url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43502
120 см буйлы Николай: Табибка күрсәтеп тормаганнар, ахры, мине
null
Кечкенә дә төш кенә! Николай кебекләр турында шулай диләр. Тормышта буй түгел, рух ныклыгы мөһимрәк. Кукмара районының Пчеловод авылында гомер итүче Николай Сергеевны социаль челтәрләрдә күреп алдым мин. Вахит авылы җирлегендә оештырылган концертта чыгыш ясый иде. Тамашачы да ярата үзен. Сәхнә буйлап бер әйләнеп чыгуы җитә, дәррәү кул чаба башлыйлар. Хикмәт нидә соң? Бу кеше белән танышасым килде. Кечкенә Николайны табу кыен булмады. – Алты балалы гаиләдә үстем мин. Әти белән әни дә, калган туганнарым да – гадәти кешеләр. Ә менә миңа Ходай буйны бирмәгән инде, – дип сөйли башлады ул. – Биш яшемдә ат арбасы астында да калдым. Анда да табибка күрсәтеп тормадылар, ахры, мине. Кабыргаларым сынган иде. Умрау сөягем, ике кулым имгәнде. Чүпрәккә төреп бәйләп куйганнарын гына беләм. Бик озак вакыттан соң кире сүттеләр. Әллә шунда имгәнеп, үсми торган булып калганмын инде, белгән юк. Табиблар да дәва тапмады. Мин үземнең кечкенә буйлы икәнемне үсми башлагач кына аңладым. Николай абыйга тиздән 70 яшь тула. «Кешегә яшьне әйтеп сөйләшкәнем юк иде», – ди ул. Бу юлы инде юбилее җиткән хөрмәткәме, яшереп тормады. – Буең күпме дисеңме, сеңлем? Бик кечкенә инде мин. Элек 124 сантиметр идем, хәзер инде 120гә калдым. Әмма шулай да зарланмыйм. Тормыш итү өчен буйның озынлыгы кирәкми дә икән. Яныңда яхшы кешеләр булса, син үзеңнең кимчелегеңне сизмисең дә, – ди Николай абый. – Әти-әнием дә, туганнарым да мине кимчелегем белән бергә яраттылар. Кызганыч, ике туганым арабызда юк инде. Олы апам белән абыем вафат булдылар. Өч апам белән мин генә калдым. Николай абый башлангычта авыл мәктәбендә укый. Бишенчегә барганда, әти-әнисе аны Шәмәрдәнгә күчерә. Янәсе, русча укырга өйрәнсен, диләр. Татарча гына сөйләшеп үскән бала беренче елны берни аңламый утыра. Соңрак русча өйрәнә. Янындагы дуслары да булыша. Сыйныфташларына бүген дә рәхмәт укый Николай абый. Үзләре дә бер сүз әйтми, башкалардан да кимсеттермиләр аны. Николай турында бер кыек сүз ишетелсә, дәррәү яклап чыгалар. «Гомеремнең иң рәхәт чаклары Шәмәрдәндә үтте», – ди ул. – Мәктәпне бетергәч, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Мине район җибәргән иде. Укып бетереп, тиешле елымны эшләдем дә, хисапчы һөнәре минеке түгел икән, дигән фикергә килдем. Әни күп уйлап тормады, мине Казанга алып чыгып китте. Яңадан укырга кердем. Бу юлы сәгать төзәтергә укып чыктым. Менә монысы минем эш иде инде. Бер дәрестә безгә өстәл өстендә тора торган сәгать тараттылар. Мин аны сүтәсе дип белдем. Алдым да сүттем. Укытучы бик яратып бетермәде. Башкалар төшке аш ашаганда, 45 минут эчендә кире җыеп куйдым. Теге укытучы шаккатты инде. Бишлесен кызганмады. Уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Укып бетергәч, Сабага кайтып эшкә урнаша. Бер ел эшләгәч, әти-әнисе улларына машина алып бирә. Шуннан соң Николай көн дә өенә кайтып йөри. 16 ел сәгать төзәтә ул. Хәзер инде бу эш бетте дип уфтана. Ә бит заманында көненә әллә ничәшәр сәгать төзәткән ул. Санап бармадым шул, меңләгән инде алар, ди. – Ышанасызмы, юкмы, 19 ел машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульдә йөрдем. Казанга барсам, Биектауда машинаны калдыра идем. Чаллыга барсам, автовокзал тирәсенә куеп торам. Кукмара, Балтач, Сабада миңа бәйләнүче булмады. Туктатмыйлар да иде. Ул чакта таныклык алу өчен буйның 150 сантимер булуы кирәк иде бит, шунлыктан ала алмадым инде. Соңрак таләпләр үзгәрде. Кешенең игътибарына, тизлегенә карый башладылар. Мин дә таныклыклы булдым, – ди ул. Николай абый уникенче машинасын алыштырган инде. Соңгылары автомат коробкалы, алары бик уңай икән. Ә менә аяклар кечкенә булгач, педальләрне күтәртеп, озынайтканнар. – Машинада йөрү ярты бәхет инде. Кая барасың килә, утырасың да чыгып китәсең. Мин гаилә кора алмадым. Мария исемле апам белән яшим. Икәү булгач, тормыш итү җиңел. Йөри торгач, хондродистрофия диагнозы куйганнар иде миңа. Шуның аркасында 45 яшемдә пенсиягә чыктым. Пенсия генә көтеп ятмыйбыз, күп итеп маллар тотабыз. Үгезләребез бар, күп итеп тавык-чебешләр, казлар асрыйбыз. Аларны сатабыз, – ди Николай. – Тырышырга кирәк. Тик утырсаң, китереп бирмиләр. Булдыра алмаган эшкә тотынмаска кирәк. Алай эшләп, үзеңне бетерәсең генә. Минем кебекләргә сүзем шул: кеше арасына чыгыгыз. Аралаша торган эш табыгыз. Буй кечкенә булу берни түгел, йөрәгең зур булсын. --- Ватаным Татарстан № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43503
«Рухи моң» егетләре Казанда «Моңлы ифтар» уздырды (ФОТО)
null
Кичә 14 март көнне Казандагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә «Моңлы ифтар» узды. Анда иҗат әһелләре, җырчылар катнашты. Чакырылучылар арасында «Матбугат.ру» хәбәрчесе дә бар иде. Әлеге авыз ачуны оештыручылар – азан әйтүдә һәм Коръән укуда татар мәкамен алга сөрүче «Рухи моң» проекты егетләре Марсель Вәгыйзов, Марсель Әхмәдуллин һәм Марат Галимов. --- Матбугат.ру № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43504
Алабугада янгында һәлак булган балалар саны арткан – югалган сабыйның мәетен тапканнар
null
Инде хәбәр ителгәнчә, Алабугада ике катлы шәхси йортта янгын чыккан. Йорт хәрабәләрен чистартканда, 3 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Моңа кадәр 12 яшьлек кызның мәете табылуы турында язган идек. Исегезгә төшерәбез: бу йортта күп балалы гаилә: ир белән хатын һәм аларның 4 баласы яшәгән. 15 мартта төнлә йортта янгын чыккан. Гаилә хуҗасы – 30 яшьлек ир-ат һәм аның 8 яшьлек улы янгында бик нык пешкән. Аларны хастаханәгә озатканнар. Ана кеше бер баласы белән каядыр киткән булган. Тикшерү органнары “Саксызлык белән үлемгә китерү” һәм “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү” статьялары буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Фото: Татар-информ --- Ватаным Татарстан № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43505
Бер атна гына гаилә булып яшәп калганнар...
null
15 март иртәсендә Уфа районының М7 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган ир белән хатын яңа гына өйләнешкән пар булып чыккан – алар никахларын бер атна элек, 9 мартта теркәгәннәр. Яшь иргә 19-20 яшьләр тирәсе. Бу хакта мәрхүмнәрне белгән кешеләр сөйләгән. Руфина ТАҖИЕВА Өмет № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43506
Мәдинә язмышы: «Биш ел эчендә сигез операция кичердем»
null
Шундый матур исемле туган авылы урамында (Спас районы Чәчәкле) үзен шундый олы фаҗига, күп сызланулар көтәр дип Мәдинәнең башына да килеп карамый. Йолдыз ШӘРӘПОВА Шәһри Казан № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43507
Карлы кыштан соң килгән яздан нәрсә көтәргә?
null
Җиһанда – яз! Көннәр аяз, күктә кояш елмая, йорт кыекларыннан тып та тып тамчылар тама. Быелгы кебек салкын карлы кышта язны аеруча да сагындык. Тик мартны күбрәк ваклаган саен күңелдә шом арта. Кыш көне ишеп яуган кар хәвеф-хәтәр алып килмәсме? Быелгы яздан нәрсә көтәргә? «ВТ» хәбәрчесе бу хакта белгечләр белән сөйләште һәм язгы ташу чорында су басучы авылларда яшәүчеләрнең хәлен белеште. Халык әйтсә… Акты ташып, акты ярсып кар сулары… Тик болай җырларга иртәрәк, ди Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров. Аның әйтүенчә, чын яз 21 марттан соң гына киләчәк әле. – Хәзерге вакытта хут суыклары хакимлек итә. Ул мартның 19ына кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң кыш үз дилбегәсен җибәрә. Мондый суыклар бик әйбәт. Чөнки җәй җылы булачак. Кояшы да кыздырыр, яңгыры да вакытында явар, җиле дә исәр. Авылда әлегә яз исе килә дип әйтеп булмый. 21 мартта – көн белән төн тигезләшкәч, борын сизә башлый аны, – ди Рәис Шәкүров. Җылы яктан очып кайткан кара каргалар да кабат югалган әнә. – Кара каргаларны 4 мартта күрдем, – ди Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев. – Алар берән-сәрән генә очты да, һава торышы төнлә 25 градус салкынга кадәр төшкәч, юкка чыктылар. Кара каргалар суыктан курыкмый. Аларга ашарга кирәк. Кошлар кар эри башлагач, калдыклар белән туклана. Ә быел кар бик күп. Кара каргалар килеп күзәтеп киттеләр дә, тагын юк булдылар. Быелгы язның үзенчәлеген дә әйтте халык синоптигы. – Яз озын булачак. Үзегез күреп торасыз, ул иртә башланды, әмма сузылды. Шуңа күрә озак киләчәк. Кыш көне кар күп яугач, халык язгы ташудан курка инде. Ул апрельнең икенче яртысында гына булыр әле. Мин үзем авыл янәшәсендәге Шушма елгасы үзәнен күзәтәм. Райондагы Борнак дигән авылда бер елны да су басмыйча калганы юк. Аргы як дигән өлешендә хайваннарны да күтәртеп куялар, бәрәңгеләрен дә чормага менгезәләр. Быел исә ах-вах итәрлек сәбәп юк. Язгы ташу көчле булмаячак. Ник дисәң, җирдә туң начар, – ди Әмир Шәрәфиев. «Уҗымнар юештә ята» Туң дигәннән, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре быел бер яктан кар күплегенә сөенсә, икенче яктан туфракта туң катламы аз булуына борчыла. – Карның күп булуы әйбәт, әлбәттә. Элек бабайлар аны ашлама дип әйтәләр иде. Тик карның ничек эрүеннән дә күп нәрсә тора бит әле, – ди Кукмара районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илдар Габбасов. – Әгәр көннәр кисәк җылытып җибәрә икән, бу безгә файдага түгел. Чөнки кар суларын мөмкин кадәр җиргә сеңдереп калырга кирәк. Яз акрын гына килеп, апрельнең уннарына кадәр җебетсә, бик яхшы. Балтач районының «Якты юл» хуҗалыгында уҗымнарны шушы көннәрдә генә тикшереп караганнар. – Быелгы кебек карлы кыштан соң, туфракта туң булмау бер яктан шатландырса, икенче яктан көендерә, – ди егерме елдан артык райондагы Тимирязев исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән, хәзер «Якты юл» хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнгән Азат Ганиев. – Ник дисәгез, уҗымнар бераз авыррак хәлдә. Хуҗалыкта көзге культураларның торышын әле яңа тикшердек: туфракта 5 сантиметр тирәнлектә 2,2 градус җылы. Уҗымнар юештә ята, суларга һавалары аз. Бу – алар өчен уңайлы шарт түгел. Ә кар катламы калын. Шуңа күрә көзге бодай начар чыгарга да мөмкин. Икенче яктан караганда, яз тиз килмәсә, эрегән сулар сеңеп барачак. Көздән дә һава торышы бик яңгырлы булмады, туфракка дым начар кереп калды. Кар белән кирәкле дым күләме җыелыр дип өметләнәбез. Гомумән дә, авыл кешесенең мәшәкате җитәрлек бу арада. «Авылда язгы ташуга әзерлек узган атнада ук башланды. Су ташу куркынычы янамаса да, бәласеннән баш аяк дигәндәй, бөтен күпер тирәләрен экскаваторлар белән чистартып куйдылар», – ди Азат Ганиев. Ташуны көтәләр Язгы ташуга, кем әйтмешли, кыштан ук әзерләнүче авыллар да бар. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр республиканың 39 районындагы 200дән артык торак пунктка су басу куркынычы янаган. Буа районының Бәбки авылында яшәүчеләр, мәсәлән, бу хәлгә тәмам ияләшеп беткән. Язгы ташу чорында алар зур юлдан, гомумән дә, өзелә. – Авыл халкына фельдшер алдан ук җитәрлек күләмдә тиешле даруларны таратып чыкты. Азык-төлек белән дә тәэмин иттек, – ди Бәбки авылы караган Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов. – Ул авыл зур түгел. Барлыгы унлап кеше яши. Нигездә – пенсия яшендәгеләр. Күпбалалы бер гаилә ташу алдыннан бу якка чыгып кала. Бәбкидә яшәүчеләр язгы ташуны табигый хәл итеп кенә кабул итә, артык исләре дә китми. Ташу чорында алар белән даими элемтәдә торабыз. Бер-бер хәл булса, коткаручылар бар. Авылга – резин көймәдә, соңгы чиктә ерактан урман аша әйләнеп кереп була. Авыл халкы белән дә сөйләштек. – Безнең бар да яхшы. Язгы су ел саен килә дә китә ул, – ди артык исе китмичә генә авылда яшәүче Алик Кәримов. – Җирле хакимият барысын да алдан кайгырта, бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәләр. Бәбкидә 1994 елдан бирле яшибез, ел саен берүк хәл. 1970 нче елларда су хуҗалыкларга кадәр кергән дип сөйлиләр. Хәзер алай ук куркыныч түгел, иң беренче чирата, авылдан чыга торган юл өзелә. Он, ярма ише кирәк-яракны алдан ук сатып алып куйдык, калганы үзебездә бар. Ике кәҗә тотабыз. Мин сиксән яшьтән уздым, тормыш иптәшем сиксәнгә җитә. Әнә шулай яшибез. Яшел Үзән районында исә язгы ташу чорында чын мәгънәсендә суда йөзгән Татар Танае авылында быел язны курыкмыйча көтәләр. – Безнең якта Гөбенә елгасы ярларыннан ташый. Узган елның җәендә авыл янәшәсендә судан саклау дамбасы төзелде. Шуңа күрә быел язны җиңелрәк чыгарбыз, бар да әйбәт булыр, дип өметләнәбез, – ди Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. Авыл халкы мондый көннәрне дә күрәсебез бар икән, дип куана әнә. Хәтерләсәгез, былтыр Татар Танаенда яшәүче Рәшит Габдерәхимовларның абзардан алып, өйгә кадәр тоташтан су астында калган хуҗалыклары төшерелгән видеоязмалар бөтен социаль челтәрләрдә таралды. Быел күңел тыныч, ди Рәшит абый. – Соңгы берничә елда язгы ташу аеруча да көчле булып, өйгә кадәр керде. Шуңа күрә алдагы елларда диван-суыткычларга кадәр барысын да югарырак күтәреп куя идек. Быел ташуга алай алдан әзерләнмәдек. Умарталарга да тимәдем әле. Быел берсен дә күчермәскә исәп. Су басуның ни икәнен үз башыннан үткәннәр генә белә ул. Минем әтием 1904 елгы. Ул, бакчада гомер буе бәрәңге дә утыртмый идек, дип сөйли иде. Мин 1969 елдан су баса башлаганны хәтерлим. Ул елны хуҗалыктагы сарыкларны колхоз көймәсе белән кереп коткардык. Соңгы елларда бигрәк тә үзәккә үтте язгы ташу. Шуңа күрә уйладым-уйладым да, көннәрнең берендә бу хакта район башлыгына мөрәҗәгать итәргә булдым. Йөри торгач, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кадәр хат яздым. Гомумән алганда, биш ел вакыт узды. Җирлек башлыгына да, район җитәкчелегенә дә бик зур рәхмәт. Аллага шөкер, былтыр дамба төзелешенә 75 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ныклы корылма төзеделәр, – ди Рәшит Габдерәхимов. Тәңкәнең икенче ягы Карлы кыш юлчыларның да төн йокысын качырды. – Татарстанның 27 районында автомобильләр хәрәкәт итүче 132 юл участогына су басу куркынычы яный, – ди «Главтатдортранс» оешмасы җитәкчесе Эдуард Данилов. – Бәла-каза килеп чыккан очракта, әлеге юлларны әйләнеп узу маршрутын тәэмин итү өчен, биредә кизүләр оештырылачак. Әйтүләренә караганда, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда барлыгы 1093 күпер бар. Шуның 459ы – кечкенә корылмалар. Татарстандагы барлык күперләрнең 65 проценты язгы ташуга әзер икән. «Бүген республика күләмендә күперләр, суүткәргеч торбалар, улакларны чистарту эше дәвам итә. Күперләр тирәсендә боз калынлыгы уртача 60–90 сантиметр тәшкил итә», – диде Эдуард Данилов. Кар – муллык билгесе, дисәләр дә, быелгы кыш кесәгә дә суккан. – Бураннар вакытында Бөреледәге бакчама барырга җай чыкмады. Соңрак килсәм, кар теплица тышланган поликарбонатны сындырган. Урта бер җирдә тимерләренә дә зыян килгән. Шуңа күрә төзәтеп кенә куя торган да түгел. Яңасы 16–18 мең сум тора. Нишләтәсең, сатып алырга туры киләчәк, – ди Биектауда яшәүче һәвәскәр бакчачы Наҗия Хәйруллина. Язга бәйле киңәшләрен дә бирде ул. «Бакчадагы яшь агачларны һәм куакларны кайгыртырга кирәк. Чөнки мондый һава торышында кар өстендә каты «кабык» барлыкка килә. Ә ул яшь ботакларны сындырырга мөмкин. Аларны чистарту зарур. Тик менә агач төпләренә тимәвең хәерлерәк. Дым күп булгач, кояшта агачның кәүсәсе бүртә башлый, ә төнге суыкта катып, ярыла. Быел кар күп булгач, язның озаграк килүе әйбәтрәк. Югыйсә язгы сулар көздән утыртып калдырган сарымсак-суганнарны черетергә мөмкин. Гомумән, быел бакча эшләрен бераз кичектереп торырга киңәш итәләр. Туфрак соң өлгерергә мөмкин», – ди бакчачы.   Кайчан җылыта? Моннан ары каты суыклар булмаячак, ә җир өсте кардан 12 апрельдән соң арчылачак, ди синоптиклар. – Мартның беренче ун көне гадәттәгедән җылырак булды. Һава температурасы хәзер дә климатик нормадан югарырак. Татарстанда көндез 2–4 градуска кадәр җылыта. Төнлә исә термометр баганасы 0 градустан түбән төшеп китә. Шуңа күрә әлегә язгы ташудан куркасы юк, – ди КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. Аның әйтүенчә, чын яз 1 апрель тирәсендә башланачак. Чөнки нәкъ менә шул вакытта һава торышы 0 градуслык чикне узачак икән. – Быел кыш көне кар күп булды. Хәзер кар катламының биеклеге уртача 68 сантиметр тәшкил итә. Тик бу – гайре-табигый хәл түгел. Күпьеллык күзәтүләргә караганда, соңгы дүрт елда бу вакытта кар катламының биеклеге 60 см чамасы тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2011 елда март башында әлеге күрсәткеч 90 сантиметрга җиткән. Алай гына да түгел, март азагына кадәр өстәлеп, 27 март көнне 1 метр чикне узган ул. Быел исә язның беренче ае явым-төшемнәргә саран. Айлык норма 38 мм булса, март башыннан бирле нибары 6 мм кар яуды. Алга таба артык явым-төшемнәр көтелми. Кар акрынлап эри башлады инде. Җир өсте 12 апрельдән соң кар катламыннан арчылачак, – диде Тимур Әүхәдиев. Ә менә җәйгә фараз ясарга иртәрәк, диде ул. Башта язгы ташуны исән-имин үткәреп җибәрик.   Үзенчәлекле яз Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә быелгы язны, кыш көне кар күп яву аркасында, үзенчәлекле булачак, дип атады. Муниципаль берәмлекләргә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына язгы су ташуга бәйле тиешле чаралар күрергә, аерым алганда, су басу куркынычы янаучыларга вакытлыча тору урыннары әзерләргә кушты ул. «Иң мөһиме – халыкның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү», – диде Татарстан Рәисе.  Түбәдәге кар, боз сөңгеләре өчен кем җаваплы? Быелгы кебек карлы кышны йорт түбәләре дә «күтәреп тора» алмады. Татарстанның төрле районнарыннан моңа бәйле хәвеф-хәтәр очраклары турында хәбәрләр килә. Яшел Үзәндә 8 яшьлек бала түбәдән төшкән кар астында калды. Лениногорскида студент кыз шундый ук бәлагә юлыгып, зыян алды. Казанның ТЭЦ урамындагы металл җыю бинасы түбәсе кар авырлыгыннан ишелеп, бер кеше һәлак булды. Дәрвишләр бистәсендә исә кибет алдындагы түбә җимерелү аркасында чак кына фаҗига чыкмады. Йорт түбәләрен кардан, боз сөңгеләреннән чистарту өчен кем җаваплы? Артур РУСАКОВ, торак мәсьәләләре буенча юрист: – Күпкатлы йорт түбәсен чистарту өчен – идарәче оешма яки торак милекчеләре ширкәте, ә торак булмаган биналарны тиешле тәртиптә тоту өчен милек хуҗасы җаваплы. Ә менә боз сөңгесе тәрәзә төбеннән яки фатирдан чыгарылган кондиционердан төшеп, кемгә дә булса зыян китерә икән, моның өчен милек хуҗасына җавап бирергә туры киләчәк. Вазыйфаи затларга 15–30 мең сум күләмендә штраф яный, кабат тотылсалар, штраф 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Юридик затларга исә ул 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Кардан чистартылмаган яки боз сөңгеләре «үскән» түбәләр турында «Откыртая Казань» яки «Халык контроле» порталлары аша хәбәр итәргә мөмкин.   Сан Быелгы кышның кайсы аенда юл һәлакәтләре саны күбрәк теркәлүе билгеле. «Росгосстрах» мәгълүматларына караганда, гыйнварда юлдагы авария турында мөрәҗәгать итүчеләр саны – 35%, гыйнварда – 34%, ә февральдә 31% тәшкил иткән. Юл һәлакәтләре иң күп теркәлгән төбәкләр – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан. --- Ватаным Татарстан № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43508
Татарстанда 14 меңгә якын кеше су басу зонасында калырга мөмкин
null
Язгы ташу көчле булган очракта Татарстанның 220 торак пункты су басу зонасына эләгергә мөмкин, аларда 13,6 мең кеше яши. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 16.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43509
Илназ Гарипов: «Өч-дүрт тапкыр өйләнергә теләмәдем»
null
Эстрадада буйдак егетләр рәтеннән Илназ Гариповны төшереп калдыра аласыз. Ул 7 нче март көнне никах туен уздырды. Әйе, Илназ өйләнде, җәмәгать! Бу шатлыклы вакыйга хөрмәтенә җырчы белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 16.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43510
Фитыр һәм фидия сәдакалары турында. «Алучыдан да, бирүчедән дә кабул кылсын»
null
Сәдаканың берничә төре, шулар арасында мәҗбүри саналганнары бар. Ул да булса – зәкят, гошер, фитыр. Рамазан аенда мөселманнарның аеруча да фитыр һәм фидия сәдакалары турында сораулары күп җыела. Бу сәдакаларның билгеле күләме бармы? Әлеге сәдакаларның әҗере нинди? Аларны кемгә тапшырырга мөмкин? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шул һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап бирде. – Фитыр һәм фидия сәдакалары турында аңлатып үтсәгез иде. – Аллаһның рәхмәте белән рамазан ае килүгә, гаеткә кадәр без фитыр сәдакасын тапшырабыз. Бу сүз «чистарыну» дигәнне аңлата. Хәтта ананың йөрәк астында йөргән бала өчен дә фитыр сәдакасы бирелергә тиеш. Ураза тоткан вакытта без начар гамәлләр кылырга мөмкинбез. Әйтик, кем беләндер ачуланышырга. Шулардан котылу, чистарыну өчен, фитыр сәдакасын тапшырабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем гаеткә кадәр фитыр сәдакасын бирсә, ул фитыр сәдакасы дип саналыр һәм безнең хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә гафу итәр». Фидия сәдакасына килгәндә, ул – картлык яисә чир аркасында ураза тота алмаган кешенең сәдакасы. Ягъни ураза тотмаган көннәр өчен башка кешене ашатырга тиеш булабыз. Уразаны алмаштыру дип тә атарга була. Фидия мохтаҗларга ярдәм күрсәтү санала. Бу төр сәдаканы алгач, башка кешеләргә бирергә, башка максатлар өчен тотарга рөхсәт ителми. – Аларның күләмнәре нинди? – Диния нәзарәте аны ел саен раслый. Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, быел фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Фидия – 400 сум. – Бу сәдакаларны кайчан бирергә? – Фитыр сәдакасы гаеткә якынрак булган көннәрдә тапшырылса, хәерлерәк. Фидия исә ураза дәвамында бирелергә тиеш. – Бу сәдакаларны тапшырганда ниндидер дога укыйсымы? – «Йә, Раббым! Алучыдан да, бирүчедән дә кабуллардан кыл!» – дисәк тә хәерле булыр. – Фитырны азык-төлек белән тапшырырга рөхсәтме? – Ярый, әлбәттә. Рәсүлебез (с.г.в) үзе дә ризыклата биргән аны. Әйтик, ул якынча 3 л банка күләмендә хөрмә бирә торган булган. Без дә, җәмәгать, карабодай, дөге һәм башка азык-төлек җыеп, пакет туплап, мескен кешегә бирсәк, начар булмас. – Фитыр сәдакасын мәдрәсә-мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен бирергә ярыймы? – Әлбәттә, мәчетләр бу сәдакаларны җыя. Әмма без аны мескен-ятимнәргә таратабыз. --- Ватаным Татарстан № --- | 16.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43511
Сайлауда катнашып машина откан Гардисламовлар: «Бүген төн буе йокламадык»
null
Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында уйнатылган беренче машинаны откан Флүдә һәм Алмаз Гардисламовлар Актаныш райоынның Яңа Кормаш авылында яши. Флүдә ханым – математика укытучысы, Алмаз әфәнде янгын сүндерү машинасын йөртүче булып эшли. Ике бала үстергәннәр. Хәзер инде аларның үз тормышы. Гардисламовлар дүрт онык сөяләр. – Машина уйнатканны телефон аша карадык. Үз фотобызны күргәч, шаккаттык. Төне буе йоклап булмады. Әллә кемнәр котлый. Туганнар шалтырата, авылдашлар. Бөтен район белән, Татарстан белән тәбрикләделәр. Моңа кадәр бернинди бәйгедә катнашканыбыз юк иде. Беренче отуыбыз, – ди Алмаз Гардисламов. 1 февральдә Флүдә ханымга 55 яшь тулган булган. Бу машинаны юбилей бүләге итеп кабул иткәннәр. Әмма ул үз машинасын күптән түгел генә яңарткан булган. – Яңа машина миңа була инде. Үземнеке искергән иде. Яңартырга кирәк дип йөри идем, – ди Алмаз Гардисламов. – Безнең шатлыкны уртаклашкан һәркемгә рәхмәт. Шалтыратуыгыз өчен сезгә дә рәхмәтлебез. Бүләкнең игелеген күрергә язсын. Исегезгә төшерәбез, машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Конкурста сайлауның соңгы көнендә дә катнашырга була.   Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 16.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43512
Лилия Гыйматдинованы концертта кем елаткан?
null
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гыйматдинова белән кызык та, кызганыч та хәл булган. Бу хакта җырчының үзеннән сораштык. Эльвира ШАКИРОВА Шәһри Казан № --- | 17.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43513
11 бала әнисе: «Барысы да минеке»
null
Алар башта ятимнәргә күчтәнәч илтәләр. Аннары инде үзләрен алып кайталар. Хәйретдиновлар Казанга Дагыстаннан күченеп кайта. 1995 ел була бу. Ул чакта үз тормышлары да түгәрәк вакыт. Уллары үсеп килә, аңа иптәшкә сеңелкәш тә алып кайтканнар. Бер уйласаң, рәхәтләнеп тыныч кына яшисе дә яшисе генә бит. Тик юк. Ир белән хатын башкача хәл итә. Алар, җайлары чыгуга, ятим балаларны сөендерергә ашыга. – Без яшәгән йорттан ерак түгел ятимнәр йорты бар иде. Башта болай гына барып кайттык. Аннары күчтәнәч төяп киттек. Соңрак андагы ташландык сабыйларны күреп шаккаттык. Һәр кешегә әни кирәк. Ә монда әниләр газиз сабыйларын ташлап киткән. Барысы да авыру, ниндидер кимчелекле. Шуларны күргәч, йөрәк тагын ныграк әрнеде. Үз әнисенә кирәкмәгән балалар иде алар, – дип искә ала Лилия. Ире белән киңәшләшеп, алар башта бер баланы бәхетле итмәкче булалар. Ятимнәр йортында аларга бер малай күрсәтәләр. Ул исә сау-сәламәт, матур, аягында нык тора. Шунда Лилия бу баладан баш тарта. Аны башка әти-әниләр аласына ышана. Үзләренә ярдәмгә мохтаҗ, авыру бала күрсәтүләрен сорый. Аларга берне түгел, дүртне алып чыгалар. Гаилә дүртесен дә алып кайтып китә. – Ул чакта улым да, кызым да безнең белән яшәми иде инде. Ә өебез зур. Нишләп утырыйк әле, диештек тә сабыйларны әти-әниле иттек. Без алмасак, ул авыру балаларны берәү дә сайламас иде. Әгәр миннән торса, физик мөмкинлеге чикләнгән һәр сабыйны гаиләле итәр идем. Аларның алдагы көннәрен уйлыйм мин. Үз-үзләрен йөртә алмыйлар, сәламәтлекләре әйбәт түгел, гел ярдәм кирәк. Әнә шуңа да гомерләрен кешечә үткәрүләрен телим. Бераздан бу гаилә, ишле балаларны тагын да зуррак йортта яшәтәсе килеп, Арчага күченә. Биредә барысына да күз-колак була аласың. Түгәрәкләргә йөртәсең, эшкә өйрәтәсең. Ни генә булса да, әниләре гел янәшә. Лилия бу малайларны ничек бар шулай ярата. Беренчедән, үзенеке итеп сөя ала, икенчедән кимчелекләрен күрми. Лилиянең йөрәге бик зур аның. Сөйләшкәндә гел бер сүзне кабатлый: «Безне мактый гына күрмәгез». Ә бит мактарлык та үзләрен. Дүрт бала янына тагын бишне сыендыра алар. Ә инде иң авыр хәлдәге баланы язмыш тагын да кимсетә күрмәсен дип, үзләренеке итәләр. Исем-фамилияләрен биреп, уллыкка рәсмиләштерәләр. Барысы да бала язмышы өчен эшләнә. Лилия улы белән кызына да Юраны ташламаска дип әйтеп куя. 21 яшьлек Данила, үземчә яшим дип, бу гаиләдән китеп тора. Тик кызганыч, ахыры хәерле булмый. Җыелган акчаларын таратып бетергәч, инвалидлыгыннан колак каккач, Данила гафу үтенеп кайтып керә. Гаилә аны кабул итә. Урамда калдыра алмыйлар бит инде. Әлегә улларын хастаханәдә дәвалыйлар икән. Юрага – 19, Андрейга – 18, Владик белән Игорьга – 17шәр, Әмир белән Артемга – 15әр, Илмирга 16 яшь тулган.  Үз улына – 41, кызына – 33, иң олы оныгына да 18 яшь тулган инде. – Тәрбиягә алган балаларны үз әти-әниләренең эзләп килгәне булмады. Хәер, акылга зәгыйфь балалар кемгә кирәк булсын инде? Аларны ярату өчен, зур йөрәгең булу гына җитми әле. Сабырлык та, нык сәламәтлек тә кирәк. Шөкер, сабыйларым сүземне тыңлый торган булдылар. Даниланың унсигез яшен тутыргач, бездән китү мөмкинлеге булды. Үзе теләгәч, каршы килмәдек. Әмма ул хәзер барысын да аңлады. Кайчак хаталанулар да кирәк. Алайса, ак белән караны да аера белми калырлар иде, – ди Лилия. Малайлар бөтен эшкә өйрәнеп үскән. Әниләрен бик яратып, сүзен тыңлыйлар. Әтиләрен дә хөрмәт итәләр. Баштарак Лилиянең авыру балалар алуын аңлап бетермәүчеләр дә табыла. Төрле сүзләр дә ишеттерәләр. Акчасына кызыгып аласыз, дип әйтүчеләр дә була. Әмма балаларны үз канаты астына аласы килгән гаиләне бу туктатмый. – Балалар өчен 10 мең сумга якын акча бирелә. Безнекеләрне гел дәваларга кирәк. Тернәкләндерү курслары үтәбез. Кайберләренә операцияләр ясаттык. Барысына да акча кирәк. Акылга зәгыйфь дигәч тә, аларның да матур киенәсе килә, гел яхшы телефоннар сорыйлар. Бер улым ай саен телефонын вата. Аны сүгеп булмый бит инде. Авыруы барлыгын беләбез. Яңасын алып торам. Кимсенмәсен, дим. Ул балалар – үзе бер дөнья, – ди Лилия. – Иң мөһиме – мин аларны, алар мине ярата. Холыклары көйсез димәс идем. Бик кадерләп, рәхмәтле булып яшиләр. Берәүдән дә ул балаларга начар сүз әйттерәсем килми. Минем өчен алардан да яхшы бала юк. Ятимнәрне тәрбияләүне зур эшкә санамыйм. Күптән түгел, Арчадагы өебезне калдырып, Мәскәүгә күчендек. Балаларга катлаулы операцияләр кирәк. Биредә дәваланабыз. Күңелем кушканны башкарам. Миңа шулай рәхәт. Әгәр тагын бер кат яшисең дисәләр дә, шушы язмышымны кабатлар идем.   --- Ватаным Татарстан № --- | 17.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43514
Машина откан Алинә: “Сайлауга барганда өч машинаның берсе безгә булачак, дидем”
null
Машина откан икенче гаиләнең кем булуын белгәч тә, без Алинә Хөснетдинова белән элемтәгә кердек. Сайлауга барганда ук ул иренә, менә күрерсең, уйнатылачак өч машинаның берсе БЕЗГӘ булачак, дигән булган. Әмма шаяртып әйтелсә дә, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән булып чыккан, күрәсең. --- Шәһри Казан № --- | 17.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43515
Чаллыда пенсионер өйдәшен үтереп, балта белән тураклаган
null
Чаллыда котокыч җинаять булган дип хәбәр ителә. Сидоровка бистәсендә 46 яшьлек хатын-кызны ерткычларча үтергәннәр. --- Матбугат.ру № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43516
Бүгеннән Татарстанда җылыта
null
Бүген Татарстанда көндезге температура 0дан +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43517
Сайлауда катнашып машина откан Эльвина: «Телефоным шартлый бугай!»
null
Россия Президентын сайлауда тавыш биреп, фотобәйгедә катнашкан Митрофановлар машина отарбыз дип уйлап та карамаган. Без аларны тәбрикләргә дип шалтыратканда Эльвина “Казан-Арена” да концерт карый иде, ире Андрей өйдә калган. – Без Кайбычныкылар. Казанда яшибез. Фотога төшеп куйгач та, күңелдә машина отасы килү теләге булды инде ул. Ә менә безгә булыр дип уйламадым да. Бер дә ышанмадым. Әле дә ышанмыйм. Җиңүемне ишеткәч, кочакларга янымда ирем дә юк иде. Ул өйдә калды бит. Ә мин концерт карарга дип киттем. Салават “Мин яратам сине Татарстан” дип җырлаганда җиңгәнемне белдем, – ди Эльвина. Алар ире белән 6 сыйныфта укучы малай үстерәләр. Эльвина әлегә эшләми, өйдә генә. Иренең машинасы искергән булган инде. 2016 елгы, ди. – Әлегә машинаны нишләтәсебез билгеле түгел. Өйгә кайткач, хәл итәрбез инде. Бүген трамвайга утырып кайтып торам, – ди ул. – Мин бик тә нидер сөйләргә ояла идем. Туйларда да теләкне ирем әйтә, мин кушылып кына йөрдем. Инде хәзер миннән бөтен кеше интервью алыр микән? Ярар, үземне җиңәргә, кешеләр белән уңайсызланмыйча сөйләшергә вакыт җиткәндер. Машина оту мине “комфорт зонасы”ннан чыгарыр инде. Котлаучылар бик күп. Телефоным шартлый бугай. Икетуганнарым беренче булып котлады. Кулым бик туңды. Урамда салкын.Рәхмәт сүземне трамвайга кергәч, язармын инде.    Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43518
Улакларын тотып-тотып еладым
null
Рамазан башланды, шушы изге көннәр башланган саен үзәкләрем өзелә. Мин сезгә үземнең кичерешләрем, беркүпме язмышым турында язып үтәсем килә. --- Шәһри Казан № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43519
"Сөяркәмнең хатыныннан гафу үтенәсем килә..."
null
"Яшь чак - юләр чак булгандыр инде, 21 яшемдә үземнән күпкә өлкәнрәк ир белән таныштым. Үзенә каратыр өчен бик озак артымнан йөрде, ләкин кызыксындыра алмады. Чәчәкләргә күмде, кыйммәтле рестораннарга һәм сәяхәтләргә чакырды... --- Матбугат.ру № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43520
Ваһапов фонды тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды (ВИДЕО)
null
Түбән Новгород өлкәсенед күренекле Уразавыл авылында Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе узды. Р.Ваһаповның туган ягындагы бу кич аеруча җылы үтте. Видеоны карыйк: --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43521
Әлмәттә коляскада ятучы биш айлык сабый өстенә боз ишелеп төшкән
null
Әлмәттә ир-ат һәм биш айлык сабый өстенә күп катлы йортның соңгы катындагы балконыннан боз төшкән, әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43522
Сергей Миронов "ышаныч югалту сәбәпле" суд карары буенча эштән азат ителә
null
Көтелмәгән яңалык. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов суд карары буенча канәфиен бушата. Бу хакта Казан мэриясе хәбәренә таянып "Бизнес Онлайн" яза.   --- Матбугат.ру № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43523
Рөстәм Закиров: «Быел ураза тотмаска булдым. Сәбәпләре бар…»
null
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров тормышындагы яңалыклар, үзгәрешләр турында болай дип уртаклаша: – Күңелдә күптән яз инде. Төрле чараларга йөреп торам. Быел ураза тотмаска булдым. Үзенең сәбәпләре бар. Моңа кадәр калдырмый идем. Гаиләмдә тынычлык. Люция белән матур гына яшәп ятабыз. Балалар үзләренчә инде хәзер. Айрат, өч айга килешү төзеп, Согуд Гарәбстанына күчте. Әлегә шунда саксофонист булып эшли. Миләүшә җырчы Ришат Төхфәтуллин концертларында чыгыш ясый башлады. Әле менә күптән түгел өчебез бергә «Балалы солянка»да катнаштык. Бөтен җаным-тәнем белән 13 апрельдә «Чулпан» мәдәният йортында узачак концертыма әзерләнәм. Анда Люция белән Миләүшә дә катнаша. «Пошалым чаналары»нда җиңгән берничә кеше дә чыгыш ясаячак. Быел бәйгенең географиясен киңәйттек бит. Сабадан да, Балтачтан да катнаштылар. Бик талантлы кешеләр бар. Киләсе бәйгедә кукмаралыларны да катнаштырырга дип торабыз. Талантлылар ел да табылып тора. Бу безне бик сөендерә. --- Ватаным Татарстан № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43524
Ике сабый үлгән авариядә машина урталай өзелгән
null
Башкортстанның Караидел районында Бөре-Тастүбә-Сатка юлының 134нче километрында шимбә көнне, 16 мартта, ике бала үлеме теркәлгән коточкыч юл фаҗигасе булган. Авариядә Свердловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек ханым идарә иткән “Лада Гранта” һәм Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир идарә иткән “Nissan Tiida” машиналары бәрелешкән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43525
Китап нәшриятында "Алиш әкиятләре" китабы басылып чыкты
null
Бу китапка балалар язучысы Абдулла Алишның 1938 — 1939 елларда язылган әкиятләре тупланды. Китап ата-аналарга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, башлангыч сыйныф укучыларына тәкъдим ителә. Әлеге китапны китап нәшриятының фирма кибетләрендә һәм рәсми сайтта да заказ биреп сатып алырга мөмкин. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43526
“Элита” Россиянең көтү белән идарә итү системасы турында семинар оештыра
null
19 мартта Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Элита" баш нәсел хуҗалыгы “DFS” җәмгыяте белән берлектә Россиянең ARKA системасы ярдәмендә көтү белән идарә итү буенча семинар үткәреләчәк. Монда белгечләр көтү белән идарә итү системалары, система белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар, шулай ук ауда сыерларны идентификацияләү һәм ачыклау турында сөйләячәкләр. Әлеге семинарга сөт предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре чакырыла. --- «Элита» № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43527
Әлмәттә өстенә боз төшкән биш айлык баланың хәле билгеле
null
Әлмәттә боз катламы төшү аркасында зыян күргән биш айлык бала нейрохирургия бүлегендә күзәтү астында, аның тормышына куркынычы янамый. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43529
43 яшьлек Гөлнара Гәрәева: Мин авырган чорда бер-бер артлы танышларым вафат була башлады
null
Мин үземне бәяләп бетермәгәнмен: мин үзем уйлаганнан да көчлерәк икән! Бу – Чаллыда яшәүче 43 яшьлек Гөлнара Гәрәева сүзләре. Һич көтмәгәндә тормышының астын өскә китергән яман чир тормышка гына түгел, әнә шулай үзенә дә башкача карарга өйрәткән аны. Яман шешне җиңгән Гөлнара ханым бүген шундый үк сынауга дучар булган башка хатын-кызларга да ярдәм итә. – 2017 елда үземне начар хис итә башладым. Күзләрем начар күрә башлады. Көннәрдән бер көнне берсе бөтенләй сукырайды. Аңымны югалтып егыла идем. Берничә айдан күкрәгем авыртып уяндым. Капшап карагач, шеш барлыгын абайладым. УЗИ ясаттым. Диагнозым белән бик озак килешә алмыйча йөрдем. Төшенкелеккә бирелдем. Бар дөньясына рәнҗеп, үпкәләп, күз яше түктем, – дип искә ала әңгәмәдәшем үзендә яман шеш икәнлеген белгән көннәрен. Гөлнара ханым яшерми: диагноз турында ишеткәч, рухи яктан бу дөньядан китәргә әзерләнә башлый ул. Өстәвенә хәле дә авырайганнан-авырая бара. Әмма улының каты итеп әйткән бер сүзе аның бу уйларын юып тараткандай була. Яман шеш табуларын белгәч, ул чакта әле 12 яшьлек малай, күзләренә тутырып карап: «Әни, дәвалана торган чир бит бу!» – ди. Шул мәлдә урын өстендә яткан Гөлнараның эченә җылы йөгергәндәй була, яшәүгә өмете уяна. Акрынлап интернетта шушы чир турында күбрәк укый, яман шешне җиңгән кешеләр язмышы белән таныша башлый. – Аннары үз-үземне кулга алырга этәргән тагын бер вакыйга булды. Мин авырган чорда бер-бер артлы танышларым вафат була башлады. Кемдер фаҗигале рәвештә, кемдер башка сәбәп белән… Һәм шунда минем баштан: «Кешеләр бит чирдән генә үлми, кемнең гомере кайчан өзеләчәге билгесез. Шуңа күрә үзеңә бирелгән гомерне кадерләп яшәп калырга кирәк», – дигән уй йөгереп үтте, – ди Гөлнара. – Ни өчен шулай килеп чыкканын да аңладым: мин дөрес яшәү рәвеше алып бармаганмын. Дөрес тукланмый идем, йокы туйганчы йоклаган чакларым аз булды, артык авырлыктан интектем. Яман шешкә каршы көрәш дөньяга, тормышка карашы үзгәрүдән башлана Гөлнара Гәрәеваның. 16 курс – химия терапиясе, 20 курс нур терапиясе уза. Аннары операция ясыйлар. Нур терапиясен узганда көн саен Чаллыга кайтып йөри. Иртүк Казанга килсә, кичен инде Чаллыда була. – Күпме гомер калганы билгесез бит – улымны күреп каласым килде. Шуңа күрә ара ерак дип тормадым, дәваланганда да гаиләм янына кайтып йөрдем. Гомумән, мондый яман чир белән очрашкан кешегә якыннарының терәк булуы бик мөһим. Ул яктан мин бәхетле, Аллаһка шөкер. Гаиләм, ирем бик нык ярдәм итте, терәк булды. Химия терапиясен алмыйча торган арада сәяхәттә йөрдек. Буш вакытта озаклап саф һава, урман һавасы сулый идек. Бу миңа шулай ук көч өстәде. Сүз уңаеннан, урман һавасы миңа кандагы лейкоцитларны нормага китерергә ярдәм итте. Көненә 35000–36000 адым җәяү йөри идем. Чир аяктан екмасын дисәң, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Стресс вакытында тынычлыкны саклау да мөһим. Никадәр тыныч булсаң, чир дә шулкадәр тизрәк чигенә, – ди Гөлнара ханым. Яман шешкә каршы көрәшкән мәлдә моңа кадәр теләп тә вакыт тапмаган, күңеле яткан эшләр белән шөгыльләнә башлый. Балачактан җырчы булырга хыялланган Гөлнара иң беренче эш итеп вокалга языла. Спорт белән шөгыльләнә башлый. Аннары үзе шикелле язмышка дучар булган гүзәл затларны бер мәйданчыкка туплап, Чаллыдагы «Нур» яшьләр үзәгендә махсус берләшмә оештыра. Яман шеш белән күзгә-күз очрашканнар өчен оештырылган «Тормыш энергиясе» дип аталган волонтерлык берләшмәсендә бүген барлыгы 300ләп кеше исәпләнә. Бирегә йөрүчеләрнең һәр көне алдан язылган. Монда алар өчен стиль, матурлык, йога дәресләре, төрле мастер-класслар, концертлар оештырыла. Табиб, психологлар белән дә даими очрашулар уза биредә. – Үземнән соң якты эз калдырасым килде. Бу берләшмә – әнә шул теләгемнең чагылышы. Яман шеш белән очрашкач, тормыш кадере тагын да арта икән. Артка борылып карагач, үзеңнең барлык хата-ялгышларың аермачык күренә. Аларны тизрәк төзәтергә, үзеңне кадерләп яшәргә омтыла башлыйсың. Әмма моны соң чиккә җиткермичә, вакытында аңласак иде, – ди Гөлнара Гәрәева. Өч тарих – өч язмыш Наталья Егорова, 49 яшь: – Мин гел төнге сменада эшли идем. Үземне арткы планга куеп, игътибарымны башкаларга юнәлтеп яшәдем. Көннәрдән бер көнне һич көтмәгәндә үземә игътибар итәр чак җитте. Диагнозым турында 2017  елда белдем. 5 декабрьдә улымны армиягә озаттым. 21 декабрьдә миңа операция ясадылар. Күз яшьләренә буылып елаулар, борчылу, күңел төшенкелегенә бирелү… Барысы да булды. Бәхеткә, улым боларның берсен дә күрмәде. Бермәлне бар нәрсәгә карашым үзгәрде. Тагын да ныграк яшисем килә башлады. Үземне ничек бар, шулай кабул итә башладым. Ябыктым. Табиб янына да кояштай балкып керә идем. Цигун дип аталган Кытай гимнастикасы белән кызыксына башладым. Үзебезнең «Яшәү энергиясе» берләшмәсендә йога дәресләре алып барам, көлү терапиясе дигән махсус дәрес уздырам. Чирне көлеп җиңәргә өйрәнәбез. Кечкенәдән тегәргә яратам. Ниһаять, бу сәләтемне чынга ашыру өчен дә вакыт таптым. Хатын-кызларга сумка тегәм.  Элегрәк кешеләр янына чыгарга, үземне күрсәтергә ояла, уңайсызлана идем. Бу курку да юкка чыкты. Үзегезне яратырга өйрәнегез. Булганына шөкер итеп, рәхмәтле булу да мөһим. Чир үзен яратмаган кешене аяктан ега!    Руфина Макаренко, 54 яшь: – 2013 елда миңа күкрәк яман шеше диагнозы куйдылар. Өч көн баш күтәрми еладым. Гомер бу актив кеше булдым. Шуңа күрә озаклап балавыз сыгып утырырга сабырлыгым җитмәде, үземне кулга алдым. Әле бит никадәр башкарасы эшем, кызымны укытасым бар, дидем. Бу чир белән кулымнан килгәнчә ахыргача көрәшергә кирәк дигән карарга килдем. Табиб Казанга юллама бирде. Әмма аны бер ай көтәргә кирәк иде. Мин исә юллама биргәннең икенче көнендә үк Казанга чыгып киттем. Табибка үзем кереп, мине дәвалавын сорадым. Бәхетемә, ул ризалашты. Ике көннән миңа операция ясадылар. Җиде елдан соң бөер өсте бизенә метастаза таралды. Анда да бирешмәдем. Моңа кадәр никадәр дәваландым, бу юлы да тырышачакмын, дидем. Шушы вакыт эчендә күпме хыялымны чынга ашырдым. Кызымны МГУда укытып чыгардым, инде бүген оныклар сөям. Яман чирне максат куеп кына җиңеп була! Бүген яшәгез! Тормышны, үзегезне яратыгыз!  Олеся Иванова, 39 яшь: – Әни, кечкенәдән күкрәкләрегезне капшап, тикшереп торыгыз, ди иде. Шулай бер көнне күкрәктә зур гына шеш барлыгын сизеп алдым. Ул чакта миңа 37 яшь иде. Диагнозым турында белгәч, бүре кебек уладым. Ике ай төшенкелектә йөрдем. Авыруым көчәя башлагач кына үземне кулга алдым. Беренче дәрәҗәдәге күкрәк яман шеше диагнозы куйдылар. Күзәнәкләрне тикшергән арада чир тарала башлаган иде. Ходай рәхмәте, бу хәбәрне тыныч кабул иттем. Тормышны яхшы якка үзгәртү, хаталарны төзәтү өчен Ходай тарафыннан бирелгән бер мөмкинлек дип уйладым. Тормышым 180 градуска үзгәрде. Укып бетергәннән бирле хисапчы булып эшләгән кешенең бөтенләй башка сәләте ачылды. Шигырьләр яза башладым. Әз генә кәефем төштеме – шигырь язам. Минем тышкы кыяфәтем дә, эчке дөньям да үзгәрде. Шушы диагноз белән очрашкан кешеләргә төп киңәшем: бирешмәгез! Гомер бер генә! Ни генә булмасын, аны рәхәт итеп, күңелегез кушканча яшәгез! Балачак хыялларыгыз турында онытмагыз! Һәр мизгелнең кадерен тоеп калырга ашыгыгыз! Зинһар өчен, бернәрсә борчымаса да, табибка күренеп торыгыз, вакытында диспансеризация узыгыз. Сәламәтлегегез турында беркайчан да онытмагыз.   --- Ватаным Татарстан № --- | 18.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43530
Марат Шәйбәков чәч күчереп утырткан
null
Чәч күчереп утырту буенча операцияләргә мода гөрли бит әле. “Элеккедәй ярат мине” җырын башкаручы Башкортстан җырчысы Марат Шәйбәков, яшьлектәге җегетлеген сагыныпмы, матурлыкка ымсыныпмы, башынның пеләшләнгән җиренә чәч күчереп утырту операциясе ясаткан. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43531
"Улымны шул хатыннан аерып ала алмадым..."
null
"Яшь чактан бәхетем булмады шул… 10нчы сыйныфны тәмамлап кына классташ егетем белән өйләнешеп, арысландай сәламәт 5 ир бала дөньяга тудырдык. Ләкин ирдән уңмадым, бер урында озак эшли алмады ул, эчте, сугышты, урлашты, шул юл белән ике-өч тапкыр төрмәгә эләкте, ахырда, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп тә барды. --- Матбугат.ру № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43532
Кариев театрында Шигърият көне узачак
null
21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Бу көнне Кариев театры да шигырьгә күмеләчәк. Гаилә темасына багышланган иң яхшы шигырь өчен махсус бүләк әзерләнгән. Шигърияткә битараф булмаучыларны Кариев театрында көтәләр. Ачык микрофонда катнашырга теләүчеләргә сылтама аша теркәлү узарга кирәк.  --- Кариев театры № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43533
"Хатынымнан көннән-көн бизә барам"
null
Хатыным үзен бер дә карамый. Ак чәчләре күренеп тора. Чәчен әллә нигә бер, күңелсез булып үсеп беткәч кенә кистерә. Ул тырнак буяп йөрүләрен әйтмим дә инде. Җитмәсә, тазарып китте. Киенүе дә ташка үлчим, әбиләрчә. Аның белән кеше арасына чыгарга да ояла башладым. Ә бит бөтен кешенең дә кеше күзе төшәрлек матур хатын белән яшисе килә. Ничек аңлатырга икән аңа шуны? Югыйсә көннән-көн бизә барам. Радмир. Фото: Фрипик.ком --- Ирек мәйданы № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43534
“Мир” кинотеатрында “Хезмәт кешесе” фильмы махсус күрсәтеләчәк
null
27 мартта 16: 30 сәгатьтә “Мир” кинотеатрында режиссер Ольга Ажнакинаның “Хезмәт кешесе” дип аталган документаль фильмы махсус күрсәтеләчәк. Фильмда ашыгыч ярдәм фельдшеры, укытучы, завод эшчесе, галим, трамвай йөртүчесе һәм янгын сүндерүче тормышының бер көн күрсәтелә. Документаль картина күп кенә Россия кинофестивальләре лауреаты булган. Сылтама буенча алдан теркәлү узучыларга керү ирекле.          --- Татаркино № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43535
Алабуга фаҗигасендә балаларын коткарырга тырышкан ир-атның гомере өзелде
null
29 яшьлек Артур Гатауллин бүген Яр Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га аның хатыны Тамара Гатауллина хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43536
Татарстан мәктәпләрендә дипломатия клублары эшли башлый
null
Татарстан мәктәпләрендә Россия буенча беренче дипломатия клублары барлыкка киләчәк. Аларга халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе белән кызыксынучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар кушыла ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе. --- Матбугат.ру № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43537
"Бөтен авыл белән шаккаттык": Казан янында һәлак булучылар авылдаш, классташ, адаш та булган (ВИДЕО)
null
14 март көнне Казан читендә куркыныч авария була. Җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешә. Кызганыч, җиңел машина рулен артындагысы һәлак була. Әлеге ир-атларның икесенең дә исеме Самат, алар авылдашлар, җитмәсә бер сыйныфта да укыганнар икән. – Бөтен авыл белән шаккаттык инде. Каян бер-берләрен эзләп тапкан алар. Күрәчәк инде бу. Вафат булган Самат Җиһаншин 1967 елгы, Лаеш районының Сокуры авылында яши, Самат Мияссаров 1968 елда туган, Яңа Чишмә районында яшәгән булган. Икесе дә тормыш көтә торган ир-атлар алар, – ди Аксубай районының Яңа Ибрай авылы җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Саматны җирләдек инде. Озатырга икенче Самат та кайткан иде. Бик кызганыч. Саматның урыны оҗмахта булсын. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43538
“Эфирда ялгыш сүз әйтеп, эштән алдылармы әллә?”, яки “Татар радиосы”ның хәлләре ничек?
null
“Татар радиосы” ешлыгында тапшырулар һәм туры эфирлар булмауга колак күнекмәгән икән. Бу мәсьәлә күпләр өчен сәер тоелды. Билгеле, андый вакытта имеш-мимешләр таралуга җирлек туа. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43539
Путин: Кайда булуларына карамастан, без хыянәтчеләргә җәза бирәчәкбез
null
Россия власовчыларның совет җирендә нәрсә эшләгәнен хәтерли, һәм бүгенге хыянәтчеләрне дә гафу итмәячәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте коллегиясе утырышында белдерде. Трансляция ТАСС телеграм-каналында узды. --- Матбугат.ру № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43540
Җырчы Алсу: "Әни күп хәлләргә күз йомды"
null
Җырчы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә әти-әнисе белән төшкән фото куйган һәм алтын туйлары белән котлаган. Разия һәм Рәлиф Сафиннар 16 мартта гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләгән. --- Матбугат.ру № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43541
Айдар Фәйзрахманов Равил Фәйзуллинның иҗат кичәсен әзерли
null
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсе узачак. «Тагын килде язлар…!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә 27 март көнне була. Концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм бик күп танылган артистлар катнашачак. Башлана 18:30 сәгатьтә. «Юбилей кичәсе дип атыйсым килми. Бу программага җырлар, хореографик һәм этнографик номерлар кертелгән югары дәрәҗәдә оештырылган концерт булыр дип уйлыйм. Аның режиссеры Айдар Фәйзрахманов, сценариен Фәрдия Сәфәргалиева эшләде. Алар кулы тигән кичә зур сәнгать әсәре була инде ул», диде Равил Фәйзуллин кичә турында. Кичәгә Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән кунаклар, шулай ук, язучының туган ягы – Балык Бистәсе районыннан да делегация көтелә, дип яза "Татар-Информ" МА.     --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43542
Илдар Кыямов: «Без төрмәдә түгел, без бит – иҗат кешесе»
null
Журналистлардан гына торган гаиләдә иң җиңеле һәм авыры нәрсә? Журналист тарихчы була аламы? Телеэфир вакытында нинди кызыклы хәлләргә юлыкканы бар? Танылган журналист, алып баручы Илдар Кыямов белән әңгәмәбез шул хакта. – Журналистикадан тыш, Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлагансыз. Төп һөнәрегез итеп журналистиканы сайлавыгызның сәбәбе нинди иде, Илдар абый? – Балачактан ук район газетасында шигырьләрем басыла иде. Аннан соң классташлар белән булган хәлләр турында мәкаләләр дә язып карарга тәкъдим иттеләр. Соңрак «Ялкын», «Яшь ленинчы»га да язгаладым, ләкин язганнарым аларга үтми иде. Шулай итеп, шигырьләрне икенче планга куеп тордым, журналистика белән мавыгып киттем. 1988 елны журналистика бүлегенә укырга кердем, биш елдан соң кызыл диплом белән тәмамладым. Университетта укыган елларда Ирнис абый Рәхимуллин хорына йөрдем. Нәкъ менә анда җырга мәхәббәт туды. Шулай итеп, беренче белемемне алганнан соң, мин консерваториянең көндезге уку бүлегенә керергә булдым. Җырчы булмадым, чөнки моның кайбер кыенлыклары бар. Әйтик, көндәшлек көчле, күп акча һәм продюсер кирәк… Шуңа күрә мин алып баручы буларак танылып киттем. Әмма мин хәзер дә алтышар сәгатьлек банкетларда җырлыйм. Тавышым куелмаган булса, моны болай гына эшли алмас идем. – Телевидениегә килүегезгә егерме елдан артты. Ниләр үзгәрде? – Мине телевидение дөньясына иң башта Миләүшә Сибгатуллина чакырды. Ул чакта «Таң җилләре аша» исемле котлаулар һәм рәхмәт хатларын укый торган тапшыру алып бара иде ул. 2002 елда өр-яңа канал ачылды, ул иртәнге дирекциядә эшли башлады һәм мине дә чакырып алды. Нәрсә үзгәрде, дигәннән… Иң башта тапшыруның исеме үзгәрде. Иртәнге дүрттән торып, алтыда туры эфирга чыгып эшли идек. Аның сәламәтлеккә дә шактый зыяны булгандыр. Миләүшә белән озак еллар бергә алып баручы булып эшләдек, тапшыруыбызны бик яраталар иде. Ул – яхшы белгеч, күп нәрсәне мин Миләүшәдән өйрәндем. 2012 елдан әлеге тапшыру алдан яздыру (запись) белән чыга башлады һәм исеме «Манзара»га үзгәртелде. Бу исемне дә Миләүшә уйлап чыгарды. Биредә төрле форматларны сынап карарга туры килде. Миңа калса, безнең тапшыруның тамашачысы гына үзгәрмәде: ул шундый ук таләпчән һәм милли эчтәлектәге контент сорый. Шуның өчен без һаман да милли кыйблабызны югалтмый эшлибез. – Күпме телевизион тапшыру, эфир, проектлар… – Башта мин алып баручы булдым, соңрак ярты ставкада эшләдем, аннан редактор вазыйфасын йөкләделәр. 2017 елда Миләүшә Сибгатуллина телевидениедән китте һәм аның урынына мин баш мөхәррир булып калдым. 2021 елда директор итеп билгеләгәннәр иде, ул вазыйфада да ун ай эшләп алдым. Менә шулай итеп төрле вазыйфалар башкарырга, төрле юнәлештә эшләп карарга туры килде. Берара «Татарлар» тапшыруын да алып барган идем. Эшебез җиңел түгел, әлбәттә. Әле бит болардан тыш та күптөрле проектлар алып барабыз. Менә әлеге вакытта «Манзара» тапшыруын яңарту процессы бара. Уңышның сере нидә, дигәннән… Без бервакытта да мин-минлеккә бирелмәдек, телгә тугры калдык. «Манзара» тапшыруында һәрвакыт телгә игътибар бик зур булды. – Эшкә ничәдә киләсез һәм өйгә ничәдә кайтасыз? – Безнең сигез сәгатьлек эш көне, аңа үз вакытында килергә тырышабыз. Ләкин мин журналистны, эшен тәмамлагач та, бәйләп куеп утыртуны аңламыйм. Без төрмәдә түгел, без бит – иҗат кешесе. Аннан заман да үзгәрде:  эшләрне читтән торып та башкара алабыз. Үз эшеңә җаваплы карамасаң, сыйфат та булмый. – Эфир барышында кызык хәлләр дә булгалыйдыр? – Андый хәлләр шактый күп булды. Бервакыт шарлар белән билетлар уйната идек. Яныбызда мәгариф министры утыра. Лототрон ябылып бетмәгән булган, шарлар идәнгә чәчелде. Ә без бит туры эфирда утырабыз. Министр, пышылдап: «Миңа сорау бирегез», – ди, ассистентлар һәм режиссер ярдәмчеләре идәндәге шарны чүплиләр, режиссер икенче планны күрсәтеп тора, ә без исә сорау бирәбез. Менә шулай итеп бу хәлдән чыккан идек. Тагын бер вакыйга Фәнис Җиһанша интервью биргәндә булды. Көлә башлады бу. Туктый гына алмый бит! Ул өзек хәзер дә социаль челтәрләрдә йөри әле, халык та бу эфир турында шактый сөйләде. – Урамда таныйлармы? – Әбиләр дә, ир-атлар да, яшьләр дә еш таный. Бик күңелле инде ул. Яшьләр гадәттә киләләр дә: «Дәү әни сезне бик яратып карый», – диләр. Фотога төшәргә теләүчеләр дә очрый. Бервакыт бәйрәм алып барган вакытта бер ханым: «Без сезне карап үстек», – диде. Автобуста очратсалар: «Таныйсыңмы мине?» – диләр. Мин танымасам, үзләре сөйләп аңлата башлыйлар. Шундый вакытка минем Фәйрүзә әбинең әзер фразасы бар. Хәтере беткәч, олыгайгач: «Таныйсыңмы?» – дип сорыйлар икән. Әби: «Төсмерләвен төсмерлим дә, тик танып бетерә алмыйм», – дип әйтә икән. Хәзер мин дә аның сүзен алдым, шулай итеп кеше үзе кайда очрашканны әйтеп сала. Беркөнне кем беләндер әйткәләшеп чыкканнан соң, автобуста бер әби: «Илдар әфәнде, ә нишләп сез үз машинагыз белән йөрмисез?» – дигәнрәк сорау бирде. «Мин үземнең халкыма якынрак булырга телим», – дигән идем, «Ой, әйбәт әйттегез», – дип китеп барды. Танулары күңелле, әлбәттә. Әмма кайвакыт күңелсез дә була. Мәсәлән, мунчада таныйлар. Кызынып утырасың, берәрсе килеп керә дә: «Таныдыгызмы бу кешене?» – дип кереп җитәләр. – Журналистлардан гына торган гаиләдә иң авыры нәрсә? – Хатыным Мөршидә белән яшь вакыттан бергә эшләдек. Ул – барлык журналист баскычларын үтеп чыккан кеше. Кавышкач, бер-беребезне аңлап яшәдек. Аннан улыбыз Идел, актер булса да, читтән торып укып, безгә килеп кушылды. Хәзер инде Ихтыяр да шушы юнәлештә белем ала. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, ярдәм итәбез. Гаиләбезнең социаль челтәрдә үз төркеме бар, анда гел язышып торабыз: мондый контент кирәк, бу сүзнең синонимы ничек, шундый сорау бар… Гадәттә мин яшьләрдән техник якны сорыйм, алар исә телгә бәйле сорауларын бирә. – Журналист һөнәре белән тормыш алып бару мөмкинме? – Хәзерге көндә беркемгә дә җиңел түгел. Һөнәрең булу мөһим. Башка юнәлештә укып, журналистикага килгән кешеләр дә бар. Начар яшибез дип уйламыйм, чөнки хезмәт хакы түләнә, күбрәк эшләсәң, акчасын да яхшырак аласың. Тырышлык һәм иҗтиһад кирәк. Идел улым минем юлдан китте. Ул журналист кына түгел, алып баручы булып та эшли. Шуңа күрә үзен тәэмин итә алыр дип уйлыйм. Ихтыяр «Татар сүзе» конкурсында җиңү яулады, ул да нәфис сүздән ерак түгел. Әниләре исә – чын журналист, ләкин ул да югалып кала торганнардан түгел. Акчаны аны ничек тә табарга була. «Журналистны аяклары ашата» дигән сүз дә бар, шуңа күрә тырышып эшләргә кирәк. – Оныгыгыз сезгә кем дип дәшә? – Оныгым Ихсан миңа «бабай» ди. Баштарак «баба» дип дәшә иде, хәзер исә тутырып әйтә. Без аның белән бик дус. Шөкер, бик тере бала. – «Җырларымда – җирсүем» җыентыгыгызга «иптәш» көтелмиме? – Әлеге шигырь китабын миңа илле яшьлегемә, иганәче табып, тормыш иптәшем Мөршидә белән улым Идел чыгарды. Ул миңа сюрприз булды. Шигырьләрне язудан туктаганым юк, аларны күптәннән язам. Бер повесть чыгарасым килә. Хикәя һәм парчаларны да күптәннән язам. Афоризмнарым да шактый җыелды. Менә шуларны туплап, проза китабын чыгарсам, әйбәт булыр иде. – Туган авылыгыз тарихы турында китап язып, аны мәңгеләштердегез. Киләчәктә күңелегездәге «тарихчы»ның башка авыллар турында язу теләге юкмы? – Ул китабым 2017 елда басылып чыкты. Аңарчы әле Чирмешән районының Әмир авылы турында язган идем. 912 битлек булды ул. Хәзер исә Мөршидәнең Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы тарихын өйрәнәбез. Вакыт булганда архивларга йөрим, кешеләрдән истәлекләр язып алам. Башка авыллар турында да еш сорыйлар, әмма минем заказга эшлисем килми. Өстән-өстән генә яза алмыйм. Шундый кешеләр дә бар: заказын, акчасын ала да, моннан-тегеннән материал караштырып,  бер кешедән сораша, архивтан нәрсәдер таба да китап итеп бастырып бирә. Мин алай эшли алмыйм, намусым кушмый. Бер авыл турында язу дүрт-биш ел вакытны ала. Аннан соң архивка бер кергән кешене аннан тиз генә чыгарып булмый. Бик комарлы эш ул. Азарт уяна: гел яңа мәгълүмат аласы, эшлисе килә башлый. Кемдер – балыкка, кемдер ауга йөри бит, ә мин архивка барырга яратам. Шаһинур Мостафин дигән оста язучы архивка баруны матур кыз белән күрешергә баруга тиңли иде. Чыннан да, бирегә син бик дулкынланып, әзерләнеп барасың. Шуңа күрә яшь язучы, журналистларга тәкъдимем  шул:  яшьтән үк үз авылларыгыз һәм районнарыгыз турында ишеткән-күргәннәрегезне язып барыгыз, чөнки ул мәгълүмат югалырга мөмкин. Әңгәмәдәш – Гөлназ ӘХМӘДИЕВА --- Ватаным Татарстан № --- | 19.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43543
Марат Әхмәтов һәм Айрат Зарипов урта яшьләрдәге гаиләле татар язучылары белән очрашты
null
Татарстан Язучылар берлегенең яңа төзекләндерелгән бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов урта яшьләрдәге гаиләле татар язучылары белән очрашты. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Батталова, Айсылу Имамиева, Эльмира Җәлилова, Булат Ибраhимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Әбүдарова, Илгиз Зәйниев, Резеда Гобәева катнашты. Әлеге кызыклы очрашуда гаилә шартларында балаларга милли тәрбия бирү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли мохит булдыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Балалар һәм яшүсмерләрне җәлеп итәрлек әсәрләргә ихтыяҗ турында да сүз булды. Мәсәлән, “Мәктәп сәхнәсе” дигән җыентык нәшер итәргә килештеләр. Очрашу ахырында Марат Әхмәтов хәзерге татар әдәбиятын җигелеп тартучы әдипләргә иҗат уңышлары теләде. --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43544
Хәрабәләр астында 13 кеше калган
null
Амур өлкәсендә тау металлургия комбинатының «Пионер» руднигында тау токымнары ишелгән, хәрабәләр астында 13 кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43545
Татарстанда күпбалалы гаиләләргә – яңа ярдәм чаралары. Алар нидән гыйбарәт?
null
Татарстанда 23 яшькә кадәрге студент балалары булган күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чараларын киңәйтергә телиләр. Моннан тыш, күп балалы гаилә статусы билгесез вакытка билгеләнәчәк. Татарстан Министрлар Кабинеты республика Дәүләт Советына тиешле канун проектын кертте. --- Шәһри Казан № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43546
Казанда 25 яшьлек BMW йөртүчесе «зебрада» өч кешене таптаткан - икесе балалар
null
Казан үзәгендә чит ил машинасы йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә өч кешене бәрдергән. Зыян күрүчеләрнең икесе - 5 һәм 13 яшьлек бала. Өченче кешегә 35 яшь. --- Матбугат.ру № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43547
Яшен тизлегендә тарала. Мәктәптә 12 кешедә кызамык ачыкланган
null
Казанның 18 нче номерлы мәктәбендә кызамык ачыкланган! Узган атна уртасында республикада әнә шундый хәбәр таралды. Баштарак бу чирне бер балада тапсалар, күп тә үтми аларның саны бишкә җитте. Бу юлларны язганда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәктәптә барлыгы 12 кешедә кызамык ачыклануын хәбәр итте. Шуларның берсе – укытучы. Кызамык беренче сыйныф укучыларында табылган. Аларның барысы да кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган. Мәктәптә мондый вакцинадан баш тартучыларның гомуми саны – 116. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта кызамык йоктырган укучылар укытучылары белән бергә инфекцияле авырулар хастаханәсендә дәвалана. – Балаларның гомеренә куркыныч янамый, алар савыгуга таба бара. Эпидемик күрсәткечләр буенча кызамыкка каршы прививка ясала. Вакцина җитәрлек, алар барлык дәвалау оешмаларында да бар, – дип белдерделәр «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтендә. Хәзерге вакытта 18 нче мәктәптә дезинфекция үткәрелгән, уку дәвам итә. Әмма дәресләргә кызамыкка каршы прививка ясаткан укучыларны гына кертәләр. Белгечләр кызамыкны яшен тизлегендә тарала торган мәкерле чир дип атый. Кызамык белән авырган кеше бу чиргә каршы иммунитеты булмаган 100 кешенең 95енә тиз арада чир йоктыра ала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, кызамык гадәти ОРВИ кебек башлана. Температура күтәрелә, борынга томау төшә, ютәл борчый. – Авыруның бишенче-алтынчы көненә вирус йоткылыкның лайлалы тышчасы аша канга үтеп керә, шул рәвешле бөтен организмга тарала. Нәтиҗәдә тәнгә тимгелләр чыга. Ул башта биткә чыга, аннары акрынлап корсакка, аякларга тарала. Кызамыкны башка чирләрдән аерып торган иң төп билге бу, – ди Баш инфекционист. 11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова сүзләренә караганда, кызамыкның нәтиҗәләре тагын да аянычрак. – Кызамык белән авырганнан соң, өлкәннәрдә пневмония башланырга мөмкин. Балалар өчен хәлләр тагын да аянычрак тәмамлануы бар. Кызамык аркасында баланың баш мие тулысынча ялкынсынырга (панэнцефалит) мөмкин. Иң куркынычы шул: әлеге чир бала кызамык белән авырып терелгәннән соң биш еллап вакыт узгач кына пәйда була. Бала начар укый, баш авыртудан зарлана башлый. Авыру торган саен көчәя генә. Ата-ана эшнең нидә икәнен аңлый алмыйча тилмерә. Ахыр чиктә, бала инвалид ук калырга мөмкин. Ул нәкъ инсульт кичергән кеше кебек хәрәкәтләнә, сөйләшә алмый башлый, башы эшләми. Шуңа күрә балаларга иң беренче чиратта кызамыкка каршы прививка ясалырга тиеш, – ди табиб.   Сан Ел башыннан бирле республикада кызамык йоктыруның 119 очрагы теркәлгән. Бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39,6 тапкыр (!) күбрәк. Узган ел Татарстанда ел дәвамында 146 кеше кызамык йоктырган булган. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43548
Таиландка барыр урынына суд юлын таптый
null
Уфаның Дим районы прокуратурасы 25 яшьлек иргә “вазифа биләүче затка ришвәт бирергә омтылу” маддәсе буенча гаепләү карарын раслады. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, суд приставында ир-аттан 450 мең сумнан артык бурычнытүләтү турындагы материаллар булган. Пристав бурычлының Русиядән чыгуына вакытлыча чикләү турында карар кабул иткән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43549
43 яшьлек хатын сөйгәнен үтергәнче кыйнап, мәетен яшерә - әмма бу сер 5 елдан соң апасы аркасында тишелә
null
Уфада 43 яшьлек хатын 2018 елда кылынган үтерү өчен Орджоникидзе районы суды каршына басачак.Җинаять «Локомотив» бакча ширкәтендә була. Хокук саклау органнары версиясе буенча, элек тә закон белән проблемалары булган ханым 38 яшьлек ир белән бергә үз өендә табын кора. --- Матбугат.ру № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43551
Ләйлә Дәүләтованың кызы намаз укый башлаган
null
Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова тормышындагы яңалыклар белән уртаклаша: --- Ирек мәйданы № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43552
Ике туташ 54 яшьлек хатын-кызны үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткән
null
Туташларның берсе сөяркәсенең шул хатын-кыз белән чуалуы турында фикергә килгән. Чиләбе өлкәсендә 18 яшьлек һәм 23 яшьлек ике туташны хөкем иткәннәр. Алар, көнчелек җирлегендә, 54 яшьлек хатын-кызны урлаганнар һәм бик каты кыйнаганнар. Моннан тыш аны үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта “KazanFirst” төбәк прокуратурасынаң матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Болай булган. Ике туташ теге хатын-кызны машина багажнигына этеп-төртеп керткәннәр дә урманга алып киткәннәр. Анда, үтерү белән янап, бичараны куллары белән үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Шул рәвешле мыскыл итү генә җитмәгән: хатын-кызны рәхимсез төстә кыйнаганнар да әле. Шуннан соң качканнар. Зыян күрүче, юлга чыгып, көч-хәл белән машинага утырган һәм шул тирәдәге торак пунктка кайтып елгылган. Баксаң, 18 яшьлек туташ сөяркәсенең теге хатын-кыз белән чуалуы турында фикергә килгән икән. Туташларның икесе дә 4әр елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Алар “Кеше урлау” статьясы буенча гаепле дип танылган. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43553
Зәринә Хәсәншина: «Төрле имеш-мимешләр, гайбәт йөрсә дә...»
null
Озак тәвәккәлләдем, диде Зәринә Хәсәншина, тиздән Филармониядә булачак тәүге концерты хакында. Шулай гадәткә кергән инде, шатлыгы булса да, борчуы артып китсә дә, артист-язучы халкы яңалыгын журналистлар белән уртаклаша, матбугат конференциясе уздыра. 8 апрель көнне филармониядә тәүге концертын тамашачы хөкеменә тапшырырга җыенучы Зәринә дә җитди имтиханы алдыннан фатиханы каләм ияләреннән алырга булган. Һәм дулкынлануын яшереп тора алмыйча булачак тамашасы турында сөйләде. Йолдыз ШӘРӘПОВА Шәһри Казан № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43554
Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: «Зинһар өчен сүкмәгез!»
null
Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева җырчының чираттагы зур тамашасыннан соң социаль челтәрләрдә кызыклы фикере белән уртаклаша. Илсөя Бәдретдинова иҗатына югары бәя биргән бер тамашачы видеосы астында ул болай дип яза: --- Матбугат.ру № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43555
Казанда түбәдән боз төшеп, машинаны тулысынча изгән (ВИДЕО)
null
Социаль челтәрләр һәм телеграм-каналларда, авторлары әйтүенчә, Казанның Модельная урамында төшерелгән шаккаткыч видеолар пәйда булган. Кадрлардан күренгәнчә, түбәдән төшкән гаять зур боз кисәге йорт янына куеп калдырылган җиңел машинаны чын мәгънәсендә изгән. Автомобильнең түбәсе, капоты һәм багажнигы сытылган. Аны инде торгызып булмаячак. Шаһитлар әйтүенчә, түбәдән боз төшкәндә, бәхеткә, автомобиль эчендә беркем дә булмаган. Исегезгә төшерәбез: йорт янына куеп калдырылган автомобиль өстенә түбәдән кар яки боз төшү очраклары моңарчы да булгалады. Берничә көн элегрәк Казан үзәгендә – Профсоюз урамында, түбәдән кар төшеп, бер җиңел машинага зыян килде. Фото: скриншот --- Ватаным Татарстан № --- | 20.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43556
Фирдүс Тямаевның кызы туган! (ФОТО)
null
Фирдүс Тямаев һәм тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева бүген өченче тапкыр әти-әни булган. Алар гаиләсендә ике малайга сеңелкәш туган. --- Өмет № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43557
«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» фестиваленең 6 сезонын игълан итте
null
Проектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Әлеге фестиваль каналның иң шәп проектына әверелде. Ул катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача. Узган сезон җиңүчеләре инде, чын мәгънәсендә, йолдыз булып балкыйлар. Алар танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый. Бер генә мөһим чара да алар катнашыннан башка узмый. Быел исә гади генә сезон түгел. Ә сезоннар ярышы! Узган еллар җиңүчеләре үзара ярышачаклар. Тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә. Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз! --- Шаян № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43558
Фирдүс Тямаев видео һәм беренче хисләре белән уртаклаша: «Йоклый алмадым, көтеп яттым»
null
Фирдүс һәм Резедәнең иртәнге сәгать 6да 3 килограмм 700 граммлы кызы туган. Бу сөенечне уртаклашып, җырчының үзе белән хәбәргә чыктык. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43559
«Татмедиа»да бишенче тапкыр журналистлар өчен ифтар узды (ФОТО)
null
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә матбугат вәкилләре, язучылар өчен ифтар узды. Анда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән редакцияләрдән тыш, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татарстан» радиосы, шәхси басмалардагы журналистлар да катнашты, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43560
35 яшьлек ир тәрәзәдән төшкәндә эленеп калган
null
Уфаның махсус хезмәтләренә кичә 16.00 сәгатьтә Муса Җәлил урамында 1989 елгы яшь ирнең, 2 метрлы чылбырда 8 каттан төшәргә теләп, 7 кат тирәсендә эленеп калуы турында хәбәр килә. --- Өмет № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43561
Казанда көтү белән идарә итүнең яңа системасы белән таныштырдылар (ФОТО)
null
Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 70тән артык катнашучы Казанда «Россиянең АРКА көтү белән идарә итү системасы» дип аталган семинарга җыелды. Анда Воронеж, Томск өлкәсе, Ульяновск, Киров, Самара өлкәсе һәм Татарстан белгечләре катнашты. Спикерлар көтү белән идарә итү системалары турында сөйләп, АРКА системасы белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.   --- «Элита» № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43562
Гамил Әсхәдулла: Хәзер кино төшерәләр, ә ул халыкка барып җитми
null
Татарстан кинематографиясе 100 еллыгын билгеләп үтте, һәм яңа 100 еллыкка старт бирде. Татарстанның халык артисты, юморист Гамил Әсхәдулла кинематогафиягә карата үз фикерен белдерде, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43563
Бүген Алсу Хәсәнованың туган көне. Онытмыйбыз!
null
Бүген арабыздан киткән хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова-Булутның туган көне. Исән булса, аңа 46 яшь тулыр иде. Алсуны яман чир арабыздан алып китте. Үзе китсә дә, аның әйткән сүзләре, язмалары, иҗатын яратучы тугъры газета укучылары калды. Кайсы гына районга барма, аны сагынып искә алучы кешеләр күп. Без Алсуның ире белән дә элемтәдә торабыз. Төркиядә яшәүче Ләвәнт Булут Алсуны онытырга ирек бирми. Ул аның рухына тап төшермичә, аны сагынып, аңа догалар кылып яши. – Бик сагынам. Алсуым оҗмахта булсын, – ди Ләвәнт. – Казанны да бик сагындым. Әле кайтырга исәбем дә бар. Алсуны онытмаганыгыз өчен рәхмәт! Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43564
9 яшьлек баланың анасын эзлиләр
null
Соңгы вакытта үз балаларына алимент түләүдән качып йөрүче вөҗдансыз ата-аналар күбәйде. Күптән түгел, Башкортстанда яшәүче кешенең улына 1 миллион сумнан артык бурычлы булуы турында хәбәр иткән идек. Янә тагын шундый бер вөҗдансыз ананы эзләүләре турында билгеле булды. --- Матбугат.ру № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43565
Казанда яшәүче «Идел буе маньягын» 341 елга төрмәгә утырттылар
null
Соңгы унъеллыкның иң мәрхәмәтсез маньякларының берсе эшендә нокта куелды. Тикшерү «Идел буе маньягы» Радик Таһировның ел ярым эчендә 31 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүен исбатлады. --- Шәһри Казан № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43566
"Туй алдыннан егетем хыянәт итте"
null
"Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды. --- Матбугат.ру № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43567
Татарстанда кайчан яңгыр явачагын әйткәннәр
null
Татарстан хәзер – антициклон үзәгендә. Бүген төнлә салкын булды, кайбер районнарда һава температурасы -14 градуска кадәр төште. Әмма бүгеннән җылыта башлаячак. КФУның метеорология һәм табигатьтән файдалану кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев “Челнинские известия” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Хәзерге вакытта һава агымнары төньяктан көньякка таба алышынды. Безгә җылы һава үтеп керә башлады. Көндез ул кояш белән тагы да җылына”, – дип сөйләп үткән метеоролог. Аның әйтүенчә, антициклон озак дәвам итмәячәк. Инде якшәмбедә үк явым-төшем көтелә. Якын араларда +5 градуска кадәр җылытачак. Һава температурасы көннән-көн артачак. Башлангыч фаразларга караганда, киләсе атна башында +8 градус булачак. Хәзер әле кар бик акрын эри. Соңгы ике көн эчендә нибары 1 сантиметр калынлыкта кар эреп юкка чыккан. Яңгырлар кар эрүне тизләтәчәк. Инде әйткәнебезчә, синоптиклар якшәмбедә яңгыр вәгъдә итә. --- Ватаным Татарстан № --- | 21.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43568
Фирдүс кызының исеме ничек?
null
Социаль челтәрдә күренүенчә, Фирдүс әле генә Резедасы һәм кызы янында, әле генә концерт куйган дуслары кырында - бәхетеннән очып кына йөри! --- Матбугат.ру № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43569
“Бу безнең өчен шок...”
null
Уфадан 9 балалы әти Свердловск өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Язгөл САФИНА Өмет № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43570
Татарстанда бер айга якын 14 яшьлек үсмерне эзлиләр (ФОТО)
null
23 февраль көнне Башкортстанның Үчәлле районы Иске Муйнак авылында бер үсмер малай югалган. Бу хакта “Татар-информ” “ЛизаАлерт” коткару-эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза. Малайның Татарстанда булу ихтималын әйтәләр. 14 яшьлек үсмер куе зәңгәр төстәге куртка, кара чалбар, куе зәңгәр кроссовка һәм бәйләнгән кара башлык кигән булган. Югалган малайның билгеләре: буе – 140 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Үсмер турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан 112 яки 8-800-700-54-52 телефоннары аша шалтыратып хәбәр итү сорала. --- Ватаным Татарстан № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43571
Сәлам бирә һәм кайтара беләбезме?
null
Һәр милләтнең үз сәлам бирү рәвеше. Һәм бу тәртип буыннан буынга тапшырылып, хәтта үзенең килеп чыгышы тарихын бәян итеп яши бирә. Бездә исә “Исәнмесез”, кайбер вакытта “Нихәл”, “Нихәлегез бар?” дип сәламләшү гадәткә кергән. Әйтик, “Исәнмесез” дип сәлам бирүнең дә үз тарихы бар, аның мәгънәсенә карасак, бабаларыбыз авыр вакытлардан соң бер-берләрен очраткач, “Исәнме сез?”, ягъни исән-саулармы, иминме сез, дип сәлам биргәннәр. --- Шәһри Казан № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43572
Дөге белән агуланырга мөмкин
null
Пешкән дөгене бүлмә температурасында озак тотарга ярамый. Бүлмә температурасында берничә сәгать торган әзер дөгене ашаган кеше агуланырга мөмкин. Чөнки анда Bacillus cereus бактерияләре үрчи башлый. Кайнатып һәм җылытып гына бу бактерияләрне юк итеп булмый. --- Өмет № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43573
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды
null
Тукай премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле. Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән. Бу хакта Татар-информ яза. --- Матбугат.ру № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43574
Җырчы Илнар Ялалов: Улыбызга катлаулы операция ясадылар
null
Җырчы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты Илнар Ялалов белән әңгәмәдән өзек: --- Ирек мәйданы № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43575
Татарстанда 9 яшьлек бала 3 балконны яндырган
null
Кичә көндезге икеләр тирәсендә Чаллыда 3/05 йортта яшәүчеләрдән МЧСның диспетчерлык хезмәтенә янгын чыгу турында хәбәр кергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза. Коткаручылар килгәндә, подъезд инде төтенгә күмелгән булган. Бишенче катта ике бүлмәле фатирның балконында ут чыгуы ачыкланган. Балконның такта белән тышланган эче тулысынча янган, шулай ук түшәменә зыян килгән. Күршеләренә – югары катларда яшәүче ике фатир хуҗасына да балконнарын ремонтларга, түшәмнәрен яңартырга туры киләчәк. Янгынның башлангыч сәбәбе – баланың ут белән шаяруы. Янгын чыккан фатирда 9 яшьлек бала ялгызы гына калган. 36 яшьлек әнисе сырхауханәгә киткән, әтисе эштә булган. Малай, балконга чыгып, кабызгыч тапкан да шуның белән мамыклы таякчыкка ут төрткән. Баланы төтенгә күмелгән фатирдан әтисе чыгарган: малай, куркып, иң элек аңа шалтыраткан булган. Тагын 20 кеше фатирларыннан мөстәкыйль чыккан. Зыян күрүчеләр юк. --- Ватаным Татарстан № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43576
Ваһапов фестивале яшь башкаручылар бәйгесенә гаризалар кабул итә
null
Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты - халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Тормышларын сәхнә белән бәйләргә теләүчеләр, яшь башкаручылар конкурсына гаризаны сылтама аша тутыра ала.    --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43577
Җырчы Альберт Вәлиуллин: "Ул үлгәннән соң күңелдә бушлык калды"
null
Эстрадага яшен кебек килеп кереп, үзенчәлекле стильдә җырлар тәкъдим итүче җырчылар күп түгел. Моңлы, сагышлы җырлар белән күпләрнең күңеленә үтеп кергән өметле җырчы Альберт Вәлиуллин турында мәгълүмат юк диярлек. Альберт белән очрашып җылы әңгәмә кордык. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43578
Бер гаиләдән – өч мәет. Алабугада газ шартлап, ике бала һәм әтиләре үлде
null
15 март төнендә килеп чыккан янгында Алабуга районының Гринляндия поселогында урнашкан Гатауллиннар йортында берьюлы ике бала вафат булды. Коткаручылар башта тәрбиягә алынган 12 яшьлек Настяның гәүдәсен таптылар. Соңрак 3 яшьлек Артурның (кече улларының да исеме әтисенеке кебек) мәете табылды. Тәненең 90 проценты пешкән Артур 19 март иртәсендә хастаханәдә вафат булды.  Гаилә башлыгы Артур 8 яшьлек уллары Тамерланны өйдән алып чыга алган. Калган балаларны алырга кереп киткәч, бик каты пешә ул… Фаҗига булган көнне Артур өйдә өч баласы белән кала. Хатыны Тамара уртанчы уллары Алмаз белән Түбән Новгородка бәйгегә киткән була. Булган хәлләрне шундук Тамарага җиткерәләр. Алар барып та җитә алмыйлар, кире кайтырга чыга. Тамараның үз хәле дә җиңелләрдән түгел. Газиз баласын, үз кызыдай якын күргән Настяны югалту ачысы әле йөрәкнең түрендә торган мәлдә, савыгыр, бирешмәс, гаиләсе янына кайтыр дип өметләнгән Артур да якты дөньядан китеп барды.  Аны 19 мартта җирләделәр. – Бик авыр хәлдә без. Моны сүзләр белән аңлатып булмый. Апабыз ничек түзәдер, үз хәлен үзе генә белә ул, – диде Тамараның сеңлесе Диана Карманова. – Апам белән җизни бик матур яшәделәр. Тормышлары түгәрәк иде. Өч уллары туды. Яңа бистәдә йорт салып чыкканнар иде. Тик, кызганыч, матур итеп гомер итәргә язмаган икән. Бу гаиләгә 2023 елның җәендә килеп кереп, җылы оя тапкан Настя алар белән бары тик ярты ел гына яшәп кала. Кызчык өйгә килеп керүгә, беренче көннән аларга «әти», «әни» дип дәшә. Аның да янгында һәлак булуын газетабыз белән даими элемтәдә торган волонтерлар җиткерде. – Настяны бик ярата идек без. Үзе дә бик тыйнак, кешеләр ярата торган бала булды. Кызганыч, үз әнисе тормышта башка юлны сайлаган иде аның. Абыйсы, апасы бар иде. Абыйсы да исән түгел инде. Махсус хәрби операция башланганда ул төрмәдә иде. Тизрәк өемә кайтырмын дип, үзе теләп СВОга китә. Шунда гомере өзелә. Әниләре авырый хәзер. Урында гына ята, – ди волонтер Алинә Гатина. Настяның Виктория исемле апасы да бар. Сеңелләрен тәрбиягә алган гаиләгә ул да килеп йөри башлый. Килә генәме соң, күңеленә тынычлык тапкан җиргә тиз ияләшә. Мамадышта белем ала, атна саен Гатауллиннарга кайтып йөри. Сеңлесе янында була. – Настяны да, Виканы да бик якын итә идек. Без – зур гаилә. Күңелебездә һәркемгә урын бар. Әниебез барыбызга да терәк. Авыр чакта да ул янәшәдә. Бар туганнарыбыз Тамарабыз янында хәзер. Бу ачы хәсрәтне ничек җиңә алырбыз, белмим, – ди Диана. – Гаиләбезгә ярдәм кулы сузган һәркемгә чиксез рәхмәтлебез. Берәүгә дә мондый хәлдә калырга язмасын. Алабуга хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Гатауллиннар гаиләсенә яшәр өчен өч бүлмәле фатир биреләчәк. Шулай ук үлгәннәрне җирләү өчен дә матди ярдәм каралган. Мәрхәмәтле кешеләр исә бу гаиләгә ярдәм итүен дәвам иттерә. Беренче көннәрдән үк акча күчерәләр. 1 миллион сумнан артык акча җыелган инде. Тамара Гатауллина исемендәге «Ак Барс», «Уралсиб» һәм «Альфа-Банк» карталары 8-917-393-29-64 телефон номерына беркетелгән. --- Ватаным Татарстан № --- | 22.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43579
Мәскәү янында - теракт
null
Кичә, 22 мартта, кичке сәгать сигезләр тирәсендә Подмосковьеның Красногорск шәһәрендә "Пикник” төркеме концерты алдыннан камуфляж киемендә биш террорчы “Крокус Сити Холл” бинасында теракт оештырган. Алар “Вепрь” һәм “Сайга” ау мылтыклары белән коралланган булган. --- Матбугат.ру № --- | 23.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43580
Ураза тотучыга кайчан дога кылырга? Авыз ачкачмы, аңарчымы?
null
“Ураза тотучының догасы кабул ителүе турында хәдисләр бар. Бу хакта, мәсәлән, аларның берсендә ураза тотучыныкы ата-ананың баласына кылган һәм юлчы догасы белән бергә килә. Ә тагын берсендә "ураза тотучының авыз ачкандагы догасы кабул ителә" диелгән. Авыз ачканда дигән сүз кайсы мизгелне истә тота икән – беренче йотым суны эчкәч үк кылыргамы ул доганы, әллә ашап туклангачмы? --- Шәһри Казан № --- | 23.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43581
Мәскәүдә теракт оештыруда шикләнелүче ике кеше тоткарланган
null
Мәскәү өлкәсендә теракт оештыруда шикләнелүче ике кеше тоткарланган, калганнарын эзләү дәвам итә, дип хәбәр итте Telegram-каналында Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн. Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүчеләр хәрәкәт иткән Renault машинасы төнлә Брянск өлкәсенең Карачев районы Хацунь авылы янында табылган. Автомобиль йөртүче машинаны полиция хезмәткәрләре таләбе буенча туктатмаган һәм качарга тырышкан. Бу турыда «Татар-информ» яза. --- Матбугат.ру № --- | 23.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43582
"Крокус Сити Холл"да булган депутат Айдар Метшин: Кайсы ишектән чыкканны да белмим
null
Түбән Каманың элеккеге мэры, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин “Крокус Сити Холл”дагы хәлләрнең шаһиты була дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. «Мин шул залда идем. Әле концерт башланырга 15 минут бар иде. Залның өчтән бер өлеше тулган иде инде. Кинәт кенә халык кузгала башлады. Карасам, алар төп чыгу юлына йөгерә. Бераздан ату тавышлары ишетелде. Сәхнә ачылмаган иде әле. Паника башланды. Кешеләр чыгу юлын эзли башлады. Без урамга ниндидер ишектән чыктык. Бөтен кеше йөгерде. Бер-берләрен изеп бетерләр дип курыктым. Күңелгә бик авыр», — дигән ул. --- Ватаным Татарстан № --- | 23.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43583
Британия принцессасында - яман чир
null
Британия принцессасы, мәрхүмә Диананың килене Кейт Миддлтонда рак тапканнар. Ул моннан ике ай элек халык күзеннән юкка чыккан иде. --- Матбугат.ру № --- | 23.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43584
Алсу Фазлыеваның улы фаҗига көнне "Крокус"та булган: "Тавышын ишеткәч,тынычландым"
null
«Крокус Сити Холл»да Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз да булган. Ул анда бию буенча өч көнгә ярышка барган. Бәхеткә, икенче турга узмаган һәм фаҗигага 4 сәгать кала Казанга кайтып киткән. – Бу юлы Җәмилә белән улыма икенче турга узар өчен әз генә балл җитми. Күңелләре төшә инде. Гадәттә балалар үзләре чыгыш ясамаса да, башкаларны карап утыралар иде. Кичә дә карыйсы булганнар. Аларның поездлары кичке 11дә иде. Алар кичке сигезгә кадәр башкаларны карыйсылар иде, — ди Алсу. — Күңеле сизәме, Җәмиләнең әнисе кинәт кенә кайтып китәргә уйлый. Поезд билетларын тапшырып,самолет белән китәләр. Бу очракта аларның җиңелүе бәхетебезгә булган дибез. Бер җирдә булгач, ул хәлләрне ишетерләр иде. Хәбәрне ишетүгә борчылдым. Баламның тавышын ишеткәч кенә тынычландым. Аллаһы Тәгалә саклаган. --- Ватаным Татарстан № --- | 24.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43585
Үз малаем булса да күрә алмыйм
null
Хөрмәтле редакция, бу хатымны гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен язам. --- Шәһри Казан № --- | 24.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43586
Фирдүс Тямаев хатыны белән кызын бәби табу йортыннан каршы алган
null
Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда белән кызы Мәрьямне бәби табу йортыннан алып чыккан. Ике улы һәм якыннары белән бергә зурлап каршы алганнар. Матур фото һәм видеолар белән җырчы социаль челтәр сәхифәсендә уртаклаша. 21 март көнне Фирдүс Тямаев һәм тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева өченче тапкыр әти-әни булган, дип яздык. Алар гаиләсендә ике малайга сеңелкәш туган. «Хәзер мин дә өч бала әтисе. Рәхмәт сиңа, кадерлем», – дип хәбәр итте бу яңалыкны социаль челтәрдә Фирдүс Тямаев.    Шулай ук укыгыз: Фирдүс Тямаев видео һәм беренче хисләре белән уртаклаша: «Йоклый алмадым, көтеп яттым» --- Матбугат.ру № --- | 24.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43587
100дән артык кешене коткарган 15 яшьлек Ислам: “Башта кешеләрне чыгардым…”
null
22 мартта булган терактта “Крокус Сити Холл”да эшләүче 15 яшьлек Ислам Хәлилов 100дән артык кешене коткарган. “Башкаларның гомерен корбан итеп, берни эшләмичә кала алмдым”, – дип сөйләгән ул “360” телеканалына. “Крокус Сити Холл”дагы гардеробта эшләүче 15 яшьлек Ислам сөйләвенчә, ул кешеләрне инструкция буенча коткарган. – Мин ничек кирәк, шулай эшләдем. Безгә алдан ук инструкция уздырганнар иде. Шуңа да мин әзер идем, кирәкле чараларны вакытында күрдем. Булдыра алган кадәр кешеләргә чыгарга ярдәм иттем, – дип сөйләгән ул. Ислам террористларның берсен үз күзләре белән күргән. Аның алдында бер ир-атны үтергәннәр. – Кешеләр ашыга, йөгерешә башлады. Аларны аңларга була, билгеле. Мин башта кешеләрне чыгардым, артымда берәү дә калмаганына инанганнан соң, үзем алар артыннан чыктым, – дип сөйләгән Ислам. “360” телеканалы егетнең әти-әнисе белән дә аралашкан. – Өйгә кайтты да, “Әни, нигә телефонны алмыйсыз? Мин сезгә видео җибәрдем” дип кычкыра башлады. Мин шокта: улыбыз калтырана, үзе салкын. Мин ул терактны телевизордан гына күрдем. Шуннан соң гына улымның да шул вакыйгалар эчендә булуын күз алдына китердем. Ул исән-сау кайткач, шатлыктан еладым, – дип сөйләгән Исламның әнисе. Әтисе улын фашистлар белән көрәшкән бабасына тиңли. – Ул бабасына охшаган, – дигән ул. Россия Мөселманнары Диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Исламны югары бүләккә тәкъдим итте. «Рамазан аенда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә безнең унбиш яшьлек мәхәллә әгъзасы Исламга батырлыгы һәм кешеләрне коткарганы өчен Россия мөселманнарының «Хезмәт өчен» медале тапшырылачак»,- диелә Россия мөфтиләр Советының рәсми сайтында. Лилия ГЫЙМАЗОВА Ватаным Татарстан № --- | 24.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43588
Юлда яна башлаган Кыйгы-Уфа автобусында бер ир йоклап калган
null
Бүген, 25 март иртәсендә, Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәре янында Кыйгы авылыннан Уфага китеп баручы микроавтобус янган. Бу хакта UTV каналына пассажирларның берсе сөйләгән. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43589
"Кино һәм музыка" проекты Татарстандагы уку йортларында уңышлы тормышка ашырыла
null
2024 ел башыннан «Кино һәм музыка» проекты Татарстан Республикасы буенча сәяхәтен башлады. Татар эстрадасының популяр артисты, композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов Татарстан укучыларын Россия һәм Совет кинематографының музыкаль хитлары белән таныштыра. Проект Бөгелмә, Түбән Кама, Баулы, Осиново, Васильево, Азнакай һәм башка җирлекләрдәге уку йортларында җәкъдим ителде. Алдагы көннәрдә проект командасы Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендә булачак. --- Татаркино № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43590
"Шәрык клубы"нда Әсхәт Хисмәтов беләң иҗади очрашу узачак
null
27 март көнне 19:00 сәгатьтә "Шәрык клубы"нда Татарстаннның халык артисты Әсхәт Хисмәтов беләң иҗади очрашу булачак. Әлеге очрашуда халык артистына кызыксындырган сорауларыгызны бирергә, аның иҗаты белән якыннанрак танышырга, театр тормышының иң кызыклы мизгелләре турында белергә мөмкинлек булачак. Музыкаль яктан кичәне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Әхмәт Кәримов бизиячәк. Урыннар чикләнгән, шуңа күрә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Чарага алдан теркәлү узырга кирәк: https://kamalteatr.ru/poster/76116/ --- Камал театры № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43591
Сания Галиуллинаның "Мәдинә гөлкәем" китабы дөнья күрде
null
Узган гасыр ахыры ил өчен фаҗигаләргә бай булуы белән характерлы. Шуларның берсе — эчкечелек проблемасы. Бик күпләр әлеге сазлыкка кереп, аннан котыла алмыйча, гомерләрен аяныч төгәлли. Төп герой Мәдинә шул катлаулы елларны лаеклы кичеп чыга. Оптимист булуы, халык традицияләрен хөрмәт итүе, яшел еланга каршы аяусыз көрәш алып баруы аңа тормышта үз бәхетен табарга ярдәм итә. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43593
Әти-әниләрен социаль челтәрләр аша тапканнар
null
Башкортстанда социаль челтәрләр аша кечкенә кыз белән малай өчен ата-аналар табылган. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган дүшәмбе көнне социаль челтәрләрдә балаларга әти-әни эзләү турында хәбәр бастырылган, ә чәршәмбе көнне үк балаларны Юлия белән Константинның гаиләгә алуы турында билгеле булган. "Алар балалар турында социаль челтәрләрдән белгән. Балалар белән өлкәннәр арасында тиз арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, төскә-биткә дә алар охшаш. Балалар әти-әниле, хәстәрлекле, җылы өйгә кайтты инде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.  --- Матбугат.ру № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43594
Бушлай торак: кемнәр өметләнә ала?
null
Ятимнәр, аз керемгә ия булучы күпбалалы гаиләләр, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары торак сатып алуда дәүләт ярдәменә таянырга мөмкин дип яза «Парламентская газета». Халык торак шартларын төрлечә яхшырта. Кемдер фатирын зуррагына алыштыра, кемдер ипотекага торак сатып ала. Ә инде бу мәсьәләне берничек тә хәл итү мөмкинлегенә ия булмаганнарга дәүләт булыша. 2024 елда мондый ярдәмгә кемнәр өметләнә ала? Иң элек аз керемле күпбалалы гаиләләр, шул исәптән ялгыз аналар. Исегезгә төшерәбез: балигълык яшенә җитмәгән өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр күпбалалы булып санала. Бушлай торак алучылар исемлегендә шулай ук 23 яшькә кадәрге ятимнәр дә (торакны мирас итеп алмаган булсалар) бар. Түләүсез куыш гаиләдә бер кешегә туры килә торган уртача керем күләме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Тагын бер шарты – гаилә үз төбәгендә кимендә биш ел яшәгән булырга тиеш.  Ә инде торак шартларын үзләре үк начарайткан, әйтик, мөлкәтен саткан, фатирына тагын кемнәрнедер теркәгән кешеләр  дәүләт ярдәменә өметләнә алмый. Бик нык тузу сәбәпле, төзекләндереп булмый торган йортларда (авария хәлендә дип танылган торакта) яшәүчеләр дә дәүләт хисабына яңа фатир юнәтергә мөмкин. Ләкин яңа торакка дәгъва кылучыларга, сабырлыкны җыеп, бераз чиратта торырга туры киләчәк. Ә инде чиратка басу өчен, гариза һәм кирәкле барлык документларны тапшырасы була. Гадәттә бу – гаилә әгъзаларының паспортлары, балаларның туу турында таныклыклары, никахлашу турында таныклык, гаиләне аз керемле дип тану турында, эш урыныннан белешмәләр, күпбалалы гаилә статусын раслаучы таныклык. Гариза һәм документларны Күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Дәүләт фатир мәсьәләсен башка ысуллар белән дә хәл кылырга ярдәм итә. Халыкның билгеле бер категорияләренә исәпләнгән төрле программалар булдырылган. Шуларның берсе – «Яшь гаилә». Дөрес, бу очракта торакның бер өлешен сатып алырга туры киләчәк. Дәүләт мондый программа буенча яшь гаиләләргә (ир яки хатын 35 яшькә кадәр булырга тиеш) субсидия бирә. Балалы гаиләләргә исә ире яки хатыны Россия паспортына ия булмаган очракта да ярдәм ителә. Шулай ук ялгыз аналар (аталар) мондый мөмкинлектән файдалана ала. Дәүләт ярдәме күләменә килсәк, әле бәби алып кайтырга өлгермәүчеләргә – торак бәясенең 30 проценты, балалыларга – 35 проценты күләмендә. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, закон нигезендә, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары да торак алуга хокуклы. 2005 елга кадәр федераль чират гамәлдә булып килгән. 2005 елдан башлап, чиратны төбәкләрдә төзиләр. Моның өчен федераль бюджетта акча карала. Валентина СЕМЕНОВА Ватаным Татарстан № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43595
Эльмир Низамов «Крокус Сити Холл» фаҗигасе турында: Без анда алдагы көнне булдык...
null
Танылган композитор Эльмир Низамов Мәскәүдәге фаҗига турында фикере белән уртаклашты. Бу гаиләләренең нәрсә кичергәнен күз алдына да китереп булмый, дип саный ул. --- Матбугат.ру № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43598
«Озакка сузылачак»: Татарстанда язгы ташуга бәйле вазгыять нинди?
null
Татарстанда язгы ташуга бәйле вазгыять әле куркыныч түгел. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең кризислы ситуацияләр үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Елизаров матбугат очрашуында хәбәр итте. – Татарстанда гидрологик хәл нормада. 2023 елның җәйге-көзге чорында ташуга әзерлек эшләре башкарылды. Моның өчен 988 миллион сум тотылды. Әмма быел башка еллардан аермалы буларак, кар күп яуды. Республикада аның биеклеге уртача 61 сантиметрны тәшкил итте. Әлегә елгалар ачылмады. Без язгы ташуны апрельнең икенче яртысында булыр дип көтәбез, – диде Андрей Елизаров. Белгеч фикеренчә, ташуның ничек булуы һава торышыннан һәм карның нинди тизлектә эрүеннән торачак. Әгәр кинәт кенә җылытып җибәрсә, Гөбенә, Кәрлә, Бөрсет, Кече Чирмешән елгалары күтәреләчәк. – Без ташуны контрольдә тотарга тырышабыз. Моның өчен вакытлыча гидропостлар эшли башлады. Шулай ук 88 оператив төркем эшләячәк, күктән дә күзәтеп торачакбыз. Техника да әзер, – ди Андрей Елизаров. Белгеч әйтүенчә, сулыкларда боз тыгылу ихтималы булган 61 урын бар.  Бозлар өелеп, суга комачау итмәсен өчен, республиканың 23 районында елгаларны чүп-чардан чистартканнар. Ә менә боз шартлату эшләре кирәклеккә карап хәл ителәчәк. Алдан хәстәрен күрүчеләр дә бар. 15 районнан боз шартлатырга дип гариза килгән инде. Су баскан очракта, республиканың 8 торак пунктына юллар өзелергә мөмкин. Болар – Буа районының Бәбки, Арча районының Кәче, Нурлат районының Үрнәк, Яңа Чишмә районының Архангел бистәсе, Теләчедә Екатериновка, Югары Осланда Куралово, Биектау районының Байкал һәм Тимофеевка авыллары. Йортларына су керсә, 40 мең кешене сыйдыра торган 158 вакытлыча тору урыны әзерләнгән. Әлегә республикада һава торышы сөендерә. Көндезләрен бераз җылытып җибәрә, төнлә суыта. Шунлыктан кар, эреп, җиргә сеңеп бара. Редакциягә кунакка килгән халык синоптигы, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиевкә дә быелгы ташуга бәйле сорауны биргән идек. Ул артык борчылмаска кушы. Аның күзәтүләренә ышансаң, су артык күтәрелмәс төсле. Әмма синоптик кайбер урыннарны су басар дигән фикердә. – Быел туң юк. Кар әкренләп эреп, сеңеп бара. Яз озакка сузылачак. Су җиргә китәргә тиеш. Өч ел инде туфрак коры иде. Уҗымнар өчен дымның күп булуы яхшы инде ул, – ди Әмир абый. – Авылга кара каргалар да килде. Әмма алар әле оя корырга җыенмый. Алар көннәр җылытканны көтә. 21 марттан соң әкренләп җылыта башлый инде.    САН  Су күтәрелгән очракта республикада 220 торак пунктны, ягъни 13636 кеше яшәгән йортларны су басачак дигән сүз бу. Елгалар ярларыннан чыкса, социаль әһәмияткә ия 10 объект, 30,2 чакрымга сузылган 47 юл мәйданы, 22 күперне су басачак. Тимер юллар, агу складлары, сәнәгать калдыкларын саклау урыннары, үләт базлары, су корылмаларына куркыныч янамый. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43599
Казанда ир-ат белән хатын-кыз өстенә түбәдән боз кисәге төшкән
null
Бүген Казанда яшәүче ике кеше өстенә түбәдән боз төшкән. Алар имгәнгән. --- Матбугат.ру № --- | 25.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43600
"Бал корты ракны юк итә"
null
Бал корты агуы борын-борыннан халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Хәзер табиблар да бал кортының чагуы кайбер чирләр вакытында бик файдалы булуын инкарь итми. Алай гына түгел, илебез галимнәре күптән түгел сенсацияле белдерү ясаган: бал кортыннан чактыру яман шеш авыруына каршы көрәштә бик нәтиҗәле чара икән. --- Матбугат.ру № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43601
Битенә лычкылдатып төкерәсем килде
null
Тормышта гыйбрәт алып, тынычлап, Аллаһка шөкер итеп яшәрлек вакыйгалар очрап торса да, безгә, хатын-кызга фиргавенлек хас. Чагыштырып карыйбыз да, кешенеке һаман күркә булып күренә. --- Шәһри Казан № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43602
Раил Садриев: «Дошманнарым бермә-бер артты»
null
Озакламый Буа театры җитәкчесе Раил Садриевны ил геройларының берсе итеп тәкъдим итәчәкләр. Сүз Константин Богомоловның «Голоса страны» («Ил тавышлары») авторлык проекты турында бара. Ул эш-гамәлләре белән тормышны яхшы якка үзгәрткән төрле һөнәр ияләре, гади кешеләр турында 12 документаль моноспектакльдән гыйбарәт. Әлеге спектакльләр ВДНХ да «Россия» халыкара күргәзмә-форумында күрсәтеләчәк. Раил Садриевны герой буларак ачкан спектакль «Медитативный ежик» дип атала. Ул нинди эш-гамәлләре белән мондый игътибарга лаек булган, гомумән, кемнәр алар хәзерге заман геройлары – шул хакта сөйләшгтек. –  Проект герое булыр өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? – Белмим инде, нинди тәгълиматка таянып эш иткәннәрдер. Гади тормыштан алынган 12 герой, аларны танылган артистлар уйнаячак. Башта мин, әллә уйнарга чакыралармы икән, дип шатландым. Ә алар геройларның берсе – сез, диләр. Алдан бу миңа сәер булып тоелды. Без мәктәптә укыганда, геройлар башка кешеләр иде. Яшь геройлар – Валя Котик, Леня Голиковлар тәэсирендә үстек. Безнең авылның үз геройлары да бар иде. Сания апа – Александра Николаева, мәсәлән. Менә хәзер тарихи герой, авылдаш, күршем, туганым Гомәр Толымбайның тормышын, иҗатын өйрәнәбез. Аның истәлегенә авылда бюст куярга җыенабыз. Милләт өчен гомерләрен фида кылган Әхмәр хәзрәт, Нургали Хәсәновларны да искә алабыз. Минем өчен геройлар – менә шундый шәхесләр. Инде хәзер үзеңне герой дип әйткәч, алар янына үзеңне куеп буламы, дип уйга калдым. Чөнки көзгегә карагач, мин бүтән Раилне күрәм. Сез бер Раилне күрсәгез, мин бүтәнен беләм. Кайчак 50–60 ел бергә торган парлар да бер-берсен белеп бетерә алмый. Кешенең беркемгә дә күрсәтмәгән «файл»лары шактый аның. Аларны халыкка чыгарырга ярамый да. Әйтәм бит, кешелек әле «чистарыну» чорына кереп кенә бара. Без үзгәрештә һәм мин үземне шушы үзгәреш вакытына тәңгәл килә, тоеп-сизеп яши һәм алга бара торган кеше дип саныйм. Бәлкем, кайбер фикерләр тәңгәл килгәнгә күрә, мине герой итеп алганнардыр, дип уйлыйм. – Документаль спектакльнең авторы һәм куючы режиссеры сине яхшы белгән кешеләр булса кирәк. – Пьеса авторы – Илгиз Зәйни, режиссеры – Айдар Җаббаров. Ә мине уйнаучы актер – Чехов театрыннан Александр Семчев. Аны миңа охшамаган, 100 килога ябыккан булса да юан, синең энергетиканы, дуамаллыкны бирә алырмы икән, диләр.  Бу очракта Айдар мине белә, аңа таянам. Пьесаны укыдым, анда бер ялган юк. Ул бит ничек булды: минем турында мәгълүматны тапканнар, аннары Буага кайтып, документаль фильм төшерделәр, аннары килешү җибәрделәр, аннары инде фотограф белән кайттылар. Шуннан соң гына Илгиз Зәйни шул фильм-интервью нигезендә пьеса язды. Үзеңне сәхнәдән карау ничектер инде, белмим дә. Бу хәлләрне читтән күзәтеп йөргән хатын: «Син Ленин сыман», – ди беркөнне. «Ник алай?» – мин әйтәм. «Ленинны да театрда уйныйлар иде, сине дә», – ди. – Театр директорлары арасында герой – син беренчедер. – Аның проекты да яңалык бит. Кайчан әле көндәлек тормыштагы кешеләрне герой итеп танытырлар иде? Анда бит 68 яшьлек эшлекле аралашу эксперты, пластик хирург, механик, океанолог – тагын әллә кемнәр бар. Ә икенче яктан карасаң, бу – совет чорында булган нәрсәләргә кире кайту. Кирәкле эш дип саныйм. Көндәлек тормышта бизнесменнар, Филипп Киркоровлар гына герой түгел. Киресенчә, антигерой әле алар. Алайса бит җыен бозыклык герой булды, чын кешеләр күләгәдә калды. Мин әйтмим инде, без – чын геройлар, дип. Айдар җырлый бит әле: «Әллә кем түгел без», – дип, әмма ким түгел, бәлкем, чорына туры килә торган геройлардыр без. Туксанынчы елларны үткән, күрәсен күргән… Яшисен яшәгән дип тә әйтер идем, тагын яшисе килә әле. Эшлисе эшләр күп чөнки. Мин – дөнья яхшыланды, яшисе иде дип утыра торган кеше түгел, эшлисе эшләр күп дип яши торган кеше. Шуңа күрә вакыт да, көн дә җитми. – Театр Буаны ничек үзгәртте? – Үзгәртте һәм үзгәртә. Халык өчен театрга йөрү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Безгә буалар гына түгел, Апас, Тәтеш, Казаннан билет алып килүчеләр дә бар. Чувашиядән дә киләләр. Бинаның проекты да бик матур, килешле. Аның хәзер тулыландырырга, җанландырырга кирәк. Элек стационарда ике-өч спектакль уйнап, калган вакытны гастрольдә үткәрсәк, хәзер монда унны уйнарга кирәк. Әлегә айга биш спектакль уйныйбыз. Моннан тыш безнеке булмаган чаралар да бар. Әйтик, бездә Камал, Курчак, Бөгелмә, Чабаксар яшь тамашачы театрлары гастрольләре булачак. Аннан соң эстрада концертлары да шактый. «Йолдызлык» көнцерты үтте, 27 мартта «Тантана» театр фестивале бездә узачак. – Камал театры, мәсәлән, сәхнәгә эстрада концертларын кертергә атлыгып тормый, энергетика үзгәрә, ди. Син дә энергетикага игътибарлы кеше юкса. – Камал театрының сайланырга мөмкинлеге бар. Без исә кертмичә булдыра алмыйбыз. Салаватны да, Илсөяне дә, Тямаевны да  көтеп алабыз. Бу – Буадагы иң зур заллы бердәнбер бина. Казанда исә андый заллар бихисап. Ә энергетикага килгәндә, безгә килеп кергән кеше үзе үзгәрә. Безнең үз кагыйдәләребез бар. Һәр нәрсәнең – үз тәртибе, үз җае. – Нинди тәртип, кагыйдәләрегез бар? – Әлеге дә баягы татарлык традициясе. Килгән артистларга чәй куелган, табын корылган. Бинадагы һәр кеше, идән юучыдан алып артистка кадәр елмаеп исәнләшергә тиеш. Бу да – язылмаган кагыйдә. Кабул итүче як эчке җылылыгы белән бүлешергә тиеш. Без үзебез гел юлда һәм бу нәрсәнең күп җирдә булмавын күрәбез. Татар дөньясында ул бар әле, чыккач, югала. Без сезгә бернәрсә дә тиеш түгел, дигән караш инде бу. Алай ярамый. Ул театр йөзен генә түгел, шул җирлекнең йөзен җимерә. Һәр җирдә кешелеклелек булсын. Кеше синдә үз чагылышын күрсен. Тәнкыйтьне беркем дә яратмый. Ләкин бит ул – кылган гамәлеңнең үзеңә әйләнеп кайтуы. Арт шәрифеңне күрмисең икән, хәзер тәнкыйть очып киләчәк һәм күрсәтәчәк. Аны төрлечә кабул итеп була. Монда нәрсәдер бар, әмма син әйткәнчә үк түгел дип кабул итү – иң яхшысы. – Үзеңне еш тәнкыйтьлиләрме? – Ничек кенә! Әле мин белмәгәне күпмедер. Буа театры яңа биналы булгач, дошманнарым да бермә-бер артты. Аны миңа Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова әйтте. «Котлыйм, дошманнарың бермә-бер артты», – диде. «Шуның берсе син түгелдер бит, Фәридә Бәгыйсовна?» – дидем. Була торган хәл. Минем үземнең бер дошманым да юк. Коллегалар арасында дошман күрүчеләр бардыр, аларны да аңлыйм. Алар бит минем эчтә нинди завод эшләп торганын белми. Анда һәр нәрсә анализлана. Минем өчен хата, уй кебек үк – иң зур коралларның берсе. Кабатланмаган очракта. Хата кабатланса, ул инде гөнаһка әйләнә, ул сине боза. – Театрларда, гомумән, зур коллективларда төркемнәргә бүленү күренеше бар. Хезмәттәшләрне ничек бер йодрыкка туплап тотарга? – Кайбер түрәләр, ник үзең генә мәйданда, ник башкаларга юл куймыйсың, дип әйтәләр. Бездә 2019 елдан башлап 6 кеше мактаулы исемгә ия булды. Ә бит коллективның 70 проценты – урамнан кергән кешеләр. Буага кайтырга теләгән артистларның әлегә кадәр булганы юк. Гәрчә ел саен театр училищесына автобус җибәрәм, имтихан спектакльләрен биредә уйнарга мөмкинлек бирәм, бүләкләр өләшәм. Ел саен диплом спектакльләрен карарга йөрим. Былтыр, башка килмим, дип әйтеп кайттым. Булмый, анда безгә яраклы артистлар юк, күрәсең. Бүген 20 артистым бар, мин аларны спецназ дип йөртәм. Безнең кебек гастрольдә йөрүче бер театр юк. Февральдә генә дә 20 көн Башкортстанда булдык һәм ярты еллык планны үтәп кайттык. Шушы вакыт аралыгында 38 спектакль уйнадык, аның 18е Пушкин картасы буенча иде. Бу артистлар декорацияне дә үзе кора, үзе сүтә, бөтен эшне дә үзе башкара. Автобус шоферлары да артист бездә. Без читтә популяр, заллар тулы. Хәзер шул тонусны тотып торырга кирәк. Ә эчтә коллективны тотып торуның үз җае бар. Бу җәһәттән дә мине диктаторлыкта гаеплиләр. Алай түгел. Бездә – тәртип, ул читтә бигрәк тә сизелә. Ә берәрсенең группировкалар оештырырга маташуын күрәм икән, нинди генә талантлы булмасын, саубуллашам. Чөнки ул – метастаза. Берничә тапкыр шулай эшләгән булды. – Артык игътибар үзеңне бозмыймы? – Бер түрәнең, йолдыз булудан тукта инде, дип әйткәне бар. Мин йолдызмыни? Минем бит үз машинам да юк! Артистлар белән бер автобуста йөрим, алар белән шунда йоклыйм, ашыйм, эчәм. Алар белән бергә декорация ташыйм. Эш-гамәлләреңне даими анализласаң, кылган хаталарың өчен вакытында гафу үтенә белсәң, бозылмыйсың. Әле кичә генә бер кешегә кызып китеп акырган идем, бүген гафу үтендем. «Кызып кителгән, гафу ит, яме», – дидем. Конфликт бетте. «Обнуление» – шәп нәрсә ул. Блиц-сораштыру: – Тормышыңдагы иң зур хата нинди? – Вакытны бушка үткәрү. – Иң зур шатлыгың? – Бу дөньяга ни өчен килгәнеңне аңлау. – Иң зур хыялың? – Кеше булып калу. – Өстәл китабың нинди? – Мин бит берничә китапны берьюлы ачып куям. Кичә яңадан Елена Блавацикаяның «Из пещер и дебрей Индостана» дигән китабын укый башладым. Шунда ук Әнгам Атнабай, Ошо… – Киләчәктә китапны нәрсә көтә? – Кәгазь китап киләчәктә иң кыйммтле һәм иң дефицит әйберләрнең берсе булачак. Гөлинә ГЫЙМАДОВА Ватаным Татарстан № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43603
Эч авыртуына зарланган пациент эченнән тере балык алганнар
null
Вьетнамда табиблар гаҗәеп бер очракка тап булган. 20 мартта илнең Куангнинь провинциясендәге район медицина үзәгенә эч авыртуына зарланган 34 яшьлек ирне китергәннәр. Пациент бик нык газапланган ки, ул хәтта табиблар сорауларына җавап бирә алмаган. --- Өмет № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43604
Никах укытырга рөхсәтме? (УРАЗА ТУРЫНДА 5 СОРАУ)
null
— Аш пешергәндә тозын кабып карарга ярыймы? — Бик кирәк булганда ярый, әмма ризыкны йотмагыз, аннары авызны чайкагыз. --- Ирек мәйданы № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43605
Думада илдә яңадан үлем җәзасы кертү турында уйланалар
null
Үлем җәзасын кире кайтарырга ярамый. Терроризмның табигатен аңлау һәм алынган мәгълүматларны дәүләт дәрәҗәсендә терроризмны профилактикалауга куллану өчен террорчылар белән галимнәр, фән докторлары эшләргә тиеш. Бу хакта РИА Новости яза. --- Шәһри Казан № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43606
Илмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов турында: "Бераз игътибар бирсә, карашым үзгәрер иде"
null
Илмира Нәгыймова «Чаллы ТВ» телеканалында чыгып килүче «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруына Лилия Гатинага интервью биргән. Анда ул элекке ире Руслан Кираметдиновның балаларны тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмавы турында белдерде. --- Матбугат.ру № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null