url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43710
Татарстанда 10 яшьлек малай елгага егылып төшеп батып үлгән
null
Кичә кич Подгорный бистәсендә кеше үлеменә китергән фаҗига булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43711
Мөнир Рахмаев: “Хәзер дустым да, туганым да, сөяркәм дә – хатыным”
null
Эстрадага яңа сулыш биреп, эшләпәләре белән килеп кергән Мөнир Рахмаев белән хәбәргә чыктык. Мөнир үз фикерен әйтергә курыкмый торган, кыю шәхес икәнен исбатлады. Бу әңгәмә, чыннан да, ачыктан-ачык булды.   Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43712
32 авылга су басу яный
null
Татарстан авылларына язгы ташу сулары төшә башлады. Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә тирәне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, елгаларда боз кузгала. Узган тәүлектә су биеклеге бер метрга кадәр күтәрелгән. --- Матбугат.ру № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43713
Данир Сабиров: «Хатын өстерәп алып бара»
null
Кая карама, акча тотарга өйрәтүчеләр күп хәзер. Өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Сәхифәбез кунаклары акча тота беләме икән? Кайсы очракта кесәләрен киң тоталар да кайчан акчаны аеруча жәллиләр? Шул хакта сораштык. – Финанс ягыннан бик уңайлы кеше мин. Үземә әйбер алганда акча жәллим, кешегә жәлләмим. «Үзен бик ярата, үзенә генә кием ала» дип, ирләреннән зарланган танышларым бар. Ә минем хатын, киресенчә, мине киендерер өчен кибеткә өстерәп диярлек алып бара. Тагын нәрсәгә акча жәл дигәндә, гастрольләргә йөри торган автобус тәгәрмәченә эретеп коелган (литой) дискылар алырга теләк бар иде, тик кыйммәт. Нәтиҗәдә юкка акча әрәм итү дип санадым һәм алмадым. Алар матуррак булса да, завод дискылары белән дә менә дигән йөри бит, шуңа алмадым. --- Ватаным Татарстан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43714
Алып баручы Гөлназ Сәфәрова: «Беркемне дә гаепләп калдырасым килми»
null
Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова да ТНВ каналында эшкә урнашкан. Соңгы берничә айда ТНВ каналына элек “Барс медиа” белән якын хезмәттәшлек иткән яңа кадрлар Лилия Кадыйрова (башкарма директор вазифасын үти), Булат Бәйрәмов (“Кызган казан” тапшыруын алып бара) өстәлгән иде инде. Хәзер алар рәтенә Гөлназ да кушылган. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43715
Мунчага яки юынырга кергәндә укыла торган дога
null
«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә минәл-җәннәти вә нәгыймиһәә вә әгуузү бикә минән-нәәри вә хәмиимиһәә». --- Шәһри Казан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43716
4 кызы белән тол калган Зөһрә Гарифуллина: «Өч көн караңгылыкта идем»
null
Биектау районының Алан-Бәксәр авылында гомер итүче Зөһрә Гарифуллинаны күпләр белә. Бар яктан да уңган-булган хатын ул. Җирлек башлыгы да әле. Мактарлык һәм мактанырлык эшләре күп. Ә менә йөрәгендә ни икәнен күпләр белми. Хәер, ул үзе бу хакта һәркем белән ачылып китеп сөйләшми. Боегып утырырга вакыты юк. Яраткан ирен 6 ел элек югалтып, 4 кызы белән тол калган ханым ул. – Ирем Дөбьяз егете иде. Марсель белән бер-беребезгә бер күрүдән гашыйк булдык. Күрше авылларда гына туып-үссәк тә, 1986 елның жәенә кадәр без бу дөньяда бер-беребезнең барлыкны белми яшәгәнбез. Минем унынчы сыйныфны тәмамлаган ел иде бу. Бер генә имтихан биреп, Авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга кердем. Бервакыт авыл хуҗалыгы факультетында укучы абыем Зөфәр белән Казанга барырга чыктык. Иртә таңнан әти Дөбьязга беренче автобуска менгезеп куйды. Абый шунда ерак түгел басып торган егетләр белән сәлам алышты. Мин, кемнәр бу, дип кызыксындым. Абый: «Дөбьязлар, әнә тегесе мехфакта укый», – дип ымлап күрсәтте. Мехфакта укыган егет аның язмышы булып чыга. – Ә бер атнадан ул мине үзе безнең авылга килеп эзләп тапты, шулай танышып киттек. 1990 елны (4 курстан соң) гаилә кордык, Казанда яшәп калдык. Ирем, читтән торып уку бүлегенә күчеп, эшли башлады. Ике ел дигәндә ике кыз алып кайтып куйдык. Ул вакытта шәһәрдә калу дан саналса да, мин шәһәр хатыны статусына ияләшә алмадым, ирем бик үк теләк белдермәсә дә, җиргә тартылуым көчлерәк булды: 1994 елны «колхоз күтәрергә» авылга кайтып киттек. Шуннан бирле Биектау районының Алан-Бәксәр авылында гомер итеп ята безнең гаилә. «Эш арасында» гына өченче кызым туган иде инде, 40 яшемә житкәндә, дүртенчесен алып кайттым. Ирем кызларны бик яратты, малае булмаганга үкенү хисен беркайчан да сиздермәде. «Ювелир мин!» – дип мактанып та куйгалый иде әле. Марсель белән Зөһрә 27 ел бик матур яшиләр. Кызганыч, гаилә башлыгы 52 яшендә бакыйлыкка күчә. Иртән кухняга чыккан Зөһрә апа, иренең үле гәүдәсен күреп, сүзсез кала. Бәгыре ката. Елый да алмый. Бары тик иренең өчесен уздыргач кына, ишегалларында ярдәм итеп йөрүче ирләрне күреп, өзгәләнеп елап җибәрә. Озак елый. Ә аннары, яшәргә кирәк, дип айнып китә. – Иремне кайтара алмавымны аңладым. Ә бит әле дәүләт эше дә бар. Кечкенә кызыма ул вакытта 8 генә яшь иде. Кеше арасына чыктым. Аралаша башладым. Әмма Марселем күңелемнән бер дә китми. Китмәячәк тә. Без аны барыбыз да сагынабыз. Ике кызым кияүдә. Оныклар туа. Менә шул чакларда: «Марселем булсамы!» – дип өзгәләнәм инде, – ди ул. – Каенанам исән-сау. Быел 85 яшен тутырды. Аңа хөрмәтем зур. Туганнарым янәшәмдә, кызларым – терәк. Әтиләре горурланырлык итеп яшиләр. Мин дә Марселем сөенеп ятсын дип тырышам.   --- Ватаным Татарстан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43717
Җырчы Рәфис Кәлимуллин : “Нәрсә эшләргә белмәдем, табиблар да булыша алмады”
null
Җырчы Рәфис Кәлимуллин сәхнәләрне гөрләтә. Ә бит ике ел элек Рәфис, гомумән, сүзләрне оныта башлаган булган. Бу хакта ул “Шәһри Казан”га сөйләде. --- Шәһри Казан № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43718
Чаллыда «Притяжение» микрорайонын су баскан (ФОТО)
null
Чаллының «Притяжение» микрорайоны кар сулары астында калган. Җирле халык сүзләренчә, су Тукай районы кырларыннан агып килгән. Чаллы елгасы ярларыннан чыккан, су күләме арткан. Су торак йортларга кадәр килеп җиткән. Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен шәһәр администрациясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиешле чаралар күргән. --- Матбугат.ру № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43719
«Чирле тавыкларының сасыган йомыркасын сатып яткан кешегә кем якты чырай катсын…»
null
Дөньяда начар җанлы бәндәләр җитәрлек бит инде ул. Менә шундый кешеләр бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши, бүтәннәргә начаррак булуын тели, чөнки башкаларга кыенрак булган саен, аларга җиңелрәк була. Төннәр буе йокламыйча, кешеләргә яманлык кылу турында уйлый андый адәм актыклары. Ләкин дөньяда әйбәт күңелле кешеләр дә җитәрлек. Менә шулар бүтәннәргә начар булуын бер дә теләми, чөнки башкаларга авырлык килсә, аларга тагы да кыенрак була. Шуңа күрә алар берәрсенең этлек эшләргә җыенуын сизеп калсалар да, шундук бөтен әйбәт кешене кисәтеп куярга тырышалар. Алар тәүлек әйләнәсенә кешеләрнең тынычлыгы сагында тора. Бер мәлне «Ватсап»тан хәбәр җибәргәннәр: «Хөрмәтле авылдашлар! Төннәрен авыл өстендә самолетлар оча. Аларның артыннан төтенгә охшаш эз таралып кала да бераздан томанга әйләнеп, бөтен авылны каплый. Бу самолетлар чит илдәге дошманнарыбызныкы. Алар шулай агу сиптереп йөриләр. Берүк, сак булыгыз. Төннәрен урамга чыкмагыз, таң алдыннан һава суламагыз». Адәм ышанырлык түгел инде бу, бер карасаң. Тик ышанмый да булмый. Телевизор карап, газета укып, интернет хәбәрләрен тыңлап бөтен нәрсәгә ышанырга өйрәнгән халык бит. Без ышанмый торган бер генә ялган да юк. Әгәр берәр ялган хәбәрне искә алмыйча узып китсәк, без аны кире борылып килеп күрәбез дә чын күңелдән ышанып, юлны дәвам итәбез. Теге хәбәрне укыгач, төн буе, форточкадан башны тыгып, күккә карап утырдым. Шундый кисәтү булган көенә ихатага чыгып булмый бит инде. Самолет-фәлән күренмәде. Әмма таң алдыннан куе томан төште. Бик куркыныч ул, исе-косы да юк, ә үзе шундый куе. Төнлә күзгә күренми торган самолетлар белән агу сиптереп киткәннәр. Алдан кисәтүче булмаса, шуны сулап агуланасың бит инде. Ә болай… Мин тиз генә ишек-форточкаларны ябып, томан таралганчы базда противогаз киеп утырдым. Шулай исән калдым, Аллага шөкер. Әле менә тагын бер хәбәр килгән. «Хөрмәтле авылдашлар! Югары очның Таҗетдине йомырка сата. Аның тавыкларында грипп, коронавирус, сальмонеллез һәм сифилис тапканнар. Шуңа күрә алар черек һәм сасыган йомырка салалар. Берүк сак булыгыз, сатып ала күрмәгез, әллә нинди авыруларга дучар булуыгыз бар. Сәламәт иртәләр, якты көннәр телибез сезгә!» И, әллә нинди адәм актыклары бар бит. Агулармын, үтерермен дип тә курыкмыйлар. Кеше каргышы төшәр дип тә уйламыйлар. Акча гына булсын аларга. Акча өчен кеше әллә нәрсәләрен сатып, әллә кемнәрне харап итәргә дә әзер. Шулай дип уйладым да бу хәбәргә бик игътибар итмәдем. Гомергә дә кеше кулыннан әйбер алганым юк минем. Кибеттән алам, нәрсә дип монда кеше баетып ятыйм ди. Нәрсә, ачы тиремне түгеп тапкан акчамны шул югары оч Таҗетдиненә илтеп бириммени? Менә шулай дип кибеткә чыгып барганда гына исемә төште. Югары очның Таҗетдине мин үзем ләбаса ул. Мин! Теге хәбәрне тагын бер тапкыр карап чыктым. Нәкъ шулай. Йомырка сата, дигәннәр. Сатты ди менә, әле үзем шуны алырга дип чыгып барам. Кибеткә кереп, бер дистә йомырка сорау белән, түбән очның Елан Оркыясы чат ябышты: – Йомырканы сатып аласыңмы? – ди, зәһәр елмаеп. – Үзеңә кибеттән аласың, ә кешегә йолкыш тавыкларыңның черегән йомыркасын сатасыңмы? Террорист! – Юк, – мин әйтәм, – гомергә дә сатканым юк. – Менә! – дип, кире каккысыз дәлил тапкандай, телефонын минем борын төбенә терәде. – Ташка басылган сүзгә ышаныйммы, синекенәме? – Теләсәң нишлә. Тик минем беркайчан да тавык асраганым юк. – Әллә үлеп беттеләр? – Асраганым юк. – Ә бит мин барып та тикшереп карый алам. – Әйдә. Килде тәки. Пенсиягә кадәр ревизор иде ул. Ә картайган кеше икеләтә ревизорга әйләнә. Мин мал-туар да, кош-корт та асрамыйм. Шуңа абзар-кура да юк. Тик теге ышанмый. – Чирле тавык булгач, син аларны качырып тотасыңдыр, – дип бакчадагы куак төпләрен, бәрәңге араларын тикшереп чыкты, шуннан өйгә кереп, базга төшеп менде. Тапмады. Тик ышанмады. – Син һәрвакыт күзәтү астында булачаксың. Бел аны! – дип кисәтеп китеп барды. Авыл халкы хәзер мине күралмый башлады. Сәлам дә бирмиләр, бирсәм дә алмыйлар. Чирле тавыкларының сасыган йомыркасын сатып яткан кешегә кем якты чырай катсын. Очраганда авыз эчләреннән: «Корыткыч!» – дип сүгенеп үтәләр… Каршы да килеп булмый. Барысы да шулай дип уйлагач, күпчелек тавыш белән алар хаклы булып чыга бит инде. Күпчелеккә ничек ышанмыйсың? Халык бит ул! Менә тагын «Ватсап»тагы шул белдерүгә карап торам әле. Бер көзгегә, бер шул хәбәргә карыйм. Көзгедә – тучны үзем. «Ватсап»та да дөрес итеп, бер хатасыз итеп язганнар. Ташка басыла торган хәрефләр белән. Ялган хәбәр түгелдер бит инде. Ялган таратканга закон каты. Тукта, күршеләрнең бакчасын да карап чыгыйм әле. Шунда кереп җир тырнап йөрмиләр микән? Ти-ти-ти! Теп-теп-теп! Их, тавыкларын тапсам, абзарын гына салыр идем инде… --- Ватаным Татарстан № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43720
Казанда «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
null
Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Ниһаять, тантаналы төстә иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре татар дөньясына игълан ителде. Чара быел тагын да грандиоз масштабта узды. Меңләгән гариза, дистәләгән җиңүче, йөзләгән тамашачы – барысы да бер тамашада. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды һәм телевизион проект буларак тормышка ашырылды. Әйтергә кирәк, быелгы катнашучыларның әзерлеге аеруча югары дәрәҗәдә. Чыгыш ясаучылар, әйтерсең, үзләре укыган әсәрләренең язмышы белән яши. Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Быел бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып торды. Ул 1500 000 сумны тәшкил итте. Моннан тыш, 37 җиңүчегә 37 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру әзерләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тәбрикләде. «Биредәге матур бәйге – туган телебез бәйрәме. Бу безнең бөек Тукаебызның туган телендә үтәчәк туган тел көненә зур бүләк булсын иде. Әлеге эчкерсез, телгә мәхәббәт белән сугарылган мохитне без һәрберебез үз язмышыбыз белән озата барып, аны яшәү рәвешенә кертеп, алдагы буыннарга да тапшырырга тиешбез. Безнең белән бүген арабызда булмаган әдәбият шәхесләре бу мохиттә утырсалар, ничек сөенерләр иде. Бүгенге бәйрәмебез аларга дога булып барып ирешсен иде. Быелгы бәйгедә бик күп ачышлар бар, берсеннән-берсе камилрәк чыгышлар ишетәбез. Һәрбер катнашучыга рәхмәтлемен. Һәрбер чыгыш ясаучы безгә бик кадерле. Күпме гасырлар буе сынаулар үткән безнең халкыбызның теле дә үзенең нинди матурлыгын саклый белгән. Нинди гүзәл минем газиз халкым!» - дип, җиңүчеләрне котлады ул. Моннан тыш, Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре өчен рәхмәт хаты тапшырды. Катнашучылар өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләкләр, аеруча, сюрприз булды. Бәйрәмнең махсус кунаклары буларак, танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, күп санлы Халыкара бәйгеләр лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән гөрләтте. Бәйге татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде. Быел бәйгенең сыйфат һәм дәрәҗәсе дә югарырак, географиясе дә киңрәк. Конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче барлык татар халкын берләштерде. Биредә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Әстерхан, Башкортостан, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Дагестан, Марий Эл, Киров, Новосибирск, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь, Свердлау, Төмән, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Чувашия республикасы. Республикадан Казан, Яр Чаллы шәһәре, Балтач, Арча, Кукмара, Байлар Сабасы, Мамадыш, Актаныш, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Әлмәт, Питрәч һәм Теләче районнары актив катнашты. Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде. Иң күп гаризалар шигърият номинациясенә кабул ителде. Иң өлкән катнашучыга - 87, ә иң яшь катнашучыга - 2 яшь. Җиңүчеләр арасында хәрби хезмәткәр, Украинадагы махсус хәрби операция катнашучысы да бар. Ул Ватанны саклаган арада, аның бүләген әнисе кабул итеп алды. Быел Россиядә Гаилә елы булганлыктан, шунысына игътибар итәргә кирәк, бәйгенең яңа сезонында иҗади гаиләләр дә бик актив булды. Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнашты. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкарды. Шунысы сөенечле, быелгы сезонның яңа номинациясендә төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашты. Шулай итеп, «ТАТАР СҮЗЕ» үз тирәсенә төрле халыкларны берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга йөз тота һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә, аларга буыннар чылбырын тапшырырга ярдәм итә. Искәртеп үтәбез, барлык катнашучыларның электрон адресларына рәхмәт хатлары җибәрелде. Гала-концертның телеверсиясен 20 апрель көнне 15:00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында карарга мөмкин. Ә 26 апрель, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Гала-концерт «ШАЯН ТВ» каналында күрсәтеләчәк. «ТАТАР СҮЗЕ» - милләттәшләребезне шушы вакыйгага күпләп тартып кертә торган, телебезнең әдәби матурлыгын халыкка җиткерә алган иң зур бәйгеләрнең берсе. Сүзе булса, аны җиткерүчесе булса, югалмас ул. Дүртенче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге шундый югары ноктада тәмамланды. --- Шаян № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43721
Хезмәт хаклары яңача түләнәчәк
null
Президент Владимир Путин 2027 елга бюджет хезмәткәрләренә эш хакы яңача түләнәчәк дип белдерде. Аның әйтүенчә, яңа системага күчкәнче 2025 елда илнең берничә төбәгендә аны сынап караячаклар. Президент нинди төбәкләр турында сүз барганын әлегә әйтмәде. --- Өмет № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43722
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе җиңүчеләре ИСЕМЛЕГЕ
null
Конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче барлык татар халкын берләштерде. Биредә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. 7 яшькә кадәрге катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Минһаҗева Сәминә Раушан кызы – Г.Тукай «Туган тел» (Яр Чаллы) II урын – Гатауллин Әмир Динар улы – Ш.Галиев «Телевизор булды баш» (Яр Чаллы) II урын – Садыйкова Самирә Руслан кызы – Р.Корбан «Туган тел» (Питрәч) III урын – Мәгъсүмҗанова Нәфисә Илшат кызы – Ш.Галиев «Сиңа әйтәм» (Казан) «Проза»: III урын – Заһидуллина Ралинә Марсель кызы – А. Гыймадиев «Селфи таягы» (Казан) 8-13 яшьлек катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Хөсәенов Рөстәм Рәхимҗан улы – И.Юзеев «Татар моңы» (Казан) II урын – Яппаров Рамил Илдар улы – Җ.Дәрзаман «Тәнәфес» (Балтач) III урын – Бариева Мәликә Руслан кызы – М. Җәлил «Яшь ана» (Казан) «Проза»: I урын – Гарифҗанов Сәйдәш Шамил улы – В. Нуриев «Инша» (Казан) II урын – Хайбрянова Рузалина Рузил кызы – М.Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (Актаныш районы, Иске Байсар авылы) III урын – Баһаутдинов Денис Азат улы – А.Гыймадиев «Тормозлары шәп иде» (Азнакай) 14-17 яшьлек катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Зәкиева Камилла Эльвир кызы - халык авыз иҗаты «Сөембикә» бәете (Казан) II урын – Кәлимуллина Гөлия Раузит кызы – Ф.Яруллин «Үзенә йотып иң зур хәбәрен» (Әтнә районы, Күәм авылы) III урын – Трутнев Кәрим Артур улы – Р.Вәлиева, Ә.Ситдыйкова «Моңлы җырым минем халкымнан» (Пермь крае, Барда районы) III урын – Исрафилов Әмир Булат улы - Р.Вәлиева «Замана баласы» (Балтач) «Проза»: I урын – Әһлиуллин Аяз Әнис улы – Л.Ихсанова «Наил һәм Фаил» (Казан) II урын – Шәрипова Азалия Рафис кызы – А.Гыйләҗев «Яра» (Казан) III урын – Мәүлетова Руфинә Илдар кызы – халык авыз иҗаты «Таш алыплар» турында риваять (Саба районы, Туктар авылы) 18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Гәрәев Салават Булат улы – Ә.Атнабаев - «Без малайлар идек» (Биектау районы, Ямаширмә авылы) II урын – Галиуллина Зөлфия Хәбибулла кызы – Ә.Атнабаев «Вакыт юк» (Норлат) III урын – Якупов Айрат Айдар улы – М.Акмулла «Синең биш асылың» (Теләче районы, Теләче авылы) III урын – Гарипов Ленар Илгиз улы – Э.Әхмәтова «Мин кайтырмын» (Владимир өлкәсе, Муром шәһәре) «Проза»: I урын – Сафина Элина Виталий кызы – Ә.Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» романыннан өзек (Казан) II урын – Ильязова Зилә Рәис кызы – Ә.Еники «Матурлык» (Балтач) Иҗади гаиләләр арасында I урын – Нуруллиннар гаиләсе – Г.Тукай «Таян Аллага», И.Нуруллина. «Гаилә» (Яшел Үзән) II урын – Нуруллиннар гаиләсе – Ф.Сафин «Туган телдә сөйләш, балам», Л.Лерон «Татар баласы» (Түбән Кама) III урын – Мәрдәновлар гаиләсе – М.Җәлил «Эш дуслары» (Балтач районы, Кариле авылы) «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләк – Закировлар гаиләсе – Ә.Закиров «Шәби дәфтәре» (Бөгелмә) «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләк – Гыймадиевлар гаиләсе – Ш.Җиһангирова «Әнием дәресләре», Р.Миңнуллин «Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!» (Байлар Сабасы) Профессионаллар арасында I урын – Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы – Р.Вәлиев «Музейда янгын» (Казан) II урын – Майдуллин Фаиз Фоат улы – И.Сәләхов «Ана тавышы» хикәясеннән өзек (Яр Чаллы) III урын – Сибгатуллин Фикрәт Рафик улы – Ф.Яруллин «Ул җырны мин генә беләм...» (Зәй районы, Югары Налим авылы) 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үзем язган шигырь номинациясендә I урын – Гыйбадуллина Лилия Фаис кызы - «Гомерем ике түгел» шигыре (Яр Чаллы) II урын – Гыйләҗев Фәнил Фаил улы - «Кече Ватаным» (Казан) III урын – Дәүләтшин Линар Абдулла улы - «Бирешмибез картлыкка» (Кама Тамагы районы, Даныш авылы) Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән махсус бүләк - Садреева Диана Илшат кызы - «Бирешмибез картлыкка» «Туган тел» махсус номинациясендә I урын – Алексеев Антон Алексеевич - М.Шкетан «Мичун уке ачажат» ойлымаш гыч ужаш (Марий Эл республикасы, Морки районы) I урын – Иванова Екатерина Денисовна - «Я-женщина удмуртка» (Балтач районы, Югары Ушма авылы) I урын – Мишакина Мария Артемовна - «Эрзянь мастор», авторы билгесез (Лениногорск) I урын – Андреева Анастасия Валерьевна - «Янра чаваш юрри» (Буа районы)     --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43723
"Ирем кыйнаса, рәхәт булып китә..."
null
Әни мин кияүгә чыкканда: "Иреңне беркайчан да кул күтәрү дәрәҗәсенә җиткермә, ә кулын күтәрде икән - киемнәреңне дә эзләп тормыйча кач аннан!" - дигән иде. Алтын сүзләр.... --- Матбугат.ру № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43724
Мөфти Ураза бәйрәмен онлайн-режимда уздыру турындагы имеш-мимешләрне кире какты
null
Мәскәүдә мөселманнарның Ураза бәйрәме гадәти режимда узачак, аны онлайн-форматта уздыру турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры кили. Бу хакта Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Аляутдинов хәбәр итте, дип яза РИА Новости. --- Матбугат.ру № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43725
Бүген Милли музейга һәм аның барлык филиалларына керү бушлай
null
5 апрельдә Татарстанның Милли музее үзенең 129 еллыгын билгеләп үтә. Бүген музейга һәм аның барлык филиалларына керү түләүсез. «Бу көнне 1895 елда музей беренче тапкыр кунаклар өчен ишекләрен ача. 129 елдан соң кунакларны музей җыелмасыннан раритетлар белән күргәзмә ачылышы, зур музей гаиләсе – музей филиаллары белән танышу, остаханәләр, экскурсияләр, концертлар, котлаулар һәм башка күп чаралар көтә. Кунаклар даими экспозиция белән генә танышып калмый, ә махсус әзерләнгән чараларда да катнаша ала. Программа барлык яшьтәге кешеләрне исәпкә алып әзерләнгән, музей үз бәйрәмендә барлык кешеләрне көтә», – дип яза "Татар-Информ" МА. --- Милли Музей № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43726
Казанда наркотик кулланып караган яшүсмер үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган
null
Казанның ташландык бинасында наркотиклар кабул иткән яшүсмернең үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43727
«Берәүне дә гаеплисем килми»
null
Алтын көзләренә тигезлек белән атлаучы ярлар сирәк. Әлки районының Яңа Чаллы авылында яшәүче Шакирә апа белән Фоат абый Галәүтдиновларның шөкер, тигезлекләре бөтен! Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43728
Каргыш. Илфак Шиһапов язмасы
null
Җир шарында яшәүче һәр халыкта «каргау», «каргыш» дигән сүзләр бар. Димәк, бу нәрсә һич кенә дә уйдырма түгел. Хәер, күпләр каргышның, чынлап та, бар һәм кайвакыт бик тәэсирле икәнен ишетеп яки күреп беләләрдер. Нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең кайвакыт, каргыш турында сүз кузгалганда… …Сугыштан исән кайткан ирен үтергән яшь егетләргә олы яшьтәге апа чын күңеленнән: «Балаларыгызның кырыгын уздырсагыз иде», – ди. Бу сүзләрне беркем игътибарга алмый. Ләкин 30 ел үткәч баксаң, әлеге ва­кыйгада катнашкан һәр ирнең бер яки берничә баласы кабердә. Ә үзләре – исән. …Утызынчы еллар. Дүрт яшь, таза егет мәчет мана­расын кисә. Тын гына басып торучы авыл халкы арасын­да бер карчыкның пышылдаганы ишетелеп китә: «Кул­ларыгыз корып, ирлегегезне югалтып интексәгез иде, бәдбәхетләр». Әлеге егетләрнең берсе дә юньләп гаилә кора алмый һәм һәркайсының кулы гарип… Болар – хәтернең кайсыдыр почмагыннан чыккан кайбер хатирәләр генә. Нәрсә бу? Очраклылыкмы, әллә ниндидер без белмәгән табигать законы тәэсиреме? Хәер, кеше психикасының мөмкинлекләрен галимнәр һаман ачып бетерә алмыйлар әле. Күрәсең, күз тию һәм бозым кебек үк, каргыш та – ниндидер шартларда кешедә уяна торган бер-бер көчнең тәэсире нәтиҗәседер ул. Каргыштан халык гомер-гомергә курыккан. «Кар­гыш – карга башына», «Каргышың үзеңә кайтсын» – бу һәм башка әйтемнәр, күрәсең, мәҗүсилек чорында ук туып, каргыштан саклану, котылу чарасы булып тоелгандыр. Шунысы да бар: чын йөрәктән чыккан һәм чиста күңелле кеше каргышы гына юнәлдерелгән кешесенә барып җиткән һәм җитә. Бәлки, шуңа күрәдер дә гомер-гомергә һәм бөтен халыкларда да иң авыры булып ана каргышы саналган. Чыннан да, ана үз ба­ласын каргасын өчен, никадәр психик киеренкелек кирәк – моны күз алдына да китерү кыен. Ана кар­гышы халык иҗатында урын алган «Сак-Сок» бәетен генә искә төшерегез. Халык иҗаты, халык сүзе – бер нәрсә, тарихта ана каргышының рәсми теркәлгән очраклары да билгеле… 1912 елда Владимир өлкәсендә бер зиратта кабер казучылар яхшы сакланган табутка тап булалар. Изге атакай һәм полиция хезмәткәрләре чакырыла, табутны ачалар һәм бар да аһ итә: бик күптән күмелгән табутта бер дә үзгәрмәгән яшь ир мәете ята, әйтерсең бүген генә  үлгән. Шунысы сәер: аның куллары, күкрәгенә куелып, хатын-кыз толымы белән бәйләнгән була. Тәредәге язмаларны көч-хәл белән укып, мәетнең кем икәнен ачыклыйлар. Бер карт тәредә язылган гаиләдән бер бик олы карчыкның әле дә исән икәнен әйтә. Полиция әмере белән әлеге карчыкны табып, зиратка алып киләләр. «Әйе, таныдым, бу – минем улым, – ди карчык. Үзе мәеткә мөрәҗәгать итә: – Ничек, улым, җиңелме ана каргышын күтәрү?» Җыелган халык та, атакай да карчыктан бу хәлне аңлатып бирүен сорыйлар. «Кайчандыр яраткан улым иде ул минем, – ди әби. – Авырлык белән, ләкин яратып һәм иркәләп үстердем мин аны. Тик Иван өйләнгәч үзгәрде, эчә, сүгенә башлады. Аннан мине бер сәбәпсезгә кыйнарга гадәтләнде, гел ач тотты. Бер тапкыр исә, бик ачуланышкач, шулкадәр күңелем рәнҗеде ки, үземдә ниндидер көч табып, улыма сәкегә утырырга куштым. Ни гаҗәп, ул мине тыңлап утырды. Шунда чәч толым­нарымны кисеп алдым да аның кулларын бәйләдем: «Миннән башка беркем дә кулларыңны чишә алмасын, ана каргышы белән интек», – дидем. Улым шунда сәкегә ауды һәм җан бирде. Аны абыем белән шул килеш үзебез күмдек. Чөнки хатыны инде аны ташлап киткән иде. Кулларын абый да чишә алмады». Полиция бу хәлләрнең ничә ел элек булганын со­рый. Баксаң, мәетне күмгәнгә 80 елга якын гомер үткән, ә карчыкның үзенә 120 яшьләр тирәсе икән. Бу мәгълүматлар соңрак чиркәүдә сакланган метрика кенәгәләре белән дә исбатлана. Халык та, изге атакай да карчыктан каргышын алу­ын, улын бәхилләвен үтенәләр. Ана, улы янына килеп: «Бәхиллим мин сине, Иван», – ди дә аның кулларын чишә. Шул ук мизгелдә әле генә тере кеше кебек яткан мәет тә, табут та, халык күз алдында уалып төшеп, ту­занга әйләнә. Ә ана кеше табут һәм Иванының тузаны янында җан бирә. Бу һич кенә дә әкият түгел. Әлеге хәлләр документлаштырылган, шаһәдәтнамәгә дистәләгән шаһит кул куй­ган. Әлеге документлар Владимир шәһәре архивында саклана… Хәер, архивларда казынсаң, мондый хәлләрне тагын да табып булуына шик юк. Шуңа күрә халыкның «Кар­гышка юлыкма», «Ата-ана бәхиллеге ал» кебек сүзләренә тәрбия чарасына караган кебек кенә карарга ярамый. Гасырлар тәҗрибәсе ята анда… --- Ватаным Татарстан № --- | 05.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43730
ИлГәрәй хатыны Айгөл турында: "Тезләнеп сорасам да, китмәячәк"
null
Эстрада казанында кайнавына 24 ел үтеп киткән икән. Шул уңайдан үзе белән әңгәмә кордык. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 06.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43731
Нибары 2 ай гомере калган була
null
Казанда яшәүче Рәмзия Әхмәдуллина моннан бер ел ярым элек ирсез калган. Бергә яшәгәннәренә 25 ел тулырга 12 көн кала, Рифаты мәңгелеккә китеп бара. Авырып, хастаханәгә эләккән ирне бөтен кеше аякка басар дип өметләнә. Табиблар чирен белми аның. 4 ай буена диагноз куя алмыйлар. Тикшерә торгач, бик сирәк очрый торган кан авыруы икәнен беләләр. Рифатның нибары 2 ай гомере калган була. – Мин аны башта бик үз итмәгән идем. Мин – авыл кызы, ул – шәһәр малае. Әмма аралаша торгач, үзгәрдем. Бик яратып, ике елдан кияүгә чыктым. Икебезгә дә 21 генә яшь. Ул чакта өйдә әти белән әни, иремнең абыйсы белән хатыны, аларның баласы бар иде. Бергә яши башладык. Шулкадәр тату тордык. 2 ел эчендә ник бер сүзгә килик. Шул йортта безнең олы улыбыз, абыйларның тагын бер баласы туды. Әни яхшы кеше булды. Әти бик булдыклы иде. Юклык заманы, каенатам бар әйберне таба. Әни исә, нәрсә ашыйсыгыз килсә, шуны пешерегез дип кенә торды. Бер мохтаҗлык кичермәдек, – дип искә ала Рәмзия. – Олылар ни әйтсә, шуны тыңладык. Татулык сере шунда булгандыр. Эшне бергәләп эшләдек. Килендәшем белән беребез керне юса, икенчебез чайкар иде. Әти белән әни үз йортларында яшәгәч, сыер да асрадылар. Сава идек. Бер дә эштән курыкмадык. Әле алар гаиләсендә акча тоту да башкача иде. Хатын-кыз үзе эшләгәнне тота, ирләр гаиләгә алып кайтып бирә. Әти белән әни балаларын бик дөрес итеп тәрбияләгән иде. 2 елдан соң әтиләре Рифат белән Рәмзиягә үз урамнарыннан иске генә йорт сатып алып бирә. Яшьләр шунда яши башлый. Икенче уллары туа. – Бәхетле чакларыбыз. Без Рифат белән ир һәм хатын гына түгел, дуслар да идек. Бик күңелле яшәдек. Бөтен эшне бергә эшләдек. Балаларны да төрле чараларга йөртеп тордык, үзебез дә театр-концертларны калдырмадык. Ирем ел саен Кара диңгезгә алып барыр иде. Эшен дә эшләдек. Безгә көн яктысы җитмәс иде. Үзебезгә яңа йорт салып чыктык. Шул йортта кызыбыз туды, – ди Рәмзия. Тормышларының бик матур түгәрәк чагында ишекләрен хәсрәт шакый. Уллары өйләнергә дип йөргән вакыт була. Әмма Рәмзия үзендә көч таба. Бер ел эчендә ике улын башлы-күзле итә. Кеше алдында еламаска да өйрәнә. Туй-никах вакытларында балаларына әти дә, әни дә була. Изге теләкләрен җиткерә. – Балалар безнең матур яшәгәнне күреп үсте. Үзләре дә гаиләләрен саклап яшәсеннәр иде. Әтиләре алар белән горурланадыр. Миннән дә ризадыр. Әти белән әни дә бик яратып каршы алып тора. Алар янында үземә дә рәхәт, – ди Рәмзия. – Оныгым туды. Кечкенә кызыбыз – мәктәп баласы әле. Аны кеше итәсе бар. 47 яшемдә һөнәр алыштырдым. Тормыш дәвам итә. --- Ватаным Татарстан № --- | 06.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43732
Югалган үсмерләрне эзләү туктатылды
null
Уфа елгаларында боз китү сәбәпле, гадәттән тыш хезмәтләр югалган малайларны судан эзләүне туктатты, дип хәбәр итәләр башкаланың гражданнары яклау идарәсендә. 5 апрельдә эзләү операциясенең җиденче көне иде. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 06.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43733
Зөлфәт Зиннуров: "Бөтен кешедә ипотека, ник миндә генә юк әле"
null
Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмәдән өзек: — Зөлфәт, соңгы вакытларда сәхнәдә чыгышларыңны сирәк күрәбез. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 06.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43734
Нурлатта күпфатирлы йортта газ шартлаган
null
Нурлат шәһәрендә ике катлы күпфатирлы йортта шартлау булган. Шартлаудан соң янгын чыккан. Ут 2 катны колачлап алган. Янгын 80 квадратны тәшкил итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, дүрт кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең берсен җимерекләр астыннан чыгарганнар һәм авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр. --- Ватаным Татарстан № --- | 07.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43735
Тәтишка: “Башта тәрәвих намазын укыйм, аннан соң тренировкага юл тотам”
null
Эстрадада ураза тотучы гаиләләр күп булу куандыра. Ә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән нәкъ шул изге айда Мәрҗәни мәчетендә тәрәвих намазында танышкан булган. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 07.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43736
Орскида 700дән артык коткаручы эшли
null
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 700дән артык хезмәткәре Орскида яшәүчеләргә тәүлек буе ярдәм күрсәтә. Коткаручылар иң катлаулы участокларда эшли, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. --- Матбугат.ру № --- | 07.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43737
Югалган балаларның ата-аналары белән күрешергә Радий Хәбиров килгән
null
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа буйлап эш сәфәре вакытында югалган укучылар Павел Паличев һәм Дамир Әдиһамовны эзләү штабында булды. Аны Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40 нчы Уфа мәктәбе базасында оештырганнар. --- Өмет № --- | 07.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43738
Яшел Үзән янындагы юлда авариядә өч кеше үлгән
null
Кичә кич белән Йошкар-Ола-Яшел Үзән-Казан трассасының 115нче километрында авариядә 3 кеше һәлак булган. Фаҗига Казанга таба хәрәкәт ягында килеп чыккан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43739
Алия Карачурина-Төхвәтуллина: «Бала туарга тиешле срок узды»
null
Шушы көннәрдә әни булырга әзерләнүче Алия яңалыклары белән уртаклаша. Әлегә үзгәрешләр булмавын, Ришатны ике атналык гастрольләргә озатып җибәрүен яза җырчы. --- Матбугат.ру № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43740
Яңа туган кызга малай исеме кушканнар
null
Башкортстанда яңа туган кыз балага малай исеме биргәннәр. Әти-әнисе кызларына Кирилл дигән исемне сайлаган. ЗАГС реестры бу исемне сирәк кушыла торган исемнәр исемлегенә керткән. --- Өмет № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43741
Нурлаттагы фаҗига: «Өстемә түшәмнең килеп төшүен аңладым»
null
Нурлатта күпфатирлы йорттагы шартлау белән бәйле тикшерү дәвам итә. Унөч яшьлек Екатерина Павлова әнисе белән йокларга ятарга җыенган булган. --- Шәһри Казан № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43742
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле балалар өчен сәнгать дәресләре тәкъдим итәчәк (ВИДЕО)
null
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Апрель аенда артистлар Казан шәһәренең ун мәктәбендә урта яшьтәге балалар өчен сәнгать дәресләре тәкъдим итәчәк. Әлеге сәнгать дәресләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.  --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43743
Габдулла Тукайның "Мәҗмугаи асаре" китабы басылып чыкты
null
Китап – татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 1914 елда нәшер ителгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең кириллицадагы беренче басмасы. Шагыйрь исән вакытында үзе билгеләп калдырган дип фаразланган җыентыкның төзелеше, әсәрләрнең текстлары, фото һәм иллюстрацияләре сакланган. Җыентык Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43744
Тол калган Айгөл Хәсәнова: Ирем ташламый, төшләремә керә
null
Тикмәгә генә тигезлек теләмиләр. Тормышның нәкъ уртасында янәшәңдә атлап барган терәгеңне югалтсаң, яшәр өчен каян көч табасы? Бу сорауны ирсез калса да, сынаулар күп булса да, тормыш сукмагында адашмаган, балаларына әни дә, әти дә була белгән, күңеле еласа да, яшәр өчен елмая алган сабыр Арча районының Наласа авылында яшәүче Айгөл Хәсәнованы да язмыш көтмәгәндә сыный. 2020 елның 25 декабре бар тормышының астын өскә китерә. Мәктәптә чыршы бәйрәме уздырырга дип йөргән Айгөлгә кечкенә улы телефоннан куркыныч хәбәр җиткерә: әтиләре үлгән! Шул мизгелдә тол калган хатын өйләренә ничек кайтып җиткәнен дә хәтерләми. – Илгизәрем белән күршеләр идек. Ул армиядән кайткач, очраша башладык. Аңа 20 – яшь, миңа – 16. Дүрт елдан өйләнештек. Мин төп йортка килен булып төштем, – дип сөйли Айгөл. – Ирем белән 23 ел матур яшәдек. Тормышым түгәрәк булды. Бер-бер артлы улым белән кызым туды. Аннары инде кечкенә улымны алып кайттык. Олы гәүдәле, авыруның ни икәнен дә белмәгән иремнең кинәт кенә үлеп китүен авыр кабул иттем. Аяк астында җир убылдымыни? Чәчәк атып утырган гөл савытын әйләндереп куйгандай булды. Тормышның яме китте. 1 ел еладым. Гел каберенә йөрдем. Чәчәкләр утырттым, аларга су сибә идем. Әнә шулай юандым. Ел ашын уздыргач кына, аякларым җирне тойды… Ул чакта ике баласы – студент, кече улына – 13 яшь. Балаларым кемгә кирәк булыр, дигән уй аны яңадан тормышка кайтара. Җәй көне кызы, укуын тәмамлап, авылга агроном булып эшләргә кайта. Менә шунда ул: «Мин синең Илгизәрең булырмын», – ди. Айгөлгә тормыш итү җиңеләеп китә. Елап утыруның файдага булмаганын аңлый ул. Үзенә бу сынауны җиңәргә сүз бирә. Өйләренә ремонт ясый башлыйлар. Эш белән күңел тынычланса да, төннәрен күз яшьләрен тыя алмаган чагы күп була. – Мин, эчемдә ялкын булса да, кешегә сиздермәү яклы. Елмаерга тырышам. Әмма күңелдәгене бик сирәкләр белә. Беренче елны ишек ачылган саен Илгизәр кайтыр дип көттем. Ашарга бүлгәндә дә аңа дип салырга үрелә идем. Каенанам бар. Аңа минем тәрбия кирәк. Илгизәрем үлгәнче, абыйсы вафат булган иде. Әнинең йөрәгендә ике бала хәсрәте аның. Ул – бик ипле кеше. Миңа язмышымны көйләргә киңәш бирә, – ди Айгөл. – Ирем ташламый. Төшләремә керә. Бервакыт газ казаны ватылды. Белгеч килде, кабызып кына булмый бит. Төнне газсыз чыктык. Таң алдыннан Илгизәр төшкә керә. «Алдында, аласы да куясы», – ди. Иртәгесен газчы килде. Төшне әйтеп күрсәтүгә, казанның алгы ягындагы фильтрын алды. Шуннан җайга килде. Ирен югалткач, Айгөлнең үлемгә карашы үзгәргән. – Кеше китә икән, димәк ул Җирдәге сынауларны узып бетергән. Ә калганнарга яшисе әле. Тәкъдирләргә ни язылганын белмибез бит, – ди ул. --- Ватаным Татарстан № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43745
Гөлназ Асаева: "Үземә берәр малай табам әле"
null
ТНВ каналында чыга торган "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында кунакта татар эстрадасының популяр артисты Гөлназ Асаева булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйровага малай алып кайту теләге булуын да сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43746
Марат Әхмәтов – язучыларга: «Урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез»
null
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште. Марат Әхмәтов язучылар янына «гаиләгә үтеп керерлек, әти-әнинең күңелен кузгатырлык үтемле чаралар» табу өчен киңәш-табыш итәргә килсә, язучылар «покосны киңрәк алып» сөйләштеләр, ягъни, гаиләдә татар телен саклау өчен «болар, болар һәм болар» кирәк була. Фикер алышу акча белән табыла торган «болар-болар» белән генә чикләнмичә, татар менталитеты һәм башка җитди мәсьәләләргә дә кереп китте. Язучылар берлегендә үткән очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты. Язучыларга Татарстан китап нәшрияты пакет белән китаплар (пакетта Әдәби конкурста I, II, III урыннарны алган романнар – Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар», Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» һәм Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» китаплары, Җәвит Шакировның «Моңлану» китабы, Сания Әхмәтҗанованың «Күчеш дәвере» һәм башка китаплар күренде) һәм Комиссия белән Балалар нәшрияты («Татармультфильм» белән бер үк шәхесләр гамәлгә куйган нәшрият) чыгарган Әдәби шоколад таратылды. Марат Әхмәтов: Быелгы ел «Гаилә елы» дип игълан ителде. Без гаилә һәм туган тел темасына сезне тыңларга дип килдек. Сез һәрберегез гаиләле, балалар үстереп ятасыз. Бернинди шигем юк – барыгызны да милли гаилә дип кабул итәм. Туган тел өчен борчылып яшисездер. Тел язмышы өчен гаиләнең ролен таныган хәлдә, тел чылбырын өзмичә ничек сакларга икән? Гаилә ничек үтеп керергә? Без «ТНВ» белән дә, Татарстан дәүләт компаниясе белән дә, «Татмедиа» белән дә, аерым матбугат чаралары белән дә, Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары, югары уку йортлары белән бергә эшләнгән бик күп проектларга теләктәшлек күрсәтәбез. Аларны финансларга ресурслар табарга булышабыз. Әмма безнең гаиләгә үтеп керерлек, әти-әнинең күңелен кузгатырлык үтемле чаралар таба алганыбыз юк. Сезнең белән киңәшү безгә юл күрсәтсен иде. Мин сезгә «тегене эшләгез», «моны эшләгез» дия алмыйм. Болай да, Берлек кайнап торырга тиеш, дип, Ркаилга көн саен бәйләнәм. Тел чишмәсе монда бәреп чыгып кайнап торырга тиеш, дип әйтәм. Сезнең фикерне тыңлап, уртак бер үтемле юл тапсак иде. Гаилә дип өч буынны карыйбыз икән – әби-бабай, әти-әни һәм балалар – шушы чылбыр өзелмәсен өчен безнең буын татар телендә белем һәм тәрбия алып үскән. Без үз балаларыбызга телне үзебезгә бирелгән дәрәҗәдә җиткерә алмадык. Ә безнең балалар үз балаларына тагын да сыеграк хәлдә җиткерәләр. Туган телгә мәхәббәт белән яши торган гаиләләр бик аз, ни кызганыч. Менә шундый эчкерсез сөйләшүгә чакырдык без сезне. Хәзер сезне тыңлыйсы килә. Ркаил Зәйдулла: «Мин балаларга, рус сүзе катыштырса, 1 сум штраф сала идем» Ркаил Зәйдулла: Мин яшь гаилә түгел, балалар үсеп җитте. Ләкин әле бабай да түгел. Мин балаларга, рус сүзе катыштырса, 1 сум штраф сала идем. Баланың акчасы юк инде, киләчәктә түләсен өчен язып бара идек. Малай шулай үсте, кыз хәйләкәррәк булып чыкты: «Штраф татарча ничек?» – дип сорады. Иң бәхетле кеше – ул әби-бабай белән үсүче. Шәһәрдә бергә тупланып яшәү культурасы юк бит инде – киленнәр каенана белән яшисе килми. Балалар бакчасына кергәнче шәп итеп сөйләшкән бала беренче көнне үк чит тел сүзен алып кайта. Ул сүзләр күбәя барып, туган телебезне күмеп китә. Сүземне артыкка сузмыйм, сез минем сүзне болай да күп тыңлыйсыз. Без, каләмдәшләребезнең тәҗрибәсе белән танышырга диеп, сезнең инициатива белән җыелдык... Марат Әхмәтов: Чувашиядә Тукай дип аталган авыл бар. Аларның тормышы, телгә мөнәсәбәте белән кызыксынып, очрашуга барган идек. «Ике-өч катлы йортлар сездә дә, бездә күп. Сездә ул йортларда әти-әни һәм бала яшәсә, бездәгеләрдә өч буын яши, телебезне шуңа күрә саклыйбыз», – диде алар. Әти белән әни эшмәкәрлектә, әби белән бабай оныкларны карый. Штраф мәсьәләсенә килгәндә, «Адымнар» мәктәбендә «Минтимер һәм аның дуслары» дигән кино караган идек. Анда Әзһәр Шакиров катнашты. Әти-әни улларын җәйгә авылга кайтаралар. Бик кызыклы фильм. Бабай оныкка көнгә 100 сум бирә дә, онык бер рус сүзе кыстырса, «улым – 10 сум», икене кыстырса, тагын 10 сум. Оныкның үзенә кергән акчаны кире бирәсе килми бит инде... Ул фильм өчен кеше аны үзе теләгән вакытта карый алырлык мөмкинлекләр булдырасы иде. Ркаил Зәйдулла: Менә минем тәҗрибә ничек киң таралды. Рөстәм Галиуллин аны «Көзге кайтаваз» пьесасына (Камал театрында куелды. – авт.) да кертте. Лилия Гыйбадуллина: Бүгенге көндә бик популяр робототехника түгәрәгенең татарчасы юк Лилия Гыйбадуллина: Безнең 2 улыбыз бар. Аллага шөкер, алар татарча белә. Безнең Чаллыда яшәвебезнең төп сәбәбе – әти-әнинең якынлыгы, димәк, балалар әби-бабай белән атна саен очрашып тора ала. Ильяс балалар бакчасында татар телле балалар белән тәрбияләнеп теле сакланды. Закирның балалар бакчасында татарча аралашыр кешеләре булмагач, аның телен саклау гаилә өстендә булды. Гәрчә икесе дә татар төркемендә йөрсәләр дә. Без, балаларыбыз татар телле булсын, дип, аларны «Адымнар-Чаллы» гимназиясенә күчердек. Без анда баланың теле сакланышын күрәбез, чөнки кайбер фәннәр татарча укытыла, балалар телнең фән теле булуын да белеп үсәләр. Бер күңелгә тигән әйбер – балага татарча өстәмә белем бирү мөмкинчелеге юк: татар телле түгәрәкләр һәм секцияләр юк дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә бик популяр робототехника түгәрәгенең татарчасы юк. Балаларга кызыклы булган түгәрәкләрне татарча оештыра алсак, ул телне саклауга өлеш кертер иде, дигән ихлас тәкъдимем бар. Марат Әхмәтов: Без әти-әнинең тел язмышы өчен җаваплылыгын бакчага йөкләргә тырышабыз. Әти-әни, бала бакчадан һәм мәктәптән кайткач, татар телен саклау өчен нишләргә тиеш? Бакчада татар телендә белем бирүне идеаль оештыру бик авыр. Ә гаилә, теләсә, балалары белән татар телендә аралаша ала. Әти-әнинең телгә мөнәсәбәтен ничек җылытырга? Лилия Гыйбадуллина: Бу – намус эше. Марат Әхмәтов: Әби-бабай белән еш аралашуны аңлыйм. Шимбә-якшәмбе көннәрдә очрашсалар, ул телгә матур йогынты ясый. Сезнеке кебек гаиләләрне ничек арттырырга? Ркаил Зәйдулла: Безнең иң зур бәла – милли үзаң бик түбән дәрәҗәдә. Без үскәндә «татар теленең ындыр артына чыккач кирәге калмый» дигән сүз популяр иде. Без, татар телен укытырга кирәк, дип сөйләгәндә, бер әйберне онытабыз, минемчә – бездә милләтең белән горурлану, тарихыңны белү дәрәҗәсе бик түбән. Авылдан киләләр тел белеп, ләкин мин аннан әлләни файда күрмим. Чөнки алар татарның нинди халык икәнен белмиләр. Нинди зур дәүләтләр төзүен белмиләр. Горурлана белмиләр. Татар телен белгән өчен дә үзләрен түбән итеп сизәләр. Сөйли-сөйли, яза-яза нәтиҗәсе булмый калмаса да, ул тенденция әле дә дәвам итә. Димәк, эшлисе эшләр күп. Гафу итегез, бу – лирик чигенеш. Сез Лилиянең балалары исеменә генә игътибар итегез әле – Ильяс һәм Закир. Эльмира, синең балаларның исемнәре ничек? Эльмира Җәлилова: Таһирҗан һәм Бәхтияр. Ркаил Зәйдулла: Балалар бакчаларында Азалия, Альбиналар баскан. Исем кушудан ук әти-әнисенең кемлеге күренә. Эльмира Җәлилова: Минем өчен балаларга татар теленең кирәк булуы кирәк Эльмира Җәлилова: Без һаман татар теленең гаиләдә генә сөйләшенеп кала торган тел булуы турында сөйләшәбез. Без очраша торган беренче авырлык – өйдән чыгуга, татар теленең кирәксез булуы. Минем кече улымны мисалга китерәсем килә: ул башта шахмат белән шөгыльләнде һәм хәйран гына уңышлы адымнары булды. Ләкин шахмат мәктәбендә барысы да русча иде, без, тренер сайлаганда, татар телле дип сайламыйбыз, югарырак квалификацияле дип сайлыйбыз. Ә алар рус телле туры килде. Шахмат юлы кайбер вакыйгалардан соң өзелгәч, химия белән шөгыльләнә башлады. Хәзер Мәскәүдә укый. Үз юнәлеше буенча кызыклы мәктәп эзләде, Яшел Үзән районында тапты, зур өметләр белән барса да, анда барысы да русча иде. Ул мәктәп өметләрен акламагач, лабораторияләрдә эшләү мөмкинлеге дә булмагач, Мәскәүгә китте. Татар теле өйдә кирәк булып кына сакланып кала алмый... Марат Әхмәтов: Өйдә дә кирәк түгел бит әле... Өйдә кирәк булса да ярар иде. Эльмира Җәлилова: Өйдә кирәк булган тел белән генә без татарлыкны саклап кала алмыйбыз. Минем иң зур хыялым – татар исемле, татар фамилияле балаларыбыз зур шәхесләр булсыннар иде. Минем олы улым – юрист, МГУда укый. Кечкенәсе балачактан бик театрал булды. Алар күп укыдылар. Алар Казанга кайткан арада, мин татар телевидениесен куша алмыйм – аларга ул кызык түгел, татар радиосын тыңлый алмыйбыз – кызык түгел. Татар театрлары кызык түгел – алар Мәскәү куелышларын күрәләр. Бәхтияр бердәнбер «Тормышмы бу?» спектаклен карады. Минем өчен аларга татар теленең кирәк булуы кирәк. Татар теле аларга өйдән чыккач та кызык булсын иде. Без алар белән өйдә татарча сөйләшәбез. Марат Әхмәтов: Сез татарча әйтәсез, алар – русчалы-татарчалы... Эльмира Җәлилова: Штрафлар юк. Марат Әхмәтов: Шахмат түгәрәге дидегез, кирәк материалларны туплап, татарча китап чыгарып булыр анысы. Гөлүсә Батталова: Аның 90нчы елларда басылган китабы да бар иде кебек. Рәшит Нәҗметдинов китабы. Дания Нәгыйм: «Кайда бушлай – шунда язучылар. Театр артистлары һәм җырчылар бушка йөрмиләр» Дания Нәгыйм: Ирем Илназ белән ике ул тәрбиялибез. Раянга – 7, Нуриханга 2 яшь. Раян – җәннәт капкасы исеме, шуңа шундый исем сайладык. Беренче тәкъдимем – «Хәрәкәттә бәрәкәт» шикелле кичке уеннар үткәрү. Камал театры янындамы... Марат Әхмәтов: Гүзәл Сәгыйтова оештырган «Хәрәкәттә бәрәкәт» уеннарында катнашканың булдымы? Мин анда сабан туе кебек булыр иде, дигән идем дә... Шәһәрдә мондый проектларны көчәйтергә кирәк, дип әйтәсең киләме? Дания Нәгыйм: Мин нәкъ менә уеннарга басым ясарга, дим. Хәзерге балалар без уйнаган уеннарны белмиләр. Балалар җыелышкач, нишләргә блемичә тилмереп йөргәнче, шул уеннарны уйнар иде. (Дания Мәдәният министрлыгы оештырган «Уен-фест» фестивален белми иде булса кирәк. – авт.). Татарча тавыш ярдәмчесе (голосовой помощник) кирәк. Ягъни, балаларның сорауларына җавап бирерлек электрон ярдәмче. Марат Әхмәтов: Безнең андый проект чыгып килә – без аны 2-3 ел финансладык. Аны Фәннәр Академиясе эшли – презентация ясадылар. Айрат Зарипов: «Алиса» татар телле булырга тиеш инде, әйеме? Дания Нәгыйм: Бала белән аралаша алырлык виртуаль кеше дип әйтик. Ркаил Зәйдулла: Чын кешегә ихтыяҗ булганда виртуаль кешене таләп итәбез. Дания Нәгыйм: Балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә язучылар гына түгел, театр артистлары да, җырчылар да очрашуларга йөрсеннәр иде. Чөнки кайда бушлай – анда язучылар. Театр артистлары һәм җырчылар бушка йөрмиләр. Гөлүсә Батталова: Театр артистлары йөри. Марат Әхмәтов: Артистлар язучыларга караганда кызыклырак та булырга мөмкиннәр. Ул татар теле турында үтемлерәк тә җиткерергә мөмкин. Бу мәсьәләне язып куйыйк әле. Дания Нәгыйм: Безнең балалар бакчасына артистларның бушлай килгәне юк. Аннары ЮХИДИ хезмәткәрләре, килеп, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлиләр, янгын сүндерүчеләр килеп сөйли – алары да татарча сөйләсеннәр иде. Хәзер әбиләр дә, вата-җимерә, оныклары белән русча сөйләшергә тырышалар. Ягъни, әбиләр балаларга яраклаша. Балалар бакчаларында язучылар әбиләр белән дә, әти-әниләр белән дә күрешсәләр иде. Китапларны сатып алу мөмкинлеге белән презентацияләр дә ясарга мөмкин. Шунда әбиләргә һәм әниләргә татар телендә аралашу кирәклеген аңлатасы иде. Татар булган, ләкин татарчаны начар белгән аналар өчен төрле тегү, пешеренү клублары оештырып, анда татарча мохит тудырырга мөмкин. Бәлки, шулай кызыксынуы артыр иде. Минем татар телендә нон-фикшн жанрына, психологиягә караган, матурлык серләре, матур сөйләм серләре турында китаплар сериясен күрәсем килә. Бизнеста уңышка ирешкән кешеләр турында кызыклы итеп язарга була. Белгечләрне җәлеп итеп аларны чыгарырга булыр иде. Татар телендә ким дигәндә тагын бер телеканал булдырылса әйбәт булыр иде. «Шаян ТВ» кызык булмаганда, алар башка каналга күчә, ә русча алар бик күп. Ркаил Зәйдулла: Анысы бик кыйммәт. Син, хыялланам, дигәч тә... Тематикасын киңәйтү турында сөйләшсәк инде. Марат Әхмәтов: Балаларыгыз «Шаян ТВ»ны карыймы? Дания Нәгыйм: Каратырга тырышам. Ачып куям, ләкин кызык түгел, бүтәнгә күчерик әле, дия башлыйлар. Рифат Сәлах: Безнең балалар бик яраталар. Рөстәм Галиуллин: «200 миллионга гаилә белән карый алырлык яхшы фильм эшләнсә! Һичьюгы, башкортларның «Сестренка»сы кебек» Рөстәм Галиуллин: Минем хатыным – урыс авылында бердәнбер татар гаиләсе булып үскән кеше. Андыйлар тагын да миллирәк була. Безнең 2 бала – кыз һәм малай. Өйдә саф татарча сөйләшәбез. Кызым Камилә Опера һәм балет театрында спектакльләрдә катнаша. Әйтик, Муса Җәлил операсында Чулпанны уйнады. Малай спорт белән шөгыльләнә. Оныклар авылга кайткач татарча гына сөйләшә – әти моны катгый куйды. Балалар бакчада рус телле төркемдә йөрде, катнаш мәктәпләрдә укыды. Ләкин татарча сөйләшә һәм укый алалар икән, димәк, тел гаиләдә саклана, дигән әйбергә киләбез инде. Мин заманында Тәүфикъ Әйди иҗаты буенча диссертация яклаган идем. Аның улы Айнур Айделдинов – инвестицион-венчур фонды директоры иде, хәтерлисездер. Түрәләр арасында матур итеп татарча сөйләшүчеләр – сез дә ул гына, дип беләм. Мин аннан ничек шулай өйрәнүен сораштым. Аның әтисе Тәүфикъ Әйди көнгә 100 бит татарча укырга план төзи торган булган икән. Хәзер Айнур Айделдинов үзе миннән, кызларны татарча ничек укытырга, дип киңәш сорый. Әти шикелле эшләмәкче булам, укымыйлар, ди. Минем тәкъдимем шул уңайдан. Балаларга укытылырга тиешле 100 китап дигән исемлек төзелде. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов... Ләкин, гафу итегез, алай гына булмый. Аларга бүгенге заман әсәрләре кирәк. Бәлки, максатчан рәвештә кече яшьтәге балалар өчен заманча әсәрләр проекты әзерләргәдер? Аны, затлы итмичә генә, гади китап итеп чыгарыргадыр. Без аны татар гаиләләренә таратыр идек. Марат Әхмәтов: Аны кем эшли ала? Рөстәм Галиуллин: Язучылар берлеге нәшрият ачты бит. Шушы «Язучы» нәшрияты кысаларында эшләргә мөмкин. Ркаил Зәйдулла: Эшли алабыз, әлбәттә. Рөстәм Галиуллин: Ул яшь үзенчәлекләрен искә алып эшләнә. Ләкин «заманча» дигән бер шарты бар. Ул гаиләләр өчен ярдәмлек була инде... Ркаил Зәйдулла: Син минем заказны үтәдеңме соң әле? Балалар өчен дастан яздыңмы? Сезне яздыру бик кыен бит. Рөстәм Галиуллин: Мин татар телле бала үстерә алган гаиләләрдән ничек өйрәтә алулары белән кызыксынам. Дания Заһидуллинаның улы – министр. Ул да татарча сөйләшә. Мин көнгә 2 сәгатемне бала белән татарча сөйләшүгә багышлый идем – көн саен, саф татарча, дөнья хәлләре турында сөйләшә идек, ди. Хәзер оныклар белән шулай эшлим, ди. Хәзер ата-аналар алай эшли дә алмый – кемнеңдер фикерләве, кемнеңдер вакыты җитми. Шуңа, бәлки, киң катлау өчен, Дания әйткән ярдәмлек (голосовой помощник) тә кирәктер. Ркаил Зәйдулла: Дания урынына робот тәкъдим итәсеңме? Рөстәм Галиуллин: Улым Россия буйлап ярышларга йөри. Юлга үзе белән китаплар ала. Спортчылар тормышы турында русча кызыклы китаплар бар. Спортта безнең күп кенә кызыклы шәхесләребез бар. Шулар турында язарга була. Ркаил Зәйдулла: Әйе, Лилия Гыйбадуллина көрәшче «Копченый» турында язды. Марат Әхмәтов: Сез уракка чыкканда урагын онытып калдырган уракчы Әминә кебек сөйләшәсез. Нигә язмыйсыз соң? Сез – татар җанлы кешеләр бит. Рөстәм Галиуллин: Яздык, ди, безнең бердәнбер журналга гына биреп булмый бит. Татарстан китап нәшриятының планына кереп булмый. Анда гомумән әдәбият аз калды. Татарстанда кино күп төшә. Елга 200-300 млн җыеладыр. Ләкин татарда «Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра» диләр. 200 миллионга гаилә белән карый алырлык яхшы фильм эшләнсә! Һичьюгы башкортларның «Сестренка»сы кебек. Ркаил Зәйдулла: Анысына гарантия юк бит: симез булырмы әле ул... Илгиз Зәйниев: Рөстәм, 200 млн безнең 10 елда да тотылмый. Бездә 8 млн грантны 15 кинога бүләләр. Иң зур бюджетлы, бәлки, Байбулат Батулла фильмы булгандыр. Ул да Татарстан акчасына төшмәде. Әйе, 500 мең сумга кино төшереп булмый. Хәзер аның төшерүчесе дә юк. Рөстәм Галиуллин: Аны Мәскәүләр төшерергә тиеш, дип саныйм. Ркаил Зәйдулла: Якутлар мисалы бар бит. Алар телефонга да кино төшерәләр. Илгиз Зәйниев: Беренче чиратта шәхес булырга тиеш. Аның акчасы да табылыр иде, республика бирә бит. Камал театрына 15 млрд. сумга бина төзеп яталар – акча табыла бит. Кинода шундый кеше күрсәләр, акча бирмәсләр идемени? Бирерләр иде! Марат Әхмәтов: Фильм мәсьәләсендә бер кытыршылык бар. «Болгар җилләре»ннән соң гайрәт чигелгән инде. Син «Минтимер һәм аның дуслары», «Җылак» фильмнарын карадыңмы? Сездә аларны карауга ихтыяҗ булырга тиеш. Ркаил Зәйдулла: Мин карадым ул фильмнарны. Рүзәл Мөхәммәтшин: Илгиз белән Рөстәмне куәтләп әйтәм. Чыннан да, миллиардларны тыгып була ул. Нәтиҗәсе булсын! Безнең бит әле үзен раслаган зур рәссамнар юк. Бәлки, безгә кыска метрлы кинодан башларгадыр. Конкурс игълан итергә була. Аны телефонга да төшереп була, зур чыгымнар да кирәкми. Артистлар бушка да төшергә мөмкин. Сценарий өчен... мәсәлән, Ркаил абыйның кыска хикәяләре бар. Бәлки, башта шулай кузгатып караргадыр. Минем татарчаларга интернетта бик юлыкканым булмады. Бар инде... «Гастарбайтер» кебекләр, ләкин ул миңа ошамады. Бөтенләй ошамады. Русча эшләнгәннәр бик күп: сюжеты бар, вакыйга бар, 2-3 актер. Арада бик яхшылары бар. Алар күп чыгым да сорамый. Кешенең эчендә «учак» янса... Марат Әхмәтов: Кыска метражлы татар телле фильмнарга бәйге игълан итеп, кызыксындырып, күп материал туплап, җиңүчеләрен билгеләп эшләп була. Бу идеяңне кабул итәм. Ркаил Зәйдулла: Бу – балалар өченме соң? Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин чикләү яклы түгел. Иң мөһиме – эчтәлеге булсын! Алга таба шулар арасыннан кемнедер, бәлки, укытырга җибәреп булыр, заказ белән эшләтеп булыр. Башта куәсебез бармы икәнлеген ачыклыйк. Марат Әхмәтов: Моны кем үз өстенә ала? Сүз монда меңләгән кыска метражлы фильм булдыру турында бара. Сез әдәби бәйге игълан иткән кебек... Рөстәм Галиуллин: Минем тагын бер күптәнге идеям бар – Татар шәхесләре бакчасы булдырасы иде. Яки аллеясе. Монда язучылар гына түгел, әйтик, Мөштәри дә, Гыйлем Камайлар да бар, Мәрҗани да бар... Татарның 40 билгеле шәхесенең бюстларын куеп... Балаларыбызга «Безнең нинди кешеләребез бар!» дип күрсәтә алыр идек. Гөлүсә Батталова: «Татар теле дәреслеге төзүчеләр бункерда ятмыйдыр бит?!» Гөлүсә Батталова: Минем дипломым буенча төп белгечлегем – инглиз теле укытучысы. Инглиз телендә басым баланы сөйләм теленә өйрәтүгә бирелә: әңгәмә кору, шул телдә фикер белдерү. Ә без татар телендә – грамматика, грамматика. Миңа китап язучылар турында «нәрсә аптырыйсың, алар бит фән кешеләре» диләр. Фән кешеләре дә безнең белән бер республикада яшидер бит?! Аларның да балалары, оныклары бардыр. Алар бункерда ятмыйдыр бит инде?! Әдәбият дәреслегендәге әсәрләр – мораль яктан шуның кадәр искергән әсәрләр. Мин ул дәреслек белән улымны татар теленә тарта алмыйм. Ул Лилия Гыйбадуллинаның «Блогер» хикәясен ябышып ятып укыды, Алмаз Гыймадиевның «Селфи таягы»н укыды. Рөстәм Галиуллинның үсмерләр өчен язылган китаплары бар. Мин шуның белән генә тарта алам... Ркаил Зәйдулла: Син генә түгел, бөтенесе шулай. Гөлүсә Батталова: Мәсәлән, дәреслектә «Алтын китмән» дигән әкият бар. Улым: «Китмән нәрсә ул?» дип сорый. Хәзер китмәннең нәрсә икәнен авылда да белмиләр, чөнки бакчаларны трактор сукалый. Шундый искергән әсәрне ничек әдәбият дәреслегенә кертеп була?! Марат Әхмәтов: Бу дәреслек авторын белсәң, кыйный идең... Ркаил Зәйдулла: Алар күренми, аларны беркем белми. Марат Әхмәтов: Бу мәсьәләне Мәгариф министрлыгы белән ачыклап сөйләшербез. Бәлки, сезнең кебек әти-әниләр, әдәбият укытучылары белән берәр түгәрәк өстәл оештырырга тәкъдим итәрбез. Атнага 1-2 сәгатьлек дәрестә морфологик, фонетик анализ белән баш катырып утыру кирәкме икән. Гөлүсә Батталова: Тагын бер фикерем бар. Мин Әтнә театрында эшлим. Минем инанган фикерем: бүгенге көндә татар телен саклап кала алган, әдәбиятыбызны пропагандалый алган инструментларның берсе – театр. Куелыш буенча каршылык, тәнкыйть сүзләре булырга мөмкин. Әмма бала әти-әнисе белән татар театрына килә икән, алар аннан татарлыкны сеңдереп кайталар. Быел «Гаилә елы» уңаеннан театрларда Гаилә абонементлары да эшли, ташлама белән бара алалар (Гөлүсә молодец – ипләп кенә Мәдәният министрлыгы акциясенә реклама ясап алды. – авт.) Хәзер мәктәпләрдә мәктәп театрлары эшли, алар ел саен спектакльләр чыгара. Безнең Әтнә театры балалар театрлары арасында Гомәр Мәрданов исемендәге театр фестивален булдырды. Иганәчеләребез ярдәмендә җиңүче театрлар 50 мең сумга кадәр бүләкләр ала. Без һәр катнашучыга Әтнә театрына 3 урынлык сертификат бирәбез (Тагын молодец – үзе эшләгән Әтнә театры проекты турында Марат Әхмәтовка мәгълүмат биреп алды. – авт.) Бүген сәхнәдә спектакль уйнаган бала иртәгә әти-әнисе белән спектакльгә килә. Мин аларны ел буе күзәтәм: алар безнең тугры тамашачыга әйләнә. Гаиләсе белән татар театрына йөргән кешедә милли рух уянмый калмый. Без мәктәп театрлары белән аралашып яшибез. Матди-техник проблемаларга тукталмыйм. Аларның иң зур проблемаларының берсе – репертуар. Аларның кулында бүген алып куя алырлык драма әсәрләре юк. Бу – андый әсәрләр язылмый дигән сүз түгел. Без үскәндә «Пионер сәхнәсе» дигән кечкенә генә китаплар бар иде. Анда кечкенә генә пьесалар иде. Ркаил Зәйдулла: Скетчлар. Гөлүсә Батталова: Алар мәктәп сәхнәсе өчен куярга яраклы әсәрләр иде. Алар китапханәдә бар, ләкин инде фикер ягыннан искергән. Мин белгән заманча китаплардан – Илгиз Зәйниевның «Бәби» китабы, Ркаил Зәйдулланың «Сары кирмән хәзинәсе». Раилә Мөхсинованың «Кайнар токмачлы аш» китабында – өйрәнчегрәк әсәрләр. Рифат Сәлах: Татарстан китап нәшрияты бер елны чыгарган иде, ләкин сатылмады... Гөлүсә Батталова: Алар мәктәп китапханәләрендә һәм интернетта булсын иде. Марат Әхмәтов: Заказ белән яздыртырга кирәкме яки булганнарын тупларгамы? Гөлүсә Батталова: Иманым камил: монда утырган кешеләрнең дә компьютерларында әзер әсәрләрнең файллары бардыр. Ркаил Зәйдулла: Бу – безнең бик зәгыйфь звено. Без әдәби конкурсның икенчесенә махсус скетчлар һәм балалар өчен пьесалар номинациясе керттек. Бик әз килгән иде, һәм бер әсәргә III урын бирә алдык. Жюри аны да I һәм II урынга лаек дип тапмады. Аларны язучылар юк безнең, нишләптер. Гөлүсә Батталова: Мин сезнең белән бераз килешмим. Кеше скетчның нәрсә икәнен белми. Без аны «Мунча ташы»ның анекдоты кебек хәтердә калдырганбыз, интернетта ул бөтенләй башкача аңлатыла. Ркаил Зәйдулла: Гаеп миндә булып чыктымыни? Гөлүсә Батталова: Роберт Миңнуллин исемендәге конкурска шактый гына пьесалар килгән. Ул бәйге үткәрелә, урын алалар, ә пьесалар кайда ята? Алар кайсыдыр компьютерның ниндидер бер папкасында ята. Марат Әхмәтов: Безнең әдәби бәйгедә бу номинация бар. Аны дәвам итсен дип саныйм. Булганнарын туплап китап итеп чыгарып буламы? Шуны кирәкле тиражда чыгарып мәктәпләргә таратсак, мәсьәләне әлегә хәл итеп буламы? Гөлүсә Батталова: Була. Марат Әхмәтов: Шуны туплау эше белән шөгыльләнә аласыңмы? Гөлүсә Батталова: Алам. Рифат Сәлах: Татарстан китап нәшрияты бер елны чыгарган иде, ләкин сатылмады... Рүзәл Мөхәммәтшин: Сезнең бит, сатып алучыгыз буларак, укытучы күз алдында тотыла. Кайсы укытучы үз хезмәт хакына эш өчен китап алсын инде? Ркаил Зәйдулла: Сездә кыйммәт бит ул китаплар. Марат Әхмәтов: Егетләр, мәсьәлә акчада түгел. Сез аны җыегыз әле, без аны үзебез бастырып таратырбыз. 2 ай эчендә туплый аласызмы? Ркаил Зәйдулла: Туплый алабыз. Рифат Сәлах: «Безгә монолингваль мәктәпләр кирәк дип саныйм. Ул халык традицияләрен сакласын, анда татар мохите булсын...» Рифат Сәлах: Хәзерге вакытта 3 кыз тәрбияләп үстерәбез: Сөмбел, Өммегөлсем, Җәмилә. Мин проектларның күп булуын әйтәсем килә, безнең балалар шуларны кабул итүчеләр: «Шаян ТВ»ны карыйлар. Алар татар телен мультфильм карап өйрәнә: без «эшләрмен», «ашармын» дип сөйләшкәндә алар «эшләячәкмен», «ашаячакмын» дип сөйләшә. Салмачыда яшәгәч, балаларны бакчага йөртү кыенрак – әбиебез белән калалар. Китап нәшриятында эшләүче кеше буларак әйтәм, «Казан утлары» белән Комиссия уздырган әдәби конкурсның уңай нәтиҗәсен күрәбез: бездә китаплар чыга... Ркаил Зәйдулла: Кайсы конкурс? Рифат Сәлах: «Казан утлары»... Рөстәм Галиуллин: Язучылар берлеге белән, дип әйтергә кирәк. Рифат Сәлах: Ә, әйе, Язучылар берлеге белән Комиссия уздырган конкурс. Балалар өчен язылган әсәрләр камилләшә бара. Үсмерләр әдәбиятының көчәеп китүе мине сөендерә. Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс та безгә бик файдалы – яңа материаллар килә, яңа авторлар ачабыз. Китап чыгаруга килгәндә, Фәннәр академиясеннән калган акчаларны кулланырга туры килә. Тагын бер шундый тәкъдимем бар. Безнең полилингваль мәктәпләр бар, мин Казан, Чаллы һәм республикабызның зур шәһәрләрендә монолингваль мәктәп кирәк, дип саныйм. Мин аның якынча концепциясен күз алдына китерәм. Ул халык традицияләрен сакласын, беренче чиратта. Анда татар мохите булсын... Рүзәл Мөхәммәтшин: Бу – киләчәккә инде, әйеме? Рифат Сәлах: Әйе, киләчәккә. Ул татар телендә булырга тиеш, русча сөйләшкән әти-әниләр кермәсен иде. Ул түләүле булырга тиеш, минемчә. Чөнки баласы өчен 5-10 мең сум да түләргә әзер булмаган ата-ана кирәкми. Аларга безнең традициябез булган гарәп язуын да өйрәтергә кирәк. Башка төрки телләргә дә игътибар итергә кирәктер. Укытучыларны сайлап кына алырга һәм күбрәк хезмәт хакы түләп булмасмы дип уйлыйм. Әлбәттә инде, аның өчен төпле директор табырга кирәк... Зал бертавыштан көлеп җибәрде, «үзең булсаң инде», диде кемдер. Рифат Сәлах: Безнең авылда урта мәктәп иде. Хәзер ул ябылып, төп мәктәпкә генә калды. Монда минем дә гаебем бар, чөнки Казанга китеп бардым, балалар шәһәрдә үсә. Хәзер бит Казанның икенче бер ягына 15-20 км дагы мәктәпләргә йөртәбез. Бәлки, районнарда татарча сакланган авыл мәктәпләренә балаларны йөртергә кирәктер. Әти-әниләр 5-10 км ны гына барып кайта аладыр дип уйлыйм. Шундый фикерем бар, бу – абсурд фикердер инде... Ркаил Зәйдулла: Син гениаль фикер әйттең: баласы өчен акча түли алмаган татар безгә кирәкми, дидең. Резеда Гобәева: «Асылташ»та татар теле дәресләрендә фонетика белән морфология укытылмый» Резеда Гобәева: Мин мәктәпләр темасын дәвам итә аламдыр. Илгиз белән безнең балалар – Гәүһәр белән Хәйдәр – «Асылташ» мәктәбенә йөри. Җәүдәт Сөләйманов Рифат хыялындагы мәктәпне булдырып маташа. Әлегә анда 4 класс бар. Татар теле дәресләрендә фонетика белән морфология укытылмый. Казан мэриясе «Әминә» проектын булдырды. Балалар өчен татар телен өйрәтә торган җырлар эшлибез. Аның шигырьләр авторы – мин (молодец – Резеда Гобәева да Марат Әхмәтовка үз эшен күрсәтеп алды. – авт.) . «Татармультфильм» белән мультфильмы да эшләнә. Серия чыга бара – балалар карый бара. Безнең балалар мәктәптә ул мультфильмнарны карый. Улым Хәйдәр андагы җырны өйрәнеп тә кайткан – мин әле аңа үзем язган ул җырны күрсәтеп тә өлгермәгән идем. Алар аны татар теле дәресендә өйрәнгәннәр – тел өйрәтүнең шундый яңа төр формасы кертелгән. Дөрес эшлиләр – сүзгә «разбор» ясап ятмыйлар, дип әйтәсем килә. Димәк, аз булса да, Казанда уңай мисаллар бар. Беренче елны андый мәктәпкә баланы бирү риск та булгандыр инде. Анда фәннәр татар телендә генә укытылмый, өч телгә дә зур игътибар бирелә. Җәүдәт абыйның хыялы: 5нче класстан фәннәрне төрле айда төрле телдә укытуны кертү... Илгиз Зәйниев: Максаты шул инде – бала телдән телгә җиңел күчәргә тиеш. Бала татарча гына белсен, дип барсак, баланың фикерләү сәләтен чиклибез кебек. Бала телдән телгә җиңел күчә алса, җиңелрәктер. Без баланы, татар телендә генә укытабыз, дип изоляцияли алмыйбыз. Андый максат та булырга тиеш түгел. Ркаил Зәйдулла: Дворяннарның балалары бер көнне – рус, икенче көнне – инглиз, өченче көнне француз телендә укыган... Резеда Гобәева: Бәлки, шундый тәҗрибәләрне өйрәнеп киңәйтергә кирәктер. Җәүдәт абый үз бинабыз турында хыяллана. Ләкин без әле 107нче гимназия эчендә. Без ул гимназиянең түләүле класслары буларак барабыз. Илгиз Зәйниев: Мәктәп эчендә мәктәп. Рүзәл Мөхәммәтшин: Аттестат шул мәктәпнеке буламы? Резеда Гобәева: Әйе, «Асылташ» вкладыш буларак барадыр. Рүзәл Мөхәммәтшин: Норматив-хокукый статусын соравым. Илгиз Зәйниев: Шул мәктәпнеке. Резеда Гобәева: Гариза язып, шул мәктәпкә кердек. Шуның эчендә түләүле класслар бар. Түләвебез взнос буларак бара. Рүзәл Мөхәммәтшин: Башлангыч мәктәп аңлашыла – анда шул бер укытучы диярлек. 5 нче класска җиткәч ничек була? Укытучылар составына килгәндә... Марат Әхмәтов: Аңлашылды. Илгиз, син нәрсәләр әйтерсең? Илгиз Зәйниев: Балаларыбыз шул ук инде... Резеда Гобәева: Надеюсь. Марат Әхмәтов: Балалар белән шөгыльләнмим, дип әйтәсең киләме? Илгиз Зәйниев: Шөгыльләнәм. Тукран кебек тукылдап, өйдә «татарча-татарча» дип йөрисең инде. Кызыктырырга тырышасың. Алар хәзер берәр нәрсә сораганда, «зинһар» дип татарча әйтсәләр, әтиләренең каршы килә алмавын беләләр. Илгиз Зәйниев: «Безнең телебезнең сакланып килүнең сәбәбе көчле наданлыктан булган дип саныйм» Марат Әхмәтов: Татар телендәге спектакльләргә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ бар? Илгиз Зәйниев: Театр җитәкчесе буларак әйтә алам: татар спектакльләренә билетлар авыр сатыла. Нәрсә генә уйлап чыгарып карамыйбыз! Минем «Әкият» театрында бишенче сезоным. Татар төркемен яшәтү өчен, алар белән махсус өлкәннәр спектакльләре куя башладым: «Әлфия», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шүрәле» балеты буенча спектакль, «Адәмнәр», «Камал комедияләре»... Чөнки татар төркеме бетү дәрәҗәсенә җитә иде. Милли республикалардагы курчак театрларында ике труппа – рус һәм милли телдәге труппа булган. Хәзер милли телдәгесе витрина буларак кына кулланыла – әйтик, чувашча чыгарып, бер тапкыр чувашча уйныйлар да, русча уйный башлыйлар. Ә без милли труппаны яшәтәбез, мин анда булганда яшәтербез. Залда 2 кеше утырса да уйнаячакбыз. Балалар җырлары белән, заманча итеп, «Тыпырдык» спектаклен чыгарып карадык. Резеда – шигырьләрен, Эльмир Низамов көйләрен язды... Резеда Гобәева: Хәзер аларны «Салаватик»лар да җырлый. Илгиз Зәйниев: Без шуны бөтен татар театрларына тәкъдим иттек: алыгыз да куегыз, бөтен авторлык хокуклары мәсьәләсе хәл ителгән. Бушлай. Бердәнбер Чаллы театры алды һәм уйнадылар. Без татарча нинди спектакльләргә тамашачының күбрәк йөрүен күзәтәбез. Ата-аналар үзләренә таныш әкиятләргә алып киләләр бугай. Туфан абыйның «Авыл эте Акбай» спектакленә, «Су анасы» әкиятенә сатыла. Ә заманча әсәрләргә бик киләселәре килми. Ягъни, алар төкеренеп чыгып китми, аларның аңа барасы да килми. Менә хикмәт нәрсәдә! Без кыен хәлдә, ул турында уйласам, төшенкелеккә бирелә башлыйм. Мин аны зурдан кубып чишерлек мөмкинлек бар дип тә уйламыйм. Шул ук вакытта бернәрсә эшләмәскә кирәк дип тә санамыйм. Без нәрсә дә булса эшләргә тырышырга кирәк. Ркаил Зәйдулла: Безнең татар мәктәбе булып саналучы мәктәпләр күп. Аларны алып килергә ярамыймы? Марат Әхмәтов: Мәктәпләрнең дә ихтыяҗы булу кирәк бит. Задание биреп китеп булмый бит. Ркаил Зәйдулла: Башта китерәсең дә, өйрәнеп китмәсме, дим инде. Илгиз Зәйниев: Хәзер «бэби-театр» дигән әйбер бар. Ул – 6 айдан башлап әле сөйләшә дә белмәгән балалар өчен. Безнең репертуарда 4-5 шундый спектакль бар. Аның әлләни сюжеты да юк. Анда беренчедән, бала тоемлап дөньяны аңлый башлый, икенчедән, декретта яткан хатын акылдан шашмасын өчен кирәк. Рус телендә куясың – сатылып бетә, бәясенә дә карамыйлар. Ркаил Зәйдулла: Анда тел бармыни? Илгиз Зәйниев: «Подержи вот это» дип әйтәсең инде. Бер «бэби-спектакль»не ике телдә чыгарган идек. Русчасы сатыла, татарчасы – юк. Ул безнең менталилет шундый: «6 айлык бала нәрсә аңласын әле, акча әрәм итеп йөрергә», – диләр. Ни кызганыч, безнең телебезнең сакланып килүнең сәбәбе көчле наданлыктан булган дип саныйм. Ркаил Зәйдулла: Изоляциядә яшәгәннәр. Илгиз Зәйниев: Татар бераз дөньяны белә башласа... Әнә Эльмира әйтә бит: улы Мәскәүчә куелган «Тормышмы бу?»ны гына карый ала. Ул «Зәңгәр шәл»не карый алмый уже. Ркаил Зәйдулла: Этнографик әйберне аңламый. Илгиз Зәйниев: Без бүгенге көндә дөньякүләм конкуренциягә чыктык. Бездә һаман «бала-чагага ярамаган тагын» дип язалар. Балалар хәзер миллиард долларлар тотып эшләнгән әйберләрне карый. Нишләп ул ике куян адашмыйча йөри алмаган сюжетны карап утырсын?! Без бүген бик примитив дәрәҗәдә фикерлибез. Бүгенге язучы балалар өчен язганда, Роллинг белән көрәшергә тиеш. «Рөстәм маҗаралары» белән дә түгел хәтта. Шул очракта без балаларыбызга кызыклы була алабыз. Без монда татар язучылары утырабыз инде. Балаларыбызны татарча сөйләшергә өйрәтәбез: ул – безнең ипиебез, ул – безнең тормыш рәвешебез. Тел белән без бәйле. Тракторда эшлисең икән, банкта эшлисең икән, тел белән алай бәйле булмыйсың. Андый милли җанлы ничә генә гаиләне беләбез икән? Инструментларны арттырырга була: 100 урынына 200 конкурс ясарга була, тавыш ярдәмчесе дә, шахмат түгәрәге дә ясарга була, ләкин ул татарның үзенә кирәкмәгәч... Әнә бит, Ильяс Камал, Питерда туып үссә дә, өйрәнгән. Мин авылда үсеп тә аның кадәр чиста сөйләшә алмыйм. Азәрбайҗаннар монда килсә дә, телләрен онытмыйлар... Ркаил Зәйдулла: Бу – милли үзаң темасы инде. Илгиз, син бик авырткан җиргә бәрелдең. Илгиз Зәйниев: Монысы – уйлану өчен иде. Тәкъдимнәремә килгәндә, татар телен кызыклы итеп укыта алырлык укытучы дәрес курсын яздырып чыкса иде, чөнки татар теле һәм әдәбиятыннан бөтен җирдә дә әйбәт укытучылар юк. Миңа Язучылар берлегендә эшләнгән подкаст ошый. Карадым да еладым... Ркаил Зәйдулла: Баязит эшләде инде аны (молодец – тыйнак кына, улына реклама ясап алды). Илгиз Зәйниев: Баязит Ркаил абыйга ияреп йөргән малай иде. Хәзер «Нинди егет үстергән Ркаил абый!» дип сокланып карап торырлык. Исән-сау булсын! Язучыларны кеше буларак ачкан ул подкаст миңа бик ошый. Кулиса артына кереп карау. Элек мин татар әдәбиятын бик аңлап бетерми идем. Дөнья әдәбиятын, рус әдәбиятын укыйм, ә татар әдәбиятын яратып бетерми идем. Бервакыт Чиләбедән гастрольләрдән кайтканда, Хәлим Җәләй белән Илдус Әхмәтҗанов юл буе әдәбият турында сөйләшеп, шигырьләр укып кайттылар. Мин алар белән бер купеда идем. Чиләбедән Казанга кайтып җиткәнче, мин татар әдәбиятына гашыйк булдым. Мәктәп программасына кергән әсәрләрне шулай кызыклы итеп аңлата торган кеше табып, шуларны яздырасы иде. Бәлки, балалары татарча белгән билгеле кешеләрнең гаиләләрен кунакка чакырып, үрнәк гаиләне күрсәтеп, ниндидер тапшырумы... форматын күз алдына китерә алмыйм әле. Заманча кеше булып та татар булып калып булуны аңлатырга кирәк. Айсылу Имамиева: «Мин балаларга өйдә татарның кем икәнен аңлатып үстерергә тырыштым» Айсылу Имамиева: Кызыбыз Таңсылу «Адымнар» мәктәбендә укый. Ата-аналар җыелышы саен: «Ни өчен татар теле көн саен укытыла?» – дигән сорау туа. Бу сорауны татарлар күтәрә. Мин балаларга өйдә татарның кем икәнен аңлатып үстерергә тырыштым. Нәселләребез турында сөйләдем. Элек татарларга изоляциядә яшәгәндә сакланып калу җиңелрәк булгандыр, башка мохиткә күчкәч, сакланып калу авыррак. Безнең ул яктан бернинди иммунитет та юк. Мин мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына очрашуларга күп йөрим. Башта: «Нигә килде бу?» – дигән караш була. Аңлатып сөйли башлагач очкын барлыкка килә, горурлык хисе уяна. «Тамырлары ныклы булган агач җил-давылларга бирешми», – дип аңлатам. Тарихи кинолар, кыска-кыска видеолар булсын иде. Милли горурлык булсын өчен, мәктәпкә, балалар бакчаларына «Татарстан тарихы» дәресләрен кертәсе иде. Безнең балаларда өйгә кайтып русча сөйләшү ихтыяҗы булмады. Сакланып алганбыз икән, димәк, юкка түгел, димәк, киләчәге дә булырга тиеш. Булат Ибраһим: «Татар язучыларының Аксенов-фест кебек фестивале булсын иде» Булат Ибраһим: Хатип абый Миңнегуловның әйткәне бар: «Мин Акмулла кебек, үзем язам, үзем чыгарам һәм үзем бушка таратып йөрим», – дигән иде. Ркаил Зәйдулла: Үзем укыйм да, диде. Булат Ибраһим: Монда «китап чыгар» да «китап чыгару» дип сөйләшкәч, шул мәзәк искә төште. Берзаман Аксенов фестивалендә катнашкан идем. Татар язучыларының шундый фестивале булсын иде. Без 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында бер чара үткәрәбез дә... Ул шәһәр күләмендә яңгырамый да, ишетелми дә. Аксенов фестивале бөтен җирдән сөйләнә. Шундый югарылыктагы татар язучылары фестивале булса иде. Бер дус егеттән: «Китап укыйсыңмы?» – дип сорадым. «Укыйм», – ди. «Кемнәрне?» – дим. «Зифа Кадыйрованы. Чөнки әни укый», – диде. Безнең язучыларны кешенең күргәне дә юк. Безнең 300 язучының һичьюгы 150сен фестивальдә халыкка таныта алсак... Быелдан ук әзерләнә башлап киләсе елның апрелендә шундый чара узса, бик шәп булыр иде. Ландыш Әбүдарова: «Язучы ач булырга тиеш, дип уйлыйлар. Ач булмасын инде ул язучы!» Ландыш Әбүдарова: Монда өчәр буын яшәгән гаиләләр дигән сүз булды. Без Сухая Рекада үз йортыбыз белән 4 буын яшибез. Каенанамның 93 яшьлек әнисе дә безнең белән яши. Дәү әниебез татарча гына белә, русча аңламый. Каенана белән каената татарча сөйләшәләр, русча аңлыйлар. Ирем Илдар белән без ике телдә дә иркен сөйләшә алабыз. Балалар үзара русча сөйләшә – нишләтәсең. «Мин – язучы, русча сөйләшеп сез мине оятка калдырмагыз», – дим. Балаларым Зөлфия белән Әдиләгә 8 һәм 11 яшь. Кечерәк вакыттан ук мин, алар яшенә туры китереп, китаплар язам. Хәзер «Батый ханның алтын атлары» мифына нигезләнеп, алар өчен яңа әкият яздым. Без аны кычкырып укыйбыз. Алга таба да яшьләренә туры китереп язармын. Язучы буларак, мин үз гаиләмдә шуны эшлим. Ләкин бу гына җитми. Язучы буларак, мин гаиләм өчен генә эшләргә тиеш түгел бит инде. Татар язучысының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дип уйлыйм. Горькийдан калган стереотипмы: язучы ач булырга тиеш, дип уйлыйлар. Ач булмасын инде ул язучы! Язучы бит ул – милли элита вәкиле. Язучылар ике тапкыр милләтне саклап калганнар. Беренчесе – 20 йөз башында милләт хадиме исеме астында милли үзаңны формалаштырганнар. Икенче тапкыр – 60-80нче алларда. 1944 елда безгә дә зур куркыныч яный. 15 августта, «Идегәй»не өйрәнмәскә, дигән боерык төшә бит инде: без тарихны өйрәнә алмый башлыйбыз. Тарихы өйрәнү тыелган халыкка 1956 елда Муса Җәлил исемен кайтарганнан соң, иң беренче милли үзаң язучыларда уяна. Нурихан Фәттах тарихи әсәрләр яза башлый, Әмирхан Еники милли яшәеш фәлсәфәсен бирә, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевлар милли характерларны тудыра. Милли татар мифы формалаша. Безне бүген җыйгансыз икән, мин үзебезнең кирәклекне тоеп утырам. Язучылар ике тапкыр телне саклап кала алган. «Казан утлары» ул вакытта 120 мең тираж белән чыккан. Әхтәм Зариповлар, Үтәгәновлар бүген язылган әсәрләргә ышаныч белдереп, телефильмнар төшергәннәр, классика дип тормаганнар. Милли үзаңны формалаштыру өчен аларның көче бик зур иде. Миңа калса, татар язучыларының моңа көче җитә. Соңгы 1-2 елда кайсыбызның китабы чыкты? Лилиядән башка тагын кемнеке булса да чыктымы? Рөстәм Галиуллинның китабы чыкмаганга да ничә ел (молодец – үз баш мөхәрриреңне күтәрергә кирәк, уңышлы җитәкче кул астында эшләү үзе бер рәхәт – авт.). Газинур Морат: Балалар өчен китабы яңа гына чыкты. Ландыш Әбүдарова: 3 ел элек чыкты ул. Яңа гына кебек тоела. Рүзәлнең китаплары сатуда юк. Булат белән килешәм: бүгенге татар язучыларының престижы юк, алар танылмый. Ркаил Зәйдулла: Татарстан китап нәшриятының былтыргы һәм быелгы тематик планында хәзерге әдәбият позициясе бөтенләй юк диярлек. Рүзәл Мөхәммәтшин: «Без тел дибез... минекеләр татарча белә... монда җан алыштырып маташалар» Рүзәл Мөхәммәтшин: Башта Илгиз белән килешмәгән идем, аннары, чыннан да наданлык инде бу, дип килештем. Безнең халык рациональ – ул табыш эзли. Әйләнеп карый да, татар теле белән әллә нишләп булмый, ди дә, шуңа күрә синең «Тыпырдык»ның русчасына баручы әниләр – кичә Актаныштан килгән кызлар. Лилия Гыйбадуллина: Яки Кукмарадан (Лилия – Актаныштан, Рүзәл Кукмарадан. – авт.). Рүзәл Мөхәммәтшин: Алай да булырга мөмкин. «Без аз инде, без нишли алабыз?» диюләр дә бар. Ләкин милләттә бит 98 процент кеше түгел, 2 процент кеше халык ясый, милләтне бөек ясый. 98 проценты үзгәрергә тора, авыша ала. Минемчә, шушы 2 процентка ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Илгизнең «2 кешегә булса да спектакль куябыз» дигән сүзе абсолютно дөрес. 2 тамашачы булса да спектакль куелырга, 10 язылучысы бар икән, журнал чыгарга тиеш, 5 кеше карый икән, каналы булырга тиеш. Бүгенге вазгыять турында сүз бара. Минем улым «Асылташ»та да укымый, «Адымнар»га да йөрми. Ул рус телле урта мәктәп-лицейда укый. Атнага 2 тапкыр татар теле дәресе керә. Ул өй эшләрен үзе эшли, хәзер бала караудан бизебрәк киттем. Берсендә соңга калып кайттык, моның «Әйләнә-тирә дөнья»дан өй эше эшләнмәгән. 4нче класс белемем генә бар бит инде. «Хәзер эшләп бирәм мин сиңа», – дим. «Без – бөек рус халкы, безнең халык 988 елда христианлык кабул иткән, христианлык безне шулай-шулай тәрбияләгән», – дип язылган. Рәсемнәрне кисеп соборларны туры китерергә биремнәр бирелгән. «Сез шулай укыйсызмыни?» – дим... Ркаил Зәйдулла: Эшләп бирергә 4нче класс белемең җитмәдеме? Рүзәл Мөхәммәтшин: Белемем җитте анысы, язып бирдем, аңлаттым. Бу мине борчыды. Мин гаиләдә моны контрольгә алдым. Солтан Шәмси белән Искәндәр Измайлов чыгарган «Волжская Булгария. Рассказы для детей» дигән китап бар иде минем балачакта. Мин аны «Авито»дан таптым. Ркаил Зәйдулланың «Татар таҗы» китабын тартып чыгардым. Безнең күпчелек балалар бит шундый мәктәпләргә йөри. Без тел дибез... минекеләр татарча белә... монда җан алыштырып маташалар. Тел әле – бер нәрсә, аларда бит татарлык калмаячак. Менталитет. Иман. Мин үз программамны төзеп, хәзер параллель алып барам. Бу очракта нәрсә ярдәмлек була ала, дип уйланганда, без үскәндә, «Сабыйга» дигән журнал бар иде. «Мирас»ның кушымтасы иде ул. Ике телдә чыга иде. Аның бик күп кимчелекләре бар иде: татар телен укырлык түгел иде. Каюм Насыйрины оригиналда бирәләр иде. Мин Каюм Насыйрины русча укыгач кына нәрсә язганын аңладым. Бу журналны тарихны, этнографияне кертеп, төрки мифологияләр белән, фольклор белән яңа форматта чыгарсак... Безнең бик шәп «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары бар. Аларның үз укучысы. Балалар аны карыйлар. Ә монысын мәктәп программасына өстәмә буларак итеп күрәм. Аны яңача тергезсәк, баламны яңача тәрбиялим, дигән әти-әнигә зур ярдәмлек булыр иде. Марат Әхмәтов: Минемчә, файдалы сөйләшү булды. Без гаилә һәм аның роле турында дип күз алдына китергән идек. Сез киңрәк колачладыгыз. Бик күп фикерләр буенча Комиссия экспертлары һәм министрлыклар белән киңәшеп чаралар күрергә тырышырбыз. 98 процентка кая барырга тәкъдим иткән 2 процент арасында сез дә бар. Үзегезнең шәхси үрнәгегез һәм милли тормыш позициягез белән шулай ук файдалы була аласыз. Минекен бастырыгыз, минекен сатыгыз, дип йөреп кенә булмый. Сез шулай ук товар җитештерәсез, ул сатып алырлык сыйфатлы булырга тиеш. Яшь язучылар буларак шәхси үрнәк күрсәтсәгез иде. Ниндидер проектлар булса, без ярдәм күрсәтергә риза. Төшенкелеккә дә бирелергә ярамый. Сез милли халәтебезгә йогынты ясый аласыз. Чыганак --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43747
Ике балалы гаилә янып үлә язган
null
Бүген төнлә Башкортстанның Бәләбәй районының Знаменка авылында торак йорт янган. Янгын сүндерүчеләр килеп, 40 кв. м мәйдандагы бүрәнә йортта чыккан янгынны сүндергәннәр. Тикшерү барышында ачыклавынча, төнге сәгать 2дә дүрт кешедән торган гаиләне (ире, хатыны һәм 2020 һәм 2010 елгы балалары) извещатель сигналы коткарган. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43748
Тугызынчы каттан егылган ирнең гомере өчен табиблар көрәшә
null
Чаллыда 56 яшьлек ир-ат 9нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта мәгълүматны Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте раслаган. --- Шәһри Казан № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43749
"Җен баласын юындырырга куштылар..."
null
"Ураза аенда ифтарга күп йөрдем. Шундый бер табында сөйләделәр. Булган хәл, диләр. Һаман да шуның шаукымында йөрим. Бер кендек әбисе яшәгән. Авылындагы гына түгел, ә якын-тирәдәге кешеләр дә нәкъ шушы әбине чакыртыр булган. --- Матбугат.ру № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43750
«Инде Илдарымны кире кайтарып булмый, ничек һәлак булуы турында дөресен әйтсеннәр иде»
null
Үзалдына сөйләнеп утыручылардан: «Син кем белән сөйләшәсең?» – дип сорасаң, алар гадәттә: «Акыллы кеше белән», – дип җавап бирәләр. Үзеңне акыллыга санау начар нәрсә түгел инде ул. Бер акыл иясе: «Явыз булма, юкса берүзең калганда, син явыз кеше белән калачаксың», – дигәнрәк бик мәгънәле сүзләр әйткән. Шул искә төшә дә, ялгыз калганда, мин кем икән соң, дип уйлана башлыйм. Тик анык кына җавап таба алмыйм. Уйлар төрле булгач, кеше үзе дә шундый була бит инде: йә усаллана, йә мулла песиенә әйләнә. Мин үзем табигатем буенча тыныч холыклы, әмма ярамаган эш турында берәр сүз ишетсәм, шундук дары кебек кабынам да китәм һәм… дары кебек тиз сүнәм дә. Ягъни мәсәлән, күңелдә үч, ачу сакламыйм. Табиблар әйтүенчә, мондый сыйфат кешене эчтән кимерә торган бер авыруга тиң икән. Шулай булгач, нигә үземне бетерим ди, җүләр. Бу егет туң йөрәкле дип аңламагыз тагын, күңелем өзелеп китәр кыл кебек нечкә: юк-барга йә шатланам, йә күтәрелеп бәреләм. Димәк, берүзем калганда янымда кырыкмаса-кырык характерлы Риман була. Бар, уртак тел табып кара син аның белән! Мәсәлән, мин: «Акча кешене боза ул…» – дип сүз башласам, икенче «мин»: «Юк-бар сөйләнеп утырма, бүген акчасыз ни эшли аласың, бөтен дөньясы шуңа корылган», – дип мине ярты сүздән бүләчәк. Без бугазга бугаз килеп бәхәсләшә башлаячакбыз һәм уртак фикергә килә алмабыз кебек. Чөнки мин рухи байлыкны беренче урынга куярга өйрәнгән. Икенче «мин» исә: «Акчасыз ишек ачып урамга да чыга алмыйсың, бүген хәтта кеше күңелен дә сатып алып була», – дип үзенчә дәлилләр китерә башлар. Һәм, ни гаҗәп, мин аңа каршы дәлил таба алмам. Чөнки дөньясы чыннан да акчага корылган бүген. Иманын сатып җибәрергә әзер торучылар тагын да ишәйде кебек. Мин иң әүвәл безгә каршы оештырылган террорны күз алдында тотам. «Террор» дигән сүз үзе үк «коточкыч», «куркыныч» дигән мәгънәне аңлата һәм аның нинди максатларда кулланылганын беләсез. Һәм террор нигезендә дә акча ята. Башкаручылар – иманнарын сатучылар. Ә оештыручылар – гаделлек өчен көрәшүчеләр булып күренергә теләүче икейөзлеләр. Ярый әле безнең халык – сарык түгел, кемнең кем икәнен тиз аера. Шулай булмаса, махсус хәрби операция халыкны берләштермәс, бер йодрыкка төйнәмәс иде. Миңа хәрби операциянең әле башында ук һәлак булган татар егете Илдар Сафиуллин турында язарга туры килде. Ютазыга барганда, аның әнисенең күз яшьләре дә кибеп өлгермәгән иде әле. Яшь аралаш улы Илдарның гаделлек өчен үзен корбан итәргә әзер торуы турында сөйләде. Саубуллашыр алдыннан: «Инде Илдарымны кире кайтарып булмый, ничек һәлак булуы турында дөресен әйтсеннәр дә, калган гомеребезне улыбыз белән горурланып яшәр идек», – дигән иде. Бөек Ватан сугышы вакытында туган авылым Субаш Атыда һәр йорттан ким дигәндә бер кеше һәлак булган. Гыйбрәтле хәл: авыл кешеләре зар елыйсы урынга бер-берсен юатырга тырышкан һәм, дошманга үч итеп, сугышның авыр йөген үз җилкәсенә күтәргән. Мондый халыкны куркытып та, берничек җиңеп тә булмыйдыр дип уйлыйм һәм икенче «мин» дә бу фикер белән килешәдер. Менә шулай берьялгызым үзем белән сөйләшеп-киңәшеп утырам. Теге акыл иясенең әйткәннәре дөрес икән бит. Ярый әле кирәкмәгән усал булмаганмын. Бөтен «усаллыгым» гаделсезлекне күралмауда, туган җиремне, халкымны ярата белүдә. Язганнарым тәти сүзләр түгел. Ышанмасагыз, икенче «мин»нән сорагыз. Үзем ничек, аның да шундый икәненә ышанырсыз. Бездә бөтен кеше шундый, без шулай тәрбияләнгән. Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Ватаным Татарстан № --- | 08.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43751
Татарстанда +17 градуска кадәр җылы булачак
null
Бүген, 9 апрельдә, Татарстанда температура фонының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43752
Дәваханә сакчысы авыруны нигә типкәләгән?
null
Стәрлетамакта яшәүче хатын телефонга хастаханә сакчысының кабул итү бүлегеннән бер ирне алып чыгып, типкәләвен төшергән. Дөрес булса, бу хәл яшәү урыны булмаган ир (бомж. - Авт.) белән теркәлгән. --- Өмет № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43753
Үтерелгән онык өчен... акча
null
Башкортстанда 77 яшьлек пенсионер үтерелгән оныгы өчен бер миллион сум акча алачак. Хатынны ире үтергән. --- Матбугат.ру № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43754
Рината Тэй: «Сәгыйрьнең сызлануларын безгә күрсәтәсе килми...»
null
Җырчы Рината Тэй өчен 2019 ел куркыныч төш кебек, ә ул әле дә тәмамлана алмый. Ире Сәгыйрьнең котычкыч юл һәлакәтенә эләгеп имгәнүенә дә 5 ел булган. Рината белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек. --- Шәһри Казан № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43755
Нурлаттагы шартлау булган йортта гомер иткән кешеләрнең язмышы ничек хәл ителәчәк?
null
Нурлаттагы шартлау булган йортта гомер иткән кешеләр фатирларына кайчан кайта алыр - әлегә билгеле түгел. Хәзер алар вакытлыча яшәү урыннарында һәм туганнарында тора. Бүген берәмләп кереп, фатирларыннан кирәк-яракны алырга рөхсәт бирделәр. --- Матбугат.ру № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43756
Яман чирдән вафат булган табиб турында: «Яшьләрнең китүе кызганыч»
null
Ул ахыргача терелермен дигән өмет белән яши. Алия генә түгел, бергә эшләүче хезмәттәшләре дә үзләренең ялгышуларына ышана. Түбән Кама кызы, Чаллы онкология диспансерында эшләгән 30 яшьлек Алия Шамбазованы пациентлары да, хезмәттәшләре дә сагынып искә ала. – Миңа 2019 елда яман шеш диагнозы куелды. Чирем беленгәч, Алия Шамбазовага эләктем. Табиб мине кабул итте, тыныч кына сөйләште. Киңәшләрен бирде. Баксаң, үзе дә авырган булган икән. Берни сизмәдек. Чәчәктәй япь-яшь кызны югалтырбыз дип кем уйлаган, – ди Чаллыда яшәүче Гөлфия Сабирҗанова. Без Алия белән бергә эшләгән табиб-онколог, Чаллы онкология диспансерының химия терапиясе  бүлеге  мөдире  Павел Балдин белән сөйләштек. Хезмәттәшләре бик борчулы. Алар Алияне савыгыр дип уйлаган. – Алия безгә 2020 елда эшкә килде. Башта поликлиникада авырулар кабул иткән иде. Ординатурада укыганда аның башында яман шеш барлыгы ачыклана. Ул дәвалана, яшь организм бирешми, чир артка чигенә. Анализлары да яхшы була. Алия чирен җиңгән иде, – дип сөйли Павел Балдин. – Алия бик тырыш иде.  Үзе турында түгел, башкаларны уйлады.  Радиология бүлегендә эшләде, аннан соң химия терапиясенә күчте. Алиянең бар уе  кешеләргә булышу, аларның авыруын җиңәргә булышу иде. Чирнең ни икәнен белә иде ул. Павел Леонидович әйтүенчә, Алия гаилә корырга өлгерми калган. Әти-әнисе, абыйсы бар икән. Без бу гаиләнең якыннарын авыр көннәрендә борчымадык. Әмма табиблар аша кайгыларын уртаклашуыбызны җиткердек. – 2022 елда Алиянең чире яңадан баш калкытты. Башында булган шеш яңадан үсте. Әнә шуңа да ул кеше ярдәменә мохтаҗ иде. Әти-әнисе тәрбияләде. Әмма чирен җиңәм дигән өмете зур иде. Без дә ялгышабыздыр дип уйладык. Яман чирнең ни икәнен белсәк тә, терелүенә ышандык, – диде ул. – Чир берәүгә дә сорап килми. Табибмы син, укытучымы, мөһим түгел. Без дә шундый ук кешеләр бит. Йөрәк-кан авыруларыннан кала, яман шеш икенче урында тора. Шуңа күрә һәркем сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Вакытында табибка күренегез, дәваланыгыз, чирегезне яшереп йөрмәгез. Павел Балдин, Алиянең якты хатирәсен күңелебездә сакларбыз, ди. – Яшьләрнең китүе кызганыч. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Урыны оҗмахта булсын, әти-әнисенә, якыннарына сабырлык телибез, – диде ул. Алиянең әтисе Марат абый Мамадыш районының Ишки авылыныкы булып чыкты. Без Марат абыйның туганы Мансур белән сөйләштек. –  Алияне үз балабыз кебек яраттык. Бик кешелекле, ягымлы иде ул. Очрашкач кочаклап алыр иде. Кечкенәдән табиб булам диде. Медицина юнәлешендәге сыйныфта укыды. Ижауда югары белем алып, Чаллыга кайтты. Спорт яратты. Көчле рухлы иде. Кайлардан килеп чыккандыр ул чир, – ди Мансур абый. – Сеңлебезне искә алуыгызга рәхмәт. Әле яшисе дә яшисе иде. Йөрәктәге хисне аңлатырлык түгел. --- Ватаным Татарстан № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43757
Сыерларыннан зебра ясыйлар
null
Японлылар сыерларын нигә буйый? Шул сорауга җавап биреп карыйк әле. Эш шунда ки, Япониянең Ямагата префектурасындагы фермерлар сыерларын зебр кебек буйый башлаган. Менә мәзәк! Ни өчен? --- Өмет № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43758
Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Дамир Низамов турында: Ул чын патриот иде
null
7 апрельдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлында ике машина бәрелешүдән өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 09.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43759
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рамазан ае һәм Ураза гаете - гаилә һәм әхлак бәйрәме
null
Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәме вәгазе укылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазендә Россиядә 2024 елның гаилә елы буларак игълан ителүен уңышлы дип, һәм диннең гаиләдән башлануын билгеләде. --- Матбугат.ру № --- | 10.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43760
Гөлназ Асаева күкрәкләренә операция ясату турында: Миңа Аллаһ бер тапкыр «кирәкми» дип әйтте бит инде
null
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган Гөлназ Асаева алып баручы Лилия Кадыйрованың пластик операция турында соравына җавап бирде. Җырчы бала табып, имезгәннән соң күкрәкләрен ясатасы килсә дә, бу адымга ни өчен бармавы турында сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 10.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43761
Илвира Хамматова: "Үземне акча тота белмәүчеләр рәтенә кертәм"
null
Кая карама, акча тотарга өйрәтүчеләр күп хәзер. Өйрәнергә теләүчеләр дә җитәрлек. Сәхифәбез кунаклары акча тота беләме икән? Кайсы очракта кесәләрен киң тоталар да кайчан акчаны аеруча жәллиләр? Шул хакта сораштык. Альбина Гайзуллина, актриса: – Мин үземне акчаны бик дөрес тотучылар рәтенә кертмим инде, дөресен әйткәндә. Хатын-кызның күзе я тегесенә, я монысына төшүчән бит. Шулай да, әйтик, кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, өсте-өстенә әйбер алырга яратмыйм. Ул яктан уйлап эшлим. Минем шундый матур гадәт бар: театр белән гастрольләргә чыгып киткәч, барган җиремнән курчаклар алып кайтам. Менә аларга акча бер дә жәлләмим. Күңелемә ошаса, соңгы акчама булса да алып кайтам шул курчакны. Айваз Садыйров, алып баручы: – Акча тота беләм сыман. Һәрхәлдә, ай саен нәрсә өчен күпме тотканны анализлыйм. Банк кушымталарында категорияләп исәп-хисапны күреп була. Шуннан чыгып, нәрсә өчен күбрәк яки азрак тотылганын күреп, алдагы ай чыгымнарының чамасын тотарга тырышам. Хәзерге базар мөнәсәбәтләре, маркетингка корылган заманда, кеше нәрсә алачагын үзе түгел, маркетологлар хәл итә бит. Шуның капкынына без эләгәбез. Аның алымнары күп һәм төрле, шулай да мин үземне барыбер дә аек акыл белән эш итәм дип саныйм. Бар шундый әйберләр, күпме генә акча тотылса да, жәл түгел кебек. Әйтик, ягулыкка күпме акча тотылса да, кызганмыйсың. Китаплар, нинди дә булса мобиль кушымталарга түләүле язылулар белән дә шулай. Ә менә түләүле парковкага 50 сум жәл булырга мөмкин. Соңгы арада анысына да ияләнә башладым кебек. Илвира Хамматова, җырчы: – Минем өчен бик актуаль сорау булды әле бу. Күптән түгел финанс белеме буенча мастер-класска барып кайткан идем. Бер уйлаганда, гап-гади генә кагыйдәләр өйрәттеләр, әмма өйрәнгәннәрне тормышыма кертеп бетереп булмый әле. Әйтик, беркөнне социаль челтәрләр буенча бер курс сатып алдым. Андый әйбергә акча тотарга планлаштырмаган да идем югыйсә. Үзеңә, бу айда моңа акча каралмаган, бераз соңрак алыйм әле, дип әйтә белергә кирәк икәнен чамалыйм да соң… Ул яктан үземне акча тота белмәүчеләр рәтенә кертәм. Ләкин акчаны әрәм китә дип уйламыйм. Күп вакытта хатын-кызның халәте шул вак-төякләрдән тора бит. Матур күлмәк алып кисәң, матурлык салонына барып кайтсаң, рәхәт булып китә. Хатын-кыз энергиясен тулыландыра торган әйберләргә акча кызганмаска кирәк дип саныйм. --- Ватаным Татарстан № --- | 10.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43763
Алия Карачурина-Төхвәтуллина: "Барысы да яхшы"
null
Хәзерге вакытта әти-әни булырга әзерләнгән Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннардан яңалыклар бар. --- Матбугат.ру № --- | 10.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43764
Мөнир Рахмаев: «Гаилә кордым, тик әти-әниләр моңа шат түгел»
null
Татар эстрадасының иң эпатажлы артистларының берсе — «Йолдызлар фабрикасы»н тәмамлаган Мөнир Рахмаев белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Иң якын кешеләр ник аралашмый - бу сорауга да җавап эзләдек. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 10.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43765
Ришат Төхвәтуллин: «Алиянең һәр шалтыратуы сирена кебек»
null
Шушы көннәрдә тәүге тапкыр әти булырга әзерләнүче Ришат Төхвәтуллин үз-үзенә урын тапмавы турында белдерде. Социаль челтәрләрдә уртаклашып, ул үзен төштә сыман хис итүе турында сөйли. --- Матбугат.ру № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43766
Нәҗип Бәдретдинов: Мин “ТНВ”дан киттем!
null
Соңгы арада, “Җырлыйк әле!” ябыла икән, дигән сүзләр таралды. Тапшыруның авторы, башлап җибәрүчесе, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов инде эшеннән дә киткән. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43767
Ришат белән Алиянең уллары туган
null
Ниһаять, бу көн килеп җитте. Ришат Төхвәтулин белән Алия Карачурина әти-әни булганнар! Сабый кичә - 10 апрель көнне туган. "Улым, дөньяга аваз салган көнең белән!" - дип уртаклаша Алия Карачурина. Чын күңелдән котлыйбыз! --- Матбугат.ру № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43768
Эльмира Кәлимуллина шатлыклы хәбәре белән уртаклашты
null
Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Эльмира Кәлимуллина «Голос» проектында катнашып, икенче урын яулаган иде. Берничә ел инде ул татар эстрадасында хезмәт итә, сольный концертлар куя, Республикакүләм чараларда катнаша. Чын күңелдән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез. --- Ватаным Татарстан № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43769
Мәче ашаган бер хатынның улы йонлач булып туган
null
Филиппинда яшәүче Альма Джарен, йөкле булганда, үзләреннән ерактагы бер таулы районында әзерләнә торган экзотик ризык ашыйсы килгән. Шунда барып, үләннәр белән кыздырылган мәче итен ашаган. Улы Джарен тугач, моңа үкенгән, дип яза Daily Mail. --- Шәһри Казан № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43770
Ураза бәйрәме алдыннан мәчеткә төнлә ут капкан
null
Ураза гаете буласы төндә мәчеткә ут капкан. Янгын Бүздәк районы Иске Богады авылында урнашкан беркатлы мәчеттә чыккан. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43771
Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе: "Ой, без кичә шундый еладык"
null
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның әти-әни булулары турында язган идек. Күңелле хәбәрне язасы килеп кенә тора шул! --- Матбугат.ру № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43772
Актанышны елан басты. Нишләргә?
null
«Бар җир елан белән тулган». Редакциябезгә Актаныш районыннан әнә шундый видео килеп иреште. «Еланнар куркыныч түгелме? Бәлкем, аларны агуларга кирәктер?» –дип борчыла актанышлылар. Куркулары юкка түгел, чөнки җир өстендә әкрен генә кап-кара еланнар шуыша. Мондый очракта нишләргә? Әлеге сорауны Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Алексей Павловка бирдек. Сорауны биреп кенә калмыйча, видеоны да җибәрдек. «Болар – тузбашлар», – диде Алексей  Владиленович. – Кайда күп дисез? Алар әле җир өстенә чыгарга да өлгермәделәр бит! – дип гаҗәпләнде ул башта. – Кыштан соң яңа гына күренә башладылар. Еланнарның күчеш чоры хәзер. Гадәттә барысы бер урынга тупланалар. Кояш нурлары күренүгә, җир өстенә җылынырга шуышып чыга башлыйлар. Аннан алар төрле якка таралып, сезон беткәнче шунда яшиләр. Бездә кара елан (гадюка) агулы булып санала. Россиядә, Татарстанда кара елан чагып, үлемгә китергән очраклар сирәк. Тузбаш кешегә зыян салмый. Алексей Павлов әйтүенчә, еланнарның файдасы зур. Алар кимерүчеләрне юкка чыгара. Әйтик, еланнар булмаган җирдә тычкан бизгәге авыруы таралырга мөмкин. Елан, кимерүчеләрнең ояларына кереп, барысын да юк итә. Моны берәү дә эшли алмый. Елан күргәч, нишләргә? Белгеч сак булырга кушты. Аларга тимәгез! Котырта да күрмәгез. Дөресрәге, еланнар үзләре, кеше күргәнче, тизрәк күздән югала. Ачык урынны яратмыйлар. Димәк, бу очракта кояшта, үләннәр арасында җылынырга өлгермәгәннәр. Еланнардан котылу өчен, авылларда чүп-чарны җыештырырга, печәнне чабарга, ризык калдыкларыннан котылырга кирәк. Урманга барганда аягыгызга резин итек, кроссовка, өстегезгә калын кием киегез. Еланның тешләре – 3–4 миллиметр, кием аркылы үтә алмый. --- Ватаным Татарстан № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43773
Халык синоптигы Салих Шәрипов: Чын яз соңга кала
null
Быел безне нинди яз һәм җәй көтә? Чәчү соңармасмы? Ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булырмы? Халык синоптикларының фикерен белештек. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 11.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43774
Табиблар бик авыр хәлдәге сабыйны коткарган
null
Башкортстан табиблары “черничный кекс” төрендәге тимгелләр белән туган сабыйны коткарган. Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең перинаталь үзәгендә 27 яшьлек пациент вакыты тулган бала таба. Әмма малайның хәле бик авыр була. Язгөл САФИНА Өмет № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43775
Ракеталарны очарга өйрәтүчеләр
null
1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы беренче мәртәбә Җир орбитасына кеше утырган “Восток” космик корабын чыгарды. Юрий Гагаринның тиңсез батырлыгы космик кораблар төзүче белгечләрнең төгәл эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мин бу турыда авыз тутырып әйтә алам, чөнки 45 ел буе үзем дә ракеталар проектлаучысы булып “космос өчен” эшләдем. 10 сыйныфны тәмамлап, Куйбышев каласына укырга килгәндә, кулымда ике агач чемодан: берсендә – китаплар, икенчесендә йомырка иде. Аны сатып акча эшләргә тиеш идем, ә калганын үземә ашап бетерергә туры килде.  Морадыма ирешү өчен тыгыз программа төзедем: икенче санлы техник училищеда укып, слесарь-инструментальщик һөнәрен үзләштерергә, армиягә киткәнче Куйбышев авиация институтының кичке бүлегенә укырга керергә, ә армиядән кайткач, укуымны тәмамлап, ракеталар конструкторы булырга. Шулай булды да. Армия хезмәтем тәмамланырга тиешле 1958 елда, танкны кыр шартларында тавыш-тынсыз ремонтлаганым өчен, вакытыннан алда демобилизацияләндем. Ефрейтор чинында кайткан кешегә эшләп укырга мөмкинлекләр бар иде.  Миңнетаһир БАЙБЕКОВ Бердәмлек № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43776
Равил Фәйзуллинның "Нюанслар иле" дигән китабы дөнья күрде
null
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тәкъдим ителгән әлеге китапка шагыйрь иҗатының үзәген тәшкил иткән кыска күләмле фәлсәфи-лирик шигырьләре тупланган. Татар әдәбияты классиклары сафындагы әдипнең меңләгән шигъри әсәрләре тулаем бу 560 битлек җыентыкка кереп бетә алмаса да, сайлап алынганнары да шагыйрь шәхесенең зурлыгын раслый алыр дип ышанабыз. Китапка кереш өлешне әдәбият галиме Равил Рахмани язган. Аның "Шагыйрь гомере" дигән мәкаләсе башында болай диелә: "Соңгы ярты гасыр әдәбияты үсешенә Равил Фәйзуллин һичшиксез иң якты эз салып килүче әдипләрнең берсе".   --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43777
Иртәгә кесәгезгә тимер акча салыгыз
null
13 апрель — гади көн түгел, дип ышанган борынгылар. Элек 13 санын бәхетсез дип санаганнар. Шуңа бу көнне “кара көчләр”не чыгару өчен өйне җыештырганнар, юганнар. --- Матбугат.ру № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43778
Илдар Ягъфәров: Кинематография – ихлас әйбер. Кысаларга кертсәк, ул фольклорга әверелә
null
Татарстан кинематографиясе 100 еллыгын билгеләп үтте, һәм яңа 100 еллыкка старт бирде. Кинорежиссер Илдар Ягъфәров татар кинематогафиясенә карата үз фикерен белдерде. "Алга таба фильмнар төшерү системасын төземәсәк, процесс катлауланачак. Кешеләрдә булган энтузиазм әкренләп эреп бетеп бара. Яшьләр килсә дә, аларны лимон кебек сыгып бетерәләр дә, кеше, гаиләсе, балалары барлыкка килгәч, башка тармакка китеп бара. Кино фондымы, киностудияме – нәрсә дә булса кирәк. Без стратегик линиябезне якынча аңларга тиешбез – без ислам идеологиясенәме, дөньяви идеологиягә нигезләнәбезме, ихлас кино төшерәбезме, заманга яраклаштырыпмы. Без боларны уртага салып сөйләшергә тиешбез. Кинематография – бик ихлас әйбер. Кысаларга кертсәк, ул фольклорга әверелә. Кеше, фальшь күрсә, залдан чыгып китәчәк. Кино залы мәчет кебек изге урыннарга тиң. Яхшы кино булса, әлбәттә. Без шундый яхшы кинога омтылырга тиешбез. Кино ул фейерверк кебек. Ул – бөтен Татарстанны яктырта торган фонтан. Шул салют булмаса, мәдәниятнең системалы үсеше була алмый. Без бер урында таптанып торачакбыз. Кино ул – зур, көчле, бай илләр эше, Татарстан моны булдыра ала дип уйлыйм", дип яза "Татар-Информ" МА. --- Татаркино № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43779
Ришат Төхвәтуллин: «Шәхси тормыш юк. Син һәрвакытта күзәтү астында»
null
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән әңгәмәбез популяр булуның уңай һәм тискәре яклары, сыйфатлы тамаша бәһасе, концертлар саны буенча бер-берсен уздыручы сәхнә вәкилләре һәм аз гына шәхси тормыш турында булды. – Моннан берничә ел элек башланган җырчы тормышыгыз хәзергесеннән нәрсәсе белән аерыла? – Беренчедән, тәҗрибәсе, икенчедән, кыюлыгы, өченчедән, үзенчәлеге белән. –  Без сәхнәдән идеаль Ришатны күрергә ияләшкән. Әмма адәм баласы идеаль була алмый. Тормыштагы Ришат сәхнәдәгесеннән аерыламы? – Мин үземне идеаль дип берничек тә әйтә алмыйм! Ләкин тәртип, дисциплина дигән нәрсә бар. Сәхнәдә син үрнәк булырга тиеш, юк икән, димәк, сәхнә синең урының түгел. Тормыштагы Ришат сәхнәдәгесеннән аерыла. Мин тормышта шаяртырга яратам. Сәхнәдә киресенчә. Тырышлык, таләпчәнлек исә миңа әти-әнидән килә. – Тугры тамашачыларыгыз алдарга юл куймас: быел аеруча күп авырдыгыз. Үзегезгә күз тиде дип уйламыйсызмы? – Быел төрле вируслы авырулар эләктердем шул. Күз тиюдән догаларым бар. – Ә «йолдыз чире» белән авырдыгызмы? Танылу, популярлыкны күтәрә белү дә кирәк бит әле. – Миңа калса, булгандыр ул. Әмма әти-әни тәрбиясе көчле булгангамы, нәфесне йөгәнләп тотарга өйрәнгәнбез. Очынып, мактанып йөри башласаң, бик тиз җиргә төшерәләр иде. Кирәк чакта тешне дә күрсәтә беләбез. Анысы да акыл белән! Танылуның ике ягы бар. Бер яктан сине бөтенесе дә, бөтен җирдә дә беләләр. Шул рәвешле уртак тел табарга да җиңел, җайлы. Ә икенче яктан караганда, синең шәхси тормышың юк. Син һәрвакытта ниндидер күзәтү астында. Аннан качып булмый. Ял итәм дисәң дә, тыныч күңел белән ял итеп булмый. Синең турында күпертеп, уйлап чыгарып нидер язарга, сөйләргә дә күп сорамыйлар. Бу күбрәк журналистларга кагыла.  Барысы да дип әйтмим, ләкин бар шундый журналистлар, үзләренең нәрсә күрәсе йә ишетәсе килә, рейтинг күтәрер өчен нинди мәгълүмат кирәк, артист турында шуны язып, әле шуңа үз фикерен дә өстәп, халыкка җиткерәләр. Ә халык инде моңа ышана. Гомумән, һәр профессиядә дә яхшылар һәм начарлар бар инде. Популяр булу рәхәт тә, кыен да. «Йолдыз чире» – котылгысыз нәрсә, иртәме-соңмы, ул һәрбер артистка йогачак. Кем ничек уздыра инде анысын, монысы һәркемнең кешелеклелек сыйфатларына бәйле. Бәлки, һәркем аңлап та бетермәс, ләкин шундый очраклар була: шәхескә чыннан да «йолдыз» кебек булырга кирәк. Ягъни ерактарак. Кайбер очракларда, киресенчә, якынрак, гадирәк булырга. Бу инде тәҗрибә белән киләдер дип уйлыйм. – Классик концерт та куйган кеше буларак, әйтегез әле: кайсыннан күбрәк канәгать калдыгыз? – Классик концерттан, әлбәттә! Тере тавышка җырлап! – Елына ничә концерт куясыз? – Быелдан башлап без концертлар санын түгел, ә сыйфатны арттырырга кирәк дигән максат куйдык. Артистлар арасында узыш башланды бит: кем күбрәк концерт куя? Минем бу исемлектә буласым килми. Быел без 150 концерттан 80не генә калдырдык. Болар иң зур шәһәрләрдә генә әле. Безнең концертларга билет сатылмый дип уйламагыз. Әйткәнемчә,  без үз теләгебез белән төп басымны сыйфатка ясадык. – Концерт кую җиңел эш түгел инде. Халыкка билет хакын да күтәрергә ярамый. Техника, башкасы бик кыйммәт замана бит хәзер... – Тамашачы анысын күрми, әлбәттә. Безнең концертлар чыгымнары буенча рус артистларныкыннан ким түгел. Экран, ут, тавыш һәм белгечләр, дисеңме. «Татар артистына аренда азрак» дигән килешү юк ич. Татармы, русмы – бәя шул ук. Шунлыктан безгә милли сәнгатьне үстерү авыргарак туры килә. Күптән түгел Мәскәүдәге «Москва» концертлар залында тамашабыз узды. Үзебезнең барлык җиһаз-аппаратурабыз була торып та, аларны урнаштырырга рөхсәт бирмәделәр. Кагыйдәләре шундый икән: кирәк икән, аларныкын аласы! Ә бәяләре, әлбәттә, Мәскәүчә! Җиһазларсыз гына куярга туры килде, әмма концерт бик яхшы узды. Һәрвакыт ниндидер чикләүләр аша узарга туры килә, шунысы бераз күңелне төшерә. – Артист хатыннарыннан еш кына: «Җырчы хатыны булу авырмы?» –дип сорыйлар. «Җырчы ире булу авырмы?» – дип сорыйм әле. – Без икебез дә җырчы тормышының нәрсә икәнен, аның бар нечкәлекләренә кадәр беләбез. Шуңа күрә бу яктан безгә җиңелрәктер. Башка өлкә кешесе булса, бер-беребезне аңлау авыррак булыр иде. Сәхнәдә без – җырчы, ә өйдә – ир белән хатын. – Берничә елдан Ришат арткы планга күчеп, продюсер ролен үтәүче генә булып калмасмы? Сезнең бит эстрадада гел җырлап кына йөрмәмен дигән сүзегез дә бар иде… – Продюсер эшен алып барам. Алияне хәзер шәһәрләрдә үз концертлары белән көтәләр. Камал (Камил Вәлиев. – Авт.) – укуда, имтиханнары күп. Шунлыктан иҗат аның өчен әлегә икенче планда. Линар Шәймөхәммәтов сәхнәгә төпле адымнарын ясап килә, аның да концертларын оештырырга планлаштырабыз. Миләүшәне (Миләүшә Закирова. – Авт.) әлегә күзәтәбез. Ул безнең концертларда сәхнә тәҗрибәсе туплый, үзен кыюрак тотарга өйрәнә. Яшь артистлар өчен бу – бик мөһим этап. Олыгайган көндә сирәк кенә җырлап, бик югары дәрәҗәдәге проектларда гына катнашып йөрергә насыйп булсын, дип телим. Ә әлегә концертлар булып торсын! – Соңгы арада артист – халык арасында чик югалды, сер калмады. Бу кирәкме? Кайчагында бөтен нәрсәне ачып салу яхшыга илтми дә бит… – Замана үзгәрә. Социаль челтәрләр шуны таләп итә. Әле дә ярый социаль челтәрләр бар! – Артист кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Техника, җырлар ягыннан гына түгел, акыл ягыннан да. Чөнки сөйләм теле камил булу сорала, халык белән эш итәсез. Соңгы тапкыр нинди китап укыдыгыз? Гомумән, шигырьләр, китаплар, матбугат укырга яратасызмы? – Әнгам Атнабаевны укырга яратам. Әмма миңа кирәкле мәгълүмат күбесенчә рус телендә, шуңа күбрәк русча укырга туры килә. Камилләшү дигәннән, гел үсештә булырга кирәк, анысы дөрес! – Эстрада вәкиле буларак, сезне тел, милләт язмышы борчыймы? – Борчый! Безнең концертларда милли костюмнар, җырлар, җырчылар, биюләр аерым урын алып тора. Күп шәһәрләрдә тамашачыларыбыз Илһам Шакировның кем икәнен дә белми икән. Шаккатмалы! Без концертларыбызда бөек җырчыларыбызны һәрчак искә алабыз, алар башкарган җырларны һәр елны да концерт программасына кертергә тырышабыз. Җырлары яңгырап торгач, үзләре дә исән кебек… Татар концертлары куелганда тел бетмәс дип уйлыйм мин. Быел менә Себер якларында симфоник оркестр белән концертлар куйдык. Милләттәшләребез затлы концерт күрсеннәр әле, дип тырыштык. – Сәнгать өлкәсендә нинди проблемалар күрәсез? – Проблема юк, эшләргә кирәк! Бәлки, балалар яшендәге артистларга күбрәк игътибар итәргә, аларга ниндидер продюсер үзәге ачарга кирәктер дигән тәкъдим бар. --- Ватаным Татарстан № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43780
«Әрнеп яшәүләремне искә төшерсәң... Өй түбәсен яптырганда, уйдан, бетләдем»
null
Хәмидә апаның оныгы – нәкъ үзе! Чая инде, ут, әбисе кебек матур җырлый, күбәләктәй җиңел бии! “Хәмидә, сине дә уздыра!” – диюләренә күңеле сөенә. Кечкенәдән ул да моңланып, җырлап үскән бала бит. Бүген сәхнәләргә менеп җырлавы, спектакльләрдә уйнавы да – яшьлегеннән озата килүче сагышларына бер дәва. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43781
Оренбургта сирена яңгырый, халыкны массакүләм рәвештә эвакуациялиләр
null
Оренбургта сирена яңгырый, язгы ташуга бәйле рәвештә халыкны массакүләм рәвештә эвакуациялиләр. Шәһәр мэры Сергей Салмин шулай дип белдерде, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43782
Черки генә тешләгән булган
null
Уфа хосписында 7 яшьлек сабый үлгән. Викториянең авыру тарихы коточкыч төшкә охшаган. Узган елның җәендә кызны черки тешләгән, шуннан соң аның аягы шешкән һәм температурасы кискен күтәрелгән. Табиблар тешләү мускулга туры килгән һәм бернинди дә куркыныч хәл булмас, дигән. --- Матбугат.ру № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43783
Ришат Төхвәтуллин улы белән беренче очрашуын видеога төшергән
null
10 апрель көнне Ришат һәм Алия Төхвәтуллиннарның уллары туды. Хәзерге вакытта Алия һәм малай бала тудыру йортында. --- Матбугат.ру № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43784
Хакасиядә беренче тапкыр Тинчурин театрының Зур гастрольләре узачак
null
25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак. Абакан шәһәре тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк. А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк. Искәртеп узыйк, 5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре үтте.   --- Тинчурин театры № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43785
Алинә Заһитова кияүгә чыга?
null
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова телеграм-каналында, үзе әйтмешли, бер дә көтелмәгән видео урнаштырган. “Карагыз, мин кая! Туй күлмәкләре кибетендә” ди ул. Шунда ук туй күлмәгеннән фото да эленгән. Аны кигән кешенең йөзе күренми, арты белән басып тора. Аңлашылганча, ул фото туй салоныннан.  --- Шәһри Казан № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43786
Татарстанда кияү белән кәләш ЗАГСка тракторга утырып килгән
null
Чаллы ЗАГСында никахлашкан гаилә пары туй кортежы өчен гадәти булмаган транспорт сайлаган. Ләйсән һәм Максим Семеновлар Тантана сараена шарлар белән бизәлгән тракторларга утырып килгән, дип яза “Татар-информ”. Максим Ләйсән белән клубта танышкан. Яшьләр беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булып, очраша башлаганнар. Ике айдан соң ук өйләнешергә карар иткәннәр. Кәләш әйтүенчә, бик тә үзенчәлекле, күңелле туй үткәрү турында хыялланган ул. Теләге тормышка ашкан да. Туй транспорты сыйфатында трактор сайлап алу нәкъ менә Ләйсәннең башына килгән! Гашыйклар әйтүенчә, әлеге транспорт төре – бик зур хатирәләренең, мөнәсәбәтләренең аерым бер символы икән. “Ирем тракторда эшли, мин дә кышын аңа ярдәм иттем. Тракторларны бик яратам. Йөртүче таныклыгым да бар, әлбәттә. Үз вакытында заводта погрузчикта эшләдем”, – дип сөйләп үткән Ләйсән. Никахлашу көнендә гашыйлар үзләренең транспортын төрле төстәге шарлар белән бизәгән. Шәһәрдә яшәүчеләр Тантаналар сарае янәшәсендә тракторлар күреп гаҗәпкә калган. Юлда барганда каршыларына очраган машина йөртүчеләр, сигнал биреп, никахлашу көне белән котлаган, аларны күргән барча халык, котлап, фотосурәтләргә төшкән. “Бик зур игътибар җәлеп иттек, безгә сигнал бирәләр, кул болгыйлар”, – дип билгеләп үткән Максим. Никахны теркәү исә, гадәттәгечә, рәсми тәртиптә узган. Шулай итеп, хәзер Максим белән Ләйсән Семеновлар гаиләсенә әйләнгән. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллы яшьләре еш кына “мөгез” чыгарырга ярата. ЗАГСка тимераяклар киеп, велосипедка, янгын сүндерү машинасы, мотоцикл, КамАЗ һәм кабриолетка утырып килүчеләр дә булган инде. --- Ватаным Татарстан № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43787
Язмышына үпкәсе дә, рәнҗүе дә юк
null
Корноухово авылында 1997 нче елдан бирле картлар йорты эшләп килә. Бүгенгесе көндә анда ярдәмгә мохтаҗ кырыктан артык әби-бабай тәрбияләнә. Араларында төрлесе бар: үзен-үзе йөртерлек дәрәҗәдә тере булганнары да, урын өстендә ятучылары да, гарипләр арбасында хәрәкәтләнүчеләре дә. Аларның һәрберсе төрле булган кебек, язмышлары да бер-берсенә охшамаган. Һәрберсенеке үзенчә тетрәнерлек. --- Шәһри Казан № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43788
“Айфонлы, акчалы Казан беренчелеге!”
null
Ел башыннан башкалада һәм район-авылларда бер-бер артлы көрәш ярышлары булып кына тора. Бу безне, көрәш сөючеләрне, сөендерә. Иртәгә, 13 апрельдә, тагын бер мөһим, зур чара көтелә: Казанның “Ак бүре” спорт комплексында көрәш буенча Казан шәһәре кубогына башкала беренчелеге үтәчәк. Сер түгел, соңгы елларда ул бераз сүлпәнәйгән иде, оештырылмый калган чаклары да булды. Быел, көрәшчеләр әйтүенчә, кызыклы булырга охшап тора. Оештыручылар ныклы әзерлек эшләре алып барды. Әйтүләренчә, моның өчен вакытлары күп түгел иде. Казан беренчелегенәдә 70 тән артык көрәшче булыр, дип ышандыралар. Ярыш иртәнге сәгать 9 да башланачак. Төп хөкемдар – әле күптән түгел генә Казан шәһәре буенча көрәш федерациясе рәисе итеп сайланган Расих Габдрахманов. Җиңү яулаган көрәшчеләр акчалата бүләккә ия булачак, диплом һәм кубок тапшырылачак. Ә азактан чемпионнар арасында оештыручыларның махсус бүләге булып айфон уйнатылачак.    Лилия ЙОСЫПОВА Матбугат.ру № --- | 12.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43789
Әбҗәлил районында юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән
null
Әбҗәлил районында "Хюндай Акцент" юл һәлакәтенә очраган: ике пассажир һәм шофер урында ук һәлак булган. Авария Кызыл Башкортстан - Покровка юлында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Хюндай Акцент» руле артында утыручы идарә итүен югалткан һәм машина юл читенә төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә шофер һәм аның ике пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 13.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43790
Машина керә алмагач, гәүдәсен трактор чүмеченә салудан башка чара табылмаган...
null
Балык Бистәсе районында 92 яшьлек әбинең гәүдәсен, моргка алып бару өчен, зур юлга трактор чүмеченә салып чыгарулары турында хәбәр иткән идек. Бу хәл Гобәй авылында булуы билгеле булды. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 13.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43791
«Хәзер үкенүдән ни файда?»: хосписта дәваланучыларның язмышлары
null
Монда күпләр гомеренең соңгы көннәрен уздыра. Табиблар да дару гына түгел, сүз белән дә дәваларга тырыша. Авыруына шифа таба алмаганнарның җанын да юаталар биредә. «ВТ» журналисты Казандагы «Наташа» хосписында дәваланучыларның хәлен белеште. Әлеге язма күпләргә гыйбрәт булсын. Якыннарыбызга, кадерле кешеләребезгә  җылыбызны кызганмыйча яшик.      Марс абый Биредә аның хатыны Татьяна ята. Авыруына түзә алмагач, монда китерүне үзе сораган. Хәле җиңел түгел. Марс Вәлиуллин ике көнгә бер Яшел Үзәннән хатыны янына килеп йөри. – Хатыным – Белоруссия кызы. Мин хәрби хезмәт узганда таныштык. Татьяна да шунда хезмәт итә иде. Аннары өйләнешеп, Яшел Үзәндә яши башладык. Улыбыз туды. Начар тормадык. Икебез ике милләттән булсак та, аның аркасында тавыш чыкканы булмады. Бер-беребезне яратып яшәдек. Татьяна апаң яхшы хатын була белде, – дип сөйли Марс абый. – Быелның 28 декабрендә бергә яшәвебезгә 50 ел тулыр иде. Тик, кызганыч, бу көннәрне бергә күрә алмабыз инде. Хатынымның хәле бик авыр. Сызлануларына чак түзә. Әнә шуңа да монда алып килдек. Китәсен белә ул. Үлемгә дә әзер инде. Миңа барысын да аңлатты. Мәетен өйгә алып кайтып йөрмәскә кушты. Аның көчле рухлы булуы сокландыра. Ул әле дә мине юата. Татьяна Еременко 2022 елда кинәт кенә хәлсезләнеп китә. Тикшеренә торгач, табиблар яман чир таба. Катлаулы операция дә ясыйлар. Әмма чир чигенми. Марс абый әйтүенчә, биредә 21 көн бушлай дәваланып була. Аннары акча түлисе. Татьянаның вакыты 15 апрельдә тәмамлана. Өмет инде өзелерлек чиккә җитеп нечкәрсә дә, бергә гомер иткән ире әнә шуңа булса да тотынып калмакчы. – Хатыным өчен акча табам. Пенсиям җитәрлек. Аныкы да аз түгел. Хикмәт акчадамыни, саулык кирәк. Әле бит 71 генә яшь үзенә, – ди ул. – Без улыбыз Илдар белән яшибез. Аңа 10 яшь чагында табиблар кан рагы тапкан иде. Дәваладык. Өч тапкыр үлеп, өч тапкыр терелде ул. Әнисе монда булгач, хәзер улым белән икәү генә торабыз инде. Әнисенең хәле авыр икәнен әйтмим. Хәле авыраеп китмәсен, дим. Әнисе дә кызганыч, улыма да авыр, үзем дә бәргәләнәм. Әмма бирешмим, елап утыра торганнардан түгел мин.      Илнур Мин килгәндә, янында дусты Рамил бар иде. Кайчандыр очраклы рәвештә танышканнар да әле дә аралашып яши егетләр. Ул чакта әле Илнур Ибәтуллин култык таягы белән йөргән. Хәзер инде 43 яшьлек егет гәүдәсен бөтенләй тота алмый, ятып кына тора. Бик авыр сөйләшә. – Илнурны энесе килеп карый. Вакыт булганда, мин дә килгәлим. Әле без танышканда бар да яхшы иде. Әмма чир дигәне дустымны бөтенләй бетерде, – ди дусты Рамил. Илнурның язмышы турында әнисе Эльза сөйләде. – Улым 2001–2003 елларда Архангельск өлкәсендәге Мирный шәһәрендә армиядә хезмәт итте. Ул чакта анда ракета шартлады. Бу хәбәрне телевизордан ишеттек. Улым гына исән булсын, дигәнем истә. Исәнен исән, тик сәламәтлеген калдырып кайтты ул анда, – ди сөйли Эльза. – Хезмәтен бетергәнче үк күзләре начар күрә башлады. Аяклары тотмый башлагач, госпитальдә ятып чыкты. Әмма армиядән кайткач, бер дә зарланмады. Аягында йөрде, яшим дип яшәде. Гаилә корды. Кызы туды. Казан читендә йорт салып чыктылар. Киленебез карамады түгел, карады. Хастаханәләрдә дә бергә яттылар. 2022 елда Илнур Буага кайтты. Аннан соң да килен алып китәм дигән иде. Илнур китмәде. Эльза апа әйтүенчә, гаилә таркалу Илнурны бик бетерә. Сул кулы эшләүдән туктый. – Улым хатынын яратып яшәде. Кызын да. Алар өчен барысын да эшли иде. Безнең фатирда тордылар. Өй салганда улым коляскасында барып йөрде. Бер дә аерылышырлар кебек түгел иделәр. Инде хәзер өйләрен дә бүләләр, – ди Эльза апа. – Әлеге хәлләрдән соң улым бик борчылды. Аның нервлары кибә. Табиблар «рассеянный склероз» дип диагноз куйса да, МРТсын караган белгечләр, армиядә шартлау вакытында агуланган, дип тә фаразлыйлар. Илнур хосписта 1 ай ятачак. Әнисенә 63 яшь инде. Әле ярый абыйсын карашырга Камилләре бар. Илнурның дуслары, бергә укыган сыйныфташлары да ташламый. – Хосписның караваты да башка бит аның. Анда улымны бик тәрбиялиләр. Дәвалану беткәч, өйгә кайта. Улым миннән башка берәүгә дә кирәк түгел инде ул, – ди әнисе. Сүз уңаеннан, Илнурның палатасында Альфред абый Галиев та ята. Күршеләре әйтүенчә, аның янына килүче юк. Альфред абый сөйләшә алмый, әйтергә теләгәнен ишарә белән аңлата. Язмышын белә алмадык. Әмма бүгенгесе күңел кылларына тиде инде.      Ләйсән Кызга – 23 яшь. Моңа кадәр балалар хосписында дәваланган. Хәзер монда килгән. Әнисе белән яталар. – Балам тумыштан авыру булды. Ишетми, сөйләшми. Күзләре дә начар күрә. Ирем белән бар гомеребезне кызыбызга багышладык. Кая гына йөртмәдек… Гаиләбезне саклап яшәдек. Шунысына сөенәм: ирем һәрчак терәк булды. Икәү бергә авырлыкны җиңел күтәрдек, – дип сөйли Ләйсәннең әнисе Илсөя Хисамиева. – Үзем дә авырып киттем. Умырткалыгыма өч операция ясаттым. II группа инвалидлык бирделәр. Ничә еллар авыру бала тәрбияләү эзсез узмый инде ул, күңел дә башка төрле, хисләр дә. Гомерем буе баламны ничек тә терелтәсе килеп яшәдем. Әле ярый мондый җирләр бар, дим. Өйдә нишләп кенә бетәр идек… Монда эшләүчеләр дә башка дөньяныкы кебек. Ягымлылар, хәлеңә керәләр. Моннан күңел тынычланып кайта.      Маргарита белән Юрий Апа белән энекәш алар. Казанда яшиләр. Бер йортта, бер подъездда гомер иткәннәр. Юрий 8 нче катта, апасы – 6 нчыда. – Энемдә яман чир. Ике инсульт кичергән кеше ул. Инде менә яман чиргә каршы көрәшә. Мәни бизе яман шеше анда. Химия терапияләре дә алды инде. Әмма алга китеш юк. Табиблар бернинди өмет тә бирми. Хосписта ятуыбыз да юкка түгел. Аны мондагы кебек итеп тәрбияли белмим, – ди Маргарита. – Җитмәсә, үзем дә авыру бит әле. Мускулларым зәгыйфьләнә. Кулларым эшләми, аякларым начар йөри. Икебез дә гаилә кормадык. Ул чакта гомер ахыры уйланылмаган да инде. Балаларым булса, ярдәм итәрләр иде дип тә уйлыйм. Яшьлек сизелми дә узып китте. Картлык тиз килер дип кем уйлаган? Тик хәзер үкенүдән ни файда? Бүген монда килеп эләгә алганнарына шөкер итә алар. Урын-җирләре чиста, ризыктан өзелмиләр. – Энем инде озак яши алмас. Күп калмаганын үзе дә аңлый. Әмма бер нишләп тә булмый бит. Сәламәтлекне яшьтән кара икән. Эшләп йөргәндә, бер дә зарланмадым. Авырсам да, узар әле, дидем. Заводтан кайтып кермәдем. Кем эшкә чыга алмый – шуның өчен эшләр идем. Гаиләм булмагач, бәхетемне эштә таптым, – ди Маргарита. – Тик аның сәламәтлек икәнен аңлап бетермәгәнмен. …Чыгасы ишекне эзләп шактый йөрдем. Кергәндә башта мәчет бүлмәсе аша узганны, аннары тар коридорда Марс абыйны очратканны, аннан соң тагын бер ишек аша үткәнне хәтерлим. Тик чыкканда юллар буталды. Юллар түгел инде ул, уйлар. Күңелдәгесен бирерлек түгел. Марс абый сөйләгәнен тыңлаганда, миңа кушылып 73 яшьлек ир-атның да елаганын, үзем белән бер яшьтәге Илнурның урын өстендә чарасызлыктан нишләргә белмәгәнен күреп, йөрәк өзгәләнде. Бертуган Платоновлар нишләп бетәр? Хосписка икенче килгәндә алар урынында инде башкалар булыр. Авыр язмышлар, сыгылып сыгылганнар бик күп арабызда. Якыннарыбызга, кадерле кешеләребезгә  җылыбызны кызганмыйча яшик. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 13.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43792
Рауда Шәймәрданова: «Күңелем «Ләйсән» дип яши»
null
«Ләйсән» сүзе борынгы фарсы теленнән «апрель» дип тәрҗемә ителә. Димәк, ике дистә еллар дәвамында халкыбызга дәртле биюләр, күтәренке кәеф, язгы кояш кебек балкып торган елмаюлар бүләк иткән ансамбльнең нәкъ шушы айда барлыкка килүе очраклы хәл түгел. Эльмира СӘЙФУЛЛИНА Бердәмлек № --- | 13.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43793
Икенче хатыны булырга риза
null
Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Сезгә рус кызы Регина яза. Шулай килеп чыкты: мин хәзер мөселман кызы, ислам диненә күчтем.   --- Шәһри Казан № --- | 13.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43794
Айфон хуҗасын тапты (ФОТО)
null
"Матбугат.ру"да 13 апрельдә көрәш буенча Казан чемпионаты оештырылуы, чемпионнар арасында жирәбә юлы белән айфон уйнатылачагы турында хәбәр биргән идек. Бүген "Ак бүре" спорт комплексында ярыш гөрләп узды. 18 яшьтән алып егетләр көч сынашты. Барлыгы җиде команда, 80 гә якын көрәшче җыелган иде. Лилия ЙОСЫПОВА Матбугат.ру № --- | 13.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43795
Винарис Илъегет - өйләнгәнче булган мөнәсәбәтләр, сәхнәдә ыштаны төшеп китүе, конфликтка кергән вакытлары турында
null
"Ә син..?"нең бик эмоциональ чыгарылышы булды бу! Кунак - Винарис Илъегет. --- Матбугат.ру № --- | 14.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43796
Әнвәр Нургалиев: «Сигез ел элек бу минем төшемә дә кермәде»
null
Казанда Башкортстанның халык җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның өстәмә концертлары узды. Әлеге тамашаны миңа да күрергә насыйп булды. Иң истә калганы – музыка колакларыңны тишеп керә. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 14.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43797
"Бер тавышы да чыкмый": Ришат Төхвәтуллин улын бәбиләр тудыру йортыннан каршы алган
null
Бүген тәүге тапкыр әни булган Алия Карачурина-Төхвәтуллина һәм сабыйны бала тудыру йортыннан чыгарганнар. Бу хакта да яшь әти белән әни үзләренең сторисларында хәбәр итә.   --- Матбугат.ру № --- | 14.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43798
Ике бала боз астына төшеп киткән
null
Белоретта өч малай шәһәр буасы бозлары астында бата язган. Фаҗигане якындагы егет һәм кыз күреп калган. Бу вакыйга турында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов сөйләде. Балалар бер-бер артлы боздан бозга сикереп уйнап йөргән. Ярдан 200 метр читкә киткәч, берсе астындагы боз түзә алмый һәм ул суга килеп төшә. Аның артыннан барган дусты аңа ярдәмгә ташлана, ләкин ул да суга каплана. --- Матбугат.ру № --- | 14.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43799
Казанда машина йөртүче 11 яшьлек укучыны бәрдерә һәм авария урыныннан кача (ВИДЕО)
null
Кичә 19.45 сәгатьтә Октябрь урамындагы 16 нчы йорт каршында Volkswagen Polo шоферы җәяүлене бәрдерә, шуннан соң авария урыныннан кача. --- Матбугат.ру № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43800
Җырчы Илнар Сәйфиев операция ясаткан
null
Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев шушы көннәрдә операция ясаткан. Җырчы чәч күчертеп утырту операциясенә тәвәкәлләгән. Бу хакта ул социаль челтәрләренең берсендә хәбәр итә «Әлегә шулайрак. Яздан утырттык, көзге сезонга әзерләнәбез», — дип язган ул. Җырчының хәле яхшы. «Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак. Тиздән минем чәчем булачак», — ди Илнар видеода. --- Ватаным Татарстан № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43801
Халык медицинасы бармы әле?
null
6 апрельдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәчетенә мәртәбәле кунаклар килеп төште, дип хәбәр итә. Габдулла МөхәммәдКәрим. Араларында Казанның “Түбәтәй” ашханәләре һәм туклану нокталары челтәре хуҗасы, якташыбыз Солтан Сафин һәм Европа тарих университетының Санкт-Петербургтагы факультеты профессоры, философия фәннәре докторы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Альфрид Бустанов та бар иде. Альфрид әфәнде тарихчы, ислам дине белгече, “Книжная культура сибирских мусульман” монографиясе авторы һәм Коръән тәфсирен гарәп имлясыннан кириллицага күчергән шәхес буларак билгеле.  Кунаклар башта Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музеен, борынгы мәчетен карап чыктылар. Шуннан Иске Ярмәк авылы мәчетенә килеп җиттеләр. Биредә алар авыл тарихы кулъязмасы, кайбер сирәк китаплар белән танышып чыкканнан соң Камышлыга - тарихи мәчеттә узачак очрашуга юл тоттылар. Бу сәфәрнең төп максаты да борынгы кулъязмаларда тупланган тарихи мәгълүматларны саклау, халык табибларының дәвалау ысулларын өйрәнү, югалып баручы милли мирасларыбызны киләчәк буыннарга тапшыру иде.  --- Бердәмлек № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43802
Югалган сигез айлык баланы үле килеш өйдәге суыткычта тапканнар
null
Ростовта үзенең детальләре һәм нечкәлекләре белән таң калдырган эшне тикшерү тәмамланган. Бу хакта "Комсомольская правда" яза. Тикшерүчеләр күбрәк ачыкларга тырышкан саен, яшь әти-әниләрнең башында ниләр булуы гаҗәпләндергән. --- Шәһри Казан № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43803
Мәктәптә вейп шартлап, янгын чыккан
null
Уфада Красноводская урамындагы 110нчы санлы мәктәп бинасында автоматик янгын сигнализациясе тавыш-сигнал бирү сәбәпле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиз арада килеп җиткән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43804
Кариев театры сәхнәсендә Үзбәкстан дәүләт драма театры чыгыш ясый
null
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чираттагы гастрольгә юл алды. Кариев театры Ханты-Мансийскида булганда, Казанга Үзбәкстан дәүләт драма театры килә. Алар 17-18 апрелҗ көннәрендә үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Спектакльләр үзбәк телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә була. Үзбәк театрының нинди булуын күреп калу өчен менә дигән мөмкинлек бу! --- Кариев театры № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43805
Җәвит Шакиров: Заманында бушка эшләдек, хәзерге яшьләр кебек беренче итеп акча сорамадык
null
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров сәнгать дөньясында бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый дип санавын белдерде. Ул бу хакта «Татар-информ»да «Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43806
Инвестиции в частную недвижимость: как получить максимальный доход
null
Как построить частный дом, который принесёт своему инвестору максимальный доход, в какой локации он должен быть расположен и какими преимуществами обладать   --- Матбугат.ру № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43807
Элвин Грей исерек килеш чыгыш ясавы турында: "Хатыныма рәхмәт!"
null
Элвин Грей псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы Радик Юлъякшин үзенең исерек килеш чыгышларына комментарий биргән. "МУЗ-ТВ" каналына биргән интервьюсында әйткәнчә, аның алкоголь белән проблемалары, чыннан да, булган. Ул Русия музыканты Григорий Лепсның киңәшеннән соң зарарлы гадәтеннән баш тартырга карар иткән. --- Матбугат.ру № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43808
Шәрык клубы “Мәңгелек шигърият” дип аталган бәйге игълан итте
null
22 апрельгә кадәр бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укып видеога төшерегез һәм sharyk@kamalteatr.ru адресына җибәрегез. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм гаилә елы уңаеннан иҗади гаиләләр дә катнаша ала. 27 апрель 13:00 сәгатьтә җиңүчеләр "Шәрык клубы" сәхнәсендә чыгыш ясаячак һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.  Бәйгенең шартлары турында тулырак мәгълүматны сылтама аша белеп була.  --- Камал театры № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43809
"Табиблар безне исән калмас дигән"
null
Талантлы игезәк баянчы, тальянчы, композитор, җырчы Айдар һәм Алмаз Юнысовлар күптән түгел “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! — Берара сәхнәгә игезәк талантларны җәлеп итә башлаган идегез. Ул проект дәвамлы булдымы? — “Игезәкләр шоу” бик кызыклы проект иде. Алты пар игезәк катнашты, 2017 елда да дәвам иттек. Алар белән аралашабыз. Әле дә социаль челтәрләрдә яшь игезәкләр яза. Башкортстаннан да, Татарстаннан да баянда уйнап җырлаучы игезәк егетләр бар. Алар барысы да ихлас, тырышалар. Кайберләре: “Сезгә охшарга тырышабыз”, — дип видеолар җибәрә. Яшь талантларның бездән күреп баян, тальян, җыр-моңга тартылуы бик сөендерә. Алла боерса, бу проектны яңадан күрерсез, дип ышанабыз. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 15.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43810
Тинчурин театры артисткасы Айсылу Мөсәлләмова әни булган
null
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Айсылу Мөсәлләмова һәм аның тормыш иптәше беренче тапкыр әти-әни булды: аларның кызлары туды. "Театрыбыз исеменнән Айсылуны һәм аның тормыш иптәшен чын күңелдән тәбрик итәбез. Нәни кызчыгыгыз бәхетле, сәламәт сабый булып, әти-әнисен сөендереп яшәсен!", диелә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры котлавында. --- Тинчурин театры № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43811
Илмира Нәгыймова: "Бер әйбәт ир генә кирәк"
null
Илмира Нәгыймова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрованың шәхси тормышына кагылышлы сорауларына җавап биреп, җырчы үзе теләгән ирнең нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.   --- Матбугат.ру № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null