url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43812
Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган: «Барысы да җиңел булмады»
null
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган! Бу хакта җырчы социаль челтәрендә хәбәр итте. Ул инде март аенда ук бәби тапкан, ләкин моны әле хәзер генә әйтергә батырчылык иткән. Шунысын искәртик, Лилия 4 нче баласын Буэнос Айреста тапкан: «4нче тапкыр әни булдым! (Ләкин бүген түгел, ә 2024 елның мартында.) Буэнос-Айреста таптым. Хәзер генә Сезнең белән уртаклашырга булдым.  (гомумән, бу турыда хәтта танышларымнан да бик аз кеше белде) Минем шәхси мәгълүматка мөнәсәбәтемне беләсез… Нигә сөйләмәдем? Барысы да җиңел булмады .. (бәлки, бераздан сөйләрмен) Минем белән һәм бала белән барысы да яхшы, Аллага Шокер менә шулай.. хәзер сез минем турында бераз күбрәк беләсез» дип язган ул. --- Ватаным Татарстан № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43814
Равил Сабыр юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән үтте (ФОТО)
null
Әлмәт театрында драматург Равил Сабырның 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ул «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән узды. Әлеге чарада "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә булды. --- Матбугат.ру № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43815
"Зинһар, иреңне килеп ал миннән!"
null
"Ирем белән 20 ел бергә яшәүне билгеләргә җыенганда аның сөяркәсе барлыгын белдем. Кесә телефонын өстәлгә махсус салып чыгып киткән, аңа бер-бер артлы смслар килә башлады. Мәңге иремнең телефонына тотынганым булмады. --- Матбугат.ру № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43816
Ире аны соңгы тапкыр яр буенда күргән
null
Башкортстанда кичә “ЛизаАлерт” төркеме волонтерлары хәбәрсез югалган 40 яшьлек Реана Аиткулова турында хәбәр иттеләр. Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында яшәүче хатын 13 апрель көнне өйдән чыгып киткән һәм әлегәчә аның кайда булуы билгесез. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43817
Нурлат районындагы фаҗиганең сәбәпләре ачыклана
null
Нурлат районында ике җиңел машина катнашында үлемгә китерүче юл һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә. --- Матбугат.ру № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43818
Кыр уртасында кычкырып янган
null
Татарстанда 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Быел янә 2564 гектарда агачлар утыртылачак. --- Шәһри Казан № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43819
Тукай районында бакчачылык җәмгыятьләрен су баскан - бер атна хәл ителми
null
Тукай районының «Росинка» һәм «Родник» бакчачылык җәмгыятьләре эрегән кар сулары аркасында су астында калган. Су басу зонасына берьюлы берничә участок керә. Әлеге участокларда мунчалар, йортлар, хуҗалык блоклары, шулай ук теплицалар һәм бакчалар урнашкан. Күпчелеге пенсионер булган бакчачылар борчыла. Аларның сүзләре буенча, бу су инде бер атна тора. --- Матбугат.ру № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43820
Буэнос-Айреста дүртенче бала тапкан Лилия Хәйруллина интервью биргән: «Кызмы, малаймы - сер булып калсын...»
null
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган! Лилия 2024 елның мартында Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә бәби тапкан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларын хәбәр итте. Күптән түгел генә җырчы янәдән Казанга кайтты. Лилия Хәйруллина белән хәбәргә чыгып яңалыкларын белештек. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 16.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43821
Казанда Разил Вәлиев истәлегенә багышланган концерт узды (ВИДЕО)
null
Кичә кич Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөек шәхесебез - Рәзил Вәлиевның якты истәлегенә багышланган җылы очрашу узды. Кичәдә күренекле җырчылар, яшь артистлар Рәзил Вәлиевны искә алып, хит җырларын башкардылар. --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43822
Ишим районында яшәүчеләрне язгы ташу сәбәпле эвакуациялиләр
null
Төмән өлкәсенең Ишим районы хакимияте Ишим елгасы ярларыннан ташып чыккан очракта су басу ихтималы булган зонада урнашкан ундүрт торак пунктта яшәүчеләрне эвакуацияли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43823
Алия Качурина-Төхвәтуллина: "Мин бәбине үзем табарга теләгән идем"
null
Тәүге тапкыр әни булган Алия Карачурина ничек бәбиләве турында сөйләгән. Социаль челтәрләрдә ул яңа тормышка ияләшеп килүләрен, шушы көннәрдә сабыйга исем кушачакларын белдерде. --- Матбугат.ру № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43824
Татарстан өстендә Украина пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде (ВИДЕО)
null
Бүген Мәскәү вакыты белән 11.20 тирәсендә Татарстан территориясендә Украина пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгына. Бу хакта Татар-информ яза. --- Матбугат.ру № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43825
Камил Баһавиев: «Укырга вакытым юк диярлек»
null
Ул инде хәзердән үк профессиональ баянчылар кебек оста. Җитезлеге, кыюлыгы да бар. Сүзебез – җырлы гаиләнең талантлы улы Камил Баһавиев турында. Бик иҗади, өлгер шаян егет белән баян, сәхнә артындагы тормыш һәм хыяллар турында сөйләштек. Кунагыбыз турында белешмә: – Камил – Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова гаиләсендә беренче бала; – 12 яшь, 149 нчы лицейның 6 нчы сыйныфында укый, Совет районы 4 нче Балалар сәнгать мәктәбенә йөри; – музыка белән кызыксына, берничә уен коралында уйный; – 2023 елда Казан мэры стипендиаты, Денис Мацуев исемендәге «Новые имена» фонды стипендиаты. – Камил, баянны тәүге тапкыр ничә яшеңдә кулга алдың? Һәм ни өчен нәкъ менә әлеге уен коралы? – Баянны беренче тапкыр 4 яшемдә кулга алганмын. Әти һәм әни белән уенчыклар кибетенә барганбыз. Әллә никадәр уенчык арасында миңа иң ошаганы кечкенә генә зәңгәр баян булган. Шуннан бирле баяннан аерылганым юк. Әти гармунда, тальянда, хромкада уйный. Бабай да – бик талантлы җырчы. Кечкенәдән мине гармунда бию көйләре уйнап, җырлап, биетә торган булган. Гомумән, безнең өйдә гармун тавышының тынганы юк. – Энеләрең белән кечкенәдән сәхнә артында үсәсез. Мондый тормыш ошыймы сезгә? – Бик ошый. Монда без башка артистларның балалары белән танышабыз һәм дуслашабыз. Бергә уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз. Әти белән әни мине кечкенәдән үзләре белән ияртеп йөрткән. Шунда музыкантларны тыңлап, күзәтеп үстем. Алар кебек булырга хыялландым. Уенчык гармун алгач, аларга охшарга тырышып уйнап утырганым да истә әле. – Сине инде хәзердән үк эстрадага кыю адымнар ясыйсың, дип әйтергә була.  – Әйе, эстрадага керү теләгем зур. Әйбәт баянчыларны Сабан туйларына, бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә, концертларга чакыралар. Хәтта чит илләргә дә бару мөмкинлеге бар. Әнә шул ягы белән кызыксындыра. – Баян булмаса, нәрсә? Башка уен коралында уйнарга теләр идеңме? – Баян булмаса, барабанда уйнар идем. – Синеңчә, оста баянчы булу өчен нәрсә кирәк? – Сәләт һәм тырышлык. Минемчә, боларның икесе дә мөһим. Кесәнең калын булуы да кирәк әле! Хәзер баяннар, гармуннар бик кыйммәт тора. – Баянчылар арасында кумирларың бармы? – Кумирларым бар. Ринат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев, Булат Хисмәтов  – бик оста баянчылар. Айнур Моратов – чын мәгънәсендә виртуоз. Мәрхүм Айнур Фатыйхов та бик моңлы уйный иде. – Баянда уйнаудан тыш, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? – Буш вакытта футбол, хоккей, волейбол уйнарга яратам. Шулай ук тальянда, хромкада, гармунда уйныйм. – Камил, синең җитешмәгән җирең юк. Укырга вакытың каламы соң? – Укырга вакытым юк диярлек. Һәр шимбә, якшәмбе әти-әни белән концертларга, мәҗлесләргә йөрим. Оркестрлар белән дә уйныйм. Репетицияләрдән өйгә соң гына кайтам. Шулай да тырышам инде. – Сезнең өйдә күбрәк нинди җырлар яңгырый? – Безнең өйдә «Алиса» колонкасы бар. Аннан төрле-төрле җырлар куябыз. Иң еш яңгыраганнары – Илһам Шакиров җырлары һәм Юрий Шатуновның «И снова седая ночь» җыры. Әти белән әнинең җырларын тыңлыйбыз, үзебез дә уйныйбыз. Мин – баянда, энем Марсель – курайда. – Ничек уйлыйсың, син холкың буенча күбрәк кемгә охшаган? – 50гә 50 дип уйлыйм. Мин җыештырырга, чисталыкны, пөхтәлекне  бик яратам. Әйберләремне гел барлап торам, моңа энекәшләремне дә өйрәтәм. Ул яктан әнигә охшаганмындыр дип уйлыйм. Кеше белән бик тиз аралашып китәм, уртак тел табам. Кыюлыгым – әтидәндер. – Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең? – Киләчәктә виртуоз гармунчы буласым килә. Бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып, үземне күрсәтәсем килә. – Иң зур хыялың нинди? – Әйбәт, оста гармунчы булу. Ерак киләчәктә – яхшы хатын, балалар белән бай, мул тормышта яшәү (көлә). --- Ватаным Татарстан № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43826
Элвин Грей: «Инде бер ел эчмим»
null
Җырчы Элвин Грей - Радик Юльякшин федераль каналдагы "Искры летят" ток-шоуында катнашкан. Анда танылган кешеләрнең спиртлы эчемлекләрдән һәм наркотиклар кулланудан зыян күрүе хакында сөйләшкәннәр. --- Шәһри Казан № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43827
"25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек..."
null
"25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек — хатыным судка гариза илтеп бирде. Мин, янәсе, эчкече. Эчмим, дип әйтмим, ләкин эштән калганым юк. Себердә эшлим, аемны тутырып кайтам да, аннары берничә көн ял итеп алам. Ну бит мин акча алып кайтам! Аз түгел! Ярар, аерылсаң - аерылырсың, дидем, барыбер миңа ачык чырай күрсәткәне булмады. --- Матбугат.ру № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43828
Татарстанда пилотсыз очкычның төгәл кайда бәреп төшерелүе билгеле булды
null
Татарстанда пилотсыз очкычны Алабуга районы күгендә бәреп төшергәннәр, бу хакта мәгълүматны Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы гражданнар яклавы идарәсе МКУ учреждениесе директоры Валерий Юшкова раслады. «Әйе, бу Алабуга районы», — диде ул. Элегрәк РФ Оборона министрлыгында Республика территориясендә Украина БПЛА юк ителде, дип хәбәр иттеләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Фото: скриншот --- Ватаным Татарстан № --- | 17.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43829
Казаннан ярыштан кайтып баручы балалар утырган автобус авариягә очраган урыннан ВИДЕО чыкты
null
Кичә кичке сәгать 10 тирәсендә Ульяновск өлкәсенең Сура районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, ул Казаннан кайтып килгән. Төбәкнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, техник төзексезлек аркасында йөртүче идарәне югалта, автобус юл кырыена төшеп киткән һәм ауган. --- Матбугат.ру № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43830
"20 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде"
null
Соңгы көннәрдә республиканың зур елгаларында су кисәк күтәрелде. Кырдагы кар сулары, кече елгалар да ярларыннан ташып, ишегалларын, базларны су басты. Буа районы Исәк авылында берничә урамны су баскан. — Пычрак кар суы елга булып акты. Ләм белән кушылган кар сулары бөтен ишегалдында, идән астында. Тозлаган кыяр-помидорлар, кайнатмалар суда утыра. Орлыкка дигән бәрәңге дә суда калды. Өшер инде ул, — ди Розалия апа. Эльвира МОЗАФФАРОВА Ирек мәйданы № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43831
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар яңа туган сабыйларының исемен әйттеләр
null
Җырлы гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар яңа туган сабыйларының исемен атаганнар. «Челнинские известия»гә билгеле булганча, балага Алим (Галим) дип кушканнар. «Әлим, Галим — гарәп теленнән кергән ир-ат исеме. Тәрҗемәдә ул «бар нәрсәне белүче», «белемле», «галим» дигәнне аңлата», — дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин.   --- Ватаным Татарстан № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43832
19 яшьлек егет һәлак булган – Татарстан юлында җиңел машина әйләнеп капланган
null
19 яшьлек шофер Сарман – Җәлил юлында машина белән әйләнеп капланып һәлак булган. Егет иминлек каешын эләктермәгән булган. 18 апрель көнне Сарман-Җәлил автомобиль юлының 26 чакрымында 19 яшьлек Daewoo автомобиль йөртүчесе идарә итүне югалта, юл билгесенә килеп бәрелә, шуннан соң юл читенә төшеп әйләнеп каплана. --- Шәһри Казан № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43833
Винарис Илъегет Лилия Хәмитова белән кавышуы турында: “Мин аны мәхәббәт дип әйтә алмыйм”
null
ТНВның ютуб-каналында чыгып килүче "Ә син..?" тапшыруы барышында Винарис Илъегет Лилия Хәмитова белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. Видео карагыз: --- Матбугат.ру № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43834
Эте генә табылган
null
Бүген иртән Белорет шәһәрендә эте белән йөрергә чыккан хатын батып үлгән. Ашыгыч хезмәтләргә шаһитлардан сулыкка кеше төшеп китүе турында хәбәр килә. Килеп җиткән коткаручылар суда этне табалар, аны тартып чыгаралар һәм эзләү эшләрен дәвам итәләр. --- Матбугат.ру № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43835
Күпбалалы гаилә янгыннан соң йортсыз калган
null
Дүртөйле районының Җитембәк авылында күп балалы гаиләнең йортын янгын юкка чыгарган: ата-ана балалары белән бергә туганнарында яшәп торырга мәҗбүр булачак. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын кичә кичке җиделәр тирәсендә чыккан. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43836
Ринат Рахматуллин: Мин — иректә
null
Җырчы Ринат Рахматуллин үзенең социаль челтәрләрендә «Сәлам, дуслар» дип шәрехләнгән фотосурәт калдырган. Әлеге фотосурәткә «Я свободен» дигән җыр да беркеткән. Исегезгә төшерәбез, Ринат Рахматуллинның 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында язган идек. Җырчы эчкән килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә. --- Ватаным Татарстан № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43837
Тинчурин театрында беренче тапкыр «Ачык микрофон» узачак
null
26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тукай. Илһам. Күп нокта» дип исемләнгән шигърият кичәсе узачак. Кичә программасында түбәндәге чаралар планлаштырыла: 17:00-17:30 – Тинчурин театры оркестрының кыллы квартеты чыгышы. Оркестр солистлары Гайсә Монасыйпов, Камилә Сәйфуллина, Федор Курочкин һәм Наил Гыйльметдинов башкаруында татар классик музыкасы, халык көйләре эшкәртмәләре яңгыраячак. 17:30-18:00 – ачык микрофон. Спектакль алдыннан теләге булган һәр кеше берәр авторның яраткан шигырен яки үзе язган шигырен укый алачак. Катнашучыларны бүләкләр көтә. Теркәлү сылтама (https://docs.google.com/forms/d/1_rTBq_uDDUM0lqJrnrHOrav6cW3f2ApahHs64fDB97o/edit ) аша. 18:00-18:15 – хедлайнер чыгышы. Шагыйрә Эльмира Җәлилова үзенең шигырьләрен укыячак. 18:30 – «Ай, былбылым!» спектакле.   --- Тинчурин театры № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43838
Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова: “27 яшемдә әтисез калдым”
null
“Манзара”, “Сиңа миннән сәлам”, “Гаилә учагы” тапшырулары аша тамашачылар күңелен кереп калган ТНВ каналы алып баручысы Фәридә Төхфәтуллина башка шәхесләр турында бик күп сөйли. Ә без алып баручының үзенең язмышына күзәтү ясарга булдык. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 18.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43839
Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт алуда гаепләп тоткарладылар
null
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ришвәт алуда шикләнелә, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу хакта Татар-информ яза. --- Матбугат.ру № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43840
Лилия Хәйруллина дүртенче баласының кызмы-малаймы икәнен әйтте
null
Март аенда дүртенче сабыен дөньяга китереп, бу хакта күптән түгел генә хәбәр иткән Лилия Хәйруллина "Шәһри Казан"га биргән интервьюда баланың җенесен сер итеп калдырган иде. Ул болай дип уртаклаша: --- Шәһри Казан № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43841
Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше үлгән
null
Башкортстанда җитди авария булган, анда 5 кеше һәлак булган. Социаль челтәр кулланучылары юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар куя. Шаһитлар мәгълүматлары буенча, Уфадан чыгу юлында су сибә торган машина белән җиңел автомобиль бәрелешкән. --- Матбугат.ру № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43842
Уфада авыру хатынның 14 тапкыр йөрәге туктаган
null
Уфада 18нче хастаханәнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологлары гомере өчен куркыныч белән янаган аритмиядән авыру хатын-кызны коткарган. Дәваханә мәгълүматлары буенча, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә миокард инфаркты белән 72 яшьлек авыру хатын-кызны китергәннәр. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43843
Татарстанда ике "Лада" бәрелешеп өч кеше һәлак булган
null
Бүген иртән иртүк Казан-Оренбург автомобиль юлының 290нчы километрында «Лада Калина» йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Бәрелү көчле була, ике шофер да, шулай ук «Гранта» пассажиры да урында ук үлә. --- Матбугат.ру № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43844
Илмира Нәгыймова: "Алиментка бирмәдем, миңа тимәсен генә"
null
Җырчы Илмира Нәгыймова ТНВ каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына кунакка килгәч, алып баручы Лилия Кадыйровага балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлыклары турында сөйләгән. Тапшыруда ул болай ди: --- Матбугат.ру № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43845
Казанда бер бәндә 5 класста укучы үз баласын көчләгән
null
Казанда яшәүче бер ир-ат үз кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” үзенең чыганагы хәбәренә таянып яза. Агентлыкка мәгълүм булганча, алдагы көнне әлеге адәм 11 яшьлек кызы һәм кечкенә улы белән өйдә калган. Хатыны – ике бала анасы бу вакытта өйдә булмаган. Азгын ирдә кинәт кенә үз баласының кызлыгын алу теләге туган (янәсе, башка берәү моны эшләмәсен дип). Ул баласының җенси әгъзаларын тоткалаган, кочкан. Кыз елаган, каршы килгән, әтисе моның өчен аңа кычкырган, нормаль кеше түгел син, дип сүккән. Ул гына да түгел, бу адәм кызы юынып ятканда ваннага кергән. Шунда баланы мыскыл иткән. Бераз тынычлангач. кыз әнисенә әтисенең шакшы гамәле турында сөйләп биргән. Шуннан ир-атны тоткарлаганнар. Якын араларда суд аңа җәза чарасы билгеләячәк. --- Ватаным Татарстан № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43847
Укучылары белән бер дулкында ул
null
Менә быелгы изге Рамазан ае да узып китте. Безнең Гали авылы мәчетләрендә, һәр елдагыча, авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. 7 апрельдә Мәдәният йортында да зур ифтар ашы оештырылды. Анда өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Сызран мәчетенең имамы, авылдашыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм Самараның Зубчаниновка бистәсе мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов катнаштылар. Чарада мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясадылар, балалар матур номерлар күрсәттеләр. Күркәм бәйрәм булды бу.  Әмма мәкаләмдә сүз Гали мәктәбенең физкультура укы¬тучысы Равил Зәйнулла улы Искәндәров турында барачак. Ул җитәкләгән 9нчы сый¬ныф балаларының ата-ана¬лары соравы буенча кулыма каләм алырга булдым мин. Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА Бердәмлек № --- | 19.04.2024
matbugat
mass_media
null
null