url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43607
Алып баручы Фәйрүзә Мәҗитова: Гаиләмә вакыт бик аз кала, дип үкенәм
null
Кайбер телевизион журналистлар бер караштан яки елмаюдан тамашачыны җәлеп итә белә. Катлаулы темаларны да халыкка җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерү – зур сәләт. ТНВ каналында «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын алып баручы, тележурналист Фәйрүзә Мәҗитова – шундыйларның берсе. Аның белән журналист хатын-кызның гаиләдә нинди булуы, сайлаган һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләштек. – Укырга кергәнче, журналист булу теләгеңә әти-әниең нинди фикердә иде? – Каршы килмәделәр. Укырга кергәч шатландылар гына, чөнки бу – минем хыялым иде. – Ә үзеңдә журналист һөнәрен сайлаганга үкенү хисе юкмы? – Төрлечә була. Иртәдән кичкә кадәр өйгә кайтып керә алмыйча бар вакытым эштә узганда якыннарыма, гаиләмә вакыт бик аз кала, дип үкенәм. Чөнки мин – әни. Ә әнинең йөрәге газиз балалары янында. Мин әни булгач, деканыбыз Васыйл абый Гарифуллин: «Фәйрүзә, эшне ташлама!» – дигән иде. Әни булган кешенең балалары янында калу теләген җиңеп, телевизион журналистикадан китү ихтималын күзаллап әйтелгән сүзләр булган икән бу. Ә икенче яктан, мин эшемнән канәгать. Журналистика ул – рухи азык бирә торган хезмәт. Көн саен янып-көеп, репортажны эфирга әзерләп биреп, канәгатьлек хисе аласың. Ул газетада да шулай, язмаң басылып чыккач күңелгә ничек рәхәт бит! Бу өлкә кешеләре әнә шул адреналин белән яши. – Укыган чакта җитди журналистикада эшләрмен дип уйлый идеңме? – Миңа иң мөһиме телевидениедә эшләү иде. Сәясәтме, мәдәниятме – барыбер. Ә ТНВга эшкә килгәч, миңа «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын бирделәр. Сәясәт темалары шуннан башланды.  Аннан соң «Безнең Республика – Безнең Гамәл» тапшыруын тәкъдим иттеләр. Монда да сәясәт дәвам итә… – Телевидениедә эшләүнең иң авыры нәрсә? – Исән калу дияр идем. Телевидение (аеруча яңалыклар хезмәте) журналисты ул матур да, җитез дә, бер көндә өч районга барып кайтып, кич сюжетын эфирга өлгертүче дә, аннары кич театрга премьера төшерергә чыгып китүче дә. Мәгълүмат ташкыны, бик күп кеше белән аралашу ардыра, әлбәттә. – Эштәгеләр арасында кушаматың бармы? – Еш кына репортаж әзерләгәндә камера каршына баскач, мин әле ни сөйләргә икәнен үзем дә белмим. Ә бит тиз генә уйлап яздырырга кирәк. Оператор көтә инде. Үзем уйлыйм, үзем аларга «хәзер-хәзер» дим, шулай итеп аларны тынычландырам. Бер елны 8 Март бәйрәменә егетләр безгә календарь ясатты, фотобыз һәм канатлы сүзләребезне язганнар. Минем фото янына «хәзер-хәзер» дип язылган иде. – Көненә ничә сәгать эшлисең син? – Менә тугызга эшкә килгән идем, кичке унберенче яртыларда командировкадан әйләнеп кайтырбыз, дип торабыз. Сәгатьләп эшләмим мин, тәүлекләп. – Ялгызың гына калырга теләгән вакытларда нишләргә яратасың? – Йокларга. – Китаплар укыйсыңмы? – Китапханәгә йөрим. Татарча китаплар алам. Кайчак укымыйча гына илтеп бирәм. Ә укый башласам, кызык әсәр булса, ничек тә укырга җай табам. Ә өстәл китабым – Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре. – Яраткан ризыгың нинди? – Мин барлык ризыкны да яратам. Әни пешергәннәрен аеруча. Бигрәк тә бәлешне! Өйдә үзем пешерәм, төшке ашны гадәттә эштә ашыйм. – Журналист хатын-кыз гадәттә карьерист була бит ул. Гаиләсен куандырып, татар хатынына хас булган сыйфатлар белән гаиләсен тәмле ашлар пешереп, якыннарына игътибар биреп яшәргә вакытың каламы? – Вакытым калмаса да, пешерәм. Иртән эшкә китәргә ике сәгать алдан торам. Өйдә ризык булырга тиеш. Өй эшләрен бик тиз эшләргә өйрәндем, репортажны эфирга өлгерткән кебек, өчпочмакны да ярты сәгатьтә ясап, мичкә тыгып була. – Тормыш иптәшең һөнәреңне аңлыймы соң? – Әгәр аңламаса, эшләп булмас иде. Бу яктан бездә тәртип, шөкер! – Нинди әни син? Кырысмы, таләпчәнме, ә бәлки?.. – Кырыс та, таләпчән дә, юаш та. Балалар эш җаен белеп үссеннәр дип, өй эшләрен өйрәтәм. Дәресләрен тикшермим. Электрон көндәлекне атнага бер генә кереп карыйм. «Мин сезнең бәхетле булуыгызны телим!» – дип әйтәм үзләренә. Сөйләшергә тырышам! Алар күреп, аңлап үсә. Гөлназ ӘХМӘДИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43608
Шоумен Данир Сабиров мошенниклар тозагына эләккән
null
“Госуслуги”да электрон имза дигән нәрсәң булса, бөтен мөлкәтеңне “ә” дигәнче мошенниклар үзенеке итә ала”, – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. --- Шәһри Казан № --- | 26.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43609
«Крокус»та зыян күрүчеләрнең яңа исемлеге чыкты
null
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булучыларның яңа исемлеге чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә исемлектә 120 кеше исәпләнә. --- Матбугат.ру № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43610
Авыл кешесе нигә дөньяның ямен күрә белми?
null
Мин авыл баласы. Әтием көтүче иде, әнием – сыер савучы. Икесе дә мәрхүмнәр инде. Сагынып сөйләргә генә калды. Мин бала вакытларда безгә шәһәрдән кунаклар кайталар иде – әнинең бертуган энесе! Бер аягы белән шәһәрдә, икенче аягы белән гел авылда яшәделәр. Әни бигерәк бер катлы хатын, ишегалды тутырып кош-корт асрый, бер бройлер чебиен үзебезгә суйдырса, берсе кунакларга күчтәнәч булып оча иде. Атна саен! Ун бармагы белән кара эшне эшләп тә, авыл кешесенең үзе генә ашый белмәвенә бүген исем китә. Дөрес, күчтәнәче дә бирелсен, тик атна саен түгел бит... --- Шәһри Казан № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43611
Бүген Камал театры спектакльләренә билетларны 70%ка кадәр ташлама белән алып була
null
Халыкара театр көненә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры уникаль акция әзерләгән. 27 мартта театрның рәсми сайтында kamalteatr.ru KAMAL24 промокоды буенча билетлар 70%ка кадәр ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бар. Билет алу өчен: 1. "Афиша һәм билетлар" бүлегендә үзегезгә ошаган спектакльне сайлагыз. 2. Зал схемасындагы урыннарыгызны билгеләгез һәм "заказ бирергә" төмәсенә басыгыз. 3. Махсус кәрзингә KAMAL24 промокодын кертегез һәм "кулланырга" төймәсенә басыгыз. Билет бәясе үзгәрәчәк. Кайсы спектакльне сайлавыгызга бәйле рәвештә бәя 10% тан 70% ка кадәр ташлама белән яңадан исәпләнәчәк. 4. Исем, фамилия һәм e-mail кертегез. 5. Банк картасы мәгълүматларын тутырыгыз һәм "түләргә" төймәсенә басыгыз. 6. Акция сезон ахырына кадәрге барлык спектакльләргә (шул исәптән "Шәрык клубы" чараларына да) карый. Ташламалы билетларны бары тик театрның рәсми сайтында гына сатып алырга мөмкин kamalteatr.ru. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия. --- Камал театры № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43612
“Крокус Сити – минем улымның кабере булды”
null
Теракт вакытында хәбәрсез югалган Максим Вербенинны рәсми рәвештә һәлак булган дип тапканнар. Аның гәүдәсе дә, инвалид коляскасы да табылмаган. --- Өмет № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43613
"Иремнең читкә йөрүен белгәч, аңа берни дә әйтмәдем"
null
Ирем белән егерме ел элек өйләнештек, өч балабыз бар. Соңгы берничә елда эшләмәдем - олысы укырга керде, кечесен түгәрәкләргә йөртергә туры килде, ә уртанчысының неврологик чире бар иде, аның белән төрле реабилитация үзәкләренә йөрдем. --- Матбугат.ру № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43614
«Күпләр аның ике аягын югалтканын белмәде дә»: Рәшит Хәсәнов язмышы
null
Казанда яшәүче Рәшит Хәсәнов турында язуыбызны сорап безгә аның күршесе мөрәҗәгать итте. Халидә Баһаутдинова башта «ВТ»ның социаль челтәрдәге төркеменә язды, аннары редакциягә үзе килде. «Безнең Рәшит кебек көчле рухлы, сынауларны җиңеп яшәүче егетне башкалар да белсен әле», – ди ул. – Без Казанның Яңа бистәсендә күршеләр булып яшәдек. Рәшитнең әнисе Хава апа, аның ире, әнисе, апасы белән җизнәсе, ике баласы бер йортта дус-тату яшәүләре белән күңелгә кереп калдылар. Барысын да бер кечкенә генә агач йорт сыйдырыр иде. Хава апа бик укымышлы кеше иде. Пенсиягә чыккач та эшен ташламады, балалар укытып йөрде әле, – дип искә ала Халидә апа. – Хава апаның ике баласы – Рәшит белән Рәмзия музыка мәктәбендә дә укып йөрделәр. Бервакыт гыйнвар аенда Рәшит укырга киткән. Ул көнне салкын булгач, балаларны укытып тормаганнар. Шуннан соң Рәшит музыка мәктәбенә юл тоткан. Тик  анда да барып җитмәгән, бәлагә тарыган иде. Бер трамвайдан икенчесенә күчеп утырам дигәндә, ул кузгалып китә. Рәшит трамвай астына эләгә. Заманалар авыр чак. Медицинаның да хәзерге кебек көчле вакыты түгел. Ул чакта Рәшит өчен бөтен урамыбыз белән кайгырдык. Халидә апа сөйләвенчә, кечкенә Рәшитне сүтеп җыялар. Ул чакларда әнисе ниләр кичергәнен үзе генә белә торгандыр. Әмма бирешми, зарланмый. Баласы хакына барысын да эшли. Йокысыз төннәр, гел җылы сүз әйтеп юату… Никадәр генә тырышсалар да, табиблар Рәшитнең аягын саклап кала алмыйлар. Ике аягын да тездән югары кисәләр. – Рәшит фаҗигагә юлыккач, аларга шәһәр үзәгеннән бар уңайлыклары булган фатир бирделәр. Юллар аерылса да, аралашуыбызны дәвам иттек без. Бик якын кешеләргә әйләнгән идек инде, – ди Халидә апа. – Йөгереп йөргән бала өчен бер мәлдә аяксыз калу бик читен була. Әле бит юатыр сүзе дә кирәк. Хәзерге кебек психологлар да юк. Барысына бер Хава апа. Рәшит үзе дә үҗәт егет булып чыга. Урында яткан килеш китап укуын дәвам иттерә. Протез аяклар белән яңадан йөрергә өйрәнә. Протезлары да бик авыр була. Әмма аяклы булу теләге үзенекен эшли – өйрәнә. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, югары уку йортына керә. Аны тәмамлагач, юллама буенча Вологда шәһәренә җибәрәләр. Язмыш Рәшит абыйны шунда булачак хатыны белән очраштыра. Оля исемле кызга ул бер күрүдә гашыйк була. Әле яңа гына мәктәп тәмамлаган кыз булса да, үз яшенә күрә бик акыллы була ул. Казанга икәү бергә кайталар. Өйләнешкәч, Оля югары уку йортына укырга керә. Рәшит гаиләсе дә үз итә кызны. Бер ояга барысы да сыя. Озакламый аларның уллары Илдар туа. Хәзер инде Илдар үзе ике малай үстерә. – Хава апабыз арабызда юк инде. Инде Рәшит тә 70 яшьтә. Гомере буе үзе укыган кафедрада эшләде. Күпләр аның ике аягын югалтканын белмәде дә. Ничек итсә-итте, протез аякларга ияләшеп, башкалардан ким-хур яшәмәде, – ди Халидә апа. – Рәшитнең тылы нык булды аның. Олясының мәхәббәте дә булышты. Әгәр аның урынында башка берәү булса, бәлки, арып та китәр иде, тормышлары да башкача юл алыр иде. Рәшит абыйны гомер көзендә тагын сынау көтеп тора. Ул инсульт кичерә. Инде хәзер йөри дә алмый, урында гына ята икән. Ә бит сөйгән ярлар да, ир белән хатын да тормыш авырлыгында сынала. – Бу гаиләгә карап гомер буе сокландык. Оляны мин Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханыма тиңләр идем. Хәзер бит авыру ирне түгел, сау-сәламәтен дә санлап яшәүче сирәк. Яшьләр башкача уйлый, тиз хәл итә, – ди Халидә апа. – Тормыш юлында бер-берегезне очратып, гаилә коргансыз икән, гомерегез актыгына кадәр янәшә булыгыз. Сынауларны бергә күтәргәндә генә аны җиңел узып була. Янәшәбездә рухлары белән нык кешеләр күп. Борчу-хәсрәтләр килгәндә күңелне төшермик, язмыш сынауларына бирешмәгән кешеләрне уйлап, аларга карап үрнәк алыйк. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43615
Казанда театр тематикасына күргәзмә ачылды
null
Татарстан Республикасы Милли музее филиалы булган В.И. Ленин музей- йортында «Төп роль» дип аталган сәнгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең авторы - Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында рәссам-бутафор булып эшләүче Светлана Жеймова. Күргәзмәнең театр тематикасы очраклы сайланмаган. Ульяновлар гаиләсендә театр сәнгате үз ролен уйный. Музей экспозициясендә Ульяновларның Казан чорында барган спектакльләренең афишасы һәм ноталары тәкъдим ителгән. Театрга мәхәббәт шулкадәр көчле була, гаиләдә өй спектакльләре кую традициясе барлыкка килә. Күргәзмә 20 апрельгә кадәр эшли. Аны музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин. --- Милли Музей № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43616
Татарстанда бала тау шуганда җир астына убылып төшеп киткән
null
Кукмарада булган бу хәл. 12 яшьлек бала балалар мәйданчыгында тау шуганда таучыгы-ние белән бергә җир астына убылып төшеп киткән. --- Матбугат.ру № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43617
Казанда Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак
null
5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре узачак. Гастрольләр, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына нигезләнеп, «Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында «РОСКОНЦЕРТ» оешмасы тарафыннан, уздырыла. Өч көн дәвамында татарстанлыларга дөнья классикасы, милли һәм заманча драматургия әсәрләре буенча профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә танылу алган спектакльләр тәкъдим ителәчәк. Гастрольләр 5 апрельдә (11:00, 13:00) бөтен гаилә белән карар өчен исәпләнгән интерактив әкият – «Тайна замка на холме» спектакле (авторы – Т.Казнов, режиссеры – Тимур Казнов, 6+) белән ачылачак. 5 апрель 18:30да А.Цагарели пьесасы буенча «Ханума» музыкаль комедиясе (режиссеры – Александр Кладько, (12+). Хакас актерлары тарафыннан уйнала торган грузин комедиясе – театрның визит карточкасы. Спектакль 2010 елның мартында сәхнәләштерелгән, шул вакыттан бирле театрның даими репертуарыннан төшми. 6 апрель 17:00дә «Мастер и Маргарита» фантастик романы (М.А.Булгаков романы буенча, режиссеры – Т.Казнов, 14+) тәкъдим ителәчәк. Искәртеп узыйк, спектакль 2023 елда Хакасиянең иң шау-шулы премьерасына әйләнгән, ММЧда киң резонанс алган, профессиональ һәм тамашачылар аудиториясендә зур кызыксыну тудырган. Гастрольләр 7 апрельдә 17.00дә «Хуу инейнiң тöллерi» («Мелодия коралловых бус») спектакле (авторы – Т.Майнагашев, режиссеры – Хакасия Республикасының халык артисты, Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Майнагашев, 12+) белән тәмамлана. Әлеге сәхнә проекты «Алтын Арығ» героик эпосы мотивлары буенча хакас телендә куелган (рус теленә синхрон тәрҗемә булачак). «Алтын Арығ» героик эпосы – хакасларның халык авыз иҗатының иң яхшы әсәрләренең берсе. Әлеге эпос дан казанган халык батырларының өч буыны турында сөйли, аларның Алтын Арығ исемлесе туган җире халкының азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшә. «Хууинейнiңтӧллерi» («Мелодия коралловых бус») спектаклендә тамашачылар хакас каһарманының һәм аның батырлыгының яңача гәүдәләнешен күрә алачак. Үзеңнең туган җиреңә тугры калу, бердәмлек идеясе хакас халкының барлык риваятьләрендә дә чагылыш таба. Һәр халык өчен, туган җирне саклаучы, яклаучы Алтын Арығ кебек, үз герое хас. Әлеге проект 2022 елда Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Искәртеп узыйк, Зур гастрольләр афишасына ике театраль сезон премьералары кергән. Алар – Хакасия Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларында (ММЧ) киң резонанс алган, халыкара театр фестивальләрендә һәм эшлекле очрашуларда зур бәя бирелгән иң яхшы постановкалар.   --- Тинчурин театры № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43618
Дәниф Шәрәфетдинов: "Бары сабырлык сорыйм..."
null
Соңгы елларда җырчы Дәниф Шәрәфетдиновны сәламәтлеге зур борчуга салды. Аркасы сызлап интеккәч, 2005 елда аңа “Бехтерев авыруы” диагнозы куелды. Хәзер җырчының исә күзләре күрми башлаган. Эльмира СӘЛАХОВА Ирек мәйданы № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43619
"Авызым ачылды да калды": "Башкорт хуҗабикәсе" кая күченә?
null
"Башкорт хуҗабикәсе" Уфага күченергә җыена. Миләүшә Шәйхелисламова башкаладан фатир сатып алулары турында белдерде. --- Матбугат.ру № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43620
Әнисе кызын берничә көн буена өенә кертмәгән
null
Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә 14 яшьлек кызны берничә көн буена үз әнисе өенә кертмәгән. Ахыр чиктә кыз полиция чакыртырга мәҗбүр булган дип яза “КП-Уфа” басмасы. --- Өмет № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43621
«Ханский дом» Рамазан аенда саллы ташламалар ясый
null
“Ханский дом” төзелеш компаниясе Рмазан ае уңаеннан, үзе төзегән йортларга 10 апрельгә кадәр 500 000 сум күләмендә ташлама ясый. Моның өчен йортны сатып алганда, «Рамазан» кодын әйтергә онытмаска гына кирәк. Бу үз йортыңда яшәү өчен гаҗәп мөмкинлек. Безнең йортлар биналар гына түгел, сез уңайлы һәм гармонияле атмосферага чума алырлык урыннар. --- Ханский дом № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43622
Татар нәрсә укый? Иң популяр татар китаплары исемлеге
null
Татарстанның Милли китапханәсе кыш айларына йомгак ясады. Декабрь башыннан алып февраль ахырына кадәр барлыгы 71247 китап укыганбыз. Аңлашыла инде, бу – китапханәдән алып укыган китаплар саны гына. Без исә иң популяр татар китапларына күз салыйк. Гаяз Исхакыйдан алып Галия Сафиуллинага кадәр. Кыш айларында иң күп укылган татар китаплары исемлегендә әсәрләрнең төрлесе бар. Алар турында сөйләгәндә, бәяләрен дә күрсәтеп барырбыз. Татар китабы күпме тора? tatkniga.ru сайтындагы актуаль мәгълүматларга нигезләнеп, әнә шул сорауга җавап биреп карарбыз. Унынчы урыннан – Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902) әсәреннән башлыйк. Кайчандыр татар тормышын сискәндереп җибәргән бу әсәр тема һәм проблема ягыннан да, укучылар игътибары ягыннан һаман актуаль. (Шул исемдәге җыентык 360 сум тора.) Тугызынчы урында – Рифкать Имаевның «Уйлы көнем» (2027) шигырьләр җыентыгы. Заманында «есенинчы» мөһере сугылган химик-шагыйрьнең соңгы җыентыгы бу. (Җыентыкны башка бер онлайн сату мәйданчыгында 490 сумга таптык.) Сигезенче урында – Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар» (2020) романы. Бу китапны авылда егылып укулары турында ишетеп килгән идем, бу исемлеккә дә кергән икән. «Әсәрдә вакыйгалар бик тиз үз эченә алып, укучыда көчле рух тәрбияли, мәңге изге әхлакый төшенчәләрне олыларга чакыра, ахирәт тормышын искә төшерә», – дип язылган аннотациядә. (595 сум) Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» (2017) тарихи романы – җиденче урында. «Роман узган гасыр башларында ислам дине хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында», – ди автор үзе әлеге китабы турында. (390 сум) Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?» (2013) әсәре алтынчы урынны алган. Авторның: «Башкалар ялгышы гыйбрәт булсын», – дигән теләктә язылган, берничә гаилә турындагы хикәятләрне берләштергән романнарының берсе. Бу авторга тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле. (510 сум) Бишенче урында исә Галия Сафиуллинаның «Сыналган мәхәббәт» (2020) китабы урнашкан. Бу әсәр турында: «Кешене кеше итә, аңа яшәргә, эшләргә көч, өмет бирә торган иң якты хисләрнең берсенә – ярату хисенә багышлана», – дип язалар. (480 сум) Дүртенче урында янә үлмәс классика: Әмирхан Еникинең «Матурлык» (1964) хикәясе. Бу әсәр турында ни дә булса язарга кирәкме икән? Аны барыбыз да белә, укыган саен укып туймый кебек. (Шушы исемдәге хикәяләр, повестьлар җыентыгы 150 сум тора.) Өченче урында янә таныш автор – Галия Сафиуллинаның «Заһидә» (2021) повесте. Чирмешәндә яшәп иҗат итүче язучының бу китабы да «давыллы-буранлы язмышлар» турында. (480 сум) Икенче урында – Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» (2022) китабы. «Урланган яшьлек» һәм «Кем каргады?» повестьларын берләштергән җыентык ул. Бу әсәрләрдә дә, авторның башка китапларындагы кебек, төп геройлар – халык арасыннан чыккан, катлаулы тормыш юлын узган кешеләр. (510 сум) Кыш айларында иң күп укылган татар китабы – Ринат Мөхәммәдиевнең ике әдәби-документаль романны үз эченә алган «Ак кәгазь нидән саргая» җыентыгы. «Ак кәгазь нидән саргая» романы узган гасырның егерменче-утызынчы елларындагы татар зыялыларының аянычлы язмышын сурәтләсә, «Утлы таба өстендә» романы авторның үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнә. (Онлайн мәйданчыларда ул китапны таба алмадык.) *** Мәхәббәт һәм аянычлы язмышлар турындагы романнарның күп укылуы – яңалык түгел, билгеле. Мондый тенденция, гомумән, дөнья буенча күзәтелә. Ә күп укылган китаплар унлыгына тарихи һәм документаль жанрларның да керүенә сөенмичә булмый. Чыганак --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43623
Ландыш Нигъмәтҗанова: Гаиләбездә сөенечле вакыйга бар
null
Яз уртасы, иң хәерле һәм кадерле ай – рамазан ае уртасына да җиттек. Җиң сызганып, язгы бакча эшләренә керешер көннәргә дә күп калмады. Газета укучыларыбыз нихәлләрдә яшәп ята? Аларның кәефләрен белештек. Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты: – Кәефләр әйбәт. Эшлибез, ураза тотабыз, ял итәбез. Гаиләбездә сөенечле вакыйга да бар: күптән түгел олы улыбыз Әнвәр паспортлы булды. Әле менә каникул башланды, авылга кайттык. Барыбыз бергә, иң мөһиме – исән-сау. Димәк, барысы да әйбәт. --- Ватаным Татарстан № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43624
Илнар Сәйфиев: “Хәлне белүче булмады диярлек”
null
“Талбишектә үстем мин дә, сизелми мени бер дә?”– дип моңланучы җырчы Илнар Сәйфиев сәхнәдән читләшеп торды. Баксаң, Илнар яңа җырлар чыгарып, янәдән сәхнәгә кайта икән. Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев белән хәбәргә чыгып кайда югалганы, тормышында нинди сынаулар булуы турында белештек. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 27.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43625
Бүген Ренат Әюпов 60 яшьлек юбилеен билгели
null
Бүген Кариев театрының баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Мирзахәсән улы ӘЮПОВның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. "Гомер баскычыннан өскә атлаган саен кылган эш-гамәлләр арта бара. Атланган адымнарның матур нәтиҗәләре булганда, кешегә карата соклану хисләре кичерәсең. Ә иҗат кешесенең башкача була да алмый. Ренат Мирзахәсәнович исә чын иҗат кешесе. Тормышын милли театр сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес ул. Юбилеен да театрда каршы ала. Бездә көн саен диярлек спектакльләр бара, тамашачыбызны премьералар белән еш сөендерәбез. Баш режиссёрыбыз бу көннәрдә яңа сәхнә әсәре әзерли. Сез ул спектакльне дә яратып кабул итәрсез дип ышанабыз. Хөрмәтле Ренат Мирзахәсәнович! Театрның зур коллективы исеменнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр юлдаш булсын. Театр дөньясына хезмәт итүдә көч һәм иҗади уңышлар телибез Сезгә", диелә Кариев театры коллективы котлавында. --- Кариев театры № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43626
Болгарда яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлек арттырган өчен 10 штраф китергәннәр
null
Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгәнгә административ эш ачканнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә. --- Матбугат.ру № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43627
«Бердәнбер киленең белән үз телеңдә сөйләшмәгәч, ни кызыгы инде бу дөньяның?»
null
Хәмитнең башка милләт кызына өйләнергә теләгәнен бигрәк тә әнисе Зәрлимә «ярхәмбикалла» дип кенә кабул итмәде. «Шулай инде, үзебезнекеләр санаулы гына булгач, табуы кыен булгандыр», – дип төрттереп әйткәнен, иреннән башка бер кем ишетмәсә дә, туй көнен билгеләгәннән бирле, икенче кешегә әйләнде дә куйды. Аңардагы бу үзгәрешне, хәтта песиләре Васька да сизми калмады. Кая инде элеккечә тәмле итеп мырылдаулар да сырпаланулар?! «Аяк астында буталып йөрмә әле!»дән башканы ишеткәне юк хәзер. Исемен дә онытты хуҗабикәсе, «монау хайван» дип кенә җиффәрә башлады. Ә бит ничә еллар «Васькау» дип кенә торганга күнеккән колакларга, башкасы бер дә ягымлы яңгырамый. «Аннан килеп, эш исемгә генә кайтып калса, аны бит ул кушмаган! Миңа димәгәе, бөтенләе белән булмаса да, мыегымны да селкетмим! Ә бит үзләренең ничә еллык гаилә дусларының исеме дә – Василий. Клава түти белән әле кичә генә килеп киттеләр.  Күгәрченнәр кебек гөрләштеләр, серләштеләр. «Василий кордаш»  дип кенә тордылар. Аңламассың! Менә шундый уйлар биләп алды әле Васьканы да бу көннәрдә. Гаделҗан абзый исә, хатыны тагын да ныграк кабынып китмәсен өчен, артык сүз кыстырмады. Бәй, хәзер аңардан да уздырып, тискәрегә сөйли башласаң, туйга нокта куярга гына калачак. «Балаңның сайлаган кешесенә ничек каршы киләсең инде? – дигәнрәк фикер йөртте Гаделҗан абзый, – димәк, ярата. Ә яратудан да көчлерәк хис бармы соң?» Үзләренә ике йорт аша яшәгән авылдашларының кызлары удмурт егетенә кияүгә чыкканын да уйлап куйды. Менә дигән яшәп яталар ич. Кода-кодагыйлары да еш кунакка килә, үзләре дә атлаган саен барып кына торалар. Кияү авылга кайтса, шартлатып татарча сөйләшә, кызлары да аларның телен су кебек эчә, имеш.  Мәгәр бу якта оныкларының әби-бабайлары белән башка телдә сөйләшкәннәрен ишеткәнем юк. Аның каравы әнә өлкән абыйсының балалары чеп-чи татарлар белән кушылганнар иде дә, оныклары, ичмасам, бер генә җөмлә дә үзебезчә оештырып әйтә белмиләр. Гаделҗан абзый белән Зәрлимә апа уллары Хәмиттән моңа кадәр бик разый булдылар. Мәктәптә яхшы укыды, йөзләренә кызыллык китермәде. Студент елларында да гел авылга кайтып ярдәмләшеп йөрде. Диплом алганнан соң, төзелеш өлкәсендә эшләү дәверендә дә әти-әнисенә, апа-сеңелләренә гел  терәк булып торды. Әлбәттә, Хәмит үзенең туен да әти-әнисенең җилкәсенә салмаячагын белә иде Гаделҗан абый белән Зәрлимә апа. Хәер, үзләре дә хәзер матур, тук, ныклы тормышта яшәгәнгә, ул яктан артыгын көяләнеп тә бармадылар. Туйны  Мәскәүдә үткәрергә килешенде. Бөтен эчне кырганы – килен тиешле кешенең башка милләттән булуы. «Рәхәтләнеп, бердәнбер киленең белән үз телеңдә сөйләшмәгәч, ни кызыгы инде бу дөньяның?» – дип, тагын сүз кузгатты кичке аш вакытында Зәрлимә апа. Гадәттәгечә Гаделҗан абзый тыңлап кына утырды. «Ярый, йорт-кураның бер җиренә дә тотынмыйбыз, менә дигән әле, ашарга сорамый, торсын шулай», – дип йомгаклап куйды сүзен Зәрлимә апа. Ә бит яңарак кына планнар икенчерәк иде. Яз көне Хәмит: «Яңа еллар тирәсенә өйләнергә уйлыйм», – дигәч, җиләк-җимешләр әзерләү чоры үтүгә ныклап ремонтка тотынырга исәп тотып торалар иде. Башкарылмаган ике кызлары да булгач, комаучау итмәс, дип уйлашты алар ул чакта. Яшьләре җиткән, бүгеннән генә кияүгә чыгам, димәсәләр дә, көннәре якынайганын сизенәләр иде Гаделҗан абзый белән Зәрлимә апа. Инде эшне башларга гына торганда: «Бер айдан – туй», – дигән хәбәр җибәрде уллары. Балага каршы килеп буламыни? Яңарту көтеп торган йорт-кура мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды. Юк, әгәр дә уллары сайлаган кыз үзебезнең милләттән булса, һич югы, башкадан булып та, якын-тирәләрендә яшәгән булса да, риза булыр идең әле. Нәрсә диләр әле? Үзеңнеке – үз, сукыр булса да, күз! Юк, җир читендә – Сахалинда туып-үскән булып чыкты булачак киленнәре! Гаделҗан әйтә ул: «Сахалин борын төбендә генә», –  дип.  Булды ди! Аңа ни, шунда хезмәт иткәч, якын инде, бер дә ерак кебек түгел. Гомер буе гаилә дуслары арасында башка милләт кешеләре  булса да, нигәдер балаңның үз татарың белән кушылмавы күңелгә бик хуш түгел икән ул. «Разведчикка укыган диярсең, нинди кыз белән дуслашып йөрүенең җөен дә белдермәде ичмасам!» – дип, Зәрлимә апа савыт-саба юганда да тынычлана алмады. Гаделҗан абзый бу юлы баш кагып булса да алды. Туйга чак кына вакыт калса да, Зәрлимә апа әзерлек эшләрен тартты да сузды. Ялга кайткан кызлары да: «Әнкәй, синеңчә түгел әле бу, гадәттә бер ай алдан итәк-җиңеңне җыеп куя торган идең», – диештеләр. Аннан көйләп-чөйләп дигәндәй, туйга киеп барасы киемнәрен әзерләп, күчтәнәч-бүләкләрен төйнәшеп, оештырып киттеләр. Җиләк-җимешкә бай, бөркүлек бераз басылган август аенда яшьләрнең никахлары теркәлде. Туй мәҗлесе артык шау-шулы узмады, ике яктан да иң якын кешеләр генә чакырулы иде. Бер ай тирәсе узгач,  төп йортта килен төшерү, су юлы күрсәтү йолаларын уздырдылар,  кичен агай-эне, дус-ишне табынга җыйдылар. Ә яңа ел алдыннан балалары аларны кодалары белән парлап кунакка чакырды. Әйткәндәй, кода тиешле кешеләре биш ел элек Сахалиннан Мәскәү өлкәсенә күченгән булганнар икән.  Гаделҗан абзый бу юлы кодасы Николай белән электән белгән кешесе кебек, үз итеп, якын итеп күреште. Нишләптер, туй мәҗлесендә үк тавышы да, үзе дә таныш кеше төсле тоелган иде аңа кодасы. Әллә Сахалиннан булганга шулай кабул итте?  Әле дә әнә, бер-берсенә карашып, нәрсәдер искә төшерергә тырышкан кебек утыралар. Кодасы беренчерәк сүз башлады: – Кода, сез кайда хезмәт иткән идегез? – Сахалинда. – Ничәнче елларда? Гаделҗан әйтеп биргәч, Николай коданың авызы ерылып китте, хатынына борылып: «Галина, күрәсеңме, мин хаклы булып чыктым бит! «Кайда күргәнем булды соң коданы?» – дип озак баш ваттым мин туйдан соң. Армия елларына кайтып эзләмәдем шул, әле генә башыма килде». Бөтенесе тын калды. Чәчләренә чал төшкән ике хезмәттәш, күзләреннән яшь чыгарырга да кыенсынмый, озак кына кочаклашып тордылар. Баксаң, Николай кодалары хәрби частьта калган, шунда өйләнгән, гомер кичергән булып чыкты. – Николай кода, сез бик оста татарча да сөйләшә идегез бит ул елларда, исемдә калмаган, кайдан өйрәнгән идегез безнең телне? – Әнием яклап әбием татар иде бит минем. Җәй буе анда була торган идек, шуңа туганнарым да телне яхшы белде. Кызыбыз Марина да ярыйсы гына сөйләшә, тагын да шомарту – хәзер сезнең зирәклек. Эшләр болайга борылгач, табын тагын да ямьләнеп китте. Ике кода солдат чакларына кайтып, истәлекләр яңартып утырганны барысы да кызыксынып тыңлады. Николай кодалары татарча да сөйләп җибәргәч, Зәрлимә апаның бераз кәефе күтәрелсә дә, күңеленең бер почмагы барыбер китек иде. Җитмәсә, килене аңламый дип, беренче кайтуларында ярамаган сүзләр дә ычкындыргалады бугай әле.   «Вәт ә, тик елмаеп йөрде бит, ник кенә шунда белдерсен татарча аңлаганын. Хәмит тә, ичмасам, ишарә ясамады», – дип, эченнән генә улына да «өлеш» чыгарып алды. Озакламый Зәрлимә апа белән Гаделҗан абый бөтен балаларын, кодаларын кунакка җыйды. Бер-берсе белән таныштырасы-күрештерәсе килде аларны. Әлбәттә, килен, яңа кода-кодагыйларга уңайсыз булмасын  өчен, аралашу урысча барды. Ләкин Николай кодалары үзе татарчага күчкәч, кыенсыну бетте. Гадәттәгечә табын җырларын суздылар, тәнәфестә исә рәхәтләнеп гармунга татарча биеделәр. Марина да шартлатып кына сөйләшмәсә дә, ара-тирә урысчаны татарча сүзләр белән аралаштырып, бианасы, яңа туган-тумачалары янында бөтерелеп кенә торды.  Бәбәй алып кайтачаклары турында да сөенче алып киттеләр яшьләр. Зәрлимә апа бу хәбәрдән соң атна-ун көн үз халәтенә кайта алмый йөрде. Я көләсе, я еласы килеп, җанын кая куярга белмәде. Күз алдына туачак оныгы килә дә, шатлыгы эченә сыймый, бөтен дөнья белән бүлешәсе килә башлый. Гаделҗан абзый да карчыгындагы үзгәрешне сизми калмады. Беркөнне төшке аштан соң: «Әллә мин әйтәм, йорт-кураны әзрәк караштырып алабызмы?» – дип сүз башлады. Зәрлимә апа, әйтерсең шул сүзне генә көтеп торган, аны кочаклап алганын сизми дә калды. «И-и телемнән тартып алдың, мин дә бит шул хакта әйтмәкче булып йөри идем! Аллаһ теләсә, оныгыбыз исән-сау дөньяга килеп, кунакка кайтуларына бөтен йорт-курабыз ялт итеп торсын. Кешеләр кебек автомат кер, савыт-саба машинасын да көйләп куярга кирәк булыр. Балалар, оныклар белән аралашырга вакыт күбрәк калыр. Хәзер бит менә җиденчесе туарга тора. Алайса, кайталар да, кайсы кер юа, кайсы савыт-сабадан бушамый, дигәндәй. Эшлим дигән кешегә авылда эш җитәрлек, тик утырмаслар берсе дә. Хәзер бит замана икенче, булган мөмкинлекләрдән дә файдаланмагач.  Әнә, Хәмит үзе әллә ничә ел элек алып куйган машиналар тик тора, ул да сөенер. Былтыр эшлим дигәч тә, каршы килеп маташтым, янәсе, без шулай күнеккән. Көннән-көн олыгайганыбызны онытабыз шул». Зәрлимә апа тагын бик озак сөйләде. Гаделҗан абзый исә вакыт-вакыт ияген каккалап алды. Бәй, дөрес сүзгә җавап юк инде ул, хак сөйли бит карчыгы! Дүртенче ноябрь иртәсендә Мәскәүдә Гаделҗан абзый белән Зәрлимә апаның оныгы туды. Илдус дип исем кушмакчылар. Исемен, Халык бердәмлеге көненә туры килгәнгәме, әллә Хәмитнең мәктәп елларыннан ук килгән якын дусты хөрмәтенә сайлаганнармы, Зәрлимә апа төпченеп тормады  Аның тизрәк оныгын күрәсе, кулларына алып сөясе, үчтеки-үчтеки иттерәсе, яшь каен  себеркесе белән мунчада юындырасы, бишек җырларын көйли-көйли йоклатасы килде. Беренче тапкыр бала тапкан килене Маринаны үзенең кызы кебек якын итәр, яшь әнине булдыра алганча хөрмәтләр иншалла! Люция Әблиева Фото: Пиксабай   --- Ватаным Татарстан № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43628
300 кеше авылдан чыга алмый җәфалана (ФОТО)
null
Башкортстанның Яңавыл районында яз аркасында шулкадәр кеше авылда бикләнеп калган диярлек. Авылга илтүче юлларны кар сулары юкка чыгарган. --- Өмет № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43629
Резидә Шәрәфиева серен чишкән
null
Бәрхет тавышка, үзенчәлекле тышкы кыяфәткә ия, сәхнәдә үз стилен булдырган җырчы Резидә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур булу сере белән уртаклашты. Ул аны барлык гүзәл затларга да тәкъдим итә, барыбызның да матур булуын тели. --- Матбугат.ру № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43630
Татарстанда язгы ташу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин
null
Татарстанның 39 муниципаль берәмлегендәге 13 меңнән артык кеше яши торган 220 торак пункт су басу зонасында калырга мөмкин. Республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин шулай дип белдерде. --- Матбугат.ру № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43631
Татар җәмәгатьчелеге халык шагыйре Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады
null
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Татарстанның халык шагыйре, мәшһүр әдәбият эшлеклесе Равил Фәйзуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган «Тагын килде язлар!..» дигән кичә бара. Юбилярны котларга танылган шәхесләр килгән. «Без бик бәхетле халык. Халкыбызның бай мәдәнияте бар. Иң зур байлыгы - талантлы, сәләтле, ирекле шәхесләре. Исәнлек-саулык телим, бергә эшләргә язсын!», - дип котлады Равил Фәйзуллинны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлавын укыды. «Сезне 80 яшьлек олы юбилеегыз белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә Сезгә иҗади дәрт, дәрманны өеп биргән. Яшь шагыйрь Равил Фәйзуллинның күренекле әдип, олпат шәхескә әверелүен тоеп яши торган буын без. Милләтебез мәнфәгатендә төпле фикерегез булды, татарның үзаңын уяткан кеше Сез. «Кешеләргә файда итсәм генә мин кеше», - дип язган идегез. Бу сүзләр яшь буынга нәсихәт булып тора. Халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү өчен куйган хезмәтегез өчен котлауларны кабул итегез», - диелгән иде котлау хатында.  Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков кичә хуҗасын министр Илсур Һадиуллин исеменнән котлады. «Сез озак еллар дәвамында үткен каләмегез белән мәдәниятебезне саклауга өлеш керткән шәхес. Актив позициягез, киңәшләрегез хөрмәткә лаек. Яшь буын Сезнең тирән мәгънәле шигырьләрегезне укып, акны-карадан, яхшылыкны-яманнан аерырга өйрәнә. Үрнәк гамәлләр аша әхлак-тәрбия бирәсез. Имин тормыш, иҗади уңышлар телим. Халкыбызның ихтирамы көч өстәсен, өметләрегез аклансын», - диелгән иде котлауда. «Сез, чын мәгънәсендә, остазыбыз», - диде Илгиз Халиков һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен тапшырды.  «Безне Равил Фәйзуллин шигъриятенә мәхәббәт җыйды. Равил абыйның канатлы гыйбарәләргә әйләнгән сүзләре искә төшә, алар синең күңел халәтеңне җиткерә. Ул зур хәрефтән Шагыйрь! Безне су стихиясе дә берләштерә - ел саен «Равил Фәйзуллин йөзүләре»ндә күрешәбез. Бәйрәмегез белән котлыйм!» - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. Концертта Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Ришат Әхмәдуллин, Фәннур Мөхәммәтҗанов, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Илгиз Мөхетдинов катнашты, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43632
Фидия сәдакасы күпме тиеш?
null
"Авыру сәбәпле, ураза тота алмыйм. Пенсиям 14 мең сум. Тота алмаган уразам өчен ничә сум түләргә?" - дип сорый Сабадан Илһам абый. --- Ирек мәйданы № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43633
Чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» бәйгесе игълан ителде
null
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» премиясенә конкурс игълан итәләр. Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла. Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы. Пьесалар конкурска 2024 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Җиңүче әсәрләр 2024 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы Комиссиясе рәисе – Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе. Конкурсның тулы Нигезләмәсенә сылтама. --- Камал театры № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43634
“Әйдә, песи балалары күрсәтәм” дип көчләгән
null
Башкортстанның Туймазы районында 7 яшьлек кыз баланы мәсхәрәләүнең нечкәлекләре билгеле булды. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы сөйләвенчә, җинаятьче кыз баланы йорт подвалына песи балалары күрсәтәм, дип алдап, чакырган. --- Өмет № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43636
Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах Казанның 113нче мәктәбендә булып кайттылар (ВИДЕО)
null
Казанның 113нче мәктәбендә шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех һәм шагыйрь, балалар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах балаларга үзләренең иҗатын тәкъдим иттеләр һәм нәшрият эшчәнлеге турында сөйләделәр. Әлеге чара 23-31 март көннәрендә узучы Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында узды. Балалар үзләре дә авторларыбызның әсәрләрен рәхәтләнеп укыды.   --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 28.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43637
1 апрельдән кемнәрнең пенсияләре артачагын искә төшерделәр
null
Картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту сәбәпле һәм ата-аналары билгесез булган балаларга социаль пенсияләр Россиядә быелның 1 апреленнән 7,5 процентка индексацияләнәчәк, дип сөйләде РИА Новостига Социаль анализ һәм фаразлау институтының өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок. --- Матбугат.ру № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43638
Альберт Вәлиуллин: Хатыным "Сихерчеме әллә син?” ди
null
Җырчы Альберт Вәлиуллин белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43639
М-5 трассасында зур авария булган
null
М-5 Урал федераль трассасында коточкыч авария теркәлгән. Кичә төнлә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре берлектә трассаның 1448нче километрында, Уптино торак пункты янындагы юл һәлакәте урынына килгән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43640
Татарстанда еланнар уянган
null
Азнакай районында тәүге еланнарны күргәннәр. Мәнәвез авылы чишмәсе янында кояшка кызынырга чыккан алар. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк. Бөтен җан ияләре, шул исәптән еланнар да яз җиткәнен сизә, диелгән Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында. Әмма шунысын онытырга ярамый: кара елан йокыдан уянган мәлдә бик усал булырга, җае чыгуга кешегә ташланырга мөмкин. Җир әле тиешенчә җылынырга өлгермәгәнлектән, качып котыла алмавыннан курка ул. Агуы бигрәк тә язын бик зәһәр була. Шуңа күрә елан чаккан очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Хәер, хәзер әле алар бик хәрәкәтчән түгел. Май аена табарак “мыжгый” башлый алар. Еланның агулымы-түгелме икәнен читтән абайлап булмаганлыктан, гап-гади иминлек таләпләрен истән чыгармаска: ике арада кимендә ике метр ераклык сакларга, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк, дип киңәш итә белгечләр. --- Ватаным Татарстан № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43641
Иркәнең сынган кулына сәхнәдә тибеп киткәннәр
null
Иркә җырлап торганда, аның бэк-вокалчысы Фидаил Вәлиуллин җайсызрак сикергән һәм аягы белән Иркәнең бармагын каймыктырган. (Аның узган җәйдә кулын сындыруы турында язган идек.) Иркә шешкән һәм канаган бармагы белән концерт куеп чыгуы хакында социаль челтәрдә болай сөйли. --- Матбугат.ру № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43642
Алиянең бәби тапканын көткән Ришат Төхвәтуллин: Вакыт килеп җитте, иртән торуга "пропущенный"
null
Хәзер татар эстрадасын яратучы тамашачылар Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарны аеруча кызыксыну белән күзәтеп бара. Сәбәбе - гаилә ишәергә әзерләнә. --- Матбугат.ру № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43643
Бер ай элек югалган малай табылган
null
Башкортстанда Учалы районының Иске Муйнак авылында яшәүче Эмиль Ганиев агымдагы елның 25 февралендә йортыннан чыгып китә һәм югала. 2009 елгы малай үзенең кая киткәнлеге турында беркемгә дә әйтми. --- Өмет № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43644
Казаннан 9 яшьлек Кирилл Кудрявцевка ярдәм кирәк
null
Казаннан 9 яшьлек Кирилл Кудрявцевка ярдәм кирәк. Тумыштан ук малайның йөрәге авыру. Беренче операцияне аңа 5 көнлек чагында ясаганнар. Шуннан бирле әти-әнисе гомерен саклап калу өчен тырыша. --- Матбугат.ру № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43645
Татарстанда яз һәм җәй температура аномалиясе булачак
null
Татарстанлыларны температура климатик нормадан узып киткән рәттән бишенче июль ае көтә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев югары уку йортының мәгълүмати үзәгенә язгы һәм җәйге айларга булган фаразлар хакында сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43646
Әтисе йоклаган арада 2 яшьлек сабыйны ток сугып үтергән
null
Екатеринбургта әтисе йоклаган арада 2 яшьлек кызны ток сугып үтергән. Бу вакытта баланың әнисе эштә булган, дип хәбәр итә “РИА Новости” Свердловск прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып. Бала фатирда әтисе, абыйсы һәм апасы белән калган булган. Әнисе – эштә. Әтисе йоклап киткән, балалар үзләре генә уйнаган. Шулчак сабый аш бүлмәсендә, тышчасыз тимерчыбыкка орынып, токка тотылган. Ир-ат, йокыдан уянгач, аңсыз яткан баласын хатынының эшенә алып киткән. Шунда “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Табиблар, баланың үлемен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган. Ир-атка карата саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар. --- Ватаным Татарстан № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43647
«Яшь башкаручылар конкурсы» турында еш килә торган сорауларга җавап
null
“Яшь башкаручылар конкурсы” Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Әлеге бәйге турында оештыручыларга бик күп сораулар килә. Шушы сорауларга җавап түбәндә: - Катнашу өчен гаризаны ничәсенә кадәр җибәрергә мөмкин? Гаризалар 30 мартның 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Гариза тутырырга сылтама: https://vagapovfond.ru/vagapovfest - Конкурста ничә яшьтән алып катнашырга мөмкин? Конкурста 1992 елның 1 гыйнварыннан 2008 елның 31 декабренә кадәр туган җырчылар һәм музыкантлар катнаша ала. - Яшем 35кә җитеп килә,мин бәйгедә катнаша аламмы? Беренче турга җырларыгызны җибәреп карагыз, жюри әгъзалары сайлап алса, икенче турга чакыру җибәрерләр. - II этап кайда үтәчәк? II этап 22 апрель көнне "Дом дружбы народов" бинасында үтәчәк. Адресы: Павлюхина, 57. Башлана 9:00. - Беренче турга 2 җыр җибәрү мәҗбүриме ул? Әйе, безгә сайлап алу мөмкинчелеге булырга тиеш. - Икенче турда беренче турга җибәргән җырларны башкарырга мөмкинме? Ул җыр сезне җиңүче итәргә мөмкин дип уйласагыз, башкарыгыз.  --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43649
Милли музейда «Бүләк итү көннәре» акциясендә тарихи-документаль әйберләр бүләк итеп була
null
3-4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында музей коллекцияләрен тулыландыруга юнәлдерелгән традицион хәйрия чарасы – «Бүләк итү көннәре» акциясе узачак. «Бу – шәһәрдә һәм республикада яшәүче һәр кеше өчен тарихка керү, мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү мөмкинлеге. «Бүләк итү көннәре» акциясе 1997 елдан үткәрелә. Бу көннәрдә Татарстанлылар, республика кунаклары тарихи яктан кызыклы булган әйберләр бүләк итә ала. Мәсәлән, туган ягыбызда яшәүче төрле халыкларның көнкүрешен чагылдырган этнографик предметлар: кием-салымнар, савыт-сабалар, йорт җиһазлары, сәнгать предметлары, эш кораллары безне бик кызыксындырыр иде», – диде «Татар-информ»га Татарстан Милли музейның фәнни хезмәткәре Зәлия Мирсияпова. Аның әйтүенчә, моннан тыш, документаль чыганакларны да кабул итәргә әзерләр. «Мәсәлән, фотосурәтләрне без бик шатланып кабул итәр идек. Альбомнары белән булган гаилә фотосурәтләре, авыл, шәһәр күренешләре, төрле бәйрәм күренешләре (Сабантуй, Нәүрүз, Карга боткасы, Май чабу һ.б), дәүләт бәйрәмнәре (1 Май, Яңа ел, Белем бәйрәме һ.б.)» – диде ул. «Музейга әйберләр һәм коллекцияләр бүләк итү традициясенә Казан шәһәр музеен оештыручылар һәм беренче бүләк итүчеләр нигез салган. Алар арасында вице-адмирал Иван Лихачев, хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс, шәһәр башлыгы Сергей Дьяченко, профессор Николай Катанов, Казан һәм Казан төбәгенең башка күп кенә халкы исемнәре бар. Музейга бүләк буларак этнографик әйберләр, архив документлары, борынгы фотолар, сирәк нумизматик материаллар, рәсемле әсәрләр һәм үткән елларның көнкүреш мәдәнияте әйберләрен китерергә мөмкин», – дип яза «Татар-Информация» МА.  --- Милли Музей № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43650
Кариев театры «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва кыла
null
Кариев театры «Рөстәм маҗаралары» спектакле белән «Алтын битлек» театр премиясенә үз тарихында беренче тапкыр дәгъва кыла. Бүген залда театр коллективы, спектакльнең иҗат төркеме, театрның яраткан тамашачылары килгән. Шунысы куандыра: спектакльне беренче тапкыр караучылар да, шул ук вакытта кабат-кабат килеп күрүчеләр дә бар. Ә алда театрны «Рөстәм маҗаралары» спектакле белән башка фестивальләр көтә.   --- Кариев театры № --- | 29.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43651
Автоинспекторны машинасында сөйрәтеп йөрткән яшүсмернең исерек булу-булмавын экспертиза ачыклый
null
16 яшьлек казанлы идарә иткән машина ЮХИДИ хезмәткәрен сөйрәтеп йөрткәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43652
«Ирем кызымны кабул итә алмады, гаиләдән китте»: Фирдәүсә ханымның язмышы
null
Арчада яшәүче Фирдәүсә ханымга олы йөрәкле тормыш иптәшен очратканчы урау юллар узарга туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә гидрометеорология техникумына укырга керә ул. Булачак ире белән дә шунда таныша. Башта бар да яхшы кебек тоела. Тик беренче балалары авыру булып тугач, гаиләдә җылылык бетә. – Кызыма 3 ай чагында анда ДЦП икәнен, өстәвенә эпилепсия өянәге дә барлыгын белдек. Туганда имгәнгән, диделәр. Үз балаң нинди булса да, кадерле һәм газиз. Кызымны бик яратып карадым. Аннары тагын авырга уздым. Икенче балабыз – улым туды. Ирем белән мөнәсәбәтләр тагын да катлаулана барды. Ул кызымның авыруын кабул итә алмады. Өченче бәбием карынымда иде, ирем гаиләдән китте. Ул хәтта тагын бер баласы туасын белми дә калды, – дип искә ала Фирдәүсә ханым. Ярый ла әти-әнисе, туганнары гел янәшәдә була. Икенче баласы тугач, Арчага кайтып яши башлый алар. Фирдәүсә ханым бирешми – өч баласы хакына тормышның якасына ябыша. Бервакыт Фирдәүсә ханымга кызы белән ял итәргә юллама бирәләр. Әниемне җибәрермен дип уйлап куя ул. Әллә ана йөрәге сизенә инде, әллә бераз ял итсен, дип санаторийга кызын җибәрә. – Әнием куып диярлек озатты. Шул ял тормышымны үзгәртте дә куйды минем. Каршы яктагы бүлмәдә яшәүче Илгизәр белән таныштым. Дөресрәге, башта кызым белән дуслашты алар. Сабыем Илгизәрне күрсә, нишләргә белми иде. Сөйләшеп киттек. Мин үз язмышымны сөйләдем, Илгизәр – үзенекен. Миннән ун яшькә олырак, Апас районының Дәвеш авылыннан. Кечкенә вакытында өстенә агач төшеп, бер күзе сукырайган, икенчесенә зыян килгән, – дип сөйли Фирдәүсә ханым. – Илгизәр бик матур итеп баянда уйный. Ирсез тормыштан бик арыган идем инде. Илгизәр белән кушылгач, тормышым түгәрәкләнде. Мин үземне хатын-кыз итеп тойдым. Гаиләгә тагын күңелсез хәл килә. 2002 елда Тимур исемле кече улының өстенә капка төшә. Ул бик каты имгәнә. Биленнән алып аягына кадәр гипста була. Әмма сынауларга бирешергә өйрәнмәгән Фирдәүсә ханым бу юлы да көчле булып кала. Алар сынауны бергә җиңә. Уллары аякка баса. – Кызымны 26 яшенә кадәр карап үстердек. Моннан 8 ел элек вафат булды. Илгизәр белән яши башлагач, уртак кызыбыз Гөлия туды. Аңа 20 яшь инде. Олы улым Данилгә – 30 яшь. Ул әле өйләнмәгән. Кече улыма – 29 яшь. Ул хатыны белән ике бала үстерә, – ди Фирдәүсә ханым. – Миңа түгел, Илгизәргә сокланырга кирәк. Мин аңа карап, үземдә яшәргә көч таба идем. Әле дә шулай. Инде икенче күзе дә бөтенләй күрми.    Өч балалы, аның өстенә берсе урында гына ята торган сабый үстерүче хатын яныннан сау-сәламәт ир качканда, Илгизәр мине ничек бар шулай кабул итте. Менә кайда ул чын ир-ат! Нинди йөрәге белән минем белән тормыш башларга риза булгандыр ул?! Мин аңа бик рәхмәтле. Ирем – бик матур, чибәр кеше. Күзләре күрмәү комачау итми. Аның белән бик рәхәт. Бәхетле булыр өчен күңел күзләре күрү дә җитә икән, дим мин. Сеңелләрем дә, безнең җизни кебек кеше юк, дип тора. Менә шуннан чамалагыз инде. Фирдәүсә ханымнан беренче ире турында да сораштык. Арчага бер тапкыр кайтып килгән ул. Инде күптән вафат икән. «Әгәр тагын бер кат яшәсәгез, үз язмышыгызны узар идегезме?» – дим. Фирдәүсә апаның күңеле тулып китте. Күз яшьләрен сөрткәч, дәвам итте ул: – Аллаһы Тәгалә, яраткан кешемне сынармын, дигән. Минем урында башка берәү, бәлки, бу сынауны уза да алмас иде. Янәшәмдә таяныр кешеләр булганга, мин авырлыкларны җиңә алдым. Илгизәрем терәк булды. Бүген мин бик бәхетле, – ди Фирдәүсә апа. – Әгәр гомер тагын бер бирелсә, тормыш юлымны кабат үтәр идем. Әмма кайсыдыр җирен дөресләп тә куяр идем. Һәркем үз юлын үзе үтә. Хаталарсыз кеше юктыр. Миндә дә бар алар. Әмма шунысын әйтә алам: кешеләрне рәнҗетмәдем, дөньяны яратып яшим…   Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43653
Сөмбел Билаловага дәүләт бүләге бирелде (ФОТО)
null
Татар эстрадасының популяр артисты Сөмбел Билалова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнде. Эльвира ШАКИРОВА Шәһри Казан № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43654
Баласына пычак кадаган хатын: "Елавы нервыма тиде"
null
Башкортстанның Бәләбәй районында яшәүче 22 яшьлек хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Аны үтерүгә омтылуда гаеплиләр. Узган октябрьдә яшь әни кычкырып елаган 1,5 яшьлек улын үтерергә маташкан. --- Матбугат.ру № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43655
Татарстан Милли музееның 129 еллыгында музейга һәм аның филиалларына керү түләүсез
null
5 апрельдә Татарстанның Милли музее үзенең 129 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне музейга һәм аның барлык филиалларына керү бушлай. «Бу көнне 1895 елда музей беренче тапкыр кунаклар өчен ишекләрен ача. 129 елдан соң кунакларны музей җыелмасыннан раритетлар белән күргәзмә ачылышы, зур музей гаиләсе – музей филиаллары белән танышу, остаханәләр, экскурсияләр, концертлар, котлаулар һәм башка күп чаралар көтә. Кунаклар даими экспозиция белән генә танышып калмый, ә махсус әзерләнгән чараларда да катнаша ала. Программа барлык яшьтәге кешеләрне исәпкә алып әзерләнгән, музей үз бәйрәмендә барлык кешеләрне көтә», – дип яза "Татар-Информ" МА. --- Милли Музей № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43656
Бүген “Яшь башкаручылар конкурсы”на гариза бирүнең соңгы көне
null
30 мартның 23:59 сәгатенә кадәр Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале тарафыннан уздырылучы “Яшь башкаручылар конкурсы”на гаризалар кабул ителәчәк.  Зур сәхнәгә юл "Яшь башкаручылар конкурсыннан" башлана. Тизрәк гаризаны тутырыгыз! --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43657
Яшь бозаулар ник еш үлә һәм аларны ничек саклап калырга?
null
"Элита" баш нәсел хуҗалыгы белгечләре бозауларның саклануын ничек арттырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Бозауларның беренче көннәрендә үлүенең иң еш очрый торган сәбәбе – эчләре китү. Бозауларның эч китүенең ике төп сәбәбе бар:  - организм бактерияләр, вирус яки бер күзәнәкле организмнар белән зарарланган; - организм начар туклану һәм асрау аркасында стресс кичерә. Бозауларны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сылтама аша укый аласыз. --- «Элита» № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43658
Тинчурин театры яңа ВИДЕОпроект тәкъдим итте
null
Тинчурин театры үзенең социаль челтәрдәге төркемендә "Флеш-әңгәмә" дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Беренче чыгарылышта театр артистлары Артем Пискунов һәм Гүзәл Галиуллина катнаша. Карыйбыз: --- Тинчурин театры № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43659
Татарстанга күченгән таҗик: Башта яшәп китүе дә җиңел булмады…
null
Гомере буе туган җирендә яшәгән кеше аның кадерен белми, ул турыда уйланмый кебек тоелса да, чынлыкта бу алай түгел. Күпләр өчен аннан да матур, кадерле җир юк. Кычкырып әйтмәсә дә, күңеле белән моны күпләр тоя. Бигрәк тә өлкәннәр инде башка урында яшәүне, күченүне, анда ияләшүне күз алдына да китерә алмый. Каладагы балалары янына бер-ике көнгә кунакка барса да, шәһәрегез үзегезгә булсын дип, туган-яшәгән авылын сагынып кайта. Шул сәбәпле картлыкта ялгызлыкны сайлаучылар да (ялгыз булса да, үз өендә, үз җирендә) шактый. Калага, еракка димим, балалары район үзәгенә генә күченә калса да, өлкәннәр төп нигездә калырга тырыша. Алардан калмыйм дип күченеп тә, авыруга сабышкан танышларым булды. Алай гына да түгел, шул ук нигездә, бер үк ишегалдында яңа йорт өлгерткәч тә, анда күченми, элекке йортында калучылар да юк түгел. Яшьләр белән бергә яшәргә теләмәгәнгә яки алар теләмәгәнгә дә түгел. Әмма тормыш дигәнең шундый катлаулы һәм эчәр суларыбызның, безгә насыйп ризыгыбызның кайда буласын беребез дә белми. Кемнәрдер кул сузымында гына булган яңа урынга күченергә теләмәгән бер чакта, «җир чите»ндә кабаттан тормыш башлаучылар да бар. Алар өчен туган җир дигән төшенчә шулай ук кадерледер, гомер бакый сагынып яшиләрдер кебек тоела. Әмма язмышлар гына түгел, без – адәм балалары да бик төрле шул. Һәм фикерләребез, яшәешкә мөнәсәбәтебез дә шулкадәр төрле. Күрше Арча районының Балтачка якын авылында яшәп, Балтачта эшләүче очраклы танышым, кояшлы ерак Таҗикстан якларыннан кайткан, инде җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче абыйга да иң беренче биргән соравым: «Туган якларыгызны сагынасызмы?» – булды. Егерме елдан артык чит җирләрдә яшәүче, инде өлкәнәеп баручы ир-атның җавабы көтелмәгәнчә булды: – Туган як, туган җир, диләр… Бөтенесе сагынасыңмы дип сорыйлар… Мин кайда – туган як шунда, минемчә. Җир шары түгәрәк бит ул. Бөтенебез бер күк астында яши. Сиңа, гаиләңә яшәргә кайда уңайлы, кайда тыныч – менә шул урын синең өчен иң кадерлесе инде. Без ул җирләрдән ихтыяри-мәҗбүри кузгалдык. Яшермим: тәвәккәлләве дә, башта яшәп китүе дә җиңел булмады. Бездән алдарак Татарстанның төрле районнарына кайткан танышлар бар иде инде. Алар, монда барысы да әйбәт, дип чакырды. Бигрәк тә, кыз балаларның мәктәпкә яулык ябып йөрүләренә бернинди каршылык юк, диюләре кызыктырды. Татарстанны сайлап ялгышмадык. Үкенгәнебез булмады. Без биредә беркайчан да үзебезне чит итеп тоймадык. Бергә эшләүчеләр дә, авылдашлар да искиткеч әйбәт кешеләр булып чыкты. Балаларыбыз да тиз ияләште. Алар Таҗикстанда туган иде. Татар телен дә бик тиз өйрәнделәр, аларны хәзер татарлардан аерып та булмый. Инде монда гаилә кордылар, балалар үстерәләр… Барысы да бик әйбәт. Үткәннәрне сагынып, ямансулап утырырга вакыт булмады. Бәлки безгә мөнәсәбәт начар булса, уйланган да булыр идек. Адәм баласы яхшыга тиз күнегә бит ул. Дөрес, телне әле балалар кебек үк әйбәт белмим. Әмма сөйләшәм, татарлар белән татарча аралашам… …«Мин кайда – туган як шунда» дигән фикер белән килешеп тә булмый кебек. Алай дисәң, читтә яшәүчеләр бихисап бит. Барысы да туган як, туган җир дип сагынып-сыкрап яшәсә (арада андыйлар да бардыр), яшәү булмас иде инде ул. Безне исә кечкенәдән, туган җир, туган як бер генә була, туган йортың, туган авылың – кече Ватаның, дип өйрәттеләр. Шулай яздылар, шулай сөйләделәр. Шуңа ышанып үстек, шуңа ышанып яшәдек, яшибез. Күңелгә шәп сеңдергәннәр, күрәсең… "Ватаным Татарстан" газетасы   --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 30.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43660
Шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат
null
Кичә 74 яшендә танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә, дип белдерде Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43661
Ике балалы гаилә янып үлгән...
null
Башкортстанның Белорет районы Железнодорожный авылында көчле янгын булган. Фаҗигә турында соң хәбәр итүләре сәбәпле, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут ныклы таралырга өлгергән: йорт һәм мунча янган, ялкын автомобильләргә дә күчкән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән. --- Өмет № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43662
Ләйсән Гыймаева: Бар нәрсә бар, күңел тынычлыгы гына юк…
null
Укучыларыбызның кәефен белештек. Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева уртаклаша: – Хәлләр әйбәт, Аллаһка шөкер. Бу арада иҗат белән мәш киләбез. Берничә яңа җыр яздырдык. Кызыбыз Таңсылуның да яңа җыры чыкты. Бар нәрсә бар, күңел тынычлыгы гына юк. Башта махсус хәрби операция күңел тынычлыгын алган иде, Мәскәүдәге теракттан соң ул бөтенләй бетте. Мондый чакта якын кешеләрең белән тагын да якынаерга кирәк. Шәхсән үземә Аллаһы Тәгаләдән көн дә сорау, намаз уку күңелгә тынычлык бирә. Аның ризалыгыннан башка бернәрсә дә булмый. Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43663
Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале узачак
null
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Фестивальнең төп бурычы – профессиональ вокал сәнгатен, сыйфатлы милли эстраданы пропагандалау. Гала-концертта яшь, әмма танылган фестиваль лауреатлары Рөстәм Асаев, Сирина Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Алмас Хөсәенов катнашачак. Түбән Новгородта шулай ук 2023 елгы фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында җиңүчеләр катнашачак: Илүзә Вәлиуллова, Динар Шәрәфетдинов, Инсаф Ганибаев, Әдилә Мөбарәкова. Махсус кунаклар итеп Зәйнәп Фәрхетдинова, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов чакырылачак, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43664
Зифа Нагаева гаиләсен ничек саклап калуын сөйләгән
null
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы, шагыйрә, телевидение алып баручысы Зифа Нагаева белән сөйләшеп утыру — үзе бер җылы тапшыру караган кебек. — Синең кебек, башкалар да мактап тора үземне. Тик, шул ук вакытта, үзсүзле, үҗәт тә мин. Алга куйсам, “шартласам” да эшләргә, башлаганмын икән — бетерергә кирәк. Шуның белән сәламәтлегемә зыян да китерәм, — ди Зифа апа, елмаеп. — Җиләккә баргач, чиләк тулмыйча кайтмыйм, өй җыештыра башласам, бетермичә туктамыйм. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43665
"ТАТАР СҮЗЕ" дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе финалга якынлаша (ВИДЕО)
null
4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узачак. Димәк, дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла. Җиңүчеләр исемлеге 4 апрель «ШАЯН ТВ» каналының рәсми сайтында чыгачак.  --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43666
Рәмис Латыйповның "Атмый калган таң" хикәяләр китабы басылып чыкты
null
Танылган каләм иясе Рәмис Латыйповның хикәяләре тупланган беренче китабы бу. Автор мәхәббәтнең авырлыкларны җиңүен, кайгы-хәсрәтне, йөрәк әрнүләрен, җан сыкрауларын, вәхшилекне, күңел тирбәлешләрен катлаулы мөнәсәбәтләр, тетрәндергеч, хәтта могҗизалы вакыйгалар аша, мавыктыргыч өслүптә сурәтли.   --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43667
Кариев театрының апрель аена АФИШАсы
null
Апрель аенда Кариев театрын гастрольләр һәм фестивальләр көтә. Афиша белән иътибар белән танышсагыз, театрга нинди кунаклар килүен һәм язгы премьераның исемен дә күрерсез.   --- Кариев театры № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43668
Казанда Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә концерт үтәчәк
null
24 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның тууына 75 ел тулу уңаеннан истәлек концерты узачак. Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында меңнән артык җыр яңгыраган, шуларның ике йөздән артыгы татар халык җырлары булган. Нәкъ менә халык җырларын үзенчәлекле башкару - аңа зур танылу китерә дә. Әлеге концертта Фердинанд Сәлахов, Рәсим Низамов, Вил Усманов, ИЛСАФ, Филүс Каһиров, Асылъяр, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Илгиз Мөхетдинов, Вадим Захаров, Алинә Кәримова, Алмас Хөсәенов, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова һ.б. катнашачак. Махсус кунак – Салават Фәтхетдинов. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43669
«Балачак җыры» бәйгесенең бишенче сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә (ВИДЕО)
null
Өр-яңа шигырьләр һәм көйләр иҗат итегез һәм акчалата призга, җырыгызның профессиональ аранжировкасына һәм клибына ия булыгыз.Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. --- Шаян № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43670
Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак
null
5-10 апрель көннәрендә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Бу көннәрдә Әмирхан Еники хикәяләре нигезләнгән «823 километр» фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән. Фильмда Әмирхан Еникиның өч әсәре – «Кем җырлады», «Матурлык» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре берләштерелгән. Татарстан Республикасын һәм Свердловск өлкәсен ышанычлы, партнерлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Екатеринбург тамашачылары Казаннан килгән кунакларны һәрвакыт җылы кабул итә. 2023 елда төбәк фильмнары Свердловск өлкәсендә күрсәтелгән иде һәм хәзер күрсәтүләр яңадан кайтарыла. --- Татаркино № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43671
Бер яки ике катлы йорт сайлауда белгеч киңәшләре (ВИДЕО)
null
Бүгенге көндә төрле архитектура стилендә һәм уникаль дизайнлы йортлар салына. Кемдер бер катлы, кемдер ике катлы йортларга өстенлек бирә. Яңа йорт салырга теләүчеләр хәтта югалып кала. Дөрестән дә, сайлау җиңел булмаска мөмкин. Чөнки ике вариантның да өстенлекләре бар. "Ханский дом" төзелеш компаниясе архитекторы үз киңәшләрен бирә. Видеоны карыйк: --- Ханский дом № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43672
«Элита»ның нәселле үгезләр ИСЕМЛЕГЕ
null
Татарстандагы "Элита" баш нәсел хуҗалы күпкырлы эшчәнлек алып бара. Шуларның берсе - дөньядагы иң яхшы нәселле үгезләрне үзләрендә барлау. Шушы көннәрдә әлеге үгезләрнең исемлеге яңартылды. Каталогка кергән хайваннар һәм аларның характеристикалары белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин. --- «Элита» № --- | 31.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43673
Казанда фитнес-клуб бассейнында бала батып үлгән
null
Казанның Совет районы фитнес-клубларының берсендә бала батып үлгән. «Татар-информ» язганча, аңа 7 яшь булган. --- Шәһри Казан № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43674
Чистай яшүсмеренә социаль челтәрләрдә янаулар килүен полиция тикшерә башлады
null
Чистайда полиция хезмәткәрләре яшүсмернең социаль челтәрләрдә янаулар алуын тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43676
Җәй коточкыч булачак: синоптиклар июнь-август айларына фаразларын җиткерделәр
null
Экспертлар җәй айларында булачак һава торышына яңа фараз җиткерделәр. Фаразлар буенча, июньнән августка кадәр һава торышы гадәти булмаячак, дип хәбәр итә PRIMPRESS. Төрле метеорология хезмәтләре мәгълүматлары буенча, 2024 елның җәе Россиядә метеорология күзлегеннән аномаль булырга вәгъдә итә. Соңгы көз һәм кыш Россия төбәкләре өчен типик климатка туры килмәде, ә язын елның иң җылы вакытында да дәвам итәчәк гадәти булмаган һава күренешләре башланды. Белгечләр киләсе җәй илдә метеокүзәтүләр тарихында иң кызу булачак, дип фаразлый. Әйтик, Мәскәүдә, Калининградта, Тверьда һәм Калугада температура 35 градуска кадәр күтәреләчәк, бу элек билгеләп үтелмәгән иде. Мондый аномаль җылылыкны шулай ук Ерак Көнчыгыш, Урал, Себер һәм Идел буе да үз эченә алачак, ә температура үсеше июнь аеннан августка кадәр уртача дәрәҗәдән җиде градуска югары булачак. --- Ватаным Татарстан № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43677
Уфада югалган балалар турында: "Аларны кайдадыр ябып тоталар..."
null
UFA1.RU порталы Уфада югалган ике укучының берсенең әнисе белән сөйләшкән. Дамирның әнисе Гүзәл Әдигамова хәбәр иткәнчә, аның улының һәм иптәшенең өйдән качарга бернинди дә сәбәпләре юк. Аның сүзләренчә, Дамир әнисен беркайчан да юкка борчымас иде. --- Матбугат.ру № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43678
Мечты казанцев сбылись благодаря акции на АЗС Teboil
null
erid: 2Vtzqwarm5P Бренд Teboil подвел итоги акции «На пути к мечте», которая прошла с 4 декабря 2023 по 29 февраля 2024 года на всех АЗС Teboil в Казани. В рамках акции каждый посетитель АЗС Teboil мог вновь поверить в чудо и вспомнить о своих заветных мечтах. --- Матбугат.ру № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43679
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды
null
10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында гает вакытлары чыкты. --- Матбугат.ру № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43680
Каенанам улын бар дип тә белми
null
“Менә кара, ул моны алган, шуны алган, ә син... Менә кара, кызым миңа яңа җиһаз алып бирде, ә сез үзегезне дә туендыра алмыйсыз...” Оныклары белән дә шулай: кызларының балалары – иң сөйкемле, иң булдыклы, иң-иңнәре, ә безнекеләр – “йөриләр инде шунда...” Без кай җиребез белән ким соң? --- Шәһри Казан № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43681
Камал театры "Тукай Казанга кайткан" спектакленең премьерасына әзерләнә
null
2 һәм 3 майда Камал театрының Кече сәхнәсендә режиссер Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" спектакле премьерасы була. Спектакльгә пьесаны шагыйрә Резеда Гобәева (Зәйниева) язган. Ул, беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь һәм легендар шәхес турында. Тукай белән бәйле әсәрләрне санап бетерерлек түгел: әдәбият, театр, сынлы сәнгать, музыка, фәнни хезмәтләр... Алар бер гасыр элек тә, кичә дә, бүген дә язылган, киләчәктә дә язылачак... Тиздән театр сәхнәсендә бөек татар шагыйре тормышы тарихы ачылачак, аның исеме татар милләтенең символына, брендына әверелде. Генийның фаҗигале кыска гомер, аның буыннар тарихында, аңында яшәгән образы белән кисешеп, сәхнәдә яңа театр хәрәкәте буларак гәүдәләнәчәк. --- Камал театры № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43682
Тол калып, өч улын үстергән Гөлфия Сираева: Ярый әле кайтканмын…
null
Эшләгән чагында да, биләгән урыныннан киткәч тә хөрмәт белән искә алына торган җитәкчеләр дә бар. Гөлфия Ләбиб кызы Сираева минем өчен шундыйлардан. Яңа Чишмәдә дистә еллар информацион-методик үзәк җитәкчесе булып эшләде ул, хәзер инде хезмәт ветераны буларак лаеклы ялда. Биш ел турыдан-туры аның кул астында эшләү дә насыйп булды. Намуслы, таләпчән, җаваплы. «Әйдә, ярар ла», – дип эшләүчеләрдән түгел: белем сыйфатлы булырга тиеш, игътибар тигез һәм тиешенчә, эш нәтиҗәле булырга тиеш. Шундыйрак принциплар буенча эшләдек без. Бүгенге язмам – җитәкчем һәм хезмәттәшем турында. «Авылда калу ул минем өчен язмыш булды, дисәм дә була. Институтны тәмамлап, өч еллык «отработка»ны Чирмешән районы Иске Кади мәктәбендә узганнан соң, барлык яшьтәшләрем шәһәрдә яши, минем дә шәһәрдә яшисем килә дип, Чаллыга юл алдым. Анда өч ел 50 нче мәктәптә эшләгәннән соң, язмыш мине кабат авылга – бу юлы Яңа Чишмәгә кайтарды. Утыз ел гомерем шунда узды. Хәзер инде уйлыйм да, ярый әле кайтканмын, шәһәрне яратмыйм икән мин, димен. Барган арада да тизрәк кайтасы килә», – ди Гөлфия апа (шулай авылчалап «апа», «абый» дим инде мин, гадәт буенча. Алай үзебезчә, татарча кебек). Хәзер инде язмышында тагын бер борылыш аның: күп еллар тол булып, өч улын үстереп аякка бастырганнан соң, Мөслимдә яшәү насыйп булды. Гомер юлын «Туган як» агрофирмасында баш агроном булып эшләгән, тормыш иптәшен ковид алып киткән Иршат Әхмәтов белән бәйләде. Җәй көне аларга кунакка кайтып, Мөслимнең гаҗәеп төзеклеген, матурлыгын үзем күреп, сокланып киткән булсам да, Гөлфия ападан «Ике район арасында аерма бармы?» – дип сорыйм. Ни дисәң дә, кунакта йөргәндә – бер төрле, шунда яшәгәндә икенче төрле күз белән карыйсың ул. «Яңа Чишмәдә, руслар күпчелек булгангадыр, рус мохите нык сизелә: төрле чаралар күпчелек рус телендә уза, йолалар дә күбрәк шул милләтнеке. Ә Мөслим – татар мохите хакимлек иткән район: яши башлагач, милли чараларның шулкадәр күплеге, аларның башлыча татар телендә узуы шаккатырды һәм сөендерде. Биредә дүрт мәчет эшләве дә күп нәрсә турында сөйли. Төзеклек, чисталык ягыннан да Мөслим күпләргә үрнәк булырлык», – ди ул. «Яңа Чишмәдә дә соңгы елларда төзекләндерү өлкәсендә күп эш башкарылды, ул да минем күңелгә якын», – дип өсти. Авылларның киләчәге турында да сөйләшәбез. Гөлфия апа да күбебез күргән чынбарлыкка ачына: «Кызганыч, авыллар бетүгә бара. Моңа иң беренче сәбәп – яшьләргә басылып яшәү, тормыш алып бару өчен эш урыны булмаудыр, минемчә. Бөтен кеше дә фермер була алмый бит, аннан кече бизнеска үсү өчен мөмкинлекләр дә чикле. Фермерга килгәндә, табигать шартлары әйбәт булып, исән-сау гына уңышын җыеп алганнан соң да аны урнаштыру күпме мәшәкать, күпме чыгым таләп итә. Мал үстерүчегә дә шулай ук проблемалар җитәрлек. Югыйсә авылда шәһәр өйләрендәгедән дә уңайлы шартлар бар, кибетләрдә шул ук товар сатыла. Зур авыллар яшәр әле: анда балалар бакчалары, мәктәп, фельдшер пунктлары эшли. Ә кечкенә авылларның киләчәге юк…» Гомер буе мәгариф системасында, кеше арасында эшләп ялга чыккан Гөлфия апага яңа тормышка ияләнү авыррак була. Бигрәк тә беренче җәйдә. Шуңа күп вакытын бакчада, җиләк вакытында урман-болыннарда уздырган. «Ә кышны бик үк яратып бетермим. Салкын, көчле буранлы көннәрдә урамда эшләүчеләргә Аллаһы ярдәм бирсен, дип теләп, өйдә утырам. Ял көннәрендә тормыш иптәшем белән чаңгы шуарга чыгабыз. Быел кар күп булды, икәүләшеп кар көрәдек. Яраткан шөгылем барлыкка килде: интернеттан төрле мастер-класслар карап, бәйләү бәйлим. Баштарак башмаклар бәйләп, барлык туганнарыма, танышларыма бүләк иттем, быел беразын саттым да. Оныкларга оекбашлар, бияләйләр, башмаклар, жилетлар бәйләдем. Бәйли башлагач, вакыт та тиз уза». Әйе, ялдан да ял итү кирәк. Гомер буе кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәгәннән соң кинәт кенә тормышта бушлык хасил булуны күпләр авыр кичерә. Шуңа яңа хоббилар, яңа кызыксынулар һәм аралашу даирәсенең бөтенләй тараеп бетмәве кирәк. Утыз алты еллык хезмәт дәверендә мәгариф системасындагы бик күп үзгәрешләрне күрергә туры килә Гөлфия Ләбиб кызына. Ул әле дә бу өлкәдәге яңалыклардан хәбәрдар: «Соңгы еллардагы үзгәрешләрдән мине иң борчыганы: инклюзив белем бирү программасын барлык мәктәпләргә кертү таләбе булды. Сәламәтлегендә бераз тайпылышлар булган балалар турында түгел, ә психологик яктан исән булмаган балаларны сәламәт балалар янына кертеп утырту бер дә дөрес түгел, минемчә. Гади мәктәптә эшләүче укытучының андый балалар белән аерым шөгыльләнергә белеме дә, мөмкинлеге дә юк. Махсус мәктәпләрнең еллар буена җыелган тәҗрибәсе, традицияләре, программалары бар. Сыйныфтагы 25–30 бала өстенә тагын берничә инклюзив бала белән ничек итеп дәрес алып барсын инде ул?! Ә күңелне сөендергәне – узган елгы Укытучылар һәм остазлар елында укытучыларны хөрмәтләп үткәрелгән чаралар, башкарылган эшләр булды. Бер ел белән генә чикләнмәсен иде инде мондый чаралар». Яшь укытучылар өчен грантның  яңадан кайтарылуына сөенә, ә менә гаиләдә белем бирү мәсьәләсе борчый күңелен. Мондый укуның сыйфат дәрәҗәсе дә түбәнрәк, баланың үз яшьтәшләре белән аралашу, сәләтләрен үстерү мөмкинлеге дә чикле дип саный. Ә шулай да һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр вакытның үз хыяллары, үз мөмкинлекләре. «Яшь барган саен хыяллар, ниятләр күбрәк сәламәтлек, балалар тормышына бәйләнә. Балаларның гаиләләре имин булсын, оныклар сөендереп кенә торсыннар дигән теләктә яшибез хәзер. Олы улым СВОда, шуңа көнен-төнен бу сугышлар тизрәк төгәлләнеп, баламның сау-сәламәт булып кайтып, гаиләсе белән тигезлектә яшәвен телим», – ди Гөлфия апа. Бүген һәммәбезнең дә уртак теләге бу. Дистә еллар җәмгыятьнең алгарышы өчен намуслы хезмәт куйган ананың тыныч күңел белән балалар-оныклар бәхетен күрергә хакы, һичшиксез, зур ул. лилия ФӘТТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43683
Илнар Сәйфиев : «Әтинең үлеме барыбыз өчен дә сынау булды»
null
Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 01.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43684
Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды
null
Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. «Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», - диелә ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәрендә. Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. «Хәзер тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. --- Матбугат.ру № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43685
Шаһивәлиев: «Алабуга»га һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларында НАТО илләре җиһазлары бар» (ВИДЕО)
null
«Алабуга»га һөҗүм иткән БПЛАлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган. Бу хакта «Алабуга» махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдерде. «Бүген иртәнге 5.45 тә «Алабуга» тулай торагына ике пилотсыз аппарат белән һөҗүм ясалды», - диелә хәбәрдә. Нәтиҗәдә ике кеше зыян күрә. Нәтиҗәдә, пилотсыз аппаратлар һөҗүмнәре ике кешегә зыян китерә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, дип яза "Татар-Информ" МА.  --- Матбугат.ру № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43686
Түбән Камада «Танеко» заводына пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән
null
Бүген иртән Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть эшкәртү комплексына пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән. Бу хакта РИА Новостига экстрен хезмәтләрдә хәбәр иткәннәр. «Танеко» заводына һөҗүм булды, янгын чыкты, аны 20 минуттан соң ликивидацияләделәр», – дип яза агентлык. Бүген иртән Алабугада һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге предприятиеләргә беспилотниклар һөҗүм итте. Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди зыян юк, предприятиеләр эше өзелмәгән, дип яза "Татар-Информ". --- Матбугат.ру № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43687
Атна ахырына һава торышында үзгәреш көтелә
null
Бу көннәрдә һава торышы да игътибар үзәгендә. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевтан без апрель аенда һава торышының ничек булачагын сораштык. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43688
Бер атна элек югалган баланың мәетен сазлыктан тапканнар
null
Курск өлкәсенең Курчатовск районы Чапли авылы хакимияте бинасы тирәсендәге сазлыкта 10 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Суд-медицина экспертизасы баланың сулышы кысылудан үлүен билгеләгән. Малайның тәнендә кыйналган эзләр юк. Тикшерүчеләр, бала җинаятьчеләр кулыннан үлмәгән, дигән фикердә. Малай җомга – 22 мартта көннең икенче яртысында югалган. Ул уйнарга киткән җиреннән кире кайтмаган. Әти-әнисе шундук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Баланы барлык ашыгыч хезмәтләр вәкилләре, шулай ук волонтерлар эзләгән. Малайның мәете бер атнадан соң сазлыкта табылган. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43689
БПЛА һөҗүменнән соң Түбән Кама мэры Рамил Муллин халыкка мөрәҗәгать итте
null
Бүген Алабуга һәм Түбән Камада БПЛА һөҗүме булды. Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин шәһәр халкына мөрәҗәгате белән чыкты. --- Матбугат.ру № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43690
Югалган үсмерләрне эзләгәндә коткаручылар бер итек тапкан
null
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр комитеты мәгълүматы буенча, Агыйдел елгасы үзәнен кабартмалы мендәрдәге судно тикшергән вакытта коткаручылар резин итек тапкан. Ул югалган үсмерләрнең берсенеке булырга мөмкин. --- Өмет № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43691
«Алабуга»да дроннар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 13 кешегә кадәр арткан
null
«Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүме сәбәпле, 13.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, 13 кеше зыян күргән. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43692
Төркиядә төнге клубта янгын чыгып 25 кеше һәлак булган
null
Төркиянең Истанбул шәһәрендә Гайреттепе эшлекле үзәгендә 16 катлы бинада зур янгын чыккан. Бу хакта ТАССка сылтама белән Татар-информ хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43693
Фитыр сәдакасы кемнәргә тиеш?
null
«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә. --- Шәһри Казан № --- | 02.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43694
Казанда чираттагы “Яңа татар җыры”ның гала-концерты узачак
null
Милли, зәвыклы, моңлы хитлар фабрикасы. Бу сүзләрнең барысын да “Яңа татар җыры” турында. Дүрт ел дәвамында бәйге татар дөньясында яңа җырлар чыгарган уникаль мәйданчыкка әверелде. 18 апрель көнне “IV Яңа татар җыры” гала-концертында яңа җырлар белән беррәттән, узган ел җиңүчеләренең хитка әйләнгән иң-иң композицияләре дә яңгыраячак.  Тамашаның төп интригасы үзгәрешсез: бәйгенең җиңүчесе булып 200 000 сумлык акчалата бүләкне кем отар икән? --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43695
1 апрельдән илдә кайбер үзгәрешләр гамәлгә керде! Исемлек
null
1 апрельдән илдә кайбер үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер армиягә алу тәртибе башка булачак. Егетләргә 27 генә түгел, ә 30 яшькә кадәр повестка киләчәк. Моннан тыш, пенсия түләүләре индексацияләнә. Фатирларны арендага бирү буенча таләпләр катгыйлана. --- Матбугат.ру № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43696
Ташкын суы белән агып киткән
null
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча бүлекчәсе хезмәткәрләренә бүген төнлә тагын бәлага таручыларны коткарып йөрергә туры килгән. Хәйбулла районының Макан торак пунктында Магнитогорскидан Ырынбурга юл тоткан бер машинаны язгы ташкын суы юып алып киткән. Машина йөртүче, хәрәкәт итү тыелган билгене инкарь итеп, хәвефле юлга кергән. "Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары" гомумудәүләт проекты кысаларында бу җәһәттән шактый эшләнде, югыйсә. --- Өмет № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43697
Тәрәзәдән егылып үлгән 5 яшьлек бала өйдә әбисе белән булган
null
Казанда Яңа Савин районында Адоратский урамындагы йортларның берсеннән 5 яшьлек ир бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. --- Шәһри Казан № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43698
«Тәүбә кылсак, күңел тынычлыгын да кайтара алырбыз»
null
Барысы да бар, тик юк тынычлык. Хәзерге заманда бу сүзләрне бик күпләрдән ишетәсең. Юкка гына күңел тынычлыгын олы бәхеткә тиңләмиләр, тормышта иң мөһиме дә шул, димиләр инде. Күңел тынычлыгына ничек ирешергә? Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, мөхәррир, дини тапшырулар алып баручы Ленар Хаматовка мөрәҗәгать иттек. – Кеше курыкса, башына кайгы төшсә, күңел тынычлыгын югалта. Гомумән, күпләр хәзер тынычлык юклыктан зарлана. Ни өчен шулай икән? – Күңел тынычлыгы югалуда төп сәбәп – гөнаһлар һәм тәүбә кылмау. Ничек кенә гади яңгырамасын, бу шулай. Монда зур гөнаһлардан битәр кечкенәләре турында сүз. Бер гөнаһ кылып, күңелдә кара тап барлыкка килергә мөмкин. Күңел пычранган саен, тынычлык та югала. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) «Гөнаһ нәрсә ул?» – дип сорагач, ул: «Гөнаһ ул – шундый нәрсә: аннан синең вөҗданың газаплана». Кеше, гөнаһ кылып йөреп, тәүбәгә килми, әмма аның табигате, вөҗданы моңа каршы килергә мөмкин. Күңел шуннан бәргәләнә. Тәүбә кылсак, күңел тынычлыгын да кайтара алырбыз. Икенче сәбәп – безнең тәвәккәллек югалды. «Мөселман кешесенең хәле гаҗәптер. Аңа яхшылык килсә, ул: «Аллаһка шөкер», – ди. Ул аны Аллаһтан дип кабул итә. Шул рәвешле ул тәкәбберләнми. Һәм Аллаһка шөкер итүе белән ул үзенә савап та ала. Әгәр кайгы килсә дә, кеше: «Аллаһка шөкер», – дисә, ул тагын савап алыр», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Ягъни яхшысы да, яманы да – Аллаһтан. Игелек килсә дә, начарлык килсә дә – Аллаһтан. Мөселман кеше моны аңлый, сынау яисә кәффарәт буларак кабул итә һәм моңа шөкер кыла. Шул рәвешле аның күңеле тыныч кала. Тагын бер сәбәп итеп гыйбадәтебезнең сыйфатын атарга була. Әйтик, намаз укыйбыз да рамазан аенда ураза тотабыз. Әмма бит без, күңел тынычлыгына ирешик дисәк, шушы гыйбадәтләрдән тыш нәфел гыйбадәтләрен дә кылырга тиешбез. Әйтик, уразаны ел дәвамында да тотарга була. Рамазан аенда кешеләр дә үзгәрә, моны барыбыз да сизәдер. Ураза – рухны, нәфесне чистарта торган гамәл. Нәфес басылып, рухи дөньябыз өстенрәк чыкса, күңелебез янә чистара. Нәфел гыйбадәтләре кешегә тынычлыкны сакларга, бәрәкәтне арттырырга бик булыша. – Күңел тынычлыгына ничек ирешергә? – Үзебезнең тормышка зекерне кертергә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әллә Аллаһны зекер итү белән күңелләр тынычланмыймы?» – ди. Аллаһны искә алырга кирәк. «Сөбханаллаһ», «Аллаһу әкбәр», «Әлхәмдүллиләһ», «Ләә иләәһә илләллааһ» дигән тәһлилне кабатлау һәм башкасын әйтеп искә алырга мөмкин. Яисә Аллаһ үзе барлыкка китергән нәрсәләргә күз салу (табигать, кояш, ай, агачлар, һавага), аларга карап, Аллаһ турында уйлану, «Кара әле, боларны барысын да Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән бит!» – дию дә Алллаһны зекер итү булыр. Боларны эшләү өчен ниндидер аерым вакыт кирәк тә түгел бит. Иртән тордың – әйтәсең, машинада барасың – әйтәсең. Шул рәвешле күңел тынычлыгын кайтарасың. Күңел тынычлыгына ирешер өчен, Коръән укырга өйрәнергә кирәк. Гарәпчә укырга тырышу хәерле. Коръән укыганда кеше, бирелеп, мәгънәләренә төшенеп укырга тырыша икән, аның күңеле чистара. Бу җәһәттән бер кыйсса бар. Бабай белән онык Коръән укыйлар икән. Малай: «Бабай, гел Коръән укыйбыз, әмма гарәпчә белмибез. Аңламагач, аннан файда, мәгънә бармы соң?» – дип сорый икән. Бабасы: «Мин бу сорауга җавап бирермен, бар, ташкүмер ташый торган чиләк белән су алып мен әле», – дип, баланы су алырга җибәрә. Чиләк астында тузан коелып барсын өчен махсус челтәре була. Малай: «Моңа бит су салып булмый», – дип тә карый, әмма бабасы сүзенә каршы килми. Суны ала, бабасы янына менгәнче, суы агып та бетә. Күп тапкыр шулай эшләгәннән соң, онык, арып: «Моның мәгънәсе ни инде?» – дип сорый. Бабасы: «Чиләгеңә кара әле», – ди икән. Баксаң, кап-кара чиләк чип-чиста булган. «Күрәсеңме, безнең күңелебез дә шушы чиләктәй кап-кара булырга мөмкин, ә менә Коръән уку әкрен-әкрен генә безнең йөрәкләрне чистартачак», – дип аңлаткан. – Ислам динен тынычлык дине, диләр. Бу сүзләрне ничек аңларга? – Туры мәгънәдә аңларга кирәк. Бу ниндидер аллегория белән әйтелгән сүзләр түгел. Исламның асылы шул. Ислам «сәламә» дигән сүздән чыккан. «Әссәламәгаләйкүм» дибез бит. Әмма гарәп телендәге «сәлам» белән татарчасының мәгънәсе аерыла, әлбәттә. Бездә ул күбрәк исәнләшү мәгънәсендә. Татар теленә гарәп телендәге бу сүз исә сәламәтлек мәгънәсендә керде. Без, сәламәт бул, дигәндә барысын да күздә тотабыз бит: җан сәламәтлеген дә, иминлекне дә. Ислам динен тоткан кешенең асылы, димәк, имин, сәламәт булу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман ул – шундый кеше: аның авызыннан, теленнән, кулыннан башка кешеләр зыян күрми. Мөэмин ул – шундый кеше: кемнәр үзенең малын һәм җанын курыкмыйча аңа тапшыра ала», – дигән. Бу – нигез. Ислам динен кабул итсәң, имин буласың (иң элек үзең) һәм шушы иминлекне син бүтәннәргә дә бирәсең. Үзеңә теләгәнне кардәшеңә теләмичә, син камил мөселман булмассың да. Динебез кешенең җанын – зыяннан (кеше үз-үзенә кул салырга, хәрам кулланырга, тәненә зыян салырга тиеш түгел), малын рибадан саклый. «Кем дә кем бер кешене хаксызга үтерә икән, ул Җир йөзендәге бөтен кешелекне үтергән кебек була», – диелә Коръәни Кәримдә. Аллаһы Тәгалә бер кешенең дәрәҗәсен бөтен кешелек дәрәҗәсенә күтәрә. Динебездә шундый кагыйдә бар: Аллаһы Тәгалә кечкенә генә гамәлне тыя икән, димәк, аннан да зуррагы шундук тыела. Тел белән дә кешегә зыян китерү ярамый икән, димәк, кул белән яисә башкасы бигрәк тә ярамый. --- Ватаным Татарстан № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43699
Татарстан журналисты Владимир Музыченко вафат
null
Татарстанның танылган журналисты Владимир Музыченко вафат булган. Гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәренең йөрәге 2 апрель кичендә 74 яшендә тибүдән туктаган, дип яза «Казанские ведомости» газетасы. Искәртеп узабыз, Музыченко 1950 елның 17 февралендә туган. Татарстанның төрле редакцияләрендә эшләгән. Хезмәттәшләре аны талантлы, хезмәт сөючән кеше буларак искә ала, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43700
Ике кеше һәлак булды
null
3 апрель иртәсендә Уфада юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булды. ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, “ВАЗ-2114” водителе, Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча зур тизлектә хәрәкәт итеп, Минһаҗев урамы чатында светофорның сары утына чыгып өлгерергә маташкан. --- Матбугат.ру № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43701
"Хатынның хыянәте - күтәрә алмаслык кайгы икән ул..."
null
Икенче шәһәрдә яшәгәндә бик нык күңел төшенкелегенә бирелдем. Бу хатынымның хыянәт итүеннән башланды. Бу - ирләр күтәрә алмаслык кайгы икән. Аннары төрле проблемалар барлыкка килде, эчә башладым. Нәтиҗәдә, ничәмә еллар эшләгән җиремнән куылдым. Фатирга түләргә дә акчам калмады. Бер ай чамасы шулай үз-үземне "ашаганмындыр". Үземә кул салыргамы икән, дип уйлый башладым. --- Матбугат.ру № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43702
Уфада диверсия әзерләгән өч үсмерне тоткарлаганнар
null
Уфада акчалата түләү хакына диверсия ясарга җыенган өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43703
Алия Төхвәтуллина-Карачурина бәби туу яңалыгын әлегә көтмәскә куша
null
Җырчы Алия Карачурина шушы көннәрдә әни булырга әзерләнә, дип хәбәр иткән идек. Аның бәби табу срогы 31 мартка тәгаенләнгән иде. --- Матбугат.ру № --- | 03.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43704
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Ник мине таптың инде син, әни, дип еладым» (ФОТО)
null
Зәйнәб Фәрхетдинова әнисен искә алып, социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенең уй-фикерләрен яза. Татарстанның халык артисты сугыштан соңгы еллар авырлыгы турында уртаклаша. Болай дип яза ул, гаилә фотолары белән уртаклашып: --- Матбугат.ру № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43705
Фәнзия Каюмова: «Үз белгәннәремне укып, һәр кешегә дога кылам»
null
Моннан 4 ел элек 26 яшьлек Тәлгать Каюмовның тәне бик каты пешеп, авыр хәлдә калганын язган идек. Янәшәдәге басуга чыгып, дуслары белән шашлык пешермәкче була алар. Учак ягам дигәндә генә егеткә ут каба. Ул чакта тәненең 80 проценты зыян күрде. Әнисе Фәнзия апаның да хәле авыр иде. Әмма алар бирешмәде, икәү бергә авырлыкны җиңеп чыга алдылар. – Коронавирус башланган вакыт иде. Бер җирем авыртмаса да, миндә шул чирне таптылар. Әллә ничә кат тест бирдем. Шулай итеп, табиблар Тәлгать яныннан чыгарып җибәрде. Ә ул чакта балага минем ярдәмнең иң кирәк вакыты иде. Мин монда елап яттым, ул анда тилмерде. Бераздан миңа аның янына керергә рөхсәт иттеләр. Ни күрим, балам бик нык ябыккан, тиреләре начарланып беткән иде. Өйгә алып кайтырга куркам. Әнә шулай килеп-китеп 1 ел да 3 ай йөрдем, – дип искә ала Фәнзия апа. – Ул вакытта Тәлгатемнең сыйныфташларының әниләре бик ярдәм итте. Алар миңа, балаңны бетерәсең, үз өстеңә алып язып, өеңә алып чык, диделәр. Башта бик курыктым. Кулымда бер тиен акчам юк. Гел улым янында булгач, эшли алмадым. Кешедән ничек итеп акча сорыйм ди. Тормышымның иң авыр вакытларында да кешедән әйбер сораганым булмады бит… …Ире Рәфкать белән бик яратышып өйләнешә алар. Уллары туа. Тик матур гына яшәгәндә, ире юл фаҗигасенә очрый. Шуннан имгәнеп кала. Умырткалары сынып, аягына баса алмый. – Ул чакта иремә 38 яшь иде. Табиблар хастаханәдән чыкканда озак тормас дигәннәр иде. Аллага шөкер, 8 ел яшәде. Язмыш сынавын бергә үттек. Әле ул чакта без иске баракта яши идек. Шәймиевкә рәхмәт, тузган торактан 2003 елны безне ул күчерде.  Озак елап утырып булмады, ялгызлыкны эш белән җиңдем мин, – ди Фәнзия апа. – Улым пешкәч, мин бөтенләй авыруга әйләндем. Кан басымым уйный башлады. Сәламәтлегем какшады. Үземне уйлаганым булмады, улым гына исән калсын, дип теләдем. Алып чыктык без аны өйгә. Улымның дусларының әти-әниләре безнең хәлне дөньяга чыгарды. Шуны ишетеп иң беренче булып сез килеп яздыгыз бит. Әнә шуннан соң безгә бар дөнья ярдәм итә башлады. Әллә кайлардан шалтыратып хәл белделәр. 150шәр мең сум акча күчергән кешеләр булды. Улымның тәнендә ачык яралар булгач, чисталык та мөһим иде. Фатирыбызда ремонт юк иде бит. Ишекләребез иске иде. Барысын да хәл иттек. Улыма шартлар тудырдык. Хәтта, телевизор алып биреп, Тәлгать карап ятарлык итеп куеп та киттеләр. Фәнзия апа әле дә үзләренә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтен укый. Шөкер, улы аягына баскан. Хәзер аны танып та булмый. Тазарып та киткән. Ике ел буе I группа инвалид булып йөргән, хәле яхшыргач, III группа инвалидлык бирәләр. Тик ул әле эшли алмый. Пешкән урыннары бик сызлый, ди. – Улым кояшта да озак йөри алмый. Аллергиясе бар. Бик сызлана инде. Һава торыш бозыласы булса, төннәр буе йоклый алмый ята. Мин, өйлән инде, дип аптыратам, ә ул ашыкмый. Үз хәлен беләдер инде. Гаилә кору уен эш түгел. Җаваплылык сорый. Матди ягы да кирәк. Сәламәтлегеңне югалткач, кире кайтарып булмый, – ди Фәнзия апа. –  Улым терелсен өчен хәләл акчаларын биргән һәркемгә көн саен дога кылам. Мин аны үзем генә берничек тә аякка бастыра алмас идем. Көнаралаш өебезгә табиб белән шәфкать туташы килеп йөрде. Аларга күпме акча түләдем. 6 ай буе бит бу!  Безнең хакта сорашкан, әле дә хәлебезне белеп торган һәркемгә чиксез рәхмәт. Улымның дуслары, аларның әти-әниләре алдында баш иям. Иң зур рәхмәтем «Ватаным Татарстан» газетасы журналистына. Берәүгә дә мондый борчу-хәсрәт килмәсен.   --- Ватаным Татарстан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43706
Ике кеше үлгән авария турында өстәмә хәбәр чыкты
null
Кичә Уфаның Октябрьнең 50 еллыгы урамында теркәлгән авария нечкәлекләре билгеле булды. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының үз чыганагы хәбәр итүенчә, дистәләрчә тапкыр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 37 яшьлек ир 18 яшьлек танышы белән чит кеше машинасын урларга уйлаганнар. Р.Зорге урамында парковкада торган "ВАЗ-2114" машинасын урлап качкач, алар Октябрьнең 50 еллыгы урамына барып чыккан. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43707
«Май аенда 17 яшь туласы гына иде. Шул кадәр акыллы егет иде ул...»
null
29 март көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендәге тимер юл кичүендә “Шевроле” машинасы кисәтү сигналына да игътибар итмичә, тимер юлга килеп менә, нәтиҗәдә поезд белән бәреләшә. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43708
16нчы каттагы ирне сәгать буе үгетләгәннәр
null
Уфада полицейскийлар һәм коткаручылар 16нчы каттагы фатирдагы ирне уйламаган адым ясамаска сәгать буе үгетләгәннәр. Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, барысы да 28 мартта, Җәлил Киекбаев урамындагы күп катлы йортта янгын турындагы хәбәрдән башланган. --- Өмет № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43709
Тинчурин театры беренче тапкыр А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестиваленә бара
null
24-26 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар «Ашина» мистик драмасын (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итә. Быел фестивальнең юбилей елы, ул 25 нче тапкыр уза. Искәртеп үтик, А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театры — Россиянең иң өлкән, көчле ТЮЗы. Шушы Халыкара фестиваль — Россиядә иң танылган, иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. 2016 елда фестиваль ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнелә: Россиянең мәдәният өлкәсендә Хөкүмәт премиясенә лаек була. Тинчурин театрының әлеге фестивальдә катнашуы — зур дәрәҗә һәм театр тарихының яңа битен ачу. Чөнки спектакльне Санкт-Петербург тамашачылары гына түгел, төрле илләрдән чакырылган кунаклар да караячак. Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры: – Халыкара фестиваль – ул халыкара тәҗрибә. Бу безгә үзебезнең шәхси, эчке чикләрне киңәйтергә һәм башка илләрнең театр дөньясы ничек яшәгәнен күрергә мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашу өчен илебезнең коллектив тәҗрибәсен, трагик тарихын үз эченә алган «Ашина» мистик драмасы сайлап алынды. Аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Мин аның эшләрен күрдем, шуңа чакырдым. Читтәге режиссерларны чакыру артистларга һәм театрга башкаларга охшамаган, үзгә карашлы режиссер белән эшләргә мөмкинлек бирә, шулай ук үсеш өчен өстәмә стимул булып тора. Гомумән алганда, бу театрның күпкырлы булуын күрсәтә, артистларны да, театрны да төрле яклап баета. Шуңа читтәге режиссерларны чакыру мөһим. Моннан тыш, Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе 24-30 майда Йошкар-Ола шәһәрендә узачак фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивалендә катнашачак. Әлеге спектакль М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә 28 майда 18.00дә тәкъдим ителәчәк. Шуны да искәртеп узыйк, әлеге спектакль тикмәгә генә фин-угор халыклары театрлары фестиваленә эләкмәгән. «Хан кызы Турандык» спектаклен Венгрия командасы – режиссер Сәрдәр Таһировский, куючы рәссам Анна-Мария Купаж һәм композитор Бакк-Давид Ласло сәхнәләштерде. --- Тинчурин театры № --- | 04.04.2024
matbugat
mass_media
null
null