url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43399
Чистайда коега егылып төшкән балаларның ни хәлдә булуы билгеле
null
Чистай шәһәрендә алты һәм дүрт яшьлек ике кечкенә бала кар белән капланган коега төшеп киткән, дип язган идек. Бу хәл әниләренең күз алдында булган. --- Матбугат.ру № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43400
Ике бала бикле йортта тереләй янып үлгән
null
Фаҗига Алтай Республикасының Турочак авылында булган. Шәхси торак йортта чыккан янгында ике кечкенә бала һәлак булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Беренчел мәгълүматлар буенча, әти-әнисе кибеткә китеп, 13 яшьлек кызны һәм бер яшьлек баланы өйдә бикләп калдырган. Ата-ана өйдә булмаганда янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр балаларны йорттан чыгаралар. Алар аңсыз була. Ашыгыч ярдәм табиблары килгәч балаларның үлемен генә раслый. Янгын факты буенча «ике кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. --- Ватаным Татарстан № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43401
«Теге тәрегә әйт, өйне саттырмасын»
null
Һәр авылның бер юләре була, диләр. Алтылы-бишле диләр бугай андыйлар турында. Безнең авылга Миннук ияртеп кайткан керәшен хатыны Аннюкның да акыл ягы саерак иде бугай. Ир кәмәше баштан ук эчәргә яраткандыр күрәсең, тора-салып бигүк тулы булмаган кызга күзе төшмәс иде. --- Шәһри Казан № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43402
Кем ураза тотарга тиеш?
null
Аллаһның ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яисә югары уку йортларында укуы ураза тотмаска сәбәп булып тормый. Ә кемнәр ураза тотмый? --- Матбугат.ру № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43403
Төн эчендә әтиемнең чәче агарды…
null
Яшел Үзән районы Бакырчы авылында яшәүче туганнарым Динә һәм Равил Насыйбуллиннарның быел февраль аенда алтын туйлары. Равил абый 30 елдан артык районыбызда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итте, бригадир вазыйфаларын башкарды, алдынгы комбайнчылар рәтендә булды. Илкүләм газлаштыру чоры башлангач, районыбыздагы авылларны газлы итү эшенә керешеп, бик күпләргә зәңгәр ягулык бүләк итте. Һәр эшне зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарды, үзенә дә, башкаларга да таләпчән булды. Осталыгы һәм оештыру сәләте, алтын куллы булуы, тырышлыгы һәм ярдәмчеллеге, тормышны яратуы белән Равил Габделкәрим улы хезмәттәшләре һәм район халкы алдында олы хөрмәт казанды. Динә апа хезмәт юлын укытучы буларак башлап, 30 елдан артык  китапханәче булып эшләде. Кешеләрне ярату, хезмәт сөючәнлек, яңалыкка омтылу, куйган максатларга ирешү кебек асыл сыйфатлар хас аңа. Укыткан укучылары, китап укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре күңелендә аңа карата хөрмәт хисләре гел саклана. Илле ел гомер эчендә гаиләне бөтен, күркәм итеп саклап калу өчен, минемчә, бик күп көч кирәктер. Хатын-кызның сабырлыгы да, ир-атның  ныклыгы да, балаларга бирелгән олы тәрбия дә, туган җанлылык,  тырыш хезмәт, килгән авырлыкларны җиңеп чыгарлык бердәмлек тә, сынауларда сынмас-сыгылмас көчле рух, иманлылык та кирәктер. Икенче уллары сөйләгән вакыйга һич исемнән чыкмый. Авыр хәлдә хастаханәдә ятканда, табибларның: «Төн эчендә аягы суынмаса, аякны саклап калып булачак», – дигән сүзләреннән соң, әтинең төне буе аякны тотып утыруы, шул вакыт эчендә чәчләренең агаруы күз алдымнан китми», –  дигән иде ул. Сынауларны ничек кичергәннәрне сөйләп кенә бетереп булмый. Равил абыйның өздереп уйнаган гармун көйләрендә, аңа кушылып җырлаучы Динә апаның искиткеч моңлы тавышында сизеп була аны… Равил абый белән Динә апа өч бала тәрбияләп үстерделәр, оныкларына әби-бабай җылысы бирәләр. Һәр баласы, оныгы өчен горурланып яшиләр. Ярдәмчел, туган җанлы, хезмәт сөючән, тырыш, иҗади һәм иманлы бу гаилә. Алтын туеңны кадерле балаларың, сөекле оныкларың, туганнарың белән бергәләп каршы алу – Аллаһ бүләгедер. Гаилә елында илебездә бик күп гаиләләргә алтын туйларын каршылап, алга таба да имин илебездә тигезлектә яшәргә насыйп итсен иде. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43404
Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле
null
Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан «Татаркино» оешмасы тармак ветераннарын Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залына җыячак. Юбилей уңаеннан чаралар ел дәвамында барса да, юбилей тантанасы 13 март көнгә билгеләнгән. «1924 елның 13 февралендә татар телендә фильмнар чыгару, кинохроникалар төшерү, фильмнарны прокатка чыгару функцияләре булган «Таткино» татар кинематография берләшмәсе оешкан. Шул көннән башлап Татарстан киносы елъязмасы бара. Республикада кинематографиянең төрле чорлары булгандыр, әмма соңгы 4-5 елда үсештә дип ышанасы килә», дип Татарстан кинематографиясе тарихы белән таныштырып үтте әлеге юбилейга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. «Юбилей тантанасына СНГ илләренең кинематография оешмасы җитәкчеләре дә киләчәк. Бу инде аларның татар киносына хөрмәте турында сөйли. Безнең бу республикалар белән уртак проектларыбыз да бар», дип дәвам итте ул. «Соңгы арада «Татаркино» берничә студия белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Болар - «Беларусфильм», «Таҗикфильм», Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан киностудияләре. Алар барысы да безнең бәйрәмебезгә катнаша», дип ачыклык кертте «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. Юбилей чаралары 12 мартта Татарстан кинематографиясе өчен биреләсе субсидияләргә дәгъва итүче проектлар питчингы белән башланып китә. Оештыручылар әйтүенчә, монда бик абруйлы экспертлар комиссиясе эшләячәк. 13 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтында түгәрәк өстәл планлаштырыла. Монда сүз копродукция турында барачак. «Чөнки СНГ илләренең Россия белән фильмнар төшерү теләге бар», диде Миләүшә Айтуганова. Тантаналы чара 12.00 сәгатькә билгеләнгән. «Без 13 март көнне бөтен республиканы җыябыз. 41 районнан кино тармагында эшләгән кешеләр киләчәк», дип санап үтте «Татаркино» директоры. Шул ук көнне «Мир» кинотеатрында Үзбәк киносы көннәре ачылачак. Бу декабрьдә Ташкентта үткән Татарстан киносы көннәрендә җавап визиты буларак оештырыла, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Татаркино № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43405
Туган көнен билгеләп үткән көнне сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән
null
Казанда сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 29 яшьлек хатын - кыз һәлак булган. Фаҗига 5 март көнне иртән Баруди урамындагы йортларның берсендә булган. --- Шәһри Казан № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43406
Яшүсмерләр Мәңгелек утны сүндергәннәр - кемнәр икәне ачыкланган
null
Уфада бер төркем яшүсмерләр Якутов исемендәге парктагы Мәңгелек утны сүндергән. Мәңгелек ут гражданнар сугышы геройлары һәм Октябрь революциясендә катнашучылар каберендә иде. Якутов паркында беренче башкорт чекисты Петр Зенцов җирләнгән. --- Өмет № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43408
Авылда бала тапканнарга 100 мең сум биреләме?
null
"Авыл җирендә яшәп, 25 яшенә кадәр бала тапканнарга — 50 мең, 29 яшенә хәтле тудырганнарга 100 мең сум күләмендә акча бирелә иде. Өч-дүрт ел элек ул закон гамәлдә булды. Оныгым 28 яшендә икенче баласын тапты. Хәзер ул акча биреләме?" - дип сорый Кайбыч районыннан Гөлнара. --- Ирек мәйданы № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43409
Әгәр белгән булсам…Тупланма пенсияне нишләтергә?
null
Ерак әле… Пенсия турында сүз чыккач, бүген дөнья йөген җигелеп тартучы урта яшьтәгеләр әнә шулай дип кенә кул селти. Күпчелек тупланма пенсия турында да берни белми. Югыйсә, ул күбебездә бар. Алай гына да түгел, тупланма пенсия кеше вафат булгач та юкка чыкмый, ди белгечләр. Киләчәктә коры пенсиягә генә утырып калмас өчен нишләргә? Тупланма пенсияне кайчан һәм ничек алырга мөмкин? Без әнә шул сорауларга җавап эзләдек. «Үзе күчеп йөри» Билгеле булганча, дәүләт тарафыннан картлык буенча түләнә торган пенсия ике өлештән тора. Болар – пенсиянең иминият өлеше һәм тупланма акча. Әнә шул ике күрсәткечне кушасың да, булачак пенсияң килеп чыга. Акчаның иминиятләштерелгән өлеше рәсми рәвештә эшләгән еллардан туплана. Шуңа күрә ул эш стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Билгеле булганча, хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Пенсия фондына күчерелә. Шунысын да искәртик: бу акча айлык хезмәт хакыннан тотылмый. Ул эш бирүче оешма хисабыннан түләнә. 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды. Гади тел белән әйткәндә, хәзер хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми, 22 процентның барысы да иминият пенсиясенә китә. Пенсиянең тупланма өлеше «катырылган» дигән сүзләр әнә шуннан чыккан да инде. Дөреслектә, бу акча юкка да чыкмаган, катырылмаган да. Илдә пенсиянең тупланма өлешенә мораторий гамәлдә. Федераль канун нигезендә ул 2025 елга кадәр озайтылды. Ә моңарчы тупланма өлештә җыелган акча ни хәлдә? Баксаң, яшенә күрә пенсия турында уйларга ашыкмаучыларның күбесен бу сорау гомумән борчымый икән. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыруда катнашучыларның өчтән икесе пенсиянең тупланма өлеше кайда саклануын, күпме икәнен белмәвен әйткән. «Бу хакта уйлаганым да юк. Ничәдер ел элек өйгә килеп бик үгетләгәч, тупланма өлешне исеме дә истә калмаган бер оешмага күчергән идем. Хәзер ул анда да түгел инде. Бер җирдән икенчесенә күчеп йөри. Ел азагында, пенсиягезнең тупланма өлеше фәлән оешмада, дип хат җибәрәләр. Аның күләме турында да кызыксынганым юк», – ди башкалада укытучы булып эшләүче Ләйсән Рәфыйкова. Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. – Гамәлдәге мораторий моңарчы җыелган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Тупланма өлештә җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Элек тупланма өлешне пенсиягә чыккач кына алырга ярый иде. Хәзер мондый мөмкинлек 55 яшь тулган хатын-кызларга һәм 60 яшь тулган ир-атларга бирелә. Дөрес, моның өчен тиешле шартлар үтәлергә, ягъни 28,2 шәхси пенсия коэффициенты һәм кимендә 15 ел эш стажы булырга тиеш. Суммасына карап, тупланма өлеш берьюлы (әгәр җыелган акча иминият пенсиясенең 5 процентыннан да кимрәк икән, ул берьюлы бирелә. – Ред.) яки өлешләп түләнә, – дип аңлаттылар идарәдә. Җиде кат уйлыйсы Тупланма өлеш турындагы мәгълүматны Социаль фонд яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша алырга мөмкин. «ВТ» хәбәрчесенең тупланма өлеше, мәсәлән, бер дә ишетмәгән «Эволюция» Дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булып чыкты. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк. Бүген пенсиянең тупланма өлешенә бәйле алдау очраклары шактый икән. Кайбер кибетләрдә товарны кредитка алганда, пенсия акчасын Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерүне мәҗбүри шарт итеп куялар. «Алтын» пенсия вәгъдә итүчеләр ишек шакырга да мөмкин. Алдап-йолдап, тупланма өлешне ниндидер оешмага күчерергә үгетлиләр дә суга төшкәндәй юк булалар. Озын сүзнең кыскасы, документлар имзлаганда, шикле тәкъдимнәр алганда игътибарлы булырга киңәш итәбез. – Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының үз сайтлары бар. Анда оешма турында бөтен мәгълүматны табарга мөмкин. Тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган фондка күчерү өчен, иң элек аның Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керү-кермәвенә (бүген әлеге исемлектә 28 Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды һәм 12 идарәче оешма бар. – Ред.), эш тәҗрибәсенә һәм тупланма өлешне инвестицияләп күпме табыш алуына игътибар итәргә кирәк. Сезнең акча белән эш итүче оешма ошамый икән, икенчесенә күчәргә дә мөмкин, – диделәр Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә. Тик бу эшнең дә җае бар. Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә, инвестиция керемнәре фондта калачак. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керүе нәрсә дигән сүз? Оешма ябылган очракта, гарантияләү системасы Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерелгән тупланма өлешнең төп суммасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни фондка бирелгән акча югалмый. Ә менә инвестиция рәвешендә алган керем «яначак». Иртәрәк кирәк Тупланма өлеш кеше үлгәч тә юкка чыкмый. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге вафат булганнарның 2,5 мең варисына 122,8 миллион сум (!) акча күчергән. Мирас итеп күпме акча алырга мөмкин? Әлеге сорауга җавап эзләп, «ВТ» хәбәрчесе 1953 елда туып, пенсия яшенә җитмичә, 2008 елда вафат булган әтисенең тупланма пенсиясен белешеп карады. «Вафат булучының тупланма пенсиясе 2964 сум тәшкил итә. Тик якын кешегез үлгәнгә күп вакыт узган. Шуңа күрә иң элек суд аша тупланма пенсияне алу хокукын кире кайтарырга кирәк булачак. 3 мең сум акча өчен болай йөрү кирәкме?» – диделәр башкаладагы Социаль фонд бүлекчәсендә. Хәзер инде юк. Тик ул заман өчен аз акча булмаган ул. 2002 елда ипи 8 сум торган. Ә ил күләмендә уртача хезмәт хакы 4–5 мең сум тәшкил иткән. Нишләсәң дә, пенсияне иртәрәк уйларга кирәк… «Гаризаны алты ай эчендә язарга кирәк» Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе: – Тупланма өлеш кеше вафат булганнан соң да юкка чыкмый. Аны алу хокукы кеше үзе исән вакытта язып калдырган гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта, закон буенча хокукый варислары булып туганнар санала. Беренче чирата – балалар, ир яки хатын, ата-аналар. Икенчесендә – абый-энеләр, апа-сеңелләр, бабайлар һәм әбиләр, оныклар. Алар, тупланма өлешкә бәйле түләүләр турындагы мәгълүматны белү өчен, туганлыкны раслаучы документлар белән Россия Социаль фонды бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. Шунысы да мөһим: моны кеше үлгәннән соң алты ай эчендә эшләргә кирәк. Югыйсә, тупланма өлешне суд аша гына алырга мөмкин булачак. Әлеге тәртип бөтен кешегә дә бер үк. Махсус хәрби операциядә катнашкан вакытта вафат булганнарның варисларына гына кагылмый. Алар өчен тупланма өлешне сорап мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән. Исегезгә төшерәбез: тупланма пенсия 1967 елдан соң туган кешеләрдә бар. 2002–2013 елларда рәсми рәвештә керем алулары шарт, әлбәттә. Әгәр эш бирүче 2002–2004 елларда тупланма өлешкә иминият кертеме түләп барган булса, тупланма өлеш 1953–1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларда да бар. Пенсия тупланмасы акчасын алу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша Россия Социаль фонды бүлекчәләре яки Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына гариза язарга кирәк.  Тупланма пенсияне арттыру ысуллары: – Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә; – ана капиталын булачак пенсиягә салырга; – хезмәт хакыннан билгеле бер күләмдә акча күчереп барырга; – төрле финанслашу программаларында катнашырга.    Белеп торыгыз! Бу елның 1 гыйнварыннан илдә озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы гамәлдә. Анда 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем катнаша ала. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзегәндә, беренчел кертем күләмен, аның вакытын һәм суммасын үзең билгелисең. Килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Ягъни түләүләр әнә шул вакыттан соң гына яки хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак. 2,8 миллион сумга кадәр җыелган акча иминиятләштереләчәк. Программага тупланма пенсияне күчерергә рөхсәт ителә. Эльвира ВӘЛИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43410
Интернетта мошенниклар мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларына да барып җиткәннәр
null
Интернет, замана технологияләрнең алга китүе тормышыбызны берникадәр дәрәҗәдә җиңеләйтте. Әмма хәзер акча урлау да интернет киңлегенә күчте. Интернетта мошенниклар әледән-әле төрле акча урлауның яңа ысулларын уйлап табып тора. Менә мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларына да барып җиткәннәр. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры билетларны бары тик театрның рәсми сайтында гына сатып алуны сорый. Башка сайтлардан билет алырга киңәш ителгән тәкъдимнәр килсә, сак булыгыз. Интернетта мошенниклар тарафыннан мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларына визуаль рәвештә теркәү һәм ялган билетлар сату очраклары ешая башлаган. Мондый билетлар белән спектакльгә керү мөмкин түгел, театр чит сайтлардан сатып алынган билетлар өчен җавап тотмый һәм аларның акчасын кире кайтармый. Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булып, акча югалткансыз икән, билет сатып алган сайтның скриншотын саклап калырга һәм хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.   --- Камал театры № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43411
Татарстан китап нәшриятында Динә Латыйпованың "Бөкре мәхәббәте" китабы дөнья күрде
null
Мәхәббәт. Тугрылык. Хыянәт. Алдану ачысы. Әсәрдәге вакыйгалар укучыны бер мизгел эчендә бөтереп ала да үз эченә алып кереп китә. Тормыш бәхет-шатлыктан гына тормый, анда хыянәт тә, тугрылык та янәшә атлый. Үз йөзеңне саклап, чын кеше булып калу, инде мәңге чишелмәс дип уйлаган вакыйгаларның дөрес чишелешен күрү - укучыны уйланырга мәҗбүр итә. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43412
Татарстанда кибет сатучылары педофиллыкта шикле бәндәне тоткарларга булышкан
null
Иннополиста 36 яшьлек мигрант беренче сыйныф укучысына бәйләнгән. 7 яшьлек кызга карата көч куллану очрагы тикшерүчеләр контроленә алынды. Эш нәтиҗәләре Тикшерү комитетының үзәк аппаратына җиткереләчәк. --- Матбугат.ру № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43413
Туарга өлгермәгән сабый рәнҗеше
null
Хәзер авылга еш кайтылмый инде. Элек кенә атна саен йөгерелде. Авыл мәктәбен тәмамлап, башкалага килгәч, атна ахыры җиттеме, дәресләрдән соң вокзалга ашыга идек. Әти-әни дә сагындыргандыр, әле бит авылда егет тә бар иде. Аны күрергә дип ашкынып кайтулар! --- Шәһри Казан № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43414
Руслан Кираметдинов аерылган ирләргә: «Нәрсә җитмидер хатын-кызларга»
null
Танылган артист Руслан Кираметдинов «Туган тел» телеканалында чыгып килүче «Сер итеп кенә» тапшыруында катнашкан. Җырчы аерылышканнан соң балалары белән аралашу темасына кагылышлы сорауларга да җавап биргән. --- Матбугат.ру № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43415
Корбанын башта үтергән, аннары йөрәген ашаган - йөрәге кисеп алынган мәет тапканнар
null
Куергазы районында коточкыч җинаять теркәлгән. Анда йөрәге кисеп алынган мәетне тапканнар. “Вести Башкортостан” хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып хәбәр итүенчә, җинаятьче үзенең корбанын балта белән чабып үтергән, соңыннан пычак белән аның йөрәген кисеп алган. “Үтерү” маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. Җинаятьче - тикшерү изоляторында. Соңрак бу бәндәне кибеттә кулга алганнар. Анда ул сатучылар белән эләгешеп киткән. Алар полиция чакырган.⠀ --- Өмет № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43416
Илмира Нәгыймова элеккеге ире Руслан Кираметдинов турында: «70шәр хат яза хәтта!»
null
Популяр татар эстрадасы артисты социаль челтәрләрдә туры эфир вакытында үз язылучыларының сорауларыңа җавап биргән. --- Матбугат.ру № --- | 06.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43417
Татарстанда -24 градуска кадәр салкынайта
null
Пәнҗешәмбе, 7 мартта, Татарстанда салкынайтыр дип көтелә. Төнлә һава температурасы -19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43418
Лилия Гыйматдинова сәхнәдән эре федераль компаниягә күчкән
null
Җырчы Лилия Гыйматдинова соңгы вакытта сәхнәдә сирәгрәк күренә. Ул башка өлкәгә кереп китте. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43419
8 мартка бүләк алмаган ир-атларга КИҢӘШЛӘР
null
Иң теләп алынган бүләк ул - ювелир эшләнмә. Планшетлы компьютер, ноут­бук, кесә телефоны, электрон китап яки мультимедияле плеер да аларның күңеленә хуш киләчәк. Хатын-кызлар косметика һәм парфюмериягә битараф түгел. Тун алып кидерсәгез дә яхшы булыр. Гүзәл затлар сюрпризлар да ярата. --- Шәһри Казан № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43420
Юлдагы фаҗигадә өч кешенең гомере өзелгән
null
7 мартка каршы төндә Саратов өлкәсендә юлда котчыкмалы фаҗига булган. Өч кешенең гомере өзелгән. Интернет челтәрендә авария урыныннан куркыныч кадрлар пәйда булган. “KazanFirst” төбәк прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, авария төнге икенче яртылар тирәсендә “Түбән Новгород – Саратов” юлының 551нче чакрымында Петровский районының Тарумовка һәм Озерка авыллары арасында килеп чыккан. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган. Өч кешенең гомере өзелгән. Фаҗига булган урынга Саратов өлкәсе прокуроры Сергей Филенко кушуы буенча Петровский районара прокуроры Ильяс Якупов килгән. Фаҗига очрагы буенча тикшерү башланган. --- Ватаным Татарстан № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43421
Мөселманнарга 8 Март бәйрәмен билгеләп үтәргә ярыймы?
null
Бәйрәм алдыннан еш күтәрелә торган сорау бу. Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан үзенең фикерен җиткерде: --- Шәһри Казан № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43422
«ШАЯН ТВ» каналы ял көннәренә премьера әзерләде
null
Алдагы ял көннәрендә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына премьера әзерләде. «Оҗмах кошлары» фильмы эфирга чыга! Хәзерге заман цивилизациясе кагылмаган Папуа-Яңа Гвинеяда кызу экваториаль кояш астында урнашкан якты экосистема бар. Анда үзенчәлекле һәм башка беркайда да очрамый торган кошлар яши, аларны җәннәт кошлары дип атыйлар. Гаҗәеп матур кошлар, аларның яшәеше хакында документаль фильмны шимбә 09:45 һәм 21:00, якшәмбе 17:30 сәгатьтә карагыз. --- Шаян № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43423
Марат Галимов: «Нормаль җырлар җырлагыз әле»
null
«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Марат Галимов социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчыларга ниндирәк җырлар сайларга икәнен киңәш иткән. --- Өмет № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43424
Казан янында шартлаткыч тутырып килүче машина Хабаровскидан килгән
null
М7юлында Идел аша күпер каршында торган Юл патруль хзезмәте постында ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильне туктаткан. Тикшерү барышында Ford C-MAX автомобиленең шартлаткычлар белән шыплап тутырылган булуы ачыкланган. --- Матбугат.ру № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43425
Авариядә бер гаилә һәлак булган - иң кечкенәсенә нибары 3 ай
null
Башкортстан чигеннән ерак түгел Чиләбе өлкәсендә авариядә күпбалалы гаилә һәлак булган. ЮХХДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек егет чит ил машинасында куркыныч борылышта игътибарсызлык күрсәтеп "обгон"га чыга. Нәтиҗәдә, каршы якта үз полосасы буенча хәрәкәт иткән ил җиңел машинасы белән бәрелешә. --- Матбугат.ру № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43426
Пенсиягә кагылышлы тагын бер яңалык
null
Татарстан Республикасында картлык буенча пенсияләрнең күпчелеге хәзер дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләнә. Моны социаль фондның мәгълүмат системасы ярдәмендә эшләргә була, биредә гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар исәпкә алына. --- Шәһри Казан № --- | 07.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43427
Уразада ничек тукланырга?
null
Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен ниятләү кирәклеген һәркем белә. Ник әле аны сәламәтлекне ныгыта торган рацион белән тотмаска ди? --- Шәһри Казан № --- | 08.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43428
Дулкыннарга каршы тору өчен
null
Гаилә бит ул чиксез диңгездә йөзгән ныклы көймә сыман. Анда утырган кешеләр киңәшеп-аңлашып ишкәндә генә көймә диңгез дулкыннарын югалтуларсыз уза ала. 2024 елны президент Владимир Путин «Гаилә елы» дип игълан иткән иде. Ә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы бу елны татар шәхесләренә багышларга булды. Эльмира СӘЙФУЛЛИНА Бердәмлек № --- | 08.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43429
Чаллыда ике автобус һәм бер җиңел машина бәрелешкән (ФОТО)
null
Бүген иртәнге сәгать дүрттә Чаллыда Машина төзелеше урамында зур авария булган. Аның нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" га шаһитлар хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 08.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43430
Март ае салкын булачак - яз иртә килмәячәк
null
Фаразлар буенча, быел март Казанда салкын булачак. Ай дәвамында явым-төшем нормасы үтәлер дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 08.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43431
Камил хәзрәт Сәмигуллин җырчы Иркәнең ире Артур Шабакаев белән очрашкан
null
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Артур Шабакаев белән очрашып күрешкән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайты яза. --- Матбугат.ру № --- | 08.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43432
Андыйларны “коммунист” диләр - татар эстрадасы йолдызлары әниләре турында сөйли (ФОТО)
null
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае – март та килеп җитте. Язның иң күркәм бәйрәме – 8 март уңаеннан сез яраткан артистлар белән хәбәргә чыктык. Гүзәл затлардан әниләре һәм аларның үзенчәлекле һөнәрләре турында сораштык. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 08.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43433
Лилия Мәхмүтова:"Әти аякка басарга теләде..."
null
Мәхмүтовлар гаиләсен белмәүчеләр юктыр. Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар салган юлны кызлары Лилия дә дәвам итә. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән балачагы, әти-әнисе һәм үзенең гаиләсе турында ачыктан-ачык әңгәмә кордык.   Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 09.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43434
Күңел дә пакьләнә: Рамазан ае турында иң мөһим һәм тулы мәгълүмат
null
Рамазан – сәгадәт ае, айларның солтаны. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров мөселманнарның иң көтеп алган аен әнә шулай дип атый. Адәм баласыннан бик нык рухи әзерлек, ихтыяр көче соравы белән дә кадерле ул. Быел рамазан ае 10 мартта кояш баеганнан соң керә. 11 март – уразаның беренче көне. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла, соңгысы – 8 апрельдә. Быел мөселманнар барлыгы 30 көн ураза тотачак. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә. – Ошбу рамазаныбызның көннәре бер бәрәкәт булса, кичләре – бер бәрәкәт. Безнең бердәмлегебезне арттыра, кардәшләрне күрештерә, мохтаҗларның хәлләрен белергә өйрәтә торган, ризыклы булган, ярдәмчеллеккә юл ачкан сәгадәт аебыз, – дип сөйләде Равил хәзрәт журналистлар белән очрашуда. Мөфти урынбасары сүзләренә караганда, республикакүләм ифтар быел да зурлап үткәреләчәк. Ул гына да түгел, быел ул федераль дәрәҗәгә чыга. Равил Зөфәров бу уңайдан да ачыклык кертте: «Быел республикакүләм ифтар 29 март көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза. Уникенче тапкыр үткәреләчәк чарада 12 мең кеше катнашачак. Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме канаты астында үткәреләчәк. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә. Ифтарда дөньякүләм танылган Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар да катнашыр дип көтелә». Быелгы ифтарны оештыруда 16 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк 700 волонтер ярдәм итәчәк. Әлеге изге эштә катнашу өчен (843) 237-86-18 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Ай дәвамында республика мәчетләрендә дә ифтар мәҗлесләре узачак. Казанда ул 46 мәчеттә үткәреләчәк. Аларның исемлеге белән нәзарәт сайтында танышырга була. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләргә алдан язылырга кирәк. Рамазан – игелекләр ае. Бу уңайдан республикада елдагыча «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны уздырыла. «Зәкят» фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, фонд аша ярдәм алу өчен (843) 225-33-22 номерына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фонд вәкилләре, махсус документлар соратып, аның дөрестән дә ярдәмгә мохтаҗ булуын тикшерәчәк. Мохтаҗ дип табылса, кешегә ярдәм шундук күрсәтеләчәк, йә булмаса, ул чиратка куелачак. Мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр исә бу ниятен чынга ашыру юллары турында тулырак фонд сайтында (www.zakyatrt.com) белә ала. – Рамазан аенда оештырылган акция кысасында без 20 авыру баланың дәвалануы өчен акча күчерергә ниятлибез. Моннан тыш олы яшьтәге 20 мохтаҗ кешегә дә акчалата ярдәм күрсәтергә планлаштырабыз. Авыру, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр безгә даими мөрәҗәгать итеп тора. Үзебезнең база бар. Анда республикабызда яшәүче 1 меңгә якын гаилә исәпләнә. Бу исемлек һәрдаим үзгәреп тора, – дип сөйләде Булат Мәрданов. Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, быел фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде. Уразага бәйле сорау – Фидия, фитыр сәдакаларын рамазан ае тәмамлангач та тапшырырга ярыймы? – Бу сәдакаларны рамазаннан соң тапшырсагыз да була. Шулай да фитыр сәдакасы рамазан аенда, гает намазына кадәр бирелеп бетсә, хәерлерәк. Юкса, ул кеше өстендә вәҗиб буларак калачак. Фитыр сәдакасен «Зәкят» фондына да тапшырырга мөмкин. Ул фәкыйрьләрнең вәкиле булып тора. Шуңа күрә бу очракта фитыр сәдакасы вәкилгә тапшырылган көннән түләнгән санала. – Тәравих намазын мәчеттә уку саваплыракмы әллә өйдәме? – Ир кешегә тәравих намазын җәмәгать белән уку фазыйләтлерәк. Хатын-кызлар исә күрем вакыты булмаган көннәрдә әлеге намазны мәчеткә барып укый ала. Шулай да йортында укыса, ул хатын-кыз өчен фазыйләтлерәк була. – Тәравих намазын 20 урынына 8 рәкәгать кенә укысаң да ярый, диләр. Алай эшләү дөресме? – Тәравих намазын 8 рәкәгать кенә укый икән, кеше моның өчен әҗер-савабын азрак алачак. Тиешенчә, 20 итеп укысаң, әҗер-савабы күбрәк була. Ләкин әгәр кеше, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, тәравих намазын сигез рәкәгатьтән арттыра алмый икән, бу очракта алай эшләүнең зыяны юк. – Узган ел рамазан аеның бер көнендә Казанда бушлай автобус йөрде. Бу акция быел да узачакмы? Ни өчен ул көнне 30 нчы номерлы автобус кына бушлай йөри? – Ни өчен нәкъ менә 30 нчы автобус дигәндә, бердән, бу – шәһәрдәге иң озын маршрутлы җәмәгать транспорты. Икенчедән, әлеге акцияне оештырыр алдыннан, аны трамвай яки троллейбуста да уздырып булмасмы дип уйлаган идек. Әмма бу эшне оештыруда ярдәм итәргә ризалашкан бердәнбер оешма шушы 30 нчы маршрутныкы булды. Узган ел әлеге бушлай автобуста 800ләп кеше йөрде. Бу акция башкала халкы күңеленә аеруча хуш килде. Шуңа күрә аны быел да оештырырга булдык. Бер көн дәвамында Казан шәһәрендә 30 нчы маршруттагы бер автобус бушлай йөреячәк. – Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун көнендә эзләргә кирәк. Әмма дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календаренда аның төгәл көне куела. Бу ни өчен шулай эшләнә? – Календарьдагы Кадер кичәсе көне якынча гына куела. Бу безгә Кадер кичәсен эзләмәс өчен сәбәп түгел. Аллаһы Тәгалә, без аның дәрәҗәсен, һәрбер кичәнең кадерен белсен, һәр кич гыйбадәт кылсын өчен, аны Рамазан аның соңгы ун көненә яшергән. Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 09.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43435
Әнвар Нургалиев хатыны Ирина турында: "Башта берсе белән очраштым, аннары - икенчесе белән. Аннары аңа чират җитте"
null
Башкортстанның халык артисты Әнвар Нургалиев тормыш иптәше белән ничек танышуы турында сөйләде. Кайвакыт хәлиткеч очрашулар бөтенләй көтмәгәндә була. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның хәзерге хатыны Ирина белән дә шулай булган. Күптән түгел, ачыктан-ачык интервьюда артист хатыны белән мөнәсәбәтләрнең барлыкка килү тарихы белән уртаклашкан. --- Өмет № --- | 09.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43436
Гомәрнең асыл ташы (Әтиемә һәм әниемә багышлана)
null
Разия Гомәр кызы Букина 1944 елда Ташкентта туган. Ике яшендә әти-әнисе белән Куйбышевка кайталар. Кыз ике гуманитар белем алып, 30 ел дәвамында шәһәр китапханәләрендә эшли, соңгы егерме елында өлкә яшүсмерләр китапханәсе директоры вазифаларын башкара. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре авторлыгында шигырьләр җыентыгы басылып чыккан, шулай ук күпсанлы күмәк җыетыкларда да аның иҗатына урын бирелгән. Бүген укучыларыбыз игътибарына Разия Букинаның әтисе Гомәр һәм әнисе Мөнибә турындагы язмасын тәкъдим итәбез.  ...Россиянең иксез-чиксез киңлекләре буйлап такылдап барган поезд җылы якларга ашыга. Гомәр алдында, күзен тәрәзәдән алырга да яхшысынмыйча, киләчәк матур тор¬мышлары турында хыялланып, әле кичә генә никах укылган яшь хатыны утыра. Гомәр үзе дә ышанмый бу бәхетенә: ул аңа кияүгә чыгарга риза булды! Гомәр янә күпме күзләр арасыннан аңа гына сөйкемле булып тоелган серле карашына, кыйгач кашларына карап туялмый...  Разия БУКИНА Бердәмлек № --- | 10.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43437
Илназ Гариповның никахыннан соң Ренат Галиәскәровка: «Син генә калдың! Оят!»
null
Бу ялларда кемдер 8 март бәйрәмен үткәрсә, танылган җырчы Илназ Гариповларда никах мәҗлесе гөрләде. Буйдак булып йөргән артистның "камыт киюен" социаль челтәрләрдә "Ниһаять!" рухындагы комментарийлы видео һәм фотолар белән билгеләп тараттылар. --- Матбугат.ру № --- | 10.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43438
Мелек: “Мин – Ришатка, Ришат – миңа сокланып карап торган икән”
null
Ришат Төхвәтуллин төркемендә чыгыш ясаган куе кара чәчле чибәр кыз күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Аның үзенчәлекле башкаруын сокланып тыңлаучылар да бихисап. Бу серле кызның исеме дә фәрештә дигәнне аңлата. Мелек тумышы белән Кырым республикасыннан. Аның милләтенә, гаиләсенә, җырга булган мәхәббәтенә сокландым. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 10.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43440
Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның тууына — 85 ел
null
Бүген, 10 мартта, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда Хәлил Мәхмүтовның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылачак. «Яратам! Бетте- китте!» спектакле алдыннан Хәлил аганы хезмәттәшләре һәм якыннары искә алачак. Тинчурин театрында Хәлил Мәхмүтов 1966 елдан алып 2012 елга кадәр эшли. Хәлил Мәхмүтовның иҗат юлы 1966 елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт республика күчмә театрында башлана. Елдан-ел аның иҗади диапазоны киңәя, ул романтик, шулай ук кискен характерлы һәм фаҗигале образларны уңышлы башкара.   --- Тинчурин театры № --- | 10.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43441
Татарстан Милли музеенда «Алар беренче иделәр» күргәзмәсе ачылды (ФОТО)
null
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Алар беренче иделәр» күргәзмәсе эшли башлады. Проект беренче космонавт, СССР Герое Юрий Гагаринның 90 еллыгына багышлана. Күргәзмә ватандашларыбыз, якташларыбызның алдынгы казанышлары турында сөйли. «Бу шәхесләр үз өлкәләрендә беренче юл салучылар буларак тарихка кереп калганнар. Юрий Гагаринның галәмгә очуы әһәмиятле, әйтеп бетергесез зур вакыйга була. Ул – галәм киңлеген яулап алган беренче кеше. Бу күргәзмәдә музей кунаклары игътибарына 300дән артык уникаль артефакт тәкъдим ителә. Алар галим һәм спортчылар, язучы һәм композитор, сәясәтчеләрнең казанышлары турында бәян итә, аларның тормышы Татарстан белән бәйле», - диде алып баручы, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова әйтүенчә, күргәзмәдә төрле гасырларда Милли музей хезмәткәрләре җыйган бай коллекцияләр белән танышырга мөмкин. «Фәнни экспедицияләр барышында җыелган коллекцияләрне танылган шәхесләрнең туганнары да тапшырган. Монда математика, химия, физика өлкәсе, галәмгә беренче очыш һәм автомобиль узышлары белән бәйле шәхесләрне, предметларны күрергә мөмкин. Шулай ук, монда без ХХ гасырның беренче яртысында, дөньяви татар мәдәнияте барлыкка килгән елларда, татар мәдәнияте вәкилләренең бай казанышын күрсәтүче предметларны, татар шәхесләренең әйберләрен дә күрә алабыз», - диде ул. Күргәзмә ачылышында бөтенсоюз һәм халыкара ярышларда Казанны тәкъдим итеп, Олимпиада уеннарында беренче җиңү яулаган спортчы Александр Курыновның кызы Светлана Курынова да бар иде. «Музей хезмәткәрләренә ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Алар һәр көнне Татарстанның һәм Россиянең танылган кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә катнаша. Бу эш яшь буын өчен бик кирәк», - диде ул.  Академиклар Арбузовларның музей-йорты мөдире Наталья Кареева әйтүенчә, күргәзмәдә Татарстанның беренче академиклары, химиклары – Александр һәм Борис Арбузовларның шәхси әйберләрен күреп була. «Александр Арбузовның бик күп укучылары булган, алар арасында беренче татар химик-профессоры – Гыйлем Камай. Күргәзмәдә аның «Өч валентлы мышьяк стереохимиясе турында мәсьәләгә карата» (1941) кулъязмасы урын алган», - диде ул.  «Күргәзмәдә төрле шәхесләрнең әйберләрен тәкъдим итүегез өчен рәхмәт. Казан авиация институтының беренче уку бинасы элек беренче ирләр гимназиясе булган. Анда математик-галим Николай Лобачевский, химик-галим Александр Бутлеров, спортчы Александр Курынов, галим, ракета-космос системалары конструкторы Сергей Королев һ.б. укыган. Аларның шәхси әйберләрен биредә күрү – зур бәхет!» – диде Андрей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетының тарих музее мөдире Илона Дружинина. Соңрак музей кунаклары өчен экскурсия оештырылды. Экспонатлар арасында татар милли мәдәниятенең беренчел юлбашчыларына аерым игътибар бирелә. Шиһабетдин Мәрҗанинең кызы Һавага истәлек язуы белән бүләк ителгән китабы, Габдулла Тукайның үзе исән вакытта чыккан басмалары, Фатыйма Ильскаяның «Патша кызы Турандот» спектаклендә Турандот роле өчен тегелгән киеме (1920 еллар), аның шәхси мөһере һәм җилпәзәсе, Татар дәүләт академия театры артисты таныклыгы, Сара Садыйкованың концерт костюмы (1960 еллар), Салих Сәйдәшевның дирижер таякчыгы, Нәҗип Җиһановның кулъязмалары һ.б. тәкъдим ителгән. Моннан тыш, күргәзмәдә Казанның беренче олимпия чемпионы Александр Курынов медальләре һәм автографы, Рәшид Нәҗметдиновның бүләкләре, шашка һәм шахматлары, Эдуард Николаевның узышта кия торган комбинезоны, сәясәт өлкәсендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әйберләре – телефон өчен өстәл-подставка, идән сәгате, глобусы һ.б. тәкъдим ителә. Күргәзмә 20 майга кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА. --- Милли Музей № --- | 10.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43442
Михаил Ефремов иреккә чыга
null
Михаил Ефремов 7,5 еллык хөкем җәзасының яртысыннан күбрәген төрмәдә үткәрде. Бер ел элек актерның УДО буенча чыгарга теләге тормышка ашмаса, хәзер аңа, ниһаять, бәхет елмайган. --- Матбугат.ру № --- | 10.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43443
МЧС Дәрвишләр бистәсендә түбә җимерекләре астында кешеләрне эзләүне тәмамлады
null
Коткаручылар Казанның Дәрвишләр бистәсендәге кибет түбәсе җимерелү урынында кешеләрне эзләү эшен тәмамладылар. Бәхеткә, җимерекләр астында беркемне дә тапмаганнар. --- Матбугат.ру № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43444
Татарстанда юл буенда кар астында калган автомобильләрне урлый башлаганнар
null
Чаллыда кышкы чорда юл кырыенда калдырылган автомобильләрне урлау дулкыны теркәлгән. Соңгы ике атнада шәһәрдә "умырзаялар" дип аталган машиналарны урлауның дүрт очрагы теркәлгән. --- Матбугат.ру № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43445
Кариев театры Гөлнара Фазылҗанованың юбилей кичәсенә чакыра
null
16 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Фазылҗанованың юбилей кичәсенә чакыра. Бу көнне юбилярны котлау һәм «Ханума»спектаклен күрсәтү планлаштырыла. Фазылҗанова Гөлнара Фәһим кызы 1974 елның 16 мартында Украинаның Донецк шәһәрендә туа. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм шул елдан бирле Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт итә. --- Кариев театры № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43446
Йокысыз төннәр кичеп үстергән улы гына әни дип исәпләми...
null
Сәхия карчык урам йөзенә чыгып күз салды да, капкасын бикләп үк керде. Кояш баеп, офыктагы кызыллыгы беткәнен генә көтә иде, намазын укыр да ятар. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43447
Ришат Төхвәтуллин Уфада грим бүлмәсендәге хәлләрнең хайп өчен булуын кире кага
null
Ришат Төхвәтуллин 9 мартта Уфада чыгыш ясаганда грим бүлмәләрендә күңелсез хәл булуы турында сөйләгән иде. Билгесез затлар төркемнең концерт әйберләрен урлап, көзгегә баш сөяге рәсеме ясап, ишеккә энәләр кадап киткәннәр иде. --- Матбугат.ру № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43448
Урам уртасында урындыкка утырып кар көрәүче авыл абзыеның кем булуы ачыкланды
null
Бураннар вакытында Кукмара районындагы Зур Кукмара авылының Ватсап төркеменә бер видео куелды. Тукай урамында яшәүче Илдус абый Хафизов урамда буран дип тормаган, урындыкка утырып, кар көри иде. “Трактор урамнарны эттереп киткәч, капка төбемә көрт өелеп калган, көрәргә авыр, берәр техника килеп чистартып китсен, җибәр әле, дип хәбәр салучылар күп булды. Шуларга әзрәк оят булмасмы дип, күршемне видеога төшереп, авыл төркеменә куйдым”, — диде авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев. Урындыкка кызык эзләп утырмаган Илдус абый: аның тез өстеннән уң аягы юк. “Мин — икенче төркем инвалиды, йөри алмыйм, карымны көрәп китегез”, — дип ярдәм сорап утырмый, хатыны Люциянең һәм һәр көненең кадерен белеп яши. 2018 елның 18 июнендә Илдус абыйга унбишенче операцияне ясыйлар — аягын кисәләр. Лилия НУРГАЛИЕВА Ирек мәйданы № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43449
Яңа туган баласын үтергән хатынны суд көтә
null
Уфаның Октябрь районы прокуратурасы 39 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Уфада яшәүче хатын “ананың яңа туган баланы үтерүе” маддәсе буенча җинаятьтә гаепләнә. --- Өмет № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43450
Йөк машинасы ике баланы таптатып качкан
null
Уфада 10 март иртәсендә Гвардия урамындагы 39нчы йорт ишегалдында хәрәкәт иткәндә «ЗИЛ» ике кызны бәрдерә. 9 һәм 10 яшьлек кызларның аяклары төрле җәрәхәтләр ала. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән һәм туганнары белән өйләренә кайтарып җибәрелгән. --- Матбугат.ру № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43451
Гаилә елы уңаеннан «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан ителде
null
Гаилә ул – безнең оя. Ул – безнең тамырыбыз, канатыбыз, тормыш нигезе. Ныклы дәүләт исә ныклы гаиләләрдән җыела. «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә күркәм гаиләләрне барлау, җәмгыятьтә ата-ана абруен арттыру максатыннан, «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итә! Матур, дус, тату гаилә сере нидә? Бала тәрбияләүдә нәрсә мөһим? Гаиләдә тел, милли үзенчәлек саклансын өчен нишләргә? Әлеге сорауларга ачыклык керткән үрнәк татар, чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында язмаларыгызны көтеп калабыз, кадерле укучылар! Бәйге таләпләренә туры килгән язмалар «Ватаным Татарстан» газетасында һәм vatantat.ru сайтында басылып барачак. Җиңүчеләр декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк. Бәйге номинацияләре «Күркәм гаилә» Гаилә, гаилә кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләр, көндәлек тормышта туган телнең роле турында иң яхшы язма. I урын – 50000 сум II урын – 30000 сум III урын – 20000 сум Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган) «Ишле бәхет» Күпбалалы гаиләләр, шул исәптән тәрбиягә балалар алган гаиләләр, гаилә кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләр, көндәлек тормышта туган телнең роле һәм милли кыйммәтләрне, туган телне буыннан-буынга күчерү әһәмияте турында иң яхшы язма. I урын – 50000 сум II урын – 30000 сум III урын – 20000 сум Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган) «Без, без, без идек…» 8–11 сыйныф укучылары арасында үз гаиләләре турында иң яхшы язма. I урын – 50000 сум II урын – 30000 сум III урын – 20000 сум Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган) БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ «Җылы оя» бәйгесенә язмалар 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйгегә шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта, Times New Roman шрифты, 1,5 юл арасы белән 3 биттән артмаска тиеш. Материаллар 420097, Казан, Академия урамы, 2 нче йорт адресына яки konkurs_vt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: 8(843) 222 09 70, 8917 927 00 40. Бәйгедә катнашучының 2024 елның беренче яки икенче яртыеллыгына (кимендә алты айга) «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булуы шарт, квитанция редакциягә язма белән бергә җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.) Чара 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 30 декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама аша танышып була.   --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43452
Эльмира Кәлимуллина белән эксклюзив ВИДЕОәңгәмә
null
"ШАЯН ТВ" каналының YouTube өчен эшләнгән «Килде-Китте ШОУ»ның яңа чыгарылышы дөнья күрде. Студия кунагы - Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина. Танылган җырчы киләчәк уеннары, «Голос» проектында катнашуы, ире һәм шәхси психологы хакында сөйли. --- Шаян № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43453
Эчке эшләр министрлыгы телефон мошенниклыгының яңа схемасы турында кисәтә
null
Россиядә телефон мошенниклары алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: хәзер алар үз корбаннарына медицина хезмәткәрләре булып шалтырата һәм начар анализларга сылтама ясап, «түләүле дәвалану» үтәргә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Российская газета» басмасына сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. Схеманы Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш оештыру идарәсе тасвирлаган. --- Матбугат.ру № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43454
Гөлназ Шәрипҗанова пычак астына кергән
null
Гөлназ Шәрипҗанова пластик операция ясатырга һәм күз кабагының формасын үзгәртергә карар кылган. Бу хакта җырчының сторисларыннан билгеле булды. --- Матбугат.ру № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43455
Халык синоптигы Рәис Шәкүров: Яз 21 мартта киләчәк
null
Әле генә яз, әле генә кыш кебек. Аңламассың бу табигатьне. Ни өчен яз һаман килми? Күңел тизрәк табигатьнең уянуын көтә. Ә менә җылы көннәрнең тиз генә килергә ашыкмавын Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров болайрак аңлатты. Рәис абый алдан ук, яз ашыкмыйча киләчәк, дип искәрткән иде. Шәкүровлар бакчаларын  ноябрь аенда гына сукалаган.  Көз соң килсә, язы да шулай була икән. Халык синоптигының  фаразы дөрес туры килгән, димәк. –  Яз 21 мартта киләчәк, – дип ышандыра Рәис Шәкүров. – Хәзерге вакытта хут суыклары хакимлек итә. Ул 19  февраль башланып, мартның 19ына кадәр дәвам итәчәк.  Шуннан соң кыш үзенең дилбегәсен җибәрә. Мондый суыклар бик әйбәт.  Чөнки җәй җылы булачак.  Кояшы да кыздырыр, яңгыры да вакытында явар, җиле дә исәр. Рәис Шәкүров әйтүенчә, элек март ае нәкъ шулай килгән дә. Тик быелгысы кебеге байтактан күрелмәгән. Хут суыгы вакытында  хәтта  сыерның мөгезе  сынарга мөмкин икән. Борынгылар шулай дия торган булган. Ул вакытта агачлар да суыктан шарт-шорт килеп ярыла. Менә шундый үзгәрешләр күзәтелә. Ашытбашта бүген – чын хут суыгы (-) 30 градус. – Авылда әлегә яз исе килә дип әйтеп булмый. 21 мартта – көн белән төн тигезләшкәч, борын сизә башлый аны. “Кара каргалар килде, яз җитте”, – дип сөенүчеләр бар. Аның белән генә килми шул. Суык булгач, берсе дә күренми, юкка чыгып беттеләр. Алар кирегә, 100-200 чакрым ераклыкка, очып китәргә мөмкин.  Сыерчыклар гадәттә 2 апрельдә киләчәк, –ди Рәис Шәкүров. Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 11.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43456
Намаз укымаган кешенең уразасы дөресме һәм Рамазан аенда тәравих намазын уку мәҗбү­риме?
null
Уразага турында халыкта бик күп сораулар туа. Аларның аеруча еш бирелә торганна­рын без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев­ка бирдек. --- Ирек мәйданы № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43457
"Төне буе эзләделәр, тапмадылар": 12 яшьлек кыз бала югалган
null
Учалыда кичә кич 12 яшьлек Регина Гидиятова өйдән чыгып киткән дә кире әйләнеп кайтмаган. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына кызның әнисе хәбәр итүенчә, алар әйткәләшеп алган һәм кызы өйдән киткән. Ана кеше сүзләренчә, Регина моңа кадәр дә өйдән киткәләгән булган, әмма төн буенча элемтәгә чыкмыйча югалганы булмаган әле.   Әлфия ШАКИРҖАНОВА Матбугат.ру № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43458
Кремльдә Камилә Вәлиева турында нәрсә диләр?
null
Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Спорт арбитраж судының (CAS) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны дисквалификацияләү турындагы карарына аңлатма бирде.   --- Матбугат.ру № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43459
«Нәрсә бу?»: авыл халкы күктә сәер шарлар күргән
null
Нурлат районының Колбай-Мораса авылы халкының күзе ник күккә төбәлгәнме? Юк, сыерчыкларны да, ак юл салып үткән очкычларны күзәтүләре түгел. – Безнең авыл аша бүген төштән соң 10 лап шар очып китте. “Нәрсә икән бу?”– дип, аптырап капка төбенә чыктык. Якыннан күрәсебез килеп, бинокль аша да карадык. Парашют белән сикерәләрме әллә, дип тә уйладык. Нишләп йөрүләре икән? – дип кызыксынып шалтыратты безгә Айнур Ардаширова. Әлеге сорау буенча Нурлат районы хакимиятенә шалтыраттык. Анда безгә илкүләм ярыш узуын әйттеләр. Тулырак мәгълүматны оештыручылардан сорадык. Бүген Татарстанда җылылык аэростатларының еракка очу ярышы “Россия зимняя гонка” узган икән. Әлеге ярыш республикада туризмны, һава спортын үстерергә ярдәм итәчәк. – Әлеге ярышка быел старт Татарстанда, ягъни Яшел Үзән районының Ильинское авылында бирелде. Анда Казан, Чаллы, Йошкар-Ола һәм Уфадан барлыгы ун команда катнашты. Ун сәгать эчендә катнашучыларга иң ерак арага очарга кирәк иде. Экипажлар 300 чакрым үтеп, Самарада финишка килеп җитте, –диде GMB AERO аэроклуб белгече Екатерина Белянина. Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43460
Винарис Илъегет: «Кызганыч, бу мөмкин түгел...»
null
Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет туган көнен билгеләп үтә. Аңа 46 яшь тулган. Җырчыны гомер бәйрәме белән котлап хәбәргә чыктык.   Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43461
Авылга көн саен прокуратура килә
null
Курган өлкәсенең Йолдыз авылындагы зур фаҗигане ишетмәгән кеше калмагандыр. 2023 елның 7 май кичендә ике сәгать эчендә авылның өчтән ике өлеше янып көлгә әйләнде. Нәтиҗәдә 228 йорт юкка чыкты, аннан бигрәк 7 кешенең гомере өзелде. Йолдызның бүгенгесе белән кызыксынып, Гөлсимә Байтирәкова телефонын җыйдым. Туры сүзле җитәкче авыр итеп уфтанды: — И, сеңлем, хәлләр әйбәт түгел. Төзүчеләр срокка сыешмады. Әле дә кешедә, күрше авылларда яшәүчеләр байтак. Шулар өчен борчылып йөрәк бетә бугай. Авылга көн саен диярлек Курган өлкәсенең прокуратура вәкилләре килә... “Сертификатларны ник Татарстан төзелеш оешмаларына бирмәдек икән, әллә кайчан җылы өйләрдә утырыр идек”, — дип үзара сөйләшә авылдашлар. Халык акчасын болай әрәм-шәрәм итәрләр дип кем уйлаган... Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА Ирек мәйданы № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43462
«ШАЯН ТВ» каналы яңа форматта премьера әзерләде (ВИДЕО)
null
«ШАЯН Галим» - татар телендә нейрочелтәр ярдәмендә ясалган беренче мультфильм. Проект «ШАЯН ТВ» каналы базасында «ШАЯН мультфильм» студиясе тарафыннан эшләнде. Мультфильмның һәр сериясе төрле темаларга караган кызыклы фактларга багышлана. Төп герой - ШАЯН Галим нәни тамашачыларны искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә гаҗәеп дөнья белән таныштырачак, үз киңәшләрен бирәчәк. Бик тиздән мультфильмны «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында һәм зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин булачак.  --- Шаян № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43463
Саклану министрлыгы Ил-76 самолеты авиаһәлакәткә очравын раслады (ВИДЕО)
null
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Саклану министрлыгында Иваново өлкәсендә Ил-76 самолетының һәлакәткә юлыгуын расладылар. Билгеләп үтелгәнчә, самолет планлы очыш башкару өчен күккә күтәрелгән вакытта һәлакәткә юлыккан – очкычның бер двигателенә ут капкан. Иваново аэродромына Россия Һава-космик көчләренең Баш командованиесе комиссиясе юл тоткан. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә. --- Матбугат.ру № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43464
Ямаш шешнең сәеррәк билгесен әйткәннәр
null
Канда рак авыруы төнлә тирләүгә, көндез исә тиз алҗуга, ябыгуга китерергә мөмкин. Табиб-гематолог Дубинина “Вечерняя Москва” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Канда яман шеш авыруы билгеләре түбәндәгечә булырга мөмкин: ярты ел эчендә гәүдә авырлыгын 10 процентка һәм аннан күбрәккә югалту, инфекция билгеләре булмаган килеш тән температурасының 38 градуска һәм аннан югарырак күрсәткечкә күтәрелүе, төнлә нык тирләү (гадәттә, йокыдан уянып, киемне, урын-җирне алыштыруга китерә). Шул ук вакытта хәлсезлек, тән кычыту, тиз алҗу яки еш кына инфекция йоктыру очракларының күзәтелүе бар. “Кайберәүләрдә бу чир белән бергә кан тамырларында тромб барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая”, – дип аңлаткан табиб. Тик Дубинина басым ясап әйткәнчә, канда начар чирнең очраклы рәвештә кан анализы биргәндә генә ачыклануы да бар. Кайбер сырхауларда аның бернинди дә билгеләре булмый чөнки, дип аңлаткан гематолог. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43465
Инвалидны номерларын сөртер өчен машинасыннан чыгарга мәҗбүр иткәннәр
null
Уфада БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның элекке депутаты Ирек Зариповны аэропортта машинасының номерларын сөртер өчен автомобиленнән чыгарга мәҗбүр иткәннәр. Оператор номерлар күренми, дигән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43466
Лилиана Газизова озак яшереп йөргән серен ачты (ВИДЕО)
null
Лилиана Газизова зур сөенече хакында социаль челтәрдә язган. Җырчы тормышында зур үзгәрешләр көтелә. Лилия ЛОКМАНОВА Шәһри Казан № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43467
Ир белән хатын һәм аларның нәни улы коточкыч янгында һәлак булган
null
Коткаручылар җимерекләр арасында аларның мәетләрен тапкан. Яңа Мәскәүдә (элекке Мәскәү өлкәсе, хәзер башкалага кушылган) шәхси агач йортта коточкыч янгын булган. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Новофедоровское җирлегендә ике катлы агач йортта янгын чыккан. Ут 100 кв.м. чамасы мәйданга таралган. Нәтиҗәдә бинаның түшәмнәре һәм стеналары җимерелгән. Коткаручылар утны сүндергән. Алар җимереклекләр арасында өч кешенең мәетен тапкан. Фаҗигадә тулы бер гаилә – ир белән хатын һәм аларның алты яшьлек улы һәлак булган. Фото: пиксабай --- Ватаным Татарстан № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43468
Татар дәүләт филармониясендә Флюра Сөләйманованың тууына 85 ел тулуга багышланган чара узды (ВИДЕО)
null
Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманованың тууына 85 ел тулуга багышланган "Әниемә..." дип аталган матур, җылы концерт узды.Татар җыр сәнгатенә гомере буе тугърылыклы булып калган җырчыбызны җыр-моңнарыбызга гашыйк тамашачылары күптапкырлар сагынып искә алырлар, җырларын тыңлап ләззәтләнерләр әле. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 12.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43469
Поезд бәрдергән 15 яшьлек баланың ни хәлдә булуы билгеле
null
Татарстанда 15 яшьлек яшүсмерне поезд бәрдергән. Куркыныч вакыйга Биектау районында булган. --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43470
Югалган кызны балалар йортында тапканнар
null
11 март көнне Учалыда 12 яшьлек Регина Гидиятованың өеннән чыгып китеп әйләнеп кайтмавын кичә язган идек. Mash Batash Telegram-каналы язуынча, кыз бала әти-әнисе белән вейп өчен талашкан. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43471
Бала үгезгә атланып кибеткә йөри (ВИДЕО)
null
Башкортстанда Әбҗәлил районының Рысхуҗа авылында бер үсмер егет үгезгә атланып йөри. Бу хәлне узып баручы автомобильдән күреп калганнар һәм видеога төшергәннәр. Ә "җайдак" аларны күңелле итеп сәламләп, кул болгаган. --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43472
«Кинәт кенә юкка чыкты»: бүген журналист Земфира Гыйльметдинованың туган көне булыр иде
null
Бик күпләргә бар күңелен бирердәй булган, кайчан шалтыратма, җылы сүзен тапкан, һәр проблеманы җайлы итеп кенә хәл иткән Земфира апага бүген 57 яшь тулыр иде. Тик кызганыч, 2021 елның 15 декабрендә ковид аны арабыздан алып китте. Без Земфира апа белән күрше йортларда яшәдек. Эшкә бару юлым алар аша уза иде. Ул бер генә тапкыр да мине җәяү йөртмәде. Гел эшемә кадәр машинасына утыртып алып килер иде. Хәзер дә эшкә барырга чыгуга Земфира апаны искә төшерәм. Алып бару гына түгел, кайчак алып та кайтыр иде. Бару юлы кыска булса да, кайту бөкеләр аша, озакка сузыла иде. Земфира апа белән рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сагынам шул чакларны. Сагыну дигәннән, аны бик күпләр юксына. Күршеләре дә еш кына аның белән булган күңелле Хәтирәләрне искә төшерә. Подъездларындагы тәртип, күмәк эшләрне ул башлап йөргән. Бөтен кеше хөрмәт иткән аны. – Кинәт кенә юкка чыкты. Әле дә мондадыр кебек. Ерак сәфәргә киткән төсле генә булыр тоела, – ди күршеләре дә. Ә мин исә Земфира апаны йортның кая ягына чыксам да, искә алам. Дөресрәге, ишегалдында машинасы торган урын да аны хәтерләтә. Балкон астында исә ул утыртып калдырган чәчәкләр әле дә яз җитүгә баш калкыта. Туфан Миңнуллиннан алып кайтып утырткан карлыганы ел да җимеш бирә. Яхшы кешеләрне онытасы да килми, онытып та булмый. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Земфира апа! Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43473
Берсеннән бала таба... өченчесен ярата
null
Тупылдап торган малай тапты Зәбирә. Нарасый – тач әтисе иде: бераз кысынкырак күзләр, җәенке яңаклар, почык борын, кабарып торган йомшак иреннәр... --- Шәһри Казан № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43474
"Мәҗлескә ашар өчен бармыйбыз"
null
Бер абзыйдан: “Сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз?” — дип сорадым. “Әбиегез бәлеш ясаудан курка”, — дип җавап кайтарды. Кайчак ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда нинди максат белән җыелганны да онытабыз. Гадәттә, корбан ашына якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит. Ә безнең халык әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Ит чыкканчы инде кешенең тамагы туя. Корбан итеннән авыз итми дә кала, ул кирәксезгә әйләнгән кебек була. Арабызда шундый кешеләр дә бар. Ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашын үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Ризыкны зурдан купмыйча, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә мәҗлес уздырырга була. 1993 елда хаҗда чакта бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыела, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье куялар, шунда чәй белән кофе тора. Чәй яки кофе эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без, берәрсе килсә, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны кыстап ашатабыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, савыт-саба юасы бар, дип ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгән инде, дия башлыйбыз. --- Ирек мәйданы № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43475
Бәйрәм вакытында 26 кеше һәлак булган
null
Иранда ут фестивален бәйрәм итү вакытында 26 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС. Тагын 4 меңнән артык кеше зыян күргән. --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43476
Илсур Мортаза Зимфира Гыйлметдинова турында: "Район бирергә кирәк сиңа, дип әйтә иде Туфан ага"
null
Илсур Мортаза яза: “Кеше китә, эзе кала!” Бу сүзләр безнең якын дустыбыз Зимфира Гыйлметдиновага бик тә туры килә. --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43477
Алабугада «Кеше приюты»ның тагын ике яңа павильоны ачылды
null
Алабугада шәһәренең 4нче микрорайонда һәм Алабуганың иске өлешендә ике яңа «Кеше приюты» павильоны эшли башлады. Бу хәйрия проекты төрле кешеләрне берләштерә: мөмкинлекләре булган кешеләр иганәче ролендә чыгыш ясый, шәһәрнең гади халкы азык-төлек белән ярдәм итә, ә мохтаҗлар кайнар ризык ала.  Ачылу тантанасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфия Акберова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин, проект җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук төрле дини җәмгыять вәкилләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Биредә яшәүче халык павильоннар ачылуга шатлыгын белдерде һәм эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Яңа павильоннарны кую урыны халык арасында сораштыру нәтиҗәләре нигезендә сайланган. Искәртеп узабыз, Рамазан ае вакытында кайнар ризык 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр таратылачак, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Ханский дом № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43478
«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасында Тинчурин театры артистлары рэп укыячак
null
19-20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын (16+) тәкъдим итә. Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – бу театраль сезонның өченче премьерасы. Искәртеп узыйк, «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы драматург, режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Тинчурин театры өчен махсус язылган. Бу – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. Спектакль Ittifaq беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. Спектакльдәге вакыйгалар шул исәптән Ittifaq төркеме җырлары аша тасвирлана. Рэп-композицияләрне Тинчурин театры артистлары башкара. Спектакльнең иҗат төркеме: рәссам – Лилия Имаметдинова, композитор һәм музыкаль бизәлеш – Ильяс Гафаров, җырлар авторлары – Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев (УСАЛ), Зөләйха Камалова; хореограф – Марат Казыйханов, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров. Исегезгә төшерәбез, ИттифакЪ (Ittifaq) – 2005 елда оешкан беренче татар рэп төркеме. Төркемнең составы: Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев, Альбина Сөләйманова. Беренче альбомнары «Бәлки» дип атала, ул 2007 нче елның сентябрендә чыкты. Сүз уңаеннан, Ittifaq төркеме тыңлаучыларына сюрприз әзерли: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне онлайн-мәйданчыкларда яңа музыкаль альбом чыгарачак.  Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры: – Казан – яшьләр, студентлар шәһәре. Шуңа да карамастан, шәһәребездә яшьләр өчен театраль контент күп түгел. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, тормышны заяга уздыру, җиңел тормыш артыннан куу кебек, яшьләр арасында еш очраган проблемаларны күтәрә. Әлеге спектакль Ittifaq музыкаль төркеме җырларына нигезләнгән. Стилистикасы да, текстны җиткерү дә рэп стиленә, речитативка охшаган. Шуңа хип-хопера дип атала. Спектакльдәге катлаулы, шул ук вакытта актуаль теманы тамашачыга җиңел итеп җиткерергә телибез. --- Тинчурин театры № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43479
"Укол ясадылар": Элвин Грей кайгыда
null
Элвин Грей (Радик Юлъякшин) социаль челтәрләрдә үзенең дүрт аяклы дусты Боссның каты авырып китүе турында сөйләде. Артист аны коткару өчен барлык чараларны да күрә. --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43480
Гөлназ Асаева бәби көтү турындагы сорауга җавап бирде (ФОТО)
null
Тамашачылары Гөлназ Асаевага икенчегә бәби көтүе турында сорау юллаганнар. Җырчы моңа җавап итеп социаль челтәрләрдә болай дип яза: --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43481
Көрәк тоткан малай уфалыларны аптыраткан
null
Уфалылар Черниковка бистәсендә яшәүче малайга карап сөенә. Ул йорт алларын кардан чистартыр өчен көн саен көрәк тотып чыга икән. Малайның Кулса урамында яшәве билгеле. Күршеләре сөйләвенчә, малай бик тә әдәпле, ачык йөзле. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43482
"Догада булыйк!": Мирзаяновлар авыру сәбәпле язгы концертларын көзгә күчерә
null
Сәламәтлек белән бәйле җитди сәбәпләр аркасында Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар март һәм апрельдәге Баулыда һәм Башкортстанда буласы концертларын көзгә күчерә. Алынган билетлар үз көчендә калачак, дип билгеләп үтелә. --- Матбугат.ру № --- | 13.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43483
78 яшьлек Петросянның икенче баласы туган
null
Евгений Петросян һәм Татьяна Брухунова кызларының тууы турында хәбәр иткәннәр. Алар социаль челтәрләрдә ике бала тотып төшкән гаилә фотосын урнаштырган. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43484
Илнар Сәйфиев сәхнәдән китү турында: «Авыр булды, үкендем…»
null
Аның «Талбишек» җырын ишетмәгән, белмәгән татар юктыр. Алты-җиде ел буе югалып торган Илнар Сәйфиев – тамашачысын, ә тамашачысы Илнарны бик сагынган. Җырчы сәхнәдән китүенә үкенәме? Ә кайтырга нәрсә этәргән? – Соңгы концертыгыз 2017 елда булган. Шуннан соң сез кинәт кенә юкка чыктыгыз. Бу еллар эчендә тормышыгыз ничек үзгәрде? – 2017 елда игезәкләребез туды. Сәхнәдән югалып торуымның сәбәбе –балаларымның үскәнен күрәсе килү. Хатыныма да үзенә генә бик авыр иде, аңа ярдәм иттем. Озак көтеп алынган сабыйларыбыз ул. Ул чакта игезәкләр туасын белгәч, күңел тулды. Нинди сөенеч, шатлык бит! Берсе кыз, берсе малай булуын белгәч, бигрәк тә шатландым. Олысы да кыз булгач, малай көткән идем. – Өч бала әтисе булу авырмы? – Авырлык түгел, җаваплылык ул. Күпбалалы гаиләләр аңлар мине: алар шау-гөр килеп торган чакта, булган авырлыклар онытыла кебек. – Сез үзегез бик яшьли әтисез калгансыз. Балаларыгызның үскәнен күреп калырга тырышу шуңа да бәйле түгелме икән? – Анысы да бардыр. Әти назы, әти кочагы, әти кулы бик кирәк балага. Миңа – 12, энем Ленарга 8 яшь булган вакытта әтисез калдык. Иң кирәк чагында китеп барды ул… Хәер, әти гел кирәк инде ул! Мин әле әтине яхшы хәтерлим. Аның каешы да, киңәше дә эләкте миңа. 7–8 яшемдә аның белән балта тотарга, эштән курыкмаска өйрәндем. – Әниегез авылдамы? – Әни энем белән Казанда яши. Аллага шөкер, исән-сау. Әти үлгәннән соң аның урынына мин калдым. Әни һәм энем минем өстә иде, дисәм, арттыру булмас. Җәйләрем ындыр табагында, себерке җыюда, ремонтта – авылда нинди эш бар, шунда уза иде. – Сәхнәгә нәрсә кайтарды? – Мине күргән, таныган кешеләр һәрвакыт: «Илнар, нигә җырламыйсыз? Сезнең сөйкемле сөягегез бар, тавышыгыз матур!» – дия килде. Болай да янган йөрәккә ут өстәп. Дөресен генә әйткәндә, урыным сәхнәдә булуын белә идем мин. Бу еллар дәвамында алкышларны, тамашачымны бик сагындым. Сәхнәдә җырлау миңа көч бирә иде. – Популяр чакта сәхнәдән китү авыр булгандыр. Үкенмәдегезме? – Үкендем. Бик авыр булды. Үземне эчтән ашадым. – Эстрадада ниләр үзгәргән соң? – Санап бетереп булыр микән аны? Җырларның яңгырашыннан алып, сәхнә бизәлешенә кадәр бөтен нәрсә үзгәргән. Иң күзгә ташланганы – бәяләр шактый күтәрелгән. Җырлар яздырам, артист булам дисәң, керемең дә шактый яхшы булырга тиеш. Эстрада кыйммәтләнгән. Миңа: «Илнар, син сәхнәгә бик вакытлы кайтасың», – диләр. Халыкта элеккене сагыну хисе көчле хәзер. Соңгы арада мин берничә җырымны яңартып чыгардым. «Без бит бу җыр белән үстек», «Бу җырны яттан беләбез», «Балачакка кайткан кебек булдым» ише сүзләрне еш ишетәм. Элеккеге хитлар да, яңа җырларым да апрельдә узачак концертымда зур сәхнәдән яңгыраячак. – Ә эстрададагы мөнәсәбәтләр үзгәргәнме? Әйтик, элек җырчылар арасында дуслык бар идеме, хәзер бармы ул? – Үзгәргән. Көнчелек, бер-береңне хәтта күралмау арткан. Көндәшлек башка форма алган дип әйтимме соң. Ә дуслыкка килгәндә, шәхсән мин элек барысы белән дә дус идем. Хәзер бик сирәкләр белән аралашам. Элек җыр чыккан саен шалтыратып, синең өчен сөенүче бар иде. «Эстрадада гына түгел бу хәл. Кешелек, дөнья үзгәрде. Элек бердәмлек көчлерәк иде». – Сездәге үзгәрешләр турында да әйтми булмас. Сәхнәгә тышкы яктан үзгәреп, ябыгып кайттыгыз. Бу махсус эшләндеме? – Беренче чиратта, үзем һәм сәламәтлегем өчен. Өч баламны, алар алдында җаваплы булуымны уйладым. Үзем дә әтисез калгач, уйландыра икән ул. Яшисе килә! Аннан соң, мин шактый гына элеккеге чыгышларымны карадым. Тышкы кыяфәтемнән канәгать буласым, сәхнәгә яңарып кайтасым килде. – Сезне нинди җыр аша беләләр? – «Талбишек», билгеле. Ул – халкыбызның йөзек кашы, тарихыбыз, һәркайсыбызның башлангычы. Кызганыч, хәзер бишекләребезне коляскалар алыштырды. Ә бит ул – төрки халыкларны берләштерүче әйбер. Кайсын гына алма, өй түрләрендә бишек эленеп торган. – «Талбишек» – Роберт абый Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җыр. Репертуарыгызда аның шактый җырлары бар дип беләм. – Әйе, җырларымның 70–80 проценты Роберт абый сүзләренә язылган. Иҗатымның башлангыч чорыннан ук аралашып, дус булып яшәдек. Ул мине Илнар Сәйфиев булганчы ук белә иде. Бу турыда моңарчы сөйләгәнем булмады. Шулай бервакыт без үскән Тукай районының Биклән авылына Роберт Миңнуллин килде. Аның «Энекәш кирәк миңа» китабын яттан диярлек белгән чагым иде ул. Укытучы, актлар залында узачак очрашуда җырларга кирәк, диюгә, иң беренче кулымны мин күтәрдем һәм Роберт абый алдында җырладым. Аның, җилкәмнән сөеп: «Энекәш, киләчәктә зур үрләргә ирешәсең әле син», – дигән сүзләрен мәңге онытмам. Ул да мине онытмаган. Җырлый башлаган чорымда, «Талбишек»не яздырып йөргәндә, очрашкач, «Хәтерем ялгышмаса, минем сине Тукай районының Биклән авылында күргәнем бар бит», – диде ул. Роберт абый белән соңгы көннәренә кадәр аралашып торуым белән бәхетле мин. – Их, бүген шундый авторлар җитми, дигән уйлар килмиме? – Роберт абый кебек кеше юк, һәм булмас та инде ул. Чыннан да, сәләтле, өметле авторлар аз хәзер. – Биклән авылында сез төзекләндергән чишмә барлыгын беләм. Бу турыда да сөйләгез әле. – Тормыш иптәшем һәм игезәкләребезнең тормышына куркыныч янаган чакта, исән-сау калсалар, берәр изгелек эшләр идем, дигән нәзерем бар иде. Шөкер, теләкләребезне, кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә ишетте. Ә мин исә үзем үскән Биклән авылындагы чишмәне төзекләндерергә булдым. Заманында аны әти карап торган. Ул чакта юлыма гел яхшы кешеләр очрап торды: без аны дусларым белән җиңел генә, тиз генә ясап та куйдык һәм 2017 елда ачтык та. Бүген дә ул чишмәне карап торам, биш еллыгына, зурлап, Сабан туе уздырдык. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр уздырырга язсын. – Ә туган ягыгыз – Апас районының Югары Биябаш авылында төп нигезегез торамы? – Әйе. Анда да кайтырга тырышам. Соңгы ике елны атна саен диярлек Биябашта идем. Дустым белән, зурдан кубып, әмма беркемгә әйтми генә авылдагы мәчетне төзекләндердек. Шөкер, нигезеннән алып, манарасына кадәр яңарттык. Бик күп кеше ярдәм итте, кадак бирсәләр дә, сөендек инде. – Һәм, ахырдан, сезнең өчен бүген тормышта иң мөһиме нәрсә? – Сәламәтлек. Бар нәрсә дә бар заманда яшибез. Ләкин саулык булмаса, берсе дә кирәк түгел.   Лилия ГЫЙМАЗОВА Ватаным Татарстан № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43485
"Син үлсәң, мин нишләрмен?.."
null
Күптән булган бу хәл, әни әле шәфкать туташы булып эшләгән чакта. Терапия бүлегендә елга берничә мәртәбә 30 яшьлек егет дәвалана торган булган. Аның тумыштан йөрәк авыруы булган. Егет бик чибәр һәм ачык йөзле булган. Гел шаяртырга яраткан. --- Матбугат.ру № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43486
Лилия Мәхмүтова: «Әни авыруын безгә, ә без аңа сиздермәдек»
null
Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43487
Чүпрәледә мәктәп тамбуры җимерелеп зыян күргән бала авыр хәлдә
null
Чүпрәле районында авыл мәктәбендә зур ЧП. Кичә биредә кар авырлыгы астында тамбур түбәсе ишелеп төшкән. Бу вакытта аста мәктәп укучылары булган. --- Матбугат.ру № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43488
Замирә Рәҗәпова 100 млн сум акча эшләгән
null
Танылган алып баручы, уңган бизнес-леди Замирә Рәҗәпова кызыклы фото белән уртаклаша. Моннан берничә ел элек төшкән һәм бүгенге фотосын чагыштырып, ул болай дип яза: "Бу фотода бер кеше, ләкин шул ук вакытта алар бик төрле! Беренче фотода атналар буе тәүлек әйләнәсе эшләгән хатын-кыз. Аның акчасы күп түгел, артында ипотека, кредитлар, кечкенә ике бүлмәле фатир һәм үзенә-гаиләсенә бөтенләй вакыты юк. Атна буе телевидениедә җир сөрә, ә ял көннәрендә барысы да гаиләләре белән ял иткәндә, 5-6 сәгать буе аягөсте халыкның күңелен ача! Икенче фотода үз-үзенә ышанучы хатын-кыз! Иртәнге 10.00га кадәр йоклый (балаларны няня карый), массажга яки spa процедураларына йөри, сәяхәт итә. Зур йорт хуҗабикәсе, бурычлары юк һәм тотрыклы финанс кереме бар. 100 000 000 акча эшләгән.  Күпләр акча, рәхәт тормыш тели. Теләү генә аз. Эшләргә кирәк!" - дип уртаклаша Замирә Рәҗәпова. --- Матбугат.ру № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43489
Камал театры буфетындагы өстәлләргә онлайн-бронь ясау мөмкинлеге булдырылды
null
Бүгеннән Г.Камал театры сайты аша театрның 3 буфетындагы өстәлләргә онлайн бронь куярга мөмкин. Сез моны билет сатып алганда ук эшли аласыз. Зур залдагы спектакльләргә билет алганда, Сез «Өстәл броньларга» төймәсенә басып, менюга алдан заказ бирә, алдан түләп куя һәм үзегезгә ошаган өстәлне сайлый аласыз. Билет сатып алганнан соң да кабат сайтка кереп заказ бирергә мөмкин. "Буфет" бүлегендә. Спектакльгә килгән көнне заказыгыз сезне өстәлдә көтәчәк. Чират торырга туры килмәячәк.   --- Камал театры № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43490
Әле бер, әле икенче машина астына ташланган (ВИДЕО)
null
Уфада адекват булмаган егет зур тизлектә китеп баручы машиналарга ташланган һәм чак-чак кына автобус астында калмаган. UTV Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, бу хәл Черниковка бистәсендә теркәлгән һәм “Уафнет” камераларына эләккән. --- Өмет № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43491
Дания Нуруллина: «Бәгърем, Айсылуым, миңа җитми...»
null
Россиянең атказанган, ТАССРның халык артисты Дания Нуруллина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43492
Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә яңа мәчет ачты (ФОТО)
null
Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында 250 дин тотучыга исәпләнгән яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты. Аллаһ йорты фонд ярдәмендә хәйриячеләр акчасына сафка бастырылган. Ул ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллардан, балаларга дин сабаклары бирү өчен каралган бүлмәләрдән тора. Киләчәктә биредә мәчет һәм күл янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерү, мәдрәсә, никах уку үзәге, кунакханә һәм балалар бакчасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары ачу күздә тотыла, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Бүген, изге Рамазан аенда без әлеге шатлыклы вакыйгада катнашабыз. Меценатлар һәм мәчет төзүдә катнашкан барлык гражданнарга ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Бу бик зур һәм саваплы эш», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев мәчетнең «перспективалы урында» - актив үсеш кичерә торган территориядә ачылуын әйтте. «Янәшәдә Казанны әйләнеп үтә торган зур юл төзелә. Биредән ерак түгел сәнәгать паркы урнашкан, биредә 17 мең кеше, төрле милләт вәкилләре эшли. Бу мәчет барыбыз өчен дә уртак йортка әверелер дип өметләнәм», - диде ул. Фото: rais.tatarstan.ru --- Ханский дом № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43493
Эт баланы очраклы рәвештә үтергән: әнисе бала артыннан фаҗигале рәвештә һәлак булган
null
Шушы көннәрдә Некрасовкада коточкыч фаҗига булган. 11 март көнне яңа туган кызын моңа кадәр очраклы рәвештә гаиләнең яраткан эте үтергән яшь ана вафат булган. Фаҗига 22 яшьлек Маргарита Резанова һәм аның ире, 33 яшьлек Александр гаиләсендә булган. Алар икесе дә 12 кат тәрәзәсеннә егылганнар. Рита үлгән, ә менә Александр гомере өчен табиблар көрәшә. Аның умыртка сөяге сынган. Табиблар фаразлары буенча, ул гомер буена инвалид булып калырга мөмкин. 2022 елның 21 июлендә ана кеше олы кызын балалар бакчасына илткән. Өйгә кайткач, йорт эшләре белән шөгыльләнә башлый. Рита яңа туган сабыйны люлькадан зур караватка салып, бер секундка бүлмәдән чыгып китә. Шул вакыт бүлмәгә этләре йөгереп чыга. Ул, һәрвакыттагыча, хуҗа караватына сикереп менә, баланы иснәп, янына ята. Ләкин, Ританың аяк тавышын ишеткәч, эт тиз генә урынына кайтырга була. Бала яткан чүпрәкне тартып җибәрә. Нәтиҗәдә, сабый ярты метрлы караваттан башы белән егыла. Бала больницада һәлак була. --- Ватаным Татарстан № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43494
Наҗия әби: «Олы улым ялгышып та шалтыратмый. Минекен дә алмый әле ул…»
null
Наҗия әби тәрәзә араларына чүпрәк-чапрак кыстырып йөри. Үзе тып-тыныч тавыш белән сөйләнә: – И-и, карт кешенең җүне юк шул инде аның. Җүне булса, эш эшләтерләр иде карт кешедән. Менә икенче көн инде аның белән икәүләп кинәт кенә суык белән куырырга керешкән көннәргә яраклашып яткан мәлебез. Тышта термометр утыздан артыкны күрсәтә. Өстәвенә төньяктан искән җил җелегеңә үтә. – Әле дә ярый, утын ярып мич ягасы түгел, Алланың рәхмәте. Андый вакытлар да бар иде бит. Әбинең өстендә сырган бишмәт, аягында киез итек, башта җылы шәлъяулык. Мин дә шул чамарак киенгән. Бишмәт урынына йон свитер өстеннән әбекәйнең калын йон кофтасын киеп алдым, аягыма да оекбаш өстеннән иске киез итеген кидерде әбекәй. Җылы сөяк сындырмый! Кышкы урманга агач егарга барырга җыенган утынчылар сыман киенеп куйсак та, тирләтми үзе. Әбекәй көз көне генә тәрәзәләрен юып алган да, эчке катын ныгытып ябарга оныткан. Инде менә исенә дә төште дә бит, узган эшкә салават шул инде: байтак тәрәзәләр эчтән ябылып бетми. Йодрык сыярлык булып авызларын ачкан тәрәзә аралары әбине үртәгән сыман салкын һава өреп утыра. – Карт кешенең җүне юк шул, җүне юк… Җылы юк… җылы юк… Әбинең үзе белән бергә картаеп килгән өйнең дә яше бар – ниргәләрдән салкын керә. Кеше генә түгел, өй дә туза-туза җылы тотмый башлый икән шул. Шулай да идәннәрне юып чыгарып, келәмнәр җәеп куйгач, бераз гына ямьләнеп, җылынып китте бугай әле үзе. Сиксән җиденче яшен ваклаган әбекәй гомере буе колхоз эшендә эшләгән. Тегермәнче ир иртәдән кичкә кадәр тегермәнендә яткан, ирләр эше дә әбекәйгә йөкләнеп калган. Өйне пакьләп-арулап торырга әллә ни вакыты калмаган аның. Мин кунак кеше булгач, идән юуымга да теше-тырнагы белән каршы иде ул: – Үткән атнада гына көрәп чыккан идем әле, ярамаган инде карчык кешегә… Әкияттәге убырлы карчык кебек гел киресен сөйләсә дә, өйләр матурланып киткәч, сөенде үзе. Әбекәйнең өч баласы да калада. Ана күңеле – балада, бала күңеле – калада… Сирәк кайта алар. Бердәнбер кызы тәрәзәләрне кайтып юар дип көтә-көтә, җәй дә узган, көз дә кергән. Инде менә зәмһәрир суыклары белән кыш тантана итә. – Бигрәкләр дә эш ярата идем инде яшь чакта. Бәрәңге утыртабыз бит инде, име, нишләп шулай тиз бетте соң бу, дип уфтана идем. – Алай булмыйдыр инде, Наҗия әби. Үзем ул бәрәңге утырту, алу эшләрен яратып бетермәгәч, әбинең сүзләре минем өчен аңлашылып бетми. – Шулай да була икән шул ул, балам. Ә картайгач, эш юк икән бит ул, вакыт күп икән. Вәт, агай, ә! Эш биргәндә эшләп калыгыз сез, эшләп калыгыз. Картайгач, эш бирмиләр икән бит ул. Наҗия әби газ торбаларына кулын тидереп алды. – Кайнар үзләре, Алланың рәхмәте. Төн җиле суыра җылыны, төн җиле – төн җиле шул ул. Мин дә берничә тәрәзәгә «ашыгыч ярдәм» күрсәттем дә эшебезне фотога төшереп алдым. – Наҗия әби, салкын дип әйттеңме соң балаларыңа? Тәрәзәләреңне малайларың кайтып, әйбәтрәк итеп яба алмаслар идеме икән? – Юк, әйтмәдем. Кайткач күрерләр әле. – Соң, әллә кайчан кайта әле алар? Олысы шалтыратмый да, дисең. – Юк, ялгышып та шалтыратмый. Минекен дә алмый әле ул. Кайткач, нигә бер дә шалтыратмыйсың соң, дисәм, «әй» дип кенә куя. Анысы бөтенләй дә сүзгә саран аның. – Кечесе көн дә телефоннан хәл белешеп тора, дисең бит, аңа әйт инде булмаса. Мин җөмләмне тәмамларга да өлгермәдем, әбекәйнең кесә телефоны ниндидер көй уйный башлады. Берәрсе шалтыратыр да ишетми калырмын дип куркып, телефонын гел кесәдә йөртә ул. – Ә-ә, әйбәт, улым. Әйбәт. Менә кунагым бар әле. Бәйрәм әле бүген миндә. Әйбәт, әйбәт. Шикәрем дә әйбәттер әле, үлчәгәнем юк, әйбәттер кебек тоела. Кан басымым да әйбәт әле. Менә кунагым бар бит әле, шуңа шатланып утырам. Үзегез ни хәлләрдә, улым? Ярар, әйбәт булсын инде. Җылымы дип, бишмәт кисәң, җылы үзе, өшетми. Тәрәзәләр бигүк ябылып бетми әле, берәр кайтканда карарсыз әле дип торам. Үзем тотынсам ватармын кебек. Әле кайтмыйсызмы соң? Айдан артты бит инде. Ярар-ярар, үз җаегызга карагыз инде. Кайтыгыз дип тә әйтмим, кайтмагыз дип тә әйтмим. Җаегызга карагыз. Болай әйбәт әле хәлләр, Аллага шөкер. Ярар, улым, хәлләремне беләсең, онытмыйсың, рәхмәт. Наҗия әби телефонын кесәсенә саласы итте дә, инде бүген башка шалтыратучы булмас дип уйлапмы, өстәл өстенә куйды. Аның йөзе һәрвакыт тыныч: борчыламы ул, шатланамы – тиз генә белеп тә булмый. – Кайтыгыз дип тә әйтмим, кайтмагыз дип тә әйтмим, кайтмасагыз кайтмагыз инде, – диде ул, ишек катына атлап. Кулына баярак әзерләп куйган савытны алды. Лапаста аны җиде мәче көтә. Җәйгелеккә генә кайтып торучы күршеләре үзләре китә дә ач мәчеләр барысы да йомшак күңелле әбинең лапасына җыелып бетә. Үзе киенә, үзе сукрана әби: – Мур кыргырлары! Үлмисез дә бит ичмасам. Ничек ашатып бетерим мин сезне? Шулай дисә дә, көненә дүртәр тапкыр коштабагын күтәреп әйләнеп керә ул мәчеләр тирәсеннән. Әле тагын егермеләп тавыгы бар, аларны да бик хасиятләп карый. Наҗия әби чыгып китүгә, аның телефоныннан соңгы номерны карап, шул номерга «Ватсап» аша фотолар юлладым. Ябылып бетмәгән тәрәзәләр, бишмәт киеп, бөкрәеп утырган әбекәйне улына күрсәтәсем килде. Пошынмый гына ятмагыз әле, имеш, әнкәгез бит ул! «Наҗия әбигә суык бит, егетләр. Саулыгы да бу көннәрдә әллә кем түгел, сезгә генә зарланасы килми аның. Бәлки, кайтып әйләнерсез? Бигрәк ямансулый бит». Фотолар артыннан ук шундый хатым да «очты». Аннары, бераз уйланып торганнан соң, тагын берничә җөмлә язып куйдым: «Газ буенча килешүләрне яңартасы, диләр. Өй үз исемендә булмагач, аңа да бик борчыла әниегез». Смсларны тиз укыды «Вахит улым». Шундук җавап язып та җибәрде: «Үземнең классташ (укытучы ул) сорый миннән. СССРны торгызабыз, законнарны дөреслибез, дип йөргән буласыз, нәрсәгә ирештегез соң, ди. Сез сионистлар үрчетеп ятканда, без халыкны агартабыз, сезнең кебекләр булмаса, халык сарык кебек өстән төшкән бөтен документка уйламыйча кул куймас иде, дидем. Сезгә юан колбаса, безгә дөреслек кирәк, дидем». Мин смсны кат-кат укыдым, һични аңлый алмадым. Нинди юан колбаса? Нинди СССР? Ни яза бу кеше? Мин бит аңа әнисе турында гына яздым. Миңа җавап бирдеме соң ул, әллә ялгыш язып җибәрдеме? «Аңламадым». Җавабым бер сүзле генә иде. Күп тә үтмәде, «Вахит улым» миңа интернеттагы бер видеога сылтама җибәрде. Ачтым. Анда бер төркем хатын-кыз, газ идарәсенә килеп, шау-шу куптарып яталар. «Сез – Эрефия дигән оешманың ялчылары. Халык акчаларын Америкага җибәреп ятасыз. Без – җирле үзидарә вәкилләре, без сезгә буйсынмыйбыз…» Сәгать ярымлык ул видеоны бераз карадым да ябып куйдым. Аңлашылды, Наҗия әбинең улы минем соңгы соравыма җавап җибәргән икән. «Утопия түгелме бу?» – соравым теге якка китте. Берничә секундтан ук җавап та килде: «Колбасагыз симез булсын!» Әтекәчкенәм икән! Миңа да эләкте. Башта көләсе килде. Аннары кайнар каным йөрәгемне ярсытып алды; ул күкрәк читлегенә дөп-дөп кагып, бераз ризасызлыгын белдереп торды да тынычланды. «Илдә гаделлек урнаштырам дип буш идеяләр белән вакыт уздырганчы, әниегезнең хәлен белеп килергә вакыт тапмассыз микән? Кулдан килмәгәнгә үрелгәнче, кулдан килгәнне эшләсәгез иде!» Усал итеп язылган смсымны җибәрергә дип үрелгән кулым ярты юлда тукталып калды. Икебез ике туннельдә бит без, дип пышылдады акыл. Язганнарымны бетереп аттым да телефонымны әбинеке янына куйдым. Өй ишеге ачылды. Аннан ажгырып кергән суык һаваны алга үткәреп, яртылаш бөкрәйгән Наҗия әби атлады. – Җан ияләре бит инде. Алар да яшәргә маташа, күрәләтә ничек үтерәсең. Берәү генә булса, өйгә дә кертер идең дә бит, бигрәк күпләр шул. Ул кадәр мәчене өйдә асрарга йөрәгем җитми. Әбекәй бушап калган савытын чайкап куйды. Бирчәеп беткән кулларын кайнар торбага куеп, бераз җылытты да: – Әй, кеше кулына калма икән ул, – дип көрсенде. Лилия Фәттахова --- Ватаным Татарстан № --- | 14.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43495
Саба районы Юлбат авылы кешесе әти-әнисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан
null
Саба районы Юлбат авылында яшәүче Наил Галиев авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе булу белән бергә, әнисе ягыннан 11, әтисенең 10 буын бабасын ачыклап, нәсел шәҗәрәләрен төзүгә ирешкән. Бу хакта Саба районы газетасы яза. --- Матбугат.ру № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43496
Мотоблок арбасында 4 бала булган
null
Мәләвез районара прокуратурасы районара прокуратурасы җирле кешегә карата «башка төрле механик транспорт чарасы белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, саксызлык аркасында кешенең үлеменә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә хокукы булмаган затның кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүе» маддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43497
Егетләргә "стерва"лар кирәк шул...
null
"Сездәге язмаларны һәрвакыт укып барам. Аеруча хатын-кызның гаиләсендә рәнҗетелүе, аның бәхетсез язмышы турындагылар уйга сала. Кызганычка каршы, андый хатын-кызлар - адым саен. Бу тәрбиядәндер, чөнки чит ил хатын-кызлары, безнекеләр түзгән кебек, сабыр булып яшәми. Әмма кешегә киңәш бирү җиңел, үз башыңа төшсә генә аңлыйсыңдыр ул. --- Матбугат.ру № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43498
«Авыр ел булды ул. Әтисенән соң, ике айдан Искәндәрне дә җирләдек»
null
Буа районының Норлат авылында яшәүче Сәриҗиһан әби Ногманова – сугыш чоры баласы. Илдә кара сугыш барган дәһшәтле елларны балалагы белән кичсә дә, күңелендәге хатирәләр аяз әле. Хәтере тәртипле! Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43499
Алабугада үзәк өзгеч фаҗига: күпбалалы гаилә йорты янып бер бала үлгән, өч яшьлек сабыйны әле дә эзлиләр
null
Бүген иртә белән Алабугада зур фаҗига булган. Күп балалы гаилә яшәгән шәхси йорт янган. Биредә әти-әнисе белән дүрт бала яшәгән. --- Матбугат.ру № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43501
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбыз мирасы» программасы белән гастрольләргә җыена
null
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия шәһәрләре буенча турне ясый. Гастрольләр 11-18 апрель көннәрендә узачак. Татарстаннан читтә ансамбль «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итәчәк. Тур Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче концерты 11 апрельдә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә була. 13 апрельдә коллектив Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә сәхнә тотачак. Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә планлаштырылган. 14 апрельдә Исса эшчеләр бистәсендә, 15 апрельдә Кече Труёв авылында, 16 апрель Кузнецк шәһәрендә, 17 апрельдә Сосновоборск бистәсендә. Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак. «Программа нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары. Бу — зур тарихлы, фольклорны барлаучы номерлар», - ди программа турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов. Ул билгеләп үткәнчә, коллектив өчен «Без — Россия» федераль программасында катнашу – зур дәрәҗә. Бу – киң җәмәгатьчелекне милли татар җыры, хореографиясе үзенчәлекләре һәм татарның җаны белән таныштыру мөмкинлеге. «Халкыбызның мирасы» программасында «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Рәйхан» җырларының яктылыгы һәм җанлылыгы «Картуф» һәм «Күн авылы»н башкаруның җиңеллеге һәм осталыгы белән үрелеп бара. Программада шулай ук «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун» һәм башка үзенчәлекле куелышлар да булачак. Алар барысы да – ансамбльнең алтын фондыннан, дип яза "Татар-Информ". --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 15.03.2024
matbugat
mass_media
null
null