url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43294
Профессор Юрий Переведенцев: Су басарга мөмкин
null
Әгәр яз җылы булса, су басу ихтималы зур. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай, ди. – Быел кар күп. Февраль аенда гына да айлык нормага якын кар яуды. Гыйнвар ае салкын булса ике айлык кар яуды. Бездә быел кар күп. Республикада карның биеклеге 1 метрны тәшкил итә. Әгәр яз иртә килеп, кинәт кенә җылытып та җибәрсә су басарга мөмкин, – ди профессор. – Яз кайчан киләсен төгәл әйтә алмыйбыз. Безнең климат өчен ул гадәттә 31 март белән 3 апрель арасында килә. Әмма быел иртәрәк дә булырга, март башында ук яз килергә мөмкин. Шуңа күрә һәркем ташуга әзерләнә башласын иде.   --- Ватаным Татарстан № --- | 25.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43297
Ашарга пешергәндә киеменә ут капкан
null
Уфада Әй урамындагы биш катлы йортларның берсендә янгын чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 76 яшьлек хатын үзенә төшке аш әзерләргә булган. Газ плитәсендә ашарга пешергәндә аның киеменә ут капкан. --- Матбугат.ру № --- | 25.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43298
Газга агуланып үлгәннәр
null
Бу хәл бүген Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә булган. Куйбышев урамындагы шәхси йортта фаҗигале хәл теркәлгән. --- Матбугат.ру № --- | 25.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43299
2024 елның җәенә фараз: «Тарихта иң эссе җәй булачак»
null
Быелның җәе тарихта иң эссе җәй булып истә калачак. Синоптиклар шундый фаразлары белән уртаклашкан. Җылылыкның сәбәбен алар "Эль-Ниньо" дип аталган күренеш белән бәйли. Ягъни, Тын океанның экватор тирәсендә температура үзгәрәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, эсселек Россия территориясендә генә түгел, бөтен дөньяда булыр дип фаразлана. --- Шәһри Казан № --- | 25.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43300
Улын ялгызы гына үстерүче Рәис Бариев: Хатыным ташлап чыгып китте
null
Берсенә – 57, икенчесенә – 12 яшь. Алар сигез ел буе шатлык-кайгыларны бергә бүлешеп яши. Башкача мөмкин түгел. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче Рәис Бариев улы Исламны бер ялгызы үстерә. Язмыш шулай хәл иткән. Соңлап кына гаилә корган ир хатыны Зөһрә белән алты ел яшәп кала. – Мин Зөһрә белән 2009 елда таныштым. Ул вакытта аңа 30 яшь иде. Матур гына яши башладык. Тормышта төрлесе булды, әмма минем аларны искә аласым килми. Иң аянычы – хатыным 4 яшьлек улым белән мине ташлап чыгып китте. Күп тә үтмәде, фаҗигале төстә вафат булды. Ул чакта Ислам кечкенә булса да, әнисез калганын аңлады. Миңа да рәхәт булмады. Ярый, янәшәмдә ярдәм итәргә әни бар иде. Кызганыч, бер елдан ул да үлеп китте, – дип сөйли Рәис. Башта әнисе, аннан апалары, сеңелләре ташламый аны. Баланы аякка бастырыр өчен барысы да тырыша. Исламның да моңайган чаклары күп була, Рәиснең дә күңеле төшә. Әмма уртак телне таба алар. Икәү бергә бар каршылыкларны җиңеп яшиләр. – Зөһрәнең миңа кияүгә килгәндә олы малае булган икән. Ул аны әйтмәде. Әнисенә калдырып киткән булган. Инде ул бала буй җиткән, армиядә, диделәр. Аның безгә килгәне юк. Кем белә, бәлки энесен эзләп табар, – ди Рәис. – Зөһрәнең әнисенең язмышы да аяныч: аны картлар йортына урнаштырганнар. Рәис улын мактап кына тора. Спорт белән дус икән. Волейбол, баскетбол, футбол, хоккейга яратып йөри, ди. Бер генә буш вакыты да юк икән. 6 нчы сыйныфта укый. Шулай да кул арасына керә башлаган инде. Әтисе әнә шуңа сөенә. – Зур маллар тотмыйбыз. Кәҗәбез бар. Тавыклар карауны эшкә санамыйм инде мин. Өйдәге эшләрнең яртысын «автомат» эшли. Керне юдыртып алабыз. Ашарга әзерләүнең бер авырлыгы да юк. Кичтән пешереп китә идем. Шөкер, быел бу эшемне улым алды. Мәктәптән кайткач, түгәрәкләргә барып кайта да, мин кайтуга ашарга әзерләп куя. Тәмле  итеп чәй ясап каршы ала ул мине. Ашарга әзерли башлавына бик сөенәм, – ди Рәис. – Адәм баласын тормыш өйрәтә икән ул. Күңелсезләнеп утырган юк. Әни назы бирә алмаганыма гына борчылам. Мин көнозын эштә, кич кенә күрешәбез. Балам да иркәләнеп үсә алмый. Кечкенә булса да, тормыш итәргә өйрәнеп үсә. Рәис, әллә өйләнимме, дип тә уйлаган. Өйдә хатын-кыз булса, бөтенләй башка бит инде. Тик улы әтисен бу уйдан туктаткан. «Икебезгә генә дә рәхәт бит әле», – дигән Ислам. Рәис улының сүзләре белән килешкән. Чит кешенең баланы үзенеке итеп ярата алмасын аңлый ул. – Кешедән ким яшәмәскә тырышабыз. Улымның чын ир-ат булып үсүен телим. Тормыш мәшәкатьләре булмый тормый, хәмергә ябышмаска кирәк. Әгәр аның белән дуслашсаң, беттең инде. Әнә шуңа да, бирешмәскә кирәк, – ди ул. – Күтәрә алмаслык сынаулар булмый. Тормышта сабырлык та кирәк, тырышлык та. Әгәр көтеп ятсаң, китереп бирмиләр. Әле, шөкер, эшем бар. Тормышымнан зарланмыйм. Улым үсеп килә. Моңа кадәр тәртип бозмады, инде алга таба да сөендереп торсын иде. Ә миңа аның бәхетле булуын күреп, улым өчен шатланып, оныклар сөеп яшәргә язсын. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 25.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43301
Фәрзәнә Гобәйдуллинаның балалар өчен яңа китабы дөнья күрде
null
Шагыйрә, мөгаллимә Фәрзәнә Гобәйдуллинаның балалар өчен әлеге китабында зөбәрҗәттәй яшел аланнарда курай уйный торган җил-малайлар йөгерешә; кызыл, сары, яшел, зәңгәр төсләр биешә; салмалар вә бавырсаклар пешә; агачларга сибелгән йолдызлар җемелдәшә. Башкорт шагыйрәсенең күңелендә туган гаҗәеп дөньяга рәхим итегез! --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43302
Юл читенә төшеп киткән автобуста 40 пассажир булган
null
Кичә Түбән Кама районында пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43303
Ике ай элек югалган 11 яшьлек кызның мәетен тапканнар
null
Псков өлкәсендә ике ай элек югалган 11 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта “ТАСС” Россия Тикшерү комитетының Псков өлкәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып, яза. Мәктәп укучысы 2024 елның 1 гыйнварында Порховское районы Полоное авылында югалган. Бала югалу очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар. Полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар аны ике ай буе эзләгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре баланың мәетен үзе яшәгән авыл тирәсеннән эзләп тапкан. Фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли, баланың үлеме сәбәбен ачыклау өчен берничә экспертиза билгеләнгән. Баланың үлемен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин шәхсән үз контроленә алган. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43304
Клара Хәйретдинова: «Түккән күз яшьләрем, ахирәттә чәчәккә әйләнсен»
null
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Клара Хәйретдинова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43305
Миләүшә Сабирова авыр чоры турында белдерде: «Мине югалтмагыз…»
null
Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә социаль челтәрләрдә озак кына вакыт югалып торганнан соң элемтәгә чыккан. Интернетта бик актив булган блогер язылучылары, тамашачыларына үзенең авыр вакытлар кичерүен хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43306
Азат Фазлыев: «Мин сәхнәсез яши алмыйм!»
null
Җырчының Казанда беренче концерты узды Шушы көннәрдә Азат Фазлыев үзенең беренче концерты белән тамашачы алдында имтихан тотты. Әлеге концертка бик озак әзерләнде ул. Бар да сыйфатлы булсын өчен, бик күп тырышлык куйды. Мәскәүгә барып та нидер төшертеп йөрде. Боларны каян беләм соң? Азат мине бер кичәдән соң машинасына утыртып, өйгә кайтарып куйган иде. Юл буе бары тик булачак концерты турында сөйләштек. Әле берәү дә күрмәгән видеолар, концертның башланып китү рәвеше, яңа җырларын тыңлап кайтырга насыйп булды. Җырлары аеруча күңелгә кереп калды. Әнгам Әтнабаев шигыренә язылганы аеруча матур иде. Азатның руль артында да сәхнә дип шашынуын күрдем. Машинада аның җыры яңгырый, үзе биеп бара. Бөтен күзәнәге белән җырын тоя. Әй, бу Азатны, дим. Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бергә хәйрия концертлары уздырып йөргән чаклар искә төште. Әнә шул ук вакытта мин аларның гадилегенә, үҗәтлегенә, ярдәмчеллегенә шаккаткан идем. «Әйдә, син язып чыккан кызга концерт оештырабыз», – дип шалтыратучы да алар булды. Шул көннән бирле ихтирамым зур аларга. Сәхнә тотар өчен, акча кирәк. Хәер, алар бу өлкәдә дә җаен таптылар. Челтәрле бизнеста да эшләп торалар. Ә бит тамашачы ял итсен, уты да яктырак янсын, тавышы да яхшы ишетелсен өчен тырышасы да тырышасы. Сүз башым бит – шүрәле дигәндәй, Азат концертларына кайтыйк әле. Тамашачы аның һәр җырын бик ярата. Залда җырлап утыручылар да, елаучылар да булган. Күңел кылларын тибрәтүче җырлары да күп аны. Әнисенә багышлап язылганы берәүне битараф калдырмый. Азат үзе әнисен дә, әтисен дә бик сагына. Сөйләшкәндә дә, газиз кешеләрен юксынуын яшерми. Шөкер, әтисенә рәхәт тормыш күрсәтеп кала алды әле ул. Әнисенә мәкерле чир тимәгән булса… Азатка Аллаһы Тәгалә әнисенә охшаган кыз биреп, аны бик бәхетле итте. Гомумән, өч баласын да төрле яктан ачарга тырыша алар. Концертта олы улы Аяз биеп шаккатырса, Ильясы әтисе белән бик горурланып утырган. – Ильяс – бик тә иҗади бала. «Апуш»ка йөри башлады. Аны модель буларак фотога төшәргә чакыралар. Олы улым, Җәмилә исемле кыз белән парлы биеп, Россия буенча чыгыш ясый. Балалар да тик тормаганда, без ничек өйдә ятыйк. Шөкер, хәзерге заманда балаларны төрле яктан үстереп була, – ди ул. Концертка килгәндә, Азат үзенең бик тә канәгать икәнен яшерми. Казан тамашачысына рәхмәтен җиткерә ул. – Күпме кеше килү дә мөһим түгел иде. Иҗатымны яраталар икән, 50 кеше килсә, алар өчен дә бер дигән итеп чыгыш ясый идек. Бик көчле команда белән эшләдек. Тамашачы күңелен күрәсем килде. Шөкер, концерттан соң матур сүзләр язалар. Әллә өстәмә концерт куясы инде. Бик рәхәт хисләр белән яшим. Минем җырларымны яратучыларга, терәк булган өчен гаиләмә, барлык якыннарыма чиксез рәхмәт. Алсу белән парлы җырларыбызны башкаруны дәвам итәчәкбез. Ул да концертларымда катнаша. Әле күптән түгел клип төшердек, – ди Азат. Азатның ялгыз гына концерт куюын күпләр аңлап бетермәсә дә, Фазлыевлар шулай килешкән. Азатка җырчы буларак тагын да ныграк үсәр вакыт җитте. Күп еллар иҗатта кайнап, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган Азат, киләчәккә зур адымнар белән атлый. Ә беренче концертына килгәндә, афәрин генә дияргә кирәк. Тамашачыны урыннан кузгатып биетә алган икән, үзенә ияртеп җырлаткан, җырларын тыңлатып елаткан икән, концертны шәп диясең инде!   Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43307
Салават Миңнеханов Гүзәлемгә өйләнү тарихын сөйләде (ВИДЕО)
null
ТНВда чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» телетапшыруында Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар кунак булган. Лилия Кадыйрова белән әңгәмә барышында җырчы булачак хатынын ничек сайлавы, аңа ничек өйләнүе турында сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43308
“Элита”да Россиянең иң яхшы үгезләр исемлегенә кергән Серак яши
null
Татарстандагы "Элита" баш нәсел хуҗалы эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сезне “Россиянең иң яхшы 100 үгезе” исемлегенә кергән үгез белән таныштырырбыз. Ул Серак кушаматлы һәм Голштин нәселеннән. Әлеге үгез турында тулырак мәгълүмат түбәндә: --- «Элита» № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43309
«Әбиләрне буып үтерүче» Радик Таһировны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорадылар (ВИДЕО)
null
Бүген Татарстанның Югары судында «әбиләрне буучы» Радик Таһиров эшен карый башладылар. Дәүләт гаепләүчесе җинаятьчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Суд утырышында ул Таһиров үз гаебен тулысынча таныган 15 эпизод турында әйтте. --- Матбугат.ру № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43310
Дилә Нигъмәтуллина яңалыклары белән уртаклашты (ВИДЕО)
null
«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-Китте ШОУ»ның яңа чыгарылышы дцня кърде. Студия кунагы - татар эстрадасының популяр артисты Дилә Нигъмәтуллина. Җырчы Лейна белән конфликты, яңа «поклонник»лары, образын алыштыруы һәм башка яңалыклары хакында сөйли. --- Шаян № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43311
Милли музей «Ядкярләрдә Тукай рухы» Бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашырга чакыра
null
Татарстан Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла. Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2024 елның 21 февраленнән 31 мартына кадәр «Ломоносов» (https://lomonosov-msu.ru/) фәнни сервисы буенча кабул ителә. Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына. Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Г. Тукай әдәби музее сайтында бирелә: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее; тел. +7 (843) 590 – 86 – 67; e-mail: muztukay@mail.ru/ --- Милли Музей № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43312
Рөстәм Миңнеханов ятим балаларга фатир алу өчен түләү билгеләү турында закон имзалады
null
Татарстанда 23 яше тулган ятим балаларга торак сатып алу өчен акча бирелә. Бу акча бер тапкыр бирелә һәм торак фондыннан фатир алуга альтернатива булып тора. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган канунда әйтелә. Бу акчаны торак алганда, шулай ук кредитны түләп бетерү өчен кулланырга була. Икенче вариантны сайлаган очакта, акча алучы махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмаячак. --- Матбугат.ру № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43313
1 марттан пенсия индексацияләнәчәк: кемгә һәм күпме?
null
2024 ел башыннан россиялеләргә ел саен түләнә торган пенсияләрне һәм пособиеләрне индексацияләү турында канун үз көченә керде. Язын төрле категориядәге ташлама алучыларга, шул исәптән эшләмәүче пенсионерларга, инвалидларга, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга, хәрбиләргә һәм башка дәүләт пенсияләре алучыларга түләүләр күләмен арттыру дәвам итәчәк. Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә.   --- Шәһри Казан № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43314
Кариев театрында Ахматова шигырьләре татар телендә яңгыраячак
null
Узган елның октябрендә Кариев театры мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлаган иде. 28 нче февраль 13:00 сәгатьтә Кариев театрының Кече залына чираттагы спектакль-квартирникны – «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» тамашасы узачак. «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектаклендә тамашачылар 45 минут дәвамында, Анна Ахматова шигырьләренең ритмына кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган катлаулы тормыш юлын кичәчәкләр. Аның иҗаты нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр. Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә яңгыраячак. Аның шигырьләрен бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткәннәр. Тамашачы сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсә дә, шигырьнең мәгънәсенә төшенәчәк, чөнки хисләрне җиткерү өчен сүзләр кайвакыт артык. Шагыйрәнең иҗатын тоеп аңларга, һичшиксез, артистлар ярдәм итәчәк. Татарстанның атказанган артистлары Рәмзия Закирҗанова, Альбина Гайзуллина, Алсу Шакирова, Энҗе Яруллина һәм Кариев театры артисты Алсинә Закирова Анна Ахматованың төрле халәтләрен җанландырачак. Без «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» тамашасын 30 нчы август – Республика көнендә Заманча сәнгать галереясендә һәм 4 нче ноябрь – Мәдәни бердәмлек төнендә Татарстан Милли музеенда күрсәтергә өлгердек инде. Тамашачылар бик җылы кабул итте. Менә хәзер театрда да тәкъдим итәбез, мәктәпләргә дә чыгачакбыз. «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектакленең сценарий авторы – Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты һәм BELLA Халыкара премиясе иясе Луиза Янсуар, хореографы – Елена Музеева. – «Театраль дәресләр» турыдан-туры мәктәпләр һәм класслар белән карар өчен әзерләнде. Стационарда, ягъни театрда түгел, ә нигездә мәктәпләрнең үзләрендә. Без аны махсус билгеле шәхесләр турында җиңелчә һәм шул ук вакытта балалар, яшүсмерләр өчен кызыклы фактлар, истәлекләр, детальләр белән баетып эшләдек. Әлеге шәхесләрнең «катып калган» һәйкәлләр яки дәреслектәге портретлар гына түгел, ә тере кешеләр икәнлеген дә күрсәтәсебез килде. Һәм, билгеле инде, аларны бүгенге көн яшьләренә якынайтасыбыз да. Анна Ахматованың безгә кирәге бармы, нәрсәгә, дияргә мөмкиннәр. Без берөзлексез «безнеке» яки «безнеке түгелләргә» бүлергә яратабыз. Бик сирәк белемле кешеләр дә Ахматова шәхесенең татар контексты, тарихы белән бәйле икәнен белә. Ул үзендә «татар каны ага» дип кенә исәпләп калмыйча, татар шагыйрьләрен, әйтик, шул ук Тукай, Җәлилләрне русчага тәрҗемә иткән. «Своих переводила и буду!» – дигән кайчандыр Анна Андреевна һәм аның текстлары аша рус укучысы «Туган тел», «Күлмәк» һ.б. шигырьләрне укый алган. Моннан тыш, аның улы Лев Гумилев төрки-татар тарихы өчен үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Без, бер төркем шагыйрьләр, кайчандыр Ахматованың шигырьләрен дәррәү кубып татар теленә тәрҗемә иткән идек. Ул шигырьләр «Мәгариф. Вакыт» нәшриятында, инде хәзер мәрхүм Мөдәррис абый Вәлиев инициативасы белән, ике телдә матур бүләк җыентык булып басылып чыкты. Бер төркем татар шагыйрьләре тәрҗемәсендә Ахматова иҗатының яңгыравы – шулай ук уникаль күренеш, – дип уртаклашты Луиза Янсуар. – Әдәбият бит ул фантазия белән тыгыз бәйләнгән, ягъни аны һәркем үзенчә кабул итә. Ә безнең төп бурыч – шушы дәресләрдә балалар белән бергә өйрәнү. Материалларга тотынгач та, тарихларны, вакыйгаларны барлый башладык – алар шундый кызыклы! Ә нигә әле аны перформанс форматында куймаска? Монда бит Анна Ахматованың шигырьләре татарча яңгырый! Һәм инде аның истәлекләре дә сөйләнә. Бу театраль дәрескә килү өчен тамашачыга шагыйрьнең шигырьләрен белү шарт түгел, аларны артистлар укыячак, – дип сөйләде режиссер Эльдар Гатауллин.   --- Кариев театры № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43315
Кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән
null
23 февраль бәйрәменә кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән. Эдуард һәм Лариса Уфаның Степан Кувыкин урамында яшиләр. Ватанны саклаучылар көнендә хуҗабикә мичтә каз пешергән. Ул әзер булгач, казны алып, мичне сүндергән. Тик ашап өлгермәгәннәр, театрга барыр вакыт җиткән. Аш бүлмәсе эсселәнеп киткәч, форточканы ачканнар да, чыгып киткәннәр. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43316
"Зираттан балчык алып кайткан булган..."
null
"Минем ирем бурильщик булып эшли. Бу хәл биш ел элек була. Ул вакытта алар бригадалары белән Татарстанда эшләде. Аның сөйләгәнен язам: "Без бурить итә торган җирдән 200 метр тирәсе зират тора иде. Җәй башы. Кояш кыздыра. Кошлар сайрый. Бернәрсә дә булыр кебек түгел иде. Эшне эшләдек. --- Матбугат.ру № --- | 26.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43317
Рәшит Минһаҗев: Элек түрәләр журналистларны йөгереп чыгып каршы алалар иде
null
«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында 40 еллап журналистика өлкәсендә эшләгән журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗев элеккеге һәм хәзерге вакытта журналистка булган мөнәсәбәт турында сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43318
“Татар радиосы”нда туры эфирлар ник туктатылды?
null
Соңгы атна-ун көн эчендә “Татар радиосы”нда тапшырулар һәм туры эфирлар яңгыратылмый башлады. Гел җырлар гына әйләндерелгәч, радио тыңлаучылар аптырашта калды. — Безгә заманча яңа җиһазлар кайтты. Шуларга күчү бара. Шул сәбәпле, әлегә туры эфирлар бирелми, аларга чыгу мөмкинлеге юк, — дип аңлатты безгә “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуров. — Тиздән, көйләп бетергәч, бар нәрсә дә җайлашыр. P.S. 4-5 ел элек “Барс медиа” компаниясе тирәсендә киеренкелек булып, аның акционерлары, шул исәптән бертуган абыйлы-энеле Камил-Марат Гәрәевларның үзара уртак фикергә килә алмавы сәбәпле, ширкәт башка адреска күчте, җитәкчеләре алышынган иде. Инде тагын яңа үзгәрешләр бара cыман... Фото: Айваз Садыйров архивыннан Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43319
Язга фаразлар. Су эчендә калмабызмы?
null
Яз башланырга санаулы көннәр калып бара. Суыктан һәм бураннардан арыган күңел җылы көннәрне көтсә дә, кар көртләренең биеклеге тагын борчуга сала. Су эчендә калмабызмы? Яз ашыгып киләме, киресенчәме? Һава торышы. Татарстан Гидрометеоүзәге синоптиклары хәбәр итүенчә, чәршәмбегә кадәр көннәр болытлы торачак, явым-төшем көтелми. Һава температурасына килгәндә, 27 һәм 28 февральдә көндез нибары –1…–3 градус булачак. Төнгә суыта: синоптиклар –18…–21 градус булыр дип фаразлый. Пәнҗешәмбе, 29 февральдән тагын да җылыта. Көндез –4 градус булса, төнлә терекөмеш баганасы нульгә кадәр күрсәтергә мөмкин. Атна ахырында татарстанлыларны җепшек кар, урыны белән боз явачак дип кисәтәләр. Һава температурасы –1…+3 градусны тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртәнге якта томан көтелә. Фараз. Быелгы язны күпләр сагаеп, хәтта куркып та көтәдер. Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров, яз үз җаена килеп, карлар да үз көенә эрер, дип тынычландыра. – Су басар дип уйламыйм. Елдагыча, елга кырыйларында урнашкан авылларда булыр инде ул. Җирдә туң юк, яз җайлап кына, кар суларын сеңдереп кенә килер. Аннан соң, төнгә суыта бит. Әле 19 мартка кадәр «хут» суыклары булыр дип уйлыйм. Сынамышларга караганда, мартның егермесенә кадәр 20–25 градус салкыннар торса, җәй эссе киләчәк. Җепшек булса, җәй, киресенчә, салкын көтелә. Кайбер елларда, «хут» суыклары булмагач, җәй салкын була торган иде, – дип сөйләде ул безгә. Россия метеорологлары белдерүенчә, быел язгы уртача температура чагыштырмача югарырак булачак. Бу исә тереклекнең иртәрәк уянуына китерәчәк. Моннан тыш, белгечләр язның коры киләчәген дә фаразлый. Россиянең кайбер төбәкләрендә явым-төшеп күп, ә кайберләрендә бөтенләй дә булмаска мөмкин. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә сәламәтлектән зарланучылар кисәк артты. Күпләр кан басымындагы кискен үзгәрешләрдән зарлана. Баксаң, 23 февральдә кояшта соңгы 7 ел эчендә булмаган көчле шартлау теркәлгән. Җиргә исә ул көчле магнит давыллары рәвешендә килеп җиткән. «Фобос» үзәге белгече Евгений Тишковец аңлатуынча, алар хроник авырулары булган кешеләргә аеруча йогынты ясый. «Бу көннәрдә стресска бирешмәскә, физик активлыкны чикләргә, туклануны көйләргә киңәш ителә», – ди белгеч.    Яз башына сынамышлар – Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа. – Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм карабодай уңар. – Мартның берендә көн аяз булса, яз аяз килер. – Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр. – Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар. Фото: МЧС архивыннан Лилия ГЫЙМАЗОВА Ватаным Татарстан № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43320
Сәвия Сираевага 90 яшь: Температурам 40 ка менсә дә, тунга төреп, театрга алып килделәр
null
Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Сәвия апа Сираевага 90 яшь тулды. Үзе әйтмешли, паспорты исбатламаса, моңа берәү дә ышанмас. Сәвия апа җитмеш елдан артык сәхнәдә, бүген дә тамашачысын кызыклы рольләре белән сөендереп тора. — Гаилә тормышыгыз турында да сөйләшик әле. Сынаулар да узарга туры килгән... — Язмыш эшедер, ике тапкыр кияүгә чыктым. Икесендә дә үз фамилиямдә, Сираева булып калдым. Беренче ирем билгеле җырчы, актер Гомәр Әбделманов иде. Кызганыч, ике иҗат кешесе бер гаиләгә сыеша алмадык. Беренче иремнән Урал һәм Булат исемле ике улым бар. Ә икенче ирем Рәмзи Тәҗетдинов инженер-төзүче иде. 37 ел бергә тордык. Вафат булды. Ике балам да икенче әтиләре белән үсте. Шулай дим, чөнки үги әти дип әйтергә тел бармый. Бик әйбәт, мәрхәмәтле, йомшак булды ул. Үз әтиләрен дә күреп йөрделәр. Икенче иремне балалар якын итте. Аларга дәрес әзерләшкәне бүген дә күз алдымда. Үз йортыбыз белән яшәдек. Ирем эшләргә бик яратты. Мунча, үз куллары белән ясаган 18 метрлы теплицабыз бар иде. Яшелчәне бик иртә ашый башлый идек, бөтен нәрсәбез мул булды. Ит өчен бозау да алып үстердек, тавыклар тоттык. Кибеттән он белән шикәр комы гына сатып ала идек. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43321
Дүрт ел үги улын җәфалаган - җенес әгъзаларына тибеп кыйнаган
null
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстанда булган вакыйга буенча җинаять эше кузгатырга күрсәтмә бирде. Социаль челтәрләрдә Ишембай районында бер ирнең дүрт ел буена 14 яшьлек үги улын җәфалап яшәве турында хәбәр чыккан иде. --- Өмет № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43322
Татарстанда шәхси йорттагы янгын вакытында 2 кеше һәлак булган
null
Буа районында шәхси йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган. Ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112 номерына көндезге сәгать уникедә Буаның Ташкичү авылы Колхоз урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр иткәннәр. --- Шәһри Казан № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43323
Аерылышканнан соң балдакны нишләтергә?
null
Гадәттә күпләр бер-берсенә бик рәнҗеп, үпкәләп, ачуланып аерылыша. Кайберәүләр бу вакытта җан ачуы белән никах балдакларын атып бәрә. Гаҗәпләнерсез, ләкин алар дөрес эшли, еллар буе җыелган негативтан арына. --- Матбугат.ру № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43324
Зөфәр Хәйретдинов: «Җыр иҗат итүнең дәрәҗәсе төште»
null
Аның белән төрле темаларга сөйләшеп була. Авторлык хокукларын яклау буенча да зур белгеч ул. Җырчы буларак та әйтер сүзе бар. Композитор буларак та фикерләре үтемле. Җыр сәнгатенең асылы нәрсәдә? Яхшы җыр кайчан туа? Талантны нәрсә харап итә? Бүген без шул сорауларга җавап эзләдек. Әңгәмәнең сәбәбе дә бар: Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов иҗатының 40 еллыгын сәхнәдә билгеләп үтәчәк. – Зөфәр абый, 40 ел – аз вакыт түгел. Иҗат турында сүз барганда бигрәк тә. Артка карап, нәтиҗә ясасак, сез иҗатыгыздан канәгатьме? – Бөтенләй канәгать булып булмый инде ул. Ә икенче яктан, мин бит музыка өлкәсенә җырчы булам дип килгән идем. Тормыш шундый итеп борып куйды: хобби буларак башланган эшем җырчылыкны икенче планга калдырды. Хәзер тамашачылар җырчы Зөфәр Хәйретдиновка караганда композитор Зөфәр Хәйретдиновны күбрәк белә. Бу җәһәттән җырчылыгымның көнчелеге дә килә. Аннары, ярар инде, дип куям. Бу ике һөнәр бер-берсен тулыландыра гына бит. Ә композиторлык эшчәнлегемә быел – нәкъ 40 ел. Мин шунысына горурланам: җырлар язылып кына калмады, шул җырлар, дөньяга чыгып, татар халкы арасында популярлык казанды. Бу – бик зур бүләк, бик зур куаныч. Җырлау теләге кимегән булса да, җыр язу теләге һаман күңелдә яши. Ул юктан гына барлыкка килгән һөнәр булмаган икән. Кирәкле һөнәр булган. Элегрәк мин: «Дөньяда яраткан өч нәрсәнең берсе – җырлау», – дип әйтә идем. Алар дүртәү икән. Дүртенчесе – көй язу. Бу – яшәешемнең мәгънәсе дә. – Композитор буларак, сезне таныткан төп 3 җырны әйтегез әле. – Бигрәк аз булды бу… Шуңа җавап бирү дә читен. Берсен әйтсәң, калганнары үпкәләп калыр кебек. Аннан килеп, миңа ошаганы башка кешегә ошап бетмәскә дә мөмкин. Кайчак язасың һәм һич кенә дә бу җыр танылыр дип уйламыйсың. Ә ул киресен раслый. Миңа ошаган иң популяр җырларның берсе – «Кайда син, гармун?» Халык «Су буенда учак яна», «Салкын чәй», «Пар алма» кебек җырларны әйтергә мөмкин. – Ә Алсу Хисамиеваны күтәргән җыр? – «Миләшләрем»не дә халык ярата. Әйтәм бит, бу сорауга җавап бирү читен. Уйлап баксаң, иҗат кешесенең бер генә визит карточкасы була кебек. Менә мин иҗатымны шушы җыр ачты дип конкрет бер җырны гына әйтә алмыйм. Җырчыларның барысы белән дә диярлек эшләдем. Җырларым алар репертуарындагы гади җыр гына түгел, визит карточкаларына әйләнде. Әйтик, Зөһрә Шәрифуллинаның «Су буенда учак яна» җыры. Салават «Салкын чәй»не 2000 елдан бирле җырлый, һаман да репертуарыннан төшми. Саный китсәң, күп инде. Җыр иҗат итүнең дәрәҗәсе төште. Җырчылар үзләре җыр язарга алынды. Көнчыгышка яки Европага охшатып язучылар да барлыкка килде. Бер караганда бу начар түгел, җыр сәнгатен баета гына кебек. Әмма барыбер асылыбыздан читкә китәргә ярамый. Аннан тагын шунысы сөендерә: үз юлын таба алмаган җырчылар ретро җырларга мөрәҗәгать итә башлады. Бер караганда дөрес бу. Ни әйтсәгез дә, ул вакыттагы җырлар бүгенгесе белән чагыштырганда мәгънә ягыннан саллырак. Бүген эчтәлек бик аксый. Тагын җырны аңлап җырлау да бар бит әле. Бүген аңлап җырлаучылар бик сирәк. Бу кимчелек хәтта популяр булып киткән җырчыларда да бар. Алар бу хәлдән тавышның, музыканың матурлыгы, сүзләрнең үтемлелеге белән чыга. Кайбер җырчыларга әйткәлим дә. Кабул итүчесе дә, үпкәләүчесе дә бар. – Әдәби премияләре тапшыру тантанасында Ркаил Зәйдулла язучыларга: «…язар өчен укырга да укырга әле безгә. Тапталган эздән барабыз», – дигән сүзләр әйтте. Әдәбиятта хәлләр шундый, ә җыр сәнгатендә ничек? – Башта сүз, ягъни шигырь туа. Тик хәзер сүзнең асылына, шигырьнең сыйфатына игътибар кимеде. Мине, мәсәлән, музыка язарга бары тик яхшы шигырь генә илһамландыра ала. Башта музыка язып, аннары аңа шигырь эзләп йөгереп йөргәнем булмады. Бүген, чыннан да, каяндыр ниндидер көй алалар да шуңа сүз яздыралар. Әлбәттә, мондый җырдан мәгънә эзләргә кирәкми. Мәгънә артында бик зур хезмәт, эзләнү, бик күп уку ята да инде. Үзем дә 5–6 сыйныфларда укыганда шигырьләр яза идем. «Яшь ленинчы» газетасына да җибәрдем. Шуннан бер көнне мәрхүм Роберт абый Миңнуллиннан җавап килеп төште. «Энекәш, шигырьләреңнең эчтәлеге бар, әмма рифма аксый…» – дип, кимчелекләрне әйткән дә, боларны төзәтү өчен укырга кирәк, дип киңәш биргән иде. Шуннан укый башладым. Тора-бара уку минем өчен чиргә әйләнде. Авыл китапханәсендәге бөтен китапны укып бетердем. Аңа карап, шагыйрь булып китмәдем, әмма шигъриятне яхшы аңлыйм. Бу композитор эшчәнлегендә бик зур ярдәм булды. Камил шигырьдән, чын поэзия үрнәгеннән генә яхшы җыр туа. – РАОда хәлләр ничек? – Быел мартта аннан эштән киткәнемә ике ел була. Үзем композитор һәм җырчы да булгач, ул эш миңа бик җиңел булмады. Бу бит – авторлык хокукларын яклый торган оешма. Җыр иҗат иткән авторларның хокукларын кем сакламый? Җырчылар. Алар документ белән тиешле гонорарны күчерергә атлыгып тормый. Шуңа күрә мин 20 елдан артык ике ут арасында яшәдем. – Авторлык хокукларын яклау буенча соңгы елларда алга китеш бармы? – Үзгәреш булсын өчен, бу өлкәгә кагылышлы законнарны тагын да катгыйрак итеп эшләргә кирәк, дип уйлыйм. Ул законны бүген кем эшләтә? Россия авторлык хокукларын саклау оешмасы. Бу – иҗтимагый оешма. Аның вәкаләте дә бар, тик мөмкинлекләре күп түгел. Ә чит илдә авторның хокукын бозып кара син, миллионнар белән исәпләнгән штраф түләячәксең. Ә бездә минималь штраф күләме – 10 мең сум. Бу гына авторлык хокукын бозуга киртә була алмый инде. Һич югы бер бозсаң – 10 мең, икенчесендә 20 мең сум дип арттыра барсаң, ниндидер үзгәреш булыр иде. – Иҗат кешесенә иҗади берлекләр ни дәрәҗәдә әһәмиятле? – Мин аларны совет заманыннан калган бер традиция дип кабул итәм. Аларның бүген кирәге шулкадәр генә. Композиторлар берлегенә консерваториянең композиция бүлеген тәмамлаган һәм күләмле әсәрең булган очракта гына кабул итәргә мөмкиннәр. Әгәр җыр иҗат итү белән генә шөгыльләнсәң, профессиональ белемең булган очракта да, берлеккә керә алмыйсың. Язучылар берлегендә андый чикләү юк кебек. Иҗатың булса, дипломың булу мәҗбүри түгел. Язуың әллә ни саллы булмаса да, алалар бугай. Һәрхәлдә мин Берлек әгъзасы булган бизнесменнарны, шагыйрь исемен күтәреп йөргән кешеләрне беләм. Язганнарын үзләреннән башка укучы да юк бит инде. Шул ук вакытта шундый шәп шагыйрьләр бар, әмма алар Берлек әгъзасы түгел. Иҗатка анда әгъза булу-булмау берничек тә тәэсир итми. Бигрәк тә композиторларга. Сара Садыйкова язмышын гына искә төшерик. Иң популяр композитор иде, ә Берлеккә кабул итмәделәр. – Ә композиторлар бер-берсе, яңа әсәрләр белән кайда таныша ала? – Советлар чорында Берлекләр нәкъ менә шушы һәм башка функцияләрне үтәр өчен оештырылган да инде. Хәзер бу функция бетте, Берлеге калды. Мин хәзер Композиторлар берлеге турында әйтәм. Анда яңа әсәрләр яңгыраган, тәүге бәя бирелгән. Кыскасы, иҗат процессы барган. Бүген мин бу оешманың нәрсә белән шөгыльләнүен белмим. Әле бит безнең Үзешчән композиторлар берлеге дә бар. Аның җитәкчесе – Риф Гатауллин. Үзешчәннән күтәрелеп, җырлар яза башлагач, консерваториянең композиция бүлегендә укыды. Ул Композиторлар берлегендә дә бар, үзешчәннәр өчен дә оештырды. Кызганыч, бу Берлек кәзгазьдә генә калды. Барлыгын белүче дә булмагач, аның да кирәклегендә шигем зур. – Сезгә алмаш бармы? Үзегезгә кемнәр үрнәк булды? – Минем өчен гомер-гомергә Илгиз Закиров белән Фирзәр Мортазин үрнәк булды. Фирзәрнең җырларын башкарганым булмады, ә Илгиз абыйның җырлары белән иҗатым башланып китте. Әйтик, ул – «Моңлану» дигән җырның көй авторы. Профессионаллардан Луиза Батыркаева белән Резедә Әхиярова җырларын башкардым һәм үземә өлге дип кабул иттем. Ә бүген иң ошаган композиторларның берсе – Оскар Усманов. Башта мин: «Татарча да белмәгән егет ничек инде татар җырларын яза?» – дип гаҗәпләнә идем. Үзеннән дә сораганым булды. Баксаң, шагыйрьдән сүзгә-сүз тәрҗемә соратып ала икән. Аның җырларында бит сүз белән музыка шулкадәр тәңгәл. Сүз уңаеннан, күп җырларда бу ике дөнья аерым-аерым яши. Элек-электән Оскар җыр язуга зур фәнни бер эш итеп карый иде. Хәзер инде ул татар телен белә һәм күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләрен төзәтә дә әле. Аның бер генә кимчелеге бар – артыгы белән тыйнак. Аның кадәр тыйнак кеше башка юк. 2000 нче еллар – Оскар Усманов еллары. Иң күп популяр җырларны ул иҗат итте. Бер елны «Татар җыры»да 18 номинациянең 7сендә аның җырлары җиңү яулады. Шуңа күрә гел әйтәм: тыйнаклык – билгесезлеккә туры юл. – Бүген – «Билен кысып буган диләр, солдатта булган диләр», – дип җырлый торган көн. Армия хезмәте сезгә ничек тәэсир итте? – Без яшь вакытта армиягә бармый калсаң, синең турыда бу зәгыйфь икән, дип уйлыйлар иде. Солдатка бару ир кеше өчен дәрәҗә булды. Бер кеше дә, улымны калдырып булмасмы икән, дип военкоматка йөрмәде. Чөнки ул вакытта патриотик хис көчле булды. Бөек Ватан сугышы тәэсирендә үсеп, без «туган җир», «Ватан» дигән сүзләрнең асылын яхшы аңладык. Туксанынчы еллардан соң бу төшенчәләр кителде. Солдатка бару хөкүмәтне саклау кебек кабул ителә башлады. Бүген исә «армия ул – хезмәт» дигән фикер барлыкка килде. Контракт хезмәте гадәти күренешкә әйләнде. Һәм бу дөрес тә. Әгәр хәрби рухта тәрбияләнгәнсең һәм патриотлык хисең дә бар икән – төп юлың шунда. Туганнарым арасында да андыйлар бар. Бер туганым, 26 ел хезмәт итеп, әле генә отставкага чыкты. Безне исә студент чакта хәрби кафедрада артиллерия юнәлешендә укыттылар. Мин – батарея өлкән офицеры. Институтны тәмамлагач, нибары өч ай хезмәт иттек, шул җитә калды. Блиц-сораштыру – Җыр белән үз ярыңны табып буламы? – Ришат Төхвәтуллин башкаруында «Шомырт бәйләме» җырын әйтәсеңдер. Ул сәхнәдән: «Зөфәр абый, шушы җырны җырлап, ярын тапкан, бәлки, мин дә табармын әле», – дип сөйли иде. Билгеле – бу фантазия иде. Ә җырның тарихы болайрак. Җырның авторы – Илсур Хөснетдинов. Миңа аның шигырендә «шомырт бәйләме» дигән тезмә ошады. Үземнең авыл күз алдына килде. Безнең авылда инеш буенда гел шомыртлар үсә. Ну шигырь пешеп җитмәгән иде. Мәрхүм Илсур абый – профессионал түгел бит инде, совхоз директоры. Шуңа фикер бар, поэзия юк. Үзгәртсәм, ачуланмыйсыңмы дигәч, каршы килмәде. Язып бетергәч, үзенә күрсәткән идем, нәкъ минемчә булган, диде. Җыр менә шулай туды. – Укучыга нинди 3 китап тәкъдим итәр идегез? – Һәр татарга өстәл китабы итеп Мөхәммәт Мәһдиев томлыкларын тәкъдим итәм. Шагыйрьләрдән – Мөдәррис Әгъләм. Драматургиядән – Туфан Миңнуллин. Туфан абыйның драматургиясе генә түгел, истәлекләре дә, трибунадан ясаган чыгышлары да кадерле. Дәүләт Советында аның кебек депутат башка булмады. – Нинди хоббиегыз бар? – Ул һаман шул ук: волейбол уйнау. Гөлинә ГЫЙМАДОВА Ватаным Татарстан № --- | 27.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43325
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль Луганск Халык Республикасында кунакта булып кайтты (ВИДЕО)
null
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле бу көннәрдә Луганскидагы татар җәмгыяте өчен Антрацит һәм Молодогвардейск шәһәрләрендә чыгыш ясады. Артистларыбыз матур концерт программалары белән тамашачы күңелен яулады. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43326
Илфат Фәйзрахманов: Почта сугыш елларында да эшләгән, ә бүген кая барабыз?
null
Мин бу язылу нәтиҗәләреннән канәгать түгел, бик пессимистик фаразда. Тиражыбыз, бөтен газеталарныкы кебек үк, кими. Моның объектив сәбәпләре дә бар: почта һаман таркала, җимерелә. Россиядә таратырлык әйбер калмады бугай. Завод-фабрикалар бетте, бөтен кеше кытай продукциясен сата. Ничек кенә булса да эшләгән почта бар иде әле. Хәзер шул почтаны да таркату бара. Анда үткәрелгән бер генә реформа да дөрес түгел. --- Матбугат.ру № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43327
Алып баручы Рамил Хәйретдинов: «Тормышыбыз икегә бүленде»
null
Алып баручы Рамил Хәйретдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисе белән булган хәлне сөйләде. Әнисе Резидә ханым хастаханәгә эләккән булган. --- Шәһри Казан № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43328
«Рәмзия, син миннән ваз кич…»
null
Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында Гаилә елы уңаеннан әллә ниләр уйлап табасы да юк. Алар Әлифба музее ачылганнан бирле барлыкка килгән гореф-гадәтне матур гына дәвам итәләр. Бу авылда алтмыш ел буена татар балаларын укырга өйрәткән зәңгәр тышлы әлифбаның авторы Сәләй ага Вәгыйзов туып-үскән. Сүз дә юк, татар гаиләсендә бу дәреслек – иң кадерле әсбапларның берсе. Әмма яшьләрнең, өйләнешкәч тә, беренче чиратта музейга аяк басулары моңа гына  бәйле түгел. Кер кунмаган күңел Әлифба авторлары Сәләй ага белән Рәмзия апа – авыр сынаулар үтеп тә, бер-берсенә тугры калган үрнәк гаилә. Язмыш ничек кенә какмый-сукмый аларны. Икесе дә – ятим бала. Сәләй аганы үз авылында асрамага алалар, Рәмзия апа балалар йортында үсә. Казан педагогия институтында укыганда танышалар, соңгы курста кавышалар.  Юллама буенча Арча педагогия училищесына укытырга киләләр. Бу 1937 ел була. Кызлары Римма белән уллары Камил туа.  Сугыш башлангач, Сәләй ага фронтка китә, бер елдан әсирлеккә эләгә. Дошман тозагыннан исән-сау котылганнан соң, аны ун елга Печора лагерьларына җибәрәләр. Хатыны, балаларын алып, ике җәй рәттән ире янына бара. Беренче баруы әйбәт кенә уза, әмма икенчесендә аны күңелсез хәлләр көтеп тора. Ел саен сатлыкҗан янына йөри дип, кемдер шикаять яза. Рәмзия апаны фатирдан чыгаралар, эшеннән куалар. Ул ике бала белән урамда кала. Ире аңа мондый хат җибәрә: «Рәмзия, син миннән ваз кич. Балаларны үстерәсе бар, шулай яхшырак булыр…» Хатыны шулай эшли, әмма бары тик балалар хакына гына. Тормыш, чыннан да, бераз җайлана төшә. Ун елдан соң Сәләй Арчага кайта. Аны педучилищега алмыйлар. Төрле эшләрдә йөри. Тормышын җайлап җибәрергә элеккеге укучылары ярдәмгә килә. Уку йортына кайтырга да мөмкинлек туа. Үз гомерләрендә бик күп әлифбаларга, дәреслекләргә методик кулланмаларга гомер биреп, олыгайганчы матур гомер кичерә бу пар. Язмыш сынаулары аларның күңелләрен өшетми, кер кундырмый. Башкача булганда, җан җылысы өртелгән әлифба китабы туа алмас иде. Яшь парларны, аларны озата килгән  туганнарын, дус-ишләрен музей җитәкчесе Нурания Абзалова каршы ала. Әлифба авторларының бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре турында сөйләп, гаиләнең изге булуын, аны сакларга кирәклеген төшендерә ул яшьләргә. Кунаклар башта музейда фотосессия үтәләр. Аннан яңа өйләнешкән парларга истәлекле бүләкләр дә тапшырыла: яңа гаилә тормышын башларга дип тәгаенләнгән савыт-саба, Абзаловларның үз умарталыгыннан бал. «Монысы инде тормышлары татлы булсын дигән теләкләр белән», – ди Нурания ханым. – Күптән түгел музейда җиденче пар – Ләйсән белән Алмаз Кәлимуллиннар булып китте. Шул җәһәттән тагын бер яңалык ачтык әле. Алдагы алты парның җәмгысы җиде баласы туган икән. Бу күренеш бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Җиде саны – ислам дөньясында камиллек билгесе бит ул. Фәния ӘХМӘТҖАНОВА Шәһри Казан № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43329
Чит илгә чыгу кагыйдәләре үзгәрә
null
1 марттан чит илгә чыга торган 14 яшькә кадәрге балаларның туу турында таныклыкларында Русия гражданлыгы турында кызыл билге торырга тиеш булачак. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43330
Данир Сабиров мошенниклар тозагына эләккән
null
Данир Сабиров мошенниклар тозагына эләккән. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен ул киңәшләрен җиткерә.   --- Матбугат.ру № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43331
5 мартта Татарстан Милли музеена керү ирекле булачак
null
Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 5 нче мартта ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Кунаклар өчен 10 учреждениегә керү ирекле булачак. Алар арасында Тукай әдәби музее, Максим Горький һәм Федор Шаляпин музее, Ленин музей-йорты, Муса Җәлил музей-фатиры, Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм башкалар бар. Экскурсияләргә барырга һәм музей программаларын карарга теләүчеләр алдан билетлар алырга тиеш. Акция традицион рәвештә айның беренче сишәмбесендә үткәрелә. --- Милли Музей № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43332
Ильяс Гыймадов «Тап-татарча бизнес» дигән китап язган
null
«Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов рус һәм татар телләрендә «Тап-татарча бизнес» дип аталачак китапны бастыруга әзерли. Бу китапта автор тормыш юлы, «уен» кагыйдәләре, шәхси принциплары, җиңүләре һәм җиңелүләре хакында бүлешәчәк. “Эшмәкәрлек тәҗрибәм, максатлар куерга һәм аларга ирешергә, авырлыкларны җиңәргә һәм тискәре фикерләрдән котылу турында сөйләрмен. Китап яшь эшмәкәрләргә беренче адымнар ясарга рухландырыр дип өметләнәм, ә инде җитлеккән бизнесменнар өчен тәҗрибә мәктәбе булып хезмәт итәчәк”, дип бүлеште Ильяс Гыймадов “Матбугат.ру” белән. --- Ханский дом № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43333
Илдән китеп, армиянең абруен төшергән шоу-бизнес йолдызлары закон каршында җавап тотачак
null
Россиядән киткән һәм чит илдән торып РФ Кораллы көчләренең абруен төшерүче шоу-бизнес йолдызлары, кире кайткан очракта, закон каршында җавап тотачак. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. --- Матбугат.ру № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43334
«Сөннәтләгән йөзенче бала үләргә тиеш булган икән»
null
Элеккеге елларда Татарстанда сөннәтче бабайлары, кендек әбиләре белән дан казанган авыллар булган. Мондый үтә дә нәзберек, җаваплы йоланы бик сирәкләргә генә ышанып тапшырганнар. Әлмәт районының Бишмунча авылы да күрше-тирә салаларда яшәүчеләрнең хәтеренә әнә шундый иманлы, динле авыл буларак җуелган. ХХ гасыр башларында киң таралган күренеш – сөннәтчелек турында күбрәк белергә теләп, без мәчеткә юл тоттык. Ниятебез авыл агайларын өйлә намазыннан соң тотып алып, сөйләтү иде. — Элек безнең авыл бик зур, көчле һәм данлыклы булган, – дип каршы алды алар безне. – Бөек Ватан сугышына гына да Бишмунчадан 527 кеше чакырылган. Никадәр өрлек кебек ир-егетләр бер авылдан чыгып китсен әле! Аларның яртысыннан күбрәге яу кырында ятып калган. Ут эченнән исән чыкканнары да бүген якты дөньяда юк инде. Аксакаллар арасында Юныйс Гыйниятуллин да булыр, дип алдан ук кисәтеп куйганнар иде. Авыл халкы аның бабасының да, әтисенең дә данлыклы сөннәтчеләр булуын әйтеп куйды. Шуңа күрә алга таба сөйләшүебезне аның белән дәвам иттек. – Мин Бишмунчада гомер иттем, әти-әниемнең төпчек малае. Туган йортым урнашкан урам зур, матур иде. Һәм биредә чыннан да бик күп сөннәтче бабайлар яши иде, – диде ул. – Шуңа күрә аны «сөннәтчеләр тыкрыгы» дип йөрткәннәр. Мин ул бабайларның берничәсен бик яхшы хәтерлим әле. Әтиебез дә өлкән яшенә кадәр малайларны сөннәтләү бурычын башкарды. Бик иманлы, гадел, чиста-пөхтә, тәртипле кеше иде. Чисталык буенча без, балаларга да, таләпләр катгый булды. Ул чор кешеләре туып, үзләрен белә башлаганнан бирле Аллаһы Тәгаләгә ышана иде бит. Әти дә үз гомерендә бер генә тапкыр да тәмәке тартып, аракы эчеп карамаган кеше иде. 83 яшенә кадәр матур итеп яшәде. 96 яшендә мәрхүм булган әбием дә бер намазын да калдырмады. Авыл халкы сүзләренчә, Бишмунчаның сөннәтче ир-атларының даны бөтен республика, күрше-тирә төбәкләргә таралган булган. Алар җәяүләп тә, поездга утырып барып та, авыллар буйлап йөреп, яшь малайларга сөннәт йоласын башкарган, шушы хезмәт белән көн иткән, гаиләләрен туендырган. – Мин тумышым белән Әтнә районыннан. Безнең якларда сөннәтче бабайлар булганын хәтерләмим. Каяндыр килеп йөрүләрен генә беләм. «Авылда чит кешеләр күренә, кемнәр килгән?» – дип сорагач, «Сөннәтчеләр килгән», – дип җаваплыйлар иде, – дип искә алды яшьлек хатирәләрен Габделәхәт Фәттахов. Ни хикмәт, 1921–1922 еллардагы бик көчле ачлык Бишмунчаны урап узган. Биредә яңгыр яуганлыктан, халык ашлыкка, икмәккә тилмермәгән. Монда яшәүчеләр исә моны авылның иманлы, динле, сөннәт гамәлен башкаручылар күп булуы белән аңлата. – Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрендәге күп күренешләр минем өчен дә бик якын, таныш. Минем әтиемнең дә бик кадерләп кенә тота торган пәкесе бар иде. Ул аны бик пөхтә итеп, саклап, кадерләп кенә тотты. Сөннәтләнгән балалар арасында үлем-китемнәр, авыр очраклар турында берни дә хәтерләмим. Ул турыда сөйләүче булмады безгә. Ләкин андый очраклар турында башкалардан ишеткәләргә туры килде. Аннан соң: «Сөннәтләгән йөзенче бала үләргә тиеш булган икән», – дигән имеш-мимешләр дә колакка кереп калган. Аның ни дәрәҗәдә дөрес булуын хәзер әйтеп булмый инде, – диде Юныйс ага. Сөннәтчеләрнең янчыгында күз карасыдай саклый торган тагын бер әйберләре булган: яра тизрәк төзәлсен өчен алар үзләре белән агачның череген йөртә торган булганнар. Соңрак кына халык дәвасын стрептоцидка алыштырганнар. – Минем энемне Ибраһим бабай сөннәткә утырткан иде. Аның янчыгыннан черек алып сипкәне әле дә күз алдымда. Хәзер малайларын кызганып, үскәчрәк кенә сөннәтләүчеләр дә бар. Тик безнең бабайлар бу йола никадәр тизрәк башкарылса, шуның кадәр яхшырак, дип әйтә иде. Шуңа күрә алар бу эшне озакка сузмыйча, сабый тугач, җиде көн узуга ук башкарды. Аларны малай туып, өйгә кайтуга ук чакырталар иде. Махсус догасын укып, бик сак кына башкарыла торган матур гадәт иде ул, – диде Илдар Лотфуллин. Әлеге һөнәрне нәселдән нәселгә тапшыру да Бишмунча сөннәтчеләренең бик матур бер күркәм бурычы булып саналган. Бабасының эшен – улы, аннан соң оныклары дәвам иткән. Авыл агайлары сүзләренчә, сөннәтче бабайлар 1980 нче еллар башында да булган әле. – Мин укыган елларда да авылда 7–8 бабай бар иде әле. Билгеле, аннан соң бу эшләр махсус белеме булган табиблар кулына күчте. Без балачак чорда бала-чагасы да күп иде бит аның. Икешәр-өчәр класс укыдык. Ә хәзер, бала юк, дип мәктәп ишекләренә йозак эләләр. Авылда мәктәп бетә икән, тел бетә, тел бетсә, милләт бетә. Менә шунысы яман, – ди Юныйс Гыйниятуллин. Заманында бик дини, иманлы авыл буларак даны таралган Бишмунча бүген нинди хәлдә соң? Әлеге сорауны биргәч, авыл агайлары елмаеп, «авыл таралып бара шул инде, кызым» дип кенә куйдылар. Шулай да авыл уртасындагы күркәм мәчетләре җомга, бәйрәм намазларында халык белән шыгрым тулы була икән. Ә гадәти көннәрдә мәчеткә сукмак салучылар унга да тулмый. Зөһрә САДЫЙКОВА Ватаным Татарстан № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43335
2024 елда хезмәт хакы артачак
null
2024 елда Россия Федерациясе Хезмәт кодексына өстәмә эш өчен түләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертү сәбәпле, икътисадның кайбер секторларында хезмәт хакы 20-30% ка артуы көтелә. --- Шәһри Казан № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43336
Камал театрында "Якты өмет җыры" дигән әдәби-музыкаль кичә узачак
null
Бүген Камал театрының кече сәхнәбездә, татар музыкасы үсеше тарихына багышланган "Якты өмет җыры" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. Әлеге программа татар театры эшчәнлегендә актив катнашкан, татар музыкасына нигез салган композиторларның музыкаль әсәрләре тупланган. Алар арасында С.Габаши, В.Виноградов, С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А. Ключарев һ.б.  Шулай ук, 1920-30 нчы елларда популяр булган скрипкачылар М.Яушев һәм Г.Биккенин, гармунчы Ф.Туишев, мандолинист И. Илялов, беренче татар җырчылары З.Байрашева, С.Садыйкова, Ф.Насретдинов репертуарыннан әсәрләр башкарылачак. Ул вакытта популяр булган «Галиябану», «Наемщик», «Ташкыннар», «Шәмсекамәр», «Яшь йөрәкләр» һәм башка спектакльләргә язылган музыкалар яңгыраячак. --- Камал театры № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43337
Янган йортта билгесез мәет табылган
null
Башкортстанның ашыгыч хезмәтләренә бүген төнлә Бөре шәһәрендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43338
Россиянең дүрт шәһәрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак
null
Март-апрель айларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Россия шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Алар театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла. Тинчуринлылар Мәскәү шәһәрендә «Театр мимики и жеста» бинасында 6 март 19.00 сәгатьтә «Яратам! Бетте-китте» җырлы-биюле комедиясен (авторы – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), 7 мартта 19.00 сәгатьтә «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – Т.Имаметдинов) күрсәтәчәк. Март ае гастрольләргә бай булачак: 1 мартта 19.00 сәгатьтә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Хыялый» лирик комедиясе (авторы – С.Әбүзәров, режиссеры – И.Мөхетдинов) тәкъдим ителәчәк. Тинчурин театры Яр Чаллы шәһәренә дә гастрольләр белән бара. 12 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә автокаланың «Энергетик» мәдәният сараенда – «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе, 13 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Җан Баевич» трагикомедиясе (авторы – Г.Исхакый, режиссеры – И.Гарифуллин) күрсәтеләчәк. 25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында Тинчурин театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак. А.М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә – «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк. --- Тинчурин театры № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43339
Җәүдәт Миңнуллинның мәкаләләр җыентыгы басылып чыкты
null
Тарихчы, археограф Җ.С. Миңнуллинның бу китабына төрле елларда язылган, кайберләре вакытлы матбугат битләрендә, фәнни җыентыкларда дөнья күргән мәкаләләре, шулай ук галимнең татар халкы тарихына һәм аның аерым аспектларына багышланган халыкара конференцияләрдә ясаган чыгышлары һәм докладлары туплап бирелгән. Авторның шәхси архивыннан фотоматериаллар да (археографик экспедицияләрдә, халыкара чараларда төшерелгән фоторәсемнәр) урын алган. Җыентык тарихчыларга, туган якны өйрәнүчеләргә, гуманитар факультет­ лар студентларына, гомумән,татар халкы тарихы белән кызыксынучыларга файдалы булыр. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43340
Ваһапов фестивале Түбән Новгородта татар моңы яңгыратачак
null
Тиздән 20 ел дәвамында яңа йолдызлар кабызган, яшь өметле җырчыларга канат куйган, сыйфатлы милли эстраданы үстергән фестивальнең юбилей сезонын Түбән Новгород тамашачысы да күрә алачак. Әлеге чарада Рәшит Ваһапов исемендәге XX Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. 11 апрель көнне Түбән Новгородта фестивальнең якты лауреатлары сез яраткан җырларны башкарачаклар. --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43342
Кариев театры "Тимур һәм комета" спектаклен тәкъдим итәчәк (ВИДЕО)
null
Беренче карашка бу тарих үз музыкасын иҗат итәргә теләгән һәм моның өчен аерым бер шәһәр төзегән малай, ялгызлыктан курыккан кыз һәм аларның дуслары – фәлсәфәче Песи һәм блогер Песнәк турында. Ә уйлап карасаң, спектакль мәңгелек сорауларны күтәрә: нәрсә ул бәхет, үзеңне ялгыз тоюдан ничек арынырга һәм тормышта кирәк булуыңны аңлау никадәр мөһим... Җавапларны серле комета очып килгәч кенә табып булачак.         --- Кариев театры № --- | 28.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43343
Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов: «Алла бабай» дип әйтә икән, ул динне боза дигән сүз
null
Ходай, Аллаһы Тәгалә, Алла бабай… Бөек Раббыбызны әнә шулай төрлечә атарга өйрәнгән без. Аларның барысын да куллану хәерлеме? «Алла бабай» дигән сүз ни өчен бәхәсләр уята? Бу чорауларга Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов ачыклык кертте. – Хәзрәт, без кечкенәдән Ходайны Алла бабай дип ишетеп үстек. Беренче карашка бик җиңел истә калса да, икенче яктан бөек Раббыбызны гадиләтә төшкән кебек бу исем. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә. – Җәннәтне ничек кенә күзалларга тырышсак та, чынлыкта ул без уйлаганнан да матуррак, ләззәтлерәк. Без иң яхшы дип уйлаган тормыш җәннәткә якын да килми. Аллаһы Тәгаләнең безгә җәннәт турындагы хәбәрләреннән шул аңлашыла. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Бу дөньяда бер кеше булган. Аз көлгән, аз елмайган, тормышта бик күп авырлыклар күргән. Әмма гамәлләре белән җәннәткә лаек булган ул. Аны бер мизгелгә җәннәткә кертәләр. Аннан чыккач, бу кешедән: «Син җәннәттә берәр авырлык күрдеңме?» – дип сорыйлар. Ул: «Юк, күрмәдем», –дип җавап бирә. Җәннәттә булган бер мизгел бөтен авырлыкны сөртеп юкка чыгара. Тагын бер хәдистән аңлашылганча, җәннәт әһелләре Аллаһы Тәгаләне күргәч, җәннәттә булган бөтен ләззәтләрне онытачак. Ягъни Раббыбыз шул дәрәҗәдә матур. Шуңа күрә халыкта, бигрәк тә авыл җирләрендә таралган «Алла бабай» дигән сүз динебезгә туры килми. Ул нинди бабай булсын ди? Аллаһы Тәгаләгә кеше төсмерләре тагу динебездә тыела. Шуңа күрә кеше, белә торып, «Алла бабай» дип әйтә икән, ул динне боза дигән сүз. Коръәни Кәримдә: «Аллаһ беркемгә дә, бернәрсәгә дә охшамаган», – диелә. Ягъни безгә Аллаһы Тәгаләне күз алдына китерергә ярамый. Моңа рөхсәт юк. Ник дигәндә, кеше беркайчан күрмәгән нәрсәне күз алдына китерә алмый. – «Алла бабай» сүзен, гадәттә, балаларга Ходай Тәгаләнең кем икәнен аңлатканда кулланалар. «Алла бабай бар, ул безнең бөтен гамәлләрне өстән карап тора», – дип сөйлиләр, гадәттә. Бабай сүзен ишеткәч, бала аны яхшырак аңлый, истә калдыра кебек… – Алай дип аңлатсаң, бала яхшырак истә калдыра дип уйлаучы ата-аналар ялгыша. Чынлыкта, балаларга барысын да ничек бар, шулай сөйләргә кирәк. Алар барысын да бик яхшы аңлый. Аллаһы Тәгалә, Раббыбыз, Ходай Тәгалә дип сөйләсәң дә, барысын да истә калдырачаклар. Без балаларга кешелекне кем яралтканны, Аллаһы Тәгаләнең кемлеген яхшылап аңлатырга тиеш. Балага нәрсәнедер аңлатканда да чикләр бар. Без бу очракта да тыелган нәрсәләргә керә алмыйбыз. Балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк. – Аллаһы Тәгалә белән ант итәргә ярыймы? – Мөселманга нәкъ менә Аллаһы Тәгалә белән генә ант итү рөхсәт ителгән дә инде. Башка әйберләр белән, әйтик, әти-әни, балалар, китап һ.б. белән ант итү ширек була. Ә менә Аллаһы Тәгалә – безне яралтучы. Ул кем белән, нәрсә белән тели, шуның белән ант итә ала. – Машинага, футболкага, савыт-сабага «Алла сакласын», «Аллаһы Тәгалә» дигән сүзләр язу дөресме? – Әгәр мондый савыт-саба сувенир буларак кына кулланылса, моның бер зыяны да юк. Әмма «Аллаһы Тәгалә» дип язылган савыт-сабаны ашау-эчү өчен кулланырга ярамый. Ник дигәндә, беренчедән ул пычрана һәм юганда да пычрак савыт-саба белән бергә юыла. Шуңа күрә мондый савыт-саба Аллаһы Тәгалә турында искә төшерүче зикер сыйфатында киштәдә генә торырга тиеш. Кием белән дә шул ук хәл. Шул ук футболканы юдырганда да ул кер машинасына пычрак керләр белән бергә салынырга мөмкин. Шуңа күрә «Аллаһ» исеме язылган кием, кулланылмыйча, сувенир рәвешендә басып торса гына яхшы. Машинага да «Алла сакласын», «Аллаһы Тәгалә» кебек сүзләр язу киңәш ителми. Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43344
Сыер сөтенең сыйфатына нинди факторлар тәэсир итә?
null
Сыер сөтенең тәмле, аз гына татлы тозлы тәме бар. Сөтнең үзенчәлекле тәме һәм исе химик составына бәйле. Сөтнең татлы тәме углеводларның булуына бәйле. Сөтнең тәменә һәм исенә берничә фактор тәэсир итә. Факторлар таблицада күрсәтелгән.   --- «Элита» № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43345
"Балачак җыры" бәйгесенең яңа сезоны башланып китте
null
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы Балачак җыры бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итте. Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр. Бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак. Оештыручылар сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтеп кала. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту. «Балачак җыры» бәйгесе 2024 елның 14 февраленнән башлап, 24 маена кадәр өч турда уздырылачак. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы. Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләрегезне shayanmuzik@mail.ru рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында.  --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43346
Бастрыкинга Чаллыда чит авто янында уйнаган яшүсмерне кыйнау очрагы турында белдерәчәкләр
null
Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Чаллыда яшүсмергә карата көч куллану факты буенча доклад сорады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43347
Илсур Мортаза: “Әнинең авыруы турында хәбәрне дә авыр кичердем”
null
Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза күпъяклы сәләтле шәхес. Рәссам, алып баручы, юмор остасы, шагыйрь – болар барсы да аның турында. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43348
Кухняда уйнаган 3 яшьлек кыз энесенә химия эчерткән
null
Бәхетсезлек очрагы Дагыстанда булган. Яшь гаилә өчен балаларның уены чак фаҗигагә әйләнмәгән. --- Матбугат.ру № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43349
Фитыр сәдакасы алгач укыла торган ДОГА
null
Аллаһүммә тәкәббәл фитратәһү үә сиямәһү үәстәҗибү догаәһү үәгфирзүнүбәһү үә әккид имәнәһә үә әксыйр үмүәләһү үә үәффикһү галә хәйри мәкасыйдаһ. Мәгънәсе: «Әй, Аллаһы, (бирүченең исеме, әтисенең исеме) фитыр сәдакасен үә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, үә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр, аны хәерле максатларына ирештер». --- Ватаным Татарстан № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43350
Әнвәр Нургалиев ярдәм сорый
null
Әлшәй районының Әврезтамак авылында яшәүче Фирзәт Исмаиловның хатыны Маргарита балаларның берсенә - 2,6, икенчесенә 1 яшь булганда ташлап чыгып киткән. Бу хакта без дә язган идек. Бүген янә шушы вакыйгага кире кайтабыз. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев бу хакта болай яза: --- Матбугат.ру № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43351
«Мир» кинотеатрында Айгөл Бариева белән иҗади очрашу узды (ФОТО)
null
28 февраль көнне «Мир» кинотеатрында Әмир Галиәскаровның «Без – 41нче ел балалары» фильмы күрсәтелде. Чараның мактаулы кунагы булып Татарстанның атказанган артисты, кинотасмада рольләрнең берсен уйнаган актриса Айгөл Бариева катнашты. Иҗади очрашу тулы залда узды. Кино күрсәтүгә Казан политехник көллияте студентлары килде. Фильм, укучылар үтенече буенча, сугыш елларының милли колоритына тулысынча чуму өчен рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә. "Без - 41нче ел балалары" - үз структурасы буенча гади картина, монда кискен драматик ситуацияләр юк, барысы да ачык бара. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, фильм нәкъ менә хәзер тамашачыларның күңеленә аеруча тәэсир итә. Фильмда хәрби кадрлар юк, без бары тик тылда булганны гына күрәбез - бер татар авылы, анда яшәүчеләр гадәттәгечә яшәргә тырышалар - эшләргә, күңел ачарга, укырга, яратырга һәм яшәргә тырышалар», - дип сөйләде Айгөл Бариева. --- Татаркино № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43352
Җиңел генә баерга уйлаганнар
null
Башкортстанда прокуратура Благовещен күп профильле һөнәри колледжы бухгалтериясенең элеккеге һәм хәзерге дүрт хезмәткәренә карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Колледж хезмәткәрләре “хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдә алдан сүз куешкан кешеләр төркеме тарафыннан кылынган алдау” һәм “түләү чараларының законсыз әйләнеше” маддәләре буенча җинаять кылуда гаепләнә. --- Өмет № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43353
Гүзәл Галләмованың "Ялгыз көймә" повесте китап булып басылып чыкты
null
Әлеге повестьта, 20 нче гасырның икенче яртысында булган ил вакыйгаларына бәйле рәвештә, халкыбызның тормыш-көнкүреше, заман әхлагы тасвирлана. Әсәрнең төп герое — китапханәче кыз — чит авылга эшкә килеп, ачы язмышка дучар була: хыянәттә сынала, зур кайгы-хәсрәтләр кичерә. Шулай да ихлас күңелле Саимә язмыш сынауларына күркәм холкы белән җавап бирә, вөҗданына хыянәт итми, үзе булып кала һәм авыл халкының хөрмәтен яулый, гомер көзенә кергәндә, олы мәхәббәтен таба. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43354
Татар дәүләт филармониясендә "Әниемә" дип аталган концерт үтәчәк
null
Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасы легендасы Флюра Сөләйманова үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Әгәр исән булса, аңа март аенда 85 яшь тулган булыр иде. Бу көнне халкыбызның яраткан җырчысын искә алып, аның репертуарыннан бик күп матур, яраткан җырлар яңгырыячак. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43355
Тинчурин театры «Татарстан-24» телеканалы белән Гаилә елына багышланган уртак проект тормышка ашыра
null
Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Татарстан-24» телеканалы белән берлектә уртак телевизион проект тормышка ашыра. Әлеге проект театраль гаиләләләрне һәм династияләрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Барлыгы 20 тапшыру әзерләргә планлаштырыла. «Нәсел мирасы» дигән яңа телепроект – көн саен эфирга чыга торган, татар телендәге кыска метражлы тапшыру. Программа традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, милли мирасны буыннан-буынга тапшыру, борынгы гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерү максатыннан тормышка ашырыла. Тапшыру съемкаларында Тинчурин театры артистлары: Татарстанның халык артистлары Нуретдин Нәҗмиев, Миләүшә Нәҗмиева, Резедә Төхфәтуллина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Айдар Фәтхрахманов, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина, Лилия Камалиева катнашты. «Нәсел мирасы» – гаилә тарихлары аша Татарстанда яшәүче халыкларның фольклорына, җыр-моңнарына мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән телевизион проект. Тапшырулар циклы дәвамында тамашачы яраткан артистларының гаилә тарихлары, кызыклы һәм сабак алырдай вакыйгалары белән танышыр, алардан үгет-нәсыйхәт алыр. Тапшыруларны әлеге сылтама аша карарга мөмкин --- Тинчурин театры № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43356
«ШАЯН ТВ»да «Домисолька» тапшыруының премьерасы узды
null
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Домисолька» музыкаль-анимацион программасы эфирга чыга башлады. Тапшыруның һәр чыгарылышы билгеле бер тематик принцип буенча төзелгән: ел фасыллары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, табигать күренешләре һ.б. Проект нәниләрне сөйләм формалаштырырга, сүзнең дөрес әйтелешенә, уен эшчәнлеге аша татар телендә фикерләргә өйрәтә. Тапшыруны бүген  22:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында һәм YouTube каналда карап булачак. --- Шаян № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43357
Казанда «Балалар дөньясы 100 ел элек» күргәзмәсе эшен дәвам итә
null
Күргәзмәдә ТР Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы әйберләре тәкъдим ителә: уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары («Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл»). Чүпрәктән һәм агачтан ясалган курчаклар зур кызыксыну тудыра, аларның йөзләре юк. Йөзсез курчаклар җансыз дип саналган, алар балага зарар китерми, ә бары тик шатлык бирә дип уйлаганнар. Бала үзенең фантазиясен кулланып, үзе теләгән уенчыкны ясый алган. Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Сәгыйть Сүнчәләй, Җәләл Мәҗитов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Фатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге балаларның фотосурәтләре бар. Шулай ук ХХ гасыр башы татар газеталары һәм журналлары аша билгеле булган уеннар белән танышу һәм аларда катнашу мөмкинлеге дә була. Тамашачылар өчен щетка һәм тәңкә белән уен, төрле кроссвордлар чишү һ. б. уеннар тәкъдим ителә. Күргәзмә 2024 елның 21 апреленә кадәр эшләячәк. --- Милли Музей № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43358
Беренче иремнән балага узуымны икенче иремә әйттем
null
“Булмас димә, дөнья бу” дигән заманда яшибез. Шулай килеп чыкты: беренче иремнән кызым, икенчесеннән улым бар. Һәм ике иремне дә яратам, икесе дә миңа бик кадерле. Бу хакта алар үзләре дә белә. --- Шәһри Казан № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43359
«Әни: “Сүзләрен онытмаса ярар иде”,─ дип бик борчылып утыра» (ӘҢГӘМӘ)
null
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Алинә Мөдәррисова зур сәхнәгә тәүге тапкыр 4 яшендә аяк баса. Уфаның “Нур” театрында Г. Исхакый әсәре буенча куелган “Көз” дигән спектакльдә уйный. Аны режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән була. Шул чакта нәни кыз гастрольләргә йөри башлый. Балачакта Казанга килеп, Камал сәхнәсендә уйнаган Алинәнең киләчәге шушы театр белән бәйләнер,─ дип кем уйлаган бит. “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”,─ дигәндәй, аның, әтисе ─ Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәррисов һөнәрен сайлавы очраклы түгел. Бүгенге көндә дә Алинә Мөдәррисова Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үзенең иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Биредә сигез ел эшләү дәверендә “Гөргөри кияүләре” спектаклендә ─ Үринә, “Ситса туй”да ─ Хәния, “Көзге кайтаваз”да ─ Разия һәм башка рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады ул. Без артист белән аның үткәннәре һәм бүгенгесе турында сөйләштек. ─ Алинә, сәхнә юлың, өлкән артистлар белән бергә, классик әсәрдә уйнаудан башланган, үсә төшкәч башка һөнәр сайлау уе булмадымы? ─ Мин сайлыйсы һөнәремне театрдан башка күз алдына китерә алмый идем. Бала чагым театрда үтте. Аннары ун яшемдә башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев турында куелган спектакльдә аның өченче хатыны Гөлбәзир булып уйнадым. Аңа алынганчы әти:” Кызым, бу бик авыр хезмәт. Чыннан да башкарып чыга алырсыңмы? Үзең өчен үзең җавап бирәсең ” ─ дигән иде. Ул ролем өчен театрларны яктыртучы журналистлар җәмгыятенең “Пресса-2004 ел” эшчәнлек күрсәткечендә “Яңа исем” номинациясендә дипломга ия булдым. Бу минем өчен зур бәя иде. Шуннан соң, 9нчы сыйныфны тәмамлауга, театр училищесына укырга керүне үземә максат итеп куйдым. ─ Япь-яшь килеш чит җиргә чыгып киткәнсең. Ни өчен Казандагы уку йортын сайладың? ─ Уфада 9нчы сыйныфтан соң укырга театр училищесы юк иде. Бервакыт режиссер Айрат Абушахмановның әнисе Казанда Фәрит Бикчәнтәевнең курс җыячагы турында ишетеп алган да, безгә тәкъдим итте. Шулай итеп, 15 яшемдә Казанга китеп бардым. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, үземнең беренче режиссерым Фәрит абыйның укучысы булдым. Укуны тәмамлаганда безне Әлмәт театрына эшкә чакырып алдылар. ─ Хезмәт юлыңны да яхшы коллективта башлап җибәргәнсең. Талантлы артистлар арасында югалып калудан курыкмадыңмы? ─ Гастрольләрдә күп йөрдек. Эшләгәнне күрә белсәләр, рәхәт бит ул. Югалып калмас өчен тырышырга кирәк. Анда И. Зәйнинең “Амозонка” дигән әсәрен куйдым һәм баш рольдә дә үзем уйнадым. Шуның өчен театрларның “Тантана” фестивалендә “Дебют” төрендә бүләкләделәр. Ике елдан соң, Фәрит абый Камал театрына чакырып алды. ─ Режиссер роль биргәч тә, эшең нәрсәдән башлана? Элек аны кайсы артист уйнаган булуы белән кызыксынасыңмы? ─ Башта башкарасы ролемнең тышкы кыяфәтен күзаллыйм, аннары эчке дөньясын, аның үзенчәлеген табарга тырышам. Минем өчен һәр спектакль үзе бер дөнья. Әлбәттә, аны кайсы артист уйнаганы кызыксындыра. Мәсәлән, “Сүнгән йолдызлар”дагы Фатыйма ролен элек Фирдәвес Әхтәмова уйнаган. Аннары үземә дә ул образны гәүдәләндерү насыйп булды. ─ Әгәр режиссер ике классик әсәрнең берсендәге - Ш. Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендә ─ Расиха, У. Шекспирның “Король Лир”ында ─ Корделия ролен сайлап алырга мөмкинлек бирсә, син кайсын сайлар идең? ─ Белмим, мондый мөмкинлек булырмы икән? Шулай да хыяллану зыян итмәс. Минем Шекспир кебек классикның әсәрендә уйныйсым килә. Шуңа күрә Корделияне сайлар идем. ─ Режиссер биргән рольләр арасында холкыңа туры килгәннәре бармы? ─ Әлегә андыйлар юк кебек. Фәрит абый “Килә ява, килә ява...” спектаклендәге Зәйнәб ролен биргәч аптырап калган идем. Җилбәзәк, холкыма бөтенләй капма-каршы образ. Соңыннан яхшы гына килеп чыкты. Үзем тормышта бик тыныч, җитди кеше булсам да, режиссер миңа үткен, шаян холыклы хатын-кыз рольләрен бирә. “Шомбай” әкиятен куйганда, Радик абый Бариев безгә: “Оста клоуннар тормышта моңсу була”, ─ дигән иде. ─ Әтиең артист буларак, үз киңәшләрен бирәме соң? ─ Әти белән әни һәрвакыт премьераларга килә. Әти җаны-тәне белән бирелеп карый, беркайчан да тәнкыйтьләми. Әни: “Сүзләрен онытмаса ярар иде”,─ дип бик борчылып утыра. ─ Гаиләдәге башка туганнарың нинди һөнәр сайлады? ─ Без гаиләдә дүрт бала үстек. Иң олысы ─ мин, сеңлем Раушания Ижевскида “Италмас” удмурт дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче булып эшли. Икенче сеңлем Җәмилә ─ Мәскәүдәге Табаков исемендәге театр мәктәбендә укый. Бик талантлы ул. “Помилование” дигән фильмда баш рольдә (Мария) уйнарга өлгерде. Энем Бәхтияргә унбер яшь. ─ Үзең гомерлек яр итеп артист егетне сайлагансың. Алмаз Гәрәевның кайсы сыйфатлары гашыйк итте сине? ─ Мин һәрвакыт иремнең үземнән олырак, көчлерәк булуын тели идем. Теләгем тормышка ашты. Алмаз бик тырыш, акыллы, юмарт, җаваплы ир. ─ Тормыштагы мәхәббәтегез иҗатыгызда ярдәм итәме? ─ Әлбәттә, ярдәм итә. Гомумән, Алмаз ярдәмчел кеше. Икебез дә сәнгать кешесе булганлыктан, ул минем рольсез тора алмаганымны аңлый. Беренче балабыз Зөбәйдә туганнан соң, 40 көн үтүгә эшкә чыктым. Зөләйхага 1 яшь тулды. Ул туганнан соң, ике премьерада уйнарга өлгердем инде. Әгәр ирем каршы килсә, мин шулай эшли алмас идем. ─ Олы кызыгыз да сәхнәдә күмәк күренешләрдә катнаша. Балаларыгызны киләчәктә нинди һөнәр иясе итеп күз алдына китерәсең? ─ Зөбәйдәне мин берәр җитди һөнәр сайлар,─ дип уйлыйм. Ул табибларны ярата. Сәхнәдә күңел ачып кына йөри. Гимнастика белән шөгыльләнә. Инглиз телен өйрәнә. Әтисе аңа: “Өйдә татарча гына сөйләшергә”, ─ дигән таләп куйды. Зөләйхабызга әле 1 яшь кенә . Нинди һөнәр сайласалар да, мин каршы түгел. ─ Кызларыгызга кайбер спектакльләрдәге образларның исемнәрен сайлагансыз. Берәр сере бармы әллә? ─ Мин Камал театрына килгәч, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә Зөбәйдә ролендә уйнаган идем. Кызыбыз туачагын белгәч тә, шул исем искә төште. Зөләйханы Алмаз белән бергә сайладык. Киләчәктә аларның язмышы бәхетле булуын телим. Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина Чыганак --- Камал театры № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43360
Уфада Ваһапов фестиваленең 20 еллыгына багышланган зур концерт гөрлиячәк
null
Ваһапов фестивале - хәзерге заман татар җыр сәнгатенең мәшһүр брендларының берсе. 27 март көнне Уфа тамашачысы югары җыр сәнгате бәйрәмендә катнаша алачак.  Махсус кунаклар, фестиваль йолдызлары, яңа лауреартлар һәм, әлбәттә, кабатланмас моң! --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43361
Кариев театрының март аена АФИШАсы
null
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яраткан тамашачылары игътибарына язның беренче ае - март афишасын тәкъдим итте.   --- Кариев театры № --- | 29.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43362
Сәламәтлек саклау министры: «Авыру үзен сиздергәндә инде соң булырга мөмкин»
null
Узган ел Татарстанда 26 тапкыр (!) йөрәк күчереп утыртканнар. Берничә көн элек мондый катлаулы операцияне тәүге тапкыр Чаллыда ясадылар. Бер ел эчендә республикада уртача гомер озынлыгы да арткан. Быел Татарстанда яшүсмерләр сәламәтлегенә игътибарны арттырып, мәкерле чирләрне кисәтү буенча да эшне көчәйтмәкчеләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта сөйләштеләр. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, узган ел республикада бер мең кешегә 10,7 үлем-китем очрагы туры килгән. Идел буе төбәкләре арасында иң кечкенә сан бу. Россия төбәкләре арасында исә Татарстан ул яктан 19 нчы урынга чыккан. Узган ел республикада уртача гомер озынлыгы да, артып, 75,38 яшь тәшкил иткән. Министр «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысасында билгеләнгән эшләрнең быел да уңышлы гына дәвам итәчәгенә өметләнә. Быел сәламәтлек саклау тармагының беренче звеносын яңарту буенча төбәк проекты кысаларында 2,12 млрд сум акча тотылачак. Узган ел бу максатка 2,49 млрд сум бүленгән булган. Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, былтыр 27 объект төзелгән. Быел тагын 29 бина сафка басачак. Моннан тыш, Татарстанда 105 объект төзекләндереләчәк. Чагыштыру өчен: узган ел шундый 117 объект яңартылган булган. – Сырхауханә һәм хастаханәләрне җиһазландыру эше дә дәвам итәчәк. Узган ел Татарстанда 1,9 мең медицина оешмасына яңа техника кайтарылган булса, быел дүрт тапкыр күбрәк: барлыгы 8,8 мең дәвалау оешмасы яңа техникалы булачак, – дип ачыклык кертте министр. Узган ел республикада барлыгы 2,6 мең яман шеш очрагы ачыкланган. Шуларның 1,9 меңе беренче-икенче стадиядә табылган. Чагыштыру өчен: 2022 елда республикада 2,5 мең яман шеш очрагы теркәлгән булган. Шуларның 1,7 меңе башлангыч чорда ачыкланган. – Яман шешкә каршы көрәш юнәлешендә уңай үзгәрешләр бар. Әмма тынычланырга иртәрәк. Үлем-китемгә китергән иң төп авырулар исемлегендә элеккечә үк йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш очраклары кала бирә. Бөтен ил, дөнья күләмендә шул хәл, – дип искәртте Марсель Миңнуллин. Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов кеше гомеренә куркыныч тудырган мәкерле чирләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле юлы дип диспансеризация узуны атый. Аның барышында, әйтик, кеше яман шешнең биш төре – күкрәк, аналык муентыгы, эчәклек, мәни бизе, тире яман шешенә тикшерү уза ала. – Әгәр кеше чир 3–4 нче стадиягә җиткәч килә икән, бу очракта инде бернинди югары технологияләр дә ярдәм итмәскә мөмкин. Шуңа күрә чир никадәр иртәрәк табылса, аны тулысынча җиңү ихтималы да шулкадәр зуррак, дип гел искәртеп киләбез. Беренче ике стадиядә табылса, яман шешне дәвалау ихтималы 75–98 процент тәшкил итә. Өченче-дүртенче стадиядә исә чирне җиңү түгел, азмасын дип күзәтеп тору турында сүз бара. Шуңа күрә яман шешне булдырмау өчен, вакытында диспансеризация узарга кирәк, – ди белгеч. Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәгендә узган ел 3,5 мең сабый дәваланган. Бер ел эчендә биредә арка миен күчереп утырту буенча 10 катлаулы операция ясалган. Әлеге үзәк 2021 елда ачылды. Бүген ул Идел буе федераль округындагы бердәнбер Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге санала. Быел Татарстанда яшүсмерләр сәламәтлегенә дә игътибарны арттырмакчылар. Күреп торабыз: соңгы елларда Татарстан иң эре трансплантология үзәкләренең берсенә әверелде. Моңа кадәр Мәскәү, Санкт-Петербургта ясалган мондый катлаулы операцияләр хәзер үзебездә ясала. Әле бу көннәрдә генә Чаллы табиблары беренче тапкыр кешенең йөрәген күчереп утырткан. – Авыру реанимациядән чыкты инде. Күз алдына китерәсезме, хәзер Чаллыда да авыруга йөрәк күчереп утырта алалар. Моңа кадәр ул Казандагы төбәкара клиник диагностика үзәгендә (МКДЦ) генә ясала иде. Хәзер моның өчен тагын бер база бар. Элегрәк бавыр, бөер күчереп утыртудагы казанышларыбыз турында сөйләгән булсак, хәзер ышанып әйтә алам: узган ел без йөрәк күчереп утырту буенча да ил төбәкләре арасында алдынгы урынга чыктык. Былтыр без 26 тапкыр (!) йөрәк күчереп утырттык. Бу – бик зур сан, – ди министр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким сүзләренә караганда, республикада үлем-китемгә китергән барлык чирләрнең 46 процентын йөрәк-кан тамырлары авырулары тәшкил итә. – Узган ел Татарстанда 6410 кешегә миокард инфаркты булган. Йөрәк-кан тамыры үзәкләрендә 19464 кеше дәваланды. 1315 кеше тромбтан котылды, – дип ачыклык кертте баш кардиолог. Ничек кенә булмасын, сәламәтлек өчен иң беренче чиратта кеше үзе җаваплы. Бу фикерне брифинг дәвамында Марсель Миңнуллин да кат-кат әйтте. – Кеше үзе дә сәламәтлегенә игътибарлырак булсын иде. Юкса кайберәүләрне диспансеризация уз инде дип үгетләргә туры килә. Ә бит бу иң беренче чиратта аның саулыгы, аның гомере өчен кирәк. Сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиешле 40–65 яшьлек кешеләр арасында еллар буе табибка күренмәүчеләр бар. Үзен яхшы хис иткәч, бар да тәртиптә дип уйлый алар. Ә бит кандагы холестерин күләме, артык авырлык, тәндәге, организмдагы үзгәрешләрне һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Алар үзен сиздергәндә инде соң булырга мөмкин, – ди министр. Министрга 3 сорау Казанда яңа балалар хастаханәсе кайчан төзеләчәк? – Казандагы беренче балалар хастаханәсенең яңа бинасы быел төзелә башлар дип өметләнәбез. Биредә, ДРКБ белән беррәттән, авыр хәлдәге балаларга ярдәм итәчәкләр. Хәзерге вакытта яңа үзәкнең проекты эшләнә. - Татарстанда тагын бер онкология диспансеры төзеләчәкме? – Бүген башкаладагы онкология диспансеры көчәйтелгән режимда эшли. Әлегә табиблар җилкәсенә төшкән йөкне авырулар ташкынын башка оешмаларга да юнәлтү хисабына киметеп карарга җыенабыз. Республика онкодиспансеры эшен камилләштерүне күздә тоткан берничә проект бар. Ул сырхауханәгә дә, химия терапиясе бүлекләренә дә кагыла. Бүген бездә 7 амбулатор онкология ярдәме үзәге эшләп килә. Анда көндезге стационарда химия терапиясе уздыралар. Авырулар шунда озатыла башласа, республика онкология диспансерының химия терапиясе бүлегендәге халык агымы да бераз кимер иде. - Укучы соравы: «Ел саен диспансеризация узам. Әмма мине бер тапкыр да дерматологка җибәргәннәре булмады. Ни өчен шулай икән? Табиб дерматологка ниндидер шик туган очракта гына җибәрергә тиешме әллә?» – Әйе, шик туган очракта терапевт кешене дерматологка җибәрә. Аннары ул алга таба онкодиспансерга юлларга мөмкин. Әмма бу очракта кешенең үзенең дә аң булуы кирәк. Әгәр тәндә сәер таплар пәйда булса, теге яки бу миң шик уятса, алар зурайса яки күбәйсә, бу хакта түкми-чәчми табибка сөйләргә кирәк. Әгәр ул зары була торып та дәшми икән, кешенең үзенә дә, табибка да кыенрак булачак. Фото: фрипик.ком Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43363
«Хаҗдан үз җиребезгә кайткач, бер-ике атналап аңга килә алмый йөрдем»
null
Хаҗга бардым дип берәүне дә гаҗәпләндереп булмый инде бүген. Бу изге җирләргә самолетта очып та, пароходта йөзеп тә килеп җитеп була. --- Шәһри Казан № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43364
Малайга – кыз, кызга малай исеме кушарга ярыймы?
null
Исем кеше тормышында мөһим роль уйный дип сөйләп торсалар да, кайсыбер яшь әти-әниләр балаларына колакка ятышсыз исемнәр сайлый. Алай гына да түгел, малайларга – кыз, кызларга малай исеме кушучылар да бар хәтта... --- Өмет № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43365
Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?
null
«Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең телеграм-каналында шушы сорауга аңлатма бирелгән. "Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела. --- Шәһри Казан № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43366
Ни өчен наркоманга әйләнәләр? – Белгеч аңлатмасы
null
Наркомания – шәхесне җимерүгә китергән каты авыру. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резедә Хаева “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Табиб кешеләрнең наркотиклар куллана башлауга китергән сәбәпләрне атап үткән. Беренчедән, гаиләдә аңлашылмаучанлык, шәхси проблемалар. Икенчедән, кызыксынучанлык: кайберәүләр наркотик куллануны модага иярү дип, яки үз гомереңдә бер тапкыр гына булса да барысын да татып карарга кирәк, дип саный. Өченчедән, ниндидер яңа ләззәт чыганагы эзләү. Дүртенчедән – дусларга иярү. Бишенчедән, килеп туган хәлләргә үзенә бер “протест” белдерү. Алтынчыдан, үзеңне “кеше” итеп сизәргә, җитлеккән булып күренергә теләү. Һәм соңгысы – наркотикны җиңел генә сатып алу мөмкинлеге. Резедә Хаева әйтүенчә, наркоманиядән бик нәтиҗәле профилактика ярдәмендә генә котылырга мөмкин. “Профилактик чаралар җәмгыятьтә генә түгел, һәрбер гаиләдә үткәрелергә тиеш. Ата-аналарга баласына һәм тирәсендәге дус-ишләренә игътибарлырак булырга, баласының шикле кешеләр белән аралашуына юл куймаска, аны урамның тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Балага үзе өчен кызыклы ниндидер шөгыль табылсын. Кызыклы, файдалы шөгыль эчү-тарту, психоактив матдәләр куллану турында уйланырга урын калдырмый”, – дигән табиб. Әгәр дә инде баланың наркотик белән “шаяра” башлавына ишарәләгән гадәтләре барлыкка килсә, озакка сузмыйча табиб-психотерапевтка, психологка мөрәҗәгать итәргә яисә кризислы психологик ярдәм телефонына шалтыратырга кирәк, дип аңлатып үткән Резедә Хаева. Фото: пиксабай --- Ватаным Татарстан № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43367
Бер авариядә өч кеше үлгән
null
Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган, шуларның өчесе — Башкортстаннан. Урындагы дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Гремячий бистәсенә борылыш янында "ВАЗ-2112" һәм "Лада Гранта" автомобильләре бәрелешкән. --- Матбугат.ру № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43369
“Хатын белән бергә көлдек” (ВИДЕО)
null
Кичә Президент Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юллама белән чыгышы трансляциясе вакытында видеокамерага кызыклы караш ташлаган хәрбигә күпләр игътибар иткәндер. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43370
«Хатыныма ышанып, сине картлар йортына тапшырдым»
null
Йә, Аллаһ! Йокысыз үткән, озын төннең тагын бер көне узып китте. Миннебикә караватыннан көч-хәл белән торды да, тәрәзәгә күз салды. Бүген төне буе ач бүредәй улап, түбә калайларын дөбер-шатыр китереп, буран дулады. Миннебикәнең күз алдыннан бер мизгелдә капка төбе кар белән тулган, шулай булса да иң якын, иң газиз торган җире – туган йорты узды. --- Шәһри Казан № --- | 01.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43371
Алиментны ничек түләттерергә?
null
Элекке тормыш иптәшем бер ел инде алимент түләми. Аңа карата нинди чаралар кулланырга була? Алинә, Кама Тамагы районы. --- Шәһри Казан № --- | 02.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43372
Элвин Грей: "Аннан ары мин бөтенләй ишетмим"
null
Җырчы Элвин Грей авыруы турында сөйләгән, аның аркасында ул ишетү сәләтен югалта икән. Ул You-Tube каналына биргән интервьюсында акустик травма нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыруы турында сөйләгән.Аның сүзләре буенча, диагноз «ике яклы начар ишетү» кебек яңгырый. Руфина ТАҖИЕВА Өмет № --- | 02.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43373
Яшел Үзәндә өстенә кар төшкән баланы өлкәннәргә казып чыгарырга туры килгән (ВИДЕО)
null
Прокуратура түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистарту өчен җаваплы Яшел Үзән оешмасының бурычларын үтәүне тикшерә. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 02.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43374
Илсур Мортаза: Халык "артист булды да баеды" ди. Көнләшәләр, күпсенәләр. Ә сезгә кем комачаулады соң, аның кебек булырга?
null
Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам Илсур Мортаза белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 02.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43375
Римма Ибраһимова: «Тамашачы ул көзге түгел, аның алдында боргаланып торырга кирәкми»
null
Хәзерге җырчылар да, җырлар да истә калмый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраһимова әлеге сорауга ачыклык кертте. Аның белән татарның асылын ачкан җырлар, милли тәрбия, шәхес өчен гаилә әһәмияте хакында да сөйләштек. – Римма апа, язмышыгызда хәлиткеч мизгел дип кайсын атар идегез? – Очраклы рәвештә конкурска эләгеп, шуның нәтиҗәсендә Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада остаханәсенә юллама алу – тормышымдагы хәлиткеч мизгелләрнең берседер. Ул чакта мин – мәктәпне тәмамлап, КФУның тарих бүлегенә укырга керергә хыялланган гап-гади бер авыл баласы. Юкса бит беренче имтиханны да «бишле»гә биргән идем, икенчесенә килсәм, документларың юк, диделәр. Шулай итеп имтиханга керә алмый калдым. Әти-әни арттан йөрми, кая барып бәрелергә, кемнең ишеген шакырга да белмим. Ярый әле иптәш кызларым ярдәмчел булды, бөтенләй сыгылып төшәргә ирек бирмәделәр. Шуннан эшкә урнашырга, икенче елга тагын бәхетне сынап карарга булдык. Инде эшкә урнашкач кына, кызлар татар филармониясендә Мәскәүдә уку өчен конкурс барганын ишетеп кайтканнар. «Син бит матур җырлыйсың, барып кара әле, синең урының заводта түгел», – диделәр. Үзебезнекеләр һәм Мәскәү белгечләре каршында җырладым, үттем. Шулай итеп 12 кеше Мәскәүгә укырга киттек. Әллә ни аһ итмәсәк тә, шатландык, билгеле. – Әгәр татар артистларын Мәскәүнең эстрада бүлегендә укыту оештырылмаган булса, эстрада нинди эздән киткән булыр иде икән? – Филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов новатор булган дип уйлыйм мин. Күрәсең, яңа сулыш, икенче караш кирәклеген сизенгәндер ул. Иҗат бер эздән генә барса, торгынлык башлана, шуңа аңа дулкынлану, эзләнү кирәк. Безне укытып кайтару – шул эзләнүнең нәтиҗәсе инде ул. Без Мәскәүдән үзебезнең җырлар, тулы бер образ, әзер костюмнар белән кайттык. Башта Казанның Спорт сараенда зур концерт куйдык. Халык бик яратып кабул итте. Аннары төркемнәргә оешып, төрле җирләргә таралып эшли башладык. Мин Зиннур Нурмөхәммәтов, Клара Хәйретдинова белән бер төркемдә идем. Күпмедер вакыт үткәч, үземнең төркемне оештырдым. Татарстан авыл-шәһәрләре, чит төбәкләрдә гастрольләр башланды. Заллар шыгрым тулы була иде. – Хаталанган чаклар булдымы? – Сәхнәгә чыгып басуга, залда нинди тамашачы утырганын аңлау, аны тою тәҗрибә белән килә. Менә шул сизгерлек чарланганчы төрле хаталар да булгалый. Әйтик, укудан кайткач, безне Зиннур Нурмөхәммәтов белән Магаданга җибәрделәр. Җир чите бит инде, монда интернациональ җырлар кирәктер, дибез үзебезчә. Шыгрым тулы зал, концертны башлап, русча җырлый башладык. Халык: «Без татарча җыр тыңларга килдек!» – дип, йодрык болгап кычкырырга тотынмасынмы. Шунда ук татарчага күчеп, бөтен белгән җырларны башкардык. Аншлаг белән дүрт концерт бирдек. – Тамашачы күңелен ничек яулап алырга? – Бөтен күңелеңне биреп җырласаң, тамашачы да синең белән җыр дөньясына чума. Ул синең белән җырда «яши». Моның өчен бөтен шартын туры китереп, дөрес итеп җырлау гына җитми, көчле энергетика, хис һәм белем кирәк. Ни өчен белем дим, еш кына җырчылар нәрсә җырлаганын аңлап җырламый. Үзең аңламаган нәрсәне халык та аңламаячак бит инде. – Хәзерге җырчылардан кемнәрне тыңлыйсыз? – Алар шундый күп хәзер, кайсын тыңларга да белмәссең. Соңгы вакытта Филүс Каһиров өчен шатланам. Концерты шыгрым тулы залда үтте, халыкның аны яратуы сизелеп тора. Талантлы, тырыш егет. – Үзегезнең кумирларыгыз кемнәр иде? – Кечкенәдән Әлфия апа, Илһам абыйларны тыңлап үстек. Безнең авылга концерт белән килсәләр, кечкенә генә клубка халык сыймый иде. Тәрәзә аша кереп, эскәмия астына качып булса да тыңларга тырыштык. Соңыннан, еллар узгач, бергә эшләү насыйп булды. Алар бик гади, ярдәмчел иде. Беркайчан да авылдан чыкканнарын онытмадылар. Илһам абый беренче концертларны оештырганда бик ярдәм итте. Без аның артыннан йөрдек инде, ул киңәшләрен кызганмады. Илһам абый – бөтен татар дөньясын уяткан кеше. – Артист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – Cәхнәгә ни өчен чыкканыңны аңларга кирәк. Тамашачы ул көзге түгел, аңа алдыңны-артыңны күрсәтеп, боргаланып тору гына җитми. Аңа тавыш мөмкинлекләрен күрсәтү генә дә җитми. Фикер җиткерергә кирәк. Шулай булмаса, бар да вакытлыча. – Татар милләтенең асылын ача торган төп 3 җырны атыйк әле. – Халык җырлары. Илһам абый Шакиров репертуары. Анда безнең тарих, горурлык, шул ук вакытта югалту ачысы, сагыну. Әйтик, «Ак калфак» җырын алыйк. Аның берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе болай. Динен алмаштырырга теләмәгән татарларны шәһәрдән читкә куганнар. Әмма елга бер мәртәбә аларга калада калган туганнары белән очрашырга мөмкинлек бирелгән. «Җитмеш чакрым якын җир түгел, Бер күрешер өчен килдек без…» «Су буйлап», «Җаныем-җанаш», «Гөлҗамал»… Безнең мирасны өч җырга гына сыйдырып бетә торган да түгел. Ә инде дөнья буйлап сибелгән татарларны берләштерү җыры – «И туган тел…» – Соңгы вакытта «бетәбез!» дигән фикер ешрак яңгырый. Ә сез нинди фикердә? – Соңгы вакытта миндә, киресенчә, бетмибез дигән фикер ныгыганнан-ныгый бара. Яшьләрне күзәтергә яратам. Хәзерге буында милли үзаң көчле. «Без – татар» дигән горурлык бар аларда. Элек бит татарча сөйләшергә оялалар, вата-җимерә булса да русча җавап бирергә тырышалар иде. Хәзер чатнатып татарча сөйләшәләр. Студентларның берничәсендә генә булса да, киемнәрендә ниндидер милли билге була. Я милли бизәкле яулык, я каптырма. Шуны күргәч, күңелләр күтәрелеп китә. Ә бит рухланырга бер чаткы җитә. Әнә балалар өчен «Апуш» театр хәрәкәте барлыкка килде. Минем оныкларым да йөри анда. Татар даирәсе бит инде бу. Кабан күле янында яшәгәч, Камал театры тирәсеннән йөреп керү гадәтем бар. Яр буенда татар көйләре яңгырап тора, шулкадәр рәхәт. Җитәкчеләрнең дә милли темага игътибары зур, Рәисебез дә – бу җәһәттән үрнәк. Әле күптән түгел Казанга Владимир Путин килеп, Татарстанны мактап китте. Бу да милли горурлыкны ныгытырга зур сәбәп инде. Шуңа күрә, юк әле, бетмибез без. Тамырларның ныгыган чагы. – Милли тәрбия гаиләдәнме, мәктәптәнме? – Гаиләдән дә, мәктәптән дә. Бала гаиләдә татарча сөйләшеп, мәктәптә башка мохиткә эләксә, тел югала. Хәзер мәктәпләрдә татар мохите тудырырга тырышалар һәм татар теле дәресләрендә балалар, чыннан да, телне белеп чыга. Элек татар теле дәресләренең вакыт үткәрүгә генә корылган чаклары да бар иде. Хәзер телгә кызыксыну бар һәм ул кызыксыну югарыдан башланды. Без – шундый халык: җитәкчеләр әйткәнне үтәп яшибез. Җитәкче үрнәк күрсәтә икән, халык та теленә игътибарлы була. – Гаилә дигәннән. Элекке артистлардан я сәхнә, я гаилә: икесен бергә алып барып булмый дигән фикерне ишеткән бар. Ничек уйлыйсыз, бу – дөрес фикерме? – Эшкә яки иҗатка фанатларча табынырга кирәкмидер, миңа калса. Адәм баласының төп бурычы – нәсел дәвамчыларын калдыру лабаса. Синнән соң нәселең кала һәм эшең кала. Без ирем белән студиядә укыганда таныштык. Ул бер авыз татарча белми торган, Украинада туган татар егете иде. Мәскәүдә безнең белән бергә укыды, аннан Казанга татарча өйрәнергә кайтып китте. Без Казанда кавыштык. Татарча да өйрәнде, бергә яшәгән 25 ел гына азрак булды… Адәм баласына гаилә кирәк. Гаилә – канат, терәк бит ул. – Тормышымның горурлыгы дип кемнәрне яки нәрсәне атар идегез? – Монда, әлбәттә, эшләгән эшеңне сөйләргә кирәктер. Ә минем горурлыгым – балалар. Алар йөземне кызартмады, шөкер. – Һәр татар укырга тиеш дип кайсы китапларны әйтер идегез? – Тукай әсәрләре балачактан күңелгә салынырга тиеш, дип уйлыйм. Мин аның шигырьләренең күбесен яттан беләм. Тарихны күзаллау өчен, Нурихан Фәттах әсәрләрен укырга кирәк. Анда фольклор байлык та бихисап. Хәзерге заман әдипләреннән Ркаил Зәйдулла әсәрләрен яратып укыдым.     Гөлинә ГЫЙМАДОВА Ватаным Татарстан № --- | 03.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43376
Чыпчыклар кая киткән? Сыерчыклар нигә кими?
null
Биологлар, чыпчыкларның саны кимегәннән-кими бара, дип чаң суга. Бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай икән. Белгәнегезчә, аларның ике төре исәпләнә - йорт (аларны шәһәр чыпчыгы дип тә йөртәләр) һәм басу чыпчыклары. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 03.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43377
Актер Искәндәр Низамиев өйләнгән (ФОТО)
null
Кариев театры актеры Искәндәр Низамиев сөйгәне Алия белән никах укыткан. Бу хакта Искәндәрнең әтисе шулай ук танылган артист Илнар Низамиев хәбәр итә. Никахны Рамил хәзрәт Юныс укыган. --- Матбугат.ру № --- | 03.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43378
Боз астында һәлак булган кеше Татарстан егете булып чыкты
null
Бүген төнлә Уфа елгасында, Башкортстан Республикасының Нуриман районындагы Кызыл чишмә авылы янында, Татарстаннан килгән балыкчының мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 03.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43379
Бөгелмәдә 53 яшьлек хатын-кызның башын яндырганнар
null
Бөгелмәдә кәеф-сафа корып утыру күңелсез тәмамланган. Салмыш ир өйдәшенең башына ут төрткән. Хатын-кызны төрле дәрәҗәдәге баш һәм күз янулары белән хастаханәгә китергәннәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хәзер әлеге ир-ат 53 яшьлек хатын-кызны үтерергә маташуда гаепләнә. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий АиФ-Казанга белдерүенчә, вакыйга 2024 елның 15 февралендә пар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта булган.  --- Матбугат.ру № --- | 03.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43380
Әбҗәлил районында биш яшьлек бала батып үлгән
null
Башкортстанда бассейнда 5 яшьлек бала гәүдәсе табылган. Әлегә билгеле булуынча, кичә, 2 март кичендә, малай әнисе һәм үзеннән өлкәнрәк өч бертуганы белән бассейнга килгән. Күпмедер вакыттан соң 2018 елгы малайның яшәү билгеләре булмаган гәүдәсен судан чыгарганнар. --- Өмет № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43381
Март ае үзгәрешләре: язның беренче аенда нинди законнар үз көченә керә?
null
1 марттан күчемсез милек хуҗаларының шәхси мәгълүматларын саклау турында закон гамәлгә керә. Аның нигезендә, хәзер чит кешеләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мөлкәт хуҗалары турында мәгълүмат ала алмаячак. Бу хокукка бары тик ир белән хатын, шулай ук кайбер дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм нотариуслар гына ия булачак. *Электр самокатлары, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек транспорт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелә. Аларда йөрүчеләргә тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан арттыру рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш тротуарлардан, велосипедчы һәм җәяүлеләр юлларыннан йөреп булган транспортның авырлыгына чикләү кертелә: ул 35 килодан артмаска тиеш. Аның  өчен махсус юл билгеләре урнаштырылачак. *Чүп чыгарган өчен түләүне яңадан исәпләү гамәлгә кертелә. Биш көн  рәттән өеңдә яки фатирыңда яшәмәгән очракта чүп чыгарган өчен кимрәк түләү мөмкинлеге ачыла. Моның өчен өйдән чыгып киткәнче яки кайткач 30 көннән дә соңга калмыйча идарәче компаниягә гариза язып тапшырырга кирәк  (туристлык юлламасы, самолет билеты кебек өйдә булмаганлыкны раслаган документлар белән). *Рецептлы даруларны онлайн сату буенча эксперимент башлана. Ул өч төбәктә: Мәскәү, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә 2026 елның 1 мартына кадәр үткәреләчәк. Уңышлы килеп чыкса, башка төбәкләргә дә кертеләчәк. *Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кешеләргә таксида эшләү тыела. Биредә сүз үтерү, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян салу, кеше урлау, талау, көчләү, шулай ук иҗтимагый иминлеккә, дәүләткә каршы статьялар буенча хөкем карары җәзасын үтәп бетермәгән кешеләр турында бара. *Коралга лицензия бирү кырыслана. Җинаять кылуда шикләнелүче яки гаепләнелүчеләргә, шулай ук эчке эшләр органнары уздырган тикшерү нәтиҗәсе буенча кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен бозарга, дәүләт иминлегенә янарга мөмкин, дип танылучыларга корал сатып алуга лицензия бирү тыела. *31 мартка кадәр физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта эшмәкәрлек  белән шөгыльләнүче оешмалар 2022 елның 1 мартына хәтле төзелгән килешүләр буенча кредит каникулы алу өчен гариза тапшырырга мөмкин. *Биометрик мәгълүматлардан (бармак эзе, бит рәвеше, күзнең алгы тышчасы) файдалану мөмкинлеге пәйда булачак. Нинди очракларда? 1000 сумнан артмаган күләмдә акча түләгәндә (банк картасы белән), интернетта элемтә хезмәтләре күрсәтү турында килешүләр төзегәндә, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә, студентларга бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча имтихан тапшырганда. *Хөкүмәт йорт хайваннарын сату урыннарына карата таләпләрне раслаячак. Бу дүрт аяклы дусларыбызны зоокибетләр һәм кош-корт базарларындагы кырыс шартлардан коткарачак.   --- Ватаным Татарстан № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43382
“Үсеп җитүеңне күрмәм...”
null
Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Рәфига апа Хәмәдиеваның сукмагына тузан төшермиләр. Бу якларда бик борынгыдан бирле бер сәер гадәт яши икән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43383
Филүс Каһиров 8 мартка нәрсә бүләк итә?
null
Җырчы хатынын шатландырган иң кыйммәтле бүләкне атады. "Безнең өчен ниндидер матди әйберләр бик мөһим түгел. Иң яхшысы - эмоцияләр, - ди Филүс. - Әлеге вакытта хатынымның кәефе күтәрелсен өчен нәрсә белән шаккатырыйм микән, дип уйлап йөрим". --- Матбугат.ру № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43384
Март аенда Татарстанда кар гадәттәгедән азрак булачак
null
Татарстан Гидрометеорология үзәге республика территориясендә март аена айлык һава торышы фаразын хәбәр итте. Төбәктә һаваның уртача температурасы климат нормасы тирәсендә булачак. Татарстан өчен март нормасы -4,2 градуска, ә Казан өчен -3,3 градуска тигез. --- Матбугат.ру № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43385
Казан заводында фургон йөртүчесе эшче хатын-кызны таптатып үтергән
null
«Казаноргсинтез» заводында фургон йөртүчесе эшче хатын-кызны таптатып үтергән. Бу хакта «Татар-информ» яза.   --- Матбугат.ру № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43386
Су басу ихтималы булган урыннар билгеле булды
null
Казанда су күтәрелеше мартның өченче декадасында көтелә. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Сергей Чанкин хәбәр итте. --- Шәһри Казан № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43387
Коега егылып төшкән ике баланы коткарганнар
null
Чистайда ике малай кар белән капланган коега төшеп киткән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43388
Укытучыларга өстәмә түләү гамәлгә керә
null
Яңа уку елыннан башлап, Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, Башкортстанда да билгеле бер категория укытучыларның хезмәт хакларына бишәр мең сум өстәячәкләр. Бу белдерү белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, яңалык мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия буенча киңәшчеләргә кагылачак. --- Матбугат.ру № --- | 04.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43389
Авариядә йөкле хатын-кыз һәм тагын 3 кеше һәлак булган
null
Коминың Корткерос районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига нечкәлекләрен Коми буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе сөйләде. Ведомствоның башлангыч мәгълүматы буенча, авария 3 мартта 18.00 сәгатьтә булган. --- Ватаным Татарстан № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43390
Ураза кайчан башлана? Нәрсәне истә тотарга кирәк?
null
2024 елгы Раамазан ае 10 март көнне кояш баегач башлана. Ястү намазыннан соң беренче тәравих укыла. 11 мартта таң атканчы сәхәр ашала – уразаның беренче көне. --- Өмет № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43392
Путин махсус хәрби операциягә кагылышлы карар игълан итте
null
Владимир Путин махсус хәрби операциягә кагылышлы карар игълан итте. Бу карар махсус хәрби операция ветераннарына, хәзерге вакытта гамәлдәге хәрби частьләр составында булган солдатларга һәм офицерларга кагыла.   --- Шәһри Казан № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43393
Казанда банк бүлегенең керү юлындагы корылмасы җимерелеп төшкән
null
Казанда Марсель Сәлимҗанов урамындагы Саклык банкы бүлегенең керү юлындагы корылмасы җимерелгән. Урында төшерелгән фотолар социаль челтәрләрдә чыкты. --- Матбугат.ру № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43394
Мамадыш районында 67 яшьлек хатын-кыз өстенә печән төргәге төшеп һәлак булган
null
Кичә Мамадыш районының Түбән Яке авылында 67 яшьлек хатын-кыз печән төргәге төшкән. Ул шунда ук һәлак булган. Шәмсегөл Ганиева ире Рафаэль абый соңлап кына кавышып, өч бала үстергән. Кызганыч, инде ире моннан берничә ел вафат булган. Ике баласы үз тормышы белән яшәгән. Авылдашлары Шәмсегөл апаны бик тырыш иде дип искә ала. – Җәй буе җиләк сатты, көзен гөмбә. Күп итеп маллар тота иде. Сыерын да бетермәде. Авыл янындагы “Сайкичү” базарында эшләүчеләрне һәр көн саен сөт белән тәэмин итеп торды, – ди алар. – Бик кызганыч. Апабыз өстенә печән төргәне төшкән. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Бар тормышы җитеш иде. Урыны оҗмахта булсын инде, – ди туганы Венера. Фото: фрипик.ком --- Ватаным Татарстан № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43395
Яшел Үзәндә 52 яшьлек хатын "трейдерлар" корбаны булган - 2 млн акчасын биргән
null
Татарстанда яшәүче хатын-кыз отышлы инвестицияләр тәкъдим итүче мошенниклар корбаны булган. Яшел Үзән пенсионеры ялган трейдерларга ышанып, 2 млн сумнан артык акчасын югалткан. --- Матбугат.ру № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43396
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Сабантуй көннәрен раслады
null
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда узачак Сабан туе көннәрен раслады. Тиешле указ Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында бастырылды. --- Матбугат.ру № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43397
Баянчы Рөстәм Вәлиевны искә алу кичәсе узачак
null
20 мартта MOÑ театр мәйданында танылган баянчы Рөстәм Вәлиевка багышланган "АККОМПАНИАТОР" дип исемләнгән кичә узачак. Чараны оештыручылар перформатив программа әзерли. --- Шәһри Казан № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43398
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле "Кайтаваз" концертын тәкъдим итә
null
6 март көнне Татар дәүләт филармониясендә газиз әниләребезне котлап, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәуләт ансамбле "Кайтаваз" исемле концерт программасы тәкъдим итә. Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган әниләргә багышланган концертка рәхим итегез. Концертта Татарстанның атказанган артистлары: Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов (рояльдә), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ильяс Камал (виолончельдә), Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле катнаша. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 05.03.2024
matbugat
mass_media
null
null