url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/300322/kanun-bozalar
Канун бозалар
null
28нче март көнне Казанда 155 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, тагын берәү зыян күргән. Дүшәмбе көнне шәһәрдә исерек килеш руль артына утырган алты ир-ат тоткарланган, биш кешенең машина йөртү хокукы булмавы ачыкланган, дип хәбәр ителә ЮХИДИ бүлекчәсендә.
beznen_ru
mass_media
null
30.03.2022
https://beznen.ru/archive/donya-bu/250913/burychly-ulmi-ul-150-el-yashyachk
Бурычлы үлми – ул 150 ел яшәячәк!
null
Үҗәт кешеләргә сокланам. «Булса – яхшы, булмаса да ярый», дип яшәүчеләргә караганда, тормышта үзенә ни кирәген төгәл белгән һәм үз-үзен аямыйча максатына юл тотучы кешеләр күңелгә якынрак. Моннан нәкъ ике ел элек, Азнакай районындагы әкәмәтләр хакында «Пластик коммунизм бурычы» (№41, 19 октябрь, 2011 ел), Пластик коммунизм бурычы – 2 (№44, 9 ноябрь, 2011 ел), ПЛАСТИК “КОММУНИЗМ” БУРЫЧЫ – 3 (№50, 21 декабрь, 2011 ел) дип исемләнгән мәкаләләр сериясе язганда, төп герой Сәкинә ханым Хәйруллинаның, гап-гади бер пенсионер хатынның Мәскәүгә кадәр барып җитәсенә, барыбер үз дигәненә ирешәсенә ышанмый идем. Ничә ел көрәшкәннән соң, ул бозны кузгатуга ирешкән. Бозның да ниндие бит әле… Ике ел элек басылган язмалар Азнакайда урнашкан «АзСтрой»да баш хисапчы булып эшләгән Сәкинә апа Хәйруллина турында сөйли. Ул шушы оешманың директоры Алмаз Хәкимовка ышанып, миллионнарча кредит алганда поручитель булган һәм, ахыр чиктә, мөдир әлеге оешманы банкротлыкка чыгарып, билгесез тарафта югалгач, Сәкинә апа өстендә берничә миллион кредит утырып калган. Интернет-басмабызда да (www.beznen.ru) бу язманы укып шаккатучылар күп булды. Язма астындагы комментарийлар шуны раслый. Инде бу вакыйга, бәлки, шуның белән суынган да булыр иде, тик әлеге мөдир тарафыннан алданган кешеләр бер-бер артлы пәйда була башлады. Алмаз аркасында асылынып үлгән Алмаз Галимов дигән ирнең хатыны, «АзСтрой»да эшләгән башка кешеләр шалтыратырга, үз башыннан кичкәннәрен сөйләргә тотынды… Алмаз Хәкимов белән дә аерым сөйләшеп, аның фикерләрен дә газетага урнаштырган идек. Ышанасызмы, шул чакта Татарстандагы бер генә инстанция дә пенсионер хатын – Сәкинә апа ягына басмады. Алмазга карата җинаять эше ачылмады. Татарстан прокуратурасына юллаган хатлар, гадәттәгечә, районга әйләнеп кайта да – вәссәлам! Анда инде «үзебезнекеләр». Менә ике ел узгач газетабызга Сәкинә апа шалтыратты: «Мине хәтерлисездер әле. Алмаз Хәкимовка карата җинаять эше ачылды бит, судлар бара. Судка килегез», – диде ул. Чираттагы суд утырышларының берсендә булырга ниятләп, Азнакайга юл тоттык. ИКЕ ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ Алмазга каршы 14 шахит үз күрсәтмәләрен биргән. Судка килүчеләр дә күп. Узган утырышта 6 кеше чыгыш ясаган булган. Шулар хакында сораштырганчы, Сәкинә апаның хәлләрен, ике ел эчендә нинди үзгәрешләр булуын белешергә булдым. – Сәкинә апа, Алмаз Хәкимовның бурычын сезнең пенсиядән тотып калуларын беләм. Күпме тотыла, җәмгысе күпме түләдегез? Күпме калды? – 113820 сум бурычын түләргә өлгердем инде. Хәзер пенсия артты бит, 50 процентын алып барганда, Алмаз өчен ай саен 5825 сумымны тотып калалар. Мин бу пенсияне 45 ел эшләп алдым! Әле озак яшим, бурычлы үлми, диләр – тагын 150 ел гына яшисем калды, судья шулай санап чыгарды бер утырышта. – Мәскәүгә ничек барып җиттегез? – Бу эшне тикшерүне сорап кайларга гына хат юлламадым. (Шушы сүзләрне әйтеп, Сәкинә апа алдыма төрле инстанцияләр, оешмалар, шәхес исемнәре – барысы 27 пункттан торган исемлекне чыгарып салды.) Үзебезнең Азнакайда мин язган гариза буенча тикшереп тә маташмадылар бит инде, беләсең. Аннары Алмаз Хәкимов эшчәнлеген Әлмәт районара икътисади җинаятьләр идарәсе тикшерде. Бөгелмәдән дә килеп тикшерделәр. Алар хокук бозулар тапканнар иде дә, Казан тикшерү бүлекчәсе аларга каршы чыгып, эшне тикшерүдән баш тарттылар. Чаллыда да бу эшне карарга алынмадылар. Шуннан соң Әлмәтнекеләр дә үз-үзләренә «отказной» язарга мәҗбүр булды – җинаять эше ачмаска дип. Шуннан соң мин боларны судка бирдем… Ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алмагач, барыр җирем юклыгын аңлап, тикшерүчегә Мәскәүгә барачагым турында әйттем. Бу узган елның 24нче мае иде. Шуннан соң, кыска гына хатта үзем белән булган хәлләрне аңлатып яздым да, кулымда булган бөтен документларны теркәп (132шәр битле 5 күчермә ясаган. – Авт.) әзерләп куйдым. Прокуратурага хатлар, отказнойлар… – Барысы да шунда! «Безнең гәҗит»не дә шул документлар арасына беркеттем әле. 25нче майда, әбәдкә кайтып барганда уйлыйм: әгәр 27се көнне Мәскәүгә китсәм, 28е барып җитешә алам бит әле мин, – дим. Шуны уйлап, юл өстендә үк поезд билетлары белешергә керсәм, 27есенә Мәскәүгә ике билет калган. Шуны алдым да, 27се иртән Казанга киттем, кичен поездга утырдым. 28е иртән мин Мәскәүдә идем инде. Оныгымның иптәшләре каршы алды. Прокуратура, Тикшерү комитеты, РФ Эчке эшләр министрлыгы, президентның кабул итү бүлмәсе… Җәмәгать палатасына керәм дигән идем, кереп тормадым инде. Теге 5 туплам документка исемлек әзер иде! – Мәскәүдә сезне генә көтеп утырмыйлар бит инде, Сәкинә апа, ничек йөреп кайттыгыз соң? – Иң беренче прокуратурага кердем, анда шундый әйбәт кабул иттеләр. Шунда утыручы кыз компьютердан карады да: «Бу прокуратурага 15нче шикаятегез икән инде», – диде. Хәтерлисеңдер, мин бит башта Азнакайда елап йөрдем, аннары Казанга яза башладым, аннан барысын да Азнакайга кайтардылар. Әле Азнакайдагы тикшерүче – Миләүшә исемле хатын да кычкырган иде миңа: «Нәрсә язасың да язасың, безнең эш беткән дип беләсең мәллә?» – дип. Шулай итеп, прокуратурада минем эшне карарга сүз биреп, озатып калдылар. Шуннан соң РФ Эчке эшләр министрлыгын эзләп киттек. Анда карт кына бер бабай утыра. Кеше алдап җибәрә бу. «Нишлибез инде без сезнең шикаять белән?» – ди бу миңа. Полициядә кеше шикаяте белән нишләргә тиешләр соң, менә әйт әле? Бәй, шуннан шикаятьне кире күтәреп чыгып киттем инде. Мин бу гаризаны, авылга кайткач та, хат итеп конвертка салып барыбер Эчке эшләр министрлыгына җибәрдем. Аларга дип әзерләдем ич, укысыннар! Шуннан РФ Тикшерү комитетына киттек, анда да бик әйбәт кабул иттеләр. «Карарбыз, тикшерербез», – диделәр. Кичке 9га кайтып аудык без. Икенче көнне президентның кабул итү бүлмәсенә бардым. 09:30да эшли башлаучы аппаратка сәгать 10 га бардым – 47нче кеше идем! Анда да бик әйбәт, тәртип белән эшли бар да. Олы телевизор куелган, 4 кеше кабул итеп утыра. Телевизорда күрсәтелеп бара инде: хәзер шул кешене кабул иткәннәр, фәлән кеше чиратын көтә, дип. Микрофоннан да матур итеп: «Фәлән фәләнова, сезне шунда чакырабыз», – дип әйтәләр. Президент «приемныенда» миннән: «Сез бу шикаять белән бездән нәрсә сорыйсыз? Арбитраж суд карарын безнең кире кагуыбызны телисезме?» – дип сорадылар. «Юк, – мин әйтәм, – нишләтүне белмим, ләкин ул үз бурычларын үзе түләсен, ә минем пенсияне кире бирсеннәр», – дидем. Матур гына сөйләштем. Шул көнне кайтып та киттем. 29нчы августта Алмаз Хәкимовка карата җинаять эше ачылу турында хәбәр иттеләр, тикшерү башланды! – Сезнең йөрмәгән прокуратура калмады бит инде, бездәге кабул итүләр Мәскәүдәгедән аерыламы? – Аерыла. 2011нче елда Кафил Әмировка «приемга» барган идем бит мин, шунда да ул безнең прокурорга бармак белән төртеп: «Җинаять эше кузагатыгыз», – дигән иде. Барыбер кузгатмадылар. Аннары тагын Әмировка бардым, мине Хәйруллин кабул итте. «Кешенең фирманы ачарга да, ябарга да хокукы бар», – диде. «Кеше хакына ачып-ябарга хокуклымыни?» – дидем. К.Әмировка кертмәделәр мине. Шуннан соң Казанда мәгънә юклыгын аңлап Мәскәүгә яза башладым бит инде. Алар хатларны Казанга җибәрә, Казан – Азнакайга… Шундый бер әйләнгечтән тик йөрде бу. Миңа бөтен кеше җинаять эше ачылмаячагы турында сөйләп торды, мин йөреп тордым. Аптырагач, Алмаз Хәкимов эшчәнлегеннән зур зыян күрүчеләрне барлап, «Москопстрой» оешмасына Мәскәүгә шалтыраттым. Аларның Алмаздан 2,5 млн сум тирәсе аласылары калды. Аларның да аяк-кулы бәйләнгән, берни эшләтә алмыйлар. Банкротлык – бетте-китте! Мәскәүдән торып болар аудитр яллады һәм алар «АзСтрой» эшчәнлегенә анализ ясады. Алдан уйланган банкротлык булуын исбатладылар да. Шуннан соң «Москопстрой» судка гариза язган. Банкротлыкка чыккан оешма конкурс идарәсенә тапшырылып, ул сатылырга һәм бурычны каплау өчен тотылырга тиеш бит инде. Шушы хәлдән соң конкурс идарәсе туктатылды. Былтыр 29нчы августта җинаять эше ачылып 10 ай тикшерү барды һәм менә судлар башланды, – ди Сәкинә апа. – Хәзер җаныгызга тынычлык иңдеме? – Хәзер тәнемә көч кереп киткән кебек хис итәм, чөнки минем пенсиянең үз кулыма кереп барачагына өмет уянды. Мин дә бит миллионер түгел, гап-гади бер пенсионер гына. КЕМНЕҢ АЛЛАСЫ – КЕМ? Шушы еллар дәвамында Сәкинә апа Алмаз һәм аның гаиләсе белән бер дә аралашмаган икән дип уйлый күрмәгез. Аралашкан ул. Алмазның әтисе Таһир абыйның телефоннан шалтыратуларын да яздырып барган. Кеше сөйләшкәнен тыңлап тору бик үк дөрес булмаса да, тыңладым әле. 10 апрельдә, инде тикшерү эшләре барган мәлдә, Таһир абый Сәкинә апага шалтыратып: – …Ул үзен үтерсә сезгә нинди файда була? «Мин китәрмен инде», дип сөйләнә башлады хәзер. Сез аны һаман батырырга тырышасыз. Элеккеге Алмаз түгел ул хәзер. 45 килограммга калган. Яшәрлек теләге юк аның… Минем малай асылынып үлсә яки төрмәгә утырса, син шуның белән гомер буе ничек яшәмәкче буласың? Ничек син Ходайдан курыкмыйсың, Ходай барын белмисеңме? – кебегрәк җөмләләр әйтә. Сөйләшү барышында шул аңлашыла: Таһир абый Сәкинә апага банкка барып, үз бурычын Алмазга күчертүен сорый. «Алмаз үзе барсын да бурычымны үзенә күчерсен, ничек итеп мин үз бурычымны аңа күчерим инде», – ди ул. Сәкинә апа инде Хәкимовларга берничә тапкыр пенсия фондыннан да белешмәләр алган, реквизитларны да юллаган, тик аның өчен бурычны түләүче кеше генә юк икән. Мин катнашкан судта да шундый сүзләр яңгырады: «Хәзерге вакытта 4 млн сумнан артык бурычны бары тик Хәйруллина С. генә ай саен түләп бара.» Суд дигәннән, узган утырышта да Таһир абый чыгыш ясаган булган һәм аның күрсәтмәләре улы Алмазга каршы килеп чыккан. «Мин аңа кредитлардан ничек котылып булуын күрсәттем, банкротлык турында әйттем», – кебегрәк сүзләр сөйләгән икән ул. Судлар турында аерым язмый булмас анысы… ТЫНЫЧЛЫК КИРӘК Алмаз белән ике ел элек очрашкан идек. Ул танып алып, үзе килеп күреште. – Сез киләсе атнада буласы судка килегез, анда мин дә чыгыш ясаячакмын, – диде ул миңа. – Бүген өлгермәм инде. – Алмаз, син бит нәкъ ике ел элек миңа сүз биргән идең, Сәкинә апаның пенсиясе алынмаячак, ул бурычны түлим, дидең. – Әгәр ул минем өстемнән гел-гел шикаятьләр язып, тынычлыгымны алып, шушы тикшерүләр, судлар белән борчымаса, мин инде күптән күтәрелеп, бәлки, ул бурычны да түләп бетергән булыр идем. Ләкин минем тыныч кына бер урында утырып эшли алганым да юк бит. Миңа көн дә тикшерүчеләр белән аралашырга, яклаучылар эзләргә, аларга түләргә… әллә ниләр эшләргә кирәк. Ничә ел минем тынычлык күргән юк. – Алмаз, син бит судка да миллион сумнан да ким тормаучы зур джипта килгәнсең, нинди бурыч түләү турында әйтәсең? – Бу минем әтинең машинасы. Яклаучыны илтеп куйгач, әтигә машинаны кайтарып автобус белән Казанга китәм. – Әтиең судта сиңа каршы чыгыш ясаган икән… – Юк, әти миңа каршы була алмый. Аның әйткән сүзләрен башкача кабул итеп, аны да миңа каршы шаһит дип куйдылар. Ләкин шушы вакыт эчендә әти мине гел яклады, булышты. Ул булмаса… Алмазның яклаучысы Ольга Михайлова да гаҗәпләнүен яшерми: – Судка килеп, көне буе утырган һәм бу эшнең ахырын шулай түземлек белән көтеп утырган шаһитләрне күргәнем юк иде әле, – ди ул. Димәк, күпләрнең үзәгенә үткән бу хәл, дип уйлап куйдым эчемнән… (Дәвамы киләсе санда.) Эльвира ФАТЫЙХОВА. Казан-Азнакай-Казан.  
beznen_ru
mass_media
Дөнья бу
25.09.2013
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/may-simertmi-anyi-kp-ashau-gyina-simert
Май симертми, аны күп ашау гына симертә
Сыер мае ашамыйм, анда холестерин күп, симертә диючеләргә: «Аз кап, май кап», - дип җавап бирәләр. Кеше майдан түгел, аны күп ашаудан симерергә мөмкин.
Сыйфатлы майда кеше организмына кирәкле 150 төрдәге май кислоталары бар, шуларның 20 төрдәгесенә алмаш юк. Сөттәге май кальцийны үзләштерергә дә булыша, тиеш­ле күләмдә кулланганда, хәтта холестеринны киметергә дә ярдәм итә. Сыер мае ашаганчы, үсемлек майларына өстенлек бирергә кирәк, диючеләр дә ялгышалар. Кайбер үсемлек майларыннан хасил булган май кислоталары организмның кальцийны үзләштерүенә комачаулый һәм, киресенчә, кан тамырларына утыра.Акыллы һәм матур булу өчен дә сыер мае ашарга кирәк. Май ярдәмендә баш мие күзәнәкләренең яңаруы башкарылса, аның составындагы A, E, D, K витаминнары чәчне үстерә һәм бит тиресен тигез, матур итә.Югарыда язылганнарның барысына да ирешергә була, әгәр дә аз кап, май кап дигәндә капканың чыннан да сыйфатлы, экологик чиста сыер мае булса. Соңгы елларда май дип ниләр генә сатмыйлар. Казан тирәсендә кайсы гына сату ноктасына барсаң да, Арча, Балтач мае дип сатсалар, Татарстанның икенче бер кырына китсәң, һәр ноктада Азнакай мае гына сатыла икән диярсең. Бу очракта сатучылар, халыкның кайсы җитештерүчегә өстенлек биргәненнән чыгып, үзләрен тәкъдим итәләр.Азнакай май заводы - «Вамин» җәмгыяте банкротлыкка чыкканда, бөтенләй үзгә статуста кала алган заводларның берсе. Аларны «Просто молоко» үзенеке итәргә теләмәгән. Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җаваплылыкны үз өстенә алып, заводны саклап калган.- Районда башка җитәкче булса, безнең язмыш нинди булыр иде микән, төгәл генә әйтеп тә булмый. Марсель Шәйдуллинның тәвәккәллеге, һәр эшне аңлап, төбенә төшеп карар кабул итә белүе заводны саклап калды, анда эшләүче 140 кеше һәм аларның гаиләләре өчен дә бу бик мөһим карар. Заводны туктатсак, бер дигән җиһазлар да, бина үзе дә таралып юкка чыгар иде. Эшләмәгәндә ел әйләнә аны җылытып торып булмый, ә инде температура режимы сакланмый икән, бу приборларның сафтан чыгуына китерә. Кайбер районнарда без моның ачык мисалын күрдек, - ди Азнакай май заводының баш инженеры Альянус Мөхәммәтшин.Азнакай май заводы республикада югары сыйфатлы ризык җитештерүче буларак билгеле.- Үзебезнең заводта җитештергән майны да, сырны да дистәләгән ризыклар арасыннан аерып ала алам. Моның өчен тәмләп карау да мәҗбүри түгел, күп вакыт карау да җитә. Әлбәттә, гади сатып алучы өчен бу катлау­лырак. Күпләр майны, катырып диярлек, суыткычның иң салкын бүлегендә саклыйлар. Ашарга дигән май плюс 17 градуста торырга тиеш. Ашарга берәр сәгать кала, майны өстәлгә алып кую кирәк. Шул вакытта гына майның чын тәмен тоеп була. Иң тәмле май, әлбәттә, 17 сәгать мае, - ди баш инженер.Минем гаҗәпләнүемне күреп, дәвам итә.- 17 сәгать себеркесе, 17 сәгать мае дигән сүзләр ишеткәнегез юкмыни? Сүз көн озынлыгы турында бара. Җәйнең бу чорында җыелган себерке дә яхшы була, сөт тә икенче төрле тәмле була дип исәпли халык. Көн озынлыгы арткан саен, сөтнең майлылыгы да арта.Альянус Мө­хәм­мәтшин - Татарстан Республикасы Азык индустриясенең атказанган хезмәткәре. Аның бу өлкәгә килеп керүе очраклы гына булган. Машина йөртү танык­лыгын югалтып, юлга чыга алмаган, шул көнне заводта сепаратор ватыла. Төзәтүчеләрне карап-карап торган да эшкә үзе тотынган. Шуннан укыр­га да кергән, үсешнең бөтен бас­кычларын да үткән.- Сатып алучылар безнең ризыкка югары бәя бирә, шуңа күрә Азнакай мае дип алдап сату очраклары да бик күп. Кибет киштәсенә куелып сатылган ризык ул һәрвакыт тере акча. Бүгенге көндә 22 төрдәге товар җитештереп сатабыз. Май, сыр, сөт, каймак, төрле майлылыктагы кефир, катык... Хәзер халык үз сәламәтлегенә игътибарлырак дип уйлыйм. Тагын бер мөһим нәрсә: сөт ризыгының әчүеннән түгел, әчемәвеннән куркырга кирәк.Сүз уңаеннанМай составында булган А витамины ашказанындагы һәм уникеилле эчәктәге яраларның тизрәк төзәлүенә китерә. Грипп белән авырмас өчен һәм иммунитет кимегән очракта, көненә 60-70 грамм сыер мае ашарга кирәк. Организмның майны үзләштерүе 97-98 процентка җитә.Югары температурада май үзенең витаминнарын югалта, шуңа күрә аны ризык пешеп җиткәч салырга кирәк.
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
01 февраля 2016, 08:10
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kollektorlar-escanlegena-kagylysly-zakon-gamalga-kerde
Коллекторлар эшчәнлегенә кагылышлы закон гамәлгә керде
Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе вәкиле сөйләде.
Бурычларны законсыз түләткән өчен яңа җинаять маддәсенә эләгергә мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе вәкиле Дмитрий Богумель сөйләде.«Узган ел Россиянең Җинаятьләр кодексында «Физик затларның вакытында түләнмәгән бурычларын кайтару эшчәнлеген законсыз гамәлгә ашыру» исемле 172.4 маддәсе барлыкка килде. Бу маддә юридик зат вәкилләренең җаваплылыгын аерым очракларда исәптә тота. Мәсәлән, әгәр физик затлар адресына көчләү, басым куллану куркынычы, милекккә һөҗүм итү, зыян күрүченең ягъни аның якыннарының намусын һәм абруен кимсетә торган ялган мәгълүматларны тарату белән бәйле хәбәрләр җибәрелү кебек күренешләргә кагылышлы», — диде спикер.Әлегесе вакытта Федераль хезмәт республика Эчке эшләр министрлыгына Татарстан халкыннан бу законны үтәтү буенча 30га якын гариза тапшырган. Хокук сагы хезмәткәрләре җинаять эше ачу турында карар кабул итәчәк. Искәртәбез, бу законга нигезләнеп гариза язганда, аудио, видео яки фотодәлил булуы да зарур.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2024-02-21 17:40:00
https://madanizhomga.ru/news/shheslrebez/tirn-elga-tyin-agar
ТИРӘН ЕЛГА ТЫН АГАР
Быел композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тула. Шул уңайдан без композиторның иҗатын ныклап өйрәнгән, аның турында монография нәшер иткән музыка белгече Клара ТАҖИ белән әңгәмә кордык.
- Чыннан да, рәсми мәгълүматларга караганда, быел композитор Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тула. Әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми, - дип башлады сүзен Клара ханым. - Эш шунда ки, 1961 елда композиторның 60 яшьлеген билгеләп үтәргә өлгермиләр, тантана оештыруны 1962 елга калдыралар. Шул вакыттан бирле көй, моң остасының туган елы ялгыш күрсәтелеп килә. Димәк, быел без Мансур Мозаффаровның 110 еллыгын түгел, 111 еллыгын билгеләп үтәбез булып чыга.- Клара ханым, сез Мансур Мозаффаров иҗатын кайчаннан бирле өйрәнәсез?- Казан консерваториясендә укыган елларда композиторның иҗаты буенча курс эшләре, аннары диплом яздым. Ә инде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурага укырга кергәч, диплом эшемне үстереп, диссертация эшләдем.- Диссертациягез җиңел генә эшләнмәгән бугай...- Әйе. Беренчедән, җитәкче табу авыр булды. Бер җитәкчем музыка белгече Юрий Виноградов иде. Әмма аның белән генә булмый, фәннәр докторы кирәк, диделәр. Ә ул елларда Казанда сәнгать белеме буенча бер генә фән докторы да юк, диссертация язарга теләгән кеше Мәскәүгә бара иде. Мин үзем башкалардан аермалы буларак, Ленинградка киттем. Анда исә Мансур Мозаффаровны белүче дә юк. Профессордан профессорга йөри торгач, чират Анатолий Дмитриевка җитте. Пианинода уйный башлавым булды, Мозаффаров бит бу, дип шундук көйне танып алды ул. Шуннан соң Анатолий Никодимович татарлар турында зур хөрмәт белән сөйләп китте. Сезнең бит Муса Җәлилегез бар, беләсезме аны, дип төпченде профессор. Җәлил иҗаты музыкага кагылмый бит, дип, шагыйрьне тирәнтен белмәвемне акларга тырыштым инде. Милли кадр, ә Җәлилне белмисең, дип оялтты мине А.Дмитриев. 1930 елларда ул күренекле галим Борис Асафьевның шәкерте була, сабак алырга өенә дә баргалый. Шул чакларда анда тәбәнәк кенә буйлы бер ир-атны күрә торган була. Ул исә, чүпрәккә кадерләп төрелгән мандолинасын чыгарып, татар халык көйләрен уйный. Хикмәт шунда ки, Асафьев М.Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасын укыган була, әсәр аны иҗатка илһамландыра. Нәтиҗәдә, ул "Алтынчәч" операсын иҗат итә, әмма әсәр куелмый кала. Ә теге тәбәнәк буйлы ир Муса Җәлил була да инде.- Ә диссертациягез ни өчен якланмый калды соң?- Башта җитәкчем А.Дмитриев, аннары оппонентым гүр иясе булды. Димәк, аны Ленинградта яклап булмаячак иде, ә Казанда ул вакытларда гыйльми шура юк әле. Анатолий Никодимовичның хатыны миңа Үзбәкстанга барып карарга киңәш итте, андагы консерваториядә иремнең шәкерте эшли, диде. Мин Ташкент консерваториясе белән элемтәгә кердем. Анда исә диссертациямне яклау 5 миллион сумга (иске акча белән) төшәчәк диделәр. Шуннан мин үзебезнең партия өлкә комитетына бардым. Мине анда озын гына буйлы бер түрә каршы алды. Аңа хәлне аңлаттым. "Ә кем соң ул Мозаффаров?" - диде ул. Мин шаккаттым, чөнки аңарчы бөтен түрәләр дә гади халыкка караганда күпкә укымышлырак, акыллырак, дип белә идем. Шулай итеп, минем фәнни эшем якланмый калды, әмма аның нигезендә М.Мозаффаров турында ике китап чыгардым.- Мозаффаров кем ул, дигән сорауга бүген ничек дип җавап бирәсез?- Композитор Мансур Мозаффаров - татар халкының бөек улы. Ул бездә күп жанрларга беренче булып мөрәҗәгать итте, фольклор әсәрләрен эшкәртүдә, мөстәкыйль җыр һәм романслар язуда, опера, симфоник поэма, инструменталь концертлар иҗат итүдә гаять зур уңыш казанды. М.Мозаффаров иҗатының нигезен тәшкил иткән принциплар - халык иҗаты белән бәйләнеш, зур темаларга игътибар бирү. Ул туган илне, олуг шагыйребез Г.Тукайны, революционер М.Вахитовны данлады. Алар истәлегенә багышланган симфоник поэмалары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Мансур Мозаффаров "Галиябану", "Зөлхәбирә" операларында татар хатын-кызының революциягә кадәрге тормышын тасвирлады. "Галиябану" операсы - Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның "Качкын" һәм "Ирек" операларыннан соң куелган өченче спектакль. Композиторның "Бәхет юлы", "Чәчәк ат, Татарстан" кантаталары Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репертуарын баетты. Моннан тыш, ул 30га якын камера инструменталь әсәрләре, 130лап җыр һәм романс иҗат итте. Аның "Яшь егетләр, яшь кызлар", "Сайра, сандугач", "Җиләк җыйганда", "Җырлама син, иркәм", "И туган ил" һ.б. күп кенә җырлары һәрвакыт күңелләребездә яңгырап тора. Күптән түгел Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән, "Идел" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Дулкыннар" бәйгесе булып узды. Быел ул М.Мозаффаров юбилеена багышланды. Балалар үзләре теләп, яратып, бу композиторның җыр, романсларын башкара икән, димәк, аның мирасы бүген дә популяр, дигән сүз. Шуңа өстәп, М.Мозаффаров 200ләп татар халык җырын эшкәртте. Аларның байтагы 1964 елда нәшер ителгән татар халык җырлары җыентыгында урын алды. Ә ул җыентыкның үз тарихы бар.60 яше тулган көннәрдә Мансур Мозаффаров бик боек йөри икән. Ни булды, дип кызыксынган аңардан музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов. Менә консерваториядән куарга җыеналар әле, фәнни хезмәтең юк, диләр, дип, авыр сулап җавап биргән композитор. Шунда Мәхмүт ага аңа татар халык җырларын туплап чыгарырга тәкъдим итә. Һәм алар, бу эшкә Ю.Виноградов белән З.Хәйруллинаны да җәлеп итеп, аны бик уңышлы башкарып чыга. Шулай итеп, М.Мозаффаров эштән куылмый кала.Композитор Казан дәүләт консерваториясендә 1945-64 елларда укыта. Бер дигән шәп мөгаллим була ул. Үзенең ике кызына да музыка буенча профессиональ белем бирә. Алар икесе дә - пианистлар. Кызларын пианинода башкарырлык материал белән тәэмин итү ниятеннән Мансур Мозаффаров балалар өчен берсеннән-берсе матур музыкалар яза. Ул бары тик балет кына иҗат итмәгән. Әмма аның операларында балет күренешләре дә бар. Ә кызы Миләүшәнең әйтүенә караганда, М.Мозаффаров "Коппелия" һәм "Тщетная предосторожность" балетларына дирижерлык иткән.Җыеп кына әйткәндә, М.Мозаффаров, С.Сәйдәшев кебек үк, татар профессиональ музыкасына нигез салышкан композитор.- Күргәнебез булмаса да, "Галиябану" операсы турында ишетеп беләбез. Ә "Зөлхәбирә" операсы кайчан, ни рәвешле иҗат ителә, ни өчен ул бер дә куелмый?- "Зөлхәбирә" операсында Мостафа исемле бер мулланың урыс исправнигы белән кәрт уйнап, бөтен байлыгын, хәтта газиз кызын оттыруы турында бәян ителә. Либреттосын Ә.Фәйзи язган. 1941 елда күренекле әдәбият, сәнгать эшлеклеләре җыелып, операның партитурасын тикшерә, либреттосы тәнкыйтькә дучар була, әмма музыка турында бик күп җылы сүзләр әйтелә. Шуңа да карамастан опера куелмый, идеологик брак, милләтара низагка китерә торган әсәр, дип, кире кагыла. Әмма, минем уемча, "Зөлхәбирә" операсының сәнгати кыйммәте "Галиябану"га караганда да зуррак. Шуңа күрә мин композитор Мансур Мозаффаровның 100 еллыгы якынлашканда, "Зөлхәбирә" операсын башкаруны сорап, күренекле дирижерыбыз Фуат Мансуровка мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта ниятем тормышка ашмады, әмма без, маэстроның тырышлыгы нәтиҗәсендә, композиторның 3 нче симфоник поэмасын ишетә алдык. Шулай да Ф.Мансуров "Зөлхәбирә"не башкарырга вәгъдә итте, аның өчен либреттоны кыскартасы, азагын үзгәртәсе бар, диде. Әмма ул, эшне төгәлләргә өлгермичә, дөнья куйды.- Клара ханым, Мансур Мозаффаровның милли җанлы аһәңсаз, зыялы шәхес булып формалашуына нәрсә ярдәм иткән?- Мансурның әтисе, дин әһеле, яшьли вафат була. Әнисе Маһруй Мозаффария исә - үз заманының иң укымышлы хатын-кызларыннан берсе, кызлар гимназиясендә укытучы, атаклы шагыйрә. Аның кайбер шигырьләре татар шигърияте антологиясенә дә кергән. Маһруй актив җәмәгать эшлеклесе дә була, 1920 елларда Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана. Болар барысы да яшь Мансурның дөньяга карашы формалашуга йогынты ясамый калмаган, әлбәттә.1913 елда Мансур Салих Сәйдәшев белән таныша. Белүебезчә, ул елларда Казанда "Шәрекъ" клубы эшләгән, анда татар спектакльләре куелган. Ике композиторның да җизнәләре шул клубның әгъзалары булган һәм еш кына аларны спектакльләргә алып барган. Тәнәфес вакытында анда Гали Зайпин җитәкчелегендәге кыллы уен кораллары оркестры уйнап торган. Мансур белән Салих аны бик тәэсирләнеп тыңлаган. Оркестр белән мавыгу аларны тагын да якынайткан, музыкага мәхәббәт уяткан, тормыш юлын сайлауда зур йогынты ясаган. Яшь Салих үзенең җизнәсе, күренекле нәшир Ш.Әхмәров өендә яши. Анда еш кына Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Кариев, Н.Сакаев һ.б. килә торган була. Әлбәттә, аларны Мансур Мозаффаров та күреп белгән.- Г.Тукай М.Мозаффаровка үзенең хәер-фатихасын да биргән, диләр...- Әйе. Үзенең кардәше Ә.Урманчиевның кибетендә йомышчы малай булып йөргәндә ул шагыйрьгә яңа китаплар һәм гәзитләр китерә. Бер килүендә, Г.Тукай йокысыз, илһамлы төннән соң, бик шатлыклы кыяфәттә була, Мансурны, беләсеңме, малай, мин бит бүген фәрештәләр белән сөйләштем, дип каршы ала.- Клара ханым, ә Мансур Мозаффаров кеше буларак нинди иде?- Ул гаҗәеп матур күңелле кеше иде. Киң, юмарт табигате, кешелеклелеге бу шәхеснең аерылалмас асыл сыйфатлары булып калды. Мансур абый төс-кыяфәте белән дә матур кеше иде. Ул йомшак, тыныч, сабыр холыклы, берникадәр кыюсыз, аз сүзле, аз аралашучан кеше булып та хәтердә саклана. Ул үзенең пассив характерын, кыюсыз табигатен гаепли дә иде кебек. Композитор һәрвакыт югары әхлаклы, чын мәгънәсендә зыялы зат иде.Иҗат кешеләре көнләшүчән була. Кемнәрнеңдер һаман беренче, гел алда буласы килә, шуңа күрә талантлы композитор Мансур Мозаффаровны кыерсытучылар да булды. Ул исә үпкә-рәнҗешен тышка чыгармыйча, үз эченә йомыла иде. Шуңа күрә 64 яшендә йөрәк авыруыннан китеп тә барды...- Мансур Мозаффаров сезнең өчен кем ул?- Бервакыт "Казан" журналына композитор турында мәкалә китердем. Мансур Мозаффаров музыкаларын тыңламый торсам, чиргә сабышам, алар миңа яшәргә көч бирә, күңелне канатландыра, дип төгәлләгән идем мин ул мәкаләне. "Ну вы загнули", - дия-дия, әлеге сүзләремне кыскарттылар. Югыйсә, хак сүзләр иде. Хәер, аны татар кешесе генә аңлый шул...Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
madanizhomga
mass_media
Шәхесләребез
2012-04-01 07:25:15
https://syuyumbike.ru/news/proza/simonny-tise
Симонның әтисе
null
Сәгать уникене сугуга, мәктәп ишеге ачылып китте дә, аннан этешә-төртешә шаян-шук балалар төркеме бүселеп килеп чыкты. Әмма ләкин, як-якка таралышып, көндәгечә өйгә, төшке ашны ашарга чабасы урында алар төркем-төркем булып мәктәп тирәсенә җыелышып, ни турындадыр пышын-пышын килә башладылар.Эш шунда иде ки, бүген мәктәпкә беренче тапкыр Бланшоттаның малае килгән иде.Балалар өйләрендә ата-аналарының Бланшотта хакында сөйләшүләрен ишетәләр иде, һәм һәркайда аны ачык чырай белән каршы ала торган булсалар да, аналары үзара сөйләшкәндә аның хакында җирәнебрәк тә, кызганыбрак та сөйлиләр иде. Менә шул хис балаларга да күчкән иде.Балалар Симонны рәтләп белмиләр иде: ул гел өйдә генә утыра, алар белән бергә урамда, су буйларында уйнап йөрми. Шуңа күрә алар малайны яратып бетермиләр, һәм менә хәзер явызланып та, гаҗәпләнә төшеп тә унбиш яшьлек башкисәр тараткан сүзне бер-берсенә кабатлыйлар иде. Ә ул, ташбаш, хәйләкәрләнеп малайларга күз кыса, күрәсең, әле тагы нидер беләдер.— Карагыз әле... Симонның бит... аның әтисе юк икән бит!Мәктәп ишегеннән Бланшотта малае килеп чыкты.Аңа бер җиде-сигез яшьләр булыр. Ак чырайлы, өс башына чиста-пөхтә итеп киенгән, оялуыннан гәүдәсен кая куярга белми торган бер сабый иде бу.Симон өенә кайтып китмәкче булган иде, ләкин иптәшләре, чыш-пыш килеп, яман ният белән явызлык эшләргә җыенгандагы сыман, аңа таба усал күзләре белән мыскыллы карый-карый, аны кысырыклап килә-килә малайны түгәрәк эченә алдылар. Нишләтергә җыенганнарын да аңламыйча, ул, гаҗәпләнгән һәм каушаган хәлдә, кыймылдамыйча да алар каршында басып торды. Баягы яңалыкны хәбәр иткән яшүсмер, ирешкән уңышы белән горурланып, аннан болаң дип сорады:— Карале, син, исемең ничек синең?— Симон.— Аннары ничек? — дип сорау алуын дәвам иттерде теге.Бала, бөтенләй уңайсызланып:— Симон, — дип кабатлады.— Симон фәләнов диләр бит... Фамилияң ничек дим...Күз яшьләрен тыеп:— Минем исемем Симон, — дип кабатлады сабый.Малайлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.— Менә күрдегезме, юк аның әтисе, — диде тантаналы рәвештә теге яшүсмер.Тирән тынлык урнашты. Балалар бу кеше ышанмаслык, акылга сыймаслык, гадәттән тыш хәлдән хәйран калдылар: малайның әтисе юк икән ләбаса; ул аларга ниндидер моңарчы күрелмәгән гайре табигый бер әкәмәт булып тоелды, һәм аларның күңелендә әниләренең Бланшоттага карата булган кебек җирәнү тойгысы сиздермичә генә үсә барды.Егылмас өчен Симон агачка сөялде, төзәтеп булмаслык бәхетсезлек аны тәмам изде. “Әтисе юк” дигән гаепне ул сүзләрен табып аңлатырга, юкка чыгарырга теләде, ләкин булдыра алмады. Йөзенә үлем аклыгы җәелгән Симон ниһаять көчен җыеп:— Дөрес түгел, минем әтием бар! — дип кычкырып җибәрде.— Кая соң ул? — дип сорады һаман да әлеге шул шук малай. Симон эндәшмәде, ул ни дип җавап бирергә белмәде. Бик нык тәэсирләнгән балалар көлештеләр, табигатькә якын торган бу җир балалары кетәклектәге яралы кошны башкалары үтергәнче талагандагы кебек шәфкатьсез инстинктка буйсыналар иде.Кинәт Симон гел әнисе белән бергә генә йөри торган бер тол хатынның малаен искәреп алды.— Менә синең дә әтиең юк бит.— Юк, — диде җавабында теге малай, — минем әтием бар.— Кая соң ул?— Ул үлгән, — диде сабый, горурланып, — минем әтием зиратта ята.Малайлар төркемендә хуплангандай пышылдау ишетелде, әйтерсең лә аларның бу иптәшләренең әтисе үлеп, зиратта җирләнгән булуы аны олылый, шул ук вакытта икенчесен, әтисе бөтенләй югын, түбәнсетә иде. Күбесенең әтиләре тәрбиясез, сәрхуш, карак һәм хатыннарына карата залим, җәберләүче булган бу ташбашлар торган саен бер-берсенә якыная бардылар; болар, бу аталы балалар атасыз туган баланы буып үтерергә телиләр иде кебек. Кинәт шуларның Симон каршында басып торган берсе, мыскыллап телен чыгарды да:— Әтисе юк! Әтисе юк! — дип кычкырып җибәрде.Симон ике куллап аны чәченнән эләктереп алды, тешләрен аның яңагына батырып, аяклары белән тибенергә тотынды. Тукмашу башланды. Күлмәкләре умырылып беткән, кыйналып ташланган Симон сөенә-сөенә кул чабып торучы малайларның аяк астында ята иде.Ул торып, өстендәге тузаннарын кагына башлаганда аңа берсе:— Бар, әтиеңә әләклә! — дип кычкырды.Шулчакны Симонга дөнья беткәндер сыман тоелды. Алар аңа караганда көчлерәк, алар аны кыйнап ташладылар, һәм ул аларга берничек тә җавап бирә алмады: чыннан да юк бит аның әтисе. Ул тамагына килеп тыгылган күз яшьләренә бирешмәскә тырышты, ләкин, буылып, үксүдән калтырана-калтырана тавышсыз гына елап җибәрде.Шулвакыт аның дошманнарының күңелен мәрхәмәтсез куаныч биләп алды: инстинктив рәвештә куркыныч күңел ачуга бирелгән вәхшиләр кебек, алар җитәкләштеләр дә Симон тирәсендә биергә тотындылар, үзләре:— Әтисе юк! Әтисе юк! — дигән сүзләрне кушымта кебек кабатлый башладылар.Кинәт Симон елаудан туктады. Аның күңелендә ярсу уты кабынды. Аяк астындагы ташларны җыеп, ул ал арны бар көченә үзен җәберләүчеләргә таба тондыра башлады. Таш барып тигән бер-икесе, үкереп елый-елый, торып качты. Аның кыяфәте шундый да дәһшәтле иде ки, хәтта бөтен малайларның куркудан котлары очты. Ярсыган кешене күрүгә качарга торган куркаклар төркеме сыман, малайлар да кайсы кая торып чаптылар.Әтисез малай, берүзе калгач бераз гына басып торды да кырга таба йөгерә башлады, хәтерендә сакланган бер вакыйга аның нишләргә тиешлеген хәл итте. Ул суга батып үлмәкче булды.Хәер эстәп гомер иткән бер бичара бер генә атна элек, акчасы булмаганлыктан, суга ташланган. Аны судан тартып чыгарганнарын күргән иде Симон. Һәм менә шушы, гадәттә аңа мескен, шапшак һәм ямьсез булып күренгән фәкыйрь карт үзенең кыяфәте белән шаккатырды: аның тыныч йөзе ап-ак, җиткән сакалы юешләнгән, ачык күзләре тыныч кына карый иде. Тирә-яктагылар:— Ул үлгән, — диделәр. Кемдер шуңа өстәп:— Хәзер аңа рәхәт инде! — дип куйды.Симон да батып үлмәкче булды: теге бичараның акчасы булмаган, малайның исә әтисе юк. Ул суга таба якын ук барды да аның ничек итеп акканын карап тора башлады. Җитез балыклар чиста суда рәхәтләнеп уйныйлар, сикереп, су өстендә очып йөргән чебен-черкине эләктерәләр иде. Малай җылаудан туктады да балыкларның хәйләле хәрәкәтләрен күзәтә башлады. Әмма ки, яшенле яңгыр вакытында урнаша торган тынлыктан соң ара-тирә кинәт килеп туа торган өермә агачларны шытырдатып-шытырдатып китеп барган сыман, Симонның да күңеленә әлеге “Мин батып үләргә тиеш, чөнки әтием юк”, дигән фикер әйләнеп килә иде. Үләнне кояш җылыткан. Су өсте көзге кебек ялтырый. Ара-тирә Симон онытылып торды, елап алганнан соң була торганча, оеп-оеп китте, аның, чирәм өстенә сузылып ятып, кояш җылысында йоклап китәсе килде.Аяк астында бәләкәй генә яшел бака сикергәләп йөри. Симон аны тотып алмакчы булды. Бака шуышып ычкынып китте. Симон аны эзәрлекли башлады, ләкин өч тапкыр кулыннан ычкындырып җибәрде. Ниһаять, ул аны арт аякларыннан эләктереп алды һәм, ычкынырга тырышып тыпырчынганын күреп, көлеп җибәрде. Бу хәл Симонга бер уенчыкны: марш атлаган бәләкәй солдатлар белән бергә аркылы-торкылы куелган ике тактаның хәрәкәтләнүен хәтерләтә иде. Ул өе хакында, әнисе хакында уйлап алды, аңа бик ямансу булып китте дә, ул тагын елап җибәрде. Бөтен гәүдәсе белән калтырана-калтырана тезләнде һәм, йокы алдыннан укыгандагы сыман итеп, дога укый башлады, ләкин ул аны укып бетерә алмады, чөнки күз яшьләре бугазына килеп тыгылды. Ул хәсрәте белән мәшгуль булды, башка берни дә уйламады, тирә-ягында берни күрмәде, елады да елады гына.Кинәт аның җилкәсенә берәү үзенең авыр кулын салды һәм калын тавыш белән:— Ни кайгың бар, балакай? — дип сорады.Симон борылып карады. Аңа таба озын буйлы, кара бөдрә чәчле, кара сакаллы ачык чырайлы бер кеше карап тора иде. Сабый күз яшьләре белән елый-елый:— Алар мине тукмадылар... чөнки... минем әтием юк... әтием юк... — дип җавап кайтарды.— Ничек инде, — диде елмаеп әлеге кеше, — һәркемнең әтисе бар инде ул.Бала, тамагын буып торган сүзләрен көчкә генә әйтеп:— Ә минем... минем... юк! — диде.Егетнең чырае җитдиләнде: ул Бланшотга малаен танып алды; бу якларга күптән күченеп килгән булмаса да, ул инде аның турында кайбер нәрсәләр ишеткәләгән иде.— Елама, балакай, тынычлан, — диде ул. — Әйдә, әниең янына кайтыйк. Без сиңа... әти табарбыз.Олы кеше бәләкәй кешене җитәкләп алды да, алар китеп бардылар. Әлеге егет елмая иде, кеше сөйләвенә караганда авылда беренче чибәр булган Бланшотта белән танышырга ул каршы түгел иде. Ә бәлки бер тапкыр абынган кыз тагын да абынмасмы, дип уйлады ул.Алар чиста итеп агартылган, зур булмаган өй янына килеп туктадылар.— Менә шушында, — диде дә малай: — Әни! — дип кычкырып җибәрде.Ишектә бер ханым күренде. Һәм әлеге кеше шундук елмаюдан туктады. Озын буйлы, ак чырайлы бу ханымның бернинди дә башбаштаклыкка юл куймаячагын аңлап алды ул. Үзен берсе алдаган өйгә икенче бер ир-атка керүне рөхсәт итмәгәндәй кырыс кыяфәт белән басып тора иде ханым. Егет каушап калды, фуражкасын кулында әвәли-әвәли ул:— Менә, хуҗабикә, мин сезнең улыгызны озата килдем, ул су буенда адашып йөри иде, — диде.Симон шунда әнисенең муенына ташланды да:— Юк, әнием, мин батып үлмәкче идем, чөнки алар мине кыйнадылар... кыйнадылар, чөнки минем әтием юк, — дип еларга тотынды.Яшь ханымның йөзенә кайнар кызыллык йөгерде: хәсрәтен җаны-тәне белән чигеп, ул баласын күкрәгенә кысты, күзеннән атылып чыккан кайнар яшь бөртекләре яңаклары буйлап тәгәрәде. Тәэсирләнгән егет ничек итеп китәргә белмичә аптырап басып торды. Кинәт Симон аның каршысына йөгереп барып:— Минем әтием буласыгыз киләме? — дип сорады.Тынлык урнашты. Бланшоттага коточкыч оят иде: бер сүз дә әйтә алмыйча, ул стенага сөялде һәм кулларын күкрәгенә кысты, бала исә, үзенә җавап бирмәүләрен күреп, болай диде:— Теләмисез икән, мин төшеп суга батам.Егет, сүзне уенга борырга теләп, көлде.— Нишләп инде, мин риза, — диде ул.— Синең исемең ничек? — дип сорады аннан бала. — Сорасалар, мин ни дип әйтергә икәнен белергә тиеш.— Филипп, — диде егет.Симон, бу исемне ныграк истә калдырырга теләгәндәй, бераз эндәшми торды, аннары, тынычлана төшеп, кулын бирде:— Менә шул, Филипп, син минем әтием буласың, — диде.Егет, баланы күтәреп алып, ике битеннән кысып үпте дә эре-эре атлап китеп тә барды.Икенче көнне мәктәптә Симонны мыскыллап каршы алдылар. Ишектән чыккан чакта әлеге малай кичәгечә кыланмакчы иде, таш белән тондыргандай итеп, Симон аның йөзенә атты:— Минем әтием Филипп исемле! — диде.Төрле яктан хахылдашкан тавышлар яңгырады:— Филипп? Кайсы Филипп? Каян алдың син аны?Симон җавап бирмәде. Аның йөрәге аяусыз тибә иде. Ул малайларга өстән аска таба карады һәм, бирелүгә караганда мыскыллауга, кыйналуларга түзәргә әзер иде. Аны укытучының килеп чыгуы гына коткарып калды, һәм ул әнисе янына чапты.Озын буйлы Филипп дигән егет өч ай буена Бланшотта өе тирәсендә чуалды. Кайчакларда, Бланшотта тәрәзә буенда тегү тегеп утырганда, ул, кыюланып, аңа сүз дә ката иде. Бланшотта һәрвакытта җитди кыяфәт белән әдәплегенә итеп җавап бирә, бервакытта да шаяртмый, өенә керергә чакырмый иде.Абруеңа тап төшерү генә бик тиз ул, аннан арыну, ай, авыр шул: Бланшотта үзен тыйнак тотса да, аның турында инде тирә-юньдә гайбәт ^ тарата башлаганнар иде.Симон үзенең яңа әтисен бик яратты, һәм, Филипп эшен бетергәч, алар һәр кичне икәүләп урамда йөри торган булдылар.Бала бик тырышып укыды, малайлар яныннан үзенең дәрәҗәсен төшермичә генә, бервакытта да аларның мыскыллавына җавап бирмичә генә узып китә торган булды.Бермәлне, Симонны беренче булып мәсхәрәләгән малай аңа болай диде:— Син алдашкансың икән, синең бернинди дә Филипп дигән әтиең юк!— Нишләп? — дип сорады Симон, пошаманга калып.Үсмер, кулларын уа-уа, сүзен дәвам иттерде:— Менә шулай, синең әтиең булса, ул синең әниеңнең ире булыр иде.Дөрес сүз Симонны каушатты, әлбәттә, ләкин ул үз сүзендә торды:— Барыбер ул минем әтием! — диде.— Бәлки шулайдыр да, — диде мыскыллап үсмер, — ләкин ул... бөтенләй үк әти түгел сиңа!Бланшоттаның малае башын түбән иде дә юл буйлап Филиппның эшли торган җиренә — Луазон абзый алачыгына таба китте.Тимерче алачыгы куе агачлар арасына кереп качкан кебек утыра иде. Анда бик караңгы, тимерче учагының ялкыны гына шәрә беләкле биш тимерченең гәүдәсен яктырта. Алар колак тондыргыч итеп сандалга суга. Ялкын эчендә калган иблисләр кебек, карашларын сандалга төбәгәннәр, сугарга дип чүкечләрен селтәгәндә авыр уйлары да күккә күтәрелә кебек тоела иде аларның.Симон посып кына тимерче алачыгына керде дә әкрен генә дустының итәгеннән тартты. Филипп борылып карады. Эш туктап калды, тимерчеләр игътибар белән малайны күзәтергә тотындылар. Шулчакны монда урнашкан гадәти булмаган тынлыкта Симонның нечкә тавышы ишетелде:— Карале, Филипп, Мишода малае әйтә, син бөтенләй үк минем әтием түгел, ди.— Нишләп? — дип сорады егет.Бала ихлас беркатлылык белән җавап кайтарды:— Чөнки син минем әнинең ире түгел.Берәү дә көлеп җибәрмәде. Филипп, сандалга куелган авыр чүкечен тоткан кулына маңгаен терәгән хәлдә басып торды. Ул уйга калды. Дүрт иптәше дә күзен алмый аңа карап торалар иде. Ә бу пәһлеваннар янында шундый бәләкәй булып тоелган Симон дулкынланып җавап көтте. Шулчакны тимерчеләрнең берсе Филиппка барысының да уйлаган уен әйтте:— Алай да, Бланшотта әйбәт, әдәпле кыз. Үзе төпле, тырыш кеше. Юньле кешегә ул менә дигән хатын булачак.— Чынлап та шулай, — дип расладылар калганнары.Әлеге тимерче сүзен дәвам иттерде.— Бәхетсезлеккә юлыккан инде, нишләтәсең. Ул аңа әйләнәм дип вәгъдә иткән. Үз вакытында шундый хәлгә юлыккан мөхтәрәм хатыннар азмени?— Әйе, әйе, — диештеләр тегеләр беравыздан.— Бичарага ул баланы үстерү җиңел булгандыр дисеңме, ул вакыттан бирле аның күпме кан-яшь түккәнен бер Ходай гына беләдер. Чиркәүдән башка бер җиргә дә йөрми дә бит ул.— Монысы да хак, — дип расладылар тимерчеләр.Тимерче учагына ут кабызырга дип өрдергән күрек тавышы гына ишетелә иде. Филипп кинәт кенә Симонга таба иелде:— Әниеңә әйт, бүген кич мин аның белән сөйләшергә киләм, — диде.Ул малайны ипләп кенә ишеккә таба этеп җибәрде дә эшенә тотынды.Биш чүкеч бердәй булып сандалга төште. Шундый көчле, гайрәтле биш тимерче, күтәренке күңел белән, канәгатьләнү хисе кичерә-кичерә төнгә кадәр тимер чүкеде. Бәйрәм көнне баш кыңгырау, үзенең тавышы белән башкаларныкын басып киткән кебек, Филипп чүкече дә, башкалар-ныкыннан өскә чыга-чыга, секунд саен гөрселдәп сандалга барып төшә иде. Филиппның күзе ут булып янды, ул очкыннар көлтәсе эчендә ләззәтләнеп чүкеде.Филипп Бланшоттаның ишеген шакыганда инде күк йөзен йолдызлар каплаган иде. Аның өстендә якшәмбе көннәрендә генә кия торган блуза, чиста күлмәк, сакалын да кырып җибәргән. Яшь ханым ишектә күренде, үпкә белән ул Филиппка болай диде:— Болай соң килеп йөрү килешми бит инде, Филипп әфәнде!Филипп җавап бирмәкче булган иде, уңайсызланып, мыңгырдап кына куйды.— Сез мине аңларга тиеш, — дип дәвам иттерде ханым сүзен, — үзем турында гайбәт сөйләүләрен теләмим мин.Филипп кинәт кенә әйтеп ташлады:— Сез минем хатыным булырга риза икән, монда кемнең ни эше бар?Җавап булмады, караңгы бүлмә уртасында кемдер егылып киткәндәй тавыш ишетелде. Филипп тиз генә өйгә килеп керде, һәм караватында яткан Симонга үпкән тавыш белән әнисенең ишетелер-ишетелмәс кенә әйтелгән берничә сүзе килеп иреште. Аннары гайрәтле куллар Симонны күтәреп алды, үзенең көчле кочагына кысып дусты аңа кычкырды:— Үзеңнең иптәшләреңә әйт анда — минем әтием тимерче Филипп Реми диген, һәм мин, сине рәнҗетергә базган һәркемнең колагын борырмын, дип әйтте диген.Икенче көнне, малайлар мәктәпкә җыелгач, дәрес башланыр алдыннан кечкенә Симон урыныннан торып басты; аның агарынган иреннәре дерелди иде.— Минем әтием — тимерче Филипп Реми, — диде бала яңгыравыклы тавыш белән, — һәм ул мине рәнҗетергә теләгән һәркемнең колагын борырга вәгъдә итте.Бу юлы берәү дә көлмәде, — тимерче Филипп Ремины барысы да белә иде: бу — һәркем дә горурлана алырлык әти иде.Саимә ИБРАҺИМОВА тәрҗемәсе.
syuyumbike
mass_media
Проза
31 Июль 2017 - 00:00
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/totkyn
Кадыйр Сибгатуллин. Тоткын
null
Төрле-төрле гамәл-ният корды.Ирешмәде еллар үтә торды.Бер почмактан бер почмакка орды...Аңы арды, җаны яшәп туйды.Бу тормышка аның юк хаҗәте,Үзенә дә тормыш нигә кирәк?Дөньялыкка аның юк әҗәте,Саубуллашыр вакыт җитте, димәк.Тирә-якка соңгы караш атты:дөнья инде миннән калсын, диде.Йотты аны кайнап торган упкын,Кочагына аны алды сулар.Өсләреннән сыйпап үтте дулкын,Алып китте аны агымсулар.Кара төндә юеш, салкын комдаһушларына килеп уянды ул.Уянды да елый-елый шунда,салкын комда ятып уйлады ул:Үләргә дә хакым беткән икән –ничек түзмәк кирәк бу гарьлеккә?!Мине Ходай хөкем иткән икән,тоткын иткән Җирдә гомерлеккә...Фото:pixabay
beznenmiras
mass_media
Әдәби мирас,Яңалыклар
03 июня 2020
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/byel-bilr-chuagy-kaychan-bulyr
Быел “әбиләр чуагы” кайчан булыр?
Бик кисәк килде ул. Көтмәгәндә. Эссе җәй әле тиз генә китмәс, күңелләрне дә, тәнебезне дә җылытып, кояш безне озак сөендерер төсле иде.
Әмма... Табигатьнең үз кануннары! Көз икән +35 градус градус җылылык көтмә инде син аңардан. Яңгыры да, кары да явып китәргә мөмкин. Ә бераздан ялтырап кояш чыкса да гаҗәпләнмә! Көз көне салават күпере сирәк була торган күренеш. Тик сентябрь башында табигать безне андый матурлыгы белән дә сөендерде.Ә җылы? Җылы булачакмы соң? Салават күпере күренә дә, кача. Әле бит кояш җылысына туенып бетмәдек, табигать!Синоптиклар фаразлавынча, бу атнада Татарстан башкаласында көннәр салкынча, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак.– Җәй аномаль эссе булды, ул көзен дә дәвам итәр дип фаразланган иде. Әмма алай булып чыкмады. Көтмәгәндә циркуляция үзгәрде һәм безгә Арктикадан салкын һава килде. Хәзерге вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Бу атна дәвамында күзәтеләчәк, – ди КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.Фаразлар буенча, атна ахырына Казанда көндезге сәгатьләрдә +16 градуска кадәр җылытачак. Якындагы дүрт көндә шәһәрдә салкынча булачак. Көндез һава температурасы +12..+15 градуска кадәр күтәреләчәк, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.Көзләрдә дә язлар кабатлана, дип җырлыйлар. Табигатьтә мондый күренешне без әбиләр чуагы, дибез. Кисәк суыклардан соң, халык та җылы республикага кайчан килер икән дип кызыксына башлады.Синоптиклар фикеренчә, Казанда әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки айның икенче яртысында башланачак.– Әбиләр чуагы бездә һәрвакыт сентябрь уртасында яки икенче яртысында була. Алтын көз антициклон белән килә. Бу вакытта коры, кояшлы көннәр башлана. Көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, – ди Юрий Переведенцев.Метеоролог искә төшергәнчә, Казанда узган җәйдә эссе һава торышы күзәтелде.– Классик әбиләр чуагы коры, кояшлы була, әмма ул атмосфера фронты белән бозылырга мөмкин. Әбиләр чуагының ни дәрәҗәдә классик булачагы әлегә билгеле түгел. Әбиләр чуагы берничә көннән алып берничә атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гадәттә ул бер атнага сузыла, – дип искәртте КФУ профессоры.Переведенцев искәрткәнчә, узган елның сентябре салкын, ә әбиләр чуагы кыска вакытлы булды.Фото: "Татар Информ" архивыннан
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
09 сентября 2021, 11:04
https://www.beznen.ru/archive/daydzhest/200514/kyrymda-tentulr
Кырымда тентүләр
null
Кырымтатар мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр бүлеге башлыгы Али Хәмзин, кырымтатар җитәкчеләренең өйләрендә узган тентүләрнең төп максаты – Кырымтатар мәҗлесен юк итү булырга мөмкин, ди. Аның әйтүенчә, тентүне Русия тикшерү комитеты һәм ФСБ вәкилләре үткәргән. Ул террорчылык эшчәнлегенә бәйле булуда шикләнелә. «Киләчәктә минем өемдә террор эшчәнлегенә бәйле булуымны раслый торган дәлил буларак кулланылырга мөмкин булган берәр әйбер табылмаячагын беркем дә ышаныч белән әйтә алмый», – ди ул.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
20.05.2014
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/boek-vatan-sugysy-veterannary-inunen-79-ellygyna-ber-tapkyr-tulana-torgan-akca-aldylar
Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар
«Бу беркемнең дә, бернәрсәнең дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», - ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10ар мең сум күләмендә акча түләде. Чаллыда андый 15 ветераныбыз бар. Акчалата ярдәмне алар апрель ае пенсиясе белән  алдылар."Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көненә  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Россия Социаль фонды бер тапкыр түләнә торган акча күчерә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы вакытларда фидакарь хезмәтләре өчен якташларыбызга чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә һәм беркемнең  дә, бернәрсәнең  дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.Акча алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза бирү яки Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү кирәк булмады. Җиңүнең 79 еллыгына түләү Татарстан Социаль фонд базасында булган мәгълүматлар нигезендә  гражданнардан гариза кабул итмичә генә билгеләнде.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2024-04-19 08:10:00
https://syuyumbike.ru/news/zdorovie/balalar-stomatologyna-ch-sorau
Балалар стоматологына өч сорау
null
Сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсе балалар стоматологыРимма Сафина җавап бирә.Газлы сулар һәм соклар баланың тешенә йогынты ясыймы?Әйе, чөнки аларның составында эмальгә тискәре йогынты ясый, кариес китереп чыгара торган берничә матдә бар. Беренчедән, чамадан тыш күп шикәр. Тештәге элементлар шикәр белән никадәр озаграк контактта булса, шулкадәр зыянлырак. Авыз куышлыгындагы бактерияләр дә шикәр белән туклана. Нәтиҗәдә, тешләргә зыян салучы кислота барлыкка килә. Икенчедән, газлы су һәм сокларның күпчелегендә болай да кислоталар бар: лимон, ортофосфор кислоталары һәм башкалар. Аларның һәммәсе эмальне боза. Нәтиҗәдә, кариес барлыкка килә.Бала еш кына эчтән яңагын тешли. Аннары шул урында стоматит башлана. Дәвалап кына бетерәбез, тагын шул ук хәл кабатлана. Ничек котылырга бу уңайсызлыктан?Төгәл сәбәбен ачыкларга кирәк: тешләме дөрес түгелме, өске яисә аскы теш дугалары киңәйгәнме, буккаль яки лингваль тешләм формасымы? Шуны ачык-лаганнан соң белгечкә барып, бу кимчелекләрне төзәтергә була.Балаларга электр теш щеткасын кулланырга ярыймы?Электр теш щеткаларын 3 яшьтән кулланырга мөмкин. Ләкин баланың тешен сез бары тик үзегез чистартырга тиеш! Чөнки 7-8 яшькә кадәр балаларга үзләренә электр щеткасы куллану тыела. Моны баланың теш эмале йомшаклыгы белән аңлатырга була. Ә төрле якка әйләнеп, пульс биреп торучы щетка файда урынына зыян гына китерергә мөмкин.Медосмотр вакытында улыбызның тешләме дөрес түгел, диделәр. Минеке дә дөрес түгел ул, шул килеш яшим, зыяны юк кебек. Төзәтмәсәк, нәрсә булыр икән?Ортодонтка консультациягә барып, әлеге патологиянең төрен билгеләргә киңәш итәм. Тешләм дөрес булмау аркасында өзлегү барлыкка килергә мөмкин: чигә-түбән казналык системасы дисфункциясе (бу казналыкның девиация-сенә, колаклардагы тавышка, авызны ачкан йә япкан чакта эләгеп калуына, бруксизм, еш баш авыртуга китерә) башлануы бар, тиз арада эмаль зарарлана, пародонтоз барлыкка килә, сөйләшүдә үзгәрешләр сизелә, сулау һәм йоту кыенлаша.Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Зөһрә Гыйбадуллина ярдәме белән әзерләнде.
syuyumbike
mass_media
Сәламәтлек
2 Май 2023 - 15:58
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/tatarstan-radiosynda-tatar-dbi-telend-sylsherg-yrt-torgan-tapshyru-bashlana
«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана
Халыкны саф татар сөйләменә өйрәтергә телибез, диде проектның авторы Нәсим Акмал.
«Татарстан» радиосы «Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакль проектын башлый. Татар әдәби сөйләменә өйрәтә торган радиоспектакль 4 март 13:10 сәгатьтә 99, 2 FM ешлыгында «Татарстан дулкынында» тапшыруында эфирга чыгачак.«Без узган елдан Гомәр Бәширов, Салих Сәйдәш, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. шәхесләрнең юбилейларына багышланган тапшырулар атналыклар оештыруны гамәлгә керттек. „Мин әтине өйрәтәм“ — шулай ук яңа проект. Халыкны әдәби, саф сөйләмгә өйрәтергә, кешене уйландырырга телибез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә идея һәм сценарий авторы Нәсим Акмал.Радиоспектакльдә шәһәр җирендә яшәүче саф татар гаиләсе катнаша. Спектакль әби белән бабай, әти белән әни һәм малай белән кызның аралашуына корылган. «Әби белән бабай кайчандыр авылдан шәһәргә күченеп килгән, уллары шәһәр мохитендә үскән, үз вакытында татарча белем ала алмаган, телне камил белеп бетермәүче милли җанлы егет», — дип таныштырды автор.Тапшыруда телне бик үк яхшы белеп бетермәгән әти кеше белән татар гимназиясендә укучы улы Камил арасында бәхәс килеп чыга. «Әтисе аңа һич тә үпкәләми, улының татарча дөрес сөйләшергә омтылуын бар кеше дә кызык итеп кабул итә. Асылда, искелек белән хәзерге көн карашы конфликты урын ала», — диде Нәсим Акмал.Радиоспектакль 24 сериядән тора. Тапшыруларны Татарстан радиосы сайтында һәм «Татарстан авазы» кушымтасында тыңларга мөмкин. «Сүзләрне уйлап әйтергә кирәк икән бит», — дигән фикер тудырасыбыз, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятасыбыз килә. Икенче проектыбыз — «Яшьлек сәхнәсе». Журналист Раил Садри республика театрларында эшләп, халыкка хезмәт итүче яшь иҗатчылар белән таныштыра», — диде Нәсим Акмал.Радиоспектакль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.Зилә Мөбәрәкшина"Татар-информ"
madanizhomga
mass_media
Республикада
2021-03-03 11:47:00
https://beznen.ru/archive/daydzhest/060421/yalgan-banklar
Ялган банклар
null
Русиядә, 2021нче елның беренче кварталында 1529 ялган банк теркәлгән. Бу – 2020нче елның шул чоры белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Ә пандемияле 2020нче ел дәвамында ялган банклар теркәлгән 6,5 мең домен табылган.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
06.04.2021
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanda-12-maydan-beleshm-d-sms-rkhst-t-kirk-bulmayachak
Татарстанда 12 майдан белешмә дә, смс-рөхсәт тә кирәк булмаячак
"Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ документның яңа редакциясендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу каралмаган
Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң республика буенча хәрәкәт итү өчен махсус пропуск алырга кирәк булмый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Юстиция министрлыгының норматив-хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итүче бүлеге җитәкчесе Эльмира Слепнева хәбәр иткән.«Татарстан Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ яңа постановление кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу каралмаган», — диде Слепнева.Аның сүзләренчә, гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителмәячәк.Яңа постановление буенча, 12 майдан башлап гражданнарга сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, шул исәптән таксида да, шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка кими йөрү тыела.Гражданнарга спорт һәм балалар мәйданчыкларына, шул исәптән күп фатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына, керү тыела. Әлеге тыю бу объектларга хезмәт күрсәтә торган оешма хезмәткәрләренә кагылмый.Шул ук көннән башлап пассажирларны һәм багажны муниципальара ташулар тыела. Бу тыю регуляр рейс маршрутлары буенча ташуларга кагылмый.Татарстан хакимияте кайсыбер кагыйдәләрне йомшартты. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары эшли ала. Бу очракта аларның аерым керү ишеге булу шарты куела. Никах теркәгән вакытта кешеләр саны уннан артмаска тиеш.Чыганак:Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
10 мая 2020, 22:24
https://shahrichalli.ru/news/novosti/mchs-vyneslo-preduprezhdenie-upravlyayushchey-kompanii-fk-kamaz
МЧС вынесло предупреждение управляющей компании ФК «КАМАЗ»
Главное управление МЧС России по Республике Татарстан вынесло предупреждение о недопустимости нарушения обязательных требований на стадионе в Набережных Челнах
Главное управление МЧС России по Республике Татарстан вынесло предупреждение о недопустимости нарушения обязательных требований на стадионе в Набережных Челнах и признало факт закрытия входных ворот гостевого сектора на замок при проведении матча 1/16 финала Кубка России между «КАМАЗом» и московским «Спартаком», говорится в ответе на запрос РИА Новости.Встреча между «КАМАЗом» и «Спартаком» прошла в Набережных Челнах 25 сентября и завершилась победой «красно-белых» со счетом 2:1. В социальных сетях появилось видео с гостевой трибуны стадиона, на котором видно, что болельщиков «Спартака» запускают на сектор, огороженный железной сеткой, а затем запирают вход на трибуну на ключ.«При изучении размещенной в сети Интернет видеозаписи факт закрытия входных ворот гостевого сектора на замок при проведении 25.09.2019 футбольного матча подтверждается», - говорится в сообщении.Также отмечается, что в адрес управляющей компании направлено предостережение о недопустимости нарушения обязательных требований.https://chelny-biz.ru/news/298907/
shahrichalli
mass_media
Новости
2019-10-25 13:02:00
https://madanizhomga.ru/news/1-nche-bit/mdni-omga-28-2017
“Мәдәни җомга” № 28 (2017)
"Мәдәни җомга" № 28 (2017)
"Мәдәни җомга" № 28 (2017)
madanizhomga
mass_media
1-нче бит
2017-07-21 01:16:49
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rstm-minekhanov-meditsina-khezmtkrlren-kotlady
Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан мөрәҗәгате
"Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм!Бик борынгы заманнардан ук сез башкарган хезмәт намуслылык, шәфкатьлелек, миһербанлык һәм кешелеклелек сыйфатларының чагылышы булып тора. Кешеләрнең авырту-сызлауларын үз йөрәгегез аша уздырып, аларның күңелендә ышаныч һәм өмет чаткысы уяту җиңел түгел. Күренекле якташыбыз В.М. Бехтеревның: «Әгәр табиб белән сөйләшкәннән соң авыруның хәле яхшырмаса, димәк, ул табиб түгел», – дигән гыйбарәсе моны ачык дәлилли.Безнең зур рухи хәзинәбез дип танылган кешеләр һәм аларның сәламәтлеген кайгырту – хакимият органнары эшчәнлегенең иң өстенлекле бурычы. Республикада сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча эзлекле эш алып барыла. Милли проектлар һәм максатчан программалар кысаларында югары технологияле яңа үзәкләр төзелә, хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда җиһазлар яңартыла. Матди-техник базаны ныгыту һәм әлеге тармакта заманча алдынгы технологияләрне кулланышка кертү белән бергә без һәркем файдалана ала торган медицина ярдәмен оештыру, бу өлкәгә кадрлар әзерләү һәм аларга төрле яклап булышлык итү юнәлешендә зур көч куябыз.Соңгы вакытта медицина тармагының үсеше җәмгыятебезнең иминлеген тәэмин итүдә зур роль уйный. Коронавирус йогышлы авыруы таралу шартларында нәкъ менә сез бөтен авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз, сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, кешеләрнең гомерен саклап калу хакына иң алгы сафларда фидакарьләрчә хезмәт итәсез. Илебез сәламәтлек саклау тармагының иң яхшы үрнәкләрен дәвам итеп, лаеклы рәвештә татарстанлыларның хөрмәтен казандыгыз.Гражданнар сәламәтлеге сагында торган һәрбер медицина хезмәткәренә олы рәхмәт сүзләре һәм ихлас ихтирамымны җиткерәм.Киләчәктә дә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм бәрәкәтле тормыш телим!", диелә котлау мөрәҗәгатендә.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
20 июня 2020, 09:42
https://shahrichalli.ru/news/novosti/pravitelstvo-rt-utverdilo-poryadok-polucheniya-spetspropuskov-na-vremya-samoizolyatsii
Правительство РТ утвердило порядок получения спецпропусков на время самоизоляции
Для этого необходимо зарегистрироваться на специальном SMS-сервисе, направив сообщение на короткий номер.
Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин подписалпостановление, которое вводит в действие порядок получения специальных разрешений, дающих право татарстанцам на передвижение в период самоизоляции.Желающий зарегистрироваться гражданин направляет SMS-сообщение (плата за которое не взимается) на номер 2590 с таким текстом: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных данных (в качестве примера – РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).В ответ он получает SMS-сообщение с уникальным кодом регистрации.Затем следует отправить повторное SMS-сообщение на номер 2590 с текстом «ЦЕЛЬ» и указать цели передвижения.Получить разрешение можно для посещения суда, доставки несовершеннолетних в образовательную организацию, посещения медицинской или ветеринарной организации, участия в похоронах, получения либо восстановления паспорта. Кроме этого, разрешение можно получить для поездки на дачу, посещения почты и кредитных организаций. Также разрешение можно оформить для доставки лекарств, продуктов и предметов первой необходимости больным родственникам или оказания им помощи.Передвижение считается разрешенным, если гражданин получил ответное SMS-сообщение с уникальный кодом разрешения, в котором указан период его действия.В то же время лицам, направляющимся на работу, требуется только форма справки, которую работодатель может выдать сотрудникам. Справка не распространяется на передвижение по территории Татарстана, которое не связано с выполнением служебных обязанностей.Выдачу справок для передвижения волонтеров, доставляющих продукты и лекарства, будет осуществлять Минмолодежи РТ.Получать разрешение не требуется в случае обращения за экстренной медпомощью и случаях прямой угрозы жизни и здоровью, а также при покупке продуктов в ближайшем магазине, выгуле домашних животных, выносе мусора. Важная деталь: в случае коллективных поездок на машине разрешение требуется всем пассажирам и водителю.Совет Федерации РФ 31 марта одобрил поправки в Кодекс РФ об административных нарушениях. За нарушение режима самоизоляции в условиях угрозы распространения инфекции не зараженному коронавирусом гражданину будет грозить штраф от 15 до 40 тыс. рублей.Для должностных лиц суммы штрафов варьируются от 50 до 150 тыс. рублей, а для юридических лиц – от 200 до 500 тыс. или приостановление деятельности на срок до 30 суток.В случае если нарушения причинили вред здоровью человека или повлекли за собой его смерть, но не содержат признаков преступления, с граждан будет взыскано от 150 до 300 тыс. рублей, с должностных лиц – от 300 до 500 тыс., а с юридических  – от 500 тыс. до 1 млн рублей.Источник:Татар-информ
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-04-01 07:48:00
https://madanizhomga.ru/news/1-nche-bit/mdni-omga-17-2018
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 17 (2018)
"МӘДӘНИ ҖОМГА" № 17 (2018)
"МӘДӘНИ ҖОМГА" № 17 (2018)
madanizhomga
mass_media
1-нче бит
2018-05-03 12:27:26
https://sabantuyjournal.ru/news/trbiya/baladan-nrs-yasyysy-dip-sorama
Баладан “Нәрсә ясыйсың?” дип сорама!
Соңгы вакытта кызымның иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Кая барса да, кайда гына тукталсак та миннән кәгазь, ручка, карандаш, буяу сорап аптырата. Ә иң мөһиме: ул рәсем ясаганда мин аның янында утырып...
Соңгы вакытта кызымның иң яраткан шөгыле – рәсем ясау. Кая барса да, кайда гына тукталсак та миннән кәгазь, ручка, карандаш, буяу сорап аптырата. Ә иң мөһиме: ул рәсем ясаганда мин аның янында утырып торырга, аны күзәтергә тиеш...Менә ул кулына карандаш алып, ап-ак кәгазь битенә нәрсәдер сызгалап куя. Әлбәттә инде анда нинди дә булса сурәтнең “с” хәрефе дә юк. Мин исә барыбер аны мактаган булам. “Кызым, бу нәрсә соң? Бигрәк матур чыккан”, – дип сорыйм. Балам исә еш кына уйга кала, нәрсә дип җавап бирергә белми...Шулай бервакыт медицина үзәкләренең берсендә чират көтеп утырганда безнең әлеге әңгәмәне шушы үзәктә эшли торган  психолог ишетеп алган. Ул безнең янга килеп утырды да, миңа бу яшьтә баладан “Нәрсә ясадың?” – дип сорарга ярамаганлыгын аңлатты. Әлеге сүзләр минем өчен чын мәгънәсендә яңалык булды. Аның турында сезгә дә сөйләргә карар кылдым.Бактың исә, нәни балалар кәгазьгә конкрет предметлар, сурәтләр ясаудан тыш, үзләренең эмоцияләрен, хис-кичерешләрен дә төшерәләр икән. Нинди төс кул астына эләккән – шунысын кулланалар. Куллары кайсы якка теләгән, карандаш шул якка таба сызган. Шул рәвешле алар гади сурәт төшереп кенә калмый, ә бу процесс белән яшиләр, үзләренең эчке халәтләрен күрсәтәләр икән.– Әгәр дә баладан адым саен “Нәрсә ясадың?” – дип сорасаң, ул уйга калачак. “Әһә, мин конкрет предметлар гына ясарга тиеш икән бит”, – дигән фикер формалашырга мөмкин. Һәм ул үзе дә сизмәстән, үзенең уйлап чыгару сәләтен камилләштерәсе урынга, әти-әни, башка өлкәннәр күнеккән әйберләр ясый башлый: конкрет чәчәк, йорт, чыршы, кояш һәм башкалар, – дип сөйләде психолог.Әлеге сөйләшүдән соң мин чын мәгънәсендә уйга калдым. Чыннан да, мин баламнан һәрвакыт “Нәрсә ясыйсың?” дип сорыйм. Әгәр дә ул берәр предмет исемен атаса, мин аның “хатасын” дөресләргә дә маташам әле: “Бу кояшмени, кызым... Кояшның нурлары кая соң?”...  Димәк, үзем дә сизмәстән, баламны шул үзем күнеккән предметлар ясарга өйрәтәм булып чыга. Ә бит ул кайчакта миннән дә рәсем ясавымны сорый. Мин рәссам түгел һәм рәсем ясарга яратмыйм. Һәм әлбәттә инде, һаман шул бер үк йорт, чәчәк, агач, чыршы һәм кояш ясыйм.Ә психологлар исә “Нәрсә ясыйсың?” дип сораудан тыш, 8 яшькә кадәр баланы рәсем ясарга өйрәтүне дә катгый тыя икән. Бала нәрсә тели шуны ясарга, ничек тели, шулай буярга хаклы ди. Бала ясаган рәсемне беркайчан да төзәтергә, ясап бетерергә ярамый дип белдерә алар. Әгәр дә бала шундый позициягә күнексә, үскәч тә аның хаталарын төзәтергә туры килмәгәе...Нәрсә дә булса ясауны тыю шулай ук ярамый торган хәл икән. “Тирә-якка карата агрессив булган бер бала  сугыш элементларын, автоматлар ясарга яраткан. Тик әнисе аңа бу рәсемнәрне ясауны катгый тыйган. Нәтиҗәдә, бала әлеге эмоцияләрен кәгазьдә калдырасы урынга, җәмгыяткә алып чыккан”, – дип сөйләде миңа психолог.Уф, җәмәгать, яңа көн тудымы – яңалык! Балама әле өч яшь тә юк, башым инде баланы дөрес итеп тәрбияләү, камилләштерү турындагы фикерләр белән шыплап тулды. Ә сез бу рәсем ясау турындагы фикерләр белән килешәсезме?Яшь әни язмалары...
sabantuyjournal
mass_media
ТӘРБИЯ
22 декабря 2018 - 09:59
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/vyrosla-minimalnaya-stoimost-vodki-v-rossii
Выросла минимальная стоимость водки в России
За бутылку придется отдать не менее 205 рублей
С 20 августа в России минимальная стоимость водки крепостью 37–39 процентов и объемом 0,5 литра возросла до 205 рублей. Соответствующий приказ Минфин опубликовал еще в начале июля текущего года.При этом цены заводов-производителей не изменятся. Как прежде, они будут отпускать алкоголь по цене 173 рубля за пол-литра, а оптом – за 178 рублей.Ранее «Челнинские известия»писалио законах, которые вступают в силу в августе 2018 года.http://chelny-izvest.ru/news/money/vyrosla-minimalnaya-stoimost-vodki-v-rossii
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-08-20 10:15:00
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zlfiya-shakirova-zlre-bashka-chyigyip-kitknd-kilen
Зөлфия Шакирова: «Үзләре башка чыгып киткәндә киленем елады»
- Онык - ул һәр дәү әни белән дәү әтигә иң татлы кеше. Яшьлек белән үз балаңның үскәнен белми, сизми дә каласың. Эш дип чабуйлыйсың. Ә онык тугач, бар мәшакәтеңне кырык якка ташлап, аның янында гына утырырга әзерсең. Оныгымны йөрәккә дәва дим мин. Бер көн күрмәсәм, авырый башлыйм. "Җәвит, киттем...
- Онык - ул һәр дәү әни белән дәү әтигә иң татлы кеше. Яшьлек белән үз балаңның үскәнен белми, сизми дә каласың. Эш дип чабуйлыйсың. Ә онык тугач, бар мәшакәтеңне кырык якка ташлап, аның янында гына утырырга әзерсең. Оныгымны йөрәккә дәва дим мин. Бер көн күрмәсәм, авырый башлыйм. "Җәвит, киттем мин Самира янына", - дип чыгып китәм.Оныгыбызга 4 яшь, балалар бакчасына, гимнастикага йөри. Бик өлгер бала. Бии дә, җырлый да, үзе шигырь дә иҗат итә. Бер яшь тулганчы балалар бездә яшәде. Оныкны үземнең бал дип кабул иттем дә, япь-яшь әти-әнисенә ничектер бик ышанып бетми, аерып яшәтәсем килмәде. Үзләре генә карый алмаслар дип курыктым. Әмма борчылуларым юкка булып чыкты, улым белән киленем менә дигән әти-әниләр.Безнең белән бергә яшәгәнгә килен берничек тә каршы түгел иде. Үзләре башка чыгып киткәндә дә, елады, китәсе килмәде: "Сезнең белән шундый рәхәт иде", - диде. Без аны үзебезнең кызыбыз итеп кабул иттек, чит кеше, килен дип йөртмәдек. Дүрт балабыз бар дип сөйлибез: ике улыбыз, киленебез, оныгыбыз. Аерым яшәсәләр дә, гел бергәбез. Тәмле ризык пешерсәк тә, шундук кунакка чакырабыз. Нинди дә хәлләр була икән, аны уртага салып сөйләшәбез, серләребез юк.
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
30 сентября 2016, 12:39
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/tatar-estradasynyn-tanylgan-yrcysy-oly-seren-ciste
Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова бәби көтә
«Бу яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешәм», - ди ул.
Америкада яшәп иҗат итүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элеккеге солисты Гөлназ Батталова тиздән әни булачак.– Тормышыбызда һәм фигурамда зур үзгәрешләр көтелә. Без Алекс белән әти-әни булачакбыз. Бу яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешәм. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астымда йөртәм, – дип язган Гөлназ Батталова.
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2023-07-04 11:20:00
https://syuyumbike.ru/news/zdorovie/yal-kirk-khronik-stressny-8-bilgese
Ял кирәк! Хроник стрессның 8 билгесе
null
Ялсыз эшләгәндә организм авыруларга ешрак бирешә башлый. Моның сәбәбе – хроник стресс. Шуңа күрә организм биргән сигналларга игътибарлы булырга кирәк.1.Бөтен инфекцияләрне «җыю»Организм даими рәвештә стресс кичерә икән, иммунитет какшый. Ә бу исә авыруларга тиз бирешүчәнлеккә китерә.2.Борын каныйБорун канау – организмның даими стресслардан интегүенең төп билгесе.3.Хәтер начарланаХроник стресс тормышны «уен»га әйләндерергә мөмкин: кайда нәрсә куйганны искә төшерә алмый җәфәлана торган.4.Чәч коелаКөнгә 50 дән 100 гә кадәр чәч бөртеге коелу гадәти күренеш. Ләкин кайбер чакта стресс баштагы чәчләрнең 70%ын коеп бетерергә мөмкин.5.Артык нык эмоциональ булуСтресс кисәктән генә кәеф үзгәрүгә дә сәбәпче. Дулкынлану, депрессия, ярсучанлык кебек эмоциональ реакцияләр – алҗау билгесе.6.Артык нык тирләүКул һәм аякның нык тирләве даими стресста яшәү билгесе.7.Сидек юлы инфекцияләреннән интегүСидек юлындагы инфекцияләр стресстан килеп чыкмый, билгеле. Ул – яшәү рәвешенә бәйле. Гади итеп әйткәндә, бәдрәфкә барырга да вакыт җитмәүдән.8.Күремнең бик нык авыртып килүеМенструация вакытында авыртулар тагын да көчәя. Бу стрессның организмда гормоннар дисбалансы тудыруы белән бәйле.
syuyumbike
mass_media
Сәламәтлек
2 Май 2019 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/uryinbasar-3-yaki-ntisez-yomgak
УРЫНБАСАР-3 яки НӘТИҖӘСЕЗ ЙОМГАК
Әйе, бихисап танышларым, остазларым, каләмдәшләрем, белүемчә, кайчандыр урынбасар булган. Кайберләрен искә төшереп үтәм. Илдар абый Юзеев (озак еллар Татарстан Язучылар берлегендә идарә рәисенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары), «Сусыз дәрья», «Аккошлар кайтыр әле», «Күрше малае» дигән проза әсәрләре авторы Габдулла Шәрәфи («Азат хатын» («Сөембикә») журналы редакциясендә), әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче...
Әйе, бихисап танышларым, остазларым, каләмдәшләрем, белүемчә, кайчандыр урынбасар булган. Кайберләрен искә төшереп үтәм. Илдар абый Юзеев (озак еллар Татарстан Язучылар берлегендә идарә рәисенең яшь авторлар белән эшләү буенча урынбасары), «Сусыз дәрья», «Аккошлар кайтыр әле», «Күрше малае» дигән проза әсәрләре авторы Габдулла Шәрәфи («Азат хатын» («Сөембикә») журналы редакциясендә), әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллин (Татарстан китап нәшриятында), кайчандыр Фәнис Яруллин, Марсель Галиев кебек халык әдипләренә файдалы киңәшләрен биргән, мәшһүр Уолт Уитмен әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән шагыйрь-мөхәррир Марс Шабаев, бүгенге байтак каләм әһелләренең остазы һәм дусты булган журналист Шәех Зәбиров, Балтачта яшәп иҗат итүче әдип, атаклы «Керим әле урманнарга»ны язган шагыйрь, робагыйчы Гарифҗан Мөхәммәтшин (озак еллар район хакимиятендә урынбасар булып эшләгән шәхес), Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин (1973 елдан 1977 елның гыйнварына кадәр ул Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе - рәис урынбасары булып эшли), 1960 елдан - СССР Журналистлар һәм 2000 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, гомере буе Актанышта яшәп иҗат итүче прозаик Әмирҗан Моталлапов, тарихи романнар авторы Марат Әмирханов, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин, урынбасардан рәис вазифасына күтәрелеп алган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов), 1988-1989 елларда телевидениедә эшләгән чагымда (һәм хәзер дә) мин бахырыгызга һәрвакыт хәерһахлы булган телерадиожурналист Тәүфикъ абый Сәгыйтов... «Мәдәни җомга» һәм «Шәһри Казан» газеталарының баш мөхәррирләре Зиннур Мансуров белән Мансур Мортазинның да заманында урынбасар булган чакларын хәтерлим әле. Бүгенге көндә исә «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә - Газинур Морат белән Әгъзам ага Фәйзрахмановның, «Татарстан яшьләре»ндә - Атлас Гафиятовның, Татарстан Язучылар берлегендә - Вакыйф Нуриев белән Данил Салиховның, китап нәшриятында Ленар Шәехнең урынбасар вазифасын җигелеп тарткан чаклары...Инде, үз күзәтүләремнән чыгып, хәзер берникадәр нәтиҗә ясамак булам. Урынбасар - ни җитди генә вазифа түгел. Кайда, нинди оешмада эшләүгә карамастан, урынбасар бер төп сыйфатка ия булырга тиеш. Ул сыйфат - кешелеклелек. Аннары - җаваплылык. Үзеңнең кул астындагыларга, шефыңа, теләсә нинди йомыш-үтенеч белән мөрәҗәгать иткән бөтенләй чит-ят кешеләргә карата җаваплылык. Урынбасар ул - чын мәгънәсендә җаваплы һөнәр. Бу вазифаны менә дигән итеп башкаручыларны да, урындыгына чытырдатып ябышкан, шул урын өчен ата-анасын да сатарга әзер булганнарны да беләм мин. Урынбасар һөнәре, дәрәҗәле, җаваплылык сорый торган вазифа булу белән бергә, шул урынны биләгән кеше өчен бик четерекле һөнәр дә. Кем әйтмешли, бар тумыштан ук урынбасар булып туган кешеләр. Алар - беркайчан да шеф кәнәфиенә кызыкмый, эшләрен җиренә җиткереп башкара, үз һөнәри эшчәнлекләренә нисбәтле һәрбер яңалыктан хәбәрдар, кул астындагы хезмәткәрләр белән мөгамәләсе бик яхшы, хуҗа белән дә мөнәсәбәтләре - эшлекле, дустанә. Әлбәттә, ошбу һөнәр ияләре арасында түрә кәнәфиенә өметләнеп яшәүчеләр дә юк түгел. Алар, гадәттә, үтә ялагай була, хуҗасының кырын эшләрен тиешле урынга (бер үк вакытта кул астындагыларга да) һәрдаим җиткереп барырга тырыша, шул куштанлыклары аркасында алар кайчак үз теләкләренә ирешә дә. Түрә булып ирешкән андыйлардан Ходай үзе сакласын, берүк! Сүз дә юк, урынбасардан үзләре түрә булып киткән, яңа эшләрендә җиң сызганып хезмәт итүче, булсынга дип, алны-ялны белмичә эшләүче фидакарь җитәкчеләр, шөкер, тормышыбызда, әллә ни күп булмаса да, бар.Урынбасардан кинәт түрә булган ике танышым хакында бер-ике кәлимә сүз. Икесе дә бер үк оешмада (төрле вакытта, билгеле) шактый еллар эшләде. Берсе үзе, алдап-йолдап, хуҗа кәнәфиенә утырды, икенчесен югарыдан «этеп-төртеп» утырттылар. Икенчесе (кушканны төгәл үтәүче менә дигән мәңгелек урынбасар иде ул) түрә булырга бер дә атлыгып тормаган иде югыйсә, бөтен вөҗүде белән карышып маташты, әмма, ахыр чиктә, барыбер түрәлеккә «сайланып» куелды. Нәтиҗәдә... Нәтиҗәдә, төрле кешегә төрле мөнәсәбәттә - берәүләргә ялагайланып-куштанланып, икенче бер кавемгә акырып-бакырып, күзгә чалынган-күренгән һәр нәрсәне төрле юллар белән үзләштереп, икесе дә әлеге оешмадан, куылу дәрәҗәсенә җитеп, эшләреннән азат ителде. Инде аласын алып, таласын талап бетергән булсалар да дигәндәй, эштән җибәрелгән чакта аларның үз кәнәфиләреннән бер дә китәсе килмәде. Урында калу өчен төрле ысуллар кулланып карады алар, тик... кылган гамәлләре барып кына чыкмады. Шунысы кызык, бүгенге көндә аларның кечкенә генә берләшмә кебек урында әле дә түрә булып ятмышлары. Дөрес, кәнәфиләре икесенеке ике җирдә...Яудан кайтмаган ике бабамның берсе Хөҗҗәт әйтергә яраткан һәм аның улы - минем әтием бик еш кабатлаган сүзләр исемә төште:Астан да җил исә, өстән дә...Тормыш бу, җәмәгать!
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
26 марта 2013, 07:36
https://beznen.ru/archive/gyybrt-al/010315/syasi-repressiya-korbannary-onytylyp-bara-tugelme
Сәяси репрессия корбаннары онытылып бара түгелме?
null
1991нче елдан башлап, 30нчы октябрь рәсми рәвештә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне итеп билгеләп үткәрелә башлаган иде. Ул елларда Сталин лагерьларында җәфа чигеп, исән калган кешеләр күп булмаса да, бар иде. Соңгы елларда ГУЛАГ лагерьларында җәфаланып исән калучылар юк дәрәҗәсендә булса да, аларның балалары, туганнары 30нчы октябрь көнне Архангель зиратында җыелып, аннары Черек күлдә репрессия корбаннарына багышлап куелган һәйкәл янына килеп, искә алу көне итеп билгеләп үткәрелә иде. Соңгы сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне тавышсыз-тынсыз гына үтеп китте. Матбугат басмаларында да бу турыда язылган мәкаләләр күренмәде. Телевизордан Бөгелмәдә нәрсәдер үткәрелүе турында әйттеләр үзе. Интернетта да кыскача «Бүген Казанда репрессия корбаннарына багышланган акция үткәрелде, унарлаган кеше бар иде» дип язылган. Хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә билгеләнгән көн булгач, хакимияттә утыручылар бу уңай белән нәрсә дә булса оештырып, халыкка аңлату эшләре алып барсалар, яшь буын да ул елларда илдә нинди хәлләр булганын белеп торырлар иде. Кулга алынучылар арасында дин әһелләре, төрле югарылыктагы җитәкчеләр, интеллигенция кешеләре, галимнәр, мәдәният тармагында эшләүчеләр, эшчеләр, колхозчылар. Авыл җирлегендә тырышып эшли белә торган кешеләргә «кулак» ярлыгы тагып, аларның бөтен малларын талап, үзләрен сөргенгә озаталар. Аларның балалары да халык дошманы балалары булып кыерсытылып яшиләр. Балаларның 15 яшьтән зурракларын хезмәт белән төзәтү лагерьларына, ә кечерәкләрен төрле төбәкләрдәге балалар йортларына озаталар. Бу кулга алулар Сталин һәм аның яраннары тарафыннан, махсус рәвештә уйлап чыгарылган. Авыр төзелеш эшләрендә бушка эшләтү максаты белән кайсы төбәктән күпме кешене кулга алырга кирәклеге югарыдан җибәрелгән күрсәтмәләр буенча башкарылган. Кулга алынганнарны ил буенча таралган ГУЛАГ лагерьларына озаталар. Шуларның берсе Архангель өлкәсендәге яманаты таралган Соловки төрмәсе турында белгәнемне язасым килә. Бу төрмә патшалар тарафыннан ачылып, озак еллар эшләгәннән соң, 1903нче елда ябыла. Хакимияткә килгән большевиклар аны 1920нче елда яңадан ачалар. Бу җанкойгыч лагерьда безнең халкыбызның мәшһүр уллары Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче, бертуган энесе Ади Урманче (ул һәлак була), Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар михнәт чигә. Соловки төрмәсендә утыручылар 1931-33нче елларда бик авыр шартларда Беломор канал су юлын төзиләр. Алар балта, көрәк, лом белән җир казып, бер көпчәкле тачка белән җир ташып, 37 километр озынлыктагы су юлын 20 ай да 10 көн эчендә башкарып чыгалар. Начальство, ОГПУ вәкилләре бар да орденнар белән бүләкләнәләр. Бу су юлын ачу тантанасына Сталин үзе килә. Каналга аның исеме бирелә. (Чагыштыру өчен 80 километрлы Панама каналы – 28 ел, ә 160 километр озынлыктагы СУЭЦ каналы 10 ел төзелә.) Беломор канал су юлын төзүдә 280 мең тоткын катнаша, 100 меңе үлеп кала. Аларны күмеп тормыйлар, бетон астында катырып калдыралар. Тоткыннарга туганнары белән хат алышырга да рөхсәт ителми. Сталин исән вакытта төрмәдә утырмаган кешеләрнең дә хәле җиңел булмаган. Бигрәк тә авыл халкын бушка эшләтеп, төрледән-төрле түләүләр белән, җелеген суырдылар. Хокуксыз халык итеп, аларга паспорт та бирдермәделәр. Хакимият җитәкчелегендә бер кешенең озак еллар утыруы яхшылыкка алып бармаганы исбатланды бит инде. Бездә яңадан шул хәл кабатлана башлады бугай. Кешенең үз фикере хакимияттәгеләрнекенә туры килмәү сәбәпле, эзәрлекләнүчеләр, төрмәләрдә утыручылар да бар бит. Бу бик хәтәр гамәлләр яңадан кабатланмагае, дип шикләндерә башлады, Алла сакласын. Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
beznen_ru
mass_media
Гыйбрәт ал
01.03.2015
https://shahrikazan.ru/news/khvef-khtr/nurlyi-kazan-yashlr-kzlegennn
Нурлы Казан – яшьләр күзлегеннән
«Сез хәзердән үк рәссамнар, лирик-рәссамнар. Казанның кеше күзенә ташланып тормаган урыннарын да, җимерек асфальт­лы урамнарын да җан җылысы белән ясый беләсез. Бәхетегез, сез әле элеккеге гасырларда төзелгән бу иске йортларны күрәсез...» - Каюм Насыйри музеенда «Нурлы Казан - «Шәһри Казан» күргәзмәсе ачылышында рәссам-педагог Рифкат ага Вахитовның КФУның сәнгать институты студентларының...
«Сез хәзердән үк рәссамнар, лирик-рәссамнар. Казанның кеше күзенә ташланып тормаган урыннарын да, җимерек асфальт­лы урамнарын да җан җылысы белән ясый беләсез. Бәхетегез, сез әле элеккеге гасырларда төзелгән бу иске йортларны күрәсез...» - Каюм Насыйри музеенда «Нурлы Казан - «Шәһри Казан» күргәзмәсе ачылышында рәссам-педагог Рифкат ага Вахитовның КФУның сәнгать институты студентларының эшләренә биргән бәясе бу.Танылган сәнгать белгече Михаил Яо да «ишетте» аларның ни әйтергә теләгәннәрен.- Мин менә нәрсәне тотып алдым: биредә минем Казаным бар. Яшь чакта мин йөргән урамнар. Дөресен әйтим... начаррак та ясалган, перспектива да аксый, эскәмия дә бик дөрес «төзелмәгән». Булсын! Төкерергә аларына. Чөнки мин биредә... күлләвек күрәм. Автор безгә Казан күлләвеге турында сөйли. Кесәдәге пәкедә очраклы гына ерак җирләр тузанын күргән кебек... Менә шулай юк кына бер нәрсәне күреп аласың... - дип, ул да Казанны аңларга ярдәм иткән рәссамга ихлас рәхмәтен җиткерде.«Шәһри Казан» газетасының 25 еллыгы уңаеннан, Каюм Насыйри музее, КФУның сынлы сәнгать институты һәм газетабызның уртак проекты булган әлеге күргәзмә тагын кемнәрдә нинди хисләр уятыр. Төрле юнәлештә, жанрда (батик, графика, майлы буяу, акварель) башкарылган утызга якын эшнең барысында да үзәктә - Казан. Ирексездән, бер-бер артлы таныш биналарны барлыйсың: «Мәрҗани» мәчете, Татар бистәсе, Апанаевлар-Йосыповлар йорты, Столяров урамындагы йорт... Студентларны бу эшкә рухландырган педагог-рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллин да, яшь рәссамнарны кабул иткән музейханә җитәкчесе Раушания Фаил кызы да канәгать. Әле җәй буе никадәр турист караячак ул эшләрне...
shahrikazan
mass_media
#Хәвеф-хәтәр
25 мая 2015, 15:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bdi-tapshyrasy-knnr-tgl-bilgele
БДИ тапшырасы көннәр төгәл билгеле
2021 елда чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын кайсы көннәрдә тапшырачагы игълан ителде. Быел тәүге имтиханнар 31 майда башлана. Гәрчә, декабрь азагында имтиханнар бирү 21 майда башланачак дип хәбәр ителсә дә.
Шулай итеп, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар майның соңгы көнендә география, рус әдәбияты һәм химиядән имтихан тапшырачак.Рус теленнән имтихан бирергә теләүчеләр күп булганлыктан, быел бу фәннән БДИ ике көн – 3 һәм 4 июнь көннәрендә узачак икән.Профильле фәннәр буенча тапшырыла торган имтихан көннәре дә билгеләнгән. Математикадан БДИны – 7 июньдә, тарих һәм физикадан –  11 июньдә, җәмгыять белеменнән – 15 июньдә, биология һәм чит телләр буенча язма өлешне 18 июньдә тапшырырыга мөмкин булачак. Чит телләрдән телдән имтихан бирү шулай ук ике көн узачак: 24 һәм 25 июнь.12, 13, 14 июнь һәм 17 июль резерв көннәре буларак билгеләнгән.Билгеле булганча, коронавирус сәбәпле быел БДИ бирү тәртипләрендә үзгәрешләр булды. Быел имтиханнарны алдан бирү мөмкинлеге каралмаган. Имтиханнарның төп өлеше 2 июльгә кадәр биреп бетереләчәк.Йомгаклау иншасын апрельнең икенче яртысында яздырырга планлаштыралар.Югары уку йорталырына керергә планлаштырмаган укучылар рус теле (25 май) һәм математикадан гына (28 май) гадәти дәүләт имтиханы тапшырачак. Математикадан база белемнәре буенча имтихан бирелмәячәк. Резерв көннәр буларак, рус теленнән 8 июнь, математикадан 10 июнь билгеләнгән“5”легә укучылар аттестат һәм медальләрне БДИ нәтиҗәләре буенча алачак.9нчы сыйныфны тәмамлаучылар имтиханнарны 24 майдан – 2 июльгә кадәр бирергә тиеш була. Төп имтиханны (ОГЭ) алар рус теле һәм математикадан гына тапшырачак. Сайлап алынган фән буенча имтихан бирү каралмаган.Лилия ЛОКМАНОВА.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-02-09 09:08:00
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/torbalarny-nicek-cistartyrga
Торбаларны ничек чистартырга?
Кибеттән махсус сыекчалар сатып алырга да кирәкми.
Моның өчен 250 гр аш содасы, 100 гр ак аш серкәсе (уксус), 2,5 л кайнар су, зур гына чүпрәк кирәк булачак.Уртача зурлыктагы кәстрүлдә аш серкәсен кайнатабыз. 250 гр аш содасын раковина тишегеннән канализация юлына сибеп салып, аш серкәсен дә агып китү юлына салабыз. Шуннан ул тишеккә чүпрәкне тыгып куябыз. Аш серкәсе белән сода «чыш-пыш» итеп китереп чыгарган химик реакция торбаны чистарта. Ярты сәгатьтән соң 2,5 литр кайнаган суны су юлына салырга кирәк.Катнашмаларны ялгыш та раковина яки унитаз өслегенә тидермәгез, җиһазларыгыз чатнап, җимерелеп чыгар.
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2024-01-28 11:22:00
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/z-iremne-syarksen-vereldem-akchasyn-da-bir-blklr-d-ala
Үз иремнең сөяркәсенә әверелдем. Акчасын да бирә, бүләкләр дә ала...
Тормышта төрлесен күрдем, сөенечтән очып йөргән чакларым да, яшәүнең мәгънәсен югалтып, мендәрне кочаклап үксеп-үксеп елаган көннәрем дә күп булды. Язмыш нык сынады, барыбер бирешмәдем. Үземдә көч табып, кәефсез чакларымны кешегә сиздермәдем, шат күңелле булып күренергә тырыштым.
Кияүгә чыкканда миңа 24 яшь иде. Яратышып өйләнештек, ләкин Ходай миңа ана булу бәхетен татырга насыйп итмәде. Еллар үтсә дә бәбигә уза алмадым. Ирем белән озак уйлашканнан соң балалар йортыннан кыз бала алып үстерергә карар кылдык. Аны беренче көннән үк үз балабыз кебек якын күреп, яратып, кадерләп тәрбияләдек. Шулай матур гына яшәп яткан мәлдә, 18 ел иңгә-иң куеп, шатлыкларны да, авырлыкларны да бергә үткәргән сөекле ирем мине яшь хатынга алыштырып, безне ташлап, өйдән чыгып ук китте. Дөньяның асты-өскә килде, шундый авыр хәлләрдә калырмын дип башыма да китермәгән идем, валлаһи! Баксаң, яшь хатын иремнән бәби көтә икән. Җитмәсә, утка керосин сипкәндәй, ул хатын миңа көн саен диярлек чылтыратып теләсә-нәрсә әйтә. “Иреңне кулда тота белергә кирәк иде, үзең гаепле!” – ди бу бер чылтыратуында. Шул авыр чакларда дуслар, туганнар ярдәмгә килде. Әлбәттә, зур таянычым, сердәшем, юанычым кызым иде.Йөрәк яралары басыла төшкән иде, беркөнне ни күрим: каршыма ул килә. Берни булмагандай кочып алды да, өйгә озата кайтты. Эчемдә вулкан утлары кайнаса да, яшь хатынына ачу итеп, кире бормадым моны. Шатланган кыяфәт чыгарып, чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдым. “Ялгыштым, мин сезне генә сагынып яшим, әйдә, алга таба элемтәдә торыйк, бер-беребезгә үпкә сакламыйк”,– диде. Ризалаштым: мин кичергәннәрне хәзерге хатыны кичерсен дип уйладым. Ул яшь хатыны белән Казанда яши иде (мин – авылда). Шулай итеп, “иске-яңа” ирем мине төрле кичәләргә, концертларга кайтып ала, озатып куя башлады. Кыскасы, мин үз иремнең сөяркәсенә әверелдем. Акчасын да бирә, кыйммәтле бүләкләр дә ала.Моны яшь хатыны сизде һәм миңа янәдән чылтыратырга, әшәке сүзләр әйтергә тотынды. Бер очрашканда, хатыны өйдә юк вакытта ирем мине үзләренә кунарга алып кайтты. Шул кичне үземнең анда кунганымны хатынына белгертер өчен әйтәсе килгән сүзләремне әйбәтләп кенә язып, чәчәк вазасы астына куеп калдырдым. Бер чылтыратуында мине бөтенләй аяк астына салып изәргә теләде бу хатын, янәсе, элекке иремә минем кирәгем юк, ирем мине яратып яшәмәгән, хәзер күңеленнән бөтенләй сызып ташлаган һ.б., һ.б. Кызык иттем мин моны.– Кирәгем булмаса, гел кайтып алып, «кафе»ларга, концертларга йөртмәс иде әле, – дидем. – Димәк, ярата. Син өйдә юк чакта концертка барып, күңел ачып, синең урын-җиреңдә икебезгә уртак ир белән рәхәтләнеп төн үткәрдем. Очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Йә, нәрсә диярсең бу хәлгә? Үзең әйтмешли: “Иреңне кулда тота белергә кирәк, димәк, аңа кирәгең шул кадәр генә”, – дидем дә, трубканы ташладым. Өстемнән тау ишелеп төшкәндәй тоелды, күңелем тынычланып калды.Иремнең гаиләгә кире кайтасы килә. Бу хакта кызга да: “Кайтыр идем, әниең кабул итмәс шул”,– дигән. Ә нигә мин аны өйгә кайтарыйм әле? Миңа болай очрашып, сөяркә ролендә яшәве күпкә рәхәт. Килсә – кунак, китсә ерак дигәндәй, тормыштан бөтен рәхәтлекне алып яшим. Барасы килгән җиремә алып бара, киендерә, акчасын бирә – миңа тагын нәрсә кирәк?.. Хатыны яшәсен борчылып. Ә мин, яшь кызлар кебек, дөньяның артына тибеп, күңел ачып яшим.Чыганак:Татар яшьләре
shahrikazan
mass_media
#Язмыш
26 июля 2022, 16:36
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/i-paradyn-televizordan-gyna-karyybyz
Җиңү парадын телевизордан гына карыйбыз
Быел бәйрәм парады тамашачыларсыз гына узачак.
Быел бәйрәм парады тамашачыларсыз гына узачак. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү парадын 24 июньдә сәгать 10.00 “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында турыдан-туры эфирда карый алачакбыз. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән Казан шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов  хәбәр итте.  Бәйрәм чарасы Ирек мәйданында видеоэкранда Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы парад һәм РФ Президенты Владимир Путин чыгышы белән башланып китәчәк. Шулай ук Татарстан Президенты котлавы да көтелә. Парадта Казан гарнизоны хәрбиләре, полиция, МЧС хезмәткәрләре, шулай ук хәрби техника һәм ретро-автомобильләр узачак. Легендар Т-34 танкы белән берлектә, тагын 40лап техника булачак дип белдерә оештыручылар. Бәйрәм тамашасы концерт белән дәвам итәчәк.24 июнь көнне Ирек мәйданында транспорт хәрәкәте иртәнге сәгать 5тән туктатыла.
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
18 июня 2020 - 15:33
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/aa-nindi-za-yanyy
Аңа нинди җәза яный?
Читадагы икенче Көнчыгыш бүлеге хәрби суды узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдинов эшен карый башлады
Гаепләү ягы тәкъдиме белән, утырыш җинаять булган урында ясалган фотоларны караудан башланды, яклау ягы һәм Шәмсетдинов үзе моңа каршы килмәделәр дип хәбәр итә “Чита.ру”.Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев "Facebook"та суд башлануын язды. “Безнең үтенеч нигезендә, дәлилләрне өйрәнү Рамил Шәмсетдиновтан сорау алудан башланды”, - дигән адвокат.Журналистларны, урын юк дип, мәхкәмә залына кертмәгәннәр.2019 елның 25 октябрендә Байкал аръягы краеның Горный бистәсендә рядовой Рамил Шәмсетдинов сигез хезмәттәшен атып үтерде, икесен яралады. Бу адымга баруын ул хезмәттәшләреннән күргән җәберләүләргә түзә алмавы белән аңлатты. Бу вакыйгадан соң “бабайлык” турында җинаять эше ачылды.Сентябрьдә Тикшерү комитеты Рамил Шәмсетдинов гаебен таныды дип белдерде. Адвокатлар Рамил Шәмсетдинов бу җинаятьне аффект хәлендә кылган дигән фикерне яклый. Төрле фаразлар буенча, аңа 10-16 ел төрмә яный.Фото: ТАССАвтор: Резеда Галикәева
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-11-23 18:38:00
https://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/ebola-virusyinnan-shiklnep-ber-studentnyi-kzt-asty
Эбола вирусыннан шикләнеп, бер студентны күзәтү астында тоталар
Татарстанда Африка илләреннән килгән студентларны җентекләп Эбола вирусына тикшерәләр. Ә безнең югары уку йортларында Африкадан килгән 220ләп студент белем ала. Казанда исә ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы дүрт меңнән артыграк егет һәм кыз белем ала.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Африкадан килгән ун студент - бишесе Нигерия, бишесе Демократик Конго Республикасыннан - күзәтү астында булды. Роспотребнадзорның территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова белдергәнчә, инкубация периоды узганчы вирус куркынычы булган студентлар күзәтү астында торган. Көн саен аларны табиблар караган, тән температурасын тикшергән.- Алар карантинда түгел, бары тик күзәтү астында. Бүген тугыз студентны җибәрдек инде, берсе генә калды. Әйләнә-тирәдәгеләргә алар куркыныч тудырмый. Бу гади куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау гына, - дип белдерде Луиза Борисова.Россиянең Мәгариф министрлыгы Африка илләреннән килгән студентлар өчен уку процессын беренче ноябрьгә кадәр кичектереп торырга киңәш итә. Ләкин студентларның расписаниесен бары тик уку йорты ректораты гына хәл итә. Мәсәлән, Африкадан килүче студентларның иң күп өлеше укый торган Казан дәүләт медицина университетында барлык студентлар да 1 сентябрьдән белем ала башлаган.- Укуны 1 ноябрьгә кадәр кичектерсәк, болай да авыр фәннәрне алар кыска вакыт эчендә куып җитә алмаячаклар, - дип белдерделәр вузның чит ил студентлары белән эшли торган бүлегендә.Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, Көнбатыш Африканың биш илендә җиде меңнән артык кеше Эбола вирусын эләктергән, өч мең кеше үлгән.
shahrikazan
mass_media
#Сәламәтлек
14 октября 2014, 10:11
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/alabugada-kornnr-krgzmse-oeshtyru-planlashtyryla
Алабугада Коръәннәр күргәзмәсе оештыру планлаштырыла
Әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак.
Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Коръәннең кулъязма вариантларын күчереп язучы, реставратор Дамир Әхмәтгалиев һәм Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов катнашты.Очрашуда сүз, аерым алганда, Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештыру мәсьәләләре хакында барды. Әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Күргәзмә 19 февральдә ачылыр дип көтелә.Әлеге проектны хуплап, Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче төп оештыручылар мөфти хәзрәтне чарага әзерлек барышы белән таныштырдылар. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сөйләп үткәнчә, хәзерге вакытта сирәк коллекцияләр галереясын булдыру өстендә эш алып барыла.Биредә төп өлешне 2020 ел ахырыннан рәссам-реставратор булып эшли башлаган Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекциясе тәшкил итәчәк, ул 1990-нчы еллардан борынгы Коръән битләрен җыю, туплау, саклау, күчереп язу белән мәшгуль.Бүгенге көндә аның тырышлыгы белән 52 экспонат булдырылган (Коръәннең аерым битләреннән алып, тулысынча яхшы хәлдә сакланып калган Коръәннәр дә бар). Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләренең VII гасырдан бирле сакланып килгән оригиналлары Испания, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия һ.б. музейларында саклана.Мөфти экспозицияне хуплады һәм төрле елларда нәзарәт тарафыннан басылып чыккан Коръән басмаларын бүләк итеп тапшырды. Моннан тыш, ул Коръәннең кулъязма вариантларын күчереп язучы, реставратор Дамир Әхмәтгалиевны Казанның «Тынычлык» мәчетенә чакырды һәм анда сакланучы, төрле илләрдә басылган Коръәннәрне күрсәтергә, кайберләрен Алабугада узачак күргәзмәгә тәкъдим итәргә сүз бирде.«Татар-информ»
madanizhomga
mass_media
Республикада
2021-02-03 09:52:00
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/kyyar-ster-serlre
Кыяр үстерү серләре
Теплицага кыяр үсентесенең ике-өч атналыгын утырталар. Җылытылган теплица өчен кыяр орлыгын март уртасында да чәчәргә була.
Ачык грунтка бер атналык (бер яфрагы чыккач) кыяр үсентесен дә утырта аласыз. Анда инде май ахырында гына утыртасы була. Кыраулар булу куркынычы турында да онытмагыз. Кыяр үсентеләрен бер-берсеннән 30-40 см ераклыкта утыртыгыз.Ел да бер урынга утыртмагыз. Кыярны ачык грунтта узган елны кәбестә үскән җирдә утырту яхшы. Чөгендер, бәрәңге, помидор, борчак үскән түтәлгә дә ярый. Кабак үскән җирдә ул үзен начар хис итәчәк. Кыярларны иртән җыеп алу дөрес.БакчачыгаБер бакчачының киңәше белән бүлешеп алыйм әле. Чәчкән орлыклар 10-14 көн эчендә тишелмәсәләр: 2 стакан кайнар суга чеметем генә төелгән кызыл борыч һәм ике тамчы йод кушып сибәргэ кирәк. Бу ысул тишелмәгән орлыкларны «уята».Бик күп бакчачылар, суган ук чыгара, дип зарлана. Моны булдырмас өчен, суганны утыртыр алдыннан 40-50 градуслы кайнар суда 10-15 минут тотабыз. Аннан 2-3 сәгатькә марганцовкалы суга салып куябыз.Шуннан суганнарны киптереп, дымлы җиргә утыртабыз. Ук чыгармый торган сортлар да бар: Штутгартер, Центрион F1 һәм Ред барон. Әгәр дә суганнарның уклары күренү башлый икән, аларны астан да, очыннан да түгел, ә урта тирәсеннән сындырырга кирәк. Вакытында сындырырга өлгерсәгез, кыяклары әйбәт үсәчәк.Эльмира Исхакова,Казан.Шәһри Казан
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2020-04-07 15:04:00
https://beznen.ru/archive/daydzhest/100117/cirk-yabyla
Цирк ябыла
null
Апрель аенда Казан циркы ябылачак. Бөтенләйгә түгел – ремонтка гына. Төзекләндерү эшләренә 530,3 миллион сум акча тотарга җыеналар. Киләсе елга 50 яшен тутырачак цирк бинасын туган көненә яңартып бетерергә ниятлиләр.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
10.01.2017
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/isnnrne-kaderen-bel
Исәннәрнең кадерен бел
Бәйрәм артыннан бәйрәм көтеп кенә тора безне. Әле генә зурлап Бөек Тукаебызның туган көнен - Туган тел бәйрәмен үткәрдек. Аннан 1 Майны зурлап урамнарга-мәйданнарга чыгып, хөкүмәтне сүгеп-тамгалап уздык. Инде 9 Май - Җиңү бәйрәме дә үтте. Кемгә ничектер, ләкин ул минем өчен йөрәк әрнүләремне кабат кузгатучы борчулы бер көн.
Нигә, дисезме? Безнең әтиләребезне - Әтнә районы Бахтияр авылының колхозчы ир-атларын 1941 елның августында Коркачык станциясендә вагоннарга төяп сугышка алып киттеләр. Һәм аларны, «кушечное мясо» кебек, Ленинград белән Мәскәү арасына, Великий Новгород тирәсендә яу кырында бушаталар. Кулда корал юк. Винтовканы йә немецтан, йә үзебезнең үле солдатныкын алыгыз диләр. Әтиләр - русча бер сүз белмәгән колхозчы ир 3 көнгә 160 чакрым чигенәләр. Командаларны аңламыйлар, чөнки алар чеп-чи татар авылыннан. Соңгы хатларында «Октябрьнең 18ендә бик зур орыш булачак дип язганнар. Алар өчен 18 октябрь соңгы сугыш көне булган икән. Хатлар тукталды. Әтиләр югалды.Без - алты бала һәм аларны кочаклап елаган әниебез, искергән җимерек йортта бураларыбызда бер бөртек икмәксез торып калдык. Яңа туган энебез Мидхәткә 7 көн, миңа 5 яшь иде. Сугыш беткәч күпме бәйрәмнәр булып узды, әтиебезне дә, әниебезне дә, безне дә искә-санга алучы булмады.Менә кайда ул күңел җәрәхәте. Куанасы урынга, тәүлекләр буе йөрәк әрни, күздән яшь ага. Миңа 78 яшь. Хөкүмәт военкомат аша да, эш урынымнан да миңа фатир бирмәде. Иске Мәңгәр (Әтнә районы) авылы егетенә кияүгә чыккан Гөбәйдә апабызның яу кырында 6 ир-егете ятып калдылар. Бәлкем аларга хөкүмәт берәр мәрхәмәтле гамәл кылгандыр дисезме? Юк!Бездә «Никто не забыт, никто не забыто» дип шапырынучы ораторлар җитәрлек. Ә конкрет ярдәм, файдалы эш эшләүчеләр генә юк.Инде Россиянең 30дан артык төбәгендә «Сугыш чоры балаларын» моннан 3-4 ел элгәре хөрмәтләп, бераз акча өләшә башладылар. Без - Россиянең данлыклы республикасы әле бүген дә бу мәсьәләне футбол тубы кебек Мәскәүгә тибеп маташабыз. Нәрсәгә безгә миллиард сумнарга сатып алган футболчы, хоккейчы һәм башкаларыгыз, сез үз республикабыз егетләренең үсешенә комачаулыйсыз, чөнки командалар чит илнекеләр белән шыплап тутырылгач, безнең егетләр кайда уйнасыннар. Батыр мәйданда сынала, чыгарыгыз аларны уйнарга, ә теге миллиардларны безгә - ятимнәргә өләшегез.Җиңүнең 70 еллыгына «сугыш чоры балаларының» иң яше дә 70 яшьтә булачак. Бездә ир-ат 60-65 ел гына яши. Мәскәү «өлеш чыгарырга» дип фәрман биргәндә, без үлеп бетәбез бит инде, җәмәгать. Мин Тынычлык-Мирный бистәсендә гомер итәм. Бездә Лаеш районы Дәүләки (Давлекеево) дигән авылның сугышта һәлак булган ир-атларына чиркәү белән янәшә бер җирдә һәйкәл-стелла-мемориаль такта куелды. Анда 180ләп бары тик рус фамилияле кешеләре исеме генә язылган.Менә һәр бәйрәм саен безне - төрле төбәкләрдән килеп Казанның завод-фабрикаларында иң авыр, иң кара эштә эшләгән татарларны шунда бәйрәм тантанасына дәшәләр. Рус милләтен бик яратсак та, дус-тату яшәсәк тә, бу нәрсәгә бик гаҗәпсенәбез. Мирный бистәсендә 50-60 ел яшәп дөнья куйган, сугышта катнашкан милләттәшләребезгә нигә һәйкәл юк соң әле? Без бу мәсьәләне кем аша хәл итәргә тиешбез икән, ә?Бистәдә җыелышлар булмый. Яңа хакимият башлыгы А.Н.Лобовның танышыр өчен безнең бистәгә килеп җитә алганы юк әле.
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
27 мая 2014, 08:02
https://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/gabdelxak-mingaripov-uramnarga-uz-isemnarebez
Габделхак Мингарипов: Урамнарга – үз исемнәребез!
Вакыйгалар ташкынында Күгәрчен урамнарына да Совет, Татарстан, Дуслык, Җәлил, Такташ, Горький, Гагарин, Чкалов, Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемнәре беркетелде. Әлбәттә, мондый исемнәр кушуны авылның бер кешесе дә сорап йөрмәде, барысы да өстән кушу буенча яисә җирле җитәкчеләр ихтыяры белән хәл ителде.
Безнең Күгәрчен авылы урамнарына исемнәрне узган гасыр­ның җитмешенче елларында гына бирделәр. Аңа хәтле авылны өлешләргә бүлеп, Югары оч, Түбән оч, Аръяк һ.б. дип кенә йөрттеләр. Сала кешесе бер-берсен нык таный, күпләрне нәселе белән атый, кемнеңдер йортын табышуда хәтта кушаматлар эшкә җигелә иде. Чөнки безнең Күгәрчен шикелле «мең җанлы» авылда (ә аңа нигез 1367 елда салынган дип йөртелә; 1907 елда биредә 2381 кеше көн итүе билгеле, 1989 елда бу күрсәткеч 1742 кеше тәшкил итте) кушаматсыз нәсел юк. Почтальоннар да һәр гаиләне биш бармаклары кебек белеп, хатларны, газета-журналларны бернинди ялгыш-хатасыз таратты. Шулай да, совет хөкүмәте шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерүгә йөз тотып, авыл урамнарына исемнәр, өйләргә номерлар бирүне тормышка ашырды. Бу вакытта инде авыл кешесенә дә паспорт алу хокукы бирелде, колхозлар акчалата хезмәт хакына күчте, аз күләмдә булса да, әби-бабайларга пенсия бирелә башлаган иде. Шушы вакыйгалар ташкынында Күгәрчен урамнарына да Совет, Татарстан, Дуслык, Җәлил, Такташ, Горький, Гагарин, Чкалов, Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемнәре беркетелде. Әлбәттә, мондый исемнәр кушуны авылның бер кешесе дә сорап йөрмәде, барысы да өстән кушу буенча яисә җирле җитәкчеләр ихтыяры белән хәл ителде. «Гадәти бер авыл урамына Горький, Чкалов, Фрунзе, Жданов, Ворошиловларның ни катнашы бар?» – дигән уй бер җитәкченең дә уена килеп карамады. Хәер, алай дисәң, Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемнәре авыл колхозлары өчен күптән таныш иде. 1930 елда авылыбызга Мәскәүнең «Урак һәм чүкеч» заводыннан 25 меңче итеп күмәк алдынгы эшчеләрнең берсе – чыгышы белән Апас районыннан булган милләттәшебез Самат Абдуллин килгән булган һәм шул кеше беренче колхозга, райком кушуы буенча, Фрунзе исемен ябыштырып куйган. 1959 елга чаклы күмәк хуҗалык шул исем белән яшәде, аннары «Россия»гә үзгәртелде. Ә 1944 елда, авылны шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп (Югары оч, Түбән оч, Аръяк (Сушаның теге ягы), өч аерым колхоз ясыйлар да, нәкъ менә шуларга янә Фрунзе, Жданов, Ворошилов исемен беркетәләр. 1950 елда ул өч өлеш янәдән бер колхозга – «Фрунзе»га берләште. Мәгәр Жданов та бөтенләй югалмады, 1970 елда аның исемен авылның буеннан-буена сузылган, 92 йортлы урамга чәпәп куйдылар. 1980 еллар ахырында демократия дигән дулкын купкач, Ждановның да байтак мәдәният әһелләрен төрмә вә каторгаларга озатуда катнашкан булуы ачыклана. Ул җитәкчелек иткән елларда (1935-1944 еллар) Ленинград өлкә партия оешмасы 1935 елның 1 гыйнварыннан тарихи 1937 нче ел ахырына сан ягыннан 300 меңнән 120 меңгә кала. Мондый хәлдә инде һичничек тә Ждановны гаепсез җитәкче, дип санап булмый...1980 елларда, Үзәк Комитет кушуы буенча, Чаллы каласына да Брежнев исемен дегет чиләге урынына тагып куйганнар иде, Аллаһның кодрәте белән каланың тәүге исеме тиз арада яңадан кайтарылды. Демократия, хәбәрдарлык елларында кичә Ворошилов исемен йөрткән Луганск, Жданов исеме тагылган Мариуполь калаларының асыл исемнәре дә кабат үз урынына кайтты. Казандагы Жданов урамының исемен «Эсперанто»га әверелдергәннәр иде, нинди хилаф хикмәт беләндер, әлеге урамга янә карак Назарбаев атын чәпәделәр, димәк, якын арада аңа да яңа ат, яңа исем эзлисе була инде. Никадәрле чыгым, җилгә очкан акча!..Ә Күгәрчен авылында Жданов исеме бер урамда һаман да саклана, җитәкчеләр арасында акылга килүче юк. Гәрчә Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективын һәм авыл активларын җыеп, без 2005 елда ук авыл урамыннан Жданов исемен алып ташлау турында район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаган идек. 2009 елда педагоглар коллективы янә бер җыелыш уздырды һәм нәкъ Күгәрчен мәктәбендә узган Төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе исеменнән югарыга үтенеч-тәкъдим юллады. Безнең мәктәптә 1949 елдан бирле, соңыннан һәммәбезнең остазына әвереләчәк мәртәбәле педагог Гомәр Әгъзәмов эшләде. Нәкъ шул Гомәр ага башлангычы белән 1980 елларда авылыбызның бер урамына тарихчы Зәетов, икенче урамга Әфганстан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Равил Гыйниятуллин исемнәре бирелде. Шушы Гомәр ага мәктәптә Туган як музее булдырды. Авыл зиратын койма белән әйләндереп алу, Суша һәм Кечесу елгалары ярын чүп-чардан арындыру, чишмәләрен төзекләндерү мәшәкатьләрен дә шушы ук шәхес башлап йөрде. Гомәр ага мәктәп директоры булып эшләгән чорда уку йорты урта мәктәп статусын алды. Шушы шәхес авыл тарихын да язып бирде, хәтта ул әле – популяр җырлар авторы (көйләрен С.Са­дыйкова, Ф.Мортазин, В.Ми­роваев һ.б. тудырган) һәм җирле шагыйрь дә!Без «туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялик», дип туктау­сыз сөйләнәбез, «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» дип шигарьләр кычкырырга да нык остардык. Ләкин туган җир, туган кавем урынына һаман Жданов, Ворошилов, Брежневлар алдында тез чүгәбез, ә үзебезнең газиз Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Һади Атласиларны читкә тибәрәбез икән, милләт арасында берчакта да бердәмлек вә аңлашу булмаячак. Күгәрчен авылы мисаллары да шуңа дәлил.Төбәкчеләр конференциясе исеменнән без авылдагы Жданов урамын Гомәр ага Әгъзәмов исеменә алыштыруларын сорап мөрәҗәгать юлладык. Бар гомерен туган ягын данлауга, яшь буын тәрбияләүгә багышлаган Гомәр ага моңа лаек иде. Мәктәп коллективы исеменнән, үтенечне хуплап, директор М.Мингарипов, аның урынбасары С.Сәгыйрова, профком рәисе Р.Гыйлемханова кул куйды.Үтенечнамәдә бәян ителгәннәргә шуны да өстәү урынлы: Гомәр ага белән хатыны Мәрьям апа районыбызга ике табиб үстереп бирде: Госманы – Котлы Бөкәш участок хастаханәсендә, Рәфгать – район үзәк хастаханәсендә терапевт, Татарстанның мактаулы исемнәренә һәм РФ билгеләренә лаек белгечләр.Әмма безнең үтенечне җирле үзидарәнең ул еллардагы җитәкчелеге дә, район комитетлары да җавапсыз калдырды. Шуның белән авылыбыз тарихына, мөхтәрәм авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны, мөгаллимнәр остазы Гомәр Әгъзәм улы Әгъзәмовка карата да ихтирамсызлык, илтифатсызлык күрсәтелде. Ләкин коллектив бәлки, быел игълан ителгән Педагог һәм остазлар елын күз уңында тотып, күтәрелгән мәсьәләгә бөтен җитдилеге белән карап хәл итүгә алыныр һәм чишелешен дә табар дигән өмет яши.Балык Бистәсе районы.
madanizhomga
mass_media
Җан авазы
2023-04-14 09:00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyda-yashlr-zklren-yaartalar
Чаллыда яшьләр үзәкләрен яңарталар
“Нур” һәм “Шат­лык” үзәк­лә­ре һәм биш яшүс­мер­ләр клу­бын тө­зек­лән­де­рү 30,6 мил­ли­он сум­га тө­шә­чәк.
Чал­лы­да 2018 ел­да “Нур” һәм “Шат­лык” яшь­ләр үзәк­лә­ре ту­лы­сын­ча тө­зек­лән­де­рә­чәк. 2019 ел­да “Ори­он” бе­лән “За­ман” үзәк­лә­рен яңар­тыр­га җы­е­на­лар. Мә­га­риф һәм яшь­ләр эш­лә­ре бу­ен­ча ида­рә баш­лы­гы Ви­нер Ха­ри­сов хә­бәр итү­ен­чә, ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге як­ла­вы бе­лән фе­де­раль бюд­жет хи­са­бы­на баш­ка­ры­ла­чак. Кап­ре­монт прог­рам­ма­сы­на бы­ел шу­лай ук биш яшүс­мер­ләр клу­бы да кер­тел­гән. Икен­че ел­га да шул­ка­дәр үк клуб­лар яңар­ты­ла­чак дип план­лаш­ты­ры­ла.“Нур” һәм “Шат­лык” үзәк­лә­ре һәм биш яшүс­мер­ләр клу­бын тө­зек­лән­де­рү 30,6 мил­ли­он сум­га тө­шә­чәк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-04-05 14:23:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanlyilar-nikadr-azrak-echs-shulkadr-yahshyi
Татарстанлылар никадәр азрак эчсә, шулкадәр яхшырак
Алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, Татарстанда аракы сату кимегән. Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү буенча Татарстан дәүләт инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды.
- Без беркайчан да Татарстанда аракы сату күрсәткечләрен арттыру бурычын куймадык. Татарстанлылар аны никадәр азрак эчсә, шулкадәр яхшырак, әмма без суррогат алкоголь үтеп керүгә юл куярга тиеш түгел. Бернинди акциз һәм салым да сәламәтлектән югары була алмый. 2015 нче ел нәтиҗәләреннән чыгып әйтергә була, чираттагы тапкыр хокук саклау һәм дәүләт хакимияте органнары тырышлыгы уңай нәтиҗә бирүен күрсәтте. Халык арасында агуланулар санын 1587тән 1198 гә кадәр киметүгә ирешү дә - мөһим күрсәткеч. Балалар арасында агулану күрсәткечләре кимү дә - уңай фактор. Ахыр чиктә бар эшебез үлем очраклары, агуланулар булмауга юнәлдерелгән. Президент йөкләмәләре безнең тарафтан тулы күләмдә үтәлмәсә дә, без уңай динамикага ирештек. 2016 нчы елда яхшы күрсәткечләр булыр дип ышанабыз, - диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
23 января 2016, 06:24
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyida-yardm-shtabyi-achyildyi
Чаллыда ярдәм штабы ачылды
Сәүдә-сәнәгать палатасында "Татфондбанк"тагы кыенлыклар аркасында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү штабы үзенең эшен башлап җибәрде. Аның беренче утырышында башкарма комитет, банклар, пенсия фонды вәкилләре, юристлар, адвокатлар, икътисадчылар һәм эшмәкәрләр катнашты.
Эшмәкәрләр түләү документларын кайтару һәм башка мәсьәләләр буенча килеп туган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук банк санацияләнгән очракта ни эшләргә кирәклеген дә белделәр. Пенсия фонды һәм салым инспекциясе белән берлектә форс-мажор очрагында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү буенча комиссияләр төзелде. Анда һәр предприятиенең проблемасы аерым каралачак. "Без банк санацияләнер дип ышанабыз, чөнки "Татфондбанк" аша эшмәкәрләрнең бик күп проектлары тормышка ашырылды. Алар аңа ышандылар, ул бит Татарстан банкы", - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова."Мин эшмәкәрләр штаб утырышына күбрәк килер дип уйлаган идем. Чөнки биредә аларга үзләрен борчыган сорауларга төгәл җавап алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, утырышта салым инспекциясендә һәм пенсия фондында бу юнәлештә эшләүче комиссияләр барлыгы беленде. Алардан клиентның хисап счетыннан киткән, әмма банктан чыкмаган акчалар турында да сорап була. Әгәр пенсия фонды, салым инспекциясе аларны исәпкә алса, бу эшмәкәрләргә ярдәм булачак", - ди сәүдә сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова.Күп предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләренә "Татфондбанк" аша хезмәт хакы түли иделәр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен алар кыска вакыт эчендә елына 10% белән залогсыз 300 мең сумга кадәр кредит алачаклар. Киләсе елның гыйнварыннан еллык 5% белән бер миллион сумга кадәр кредит алу мөмкинлеге дә карала."Татфондбанк"тан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм штабы сәүдә-сәнәгать палатасында һәр көнне 10-12 сәгатьләрдә эшли. Сораулар белән юридик бүлек башлыгы Эдуард Юриковка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 57-38-12, (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55. "Чирен яшергән үлгән" диләр, проблемаларыгызны хәл итәргә булышырга әзер торучылар барында, мөмкинлектән файдаланып калыгыз!Зөлфия ФОАТОВА
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-12-27 10:42:00
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sht-kabat-kiya-egete
Әсхәт – кабат кияү егете
«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора. Журналист кызыксынуым белән, моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттым: - Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу....
«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора. Журналист кызыксынуым белән, моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттым:- Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу. Мин эштән кайткан төшкә Айгөл туй күлмәген киеп, балаларны да бәйрәмчә киендереп куйган. Мин дә югалып калмадым, шкафтан кәчтүм-чалбарымны алып, кияү роленә кердем. Тиз генә фотога да төштек. Иң шатландырганы: Айгөл туй күлмәгенә сыйды, димәк, тазармаган!
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
24 апреля 2015, 16:46
https://beznen.ru/archive/arkhiv/230517/ike-dult-telend-yakhshy-ukytkan-mktplr-ber-million-sumlyk-grant-otty
Ике дәүләт телендә яхшы укыткан мәктәпләр бер миллион сумлык грант отты
null
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016-2017нче уку елында «Татарстан гомумбелем бирү оешмаларында республиканың дәүләт телләрендә иң яхшы белем бирү практикасы» грантын булдырган иде. Әлеге грантка ун мәктәп лаек булды: – Әгерҗенең Кадыбаш урта белем бирү мәктәбе; – Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар интернат гимназиясе; – Арча районы, Шушмабаш урта мәктәбе; – Кукмараның К. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек авылы гимназиясе; – Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе; – Теләче районы, Иске Җөри урта мәктәбе; – Казанның Вахитов районындагы татар телендә белем бирүче 27нче гимназия; – Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе; – Мәскәү районындагы Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе; – Совет районындагы Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, грантка дәгъва кылган мәктәпләрне махсус эксперт комиссия тикшергән. «Әлеге комиссия шушы мәктәпләргә барды һәм, нигезнамәдә күрсәтелгән критерийлардан чыгып, аларны тулаем карап чыкты. Аннары һәрберсенең баллары билгеләнде. Югары баллар алган мәктәпләр исемлеге төзелде. Аннары Мәгариф министрлыгы мәктәпләр исемлеген карады. Беренче унлыкка шәһәр мәктәбе дә, авыл мәктәбе дә эләкте», – диде ул. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сәхифәсендә язылганча, бәйге критерийлары булып мәктәпләрнең татар телендә белем бирү дәреслекләре һәм укыту-методик әсбаплары белән ныгытылган булуы, Татарстанның ике дәүләт телен дә белгән укытучыларның саны, фәннәрне татар телендә укыту, 9нчы сыйныфтан соң фәннәрдән (ана теле һәм әдәбиятыннан тыш) тапшыра торган төп дәүләт имтиханнарын татарча бирүчеләр саны, республика олимпиадаларында катнашу, балаларның татар һәм урыс телләрендә сөйләшүе һәм башкалар торган. Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, грант күләме – бер миллион сум. Аны нәрсәгә тоту мөмкинлеге мәктәп белән килешүдә күрсәтеләчәк. Грантка лаек булган Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат җитәкчесе Рамил Гарипов мондый грантларның яхшы стимул булуын әйтте. «Күп кенә проектлар башкарабыз. Хәзерге вакытта 16 проектыбыз эшли. Шул ук Айдар Шәйхи «Гыйлем» проектын безнең мәктәптә башлаган иде. Хәзер ул КФУ белән берлектә алып барыла. Узган ел безнең укучылар өч фильм төшерде. Shakert.tatar дигән сайтыбыз бар. Анда фильмнарны карап була. Бу проектлар өчен мәктәп казнасында акча каралмаган бит. Шуңа бу грант акчалары проектлар өчен яхшы булыр иде. Аннары безнең мәктәпнең дизайнын күбрәк милли яклы итеп үзгәртәсебез килә. Әмма һәрбер грантка өстәмә килешү төзелә һәм анда әлеге акчаны нәрсәгә тотарга яраганлыгы язылган. Мин үзем проектларга тотар идем. Мисал өчен, безнең укучылар бер программа ясаганнар – татарча әлифба – анда хәрефкә басасың да, шул хәрефкә шигырь укыла. Мәсәлән, «Мин «А» хәрефе булам», – дип шигырь китә. Шигырьләрне безнең укучылар үзләре укыган», – ди ул. Гарипов кайбер ата-аналарның татарча укытуның күп булуыннан да зарлануын әйтә. «Хәтта үзебезнең 97 процент татар яшәгән Актанышта да кайбер ата-аналар, безгә урыс теле кирәк, татар теле ул кадәр күләмдә кирәк түгел, диләр», – ди ул. Директор сүзләренчә, татарча укып та зур уңышларга ирешергә була. Ул шул ук Айдар Шәйхинең 2015нче елда тарихтан бөтенрусия олимпиадасы җиңүчесе булуын искә алды. 2011нче елны Таҗикстаннан килгәндә бер сүз дә татарча белмәгән һәм узган ел мәктәпне тәмамлаган Элина Минниярованың 10нчы класста халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урын алганын һәм, БДИны уңышлы гына биреп, хәзер Мәскәүдә медицина университетында укуын да искә алды. Шулай да ул татар теле мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар булуын яшерми. «Безнең мәктәпкә укучылар 5нче класстан килә. Шул дәвердән барлык фәннәрне дә татарча укыта башлыйбыз. 9нчы класстан соң Төп дәүләт имтиханын укучылар нигездә татарча бирә. Хәзерге вакытта бездә 156 бала белем ала. Аларның 148е интернатта торып укый. 23 бала Татарстанга читтән килүчеләр: тугызы – Оренбургтан, берсе – Екатеринбургтан, өчесе – Ижаудан, дүртесе – Башкортстаннан һәм башкалар. Милләте буенча татар булсалар да мәктәпкә килгәндә әллә ни татарча сөйләшмиләр. Шуның өчен 9нчы класстан соң Төп дәүләт имтиханын 100 процент татарча биреп булмый әле. Читтән укучылар безгә татарлыкны эзләп килә. Нәрсә генә әйтсәләр дә, Татарстанда әле татарлык бар һәм татарча укытуны кысмыйлар. Бездә Красноярск, Самар, Гарәп Әмирлекләреннән дә килеп укучылар булды. 10-11нче класста БДИ бирәсе булганлыктан урыс телендә укытуны кертә башлыйбыз. Шул ук математика, биология булсын, инде татарчалы-урысчалы алып барыла», – дип сөйләде Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат җитәкчесе Рамил Гарипов. Ландыш ХАРРАСОВА Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республикада хәләл интернет-технологияләр үстерелергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017» икътисади җыены башлану уңаеннан узган брифингта хәбәр итте. «Бүген без көн саен компьютердан файдаланабыз, телефоннар, интернет-чыганакларны, социаль челтәрләрне кулланабыз һәм алар аша килгән мәгълүматны беркем дә тикшереп тормый», – диде ул. Мисал итеп Миңнуллина Гарәп Әмирлекләрен китерде. «Анда кулланучыга сайлап алынган контент кына барып җитә, моны дәүләт дәрәҗәсендә тикшереп торалар», – диде ул. «Хәләл интернет-технологияләр – үзенә күрә бер программалар тупланмасы, ул челтәрдәге сәхифәләрнең эчтәлеген сайлап алынган мәгълүмат белән генә тутырырга мөмкинлек бирә. Хәзер күп илләрдә мондый эш балаларга зарарлы контент килеп эләкмәсен өчен башкарыла. Ә мөселман дәүләтләрендә хәләл интернет стандартлары бөтен халыкка карата кулланыла. Минем балаларым юк, әмма туганымның кызлары бар. Үз мисалымда әйтә алам: алар бик дини булмасалар да, мәчеткә көн саен йөрмәсәләр дә, телефоннарында, компьютерлары һәм iPadларында шундый программа куелган булуын теләр идем», – диде ул. Танылган журналист һәм ислам блогеры Рәсүл Тавдиряков фикеренчә, бу – кирәкле эш. «Бу чыннан да акыллы фикер дип саныйм. Мин күреп торам: челтәрдә коточкыч әхлаксызлык хөкем сөрә. Дәүләт үз гражданнарын рухи сәламәтлекләрен җимерә торган мәгълүмат агымыннан сакларга тиеш. Тик ничек, ни рәвешле эшләп була моны – әлегә мин күз алдына китерә алмыйм. Чөнки кеше үзенең мониторында вакыт-вакыт шәрә хатыннар һәм бозыклык тәкъдим итүче рекламалар килеп чыгуын теләми икән, ул фильтрларны яисә махсус блоклаучы программаларны компьютерына үзе үк куярга тиеш. Әгәр моны дәүләт эшләсә, күңеле азгынлык теләгән кеше теләгенә ирешү юлларын барыбер таба. Шулай да бу юнәлештә нинди дә булса адымнар ясарга бик кирәк, югыйсә без зәгыйфь акыллы кешеләр буыны үстерәчәкбез», – дип белдерде ул. Былтыр Татарстанда мөселманнарга эш эзләү өчен Halal Work сайты һәм смартфоннар өчен кушымта эшли башлаган иде. Сайтта кредит бирүче, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәке җитештерүче ширкәтләр теркәлә алмый. Проектны оештырган Halal Guide җитәкчесе Айрат Касыймов, сайт мөселманнарның хәлләрен күпкә җиңеләйтәчәк, дигән иде. «Азатлык» аннан хәләл фильтрның ничек эшләве турында да сорашты. «Кеше, мәсәлән, эзләү юлына «порно» дип яза икән, мәгълүмат чыкмаячак. Челтәргә сорау бирүче фильтр менә шушы дәрәҗәдә эшләячәк. Мондый мөмкинлек хәзер дә бар, аны Google эшләде, балаларга зарарлы контент килмәсен өчен», – дип аңлатты Айрат Касыймов. Миңнуллинаның хәләл интернет турындагы тәкъдимнәре челтәрнең Русия өлешендә көчле ризасызлык дулкыны тудырды. «Монда хәлифәт түгел», «Миңнуллина Гарәп Әмирлекләренә күченеп китсен» диючеләр табылды, хәтта түрәгә «яулыксыз булганы өчен, ташлар белән бәрергә» дигән сүзләр дә яңгырады. Мондый каршылык тумасын өчен, «шәригать» сүзен кулланмаска кирәк, ди Касыймов. «Интернет кулланучылар арасындагы ризасызлыкка килгәндә, шау-шу кубуның сәбәбе – журналистларның «шәригать» һәм «интернет» төшенчәләрен янәшә куюы. Чынлыкта, монда шәригать сүзен кулланмасаң да була, чөнки ислам таләпләре белән уртаклыгы бары порнографияне һәм шуның ише тыелган әйберләрне уздырмавында гына. Әлбәттә инде, интернет аркылы кешене исламга җәлеп итү кебек әйберләр булмаячак. Бу бит бары күпмедер чикләү генә», – ди ул. «Әгәр, Талия Миңнуллина әйткәнчә, бу программа тәэмин итү дәрәҗәсендә эшләнсә, чикләүче программаны компьютерына кую-куймауны кеше үзе хәл итә. Ә инде дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителсә, ул вакытта бөтен кешегә дә кагылачак. Тик монда да теләгән кеше тыючы программаны урап уза ала, чөнки чикләүләрне урап узарга мөмкинлек бирә торган программалар бар һәм алар уңышлы эшли», – ди Halal Guide җитәкчесе Касыймов. Динә НАГАЕВА Татарстанның Биектау районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировны (Гомәр Батырша) 100 мең сум штрафка тарту карары чыгарды. Әмма җинаять эшенең вакыты чыгу сәбәпле, ул әлеге хөкем карарын үтәүдән азат ителә. Дәүләт гаепләүчесе исә Шакировны бер елга ирегеннән мәрхүм итүне сораган иде. Айрат Шакиров «ВКонтакте» челтәренә Дагыстанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы митинг видеосын элүдә һәм моның белән экстремизмга өндәүдә гаепләнде. Шакиров суд карары белән килешмәвен һәм аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтте. «Мине өч ел буе мәхкәмә эшләре белән тилмерттеләр. Бу миңа зур рухи һәм матди зыян салды. Мине гаепләү фәкать мөселманнар һәм милләтебез хакына тырышканым өчен генә, дип саныйм. Әлеге җинаять эше махсус хезмәтләр ярдәме белән ясалма рәвештә әзерләнгән. Без карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итеп, аннары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр җиткерербез дип уйлыйм», – диде ул. Элегрәк Айрат Шакиров «Азатлык»ка «ВКонтакте» челтәренә ул видеоны элмәвен сөйләгән иде. «ВКонтакте» социаль челтәрендә минем үз сәхифәм бар иде. Кемдер шунда начар әйберләр куя башлаган. Хәзер күбрәк «Фейсбук»та утырганга, «ВКонтакте»ны игътибарсыз калдырганмын. Махачкалада мөселманнарны җәберләүгә каршы уздырылган рөхсәт ителгән митингның видеосын кемдер минем исемнән элгән. Кем элгәне билгесез. Анда «Лә иллаһа илаллаһу, Мөхәммәд Рәсүлуллаһ» дип язылган әләмнәр дә күренә. Хакимиятләр инде күптән миндә берәр гаеп табып мәхкәмәгә бирергә телиләр иде. Фәүзия Бәйрәмовага җинаять эше ачтылар, Рафис Кашаповны хәтта төрмәгә дә утыртып куйдылар. Чаллыда Айдар Хәлимне дә җавапка тартырга маташалар. Миндә дә гаеп эзләделәр. Әмма бернинди җинаять кылганым, андый нәрсәләрдә катнашканым булмагач, берни дә таба алмадылар. Шуннан соң менә бу видео пәйда булды. Аны кем элгәне билгесез кала, үзләре элмәдеме икән дигән уй да бар. Моның ясалма рәвештә оештырылган гаепләү булуы мәхкәмәдә дә күренде. Мәхкәмәдә район прокуроры үз ягыннан берничә шаһитне чакырды, аларның бөтенесе дә мине яклап чыкты. Тикшерү комитеты бу эшне ярты ел буе тикшерде, бер яптылар, бер ачтылар. Эзләп-эзләп берни тапмагач, шушы эшне бернинди дәлилләрсез, чиле-пешле килеш мәхкәмәгә тапшырдылар. Мәхкәмәдә чыгыш ясаганда да миңа каршы бернинди дәлилләре булмавы күренде», – дигән иде ул.
beznen_ru
mass_media
Архив
23.05.2017
https://beznenmiras.ru/news/redakciya-khabarlare/sam-tatarlary
Шам татарлары
null
Дөньяның татар булмаган почмагы бармы икән? Мөгаен, юктыр, булса да, бик аздыр. Язмыш җиле татар мөһаҗирен кайсын-кая илтеп ташлаган: кемдер ерак чит илләргә үз теләге белән, ирекле рәвештә күчеп киткән, кемдер тыныч тормыш,бәхет эзләп туган илен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Сәүдә итү, мал арттыру өчен татарлар Финляндияне сайласа, һәртөрле эзәрлекләүләрдән – чукындыру, руслаштыру хәвефеннән, җир кытлыгы, фәкыйрьлектән качып, мөселман мәмләкәтләренә, Япония, Кытай кебек илләргә юл тотканнар. Россиядә мөселман мәктәп-мәдрәсәләренә басым арту, 1897 елгы халык санын алу да куркуга салган милләттәшләребезне.  Шулай итеп, михнәт чигүдән туйган татарның бер дулкыны яхшы тормыш һәм ирек өмет итеп, ата-баба  җирен ташлап китәргә карар кылган. Чит илләрдәге татарларның бер өлешен исә шул илләргә белем алырга китүчеләр тәшкил иткән. Алар арасында шунда төпләнеп калучылар да булган.ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башларында Казан, Самара, Оренбург кебек татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән Госманлы дәүләте кул астындагы Истанбул, Бәйрут, Мәккә, Мәдинә калаларына укырга китүче шәкертләр саны аеруча күбәя. Кайбер чыганаклар буенча, 1906 елда Истанбулдагы һәрбер уку йортында 5-6 татар шәкерте белем алган, Мәрҗан лицеенда татар студентлары өчен хәтта махсус сыйныфлар оештырылган була[1]. Шуның өстенә, Төркия бик күп кенә башка мөселман илләренә, аерым алганда, Европа дәүләтләренә барып белем алырга теләүче татар шәкертләре өчен  арадашчы вазыйфасын да үтәгән. Европа университетларында белем алган татарларның шактые сәфәрләрен Истанбулдан башлаганнар – биредә чит телләр (француз, алман, инглиз телләрен) өйрәнеп, сәфәрләрен дәвам иткәннәр. Татарлар Европаның атаклы Париж, Льеж, Фрайберг, Американың Сан-Франциско, Вальпараисо, Айова университетларында белем алганнар, Бәйрутта, Каһирәдә гыйлем эстәгәннәр. Заманында Госманлы империясе кул астында булган Сүрия, Шамдагы (Димәшекъ – Дамаск) атаклы уку йортларында да татар шәкертләре шактый булган.Җырларда җырланган Шам-шәриф[2]каласында яшәгән татарлар турында мәгълүматлар әлегә әллә ни күп түгел. Мәрмәрә университеты докторы Исмәгыйль Төркуглының билгеләп үтүенчә, Мәккә, Мәдинә, Шам кебек изге шәһәрләрнең документларында казан татарлары турында еш искә алына. Милләттәшләребез Шамга нигездә 1890 нчы еллардан соң күчеп утыра башлый. Галимнәр татарларның күченеп килү өчен әлеге җирләрне сайлауларының төп сәбәбе – аның Нәкышбәндия тарикатенең бер тармагы булган Халидия тарикате үзәге булуында дип саныйлар[3].Билгеле булганча, бирегә килеп төпләнгән татар мөһаҗирләре шундагы Салхия[4]дигән җирдә кечерәк кенә, егерме йорттан торган үз авылларын булдырганнар, тырышлыклары белән тирә-юньдә яшәгән төрек, гарәп халыклары арасында шөһрәт казанганнар. Йорт-җирләрен гел карап торган, үтә пөхтә һәм эшчән татарларны җирле халык хөрмәт иткән, хөкүмәт аларга хәтта йорт-җир салу өчен махсус урыннар да бүлеп биргән, ерак чит мәмләкәттән килгән мөһаҗирләргә яшәү өчен шартлар тудырырга тырышкан. Тик ватаннарында бар булган мал-мөлкәтен аз бәягә генә калдырып килгән милләттәшләребез яңа урыннарда җан-фәрманга яшәргә тырышсалар да туган җирләрен оныта алмаганнар, аның урман-күлләрен, иген кырларын, киң болыннарын сагынып-саргаеп яшәргә мәҗбүр булганнар.Күренекле татар язучысы Атилла Расихның «Ямашев» романында Шам-шәриф каласының татарлар яшәгән әлеге Салхия дигән урыны искә алына. Әсәрдә кайчандыр бу җирләргә күченеп килгән, казан татарларын сагынып, көтеп яшәүче, Шам каласына килеп чыккан милләттәшләребезне булдыра алган кадәр кунак итәргә тырышучы Талип агай һәм шунда яшәүче башка татарлар турында бәян ителә. Талип агай  Казан губернасыннан  авыллары белән диярлек күчеп килгән татарлар белән яши. Аның төп вазыйфасы хаҗга баручыларны каршы алу һәм хәстәрләп озатудан гыйбарәт. Поезд килеп туктау белән, хаҗ сәфәренә чыккан юлаучыларны күреп алган Талип агай, иң беренче итеп: «Әфәнделәр, сез казанлылар түгелме?» – дип  сорый торган була. Аның иң теләгән бер хыялы-өмете бар – ул да булса, туган җирне кайтып күрү. Тик Талип агай бу хыялның тормышка ашмаслыгын аңлый, шуңа күрә изге ватаныннан килгән һәркемне кунак итәргә, аңа хәленнән килгәнчә хөрмәт күрсәтергә тырыша. Ул менә бу юлы да Казаннан килгән иң кадерле кунакларын үзе яшәгән урынга алып бара, аларны төз каралты-куралар тоткан татарларның тормышы-яшәеше белән таныштыра. Таш-балчыктан гына төзелсә дә, татарларның йорт-җирләре нык, төзек. Һәр ишегалдында бакча, җиләк-җимеш куаклары утыртылган.«Без арттагы өйгә керәбез. Безне татар карчыгы каршы ала. Әйтерсең лә мин үз авылыма кайтып кердем. Шәрык өйләренә хас җыештырылган идәнгә мендәрләр тезелгән. Без чәй эчәбез. Җәмилә апа туган якны бик тә инде сагынганлыгын сөйли. Бер генә кайтып күрер идем, ди. Без, әби янында Фәүзияне калдырып, икенче якка – ирләр ягына керәбез. Монда инде туган яклардан килгән якташларны күрү өчен байтак мөһаҗир җыелган. Алар белән озак гәпләшәбез. Тыңлап туймаганлыклары миңа бик ачык», – дип яза автор Шам татарларының казанлылар белән күрешү мизгелен сурәтләп[5].Шам татарлары турындагы икенче бер чыганак – Сүриядә укучы татар студенты Камалның  1914 елда «Вакыт» газетасында басылып чыккан мәкаләсе[6]. Анда Салхиядә яшәүче татарларның көнкүреше, уй-хыяллары, кызыксынулары, шөгыльләре һәм гореф-гадәтләре сурәтләнә. Бу мәкаләдә «Ямашев» романында тасвирланган күренешләр, искә алынган вакыйгалар, хәтта кайбер шәхесләр белән очрашабыз.Милләттәшләребез, кайда гына яшәүләренә карамастан, һәркайда татарлыкларын, телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен, милли ашларын һ.б. саклап калырга тырышканнар. Шам татарлары да туган җирләренең истәлеге булган милли ашларын, киемнәрен, традицияләрен югалтмаска тырышалар, туган авылларының киң болын-кырларын,  «тәңкә кебек челтерәп агып яткан Идел, Сакмар суларын, басудан иген кырыннан арып кайткач күләгәсе астында тирли-тирли, рәхәтләнә-рәхәтләнә чәй, кымыз эчеп утыра торган каен, имән агачларын» эчке бер сагыш белән искә алалар, сагынып яшиләр. Гомер буе игенчелек белән шөгыльләнгән татарлар чит җирләргә килгәч су ташу, утын кисү кебек эшләрне башкарырга мәҗбүрләр. Кайсыберләре ватаннарында үзләштергән буяучылык, тимерчелек белән көн күрә. Ни белән генә шөгыльләнсәләр дә, алар үзләрен тырыш, булдыклы, оста, хезмәт сөючән халык итеп танытканнар, җирле халыкның традицияләрен алмыйча, киресенчә, аларны  үзләренең гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре белән таныштырырга тырышканнар. Шамда  яшәүче халыклар – төрекләр, гарәпләр татар мунчасын бик ошатканнар, хәтта үзләре дә моңарчы күрелмәгән, таныш булмаган могҗизаи бу мунчаны салырга тырышып караганнар, тик булдыра гына алмаганнар. Монда инде аларга татарлар үзләре ярдәмгә килгән. Салхиядә Сүриядә гыйлем эстәүче татар шәкертләре җыелып кунак булганнар, Россиядән ерак хаҗ сәяхәтенә чыккан кешеләр бик теләп тукталганнар, ял иткәннәр, мунча кереп, чын татарча ризыклар белән сыйланып, туган илләрен сагыну хисен бас­каннар.  Ерак Сүрия илендә читтән килүчеләр, хаҗилар, сәяхәтчеләр өчен хәтта татар телендә «Шам мосафирларына  юлбашчы» исемле китап та басылып чыккан. Мәкалә авторы белдергәнчә, киләчәктә булдыклы Талип әфәнде хәтта хаҗилар өчен махсус номер да ачмакчы икән. Татар, һәрвакыттагыча, кайда гына, кемнәр арасында яшәсә дә, төшеп калмаган, тормыш авырлыкларын җиңеп, ничек тә яхшырак яшәргә, үз эшен булдырырга тырышкан. Бу сыйфаты аны башка чит халыклардан аерып торучы, аны танытучы билгеләрнең берседер, мөгаен.Сезгә тәкъдим ителгән мәкаләдә Талип әфәнде өендә узган туй мәҗлесе дә тасвир ителә. Язма авторы, туйда катнашкан кеше буларак, аны сурәтләүгә дә киң урын бирә.[1]Фәйзи Х. Садретдин бәйгә мөрәҗәгать // Өлфәт. – 1906. - №17.[2]Шам-шәриф – данлы, шөһрәтле Шам.[3]Исмәгыйль Төркуглы. ХIХ гасыр ахыры-ХХ йөз башы төрек-татар багланышлары // Чын мирас. – 2013. - №1. – Б.9.[4]Салхия – Касьюн тавы итәгендә урнашкан өч районның берсе, Димәшекъның төп сәүдә урамы биредән башлана.[5]Атилла Расих. Ямашев // Казан утлары. – 1982. - №1. – Б.72-73.[6]Камал. Гарәп мохитендә татар туе // Вакыт. – 1914. – №1499 (1 июнь).
beznenmiras
mass_media
Редакция хәбәрләре,Яңалыклар
01 декабря 2018
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-orvi-beln-avyiruchyilar-sanyi-1-menn-a
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 13 меңнән арткан
Республика территориясендә авыручылар исәбе 2,6 процентка кимегән.
10 апрельдән 16 апрельгә кадәр Татарстанда 13 мең 389 кеше тын юллырының кискен вируслы инфекцияләрен йоктырган, дип язаТатар-информ.Атна эчендә республика территориясендә чирләүчеләр саны 2,6 процентка кимегән.Бүгенге көндә Татарстанда авыручылар дәрәҗәсе эпидемик чиктән 48,1 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 апреля 2017, 06:29
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/rostam-minnexanov-gailalar-turynda-kaigyrtu-beznen-top-burycybyz
Рөстәм Миңнеханов: «Гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурычыбыз»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаилә елында күп балалы гаиләләргә һәм МХОдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
"2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елын ачу тантанасы 23 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды. Без шулай ук яхшы чара үткәрдек, күп балалы гаиләләрне кабул иттек. Гаилә - дәүләтнең нигезе. Гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурычыбыз», - дип ассызыклады ТР Рәисе.Шәһәр һәм район башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында күп балалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре белән очрашулар оештырырга, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә гаиләләр өчен тематик чаралар үткәрергә, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә игътибар бирергә кушты.Рөстәм Миңнеханов МХОдә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүне беренчел бурычларның берсе дип атады.ТР Рәисе Матбугат хезмәте
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
27 января 2024, 13:11
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/islamiya-mkhmtova-khlil-vafatynnan-so-da-yaa-elny-yalgyzym-gyna-karshylaganym-yuk
Исламия Мәхмүтова: «Хәлил вафатыннан соң да Яңа елны ялгызым гына каршылаганым юк»
Исламия Мәхмүтова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:
– Бу ел узганнарыннан әллә ни аерылып тормады кебек. Гадәттәгечә, гастрольләр, чыгышлар, яңа образлар. Үземнең «Ефәк баулы былбыл кош» премьерасы дөнья күрде, шөкер, тамашачы аны яратып кабул итте. Кәрим Тинчурин театры спектакльләрен Мәскәү, Самара өлкәләрендә дә тәкъдим иттек. Кызым Лилиянең юбилей кичәсен зурлап уздыр­дык. Хәлил вафатыннан соң үзем генә яшәсәм дә, Яңа елны бер кайчан да ялгызым гына каршылаганым юк. Балалар, оныклар килеп котлап китә, күршемдә генә мәрхүм язу­чы Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя яши. Ул керә. Ашыбызны да бүлешеп ашыйбыз аның белән. Бәйрәмгә дуслар җыела. Балачакта яңа ел аеруча күңелле уза иде. Кем өйрәткәндер инде, чыршы янына чыгып, шигырьләр сөйли идек. Кием, уенчык та юк ул чакта. Шулай да күңелле булган. Сәгать курантлары 12не сукканда, әни гел: «Яңа ел, төкле аягың белән кил, ил башлыкларына уртак тел табып, тынычлыкта яшәргә насыйп ит, исәнлек бир», – дип, теләкләрен тели иде. Мин шул традицияне дәвам итәм. Сәгать 12не сукмыйча ятканым юк. Бөтен нәрсә бар бит хәзер, Аллага шөкер. Яраткан эшең булу – үзе бер бәхет. Рәхәтләнеп яшәргә генә кирәк. Аллаһы Тәгалә исәнлектән аермасын.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
29 декабря 2017, 13:35
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/fevral-chchge-roza-apa
Февраль чәчәге Роза апа
null
(РОЗА ХАФИЗОВАНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН)6 февраль... Минем өчен бу көн үземнең беренче редакторым Роза апа Хафизова туган көн булып күңелгә кереп калган. Редакторның алгы бүлмәсендә утыручы Гүзәл, ул көнне иртәрәк килеп, Роза апа өстәлендәге вазага кызыл канәферләр куеп чыга. Егетләр – Разил Вәлиев, Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдинов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Айдар Үтәгәнов – кич калып чыгарган стена газетасын үзебезнең 9 нчы кат коридорына эләләр. Роза апа килүен әнә шулай сюрприз ясап каршылыйбыз. Шаяру катыш ихластан язылган котлауларны, кызыклы фотоларны күреп, күршеләребез «Азат хатын», «Чаян»нар да туктала.Аннары коридорда Роза апаның шат тавышы, «Зурлагансыз, егетләр», «Аһ, чәчәкләре лә чәчәкләре!» – дигән сүзләре ишетелә...Менә шул Роза апаның – Хафизова Роза Сәет кызының – тууына бүген 90 ел. Балаларның яраткан язучысы булып танылган (аның «Кирлемән», «Курай-малай маҗаралары», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Тантаналы вәгъдә»ләрен укымаган малайлар-кызлар булды микән?), чирек гасырдан артык «Ялкын» журналының баш редакторы булып эшләгән бу зыялы-затлы ханым турында күңелдә матур истәлекләр сакланган.Мәктәптә укыганда ук «Ялкын» журналларында сан саен «баш редактор Роза Хафизова» дигән язуларны күрә идек. Ул вакытта әллә ни игътибар ителмәгән: тизрәк әкият-хикәяләрен укырга, рәсемнәрен карарга ашыга идек бит. Көннәрдән бер көнне шул Роза апа мине эшкә алыр дип башыма да китереп карамадым. Ә ул болайрак булды. Казан дәүләт университетының 5 нче курсында укыганда диплом язып йөргән чаклар. Диплом җитәкчем язучы Мөхәммәт абый Мәһдиев университеттан соң кая барырга җыенуым белән кызыксына. (Ул газеталарга язып йөрүемне белә иде инде.) «Минем редакциядә эшләп карыйсым килә. Теләсә кайсы район газетасына китәргә риза!» – дип әйтеп салдым максималистларча. «Ә нигә район газетасы? «Ялкын»га кеше эзлиләр. Җаваплы секретарь Разил Вәлиев берәр егет юкмы сездә дип чылтырата. Мин анда редколлегиядә. Син егетләр кебек эшли аласың, минемчә», – дип куймасынмы! Тәвәккәлләп, Декабристлар урамындагы 2 нче йортка киттем. Курка-курка гына  ачык ишекләр яныннан узам. (Ни гаҗәп, редактор кабинетыннан кала, бар бүлмәләрнең ишекләре гел каерып ачылган була иде). Менә күзлекле бер абый башын да күтәрми нидер язып утыра (соңрак аның Габделхәй Сабитов икәнен белдем, бер бүлмәдә утырып эшләдек тә әле). Разил Вәлиевне сорагач, күрше бүлмәгә ым какты. Анда – университет буенча таныш Фәннур Сафин һәм бик җитди кыяфәтле бер апа (интуиция белән баш редактор Роза Хафизова икәнен чамалыйм үзе) нәрсәдер карыйлармы, хәл итәләрме шунда... Разил командировкада, диделәр.Фәннур белән якыннан аралашкан булмасак та, танып үзе эндәште. Уңайсызлана-уңайсызлана гына: «Мөхәммәт абый «Ялкын»га кеше кирәк дигән иде», – дип, чак әйтә алдым.  Карашып алдылар. Ул да булмады, Фәннур җанланып, «әнә Мөхәммәт абый үзе дә!» дип, урыннан кузгалды. Очраклылык димә инде: Мәһдиевнең «Чаян»га килүе икән, коридордан узып барышы. Тукталды. Сәлам бирештеләр. «Сез егет сорадыгыз, мин шушы кызны тәкъдим итәм. Тур Хейрдал турында яза да яза инде!» – дип, мине мактап та алды. Роза апаның: «Әйдәгез, кереп сөйләшик» дигән сүзләре һавада эленеп калды: Мөхәммәт абый үзенә генә хас вәкарьлек белән: «Тәкъдим итү – минем эш, алу-алмау –сезнеке!» – дип, «Чаян»нарга ашыкты. Роза апа бүлмәсенә... үземә генә керергә туры килде. Булачак редакторым диплом темамны сорашты, «Яшь ленинчы» га нинди эчтәлектәге мәкаләләр язуым белән кызыксынды. Аннары, бәйрәмнәр үткәч килерсең дип, озатып калды. Ул 8 Март бәйрәмнәрен күздә тоткан иде.20 мартта, «Ялкын»ның туган көнендә мин шул редакциядә эшли башладым. Минем өчен өр-яңа тормыш башланды! Эчкерсез, якты, кызыклы, һәр иртәсе балалар хатларын укудан башлана торган...Баш редактор тыштан гына җитди, кырыс күренә икән. Редакциягә килгән хатларның кайберләрен летучкада көлә-көлә кычкырып укый...  Әле яңа гына китап нәшриятында басылган китабын һәркайсыбызга автографы белән бүләк  итә... Фәннурның кызы тугач, Роза апа исемне үзе сайлады: «Без әле кайтырбыз» повестендагы Айсылу!.. Егетләр, баш редактордан бераз шөлләсәләр дә (ул таләпчән чөнки!), үзе юкта, бераз шаяртып, яратып, «Хафизәләм-иркәм» дип тә әйтеп куялар...  Кызы Наиләнең (Фәттахова Наилә Нурыйхан кызы бүгенге көндә филология фәннәре докторы, профессор. Әйе-әйе, язучы Нурихан Фәттахның кызы...) кандидатлык диссертациясе яклау көнен дә яхшы хәтерлибез. Роза апа балкып килеп кергән иде редакциягә... Бүгенге язучы-шагыйрьләрнең барысы да «Ялкын» да тәгәрәп үскән, Роза апа мәктәбен үткән дисәм дә, ялгыш булмас. Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Наис Гамбәр, Рәшит Бәшәр, Рашат Низамиевлар... Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Газинур Моратлар...Мөдәррис Әгъләмов Зәй районы Түбән Биш мәктәбендә укып йөргәндә үк редакциягә кочак-кочак шигырьләр җибәрә, шагыйрьләр аңа журнал үзе дә кереп утырырлык зу-ур конвертына салып хатлар юллыйлар, гонорарлар язалар. Көннәрдән бер көнне бу малай редакциягә үзе дулап килеп керә. «Сез хатларыгызны миңа бала-чагага җибәргән кебек зур конвертта салмагыз бүтән!» – дип, шелтә белдерә ул бунтарьларча. Мәктәптә генә укыса да, исеме күренә башлаган шагыйрь бит! «Мөдәррис сүзенә колак салып, конвертларына кечерәйтергә туры килде», – дип, елмаеп сөйли Роза апа.Ул елларда журналның тиражы Советлар Союзында нәшер ителә торган күп журналларны узып китә иде. Мәктәпләрдән «Дружинабыз белән «Ялкын»га язылдык!», «Классыбызда бар да «Ялкын» алдыра!» дигән телеграммалар ява. Берәр язмасы йә шигыре, йә рәсеме басылган малайларга-кызларга «Яшь хәбәрче» таныклыгы җибәрүне дә Роза апа уйлап тапты. Никадәр баланы «Ялкын» юлламасы белән «Артек», «Орленок» лагерьларына җибәрде ул...Редакторыбызның журналистикада алтын кагыйдә булырлык киңәшләре байтак.Гел искә төшерәм шуларны.«Һәр мәкалә кечкенә бер хикәя кебек язылырга тиеш».«Кемгә атап язганыгызны бер минутка да истән чыгармагыз. 10-12 яшьлек мәктәп баласын гел күз алдыңда тотыгыз!»«Тексларны озын итеп язмагыз. Вак шрифт белән җыелганны укып, баланың  күзләре бозыла...»«Балаларга хөрмәтле дип түгел, кадерле дип языгыз...»«Язмалар матур, укылышлы булсын. Журнал чыгару өчен шуңа да бер ай вакыт  бирелә безгә...»«Матур киенеп йөрегез. Кайда эшлиләр дигәндә, «Ялкын»да диярлек булсын!»Хатын-кыз буларак, әниләрчә кайгыртып йөрүләре, киңәшләре бирүләре дә хәтергә уелып калган. Йә материаль ярдәм сорап гариза язарга куша, йә журналистларның балаларына пионер лагерьларына путевка юнәтә... Бер кызыбыз ире белән аерылышырга җыенуын әйткәч, кабинетына алып кереп бик озак сөйләшкәне, ничек тә гаиләне саклап калырга кирәк дип киңәшләр биргәне истә...Ул елларда редакциягә, шәхсән Роза апа янына Уфадан да, Чабаксардан да, Йошкар-Оладан да балалар журналлары редакторлары еш килә иде. Өйрәнергә, тәҗрибә тупларга дип...Без, журналистларның да офыклары киңәйсен, дөнья күрсеннәр дип, йә Мәскәүгә, йә Ленинградка командировкаларга барырга җай чыгара. Һәм алар, әлбәттә, Роза апаның андагы коллегалары белән алдан сөйләшеп эшләнә.Берчак Гүзәл Камалова белән мине Ригага, анда балалар өчен чыгучы «Драугс» журналы редакциясенә җибәрде. Роза апаның алдан шалтыратып куюы бик ярады: баш редактор Эрика безне көтә иде инде.Журналның 60 еллык юбилей санын әзерләгәндә ул мине Мәскәүгә командировкага җибәрде. Миңа Муса Җәлилнең хатыны Әминә, кызы Чулпан, оныгы Таня белән күрешеп материал язарга, генерал Якуб Чанышевтан истәлекләр сөйләтергә задание бирелде. Дулкынлануымны күреп: «Менә дигән итеп башкарып чыгасың син аны!» – дип, Роза апа канатландырып та җибәрде әле.Шул елны журналыбызга СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Почет билгесе» орденын тапшырдылар! Бу инде баш редактор Роза Хафизова эшенә дә олы бәя иде!...Бүген Роза апаның туган көне! Үзе исән булса, һичшиксез җыйнаулашып янына ашыгыр идек... Вазадагы кызыл чәчәкләр, Роза апаның стена газетасындагы елмаеп торган фотолары күз алдыннан йөгереп уза. Разил абый Вәлиевның шул чакта махсус язган шигыре дә хәтердә:Тагын килде февраль,тагын көлде –Урамнарга тулды ак шатлык.Гөлләр тезде февраль тәрәзләргә –Ак карларны гөлгә охшаттык.Ни гаҗәп бу? – Февраль чәчәкләреКитерә бит җиргә җәеңне!Өермәләр тышта уйнаганда,Ни гаҗәп бу: туган... җәй гөле!Җәй гөле Роза апаны бик сагынабыз! Безнең хәтердә ул һаман шундый: шаян телле, ягымлы, кече күңелле, таләпчән, гадел, матур...
syuyumbike
mass_media
Шәхес
6 Февраль 2019 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kherne-kemg-birsez
Хәерне кемгә бирәсез?
Мохтаҗларга ярдәм итү, хәер сорашучыларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.
Җәмәгать транспортында күп йөргәнгәме, эшем гел кешеләр арасында булуны таләп иткәнгә күрәме, еш кына күңелемә бик ятып бетмәгән бер күренешкә– хәер сорашуга тап булам.Соңгы арада бигрәк тә күзгә чалына башлады. Әллә бу турыда күп уйланганга, әллә хәерчелек чыннан да артты?! Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе дә авыр.Кибет, мәчет алларында кышкы салкын бураннарга түзеп, җәйге челләләргә чыдап, ярдәм өмет итеп утыручы әби-бабайларны кызгансам да, акча бирергә ашыкмыйм. Күпләрегез: “Каты бәгырьле икәнсең, ә үзең шушындый хәлгә калган булсаң, нишләр идең?” – дип уйлап куйгандыр. Дөресен генә әйткәндә, ак яулыкка төренгән әбекәйләр бераз ышаныч тудырса да, кайберләре, чынлап торып, шик уята.Өлкән яшьтәгеләрне аңларга да була әле, акча җитеп бетми яисә пенсияләре аз, балаларыннан да шәфкать күрмиләр, эшләргә дә мөмкинлекләре юктыр. Шуңа күрә ипи-тозлык булса да акча җыеп, яшәү өчен көрәшәләр. Ә менә тукталыш саен зур гәүдәле ирләрнең: “Автобуска акча җитми, егерме генә сумыгыз юкмы?” яисә “Миңа билет алып бирә алмыйсызмы?” – диюләрен ишеткәч, бөтенләй күңелем кайта. Бизнесларын югалткан яки бер мизгелдә бөтен булган мал-мөлкәтен тартып алып, өйсез-җирсез калган кешеләр бар бит. Бәлки болар да шундыйлардандыр, тормыш шулай кырыс булганга аларның бер гаебе дә юк бит инде дип уйлап та куясың. Бер билетлык акча биргәннән бер җирем дә кимеми бит, үземә дә савап булыр дип кулыңны кесәңә генә тыгарга телисең, шунда борыннарны ярып спирт исе керә. Шуннан соң нинди кызгану ди инде, бөтенләй үк чиркангыч булып китә. Бөтен проблема да шулай җиңел юл белән генә хәл ителсә икән ул...Игьтибарны иң нык җәлеп иткәне – йөкле яки кулларына кечкенә генә сабыйлар тотып, ярдәм өмет итеп утыручы хатын-кызлар. Аллаһ нәрсә язасын берәү дә белми бит, һәркемнең үз юлы, үз кайгысы, үз борчу-мәшәкатьләре. Ә яңа гына дөньяга аваз салган бер гөнаһсыз нарасыйларның ни гаебе бар? Әти-әниләренең ваемсызлыклары өчен ник алар түләргә тиеш?! Шундый уйлар башны тәмам чорнап ала да, куллар үзләре дә сизмәстән акча янчыгына үрелә. Минем белән мондый хәл булмас дия торган түгел, иртәгәсен беркем алдан белми шул. Безнең татар халкында: “Оясында ни күрсә – очканында шул була”, – диләрме әле? Анасының карынында чакта ук шундый үрнәк тоеп үскән балалар киләчәктә кем булырлар, билгесез. Ләкин бик еш кына нәни малай-кызларның балалар бакчасында уйнавын түгел, ә нәкъ менә хәер сорашып йөргәнен күрәбез. Йөрәк әрнеп, тез буыннарына кадәр калтырап куя. Бер ана да баласын шундый юлда йөрсен иде дип тапмый бит. Ә нишләтәсең, язмышыңа язылганны үзгәртү җиңелләрдән түгел.Вокзал яннарында, метро ишек төпләрендә утырган сукбайларга да, хәер сорашуларына да әзме-күпме дәрәҗәдә күнегелгән инде. Халык та аларга кырын карамый, хокук саклаучылар да артык игътибарга алмаска тырыша. Әмма һәр нәрсәнең чиге булган кебек, монда да чаманы белергә кирәк. Кирәк тә бит, алар моның турында уйламый да, ахры.  Юкса, машиналар выжлап узган юл кырларына, трамвайлар йөрүче рельслар яннарына утырмаслар иде. Бу бит үзеңнең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына кую дигән сүз. Аннан кала, машина йөртүчеләрнең дә ачуын да чыгара бу күренеш. Нигә дигәндә, юлга карыйсымы, сумкаңның төбендә яткан акча янчыгын эзлисеме... Гомумән, мәчет, кибет алларында утыручыларга түзәргә дә була әле, ә юлда бу кызык эш түгел.Җәмәгать транспортында да хәлләр мөшкел. Биредә акчасы булмаган кеше утырып йөри дә алмый кебек. Ләкин, башка милләт кешеләренең, гаиләләре белән үк кереп, кешеләрдән ярдәм сорап йөрүен күргәч, кондуктор апа-абыйларың да берни эшли алмый. Ничек кенә булмасын, мохтаҗларга ярдәм итү, кызгану, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар өстенрәк булып чыга. Мондый очракларда: “Нишләп үз якларына кайтып китмиләр, читтән бәхет эзләп йөриләр икән соң?” – дигән сораулар тумый калмый, әлбәттә. Автобуста баручы усал телләр дә төрттереп булса да, әйтеп куя. Кайберәүләр, чыннан да кызганып, акча суза. Кечкенә балалары да булса – кәнфит яки тәмлүшкә бирми калмый инде. Алай эшләгәндә, биргән акчам җилгә очмадымы икән, аларны чыннан да үзләренә ризык алуга, балаларын карауга тотарлармы икән, дип икеләнәсе юк. Сабыйлар да шат – син дә изгелек юлында.Әлеге темага бихисап озак сөйләшеп утырырга була, фикерләрнең дә төрлесе яңгырарга мөмкин. Тик шулай да мохтаҗларга ярдәм итү, хәер сорашучыларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Туктаусыз дөнья шаукымында үз юлыбызны табып, кешеләргә рәхим-шәфкатьле булып, игелекле эшләр генә кылып яшәсәк иде. Киләчәктә ниләр көтәсен беребез дә алдан белми бит.Инзилә Хөсәинова,Казан.Фото "ШК" архивыннан
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
13 февраля 2021, 18:33
https://beznen.ru/archive/arkhiv/010414/rusiya-mktplrend-politinformaciya-dreslre-kertmkchelr
Русия мәктәпләрендә политинформация дәресләре кертмәкчеләр
null
Русия Думасындагы «Бердәм Русия» фракциясе депутатлары яңа канун өлгесе тәкъдим итәргә җыена. Бу документ илдә ватанпәрварлыкны тагын да ныгыту өчен әзерләнгән, дип белдерә аны язучылар. Әгәр бу канун кабул ителсә, мәктәпләрдә Советлар берлеге заманнарындагы кебек, политинформация сәгатьләре үткәрелә башлаячак. Канун өлгесе авторы Олег Савченко: «Кимендә атнага бер тапкыр мәктәпләрдә политинформация дәресләре үткәрелергә тиеш. Бу үсеп килүче буынга вакыйгаларны дөрес бәяләргә, акны карадан аерырга ярдәм итәчәк», – ди. Тарихчы, Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә укытучы Нурулла Гариф фикеренчә, политинформация сәгатьләрен кертү яшь чактан ук кешеләрнең акылларын томалау өчен эшләнә. «Бу канун өлгесе Русия конституциясен бозу булып тора. Конституция нигезендә, дәүләт үзенең идеологиясен мәктәпкә кертә алмый. Мисал өчен, сайлау һәм башка сәяси чаралар вакытында мәктәпләргә агитация материаллары куярга ярамый. Идеологияне мәктәпләргә кертү халыкара хокук нормаларын да боза. Политинформацияне укыту мәктәпләрне дә сәясәтләштерү булачак. Бу политинформацияләрне Русия бер тапкыр узды инде. Әмма элекке политинформацияләрдә мәгълүмат алу белән хәзерге мәгълүмат алу нык аерыла. Элек газеталар да дәүләт идеологиясен генә яза иде. Хәзер исә, бәйсез газеталар да, интернет та бар. Әмма дәүләт карамагындагылар ялган һәм бер яклы гына мәгълүмат тарата, дәүләт сәясәтенә каршы килгән фикерләр берсе дә уздырылмый. Бу политинформацияләрне кертү дә балаларның фикерен үзгәртү, яшь чактан ук акылларын томалау, зомбиләштерү өчен эшләнә», – ди Н. Гариф. Наил АЛАН. Русия җитәкчелеге кырымтатарларга вәгъдәләрен кызганмады. Ә чынлыкта бу вәгъдәләр сүздә генә калырга мөмкин. Кырымның яңа конституциясе әзерләнә һәм ул 10нчы апрельдә үк кабул ителергә тиеш. Бу документны халык тикшерүенә чыгармаячаклар, ә парламентта гына тавыш биреләчәк. Бу хакта Кырым хөкүмәтенең беренче вице-спикеры Григорий Иоффе белдерде. Ул ярымутрауның яңа конституциясен әзерләүче комиссиягә җитәкчелек итә. Кырымның төп документында теге йә бу халыкка өстенлек бирелергә тиеш түгел. «Русия Конституциясендә бөтен милләтләр һәм халыклар да тигез диелгән. Русиядә сайлаулар тигезлек нигезендә үтә, нинди дә булса квоталар һәм өстенлек бирүләр бөтенләй каралмый. Сталин вакытларында Кырымнан җинаятьчел рәвештә сөрелгән, вакыты-вакыты белән хакимияттә квоталар турында сүз күтәрүче халыклар моны аңларга тиеш», – ди Иоффе. Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин, әгәр кырымтатарларның таләпләре һәм мәнфәгатьләре канәгатьләндерелмәсә, көрәшләрен дәвам итәчәкләрен белдерә. «Кырымтатарларның депортациядән соң беренче тапкыр гына үз хокукларын яклавы түгел. Без үз халкыбызның теләкләрен тормышка ашыру, милли хокукларыбызны булдыру өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Безнең бөтен таләпләр дә ачык һәм Кремль безнең карашларны да ишетер дип уйлыйбыз», – диде Хәмзин. «Без төрле дәүләт оешмаларында 33% кырымтатарлар булырга тиеш дип белдерәбез. Икенчедән, без әлегә Путин җитәкчелегендәге Русия хакимиятеннән, илнең югары җитәкчелегеннән конкрет бернәрсә дә ишетмәдек. 18нче мартта Матвиенко (Русиянең федерация шурасы җитәкчесе), Русия Думасы рәисе Нарышкин кырымтатарларның милли автономияләрен кире кайтару мәсьәләсен дә карарга әзер икәнлекләрен белдерде. 11нче мартта Кырым хөкүмәте кырымтатарларның хокуклары турында карар кабул итте. Без бик озак еллар Украинадан Кырымтатар мәҗлесен халкыбызның югары органы буларак тануны, топонимиканы һәм телне үстерүне, хакимияттә вәкилләребез булуны таләп иткән идек. Кырым шурасының яңа карарында безгә 20% квота бирү турында төгәл әйтелгән иде. Корылтайдагы тәкъдимнәребезгә килсәк, без аларны БМОга, Европа берлегенә, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, башка халыкара оешмаларга, дәүләт җитәкчеләренә, шул исәптән Украинаныкына һәм Русиянекенә юлладык, һәм без анда үзебезнең милли автономиябезне торгызырга теләвебез турында белдердек. Киләчәктә Русиянең кырымтатар факторын ничек кабул иткәнлеге һәм аның белән элемтәләрне ничек булдырырга теләве билгеле булачак. Без аз гына түзәргә тиеш һәм Русиянең кырымтатар халкына мөнәсәбәтенең ихлас булу-булмавын күрәчәкбез. Кырымтатарлар Русиядәге башка халыклар белән илләреннән куылды һәм Русия ул халыкларны ватаннарына кайтарганда, аларның автономияләрен яңадан булдырды. Без дә нәкъ шундый ук хокукка ия. Без андый документны эшләдек һәм ул уңай хәл ителер дип уйлыйбыз», дип белдерде Хәмзин. Наил АЛАН. 25нче мартта Чистайда чиркәүләр яндыру һәм Түбән Кама нефтехимия ширкәтенә ракета атуда шикләнелеп тоткарланган мөселманнарның хатыннары Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Иван Китов һәм кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Әлеге очрашуга кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская белән бергә, башта, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның киләчәге әйтелсә дә, чынлыкта анда аның урынбасары гына булган. Бу очрашуда Русиядә мөселманнарны яклау төбәкара комитеты идарәсе рәисе Әлмира Жукова да катнашкан. Аның белән әлеге очрашу турында сөйләштек. –Мин очрашу белән канәгать түгел, – диде ул. – Чөнки ике-өч атна элек кенә Сабурская янында булган идем һәм аннан тоткарланучы мөселманнар янына адвокатларны кертмәү мәсьәләсен хәл итүне сорадым. Бүген барлык җинаять эшләре шул тикшерү комитеты билгеләгән дежур адвокатлар ярдәмендә генә алып барыла. Сабурская әйтүенчә, ул барлык гаепләнүчеләр янында булган һәм алар шул дежур адвокатлардан канәгать булуын әйткән. Әлбәттә, аларны анда зарланмасыннар өчен куркыталар, яныйлар. Шул ялланган адвокатларны кертеп, тоткарланучылар үзләре алардан баш тартуы турында әйтсен иде. Аларны анда төркем-төркем полиция кул богауларында чыгара, алар, әлбәттә, куркудан «баш тартабыз» дип әйтә. ​Иң кызганычы, Рафаил Зариповка һәм газаплаулар кулланылу ачыкланган тагын берничә мөселман өчен кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил тарафыннан бернәрсә дә эшләнмәгән. Ярар, адвокатлар темасын калдырып торсак та, «Сез газаплаулар буенча нәрсәләр эшләдегез?» – дидем. Бернәрсә дә эшләнмәгән. Ялланган адвокатлар эшләгән җирдән шикаятьләр бар, ә дежур адвокатлар булганында бернинди дә хәрәкәт юк. Тоткарланган мөселманнарның хатыннары әйтүенчә, аларның ирләре моңарчы бөтенләй белмәгән кешеләрне дә гаепле дип шикаять итә һәм тикшерүче биргән кәгазьләрне имзалый. – Татарстан эчке эшләр министры урынбасары ни диде? – Министр урынбасары барысын да тикшерү комитетына сылтады. Кыскасы, җитди сөйләшү барып чыкмады. Мин хәзер күптән түгел билгеләнгән Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиленә мөрәҗәгать итәргә җыенам. – Мөселманнарның хатыннары теләгәннәрен җиткерә алдымы? – Әйе, барысын да сөйләде. Сабурская күп очракта аларга ярдәм итә алмавын әйтте. Кыскасы, моның оператив-эзләү эшчәнлеге икәнен белдерде. Әлбәттә, кайбер мәсьәләдә, аның вәкаләтенә карамаучы әйберләр дә бар, әмма без бит нәкъ аңа карый торганны сорадык. Бу – адвокатлар мәсьәләсе, газаплаулар һәм шул газаплауларда гаеплеләрне җавапка тарту. – Канун нигезендә, ялланган адвокатлар үзләрен тоткарланучылар янына кертүне таләп итә ала бит? – Алар таләп итә дә инде. Канун буенча, алар тоткарланган кеше белән бер тапкыр полициясез, богауларсыз очрашырга хокуклы, ләкин бу хокукларның берсе дә үтәлми. Адвокатлар шикаять итеп судка да бирә, суд шикаятьне кире кага. Республика югары суды хәзер шикаятьне яңадан карауга җибәрде. Вакытны сузалар, чөнки анда хәзер ниндидер корал табу, кеше үтерү эшләрен дә бу мөселманнарга өстәмәкче булалар. Элек ачылмаган барлык җинаять эшләрен бу мөселманнарга такмачылар кебек. Алар арасында барысын да имзаларга риза булган рухи яктан көчсезләр дә бар бит. – Сабурская ул мөселманнар янында булгач, аларны газаплаулар турында берәр сүз әйтмәдеме? – Газаплауларны белә ул, чөнки анда барганда кемнеңдер хастаханәдә булуын әйтте. Менә нәкъ шул вакытта медицина документлары белән танышырга кирәк иде, чөнки мин Татарстан тикшерү комитеты башлыгы Павел Николаев янында булганда, ул Зариповның элек тә бөерләре авыртуы турында әйтте. Хәзер алар аны авыру булган дип чыгармакчылар. Җәмәгать күзәтү комитеты вәкилләре исә аның йөри алмавын, газаплаулар булуын раслады. Ул хәрәкәтләнә дә алмаган. – Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз? – Мин хәзер кеше хокуклары шурасыннан күчмә утырыш оештыруларын сораячакмын. Алар барысын да белсен һәм мөселманнардан инвалид ясаган көч структуралары вәкилләренә карата тиешле чаралар күрелсен. «Дальний» аларга сабак бирмәде, күрәсең. Ландыш ХАРРАСОВА. Русиянең яңа пропаганда аппараты җитәкчесе Дмитрий Киселев Мәскәүнең АКШны нурланышлы көл өеменә әйләндерә алуы турында кисәтү ясаганнан соң, күп тә үтмәде, Русиянең үз ракеталарын Аргентинада урнаштырачагы хәбәр ителде. Аеруча куркынычлы мондый коралларны Путинның дөньядагы башка күп кенә урыннарга да куярга җыенуы турында белдерелде. Шулай итеп Кырымны аннексияләүдән соң, бу бары тик тарихи дөреслекне торгызу, кимсетелүче урысларны яклау гына дип тынычландырырга тырышучыларга, 1936нчы елгы Олимпия уеннарын уңышлы оештырган һәм анда иң күп медальләр яулаган Германиянең чит илдәге алманнар хокукларын якларга керешүе белән чагыштыруны урынсыз дип инкарь итүчеләргә, инде хәзер, Путинның ниятләре зуррак булуын кире кагу кыенлаша. Кырымтатарлар да, украиннар да, бар дөнья да аптырап карап торганда, Русия хәрбиләре бер-бер артлы Украинаның Кырымдагы хәрби бүлекләрен, хәрби корабларын басып ала. Русиянең үз халкы да, эш урыннарыннан мәҗбүри-ихтыяри рәвештә җибәрелеп, элекке (коммунизм җимерелгәннән соң да хакимияттә калган) обком җитәкчеләре чыгыш ясый торган митингларда «ура» кычкыра-кычкыра сугыш хәленә кереп бара кебек. Инде тиздән халыкны атом бомбасы шартлаганнан соң кая качарга, кайсы якка таба йөгерергә кирәклегенә дә өйрәтә башларлар. Әле менә дүшәмбе көнне генә Путин Сталин чорында, 1931нче елда гамәлгә кертелгән ГТО («Готов к труду и обороне») программасын кире кайтарырга кушты. Спортны идеологик һәм патриотик тәрбия белән берләштерүче бу программа халыкның үзе теләгәнчә яшәү омтылышының корбаны буларак, 1991нче елда җан тәслим кылган иде. 2014нче елның сентябрь аеннан бар ил буйлап ГТО яңартыла. XXI гасыр ГТОсы нинди булачагын күрергә биш ай гына вакыт калып бара. Элек ГТО программасы ел саен илкүләм бәйгегә әверелеп, җиңүчеләр медальләр ала һәм дәүләт телевидениесе йолдызларына әверелә, аларга дан җырлана иде. 1975нче елда СССРда бу ярышларда 37 миллионлап кеше катнашты. Путин әлеге программаны торгызу карарында аны ни өчен кире кайтаруын белдерми. Бары тик ГТОның 11 төрле яшь категориясенә бүленүе һәм президентның ел саен әлеге программаның ничек үтәлүе турында хисаплар кабул итәчәге белдерелә. Наиф АКМАЛ. Русия мәктәпләрендә политинформация дәресләре кертмәкчеләр, 5.0 out of 5 based on 1 rating
beznen_ru
mass_media
Архив
01.04.2014
https://madanizhomga.ru/news/sz-m-gaml/kazanda-yashche-ilya-shkolnikov-avyru-balalarga-bakcha-salyrga-kereshkn
Казанда яшәүче Илья Школьников авыру балаларга бакча салырга керешкән
Әти кеше шулай уйлап куя да, тиздән дүрт яше тулачак улы өчен махсус бакча эшләргә тотына. Ә бу фикерне башта Израильдән килгән кондуктив педагог Ида Игра әйтә. Ул башта Россиядә мондый бакчалар булмаганга бик гаҗәпләнә Аннары: “Ачыгыз соң!” – ди. Аның белән шөгыльләнә башлагач, уллары күзгә күренеп тернәкләнә. Һәм бу ата кешенең күңелендә өмет уята.
“Улымның да балачагы булачак!”Казанда гына мондый ярдәмгә мохтаҗ авыру балалар саны меңнән артып китәБала – мәхәббәт җимеше, табигать могҗизасы. Аның дөньяга килеп тәүге аваз салуын булачак ата-ана 9 ай буе көтә. Татлы хыяллар, якты өметләр белән тулы тугыз ай. Ир-атларга туасы баланың малай булуы кирәк булса (фамилия, нәсел дәвамчысы), булачак әнигә ярдәмче кыз кирәк. Хәер, малай, кыз булудан бигрәк туасы баланың сау-сәламәт булуы мөһимрәк.Тупырдап үсеп килгәндә...Илья белән Анастасия эш урынында таныша. Зифа гәүдәле сөйкемле кыз егетнең күңелен бик тиз яулый. Спорт биюләре буенча спорт остасы Анастасия белән КАИ тәмамлаган Илья озакламый гомер юлларын бергә узарга карар кыла. Ә инде беренчеләре – уллары тугач, икесенең дә шатлыкларының чиге булмый. Аңа Константин дигән матур исем бирәләр. Сабый үзе дә яшь әти-әнине сөендереп, матур булып үсеп килә. Көннән-көн һөнәрләрен арттыра.Тик өч айда сөеп туймаслык, тупырдап торган нарасый кинәт кенә физик һәм акыл үсешеннән туктап кала, авырулары арта башлый.Улларына үсәргә һәм яшәргә ничек ярдәм итәргә белмәгән әти белән әни тау кадәрле өелгән сораулар эчендә кала. Улларын күтәреп нинди генә клиникаларга бармый алар. Еш кына бала гомерен мизгелләр хәл иткән чаклар да була. Аларга бер генә табиб та төгәл җавап бирә алмый. Улыгызда балалар церебраль параличы түгел, психо-мотор үсешенең тоткарлануы, диләр. Тик бу диагноз да бер дә сөендерерлек түгел. Яшь ата-ананы интернет тынычландыра. Нәкъ менә шунда үзләренең бик күп кенә сорауларына җавап таба алар.Читтә бар, бездә юкМондый диагнозлы балалар бик еш булмаса да, шактый икән. Европа илләренең һәрберсендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә андый балалар өчен махсус бакчалар, мәктәпләр дә бар, ди. Ә менә кечкенә генә Израильнең башкаласында мондый махсус бакчаларның саны уннан да артык икән. Аннары Школьниковлар интернетны тагын да җентекләбрәк актара башлый. “Бәлки, шундый бакчалар безнең илдә дә берәр шәһәрдә бардыр?” – дигән уй тынгы бирми аларга. Әгәр дә улларына үсәргә һәм яшәргә ярдәм итә торган андый бакча булса, ике дә уйлап тормый шул шәһәргә күченеп китеп шунда яшәргә дә җыенган була ирле- хатынлы Школьниковлар. Тик бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, Россиядә андый махсус бакча булган бер генә шәһәр дә юк икән. Моны белгәч, әллә чит илгә күченергәме, дигән уй да туа аларда. Аннары: “Монда без кирәгрәк!” – дигән фикергә киләләр.“Булмаса, булыр. Казанда!”Әти кеше шулай уйлап куя да, тиздән дүрт яше тулачак улы өчен махсус бакча эшләргә тотына. Ә бу фикерне башта Израильдән килгән кондуктив педагог Ида Игра әйтә. Ул башта Россиядә мондый бакчалар булмаганга бик гаҗәпләнә Аннары: “Ачыгыз соң!” – ди. Аның белән шөгыльләнә башлагач, уллары күзгә күренеп тернәкләнә. Һәм бу ата кешенең күңелендә өмет уята.Бездә бит башлап йөрүчеләргә җиңел түгел, төрле кыенлыклар сагалап кына тора. Ильяга да үзе башлаган эшнең сабыйларга игелек булып кайтасын аңлатыр өчен, шактый ишекләрне ачып керергә туры килә. “Кем соң син?” – дип сорыйлар еш кына аннан. Ул елмаеп: “Мин – әти!” – дип җавап бирә. Әйе, өч кенә хәрефтән торса да, кыска гына булса да, бу сүзгә бик зур җаваплылык сыйган. Улы өчен атасыннан кала тагын кем кайгыртсын?! “Ярый әле, яхшы кешеләр күбрәк”, – ди ата кеше, идеясен тормышка ашырырга булышканнарның исемнәрен санап.Ата хыялының башкалага да файда китерәчәген аңлагач, мэриядән 220 квадрат метрлы элек кибет булган бер бинаны бирәләр. 2019 елның 21 декабре була бу. Шәһәр җитәкчеләре чит илләргә барып мондый балалар бакчалары белән танышып та кайта. Бу бинага сөенеп туялмаган Илья аны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрә. Кайда дуслары-танышлары да ярдәм итә. Ә анда эшнең бетәсе юк. Стенаның элеккеге буяуларын куптару белән шөгыльләнәләр бу көннәрдә. Ә бина хәле коточкыч була. Идәннәрдә – күгәрек, стеналар тимрәүле кешенеке кебек. Ишек төбендәге баскычны ясаудан башлыйлар эшне.“Тәүлеккә ике генә сәгать йоклыйм”“Ничек булса да улымны һәм аның кебекләрне балачаклы итәсем килә. Юкса, аларның балачаклары юк бит. Ак халатлы табиблар, анализлар, уколлар... Алар әле үзләренә нигә шундый усал язмыш икәнен аңлап та бетермиләр”, – ди әти кеше.Илья улына һәм бер аңа гына да түгел, Яңа ел бүләге ясарга уйлый. “З1 декабрьдә сәгать телләре 12 тулганга кадәр бу махсус балалар бакчасы ачылырга тиеш!” – дип үзенә максат та куйган. Ләкин быел Кытайдан килеп, күп кенә эш-тормышларыбызга искәрмә ясаган коронавирус монда да нык кына комачаулаган. Инде эш башланырга гына торганда килеп чыккан пандемия барысына да аяк чалган. Иганәче булырга ризалашканнарның үзләренең дә көймәләре комга терәлгән.Тик Илья башлаган эшен ярты юлда ташлап калдыручылардан түгел. Карантин дигәннәре бераз йомшару белән тагын эшкә тотынганнар. Ульяновск шәһәренең “Сәдака” мөселманнар фонды ярдәме белән тәрәзәләр яңага алмаштырылган. Кемнәрдер 50 мең сумлык эш кораллары бүләк иткән. Илья алар белән бакчасы өчен махсус җиһазлар ясарга җыена, үз куллары белән.– Бүген счетымда 60 мең сум бар. Ә хыялымны тормышка ашыру өчен 7 миллионга якын сумма кирәк , – ди ата кеше, ярдәмгә өметләнеп.Бу Россиядә бердәнбер мондый махсус бакча Илья хыялында яши инде. Күзен йомса, ул аның күз алдына да килеп баса. Идәннәрендә бактерияләрне таратуны киметә торган махсус линолеум. Зәңгәр төстәге. Ул бик кыйммәт. Ләкин башкача була алмый. Мондый балаларның күбесенең тормышының күп өлеше идәндә уза бит.Беренчесе. Тик соңгысы булмас кебекӘйе, Ильяның “Барысын да үзем” дип аталачак бу махсус бакчасына төрле яшьтәге, төрле физик мөмкинлектәге 2-7 яшьтәге 24 бала йөриячәк. Араларында утырып кына торучылары да, мүкәләүчеләре дә, ятып кына торучылары да булачак. Әгәр дә бала үзе кабып чәйнәп ашап йота ала икән, андыйларны бу бакчага алачаклар. Ата кешенең максаты гадәти булмаган мондый балаларны тормышта яшәргә өйрәтү. Гадәти балалар бакчаларында рәсем ясарга җырларга-биергә өйрәтсәләр, Илья бакчасында үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә, гади гигиена таләпләрен, кашык тотып ашарга өйрәтү беренче көн тәртибендә. Бакча бушлай булачак.Барлыгы 24 бала шулай тормыш дәресләрен узачак. Ә бит бер Казанда гына мондый ярдәмгә мохтаҗ авыру балалар саны меңнән артып китә. Димәк, бер генә бакча белән дә булмаячак әле. Әгәр дә монысы уңышлы килеп чыкса, (ә аңа Ильяның тамчы да шиге юк) мондый бакчаларны берничәне ачарга да исәпли әле бу тынгысыз җанлы, улын бик тә нык яратучы ата кеше.Аннары мәктәп турында да уйлый башлавы мөмкин.“Хыялый Хәйрүш” диләр мондыйларга, гадәттә. Ләкин һәрбер эшнең башында хыял, теләк торганын да онытмаска кирәк.Без Илья белән сүз бирештек: 31 декабрь көнне мин ата мәхәббәтеннән туган бу гадәти булмаган бакчаның ачылышына барачакмын һәм сөенечен уртаклашачакмын. Бирсен Ходай!Йолдыз Шәрапова"Шәһри Казан"
madanizhomga
mass_media
Сүз һәм гамәл
2020-10-02 08:13:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-elda-drt-festival
Бер елда дүрт фестиваль
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә быел дүрт фестиваль уздыру күздә тотыла.
Шуларның берсе Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале беренче мәртәбә уза.Быел бинага керү урыны да үзгәрергә мөмкин.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
22 сентября 2015, 10:00
https://beznen.ru/archive/donya-bu/280812/ker-khayvanmy-ll-korayvanmy
«Кер-Хайван»мы, әллә «Корайван»мы?
null
Татарстанда энҗе мәрҗәннә­ре сыман чәчелеп утырган, берсеннән-берсе үзенчәлекле, матур авыллар арасында серле, хәтта аңлаешсыз исемлеләре дә бар. Шулардан Арча төбәгендәге Корайван авылы игътибарны җәлеп итә. Аның урысча исеме – «Кер-Хайван». Авыл халкы үзе бу исемгә инде күптәннән ризасызлык белдереп килсә, соңгы вакытта ул киң җәмәгатьчелектә дә шау-шу куптарды. Чыннан да, хайванга «кер» дип дәшү була түгелме соң бу? Бәлки, авылның урысча исемен үзгәртергә, тарихи атамасын кайтарырга вакыт җиткәндер? Бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында да каралды. Гадәттә, авыллар, йә аңа нигез салучылар, авылның хөрмәтле кешеләре исемнәре (мәсәлән, Габдрахман, Әҗем, Хәсәншәех һ.б.), йә үзләре урнашкан елга, күл атамалары (Казанбаш, Әҗәкүл, Шушмабаш, Иябаш һ.б.) белән аталып йөртелә. Араларында авыл утырган җирлекнең табигый үзәнчелекләре буенча аталганнары да күп (Сарай-Чокырча, Төбәк-Чокырча, Алан һ.б). Безнең бабаларыбыз туып-үскән, яшәгән урыннарына чын мәгънәсендә шигъри исемнәр куша белгән (Җүкәтау, Чулпан, Каенсар һ.б.). Урта гасыр Көнбатыш сәяхәтчеләре Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда чорларындагы Урта Идел буйларын «Gardarika», ягъни «Шәһәрләр иле» дип атаган. Ә монда колакка ятышсыз «Кер-Хайван» исемен такканнар да, шуның белән килешеп яшә, имеш. Әлбәттә, туган-үскән җирен берәү дә болай кимсетергә ирек бирмәс иде. Югыйсә, авыл халкы үзе авылны гомер бакый «Корайван» дип атап йөртә бит. Бу ике исемнең яңгырашы да, мәгънәләре дә үзгә. Ә бөтен хикмәт шунда ки, авылга «Кер-Хайван» атамасын узган гасырның 60нчы елларында «өстән» такканнар, ни өчендер – ялгышыпмы, әллә мыскыл итепме – татарчадан шулай тәрҗемә итәргә, калькалаштырырга уйлаганнар авыл исемен. Әгәр игътибар итсәң, мондый сәер исемле авыл атамалары җитәрлек безнең республикада. Әйтик, Питрәч районындагы җырларда җырланган Күн авылы атамасы, атларга бернинди катнашы-мөнәсәбәте булмаса да, урысча «Конь» сыйфатын алып, шул рәвештә рәсмиләштерелгән. Кукмара районындагы Күкшел авылының да («Кошкино») мәчеләргә бернинди бәйләнеше юк. Әйтергә кирәк, самодер­жавие чорында да, совет дә­верендә дә, «урыс булмаган» халыкларның топонимик мирасы белән нәзакәтләнеп тормаганнар. Шәһәр, авыл исемнәрен ничек аңлаган яки теләгәннәр – шулай язып куйганнар. Аларны рәсми кәгазь­ләр белән эш йөртүче канцеля­рия хезмәткәрләре дә теләсә ни­чек бозган. Тарихта борынгы татар топонимиясенең бозылу, югалу гыйбрәтләре бихисап. Мәсәлән, Казан тирәсендәге ханлык чоры авылларыннан Уракчы авылы тора-бара «Аракчино», Хуҗәхмәт – «Куземетьево», Шамасир (Шам + әсир) – «Самосырово», Алабуга шәһәре «Елабуга» булып калды. Совет чорында шәһәр һәм авылларга партия юлбашчылары исемнәрен тагу да модага керде. Шул рәвешле, тарихи Мәләкәс шәһәре, үзенең асыл исемен югалтып, «Димитровград»ка әйләнде. Яр Чаллы шәһәре дә шундый язмыштан чак кына котылып калды (аның татарча исеме дә, дөресрәге, «Чаллыяр» булырга тиеш иде). Корайванның «Кер-Хайван» дигән урысча атамасы белән дә шундыйрак хәл. Тарихи материаллардан кү­ренгәнчә, Корайван авылы XVII гасыр уртасыннан да калмыйча, ә, бәлки, Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килә. Григорий Супоневның 1678 елда төзелеп, Арча ягының ясаклы авылларыннан, йорт хуҗаларыннан алынган салым күләмен билгеләүче кенәгәсендә авыл «деревня Сухой Хайван, а по-татарски Екуру, что был починок на Широкой полянке в вершине» дип бирелә. Ревизия кенәгәләре буенча, XVIII гасырның 80нче еллар башында анда 79 кеше яши. Тирә-якта зур авыллардан саналмаса да, вакыт үтү белән авылда хуҗалыклар саны арта бара. XIX гасырның 70нче еллар азагында Казан өязенең Кармыш олысы (волосте) Корайван авылында 51 хуҗалык, 357 кеше (178 ир-ат, 169 хатын-кыз) исәпләнсә, ХХ гасыр башында (1908 ел башына) 76 хуҗалык, 335 кеше (221 ир-ат, 214 хатын-кыз) теркәлә. Игенчеләр җәмгыяте карамагында 678,6 дисәтинә (дисәтинә – 1,09 га) җир була. Авылда мәчет, азык-төлек кибете, тегермән эшли (ахыргысы күршедәге Сарай-Чокырча белән Корайван авыллары халкының уртак милкендә була). Шулай итеп, Корайван авылын борынгы сала дип әйтергә була. Шунысы кызык, элекке заманнарда, XVII гасырда, аның аңлатуга кыен бирелә торган «Екуру» (ә, бәлки, «Югары» – «Югары авыл») дигән икенче бер атамасы да булган. Инде «Корайван» атамасы­ның килеп чыгышын, мәгънәсен ачыклыйк. Башлап шуны искәртергә кирәк, теге яки бу топонимның этимологиясен тикшергәндә һәрвакыт аның, «Кер-Хайван» сыман, чит телләрдә – шивәләрдәге икенчел, еш кына ялгыш тәрҗемә аркасында бозылган әйтелеше-язылышы түгел, ә аны барлыкка китерүче җирле халык телендәге асыл исеме (бу очракта – «Корайван») нигез итеп алына. Бу уңайдан XIX гасыр тарихчысы И.А.Износковның атаманы, аның «Курхайван» рәвешендә элекке урысча әйтелеше-язылышына таянып, «кыр хайваны» («дикий зверь») мәгънәсендә аңлатырга тырышуы ирексездән елмаю уята. Әлбәттә, «Корайван» атамасына «гөнаһсыз» киек җанварларның бернинди дә катнашы юк. Чынлыкта, авыл исеменең, ике компонентлы төшенчә булып, «коры» дигән сыйфат һәм «айван» дигән исемнән торганлыгы төсмерләнә. Атама тулы рәвешендә «Коры Айван» дип укыла. Әмма сөйләм теленең кыскару закончалыгына буйсынып, ул тора-бара «Корайван» рәвешен алган (моңа шәһәр, авыл атамаларында мисаллар биниһая, мәсәлән, Әлмөхәммәт – Әлмәт, Әхмәт – Әмәт, Мөхәммәтшакир – Мәмәшир, Нурдәүләт – Норлат һ.б.). Авыл исеменә «коры» төшенчәсе аны көньяктарак урнашкан икенче бер Айван авылыннан – Иске Айваннан аеру өчен өстәлгән. Бер үк исемдәге шәһәр, авыл атамаларын бер-берсеннән «югары» – «түбән», «олы» – «кече», «иске» – «яңа» кебек сыйфат төшенчәләре белән аерымлау шәһәр-авыллар то­понимиясендә гадәти күренеш. XX гасырның 60нчы елларынача урыс телле документларда, белешмәлекләрдә авыл «Курхайван», яисә «Курхайвань» дип бирелә (соңгы вакытта кулланылган «Кер-Хайван» атамасына караганда, бу исем аның асыл татарчасына бераз якынрак). XX йөз башынача авылның «Сухие Валы» дигән икенче бер исеме дә теркәлгән. Беренче карашка төрле булып күренсәләр дә, бергә кулланылышта булган бу ике исем («Курхайван» – «Курхайвань» һәм «Сухие Валы») арасында аерма шунда гына ки, аларның беренчесе авыл атамасын бозып ясалса, икенчесе, XVIII-ХХ гасыр башы тарихчылары, статистлары фикеренчә, «Корайван» топонимының мәгънәви тәрҗемәсе булып тора. Хәзерге укучыга «айван» сүзе берни дә аңлатмый. Әмма ул Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда төзелгән «Диване лөгать әт-төрек» («Төрки сүзләр тупланмасы») сүзлегендә «терраса» мәгънәсендәге төшенчә буларак теркәлгән. «Терраса» һәм өстәрәк китерелгән, урыс телле язма чыганакларда урын алган «валы» (кулдан өелгән балчык өеме) төшенчәләре, икесе дә калку җир-урынны аңлатып, мәгънәләре буенча бер-берсенә капма-каршы килми. Авылның XVII гасыр чыганагында китерелгән «…на Широкой полянке в вершине» дигән географик билгеләмәсе дә шуңа ишарә буларак кабул ителә. Шунысын да искәртергә кирәк, Корайван авылы тирәләре әле археологик яктан өйрәнелмәгән. Ә, бәлки, Казан ханлыгы чорында бу җирләрдә ярымбәйсез билек (кенәзлек) үзәге булган Арча каласын, ханлыкны Көнчыгыш тарафта дошманнардан саклау өчен саклану валлары корылган булгандыр? XIX гасыр тарихчысы И.А.Из­носков һәм, гомумән, XX йөз башынача тикшеренүчеләр, рәсми кәгазьләр белән эш йөртүчеләр «коры» сүзен «сухие» дип тәрҗемә кылган. Әмма валларны (кулдан өелгән балчык өемен) ландшафт ягыннан бәяләгәндә, «коры» («сусыз» мәгънәсендә), яисә «юеш» дип сыйфатлау шактый урынсыз булыр иде. Димәк ки, монда «коры» сүзендә ниндидер үзгә бер мәгънә яшерелгән булырга тиеш. Хәзер «коры» төшенчәсе татар телендә күбрәк «сухой» («коры елга», «коры җир» һ.б.) мәгънәсендә кулланылса да, аның «чиста, такыр, бернисез» дигән мәгънәсе булуын да онытырга ярамый. Мәсәлән, «коры җир» сүзтезмәсен башкача, «чиста, такыр җир – бернисез урын», ягъни бернинди төзелеш әсәре, үсемлек, урман һ.б. булмаган җир дип тә аңлап була (тагын берничә чагыштыру: «коры ипи генә» – ипидән башка берни юк, «коры чәй генә эчеп тору» – ашамыйча, чәй генә эчеп тору һ.б.). Димәк ки, «Корайван» топонимының асыл мәгънәсен коры – үсемлексез, чиста, такыр – терраса (террасалар) яки коры – бернинди манара, ныгытмалары булмаган – вал (валлар), дип аңлап була. Димәк, ул урысчага да «Сухие Валы» дип түгел, дөресрәге, «Чистые Валы» дип тәрҗемә ителергә тиеш иде. Шулай итеп, «Корайван» атамасына хайванның – йорт хайванымы, киек җәнлекме ул – бернинди дә катнашы юк булып чыга. Бу – авыл утырган җирнең ландшафт үзенчәлегенә ни­гезләнгән борынгы, тарихи топоним. Совет чорында ясалма барлыкка китерелеп, халыкка тагылган «Кер-Хайван» исеменең тарихи «Корайван» атамасы белән үзара мәгънәви бәйлелеге, яңгыраш ягыннан охшашлыгы күзәтелми. Юкса, татарчадан калькалаштырганда исем урысча «Корайван» яисә «Курайван» рәвешен алыр иде. Йомгаклап шуны әйтергә була: әгәр халкы, тарихи дөреслекне күтәреп чыгып, топонимик мирасны кайтару өчен җан ата икән, ул авылның киләчәген дә яхшыга юрап була, дигән сүз. Авылның ата-бабалардан калган «Корайван» атамасын йөртергә тулы хакы бар! Рәшит ГАЛЛӘМ, тарих фәннәре кандидаты, ТФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре. Казан шәһәре. «Кер-Хайван»мы, әллә «Корайван»мы? , 3.0 out of 5 based on 1 rating
beznen_ru
mass_media
Дөнья бу
28.08.2012
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-challyda-ukytuchylar-knen-bilgelp-trg-zerlnlr
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли, аларның 3 764е – мәктәпләрдә педагогик хезмәткәрләр, 3 399ы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 2 191е – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, 555е – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар.– Чаллы педагоглары - безнең горурлыгыбыз, - дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов. - Шәһәр белем сыйфаты буенча, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өлеше буенча, спорт-сәламәтләндерү эше буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре ел саен Россия, региональ, шәһәр конкурсларында катнашалар һәм җиңү яулыйлар.РФ Президенты Владимир Путин алты республика кешесен төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен бүләкләде. Алар арасында Чаллының 58 нче мәктәбе директоры Лиза Нәбиуллина да бар.Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен 200 000 сум күләмендә премия белән А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мөхтярова, 77 нче гимназиянең тарих укытучысы Татьяна Әхмәтшина, 76 нчы гимназиянең чит тел укытучысы Елена Сычугова бүләкләнде.46 нчы урта мәктәп укытучысы-логопед Елена Азина Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Аны бирү турындагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды.2021 елда «Ел укытучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсының Төбәк этабында «Ел укытучысы» номинациясендә 35 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Альменеев, 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Клюева җиңде.Туган тел укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсында 37 нче мәктәпнең Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина 1 нче урынны яулады.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-09-27 17:06:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avyrlyklar-tormysh-kaderen-belerg-yrtte
“Авырлыклар тормыш кадерен белергә өйрәтте”
Асия апа Әсәдуллина – сугыш чоры баласы. 1941 елның 28 маенда туган. Озак еллар укытучы булып эшләгән. Хәзер ире Вәкил абый белән Алабугада яши.
Җәй көннәрендә туган ягы Аксубай районының Яңа Ибрай авылына кайтып торалар икән.“Тормышым оҗмах кебек. 54 ел бергә гомер иткән бабаем янымда, бик акыллы, мәрхәмәте 3 кызым, кияүләрем, 6 оныгым, 1 оныкчыгым бар. 43 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Пенсия килеп тора. Мохтаҗлык юк, Алланың биргәненә шөкер”, – ди Асия апа.Ләкин сугыштан соңгы еллар турында ул тыныч кына сөйли алмый. Ул чакта күргән авырлыклар бүгенгедәй исендә аның.Ул туып бер ай да булмый әле, сугыш башлана. 25 яшьлек әнисе сабые, 92 яшьлек каенанасы белән ялгызы яшәп кала. Сугышка китеп дүрт ай вакыт узгач, иреннән хатлар да килми башлый.– Әни каенанасын – әбиебезне дә соңгы юлга озатты. Мине ачлыктан саклап үстерү өчен бар көчен куйды. 1948 елны беренче сыйныфка укырга кердем. Сыйныфта минем кебек әтисезләр бик күп иде, әтилеләрне бармак белән генә санарлык. Тәнәфестә әтиле балаларның авыз тутырып зур кисәк ипи ашаганнарына кызыкканны күрсәтмәс өчен, китап укыган булып утыра идем. Сугыш күпме балаларны ятим калдырды, бәхетсез итте. Бу афәтне безнең оныклар күрмәсен. Дөньялар тыныч булсын иде,– дип сөйли Асия апа.Аякта тула оек белән чабата, әнисе шәленнән тегелгән чалбар, гади ситсы күлмәк булса да, 3 ел 10 чакрым җәяү йөреп укырга туры килсә дә, мәктәп елларын сагынып искә ала ул. Аеруча балаларны яратучы, тырыш, укуга мәхәббәт уяткан укытучыларга рәхмәтле.Иске Ибрай урта мәктәбе районда бердәнбер татар урта мәктәбе була ул чакта. Күрше авыллардан да балалар бирегә килеп белем ала. Мәктәп янында интернат эшли. Соңрак анда ашханә ачыла.–Колхоз көн дә бер фляга сипарат сөте бирә. Минҗиян апа бәрәңге белән сөтне пешереп безне тәмле ашата иде. Без чиратлап аңа булыша идек. Без укыган чорда безнең кебекләргә 12 сум пенсия түлиләр иде әле. Ул акчага дәфтәр, китап ала идек, –дип искә ала Асия апа.Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый. Колхозда эшләгән чакта да авырга туры килә.–Эшкә барган өчен исемлеккә таяк куялар иде. Ел ахырына нәтиҗә ясап икмәк бирәләр. Берсендә бер ел эшләгән өчен 28 килограмм арыш, 32 килограмм бодай бирделәр, –ди әңгәмәдәшем.Башак җыйган чаклар аеруча күңеленә кереп калган аның.– Кырда кул белән дә, комбайн белән дә уралар. Камыл арасында башаклар кала. Без яланаяк көне буе кырда шул башакларны җыябыз. 16 учма җыйсаң, 1 чиләк бодай бирәләр иде. Камыл арасында йөреп аяклар “чеби”ләсә дә, арсак та ризык булу шатлыгы авырлыкларны оныттыра иде. Тик төрле чак булды. Берсендә көне буе җыйган башакны, көн кичкә авышкач өйгә алып кайтырбыз дигәндә генә, авыл ягыннан атка атланган кыр сакчысы килгәне күренде. Без эшнең нидә икәнен аңлап, елгага таба чаба башладык. Тик сакчы тиз килеп җитте. Безне сүгә-сүгә капчыкларыбызны бушаттырды. Елый-елый буш чиләкләр белән кайтып киттек,– дип искә ала Асия апа.“Гомереңнең кайсы вакытын сагынасың дисәләр, студент елларын дип җавап бирер идем”, – ди әңгәмәдәшем. Казан дәүләт университетында биология факультетында укый ул. “Зәңгәр күл” буенда, Питрәч урманнарында практика узганы, беренче тапкыр Валентина Терешкованы күргәне, Бауман урамындагы “офицерский” ашханәсенә барып 1 тиенгә 2 стакан чәй алып эчкән чаклары – барысы да исендә аның.Әнисен, алты ел урын өстендә ятканнан соң, кадерләп соңгы юлга озатканнар.–9 май бәйрәмнәрендә “Исәнме, фронтовик хатыны”, дип килеп хәл белешүче булмады. Кызганыч, сугыш ветераны хатыннарын яклый торган канун әни үлгәч кенә чыкты. Рәхмәт, әни каберенә район хәрби коммиссариатыннан килеп таш куйдылар. Хәзер, шөкер, тормыш бик рәхәт, мичкә дә ягасы юк. Төймәгә генә басасың да, өең җылына, ашың пешә. Яшүсмер чакта мондый уңайлык турында хыяллана да алмый идек. Шул чакта күргән авырлыклар тормыш кадерен белергә, дөрес юлдан барырга өйрәтте,– ди Асия апа.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
06 апреля 2020, 12:51
https://syuyumbike.ru/news/poeziya/anna-akhmatova-shigriyate
Анна Ахматова шигърияте
null
Россия туфрагы зур шагыйрьләренә талант белән бер үк дәрәҗәдә фаҗига да бирә.Анна Ахматованың язмышы да шул туфрак илә яратылган.Аның шәҗәрәсе хакында сөйләүне шагыйрәнең үзенә бирик:«Мин Чарли Чаплин, «Крейсер сонатасы», Эйфель башнясы белән бер елда дөньяга килгәнмен. Ул җәйне Париж мәшһүр Бастилиянең алынуына 100 еллыкны бәйрәм иткән.Бу 1889 ел. Мин туган төн «Иван төне» бәйрәме булып борын-борыннан билгеләп үтелгән. 23 июнь — бу бәйрәм хәзер дә билгеләп үтелә.Мине рус гадәте буенча әбием Анна Егоровна Мотавилова хөрмәтенә Анна дип атаганнар. Аның әнисе татар хан-бикәсе Ахматова. Мин үзем дә рус шагыйрәсе булачагымны белмичә-аңламыйча әдәби исем итеп шушы фамилияне алдым».Анна Ахматова үзе әнә шулай яза. Әмма шунысы да бар, Тукайның иң әйбәт тәрҗемәләре аныкы. Танылган шагыйрь һәм тәрҗемәче С. Лепкин үзенең бер истәлегендә Тукай томнарын әзерләве вакытында авыру шагыйрә янына килүен сөйли. Тукай турында сүз чыккач шагыйрә:— Мин үзебезнекеләрне авыру булсам да тәрҗемә итәчәкмен,— дип белдерә.Сүзне талант һәм фаҗигадән башлаган идем.Талантка килсәк, Анна Ахматова — егерменче гасырның иң зур шагыйрәсе.Ире шагыйрь Гумилев атып үтерелә. Ниһаять, илебездә бара торган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, аның китаплары да чыга башлады. Улы Лев (Арыслан) Гумилев — төрки-татар тарихы буенча күренекле галим.​Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВЯңа йортка күчү1.     ХуҗабикәЕ. С. БулгаковагаМиннән алда бу ак өйдәЯлгыз сихерче яшәгән:Күренгәли күләгәсеТулган айлы рәшәдән,Күләгәсе әле тораӨйнең биек тупсасында,Әле кырын, әле кырысКарап куя —Карасын ла!Ят арбауга буйсынучыКешеләрнең ишеме мин?!Мин үзем дә... Әмма бушкаСерләремне чишмимен.19432.     Кунаклар«...син исерек,һәм вакыт инде нах хауз...»Картая төшкән Дон-ЖуанҺәм яшәреп киткән ФаустОчрашты ишек төбемдә —Кабактан да, нечкә билдән!..Чайкалуымы әллә буБотакларның кара җилдән,Нурларның яшел сихередәйАгу белән ташып-ташып,Ә шулай да —Минем ике танышымаҖирәндерерлек охшашып?19433.     ХыянәтКөзге төшеп ватылганга түгел,Морҗада җил улаганга түгел,Синең хакта уйлаганда, уйгаНидер саркып тулганга да түгел —Түгел, түгел, мең кат түгел, түгел:Бүген аны очратты күңел.19444.     ОчрашуБик куркыныч җырның бик күңеллеКушымтасы кебек,Какшау баскыч буйлап менеп килә,Сагышларны җиңеп.Аңа килмим, ә ул миңа килә —Күгәрченнәр тәрәзәдә...Ишегалды — чирәм, өсләрендә җиләнҺәм бу минем гоман гына.Миңа килми, ә мин аңа киләм —Караңгыга,караңгыга,караңгыга.Ташкент. 1943***Әй ягымлы юлчы,ЕракларданСин үтсәң дә, калыйм сүз катып.Кабындылар күктә төнге шәмнәр,Кичке шәфакъләрне озатып.Әй ягымлы юлчы,Төн яктыртып,Уң ягыңа карап үт әле:Дию яши монда, ул — хәйләкәр,Ул — хәкимем минем күптәнге.Мәрмәр ташлы дию куышындаМәрхәмәтнең керми тавышы да.Кагылмаска кушып җырларымаУтлы камчы тора диварында.Ул диюнең мине җәберләве,Буйсынырга җанны әзерләве:Каһкәһәмне тартып алмакчы ул —«Яхшы иптәш» белән калмакчы ул.Сүзләремне илтче илләремә,Әй ягымлы юлчы-юлаучы.Юксынсын да юксып моңсулансынМине исән диеп юраучы.1921Л. ЗӨЛКАРНӘЙ тәрҗемәләре.Кара балдак турында әкият1.Әбием — татар карчыгы —Бүләкләр бирми иде —Кяфирә булганым өченКаргый да тирги иде.Әҗәле җиткәч кенә улКызганып куйды мине:«Аһ, еллар үткән — оныгымҖиткән кыз икән инде!»Бәхилләде, васыять иттеКара балдагын миңа:«Таман гына бармагыңа —Юлдаш булсын юлыңда».2.Болай дидем дусларыма:«Кара кайгыга баттым» —Йөзем каплап китеп бардым;Балдакны мин югалттым.Болай диде миңа дуслар:«Диңгез буен күзләдек,Урман сукмагын карадык —Балдагыңны эзләдек».Арадан иң кыю егетКуып җитте дә минеКөн авышканга кадәрлеКөтүемне үтенде.Назлы карашлары өченӘйттем ачуым тулып:«Берегез дә кирәк түгел!Миннән көлмәкче булып,Тирәмдә сез чуаласыз,Мактанышырга соңнан!Чәчәк китергән буласыз...Югалыгыз янымнан!»3.Өйгә кайткач сыкрандым минЯралы кош шикелле.Йөзенче кат күз алдымнанҮткәрдем мин бу көнне:Кичке табын янында минТабынга күз салмадым —Аның назлы күзләреннәнКүзләремне алмадым.Сихерләндем, йөрәгемдәТылсымлы бер моң акты —Өстәл астыннан үрелепСуздым кара балдакны.Кара балдак аша гүяЯлтырып яшен үтте.Йөземә ул карады да,Кузгалды, чыгып китте.Юк, балдакны һичкем миңаТабып китермәс бүтән!Киң диңгездә — елгыр көймә...Алсуланды күк йөзләре,Ачылды ап-ак җилкән.1917—1936 еллар.ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе.
syuyumbike
mass_media
Шигърият
17 Гыйнвар 2017 - 00:00
https://www.beznen.ru/archive/daydzhest/180311/tatarstan-prezidenttan-bash-tartyrga-zhyenmyy
Татарстан “президент”тан баш тартырга җыенмый
null
Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
18.03.2011
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/alyp-baruchy-zmir-rpova-kem-nrs-krerg-teli-shuny-kr
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова: "Кем нәрсә күрергә тели, шуны күрә!"
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова бер мәсәл белән уртаклашты.
МәсәлБер авыл аша ир, хатыны һәм ишәк китеп баралар икән. Хатын – ишәк өстендә, ир йөгәннән тотып бара. Боларга карап, авыл халкы:– Кара инде, нинди мәхлук ир. Хатыны ишәк өстендә утыра, монысы җәяү бара, – дип көлгәннәр.Шуннан соң хатын бу сүзләрне ишетеп гарьләнгән, ишәккә ирен утырырга күндергән. Баралар, ди, болар. Юлда очраган кешеләр:– Нинди оятсыз адәм. Шушы эсседә хатыны җәяү бара, ә үзе, оялмыйча, җәелеп менеп утырган, – дип, артларыннан ләгънәт укып калганнар.Аптыраган ир, ишәктән төшеп, хатыны белән янәшә җәяү бара башлаган. Боларга карап, халык:– Нинди, җүләрләр! Ишәкләре бар, җәяү баралар, – дип сөйләнәләр икән. Һич тә булмагач, ишәккә икәүләп менеп утырганнар, ди, болар. Бу тамашаны күргән авыл халкы:– Абау, вәхшиләр! Ишәкне бераз кызганыгыз, – дип ачуланганнар. Инде дә ярамагач, ир белән хатын ишәкне күтәреп бара башлаганнар. Шуннан кешеләр, боларга карап, бот чабып көлә икән:– Мондый ахмаклыкны күргән юк иде. Кем инде ишәкне күтәреп йөри, ишәк шул йөк ташыр өчен бит инде ул!Мораль: кем нәрсә күрергә тели, шуны күрә!
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2022-03-04 10:50:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstan-kyzy-isemen-alyshtyrgan-khzer-ul-rossiya-prezident
Татарстан кызы исемен алыштырган. Хәзер ул - Россия Президент!
Тумышы белән Уфадан булган, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 39 яшьлек Ирина Кәлимуллина исем-фамилиясен алыштырган. Хәзер аның исеме – Россия, фамилиясе – Президент.
Россия ике тапкыр кияүдә булган. Ике бала тапкан. Улы Саша 2013 елда үлгән, кызы Полинага тиздән 20 яшь тула. Хәзерге вакытта Россия аерылган. Ул сайтлар ясау белән шөгыльләнә.Яңа исеме Россиягә берникадәр өстенлекләр китерә икән. Әйтик, 14 февраль көнне ул җәмәгать транспортында бушлай йөргән. Ә менә штрафлардан кача алмый ул. Күптән түгел ул поездда тәмәке тартканы өчен штрафка тартылган. Хәтта фамилиясе дә ярдәм итмәгән аңа.Чыганак: ufa1.ru
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 февраля 2021, 13:05
https://beznen.ru/archive/akhyrzaman-galmtlre/051210/tmugka-tin-tormysh
ТӘМУГКА ТИҢ ТОРМЫШ
null
“Балалар, эч серегезне кешегә сөйләмәгез, утыз теш арасына кергән утыз адәмгә җәелер” – дия иде безгә әни. “Кешенең эчендә иярләгән атлар ята”, – дип тә өстәп куя иде. Моның шулай икәнлегенә Владимир белән очрашып сөйләшкәннән соң, тагын бер кат инандым… 25 яшьлек бу егет белән без Казанның Горький исемендәге ял паркында таныштык. Илереп өзгәләнүче тавыш килгән якка таба аякларым үзеннән-үзе атлады. Паркның ерактагы бер почмагында җиргә ятып, дөньясын онытып бәргәләнүче бу егет тирәсеннән ваемсыз гына узу мөмкин түгел иде. Башта янына барып, сүзне нәрсәдән башларга белми шактый гына аптырап тордым. Ә ул якын-тирәдәге манзарага бөтенләй игътибарсыз, аңа, күрәсең, бар да барыбер иде. Азрак тынычлана төшкәч, янында чит кеше барлыгын шәйләгән егет аптырап, югалып калды. Бераз шыңшуыннан тыелып торган арада, үзе яныннан китүемне үтенде. Каккан казыктай урынымнан кузгалмавымны күргәч, якындагы урындыкка сыенды. Мин дә аның янына барып чүгәләдем. Икебез дә шактый гына сүзсез утырганнан соң, егет үзе сүз башлады: – Сезгә нәрсә кирәк? Китегез, зинһар, моннан… Яшисем килми бу дөньяда! Минем өчен тормыш тәмам… – Чишеп була алмаслык проблемалар юк бу тормышта, энем. Мин сезгә әни тиешле кеше, бәлки, ярдәмем дә тияр. Кайчак якыныңа әйтә алмаганны читләргә сөйләп бушанасың. Монда ишеткәннәрне мәңгелек сер итеп сакларга сүз бирәм. Кыенсынмыйча бушат миңа йөрәгеңдәге авыр йөкне. Икенчедән, мин каләм иясе, әгәр ярдәм кирәк икән, кулымнан килгәнчә сиңа булышырга әзер. – Журналист булгач, бөтенләй аралашмыйм сезнең белән! Берәр җиргә язып, болай да бәхетсез тормышымны тагын да караңгырак итәсем килми… Егет белән ярты сәгатьләр тирәсе аралаштык. Дөресрәге, монолог булды ул. Үгет-нәсыйхәт, ялвару, аңлату, тынычландыру өчен, шактый тырышырга туры килде. Ахыр чиктә бераз дәшми торганнан соң, Владимир телгә килде: – Язсагыз язарсыз шунда. Тик якыннарым, дусларым гына танырлык булмасын. Бәлки, тормышта мин кылган ялгышлар, тайпылулар, гөнаһларым кемнәрнедер үз юлында кыек адым ясаудан тыеп, тоткарлап калыр. Вакытында күреп, аңлап, ярдәм кулы сузардай кеше булса, бүгенге хәлем алай аянычка да калмас иде… Владимирны тыңларга әзерләнеп, егеткә якынрак утырдым. Башымда ул сөйләячәк вакыйгаларның ниндиләрен генә әйләндермәдем: якыннарының берсе вакытсыз вафат булган, сөйгән яры ташлап киткән, зур суммада акча югалткан, торыр урыны юк. Чынлыкта исә эшләр мин фаразлаганнан да катлаулырак булып чыкты… – Балачагым авылда, дәү әти һәм дәү әни янында иркенлектә узды. Әнием мәктәптә чит телләр укытты, әтием күмәк хуҗалык рәисе булып эшләде. Авыл мәктәбен гел “5”леләргә генә тәмамлап, Казан югары уку йортының берсендә студент булу бәхетенә ирештем. Икенче курста укыганда, дус егет белән Яр Чаллы шәһәренә кунакка кайттым. Кичен дискотекага барып рәхәтләнеп биедек, кызлар белән таныштык. Чибәркәйләргә ияреп, алар яшәгән тулай торакта шайтан “туен” дәвам иттердек. Биредә мин беренче тапкыр наркотиклар татып карадым. Ниндидер үлән иде ул. Шушы үләнне тартканнан соң, гел көләсе, шаркылдап торасы килә башлады. Күңел күтәрелде, тән, ничектер, җиңеләеп калды. Бераздан кызлар-егетләр парлашып бетеп, бүлмәләр буйлап таралышты. Мине дә бер Наташа эләктереп алды… Казанга кайткач та, дустым Вадим гел теге үләнне табу хәстәрен күрде. Соңрак без көчлерәк наркотикларга күчтек. Вадим – бай гаилә баласы. Шуңа күрә ул акчага беркайчан да кытлык кичермәде. Акча булгач, янда кызлар өзелеп тормады. Шәраб, аракы, сыра елгалап акты. Өченче курс ахырында Вадимны утыртып куйдылар. Машинасында зур күләмдә героин тапканнар… Ә мин, сусыз балык шикелле, елга ярында ялгызым калдым. Бу вакытта инде наркотикларсыз тора алмый башлаган идем. Теге “ломка” дигән зәхмәт вакытында әти-әнине бер мәртәбә кабул итәрлек наркотик бәрабәренә сатып җибәрерлек халәттә калган чаклар еш булды… ТӘГӘРИ КИТТЕ ЯЗМЫШЛАР… Бервакыт шулай аптыраганнан интернетта актарынып утырганда, наркотиклар хакында сөйләүчегә күзем төште. Кесәмдә җилләр уйнаса да, мин әлеге белдерү хуҗасыннан аларның бәясе хакында белештем. Сүз иярә сүз чыгып, әкренләп тормыш, көнкүреш, кызлар, клуб, аракы-тәмәке темаларына да күчтек. Ахыр чиктә, без Артем белән очрашырга сүз куештык. Башта кафеда сыра эчеп “кызгач”, Артемның өенә кайттык. Биредә ярты төнгә кадәр кәеф-сафа корганнан соң, йокларга җыендык. Мин чишенеп, ваннага юынырга керүгә, артымнан Артем да иярде. Менә шунда гына аның кемлеген аңладым. Егет “зәңгәр” булып чыкты. Ул бу хакта миңа ачыктан-ачык сөйләде. Әгәр мин аның белән гыйшыклы уйнарга риза булсам, наркотиклар белән даими бушлай тәэмин итәргә ышандырды. Алкоголь парларыннан шактый исергән булсам да, мин “егеткә” ризалыгымны бирмәдем. Ваннадан чыккач, Артем миңа наркотиклар тәкъдим итте. Әлбәттә, әлеге вәхши колы булганга, мин бик теләп риза булдым… Иртән шәрә килеш Артем кочагында уяндым… Җаным-тәнем бөрешеп калгандай тойдым үземне. Гүя җанымны суырып алганнар… Тулай торакка кайткач, чирканудан көне-төне косып чыктым. Өстемдәге, җанымдагы, күңелдәге керне юып төшерергә теләп, тәүлек буе ваннадан чыкмадым. Бераз тынычлангач, телефон номерымны үзгәрттем. Шул рәвешле “зәңгәр” хәшәрәттән котылдым дип уйладым… Ә теге коточкыч канэчкеч “ломка” дигән нәрсә үзәккә үткәч, Артемга яңадан шалтыраттым. Шулай итеп, үзем теләп, хәшәрәтләр рәтен тулыландырдым… 32 яшьлек Артем өйләнгән, баласы бар, юридик белемле хезмәткәр. Башкала предприятиеләренең берсендә җаваплы урында эшли. Хатыны белән шәһәр яны бистәләренең берсендә коттеджда яши, ә минем белән Мәскәү районындагы мондый кыңгыр эшләр өчен аерым булдырылган фатирда очраша. Шул рәвешле ярты ел тирәсе Артемның сөяркәсе булып яшәдем. Ә бер көнне ул минем белән соңгы тапкыр очрашуы хакында белдерде. Сәбәбен сорагач, яшереп тормады, башка “зәңгәр” мәхәббәт табуы хакында ирештерде… Икенче көнне телефоныма чит номердан смс килеп төште: – Исемем Олег, үземә “зәңгәр” пар эзлим. Миңа сезне Артем тәкъдим итте. Ул сезне бик мактады. Әйдә, очрашыйк әле, бер- беребезгә ошашсак, икәү яшәр идек… Нинди хисләр кичерүем хакында сөйләп тормыйм, үзегез аңларсыз дип уйлыйм. Шул вакыт җир ярылса, шул тишеккә кереп качардай булдым. Бүтән төрле ысул тапмагач, мин шундук телефон номерын алыштырып куйдым. Башка мондый гөнаһлы, кыңгыр эшләр белән шөгыльләнмәм дип үз-үземә сүз бирдем. Эх, номер үзгәрткән шикелле җиңел генә тормышны да уңай, яхшы якка борып җибәреп булса икән ул… АВЫЗЫҢ КЫЕК БУЛСА, КӨЗГЕГӘ ҮПКӘЛӘМӘ… Эч пошкан вакытларда интернетта аралашырга яратам. Кыйналган җаныма үзенә күрә бер дәва ул. Чираттагы “ломка” вакытында ирләр сайтына кереп, үзем игълан бирдем: – Мин – актив “зәңгәр”. Хезмәтләрем түләүле. Әгәр юл чыгымнарын күтәрсәгез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сезнең карамакта була алам. Биш минуттан минем “бит” очрашырга чакырып язылган хатларга күмелде! Кемнәр генә юк монда: 19дан алып, иллене тутырганнарга кадәр бар. Шулар арасында мондый эчтәлеклесен сайлап алдым: – Миңа кырык бер яшь. Үземнән ике мәртәбә яшьрәк егет белән яшим. Икебез өчен актив егет эзлибез. Күрсәткән хезмәтләрең өчен түләргә әзербез. Юл чыгымнарын да үз өстебезгә алабыз. Бераз язышканнан соң, мин төн уртасында “зәңгәр” мәхәббәт эзләп чыгып киттем. Башка мондый кыек юлга басмам дип сүз биргән шакшы зат наркотиклар хакына бу юлы акчага сатылды. Тәнемне генә түгел, җан-бәгыремне дә акчага алыштырдым… “Кунакта” сыра, аракы, шәраб елга булып акты. Ике айгыр миннән төне буе рәхәтләнеп файдаланды. Музыкасы кемнеке – шуның җырын җырлыйсың. Ә иртән үземнең кабахәт җан булуымны аңлаудан җаным куырылды. Тик аннан ни файда… Быелның маенда мин кинәт кенә сырхауладым. Температурам атнадан артык 40 билгесендә тукталып торды. Әлеге күрсәткечне түбәнәйтергә тырышып эчкән көчле даруларның, антибиотикларның да файдасы тимәде. Табиблар да авыруның төрен билгели алмый интекте. Шул рәвешле температурам бер төшеп, бер югары күтәрелеп, ай буе мине илертте. Соңгы арада тәнемдәге лимфа-төерләрнең бүртүе дә җаныма шом өстәгәнлектән, мин СПИД үзәгенә барып, аноним рәвештә канымны тикшереп карарга булдым. Өч көннән соң шуның нәтиҗәләрен белешергә яңадан үзәккә киттем. Шул вакытта ашаудан калдым, көне-төне ятакта аунадым. Сәгать саен үлеп терелдем. Үлдем, яңадан терелдем, үлдем – терелдем. Үлдем… …Каннарында үзгәреш юклар регистратурадан авызлары ерылып, бәхеттән шашар дәрәҗәгә җитеп, шатлана-сикеренә урамга атыла. Ә миңа чират җиткәч, бераз көтеп торырга куштылар. Кайдандыр килеп чыккан шәфкать туташы мине бер кабинетка алып кереп утыртты. Тынычландырырга теләп, бераз үгетләп алгач, анкета тутырырга тотынды. Исем-фамилияне дә, башка күрсәткечләр хакында да сөйләргә туры килде. Сораулар шактый иде. Интим мәсьәләләргә күчкәч, башта нәрсә әйтергә белмәдем. Үземнең “зәңгәр”ләр белән йоклап йөрүем хакында сөйләп тормам ич инде. Шуның өчен ялганларга туры килде. Табибка моннан бер ел элек чит илдән килгән кызый белән йоклавым хакында уйдырма сөйләргә туры килде. Ә табиб минем интим багланышлар хакында төпченде дә төпченде. Курка калдым, әгәр мин үзем белән йоклап йөргән “егетләр” хакында сөйләсәм, аларны да тикшерү узарга мәҗбүр итәчәкләр дип уйладым. Авыруны кем иярткәнен дәлилләп кара инде син аннары. Мин аралашкан “егетләр” арасында теләсә нәрсәгә сәләтле наркоманнар да, утырып чыкканнар да булды… Табиб миңа яңадан кан тапшырырга боерып, бер атнадан килергә кушты. Бүген аның белән очрашуда булдым: дер калтырап көткән диагноз расланды. Мин авыру, санаулы гомерләрне исәпләп яшәүдән ни файда?! Ә бит мин нинди бәхетле идем. Быел укуымны тәмамлап, яхшы эшкә урнашырмын дип хыялландым. Өйләнеп, тормыш корып, балалар үстерермен дип уйладым… Табиб бүлмәсеннән чыгуга, башта бөтен дөньяга үч итеп, кызлар белән йоклап йөрергә дигән план кордым. Аннары шприцка тутырган канымны төнлә белән узган-барганга кадап йөрермен дигән фикер дә килде башыма. Теге “зәңгәр”ләр дөньясыннан үч алу теләге дә туды… Бирегә, паркка килгәч, минем белән йоклап йөргән кызларны бер-бер артлы күз алдыннан уздырдым. Ул бичаралар, мескен җаннар үз халәтләре хакында хәбәрдар микән?! Алда минем өчен бары тик караңгылык, өзелгән өметләр, тәмугка тиң тормыш. Минем өчен яшәү мәгънәсез. Егетне бүлдерергә дә, сораулар биреп изаларга да базмадым. Сөйләп бетергәч, ул торып парктан чыгу юлына таба кузгалды. Мин бөрешеп, кадаклагандай урындыгыма утырып калдым… Аңыма килгәч, Вишневский урамындагы СПИД үзәген эзләп киттем. Анда күргәннәрем турында газетабызның киләсе санында сөйләрмен. Мәдинә НУРУЛЛА
beznen_ru
mass_media
Ахырзаман галәмәтләре
05.12.2010
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/quottatar-kyzy-2015quot-btenrossiya-konkursy-ichese-bilgele-buldy
"Татар кызы-2015" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе билгеле булды
null
Чиләбе каласында кичә үткәрелгән "Татар кызы-2015" Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек конкурсы финалы җиңүчене билгеләде. 11 төбәкнең 12 чибәр, булдыклы һәм талантлы татар кызы арасыннан җиңүче "Трактор" боз аренасында 7 меңлек тамашачы алдындагала-концертта игълан ителде.ФиналдаТР Премьер-министры Илдар Халиковҗитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Кызлар исә үзләренең генә түгел, аларны сайлап җибәргән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае кебек төбәкләрнең дә данын яклады. Чиләбе өлкәсеннән анда 2 кыз катнашты, Татарстаннан исеменнән - Түбән Кама кызы Миләүшә Морзаханова. 8 кешелек жюри рәисе Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе закон чыгару органы депутаты Лена Колесникова булды, аңа "Сөембикә" журналыннан махсус бүләк тапшырылды.Конкурс финалында, милли костюмнар күрсәтүдән тыш, Чиләбедән рәссам-модельер Лилия Васильеваның “Татар кызы-2015” конкурсына подиум өчен махсус иҗат ителгән күлмәкләр коллекциясен күрергә мөмкин булды.Конкурсның мәдәни өлешендә танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Артур һәм Марат” дуэты тамашачыны милли җырлар, биюләр белән сокландырды.Конкурста җиңү яулаган кыз “Лада” автомобиленә һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗга ия булачак иде. Нәтиҗәдә, төбәк этапларында җиңү яулап, Чиләбедә үзен күрсәткән 12 кыз арасында Пермь крае Бардым районы Алинә Аптукова шушы бүләкләргә лаек дип табылды. Алинә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында "Музыка" буенча белем алган. Казанда укыганда "Ләззәт" төркеме белән чыгыш ясаган, гастрольләрдә булган. Төркем таркалгач, туган ягына кайтып, вокал буенча укытуга керешкән.Бу уңайдан шуны билгеләп үтик:"Татар кызы-2015" конкурсы сайтында 12 кыз турында мәгълүматурнаштырылып, алар өчен тавыш бирү оештырылды. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш Татарстанның Түбән Кама каласыннан Миләүшә Морзахановага бирелде - 3452 тавыш, аннан соң Чиләбедән Алия Абсәламова 2194 тавыш, Ульяновскидан Ләйсән Усманова 1530 тавыш җыйды һ.б. Конкурс җиңүчесе Пермь төбәгеннән Алинә Аптукова 392 тавыш җыеп, ул тавышлар саны буенча 7 нче урында иде.сылтама:http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/17/114680/
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
19 Октябрь 2015 - 11:10
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanda-fn-m-tekhnologiyalr-ely-start-aldy
Татарстанда Фән һәм технологияләр елы старт алды
Татарстанда рәсми рәвештә Фән һәм технологияләр елына старт бирелде. Очраклы түгел, чөнки нәкъ менә 8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Димәк, быел фән эшлеклеләр, галимнәр өчен зур мөмкинлекләр ел булырга тиеш. Сүз уңаеннан, Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар белән 16 меңнән артык кеше шөгыльләнә икән.
Фән турында күп сөйләмәсәләр дә, СССР заманындагы кебек галимнәрне күккә чөеп йөрмәсәләр дә, аларның хезмәте тормышыбызга тәэсир ясавы бәхәссез. Аеруча да узган ел, кешелек көчле инфекция белән күзгә-күз очрашкач, уйлап табулар, фәнгә хезмәт итүчеләрнең кирәге тагын да артты төсле. Галимнәргә соңгы елларда бераз игътибар арта башлады да кебек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Идел буе Федераль округында фәнни оешмалар саны буенча беренче урында тора.– Без еш кына көчле фәнни-техник потенциалның, алга киткән сәнәгать, җитештерү базасы һәм гомуми чимал комплексы белән беррәттән, республикабызның иң мөһим конкурентлы өстенлекләреннән берсе булуы турында сөйлибез, – ди Рөстәм Миңнеханов.Республика лидеры билгеләп үткәнчә, тикшеренүләр һәм уйлап табулар төбәктәге барлык фән һәм технологияләрнең нигезен тәшкил итә. Моны фәнни тикшеренүләргә бүлеп бирелә торган чыгымнар раслый. Соңгы дистә елда гына да Татарстанда фән өлкәсенә 18 млрд сум акча бүленгән.Миңнеханов сүзләренчә, узган ел “Фән” илкүләм проекты нигезендә, Татарстанның югары уку йортлары, конкурслар аша узып, фәнни үзәк ачарга хокук алды. Ул үзәк “Планетаның сыек углеводородларын рациоанль файдалану” проблематикасына багышлана һәм проектның бәясе 1 млрд сумнан да артык дип бәяләнә.Моннан тыш, Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты һәм Казан фәнни үзәге җиһазланы яңартуга федераль бюджеттан 600 млн сум акча җәлеп итүгә ирешкән.Сүз уңаеннан, Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм уйлап табулар белән 16 меңнән артык кеше шөгыльләнә икән. Шуларның 13,2 меңе — штаттагы хезмәткәрләр, ә 3 меңе килешү нигезендә хезмәт куючылар. Штатта эшләүчеләрнең 53,7 проценты тикшерүчеләр, 10,6 проценты техниклар, калганнары ярдәмчел персонал һәм башка төрле хезмәткәрләр.Татарстанда яшь галимнәрне үстерү, аларга ярдәм йөзеннән, грантлар һәм премияләр системасы булдырылган. Мисал өчен, Татарстан Дәүләт стипендиясен югары уку йортларында укый торган  барлыгы 70 студент, аспирант ала. Һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 20 студентка да шундый дәрәҗәдәге премия бирелә. Дөрес, аспирантлар өчен ул – 3330, студентлар өчен – 2780, ә көллият студентларына 1670 сум гына. Шулай да, өстәмә акча кесәне тишми.Яшь галимнәргә шулай ук грантлар һәм премияләр каралган. Ел саен 250 мең сум күләмендәге грантны 20 кешегә, 44 мең сум күләмендәге премияләрне 12 кешегә тапшыралар.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
08 февраля 2021, 17:36
https://beznen.ru/archive/ay-hay-khllr/270821/urman-yangynyna-karshy-korsh-torkiyad-nichek-t-rusiyad-nichek
Урман янгынына каршы көрәш Төркиядә ничек тә, Русиядә ничек
null
Узган атнада Казан күгенә томан пәрдәсе эленүгә игътибар итүчеләр булгандыр. Чалт аяз көн үзе, бер болыт кисәге дә юк. Ләкин кояш аермачык булып күренми, күкнең зәңгәрлеге тоныкланып калган. Һәм бу табигый томан түгел – урман янгыннарыннан килеп җиткән сөрем. Мари Иле урманнары яна. 20нче августта күрше республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Әлеге язма әзерләп тапшырылганда, гадәттән тыш хәл мәйданы дип Медведев һәм Звенигов районнары атала иде. 19нчы августта янгыннар сәбәпле Медведев районында урнашкан «Сосновый бор» санаториеннан кешеләр эвакуацияләнгән, дип хәбәр ителде. Якындагы башка ял һәм дәвалану йортларыннан да кешеләр чыгарылган. Звениговтан Татарстанның Яшел Үзән районына машинада якынча бер сәгатьлек юл, Казанга – 1 сәгать 20 минут. Шуңа күрә күрше республикадагы янгынның Казан күгендә дә эз калдыруы гаҗәп түгел. Башкортстанда да урманнар яна. «Bash.News» язуынча, янгынның иң зур мәйданы – Бөрҗән һәм Белорет районнарында. Хәйбулла, Әбҗәлил, Баймак, Учалы районнарында да утка каршы көрәш дәвам итә. Янгынны сүндерүдә җирле халык та катнаша. Ирләр, хатын-кызлар, үсмерләр – кем битараф түгел һәм хәленнән килә – көрәкләр тотып чыгып, янгынга каршы чокырлар казыйлар. 9нчы сентябрьгә кадәр Башкортстан урманнарына керү тыелды. Күршеләрдән тагын Самара, Мордовия урманнары яна. Ераккарак китсәң – Чиләбе, Свердлау, Курган, Иркутск өлкәләре, Коми, Якутия, Карелия Республикалары, Чукотка автономияле округы. Андагы янгыннардан да төтен килә торгандыр. Хәтерләсәгез, 2019нчы ел июлендә, җил бик көчле булу сәбәпле, Себер урманнарындагы янгын сөреме Татарстан күгенә хәтле килеп җиткән иде. Хәер, чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстанның үзендә дә табигать янгыннары теркәлде. Газета типографиягә тапшырылганда, Лениногорск һәм Әлмәт районнары урманнарында янгыннар дәвам итә иде. Әмма беренче мәгълүматны рәсми чыганаклардан түгел, социаль челтәрләрдән, җирле халык төшереп куйган видеолардан белдек. Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 11нче отряды җитәкчесе подполковник Айнур Әхмәтшин Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның инстаграмында туры эфир барышында катлаулы участокларда утны сүндерүдә авиаразведка да катнашуын белдерде. Татарстанда урман янгыннарыннан зыян күрүче юк, диелә. Кешеләр күздә тотыла, әлбәттә. Күпме урманның юкка чыгуын әйтергә әлегә иртәрәк – ут тулысынча сүндерелмәгән. Күпме хайванның, кош-кортның янып харап булуы да билгесез. Русиядә аны исәпләргә юридик көчкә ия бер система да юк. Урманнар ел да яна, күкләребез ел да сөрем белән каплана. Ләкин бу елгысы бигрәк яман. Моңарчы 2012нче ел янгыннарга бай булуы белән истә калган иде. 2021 дә иң утлы елларның берсе булып тарихта калмагае. «Новая газета» аналитиклары, ачык чыганаклардагы саннарны чагыштырып, исәпләп чыгарган: мәсәлән, Төмән өлкәсендә бу елның беренче яртысында янган урманнар гына да соңгы 11 ел (2010-2021) эчендә янганга караганда күбрәк, ди. Гомумән, бу 11 елда Русиядә 122 млн гектарга якын урман көлгә әйләнгән – ил мәйданының 7,12 проценты дигән сүз. Бу – якынча 166 млн футбол кыры, 847 Санкт-Петербург шәһәре яки 5 Бөекбритания хәтле. Әгәр янгыннар шушы рәвешле дәвам итсә, ел ахырына хәтле 16 млн гектардан күбрәк урман янып юк булачак, ди аналитиклар. Ә янгыннар, ни кызганыч, дәвам итә. 23нче август көнне Русия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «ТАСС»ка: «Эссе һава торышы аркасында Идел буе федераль округында, Уралда, Якутиянең көньягында һәм Хабаровск краенда урман янгыннары куркынычы саклана», – дип белдерде. Сүзнең дөресе кирәк, Русиянең кайбер төбәкләрендә янгыннар яз көне үк башланса да, аларга июльдә Төркия урманнары яна башлагач кына игътибар иттек. Курорт шәһәрләрдә – Манавгат, Бодрум, Мармариста урманнар яна башлавы турында беренче булып әлеге дә баягы социаль челтәрләр аваз салды. Бу вакытта рәсми телеканалларда янгын турында бер сүз дә юк иде әле, соңрак «барысы да контроль астында» дигән хисаплар ишетелә башлады. Шул ук вакытта җирле халык, блогерлар һәлакәтнең нинди масштабта булуын фото, видеоларга төшереп, социаль челтәрләренә куя барды. Аларны танылган төрек актерлары, шоубизнес вәкилләре үз сәхифәләренә урнаштырды. Чит илләрдән ярдәм, янгын сүндерә торган очкычлар җибәрүләрен сорап язган белдерүләр куйдылар. Бу эштә Төркия кинематографының бөтен вәкиле дә катнашты дип йөз процент ышандыра алмыйбыз, билгеле, ләкин без кереп караган йөзләрчә артистның сәхифәсендә белдерү эленеп тора, янгыннар турында көн саен диярлек фото һәм видеолар чыгып бара иде. Миллионлаган язылучысы булган артист хәбәрне куйгач, әлбәттә, ул бөтен дөньяга тарала. Ә Якутия янгыннары турында берәр Русия яки татар эстрадасы артисты үз сәхифәсенә шулай хәбәр куйдымы? Без таба да, искә төшерә дә алмадык. «Төркиядә янгыннар, какой ужас» дип куючылар булды. Артистлар гына түгел, янгыннар дөрләгән җирлек башлыклары да инстаграм сәхифәләрендә һәлакәтнең масштабларын яктыртырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмады. Бодрум шәһәре мэры Әхмәт Арас көн саен янгын җиреннән хәбәрләр куеп барды. «Сүндердек, булдырдык» дигән мактану хәбәрләре генә түгел иде ул. «Ресурслар җитәрлек түгел» дип җан авазы белән сөйләгән мөрәҗәгатьләрен дә, янгын видеоларын да куйды, утны сүндерүдә ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерергә дә онытмады, үзе дә тәүлек әйләнәсе вакыйгалар эчендә кайнады. Ә безнекеләр нишләде? Якутиядә янгыннар башлангач (әле ул вакытта Төркиядә тыныч иде), бер экоактивист Голливуд йолдызы актер Леонардо Ди Каприога «зинһар, урманнарны коткарырга ярдәм итегез» дип язып салган. Һәм актер җавапсыз калдырмаган! «Мин сезнең проблеманы аңладым. Менеджерым җирле хакимият белән элемтәгә керер, ничек ярдәм итеп буласын ачыкларбыз», – дип язган – бу җавабы матбугатка таралды. Ләкин Якутия хакимияте бу ярдәмнән баш тартты, үзебезнең көч белән генә дә ерып чыгабыз, диде. Соңрак, матбугатта шаулый башлагач, Голливуд актерыннан бер хәбәр дә булмады, ул безнең белән элемтәгә чыкмады, дип аңлатма бирделәр. Шулай да, кем әйтмешли, беренче әйткән сүзнең кыйммәте зуррак. Урман янгыннарына каршы төрекләр кебек берләшү юк бездә. Төркиядә тайга юк, шуңа күрә булган кадәр яшеллекне саклау өчен барысы бер булып тырыштылар, тавышларын бөтен дөньяга ишеттерделәр. Хәзер әнә янган урыннарга утырту өчен үсентеләр алуга акча җыешалар. Ә Русиядә урманнар җитәрлек, артык тавышланмый гына уздырсаң да була...   Татарстанда «Урман янгыннары үзәге»нең төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Урманда ут кабу яки закон бозылу очракларын хәбәр итү өчен телефон: 8 (843) 221-37-95. Шулай ук бердәм федераль номерга шалтыратып белдерергә дә мөмкин: 8-800-100-94-00   БЕЛГЕЧ СҮЗЕ Ни өчен Русиянең һавадан су сибеп янгынны сүндерә торган өч Бе-200 самолет-амфибиясен үзебезнең ут эчендәге урманнарны коткарырга түгел, Төркиягә ярдәмгә җибәрделәр? Якутиягә янгыннар башланып бер ай үткәч кенә шундый самолет килде. Бу сорау күпләрне борчый торгандыр. «Гринпис» эксперты Григорий Куксин «Новая газета»га аңлаткан: – Урманнарны уттан саклауда авиация системасын куллана башлаган беренче ил нәкъ менә Советлар Союзы була. 1930нчы елларда парашютчы-янгын сүндерүчеләр барлыкка килә. Ә вертолетлар уйлап табылгач, янгын сүндерүчеләрне тиешле җиргә илтеп кую мөмкинлеге дә туа. Юл челтәре бик үк үсеш алмаган урында урнашкан урманнарны саклауда бу зур табыш була. Кайбер урыннарга коры җирдән яки су юлы белән барып җитү бик күп вакытны ала. Шуңа күрә хәзер күпчелек илләр авиациядән кешеләрне, техниканы, ялкынны сүндерү өчен кирәкле җиһазларны янгын урынына илтеп кую өчен файдалана. Мәсәлән, Русиядә махсус норматив бар: коры җирдән бару өч сәгатьтән күбрәк вакытны аласы булса, ул җирлек авиация сагы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Безнең илдә саклана торган урманнарның күпчелеге нәкъ менә авиация зонасында урнашкан. Шул ук 30нчы елларда «суны очып барган самолет яки вертолеттан ут ялкынына ташлау мөмкинме?» дип уйлана башлыйлар. Тора-бара авиатанкер технологиясе булдырыла. Ләкин аның нәтиҗәлелеге чикле. Әйтик, парашют белән сикерүче янгын сүндерүчеләрнең аңлашыла торган эш тәртибе бар: алар янгын урыныннан күпмедер ераклыкта җиргә төшәләр, парашютларын салып, махсус костюм кияләр һәм утны сүндерергә китәләр. Үзләре белән янгынга каршы тору өчен чокыр казырга көрәкләре, бензин пычкысы, башка кирәк-яраклары була. Ә суны һавадан ташлау – бик үк ышанычлы түгел. Очкыч шактый югары тизлектә ташлап киткән су йә вак-вак тамчыларга әйләнеп, җиргә төшеп җиткәнче үк очып бетә, йә кисәк төшә дә зур мәйдандагы утны сүндерергә бер файдасы да тими. Янгынны сүндерү өчен, аның периметрының янып торган өлешен туктатырга кирәк. Ул шактый тар, анда һавадан су ыргытып туры китерү кыен. Өстәвенә, әгәр ут өстә, ягъни агач очлары яна икән, очкычлар аның өстеннән оча алмый дигән сүз. Шуны аңларга кирәк: самолет суны йә бик көчле булмаган ялкынга турыдан-туры ташлый, әгәр инде ялкын көчле икән, һавадан су ыргытып, янгын алдындагы күпмедер җирне чылатып, җирдәгеләргә үз эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, Якутиядә мең гектарга җәелгән янгынны сүндердек. Аның эчке контурын камап алган яну полосасы 20-25 километрга сузыла иде. Ә иң зур самолет вакытлыча 700-750 метр полосаны гына сүндереп тора ала. Бу – учакта ут үрләгән шашлыкка ләйкедән су сипкән кебек кенә. Ачык ут күпмегәдер сүнеп тора, аннары пыскып утырган күмерләрдән яңадан кабынып китә. Әгәр авиация янгынны җирдә сүндерү төркемнәре белән килешеп эшләми икән, һавадан су ыргытуның бернинди нәтиҗәсе дә булмый. Ләкин Русиядә болай берләшеп эшләү юк диярлек: очкычлар МЧС карамагында, ә җирдә – урманчылар. Шуңа күрә Русиядә очкыч ярдәмендә урман янгынын сүндерү – беренче чиратта халыкны тынычландыру чарасы гына. Дөресен генә әйткәндә, безнең ул самолетлар башка илләрдә нәтиҗәлерәк тә эшли. Мәсәлән, Төркиядә диңгез бар. Анда безнең Бе-200ләр шунда ук суны алып, янгын өстенә ташлый һәм моны шактый тиз башкара. Иркутск өлкәсе яки Якутиядәге кебек су эзләп еракка очасы юк. Шуңа өстәп, Төркия яки Грециядә авиация ярдәмендә янгын сүндерү ялкынга берничә мәртәбә су ташлау гына түгел. Бу – системага салынган планлы эш, җирдәге хезмәтләр белән берлектә башкарыла. Бездә урман янгыннарын сүндерүдә авиацияне куллану җитми. Ләкин бу Бе-200ләр түгел. Алар Төркиягә җибәрелмичә, үзебездә калган булса да, вазгыятьне әллә ни үзгәртмәсләр иде. Бездә башка төрле авиация җитешми: гади генә Ми-8 вертолетлары, Ан-2 самолетлары. Алар күбрәк булса, янгыннарга тизрәк реакция күрсәтеп, урыннарга янгын сүндерүчеләрне, техниканы тизрәк китертеп булыр, янгыннар бу кадәр мәйданга җәелмәс иде. Чөнки янгын беренче чиратта һавадан су белән түгел, ә җирдә кешеләр тарафыннан сүндерелә. Русиянең башка илләргә янгын сүндерүдә ярдәм күрсәтүе – бик яхшы. Ләкин үзебездәге янгыннарны сүндерүгә ресурслар җитмәү – бик начар һәм оят. Сүз уңаеннан. 14нче августта Төркиянең Кахраманмараш төбәгендә – Адана шәһәре янында Русиянең янгын сүндерә торган Бе-200 амфибия-очкычы казага юлыкты, дип хәбәр ителде. Очкычта 8 кеше булган, барысы да үлгән. Бишесе – русияле, өчесе – Төркия ватандашы. Фәнзилә МОСТАФИНА
beznen_ru
mass_media
Ай-һай хәлләр...
27.08.2021
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды»
null
Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә. Мин үзем дә яшь түгел инде,  55 не тутырып киләм. Хәзерге вакытта авылда үз йортыбыз белән яшибез, ирем Рәфис белән ике малай, бер кыз үстердек. Улларым өйләнерлек яшьтә булсалар да, башлы-күзле булу турында сүз кузгатмыйлар, очрашып йөргән кызлары да юк. Югыйсә олы улым утызны тутырды инде. Узган гомеремне уйлап, төннәрен йоклый алмый боргаланып ятам. Тормышымдагы вакыйгалар күз алдыма килә дә, йөрәкләрем «жу» итеп китә. Ничек кенә түзгәнмен, ничек кенә акылдан язмаганмын да яисә, тәүбә-әстәгъфирулла, якты дөнья белән хушлашмаганмын дип уйлап куям. Ә бит Аллаh насыйп итсә, минем дә кайнана буласым бар. Киленемнең бусагадан атлап керәсен күз алдына китерергә тырышам. Ниндирәк кайнана чыгар икән миннән? Килен миңа «әни» дип эндәшер микән, әллә «Раушания апа» дип кенә әйтерме? Кайсы гаиләдән килер, эшкә уңган булырмы, әллә ата ялкау насыйп булырмы? Нинди генә булса да, әйбәт кайнана булырга язсын, Ходай хәерлесен бирсен дип телим инде. Кеше баласын рәнҗетеп, рәнҗеш кенә алмасам ярар инде. Дөресен әйткәндә, үзем карт булмасам да, нервым беткән, сәламәтлегем дә – ташка үлчим. Балаларга кырыс ана булдым, бәлки, килен чакта башыма төшкән авырлыклар йөрәгемне таш иткәндер....Мин үзем авыл кызы, ишле гаиләдә үстем. Без дүрт бала идек. Әти бик авыр холыклы, кырыс кеше иде.  Балта остасы булды,  гел кешегә эшкә йөрде. Йә өй торгыза, йә багана утырта, йә тәрәзә куя, йә ишекләр ясый. Әтине эшкә чакырырга халык ярты ел чират тора иде шул. Безнең авылдан гына түгел, чит-ятларга да даны таралган иде әтинең. Халыкта «читекченең – читеге, итекченең итеге юк», диләр бит. Ничек шулай дөрес әйткәннәрдер! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас: үзебез бик кысан гына агач өйдә тордык. Әти үз куллары белән җиткергән гап-гади агач йорт иде ул. Дөресен әйтим, төнлә ятарга урын да юк иде анда. Мин апа белән идәндә йокладым. Кыш көннәрендә бүрәнәләрнең салкында шыгырдавын, тәрәз ярыкларыннан җил сызгыруын тыңлап ята идек. Ул тишекләргә, салкын кермәсен дип, ул ярыкларга мамык тутыра идек, барыбер өреп тора иде шул тишекләрдән. Шуңа бала чагымда еш авырдым. Әти минем йөткергәнемне ишеткәч: «Чирләшкә Раушания тагын чирләде», – дия иде. Ул вакытларда дәваланам дисәң, тиешле даруы да юк иде бит аның. Тамак шешсә, содалы су белән тамакны чайкатабыз, йөткерсәк, җылы сөт эчәбез дә мәктәпкә чыгып йөгерәбез. Мәтрүшкәле чәй белән дәвалана идек. Менә шуңа да минем тамакта хроник тонзиллит, билдә – грыжа, аяк-кулларда – артрит.Әти акчаны әйбәт эшләсә дә, үтә дә саран иде. Бәлки сугыш чоры баласы булгангадыр. Алар гаиләдә биш бала үскән, әтисе фронтта үлеп калган. Эшләгән акчасын тиене белән Сбербанкка илтеп сала иде. Әни колхозда эшләгән акчасына безне киендерде. Әтиебезнең акчасы кассада бик күп җыелган диделәр, ләкин рәхәтен генә күрергә язмаган. Бар җыелган акчасы янды аның. Ходай бәрәкәтен насыйп итмәде. И уйлап карасаң, әтинең генә түгел, ил халкының акчалары янды бит кассаларда. Нишләп халык шулай котыра-котыра банкта акча җыйды икән ул заманнарда? Хәзерге вакытта кеше акча җыеп ятмый, фатир ала, ипотекага йорт сала. И заманалар, ел белән түгел, көне-сәгате белән үзгәрә. Ахыр заман җитә, күрәсең...Минем әти эшкә оста булса да, аракыны бик ярата иде. Эшләгән җиреннән исереп кайтып, кара тавыш чыгара, кычкырулары хәзер дә колагымда чыңлап тора. Әни кулыбыздан җитәкләп, күрше Гамбәрия әбигә алып керә иде. Исерек әтинең кычкыруларыннан качып, еш кундык күрше әбидә. Аллаhы Тәгалә Гамбәрия әбинең каберләрен якты итсен, рухларын шат кылсын. Без яшь вакытта совет чоры иде бит әле, авыл кибетләрендә аракы тулып ята иде. Авыл халкы утын кискән өчен дә, бакча сукалаткан өчен дә аракы белән түли иде. Намазын укыган, уразасын калдырмаган ялгыз әбиләр дә бакчасын сукалаткан, кәҗәләренә печән алып кайткан өчен бер бутылка чәкүшкәләрен әзерләп торалар иде. Авылның исерекләре күп иде, хәтта атаклы алкашлар да бар иде. Бу затлар кычыткан араларында ташлап калдырылган шешәләрне җыеп, кибеткә илтеп тапшыралар, шушы акчага кабаттан чәкүшкә аракы сатып алалар иде. Хәзер ул исерекләр гүр ияләре инде, ләкин исемнәрен халык онытмый. Авылларда исерекләр күп булса да, аерылышулар юк иде.  Хатыннар ничек тә түзеп яши белә иде.Әтиебезне дә яхшы сыйлыйлар иде. Шуңа аның аек чагын  хәтерләмим дә.Мин үзем төскә-биткә чибәр, сылу гәүдәле кыз булып үстем. Әтиемә охшап – зәп-зәңгәр күзле, әниемә охшап – тубыктан кара чәчле идем. Минем белән дуслашырга теләүче егетләр авылда күп булды. Хәтта шәһәрдән кунакка кайткан егетләр дә мине озату өчен клуб янында сугыша иде. Матур булып тума, бәхетле булып ту, икән. Мин исә яр итеп сугыш чукмары Рәфисне сайладым. Салпы телле, чибәр, аракыны ярата торган башкисәргә үлеп гашыйк булдым. Әни мине бик каты орышканы хәтердә: «Ташла аны, бик кызып китә, сугышырга ярата торган егет. Аңа кияүгә чыксаң, уңмассың», – дия  диде. Ләкин мин Рәфисне ташларга уйламадым да. Әнинең каршы килүе хисләремне арттырды, йөрәгемдәге мәхәббәтемне ныгытты гына. Әнигә: «Яратам мин Рәфисне, ул минем мәхәббәтем», – дип кенә җавап бирә идем.Мәктәпне «дүрт-биш»кә генә тәмәмладым. Укытучы апа Казанга китеп, югары уку йортына керергә үгетләде, аны тыңламадым. Яраткан Рәфисемне авылдагы башка кызларга калдырырмын дип курыктым. Ул вакытта  Казаннарга барып вузларга керү кызлар өчен приоритет түгел иде шул, тизрәк кияүгә чыгу максат иде. Без Казан турында хыялланырга да курка идек. Хәзер уйлап куям: югары уку йортында укысам, минем тормыш юлым башкача булыр иде бәлки. Ләкин бу турыда уйларга соң инде.Аттестатымны  район үзәгендәге учкомбинатка илтеп тапшырдым, повар-кондитер булырга карар иттем. Мин үзем ашарга пешерергә ярата идем. Ләкин укуымның гына кирәге чыкмады, авыл клубында идән юучы булып эшлим. Шулай да укыган елларым күңелдә бик якты хатирәләр булып сакланган. Без тулай торакта яшәп укыдык. Бик күңелле иде. Кызлар белән киноларга, дискотекаларга бара идек. Минем арттан шәһәр егете Әнәс йөрде. Бик акыллы, Казаннан укып кайткан егет, күзлек кия иде. Ә мин, җүләр, аңа карамадым. Хәзер беләкне тешләргә ерак инде, поезд киткән. Әнәс бик елап йөрде дә, башкага өйләнергә мәҗбүр булды. Тормышы бәхетле булды аның, үзе дә зур түрә булган, дип сөйлиләр. И яшь чак, җүләр чак... Ярар, буласы булган, гомер узган.... Әле хәзер дә, бергә укыган кызлар белән язышып, аралашып торабыз. Гаиләдә олы бала булганга, әти белән әни  минем тизрәк кияүгә чыгуымны тели иде. Укып бетерүгә Рәфис кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, мин шатланып  ризалаштым.Фәгыйлә Шакирова язып алды.(Дәвамы бар.)Дәвамын укыгыз:http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2
syuyumbike
mass_media
Күңелеңә җыйма
21 Июль 2022 - 16:29
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/ilnur-gomrov-yazmyshymny-kazarma-tormyshy-beln-bylisem-kilmde
Илнур Гомәров: «Язмышымны казарма тормышы белән бәйлисем килмәде»
Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров – тырыш, талантлы, татарлыгы белән горурланып яшәүче мәдәният хезмәткәре. Ул шәһәрдә уза торган чараларның алыштыргысыз алып баручысы, чөнки татар, рус, инглиз, төрек телләрен камил белә.
Мәктәптә укыганда, яшүсмер елларында бик күп бәйгеләрдә җиңгән. Гел «5»ле гә генә укыган. Югары уку йортларын да кызыл дипломга тәмамлаган. Илнур Гомәров редакциябез уздырган «Эх, Чаллы пятачоклары» бәйрәмен үзенең матур чыгышы белән бизәде. Бүген игътибарыгызга талантлы шәһәрдәшебез белән әңгәмә тәкъдим итәбез.– Илнур син – Чаллыда туып-үскән кеше. Татар телен камил беләсең, татар моңына гашыйк. Бу сыйфатлар каян килде?– Мин боларның барысы өчен дә әти-әниемә рәхмәтлемен. Шәһәрдә туып-үссәм дә, туган телемне яхшы беләм. Чөнки безнең өйдә һәрвакыт татар теле өстенлек итте. Балачагым һәм яшьлегем үткән Аксубай районының Чәтрән авылында гел татарча сөйләштек. Хәзер үземнең гаиләмдә дә өйдә улларым белән гел татарча гына сөйләшәбез, чөнки алар рус телен урамда, балалар бакчасында, мәктәптә болай да өйрәнәләр. Ә җыр, моңга мәхәббәт әтиемнән. Ул гармунда уйнап җырлый иде. Туганнар җыелышканда, бәйрәмнәрдә өебездә гармун моңы, татар җырлары тынып тормады. 6-7 яшемдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда Ренат Гобәйдуллин (мәрхүм)  үткәргән җыр бәйгесендә  беренче урынны алдым.– Сине 3 яшеңдә Чаллыдан Аксубай районының Яңа Ибрай авылына кайтканда автобуста кычкырып җырлап кайткан дип сөйлиләр. Бу дөресме?– Әйе, Әлфия Афзалова репертуарыннан «Эх, Кукмара» җырын җырладым.– Әти-әниең синең җырга осталыгыңны күреп, вакытында дөрес юнәлеш биргәннәр...– Нәкъ шулай. Башта мине танылган музыкант Флера Хөрмәтова җитәкчелегендәге «Җәүһәр» ансамбеленә йөрттеләр. Швециядә яшәүче җырчы Гөлүзә Зыятдиновадан вокал дәресләре дә алдым. 21нче мәктәптә укыганда,  икенче сыйныфтан соң, 2нче музыка мәктәбенең баян классына укырга кердем. Анда тәҗрибәле педагог Владислав Лычактан баянда уйнау серләренә төшендем. Бүгенге көндә үзем өчен генә уйныйм.– Син  Калкан» лицеен беренче алтын медальгә тәмамлаган кеше дә бит әле. Хәрби буласың килмәдеме?– Барлык комиссияләрне үтеп, Казан юридик институына керергә исәп бар иде. Казанга барырга дип иртә торгач, чәй эчкәндә эчке сиземләү килде һәм «Юк, мин язмышымны казарма тормышы белән бәйлисем, хәрби буласым килми», дидем дә, (5 югары уку йортына кергән идем) КФУның тарих, педагогия факультетын сайладым. Фаяз Хуҗин кебек күренекле галимнәр укытты. Ныклы белем алып кына калмадык, археологик сәяхәтләргә йөрдек. КФУ һәм ТИСБИны кызыл дипломга тәмамладым.  Мәктәптә, лицейда, КФУда укыганда тапкан дусларым белән хәзер дә аралашып яшибез.– Син гел «5» легә укырга дип үзеңә максат куя идеңме әллә?– Әйе. Уку елы башлангач, көндәлекнең еллык билгеләр дигән графасына «5» леләр төзә идем һәм шул максатка ирешү өчен тырышып укый идем.– Илнур баянчы  булырга укыгансың, үзең җырчы булып киттең. Зур сәхнәгә сине кем чыгарды? Остазың кем?– Элек баянга җырланган җырларга оранжировка ясаучылар юк иде бит. Виталий Агаповның өенә бардык, ул җырларга оранжировканы ясап, бушка яздырды. Үзенең җырларын да бирде. 8-9 яшьтән аның җырларын җырлап йөрдем. Үсеп җиткәч, 2005 елда ул мине үзенең «Моңлы Чаллы» җыр театрына чакырды. Татарстан, Башкортсан, Россиянең бик күп төбәкләрендә концертлар куеп йөрдек. Мине зур сәхнәгә чыгаручы остазым ул – Татарстанның халык артисты Виталий Агапов.– Илнур, «Йолдызлар фабрикасы» проектында да җиңдең бит.– «Исеңдәме, иркәм» дигән җыр язып җиңдем. Аннары «Татар җыры» фестивалендә Хәния Фәрхи белән «Онытылыр димә» дигән җырны башкардык. Хәния апа бик ачык, ярдәмчел, яхшы энергетикалы шәхес иде. Шуннан соң мәдәни чараларда аның белән очрашып, аралашып яшәдек. Аның турында күңелемдә якты истәлекләр генә саклана. Урыны җәннәттә булсын.– Син автор башкаручы да бит әле. Җырларың күпме?–  Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Әниемә» җыры беренче җырым иде. Аннары 100ләп җыр яздым. Аларны үземнең концертларымда җырлыйм. Минем иң популяр җырым әле язылмаган. Матур, мәгънәле җыр язып, халкыма җиткерәсем килә.– Син Виталий Агапов, Хәния Фәрхи төркемнәрендә дә эшли алган булыр идең. Әмма алып баручы һөнәрен юлдаш иттең...– 2005 елда дустымның туен алып бардым, аннары сарафан радиосы аша минем турыда хәбәрләр таралды. Ул елларда ир-ат алып баручылар юк иде, шунлыктан мине бәйрәмнәренә алып барырга чакыручылар күбәйде. Бу үземә дә ошый башлады. Мин рәсми чараларны, бәйрәмнәрне алып баручы булып эшлим.– Күп телләр белүең дә дәрәҗәңне арттыра.– Күп телләр белү беркемгә дә комачауламый. Инглиз телен белүем сәяхәттә генә түгел, шәһәргә чит илләрдән делегацияләр килгәч тә ярдәм итә. Моның өчен мин мәктәптәге инглиз теле укытучысына рәхмәтлемен. Тугандаш төрек теле дә кирәк, чөнки Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек ныгый. Бездә төрек предприятиеләре уңышлы эшли. Димәк, Төркиядән делегацияләр Чаллыга киләчәк.– Хәзер син укыган мәктәпләрдә улың Туфан укый. Ни өчен улыңа Туфан исеме куштыгыз?– Улларыбызны татар шәхесләре үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Туфан белән Рифат татарча шигырь сөйләп, республика, шәһәр бәйгеләрендә җиңделәр. «Энҗе бөртекләре» ансамблендә җырлыйлар да.Татарның бөек шәхесе, драматург, язучы Туфан Миңнуллин, якташым, олпат язучы Хәсән Туфан, бергә КВНнарда уйнаган дустым, режиссер Туфан Имаметдинов, Чаллыдагы 500 000нче малай, хәрби Туфан...ның уңышлы һәм тәртипле булуын күз уңында тотып, Туфан яхшы исем дип беренче улыбызга шул исемне куштык. Шөкер, ялгышмаганбыз. Туфаныбыз 21нче мәктәпнең беренче сыйныфын тәмамлады. Музыка мәктәбендә минем остазым, тәҗрибәле педагог Владислав Лычак классында укый. Моның өстенә аның китабы да чыгарга тора. Биш яшеннән хикәяли башлады. Башта аның сөйләгәннәрен үзебез яздык, аннары үзе җыйды. «Туфанитта маҗаралары» дигән балалар китабын татар, рус, инглиз телләрендә чыгарырыга телибез. Аллаһы боерса, улымның китабы да чыгар.– Улларыңның артист булуын телисеңме?– Үзләре яраткан һөнәрне сайласыннар. Әмма баланы музыка мәктәбендә укыту мәҗбүри программа булырга тиеш дип саныйм, чөнки күңеленә гармун моңы, җырларны сеңдереп үскән бала беркайчан да начар булмый. Ул дөньяны, кешеләрне башкача кабул итә.– Китаплар укыйсыңмы?– Классика, рус, чит ил китапларын, татар әдәбиятен укыйм. Китап укысам, җаным тыныч, фикерем дөрес, күңелем сәламәт була минем. Легендар шәхес Гөлзада Рзаеваның: «Яхшы алып баручы күп укырга тиеш» дигән сүзләрен үтәргә тырышам.– Ничек ял итәсең?– Эшем музыкалы, җырлы булгач, тынычлыкта ял итәргә яратам. Балыкка йөрим. Бу өлкәдә дә тәҗрибәм арта. Хәзер зур суларга чыгып, эре балыклар эләктерә башладым.– Сине нәрсә борчый?– Авыл яшьләренең туган якларын күрсәтергә оялулары, татарча сөйләшмәүләре. Аннары һәр предприятиедә һәр оешмада татарча яхшы белгән белгеч булырга тиеш дип саныйм.– Илнур, сине тыңлагач: «Мондый акыллы, зыялы, тырыш егетне кемнәр үстерде икән», – дигән сорау тумый калмый.– Әти-әнием дөрес тәрбияләмәсә, мин бүгенге Илнур Гомәров булмас идем. Әтием Рафик 38 ел инде НЧТСта эшли, ул – тәҗрибәле, хөрмәтле белгеч. Исеме «Татэнерго»ның мактау китабына  кертелде. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Без үскәндә 3-4 җирдә эшләде, шунлыктан әниебез гомерен гаиләгә һәм безгә багышлады. Безне мәктәпләргә, ансамбльләргә, спорт түгәрәкләренә йөртте. Икебезгә дә югары белем алу мөмкинлеге бирделәр. Сеңелем Рузилә пединститутны тәмамлады, бүгенге көндә театрда эшли.  Без әти-әниебез белән горурланабыз.– Нинди хыяллар белән яшисең?– Мин көнемне яңалыклар тыңлаудан, караудан башлыйм. Илебез тыныч, кешеләребез сәламәт булсын. Әти-әниләрне озаграк яшәтәсе иде. Җомга намазларына йөрим. Ходаемнан гаиләмә, балаларыма, әти-әниемә якыннарыма, туганнарыма һәм үземә сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телим.
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2022-06-12 10:00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/attestatsyiz-da-nr-alyip-bulachak
Аттестатсыз да һөнәр алып булачак
Россия укучылары аттестатсыз да һөнәр үзләштерә алачак.
Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган документ нигезендә эшче һөнәрләренә урта гомуми белеме булмаганнар да укый алачак. Моннан соң пешекче, официант, курьер, кече тәрбияче, фармацевт, бортпроводник һәм башка һөнәрле булу өчен аттестат соралмаячак.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
24 июля 2015, 13:45
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/bugen-ruslan-kirametdinovnyn-tugan-kone
Бүген Руслан Кираметдиновның туган көне
Төп бүләк нәрсә?
Кираметдиновның туган көне. Аңа 33 яшь тулды.Җырчы котлауларны төнге сәгать 12 дә кабул итә башлаган.– Руслан тамашачыларга затлы концерт әзерләү белән мәшгуль. Ул төнгә кадәр репетициядә иде. «Тере» тавышка җырлагач репетиция кирәк.  Мин беренчеләрдән булып котладым.  Русланга төп бүләк – бүген тулы зал. Ул туган көнендә тамашачыларына Фән Вәлиәхмәтов, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка моңлы, популяр җырчылар катнашында зәвыклы концерт әзерләде. «Энергетик» мәдәният сараендагы туган көн концерты үзенең һәм тамашачылары күңелендә калачак.Туган көндә  көтелмәгән сюрпризлар да булачак, – ди җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин.Фото шәхси архивтан алынды
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2023-11-29 10:32:00
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/mdrrisle-mizgellr
Мөдәррисле мизгелләр
null
Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмгә багышланган «Ә шагыйрьгә әйтеп калу ки­рәк» исемле истәлекләр китабын нәшриятка әзерләдем. Сезгә шуннан бер өзек тәкъдим итәм.Минем тулай торакның 100 нче бүлмәсенә сөрелгән көннәрем иде. Кышкы каникулда ни сәбәптәндер соңгарак калып, Яңаулга кайтырга җыенып йөрим. Бүлмәдә ялгызым гына. Мөдәррис килеп керде. Тулай торак тып-тын. Шушы тынлык, ничектер, яшьлек романтикасын сүн­дереп, җиргә якынрак тартып төшерә иде шикелле. Күзгә-күз карашып тордык та икебез бер авыздан: «Әйдә, чәй эчәбез», – дидек һәм рәхәтләнеп көлдек.Мөдәррис ул болай авыз-күзләр белән генә көлми, бөтен гәүдәсе белән, хәтта, урын булса, тәгәрәп ятып көлә. Тәгәрәп киткән караваттан чак торып, өстәп куйды: «Бәрәңге дә кыздырыйк инде».Әйе, ул кыздырган студент бәрәңгесенең тәмен аңлар өчен, мөгаен, безнең заманга кайтып карарга кирәктер. Мин кухняга чыгып-кереп йөрим. Мөдәррис карашын каядыр еракка төбәгән дә уйга калган. Көзгедән генә аңа карап алмакчы булган идем, чак кычкырып җибәрмәдем: аһ, керфекләре!.. Нинди икән аның керфекләре?! Бармакларым... алар җан халәтемә буйсынган, һәм шул керфекләргә кагылып, чынлыгын тикшергәнемне сизми дә калдым. Утка кагылгандай, кулымны тартып алдым. Мөдәррис карашын каядыр еракка төбәп бер генә сүз әйтте: «Соң, туганым».Бу – мин Аның дөньясыннан китәргә тиеш дигән сүз булган икән. Соңрак ни өчен икәнен сабакташларым җиткерде: Мөдәрриснең улы туарга тора......Бишенче курс та тәмам. Университет дипломын кулга алып туган авылыма кайткач та җаныма тынычлык таба алмадым. Саргаеп пешкән арышлар арасында адашкан тургай баласыдай йөрдем-йөрдем дә, август­ның егерме бишен чак җиткереп, Кама Тамагына китеп бардым. Никтер шул тарафларда Аны очратырмын, тик очратсам да, очрашмам, ерактан гына карап калырмын һәм барыбер җаныма ял табармын кебек тоелды.Мин эшли торган авыл район үзәгеннән бик ерак, һәм анда бернинди дә транспорт йөрми булып чыкты. Кичкә кадәр көткәннән соң, очраклы бер җиңел авто­мобильгә утыртып җибәрделәр үземне. Барып җиттем һәм... анда Аның юклыгына, Аның мине каршы алмавына аптырап, гаҗиз калдым. Мин бит бирегә, үзем дә аңламыйча, Аны эзләп килгәнмен икән.Балтач – гаҗәеп матур авыл. Тау өстеннән авылны икегә аерып чишмә агып төшә. Ул авыл урамына шатлыклы моң булып җырлап керә дә, озын зәңгәр моң-кулъяулыгын болгый-болгый авыл халкы белән хушлашып, әллә кайларга юл тота. Авылның шушы үзгә табигате, кешеләренең сөйләшендәге моңлы аһәң, мо­ңар­чы бер дә күрмәгән хуш исле алма бакчалары мине үзенә җәлеп итте. Онытылып мәктәп тормышына чум­дым. Бу авылда балаларның сөйләшендә дә чишмә моңы, чишмә агышы, чишмә тавышы.Алтынчы класс. Әдәбият дәресе. Мин балалар белән бергә көзге манзараны тамаша кылам. Тәрәзә аша гына көзге җилнең яфраклар өзүен, чылбыр-чылбыр булып тезелеп торналар китүен күзәтәбез. Мондый мизгелләр­дә балаларның да күз карашлары дөнья күргән өлкән­нәрнекедәй моңлы була, алар бер ноктага төбәлеп уйга чумып утыра. Ни уйлый икән бу унике-унөч яшьлек җаннар? Аларның да күңеленә мәхәббәт угы кадалмагандыр бит? Үземнең дә алтынчы-җиденче класста чакта ук мәхәббәт утында януларым исемә төшә... Уйларымнан чак арынып, янә тәрәзәгә күз салам. Тәрәз каршындагы чаганның соңгы яфрагы келт итеп өзелеп төшә, һәм шушы вакыйганы унсигез пар күз бер үк мизгелдә күреп алып, «аһ!» итә. Әйт, күрмиләр диген син аларны, тоймыйлар диген...Соңгы яфрак. Шул соңгы яфрак белән бергә, әйтерсең, җаннан нидер өзелде, һәм мин Аның белән башка сөйләшми башладым. Бер өзелгән яфракны кире тирә­генә кайтарып буламыни? Ул – башканыкы. Аның улы туган. Ул минем хакта бөтенләй уйламыйдыр да.Уйлар үткәннәрдән өзелгән мизгелләрнең берсендә тормышымда гаҗәеп хыялый бер рәссам пәйда булды. Ихласлыгы, ирләрчә матурлыгы, табигый таланты күңелемне яулады. Күңел дулкыныма туры килгән зат һава сыман кирәк иде миңа. Күзләремә карап: «Чык миңа кияүгә», – диде. Гап-гади сорауга җавап биргән­дәй: «Ярар», – дидем. Бераз сүзсез торгач: «Әле минем Казан-га барып кайтасым бар...» – дип куйдым. «Ярар», – ди.Казанга ник барасымны белгән, җан халәтемне күзләремнән укый алган кеше булса, ул миңа өйләнү түгел, янымнан йөгереп качкан булыр иде дә бит...Казанга килдем һәм көнозын Аны эзләдем. Ни өчен икәнен дә белми эзләдем. Әйтерсең, Аны тапсам, бар да үзгәрәчәк. Юкса, кеше язмышлары аша атлап йөрмәячәгемне белә идем бит ул чакта, белә идем...Иртәдән кичкә кадәр сары яфраклар яңгыры астында Казан урамнары буйлап атладым, әмма Ул каршыма килеп чыкмады. Ә элек, махсус сүз куешкандай, матбугат йортына барсам да, радио редакциясе бинасына керсәм дә, яшьлек эзләрем буйлап җәяү йөрергә генә чыксам да, Ул каршыма килә иде... Ул радио редакция­сендә дә, Бауман урамында да, вокзалда да, тулай торак буе тимер юлында да, Кабан күле буенда да юк иде. Гомер буе йөрәгемне буйсындыра алмаган акылым Аны тапмаудан «канәгать» иде, һәм мин ялгышым каршына кайтып киттем.Аңлашыладыр, болай боздан корылган гаилә гомерле була алмый. Хыялыңны тормышка ашырырга ярдәм итүче булмаса, хыялланырга комачаулаучының булмавы хәлне җиңеләйтә генә икән бит. Бу гаиләдән чыгып киткәч, бик тә кысан аяк киемен салып ташлагандай, рәхәтләнеп киттем. Инде миңа Аның турында уйларга, Аңа дип шигъри хатлар язарга беркем дә комачауламый, һәм мин шул рәвешле җаныма тынычлык таба идем. Шундый халәттә мин дистә елдан артык яшәгән­мен....Шактый гомердән соң «Идел-Пресс» бинасы янында очраштык без. Очраштык та икебез дә сүзсез калдык. Ул да, мин дә дөньяның кайсыдыр ноктасыннан бер-беребезгә әйтелергә тиешле сүзләрне эзләдек кебек, әмма ул сүзләр тел очында гына иде.– Монда синнән башка беркемем дә юк инде, – дип сүз башладым.Мөдәррис никтер сискәнеп китте, миңа сынаулы караш ташлады. (Аның күз карашларын укый белә идем шул!) Беравык сүзсез торганнан соң гына:– Син бик әйбәт сүз әйттең бит әле, – дип мине шаккатырды.Икенче көнне Ул шылтыратты: «Өйдәме син? Мин килим әле...» – ди.Тагын көз килде. Көзге җил һаман үз эшендә – яфракларны өзгәли, салкын яңгыр сибәли. Мин йөгерә-атлый тукталышка Мөдәррисне каршыларга чыгам. Ул... әнә Ул, сап-сары көз эчендә шәп-шәрә уй булып басып тора. Мине күреп алуга, җирдән җил куптарган яфрак кебек арык гәүдәсен каршыма китереп бастырды һәм туп-туры күзләремә бакты. Җанга үтәли иңә торган бу сынаулы караш астында сыгылып киттем. Чак-чак үземне кулга алып, берни булмагандай, аны өйгә әйдәдем. Кайтып җиткәнче ул фәкать бер генә җөмлә әйтте: «тагын адашып йөрермен дидем... ә ник болай ук ашыгасың?»Ул дөрес тотып алды. Көзге яфрак кебек өшеп, калтыранып торган бу затны тизрәк җылыга кертәсем, кайнар аш белән сыйлыйсым, студент тулай торагындагы теге утлы күз карашын татып күрәсем килә иде. Өйгә килеп керүгә, Аның йөзеннән якты елмаю түгелеп китте.– Әллә аш кайнап тора инде? – диде ул сәерсенеп.– Әйе, сүндереп тормадым, ерак түгел бит, – дидем.Өстендәге соры чүпрәк курткасын салуга: «Өрәге генә калган икән», – дигән уй йөгереп узды.Табын кордым. Тәгамнәр арасында аның игътибарын җәлеп иткәне тозлы гөмбә булды. Мөдәрриснең шәраб яратуын белә идем. Табынга бер шешә шәраб та чыккач, син нәрсә инде дигән сыманрак караш ташласа да, каршы килмәде – һич кенә дә көтелмәгән нәфис хәрә­кәт­ләр белән бокалларга шәраб агызды. Ашаудан битәр табындагы тәгамнәрне мактады ул. «Тозлы гөмбә, тозлы кәбестә, тозлы балык – нәкъ мин яраткан ризыклар инде», – дисә дә, аларын да берәр кисәк кенә кабып карады. «Бигрәк тәмле әзерлисең икән», – дип мине дә мактап алды. Ә минем уйларым исә бөтенләй башкада иде: өйсез, көйсез, гаиләсез, кадерсез булып йөргән карлыгач баласы... Мин ул чакта аның хакында шулайрак уйладым. Ә нинди итагатьлелек, эчке культура! Гап-гади ашны ашаганда да затлы ресторан этикетларын үтәвенә сокланып утырган идем ул чакта. Уйларымны Мөдәрриснең күз карашы бүлде: «Ник уйларга чумдың? Су дәрьясын гына йөзеп чыгып була, уй дәрьясы талпынган саен тирәнрәк батыра гына бара...» Тик Мөдәррис бөтенләй башка сүзләр белән сөйли башлады:Әгәр шул күзләр, мин тойган, мин таныган җанның тәрәзәләре булмаса, Аны кабул итә дә алмас идем шикелле.Уйсыз булып кына түзәм,Әгәр дә уйланганда...Аның авызыннан үземнең шигырь юлларын ишетү тетрәндереп җибәрде. Кайчандыр Аңа «Татарстан» кунакханәсендә укыган шигырьләр арасыннан иде болар. Җанга иңмәсә, хәтердә калмый шигырь. Димәк, Аның җан халәтенә дә тәңгәл килгән бу юллар. Ул чакта мин фатир алыштыру мәшәкатьләре белән йөргәндә «Татар­стан» кунакханәсенә тукталган идем. Мөдәррис­не Мөштәри урамында очраттым һәм, әлбәттә инде, ул миннән калмый кунакханәгә килде. Өчәүләшеп чәй табыны янында сөйләшеп утырганнан соң, бүлмәдәш ханым каядыр кунакка китте. Мин, арыганымны сиздермәскә тырышып, Мөдәрриснең кулына бер кочак шигырьләр тоттырдым да: «Укып кара әле, фикереңне әйтерсең, бәлки», – дидем. «Ә-ә, шигырь! Була ул!» – диде дә, шуны гына көткәндәй, биек аркалы кәнәфигә чумды. Реакциясен күрергә тырышып, Аңа карап-карап алам. Ул, бүлмәдә барлыгымны да оныткандай, үз-үзе белән сөйләшә, кулларын бутап бәхәсләшә. Йөзе бер мизгелдә кабынып, икенче мизгелдә гөлт итеп сүнә дә, борчулы кырыс кыяфәткә керә, йә карашында моңсу болыт йөзә, йә моң инеше ага башлый. Шигырьне болай да укыйлар икән, күргән юк иде. Тик аруым үзенекен иткән. Өнемнең төшләремә кушылып киткә­нен сизми дә, утырган җирдән йокыга талганмын. Төшемдә мин Кызыл Позиция урамындагы тулай торакка кайттым. Тимер юл шпаллары буйлап Аның белән бергә Казансу ярларына барып чыктым... Күзлә­рем, ачылуга, Аның күзләре белән очрашты. Ул әллә ниш­ләгән. Менә хәзер нидер булганмы, булачакмы, тагын бер мизгел шулай карашып торсак, соңга калачакбыз дигән сыман миңа төбәлгән. Сүзләрдән дә тирәнрәк иде ул караш. Телем тибрәтеп, бер сорау бирә алдым:– Ә нәрсә үзгәрде соң?– Үзгәрде, бик күп нәрсәләр үзгәрде. Син аны үзең дә белмәгәнсең, белмәвең дә хәерле, – диде дә, калын капны минем кулыма кире кайтаргач, тезеп китте:– Монда – олы дөнья, моң упкыны, йөргәнсең икән чукынып... Инде боларны «тара», җилгәр һәм дөньяга чыгарып җибәр!Их, бу чаклар рухи буылудан тынсыз калган мәлләрем булмаса, әйткәннәрен бик тиз үтәгән булыр идем дә бит... Мин Казанга кайткач, кабат яши башладым шул. Яңа эш, яңа мохит.Мөдәррис белән икебез дә яңа ачылган «Шәһри Казан»да эшли башладык. Гәзитнең бер санында Мөдәррис күп итеп шигырьләр чыгарасы итте. Ул минем шигырьләрне үзе сайлап алган булып чыкты, тик мин аңа сиздерми генә алар урынына «Нарат нигә энәле?» исемле лирик әкиятне урнаштырып куйдым. Баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин да ризалашты. Гәзит чыккач, Мөдәрриснең тузынганын күрсәгез икән...Бу минутларда ул көзге ачы җилдә бәргәләнгән ялгыз тирәкне хәтерләтте.– Кем? Кем эшләде моны? Кем алыштырды?! – диде ул ярсып.Мин исә шулкадәр тузыныр сәбәп тә күрмәдем.– Миңа ошамады ул шигырьләр, – дип чак әйтә алдым үзенә.Мөдәррис гәзитне шытырдатып ертып ташлады:– Ә миңа шулары гына ошаганын белдеңме соң син?! – дип шашкан күзләре белән карап торды да өстәп куйды: «Шигырь нинди булганын күрсәтәсем килгән иде».Мин Мөдәрриснең шигърият һәм мәхәббәт алдында гына тезләнә торган зат икәнен тагын аңламаган булып чыктым. «Бергә яшәгәндә үкенечле мизгелләрегез булдымы?» – дип сорасалар, нәкъ шул мизгелләрне атар идем....Шундый да тылсым иясе саналган Мөдәррис беркөн бүлмәмә килеп керде. Пәлтәсен кулына тоткан. «Нишләргә инде, – ди бу, пәлтәсенең тишек терсәген күрсәтеп, – тәмәке төпчеге яндырган».Бик зур тишек. Шулкадәр янганчы, исен дә сизмәгәннәр дип, сәерсенсәм дә, ярдәм итәргә булдым. Кыш. Пәлтәсез берничек тә булмый бит инде. Бер ун-унбиш минуттан кереп алырсың дигәч, тиз генә чыгып та китте һәм никтер шундук борылып керде дә: «Син нишләтә аласың соң аны?» – дип күзләремә текәлде.– Бар, бар, сизелмәслек итеп төзәтермен, – дигәч, тагын чыгып китте. Никадәр генә җир кешесе булып күренергә тырышса да, Мөдәррис тә итәк кисеп җиң ямау дигәнне чамаламаган булып чыкты. Соры пәлтәнең эчке капламасын кисеп, тишек терсәкне тәки ямап бирдем үзенә һәм бик сәер генә бәя дә алдым: «Бу тишекне ямау пүчтәк, безнең әле тарих тишек...» Мин өстәдем:Менә шуны аңлыйсы бар, –Милләтемнең җанындагыЯраларын ямыйсы бар.Мөдәррис бер мизгелдә тып итеп тамган тамчыдай таралып, кечерәеп калгандай булды. Күзләрен тутырып карап торды да:– Әллә син дә... син нәрсә, минем уйларымны укыгандай... Мин дөрес ишеттемме ул? – дип туктап калды. Тагын нидер сорамакчы булды – сорамады. Мин дә берни әйтмәдем, чөнки инде бу мизгелләрдә тишек пәлтәне генә түгел, ничек кенә сәер тоелмасын, Мөдәр­риснең үзен дә онытып, тарих тишегенә кереп киткән идем инде. Кабат үз халәтемә кайтканда, Мөдәррис күптән бүлмәдән чыгып киткән, мин лекцияләргә соңарганмын һәм инде нишләргә дә белми аптырашта калган тавык кебек таптанам. Шундый «югалган вакыт» мизгелләрен Мөдәррис ул чакларда ук аңлый торган булган да бит, ә мин юләр, шулардан оялып, айлар буе Аннан качып йөрим, очрашкач та, ул көнне искә алмаска тырышып, әллә ниләр сөйләп бетерәм.Ә Ул елмаеп карап тора иде. Әйткән булса соң: «Мин дә шундый бит, никләр генә яшерергә тырышасың?» – дип кенә. Бәлки, очрашырга да, кавышырга да шулкадәрләр соңламаган булыр идек. Бер-береңә кирәк булып яшәүләрнең сере дә, кадере дә, яме дә нәкъ шундый мизгелләрне, шәхеснең иҗатчы икәнен аңлап кабул итүдән торадыр да....Тулай торактагы төннәр... Аларның серләрен беләм дип уйлаучылар да күп әйберне белми. Мөдәррис күп вакытын тулай торак коридорында, аның да күпчелеген кызлар ягындагы аш әзерләү бүлмәсенең тәрәз төбендә утырып үткәрә иде. Мин Аның янына чыгам.Һәм Мөдәрриснең бер бүлмәгә дә эләгә алмаган газаплы төне гүзәл шигъри төнгә әверелә. Без икебез дә бәхетсезлекләрне бәхеткә әверелдерү сәләтенә ия затлар идек шул. Ул гамәлләр бергә җиңел генә башкарыла иде, ә хәзер... бәхет мизгелләренең дә йөзләре фаҗигале. Тик бу бәхетсезлек түгел, бары тик ялгызлык кына... Ансызлык кына......Теге чакта, тулай торакта, чәй эчтекме соң? Ашадыкмы икән кыздырган бәрәңгене? Соңыннан, бергә яши башлагач та, күпме генә тырышсак та, искә төшерә алмадык без ашау-эчү мизгелләрен. Мөдәррис­нең фани тәнне яшәтү өчен күрелә торган андый га­мәл­ләргә, гайбәтләргә, ваклыкларга карата әйтелә торган бер гыйбарәсе бар иде. «Урын-җир, ашау-эчү – кх тфү!» – дип кенә туктата да куя иде, тик бергә яшәгән мизгелләрдә шул фани санны яшәтү өчен кирәк булган акчасызлыкның ни икәнен икебез дә гомер буе татыдык без. Әмма... бер-беребезгә шул хакта ләм-мим бер сүз әйтмәдек. Шундый акчасыз көннәрнең берсендә Киров дамбасы буйлап өйгә кайтып барабыз. Җәяү генә, чөнки троллейбуска түләп кайтырга да акча кирәк бит. Минем кесәдә дә бер тиен юк, ә Мөдәррисне­кенә исә ул бөтенләй сирәк һәм бик азга гына кереп чыга. Өйгә кайткач, кичке ашны ашау турында уйлыйм һәм... тоз да беткәнлеге исемә төшә. Ипи дә юк, тоз да юк... һәм шулчак шоп-шома дамба өстендә, белмим ни-нәрсәгә ябышып, ун сумлык акча ятканын күреп алдым. Телемнән бары бер җөмлә чыкты: «Алла бар ул». Акчаны иелеп алдым да Мөдәррискә суздым. Аның сигареты да беткән иде бит инде. Шул ун сумга Ул ярты кара ипи, бер тавык кубигы һәм иң арзан бер кап сигарет ала. Моның шулай икәнен беләм, ашамыйча гына йокларга ятулар беренче генә түгел лә.Мөдәррисле мизгелләр... Мәңгелек истәлекләр... Алар адым саен, Аны юксындырып һаман, һаман искә төшә.Кайту белән Мөдәррис аш хәстәрли башлады. Ә мин һаман тоз турында уйлыйм: нишләргә инде, тозсыз ашны ашау бик кыен бит ул. Тик Мөдәррис тозланган кыярданмы, кабачкиданмы калган тозлы суны суыткычтан табып алган да, ике бәрәңге, банка төбендәге ярма белән менә дигән аш җиткергән.Тик андый аштан элек һәрчак табынга бүген генә язылган шигырь килә иде. Мөдәррис чын тук кешедәй ашка исе дә китмәгән кыяфәт белән шигырь укый, минекен тыңлый. Укып туктап, уйланган арада гына ашны капкалап куя. Еш кына шигырь укый башлагач, аш чынлап та онытылып читтә кала. Без тагын ач карынга гына йоклап китәбез....Чын ялгызлыкның ни икәнен белгәннәр генә бергәлек кадерен аңлыйдыр. Мөдәррис белән без тормыш-та бик аз сүзле идек, тик барыбер Ул бер мәлне: «Мин сине югалтудан куркып дөньяны тиргим бугай», – ди-гән иде. Шул халәтен «Бу кабих дөнья» исемле шигыренә дә салган. 2001 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Кан тамырын кистем» китабында Ул аны «Нәҗибәгә» дип куйган. Ә мин аны... үзе киткәч кенә күрдем.
syuyumbike
mass_media
Шәхес
24 Август 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kullanuchyilar-hokukyin-yaklau-buencha-olimpiada-b
Кулланучылар хокукын яклау буенча олимпиада башлана
Государственная инспекция Республики Татарстан по обеспечению государственного контроля за производством, оборотом и качеством этилового спирта, алкогольной продукции и защите прав потребителей в рамках мероприятий Подпрограммы №6 «Развитие комплексной системы защиты прав потребителей в Республике Татарстан на 2013-2015годы», утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 16.10.2013 №764, с 01.09.2016 до 14.11.2016...
Олимпиада проводится в соответствии с Положением «Об организации и проведении олимпиады по теме: «Защита прав потребителей», утвержденным заместителем Премьер-министра Республики Татарстан- министром образования и науки Республики Татарстан Э.Н. Фаттаховым 25.07.2016.Принять участие в Олимпиаде на добровольной основе могут учащиеся 9-11 классов общеобразовательных учреждений Республики Татарстан, осваивающие общеобразовательные программы среднего (полного) общего образования.Регистрация участниковс 01.09.2016 по 07.09.2016. - желающим принять участие в Олимпиаде необходимо зарегистрироваться на сайтеhttp://tatzpp.ru/, заполнив в электронной форме регистрационную карточку.Олимпиада состоит из трех этапов:I этап - предварительный (отборочный) этап проводится с 13 по 17 сентября 2016 года.Зарегистрированные участники проходят I этап дистанционно в виде выполнения тестового задания. Тестовые задания будут размещены 13 сентября 2016 года на сайте Госалкогольинспекции Республики Татарстанhttp://tatzpp.ru/, в разделе «Олимпиада».II этап - проводится с 26 по 30 сентября 2016 года дистанционно, в виде выполнения творческого задания в форме эссе на заданную тематику в области защиты прав потребителей.III этап - заключительный, очный этап проводится в период с 31 октября по 3 ноября 2016 года.Подведение итогов Олимпиады проводится в срок до 14 ноября 2016 года.Победитель и призеры Олимпиады награждаются дипломами и ценными подарками.Подробная информация о порядке и сроках проведения, участниках и победителях Олимпиады будет размещаться на сайтеhttp://tatzpp.ru/.Телефоны Оргкомитета Олимпиады:(843) 277-94-95; 277-94-99.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
26 августа 2016, 11:54
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatarstan-bashkalasynda-kazan-gail-zge-yanynda-chyrshy-urnashtyra-bashladylar
Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында чыршы урнаштыра башладылар
Хәзерге вакытта әле каркасның аскы өлеше генә әзер
Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын урнаштырырга керештеләр. Хәзерге вакытта әле каркасның аскы өлеше генә әзер.Шунысын да искәртик: узган елда биредә урнаштырылган урман гүзәле Казанның төп чыршысы иде, аның янында боз шәһәрчеге дә төзеделәр. Әлеге территория Яңа ел каникулларын үткәрү өчен Казан халкы арасында иң популяр урын булган. Анда 400 меңгә якын кеше килгән.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-11-09 12:58:00
https://madanizhomga.ru/news/ayga-kyryn-karama/ayga-kyryn-karama-23-29-iyul
Айга кырын карама (23-29 июль)
Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
23 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 23.24 сәгатьтә калка, 17.27 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать.Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.Хлорның да файдасы барХлорлы махсус матдәләр организмдагы артык майларны тарката. Хлор ашказаны согының төп өлеше булган тоз кислотасы ясалуда катнаша, су-тоз алмашын җайга сала, сөяк тукымасы барлыкка килүгә һәм аның үсүенә булыша. Бөерләрнең бәвелчә бүлеп чыгаруын контрольдә тота, җенес һәм үзәк нерв системаларының эшен җайга сала. Өлкән кеше организмына көненә 7 грамм хлор кирәк. Ул баклажан, чөгендер, редис, салат, помидор, яшел борчак, сыер һәм тавык ите, диңгез балыгы, сөт, кефир, сыр, солы һәм дөге ярмасы, хөрмә, йөзем, йомырка, тоз, икмәктә күп.24 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,23.49 сәгатьтә калка, 18.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.32 сәгать.Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә – канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклый.25 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать.Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.26 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне.27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.26 сәгатьтә калка, 19.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать.Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.Бал иммунитетны ныгытаБалда кеше канындагы 24 элементның 22 се бар, шунлыктан ул организм өчен иң файдалы ризыклардан берсе санала. Андагы фолий кислотасы һәм B, E,C,K,A витаминнары иммунитетны ныгыта, әмма флавоноидларның файдасы тагын да күбрәк – алар кергән вирусларны җиңә һәм, иммун системага ярдәм итеп, сихәтләнүне тизләтә. Салкын тиюдән саклану өчен, көненә берничә тапкыр бал кабып чәй эчү җитә. Иммунитетны әкренләп ныгыту өчен, баллы су эчәргә киңәш итәләр. 1 стакан салкынча чиста суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга һәм иртәнге ашка чирек сәгать кала эчәргә кирәк. 30 процентлы бал эремәсе барлыкка килә, аның составы кан плазмасына бик охшаганга, файдалы компонентлары тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә. Балга дарчин кушып ашау да иммунитетны ныгыта.27 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,1.17 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.21 сәгать.Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.28 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.22 сәгатьтә калка, 20.33 сәгатьтә бата. 20 сәгать 54 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.18 сәгать.Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Ай Арысланда чакта йөрәк-кан тамырлары системасы әгъзаларын саклау мөһим, аякны, нерв системасын дәвалау уңай нәтиҗә бирә, йөрәккә операция ясатырга ярамый. Парда пешерелгән ит һәм балык, яшелчә ашау файдалы.29 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.36 сәгатьтә калка, 20.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.14 сәгать.Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.Кыяр маринадлауСтерильләштерелгән банкаларга укроп чатыры, сарымсак салалар, юылган кыярларны тутыралар да, шаулап торган кайнар су коялар. 15 минуттан соң ул суны түгәләр, кыяр янына хуш исле борыч, канәфер һәм башка тәмләткечләр салалар да, 4 л суга 1 стакан шикәр, ярты стакан тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә исәбеннән ясалган кайнар тозлык агызалар, тимер капкач белән ябып, банкаларның астын-өскә әйләндереп куялар.
madanizhomga
mass_media
Айга кырын карама
2022-07-23 06:00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/milsh-aytuganova-kptnge-khyyalyn-tormyshka-ashyrgan
Миләүшә Айтуганова күптәнге хыялын тормышка ашырган
“Искиткеч тойгылар!”, - ди Миләүшә ханым.
Миләүшә Айтуганова күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул Эльбрус тавына менгән.“Хыялым тормышка ашты! Эльбрус! Тойгылар искиткеч!Энергетикасы көчле! Ә һавасы!”, - дип яза Миләүшә ханым.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
08 апреля 2022, 11:55
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/cally-iasusmerlarenen-kubese-9-syinyftan-son-kitarga-yena
Чаллы яшүсмерләренең күбесе 9 сыйныфтан соң китәргә җыена
Алар кая укырга керәчәк?
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының 60 проценты урта һөнәри белем бирү йортларына керергә планлаштыра. 39 проценты 10нчы сыйныфны укыячак. Бары 0,09 проценты гына төгәл әйтә алмый. Чыгарылыш укучылары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Эшче һөнәрләрен үзләштерергә теләүчеләр саны арта.Укучылар арасында  Л.Б.Васильев исемендәге "Кама дәүләт автомеханик техникум"ы, КФУның инженер-икътисад көллияте, Казан инновация университеты (ИЭУП) филиалы көллияте, медицина көллияте, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият, Е.Н Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте популяр диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.Исегезгә төшерәбез, быел 9нчы сыйныфны 5592 укучы тәмамлады.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-06-05 14:22:00
https://beznen.ru/archive/tatarcha-serial/120809/ochrashu
Очрашу
null
Гөлүсә төне буе йоклап китә алмады. Ярларына сыеша алмый бәргәләнеп аккан дулкын кебек ярсып, шашынып тибүен тойды ул йөрәгенең. Башка вакыт булса, бу халәтен күңеле ниндидер хәвеф киләсен алдан хәбәр итә дип уйлар иде. Ә бүгенгесен хәерлегә юрады. Хыялы аны еракка, моннан 20 ел элек хушлашкан мәктәп елларына алып кайтты. Алар сыйныфында гел “5”легә укучылар икәү иде. Кызлардан – Гөлүсә, малайлардан – Инсаф. Алар арасында ниндидер яшерен көндәшлек тә бар иде сыман. Юк, бу начар мәгънәдәге көндәшлек түгел, ә бәлки, бер-берсе алдында сер бирмәү, сынатмау кебегрәк кенә иде. Чисталык, пөхтәлек буенча да сыйныфта Гөлүсәгә тиңнәр юк. Алтынчы класска кадәр Инсаф бу яклары белән Гөлүсәдән шактый калышты. Беренче сыйныфтан башлап бер партада утырганлыктан, барысы да кызның күз алдында. Бервакыт Инсафка томау төште. Бармагы белән сөртә-сөртә борын астын кызартып бетерде. Гөлүсә аңа хезмәт дәресендә үзе чиккән кулъяулыгын сузды. Дәрес башланганнан бирле аска карап, борынын тартып утырган Инсаф башын күтәреп партадашына елмайды. Алар арасында тел белән генә аңлатып булмый торган рәхәт якынлык әнә шул вакытта ук башланды. Партадашлар бер-берсенә башкаларга сиздермичә генә ярдәм итүдән тәм тапты. Бергәләп фәнни олимпиадаларда катнаштылар. Сигезенче сыйныфта Инсаф күзгә күренеп ыспайланды. Шул елны Гөлүсә салкын тиеп авырды. Өйләренә барлык сыйныфташлары аның хәлен белергә килде. Китәр алдыннан, Инсаф Гөлүсәнең карават читенә китап куеп калдырды. Гөлүсә ул калдырган китапны кулына алды. Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”ы икән. Китап эченнән бик нәзакәтләп кулдан ясалган конверт килеп төште. Аның эчендәге кәгазь битеннән кыз мондый сүзләр укыды: “Гөлүсә, син булмагач мәктәптә нур юк сыман. Син бит иң акыллы, иң чибәр, иң пөхтә һәм иң башлы кыз. Тизрәк терел, алайса минем дәрес әзерлисе килми башлады. Синсез бик күңелсез. И.” …Ә унынчы сыйныфта укыганда алар спектакль куйды. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы. Гөлүсә – Галия, Инсаф Искәндәр. Гөлүсәнең спектакльдә Инсаф уйнаганы өчен катнашуын үзеннән башка беркем белмәде. Өйдә үзе генә калган чакларда көзге алдына басып, Галия булып уйнады. Тырышулары бушка китмәде. Аның да, Инсафның да уйнавын яратып кабул иттеләр. Спектакль тәмам. Кинәт Гөлүсәгә Инсаф алдында уңайсыз булып китте. Ул бит сәхнәдә аның кулларыннан тотты, кочагына сыенды, чәчләреннән сыйпады. Ә Инсаф аны үпте дә түгелме соң?… Гөлүсәнең бөтен тәненнән электр тогы үткән кебек булды. Сәхнә артында кабалана-кабалана Галия киемнәрен салып, үз пальтосын киеп, арткы ишектән ук кебек урамга атылды. Битенә март аеның кичке йомшак җиле килеп бәрелде. Адымнарын әкренәйтә төште. Кулларын пальто кесәсенә тыкты. Чү, нәрсә бу? Бармакларын ниндидер кәгазь кисәге пешереп алгандай итте. Ул дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачканда бармакларының әкрен генә дерелдәвен тойды. “Гөлүсә, син миңа бүген шундый ошадың. Бу көн минем күңелемдә иң якты хатирә булып мәңге сакланачак. Рәхмәт сиңа сәхнәдә генә булса да, мине ярата алуың өчен. И.”, дип язылган сүзләрне укып, кәгазьне кадерләп күкрәгенә кысты… …Мәктәпне икесе дә алтын медальгә тәмамлады. Барысы да яхшы, киләчәк планнары да ачык. Икесе дә документларын финанс-икътисад институтына тапшырды. Гөлүсә укырга чакыру язуын ашкынып көтте. Егет тә көн саен элемтә бүлегенә сугылып чыга торган булды. “Хатны кулыңа үзем китереп тоттырачакмын. Сөенчегә бүләгеңне әзерләп куй”, – диде ул Гөлүсәгә шаяртып. Гөлүсә идәннәрен юып, инде суга китәм дип көянтәсен иңнәренә элгән генә иде, капкадан йөгереп диярлек Инсаф килеп керде. Ул Гөлүсәне кочаклап, үзе дә сизмәстән ирененнән үбеп алды. Шундый ук өлгерлек белән кызның кулына институттан килгән конвертны тоттырып, капкадан чыгып та китте. Гөлүсә бер мәлгә югалып калды. Беренче тапкыр үбешкәннән соң үз иренен күрергә теләп, көзгегә карады. Анда ул сызылып киткән кап-кара кашлы, алсу иренле, сөрмәле озын керфекле, шомырттай кара күзле кыз белән очрашты. Көзгедәге кыз бик чибәр иде. Нәкъ шул минутта әтисе белән әнисе дә эштән кайтты. Алар олы кызларының студент булуына сөенеп туймады. Гөлүсә үзен белә башлаганнан бирле аның әтисе авыру. Тормыш йөгенең авыр ягы бухгалтер булып эшләүче әнисе җилкәсендә. Әнисенең хәлен җиңеләйтә торган әллә нинди яхшылыклар эшлисе килде Гөлүсәнең. Кызганычка, аңа әлеге изге теләген тормышка ашыру насыйп булмады. …Шушы ук көнне кичке сәгать җидедә өйгә кара хәсрәт керде. Гөлүсәнең әнисен кич эштән кайтканда трактор бәреп киткән. Руль артындагы тракторчы лаякыл исерек булган. Әнисен өч километр ераклыктагы күрше авыл хастаханәсенә озатканнар. Табиблар күпме генә тырышса да, Фирая апаның гомерен саклап кала алмадылар. Өч кыз бала авыру ата карамагында калды. Иң өлкәне -Гөлүсә, сеңелләре Илүсә – бишенчедә, Гөлсем икенче сыйныфта укый. Йорт-җирләре дә тузып килә. Әти-әниләре бу өйне күчеп китүчеләрдән сатып алып, башка чыккан булган. Кызлар кияүгә киткәли башлаганчы яңа йорт җиткерми булмас дип, бакча ягына нигезен дә салып куйганнар иде. Менә шулай итеп, көтмәгәндә Гөлүсәнең югары белем алу турындагы планнары челпәрәмә килде. Тормышы бөтенләй икенче якка әйләнде дә куйды. Әтисе өйләнсә, читтән торып булса да укырмын әле дип, күңелен юатты ул. Фермага хисапчы булып эшкә урнашты. Хәсрәт хәсрәтне ияртеп йөри диләр. Дөрес икән. Бер елдан әтисе дә гүр иясе булды. Әнә шулай итеп тормыш тулысынча Гөлүсә җаваплылыгына калды. Әтисен җирләгәннең икенче көнендә колхоз рәисе килде һәм өйне бер кат күздән кичергәннән соң: – Моның ремонтлап расход чыгарырлыгы калмаган инде. Нигезе салына башлаган урыныгызга колхоз исәбеннән яңа йорт эшләтеп бирәбез сезгә. Бәхетне сатып алып булмый шул, Гөлүсә сеңлем, түзәргә туры килә инде, – диде ул авыр сулап. 40-45 яшьләр тирәсендәге колхоз җитәкчесенең бу ятимнәргә аеруча олы кайгыртучанлык күрсәтүенең серен Гөлүсә соңыннан гына белде. …Әнисен җирләп кайтканнан соң, алар кичкә таба Инсаф белән зиратка барса, кабер өстенә кып-кызыл роза чәчәкләре сибелгән. Аның розалар яратканын белүче кеше кем булыр икән дип баш ватты ул чакта. Әмма күңелендәге уйларын Инсаф белән уртаклашмады. Сентябрьнең 21ендә әнисенең туган көне. Гөлүсә бер кочак кашкарыйлар күтәреп зиратка барды. Әнисе кабере өстенә кабат кып-кызыл розалар сибелгән. Гөлүсәдә бу изге җанның кем булуын беләсе килү теләге уянды. Кыз эштән бушаган араларында зират юлын ешрак таптый башлады. Ниһаять, Октябрь бәйрәме көнне ул розалар китерүченең кем икәнлеген күрде. Гөлүсә зират капкасыннан эчкә кереп озак та үтмәде, аулак тыкрыкка бер җиңел машина килеп туктады. Койма аша колхоз рәисе Камил Нотфуллович сикереп төште дә туп-туры аның әнисенең кабере янына килде. Кыз аның күзенә күренүне кирәк санамыйча, юан агач артына яшеренеп күзәтеп торды. Ир чардуган капкасын ачып, кабер өстенә сулы банкага утыртылган розалар куйды. Аннан соң бераз бер ноктага карап уйланып торды да чыгып китте. Әнисе белән Камил абыйсы арасындагы бу якынлык Гөлүсә өчен гомер буе сер булып саклана. Ул бу хакта бер кешедән сорашмады да, сер очын да эзләмәде, белергә дә теләмәде. Чыннан да рәис сүзендә торды. Ярты ел дигәндә фин тибындагы яңа йортка күчтеләр. Гөлүсә үзе бер эштән дә куркып тормады. Әти-әнисе үлде дип, абзардагы сыер, башка терлекләрне дә, кош-кортларны да бетермәде. Ике ел хисапчы булып эшләгәннән соң, аны эшкә китапханәгә алдылар. Соңыннан Гөлүсә яңа эшкә күчүенең рәис абыйсы әмере буенча эшләнгәнен белде. Югыйсә пенсиягә китүче Маһинур апаның бу эш урынына кызыгучылар аз түгел иде. Авылда рәис сүзе – закон. Гөлүсә үзенә күрсәтелгән бу игътибарны белмәмешкә салышты. Китапханәче булып бер айлап эшләгәч, шимбә көн кичкә таба Камил Нотфуллович керде. Гөлүсә китапханәне үзенә ошаганча җыештырып, җиһазлап, тулы тәртип урнаштырган иде. Рәиснең күзләре бик очлы икән. Үзгәрешләрне шунда ук абайлап алды. “Булган бу”, – диде кыска гына. Аннары Гөлүсәгә күтәрелеп карады. Аларның бер мизгелгә күзләре очрашып алды. – Коеп куйган әниең син. Фирая да булдыклы, акыллы, чибәр, бар яктан да килгән кеше иде. Син дә әниеңә охшагансың. Әгәр сезгә нинди дә булса ярдәм кирәк икән, оялып торма. Мин сезнең өчен барысын да эшләргә тырышырмын, – диде дә хушлашып чыгып китте. Ул киткәч озак та үтмәде, Инсаф килеп керде. Гөлүсәнең күрешергә дип сузган кулын учына алып: – Синең белән саубуллашырга килдем. Яр Чаллыдагы абый әнине үзләренә яшәргә алып китә, бөтенләйгә. Машинага әйберләрне төйиләр. Мин монда йөгердем. Хуш, мине онытма, диде дә Гөлүсәне кочагына кысты. – Син дә мине онытма, яме, Инсаф, – диде кыз ярым пышылдап. – Бу артык сүз, – диде егет эре генә. Әнә шулай аерылыштылар. Ул соңгы очрашу булыр дип башларына да китермәделәр. Инсаф Казаннан 4-5 тапкыр хат язды да, суга төшеп югалгандай булды. Ул көннәрдән соң 20 ел вакыт узды. Гөлүсә аның ярты ел элек үз районнарына райпо директоры итеп билгеләнүен ишеткәннән бирле, көн саен көтте. Күңеленең бер почмагындагы мәхәббәт очкыны, сине эзләп кайткан ул, дип өметләндерде. Инсаф янәшәсендә башка хатын-кызны күз алдына китерә алмады Гөлүсә. 38 яшенә кадәр үзенә генә хас горурлык, яшерен өмет белән аны көтте. Кемнәр генә мәхәббәт аңлатып карамады аңа. Берсен дә кабул итмәде, хисләрен аңларга тырышмады. Читтән торып мәдәният институтының китапханәчеләр әзерләү бүлеген тәмамлады. Сеңелләренең икесе дә аның ярдәменә таянып, берсе – көндезге бүлектә университетны, икенчесе Гөлүсәнең хыялында калган финанс-икътисад институтын тәмамлады. Ул үз бурычын үтәде. Инсаф боларның берсен дә белми бит әле. Аның өчен барысы да яңалык булачак. Таң аткач та, ул беренче рейс автобус белән район үзәгенә барачак. Бөтенесе турында да бер рәхәтләнеп сөйләшерләр инде. …“Приемная”да сәркатип кызның: – Апа, ни йомыш, – дигән соравы аны каушатып җибәрде. – Миңа сезнең директорыгызны күрергә кирәк иде, – диде ул. – Нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәсегезне яздырыгыз, мин Инсаф Әхмәтовичка кертеп бирермен. Сезне кабул итү-итмәүне үзе хәл итәр, – диде сәркатип. Гөлүсә очрашуның бу якларын ук уйлап бетермәгән иде шул. – Туганым ул минем, – дип ялганларга мәҗбүр булды. Шулчак каршыдагы кызны алыштырып куйдылармыни. – Нигә аны башта ук шулай дип әйтмисез, рәхим итегез, кабинетында ул берүзе генә, – дип ишекне ачып эчкә уздырды. Гөлүсә ишек төбендә тукталып калды. Каршында моннан егерме ел элек аны кочагына алып иркәләгән чандыр студент түгел, ә тулы гәүдәле, тәкәбберлеге йөзенә чыккан, нәзакәтле итеп киенгән ир уртасы кеше утыра. Гөлүсә белгән, яраткан Инсаф аның күз алдында әкренләп томан артына кереп югала барды. Гөлүсә аңа елмаерга тырышты, әмма барып чыкмады. – Соравыгызны тыңлыйм, – диде ир тәкәббер тон белән. – Хуш, Инсаф, – диде дә, Гөлүсә башын горур тотып чыгып китте… Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА Очрашу, 1.0 out of 5 based on 1 rating
beznen_ru
mass_media
Татарча сериал
12.08.2009
https://syuyumbike.ru/news/desert/kaynatmyycha-ilk-yababyz
Кайнатмыйча җиләк ябабыз
null
Кирәк:* бакча җиләге – 2 кг;* шикәр комы – 1 кг;* су – 1/2 стакан.Эш барышы:1. Эре булмаган, әмма пешкән җиләк сайлыйбыз. Чирәмнән арындырып, юабыз.2. Эмалированный табага ярты стакан су агызып, 1 кг шикәр ком салабыз. Уртача утта, сироп чыкканчы, кайнатабыз.3. Сиропны җиләк өстенә агызабыз. Җиләк согын биреп, массаны сыегайтачак.4. Суынган җиләкне иләккә салып согын җыябыз.  Сокны кайнатабыз.5. Җиләкне кабат кайнар сиропка салабыз. Кабат суытабыз. Әлеге процедураны тагын кабатлыйбыз. Сироп куе булсын дисәгез, күбрәк шикәр салып кайнатабып алыгыз.6. Алтынчы тапкыр әлеге процедураны ясагач, җиләкле кайнатмабызны стериль банкаларга салып чыгабыз. Капкач белән ябып, юрган астына куябыз.Җиләкне кайнатмадык. Сироп кына алты мәртәбә кайнатылды. Җиләк кайнатмасы куе төс һәм хуш искә ия. Кыш көне җәй тәме белән чәй эчәрсез.
syuyumbike
mass_media
Десерт
9 Июль 2018 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/kellrd-yaa-el-ruhyi
Күңелләрдә яңа ел рухы
Ил­дә, дөнь­я­да сә­я­си-икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять­нең нин­ди бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, яңа ел бәй­рә­мен шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре кү­ңел­ле һәм фай­да­лы итеп оеш­ты­рыр­га ­ты­ры­ша­лар. Шә­һәр­дә бе­рен­че чыр­шы Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә 11 де­кабрь­дә үк ачыл­ды. Ан­на­ры Җи­ңү пар­кын­да, Бо­ро­вецк буль­ва­рын­да чы­рыш ут­ла­рын ка­быз­ды. 23 де­кабрь­дә ЗЯБ бис­тә­сен­дә һәм "Азат­лык" мәй­да­нын­да эч­тә­лек­ле мә­дә­ни прог­рам­ма бе­лән, тан­та­на­лы төс­тә чыр­шы­лар ачы­ла....
Ил­дә, дөнь­я­да сә­я­си-икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять­нең нин­ди бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, яңа ел бәй­рә­мен шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре кү­ңел­ле һәм фай­да­лы итеп оеш­ты­рыр­га­ты­ры­ша­лар.Шә­һәр­дә бе­рен­че чыр­шы Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә 11 де­кабрь­дә үк ачыл­ды. Ан­на­ры Җи­ңү пар­кын­да, Бо­ро­вецк буль­ва­рын­да чы­рыш ут­ла­рын ка­быз­ды. 23 де­кабрь­дә ЗЯБ бис­тә­сен­дә һәм "Азат­лык" мәй­да­нын­да эч­тә­лек­ле мә­дә­ни прог­рам­ма бе­лән, тан­та­на­лы төс­тә чыр­шы­лар ачы­ла. Урам­нар, прос­пект­лар, йорт­лар, уч­реж­де­ни­е­ләр төс­ле ут­лар­га кү­мел­де. Шу­лай итеп Чал­лы­га яңа ел ру­хы кер­де.Сүз уңа­ен­нан, шә­һәр­не яңа ел­га би­зәү бу­ен­ча бы­ел да пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар ара­сын­да бәй­ге үт­кә­ре­лә. Бу хез­мәт кол­лек­тив­ла­рын көн­дәш­лек­кә рух­лан­ды­ра. Яңа ел­ны ае­ру­ча нә­ни шә­һәр­дәш­лә­ре­без за­ры­гып кө­тә. Алар өчен те­атр­лар, мә­дә­ни­ят са­рай­ла­ры яңа прог­рам­ма­лар әзер­ли. Бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­ләү­че­ләр­нең ба­ла­ла­ры­на бү­ләк­ләр дә бу­ла­чак. Мо­ның өчен шә­һәр каз­на­сын­нан 6 млн 547 мең 552 сум ак­ча бү­леп би­ре­лә. Мон­нан тыш, пред­при­я­тие һәм оеш­ма­лар да үз хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ба­ла­ла­ры­на бү­ләк­ләр тап­шы­ра.26 де­кабрь­дән баш­лап 8 гыйн­вар­га ка­дәр ба­ла­лар­ның кыш­кы ка­ни­ку­лы. Бу чор­да мәй­дан­нар­да, парк­лар­да, мә­дә­ни­ят һәм спорт уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бер­сен­нән-бер­се ма­вык­тыр­гыч ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Ки­ез итек ки­еп фут­бол уй­нау", "Ур­ман­да яңа ел чыр­шы­сы", "Шу­га­лак­та га­и­лә бе­лән" һәм баш­ка ча­ра­лар алар­ның кай­бер­лә­ре ге­нә."Яңа ел Чал­лы­сы - 2017" го­мум­шә­һәр бәй­рә­ме­нә игъ­ти­бар ае­ру­ча зур. Баш­ка ел­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, бы­ел яңа ел­ның төп ге­рой­ла­ры Дед Мо­роз бе­лән Сне­гу­роч­ка­дан тыш, та­тар Кыш ба­бае һәм Кар кы­зы да бу­ла­чак.2016 ел су буй­ла­рын сак­лау ел иде. Аның кы­са­ла­рын­да ГЭС­та Яр буе Ту­кай ура­мы тө­зек­лән­де­рел­де, яңар­тыл­ды. Бы­ел би­ре­дә бе­рен­че тап­кыр яңа ел бәй­рә­ме уңа­ен­нан, чыр­шы ку­ел­ды.31 де­кабрь­дә Си­до­ров­ка­да, "Азат­лык" мәй­да­нын­да, ЗЯБ­та яңа ел прог­рам­ма­ла­ры бу­ла.Шә­һәр­нең төп чыр­шы­сы ур­наш­кан "Азат­лык" мәй­да­нын­да ар­тист­лар һәм иҗат кол­лек­тив­ла­ры чы­гы­шын­нан тыш, "Ты­пыр-шоу" бию һәм "Час­туш­ки-ве­се­луш­ки" фольк­лор бәй­ге­лә­ре­нең фи­на­лы бу­ла. Би­ре­гә ки­лү­че­ләр­не бик күп сюр­приз­лар кө­тә.22 сә­гать­тә Чал­лы кү­ген бик ма­тур са­лют би­зи, ди­ләр бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар. Кыс­ка­сы, Чал­лы­да Яңа ел­ны ма­тур һәм кү­ңел­ле итеп кар­шы алыр­га бар­лык мөм­кин­лек­ләр дә ту­ды­рыл­ган. Яңа ел иле­без­гә, рес­пуб­ли­ка­быз­га, шә­һә­ре­без­гә имин­лек, ты­ныч­лык, мул­лык алып кил­сен!
shahrichalli
mass_media
Көн темасы
2016-12-21 06:13:44
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/byel-yge-esselek-10-kn-aldanrak-bulgan
Быел җәйге эсселек 10 көн алданрак булган
Адәм баласына эссе дә ярамый, суык та дигәндәй. Июньнең салкын көннәрен онытып та өлгердек, июль кыздыра. Чыдар әмәл калмаса да, түзми хәл дә юк.
Бактың исә, бу эсселекнең файдасы да күп икән. Балтач районы Янгул авылында яшәүче “халык синоптигы” Әмир абый Шәрәфиев тә: “Эссегә түзми хәл юк, печән өсте бит”, – дип кенә җаваплады.Аның белән әлеге дә баягы эссе көннәр турында сөйләштек. Рәхәт кеше ул Әмир абый! Белгәнен түкми-чәчми сезнең белән дә уртаклаша.– Июльдә шундый эссе көннәр күп булырмы, Әмир абый? Озакка барырмы бу эссе?– Җәйге челлә ике атна иртәрәк башланды. Башка елны Питраудан соң бер атна үткәч башлана иде, быел әллә нәрсә булды. Җәй дә, яз да иртә килде. Бөтен билгеләре шушы җәйге челләгә туры килә. Сабан ашлыкларын өлгертә торган челлә бу! Моның шул ягы әйбәт: сабан культураларына яхшы. Башак тутыра торган эссе бу. Ашлык тыгыз авыр булып тула. Мондый эссе бер атна булырга тиеш. Менә шул эсседә сабан ашлыгы өлгереп кала.– Июльне дә, августны да яңгырсыз була диләр...– Августта көннәр корырак булыр инде. Июльдә алай булмас ул. Моңарчы һава торышы бик әйбәт торды. Бәрәңгегә дә бик килеште, кирәк вакытта яңгыры булды. Бәрәңге былтырга караганда азрак булыр. Узган ел бәрәңгенең уңышы мул булды. Ә менә быел азрак шикелле. Әмма бәрәңгегә кирәкле яңгырлар яуды.– Яшелчә, җиләк-җимешләргә баштарак салкын булды кебек?– Июнь аеның соңгы ункөнлеге төнлә бик суык булды. Көндез дә 20 градустан күтәрелмәде. Помидорлар да төшмичә азаплады, кыяр да үсеп китә алмады. Шушы соңга калуны әлеге эсселәр куып тота. Яңгырлар кабат-кабат килеп яуды. Мин дә күзәтәм, Түбән очтагы кешеләр дә, үзебезнең тирәдәгеләр дә әйтә, помидорларда фитофтора бар диләр. Ул артык дымлылыктан була. Моңарчы дымлы булды бит, июльдә яңгыры да, җылысы да булыр әле, ай әйбәт килер. Август, әйткәнемчә, корырак булыр.– Кышка карап җәй килә дип көтәбез. Җәй кышка карап килгән шикелле түгел.– Бу, киресенчә, алдагы кышның Раштуа суыкларына туры килә. Элеккечә Раштуа суыклары кайтырга мөмкин. Эссе 6 июльдән башланды. Дүртенче көн бара, шулай туры килә ул. Хәзер җәйгә карап кыш килүе бар. Алай булса бик әйбәт булачак. Былтыр кышны хәтерләсәгез кыш булмады да. Суык 27 градустан артмады. Декабрь-гыйнварда әз генә суык торды, февральдә бөтенләй 25 кенә булды.– Кышка карасаң, җәй булмас кебек иде...– Июнь шулай булды. Декабрь – җылы, июнь салкын килде. Икенче яртысы бигрәк суык булды. 3 градуска кадәр төште температура. 4-5 градуста яшелчә культуралары үсә алмый. Помидор-кыяр җылыны ярата.– Сентябрь ничек булыр икән?– Сентябрь начар булырга тиеш түгел. Мин аны шуннан әйтәм: безнең яз – җәйгә, җәй көзгә керә. Кыш, быел бик сизелмәде, суытып торса да, мартта җылы булды. Апрельдә 13-14 градус суык булып уҗым культураларына зыян салды. Хәтерләсәгез, былтыр, арышлар начар булды бит. Быел алай сизелмәде ул.– Әмир абый, печән әзерләдегезме?– Әзерләдем, кырга да бардык, үземнең дә печән җирләре бар. Печән дә күп. Әмма зур җирдәге печәнне җыеп ала алмыйча азапландык. Башта чәчәк атуын көттем. Чәчәк атса, печән тизрәк кибә. Печән аткач, әйләндереп кенә куябыз, чиләкләп ява. Хәзергә калдырасы булган аны. Бу көннәр бигрәк эссе. Бүген 33 градус булды бездә. Бабайлар моны челлә дип йөрткәннәр. Чын челлә бу!..Анна АРАХАМИЯ фотолары
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
13 июля 2020, 13:45
https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/baravysh
Баравыш
елгасы, Көнбатыш Кама алдында
Суша елгасының сул кушылдыгы (Кама елгасы бассейны).Озынлыгы 13,3 км, бассейнының мәйданы 53,3 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Колос авылыннан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Тегермән Пүчинкәсе авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 56 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 58%.Баравыш елгасының 0,8 дән алып 5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,58 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенәтуена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 154 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,099 м3/с.Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л дан артыграк). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.
tatarica
education
Табигать,Елгалар
null
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kartodrom-tzeklnderel
Картодром төзекләндерелә
Шәһәр җитәкчелеге Кухаренко исемендәге шәһәр картодромын "КАМАЗ-Мастер" командасына бирергә ниятли. Бу хакта махсус карар автогигантның апрельдә узачак директорлар советында кабул ителәчәк. Бүгенге көнгә инде картинг клубының үсеш планнары билгеләнгән. "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе, берничә тапкыр "Дакар" ярышлары чемпионы Владимир Чагин белдерүенчә, 1993 елга кадәр клуб КАМАЗ карамагында булган. "Без моны командага...
Шәһәр җитәкчелеге Кухаренко исемендәге шәһәр картодромын "КАМАЗ-Мастер" командасына бирергә ниятли. Бу хакта махсус карар автогигантның апрельдә узачак директорлар советында кабул ителәчәк.Бүгенге көнгә инде картинг клубының үсеш планнары билгеләнгән. "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе, берничә тапкыр "Дакар" ярышлары чемпионы Владимир Чагин белдерүенчә, 1993 елга кадәр клуб КАМАЗ карамагында булган. "Без моны командага ышаныч һәм зур җаваплылык итеп бәялибез. Картинг клубына яңа сулыш өрү өчен үзебезгә бәйле бар нәрсәне эшләргә тырышырбыз. Бүгенге көндә дөньяда спортның техник төрләре үсештә. Чаллыда да балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк, нәтиҗәсе озак көттермәс дип уйлыйм. Бер генә мисал, "КАМАЗ-Мастер" командасының хәзерге пилотлары - шәһәр картинг клубында чыныгу алган егетләр. Спортның теләсә кайсы төре баланы шәхес буларак формалаштыра, дисциплинага, сабырлыкка өйрәтә. Безнең беренче бурыч - картодромдагы ярышлар трассасының өске катламын алмаштыру. Ул озынрак һәм киңрәк булырга тиеш. Ярышларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен моны быел ук эшләргә кирәк. Бер үк вакытта инфраструктура объектларын төзекләндерә башлыйбыз. Шулай ук "КАМАЗ-Мастер" спортчылары биредә мастер-класслар да үткәрәчәкләр. Эдуард Николаев берничә ел дәвамында монда кышкы ярышлар уздыра. Анда илнең төрле төбәкләреннән спортчылар катнаша. Бу эш киләчәктә дәвам итәчәк", - ди Владимир Чагин.Әлеге вакыйганы картингка мөкиббән киткән Чаллы яшьләре дә зарыгып көтә.Булат Гатауллин, лицей укучысы:- Мин үзем велоспорт белән шөгыльләнәм. Картодромга барып картингта да йөрисем килә. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, барып килергә җыенам. Спорт дисциплинага өйрәтә бит ул, аның белән дус булырга кирәк.Илназ Фатыйхов, эшмәкәр:- Яшьтән спорт белән шөгыльләндем. Дзюдо, футбол, җиңел атлетика... Шәһәр җитәкчеләренең спортка йөз белән борылуын уңай бәялим. Картинг клубы тиешле дәрәҗәдә эшләсә, малайлар бирегә рәхәтләнеп йөрер иде. Бу бик файдалы: бер яктан, буш вакытларын файдалы уздырсалар, икенче яктан, алар кечкенәдән техниканы, юл кагыйдәләрен белеп үсәләр.Илдар Моратов, укучы:- Картинг белән икенче ел шөгыльләнәм инде. Трасса, техника яңартылса, без бик шат булыр идек. Киләчәк буынны кайгыртканнары өчен шәһәр һәм "КАМАЗ-Мастер" җитәкчеләренә рәхмәт.Зөлфия ГАЛИМ
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2015-03-11 08:01:38
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/gripptan-zleglr-bulmasyn-chen-nishlrg-kirk
Грипптан өзлегүләр булмасын өчен нишләргә кирәк?
Табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов киңәше.
Табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов грипптан өзлегүләр булмасын өчен нишләргә кирәген әйткән. Вируска каршы препаратларны авыруның тәүге көнендә үк, беренче билгеләр күренә башлауга эчәргә кирәк, алай иткәндә өзлегүләр дә булмый, авыру чоры да кими, дип сөйләгән ул URA.RU га. Владислав Жемчугов сүзләренчә, бу аспирин, анальгин, пенталгин булырга мөмкин. Парацетамолдан кала. Бу планда ул иң уңышсызы, дигән. Шул ук вакытта табибка да мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Тактика шундый булырга тиеш: ялкынсынуга каршы терапия, табиб чакырту, гриппка һәм коронавируска тест, ә аннары, тест нәтиҗәләренә карап, табиб ничек дәваланырга кирәген әйтә», — дигән иммунолог.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
28 декабря 2022, 16:28
https://syuyumbike.ru/news/dnevnik-mamy/balaga-yuk-diyarg-yrnbez
Балага «Юк» дияргә өйрәнәбез
null
Балага «юк» дип әйтү бар кешегә дә җиңел бирелми. Моны конфликт яисә истерика чыгармыйча эшләү – тагын да катлаулы. Әмма бу сүзне балага әйтә белү әти-әни өчен гомер буе кирәк булачак осталык. Чөнки ул баланың иминлегенә, тәрбияле булуына турыдан-туры бәйле.Тыюлар баланың үсешенә зур йогынты ясый. Бала сезне ишетергә, «юк» дигәнне кабул итәргә, сәбәпләрен аңларга никадәр иртәрәк өйрәнсә, киләчәктә чикләр куярга, зур тормыш авырлыкларын җиңәргә дә шулкадәр тизрәк өйрәнәчәк.«Юк» диюнең төп кагыйдәләрен билгелик.бер тапкыр нәрсәнедер тыйган булсагыз, баланың яшенә карамастан, бу шулай калырга тиеш. Мәсәлән, балагыз кечкенә булганда аңа обойларга рәсем ясарга рөхсәт иткән булсагыз, ул үсә төшкәч тә шулай булырга тиеш. Бу кагыйдә сакланмаса, «ярый–ярамый чикләре әти-әнинең теләгенә генә бәйле» дигән фикер туачак балада. Алга таба бу аңлашылмаучанлыкка һәм тавышка китерәчәк.Элек рөхсәт итеп, хәзер тыярга мәҗбүр булган очракларда (мәсәлән, элек обойга язарга ярый иде, ә хәзер ремонт ясап яңа обойлар элдегез, ди) балага алмаш тәкъдим итегез. Бәлки обой урынына рулонлы кәгазь элергә яисә рәсем ясар өчен махсус такта алыргадыр дип, баланың үзеннән сорагыз.«Юк», «ярамый», «чөнки мин шулай әйттем» диюләрегезне дәлилле җавапка алыштырыгыз. Мәсәлән, «кибеттә йөгерергә ярамый» урынына «кибеттә йөгереп йөрмә, киштәләргә бәрелсәң, алар синең өскә ишелеп төшәргә мөмкин, сак бул» диегез.«Юк» дигәндә эмоцияләрегезне кулда тотыгыз. Ачуланып әйтсәгез, бала куркып калырга мөмкин. Елмаеп әйткән тыю сүзләрен бала уен кебек кабул итә һәм аны җиңел үзләштерә.Тормыш иптәшегез белән уртак фикердә булыгыз. Үзара каршылыкларыгыз калмаска тиеш. Берәр тыелган әйбер булса, әти-әни икесе дә моның белән килешергә тиеш. Юкса бала сезгә карата берәр хәйлә табачак.Баланы тыйган вакытта аның реакциясе төрле булырга мөмкин. Күпчелек очракта тискәре була әле ул. Балага ул хисләрне җиңәргә ярдәм итәргә тырышыгыз.
syuyumbike
mass_media
Бала
25 Февраль 2022 - 10:44
https://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/boz-eri-sak-bulygyz06042021
Боз эри - сак булыгыз!
Шәһәребездә иң куркыныч урыннар булып Түбән Кама сусаклагычындагы түбән бьеф санала. Шилнә елгасында да ачык урыннар бар.
Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин бүгенге көндә бозга чыгу куркынычлыгы турында искәртеп үтте.Яуган яңгырлар, һава торышының җылы булуы аркасында сулыклардагы боз юкара. Дәүләт инспекторлары, балыкчылар балалар белән даими аңлату эшләре алып баралар. Бозга чыгу куркыныч булса да, кайбер балыкчылар бу кисәтүләргә колак салмый. Шәһәребездә иң куркыныч урыннар булып Түбән Кама сусаклагычындагы түбән бьеф санала. Шилнә елгасында да ачык урыннар бар.«Бережок», «Шильна», «Литейщик», «Кама-2», «Энергетик» бакчачылык ширкәтләренә су басу куркынычы яный.Кама елгасы боздан 20 нче апрель тирәләрендә ачылачак. Былтыр навигация 26 апрельдә булган.
shahrichalli
mass_media
Көн темасы
2021-04-06 15:01:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/vladimir-putin-kilse-atnada-makhsus-khrbi-operatsiya-buencha-mim-khbr-beln-chygysh-yasayachak
Владимир Путин киләсе атнада махсус хәрби операция буенча мөһим хәбәр белән чыгыш ясаячак
21 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаячак, бу хакта журналистларга аның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.
Чара "Гостиный двор" күргәзмә комплексында (Кызыл мәйданнан ерак түгел) узачак.Кремль вәкиле сүзләренчә, дәүләт башлыгы агымдагы вәзгыятькә, аерым алганда, махсус хәрби операциягә, икътисадка һәм россиялеләрнең социаль проблемаларына басым ясаячак.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
17 февраля 2023, 13:46
https://beznen.ru/archive/yter-suzem-bar/121013/bitaraflyk-akhyrzamanga-ilt
Битарафлык ахырзаманга илтә
null
Чаллыга баргач, сүз иярә сүз чыгып, газета хәбәрчесе (әле мин актив та түгел!) булуымны белеп алдылар. Бер дә күрмәгән кешеләрнең күптәнге танышлары итеп кабул итүләре әллә ничек уңайсыз булып китте диимме – ни әйтергә белмәгәннән, уйланмаган сүз әйтеп ташладым: «И-и, монда да укыйлармыни әле, язмаларымны?» «Укып кына калу түгел, телевизордагы сериал артистлары белән яшәгән кебек, гәҗиттә язылган хәлләргә сөенеп тә, көенеп тә яшәп ятыш безнең, кызым!» – диде, өлкән яшьтәге бер апа. Баштагы көтелмәгән сүздән каушап калсам, монысына аптырап ук киттем. Һәр әйткән сүз – аткан ук, ләбаса. Хәер, кешегә яла яккан, начар сүз язган юк. Вакыйгаларны гел яхшыга борасы килә, тормышны ямьлисе, пычрагыннан арындырасы килә… Чынлап та, бу апа әйткәнчә, газеталарда чыккан мәкаләләрдә тасвирланган кеше язмышларына, вакыйгаларга битараф булмаганнар бар. Мондыйлар, гәҗиттәге сурәткә, я булмаса, бастырылган исеменә карап, яшәгән җиреннән торып кына аларның борчуын уртаклашалар, яхшы теләк телиләр. Ә «БГ» журналистлары әр-хур ишетеп, шул вакыйгаларда зыян күргәннәргә, ачы язмыш сынавы каршында ялгыз калганнарга ярдәмгә баралар. Ә шул ук вакытта, үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәгән кешеләр, берәр хәл килеп чыкса, берни күрмәгән, берни белмәгән булып кылана. Мин үзем кеше хәленә бик тирән керәм (әйтерсең, үземнеке үземә җитмәгән!), чөнки игътибарсыз кала алмыйм, хәтта үземә битараф булганнарга да… Ахырзаман галәмәтләре сәхифәсендәге «Җитәкченең үченнән саклан!»(№35, 4 сентябрь, 2013 ел)мәкаләсе басылганга айлап вакыт үтте, ә мин Мулланур абый белән Тәнзилә апа килешә алдылар микән дип, уйлап йөрим. Оныткан булсагыз, мәкаләдә, ир кешенең сәхнәдә йөргән хатын-кызны аягыннан тартып егып имгәтүе һәм миңа иң тәэсир иткәне – шуны күргән ничә пар күзнең күреп тә «күрмәүләре» турында язылган иде. Чын дөреслекне яшерүгә корылган бу вакыйганың асылы – кемгәдер ярашу, шулай ук курку да… Ахырзаман галәмәтләре – кешеләрнең бер-берсенә булган мөгәлләмәләрен «күрмичә-дәшмичә» калу сәбәпле барлыкка килә диясем килә минем. Тәртипсезлекнең йөгәне юк: берсе шома гына үтеп китсә, икенче юлы да шулай үтеп китәчәк. Бу юлы дәшмәгән халык, икенчесендә дә «күз йомачак». Ләкин, шунысы да бар: дүрт аяклы ат та абына, диләр. Эмоциональ кешеләр артык кызып киткәндә ялгыш адым ясарга мөмкиннәр. Ничек кенә булмасын, камил акыллы кеше «суынгач» ялгышын аңлый. Һичшиксез, гафу итү-итмәвенә карамастан, гафу үтенә белергә тиешбез. Тоткан дәрәҗәгә, «югарыдагы» туганга ышыклансаң, вакыйга тагын да катлаулана гына ул! Күпме гөнаһ, күпме рәнҗеш… Берсе дә җир өстендә ятмый. Һәр нәрсәнең үз урыны бар!.. Өлкәннәргә җәмәгатьчел эшләрне калдырып ял итү мәслихәт. 70тән узган кешенең нервлары какшавы, гаҗәп тә, гаеп тә түгел. Тормышта ни булмас, ләкин кылган гамәлгә җавап бирү кирәк. Чын ир кеше хатын-кыз белән булышмый да. Әйткәләшүдә җиңелеп каласы килмәсә, ир кешегә бер сүгенеп чыгып китү дә ирләрчә була, ичмасам. Сүгенмәскә закон бар-барын, аннан ука коелмый – кеше имгәтүгә тиң түгел ләбаса. Күп кенә ирләр, ачы телле хатыннарга түзә алмыйча, кул күтәрүгә баралар. Халкыбызның тел байлыгы чиксез: мәкаль- әйтемнәрдән генә дә никадәр яхшы киңәш-табыш алырга мөмкин. «Кул ярасы төзәлер, сүз ярасы төзәлмәс», – ди. Моны – белгәне бар, белмәгәне бар. Ә белергә теләмәгәне бик күп! Ызгышлар – алар талашырга яратучыларга (алар аннан яшәү көче, адреналин ала!) үзен күрсәтергә, фикерен җиткезергә иң кулай урын, менә дигән форсат. Кайчак, үткән вакыйгаларны үз файдасына борганнарга һәм сөйләнгән сүзләрдән гаеп, кер эзләүчеләргә: «Алай түгел, болай гынадыр ул…», – дип, яхшы мәгънә салырга тырышам, бер дә курыкмыйча, хупламавымны белдерәм. Игътибар иткәнегез бармы? Хупламасаң, андыйларга сүз барышы ошамый. Кикрикләре бик тиз шиңә! Көр күңеленә канат куеп, биеклеккә күтәрелгән «киерелгән түш» кәефсезләнеп, кешеләр янына – җиргә төшә. Әлбәттә, кәефе кырыла. Ә без, хуплыйбыз шул. Рәхәтләнеп кешене, аның гамәлен кушылып тикшерәбез. Гаеплибез. Аферистлар көчле интуицияле була – башкаларның сүзен «егып салып», үз сүзләрен өскә чыгаралар. Андыйлар кеше сүзен тыңламый, киңәшкә колак салмый, үз фикерен генә алга сөрә. Әйтеп тә, кеше пычрата икән, китеп барыгыз яннарыннан… Гайбәткә катнашмасаң да, тыңлап тору да – гөнаһ. Ызгыш-талаш сөюче кеше, әгәр тыңлаучы, «әйе» дип хуплаучы булмаса, күккә карап дуласын мыни?! Бер акыл иясенең сүзләре һәрчак күңелемдә йөри. Татарча тәрҗемәсе алай тәэсирле түгел. Шуңа күрә, күңелемдә ничек сакланса, шулай – үзгәртүсез язам: «Никогда не спорьте с идиотами. Вы опуститесь до их уровня, где они вас задавят своим опытом». Бик акыллы сүзләр, шулай бит?! Ызгыш-талаш сөючеләр белән булышмыйм, ызгышмыйм. Үзем, фәкать үзем булып калам. Авыл җирлекләрендә һәрберебезнең кем икәнебезне беләләр. Үзеңне нинди генә кабыкка төрсәң дә, үзагач күренә инде ул! Үз сүзеңне өскә чыгарып кына дөреслеккә ышандырам димә. Татарда да бар андыйларга әйтем: «Тинтәк җиңдем дигән, акыллы юл куйдым дигән». Кул көче белән дә, әрләшеп тә җиңүче булып булмый. Сабырлык, тәкъвалык җиңә. Бу вакыйгада чит кеше булсам да, тагын шул турыда үз фикеремне җиткерәсем килә. Эшен җиренә җиткереп эшләгән, атказанган исемгә лаек булырдай хезмәткәрне эшеннән чыгаруны бары – Аллаһы Тәгаләнең барын белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, пычрак күңелле кеше генә башкара ала. «Үзенеке – үзенә кайтсын!» диясе килә. Ә нигә әйтмәскә, әллә үз гамәлләренә үзләре лаек түгелме, андыйлар?! Тагын шунысын яхшы беләм: үзэшчән сәнгать осталарының күзләре начар күргән очракта да, күңел күзләре бик яхшы күрүчән була. Ә Күзкәйдә һәр икесе дә күрмәс булган… Гадәттә, без – кешеләр, зыянлы, мәкерле кешеләрнең начар гамәлләрен «күрмибез». Шулай, үз-үзебезне нәкъ Т. Шәйхнурова тарыган ситуацияләрдән «страховкалап» куябыз. Ә нәтиҗәдә агрессив, начар күңелле кешеләр «чәчәк аталар», яңадан-яңа начарлыкларга «бөреләнәләр». Җәмгыять үсеше турында сүз дә була алмый бу очракта. Пычрак гамәлләр бетми торып, кешелек дәрәҗәсе дә күтәрелмәс. Ялганны – ялган, хакны – хак итеп күрсәтмибез, яраклашабыз гына бит, җәмәгать! Гаделлекне табарга, ялганны ачарга тырышып, яклауга мохтаҗларга ярдәмгә, ил буйлап «БГ» журналистлары гына йөриләр кебек тоела. Кайсы гәҗиттә татар кешесен яклаганнары бар икән?! «Кыйблабызны табышырга ярдәм ит», дип эшчәнлекләренә шигарь «күтәргәннәрдә» әле бер районда хакимият белән халык арасында туган аңлашылмаучанлыкны һәр ике якка аңлаталар, әле икенче районда мәдәният өлкәсендә булган вакыйгада зыян күрүчене яклыйлар, йә мәдәниятен күтәрәселәре килә. Кызганам мин сезне, хөрмәтле журналистлар! Көчлеләрне кызганмыйлар кызгануын, ләкин… Йөзләгән чакрым ераклыклар аша кеше гозерен үтәргә киләсез. Үткән вакыйгаларга сезгә ачыклык кертергә булышу түгел, зыян күргән, ярдәмгә мохтаҗ авылдашына да булышырга теләмиләр. Кыйбланың кай якта булуы дөньяви эшләр белән аң томаланганда, дәрәҗәлерәк кеше белән мөгамәләне саклап калырга теләгәндә – кай якта булса да барыбер. Кыйбла тарафлары, начар гамәлләребезгә Ходайдан зур сынаулар килгәч кенә искә төшә… Һәр җирдә шулай. Һәркем үзен генә кайгырта, ярдәм сораганнарга битараф. Дөнья түгәрәк, көннәрдән бер көн ярдәм үзеңә кирәк булачак! Үзеңә кирәктә, башкаларның сиңа битарафлыгы, һай үзәкне өзә… Сынаганым бар – тавыш-гауганы тормышны бер яклы гына аңлаган надан-аферистлар, башкалардан өстен карашлы, үз-үзен генә зурлаучы кешеләр тудыра. Ялгыш фикер йөртүләрен тыныч кына аңлатып карарга кирәк иде аларга. Җитәкчеме ул, гади кешеме – куштанланып, анда булган усаллыкны камилләштерәбез генә. Үз фикереңне белдермичә, беркайда да проблема хәл ителми. Яраклашсаң, бер яклы гына хәл ителә. Ләкин синең файдага түгел! …Тукай бездән ерак, шулай да, Тәнзилә ханымның кичерешләре күңелемә бик якын тоелды. Шуңа күрә, бу ызгышта рәнҗетелгән Тәнзилә ханымнан, соң булса да гаепләрен аңлап гафу үтенерләр, шулай булса, күңел ярасы аз булса да төзәлер дигән уйлар йөртәм . Гүзәл ГАЛЛӘМОВА. Лаеш районы, Имәнкискә авылы. Куркак «КЫЗЛАР», хатлар язмагыз! Тукай районындагы китапханәче белән депутат арасындагы низаг буенча кайтавазлар күп булса да, шушы язманы гына бастырып, бу эшкә нокта куярга булдык. Иске Дөрештәге хәлләргә дә бу санда нокта куеп бетерергә исәпләсәк тә, эшләр алай җиңел генә булмый икән әле. «Тукай батырының кулын кем кашыр?»(№28, 17 июль, 2013 ел) язмасына кайтаваз итеп, интернеттан «Тукай батырының кулын барыбыз да кашыр» дигән язма килеп төште. Аны, имеш, авыл халкы исеменнән, Иске Дөрештән Фәридә Сәгыйдуллина исемле хатын язган икән. Язманың ахыры бөтенләй аяктан ега торган: «Сүзебезне тәмамлап шуны әйтәсебез килә: Г. А.Чабатова һәм шушы мәкаләне язган Эльвира Фатыйхова «Безнен гәҗит» аркылы Р.М.Дусадбековтан гафу үтенсен, барлык авыл халкы шуны көтеп кала». Андый кайтавазларны күргән һәм инде бер тапкыр авызым пешкән кеше буларак, бу хатынга шалтыратып, кайтавазны ул язганмы-юкмы икәнен ачыкларга булдым. Шул көннәрдә кабат Тукай районына барасым булып, әле хәтта аның өенә дә кереп чыктым. Сүз уңаеннан әйтим, мин кабат-кабат сүгеп язган Сарман борылышында бу юлы юл төзү эшләре бара иде. Яңгыр явып тора, юл салалар! Ярар, киләсе көзгә кадәр генә булса да юл булыр бәлки, иң мөһиме – салсыннар! Фәридә ападан ул хат хакында сорагач: «Юк, мин язмадым аны! Аны язып җибәргәч кенә кызлар миңа укыттылар», – диде Фәридә ханым. «Кызлар»ның гына кем икәнен әйтергә теләмәде. Ноутбугым да үзем белән булгач, аңа әлеге язманы тагын бер кат укып чыгарга киңәш иттем. – Укыйм шул! Алайса, әнә, Гөлсинәне яклап язган хаты өчен Янирә Фәйрүзне судка биргән дип ишеттем! Мине дә судка бирмәсеннәр, – диде ул. Укып чыккач та, язмадагы байтак урыннар белән килешмәвен белдерде Фәридә апа. Ул язмада авыл кешеләренең имзалары да тормагач, аны авыл халкы исеменнән биреп булмавы көн кебек ачык иде. Бигрәк тә ниндидер кызлар да язгач, Фәридә апа килешмәгән урыннар да булгач, аны газетага урнаштыруның мәгънәсен күрмим. Һәм… Хөрмәтле «КЫЗЛАР»! Әйдәгез хатларны үз исемегез белән языгыз яме, ә клубта эшләүче техник хезмәткәрләр исеменнән түгел! Сезнең белән кабат күрешүләрне өмет итеп, Эльвира ФАТЫЙХОВА. P.S. Фәйрүзә апага килгәндә, аның рөхсәте белән, бу судта мин дә катнашыр идем. Бу арада әле анда башка судлар да бара, аларның да ахырына якынлашканын көткән мәлем.
beznen_ru
mass_media
Әйтер сүзем бар
12.10.2013
https://idel.top/news/novosti-tt/jadidfest-festivalennan-fotoreportaz
Jadidfest фестиваленнән фоторепортаж
ТР Милли китапханәдә 28-29 октябрь көнне Jadidfest фестивале узды. Заманча мәдәният фестивале быел әдип, публицист Фатих Әмирхан эшчәнлегенә багышланды.
Чарадан Фирүзә Закирҗанова төшергән фотосурәтләрне карыйк.
idel
mass_media
Яңалыклар
29 октября 2023 - 14:34
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yirlyi-garmunlyi-yaa-el
“Җырлы, гармунлы Яңа ел”
"Энергетик" мәдәният сараенда "Җырлы, гармунлы Яңа ел" дип аталган концерт булды. Анда шәһәребезнең барлык җырчылары, үзешчән сәнгаттә катнашучылары катнаштылар. Программаны алып баручы Гөлзада Рзаева барлык чаллы халкына исәнлек-саулык теләде, яңа ел белән котлады.Шунысы үзенчәлекле, зал шыгрым тулы иде. Концертка килүчеләрнең күбесе өлкән буын кешеләре. Аларның яшьлек еллары хәтирәсе булып ретро...
"Энергетик" мәдәният сараенда "Җырлы, гармунлы Яңа ел" дип аталган концерт булды. Анда шәһәребезнең барлык җырчылары, үзешчән сәнгаттә катнашучылары катнаштылар. Программаны алып баручы Гөлзада Рзаева барлык чаллы халкына исәнлек-саулык теләде, яңа ел белән котлады.Шунысы үзенчәлекле, зал шыгрым тулы иде. Концертка килүчеләрнең күбесе өлкән буын кешеләре. Аларның яшьлек еллары хәтирәсе булып ретро җырлар яңгырады.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-01-07 18:00:01
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zmira-rpova-ir-egetk-nrs-kyilansa-da-yaryiy
Зәмира Рәҗәпова: «Ир-егеткә нәрсә кыланса да ярый»
Аларны бәйрәмнән, бәйрәмгә генә йөреп, кәеф-сафа корып яши диләр. Бер караганда кеше күңелен күреп, мәзәк сөйләп утырудан да җиңелрәк кәсеп юк сыман. Ләкин алып баручылар үзләре моның белән килешми, тамада эше - зур тырышлык, ихтияр көче, сабырлык таләп иткән авыр хезмәт, ди алар.
Табын башы булуның бөтен нечкәлекләре, бәйрәм оештыру осталыклары белән 12 апрель көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында "Тамада шоу" программасында танышып булачак. Гаилә, мәхәббәт һәм матурлык фестивалендә иң танылган 12 алып баручы катнаша.- Узган ел әлеге чараны туй рәвешендә оештырдык, быел исә ул гаилә кайммәтләренә багышлана. Максатыбыз - алып баручыларның дәрәҗәсен күтәрү, - ди проект авторы Зәринә Рәҗәпова.Тамашачыны төрле сюрпризлар да көтә. Мәсәлән, йолдызлы парлар үзләренең туй күлмәкләрендә чыгыш ясыячак. Араларында ирле-хатынлы Алсу белән Азат Фазлыевлар да бар.- Заманында минем туй күлмәгем шундый матур иде. Бер киелде дә, хәзер шкафта эленеп тора. Тагын бер кат киеп карарга кирәк әле, миндә хәзер ничек утыра икән, - ди Алсу Фазлыева. Ул үзе дә проектны оештыручыларның берсе.Булачак кәләшләр шулай ук фестивальдә Россиякүләм танылган дизайнер - Зарина Бабаджанова туй һәм никах күлмәкләре белән таныша ала. Татар эстрадасының бәби көтүче артистлары да кунакларга бүләк әзерли. Гомумән, бирегә килгән кеше буш кул белән кайтып китмиячәк. Чөнки тәнәфес вакытында фоеда да туйга багышланган күргәзмәләр, шоколад фонтаннары эшлиячәк.Фестивальне киләчәктә мастер-класс рәвешендә оештыру ниятләре бар. Чөнки күп кенә чит төбәкләрдә безне дә катнаштырыгыз, тәҗбирә белән ураклашыйк әле дип мөрәҗәгать итәләр икән.- Урыслашып беткән татарларга чара алып барганда иң мөһиме милли төсмерне күрсәтергә онытмаска кирәк. Катнаш никахларны да алып баруы авыр. Ике як бер-берсе белән уртак тел тапмаса, бер яктан кызны, икенче яктан ярыша-ярыша егетне мактап утырсалар да туйның яме юк. Гомумән, бәйрәм алып барудан тыш, тамада - психолог та, тәрбияче дә, дуслаштыручы да, бераз "акылдан шашкан" да булырга тиеш. Һәр бәйрәмне син үз күңелең аша үткәрәсең, - ди "Бал-май" бәйрәм оештыру агентлыгына нигез салучы, тамада Марсель Мәхмүтов.Журналистларның: "Кайсы алып баручы кулайрак: ир-атмы, әллә хатын-кызмы? "дигән соравына, табын башлары һәркемнең үз урыны бар ди.- Хатын-кызлар күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек сүзләр әйткәндә, ир-ат халыкның кәефен күтәрергә кирәк. Шуңа да алып баручыларның парлы булуы яклы без. Хатын-кызның тавышыннан туялар, аңа матур күлмәкләре белән сикереп йөрү дә килешми. Ә менә ир-егеткә нәрсә кыланса да ярый, - ди Зәмира Рәҗәпова.
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
07 апреля 2016, 12:35
https://beznenmiras.ru/news/redakciya-khabarlare/ikenche-tarbiya
Икенче тәрбия («Китаб-әт-тәрбия»)
null
«Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган», – диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, оятлы ит», – диде. Бу – дәхи сиңа бер тәрбиядер.Әй угыл, һәрбер хикәяттән бер мәгънә фәһем иткәйсәң ки, аңсыздан берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки, ул үзе дә адәм булса, инсаф вә оялыр».Каюм Насыйри
beznenmiras
mass_media
Редакция хәбәрләре,Яңалыклар
07 марта 2023
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/musa-alil-turnirynyn-berence-ailanesenda-kemnar-korasacage-bilgele
Муса Җәлил турнирының беренче әйләнешендә кемнәр көрәшәчәге билгеле
Иртәгә «Ак Барс» Көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе башланып китәчәк.
Бүген исә көрәшчеләр теркәлү, үлчәнү процедураларын уздылар. Һәм җирәбә дә үтте.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
01 февраля 2024, 15:07
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/i-berenche-sotsial-obektlarga-ylylyk-birelchk
Иң беренче социаль объектларга җылылык биреләчәк
Яр Чаллыда җылылык белән тәэмин итү беренче чиратта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка социаль объектларда башланачак.
Бүген яңа җылыту сезоны башланыр алдыннан торбаүткәргечләрнең йомгаклау сынаулары башланды. Кайнар су 8 сентябрьгә кадәр шәһәрнең күпчелек объектларында, шул исәптән торак йортларда, сүндереләчәк. 1, 2, 3, 28, 29, 30 комплекс объектларында, шулай ук 54/14, 54/24 а, 53/26, 53/21 г, 53/27, 53/28, 53/44, 53/30, 53/42 торак йортларында кайнар суны сүндерү соңрак үткәреләчәк. Төгәл вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, сынау барышында 700 километрдан артык җылылык челтәре тикшерелгән, 148 кимчелек ачыкланган һәм төзекләндерелгән.Чаллыда йортларның 97%ы җылылык бирүгә әзер.Фото: http://nabchelny.ru/
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-09-06 16:11:00
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/chchk-kky-syilyiybyiz
Чәчкә күкәй сылыйбыз
Күпләр баш кавыклануыннан зарлана. Аларның барлыкка килүе - организмда барган үзгәрешләр, дөрес тукланмау турындагы хәбәр ул. Организмга цинк җитмәү, тире авырулары барлыкка килү аркасында да баш кавыклый. Без сезгә өй шартларында әзерләнә торган рецептлар кулланып карарга тәкъдим итәбез. Үсемлек маен (зәйтүн, миндаль, кокос мае) 40-45 градуска кадәр җылытабыз да бармаклар...
Күпләр баш кавыклануыннан зарлана. Аларның барлыкка килүе - организмда барган үзгәрешләр, дөрес тукланмау турындагы хәбәр ул. Организмга цинк җитмәү, тире авырулары барлыкка килү аркасында да баш кавыклый. Без сезгә өй шартларында әзерләнә торган рецептлар кулланып карарга тәкъдим итәбез.Үсемлек маен (зәйтүн, миндаль, кокос мае) 40-45 градуска кадәр җылытабыз да бармаклар белән башка массаж ясый-ясый, баш тиресенә сылыйбыз. Төнгә шул килеш калдырып, иртән чәчне юабыз. 5 процентлы алмадан ясалган аш серкәсен пыяла савытка салып, шуңа йомшак губканы манып алабыз да баш тиресенә һәм чәчләргә сылыйбыз. 15-20 минут тоткач, юып төшерәбез.Йомырка да кавыкка каршы көрәшә. Чынаякка ике йомырка сытабыз, аз гына кайнаган су салабыз да болгатып баш тиресенә сылыйбыз. 20 минуттан башны җылы су белән юабыз.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
21 марта 2014, 06:49
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-challyda-yashlr-eshlre-buencha-idar-bashlygy-vazyyfasyna-achyk-konkurs-iglan-itelchk
Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына ачык конкурс игълан ителәчәк
Яр Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы вазыйфасына ачык конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта очрашуда ТРның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев килеште.
Исегезгә төшерәбез, кичә министр Чаллыга эш визиты белән килде. Ул «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәгендә капиталь ремонт барышы белән танышты."Бу республиканың яшьләр сәясәте масштабында мөһим вазыйфа, кызыклы эш юнәлеше һәм үз-үзеңне күрсәтү генә түгел, Чаллыда яшьләр өчен әһәмиятле проектлар булдыру да бик шәп мөмкинлек. Тиздән конкурста катнашу шартлары һәм нечкәлекләре турында сөйләячәкбез, иң талантлы һәм битараф булмаган кешеләрне көтәбез!"- дип язган үзенең Instagramында Дамир Фәттахов.Ул хәбәр иткәнчә, шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллыда республиканың Яшьләр парламенты моделе буенча яшьләр парламенты булдыру тәкъдимен хуплады. Сайлаулар булачак, яшьләр парламентта үз мәнфәгатьләрен яклаучыларны үзе сайлый алачак.Моннан тыш, Чаллы мэры исеменнән яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган грантлар конкурсы үткәрү турында карар кабул ителде: "Без Чаллыда талантлы, креатив һәм актив яшьләр күп булуын беләбез. Мэрның мондый ярдәме аларга үзләрен тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Чаллы яшьләрен котлыйм!",- диелә министр хәбәрендә.Управление информационной политики и по связям с общественностью.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-07-21 10:37:00
https://beznen.ru/archive/imanga-yul/130712/kuzemne-achtygyz
Күземне ачтыгыз!
null
«Ни хакыгыз бар?» (№19, 16 май, 2012 ел) язмасының авторы Гөлнарга, афәрин, диясем килә. Бөтенесенә дөрес бәя биргәненә, бу буталчык вәзгыятькә ачыклык кертүе өчен зур рәхмәт әйтәм. Яңа мөфти урынына утырып өлгермәде, массакүләм мәгълүмат чараларында аңа каршы «ут ачылды». Аны барысы да яманлый. Ул бит яңадан хәнәфи мәзхәбен кайтарырга тели – төп сәбәп шунда. Ваһһабчылар, сәләфитләр үз тәртипләрен урнаштырырга уйлый. Бу эшнең башында Госман мөфти булды, аннан соң «халык имамы» Рамил Юныс. Кемнәрдер аны ваһһабчы дип әйтә икән, алар дөреслеккә якын тора. Бу чуалыш, талашулар халкыбыз, киләчәгебез файдасына түгел, шуңа да аны туктатырга вакыт, үзара килешү зарур, солых кирәк. Хәнәфи мәзхәбенең гыйбадәт кануннары, китаплар бар, бөтенесе язылган. Ваһһабчыларның, сәләфитләрнең гыйбадәт кануннары, китаплары бармы, әллә алар кычкырып, булганны туздырып йөрүчеләрме? Нигә халык алдында үз кануннары турында сөйләмиләр? Алар матур итеп бит сыпыра белми. Хәзерге муллаларга, хәзрәтләргә дин дә, милләт тә кирәкми, аларга акча кирәк. Бөтен ыгы-зыгы акча аркасында бара. Хәзерге заманда акчаң бар икән, син – кеше, авторитет, акчаң булмаса, зур акыл иясе булсаң да, син – чүп. «Безнең гәҗит»тә мәдрәсәләрдә шәкертләрне урысча укыту турында языгыз әле. Урыс телле муллалар кемгә кирәк? Мин үзем һәм башка картлар күпме әйтеп карадык муллаларга (бездә имам булып торганда Рамил Юныска да), файдасы булмады. Без тел укытмыйбыз, дин укытабыз, диләр. Менә шундый муллалардан җан бизә. Аларга, чыннан да, милләтнең киләчәге кирәкми, алар татарны бетерүчеләр. З.ӘХМӘТҖАНОВ. Түбән Кама шәһәре. Күземне ачтыгыз! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings
beznen_ru
mass_media
Иманга юл
13.07.2012
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/21-marttan-whatsapp-eshe-zgrchk
21 марттан WhatsApp эше үзгәрәчәк
WhatsAppтан кулланучыларны мессенджер эшендәге яңалыклар турында кисәттеләр.
21 марттан кайбер очракларда кушымталар эше туктатылырга мөмкин, дип хәбәр итә PRIMPRESS басмасы.Элегрәк WhatsApp мессенджерын гамәлгә куючылар 120 көн дәвамында эшләмәүче аккаунтлар бетереләчәк дип белдергән иде.45 көн эчендә кеше әлеге программадан кулланмаса аккаунт юк ителәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
20 марта 2023, 12:37
https://madanizhomga.ru/news/dbi-skhif/fatyima-gyilmetdinova-irenen-irennaren-1677480980
Фатыйма Гыйльметдинова: «Иренең, иреннәрең…»
(ХИКӘЯ)
Үзенә төбәлгән күз карашын күтәрә алмый уянып китте Индира. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге малай  караватка терәлеп үк килеп баскан да, кап-кара күзләрен кыса биреп аңа карап тора.Иртәнге процедуралардан соң бераз черем итеп алмакчы булган иде, йоклап ук киткән икән. Төн буе йокысы йокы булмады. Палатадагы ике балага да операция ясадылар кичә. Берсенеке жинелчә булды күрәсен, наркоздан да тиз айныды, соңыннан да бик тавышы чыкмады. Ә менә берсе инде, төн буе йоклатмады. Операциядән соң реанимация бүлегендә яткандыр күрәсең, кич белән генә  палатага чыгардылар аны.  Бераз вакыт үтеп, инде йоклап киттем генә дигәндә, баланың әнисе бөтен дәвахананы аякка бастырды. Аның  “Ул тын алмый! Ул тын алмый!” дип бар көченә кычкыруына, монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи!Хатынның шашып кычкырып чыгып йөгерүе булды, күз ачып йомганчы палатага ак халатлылар кереп тулды, әйтерсең, ишек төбендә әзерләнеп көтеп торганнар! Мондый хәлне беренче күрүләре түгелдер, каудырланмый, паника куптармый гына балага ярдәм күрсәтә башладылар.Бала зәп-зәңгәр булган… Ай-һай…Индира үз уйларыннан үзе куркып китте. Коткаручылар алай уйламый иде күрәсең, үз эшләрен дәвам иттеләр. Берсе баланың аякларыннан тотып баштүбән күтәрде, икенчесе жилкәсенә учы белән суккалый башлады.  Бала укшыгандай итеп көчәнеп куйды һәм косып жибәрде. Идәнгә шап итеп укмашкан кан кисәге килеп төште. Берсе йөгертеп “груша”дип аталган нәрсәне алып килде. Тамагыннан калган каннарын да суыртып алгач, ниһаять, ул гырылдап булса да тын ала башлады. Барысы да жиңел сулап куйды. Бер кечкенә кешенең гомер жебе, инде өзеләм, дип тартылган жиреннән өзелми калды…- Тамак төбенә кан жыелып укмаша башлаган, ярый вакытында күреп өлгергәнсез, - дип әнисенә аңлата башлады табиб. Шул вакытта гына стенага терәлеп агарып каткан хатынга игътибар иттеләр. Ул әле генә булган хәлләрдән шок хәлендә калган иде булса кирәк, баласының тын ала башлаганын күргәч, моңа кадәр стенага ябышып торган гәүдәсе, йомшак камыр кебек идәнгә шуып төште.Анысын тиз аңына китерделәр. Табиб хатынның салкын суны калтыранып эчеп бетергәнен көтеп торды да, бу яңадан исен югалтмасын дигән кебек, аңа күз сала-сала, сак  тавыш белән күрсәтмәләрен бирде:- Бөтен ышаныч сездә хәзер. Без эшнең яртысын эшлибез, сез калган яртысын! Чалкан салмагыз. Ашатканда сак булыгыз. Бәрелүдән, егылудан саклагыз. Авызына каты әйбер каба күрмәсен.  Ул йоклаганда үзегез ял итәргә тырышыгыз!Табибны ишеттеме, аңладымы хатын, баласыннан күзен алмый, “ярар” дигән кебек баш кагып утырып калды.Төн буе ут сүндерү булмады. Берсе керде, берсе чыкты. Малайларның теге тыныч дигәне дә бер ара шыңшып борчылып алды. Маржаның исе китеп бармады, “Хватит! Замолчи!” дип кычкыртып кына куйды да, әйләнеп ятып тәмләп йоклап та китте. Ә бу Фаягөл исемлесе төн буе керфеген керфеккә дә терәмәде булса кирәк. Индира ничә уянса да, ул  баласының караватына иелгән хәлдә, ике кулын яңакларына терәп, малаеннан күзен дә алмый, аның һәр сулышын тартып алгандай  утыра бирде. Белмим, күпмегә чыдар……Кара күзле малай, аның уянганын күреп, елмаеп куйды. Бер үзенең авызына, бер Индираның медицина маскасы белән капланган иреннәренә төртеп күрсәтеп нидер сөйләнде. Ишекнең уң ягындагы карават буш иде, шунда салганнардыр бу каракайны. Ул һаман, үзенә бер әңгәмәдәш тапканына ихлас ышанып, сөйләвен дәвам итте. Йә, Рабби, нинди телдә сөйләшә соң бу бәйләнчек кара борын? “Син дә минем кебексеңме?”- диме икән?Бу яңа кергән малай да, кичә генә операция өстәленнән төшкән теге икесе дә туганда ук ертык иренле булып туганнар. Шуңа аларның сөйләшүләрен аңларлык түгел. Бу дәваханәгә ятарга туры килмәсә, дөньяда мондый хәлләр  бар икәнен белмичә яшәр иде кыз.Төн буе йоклатмаган малайның исеме Ильяс икән. Аның иреннәре генә түгел, каты аңкавы да, алгы теш уртлары да ике яклап та китек булган. Кичә аның каты аңкавын теккәннәр. Операция бик катлаулы, шуңа да озак булган.Шулайдыр, катлаулы булгандыр, әнә әнисенең битенә карарлык түгел – каны качкан. Кәгазь кебек ап-ак, нурсыз йөзендә төпкә баткан күзләре үтә дә сагышлы, борчулы  күренә. Күпмегә чыдар…Әлегә кадәр каты аңкауга операцияне бала унике, унөч яшькә житеп, үзен үзе карарлык хәлгә килгәч кенә ясый торган булганнар. Әлеге яшь хирург, бу методиканы хупламый икән. Хатыннарның сөйләшүенә колак салсаң, табибка бик нык ышаналар. Ниндидер бик билгеле Биссарионовның укучысы икән ул. Бу методика белән чит ил клиникалары да кызыксына ди. Индирада журналист комарлыгы уянды. Блокнотына  берничә сорау сызгалап куйды. Тик әлегә гәзиттән икәнне белми торсалар әйбәт. Әрсезләнеп, тегене яз, моны яз дип бәйләнә башларга да күп сорамаслар!  Барсы да үзен “йолдыз” дип тоя бит хәзер!Институтны бетерү белән республика гәзитләренең берсенә бик жайлы гына эшкә урнашып алды ул. Әлбәттә инде, әтисенең сүзе бер адым алдан йөрде. Эше дә бик күңеленә ятыш, аның кызыксынуларына бәрәбәр булды: гәзитнең яшьләр өчен атнага бер чыгып барган кушымтасында “Йодызларда серләр бар” рубрикасын алып бару йөкләтелде аңа. “Өйрәнеп киткәч, житдирәк вазыйфага да урнаштырырмын, әлегә монысы да ярап торыр” диде әтисе. Ул кызын, редактор ук булмаса да, югарырак вазыйфада күз алдына китерде. Ә Индираның хыял атлары башка якка борып жигелгән иде. Башкорт-татар артистлары, язучылары, рәссамнары  арасына кереп чумды ул. Теләге – тележурналист булу, “йолдызлар” катнашлыгында төрле кызыклы тапшырулар, ыгы-зыгылы ток шоулар үткәрү. Тик татар-башкорт  “йолдыз”лары  белән бу эшне майтарып булмаслыгын тиз аңлады кыз. Тыйнаклык дигән киртәне сикереп чыга алмыйлар болар… Хәтта иң әрсез дигәннәре дә… Их, Мәскәүдә яшәсәң иде ул! Менә анда жилкәнне жилгә киерергә булыр иде!Бу уйлары матур бер хыял булып аны алга дәшеп торды…Һәм бу менә-менә тормышка ашырга тора!Эдислав…Ул исенә төшкәч, бу бала-чага белән, авыртыну белән тулы тынчу бүлмәдән чыгып качасы килде кызның. Урам буйлап хәлең беткәнче чабасы иде дә аның кочагына барып сарыласы иде!- Иреннәрең – Идел дулкыннары,Иреннәрең – ике күбәләк!Әнә шулай диде ул Индираны беренче күргәндә. Индира үзенең чибәр икәнен белә иде. “Йолдызлар” арасында да аңа күз атучылар аз булмады. Тик берсе дә кызның күңел талында сандугач булып оялый алмады. Ә Эдис – Эдислав аның хыялында йөргән әкият герое, Финист – житез лачын, ак аттагы принцның үзе иде!Ничектер барысы да жай килеп кенә торды. Алар таныштылар, бер-берсенә мөхәббәттә аңлаштылар, хыяллары белән бүлештеләр. Кызның тележурналист булу хыялы егеткә бик ошады. “Телеведениедә синең кебек гүзәл кешеләр эшләргә тиеш!” дип хуплады ул. Хуплап кына калмады, жаен табып, аны Мәскәүдән килгән билгеле бер продюсер белән таныштырды.  Ул яңа телепроект өстендә эшли, һәм аңа нәкъ Индира кебек үзе сылу, үзе матур итеп сөйли белгән кеше кирәк икән.Арбаны кузгатып жибәрү генә авыр, бер кузгалса, тәгәри дә тәгәри икән ул. Продюсер аны сайлап алу турына чакырды. Йөздән артык кыз арасыннан бер аны – Индираны гына сайлап алды! Бу хыялланырга да мөмкин булмаган хәл иде! Йөздән артык берсенән-берсе сылу кыз арасыннан - бер аны!- Сез искиткеч гүзәл һәм зыялы, безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде…Бүлмәсенә сөйләшүгә чакыргач, кыздан күзен ала алмый, сынаулы карап  бик озак торды да:- Тик бер бәләкәй генә нюанс…  Иреннәрегезгә чак кына бер штрих житми… Хәер, бу төзәтеп булырдай эш…Эдис бу хакта ишетергә дә теләмәде. “Син нәрсә, матурым, иреннәрең дөньядагы иң камил иреннәр, аларга беркемнең дә тияргә хакы юк!” – дип бик озак кирегә үгетләде кызны. Тик Индира бер карарга килгән иде инде. Артка чигенү юк! Башкача мондый мөмкинчелек булмаячак!  Кызның тәвәккәллеге алдында егет тә чигенде. “Тик, клиниканы үзем табам, мин сине теләсә кем кулына бирмим,” -  дип бу эшне үз өстенә алды.- Тик “үрдәк авыз” ясап куймагыз, - дип кисәтте Эдислав кызны үзе тапкан клиникага алып килгәч, - аның иреннәренең үзенчәлеге сакланырга тиеш!Операция өчен түләүне дә үз өстенә алды егет. Ә түләү хакы бик аздан түгел иде! Индира бер ара икеләнеп тә куйды – аның еллык эш хакы бит! Әтисе ярдәм итәр иде әлбәттә, тик  бу хакта әти-әнисенә әйтү юк! Якын да килмәячәкләр!“Ваклашмыйк, кадерлем!”  - егетнең карары нык иде.  Тик, тиешле кәгазьләрне тутырып кассага түләргә баргач кына, картадан түләп булмаганы билгеле булды. Бер кабынгач, сүнү юк инде! Индирага кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр. Эдислав моңа да каршы иде, тик, уйлы уйлап торганчы тәвәккәл эшен бетерер дигәндәй, кыз кредитка кул куеп та өлгерде.Дәваханә үз мәшәкате белән яшәвен дәвам итте. Палатадагы кешеләр кимемәде дә артмады да. Малайларның жөйләре төзәлеп бетеп бара. Мансур (каракайның исеме шулай икән) Индирага “бәйләнүдән” туктады. Ул Фаягөл янында уралырга ярата хәзер. Ильяс кына, авызына ризыкны якын да китерми. Чәбәләнә, карыша. Аңа карап әнисе ашаудан язды. Күпмегә чыдарлар!Кичә  кичке ашта, гажизләнеп улына карап утырды да, простыня белән баласының кулларын урап куеп, кочаклап алдына утыртты һәм акырта-акырта ашатырга тырыша башлады.  Ильяс дөнья бетереп кычкырып елый. Эре-эре күз яшьләре боткасына агып-агып төшәләр. Боларны елардай булып күзәтеп торган Мансур, тиз генә караватыннан простынясын суырып алды да, аңа уранып Ильяс янына барып утырды, янәсе, мин дә синең белән, димәкче.  Аптыравыннан тегесе кычкыруыннан туктап, авызын ачып Мансурга борылды.- Балакайларым, күз яшьләрегез белән боталган боткаларыгызны әле, сабый чакларыгызда ашап бетерегез, үскәчкә калмасын, - Фаягөл шулай сөйләнә-сөйләнә әле Мансурга, әле улына ботка каптыра башлады.Наташа, юешләнгән күзләрен кул артына сөрткәли-сөрткәли көлергә кереште:- Хәзер үзеңне простыня белән бәйләп куеп ашатырга кирәк инде!Индираның  да операциягә кадәр билгеләнгән процедуралары бетеп бара. Иренендәге ялкынсыну кими төште кебек. Тик һаман операция көнен билгеләмиләр. Табиб белән сөйләшенгән, тиешле сумма кесәсенә салынган дигән иде Эдис, шуңа гына сабыр итә. Фаягөл белән Наташа ятсыннәр әнә ышанып, искиткеч талантлы табиб, операция өчен акча сорап та аптыратмый дип.  Эллә юри шулай сөйлиләрме? Биргәнне алмый калучы бар микән ул бу дөньяда?Палатадаш хатыннар белән аралашып китә алмады Индира. Үзе дә бик теләмәде, тегеләр дә үз түгәрәкләренә кертергә бик тырышып бармадылар. Балаларын карап яткан бу ике хатын, ак белән кара кебек, бөтенләй капма-каршы характерлы булсалар да, аларны берләштергән нәрсә – балалары, аларның үзенчәлекле хәле бар. Моң-зарлары уртак. Әле берсе үз хәлләрен сөйләп бер була, әле икенчесе. Индирага, теләсә дә, теләмәсә дә аларны  тыңлап ятарга кала.-Беренче операцияне ясатканда мондый условияләр юк иде,  - Фаягөл, улы йоклап киткәч хәтирәләрен барлый. – Ильяс яшь ярымлык кына иде. Кышның язга авышкан чагы. Безнең якта, бураннан соң атналар буе авылдан чыга алмый яткан чаклар була. Без юлга чыгар чак житкәч кенә буран башланды. Авылны күмеп китте бөтенләй. Өч көн туктамый өйде карны. Ул туктаганчы, юлны кардан арчалаганчы, атнадан артык вакыт үтеп китте. Чакырылган көнгә барып булмады. Шулай да, юлга чыктык. Авылдан олы юлга кадәр биш чакрым араны барыбер машина йөрерлек итеп ача алмадылар, ат белән чак чыктык. Район үзәгенә барып житкәнче көн кичкә авышты.  Автобуслар китеп беткән, таксистлар да таралышкан. Соңгы автобус та себергә вахтага китүчеләр белән тулы булып чыкты. Ярый шоферы, басып барырга риза булсагыз, дип, алды безне. Юл буе диярлек әтисе белән алмаш-тилмәш баланы күтәреп басып барырга туры килде. Килеп житәрәк кенә берәү төште, шуның урынына утырдым.Фаягөл, ара-тирә урыс сүзләре кушып сөйләве белән Индираның эчен пошырса да,  тыныч кына, тавышына кызгандыру галәмәте чыгармый, зарланмый гына сөйли хәбәрне. Шуңадыр, тыңлавы да авыр түгел, ялкытмый. Шулай да, аның урынына үзен куеп караса, борыны жыерыла Индираның. Ник кияүгә чыга бу кыз-кыркын, ник табалар ул балаларны, бигрәк тә чирле-чорлысын!? Ник яшиләр шул мәңге юньле юллары, яшәргә шартлары булмаган авылларда? Кеше хәзер үзе өчен яши белергә тиеш! Хатын-кыз ул матурлык өчен яратылган. Кеше үз алдына зур максатлар куярга, шуңа омтылып яшәргә тиеш! Ярый, үстердең дә ди малаеңны кырыкмаса кырык ямау салдырып, шуннан? Кем булып чыга ул? Бу кыяфәте белән кемне үзенә карата алыр да, кемгә өйләнер? Кеше чибәр булсын ул! Чибәрлек – ярты эшне синең өчен эшли торган корал.- Без килеп житкәнче поликлиникада эш сәгате беткән, бер кеше заты калмаган. Киттек стационарга. Прием покойга барып хәлләрне сөйләгән идек, яшь кенә сестра, пыр тузып тора, мин сезне ничек кертәм, кулыгыза направлениегыз юк бит, ди. Минем инде, кире кайтырга түгел, монда басып торырга да хәл юк. Ярый безнең бәхеттән, дежур врач кешелекле булып чыкты. “Иртән оформиться итәрсез” дип безне палатага урнаштырып куйды. Ирем төнгә каршы попутка белән кайтып китте. Аның өчен бер көйдем, иртәгә ничек булыр дип бер көйдем.Икенче көнне яңадан поликлиникага барып анализлар бирдек, берничә врачка кереп чыктык, направление алдык, бетте хәлләр! Психиатрда кызык булды. Олы гына яшьтәге врач. Ильясның врачлардан коты очып беткән бит инде, ишек төбеннән китми, мине дә жибәрми, түлке чыгып китүне каера. Ничек итеп тикшерер микән инде бу дип уйлыйм. Теге кулындагы чүкечен Ильяска күрсәтеп, “Мә, улым, чүкечне сиңа бирәм, мин уйнап туйдым инде” дигән иде, алданды бала, йөгереп барып чүкечне алды. Алды да, кашларын жыерып бүлмә буйлап йөри башлады. Йөрде-йөрде дә, кушетканың чыгып торган казагын күреп калып, аны шак-шок кагарга кереште. Өстәлне, урындыкларны карап чыкты да, врачка урыныннан төшәргә куша. Тегесе, олы башын кече итеп, урындыгыннан төште. Ильяс бу урындыкны да “көйләп бирде”.  Без көләбез!Индира танавын жыерып куйды: моның нәрсәсе кызык инде!- Сеңлем, бәхетегез, мондый балалар күбесенчә акылга зәгыйфь булучан, ә Ильясның үсеше яшенә тап килеп тора. Сезгә Аллах ярдәм бирсен, барлык операцияләрне дә жиңеллек белән үткәрергә язсын. Менә дигән егет булып житешер әле! – дип, имзасын куйды.- Направлениены күтәреп хирургка кергән идем, баланы алып калабыз, үзегезгә не положено, балагызга яшь ярым булган инде, ди. Аптыравымнан каттым да калдым, ни “а” ни “б”, авыз эчендә телем әйләнмәс булды. Яшь ярымлык баланы ничек берүзен калдырмак кирәк! Үзен карый белә мени әле ул!Индираның үтереп йокысы киләсә дә, тыңлап ятуын дәвам итте.Үзе дә сизмәстән, русча сүзләр кыстырып авылча гадилек белән сөйләгән бу хатынның кичерешләре белән бераз кызыксына башлаган иде ул.- Оставила бы да и ушла бы! – Хатыннарның икенчесе чыдамый, усал тавыш белән сүзгә кушыла. Ул булса, чынлап та шулай итәр иде.- Аны үзем дә уйлыйм, нишләрләр иде икән? Укол гына кадый башласалар да, тотып торырга бер кеше кирәк бит! Ә монда укол гына мени, операция тикле операция бит.- Ну и что дальше?- Басып торган жиремнән идәнгә башымны ордым да, акырып елап жибәрдем:  “Нинди эш бар, барысын да эшлим, берүк мине кайтарып жибәрмәгез, мин аны болай үзен генә калдыра алмыйм?”дип ялвардым.Бер караганда, аларга да ачуланып булмый, кая карама кыскарту бит инде. Техничка хезмәтен тулысынча миңа йөкләп, караватка, ашауга, тем более зарплатага  дәгъва кылмаска ант иттереп, дигәндәй, калдырдылар. Көнгә ике тапкыр палата идәнен юам, өч тапкыр ашханәдән ризык алып киләм. Палатада унике детский карават. Ике кыз бала унике-унөч яшьләр тирәсендә, калганнары өч-дүрт яшьлек балалар. Ильясны караватка салам, үзем идәнгә утырам да, караватка башны салып йоклыйм.Моннан соң ниләр булганын ишетә алмады Индира, йоклап китте. Төн буе саташып, бастырылып чыкты. Ул Фаягөл, имеш. Менә улына операция ясап чыгардылар. Улы теге кара малай икән. “Әни-и-и!” дип Индирага кулларын суза. Индира качарга тырыша, малай аның саен “Әни!” дип аның кулларына ябыша…Төш кенә булса да куркыныч…***Фаягөлнең йокысы качкан иде. Палатада тынлык. Ара-тирә кара күзле малайның саташып сөйләнеп алуы ишетелә. И-и сабый, әнисен чакыра. Чиләбе якларыннан диделәр. Әнисе тугач ук ташлап калдырган аны. Ә бит малайның иреннәре генә китек. Бер операция житә “кеше итәргә”! Ул якта мондый балалар бик күп туа икән. Фаягөлдән дә, Чиләбе ягында яшәмәдегезме, дип сораганнар иде, Ильясны тапкач. Юк, Чиләбедә дә булмады, ире дә эчми дә тартмый да, икесе дә спорт белән шөгыльләнә иделәр. Бер-берсен ихлас ярату белән яратып кавыштылар. Баланы туганчы ук яратып, көтеп алдылар…Тугач та баланы өч көн буе Фаягөлгә бирмәделәр.  Дүртенче көнне ул, хәл белеп,  ишеккә юнәлгән табибларның юлына аркылы басты. “Нигә миңа улымны бирмисез! Исән түгелмени? Бирегез миңа аны, зинһар! Минем аны кулыма алып сөясем килә! Ул бит минеке, нигә бирмисез?” – дип такмаклады. Шул ук көнне яңадан консилиум жыйдылар. Баш табиб бүлмәсенә Фаягөлне дә чакырып алдылар. Бүлек мөдире -  чал чәчле табиб, аңа кызганып карап торды да:- Уважаемая, у вашего ребенка двусторонняя расщелина твердого неба, верхней губы и альвеолярного отростка, - дип сөйли башлаган жиреннән, саф татарчага күчте:- Сеңлем, сез яшь кеше, күтәрерсез, мин дөресен сөйлим: баланы карый алуыгыз икеле.  Баланы әле зонт ярдәмендә ашатабыз. Беренчедән, ул имчәкне кабып имә алмый. Икечедән, хәтта имә алса да, аның ризыкка тончыгып үлү куркынычы зур. Сез ирегез, туганнарыгыз белән киңәшегез…Белмим, әлегә кадәр елаудан башкага көче житмәгән яшь хатынга нинди ышаныч, нинди көчләр өстәлгәндер, ул, ун баласын аякка бастырып унберенчесенең язмышын хәл иткән анадай, үтә дә катгый, ышанычлы тавыш белән:- Без ирем белән сөйләштек.  Хәзер медицина көчле, без аны бергәләп кеше итәчәкбез! – диде.Тәвәккәлләделәр…Реанимация бүлеге әзерлек хәленә китерелде, шәфкать туташларына тиешле күрсәтмәләр бирелде.Фаягөл дә әзерләнеп көтте. Күкрәк сөтен савып пенициллиннан бушаган  шешәчеккә салды, аңа имезлек кидерде дә, сабые кергәнче суынмасын дип,учына кысты.“Әй Аллаһым, ярдәм ит безгә”…Ананың теләге Аллаһыга турыга барып ирешәдер ул…Аллаһ Үзе биргән сынауларга сабырлык күрсәткәннәрне ярдәмсез калдырмыйдыр ул…Фаягөл сабыен шәфкать туташы кулыннан каудырланып, тартып диярлек алды да, аналарда гына була торган наз белән күкрәгенә кысты. Шул чак сабый, әнисеннең күкрәгенә авызын сузып “ых, ых” килә башлады. Палатада авыр тынлык урнашты.Булса, менә хәзер була, булмаса – юк…Фаягөл, изүләрен ачып күкрәген нарасыеның авызына каптырырга жайлап куйды. Сабый, башларын боргалап, бар көченә имчәкне кабарга тырышып өзгәләнде.- Бисмилләһ!Фаягөл, әлләнинди ныклы тәвәккәллек белән, учында кысып тоткан имезлекне баланың авызына каптырды.Малай, алма кебек кызарып чыккан йомшак битен әнисенең сөт тулы күкрәгенә терәп, ләззәтләнеп имә башлады.- Имә…Бүлмәдәгеләр барысы берьюлы шулай дип пышылдаштылар. Ана, шатлык катыш борчу тулы күзләре белән елмаеп кабатлады:- Имә! Чәчәми!…“Илгә чыксаң, игелекле кешеләр очрап кына тора” – дип әйтергә ярата Фаягөлнең әнисе. Менә Ильясының каты аңкавын да тектеләр. Бик курыккан иде бу операциядән. Бу Идрис Илдус улына ничекләр рәхмәт әйтсәң дә, әйтеп бетереп булмас! Ире бер килгәндә, табибка дип атап бер савыт каймак, бер литрлы банка белән бал алып килде. Шуларны гына бирә алса да, күңеленә рәхәт булыр кебек.Хирург кабинетында үзе генә иде, Фаягөлнең ни йомыш белән йөргәнен белгәч, елмаеп куйды:- Болай барса, ришвәт алырга да өйрәнеп китүең бар!- Ә мин сезнең ришвәт алмаганыгызны беләм.- Тагын ниләр беләсез минем турыда, - табибның кәефе яхшы иде.- Башка бер нәрсә дә белмим шул, ә беләсе килә. Ничек курыкмый шушы һөнәрне сайладыгыз? Уйлап карасаң, уелып китәрлек эш бит!Идрис Илдус улына бу сорауны еш бирәләр. Тагын, шәхси клиника ачсаң, күпме байлык туплар идең, диючеләр дә бар.- Бу һөнәрне мин туу белән сайладым…- Табиб ишек төбендә пакетын күтәреп тапанып торган Фаягөлгә үз итеп карап куйды. – Узыгыз, утырыгыз. – Бу, баласы өчен өзгәләнеп камыш кебек кенә калган  ханым белән сөйләшәсе килә иде аның.  - Мин дә бит туганда Ильяс кебек идем.Фаягөлгә бу хәбәр яңалык иде. Ул сиздерми генә аның иреннәренә күз сирпеде.- Әти белән әнигә мин дә бераз борчу китердем шулай…Сезгә карыйм да, әниемнең яшь чагын күргәндәй булам. Мине кеше итәргә тырышып, ул да сезнең кебек борчылгандыр. Мин ашый алмаган өчен аның да тамагыннан аш үтмәгәндер. Инде аларны борчымый гына яшәп булса ярар иде…Бик озак сөйләштеләр алар. Беркемгә дә болай ачылып китеп хисләрен бушатканы юк иде Идриснең.Беренче операцияне Уфада эшләткәннәр аңа. Ул бик уңышсыз булган. Житмәсә, икенчесенә, каты аңкавын тегәргә, унике яшь тулгач кына килергә дигәннәр.- Әти белән әни килешмәгәннәр моның белән. Дөнья бетереп башка дәваханә эзли башлаганнар. Ул вакытта элеге кебек бәйләнеш чаралары булмаса да, “чыбыксыз телефоннар” аша Екатеринбургта шундый клиника бар икәнен белеп алганнар. Күп уйлап тормый, төянеп, мине алып юлга чыгып та киткәннәр.Миңа анда дүрт яшь иде. “Ярый килгәнсез, юкса вакыты соңарып бара инде” дигәннәр. Миңа операцияне Биссарионов Александр Георгиевич ясады. Соңнан, медицина институтын тәмалагач, мин аны эзләп таптым. Ул мине исендә тоткан! Беләсезме, ни өчен? “Ун бала яткан палатада бер син әниле идең, калганнар барысы да ташландык балалар иде”ди. Чынлап шулай иде. Кайчан карама, шул малай-кызлар әнине уратып алалар. Әни әкият сөйли, мин көнләшәм! “Китсеннәр үзләренең әниләре янына!” – дип үртәлә идем.Менә шул остазым  өйрәтте мине бу методика белән эшләргә. “Бала мәктәпкә кергәнче бар деффектлар да ябылып бетергә тиеш” – дип әйткәне белән, чынлап та, килешми мөмкин түгел бит.Табиб яныннан канатланып чыкты Фаягөл. Аның улы да шулай матур булып, кирәкле кеше булып үсәр әле! Бирешмәскә генә кирәк! Нык булырга! Алда тагын берничә операция көтә аларны. Ләкин монысы- иң авыры. Ул артта калып бара.Хатынга көч өстәлгәндәй булды.Иң мөһиме – табиб ышанычлы кеше!…Бу больница тормышы кадәр ялкыткыч тормыш бар микән? Байбак көннәрнең берсе өчкә тора, валлаһи! Ярый әле телефон уйлап тапканнар. Индира күп вакытын шуның белән үткәрә. Эдислав белән ватсап аша сөйләшеп туя алмыйлар. Бу юлы тавышы бигрәк ягымлы, сагынулы ишетелде: “Жаныем, әгәр табиб операциягә тәвәккәлләмәсә, кайгырма, монда – Мәскәүдә бик яхшы клиника таптым, тик әле генә килешү төзергә мөмкинчелегем юк. Кредитыңны тулысынча каплаттым. Әгәр уйласаң, менә бу счетка әлегә йөз мең күчереп тор, калганын соңнан, операцияне ясаткач, үзем түләрмен. Мине югалтма, акча килгәндә генә килә ул, бик төшемле эш килеп чыкты! Иреннәреңне авырттырмый гына үбәм!Иреннәрең  - тулып пешкән чия,Иреннәрең - ике йөрәк гүя!”Эх, Эдис – Эдислав, син яраткан иреннәрне кире үз хәленә кайтарып булса  иде! Булып үткән хәлләрдән соң беренче тапкыр кызның йөрәген үкенеч өтеп алды.Хыялына артык ашкынды бугай!Тик инде үкенүдән файда юк.Теге вакытта Эдисны тыңлап, операция ясатмый торса булыр иде!Ашыкты!Бүген иренен алар теләгенчә үзгәртеп, иртәгә Мәскәүгә китәр кебек кыланды!Операция ук түгел, төзәтү – коррекция булып чыкты ул, һәм ул бик озак вакытны алмады. Салкыннан сакланырга кушып, шунда ук кайтарып та жибәрделәр. Көн салкынча иде. Жылы шарф белән яхшылап капланып кайтса да, жил тигәндер күрәсең, икенче көнгә иреннәре ару гына кабарып чыккан иде. Көзгедән үзен күргәч, башына күсәк белән суккандай катты да калды кыз. Кеше күзенә күренерлеге калмаган иде аның. Эдислав та Мәскәүдә ичмасам!Әтисе белән әнисенә әйтми чара калмады.Аларның шул минутта ничә учлам чәчләре агаргандыр, бер Аллах белә. Тиргәп туйгач, әлеге әтисе, бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлады. Башта, әлбәттә, теге клиникага бардылар. Анда “Ну вот, простудили! Мы же вас предупрдили!” диюдән ары китмәделәр.  Шәһәр буйлап, барлык шундый клиникаларны йөреп чыктылар, берсе дә башкалар эшләгән хатаны төзәтергә атлыгып тормады. Менә шулай, аптыраганнан килеп эләкте Индира бу дәвалау учреждениесына. Кире какмадылар алай, салып  куйдылар кызны.Тик бу хирургка да ышанычы кимегәннән кими бара. Ачык кына берни әйтми, аңлатмый.  Аңа үзенең авырулары гына кадерле.  Обходка  кергәч, туп-туры Ильяс янына үтә. Бик озаклап хәлләрен сораша, киңәшләр бирә, малайны нидер сөйләп шаяртып та ала. Аннан шулай ук тәфсилләп Наташаларның хәлен белешә, аннан кара күзле малай белән озаклап әңгәмә кора. Аннан соң гына, ә, син дә бар бит әле, дигән кебек, чыгып барган жирдән Индира ягына карап бер-ике сүз ата. Гадәттә, “бераз көтик, шешләре кайтсын” диюдән узмый. Көн дә бер үк хәл!Житте! Түземлеге бетте Индираның! Ул тәвәккәл адымнар белән табиб бүлмәсенә юнәлде. Йә эшен эшләсен, әй акчасын кире бирсен! Азаккы трамвай түгел әле! Әнә Эдислав тапкан клиникага барыр һич тә булмаса. Мәскәү – Мәскәү булыр әле!Чебен кызса, тәрәзә ватарга тырыша, дигәндәй, Индираның ярсып кычкырганыннан чынлап та тәрәзәләр ватылыр кебек булып торды.  Белсен  кем белән эш иткәнен! Кыз атна буе жыелган бар ачуын бер тында табиб өстенә очырды. Иреннәрендә кимчелек табып бу юлда йөрергә мәжбүр иткән продюсер кисәгенә, алдын-артын карамый риза булган өчен үзенә, иң кирәк чакта янында булмаган Эдиска  һәм, гомумән, бөтен дөньяга булган ачуы, утлы сүзләр булып табиб өстенә ябырылды.Идрис Илдус улы бу ут өермәсенең тынычланганын башын аска игән хәлдә сабыр гына көтеп торды.- Утырыгыз… - Ул ярсуыннан истерика чигенә житкән кызга сулы стакан сузды.- Тынычланыгыз…Кая инде тынычлану!-Кулыгыздан килми икән, турысын әйтегез. Тик, операция ясамас булсагыз, Эдислав биргән акчаны кире кайтарыгыз! – Хатын табиб утырган өстәлне ике куллап төя үк башлады. – Беләсезме аның кем икәнен!Хирург, аска карап утырган жиреннән күзен күтәреп кызга карады. Карашында ачу да, акчадан коры калам дип үкенү дә юк, киресенчә, кызгану, хәлгә керү кебек бер хис чагыла иде. Ул алдында торган компьютерының мониторын кызга каратып борып куйды.- Бумы?Индира, өстәл төеп торган жиреннән экранга карап катып калды – анда аның Эдиславы карап тора иде!Табиб, сүзсез генә башка битне ачты. Анда Индираныкы кебек иреннәре, битләре шешенгән берничә кызның сүрәте урнаштырылган иде.- Ке-ке-кемнәр болар?  Ә причем монда Эдис? Ә продюсер?Жавап булмады.Юк, жавап кирәкми аңа…Ул ахмак түгел, барысын да аңлады!Кыен…Кыз башын учлап, өстәлгә ауды.Баласы өчен бәгыре теленгән, ашавыннан, йокысыннан язган Фаягөлгә дә шул кадәр кыен түгелдер! Ул моны үзе теләп алмаган.Аңа кыен…Әнисе ташлап калдырган Мансурга да ул кадәрле кыен түгелдер! Ул әле әнисен табарына ышана.Аңа нык кыен…- Булдыралсагыз, гафу итегез!Кыз, кинәт калкынып чыгарга юнәлде. Табибның:- Иртәгә операция. Кичке процедураларыгызны иртәрәк эшләтерсез. – дип әйткәнен ишеткәч, башын иеп ишек төбендә туктап калды.- Рәхмәт сезгә… Мин сезгә ышанам……Ә бу вакытта, төскә-биткә кызларның ушын алырдай чибәр Эдис-Эдислав, инде “Эльман”га әйләнеп, чираттагы сылуның башын әйләндерә иде:-Иреннәрең…"Казан утлары"
madanizhomga
mass_media
Әдәби сәхифә
2023-02-27 13:00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyda-kama-balalar-meditsina-zgene-byrm-knnren-esh-grafigy
Чаллы Кама балалар медицина үзәгенең бәйрәм көннәренә эш графигы
Бәйрәм көннәрендә Кама балалар медицина үзәгенең стационарлары (балалар хастаханәсе һәм перинаталь үзәк) тәүлек буе эшләячәк.
1, 2, 3, 7, 9, 10нчы май көннәрендә балалар шифаханәсендә табиб-педиатрлар иртәнге сәгать 9дан сәгать 14кә кадәр дежур торачак.Өйгә табибны иртәнге сәгать 9дан 13 сәгатькә кадәр +7(8552)70-56-31, +7(8552)71-10-77 телефон номерлары буенча чакыртырга мөмкин.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-04-30 19:00:00
https://beznen.ru/archive/imanga-yul/140310/moselman-egete-hm-moslim-khanym
«Мөселман егете» һәм «Мөслимә ханым»
null
Сабада 23 февраль һәм 8 Март көннәре — мөселман «даталарына» әверелеп бара. Район егетләре һәм мөслимәләре Саба мәдәният йортында дини зирәклектә көч сынаша. Әлеге күркәм чара инде 3-4 ел рәттән дәвам итә. “Мөселман егете” бәйгесе быел, гадәттәгечә, үзгәрешсез узды. Бер атна алдан аның зона ярышлары үтте. Берничә җирле үзидарә Советларына караган 10-12шәр авыллы зоналардан финал ярышларына 3-4 егет сайлап алынды. Алар саны быел 20гә җитте. Бәйрәмгә, гадәттәгечә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысның катнашуы, бигрәк тә сәхнәдә изгелектә ярышуның, милли мәдәни чараның кирәкле һәм файдалы булуын билгеләп үтүләре халыкка аеруча әһәмиятле булды. Яшь егетләр иң элек үзләре белән таныштырды. Уңайсыз вакыйгалардан чыгу юлларын күрсәтеп, төрле сорау һәм биремнәр белән зирәклектә сынаштылар. Чарада җиңүче билгеләнмәде, жюри әгъзалары катнашучы егетләрнең кимчелекләрен сабак өчен атады. Узган якшәмбедә “Мөслимә ханым” бәйгесе узды. Ул инде 4 ел рәттән үткәрелә. Быелгысының башка елларга караганда аермасы шунда ки, элек ул “Мөслимә туташ” дип уздырылды. Чөнки яшьләр генә катнаша иде. Быел исә ханымнар сәхнә тотты. Шулай ук бәйгенең системасы да үзгәрде. Элек мөслимәләрнең һәрберсе үзе өчен көч сынашса, быел исә ханымнар ике командага бүленеп ярышты. “Фатыйха” һәм “Зәм-зәм” командалары арасындагы бәйге тигез исәп белән тәмамланды. Бу кичәгә Рамил Юныс янәдән үтемле вәгазе белән килгән иде. Ике бәйгедә дә катнашкан Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов шундый күтәренке рухтагы чараларга алга таба тагын да ныграк әһәмият биреләчәген белдерде. Алай гына түгел, ике ел рәттән җәй көне Лесхоз бистәсендә үткәрелгән Мөселман сабан туен быел республика күләмендәге мөселманнар спорт бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрергә җыенулары турында белдерде, район мәхәлләсендә зур кызыксынулар уятты. Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
beznen_ru
mass_media
Иманга юл
14.03.2010
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/shashlyikka-koka-kola-salsa-bik-tmle-bula
Шашлыкка кока-кола салсаң – бик тәмле була
Кока-коланы чамалап эчкәндә, аның файдасы да булырга мөмкин. Әлеге эчемлек ризыкны эшкәртү процессын яхшырта.
Аны, еш кына, күп итеп ит ашап, ул озак эшкәртелгәндә эчәләр. Кайвакыт исә шашлыкка дигән итне шуңарда маринадлыйлар. Кемнәрдер агуланган вакытта да эчә. Имештер, ул бактерияләр өчен агу булып тора. Әмма табиблар кока-коланы көн саен һәм күп итеп эчмәскә киңәш итә. Туклыклы әбәттән соң бер-ике йотым гына эчәргә була, ди алар. Ашкайнату процессын көйләү өчен, аның урынына шикәрсез генә ясалган мүк яки нарат җиләге морсын эчегез.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
25 июля 2017, 14:01
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callydan-xarbilarga-balalarga-127-tonna-iardam
Чаллыдан – хәрбиләргә, балаларга 127 тонна ярдәм
Эшмәкәр Рөстәм Гатин төркеменә - яңа машина.
Бүген Чаллыдан чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы Лисичанскка китте. Алты фурага  һәм бер машинага  31 млн сумлык 127 тонна кирәк-ярак тутырылган.Әлеге изге эштә җитәкчеләр, гади халык, мәктәп укучылары, студентлар, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр актив катнашты. Гуманитар йөкне озатырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. Ул гадәттәгечә башта игелекле сәфәргә китүче машина йөртүчеләр белән исәнләште, хәлләрен сорашты.«Бүген катлаулы хәлдә калган кешеләргә матур сүзләр белән генә түгел, конкрет гамәлләр белән ярдәм итәргә кирәк. Без 1000нән артык хәрбигә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск халкына даими ярдәм итәбез. Аларга бу бик кирәк. Мин анда барып кайткач шуңа инандым: матди һәм рухи ярдәм аларны җылыта, Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында.7 машинага азык-төлек, кием-салым, китап, уенчыклар, тормыш өчен кирәк яраклар, хәрбиләр өчен буржуйкалар, генераторлар, җылы-киемнәр балаларның хатлары һәм рәсемнәр һәм башкалар тутырылган.Моннан тыш, эшмәкәр Рөстәм Гатин бригадасына шәһәр бюджеты акчасына Лисичанск халкын ашату өчен азык-төлек тә җибәрелде.Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчсе Фәрит Сәлахов белән берлектә Рөстәм Гатин төркеменә 5,5 млн сумлык өр-яңа машина алу җаен да тапкан. «5 тонна сыйдырышлы  бу машина егетләргә  төрле җирләрдә яшәүчеләргә кайнар ризык ташырга кирәк», – диде шәһәр башлыгы.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-12-24 13:58:00
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/mashina-otkan-ilshat-mdiev-berkaychan-da-bernindi
Машина откан Илшат Мәһдиев: «Беркай­чан да бернинди бүләк отканым булмады»
Яңа ел - маҗараларга, могҗизаларга бик бай чор. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте моны тагын бер кат исбатлады. Бер уйласаң, кеше ышанмаслык хәл, имештер, тик торганда сиңа машина бирәләр ди.
Ә бит чыннан да шулай була ала икән. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте үзенең кулланучыларын ел саен әнә шулай итеп зурлый. Бүләк оту өчен әллә ни көч тә түгәсе юк. Бары тик «Арчанефтепродукт» станциясендә машинага ягулык салырга һәм уенда катнашырга гына кирәк.24 декабрь көнне бөтен халык җыйналып, машинага хуҗа «эзләделәр». Беренче карашка бар халык уйный, шаяра кебек. Шулай да һәркемнең күңелендә бер уй: Ходай кушып, машина чыкмас микән? Менә ул әкиятнең чынга ашкан бер мәле. Арча районы Сикертән авылыннан Илшат Мәһдиев машинага ия була! Әлбәттә инде, иң беренче шалтырату - өйдәгеләргә. Купонның хуҗасы Илшат түгел, аның әтисе Илһам икән. Без аның белән элемтәгә чыгарга ашыктык.- Илшат машина чыкты дип шалтыраткач, әле башта ышанмадым. Аннан соң янындагы иптәшләре әйткәч кенә, шаяртмый, ахры, дим. Үземнең ба­рыр­га вакытым булмады, купонны улым Илшатка биреп җибәргән идем. Машинама ягулыкны гел «Арчанефтепродукт» станциясендә генә салам. Беркай­чан да бернинди бүләк отканым булмады, чыгар дип тә уйламаган идем, - ди Илһам Мәһдиев.Шулай да ниндидер сиземләү булган. Бәлки безнең һәркайсыбыз һәрвакыт нинди дә булса мог­җиза көтеп яши торгандыр. Шулай булмаса, Илһам Мәһдиев тә өч ел рәттән уенда катнашмас иде.Арча районы Сикертән авы­лыннан дигәч, әлбәттә инде, Илһам Мәһдиевтән: «сез Мөхәммәт Мәһдиевнең туганы түгелме?» - дип тә сорамый калмадым. Ялгышмаганмын. Аның әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең туганы булып чыкты.- Бу якларда башка мондый фамилия юк, - ди Илһам Мәһдиев.Ул үзе ындыр табагында эшли икән, чәчүлек орлык әзерли. Өч баласы бар. Машинаны сатарга исәпләмиләр. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм машинасының куанычын күрергә язсын, дибез. «Арчанефтепродукт» компания­сенең киләсе елда да килер җире киң булып, халыкны куандырсын.
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
27 декабря 2016, 10:48