url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/lemsez-polk-aktsiyasend-prezident-ze-d-katnashacha
“Үлемсез полк” акциясендә Президент үзе дә катнашачак
- Быел "Үлемсез полк" акциясенә Казаннан 20 меңләп, республика районарыннан 62 мең кеше кушылачак, дип хәбәр итте Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева. Рөстәм Миңнеханов үзе дә "Үлемсез полк" парадында катнашачак. Татарстан Президенты башкалар кебек үк Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының рәсемен күтәреп барачак.
Әлеге чарада теләгән һәр кеше катнаша ала, сүз уңаеннан, «Үлемсез полк»ка сугыш ветераннарын гына түгел, тыл хезмәтчәннәрен дә тәкъдим итәргә була. Акция 9 май көнне узачак. Колонналарга тезелү 14.30 сәгатьтә "Казан" милли мәдәният үзәгендә башланачак. "Чарага артык әйберләр алып килмәсәгез яхшырак, хокук сакчылары һәр кешене дә җентекләп тикшерәчәк", - дип кисәтте республика премьер-министр урынбасары Васил Шәйхеразиев. Чара үзе 15.00 сәгатьтә башланачак. "Үлемсез полк"та катнашучылар быел Пушкин урамы буйлап Черек күлгә юнәләчәк, аннан Чернышевский урамы аша Кремьлгә юл тотачак. Соңгы нокта - 1 май мәйданы. Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан, аның һәйкәле янында кечкенә генә әдәби чара да оештырылачак. Герой- шагыйрьне искә алып, аның шигырьләрен укыячаклар.«Үлемсез полк»та иң төп атрибут - ул транспарат. Аны тышкы реклама бирү белән шөгыльләнгән фирмаларда 500 сумга заказ биреп ясатырга, үзеңә кулдан эшләргә дә була. Рамкага фотодан тыш якыныгызның исем, фамилиясе, әтисенең исемен дә язарга онытмагыз. Шулай ук яшәгән елларын, хезмәт иткән полкы турында мәгълүмат урнаштырырга да була.Фото: www.evening-kazan.ru
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
04 мая 2016, 11:28
https://beznen.ru/archive/daydzhest/240315/pensionerny-talagannar
Пенсионерны талаганнар
null
Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек пенсионерга караклар 35 мең сумлык зыян салган. Хәл болай була: ике ир кафе тирәсендә исереп йөргән олы яшьтәге ирне күреп ала да аны өенә кайтарып куярга булалар. Ир ризалаша. Аны фатирына кертеп яткыргач, «ярдәмчел» ирләр чыгып китә, үзләре белән пенсионерның эш коралларын һәм техникасын да алып китәргә онытмыйлар. Икенче көнне таланган ир нинди хәлдә калганын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 27 һәм 38 яшьлек угрыларны дүрт көн дигәндә тоткарлыйлар.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
24.03.2015
https://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/tine-khatyn-kyzlar-yaratty-duslary-byalde
«Әтине хатын-кызлар яратты, дуслары бәяләде...»
null
Кичә җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны соңгы юлга озатты. Камал театры сәхнәсендә аның тавышы башка яңгырамаячак дигән уйдан ук җанга боз салкынлыгы иңә...Аның туган ягында – Питрәч районы Күн авылы зиратында кичә яңа кабер калыкты. Һәм шунда ук чәчәкләргә күмелде. Олпат актерны ярату, хөрмәт билгесе иде бу чәчәкләр...Кызы Айсылу Хафиз та әтисен соңгы юлга озатып кайткач Фейсбуктагы битенә ярату турында язды.«Әтине Кояш баеганчы җирләргә өлгердек, – дип язды ул. – Язмыш гел аның яклы булды, әтине гел иркәләде. Аны хатын-кызлар яратты, дуслары бәяләде, хезмәттәшләре хөрмәт итте.Әти һәрвакыт яңалыкка омтылды, беркайчан гайбәт сөйләмәде, интригалар кормады. Һәрвакыт бөтен кешегә дә ярдәм итәргә әзер булды.Камал театры, театрның дирекциясе, администрациясе – һәркайсы шәхсән безгә бүген үз иңен куйды. Әтине озату шулкадәр төгәллек белән оештырылды һәм шулай узды да. Менә шундый җирдә эшләү, шундый дусларың, шундый тамашачың булу зур бәхет һәм байлык бит ул!Хушлашу мәрәсиме дә бер сулышта үтте – әтигә лаеклы хөрмәт күрсәтелде. Ә авылда без кайтышка кабер инде казылган иде. Нәкъ әти үзе теләгән урында...Зират алдындагы мәйданчыкка машиналар сыймады!Әтинең җеназасына килгән шулкадәр күп халыкка карап мин менә нәрсә уйладым: бу хөрмәткә бит ирешергә дә кирәк! Аллаһы Тәгалә аңа хыялланып булганның барысын да бирде: җиңел үлем, матур озату һәм аның рухына дога кылучы йөзләгән кешеләр!Барыгызга да чын күңелдән рәхмәт!»
syuyumbike
mass_media
«Йолдызлы» яңалыклар
15 Декабрь 2020 - 15:19
https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/op-pa-yaki-ike-malay-chlmk-yasyy-itkchelr-blk-ala-m-kul-chaba
Оп-па, яки “Ике малай чүлмәк ясый... Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...”
Оп-па! Телевизор экранында яңа җырчы кыз чалынып китте. Чибәр, чукынчык! Буй-сын, дисеңме? Зифалык бар инде ул безнең татар кызларында да хәзер. Тик менә аларны рус кызларыннан бик аерып булмый башлады. Заманга сылтыйммы, әллә үзем артка калганмынмы?.. Әллә рус башы белән татарча җырлыймы, әллә татар булып та татарчасы шундыйракмы?
Чурт белсен. Ул – күлмәк! Күлмәк диләр микән инде мондый киемне?.. Хәер, кием диюем, зурлау түгелме?.. Лифчигы юклыгы сизелеп тора, ә менә трусигы... Ай, нинди тупас сүз яздым – гафу итегез. Алай дип аталмый ла инде ул хәзер. Ничек соң әле? Бау гына инде, алгы яктан бер илле тәңкәлек кәгазь акчадан кечерәк ямаулык сыман каплагыч – стринги дип йөртәләр бугай. Җыры нинди бит, җыры!“Яраттырырлык итеп яшим сине,Син дә шулаймы мине?..”Әлбәттә, шулай җырлый... Чөнки Мисырдагы пирамидалар арасында, Урта диңгезнең дулкыннарында тирбәлү, Сейшель утраулары комында аунау өчен һәм шунда, берочтан, җырына клип төшерү җайлы гына бирелми. Урыс әйтмешли: “Отрабатывать нада!”“Тегесе” дә карап утыра микән моны хатыны белән бергә телевизор каршында хозурланып. Шулайдыр... Бераз уңайсызлана белә микән? Юктыр. Ояла белсә, җанында аз гына да иман дигән нәрсә яшәсә кулыннан бернинди эш тә килмәгәнен аңлап, зур түрә булып утыра алыр иде мени югары тәхеттә!? Җаваплы эштә, халык мәнфәгатен кайгырткан булып, ә? Яңа җыр яздырып (җыр дисәң хәтерең калыр), чибәркәйгә ефәк элеп, джип биреп, тегесе чакырган саен килеп-китеп йөреп... Һәй, егетләр!.. Менә бит нинди заманнар күрергә язды. Шулай итеп, тормышны алга җибәреп буламы? Гади эш кешесе турында уйлыйлар, дисезме бу мокытлар?Миңа юмор язарга кушалар. Күрәсең, язучылар да юк. Ничек булсыннар ди алар?.. Тирә-ягың гел алда язылган мохиттән торгач...Телевизордан шулар килә дә чыга, килә дә чыга. Җырчылар гына түгел, кем экранга үтә алган, кем анекдот сөйли ала, кем депутат, кем көчленең, байның көен көйли, шуның теләгенә бии, тутый кош кебек аныкын такылдый, артын үбә. Дөреслеккә, гаделлеккә, акылга, әхлакка – вакыт тар. Зур киңәшмәләрнең, конференцияләрнең, съездларның, конгрессларның резолюцияләре алдан язылган, катнашкан кешеләр, кандидатлар, делегатлар алдан билгеләнгән. Бүләкләнүчеләре үзләре арасыннан – эшләгән кеше бик сирәк анда. Ничек алга китсен бу җәмгыять?! Гамил Афзал язганча:“Ике малай чүлмәк ясый...Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...” Шулайрак килеп чыга түгелме?Оп-па! Телевизорда – Ток-шоу. Темасы мәгариф системасы... Нигә балаларыбыз татарча белми? Бу мәсьәләне җайга салуга төрле специализация буенча эшләүчеләр чакырылган. Галиме, укытучысы, укучысы, директоры, җәмәгатьчелектән, авылдан, шәһәрдән белгечләр - кемнәр генә юк. Берсе болай, ди, икенчесе тегеләй, ди. Мәш киләләр. Бер-берсенә каршы киләләр: бу җитди мәсьәләгә җавап табалмый интегәләр. Сугышыр дәрәҗәгә җиткәч, шоуны алып баручы зур канәгатьлек хисе белән тапшыруны йома. Гел шулай... Өстәгеләргә тел тигезмәделәр, гаеплеләр үзләре арасында – эшләмиләр, ялкаулар; кемнәргәдер хат юлларга кирәк, мәсьәләне министр белән бергә утырып чишү ягын карарга, дигән фикер уятылып, таралалар. Җәмгыятьнең хәзерге торышы турында сүз юк. Барысы да шуны белә, ләкин шул сүзнең “җ” хәрефе дә кузгатылмый.Оп-па! Сабантуй уздыру мәсьәләсе! Зур мәсьәлә! Конгресс съездының көн кадагы! Татарлыкны үстерү! Милли горурлык тудыру һәм аны җәелдерү! Бөтен Рәсәйдән меңнән артык делегат җыелган! Ур-ра! Америкага барырга – анда татарлар! Австралиягә! Анда да бар алар! Франциядә Сабантуй үткәрергә! Тегендә йөз кеше җибәрергә, монда – йөз илле! Отчет бирәләр: шаккатырганнар!.. Меңәрләгән татар караган, йөзәрләгән француз, австралияле, американнар!.. Фактта – үзләренең күңелен үзләре ачканнар! Нигә шул хәтле чыгым ясап әллә кайларга барып бәйрәм ясап йөрергә? Сабантуй анда Сабантуй була алмый... Концерт кына була ала. Кайтсыннар илгә – Татарстанга, күрсеннәр татарның зур бәйрәмен, соклансыннар, горурлансыннар! Турист буларак кына булса да илгә – Ватанга файда китерерләр! Югыйсә, бит читтә бәйрәмебез мондагы кебек куәт җыя алмый, анда бит ул төсмерен, әһәмиятен югалта, мескенлеккә генә бата. Сабантуй – татарның бренды! Йөзе, көче, бердәмлеге, бөеклеге, халкының зурлыгы!Оп-па! Нигә китап, гәҗит, журнал укымыйбыз? Җиде миллион татар халкының бары тик, ялгышмасам 20-25 меңе генә матбугатка языла...Ха-ха-ха! Юк – хи-хи-хи! Юморы бармы халыкның? Юморы юк, мәзәге бар, анысы да сүз уйнатуда гына. Сатирасы бармы? Әйдә бу турыда сөйләшмик!.. Бу турыда гына түгел, гомумән башка темаларны кузгатмыйк.Оп-па! Ә темалар күп бит әле...Алмаз Хәмзин.
shahrikazan
mass_media
#Хикәя
02 сентября 2022, 09:26
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/telegram-kanaly-yazyluchylar-tatmedia-sany-artu-buencha-chenche-atna-rttn-aldyngy
Телеграм-каналы язылучылар «Татмедиа» саны арту буенча өченче атна рәттән алдынгы
Канал уртача 0,8 процентка үсә
.«Татмедиа» Телеграм-каналы язылучылар саны арту буенча Татарстанда өченче атна рәттән беренче урынны алып тора.Канал атнасына уртача 0,8 процентка үсә. Икенче урында «Рассказы о смешной России» (0,2 процент), өченче урында «Татарская Якудза» (0,1 процент) каналлары тора.«Еду в Татарстан», «Без булдырабыз», һәм «Замполит Татарии» каналларыннан язылучылар кимегән. Шулай ук «Аппаратная», «Шалтай-бабай» һәм «Капитан Татарстана» каналлары да язылучыларын югалткан.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-12-28 14:12:00
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/nizhnekamskie-polikliniki-budut-rabotat-po-standartu-druzhelyubnoy
Нижнекамские поликлиники будут работать по стандарту дружелюбной
null
Министр здравоохранения РТ Адель Вафин накануне побывал в поликлиниках в Нижнекамске, где идет капитальный ремонт в рамках соответствующей республиканской программы. Об этом сообщает телеканал «НТР».Это взрослая поликлиника №1, детская поликлиника №2, отделение патологии новорождённых детской городской больницы с перинатальным центром и консультативно-диагностическая поликлиника.На объектах меняют окна и инженерные коммуникации, ведутся отделочные и облицовочные работы, ремонтируют кровлю и благоустраивают дворики перед клиниками. Завершить ремонтные работы в медучреждениях планируют к концу осени текущего года.На объектах будет соблюдена логистика, полностью изменится дизайн и появится новое оборудование. Кроме того, нижнекамские поликлиники также, как и в столице республики, Альметьевске, Зеленодольске и Набережных Челнах, будут работать по стандарту «Дружелюбная поликлиника». А это значит отсутствие очередей и комфортные условия приема.Напомним, за основу татарстанского пилота был взят московский проект – «Московский стандарт поликлиник», который, был разработан на основе изучения мнений горожан. В Татарстане проект разрабатывался по личному поручению президента РТ Рустама Минниханова. Стандарт будет внедряться в первую очередь в тех учреждениях, которые модернизируются.В 2017 году планируется отремонтировать 75 объектов. Прикрепленное население, которое обслуживается в данных поликлинических учреждениях 1,9 млн. человек. В 2018 году планируется провести капитальный ремонт 122 объектов с прикрепленным населением 1,2 млн. человек.
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
28 Июль 2017 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kp-balaly-gaillrg-birerg-ir-itmi
Күп балалы гаиләләргә бирергә җир җитми
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, бүген күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирүдә көнүзәк проблема – җир биләмәләре җитәрлек булмау.
Казан белән Чаллыда вазгыять аеруча кискен.– Хәзерге вакытта Әлмәт, Арча, Баулы шәһәрләрендә, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама муниципаль районнарында күп балалы гаиләләр саны арта, шуның өчен җиргә ихтыяҗ аеруча зур. Проблеманы хәл итү максатыннан, яңа территорияләрне бүлү күздә тотыла, – дип ассызыклаган ул.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
13 марта 2019, 15:15
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callynyn-malakas-arieiagy-mikroraionynda-kunelsez-xal
Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында - күңелсез хәл
Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм хезмәте килә.
Чаллының 21/22 йорты янында күңелсез хәл була. Биредә төнге өченче яртыда подъезд янында басып торган ир-аттан үтеп баручы берәү тәмәке сорый. Кире җавап ишеткәч, ул шәһәрдәшебезгә йодрыклары белән ташлана. Зыян күрүченең кабыргалары сына, үпкәсенә зыян килә. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм хезмәте ир-атны БСМПга алып китә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә дәвалану курсы уза.Шәһәрдәшебезгә һөҗүм итүче исә Нурлат районы кешесе булып чыга. Хокук сакчылары аны видеокүзәтү җайланмалары аша эзләп таба. 38 яшьлек ир-ат Мәләкәс аръягы микрорайоны йортларының берсендә арендага алган фатирда тора. Рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Бүгенге көндә аңа карата җинаять эше ачылды. Тикшерү барышында ул шәһәрдән читкә чыгарга тиеш түгел. Гаепләнүчене 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-04-05 14:29:00
https://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/kertemnrem-turynda-mglmat-yuk-bulyp-chykty-ni-chen-shulay-ikn
Кертемнәрем турында мәгълүмат юк булып чыкты. Ни өчен шулай икән?
- Мин – шәхси эшмәкәр. Иминият кертемнәрен вакытында түләп барам. Ләкин шәхси счет хакында мәгълүматны карагач, анда минем кертемнәрем турында мәгълүмат юк булып чыкты. Ни өчен шулай икән?
– Сезнең очракта 250нче Федераль канун нигезендә, 2017 елның 1 гыйнварыннан пенсия кертемнәрен Федераль салым хезмәте контрольдә тота. Шуңа да иминият кертемнәре турында мәгълүматның ни өчен булмавын ачыклар өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
shahrikazan
mass_media
#Сорау-җавап
10 марта 2020, 09:38
https://beznen.ru/archive/tormysh-sulyshy/250220/allo-beznen-gzhitme
«Алло, Безнең гәҗитме?»
null
Редакциябезгә һаман да гәҗит килмәде дип шалтыратулар килүен дәвам итә. Бу атнада Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Минзакир абый Сибгатуллин «Безнең гәҗит»нең 5нче санын ала алмаудан зарланды. Әлмәт районының Түбән Мактама авылындагы укучыбыз Әминә Дәүләтшинага исә «Шифалы гәҗит»нең беренче санын китермәгәннәр. Без сезнең җирлекләрдәге почта бүлекчәләренә шалтыраттык, хәлне аңлаттык, гәҗитләрегезне якын арада китереп бирергә тиешләр. Тик шуны да искәртик: гәҗит килми калуга редакциягә шалтырата башлаучылар бар. Кама Аланы районында яшәүче бер абзый, мәсәлән: «Мин сезгә ник акча түләдем соң гәҗитегез килмәгәч», – дип җикеренеп үк атты. Без – редакция хезмәткәрләре гәҗитне чыгаручылар гына. Акчаны почтага түлисез, шуның өчен тарату белән дә почта шөгыльләнә. Шуңа күрә әгәр гәҗит килми калган икән, бу – безнең гаеп түгел, почта гаебе. Шуның өчен гәҗитегезне сорап башта почта бүлекчәсенә шалтыратыгыз яки почтальоннан сорагыз. Алар сезгә аны табып бирергә тиеш. Әгәр мәсьәләне төзәтмәсәләр, безгә шалтыратыгыз. Һич югы хат ташучыгыздан гына булса да сорап карагыз әле. Югыйсә, кайберәүләр «Кичә гәҗит килмәде, нигә килмәде икән?» – дип тә шалтырата безгә. Редакция газетаны әзерли, таратучы түгел. Почта тарату өчен сезнең язылу акчасының бик саллы өлешен үзенә алып кала. Шуны да кабат искәртик: гәҗитнең урыннарга барып җитмәвен, югалуларын хәл итү буенча «Татарстан почтасы»нда кайнар линия ачылды. Татарстанда газеталар килмәү, яки соңаруы турындагы зарларны, почта эшчәнлегендәге башка чатаклыкларны эш көннәрендә, иртәнге 9дан кичке 6га кадәр Казандагы 221-18-99 номерына шалтыратып җиткерегез. Казан коды – кәрәзле телефоннан җыйганда 8843, өй телефоныннан җыйганда 843. ҮЗ ХАТАСЫН ТАНЫЙМЫ? Әфган ветераннарын соңгы вакытта бик еш искә алалар. Минем улым Чечняда хезмәт итте, сугышта булды. Чечняларны нигә бер дә искә төшермиләр? Әфганстанга керү – илбасарларга каршы сугыш дип атала, ә Чечняга килгәндә, анысы ил башындагыларның үз халкына үзе сугыш ачуы булды. Шуңа күрә Чечняда хезмәт иткәннәрне бер дә искә алучы юк. Хөкүмәттәгеләрнең үз гаебен тануымы бу, оялуымы? Әхәт САБИРОВ Кама тамагы районы, Көрәле авылы МИҢА ТИЕШМЕ? Мин биш бала анасы. Берәр җиргә бара башласаң, биш балаң барлыгын беләләр дә: «Ана даны» медалең бармы соң?» – дип сорыйлар. Юк миндә ул медаль. Беренче баламны 1976нчы елда, бишенчесен 1981нче елда таптым. Гомер буе сыер савучы булып эшләдем, балалар тугач та эшемне калдырмадым. Ике ай гына утыра идем декретта. Миңа «Ана даны» тиеш булганмы, тиеш булса, алырга соңармаганмынмы әле? Исемем редакция өчен генә Әлки районы, Чиябаш авылы Сезнең соравыгызга җавап табу өчен Әлки районы социаль яклау үзәгенең бүлек җитәкчесе Алмаз Хәмитовка шалтыраттык: – Күп балалы аналарга әлеге мактаулы исемне алу өчен социаль яклау үзәгенә килергә һәм гариза язарга гына кирәк. Нинди документлар кирәк булуын, ничек бу исемне алырга мөмкин икәнен үзебез аңлатабыз. Ә менә сезгә шалтыратучы ханыма килгәндә, ул бу очракта соңга калган. «Ана даны» медале 5нче баланың яше 18дән артып китмәгән очракта гына бирелә, – диде ул. БУЛДЫКСЫЗ БУЛГАНМЫН ШУЛ! Мин инде сиксән яшенә җитеп килә торган әби кеше. Үткәннәрне уйлыйм-уйлыйм да: «Эх, бигрәкләр булдыксыз булганмын инде!» – дим үземә. 41 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Шуның 37 елы фермада үткән. Дөрес, фермада эшләгән өчен түлиләр иде, хезмәт хакын аз алдык, дип, зарлана алмыйм. Алай да, мин байый да алмадым. Сочига да, Кырымга да, башка курортларга да диңгез коенырга бару насыйп булмады, чөнки акчам җитмәде. Ирем белән дүрт бала үстердек бит. Хәзер уйлап утырам да, булдыксызлыгыма хәйран калам – акча эшли белмәгәнмен инде. Менә хәзерге дәүләт җитәкчеләренең хатыннары бигрәк күп акчалар алып эшли бит. Ничәшәр миллионнары бар! Алар ничек эшли икән соң шул кадәр акчаны, һич кенә дә башым җитми. Элек әниләр әйтә иде: «Ире уңганның хатыны да уңган була», – дип. Боларның ирләре дә уңгандыр инде, күрәсең. Безнең дә ирләребез бөтенләй төшеп калганнардан түгел иде, алай да андый акчалар эшли алмадык. Түрә хатыннарын тикшерүче дә юктыр, күрәсең. Хәер, тикшерсәләр дә, нәрсә була инде – карга карганың күзен чукымый бит ул, сарык бәрәненекен генә чукый… Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА Алексеевск районы Әшнәк авылы ҮЛЕП БЕТҮЕБЕЗНЕ КӨТӘЛӘРМЕ? Мин – 78 яшьлек әби хәзер, әти сугышка киткән дә үлгән. Әтидән тумый калганмын. Әти йөзен күрмәгән бала мин, кимсенеп үстем гомер буена. Тик безнең хәлне түрәләр аңламый. Сугыш ятименең пенсиясенә йөз тәңкә булса да өстәсәләр, бер җирләре кителер иде микәнни? Хәтта сукбай этләргә дә ярдәм итәргә дип, дистәләгән миллион сум акча тотарга җыенулары турында сөйләделәр. Без шул этләрдән дә ким микәнни соң?! Инде бик өметләнгән идем, Җиңүнең 75 еллыгына булса да берәр нәрсә бирерләр без – сугыш чоры балаларына дип… Бирерләр! Без үлеп беткәнче берни бирмәсләр инде тәки… Рауза ҺАДИЕВА Арча районы АДРЕСЫ КИРӘК Тарихчы, профессор Индус Таһировка хат язасым килә иде, адресын ничек табарга мөмкин икән? Яхъя ЙОСЫПОВ Башкортстан республикасы, Бүздәк районы, Картамак авылы Редакциядән: 420060, Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20нче йорт. Телефон: +7(843)2315447 *** Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53. Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды
beznen_ru
mass_media
Тормыш сулышы
25.02.2020
https://idel.top/news/novosti/v-nacbiblioteke-rt-proidet-kapping-tatarskoe-xiugge
В Нацбиблиотеке РТ пройдет каппинг «Татарское хюгге» 18+
Мероприятие запланировано на 25 февраля в 12:00
В программе участников ожидает встреча с автором книги «Бэхет. Счастье по-татарски», шеф-редактором журнала «Идель» Динарой Зиннатовой. Она расскажет о своей книге «Бэхет» и поделиться советами по намисанию локальной литературы, а участники смогут задать интересующие их вопросы и продегустировать зимние авторские напитки с основателем сети кофеен Miñ Мишей Хонг.В конце мероприятия для гостей пройдет розыгрыш набора для создания атмосферы татарского хюгге.Билеты можно приобрести поссылке.
idel
mass_media
Новости
23 февраля 2024 - 18:26
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyida-etlr-yrt-chen-mahsus-mydanchyik-achalar
Чаллыда этләр йөртү өчен махсус мәйданчык ачалар
"27 ком­п­лекс" тер­ри­то­ри­аль җә­мә­гать үзи­да­рә­се эт­ләр­не йөр­тү өчен мах­сус мәй­дан­чык ясау өчен пре­зи­дент гран­ты от­ты. Мәй­дан­чык 1 июль­гә ка­дәр ачы­лыр­га ти­еш. Хә­зер җи­һаз­лар ки­тер­тү һәм эш­ләр­не баш­ка­ру өчен под­ряд­чик­лар­ны бил­ге­ләү ба­ра. Мәй­дан­чык Ор­ган за­лы һәм Олим­пия бас­сей­ны ара­лы­гын­да бу­ла­чак. Эт ху­җа­ла­ры бу урын­ны ин­де эт­лә­рен өй­рә­тү мак­сат­ла­рын­да күп­тән фай­да­лан­са да,...
"27 ком­п­лекс" тер­ри­то­ри­аль җә­мә­гать үзи­да­рә­се эт­ләр­не йөр­тү өчен мах­сус мәй­дан­чык ясау өчен пре­зи­дент гран­ты от­ты. Мәй­дан­чык 1 июль­гә ка­дәр ачы­лыр­га ти­еш. Хә­зер җи­һаз­лар ки­тер­тү һәм эш­ләр­не баш­ка­ру өчен под­ряд­чик­лар­ны бил­ге­ләү ба­ра. Мәй­дан­чык Ор­ган за­лы һәм Олим­пия бас­сей­ны ара­лы­гын­да бу­ла­чак. Эт ху­җа­ла­ры бу урын­ны ин­де эт­лә­рен өй­рә­тү мак­сат­ла­рын­да күп­тән фай­да­лан­са да, та­би­гый хә­җәт­лә­рен үтәү урын­на­ры би­ре­дә ка­рал­ма­ган иде. Пре­зи­дент гран­ты кы­са­ла­рын­да тер­ри­то­ри­я­дә кой­ма ур­наш­ты­ры­ла­чак, өс­тә­мә як­тыр­ту, дрес­си­ров­ка өчен мах­сус җай­лан­ма­лар, һәм иң мө­һи­ме, дог-бокс­лар (фе­ка­лий­лар өчен ги­ги­е­ник па­ке­тик­лар­ны җыю һәм юк итү урын­на­ры) ур­наш­ты­ры­ла­чак."Ке­ше - эт­нең дус­ты" дип атал­ган әле­ге про­ект өчен Чал­лы ак­ти­вист­ла­ры 480 мең сум ак­ча ал­ган. Бу - әле­гә шә­һәр­дә­ге бе­рен­че һәм бер­дән­бер шун­дый мах­сус­лаш­ты­рыл­ган мәй­дан­чык.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-01-09 10:45:14
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-spirtly-echemlekk-kagylyshly-yaa-kagyydlr-kertel
Россиядә спиртлы эчемлеккә кагылышлы яңа кагыйдәләр кертелә?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы спиртлы эчемлекләргә каршы яңа чаралар уйлый. Алар арасында спиртлы эчемлекләрне 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сату тыела, дигән кагыйдә дә бар.
Моннан тыш, спиртлы эчемлекләрне 21 яшькә кадәрге яшьләргә сатуны, алкогольне рекламалауны, музыкаль клипларда, сериал-фильмнарда һәм башкаларда алкогольнең товар билгелесен күрсәтүне тыю буенча да фикер алышулар бара.Әйтергә кирәк, 2008-2021 елларда спиртлы эчемлек аркасында һәлак булган ирләрнең саны – 39, ә хатын-кызлар саны 36 процентка кимегән. Шул ук вакытта 2022 елда спиртлы эчемлек кулланучы авыл кешеләре саны 7 процентка арткан.Иң күп “эчә” торган төбәкләр – Сахалин, Чукотка, Курган өлкәләре. Ә менә Чечня, Дагестан, Ингушетия иң “аек” төбәкләр исемлегендә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
06 мая 2023, 12:30
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/albina-shagimuratova-amerikanskie-stranitsy
Альбина Шагимуратова. Американские страницы
null
В сентябре 2006 года мне позвонили из Хьюстонского Оперного Театра (США, штат Техас) и от имени директора театра попросили приехать и познакомиться с певицей из России Альбиной Шагимуратовой, только что прилетевшей для занятий в Оперной Студии Театра. Я не певец и не музыкант, однако давно уже был в Оперном Театре своим человеком. В 1993 году тогдашний директор театра мистер Дэвид Гокли попросил меня поработать в свободное время переводчиком для двух русских певцов, прибывших в г. Хьюстон для участия в опере «Мадам Баттерфляй». В те времена мало кто из российских певцов владел английским, а меня знали в городе Хьюстон не только как синхронного переводчика и инженера-физика, но и как любителя и знатока оперной и классической музыки.В нашем доме для друзей и знакомых устраивались музыкальные вечера, часто с просмотром видеозаписей опер и  концертов. Записей были тысячи, так как, что я с детства любил оперу и классическую музыку, что не удивительно для ленинградца, родившегося в городе – Академии мировой культуры. Я рассказывал присутствующим, что мы будем слушать или смотреть. Говорил им об истории возникновения оперы, её  великих исполнителях и дирижёрах.По сложившейся практике российским певцам театр предоставлял  переводчика-филолога. Превосходная русская певица Галина Горчакова, прибывшая для исполнения в театре партии Чио-Чио-Сан, через полчаса после репетиции просто прогнала предоставленного специалиста, сказав, что она ничего не знает об опере, музыке и театре и не владеет элементарной музыкальной терминологией.Театр пришел в движение. Ни превосходная Галина Горчакова, ни замечательный баритон Игорь Морозов  английским не владели, а искать ещё одного переводчика  было совершенно бессмысленно. Вот Гокли и вспомнил про меня.Я работал тогда научным сотрудником в Космическом Центре Хьюстонского Университета и от моей лаборатории до оперного театра было не более 10 минут езды на автомобиле. Американский Университет хорош был тем, что компенсировал не очень высокие заработки полной свободой для своих сотрудников. Главное делай хорошо своё дело и в срок! А сколько времени ты проводишь в лаборатории, библиотеке или ещё где-нибудь, никого не интересовало.Вечером я приехал в театр, познакомился с певцами, режиссёром и дирижёром и началась репетиция. То, что филолог-переводчик, не знающий оперы и музыки, не мог работать с певцами понятно, так как для работы с исполнителями оперы нужно знать не только имена персонажей спектакля, но следует знать такие термины как фермата, глиссандо, стаккато и прочие специфические для музыкального жанра слова. Большинство из музыкальных терминов итальянские, международные и в переводе для профессионального певца или музыканта не нуждаются, но незнакомый с ними представленный певцам переводчик всё время останавливался, с недоумением оглядываясь то на режиссёра, то на дирижёра и певцов. Не знала наша переводчица ни имён композиторов, написавших оперы, ни их названий и многое  другое.Я владел всем этим достаточно хорошо. Репетиции с моим участием  проходили успешно, мною в театре были довольны. С этого времени началась моя волонтёрская служба в Хьюстонской Гранд Опера, которая продолжалась более 20-ти лет.Ежегодно меня просили помочь с переводом многим русским певцам, я стал в театре привычной фигурой и бывал там запросто, как на работе. Я познакомился и подружился с выдающимися русскими певцами, выступавшими на сценах Америки и Европы. Но это были не юные артисты, а уже известные всему оперному миру вокалисты.Но приглашение меня в театр осенью 2006 года стало для меня событием. Я познакомился с будущей мировой оперной певицей Альбиной Шагимуратовой! Она приехала в Оперную Студию Хьюстонской Гранд Опера как артистка, никому тогда неизвестная. Скромная, по студенчески  неприхотливо и немодно одетая молодая девушка не произвела на меня  особого впечатления. По английски она не знала ни слова и я переводил беседу директора Студии с ней.Затем я отвез её в дом, где театр снял ей квартиру, познакомил Альбину с особенностями американского кухонного и прочего оборудования.Большая часть занятий со стажёрами проходит  в Студии  по  вечерам и я надолго оказался по существу одним из работников Студии. Мне было очень интересно, т.к. я люблю театр, и в СССР, откуда мы с семьёй переехали в 1979 году в Америку, я много времени проводил на репетициях в театрах, благодаря дружбе с актёрами, музыкантами, певцами и постановщиками. В основном это были Ленинградский Мариинский и Малый оперный театр, Ленинградский Большой драматический и Большой театр России. Репетиционный процесс мне был хорошо знаком, многие оперы я знал наизусть и поэтому никаких затруднений в работе с певцами я  не испытывал.При первой встрече Альбина показалась мне замкнутой, озабоченной, молчаливой и  не улыбающейся. Это и понятно, ведь она оказалась в чужой стране, не знала языка, не имела ни друзей, ни знакомых. Пока шли разговоры, так сказать административного характера, я не испытывал к Альбине особого интереса.Неизвестная мне молодая артистка Студии не привлекла моего внимания, но только до первого урока с концертмейстером Питерем Пастором, с которым я был давно знаком и не раз переводил его занятия с певцами из России.Спросив Альбину, есть ли у неё вопросы, которые она хотела бы обсудить с ним и задав ей несколько вопросов, Питер попросил её спеть что-нибудь по её выбору. Альбина решила спеть арию Царевны-Лебедь из «Сказки о царе Салтане» Римского-Корсакова.У меня на слуху голоса десятков оперных певцов. Ария Царевны-Лебедь, написанная для высокого колоратурного сопрано, достаточно технически трудна в исполнении. Услышав голос Альбины мы с Питерем посмотрели друг на друга с удивлением и удовольствием. Голос Альбины нас поразил. Он оказался на редкость красивым и сильным.Трудно описать голос певца, не прибегая к цветовым или даже температурным аналогиям. Читатель наверное слыхал или встречал в литературе выражения вроде – теплый голос, хрустальный звук, яркий или тусклый тембр звука. Прибегают и к таким определениям  как золотой  голос, металлический или серебряный. Ничего не поделаешь. Прибегая к давно знакомым сравнениям или ощущениям, тем не менее точно описать голос певца трудно, а степень воздействия голоса на наши чувства и эмоции ещё труднее. А ведь следует говорить ещё и о техническом мастерстве певца, не прибегая к специальным, чаще всего латинским  или  итальянским терминам. Важна степень музыкальности исполнителя, уровень его культуры, так как для подачи чистого и красивого звука недостаточно точного следования нотному тексту. Певец или певица должны высокопрофессионально владеть своим голосовым аппаратом, выражать характер героя или героини, в голосе певца должны чувствоваться возраст оперного персонажа, взволнованность или равнодушие, а также ещё многое другое.Короче говоря, вокальных премудростей достаточно много.  Вместе с тем вокалист должен полностью контролировать себя на сцене. Фёдор Шаляпин писал, что он однажды так вошёл в образ Ивана Сусанина, так пожалел его, что по его лицу побежала слеза и дрогнул голос. «Бог с ним с Сусаниным, сказал себе Фёдор Иванович, ты не увлекайся, а лучше пой правильно».Все эти рассуждения я привел здесь для того, чтобы читатель понял какое это трудное дело быть оперным певцом, каким надо обладать талантом, как долго и упорно следует учиться оперному искусству. А ведь я и десятой части не рассказал читателю о том, что должен знать и уметь современный оперный исполнитель. Время, когда исполнителю достаточно было иметь красивый и мощный звук, издавая его со сцены в позиции, словно его прибили к одной точке, давно прошло. Теперь хороший певец должен быть и хорошим драматическим актёром.Но вернёмся к Альбине. На первом уроке в студии Альбина спела ещё арию Царицы Ночи из моцартовской «Волшебной флейты». Эта ария одна из труднейших в репертуаре колоратурного сопрано. Мало есть и было певиц, которые могли спеть эту арию без напряжения и самое главное красиво и правильно. Там есть немало предельно высоких нот, а вся ария поётся в очень высоком темпе. Альбина спела арию блестяще. Питер сказал мне после урока, что кажется Студия получила выдающуюся и талантливую певицу и работать с нею будет легко и приятно. Я с ним согласился!После этого урока у Питера я стал внимательно следить за занятиями Альбины. Я понял, что эту певицу ждёт великое будущее, и нет ничего интереснее, чем следить за жизнью и работой выдающегося таланта. Регулярные занятия в Студии включали не только уроки вокала. Студийцы изучали языки, и прежде всего итальянский, оперы и музыку. Готовили небольшие роли в будущих постановках Хьюстонской Гранд Опера и часто давали концерты для любителей музыки в домах богатых меценатов и концертных залах.В Студии регулярно давали мастер-классы знаменитые дирижёры, певцы и оперные режиссёры. Альбина выделялась среди студийцев не только красотой звука. Она не прощала себе ни малейшей неточности при звукоизвлечении и по несколько раз повторяла один и тот же пассаж или фразу. Практически она занималась по 10–12 часов в сутки. Быстро выяснилось, что Альбина свободно читает партитуру, а не только клавир, может сесть за рояль и сыграть любое место из своей вокальной партии. В квартире у Альбины инструмента не было и я предложил ей заниматься у нас дома на хорошем пианино, привезённом нами из Ленинграда при отъезде в эмиграцию. С тех пор мы с женой часто наслаждались присутствием и пением  Альбины. Она превосходно аккомпанировала себе, часами слушала музыкальные записи из нашей обширной коллекции, брала книги по театру и музыке. Вскоре мы подружились и она стала у нас в доме своим человеком. Нас удивляла работоспособность этой молодой девушки. Её способность практически с листа запоминать свои партии и многочисленные романсы и песни. Её вокальная техника находились на таком уровне, что по этой части ей было нечему учиться в Студии. Однако на мастер-классах Альбина узнавала много нового. Особенно о себе. Вот что произошло в мастер-классе знаменитой оперной певицы, меццо-сопрано Евы Пудель. Она сразу заметила Альбину и практически весь мастер-класс прошёл с ней. Ева требовала от Альбины исполнения трудных отрывков из оперных партий. Придиралась к каждой неточности, пока Альбина, чуть не плача спросила, отчего Ева так требовательна только к ней. Почему не придирается так к другим студийцам. Та ответила: «Я так требовательна к тебе потому, что только ты одна из всех студийцев в состоянии выполнить всё, что я от тебя требую. Тебя ждёт большое будущее!»А знаменитый итальянский дирижёр Эдуардо Мюллер, много лет работавший дирижёром-ассистентом Артуро Тосканини, сказал однажды на репетиции: «Альбина, ты вскоре сможешь делать своим голосом всё, что захочешь. Я и сейчас требую от тебя почти невозможного, а тебе всё удаётся». А в беседе со мной Эдуардо сказал, что не часто он встречался с таким голосом, талантом и такой работоспособностью. Не удивительно, что вскоре послушать Альбину стали прилетать импресарио и дирижёры из других театров США. Ещё числясь артисткой Студии Альбина начала петь на сцене Хьюстонской оперы в репертуарных спектаклях. Она начала с роли Феи Росы в опере «Хензель и Гретель» композитора Хампердинка, где выступила с большим успехом. Хрустальной чистоты и высоты голос Альбины точно соответствовал образу Феи. Альбине было легко петь в этой постановке. Она была классической, без модернистских выдумок и с хорошей музыкой.Вскоре после этого последовало участие Альбины в опере Яначека «Хитрая лисичка». Но с этой оперой было много слёз и неприятностей! Альбина певица бельканто. Она прирождённый классик! Её голосу и вокальной технике более всего соответствуют образы, созданные Беллини, Доницетти и Верди. Яначек у меня и у Альбины вызывал стойкое раздражение. Эта опера из целого класса «новых» опер, написанных как бы в опровержение понятиям о музыкальной гармонии и оперном стиле. Достаточно грамотные композиторы, не обладая талантами Верди или Пуччини, провозгласили новое направление. Им не нужны были красивые арии или ансамбли. Главное для них был текст, и даже лучше если не стихотворный, а музыка скорее шумовая нагрузка. В таких операх неинтересная музыка, арии лишёны мелодии, их тяжело запоминать и петь. Если говорить о бельканто, т.е. прекрасном пении, то у Яначека нет ни пения, ни красоты. Я не говорю о том, что это были плохие произведения, это был своеобразный жанр, имеющий своих поклонников и последователей. Но этот жанр далёк от традиционного понятия оперы, что любители бельканто не находят в нём ничего достойного.Концертмейстер, упомянутый уже Питер Пастор, сразу почувствовал настроение Альбины. Ему и самому эта опера не нравилась и он начал придумывать какие-то особые приёмы, чтобы заинтересовать певицу. Дело дошло бы и до скандала, когда Альбина заявила, что эту партию петь не будет. Однако мы с Питерем смогли убедить её не делать этого, иначе вполне возможно, что ей пришлось бы расстаться со Студией. Партию она спела весьма неплохо!Как часто бывает с очень талантливыми людьми их явное превосходство над остальными не вызывает симпатии у коллег и даже у начальства. Не миновала этого и Альбина. Новый директор оперной студии немолодая женщина, в прошлом заурядная певица, не понимала, что с большими талантами надо обращаться бережно. Что этих людей не следует приравнивать ко всем остальным. Для директора Студии важнее всего была дисциплина, несмотря на то, что она имела дело не с детьми, а вполне со взрослыми людьми. Мне казалось также, что явные успехи Альбины сильно раздражали директора Студии.Вот летит Альбина, единственная из Студии, в Нью-Йорк на прослушивание в Метрополитен Опера. А Студия в это время устраивает в   провинциальном городе штата Техас концерт. Альбине предстояло спеть там всего лишь одну арию. И хотя в Студии было достаточное количество артистов, и без Альбины вполне можно было бы обойтись, но Альбина получает грозный приказ прилететь на концерт из Нью-Йорка. От Нью-Йорка до Хьюстона почти две тысячи километров, да ещё до этого провинциального городка из Хьюстона надо лететь, т.к. прямого авиарейса нет. Альбина пыталась убедить директора, что на это уйдёт целый день, что наутро после концерта ей надо вернуться в Нью-Йорк на прослушивание в Метрополитен Опера. Что она будет утомлена и не в лучшей вокальной форме для такого ответственного дела. Но ей пригрозили отчислением из Студии! Пришлось ей проделать этот нелепый путь и несмотря на усталость она прекрасно спела прослушивание. Её заметили и она начала петь в Метрополитен Опера сразу по окончании Студии.Вскоре после этого Альбина Шагимуратова спела партию Царицы Ночи в «Волшебной флейте» Моцарта в Гранд Опера Хьюстона. Спела с большим успехом! Аплодисментам не было конца! Так она впервые заявила о себе как выдающаяся оперная певица! Я уже писал, что эта партия самая трудная в репертуаре колоратурного сопрано.Альбина по прежнему артистка Студии и её временем и работой  распоряжается Студия. Альбина же считает, что её время и работа принадлежат прежде всего ей. Неприятности из-за этого возникали не раз. Доходило до того, что директор Студии звонила мне поздно вечером домой с вопросом «где Альбина?». Я как можно вежливо отвечал, что не знаю, что сейчас время позднее для занятий в Студии, а Альбина межу прочим взрослая и может распоряжаться своим временем сама. Часто при таком разговоре Альбина сидела у нас дома за пианино и готовилась втайне от Студии к Вокальному конкурсу имени  П. Чайковского в Москве в 2007 году. В Студии никто не ожидал, что Альбина будет участвовать в конкурсе. И её победа с Золотой  медалью и первым местом явилась полной неожиданностью. Даже для музыкальной России, Москвы и для нас американцев.Мы, полжизни прожившие в СССР, знали, что подобные мероприятия редко обходятся без предварительного сговора между устроителями конкурса и членами жюри. Скандалы по этому поводу случались не раз и рассказы о них можно найти в печати. Все помыслы организаторов были направлены на то, чтобы первые места на конкурсах занимали только советские вокалисты и музыканты. И несмотря на то, что СССР давно распался, у Альбины было мало шансов занять первое место, несмотря на уникальное дарование и, прежде всего голос и итальянскую школу пения, которую она сама для себя выстроила. Ведь училась она в основном по записям и часто с собственным аккомпанементом.Опасения наши были не напрасны! Альбина ведь уже более года отсутствовала в России. Её забыли, а российские участники конкурса, поддерживаемые именитыми учителями и властями, были у всех на слуху и на виду. И вот, сразу после феноменальной победы Альбины я прочитал в какой-то московской газете (не помню уже названия): «Вообще-то Золотая медаль предназначалась для другой российской певице, но преимущество Шагимуратовой  было столь подавляющим, что не присудить ей первое место жюри не могло!» Как вам, читатель, нравится это «предназначалось»?Бывших советских людей не бывает! Но и в Студии, куда Альбина вернулась героиней и победительницей, её не встретили с триумфом. Я хорошо знаю американскую артистическую среду. Им не понравилось, что русская, а не   американская певица, да еще из американской Студии так прославилась. Вот так вот. Даже американцы бывают советскими.На Международном конкурсе им. П. Чайковского присутствовал знаменитый оперный импресарио Мэтью Эпстайн. Он был не только сотрудником знаменитой музыкальной антрепризы Колумбия. Он являлся художественным руководителем и советником в ряде знаменитых оперных театров Америки, был широко известен в Европе и его слово было Законом для многих дирижёров и постановщиков. Никому доселе неизвестная Альбина понравилась ему настолько, что он предложил крупнейшему дирижёру современности Альберто Мути пригласить Альбину спеть в самом знаменитом оперном фестивале в австрийском городе Зальцбурге, родине Моцарта.Этот фестиваль привлекает самых лучших певцов и постановщиков со всего мира. Он основан в 1920 году и проводится ежегодно с 18 июля по 30 августа. Участвовать в нём считают за честь и удачу всемирно известные певцы! Туда съезжаются со всего Мира богатейшие любители оперы. Билеты продаются за тысячи долларов. В гостиницах всё занято, рестораны полны! В эти дни в городе царит настоящий праздник музыки и оперы.Эпстайн сказал – Мути сделал! И вот артистка оперной Студии Хьюстонской Гранд Опера Альбина Шагимуратова, золотой медалист конкурса им. П. Чайковского спела в 2008 году в Зальцбурге партию Царицы Ночи Моцарта с большим успехом. Но Студия и в этот раз ничем не отметила этого выдающееся достижения Альбины.Однако на Родине – в Татарстане – вокальные успехи Альбины были оценены должным образом. В 2009 году Указом Первого Президента Республики Татарстан М. Шаймиевым Альбине было присвоено высокое звание «Народный артист Республики Татарстан», минуя звание «Заслуженный артист». В 2011 году Указом Президента Республики Татарстан Р. Миннихановым Альбина была награждена Государственной премией Республики Татарстан имени Г. Тукая.Следует отметить, что пребывание Альбины в Студии не было напрасным. Благодаря Студии с нею познакомились крупные деятели оперы Америки и Европы. Прежде всего они оценили одарённую певицу, да и дирекция Гранд Опера Хьюстона быстро поняла, что Альбина – это сокровище. Еще не окончив Студию, где она провела два года, она    стала получать предложения спеть главные  партии в операх  Хьюстона, Чикаго и Сан-Франциско. Начала она свои выступления с партий Виолетты в  «Травиате», Лючии в «Лючия де Ламермур». Эти сложные партии и они у всех на слуху. Прекрасно спела Альбина партию Мюзетты из «Богемы», будучи ещё артисткой Студии. Особенно нравились Хьюстонской аудитории выступления Альбины в роли Царицы Ночи. В этой роли у неё сейчас нет соперниц.Ещё одно бесспорное достижение Шагимуратовой за время пребывания в Студии – это английский язык. На зная ни слова по английски вначале, при окончании Студии английским владела она превосходно! Особенно следует отметить интонационную точность её произношения. Она поёт на этом языке так, что никто в Америке не скажет о ней как об иностранке.Альбина не только стала певицей международного класса. Занятия с хорошими режиссёрами, дирижёрами и художниками-оформителями спектаклей, общение с выдающимися певцами отшлифовали её вкус и манеры. Она уже не была той скромно одетой и застенчивой девушкой , какой появилась в Студии. Её превосходный английский, её платья, концертные наряды, её поведение на сцене стали соответствовать высоким требованиям первоклассного оперного театра. Она стала истинной Оперной Звездой, знающей себе цену, и заставила окружающих понять и принять это.Теперь Альбина в постоянном спросе. От Метрополитен Опера Нью-Йорка до Токийской Оперы, от Большого театра России до самого знаменитого оперного театра  мира «La Scala» в Милане звучит её неповторимый и незабываемый голос. Она не только поёт! Я часто слушаю по радио её интервью с музыкальными журналистами многих стран мира и радуюсь, и удивляюсь тому, кем стала наша вчерашняя скромная московская студентка Альбина. Превосходный, я бы сказал благородный, английский. Достоинство в ответах и в манере разговора. И даже по речи слышно, что это первоклассная певица и артистка! Красивый, глубокий, богато модулированный голос, прекрасная дикция. Услышав её разговор, я бросаю все дела и сажусь к приёмнику слушать.Недавно я с удовольствием услышал, как Альбина сказала: «Для меня самое главное выразить голосом и окраской звука характер и поведение своих героинь. Я не люблю метаться по сцене и делать множество глупых движений! Главное голос и певческая техника!» Я сразу вспомнил, что это было артистическим кредо Ф. И. Шаляпина, гениального артиста и певца, навсегда установившего каноны оперного пения.Хьюстон, США. Ноябрь 2015 года.
syuyumbike
mass_media
Шәхес
17 Февраль 2016 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/kazan-ekspo-pretenduet-na-popadanie-v-top-5-vystavochnykh-kompleksov-rf-po-chislu-federalnykh-meropriyatiy
«Казань Экспо» претендует на попадание в топ-5 выставочных комплексов РФ по числу федеральных мероприятий
Крупнейший в Поволжье выставочный центр в августе 2019 года примет всемирный чемпионат WorldSkills-2019.
Выставочный центр «Казань Экспо» претендует на попадание в топ-5 выставочных комплексов России по числу федеральных мероприятий. Об этом сообщается в официальных материалах выставочного комплекса.Крупнейший в Поволжье и второй по величине в России выставочный центр «Казань Экспо» в августе 2019 года примет всемирный чемпионат WorldSkills-2019.Первым мероприятием, проведенным на площадке «Казань Экспо», стала международная выставка «Дорога 2018». В материалах «Казань Экспо» указано, что выставочный центр планирует проводить более 500 конгрессных мероприятий ежегодно.Первый камень в строительство выставочного центра «Казань Экспо» был заложен в марте 2015 года. Сооружение площадью более 75,8 тысяч квадратных метров построено рядом с казанским аэропортом. Комплекс состоит из трех выставочных павильонов, включает конгресс-холл на 3 тысячи мест и 30 конференц-залов вместимостью от 100 до 500 человек.Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/18/630419/Фото: Михаил Захаров
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2018-10-18 09:15:00
https://beznen.ru/archive/daydzhest/190820/yal-birel
Ял бирелә?
null
Беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналарына түләнә торган өстәмә ял көне бирелергә мөмкин, дип хәбәр итә «РИА Новости». Түләүле ял көнен баланы беренче дәрескә озату өчен эштән сорап китә алмаган ата-аналарга бирергә тәкъдим итә Прогрессив белем бирү институты.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
19.08.2020
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kyirgyizstan-balalaryi-tatarstannyi-yge-savyiktyir
Кыргызстан балалары Татарстанның җәйге савыктыру лагерьларында ял итәчәкләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм рухи байлыкларны арттыруга керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә Кыргызстанда яшәүче татарларга туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәтен белдерде.Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерергә, туган телләрен саклап калырга ярдәм итә торган, Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде. Шул исәптән, татар телен Интернет аша өйрәнергә мөмкинлек бирүче "Ана теле" проекты, чит илләргә трансляцияләнүче "ТНВ-Планета" телеканалы турында да сүз әйтелде.Очрашуда татар телен өйрәнергә теләгән Кыргызстан балаларының Татарстанга - балалар өчен җәйге савыктыру лагерьларына - махсуслаштырылган сменаларга килү мөмкинлеге турында сөйләшеп килештеләр.Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
03 марта 2015, 05:29
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-arena-chempionatka-zer
«Казан-Арена» чемпионатка әзер
Кояш кебек балкып торган бер хатын-кызны “Казан-Арена” футбол стадионына кертмәделәр.
Менә сиңа мә, спорт чарасын карарга теләп килгән бит инде кеше. Ләкин, радиоактив нурланыш тарата торган “шикле” ханым булып чыкты ул. Махсус аппарат аңарда радиоактив матдәләрнең гадәттәгедән югарырак дәрәҗәсен ачыклады. “Казан-Арена” стадионы өчен 15 февраль, гомумән, сәер хәлләргә бай көн иде: “янгын” да күзәтелде, яктырту баганасы да “авып төште”.– Ведоствоара өйрәнүләр бара, 500 кеше һәм 50 техника җәлеп ителде, – дип аңлатты Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин. – Казанда моңа кадәр Универсиада да, Конфедерацияләр кубогы да үткәрелде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанның зур спорт чараларында иминлекне тәэмин итү буенча тәҗрибәсе башка шәһәрләргә караганда күбрәк. Тик, күнекмәләрне кабатлау-өйрәнүләр бер вакытта да артык түгел. Төрле көтелмәгән очракларга алдан ук әзерлектә тору зарур.Министр Рафис Хәбибуллин әйткәнчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә Казанда 37 спорт корылмасы, гомумән, 77 корылма ныклы сак астына алыначак. Футбол матчлары барган сәгатьләрдә “Казан-Арена” стадионы турысында һәм җанатарлар фестивале оештырылган “Казан” гаилә үзәге (ЗАГС) янында Казансу елгасы өстендә кече көймәләрдә йөрү тыела.Автор фотолары
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
15 февраля 2018, 16:40
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/khaga-baryp-kaytuchylar-chen-yar-challyda-mles-yydylar
Хаҗга барып кайтучылар өчен Яр Чаллыда мәҗлес җыйдылар
"Утыз Имәни" мәчетендәге чара өйлә намазыннан соң башланган.
6 октябрьдә Чаллы шәһәренең "Утыз Имәни" мәчетенә мәҗлескә хаҗга барып кайтучылар җыелды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.Кунакларны өйлә намазына чакырганнар. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланган."Соңрак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хаҗ кылуның мөһимлеге, узган елларда булган авырлыклар һәм якынча шәһәребездән күпме кеше хаҗ кылганлыгы турында сөйләде. Мәҗлескә барлыгы якынча 45 кеше җыелды", диелгән әлеге хәбәрдә.https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173043/
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-10-08 16:05:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/sakhalinda-tatarlyklary-beln-gorurlanyp-yashilr-fotolar
Сахалинда татарлыклары белән горурланып яшиләр (+фотолар)
Милләттәшләребез җир шарының төрле төбәкләрендә гомер итә. Кайда гына яшәсәләр дә, алар туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйлар. Ислам дине кануннары буенча яшиләр.
Төрле чаралар уздырып, милли кыйммәтләрне саклап калырга, аны яшь буынга тапшырырга тырышалар. Без газетабыз битләрендә аларның тормышын яктыртабыз. Бүгенге кунакларыбыз – Сахалин утравында яшәүче татарлар. Аларның татар телендә матур итеп сөйләшүләре, Татарстанда яшәп, туган телләрен белмәүчеләргә үрнәк.Зәкия Вәлитова, Сахалин өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:– Мин тумышым белән Чүпрәле районы Каракитә авылыннан. Без үскәндә яшьләр комсомол юлламасы белән БАМга һәм башка зур төзелешләргә киттеләр. Ульяновскийда хисапчы белгечлеге алгач, миндә дә каядыр китәсе килү теләге туды. Шахтага чакыру килде һәм 1982 елда Сахалин утравының «Ударный» поселогына китеп бардым. Җир астына бер генә төштем дә, куркып «Мин монда эшләмим», – дидем.  Аннары ашханәдә эш табылды. Монда табигать матур булса да, туган якны, туганнарымны сагынып бик еш елый идем. Аннары ияләштем инде, татар фамилияле кешеләрне эзли башладым. Утрауда кореецларның күплегенә исем китте. Аларның кыяфәтләре генә түгел, йөрешләре дә бертөсле, башта аермый да идем үзләрен.  Гомумән монда бик күп милләт вәкилләре: белорус, үзбәк, башкорт, таҗик кешеләре – барысы да дус-тату яши. Безне хәрбиләр, солдатлар эзләп таба. Без, татарлар, төрле милләтләр арасында  югалып калмыйча, ислам динен тотабыз, төрле бәйрәмнәр уздырабыз. Үзем дә дин сабаклары алдым. Милләттәшләремне юып, кәфенләп соңгы юлга озатам. Зиратка татарлар өчен җир алдык. Ангардан мәчет ясадык. Имамнар - төрле милләт вәкилләре. Дини бәйрәмнәрне алар белән бергә оештырабыз.  Күптән түгел Мәүлет бәйрәме уздырдык. 15 ел инде «Туган тел» укыту-мәдәни оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Көньяк Сахалинскида тарихта беренче тапкыр Сабан туе уздырдык. Аны оештырырга ул вакытта биредә вәкаләтле вәкил булып эшләүче Камил Исхаков ярдәм итте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. 2016 елда ул губернатор белән очрашып, килешү төзеде. Шуннан соң Татарстан белән элемтәләр тагын да ныгыды. «ТНВ планета»,  «Шаян ТВ» каналларын яратып карыйбыз, татарча диктант язабыз. Яшәү шартлары яхшы. Утрауда өстәмә түләүләр күп. Япония, Корея, Кытай, Финляндиядән инвесторлар эшли. Биналар бик матур. Бәяләр кыйммәтрәк инде. Социаль программалар бар. Мәсәлән, кешеләр 2 елга бер бушлай туган якларына кайта алалар. Сездә ит бездәгегә караганда кыйммәтрәк. Ярмалар, токмач, он да бездә арзанрак. Фатир бәяләре артты. Пенсия лаеклы. 80 яшьлек кешеләр  40 мең сум пенсия ала, моннан тыш, губернатор 5000-10000 сум бирә. Медицина ярдәме дә бушка. Коронавирустан вакцинаны теләгән кеше ясатты. Бездә битлек кию юк, Аллаһы Тәгалә сакласын инде.Туган як сагындыра, кайтыр өчен бөтен нәрсәне бирер идек... Яшьләр белән эшләү сагынуны басарга ярдәм итә. Муса Җәлил кичәсе үткәрәбез. Балалар сабан туена төрле милләт балалары килә. Г.Тукай исемендәге Этнография музее ачтык. Апалар хатлар, Коръән китерделәр. Хатларны елый-елый укыйбыз. Бикчәнтәева дигән апаның кызы бер капчык Коръән китерде. Аларны Камил Шамилевичның мәчетенә җибәрергә җыенабыз. Татарча пластинкаларны тыңлыйбыз.  Без – бик бәхетле халык. Президентыбыз милли киемнәр җибәрде. 3 миллион сумлык татар китаплары килде. Үзебез дә милләтебезне күтәрү өчен төрле чаралар уздырабыз. Кешеләрнең туганнарын табарга булышабыз. Яшел Үзән районыннан Гыймадиев Хәмитнең язылышу турындагы таныклыгы буенча туганнарын таптык. Үзе вафат, әмма балалары аралашып яши. Кореецлар белән дә дус-тату яшибез. Роза апа аларның җырларын да матур итеп җырлый. Татарстаннан килгән яшьләргә өметебез зур. Балалар татар телен өйрәнәләр, китаплар да, мультфильмнар да җитәрлек, әмма сөйләшергә оялалар. Дәүләт программасы кирәк. Аларны төрле чараларга катнаштырабыз. «Татарстан» дигән балалар ансамбле бар. Матур итеп җырлыйлар. Без үзара ярдәмләшеп яшибез. Балаларыбыз да бер-берсе белән аралаша. Шатлыгыбаз да, кайгыбыз да уртак. Безнең ныклы таянычыбыз Татарстаныбыз бар, без һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яшибез.Роза Вахитова, пенсионер:– Минем нәсел җепләрем Сарман районына барып тоташа. Әти сугыштан кайткач Пермьгә, аннары Сахалинга киттек. Биредә 54 ел яшим, бай әби мин: 2 малаем, 4 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Әнием урысча белми, үз телегездә сөйләшегез дип ачулана иде, туган телеңне онытма, дип өйрәтте. 8 баланың исән-сау калган дүртебез татарча сөйләшәбез. 5 тапкыр депутат булдым. Зәкиянең балалары да хөрмәт итә, Аллаһка шөкер, дус-тату, рәхәт яшибез.Асия Җирикова, укытучы:–  7 ел элек Башкортстаннан Салават шәһәреннән килдем, укытучы булып эшлим. Поранайск шәһәрендә яшим, Зәкия ханым белән даими аралышып яшибез. Көньяк Сахалинск безнең башкала ул, шунда очрашабыз.  Монда килгәнемә бер дә үкенмим, табигать искиткеч матур, хезмәт хакы яхшы, туйганчы балык ашыйбыз.  Укучылар арасында татар фамилиялеләр күп. Хөсәенов, Зарипова, Ихсанова... Кызганыч, алар туган телләрен белмиләр, әмма татар икәнлекләрен белеп, горурланып йөриләр.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-11-07 12:38:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazannyi-kirov-rayonyinda-katnash-trdge-balalar-ba
Казанның Киров районында катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды
Казанның Киров районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң 91 номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Әлеге мәгариф оешмасы 6 төркемнән торган 115 урынга исәпләнгән. Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны төркемнәргә кабул итә башлады, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.
Казанның Киров районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң 91 номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды.Әлеге мәгариф оешмасы 6 төркемнән торган 115 урынга исәпләнгән. Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны төркемнәргә кабул итә башлады, дип хәбәр итә Казан Мэриясенең матбугат хезмәте.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
02 марта 2015, 06:16
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/chelnam-otkazali-v-blagoustroystve-novykh-plyazhey
Челнам отказали в благоустройстве новых пляжей
Ни одна заявка местного отделения ГИМС не попала в программу РТ
В республике  в целях повышения безопасности отдыха людей у водоемов приняли программу по  благоустройству пляжей на ближайшие пять лет. Сотрудники набережночелнинского отделения  Центра ГИМС  МЧС РФ по РТ  также направляли  заявки.«Мы предлагали оборудовать для купания три места: на набережной Габдуллы Тукая (остановка  «Центральная»), городской  набережной  в районе поселка «Чаллы Яр»  и в районе лодочной  станции «Навигатор». Последний объект сразу отклонили, а  в ходе дальнейшего обсуждения программы исключили и первых два, - пояснил «Челнинским известиям» начальник  ГИМС  Абузар Нугуманов.Это означает, что городу в данном случае не стоит рассчитывать на помощь республики – нужно самим решать вопрос. Чаще всего люди гибнут именно в необорудованных для купания местах, отмечают спасатели.http://chelny-izvest.ru/news/facts/chelnam-otkazali-v-blagoustroystve-novykh-plyazhey
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-08-09 13:56:00
https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/ildus-dindarov-kklr-bieklegen-toyganyim-bar
Илдус ДИНДАРОВ: КҮКЛӘР БИЕКЛЕГЕН ТОЙГАНЫМ БАР...
Торналар Күкләр биеклеген тойганым бар, Чагылышын күреп суларда. Озак карап торсаң, упкыннарга Тартып алыр сыман шул мәлдә. Бәллүр кыңгыравы чыңлагандай Яңгырады өнме-тавышмы - Ерак җирдән, әнә, сагынышып Торналарның кайтып барышы. Һай, дөньялар нинди рәхәт,иркен, Шатлык өне тибри һавада! Бер карт чыккан яз җылысын тоеп, Күңелледер бүген аңа да. "Торналарны, -...
ТорналарКүкләр биеклеген тойганым бар,Чагылышын күреп суларда.Озак карап торсаң, упкыннаргаТартып алыр сыман шул мәлдә.Бәллүр кыңгыравы чыңлагандайЯңгырады өнме-тавышмы -Ерак җирдән, әнә, сагынышыпТорналарның кайтып барышы.Һай, дөньялар нинди рәхәт,иркен,Шатлык өне тибри һавада!Бер карт чыккан яз җылысын тоеп,Күңелледер бүген аңа да."Торналарны, - ди ул, - еш каршылыйм,Бер әйләнеп кайта исәннәр.Карчык кына китте... ахирәткә...Кире кайтмас, нәрсә дисәм дә..."Боек җанның иңрәвеннән кинәтГамьсез уйлар китте өзелеп;Күкләр биек, көннәр матур да бит,Килсәләр да кошлар тезелеп...Сөенечләр генә китерми яз,Көенечләр дә чират торалар.Яшәү кадрен белсен өчен кеше,Моң-гамь ташып йөри торналар.* * *"Диңгез дәфтәре"ннәнКилеп төшкән идек давыллы бер төндәКөньяктагы кояш иленә;Төне буе диңгез котырынды улап,Мең арыслан кебек кимендә.Көн тууга, көче бетеп, юашланды гүя,Анардан да юктыр сабыры.Вак дулкыны, иркә песи баласыдай,Аякларга килеп сарылды...Алсу офыкларда, әнә, каймаланып,Җилкән куйган ялгыз бер көймәЛермонтовныңГарасатны җиңеп кайткан«Ак җилкән»е булып күренә.Печән өсте белән хушлашуҮтәли күренә - күк йөзе,Болында - үлән исе.Эх, дөнья хозуры! Рәхәт.Җәй. Челлә. Печән өсте....Тик хәзер чалгылар янавын,Күңелле кош-корт сайравынКилсә дә ишетәсе,Юатса юатыр үчекләпМич арты чикерткәсе.Машина үкертеп килгәннәр.Бетте эш...Әмма кибәннәр тезелепКалмады чират-чират -Алып та киттеләр түкләрдә,Әйтерсең,җәйне чорнап.Тырмалы хатын-кыз булмагач,Аланнар җансыз төсле.Җирдәге җәннәт почмагы,Хуш инде, печән өсте!..ИстәлекӘти алмагач утыртты,Безне җыеп бакчада:«Эше булгач, җимеш - бушка,Янга кала акча да...»Көлемсерәп әйтте шулай,Сүз кыстырды әни дә:"Алма ашап тамак туймас,Йортка кирәк яме дә"....Тагын сирень утыртканнарИстән чыкмый әле дә...Гомер үтте. Үсеп җиттек,Татып әче-төчесен.Бакчабыз гел шау чәчәктә,Тик юк карар кешесе.Узган-барган болай гынаЙолкып китә сиреньне;Алмагачны ботарлыйлар,Җимешләрен ботагыннанӨзәргә дә иренеп.Куакларым рәнҗүдәнБашларын ия кебек;"Тамырларны корытуданСаклагыз" , - дия кебек.Авылым ядкәрләре алар,Гел түрдә хәтеремнең;Сирене әнием төсе шул,Алмагач - әтиемнең.Разиз поездыПоездларның моңсу тавышларыИскә төшергәндә ул кызны,Хәтерлимен авылым кырларыннанШаулап үткән разиз* поездын.Күңлем белән янә шул тарафкаСагынудан йөгереп узамын;Күрәм тагын каравылчы йортын,Талгын яткан тимер юлларын....Тын почмакның җаны иде ул кыз,Чибәрлеге кальбем җилкетте:Поезд гүя семафорга түгел,Аны күреп тизлеген киметте.Әй, разиз кызы, нигә генә икәнКүрешүләр булды бик кыска?!Безнең язмышларны, ике якка бүлеп,Кисте сыман корыч рельслар...Әллә кайдан гына килгән поездАлып китте сине еракка.Ә мин калдым офык артларында,Сөю, өмет, уртак сер саклап.Гел юксындым сине тормышымда,Борчу-гамьнәр баштан күп узды.Бәгыремне парә-парә телеп,Гүләмәче, разиз поезды!...Ә шулай да урман буйларыннанПоезд үткән саен, нигәдер,Якты сагыш баса мине. Димәк,Яшьлек поезды кайта кемгәдер!Кояшлы яңгырдан соңИстә: без күрешкән көнне кинәтЧәрдәкләнде кояш нурлары -Аяз күктән ялгыз кара болытЮып үтте чишмә буйларын.Кыек яуган кояшлы яңгырныңЧабып кердек "чабуы" астына."Мәхәббәткә җил-су тимәс", - диепЧытыкландың шунда аз гына.Чылансак та, йөрәк ялкыннарынСулар гына баса алмады.Еллар үткәч кенә, белмим нигә,Мәхәббәтнең көче калмады....Кояшлысы булды яңгырларның,Яшенләп тә яуды, коеп та...Синсез яшәү миңа кызык түгел,Тормыш үзеУзды сыман мине кыеклап.Соңгы ипи телемеЯшь парларга байлык теләделәр,Йола кушкан бал-май каптырып;Гөл-чәчәкләр иде алларында,Торды түрдә күмәч яктырып.Кияү белән кәләш бәхетенәТол әбиләр сөенеп сөйләнә(Яшь пәрдәсе аша тибрәнешепКыз чаклары гүя шәйләнә):- Истән чыкмый Сәлимемнең миңаКершән ташыганы Казаннан...- Минекенең кәчтүм кесәләреБушамады кәнфит-мазардан...Оныкларның әллә унынчысынУтырткан да кочып итәккә,Һаҗәр карчык кинәт телгә килде:- Менәтерәк, ипи, димәктән,Онытасым юк герман сугышындаҮлеп калган күрше Гыйлемен...Балачакта, ачлык елны миңаБиргән иде соңгы телемен.Нигә мине жәлләгәндер мәрхүм?!Сорамадым... Әл дә үкенәм...- Яраткандыр сине, ахирәтем...- Гашыйк җанның күңлен кем белгән?!Сердәшләрнең ихлас сүзләренәҺаҗәр әби моңсу елмайды;Дисбе тартты һаман, төймә саенЧигергән күк үткән елларны...Яңа ел, дибез дә...Вакыт бер дә яңармый ул,Календарьны күр, кара, -Нинди "яңа" булсын инде,Ел да "картая" бара.Былтыр -Ике мең дә унөч иде,Хәзер -Ике мең дә ундүрттә....Иске елмы, яңасымы,БарыберГомер үтә!Тик шулай да әллә нигә,Яңа елны яңа көйгәКаршылаган бәйрәмдәКүңелләребез яшәрә,Шатлыктан баш әйләнә!Вакыт агымын тоймыйбыз шул,"Яшәү - алда!"- дибез дә;Уйлап баксаң, безнең гомерТамчы бит ул диңгездә......Ямансулап торыр чакмы?Үзгәртмәсәк тә вакытны,Яшәү рәхәт, күңелле!Ә тормышны яңартуларБездән тора түгелме?!* * *"Әбиләр чуагы" - ул дәвамы сыманКыз чактагы (сүрелә төшкән) кайнар назның;Ә «алтын көз» - ир-егетнең сабыр гынаЕлмаюы, тыенкы хис кайтавазы.ИсемКүңелем була гади генә эндәшсәләр,Өстәмичә урысчалап «Фәләнеч»ен.Балачакка кайтыр идем, әниемнәнИсемемне тик бер генә ишетер өчен.БәхетЙолдыз түгелдер ул күк йөзенә чыккан,Чәчкә түгел күкрәгеңә алып кочкан;Бәхетне син эзлә күңлең төпләреннән -Кошсыман, ул бер почмакка, бәлки, поскан...Нәкъ уртасындаЯхшылыкны явызлыктан аерган чикҺәр йөрәкнең үтә ди нәкъ уртасыннан;Шуңа мәллә кайчак бәргәләнә йөрәк,Кайсы якны сайлый белми утырасың да.* Разиз - Нурлат төбәгендә разъездны шулай әйтәләр.
madanizhomga
mass_media
Шигърият
2014-10-11 07:03:12
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/tpile-knfitlr-bulyp-chyktylar-kyrdan-ezlp-bulmas-inde
Тәпиле кәнфитләр булып чыктылар! Кырдан эзләп булмас инде
Нургөл кәнфит ярата. Тәрбиячеләре бакчага баллы-майлы әйберләр алып килергә кушмый. Кыз йөргән шәхси бакчада тамагы ачкан кешегә өстәлдәге тәлинкәдә – кишер, савытта су гел тора.
Беркөнне Милананың әнисе Нургөлгә күчтәнәчкә кәнфитләр җибәргән. Өйгә киткәндә бирсә дә булыр иде, тыштагы беренче ял сәгатендә үк, янына килеп, тиз генә кесәсенә тыкты. Ирис икәнен капшап карауга белде Нургөл: зур шакмаклысы, кызыл тышлысы булырга тиеш. Шунда ук суырырга керешергә шулкадәр кызыкты ул, әмма курыкты – апасы гел янында басып торды. Милана, таудан шуам дип, бераздан ишегалдының икенче башына китеп барды. Караса, таучык түбәсеннән аны чакырып кул болгый:– Нургөл, әйдә бергә уйныйбыз! – ди. Аңа да тәрбияче яныннан китәргә сәбәп чыкты – дусты янына йөгерде.Таучык артында кардан кирмән-крепость ясаганнар. Шуның бер өлеше апаларына бөтенләй күренми икән.Милана:– Хәзер тәнәфес барыбер бетә инде. Әйдә, берәр җиренә уентык ясыйбыз да кәнфитне шунда качырабыз. Кич әз генә бала калгач, артык игътибар итмәсләр, алырбыз да тиз генә авызга шудырырбыз,– диде.– Шәп идея! Акыллы да кыз син!– дип шаккатты Нургөл.– Ә менә мин алай да кар эченә түгел, янындагы агач куышына яшерер идем.– Аңа малайлар бервакыт әйбер качырып карадылар. Ышанычсыз. Без шунда ук күреп алдык, шаяртып, икенче җиргә күчердек. Кардагысын беркем тапмый аның. Монда ни эшләгәнебез берсенең дә башына килмәс.Ризалашты Нургөл. Кәнфитләр Милана күчтәнәче бит.  Дусты чокырны үзе ясады, ул әйбәтләп томалап куйды.Кич җитте. Кайтырга җыена башладылар. Бар кешегә әниләрен бергәләп ишегалдында көтәсе. Хәзер тышта ирис суырганнарына кем дә игътибар итмәс. Милана Нургөлдән дә алдарак киенде. Аны көтеп тормыйча, шунда ук тышка йөгерде. Барыбер куып тота ул дустын!Уф-пуф килеп, икесе бергә диярлек кирмән... янына җитсәләр, алар эчтә чагында шундый матур сарай-коймаларны кемдер җимереп бетергән булып чыкты.Әниләре бакчадан алганчы актардылар өемнәрне. Карга батып, тирләп-пешеп беттеләр. Киемнәре бозланды. Кәнфитләр генә табылмады. Кары бигрәк күп иде.Икенче көнне яңадан эзләрбез, дип сүз куештылар да өйләренә кайтып киттеләр.Нургөлләрнең өйләрендә тәмле нәрсәнең чуты юк. Сорасаң, ирис та алачаклар, әмма әнисе барыбер бакчага биреп җибәрмәс. Бөтен хыялы берәр тәнәфестә Миалана кәнфитләре белән сыйлану иде...Икенче көнне, машинадан төшүгә үк, җитәкләшкән әтисен өстери-өстери бакчага таба ашыкты Нургөл. Менә ишегалдына уздылар. Аннан кыз әтисенең көчле кулларыннан ычкынды да җимерелгән корылма урынына чапты.Барса, тау өеме артында Милана елап тора. Әнисе, үзең керерсең, дип, ишегалдында гына калдырган икән. Ә анда... төнлә кәнфитләр яшерелгән карны төяп алып киткәннәр.– Тәпиле кәнфитләр булып чыктылар бугай!– дип елмайды Нургөл.– Аларны кырга барып эзләп тормабыздыр. Анда кар тагын да күбрәктер.– Иих, сине тыңлаган булсам!– диде мышык-мышык килгән Милана, үз-үзен ачуланып.– Үсеп утырган агач куышыннан беркая качмаслар иде әле. Тәпиле дисәң дә.Аның соңгы сүзеннән бергәләп көлеп җибәрделәр. Инде тынычланып калгач, бакча ишегенә таба атладылар. Әтиләре китмәгән, кызларны көтә иде әле.– Әллә елагансың инде?– дип сорады ул, Миланага карап.– Борчылма, күчтәнәчкә кәнфит бирим әле үзеңә.Ул кызга бер уч суыра торган кәнфитләр сузды:– Бөтнекнеке!Милана башта уңайсызланыбрак торды да аннан, алып, яртысын Нургөл кесәсенә салды.– Монысын беркая да яшермибез яме, Милана, – диде аңа Нургөл. – Тәпиле кәнфитләргә кесәдән дә ышанычлырак урын юк. Ишегалдында чагында, кулыңны тыгып, аякларыннан тотып торсаң була. Киемеңне элгәч, шкафны  ачкычка бикләп куясың бит!Рифә Рахман.Фото:freepik.com
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
17 августа 2023, 11:13
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/13-menn-artyk-koronavirus-ochragy-achyklangan
13 меңнән артык коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматларына караганда, 36,7 миллион инфекцияле кеше исәпләнә, аларның миллионнан артыгы үлгән
Узган тәүлектә Россиядә 13 634 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган — инде өченче көн рәттән авырулар санының май аеннан югарырак күрсәткече, дип хәбәр итә инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб. Шул ук вакытта 3587 кеше (26,3 процент) симптомсыз авырый.Россиядә коронавирус йоктыручыларның гомуми саны пандемия башланганнан бирле 1 298 718 кешегә җиткән. Шушы вакыт эчендә 22 597 пациент үлгән, 1 020 442 дәваланган.Чыганак РИА новости
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-10-11 15:39:00
https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/garifan-moxammatsin-basularnyn-dulkynnary-tyngan
Гарифҗан Мөхәммәтшин: «Басуларның дулкыннары тынган...»
(ШИГЫРЬ)
Басуларның дулкыннары тынган,Гөлчәчәкләр кипкән болында,Адашкандай ялгыз бер ромашкаТорып калган сукмак буенда.Бирешмичә, түзеп кичергәндерНичәнчесен көзге кырауның,Вакытында аңлатылмый калганМәхәббәте кебек берәүнең…
madanizhomga
mass_media
Шигърият
2023-09-27 09:00:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazanda-fnds-safiullin-beln-khushlashtylar
Казанда Фәндәс Сафиуллин белән хушлаштылар
Фәндәс Сафиуллин вафат. Бу сүзләр башка чакта бик зур тетрәнү булып кабул ителер иде, әмма... Күнегеп киләбез. Мөхтәрәм, затлы, зыялы, көрәшче шәхесләребезнең үлеменә. Замана чире әрәм итә асыл егет вә кызларыбызны...
“Халкыбызның иң мәшһүр улларының берсе, милләтпәрвәр шәхесебез Фәндәс ага Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята”, дип язган иде нибары бер атна элек Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. Нәкъ менә ул Фәндәс абыйның вафаты турында да хәбәр итте. 85 яшьлек Сафиуллин күптән түгел генә “Милләт җыены”нда катнашкан, рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, теге авыруны шунда эләктергән. Кызганыч, бүгенге көндә тормыш иптәше дә хастаханәдә шул ук диагноз белән ята, диләр...Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу чарасы Казанның “Мәрҗәни” мәчете ишегалдында узды. Милләтпәрвәр шәхесне озатырга килүчеләр шактый: туганнары, дуслары, Татарстанга азатлык яулау чорындагы көрәштәшләре, коллегалары – депутатлар... Әйе, депутатларның күп булуы гаҗәп түгел, чөнки Фәндәс ага Татарстанның мөстәкыйль парламентындаы эшләгән иң беренче кешеләрнең берсе. Милли хәрәкәтнең иң актив әгъзаларының берсе буларак, нәкъ менә аңа – Фәндәс Шакир улына – 1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турындагы декларацияне укырга насыйп була.Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да элеккеге коллегасы турында сөйләгәндә, күз яшьләрен авырлык белән тыеп торды.- Фәндәс ага күп нәрсәгә өйрәтте безне. Шул исәптән курыкмыйча татар телендә сөйләшергә дә. Без аңа бик рәхмәтле. Фәндәс Шакирович белән күп кенә мәсьәләләрдә уртак тел таба алып эшләдек. Мәскәүдә, Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгәндә, республика мәнфәгатен кайгыртып эшләгәндә, “менә бу мәсьәлә буенча син бүген чыгыш ясарга тиешсең” дигәч, аның тыңламыйча булмый иде. Фәндәс Сафиуллинның эшләгән эшләре Татарстан тарихында тиешенчә бәяләнәчәгенә шигем юк.Разил Вәлиев мәрхүмне дусты буларак кына түгел, остазы буларак та кабул итә:- Фәндәс ага белән мин соңгы тапкыр 24 сентябрьдә очрашып сөйләштем. Ул минем укытучым да, остазым да булды. Татарстан парламентында озак еллар эшләү чорында Фәндәс ага һәрвакыт беренче урында, безгә юл күрсәтүче, безне әйдәп баручы булды. Иң авыр вакытларда ул чәчрәп чыгып үз сүзен әйтә белде. Сүзен ишетәләр иде. Чөнки ул беркайчан да хис белән генә эш итмәде, дәлилле итеп сөйли белде. Исктикеч әзерлекле сәясәтче иде. Гомере буена милләт язмышы өчен борчылып яшәде. Дәүләт Думасында ясаган чыгышларын да игътибар белән күзәтеп бардым. Кызганыч, бүгенге көндә Дәүләт Думасында республика, милләт мәнфәгатьләрен шул дәрәҗәдә кайгырткан депутатларыбыз юк.Фәндәс Сафиуллин “Курган” зиратында җирләнде.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
11 октября 2021, 14:00
https://beznen.ru/archive/gyybrt-al/300422/bugengese-kaderle
Бүгенгесе кадерле
null
Кеше өчен кайсысы әһәмиятлерәк – аның үткәнеме, хәзергесеме, әллә киләчәгеме дигән сорау куеп, өч акыл иясе бәхәскә керә. – Минем бүгенгемне үткәнем ясады, – ди аларның берсе. – Әгәр хәзер нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, бу үткәннәрдә куйган хезмәтем нәтиҗәсе. – Килешмим, – ди икенчесе. – Синең мантыйк буенча фикер йөртсәк, кеше үрмәкүч кебек үткәннәр пәрәвезендә утырырга тиеш. Кешене аның киләчәге кеше итә. Мин ике елдан менә шундый булырга тиеш дип фаразлау, шуңа омтылу, мин ике ел элек менә шундый идем дип утыруга караганда яхшырак. – Сез бер нәрсәне онытып җибәрдегез, – ди өченчесе. – Үткәннәр дә, киләчәк тә бары да безнең уйда гына, аларны тотып карап булмый. Үткәннәр инде үткән, ә киләчәк әле килмәгән. Үткәннәрне искә алсагыз да, киләчәк турында хыяллансагыз да, сез бүгенге көндә яшисез. Бары тик бүгенге көндә генә без иҗат итәбез, яратабыз, дуслашабыз – үзебезне бәхетле итеп хис итәбез. Үткәннәрдә калган бәхетне искә алу моңсулата, ә киләчәктәге бәхетне күзалларга тырышу шомландыра. Без чып-чынлап яшәгән бердәнбер көн – ул бүгенге көн! Әлеге акыл ияләренең әңгәмәсен тыңлаганнан соң, чыннан да, без дөрес яшибез микән соң дигән фикерләр килә башка. Гомер буе без, адәм балалары, тырыша-тырыша ниндидер уңышларга ирешергә, мал, байлык тупларга, «кешедән ким булмыйм» дип, булган өстенә ныграк булдырырга омтылабыз. Ә шулай да өченче акыл иясенең фикерләре белән килешми мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Үткән атнакич иртәдән бирле буран котырды. Күңел дә никтер сабырсызланыбрак торды ул көнне. Тетрәндергеч хәбәр ишетергә булган икән. Телефоныма сабакташыбыз вафат булган дигән хәбәр килеп төште. Шул мизгелләрдә, әйтерсең, өскә кайнар су койдылармыни... Юктыр, дим, үз-үземә, моның булуы мөмкин түгел ич. Без бит әле үлем турында уйлар яшьтә дә түгел. Әле бит яшисе дә яшисе, балаларны укытып бетереп, олы тормыш юлына озатасы, аларның балаларын – оныкларыбызны кулга алып сөясе... Әмма бар нәрсә дә безнең теләктән генә тормый шул. Типсә тимер өзәрдәй сабакташыбыз хатынын тол (анысы да безнең сабакташ), ике бәгырь җимешен ятим итеп, мизгел эчендә кара җир асларына кереп ятты. Инде өченчесе бит... Ике сабакташ егетебез берничә еллар элек вакытсыз гүр ияләре булганнар иде бит инде... Күңелдәге авыр тойгыларны әйтеп аңлатып кына бетерерлек түгел. Ни өчен шушылай сыный соң бу язмыш адәм балаларын? Югыйсә, сызланып әҗәлен көтеп ятучы картлар, гомерлек гарип булып, ятакка береккән, инде өметсез дигән авырулар күпме? Юк шул, гомер һәркемнең тугач та маңгаена языла диләр. Кеше гомеренә бер генә кеше дә керә алмый. Шул язылган язмыштан бер генә адым алга да, артка да атлый алмыйсың... Бергә укыган курсташ кызыбыз берничә ел элек мәрхәмәтсез авырудан вакытсыз китеп барган иде. Иң якын дус кызыбызның ире шулай ук фаҗигале төстә вафат булды. Бергә эшләгән хезмәттәшемнең нарасые көтмәгәндә оҗмах кошына әверелде. Туганнарыбыз арасында да мондый авыр кайгыны кичерүчеләр шактый булды. Саный китсәң, хәйран калырлык. Үлем белән яшәү, чыннан да, күз белән каш арасы гына. Иртәгәсе көннең ничек буласын, гомумән буламы әле ул юкмы – беребез дә белми... Инде менә җирдән вакытсыз киткән шушы яшь җаннарны уйлыйсың да, чыннан да, «бүгенге көн белән яшәргә кирәк!» дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Җирдә яшәгән һәр мизгелнең кадерен белеп, тәмен тоеп яшәргә өйрәнәсе иде безгә. Үкенмәслек итеп! Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай шәһәре
beznen_ru
mass_media
Гыйбрәт ал
30.04.2022
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/khrbi-sudno-batkan
Хәрби судно баткан
Таиландның Сиам култыгында хәрби судно баткан.
Бортта барлыгы 106 диңгезче булган. Хәзерге вакытта 75 кешене судан чыгарганнар, 31 диңгезчене эзләү эшләре дәвам итә.Әлеге фаҗига начар һава торышы аркасында булган. Фаҗига урынына башка корабльләр һәм вертолет җибәрелгән.“Сукхотай” судносы АКШта төзелгән булган. Таиландка аны 1987 елда алганнар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 декабря 2022, 10:13
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kontrakt-buencha-khrbi-khezmtne-stenleklre-barmy
Контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре бармы?
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты чаллылыларга контракт буенча хәрби хезмәт шартлары турында аңлата.
Контракт буенча Россия Федерациясекораллыкөчләре сафларында хезмәт итү - тулы социаль тәэмин ителеш, лаеклы хезмәт хакы, РФ Кораллы Көчләре сафларында карьера үсеше һәм иртә пенсиягә чыгу мөмкинлегебирә.Хәрби хезмәткәрнең акчасы бирелгән исемгә, хәрби вазыйфага бәйле айлык окладтан һәм шәхси казанышлары өчен айлык һәм башка өстәмә түләүләрдән тора. Киләчәктә ул вазыйфага, бирелгән исемгә, хәрби хезмәтнең гомуми күләменә, үтәлә торган бурычларны, шулай ук хәрби хезмәт үтү шартларын (район яки җирле) һәм тәртибен исәпкә алып арттырыла.Акчалата өстәмә түләүне төрле юллар белән алырга була.Беренче чиратта физик әзерлек дәрәҗәсе хисабына. Билгеләнгән нормативларны тапшырырга һәм тиешле өстәмә (вазыйфаи окладның 100%ына кадәр) хәрби хезмәткә кергәннән соң ук алырга мөмкин. Парашют белән сикерүнең еллык нормасын үтәгән өчен хезмәт хакы 50%ка,хәрби-Диңгез Флоты корабльләрендә хезмәт иткән өчен 120%ка артачак.Шулай ук хәрби машиналар экипажлары составына керүче машина йөртүчеләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә 70%ка кадәр төрле өстәмә түләү каралган. Аерым өстәмәләр махсус бурычларны үтәүче бүлекчәләрдә хәрби хезмәт үткән өчен каралган.Климатик яки экологик шартлар начар булган районнарда контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә район коэффициенты билгеләнә, шуннан чыгып өстәмә түләү исәпләнә. Хәрби хезмәткәрләргә түләүсез туклану, төп ялны үткәрү урынына түләүсез йөрү, торакөченташламалар тәкъдим ителә. Мәсәлән, өч ел контракт буенча РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткач, тупланма ипотека системасында катнашырга мөмкин. Мондый күләмдә ташламалар һәр дәүләт хезмәткәренә дә тәкъдим ителми, бу да хәрби хезмәтнең үзенчәлеге булып тора.Хәрби хезмәткәрләрнең егерме елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар, ә хезмәт иткән еллар өч елга бер көнбулыписәпләнгән районнарда хәрби хезмәт үтсә, хезмәт итә башлаганнан җиде елдан соңлаеклы ялгачыгаргадамөмкин.Барлык сораулар буенчаяшәү урыны буенчахәрби комиссариаткаяки контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-02-06 16:23:00
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/261021/auchy-bulam-disn
Аучы булам дисәң
null
Русиядә яшь аучыларга аучылык билеты алу өчен махсус имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аучылык минимумы үз эченә ау кагыйдәләрен, куркынычсызлык таләпләрен, биология фәне нигезләрен белүне ала. Имтиханга керү өчен корал белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре булмау турында белешмә дә күрсәтергә кирәк, дип яза «Российская газета».
beznen_ru
mass_media
null
26.10.2021
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/koka-kolany-echrg-yaryymy
Кока-коланы эчәргә ярыймы?
Иң популяр эчемлекләр булып саналган «Pepsi» һәм «Coca-Cola»да яман шеш авыруы барлыкка китерүче матдә табылган.Теге яки бу продуктның ярлыгындагы язуларны игътибар белән укысак, төннәрен тыныч кына й...
Иң популяр эчемлекләр булып саналган «Pepsi» һәм «Coca-Cola»да яман шеш авыруы барлыкка китерүче матдә табылган.Теге яки бу продуктның ярлыгындагы язуларны игътибар белән укысак, төннәрен тыныч кына йоклый да алмас идек. Хәер, язудагы саннар һәм сүзләрне укыган очракта да, аларның нәрсә аңлатуларын белмибез. Әйтик, беренче карашка бер гөнаһсыз күренгән «карамель шикәре» дигән нәрсә дә безнең сәламәтлегебезгә куркыныч яный, имеш. АКШта шул уңайдан зур гауга чыккан. Җәмәгатьчелек пепси һәм коланың составын үзгәртүләрен сорый, ни өчен дигәндә, «шикәр төсе» («карамельный колер») дигән карамель буягычында 4-метилимидазол (4-MEI) атамасын алган матдә бар, ди.Америка галимнәренең күселәр белән уздырган тәҗрибәләреннән күренгәнчә, аны һәрдаим куллансаң, яман шеш авыруы барлыкка килергә мөмкин. Әмма эчемлекләр җитештерүчеләр ассоциациясе белән продуктларны һәм даруларны контрольдә тоту идарәсе моны артык күпертелгән гайбәт дип саный. Аларча, куркыныч дозаны алу өчен кешегә гомер буена көненә меңләп банка пепси эчәргә кирәк. Тик шулай да Америка җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән составында 29 микрограмм 4-MEI булган продуктларның яман шеш куркынычы янавын кисәтүче тамгасы булырга тиешлеге турындагы закон кабул ителгән. Бер литр колада исә ул 140 микрограммны тәшкил итә.Эчемлек җитештерүче компанияләргә дә йә «шикәр төсе» рецептын үзгәртергә, яки продукт ярлыгына «составында яман шеш барлыкка китерүче компонент бар» дип язарга кушылган.http://shahrikazan.com
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
16 августа 2016 - 16:17
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/petr-i-velie-dela-balalar-rsemnre-khalykara-konkursynda-katnashyrga-chakyrabyz
«ПЁТР I: ВЕЛИЕ ДЕЛА!» балалар рәсемнәре халыкара конкурсында катнашырга чакырабыз
Фонд Андрея Первозванного приглашает детей в возрасте от 6 до 16 лет (включительно) к участию в Международном конкурсе детского рисунка «Пётр I: великие дела!»
Конкурс проводится в преддверии Дня детей и родительского счастья, который отмечается по инициативе Фонда 1 июня, и  приурочен к празднованию 350-летия со дня рождения Петра I.Участие открытое и бесплатное.Электронные заявки принимаются с 18 апреля по 20 мая 2022 года по адресу http://fap.ru/tpost/flggs92nz1-startuet-priem-zayavok-na-mezhdunarodniiСамый интересный детский рисунок получит титул Гран-при и будет выпущен издательством «Марка» на маркированном конверте, который появятся на прилавках во всех почтовых отделениях страны.Также победитель получит диплом и ценные подарки от партнеров Конкурса: Благотворительного фонда «Протек»  и торговых марок ЛЕО и VISTA-ARTISTA.Призеры в трех возрастных категориях от 6 до 16 лет получат ценные подарки от наших партнеров и дипломы 1,2,3 степени.Работы финалистов конкурса будут размещены на сайте организатора конкурса для зрительского голосования. По итогам голосования 9 июня 2022 года будет объявлен обладатель Приза зрительских симпатий.Все участники и финалисты конкурса получат именные сертификаты и дипломы от организаторов конкурса (именные электронные сертификаты участника будут доступны для скачивания в Личном кабинете Заявителя)ЧТО МОЖНО НАРИСОВАТЬ?Мы предлагаем нашим юным участникам погрузиться в историю и выбрать любой сюжет из жизни Петра I, раскрывающий его деятельность как великого правителя, реформатора, военачальника, учёного, политика и просветителя.ПРИНИМАЮТСЯ НА КОНКУРСРисунки, выполненные карандашами, фломастерами, любыми красками, на любой бумаге, компьютерная графика, коллаж.Рисунок должен располагаться горизонтально на листе бумаги размером не менее А4 (295×210 мм).Учитывая миниатюрный формат напечатанного рисунка, предпочтение в выборе победителей будет отдаваться простым, ясным композициям, не перегруженным мелкими деталями.Пожелания и Требования к работам читайте в Положении (п. 6).УСЛОВИЯ УЧАСТИЯДо 20 мая 2022 г. включительно (до 23.59 по МСК) необходимо заполнить заявку и прикрепить цифровую фотографию произведения в формате jpeg или png.Заявитель может оформить заявку на одного или нескольких участников, заполнив все индивидуальные данные участника.Размер превью изображения должен быть не менее 1200х900 px с разрешением не менее 72 dpi.Внимание! Заявки и фотографии работ на электронную почту не принимаются!ПАРТНЕРЫ КОНКУРСААкционерное общество «Марка» осуществляет издание знаков почтовой оплаты - почтовых марок, художественных маркированных конвертов и карточек. В перечень выпускаемой продукции также входят открытки, филателистические наборы, буклеты, каталоги. ЛОГОБлаготворительный фонд «ПРОТЕК» — один из крупнейших благотворительных фондов в фармацевтической отрасли — основан группой компаний «Протек» в 2006 году. Фонд реализует программы «Здоровье – людям» и «Новая жизнь».Лео – торговая марка, которая специализируется на товарах для творчества, рассчитанных на возраст от года до 12 лет. В ассортименте представлены материалы, наиболее часто используемые на уроках рисования и труда - всё, что пригодится каждому школьнику начальных классов и воспитаннику детского сада.VISTA-ARTISTA – торговая марка, в ассортименте которой представлена продукция для художников, декораторов, иллюстраторов, дизайнеров и просто творческих людей, вдохновленных искусством. Широкая линейка товаров включает в себя все виды красок, графические материалы, инструменты и основы для живописи, а также сопутствующую художественную продукцию.КОНТАКТНАЯ ИНФОРМАЦИЯПо организационным вопросам:Цедрик Василиса Андреевна, e-mail: VTsedrik@fap.ruТехническая поддержка конкурса по адресу:Прием обращений в техническую поддержку осуществляется круглосуточно по адресу concurs@artcontract.ru с указанием e-mail заявителя. Обработка обращений в техническую поддержку осуществляется в рабочие часы (с 10:00 до 18:00 по МСК). Максимальный срок обработки обращений в техническую поддержку и направления ответа – 3 (три) рабочих дня.РИСУЙТЕ И ПРИСЫЛАЙТЕ РАБОТЫ НА КОНКУРС!
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
20 апреля 2022, 13:51
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/organ-zalyinda-zvyiklyi-kontsert
Орган залында - зәвыклы концерт
Ор­ган му­зы­ка­сы за­лын­да "Ба­ла­лар - ба­ла­лар­га" дип исем­лән­гән про­ект кы­са­ла­рын­да уз­ган чи­рат­та­гы ис­кит­кеч зә­вык­лы кон­церт әле­ге ши­гырь бе­лән баш­ла­нып кит­те. Ул көн­не би­ре­дә Игорь Лер­ман җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге ка­ме­ра ор­кес­т­ры­на ку­шы­лып, шә­һәр­нең ба­ла­лар му­зы­ка мәк­тә­бен­дә уку­чы­лар җыр­ла­ды­лар, ши­гырь­ләр сөй­лә­де­ләр, төр­ле му­зы­ка уен ко­рал­ла­рын­да уй­нап та­ма­ша­чы­лар­ны сок­лан­дыр­ды­лар.
Та­ныл­ган җыр­чы­лар­ның кон­церт­ла­рын­нан аер­ма­лы бу­ла­рак, би­ре­дә мәгъ­нә­сез юмор, сәх­нә­гә ярым шә­рә ки­леш чы­гу­чы­лар да бул­ма­ды. Үз­лә­рен по­пу­ляр дип ата­ган җыр­чы­лар мон­дый кон­церт­лар­ны ка­рап, ба­ла­лар­дан үр­нәк ал­сын­нар иде.Чал­лы­ның төр­ле ба­ла­лар му­зы­ка мәк­тәп­лә­ре­нә уку­чы­лар Рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­ләр­не­дә чы­гыш ясап, та­маш­чы­лар мә­хәб­бә­тен яу­ла­ган, ма­эс­то­ро Игорь Лер­ман җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге ка­ме­ра ор­кес­т­ры­на ку­шы­лып, үз­лә­ре­нең та­лант­ла­ры бе­лән әти-әни­лә­рен, укы­ту­чы­ла­рын, та­ма­ша­чы­лар­ны сө­ен­дер­де­ләр. Сәх­нә­гә чык­кан ма­лай­лар һәм кыз­лар­ның ба­ры­сы да үз­лә­ре сай­ла­ган әсәр­ләр­не ор­кестр бе­лән бик ос­та, кү­ңел­ләр­не ай­кар­лык итеп баш­кар­ды­лар. Али­нә Ну­рул­ли­на­ның ак­кар­де­он­да, Аза­лия Ног­ма­но­ва­ның флей­та­да, Рад­ми­ла Йо­сы­по­ва бе­лән Мар­га­ри­та Ла­тый­по­ва­ның фор­те­пи­а­но­да, Гри­го­рий Грец­кой­ның клар­нет­та, Руль Са­ма­рин­ның ба­ла­лай­ка­да уй­на­вын та­ма­ша­чы­лар ае­ру­ча җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Шу­лай ук Анас­та­сия Юр­чен­ко баш­кар­ган мәгъ­нә­ле җыр да зал­да уты­ру­чы­лар­ны би­та­раф кал­дыр­ма­ды.Кон­церт­та бө­ек та­тар ком­по­зи­тор­ла­ры­ның иҗа­ты­на да зур урын би­рел­гән иде. Ка­ми­лә Әх­кә­мо­ва ком­по­зи­тор Ил­һам Бай­ти­рәк кө­ен ски­рип­ка­да уй­на­ды. Аде­ли­на Ак­ма­ло­ва Фә­рит Ярул­лин­ның "Сө­ем­би­кә" әсә­рен флей­та моң­на­ры бе­лән та­ша­чы­лар­га җит­кер­де. "Яшь синь­ор­лар" сак­са­фон­чы­лар три­о­сы мәш­һүр ком­по­зи­то­ры­быз Са­лих Сәй­дә­шев­ның "Вальс"ын яң­гы­рат­ты. Чал­лы­ның та­лант­лы ма­лай­лар һәм кыз­ла­ры­ның һәр чы­гы­шын зал­да­гы­лар көч­ле ал­кыш­лар­га һәм чә­чәк­ләр­гә күм­де­ләр. Шә­һә­ре­без­нең ба­ла­ла­ры шу­лай итеп, мә­дә­ни­ят- сән­гать аша ты­ныч тор­мыш­ның ка­де­рен бе­лер­гә, өл­кән абый-апа­лар­ны ки­лә­чәк бу­ын­ны ма­тур, гү­зәл тор­мыш­та яшә­тү өчен зи­рәк сә­я­сәт алып ба­рыр­га ча­кыр­ды­лар.Та­ма­ша­чы­лар әле­ге кон­церт­тан ба­ла­лар­ның та­лан­тын үс­те­рү­гә зур өлеш керт­кән му­зы­ка, сән­гать мәк­тәп­лә­ре укы­ту­чы­ла­ры­на һәм "Про­вин­ция" ка­ме­ра ор­кес­т­ры җи­тәк­че­се Игорь Лер­ман­га рәх­мәт әй­теп, кү­тә­рен­ке кә­еф бе­лән та­ра­лыш­ты­лар.Зөл­фия ГА­ЛИМ
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2017-01-16 09:50:28
https://madanizhomga.ru/news/iazmys/nikaxyma-kaenanam-da-cakyruly-ide
Никахыма каенанам да чакырулы иде...
Ирем үлгәндә миңа 38 яшь иде. Бик тиз, сәер генә кавышкан идек без.
Ирем үлгәндә миңа 38 яшь иде. Бик тиз, сәер генә кавышкан идек без.Игезәк сыңарым белән фабрикада эшләгәндә, тулай торактагы бүлмәдәш кызның авылына кунакка кайткач, икебезне дә урладылар. Бу вакытта безгә 18 яшь иде. Булачак ирләребез – элекке классташлар. Берсе – колхоз рәисе улы, ә берсе, минем ирем, гади гаиләдән, көтүче. Шәһәр читендәге поселокта яшәүче әни тынычландырды: “Берникадәр вакыттан иреңне, үгетләп, авылдан алып чыгып китәрсең, үзебездә торырсыз, шәһәрдә дә эш бетмәс”, — диде. Совхозда ярты еллап сөт майлылыгын үлчәүче булып эшләп йөрдем дә, каенана белән каенатаны гаҗәпкә калдырып, ирем белән шәһәргә китеп бардык. Балага узмаган идем. Әниләрдә яши башладык, яшелчә теплицасына эшкә урнаштык. Бер ел дигәндә кызыбыз туды. Ул арада тулай торактан бүлмә дә биреп куйдылар. Менә шунда башланды... Ирем, арып кайтам дигән сылтау белән, һәр кичне диярлек күрше ирләре белән уртак кухняда табын корып утыра башлады. Тора-бара холкын да күрсәтергә тотынды. Күңеленә ярамаган сүз әйтсәң, кулына нәрсә туры килсә, шуның белән китереп суга. Берсендә бер буханка ипи белән кыйнады. Түзмәдем, баламны күтәреп, әниләргә кайтып киттем. Әти бик кырыс кеше иде, яратмады. “Кирәкмәгәнгә, кияү эзләп авылга кайтып, урлаттырып тормышка чыктың, инде бар, ирең белән яшә, монда кирәгең юк”, — диде. Әни аңа каршы килергә базмады. Шулай итеп, кабат тулай торакка кайтып утырдым. Әле ике елдан малай да таптым. Тора-бара фатирлы да булдык. Йортны эш урыныннан, шунда эшләүчеләр өчен һәм алар ярдәмендә төзеделәр. Ирем дә ул йортны нигезеннән үк салышты. Эш күп булып, ял җитмәгәнгәме, үзе елдан-ел холыксызланды, һаман әйбер ватты. Акча күп эшләгәч, ваткан әйберенең яңасын икенче көнне үк алып кайтып куя иде үзе. Беркөнне ирем эштән бик югары температура белән авырып кайтты. “Ашыгыч ярдәм”не икенче көнне генә чакырттык. Ир аягында басып тора алмый иде инде. Урындыкка утыртып, ике ир ике ягыннан тотып алып төшеп киттеләр. “Әтисе, больницага нәрсә пешереп алып килим?” – дип сорарга өлгердем үзе. “Борчак ашы”, — диде. Икенче көнне җыенып больницага барсам: “Ирегез төнлә үлде”, — диделәр. Шалтыратып, хәбәр итеп тә тормаганнар. Балалар да, үзем дә егылып китеп кайгырмадык. Өйдә көн дә диярлек чыгып торган ызгыш-талаштан туйган идек. Каенана гына улының үлемендә безне гаепләде. Имеш, “ашыгыч ярдәм”не соң чакыртканбыз. Аны тыңлап та тормадым, чөнки малаен авылдан алып чыгып киткән өчен ул мине яратмый иде. Җеназа ашлары узуга дус хатын, иптәш булырсың дип, санаторийга алып китте. Каршы килмәдем, эчкән ир белән яшәп, нерваларым бик тузган иде. Дөнья кайвакыт бик тар бит ул. Санаторийда бер ир артымнан калмый йөри башлады. Үзе: “Сезне кайдадыр күргәнем бар”, — ди. Мин аны танышыр өчен шулай әйтә дип уйладым, ә ул иремнең авылдашы булып чыкты. Миннән алты яшькә кечкенә, мин кияүгә чыкканда бала гына булган. Рафил: “Әйдә, авылга әни янына кайтып никах укытабыз”, — дигәч, ризалаштым. Иң читене – никах мәҗлесенә каенана да чакырулы иде. Бәлки, ул килмәс әле дигән өмет белән кайтсам да, урыннарыбыз кара-каршы булып чыкты. Ул — миңа, мин аңа күтәрелеп карарга кыймыйча, кымшанмыйча да утырдык. Ана буларак, улының елы да үтмичә кияүгә чыгуымны ул күтәрә алмый, билгеле. Үчен дә алачак. Варис буларак фатирның күпмедер өлеше аңа да тиеш. Акчалата алырмы, әллә яшәргә үк килерме?Гөлчирә."Өмет"
madanizhomga
mass_media
ЯЗМЫШ
2023-07-17 13:00:00
https://shahrikazan.ru/news/sport/syastchelr-olimpiya-uennaryinda-finans-printsibyi
Сәясәтчеләр Олимпия уеннарында финанс принцибы белән генә исәпләшә
Инде хәбәр итүебезчә, Германия Президенты Йоахим Гаук Сочи Олимпиадасына килмәячәген игълан итте. Россия җитәкчелеге алман лидерының сәфәрдән баш тартуы турында рәсми хат алган инде. Йоахим Гаук Олимпиадага бойкотын Россиядә кеше хокукларының бозылуы белән бәйләп аңлата. Президент кәнәфиенә 2012 елда утырган Гаук элегрәк тә Россиядә кеше һәм бәйсез массакүләм мәгълүмат чараларының...
Артык гаҗәпләнәсе юк, моңа кадәр дә Сочидагы Олимпия уеннарына бойкот белдерергә чакыручылар булгалады. Мәсәлән, Америка сенаторы Линдси Грэм, Үзәк разведка идарәсенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуден Россиядә сыену урыны тапкач, АКШны Сочи Олимпиадасына барудан баш тартырга чакырган иде. Британиянең танылган язучысы һәм актеры Стивен Фрай исә, Россиядә гей-пропаганданы тыюга канәгатьсезлек йөзеннән, Халыкара Олимпия комитеты әгъзалары белән Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмеронны Сочига бармаска өндәде. Мондый өндәүләргә карамастан, АКШ Президенты Барак Обама да, аның сәяси оппоненты сенатор Джон Маккейн да бойкотка каршы чыкты. Германия канцлеры Ангела Меркельның да Сочига каршы өндәүләр белән килешмәве мәгълүм.Олимпия уеннарының ачылыш-ябылыш тантаналарында теге яки бу ил башлыкларының катнашуы һәрвакыт уеннарның абруен арттыручы фактор санала. Шулай да, тарих раславынча, аларның килмәве спорт уеннарының рухына берничек тә йогынты ясамый. Ә менә шул илләрнең спорт командалары Олимпиадага килмәсә, ул вакытта хәл катлаулана.Олимпия уеннары борын заманнардан халыклар дуслыгын символлаштырып, дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләрне спортка мәхәббәт аша берләштереп килгән. Уеннар барган чорда үзара каршылыкларны, сугышларны туктатып тору борынгы греклар заманыннан ук килә. ХIХ гасыр азагында Пьер де Кубертен тарафыннан эшләнгән заманча олимпия хәрәкәтенең нигез принципларының берсе - сәясәтне олимпизмнан катгый һәм принципиаль рәвештә аеру. Бу таләп Олимпия хартиясендә дә ачык чагыла. Әмма ХХ-XXI гасырларда, ни кызганыч, әлеге принциплар бозыла бара. Хәзер Олимпиадаларны сәяси җәнҗаллардан башка күзаллап та булмый башлады. Теге яки бу ил сәясәтчеләренең Олимпиадаларга бойкот белдерүе, сәяси демаршлар дисеңме - барысы да бар. Хәтта 2008 елның августында, Пекин Олимпиадасы башлану көненә туры китереп, Грузия Көньяк Осетия башкаласын утка тотарга да тайчанмады. Грузиянең ул вакыттагы лидерлары шул юл белән илдәге проблемаларга, Россия белән мөнәсәбәтләренә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итәргә уйлады.Дөнья атлетларын берьюлы бер җиргә җыеп, күпсанлы спорт төрләре буенча дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган мондый ярышларга бойкот белдерү, сәяси демаршлар бигрәк тә XX гасырда активлашып китә. Җәйге һәм кышкы Олимпиадалар тарихында алар белән бәйле шактый хроника саклана. Мондый каршылыклар җиле 1936 елгы Берлин Олимпиадасыннан башлана. Төрле илләрнең яһүд милләтеннән булган спортчылары ул вакытта уеннарга килмәскә карар кыла. Алар шул юл белән 1935 елда Өченче рейх тарафыннан Алмания яһүдләрен дискриминацияләүгә юнәлдерелгән законнар кабул ителүгә протест белдерә. Дөрес, бу аерым шәхесләр тарафыннан ясалган бойкот була.Дәүләт дәрәҗәсендәге беренче бойкот 1956 елгы Мельбурн Олимпиадасына карый. Сүәеш каналындагы кризиска бәйле рәвештә, Мисыр, Гыйрак һәм Ливан спортчыларын Олимпиадага җибәрүдән баш тарта. Совет гаскәрләре тарафыннан Венгриядәге восстание бастырылуга каршылык йөзеннән, Нидерланд, Испания һәм Швейцария дә Мельбурн Олимпиадасында катнашудан баш тарта.1976 елда Монреальдәге уеннар Африка илләре бойкоты белән тарихка кереп калды. Халыкара Олимпия комитетының Яңа Зеландия командасын катнаштыруына каршылык белдергән Гыйрак һәм Африканың өч дистәгә якын иле Монреаль уеннарына спортчыларын җибәрмәскә карар кыла. Ә 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасы АКШ командасының катнашмавы белән тарихка кереп калды. 1980 ел башында ук АКШның ул вакыттагы Президенты Джимми Картер, СССР Әфганстанда агрессив хәрәкәтләрен дәвам иткәндә, ил спортчыларының Мәскәүгә бармаячагын хәбәр итә. Тик АКШның бойкотка Советлар иле әфган җиренә гаскәрләр керткәнче үк әзер булганлыгы мәгълүм. Аңа кадәр үк Америка союзнигы булган Израиль премьеры Менахим Бегин Мәскәү Олимпиадасына бармаска чакырган була. Бу бойкотка, АКШ белән Израильдән тыш, Кытай белән Согуд Гарәбстаны да кушыла.Кунак ашы кара-каршы була, дип, тагын 4 елдан Американың Лос-Анджелес каласы кабул иткән Олимпиадага СССР үз командасын җибәрми. Бу инициативага теләктәшлек йөзеннән, моңа Болгария, ГДР, Вьетнам, Монголия, Лаос, Чехословкия, Әфганстан, Көньяк Йәмән, Куба да кушыла. 1988 елгы Сеул Олимпиадасына социалистик лагерь илләре килмәү куркынычы зур булса да, ахырда барысы да җайлана. Шулай да әлеге уеннарга бойкот белдерүчеләр табыла. Алар - Көньяк Корея белән тыныша алмаган Төньяк Корея, Куба, Эфиопия һәм Никарагуа. Ә менә 1992 елгы Барселона Олимпиадасына сәясәтчеләр уеннарда катнашырга әзер булган Сербия һәм Черногория командасын кертмиләр. Югославия таркалгач барлыкка килгән бу кечкенә илгә халыкара санкцияләр каралган була. 2004нең җәендә тарихи ватаны - Афинада узган XXVIII Олимпиада Иран дзюдоисты Араш Миресмаэли демаршы белән истә калды. Команданың лидеры, төркем этабын уңышлы узуына карамастан, алга таба Олимпия медале өчен көрәштән баш тарта. Миресмаэли киләсе этапта үзенең Израиль спортчысы белән көрәшәчәген белгәннән соң бара бу адымга. Шул рәвешле, Палестинага теләктәшлек белдергән спортчы дисквалификацияләнә, аның каравы, ул туган илендә милли каһарманга әйләнә.Тагын дүрт елдан Пекинда узган XXIX җәйге уеннар да каршылыксыз гына булмады. Уеннар башланган көнне Грузия ясаган «сюрприз»дан башка да баш авыртулары җитәрлек иде. Олимпия уты эстафетасы, каршылык хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, шактый маҗараларга юлыкты. Кытайның Тибеттагы катгый сәясәте белән килешмәгән дәрәҗәле хокук саклау оешмалары, АКШ һәм Европа илләре җитәкчеләренең булышлыгы белән, Пекин Олимпиадасына бойкот кампаниясен җәелдерде ул чакта.Канәгатьсезлек белдергән илләр җитәкчеләренең кайберләре уеннар ачылышына килмәсә дә, ахырда барыбер спортчыларын катнаштырырга кирәк дип тапты. Олимпиадаларда сәясәтчеләр спорт принцибын санларга теләмәсә дә, финанс принцибы белән исәпләшергә мәҗбүр. Чөнки ил җыелма командаларының Олимпиадага иганәчеләр белән төзегән контрактлары суммасы шул кадәр югары ки, аннан үз ихтыяры белән беркемнең дә баш тартасы килми.
shahrikazan
mass_media
#Спорт
12 декабря 2013, 10:12
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/hava-torysy-uzgara
Һава торышы үзгәрә
Синоптиклар буран һәм юлларга көрт салу турында хәбәр итә.
Бүген 2 нче январьдә синоптиклар һава торышы үзгәрәчәк, дип белдерде. Урыны белән юеш кар явуы, күз күрүе 1000 метрга кадәр начараюы, җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитүе ихтимал. Моннан тыш томан да күзәтелергә мөмкин. Юлларда кар көртләре, бозлавык.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-01-02 10:04:00
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/rfina-ganiullinany-uly-slymanga-2
Рәфинә Ганиуллинаның улы Сөләйманга 2 яшь тулды [фото]
Баянчы Рәзил Камалов һәм җырчы Рәфинә Ганиуллина гаиләсендә көн дә бәйрәм.Бүген аларның уллары Сөләйман ике яшен тутырды.  "Сөекле улыбыз, илебезнең Батыр улы булып үсүеңне телибез!" - дип язып куйган...
Баянчы Рәзил Камалов һәм җырчы Рәфинә Ганиуллина гаиләсендә көн дә бәйрәм.Бүген аларның уллары Сөләйман ике яшен тутырды.  "Сөекле улыбыз, илебезнең Батыр улы булып үсүеңне телибез!" - дип язып куйган Рәфинә Инстаграмына. Без дә Сөләйманга сәламәтлек, тәүфыйклы бала булып үсүен телибез![embed]https://www.instagram.com/p/BOwuBYmBMfE/?taken-by=rafinaganiullina%20%20[/embed]
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
2 января 2017 - 16:13
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kelsez-ochrashu-yazmysh-blge
Күңелсез очрашу – язмыш бүләге
null
Без аның белән очраклы  гына таныштык. Ул очрашуны күңелле дип атап булмый.  Ләкин язмыш кайчак бик юмарт була икән.Кинәт кенә укшыта  башлады. Үзем дә аңышмыйча тормозга бастым һәм берничә секундтан соң ук  машинамның артына килеп кергәннәрен сиздем.  Укшуым да онытылды, эчем белән рульгә төртелдем, тәнем буйлап кайнар дулкын узды. «Шушы гына җитмәгән иде», – дип уйлап куйдым. Минем машинага килеп кергән «Ауди» дан  тәбәнәк кенә  буйлы, ләкин киң җилкәле, шакмакмаклы күлмәге аша кул мускуллары сизелеп торган ир чыкканын көзгедән күреп алдым. «Иң мөһиме – тынычлык сакларга», – дип уйлап, тирән сулыш алдым да, йөземдә гаепле елмаю ясап, тәрәзәне төшердем.– Нишләгенегезне чамалыйсызмы? Әллә юлда барганыгызны оныттыгызмы? –  диде миңа ир, ачулы караш ташлап.– Нык бәрелдегезме?– Чык та кара әле үзең, – диде кулын кулга ышкып, әйтерсең, миңа  сугып җибәрәсе килә иде...Түгәрәкләнеп килгән эчемне тотып, җайлап кына  машинамнан чыктым. Эчемне күргәч, аның аптыравы йөзенә чыкты.– Анаңны... Син авырлымы әллә? – кинәт кенә ул «син»гә күчте. – Ә ирең кая карый соң синең?«Башка хатын-кызларга», – дип уйлап куйдым,  машиналарның бәрелешкән урыннарын карап.– Минем машинага да зыян килгән, – дидем,  авария вакытларында саклану чарасы булган  баналь җөмләне искә төшереп.–  Әле тагын син гаепле дип әйт, – дип башын чайкап куйды. – Полиция чакыртабызмы, әллә үзебез генә cөйләшәбезме?– Үзебез  генә уртак  фикергә килсәк, яхшырак булыр иде.Ир моңсу гына миңа карап куйды да: «Әйдә, якындагы кафега керик. Шунда чәй артында сөйләшербез», –  диде.Аның  чакыруы бөтенләй көтелмәгән булып чыкты, үзем дә сизмәстән елап җибәрдем.– Әллә берәр җиреңне бәреп, эчең авырта башладымы? – диде, куркуга калып.– Юк, юк, бар да тәртиптә, нерваларым гына биреште, – дидем, кыенсынып кына яшьләремне сөртеп. Кафега кереп, өстәл артына утыргач, үзе белән таныштырды. Ришат исемле икән.– Ашыйсың киләме? Нәрсә сорап торам инде. Сиңа бит ашарга кирәк, – диде ул  официантны чакырып. – Ничәнче  ай?– Алтынчы...–  Ничек  ирең  берүзеңне генә чыгарып җибәрде соң? Җитмәсә, рульдә...–  Ирем юк – дидем, башымны аска иеп. – Минем  авырлы икәнемне белгәч чыгып китте. Сез, ирләр, авырлыклардан куркасыз бит...– Әйдә, бөтен ир-атны бер калыпка салма әле, – дип өзде минем сүземне. – Кем белән яшисең инде хәзер?– Әни белән, – дидем, авыр сулап. – Авариягә очраган өчен җанымны алыр инде...– Әйттең сүз!– дип көлеп җибәрде Ришат. –  Үзең ана булырга җыенасың,  әле һаман әниңнән куркасың. Ярар, борчылма, без аңа  әйтмәбез. – диде ул күз кысып. – Минем бер танышым бар. Куллары алтын. Машинаңны берничә  көндә тәртипкә китерер.–  Рәхмәт. Бик мәрхәмәтле сез, – дип күз яшьләремне сөртеп алдым. – Хатыныгыз  бик бәхетледер...Ул кызарып чыкты, борчылуы йөзенә чыкты:– Шулай дип уйлыйсыңмы?  Ә  ул алай уйламады. Баланы алды да чыгып китте. Кәттәрәк кешегә кияүгә чыкты. Аңа минем эшем ошамады, – диде ул авыр сулап. –  Мин агач остасы. Заказга мебель ясыйбыз. Эшем ошый, акчасыз  яшәгәнебез дә юк. Ә ул  дипломлы килеш кара эшче булып йөрисең дип зарланудан туктамады.Мин аны җәлләп куйдым. Шундый уңган  ирдән дә хатыннар китә икән. Нәрсә җитмәгән инде аңа? Сак кына Ришатның кулына бармак очларымны  тигереп: «Дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел:  син һичшиксез үзеңә тиңне очратырсың», – дидем. Бу минутта аның бик бәхетле булуын теләдем.Кафедан чыгып, танышының автосервисына машинаны илтеп куйдык.– Хәзер кая, өеңәме? – дип кызыксынды.Мин баш кактым. Безнең танышканга  берничә сәгать кенә үтте. Ә мин аны күптәннән беләм кебек тоелды. Ошый иде, ахры, ул миңа...–  Мин сине озатып куям, – диде ул җитди итеп. – Йә тагын берәр күңелсезлеккә тарырсың.Аның кайгыртучынлыгыннан  тагын да күңелем эреде. Мин аңа баш иеп, нәрсә әйтә шуны эшләргә риза идем бугай.Өч көннән соң  Ришат шалтыратты. Машинам әзер иде. Очрашып, бергәләп барып алырга булдык.–  Ә минем сиңа бүләгем бар, Әлфия, – диде Ришат. – Тик аның өчен минем остаханәгә барырга кирәк.Остаханә аның гаражында урнашкан иде. Андагы буяу, агач исе күңелне кытыклап куйды. Ул почмактагы төргәкне сүтеп җибәрде. Ә анда – бишек.–  Ошыймы? Әле ясап бетермәдем, ләкин бала тууга өлгертәчәкмен.Бала табу йортыннан мине әни һәм... Ришат каршылады. Ул биләүләнгән баланы әкрен генә кулына алды.– Син роддомда чакта  әниең белән таныштык, – диде ул, минем күзгә туры карамыйча.– Балам, ник башта ук әйтмәдең? –  дип әни кочаклап алды. Битемнән үбеп, колагыма пышылдады. – Синең Ришатың бик яхшы кешегә охшаган..Сабыем йоклап китте. Әни кирәк-ярак аласы бар дип кибеткә ашыкты. Без икәү генә калдык.–  Ришат, сиңа бик рәхмәтлемен. Син миңа бик ошыйсың да, тик минем балам бар, син безнең белән бәйләнергә тиеш түгелдер. Үз язмышыңны  табарсың әле, – дип сөйли башлаган сүзләрем буталып бетте. Ул мине кочаклап алды да:– Юк сүз сөйләп утырма, Әлфия. Таптым инде мин аны. Дөресрәге, аларны. Ул син һәм улың... улыбыз..., –  диде,  кайгыртучан карашын бишеккә төбәп.Әлфия, Казан.
syuyumbike
mass_media
Күңелеңә җыйма
8 Июль 2019 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-lchelr-sany-kimegn
Татарстанда үлүчеләр саны кимегән
2019 ел медицина өлкәсендә “Сәламәтлекне саклау” илкүләм проекты белән тарихка кереп калыр, мөгаен. Әлеге программа кысаларында бу тармакта шактый эш эшләнде, нәтиҗәләр хакында еллык коллегиядә сөйләделәр.
“Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда үлем очраклары 5,2 процентка кимегән”, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Премьер-министр Алексей Песошин әйтүенчә, мондый күрсәткечләр республикада соңгы тапкыр 1990 елда теркәлгән булган. Росстат мәгълүматлары буенча, 2019 елда уртача яшәү озынлыгы 75 яшьне тәшкил итәчәк. Алдагы елны бу күрсәткеч 74 яшь булган.Шул ук вакытта демографик үсеш булмау да борчый. Былтыр Татарстанда барлыгы 42861 бала туган. Балалар иң күп туган районнар: Казан, Чаллы шәһәрләре, Арча, Балтач, Биектау, Әлмәт, Саба, Питрәч районнары. Ә менә Чүпрәле, Чирмешән, Тукай, Апас, Минзәлә, Әгерҗедә туучылар саны азрак.Хәер, туучылар саны аз булса да, Татарстан Идел буе округында туу күрсәткечләре буенча беренче урында кала бирә. Балага уза алмаучылар өчен кулланыла торган нәтиҗәле ысулларның берсе – ЭКО. Бу ысулның нәтиҗәлелеге 35 процентны тәшкил итә. Марат Садыйков премьер-министрга ЭКО өчен быелга 50 миллион сум акча бүлеп бирүне сорады. “Бу кимендә 350 балага туарга ярдәм итәр иде”, –диде ул.Татарстанда ике ел дәвамында сырхауханәләрне төзекләндерү программасы уңышлы эшләп килде. “Дустанә сырхауханә” проекты кысаларында табибларга язылу, чиратлар проблемасы җайга салынды. Пациентларга хезмәт күрсәтүдә дә уңай үзгәрешләр сизәргә мөмкин. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан районнарга сырхауханәләр үзләре килә башлады. Бу да былтыр кергән яңалык.Дүрт мобиль сырхауханә берничә ай эчендә 18 меңгә якын кешене тикшерергә өлгерде. Авыруның беренче билгеләре күззәтелгән кешеләрне хастаханәгә өстәмә тикшеренергә озаттылар. Бу күчмә сырхауханәләр быел да үз эшен дәвам итәчәк. 2020 елда исә сәламәтлек саклау өлкәсендә стационарларны төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк. Бу программа биш елга исәпләнгән. Моның өчен 17 миллиард сум акча бүленер, дип көтелә.Анна Арахамия фотосы
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
28 января 2020, 14:34
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatarstan-khalkyn-may-aenda-stm-yal-knnre-kt
Татарстан халкын май аенда өстәмә ял көннәре көтә
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен, 9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, май аенда татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне алдагы эш көненә күчерелә. Быел 1 май якшәмбегә туры килә һәм ял көне 2 майга, дүшәмбегә күчерелә», - диелә хәбәрдә.ТР Президенты Указы нигезендә, 2 май – Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн санала. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көннәренә өстәмә ял бирелми.Элегрәк РФ Хөкүмәте карары белән 1 гыйнвар, шимбә ялы – 3 майга (сишәмбе), 2 гыйнвар, якшәмбе ялы 10 майга (сишәмбе) күчерелгән иде. Шул рәвешле, 2022 елда 1-3 май һәм 7-10 май ял көннәре булып тора.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-04-17 10:30:00
https://beznenmiras.ru/news/tatarstan-khabarlare/danil-salikhov-tatar-balasyn-djalep-ita
Данил Салихов: Татар баласын җәлеп итә алырлык сыйфатлы тапшырулар эшләргә кирәк
null
Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарның үсеш стратегиясе" темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде."Иртән торып телевизорны кабызгач, безнең балалар татарча тапшырулар карамый, ә башка телдәге мультфильмнарны карарга тотына. Чөнки балаларга сайлап алырлык, аларның игътибарын җәлеп итә алырлык продукция җиткерергә кирәк. Хәтта Яңа ел кичәсендәге концертны да без татарча түгел, ә башка телдә карарга тырышабыз. Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк", - ди ул.Данил Салихов сүзләренчә, әгәр дә Татарстанда Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр генә калса, татар теле, татар милләте бөтенләй  дә бетә. Чөнки татар милләте, беренче чиратта, авылларда яши. "Авыллардан кеше китә. Кеше шәһәр мохитенә керә икән, ул телне оныта. Районнар зурая, хәзер аларның урамнарында да татарча сөйләшкән кешене ишетеп булмый. Без ниндидер юллар белән авылны аякка бастырырга тиеш", - дигән фикердә язучы."Татар-информ"
beznenmiras
mass_media
Дөнья хәбәрләре,Яңалыклар
29 марта 2017
https://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/matur-yash-drtle-shayan-telle-lfiya-apa-afzalova
Матур, яшь, дәртле, шаян телле Әлфия апа АФЗАЛОВА!
null
Асия Зәйнашева, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның кызы:– Әлфия апа безнең өйдә еш була иде. Матур, яшь, дәртле, шаян телле иде ул. Ул килү үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Безнең Ямская урамындагы (хәзер ул урам юк инде) ике катлы агач йортка Зөлфиясе белән авырлы чакта килгәннәрен дә хәтерлим әле. Кайчакларда  кунып та кала... Миңа ул вакытта 10 яшь иде. (Кызы Зөлфия миннән ун яшькә бәләкәйрәк.) Әлфия апа, консерватория студенты Илһам абый Шакиров, композиторлар Александр Ключарев, Фәтхерахман Әхмәдиев, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйковалар гел бездә булдылар. Безнең өйне Филармония филиалы дип йөртәләр иде. Азык-төлеккә кытлык заман булса да, әни мул итеп табын әзерли. Өебез гөрләп тора. Кичләрен Идел яры буйлап ул кунакларны озата китәбез. Әлфия апа репертуарындагы «Әлмәт кичләре», «Күл буена килсәң иде», «Гармунчыга», «Яшь гомер» кебек җырлар минем күз алдында туды. Әни тиз генә җыр текстын яза, Зиннур абый Гыйбадуллин (ул минем үги әтием иде) көен чыгара, Әлфия апа җырлый да башлый.  Менә шундый иҗади тандем! Әни белән аерылмас ахирәтләр иде алар. Безнең Обсерватория ягындагы «774 км» дигән җирдәге бакчабызга килергә, ишегалдында имән астында торган зур өстәл артында чәйләп утырырга, төрле мәзәк сүзләр сөйләп көлдерергә бик ярата иде Әлфия апа. 1960 нчы елларда әни, Зиннур абый (ул 25 ел буе Әлфия апаның концерт бригадасында баянчы булып йөрде) Әлфия Афзалова концертлары белән гастрольләргә чыгып китәләр. Җәйләрен мине дә үзләре белән алалар... Шундый күңелле, рәхәт чаклар иде ул!
syuyumbike
mass_media
Арабыздан беребез
15 Гыйнвар 2018 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-elny-tp-investitsiya-vakyygasyn-kt
Казан елның төп инвестиция вакыйгасын көтә
Тиздән Казанда Россиядәге венчур индустриясенең үзәк вакыйгасы узачак.
16-17 апрельдә Казан-Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә 5 меңгә якын венчур инвесторлары, эшмәкәрләр, Россиядәге иң яхшы технологик компанияләрнең лидерлары җыелачак.Татарстанның инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов әйтүенчә, венчур форумы Татарстанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Төп максаты – Россиядә венчур инвестицияләү системасын үстерүгә булышу, кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү. Биредә Россиядән генә түгел  Европаның 25илленнән дә билгеле компанияләр килер дип көтелә. Форумның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Форум тәҗрибә уртаклашу, парнерлар белән ныклы элемтәләр урнаштыру өчен файдалы мәйданчык булып тора.Форумда җитди, эшлекле килешүләр имзаланачак. Тәкьдим ителгән проектларның иң отышлы дип табылганнары гамәлгә ашырыла. Бу юлы “Идея – 1000” проекты кысаларында алты проект сайлап алыначак. һәр җиңүче проект өчен 3әр миллион сум акча каралган.Россия венчур форумы кысларында бишенче тапкыр оештырыла торган “Технотур” чарасының Россия этабы да узачак. Техтур ассоциациясе венчур бизнесында Европада әйдәп баручыларны берләштерә. База мөнәсәбәтләре өчен отышлы булган перспективалы технология компанияләрен сайлап ала. Ел саен Техтур уздырган чараларда катнашырга 2000нән артык кеше гариза тапшыра, 750дән артык инвестор фикерләрен җиткерә. Бу юлы Техтур чаралары кысаларында энергетика, логистика, мобильлек темалары каралачак. Кунаклар өч көн дәвамында Мәскәүдә, Иннополиста, Казанда түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар уздырачак, тәҗрибә уртаклашачак. Форумда иң отышлы проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләр имзаланачак.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
27 февраля 2020, 15:50
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/olive-salaty-tamle-bulsyn-ocen-alty-kinas
Оливье салаты тәмле булсын өчен алты киңәш
Сарымсак һәм сыр да оливьены тәмләндерә.
Классик оливьены кышкы салат дип тә атыйлар, аңа ит яки колбаса кушып та ясыйлар. Оливье ясау серләре киңәшләр сайтында чыкты.Оливье өчен кирәк:майонез;йомырка;бәрәңге;тозлы кыяр;яшел борчак;кишер;суган;ит, пешерелгән колбаса, пешкән тавык ите.Салатка тагын алты әйбер кушарга була:Гөмбәне майда кыздырып, аннары артык маен агызып бетереп, оливьега кушыгыз. Урман гөмбәсе булмаса, шампиньон да ярый.Оливьега яшел алманы шакмаклап турап кушарга була. Угычтан уып салсаң да ярый. Бер зур савытка ярты алма җиткән.Чи кыяр турап салсаң да, оливье тәмле булыр. Тозлы кыяр урынына түгел, ә чи кыярны өстәп салырга була.Сарымсак һәм сыр да оливьены тәмләндерә. 3 йомырка салган очракта, 1 телем сарымсак җитә. Шул нисбәттән чыгып өстәгез. Салатка салыр өчен каты сыр алыгыз, 3-4 кашык уылган сыр өстәп җибәрсәң җитә. Сарымсак белән сырны салатны табынга бирер алдыннан гына салу хәерле.Фасоль белән яшел борчакны алмаштырып була. Ярты өлешен яшел борчак, яртысын фасоль белән алмаштырыгыз. Кызыл, ак фасоль - кайсысын телисез, шунысын алыгыз, диелә хәбәрдә.
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2023-12-30 09:19:00
https://beznenmiras.ru/news/dini-miras/din-dareslare-1700225904
Дин дәресләре
null
Егерме дүртенче дәресКыйбла. Ният. Ике рәкагатьле намазМөгаллим:Менә без инде намазда укыла торган «Фатиха» сүрәсен һәм догаларны белдек. Кыска гына бер сүрә дә ятладык. Шулай бит?Шәкерт:Шулай, мөгаллим әфәнде, белдек, ятладык.Мөгаллим: Инде мин сезгә намаз укуны өйрәтәчәкмен. Тик намаз өйрәнергә керешкәнче, берегез шул сүрә вә догаларны укып чыгыгыз әле. Кем укый белә, кул күтәрсен!(Шәкертләр кул күтәрәләр.)Мөгаллим:Намаз укырга керешәчәк кешенең тәне һәм киеме, намаз укый торган урыны пакь булырга тиеш, дигән идек. Аннан соң тәһарәтле булырга кирәк, дип тә әйттек. Менә шуннан соң намаз укый торган урынга киләсең. Аягүрә басасың, йөзеңне кыйблага юнәлдерәсең. Кыйбланың нәрсә икәнлеген беләсезме?Шәкерт:Нәрсә?Мөгаллим:Кыйбла дип Кәгъбәтуллаһка әйтәләр. Кәгъбәтуллаһ турында мин сезгә әүвәлге дәресләрдә сөйләгән идем. Искә төшерик әле. Кәгъбәтуллаһ кайда дигән идек?Шәкерт:Мәккә шәһәрендә, дидек.Мөгаллим:Дөрес. Менә безгә шул Кәгъбәтуллаһка карап укырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә намазны шунда карап укырга кушкан. Дөньяның һәр тарафында булган мөселманнар барысы да шул якка карап намаз укыйлар. Безнең мәчетләребез дә кыйблага каратып салынган. Менә хәзер безнең мәктәптә намаз укыганда кыйбла шушы тарафта була. Димәк, без намазны шул тарафка карап укырга тиеш.Намаз укый торган урынга басып, йөзне кыйблага юнәлдергәч, үзеңнең намаз укырга әзер булганлыгыңны белдереп, күңелеңнән ният кылырга кирәк. Шуннан соң кулларыңны колакка кадәр күтәреп, ике баш бармакны колакка тидерергә дә: «Аллаһу әкбәр» – дип әйтергә кирәк. «Аллаһу әкбәр» – «Аллаһы Тәгалә бөек, ягъни бик олуг» дигән мәгънәне аңлата. Менә шушы баш бармакларны колак йомшагына тидереп: «Аллаһу әкбәр», – дип әйтүгә «тәкбир» диләр. Тәкбир әйтү белән кулларны төшереп, кендек асты турысына китереп (кыз шәкертләргә, әлбәттә, үзләренчә өйрәтергә кирәк) уң кулны сул кул өстенә куярга, шуннан соң «Сүбхәнәкә» укырга, «Әгүзү», «Бисмилләһи» әйтергә, «Фатиха» сүрәсен укырга кирәк. «Фатиха» сүрәсен укыгач: «Әәмииин», – дип, эчтән генә әйтергә кирәк. Безнеңчә әйткәндә, ул «кабул ит» дигән сүз була. Аннан соң бер сүрә укырга кирәк. Сез ничә сүрә беләсез әле?Шәкерт:Ике сүрә беләбез.Мөгаллим:Шулай. Сез ике генә сүрә беләсез шул. Зурая төшкәч, күбрәк белерсез әле. Хәзер инде «Фатиха» сүрәсен укып бетергәч, үзегез белгән икенче сүрәне укырсыз. Шуннан соң тәкбир әйтеп, менә шушылай итеп бөгелергә кирәк.(Мөгаллим рөкугъ кылып күрсәтә.)Болай бөгелүгә «рөкугъ кылу» диләр. Рөкугътә өч мәртәбә: «Сүбхәәнә раббийәл-газыйим», – дип әйтергә кирәк. Безнеңчә ул: «Олуг Раббымны кимчелекләрдән пакьлыйм», – дигән сүз була. Шуннан соң: «Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ», – дип, аяк өсте торырга кирәк. Бу, безнеңчә, «Аллаһы Үзен мактаган кешенең сүзен ишетә» дигән сүз була. Рөкугътан калыккач, тәкбир әйтеп, менә шулай итеп ятарга кирәк.(Мөгаллим сәҗдәгә китә.)Болай ятуга сәҗдә кылу диләр. Сәҗдәдә өч мәртәбә: «Сүбхәәнә раббийәләгъләә», – дип әйтү тиешле. Безнеңчә, бу: «Бик югары дәрәҗәле Аллаһыны кимчелекләрдән пакь кылам», – дигән сүз була. Сәҗдә ике мәртәбә кылынырга тиеш. Сәҗдәгә ятканда һәм сәҗдәдән торганда тәкбир әйтергә кирәк.Сәҗдә кылгач, яңадан аяк өсте торып, «Бисмилләәһ» әйтеп, «Фатиха» сүрәсен укырга, аннан соң бер сүрә кушарга, шуннан рөкугъ кылырга, аннан соң ике мәртәбә сәҗдә кылырга да, аннан соң менә шулай итеп утырырга кирәк. (Мөгаллим кагъдәнең рәвешен күрсәтә.) Утыргач «Тәшәһһүд» уку тиеш. «Тәшәһһүд» укып бетергәч, менә шушылай итеп уң якка карарга да: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ!» – дип сәлам бирергә, аннан соң сул якка карарга да: «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ», – дияргә кирәк. Бу: «Сезгә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!» – дигән сүз була. Намазның тәкбирдән башлап ике сәҗдә кылып бетергәнчегә кадәр булган эшләренә «рәкәгать» диләр. Мин сезгә менә ике рәкәгать намаз укуны өйрәттем.Инде, балалар, сез бик дикъкать белән карап тордыгыз! Хәзер инде сезгә ике рәкәгать намаз укып күрсәтим.(Мөгаллим нияттән башлап «сәлам» догасына кадәрге бар догаларны кычкырып укып, ике рәкәгать намаз укып күрсәтә.)Менә намазны шулай итеп укыйлар инде. Сезнең бит моңарчы да намаз укыганны күргәнегез булгандыр?Шәкерт:Булды.Мөгаллим:Әлбәттә, шулай, чөнки өйдә әти-әниегез намаз укый, шуны гел күрәсездер. Мәчеткә дә барганыгыз бардыр. Йә, Сабир, син, чыгып, намаз укып күрсәт әле. Сез, балалар, барыгыз да дикъкать белән карап торыгыз!(Шәкерт намаз укый, мөгаллим килмәгән җирләрен дөресли. Догаларны укуга ярдәм итә. Рөкугътә ничек бөгелергә, сәҗдәдә ничек ятарга кирәк – барысын да дикъкать белән аңлата.)Текстны басмагаМәдинә Әбделганиеваәзерләде."Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б.50-51.
beznenmiras
mass_media
Дини мирас,Яңалыклар
17 ноября 2023
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/ber-challyilyinyi-yalgan-bolnichnyiy-kagze-yasagan
Бер чаллылыны хөкемгә тартканнар. Ни өчен?
Әлеге ир-ат үзе эшли торган оешманың бухгалтериясенә "вакытлыча эшли алмыйм" дигән кәгазь алып килә. Әлеге кәгазь хезмәткәрләрдә шунда ук шик уята. Бераз соңрак ачыкланганча, ул узган елның җәй аенда КМБҮ дә югалган 5 кәгазьнең берсе була. Ир-атның сүзләренә караганда, аның бер танышының кечкенә баласы авырый һәм ул вакытлыча әлеге баланы...
Әлеге ир-ат үзе эшли торган оешманың бухгалтериясенә "вакытлыча эшли алмыйм" дигән кәгазь алып килә. Әлеге кәгазь хезмәткәрләрдә шунда ук шик уята. Бераз соңрак ачыкланганча, ул узган елның җәй аенда КМБҮ дә югалган 5 кәгазьнең берсе була.Ир-атның сүзләренә караганда, аның бер танышының кечкенә баласы авырый һәм ул вакытлыча әлеге баланы карап торырга ризалаша. Алар яшь ярымлык бала белән КМБҮ генә баралар һәм анда аңа больничный кәгазен ясап бирәләр.Ир-ат үзенең гаебен танымый, ә больничный кәгезенең аңа килеп эләгү юлы әле хаман да ачыкланмаган. Суд аны 5000 күләмендә штрафка тарткан.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-02-05 08:12:59
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/min-altyin-matur-chchk-dip-yirlauchyi-kyiznyi-klib
"Мин алтын матур чәчәк" дип җырлаучы кызның клибын 2 көндә 1000 000нан артык кеше карган (ВИДЕО)
Ира Смелаяның "TATARKA - АЛТЫН // ALTYN" клибын ике тәүлек эчендә 1 миллионнан артык кеше караган.
Җырның авторы рэпер Ильяс Гафаров, ә Ирина Смелаяның тумышы белән Чаллыдан, милләте буенча үзен яртылаш "татар", ди. Клип Samsung компаниясе үткәргән клиплар конкурсында катнашу максатыннан төшерелгән."Мин алтын матур чәчәк" дип җырлаучы кызның кем булуы күпләрне кызыксындыра. Ира Смелая 1991 елда Чаллыда туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек «Fashion Trashon» тамашасын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бара. «Семейка» (КликКлак), «Узнай-ка» (IlichShow) видеопроектларын алып бару белән мәшгуль.Ира Смелаяның Ютубтагы видеоканалы 2014 елның 24нче июлендә ачылган. Хәзерге вакытта каналның 204 меңнән артык язылучысы бар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
01 декабря 2016, 11:59
https://www.beznen.ru/archive/daydzhest/251114/byrmnr-kimi
Бәйрәмнәр кими
null
Татарстан күләмендә генә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрдә ял итүләргә нокта куелырга мөмкин. Министрлар Кабинеты, шундый норманы кертүен сорап, Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән, депутатлар бу мәсьәләне 26нчы ноябрьдә булачак утырышта карарга тиеш. Әлегә Tатарстанныкы гына булган 4 бәйрәм бар: 30нчы август – Республика көне; 6нчы ноябрь – Конституция көне; Ураза һәм Корбан гаетләре. Закон гамәлгә кертелсә, Татарстан күләмендәге бәйрәмнәр эш көненә туры килсә дә, өстәмә ял булмаячак.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
25.11.2014
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatarstanda-gaild-tugan-tge-balaga-berenche-tapkyi
Татарстанда гаиләдә туган тәүге балага беренче тапкыр пособие бирелде
Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды. Юлия Тарасовага - 22, ире Вячеслав Тарасовка 23 яшь. Гаилә авылда, ирнең әти-әнисе һәм...
Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды. Юлия Тарасовага - 22, ире Вячеслав Тарасовка 23 яшь. Гаилә авылда, ирнең әти-әнисе һәм ике ир туганы белән яши. Хатын декрет ялына киткәнче, үрелгән эшләнмәләр цехында хезмәт куйган. Ире исә төрле эшләрдә йөри. Шулай ук әлеге гаилә маллар да асрый. Юлия белән Слава узган елның апрель аенда өйләнешкән. 4 гыйнварда исә кызлары Анастасия туган. Яшь әнинең бала тудыру йортыннан чыкканына әле нибары ике көн. Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина сүзләренчә, яшь гаилә компенсация бирүне сорап, бүлеккә кичә мөрәҗәгать иткән. "Әлеге гаилә кичә үк компенсация алу өчен кирәкле документларын җыеп китерде. Болар: әни кешенең паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы һәм гаиләнең кереме турында белешмә. Шуның нигезендә, Тарасовларга бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча күчәчәк. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә",- диде җитәкче. Тарасовларның кызлары 4 гыйнвар көнне туган. Аңа компенсация туган көненнән исәпләнә. Социаль яклау бүлеге башлыгы сүзләренчә, гаиләнең Сбербанк банкында ачылган шәхси счетларына гыйнвар ае өчен пособие февраль башында күчәчәк. "Бала көткәндә яшь гаиләләргә мондый төр түләү турында закон юк иде бит әле. Әлеге пособие турында ишеткәч, шатландым. Бу акча безгә нык ярдәм итәчәк. Беренче пособие акчасына кызыбызга бала коляскасы алачакбыз",- диде Юлия. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров сүзләренчә, узган ел районда 372 бала туган, 359 кеше якты дөньядан киткән. 2017 елда Балтачта беренче бала булып 117 сабый туган. "Ана капиталы", өченче бала туган гаиләгә җир бүлеп бирү турындагы законнар гамәлгә кергәч, районда туучылар саны 15-20 процентка артты. Моңа кадәр дә Балтачта демографик мәсьәлә уңай иде. Әлеге программалар тагын да стимул бирер дип уйлыйм. Бүгенге көнгә Балтач бала тудыру йортында 7 сабый туды. Якынча фаразлар буенча, быел районда 400ләп бала туар дип уйлыйбыз", - диде Рамил Шакиров. "Татар-информ" хәбәрчесе яшь гаиләнең авылында да булды. 8 кешелек гаилә өч яклы агач өйдә яши. Шуңа күрә Тарасовлар төп нигездән 50 метр ераклыкта гына яңа йорт сала башлаган. Булачак өй инде түбә астына кертелгән. Татарстанда беренче балага тәгаенләнгән пособиене беренче булып алучы гаиләнең тормыш-көнкүреше турында якын арада "Интертат.татар" сайтыннан укый аласыз. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булырга тиеш. Шулай ук Россия территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченче һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу - яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала. Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла: - баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы; - гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе; - банкта ачылган счет реквизитлары; - паспорт.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-01-11 15:32:22
https://beznen.ru/archive/tormysh-sulyshy/121217/allo-beznen-gzhitme
«Алло, Безнең гәҗитме?»
null
«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ФАТИРЛЫ ИТТЕ Минем сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә. Узган ел «Алло безнең гәҗитме?»гә шалтыратып, үземнең зарымны җиткергән идем. 40 еллык иске баракта торсак та, «Авария хәлендәге торакны бетерү» программасы буенча безгә яңа фатир бирмәгәннәр иде. «Документларда 15 ел элек сүтелгән дип язылган барак өчен хәзер без сезгә ничек итеп башка торак бирик?» – диделәр. Чирмешәндә ике катлы берничә фатирга исәпләнгән яңа өй төзелүен күреп, йөрәк янды. Безне анда күчермәскә исәпләре бар, дип аңладык. «Тагын бер кышны шушы тузган салкын баракта чыгасы буламы инде?» – дип, ут йотып шалтыраткан идем. Сез бу мәсьәлә буенча районга шалтыратканнан соң, Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев бу мәсьәләне ныклап карап бетерербез, дип җавап биргән иде. Ярдәмегез бик тиде! Артыннан йөреп, тиешле эшләрне башкардык та, быел кыш яңа фатирлы булдык. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый! Яраткан газетабызга мең рәхмәт! Бу фатирны алуыбызда сезнең өлешегез бик зур! Әлфинә МӨХӘММӘТҖАНОВА, Чирмешән авылы «АРТТЫРМАДЫЛАР» Сентябрь аенда, пенсияңне 400 сумга арттырабыз, дигәч, райондагы Пенсия фонды бүлекчәсенә барып, кәгазьләр тапшырган идем. Бөтен кешенеке артты, минеке артмады. Мине пенсиямне арттырмауларына нәрсә сәбәпче, болай эшләүләре дөрес әйбер микән? Сәкинә ӘХМӘТОВА Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе Әлеге уңайдан, Русия Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Якупова Фәридә Шәфкать кызына шалтыраттык: – Сәкинә Әхмәтованың пенсиясе элек 7473 сумнан артык иде, октябрь аенда ул артты – документларын тапшырганнан соң, 7741 сум булды. Әмма аның пенсия күләме бәләкәй, яшәү минимумына да җитми. Хәзерге вакытта яшәү минимумының күләме – 8232 сум. Шуңа күрә, федераль соц-түләүләр ярдәмендә, аның пенсиясенә яшәү минимумына җитәрлек итеп акча өстәлә. Димәк, шалтыратучыга пенсиясе артудан тыш, тагын дәүләт тарафыннан да акча өстәлә дигән сүз, – дип җавап бирде ул. КИТЕРЕРЛӘРМЕ? Мин сиксәнне тутырып килә торган әби кеше. Тумыштан психик тайпылышлары булганлыктан, сеңлем беренче төркем инвалид. Аны әле мин, әле кызым чиратлашып карыйбыз. Сеңлем урын өстендә ятмаса да, тагын бер кимчелеге бар: ул бәвелен тота алмый, гел агып йөри. Шуңа күрә безгә социаль яклау үзәгеннән памперслар, пеленкалар биреп баралар иде. Быел беренче һәм өченче кварталда берни дә бирмәделәр. Икенче квартлада 258 подгузник, 170 пеленка алдым. Менә күптән түгел 4нче кварталга китерделәр – анда подгузниклар гел юк, 170 чүпрәк кенә. Аның иң кирәклесе подгузник бит. Үзем кая мөрәҗәгать итәргә дә белмим, шуңа сезгә шалтыратам. Өйгә килгән хезмәткәрләр исә, безнең белән бик сөйләшеп тормыйлар, ашыгып кына документларга кул куйдыралар да, тизрәк чыгып китү ягын карыйлар… Безгә подгузниклар тиеш булгандыр бит? Исемем редакция өчен генә Мамадыш районы Әлеге уңайдан Казан шәһәрендәге Татарстан республикасының социаль иминиятләштерү фондына шалтыраттык. Сезнең мөрәҗәгатьне баш белгеч Резеда Сабитова кабул итеп алды: – 3нче май көнне 258 данә подгузник, 27нче июнь көнне 276 данә китергәнбез. Бу өченче квартал өчен иде. Беренче һәм дүртенче квартал өчен тиздән китерәчәкләр. Бүгенге көнгә кадәр, бу кирәк-яраклар белән тәэмин итүче оешма белән контракт төзү эшләре барды. Ул инде хәл ителеп бетелгән диярлек. Әгәр дә үз акчаларына октябрь, ноябрь аенда подгузник алган булсалар һәм аларның товар, касса чеклары сакланып калган булса, безнең хезмәткәрләр килгәч, күрсәтсен, аңа компенсация биреләчәк. Кыскасы, ел ахырына кадәр тиешле әйберләрне китереп бирәчәкләр, – диде ул. Әгәр дә сезнең дә шушыңа охшаш мәсьәлә буенча соравыгыз булса, Татарстан республикасы социаль иминиятләштерү фондының кайнар элемтәсенә шалтыратыгыз. Телефоннары: 8(843) 292-00-95, 8(843) 221-50-93 «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ РЕКЛАМА ЯСАДЫМ «Безнең гәҗит»нең «Сәламәт булыйм, дисәң» дигән сәхифәсендә баш авыртуы турында язма чыккан иде. Соңгы арада күп кешенең: «Башым авырта!» – дип зарланганын ишетергә туры килә. Үзем дә башым авыртып интектем. Беркөн шулай авыртынып ятканда: «Тукта, гәҗиттә басылып чыккан иде бит, карыйм әле!» – дидем дә, укыдым моны кабат. Анда язылганча, ике күз арасына бармакларны куйдым да, яхшылап эттем, бармак белән басып тордым. Шул минутта ук файдасы тия башлады. «Йә Аллаһ, моның файдасы бар икән!» – дим. Улыма шалтыратам: «Улым, чак кына исән калдым, уянып китсәм, күзне селкеткән саен бөтен өй селкенгән кебек булды. Шул кадәр авыртты башым. Гәҗиттән укып, авыртуны баса торган бер киңәш таптым әле», – дидем. Ул көнне киленнең дә башы авырткан икән. «Безнең гәҗит»тәге ысулларны телефоннан гына укып, аны да өйрәттем. Бер сәгатьтән шалтырата бу: «Әти, чынлап та ярдәме бар икән, рәхмәт!» – ди. Үзебездә сынап карап, моның бик яхшы әйбер икәнен белеп алдым да, «Безнең гәҗит»нең шушы киңәшләр язылган битен ксерокопиядән чыгарып, авылдагы кешеләргә тараттым. Кибетчегә дә илтеп бирдем. Кергән бер кешегә ул да биргәләгән. «Карале, файдасы бар икән моның! Шул кадәр әйбәт гәҗитмени ул?» – дип кызыксындылар. «Әйбәт, – дим – язылыгыз!». Мигрень турында гына язып та, күпме реклама эшләдегез үзегезгә! Даими шалтыратучыгыз Минзәлә районы ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ ҮЗ СҮЗЕНДӘ ТОРА Берничә ай элек татар теле тирәсендә башланган шау-шу бүгенге көннәрдә дә дәвам итә. Русия җитәкчеләренең татар халкын телсез калдыру хыялы тормышка аша бара. Татар теле – дөньякүләм билгеле тел. Аны ерак чит илләрдә дә өйрәнәләр. Бер генә мисал. Румыниянең Овидей университетында төрек һәм татар тарихы кафедрасы эшләп килә. Анда тарих һәм политология факультетында 2014нче елдан бирле татарлар тарихы укытыла. Ә татарларның әле дә милли университеты юк. Рөстәм Миңнеханов: «Милли университет төзү мәсьәләсен күп тапкыр күтәрдек, хәзер кабат яңарттык. Әлбәттә, бу беренче чиратта тора», – дип, халкыбызда өмет уятты. Президентыбыз әйткән сүзендә тора. Татар милли университеты ачылыр дигән ышаныч бар. Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ Казан шәһәре «ВРАЧ» СҮЗЕ НИ АҢЛАТА? Медицина университетында, чын мәгънәсендә, белемсез кадрлар әзерлиләр. Бай адәмнәрнең балалары укырга керә дә, ришвәт биреп «белем алалар», аларны университеттан бер файдасыз кеше итеп чыгаралар. Үзем дә кайчандыр шушында укыган кеше буларак, моны яхшы беләм. Бервакыт сезнең газетада шундый сорау куелган иде: бездә медицина яхшы булсын өчен, үзгәртүне кешедән башларгамы, җиһазданмы, дигән. Җиһаздан түгел. Белгечләрдән. Менә баянны гына алыйк. Аны кемнәрдер «тырт-пырт» кына китерә, икенчеләре җаныңа керерлек итеп уйный. Шушындый белгеч әзерләми торып җиһаз аласы юк. Монысы шәхси фикерем булды, ә бирәсе килгән төп соравым мондый: «врач» сүзе нәрсәне аңлата ул урысларда, кайдан килеп чыккан? Исемемне күрсәтмәгез Мамадыш районы Сезнең сорауга җавапны интернеттагы «Википедия» энциклопедиясеннән эзләдек. Анда язылганча, «врач» – славян сүзе һәм ул –чь суффиксы һәм «вьрати» дигән сүзләрдән ясалган. «Вьрати» – «сөйләргә» («говорить») яки «алдашырга» («врать») дигәнне аңлата. Ул килеп чыккан вакытында өшкерүче, тылсымчы («заговаривающий, волшебник») дигән мәгънәгә ия булган. АЧУЫМ КИЛДЕ Телевизордан Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» тапшыруында җырчы Венера Ганиева белән сөйләшеп утырганын күрдем. Венера судан чиста булып сөйләшеп утыра, янәсе, кешегә яхшылык эшләсә – бәхетле була икән! Бәхетледер шул: әнә бит энесенә нинди яхшылык эшләгән: бармакка бармак та сукмыйча ярты миллионны алып биргән, ә түләргә уйламыйлар. Аларны яңадан судка бирергә кирәк! Профессорның даны чыгар тагын да. Судан чиста булып сөйләшә, бик ачуым килде шуңа! Солтанәхмәт НИЗАМИЕВ Казан шәһәре ТАТАРСТАН КИРӘК, ТАТАР – КИРӘКМИ! Татар телен сатып җибәрүләреннән соң, башыма шундый фикер килә: депутатларыбыз сатлык, түрәләребез эндәшми, без булдырабыз кыскасы. Бу хәлләргә эчем пошып йөргәннән соң, «перестройка» вакытында Рамазан Абдулатиповның телевизордан әйткән бер сүзләре исемә төште. «Русиягә Калмыкия, Мордовия, Башкирия кирәк әмма калмык, мордвасы һәм башкорты кирәкми», – дигән иде ул. Кабат шул вазгыятькә кайтып калдык. Заримә ГАДЕЛШИНА КАЗАН ШӘҺӘРЕ ГАЗ ПЛИТӘСЕ ТИЕШМЕ? Әлки районында яшәүче бер танышымнан, әз пенсия алучыларга социаль яклау бүлегеннән газ плитәсе яки газ котелы кебек әйберләр бирәләр икән, дип ишеткән идем. Бу безнең районда да бирелә микән? Дания САЛИХОВА Лаеш районы, Нармонка авылы Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Карсалов Андрей Генадьевич аңлатуынча, сезнең районда мондый хезмәт күрсәтелми. *** Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Элемтә һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр эшли. ИГЪТИБАР! Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) 2390353, кесә телефоныннан 89270390353 телефонына («мегафон» операторы) шалтыратыгыз. Айгөл ЗАКИРОВА
beznen_ru
mass_media
Тормыш сулышы
12.12.2017
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/aeryilu-aldyinda-torgan-tatarstan-gaillre-chen-tel
Аерылу алдында торган Татарстан гаиләләре өчен телефон хезмәте эшли
Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә гаилә мәсьәләләре буенча белешмә алу өчен махсуслашкан хезмәт оештырылган.
(843)293-24-68 телефоны аша мөнәсәбәтләрендә киеренкелек сизгән, аерылу алдында торган ир белән хатын мөрәҗәгать итә ала. Хезмәтнең эше гаиләне бәхетле итү, аерылуларны киметү, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.Белешмә алу өчен, көн саен, тәүлек буе мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
07 сентября 2017, 08:19
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/mselman-sgatlre-satyila
Мөселман сәгатьләре сатыла
Казанлыларга интернет-кибеттә мөселман сәгатьләрен сатып алырга киңәш итәләр. Аның механизмын будильнигы намаз вакытын хәбәр итәрлек итеп көйләргә була. Цифрлы мөселман сәгатьләре тышкы ягы белән калган сәгатьләрдән берничек тә аерылмый: көмеш төсендәге корыч браслет, өч ук, гарәп язулы кара циферблат һәм электрон табло. Соңгысы ярдәмендә намаз вакытын көйләргә була. Сатучылар ышандырганча,...
Казанлыларга интернет-кибеттә мөселман сәгатьләрен сатып алырга киңәш итәләр. Аның механизмын будильнигы намаз вакытын хәбәр итәрлек итеп көйләргә була.Цифрлы мөселман сәгатьләре тышкы ягы белән калган сәгатьләрдән берничек тә аерылмый: көмеш төсендәге корыч браслет, өч ук, гарәп язулы кара циферблат һәм электрон табло. Соңгысы ярдәмендә намаз вакытын көйләргә була.Сатучылар ышандырганча, сәгать ярдәмендә кыйбла ягын да, үз җирлегең яки башка шәһәрләр өчен һиҗри һәм Григориан календаре буенча вакытны да билгеләргә мөмкин. Әлеге техника могҗизасы сатып алучыларга якынча 2,5 мең сумга төшәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
10 января 2013, 11:33
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kamaz-mashinalaryina-test-drayv-tkr
КАМАЗ машиналарына тест-драйв үткәрә
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Краснодар, Екатеринбург шәһәрләрендә КАМАЗ-5490, КАМАЗ-65207 машиналарына тест-драйв үткәрә.
Акция кысаларында сатып алучылар җитештерүчедән үзләрен кызыксындырган сораулар җавап ала.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2015-05-23 06:29:10
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/020322/plannar-zur
Планнар зур
null
2024нче елга кадәр Русиядә һәр мәктәптә спорт клубы барлыкка киләчәк. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, үз чиратында, авыл мәктәпләрендә спорт залларын җиһазландыру буенча зур эш алып бара, дип искәртә.
beznen_ru
mass_media
null
02.03.2022
https://syuyumbike.ru/news/dnevnik-mamy/sabyylarga-stm-rizykny-kaychan-bir-bashlarga-tabib-kishe
Сабыйларга өстәмә ризыкны кайчан бирә башларга? Табиб киңәше.
null
Баланы тукландыру мәсьәләсе бик мөһим, аеруча да сабый тормышының беренче елларында. Бу — баланың үсеше, аның тормышының, организмының алга таба программалашуы. Балаларның организмы нык, стресска чыдам булсын өчен аларны инде берничә айлык вакытта дөрес һәм витаминнарга бай ризыклар белән тукландырырга киңәш итә табиблар.Академик Ю.Е.Вельтищев исемендәге медицина фәнни-тикшеренү клиник педиатрия институтында бүлек  җитәкчесеЕлена Кешишянсүзләренчә, бала үсеше процессының бер өлешендә әнисенең сөтендә булган матдәләр генә җитми башлый. Кемдер балага 6 айдан өстәмә ризык ашатырга мөмкин, ди. Әмма балалар табибы китергән мәгълүматларда нәниләргә 4,5-5 айда ук туклану җитми башлый, диелә.- Кайбер балалар тән авырлыгын бик тиз җыя башлый. Аларны хәзер хәтта “эре” балалар дип тә атап йөртмиләр. Чөнки алар безнең заманда бик күбәйде. Хәтта моңа багышланган тикшеренүләр дә үткәрәләр. Балаларның авырлыгы артуга бәйле, 4,5-5 айда аларга туклану җитми башлый, шуңа да андый сабыйларга өстәмә ризыкларны да иртәрәк бирә башлыйлар.Баланың өстәмә ризыклар кабул итәргә әзер икәнен ничек белеп була?Моны балага ризыкны аз-азлап ашатып карап белергә мөмкин. Әгәр дә сабый ризык белән уенчык түгел, ә ризык  буларак кызыксына икән, шул чагында аңа әлеге азыкны бирергә була. Бала ризыкны кабул итмәскә, кире чыгарырга, авызын ачмаска мөмкин. Шул чагында без баланың ризыкны кабул итәргә әзерме икәнен ачыкларга тиеш. Чөнки бала үзе теләмичә, аңа азыкны “көчләп” диярлек ашатсак, балада ризыкка карата тискәре караш туачак. Әмма баланың көен көйләп, аны ашатмыйча да торырга ярамый. Без нарасыйны өстәмә ризык кабул итәргә акрынлап әзерләргә тиеш.Моны ни рәвешле эшләргә кирәк?Балага ризыкны аз-азлап каптырып карарга. Моның өчен хәзер нинди генә җайланмалар юк. Балада ризык тәмен тою формалашырга тиеш. Баланы ризыкны кабул итүгә якынча 2 ай дәвамында әзерләргә мөмкин.Рационга өстәмә ризыкны ни рәвешле кертә башларга?Әгәр дә бала өстәмә ризык кабул итәргә әзер икән, әгәр дә аның ашкайнату-эчәк системасы формалашып беткән икән, ул чагында өстәмә ризык бирә башлау тиз булачак. 5-6 айлык балага өстәмә ризык бирелә башлый икән, бу процесс бик тиз — 3-4 көн эчендә гамәлгә ашырыла. Бигрәк тә бала имә һәм ана кеше үзе дә ул ризыкларны ашап караган икән, нарасыйда аллергия булмаячак. Шуңа да ризыкны тамчылап бирүдән мәгънә юк.Балага өстәмә ризык буларак нинди азык-төлекләрне беренчеләрдән булып бирергә була?Һәр продуктны рационга кертү вакыты 3-4 көн икәнен исәпкә алганда, ризыкларның нинди тәртип белән менюга кертелүе мөһим димәс идем. Стандарт буенча башта боткалар, аннары яшелчә ашата башлау дөрес дигән сүз түгел. Киресенчә булган очракта да, бер нәрсә дә үзгәрмәчәк. Әмма яшелчәләрдән башлаган очракта, бала ризыкны кабул итмәскә мөмкин.Кемдер яшелчәләрдән беренче булып балага ташкабак бирергә, ди. Ни өчен аңа тукталулары бик үк аңлашылып та бетми. Бәлки бу ташкабакның тәменә бәйледер.Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр бала ризыкны беренче бирүдә кабул итми икән, аңа берничә айдан соң кабат аны каптырып карарга, тәкъдим итәргә кирәк.Ризыкның кайсы файдалырак: өйдә әзерләнгәнеме, кибеттән сатып алганымы?Промышленность юлы белән әзерләнгән ризыкларны балага бирү өстенрәк. Әмма барлык гаиләләр дә балаларына риызкларны кибеттән алып ашата алмый. Шуңа да балалар табиблары нарасыйларга кибеттән алынган ризыклар ашатырга гына ярый дип, әти-әниләргә катгый әйтү дөрес түгел. Өй шартларында да боткаларны, яшелчә һәм җиләк-җимеш пюреларын әзерләргә була. Шуны онытмагыз: безнең максат — баланы дөрес итеп тукландыру.чыганак:http://intertat.ru
syuyumbike
mass_media
Бала
2 Октябрь 2017 - 15:44
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/teplitsany-yuarga-onytmagyz-bakchachylarga-bernich-kish
“Теплицаны юарга онытмагыз”. Бакчачыларга берничә киңәш
Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова көзен бакчада башкарыла торган берничә эш хакында искә төшерде. Файдасы тими калмас.
– Тиздән теплицадан соңгы помидор, кыярларны да җыеп алабыз. Бушап калган теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга?– Иң шәбе күкерт шашкасын яндыру. Әмма теплицаның каркасы металлдан булса, бу ысулны кулланмаска киңәш итәм, чөнки металлны күкерт “ашый”. Күкерт шашкасын яндырганда кулга перчатка, борын һәм авызыгызны респиратор белән каплагыз. Бер тәүлектән ишекләрен ачып җилләтегез. Теплицаның каркасы металлдан булса, бер җирен дә калдырмыйча, марганцовка белән юыгыз. Фитофтора кергән булса, җирнең өске 15 см тирәнлектәге капламын  казып алып чыгарыгыз. Бакчадан яңа җир алып кереп өстәгез. 10 литр суга 400 гр хлор кушып, сеңдереп түтәлләргә сибәргә кирәк. Бакыр купоросы белән юдыртсагыз да була (10 литр суга 100 гр). Бордос сыекчасы да булыша. 100 гр бакыр купоросына 1 литр кайнар су салып, яхшылап эретегез, шуңа 5 литр кайнар су өстәгез һәм тагын 4 литр суык су кушыгыз. Монысы әзер. Аерым чиләктә 1 литр суда 100 гр известь яндырыгыз, шуңа 4 литр су өстәгез. Ике эремә дә әзер. Бүлмә температусына кадәр суынганнарын көтегез һәм икесен бергә кушып, сөзегез. Зәңгәрсу төстәге катнашма барлыкка килә. Менә шуның белән бөтен теплицаны, берочтан җирен дә эшкәртегез. Парник пыяладан яки пленкадан икән, аларын кер сабыны белән юыгыз. Пленканы кышка салдырып, аны марганцовкалы суда юып киптереп алып куярга да була. Күкерт шашкасын теплицагызның ничә квадрат метр булуына карап алыгыз. Бер генә җитмәскә дә мөмкин. Менә шулай теплицаны кышка әзерләп бетергәч, җире туңмасын дисәгез, түтәлләренә салам җәегез. Ә кар яугач, шуның өстенә кар кертегез.– Бакчадагы фитофтора белән зарарланган түтәлләрне дә эшкәртергә кирәктер?– Бакчада үскән помидор җирен эшкәртү өчен “Байкал ЭМ-1”, “Байкал ЭМ-5” дигән препаратлар кулланыгыз. Фитофтора белэн чирләгән булса, суыклар башланырга ике атна кала, җирне казыр алдыннан шуларны сибәргә кирәк. Ә “Бактофит”, “Триходермин”, “Планзир”, “Фитоспорин”, “Фитоцид” дигәннәрен җирне казыгач сибәсе була. Көрәк тирәнлегендә казыгыз, сыекча 10 сантиметрга үтәргә тиеш. Шулай ук яз көне кар эреп бетүгә дә, боларның кайсын булса да сибәргә кирәк. Бордос сыекчасы белән дә эшкәртә аласыз. Язын помидорларны утыртыр алдыннан теплица эчен дә, бакчага помидор утыртасы җирне дә марганцовка кушылган кайнар су белән пешекләгез. Болай эшләгәндә, теплицаның форточкаларын, ишекләрен ябарга, ә ачык грунтны пленка белән капларга онытмагыз.– Җимеш бирә торган агач-куакларны кимерүчеләрдән ничек сакларга киңәш итәсез?– Кәүсәләренә, энәләрен аска каратып, чыршы, нарат ботаклары бәйләргә, рубероид, вак тишекле челтәр, бакча бинтын урарга мөмкин. Башта агач әйләнәсен 10-20 см тирәнлектә казыгыз һәм рубероид яки башка материалны төптән үк урагыз да төбен күмеп куегыз. Кәүсәләрне агартырга да була. Бакчачы кибетләрендә куян, тычканнарны куркыта торган  матдәләр кушылган катнашма сатыла. Шуның белән агартып куя аласыз. Гади акшарга дегет сабыны кырып салып та агартырга мөмкин. Бакчачы кибетләрендә “Пугач”, “Креолин” дигән сыекчалар да сатыла. Инструкция буенча урый торган материалга шуны да тамызырга була.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
04 сентября 2021, 11:40
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/golikova-30ynnan-7-noyabrg-kadrge-chorny-yal-knnre-dip-iglan-itrg-tkdim-itte
Голикова 30ыннан 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте
Вице-премьер моны коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең киеренке булуы белән аңлата.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.Вице-премьер шундый инициатива белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-10-19 15:21:00
https://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/marat-bshrov-zkyat-fondyna-125-million-tapshyra
Марат Бәшәров «Зәкят» фондына 1,25 миллион тапшыра
null
Күренекле актер Марат Бәшәров күптән түгел НТВ каналында барган «Секрет на миллион» ток-шоуында катнашты.Тапшыруны алып баручы Лена Кудрявцеваның шактый четерекле, төртмәле сорауларына җавап бирергә туры килде аңа. Исерткеч эчемлекләр эчү, хатыннарына кул күтәрү белән бәйле сораулар да яңгырады. «Чыннан да, хатын-кызга кул күтәргәнегез бармы?» – дигән сорауга, актер, уйлап та тормыйча, «әйе» дип җавап бирде.Әмма Марат Бәшәровның иң зур сере аның үги әти белән үсүе булды.–Әллә 6 нчы, әллә 7 нче класста укыганда, очраклы рәвештә бу документны табып алдым, – дип сөйли ул. – «Марат АлимжановичБашаров» дип язылган... Ә мин әтиемнең исеме Вафа дип беләм. Фамилиямне Юнысов дип. Мәктәпкә дә Марат Юнысов булып киттем.Бер атнадан соң җаен табып, әнигә бу хакта сүз кузгаттым. Ул мине каршыма утыртты да:–Яшьчагым иде... Гашыйк булдым. Ул да миңа гашыйк булды... Ә синең туасыңны белгәч, мине ташлап китте, – диде.Тапшыру барышында актер үзенең чын әтисе белән дә очрашты.Ток-шоуның кагыйдәсе буенча, катнашучы бик зур серен ача икән, аңа акча бирелә – 1, 25 миллион сум.Марат Бәшәров бу акчаны Мәскәү Җәмигъмәчете каршында эшләүче «Зәкят» хәйрия фондына тапшырачагын әйтте.
syuyumbike
mass_media
«Йолдызлы» яңалыклар
16 Май 2020 - 15:37
https://sabantuyjournal.ru/news/kalendar/kitapkhanne-serle-dnyasy
Китапханәнең серле дөньясы
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көнеРоссиядә беренче китапханә 1037 елда барлыкка килә. Китап патшалыгына Киев шәһәрендәге София соборында Ярослав Мудрый нигез сала. 27 май исә Россиядә китапханә көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1795 елда Россия милли китапханәсенә нигез салына. Иң элек ул Император китапханәсе исемен йөртә.Казанда исә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар 1830 елда кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала.1844 елда «Казан губернасы хәбәрләре» газетасының бүлек мөхәррире Николай Второв әтисе Иван Второвның шәхси китапханәсен — 903 исемдәге 1908 томлык китап һәм вакытлы матбугат җыелмасын — Казан шәһәренә бүләк итә. Китаплар күп еллар үзләренең лаеклы урынын таба алмый.1865 елның 10 гыйнварында китапханә ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсе көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.1917 елдан «Үзәк губерна китапханәсе» дип йөртелә башлый.1965 елдан «Республика фәнни китапханәсе» дип атала. 1991 елда «Милли китапханә» исемен ала.
sabantuyjournal
mass_media
Календарь
27 мая 2021 - 07:20
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rstm-minekhanov-46-kesheg-dlt-blklre-tapshyrdy
Рөстәм Миңнеханов 46 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды
Государственные награды Российской Федерации и Республики Татарстан вручил сегодня 46 жителям республики Президент РТ Рустам Минниханов. Торжественная церемония награждения прошла в Казанском Кремле.
«Республика Татарстан – один из ведущих регионов страны. Нашим конкурентным преимуществом является общественно-политическая стабильность. Каждый из вас внес весомый вклад в успешное развитие республики. Хочу вам выразить слова искренней признательности за преданность делу и высокие профессиональные достижения, пожелать здоровья, счастья и благополучия», –сказал Рустам Минниханов на церемонии награждения.В числе награжденных – специалисты и руководители татарстанских предприятий, сотрудники правоохранительных органов, тренеры, медработники, артисты, руководители районов, учителя и ученые. Орден «За заслуги перед Отечеством» III степени вручен академику РАН, научному руководителю Казанского физико-технического института имени Е. К. Завойского Кеву Салихову.«Спасибо за положительную оценку моей работы и научного творчества. Я с детства стараюсь делать свою работу хорошо, чтобы она доставляла радость мне и другим людям. Я уже три года с увлечением занимаюсь проектом по борьбе с засухой и проблемой создания квантового компьютера на новой элементной базе», – сказал ученый.Доктор физико-математических наук, профессор, академик РАН, ведущий специалист в области изучения динамики спиновых систем в парамагнетиках, томографии и нанолитографии поблагодарил Президента РТ за поддержку ученых и науки в республике. Кев Салихов считает, что государственные награды являются стимулом работать еще лучше на благо Татарстана.Благодарность Президента РФ сегодня объявлена заведующему кафедрой Казанского государственного медицинского университета Анасу Гильманову.«Многие научные разработки моей кафедры реализованы в практическом здравоохранении. К примеру, это платные медицинские услуги, которые мы начали вводить еще в 2001 году. За моими плечами десятки лет практической работы и научной деятельности», – рассказал Анас Гильманов в интервью ИА «Татар-информ».Анас Гильманов закончил Казанский государственный медицинский институт им. С. В. Курашова по специальности «Санитария». Прошел трудовой путь от медбрата госпиталя и фельдшера Станции скорой медицинской помощи до заместителя министра здравоохранения РТ. Преподавательскую работу начал в 1991 году. Все эти годы он принимал активное участие в модернизации и реформировании российского здравоохранения и медицинского образования, внедрении передового международного опыта в медицине.«Я начинал работать медбратом в Каменке, в госпитале ветеранов войны, в 1976 году. Сейчас занимаюсь профессиональной подготовкой студентов, педагогов и научных работников. Считаю, что все специалисты органов здравоохранения должны проводить качественную работу, ориентированную на пациента. Считаю, что поликлиники для удобства населения должны работать в выходные и праздничные дни», – отметил эксперт.Научные работы Анаса Гильманова обосновали возможность перехода на новую модель оплаты медицинских услуг в сфере здравоохранения, что сегодня активно внедряется в России. Являясь автором более 230 научных работ, научным руководителем и консультантом 15 докторских и кандидатских диссертаций, он внес огромный вклад в развитие системы здравоохранения и медицинского страхования.Почетного звания «Заслуженный машиностроитель РФ» удостоен слесарь-инструментальщик АО «КМПО» Николай Филиппов. Вся семья жителя Казани – он сам, две дочери, сын, супруга и даже сноха – являются сотрудниками КМПО. Одна из дочерей недавно сменила место работы, супруга вышла на пенсию, а остальные продолжают трудиться на предприятии и по сей день.«Мне нравится моя работа. Я делаю приспособления и приборы для изготовления турбинных лопаток. Они нужны для авиационных двигателей и применимы для газоперекачки. Т. е. используются в машиностроении и авиационной промышленности. У меня есть четыре внука, и я надеюсь, что они, когда вырастут, продолжат семейную трудовую династию», – сказал Николай Филиппов в интервью ИА «Татар-информ».Заслуженным деятелем искусств РТ стала президент Татарстанской общественной организации «Мисс Татарстан» Изольда Сахарова. Звание заслуженного работника печати и массовых коммуникаций РТ получила ветеран отрасли Роза Газалиева. Всего было вручено 46 орденов, медалей, благодарностей, а также знаков и удостоверений о присвоении звания заслуженного работника различных отраслей.http://www.tatar-inform.ru/news/2018/03/15/602258/
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
15 марта 2018, 18:31
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/aznakay-rayony-tymytyk-avylynda-ch-ayakly-chebi-tugan-video
Азнакай районы Тымытык авылында өч аяклы чеби туган (ВИДЕО)
Хуҗабикәнең тавыгы 11 йомыркага утырган булган.
- Мондый нәрсә күргән юк иде. Исән калырмы, белмим? Әле бүген чыкты. Ахырзаман галәмәтеме әллә? - дип гаҗәпләнеп хәбәр итте газета укучыбыз Зөлфия Нуретдинова.Хуҗабикәнең тавыгы 11 йомыркага утырган булган.- Җидесе чыкты, әле дүртесе чыгасы бар. Иртәгә чыгып бетәләр бугай инде. Чебиләрнең берсе генә шундый, тагын берсе шәрә муенлы. Әмма шәрә муенлы тавыкларым да бар, - ди Зөлфия ханым.Эльвира МозаффароваШәһри Казан
madanizhomga
mass_media
Республикада
2020-07-26 15:33:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bgen-magnit-davyilyi-kotyira
Бүген магнит давылы котыра
Бүген 25 октябрь көнне көчле магнит давылы була, дип кисәтә белгечләр.Ул кичке 9 га кадәр дәвам итәчәк. Һава торышына сизгер кешеләр өчен авырырак булачак: баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек һәм башка сәламәтлеккә бәйле хәлләр күзәтелергә мөмкин. Атмосфера басымы нормада була. Көндез һава температурасы +2 гә кадәр күтәрелергә мөмкин, бераз кар...
Бүген 25 октябрь көнне көчле магнит давылы була, дип кисәтә белгечләр.Ул кичке 9 га кадәр дәвам итәчәк. Һава торышына сизгер кешеләр өчен авырырак булачак: баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек һәм башка сәламәтлеккә бәйле хәлләр күзәтелергә мөмкин. Атмосфера басымы нормада була. Көндез һава температурасы +2 гә кадәр күтәрелергә мөмкин, бераз кар сибәләячәк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-10-25 05:48:19
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/it-olimpiada-pensionerlar-chen
IT-олимпиада пенсионерлар өчен
Россия Пенсионерлар берлеге рәисе хәбәр иткәнчә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, илдә барлыгы 234 меңнән артык пенсионер компьютерда эшләргә өйрәтелгән.
Аларның күпчелеге Татарстанда яши. Шуңа да Пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиада оештырырга булганнар. Ул август ахырында уздырыр дип планлаштырыла. Аңа кадәр бөтен ил буйлап сайлап алу турлары оештырылачак. Финалга 150ләп кеше сайлап алу ниятләнә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
01 августа 2015, 14:48
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/elvin-greiny-korporativka-cakyru-nica-sumga-tosa
Элвин Грейны корпоративка чакыру ничә сумга төшә?
«Бәя күләме командага, вакытка бәйле», — ди артистның менеджеры.
Эльвин Грейга корпоративка чакыру миллион сумга төшәргә мөмкин. Бу хакта https://kiziltan.ru хәбәр итә.Артистның менеджеры сөйләгәнчә, быел Яңа ел корпоративларына әзерлектә берни дә үзгәрмәгән — даталар билгеләнә, чыгышларны да гамәлдән чыгармыйлар. Гонорар да үзгәрмәгән.- Бәясе командага, вакытка бәйле. Миллион сум тирәсе, — ди артистның менеджеры.Монда икенче нәрсә дә гаҗәпләндерә: кем шушы заманда корпоратив үткәрергә җыена микән?!
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2022-12-02 10:39:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tlgat-nzhmievny-isk-aldyk
Тәлгат Нәҗмиевны искә алдык
Исән булса, 1 мартта аңа 70 яшь тулыр иде.
Байлар Сабасында язучы-публицист, 27 ел район газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны искә алдылар. Аны мәзәк остасы, Сабаның елъязмачысы, остаз буларак билгеләп үттеләр."Жирдән китү - үлем түгел әле, исән булса сине белгәннәр", - дип яза ул.Тәлгат Нәҗмиев һәр сабалының исендә бүген. Китапханәләрдә аның китаплары укыла, район үзәкләштерелгән китапханә директоры Ләйсән Билалова хәтта күргәзмә өчен дә чиста гына калган килеш сакланган китап табуы авыр булуын әйтеп үтте. Димәк, язучының язганнары тузан жыеп кына ятмый. "Яшә, Саба-йорт", "Саба мәзәкләре", "Сабаларда эчәр суым булгач...", "Изге сәфәр жиңел гамәл түгел" кебек 16 китап авторы ул.Бүген Тәлгат Самат улына бәйле күп кенә истәлекләр  белән  уртаклашып кына калмадылар, аның үзе белән бәйле мәзәк хәлләрне дә сөйләделәр.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
28 февраля 2020, 16:02
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-chally-yortlarynda-knkresh-gazy-shartlagannan-so-tiksherlr-tkrchklr
Яр Чаллы йортларында көнкүреш газы шартлаганнан соң тикшерүләр үткәрәчәкләр
Шәһәр мэры йөкләмәсе буенча, 48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң, Яр Чаллының күп фатирлы йортларында планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
Традицион аппарат киңәшмәсе барышында Наил Мәһдиев шәһәрнең өч районындагы йортларны тикшерергә кушты, өстәвенә, бәйрәм көннәрендә яшәүчеләрнең күбесе өйдә булачак.Беренче чиратта, риск төркемендәге фатирлар тикшереләчәк. «Асоциаль яшәү рәвеше алып баручы, фатирларында булган газ җиһазларыннан куллана белмәүчеләргә аерым игътибар бирергә кирәк, - диде шәһәр мэры. - Хәзер безнең алда гаеплеләрне эзләү бурычы тормый. Гаеплеләрне тикшерү, күзәтчелек органнары билгеләячәк. Без үз бурычларыбыз белән шөгыльләнәчәкбез. Беренчедән, нинди очракларның шундый ук нәтиҗәләргә китерүен аңларга кирәк. Ярты миллионлы шәһәрдә газ җиһазлары файдаланыла торган фатирлар күп. Әмма, кызганычка каршы, барлык гражданнар да аны эксплуатацияләү мәсьәләсенә җаваплы карамыйлар».Тикшерү нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр берничә көннән соң гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясе утырышы барышында ясалачак.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-11-03 13:55:00
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/kutadgu-bilik-10
Кутадгу билик
null
Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең март аенда (2016 ел) басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановныңшигъритәрҗемәсендә бирелә.Тәгамь бир һәркеменә, калмасын ашсыз.Берәү дә йөрмәсен «мин калдым ач», дип.Коры-сары белән сыек ашларны,Җимеш белән шикәр-балны алмаштыр.Хәлең җитсә, ертыш йоласын үтә,«Теш хакын» [1] бир, шулчак артык сүз бетә.Аш-су турында сүз төкәнде, тәмам.«Кайтыйм», дисә кунак, озат капкадан.Чакырулы булыр бу ашка дүрт төр,Баручы төре дә гадәттә дүрттер.Берәү ашка килә кем өндәсә дә,Кыстатмыйча ашый биргән нәрсәңне.Ләкин үз өенә кунак чакырмас,Ашый бер борынга [2] өйдә ялгыз баш.Икенче берәүләр ашка барырлар,Үзләре дә, күр дә тор, чакырырлар.Өченчеләре исә чакырсаң, килми,Үзләре дә ашка чакыра белми.Тере димә андый затны, үлек ул,Кеше белән кеше була белми ул.Тагы бертөрлесе ашка бик йөрми,Ләкин үзенә еш кунаклар өнди.Менә моның һәйбәт юсык-юрыгы,Бөкә-белкә мактый аның кылыгын.Кирәк – ашка йөре, кирәк – йөремә,Күп ашау саулыкка китерми бер дә.Күп ашаган бәндә һәрчак хаста ул,Йөзе саргылт булыр, авыр атлавы.Менә нәрсә әйтә бер имче, күрче,Сәламәтлек һәм дә холык белгече:«Тамактан керә чир, агулый ашың,Чир картайта, кеше яшәми яшен.Тамагын тыйган зат яшәр дарусыз,Агарынып йөрмәс, алсу булыр йөз».Менә шулай кунак — табын тәртибе,Өндәү һәм өндәүгә баруның ибе.Белгәнне сөйләдем аш-су турында,Бу хакта сүзләрне туктатыйк шунда.Бу дөньяның шулдыр юсык-юрыгы –Кеше белән кеше булу кызыгы.И, күңелем нуры, хаклык сөючем,Сүземә игътибар ит, зинһар өчен.Уйгырмыш Үгделмешкә үзенең дөньядан йөз чөереп, теге дөньяны көтүен сөйлиҖавапта Уйгырмыш әйтте: — СүзеңнеИшеттем, инде син тыңла үземне.Синең бу сүзләрең дөрес. АларныТоткан зат һичшиксез тотар дөньяны.Ләкин ул эшләрне кылыйм, дигәнчеБелү кирәк, углан, шуны тирәнтен.Кеше шундый михнәт белән казганганМөлкәт нигә гомер бик аз калганда.Бу дөньяны куып йөрсә ки кеше,Ятып кала тагать-гыйбадәт эше.Күр, син килгәләгән шушы арадаАзмы гыйбадәтем калды казага?Берәү белән шулай булашсаң, индеКүпләр нишләр? Гафу, көчләмә мине.Авыл-шәһәр ара йөргән чагымдаНичә сүз һәм эшләр чыгар тагы да?Кайчан гыйбадәткә вакыт табылыр?Димәк, миңа тагать юлы ябылыр.Тиле яшьлек үтеп, картайган мәлдәЯшәдем тагатьтә һәм кылдым тәүбә.Инде кыргыйлыкка кабат китимме?Килешерме миңа бу эш, рәхимлем.Ни күп белек бирдең, дәрья гыйлемлем,Ишет инде мине, әүлиям минем.Егетлектә кыл син карыйлык эшен,Җитешми, картайгач, вакыт һәм көчең.Егетлектә тырыш, гыйбадәттә бул,Картайгач, зыяны булмас аның, бел.Яшьлектә һәрякка изге юлны тот,Олгайгач, сүнүгә бара ич дәрт, ут.Ни шәп хәл ки, күрче, егет чагындаКеше кямил булса барча ягыннан.Ни кызганыч хәлдер, картайгач, кешеКылмакчы булса нәкъ егет кылмышын.Дөнья малы кирәк тереклек өчен,Яшәү бетсә, мөлкәт җуя мәгънәсен.Гомрен сарыф итеп мөлкәт җыючыҮлгәнендә әйтер: кая куйыймчы.Мин кылсам син әйткән дәүләт хезмәтен,Белеп дуслык, тәртип, халык гадәтен,Азакта ни файда миңа, үземә,Кирәк булгач ике парча бүз генә…Тырышып, бер тирләү һәм бер туңуданНәтиҗә икедер тик, мөселман.Бере — дөнья малы шатлык күңелгә,Икенчесе — сүзең үтә илеңдә.Шәп булыр иде дә шундый хәлеңдәҮлем килми, яшәп калсаң мәңгегә.Бар иде ул хәлләр, тик үлем килде,И, акыллым, дөнья нәрсәгә инде?Кеше котлы булса, билгеләре бар:Аның игелеге балкыта нурлар.Кешене өйрәтсә котсыз кемсәләр,Картлыгы килгәндә бигрәк пис [3] алар.Гыйльме киң бер белкә шәп сүз калдырган(Ишет һәм хәтерлә, ал йөзле туган):Кеше котлыгы шул — олыгая барып,Исәрлеге бетсә, изгелек артып.Төгәл билгеле карт зат котсызлыгы:Йөгертә нәфесе һәм комсызлыгы.Кайда ул җир шаһы булам, дигән зат —Тимер шәһәр корып яшәгән Шәддат?Кайда ул җаһил эт — җиргә һәм күккәШаһ булмакчы Нәмрут, каракош җиккән?Кайда ул «мин — Тәңре» дигән фиргавен [4]?Су төбенә бәрде Тәңребез үзен.Кайда ул хисапсыз мал җыймыш Карун?Җир аяусыз йотты үзен һәм малын.Кайда ул гарептән шәрыккә кадәрҖир яулаган «мөгезле Искәндәр» [5]?Кайда таягыннан зур елга ясап,Диңгездә коры юл ярдырган Муса?Кайда ул җеннәргә, хәтта, баш булганДөнья хөкемдары Сөләйман?Кайда ул үлекләр тергезгән Гайсә?Аның үзен тотып астылар хачка.Кайда кешеләрдән иң-иң сайланмышМөхәммәт. Ул да юк — дөнья хәзер буш.Бу мәзкүрләрне дә тоткач, соң үлемАярмы сине, и, холкы күреклем.Бу рәвешледер ул бу дөнья заңы,Кирәк ничек уйла, истә тот аны.Багып күр син җирнең кара куенын:Ничә кеше керде — тик юк туемы.Ачып, күрсәң иде җир катламнарын —Ничек ятканнарын асыл затларның.Ни шәп бәкләр кара җиргә катылган,Ни белкә-бөкәләр череп юк булган!Җир астында колны бәктән аермам,Һәм аермас күзем байны ярлыдан.Тап-таза һәм көяз, шәп егетләрнеңЮк монда тын-өне һәм кан тибрәве.Менә шундыйлар да ябынгач җирне,Синме соң, йә минме калырбыз тере?Йөрүле-торулы ярсу зат-инсан,Бер тарафка сапмас барган юлыннан.Үземнән китәрдем арзу-теләкне,Бер Алладан үзгә юктыр йөләгем [6].Кешене кол иткән соклык-комсызлык,Нәфестән котылдым, инде күзем тук.Ни ди, әнә заһит булган кемсәләр,Дөнья кайгыларын куйган кемсәләр:Дөньяда үземә кирәкне таптым –Хирыс күзлегемне еракка аттым.Читкә куйдым дөнья максат-арзусын.Теләгем төкәнде, әйтелде сүзем.Бу дөнья, асылда, чәчүлек мәйдан –Ни чәчсәң, нәкъ шуны урырсың анда.Игелекләр чәчсәң, уңар игелек,Игелектән чыгар аш һәм кигелек.Яман орлыклардан яманлык туар,Ул исә җилкәңә менеп үк кунар.Нәфес — арзулардан арынмасам, минИзгелек хәленә ирешәлмәмен.Сине куймый икән, син дөньяны куй,Синнән туймый икән, син дөньядан туй.Син аны куймасаң, куяр сине ул,Син аннан туймасаң, туяр үзе ул.Әгәр шулай икән — нигә бу дөнья?Шулай уйный икән — сана уенга.Теге дөнья эше уеңда булсын,Уең мәңге яшәү турында булсын.Тагын да игерәк дөньяны ташлап,Ахирәтне генә кайгырта башлау.Ике дөнья бер куш, иясе дә бер,Ник бу дөнья? Язмыш тегесендәдер.Түрәткәнне тапсаң, түрәлү — сиңа,Яралтканны тапсаң, яралу — сиңа.Түрәткәнгә тагать итүне куеп,Түрәмешкә хезмәт итимме оеп?Ике төрле була хезмәтче хәле,Йә хезмәте ярый — арта сәмәне.Йә — ярамый. Үзе имгәк диеләВакыты заяга китә, ул бөлә.Яраса хезмәт, бий күтәрсә тагы,Ирексез ул, сәрай җибәрми аны.Бер ач, бер тук ялчы йөгергән чактаБий мәшәкать чикми, ял итеп ята.Әгәр хезмәтләре ошамаса, күр,Әрәм була менә бөтен бер гомер.Кайда хезмәткәргә, әйтче, файдасыБу хезмәттә табыш — асу [7] кайда соң?Ни ди, ишет, әнә бер Ил иркене [8](Хезмәтче хакында дөрес хөкемле):«Багып күрсәң, начар бийләрдә эшләү:Хезмәтеңчә генә бәяләмәсләр.Хезмәтең яраса югалыр иркең,Ярамаса, абруй төшәр көннән-көн».Ышанма хезмәткә, и, хезмәте бар:Шәп хезмәткәр булыр, ахры, бер тавар.Бийем мактар, дисәң, сасытып сүгә,Бий шатлана, дисәң, ул кашын төйгән.Төгәл белеп булмый аның кылыгын:Алынырмы аннан тиеш алыгың [9].Төпсез, егет, читсез, дөнья кәрабы,Җил ул, күләгә ул, юктыр карары.Сагым [10] кебек ич ул — күренә генә,Тотыйм, дисәң, бетә, юк була кинәт,Бу идарә коры [11] килер кизүле,Тиз үк корыр, бер тере ул, бер үле.1. Ертыш — «бүлгәләп кунакларга бирелә торган тукыма-кумаш кисәкләре», татар-башкортларда бигрәк тә туй мәрасимендә кулланыла. Теш хакы — «күчтәнәч» мәгънәсендә булса кирәк.2. Чагыштыр — хәзерге телебездә «өч борынга керү — өчәүләшеп мәҗлес оештыру».3. Пис – «күңел кайтаргыч, әшәке» (татар сүзлекләрендә еш кына китерелә).4. Мөселман язучылары фиргавен дип бер генә кешене — Муса пәйгамбәрне куып, диңгезгә баткан фиргавенне генә беләләр.5. Мөгезле Искәндәр — Александр Македонскийның кайбер һәйкәлләрендә ике мөгез сыман чыгынты — тиара бизәге күренә. Шуннан чыгып, мөселманнар аны «Искәндәр – Зөлкарнәй» — «Ике мөгез иясе Искәндәр» дип атаганнар. Аның «ике мөгезле» булуына баглап төрле хикәятләр, мәсәлләр чыгарылган. Ике мөгезле тиара исә борынгы Мисырдан килгән.6. Йөләк — «арка үзәге, умырткалык», күчермә мәгънәдә «төп терәк» — (бу сүз татар сөйләшләрендә дә бар).7. Асу — «табыш» — татар сөйләшләрендә хәзер дә кулланыла.8. Иркен — «феодал» (булса кирәк). Әркян «дәүләт эшлеклесе» булырга да мөмкин.9. Алык — «алына торган нәрсә (эш хакы һ.б.)», алыкман — «(товарда) нетто; урылган игеннән чыгасы (көтелгән) ашлык күләме».10. Сагым — «мираж; проекция».11. Кор — гомумән «билбау», монда «вазифа», пост.
beznenmiras
mass_media
Әдәби мирас,Яңалыклар
15 июля 2016
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/batyirga-k-btie
Батырга – кәҗә бәтие
Иң хәлитеч мизгелдә, берәү икенчесен сыртына салам дигәндә, көрәшчеләрдән дә җитезрәк булып, ике кулым белән күзләремне каплыйм! Аннан бармак читеннән генә мәйданга күз салам: имгәнмәделәрме, икесе дә исән-саулармы?
Шулай да бик яратам көрәш карарга. Сабан туенда ул бөтенләй башка. Ничә буын бер мәйданга җыйналган, читтәгеләр өчен дә ерак аралар якынайган! Көрәшчеләрнең иң элек хөкемдарлар белән һәм үзара күрешүләре, бил алышканнан соң янәдән кул бирүләре! Ничаклы мәгънә, тәрбия бу күренешләрдә! Балтачта Сабан туе батырына быел машина куйганнар иде. Машинаны безгә бирәләрмени! Ачылу тантанасыннан алып батырны күккә чөйгәнче мәйдан читендә кадаклаган кебек утырдык.Димәк, карарлык, хозурланырлык тамаша булган. Балтач балчыгыннан «Италиядә ясалган» чүлмәкләр ватыла торды, келәмдәге көрәшчеләр алмашына барды. Азат Каюмов 25 метрлы туры баганага 29 секунд эчендә менеп булганлыгын күрсәтсә, ун яшьлек Гөлшан Сөләйманова, шахмат буенча өлкәннәр белән көч сынашып, акыл көрәшендә авырлык та, буй да кирәкмәгәнлеген исбатлады. Сабан туеның абсолют батыры булып Ринат Хәйретдинов калды һәм машина иясе булды. Кемне аркасына салды диегез? Абыйсы Айдар Хәйретдиновны. Монда инде, яхшы фильмдагы кебек, нәтиҗәне һәркем үзенчә ясый. Россия һәм дөнья чемпионы булган Айдарны якыннан белгәннәр, мөгаен, фәлсәфәгә өстенлек бирерләр.Шуңа игътибар иттем: быелгы бәйгедә балалар өчен күпсанлы аттракционнар оештырганнар иде. Бер уйласаң, бик яхшы, кинәнсеннәр уйнап. Икенче карасаң, бу уеннар балаларны мәйданнан читләштермәсме икән? Бар да батутта сикерсә, кашык кабып кем йөгерер дә чүлмәк ватарга кем керер? Искелек калдыгы дип карамыйлар, дөрес итеп оештырып күрсәтсәң, замана балалары да борынгы йолаларны яратып, үз итеп кабул итәләр. Быел Балтач районының Арбор авылы балалары иң элек әрәпә җыйнаганда ат арбаларына утырып кадер-хөрмәт күрделәр, сыйландылар. Әби-апалары алар өчен тәм-томнар, аерым бүләкләр бирделәр, шул көнне кичен болында балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Төп бәйге буласы көнне дә, иртәнге биштә торып, авыл буйлап буялган йомырка, кәнфит-прәннек җыйнап йөрделәр, халыкны кичкә чишмә буена бәйгегә чакырдылар. Кичке Сабан туеның да үз өстенлекләре бар икән. Арборлылар быел мәйданга эшләрен тәмамлап, кунакларны беркат сыйлап җыйналдылар. Арборда көрәш тәмен беләләр, монда һәр малай шуның белән җенләнгән. Әллә ничә буын көрәшчеләр тәрбияләгән, республикага даны таралган Дамир абыйлары бар шул. Берәр сере бардырмы - батырга тәкә бирмәделәр. Хәер, һәр авылның үз хикмәтедер инде, Чутай авылында менә батырга кәҗә бәтие бирделәр! Ишеткән дә, күргән дә юк иде. Бар кешене куандырып, кечкенә ак «сыер» зыр әйләнде мәйданны. Кәҗә бәтиен генә түгел, нәни бозау да күрдек Чутай Сабан туенда. Шампуньлап юганнар үзен, ап-ак, тоякларында кызыл тасма, муенында кыңгырау. Лотереяда призлы урын алучыга булып чыкты ул.Быел республика авылларында, районнарында үткәрелгән Сабан туйларының бик матур өстенлеге булды - бер җирдә дә хәмер сатылмады. Әйбәт булды бит, әйеме?
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
11 июня 2014, 11:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/rossiialelarga-kaiber-tor-kartalardan-akcalaryn-alyrga-kinas-ittelar
Россиялеләргә кайбер төр карталардан акчаларын алырга киңәш иттеләр
Счетларны АКШның яңа санкцияләре кертелүгә бәйле рәвештә ябарга мөмкиннәр.
Россиялеләргә UnionPay карталарында сакланган акчаларын алырга киңәш иттеләр. Счетларны АКШның яңа санкцияләре кертелүгә бәйле рәвештә ябарга мөмкиннәр. Үз клиентларына кисәтү белән «Приморье» банкы чыкты. Кредит оешмасында UnionPay картасы чит илдә сафтан чыккан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр.«Әгәр чит илдә булсагыз яки җыенсагыз, сезгә якын арада акчаларыгызны алырга киңәш итәбез», — дип аңлаттылар банкта.Россиядә UnionPay элеккечә үк эшләячәк. «Приморье» банкыннан тыш, шундый ук киңәш белән «Санкт-Петербург» финанс оешмасында да чыгыш ясадылар, дип яза https://vatantat.ru.UnionPay — Кытай инициативасы буенча булдырылган түләү системасы. Ул халыкара. 2002 елда ачылган.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-02-26 13:18:00
https://shahrichalli.ru/news/poleznaya-informatsiya/rekomendatsii-o-pravilnom-pitanii-na-vremya-samoizolyatsii
Рекомендации о правильном питании на время самоизоляции
По мнению врача-диетолога сало и перловая каша являются лучшими продуктами для укрепления иммунитета.
Сало можно употреблять ежедневно, а все жирное и мучное рекомендовано исключить из рациона.У нас в легких существует так называемый сурфактантный комплекс. Он защищает организм от вирусов и других болезнетворных бактерий. Такой комплекс состоит из натуральных животных жиров, то есть из сала. Улучшить его работу можно самими жирами или перловой кашей, которая положительно влияет на иммунную систему и поддерживает уровень витамина Д в организме, об этом сообщают«РИА Новости».Врач-диетолог советует каждый день съедать девять граммов подкожного сала и тарелку перловой каши. Также рекомендовано употреблять продукты, которые вырабатывают эндорфин(гормон счастья). Эксперт советует кушать одно-два мороженых в день, хоть в нем и есть есть сахар, но это поднимет вам настроение.
shahrichalli
mass_media
Полезная информация
2020-04-23 14:08:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstannan-mobilizaciialangan-eget-uz-masinasynda-mxoga-iul-totty
Татарстаннан мобилизацияләнгән егет үз машинасында МХОгә юл тотты
Лениногорсктан мобилизацияләнгән егет туган абыйсы бүләк иткән машинада махсус хәрби операция зонасына китте.
Абыйсы аңа приводлы ВАЗ-2121 - Нива внедорожник ачкычларын тапшырган. Туган ягына хәрби кыска вакытлы ике атналык ялга кайткан иде: бу вакыт эчендә ул гаиләсе белән аралашырга һәм әлеге транспортка документлар рәсмиләштерергә өлгерә.Лениногорск районы Кәркәле авылында яшәүче 27 яшьлек ир-егет 2022 елның 22 октябрендә мобилизацияләнә, ул көнне аны туганнары, хатыны һәм 4 айлык улы озатып кала. "Мобилизация турында повестка безгә икебезгә килде: миңа һәм 33 яшьлек энем Илфатка. Ләкин ул ике баланың бердәнбер әти-әнисе (опекуны) булганлыктан, ул өйдә калырга мәҗбүр булды, ә гражданлык бурычын үтәргә мин үзем генә киттем. Хәрби чыныгу Казанда Экспода узды. Ике ай дәвамында хәрби полигонда безне хәрби бурычларны үтәүгә әзерләделәр. 18 декабрьдә безнең взвод матди-техник тәэмин итү (МТО) буенча үз бурычларын турыдан-туры СВО зонасында үтәүгә кереште", - ди хәрби.Ноябрьдә мобилизацияләнгән ир-егет отпускка икенче тапкыр кайта инде, авылдашлары аны икмәк-тоз белән каршы алалар.«Мишарин» позывное алган хәрби алгы сызыкка киткән инде. Машина тулысынча комплектланган. Махсус хәрби операциядәге хезмәттәшләренә туганнарыннан посылкалар, күчтәнәчләр һәм әниләреннән бүләкләр алып киткән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
15 декабря 2023, 09:38
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/istamizgel-tf-tf-dip-ken-karagy
Истамизгел: “тфү-тфү” дип кенә карагыз!
Биш яшьлек Миралия исемле әлеге кызга “тфү-тфү” дип кенә карагыз! Әнисе – җырчы Альбина Апанаева, шулай куша. Талантлы кызга күз тидерүегез бар. “Кечкенәдән музыкаль белем, җырлау турында хыялландым....
Биш яшьлекМиралияисемле әлеге кызга “тфү-тфү” дип кенә карагыз! Әнисе – җырчыАльбина Апанаева,шулай куша. Талантлы кызга күз тидерүегез бар. “Кечкенәдән музыкаль белем, җырлау турында хыялландым. Үз теләгем белән музыка мәктәбенә бардым. Әтинең пианино сатып алганын түземсезлек белән көттем. Инде хәзер баламның музыкага тартылуын күреп күңел сөенә”, – ди Альбина.Посмотреть эту публикацию в InstagramТтт дип карагыз! Я с детства мечтала учиться музыке, мечтала петь ! И в музыкальную школу пошла тоже по своему желанию! Я просто сказала папе "Купи мне пианино!" И с нетерпением ждала его появления в доме! Да,,это было не в Набережных Челнах, и даже не в России, (об этом попозже) , но вот музыка живет со мной по жизни! И тут ,невольно , испытываешь счастье ,,когда твоя деточка, тоже тянется к музыке! Думаю, вы со мной согласны😉 #миралия #миралияиграет #альбина_апанаеваПубликация отАльбина Апанаева(@albina_apanaeva)7 Ноя 2018 в 1:05 PSTТанылган юмор остасы, җырчы, пародистДанир Сабировның кызыМәрьяминстаграмда көннән-кын ныграк таныла бара. Аның инде 20 меңләп үз язылучысы бар. Димәк, шуның кадәр кеше нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызның уңышлары хакында да белеп тора. Бер ял эләкми бугай Мәрьямгә: көзгә кергәч кенә дә бер-бер артлы “Королева Осень”, Россия шәһәрләренең “Башкала” турнирларында һәм тагын әллә ничә ярышта җиңү яулады ул. “Кәшифә ярыштан каршы ала”, – дип язып куйган Мәрьям песие белән төшкән бер фото астына.Посмотреть эту публикацию в InstagramКәшифә встречает после соревнований 🐱😻 А приехала я из Нижнего Новгорода. Ездили на турнир Дарьи Шкурихиной @daria_shkurikhina_ "OLIMPIC STARS". 2 место, есть над чем поработать 🤸🏻‍♀️. Впереди еще много соревнований, не расслабляемся и с новыми силами двигаемся вперед ✌🏻 #марьямсабирова #художественнаягимнастика #спортказаньПубликация отМарьям Сабирова(@sabirova_maryam)5 Ноя 2018 в 4:11 PSTӘлеге яшь бабайны таныйсызмы? Тарихчы-филолог, спорт чаралары комментаторы, бәйрәм чаралары алып баручыФәнил Вакказовның әтисе Әюп абый ул. “Бабай оныклары белән! Камерага бабай гына карый, чөнки калганнар мультик карый”, – дип сурәтләгән Фәнил үзе әлеге фотоны. Бабалары алдында без Фәнилнең сабыйлары –НурбәкбеләнАлимәне һәм бертуган сеңлесенең кызы –Алсуны күрәбез.Посмотреть эту публикацию в InstagramБабай оныклары белән! 😍🙏 Камерага бабай гына карый, чөнки калганнар мультик карый!🤣 #Нурбәк #Алсу #Алимә #Яшьбабай 05.11.18Публикация отФаниль Вакказов(@fanil_vakkazov)5 Ноя 2018 в 11:30 PSTТямай бандасы!.. ҖырчыФирдүс Тямаевуллары – Раян һәм нәни Кәрим белән төшкән фотосына шундый исем биргән. Тямаевларның Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән вакыты бу. Озын-озак концерт гастрольләренә кадәр менә шундый “банда” белән ял итеп алды җырчы.Посмотреть эту публикацию в InstagramТямай бандасы 😊#тямаев #фирдустямаев #безнентямайПубликация отФирдус Тямаев(@firdustyamaev_official)13 Ноя 2018 в 7:10 PSTК.Тинчурин театры актеры, “Болгар радио”сында иртәнге тапшырулар алып баручыРөстәм Гайзуллинуллары белән горурлануын яшерми. Инстаграм алдамас: спорт белән дус аның уллары – соңгы постларында әти кеше кече улыНурсолтанның тхэквондо буенча  Бөтенроссия уеннарында көмеш һәм бронза медаль яулап кайтуын, олысыРамазанның футболдагы уңышларын җиткерде. Футбол йолдызы Криштиану Роналду чалымнары бар Рамазанда! Ышанмасагыз, видеога күз салыгыз.Посмотреть эту публикацию в InstagramВсероссийские юношеские игры единоборств 2018! Гайзуллин Нурсултан две медали 🥈🥉серебро и бронза! Аллага шөкер!!! Молодец, улым @nursultan_gayzulla !!!💪🏻👍#ГОРУРЛАНАМ #ГАЙЗУЛЛИННАР #ХалиловЛучшийТренер #ТхэквондоГТФ #TaekwondoGTFПубликация отРустем Гайзуллин(@rustemgayzullin)17 Сен 2018 в 7:59 PDTПосмотреть эту публикацию в InstagramРамазан Гайзуллин @ramazan_gayzulla башкаруында пенальти һәм штрафной. Молодец, улым!💪🏻 #ГайзуллиннарПубликация отРустем Гайзуллин(@rustemgayzullin)23 Окт 2018 в 12:24 PDTПародиячеАлсу Фаракшинаның кызыРаяна7 октябрьдә бер яшен тутырды һәм тәпи дә басты. Һәрхәлдә, беренче гомер бәйрәмен билгеләп узган көннәрдә инстаграмда шундый фото пәйда булды. “Тәпи китте. Йөгерәбез”, – дип җавап бирде Алсу үз язылучыларына.Посмотреть эту публикацию в InstagramНаша ❤️ #дети#малыши#таккласснобытьмамой#яжмать#раянаальбертовна#девочкамоя#Публикация отALSU FARAKSHINA(@alsufarakshina)15 Окт 2018 в 12:37 PDTФәрит Салихов әзерләде
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
9 декабря 2018 - 13:14
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/mkhkm-chally-aktivisty-raushan-vliullinny-kandidat-itep-terkdn-bash-tartty
Мәхкәмә Чаллы активисты Раушан Вәлиуллинны кандидат итеп теркәүдән баш тартты
Вәлиуллинның шәһәр шурасына сайлауда катнашу өчен җыйган имзаларының бер өлешен сайлау комиссиясе яраксыз дип тапкан иде.
Чаллыда мәхкәмә сәяси активистРаушан Вәлиуллинның шәһәр үзәк сайлау комиссиясенә каршы биргән шикаятен кире каккан. Активист 13 сентябрьдә шәһәр шурасына сайланырга тели, ләкин комиссия аны яклаган имзалар җитми дип, Вәлиуллинны теркәүдән баш тартты. Мәхкәмә комиссиянең карарын канунлы дип тапкан. Бу турыда Вәлиуллин Коммерсанткасөйләгән.Вәлиуллин "Крылатый" алтынчы шәһәр шурасы бүлгесенә депутат булу өчен документлар тапшырган иде. Әлеге бүлгегә "Крылатый" торак комплексы, 32нче, 62нче комплекслар, Орловка һәм ЗЯБның бер өлеше керә. Үз-үзен тәкъдим итүче буларак, аңа сайлаучылардан 92 имза җыярга кирәк булган. Вәлиуллин комиссиягә 101 имза китергән, әмма аларның унберен сайлау комиссиясе яраксыз дип тапкан. Калган 90 имза намзәтлеккә теркәү өчен җитмәгән.Мәхкәмәдә Вәлиуллин яраксызлыкка чыгарылган имзаларның ким дигәндә дүртесе дөрес дип белдергән. Аның сүзләренчә, комиссия имза куйганнарның кайберләренең язуы бик танырлык түгел дип, шуның нигезендә имзаны кабул итмәгән. Комиссия имза куючылар исемнәрен тутырган вакытта хата җибәргән дип тапкан. Активист мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.Аңа кадәр Раушан Вәлиуллин үзе эшли торган мәктәпнең аны эштән куу турындагы карарын мәхкәмәгә биргән иде. 13 августта мәхкәмә аны эшенә кире алырга дигән карарчыгарды.Раушан Вәлиуллин Чаллының 24 мәктәбендә тарих укытучысы, "Укытучылар берләшмәсе" җирле оешмасы башлыгы. Элек пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда да башлап йөрде. Соңгы вакытта ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде. Азатлык белән әңгәмәсендә Вәлиуллин "Хакимияткә бәйсез фикерле укытучы кирәкми" дипсөйләгән иде.Чыганак:Азатлык
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-08-19 14:30:00
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/chgender-yafragynnan-koymak-pesher-ysuly
Чөгендер яфрагыннан коймак пешерү ЫСУЛЫ
Әлеге коймакны пешерү өчен:
600 гр чөгендер яфрагы200 гр кишер яфрагы100 гр яшел суган40 гр укроп8 йомырка10 тырнак сарымсак300 гр онтоз, борыч4 аш кашыгы майонез кирәк.Сарымсакны вак угычта уабыз, кишер һәм чөгендер яфрагын, суганны, укропны вак итеп турыйбыз.Ингредиентларның барысын бергә болгатабыз да ике яклап үсемлек маенда кыздырабыз.Алия һәм Гөлия Сөнгатуллиналар, Питрәч, Шәле
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
13 августа 2018, 12:50
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/180122/gomerlek-torm
Гомерлек төрмә
null
Педофилларны гомерлек төрмә көтә. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады. Әлегә 14 яшькә җитмәгән балаларга карата кылынган җенси җинаять өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә иде. Төзәтмәдә 18 яшькә кадәрге барлык зыян күргән затларны да кертеп карарга тәкъдим ителә.
beznen_ru
mass_media
null
18.01.2022
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/elvin-grey-tatu-yasatkan
Элвин Грей тату ясаткан.
Инстаграмда Элвин Грейның татуировка ясаткан фотосы пәйда булды. Ул шушындый тату ясатырга 15 ел буе хыялланган икән.Җырчыга татуны Таиландта Кытай остасы ясаган. Күпләр бу татуировканы вакытлыча гына дип уйлый икән, ул гомерлек юылмый, бетми торган сурәт.
Инстаграмда Элвин Грейның татуировка ясаткан фотосы пәйда булды. Ул шушындый тату ясатырга 15 ел буе хыялланган икән.Җырчыга татуны Таиландта Кытай остасы ясаган. Күпләр бу татуировканы вакытлыча гына дип уйлый икән, ул гомерлек юылмый, бетми торган сурәт.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-01-21 18:02:14
https://madanizhomga.ru/news/asylybyzga-kaytyp-baryshlyy/nr-kkk-itkerer
ҺӨНӘР КҮККӘ ҖИТКЕРЕР
Белгәнебезчә, 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Шуның кысаларында республика башкаласында күптөрле фестивальләр, форумнар, семинарлар, конференцияләр һәм башка мәдәни чаралар үтә. Сентябрь аеның соңгы ункөнлегендә Татарстан Милли музеенда 4 көн дәвамында «Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге» дигән II халыкара фестиваль уздырылды. ТӨРКСОЙ оешмасы ярдәмендә оештырылган фестивальдә...
Белгәнебезчә, 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Шуның кысаларында республика башкаласында күптөрле фестивальләр, форумнар, семинарлар, конференцияләр һәм башка мәдәни чаралар үтә. Сентябрь аеның соңгы ункөнлегендә Татарстан Милли музеенда 4 көн дәвамында «Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге» дигән II халыкара фестиваль уздырылды. ТӨРКСОЙ оешмасы ярдәмендә оештырылган фестивальдә «Төрки халыкларда күн эшкәртү» дигән темага фәнни симпозиум да булып үтте, «Төрки күн эшләнмәләре: сәнгать һәм йолалар» күргәзмәсен ачу тантанасы булды, осталык дәресләре үткәрелде, Лилия Саттарованың «Сәхтиян читек, саурый үкчә» («Казанская узорная казна») китабы тәкъдим ителде. Шулай ук Төркия Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Хакасия, Башкортстан республикаларыннан, Таулы Алтайдан, Мәскәүдән килгән галимнәр, музей хезмәткәрләре, этнографлар, белгечләр, сәнгатькярләр 4 көн дәвамында аралашып, төрки халыкларның күн эшкәртү һәм аны бизәү серләре белән танышты. Шунысын да әйтик, «Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге» фестивале быел икенче тапкыр уздырылды. Аның беренчесе 2012 елның август аенда Алабуга шәһәрендә үткән иде.Төрки халыклар озак гасырлар дәвамында күн эшкәртү белән шөгыльләнгән, бу һөнәрчелектә һәм күнне бизәүдә зур осталыкка ирешкән. I халыкара фестивальдә һәм төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау буенча узган семинарларда белгечләрне Казан күн бизәү сәнгатенең үзенчәлеге аеруча җәлеп итте. «Тамырлары белән Идел буе Болгарстаны чорларына барып тоташкан бу һөнәрчелек, күн бизәү сәнгатен өйрәнү, аны саклау, тагын да үстерү өчен барлык төрки халыкларның күн эшкәртү һәм аны нәкышләү ысуллары белән танышу кирәк. Шуңа күрә дә без ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының фестивальне үткәрү турындагы тәкъдимен хуплап каршыладык. Бу иҗади аралашу һәм очрашулар гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче рәссамнарыбызга илһам бирер, сәнгати мирасның яңа сәхифәләрен ачар, төрле халыкларның хезмәт сөючәнлеге, таланты белән сокландырыр», - диде мәдәният министры урынбасары Светлана Персова фестивальдә катнашучыларны котлау чыгышында.Фестивальдә катнашучыларны ТӨРКСОЙ исеменнән әлеге оешманың ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы вәкиле, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Лилия Саттарова сәламләде. «Күн эшкәртү һәм аны бизәкләү серләре әле югалмаган. Барлык төрки халыкларның бу төр сәнгатьтәге күп төрле ысуллары өйрәнелергә һәм хәзерге рәссамнар тарафыннан кулланылырга тиеш», - диде ул.Татарстан Милли музее фондында Казан Кремлендә археологик казу эшләре алып барганда табылган, күннән эшләнгән ядкәрләр хәтсез саклана икән. Әмма алар вакытлар узу белән юкка чыгарга мөмкин. «Музейда борынгы экспонатларны яңарту буенча эшли торган аерым бүлек бар. Алар Болгар һәм Казан ханлыгы чорларына карый торган костюмнар, аяк киемнәре, камзолларны яңарта, тегә. Аннары күн бизәкләүче осталарыбыз да безгә үзләренең эшләрен китерде. Бу ядкәрләр - мендәрләр, камзоллар, сумкалар, читек-чүәкләр карап туймаслык матур һәм нәфис. Әмма аларны музейларда һәм күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Фестивальдә төрки илләрдән һәм республикалардан килгән экспертлар, галимнәр күп. Аларга башка халыкларның күн сәнгате технологиясен, бизәкләрен, эшләнмәләрен өйрәнүчеләргә, бу байлыкны күрсәтү ниятеннән каталогын чыгарырга да ниятлибез. Бу белгечләр, фәнни хезмәткәрләр өчен өстәл китабы булыр, күнне нәкышләү технологиясен тагын да үстерергә ярдәм итәр», - диде Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. Җыенда Русия Сәнгать академиясе фәнни-тикшеренү институты гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Татьяна Астраханцева да катнашты. Ул фестивальнең гаять әһәмиятле булуын искәртте. «Күн эшкәртү һәм аны бизәкләү буенча элекке ысуллар онытыла башлаган иде. Чөнки кайбер осталарыбыз акча эшләү юлыннан китте, сувенир әйберләргә игътибар көчәйде. Ә бу һәрвакытта да кайдан килеп чыгышы билгеле булмаган, башкача әйткәндә, җирлексез, тамырсыз сәнгатьнең килеп чыгуына китерә. Мондый фестивальләр исә буыннан-буынга тапшырылып килгән, әмма онытыла башлаган технологияне искә төшерергә, кире кайтарырга булыша. Чөнки алар әби-бабаларыбыз калдырган мираска йөз белән борылырга кирәклеген искәртә», - диде Т.Астраханцева. Ул шулай ук фестивальдә бик сирәк очрый торган коллекцияләрнең дә күрсәтелүен әйтте. «Алар музей фондларында гына саклана. Бу ядкәрләр турында бик аз кешеләр генә белә. Фестиваль исә чын халык сәнгатен, традицияләрен өйрәнү өчен зур этәргеч», - диде ул.Аның фикеренчә, күн эшкәртү һәм бизәү сәнгате төрки халыкларда күбрәк сакланып калган. «Шулай да аның турында бигүк белмиләр, чөнки төркиләр үз сәнгатьләрен артык күрсәтеп йөрми. Балтыйк буе илләре үзләренең алга киткән күн сәнгате белән һәрвакыт горурлана, готик заманнардан килгән бизәкләрен оныттырмый. Төрки һәм Себер халыклары сәнгате литва, латыш, эстоннарныкыннан һич тә калышмый. Аларның тарихы хәтта тирәнрәк һәм борынгырак, дип әйтер идем. Аларның төрлелегенә генә игътибар итегез әле», - диде галимә.Дөрестән дә, фестивальдә ясаган чыгышлардан да, экранда күрсәтелеп барган слайдлардан да күн эшләнмәләренең ассортименты гаять бай булуын, бизәкләренең үзенчәлеген, нәфислеген, төрлелеген күрми мөмкин түгел иде. Һәр халыкның үзенә генә хас нәкышләр төшерелгән күн кием-салымын, бизәнү әйберләрен, хәтта өй җиһазларын күреп кызыгырга гына кала. Чөнки алар әлегә барысы да диярлек аерым осталарның иҗат җимеше. «Күн әйберләрне күпләп җитештерүне җайга салырга кирәк. Бәяләре дә арзанрак булыр, барыбыз да сатып алыр идек. Фестиваль моңа булышырга тиеш», - диде бу уңайдан Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.Күннән ясалган әйберләрнең ассортименты Төркиядә һәм Кыргызстанда аеруча зур икән. Аппликация белән, рәсем төшереп, чигеп, тыгызлап һәм башка ысуллар кулланып бизәкләнгән күннән ниләр генә эшләми икән төрекләр. Мендәрләр, сумкалар, билбаулар, аяк киемнәре, паннолар, милли өс-баш киемнәре - барысының да матурлыгына, төрлелегенә хәйран калырлык. Күнне бизәү ысуллары исә бик борынгыдан килгән. «Бизәкләү алымнарының күбесе XVII гасырда ук киң кулланылган», - диде Анкарадагы Гази сәнгать һәм дизайн университетының гамәли сәнгать һәм дизайн факультеты кафедрасы доценты Мельда Оздемир.Ә Кыргызстан дәүләт тарих музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ольга Ильинская үзе эшләгән музей фондларында иң кызыклы коллекцияләрнең берсе саклануын әйтте. «Бу коллекциядә кыргыз халкының гамәли сәнгатен һәм иҗатын күрсәтүче 500дән артык ядкәр бар», - диде ул.Кыргызлар күнне итек-чүәкләр, келәмнәр, ат дирбияләре, хәтта савыт-саба ясау, сандык тышлау өчен дә файдаланган. Һәр төр әйбер өчен тирене аерым эшкәртү ысулы булган. Әйтик, кием өчен тәгаенләнгәнен, чистартканда, акбур белән ышкыганнар. Ул аңа ак төс биргән. Йомшарту өчен махсус станок файдаланылган, ә ризык өчен савыт ясарга дигәнен ыслый торган булганнар.Татар осталары җитештергән нәфис, йомшак күннәр һәм алардан теккән читек-чүәкләрнең дә даны еракларга тарала. Төсләре килешле, уңайлы тегелешле аяк киемнәрен чит илләрдә дә яхшы беләләр. Читек тегүчеләрнең «Казан» һәм «татар» дип йөртелгән үзенчәлекле техниканы куллануы тегүчеләргә төрле төстәге бизәкләр төшерергә мөмкинлек биргән.Әлбәттә, һәр музей үз фондларындагы бай коллекцияләре белән горурлана. Бу җәһәттән һәр хәтер мәгарәсе җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең үзендә булган экспонатларны башка музейлардагы хезмәттәшләренә дә күрсәтәсе, алар белән фикер алышасы килә. Фестивальдә катнашучылар үзара күргәзмәләр алмашу тәкъдиме белән дә чыкты. «Безгә килергә, күрергә теләүчеләр күп. Әмма безнең, беренче чиратта, музей коллективлары белән аралашасыбыз, эшлисебез килә», - диде Кыргызстан дәүләт тарих музее директоры урынбасары Ольга Ильинская.Сөембикә КАШАПОВА.
madanizhomga
mass_media
Асылыбызга кайтып барышлый
2014-10-04 17:05:10
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sabantuy-batyiryina-skuter
Сабантуй батырына – скутер
Икенче атнага авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлары гөрләячәк. Хәбәр итүебезчә, 26 июльдә Россиякүләм мөселман балалары Сабан туе Балтач районының Борбаш авылында узачак.
- Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Мари Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлар оештыру каралган. Дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Баш батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк, - ди Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
28 мая 2015, 09:22
https://syuyumbike.ru/news/proza/fatikhasyz-bkhet
​Фатихасыз бәхет
null
(хикәя)Шәһәрдә эшләп йөрүче   төпчек уллары  Салават,  авылга  җәйге ялга кайткач, әнисе белән әтисенә тиздән өйләнергә нияте барлыгын әйтте.  Бер  улын, бер кызын башлы-күзле иткән Мәрфуга, булачак килененең кем икәнлеген белмичә торып,  башта бер сүз дә әйтмәде. Тормыш юлдашларын сайлаганда балаларының  иреген һәм хакын таныган әтисе   Мөдәрис, улының  үз акылы барлыгына ышанып, бу яңалыкны артык пошынмыйча гына кабул итте.  Мәрфуга, улын  каршысына утыртып,  аңардан  сорау алды: килен буласы кеше кем, ничә яшьтә, ата-анасы кем, исеме ничек, кайда, кем булып эшли,  кайсы авылдан, нинди, ничә балалы  гаbләдән,  тамырлары кемнән, холык-фигыле ничек, һәм  башка  төбенә тоз коючы бик күп сораулар...  Салаваттан бар соравына да уңай җавап алса да, Мәрфуга ышанып бетмәде.  Бу  малай,  кыз күргәч, күзен тондырган, акылын югалткан, берни күрми-белмидер, дип,  таныш-белешләр аша сорашып, кыз  тамырының төбенә төште. Булачак килен  авылларыннан уналты чакрымда  урнашкан  Имәнледән чыккан Айгөл булып чыкты.  “Сарафанлы радио” аша Мәрфуга кыз турында тиз арада үзен кызыксындырган мәгълүмат  җыйды. Күп балалы гаиләдә туып-үсеп,  мәктәпне  бетергәч шәһәргә китеп эшкә урнашкан кызны начар яктан тасвирламасалар да,  Мәрфуга,  күрмәгән-белмәгән  Айгөлнең  тырнак астыннан кер эзләгәндәй,  аның турында һаман сорашты-белеште.  Аңа бигрәк тә Айгөлнең ата-анасы  турындагы сүзләр ошамады.  Әтиләре фермада гади  мал караучы икән. Кеше  сөйләвенчә, дөньясын карамыйча,  бик салыштыра, имеш.   Шул сәбәпледер, күрәсең, авылда иң ярлы гаиләдән саналалар.  Әниләре  бер-бер артлы  алты  бала тапкан да, хәзер шуларны үстереп маташа.  Өйләре дә такта түбәле, өч тәрәзәле, ихаталары  җил капкалы гына, имеш.Мәрфуга,  “кирәкле белешмәләрне” җыйгач, пошаманга төште. Ничек инде аның  бер дигән,  карап торырлык төпчек улы Салават шул  йолкышларның кызына караган? Шул ярым ач үскән эчкече  кызы өчен үстердемени ул  газиз улын? Ярый, мәхәббәт тә томаласын ди күзен. Тик бер мәхәббәт кенә аз гаилә кору өчен.  Барысын да үлчәп, уйлап эш итәргә кирәк мондый адымны атлаганда. Шул салмыш  атасының исереп кайтуыннан башка ни күргән дисең ул кызны? Ни эшкә өйрәтмәгәннәрдер., ни юньле тәрбия күрмәгәндер.  Гомере буена үзе дә авылда мал тотып, тирес исе иснәп  яшәсә дә, Мәрфуга,  егет анасы буларак, үзен бер башка өстенрәк тойды. Алабызмы, юкмы әле кызыгызны, янәсе...  Ни дисәң дә, Мәрфугаларның өйләре дә яңа, зур гына. Каралты-куралары да нык кына.  Мондый йолкышлар белән  кемнең туганлашасы килеп торсын?Мәрфуга, шик-шөбҺәләрен яшермичә, улын үгетли башлады. “Улым, акылыңа кил.  Үзебез кебек уртача хәлле гаиләдән чыккан кызлар бетмәгән.   Әнә хәрби хезмәткә киткәнче йөргән  Галияң күргән саен сине сорашып тора. Менә дигән гаиләдән. Әтисе ферма мөдире. Әнисе сатучы.   Дөньялары нинди нык. Кай җире белән ярамады сиңа?  Тормыш әйбәт барсын өчен хәлле ата-ана, аягында нык басып торган туганнар кирәк...” Тик улының үз сүзләрен колакка да элмәгәнен күргәч, улына  Айгөл  турында  дөресме-юкмы уйдырмалар сөйли башлады. “Ул кыз бик чибәр дә,  дәртле дә  икән.  Йөргән егетләре бик күп икән. Пар түгел ул сиңа.  Син, улым, аның белән бәхет күрмәссең. Минем сиңа бары яхшылык кына теләвем”.  Салават,  яратып йөргән кызы турында   хаксыз сүзләр ишетеп, әнисенә  каты бәрелмәсә дә,  әйтәсен ныклап әйтте:  “Әни, миңа инде егерме дүрт яшь.  Миңа кем кирәклеген үзем яхшырак беләм.  Галияне син начар беләсең.  Апа белән абый  дөньясына кысылганың  да җиткән!”  Олы  улы белән кызының тормышларын үзенчә “рәтләргә” тырышкан  Мәрфуга  үзен акларлык сүзләр эзләде.  Олы улы  Таһир әнисенең, хатының шундый, хатының мондый, дигән сүзләрен баштан ук  колагына элмәде.  “Миңа шундый да ярый”, – дип,  әнисенең авызын тиз  япты.  Мәрфуганың, иреңне шулай тот, болай тот, дип өйрәткән киңәшләрен тыңлый торгач, кызлары Камиләнең ире белән арасы бозылып бара.  Тик Мәрфуга үзен һаман хаклы саный. Балалар нинди яшьтә булсалар да, ананы хакларга, тыңларга тиешләр – моңа Мәрфуганың иманы камил.   Ана кеше баласына бәхет кенә тели.  Ана кеше генә үзе күкрәк сөте имезеп үстергән балаларын аңлый ала, аларга кем пар булырын тоемлый белә.Салават әтисе белән әнисеннән: “Әти-әни, сез кыз соратырга барырга ризасызмы?” –  дип сорауны кабыргасы белән куйгач,   хатыныннан уза алмаган әтисе бары гаепле башын иде, ә әнисе кызып ук китте: “Барам, бармый ни! Йөрим  шуларга үземне түбәнсетеп!” Кәефе кырылуы кара болыт булып йөзенә чыккан улына карап  өстәде: “Син, улым, ата-ана фатихасыннан башка бәхетле булмаячаксың!”  Шул кичне үк  Салават  өйдән  дулап чыгып китте дә, кайдадыр кунып кайтты.  Иртән ул җыясы әйберләрен җыйды да  чыгып киткәндә генә борылып: “Әти, әни, сез мине  үстердегез. Кеше иттегез. Сезгә рәхмәтем зур. Тик хәзер минем бәхетемә аяк чалырга хакыгыз юк.  Мин Айгөлне яратам. Ул да мине ярата. Сез ризасызмы-түгелме, без өйләнешәчәкбез. Туйга чакырырбыз, теләсәгез килерсез. Миңа  аның  байлыгы-ярлылыгы  кирәкми.  Миңа Айгөлнең ата-анасы кем булуы мөһим түгел. Миңа ул үзе кирәк”, – дип  өзә сугып  чыгып китте.Улы, бәлки, акылга килер, анасын тыңлар  дигән өметен югалтмаган Мәрфуга, Салават киткәч,   сары сагышка батты.  Җитмәсә, тиз арада таныш-белешләре   Салаватның  Имәнлегә барып,  сәрхуш атасыннан  кызының кулын сораганын һәм яшьләрнең бергә шәһәргә чыгып киткәннәрен ишеттерделәр.   Беркайчан да үзенә каршы килмәгән улының болай “бозылып китүен” Мәрфуга бары Айгөлдән күрде.  Ата-анасының фатихасыннан башка өйләнешсеннәр әле!  Моңа ничек җаның түзсен! Менә олы улы белән кызы  әнисенең фатихасы белән тормышларын төзеделәр. Тик   әнисенең киңәшләрен санга сукмаган улы Таһир  гына соңгы арада төрле сәбәп табып, өйгә бик кайтмаска тырыша.  Кем дисең, һаман шул хатыны гаепле!  Кызы Камилә, киресенчә, әнисен тыңлый.   Ике баласын күтәреп, еш кайта. Тик соңгы арада иреннән аерылып кайтырга да исәбе бар кебек...Мәрфуганың  җан тынычлыгын  алган шушы  уйлар эчендә ике-өч ай узды. Беркөн  Мөдәрис урамнан  хат алып керде.  Кыска гына хат Салават белән Айгөлдән иде: “Әти-әни, без  бик бәхетлебез. Сезне никах туена чакырабыз”.  Дерелдәгән куллары белән хатны тоткан килеш, Мәрфуга иренең күзләренә карап, уйга калды.фото: pixabay.com
syuyumbike
mass_media
Проза
12 Июль 2018 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/siren-yakupova-serle-tormyish-baryi-ird-gen
Сирень ЯКУПОВА: “Серле тормыш бары җирдә генә”
Шагыйрә Сирень Якупова - зәвыклы, затлы шигъриятне үз итүчеләргә ят исем түгел. "Йолдызлы уйлар", "Ике гасыр баласы мин", "Яшәү сере", "Өстәгеләрдән дә өстә" китаплары, матбугатта даими дөнья күреп килгән шигырь-хикәяләре һәм үз фәлсәфәсе, гаҗәеп табышлары белән укучылар күңелен күптән яулады ул. - "Хыялым артыннан йөгердем..." Сирень, иң беренче сүз итеп...
Шагыйрә Сирень Якупова - зәвыклы, затлы шигъриятне үз итүчеләргә ят исем түгел. "Йолдызлы уйлар", "Ике гасыр баласы мин", "Яшәү сере", "Өстәгеләрдән дә өстә" китаплары, матбугатта даими дөнья күреп килгән шигырь-хикәяләре һәм үз фәлсәфәсе, гаҗәеп табышлары белән укучылар күңелен күптән яулады ул.- "Хыялым артыннан йөгердем..." Сирень, иң беренче сүз итеп синең балачак хыялыңа тукталыйк әле.- Балачактан ук мин фәлән булам, төгән булам дип хыяллана белмәгәнмендер инде мин. Бер тапкыр, очучы булам дип, самолетлар, челюскинчыларны коткару эпопеясы турында укып, икенчесендә рәссам булам дип, бөек Суриков иҗатын өйрәнеп җенләнгәнем истә шулай да...Кыскасы, бөтен фәнне дә яратып үзләштереп, район олимпиадаларында беренче урыннарны алып, Елховой урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым да... гап-гади төзелеш техникумына барып кердем. Әй, әйтергә онытып торам икән әле, алтынчы сыйныфтан башлап техникумны бетергәнче кулымнан буяу-кәгазь төшмәде. Стена газеталары бизәүдән, плакат-лозунглар язудан туйганымны белсәгез! Әни дә, мичкә атам бу буяу-пумалаларыңны дип, әллә ничә янады. Янамый нишләсен, дәрес хәзерләргә дә вакыт калмый иде бит. Әле дә букчамдагы китап-дәфтәрләрне алыштырырга онытып мәктәпкә килгәнемне төшемдә күрәм дә куркып, борчылып уянам. Димәк, өндә шундый хәлләр булгалаган...- "Әти башлаган җыру бу, әни кушылган җыру..." Син әткәеңне сугыш ветераны иде дисең, әниеңне шигырьләреңдә гел сагынып, зурлап, өлге итеп телгә аласың - алар белән бәйле якты хатирәләргә, булачак шагыйрә күңеленә матурлык салган туган төбәккә күз төшерсәк...- Мин Әлмәт районының бөтен тирә-якка "баш авыл" булып торган мишәр авылы Елховойда туып-үстем. Ике меңгә якын йортлы авылыбызны урталай бүлеп аккан тирән сулы, тиз агышлы Шушма елгасы, шомыртлы әрәмәләр, болыннар, Хөббәт бабам юлын ачкан Олы болын чишмәсе - бар да күңелгә якын, кадерле, әлбәттә. Тик... мин нигәдер бик еш кына "урман куенына сыенып утырган кечкенә генә бер авылда тусам яхшырак булыр иде" дип уйлый идем. Әллә ничә кибете, ике клубы, урта мәктәбе, музее, район үзәгенә тиклем асфальт юлы булган авылда мин ул чакта ук инде үземне табигатьтән аерылган, адашкан кебек хис итә идем. Шунысы кызык та, кызганыч та - җәйләрен иртәдән кичкә кадәр Шушмада чупылдап үскән кыз, тәки юньле-башлы йөзәргә, чумарга өйрәнмәдем. Хәзер дә белмим. Их, агым уңаена бер йөзеп китсәң икән, дип әйткән чакларым еш була. Тормыш елгасында, диюем инде.Әтиемне бөтенләй хәтерләмим, ул каты авырудан соң үлеп киткәндә миңа өч кенә яшь булган. Безне, абыем Шәүкәт, энем Фәргать һәм мине, әни берьялгызы үстерде. Торып-торып исем китә: Ходай әти-әниемә талантны өепләр биргән булган икән бит. Әти үзәк өзгеч матур җырлавы өстенә, рәсем ясарга да бик хирыс иде, диләр. Менә дигән балта остасы булган, күңелендәге бизәкләрне тәрәзә йөзлекләренә, капкаларга күчергән. Без ул салып калдырган ызбада үстек. Урыс капка башына беркетелгән, курчак өенә охшап торган сыерчык оясы әле дә күз алдымда.Урман җене кагылган дигән даны чыккан аучы әтием сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән егет. Җиңүне Белградта каршы алган. Мин менә ике ай элек кенә "Халык батырлыгы" дигән сайтка кереп, өлкән разведчик, гвардия кече сержанты Абдуллин Мөхиббулла Хөббәт улына ни өчен һәм кайчан "Батырлык өчен" медале бирелгәнен белдем. 1943 елда Сталинград янында барган хәлиткеч бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгына бәя булып чыкты...Әнием Минхәятнең дә кулларыннан гөлләр түгелә иде - авылның иң оста тегүчесе булды, мичләр салды. Йөрәгендәге хис-уйларын шигырь юлларына күчерде. Хәтердә, бер кышны, авырып киткәч, авылыбызның икенче башында гына яшәп тә хәл белергә җай тапмаган апасына почтальон аша шигъри хат җибәрде ул.Тыкрыкларга карлар салаЯңа елның бураны.Адресымны онытсагыз -Карлы Маркс урамы,дигән юлларны укыгач, йөгереп килеп җитте туганы. Менә шигырьнең көче, дип көлгән иде әни.- "Әни теккән күлмәкләрнең төсләре төшкә керә..." Тегү дә үзе бер иҗат лабаса.- Әйе, миндә тегүче каны ага. Әйткәнемчә, әнием дә, аның апасы да тегүче иде. Балачагым гел аллы-гөлле тукыма кисәкләре белән мәш килеп үтте. Һәр кич диярлек әнием җырына кушылып келтер-келтер килгән машинка тавышына йоклап китә идем. Иртән күзләремне ачсам, өр-яңа күлмәк эленеп тора! Дөньяга матурлык туган! Авылыбыз хатын-кызларының әзер күлмәк-алъяпкычларны киеп көязләнүен күрсәгез сез! Аннан кош тоткандай куанып, төенчекләрен күтәреп өйләренә йөгергәнен. Әни миңа да күлмәк-итәкләрнең иң матурларын тегеп кидерде. Гомумән, ул безне әтилеләрдән бер дә ким итеп үстермәде. Ни сорасак, шуны алып бирде. Мин җүләргә, уйнарга өйрәнәсем килә дигәч, бер-бер артлы ике гармун гына сатып алды. Шыгырдаттым инде бераз, "Шахта"ны уйнап, кич утырмага җыелган күрше әби-апаларны җырлатырлык, елатырлык булды...Тегү ул - иҗатның да иҗаты әле. Мин дә тектем, үземә дә, кызыма да. Соңгы арада сатып кына алам. "Королевский размер" дигән кибетләр ачылды бит!- "Күпер яндырудан баш чыкмады..." Тормыш тәҗрибәсе шигырьгә дә күчә, ахры...- "Нинди гадәт гел ут белән уйнау", дип дәвам итә бу шигырь. Бәлки бераз гына арттыру дадыр. Ләкин шулай да, туры сүзле булуым, һәрвакыт дөреслекне якларга талпынуым, ялагайлану, икейөзләнүне белмәвем, акыллы, намуслы кешеләрне генә хөрмәт итүем, хыянәтне кичермәвем аркасында байтак күпер-басмаларның көле күккә очты шул...- "Тәңкә карлар, кар-тәңкәләр явалар эрер өчен..." Күпләр дөнья малына, алтын тәңкәләргә табынганда, шагыйрь күңеле һаман каядыр башка яссылыкта очып йөри кебек.- Дөнья малына мин дә каршы түгел анысы. Матур киенергә, тәмле ашарга, бүләкләр бирергә бик яратам. Ә боларга - акча кирәк. Безнең Елховой мишәрләре бик тырыш, уңган бит, мал таба беләләр. Мин үзем икенче камырдан бугай. Шуңа кайвакыт эчем дә пошып куя. Армый-талмый ирем эшли инде. Утыз ике ел заводта. Россиянең мактаулы машина төзүчесе. Булганына канәгать булып яшәдек, яшибез һәм яшәячәкбез!- "Ялгызлыгым - җан юлдашым..." дип яздың. Һәр иҗат кешесе рухи ялгызлыкка дучар ителгән бугай шул. Аллага шөкер, гаиләң түгәрәк. Ирең белән уртак карашларың турында сөйләгәнең бар. Кызың Гөлназны да нык холыклы, туры сүзле итеп күзаллыйм.- Ялгызлыгым - җан юлдашым... Шулай яздым микәнни?! Йә, ярар, калган сорауларга күчик әле. Чыннан да, бәхетем түгәрәк минем. Ирем Фәрит белән сиксәненче еллар азагында үзебез эшләгән КАМАЗ заводы цехында таныштык. Сөйләшә, аралаша башлауга ук: "Карале, бу егет, нинди генә темага сүз кузгатма, почти минем хәтле белә икән бит, - дип уйлап куйган идем. - Хәтта футбол, хоккей турында да..." Оят булса да әйтим, ул елларда мин әдәби журналлар түгел, ә "Советский спорт" газетасын алдыра идем. Ике саф күңел, намуслы, мәхәббәткә сусаган ике йөрәк һәм... ике җанатар. Әйбәт тандем килеп чыкты, Аллага шөкер!1987 елда дөньяга килгән кызыбыз Гөлназ исә, нәкъ менә син күзаллаганча, нык холыклы, үз фикерле, туры сүзле бала булып үсте. Аның тумас борын әйткән акыллы сүзләрен, безне яшәргә өйрәтүләрен "Мәдәни җомга"ның 13нче битендә чыгарып кына "кеше булдым" бит мин. Менә бер генә мисал.Шулай бервакыт көне буе илһамланып шигырь яздым. Унике яшьлек Гөлназ мәктәптән кайтып керде дә ишек төбеннән үк:- Әни, сиңа ничә яшь әле? - дип күзләремә текәлде.- Утыз җиде, - мин әйтәм. - Ник сорыйсың, кызым?- Әни, син башка шигырь язма инде, барыбер зур шагыйрь булмаячаксың.- Каян чыгып шулай әйтәсең? - дим, аптырап һәм бераз үртәлеп.- Чын шагыйрьләр бу яшьтә үлә. Ә син әле яза гына башладың, - диде ул, пәлтәсенең һәр төймәсен чишкән саен бер бөек шагыйрь исемен атап. - Тукай, Пушкин, Лермонтов...- Такташ, Есенин, - дип кушылдым мин дә, ирексездән аны дәвам итеп.Шундый "шок"ларны исәпкә алмаганда, ирем дә, кызым да иҗатымны гел хуплап, мине дәртләндереп тордылар. Бүген дә шулай. Үзем ялкаурак. Талантлы кешеләр шундый була диләр. Әллә мин дә... Ярый "комп" өч нокталар тезеп өлгерде, мактана башларга исәп бар иде.- "Наратларча яшәп мәхрүм итмә бездәйләрне кояш нурларыннан..." Кыска гына шигыреңә аңлаганнар аңларлык олы мәгънә сыйган иде.- Тагын ни күрәм - шуны язам булып чыга инде. Барам шулай нарат урманыннан: "Нинди төз буй! Нинди мәһабәт сын! Горурлыкка һәйкәлдер бу нарат", - дип хисләнеп. Наратларча яшәргә хыялланып. Җиргә күз салган идем, анда рәтләп куак та, үлән дә күренми. Үсә алмый интегәләр мескеннәр, наратлар кояшны каплый икән бит! Кайбер кешеләр, дөресрәге, түрәләр дә шулай кыланалар. Соңгы елларда бигрәк тә. Кызганыч...- "Урамда кыш. Дөнья шундый суык..." Монысы да тормышның үзеннән сикереп төшкән шигырь бит, әйеме?- Чаллыда Тукайга һәйкәлне кыш көне ачтылар. Тынычлык проспектындагы зур йорт ышыгында, аулак урында тыйнак кына булып басып тора мәшһүребез. Шул чакта "татарга һәйкәл куйдылар замана урамында" дип язган идем. Бер елдан соң кышын монысы туды:...Чәчәк кую Тукай һәйкәленә...Урамда кыш.Дөнья шундый суык...- "Серле тормыш бары җирдә генә..." Үз иҗатың турында бик кыска гына итеп әйтсәң...- Биш китабым бар. Бишенчесе - "Кар юлы" дигән шигъри җыентыгым шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Яңа шигырьләр дә язгалыйм. Күптән түгел мин бик хөрмәт иткән шагыйрь: "Биеккәрәк мен әле, Сирень, без белмәгән дөньяларга..." дип киңәш бирде. Әйтүе генә ансат! Металл Үгез елында, стихиясе җир булган Кыз йолдызлыгы астында ту да, биеккәрәк мен, имеш. Минем өчен чын, кайнап торган, кабатланмас һәм серле тормыш - бары тик җирдә генә. Әнә Ркаил Зәйдулла "Алма бакчасында" шигырендә ни ди:Ә без күккә үреләбез...Югыйсә гомер бакыйМәңгелекне дәгъва итепАлмалар җирне шакый...Әңгәмәдәш -Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2014-10-23 13:16:03
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khaniya-farkhi-123123123
Хәния Фәрхигә 2016 елда бирелергә тиешле бүләкне ник 2018 елда гына биргәннәр?
Мәрхүмә Хәния Фәрхи Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булды.
Узган атнада Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган мәдәни чаралар Тәтешле районының Иске Күрдем авылында булып узган иде һәм шунда әлеге зур бүләкне мәрхүмә җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллиннага тапшырганнар.- Апага әлеге премияне тапшыру хакындагы указга 2016нчы ел ахырында ук кул куелган иде. Район мәдәният сараенда ремонт эшләре булу сәбәпле, вакытында тапшырылмый калды. «Районга зур концерт белән кайтканда сәхнәдә тапшырырсыз», - диде.Хәния апа үлгәнгә ярты елдан артык вакыт үтте, әмма вакыт дәваламый икән. Киресенчә генә: уйлар дәрьясына чумып, тагы да ныграк сагына башлыйсың. Апа гел кайтып керер кебек. Ул бит Тәтешлегә кайтса, без бер минутка да аерылмый идек. Əгәр дә берәр хәл чыгып, мин аны каршы алмасам - бу дөрес әйбер булмый иде. Ул гастрольдә булса, көн дәвамында берничә тапкыр шалтыратышып сөйләшә идек. Ə хәзер аның истәлеге булып кигән киемнәре һәм фотосурәтләре генә калды. Əмма минем өчен иң кадерле истәлек - ул хатирәләр, апа белән бергә булган вакытны искә алу.Элек Казанга еш барылмый иде, хәзер ай саен йөрелә. Анда күңел ничектер тынычланган кебек. Ярый әле Алиям, Алсуым бар. Алар миңа үз балаларым кебек якын.30 май көнне, апаның туган көнендә берьюлы өч шәһәрдә - Казан, Яр Чаллы, Уфада хәйрия концертлары узачак. Казандагы концертта мин дә чыгыш ясыйм. Тамашачыларга апамның ике җырын башкарачакмын.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
26 февраля 2018, 15:27
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/kha-sfrend-bulgan-tatarstanlylar-idd-shrend-tavysh-birde
Хаҗ сәфәрендә булган татарстанлылар Җиддә шәһәрендә тавыш бирде
null
Россия генераль консуллыгы бинасында сайлау участогы эшли.Согуд Гарәбстанында хаҗ сәфәрендә булучы татарстанлылар Җиддә шәһәрендә Россия генераль консуллыгында тавыш бирделәр. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары-матбугат секретаре Рөстәм Батров хәбәр итте.Җиддә шәһәрендәге сайлау участогы 13 сентябрьдә ачылган иде.Хаҗилардан тыш биредә Генераль консуллык хезмәткәрләре, Мәдинә һәм Мәккәдә укучы студентлар, шулай ук Согуд Гарәбстанында вакытлыча яшәүче гражданнар.сылтама:http://tatar-inform.tatar/
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
18 Сентябрь 2016 - 20:06
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kamaz-dan-r-yaa-yk-mashinasyi
“КАМАЗ” дан – өр яңа йөк машинасы
5 сентябрьдә «Комтранс-2017» күргәзмәсендә «КАМАЗ» предприятиесе генераль директоры Сергей Когогин К5 кабиналы өр яңа КАМАЗ-54901 йөк машинасын тәкъдир итте. Ул үзенең заманча дизайны, яхшыртылган эргономикасы һәм агрегатлары белән аерылып тора.
Мисал өчен, транспорт чарасының кабинасы йөртүче өчен бар яктан да уңай итеп ясалган: киңлеге һәм биеклеге дә канәгатьләнерлек, утыргычларны да төрлечә көйләп була, ике кешелек йокы урыны да бар. 10 дюмлы сенсорлы экран исә йөртүче өчен барлык кирәкле мәгълүматны күрсәтә. Зур баскычлар һәм тоткычлар урнаштыру нәтиҗәсендә машинаның тәрәзәсен чистарту да җайлашкан. Томанга каршы фаралар исә бамперга урнаштырылган. Ә иң мөһиме - боларның барысы да яңа һәм заманча материалллардан ясалган.Идарә системасына килгәндә, КАМАЗ-54901 машинасына Р6 алты баскычлы автомат тапшырулар тартмасы куелган. Ул исә әлеге класстагы иң яхшы аналогларга тиңдәш.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2017-09-06 05:50:54
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tuuchylar-m-lchelrne-terkne-avtomat-sistemasy-gamlg-kerchk
Туучылар һәм үлүчеләрне теркәүнең автомат системасы гамәлгә керәчәк
Россиядә туу һәм үлемне теркәүнең автомат системасын кертергә планлаштыралар, дип яза РФ Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия».
"Пилот версиясе сыйфатында иң массакүләм һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр билгеләнде. Аларда гариза бирүченең хакимият органнары тарафыннан тиешле карарлар кабул итү өчен катнашулары кирәкми", — дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.Тиешле әзерлек эшен Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә башлап җибәрде инде.Басманың мәгълүматлары буенча, иң кирәкле хезмәтләрне тестлаштыру уңышлы була икән, исемлек киңәйтеләчәк.Бүгенге көндә кешенең тууын яки үлүен теркәү Дәүләт хезмәтләре үзәкләрендә (КФҮ) яки ЗАГС бүлекләрендә рәсмиләштерелә. Моның өчен гариза язарга һәм аңа кирәкле документларны теркәргә кирәк.Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 января 2019, 08:49
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-71-kesene-talpan-teslagan
Чаллыда 71 кешегә талпан кадалган
Мәгълүм булганча, талпаннар борреллиоз дип аталган яман инфекция чыганагы булып тора.
Быел, яз иртә килү сәбәпле, талпаннар 28 мартта ук уянган. Чаллыда 71 кешегә талпан кадалган. Бу хакта шәһәрнең штаттан тыш баш эпидемиологы Елена Кәримова  хәбәр итте.Ул кешеләргә урманнарда, паркларда йөргәндә ябык кием кияргә, махсус спрей сибәргә, тәннең ачык урыннарына крем сөртергә киңәш итте.Талпан кадалса, эш көннәрендә яшәү урыны буенча шифаханәләргә, ял көннәрендә балалар – Кама балалар медицина үзәгенә, ә зурлар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Табиблар бөҗәкне алып, кешегә борреллиозга каршы препарат кадыйлар.Мәгълүм булганча, ул начар дәвалана торган зәһәр авыру. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре талпан кергәч әлеге авыру башланмасын өчен беренче өч тәүлек эчендә бер тапкыр доксициклин дигән антибиотик эчәргә куша. Әлеге дару бездә 8 яшьтән, чит илләрдә, мәсәлән, АКШта аны туганнан башлап куллану рөхсәт ителгән.  Антибиотикның дозасын табиб билгеләргә тиеш.Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вируслы энцефалиттан профилактика чаралары юк дип саный, шуңа күрә Көнбатыш илләрендә соңгы елларда иммуноглобулин кертүне туктатканнар. Бездә кулланыла торган энцефалит иммуноглобулинының ярдәм итү-итмәве төгәл өйрәнелмәгән. Бары табиб белән киңәшләшеп кенә әлеге даруны куллануны хәл итеп була. Башка профилактика чаралары нәтиҗәле  түгел, шуңа күрә энцефалиттан саклануны алдан уйлап куярга кирәк. Вакцина  ясату - нәтиҗәле чара. Ул  урманда эшли торган яисә табигатьтә еш була торган кешеләргә аеруча файдалы. "Вакцина кешегә берничә еллык көчле иммунитет бирә", - ди белгеч.фото //pixabay.com/ru
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-04-14 12:09:00
https://syuyumbike.ru/news/istoriya/saralan
Саралан
null
ТАТАР сараланы авылы Татарстанныє Лаеш районыХалкым язмышына тигән бик күп тарихи зилзиләләрне үз башыннан кичергән авыл ул татар Сараланы...СараланАланнарга керсәң – алсу җиләк,Болыннарга чыксаң – ак чәчәк.Сагынганда ләкин төшләреңәСары алан булып керәчәк.Күлләренә төшсәң,күңелең тулыр,Туган якның күзе яшь кенә.Мөлдерәпләртүгелеп китәр төсле,«Мүкле күлем!» –диеп дәш кенә.Урманнарга барсаң, уйга салып,Миләшләре яна сагыштан.Авыл – безне,Без авылны сагыныпУтлы сагышларга сабышкан.Илсөяр ИксановаБашкалабыз Казан­нан 60 чакрым ераклыкта, Лаеш районында урнашкан Татар Сарала­ны авылы – Казан ханлыгы дәверендә нигез салынган борынгы татар авыллары­бызның берсе. Географик яктан искиткеч уңайлы урнашкан ул: Идел-Кама дәүләт биосфера тыю­лыгының Саралан участогын тәшкил итүче калын урманнар белән каймаланган авылның бер ягында Мишә елгасы Камага килеп кушылса, биш-алты чакрым арада мәшһүр Идел җәйрәп ята... Авыл эчендә – күлләр, кыскасы, табигатьнең җән­нәткә тиң почмагында ул Татар Сараланы.Татар Сараланының тәүге урыны бүгенге авылдан ике чакрым чамасы ераклыкта, Мишә елгасы буенда булган. Куйбышев сусаклагычы төзелүгә бәйле рәвештә, 1953-54 ел­ларда сараланлылар төп урыннан читкәрәк күчеп нигез корырга мәҗбүр була. Халкым язмышына тигән бик күп тарихи зилзиләләрне үз башыннан кичергән (көчләп чукындыруга каршы тора алган «кара баганалы» авыл ул Саралан; тарихка «Сәнәкчеләр бунты» белән дә кереп калган) Иске авыл урынында йорт урыннары да, ата-баба зираты гына торып кала.Сараланлылар сап-сары чәчәк тулы урман аланында нигез корганнар, авылның атамасы да шушыннан килеп чыккан. Урман юлы буйлап Идел тарафына юнәлсәң, елга тугайлары белән тоташкан калкулык-ярларга килеп чыгасың. Һәрберсенең үз исем-атамасы. Шуларның аеруча текәсен халык Төксер тавы дип атаган. Табигатьне яз кояшы иркәли башлагач, Төксер тавына килеп чыксаң, каршыңда әкияти-сихри манзара ачыла: тау бите, тоташтан, хәзер сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгән күгелҗем-шәмәхә умырзаялар белән капланган була. Бу күренешкә тап булган кеше аны ел буена оныта алмый, икенче яз җитүгә, янә Төксер тавына ашыга...Сараланның, шушы авыл тумасы, шагыйрә Илсөяр Иксановача итеп әйтсәк, «тәпине пешереп ала торган кайнар комлы» юлы буйлап көнба­тышка таба китсәң, тагын бер «могҗиза»га тап буласың. Атаклы Мүкле күле булыр ул. Чиста сулы, тирән күл. Аның тирәнлеген ата-бабаларыбыз, имеш, 23 дилбегәне бер-берсенә бәйләп үлчәп карыйлар, әмма төбенә төшеп җитә алмыйлар. Элекке заманнарда, имеш, пар атта җилдереп килгән бай, күлне абайламыйча, тарантаслары, атлары белән күлгә төшеп юк булган, ди, эзләгән­нәр-эзләгәннәр, әмма таба алмаганнар, ди. Суының чисталыгын җир астындагы су юллары белән тоташкан булуына бәйләп аңлаталар. Күл­нең могҗизасы шунда ки, элек-электән, күл өстендә каен, юкә, усак ише агачлардан һәм куаклардан торган кечкенә генә урман йөзеп йөргән. Әле без белгәндә дә шулай иде. Авыл кешеләре анда мүк чыгарганнар, аңлашылса кирәк, күлгә дә исем шушы уңайдан бирелгән. Бер язда ул урман күлнең бер ягында булса, икенче язга инде бөтенләй башка урынга күчкән була! Хәзерге вакытта күлнең суы бик нык кимеп, мүк-утрау бер урында җиргә тоташып калды.Әлбәттә, борынгы авылыбызның, кайсыберләрен авылның иң өлкән яшьтәге кешеләре дә аңлатып бирә алмый торган атамалар белән аталган урыннары бихисап: Кыргыз, Карамалы чокыры, Яксаз, Үбәтел, Поркопи ерганагы, Хәсби тавы, Тары елгасы... Шунысы куанычлы, авылдашлар арасында Саралан тарихы турында ишеткән-белгәннәрен тер­кәп барып, килер буынга тарихи ядкарь итеп калдыруны үзенә бурыч итеп алган өлкәннәребез дә бар. Шуларның берсе – шушы авылда гомер кичергән, умартачы булып эшләгән Маhруй апа Садыйкова. Маһруй апа авыл тарихындагы вакыйгаларны шигырь-хикәятләр, бәет-мөнәҗәтләр итеп дәфтәргә төшерә. Үз авызыннан тыңлаганда, әлеге хәлләрне үз күзләрең белән кичергән кебек буласың. Ә Кан елгасы хакындагы риваятьне тың­лаганда (аны Маhруй апага бабасы Мифтахетдин сөйләгән булган), күзләрдән яшьләр килә...Төксер тавыннан урман эченәрәк кереп китсәң, берәр чакрым чамасы ераклыкка сузылган ерганакка hәм ерганак тирәли тезелеп киткән чокырларга юлыгасың. Ерганакны – «Кан елгасы», чокырларны «Пугачев чокырлары» дип атыйлар. Олылар элек: «Анда адәм каны аккан, адәм сөякләре ята», – дип, бала-чаганы ул тирәгә барып йөрү­дән тыярга тырышканнар. Әмма бала-чаганың кызыксынуын җиңеп буламыни: тыелган урынга бара торганнар, барган саен диярлек берәр сәер табылдык таба торганнар. Шуларның берсе – зур кылыч – озак еллар мәктәптә сакланды.Бу урынны «Кызлар каласы» дип тә йөртәләр. Кызлар кала­сы­ның тарихы Емельян Пугачев кү­тә­ре­лешенә барып тоташа.1774 елда меңләгән крестьяннарны ияртеп (тарихи чыганакларда 25 мең дип әйтелә) Татарстан җиренә килеп кергән Емельян Пугачевка Лаеш өязе, шул исәптән, Татар Сараланы авылы крестьяннары да кушылып китә. Пугачев күтәрелеше бастырылып, баш күтәрүдә катнашкан крестьяннарны коточкыч җәзаларга тарта башлагач, аларның гаиләләрен дә эзәрлекләү башлана. Йортлары яндырыла, хатыннары, балалары җәбер-җәзаларга, үлемгә дучар ителә. Хатын-кызлар hәм балалардан торган күп кенә гаиләләр, патша гаскәрләреннән качып котылмакчы булып, урманга китә. Алар җиргә куышлар казып кереп, шуларда яши башлыйлар. Саклану чарасы максатында, озын итеп ерым да казып куялар. Ләкин качкыннар турындагы хәбәр Казан губерниясе идарәсенә барып җитә. Саралан урманына атлы казаклар гаскәре килә... Мескен хатыннарны, балаларны табып алып, берсен-бер калдырмыйча кылыч аша уздыралар... Үзләре казыган ерым кан белән тулып, елга булып аккан, ди. Менә шул йөрәк өзгеч хәлләрдән соң бу урын «Кан елгасы» дип йөртелә башлый.Еллар, гасырлар уза, әмма әлеге урын һаман да үзенең шомлылыгын югалтмый. Тарихта калган вакыйгалар онытылма сыннар дигәндәй, hәр җәй башында Кызлар каласында янып торган кызыл чәчәкләр шытып чыга...
syuyumbike
mass_media
Тарих
19 Декабрь 2016 - 00:00
https://madanizhomga.ru/news/dbi-skhif/yaratkannar-yamsez-bulmyy-khikya
Яратканнар ямьсез булмый (Хикәя)
Туганда барлык сабыйлар да матур булып туа.
Барсында да ата-аналарына искиткеч сөйкемле булып күренгән шул ук төймә борын, йомры йөз, нәни куллар, саф караш... Ата-анага үз баласының йомшак җиренә хәтле тәмле күренә – үбә-үбә үстерәләр. Хәер, бу табигый да. Әти-әниләр үз җимешен матурлыгы өчен түгел, ә барлыгы өчен, үзенеке булганы өчен үлеп ярата.Дүрт ир туганы артыннан көттереп кенә туган Рәминә дә нәни чагында, башка сабыйлар кебек, шундый ук түгәрәк йөзле, матур бала иде. Хәрәкәтчән, тик тормас кызый бар нәрсә белән дә кызыксынды, тәпи атлап китү белән абыйларының артыннан калмады. Дүрт ир баладан соң туган кызларын Мәймүнә белән Гыймран әлбәттә үлеп яраттылар. Ата-анасының бердәнбер сөекле кызлары, абыйларының яраткан сеңелләре булып, җылы гаилә кочагында тәгәрәп үсәсе дә үсәсе иде кызчыкка. Бәхете дә үзе белән үсәр иде кебек. Бар нәрсә дә ата-ана теләгәнчә генә булса икән. Үсә барган саен кызчык төскә-биткә үзгәрә барды. Аллаһ аңа нигәдер акыл биргән, күркәм холык биргән, ә матурлык бирмәгән иде. Ир балага чибәрлек әллә ни кирәкми, ул сыйфат хәтта аңа бик ятмый, килешми дә кебек, артык кебек. Аның матурлыгы – көчендә, кулында, холкында. Ә кыз бала ул – табигатьнең чәчәге. Яшел язларга тиң үсмер чакларында чәчәккә бөреләнә. Ямьле җәйләргә тиң яшьлегендә чәчәк ата. Алтын көзләргә тиң гомер фасылында орлык бирә... Ул чәчәккә холык матурлыгы гына аз, хуш исе белән, күркәмлеге белән күзләп очып йөргән күбәләкне үзенә тартып торырга тиеш... Әнә шул тышкы хозурлыктан Рәминә мәхрүм калган иде. Кечкенә чагында күзгә бик ташланмаган мәшкә борыны, сирәк саргылт чәчләре, зур авызы, сыек зәңгәрсу күзләре үсә барган саен кызның ямьсезлеге турында көннән-көн ныграк кычкырып тора барды. Алты-җиде яшендә кызчык үзенең башка кызларга охшамавын аңлый иде инде. Авыл балалары да аяусыз була беләләр − беркемнең дә бу ямьсез кыз белән уйныйсы килмәде. Үзенең шыксызлыгыннан оялган кыз мәктәптә дә, азаккы партада башын иеп, ялгызы гына утырды. Абыйлары гына, ул ничек бар, сеңелләрен шулай яраттылар. Алар гына аның белән уйнадылар, авыл балалары кимсеткәндә яклап чыктылар. Кимсетү дигәннән, шул яман чара белән кемдер башкалар алдында үзен үстерергә тырыша. Бу яктан Рәминәнең ике сыйныфташы аеруча булдыра иде. Чәчләре күперенке, бөдрә Гамилә белән зур, кара күзле Рәдифә бу “шыксыз үрдәктән” көләргә сәбәп эзләп кенә тордылар. Аларның тырышлыгы белән кызга Албасты кушаматы тагылды. Дәрестә Рәминә җавап бирә башласа да, бу ике гадәтсез, пырхыдап көлеп, кызны бүлдерделәр, буталдырдылар. Тәнәфестә дә, Рәминә кем янына килеп басса да, төркем тиз генә таралышты. Аның ямьсезлегеннән кыз балалар йогышлы чирдән курыккандай читләштеләр. Ялгызлык төшенчәсе Рәминәгә бала чагыннан ук таныш иде инде. Башкалар кышын шау-гөр килеп тау шуганда Рәминә күбесенчә әнисе белән йортта мал карады, кул эше эшләде, тегүгә өйрәнде. Авыл балалары җәйләрен яшел чирәмдә аунаганда, тирән буа аша аркылы-буйлы йөзгәндә Рәминә күбрәк бакча карады, идән-кер юды. Мәймүнәнең аны мактап, “Рәминәм җен кебек эшли” сүзләрен дә ботарлап, кызын җен кебек күрә, имеш, дигән адәмнәр табылды.Үсә барган саен Рәминә үзенең килбәтсезлеген аеруча авыр кичерде. Ир бала булып, абыйларына хәтле Рәминәдән матуррак! Нигә аны язмышы беркемнең дә күзе төшмәслек, ә киресенчә, йөзен борырлык кыяфәт белән “бүләкләде”? Кемгә охшап ул шундый шыксыз Албасты булып туган? Бала чагында бу сорауны әнисенә еш бирде Рәминә. Мәймүнә кызын кочып, кайгырма, балам, үсеп җитәрсең, менә дигән матур кыз булырсың, дип юатса да, үз өметенә үзе дә ышанмый иде, ахры. Аның кызына бәхет теләп сораган теләкләрен күкләрдә ишетмәделәр ахры – үсеп буйга җитсә дә, кызга күз ташлаучы егет-җилән табылмады. Мәймүнә үзалдына уфтанды: “Минем кызыма да кияү чыкса инде...” Үзенең кемлеген ачык белгән Рәминә авыл егетләренә гашыйк булу турындагы уйны башына да китерә алмады. Мәхәббәткә, назга сусаса да аның күңелен беркем дә биләмәде, йөрәге буш калды. Үзенә тиң парын табып, гаилә кору, балалар үстерү ише кызыктыргыч хыялларын Рәминә бик эчкә, йөрәк түренә яшерде. Менә инде, ата-ана йортында яши торгач, карт кызга да әйләнеп килә – егерме алтысы тула. Абыйларының, сыйныфташ кызларның икешәр-өчәр баласы бар. Көдрә баш Гамилә инде икенче иргә чыкты. Зур күз Рәдифә шәһәр эшкуарын тапты. Тик әлегә балалары күренми. Матурларга күпме җырлар, шигырьләр багышланган. Аларның бәхете алдан ук язып куелган. Башка өстен яклары булмаса да, алар шул гүзәллеге белән генә дә ир-атның йөрәген әсир итә. Чибәрләр тирәсендә, кунарга әзерләнгән күбәләктәй, күпме егет очып йөри. “Чибәрләрне чибәр яратыр...” – бу җырны Рәминәдәй бәхетсез берәү чыгардымы икән? Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы... Рәминә генә ялгыз каендай һаман да бер үзе. Гомере дә жәл, заяга үткәндәй үтә. Чит бәхеткә көнләшмим, дисә дә, үзенең беркемгә дә кирәкмәгәнлеген тою әлбәттә Рәминәнең яшәү ямен алды. “Алдан юл ярылган чибәргә... Бездәйләргә кала түзәргә...” Шулай да яше олыгая барган кызны соратып килгәннәр булмады түгел. Кеше үтереп төрмәдән кайткан ир, үзенә чыгарга риза булмагач, хәтта Рәминәгә янап та карады. Кибет янында аунаудан узмаган икенче хөрәсәнгә дә айнык хатын кирәк имеш! Тик Рәминәгә мондый “бәхет” тансыкмы соң? Ата-анасы да мондый “кияүләрдән” кырт кисте: “Алдан ук бәхетсез булганчы, яшә өебездә генә!” Абыйларының балаларын үстерү сагышлы күңеле өчен бер юаныч булса да, ул үз баласын, үз оясын тансыклады. Шыксызлыгыннан кыенсынып, авылдан сирәк чыкты. Кая барса да, аңа бармак белән төртеп, Албасты, дип күрсәтерләр кебек тоелды. Дүрт саны төгәл булса да, үзен гарип-гораба санады. Ярый әле эше ерак түгел – авыл очында гына. Уңган кызның анда хөрмәте бар – эшенә Рәминә теләп бара. Фермага да Рәминә, кешеләрне очратмас өчен юлдан түгел, ә су буйлап, сукмактан йөри. Су буе – су буе инде ул. Монда кошлар да матуррак сайрый кебек. Тонык, чиста су үзе дә күңелгә талгын тынычлык өсти. Күперелеп үскән таллар да Рәминәне көтеп ала, кул болгап озатып кала кебек. Талгын гына аккан су җырына Рәминә дә кушыла: “Чылтырап аккан елгадай, ага гомер елгасы. Шул елганы кире якка борып кына булсачы...” Ә җырларга ярата Рәминә. Моңлы табигатенә кушып, Аллаһ аңа моңлы, тирән тавыш биргән. Шатлык-сөенече дә, кайгы-сагышы да – бары да җырына сыя.Кайда булсын башкача? Эшендә юаныч тапты Рәминә. Алдан барды, соңга калып кайтты. Караган тавыклары башкаларга караганда күбрәк йомырка бирде. Авырлык күләме ягыннан да ул караган кош-корт арттырды. Үлгән кош-корт та тырышып эшләгән Рәминәдә әзрәк булды. Тавыкларны таза, җылы урында тотты, вакытында ашатты-эчертте, чирләгәнен аерып алды. “Тавыкбаш” сүзе мәгънәсезлеккә ишарә булса да, тәрбияне тавык булып тавык та аңлый шул. Кикрикләрен кыек салып, Рәминәнең җырлаганын тыңлап торалар кебек. Аннан кушылып җырлыйлар... Алдынгы кош-кортчы булып әллә кая бармаса да, кешеләр аның тырышлыгын күрүе эшеннән дә, үзеннән дә канәгатьлек бирә иде әлбәттә. Эш сөеп үскән кызга хезмәте авыр күренмәде.Ватылган моторны алыштырырга дип читтән килгән Нәбир Рәминәне нәкъ тавыклары арасында йөргәндә, эш урынында күреп алды. Күреп дип, башта амбарны хәтерләткән зур бинаны яңгыратып җырлаган тавышын ишетте. Ә Рәминә, үзен тыңлап торган чит-ят ир-егетне кинәт кенә күрүгә, каушап төште, хәтта яшь кызлардай кызарып ук чыкты. Җырлавын шып туктатты да оялып кына егеткә караш ташлады. Ят егет дә аңа карады. Тик башкалар кебек йөзен бормады. Ак яулыгын йөзенә үк төшереп бәйләгән, эш киеме кигән кызны әлбәттә чибәр дип әйтеп булмый иде. Тик һәркемнең башкаларда булмаган үзенчәлеге, кабатланмас сыйфаты була. Әллә бер күрүдән кызның шыксызлыгы аша шул сөйкемле сөяген күрә алды, әллә ничек, Нәбир Рәминәдән читсенмәде. Кызның, иреннәрен ике колагына хәтле диярлек җәеп, энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмаюы бер яктан мәзәк тә, икенчедән сөйкемле дә иде. Башта өркегән болан баласыдай егеткә якын барырга базмаса да, бераздан ачык йөзле бу егет Рәминәнең дә күңеленә үтеп керә алды. Кыз егеткә әбәткә йомырка тәбәсе куырды. Кичкелеккә дә бу сый кабатлангач, Нәбир шаяртты: “Көненә ун йомырка ашап, тиздән әтәч кебек куначага басып “кикерүк” кычкыра башлыйм инде...” Әллә эше каты булды, әллә бүтән сәбәпле, Нәбир йомышын ике-өч көн урынына дүрт-биш көнгә сузды. Су буйлап кына егет кызны өенә хәтле озатты. Таң атканчы бер-берсенә сыенышып яр буенда утырдылар. Таң беленә башлагач кына кыз өенә, егет вакытлыча яшәгән мал йортына кайтып китте. Егетнең тиздән китәсен белгән Рәминә күңелен юкка алгысытмаска тырышты. Китә бит ул, тиздән китә... Мин аңа тиң ярмы соң инде?!Әйе, санаулы гына көннәр бик тиз узды. Эшен төгәлләгәч, Нәбир китеп тә барды. Моңарчы да Рәминәнең күңелен таштай басып торган ялгызлык хисе тагын да көчәйде. Үз гомеренә бер ир-атны ошатты, ул да аңа насыйп түгел, ахры. Сагышын гына арттырырлык булгач, нигә очраткандыр ул Нәбирне?! Тиң мәхәббәт – үзе олы бәхет шул ул. Ни үкенеч, шул бәхеткәй һаман да читләп үтә Рәминәне! Хат язарга хәтта адресын да калдырмады Нәбир. Үзе турында да ныклап ачылмады. Араларны кисүе шулдыр инде. Хәер, нәрсәгә өметләнә ала Рәминә? Шыксыз, албасты Рәминә... Беркемгә дә кирәкмәгәнлеген Нәбирдән башка да белә иде бит. Нигә өзгәләнәсе?!Кызның исен-ушын китәреп, беркөн Нәбир тагын килеп төште. Тик ул бу юлы эш буенча түгел, ә Рәминә янына килде. Су буендагы таллар гына егет белән кызга шаһит булдылар. Кулга кул гына тидерсәләр дә, назлы куллар күпне сөйли белә... Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс... Рәминәнең башкалар күрә белмәгән эчке матурлыгын тоемлап, сиземләп алган иде Нәбир. Шунда гына ул үзе турында ачылды. Ул күптән егет түгел, ә өйләнгән ир-ат булып чыкты. Тик башыннан көлгән хатыны белән һаман да аерыла алмый интегә. Алты яшьлек кызларын хатыны шантаж урынына куллана. Матур чәчәкне кырау тиз ала шул – җете кызыл чибәргә өйләнгән Нәбиргә хатыны, яши торгач, күрсәтмәгәнен калдырмады. Чибәрлек тә – сынау. Ымсындырып торган күзләргә, ир-аттан туктаусыз күрсәтелгән игътибарга бар чибәрләр дә каршы тора алмый, бирешә. Ят кочакта ир дә онытыла, бала да. Әдәп, әхлак та юкка чыга. Ире юкта киенер, ире кайтса – көенер... Яисә, ир – калага, хатын – далага... Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер дә бит. Ялгышты Нәбир. Терсәк якын да тешләп булмый. Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый – нәкъ беркатлы Нәбир кебекләр хакында. Рәминә Нәбирне сүзсез-өнсез генә, башын аның иңенә салып тыңлады. Ни әйтсен дә, нинди киңәш бирсен? Аның кемне дә булса өйрәтерлек хакы, киңәш бирерлек тормыш тәҗрибәсе бармы соң? Аннары, Нәбирнең кызы бар. Бәлки аның хакына хатыны белән килешеп тә китәрләр, кем белә. Ул болай да үзен ир белән хатынның арасына кергән кебек тоя. Газап тулы икеләнүләр белән яши торгач, елак көзләр, салкын кышлар да узды. Кышларын Нәбир сирәк килгәләде. Шулай да Рәминә аны сагынып, яшертен өмет белән көтте. Нәбирдән яшерергә тырышса да, яратуын үзеннән яшереп буламы соң? Хәер, тойгыларын Нәбирдән яшерә дә алмады сыман. Нәбирне күрүгә, теле урынына, йолдызлар кабынган якты карашы күпне сөйләде...Бу язны Рәминә гомергә дә онытачак түгел! Хыянәтче хатыны белән арасын өзеп, Нәбир, ниһаять, Рәминә янына күчеп килде. Күченүе дә кулындагы бер юл сумкасыннан тора иде. “Йортка кергән” исемен күтәрәсе килмичә, Нәбир белән Рәминә, никах укыткач, кеше өендә түләп яши башладылар. Кулыннан эш килгән белгечне кошчылык фермасына кушкуллап эшкә алдылар. Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк – Нәбир моны яшәгән саен ныграк аңлый барды. Рәминә уңган, булдыклы хуҗабикә, акыллы тормыш иптәше була белде. Икәүләп тырыша торгач, яшәгән кечкенә генә йортларын сатып алдылар. Бәләкәй генә үз куышларына сөенеп бетә алмадылар. Шул ояларында ике сабыйлары – уллары һәм кызлары туды. Нәбирнең элекке хатынына артык кирәкмәгән кызы да аларга килеп елышты. Өч балаларын тигез итеп үстерделәр. Икесе бергә күп еллар кошчылык фермасында эшләделәр. Соңгы елларда, заманалар үзгәреп, эш хакын тоткарлаулар башлангач, әлбәттә җиңелгә килмәде. Хезмәт хакына акча урынына тавык, йомырка бирә башлагач, бер кыенның бер рәхәте чыкты: ир белән хатын шактый гына кош-корт үрчетеп җибәрделәр. Тавык фермасы ябылганда аларның ярыйсы гына табыш биргән үз эшләре бар иде инде. Рәминәнең абыйлары ярдәме белән, өмәләп, иркен, зур йорт салып керделәр. Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Кайчандыр Албасты кушаматы йөрткән Рәминәнең иркен, мул тормышта, “кәттиждә” яшәвенә авылда кемдер сөенде, кемдер көнләште. Ә Рәминә белән Нәбирнең кеше сүзен тыңлап торырга вакытлары юк – кош-корт саны үсә барган саен аның мәшәкате дә арта бара. Нәбир тавык, үрдәк, каз карашырга бер-ике кеше алмый булмас дип саный. Теләүчеләр дә юк түгел – иреннән күптән аерылып кайткан Рәдифә, эшкә алыгыз, дип артларыннан калмый сорап йөри. Ни дисәң дә, Рәминәнең сыйныфташы. Кайчандыр аны кыерсытуын да онытканмы, хуҗабикәне, Рәминә Гыймрановна, дип алдында биеп йөри. Матурлык ягыннан да Рәминәдән әллә ни аерылмый: иртә агарган чәчләр, кайчандыр мин-минлек чагылган зур күзләр җыерчыклар пәрәвезендә... Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса ул шулай.Ир яхшы булса, ямьсез хатынга да төс керә, дип белми әйтмәгәннәр шул. Бәхетле хатын ямьсез була белми. Ә Рәминә Нәбире белән бик тә бәхетле. Көтеп алынган бәхетен саклый, кадерли, үстерә белә. Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи. Нәбир дә бу юлы хатыннан уңды – кадер-хөрмәт тә, тәмле тел дә, якты йөз дә жәлләми Рәминәсе сөекле ире өчен. Акыллы хатын – хәзинә дип юкка әйтмәгәннәр. Яратканнар матур күренә. Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.Физәлия Дәүләтгәрәева"Сөембикә"
madanizhomga
mass_media
Әдәби сәхифә
2020-09-16 07:57:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tagyn-ber-yrchy-gailsend-malay-tugan
Тагын бер җырчы гаиләсендә малай туган
Нинди генә сүзлэр язсам да, әз шикелле тоелыр, дип язган ул.
"Казан егетләре" төркеме солисты Айсаф Хаҗиевның гаиләсе дә ишәйгән. Инстаграм дусларына ул әлеге сөенече турында хәбәр иткән:"Нинди генә сүзлэр язсам да, әз шикелле тоелыр!!! Рәхмәт матурым, миңа тупырдап торган нәсел дәвамчысы малай бүләк иткәнең өчен. Без сине #айзилэайсафовна белән бик яратабыз һәм тизрәк терелеп чыгуыңны көтәбез!!! Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт", - дип язган.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
30 января 2022, 09:52
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/nashli-telo-esche-odnogo-iz-propavshih-ryibakov
Нашли тело еще одного из пропавших рыбаков
В районе села Кырныш Тукаевского района, спасатели нашли тело еще одного из пропавших в этой местности четверых рыбаков из Набережных Челнов. В 50 метрах от затонувшей лодки, на дне реки, водолазы обнаружили без признаков жизни 39-летнего Николая Снигура.Поиски Евгения Рябкова еще продолжаются. Также спасатели ищут Сергея Маратканова. До этого, 22...
В районе села Кырныш Тукаевского района, спасатели нашли тело еще одного из пропавших в этой местности четверых рыбаков из Набережных Челнов. В 50 метрах от затонувшей лодки, на дне реки, водолазы обнаружили без признаков жизни 39-летнего Николая Снигура.Поиски Евгения Рябкова еще продолжаются. Также спасатели ищутСергея Маратканова.До этого, 22 октября, в камышах было обнаружено тело Сергея Белоконя.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-10-27 11:27:23
https://syuyumbike.ru/news/bala-beln-tylagyz/kiyat
Г. Тукай әкиятләре
null
«Сөткә төшкән тычкан». Розалия Зәкиева укый.«Су анасы». Розалия Зәкиева укый.
syuyumbike
mass_media
Бала белән тыңлагыз
29 Декабрь 2021 - 08:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/14-yashlek-yashsmer-su-koenganda-hle-kitkn-tisen-k
14 яшьлек яшүсмер су коенганда хәле киткән әтисен коткарган
Башкортстанның Архангельск районында яшәүче 14 яшьлек Илфат Галинны герой дип йөртәләр.
Инзер елгасында коенганда әтисе, көчле агымга эләгеп, көче бетеп бата башлаган. Илфат исә аны куып тотып, үлемнән коткарган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы батырлык кылган егеткә «Суда батучыны коткарган өчен» ведомство бүләген бирергә ниятли.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
07 сентября 2017, 06:35
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/nail-mahdiev-aiak-kiemena-karaganda-kese-gomere-kyimmatrak
Наил Мәһдиев: «Аяк киеменә караганда кеше гомере кыйммәтрәк»
Чаллыда яшәүчеләр юлларга реагентларны артык күп сибүгә зарлана.Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры моңа карата үз фикерен белдерде.
Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр урамнарын тәүлек буена 130 техника һәм 80 хезмәткәр чистартуын, юлларга реагентлар сибелүен әйтте. Кыш башыннан барлыгы 28 меңнән артык рейс кар чыгарылган.– Юлларга көн саен сыек реагент сибелә.  Юллар дымлы, әмма куркынычсыз. Юл-транспорт һәлакәтләре кимеде, –  диде Илья Зуев. – Безнең өчен бу мөһим.Әмма шәһәрдәшләр: «Реагентларны артык күп сибәләр, аяк киемнәре юешләнә», –  дип зарлана икән.Шәһәр мэры Наил Мәһдиев моңа карата үз фикерен белдерде:– Бүген иртән юллар коры иде. Билгеле бер вакытта юллар, сукмаклар дымлана. Кыш көне бозлавыкны бетерү өчен  реагентлар сибәргә кирәк. Юеш аяк киеме һәм автомобильләргә караганда кеше гомерләре кыйммәтрәк. Барсын да үлчәүгә салырга кирәк. Бу очракта юлларны реагентлар белән эшкәртү зарарсызрак.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-02-06 10:58:00
https://beznen.ru/archive/annan-monnan/290823/namusly-karak
НАМУСЛЫ КАРАК
null
«Өмет»:. 17нче август кичендә Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир 29 яшьлек Әмин Wildberries складыннан 300 смарт-сәгать урлап алып чыккан. Баедым, ахры, дип, бәхетле егет үзе яшәгән Люберцы шәһәренә кайтып киткән. Бер атна дәвамында ул аларны сатарга теләгән, хәтта тагып та йөргән. Әмма сата да алмаган, тагып йөрү дә әллә ни канәгатьлек хисе китермәгән. Җитмәсә, Әминне вөҗдан газаплары җәфалаган. Ахырдан ул полициягә килеп, барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән, 300 смарт-сәгатьнең барысын да хокук саклау органнарына тапшырган. Тик шулай да бу гына егетне коткармаячак: Әмингә каршы «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Аңа алты елга кадәр төрмә яный.ЯҢА ТАРИХ – ЯҢА КИТАП«Известия»: Русия мәктәпләрендә 1нче сентябрьдән югары класс укучылары тарихны яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлаячак. Дәреслекне Русиянең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский һәм академик Александр Чубарьян әзерләгән. «Без максатыбызга ирештек. Хәзер дәреслектә Кытай, Һиндстан, Япония турында да күп сөйләнелә. Хәтта беренче тапкыр Африка континентына да кагылдык. Бу 11нче класс укучылары өчен кызыклы мәгълүмат булачак. Латин Америкасы турында бүлекләр барлыкка килде. Дөньяда мәдәният һәм фән бүлекләре шактый камилләштерелгән», – дип уртаклашкан китап авторы Александр Чубарьян. Авторлар сүзләренчә, яңа дәреслек, элеккегеләреннән сәясәтләшмәве һәм тарихи хрониканы объектив бәян итүе белән аерылып тора.Бердәм тарих дәреслеге 4 томнан тора: «Русия тарихы» һәм 10 һәм 11нче класслар өчен «Гомуми тарих». Киләсе уку елы башына 5-9нчы класс укучылары өчен дә тарих дәреслекләре әзер булачак.«СӨЙЛӘГӘН КЕШЕ ЮК»«РИА Новости»: Русия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Кремльдә мобилизациянең икенче дулкыны турында сүз алып баручы кеше юк. Димәк, илдә мобилизация турында сүз дә булырга мөмкин түгел.Исегезгә төшерәбез: Русиядә 2022нче елның 21нче сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителде. Президент указы буенча, 300 мең кеше мобилизацияләнеп, илнең Кораллы көчләре сафларына кушылды.ЭШЛӘП ҮСӘРГӘ ТИЕШ!«Казанферст»: Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә мәктәпләрдә әти-әниләрнең балаларны эшкә җәлеп итүгә ризалыгы таләп ителми, дип аңлатма бирде. «Гаиләдә әнинең идән юуын күрмәдек: бер көн – абый, икенчесендә мин идән юа идек. Аннары балаларның ни өчен берни эшли белмәвенә гаҗәпләнәбез. Әти-әни баласын такта юарга мәҗбүр итүләренә дәгьва белдереп йөри. Күрәсең, бу алар өчен шундый авыр эш булып күренәдер. Шуңа күрә дәүләт һәм җәмгыять безнең дөрес юлдан бармавыбызны аңлады һәм закон нормалары балаларны мәктәптә эшкә җәлеп итү ягына үзгәрде. Бу яктан бернинди дә куркыныч юк. Канун тарафыннан каралган, шуңа күрә теге яки бу уку йорты территориясендә нормалар үтәлергә тиеш», – дигән ул. АЕК СӘЯХӘТ«Реальное время»: Русия туроператорлары Төркиягә хәмерсез «все включено» турлары сата башлаганнар. Мондый ялга юллама бәясе 7-9 процентка арзанрак. Сәбәбе – русиялеләрнең чит илгә сәяхәткә ашыкмаулары. Бу хакта Русия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәр иткән.АТОР мәгълүматлары буенча, «Anex» туроператоры хәмерсез 7 кунакханә тәкъдим итә. Алар арасында хәләлләре дә, хәмерсез «все включено» кунакханәләре дә бар.– Соңгы арада чит ил сәяхәтләренә бәяләр артты. Туристлар санын югалтмас өчен, бәяләрне төшерү шарты белән алкогольсез юлламалар тәкъдим итәбез. Кайбер туристлар тыныч шартларда ял итәргә тели. Мәсәлән, кайбер гаиләләр үзләренең янәшәсендәге шау-шулы компанияләрне, кичәләрне өнәми. Әлбәттә, хәмерсез ялны сайлаучылар күп булмаячак, хәзергә асылда – ассортимент өчен генә ул, – дип аңлаткан «Anex» белгече.ХУШ, ПРИГОЖИН?..«ТАСС»: 23нче август көнне Тверь өлкәсендә Мәскәү-Петербург рейсы белән очкан Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыкты. Борттагы ун кешенең барысы да һәлак булды. Шуларның берсе – «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин дип билгеләнде.Пригожинны җирләү турында бизнесменның туганнары тиешле карар кабул иткәннән соң гына хәбәр ителәчәк. – Җирләү турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк, шуңа күрә бу хакта берни әйтә алмыйм. Президент аны җирләүдә катнашмаячак, – дигән Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.Моннан тыш, Кремльнең рәсми вәкиле белдергәнчә, Владимир Путин Пригожинның гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы юлламады һәм юлламаячак та, чөнки ул Донецк халык республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Денис Пушилин белән очрашуда кайгы уртаклашкан инде. СУ БАСА«Лента.ру»: Приморье крае территориясендә яңгырлар аркасында оешмаларга хезмәткәрләренең эш көнен кыскартырга һәм аларны иртәрәк өйләренә кайтарып җибәрергә киңәш ителә. Үзенең «Телеграм»-каналында төбәк башлыгы Олег Кожемяко шундый тәкъдим белән чыккан.«Бу юлы Владивостк, Артём, Хасан округына бик көчле яңгырлар килде. Уссурийск, Дальнереченск, Киров, Надежда һәм Кызыл армия округларына да көчле яңгырлар якынлаша», – дип язган губернатор.Ул юллардагы хәлне катлаулы дип бәяләгән. Белгечләр көчле яңгырлар сәбәпле, суның юл һәм күперләр аша агып чыккан урыннарын теркәгән. Олег Кожемяко җирле халыкны шәхси автомобиль транспортында юлга чыкмаска чакырган. Август урталарында Приморьега «Ханун» тайфуны килде: 65 торак пункт каза күрде, 729 шәхси һәм 7 күп фатирлы йорт, ике меңгә якын ихата су астында калды. Соңгы ун ел эчендә бу яңгырлар төбәк өчен иң көчлеләреннән санала – 35-40 процент территория каза күргән. ТАШКАБАК ЗАКОНЫ«Интертат»: Ташкабак сезоны башлану белән, аларны урнаштыру турындагы төрле мәзәк хәлләр, мемнар да калкып чыга. Соңгы вакытта, ташкабакны башкаларга бирүгә кагылышлы закон проекты кабул ителде, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Имеш, бу тема Федерация Советында күтәрелгән. Әлбәттә, бу – ялган. Имеш, бу турыда Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Ә мәзәктәге хәбәрнең цитатасы түбәндәгечә:«Бу – катгый мәсьәлә. Ел саен гражданнар дуслары яки танышлары аша ташкабактан котылырга тырыша. Утырткан вакытта, сез нәрсә уйлыйсыз соң? Ниндидер закон булырга тиеш, кемгә һәм күпме ташкабак бирергә яраганны билгеләргә кирәк. Мәсәлән, туганнарга – ике зурны, ә танышлар һәм хезмәттәшләргә – бер уртачаны. Сиңа 5не тоттырып җибәрергә телиләр икән – судка бар, закон синең якта. Әле шулай да була: ташкабакны ишек төбендә калдырып китәләр. Бу хәлләргә нокта куярга кирәк». Калдырып китәләр, дигәннән, күптән түгел Новосибирскида шундый хәл булган. Бер хатын төнлә 2 машинаның капотына ташкабак куеп калдырган. Бер машинаның сигнализациясе дә эшли башлаган. Хуҗасы йөгереп чыккач, капотта ташкабак ятуын күргән.«Бервакытта да, беркемнән дә ташкабак яки алма сорамагыз. Үзләре тәкъдим итәр һәм бирер», – дигән язу белән мемнар да йөри социаль челтәрләдә.
beznen_ru
mass_media
Аннан-моннан...
29.08.2023
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/vladimir-chaginiebezne-ilgizr-mrdivne-yaktyi-istle
Владимир Чагин:"Җиңүебезне Илгизәр Мәрдивнең якты истәлегенә багышлыйбыз"
Аргентинада "Дакар-2015" халыкара раллие төгәлләнде. Барлыгы 13 этаптан торган һәм 3 илдә - Боливия, Чили, Аргентина биләмәләрендә уздырылган раллиның гомуми зачетында 13 нче тапкыр Россиянең «КАМАЗ» машиналарында «КАМАЗ-Мастер» командасы отты. Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) беренче урында булуын белдереп, әлеге экипажның былтыр 2 нче этапны узганда...
Аргентинада "Дакар-2015" халыкара раллие төгәлләнде. Барлыгы 13 этаптан торган һәм 3 илдә - Боливия, Чили, Аргентина биләмәләрендә уздырылган раллиның гомуми зачетында 13 нче тапкыр Россиянең «КАМАЗ» машиналарында «КАМАЗ-Мастер» командасы отты.Айрат Мәрдиев экипажы (Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов) беренче урында булуын белдереп, әлеге экипажның былтыр 2 нче этапны узганда 386нчы километрда һәлакәткә юлыгып, ралли дистанциясеннән чыкканлыгын искәртик.Эдуард Николаев экипажы (Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Руслан Әхмәдиев) - икенче урында, 2014 елгы ралли җиңүчесе Андрей Каргинов экипажы (Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Игорь Леонов) - өченче. Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасына техник ярдәм күрсәтүче Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж (Дмитрий Сотников, Игорь Девяткин, Андрей Аферин) исә бишенче урын алды. Россия командасын эзәрлекләп барганнардан иң якыны "MAN"да узышкан чех Алеша Лопрайс экипажы булып, ул дүртенче килде, ә җиңүче белән аның вакыт аермасы - 1 сәгатьтән дә артык.Бүгенге 174 километрлы махсус участок, һава шартлары начар булганга, кыскартылды, һәм ул узыш нәтиҗәсенә тәэсир итәрлек түгел иде. Россия командасына фәкать ватылмый гына финишка килеп җитү кирәк иде. Нәтиҗәдә, Россия командасы бүген өченче, дүртенче, бишенче һәм җиденче булып финишка җитте, шулай да, бу аларга тулаем раллиның җиңүчесе булырга комачауламады.13 нче этапта беренче булып "IVECO"да Голландиянең Ханс Стейс экипажы килеп җитте, икенче - "MAN"да голландияле Марсель ван Влит, өченче - Россиянең Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге экипажы һәм ул бөтен узышның гомуми зачетында җиңүче дип табылды.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2015-01-18 07:43:01
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kilse-elda-mayda-nichek-yal-itchgebez-mglm
Киләсе елда майда ничек ял итәчәгебез мәгълүм
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы якын көннәрдә ведомство карарын бастырачак.
Киләсе 2024 елда Россия халкы 1 май бәйрәме уңаеннан дүрт  көн рәттән ял итәчәк, дип яза "Известия".РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков билгеләп үткәнчә, 27 апрель (шимбә) эш көне булачак, ноябрьдәге бәйрәм көннәренең берсе шулай ук майга күчереләчәк. Нәтиҗәдә, 28 апрельдән 1 майга кадәр ял итәчәкбез.Моннан тыш, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә өч көн, 8 мартта да шуның кадәр үк ял булыр дип көтелә. Ә Яңа ел каникуллары 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 июня 2023, 08:31
https://beznenmiras.ru/news/slider/fond-obshhestvennoe-mnenie-provodit
Фонд «Общественное мнение» проводит экзит-пол на выборах Президента РТ
null
Социологи ФОМ работают на более чем 250 участках по всей республикеСегодня в Татарстане на выходах с избирательных участков проводится общереспубликанский экзит-пол. Социологи Фонда «Общественное мнение» работают на более чем 250 участках по всей республике.Социологи на условиях анонимности опрашивают выходящих из избирательных участков за кого они проголосовали. Такие опросы граждан, проводимые социологическими службами, дают возможность оперативно прогнозировать исход выборов и позволяют накопить статистические данные об электорате.
beznenmiras
mass_media
Кыскача,Яңалыклар
13 сентября 2015
https://madanizhomga.ru/news/eshlekle-mles/shkheslrg-bay-millt
Шәхесләргә бай милләт
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт” дип исемләнгән күчмә утырышы Тукай районында үтте.
Аның эшендә Франция, Австралия, Латвия, Белоруссия, Казахстан мәмләкәтләреннән, Россия төбәкләреннән, республика районнары һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз катнашты. Районга килүче аккалфаклар арасында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Дания Нурлы, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, язу­чы Марат Әмирханов кебек мәртәбәле кунаклар булуы да күңелләргә бәйрәм рухы өстәде. Кунакларны район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация каршы алды.Тукай районы республиканың башка төбәкләреннән нык тормышлы хуҗалык­лары, предприятие-оешмалары, гореф-гадәтләребез сакланып калган  авыллары, хезмәт сөючән, тырыш, кунакчыл халкы белән данлана. Районда 88 авыл бар. 23 авыл җирлегенең алтысында 3,5–4,5 меңгә кадәр халык, ә Әлмәкәйдә җиде мең кеше гомер кичерә. Халыкның туган төбәкләрендә төпләнеп калуы бу якта тормышның көр булуы турында сөйли.Беренче тукталыш - Теләнче Тамак авылы. Ул мәгърифәтче педагоглар, тәрҗемәчеләр динас­тиясе Хәлфиннәр исеме белән бәйле. Россия тарихында тәүге тапкыр татар телендә ике томдагы сүзлек, татар әлифбасын төзүче Сәгыйть Хәлфиннең эшен улы Исхак дәвам итә.  Ә аның  улы Ибраһим әти-бабасының эшчәнлеген тагын да югарырак күтәрә. Исхак Хәлфиннең икенче улы Садыйк хуҗалык өлкәсендә үзен оештыручы итеп таныта. Ул һәм туганы Габдрахман гаиләләре белән Кырымнан Теләнче Тамакка 1880 елда килеп төпләнә. Алар авылга мал-мөлкәт белән кайтмаса да, тора-бара тире һәм кызыл мал сәүдәсе һәм игенчелек белән шөгыльләнеп, мантып китә, икмәк амбарлары, тегермәннәр төзетә. Чаллыда да аларның ашлык складлары, пар белән эшли торган җиде ташлы тегермәне булган. Хәлфиннәрнең 500 гектар биләмәдә урманнары, күп санда мөгезле эре терлекләре, атлары булуы да теркәлеп калган. Авылда аларның берничә урында кибетләр тотуы да билгеле. Хәлфиннәр революциягә кадәрге чорларда авылны төзекләндерүгә зур игътибар биргән, халыкка аң-белем бирү эшен күз уңында тоткан. Әйтик, Садыйк Хәлфин ятим балалар йортын бар иткән, Шакир Хәлфин ике мәчет төзеткән, мәдрәсәләр ачкан. Теләнче Тамак мәдрәсәсе Уфа губернасындагы иң алдынгы уку йортларының берсе саналган. Алар, гомумән, зәкать бирүгә аерым әһәмият иткән, моннан тыш һәр бәйрәмдә ярлыларны бүләк белән сөендергән, мохтаҗлар аларның булышлыгы белән өстәлен ризык­лы иткән. Шакир Хәлфин 1916 елда Бөгелмәдән Чаллыга тимер юл салу өчен патшадан рөхсәт ала. Әмма революция аларның барлык уй-ниятләрен җимерә. Баштагы елларда  тынычлыкта калдырылган Хәлфиннәр дә зур күләмле штрафлар түләтү, төрмәләргә ябу, кыйнау, халык алдында атып үтерү кебек явыз гамәлләрне кичерә. Алар, йорт–җирләрен советка калдырып, төнлә җигүле атларга утырып, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Хәлфиннәр Уфа аша Төркиягә китәргә ниятли. Әмма ноябрь аеның салкыннары башлана, пароходлары боз камалышында кала. 160 татар эшлеклесе, шул исәптән Хәлфиннәр дөньяның төрле почмакларына сибелә. Хәзерге вакытта Теләнче Тамакта Хәлфиннәр утары – алар төзеткән таш пулатлар, яшәгән ике катлы йортлары, кунак кабул итү биналары, ашханә, таш складлар, ат абзарлары, ризык саклау урыннары һ.б. сакланып калган. Алар барокко стиле элементлары кулланып, ат белән материаллар ташып торгызылган. Бу утарда Гаяз Исхакыйның да булуы мәгъ­лүм. Аның “Алдым-бирдем” пьесасы да Хәлфиннәрдә кунак булып кайтканнан соң язылган. Бүген сәүдәгәрләр яшәгән тарихи бинада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп урнашкан. Анда 60 лап укучы белем ала. Биредә аккалфакларның балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән танышуы һәм үзләре дә осталардан сабак алуы аларга зур бер дәрес булды. Экспозициядә исә тегеп, чигеп эшләнгән ядкәрләр дә, буяп ясалган картиналар да, тактаны уеп һәм рәсемләп бизәкләнгән экспонат, оригами да бар. Бу эшләр, районда һәм республикада үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алган. Әлбәттә, аларны балалар хезмәт дәресе укытучылары җитәкчелегендә иҗат иткәндер. Рафис Гыйльмияровның сабыр һәм булдыклы педагог икәнлеген тоемламый мөмкин түгел.Юлыбыз Теләнче Тамак урта мәктәбе аша үтә. Аны тәмамлау­чылар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров,  Татарстан халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, филология фәннәре докторы Флера Сафиуллина, техник фәннәр докторы Роберт Шәрәфиев, педагогика фәннәре докторы  Илгизәр Гайсин, ветеринария фәннәре докторы Рәмзи Низамов кебек танылган шәхесләр бар. Биредә кунакларны Бөек Ватан сугышы башланган көн вакыйгаларына багышланган композиция белән каршы алдылар. Бу авылдан ил азатлыгын якларга 315 типсә тимер өзәрдәй ир-егет китә. Әмма аларның 200 дән артыгы кире әйләнеп кайтмый. Нурмый Шәрипов кылган батырлыгы белән Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек була. Арада яу кырына бер 7-11әр кешесен озаткан гаиләләр бар. Әйтик, Зариповлардан – 7, Зарифуллиннардан 11 ир-егет фронтка чыгып киткән. Аларның яртысыннан артыгы сугышта һәлак булган. Бу хәсрәткә түзгән аналарның кайгысы бүген дә йөрәкләрне телә кебек.Соңгы елларда үткәннәребезне өйрәнүгә әһәмият итү көчәйде. Тукай районында да нәсел агачлары бәйгесе булып узган. Уку йортында шушы конкурста катнашкан шәҗәрәләрдән күргәзмә дә куелган иде. Анда 21 буынын табып күрсәткән шәҗәрә дә бар. Ризаэддин Фәхретдин нәселе дә кергән бу шәҗәрәне Әлфия Ямаева төзегән. 62 нәселдән башланган агач, гасырлар төпкеленә төшкән саен берләшә барып, 14 кә калган. “Һәр кешене берәмләп, барлык ревизия, метрикә һәм хуҗалык кенәгәләреннән бүгенгә кадәр күзәтеп чыктым”, - ди ул. Күргәзмәгә куелган шәҗәрәләр арасында 1734, 1752 елдан башлап барланган нәселләр дә бар. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шәҗәрәсе дә - күргәзмәнең бизәге.Татар халкында ятимнәрне дә, өлкән яшьтәгеләрне дә читкә җибәрү, картлар йорты кебек интернатларга бирү гадәте булмаган. Аларны барлык авыл бергә җыелып караган, тәрбияләгән. Әмма заманалар үзгәрде. Хәзер картлар йортында яшәүче өлкәннәр арасында берничә баласы булган әбекәйнең яисә бабайның килеп эләгүе дә гайре табигый хәл түгел. Бүгенге көндә Теләнче Тамак картлар йортында 50 дән артык өлкән кеше сыену урыны тапкан. Алар арасында ул-кызларына кирәксез ата-­аналар да бар. Хәтта бер сугыш ветеранының Камчаткада яшәүче улы (бабайның ике улы бар) пенсиясенең үзенә тоту өчен калдырыла торган 25 процентын 4 ай саен кайтып алып китә торган булган. Әлбәттә, Картлар йорты директоры булып Лилия Хөсәенова килгәч, бу эшкә чик куелган.Билгеле ки, өлкәннәр интернатта караулы, алар биредә көнгә биш тапкыр тукландырыла, саулыкларын табибләр күзәтеп тора, әбекәй-бабакайлар өчен төрледән-төрле сихәтләндерү чаралары үткәрелә, аларның ялгызлыктан моңланып утыруларына юл куймау ниятеннән өлкәннәрне  кул эшләре, бию, җыр, балык тоту кебек шөгыльләр белән мавыктыралар, хәтта “Хатлар” проекты эшләтеп җибәргәннәр. Теләгәннәр хат алыша, бер-берсенең хәл-әхвәлен белеп, үзләрен борчыган мәсьәләләре белән бүлешә. Ә бу үзенә күрә кешене авыр уй-хисләрдән коткарырга булышу әмәле дә.Автобусыбыз гүзәл табигатьле Яңа Бүләккә юл ала. Ул борынгы авыл түгел. Аңа нибары ХХ гасырда гына нигез салына. Бу якка 1927 елда, ике ягыннан да су агып торган матур гына аланлы урынны сайлап, Таулыктан - 24, Бисте Башыдан 16 гаилә килеп урнаша. Шулай итеп, элекке бояр Ушков җирендә яңа авыл барлыкка килә. 1929-1930 елларда авылда яшәүчеләрнең  күпчелеге колхозга кереп бетә. Бу оешканлыкны югарыдагылар да күреп ала һәм колхозга бүләк итеп сабан, чәчкеч, ургыч, ат белән ашлык суктыру машинасы бирәләр. Шушы «бүләкләр» хөрмәтенә колхозның һәм авылның исеме Яңа Бүләк булып китә. Белгәнебезчә,  Яңа Бүләк - халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның туган авылы. Шуны искәртеп, жирлеккә керә торган юлда махсус стела торгызылган. Кунакларны җырчы ижатына багышланган музей  янында Илһам Шакировның яраткан көе “Моңлы сазым” җыры белән каршы алдылар. 2001 елда корылган мирасханәдә без җырчының апасы Зәйнәп һәм Кыям абыйсының улы Флер белән очрашабыз. Зәйнәп апа энесе Илһам кечкенәдән гаять тырыш һәм укырга омтылышы зур булуы турында сөйли.Яңа Бүләк салкын, мул сулы чишмәләргә бай. Аларның һәркайсының үз тарихы бар. 2013 елда  Салкын чишмәне бик матур итеп төзекләндерәләр һәм исемен Илһам дип үзгәртәләр. Биредә аккалфакларга “Илһам” фольклор ансамбле кер чайкау күренешен күрсәтте. Чишмә янында халкыбызның борынгы көйләре дә яңгырады. И.Шакиров туган нигез дә бик төзек һәм матур хәлдә. Анда Илһамның абыйсы Кыямның улы Флер әфәнде гаиләсе белән яши.Иштирәк авылында табиб Вәгыйз Сәйфуллинның үз йортында корган музеена хәйран калмый мөмкин түгел. Ишек алдындагы ретро автомобильләр, 20 гә якын мотоциклны күздән кичергәч, өй эченә узабыз. Берничә бүлмәдән торган өйдә ни генә юк! Комган, үлчәүләр, сәгатьләр, күкрәк билгеләре, тегү машиналары, радиоалгычлар, китаплар... Төрле чорларга караган самавырлар гына да егермедән артык. Табиб боларны 20 ел дәвамында туп­лаган. Аларны чистартырга, төзекләндерергә  энесе Мансур да булыша икән.Иштирәк авылы аккалфаклыларны капка төбе саен бер хикмәт белән каршы алып хәйран итте. Авыл койма буйларында чын татарча итеп корылган табыннары белән дә,  кулдан бәйләнгән карават япмалары, одеяллар күр­гәзмәсе белән дә, биючеләре, аеруча ачык йөзле халкы белән дә хатын-кызларыбызның хәтерендә калды. Керәч тау итәгендә кунаклар авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, мәдәният хезмәткәрләре башкаруында халкыбызның  борынгы йолаларын карап хозурланды. Табышмак, такмак әйтеш, кер чайкау, кибән кую, таш катыгы әзерләү туган якларыбызны, балачакны да искә төшерде.Кама гидроэлектростанциясе булдырылгач, Чулман белән Ык елгалары буенда утырган 22 авылга су астында калу куркынычы яный. Исемлектә Мөхлисә Бубыйның әнисе - Чебенле авылы имамы һәм мөдәррисе Иманкул-хәзрәт кызы Бәдрелбанәт абыстайның туган авылы була. Авыл халкы да туган туфрагын ташлап китәргә мәҗбүр ителә. Авыл тузгытыла, зираттагы җәсадлар кузгатыла. Чебенлеләрнең бер өлеше Боерганга күчеп, анда “Туйгуҗа” дигән аерым урам төзеп урнаша. Әмма чебенлеләрнең күпчелеге Чаллы, Түбән Кама, Казан, Ижау шәһәрләренә күчеп китә. Туган нигезләрен, әлбәттә, сагыналар. Элекке авыллары урынына хәтер ташын куюлары да, соңгы елларда Сабантуйлар уздыра башлаулары да - шул сагыну һәм хөрмәт билгеседер. Азат Хаҗиев бу авыл турында 500 битлек хезмәт тә язган. Кунаклар арасында Австралиядән килгән Лилия Сәмигуллина да бар иде. Чебенле  - аның әнисе дә шушы авылдан булган. Әбисе исә Чебенленең кендек әбисе булып торган.Аккалфакларның Тукай райо­нында гаять тыгыз төзелгән программа нигезендә эшләде. Теләнче Тамак халык театры куюында Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” , спектакле дә, калфак, бала итәкле милли күлмәкләр тегү буенча үткәрелгән осталык дәресләре дә, Бакчасарай, Иске Җирекле авылларында Равил Миңнехуҗинның һәм Минталип Миңнехановның крестьян фермер хуҗалыклары белән танышу да, Новотроицк авылында затлы мәдәният йортын ачу тантанасында катнашу да  әйбәт тәэсирләр калдырды. Аннары яңа Мәдәният йорты бинасында Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шайхразиев,Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашында пленар утырыш узды, анда аккалфаклар алдында торган әһәмиятле бурычлар билгеләнде.Сөембикә КАШАПОВА.
madanizhomga
mass_media
Эшлекле мәҗлес
2019-07-27 10:07:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challylylarny-ike-knlek-esh-atnasy-kt
Чаллылыларны ике көнлек эш атнасы көтә
Алдагы атнада алты эш көне булачак – шимбә көнне дә, 9 июньдә, тукайлыларга хезмәт урыннарына чыгарга туры киләчәк. Аның каравы, киләсе атнада инде республика халкын ике бәйрәм көтә.
12 июнь Россия көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми ял көне сишәмбегә туры килгәнлектән, дүшәмбе эш көне шимбәгә күчерелә. Һәм рәттән өч көн – 10, 11, 12 июнь көннәрендә ял итәчәкбез.15 июнь исә Татарстанда Ураза бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шулай итеп, әлеге дата уңаеннан да рәттән өч көн ял итәчәкбез – 15, 16, 17 июнь көннәрендә.11-17 июнь атнасында бары тик ике генә көн – чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә эшләячәкбез.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-06-03 12:51:00
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/btendnya-tatar-kongressy-pandemiya-eshk-komachau-tgel
Бөтендөнья татар конгрессы: пандемия эшкә комачау түгел
null
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы узып баручы ел нәтиҗәләрен барлады һәм үзенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Республиканың татар басмаларында  эшләүче журналистлар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады.Төп вакыйгалар дип ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны атады, бу күркәм даталарны читтәге милләттәшләребезнең ничек билгеләп узуын әйтеп үтте.Пандемия аркасында быел Сабантуйлар туктап торды, дөресрәге, онлайн-форматта гына узды.– Пандемиянең уңай ягы да булды, – диде Милли Шура рәисе. – Әйтик, «Татарча диктант» акциясендә узган ел – 82 мең, өченче ел 12 мең кеше катнашкан булса, быел диктантны 385 мең кеше язды. Киләсе елга бу сан 1 миллионнан да ким булмасын дигән максат куйдык. Без аны 3 көн дәвамында үткәрергә телибез.Яңа гына тәмамланган «Җәлил укулары»нда катнашучылар да артты – 8 мең кешегә җитте. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең татарча, русча гына түгел, теләсә кайсы телгә тәрҗемә ителгән шигыре белән катнашырга мөмкин. Теләкләр зурдан: киләсе елга «Җәлил укулары»на 15 меңгә якын  катнашучыны җәлеп итәргә ниятлибез.Ахырда Васил Шәйхразыев журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. (Сорау бирүчеләр арасында Татарстаннан читтә яшәүче, эшләүче журналистлар да бар иде. Алар матбугат конференциясендә онлайн-форматта катнашты.) Киләсе елның язында узачак Җанисәпкә Бөтендөнья татар конгрессы ничек әзерләнә, Мәскәүнең «Татар штабы» Бөтендөнья татар конгрессына кире кушылырмы, «Гамәл стратегиясе»нең авторлары кем, читтә гомер итүче татарларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларына Татарстанда лагерь оештырып булмыймы, «Татарлар» кебек тапшыруларны халык күпләп караган кичке сәгатькә күчерү мөмкинме, катлаулы шартларда эшләгән Башкортстан журналистларын, андый ихтыяҗ туса, яклау булачакмы...
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
25 Декабрь 2020 - 17:29