url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/frit-mkhmmtshin-khalykny-saylaularga-zerlege-bar-alar-zlrene-avaplylygyn-toya
Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкның сайлауларга әзерлеге бар, алар үзләренең җаваплылыгын тоя»
Хәзерге вакытка Татарстан буенча Президент сайлаулары барышында бер генә дә хокук бозу очрагы теркәлмәгән, дип белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, сәгать унда районнарда барлык сайлаучыларның 26 проценты тавыш биргән булса, шәһәрләр буенча бу күрсәткеч 13 проценттан артыграк. Арча, Әтнә, Баулы, Балтач районнарында беренче ике сәгатьтә сайлаучыларның актив булуы – куанычлы хәл, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ә Яшел Үзәндә исә, узган сайлаулар белән чагыштырганда, әлегә тавыш бирүчеләр азрак.Тулаем алганда, халыкның активлыгы буенча сораулар тумый, Республика халкы җаваплылыкны тоя, вакыт узган саен активлык арта барачак. Быелгы сайлауларда күзәтүчеләр - шул исәптән чит илләрдән килүчеләр бик активлык күрсәтә.Дәүләт Советы рәисе сүзләренчә, быелгы сайлауларга Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе бик җитди әзерләнгән, сайлауларны уздыру эшенә катнашучыларның профессиональ әзерлеге өстендә актив эш алып барган, техник яңарышлар, үзгәрешләр бик күп.Быелгы сайлауларның үзенчәлеге – яңалыклар да, халыкның әзерлеге дә бар, алар үзләренең җаваплылыгын тоя. Бу сайлауларга ышаныч бик зур. Халыкның иртәдән үк актив катнашуы республикадагы социаль-икътисадый уңышларның булуына бәйле.Сайлауларда катнашу буенча эштә җавап тоту административ ресурс рәвешендә эшләнми, бернинди басым юк һәм моның өчен беркем дә җавапка тартылмый. Сайлауларда катнашу – һәркемнең үз ирегендә, шул ук вакытта ул һәр кешенең бурычы, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.Фото:tatar-inform.tatar
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
18 марта 2018, 12:05
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/2019-el-tatarstanda-eshche-nrlr-ely-bulachak
2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак
Татарстан Президенты республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый.
2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителәчәге турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.“Быел Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады. Безнең дөнья чемпионатында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлегебез бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.Президент сүзләренчә, иң мөһиме – чемпионатта катнашу түгел, ә яңа технологияләрне һәм һөнәрләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү.Дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак. “Анда 70ләп илдән яшь профессиионаллар 55тән артык компетенциядә көч сынашачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Дөньякүләм чепмионатны кабул итәчәк Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителә, диде Президент.Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды. Аны парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Депутатлардан тыш, утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Утырыш телевидениедән һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Президент Юлламасын тыңлагач, бүген Дәүләт Советының 41нче утырышы да узачак.Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Лилия Гаделшина.
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2018-09-24 11:17:00
https://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/yalganlasa-eshsez-d-kalasy
Ялганласаң, эшсез дә каласың
Ришвәтчелек күренешләрен булдырмау максатыннан Әлки районында узган тикшерү барышы турында журналистларга сөйләделәр.
Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең ришвәтчелекә каршы мониторинг бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гаязов сүзләренчә, сәламәтлек, мәгариф, авыл хуҗалыгы, табигатьне саклау тармакларында шактый сораулар туган. Муниципаль килешүләр төзүдә, дәүләт милкен куллануда да хокук бозулар күзәтелә икән. Мисалга ул Базарлы Матак авыл җирлегендә ачыкланган хокук бозуларны китерде.– 2014-2020 елларда җирлек кардан чистарту, төзекләндерү эшләре өчен эшмәкәрләр белән 1 млн сумлык килешүләр төзегән. Әмма ул эшләрне башкарма комитет хезмәткәрләре башкарган, алар өчен җаваплы булган эшмәкәрләрнең катышы булмаган, – дип сөйләде ул җирле үзидарә органнарында ришвәтчелекне булдырмый калуга багышланган матбугат очрашуында.Районның мәдәният йортына караган машинаны ремонтлау буенча да килешү төзелгән, тик ул эшләр дә башкарылмаган. Мәдәният бүлегендә дә бар да тәртиптә дип әйтеп булмый. Аларга ундүрт машина карый, шуларның өчесе генә йөреп тора икән. Калганнары кулланылмый, аның каравы машина йөртүчеләре бар санала, транспорт өчен дә салымнар түләнә. Бер чит ил машинасын 15 мең сумга металлоломга тапшырганнар. Чынлыкта аны ремонтларга әзерләнәләр.– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә торак төзү яки сатып алуга кагылышлы хилафлыклар ачыкланды, – ди Рөстәм Гаязов.Очрашуда катнашкан Әлки районы башлыгы Александр Никошин керемнәр турындагы декларациядә банктагы счетларын һәм милкен күрсәтмәгәне өчен бер авыл башлыгының эштән җибәрелүен хәбәр итте.Дилбәр Гарифуллина"Шәһри Казан"
madanizhomga
mass_media
Көнүзәк мәсьәлә
2020-11-20 08:26:00
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/oyd-dezinfektsiyane-nichek-tkrerg
Өйдә дезинфекцияне ничек үткәрергә?
Ишек тоткаларына, ут кабызгыч һәм сүндергечләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
Роспотребнадзор коронавирус пандемиясе вакытында үз өендә дезинфекцияләүне ничек дөрес итеп үткәрергә, ишек тоткаларына, ут кабызгыч һәм сүндергечләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләде.Ведомстволарда да нәкъ менә ишек тоткалары җентекләп юарга киңәш итәләр.Аларны сабын белән юарга, шулай ук антисептик яки хлорлы эретмә белән эшкәртергә кирәк. Шулай УК выключательләрне дәантисептиклы тастымал (салфетка) белән эшкәртергә кирәк.Моннан тыш, “Роспотребнадзор”да шкаф тоткычларының, урындык артларының, өстәлләрнең һәм көнкүреш техникасының чисталыгы зарурлыгына игътибарны юнәлтәләр.Бу ванна бүлмәсендә көнкүреш химиясе һәм кайнар су ярдәмендә көн саен смеситель, раковиналарны чистартып торуга да кагыла.Теш щеткалары һәм таракларны да антисептик белән ңэшкәртеп торырга киңәш ителә."Йортта яки фатирда дымлы җыештыру эшләрен, әгәр барысы да сәламәт булса, атнага ике-өч тапкыр көнкүреш химиясе чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Йортта авыру кеше булса, дымлы җыештыру эшләрен көн саен башкарырга һәм хлор нигезендә дезинфекция чараларын кулланырга кирәк", - дип күрсәтә Роспотребнадзор белгечләре.Заман сулышы
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2020-04-15 15:15:00
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/btnekle-chy-echep-faydasyn-kregez
Бөтнекле чәй эчеп файдасын күрегез
Бөтнек бер үк вакытта тәмләткеч тә, дару үләне дә булып санала.
Аны салатлар ясаганда да, десертлар әзерләгәндә дә кулланалар. Шуның өстенә ул сәламәтлекне дә ныгыта.Бөтнекнең яфракларына урнашкан ментол тынычландыру һәм авыртуны басу үзлегенә ия.Халык табиблары аңардан бөтнекле май, теш порошогы һәм төнәтмәләр әзерләгән. Ул шулай ук халык медицинасында йокысызлыктан, стресслардан һәм невроздан дәвалау өчен кулланылган.Нәтиҗәсе көчлерәк булсын дисәгез, карават башына яңа өзелгән бөтнек куегыз яки киптерелгәненнән мендәрчекләр ясагыз. Ментолдан әзерләнгән препаратлар йогышсызландыру максатыннан кулланыла.Бөтнек мае яки төнәтмәсен озак төзәлә торган яраларга, бетчәләргә сөртергә мөмкин. Яфрагы һәм чәчәкләреннән кайнатылган чәй исә бронхит, трахеит, ангинадан дәваланырга булыша. Бөтнек бала көтә торган хатыннар өчен дә яхшы дус. Әмма аны аллергиядән, бронхиаль астмадан интегүчеләргә кулланырга һич ярамый.Ашказаны кислоталыгы югары булганнар да аңардан читтә торсын. Бөтнекнең мае эфир майларына һәм флавоноидларга аеруча бай. Әмма аны яфракларыннан һәм чәчәкләреннән генә әзерләргә кирәк. Ун килограмм чималдан 200-300 грамм гына май чыгуын да әйтеп китик.Чәй итеп кайнатканда бөтнекнең яңа өзелгәнен дә, киптерелгәнен дә кулланырга мөмкин. Аны чәчәк атканда җыеп киптерәләр. Бөтнекне өйдә тәрәзә төбендә дә үстереп була. Моның өчен тәбәнәк булып үсә торганнарын гына сайлагыз. Бөдрәләнеп үсә торганы аның күбрәк декоратив максаттан үстерелә. Борыч бөтнеге эфир майларына бай булуы белән аерыла. Чәчәк атканда ул ментол исе чыгара. Бүлмәдә үсә торган бөтнек, дөрес итеп тәрбияләгәндә, җиде-сигез елга кадәр үсә ала.Фото:pixabay.com
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
01 июля 2020, 10:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/ioldyzcyklar-balalar-bakcasynda-balalar-kubalak-korty-iasyi-akiiat-kuia-ham-su-belan-uinyi
«Йолдызчыклар» балалар бакчасында әкият куялар
Җәйге чорда сабыйларның ялы күңелле үтә.
Пластик шешәләрдән ясалган чәчәкләр, әкият геройлары, ташбака, пальмалар, матур койма-рәшәткәләр... 115нче санлы «Йолдызчыклар» балалар бакчасы үзе бер әкият дөньясын хәтерләтә. Балаларга тәрбия бирүдә, матурлыкка өйрәтүдә әлеге эшләнмәләрнең әһәмияте зур, ди тәрбиячеләр.Җәйге чорда сабыйларның ялын тагын да күңеллерәк итү өчен балалар бакчасы коллективы яңадан-яңа чаралар уйлап таба.– Шушы көннәрдә нәниләребез белән күбәләк корты (гусеница) ясадык. Әвәләү ысулы шактый катлаулы булса да, сабыйлар бар дөньяларын онытып, тырыша-тырыша уенчык ясадылар, - ди тәрбияче апалары Резидә Галиуллина.- Без исә 11нче төркем кызлары белән театраль уенчыклар ясадык. Соңыннан балалар белән әкият уйлап табып, уйнап та карадык. Бик күңелле чара булды, - дип яза тәрбияче Алия Солтанова.- Су белән уеннар – бакчабыз нәниләренең иң яраткан шөгыле. Өстәвенә, чыныктыруның иң отышлы ысулы да! Уйнаганда, нәниләр, үзләре дә сизмәстән дөньяны танып белергә өйрәнәләр. Мондый төр уеннар уңай хис-тойгылар бүләк итә, шулай ук балаларны үзара аралашырга да күнектерә. 8нче төркем сабыйлары исә аеруча да күп су белән уеннарда катнашалар: рәхәтләнеп балык тоталар, су пистолетлары белән тезеп куелган кегльләргә аталар. Бу, әлбәттә, бер кешене дә битараф калдырмый. Бөтен кеше саф һавада рәхәтләнеп күңел ача, – дип сөйли тәрбияче апалары Чулпан Шакирова.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-07-13 11:25:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/dekabr-m-gyynvarda-kpme-yal-itchkbez
Декабрь һәм гыйнварда күпме ял итәчәкбез?
Ноябрь ялларыннан соң Яңа ел алды дәрте белән эшләүне дәвам итәбез.
Озакламый Яңа ел "каникуллары" да җитәчәк бит! Ә кайчан ял итәсен алдан белеп, планлаштырып кую беркемгә дә комачауламас.Яңа ел алдыннан атнасына 5 көн эшләүчеләргә бер көн артыграк эшләргә туры киләчәк, димәк, 24 декабрьдә башланган эш атнасы 29ына (31е ял итү өчен шулай эшләячәкбез) кадәр сузылачак. Шулай итеп, 30ыннан ял итә башлыйбыз.Гыйнварда исә 1еннән 8енә кадәр ял итәчәкбез.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
10 ноября 2018, 15:19
https://sabantuyjournal.ru/news/trbiya/kazanda-mktp-ukuchylary-skvery-b
Казанда “Мәктәп укучылары скверы” барлыкка килде
Яңа Савин районының Меридиан урамында урнашкан скверына "Укучылары скверы” исеме бирелде. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан чыгарылган карарда кабул ителде.Тиздән сквер территориясендә яң...
Яңа Савин районының Меридиан урамында урнашкан скверына "Укучылары скверы” исеме бирелде. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан чыгарылган карарда кабул ителде.Тиздән сквер территориясендә яңа исем язылган мәгълүмати стела урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
sabantuyjournal
mass_media
ТӘРБИЯ
30 апреля 2016 - 12:30
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatarstanga-bozly-yagyr-yakynlasha
Татарстанга бозлы яңгыр якынлаша
16-17 гыйнвар көннәрендә республикабызда бозлы яңгыр явачак.
Бу хакта һава торышын билгеләүчеләр хәбәр итте. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил исүе мөмкин икән. Юлларда бозлавык булачак. Ерак юлга чыгучыларның тоткарланып торуы яхшырак булыр диләр. Таеп егылып имгәнүчеләр булуы ихтимал, сак йөрегез!
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-01-15 15:03:00
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/elena-burundukovskaya-tormyishyimnyi-dreslegen-yaz
Елена Бурундуковская: «Тормышымның дәреслеген язам – язамын да ертам битләрен...»
Елена Бурундуковская - рус телендә иҗат итүче шагыйрәләребезнең берсе. Ул яшәеш өчен бик тә мөһим булган хакыйкать, күңел матурлыгы, изгелек кебек сыйфатларны алга куя. Аның әсәрләрендә без уйланучан, ярдәмчел, вөҗданлы кеше образын күрәбез. Шул ук вакытта табигатькә, ел фасылларына, музыка сәнгатенә мөнәсәбәтле миниатюралары да бик җылы тәэсир калдыра. Бүген газетабызда...
Елена БурундуковскаяТормышымның дәреслеген язам.Язамын да ертам битләрен.Кабатлаулар монда кирәк түгел,Өлгерәлми калсам нишләрмен.Белмәк булам - кем мин, кая барам,Бу дөньяда мине кем тота.Ярый әле таныш йолдыз биргәнӨмет нуры мине җылыта.Үткән белән киләчәкне уйлапБаш катырмыйм, мәгънә юк анда.Шушы көнем, бары шушы мизгелКирәк миңа бөтен җиһанда.Бу мизгелдә дөнья хакиме мин,Үз язмышым - минем кулымда.Әрнү, сыкрау катыш үткән елларӘсир бүген минем учымда.Тиздән, менә тиздән аңлармын күкБу тормышның тирән мәгънәсен.Капламасын гына күзләремнеГүзәл билгесезлек пәрдәсе.* * *Нарат исе килгән балачактаЯл итәбез елга буенда.Нәни канатларын җилпи-җилпи,Бер күбәләк куна кулыма.Елга тирәнлеген искәрмичә,Йөзеп, чумып анда уйныйбыз.Могҗизага әле ышанабыз,Дөнья мәңгелек дип уйлыйбыз.* * *Үткәнем дә юк, киләчәгем дә,Күкне күзәтеп торам тын гына.Тәрәзә рамын чуарлап, бизәп,Кыйгачлап ява бары кар гына...Кабарган түшәк төсле ак болытКүккә эленгән бер рәсем булып...Ялгызым тойган иркә мизгелем,Тукта, ашыкма, көт бераз гына.Үткәнем белән киләчәгемнеңНәкъ уртасында торам түгелме?Язмышмы соң бу, иркә мизгелме,Җан әрнетүче хисләр генәме?* * *Уйланам: авыр күченүЯңа көннәргә.Үткәнемнән калган миңаБары күләгә.Калган бары йөрәгемнеңЯрсуы гына.Калган тагын учагымныңЯлкыны гына.Шулчак нәрсәдер зеңгелдиТәрәзгә тиеп.Мәче мияулый икән бит,Яз җитте, диеп.УралУрал минем алда урала даБолытларга кереп чуала.Корыч тасма төсле бормалы юлТау итәкләренә чорнала.Тоннельләре тулы эңгер-меңгер,Кыяларның очы кырылган.Урал тауның табигате төслеҖәйрәп ята каты токымнар.Безнең гомер, яшен уты кебек,Тау сыртларын айкап юл ала.Киңлекләргә чыгып тын ала даМәңгелеккә кереп югала.* * *Син, яратам, дигәч пышылдап,Нурлар чәчә төнге тәрәзәм,Ай бишеккә басып тирбәлә,Аннан күккә аша тәгәрәп.Син, яратам, дигәч пышылдап,Кулларыңа синең кагылам,Иркәләвең җанны эретә,Күзләреңә карап табынам.Син, яратам, дигәч пышылдап,Мин дә шул ук сүзнекабатлыйм.Вакыт очып үтә сиздерми,Киң галәмдә икәү калабыз.Бер елмы бу, әллә мизгелме,Илаһи бер көчкә ия без.Шөбһәләнеп сөю аралаш,Татлы бәхет эзли йөрәгем.* * *Тирә-ягым инде шәрә калганАгачларым койгач яфрагын.Ерак-ераклыклар якын сыман,Аермачык күренә офыгым.Табигатьнең кануннарын үтәп,Дөнья йоклар иде тын гына,Көзге җилнең әче сызгыруыЯңгыр шаулавына кушыла.Ә агачта калган соңгы яфрак,Сары яфрак, ялгыз, бердәнбер.Ул көрәшкә чыккан җилләргә дә,Тормышка да каршы бергә-бер.
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
05 июня 2017, 12:54
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/160222/kileshep-oylneshlr
Килешеп өйләнешәләр
null
Русиядә соңгы дистә ел эчендә никах килешүләре саны өч тапкыр арткан. 2011нче елда 40215 никах килешүе төзелгән булса, 2021нче елда бу сан 148,3 меңгә җиткән. Белгечләр фикеренчә, моның төп сәбәбе – ипотека.
beznen_ru
mass_media
null
16.02.2022
https://shahrichalli.ru/news/novosti/elektronnaya-trudovaya-knizhka-chto-vazhno-znat
Электронная трудовая книжка: что важно знать
С 1 января 2020 года в России введена электронная трудовая книжка, но переход к новому формату трудовой книжки носит добровольный характер и позволяет сохранить бумажную книжку столько, сколько потребуется.
Работодателям необходимо до 30 июня 2020 года включительно уведомить каждого работника в письменной форме об изменениях в трудовом законодательстве по формированию сведений о трудовой деятельности в электронном виде; о праве работника сделать выбор о сохранении бумажной трудовой книжки или о ведении работодателем трудовой книжки в электронном виде.Работник, в свою очередь, должен подать работодателю письменное заявление о сделанном выборе.Если работник решает сохранить бумажную трудовую книжку, то работодатель, наряду с электронной книжкой, продолжает вносить сведения о трудовой деятельности также в бумажную.У работника сохраняется право на дальнейшее ведение трудовой книжки в бумажном виде при последующем трудоустройстве к другим работодателям.При желании, в последующем работник может подать работодателю письменное заявление о ведении трудовой книжки в электронном виде.Тем, кто подал заявление о переходе на электронную трудовую книжку, работодатель выдает трудовую книжку на руки и освобождается от ответственности за ее ведение и хранение.Важно помнить, что выданная на руки бумажная книжка сохраняет свою силу и продолжает использоваться наравне с электронной. Работнику следует хранить бумажную книжку, поскольку в электронной версии фиксируются только сведения о трудовой деятельности начиная с 2020 года.Обращаем особое внимание, у поступающих на работу впервые после 31 декабря 2020 года, сведения о трудовой деятельности будут вестись только в электронном виде без оформления бумажной трудовой книжки.При заключении трудового договора новому работнику необходимо предъявить работодателю сведения о трудовой деятельности в бумажном или электронном виде вместе с трудовой книжкой или взамен ее.Сведения из электронной трудовой книжки можно получить через личный кабинет на сайте Пенсионного фонда Россииwww.pfrf.ruи на сайте Портала государственных услугwww.gosuslugi.ruУправление информационной политики и по связям с общественностью.
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-05-21 12:48:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatneft-ekologik-reyting-lidery
«Татнефть» - экологик рейтинг лидеры
«Нефтяные вести» газетасы язуынча, Россия предприятиеләре арасында ел саен үткәрелә торган IX нефть-газ предприятиеләренең экологик мәгълүмат ачыклыгы рейтингы буенча «Татнефть» иң яхшысы дип табылган.
Ул Илкүләм рейтинг агентлыгы катнашында «Креон» төркеме белән хезмәттәшлектә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF Россия) тарафыннан формалаша. Аның максаты углеводород ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм социаль җаваплы бизнес алып барудан гыйбарәт.Аналитиклар әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау, экологик әһәмияткә ия мәгълүматның ачык һәм һәркем файдалана алырлык булу дәрәҗәсен, иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәләрне исәпкә алып, экологик менеджментның сыйфатын, файдалы казылмаларны куллануның нәтиҗәлелеген һ.б. бәяләде. Шулай ук, алар арасында суны чагыштырмача куллану, җирне пычрату, утильләштерелгән һәм зарарсызландырылган калдыклар өлеше, иярчен нефть газын утильләштерү коэффициентлары, парник газлары бүлеп чыгару һ.б. уртача тармак күрсәткечләре динамикасы да анализланды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, компания инде икенче ел экологик әһәмияткә ия мәгълүмат ачыклыгы буенча лидерлыкны саклап килә.– Әлеге проект теге яки бу катнашучының экологик ачыклык дәрәҗәсе һәм аның эшчәнлегенең әйләнә-тирәгә йогынтысы масштабы турында объектив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Анда, Россия ягулык-энергетика комплексларының башка предприятиеләре белән беррәттән, безнең компания дә катнашты, – дип сөйләде «Татнефть»нең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология идарәсе башлыгы Александр Алчинов.  – Рейтинг углеводород чималын чыгарганда, транспортировкалаганда һәм эшкәрткәндә экологик яктан куркыныч очраклар белән идарә итүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.2021 ел рейтингында Россиянең 21 компаниясе катнашкан. Проектның аналитиклары билгеләп үткәнчә, рейтинг Россия нефть-газ компанияләренең экологик җаваплылык белән бәйле мәсьәләләрдә мәгълүмати ачыклыкның шактый югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.Александр Федорович аңлатуынча, «Татнефть»нең бу җиңүен югары дәрәҗәдәге эшлекле бергәлек тарафыннан Компаниянең корпоратив идарә өлкәсендә, мәгълүмат ачыклыгы һәм стейкхолдерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенең танылуы дип атарга була.«Татнефть» инде берничә дистә ел әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне кулланырга омтыла. Компаниянең ел саен сан һәм сыйфат ягыннан үсеш кичерүче барлык экологик проектлары гаммәви мәгълүмат чараларында актив яктыртыла һәм укучыларда зур кызыксыну уята, дип яза «Нефтяные вести».Рейтинг предприятиеләрнең экологик ачыклыгын бәяләүдә ышанычлы корал ролен үти, шулай ук тотрыклы үсеш һәм ESG стандартлары өлкәсендә лидерлыкны, үзенең казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) – бөтен дөньяда 5 миллионнан артык тарафдары булган иң зур бәйсез табигатьне саклау оешмасы, ул 100дән артык илдә эшли һәм табигатьне саклауга бәйле 1300гә якын проектны яклап чыга. Россиядә аның беренче проектлары 1989 елдан – СССР чорында «Зур Арктик» тыюлыгын булдыру эшләре Фондтан финанслана башлагач гамәлгә ашырыла. 1994 елда оешманың Россиядә вәкиллеге ачылды, ә 2004 елда WWF Россия оешмасы илкүләм статуска ия булды.28 ел эчендә Фонд илнең 47 төбәгендә Россиянең табигый байлыкларын саклау һәм арттыру буенча 1500 кыр проектын уңышлы гамәлгә ашырды.Елена Филатова«Нефтяные вести» №49, 7.12.2022Иван Ткаченко фотосы
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
15 декабря 2022, 10:38
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/anam-yadkre
Анам ядкәре
null
2008 елның декабрь аенда дөньякүләм танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 80 ел тулды. Аның олуг юбилее Бишкәк шәһәрендә, төрки дөньядан күпсанлы кунаклар чакырып, зурлап уздырылды. Дәрәҗәле форумнар булды бу. Шул форумнар вакытында беренче мәртәбә дөньяга Чыңгыз Айтматовның анасы татар икәнлеге хәбәр ителде. Хәер, бу сер түгел иде инде. Әмма бу хакта биек трибунадан рәсми рәвештә әйтелгәне юк иде.Быелның апрель аенда инде мәртәбәле кунаклар Татарстан башкаласы Казанга җыелды. Шанхай бердәмлеге илләре безгә килеп, җитди мәсьәләләр хакында сөйләште. Татарстан җитәкчеләре бөек әдип Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган конференцияне шушы җитди мәсьәләләрнең дә җитдие дип тапты. Бөек әдипнең иҗатына багышланган конференциядә Чыңгыз Айтматовның бертуган сеңлесе Роза Айтматова да катнашты.Роза Айтматова әтисе һәм әнисе хакында «Тарыхтын актай барактары» дигән китап язган. Шул китаптан бер бүлекне, кыргыз теленнән тәрҗемә итеп, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.1992 елның февралендә Җәләлабад шәһәренә командировкага барган абыем Илгиз турыдан-туры митингка килеп эләгә. Бу митинг шәһәрдәге зур бер аллеяга Нәгыймә Айтматова исеме бирелүгә багышланган була.Абыем өчен бу көтелмәгән хәл булганга күрә, ул хисләр өермәсенә уралып кала. Хәтта ки, үзенә сүз бирелгәч, күзенә тыгылган яшьләрен дә тыя алмый. Мин бу хакта газеталардан укыдым. Абыем Бишкәккә әйләнеп кайтуга, мин ашыга-ашыга аның янына бардым, тизрәк бөтенесе хакында бәйнә-бәйнә сөйләтәсем килде. Илгиз абый Җәләлабад шәһәр Cоветының карарын да, ул митингта чыгыш ясаган шәһәр Советы рәисе К. Исмановның нотыгы язылган кәгазьләрне дә алып кайткан иде.Август аенда «Җәләлабад» курортына юллама алдым да, илнең көньягында сәламәтлегемне яхшырту, бер уңайдан әнием исемендәге аллеяны күрү өчен, шул якка ашыктым.Җәләлабад шәһәренә беренче генә килүем түгел. Очкыч баскычыннан җиргә төшкәндә үк дулкынлана идем инде мин, чөнки бу шәһәрдә кайчандыр минем яшь әнием белән әтием гомерләренең иң бәхетле чорын яшәгәннәр.Икенче көнне мин курорт урнашкан үрдән төшеп, шәһәргә килдем. Максатым иң әүвәле крайны өйрәнү музеена керү, аннары «Әни аллеясыннан» узу иде. Музей ябык булып чыкты. Аның каруы, аллея шау чәчәктә! Август ае иде бит. Бик озын булмаган, әмма киң аллеяның буеннан-буена ак, алсу, шәмәхә чәчәкләр утыртылган. Бу чәчәкләрдән хуш ис бөркелә һәм ниндидер рәхәт дулкын агыла. Мин челтәрләп үрелгән рәшәткә янына килдем дә, чәчәк куакларын кочаклап алдым. Битемне тидердем. Кинәт янымда әнием торган кебек булып китте. Мин елап җибәрдем. Ярый әле, янымда бер кеше дә юк иде. Читтән күреп торган кешегә минем кыланышым бәлки әле көлке дә тоелган булыр иде. Истәлекләргә чумдым.Сугыш... Ачлык... Суык...Безнең җәйдә авылында тигез түбәле чабан өендә яшәгән вакытыбыз. Хуҗабыз тауларда колхоз көтүен көтә. Без яшәгән җир идәнле, сыңар тәрәзәле алачыкның алгы ягы һәм бер бәләкәй бүлмәсе бар. Кыйшайган ишектә хәтта келә дә юк: төнгелеккә бау бәйләп куябыз. Салам, кура ягып җылынабыз. Бик каты салкын көннәр өчен дип әзерләгән беркадәр утыныбыз бар. Кешеләр фронттан хәбәрләр көтеп яши. Авылдагы бердәнбер русча белә торган кеше – «халык дошманы» хатыны Нәгыймә Айтматова. Ул рус һәм кыргыз газеталарын укый, аннары укыганын халыкка аңлаешлы сүзләр белән сөйләп бирә. Әни бик гади, аралашучан һәм яхшы күңелле хатын. Шуңа күрә кичләрен безнең алачыкка күрше-тирә хатыннар җыела һәм аңардан сугыш хәлләрен сөйләтә, алда үзләрен ниләр көтүен белешә. Кайберәүләр фронттан килгән хатларны тотып керәләр, укып бирүен сорыйлар, теге яки бу фронтның җәйдәдән никадәр ераклыкта икәнен белешәләр.Сораштырып арыгач кына, алар эштән кайткан Нәгыймәнең дә бик арыган икәнлеген абайлап алалар. ә бит ул үзе дә ирсез көе дүрт бала үстерә, җитмәсә, каты хаста кеше. Әнинең сызланулары кичкә таба бигрәк тә көчәя төшә. Кул буыннары шешенә, кызара, кайнарлана. Мин бәләкәй бармакларым белән аның кулларын сыларга, әнинең сызлануларын киметергә тырышам. Ләкин миннән файда бик аз шул. Әнидә полиартритның бик авыр формасы иде. Иртәнгә таба аның астма чире кузгала. Дару да, сызлануларын киметерлек әмәл дә юк.– Нәгыймә апа, көннән-көн хәлең начарлана бара, врачка күренер идегез...Мин үзем әнинең кул буыннарын сылыйм, үзем хатын-кызларның сөйләшкәннәрен тыңлыйм.– Нәгыймә апа, сезнең ирегездән хат юкмы соң? – дип кызыксына бер хатын.– Юк.– Борчылмагыз, килер әле, – дип юата икенчесе.– Ә сезнең ирегез ниндирәк кеше иде? Бик белемле, акыллы, матур һәм дәрәҗәле кеше булган, диләр. Дөресме шул? Тагын әле сезне Мәскәүдә үк яшәгән, бирегә шуннан кайткансыз диләр?– Әйе.Күрше хатыннарның яшьрәге мичкә утын ташлап ала, күмер өстенә чәйнек утыртып куя, икенчесе утын турый, өченчесе ашъяулык җәеп, табын әзерли. Аннары өлкәннәр дә, балалар да бергәләшеп кукуруз көлчәсе белән чәй эчәләр. Безнең гаилә фотоальбомын карыйлар.– Чыннан да, сезнең ирегез берәүгә дә охшамаган. Нинди матур ул! Ә бу фотога сез, мөгаен, өйләнешкән көнне үк төшкәнсездер. Нинди матур пар сез, икегез дә сөйкемле, тәрбияле, белемле. Сездәй хатын-кызны яратмый мөмкин булмагандыр. Ә сез яратышып өйләнештегезме?– Әйе, яратышып. Минем ирем мине дә, балаларны да үлеп яратты. Ул бик яхшы кеше. Мин дә аны бик яратам.– Ә сезнең берәр яры мөрәҗәгать итеп караганыгыз, аны нәрсәдә гаепләүләрен белешкәнегез һәм, гомумән, аның язмышы хакында юллап йөргәнегез булдымы?– Мөрәҗәгать итмәгән кая. Хәтта Берия исеменә дә хат яздым. Аның эшен кабат карауны сорадым. Мин бит Түрәколның бер гаебе дә юклыгын яхшы беләм.– Җаваплар килдеме соң?– Җавап һаман бер: ун елга хөкем ителгән, хат язышу хокукыннан мәхрүм, хөкем карары бик дөрес. Мин хәтта иремнең кайда икәнлеген дә белә алмыйм.– Әй, Нәгыймә апа, мондый ирдән аерылып калу бик авырдыр сезгә! Дүрт бала белән бит. җитмәсә, исәнлегең дә юк! Мәскәү тиклем Мәскәүдән безнең җәйдә кебек җәһәннәм почмагына килеп эләк әле син.– Юкны әйтәсез, җәйдә менә дигән матур авыл. Кешеләр нинди әйбәт монда. Ләкин иремнең язмышы хакында уйланулар мине көн-төн бимазалый, мин гел аны уйлыйм. Кайда икән ул, хәле ничек икән?– Ә мин бер әйбер ишеттем әле, – дип сүз башлады күршебез өке әҗе. – Пушкино авылына Кавказдан бик күп грекларны китергәннәр. Алар арасында фал ача торган бер хатын бар икән. Бәлки шуның янына барып караргадыр.Берничә көннән безнең алачыкка тагын күрше хатыннары җыелды. Грек хатыны фалчы Айвазита әнигә ниләр сөйләде икән – беләселәре килә.– Иң әүвәле ул кофе пешерде һәм миңа шуны эчәргә кушты. Аннары чынаякны каплап куйды, кофе куесы чынаякка һәм тәлинкәгә агып бизәкләр ясаган икән. Шул бизәкләрне карап, Айвазита, ирең хәзер синнән бик еракта, диде. Синең күңелеңдә авыр таш бар, бик борчыласың, башыңа бик күп кайгы-хәсрәт төшкән, диде. Грек хатыны минем дүрт балам бар икәнен дә белде. Җәйдә авылыннан ун елдан соң китәрсең, диде. Янәсе, безнең гаиләне минем өлкән улым авылдан алып китәчәк икән. Улым бөтен дөньяга танылачак икән. Башка балаларым да үсеп җитеп, әйбәт һәм дәрәҗәле кешеләр булачак икән. Шуннан соң фалчы хатын тынып калды.– Ирем нихәл соң? Минем шуны бик беләсем килә, – дидем.– Ирең кайтыр, тик бик тиздән түгел. Балаларыңны үзеңә генә үстерергә туры килер, – диде.Әнием бу юрауларга ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Бүтән вакыт булса, ул аларга бөтенләй игътибар да итмәс иде. Ләкин чарасыз калган хатынга киләчәккә өмет бик тә кирәк иде шул. Шуңа күрә әни, бер яктан өметләнде, икенче яктан фалчы хатынның әтинең язмышы хакында әйткән сүзләренә шикләнеп карады.Чыңгыз Айтматовның ата-анасыАйвазитаның өлкән улына насыйп бәхетле язмыш хакында әйткән сүзләре Мәскәүдә яшәгән бәхетле вакыттагы бер очракны әнинең исенә төшергән икән. Бервакыт Чыңгыз, исерекләрнең тәпәләшкәнен күреп, кешеләрнең бер-берсенә карата шул дәрәҗәдә миһербансыз булуларына тетрәнеп кала.Түрәкол белән Нәгыймә шул чагында улыбыз бик йомшак холыклы булып үсә дип, кайгырышалар.– Айвазита исә Чыңгыз бөтен дөньяга танылыр ди... Безгә хәзер берни дә кирәкми. Балалар гына исән-сау булсын. әтиебез кайткач хәлебез җиңеләер.Соңрак, инде Чыңгызның китаплары Союзда гына түгел, чит илләрдә дә басыла башлагач, без грек хатынының әйткәннәре дөрескә чыгуга бик гаҗәпләнә торган идек. Чыннан да, әни җәйдә авылында ун ел яшәде. Чыннан да, безнең гаиләне аннан «йомшак холыклы» Чыңгыз абыебыз алып китте. Чыннан да, абый танылган кеше булды. Фалчы хатын бернәрсәдә генә ялгышты – әтиебез кайтмады. Хәзер инде мин болай дип уйлыйм. Ул, мөгаен, аның исән түгеллеген белгәндер, ләкин дөресен әйтергә теле әйләнмәгәндер.Кырык дүртенче елның августында әни кардәшләреннән хат алды һәм үксеп елап җибәрде: аның Шәриф абыйсы сугышта һәлак булган икән.– Абыемның ятим калган балаларының хәлен җиңеләйтергә чарам юк, – дип, әни бик өзгәләнде.– Сезнең бүтән кардәшләрегез юкмыни соң?– Әти-әниләрем үлде. өлкән абыем Сабирны һәм кыз туганымның ирен аттылар. Тагын бер абыем сугышта һәлак булды. Иң кече абыем Абдулла Каракүлдә яши. Ул малайларны үзенә алыр. Тик менә аның өе бик бәләкәй. Хәзер һәр өйдә кайгы бар.– Әй, ничек авыр сезнең хәлегез, бөтен кеше өчен кайгырасыз. Ирегез, абыйларыгыз өчен өзгәләнәсез.Ә без монда үз хәсрәтебезне сөйләп баш катырабыз.– Сезгә рәхмәт кенә, хәл белешкән өчен. Ходай кушып, ирләрегез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.– Сезгә ябышкан сырхавы тагын... Бөтенесе хәсрәттән инде. Кыска гына арада шундый хәлләр кичсен әле башыңнан!– Түзәрмен. Түрәколым гына исән кайтсын. Ун елдан кайтса да, кайтсын. Чирем интектерде инде анысы. Көндезен эш арасында онытылып йөрим. Төнге сызлауларга түзә торган түгел. Балаларны йокларга яткыргач, төннәр буе күз йоммыйм: башка төрле уйлар килә. Кайвакыт Ходайга ялварам:«И, Ходаем! Иртәгәсен уянмасам иде, бу газаплардан котылсам иде. Нигә минем башыма бу кадәр хәсрәт өйдең?» – дим. Аннары балаларымның тигез сулап йоклап ятуларын күрәм дә миңа оят булып китә: «И, Ходаем, кичер мине! Начар уйларымны кичер. Үлеп котылу – иң җиңеле. әгәр мин үлсәм, балалар ниш­ләр? И, Ходаем, минем башыма төшкән кыенлыкларны җиңәргә мәдәд бир. Үтермә мине, Түрәкол әйләнеп кенә кайтсын, мин һәммә авырлыкка чыдармын. Балаларымны кемгә калдырыйм?..»Мин бала идем. әнием башына төшкән газапларны һәм сызлануларны, аның безнең хакка нинди корбаннарга барганын аңларлык яшьтә түгел идем. Инде үзем өлкән хатын булганнан соң гына, әниемнең вафатыннан соң гына тормышыбыздагы ул авыр дәверне бәяли алдым. Һәм әнинең ныклыгына, түземлелегенә, гаиләгә тугрылыгына, олы мәхәббәтенә таң калдым.Ул заманда бер безнең әни генә түгел, ирләре Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган яки репрессия­ләнгән меңләгән хатыннар шундый тыйнак батырлык кылып яшәде. Советлар Союзы Герое Чолпонбай Тулебердиев бары бер мәртәбә тәвәккәлләп үлем күзенә карый. Һәм дзот амбразурасын каплый.Ә тылдагы хатын-кызлар һәр көнне үлемгә бара, һәр көнне үзләрен шул үлемнән йолкып алып, иртәгәсен кабат хәсрәт утында уяна да, тагын үлемгә китә.Вакыт хәзер гел бүтән.Нәгыймә Айтматованың исеме җәләлабадтагы үзәк аллеяга бирелде. Яшьлек елларында социализм идея­ләренә, совет власте лозунгларына чын күңелдән ышанган, намус белән яшәгән һәм хезмәт иткән әти-әниемнең эзләрен саклаган шәһәр бу.җәләлабад шәһәр хакимиятенә килүемдә мин квартал комитетлары рәисләре җыелышына юлыктым. Алар арасында кыргызлар, үзбәкләр, руслар, татарлар бар иде. Йөзләре бик җитди. Мин башта алар мине аңламаслар дип уйлаган идем. Минем шәхси хатирәләрем, әнием турында истәлекләрем урынсыз булыр кебек тоелган иде, чөнки тормышта әле бер мәшәкать, әле бер бәла-каза, табигать фаҗигасе чыгып кына тора. Мин Нәгыймә Айтматованың балалары исеменнән аларга рәхмәтемне белдердем.– Бу аллея Нәгыймә Айтматова хөрмәтенә генә түгел, бәлки репрессияләнгән кешеләрнең хатыннары җилкәсенә төшкән бөтен газапларны кичергән барлык хатын-кызлар хөрмәтенә дә.Очрашу ахырында мин 1992 ел язында булган җир тетрәү һәм су басудан каза күргәннәр фондына беркадәр акча керттем. Өлешем бик бәләкәй булганга нык кыенсындым. Шул чагында бер үзбәк кешесе миңа болай диде:– Эш акчаның күләмендә түгел, ә бәлки кешеләргә чын күңелдән игелек теләүдә. Моның өчен Ходай Тәгалә син керткән өлешне үзе бик күпкә ишәйтер. Хәлемне аңлаган бу кешеләргә бик рәхмәтле булдым:– Ходай Тәгалә аларның барысына да бәрәкәт китерсен.Иске фоторәсемнәрне карап утырганда гел әтине искә алабыз. Анда әтиебез йә Чыңгыз, йә Илгиз, йә Люся белән рәсемгә төшкән. Бу фоторәсемнәрнең берсендә дә үзем булмаганга бик күңелем кителә иде. Бигрәк тә Люся (без гаиләдә Люцияне Люся дип йөрттек) уртада булган фотоларны күргәндә үртәләм. Түгәрәк йөзле, тыгыз тәнле, ак челтәр якалы матур күлмәк кигән курчак кебек кыз. Әти белән әни уртасында утырган иркә бала образы әле бүгенгә кадәр минем хыялымда терелә. Мин бу фоторәсемне һәрвакыт үзем белән йөртә идем. Тик көннәрдән бер көнне мин аны югалттым.Күп еллардан соң Люсяларга килгәч (ул инде дәү әни иде) минем каршыма аның оныгы Чулпан атылып йөгереп чыкты. Күрдем дә, катып калдым. Минем алдымда югалган фоторәсемнән төшкән кебек, матур кыз басып тора иде. Шулкадәр охшаганнар иде алар.– Люся, бүген үк бу кызны фоторәсемгә алдыр! үскәнен йә үзгәргәнен көтеп торма!Люся сеңлем инде бу дөньяда юк. Аларга килгән саен мин дивардагы фоторәсем янына киләм. Анда Люсяның оныгы белән төшкән фоторәсеме эленеп тора. Мин бу рәсемгә озак-озак карап торам.– Ни өчен әти минем белән бер тапкыр да фоторәсемгә төшмәде? Мине яратмый идемени? — дип аптыратам мин әниемне.– Сине яратмаска мөмкин идеме соң? Өлгерә алмадык.– Әни, әни, әтием нинди кеше иде? Ул балаларын ярата идеме? Әллә, үзенең теге мөһим эшендә эшләп арганга күрә, безнең хакта уйларга вакыты калмый идеме? – дип һаман бимазалый торган идем мин әниемне.– Атагыз балаларын бик яратты. Һәр барган җиреннән бүләкләр, уенчыклар, китаплар алып кайта торган иде, — дип сөйләп китә иде әни. – Бервакыт, гаиләбез белән Бишкәк шәһәрендә, Дзержинский бульварында торганда кунаклар чакырдык. Мин өйне җыештырдым. Ул вакытта гарнитурлар юк иде әле. Йорт җиһазы карават, өстәл, этажерка, шкаф, сандык ише әйберләр. Иң бәләкәй бүлмәне чолан итеп көйләп куйдык. Сандыгымда һәрвакыт шикәр, чәй, конфет, күрәгә кебек тәм-том була торган иде. Утырып яки ятып ял итеп алу өчен уңайлы булсын дип сандык өстенә түшәк салам. Шул ук бүлмәдә бәләкәй ларда ярма һәм он ише әйберләр саклана. Ул көнне мин кунаклар өчен татлы бәлеш пешердем. Өстен камырдан ясалган чәчәкләр, яфраклар белән бизәдем дә чоландагы этажерка өстенә куйдым. Үзем өй эшләренә керештем. Чыңгыз белән Илгиз ары-бире уралалар. Урамнан өйгә, өйдән урамга чыгып йөриләр. җыештырганымнан берни калмады: аларның аяк киеменнән ком коела, йә үзләре уенчык өчен тарткалашып китә. Шул чагында ачуым чыкты да мин Чыңгызны, бик әйбәтләп шелтәләп, чоланга ябып куйдым. Илгизне үземнең янга кухняга кертеп утырттым. Һаман пешеренәм. Сәгате җиткәч, Түрәкол кайтып керде.– Әти! – дип, Илгиз аның каршысына йөгерде. Кече улын күтәреп алган Түрәкол аптырап як-ягына каранды:– Ай-ай! Ә Чыңгыз кая соң?Мин аның хакында бөтенләй онытканмын. Чоланны ачып карасам, минем өлкән улым бәлеш өстендәге матур чәчәкләрне, яфракларны тәмләп ашап куйган да, сандык өстенә ятып йоклаган.– Кунаклар алдына ни куям инде. Тәмам харап итеп бетергән бит, – дип көендем мин. Түрәкол баланы иркәләп уятты. үзе минем якка шелтәле карый.– Бала-чаганы бер дә ачуланмый гына, ничек тәрбия кылмак кирәк соң?– Баланы чоланга бикләп кую акыллы гамәл түгел, бүтән алай итмә!– Син балаларга бигрәк ирек куясың. Аларны бит кырысрак тотсаң да таманга килә. һичьюгы, бер тапкыр булса да суккалап ал, – дип, мин аның үзен ачуландым.– Нәгый, кыйныйсың килсә, үзең кыйна. Минем аларга кулым күтәрелми. Мин, гомумән, кыйнап үстерү ягында түгел. Безнең гаиләдә балага сукмадылар.– Хәйләкәр икәнсең, балалар сине генә яратсыннар, мине күрә алмасыннар дисеңме?– Йә инде, Нәгый! Синең кебек кешене яратмаска мөмкинмени? Без сине барыбыз да яратабыз! – дип, ул сүзне уенга борып, бәхәсне туктатты.– Без Мәскәүдә яшәгәндә хәрби күлмәкләр бик модада иде. Бөтен малайлар шундый күлмәк хакында хыяллана торган иде. Солдат киеме төсендәге тукымадан мин дә Чыңгызга күлмәк тектем, – дип хикәятен дәвам итә әни. – Ә Илгиз хакында уйламаганмын. Имеш, бәләкәй әле. Тирә-күрше малайлары көн туса, «сугышлы» уйный.1945 елның көзендә әни, җыйган уңышның беразын җамбыл базарында сатып, улларына итекләр алып кайта:– Киләсе ел уңышын җыеп алганга кадәр мин сезгә бүтән итекләр сатып ала алмам. Әйбер һаман кыйбатлана гына бара. Карап киегез, киләсе язга кадәр җиткерегез.Малайлар, аңлыйбыз дигәндәй, баш кагып, тыңлап торалар. Таңнан торып, дәреслекләр салган букчаларын, ишләп бәйләнгән итекләрен иңнәренә асып, җәяүләп «иске күпер»гә таба китәләр. (җәйдә авылы Талас елгасының сул як ярына урнашкан. Без укырга йөри торган Покровка авылы елганың уң ярында. Елга ташыган саен көчле агым күперне алып китә. Аның каруы, елганың түбән агымында – 5-7 чакрымда ике ярны тоташтырган иске, әмма ышанычлы күпер бар. Шул күпердән курыкмый-нитми чыгып йөрергә мөмкин иде.) Елганы кичеп чыкканнан соң, малайлар, аякларын юып, итекләрен кияләр. Покровка мәктәбенә алар итектән барып керәләр дә, дәрестән чыгуга, кабат яланаяк җәйдәгә кайталар. Суыклар башланганчы шулай йөреп торырга уйлыйлар.Бервакыт күпергә килеп җиткән Чыңгыз Илгизнең алданрак киенеп куйганын күреп ала:– Нигә син килешүне бозасың, итегеңне сакламыйсың?– Итек асып йөреп туйдым! Бүтән яланаяк йөрисем килми!– Хәзер үк сал, – дип әмер бирә Чыңгыз.Тискәре энекәше боерыкны үтәргә ашыкмый, алар эләгешеп китәләр...– Әни саклап кияргә кушты бит!Сугыш елларында барыбызга да авыр иде. Елына бер тапкыр көч-хәл белән сатып алынган яңа кием кешегә ай буена җитәрлек күңел бәйрәме бирә иде. Кешеләр озын-озын икмәк чиратларында торды. Бишкәк шәһәрендә шулай иде. Авыллардагы хәлне әйтеп тә торасы юк.Бервакыт безнең сыерны урладылар. Бу 1943 ел иде. үзебезнең сыер абзары булмаганга күрә без Зөһрә исемле сыерыбызны колхоз абзарында тота идек. Ул бүген-иртәгә бозауларга тора. Чыңгызның Шекердән кайткан вакыты. Кич белән чәй эчкәндә генә сөенешеп сөйләшеп утырдык. Язны җиңелрәк үткәрербез әле, үзебезнең сөт, каймак булыр, диештек. Иртән иртүк Чыңгыз абый колхоз абзарына Зөһрәнең хәлен белергә кергән. Керсә, аран буш. «Күпме эзләп карасам да, сыер табылмады. Төнге каравылда торган бабай да берни дә күрмәгән, – дип сөйләде соңрак абый. – Бабай әллә чынлап та күрмәгән, әллә юри хәйләли. Мин куркуга калдым. Тирә-юньне йөгереп әйләнеп чыктым. Чокыр-чакырларны карадым, елга буена төштем, Зөһрә беркайда да юк. Бәла булганын сизенеп, йөгереп әни янына кайттым. Шул көнне безнең гаилә өчен дөнья убылып төшкәндәй тоелды: шик тә юк, сыерны урлаганнар. Барыбыз да елаштык. Ничек яшәрбез, диештек. Күршеләр йөгереп керде. Алар да елаша башлады. Ятимнәрне кызганмыйча сыерларын урлап алып киткән угрыларны каһәрләделәр. Минем күңелдә ярсу бер тәвәккәллек уянды. Олы бала булганга күрә әнине һәм кечкенә туганнарымны якларга, ни дә булса хәл кылырга, угрылардан үч алырга тиеш идем. Шул чагында күңелдә бердәнбер дөрес карар туды: каракларны тотып, үтерәм. Мин тракторчы Тимербәк абыйның мылтыгын сорап тордым. үзе авырып урын өстендә ята. Тимербәк абый безнең кайгыны ишеткән иде инде:– Ал әнә мылтыкны, стенада эленеп тора. Янындагы букчада патроннар да бар, – диде ул, авыр сулап. – Сәламәт булсам, угрылар эзеннән үзем китәр идем, – дип тә өстәде.Тимербәк абый яныннан йөрәгемне кайнаткан үч тойгысы белән чыктым. Бу күз алдын томаларлык гарьлек һәм усаллык иде. әле тагын бер уй миңа тынгы бирмәде: караклар, мөгаен, читтән килгән, ягъни килмешәк гаиләне якларлык, эзләренә төшәрлек кеше юк дип уйлагандыр. Шул уй минем ярсуымны тагын да көчәйтте. Башыма бүтән бер төрле фикер кермәде. Минем кайгыдан көйгән җанымны фәкать бер генә теләк әйди: ничек кенә булса да угрыларны табарга һәм аяусыз җәзаларга! Мин ни рәвешле аларны эзләп табасымны да аңлата алмый идем. Ләкин, күрсәм, шунда ук танып аласымны тәгаен белә идем. Алар да минем кем икәнемне белерләр. Ләкин инде соң булыр, мин аларны шундук атып үтерермен.Барам шулай кулыма мылтык тотып, эчтән үч ярсуы белән янып. Менә зур юлга да килеп чыктым. Каршыма ташландык зират ягыннан ишәккә атланган аксакаллы бер бабай килеп ята. Менә юлларыбыз кисеште. Мин хәтта тиешенчә сәлам дә бирә белмәдем. Бөтен вөҗүдемне нәфрәт чолгаган иде. Үтеп тә киткән булыр идем, ләкин бабай туктатты:– Әй, егет, син берәрсен үтерергә дип бармый торгансыңдыр бит?– Әйе, – мине бабайның соравы бер дә гаҗәпләндермәде. – Әйе, үтерергә барам!Күзләребез очрашты. Мин бик йончыган чырай һәм хәлемне бик тә аңлый торган караш белән очраштым. Ул баш какты:– Эшләр шулайрак икән, ашыкмый тор әле син. Тукта, сөйләшик. Мондый карарга ник килдең?– Буаз сыерыбызны алып чыкканнар. ә без дүрт бала, мин – иң өлкәне, әнием белән апам – хасталар.– Менә эшләр ничек икән! Бәла. Тик син мине тыңла әле. үзеңне үч белән яндырма, уеңда да кеше үтермә, хәтта нәгъләт төшкән угрыны да.Мин үз-үземне чак-чак тыеп тордым.– Хәлеңне аңлыйм, – дип ипләп кенә сүзен дәвам итте бабай. – Синең өчен мин дә бик хәсрәтләнәм. Сөякләрем ойый. Бер күрмәгән бабаңның сүзен тыңлап кара әле. үтерәм, дип барма! Йөрәгеңдә андый уй йөртмә. Өеңә кайт һәм шуны хәтерләп кал: тормыш сиңа явызлык кылган кешене үзе җәзалар. Һичшиксез, җәзалар. Шикләнеп тә карама! Күрәчәге аның үкчәсенә басып йөрер. Аның белән бергә ятыр, бергә торыр.Ә сиңа тормыш бәрәкәтен бирер. Өеңә кайт. Золым турында оныт. Сиңа бәхет килми калмас, күңел түреңә ничек оялаганын да сизми калырсың. Хәзер генә ул сиңа мин буш сүзләр сөйлим кебек тоелыр. Тик син миңа ышан, өеңә кайт. Берәр вакыт минем сүзләремнең хаклыгына ышанырсың, исеңә төшәр әле. Синең сыерларың да күп булыр, бәлки әле йөз сыерың булыр. Кайт, улым, өеңә. Һәм бөтенесе хакында да әниеңә сөйләп бир, бар, ә мин үз юлымда булыйм.Белмим, миңа ни булгандыр, мин кинәт үксеп елап җибәрдем. Елаудан бөтен тәнем тетрәнде. Мин тәмам тетелгән итекләрдән буп-буш кыр буйлап киттем, җилкәмдәге мылтыкның хәзер кирәге юк иде инде.Өйгә кайттым. Әни үз-үзенә урын таба алмый йөри иде. Ул, Тимербәктән ишетеп, минем кеше үтерергә киткәнемне белгән, шунда ук миннән, син бер кешене дә үтермәдеңме, дип сорады.– Юк!Ул мине кочаклап алды да елап җибәрде:– Синең угрыларны таба алмавың нинди бәхет. Сыерсыз да үлмәбез әле. Тимербәккә мылтыгын илтеп бир. Хәтта уемда да берәүне дә үтермәм дип, миңа сүз бир».Әниебезнең язмышы шаккатарлык иде. Аның тормышының һәр чоры алдагысыннан кискен аерыла. Баштагы гомере – ата-ана йортында, мәхәббәттә коенып үткән гомер. Ул рәхәт балалык чорын, яшьлек елларын кичерә, иң яхшы мөселман һәм рус мәктәпләрендә белем ала. Аннары хакимияткә советлар килә һәм ата-ана милке тартып алына.Соңрак – бер күрүдән гашыйк булу, гаять бәхетле парлы гомер, яхшы гаилә һәм җәмгыятьтә дәрәҗәле урын. Бу рәхәтлекне репрессия, сугыш, ачлык, суык, каты авырулар, сугыштан соңгы михнәтле еллар алыштыра. Иң ахырдан – улларының уңышын күрү һәм янәдән җәмгыятьтә югары урын.* * *Әни 1971 елның 10 августында үлде. Аны соңгы юлга өеннән озаттык. Ишегалдына тирмәләр куелган, илнең иң данлыклы акыннары җыелган иде. Әни белән хушлашу өчен бик күп кеше килде. Шекер авылыннан егерме кеше, юл буе такмаклап елый-елый, Бишкәк урамнарыннан узып, безнең йорт каршына килеп туктады. Бөтен күршеләр, бигрәк тә руслар, татар хатыны үлгәнгә кыргызларның шулай елашуларын күреп бик гаҗәпкә калды.Әнине күмгән көнне халык ташкыны безнең өйдән Ала-Арча зиратына кадәр җәяүләп үтте. Бөтен юллар ябылган иде, һәркайда милиция сакта тора. Өйгә килеп хәсрәтебезне уртаклашырга өлгермәгән кешеләр, юл буйлап тезелеп, Нәгыймәне озатып калды. Бик күпләр аның җәсәде куелган машина янына килеп, гөлшәмбәрләр, чәчәкләр өйде. Мондый матәм йөрешен элек беркайчан да күргәнем юк иде. Берәүне дә рәсми төстә оештырылмаган, берәүне дә махсус дәшеп китермәгән килеш бит бу! Гап-гади кешеләр, ватандашлар, күршеләр, кардәшләр, ихлас күңелдән хәсрәтләнеп, Нәгыймә Айтматованы соңгы юлга озатты. әлбәттә, болар Чыңгыз Айтматовның иҗатын олылаучылар да булгандыр. Безнең әниебез авыр, әмма гадел, горур тормыш юлы үтеп, җәмгыятькә соклангыч балалар үстереп, авырлыкларга беркайчан да зарланмыйча, сызлануларын яшерә белеп, үзенә карата шундый ихтирам казануы бәхәссез.2009, июнь
syuyumbike
mass_media
Шәхес
6 Февраль 2017 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/chyirshyi-bizr-chak-itte-syilukaynyi-nichek-saylar
Чыршы бизәр чак җитте: сылукайны ничек сайларга?
Яңа елны чыршысыз күз алдына да китереп булмый. Ул чын да, ясалма да булырга мөмкин.
Ясалма чыршының хәзер ниндие генә юк, төсләре һәм сыйфаты белән кайберләре, беренче карашка, чын чыршыдан аерылмый да кебек. Әмма аларның хуш исе, ниндидер әкияти тылсымы юк. Шулай да бер мәртәбә алып куясың да, әллә ничә елга җитә. Бу яктан караганда, ул арзангарак төшә. Энәләре дә коелып аптыратмый. Ясалма чыршыны сайлаганда, аларның сертификатларын сорагыз. Аңарда чыршының химик составы язылган була. Утка чыдам материалдан эшләнгән булсын. Организм өчен зарарлы материалдан эшләнмәве шарт. Чыршыны иснәп тә карагыз, аңардан химик матдәләр исе килергә тиеш түгел. Энәләрен җиңелчә тарткалап алыгыз, сыйфатсыз товар булса, алар сынып төшә яки коела. Шунысын да истә тотыгыз, ясалма чыршы кыйбатрак булган саен, сыйфаты да яхшырак.Чын урман гүзәлен сайлаганда, аның кайчан киселгән булуына игътибар итегез. Аскы ботагын сындырып карагыз, тиз сынса - күптән киселгән. Агач кәүсәсе киселгән урынның төсенә карагыз, каймасы караңгы төскә кергән булса, чыршы озак тормый дигән сүз. Ботагы юанлыгына карап та сыйфатын сынарга була. Метр ярымлы чыршының кәүсә диаметры 5-6 см булса, агач нык дигән сүз. Ботакларын аз гына бөгеп алганда, алар сынарга тиеш түгел. Тагын бер ансат ысул: чыршыны күтәреп карагыз, җирдә энәләре коелган булса, алмагыз.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
19 декабря 2015, 05:45
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/meriya-kazani-predostavit-zhitelyam-vozmozhnost-vybrat-mesto-dlya-statui-kon-strana
Мэрия Казани предоставит жителям возможность выбрать место для статуи «Конь-страна»
null
Жители Казани и Татарстана могут высказать свое мнение о месте, где наиболее органично будет смотреться скульптура скульптора Рафаэля Сайфулина «Конь-страна». Для этого необходимо проголосовать заодин из рассматриваемых творческой группой вариантов. Об этом сообщает пресс-служба мэрии Казани.Установка символической архитектурной композиции одобрена творческой группой из градостроителей, архитекторов, художников и дизайнеров при Управлении архитектуры и градостроительства.Предлагаемых варианта для установки 4-метровой скульптуры два: на улице Баумана напротив закрытого выхода со станции метро «Кремлевская» и в сквере у здания Академии наук РТ при выходе со станции метрополитена к Булаку. Установка именно на одной из этих точек благодаря их ландшафтным особенностям, как объясняют специалисты, даст возможность обзора и, следовательно, целостного восприятия фигуры с разной высоты.К слову, первоначально идея скульптора предполагала, что «Конь-страна» будет 5-метровой, однако, как сообщил «Татар-информ» заместитель главного архитектора Казани Тимур Кадыров, решено установить более компактный вариант в 4 метра высотой.«Высота была уменьшена, так как в ходе совещания творческой группы мы пришли к выводу, что 4 метра будут более благоприятны для архитектурного восприятия задумки», – сказал Тимур Кадыров.Напомним, спредложением установить в Казани символическую скульптуру «Конь-страна»еще в сентябре обратился к администрации столицы РТ автор композиции, проживающий в настоящее время в Финляндии, Рафаэль Сайфулин.чыганак:http://www.tatar-inform.ru/
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
21 Ноябрь 2016 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/66-yashend-tanylgan-zhurnalist-vafat-infarkttan
66 яшендә танылган журналист вафат. Инфаркттан
Башкортстанда танылган журналист вафат булган.
Уфада 66 яшендә танылган журналист Рушан Кириев вафат булды. Аның дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, безнең коллегабызга инфаркт булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.Рушан Кириев 1955 елның 23 июлендә Уфада танылган язучы, галим, фронтовик Кирий Мәргән-Әхнәф Нури улы Кириев гаиләсендә туа. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинчы» республика яшьләр газетасында эшли башлый. Аннан соң ул республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында, корреспонденттан алып җитәкчегә кадәр, аннан шулай ук реклама мәгълүмат басмаларына нигез салучы буларак эшли.Яшьләр басмасыннан соң Рушан «Советская Башкирия» газетасы секретариатында хезмәт куя, «Башкортстан хәбәрләре» газетасы редакторы урынбасары була, 90нчы еллар ахырында шулай ук берничә ел мәгълүмат агентлыгында эшли.Чыганак:Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
26 мая 2021, 10:11
https://shahrikazan.ru/news/sport/alan-kasaev-i-yahshyi-gol-avtoryi
Алан Касаев – иң яхшы гол авторы
«Рубин» ярымсакчысы Алан Касаевның «Анжи» капкасына керткән тубы Россия чемпионатында 13 турның иң яхшы голы дип табылды. Sportbox.ru порталында уздырылган тавыш бирүнең нәтиҗәләре әнә шундый. Тавыш бирүдә катнашучыларның 43 процентка якыны Касаев иң мавыктыргыч гол кертте дип исәпли.
Җанатарларның узган турдагы иң матур һәм яхшы голлар рейтингында икенче урын «Спартак» клубы уенчысы Динияр Билалетдиновка бирелә. Аның «Мордовия» клубы капкасына керткән тубына спорт сөючеләрнең 38 проценты тавыш биргән. Виртуаль өчлекне исә, 19 процент тавыш җыеп, «Зенит» һөҗүмчесе Александр Кержаков голы тәмамлый.
shahrikazan
mass_media
#Спорт
01 ноября 2012, 07:39
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/russko-radiony-bash-mkhrrire-yuliya-larionova-vafat
“Русское радио”ның баш мөхәррире Юлия Ларионова вафат
“Русское радио”ның баш мөхәррире Юлия Ларионова вафат булган, дип яза “Известия” продюсер Иосиф Пригожинга сылтама белән. Әлеге хәбәрне соңрак “Русская медиа группа” җитәкчесе Сергей Бунин да раслый.
“Юлия озак еллар үз хезмәтенә тугры калып, “Русское радио”да эшләде”, - дип яза Пригожин  һәм мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша. Шулай ук продюсер Юлия Ларионованың яхшы кеше һәм үз эшенең остасы булуын да ассызыклый.Ларионова әлеге радиога музыкаль мөхәррир буларак эшкә килгән. 2016 елдан исә баш мөхәррир вазыйфасын башкарган.Кайбер фаразлар буенча, Юлия ханым яман шеш белән 7 елдан артык көрәшкән һәм үлеменең сәбәбе дә шул авыру белән бәйле.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
25 апреля 2020, 14:12
https://madanizhomga.ru/news/tsentralnye-novosti/kelle-lifbany-yaa-chygarylyshynda-almaz-beln-zbyd-iek-m-szlr-yrn
«Күңелле әлифба»ның яңа чыгарылышында Алмаз белән Зөбәйдә иҗек һәм сүзләр өйрәнә
Геройлар төрле урыннарды төшерелгән.
Яңа ел алдыннан якыннарына бүләкләр алырга дип Зөбәйдә вертолетта кибеткә очты. Проектның икенче сезонында төп геройлар иҗек һәм сүзләр өйрәнә.Уен формасында Зөбәйдә “кызым”, “чыршы”, “тавыш”, “күлмәк” кебек яңа сүзләр белән танышты.Һәр яңа чыгарылышта алып баручылар сүзләр кабатлый, иҗекләп укый.“Күңелле әлифба”ның беренче сезонында Алмаз Гәрәев кызы Зөбәйдә белән хәрефләр белән танышты.“Күңелле әлифба”  «Татмедиа Junior» проекты кысаларында чыга.
madanizhomga
mass_media
Центральные новости
2021-12-24 15:11:00
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/tatarstanda-ber-daniya-apa-ul
ТАТАРСТАНДА БЕР ДАНИЯ АПА УЛ!
null
Сәясәттә хатын-кызлар күп түгел. Алар  зирәк акыллы, үтә нечкә тоемлы, тәвәккәл һәм гаярь булулары, мәсьәләне көтелмәгәнчә чишеп уңай хәл итә алулары белән аерыладыр, мөгаен. Үҗәтлек, тырышлык, лидерлык сәләтләре дә бар үзләрендә. Шуларга дипломатияне, хатын-кызга хас алдан күрүчәнлекне дә өстәсәң...Республикабызда билгеле шәхес – күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Дания Салих кызы Дәүләтшина янына барганда башымда шундыйрак уйлар йөгереште. 15 ел буена авыл хуҗалыгы районын җитәкләгән, ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре булып эшләгән, республикада хатын-кызлар хәрәкәтенә юл ачкан... Бөтен Татарстанына бер Дания апа бит ул!Аны Мисыр патшабикәсе Клеопатрага да тиңләделәр, “безнең Маргарет Тэтчер” дип тә йөрттеләр, “Секретарь апа” дип тә язып чыктылар. Матур хатын-кыз образы буларак күз алдымнан үткәреп, прическасы, зәвыгы, зыялылыгы белән аны никтер Алиса Фрейндлихка охшаттым. “Служебный роман”да Алиса Фрейндлих уйнаган җитәкче ханымны – Людмила Калугинаны хәтерлисезме? Ни кырыс, таләпчән күренергә тырышса да, җылылыгы, сөйкемлелеге, саф күңеле елмаюында ачыла да китә. Ә безнең Дания апа үзе гади, үзе чая, карда казан аса торган тәвәккәл, турыдан яра торган кайнар бугай да әле үзе!Менә үзе дә! Биш, ун, унбиш ел элек тә күреп күнеккән һәм тамчы да үзгәрмәгән таныш елмаю, җиңел-җыйнак гәүдә, шул ук прическа. (Димәк, үз стиле!) Вельвет чалбары, җиңен сызганып куйган шакмаклы күлмәге ничек килешә! Гел яшьләрчә! Хәер, ул һәрвакыт шундый.Алсу-шәмәхә чәчәктә утырган орхидеясына сокланып, бүлмәсенә яз сулышы алып кергән лаләләргә күз сирпеп, шкафларга китаплар тезелгән бүлмәгә үтәбез. Фотоларда – үзе, ире Ядкарь, кызлары Лилия белән Диләрә, оныклары Камил, Ләйсән, Гүзәл... Дания Дәүләтшинаның Мөхетдинова Дания чакларына әйләнеп кайтып, балачакны, студент елларын, яшьлекне – комсомоллы, партияле чорны искә төшерәбез. Тагын бүгенге көнгә килеп керәбез. Заман, яшьләр, киләчәк турында сөйләшеп китәбез.Диктофонда язылган, блокнотка теркәлгән истәлекләрдән мин тагын бер ачыш ясыйм: юк, ул бөтенләй башка! Ул беркемгә охшамаган! Үзенчә. Кабатланмас. Үзенә бертөрле.Асфальтта түгел, җирдә үстем.Без тормыштан күп нәрсәне алдык, характер формалаштырдык. Кечкенәдән бик тере булганмын: әрсезлек тә, шуклык та җитеп ашкан. Өч-дүрт яшькә кадәр Чистайда үстем. Аннары әтине райком секретаре итеп Тархан районына җибәрделәр. Әтидән килгән көч-куәт, сәясәт белән кызыксыну, лидерлык сыйфатлары (кечкенәдән үк, бөтенесен тезеп, сугышлы уйный идек, мин – командир), әнидән күчкән  киң холык, кешеләрне ярату, бай рухи дөнья, бергә тупланып, мине  менә шундый итеп формалаштырган. Сеңлем Роза белән без ике малай арасында үстек. Абый – Дамир, энекәш – Октябрь (ул партиянең Азнакай райкомы секретаре иде). Безнең гаиләдән өч райком секретаре чыкты: әти, мин, энем.“Әбе-ей, ашак келим!”Көн саен әнә шулай мишәрчә кычкырып, әби-бабай янына кайтып керәбез. Сугыш елларында без шулар кулында калдык. Әти фронтта, әни көне-төне колхоз эшендә. Үзебез Идел буеннан капчык-капчык җыйган ат кузгалагы, сәрдә, кукы, юадан нәрсә дә булса әзерләп ашыйбыз. Витамин булган икән. Менә хәзер әйләндек тә кайттык шуларга. Хәзер аптырыйлар: үз тешегезме, Дания апа, дип сорыйлар. Әни тудыргандагы тешләр, дигәч, аптырап ук калалар. Конфетны күз алдына да китерә алмый идек. Берзаман күмәч дигән сүз йөри башлады. Безнең өчен әлләни кебек иде ул! Шул күмәчне күрсәң иде дип хыяллана идек.Хәтта монастырьны үз кулыбызга алдык!Без – биш дус кыз – унынчыдан соң барыбыз да педагогика институтына барып кердек. Төрлебез төрле факультетларга. Үләннәрне белеп ашаганмын икән – биология-географияне сайладым. Монастырь дигән исеме белән дан алган тулай торакка урнаштык. Мәктәптән килгән лидерлык сыйфатларыбыз монда да калкып чыкты: бөтенесен оештырып йөрдек. 2 нче курста ук факультетның комсомол секретаре, аннары комитет әгъзасы булдым. 5 нче курсны тәмамлаганда инде мине институтның комсомол секретаре итеп калдырырга исәпләре бар иде.Ә мин ... ерактагы татар авылына укытырга җибәрүләрен сорадым!Үзебезнең халыкның ничек яшәвен беләсем, телен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен өйрәнәсем килә, дидем. “Спортсменка, комсомолка, активистка”дан шундый җавап ишеткәч, комиссия әгъзаларының күзе шар булды!Алексеевский районы Урта Тигәнәле авылында күп нәрсәгә өйрәндем. Иске мәктәп. Безне, яшь өч укытучы кызны бер әбигә фатирга урнаштырдылар.  Мичләргә ягып, лампалар яндырып,  ипиләр салып,  караның да карасы мунчаларга кереп...  Шул шартлар да миңа ошады! Яраттым! Авылны, мәктәпне, балаларны. Мин килгәч, 10 нчы сыйныф та ачылды. Урта мәктәптә укыта башладым. Миңа 21 яшь. Яшь кыз килгән дип шаяртмакчы булалар, алай да бирешмәскә исәп. Шулай сөйләштек: балалар, мин сезне рус теленә өйрәтәм, ә сез мине – татар теленә, дим. Сездән башка булмый, дигән булам. Боларга бик ошады бу тәкъдим. Сөйләгәндә дөрес булмаган мәгънәләр дә ычкынгалый бит инде. “Эшкәртү, промышленность эшкәртмәләре” диясе урынга мин “өшкертү” дип сөйлим икән. “Дания апа, анысы бит аның бөтенләй башка нәрсә”, – дип, мәктәптән кайтканда аңлаталар. Гөр килеп эшли башладык. Мәктәптә дә, колхозда да комсомол тормышына җан өрдек. Концерт-спектакльләр куябыз, кыш көне чаңгыда шуабыз, җәен волейбол уйныйбыз.Күреп алдылар, комсомол райкомына эшкә чакырдылар!Юк, мин әйтәм, мәктәпне дә, балаларны да, әбине дә ташлый алмыйм, дим. Беркая да китмим, дип кайтып керсәм – яңадан чакыралар. Ул арада укучыларым хат оештырып китереп җиткергән. Алар да нык тора: “Апаны беркая җибәрмибез!” – диләр. Мине райкомның беренче секретарена алып кереп киттеләр. Анда инде күп сөйләшеп тормадылар: “Иртәгә Казанга, Комсомол өлкә комитетына барасың”, – диделәр. Шулай итеп, район комсомолының беренче секретаре булып кайттым аннан. Иң четерекле эшләрне яшьләргә, комсомолга тапшыралар иде. Кукуруз да үстердек, куяннар да үрчеттек, малларга яфрак-азык та әзерләдек, мәдәният учакларын да җанландырдык, алдынгы тәҗрибәгә таяндык, күп яңалыклар керттек. Тырышлыгымны да күрә белделәр, һәрьяклап ярдәм, таяныч тоеп эшләдем. Һәм мине комсомолның XIII  съездына делегат итеп сайладылар, 22 яшемдә ВЛКСМ Үзәк Комитеты составына әгъза итеп алдылар.Съездда Хрущев белән очраштым! Кызык кынамы соң, әкәмәт булды ул!Кремль Сараеның Георгий залы. Бер якта КПСС Үзәк Комитеты беренче секретаре Хрущев җитәкчелегендә политбюро членнары, икенче якта союздаш республикалардан килгән комсомол делегатлары. Украина, Белоруссия, Литва, Латвияләр... Бөтенесе тезелгән. Безнең, Татарстан һәм Башкортстан автономияле республикаларының урыны бер читтә генә. Карап торабыз инде Хрущевның килгәнен. Барысына да сәлам тапшырып уза бу. Кечерәк кенә буйлы. Бик импульсив, ачык кеше. Украинаның кукуруз үстерүчеләрен, Үзбәкстанның мамык җыючыларын сәламли. Кайсы белән чәкештерә чәркәсен, кайсы белән – юк. Безнекеләр аңа текәлгән. Мин шул минутта әкрен генә үзебезнекеләр яныннан ычкындым да төрекмәннәр белән таҗиклар арасына этелеп барып кердем! Кертмәскә маташтылар әле башта! “Сиңа урын да, приборлар да юк”, – диләр. “Миңа прибор кирәкми, карарга гына килдем.  Син фужерга – миңа сал, ә үзеңә – чәркәгә”, – дим әле. Карап торды-торды да салды. Ә Хрущев инде якынаеп килә. Каршысына чәчрәп чыктым да: “Я из Татарии, Никита Сергеевич!” – дип бөтен Георгий залына ишетелерлек итеп кычкырып җибәрдем. Кулымда фужер икәнен күрә бит инде. “Передайте горячий привет труженникам Татарии!” – ди, чәкеште, эчеп җибәрде. Мин инде күкнең җиденче катында!  Хрущев берничә делегацияне сәламләде дә китеп барды. Таҗиклар, эч, дип кыстыйлар. Юк, мин үзебезнекеләр янына барам, дим. И шатланып килеп җиттем инде! Хупларлар, мактарлар дип уйлыйм. Минем белән сөйләшүче дә юк! Болар бөтенесен күреп, ишетеп торган, һушлары алынган! Протоколны бозып, кирәкмәгән эшләр майтарып йөргәнмен икән ләбаса! Яшьләр бии, җырлый башлады. Кая инде ул җырлау! Беренче – сөйләшми, икенче – сөйләшми... Комсомол карьерама шуның белән нокта куела, кайтам да укытам авылда дип уйладым инде. Яшьлек бит, бөтенесенә кул селтәп, бии башладым. Безнекеләрнең исе киткән! Биеп йөри җитмәсә, диләр икән! Кайттым да, көтеп ятам инде эштән алуларын. Партия райкомы секретаре чакыртып алды. Сораштыра. Җиткергәннәр инде! Түкми-чәчми сөйләп бирдем. Игътибар белән тыңлады да, протоколны бозып бик начар эшләгәнсең, ди. Үзе республика активы җыелышына әзерләнергә куша, син чыгыш ясыйсың анда, димәсенме!  Шәп итеп чыгышымны әзерләдем. Трибуна артында бик матур итеп сөйләп бетергәндә генә, партия өлкә комитетының Беренче секретаре Семен Денисович Игнатьев миңа таба борыла да: “А самое главное-то не сказала, ну-ка расскажи активу о послании Никиты Сергеевича!” – ди. “Комсомолу Татарии пламенный привет от Никиты Сергеевича Хрущева!” – дигән сүзләремнән соң зал аягүрә басып алкышлый! Сөйләп бирдем инде барысын да.  Ни генә дисәң дә, мин бит Үзәк Комитетның беренче секретареннан махсус сәлам алып кайткан кеше!Биләрдә КПСС райкомы секретаре, Лаешта башкарма комитет рәисе һәм республика тарихында беренче тапкыр мин – хатын-кызны Партия райкомының беренче секретаре итеп сайлап куйдылар.Без ул чорда эре производство объектлары төзедек, өч кошчылык фабрикасы, мөгезле эре терлекләр өчен комплекслар, “Нармонка” совхозында яшелчәчелек комплексы, атаклы җәнлек совхозлары... Терлекчелек фермаларын механикалаштырдык, республикада иң беренче булып шатлана-шатлана газ керттердек. Әмма яңалыкны тиз генә кабул итәселәре килмәде. Аңлату да җитеп бетмәгәндер, күрәмсең. Авыл апалары, газ плитәләрен чыгарып ыргытып, һаман шул мичләренә ягуны дәвам иттеләр. Сыер саву аппаратларын көйләгәч тә савымчы кызлар: “Дания апа, сыер ул кулны ярата, сөтнең тәмлесен биреп бетерми”, – дип, киреләнеп маташтылар әле баштарак. Халыкны өйрәтү ягыннан күп көч куярга туры килде. Лаеш республика күләмендә иң алдынгы районнарның берсенә әйләнде.Булачак ирем Ядкарь белән мине әниләребез таныштырды.Мәш килеп төзелеш эшләренә чумып яткан бер мәлдә Чистайдан әни шалтырата. Шушы араларда сиңа бер егет килер, яхшылап сөйләш үзе белән, ди. – “Нәрсәгә?” – дигәч, – “Яшең бара, башлы-күзле булырга вакыт”, – диде. Килеп керде бер чибәр егет. Озын буйлы, ул чакта бик модада булган ак нейлон күлмәктән бу. (Соңыннан, инде өйләнешкәч, минем белән танышырга энесенең күлмәген киеп килгәнен әйтте ул.) Чистайда сәгать заводында җитештерү бүлеге мөдире булып эшли икән. Матур гына сөйләшеп утырдык. “Ниләр эшләргә уйлыйсыз, киләчәккә планнарыгыз нинди?” – дип сораштырган булам. “Менә киләчәктә Чистайда синең белән бергә яши башларга исәп”, –  димәсенме! “Юк, – мин әйтәм, – Чистайда булмый”, – дим. Бер тын дәшми торды да: “Ул  чакта син үзең хәл ит”, – ди. Берәү булса борылып чыгып китәр иде! Ошады егет! Озакламый туй ясап, Лаешта яши башладык. Ул чын кеше иде! Саф күңелле кеше! Мөселманның да мөселманы! Балаларыбызны да тәртипле, чиста, намуслы булырга өйрәтте. Минем иң беренче таянычым булды.Обком секретаре Фикрәт Табиев көчле җитәкче иде!Мин дә эш алымнарымны аныкыча итеп оештырырга тырыштым. Бер вакыйга истә. 1978 елда республикада игеннәр каерылып уңды. Ә урып-җыю һаман сузыла! Күк, әйтерсең, тишелгән: яңгыр чиләкләп коя. Басуларга бернәрсә белән дә керерлек түгел. Инде октябрь. Шулай да бер төнне шоферым белән басуларны карап йөргәндә, җыелып торган сулар бераз кимегәндәй тоелды. Күктә ай, йолдызлар да күренде. Җиле дә бар. Төнге өчтә тревога игълан иттем: “Җитәр кул кушырып утырырга! Уңышны җыюга керешәбез!” Бабайларның сыналган алымын кулланырга булдык. Кулга чалгы, урак алабыз, хатын-кызларны көлтә бәйләргә өйрәтәбез. Шунда берочтан комбайннарны да тарткычлары белән басуга чыгарып, көлтәләрне кул белән комбайн “авызына” салабыз. Обкомга сводкалар китә башлагач, безгә ышанмадылар. Бу хәбәр обком секретарена да барып ирешә: Табиев үзе тикшереп кайтырга уйлый. Яңгырлар аркасында республика тик утыра, Дәүләтшинада урып-җыю бара... Мин “Нармонка”да чакта ул туп-туры Столбище совхозына килеп төшкән. “Табиев кырларда йөри!” дип телефоннан хәбәр иттеләр. Итектән, плащтан, танкист шлемыннан килгән өлкә комитетының беренче секретарен берәү дә танымаган, әлбәттә. Ә ул комбайнга көлтә биреп торган хәтта! Ул көннәрдә өстәлемдәге календарьга чарасызлыктан: “Ява да ява... Алга таба инде нишләргә?” – дип язып куйганмын. Соңыннан, инде Табиев киткәч, карасам – Фикрәт Әхмәтҗанович җавап язып калдырган: “Син һәрчак дөрес юлны таба белдең!”Совет хатын-кызлары комитеты рәисе Валентина Терешкова янына киттем.Татарстан Югары Советы Президиумы Секретаре булып эшли башлагач, хатын-кызлар проблемаларын чишәрлек оешма булдырасым килде, Мәскәүдән тәҗрибә туплап кайтырга хыялландым. Авыл районнарындагы хәлләрне белеп, күреп торам бит инде: тормышлары җиңел түгел. Бөтен эшне җигелеп тарталар. Хезмәт өчен уңай шартлар юк. Түбән Кама “Нефтехим”, “Шина” заводларындагы, “Оргсинтез”, “КамАЗ”дагы зарарлы цехларда эшләүче хатын-кызларны исәпкә алып тикшерә башладык. Менә нигә туа икән ул гарип балалар!.. Эш шартларын яхшырту турындагы фикер, минем башта зурая-зурая,  хатын-кызлар мәнфәгатен яклаучы оешмага кадәр үсте. Идеяләремне системага салып килгән идем. Эшне түбәннән, авыл, район, шәһәр советлары каршында хатын-кызлар советлары оештырудан башларга кирәк икәнен чамалыйм үзе. Әмма Валентина Терешкованың регионнардагы проблемаларны чишү тәҗрибәсе юк икән, аның оешмасы халыкара юнәлештә эшли булып чыкты. Ул минем тәкъдимнәрне хуплап кына калмады, киләчәктә безнең тәҗрибәне дә өйрәнәсе килү теләген белдерде. 1985 елда Республика хатын-кызларының I съездында Татарстан Хатын-кызлары комитетын сайладык. Анары инде Комитет конкрет эшләргә күчте. Аның төп максаты – предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызларга хезмәт урынында уңай шартлар тудыру иде. Югары Советның даими комитетлары белән берлектә интернатларны, бала табу йортларын, картлар йортларын да күзәтчелеккә алдык, йөкле хатыннарны зарарлы цехларда эшләүдән азат иттек. Комитет әгъзалары үз эшенең чын осталары иде! Безнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә күрше төбәкләрдән, хәтта союздаш республикалардан килә башладылар. 80 нче елларда республикада йөзләгән хатын-кызлар советлары эшләде. Без беренчеләр идек!Кызларымны декрет ялы алмыйча үстердем.Аның өчен үзенә бер көч, акыл, куәт, түземлек кирәк. Иремә, әниемә рәхмәт – алар булышты! Лилиямне тудыргач: “Дәүләтшина кызын буразнада гына тапкан икән” дигән сүзләр йөрде хәтта районда. Диләрәмне тапканда инде мин райкомның беренче секретаре идем! Күз алдына китерәсезме, райком секретарена ничек бәби табарга да, ничек ялга китәргә?! Халык ни әйтер? Яшь тә бар бит: 39! Басуларны карап йөргәндә... Табиев үзе шул темага кереп китте. “Соң туган балалар, киресенчә, талантлы була, Дәния (ул миңа шулай эндәшә иде), мине әнием 44 яшьтә тапкан”, – ди.  Урып-җыю йә язгы чәчүдән соң ял ала торган гадәтемне белгәнгә, отпускыга җыенуымны әйткәч, бюро әгъзалары аптырап калды. Сәбәбен белгәч, бөтенләй өнсез калдылар. Махсус тектергән кримплен костюмнарым минем буемны оста яшергән икән – сизмәгәннәр дә! Ике көннән бәби таптым. Атна-ун көннән мин инде кабат эшемдә идем. Кызларым акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр, икесе дә табиб һөнәрен сайладылар. Матур гаиләләре бар.Һәр якшәмбе зур бәлеш пешерәм. Иң күңелле көн ул. Кияү-кызларым, оныкларым килә. Моның үзенә күрә сере дә бар. Бер-берсен белсеннәр, туганлык хисләрен сакласыннар, дим. Халкыбызга хас асыл сыйфатларны балаларга сеңдерәсем килә. Туган телебездә сөйләшсеннәр, итагатьле, әдәпле булсыннар, эш белеп үссеннәр. Безнең өйдә “мама”, “әни”, “дәү әни” дип түгел, “әнием”, “дәү әнием” дип сөйләшәләр. Үзем әби-бабай тәрбиясендә үсеп, шулардан күп нәрсәгә өйрәнгәч, бу традициянең дәвам итүен теләдем. Кызларыма биреп бетерә алмаганны оныкларыма бирәсем килде. Һәр гаиләдә өлкән буын тәрбиясен алган ике-өч онык булса, җәмгыять өчен кирәкле гражданнар үсәчәк!...Сүз үзеннән-үзе оныкларга барып тоташа. Менә-менә, мәктәбеннән кайтышлый, Гүзәл кереп чыгасы икән. “Әйттем әле, гел компьютер янында күп утырма, күзләреңне бетерәсең, аннары калын пыялалы күзлектән йөрерсеңме, дидем”. Дания Салиховна яратып та, горурланып та әле бер, әле икенче оныгын искә төшерә.– Ләйсән белән Гүзәл Барби курчаклары белән уйнап, шушында үстеләр инде. Син безне ипләп кенә идән юарга да, башкасына да өйрәттең, диләр. Дәү әнием кебек буласым килә дип әйтүләрен ишетү ничек рәхәт икәнен белсәгез икән!.. Чисталык-пөхтәлек яраталар, пешеренергә әвәсләр, чип-чиста итеп татарча сөйләшәләр. Күз тимәсен, кызлар булдыра.–  Тулы ирек бирәм аларга. Ялгыша-ялгыша, үзләренчә эшләсеннәр, дөрес чишелешне дә үзләре тапсын. Соңыннан эшнең нәтиҗәсен генә тикшерәм мин.– Камил бәләкәйдән үк миндә булды. Белмәгән эше юк! Үзе чаңгычы, үзе баскетболчы. Әтисенә, Фәриткә охшап, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара... Техника җене кагылган егеткә. Тегесен рәтли, монысын ямый, ремонтлый, төзәтә. Утынын да яра, мунчасын да яга, бакчада да эшли......Телефон шалтырап, сүзе өзелә. Хәер, ул телефон тынып та тормый бугай. Элемтәдә – Чистай шәһәр хакимияте. Якташлары Дания Салих кызы Дәүләтшинаның матур юбилее якынлаша бит. Бәйрәм хәстәрен күрүләре... Телевидение, газеталар да Дания Салих кызын эзли. Әйе, һәрвакыттагыча, ул барысына да кирәк! Һәм ул бөтен барлыгы белән аларныкына әйләнә. Елмаеп, җайлап, яратып, ихластан сөйләшә. Көлеп җибәрә. Шаяртып ала. Көлдерә. Кем өчен дә якын булып кала белгән үзебезнең Дания апа бит ул!ТОРМЫШ ФӘЛСӘФӘСЕГомерем буе гади халыкка якын булдым. Ходай Тәгалә аңа шулкадәр акыл биргән!.. Сөйләшүләрен генә тыңласаң да, исең китәрлек: түгәрәк-түгәрәк сүзләр әйтеп куялар. Һәм шул күңелгә кереп кала икән бит!Шушы яшькә килеп җитү – үзе бер бәхет. Таныш-белешләр: “Без больница юлыннанкайтып кермибез. Бөкрәеп беттек, таякка калдык. Син ничек шулай бер дә үзгәрмисең?” – дип аптырыйлар. “Миңа больница кирәкми, чиремнеүзем дәвалыйм”, – дим. Үземне генә түгел, балаларымны, оныкларымны да. Әниләре табиб булса да, дәү әниең яхшырак дәвалый, дип, оныкларны миңа китерәләр.Мәскәүгә барган саен кызыклы тарихи шәхесләр белән очраша идем. Космонавтлар Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, язучы Чыңгыз Айтматов, шагыйрь Рәсүл Гамзатов...Мин кешеләрне яраттым!Кемнәрне диген! Сыер савучыларны, бозау караучыларны, механизаторларны, агрономнарны... Алар телен аңлап, алар телендә сөйләшә идем. Эшкә иртәнге өчтә чыгып китәм. Дүрттә инде мин авылларда. Кайчак шулай да була, колхоз рәисләрен уятып йөрим, сыер савучыларны ферма ишеге төбендә каршы алам! Шелтәләп тә ташлыйм үзләрен. Кызлар, дим, сыерның сөт бирә торган вакыты – иртәнге 4, соңга калсаң, ул сөтен биреп бетерми! Ә алар минем иртә таңнан шулай йөри алуыма гаҗәпләнә. Бөекбритания Премьер-министры Маргарет Тэтчер, әнә, нәрсә дигән: “Ышандырып әйтә алам, төнлә дүрт сәгать йоклый алсагыз, шул җитә: бернинди кыенлык кичермәячәксез. Мин кайчак тәүлегенә сәгать ярым гына йокладым”. Миңа да бу туры килә!Яшьрәк чагым булса, мин бизнеска китәр идем.Әллә ниләр майтарырмын кебек! Хатын-кызларны да үз артымнан ияртер идем. Без булдыра алмаган эш юк ул.Иң беренче исәнлек кирәк кешегә!Әгәр үз өстемдә эшләмәсәм, сәламәтлегем болай булмас иде. Инде 30-40 еллап йога белән шөгыльләнәм. Үземә килештереп, дәвасын да таптым, һәр очракка – баштан табангача. Комплексны һәр әгъза өчен үзем сайлап, уйлап табып, һәр көн шөгыльләнәм. Йога дисциплинага, дикъкатькә өйрәтә.“Айда гына танышлары юк бугай”.Минем хакта шулай диләр икән. Мин һаман кемнәргәдер кирәк. Миңа киңәш сорап, ярдәм сорап киләләр, шалтыраталар. “Мин шуның кызы”, “Мин шул механизатор, сыер савучы баласы, булышса, Дания апаң булышыр, бар шуңа, диделәр”... Элек үзем эшләп киткән районнардан, танышлар да, таныш булмаганнар да... Мин башкача булдыра да алмыйм. Бөтен барлыгым тормышны, кешеләрне яратуга кайтып кала. Башкаларны бәхетле итә алучы иң бәхетле кеше ул.Авылны бик сагынам! Кешеләрен сагынам. Эшләгән районнарымны сагынам. Ностальгия! Татар авылларында олы яшьтәге апалар белән үзебезчә, татарча сөйләшеп йөрисем килә.
syuyumbike
mass_media
Шәхес
13 Август 2016 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bppodromyndagy-shugalak-eshe-tuktatylyp-torachak
Ипподромындагы шугалак эше туктатылып торачак
Бу Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Салават Кубогы» на кышкы трек автомобиль узышлары үткәрү белән бәйле.
20 февральдән 28 февральга кадәр ипподромда шугалак эше туктатылачак. Бу Татарстан Республикасының халык артистыСалават Фәтхетдиновның«Салават Кубогы» на кышкы трек автомобиль узышлары үткәрү белән бәйле.Ярышлар 22 һәм 23 февральдә узачак. Исегезгә төшерәбез, ярышлар Яр Чаллыда 1998 елдан башлап ел саен үткәрелә.«Медео» шугалагы гадәти режимда эшләячәк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-02-21 13:09:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khalykny-aktiv-buluy-kirk
Халыкның актив булуы кирәк
Мин Мәскәү районында яшим, безнең тирәдә урнашкан кайбер йортларда йорт белән идарә итү буенча иҗтимагый совет оешкан дип ишеттем. Күп фатирлы йортта мондый советны ничек оештырырга? Үземне һәм күршеләремне борчыган калган сорауларга да җавап ишетәсем килә. Мәдинә Габдуллина, Казан.
– Күп фатирлы йортта иҗтимагый совет булдыру – Торак кодексында беркетелгән норма. Торак милекчеләре, җыелышып, советны үзләре сайлап куя ала. Әмма халыкның активлыгы түбән булу аркасында, мондый советлар йортларның 30 процентында гына оешкан. Совет белән эшләү йортта яшәүчеләр белән диалог урнаштырырга булыша. Бер кеше авызыннан без бөтен бер йортның мәнфәгатьләрен ишетәбез. Үзара шундый эшчәнлек нәтиҗәсендә, йортларда булган зур проблемалар да, ваграклары да чишелә. Нинди генә сораулары туса да, халык иң беренче совет рәисенә мөрәҗәгать итә. Халык белән очрашканда, идарәче компаниядә кабул итүләр вакытында да без гел иҗтимагый совет оештырырга өндибез.– Йортлардагы шәхси җылылык пунктының уңайлы яклары турында сөйләгез әле?– Шәхси җылылык пункты 222 йортка урнаштырылды, калган йортларда аны куяр өчен техник мөмкинлек юк. Кайнар су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү программасы 2014 елда гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге җайланмалар һәр йортка яраклаштырылган. Кайнар су бер кыенлыксыз өске каттагы фатирларга барып җитә, суның җылынуын көткәндә, су агызып тору кирәкми. Үзәк җылылык пунктында сезонлы эшләр вакытында кайнар су бирү туктатылмый. Шәхси җылылык пункты урнаштырылганнан соң, бер фатирда кайнар суны куллану уртача 4 кубометрга кимүе ачыкланды, акчага әйләндерсәк, бу – аена якынча 500 сум дигән сүз.– Район буенча күпме йортта капиталь ремонт үткәрелгән? Күпме ишегалды төзекләндерелгән?– Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе күп фатирлы йортлар белән 2006 елның сентябреннән идарә итә. Шушы вакыт аралыгында 392 йортта капиталь ремонт үткәрелде, бу – 61 процент дигән сүз. Ел саен 20дән артык йортка ремонт ясала. Шуның кадәр йортта фатирларга һава торышына карап көйләнә торган җайланмалар куела. Шуның нәтиҗәсендә, фатирларда тиешле температура саклана. Ремонт вакытында үзәк җылылык тапшыру пунктларының, электр, су белән тәэмин итү, канализация инженерлык системалары, йортның түбәсе алыштырыла.Ишегалларына килгәндә, ел саен асфальт алыштырыла. Бу эшләр бюджет акчасына алып барыла. Моның өчен халыктан акча алынмый. Төрле чыганаклардан кергән акчага ишегалларына архитектура формалары, балалар өчен таучыклар, таганнар урнаштырыла. Быел бер йортта яшәүчеләр үзләренең җыелышында ишегалларын төзекләндерүгә ярдәм итәргә дигән карарга килде. Ай саен ишегалдындагы балалар өчен бер җайланмага бер квадрат метрга бер сум исәбеннән акча бирәләр.– Мәскәү районының торак фондында электр энергиясен янга калдыру буенча нинди эшләр башкарыла?– Подъездларга пластик тәрәзәләр, металл ишекләр, һава торышына карап көйләнә торган җайланмалар куела, фасадлар пенополистирол плитәләре белән җылытыла. Чормаларда боз катулар булмасын өчен, температура-дымлылык режимы саклана. Капиталь ремонт барышында яңа җылыту приборлары урнаштырыла. Чуен радиаторлар урынына биметалликлары, фатирларда металлопластик торбалар куела.Сорауларга Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе җавап бирде.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
03 января 2018, 09:25
https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/literatura/shheslr/galiev-shkt
Галиев Шәүкәт
Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы. Шагыйрь, Татарстанның халык шагыйре (1995)
1928 елның 20 ноябре, хәзерге Апас районыБакырчыавылы – 2011 елның 7 мае, Казан.Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1961).1949–1953 елларда Кайбыч районының «Колхоз бригадасы» газетасы редакциясендә җаваплы сәркәтип, җаваплы мөхәррир, 1953–1959 елларда «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.1971–1984 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире.
tatarica
education
Мәдәният,Шәхесләр
null
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kan-basyimyi-yugaryi-bulganda-nrs-asharga
Кан басымы югары булганда нәрсә ашарга?
null
Кан басымы югары булганнарга түбәндәге продуктларны ашарга кирәк:Майсыз эремчеккальций, магний, калий чыганагы булып тора, кан тамырларын киңәйтә, йөрәкне ныгыта. Көненә 100 граммнан да кимрәк ашамаска.Кызыл болгар борычыС витаминына бай. Көненә ике чи борыч ашагыз.Сөләйман балыгы (лосось)омега-3 майлы кислота чыганагы. Атнасына өч тапкыр 100-150 грамм ашагыз.Солы боткасыгипертоникларның менюсында булырга тиеш.Кабак төшецинк дефицитын тулыландыра, инфаркт булдырмый. Көненә 20 грамм ашау да җитә.Какаокан тамырларына уңай йогынты ясый. Ул бик калоряиле эчемлек, атнага 1-2 стакан кулланыгыз.Майсызландырылган сөттәкалий, кальций, магний, витаминнар бар.Ачы шоколадйөрәк мускулларын ныгыта, кан басымын төшерә.Миндаль (бадәм) чикләвегехолестерин күләмен киметә. Аңарда калий, магний, Е витамины бар.Яшел чәйорганизмның картаю процессын акрынайта.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
02 сентября 2017, 09:22
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-garipov-kazanda-berenche-nomerlyi-shou-kuyac
Илназ Гарипов су сатудан җырлауга күчкән
Илназ Гарипов - яшьләрнең инде күптәннән яратып тыңлый торган җырчыларыннан берсе. Үзенә генә хас мөлаемлыгы, тавыш тембры, тыйнак, тик көчле энергетикасы белән башка җырчылардан аерылыбрак тора ул. Хәер, тормышта да шактый тыйнак кеше ул. Шәхсән үземнең фикеремчә, Илназның башкару манерасы, сайлаган җырлары - заманча татар эстрадасының иң яхшы үрнәкләреннән.
- Илназ, җырларны ничек сайлыйсың? Тәкъдим итәләрме, әллә кемгә дә булса заказ бирәсеңме?- Күп кенә җырларның көе үземнеке. Иптәшләр белән бергә эшләнгән көйләр дә бар. Дусларым еш кына, мине аңлап, җырларга сүзләр яза, ләкин бездә җыр сүзләренә бераз проблема бар.- "Багажыңда" җырлар күпме?- Сиксәнләп җырым бар. Ике альбомым чыкты. Казан концертында өр-яңа җырлар күп булачак.- Ялгышмасам, сиңа 27 генә яшь. Яхшы чит ил машинасында йөрисең, Казанда йорт салырга җыенасың дип тә беләм. Берара авыл хуҗалыгы, җитештерү юнәлешендә дә эшләдең бугай. Хәзер даими җырлыйсың, туйларда эшлисең. Күп тармакларда акча эшләп маташасың бугай дип соравым инде...- Эшләсәң, акчасы кайда да бар инде аның. Мин су сату системасында эшләдем бит. Эшем яхшы иде, әмма иҗат тартты, сәхнә. Ә чит ил машинасына килгәндә, бу минем алтынчы машина инде. Башта "копейка" "Жигули" иде. Ул да безне йөрткәли иде, тик без аны ешрак этеп йөри идек. 6 мең сумга алган идем аны машина йөртү таныклыгы алгач. Аннан икенчесен алдым, аннан тагын... Шулай "үсә-үсә" "Лексус"ка кадәр җиттем инде. Атна саен туйларда эшлим. Аена сигезәр туй яки юбилей үткәрәбез. Үземчә, чапкан булам инде...- Чагыштыру мөмкинлегең бар, кайсы өлкәдә күңелеңә рәхәтрәк иде? Гомумән, җырга тартылу кайдан килә синдә?- Җырга тартылу мәктәп елларыннан ук инде. Арча педагогия көллиятенә дә шул музыкага тартылганга укырга кердем мин заманында. Анда укырга кергәнче баянда, фортепианода, гитарада уйный белә идем инде. Күп уен коралларында уйныйм. Әле әрмән музыка коралы - дудукта да уйнарга өйрәндем.Заманында авылларда концерт куеп карадык. Халык бик җылы кабул итте. Профессиональ сәхнәдә биш ел эшлим дип әйтә алам. Ә кайсысы күңелгә якынракка килсәк, соң, бер дә юктан шактый дәрәҗәле эшемне ташлап җыр, сәхнә тирәсенә китмәдем бит инде мин. Бу өлкәдә мин үземә үзем хуҗа. Иртән торып эшкә чабасы, кемгәдер отчет бирәсе юк. Тик гарантияләгән хезмәт хакы да юк. Үзең йөреп, эзләп, эшләп табарга кирәк акчаны.- Һөнәрләреңә кереп киткәч, фокус күрсәтүең турында да әйт инде. Мәскәүгә фокусчы булып китәсең дип тә сөйлиләр. Ничек өйрәндең? Авыр һөнәр бит.- Мари республикасында Дамир Гудвин дигән кеше белән очраштык. Аның чыгышын карадым, кайбер фокусларны ничек эшләгәнен шунда ук аңлап, отып алдым, үзем эшләп карадым. Кызык өчен. Килеп чыкты. Тагын яңа алымнар эзләдем, яңа фокуслар өйрәндем. Бер ел дигәндә шактый остардым кебек. Казан концертында да фокуслар белән бәйле бер блок булачак. Ә авырлыкка килгәндә... Яшьтән төрле уен коралларында уйнау да ярдәм итәдер, күрәсең, аннан, яратып эшлим мин фокусларны.- Өйләнмәгән әле син. Нигә алай? Ашыкмыйсыңмы, башка сәбәпләре бармы? Сине кызлар бик нык яратканын мин күреп беләм. Бер елны Миңгәр Сабан туенда син сәхнәгә чыккач, кызларның ничек сикергәнен карап, исем китеп торган иде.- Менә бу - үземнең кеше, дип атарлык кыз очрамагангадыр. Вакыт буенча бераз запас бар бит әле минем (көлә). Кайбер иптәшләр авыл кызы сайларга кирәк диләр. Тик нигәдер соңгы вакытта миңа шәһәр кызлары, авылныкыларга караганда, тыйнаграк та, акыллырак та булып тоела.- Син бик тырыш. Кайдан килә бу тырышлык?- Авылдан, каннандыр инде. Әле миңа авыл эше бик эләкмәде, чөнки абый бар, ә абый булганда кечкенә малайны бик эшләтмиләр бит инде. Мин Казанда туганмын, яшь ярым чагында Хәсәншәехкә кайтып киткәнбез. Миңа 6 яшь чагында әтием вафат булды. Мин аны бик тонык кына хәтерлим.- Әгәр дә берәр татар, рус яки чит ил җырчысы белән дуэт җырларга мөмкинлек килеп чыкса һәм сайлавын син үзең сайласаң, кем белән җырлар идең?- Григорий Лепс белән җырлар идем. Шул ук Стас Михайловны да ихтирам итәм. Гомумән, рус эстрадасыннан шактый нәрсәгә өйрәнә алабыз әле без. Шул ук шоу ясауга, мәсәлән. Кайвакыт карап торасың, сәхнәдә артист бер үзе кебек, игътибар аңа юнәтелгән, ә аның артында зур бию коллективы, музыкантлар, ут. Без бу яктан арттарак калган әле.- 22 февральдә Филармония концертлар залында синең беренче зур концертың узачак. Озак әзерләндең дип беләм. Җырларың, җырлавың - бик яхшы. Тагын ниләр белән гаҗәпләндерәчәксең?- Беренчедән, үземнең хыялым - "тере" уен кораллары булачак концертта. Тамаша "Шоу-концерт номер 1" дип атала бит, шуңа шоу өлешенә дә басым ясыйбыз. Фокуслар, башкасы... Гомумән алганда, начар булмаска тиеш.- Хәзер программаң әзерләнгән. Казаннан соң республика районнарына гастрольләргә чыгарга уйламыйсыңмы?- Уйлыйбыз инде. Менә Казан концертын исән-имин үткәрсәк, шушы әзер программа белән Татарстан районнарына чыгарга исәп. Үз тамашачыбызны, тыңлаучыбызны барлап чыгарга кирәк, дип исәплим. Аннан гел тере инструментларга гына кушылып җырлый торган,"синтетик" аранжировка катнашмаган программа ясыйсы килә. Уйлавымча, халыкка бу ошарга тиеш.- Концертыңда ничә кеше катнашачак?- Бөтенесен санасаң, утызлап.- Хәзер ретро, халык җырлары җырлау модага кереп китте. Синең репертуарда андый җырлар бармы?- Халык җырлары бар, әлбәттә. Баянда уйнап, рәхәтләнеп җырлыйм.
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
12 февраля 2015, 07:32
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-bank-khezmtkre-39-mln-sumnan-artyk-akcha-urlagan
Татарстанда банк хезмәткәре 39 млн сумнан артык акча урлаган
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган.
Түбән Камада 39 млн сумнан артык акча үзләштергән 48 яшьлек банк хезмәткәрен тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, 2021-2022 елларда төбәк банкларының берсендә өстәмә офисның өлкән белгече булып эшләү дәверендә 4,4 млн сумнан артык акча урлаган. Үз гамәлен яшерер өчен, хатын-кыз вкладчыларга акча бирү турында ялган документлар рәсмиләштергән.Әмма банк хезмәткәре моның белән генә тукталмаган. 2022 елның сентябрендә ул тагын 35 млн сумнан артык акча үзләштерә, шуннан соң эшкә чыгудан туктый.Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган, ул сак астына алынган. «Үзләштерү» маддәсе буенча ачылган җинаять эше судка җибәрелгән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
11 мая 2023, 10:50
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/zan
Җан
null
Иртәгәсен чәчәк атасы көн.Шуңа күрә күз дә йоммады,төн йокысыз таңны көтте шомыртбар аклыгы беләнҗандагы…Тамырларданяшел ябалдашкатөне буе аклык үрләде.Барысын да күрдеязгы шомырт…хәер,шомырт берни күрмәде!Язгы шомыртка баш салган кызныңкүңелендә бер сүз талпынды.Эндәшмәде, белмәде лә ул кыз —сүзме соң, бу,әллә ялкынмы?«Аңламадым… Кем син? — диеп егетяз кызыннан гафу үтенде.Шомыртмы бу, кызмы? Әллә минемәңге дөрләтәчәк ут инде?»…Кабынырмы ул хис сүзләр булып? —Борчылудан күз дә йоммады,төн йокламыйтаңны көтте язмыш,бар аклыгы белән җандагы…— Ничә язлар кабатланды инде…Яз кабынды —шомырт ак булды,исеңдәме — шомырт чәчәк көтте —безнең җаннар уртак чак булды.Шушы көннән бирле Тынгы белмәсут һәм ялкын җанда дөрләде,барысын да күрдеязгы шомырт,хәер,шомырт берни күрмәде!…Юатулар безгә кирәк түгел,ихлас язга кирәк юату:чын мәхәббәт —җирдә юкны табу,чын мәхәббәт —барны югалту…Зөлфәт1977
beznenmiras
mass_media
Әдәби мирас,Яңалыклар
02 июня 2022
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidor-chen-che-bal-yarata
Помидор «әче бал» ярата
Моның өчен 3 литр су, 100 гр чүпрә, 0,5 стакан шикәр комы кирәк.
Өч литрлы банкага су тутырабыз (хлорсыз). Чүпрәне җылы суда күпертәбез дә суга салабыз. Шикәр өстибез. Банканың өстен марля белән кап­лап, җылы урынга урнаштырабыз. Вакыт-вакыт аны болгатып алабыз. Бер стакан «әче бал»ны ун литр суга салып, һәр помидор төбенә бер литр катнашманы сибәбез. Җәй буена моны өч тапкыр кабатлагыз. Помидорыгыз күп уңыш бирер, авыруларга да бирешмәс.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
09 июня 2016, 12:12
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/iagoda-malinka-cally-maktabena-kilgan
«Ягода малинка» Чаллы мәктәбенә килгән
Чаллының 32нче мәктәбенең тантаналы линейкасында танылган Россия йолдызы чыгыш ясаган.
"Грустинка", "Ягода малинка" хит җырларын башкаручы Россия җырчысы һәм видеоблогер Хабиб үзе укыган 32нче мәктәптә 1 сентябь линейкасында катнашкан.Сүз уңаеннан, Хабиб балачагын Чаллыда үткәргән. Берничә ел эксперт-криминалист булып эшләгән полиция капитаны Хабиб-Рахман Шәрипов (Хабибның чын исеме) һәрвакыт иҗат белән шөгыльләнгән. Үзенең хыялын тормышка ашыру максатыннан полиция өлкәсеннән китеп, җырлар яздыру эшенә керешкән. Хабибкага "Ягода малинка" җыры танылу китергән.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-09-01 13:30:00
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/syier-tgel-l-bez
Сыер түгел лә без
Соңгы арада Россиядән бурычларны кайтарып бирүне таләп итү аерым бер модага әверелеп бара кебек. Кайбер очракта бөтенләй тузга язылмаган сәбәпләр уйлап чыгаралар. Кемгәдер куштанланып Россияне чеметкәләп тору бәрабәренә үзеңнең абруеңны күтәрергә маташумы бу, әллә санкцияләр белән «атыш-атыш» уйнаганда бай күрше исәбенә бераз гына булса да тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен рәтләргә тырышумы?
Чаңгыларын Европа союзы тарафына борып куйган Молдова СССР составында булган чорда күргән зыянын 28 миллиард доллар дип исәпләп чыгарган. Исәпләп чыгаруын чыгарганнар, тик менә нинди зыян күрүләре турында әйтмәгәннәр. Аңа хәтле Литва белән Латвия дә Россиядән якынча шуның кадәр үк акча таләп иткән иде. Янәсе, совет чорында төзелгән «хрущевка»ларда үтәли җил өрә, аларны җылыту өчен күп чыгымнар тотыла, шул чорда Балтыйк буенда төзелгән хәрби заводлар бүгенге көндә сафтан чыккан, аларның бернигә дә кирәге юк. Шуның ише бурычларны таләп итүче «мөһим» комиссияләр ул чагында бик озак яшәмәде, акчалары бетте булса кирәк.Тарихтан мәгълүм - Балтыйк буенда тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе алар атаган «оккупация» чорындагы төсле беркайчан да югары булмаган. Ул вакытта Литва, ГДР һәм Чехословакия белән беррәттән, социалистик Европада иң алга киткән республика булып санала.Элеккеге союздаш республикаларны аңлап та була, гомер бакый Үзәктән иң майлы калҗалар Балтыйк буена китеп торганлыктан, аларга бүген башкаларга караганда да кыенрак. Шулай булмыйни, бер Латвиягә генә 1949-1985 елларда һәр ел саен 1,3 миллиард доллар күләмендә дотация бирелеп барыла. Әлеге санны долларның бүгенге курсына әйләндереп, шуны «оккупация»дә булган елларга тапкырласаң һәм шуны Балтыйк буе республикаларыннан таләп итсәң, алар гомерлеккә банкротка чумачак.Ә менә Азия, Кавказдагы республикалар тырыша-тырмаша, кем ничек булдыра - шулай яши, үзләрендә эш табалмаганнары Россиягә килеп урам булса да себерә. Әле бер генә балтыйклының да бездә көрәк тотып эшләгәнен күргән юк. Алар тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен Европа белән тәңгәлләштерергә омтыла, тик менә акчага гына кытлык, ә Россия бирми.Бурычлылар исемлеген барлаганда, тагын да кызыклы хәлләргә тап буласың. Америка унсигезенче гасырда сатылган Аляска өчен бүгенгә хәтле бурычын түләп бетермәгән икән әле, кайчан түлисе дә билгесез, мөгаен, көтәргә дә кирәкмидер. Ул чактагы 7,2 миллион долларны бүгенге курска әйләндерсәк, шактый гына килеп чыга икән үзе.Беренче бөтендөнья сугышына бездә тиешенчә игътибар бирелми, ә ул Россия казнасын шактый гына саеткан икән ләбаса. Сугыш башлану белән патша казнасыннан биш тонна алтын Норвегиягә озатыла, алар бүгенгә хәтле шунда кала бирә, кайбер тәңкәләр аукционнарда сатыла. 1914 елда британ банкларына хәрби техника һәм корал өчен 50 миллиард доллар күләмендә алтын күчерелә. Британия заводлары шуның хәтле зур заказны үти алмау сәбәпле, Россиягә берни дә ясамый, сугышны сылтау итеп, алтын кире кайтарылмый, ә революцияләрдән соң кайтарып бирергә хөкүмәт тә калмый. 1915-16 елларда Россия АКШка да корал һәм дары өчен 23 миллиард долларлык алтын бирә, тик бу юлы да берни ала алмый.1917 елда вакытлы хөкүмәт Швециягә хәрби кирәк-яраклар өчен 3,7 тонна алтын озата, ләкин бер сыңар мылтык та, бер патрон да Россиягә килеп ирешми. 1919 елда Казан банкларыннан Колчак тарафыннан кулга төшерелгән 100 тонна алтын саклар өчен Чехословакиягә озатыла һәм ул 1925 елда Прага банкларында югала.Менә шул тонна-тонна алтынны күз алдына китерәм дә, патша Россиясе бөтенләй үк ярлы да булмаган икән, дип нәтиҗә ясамыйча да булдыра алмыйм. Россиянең тегендә-монда тараткан байлыгы бу гына түгел әле, аларны санап китсәң - бихисап. Британиянең «Пинкертон» фирмасы исәпләвенчә, Россия бүген 100 миллиард долларлык алтынын һәм 300 миллиардлык күчемсез милеген таләп итәргә хокуклы. Әлеге саннардан башлар әйләнерлек, әмма бу байлыкны Россия кайчан да булса кайтара алыр дип әйтүе бик авыр. Әмма бездән бурычларны түләтергә маташканда (санкцияләр «сугышы» чорында андыйлар тагын да артачак әле), әлеге саннарны атап, исләренә төшереп булса да үтәргә кирәктер, шәт, савым сыеры түгел лә без...
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
04 сентября 2014, 11:12
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kilse-elda-147-yort-yaartyilachak
Киләсе елда 147 йорт яңартылачак
2017 елда капиталь ремонт программасына Чаллыдан 147 торак йорт кертелгән. Татарстан төзелеш министрлыгы бу эшләр өчен 1,2 миллиард сум акча бүлеп биргән. Киләсе елда барлыгы 2 миллион квадрат метр торак төзекләндерелергә тиеш. Бу 78 мең кешенең йорты яңартыла дигән сүз.
Республикада барысы 1129 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Әлеге максатлар өчен 5 миллиард сумнан артык акча тотыла.Капиталь төзекләндерү эшләре өчен подрядчылар региональ оператор һәм җирле хакимият тарафыннан сайлап алына. Дөрес, быел әлеге процесс тавышлы булды: подрядчылар тендер үткәргәнче билгеле иде. Алар тендерга хәтле фасадларны җылыта һәм торбаларны алыштыра башладылар.- Конкурс сузыла, ул озак бара торган процедура. Кагыйдә буларак, нәтиҗә май аенда ясала. Ә майда... Августта объектларны тапшырырга кирәк инде. Кем шундый кыска вакыт эчендә моның кадәр эшне башкарсын? Бу мөмкин түгел, - дигән иде башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин ул вакытта. - Компания эшләрне быел эшләп бетерергә өлгерми икән, киләсе елда аңа беркем дә акча түләми. Шуңа күрә теләсә кайсы бюджет оешмасы шулай эшли, бу нормаль күренеш.Шәһәр халкын исә капиталь ремонтның сыйфаты кызыксындыра.Гөлназ СИБАТОВА:- Мин капиталь ремонт программасыннан канәгать. 2010 елда безнең иске йортыбызны танымаслык итеп яңарттылар. Эшләрнең сыйфаты да зарланырлык түгел. Аллага шөкер, подъездыбыз чиста, фатирларыбыз якты һәм җылы.Фаяз ХУҖИН, эшмәкәр:- Тулаем алганда йортны яхшы ремонтладылар. Казан белән чагыштырганда Чаллыда йортлар чиста, матур. Әмма подъездларны ямьсез буяулар белән буйыйлар, аларның сыйфаты да мактанырлык түгел. Җәй буяганнар иде, көз куба да башлады.Саҗидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, пенсионер:- Мин 50нче бистәдә яшим. Капиталь ремонт вакытында аш бүлмәсенең тәрәзәсен пычраттылар. Чистарак эшләсеннәр иде. Гомумән, соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыкта ТОСларның эшен уңай бәялим. Алар халыкка беренче чиратта кирәкле эшләрне башкарырга тырышалар. Әйтик, җәй көннәрендә ишек алларын чәчәк түтәлләре, әкият геройлары белән бизәделәр. Бу күпләргә ошады. Бакчалары булмаган өлкәннәр чәчәкләрне карап, тәрбияләп үстерделәр.Ирек ӘХМӘТОВ, шофер:- Ишегалларындагы юлларны төзекләндерү буенча да программа булсын иде. Кайберләрендә машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый. Миңа ишек алларындагы газоннарга машина кую да ошамый. Урынны сатып алдык дип, йозакка бикләп куялар. Ярый акча бюджетка керсә...Фәридә ГАЙСИНА, мәдәният хезмәткәре:- Аллага шөкер, йортлар, подъездлар яңартыла. Халкыбыз шул чисталыкны, матурлыкны сакласын иде. Балаларын тәртипкә өйрәтсеннәр, безнең подъездга тимер ишек куйганның икенче көнендә үк оятсыз рәсем ясап киттеләр. Мин шәһәр халкын тәрбияле, тәртипле булырга чакырам. Ә вандаллардан штраф түләтергә яисә ишек, диварларны үзләреннән чистарттырырга кирәк.Мәрьям ВӘЛИЕВА, студент:- Капиталь ремонттан соң йортлар шундый матурая. Подъездларга видеокүзәтү җайланмасы да куелсын иде.Шәһәрдәшләребез белән килешми мөмкин түгел. Капиталь төзекләндерелгән йортларны чиста һәм тәртиптә тоту - милекчеләрнең төп бурычы. Исегездән чыгармагыз: капиталь төзекләндерүгә, бюджет акчасы гына түгел, халык акчасы да тотыла.Зөлфи ГАЛИМ
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-10-19 10:48:56
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kaber-tashlaryin-imerche-bilgele
Кабер ташларын җимерүче билгеле
Сайтыбызда Яшел Үзән районында Бәчек зиратында каберлекләрне мәсхәрәләгәннәр, дип хәбәр иткән идек. 93 кабер ташы аударылган, 4 таш җимерек хәлдә.
Шушы көннәрдә бу эшне кылган гаеплене тоткарлаганнар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу кеше шул ук авылдан. Яшь егет, психик яктан тайпылышлары күзәтелә. Ул үз гаебен таныган. Әлеге эш буенча "Вафат булганнар гәүдәләренә һәм алар җирләнгән урыннарда зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.Сүз уңаеннан, Татарстанда зиратлар канунлы статус алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында республика зиратларын карап тоту һәм саклау буенча киңәшмәдә сөйләшкәннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бүген республика территориясендә 3453 зират бар, шуларның 3247се - авыл җирлекләрендә. Барлык зиратларның 3 011е эшләп килә, 376сы - ябык. Моңа өстәп, тагын юкка чыккан торак пунктларда 66 зират бар икән. Зиратларны кадастр хисабына кую, законлаштыру мәетне җирләү белән бәйле эшләрдә, ритуаль хезмәтләр күрсәтүдә туган проблемаларны хәл итәргә, соңгы арада еш күзәтелгән вандализмны киметергә дә ярдәм итәр иде, дигән фикердә киңәшмәдә катнашучылар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
06 мая 2017, 08:10
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyda-yashchelrne-zlre-tarafynnan-tzelgn-mydanchyk-barlykka-kilde
Чаллыда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан төзелгән мәйданчык барлыкка килде
ГЭС поселогындагы 6/23 йорт янында төзүчеләр яңа балалар мәйданчыгын урнаштыруны төгәлләделәр.
Шәһәр өчен проект уникаль түгел, әмма үрнәк булып тора: мәйданчык район хакимияте, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Kastamonu компаниясе ярдәме белән инициатив төркем акчасына төзелде.Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина микрорайонда яшәүчеләрне котлады.Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, мәйданчык халык өчен көтеп алынган бүләк булды: «Биредә иске элементлар бар иде. Мондый яхшы проектны тормышка ашыра алуыбыз яхшы. Йорт белән янәшәдә уен, спорт элементлары. Халык буш вакытларын үткәрә алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең бурыч – булган әйберләрне саклап калу».Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары - мәйданчык координаторы Анастасия Ежова, Ринат Фәттахов һәм аларның бердәм командасы, «Малыши-Крепыши» ҖЧҖ җитәкчесе Попова Алисә Евгеньевна, «Жилкомсервис» идарәче компаниясе, "ЖИЛЭКС"."Ярату хакына" дип аталган мәйданчыкның бәясе 1,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.http://nabchelny.ru/
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-09-17 16:21:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/msk-tabiblary-maksimny-gomere-chen-krsh
Мәскәү табиблары МакSимның гомере өчен көрәшә
Җырчының сәламәтләнүе турында сөйләргә иртәрәк
Соңгы көннәрдә җырчы турында яхшы хәбшрләр барлыкка килде. МакSим турында аның директоры Маргарита Соколова, табиблар әлегә бернинди дә фаразлар җиткерми, әмма уңай динамика булу сөенеч, дигән. Тик җырчының сәламәтләнүе турында сөйләргә иртәрәк. Исегезгә төшерәбез: МакSимны узган айда хастаханәгә салдылар. Соңрак аны ясалма комага кертеп, ИВЛга тоташтырдылар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
11 июля 2021, 16:39
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/luiza-zakirova-8-ay-echend-tiler-yazdym
Луиза Закирова: "8 ай эчендә тилерә яздым"
Бүген ТНВда "Таяну ноктасы" тапшыруы яман шеш авыруы темасына багышланачак.
8 ай буе якын кешесе яман шеш белән көрәшкән вакытта алып баручы Луиза Закирова күңеленә бу тема аеручы якын булган."Бу тапшыруны төшерү бик авыр булды. Бер героебыз: "Луиза кайсы вакыт елап җибәрер икән дип уйладым", - ди. Чыннан да, андый мизгелләр бик күп булды", - ди Луиза."Бу 8 ай эчендә мин тилерә яздым, чөнки син көчсез, берни эшли алмыйсың, җәһәннәм аша үткән кебек буласың. Табибларга берникадәр үпкә барлыкка килә, чөнки синең өчен трагедия булган авыру, алар өчен бары тик эш, чираттагы бер пациент. Аларны да аңлап була, синең өеңдә андый бер кеше, ә алар куллары аша меңләгән кеше уза", - дип яза Луиза.Тапшыруны 17 февраль 19:00 сәгатьтә карый аласыз.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
17 февраля 2023, 12:24
https://im-tatar.ru/2024/01/3693/
“БИК БӘХЕТЛЕ ХАТЫН-КЫЗ, ӘНИ БУЛЫП ЯШИМ”
null
Азалия РӘШИТОВА — җырчы, “Туган тел” каналы алып баручысы, җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Ул Башкортстанның Бишбүләк районыннан. Уфада яшәп иҗат итә. Үз исеме — Айгөл. Кияүгә чыкканчы ул “Азалия” дип аталган трио составында җырлый. Аннары аерым эшләргә керешкәч тә, Урал Рәшитов белән дуэтлар башкарганда да, аны сәхнәдә Азалия дип игълан итә башлыйлар. — Кечкенәдән җырларга яраттым. Моңга мәхәббәт, музыкаль талант әти-әнидән күчкән. Мәрхүм әтиемнең тавышы матур, җырлавы искиткеч иде. Яраткан җырларын башкарганда, стеналар “калтырагандай” тоела, бар да аны хискә бирелеп тыңлый иде. Шуңа, ике дә уйламыйча, үземне җырга багышлаячакмын, дип ныклы карар кылдым, — ди Азалия. “ТЕЛЕВИДЕНИЕ ЭШЕ СТУДЕНТ ЧАКТАН ТАНЫШ” — Азалия, син җыр-моңга балачактан гашыйк. Сәхнә эшчәнлеге ничегрәк башланды? — Иҗат юлымның башлангычында язмыш халык артисты Хәния Фәрхи белән таныштырды. Ул илһам бирүче, канатландыручы булды, якын кешемә әйләнде. Хәния апа миңа: “Башта ныклы гаилә — ышанычлы тыл булдырырга. Хатын-кыз буларак үзеңне үстерергә, шуннан соң гына эстраданы яулый башларга”, — дип, тормышның шушы кагыйдәләрен яхшы төшендерде. Шулайрак булды да. Ныклы гаилә, яраткан ирем, әни булуым кебек кыйммәтләр мине иҗат ягыннан да илһамландыра. — Телевидение өлкәсендә дә актив эш алып барасың. “Туган тел” каналында нинди вазыйфалар башкарасың? — Телевидение эшчәнлеге миңа студент елларыннан таныш. Төрле сюжетлар төшерү процессларында катнашу, үз эшенең осталарыннан тәҗрибә алу ошый иде. Хәзер инде үзем — телевидение алып баручысы. “Туган тел” каналында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарам. Бүген телеканалның 12 миллион караучысы бар. Монда шәхси проектларым да эшләп килә. Иң рейтинглы тапшыруларның берсе — “Йолдызлар вакыты”н алып барам. Ул татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчылары белән әңгәмә форматында. Канал оештырган төрле концертлар вакытында сәхнә артында кызыклы сюжетлар әзерлибез, һәр атна саен берәр клип премьерасын тәкъдим итәбез. Тамашачылар ошаган клип өчен тавыш бирә ала. Шушы нәтиҗәләрдән чыгып, ел саен “Ел җыры” дип аталган зур концерт оештырабыз. Тапшыруны әзерләүгә тулы бер команданың хезмәте керә. “Йолдызлар вакыты” эфирга 4 ел элек чыга башлады. Шул вакытта 100 дән артык чыгарылыш әзерләдек. “Халык җырлый” дигән проектыбыз да кызыклы. Ул үзешчән коллективлар, җырларга яратучылар өчен юл ача. Җәен “Теплоход-шоу” проектын оештырам. Эстрада эшчәнлегем дә бара. Күптән түгел “Яратыплар” дип аталган җырга клип төшердек. — Әле вокал мәктәбен дә җитәклисең бит? — “Син йолдыз” (“Ты звезда”) дип атала ул. Вокал мәктәбендә балалар җыр башкару техникасы буенча беренче белемнәрне ала. Уфа шәһәрендә мәктәпнең 9 филиалы эшли. Балаларның иҗадый мөмкинлекләрен ачабыз, аларны тамашачы каршында курыкмыйча чыгыш ясарга өйрәтәбез. “ТОРМЫШ КҮРМӘГӘН КЕШЕНЕҢ КҮҢЕЛЕ НЕЧКӘ БУЛМЫЙ” Азалиянең тормыш иптәше — популяр композитор, җырчы, музыкаль продюсер Урал Рәшитов. “Туган як”, “Әлдермеш”, “Кызыл розалар” һ.б. бик күп хит җырлар — аның иҗат җимешләре. Урал абый Авыргазы районы Үтәймулла авылыннан. Язмышы җиңелдән булмый. Бик яшьли әтисе үлә. Үги әти белән үсә. Аны, яхшы тәрбия бирде, дип уңай яктан гына искә ала Урал абый. Әнисенең бакыйлыкка күчкәненә дә шактый еллар узган. “Тормыш күрмәгән кешенең күңеле нечкә булмый. Язмышым — берничә китап язарлык. Әзергә-бәзер һәм җиңел яшәсәң, бәлки, күңелгә үтә торган җырлар тумыйдыр да”, — ди Урал абый. Узган ел 25 сентябрьдә аңа 62 яшь тулды. Иҗадый эшчәнлекләренә нәтиҗә формасында, быелның июлендә Азалия белән уртак концертларын куярга телиләр. — Урал абый ниләр белән мәшгуль, Азалия? — Ул гел иҗатта. Моның өчен бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Студиясе Уфа үзәгендә урнашкан, хөкүмәт безгә моның өчен бина бирде. Күп җырчылар җыр яздырырга килә. Уфа читендә элиталы бистәдә үз йортыбыз белән яшибез. Өйдә дә бер катны тулысынча студия итеп ясаттык. Тегендә дә, монда да эшли. Күптән түгел Урал Камилевич (Айгөл аны хөрмәт итеп, әңгәмә вакытында гел шулай дип телгә алды, ә өйдә “әтисе”, “матурым” дип эндәшә икән. — Л.Й.) Казанга барып, ике-өч көн Элвин Грей өендә кунак булып кайтты. Илһамланып, Радикның студиясеннән чыкмыйча, “Әлдермешкә кайтам әле” җырын яңартып, бер дулкында яздырдылар. Хәния Фәрхи арабыздан киткәннән соң, бу хит җырны кемгә бирергә, дип озак уйлаган идек. Элвин Грей (Радик Юльякшин) җырларга алынгач, сөендек. Ул татарча да, башкортча да башкара. Без канәгать. — Өйләнешкәнегезгә ничә ел булды? — 20 елдан артты. Бер-беребезне аңлап, мәхәббәттә, хөрмәттә яшибез. Ирем балалар өчен үлеп тора. Күңеле нечкә, ихлас, һәр нәрсәдән матурлык таба белә. — Сине очратканчы, мәхәббәтнең ни икәнен дә белмәгәнмен, дип якын итеп сөйли Урал абый. — Шулай берсендә ул Айдар Галимов белән сөйләшеп тора иде. Яннарына килдем дә: “Урал Камилевич, иҗатыгызны бик яратам. Миңа да берәр җыр язып бирә алмассызмы икән?” — дип тәвәккәлләп сорадым. Шул чакта ук ниндидер тойгылар уяна башлады кебек. Ул да шулай булган. Гастрольдә йөреп кайтты да бер-беребезгә хисләрне аңлаттык һәм озакка сузмыйча туй уздырдык. — Яшь аермагыз 18 ел. — Баштагы мәлләрдә мөнәсәбәтләрдә яшь аермасы ягыннан бераз вак-төяк проблемалар булгалады инде. Яши-яши бер-беребезгә шулхәтле ияләштек. Әтиебезнең эшен аңлыйбыз, хөрмәт белән карыйбыз. Балаларны да шулай тәрбиялим. Хәзер яшь аермасы сизелми дә. Икебез дә җитез, ялкынланып эшлибез, үзебезне тонуста тотабыз, кызыксынуларыбыз уртак, без бер дулкында. Бер-бер артлы туган балаларыбыз мәхәббәт, гаиләне тагын да ныгытты. Бар да Аллага шөкер. Бу хакта кычкырып әйтергә дә куркам, бик бәхетле хатын-кыз, әни булып яшим. Ирем мине эштән сагынып көтеп ала, тәмле ашлар да пешереп куйгалый. “УЛЫБЫЗ ӨЙЛӘНӘ” — Әле гаиләгездә сөенечле вакыйгалар көтелә икән? — Олы улыбыз Мурадка 20 яшь тулды. Уфа нефть көллиятен тәмамлый. Күптән түгел читтән торып уку бүлегенә күчте. Соңгы курс бит инде, башта риза булмадык. Үзе шундый карар кылгач, каршы килә алмадык. “Башнефть”кә эшкә урнашты. Кайтты да: “Әни, яраткан кызым бар. Өйләнәм. ЗАГСка гариза бирдек”, — дип хәбәр итте. Очрашкан кызы турында белә идек. Бер-берсен яраткач, шулай теләгәч, ярар, өйләнешсеннәр, дидек. Егет кешегә янында кызы булгач, яхшырак та әле. Улыбызга фатир алдык. Шунда ремонтны төгәлләп, аерым яшәргә телиләр. — Калган балалар ниләр белән кызыксына? — Уртанчыбыз Әмирә VII сыйныфта укый. Рәсем ясарга ярата, әтисе кебек бик талантлы. Күңелен биреп, һәр кечкенә детальне дә сизеп, тоеп ясый. Дизайнерлык буенча бирербез, дип торабыз. Урал да, композитор булмаса, һичшиксез, рәссам булачак иде. Төпчегебез Булатка 7 яшь. Быел мәктәпкә барачак. Әтисе әзерлек курсларына йөртә. Төпчек улыбыз белән үзебез дә балачакка кайткан кебек булдык. Шау-гөр килеп яшәп ятабыз. Өйдә барыбыз да спорт белән шөгыльләнә, медитация, йога белән дә мавыгабыз. Подвалда тренажер зал булдырдык. Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Гаиләдә тартучы, эчүче юк. Балалар да шуны күреп үсә. — Соңгы елларда югалтулар да кичердегез… — Коронавирус башлангач, әтием ковид белән авырып, үлеп китте. Аякка бастырып булмады дип, үземне гаепле тоям, ниндидер үкенеч күңелне тырнап тора. Югыйсә авылда күпләргә булышам: теге яки бу хастаханәгә урнаштыру булсынмы, табиблар белән сөйләшү… Шунсыз мөмкин дә түгел хәзер. Ә әтине коткарып кала алмадык. Әни хәзер авылда үзе генә. Авыл матур урында, урман янында урнашкан. Йорт зур. Әни 50 шәр бройлер тота, казлар асрый. Бик күп чәчәкләр, куаклар үстерә. “Яратыплар” дигән яңа клибымда төште. Анда әти-әнинең элек вальс биегән бер кадры да кулланылды. Безгә еш килә. Сөенеп каршы алабыз. Балаларны караша. Аңа моңсуланырга ирек бирмибез. Лилия ЙОСЫПОВА.  
im-tatar
mass_media
Сәхнә арты
01.01.2024
https://madanizhomga.ru/news/kn-temasyi/ak-kalada-oly-yen
Ак калада олы җыен
Сабан туе - 2019
Актанышта Ык буе Сабан туе узды. Бәйрәм байрагын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм "Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов күтәрде.Сабан туен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачев тамаша кылды. Алар бәйрәм мәйданына башта атта, аннары елга буйлап салда йөзеп килде. Бәйрәм тантаналы рәвештә "Ак калада олы җыен" театральләштерелгән тамашасы белән башланды.Мәйдан уртасына Ык елгасы буена урнашкан районнар - Оренбург өлкәсе Абдулла районы, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Ярмәкәй, Бишбүләк районнары, Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Актаныш районнары делегацияләре чакырылды. Алга таба мәйданда хезмәт алдынгылары парады узды. Сабан туе кунак­ларын игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләр, төзүчеләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, элемтә тармагы хезмәткәрләре сәламләде."Татар халкының затлы, милли бәйрәме һәрвакыт сагынып көтеп ала торган вакыйга. Ул яшәешкә тынычлык, татулык алып килә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын бар. Нәкъ менә шуңа күрә Сабан туе уздыру матур традициягә әйләнде. Сабан туе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, авыр хәлләрдә күңелен күтәргән", - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Ул Актанышның күп мәсьәләләрдә үрнәк район булуын телгә алып, халкына рәхмәт җиткерде."Ык елгасы буенда яшәүче милләттәшләребезне Сабан туена җыеп, олы бәйрәм ясыйсыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Энгель Фәттаховның тәҗрибә җыеп, кабат районга кайтканын, халыкны оештырып, нәтиҗәле эшчәнлек алып барганын билгеләп узды.Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачевга мөрәҗәгать итеп, ул татарлар һәм башкортларның үзара дуслыгы белән көчле халыклар булуын ассызыклады. "Татарлар һәм башкортлар гомер буе бергә дус яшәгәннәр, көндәшлек тә иткәннәр, ләкин бер-берсенең уңышларын куәтләргә тырышканнар", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.Константин Толкачев Башкорт­станның 100 еллыгы уңаеннан республикада Татарстан мәдәнияте көннәре узганын искә алды. "Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының куәтле ярдәмен тойдык. Ык территориясе гел уңышлы аграр производство зонасы булды. Ләкин аның төп байлыгы - тырыш халкы", - диде ул Сабан туен оештыручыларга.Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, "Башкортстанның 100 еллыгы истәлегенә" истәлекле медальләрен Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Энгель Фәттаховка тапшырды.Сабантуй кунаклары Татарстан һәм Башкортстанның иҗат коллективларының бәйрәм концертын, спорт бәйгеләре, милли уеннар, атлар чабышы, автомобильләр узышын тамаша кылды. Биредә "Ак кирмән", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күргәзмә аланы", "Ык буе районнары аланы", "Фотошәһәр", "Һөнәрчеләр аланы", "Татар чәйханәсе" кебек тарихи, милли аланнар эшләде.Ык буе Сабан туе абсолют батыры булып быел Азнакайдан Айдар Алтынбаев калды. Авыр үлчәүдәге (90 кг дан артык) көрәшчеләр арасында аңа тиңнәр табылмады. Беренче урынны төрле авырлык категорияләрендә актанышлылар - Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Азат Габдерәшитов, Раил Сираев яулады. Татарстан Президентыннан махсус бүләк - автомобиль иясе инде гадәткә кереп киткән жирәбә буенча билгеләнеп, Р.Сираевка насыйп булды.Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА.Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары.
madanizhomga
mass_media
Көн темасы
2019-06-21 12:24:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/yatimnr-yortyindagyi-yavyizlyik
Ятимнәр йортындагы явызлык
Ятимлек ачысы. Аның нинди авыр хәл икәнен үз башыннан кичергәннәр генә белә. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры шушы көннәрдә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Казан ятиме» дигән спектакль тәкъдим итте. Аны режиссер Ринат Әюпов махсус яздырган. Спектакль Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә куелган.
Спектакльне караганда, балалар йорты ниндидер бер концлагерь булып күз алдына килеп баса. Андагы кырыс кануннар, явыз тәрбиячеләрне күргәч шулай тоела. Директор кечкенә балаларны акчага чит илгә җибәрүне дә, зуррак кызларны фахишә итеп файдалануларын да бернигә санамый. Андагы ятимнәрне дә жәллисе килми. Наркотиклар кулланганнан соң үзара сугышулар, хәтта араларындагы бер кызны көчләргә маташу кебек күренешләр аларның теләсә нинди вәхши адымга барырга сәләтле икәнен күрсәтә. Араларында буйсынырга яратмаган, горур, ирек сөюче Камил да бар. Аңа әлеге йорттагы тәртипсезлекләр ошамый. Ул биергә ярата. Парижга китеп, шуның белән танылырга хыяллана. Биредәге ятимнәрнең кайберләренең әти- әниләре үлеп киткән, кайсылары - эчкече. Андагы таш бәгырьле, кырыс тәрбиячеләрне күргәннән соң, ятимнәр йортында шундый бәндәләр эшләгәненә ышанасы килми. Араларындагы бердәнбер намуслы, акыллы Дедаль чене уйнаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинга рәхмәт әйтәсе килә. Аның, хезмәттәшләренә төбәп: «Кая барабыз без, таш бәгырьләр, шәфкатьсезләр?!» - дип өзгәләнүләре, психологик кичерешләре чын мәгънәсендә намуслы тәрбияче булуын раслый. Әмма туры сүзле әлеге кешене коллективтан җибәрәләр. Камил ролендәге Илфат Гибадуллинны да тамашачы яратып калды. Яшь кенә булуга карамастан, аның авызыннан: «Сез кешечә яшәүнең нәрсә икәнен белмисез. Биш минутлык кәеф өчен, намусыгызны сатасыз!» - дигән сүзләр яңгырый.Спектакльдә башыннан ахырына кадәр кычкырып йөргән хезмәткәрләр кыз бала үлгәч бераз йомшарсалар да, аларны үзгәрде дип әйтеп булмый. Алар тамашачы күңеленә мәкерле, икейөзле кешеләр булып кереп кала.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
08 апреля 2014, 10:40
https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/gmblr/tomsyk-gmb
Томсык гөмбә
(Amanita phallodes), җәймәле гөмбәләр рәтендәге аманитчалар семьялыгыннан гөмбә ыругы
Евразия, Төньяк Америкада таралган.ТР территориясендә катнаш һәм яфраклы (каенлык, имәнлек) урманнарда ялгыз яки төркемләп үсә. Дым ярата. Яфраклы токымнар белән микориза тудыра.Яшь гөмбәләрнең эшләпәсе ярымшарсыман, өлгергәннәрендә – кабарынкы-җәенке, диаметры 5–10 см, ак, ачык яшел, зәйтүнсыман – яшел; дымсу һавада – лайлалы, кайвакыт өслеге ак куныклы. Аягы 8–12 см биеклектә, 1,5–2 см юанлыкта, ак, сирәгрәк зәйтүнсыман яки саргылт төсмерле, төбендә бүлбесыман юанайган, ак касәсыман җиңсә-боҗра (томсык гөмбәгә хас билге) әйләндереп алган. Яшь гөмбәләрнең йомшагы ак, исе һәм тәме юк. Карт гөмбәләр тәмсез исле. Томсык гөмбә тышкы кыяфәте белән шампиньоннарга охшаш; алардан пластинкаларының ак төстә булуы һәм боҗрасы белән аерыла. Үрчү өлеше июнь–ноябрьдә күренә.Агулы гөмбә: составында эшкәртү вакытында да таркалмый торган токсиннар бар. Агулану билгеләре (кинәт эч авырту, косу, эч китү, гомуми хәлсезлек) 8–12 сәгатьтән һәм соңрак та күзәтелә.
tatarica
education
Табигать,Гөмбәләр
null
https://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/el-bashynnan-kazanda-23-meg-yakyn-khuasyz-et-totylgan
Ел башыннан Казанда 2,3 меңгә якын хуҗасыз эт тотылган
Хайваннарны тоту буенча кайнар линиягә шәһәр халкы 3,6 меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать иткән.
Ел башыннан бирле шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының кайнар линиясенә караучысыз этләрне тоту буенча халыктан 3623 мөрәҗәгать кергән.Тотылган этләрне төрле авырулардан вакцинациялиләр, аларга дегельминтизация һәм стерилизация үткәрәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына кайтаралар. Ел башыннан бирле барлыгы 2286 сукбай эт тотылган, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.Хуҗасыз хайваннар турында ТКХ комитетының кайнар линия телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин: +7(843) 222-04-44. Шулай ук хәбәрләр «Халык контроле» һәм «Ачык Казан» системасы аша кабул ителә.kzn.ru
madanizhomga
mass_media
Көнүзәк мәсьәлә
2022-07-13 13:00:00
https://madanizhomga.ru/news/sz-m-gaml/permda-tatarstan-konnare
Пермьдә Татарстан көннәре
Дөньяда татар яшәмәгән почмак юк. Бу дөрестән дә шулай. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы каршында галим Альберт Борһанов җитәкчелегендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Пермь крае, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендәге Пермь, Серов, Каменск-Уральск, Екатеринбург, Чиләбе, Троицк шәһәрләре, Бәгәрәк Тамак (Усть-Багаряк), Мөслим авылларында яшәүче милләттәшләребезнең тарихын барлауга багышланган «Урал ягы татарлары: тарих һәм заман» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе көннәрендә дә бу хакыйкать ачык күренде. Тарихчылар җыенында Россиянең дистәдән артык шәһәреннән һәм республикабыз районнарыннан килгән 50 гә якын җирле тарихчы катнашты.
Фәнни-гамәли конференция Пермь шәһәрендә башланды. Ул ике көн дәвамында крайның иң зур китап йортында – М.Горький исемендәге китапханәсендә Пермьнең 300 еллыгы уңаеннан «300 ел бергә» дигән исем астында Татарстан фәне һәм мәдәнияте көннәренә багышлап уздырылды.Төбәктә 115 мең татар яшәве теркәлгән. Бу исә милләттәшләребезнең исәп буенча руслардан кала икенче урында булуын күрсәтә. Пермьдә исә алар Пермь өлкәсе татар-башкорт иҗтимагый үзәге, Татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе, техник фәннәр кандидаты, профессор, күп китаплар авторы Данир Закиров тирәсенә берләшеп яши. Данир әфәнде конференция­дә татарларның бу якларга килеп утыру тарихы белән таныштырды. Ул искәртеп үткәнчә, милләттәшләребезнең Пермь төбәгендә беренче килеп чыгуы Идел Болгарстаны чорларына – VIII-X йөзләргә карый. Галимә Н.Аверина һ.б. биргән мәгълүматларга караганда, Пермь шәһәре биләмәләре үз заманында татар морзасы Култай Шигиревнеке булган. Ул үзенең йорты белән Түбән Мулянка (Нижняя Мулянка – Каманың сул як кушылдыгы) елгасының югары агымы янына күчеп утыра. Бу урын Култай Кыры (Култаево Поле) дип йөртелә башлый.Соңрак галимнәр Трапезников һәм Оборин Култайның улы Шигалей Култаев үз вотчинасы биләмәләренә патшаның жалованная грамотасын (ташламалар белән файдалану турында) алган. Авыллар елга исемнәре (Югары һәм Түбән Мулла) белән аталган. «Хәзер бу урында Пермь шәһәренең индустриаль районы урнашкан», – дип сөйли Д.Закиров. Әлбәттә, шәһәр В.Татищев үз заманында искәртеп үткән, «народом великим, в ремеслах хитрым, в плодах обильным и купечестве богатым, в строительстве преславным» татар һәм башкортлар катнашыннан башка гына үсмәгән.Татарлар үзләренең әби-бабалары, танылган якташларының уңышлары белән горурланып яши. Алар арасында бизнес, сәнәгать, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә, сәнгатьтә һәм спортта Пермь шәһәренең данын күтәргән, крайда гына түгел, үзләрен башка илләрдә дә таныткан шәхесләр бар. Әйтик, Октябрь инкыйлабына кадәр Пермьдә Рус Америкасының баш идарәчесе, кенәз, контр-адмирал Д.Максутов туып үскән.Төбәкне өйрәнүче Марсель Миннәхмәтов бу якларда XIX гасыр ахырында танылган татар сәүдәгәрләре яшәвен бәян итте. 1907 елда шәһәрнең Печән базарында тикшерүләр нәтиҗәсендә 98 предприятие­нең татар һәм башкортларныкы булуы ачыкланган. Әйтик, Мөхәммәт Биктаһиров киптерелгән җиләк-җимеш, акмай, хушбуйлар белән сату иткән, Абдул Зәйнетдинов мануфактура кибете тоткан. «Тимкин һәм аның уллары» фирмасы да тирә-якта киң танылган. Сәүдәгәр-меценатлар Хисаметдин Агафуровның үзенең уллары белән ачкан «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йортын, Зиннәтулла Ибәтуллинның галантерия, мануфактура кибетләрен шәһәрдә яхшы белгәннәр. Алар хәйрия эшен дә киң җәелдергән.Шулай ук Гражданнар сугышы каһарманнары, Совет дәүләтенең күренекле шәхесләре Хөсәен Мәүлетов, Кашшаф Мохтаров, Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышы командирлары Әнвәр Гатауллин, Зиннәтулла Исхаков, эре сәнәгатьчеләр Рәфкать Разетдинов, Әлфрид Хәйбрахманов, Рөстәм Хисаев, Раил Хисмәтуллин – бу яклардан...Башка милләтләр арасында яшәгән татар балаларының туган телләрендә белем алу мөмкинлеге юк, уку йортларындагы, балалар бакчаларындагы барлык аралашулар да русча алып барыла. 1989 елда Пермь өлкәсендә 92 милли мәктәптә балаларга туган телләрендә белем бирелгән. Соңгы елларда алып барылган вазгыять нәтиҗәсендә этник компонентлы 32 мәктәп кенә калган, авыл мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага ике сәгать кенә укытыла, ә кайберләрендә факультатив буларак кына кертелә. Крайның татарлар күпләп яшәгән Березовский, Кишертский, Суксунский округларында да татар теле укытыла торган бер генә мәктәп тә юк икән. Иң аянычы – балалар Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Камал, С.Сәйдәшев, Б.Урманче кебек мәшһүрләребезне дә белми үсә. Теләгән балалар Пермь крае төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырган якшәмбе мәктәбенә йөреп туган телебезне өйрәнә. Алар «Җәлил укулары», «Ягъфәров укулары» конкурсларында призлы урыннарны ала. Әмма якшәмбе мәктәбе генә балаларга кирәкле белемне биреп бетерә алмый.«Пермь өлкәсе татар-башкорт иҗтимагый үзәге», Пермьнең Татар милли-мәдәни мохтарияте әлеге вазгыятьтә төбәктә һәм шәһәрдә туган телебезне, милли мәдәния­тебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калуны төп максат итеп куйган. Шушы нияттән «Татар мәдәнияте – Пермь краеның аерылгысыз гомуммилли казанышы» дигән инновацион комплекслы проект эшләнгән. Төп игътибар исә баланы гаиләдә туган телендә, милли традиция­ләрне белгертеп тәрбияләүгә бирелә, ел саен «Пермь шәһәренең иң яхшы татар гаиләсе» дигән конкурс та үткәрелә, җиңүчеләргә губернаторның махсус бүләге тапшырыла. Конференциядә катнашучыларга узган елгы бәйгедә җиңүче булган Миләүшә һәм Ленар Маматовларның гаилә ансамбле чыгышын да күрергә насыйп булды. Миләүшәнең әтисе Әдис Маликовны Пермьда композитор, җырчы, талантлы оештыручы буларак беләләр.Шәһәрдә автономия каршында шулай ук «Чәк-Чәк» яшьләр оешмасы булдырылган. Ә «Пермь талантлары» татар-башкорт халык иҗаты фестивале, шәһәр һәм ­район Сабантуйлары барлык милләттәшләребезне берләштереп, милли мәдәниятебезне пропагандаларга ярдәм итә.10 ел элек Пермьдә татар җыр һәм бию сәнгатен күрсәтә алырдай үзешчән коллективлар булмау сәбәпле, мөстәкыйль мәдәни чаралар үткәрә алмасалар, һәвәскәрләрне Барда районыннан чакырырга туры килсә, хәзер хәл үзгәргән. Шәһәрдә «Мирас», «Аваз», «Мәхәббәт», «Яшьлек», «Гүзәл Чулман», «Ирбис», «Тургай», «Илһам» кебек иҗат коллективлары татар мәдәниятен күрсәтә. Кунаклар алдында чыгыш ясаган «Гүзәл Чулман» фольклор ансамбленең җыр-биюләре дә сокландырырлык. Гөлүзә Хәмзина җитәкчелегендәге бу коллектив Ульяновскида узган «Түгәрәк уен» Россия фольклор фестивале җиңүчесе булган, Татарстанда Гран-при алган, Италиядә, Венгриядә үткәрелгән Халыкара фестивальдә лауреат исемен яулаган. Ильнура Уфимцева җитәкчелегендәге «Ирбис» ансамбле исә Испаниядә узган халыкара этник фестиваль-конкурсының бронза призын яулап кайткан.«Пермь опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, В.Барсова исемендәге Бөтенроссия конкурсы премиясе лауреаты Айсылу Хәсәнова да – бу якта яшәүче милләттәшләребезнең мактанычы. Илдус Арсланов, Вилия Госманова алып барган «Арслан» студиясе дә актив мәдәни-мәгърифәти эш алып бара», – ди Д.Закиров...Төбәк тарихын өйрәнүчеләрне Пермь ягы татарлары гына әзерли торган татлы милли ризыкларының берсе – Татарстан фәне һәм мәдәнияте көннәренә багышлап бик матур итеп бизәлгән как бәлеш белән каршы алганнар иде. Пермь төбәгендә бер генә туй да, бер генә бәйрәм дә как бәлешсез узмый икән. Аны Көнгер районының Яланыч (Бажуки) авылында яшәүче Гөлүзә һәм Рәүф Муллахмәтовлар гаиләсе әзерли. Алар бу бәлешләрне Казанда да күрсәткән. Гомумән, Муллахмәтовлар әзерләгән как бәлеш, чәкчәк, кош теле, өчпочмак, бавырсак, бөккән кебек милли ризыкларыбыз теләсе кайсы бәйрәм, туй табыннарының бизәге, диләр. Гөлүзә белән Рәүф җитәкчелегендәге пекарняда әзерләнгән шәңгәләр дә тел йотарлык тәмле. Алар эшне Яланыч кешеләре өчен икмәк пешерүдән башласа, еллар узган саен ризыкларының төрләре арткан. Как бәлеш исә җиде бик юка катламнан тора, араларында иттарткычтан чыгарылган ак һәм кара йөзем, күрәгә, хөрмә, караҗимеш, хәлвә.Пермьдә яшәүчеләр Римма Хисмәтуллинаның шәхси кафесында әзерләнгән милли ризык­ларыбызны бик ярата икән. Бу кафеда югары сыйфатлы хәләл ашлар әзерләнә, милли ризыклар тәкъдим ителә...Төбәкне өйрәнүчеләр Пермь шәһәре белән дә танышты. Шәһәрдә биек мәчет манаралары күп. Дистәгә якын мәчет эшли. Пермь крае мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Рәхмәтулла Пермь крае хакимияте, меценатлар көче белән җәмигъ мәчете төзелешен дә башлап җибәрүләре турында сөйләде. Аның инде эчке эшләре генә калган. Аллаһ йортының быел бер өлеше файдалануга тапшырылыр, ул шәһәрнең бизәге булу белән бергә, мөселманнар үзәгенә дә әверелер, дип уйлыйк. Мәчетнең бер өлешендә мәдрәсә дә урнашырга тиеш. Әлегә мәдрәсә шәкертләргә 1937 елда төзелгән бинада белем бирә. Екатеринбургның Урал тау университетында теология кафедрасында укытыла. Ураза, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәре, Сабантуй шәһәрнең Горький исемендәге ял-мәдәният паркында һәм стадионнарда үтә.Пермьдә шулай ук үзенчәлекле сыннар да күп. Берсе «Тозлы колак» дип атала. Шәһәр кайчандыр диңгез булган урында урнашкан, бик тирән катламнарда тоз ятуы беленгән. Аны зур авырлык­лар белән чыгарганнар, бәясе исә алтын белән исәпләнгән. Тозны капчыклап иңнәрендә ташыган йөкчеләрнең исә колаклары күпереп чыга торган булган. Татар скульторы Рөстәм Исмәгыйлев ясаган бу сын исә шушы вакыйгаларны искә төшерә.Пермьдәге конференциядә Данир Закировның «Шахтеры – гвардия труда» китабы да тәкъдим ителде.Сөембикә КАШАПОВА.Автор фотолары.
madanizhomga
mass_media
Сүз һәм гамәл
2022-10-16 06:16:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aygl-barievadan-pechenely-pirog-retsepty
Айгөл Бариевадан печеньелы пирог рецепты
Безнең җырчы кызларыбыз менә дигән аш-су осталары да. Инстаграм битләренә алар һәрдаим берәр ризыкның рецептын куеп бара. Җайлы һәм тиз әзерләнә торган кайбер рецептларны җырчылар газета укучыларыбыз белән дә бүлешә.
300 гр «Юбилейный» печеньесы, йөзем, 3 күкәй сарысы, 80 гр сыер мае, 400 гр куертылган сөт (сгущенка), ярты лимон.Печеньены пакетка салып изәбез. Аннары аңа вак итеп туралган каты сыер маен кушып болгатабыз да табага җәябез. Камырны таба кырыена күтәртеп җәясе була. 180 градуска кадәр җылытылган газ миченә 20 минутка куябыз. Эчлеген әзерлибез: аның өчен куертылган сөткә күкәй сарысы, йөзем һәм лимон согы салабыз. Камыр өстенә агызып, тагын 15 минутка газ миченә куеп алабыз.фото: tatfiesta.ru
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
13 января 2018, 11:32
https://shahrichalli.ru/news/novosti/v-naberezhnykh-chelnakh-zaregistrirovany-novye-sluchai-koronavirusa
В Набережных Челнах зарегистрированы новые случаи коронавируса
Данные за прошедшие сутки
В Республике Татарстан за прошедший день подтверждено 70 новых случаев коронавирусной инфекции. 18 человек госпитализированы, 52 проходят лечение на дому - у них лёгкая или бессимптомная форма болезни. 11 случаев заболевания - завозные, 59 имели контакт с больными.  ⠀⠀Наибольшее количество заболевших зарегистрировано в Казани – 31. В Набережных Челнах подтверждено пять новых случаев.   ⠀⠀Данные по остальным районам Татарстана:⠀⠀Лаишевский – 4⠀Буинский-1⠀Лениногорский -1⠀Аксубаевский -1⠀Тюлячинский - 4 ⠀Высокогорский - 3 ⠀Нижнекамский -3 ⠀Чистопольский -1 ⠀Балтасинский - 3⠀Арский -1 ⠀Зеленодольский - 3 ⠀Пестречинский - 2 ⠀Дрожжановский -1 ⠀Атнинский -1 ⠀Кукморский - 3 ⠀Тукаевский-1 ⠀Агрызский -1   ⠀⠀Новые случаи заболевания по возрасту:   ⠀⠀До 18 лет - 7⠀От 18 до 30 - 11 ⠀От 30 до 50 - 28 ⠀От 50 до 60 - 16 ⠀От 60 до 70 - 6 ⠀От 70 до 80 - 2   ⠀⠀За весь период в Татарстане уже выздоровели 75 человек, за прошедшие сутки – 18.⠀⠀
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-04-27 11:26:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/igietibar-12nce-respublikakulam-iftaryn-oestyru-buenca-uzgares
Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыру буенча үзгәреш
Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларны һәм катнашучыларны «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә сорый
12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар, куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, кичәгә алдан килергә чакыра. Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк.Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.Кунакларның әлеге зарури чараларны аңлап һәм җаваплылык белән кабул итүен сорыйбыз. Теләге булган һәркемне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә көндезге сәгать өчтә (15:00) көтеп калабыз!
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
27 марта 2024, 14:15
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/yabyguny-i-gadi-ysulyn-belsezme
Ябыгуның иң гади ысулын беләсезме?
Япония табиблары артык авырлыктан арынуның гади, әмма бик үтемле ысулын атады.
Япония табиблары артык авырлыктан арынуның гади, әмма бик үтемле ысулын атады.Белгечләр әйтүенчә, даими рәвештә гади, чиста су эчү фигурага уңай йогынты ясый. Бу хакта "Интертат" яза.Япония табиблары йокыдан уянгач та бер стакан су эчәргә, тешләрне соңыннан гына чистартырга куша. Су бүлмә температурасында булырга тиеш. Су эчеп 45 минут тирәсе узгач, иртәнге ашны ашарга мөмкин.Галимнәр әйтүенчә, су эчү ачлык хисен киметә, шуңа күрә тамак туйсын өчен азрак күләмдә ризык кирәк булачак. Моннан тыш, ач карынга су эчү организмнан токсиннарны чыгара, метаболизмны һәм эчәклек эшчәнлеген активлаштыра.Даими рәвештә иртән су эчү һәм баланслы туклану артык килограммнардан арынырга ярдәм итә дип ышандыра экспертлар.Фото: Пиксабай.сом
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2020-02-26 11:59:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-khalyk-i-slamt-m-esh-avyryy-torgan-tbklrne-atadylar
Россиядә халык иң сәламәт һәм еш авырый торган төбәкләрне атадылар
Исемлек 2018 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән.
Чечен, Кабарда-Балкар Республикаларында, Курск өлкәсендә халык бик сирәк авырый икән.Алтай, Санкт-Петербург, Карелиядә киресенчә, халык бик күп авырый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай ук узган елны Чукотка, Ямал-Ненец автономияле округында да авыручылар саны арткан.Россия Сәламәтлек министры хәбәр итүенчә, һәр Россияле якынча елына сигез тапкыр сәламәтлек учреждениясенә мөрәҗәгать итә икән.фото -pixabay.com
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
11 августа 2019, 07:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-mobilizaciialanucelarga-riukzaklar-tapsyralar
Чаллыда мобилизацияләнүчеләргә рюкзаклар тапшыралар
Барлыгы Чаллыдан 1200 кеше мобилизацияләнәчәк.
Чаллыда мобилизацияләнүчеләргә беренче кирәк-яраклар тупланган рюкзаклар тапшыралар. Алар мәрхәмәтле шәһәрдәшләребез ярдәме белән җыелган. Моннан тыш хәрби хезмәткә китүчеләргә 20 мең сум күләмендә акча да каралган.Бүген автокалада мобилизацияләнүчеләрнең икенте төркеме юлга кузгалачак. Аларны озату 2 этапта башкарыла. Көндезге 10 да һәм 12 сәгатьтә. Беренче чакырылыш 24 сентябрьдә киткән иде. Барлыгы Чаллыдан 1200 кеше мобилизацияләнәчәк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-09-29 09:58:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1200-sgatt-tavysh-bird-262-menn-artyk-tatarstanly-katnashty
12:00 сәгатькә 262 меңнән артык татарстанлы тавыш бирүдә катнашты
Исәп участокларына килү 12:00 30 майда 162 мең кеше тәшкил итте. Тагын 100 034 татарстанлы электрон тавыш бирде.
С 24 по 30 мая в России проходит предварительное голосование «Единой России». По его итогам, опираясь на мнение избирателей, партия сформирует список кандидатов в депутаты Госдумы РФ. Всего на участие в праймериз в Татарстане были зарегистрированы 96 кандидатов.Сегодня в республике в 8:00 было открыто 557 счётных участков, параллельно на сайтеpg.er.ruпроводится онлайн-голосование. В региональном оргкомитете отмечают высокую активность татарстанцев.«По данным на этот час, в Татарстане проголосовали более 262 тысяч избирателей. 100 034 человека выбрали электронный формат, 162 000 отдали голоса очно. Это очень хороший показатель, идем с опережением по сравнению с предварительным голосованием 2016 года», – рассказал председатель оргкомитета по проведению предварительного голосования в Татарстане Юрий Камалтынов.Он сообщил, что голосование идет без нарушений. Возникающие вопросы и обращения оперативно рассматриваются в ситуационном центре, который работает в дни праймериз.Списки кандидатов, которые будут представлять «Единую Россию» на выборах в Госдуму в сентябре, утвердят на Съезде партии 19 июня.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
30 мая 2021, 13:06
https://syuyumbike.ru/news/brendlar/talantly-dimchelr-altyn-brabren-ti-tbn-novgorod-tatarlary-roza-sbitova-turynda
Талантлы димчеләр алтын бәрабәренә тиң – Түбән Новгород татарлары Роза Сәбитова турында
null
2008 елдан чыгучы “Давай поженимся!” телетапшыруының популярлыгын ничек аңлатырга? Без, татарлар, ул тапшыруны алып баручылар арасында милләттәшебез Роза Раиф кызы Сәбитова булганы өчен дә кызыксынып карыйбыз, дип яза Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” татар газетасы.Роза ханымның әтисе ягындагы әбисе Хәдичә апа тумышы белән Бөгелмәдән, ләкин алар гаилә белән бик иртә Мәскәүгә күченгәннәр. Әнисе Луиза Хәсәншина хәрбиләр гаиләсендә – Львов шәһәрендә туган, чыгышлары белән Нурлат ягыннан. Шуңа күрә Роза Раиф кызы үзенең кече Ватаны итеп Татарстанны саный.Роза 1962 елның 10 февралендә Мәскәүдә гади татар гаиләсендә беренче бала булып (аңардан кала энесе бар) дөньяга килә. “Мин үземне беренче буын мәскәүле дип саныйм. 1960 елларда төрле төбәкләрдән яңа Мәскәү төзергә килгән төзүчеләр – “лимитчиклар” барагында тудым. Мин бу урынны кишлак дияр идем, чөнки анда кем генә юк идее”, – дип искә ала Роза бала чагын. Ул үскән гаилә бик үк уңышлы булмаган, әти-әнисе хәмер белән мавыккан. Кайчагында Розаны мәктәптән каршы алучы да булмаган. Фатирлары беренче катта булганга, аңа өйгә еш  кына форточкадан керергә дә туры килгән.Әнисен Роза бигрәк холыксыз табигатьле, кырыс кеше дип исенә төшерә. Билгеле, шундый мохиттә тәрбияләнгәч, Розаның мәктәптәге уңышлары да чамалы була. Классташлары белән дә мөнәсәбәтләре мактанырлык булмый, баераклары ярлырак кызны һәрчак кимсетә, хәтта кул күтәрә. “Гаиләбездәге мондый шартлар минем холкымны чыныктырды һәм алдагы тормышымда бөтен нәрсәгә дә үз көчем белән генә җитәргә кирәк буласын аңладым”, – ди Роза.Әти-әнисенең игътибары җитмәсә дә, кыз бар дөньяга үпкәләп үз эченә бикләнми, Розага укытучысы ярдәм кулын суза. Ул аңа үзен спортта сынап карарга киңәш итә һәм кызны тимераякта шуу секциясенә җитәкләп алып килә. Килү бушка узмый – Роза спортка гашыйк була. Тиктормас һәм тере кыз гомеренең 11 елын спортка багышлый, спорт мастеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Шуңа да карамастан, Роза киләчәген фигуралы шуу белән бәйләргә теләми.Программист булырга карар иткән кыз 1979 елда Мәскәү электрон машина төзелеше институтына укырга керә. Әмма Роза биредә үзен таба алмый. ВГИКка керергә омтылыш ясап карый. Тик ул елны үзенең курсын җыйган данлыклы режиссер Сергей Бондарчук кызны укырга алмый. Ләкин Розага театр мохите, телевидение белән бәйле ыгы-зыгылар ошый, шуңа да ул театраль студияне тәмамлый.Беренче мәхәббәтен Роза 19 яшендә очрата. Медицина корылмалары инженеры булып эшләүче үзеннән шактый олы Михаил кызны күптән ошатып йөргән була, шунда ук тәкъдим ясый. Роза да язмышын озак сынарга теләми. Чынлыкта исә, ул үзен сөеп һәм өнәп бетермәгән гаиләсеннән тизрәк китү ягын кулай күрә. Яшь гаиләгә шатлык өстәп уллары Денис туа, ә инде тагын өч елдан соң – кызлары Ксения. Роза мәрхәмәтлелек белән шөгыльләнә башлый. Ярдәмгә мохтаҗ балаларга булыша, телевидениедә балалар тапшыруларын чыгара. Ун елдан соң аларның имин тормышына бәхетсезлек килә – Михаил инсульт кичерә һәм озакламый йөрәк өянәгеннән вафат була.30 яшьлек Роза ике бала белән торып кала. Аңа авыр кичерешләрдән һәм озак вакытка сузылган күңел төшенкелегеннән чыгарга Казандагы дуслары ярдәм итә. Акчасызлыктан котылырга теләп, Роза болгавыр 90нчы еллар уртасында ювелир эшкуарлыгы белән шөгыльләнеп карый, әмма аңа рэкетирлар ябырыла. Бандитлар шаярмауларын аңлату өчен Розаның улын урлыйлар. Берничә сәгать эчендә кирәкле документларга кул куйгач кына, баланы сау-исән кайтаралар.Ирсез, эшсез калган Розага каенанасы фатирдан чыгарга кушкач, ул ике баласы белән Чертаново районындагы бер бүлмәле фатирга күченә. Балаларын туендыру өчен бөтен эшкә тотына, җыештыручы булып та эшләргә туры килә. Тиздән ул үзе өчен болай яшәү мөмкин түгел, тормыш иптәше эзләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Нәкъ шул чакта ул безнең илдә танышулар базары буш булуын шәйләп ала һәм буш киштәне тутырырга карар кыла. Моның өчен 1995 елда “Роза-клуб” никах агентлыгын оештырып җибәрә. Эшне танышу кичәләре уздырудан башлый.Розаны кеше мөнәсәбәтләре һәрвакыт кызыксындыра. Илдә ялгыз хатын-кызларның күп булуына борчыла. Тик психолог белеме җитешмәве үзен сиздерә. Шуңа да укып, психолог дипломы ала.Роза ханым телевидениегә очраклы рәвештә эләкми. Үзенең эш аудиториясен зурайту һәм шәхси уңышка ирешү өчен ул телеканаллар һәм радиостанцияләргә шалтырата башлый. Гаилә һәм никах мәсьәләләре буенча белгеч-эксперт буларак, аларга үзенең хезмәтен тәкъдим итә. 2007 елда “Беренче канал”га эләгә. Башта ул иртәнге “Доброе утро!” телетапшыруында никах эксперты буларак катнаша. Озакламый “Давай поженимся!” телешоуында профессиональ яучы буларак чыгыш ясый башлый. Бу тапшыру Сәбитовага дан-шөһрәт китерә, аның агентлыгына үз бәхетен эзләгән йөзләрчә клиент агыла.“Давай поженимся!” тапшыруында уңыш казану алып баручыны мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр серләре турында берничә китап язарга дәртләндерә. Бүгенге көндә аның дистәгә якын китабы дөнья күргән. Ул идеаль гаилә нинди булырга тиеш дигән сорауга укучылар белән үзенең карашын ихластан бүлешә.“Россиянең беренче димчесе” ике тапкыр кияүгә чыга. 2008 елда телетапшыруга фитнес буенча инструктор Юрий Андреев килә. Танышырга килгән ханымның кулы өчен көрәшәсе урынга, Юраның күзе димчегә төшә.Тиздән алар өйләнешә. Әмма Юрий искиткеч көнче булып чыга. 2011 елда зур гауга куптарып алар аерылыша. Шәхси тормышындагы уңышсызлык Розаның абруен берникадәр какшата ул вакытта, ләкин шулай да ул тугры тамашачыларын югалтмый.Бүген зәңгәр экраннар аша елмайган Роза ханымны 55 яшьне узган дип әйтеп булмый, ул барыбер шәхси тормышта бик бәхетледер сыман күренә. Авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән бу ханымның һөнәри осталыгы гаилә корырга теләүчеләр арасында шик тудырмый. Талантлы димчеләр һәр заманада алтын бәрабәренә тиң.http://tatar-inform.tatar
syuyumbike
mass_media
Сәхнә арты
23 Апрель 2017 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/serle-chir
Серле чир
Быел февраль азагында бер танышымның авырып китүе турында ишетеп хәлен белергә кергән идем, буыла-буыла йөткерә.
«Хастаханәгә барган идем, бронхит куйдылар», - ди. Йогышлы чир булмагач, шикләнмичә сөйләшеп, зарларын тыңлап утырдым. Икенче көнне үзем әз-мәз йөткергәли башлагач та, игътибарга алмадым. Тагын бер көннән температурам 38гә күтәрелеп, урынымнан тора алмагач кына, хәлнең нидә икәненә төшендем. Тик соң иде инде: башым сөякләренә кадәр чатнап авырта, авыз эчем кибеп, иреннәрем бөреште, телемне әйләндереп сүз дә әйтә алмыйм. Олыгаеп килгәндә чиргә каршы тору җиңел түгел шул. Өйдәге даруларны йотудан хәлем җиңеләймәгәч, ашыгыч ярдәм чакыртмый чарам калмады.Ярдәм озак көттермәде. Фельдшер ханым бик ягымлы, җылы итеп сөйләште, берничә укол ясады. «Коронавирус микән әллә миндә?»- дидем, уенын-чынын кушып. Җавап урынына ул елмаеп кына куйды. Ник дигәндә, бу зәхмәт чир бездән бик ерак тоела, битлек-перчаткалар киеп йөрү турында әле сүз дә юк иде.Берничә көн үтте. Башымның авыртуына чыдар әмәл юк, температурам 39дан артып китте. Янә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Бу юлы фельдшер бары тик температураны төшерә торган укол ясады да, хастахнәгә барып, табибка күренергә, анализлар бирергә киңәш итте.Даруларым, сыналган чаралар белән чиргә каршы көрәшне дәвам иттем. Бераз тернәкләнгәч  хастахнәгә юл тоттым.Йөземә сары коелган, башым авырта, әйләнә, чыңлый, көчкә атлыйм.Табиб билгеләгән дәвалар башымда өермә кузгатты диярсең: мием селкенеп, биеп йөргәндәй булды. Бер ай чамасы үткәч кенә хәлем бераз җиңеләйде.Вакыт уза, инде менә тагын көзгә кердек. Баш әледән-әле авырта, шаулый. Урында яткан көннәр дә булгалый. Җәй буе, сирәк-мирәк булса да, йөткереп йөрдем. Борыным да еш кына мышык-мышык килде.Бу яшеңдә тагын ни телисең дип елмаер иде мине белүчеләр. Алар белән өлешчә килешәм. Тик: «Нинди чир булды икән миндә?»- дигән сорау җаныма тынгылык бирми. Бигрәк нык какшатты бит. Таныш-белешләрем дә: «Гаиләбез белән чирләдек, югары температура белән яттык, теге зәхмәт вирусның берәр төре булгандыр», - диләр.Кайберәүләрнең эчләре дә киткән. Кемдер гыйнварда, ә кемдер декабрьдә үк авырткан. Әгәр шушы вирус булса, аңа каршы бездә иммунитет бар инде дип, үзебезне тынычландырабыз. Кабат аяктан ега күрмәсен дип, сакланырга да тырышабыз.Сәйдә әбиегез.
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2021-09-20 15:53:00
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/saylaularga-komachaularga-telchelr-bar
Сайлауларга комачауларга теләүчеләр бар
null
Гыйльманов Рафаэль Татарстанның Эчке эшләр министры урынбасары, милиция начальнигы:Безнең хезмәткәрләр 16 марттан бирле көчәйтелгән режимда эшли. Тәртипне бит сайлау участокларында гына түгел, ә күңел ачу чаралары узучы мәйданнарда да сакларга кирәк. 130 хезмәткәребез тәртип сакчылары җитешмәгән районнарга да озатылды. Бүгенге көндезге 12гә зур тәртип бозулар теркәлмәде. Алай да вак-төяк хәлләр булгалады. Мәсәлән, кичә сайлауларга бармаска өндәгән листовкалар тарату очрагы күзәтелде. Бүген дә Салмачи бистәсендәге 341 сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзасында мондый 13 листовка булуы ачыкланды. Иртәнге 9 тулып 53 минутта Казанның Чистай урамындагы 259-260 сайлау участокларында берәү 45 листовка белән тоткарланды.Кайбер участокларда күзәтүчеләрнең дә сайлау барышына комачаулык тудырган очраклары булды».
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
18 Март 2018 - 13:12
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kyigyirau-universiadaga-dsh
Кыңгырау Универсиадага дәшә
Белем көне календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, күбебез өчен бу чын бәйрәм. Кемдер әлеге көндә кайчандыр таптаган мәктәп сукмакларын искә алып моңайса, кем өчендер иртәгә тормышның яңа этабы башланачак. Беренче сыйныфка баручылар бу көнне аеруча дулкынланып көтәдер, мөгаен. Кичә генә бакчага йөргән балалар бер башка зур үсәчәкләр бит.
Быел Казан мәктәпләре 11 мең балага байыйачак - башкала мәктәпләренә беренче сыйныфка әнә шуның кадәр укучы кабул ителә. Ә башкалабыз мәктәпләрендә барлык белем алучыларның саны 102 меңнән артып китә. Бик тиздән алар «Мин җәйне ничек үткәрдем» дигән иншада каникулның якты истәлекләре белән уртаклашырлар. Белем йортларының һәм, гомумән, мәгариф системасының да укучыларга яңалыклары юк түгел. Әйтергә кирәк, балаларның күпчелеге тулысынча яңартылган, капиталь ремонт аша узган мәктәпләргә аяк басачак. Быел Казанда 44 урта белем бирү йорты төзекләндерелде. «Уку әсбаплары бөтен укучыга да җитәчәк», - дип белдерде мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов. Дөрес, китапларның барысы да өр-яңа түгел түгелен, тик бөтенләй булмаганчы, бераз таушалганрак әсбаптан файдалану начар түгел бит. Төп яңалыкларның берсе шул: дүртенче сыйныф укучылары «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» дигән яңа фән укый башлаячак. Бу дини түгел, ә мәдәни курс булачак, дип тынычландыралар ата-аналарны.Ә яңа уку елының иң беренче дәресе Универсиада турында булачак. Киләсе елда узачак Уеннарның йогынтысын һәрдаим тоеп яшибез шул. Укучылар өчен махсус материаллар, шулай ук видеоязмалар әзерләнгән. Аларны дәрестән тыш чараларда да кулланып булачак.Өч ай буе бушап торган мәктәп коридорлары, сыйныф бүлмәләре иртәгәдән янә балалар шау-шуына күмеләчәк. Хәзергә контроль эшләр, инша-диктантлар, хәтта БДИ турында да уйламый укучылар. Әлегә сагынышкан сыйныфташлар, дуслар белән күрешү, җәйге хатирәләр белән уртаклашу, мәктәп тормышына ияләшү вакыты. Укучыларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да тырышлык һәм сабырлык теләп, яңа уку елына аяк бассак та була.
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
31 августа 2012, 05:35
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/rostam-minnexanovny-es-vizity-belan-tukai-raionynda-kotalar
Рөстәм Миңнехановны эш визиты белән Тукай районында көтәләр
Тукай районына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә, дип яза Chelny-biz.ru. Аның визиты августның икенче яртысына планлаштырылган.
Республика башлыгына районның берничә объектын күрсәтәчәкләр, шул исәптән Яңа поселогындагы яңартылган паркны да. Җирле мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында башкарыла.Фото: Якты юл
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-08-11 10:25:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/allo-dugyz-kolak
«Алло, дуңгыз колак»
Лениногорск районының Кирлегәч авылында без яшь вакытта чыбыклы телефон Авыл советында гына бар иде. Телефон коммутаторы Кувак авылында иде.
Башта: «Алло, куак, куак», – дип, башыңны авырттырып бетерәсең. Аннан оператор «занято» дип җаваплый. Аннан соң тагын берничә тапкыр талпынып карыйсың: тагын нәтиҗәсез. Кайвакыт, ачу чыгып: «Алло, дуңгыз колак», – дип тә җибәрә идек. Ничек кирәк, шулай, кирәкле номерны әйтәсең. Юктан гына түгел бит инде ул. Бик кирәк булганга шалтырата идек, ләкин сөйләшеп булмагач, бик авыр була торган иде.Ә хәзер нинди уңышка ирештек дип шөкер итәрлек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Шуңа күрә булганның кадерен белергә кирәк.Минзөфәр Бәдретдинов, Лениногорск районы, Кирлегәч авылы.Фото:planetaskazok.ru
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
03 февраля 2019, 09:30
https://syuyumbike.ru/news/desert/shokoladly-alma-taban-sye
Шоколадлы алма - табан сые!
null
Дүрт яшел алма өчен:* 200 г шикәр комы;* 200 г кара шоколад;* 100 г чикләвек.Эш барышы:Алмаларны юып киптерәбез. Сабакларын алып, агач таякчыкларга утыртабыз.Шикәр комын калын чүмечкә (сотейник) бушатып, уртача утка куябыз. Шикәр эрегәч, дүрт аш кашыгы кайнаган су өстибез, карамель куе алтын төскә кергәнче утта тотабыз. Һәр алманы карамельгә манып алып, карамельнең артыгы агып төшкәнен көтәбез.Кисәкләргә бүленгән шоколад салынган сотейникны суы кайнап торган зуррак савыт эченә утыртабыз. Шоколад эрегәнче, уртача утта тотып, болгатып торабыз. Алманы шоколадка манабыз һәм өстенә вакланган чикләвек сибәбез. Шоколад катканчы суыткычта тотабыз. (Чикләвек урынына эретелгән ак шоколад агызырга мөмкин.)Мондый алманы фольгага төрсәгез, аның белән чыршыны бизәргә дә, дусларга күчтәнәч итеп биреп җибәрергә дә була. Күңелле Яңа ел кичәсе узып киткәч тә, суыткычтан бәйрәм алмасын тартып чыгаргач, сезгә бәйрәм рухы кайтачак.
syuyumbike
mass_media
Десерт
21 Декабрь 2015 - 00:00
https://www.beznen.ru/archive/daydzhest/111011/bashkortstanda-byrm-bula
Башкортстанда бәйрәм була
null
РФ Югары суды Башкортстандагы мөселман бәйрәмнәре − Корбан бәйрәме һәм Ураза гаетен ял көннәре буларак календарьдан алып ташлау турындагы карарын туктатты. Димәк, 6 ноябрьгә билгеләнгән Корбан бәйрәме Башкортстанда законга каршы килми – ял көне. Быел ул якшәмбегә туры килгәч, дүшәмбе ял көне дип игълан ителә һәм республика халкы 4 ноябрьдән 7сенә чаклы ял итәчәк.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
11.10.2011
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-inu-diktanty-xalykara-tarixi-akciiase-utacak-1661923487
Чаллыда «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе үтәчәк
Чарада катнашу өчен алдан яки 3 сентябрьдә теркәлү узарга һәм тест үтү өчен гариза бирергә кирәк.
3 сентябрьдә шәһәрнең 8 мәктәбендә  (№53, №35, №48, №34, №11, №82, №6, №42) һәм Чаллы дәүләт педагогия университетында  «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе үтәчәк. Ул 25 сораудан торган тестны үз эченә ала. Аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк булачак.Әлеге чарада диктантпобеды.рф сайты аша онлайн рәвештә дә катнашырга була. Моның өчен алдан яки 3 сентябрьдә теркәлү узарга һәм тест үтү өчен гариза бирергә кирәк. Чара Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булыр дип көтелә.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-08-31 08:19:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aliya-israfilova-bigrk-t-drle-urynnarda-eshlgn-keshelr-chen-bik-avyr-sz-inde-ul
Алия Исрафилова: "Дәрәҗәле урыннарда эшләгән кешеләр өчен бик авыр сүз инде ул..."
Рәхмәт әйтү кыенмы? Ихласлык ничек үлчәнелә? Җырчы Алия Исрафилова шул хакта фикерләре белән уртаклашты.
“Рәхмәт сүзе әйтелеш ягыннан бик авыр да түгел кебек, мәгънәсе дә бик күркәм. Тик, кайбер кешеләр, "рәхмәт" сүзен әйтсәләр, телләре өзелеп төшәр, дип куркалар ахрысы.Я артыгын әйтеп салмыйм, дип санап кына әйтәләр. "Бер тапкыр әйтелде ич инде, нәрсә инде кабатланырга?"- дип җикеренеп тә куярга мөмкиннәр. Әйтерсең, рәхмәтләре белән бергә, кесәләреннән алтын казналары чыгып китә.Бигрәк тә дәрәҗәле урыннарда эшләгән кешеләр өчен бик авыр сүз инде ул. Рәхмәт әйткән саен дәрәҗәләре төшәр дип куркалар микән? Риторик сораулар дип саныйк. Чынлыкта, рәхмәт әйтә белмәү - оятсызлык белән тәрбиясезлек билгесе.Бер танышымның 8 март белән котлавына рәхмәт, дип җавап язгач, йөзләгән котлаулар арасыннан бер син генә рәхмәт, дип җавап бирдең, рәхмәт әйтү модада түгел микән хәзер, дип тәмам аптыраган иде ул."Уф, телефон тулды шул котлау рәсемнәре, белән"- дия-дия бәйрәмнәрдән соң телефон хәтерен чистартабыз. Ул виртуаль рәсемле котлаулар җибәрү ниндидер формаль гамәл итеп кенә кабул ителә. Бәлки шуңа күрә кадере дә шулай гынадыр.“Рассылка” белән җибәрелгән котлауларга җавап та биреп тормыйм, ачып та карамыйм, диючеләрне дә ишеткән бар. Минем ихласлыкны үлчи торган үлчәүләрем юк. Барлык котлауларга "Амин", диеп рәхмәтемне җибәрергә тырышам. Вакытны ала, алуын. Ләкин, рәхмәт әйтү өчен сарыф ителгән вакыт - бушка узган вакыт, дип санамыйм мин. Бер рәхмәт - мең бәладән коткара, диләр ләбаса.”Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Алия Исрафилова (@auliyamin)
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
15 марта 2021, 16:49
https://syuyumbike.ru/news/zdorovie/lem-chire-tgel
Үлем чире түгел
null
Аналык муентыгында эрозия (лайлалы тышчадагы үзгәрешләр) — бүгенге көндә киң таралган хатын-кыз чирләренең берсе. Ел саен миллионлаган хатын-кызга шундый диагноз куела. Ә соңгы вакытта ул яшүсмер кызларны да нык борчуга сала башлады.«Гинекологка күренгән идем, «эрозия» дигән диагноз куйды. Шулай булырга мөмкинме? Миңа бит әле 19 гына яшь»,— дип яза Казаннан бер авторыбыз.Әйе, кызганычка каршы, хәзер бу чир әнә шулай япь-яшь кызларда да күзәтелә башлады. Вакытында чарасын күрмәсәң, моның ни белән бетәсен күз алдына китерүе дә кыен. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гинекология буенча баш белгече, акушер-гинеколог Наилә ГАЙНАНОВА безне эрозияне дәвалау серләре белән таныштыра.– Хатын-кызлар өчен зур проблемага әверелә барган әлеге чирнең барлыкка килү сәбәпләрен аңлатырга керешкәнче, иң элек аналык муен­тыгы­ның төзелеш үзенчәлегенә һәм аның күрем вакытында нинди үзгә­реш­ләргә дучар булуына тукталыйк.Аналык – ул, белгәнебезчә, мускул тукымаларыннан торган җенес органы. Эчке яктан үзгә бер тукыма – тиз үзгәрүче һәм аталандырылган күзәнәкнең үсешен тизләтүче лайлалы катлам белән капланган. Аның тышкы кыяфәте әйләндереп куелган грушаны хәтерләтә. Аналык тәнчеге белән аналык җиңсәсе арасындаурнашкан муентык исә әлеге ике органны тоташтыручы канал сыйфатын үти.Килеп чыгышы...Эрозияне төрле йогышлы чирләр: стафилококк, стрептококк, эчәк таякчыклары һәм дә җенси юл белән бирелгән инфекция – трихомонада, папиллома, хламидия һәм башкалар китереп чыгара. Ул, бала тапканда аналык муентыгының ертылып китүе, бала төшерт-кәндәге имгәнүләр, аналык җиңсәсенең һәм аның үсен­те­сенең ялкынсынуы, ак бүлендекләр килү белән дәвам итә. Мондый чакта эпителий (аналык муентыгындагы тукыма) юкка чыга, лайлалы тышча­ның өске өлеше ялангач кала. Ә бу исә эрозиягә бер адым дигән сүз. Эрозия булганда кан килә башлый, һәм ул шундук йогышлы чиргә бирешә. Хатын-кызларның күбесе, җенси якынлык кылганнан соң, канлы бүлендеккилүдән зарлана. Эрозиянең беренче билгеләре шушы инде. Ул җете кызыл төстә, кагылган саен каный.Бер-ике атна узуга, ул йә юкка чыга, йә псевдоэрозиягә әйләнә.Гинеколог: «Сездә эрозия», дип әйткәндә, сүз чын эрозия турында бармый әле. Чөнки ул бер-ике атна гына яши. Аның башланган чорын тотып алу мөмкин дә түгел. Псевдоэрозия үзен башкачарак тота. Табиблар лайлалы муентыктагы патологик үзгәрешләрне шулай дип атый. Мондый чакта эпителийда бернинди дә җитешсезлек күзәтелми. Ә менә күзәнәкләр бик тиз үсә башлый.СәбәпләреҖенес органнарындагы йогышлы чирләр, аналык җиңсәсендә дисбактериоз, ялкынсыну, җенси юл белән күчә торган авырулар – трихомониаз, хламидиоз, гади герпес вирусы һәм башкалар. Җенси тормышны – якынлык кылуны иртә башлау. Җенси органнарның лайлалы тышчасы 20-23 яшьтә генә тәмам өлгереп җитә. Әгәр дә шул чорда инфекция эләктерсәң, псевдоэрозия башлана. Аналык муентыгында имгәнүләр (бала табу, бала төшертүләр...)Гормональ проблемаларСаклагыч функция эшчәнлеге кими. Табиблар зыянсыз үзгәрешләр китергән эрозияне еш кына эктопия яисә псевдоэрозия дип атыйлар. Кайчак эрозия муентыкны тулысынча каплый. Күпвакыт ул аның тышкы йоткылыгы тирәсендә генә була.Вакытында дәваланмасаң...Әйтергә кирәк, аналык муентыгындагы үзгәрешләр озак вакытлар үзен сиздерми. Ул астыртын һәм әкренләп аза бара. Һәм ул шуның белән куркыныч та. Вакытында дәваламасаң, тора-бара ул яман шеш авыруына китерергә мөмкин. Диагноз иртә куелганда, чир артка чигенә. Шуңа да ярты елга бер мәртәбә гинекологка күренү мәҗбүри.Муентыктагы чирләрАлар күптөрле: әйтик, цервицитлар – аналык муентыгының ялкынсынуы (билгеләре – лайлалы һәм эренле бүлендекләр килә башлый, кайчак эчнең аскы өлеше авырта); әйткәнебезчә, эктопия – ул цилиндрик эпителийның аналык җиңсәсенә күчүе, аның тумыштан килгәнен дәваларга кирәкми. Җенси юл белән йоктырганын исә дәвалау мәҗбүри. Арада полип, папиллома, лейкоплакия, эндометриоз ишеләре дә очрый. Аналык муентыгындагы полип, мисалга, шешсыман була.Аның барлыкка килү сәбәбе – аналык муентыгын имгәтү, эндокрин үзгәрешләр һәм башкалар. Еш кына ул хроник ялкынсыну, эрозия, миома һәм эндометриоз белән бергә бара. Лейкоплакия гормональ үзгәрешләр, иммунитет түбәнәю нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Диагноз кольпоскопия, цитологик тикшеренү ярдәмендә куела. Папилломаны лазер яисә радиодулкыннар алымы һәм комплекслы вируска каршы терапия ярдәмен­дә дәвалыйлар. Эндометриоз булганда, күремнән соң җенес юлларыннан әз-әзләп кенә бүлендек килеп тора. Ә инде менә дисплазия...анысы яман шеш авыруы алдыннан була торган чир. Ялкынсыну нәтиҗәсендә килеп чыкканын дәвалап була әле. Шулай ук аналык муентыгында яман шеш алды билгеләре һәм инде яман шеше булган пациентларның 90 процентында папиллома күзәтелә. Моңа инфекция, гормональ һәм иммун үзгәрешләр дә сәбәпче булуы ихтимал.Дәвалау юлларыБу чирне дәвалау бары җентекле клиник-лаборатор тикшеренү узганнан соң гына башлана. Нинди юл белән дәваларга кирәклеген эктопиянең зурлыгына һәм структурасына карап билгелиләр. Моның максаты – патологик үзгәреш кичергән тукыманы алып ташлау.Ә инде ялкынсыну аналык җиңсәсендә һәм муенты-гында күзәтелсә, иң беренче чиратта, йогышлы чирне «уятучы»ны ачыкларга һәм бактериягә каршы терапия курслары үткәрергә кирәк.Псевдоэрозияне дәвалау өчен химик коагулянтлар – лайлалы аналык муентыгына аппликация рәвешендә солковагин һәм ваготил кулланыла. Аннан соң гына сәламәтлекне торгызу (метилурацил, солкосерил һәм башка препаратлар ярдәмендә) курслары билгеләнә.Шулай да, дәвалауның иң нәтиҗәле юлы – физиохирургия. Бу – электр тогы белән көйдереп алу да, криодеструкция (криоген тәэсир итү) – сыек азот кулланып, өшетү ысулы да... Ләкин искәртәсе килә: күп очракта хатын-кызлар консультациясендә, йә булмаса, коммерция үзәкләрендә эрозияне күрү белән, шундук көйдерергә яисә азот белән өшетергә җибәрәләр. Инфекцияне вакытында анализлар ясап та дәвалап була. Шулай эшләргә кирәк тә, чөнки аналыкны көйдереп кенә, анда утырган инфекциядән арынып булмый, ул беркая китми, эчтә кала.16 яшьтән 26 яшькәчә булган чорда эрозия гормональ үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, бала тапмаган яшь хатыннар эрозияне көйдерергә ашыкмасын иде. Бу очракта мин аларга табиб күзәтүе астында булырга, инфекцияне дәваларга тәкъдим итәм. Аннан соң гына азотбелән өшетү һәм электр тогы белән көйдерү...Аналык муентыгын сыек азот белән эшкәрткәндә, зарарланган урын сәламәт тукымага кадәр өшетелә.Бу – авырттырмый һәм җөйләр калдырмый торган ысул. Шушы сеанска кадәр дә, аннан соң да Гексикон дигән шәм куярга тәкъдим итәм. Ул шәмнән хатын-кыз йөклелек чорында һәм лактация вакытында да файдалана ала, чөнки аның зыяны юк.Шунысын да әйтик, дәвалау процедуралары бары күремнән соң уздырыла. Курслар үткәрелгәннән соң бер ай дәвамында җенси якынлык кылу, кайнар ванна, сауна керү, тампоннар кую тыела.Савыгу барышында җенес юлыннан бүлендекләр килә башлый. Курыкмагыз, ул шулай булырга да мөмкин. Чираттагы күремнән соң гинекологка күренергә кирәк. Мазь, гель ише әйберләр кулланмагыз. Табиб күзәтүе астында булыгыз!фото: pixabay.com
syuyumbike
mass_media
Сәламәтлек
3 Июль 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/shri-kazan-zhurnalistyi-tatarstan-sularyin-tiksher
"Шәһри Казан" журналисты Татарстан суларын тикшерде: Казан суына гына түгел, чишмә суына да ышаныч юк
Кеше үз гомерендә 35 тонна су эчә икән. Моны галимнәр исәпләп чыгарган. Ә «Шәһри Казан» газетасы, Татар төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре ярдәме белән, республика буенча иң чиста суның кайдалыгын ачыклады.
«Бактерияләр савыт-сабада да утырып кала»Юньле кеше эшен бис­милла белән судан баш­лый. Кулларны да көненә кат‑кат юабыз, чәен дә әллә ничә чынаяк эчәбез... Намаз укучылар тәүлегенә биш тапкыр тәһарәт ала. Суның менә шундый әһәмиятле әйбер икәнлеген чамалап, көннәрдән бер көнне хезмәттәшләребез белән аның сыйфатын тикшертергә булдык. Һәркем үзе яшәгән урыныннан шешәгә тутырып алып килде. Лабораториягә сигез төрле су алып бардык: Әтнә, Әлки, Балтач, Азнакай, Казанның Мәскәү, Киров, Совет районнары һәм «Шәһри Казан»ныкын (редакциябез Яңа Савин районында урнашкан). Белгечләр атна буе тикшерү уздырганда, редакциядә һәркем, безнең як суында ниләр табарлар икән, дип, ут йотып утырды.Лабораториянең директор урынбасары Айдар Садриев сүзләренчә, су микробиология һәм токсикология буенча тикшерелде. Иң яхшысы Әтнәнеке булып чыкты, шул ук вакытта иң катысы да шунда. Аны, тикшерү нәтиҗәләре әзер булмадымы әле, дип, көнаралаш сораштырган баш бухгалтерыбыз Илнур Борһанов Дусым авылыннан алып килде. Хезмәттәшебез сүзләренчә, аларда су, дөрестән дә, каты, чәйнектән юшкынны алып бетерергә дә өлгермиләр. Айдар Садриев сүзләренчә, суның артык каты булуы аркасында, бөергә таш утыра. Норма буенча бер литрда 7‑10 миллиграмм катылык булырга тиеш, Әтнәнекендә ул чак кына күбрәк - 10,3, димәк, әллә ни куркыныч түгел. Җитмәсә, гап‑гади фильтр суның катылыгын да киметә, микробларны да бетерә.Лаборатория белгечләре Казанның Мәскәү район суына да «биш»ле куйды.Ә менә Азнакайда, Әлкидә, Казанның Совет районыннан алынган һәм «Шәһ­ри Казан» суының сыйфаты искитәрлек түгел. Лабораториядә әйтүләренчә, Совет районы суы гомер-гомергә шәптән түгел. «Общее микробное количество» күрсәткече, норма буенча, 50дән артмаска тиеш, ә редакциянекендә ул - 200, Әлки белән Совет районы суында бөтенләй дә - 800! «Общее микробное число» йә су җыелган савытның, йә торбаларның пычрак булуы турында сөйли.Суны лабораториягә тапшырганда, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Беренчедән, савытны көнкүреш шартларында яшелчә тозлагандагы сыман пар белән эшкәртәсе. Тикшерүгә алынасы су 10‑15 минут агып торырга тиеш. Кранны тышкы яктан ут белән эшкәртәсе. Моның өчен пинцетка кыстырылган мамыкны спиртка манып, яндырып җибәрергә һәм кранны ут белән эшкәртергә. Суны 4‑10 градус температурада 6 сәгать эчендә китерәсе. Суытырга мөмкинлек булмаса, ике сәгатьтә үк алып киләсе. Ерак районнардан суны, итне һәм башка төрле әйберләрне суыткыч сумкада китерәләр. Ихластан әйткәндә (без мо­ны соңыннан белдек), Азнакай белән Әлки сулары, шешәгә тутырылып, бер ай торган булган, шуңа да аларның тикшерү нәтиҗәләре бик үк дөрес тә булмаган.Лаборатория белгечләре сүзенә караганда, бактерияләр организмга эләксә, иммунитеты көчсез булган кешенең эче китәргә мөмкин. Тик шунысы сөенечле: кайнатканда, судагы зарарлы бактерияләр юкка чыга. Савыт‑саба юганда, хәшәрәтләр утырып калырга мөмкин, шуңа да махсус сыекча кулланырга һәм, юып бетергәч, табак-савытны корытырга кирәк.- Лабораториягә суны еш китерәләр, бигрәк тә үз йортлары белән яшәүчеләр. Алар үзләрендә зур акчага артезиан скважиналары бораулатып, суның сыфатын ачыкларга тели, нигездә, ул яхшы була. Скважина никадәр тирән, суның сыйфаты да шулкадәр яхшырак, кагыйдә буларак, 100 метр тирәнлеккә кадәр казыйлар. Суның сыйфаты начар булса, бораулаучыларга дәгъва белдерергә була, алар тирәнрәк казырга яки шул җирлектә сыйфатлы су табарга тиеш була. Суүткәргеч (водопровод) системасына грунт сулары үтеп керергә мөмкин, моңа күбесенчә чишмәләр, шәхси йортлардагы скважиналар юлыга, ә шул грунт суларына якын-тирәдәге ферма, үләт базының зыянлы матдәләре эләгергә мөмкин. Шуның аркасында суүткәргечтәге суда нормадан тайпылыш күзәтелә. Суны тикшертү 1600 сум тора, - дип сөйләде Айдар Садриев.Чишмә-коеларны карамыйлар«Атнинское ЖКХ» оешмасы җитәкчесе Рамил Сәфәровка шалтыратып, бәйгебездә җиңүләре белән котладым. Аның сүзләренчә, оешма райондагы 13,5 мең кешедән Олы һәм Кече Әтнәдә, Шәкәнәч авылында яшәүче 3,5 мең кешене су белән тәэмин итә. Озакламый «Чиста су» программасы буенча Күәм авылы да аның канаты астына сыеначак. Калган авыллардагы сулар өчен күмәк хуҗалыклар, үзебезчә әйтсәк, колхозлар җаваплы.- Суның сыйфаты 14 күрсәткеч буенча бәяләнә. Район буенча төрле скважиналарда суның катылыгы төрлечә: кайберләрендә 11, 17, 8 миллиграмм да булырга мөмкин, уртача күрсәткеч - 7‑10 миллиграмм. Химик состав буенча суыбыз барлык таләпләргә җавап бирә. Җәй көне аны күбрәк кулланалар, шуңа катылыгы арта. Кыш көне әзрәк кулланганга, чистарак була. Суның химик составы әйбәт булуы мөһим, ә катылык 14нче күрсәткеч булып бара, - дип сөйләде оешма җитәкчесе.Рамил әфәнде сүзеннән аңлашылганча, хәзер чишмә суларына да ышаныч юк. Күп кешенең кулланыл­ган суы канализациягә чыгып, җир астына сеңә дә, иртәме-соңмы, чишмәләргә төшә.- Халык чишмә суын юшкыны әзрәк булганга эчә, әмма алар бик сирәк тикшерелә бит, - диде әңгәмәдәшем.Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, республикада 1658 кое белән чишмә бар, шуларның 90 проценты - авыл җирлекләрендә. Әмма тикшерүгә алынган суның 12 проценты санитар-­эпидемиология таләпләренә җавап бирми. Белгечләр әйтүенчә, чишмәләрне карау­чы һәм шул тирәлекне саклаучы, чистартучы аз.Иң начар су кайсы районнарда?2014 елдан Казан «Водоканал»ында суны хлор белән түгел, Америка һәм Европа илләрендәге сыман, тоз белән эшкәртә башлаганнар. Шуның аркасында су сыйфатлырак та, куркынычсызрак та, тәмлерәк тә. Җиһазны сафка бастыру 449 миллион сумга төшкән.Казан «Водоканал»ы җи­тәкчесе Андрей Егоров март аенда оешманың 2014 елгы эшчәнлеге буенча хисап тоткан иде. Аның сүзләренчә, соңгы биш елда башкалада ресурсларны саклау программасы буенча су тәүлеккә 80 мең кубометрга әзрәк тотыла башлаган. Бу күрсәткечләр буенча без Европа шәһәрләренең үкчәсенә басып киләбез икән.Казан мэры Илсур Метшин Андрей Егоровтан нинди су эчүе белән кызыксынгач, кран суын гына, дип җавап биргән иде җитәкче. Суүткәргечләрдән килә торган су эчәргә тулысынча яраклы, дип ышандырды Егоров. Әмма, ни кызганыч, кайбер районнарда торбаларның пычрак, тутыккан булуы аркасында суның сыйфатына зыян килә.Санитар-химик күрсәткечләрне карап, иң начар су 19 районда ачыкланган: Чистайда, Кама Тамагында, Алексеевскида, Спаста, Яңа Чишмәдә, Арчада һ.б. 12 районда микробиология күрсәткечләре уртача республика күрсәткеченнән (7,1%) ике тапкыр артып киткән: Алексеевскида, Питрәчтә, Алабугада, Актанышта һ.б.Республикада 2471 су­үткәргеч исәпләнә, шуларның 2227се, ягъни 90 проценты - авыл җирлекләрендә. 2014 елда салалардагы суүткәргечләрдән алынган суның 47,2 процентында санитар-химик күрсәткеч буенча тайпылыш күзәтелгән. Моңа чистарта торган җиһазлар һәм күпчелек авылларда суүткәргечләргә хезмәт күрсәтүче оешмалар булмау сәбәпче. Республикадагы районнарның яртысында диярлек суүткәргечләр тузып беткән: Әтнәдә, Арчада, Апаста, Балтачта, Яшел Үзәндә, Кайбычта, Лениногорскида, Мамадышта, Балык Бистәсендә, Теләчедә һ.б. Бу язмада телгә алынган саннар никадәр куркыныч булып тоелса да, бәхеткә, республикада су аша эчәк инфекцияләренең таралуы теркәлмәгән.Расиха Фәизова, баш мөхәррир урынбасары:- Чишмә суын эчәргә өйрәнгәч, Казанда суны да өй янындагы «Родничок» кибетеннән сатып алабыз. Кран суыннан ис килә, җитмәсә, тәмсез дә. Туган ягыбыз Азнакайдан килгәндә, «Расиха» чишмәсеннән суны машинага күпме сыя, шуның кадәр алып килергә тырышабыз. Азнакайның иң тәмле суы шунда, диләр. Кунакларны да беренче булып Чатыртауга һәм әлеге чишмәгә алып барабыз. Дөресен әйткәндә, тикшертергә, дип, сынау өчен, иске суны бирдек. Юкса яңасын да бирергә була иде.Чулпан Каюмова,офис-менеджер:- Моңарчы кран суын фильтр аша чыгарып эчә идек. Әмма соңгы арада ят тәм сизелгәч, сатып ала башладык. Шулай ук йә Балтач, йә Мамадыш суын биш литрлы шешәләргә тутырып алып киләбез. Атна буена җитә. Әмма икесе дә юшкынлы. Мамадышта юшкынны чистарта торган фильтр алгач, чәйнеккә утырмый башлады. Эчендәге чистарта торган җайланмасын айга бер алыштырабыз.2014 елда Казан «Водоканал»ы аша 90 миллион кубометр су үткәрелгән, шуның:65%ы - халыкка;20%ы - эре предприятиеләргә;10%ы - кече һәм урта бизнеска;5%ы бюджет оешмаларына җиткерелгән.
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
30 ноября 2015, 07:39
https://syuyumbike.ru/news/rukodelie/kukla-tilbda
Кукла ТИЛЬДА
null
(по книге Тоне ФИННАНГЕР «Тильда. Весенняя коллекция»)Для куклы нам понадобится:* ткань для туловища;* ткань для платья;* тесьма или кружево;* швейные нитки в цвет ткани для туловища;* швейные нитки в цвет ткани для платья;* пряжа для волос;* наполнитель для куклы;* ножницы;* карандаш;* игла швейная;* швейные нитки в цвет волос;* булавки портновские.Схема:Как сшить туловище:1. Ткань для туловища проутюжить, сложить пополам вдоль кромки лицевой стороной внутрь, перевести лекала при помощи карандаша или несмываемого маркера. У вас должно получится одно тельце, две ножки и две ручки.2. Сметайте по карандашной линии или сразу прошейте на машине. Длина стежка 1 - 1,5 мм. В начале и конце строчки сделайте закрепку обратными стежками.3. Вырежьте детали с припуском в 4-5 мм. На углах и изгибах сделайте надрезы ножницами для того, чтобы в этом месте ткань не морщилась после выворачивания.4. Детали вывернуть. Узкие детали удобно выворачивать при помощи не очень острой палочки, толстой спицы или карандаша. Детали расправить руками и проутюжить.5. Детали набить наполнителем для игрушек, так же можно использовать синтепон или наполнитель от подушек.6. Открытые срезы сметать, чтобы наполнитель не вываливался.7. Ножки вставить в открытый срез тельца, сметать и пришить мелкими стежками вручную.8. Ручки также пришить вручную к плечам тельца.Для платья нам понадобитьсядля топа2 детали размером 25 см х 12 см,для юбки- 35 см х 72 см.  Длина стежка - 3 мм.Пошив юбки:1. Подогнуть низ юбки на 7 мм, заметать и прошить на машинке.2. Проутюжитьс лицевой стороны наметать тесьму или кружево и пришить её на машинке.3. Сложить ткань пополам и прошить на машинке, припуск 1 см. Припуски разутюжить в разные стороны.Пошив топа:1. Сложить детали топа вдоль пополам, прошить вдоль длинного среза на машине с припуском 7 мм.2. Проутюжить. Вывернуть на лицевую сторону, расправить так, чтобы шов был по середине  детали - изнаночная сторона. Тоже самое повторить со вторым куском ткани. Проутюжить детали с обеих сторон.3. Детали топа вручную присборить поперёк посередине детали и закрепить, чтобы сборка не распалась.4. Приложить обе детали к телу куклы, перекинув через плечо. Пришить вручную к телу.5. Деталь юбки по верхнему краю присборить вручную или на машинке, сборку равномерно распределить.Одеть присборенную деталь на куклу и пришить вручную.Для поясаиз ткани для платья вырезать деталь 8 см х 25 см.1. Заложить на изнаночную сторону  по всем краям припуск 7 мм. Заутюжить.2. Сложить деталь вдоль пополам, сметать и прошить на машине. Проутюжить.3. Приложить деталь к кукле, закрепить булавкой и пришить вручную.Для пальто нам понадобится:* два мотка пряжи разных цветов;* крючок № 1,7-2,0.1. Плотность вязания - 5 рядов столбиками с накидом - 4,5 см, 12 столбиков с накидом - 5 см.2. Для начала вязания набрать 24 воздушных петли + 2 столбика для подъёма - первый столбик с накидом.3. В четвёртую от крючка петлю связать столбик с накидом. На следующих 22 воздушных петлях связать 30 столбиков с накидом, равномерно провязывая по два столбика с накидом 8 раз - всего 32 столбика с накидом.2-й ряд- равномерно прибавить 8 столбиков с накидом - всего 40 столбиков с накидом.3-й - 7-й ряды- в каждом ряду равномерно прибавлять по 8 столбиков3-й ряд- 48 столбиков с накидом4-й ряд- 56 столбиков с накидом5-й ряд- 64 столбика с накидом6-й ряд- 72 столбика с накидом7-й ряд- 80 столбиков с накидом8-й ряд- провязать 11 столбиков с накидом - левая полочка, пропустить 17 столбиков с накидом - левый рукав, провязать 24 столбика с накидом без прибавок - спинка, 17 столбиков пропустить - правый рукав, 11 столбиков с накидом - правая полочка.9-й ряд- вязать без прибавок 46 столбиков с накидом10-й ряд- равномерно убавить 4 столбика с накидом - 42 петли11-й ряд- равномерно убавить 4 столбика с накидом - 38 петель12-й ряд- равномерно убавить ещё 4 столбика с накидом - 34 петли13-й ряд- вязать без убавлений - 34 столбика с накидом14-й ряд-в ряду равномерно прибавить 6 столбиков с накидом.15-й ряд- 35-й ряды - в каждом ряду равномерно прибавлять по 6 столбиков с накидом. Старайтесь прибавлять в разных местах, чтобы не были ярко выражены клинья и места прибавок.15-й ряд- 46 столбиков16-й ряд- 52 столбика,17-й ряд- 58 столбиков с накидом18-й ряд- 64 столбиков с накидом19-й ряд- 70 столбиков с накидом20-й ряд- 76 столбиков с накидом21-й ряд- 82 столбика с накидом22-й ряд- 88 столбиков с накидом23-й ряд- 94 столбика с накидом24-й ряд- 100 столбиков с накидом25-й ряд -106 столбиков с накидом26-й ряд- 112 столбиков с накидом27-й ряд- 118 столбиков с накидом28-й ряд- 124 столбика с накидом29-й ряд- 130 столбика с накидом30-й ряд- 136 столбиков с накидом31-й ряд -142 столбика с накидом32-й ряд- 148 столбика с накидом33-й ряд- 154 столбика с накидом34-й ряд- 160 столбика с накидом35-й ряд- вязать без прибавок - 160 столбиков с накидом.Нитку отрезатьРукававязать на оставленных петлях по кругу.1-й ряд- 1 столбиков с накидом без прибавок.2-й ряд- вязать без прибавок - 17 столбиков с накидом.3-й ряд -равномерно убавить 2 столбика с накидом - 15 столбиков с накидом4-й ряд- 15 столбиков с накидом, вязать без убавок.5-й ряд-11-й ряды- вязать без изменений по кругу по 15 столбиков с накидом круговыми рядами.12-й ряд- равномерно убавить 3 столбика с накидом - 12 столбиков с накидом13-й и 14-й ряды- вязать по прямой по 12 столбиков с накидом круговыми рядами.Нитку отрезать.Второй рукав вязать аналогично.Обвязка пальто1. Прикрепить светло-зелёную нитку к оставленной петле. Обвязать все края пальто столбиками без накида не стягивая края.2. В следующем ряду выполнить 3 воздушных петли для подъёма (1-й столбик с накидом) + 1 воздушная петля, связать ещё один столбик с накидом и одну воздушную петлю в ту же петлю основания, в следующий столбик без накида связать *1 столбик с накидом, 1 воздушная петля, 1 столбик с накидом, 1 воздушная петля**.3. Повторять от * и до ** по всему краю обвязки до конца ряда. сделать соединительный столбик в третью воздушную петлю начала ряда.1 воздушная петля, *1 столбик без накида в следующую воздушную петлю предыдущего ряда между столбиками с накидом, 3 воздушных петли** повторять от * и до ** до конца ряда. завершить ряд, отрезать нить, конец нити спрятать.аналогично обвязать низ рукавов на 12 петлях.Для волосна картон размером 20 х 20 см намотать пряжу для волос в достаточном количестве, разрезать на нити длиной по 40 см.Разделить на локоны по 3-4 нити. Плотно пришить мелкими стежками нитками в цвет волос к голове за середину локона.Разровнять волосы руками, уложить в причёску и закрепить уложенные волосы ниткой и иголкой.Нарисуйте глаза и губы карандашами или красками и нанесите румяна на щёки.БеретНиткой светло-зелёного цвета связать цепочку из 5 воздушных петель и соединить в кольцо.1-й ряд - 3 воздушных петли для подъёма (первый столбик с накидом), 15 столбиков с накидом в кольцо. соединительный столбик в третю воздушную петлю начала ряда.2-й ряд - в каждую петлю связать по два столбика с накидом - 32 петли3-й ряд - удвить каждую вторую петлю - 48 столбиков с накидом.4-й ряд - равномерно убавить 12 столбиков с накидом - 36 петель5-й ряд - связать столбики без накида без убавлений - 36 столбиков с накидом.6-й ряд - 8-й ряды - вязать столбики без накида без изменений по 36 столбиков в каждом ряду. нитку отрезать и закрепить, кончик нити спрятать.СапожкиНиткой светло-зелёного цвета связать цепочку из 5 воздушных петель и соединить в кольцо.1-й ряд - в кольцо связать 8 столбиков без накида,2-й ряд - равномерно прибавить 4 столбика без накида - 12 петель3-й ряд - вязать без прибавок - 12 столбиков без накида.4-й ряд - прибавить 6 столбиков без накида - 18 столбиков5-й и 6-й ряды вязать без прибавлений - по 18 столбиков без накида.7-й ряд - 18 столбиков с накидом.8-й - 12-й ряды - вязать без изменений по 18 столбиков с накидом круговыми рядами.13-й ряд - столбики без накида без прибавлений - 18 петель.Нитку отрезать, закрепить и конец нити спрятать второй сапожок связать аналогично.Для завязок ниткой тёмно-зелёного цвета связать 2 цепочки из 45 воздушных петель и продеть в каждый сапожок по одной, завязать узелочком.
syuyumbike
mass_media
Кулларыңнан куан
16 Сентябрь 2015 - 10:30
https://beznen.ru/archive/arkhiv/240711/irekle-rssamnar
Ирекле рәссамнар
null
Йортыбыз каршында инде берничә ел рәттән ялгыз диварлы, төзелеп бетмәгән бина басып тора. Көндез, төннәрен анда бары тик каргалар гына каңгылдый иде. Ләкин быел шушы бинага җан керде кебек. Юк, төзүчеләр килеп кирпеч сала башламады. Кара диварлар матур-матур рәсемнәр белән капланды. Кичләрен дә шул яктан музыка, яшьләр тавышы ишетелә башлады. Шулардан соң икенче көнне бүлмәмдә буяу исләре таралуына да игътибар итми калмадым. Берничә кич шушы «буяучыларны» тәрәзәдән күзәтеп утырдым-утырдым да, чыгып танышып керергә булдым. Төркемнең «башлыгын» табарга озак вакыт кирәк булмады. Калганнар рәсемнең теге яисә бу өлеше килеп чыкмаса, киңәш сорарга, дип шул бер үк егет янына килә. Мин дә иң беренче аның белән дуслык «урнаштырасы» иттем. Исеме Айрат икән. Үзе КГАСУда белем ала. Студент кына булса да, «Crew» рәссамнар төркеменең башлыгы ул. Ара-тирә сораштырып, Чаллы егете икәнлеген дә белдем. Дивардагы бизәкләрне күзәтә торгач, никтер башыма шундый фикер килде: туган җирендә «бизәлмәгән» җир калмагандыр да хәзер Казанны да «матурлыйдыр» инде… Рәсем, бизәкләр, дигәне яшьләр телендә граффити, дип йөртелә. Ул итальян теленнән «сыдырылган», дип тәрҗемә ителә. «Диварларда яки башка җирдә буяу белән ясалган рәсемнәр ул», – диде миңа Айрат, аңлатма биреп. Егет 7 сыйныфта укыганда ук рәсем ясау белән мавыга башлый. – Дәресләрдә, укытучы сөйләгәнне ишетмичә, сәгатьләр буе дәфтәр битендә нидер ясап чыгармакчы булдым. Чаллыда рәсем белән бизәлгән җирләрнең барысын да карап, өйрәнеп чыктым. Рәссам белгече булмасам да, дәфтәрдәге рәсемнәрне кат-кат каләм, карандаш белән өстән сыза-сыза, ниндидер фигуралар барлыкка килә башлады. Соңыннан Чаллы яшьләре арасында танылган бер егет белән таныштым. Рәсемнәрне ул бик яхшы ясый иде. Тилмертеп артыннан йөри торгач, ул миңа граффитиның серләрен сөйләде. Шуннан бирле буяулардан аерылганым юк инде, – дип сөйләде Айрат. Кояштай якты төсләрне күреп, үзем дә бик кызыгып киттем. «Әлбәттә, ясап карасаң була. Буяулар өчен генә түләргә онытмассың соңыннан», – дип шаярдылар миннән. Ләкин ничек кенә тырышсам да, туры-кыек сызыклардан башка, берни дә чыгара алмадым. Соңрак, ярты сәгать газап чиккәннән соң, кулга трафарет тоттырдылар да, өстеннән буяулы баллон белән сиптерергә куштылар. Дерелдәгән кулларны көчкә тынычландырып, үземнең беренче рәсемемне мәңгелеккә дип, шушы бина диварында ясадым. Граффити ясауда нәрсә килеп чыгар, дип алдан ук чамаламыйсың икән. Буяу белән берничә кат сиптергән вакытта, үзеннән-үзе төрле бизәкләр килеп чыга. Рәсемнең зурлыгы да төрлечә булырга мөмкин. Буяу кораллары да шулай ук. Ниләр генә күрмәдем мин идәндә. «Эмаль» дип язылган банкалар да, кечкенә генә баллоннар да, валик-пумалалар һәм тагын күп нәрсә. Боларның барысын да кулланырга була. Башта, гадәттә, рәсем өчен җирлек ясала. Кем ничек тели, диварны буяу гына түгел, хәтта газеталар белән дә каплап куялар. Аннан пумала белән берәр бизәк чыгарасың. Азактан сызыклар турырак булсын һәм аерылып торсын өчен баллонлы буяу белән сиптерәләр. Һәр рәссам, үз хезмәтенең җимешен күргәч, рәсем астына псевдоним ише әйбер язып куя. Ләкин Айрат җитәкләгән төркем үз исемен генә ясый. «Jurt» дигән язманың нәрсә аңлатканын әле һаман да таба алмыйм. Матур, мәгънәле рәсем килеп чыксын өчен, музыканың да берникадәр өлеше бар икән. «Ул бик тынычландыра. Илһамландырып җибәрә», – диде Айрат. Бу арзанлы мавыгу түгел. Әлеге шөгыльнең чыгымы да күзләрне маңгайга менгерерлек. Бер рәсем өчен, гадәттә, 4-5тән артык баллон кирәк. Аның һәрберсе 200-250 сум тора. 4 баллоннан гына исәпләсәң дә, 800 тәңкә килеп чыга. Акча мәсьәләсеннән кала, «рәссамнарның» тагын бер проблемасы бар. Җирле үзидарә вәкилләре белән алар һаман да уртак тел таба алмый. – Шунысы сөендерә. Берничә көн элек хәбәрләрдән яңалык ишеттем. Хәзер әгәр йорт диварында рәсем ясарга телисең икән, анда яшәүчеләр һәм ЖКХ белән килешү төзергә кирәк. Син аларга теләгән рәсемеңне күрсәтәсең, ничек урнашканын аңлатасың. Кирәк, дип тапсалар, буяу белән диварны «пычрата» башласаң була, – диде Айрат. Йортлардан кала, төзелеп бетмәгән, озак еллар ярымватык килеш торган биналарда үз осталыкларын күрсәтәләр алар. Аның каравы, шушы сәнгать акча да китерә икән. Чаллыдагы бер төркемгә, мәсәлән, яңа ачылган рок-барны бизәргә кушканнар. Диварларын рок-н-ролл стилендә буяган өчен, егетләргә 40 мең сум биргәннәр. Күрәсез, кайвакыт яраткан шөгыль акча чыганагына да әверелергә мөмкин. Урамда диварларны бизәп йөрү кешенең кайсы халәтенә туры килә соң? Шушы сорау белән психологка мөрәҗәгать иттем. «Һәрбер кеше эчке кичерешләрен үзенчә күрсәтә. Кемдер, мәсәлән, шигырьләр яза, ә кемдер җырлап җибәрә. Бу очракта да, эчеңнән чыккан, сүз белән әйтә алмаган әйберләрне буяулар аша күрсәтү», – дип аңлатты ул миңа. Шул кичтән соң үзем дә рәсем ясау белән мавыгып киттем. Хәзер телефоннан сөйләшкәндә дә, урамда берәрсен көтеп торганда да, хәтта «бөкедә» утырганда да кечкенә генә дәфтәр битендә нәрсәдер сызгалап утырам. Университетны тәмамлап, журналист һөнәре буенча эш таба алмасам, рәссам булырмын, ичмасам. Динар ВӘЛИЕВ, КФУ студенты.
beznen_ru
mass_media
Архив
24.07.2011
https://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/kompozitornyi-i-marshlaryi
КОМПОЗИТОРНЫҢ ҖИҢҮ МАРШЛАРЫ
Калинин фронты "Алга, дошман өстенә!" газетасында 1943 елның 12 маенда хәрби корреспондент Абдулла Әхмәт "Композиторның җиңү маршлары" исемле мәкаләсендә Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут Латыйпов турында сүз кузгата. "Без ерак походтан килә идек. Юл пычрак. Атлавы авыр. Кинәт безнең адымнар җиңеләеп китте, башлар да югарырак күтәрелде. Гәүдәләргә ниндидер көч керде....
Калинин фронты "Алга, дошман өстенә!" газетасында 1943 елның 12 маенда хәрби корреспондент Абдулла Әхмәт "Композиторның җиңү маршлары" исемле мәкаләсендә Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут Латыйпов турында сүз кузгата."Без ерак походтан килә идек. Юл пычрак. Атлавы авыр. Кинәт безнең адымнар җиңеләеп китте, башлар да югарырак күтәрелде. Гәүдәләргә ниндидер көч керде. Алда, яшел таучык буенда, көчле оркестр уйный иде. Без туктадык. Фронтка яңа килүчеләрне каршы алып, музыка ниндидер марш уйный.Мин данлыклы Н-нче дивизиягә багышланган бу маршның татар композиторы Мәсгут иптәш Латыйпов тарафыннан язылган булуын соңыннан гына белдем. Яшь композиторның бу маршын сугышчылар гаҗәеп бер игътибар белән, дулкынланып тыңлый.Капельмейстер-композитор Латыйповның сугыш шартларында иҗат иткән музыкаль әсәрләре байтак. Аның кызылармеецлар арасында популяр булган "Н-нче полк маршы", "Н-нче дивизия сугышчыларына наказ", "Частушкалар", "Кыйнадык, кыйныйбыз, кыйнарбыз" (В.Лебедев-Кумач сүзләренә), "Геройларча үлгән иптәшләргә" кебек күп кенә көйләре бар.Мәсгут Латыйпов - Н-нче дивизиянең ансамблен оештыручы, аны юлга салучы да. Сугышчы-музыкантлар күп вакытларын алгы сызыкта үткәрә. Ансамбльнең җиңү маршлары җылы землянкаларда да, салкын окопларда да, тирән воронкаларда да яңгырый. Ансамбль музыкантлары оста, матур итеп уйный белгән кебек, кирәк булганда, оста, кыю сугыша да белә. Великие Луки шәһәре өчен барган каты сугыш вакытында ансамбль алгы сызыкта иде. Бу вакыт аларга тромбон, аккордеон һәм трубаларын куеп, иңнәрендәге мылтыкларын кулларына алырга, стратегик әһәмияткә ия булган бер биеклекне саклауда катнашырга туры килде. Бу бәрелештә музыкантлар батырлык, гайрәтлек күрсәтте. Биеклекне саклап калдылар.Татарстанның талантлы яшь композиторы Мәсгут иптәш Латыйповның Җыр һәм бию ансамблендәге сугышчан хезмәтен һәм музыкаль иҗатын искә алып, хөкүмәт аны "Сугышчан хезмәтләр өчен" медале белән бүләкләде.Бу мактаулы бүләк композиторны яңа иҗади уңышларга канатландырды, рухландырды. Хәзер аның җиңү маршлары тагын да матуррак, тагын да көчлерәк булып яңгырый".Мәсгут Гали улы Латыйпов 1913 елның 23 августында Семиречинск өлкәсе Сергиополь шәһәрендә (хәзер Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Аягуз шәһәре) туа. Әти-әнисе - Казан укытучылары - бирегә татар мәктәбенә укытырга килә. Әтисе Леснинск шәһәрендә вафат була. Кече яшьтән үк Мәсгутның музыкага сәләте ачыклана, әмма аны әниләре 1925 елда Казанга күчкәч кенә музыка буенча укыту мөмкин була.Монда ул тынлы уен коралларында уйнаучы абыйларыннан - әнисенең бертуган энеләре Хәсән һәм Салих Зөлфокаровлардан - дәресләр ала һәм соңрак аларның үзешчән музыкаль түгәрәкләрендә катнашып, чыгышлар ясый башлый. 1932 елда музыкаль белемен арттыру өчен Мәскәүгә китә. Анда Мәскәү дәүләт консерваториясе рабфагының тынлы уен кораллары бүлегендә профессиональ белем ала (профессор В.Блажевичның тромбон классында). 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка һәм Гнесиннар исемендәге музыка училищеларында композиция буенча профессор Е.Месснердан дәресләр ала. Аның иҗат эшчәнлеге Мәскәү өлкәсенең Эчке эшләр халык комиссариаты тынлы уен кораллары оркестры белән бәйле. 1930 елларда шул оркестр өчен ул төрле жанрларда үзенең беренче музыкаль әсәрләрен (тынлы оркестр һәм хор өчен, җырлар, халык көйләре эшкәртмәләре һ.б.) иҗат итә: алар арасында "Татар сюитасы" (1935) һәм "Кызыл Татарстан" (1936) маршы.1936 елда Латыйпов Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә композиция буенча профессор Г.Литинский классына укырга керә, өйрәтелгән барлык белемнәрне комсыз рәвештә үзләштерә бара. Шул ук елны Мәскәүдә тынлы уен кораллары оркестры өчен язылган маршлар конкурсында бүләккә лаек була. Аның "Кызыл Татарстан" маршы 1937 елда Музгизда басылып чыгуга ирешә. 1938-1940 елларда Латыйпов Мәскәүдә Татар сәнгате йортындагы хорның сәнгать җитәкчесе булып эшли. Шул ук дәвердә Татар опера студиясендә Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Салих Сәйдәшевләр белем ала. Мәсгут Латыйпов алар белән бергә 1939 елның сентябрендә ТАССР ның Композиторлар берлегенә әгъза булып керә.Муса Җәлил сүзләренә язылган "Шатлыклы хәбәр", Н.Вәлиеваның "Минем мәхәббәтем", А.Пушкинның (М.Җәлил тәрҗемәсендә) "Инезилья, мин монда" романсларын, күмәк җырлар, балалар өчен җырлар, татар халык җырлары эшкәртмәләрен шул чорда иҗат итә, "Сафа" (Ә.Фәйзи либреттосы) һәм "Зөлхиҗа" (Ә.Ерикәй либреттосы) операларын яза. Бу елларда аның иҗат эшчәнлеге актив һәм уңышлы бара. 1939 елда Мәскәүдә композиторның авторлык концерты үткәрелә. Бу кичәдә "Сафа" һәм "Зөлхиҗа" операларыннан дуэтлар һәм арияләр, сулыш өреп уйнала торган агач уен кораллары квартеты, арфа өчен вариацияләре, татар һәм башкорт халык җырлары эшкәртмәләре, Г.Тукай сүзләренә балалар өчен язылган җырлар башкарыла. 1941 елда ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.Сугыш башлангач, М. Латыйпов Кызыл Армия сафына алына. Үзенең хәрби юлын ул Калинин фронтында Мәскәү шәһәре янында 4 нче удар армиянең 360 нчы укчы дивизиясендә башлый. Башта ул музвзвод командиры, автомат ротасының политругы була. 1943 елда М.Латыйповка дивизиянең хәрби-тынлы оркестрын оештырырга кушалар. Алга таба ул 360 нчы укчы дивизиясендә сәнгать ансамбленең җитәкчесе вазифасын үти. Осташково, Торопец, Велиж, Великие Луки, Невель, Полоцк, Даугавпилс, Шауляй, Клайпеда, Кёнигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында ул М.Солянников һәм М.Клипиницер сүзләренә "Зур мәхәббәт" (1943) дигән хор һәм оркестр өчен кантата яза. Хәрәкәттәге армиянең хәрби частьлары ул тудырган маршлар һәм җырлар авазы астында фронтның алгы позицияләренә сугышырга чыгып китә. Композитор үзенең хәрби юлын 1945 елда Мемель (хәзерге Клайпеда) шәһәрендә тәмамлый.Шул ук елның сентябрендә М.Латыйпов Казанга кайта һәм яңа ачылган консерваториягә Германиядә нәшер ителгән күпсанлы кыйммәтле клавирлар һәм партитуралар,уен кораллары бүләк итә һәм анда укыта да башлый, бер үк вакытта ул Казан хәрби округының Җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе дә була. Салих Баттал һәм Я.Меркурьев шигырьләренә "4 нче Удар армия геройлары турында" (1946) һ.б. кантаталарын иҗат итә. 1946-1950 елларда Идел буе (Куйбышев), аннары Көнчыгыш Себер (Иркутск) хәрби округларында Җыр һәм бию ансамбльләре белән җитәкчелек итә. Шул дәвердә композитор 3 кантата, симфоник оркестрга "Җиңүдән соң" дигән сюита, Мостафа Ногман, Самат Шакир һәм Гамир Насрый сүзләренә җырлар иҗат итә.1953 елда яңадан Казанга кайта. Мәхмүт Хөсәен шигыренә (русчага Б.Зернит тәрҗемәсе) "Ватан турында" (1954), Нәкый Исәнбәт шигыренә "Ватаныбыз башкаласы - Мәскәүгә" (1957) кантаталарын иҗат итә. 1954-1957 дә ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә дирижёр, шуннан соңгы елларда нефтьчеләрнең сәнгать коллективларын җитәкли. Ансамбль 1957 дә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында чыгыш ясый һәм аның җитәкчесе ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була. Шуннан соңгы елларда композитор "Сарман чәчәкләре" кызлар ансамблен, Кукмара һәм Лениногорск яшьләр тынлы уен кораллары оркестрларын оештыра һәм җитәкли.Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм музыка иҗат итү өлкәсендәге күпкырлы хезмәтләре өчен М.Латыйпов Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.Композитор Мәсгут Латыйпов 1987 елның 9 апрелендә Казанда вафат булды. М.Горький урамындагы ул яшәгән 17нче йорт диварына мемориаль такта куелды. 1994-2006 елларда "Разыя Еникиева нәшриятында" аның инструменталь һәм вокаль әсәрләре дөнья күрде. Сеңлесе Лидия Латыйпова шул ук нәшриятта, 2003 елда, гаиләдәшләренә багышланган "Они в моей памяти" китабын нәшер итте, абыйсының тормыш юлын шактый киң яктыртты.1998 елдан башлап Казанда һәр елны яшь башкаручылар конкурсы уза (бу конкурска нигез салучы аның улы Рөстәм). Конкурста композиторның скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен язылган әсәрләре башкарыла.2003 елда аның 90 еллыгына М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының хоры һәм оркестры (дирижёр Р.Салаватов) башкаруында композиторның әсәрләреннән видеотасма чыгарылды.Композитор 6 кантата, 8 хор цикллары, тынлы уен кораллары оркестры өчен 5 сюита һәм 13 марш, 60 җыр һәм бик күп романслар, 20 дән артык камера-инструменталь әсәрләр, татар һәм рус халык көйләре эшкәртмәләрен иҗат итә. Аның исеме Казан шәһәрендә Вахитов районының урамына бирелә.Әлфия ШАМОВА..Композитор Мәсгут Латыйпов.Рәсем Разыя Еникиеваның шәхси архивыннан алынган.
madanizhomga
mass_media
Көнүзәк мәсьәлә
2015-05-08 07:00:00
https://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/chp-savytlary-kuydyrdyk
Чүп савытлары куйдырдык
Быел Чаллының 88 ишегалдында “Безнең ишегалды” республика программасы буенча төзекләндерү бара. Шул ук вакытта шәһәрдә гап-гади уңайлыклар да тудырылмаган ишегаллары бар.
­“Зяб би­тә­се­нең 18/12 йор­ты кар­шын­да­гы ба­ла­лар мәй­дан­чы­гын­да чүп са­выт­ла­ры юк. Һәр көн мәй­дан­чык­ның бу­ен­нан бу­е­на ком­лык­лар­да чүп-чар ауный. Җы­еш­ты­ру­чы ир­тән җы­еп ал­а, кич­кә та­гын шул хәл. Ни­чә ел­лар шулай. Бы­ел да ур­наш­тыр­ма­ды­лар,"- дип хә­бәр итте безгә газета уку­чы­быз Ләй­лә Мир­за­һи­то­ва.Шәһәрдәшебезнең әлеге гозерен без “Жилкомсервис” идарәсе җитәкчеләренә җиткердек."Кыз­га­ныч­ка кар­шы, мәй­дан­чык­та ял итү­че­ләр чүп-чар­ла­рын юл аша гы­на ур­наш­кан подъ­езд яны чүп са­выт­ла­ры­на ил­теп ату­ны ки­рәк дип тап­мый. Ара­сы бер­ни­чә адым гына югыйсә. Шу­лай да искә алырбыз - без­нең эш ке­ше­ләр­гә уңай­лы яшәү мөм­кин­лек­лә­ре ту­ды­ру,"- ди­де без­гә идарә итү компаниясе генераль директорының үсеш буенча урынбасары Алек­сандр Шу­ра­лев.18 ком­п­лекс­ның ТОС җи­тәк­че­се Мәрь­ям Мос­та­фи­на­га да мө­рә­җә­гать ит­тек."Чын­нан да чүп са­выт­ла­ры юк. Мин ЖЭК җи­тәк­че­се Ра­ил Га­таул­лин­га да шалт­ырат­тым. Чүп са­выт­ла­ры шу­шы көн­нәр­дә ур­наш­ты­ры­ла­чак, дип җа­вап бир­де ул. "Бер тү­гел, хәт­та ике­не ку­яр­га ки­рәк,"- ди­п килеште Ра­ил Да­мир улы,"- ди­де Мәрь­ям Мос­та­фи­на.Без бу язманы басарга әзерләгәндә “Жилкомсервис” идарә итү компаниясеннән хәбәр килеп иреште: мәйданчыкка чүп савытлары урнаштырылган.Айзирә ИМАМОВА.
shahrichalli
mass_media
Көн темасы
2021-07-30 09:18:00
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/240319/taular-shudyk-berglp
Таулар шудык бергәләп…
null
Түбәнтегермәнлеклеләрнең бердәм, ярдәмчел халык икәнен күптәннән беләм инде мин. Алар үзләре дә әлеге күркәм сыйфатларга ия икәнлекләрен һәрдаим үзләренең эш-гамәлләре белән исбатлап торалар. Дәррәү кубып, нинди генә чаралар үткәрмиләр. Узган елның җәендә читтә яшәүче авылдашлар җыелышып, бик күңелле итеп 80-90нчы еллар дискотекасы үткәргәннәр иде. Ноябрь башында ерак шәһәр-районнарда яшәүче авылдашлар авыл халкы белән берләшеп, халыкны «Картаямыни соң йөрәк?» дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерделәр. Әле 2019нчы елның башы гына, алар инде 2нче гыйнвар көнне һәркемне «Тау шуу» бәйрәменә дәште. Чыннан да бу көнне чын бәйрәм рухы хөкем сөрде авылда. Олысы-кечесе, яше-карты Чишмә тавына тау шуарга, бәйрәм итәргә җыелды. Һәркемнең йөзендә елмаю, күзләреннән канәгатьлек, шатлык нурлары сирпелә. Озак вакыт күрешми торган авылдашларны очраштыру, күрештерү урыны да булды Чишмә тавы мәйданы. Бәйрәмне алып барган Фәнис Мөхәммәтҗановның шатлыклы авазы, Түбән Кама шәһәреннән кайткан авылдашлары Миләүшә Минһаҗеваның моңлы җырлары еракларга яңгырап, күпләрне әлеге бәйрәмгә килергә дәшеп, ымсындырып торгандыр бу көнне. Халык та бик күп җыелган иде. 4 сәгать дәвамында мәйдан умарта күче кебек гөжләп торды. Бик зурдан кубып, бөтен җанын-тәнен биреп әзерләнгәннәр түбәнтегермәнлеклеләр. Уеннары да, сый-нигъмәтләре дә мулдан иде. Кыш бабай белән Кар Кызының Чегәннәрне, Убырлы карчыкны утыртып, сөлгеләр белән бизәлгән атларны җигеп килүләре бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Тау шуып талчыккан һәркем кайнар чәй, коймак, кызган бәрәңге, учакта пешкән купатлар, кайнар итле бәлеш вә гөбәдияләрдән һәм башка тәм-томнардан авыз итте. Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын, диптер инде, беркем дә бүләксез китмәде бу көнне. Бәйрәмгә килгән иң өлкән һәм иң нәни тау шуучы, иң еракка шуучы, иң ерак шәһәрдән кайткан катнашучы аерым бүләкләргә ия булдылар. Кыш бабай белән Кар Кызын сырып алган бала-чага, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, Кыш бабайның капчыгын бик тиз бушаттылар. Лотерея билетларына чыккан бүләкләрдән дә халык канәгать калды. Биеп-җырлап, уйнап-көлеп халык рәхәтләнеп ял итте бу көнне. Халык күмәк һәм бердәм булып тотынмаса, мондый чараларны башкарып чыгу мөмкин түгел, әлбәттә. Бәйрәм үтте… Ә күңелдә калган уңай, якты хатирәләр йөрәкләрне шактый җылытып, күңелләрне әле озак сөендереп торыр. Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
24.03.2019
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/keshe-kessendge-akchanyi-sanarga-yaryiy
«Кеше кесәсендәге акчаны санарга ярый»
Кеше кесәсе Кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамый, диләр. Бик дөрес сүз түгел инде бу, татар кешесе әйтмәгәндер.
Татар әйтсә: «Кеше акчасын санарга ярамый», - дияр иде. Менә монысы дөрес. Кеше акчасын санарга ярамый. Хәтта кеше кесәсендә түгел, ә үз кулыңда булса да санама - анда синең бер эшең дә юк. Соңгы вакытта Рәсәй түрәләренең еллык кереме турында мәгълүматлар матбугатта басыла башлагач, шул сүз искә төште: «Кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамый». Ну, ярамаса да, санарга туры килә кайвакыт. Аннан соң, бик рәхәтлектән санамыйсың бит инде аны, үз кесәңдә булмаганга саныйсың.Менә җәй көне көтүдән кайтмый торган мүкләк сыерлар була бит, әйеме. Йә басуда, йә елга буенда чокчынып йөри, йә ферма малына кушыла, йә бөтенләй урманда кала. Озаграк искә алмый торсаң, йә күрше авыл көтүенә кушылып китә, йә берәрсенең утарына ияләшә. Ә кешегә ышаныч аз хәзер, авылныкы дип тә тормыйлар, суеп ашаулары да, сатып җибәрүләре дә бар. Шуңа күрә, юллап алырга туры килә.Менә безнең хезмәт хакы да шул көтүдән кайтмыйча теләсә кайда адашып йөргән мүкләк сыер шикелле. Йә тегенең кесәсенә барып керә, йә монысыныкына, йә бөтенләй адашып юкка чыга - тик үзеңә кайтмый. Шуңа күрә, мүкләк сыерыңны эзләгән сыман, үз хакыңны да эзләргә туры килә. Ну, вәт, көпә-көндез кемнеңдер утарында сыер кычкыра икән, аны игътибарсыз калдырмыйсың бит инде. Хезмәт хакы да шулай. Кемнеңдер кесәсендәге акча: «Мин монда! Фәлән миллионга җыелдым инде!» - дип кычкыра икән, аны бөтенләй илтифатсыз калдыру итагатьсезлек сыман тоела. Әрсезләнеп, утарына барып керә алмыйсың инде, шулай да: «Әһә, монда икән бу. Исән икән әле, бүре ашамаган икән», - дип тынычланып каласың. Ул декларация нәтиҗәләрен бастырып чыгару да шул халыкны тынычландыру өчендер инде. «Иптәшләр, бер дә борчылмагыз, сезнең акчалар дошман кесәсендә түгел, үзебезнең илдә, ышанычлы кулларда», - дип әйтү өчендер.Әлбәттә, җитәкчеләрнең еллык кереме белән танышып чыккач, башта гына шулай уйлыйсың. Татарга хас көнчелек, хөсетлек, тарлык нәтиҗәсендә генә. Эшнең асылына төшенгәч, ил түрендә утыручыларның булдыклылыгына, уңганлыгына сокланасың. Әйтик, менә берсенең еллык кереме - ике миллион. Россиядә уртача язучы, әйтик, бер китабы өчен йөз-йөз илле мең тирәсе гонорар ала. Менә бу җитәкче илнең һәм халыкның бәхетле тормышы өчен елына ун китап язган әдип дәрәҗәсендә көч куйган дигән сүз бит инде. Бер елга ун китап! Моңа ничек сөенмисең дә ничек сокланмыйсың! Әле аның елына иллешәр китап язганнары да бар.Чагыштыру бик аңлаешлы булмады бугай. Авыл кешесе дә төшенеп җитсен өчен, болай итик әле. Менә безнең авылда үзгәртеп кору чорыннан исән калган бер трактор бар. Шуның белән, әйтик, Әхмәт абзый бөтен авыл басуын сөреп чыга. Шул хезмәте өчен аена биш мең сум зарплата ала. Еллык керемен теге җитәкче дәрәҗәсенә җиткерү өчен, ул аена утыз авылның басуын сөреп чыгарга тиеш. Бармы берәр авылда шундый тракторчы?! Ә Россия җитәкчеләре арасында бар. Аена иллешәр авылның басуын сөреп чыгучылар бар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк авыл кешесенә!Сокланам, горурланам мин үз Ватаным белән. Ил башында бездән унар-иллешәр-йөзәр тапкырга уңганрак, булдыклырак, талантлырак кешеләр утыруы өчен сөенәм. Чын ир-егетләр, чын узаманнар алар!Илебез язмышына, аның ышанычлы кулларда булуына шулай сөенеп утырганда, «Хатынының кереме» дигән бүлеккә күз төште. Һәм ничектер моңсу булып китте. Хатыннарының кереме үзләренекенә караганда да бишәр-унар тапкырга күбрәк икән бит! Әлбәттә, беренче уй тагын татарга хас хөсетлек белән уйланылды: «Пычагым! Хатыннары аркасында гына адәм булып йөриләр икән ич. Бичәм елына алтмыш-сиксән миллион табыш алса, мин кем булмас идем!..» Бу, әлбәттә, тар күңелле һәм көнчел татар кешесе өчен табигый уй иде. Әмма шундук аны горурлык тойгысы алыштырды, Некрасов шигыре искә төште: «Коня на скаку остановит... В горячую избу войдет...»Сокланмаслык та түгел ич, ул ханымнар дәрәҗәсенә җитү өчен, миңа, ким дигәндә, аена ун роман язарга кирәк. Ә тракторчы Әхмәт абзыйга аена өч йөз авылның басуын сөрергә. Бу гади кеше кулыннан килер эш түгел кебек.Үз булдыксызлыгыңны танудан да авыр нәрсә юк. Тик бер юаныч бар, бәлки алар, без уйлаганча, гади кешеләр түгелдер. Бәлки безнең белән аллалар һәм алиһәләр идарә итәдер. Ә бит монысы да зур нәрсә. Алар белән бер дәвердә яшибез, бер сукмактан атлыйбыз, бер һаваны сулыйбыз икән, бу да бит чиксез горурлык.Шуңа күрә, «кеше кесәсендәге акчаны санарга ярамый», - дигән сүз белән килешмим. Без бит аны усал ният белән түгел, болай гына... сок­лану һәм горурлану өчен генә саныйбыз..
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
30 мая 2016, 14:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/pensiya-urtacha-alganda-me-sumga-artachak
Пенсия уртача алганда мең сумга артачак.
2021 елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләячәкләр
2021 елның 1 гыйнварыннан барлык иминият пенсияләре дә 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта «Парламентская газета» яза.Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, гамәлдәге законнар нигезендә эшләмәүче пенсионерларның барлык иминият пенсияләренә, картлык буенча пенсияләрне дә кертеп, 1 гыйнвардан индексация үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь аенда сенаторлар белән узган очрашуда, илдәге социаль-икътисади вазгыятькә дә карамастан, иминият пенсияләренең индексацияләнәчәге хакында белдергән иде.Пенсия уртача алганда мең сумга артачак.Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлар ала торган акчалата түләүләр 1 февральдән артачак. «Биредә индексациянең күләме моннан алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып билгеләнә, әлегә ул 3,8 процент тәшкил итә», - диде Бибикова.Социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Әлеге пенсия шулай ук «пенсионерның яшәү минимумы фаразланган үсеш индексы» күләменә карап ел саен күтәрелә. Әлегә ул 2,6 процент тәшкил итә, әмма бу күрсәткеч үзгәрергә дә мөмкин.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-11-24 10:08:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yalgan-akcha-birep-kittelr
Ялган акча биреп киттеләр
Беркөнне махсус киемнән киенгән кешеләр өйгә керделәр дә, электр счетчикларын тикшереп йөрибез дип, җиһазларымны карый башладылар.
«Апа, сезнең монда ут өчен артык акча әйләнгән бит», – диләр болар. 2500 сум артык әйләнгән, имеш. Әйдәгез, хәзер үк бу акчаны сезгә кайтарабыз, дип, 5000 сумлык акча суздылар. Сдача кайтарырга дип акчаларымны барлый башладым. 2500 сумны җыеп бирдем. Болар чыгып киттеләр. Тагын башка кешеләргә дә кергәннәр. Нәкъ шулай, 5 мең сумнан акча кайтаруны сорап, ут счетчикларын «тикшергәннәр». Баксаң, тегеләрнең 5 меңлекләре ялган акча булып чыкты бит. Бөтенләй акча да түгел, уенчык купюралар икән. Без 5 меңлекләрне күреп карамаган карт кешеләр аңламый да калдык инде. Хәзер бу алдакчыларны полиция хезмәткәрләре эзли. Эзләренә төшеп, тиешле җәзасын бирсеннәр иде. Үлемтеккә дигән сәдака акчаларын карт-карчыктан шулай алдалап алып рәхәт күрермен дип уйлыйлармы икән?Исемем редакция өчен генә. Яшел Үзән, Урысбага авылы.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
09 июня 2018, 11:45
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yal-knnrend-shri-kazanlyilar-bashvatkyich-tapshyir
Ял көннәрендә "Шәһри Казан"лылар "Башваткыч" тапшыруында көч сынаша - карамый калмагыз!
Безне «ТНВ» каналында 13 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә, «ТНВ-Планета»да 12 ноябрьдә 11.00, 19.20 сәгатьләрдә карагыз.
Безне «ТНВ» каналында 13 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә, «ТНВ-Планета»да 12 ноябрьдә 11.00, 19.20 сәгатьләрдә карагыз.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
11 ноября 2016, 11:17
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bakcha-mdire-vazifalaryn-tmgn
Бакча мөдире вазифаларын үтәмәгән
Аз­на­кай­да­гы ба­ла­лар бак­ча­сы мө­ди­ре 2016 ел­да укы­ту­чы-ло­го­пед­ка өл­кән тәр­би­я­че ва­зи­фа­ла­рын йөк­лә­гән. 2016-2018 ел­лар­да ба­ла­лар бак­ча­сы җи­тәк­че­ле­ге та­лә­бе бу­ен­ча ло­го­пед өл­кән тәр­би­я­че­нең хез­мәт ха­кын мө­дир­гә тап­шы­рып бар­ган, әм­ма үзе­нә йөк­лән­гән ва­зи­фа­лар­ны үтә­мә­гән. Ту­ла­ем ал­ган­да, ул 240 мең сум ак­ча бир­гән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләвенчә, 2019 һәм 2020 елларда балалар бакчасындагы тагын ике хезмәткәр канцелярша һәм кече тәрбияче вазифаларын башкарган, ә хезмәт хакларының яртысын шулай ук мөдиргә тапшырып барганнар.“Хезмәт вәкаләтләрен арттырып куллану”, “Мошенниклык” маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр җинаять схемасының башка эпизодларын да ачыклый.Фото:newstula.ru
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-07-22 11:49:00
https://syuyumbike.ru/news/brendlar/tatar-yrchylary-ine-yakynaytkan-bi-babalaryn-isk-ala
Татар җырчылары Җиңүне якынайткан әби-бабаларын искә ала
null
Intertat.ruэлектрон газетасы шоу-бизнес өлкәсендә кайнаучылардан Бөек Ватан сугышында катнашкан бабай-әбиләре, туган-тумачалары турында хәтер сандыкларын барлауны үтенде.Җырчы Алсу Фазлыева: “Бабай һәрберебезгә берәр мең сум акча биреп чыкты...”- Минем бабай Хакимов Гарифҗан Фәйзрахман улы 1943 елда, 17 яшендә сугышка чыгып киткән. “Беренче мәртәбә сугыш ачысын Проня һәм Днепр елгаларын кичкәндә татыдым”, - дип сөйләгәне истә. Могилев, Минск, Бобруйск, Гродно, Варшава, Кенигсберг шәһәрләрен алуда катнашкан. Ике мәртәбә “За отвагу”, бер мәртәбә “За боевые заслуги”, “За взятие Кенигсберга”, “За взятие Варшавы”, “За победу над Германией”, “За взятие Берлина” һәм башка медальләр һәм Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Бабайның юбилеен үткәргән вакыт истә калган. Без 9 онык идек. Һәркайсыбыз аңа багышлап котлау сүзләре һәм шигырьләр өйрәнгән идек. Тыныч кеше иде ул, барыбызны да сабыр гына тыңлап утырды. Аннары һәрберебезгә берәр мең акча биреп чыкты. Ул вакытта ул безнең өчен бик зур акча иде. Шулай итеп бер айлык пенсиясен безгә өләшкән иде.Шоу-мен Әбри Хәбриев: “Авылда иң яхшы махорка ясаучы минем бабам булган”- Бабам Хәбибуллин Хәбибрахман Хәбибулла улы. Сугышта катнашкан, яраланып кайткан. Кызыл Йолдыз ордены иясе. Бабайны хәтерләмим, чөнки мин туып берничә ай узгач ул якты дөньядан китеп барган. Фронтта төгәл кайда катнашканын да әйтә алмыйм. Тик шунысын беләм, авылда иң яхшы махорка ясаучы (табак үстергән ул) ул булган, шулай дип сөйлиләр иде. Шулай ук умарталар да тоткан ул. Кәрәз аеручы аппаратлары да исән иде без үскәндә.Җырчы, телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров: “Бабам нык, мощный ир-ат иде”- Бабам Мөхәммәтрахимов Зиннур Мөхәммәтрәхим улы 1909 елда туа, 2008 елда вафат була. 1941 елда хәрби хезмәткә алына, шул ук елны Литва җирендә әсирлеккә эләгә. Фашистлар концлагереннан 1945 елның маенда азат ителә. “За победу над Германией”, “За доблестный труд”  медальләре белән бүләкләнә. 99 яшькә кадәр яшәде бабай. Нык, мощный ир-ат иде. 97 яшенә кадәр чалгысын кулыннан төшермәде, печән чаба иде. Әби сөйли торган иде, пленда утырган кеше булгач аны гел районга чакыртып торалар иде, шунда чакырган саен бабагызның йөрәге жу итеп торадыр иде дип.Герой бабалары турындагы истәлекләр белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашкан йолдызлар бар.Айгөл Бариева, мәсәлән, үзенең Инстаграмында болай дип язган: “Дәү әтием Бариев Мәсгүт Бари улы сугыштагы батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Рәхмәт сиңа, дәү әтием, барысы өчен дә! Хәтерлибез! Горурланабыз!”Гөлназ Рәхмәтуллина, ТНВ каналындагы “Манзара” тапшыруын алып баручы:“Әтиемнең әтисе Габдрахман дәү әтием 1941 елның ахырында хәбәрсез югалган. Дәү әнием Рәйхана 27 яшендә 4 яшьлек һәм яшь ярымлык ике улы белән тол калып, сабыйларын берүзе үстергән. Әти төпчек малай. Бу фотога карыйм да, аңарда гел дәү әти чалымнары икәнен күрәм. Әниемнең әтисе – җиде бала атасы Мөхәммәтгәрәй дәү әтиемне яше олы булу сәбәпле фронтка алмыйлар, Казанга хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Олы уллары Сәлимгәрәй сугышта яраланып контузия алып кайта. Дәү әти заводтан кайткач, сигезенче бала булып әнием дөньяга килә. Мин Мөхәммәтгәрәй дәү әтиемне күреп калдым, ул вафат булганда миңа өч яшь иде. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, сүзебез дога булып ирешсен.Җырчы Ринас Әхмәтов та Инстаграмда бабасының фотосын куеп, “Рәхмәт, бабакай!” дип язган.
syuyumbike
mass_media
Сәхнә арты
9 Май 2017 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/rstm-minehanov-keshelrne-aldarga-yaramyiy-mayga-ya
Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләрне алдарга ярамый, майга ясалган пародияне балалар да ашый бит»
Дөньядагы кара туфрак запасының - 40 проценты, эчәргә яраклы суның 20 проценты Россиядә тупланган. Шул ук вакытта планетадагы халыкның ике проценты яшәгән илебездә дөньядагы барлык азык-төлекнең 1,6 проценты гына җитештерелә.
Бу һич кенә дә дөрес түгел.Бүген республиканың куркынчсызлык советы утырышында азык-төлек турында сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин, 2020 елга кадәр Россиянең эчке базарын тулысынча үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте Федераль Җыенга. Моның өчен заманча җитештерү, саклау һәм эшкәртү технологияләрен булдыру мөһим. Азык-төлек куркынычсызлыгы җитештерүне генә түгел, бәяләрнең кулай булуын да күздә тота.Республиканың Кама аръягында эшләп килүче "Агросила" акционерлык җәмгыяте үз стратегиясен булдырган инде. Генераль директор Светлана Барсукова сөйләвенчә, алар Кама аръягында азык-төлек кластерын булдыру тәкъдиме белән чыккан, ягъни үстерүдән башлап сатуга кадәр катнашы булган барлык предприятиеләрне бер канат астына тупларга.- Мондый кластер азык-төлек сыйфатын кырдан башлап кибет киштәсенә кадәр контрольдә тоту, Татарстан продукциясен Россия базарларында таныту мөмкинлеген бирәчәк. Россиягә шактый ризык читтән кертелә, Татарстандагы яшелчә, җиләк-җимеш, балыкның күбесе импортныкы. Кош-корт ите белән үзебезне тулысынча тәэмин итә алсак та, сөтчелектә эшкәртүгә басым ясыйсы бар, - дип сөйләде Светлана Барсукова.Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин сүзләренчә, республикада 3,8 миллион кеше яши, ә бездә 4,2 миллион кешене тәэмин итәрлек продукция җитештерелә. Бик күп сөтне чит өлкәләргә, хәтта Мәскәүгә кадәр сатабыз.Еллар дәвамында җыелып барган проблемалар да җитәрлек. Көнбатыш илләре игълан иткән санкцияләр авыл хезмәтчәннәре бәхетенә булган икән. Алар шушы кыенлыкларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моның өчен акча, ягъни инвестицияләрне жәлләмәскә кирәк.- Күз алдына китерик, сез ферма төзедегез, сыерлар алдыгыз, сөт саттыгыз. Әмма бизнесны башлап җибәргәндә, инвестиция еллык табыштан дүрт тапкыр күбрәк кирәк булачак. Авыл хуҗалыгы тотрыклы өлкә һәм озак эшли. Әйтик, 40-50 ел элек төзелгән фермалар бүген дә гөрли.Шәһәрне туендыручы авыл хезмәтчәннәренең кереме шәһәр халкыныкыннан азрак булырга тиеш түгел. Юкса, халыкны авылда тотып кала алмаячакбыз. Бөтен дөньяда сала халкының эш хакы шәһәрнекеннән югарырак, - дип аңлатты Айрат Хәйруллин.Соңгы еллардагы корылык аркасында, кукуруз һәм көнбагышка йөз белән борылдык. Кояш шашып-шашып кыздырган чорда да кукуруз гектардан 50 центнер уңыш бирә. Көнбагыш белән дә шул ук хәл. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләвенчә, алар моңа озак, курка-курка гына килгән. Әмма "Красный Восток Агро" оешмасының кукуруз һәм көнбагыш белән боткасы пешкәнен күреп, аграр министрлыкта әлеге культураларны күбрәк утыра башларга карар кылганнар.- Ел саен авыл хуҗалыгы техникасын 20 миллиард сумга алыштырырга кирәк, былтыр бу эшкә 8 миллиард сум тотылды. Кызганыч, илдәге техника төзүчеләр дә бәяне сизелерлек күтәрде. Беларусь техникасы да 30-40 процентка кыйммәтләнде. Шуңа да аларны быел элеккеге еллардагы кебек яңарта алмабыз, - дип күңелсезрәк фараз җиткерде министр.Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча - беренче урында, бәрәңге буенча - икенче урында, терлек һәм кош-корт ите буенча - дүртенче урында, бодай буенча беренче унлыкта.Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада кертелгән һәм чыгарылган продукцияне исәпләү тиешенчә җайга салынмаган. Импорт орлыкларга да бәйлелек зур. Чамалап карыйк: чәчүлек орлыкның 97 процентын читтән кертсәк, нибары 3 процентын чит илләргә сатабыз.Шәхси хуҗалыкларда терлек саны да кими бара. 2010-2015 елларда сыер белән дуңгызның баш саны 35 меңгә азайган. Былтыр шәхси хуҗалыкларга бирелгән кредитлар алты тапкыр кимегән. Сәбәп менә нәрсәдә: кредитларның процент ставкалары югары, җитмәсә, аларны алу да шактый матавыклы.Президент азык-төлек бәяләренең төрле районнарда төрлечә булуына дәгъва белдерде. Кайберләрендә бер үк ризык 2,5 тапкырга кыйммәтрәк.Узган атна ахырында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, алар Россельхознадзор белән бергә кибетләргә чыгып, сөт продукциясен тикшергән. Энә күзе аша үткәрелгән 151 кап ак майның 47се ялган булып чыккан. Андыйларның тышларында май каймактан ясалган, диелсә дә, чынлыкта пальма мае һәм башка катнашмалар кулланылган булган. Моны ишетеп, Президент пыр тузды. Кичә дә Рөстәм Миңнеханов күңеленә тигән пальма маен телгә алды.- Россия Дәүләт Думасында безне ишетмиләр, дигән фикер туа. Әгәр пальма мае кулланылган икән, азык-төлекнең тышында шулай дип язарга кирәк. Кешеләрне алдарга ярамый, майга ясалган пародияне балалар да ашый бит, ә бу - милләтнең киләчәге. Үзебез гомер озынлыгы турында сүз алып барабыз, ә үзебез контрафакт алкоголь белән дә көрәшә алмыйбыз, - диде президент.Фотоларpresident.tatarstan.ruсайтыннан алынды
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
23 марта 2016, 13:12
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/v-tatarstane-fura-nasmert-sbila-pensionerku
В Татарстане фура насмерть сбила пенсионерку
В Мензелинском районе водитель фуры насмерть сбил пенсионерку из Набережных Челнов, переходившую дорогу. О происшествии сообщили очевидцы в соцсетях. Всё произошло накануне около в 16:00 на 1094-м км трассы М-7 около села Коноваловка. По информации очевидцев, водитель фуры DAF XF не уступил дорогу пешеходам, переходившим дорогу, и сбил 58-летнюю пенсионерку....
В Мензелинском районе водитель фуры насмерть сбил пенсионерку из Набережных Челнов, переходившую дорогу. О происшествии сообщили очевидцы в соцсетях. Всё произошло накануне около в 16:00 на 1094-м км трассы М-7 около села Коноваловка. По информации очевидцев, водитель фуры DAF XF не уступил дорогу пешеходам, переходившим дорогу, и сбил 58-летнюю пенсионерку. В результате ДТП женщина oт полученных травм скончалась на месте происшествия. Отмечается, что пенсионерка переходила дорогу в темноте и при этом у нее не было предметов со световозврашающими элементами KAZANFIRST
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2017-11-27 05:24:13
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/160618/dzhins-chalbarly-syakht
Джинс чалбарлы сәяхәт
null
Ул елларда чит илгә барып кайту айга менү белән бер иде. Күп очракта түрәләр генә мондый бәхеткә иреште. Бервакыт берәр түрә әллә бара алмаган, әллә бәясен кыйммәтсенгән, чит илгә путевка миңа да эләкте. Германия, Чехословакия, Венгрия илләренә 12 көнлек сәяхәт путевкасы иде ул. Тиз арада күп белешмәләр җыйдым, чит ил паспорты эшләттем дә, тиешле сумманы түләп, юлга чыктым. Иң башта Казаннан Мәскәүгә очтык. Таможняда җиз иләктән иләгәндәй тикшерделәр: сумка-чемоданнарның асты өскә килде, үзебезне капшап-кармаладылар, бизәнү әйберләрен язып алдылар. Бу чит илгә чыккач үзебезнең әйберләрне аларның берәр кыйммәтле нәрсәсенә алыштырмас өчен кирәк иде. Төркемебез 24 кешелек булды. Самолетка аэропортта вакытта ук танышып куйган бер хатын белән утырдым. Ханым затлы киемнәрдән, чибәр, яше минеке кебек кырыктан узган иде. Төркемдә аның бер таныш хатыны да бар, әмма яңа танышымның ни өчендер аның белән аралашасы килми иде. Беренче тукталышыбыз − Германия. Мәскәүдән Берлинга килеп төштек. Таможняда тикшерелгәннән соң, безне шәһәр уртасындагы бер кунакханәгә урнаштырдылар. Бүлмәләр ике кешелек иде. Мин яңа танышым белән кердем. Кичкә кадәр буш вакыт бирелде. Танышым урамга чыгарга теләмәде, шуңа үзем генә чыгып киттем. Чыгып киттем дә телсез калдым… Хәйран тамаша инде анда! Безнекеләр тарафыннан җиңелгән илдә ничек шәп яшиләр! Андагы төгәллек, тәртип, чисталык… Менә безнең аңга «фашист» дип сеңдерелгән ил нинди икән! Каршыга бер бабай килә. Эчемнән генә: «Бәлки минем әтине син үтергәнсеңдер?» − дим. Алда тагын бер ир очрый. Анысына тагын: «Минем абыйны бәлки син үтергәнсеңдер?» − дип әйтәм. Бала-чага җитәкләгән әби-апаларга да өлеш чыгарам. Озак йөрелгән икән. Төркем җитәкчесе мине эзләргә үк чыккан. «Нимесчә белмәгән килеш, еракка китеп йөрмиләр», − дип орыша бу мине. Мин әйтәм: «Нишләп белмим инде: аухфидерзайн, гутен морген, гутен таг, Гитлер капут, хайл Халисә», − дим. Рәхәтләнеп көлештек. Икенче көнне иртүк экскурсияләр башланды. Иң элек Берлин стенасы янында басып тордык. Ул елларда әле ике Германия иде: Көнчыгыш һәм Көнбатыш. Ике ил арасында шул 5-6 метр биеклектәге стена, арада сай гына Шпрей елгасы ага. Нимес халкы бу киртәләргә карап тормаган, барыбер ике илдә бер булып яшәгән. Кемнең әти-әнисе, кемнең туганы теге якта аерылып калган бит… Экскурсияләр сәгать икедә тәмамлана, аннан кая телисең, шунда бара аласың. Без яңа танышым белән кибетләрдә йөрергә булдык. Үзебезгә кирәкне сатучыларга ишарәләр белән аңлатабыз. Алар рус халкын яратмый, шуңа күбрәк татарча аралашабыз. Кесәдә акча 100 сум гына. Монда килгәч һәрберебезнең акчасын нимеснекенә алыштырып биргәннәр иде. Алыштырган өчен процент та алып калдылар. Нәтиҗәдә 100 сум калды. Без барган өч илдә дә шул сумманы гына бирә алдылар. Киткәндә институтның 3 курсында укучы улым: «Әни, джинс чалбар алып кайт инде», − дигән иде. Улымның теләген үтәргә теләп, иң беренче джинс чалбар алдым. Калган акчага сагыз, ике улыма да футболка, үземә төймә дә тәтеде. Алдагы тукталыш − Чехославакиянең Прага шәһәре. Монда килгәндә Берлиннан соң хәйран калулар, әсәрләнүләр бераз кимегән иде. Шундый ук яхшы отель, ресторан, автобус һәм һәрберебезгә 100 сум гына акча. Бу илдән тагын бер джинс чалбар алдым. Әле 14 яшьлек икенче улым да бар бит. Берсенә алгач, икенчесенә дә алырга кирәк инде… Прагадагы икенче көнне бүлмәдәшем тәмәке алырга дип чыгып китте. Күп тә үтмәде, бер афроамериканецны ияртеп кайтты бу. Анысының кулында − шампан шарәбе. Сөйләшүләр, аңлашулар ишарә белән генә. Мине дә кыстап өстәл янына утырттылар. Негрга карамаска, якын утырмаска тырышам. Безнең өчен бигрәк чит халык бит инде алар. Бераз утырдым да, үземнең артык икәнемне аңлап, йөреп кайтырга булдым. Мин кайтуга болар инде коридорга чыкканнар, кунак үз бүлмәсенә китәргә җыена иде. Шул вакыт коридорның теге башында күршемнең өнәп бетерми торган теге танышы күренде. Ул үтеп киткәч күршем миңа: «Теге хатын сораштыра калса, негр минем янга килде дип әйт әле. Алайса ул мине бөтен Казанга данлаячак», − диде. Мин ризалаштым, ә теге хатын чыннан да сорады. Күземне дә йоммыйча: «Негр минем янга йөри», − дидем. Өченче тукталышыбыз Венгрия иде. Бу ил теге икесеннән дә бай, күп товарлары Америкадан кайтартылган. Моннан да мин джинс чалбар алдым. Дөнья хәлен белеп булмый. Кирәге чыгар, янәсе… Будапешт шәһәре буйлап йөргәндә күршемнең сапоги замогы ватылды. Ә яңа аяк киеме алырга да, монысын төзәттерергә дә акча юк. Арадан кемдер сапогины сумка бавы белән бәйләп куярга киңәш бирде. Танышым шулай эшләде дә. Әмма көне буе интекте инде, мескен! Сумка бавы балтырда тормый, шуа да төшә, шуа да төшә… Икенче көнне бүлмәдә кия торган йомшак башмакларын киеп чыкты бу. Өстендә тун, башында бүрек, ә аягында йомшак башмаклар. Җирле халык рәхәтләнде инде көлеп тагын. Нишлисең инде, түзәсең! Акчаңны түләп килгәч, күрәсе, йөрисе килә бит! Ахыр чиктә дуска әйләнеп беткән танышыма сапоги кунычларын кисеп ташларга киңәш иттем. Шул киселгән сапогилары белән әйләнеп кайтты ул барыбер… Сәяхәттән кайтуымны улларым дүрт күз белән көтеп тора иделәр. Олысы өч джинс чалбар арасыннан теге «Вранглер» дигән иң яхшысын сайлап алды, кесәсенә сагыз тутырды да чыгып та китте. Ә менә кечкенәсенә чалбар зуррак булып чыкты. Анысы көнгә берничә тапкыр джинс чалбарларны киеп карый, көзге каршында бөтерелә. Ярамагач, яхшылап төреп, тагын алып куя. Күп тә үтми олы улым бер авылга практикага китте. Шунда теге затлы джинс чалбарын урлатып кайтты бу. Нишлисең инде, бала бит, алынган өченче чалбарны кидертеп җибәрдем. Шулай итеп, өч чалбар алуым яхшы гына булды. Хәзер җәй − отпуск, каникул вакытлары. Бу язмам күпләргә гыйбрәт тә, кызык та булыр. Халисә Шәйдуллина, Сарман − Җәлил
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
16.06.2018
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sud-pristavlary-ike-atna-echend-7-million-sum-aliment-burychyn-kaytaruga-ireshkn
Суд приставлары ике атна эчендә 7 миллион сум алимент бурычын кайтаруга ирешкән
В рамках акции «Вспомни о ребенке – заплати алименты» приставы РТ взыскали 7 млн рублей долгов, сообщила руководитель пресс-службы УФССП России по РТ Лилия Халимова.
Акция для повышения эффективности взыскания долгов стартовала в республике 27 августа и продлилась до 10 сентября. За это время приставы взыскали с должников по алиментам более семи миллионов 770 тысяч рублей.Помимо этого, в течение двух недель приставы посетили более 880 должников, арестовали имущество ряда неплательщиков на сумму 620 тысяч рублей.Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
12 сентября 2018, 12:43
https://syuyumbike.ru/news/proza/kolynly-biya
Колынлы бия
null
ХикәяЭш көнен чак үткәреп кайтты Әлмира. Моңа кадәр төнгәчә калып, тавык чүпләсә дә бетмәс язу-сызуыннан арынып чыкканда, мәктәбендә төнге каравылчыдан башка җан иясе калмый иде. Бүген яшь укытучылардан да алдарак ычкынды. Чөнки җаны тыныч түгел, кайтып хәл итә торган эше бар.Өстен алыштырып, аш бүлмәсенә үтте. Юл уңае сатып алган ачы камырны җәеп, шакмаклап турады да, табага сыек май салып газга утыртты. Хәзер кызартып кына кабартма пешереп алыр. Улы ярата бит. Күптән үзен болай иркәләгәне дә юк. Шул мәктәп дип йөреп һаман...Ишек ачылу белән Айратның шат тавышы яңгырады:– Подъезддан ук исен сизеп киләм! Мондыйны минем әни генә пешерә ала!Әлмира аның шушы сүзләрен көтеп тора, йөзе кояштай балкый:– Әйдә, балам! Кулыңны ю да кил, суынмасын.Айрат киемен генә сала да тәлинкәдә өелеп яткан вак кабартманың берсен эләктереп тә каба:– Ммм... телеңне йотарлык! Күптән миңа мондыйны ашатканың юк бит, әни. Ничек сагындырган, – дип сөйләнә-сөйләнә ихлас ашарга тотына.Әлмира баласына карап-карап ала, тик тел очындагын ничек чишәргә, сүзне кайдан башларга белми.– Эшеңдә ничек, улым? Авыр түгелме?Айрат яңа урынга күчкән иде, бу эшендә ике ай гына йөрүе.– Юк, коллектив әйбәт, все нормально.– Ярый, яхшы. Ә-ә... хатын-кызлар күпме? Кыз-кыркын, диюем. Күз салырдай кызлар сиңа...– Нинди кызлар, әни? – Айрат, гадәтенчә, мондый сүздән читкә китмәкче.– Нинди кызлар, дип, кызларга да күз салырга вакыт, мине киленсез итмәссең  бит инде. – Хатын улына үпкәле төбәлеп алды.– Йә? – диде аның бу карашын белгән улы, – әйт, нәрсә әйтергә телисең?– Улым, – ана бер генә тирән тын алды да тезеп салды, – синең кем белән буталганыңны җиткерделәр инде. Тик мин каршы. Тешем-тырнагым белән каршы. Ишетәсеңме?Айрат аны кашларын югары чөеп тыңлады да, сынаулы карап, каршы сорау бирде:– Нигә каршысың? Нәрсәсе белән ошамый сиңа Дилә?– Шулай, балам, ошамый. Ул кыз сиңа пар түгел.– Ә нинди кыз пар миңа? Алтын чәчле, көмеш тешлеме? –Айратның тавышы тыныч калды, әмма анда тимер чыңы да чалынды. Улын катылык белән сындыра алмасын белгән хатын капыл гына икенче юлга төште.– Балакаем, син бит аны бөтенләй белмисең. Шуңа әйтәм бит, кыз-кыркын белән күбрәк аралаш, күр, сайла дип. Кеше бер-берсен яшь чакта сайлый инде.– Диләне син чакырдың бит безгә, син таныштырдың. Синең мәктәп укытучысы. Ничек инде белмим? – Улы һаман җавап таләп итте.Әлмира сөйләшүне шушы ызанга алып бара бит инде. Ярып та салды:– Менә ул сиңа баласы бар икәнлеген әйттеме? – Улының карашыннан аңлап, тантана да итте, – Ә-ә! Әйтәмәгән бит! Ә син, аны беләм, дисең.– Ничек... Нинди баласы?– Менә шундый баласы. Кызы бар аның, дүрт-биш яшьләр чамасыдыр инде. Ирсез тапкан булган.Айрат бу яңалыкны чынлап белмәгән, ахры, бертын эндәшә алмый торды. Башында сораулар гына бөтерелде.«Ирсез?.. Ул бит шундый яшь... Кайчан?.. Мәктәптә укыгандамыни?»– Мәктәпне бетергән дә авырга калган инде. Ярый, анысы нәрсәгә безгә? Иң мөһимен әйттем – балалы хатын кирәкми безгә, – дип, әнисе үзенекен тукыды.– Безгә? Сиңамы, әллә миңамы?!«Йә инде, кемгә охшап тискәре соң бу малай?» – дип, тәмам гаҗиз калды Әлмира ханым.– Без ул, улым, безнең гаилә дигән сүз, ягъни, икебез.– Мин фикеремне әйтмәдем әле. – Улы әнисенә авыр карашын күтәреп,  беренче күргәндәй төбәлде. Аннан һәр сүзен аермачык итеп, җайлап кына әйтте:– Үземә кем кирәк икәнен мин үзем хәл итәрмен, әни. Рәхмәт ашыңа....Төне буе йокламады Әлмира. Уйламаган уе, кормаган планы калмады. Инде бу хәбәрне кузгаткан икән, кабат кайтмаслык итеп ябып куярга кирәк. Улының ачуы озакка бармас. Холкы шундыйрак бит. Басым ясасаң, кычкырына башлый. Уңаена сыпырып, җайлап, каты бәрелми генә үз ягыңа аударып була аны. Әлбәттә, килешми торган ягы да бар. Әмма бу мәсьәләдә нишләсә дә эшләр Әлмира, ризалаштыру җаен күрер. Чөнки башкача булуы мөмкин түгел. Аның бердәнбер газиз улы ничек итеп балалы хатын алсын, ди? Юк-юк! Бая теге бер сүзе дә әрнегәндә башына килеп керде бит әле, чак әйтеп ычкындырмады. Колынлы бия! Һы... Аны ничек уйлады әле? Хәтеренә төшереп тормаса да, күңеленә нык уелып калган икән......Әлмира үзе дә бик яшьли әни булды. Мәктәптә артыннан йөргән Салих, армиягә повестка алгач та, әти-әнисен җибәрде аларга. Никахлашып, атна-ун көн яшәп калдылармы, ирен алып та киттеләр. Ул китүгә ике ай дигәндә яшь хатын йөкле икәненә төшенде, вакыты җиткәч, улы да туды. Педучилищеда укып йөргән җиреннән бер елга ял алып, авылга кайнанасы янына кайтты килен. Шунда ирен көтеп алды. Барысы да яхшы, барысы да җайлы кебек иде дә, Салихы гына кайтканнан алып, эчендәге сызлануга түзә алмый, җәфаланып хәвефкә салды. Дәваханәгә салгач, авыруы бераз басылды да, чыгып азрак йөрүгә тагын башланды. Шулай итеп, бер ятты, бер чыкты, аннан кабат ятты. Бәләкәй баласы, яшь хатыны белән рәхәтләнеп яшәү бәхетен татый да алмады. Изалады, чырае сытык, йөзе йончу булды. Бу халәтеннән уңайсызланды, шуңа да бүлмәдә стенага карап бөгәрләнеп ятарга күнекте. Табиблар эчәкләрендә ниндидер инфекция таптылар, вакытлыча авыртынуларын бастылар, әмма тулысынча котылдыра алмадылар. Әлмира аның белән сөйләшеп, юатып карый да, артык берни белән дә ярдәм итә алмый. Үзенә дә бәләкәй бала белән укуын тәмамларга, эшкә төшү юлларын карарга кирәк. Авыру ире белән улын кайнанасы карамагына калдырып, диплом якларга китте. Эшләрен тәмамлап, куанып, өйдәгеләренә бүләкләр карап йөреп, фатирына кайтып керсә, анда куркыныч хәбәр көтә: ире асылынган!22 яшендә бала белән тол булып утырып калды хатын. Әмма ул яшь иде, сәламәт иде, җитмәсә, янында игътибар даулап бәләкәй улы йөри. Вакыт та үзенекен итте. Авылдагы мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашты, баласын бакчага йөртте, әнисе белән, энесе өйләнмәгән иде әле, хәлдән килгәнчә шулай яшәп яттылар.Авыл җирендә аның сыман яшь хатыннар озак ялгыз булмый ла. Әлмираның чәчкә аткан чагы, дәртле, егәрле, тырыш заттан бит ул. Өч-дүрт ел укытканнан соң «яхшы укытучы» дигән даны да чыкты. Авылда аңа ирләр генә түгел, ә егет-җилән күз сала иде. Шулар арасыннан күрше авылның укытучы егетен якын күрде үзе.  Ял көнендә матаена атланып килеп җитте, алчакланып өйләренә дә килеп керде, әнисе белән син дә мин сөйләште, энесенә дә ярап алды. Бу күренешне авыл халкы да күреп-күзәтеп торды. Эшләр туйга барадыр инде дигәндә генә, бердәнбер кич әнисенең күрше авылда яшәгән энесе хатыны  белән килеп төштеләр. Башта әнисе белән чыш-пыш сөйләштеләр дә, соңыннан Әлмираны да чакырып алып күзен ачтылар. Баксаң, кияү булырга йөргән егетнең әнисе улының сайлаган кешесен белгәч, яу куптарган икән. Улын тетеп салуы гына җитмәгән, агаларына да килеп җиткән. Төп йортта кала торган төпчек улын балалы хатынга өйләндерү хакында сүз дә булмаячагын тиз төшендергән боларга.«Колынлы бия кирәкми безгә!» – дип кычкырган ди, дөрес булса инде. Бу әйтелгәннәрне күршеләр ишеткәндер, күрәсең. Һәм тиз арада бөтен авыл белгән.Көн дә мәктәбенә барып-кайтып, берни булмагандай йөрсә дә, эчендә янган уттан чак кабынып китми үткәрде ул мәлләрне Әлмира. Нинди генә хәл булганда да, «яратам» дип өзелгән кешесе килер, аңлашыр дип көтте. Бер ай көтте, ике ай... анысы килмәде. Димәк, әнисе теләгенә каршы бара алмады, сөюен якларлык көче булмый чыкты. Ичмасам, шуларны килеп аңлатып та китмәде. «Куркак! Куркак...» дип кенә ачынып уйлый, төннәрен тавышсыз сыгылып елый гына алды хатын. Шулай тавыш-тынсыз кичерде ул бу сөю газабын, каты бәгырьле булып, хәтта җиңгәләренә дә, иң якын ахирәтләренә дә бер хәсрәтле «аһ»ын ишеттермәде. Шул уку елы тәмамлануга эшеннән чыкты да, башкалага барып урын эзләп тапты. Читтән торып институтка керде. Яшәргә бүлмә тапкач, улын да алып китте.Монда да тырыш укытучыны күрмәделәр түгел. Ничәдер елдан завуч итеп күтәрделәр. Дистә елдан артык шушы вазыйфасында ал-ял белми чапты ул. Бөтен тормышы мәктәптә булды. Шәһәр, республика дәрәҗәсендә данлы укытучы, җәмәгать эшлеклесе итеп күтәрделәр. Башлыча, хатын-кызлардан гына торган җирдә аның игътибарын җәлеп итәрдәй ир заты да булмады, ул турыда уйларга үзенең теләге дә тумады, димләгәннәр белән дә килешмәде. Кайчандыр бервакыт ишеткән «колынлы бия» кушаматы аңа нык тәэсир иткән иде. Тәсэир иткән генә түгел, ә йөрәген ир-атка карата мәңгелеккә бикләгән иде.Аннан килеп, көтмәгәндә, мәктәп директоры итеп күтәрделәр. Моннан соң инде Әлмира өчен якын-тирәдәге башка дөнья югалгандай булып калды.  Ул арада улы үсеп җитеп, институтка керде, солдат хезмәтенә барып кайтты, эшкә урнашты. Тормышлары тыныч кына иде... теге кыз килеп чыкканга кадәр.Диләне чынлап Әлмира үзе алып кайтты шул өенә. Мәктәпкә эш эзләп килгән яшь укытучыны завучы эшкә алмаган да, бу, яклау эзләп, директорга килеп кергән. «Мин сезнең райондашыгыз булам, Әлмира Кәримовна, зинһар, ярдәм итегезче», – дип инәлеп торуына колак салды шул. Сөйләшеп киттеләр, уртак танышлары бар икән. Бала чырайлы гына кызның 3 яшьлек кызы да бар булып чыкты. Әле авылда әнисе янында икән. Үзе читтән торып укый, сессиягә китәсен белгәч, бер мәктәптә дә алмыйлар. Елар чиккә җитеп утырган яшь хатынны жәлләде шулчак Әлмира, райондашы булуы да үзенекен итте һәм ул, урынбасарын чакыртып алып, Диләнең документларын барларга кушты. Куанычы эченә сыймаган кыз йөгереп килеп кочаклап алды, кат-кат рәхмәтләр укыды. Эшләп киткәч тә, җае туры килгән саен кереп хәл белеште. Улы икенче шәһәрдә укыган Әлмирага да шундый кеше кирәк иде бугай, кызны ялларда чакыргалый, бакчасына барганда эндәшә башлады. Карап-карап утырып, бу хатынны үзенә дә охшатып куя иде ул.Әлбәттә, Дилә аңа караганда йомшаграк, хислерәк, әмма ул да кайчандыр Әлмира үткән юлны үтәргә тырышып-тырмашып ята. Укуны тәмамлыйм, баламны яныма алам, яшәргә берәр почмак булдырам дип дәртләнеп йөри.Ел ярым чамасы элек улы Айрат кайтып, монда төпләнгән иде. Әлмира юбилеен үткәрергә уйлады. Кафеда тантана ясагач, якынрак кешеләре белән өйдә дә утырып алырга булдылар. Дилә Әлмираның иң беренче ярдәмчесе иде. Менә шунда таныштырган иде улын бу кыз белән. Әмма һич тә улына тиң, аңа килен булырдай итеп түгел, ә яшь коллегасы итеп кенә күрсәткән иде. Кем уйлаган улы күз салыр дип? Ә тегесенә, Диләгә, шундый егетне җир тетеп эзләсә дә табарлык түгел иде. Әллә максатлы рәвештә танышкандыр да әле, кем белә? Хатын-кыз мәкеренең чиге бармы?..Улының иртән дә үпкәсе бетмәгән иде әле. Әнисенең йөзенә карамый гына ашады да, чыгып китте. Хәзер өендәге бу күңелсезлекнең, низагның гаебен бер Диләдә күргән Әлмира, мәктәбенә барып җиткәнче ярсыды. Аның каты, салкын карашыннан каршысына очраган укытучылар югалып калды. Сәлам бирүчеләргә әллә җавап бирде, әллә юк. Кабул итү бүлмәсендәге кыз да, хуҗабикәсенең кәефсезлеген аңлап, сикереп торды:– Хәерле иртә, Әлмира Кәримовна!– Хәерле...Кушканнарын йөгергәләп үтәгән сәркатибенә яңа фәрман бирде:– Дилә Фәритовнаны чакырт әле, срочно гына.Берничә минуттан Дилә аның каршысында тора иде инде. Ул да җитәкчесенең йөзеннән үк җитди сүз буласын аңлап, сагаеп калган.– Утыр. Башта ишекне яп.Йокысызлыктан кызарган каты һәм сынаулы күзләре белән яшь хатынны  күздән үткәреп алды директор. Аның купшы гәүдәсендә матур утырган гади генә костюмына, ниндидер бизәкле үрү белән үрелеп, иңбашына яткан толымына  беренче күргәндәй карап чыкты. Бу караштан кыз каушады.– Әлмира Кәримовна... Берәр нәрсә булдымы әллә?– Булды, – диде өзеп кенә Әлмира, – нәрсә булырга тиеш булса, шул булды.– Ә... нәрсә?..– Айрат белән безнең арада бик җитди сөйләшү булды. Мин сезнең бергә кинога йөрүегезне, ял итүегезне беләм. Мәктәпкә курьер алып килгән чәчкәләрнең аннан икәнлеген дә җиткерделәр. Так что, все под контролем.– Әлмира Кәримовна, сез, зинһар, начар уйламагыз...– Мин бернәрсә дә уйламыйм, кадерлем. Монда мин уйлап утырыр сәбәп юк! Син үзеңне минем улыма тиң дип уйлыйсыңмы әллә?Дилә нидер әйтергә ачкан авызын ябарга да онытып калды. Ә кызганнан-кыза барган Әлмира төне буе җыелганын тышка чәчте.    Әлбәттә, югары белемле, яхшы эшле, тәрбияле, фатирлы шәһәр егете кемне кызыктырмас? Тик, өйләнмәгәч тә, сине көтеп йөргән дип уйлама. Ул бала шундый булып күктән килеп төшмәгән. Мин аны ялгыз үстереп кеше иттем! Шул баланы уйлап, үз тормышымны кормадым, чит ир күзенә каратып утыртасым килмәде. Бөтен булмышымны улыма багышладым. Һәр әни кебек үк, мин дә улымның үзенә тиң кыз алуын телим. Һәркем тормышта үз тиңе белән яшәргә тиеш.Җитәкчесенең тел төбен төшенгән Дилә кайтарып җавап бирмәде. Ул тәрәзәгә карап тынып калган иде. Ниндидер каршылык көтеп ярсыган Әлмирага бераз тавышын басудан башка чара калмады.– Дилә, син мине дошман итеп күрмә. Мин сиңа дөресен әйтәм. Аны-моны аңлап алса, Айрат сине үзе үк ташлаячак. Ул чакта тагын да авыррак булыр иде.– Аңлап бетермим... Сез мине нәрсәдә гаеплисез?– Улымның башын катыруда. Ул яңа эшкә урнашты, әле үзен күрсәтәсе, карьера эшлисе бар. Аннан үзенә туры килгән кызны табасы... Син бит күреп торасың, ул нинди егет?!– Нинди? – ниһаять, Диләнең дә күзләрендә очкыннар хасил булды.– Ничек «нинди»? Белемле... Тыштан гына алганда да... ничек киенә, үзен ничек тота... культуралы чибәр шәһәр егете... Ничек икәнлеген син үзең дә күрәсең бит. Мин синең аңа гашыйк булуыңа да аптырамыйм.– Әйе, Әлмира Кәримовна, сезнең улыгыз миңа якын, – яшь хатын елмайгандай да итте. – Тик мин аның башын, сез уйлаганча, катырырга да, бутарга да җыенмыйм. Киресенчә, ул миңа дуслык тәкъдим итте, ул мине эзләп килде. Ул әлеге вакытта минем игътибарымны яулау белән мәшгуль.– Алай намуслы булгач, нишләп аңа балалы икәнлегеңне шундук әйтмәдең?– Сез әйткәнсез бит инде, – яшь хатынның карашын күтәрә алмады Әлмира, читкә борылды. – Үзем әйтмәс дигән идегезме? Әгәр хисләре чын булса, баламны да артык күрмәс, дигән идем....Шушы сөйләшүдән соң берничә көн йөрәге дулап җәфалады Әлмира Кәримовнаны. Кан басымы күтәрелде. Медсестра чакыртып бер-ике укол кадатты. Аннан җайлап тынычланды. Эшендә дә, өендә дә эш-хәлләре элекке юлына төште.  Җиңел сулап куйды.Улының алдан билгеле булган командировкасы килеп җитте. Ниндидер заман технологияләре буенча Германиягә өч айга укырга җибәрәләр иде.Төенчекләр төйнәлде, китәр көн килде. Менә әниле-уллы аэропортта утыралар инде. Айрат тынычсызлана, нәрсәгәдер эчтән борчыла. Сиздермәскә тырышса да, туктаусыз телефонына күз сала, капылт сикереп торып, бертын басып тора, як-ягына карана да кабат утыра. Сөйләшкәндә дә игътибарсыз, таркау. Башта юлга чыгуына шулай тынычсызланадыр дип уйлады Әлмира. Ләкин сизгер күңеле сәбәбенә тиз төшенде. Шуңа, төшенмәгәнгә салышып, бөтенләй икенче нәрсәләр сөйләде.– Укуга гына капланма, чит илнең матур урыннарын да күрергә тырыш. Мондый бәхет һәркемгә тәтеми.– Әйе, – дип килешкәндәй итте улы.– Минем бер танышның кызы шулай Франциягә укырга барды да калды шунда. Кияүгә дә чыкты кебек. Чит илдә тормыш яхшы диләр бит.– Шулайдыр...– Карале... теге... медколледж директоры Земфира Гафаровнаны хәтерлисеңме? Шуларда кунакта булдым бит. Кызы сылу булып үсеп җиткән икән, хәтерлисеңме Региналарын? Мединститут тәмамлап килә.  Нинди әйбәт һөнәр, әйе бит?Айрат игътибарсыз гына башын кагып куйды.– Менә шул кыз сине сорашты, номерын да язып бирде әле. Мә, тегендә күңелсез булмас, аралашып торырсыз. Ата-анасы яхшы кешеләр...Тик улы әнисе сузган кәгазьгә үрелергә ашыкмады. Кәгазь тоткан кулының һаман һавада асылынып торуына, аннан бигрәк сөйләгәннәренең тиешле урынга барып җитмәвенә җаны көйде хатынның.– Нәрсә, мин сиңа яманлык телимме әллә? Әниең сүзен таптап китәрлек булып үскәнсең икән.Ничек тә тынычлык сакларга тырышып утырган Айратның да сабыр канатлары сынды.– Мин синнән кыз сорамадым, әни. Бу мәсьәләне үзем хәл итәм, дип әйттем бит!– Итәрсең хәл! Кемне көткәнеңне аңламый дип уйлыйсыңмы? Оялмаса, килсен!– Ә нишләп ул оялырга тиеш? Җитәкче булуыңнан файдаланып, аны куркытканың өчен сиңа оят булырга тиеш.– Ә-ә-ә?! – Әлмира сузып кычкырып җибәрде. Аңа хәтта якын-тирәдәгеләр борылып карады. – Әләкләште дәме?!– Әләкләшмәде. Ул хәтта трубканы да алмый, мине күрергә дә теләми. Үзем төшендем, чөнки әниемне яхшы беләм. Минем әнием һәрвакыт үз сүзен сүз итеп, башкаларны шул фикеренә буйсындырып өйрәнгән. Нинди юллар белән булса да үз сүзен алга чыгарырга күнеккән. Башкаларга кирәкме-түгелме, башкаларның язмышын бозамы-бозмыймы икәнендә аның эше юк.Мондыйны ук көтмәгән иде хатын.– Син шулай әниеңне бетерәсең инде алайса? Ниндидер... колынлы бия аркасында! – дип ярып салды.Айрат капылт аңа күтәрелеп карады. Күзләре зур ачылып китте:– Нинди... бия? Бу нинди сүз? Әни... нинди түбәнчелек...– Түбәнчелек, әйе. Әмма дөрес сүз. Мин уйлап чыгармаган. Халыкта гомер буе әйтелә. Ул сүзне миңа да әйттеләр. Мин кабул иттем, урынымны белдем, күндем. Балалы хатын егеткә пар була алмый, яшь кызлар тол иргә бармый. Тәртибе шулай. Һәркем үз тиңе, үз пары белән яшәргә тиеш.Бераз сөйләшми утырдылар. Икесе дә, әлбәттә, әйткәннәренә үкенде. Тик ачылып та китә алмадылар. Күпме өметләнеп тә, тансык сынны көтеп ала алмаудан да, әнисе белән низаглашудан да кәефе төшкән Айратның кыяфәте бигрәк тә кызганыч иде. Хушлашуны да озакка сузып тормады, игълан ишетелү белән калкынып, яшьләренә буылган әнисенең маңгаеннан үпте дә, кочагыннан тиз генә ычкынып, китеп тә барды.– Айрат... шалтырат! Улым! Ишетәсеңме! Баргач та шалтырат......Шалтыратты. Барып җитеп урнашканлыгын хәбәр итте. Тик бу тәртип өчен генә иде. Телефон авазларыннан җылылык, якынлык көтеп тилмерде Әлмира, менә-менә улы көлеп җибәрер, берәр җылы сүз әйтер, кызыкларын сөйләр дип өметләнде. Әмма улы аралашуны коры һәм кыска тотты. Үзе белән бала түгел, ә кырыс ир сөйләшкәндәй булды анага. Бу ачышыннан хәтта каушап калды. Ул бу ир белән сөйләшкәндә сүз сайлый, аның кәефен чамалый, әллә куркына да  инде?.. Ул бу ирне ачуландырмаска... уңаена сыпырырга тырыша түгелме? Кайчан болай булып китте соң әле?.. Күзенә генә карап торган баласы кая булган да, кайдан килеп чыккан әлеге холыксыз ир? Улы үскән... Улы ир булган... Улы аңа буйсынмый....Мәктәп тынып калды. Балаларның җәйге каникулы башланды. Укытучылар  отпускыга әзерләнәләр. Дилә дә эшләренә йомгак ясый, кабинетын җыештыра. Аңа бөтенләй эштән китәргә кирәк. Шуңа хәстәрләре дә күбрәк.Яшь укытучының ниятен белгән завуч борчуга калды, уйларга киңәш итте. Тик Дилә үзгәрердәй түгел иде. Уку елын көч-хәлгә тәмамлады бит инде. Директор чакыртып әрләгәннән соң, хезмәтендә аңлашылмаучылык китте. Классына атлаган саен шелтә эләкте, күргәзмә дәресләре түбән бәһа алды, киләсе уку елына дәресләре дә аз гына калдырылды. Күп укытучылар кырын карады. Берәүләре теге хәлне гайбәт итеп чыш та пыш килде, икенчеләре, директорга куштанланып, өстән карады. Бөтен бу каршылыкларның кайдан чыкканын белгән Диләгә авыр иде.Бу мәктәптән генә түгел, бу шәһәрдән китәргә туры киләчәк аңа. Әлмира Кәримовнаның абруе зур, нинди мәктәпкә барса да, теләсә, начар мәгълүмат бирә ала. Теге мәл, әнисе белән сөйләшкәннән соң, Айрат соң гына шалтыраткан иде Диләгә. Егетнең тавышы сагышлы чыкты.– Син миңа берәр нәрсә сөйләргә теләмисеңме? – диде ул туры итеп.– Мәсәлән, нәрсә? – диде кыз шаяртуга борып.– Мәсәлән, балаң булуы хакында. Ник мин бу хакта әниемнән ишетергә тиеш? Безнең арада серләр юктыр, миңа мөнәсәбәтең җитдидер дип өмет иткән идем.Дилә бераз эндәшми торды. Җайлырак сүзләр эзләде:– Айрат... Минем балам булуы берәүгә дә сер түгел. Мин аны яшереп йөртмим. Сине бераз карыйм, күзәтим, сыныйм, дигән идем... Бер тапкыр авызың пешкәч, икенчесе салкын булганда да өрәсең икән...– Шуннан?– Шуннан... Кемдер баламны кабул итми дип, мин аннан баш тартырга җыенмыйм. Тиздән яныма алам, үзем тәрбияләп үстерәчәкмен. Үземне чынлап яраткан кеше кызымны да яратыр. Булыр әле андые. Ә сиңа – хуш! – диде дә трубканы ташлады.Икенче көнне аңлашып та өлгермәделәр, Әлмира Кәримовна барысын да урынына куйды. Горурлыгы һәм намусы тапталган Дилә инде Айратка борылып карамаслык булды. Шалтыратуларына, «смс»ларына җавап бирмәде, күрешүгә чыкмады, юлына чыкса, сөйләшмәде, килсә, ишеген ачмады. Егетнең дә тәкатенә тиде бу. Ул да капыл йөрүдән туктады, һәм газаплы көннәр башланды. Ни өчен мондый хәлләр бары Дилә белән буладыр? Беренче курста үлеп гашыйк булган егете, алтын таулар вәгъдә итте дә, әниләренә кунакка алып кайтып күрсәтеп, артыннан калмый йөрде дә, авырга калганлыгын белгәч, мин әти булырга әзер түгел, дип баладан баш тартты. Нинди генә түбәнсенүләр үтмәде Дилә, туганнарыннан әрләнде, егете ташлады, гайбәт-хәбәр чыганагына әйләнде, әмма карынындагы сабыеннан баш тартмады. Беренче курсын тәмамлады да, читтән торып укуга күчеп, йомгак кадәр генә кызчыгын күкрәгенә кысып, авылына кайтып китте.Һәм менә тагын ул матур сүзләргә алдана. Һәм менә тагын гашыйк була. Һәм чираттагы ир заты аның баласын күпсенә. Юк! Дилә моңа юл куймаячак. Үзе нинди хәлне дә кичерер, нәрсәгә дә түзәр, тик баласын кыерсытырга, хәтта аңа кырын күз белән карарга да юл куймас. Әгәр язмыш чираттагы тапкыр аны сөю белән бала арасына куя икән, ул чираттагы тапкыр баласын сайлаячак. Башкача булуы да мөмкин түгел. Нәрсә дигән әле аны Әлмира Кәримовна? «Колынлы бия», дигәнме? Әйтсен! Әйе, ул колынлы бия. Колыны калган җиргә әллә ничә чакрымнар урап та чабып кайтыр, колынын калдырып ерак китә алмас, кайда да аның яңгыравык тавышын ишетеп, сискәнеп йөриячәк кыю бия ул. Әйтсен, бу сүзгә ул бер дә генә дә кимсенми. Булсын әле аларның да шундый колынкае! Сөеп туймас, яратып туймас колынчыгы.Озак еллар дуслашкан ахирәте бар Әлмираның. Кайчандыр икесе дә авылдан килеп, бер мәктәптә укыта башладылар. Гөлниса ачык һәм шаян, Әлмира кырысрак. Бер-берсенә дус-иптәш, ярдәмче иде алар. Әлмира шул мәктәбендә калды, Гөлниса мәгариф министрлыгына күчте. Тормышка чыкмаган һәм бар акчасын үзенә генә тотып яшәгән ахирәте аз ярдәм итмәде Әлмирага.  Баласын да карашты, башка мәсьәләләрдә дә кирәк җирдә сүзе үтте. Шулай икесе ике холыклы, ике төрле рәвешле, бөтенләй башка язмышлы ахирәтләр булды алар.Ялны җиткереп, алдан хәбәр итеп, Әлмира Гөлнисага барды. Ахирәте аны һәрвакыттагыча зур кунак итеп каршы алды. Йөзе көлеп тора, буе зифа, теле татлы.Ахирәтләр гадәти дөнья хәлләрен барлап, вак-төяк гайбәт сөйләп, яңалыклар алышып утырдылар. Әлбәттә, Әлмира улы белән булган хәлне дә, үзара бозылып торган мөнәсәбәтләрен дә җентекләп сөйләп бирде. Гөлниса аңламаган җирләрен кабат-кабат сорап тыңлады. Хәзер барын төпченеп белеп бетергәч, Әлмираның аһ-зарын ишеткәч, ул аңа яхшы гына киңәш бирергә, һичьюгы аны яклап фикерен әйтергә, кушылып әрләшергә тиеш иде. Элек шулай була иде.– Карале... Әлмира, мин нәрсә уйлап утырам, – бераз тынып калган Гөлниса ничектер кыюсыз гына сүз башлады. – Бу хакта еш уйлыйм соңгы елларда... Хәтерлисеңме, мин бервакыт авырга калган идем?– Әйе, тик ул нәрсәгә әле монда?– Шул вакыт мин ни эшләргә белми сиңа килгән идем, хәтерлисеңме?– Хәтерлим.– Утыз биштәмен, яшем үтеп бара... Яраткан кешемнән йөклемен... Шундый бала табасым килә... ә кыймыйм...– Ул юньсез сине егерме ел буе алдап йөрде! Менә  алам, хәзер алам дип! Оныттыңмы әллә?– Юк, онытмадым... Ул да мине яратты, минем аңа үпкәм юк, бары гаиләсен ташлый алмады. Ә мин шунда әллә нишләп сине тыңладым... буйсындым сиңа.– Мин берүзем бала үстергән кеше идем һәм моның ни икәнлеген яхшы белдем. Әйтерсең, мин сине яман уйдан абортка алып барган? Утырып калыр идең бала белән, минем шикелле эт күрмәгәнне күреп яшәр идең.– Яшәр идем әле... менә син күтәргәнсең бит. Хәзер нинди улың бар синең, карап туйгысыз. Шул баламны тапкан булсам, бәлки, минем дә шундый улым йә кызым булыр иде...– Мин гаеплеме инде хәзер? Әйдә, барыгызга да мин гаепле булып калыйм.Гөлниса үпкәләп түгел, ә ничектер эчке бер зар белән әйтте боларын:– Юк, барына да үзем генә гаепле. Сөюемә баш була алмаганга да, баламны алдырганга да. Мин бит сине һәрвакыт дөрес яши, бар нәрсәне дә дөрес хәл итә дип кабул иттем. Шуңа да синең «Алдыр, ялгызыңа бала нәрсәгә», диюеңә дә каршы тора алмадым. Җитәкләп алып барганыңа, табибка керткәнеңә эчемдә кечкенә генә бер каршылык бар иде, ул шундый дулады, йөрәгемне өзәрдәй итеп сулкылдады... әмма ул синнән көчсез иде...– Без үкенгән нәрсәләр аз түгел, Гөлниса, нишлисең? Мин дә сине ирсез бала тотып утырмасын, үз кешесен тапсын, бәхетле булсын, дигән идем.– Ә кайдан белдең син мин сайлаганның үз кеше түгеллеген? Яки башка кеше теләгәннең хата икәнлеген? Яки икенче кешегә ничек бәхетле булырга икәнлекне син кайдан беләсең ул? Ничек син алай катгый фикерле була аласың? Ничек итеп һәрвакыт дөрес әйтүеңә, дөрес хәл итүеңә иманың камил була ала?Әлмира бу сораулар яңгыры астында күшегеп, ахирәтенең йомшак, әмма шул ук вакытта таләпчән дә карашына төбәлеп катып калды. Нәрсә булган бу Гөлнисасына? Аның белән килешмиме?.. Һәрвакыт килешмәгәнме әллә?.. Ничек инде...– Әйе, мин үземчә, хаталар һәм янулар эчендә яшәдем, – дип, сак кына дәвам итте Гөлниса. – Әмма мин үзем теләгәнчә, күңелемә хуш килгәнчә яшәдем, йөрәгемә буйсынып яшәдем. Бәхетле идем аның янында, аны күреп йөрүгә генә дә риза идем, әллә нигә бер очрашуларга канатланып бара идем. Үкенмим аларына. Бары тик бер нәрсәгә генә үкенәм – әнә шул баланы тапмаганыма. Шуннан чыгып әйтә алам, ахирәткәем, син һәрвакыт дөрес уйламыйсың һәм хәл итмисең. Син дә безнең кебек үк гади адәм. Башкалар язмышына син ия дә, хуҗа да түгел. Хәтта ахирәтең язмышына да, улың язмышына да. Беләсеңме, ә мин ул кыздан көнләшәм. Батырлыгыннан, акылыннан көнләшәм. Ул баласын саклап калырга батырлык тапкан, ә мин – юк....Төенчек-сумкаларын җыйнап утырткан Дилә, ишек шакучыны фатир хуҗабикәседер дип уйлады. Әмма тупсада көткән кеше түгел, ә Әлмира Кәримовна басып тора иде. Кызның аптыраулы карашына ул уңайсызланып кына елмайган булды. Аннан үзе үк сүз башлады:– Үтәргә ярыймы?– Үтегез... – Дилә юл биреп читкә тайпылды.Килүче кереп, бүлмәгә күз салды:– Җыенгансың икән...– Әйе.Әлмира түргәрәк үтте дә тулырак калын гәүдәсе белән җиңел генә итеп әйләнеп басты:– Ә мин сиңа үтенеч белән килдем. Тыңласаң, рәхмәтле булыр идем.Диләнең кашлары өскә сикерде. Бу хәбәргә ул ничек җавап бирергә дә белмәде. Бу ни галәмәт? Үтенеч, имеш...Әлмира сумкасының биген бер ачты, бер япты – дулкынлана, күрәсең. Әллә уңайсызлана?..– Дилә... Мин, башта, синнән гафу үтенәм... Аңлыйсыңмы?.. Мин улымны берүзем тәрбияләп үстереп, бар дөньям аннан гына торып... аны артык үземнеке итеп ташлаганмын, ахры. Аңа берәү дә тиң була алмас кебек булып...– Әлмира Кәримовна, мин балалы булуымны ким булу итеп кабул итмим. Баламны күпсенгәннәр белән аралашмыйм да.– Дөрес эшлисең, сылу. Һәрвакыт шулай бул, балаңны бер дөнья рәхәтенә дә алмаштырма.Хәзер чынлап аптырап карады Дилә. Аның бу тойгы-кичерешләрен йөзеннән укыган Әлмира күз яшьләре аша көлде генә:– Мин үзем дә шул колынлы бия бит. Колыным, дип борчылган, колыным, дип утка-суга кергән. Менә әле дә аның бәхетен юллап баш иеп килдем.– Моны ничек аңларга?– Ничек бар – шулай аңла инде, Дилә. Соңгы көннәрдә озак уйландым. Тормышым, эшләрем, кылганнарым хакында. Ике ай инде улым минем белән юньләп аралашмый. Хәл белә дә хушлаша. Ә мин газапланам... Шулай газаплана-газаплана хаталарымны аңлый барам... Һәм мин дә синең кебек үк баламны сайлыйм – аның бәхетле булуын телим.– Мин ничек ярдәм итә алам сезгә?– Син китмә, сылу, яме. Кал. Кызыңны алып кил, бакчага урнаштырыйк. Тиздән Айрат кайтыр. Каршы алыйк. Аңлашырсыз, сез бит яшьләр, үпкәләшүегез дә, ярашуыгыз да бер урында...Җәйге эңгер җайлап кына шуышып караңгылыкка кереп югалды. Бүлмәдәге хатыннарның инде нәрсә сөйләшкәне аңа кызык түгел иде. Алар, мөгаен, ут кабызыр, мөгаен, чәй эчәр, мөгаен, әллә нинди хәбәрләргә бирелеп утырыр. Ә эңгернең мәле кыска.
syuyumbike
mass_media
Проза
21 Гыйнвар 2022 - 16:14
https://tatarica.org/tat/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony/baltach/biktsh
Биктәш
Татарстанның Балтач районындагы авыл. Шушма елгасы буенда, шәһәр тибындагы Балтач поселогыннан 13 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авылга XVIII йөз башында Дорга, Югары Чура, Яңгул авылларыннан күчеп утыручылар нигез сала.1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балык тоту, умартачылык тарала.Авыл Чепья православие приходына керә. 1881 елда Н.Прокофьев йортында миссионерлык мәктәбе ачыла, 1894 елда чиркәү, аның каршында чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1903 елда чиркәү манарасы төзелә, чиркәү Покров Пресвятой Богородицы исемен ала (1918 елда яна, 2013 елда яңадан төзелә). 1911 елдамәктәпземство мәктәбе итеп үзгәртелә.1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 521,1дисәтинәтәшкил итә.1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән –Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.Хәзер Салавыч авыл җирлеге составына керә.1930 елларда авылда Молотов исемендәге колхоз (беренче рәисе – С.Иванов) оештырыла, 1954 елдан – “Кызыл яшьләр” колхозы, 1963 елдан – “Кызыл Татарстан”, 1967 елдан – “Социалистик Татарстан”, 1992 елдан –  “Татарстан” колхозы, 1998 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.1939 елда авылда Арбаш артеленең филиалы – мех эшкәртү цехы оештырыла.1918 елда мәктәп ачыла (1979 елда яңа бина төзелә), 2013 елдан – башлангыч мәктәп (Салавыч күп профильле лицей филиалы).Хәзер авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, чиркәү бар.
tatarica
education
Муниципаль берәмлекләр,Балтач районы
null
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/ayaklaryi-bozdan-tyirpaep-torganga-kr-tabyildyi
Аяклары боздан тырпаеп торганга күрә табылды
Коткаручыларга телефон аша Чулман елгасының Беренче май дип аталган җирендә боздан кеше аяклары тырпаеп торуы хакында хәбәр итәләр. Бу өч көн элек балыкка китеп югалган Николай Бельский булып чыга. Коткаручылар аны Чулман елгасыннан һәм Борвецкое урманыннан эзләделәр. 70 яшьлек Чаллы кешесе Николай Бельский 8 ноябрь көнне балык тотарга китә. Ул...
Коткаручыларга телефон аша Чулман елгасының Беренче май дип аталган җирендә боздан кеше аяклары тырпаеп торуы хакында хәбәр итәләр. Бу өч көн элек балыкка китеп югалган Николай Бельский булып чыга.Коткаручылар аны Чулман елгасыннан һәм Борвецкое урманыннан эзләделәр.70 яшьлек Чаллы кешесе Николай Бельский 8 ноябрь көнне балык тотарга китә. Ул соңгы тапкыр элемтәгә төнге 2.30 да чыга. Аннан соң аның кәрәзле телефоны җавап бирми.МЧС хезмәткәрләре пенсионерны икенче көнне иртән-иртүк эзли башлыйлар. Чулманның бу җирендә әле боз катмаган, шул сәбәпле батуы да мөмкин, дип водолазлар су төбенә төшәләр. Югалган балыкчының "Ока"машинасы яр читендә табыла. Бу Чаллыда соңгы ике айда югалып үлгән көе табылган бишенче балыкчы.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-11-10 08:26:51
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/kazanda-mig-mchet-eskizyn-eshl-buencha-khalykara-konkursta-ichelrne-iglan-ittelr
Казанда Җәмигъ мәчет эскизын эшләү буенча халыкара конкурста җиңүчеләрне игълан иттеләр
Корбан бәйрәме алдыннан, Казан Ратушасында Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук республикабызның дин әһелләре – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты.Конкурс 2022нче елның 1нче апрелендә, ягъни изге Рамазан аена бер көн кала игълан ителде. 10нчы һәм 11нче май көннәрендә, бәйге кысаларында катнашучы командалар өчен семинар оештырылды. Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салу тантанасы 20 майда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды. 6нчы июльдә катнашучылар жюрига үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.Ике этапта узган конкурста Россия һәм чит ил компанияләре катнашты. Бәйгедә катнашу өчен 8 илдән барлыгы 40тан артык гариза кабул ителде. Икенче этапка 6 илдән – Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Мисыр, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 20 катнашучы узды, финалга 18 эш кабул ителде.Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин җитәкчелегендәге конкурсның жюри әгъзаларына архитектура, дин һәм мәдәният өлкәсенең 13 вәкиле керде. Алар арасында: Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башкалар бар иде.“Гинзбург Архитектс” архитектура-реставрация бюросыһәм шәхси эшмәкәрСаттаров Айвар Гомәр улыКазан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә халыкара ачык конкурста беренче урынны бүлеште.Икенче урынны шулай ук ике проект яулады. Аларның авторлары –“Сретенские Архитектурные Мастерские”ҖЧҖ (Мәскәү, Россия) һәмHASSA архитектура-инженерлык төзелеше(Истанбул, Төркия).Конкурста өченче урынныOSTAҖЧҖ (Казан, Россия) алды.Моннан тыш, КДАТУның 3нче курс студенты Артем Сидоров ТР Президенты һәм Россия Төзелеш министры кулыннан махсус бүләккә лаек булды.Конкурста катнашкан һәр кешегә Рөстәм Миңнеханов рәхмәт хаты тапшырды.“Һәр проект үзенчәлеккә ия. Казанда, чыннан да, гасырлар буена хезмәт итәчәк монументаль объект пәйда булырга тиеш. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Киләчәктә безне масштаблы эш көтә”, – дип билгеләп үтте РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елында Казанда 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы кую иң мөһим вакыйгаларның берсе булды.Ул билгеләп үткәнчә, Җәмигъ мәчете проектын эшләүдә күп кенә ил вәкилләре катнашты. “Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәтемне белдерәсем килә. Һәр эш уникаль. Мин сезнең барлык проектларны да ошаттым. Сезнең образларны без мәчетләрдә дә, храмнарда да тормышка ашырырга тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.Исегезгә төшерәбез, Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә ачык халыкара конкурс уздыру “Игелек – Доброта” Республика фондының беренче зур проекты булды.ДУМ РТ
madanizhomga
mass_media
Республикада
2022-07-11 12:00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/trkiyag-baruchyilarnyi-sanyi-artyirmyi
Төркиягә баручыларның саны артырмы?
Россия белән мөнәсәбәтләре начарланганнан соң, Төркия туризмы шактый гына какшый башлады.
Соңгы вакытта ешаеп киткән терактлар да йогынты ясый моңа. Узган ел белән чагыштырганда, Төркиягә турлар кырык процентка кимегән. 2001-2014 елларда илнең туризмнан кергән табышы өч тапкырга артып, 34,3 миллиард долларны тәшкил иткән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 марта 2016, 08:08
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/shigriyat-firdves-zarif
Шигърият (Фирдәвес ЗАРИФ)
Тәүбә капкалары ябылганда... Тәүбә капкалары ябылганда Кабул булмый, диләр, теләкләр; Иман гына булыр таянырга - Ярдәм итмәс һичбер терәкләр. Тәүбә капкалары ябылганда Үкенечтән аһ-зар агылыр: «Үтте гомер нигә догасыз?» - дип, Күңел үткән көнне сагыныр. Кабул булмас кылган игелекләр, Һәркем савап эзләп тилмерер; Онытылыр байлык, дәрәҗәләр, Җан тынычлык тапмый илерер....
Тәүбә капкалары ябылганда...Тәүбә капкалары ябылгандаКабул булмый, диләр, теләкләр;Иман гына булыр таянырга -Ярдәм итмәс һичбер терәкләр.Тәүбә капкалары ябылгандаҮкенечтән аһ-зар агылыр:«Үтте гомер нигә догасыз?» - дип,Күңел үткән көнне сагыныр.Кабул булмас кылган игелекләр,Һәркем савап эзләп тилмерер;Онытылыр байлык, дәрәҗәләр,Җан тынычлык тапмый илерер.Тәүбә капкалары ябылгандаВакытка бу дөнья тар булыр:Чиксезлектән килгән кире кайтыр -Яралтучыга ул тартылыр.Дулкын ярга какмас, кош сайрамас -Тынлык кына чыңлар һавада;Галәм туктап калыр, һәлакәткәСанаулы мизгелләр калганда.Тәүбә капкалары ябылгандаФәрештәләр булыр сәҗдәдә.Ялварырлар Хакка: «Тулы иманБирче, - диеп, - һәрбер бәндәңә!»Беркем белми кайчан ябыласын,Тәүбәгә мөмкинлек бар әле:Иманга кил, гөнаһлардан арын,Доганың кабул булыр мәле.Рәхмәт яусынРәмзиягәУйламыйча бер сүз әйтмисең, дип,Искәртә идең син яшьлектә.Хисләргә дә урын бирелгәндер,Шуңа да ул тиле яшьлек тә.Үтмәгәндер читтән ялгышлар да,Гашыйк булсам, шашып яраттым.Тик шулай да кай ягың беләндерҮзеңә генә син караттың.Кызып китеп рәнҗеткән вакыттаДәшми кала белдең, яшь йотып.Авыр чакта терәк була килдең,Күңелеңне һәрчак киң тотып.Иң кирәккә вакыт җитми кайчак,Кая ашыгабыз шул тикле?Җылы сүзгә, ягымлы карашкаНигә урын кала бик чикле?!Соң булса да уң булсын, ди халык,Рәхмәт яусын сиңа, кадерлем.Үткәннәргә кайтып, кичер мине,Белмәгәнгә синең кадерең.Күңел күзеТау астында терәк таллар корый -Язгы ташу ерганаклар яра.Кеше игелек кылмый табигатькә,Күңел күзен пәрдә каплап бара.Күңел күзе күргән ак бабайларЮк карарга хәзер чишмәләрне,Һәркемдә дә бары үз кайгысы,Тутырырга кирәк киштәләрне.Муллалар да инде мал бүлешә,Качып киткән күңелләрдән иман:Хак Тәгалә күреп тора бит, дип,Нәфесен соң кайсы әле тыйган?!Күңел күзе үксез-ятимнәрнеңРәнҗеш тулы карашыннан бага.Илгәме соң алар хәзер кирәк -Кадерләре юк белән бер чама.Күңел күзе... Юкса күп кирәкмиАчылырга аңа ахыргача:Яшәр өчен Аллаһы кушканча,Игелек кыл соң сулышкача.Хәтер ярындаУй тибрәлә хәтер ярында -Үткәннәрне барлыймы шулай:Калды яшьлек, калды мәхәббәт...Узды гомер ник бушка болай?!Әллә үгисеттеме язмыш? -Тоймый калдым сөю ширбәтен.«Хуш-сау бул!» - дип, әллә җил әйтте,Ишек ябып чыгып киткәчтен.Басып торам хәтер ярында,Күңел үткәннәрне сагына.Кайда ялгыш, кайда абындым?Үткән агып бара тын гына.Барыр юлым тар бер сукмакмы?Юллар калды гомер чатында...Пышылдый күк бары иреннәр:«Зарланырга юктыр хакың ла!»* * *Бары да кайта: яхшылык та,Яманлык та. Бары да кайта -Яшәешнең асылы шундый,Фикерләү генә килми мондый.* * *Кабат килә язлар, күңел генәҺаман чыга алмый кышлардан.Сирәк кенә кагылгалап киткәнМоң-сагышы да, никтер, ешлаган.Кабат килә язлар, җир яңара -Кайта үзенең яшьлек чагына.Үткәннәргә кайтып булмаса даЙөрәк сөю язын сагына.* * *Туган якка беркайчан да бармый -Кайта гына кеше,Тик кайтулар никтер сирәк була -Һаман бетми эше.Үзен яратканга күз дә салмый -Чит-ятларны күзли.Үкенүләр генә соңлап килә -Яшьлек ярын эзли.* * *Сибелде уйлар, сибелде...Фикерләр таркау иде.Акыллылары озаклап -Эш узгач кына килде.Чуалды сукмак, чуалды -Үз юлым табам, диеп.Кайвакытта көнем үттеЮк-барга янып-көеп.Гаделлекне яклар өчен,Атылдым утларга да;Үз хәтерем калса калды,Кул суздым ятларга да.Мәңгелектән килгән идем,Бакыйлыкка китәрмен.Вакыт җитми белеп булмыйАнда ниләр көтәрен.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
03 сентября 2013, 09:46
https://madanizhomga.ru/news/ukyi-da-uyla/kazan-gimnaziyase-direktory-ber-gen-ti-ni-d-bez-tatar-telen-karshy-dip-chykmady
Казан гимназиясе директоры: "Бер генә әти-әни дә, без татар теленә каршы, дип чыкмады"
«Укытучылар коллективы көчле. Бүген ул укытучыларның дәрәҗәләре бермә-бер югары. Андый укытучының дәресләре дә кызык», — диде гимназия директоры.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 13 нче гимназия директоры Рамил Гайнуллин фикеренчә, «мәктәптә әти-әниләр, укытучылар белән бер гаилә кебек» яшәгәндә, татар теленнән тиешле сәгатьләр санын саклап калып була. Бу хакта ул журналистларга 2 нче лицей-интернатта узган киңәшмәдән сон әйтте.«Бездә татар телен укыту буенча проблемалар юк диярлек, чөнки барлык балалар, төрле милләт вәкилләре булса да, 100 процент татар телен сайлап алдылар. Татар, руслар, азәрбайҗан, үзбәк, таҗик, грузин һәм башка милләт балалары, әти-әниләре татар теле укытылышы белән риза. Әти-әниләр алдан ук безнең укыту программасы белән килештеләр. Бер генә әти-әни дә, без татар теленә каршы, дип чыкмады», — диде Рамил Гайнуллин.Аның сүзләренчә, быелгы уку елында гимназиягә килгән төрле милләт балаларының бер генә әти-әнисе дә, татар телен азрак өйрәнеп буламы, дигән сорау белән кермәгән.«Бездә татар теле дәресләре нигездә атнасына биш сәгать. Заманында кертелгән укыту планын саклап кала алдык. Бүген тормышка ашырып барабыз», — диде гимназия директоры. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан гимназия укучылары Казан һәм республика этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен әйтте. Башка милләт вәкилләренең милли конкурсларда актив катнашуын билгеләп узды.Рамил Гайнуллин гимназиядә биш татар теле укытучысы эшләвен әйтте. Аның сүзләренә караганда, башлангыч сыйныфларда да татар теле дәресен башлангыч сыйныф укытучысы түгел, ә татар теле укытучысы алып бара. «Укытучылар коллективы көчле. Бүген ул укытучыларның дәрәҗәләре бермә-бер югары. Андый укытучының дәресләре дә кызык», — диде гимназия директоры.Гөлнар Гарифуллина,Татар-информ
madanizhomga
mass_media
Укы да уйла!
2020-01-17 12:34:00
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/klarany-koroleva-chaklary
Клараның королева чаклары
null
Үзгә бәйрәм ул Яңа ел – серле, ымсындыргыч, тылсымлы бер әкият шикелле. Нәкъменә шушы төнне генә ниндидер кабатланмас бер могҗиза булыр кебек. Күптән инде балалар булмасак та, нәкъменә Яңа ел төнендә генә күңел кабат балачакка кайта, тылсымга ышана.Һәркемнең үзенең генә кабатланмас Яңы елы була. Гомер онытмый торганы, гел күңелдә йөри торганы. Әйдәгез әле, Яңа ел белән бәйле ул хатирәләрне тагын бер кат яңартыйк. «Бар ул тылсым, могҗизалар әле бүген дә була», – дип яшәве күңеллерәк ләбаса.Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, шагыйрә Клара апа Булатованың да бар ул Яңа елга бәйле хатирәләре. Без аларны нәкъүзе сөйләгәнчә итеп, аның сөйләм рәвешен, сүз тәмен саклап бирәсебез килә.Убырлы«1961 елның Яңа ел кичәсе. Минем әле студент чагым. Без, бер төркем студентлар, Яңа елны каршыларга Казандагы «Офицерлар йорты»на җыелыштык. Өстемдә үзем теккән күлмәк. Бик затлы тукымадан (без аны затлы дип уйлаганбыз инде) бер төн эчендә теккән идем мин аны. Каршыма килде бик хәтәр елмаеп, юрфакта укый торган хохол малае Альберт Бондаренко дигән егет. «Королева бала», – дип атады ул мине,үземә түгел,күлмәгемә сокланып. Һәм мине биергә чакырды. Ә мин тегеләй итеп карадым, болай итеп карадым да, аңа сул кулымны тоттырдым. Альберт аптырап калды: «Бу ни?» – ди. «Тубырлы бармак», – дим. Альберт татарчаны бераз аңлый иде, бу юлы тубырлы дигән сүз аңа убырлы кебек ишетелде: «Убырлы?!» Китте Бондаренко борылып, минем белән биемәде.Шушы кушаматны миңа нәкъ11 елдан соң шагыйрьРәшит Әхмәтҗанов такты. Рәшит белән бик дуслар идек без.Группадашлар гына датүгел,Әлмәттән үкдуслар идек.Саҗидә апа аның әнисе. Мин Саҗидә апага яулыклар җибәрә идем бүләккә. Студентның бүләге инде... Ул вакытта яулыклар тиен генә тора.11елдансоң, нәкъЯңа ел төнендә төнге икедә телефоным шалтырый.Шагыйрь РәшитӘхмәтҗановның хатыны Луиза икән: «Клара апа, аңа мин генә түзәм инде, теге (ирен әйтүе) тагын мине төнлә уятты: «Теге убырлыга (анысы мин инде) багышлап тагын бер шигырьяздым», – ди». «Казан утлары»нда «Клара Булатовага» дип басылып чыкты ул. Шигыре матур иде Рәшитнең...Ә бит «Тәнәкә» дип тә миңа иң беренче булып Рәшит Әхмәтҗанов эндәште. Рәшит әйбәт шагыйрьиде, кеше буларак та әйбәт иде ул.Мин – җирнең кече малае,Ничек соң синең исем?Каршыга чыктың, без икәүТуганнар икән, дисең.Кулыңда тал тубалың бар,Тубалда җиләкмени?Шатлыклар эзлисеңдер син,Кайгылар кирәкмени?Әйдә, мин сине җырымдаКиләчәгеңә илтәм.Син – җирнең тәнәкә кызыСөенеч түгел микән?...Сөенеч була алмадым...»Елама!«...Энем Ренат Әлмәттә профсоюзда профком җитәкчесе булып эшләде. Казанга үзе эшләгән оешмадагы хатын-кызларга Яңа елга бүләкләр алырга килде. 1967 елның Яңа елыиде бу. Чемодан тутырып бүләкләралыпкайтты. Анда ни генә юк.Рәшит безнең бүлмәгә кереп йөри, безнең бергә укып йөргән еллар. Ул керде, мин елап утырам. «Нәрсә булды?» – ди.«Нәрсә булсын? Энем килгән. Үзләрендәэшләүче хатыннарга бер чемодан тутырыпбүләк алган. Апасына беравторучка даюк». Рәшит чыгып китте.ЭнеминдеӘлмәткәкайтып китте.Бераздан Рәшит кире әйләнеп керде. Беләгенә Рабиндранат Тагорның өч томлыгын салган. Һәм язып куйган: «Җаннан газиз күргән китапларымны сиңа бүләк итәм. Елама!»Аның миңа аталган менә бу шигыре китабына кертелмәгән. Мин аны сезгә яттан сөйлим.Зәңгәр кыңгыраулар өзәргәКилдең тагын таныш үзәнгәКүз йомарга әзер чәчәкләр,Такыялар үрсәң бүтәнгәСин киләсен белеп-сизепме,Тыңла әнә нәрсә сөйлиләр.Үзең күргән, үзең сагынганЗәңгәр күзләр бу түгел, диләр.Киләчәккә калсын елмаю,Кайгыларың калсын үткәнгә.Күз йомарга әзер чәчәкләр,Такыялар үрсәң бүтәнгә.Бүтәнгә үрелде шул такыялар...Мин Рәшит белән свиданиегә барам бит, коричневый күлмәк киеп. Якасын көн дә алыштырам. Әле ак яка куям, әле коричневый җирлеккә сары бөрчекләр төшкәнен куям. Драмтеатр каршындагы бер куллы Венера Милосская һәйкәле бар иде, әнә шунда очраша идек.Рәшитнең Клара Булатовага багышланган ике шигыре басылды «Казан утлары»нда. Берсе үзе исән чагында чыкты.Ак җептән йомгак урап син,Төшемә кергән идең.Ак шәлләрең юк иңендә,Шәл бәйлим дигән идең.Кулыңнан төшеп, йомгагыңТәгәри китте мәллә?Чуалган җепләр юлыңныЧуалчык итте мәллә?И илемнең ялгыз яры!Моңнарың-кайгың барда,Йөгермә йомгак артыннан,Сарыл син каеннарга.Танырлар, сеңлем, диярләр,Киенсәң дә карадан.Алар аклык каян алган?Сора әле алардан.Мин карадан киенергә ярата идем шул...»Автографлы китаплар«...Минем ике байлыгым бар. Берсе – хәтерем, икенчесе – автографлы китаплар. Автографлы китаплар миңа каян килә? Кесәмдә 34 тиен акча була торган иде. Аның 12 тиене обедка: 4 тиененә пирожкисатып алам (ул йә бәрәңгенеке, йә кәбестәнеке була инде). 8 тиененә йә кофе, йә сметана алам. Ә ник акча шулай гына кала, чөнки мин бөтен группаны ресторанга ияртеп алып барам. Менә шул, 34 тиеннең обедтан калганына китап сатып алам. Һәрбер язучы артыннан йөгереп барам, автограф алыр өчен. Энҗе апа әйтә, син алар артыннан йөгермә, алар дөрес аңламаслар, ди. Алар теләсә ничек аңласыннар, әмма минем әни алардан акыллырак иде. «ЗАГС өстәле артыннан торып китми торып, егет кеше кыз балага бармагы белән дә кагылырга итеш түгел», – ди иде. Хәсән абый минем терсәгемнән дә тотмый иде. Бик иманлы иде ул. Ә безнең турыда күпме гайбәт йөрде.Яңа ел алдыннан очрашу булды Тукай клубында. Анда китап сату оештырылган иде. Минем шул 22 тиен генә акча бар. Монда өлкән язучыларның китапларын саталар. Акча җитми. Бер егеттән әҗәткә алып тордым. Исемен сорыйм. «Мин – Зирәк», – ди. «Минзирәк дигән исем була микәнни?» – дим. Зирәк исемле егет икән. Биш китап алдым ул көнне, 1 сум да 10 тиенлек булды. Ул әҗәтне түләдемме, белмим. Ә менә шул китаплар Яңа ел бүләге булып әле дә саклана әле миндә».Исерекләр яклаучы Клара«...Рәшитнең энесе – хәзерге атказанган артист Илдус Әхмәтҗанов (Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты – ред. искр.) иптәш малае белән армиядән кайтты. Минем беренче китабым чыккан чак. «Язлар алда» дип атала иде китабым. 1967 ел бу. Шуны группа белән юып ятабыз. Нык юабыз, «Казан» ресторанында. Төялеп килгәннәр Әлмәтләр, алар да бер утыздан артык кеше. Мине Әлмәткә чакыралар. Кайт, диләр, шагыйрә буларак кайтырга чакыралар.Шигырькитабы чыгардым бит.!Улвакытта гонорар әйбәт иде. Ресторанда группа белән юарлык булгач инде... Бу ике моряк ракета очырталар, үзләре белән тегеннән алып кайткан ракеталары. Килеп җиттемилиция. Тотып алыпкиттеләр безнең морякларны. Без группа белән аларны яклап, алар артыннан дип киттек. Икенче көнне минем персональный эшне тикшерәләр, группаны ияртеп, исерекләрне яклап йөри дип. Үзем турында гайбәтне әйбәт тараттым инде мин.Язып куйганмын:Минем телем миңа дан китерде,Яман атымны да таратты.Мин дөньяның малайларын сөйдем,Бабайлары мине яратты».«Ә теге тубырлы бармакның тарихы болай аның: авылда бит балалар бакчалары юк иде. Мине әбием карап үстерде. Әби дим, яшьхатын булган әле ул вакытта әби үзе дә. Мин – бишек баласы. Әби ишегалдына бишек кагарга чыгып киткән. Еламасын, дип, миңа ит тоттырган. Ерткычлыгым хак – ит яратам. Әби чыгып китүгә, мин идәнгә егылып төшкәнмен. Ит исенә мәче килеп, кулымдагы иткә ябышкан. Мин, бирмәс өчен, кулымны җиң эченә яшергәнмен. Мәче, ит белән бергә минем сул кулымның атсыз бармагын да чәйнәгән. Ул арада әти кайтып кергән. Минем кимерчәгенә кадәр чәйнәлгән бармагымны күреп, тиз генә больницагаалып чыгып киткән. Табиблар кисәсе булган: «Ничек инде кыз бала бер бармаксыз була?» – дип, әти кистермәгән. Табиблар җыеп, тегеп куйганнар бармагымны. Ул шулай гомергә тубырлы бармак булып калды».
syuyumbike
mass_media
Шәхес
14 Декабрь 2017 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-35-yaa-sovid-19-ochrak-terklgn-barysy-da-elemt-asha-yoktyrgannar
Татарстанда СОVID-19ның 35 яңа очрагы теркәлгән (яңа статистика)
14 кеше хастаханәгә озатыла, 21 кеше өйләренә дәвалана.
География:1. Казан - 242. Яр Чаллы - 13. Югары Ослан - 14. Биектау районы - 15. Яшел Үзән - 16. Кама Тамагы - 17. Питрәч - 38. Спас - 29. Тукай - 121 апрельгә Татарстанда 20 133 СОVID-19 очрак теркәлгән. Бөтен чор буенча 17 234 кеше савыккан, шул исәптән 33 тәүлектә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 апреля 2021, 12:17
https://shahrikazan.ru/news/intervyu/fnnr-mokhmmtanov-sotsial-cheltrlrg-kerep-kitsm-dnyasynnan-vaz-kichrmen-tsle
Фәннүр МӨХӘММӘТҖАНОВ: «Социаль челтәрләргә кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле»
Фәннүр Мөхәммәтҗанов – Камал театры артисты. Мамадыш районының Урта Кирмән авылының саф чишмә суларын эчеп үскән егет. Тамашачылар аны «Галиябану», «Җилкәнсезләр», «Агыла да болыт агыла», «Тормышмы бу?» спектакльләре аша белә.
«Роль җиңел бирелми»– «Тормышмы бу?» спектакленең премьерасы барган көннәрдә яңа сезон турында сорашканда: «Әле монысы да җитеп торды», – дигән идең. Димәк, роль җиңел бирелмәде.– Роль җиңел бирелми – бала тудыру кебек. Авыррак булды, чөнки минем характердагы роль түгел. Эчке тетрәнүләре күп, дин белән бәйле булгач, артык шаярып та, кыланып та булмый. Бик нечкә роль.– Мулла образын беренче тапкыр гына тудыруың түгел. Ни өчен сиңа мондый рольләрне ышанып тапшыралар?– Һич кенә дә аңлата алмыйм. Мин иманлы кеше, ләкин артык диндә түгел. Әле бит шунысы кыен, дингә бәйле спектакльләрдә башкарган рольләр барысы да шаяру катыш килеп чыга. Еш кына тәнкыйть тә итәләр. Әллә Аллаһ Тәгалә мулла образлары аша туры юлга күндерергә телиме?!– Бу образларны иҗат итәргә кайдан көч аласың?– Иң беренче чиратта пьесадан этәреләсең. Драматург ул образны ничек күргән бит. Мәскәүдә «Җилкәнсезләр»не уйнаганда, муллалардан: «Нигә көләсез?» – дип шелтә ишетергә туры килде... Аны бит Кәрим Тинчурин үзе шулай иҗат иткән. Бу мулланың бәласе – ул сәяси хәлләрдән хәбәрдар түгел. Әлбәттә, ул дини кануннарны бик яхшы белә. Монда сәяси яктан милләт бетү турында сүз бара, ә ул төрле чагыштырмалар китерә. Аннан соң берничә мәчеткә йөрим, чагыштырам. Җомга намазларын калдырмаска тырышам. Дини тәрбиям бар. Моның өчен әби-бабама рәхмәт. Бабам авылда мулла иде. Җитәкләп мәчеткә алып бара иде, азан әйтергә өйрәтте. Догалар беләм, дини китаплар укыдым. Укыган вакытта дини лагерьга йөргәнем булды. Шуңа күрә берникадәр якынлык бар. Дин белән бәйле әсәрләрдә өлкән артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов та бик булышалар.– Ни кызганыч, «Җилкәнсезләр» репертуардан төшеп калды. Туйдырган идеме бу роль?– Юк. Шундый зур, тарихи, милләткә кагылышлы әсәр. Монда берничек тә туеп булмый. Миңа калса, спектакль әкренләп уйнала башлаган гына иде. Ни кызганыч, үз тамашачысын табып бетерә алмады. Әлегә туйдыра торган рольләрем юк. Һәрберсен үзем үстерәм, үзем картайтам. Берсен дә күмәсе дә, җирлисе дә килми. Спектакльләр төшеп калгач бик кызганыч. Роль ул – синең бер кисәгең, ашар ипиең, эчәр суың.Аллаһ Тәгалә рольдән туйдым дигән хис бирә күрмәсен. Рольдән ару – артистның бетүе, юкка чыгуы ул.«Җырлаудан куркам»– Фәннүр Мөхәммәтҗановны халыкка таныткан роль кайсы булды икән?– Иң беренче зур эшем – «Галиябану»дагы Хәлил. «Галиябану» – бөтен кеше белә торган, бик якын әсәр. Танылу төрле чараларда чыгыш ясарга чакыра башлагач нык сизелә. Бик еш шигырь сөйләргә чакырулар «Галиябану»дан һәм «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакленнән соң башланды. Һәм «Тормышмы бу?» зур сикереш булды.– Син Хәлилгә алынганда әле Камал театрында бу роль аша халыкка танылган артистлар да эшли. Куркытмадымы?– Чын мәгънәсендә бик курыктым. Ишетүгә үк. Тамашачы белән танышкач, курку хисе кимеде. Спектакль төшеп калса да, андый хис яши әле.– Хәлил – җырлы роль. Ялгышмасам, алар синең берәү генә.– Берәү генә, Аллага шөкер, чөнки җырлаудан мин бик куркам. Үземне оста җырлыйм дип санамыйм. Шаярып, мыгырданып җырлый алам. Чынлап торып Хәлил булып җырлау миңа бик авыр.– «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакле бүген дә аншлаг белән бара. Тамашачыда шигъри сүзгә тартылу барлыкка килдеме?– Шигъри сүзгә тартылудан бигрәк, биредә кеше язмышы. Безнең халык моңа битараф түгел. Әлбәттә, Хәсән Туфанның көчле шигырьләрен тыңларга дип килүчеләр дә бар. Спектакль сәхнәгә чыкканнан соң кабат Хәсән Туфанны укып чыгучылар булды. Аның шигырьләрен соратып алучылар да бар.– Миңа калса, шигырь укучы артистның да шәхесе мөһим бу мәсьәләдә. Шигырь укый белү өчен үзенә бер күнекмәләргә ия булу кирәк бит. Ничек оста итеп шигырь укырга өйрәнергә?– Шигырьне тоярга кирәк. Күнекмәләрен әйтә алмыйм. Шигырь, китап битен ачуга, тире астына кереп киткән кебек булырга тиеш. Шул җылылыкны сизмәсәң, шигырьне укып булмый. Икенчедән, чын шигырь укучыларны – Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләловларны тыңлап үсәргә кирәк. Әгәр мин матур укыйм, тоям икән, монда аларның да өлеше зур дигән сүз. Көчле шәхесләрнең укуыннан да күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Шигъри җанлы, шигырь укырга яраткан кешеләр белән аралашу үзенә күрә көч бирә.«Тормышта артистланмыйм»– Фәннүр, артист булу синең өчен һөнәрме, әллә тормыш рәвешенә дә әверелә барамы?– Юк, тормышта артистланмаска, җитди булырга тырышам. Артист булу – зур җаваплылык, чөнки без тамашачыга милләт язмышын күрсәтәбез, балалар спектакльләре аша тәрбия кылабыз. Алар безгә карап фикер йөртәләр, уйлыйлар. Шулай ук мәдәниятне саклау – болар барысы да артист җилкәсендә. Үзеңнең йөз-кыяфәтеңнән, киемеңнән алып зур җаваплылык сорый сәхнәдә. Артист булу – әйтергә генә җиңел. Бик авыр хезмәт. Репетицияләрдән соң сәхнәгә чыгар алдыннан каушап, без ябыгып бетәбез.–Ә каушау яхшы сыйфатмы?– Әйе. Әгәр дә синдә каушау булмый икән, кеше салкын дигән сүз. Ул ниндидер конвейерга, завод станогына әйләнә, җансыз. Тәнендә җаны булган һәрбер кешедә каушау бар. Артистларда күбрәк тә әле.– Тормышта син тыныч, тыйнак кеше. Болар артист булырга комачауламыймы?– Иң мөһиме – башың урынында булырга тиеш. Фикерең булса, ситуациясенә карап, тыйнаклыкны шаяртуга да, җитдилеккә дә борырга була. Дөрес, кайбер җирдә тыйнаклылык туктатып калдыра, әмма түзәрлек.– Сез театрда бер төркем яшь, талантлы актерлар. Конкуренция зурдыр.– Без аны яхшы әйбер дип кабул итәбез. Артистлар арасында ул бигрәк тә булырга тиеш, чөнки конкуренция булмаса, үсеп булмый. Һаман бертөрле барса, продукт тиз чери. Бер-береңә карап өйрәнәсең, яхшырак булырга кирәк дисең. Ул сиңа стимул, этәргеч бирә.Өлкәннәр белән сөйләшегез!– Ничек ял итәсең?– Күп очракта җәяүләп Кабан күле буйлап үзем генә кайтам. Бик арысам, тагын да күбрәк йөрим, шулай төрле фикерләрдән, уйлардан бушанам. Чәй яратам, аны күп эчәм. Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?» спектаклендәге образ белән дә уртак ягыбыз шул. Урамда да чәй эчеп йөрим, менә шулай дөнья мәшәкатьләреннән арынып кайтам. Шуннан да рәхәт ял юк. Аннан соң кызымның «Әти!» дип каршыга килүе бөтен авырлыкны юк итә. Өлкән буын артистлар белән бер-беребезне уздыра-уздыра, шаярышып шашка, шахмат уйныйбыз, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Махсус күнегүләрем юк. Массажга да, бассейнга да йөрмим.– Фәннүр, син социаль челтәрләрдә күренмисең. Аларга карата мөнәсәбәтең нинди?– Анда кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле. Күп кенә яшь артистларны, урамдагы яшьләрне күзәтәм, «Сәлам!» дип әйтсәң дә ишетмиләр. Ул үтерә, анда кереп китсәң, китаптан арынасың, өлкәннәр белән аралашу гомумән бетә. Ә ул бик кирәкле әйбер, алар мәңгелек түгел. Телефон хис-кичерешләрне, йолаларны – берсен дә күрсәтеп бирми. Өлкәннәр белән сөйләшеп калырга кирәк. Социаль челтәрләрне бөтенләй үк кирәкмәс әйбер димим. Кайчан да булса үзләштерермен, әлегә кызыгын тапмыйм.Раил Садретдинов.Рәсем асты: «Галиябану»да – Гүзәл Гюльвердиева белән. (Фото: kamalteatr.ru)
shahrikazan
mass_media
#Интервью
07 октября 2018, 10:24
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/veteranny-tukmap-talap-chykkannar
Ветеранны тукмап, талап чыкканнар
Уфа районында яшәүче 4 бәндә 93 яшьлек ветеранны талап чыгып киткән. Аларның өчесе элек хөкемгә тарттырылган булган.
Гыйнвар аенда төнен хәмер эчеп утырганда араларыннан берсе моңа кадәр үзе ярдәм күрсәтеп йөргән пенсионер әбине таларга тәкъдим итә.Ирләр лом белән әби йортының тәрәзәләрен ачып, ветеранны бәйли һәм кыйный. Ахырда аның бөтен наградаларын, акчаларын һәм азык-төлеген алып чыгып китәләр.Җинаятьчеләр киткәч, пенсионер әби әсирлектән котыла һәм танышларына шалтырата.Урланган әйберләр — “Батырлык өчен” медале, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Жуков” медале, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” һәм башкалар.Караклар аларны сатарга өлгермәгән, чөнки тиз арада тотылган. Алар гаепләрен тулысынча таныган һәм сак астына алынган.http://kiziltan.ru/
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-05-07 15:11:00
https://madanizhomga.ru/news/ukyi-da-uyla/berd-tash-kaydan-barlykka-kil
Бөердә таш кайдан барлыкка килә?
Бүген бөер авырулары белән күпләр интегә.
Бу хакта “Сихәт” почтасына килгән хатлар ачык сөйли. Бөер чирләре күптөрле, шуңа бу очракта ниндидер гомум киңәш бирү мөмкин дә түгелдер. Шуңа күрә, хөрмәтле гәзит укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп: “саулыгыгызны саклагыз, коронавирус дип тормагыз, табибларга баруны сузмагыз”,- дип дәшәсебез килә.Сорау:Соңгы ярты елда бөерем бер туктамый авыртып җәфалады. Бу коронавирус зәхмәте белән тәмам куркытып беттеләр бит инде, шуңа, чир эләктерүдән куркып, табибка баруны сузып озак йөрдем. Ләкин, инде чыдар хәлем калмагач, бардым. Табиб-уролог миңа: “бөереңдә вак ташлар һәм ком бар. Әлегә дәваланып кара, алар эреп чыкмаса, операция ясарга туры киләчәк”,- диде.Мин чишмә суы гына эчәм, зыянлы ризыклар ашамаска тырышам: ул ташлар кайдан барлыкка килде икән инде?Рәмилә Ягъфәрова, Чишмә.Җавап:Бөерләрдә һәм бәвел юлларында таш утыру чире шактый еш очрый. Таш утыру, бөер ялкынсынуыннан кала, иң еш теркәлә торган авыруларның берсе.Бәвел ташлары органик һәм минераль тозлардан ясала. Гадәттә, алар фибриннар, укмашкан кан, бактерияләр, төрле чит элементлардан хасил була, икенче төрле итеп әйткәндә, үзәк ролен уйныйлар. Әкренләп, шушы үзәк тирәли таш утыра башлый. Ләкин бу һич тә гади кристаллашу процессы гына түгел, ә монда тоз кристаллары цемент белән ныгытылгандай укмаша. Шунлыктан, бу ташлар елга ташы кебек үк каты булалар.Организмда тозларны эретә торган, каршы торучы коллоидлар җитәрлек булганда, ташлар хасил булмый. Шулай ук бөернең лимфа әйләнеше тиешле дәрәҗәдә булганда да бөердә һәм бәвел юлларында таш “үсми”, чөнки таш ясаучы тозлар даими юылып төшеп тора. Моннан тыш, бөердә таш ясалуга төрле факторлар да тәэсир итә: тумыштан аномалияләр (ягъни, туганда ук бөернең нормаль эшләмәве), төрле ялкынсынулар (пиелонефрит, уретерит, цистит кебек авырулар), бәвел юлларындагы чит нәрсәләр, травмалар.Гөлара Арсланова"Өмет"
madanizhomga
mass_media
Укы да уйла!
2020-11-10 13:04:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/chyin-muzyika-tyilap-kibetlrd-yr-mmkinlege-dekabr
Чын музыка тыңлап кибетләрдә йөрү мөмкинлеге декабрь ахырына кадәр дәвам итә
Яшь музыкантлар Казанда 2нче декабрь көнне старт алган "Музыка - сезнең өчен" дигән проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Алар тагын 9, 11, 18 һәм 25нче декабрь көннәрендә чыгыш ясарга җыена.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тәкъдим иткән "Музыка - сезнең өчен" дигән проект эре сәүдә үзәкләрендә әйберләр сатып алу барышында яхшы музыка тыңлау мөмкинлеге бирә."Оpenair" форматындагы мондый проектларны консерватория музыкантлары беренче тапкыр гына үткәрми. Мисалга, алар элегрәк Н.Җиһановның "Алтынчәч" операсын Казан Кремлендә, Э.Низамовның "Алтын Казан" мюзиклын Шәһәр көнендә "Казан" гаилә үзәгендә башкарганнар. Вертолет заводында, музейларда, медицина үзәкләрендә, шәһәр мәктәпләрендә чыгыш ясаганнар.Консерватория музыкантларының алдагы чыгышы 9нчы декабрьдә. Алар бу көнне сәгать 17:00 Казанның үзәк универсаль кибетендә (ЦУМ), ә 11нче декабрь көнне сәгать 18:00 "Мега" сәүдә үзәгендә чыгыш ясаячаклар, дип хәбәр итә kzn.ru.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
03 декабря 2015, 10:44
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/kazanda-uzgan-el-ntilre-buencha-yul-transport-laktlre-sany-136-ka-kimegn
Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны 13,6% ка кимегән
Шуның белән бергә шәһәрдә җәяүлеләр катнашындагы аварияләр саны артты, шул исәптән аларны бәрдерү очраклары.
Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 13,6 % ка кимеде, аларда үлүчеләр саны – 25,5 % ка, зыян күрүчеләр саны – 12,7 % ка. Гомумән алганда, 2021 елда Татарстан Республикасы башкаласында 1528 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 38 кеше үлгән, тагын 1765 кеше яраланган. Юл һәлакәтләре саны кимү динамикасына карамастан, җәяүлеләр белән булган аварияләр саны артты, шул исәптән аларны бәрдерү очраклары да. Юлларда иминлекне тәэмин итү турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узган комиссия утырышында фикер алыштылар.Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Игорь Новиков сүзләренә караганда, 2021 елда Татарстан Республикасы башкаласында җәяүлеләрне 515 тапкыр бәрдергәннәр, шуларның 271 е җәяүлеләр кичүендә, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5% ка кимрәк. «Җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләрне таптату саны кимүгә карамастан, мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны артты», – дип хәбәр итте ул.Агымдагы елның ике аенда гына да шәһәр юлларында җәяүлеләр белән 41 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 42 кеше зыян күргән, чагыштыру өчен, узган ел гыйнвар-февраль аенда шундый 28 юл-транспорт һәлакәте булган, 27 кеше яраланган.Шул ук вакытта ел башыннан балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны да, аларда зыян күргән балигъ булмаганнар саны да арткан. «Вәзгыять кабатлана – узган ел беренче, икенче, өченче квартал нәтиҗәләре буенча шулай ук балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре очракларының артуы күзәтелә», – дип ассызыклады Игорь Новиков. Әйтик, 2022 елның февралендә 17 шундый юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 20 бала зыян күргән.Игорь Новиков сүзләренә караганда, җәяүлеләрне бәрдерү сәбәпләренең берсе – юлны тиешле булмаган урында чыгу, шулай ук җәяүленең сәбәпсез юлда булуы. «Дәүләт автоинспекциясе мондый хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эш алып бара. Әмма күзәтчелек чаралары белән генә проблеманы хәл итү мөмкин түгел – инженерлык характерындагы чишелешләр кирәк», – дип ассызыклады ул. Еш кына җәяүлеләр юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозалар, аерым алганда, җәяүлеләр кичүе булмаган участокларда юл аркылы чыгалар. Дәүләт автоинспекциясе даими рәвештә мондый юл участокларын ачыклый.Игорь Новиков билгеләп үткәнчә, яз җитү белән юлларда барлыкка килә торган асфальт-бетон өслек зарарлану һәм чокырлар шулай ук аварияләргә китерә. Әйтик, кайбер участокларда тәгәрмәч эзенең тирәнлеге рөхсәт ителгән чик күрсәткечләрдән берничә тапкыр артып китә, ә аерым очракларда юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урыннар барлыкка килүгә китерергә мөмкин.Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына юлларны язгы карап тоту мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга, асфальт-бетон катламын даими тикшереп торырга кушты.Утырышта шулай ук шәһәр халкы электр самокатларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков мондый җайланмаларның тизлекне 50 км/сәгатьтән арттырырга һәм электр самокатларын кулланучы затлар өчен дә, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә куркыныч тудыра алуын искәртте. Моннан тыш, тротуарда яки машиналар йөрү өлешендә ташлап калдырылган хәрәкәт чаралары җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен комачаулыклар тудыра. «Күпчелек очракта электр самокатлары прокаты мобиль кушымта аша тормышка ашырыла, әлеге җайланмалардан хәтта бала да файдалана ала. Прокат хезмәте күрсәтүче оешмалар тарафыннан тиешле контроль гамәлгә ашырылмый», – дип ассызыклады Валерий Саматошенков.Ул хәбәр иткәнчә, элек Казан Дәүләт автоинспекциясе электр самокатларын куллануны тәртипкә салу һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча берничә тәкъдим җибәргән, алар арасында урам-юл челтәренең аерым участокларында электр самокатларын куллануны тыю, максималь тизлекне 5 һәм 15 км/сәгәтькә кадәр чикләү, самокатларны Казан Башкарма комитеты тарафыннан расланган махсус билгеләнгән урыннарда гына калдыру бар. «Язгы-җәйге сезон якынлашуны исәпкә алып, электр самокатларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән профильле учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлеген активлаштырырга кирәк дип саныйм», – дип ассызыклады Валерий Саматошенков.Алинә Бережнаяkzn.ru
madanizhomga
mass_media
Республикада
2022-03-03 14:00:00
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/sozvezdie-yoldyzlyk-festivalene
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Суперфиналы башланды /фотолар/
Бәйгенең икенче көне “Созвездие-Йолдызлык” ХVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналын ачу тантанасыннан башланды.Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Г...
Бәйгенең икенче көне “Созвездие-Йолдызлык” ХVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналын ачу тантанасыннан башланды.Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима,Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашында узды.Танылган телевизион алып баручы, профессор, РУТИ (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Михаил Борисов фестиваль катнашучыларын Суперфинал башлануы белән тәбрикләде:Яз җитүгә без түземсезлек белән фестиваль башланганын көтәбез. Яшь талантлар дулкынын күрәсе, ел саен гаҗәпләндергән бу күренеш белән хозурланасы килә. “Созвездие-Йолдызлык”та катнашу – ул инде җиңү, шул исәптән үз-үзеңне, үз инерцияңне һәм ялкаулыкны, - дип белдерде ул.Гадәттәгечә, жюри составына танылган мәдәният эшлеклеләре һәм Россия шоу-бизнесы вәкилләре кергән. Быел алар арасында Беренче канал шоу-программаларының баш хореографы, “Ледниковый период” дигән шоуны куючы, фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы хореографы Игорь Оршуляк белән Беренче каналның “Голос” һәм “Голос. Дети” проектларының баш музыкаль мөхәррире Марина Андрусенко да бар.Исегезгә төшерәбез, кичә республиканың якын районнарыннан килгән коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясады. Жюри якынча 230 номер карады. Бәйге көнен, гадәттәгечә, “Хореография” номинациясендә катнашучылар башлады. Көннең беренче яртысында тамашачы игътибары халык, заманча һәм стильләштерелгән биюләргә юнәлгән иде. Йолдызчыклар ел саен жюрин һәм тамашачыларны үзенчәлекле репертуар белән гаҗәпләндерә. Кече яшь категориясендә чыгыш ясаган “Молния” бию коллективы (Казан) vogue (вог) биеде. “Дорога из города” бию студиясенең “Изумрудный город” төркеме башкарган этник стильдәге “Олы юлның тузаны” композициясе тамашачы күңеленә уелып калды.Биючеләрне нәни конферансьелар игълан итте. Араларында фестиваль нәселен дәвам итүче Арыслан Сибгатуллин (Казан). Инстаграм йолдызы булып өлгергән дүрт яшьлек Арысланны йолдызлы әнисе – театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) әзерләгән. Гүзәл иҗат юлын нәкъ “Созвездие-Йолдызлыкта” башлаган, ә быел инде ул ГИТИСны тәмамлый. Улының белән фестивальгә әзерлеге турында ул безгә дә сөйләде:- Арысланның талантын бик тиз күреп алдым. Ләкин ул бердәнбер талантлы бала түгел бит, андыйла күп, бигрәк тә монда. Мин аны бу фестивальгә балачактан ук башка катнашучыларның өстенлекләрен күрсен, алга атларга стимулы үссен өчен махсус алып килдем. Номерга килгәндә, без бай татар мәдәниятен читләп уза алмадык. Чыгышында Арыслан бөек Г.Тукай сүзләрен дә китерә. Балаларны моңа кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк, - дип белдерде ул.Көннең икенче яртысында фестиваль ярышын “Вокал-соло” номинациясендәге (1-нче һәм 2-нче кече төркем) талантлар отып алды. Кечкенә җырчыларны катлаулы композицияләр белән куркытмассың! Әйтик, Җәмилә Асадуллина (Питрәч) “Sir Duke” дигән кызу темплы җыр башкарды. Ул, бу яшь категориясендәге башка катнашучылар кебек үк, зал кәефен үзенең шуклыгы белән күтәрде.Суперфиналның икенче көнен “Вокаль ансамбльләр” номинациясе катнашучылары йомгаклады. Конкурсантлар аккорд рәтләрен төгәлрәк җиткерергә, һәр нотаның матурлыгын күрсәтергә тырышты. Кукмарадан “Киндер-сюрприз” ансамбленең максаты ул гына булмаган, күрәсең. Сәхнәгә зур тере паровоз йөгереп чыгуга, барысына яхшы таныш булган “От улыбки” җыры бөтенләй башка, кызыклы төсмер алды. Ә номер куелышы һәм костюмнар берәүне битараф калдырмады.Чыгышларыннан соң балаларны “Ривьера” аквапаркы һәм “FUN-24” күңел ачу комплексында актив ял көтә иде.Алда – иҗади ярышның тагын дүрт көне. Бүген лауреат һәм җиңүче исемнәренә ярышны республиканың ерак районнарыннан килгән катнашучылар башлый. Шулай ук бүген яшь талантлар өчен мастер-класслар башлана. беренчесе заманча хореографиягә багышланачак. Аны РУТИ (ГИТИС) эстрада факультетының хореография кафедрасы мөгаллиме Джон Шенгелия уздыра. Мастер-класс ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында (Островский ур., 2) үтәчәк.[gallery link="file" columns="1" ids="7002,7003,7004,7005,7006,7007,7008,7009,7010,7011,7012,7013,7014,7015,7016,7017,7018,7019,7021,7022"]Бәйге көннәренең турыдан-туры трансляциясен www.yold.ru сайтында карарга була.Рифкат ЯКУПОВ фотолары
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
11 апреля 2017 - 11:01
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/kaenana-tudyirgan-malaynyi-yalgyiz-trbiyaldn-d-avy
Каенанаң тудырган малайны ялгыз тәрбияләүдән дә авыры юк
Ходай кешеләрне генә түгел, ә аларның иң кирәкле әгъзаларын да парлы итеп яралткан. Ике кул, ике аяк, ике күз, ике ияк... * * * Ниндидер эшкә кулыгыз җитми икән, монда кулыгыз гаепле түгел. Эш гаепле. * * * Мәхәббәт исбатлауга лаек түгел, чөнки ул мантыйкның ни икәнен белми. * *...
Ходай кешеләрне генә түгел, ә аларның иң кирәкле әгъзаларын да парлы итеп яралткан. Ике кул, ике аяк, ике күз, ике ияк...* * *Ниндидер эшкә кулыгыз җитми икән, монда кулыгыз гаепле түгел. Эш гаепле.* * *Мәхәббәт исбатлауга лаек түгел, чөнки ул мантыйкның ни икәнен белми.* * *Таң кояшының ал нурларында кичтән корган ал хыялларны табып булмады.* * *Комсыз черки форточканы ябып керә.* * *Начар кешеләр булмый. Кирәгеннән артык якын җибәрелгән кешеләр генә була.* * *Галимнәр ачыклавынча, витаминнарга иң бай нәрсә булып аптека исәп­ләнә.* * *Депутатлар килә дә китә, ә вәгъдәләр - кала.* * *Ирләрнең барысы да бер тырма. Сап­лары гына төрлечә.* * *Каенанаң тудырган малайны ялгыз тәрбияләүдән дә авыры юк.* * *Ул нибары димче генә бит, шуңа очын- очка ялгап кына көн күрә.* * *Әй, ходаем, ил башлыкларына акыл бир. Һәм аны куллану белешмәсен дә онытма.* * *Бер эш тә үзеннән үзе эшләнми. Әмма аш та үзен үзе ашый алмый.
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
03 октября 2016, 12:16
https://madanizhomga.ru/news/tsentralnye-novosti/yazgy-chakyrylyshta-tatarstannan-khrbi-khezmtk-20-apreld-ozata-bashlayachaklar
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.
2019 елның язгы чакырылышында егетләрне Армия сафларына 20 апрельдә озата башлаячаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Баш Хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.“1 нче апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк”, - диде ул.Фото: Регина Гумарова,Елена СаляховаБу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/02/183750/
madanizhomga
mass_media
Центральные новости
2019-04-02 13:24:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/ir-satudan-270-million-sum-akcha-kergn
Җир сатудан 270 миллион сум акча кергән
Чаллының гомуми мәйданы 17103 гектар. Аның 71%ы дәүләт һәм муниципаль милек.
Узган елда 164 сату-алу килешүе төзелгән. Җир сатудан шәһәр казнасына 269,4 миллион сум акча кергән, бу планнан 91,4 миллион сумга артык.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-01-24 15:30:00
https://shahrikazan.ru/news/reportazh/kaban-kle-hzinsen-tapsyinnar-ide
«Кабан күле хәзинәсен тапсыннар иде»
Җәй буе Казанның Кабан күлен берничә йөз белгеч җентекләп өйрәнде.
Явыз Иван явыннан бирле төптә яткан хәзинәне эзләп табу өчен түгел, максат башка: Түбән, Урта һәм Югары Кабан күлләрен төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим итү. Казан ратушасында конкурска нокта куелып, җиңүчегә бер миллион сум тапшырылды.Июнь башында Казан мэриясе башкаланың йөзек кашы булган күлне төзекләндерүгә конкурс игълан итте. 160тан артык хезмәт кабул ителеп, финалга унысы гына үтте. Узган җомгада проект вәкилләре өч минут дәвамында жюри рәисе Казан мэры Илсур Метшин һәм журналистлар каршында сынау тотты. Кайбер командаларның чыгышында миллилек бөтенләй телгә алынмады, кайберләрендә, киресенчә, чамадан тыш артып китте.Мәскәү-Париж командасы күл буенда «Зилант» манарасын урнаштырырга тәкъдим итте.Нидерланд-Мәскәү командасы Кабанны балалар паркына әйләндермәкче, анда сигез станция сурәтләнгән: «Аждаһа күзе», «Казан-парк», «Био-станция», «Фән йорты», «Чатыр-тау» һ.б.Казан-Флоренция командасын журналистлар аеруча җылы каршы алган сыман булды, чөнки дөньякүләм танылган белгечләр белән беррәттән Казан вәкиле дә финалга үтте. Әлеге стратегия җиде ел эчендә күлгә килүчеләрнең санын бер миллионнан җиде миллионга кадәр арттыруны күздә тота.-Безнең күзаллау буенча, күлнең төп элементы - Татарстанның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклый торган Милли китапханә, аның каршында сәнгать үзәген урнаштырдык, - дип сөйләде проект авторлары.Россия-Франция командасы Кабан күле турында Казан халкыннан сораштырып, беренче урында хәзинә турында риваятьнең әһәмиятле булуын ачыклаганнар. Шулай ук проект авторлары Камал театры янында шарлавык булдырырга тәкъдим итә. Кыскасы, бик кирәкле һәм шул ук вакытта якын арада гына тормышка ашмастай тәкъдимнәр дә күп булды.Җиңүчене Илсур Метшин игълан итте. Бер миллион сумга «Тасма. Казанның үлемсез риваяте» проектын тәкъдим иткән Россия-Кытай командасы лаек булды, күлне дә аларның проектындагы кыяфәткә китерәчәкләр. Авторлар, беренче чиратта, экология мәсьәләсенә, ягъни суның чисталыгына игътибар иткән.- Яр буенда сәүдә, машина кую урыннары булдырсак, Кабан кү­лендә тормыш җанланып китәчәк. Кешеләр, шәһәрдән аерылмыйча, үзләрен табигать кочагында сыман хис итәчәк, - дип, проектны тәкъдим итте 29 яшьлек Кытай егете Стенли Ланг. Шулай ук күл өстендә йөзеп йөри торган бакчалар, кафе һәм рестораннар, җәяүле юллары һәм пристаньнар урнашачак. Кабан күленә киләсе елның язында Камал театры янындагы мәйданнан тотынырга ниятлиләр.- Парклар һәм скверлар елын яр буйларын төзекләндерүне дәвам иттереп, Сидней, Истанбул һәм Сингапур кебек шәһәрләр дәрәҗәсенә җитү өчен, бөтен көчебезне куячакбыз, - диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:- Татарстанда белемле, алдынгы карашлы кешеләр буыны үсеп җитте, аларны куллану мәсьәләсе генә борчымый. Аларның булдыру, иҗат итү, шәһәрләрне үзләре һәм балалары өчен үстерү, уңайлы мохит тудыру теләге бар. Без республиканың иҗади индустрия вәкилләре өчен мәйдан булдырачакбыз.Кабан күленә ниләр җитми?Рөстәм Закиров,Татарстанның халык артисты:- Кабан күлендә еш булырга туры килми, узган ел гаилә белән катамаранда йөреп алдык. Кабан күле - тарихи урын, татар халык әкиятләреннән төзелгән әйберләр белән бизәлсә, халык­ка күңеллерәк булыр иде. Шәһәр үзәге болай да европалашып бетте инде, татарлыкны күбрәк чагылдырырга кирәк.Фәүзия Дәүләтшина:- Кабан күлен чистартасы, ярларын ныгытасы иде. Коена торган урын - пляж да күрәсе килә. Заманында без Кабан күле янында, Калининский бистәсендә тордык. Гел күлдә коена идек, суы да чип-чиста булды, хәзер пычратып бетерделәр. Кабанның чисталыгын, матурлыгын күреп калсак иде. Хәзинәсен дә тапсалар, безнең өчен бу зур могҗиза булыр иде.Нурислам Мурадимов:- Яшеллек җитми. Татарстанда үсә торган агачлар - юкә, нарат, миләш, шулай ук чәчәкләрне күбрәк утыртырга кирәк, төн­боеклар да күрәсе килә. Камал театрында булганда, Кабан күленә күз салмыйча китмим.Наҗия Хәмидуллина:- Кыш көннәрендә күл буенда чаңгы юллары, җәен велосипед юллары ясасалар, бик күңелле булачак. Хәзер су янына төшә торган түгел, агачлар, үләннәр куе булып үскән.
shahrikazan
mass_media
#Репортаж
06 октября 2015, 10:20
https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/liliia-sadrieva-ber-berebez-ocen
Лилия Садриева: «Бер-беребез өчен»
(ШИГЫРЬ)
Башка беркем аңлый алмас минеСин аңлаган төсле.Керсез күзләреңнән күрәмМәхәббәтнең төсен.Яраталмас иде, бәлки, беркемСинең төсле итеп.Татлы сүзең, назлауларың белән,Гомер бара үтеп.Яши-яши ныграк тоябыз ичМәхәббәтнең көчен.Әллә чынлап яратылганбызмыБер-беребез өчен?
madanizhomga
mass_media
Шигърият
2023-12-27 09:00:00
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/201222/chup-kaldyrsan
Чүп калдырсаң
null
Фатир, подъезд ишеге төбендә яки гомуми йорт территориясендә чүп-чар калдыручы гражданнарга – 1000, вазифаи затларга һәм эшмәкәрләргә – 2000, юридик затларга 20000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Җиңел янып китә торган чүп-чар тиешле булмаган урында калдырылса, әлеге штраф күләме арта. Бу очракта ул сумма гражданнар өчен – 15 000, вазифаи затларга – 30 000, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә – 60 000, юридик затлар өчен 400 000 сумга җитәчәк.
beznen_ru
mass_media
null
20.12.2022
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kem-berenche-bulyr-kazanmy-chally-ll
Кем беренче булыр: Казанмы, Чаллы, әллә...
Актанышта узучы көрәш буенча республика ярышларының командалар беренчелегендә дә киеренке көрәш бара.
Әлегә хәлләр шулайрак:
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
24 марта 2023, 18:03
https://shahrikazan.ru/news/khvef-khtr/manezh-krgzmlr-zalyinda-zatlyi-krgzm-achyildyi
«Манеж» күргәзмәләр залында затлы күргәзмә ачылды
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Казан Кремле" музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында гүзәл затларыбызның алтын кулларына мәдхия булып яңгыраган затлы күргәзмә ачылды. Аны «Сөембикә" журналы оештырды. Утыздан артык авторның эше тәкъдим ителә анда.
Күргәзмә залы буйлап йөргәндә, бу осталарның кулларына кодрәт биргән илаһи чыганакның башы кайда икән дә, анда илтүче сукмакны каян, ничек тапканнар дип хәйран каласың. Никадәр җылылык, никадәр нәзәкатьлелек, чисталык, никадәр гамь! Чаллыдан Гөлнара Җиһаншинаның кечкенә сабыйлар өчен тәгаенләнгән текстиль эшләнмәләре; Казаннан Альмира Борһанованың итәкләренә мех тоткан затлы камзуллары, милли стильдә тегелгән күлмәкләре; әниле-кызлы Ирэн Касвинова һәм Екатерина Базикянның гаҗәеп назәкатьлелек белән чигелгән калфаклары, изүләре, букчалары, пыялада эшләнгән милли бизәкләренә ничек битараф булмак кирәк! Асия Глебова һәм Ирина Зубцованың курчаклары милли рухлы, характерлы һәм үтә дә нәзберек эш булуы белән истә кала. Svarovski кристалларына яңа эш тапкан Наталья Саярованың шамаилләре дә әллә каян үзләренә игътибарны җәлеп итеп торалар. Кулланма гамәли сәнгать осталары арасында Зөлфия Сәлимҗанова, Юлия Болдырева һәм Людмила Латыповаларның да үз урыннары. Сәйлән һәм ярымкыйммәтле ташлар белән эшләүнең тәмен алар кемгә караганда да яхшы белә. Ә инде көмеш бизәнү әйберләренә өстенлек бирәсең икән, бу очракта, Татьяна Соловьеваның фирүзә, энҗе белән бизәлгән эшләнмәләре тирәсендә озаграк юананачаксыз. Ләйсәнә Садретдинова, Наталья Бабкина, Анастасия Бузенееваларның картиналары да үзенә бер. Хәер, проект авторларының әйтүенә караганда, биредә күңелгә хуш килгән кулланма гамәли сәнгать әсәрләрен, майлы буялар белән эшләнгән картиналарны сатып алу мөмкинлеге дә бар. Ә иң кызыгы шунда: болар барысы да хатын-кызларыбыз тарафыннан яратып укыла торган "Сөембикә" журналы битләреннән. Шуңа да журналда даими чыгып килүче "Хатын-кыз галәме" рубрикасы чын-чынлап җанланды дип әйтә алабыз.- Без журналның һәр санын әзерләгәндә үзебезнең геройларыбызга ничек булдыралар, ничек өлгерәләр дип ихластан сокланабыз. Нинди генә тормыш йөге күтәрмәсен, хатын-кызның күпкырлылыгы, илһамының саекмавы, шуны башкалар белән дә бүлешәсе-уртаклашасы килүе сокландыра. Хатын-кыз, акчасын да таба, күңел җылысын да, - ди журналның баш мөхәррире Ләйсән Юнысова.Соңгы елларда гомумән кул эшләре белән кызыксыну бермә-бер артты. Сезнең дә үзегезне сынап карыйсыгыз киләме? Әгәр шулай икән, кулланма гамәли сәнгать осталары сезне 21 март көнне әлеге күргәзмә эргәсендә узачак осталык дәресендә катнашырга чакыра.
shahrikazan
mass_media
#Хәвеф-хәтәр
10 марта 2015, 08:31
https://beznenmiras.ru/news/redakciya-khabarlare/torki-donya-teatry
"Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" Халыкара фәнни-гамәли конференция узды
null
Бүген, 23 декабрь көнне, ТР Фәннәр академиясендә "Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.Әлеге чарада Россиянең һәм төрки илләрнең театр юнәлешендәге күренекле фән эшлеклеләре, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, ТР дәүләт оешмалары, ТР Милли музее, Татарстан Язучылар берлеге, матбугат вәкилләре, архив хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар катнашты.Конференциядә милли театр тарихы, театрның көнүзәк мәсьәләләре һ.б. театрга кагылышлы темалар яктыртылды.Катнашучыларга Театр елы уңаеннан нәшер ителгән "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" буклеты һәм "Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү" Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы тапшырылды.Фото: Энҗе Хөсәенова
beznenmiras
mass_media
Редакция хәбәрләре,Яңалыклар
23 декабря 2019