url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kaz-mlre-bashlandy
Каз өмәләре башланды
Гомер-гомергә ноябрь аенда каз суя башлыйлар. Дөрес, ул чакта бу вакытларда инде әллә кайчан кар төшкән була инде. Хәер, хәзер салкын көннәрне көтеп торасы юк, һәр кешедә суыткыч, суйган казны куярга урын бар.  Бу атнада бездә дә каз өмәләре гөрләде. Беркөнне күрше Фирдәүсә апаларда, икенче көнне бездә җыелыштык. Үстергәндә дә күршеләр белән бергә җыелышып карадык шул казларны. бәпкәләрен дүрт гаилә чиратлап сакладылар, ашаттылар, елгага алып төштеләр... Бибиләргә дә иш булып йөрү җайлырак, чөнки хәзер сакларга ата казлар юк.
Күмәк эшләсәң – күңелле дә, тиз дә. Сигез хатын-кызга эш җитәме? Иң кызыгы сугым эшләре беткәч башлана. Кичтән ягылган җылы мунчада хатын-кызлар, кара-каршы утырып, каз йонын йолкый. Элегрәк коры килеш йолкыганнар, аста калган йомшак мамыгыннан кияүгә китәчәк кызлар өчен мендәр ясаганнар. Хәзер, эшне җиңейләтер өчен, казның өстен юеш марля аша үтүклиләр йә кайнар суда пешекләп алалар. Йонын һәркем үзенчә киптерә. Безнекеләр, юсаң рәте китә дип, сеткага салып, тышта җилләтеп торалар. Каз йоныннан мендәрләрне җәй көне сүрүе белән юып эссе көнне киптерсәң дә, өр-яңа кебек була икән. Бала йоны, ягъни астан чыгып килә торган вак төкләре булса, каз озаграк йолкына. «Элегрәк бер дә болай вак йон йолкып азапланмый идек, юк иде, ахрысы», – дип искә ала апалар. Әллә вакыт белән онытылган, әллә чынлап та шулай...Юганда да җайлы хәзер, краннан су ага.– И яшь чакта каз салган чиләкләрне көянтә белән асып, тезелешеп, чишмәгә төшә идек. Нурсабак апа: «иң беренче төшегез!» – дип, иртүк кузгата иде безне. Чөнки су буе чират була иде. Бөтен кеше шул бер вакытта суя бит, – дип искә ала Фирдәүсә апа.Ә менә Гүзәлия апаның ун еллап каз асраганы юк икән инде. Казларны азапланып үстерүен оныта алмый ул.– Берсендә каз эзләгән вакытта кондызлар казыган чокырга төшеп харап була яздым бит. Болын уртасында утрау кебек җир, шунда керәм дип баскан идем, җир убылды, бер аягым төште дә китте. чыкмакчы булам, кычкырам – бер кеше юк. Берәр сәгать азаплангач, көч-хәл белән чыктым, – ди Гүзәлия апа.Казның эч маен чыгаргач, әни мич ягып җибәрә. Чытыр-чытыр янган ут астында, матур булып кабарып, коймаклар пешә. Аларның үзгә бер тәме була. Тиз генә искерми дә, табада җылыткан саен, тәмлеләнә генә. Элек аш-суда төп май булган ул каз мае. Камыр ризыклары, коймак пешергәндә дә, алай гына да түгел, салкында урамга чыкканда йомшарта дип, биткә гел каз мае сыладылар. Бала йөткергәндә эретеп, шуңа сарымсак изеп салып, бал кушып арка-күкрәгенә сылап төреп салсаң, булыша, диләр.Элек казларны, урамда катырып, зур кисмәкләрдә саклый торган булганнар. Кисәкләп турап тоз белән аралаштырып, банкаларга да тутырганнар. Каз йолкучылар кичен бәлеш белән сыйланырга җыела. Анда кызык хәлләр сөйләшеп утыруы үзе бер күңелле. Гүзәлия апа, бер вакыйганы искә алып, барыбызны да көлдерде:– Яшь чакта кызлар ашына йөри идек. Шунда укытучылар, сагалап торып, безнең аулак өйләрне туздыралар иде. Кемнәрдәдер утырганда, аларның киләсен алдан хәбәр бирделәр. Кайсыбыз кая чыгып качты. Берзаман бер малайның бәдрәфтә икәнен Солтан абый күреп калган бит. «Чык, Нуретдинов!» – дип хәйран кычкырып торды. Ә ул, баксаң, бер тактаны каерып алган да әллә кайчан чыгып сызган.Каз ашлары беткәч, кыш уртасында яңадан җыелышып кич утырулар булган. Анда инде каз канатыннан чыккан каурыйларны сыдырганнар. Ә мамыктан калган өлешен юл буена «Икенче елга да казлар күп булсын» дип сибеп йөргәннәр.Элек һәр йортта берничә ана каз, ата каз асраганнар. Яз җитүгә, оя тутырып бәпкә чыгарганнар, бала-чага, әби-чәби шуны җыелышып саклаган.– Без яңа өй салып чыккач, әни иң беренче итеп асрарга каз бирде, башка мал-туар юк иде. Шулай тотарга тиеш дип белә идек. Яңа чыккан бәпкәләрне, тартмага тутырып, эшкә барганда су буена алып төшә идем. Бер кулымда – садикка баручы бала, икенчесендә –бәпкә, аларга ризык, – дип сөйли Гүзәлия апа.Иң кызыгы – ата каз бар кешедә дә булмаган. Шуңа да кеше ана казларын, чиратлап, «кунак»ка алып килгән. Әтиләрем яшь чагында безнең нигездә дә ел саен 20-30 бәпкә чыккан. Кызганыч, ана казны төлке харап иткән. «Төлке таласа, казлар бетә икән дигән сүз дөрес. Шуннан соң, күпме ана каз алып карасалар да, яхшы булмады», – ди әтием. Көз көне авыл кызлары туган тиешле кешегә генә түгел, кемдә өмә – шунда җыелышып барганнар. Ә кич белән инде яшьләр кызлар ашына йөргәннәр.Хәзер инде йорт казлары асрау тарихка гына кереп калды дисәң дә була, чөнки инкубаторлардан сатып алу ел буе каз асрауга караганда җайлырак. Үзебез дә, күршеләр дә шулай итте. 22 каз бәпкәсен 4 меңгә сатып алды. Җитмәсә, дәүләттән субсидияләнеп, 2 меңе кире кайтты. Ул 50ләп чеби, үрдәк, каз кебек йорт кошын 1 июньгә кадәр сатып алганнарга каралган икән. Бары тик чекларны авыл җирлегенә илтеп бирергә кирәк. Әзер казларны сатып алырга теләүчеләр дә күп. Әнидән дә суйган көнне үк бишесен сорап алдылар. Бер каз 1 300 сум тора, ә эч-башы белән 200 сумга кыйммәтрәк.Каз итен күбрәк кунак өстәлләренә чыгаралар, манты-бәлешләр пешергәндә кушып җибәрәләр. Авыл урамнарын, болын-елгаларны тутырып йөргән казларны, шундый өмәләрне күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Ризык өчен генә түгел, әнә шулай күрше-тирәне, туганнарны берләштерү чарасы булуы, гореф-гадәтләрне яңартуы белән дә кадерледер ул.Мич коймагы рецептыКичтән 1 литр суга 8 йомырка, чама белән тоз, шикәр комы, чүпрә салып болгатып куям. Шуңа 3 литр сөт салам, бераз чүпрә өстим, он белән бутыйм. Мичкә ягып күмер төшергәч, коймакны пешерә башлыйм. юкә утыны булса яхшырак, уты кимемәсен өчен, пешергәндә гел өстәп торырга кирәк.Лилия Гатауллина,Саба.Автор фотолары
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
18 ноября 2018, 13:20
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/28-gyynvarga-tatarstanda-m-challyda-ava-toryshy
28 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
28 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак.
Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -13..-18˚, аязганда -21˚, , көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.28 гыйнварда Чаллыда аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.Төнлә һәм иртән -13..-18˚ фаразлана. Көндез максималь һава температурасы -7..-11˚. Юлларда бозлавык.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-01-28 05:40:00
https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/asharga-zerl-tizrk-bulsyn-dis
Ашарга әзерләү тизрәк булсын дисәң...
null
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хуҗабикәләр  ашарга пешерү өчен гомерләренең  3 елын әрәм итә икән. Бу вакытны кыскартыр өчен, бездән бераз киңәшләр.Тефтелине духовкада  пешерегезФарштан ясалган ит шарларын кекслар өчен формага салыгыз да 30–40 минутка духовкага куегыз. Тәмле дә, тиз дә.Суганны туңга куюдан курыкмагызАшарга пешергәндә туралган суган артып калса, морозильникка ташлагыз.  Суган боҗралары бер-берсенә ябышмасын өчен формага салып алюминий фольга белән каплагыз да, берничә сәгатькә туңга куегыз. Соңыннан  пакетка күчереп салыгыз.Идеаль йомырка тәбәсеМенә монда суган боҗралары кирәк була инде.  Калынрак итеп киселгән боҗраны  кызган майлы таба салыгыз да, уртасына йомырка сытыгыз. Суган күкәй агына агарга ирек бирмәс.Тавык шашлыгы кыздыруШпажкаларга кигерелгән кызган тавык итен балалар яратып ашый. Ләкин болай итеп әзерләү күп вакытны ала. Әмма бер лайфхак бар. Тавыкның түш итен озынчалай итеп кисеп  горизонталь тәртиптә тезеп чыгыгыз һәм бер-берсеннән берничә сантиметр ара калдырып рәт-рәт итеп шпажка кигертегез дә, итне вертикаль кисеп чыгыгыз. Кисәкләр бер зурлыкта була. Аларны әзерләү өчен дә бертөрле вакыт кирәк булачак.Лососька  грек йогуртыЛососьне духовкага тыгар алдыннан кисәкләренә грек йогурты сылагыз. Болай эшләгәндә балык бик йомшак булачак.Тортка крем сөртүТорт яки кекска крем тигез җәелсен өчен кашыкны  берничә секунд кайнар суда тотыгыз.Тавык итен бик юка итеп кисү сереТүшкәне 10-15 минутка морозильникка куеп торыгыз.Бәрәңгене  тиз пешерүБәрәңгене яхшылап юыгыз.  Кабыгыннан чистартмый гына икегә ярып май сөртелгән табага тезегез дә, күп итеп тоз сибегез. 200 градуска кадәр кызган мичтә бәрәңге ярты сәгатьтә пешеп чыгачак.Макарон пешерүАны без өйрәнгәнчә кастрүлдә түгел, тирән табада пешерсәң уңайлырак. Табаның мәйданы зуррак булганлыктан, ул тизрәк пешәчәк. Аннан соң суның кайнаганын көтеп тору да мәҗбүри түгел, макаронны салкын суга да салырга мөмкин. Аннан тәме үзгәрмәячәк.Парда пешкән яшелчәләрЯшелчәләрне пергамент кәгазь җәелгән табага салып духовкага куйсагыз, 180 градуста 20—30 минутта пешәчәк. Алай иткәндә суын саркытып җәфаланасы да булмый, артык савыт-саба да тотылмый.Чыганак: «Домашний очаг» сайты
syuyumbike
mass_media
Белмәсәң бел
6 Октябрь 2020 - 14:07
https://beznen.ru/archive/daydzhest/040521/byalr-arta
Бәяләр арта
null
Апрель аенда бакча эш коралларының хакы арткан. Хәзер көрәкнең уртача бәясе – 402 сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк. Тырма өчен – 250, себерке өчен 253 сум түләргә кирәк. Көннәр җылыткач, ихтыяҗ үсеп, бәяләр тагын да артырга мөмкин, дип яза «Казанферст».
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
04.05.2021
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/i-yakhshy-proekt-menedzherlary-tatarstanda-yelachak
Иң яхшы проект менеджерлары Татарстанда җыелачак
Казанда беренче тапкыр 9 июньнән 11 июньгә кадәр "Проект җитәкчесе 2021" бөтенроссия конкурсы узачак. Анда Россиянең иң яхшы проект менеджерлары катнашачак.
Конкурс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Аның төп максаты - проект менеджерларына ярдәм итү, төрле өлкәләргә уңышлы тәҗрибәләр кертү, шул исәптән дәүләт секторында да. Конкурста иң яхшыларны сертификацияләнгән белгечләр, эре компанияләрнең топ-менеджерлары, илнең һөнәри бергәлеге лидерлары билгеләячәк.Җиңүчеләрне биш номинациядә сайлаячаклар: «Проект җитәкчесе», «Проект офисы җитәкчесе», «Проект белән идарә итүдә Эксперт», «agile-командалар лидеры», «Цифрлы трансформация лидеры». Дипломнардан һәм истәлекле бүләкләрдән тыш, проект менеджерлары IPMA халыкара стандарты буенча бушлай сертификация узу хокукына ия булачак. Шулай ук аларның проектлары республика хөкүмәтенә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
08 июня 2021, 14:22
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/ipoteka-nindi-programma-kulairak
Ипотека: нинди программа кулайрак? - ВИДЕО
Нинди генә заманнар булмасын, торак мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Быел ипотекага фатир яки йорт алучылар саны тагын да арткан.
Интернеттагы чыганакларга күз салсак, 2023 елның беренче яртысында гына да Россиядә 132 мең ипотека килешүе төзелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк, 2021 ел белән чагыштырганда – 11 процентка.Бүгенге көндә фатир сатып алу өчен нинди ипотека программалары эшли? Нинди дәүләт ярдәме бар? Болар һәм, гомумән, фатир базарында нинди яңалыклар көтелүе турында Татарстан риелторлар гильдиясенең Яр Чаллыдагы тулы вәкаләтле вәкиле Светлана Газетдинова белән әңгәмә кордык.–Светлана Вениаминовна, бүгенге көндә нинди кулай ипотека программалары бар? Алардан кемнәр файдалана ала?– Иң беренче «Гаилә ипотекасы» турында сөйлисем килә. Бүген аның ставкасы 6 процент. Шартларына килгәндә, бу программадан ике баласы булган гаиләләр файдалана ала. Төгәлрәк әйтсәк, гаиләнең 2018 елның беренче январеннан 2023 елның 31 декаберенә кадәр аралыкта беренче яки аннан соңгы балалары туган булырга тиеш. Моннан тыш, сатып алынасы фатир бәясенең 20,1 процентын тәшкил иткән беренчел түләүләре булу да шарт. Инвалид яки уллыкка (кызлыкка) алынган балалары булган очракта да гаилә әлеге программа ярдәмендә торак ала ала. Ул куллануга тапшырылган яки төзелеп килүче йорттан фатир алырга да, икенчел торак алырга да, өлешләп төзү («долевое строительство») килешүе буенча да, шулай ук төзелеш компаниясенең үзеннән әзер шәхси йорт алырга да (сату-алу килешүе буенча) мөмкинлек бирә.– Ә әлегә гаиләсе булмаганнар түбән ставкалы ипотекадан файдалана аламы?– Бүгенге көндә яңа төзелгән йортлардан фатир алу, ягъни төзелеш компаниясенең үзе белән килешү төзү кулайрак. Монда дәүләт ярдәме каралган. 2023 елның 1 июненнән яңа йортлардан фатир алу программасының ставкасы 8 процентны тәшкил итә. Аның эшләү принцибы болайрак: банк сатып алучыга ипотеканы, әйтик, 18 процент урынына 8 процент белән бирә. Аерманы банкка дәүләт күчерә. Һәм, иң мөһиме, бу программадан мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем файдалана ала. Гаилә программасындагы кебек үк, монда да беренчел кертем торак бәясенең 20,1 процентын тәшкил итә.– Билгеле бер һөнәр ияләре өчен каралган махсус программалар бармы?– «IT-ипотека» дигән программа бар. Аның ставкасы 5 процентны тәшкил итә. Программа аккредитация үткән IT-компания белгечләре өчен. Шартлары болайрак: белгеч 36дан 50 яшькә кадәр булган очракта аена уртача 120 мең сум (регионнар өчен) алып эшләргә тиеш. Мәскәү IT-белгечләре өчен хезмәт хакының күләме – 150 мең сум. Ә менә яшьләрнең – 25тән алып 36 яшькә кадәрге белгечләрнең хезмәт хакы билгеле бер күләмдә булырга тиеш дигән шарт куелмаган.– Чаллыда бу программадан файдаланучылар бармы?– Минем практикада әле ике кеше генә мөрәҗәгать итте. Һәм алар әлеге программадан файдалана алды.– Хәрбиләр өчен махсус программа каралмаганмы?– Әлегә СВОга кагылышлы махсус программалар юк. Шәхсән миндә тиздән булыр дигән өмет бар. Ә менә контракт буенча хәрби хезмәттә булучылар өчен ипотека программасы бар. Аның шартларын банк индивидуаль карый. Хәрбиләр дигәннән шуны әйтәсем килә, ялга кайткач, әгәр фатир алырга планлаштыра икән, банклар аңа ипотека бирә. Ул югарыда әйтеп киткән гаилә ипотекасын да ала ала (ипотека шартлары үтәлсә), яңа йорттан фатир алу өчен каралган дәүләт программасы буенча да. Кире фронтка киткәндә ул тормыш иптәшенә яки якын туганына түләүне башкару өчен «ышаныч кәгазе» язып калдыра.– Коммерция ипотекасын бүгенге көндә нинди ставка белән алалар?– Бүгенге көндә ул 18 процентны тәшкил итә. Әмма билгеле бер шартларны үтәп, аны 15-17 процент белән алу мөмкинлеге бар. Мисал өчен, гомерне иминиятләштерү ставканы 0,3 процентка төшерә. Әлеге банк аша хезмәт хакы алынган очракта да ставканы киметү мөмкин. Аннары, ставканы сатып алу дигән термин бар. Әйтик, фатир сатып алучының беренчел түләүдән кала тагын күпмедер акчасы бар, ди. Түләнәсе акчаның күләменә карап, банк белән килешү буенча ул ставканы төшерүгә ирешә ала.– Ипотека түләүченең бурычын каплар өчен күпмедер акчасы барлыкка килде, ди.– Монда карарга кирәк: аның айлык түләү суммасын киметәсе киләме, әллә ипотеканың срогынмы? Әлбәттә, ипотека срогын киметү кулайрак. «Переплата» кимиячәк.– Сер түгел, ставкалар артканнан-арта. Киләсе үзгәреш кайчан көтелә?– Яңалыклар 15 декабрьдән соң булыр дип торабыз. Арту ягына дип фаразлана. Коммерция ипотекасы ставкалары 22 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин.– Күптән түгел генә берәү югары ставка белән ипотекага фатир алды, ди. Берничә көннән ставкаларны түбәнәйтәләр. Бу очракта ул кеше нишли ала?– Бу очракта рефинансирование, ягъни яңа шартларга туры китереп кабаттан исәпләү ясарга була. Үземнең практикада да бер очрак булды. Бер ханымга 25 процент белән ипотекага фатирны рәсмиләштерүебез булды, берничә көннән ставкалар 14 процентка төште дә куйды. Мин тизрәк клиентыма шалтыратып бу хәбәрне җиткердем һәм рефинансирование ясар өчен офисыма чакырдым. Банк аңа яңа шартларда ипотека түләүләрен әзерләп бирде.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-11-25 09:30:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/v-tatarstane-ustanovlen-osobyy-protivopozharnyy-rezhim
В Татарстане установлен особый противопожарный режим!
Отделение надзорной деятельности и профилактической работы по Автозаводскому району МО г.Набережные Челны сообщает, что Кабинетом Министров Республики Татарстан принято постановление от 15.04.2019 года № 294, которым в период с 25 апреля по 10 мая 2019 года на территории Республики Татарстан устанавливается особый противопожарный режим.
Согласно вышеуказанного постановления в период действия особого противопожарного режима запрещено: - сжигание сухой травы и мусора; - приготовление пищи на открытом огне (кострах, мангалах), применение пиротехнических изделий 1 – 3 классов опасности на территориях населенных пунктов, подверженных угрозе лесных пожаров, садоводческих и огороднических товариществ, детских оздоровительных лагерей, объектов экономики, оздоровительных организаций, граничащих с лесными участками, а также в лесопарковых зонах, на торфяных участках и открытых территориях, граничащих с лесными массивами. В условиях противопожарного режима на нарушителей правил пожарной безопасности налагаются административные штрафы: на граждан - в размере от 2 до 4 тысяч рублей, на должностных лиц – от 15 до 30 тысяч рублей и на юридических лиц от 200 до 400 тысяч рублей. Заместитель начальника отдела НД и ПР по МО г. Набережные Челны Галиуллин Р.И.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-04-29 16:10:00
https://shahrikazan.ru/news/sport/dinamo-kazan-kabat-chempion
«Динамо-Казан» – кабат чемпион
«Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей буенча 10 нчы тапкыр Россия чемпионы булды.
Казан командасы Казанда булган уенда Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь» командасын 6:2 исәбе белән җиңүгә иреште.
shahrikazan
mass_media
#Спорт
14 июня 2013, 06:46
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kaybychtagy-faiga-kyzy-nisene-lgnen-yshanasy-kilmi
Кайбычтагы фаҗига: "Кызы әнисенең үлгәненә ышанасы килми..."
Әлеге вакыйга бөтен республиканы шаулатты. Чыннан да бик катлаулы, кызганыч, ике гаиләне дә кара кайгыга салган каза булды бу.
Җәнлек-җанварларның авылларга ияләшүе, үзләрен кешеләрнең ихаталарында хуҗаларча тотуы, кешеләрнең малларын аулавы турында без күп тапкырлар язып чыктык. Әлеге фаҗига нигезендә дә нәкь менә шул ята.— Хәзер авыл җирлегендә бүре яки төлке йорт хайваннарына һөҗүм итә икән, аларны бары тик Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки полиция хезмәткәре генә атып үтерә ала. Аучы моны эшләргә хокуклы түгел. Хәзер аучылык законнарын шуның чаклы үзгәрттеләр ки, мин хәтта карганы да атарга тиеш түгелмен. Минем моңа хокукым юк, - ди аучы Мансур ага, Кайбычтагы хәлләргә бәя биреп. Менә шуңа күрә ерткыч хайваннар шәхси йортларга ияләште.***Тикшерү материалларына күз салсаң, менә шулар билгеле. Кабат-кабат төлке һөҗүменнән гарык булган Вәлиуллиннар да, ничарадан бичара дигәндәй Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигьмәтҗәновка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Үзен хуҗаларча тоткан төлкене ничәмә-ничә тапкыр күргән мәрхүмә Диләрәнең тәмам теңкәсенә тигән бу җанвар, күрәсең. Берничә тапкыр борчулы шалтыратудан соң Фидәил әфәнде Диләрә һәм Ринат Вәлиуллиннар белән алдан ук сөйләшеп төлкене ауларга булалар. Авыл җирлеге башлыгының мылтыгы (махсус рөхсәт кәгазе бар) да була.Фаҗига 7 декабрь кичендә килеп чыга. Бер яктан, беркем дә яшәмәгән биләмә, икенче яктан, Вәлиуллиннарның өе һәм теплицалары, биредә алар кышкы чорда кош-кортларын асраганнар. Нәкь менә шулар янына ияләшкән дә инде төлке.Баштан өчәү ауда торганнар, әмма берникадәр вакыттан соң Диләрә ирләр яныннан китеп бара. Шулчак караңгылыкта ялтыраган күзләргә охшаган яктылык күреп ала Фидәил белән Ринат. Авыл җирлеге башлыгы ике тапкыр шул якка атып җибәрә. Нидер гөрселдәп аугач кына ирләр моның кеше икәнлеген абайлап алалар, килсәләр, яраланган Диләрә ята. Баксаң, ул башына фонарь киеп сарайга чыккан икән. Ире аны тиз арада хастаханәгә китерә, ләкин Диләрә күп кан югалтудан вафат булган.Диләрәнең ире әлеге хәл турында берничек тә сөйли алмады, ул бу фаҗигадән әле дә айный алмый.—  Чакырдык, килде, шулай булыр дип, кем уйлаган соң аны, - диде ул.ТР Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев исә Фидәил Вәлиуллин белән очрашып сөйләшүен белдерде.— Бик авыр кайгы, сүз дә юк. Фидәил дә нык кайгыра. Ринат белән Фидәил төлке күзенә оүшаган яктылык күргәч, баштан фонарь белән яктыртып караганнар, шул да кебек, юк та кебек, янә яктыргач, ир атарга булган, - дип сөйләде ул.Тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне аңлата.—  Шикләнелүче, сарай артында йөри дип уйлап, «төлке»гә ике тапкыр аткан, пуля Диләрә Вәлиуллинаның күкрәк читлеген яралый. Хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр, әмма юлда ул вафат була, - дип аңлата  Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.Диләрә белән Ринат Вәлиуллиннар әле бер ай элек кенә олы улларын армия сафларына озатканнар. Ә кече кызлары сигезенче сыйныфта белем ала.Мәрхүмәне җирләргә бөтен авыл халкы җыелган. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәнлектән, әнисен улы җирләргә кайта алмаган. Кызының да аны исән килеш истә тотасым килә дип, газизкәенең үле гәүдәсенә карамаган.Бу җинаять эше нәрсә белән тәмамланмасын — әлеге вакыйга ике гаилә өчен зур фаҗига. Шулай ук республика өчен җитди проблема да ачыкланды - төлкеләр авылларга һөҗүм итә һәм халык мөстәкыйль рәвештә аларны җиңә алмый.Лилия ГАЙНУЛЛИНАРФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе сайтыннан
shahrikazan
mass_media
#Язмыш
10 декабря 2020, 21:36
https://shahrichalli.ru/news/bezg%D3%99-yazalar/mant-2-blek
Әманәт (2 бүлек)
Әлеге язманың башын түбәндәге сылтама аша укый аласыз. Бераз минем үгет-нәсихәтләрне тыңлап утырды да чыгып китте. Мин инде базарларны әйләнеп кайтырга җыенган идем, 5 минут үттеме-юкмы, телефоным шалтырады: "Нәркиз... тизз... ул… ул..." дигән өзек сүзләрдән Гөлчәчәк белән нидер булганын гына чамалап калдым. Тизрәк дустыма йөгердем. Килеп керсәм, Гөлчәчәкнең үксеп-үксеп елаган...
Әлеге язманың башын түбәндәге сылтама аша укый аласыз.Бераз минем үгет-нәсихәтләрне тыңлап утырды да чыгып китте. Мин инде базарларны әйләнеп кайтырга җыенган идем, 5 минут үттеме-юкмы, телефоным шалтырады: "Нәркиз... тизз... ул… ул..." дигән өзек сүзләрдән Гөлчәчәк белән нидер булганын гына чамалап калдым. Тизрәк дустыма йөгердем. Килеп керсәм, Гөлчәчәкнең үксеп-үксеп елаган тавышына әллә нишләп киттем. Ул Таһир өстенә сулган умырзая кебек бөгелеп төшкән дә, иңрәп-иңрәп елый:- Таһирым, Таһирым, ник, ник? - дигән сүзләреннән ни булганлыгын чамалап алдым. Әйе, Таһирның куллары инде суынган иде…Ясминә әллә нишләп китте. Урамнан килеп кергән таныш түгел бу хикәяче хатынны кочаклап, аның да үксисе килде. Ул бит, ул бит Таһирның соңгы минутларын күргән!Тик, тик хатын үзен кулга алды. Ә әманәт? Аны Гөлчәчәк ник, ник биргән Нәркизгә?Ясминә кулындагы фотога карады да, инде бик еракта калган еллар томанына китеп уралды. Таһир белән уйламаганда гына Казанның Ленин бакчасындагы ул чактагы атаклы фотография салонында таныштылар алар. Фотографның бу егетне төрлечә боргалап сурәткә төшергәнен күзәтеп торган Ясминә, артык озакка сузылган фотосессиягә эче пошып, борчыла башлады. Чираттагы лекциягә кадәр ярты сәгать вакыт бар, әле якындагы "Блинная"га кереп коймак белән чәй дә эчеп өлгерергә кирәк.- Бу егет артистмы әллә шулкадәр, тагын күпме көтәргә була инде, - дип эчтән генә мырлап та алды.Әллә шул сүзләрне ишетте фотограф, Ясминәгә дәште:- Утырыгыз, ян белән, ян белән, менә болай, - диде, кызны үреп эшләнгән өстәл артына утыртып.Ясминә тиз-тиз генә фотога төште дә, пыяла ишеккә үрелде. Ишекнең теге ягында баягы егет басып тора иде. Кара бөдрәләре матур булып маңгаеннан өскә күтәрелгән, чем кара күзләре бераз гына сынап, бераз гына үртәлеп тә кызга карый.- Гафу ит, гөлем, озак көттергән өчен! Гаебемне ничек аклый алам соң? Әйдәгез, чәй эчеп чыгыйк. Студентның тамагы һаман ачтыр дип беләм, - диде таныш түгел егет.- Нишләп әле мин сезгә гөл булыйм, - дип пырылдады Ясминә. Ә тамагы,чынлап та, бик ачкан иде, шуңа күрә бу елмаеп торучы егеткә бик ачуы килсә дә, тамак үзенекен итте, аның белән бергә "Чәй йорты"на керде. Таһир аңа да, үзенә дә өстенә бал сибелгән коймаклар алып килде, берни сөйләшмичә генә чәй эчтеләр…- Әле 10 минут вакытыгыз бар, гөлем, - диде аңа егет. Мин Таһир исемле, ә синекен беләм… яле гадать итеп карыйм…бер чәчәк исеме булырга тиеш синең! Ландыш, Лилия, юк, юк, ясмин гөленә охшатам, нишләптер, мин сине, гөлем, - дип елмайган егеткә начар сүз әйтеп булмый иде инде. Ясминәнең исе китте:- Әйе. Ясминә мин.- Сирәк исем, бик матур исем, гөлем! Без бәлки әле тагын очрашырбыз. Фотоны аласы бар бит, - диде Таһир.Очрашу көнен билгеләми генә саубуллаштылар. Кызның уена кереп калды бит әле бу егет. Карале, исемен дә белде бит!Бер атна вакытны ничек үткәрергә белмәде кыз. Белде, кызыксынды, Таһир аспирант икән. Ясминәләр төркеменнән бер кызның аны бик ошатып, үлеп гашыйк булып йөрүен дә сөйләделәр. Егет Башкортостаннан, бик ипле, тәртипле, армиядән кайткач, укуын аспирантурада дәвам итә икән. Очрашкан кызы әлегә юк та диделәр. Бик матур җырлый, гармунда уйный, кайчак авылларга чыккан ансамбльнең концертларын да алып бара, сүз остасы дип тә сөйләделәр егет хакында.Менә бүген җомга көн, фотоны алырга барасы.Тизрәк, тизрәк 9 тулсын да, салон ачылсын инде! Фотография салоны янына җитәрәк эскәмиядә утырган ике ир-атка күзе төште Ясминәнең. Әйе, әйе, берсе Таһир иде! Йөрәге әллә нишләп җилкенеп, тагын да катырак тибә башлады. Көтте, бик көтте ич үзе бу көнне, ә алдында 32 тешен күрсәтеп елмаеп торган Таһирны күргәч, югалып калды, авыз тутырып бер сүз әйтә алмады.- Ясмин гөленә сәлам, - дип каршылады Таһир. - Бер фотоны миңа язып бирәсеңдер инде, истәлекле булды бит ул көн.- 6сы да хуҗалы инде ул фоткалар, сиңа калмый, сатып алсаң гына, - дип шаяртырга көч тапты Ясминә дә.- Бәясе ничектер бит, мин күтәрә ала торган булса, сатып алам, - дигән булды егет- 3 ак роза бәясе!Кыз фотография салоныннан чыкканда, 3 ак роза тотып, Таһир басып тора иде. Кай арада табып килгән диген?! Ап-ак розалар фонында аспирант егетнең йөзе тагын да комачрак күренә түгелме соң?Алар парк буйлап киттеләр. Таһир күбрәк үзе турында сөйләде, ә Ясминә кулындагы ак розаларга карап, дөньясын онытып аны тыңлады. Карале, сөйкемле булу өстенә, бик ихтирамлы да икән ич бу аспирант! Саубуллашканда, "Фоторәсемем гел мине искә төшереп торсын, Таһир!" - дип язып, Ясминә бер сурәтне егеткә сузды.Таһир һәр көнне Ясминәне Ленин бакчасы янындагы беренче очрашкан урында көтеп алырга гадәтләнде. Кызның лекцияләре кичке алтыда бетә, ә аспирант күбрәк уку залында көндез утыра, әзерләнә иде булса кирәк. Иң тәүге тапкыр "Самат" операсына да Ясминәне Таһир алып барды. Авылдан килеп, опера һәм балет театрына аяк басмаган кыз өчен бу космоска очу кебегрәк тоелса да, Таһир аны шулай югары сәнгатьне яратырга өйрәтте.Очрашып йөрүләренә 5 ай дигәндә, инде бер-берсен ярата башлаган бу ике йөрәкне аерыр сәбәпләр табылды. Таһирны 1 айга Төмәнгә практикага җибәрделәр. Ул анда махсус курслар алып барырга, үзенең фәнни эше буенча семинарлар алып барырга тиеш иде. Бу хәбәрне Ясминә аяз көнне яшен яшьнәгән күк кабул итте. Ул инде егеткә ияләшкән, аңардан башка 1 көн, юк көн түгел, 1 сәгать тә тора алмас шикелле. Саубуллашу көнендә Таһир кызны күкрәгенә кысты да: "Я, Ясмин гөлем, 1 ай уза да китә инде ул! Нәрсә шулкадәр кара коелдың әле, фотоң куен кесәмдә ич! Сине сагынган саен, шуңа карап торырмын!" - дип юаттты. Әмма…Бер ай дигәне озаккарак сузылды шул! Ике атнадан соң бер хаты килде Таһирның: "Мине монда 1 елга укытырга калырга үгетлиләр әле, монда эшләп китсәм, бәлки докторлыкны да биредә генә яклармын", - дигән иде.Бервакыт телефоннан сөйләшергә заказ биреп тә, Ясминә телеграфта 2 сәгать көтеп утырса да, Таһир ни өчендер сөйләшүгә килмәде. Ясминә күз яшьләрен читләрдән яшерергә теләгәндәй, яңгыр инде туктаган булса да, зонт астына яшеренде. Бу яңгырлы тымызык көн аларның хисләренең моңсу шаһиты булып гомергә истә калды. Үзе артыннан шактый озатып йөргән егеткә кияүгә чыгып, Казаннан ерак бер райондагы авылга китеп барды.Йөрәген эш белән бастырды Ясминә. Төшкән җирендә туфрак булды. Бер-бер артлы балалары туды, йорт мәшәкатьләре, авыл нужасы… Ничә дистә еллар аларның юллары кисешмәде. Дөрес, журналларда Таһирның фәнни мәкаләләрен күреп, аның инде фән докторы булуын белде. Бер караганда сөенеп тә куйды, югалып калмаган, үз хыялына менеп җиткән дип уйлады. Кайчакларда, йөрәгенең әллә кайсы почмагы күптәнге яра булып әрнеп, сызлап куйгалады куюын.Гөлнур Айзат(Дәвамы бар)
shahrichalli
mass_media
Хатлар яздым утырып
2015-03-20 15:50:29
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanlylarga-may-byrmnren-ozaytyrga-mmkinnr
Май бәйрәмнәре 10 көн рәттән?
РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Россиядә май бәйрәмнәрен озайту турындагы мәсьәләне карый. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков 22 апрельдә "РИА Новости" агентлыгына сөйләгән.
Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга һәм  дача сезоны башлангач, май бәйрәмнәрен арттырырга дигән тәкьдим илдә берничә тапкыр яңгырады.Әмма бу мәсьәлә буенча әлегә бернинди карарлар да юк, - дип ассызыклады министр."Мондый тәкъдимнәр бар, шул исәптән, минемчә, депутатлар корпусыннан да, әмма алар каралачак әле", - диде Антон Котяков.Ә әлегә майның беренче ункөнлегендә безне алты ял көтә.Хезмәт көнендә без өч көн - 1, 2 һәм 3 майда ял итәбез. Җиңү көнендә шулай ук өч көн ял- 8, 9 һәм 10 май көннәрендә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
22 апреля 2021, 12:51
https://beznen.ru/archive/mokhrrir-suze/230224/kurkak-iknemne-beldem-bit-le
Куркак икәнемне белдем бит әле
null
Газетабызның айлык һәм калын форматта чыга башлавы сәбәбен кат-кат аңлаттым инде. Аны телефоннан да даими кабатлап торырга туры килә. Бәлкем, почталар аякка басып эшли башласа, атналыкка да күчәрбез. Яңа форматка ияләшү үзебезгә җиңел булмады. Бөтенләй башка эш стиле. Газетаның макеты башка. Аннан башка мәшәкать проблемалар да килеп чыгып, газетабызның гыйнвар саны бераз соңарды. Инде менә кабалансак, кабаландык, бу санын без теләгән графикка өлгертә алабыз, ул пәнҗешәмбе – 8нче февральгә кулыгызга килеп керергә тиеш, әлбәттә, почтагыз көйле эшләсә. Ә киләсе санны мартның беренче пәнҗешәмбесендә 7нче мартта алырга тиешсез. Шул рәвешле һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә «Безнең гәҗит»ле булырсыз. Кызганыч, газета килмәде, дип зарланучылар бик күп. Барысын да язып алабыз һәм газетаны таптыру чарасын күрәбез. Без әйткән графиктан соң, газетабыз берничә көн дәвамында да китерелмәсә, почтага мөрәҗәгать итегез, анда игътибар булмаса, редакциябезгә шалтыратыгыз. Шунысы сөендерә, газетабызны укучыларыбыз ошаткан. Рәхмәт әйтеп шалтыратучылар бихисап булды. Бер тәнкыйть сүзен дә ишеттек. Башлыча ул безне гаепләү, без алдаганбыз, бу кешеләргә атналык газета кирәк. Программа таләп итүче дә булды. Нишлисең, ярап бетеп булмый, безне алдакчы, дип санаучылар, квитанцияләрен почтага кире тапшыра ала, сезгә язылу акчасын кире кайтарырга тиешләр. Проблема туса, шалтыратыгыз, мин үзем салырмын. Аннан проблема ясыйсы килми, бер-беребезне күңелсезләндермик. Сезнең киңәшләрегез, тәкъдимнәрегез безгә бик кирәк. Кайсы сәхифәләр ошамый, аны күңелсезләндерә? Шалтыратыгыз, языгыз. Бәлкем, ниндидер яңалык кертәсегез килә торгандыр. Элеккечә үк халыкчан гәҗит булып калыйк. Хәтерләсәгез, безнең шигаребез дә бар иде бит: «Без халык өчен эшлибез, халык турында сөйлибез».Миңа тиздән 63 яшь тула, дусларым арасында шаяртам: «Гособеспечениегә күчәм» дим, пенсиягә чыгам чөнки, 3 еллык пенсиямне дәүләткә бүләк иткәннән соң. Моны ни өчен язам, мин дә яшь кеше түгел инде, олы кеше саналамдыр. Аннан соң 40 ел журналистлык стажым бар. Бу арада телефон янында гел мин. Әмма минем белән төрле тонда сөйләшүчеләр бар. Газетага язылу, аның абунәчесе булу, редакциядә эшләүчеләргә теләсә-ни әйтергә, югары тонда сөйләшергә ярый дигән хак бирми. Гомумән, әдәплелек кирәк, беркемгә дә андый тон ошамый һәм тиеш тә түгел. Ләкин мин юлыккалыйм шундый аралашуга. Менә бер сөйләшү мине бөтенләй аяктан ега язды, ярый әле утырып тора идем...Баксаң, мин бик куркак кеше икәнмен. Гәҗитне бетергәнмен. Укырлыгы да калмаган. Кайчандыр бераз кыюрак булганмын әле, Инде менә бөтенләй койрыгымны кысып, ярыкка посканмын...Ни еларга, ни көләргә белмәссең. Дөрес бу әңгәмәдәш бик үк сәламәт тә булмаска мөмкин. Ләкин үземнең ни дәрәҗәдә куркак булуымны, куркаклыкны ничек ачыкларга икәнен беләсем килә бит – сөйләшүне дәвам итәм. – Газетада укырлык берни дә калмады. Һичьюгы тарихи язмалар басар идең... Әнә «Мәдәни җомга» газетасы әйбәт. Әңгәмәдәшемнең «Мәдәни җомга» адресына әйтелгән сүзләре белән килешәм.– Дөрес әйтәсез, «Мәдәни җомга»ны үзем дә күп еллардан бирле яздырам. Аның редакторы Вахит Имамов белән дә аралашып торабыз. Бөек шәхес. Туры сүзле, кыю кеше. Ә менә мин ничек куркак икәнмен. Ничек кыю булырга?!Сөйләшү мәгънәсезгә әйләнде. Аптырагач, килештем үземнең куркаклыгым белән.– Мин куркак, мескен инде. Калтырап торам. Менә сез бик кыюдыр, геройдыр. Эшләгән эшегезне, гамәлләрегезне әйтегез әле. Кыю булыр өчен нишләргә?– Мин 90нчы елларда Чаллыда иң кыю кеше идем. «Шәһри Чаллы» гәҗитенә яздырып йөрдем...– Сөбханаллаһ, гәҗиткә яздыру бик зур батырлык инде ул. Бәреп тә үтерергә, төрмәләргә дә тыгарга мөмкиннәр... Мин алай булдыра алмыйм, куркам. Инде сезнең белән дә сөйләшергә курка башладым. Вакытым жәл. Кыю, батыр кешеләргә шалтыратыгыз, кыю гәҗитләр укыгыз!Телефонымны куйдым. Бер уйлаган идем, шушы геройның номерын гәҗиттә күрсәтимме, дип, кирәкмидер, дидем. Бәлкем, ул сырхаудыр. Мин куркакның бу язмасын укыр, үзен таныр, шул җитәр, дидем. Хәзер бит яз җитә, кискенләшү чоры, кем әйткәндәй... Ләкин шунысы, редакциягә шалтыратулар яздырып та алына. Һәм ниндидер гаепләүләр өчен җавап та тотарга туры килүе мөмкин. Берничә ел элек Азнакайдан сәер бабай мине ришвәт алуда гаепләп гауга куптарган иде. Сыер алып киткәнмен Азнакайдан, һәм шул сәбәпле Азнакайдагы колхозларның таралганын яшереп калдырганмын. Ул кайда таралмады соң?! Димәк, сыерларым бихисап җыелган инде... Эш судка әзерләнде. Шикаяте дә әзер иде. Тагын уйландым, олы кешеләр, баш та эшләп җиткермәскә мөмкин, үзебез дә нинди булырбыз, Алла сакласын, дидем. Гафу иттем. Алай да бер-беребезгә итагатьле булсак иде. Кәефләребезне кырмыйк. Кемгәдер ниндидер бәя бирү, гаепләү өчен башта үзеңне тикшер, син нинди, ни эшләр майтардың да, майтарасың. Эшле, шөгыльле, булдыклы кеше башкаларны гаепләп маташмас. Дөрес, минем мондый шизофрения очракларына тарыгалаганым бар. Телевидениедәге чорымда булсын, хәзер дә. Нишләтәсең, күз уңында булу җиңел түгел. Аңа кәефем кырылмый, тынычландыра алам, алай да мондыйларны акылга чакырасы килә. Алар минем белән шундый дорфалыкта булгач, башкаларга нинди икән соң? Психологик проблемаларын һәркем үзе җиңә ала, моның өчен үзеңне читтән күзәтә белергә, бәяләргә генә кирәк.Бәлкем, мин чынлап та куркактыр. Аның үлчәмен белмим. Ә болай гомер буе гаделсезлеккә, коррупциягә, җәбер-золымга каршы көрәштем. Яшәешкә битараф була алмадым. Гадел, демократик казанышларга ирешкән илдә яшисем килеп хыялландым. Бар булганымча, «Безнең гәҗит»не шул максатка ирешү юлында алып барырга тырышам. Шуңадырмы түрәләрнең дә яраткан кешесе түгелмен. Ә менә халык мине хөрмәтли, урамда туктатып рәхмәтләр әйтә.Исән-имин булыйк, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
beznen_ru
mass_media
Мөхәррир сүзе
23.02.2024
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/proekt-agrostartap-pozvolit-sozdat-v-rt-rabochie-mesta-i-uvelichit-obemy-proizvodimoy-produktsii
Проект «Агростартап» позволит создать в РТ рабочие места и увеличить объемы производимой продукции
Проект по поддержке фермеров будет работать в республике до 2024 года.
Реализация проекта «Агростартап» позволит создать в Татарстане более 200 рабочих мест и обеспечить ежегодное увеличение на 10% объема производимой продукции. Об этом сообщил глава Минсельхозпрода республики Марат Зяббаров, передает ИА «Татар-информ».«Каждый грантополучатель подписал договор, согласно которому в целом будет создано свыше 200 рабочих мест. Кроме того, обеспечивается ежегодное увеличение на 10% объема производимой продукции. И все это очень важно для сохранения сельского уклада жизни Татарстана, обеспечения продовольственной безопасности жителей», – сказал Зяббаров на церемонии вручения сертификатов победителям конкурсного отбора на получение грантов по программе «Агростартап».«Надеемся, что вы республику не подведете в реализации своих бизнес-проектов и будете являться достойным примером для будущих грантополучателей», – сказал министр, обращаясь к победителям конкурса. Он подчеркнул, что в РТ есть немало примеров успешной работы фермеров.Проект «Агростартап» реализуется в Татарстане с августа этого года до 2014 года. Направлен он на поддержку фермеров. Обязательным условием для получения гранта стало проживание в сельской местности или готовность переехать на село и внесение не менее 10% собственных средств для реализации проекта.Фото: agro.tatarstan.ruПодробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/11/08/667867/
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2019-11-08 14:53:00
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/iel-zerln-torgan-tmle-pirozhnyylar
Җиңел әзерләнә торган тәмле пирожныйлар
Кирәк була: 6 йомырка, 1 стакан тулыр тулмас шикәр комы,  ванилин, 3 аш кашыгы майонез, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, 1 стакан он, бәлкем әз генә күбрәк тә.
Крем өчен:250 гр каймак, ярты стаканнан әзрәк шикәр комы.Йомыркаларны шикәр комы белән күперттем (миксер белән, агарганчы) ванилин, майонез салдым, онга разрыхлитель салып ипләп кенә кашык белән болгаттым.Олы гына табага пергамент кәгазе җәеп, массаны салып пешереп алдым.Суыттым.Стакан белән түгәрәк формалар кистем дә крем ягып пирожныйлар ясадым.Пирожный кырыйларын кискәндә, калган камыр валчыкларын уаладым, газ мичендә кызартып алдым.Кискән түгәрәкләрне кремлап, корж валчыкларында әвәләдем.Мәрьям Миңнегулова
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
08 января 2021, 21:56
https://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/ylylyk-bar-tik-any-saklarga-kirk
Җылылык бар, тик аны сакларга кирәк!
719 км озынлыктагы җылылык челтәрләрен Чаллының «кан тамырлары системасы» дип атарга була. Фатирларыбызга җылылыкның килеп җитүе, кешеләрнең кышны уңайлы үткәрүләре турыдан-туры аларның торышына бәйле. Болар өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Чаллы җылылык компаниясе» предприятиесе җавап бирә. 2021-2022 елгы җылылык сезонына ничек әзерләнгәннәр? Бу турыда без предприятие директоры Айрат Зәйнуллин белән сөйләштек.
– Айрат Зиннәтуллович, сез гадәттә җәй айларында ремонт эшләрен башкарасыз. Узган җәй сезнең өчен «кызу» булдымы?– Җылылык сезонын аварияләрсез башкарып чыгару яхшы әзерлек таләп ителә. Шуңа күрә энергетикларның язгы һәм җәйге бурычлары – җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм гидравлик сынауларны үткәрү. Быел 22 километрдан артык җылылык челтәрләрен ремонтлау планлаштырылган иде.2021 ел энергетиклар өчен дә авыр сынау елы булды. Төзү срокларына коронавирус пандемиясе генә түгел, материаллар белән тәэмин итү дә җитди өзеклекләр йогынты ясады. Төзү материалларына бәяләр артты. Эш графиклары өзелү очраклары булды, подрядчы оешмалар белән мөнәсәбәтләрне берничә тапкыр җайга салырга туры килде.Шулай да безнең белгечләр шәһәр объектларын җылылык сезонына әзерләү өчен бар көчләрен куйдылар. Чөнки чаллылыларның кышын уңайлы шартларда яшәүләре безгә бәйле. Энергетиклар алдында ремонт эшләрен сентябрь ахырына тәмамлау бурычы тора.– Торак районнарга хезмәт күрсәтүче җылылык трассалары белән эшләр ничек?– Эре проектлар турында сүз алып барганда, быел без беренче автомобиль юлы буенча БСИ борылышыннан Сидоровкага кадәр җир өсте җылылык трассасын ремонтлауны тәмамлыйбыз. Бу Сидоровка, ГЭС бистәләрендә, Мәләкәс аръягында яшәүче 90 меңгә якын чаллылы җылылык белән ышанычлы тәэмин итү өчен. Тиешле 25 ел урынына 43 ел хезмәт иткән торбаларны алыштыру белән ике ел шөгыльләндек. Хәзер анда яңа, бүгенге көндә иң чыдам пенополиуретан изоляцияле торбалар урнаштырылган. Элек изоляцияне техник мамык белән ясап, рубероид белән каплаганнар һәм җылылыкны югалу 15-20%ка кадәр җиткән, ә хәзер җылылык тулысынча саклана.Быел шәһәр өчен мөһим тагын бер мәсьәлә хәл ителә. Мәскәү проспектын дәвам итү сәбәпле, 500 метрдан артык җылылык челтәрен чыгарабыз. Бу аларны юл астында калдырмас өчен эшләнә. Октябрьгә кадәр бу эшне дә тәмамларга планлаштырабыз.  Бу проект торак фондны җылылык белән тәэмин итүгә берничек тә комачауламаячак, чөнки без төрле нокталардан җылылык бирә алабыз.– Шәһәр җылылык челтәрләренең гомуми торышын ничек бәялисез?– Хәл, гомумән алганда, ил буенча нинди – бездә шундый. Җылылык челтәрләре 50%ка тузган. Мондый күрсәткечләр белән аварияләрсез эшләп булмый. Ел дәвамында 160-170 торба өзелә. Әмма гадәттән тыш хәлләр булдырмыйбыз. Норматив таләпләр нигезендә, без кулланучыларны 8 сәгать эчендә җылылык белән тәэмин итәргә тиеш. Гадәттә, безгә хәлне төзәтү өчен  5-6 сәгать вакыт китә.– Интернетта быелгы кыш зәһәр салкын булачак,  дип язалар. Сез мондый шартларда эшләргә әзерме?– Безнең төп бурыч – һава торышы нинди булуга карамастан, кулланучыларны да, шул исәптән сәнәгать предприятиеләрен дә җылылык белән өзлексез тәэмин итү. Моның өчен бездә квалификацияле эшчеләр җитәрлек. Аларның күбесе озак еллар эшли, тәҗрибәләре зур. Шөкер, соңгы елларда җылылык челтәрләрендә катлаулы аварияләрнең булганы юк.– Җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы идарәче компанияләрдән дә тора.– Әлбәттә, идарәче компанияләр җылылык сезонына җитди әзерләнергә тиеш. Җылылык челтәрләрен, стоякларны юдырту, җиһазларга ревизия ясарга, йорт буенча җылылык изоляциясе эшләрен башкарырга, исәпләү приборларын һәм автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктларын тикшерергә кирәк... Кулланган җылылык энергиясе өчен бурычлар булырга тиеш түгел. Бу шартлар үтәлгәндә генә йортка әзерлек паспорты бирелә. Бүгенгә барлык торак йортларга да җылылык бирелде.– Сез бурычлар турында искәртеп үттегез. Җылылык куллану буенча бурычлар белән вәзгыять нинди?– Дөресен генә әйткәндә, пандемия аркасында кешеләр җылылык өчен иң соңгы чиратта гына түләрләр дип курыккан идек. Былтыр, чыннан да, бурычлар артты, тик күпкә түгел. Быел кимеде. 2020 елның 1 сентябренә халыкның бурычы 104 млн сум тәшкил итсә, быел ул 66 млн сум.  «Яшьлек-фон» идарәче компаниясеннән тыш, калганнарының әҗәтләре кимеде. «Яшьлек-фон»ның исә «Уютный дом» идарәче компаниясе белән чыккан низагы аркасында халык түләүләре 50-60 % кимеде. Бүгенге көндә әлеге компаниянең кулланган җылылык энергиясе өчен бурычлары 10 млн сумга кадәр җитте. Элек алар бер тиен бурычсыз эшли иделәр.Форсаттан файдаланып, коммуналь хезмәтләрне вакытында түләгән чаллылыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Аларның намуслы мөнәсәбәте челтәрләребезне тәртиптә тотарга мөмкинлек бирә. Шәһәр буенча җылылык өчен түләүләр 99% тәшкил итә. Бу бик югары күрсәткеч. Кешеләр бәяләрне кыйбат дип зарланалар, тик шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан буенча Чаллыда һәм Идел буе федераль округында җылылык өчен иң түбән тарифлар. Бер яктан, тарифларның түбән булуы халык өчен уңай булса, ә икенче яктан - җылылык челтәрләрен норматив халәттә тоту өчен акчабыз аз.– Айрат Зиннатуллович, бурычлылар белән ничек көрәшәсез?– Судка сирәк мөрәҗәгать итәбез. Идарәче компанияләр килешү йөкләмәләрен яхшы үтиләр. Болай булмаган очракта судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әйтик, «Яшьлек-фон» идарәче компаниясенең бурычлары арта, дибез. Без моны туктатырга тиеш.– Җылылыкка азрак түләүдә автоматлаштырылган җылылык пунктларының әһәмияте зур. Гомумән, җылылыкны ничек сакларга?– Беренче чиратта, биналарны җылытырга, эчке челтәрләрне яңартырга, бинадагы температура режимын көйләргә кирәк. Моңа торак йортларга капиталь ремонт үткәрү нык ярдәм итә. Түбәләрне, фасадларны ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, ишекләрне герметизацияләү, эчке челтәрләрен төзек тоту  энергияне саклау буенча бик нәтиҗәле чара. Җылылык бирүне тышкы һава температурасыннан чыгып,  көйләүче автомат индивидуаль җылылык пунктлары да зур роль уйный. Аларны урнаштыру белән без 2008 елда ук шөгыльләнә башладык. 2015 елда алар шәһәрнең барлык күпфатирлы йортларында һәм социаль учреждениеләрендә барлыкка килде. Чыннан да, алар җылылыкны сакларга булышалар. Әмма кызганычка каршы, бөтен җирдә дә әлеге пунктлар тулысынча файдаланылмый. Без хәтта бер үк йортларда да җылылык энергиясен куллану төрлечә булуын күрәбез. Димәк, кайдадыр идарәче компанияләр җылылык пунктлары эшен яхшы җайга салганнар, ә кайдадыр – юк. Әгәр идарәче компанияләр хезмәт күрсәтү өчен автоматлаштырылган шәхси җылылык пунктларын махсус оешмаларга тапшырсалар, дөрес булыр иде  дип уйлыйм.Илиса ГАНЕЕВА
shahrichalli
mass_media
Көн темасы
2021-09-23 16:35:00
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/kazanda-mdniyatlr-ochrashtyi
Казанда мәдәниятләр очрашты
Биш елдан биш елга Идел буе шәһәрләре буйлап йөрүче «Зур Идел» күргәзмәсенең Казанга өченче тапкыр килүе. Әлеге төбәк күргәзмәсендә булучы казанлылар һәрвакыт аның саллылыгын - исеме җисеменә туры килүен тоя торгандыр. Быел Казанда федераль округның 13 төбәгеннән (859 автор!) барлыгы 1200 сәнгать әсәре күрсәтелә.
Авторлар соңгы биш елда башкарган эшләрен тәкъдим итә анда. Инде тагын да төгәлрәк булыйк дисәк, шуларның 495е майлы буяулар белән эшләнгән картиналар, 62се скульптура, 217се графика, 226сы кулланма-гамәли сәнгать әсәре, 171е халык, храм сәнгатенә караган эшләр һ.б. Күргәзмәнең берьюлы өч залда тәкъдим ителүе дә аның киң колачлы булуын күрсәтеп тора. Тамашачы Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында - рәсем; Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында рәсем, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре; Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда - рәсем, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, храм сәнгате белән таныша ала. Казаннан соң күргәзмә Пермьдә һәм Йошкар-Олада күрсәтеләчәк.Вакыт үзе сыныйТәүге тапкыр 1964 елда Самара (Куйбышев) шәһәрендә уздырылган «Зур Идел» төбәк күргәзмәсе аша инде ничә буын рәссам узган. Күп кенә мәшһүр рәссамнарыбызның исемнәре заманында нәкъ менә «Зур Идел» аша танылу ала. Яшьләр өчен аның зур трамплинга тиң булуы берәүгә дә сер түгел. Быел да күргәзмә комитетының сайлап алу турында катнашучылар күреп торды: стартны «Зур Идел» кебек мәһабәт мәйданда алырга теләүче студент яшьләр аз түгел иде.Ярты гасырлык тарихы булган легендар проектның быелгысы - унберенчесе Казан Бөтендөнья җәйге Универсиадасын каршылаган көннәргә туры килүе белән дә истәлекле. Әлеге олы мәдәни чара артында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат оешмасы, аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее тора.* * *Бу күргәзмәнең Идел буе рәссамнарының иҗади мөмкинлекләрен бер уч төбенә җыеп күрсәтүе бәхәссез. Шул ук вакытта аны бөек елга буйлап сибелеп утырган татар, рус, мари, удмурт, чуаш халыкларының яшәү рәвеше, мәдәниятләре очрашуы дип тә, иҗат әһелләрен бергә туплаган, таныштырган мөһим чара дияргә дә була. Ачылышта катнашкан Владимир Курочкин (Йошкар-Ола) «Зур Идел»не үзенә күрә бер мәгънәви символ, тамга буларак билгеләп үтте. «Зур Идел» - Россиядәге иң зур күргәзмә. Бу Мәскәү тормышы да түгел (ул Россиянең аерым дәүләте), Питерныкы да түгел. Россиянең тормышы менә ул - Идел! Биредә без Россиянең нигезен, бүгенге көннең асылын күрәбез. Бөтен каршылыклары да, шатлык-куанычлары да, авырткан җире дә - һәммәсе көзгедәге кебек шушында», - ди ул.Кунакларны, рәссамнарны сәламләргә килгән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә «Зур Идел»нең төбәк мәдәнияте үсешендә тоткан урынын, дәрәҗәсен ассызыклады.«Зур Идел» күргәзмәсе Россия Рәссамнар берлеге катнашында һәм җитәкчелегендә уздырыла, шуңа күрә дә күргәзмәдә Мәскәү кунаклары булу табигый иде. Скульптор, Россия Рәссамнар берлеге идарә рәисе, РФ халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФнең дәүләт премиясе лауреаты, РФ президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать буенча совет президумы әгъзасы Андрей Ковальчукның катнашуы да әлеге тантананың дәрәҗәсен билгели иде. Идел буе рәссамнары Россия Рәссамнар берлеге проектының даими катнашучылары, шуңа күрә дә Мәскәү кунагы, ноябрь аенда Түбән Новгородта булган очрашуны да күздә тотып, Идел буе рәссамнарын Россиянең иң актив иҗатчылары буларак бәяләде. Кунак Россия Рәссамнар берлеге исеменнән «Зур Идел»не үткәрүдәге олы хезмәтләре, күрсәтелгән кунакчыллык өчен ТР Президентына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Рәссамнар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде. «Мондый гаҗәеп залларда рәссамнар үз эшләрен бушка күрсәтә алсын өчен никадәр көч куярга кирәклеген без яхшы аңлыйбыз һәм мондый мөмкинлекне югары бәялибез», - дип билгеләп үтте һәм әлеге җитди проектны оештыруда сынлы сәнгатькә зур өлеш керткән өчен мәдәният министры А.Сибагатуллинга Россия Рәссамнар берлегенең алтын билгесен, ә ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага Рәхмәт хаты тапшырды.Россия Рәссамнар берлеге секретаре, РФ халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең әгъза-мөхбире профессор Алексей Суховецкий исә күргәзмәдә олы юл үткән мөхтәрәм өлкән буын рәссамнар белән беррәттән, Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында укучы студентларның эшләре күп булуын яхшыга юрады һәм чорларны бәйләп торган җепнең өзелмәвен, ныклыгын теләде.Ачылышта Станислав Федоровка (Самара) Россия Сәнгать академиясенең әтрафлы әгъзасы билгесен, мантиясен тапшыру да күңелле мизгелләр булып истә калды. Шулай да «Зур Идел»дән кала торган иң зур истәлек - Идел буендагы Рәссамнар берлекләре эшчәнлеге турында җентекле мәгълүмат тупланган, рәссамнарның бүгенге көнгә иҗади потенциалын күрсәтүче җыентык - төсле каталог булыр, мөгаен.Тантанада чыгыш ясаучылар, тәбрикләүчеләр арасында Разил Вәлиев, Николай Боровской, Анатолий Любавин, Ревель Федоров һ.б. бар иде. Тантананы «Хәзинә» милли сәнгать галереясы мөдире Галина Рамазанова алып барды.«Хәзинә»дә узган тантанадан соң кунаклар күргәзмә белән танышу өчен ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеена һәм заманча сәнгать галереясына юл тоттылар. «Зур Идел» Казанда 28 июньгә кадәр эшләячәк.
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
14 июня 2013, 06:51
https://shahrichalli.ru/news/ekspress-xabarlar-1663068274/callyda-doneck-daulat-teatry-gastrollare
Чаллыда Донецк дәүләт театры гастрольләре
«Я Zнаю праVду» спектаклен күрсәтә.
Иртәгә 12 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Марк Бровун исемендәге Донецк дәүләт музыкаль-драматик театры «Я Zнаю праVду» спектаклен күрсәтә. Инсценировка  «Война в Донбассе: народная летопись» китабына һәм Донбасның азат ителгән шәһәрләре кешеләре хикәяләренә нигезләнеп язылган. Аны сәхнәләштерергә  театрның сәнгать җитәкчесе Наталья Волкова тәкъдим иткән. Спектакль Мәскәүдә, Йошкар-Олада һәм Казанда күрсәтелгән.
shahrichalli
mass_media
Экспресс хәбәрләр
2022-09-23 17:32:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/garmunda-uynap-yrlauchy-ildus-shydullin-khniya-apa-frkhi-beln-seberlrne-ber-el-bue-bten-rossiyane-ylndek
Гармунда уйнап җырлаучы Илдус Шәйдуллин: «Хәния апа Фәрхи белән Себерләрне, бөтен Россияне әйләндек»
Телефонга мессенджерлар аша килеп кергән җырлы видеоны, кызыксынып кына социаль челтәргә кую җитте – кемлеген дә яшен тизлегендә җиткерделәр, ярты көн эчендә 22 меңләп кешенең “йөрәкле мәхәббәте” дә килеп кунды үзенә.
Социаль челтәр танытты аны. Хәер, ул аңарчы да танылган иде инде.Гармунда уйнап җырлаучы – Илдус Шәйдуллин икән. Күрше Чувашиянең Комсомол районы җирлегенә керүче Урмай авылы егете! Үз төбәгендәге мишәрләрнең йөзек кашы, мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның шәкерте. Остазы юлын дәвам итеп, Ф.Гыйбатдинов исемен йөрткән “Мишәр” җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе, җырчысы. Комсомольск балалар сәнгать мәктәбе укытучысы. “Урмай моңы – 97” татар эстрада җыры фестиваленең гран-при иясе, 2005 елда үткәрелгән Илһам Шакиров исемендә Татар җыры конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестиваленең (2006) икенче премияләре лауреаты. Кыскасы, Татарстанның атказанган артисты!— Үз бизәкләребезнең читтәге тырыш хезмәтен күрә белүләре куандыра! Мәртәбәле исемне юкка-барга гына бирмиләр, Илдус әфәнде. Котлыйм, дияргә соңардым, әмма сәнгатебезнең бер энҗесе буларак табуыма — куандым!— Ул исемне 2018 елда ук Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән федераль Сабантуйда Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган иде. Чынлап та юкка гына түгел, халкыбызның гореф-гадәтләрен чит җирләрдә саклап, яшь буынга пропагандалап, аны үстерүдә зур өлеш керткәнем өчен! Татарстан җитәкчелегенә дә, Бөтендөнья татар конгрессына да чиксез рәхмәтләремне әйтим әле. Хезмәтеңне күрмәсәләр дә, “Син безнеке түгел...” - дисәләр дә берни эшли алмыйсың. Һәркемнең тырыш хезмәте хөрмәтләнсен иде.— Димәк, җыр юлында сез инде күптәннән?!.— Бишектән!.. (көлә) Көйләгән сыман елаганмын. Гаиләдә җиде бала үстек, Илсияр туганым белән игезәкләр! Мәҗлесләрдә тыеп булмый безнең нәселне, хорга йөрибез диярсең, көйне дәррәү күтәреп алабыз. Мин өченче сыйныфта укыганда Урмай авылында мәрхүм Фәрит абый Гыйбатдинов тырышлыгы белән сәнгать мәктәбе ачылды. Сәләтемне күреп укырга да мине ул чакырды.— Видеода бит сез бизәкле кетер ак гармунда уйнап җырлыйсыз...— Ул гармунны махсус минем тавышка туры китереп, тональность үзенчәлекләрен истә тотып ясап бирделәр. 5 ел элек бәясе 80 000 тәңкә иде. Ә беренче гармунны өйдә әти Иригать абыема алып  бирде. Абыйның әллә ни исе китмәде, әзрәк тарткалады да ташлады. Ә минем күз шул гармунда гына иде өйдә. Авылда гармун уйнаучылар күп иде, берәрсен карап торам да, өйгә кайтып очам. Күтәрергә көч җитми, гармунны яткызып телләренә баскалыйм да, анысын өйрәнгәч, тагын гармунчы абый янына йөгерәм. Шулай өйрәндем. Гармунда уйнау мөмкинлеге чиксез, бүгенгәчә өйрәнәм әле. Укучыларыма: “Сез бәхетле, кадерен генә белегез! Менә мине өйрәтергә укытучым да булмады бит әле...” — дим. Уйнап үсмәсәм дә игезәгем белән җырлап үстек! Нинди генә конкурсларда катнашмый идек, кая гына барсак та без гел беренче! “Мондый гына түгел, син белемле җырчы булырга тиеш!” — дип Фәрит абый күңелне үсендерде инде. Мәктәптән бер төркем егет-кызларны Казан мәдәният һәм сәнгать институтына үзе ияртеп алып килде. Җыр бүлегендә укыдым. Ике ел Айдар абый Фәйзрахмановта белем алдым, ул киткәч, Винера апа Ганиева кулына килеп кердем. Мин Фәрит абый киңәше белән, халык җырлары җырчысы, укытучы!..— Диплом алгач, туры авылга “сыпырдыгыз”мы?— Юк әле, дәүләт ансамблендә эшләп алдым, хорда. Үземнең дә күңелемә әллә ни ятмады, күмәк җырчылар арасында күренмисең ич. 2-3 айдан соң Венера Гараева: “Син солист бит, ә безнең җырчылар җитәрлек. Кайтып кит син туган ягыңа, югалма әле монда”, - диде. Фәрит абый мине эшкә алды, шәһәр тиклем зур авыл, мәктәп бар. Шул җәйдә Хәния апа Фәрхи төркеме белән Урмайга концерт куярга килде. Без бит кунакчыл халык, өстәл артында сыйланып утырганда: “Җырчым китте ич әле... Алда Мәскәү гастрольләре, нишләргә дә белгән юк. Бер көн эчендә каян җырчы табасың?..” - дип әйтеп куйды. “Хәния апа, мин җырлыйм бит!” - дидем. “Шулаймы?”, дип күз ачып-йомганчы гармунны алды да “Шахта”ны уйнап җибәрде. Җырладым. “Минем белән барасыңмы?”, - ди. Фәрит абый җибәрсә, утырып китәм, дим. Мәскәү дип кенә кызыккан идем, Себерләрне, бер ел буе бөтен Россияне әйләндек. Гастроль юлы булып җәен кабат авылга кайттык. Өйдәгеләр дә күз карасы кебек көткәннәр. Хәния апа Фәрхигә: “Авылдан алып киткән идегез, мәйтәм, авылда төшереп калдырыгыз инде. Өйләнер яшькә җиттем, гаилә корырга кирәк, өйдәгеләр дә бик борчыла”,  дип, төркемнәреннән аерылып калдым. Ике ай йөреп кенә күрше Тукай авылы кызына өйләндем. Гөлшат белән ике ир бала үстерәбез – Илдан белән Йосыф. Олысына – 15, төпчегенә 9 яшь. Гөлсирә әниемне тәрбияләп, төп йортта яшибез. Әнигә 78 яшь, гомер буе сыер сауды. “Бүгенге көнем бик шөкер, әтиегез генә иртәрәк китте”, - дип көрсенә. Хәлен сораган саен гел бер сүз. Әтине без дә сагынабыз. 62 яшендә йоклаган җиреннән китеп барды, мәрхүм. Әни аның хырылдап куйган тавышына уянып киткән. Инсульт... Данлыклы йөртүче, балта остасы иде.— Сезнең якта һәр ир – балта остасы...— Эшчән бездә халык. Кул арасына керер яшькә җиткәч, урамда юкка болганып йөрүеңне күрсәләр: “Эшсез!” - дип көләләр. Андый мәсхәрәгә калмас өчен, яшьләр кече яшьтән эшкә ябыша. Мин дә өченче сыйныфны бетергән җәйдә абый белән ат көтүе көттем. Икенче елында: “Йомычка, пычкы чүпләре түгеп, кирпеч ташып торырга булса да ярарсың” - дип, әти мине дә үзләре белән эшкә алып чыгып китте. Хезмәтем кергән беренче өй Биектау районының Чыпчык авылында салынган. Эш тәрбиясе – иң дөресе. Үзең эшләп киенгәч, киемнең дә, акчаның да кадерен аңлыйсың.— Игезәгегезне дә җырлый, дидегез. Ул нинди һөнәр иясе?— Теге чакны ул да бит минем белән Казанга җырчылыкка укырга килде, керә алмады. Күңелсезләнеп кайтып китүе бүген дә күз алдымда, исемә төшсә әле дә йөрәгем әрни. Һөнәрсез кала алмый иде бит, Чебоксар шәһәренә барып медицина училищесында укыды. Белемле шәфкат туташы. Эше бик әйбәт  иде дә, күңеленә ятмады бит, нишләтәсең. Китте. Шуны гына көткәннәр диярсең, балалар бакчасыннан шалтыратып эшкә чакырганнар. Аларга музыкаль җитәкче кирәк икән. Игезәгемнең теләгәне! Рәхәтләнеп эшләп йөри. Икәү бергә туйлар алып барабыз, әле дә җырлый. Авылда, районда бездән башка бер генә мәдәни чара да узмый.— Авылда сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар күпме?— 50дән артык. Шуның 12се гармунда уйнарга өйрәнә. Калганнары курай, җыр, бию, фольклор классында белем ала. Мин укытып чыгарган гармунчы балаларның бүген күбесе үзем кебек остазлар. Куанам — хезмәтем бушка китмәде. Фәрит абый юлын без дәвам итсәк, бездән соң да юлыбызда чүп үләне үстермәүче яшьләребез байтак!..— Җырлар да язасыздыр әле...— Язам, әйе. 5-6 лап алар. Сез күргән видеода “Исәнлек телим, сезгә!” - дигән җырымны үзем иҗат иттем. Аны ничек язылды, диегез... Гаиләм белән Анапада ял итеп, кайтып кына төштек, йөзем кояштан кызарган. Ни хикмәт, кояш астында ятып кеше карала, мин менә кызарам. Берәү шалтырата. “Туганымны котлап, җырлы бүләк юллармын дигән идем. Үз телегез белән аны котлап, бер җырыгызны җырлап яздыра алмассызмы?” - ди. Ялындырып тормадым, ярар, дидем. Хәзер карыйм да көләм, интернет тулы никадәр видеоларым, җырларым, матур киемнәрдән төшелгән. Юк бит, кара носкиларымны тарттырып ук киеп куелганы халык күңеленә барып җиткән!— Хикмәт киемдәмени?.. Күкрәктән иркен сулыш белән күтәрелегән моң-сәләтегездә, җыр тулы күңелегездә! Илдус әфәнде, сездән киләчәктә дә дөньяга сибелгән татар халкын берләштерердәй матур җырлар көтеп калабыз!Гөлнур Шәрәфиева.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
10 января 2023, 15:35
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/gabdulla-tukai-adabi-muzeenda-tukai-ae-marafony-inucelaren-bulakladelar-isemlek
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай ае» марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр (ИСЕМЛЕК)
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай ае» марафонына йомгак ясадылар. Барлыгы 20дән артык гариза кабул ителгән, шулар арасыннан биш җиңүчене билгеләделәр.
«3–23 апрельдә «Салават күпере» журналы редакциясе Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә «Тукай ае» дигән марафон үткәрде. Катнашучылар үзләре белән таныштырырга, Тукай әсәрен яттан сөйләргә, пластилин белән тозлы камырдан кул эше әвәләргә, битлек ясарга, биремнәр чишәргә, «СалаваTik»ларга кушылып «Туган тел» җырын җырларга һәм Тукай әдәби музее хезмәткәрләре әзерләгән видеосорауларга җавап бирергә тиеш иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары смм-белгече, мөхәрриреАйсылу Сибгатуллина.Җиңүчеләр исемлеге:1 урын -Мөхәммәтҗәнова Алия;2 урын -Данияр һәм Айдинә Баһауовлар;3 урын -Гайсина Айсель;4 урын -Самат Хәлилуллин;5 урын -Гаттарова Сөмбел.Марафонның биремнәре журналның ВКонтакте социаль челтәрендә #тукайае, #салаваткүпережурналы, #тукайаемарафоны хештеглары белән басылган.«Марафонда Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан һәм Россиянең Төмән өлкәсеннән балалар катнашты. Алар 20 көн эчендә 10 бирем үтәде һәм җавапларны шәхси битләрендә бастырды. Барлык балалар да биремнәрне җиренә җиткереп башкарды. Без вакытка, җавапның тулы булуына, мөстәкыйльлеккә карадык», - диде Айсылу Сибгатуллина.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр – уенчыклар, Гөлнара Хәйдәрованың «Нәни әкиятләр» китабы, дипломнар тапшырылды, Габдулла Тукай әдәби музее буйлап кызыклы экскурсия үткәрелде, Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар җибәреләчәк.Зилә Мөбәрәкшина"Татар-информ"
madanizhomga
mass_media
Республикада
2023-04-28 13:00:00
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/kazhdyy-god-pochti-tysyacha-molodykh-tatarstantsev-vybirayut-sluzhbu-po-kontraktu
Каждый год почти тысяча молодых татарстанцев выбирают службу по контракту
27 октября в Казани пройдет акция «Военная служба по контракту – Твой выбор».
Каждый год от 700 до 1 тыс. молодых татарстанцев выбирают службу по контракту. Такие данные сообщил ИА «Татар-информ» министр по делам молодежи РТ Дамир Фаттахов в ходе пресс-конференции.«Каждый год мы проводим огромную работу по допризывной подготовке. Не единожды становились лидерами среди субъектов России по вопросам воинского учета, подготовки граждан к воинской службе, организации проведения призывной кампании. За год из Татарстана в ряды Вооруженных сил отправляются до 7 тысяч призывников, и более 1 тысячи из них подготовлены по воинским специальностям. Из них ежегодно порядка 300 человек остаются служить по контракту», – отметил Дамир Фаттахов.27 октября в столице РТ, около Центра семьи «Казан», пройдет агитационная акция «Военная служба по контракту в Вооруженных силах Российской Федерации – Твой выбор». Гостей мероприятия ждет выставка военной техники, мастер-классы по единоборствам, электронный тир, развлекательная программа и выступление группы высшего пилотажа Воздушно-космических сил России «Стрижи» на самолетах «Миг-29».«Формат военной службы по контракту привлекателен для ребят и по заработной плате, и по прохождению службы. Министерство обороны России проводит огромную работу по популяризации этого вида службы, и то количество ребят, которые выбирают службу по контракту, говорит о ее возрастающей популярности. Хотелось бы пригласить на это мероприятие не только тех, кто настроен служить по контракту, но и всех молодых ребят. Пригласить окунуться в эту патриотическую атмосферу, своими глазами увидеть военную технику, пообщаться с самими военными. Для кого-то это может быть станет конечной точкой для принятия решения, а кого-то может заинтересует и заставит задуматься», – подчеркнул Министр по делам молодежи РТ.Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/26/631328/Фото: Султан Исхаков
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2018-10-26 13:11:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yilyi-m-yagyirlyi-knnr-ktel
Җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә
4 августта Казанда һәм республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булу ихтималы да бар, дип хәбәр итә Татар-информ.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә яшен вакытында ул секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, ә көндез - секундына 17 метр булачак.Республика буенча төнлә температура +13..+18 булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска күтәрелә. Казанда, районнар белән чагыштырганда, төнлә җылырак булачак - минималь һава температурасы +15..+17 , ә көндез +24..+26 градус җылы булыр дип фаразлана.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
04 августа 2017, 07:24
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/301014/dvamly-esh-bulsyn
Дәвамлы эш булсын
null
2014нче елның 5нче октябрендә Буа районы Адав-Толымбай авылында табигатьне саклау буенча «Урман утырту көне» үтте. Бу акцияне башлап йөрүчеләр – Раил һәм Фәрит Садриевлар. Биредә Буа муниципаль районы җитәкчесе Азат Айзетуллов, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Нияз Тазмеев, «Буалес» ГБУ директоры Хәйдәр Хәбибуллин, Адав-Толымбай авылы халкы, Буа дәүләт драма театры коллективы бик теләп катнаштылар. 350 миләш, юкә агачлары утыртылды. Бу әле мәртәбәле эшнең беренче этабы гына. Киләчәктә ике гектар мәйданда – «Якты күл» утравында – агачлар утырту күздә тотыла.
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
30.10.2014
https://madanizhomga.ru/news/muzeykhan/salikh-sydshev-muzee-khezmtkrlre-kompozitorny-bilgele-bulmagan-kulyazmasyn-tapkan
Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре композиторның билгеле булмаган кулъязмасын тапкан
«Салих Сәйдәшевның Үзбәкстанда Китаб һәм Каттакурган шәһәрләре театрында баш режиссер булып эшләве дә ачыкланды», — диде музей директоры.
Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре радиокомитетка Татарстанның халык артисты, татар композиторы Салих Сәйдәшевның билгеле булмаган кулъязмаларын ачыклаган.«Музей хезмәткәрләре „Бишбүләк“ операсының беренче пәрдәсе ноталарын тулаем таптылар. Ул ноталарны беркем белми иде. „Зәңгәр шәл“ спектакленең төрле вариантларын ачыкладык. Нәшер ителмичә калган әсәрләрнең өзекләре һ.б. килеп чыкты», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә музей җитәкчесе Эльвира Низаметдинова.Моннан тыш, алар Салих Сәйдәшев оркестрында скрипкада уйнаган музыкант Мөхәммәт Яушевның Сәйдәш әсәрләрен күчереп алган ноталарын да тапкан. «Ул — Сәйдәш әсәрләрен басма ноталар белән күчерә барган бердәнбер музыкант. Аннан кала, бездә Сәйдәшевнең барлык фотографияләре диярлек саклана. Үзе исән чагында ясалган, аның автографы куелган бердәнбер портреты бар», — диде директор.Музей хезмәткәрләре хәзерге вакытта Сәйдәшевның фәнни биографиясен әзерли. Ул аның якыннары язып калдырган истәлекләрдән чыгып туплана. «Без эзлеклелекне саклап, вакыйгаларны көнен-көнгә язарга тырышачакбыз. Туганнан алып, вафатына кадәр. Аны тәртипкә салып, бизәлешен генә ясыйсы калды. Нәшер дә итәрбез дип уйлыйм. Ул композиторның бердәнбер фәнни биографиясе булачак», — ди Эльвира Низаметдинова.«Аның Үзбәкстанның Китаб һәм Каттакурган шәһәрләре театрында баш режиссер булып эшләве ачыкланды. Ул җәйләрен шунда барып эшли торган булган. Тинчурин актерлары театрга барып кергәч, Сәйдәшнең зур портретын күреп шаккаткан. Бу безнең композитор бит дигәч, юк, ул безнең театрның режиссеры иде, дип аңлаталар», — дип сөйләде ул.Зилә Мөбәрәкшина«Татар-информ»
madanizhomga
mass_media
Музейханә
2022-01-24 10:00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/xarbi-operac
Хәрби операциядә катнашучыларның кайберләренә ял көннәрен арттырырга мөмкиннәр
Дәүләт Думасында балалары булган мобилизацияләнүчеләр өчен отпуск көннәрен арттырырга телиләр.
Хәрби операциядә катнашучылар өчен еллык ялны 35 көнгә кадәр арттырырга тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев вице-премьер Андрей Белоусовка мөрәҗәгать иткән. Хәзергә мобилизацияләнүчеләр елына 28 көн ял итә ала.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
20 ноября 2023, 11:19
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/minnexanov-putinny-takiedim-itu-turynda-ul-beznen-barybyzny-berlasteruce-koc-bulyp-tora
Миңнеханов Путинны тәкъдим итү турында: «Ул безнең барыбызны берләштерүче көч булып тора»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарын хуплады.
Ул билгеләп үткәнчә, ил өчен шушы авыр вакытта Президент Россия һәм аның халкы өчен берләштерүче көч булып тора.«Безнең ил өчен шундый тарихи, кискен мизгелдә Владимир Владимирович Путинның карары Президент өчен иң югары кыйммәт — аның халкының язмышы булуын тагын бер кат ассызыклый. <...> Президент ярдәме белән Татарстан илнең терәк төбәкләренең берсе. Республикада федераль программалар белән юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзелә. Болар барысы да безнең халыкның тормышын уңайлырак итә», — дип билгеләп үтте Татарстан җитәкчесе.Ахырда ул татарча Татарстан һәм бөтен Россиянең алга таба да Владимир Путин җитәкчелегендә ныгыячагына өмет белдерде.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-12-08 16:44:00
https://beznen.ru/archive/ytsm-ytim/130520/bashkort-tele-tarikhy
Башкорт теле «тарихы»
null
Башкорт теле кайчан барлыкка килгән? Башкорт ырулары тарихын язучы Салават Хәмидуллин башкорт телен бик борынгы тел, ә татар телен «яңа ясалган тел» дип белдерә. Шулай ук «татар теле – башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты гына» дип, «Ирәкте ыруы башкортлары тарихы» китабында язылган. Китапның йомгаклау өлешендә: «1917нче ел революциясенә кадәр татар белән башкорт төрки телдән файдаланганнар. ТАССР һәм БАССР төзелгән чорда татар белән башкорт шушы төрки телне урталай «бүлешкәннәр». Әмма бүлешү татарларның намуссызлыгы – үтә дә милләтчелеге («ярые националисты») аркасында тигез бүленмәгән. Татарлар бу төрки телнең үзәген эләктергәннәр дә, башкортка аның «ботагы» гына – кувакан диалекты гына калган. Соңыннан татарларның «агрессив милли сәясәте» аркасында Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында шушы яңа ясалган телне укыту сәбәпле, башкортларның күпмедер өлеше үзләрен татар дип атый башлаганнар» һ.б. Бу «ыру тарихлары»н укыган кешеләр башкорт «дустарыбызны» жәлли башларга да мөмкиннәр, китаплар шундый кешеләр өчен язылган. Ә чынлыкта хәлләр ничек булган соң? Беренчедән, революциягә кадәр «төрки тел» дигән термин (исем) кулланылмаган. Бу термин СССР чорында уйлап табылган исем. Үткән гасырларда кулланылган «татар теле» терминын оныттыру өчен кулланылышка кертеп җибәрелгән. 1917нче елгы революциягә кадәр барлык төрки телле халыкларны татарлар дип, аларның телен татар теле, дип атаганнар. Хәтта Төркиянең төрек теле дә татар теленең Госманлы шивәсе (диалекты) дип аталган. Бу турыда Кавказдагы Кизләр мәдрәсәсе Уставында язылган булган. Икенчедән, башкорт тарихын язучылар 1% дөреслеккә 99% ялган кушып «тарих» язалар. Мисал итеп, XIX гасыр тел белгече, фольклорист А. Г. Бессоновның «О говорах Казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам» хезмәтен китерергә була. Менә шушы хезмәтне С. Хәмидуллин ике дә уйлап тормыйча, «…Одним из первых исследователей разговорной речи северных и западных башкир был языковед, фольклорист А.Г. Бессонов…» – дип яза. «Тарихчы» Салават Хәмидуллинның каләм тибрәтүеннән «Казан татарлары» төньяк-көнбатыш башкортларына «әйләнә»!!! Өченчедән, Идел буенда Казан татарлары ачлыктан кырылып яткан вакытта (бу ачлыкта 1 миллион татар ачтан үлә!), 1921нче елның декабрь аенда, башкорт «дустарыбыз» I Бөтенбашкорт корылтаена җыелып, башкорт телен нинди диалекттан ясарга дип баш вата. Корылтай башкорт әдәби телен татар теленең кувакан диалекты нигезендә ясарга дигән карар кабул итә. Төп сәбәп – бу диалектның әдәби татар теленнән шактый ерак булуы. Бу диалектта Урал тау буйларында яшәүче «ысын башкорттар» сөйләшә. Анда «Ч» хәрефе урынына «С» хәрефе, «С» хәрефе урынына «Һ» хәрефе, «лар» урынына «тар» кулланыла һ. б. Мәсәлән, «башкортлар» сүзе «башкорттар» дип, «су» сүзе «һу» дип языла. Әмма ни сәбәптәндер, Салават Юлаев һәм Салават Хәмидуллинны «Һалауат» дип әйтмиләр дә, язмыйлар да. Бәлки, сәбәбе – аларның ата-бабаларының татар булуындадыр? Дүртенчедән, Башкортстан АССР халык комиссарлары советы да 1923нче елның 18нче февралендә башкорт әдәби телен кувакан диалекты нигезендә «ясарга» дигән карар кабул итә. Бишенчедән, Русиянең Зур энциклопедиясендә «литературный башкирский язык сложился в середине 1920-х годов. Существовавшая ранее литература XVI-XIX веков развивалось под влиянием ТЮРКИ (татар!), а на рубеже XIX-XX веков литературного татарского языка» дип язылган. Йә, шушы хәлләрдән соң кайсы тарихчының кулы «татар теле яңа ясалган тел, ә башкорт теле дөньяның иң борынгы теле» дип яза алыр иде? Мин үзем башкортларның үз телләрен булдырып, үз әдәби телләрендә балаларын укытып яшәүләренә каршы түгелмен. Әмма мине, балаларымны, оныкларымны башкорт дип атап (минем теләгемне сорап тормыйча, төп закон – Конституцияне бозып (ст. 26. п. 1; ст. 19, п. 2. ), мәктәпләрдә татар телен бетереп, үзегезнең «ысын башкорт телендә» безне дә «ысылдатырга» тырышуыгызга каршымын! Мәскәү тарафыннан татар теленә каршы «игълан ителмәгән» сугыш барган чорда (прокуратура тикшерүләре, русларның жалобалары моңа дәлил) башкортларның да татар теленә каршы алып барган сугышы хыянәткә тиң. Киләчәктә урыслашу, юкка чыгу куркынычы яный. Бу куркыныч «яңа ясалган» башкорт телен дә читләтеп үтмәячәк. 2009нчы елда ЮНЕСКО оешмасы башкорт телен юкка чыгарга мөмкин телләр исемлегенә кертеп, аңа «уязвимый» статусы бирде. Әлеге исемлек «Атлас языков мира, находящихся в опасности» дип атала. Мәскәү тырышлыгы белән ясалган телнең (искусственно созданный язык) юкка чыгуына гаҗәпләнәсе юк. Моны белгән башкорт тарихчылары иң җиңел юлны сайладылар. Алар татар теленең «җилкәсенә менеп атланып» исән калмакчы була. Суга батучылар белә: болай эшләү икең берьюлы батуны тизләтә генә. Сезгә, татар җилкәсеннән төшеп, үзегезгә «йөзәргә» өйрәнергә вакыт. Без бәләкәй чакта (йөзә белмәгән чакта) зур малайлар безне, аяк-куллардан тотып, күл уртасына ыргыта иделәр. Безне шулай йөзәргә өйрәттеләр. Сезне дә «күл уртасына ыргытыр» чак җитте. Болай сез «йөзәргә» өйрәнмәячәксез. Татар телен башкорт теле, татар сабан туен башкорт сабан туе, татарча көрәшне башкортча көрәш, татар әдәбиятын башкорт әдәбияты, татар галимнәрен башкорт галимнәре, татар геройларын башкорт геройлары һ.б. дип кенә татарлар башкортка әйләнми. Бу эш үз-үзегезне алдау (самообман) гына, башкорт теленә татар теле югарылыгына менәр өчен меңнәрчә еллар камилләшергә кирәк әле. Андый язмыш Аллаһ тарафыннан бик сирәк телләргә генә бирелгән. Татар теле шулар арасында! «Башкорт теле грамматикасы» дәреслегенең 1948нче елда гына рус кешесе Н.К. Дмитриев тарафыннан язылып, башкорт «дустарыбызга» бүләк ителүен искә алсак, башкорт теленең «яңа ясалган тел» булуына тагын бер кат ышанасың. Юл уңаеннан әйтеп үтү кирәктер, Н.К. Дмитриев 30нчы елларда татарлар яшәгән районнарда унбишләп экспедиция оештырып, татар теленең диалектларын «өйрәнә» һәм «башкорт теле – 3 диалекттан – «көнчыгыш», «көньяк», «төньяк-көнбатыш» диалектларыннан тора» дигән «гаҗәеп ачыш» ясый. Шулай итеп, Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның теле башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атала башлый. Бу хәлләр безнең болай да авыр хәлебезне тагын да авырайта, билгеле. Әмма татарларның авырлыкларны җиңә торган гадәтләре бар. Бөек Ватан сугышында әйткәннәр: «Наше дело – правое, победа будет за нами». Башкорт «дустарыбыз» үпкәләмәсен – дөреслек безнең якта! Мөнир СИТДИКОВ, Чаллы шәһәре
beznen_ru
mass_media
Әйтсәм–әйтим…
13.05.2020
https://syuyumbike.ru/news/zdorovie/irtnge-ash-chen-zyyanly-bulgan-5-ashamlyk
Иртәнге аш өчен зыянлы булган 5 ашамлык
null
Иртәнге аш –– иң төп ашау вакыты. Тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп туклану зарур. Көнне нәрсәдән башларга, ә нәрсәне чүп савытына салырга? Бу исемлектә чипсы яки консервантлар юк, билгеле. Шулай да берничә файдалы ризыклар исемлегенә кергән «алдаугыч» ашамлыклар табарсыз.Әзер күпертмәләр (хлопья)Маркетологлар һаман саен әлеге ашамлык иң идеаль иртәнге ризык дип расласалар да, бу хаклыкка туры килми.  Ябыгу вәгъдә иткән  җитештерүчеләр  күпертмәләргә шикәр комы салалар. Шикәрдән файда бик аз: углеводлар кандагы глюкоза дәрәҗәсен тиз арада арттыра да, кабат ашыйсы килә башлый. Иң яхшы ысул: өйдә мюсли әзерләү. Моның өчен солы күпертмәләренә сок яки сөт салып җебетергә, соңыннан җиләк-җимеш, чикләвек һәм бер кашык бал кушарга. Мондый ризык энергия генә биреп калмый, акчаны да янга калдырачак.ЙогыртларИртәнге ашка йогырт – реклама ясаучыларның чираттагы капканы. Беренче ашка сөт продуктлары куллану зыянлы түгел, шул ук вакытта файда да бирмәячәк. Эш шунда: файдалы бактерияләр ач карынның агресив мохитына килеп элккәч, тиешле урынга барып җитмичә, тиз арада юкка чыгалар. Бер банка йогырттан ныклы иммунитет һәм искиткеч камил эшләгән ашкайнату системасы хуҗасы булу – чираттагы миф. Йогыртны майсыз эремчеккә алыштыру менә дигән идея. Анда кальций да, протеин да һәм башка файдалы матдәләр күбрәк.Камыр ашларыАч карынга ашаган  пешкән камыр ашказаны асты бизенең бик күп инсулин бүлеп чыгаруына китерә. Инсулин күбрәк булган саен кай катламы калыная. Шулай ук яңа пешкән чүпрәле камыр эчәкләрдә һава җыелуга сәбәпче. Тәмле кабартмаларны ашарга була, тик ач карынга түгел!Пешмәгән яшелчәИртәнге ашта пешмәгән яшелчәләр куллану ашказанының лайлы тышчасын ярсытачак.  Бик ашыйсыгыз килсә, әчелекне киметү өчен яшел салатыгызга эремчек сыры кушыгыз.БутербродБутербродның классик төре булган ипи белән колбасаны әбәдкә калдыру хәерле. Буш ашказанына иттәге аксым белән углеводны эшкәртү бик авыр. Моннан кала хәзерге колбасаларның составы да артык куандыра торган түгел. Иртәнге ашны бутербродсыз күз алдына китерә алмыйсыз икән, ипи өстенә салат яфрагы, помидор кисәге, бераз гына зәйтүн мае тамызып, пешкән күркә ите кую күпкә файдалырак. Ипидә В төркеменә кергән витаминнар булса, күркә ите аксым, тимер һәм калийга бай.
syuyumbike
mass_media
Сәламәтлек
4 Сентябрь 2018 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/byel-bolgarda-zenchlekle-saban-tue-bulachak
Быел Болгарда үзенчәлекле Сабан туе булачак
2-5 июнь көннәрендә Болгарда Бөтенроссия автотуризм фестивале – Vanlife-Сабантуй узачак. Аның максаты – автотуризмны популярлаштыру, ил төбәкләренең туристлык потенциалын һәм автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләреннән килүчеләр өчен бу чара Болгар шәһәрчеге белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Алар өчен мәдәни программа да каралган.“Vanlife-АвтоСабантуй” фестивален оештыру комитеты рәисе Сергей Гришин әлеге чара үз машиналарында сәяхәт итәргә яратучыларны берләштерергә ярдәм итәчәк дип саный. Элегрәк булган фестивальләрдә ул бик үзенчәлекле автойортларны күреп булуын, алар эчендә бәдрәф белән суыткыч кына түгел, кер һәм савыт-саба юа торган машиналарга кадәр урнаштыруларын сөйләде.– Иске йөк машиналарыннан сәяхәт итү өчен уңайлы автойорт эшләп куючылар да бар. Болар барысы да машинада сәяхәт итүнең никадәр уңайлы булуын күрсәтә, – диде ул.Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бу төр туризм белән кызыксынучылар фестивальне үз күзләре белән барып күрергә тиеш. Анда чынлап та экскурсиягә барырга була, диде ул.Фестивальгә Казахстан, Үзбәкстан, Белорусия һәм Әзәрбәйҗаннан да килергә теләүчеләр бар икән. Барысы 1500 катнашучы килер дип көтелә.Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел автокемпинглар булдыру өчен грант ярдәме дә күрсәтеләчәк.– Кемпинг һәм автокемпинглар булдыру өчен бер проектка федераль бюджеттан 4,65 миллион сум акча биреләчәк. Әлеге конкурста Татарстан да катнаша. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты ярдәмендә машинада сәяхәт итүчеләргә уңайлы булсын өчен республикада база инфраструктурасы барлыкка килер дип өметләнәбез. Федераль дәрәҗәдәге беренче ярдәм бу һәм ул 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Безнең эшмәкәрләр дә анда актив катнашыр дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә Татарстанда автокемпинглар инде бар. Аның берсе – Алабугада, икесе – Баулыда. Димәк, автокемпинг хезмәтенә ихтыяҗ бар дигән сүз, – диде ул.Фото: архивтан
shahrikazan
mass_media
#Социаль тормыш
12 апреля 2022, 15:21
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/chally-mktplre-5-kn-uku-rezhimyna-kchte
Чаллы мәктәпләре 5 көн уку режимына күчте
Икенче атна рәттән ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә 5 көн уку режимына күчтеләр. Шимбә көнне дәресләр бетерелде.
Мәгариф учреждениеләрендә ял көннәрен сәламәтлек көне дип атыйлар. Шундый ук карар узган атнада Чаллының күпчелек мәктәпләрендә кабул ителгән иде.Мондый чара беренче тапкыр узган ел ахырында оештырылды - балалар мәктәптә 5 көн укыды. Ләкин ул вакытта директорлар укучыларны Роспотребнадзор белән килештереп өйләренә тараттылар, ә биналарда дезинфекция белән генераль җыештыру оештырдылар.Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда 46 мәктәп сыйныфларны таркатуга озаткан. Авыру очраклары укучылар арасында гына түгел, педагоглар арасында да арта бара. Ләкин дистантка тулысынча күчү турында сүз әлегә бармый.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-02-04 13:35:00
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/glnaz-gaynanova-armiya-tzem-bulyirga-yrt
Гөлназ Гайнанова: «Армия түзем булырга өйрәтә»
Әлмәт районының Габ­драхман авылы кызы Гөлназ Гайнанова Мурманск өлкәсенең Алаку́ртти бис­тәсендә хезмәт итә. Бирегә килүенә ике генә ай булган. Әлегә санитар булып эшли, тиздән анестезиолог вазифасына керешәчәк. Армиягә киткәнче, ул ун ел Әлмәттә «Татнефть» медицина-санитар частенда реа­нимация анестезиологы булып эшләгән.
- Армия балачак хыялым түгел. Тормыш үзе мәҗбүр итте, монда килүем чарасызлыктан дип әйтергә бу­ла. Элеккеге эштә хезмәт хакы кимеде. Ирем кредитлар, әҗәтләргә батырып чыгып китте. 8 һәм 12 яшьлек ике балам белән ялгыз калдым. Иң беренче чиратта акча мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде, яхшылап уйлаганнан соң, өч елга контракт төзеп, Мурманскига киттем. Хезмәт хакым күпкә яхшырак монда. Әлбәттә, балаларымны сагынам, алар әти-­әнием белән яши. Үземнең яныма да алып ки­ләсем килә, бер ияләшкән мәктәп­ләрендә укысыннар инде дип тә уйлыйм. Аннары монда табигать шартларына ияләшү дә авыр­рак булачак, - ди ул.Гөлназ әлегә бүлмә арендалап тора, шушы араларда фатир ачкычларын тапшырырга тиешләр икән.- Беренче көннәрне авыр булды, хәзер инде ияләштем, - ди ул. - хатын-кызларны армиядә дип элек күз алдына да китерә алмый идем, биредә алар бик күп икән. Безнең ротада гына да 20дән артык кыз. Сафка басулар, йөгерүләр - барысы да бар. гел спорт ярышлары уздыралар, анда катнашам. Март аенда «курсы выживания» булачак. Граната ыргытырга да, танк астында калырга да, окоп казырга да өйрәнәчәкбез. Хәрби хезмәттә сәламәтлегең яхшы булу, ихтыяр көчең зур, түзем-чыдам булу кирәк, әлбәттә.«Шәһри Казан»гаTelegramдаязылыгыз
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
23 февраля 2017, 13:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yustitsiya-ministry-ns-taetdinovka-istlek-taktasy-kueldy
Юстиция министры Әнәс Таҗетдиновка истәлек тактасы куелды
Казанның Кремль урамындагы 12нче йорт диварына ТАССРның юстиция министры Әнәс Таҗетдинов хөрмәтенә мемориаль такта беркетелде. Әлеге чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.
1971 елның 4 февралендә ТАССРда Юстиция министрлыгы барлыкка китерелгәч, аңа министр итеп Әнәс Таҗетдинов билгеләнә. Әнәс Габдулла улы бу вазифада 1987 елга кадәр эшли.- Әнәс Таҗетдинов вакытында Юстиция министрлыгы хокукый база, хокукый пропаганда институты булып торды. Ул югары культуралы, интеллигент, бер үк вакытта игелекле һәм таләпчән кеше иде, - дип искә алды Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин: ”Бу мемориаль такта Казанның Кремль урамының бер бизәге булыр дип ышанам. Шәхесләр тарихта зур роль уйный. Кешеләрнең ничек яшәве, киләсе көне һәркемнең хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Әнәс Таҗетдинов шәхесе яшҗләргә матур үрнәк”, - диде.Әнәс Таҗетдинов 1927 елның 23 февралендә ТАССРның Зәй районындагы Югары Налим авылында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң Саба һәм Балтач районнарында, партия органнарында эшләгән. Гомеренең соңгы 1987 елына кадәр Әнәс Таҗетдинов юстиция министры булган.Истәлек тактасын ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, юстиция, суд һәм прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар, Юстиция министрлыгы коллективы катнашты. Мемориаль такта хозурына тере чәчәкләр салынды.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
04 февраля 2020, 14:08
https://beznenmiras.ru/news/tatarstan-khabarlare/tormadan-islam-dine-kabul-itep-chykkan
Төрмәдән ислам дине кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты башкача җинаять кылмый
null
Төрмәдән ислам динен кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты бүтән җинаять юлына басмый. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Гайнетдинов белдерде.Бүген ул Казанның “Корстон” комплексында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чыгышында ул Казанда иреккә чыккач та, кабаттан җинаять кылучылар яки рецидивистлар саны 47 процент тәшкил итүен әйтте. Республикада кабаттан рәшәткә артына эләгүчеләр 65 процентка якын.“Төрмәләрдә хөкем ителгән затларга вәгазьләр уку белән Диния нәзарәте шөгыльләнә. Моның әһәмияте бик тә зур. Ислам динен кабул итеп чыккан егетләрнең 95 проценты җинаятьне бүтән кабатламый, мәңгегә иректә кала. Әгәр Татарстанда рецидив 65 процент булса, мөселман динен тотучылар арасында бу якынча 5 процент кына”, – дип белдерде Азат Гайнетдинов.Әңгәмәдәш дин әһелләренең матди яктан да ярдәм итүләрен билгеләп үтеп, “Ярдәм”, “Гаилә” мәчете, “Казан нуры”, “Өмет” мәчетләреннән киемнәр җыеп биргәннәрен әйтте.“Татар-информ”
beznenmiras
mass_media
Дөнья хәбәрләре,Яңалыклар
01 февраля 2017
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/2023-elda-otpusk-alu-chen-i-uyshly-aylar-kaysy
2023 елда отпуск алу өчен иң уңышлы айлар кайсы?
Отпускны санау өчен, уртача көнлек хезмәт хакын (СДЗ) ачыклыйлар.
Эш көннәре күп булган айларда ял итү әйбәтрәк. Шуңа да киләсе елга ялыгызны март, август һәм октябрьдә алырга тырышыгыз. Бу эшләгән көннәр өчен хезмәт хакы һәм отпускны исәпләү белән бәйле. Хезмәт хакын исәпләгәндә, окладны бер айдагы эш көннәре санына бүләләр һәм эшләгән көннәр санына тапкырлыйлар. Отпускны санау өчен, уртача көнлек хезмәт хакын (СДЗ) ачыклыйлар.Ул эш көннәре белән түгел, календарь буенча санала. Шуңа күрә, гадәттә, СДЗ эш көне бәясенә караганда азрак. Отпуск эш көннәренә генә туры килсә, мәсәлән, дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе, бу өч көнгә кеше өч СДЗ ала. Ә аның окладыннан, кагыйдә буларак, кыйбатрак торган өч эш көнен алалар.Эш көне иң күп булган айлар исә март (22 эш көне), август (23 эш көне) һәм октябрь (22 эш көне). Алардан соң июнь, июль, сентябрь, ноябрь һәм декабрь килә (21әр эш көне). Гыйнвар, февраль һәм май ял алу өчен иң отышсыз айлар булып санала.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
23 ноября 2022, 12:55
https://beznen.ru/archive/daydzhest/230719/tyela
Тыела
null
Дәүләт Думасы уллыкка бала алу тыелган затлар реестры төзү турында закон кабул итте. Әлеге реестрга ата-ана хокуклары яңадан торгызылган әти-әниләр кертелмәячәк.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
23.07.2019
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bgen-balalarga-ti-ni-nazy-itmi
Бүген балаларга әти-әни назы җитми
Хәзерге заманда бала тәрбияләү җиңел түгел. Үсмерләрне наркомания, тәмәке тарту, интернетка бәйлелек кебек заман чирләреннән йолып калу өчен шактый зур тәҗрибә, осталык, белем кирәк.
Быелгы уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгы бакча мөдирләре, тәрбиячеләр, психологлар өчен семинар-практикумнар оештырды. Анда шактый файдалы мәгълүмат белән таныштык, «Уңышка юл» («Путь к успеху») программасын җентекләп өйрәндек. Бу программаны үзләштереп, аны үзебезнең балалар бакчасында да кулланырга булдык. Кайбер мәгълүматлар, киңәшләр газета укучы әти-әниләр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.Балалар тәрбияләүдә иң мөһиме – әти-әни һәм гаилә тәрбиясе, бу законда да каралган, аннан соң гына балалар бакчасы, мәктәп җаваплы.Балаларның барлык ихтыяҗларын бернинди каршылыксыз канәгатьләндерү аның үзендәге уңай сыйфатларын югалтуга китерә. Бала кечкенә вакытта ата-анасына охшарга тырыша, әти-әнисеннән үрнәк алырга омтыла. Димәк, ата-ананың холык-фигыле, үзен тотышы бала өчен үрнәк булырга тиеш. Әхлаксызлык, эчкече, гаугалы булу, сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану баланың рәхимсез, мәрхәмәтсез, шул ук вакытта наркотикларга һәм тәмәкегә, хәмергә тартылуына, усал булып үсүенә йогынты ясарга мөмкин. Гаиләдә сабырлык, hәр сүзне уйлап, төпле итеп сөйләшү, эш-гамәлләренә җаваплы карап, сәламәтлеккә зыян китерүче әйберләрне кулланмау һәм итагатьле булу балалар өчен уңай сыйфатлар булып тора.Тәрбия процессында матур сүзләрдән бигрәк, баланың тормыш-көнкүрешен дөрес оештыру кирәк. Аңа үзенең яшьтәшләре, әйләнә-тирә дөнья белән даими аралашып яшәргә, уй-фикеренә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясарга, киләчәккә омтылышын билгеләргә, ялгыз калып уйланырга да мөмкинлек тудырылсын.Ир баланы тәрбияләү белән күбрәк әти кеше шөгыльләнсә яхшырак, ә инде кыз балага әни кирәк. Гаиләдә бала алдында әти-әнинең дәрәҗәсен төшерердәй низагларны булдырмаска тырышу зарур. Үзара аңлашылмаучанлык hәм каршылыклар баладан башка гына хәл ителсен.Начар гадәтләрне кисәтү эшләре белән мәктәп шөгыльләнергә тиеш дип уйлый идек. «Уңышка юл» программасыннан шуны белдек: бала, тугач та, наркотикларга тартылырга мөмкин икән. Карынында бала йөрткән әнинең тәмәке тартуы, хәмер куллануы яралгыга тәэсир итә. Бала карында чакта ук бу начар нәрсәләрне татырга өлгерә дигән сүз. Әгәр дә аның иммун системасы начар икән, тугач та, бәйлелек туарга мөмкин. Балалар бакчасында, гадәттә, өч яшьлек сабыйлар сюжетлы-рольле уеннар уйный, еш кына гаилә күренешен чагылдыра. Табын артында сыра эчү сюжетын яисә табигатьтә кәеф-сафа корып утыруны күзәтергә мөмкин. Шуңа күрә бала алдында начар гамәлләрдән тыелырга кирәк.Күп кенә әти-әниләребез бала белән саф һавада йөргәндә, бала уен мәйданчыгында уйный, ә әниләр ахирәте яисә берәр танышы белән гәпләшеп тәмәке тартып, сыра эчеп сөйләшәләр, телефонда аралашалар, интернет челтәрендә утыралар. Бала нишләсен, нәрсә күреп үсә, шуны шулай тиеш дип кабул итә. Элеккеге тәрбия чаралары бөтенләй югалган хәзер, бала белән комлыкта уйнарга, аның кызыксынуларын күзәтергә, әңгәмә корырга, начардан яхшыны аера белергә өйрәтергә кирәк югыйсә? Бүген балаларга әти-әни назы да җитеп бетми, балаларны матди яктан ярату җитә дип ялгышабыз. Әмма уенчык алып бирү, киендерү генә аз шул. Балаларга карата ягымлы сүзләребезне кызганмасак иде, бала белән ешрак сөйләшергә тырышыйк, ир белән хатын арасында булган низагларны гаиләдә күрсәтмәскә кирәк. Гаиләдә әти дәрәҗәсен күтәрү дә мөһим. Әни балага: «Әтиең кайтмыйча ашарга утырмыйк, әтиеңнән сора», – дип, юнәлешләр бирсә яхшы. Әти кеше гомер-гомергә гаилә башлыгы булып саналган, бала аннан шүрләргә дә тиеш. Балада әти-әнигә, әби-бабайга, олыларга карата хөрмәт тәрбияләргә тырышыгыз, бу өйрәткән хөрмәт тәрбиясе үзебезгә әйләнеп кайтыр.Рузилә Абдуллина,Зөлфия Ибәтуллина.фото - pixabay.com
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
07 апреля 2019, 10:00
https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/novejshee-vremya/personalii/vahitov-mullanur-mullaan-uly
Вахитов Мулланур Муллаҗан улы
Сәясәт эшлеклесе
1885 елның 10 августы, Казан – 1918 елның 19 августы, шунда ук.М.М.Вахитов 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша.Казан реаль училищесен тәмамлый (1907), Петербург политехника (1907–1910), психоневрология (1911–1916) институтларында укый.1903 елдан татар укучы яшьләренең «Шимбә» түгәрәгендә, 1905–1906 елларда Казандагы марксистик түгәрәкләрдә катнаша.Татар профессиональ театрын оештыруны яклый.1912–1914 елларда «Мусульманская газета»да (С.-Петербург) фәнни алгарыш, ислам яңарышы мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре басыла.1917 елның язында җирне крәстияннәргә, хакимиятне Советларга тапшыру мәсьәләләрендә большевиклар позициясенә баса, Беренче бөтендөнья сугышын туктату яклы була.М.М.Вахитов – мөселман социалистлар комитетларын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе, «Кызыл байрак» газетасы мөхәррире.1917 елның маеннан Казан губерна земство идарәсе әгъзасы, «Игенче» газетасы мөхәррирләренең берсе.М.М.Вахитов Казанда Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша. Казан шәһәр думасы гласные булып сайлана, Учредительләр җыенына Казан губернасыннан күрсәтелгән вәкил.Казанда Вакытлы революцион штаб әгъзасы булып тора. Штаб большевикларның бердәм социалистик хөкүмәт төзүенә каршы була, шуңа протест йөзеннән 1917 елның 28 октябрендә М.М.Вахитов аның составыннан чыга.М.М.Вахитов  бәяләргә дәүләт контроле кертелүне якламый.1918 елда Үзәк мөселман комиссариаты комиссары, РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе.1918 елның 22 мартында И.В.Сталин белән бергә «Татар-Башкорт Совет Республикасы турында нигезләмә»гә кул куя.«Чулпан», «Кызыл Армия», «Красное знамя» газеталары белән хезмәттәшлек итә, төрек телендә чыгарылган «Ени дунья» газетасының мөхәррире була.Кызыл Армиянең мөселман гаскәри берәмлекләрен оештыруга җитәкчелек итә. 1918 елның июленнән Идел буенда гадәттән тыш азык-төлек комиссары. 1918 елның августында 2 нче татар-башкорт батальонын җитәкли, Казанны саклауда катнаша. Казанны чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәре алганнан соң, шәһәрдә яшерен эш алып бару өчен калдырыла.Хыянәтче тарафыннан фаш ителә, акгвардиячеләр кулына эләгә һәм атып үтерелә.
tatarica
education
Тарих,Шәхесләр
null
https://shahrichalli.ru/news/novosti/samozanyatym-mozhet-stat-grazhdanin-poluchayushchiy-dengi-napryamuyu-ot-zakazchikov-i-ne-nanimayushchiy-rabotnikov-po-trudovomu-dogovoru
Самозанятым может стать гражданин, получающий деньги напрямую от заказчиков и не нанимающий работников по трудовому договору.
С 1 января 2019 года в Татарстане появился новый налог для самозанятых.
С 1 января 2019 года в Татарстане появился новый налог для самозанятых. На налоговый режим в республике перешли уже более 32 тыс. человек. Какие преимущества дает регистрация в системе «Мой налог»? Как стать самозанятым? Какие профессии облагаются этим налогом?Десятиклассница Алия Мингазовастала самозанятойв 15 лет, об этом она рассказала в интервью корреспонденту электронной газеты «События».«Я прочитала об этой налоговой программе, и в целом мне понравилось. Посоветовалась с родителями, они одобрили мое решение. Я скачала приложение "Мой налог" и прошла регистрацию через портал Госуслуг. Удобно, что можно все сделать, не выходя из дома», — отметила девушка.Швейным делом Алия увлеклась на школьных уроках технологии, а усовершенствовав навыки, стала выставлять фотографии изделий в соцсетях. Сейчас Алия работает над проектом собственной линии одежды – свитшотов с вышивкой на новом тюркском алфавите яналифе (Система письма, которая использовалась в 1927 – 1939 годах, — прим. Т-и). По ее словам, швейное дело сейчас приносит хорошую прибыль, так как люди начали ценить изделия ручной работы.Юный сыровар Данияр Гумаров занимается производством сыра уже около девяти месяцев. Егопредпринимательский путьначался с участия в конкурсе «Фабрика предпринимательства — Дети». Эксперты признали его сыроварню лучшим проектом, а также определили победителем в номинации «Лучший инвестпроект». Всего семья Гумаровых производит 12 видов сыра. Среди них такие, как моцарелла, буррата, сулугуни, халлумис, фета, рикотта, качотта, маасдам и другие. В августе этого года, как только юноше исполнилось 14 лет, онзарегистрировался в качестве самозанятого.«Я хочу раскрутить бизнес сыроварения, чтобы были постоянные покупатели и постепенно я мог бы поставлять свою продукцию в магазины или кафе. Сейчас статус самозанятого дает мне возможность легально вести производство и продажу сыра», — рассказал Данияр в интервью электронной газете «События».Налог на профессиональный доход, илиналог для самозанятых— это налоговый режим, который может выбрать гражданин, получающий деньги напрямую от заказчиков и не нанимающий работников по трудовому договору. Выбирая спецрежим для самозанятых, можно заниматься теми видами деятельности, доходы от которых облагаются так называемым налогом на профессиональный доход, но без необходимости регистрации в качестве ИП.Совмещение самозанятости и работы по найму будет возможно в свободное время от работы по найму. Самозанятый будет отдавать 6% от выручки, если он работает с юридическими лицами. Взамен он получитналоговый вычетв размере 2%, но не больше 10 тыс. рублей. Если самозанятый работает с физлицами, то он отдаст государству 4% от выручки, но сможет вернуть вычет в размере 1%. При доходах свыше 2,4 млн рублей в год самозанятый должен регистрироваться как ИП или платить НДФЛ.Более полную информацию можно найти на сайтеwww.tvoedelo.pro.https://www.tatar-inform.ru/news/2019/10/09/664820/
shahrichalli
mass_media
Новости
2019-10-11 10:18:00
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kastingnyi-nichek-uzarga-ser-karandashta
Кастингны ничек узарга? Сер – карандашта!
«Болгар радиосы» хәтта төшләрендә дә үзләрен радио алып баручысы итеп күргән егет-кызларның күңелен кузгатып, кастинг игълан итте. Ул өч турдан тора. Беренчесе радионың рәсми сайтындагы биремнәргә җавапларны язма рәвештә юллаудан гыйбарәт. Иҗади күәсләре белән өстен чыгучыларны икенче турда радиода көтәләр. Монда инде катнашучылар, осталык мәктәбе узганнан соң, 15‑20 минутка үзләрен...
«Болгар радиосы» хәтта төшләрендә дә үзләрен радио алып баручысы итеп күргән егет-кызларның күңелен кузгатып, кастинг игълан итте. Ул өч турдан тора. Беренчесе радионың рәсми сайтындагы биремнәргә җавапларны язма рәвештә юллаудан гыйбарәт. Иҗади күәсләре белән өстен чыгучыларны икенче турда радиода көтәләр. Монда инде катнашучылар, осталык мәктәбе узганнан соң, 15‑20 минутка үзләрен эфирда итеп тоячак. Өченче турга узган кандидатларны исә ай дәвамында сөйләм культурасы дәресләре көтә. Бары шуннан соң гына иң‑иң ике җиңүче ачыкланачак.«Болгар радиосы»на кастинг «иләге» аша узып килүчеләрнең берсе Айсылу Хаҗиева белән сөйләшәбез. Ул 260 кеше катнашкан кастингтан сайлап алынган ди-джей.- Айсылу, беренче эфирга ничек әзерләндең?- Плей-листны бастырып алдым һәм андагы һәр җырны төне буе тыңлап чыктым. Афоризм, әйтемнәр, шигырьләр укып, җырлар арасында сөйләргә текстлар яздым. Барысы да әзер булса да, эфир вакытының беренче ике сәгатендә микрофонны кабызырга куркып утырдым. Әнием шылтыратып: «Сине бүген ишетәмме соң инде?» - дигәч кенә, куркуны җиңеп, эфирга чыктым.- Тавышың калтырадымы?- Һәр күзәнәк кылтырый иде.- Коллективка кереп китү авыр булдымы?- Яңа коллективка кушылу җиңел түгелдер инде ул. Миңа әле үзе дә яңа гына эшли башлаган Ришат Хаҗиевның ярдәме тиде. Ул тынычландырып, канатландырып, кайчак ачуланып тора иде.- Башлаган вакытта иң авыры нәрсә иде?- Сине миллионлаган кешеләр тыңлавын тою. Чөнки студиядә үзең генә утырасың.- Айсылу, бүген «Болгар радиосы»на нинди алып баручы кирәк дип уйлыйсың?- Үзенчәлекле: дөньяны үз күзаллавы, фикере, юмор хисе, сәламәт амбицияләре булган, стрессларга каршы торырга сәләтле, радио эфирына яңалык кертергә атлыгып торган, шундый мөмкинлеге булган кеше кирәк. Яңалар бездән бер башка өстен булырга тиеш.- Кастингка килүчеләргә теләгең?- Дулкынланмагыз. Сәләтегез бар икән, күрсәтегез!- Инде Айсылу Хаҗиевадан уңышка ирешү сере?- Уңыш сере: карандаш һәм тизәйткечләр! Ашап алдыгызмы? Десертка теш арасына карандаш кыстырасыз һәм берничә минут тизәйткечләрне «чәйнәгез» (көлә).Айсылу Хаҗиевадан биш киңәш1. Кыяфәт нинди булырга тиеш?- Адәм рәтле.2. Дулкынлануны ничек җиңәргә?- Кастингны инде уңышлы уздым дип күзалларга.3. Үзең турында җитәкчелектә ничек итеп яхшы фикер калдырырга?- Нинди генә булса да, үз фикереңне әйтергә. Әмма акыл сатмаска. Субординация сакларга.4. Кастинг вакытында үзеңне ничек тотарга?- Конкурентлар белән дуслашырга омтылмагыз. Аларның образы сезнең индивидуальлекне бетерәчәк. Онытмагыз: аларның киңәше сезнең өчен түгел. Сезнең максат - биремнәрне дөрес үтәү.5. Ничек башкалардан аерылып торырга?- Үзеңне тәкъдим итү рәвеше белән.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
27 августа 2014, 06:24
https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/obryady-i-prazdniki/kalendar-jolalar/nrz
Нәүрүз
Төрки халыкларның борынгыдан килгән милли бәйрәмнәренең берсе. Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм
Гадәттә Нәүрүз билгеле бер тәртиптә язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килеүнә бәйле үткәрелә. Нәүрүз бәйрәме март аенда үткәредә, хәзер 21–22 мартта.Бәйрәмнең төп йолалары матур итеп киенеп, Яңа ел теләкләре әйтеп, бергәләшеп өйдән өйгә йөрүгә кайтып кала. Анда күбесенчә балалар катнаша, еш кына өлкәннәр дә кушылып китә. Өй хуҗалары аларга пешкән күмәчләр, крендельләр һәм башка тәм-томнар бирәләр.Өйдән-өйгә йөрү таң белән башлана, ә көндез гаилә белән җигүле атларга утырып йөрүләр оештырыла. Атлар, ат дирбиясе һәм олаулар мөмкин кадәр купшы итеп бизәлә, һәркем үзенең мал-мөлкәтен, җитеш тормышын күрсәтергә омтыла.Ат чабышлары, көрәш һәм башка ярышлар үткәрелгән. Кайбер авылларда язгы көн һәм төн тигезлеге көнне бер төркем шәкертләрнең, яхшы теләкләр юрап, өйдән өйгә йөрү гадәте булган. Нәүрүзне мактап, китаптан алынган яки шәкертләр үзләре язган шигырьләр сөйләнгән; алар барысы да сый, бүләк яки акча сорау белән төгәлләнгән.XX йөз ахыры – XXI йөз башында Нәүрүз бәйрәменең кайбер йолалары яңадан торгызыла башлый. Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында, авыл һәи шәһәр бәйрәмнәрендә чагылыш таба. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче азәрбайҗан, казакъ, кыргыз, таҗик, үзбәк һәм башка төрки халыклар Нәүрүзне милли йола бәйрәме буларак үткәрәләр.Нәүрүз көнендә ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.Нәүрүз бәйрәме төрки халыкларны миллимәдәни берләштерүгә һәм аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
tatarica
education
Халыклар,Календарь йолалар
null
https://beznenmiras.ru/news/tatarstan-khabarlare/aktanyshta-bulachak-turnirnyn
Актанышта булачак турнирның баш хөкемдары алмашынды
null
Актанышта 13-15 февраль көннәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылачак традицион көрәш турнирының баш хөкемдары  итеп Айрат Гәрәев билгеләнүетурында язган идек.Әле генә безгә билгеле булган хәбәрләргә караганда, Актанышта баш хөкемдар вазыйфасын Татарстанның атказанган тренеры Фәрит Шәйхетдинов башкарачак. Ә Айрат Гәрәев  ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының шушы көннәрдә узачак коллегиясендә катнашачак.
beznenmiras
mass_media
Дөнья хәбәрләре,Яңалыклар
11 февраля 2019
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-challyda-alauchy-ukytuchy-2019-iseme-chen-tavysh-bir-bashlandy
Яр Чаллыда «Аңлаучы укытучы - 2019» исеме өчен тавыш бирү башланды
«Вконтакте» социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә «Аңлаучы укытучы –2019» конкурсында онлайн - тавыш бирү башланды.
«Вконтакте» социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә «Аңлаучы укытучы –2019» конкурсында онлайн - тавыш бирү башланды. Быел бу исем өчен 63 педагог көрәшә. Үз тавышыңнымондакалдырырга була. Мәҗбүри шарт-төркемгә язылган булу. Тавыш бирү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Конкурс шәһәр укучылар Советы депутатлары инициативасы белән үткәрелә. Ул укытучы һөнәренең абруен арттырырга, укытучыларның хезмәт сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел иң яхшы аңлаучы укытучы исеменә 29нчы мәктәптән Эдуард Шафиров лаек булды. Ул 1422 тавыш җыеп, конкурста җиңү яулады.http://nabchelny.ru/news/38069
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-09-25 09:00:00
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kol-shrif-finalda
«Кол Шәриф» – финалда
1 сентябрь көнне «Россия 10» бәйгесенең соңгы өченче этабына старт бирелде. Финалга чыгучылар арасында безнең «Кол Шәриф» мәчете дә бар. Бәйгедә катнашкан 80 объект арасында ул, 1 595 872 тавыш җыеп, 9 нчы урынны яулады.
Россиянең яңа ун символы арасында безнең мәчетебез дә булсын дисәгез, «10russia.ru» проекты сайтына кереп тавыш бирә аласыз. Моны кәрәзле телефон аша да эшләргә була. Яки 1880 номерына 15 номеры белән SMS-хәбәр юллагыз. Тавышлар 29 сентябрь көндезге сәгать 12гә кадәр кабул ителәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
05 сентября 2013, 12:33
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/bgen-kgaz-akchany-tugan-kne
Бүген - кәгазь акчаның туган көне
Бу тарихи вакыйга моннан 250 ел элек була.
250 ел элек Русиядә беренче тапкыр кәгазь акча барлыкка килә. Екатерина II указы буенча дүрт номинал купюрасы чыгарыла башлый.Беренче акчалар китапның титул битен хәтерләтә: алар вертикаль һәм бер төстә була, ә аларны эшләр өчен император сараендагы иске ашъяулык һәм салфеткалар кулланыла.Башта дүрт номинал чыгарыла: 25, 50, 75 һәм 100 сум. Аннан 5 һәм 10 сумлыклар барлыкка килә. Алары зәңгәр һәм кызыл төстә була.https://kiziltan.ru/calendar/17570-bgen-kgaz-akchany-tugan-kne.html
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-01-09 14:08:00
https://shahrikazan.ru/news/sport/germaniya-yaa-noynernyi-ezli-borndalen-yrk-yaralar
Германия яңа Нойнерны эзли, ә Бьорндален йөрәк яраларын дәвалый
Тиздән биатлон яратучылар урамында да бәйрәм булачак. Дөнья Кубогы ярышларының беренче этабы башланырга санаулы көннәр калып бара. Узган сезон нәтиҗәләре буенча, Милләтләр кубогы зачетында ир-егетләр арасында да, хатын-кызлар арасында да беренче дүртлекне Германия, Россия, Франция һәм Норвегия тәшкил итте.
Яңа сезон алдыннан Россия җыелма командалары әллә ни сизелерлек үзгәрешләр кичермәде. Бары узган сезонда травмаларын дәвалаган Максим Чудовның командага әйләнеп кайтуын билгеләп үтәргә була. Дөрес, әле аңа төп составка эләгү өчен тырышырга туры киләчәк.Ә менә безнең көндәшләргә сезон аралыгында шактый баш ватарга туры килгән. Иң кызганычы шул: яңа сезон биатлон «йолдызы» Магдалена Нойнердан башка гына узачак. Берничә тапкыр Олимпия һәм дөнья чемпионы булган немец спортчысы узган сезон ахырында ук карьерасын тәмамлаячагын хәбәр иткән иде. Германия командасы уңышларының нигезен тәшкил иткән гаять талантлы бу кызның спорттан китүе, биатлон яратучылардан бигрәк, җыелма команда тренерлары өчен зур югалту. Шуңа күрә алар сезон аралыгын яңа Магдаленаны эзләп уздырган. Бу сезонда берьюлы өч чаңгычының - Эви Захенбахер-Штеле, Ванесса Хинц һәм Джессика Мюллерның биатлонга күчүе шул хакта сөйли. Шулай да әле алар резерв буларак карала, барысы да төп составка эләгер дип әйтеп булмый.Тренерлар, Нойнер киткәннән соң, Мириам Гесснер Германия командасы лидерына әйләнер дип өмет иткән иде. Авыз куышлыгындагы инфекция дөнья чемпионын ашыгыч рәвештә операция өстәленә ятарга мәҗбүр иткән. Шуңа күрә спортчы җәйге дөнья чемпионатында катнаша алмаган, әлегә тулы көченә шөгыльләнә дә алмый.Сезон аралыгында Германиянең ирләр җыелма командасы составында да кызыклы гына үзгәреш булган икән. Турин Олимпиадасы чемпионы Михаэль Реш, гражданлыгын үзгәртеп, хәзер Бельгия өчен чыгыш ясаячак.Сезон аралыгы Норвегиянең ирләр җыелма командасына шактый күңелсезлекләр алып килгән. Аннан алынган мәгълүматлар күбрәк хастаханә сводкаларын хәтерләтә. Кемгәдер операция өстәленә ятарга, кемгәдер гаилә проблемаларын хәл итәргә туры килгән. 33 яшьлек Ларс Бергерның күзенә операция ясалган. Винтовкадан атуда элегрәк проблемалары булган биатлончы хәзер үзендә прогресс сизә икән.Команда лидерларының берсе - 27 яшьлек Эмиль Хегле Свендсен, язын тезенә операция ясатканга, сезон алды күнекмәләренә соңрак керешкән. Шуңа да карамастан, аның бу сезонда Дөнья Кубогын яулаячагына ышанычы нык. Команданың тагын бер лидеры Тарьей Бё, тиешле әзерлеге җитмәү сәбәпле, Дөнья Кубогы ярышларының берничә этабында катнаша алмаячак. Дүрт тапкыр дөнья чемпионы, сезон аралыгында сулыш юллары инфекциясе кичереп, озак вакыт интенсив тренировкалар уздыра алмаган иде. Ул Раштуа бәйрәмнәренә кадәр үзлектән шөгыльләнәчәк. Сезонга әзерлектә төп игътибарны февраль аенда узачак дөнья чемпионатына бирергә җыена. Команданың тагын бер әгъзасы - Фруде Андерсен җәен, йөрәк мускулы ялкынсынып, хастаханәгә эләгә. Озак кына дәвалау курсы узган биатлончы күнекмәләргә керешкән инде.Алты тапкыр Олимпия чемпионы легендар Оле-Эйнар Бьорндаленга да бу җәйдә җиңел булмаган. Шөкер, спортчы сау-сәламәт. Проблема башкада - спортчы 6 ел гомер иткән хатыны белән аерылышкан, психологик травма аның яңа сезондагы чыгышына тискәре йогынты ясамагае. Шулай да ул үз карьерасында җиденче тапкыр Зур хрусталь глобус яулау планыннан баш тартырга җыенмый.
shahrikazan
mass_media
#Спорт
15 ноября 2012, 05:51
https://beznenmiras.ru/news/redakciya-khabarlare/tatar-egete-yuldash-yagfarov-singapurd
Татар егете Юлдаш Ягъфәров Сингапурда тавыш биргән
null
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казан егете, NFM-Technologies компаниясендә программачы булып эшләүче Юлдаш Ягъфәров Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавышын Сингапурдагы Россия илчелегендә урнашкан 8268 санлы сайлау участогында биргән.Сайлаудан чыккач, Юлдаш Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында "Гражданлык бурычымны үтәдем!" - дип язып чыккан.Юлдаш Ягъфәров - татар галиме Рәшит Ягъфәровның улы, кинорежиссер, Татарстан кинематографистлары союзы рәисе Илдар Ягъфәровның энесе.
beznenmiras
mass_media
Редакция хәбәрләре,Яңалыклар
18 сентября 2016
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/yrchy-shykhetdinovlar-gailse-byel-berenche-tapkyr-kyzyl-borych-sterep-karagannar
Җырчы Шәйхетдиновлар гаиләсе быел беренче тапкыр кызыл борыч үстереп караганнар
Җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Чаллыда үз йорты белән яши, быел алар бакчасына теплица куйган.
«Теплицага кыяр-помидорны иртә утырттык һәм күп итеп уңыш җыеп алдык, Аллага шөкер! Кыярны җәй буе ашадык, помидор әле дә бар, кызарып утыра. Шунда ук беренче тапкыр кызыл борыч та үстереп карадым, бик уңышлы булды. Суган, бәрәңге, яшелчә – әзрәк утыртылды, алары да яхшы үсте», -дип уртаклашты Айгөл.Фотода - җырчы гаиләнең кызлары Риана.
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2021-09-12 13:47:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/15-yashk-kadr-bala-posobielre-ike-tapkyrga-arta-kemnrg
1,5 яшькә кадәр бала пособиеләре ике тапкырга арта. Кемнәргә?
Яңа закон 1 июльдән гамәлгә керә.
2022 елның 1 июленнән алып, 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган хәрби хатын-кызларга пособиеләр күләме ике тапкырга артачак. Хәзер бу сумма 31 мең сумнан артып китәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
15 июня 2022, 10:07
https://shahrichalli.ru/news/novosti/v-chelnakh-vyyavleno-devyat-novykh-sluchaev-zarazheniya-koronavirusom
В Челнах выявлено девять новых случаев заражения коронавирусом
В Татарстане сегодня подтверждено 53 новых случая COVID-19, из них завозной – 1, контактные – 52.
Уважаемые коллеги, добрый день, просьба отработать коронавирусную тему.⠀⠀⠀В Татарстане сегодня подтверждено 53 новых случая COVID-19, из них завозной – 1, контактные – 52.⠀7 человек госпитализировано, 46 получают лечение на дому. У них лёгкая или бессимптомная форма.⠀⠀По возрастным группам:⠀До 18 лет – 2⠀От 18 до 30 – 8⠀От 30 до 50 – 25⠀От 50 до 60 – 8⠀От 60 до 70 – 7⠀От 70 до 80 – 3⠀От 80 до 90 – 0⠀Старше 90 – 0⠀⠀География :⠀1. Казань – 21⠀2. Набережные Челны – 9⠀3. Атнинский – 2⠀4. Высокогорский – 1⠀5. Дрожжановский – 10⠀6. Елабужский – 2⠀7. Зеленодольский – 4⠀8. Лаишевский – 1⠀9. Нижнекамский – 1⠀10. Пестречинский – 2⠀⠀Итого на 2 июня (по нарастанию) в Татарстане зарегистрировано 3297 случаев COVID-19.
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-06-02 10:49:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kilchk-robotlar-kulynda-yaki-kazan-mglmati-tekhnologiyalr-m-elemt-tekhnikumy-studentlary-nichek-imtikhan-tapshyra
Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра
Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
Бу сүзләрне ишеткәч, «Белем алуны катлауландырып кына торалар», – дип, әти-әниләр, булачак студентлар куркып калырга мөмкин. Ләкин борчылырлык бер сәбәп тә юк. Студентлар WorldSkills биремнәрен рәхәтләнеп чишә һәм мондый имтиханны үз-үзеңне күрсәтү өчен бер мөмкинлек кенә дип кабул итә. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының III курс студенты Айзат Нәбиуллин имтиханны киләсе елга гына тапшырачак, шулай да ул инде бу өлкәдә үзенә күрә «аксакал».– 2017 елда Россиякүләм WorldSkills чемпионатында икенче урын алып кайттым. Хәзерге вакытта Белоруссиядә узачак милли чемпионатка әзерләнәбез. Быел Сахалинда булачак Россия чемпионатында мин инде эксперт буларак катнашам. Яңа төр имтиханга уңай карыйм, чөнки аны тапшырган кешеләргә Skills-паспорт бирелә. Бу инде эшкә урнашканда бик әйбәт. Ләкин минемчә, гади имтиханны да онытып бетерергә ярамый, студентка теоретик белем дә кирәк, – ди егет.Айзат тумышы белән Саба районының Измә авылыннан, техникумда программист һөнәрен үзләштерә, мобиль робототехника белән шөгыльләнә. Студент кына булуына карамастан, ул компьютер аша идарә итеп була торган үзенчәлекле роботлар төзи. Белоруссия чемпионатына ясаганы чүп җыю белән шөгыльләнә.– Чемпионатка берничә ай кала гына бирем бирелә, бу роботны ике ай эчендә ясадык. Робот нәрсә эшләргә тиешлеге компьютерга махсус программа ярдәмендә кертелә. Мондый төр робот Германиядә даруханәләрдә кулланыла. Штрих код күрсәтәсең дә, робот сиңа кирәкле даруны китереп бирә. Хәзерге вакытта Татарстанда чүп җыю мәсьәләсе актуаль. Безнең робот чүпләрне кәгазь, пыяла, пластик кебек төрләргә бүлеп җыярга сәләтле. Аны тормышка ашыру өчен финанслау гына кирәк, – ди Айзат Нәбиуллин.Ә менә Гөлия Закирова белән Риналь Ибраһимов өчен бу – беренче имтихан көне. Егет белән кыз төзегән робот, карап торышка лего уенчыгын хәтерләтсә дә, кеше гомерен коткарып калырга сәләтле җайланма икән.– Безнең роботта махсус камералар бар. Шулардан карап, кеше аның белән идарә итә. Роботны гадәттән тыш хәлләр вакытында кулланырга мөмкин. Әйтик, күпкатлы йорт җимерелде ди, коткаручылар керә алмаган җиргә әлеге роботны кертәчәкләр. Мондый төр роботлар – почта хезмәтендә дә алыштыргысыз хезмәткәрләр. Алар штрих код аша хатларны адресатына тарата, – ди студентлар.Роботны үзләре уйлап тапса да, укуларын тәмамлауга, яшьләрнең бу эшләре техникум карамагына күчәчәк. Роботларны үзләренә төзү, патентлау өчен бик күп акча кирәк икән. Гөлия белән Риналь киләчәктә үз роботларын уйлап тапмакчы.Татарстан, беренчеләрдән булып, күрсәтмә имтиханы тапшыру теләге белән чыкты. 2016 елда тәҗрибә өчен беренче имтиханнарны нәкъ менә бездә тапшырып карадылар. Әлеге имтиханның уңай яклары бик күп. Беренчедән, ул студентка уку дәвамында алган белемнәрен теория һәм гамәлдә күрсәтергә ярдәм итә. Элек робот хәрәкәткә килсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген студент кәгазьдә язган булса, хәзер ул аны турыдан-туры компьютерга кертеп, роботны эшләтеп күрсәтә, – ди күрсәтмә имтиханын гамәлгә кертү һәм стандартлаштыру төбәк идарәсе җитәкчесе Данил Уфимцев.Чит ил кунаклары да Казанда узган имтихан тәртибе белән канәгать калган.– Мондый төр имтиханнар Россиядә генә түгел, дөнья буенча эшче һөнәрләрне үстерәчәк. Күптән түгел без Россия белән Кытай арасында күрсәтү имтиханы бирүгә бәйле эшлекле килешү төзедек, – ди Кытай белгече доктор Лиу Зенуинг.Шунысы мөһим: урта һөнәри белем бирә торган уку йортлары гына түгел, вузлар да мондый төр имтиханны тапшырырга теләк белдерде. Ул – инженер белеме биргән уку йортларында да актив кулланышта. Имтиханга 25 федераль вуз кушылган. Данил Уфимцев сүзләренчә, Татарстанның 70кә якын оешмасы күрсәтмә имтиханын хуплаган.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
19 мая 2018, 10:20
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/minem-beln-inoplanetyannar-idar-it
“Минем белән “инопланетяннар” идарә итә”&nbsp;
Моннан ун еллар элек, кинәт хәлем бетеп егылдым, шуннан берни хәтерләмим, ди Фәридә апа. Ул мәрткә киткән. Җиде көн аңсыз яткан. Шунан бөтенләй башка кеше булып уянган. Коръән сүрәләрен яттан белгән. Нәрсә буласын алдан әйтә башлаган, кешеләрне биотоклар белән дәвалау сәләте барлыкка килгән.
Фәридә апа Сәләхиева турында миңа социаль челтәр аша газета укучыларыбыз хәбәр итте. Әби кешеләрне биотоклар белән дәвалый, чит планета кунаклары белән дә аралаша икән, имеш. Алар нәрсә эшләргә кушса, әби шуны эшләргә мәҗбүр, ди. Шуңа да ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итәргә булган.“Шәһри Казан”ны Марста да беләләрФәридә апа хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәренә кызы янына кунакка кайткан икән. Тумышы белән Яшел Үзән районының Мулла Иле авылыннан. Үзе Кыргызстанда яши. Фәридә апага 81 яшь. Аның белән элемтәгә кердек. Башта ул безгә янына килергә кушты. Тик үзизоляция режимы вакытында без өлкән кеше янына бармыйча, телефоннан сөйләшүне ышанычлырак күрдек. Әңгәмәбез алдыннан, Фәридә апага “инопланетяннар”дан рөхсәт сорарга туры килде. Фәридә апа әйтүенчә, алар Марс йолдызлыгында яши булса кирәк. Кыскасы, “Шәһри Казан”ны Марста да белә булып чыктылар. Чит планетадагылар Фәридә апага безнең белән сөйләшергә ризалык бирде.Фәридә апа сигез балалы гаиләдә үскән. Аннары ул авылдашына кияүгә чыгып, бәхет эзләп Кыргызстан якларына юл тоткан. Шунда төпләнеп яши башлаганнар. Бер кызлары, бер уллары бар. Улы Омск шәһәрендә яши, кызы – Яшел Үзәндә. Фәридә апа озак еллар тегүче булып эшләгән. Кыргызстанда зур гына коттеджы бар. Ялгызы калгач, иптәшкә оныгы килгән. Фәридә апаның улы да, оныгы да табиблар. Сеңлесе Мәдинә апа да Кайбычта терапевт-табиб булып эшли.Моннан ун еллар элек өй җыештырып йөргән чагында, кинәт хәлем бетеп егылдым, шуннан берни хәтерләмим, ди Фәридә апа. Ул мәрткә киткән. Җиде көн аңсыз яткан. Шунан бөтенләй башка кеше булып уянган. Коръән сүрәләрен яттан белгән. Нәрсә буласын алдан әйтә башлаган, кешеләрне биотоклар белән дәвалау сәләте барлыкка килгән. Боларның барысына да аны, үзе әйтүенчә, «инопланетяннар» өйрәткән, имеш.– Мин мәрткә киткәч, яныма кешеләр килә башлады. Алар шундый матур. Андый кешеләрне беркайда да күргәнем юк иде. Кызларының билләре нечкә. Матур күлмәк кигәннәр. Ирләре дә бар. Тик алар никахлашмыйлар икән. Ризык та ашамыйлар. Бары җиләк-җимеш исе белән генә тукланалар. Мине дә җиде көн буе аңсыз ятканда, шул җиләк исләре белән сыйладылар. Кайберләре җырлый, кайсы бии, кайсы указка белән җир тетрәячәк, су басачак урыннарны күрсәтә. Алар минем исемемне дә белә. “Курыкма бездән, Фәридә апа”, – диделәр. Мин алар белән Марс йолдызына да очтым. Анда роза гөлләре үсеп утыра иде. Дөньяның бик матур җирләрен күрсәттеләр. Мәрхүм әбиемне дә күрдем. Аннары алар минем башыма куллары белән генә операция ясады. Анда нидер яздылар. Уянганда мин инде башка кеше идем, – дип сөйли Фәридә апа.Әңгәмәдәшем “чит ил кунакларының” үзенчәлекле телен дә өйрәнгән. Мин дә ишеттем ул сөйләмне. Иллә биллә... диебрәк башлана ул җөмлә. Башкасын истә калдырмадым. Тик күп җөмләләр бертөслерәк яңгырый, “Шәһри Казан”, “корреспондент” кебек сүзләр тәрҗемә ителми дип аңладым. Хәзер менә «инопланетяннар» ниләр булачагын Фәридә апага гел әйтеп торалар икән. Әнә безнең белән сөйләшкән арада да быел җәй Идел елгасының ярларыннан күтәрелергә мөмкин икәнен кисәтте алар. Кайда җир тетрәүләр буласын да әйттеләр. Кеше кайгы-хәсрәтләргә дучар булмасын өчен Аллаһы Тәгаләгә ышанырга һәм ярлыларга ярдәм итәргә тиеш, ди. Сүз уңаеннан, Фәридә апа биш тапкыр намаз укыйм, ди. Аллаһыга ышана.Фәридә апа янына Кыргызстанда яшәгәндә аның янына бик күп кеше дәваланырга килә торган булган. Ул аларны төрле үләннәр, догалар, биотоклар белән терелтә идем, ди.Күзе күрми торган җырчыны дәваларга кушалар– Кешене дәваламасам, авырый башлыйм. Булган көчеңне кеше дәвалауга куллансаң, 100 яшеңә кадәр яшәрсең, диделәр миңа “алар”. Шуңа да кешеләргә ярдәм итәсем килә. Миңа дан да, исемемне башкаларга таныту да кирәкми, – ди Фәридә апа.Ул алга таба нишләргә дип тә аптыраган. “Болай яшәү дә җиңел түгел, алар кушмыйча бернәрсә дә эшли алмыйм”, – ди. Алар кушканны үтәмәсә, куллары авырта башлый икән. Фәридә апа белән сөйләшкәннән соң бу хәлләргә ышаныргада, ышанмаска да белмәдем. Мәсьәләгә ачыклык кертеп булмасмы дип аның бертуган сеңлесе, Мәдинә апа белән элемтәгә кердек.– Үзебез дә аптыраган инде без аңа. Авырып алганнан соң әнә шулай үзгәрде дә куйды. Әйткәннәре дә дөрескә чыга бит. Кыргызстаннан бер кунакка кайткач, апабызны үләчәк дигән иде, ул чынлап та шул ук елны вафат булды. Үпкәләп тә йөрдек әле. “Мин нишләтим, “алар” әйткәнне генә сезгә җиткерәм”, – ди Фәридә апа. Югалган кешеләрне, машиналарны табып бирә ул. Кешеләрне дәвалый. Аның янына килгән кешеләр "син дәвалаганда без төрле чәчәкләр арасында йөрдек, рәхәт булды", дип рәхмәтләр укый. Кыргызстанда чагында бакчасында үсеп утырган әстерхан чикләвеге яфрагыннан рактан дәвалый торган төнәтмә дә ясаган булган. Кайсы яфракны өзәсен барысын да “алар” әйтеп тора иде, ди. “Бернәрсәне дә үзем эшләмим, «инопланетяннар» гына минем белән идарә итә. Сез ирекле, ә мин менә кол булып яшим дип тә әйтә инде кайчак. Нишләргә дә белмибез”, – дип сөйләде Мәдинә апа.Халык аның турында шарлатан дип сөйләмәсеннәр дип тә борчыла икән. Дәваланырга килгән кешеләрдән беркайчан да акча сорап алмый. Моны аңа “тегеләр” катгый тыйган. Әле татар эстрадасындагы күзе күрми торган бер җырчыны дәваларга да кушалар, имеш.Фәридә апага ярдәм итеп булмасмы дип без хәзрәтләргә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Алар әбине өшкертеп карарга киңәш итте. “Инопланетяннар”ның җеннәр булырга мөмкин икәнен дә әйттеләр.Бу темага интернеттан да материаллар эзләп карадык. Лос-Анджелестагы тикшеренү институты галимнәре тәҗрибә уздырганнан соң, “инопланетяннар” кешеләргә йоклаган вакытта төштә килә ала дип раслаганй. Тик күпләр аларны яшел кешеләр дип тасвирлаган. Ә Фәридә апа күргән бик матур кешеләрнең тылсымчы фея, йә кечкенә кешеләр булуы бар икән. Монысын психиатрлар Шарль Бонне синдромы дип атый. Әлеге галлюцинацияләрне баш миенә, күзенә зарар килгән кешеләр күрә, ди. Шулай ук озак вакыт караңгыда утырганда, ялгыз яшәүчеләрнең дә күзенә шундый бик матур кешеләр күренергә мөмкин. Кайберәүләр аны “инопланетяннар” дип уйлый икән. Танылган язучы Ханс Кристиан Андерсен да шул синдромнан интеккән, ди белгечләр. Имеш, Дюймовочкасын да шул рәвешле күргән булган.Булмас димә, дөнья бу, диләрме әле? “Инопланетян”, кечкенә матур кешеләр күзгә күренә башласа да гаҗәпләнерлек түгел хәзерге заманда. Фәридә апага күбрәк дога кылырга, Аллаһтан күңел тынычлыгы сорарга гына киңәш итә алабыз. Раббыбыз беребезне дә ярдәменнән ташламасын!Фото:https://pixabay.com/
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
16 апреля 2020, 18:06
https://sabantuyjournal.ru/news/sabantuy-pochtasy/iat-studiyasend
Иҗат студиясендә
Без, Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары, 13 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясендә булдык.
Без, Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары, 13 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясендә булдык. Студия һәр атнаның чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә әдәби иҗат белән кызыксынучы яшүсмерләрне, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге каләм әһелләрен җыя.Студия эшендә җитәкчебез Гөлия Наил кызы Вагыйзова белән катнаштык. Очрашуда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары, “Мәйдан” журналы шигърият бүлеге мөдире Лилия Гыйбадуллина да бар иде. Без биредә шигырьләргә күзәтү, анализ ясадык. Факил Сафин белән Лилия Гыйбадуллина безгә шигырь төзелеше, рифма һәм ритм, аның төрләре турында сөйләделәр, белемнәребезне тирәнәйттеләр. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Остазларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.Зилә Гатиятуллина, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы
sabantuyjournal
mass_media
Сабантуй почтасы
21 октября 2022 - 08:45
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rkail-zydulla-gail-m-mktp-zhurnalyinyi-bash-mhrrir
Ркаил Зәйдулла "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире вазифасына билгеләнде
Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә, Ркаил озак еллар бу журналда бүлек мөхәррире вазыйфаларын башкарды.
"Татар-информ" хәбәрчесе шалтыратканда, Ркаил Зәйдулла "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары, "Мәгариф" журналы директоры Сөмбел Таишева белән журнал киләчәге турында сүз алып бара иде. "Бергәләп журналның алга таба үсеше, концепциясе турында фикер алыша идек. Журнал гаиләгә үрнәк гаиләләрне мисал итеп, үрнәк булмаганнарын гыйбрәт итеп күрсәтеп, ярдәм итә ала", - диде Ркаил."Үз алдыма әбиле-бабайлы, әтиле-әниле һәм балалары булган гаиләне кичләрен бергә җыеп, журнал укыту максатын куям, - дип дәвам итә яңа баш мөхәррир. - Инде компьютерсыз яши алмаучылар компьютер алдына җыелып утырыр - анысы да мөмкин. Әмма әле кәгазь журналның киләчәге юк дип әйтергә иртәрәк, техника ягыннан иң алга киткән Япониядә кәгазь матбугат миллионлаган тиражлар белән чыга".Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 марта 2017, 11:12
https://syuyumbike.ru/news/proza/glyzem
Гөлйөзем
null
Гөлйөземне колхоз идарәсенә чакыртып алдылар. Ындыр табагына бригадир килгән иде, аның артыннан әйтеп җибәргәннәр, ашыгыч, хәзер үк кайтып җитсен дигәннәр. Чөй дә сыймас чакта нинди идарә инде ул, дип ризасызланды Гөлйөзем. Чөнки сугылган ашлыкны глубинкага сала башлаганнар иде. Заготзернодан килеп колагына киртләделәр, бу дәүләт ашлыгы, дымлылыгын да, чүбен дә әйбәтләп тикшер, башың белән җавап бирәсең дип кисәттеләр. Шуларны без әйткәнчә башкарып чыксаң, акчалата хезмәт хакы да түләячәкбез, диделәр. Бу хәбәр Гөлйөземнең күңеленә аеруча хуш килде. Заһит белән ярәшешеп куйсалар, туй чыгымнарына, бүләк-мазарга бик ярап куяр иде ул акча. Колхозда сукыр бер тиен дә төшми ич. Акча түгел, икмәге дә юк.Шуңа күрә бу төшемле эшне ярты гына сәгатькә дә кешегә калдырырга бик шикләнә иде Гөлйөзем. Тик ни хәл итмәк кирәк, идарәдән узып булмый, урап килми ярамас.Юлга чыккач кына чигәсенә кан бәрде: кем чакырта икән соң аны, ни хаҗәткә? Әллә теге тимер теш бер-бер тозак корамы, милиция белән янаган иде ич. Шул мәләкә белән чакырсалар, ни әйтер ул, ничекләр ерып чыгар? Үтерсәләр дә Заһитны бутамыйм, дип тәкърарлап куйды Гөлйөзем күңеленнән. Авырын гына сизмәсеннәр. Врач-фәлән дип тотынсалар нишләр икән? Юк, юк, ходай сакласын, башын кистерсә кистерер, әмма да итәк астына чит кеше кертмәс, Заһиттан ары бер адәмнең дә аңа сүкөлергә хакы юк.Әнә шулай шомлану, икеләнүләр белән ачты ул идарәнең ишеген. Ә анда күзлеген борын очына гына элеп, колхоз бухгалтеры бер ялгызы гына чут тартып утыра иде.— Әйдүк, кызым, әйдүк,— дип каршы алды ул аны.— Кешеләр юк мени Мәгъсүф абый?—диде Гөлйөзем аптырабрак.— Бәй, апай, мине кешегә дә санамыйсыңмы әллә? — дип бухгалтер алдындагы кәгазьләрне өстәл читенәрәк этеп куйды.— Гаеп итмә инде, Мәгъсүф абый, әллә нигә каушап киттем,— диде Гөлйөзем.— Аңладым, кызым, син, мөгаен, персидәтел-мазар чакырткан диеп уйлагансыңдыр, шулаймы?— Әйе шул...— Бүген йокыңнан кире ягың белән торгансың димме, кызым, үзеңә охшамагансың, — дип бухгалтер аның ярасына тоз чеметте.— Төрле чак була инде, Мәгъсүф абый.Бухгалтер күзлек өстеннән генә кызга карап алды да, сүзен дәвам итте:— Ярый, сеңлем, күп сүз бозау имезә ди, эшкә керешәек, менә нәмәстә, үзең күреп торасың, минем арба сүтелеп бара, иншалла, эшләмәдем түгел, эшләдем, инде тезгенне яшьләр кулына бирергә дә вакыт җиткәндер. Кыскасы, Пучыда чутауатлар курсы ачыла икән, сине шунда укырга җибәрергә булдык. Уку ук-тәбердә башлана, дәкүмитләрен бүгеннән үк сорыйлар.Гөлйөзем идарәдән атлап түгел, очып чыкты, әйтерсең лә канат куйдылар. Ул элек тә уку турында хыяллана иде, күрәсең фәрештәнең амин дигән вакытына туры килгәндер. Ул, әлбәттә, тегеример теш кебек масаеп йөрмәс, кешеләрне ихтирам итәчәк, тиң күрәчәк. Илла да мәгәр татар марҗасына үз өстеннән көләргә ирек бирмәс. Син безнең тирә кешесе түгел дигән була, янәсе культурный. Алайга калса, культурный кешенең авызында шундый кабахәт сүзләр була ди мени. Әнә, укытучылар, ничек иттереп сөйләшәләр. Гафу итегез, хәерле көн...Хәзер менә Гөлйөзем дә шундыйлар рәтенә керәчәк, алла боерса. И, Заһит сөенер инде. Сөенмичә. Авылда укымышлы хатын-кыз күп түгел бит ул. Укытучылар, клуб мөдире, филшер — шуның белән бетте. Заһит—персидәтел, Гөлйөзем— чутауат. Ничек пар килгәннәр.Теге тимер тешкә әйтәсе иде, нишләр иде икән? Укытучылар шикелле гафу үтенә белер идеме икән?Гөлйөзем ул көнне әнә шундый ләззәтле хыял корабында йөзде. Элеккечә чыпчык шикелле чыркылдады, җырлады, шаярды, көлде. Иртәгәсен генә акылына килде. Дөресрәге, төше сагайтты аны. Имеш, ул ниндидер түгәрәк аланда җиләк җыеп йөри. Как кою икән исәбе, чутауатлар мәктәбеннән әйтеп җибәргәннәр ди, каксыз килмәсен, кыш көне каклап чәй эчсәң, укуы җиңелрәк була ди. Мәгъсүф абыйга шулай дип хат язганнар икән.Җиләгенең күплеге! Эреләр, үзләре мәмрәп пешкән, кап та йот. Гөлйөзем ник берсен авызына алсын, Пучыга күбрәк как белән барасы килә аның, кеше алдында оятка калырга ярамый.Җыя да сала тырысына, җыя да сала. Бер арада тырысына күз салса, чак артына аумады. Аннан бөтерелә-бөтерелә кара елан калкып чыкты. Гөлйөзем куркуыннан тырысын җиргә бәрде. И, йөгерә, и йөгерә. Елан да калышмый.— Миннән котыла алмассың,— дип ысылдый, имеш. Тавышы нәкъ теге ирдәүкәнекенә охшаган. Баксаң, елан түгел, шул тимер теш үзе икән. Теге көндәге кебек толымнарыннан умырып тотты бу Гөлйөземнең.— Мин укырга китәм, җибәр,—дип ялварды Гөлйөзем.— Менә сиңа уку,— дип ят җирен күрсәтте теге.— Китәм булгач, китәм, Заһит абыйны да алып китәм!— Абзар артынамы, ха-ха-ха,—дип көлде тимер теш.— Син кабахәт сүз сөйлисең, культурный түгел...— Аның урынына минем көмәнем юк, укырга корсаклы кешеләрне алмыйлар, ха-ха-ха...Тимер теш янә еланга әверелеп, аның муенына уралды... Гөлйөзем тыны кысылудан уянып китсә, җәймәсе буталып муенын кыскан икән.Укырга китә алмыйм ич мин, дигән уй аның йөрәген сызып үтте, авырым бар ич минем!Аның көмәне бар, авыры бар. Ул уйнаштан бала табачак! Теге вакытта үзен-үзе белмичә Нәфисәгә нинди усал сүзләр әйткән иде. Көлке әнә аны да куып җитте. Имештер ки, чүмәлә ышыгында кылган гыйшык-мишыкның мәхәббәткә бернинди катнашы юк, янәсе, аның гына мәхәббәте саф, эчкерсез, чиста.Кисәтте бит аны Нәфисә, кисәтте, ә ул егет куенында җебеде дә төште. Шуның белән мәхәббәте дә бу булып күккә күтәрелде. И, Нәфисә апа, җаным...Бәлкем, гафу үтенергә кирәктер аннан? Бер-бер киңәш тә бирер иде, ачу саклый торганнардан түгел бит ул. Аның башка барып егылыр кешесе дә юк, боларны әбекәенә сөйли алмый ич инде.Их, әлеге хәлләр төш кенә булсачы. Уянып китәсе иде дә, элеккечә бер кайгысыз, бер хәсрәтсез кәҗә бәтие шикелле сикергәли-сикергәли эшкә китәсе иде, клубларга чыгасы, кешеләрнең күзләренә туры карап, оялмыйча, кимсенмичә сөйләшәсе, гәпләшәсе иде. Юк шул, бәхетсезлегенә, өн бу, өн!Нәфисе аны якын туганы кебек ачык чырай белән каршы алды. «И, Гөлйөземкәем, күзләремә күренәме дип торам, әллә кайларга олактың бит, инәң күте,— дип тезеп китте. — И-и, җүләр димә инде бу хатынны, — дип бот чапты аннан соң, — мәхәббәтнең күзе сукыр бит аның, исәркәем, атлылар атыннан төшеп, җәяүлеләр ятып карарлык шушындый фирештә шикелле кыз минем янда чуаламы соң инде, тетер кебек асыл егете бар ич аның».— Хәлләрем бик авыр минем, Нәфисә апа...Гөлйөзем башын Нәфисәнең иңенә салды. Шул хәлдә алар идән уртасында шактый озак басып тордылар.— Ташларга маташамы әллә?—диде Нәфисә, ниһаять.— Бер филшер кыз белән чуала икән.Нәфисә морҗа читенә барып сөялде дә:— Гөлйөземкәем, бер дә исең китмәсең, киткән кешегә салауат, синең кебек чибәргә башкалары да табылыр, — диде.— Минем авырым бар, Нәфисә апа...— Китчәле, әй, тирес бит, тирес бит сыткан, әрәм иткән икән баланы, җүнсез,—дип хатын ишекле-түрле йөрергә кереште. — Алайса, Гөлйөземкәем, эшне кызу тотарга кирәк, бик шәпләп куркытырга үзен, пәртийни нәчәлник кешегә алай азып-тузып йөрергә димәгән, и, инәң күте, исәркәем...— Укырга да җибәрмәкчеләр, чутаутлыкка.— Алайса, бар, Гөлйөземкәем, Йолдызга элдерт, йөзенә бәреп әйт, җир бит диген, шулай-шулай диген, райком диген, испалкум. Авызыңа ни килсә, шуны әйт, кычкыр-бакыр, ела. Кешеләр дә ишетеп торсын, эшең оялудан узган, намус саклап торсаң, атасыз бала тотып калырсың.— Бардым инде мин анда, Нәфисә апа, теге тимер теш кыйнап кайтарды.— Ниндәй тимер теш ул тагын?— Шул инде, филшер дигәне... күтләк ди, милициягә явит итәм ди, әллә нинди кабахәт сүзләр белән сүкте.Нәфисә тиз генә чөйдәге пинҗәген кулына алып, аягына эрҗинкәләрен эләктерде дә, Гөлйөземгә әйтте:— Сыерны сау, бозауын янына җибәрмә, бик нәфесле, сөтне кар базына төшереп куй, ачый күрмәсен, әнә анда самауыр, чәй куеп эч, бәрәңге пешер. Мин төн урталарында булса да әйләнеп кайтырмын.Нәфисә бик болгавыр чорга туры килде. Заһит белән ничек күрешкәннәр алар, ничек сөйләшкәннәр — Гөлйөземгә сөйләп тормады.— Имәнкәебезнең эче черек булып чыкты, гөлкәем, онытыйк без аны, — диде, — түлке дә болай гына ычкындырырга да ярамый, терсәген тешләрдәй итәргә кирәк, җир битнең. Анысын мин үз өстемә алам, персидәтел дигәч тә, авызын ачарга да иренгән була.— Алай ук түгелдер инде, Нәфисә апа...— И, инәң күте, әйтеп торалар аңа онытабыз дип, ә ул һаман үзенекен тукый. Сиңа, гөлкәем, хәзер уку турында гына баш ватарга, буласы булган, буявы уңган.— Ә ни...— Анысы турында да уйландым, кызый, кат-кат уйландым. Бүген кичтән Бишбүкәнгә чыгып китәбез. Нигә икәнен әйтмим — сорама, баргач белерсең. Карышып та маташма. Апаңа рәхмәт әйтерсең әле. Укып кайтып нәчәлник булгач, кылтаеп йөрисе итсәң, чутаут дип тормам, арт сабагыңны укытырмын, моны Яхшылап колагыңа киртләп куй, җәме.— Әбекәйгә ни әйтермен, Нәфисә апа?— Син әллә апаңны аңгырага чутлыйсың инде, кызый,— дип кызып китте Нәфисә,— әйтеп торалар ич сиңа, алла бәндәсе, әбиеңне дә, бригадирны да көйләдем дип.— Алай да син бар, Нәфисә апа...— Җә-җә, нинди атлаган саен йом-май түгү ул, эчендә әллә фабригы бармы?Кояш баеп, җиргә эңгер-меңгер иңгәндә алар Бишбүкән авылындагы салам түбәле, тавык кетәгедәй кечкенә бер өйнең тәрәзәсен кактылар. Көтеп кенә торган диярсең, өй хуҗасы йомран кебек ялт итеп ишектән башын гына күрсәтеп алды да, җәлт кенә кунакларны өйгә тартып кертте.— Ешладың, Нафиска, — диде йорт хуҗасы. Тавышы тәмәкеченеке шикелле карлыккан иде. И, ходаем, әллә гүпчем марҗа инде, дип хафаланды Гөлйөзем.— Үземнеке аллага шөкер, Мәрүскә,— дип кыткылдады Нәфисә, — киңәшләреңне тотам бит, инәң күте, хи-хи-хи...Гөлйөзем аларны аңлап та бетерми, әмма сүзнең кычкырып сөйләшү түгел, уйларга да кыймаслык гөнаһлы шөгыльләр турында барганын күңеле белән барыбер тоя, сиземли иде. Аның бу караңгы өйдән тизрәк чыгып китәсе, коштай очып авылга кайтасы, әбекәенең кочагына кереп үкси-үкси елыйсы, җанын бертуктаусыз көйдереп торган кайгы-хәсрәтләрен түкми-чәчми сөйлисе, бу алдашулардан арынасы, чистарынасы, пакьланасы килә иде.Ул арада Нәфисә тәрәзәләрен иске чүпрәк-чапрак, кием-салым белән капларга кереште. Маруся казан астына ягып җибәрде, су җылытырга куйды.— Гөлйөземкәем, бире кил әле, — дип Нәфисә аны өстәл янына чакырды.— Сиңа хәзер, гөлкәем, менә шушы нәмәстәне тын да алмыйча, кабыккайда су эчкәндәй эчеп җибәрергә кирәк. Ишетсен колагың, ярты юлда бүленә күрмә, тончыгырсың.— Нәрсә соң бу, Нәфисә апа? — дип сорады Гөлйөзем калай кәрешкәне кулына алып.— Дару, гөлкәем, дару.— Нишләтәсез соң сез мине, Нәфисә апа, куркам мин...— Мин сиңа начарлык теләмим, Гөлйөземкәем.Гөлйөзем күзләрен чытырдатып йомды да, кәрешкәне авызына каплады. Һәм бер мәлгә өнсез калды. Нәфисә тиз генә борын төбенә ипи катысы төртте, су эчерде.Шуннан соң озак та үтмәде кан тамырлары буйлап кайнар дулкын таралды, тәне җиңеләеп китте, шөбһәле уйлары да каядыр китеп юкка чыкты. Нәфисә аны тотып сәкегә яткырды.— Ышанычлымы, сатмасмы? — дип Маруся аяк очына килеп басты.— Сорап торма, Мәрүскә, мине беләсең ич.Шуннан соң ни булды, Гөлйөзем ачык кына белми. Ул авызы кибүдән, эчәсе килүдән уянып китте. Нәфисә янында утыра иде.— Гөлйөземкәем, тор, көтү чыкканчы кайтып җитәргә кирәк, сүз чыгарлык булмасын...— Нәфисә апа...— Укуыңа китә аласың, гөлкәем, дух-тырны гына бәхилләтәсе булыр.Марусяны уятып тормадылар, ул авыр эштән соң чалкан төшеп, гырлый-гырлый йоклый иде.Атна-ун көннән соң Гөлйөземнең битенә элекке матурлыгы кайтты, тәне тыгызланып, гәүдәсе йомрыланып китте. Хәрәкәтләре ана аккошның канат җилпүенә охшап, үзенә бер мәгънәле төсмер алды. Үтеп киткәндә аңа борылып карамыйча мөмкин түгел иде. Гөлйөзем бал кашыгына салып йотардай ымсындыргыч хатынга әверелде.Бала төшерүнең фаҗигасен йөрәгенә якын алмады, котылуына шатланды гына, гомумән, ул хакта уйламаска тырышты. Чөнки бала белән бергә күңеленнән Заһитны да сызып ташлады. Менә нинди сәер икән бу дөнья, ачуланышмыйча, үпкәләшмичә, күрешмичә аерылыштылар да куйдылар. Ә ничек яратышалар иде?!Гөлйөземнең күңеле бушап калды. Мәхәббәт урын алырмы анда, нәфрәтме— монысын вакыт күрсәтер. Хәзергә бер генә уй, укырга китү уе белән генә яна. Тизрәк авылдан гына чыгып китәсе иде, урап кайтырмы-юкмы — билгесез, тик тизрәкләр генә чыгып таясы иде авылдан!Менә шул рәвешле үрсәләнеп, ашкынып, киләчәккә зур өметләр белән яши башлаган иде Гөлйөзем. Беркөнне ындыр табагында сүз чыкты, имеш, авылга врачлар килгән икән, 16 яшьтән узган бөтен хатын-кызларны да тикшерәләр икән. Авыруым, сырхауым юк. нишләп йөрим ди мин анда, дип бармаска уйлаган иде дә, махсус чакыргач, китте тагын.Берьюлы ике чиләк су куярлык зур артлы, самаурдай юан балтырлы хатын иде врач дигәннәре.— Кәшәфиева Гөлйөзем син буласыңмы?— дип ул Гөлйөземне сынаулы карашы аша үткәрде.— Әйе, мин апа.— Чишендереп кушеткага яткыр,— диде ул шәфкать туташына. Гөлйөзем калтыранып китте һәм:— Оялам мин, апа,— диде.— Оялчанмы, түгелме — хәзер белербез, Кәшәфиева,— дип врач кулына үтә күренмәле перчаткасын киде.Гөлйөзем куллары белән ятакның ике ягына чытырман кебек ябышты.— Да, Кәшәфиева,— диде врач шактый кайнашканнан соң,— оялчан гына түгел, җинаятьче дә икәнсең әле. Син беләсеңме, безнең илдә аборт закон нигезендә тыелган, ә? Ну, эләккәнсең остасына, орчык белән каезлаган, варвар.Гөлйөземнең тыны кысылды, и, ходаем, алчы гомерләремне, коткарсана бу мәсхәрәдән, йомдырчы күзләремне, дип ачынды йөрәге.Врач тукый да тукый:— Кем ул оста, анысының эзенә милиция төшәр, Кәшәфиева, мине бу моментта әхлак мәсьәләсе борчый. Күрер күзгә юаш кына кыз үзең. Әле районның күренекле кешеләренә яла якмакчы икәнсең. Гафур Сәлимович...Врач, телбистәләнеп, бөтенләй чит-ят җирдә райком түрәсенең исем-фамилиясен әйтүенә офтанып як-ягына каранып алды, янәсе, озын колаклар юкмы? Чөнки Гафур аны бик нык кисәткән иде. Шул кызны медицина ягыннан тикшереп-белеп кайт, ләкин артык сүз ычкындырма, калганы безнең эш, бик җитди сигнал бар дип кисәткән иде. Авыл хатын-кызларын тикшерүне дә шул җәһәттән уйлап чыгарганнар иде.Нәфисә каш ясыйм дип күз чыгарганын үзе дә белми иде. Алма кебек яшь кызны әрәм итеп, япа-ялгызын язмыш зилзиләсенә ташлавы өчен Заһиттан үч алу гына иде аның теләге. Иркәләнеп, назланып сорагач, күңел юаткычы бригадир Миңнәхмәт язуын да сырлап бирде. Шул кәгазь райкомга килеп төште. Билгеле инде, һәр хат, һәр документ иң әүвәл оештыру бүлеге мөдиренә килеп керә. Аларны кемгә бирергә, кайда җибәрергә, нинди чара күрергә — боларның барысын да Гафур хәл итә. Әмма атнага бер мәртәбә ул беренче секретарьга тулы информация ясый, бер генә хатны, бер генә сигналны да яшереп кала алмый. Андый очрак беленә-нитә калса, минутында эшеннән очачак.Заһит өстеннән килгән жалу кулына кергәч, шактый вакыт башын тотып утырды. Чөнки аның өстеннән жалулар болай да килгәләп тора. Ләкин ул дустына җил-яңгыр тигезмәде. Армиядәгечә колхозчыларны сафка тезүләрен уен-көлкегә борып җибәрә алды. Сораусыз-нисез кешеләргә ашлык чыгаруы райком өчен хәтта файдалы гына булды.Ә бу жалу тегеләреннән бик нык аерыла. Зәһәр жалу бу. Аморалька! Мондый эшләр, гадәттә, партиядән чыгару, эштән алу белән тәмамлана. Хатын-кыз назы әнә шулай бик югары бәяләнә партия даирәсендә. Дөрес, үчлек белән язылган жалулар да хәтсез килә райкомга. Ул чакта әле нинди дә булса чарасын күрергә була. Шуңа күрә Гафур чын хәлне ачыклау өчен авылга әлеге врачны җибәрде.Гөлйөзем менә шушы капканга эләкте. Хәбәр сәгате-минуты белән бөтен авылга таралды: кайсы кызганды, кайсы гаепләде, кайсы шатланды. Әбекәе бер генә сүз әйтте, әмма берәгәйле әйтте: «Кызның исеме кыл өстендә, кыл өстеннән төшсә — ил өстендә»,— диде ул.Шушы сүзләр Гөлйөземнең түземлелегенә соңгы тамчы агу булып тамды.— Булса соң, — дип орылып бәрелде әбекәенә,— синең ни эшең бар анда. Бик күп тыңладым мин синең тузга язмаган лыгырдыкларыңны. Җитте, хәзер ничек телим, шулай яшим, кем белән телим, шуның белән йөрим. Ә синең ул тәти Заһитыңа ялыныр, дип уйлыйсыңмы әллә? Сәгать биргән булды бит әле, хыянәтче. Вәгъдә билгесе, имеш. Менә мин ул вәгъдәләрне нишпәтәм, карап тор!Гөлйөзем мендәр астыннан Заһит биргән сәгатьне суырып алды да, чылбырыннан тотып әйләндерә-әйләндерә идәнгә бәрде. Сәгатьнең пыяласы вак кисәкләргә уалып тирә-якка чәчелде.Икенче көнне Гөлйөземнең үле гәүдәсен яр буеннан табып алдылар. Ул Сөнгә ташланган иде
syuyumbike
mass_media
Проза
28 Апрель 2017 - 00:00
https://madanizhomga.ru/news/1-nche-bit/mdni-omga-7-2014
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 7 (2014)
"МӘДӘНИ ҖОМГА" № 7 (2014) Рәмзия ГАБДУЛЛИНА
"МӘДӘНИ ҖОМГА" № 7 (2014)Рәмзия ГАБДУЛЛИНА
madanizhomga
mass_media
1-нче бит
2014-02-22 13:54:33
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/v-2024-godu-kompleksnaya-podderzhka-biznesa-tatarstana-v-ramkakh-natsproekta-maloe-i-srednee-predpri
В 2024 году комплексная поддержка бизнеса Татарстана в рамках нацпроекта «Малое и среднее предпринимательство» сохраняется
В 2024 году объем средств, предусмотренных на республиканскую поддержку, в том числе в рамках реализации национального проекта «Малое и среднее предпринимательство» сохраняется в прежних объемах.
В 2024 году комплексная поддержка бизнеса Татарстана в рамках нацпроекта «Малое и среднее предпринимательство» сохраняется. Об этом сообщил вице-премьер — министр экономики Республики Татарстан Мидхат Шагиахметов на брифинге, посвященном реализации национального проекта «Малое и среднее предпринимательство».Он также отметил, что все установленные на 2023 год целевые показатели и результаты национального проекта «Малое и среднее предпринимательство», инициированного Президентом нашей страны Владимиром Путиным, в Татарстане достигнуты.Кроме того, несмотря на увеличение ключевой ставки, реализация льготных программ для бизнеса будет продолжена. Получить финансовые и нефинансовые меры поддержки предприниматели могут онлайн — на Цифровой платформе МСП. РФ и платформе «Мой экспорт».Министр экономики отметил, что ключевыми приоритетами на 2024 год по улучшению предпринимательского климата являются — обеспечение качественного роста бизнеса и переход его от микро- к малым компаниям, от малых — к средним компаниям и увеличение доли предприятий в реальном секторе экономики.Спикер рассказал, что для достижения поставленных задач в Республике Татарстан подготовлен План мероприятий, который затрагивает важнейшие вопросы развития МСП и сформирован с учетом полученной обратной связи по итогам проведенных стратегических сессий и встреч с бизнесом и общественными объединениями.План сформирован по 9 направлениям:1. Расширение доступа субъектов МСП, в том числе начинающих, к финансовым ресурсам.2. Совершенствование цифровизации мер поддержки субъектов предпринимательской деятельности.3. Развитие индустриальных (промышленных) парков.4. Развитие экспортного потенциала субъектов МСП.5. Развитие рынков сбыта производимой субъектами МСП продукции и выстраивание взаимодействия (кооперации) субъектов МСП с крупным бизнесом.6. Поддержка и продвижение местных (республиканских) брендов.7. Популяризация предпринимательства и создание условий по вовлечению населения в предпринимательскую деятельность.8. Развитие кадрового потенциала субъектов МСП.9. Повышение эффективности деятельности органов местного управления в вопросах развития МСП.В целом, в 2024 году объем средств, предусмотренных на республиканскую поддержку, в том числе в рамках реализации национального проекта «Малое и среднее предпринимательство» сохраняется в прежних объемах.«Исходя из задач качественного развития акцент будет направлен в первую очередь на поддержку бизнеса из реального сектора экономики и начинающих предпринимателей», — отметил министр.Для указанных категорий бизнеса в рамках реализации национального проекта «Малое и среднее предпринимательство» будет предоставляться льготный лизинг с увеличенной с 6 млн до 15 млн рублей суммой финансирования. Для поддержки бизнеса на старте запущена программа льготных микрозаймов по ставке 2% годовых с увеличенной с 2 млн до 3 млн рублей суммой финансирования.В целях ускорения процесса получения поддержки совместно с Госкорпорацией «Росатом» будет оптимизирован процесс рассмотрения заявок на финансовую поддержку — микрозаймы, гарантии и лизинг.Мидхат Шагиахметов подчеркнул, что оптимизация основана на принципах клиентоцентричности, адресности и повышения доступности мер за счет упрощения процедуры их получения.Напомним, поддержка и развитие бизнеса предусмотрено нацпроектом «Малое и среднее предпринимательство». Его инициировал Президент РФ Владимир Путин, курирует реализацию первый заместитель Председателя Правительства РФ Андрей Белоусов.Подробнее: https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2272870.htm
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2024-01-25 09:36:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalarny-bladan-saklau-chen-nindi-doga-ukyrga
Балаларны бәладан саклау өчен, нинди дога укырга?
Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныклары Хәсән һәм Хөсәенне яманлыктан саклау өчен, мондый дога укыган:
«Әгүүз̣ү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәәммәтин вә мин күлли гәйнин ләәммәһ».«Сезне теләсә нинди шәйтаннан һәм зарарлы әйберләрдән hәм начар күзләрдән сакласын өчен Аллаһының сүзләре белән Аллыһының Үзенә сыенды-рамын».("Дин вә мәгыйшәт")
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
28 марта 2021, 16:40
https://shahrichalli.ru/news/novosti/sotovyie-operatoryi-prokommentirovali-utechku-dann
Сотовые операторы прокомментировали утечку данных миллионов абонентов в России
Операторы большой тройки прокомментировали появившуюся ранее информацию о базе с данными 78 миллионов абонентов мобильной связи со всей России. Как сообщал «Югополис», 12 октября появилась новая онлайновая база данных, содержащая информацию об абонентах сотовой связи в России и за рубежом.
Сайт «Номер телефона онлайн» предлагает получить информацию примерно о 78 миллионах абонентов сотовых операторов бесплатно. Проверка показала, что в некоторых случаях сервис действительно предоставляет реальные данные о месте регистрации человека.Более детальное изучение ресурса показало, что на сайте есть дополнительные платные функции. Зарегистрировавшись в системе, пользователи смогут удалять досье, которые они не хотели бы видеть в общем доступе. За каждый номер придется заплатить 0,008 биткоина, что по состоянию на 12 октября 2016 года равнозначно почти 313 рублям.ИзданиеThe Villageпопросило операторов большой тройки прокомментировать новость об утечке данных абонентов.В «Вымпелкоме» заявили, что не фиксировали никаких утечек данных своих клиентов и не предоставляли их на перепродажу. «Как пишут сами создатели сайта, информация в этой базе собрана из открытых источников. «Вымпелком» данные своих клиентов никаким поставщикам, упоминаемым в тексте новости, не передавал. Это запрещено текущим законодательством. Никакой утечки данных из наших систем также не было. Мы всегда рекомендуем нашим клиентам по возможности не оставлять свои данные, в частности номер телефона, в открытых источниках, например в интернете, чтобы избежать подобных ситуаций», - сообщила пресс-секретарь компанииАнна Айбашева.В «Мегафоне» также отметили, что попадание данных абонентов в общий доступ - это результат их собственных действий. «Безопасность наших абонентов - приоритет компании. Но, к сожалению, зачастую абоненты самостоятельно оставляют свои персональные данные на различных сайтах. Мы со своей стороны обеспечиваем максимальную защиту персональных данных наших абонентов», - отметила пресс-секретарь «Мегафона» Юлия Дорохина.В МТС добавили, что к составлению базы могут быть причастны хакеры. «Согласно первичному анализу данных на этом сайте, можно сделать вывод, что информация собрана из открытых источников или получена с помощью вирусного программного обеспечения, установленного на смартфонах. Мы строго охраняем персональные данные наших абонентов ирекомендуем клиентам осторожнее относиться к передаче своих личных данных, а также использовать антивирусное ПО, чтобы избежать утечек. Кроме того, в МТС работает специальная система, которая может предупредить о возможном заражении смартфона вирусом на основе анализа трафика абонента», - рассказал Дмитрий Солодовников, руководитель пресс-службы МТС.Газета «Коммерсантъ»уточняет, что Роскомнадзор уже подал иск в защиту прав неограниченного круга лиц к американскому хостинг-провайдеру CloudFlare, услугами которого пользуются создатели сайта «Номер телефона онлайн». Они требуют привлечь его к ответственности за нарушение законодательства о персональных данных. Предполагается, что домен phonenumber.to заблокируют. Рассмотрение заявления состоится 19 октября в Симоновском районном суде. В CloudFlare претензии регулятора пока не прокомментировали.
shahrichalli
mass_media
Новости
2016-10-12 17:29:09
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/pitrau-chibre-rizasyzlyk-tamashachylar-arasynda-sizelde
Питрау чибәре: “Ризасызлык тамашачылар арасында сизелде”
Питрауда көрәш келәмдә генә түгел, сәхнәдә дә бара. Төрле районнардан килгән кызлар, Питрау чибәре - 2023 исеме өчен көч сынаштылар. 10 чибәр арасыннан иң-иңе булып Теләче районы Субаш авылыннан Анжелика Павлова билгеләнде. Ул Казан медицина көллиятендә белем ала.
Күз кырые белән бәйгене күзәткән кеше буларак, Анжеликаның җанатарларына сокландым. Җиңүенә аннан да ныграк шатландылар. Әмма Анжеликаның җиңүе белән килешмәүчеләр дә бар икән.Питрау чибәре - 2023 көмеш беләзек, чәчәкләр, дипломнар һәм 50 мең акча белән бүләкләнде.- Анжелика, бәйгегә озак әзерләндеңме?- Әйе, әзерлек озакка сузылды. Бәйге өч турдан торды: үзең белән таныштыру, йола күрсәтү, интеллектуаль тур. Мин барыбер авырлыкны бик сизмәдем, чөнки янымда якыннарым булды. Йола күрсәткәндә “Нардуган” фольклор ансамбле булышты.- Иң авыр тур кайсы булды?- Интеллектуаль тур иң кыены иде. Керәшен геройлары турында сөйләргә туры килде. Миңа бәхет елмайды, җиңел сорау эләкте.- Җиңә алмаган кызларның кәефе төштеме?- Җиңү бер генә кешегә бирелә, чөнки бу зур конкурс. Кәефләре, бәлки, төшкәндер. Кызлар сиздермәскә тырыштылар, горур булып калдылар.- “Җиңүең дөрес түгел”, - дип әйтүчеләр булдымы?- Һәрбер чыгыш бик куп сораулар һәм проблемалар тудыра. Халыкта төрле фикерләр уята. Әйе, андый сүзләрне әйтүчеләр булды, әмма катнашучы кызлар тугел. Ризасызлык тамашачылар арасында сизелде. Бу фикерне хәтта миңа социаль челтәрләрдә дә яздылар.- Бу сүзләргә җавап итеп нәрсә әйтәсең?-  Һәркемнең үз фикере һәм аны белдерергә бөтенебезнең хокукы бар. Мин үземне җиңүгә лаек дип саныйм. Читтән караган кешеләр, һәр кызның ничек әзерләнгәнен белми. Бәлкем, шуңа күрә җиңел генә оттым дип уйлыйлардыр. Барлык җанатарларыма, якыннарыма, оештыручыларга рәхмәт әйтәм.Номинацияләрдә җиңүчеләр:Тамара Минова — «Иң иҗади»Анжелика Павлова — «Иң сөйкемле»Сюзанна Карликова — «Иң уңган кыз»Анастасия Якимова — «Иң яхшы биюче»Анастасия Шумитова — «Иң җор телле»Лиана Самойлова — «Иң яхшы җыручы»Лилиана Макарова — «Онлайн Керәшен Чибәре»Вероника Степанова — «Йолаларны яхшы белүче»Светлана Иванова — «Иң интеллектуаль»Ксения Александрова – «Халыкчан костюм»Җиңүчеләр:Керәшен Чибәре - Анжелика Павлова2 нче урын - Лиана Самойлова3 нче урын - Светлана ИвановаМамадыш районы Керәшен Чибәре - Анастасия Шумитова
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
17 июля 2023, 07:55
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/vaapov-fondy-premiyase-ni-rveshle-175nche-gimnaziya-vakhteryna-elkkn
Ваһапов фонды премиясе ни рәвешле 175нче гимназия вахтерына эләккән?
Җырчы Рәнис Габбазов Р.Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия иясе Ренат Харис белән Казанның 175нче гимназиясендә булып кайтты. Сәфәрнең максаты турында Рәнис Габбазов тәфсилләп сөйләде.
“Казанның 175нче гимназиясендә үзенчәлекле бер чара булды.Инде мәгълүм ки, быел 17 майда Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премиягә олугъ шәхесебез, халык шагыйре Ренат Харис лаек булган иде.Премиянең акчалата өлешен (100 мең сум) ул Казанның 175нче гимназиясе вахтеры Тәскирә ханым Әхмәдуллинага бирергә карар кылды.11 май көнне бөтенебезне дә тетрәндергән фаҗигале вакыйгаларда Тәскирә ханым каһарманлык күрсәтте. Коралланган бандит гимназиягә бәреп кергәндә, иң беренче булып аны нәкъ менә Тәскирә ханым туктата. Үзенә бик зур куркыныч янауга карамастан, полицияне чакыру төймәсенә басып өлгерә, укытучыларга, укучыларга афәт турында хәбәр итә. Шулай итеп, бик күп гомерләрне саклап кала ул!...Ренат абый үзенең ниятен май аенда үти алмады. Бик чирләп–сырхулап ятты ул.Һәм менә, ниһаять, 175нче гимназиягә барып премияне тапшырдык. Мин – Ренат Хариска, ул – Тәскирә Әхмәдуллинага.Очрашуда Ренат Харисның шигырьләре дә яңгырады, әлбәттә. Ваһапов фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов һәм Ильяс Шәриповларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Гимназия бинасына өр–яңа ремонт та ясалган. Җылы, матур очрашу булды.Шулай да һәркемнең йөзендә – моңсулык, сагыш әлегә. Яралар бик тирән шул... Мондый фаҗигаләр киләчәктә булмасын иде. Ә чын батырларга ихлас рәхмәт әйтик! Исәннәрнең кадерен белик!” - дип язган Рәнис Габбазов.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
21 октября 2021, 16:17
https://shahrichalli.ru/news/novosti/astronomy-vstrevozheny-priblizheniem-gigantskogo-meteorita-podrobnee-httpswwwtatpressarunews347485html
Астрономы встревожены приближением гигантского метеорита.
К Земле стремительно приближается гигантский астероид
Астероид пролетит на небольшом расстоянии от Земли 15 февраля. И, может, неслучайно, что именно в этот день семь лет назад упал Челябинский метеорит. Может ли ситуация повториться? Астероид, который сейчас подлетает к Земле, не имеет имени. Астрономами он обозначен как № 163373. И если проводить аналогии с Челябинским метеоритом, который упал в этот же день, но 2013 года, то повторять историю бы не хотелось. Всё дело в том, что Челябинский метеорит был в обхвате около 20 метров. А нынешний — гораздо крупнее, его диаметр — от 450 до 950 метров. То есть его падение на нашу планету будет сравнимо со взрывом нескольких атомных бомб. Падение в океан поднимет многометровую волну, которая захлестнёт побережье. А если метеорит целиком рухнет на центр Москвы, то от города останется воронка, вокруг которой будут только спальные районы. Картина не из приятных. По космическим меркам астероид подлетит к Земле очень близко — на расстояние 5 млн 770 тысяч километров. Это расстояние равняется 15 расстояниям полётов до Луны. Кажется, что много, но в то же время оно в десять раз меньше, чем расстояние от Земли до Марса. При этом астероид летит с гигантской скоростью — 15 км/с, что вдвое быстрее, чем движется, например, баллистическая ракета "Тополь-М", которая за 20 минут способна достигнуть Вашингтона. При этом в обозрении учёных астероид появился не вчера — они наблюдают его с 1995 года. И всё это время ни разу не исключали вероятности столкновения. Если вас это утешит, то они расплывчато говорят, что вероятность падения достаточно мала. Хотя в космосе погрешность в расчётах может стоить миллионов жизней на Земле, если космическая глыба всё же упадёт. Но мы верим в лучшее. Вообще, падение астеорида только кажется фантастической угрозой. По крайней мере, согласно наблюдениям астрономов и специалистов из "Роскосмоса" и NASA, вокруг Земли постоянно кружат тысячи астероидов, которые являются потенциально опасными для нашей планеты. Таких опасных тел, по самым средним подсчётам, — около двух тысяч. Астероид № 163373, который сейчас приближается к Земле, имеет максимальный диаметр около километра. А для примера: астероид, который привёл к вымиранию динозавров, упал на Землю 65 миллионов лет назад и был в диаметре десять километров. Чем закончится для человечества падение глыбы, которая в десять раз меньше, — вопрос спорный. Гораздо страшнее, что космос тёмен и полон ужасов, и если там нашёлся астероид размером в десять меньший, чем тот, что однажды почти уничтожил жизнь на планете, то кто поручится, что там не летает кусок космического камня, который в десять раз больше.Подробнее: https://www.tatpressa.ruАстероид пролетит на небольшом расстоянии от Земли 15 февраля. И, может, неслучайно, что именно в этот день семь лет назад упал Челябинский метеорит. Может ли ситуация повториться? Астероид, который сейчас подлетает к Земле, не имеет имени. Астрономами он обозначен как № 163373. И если проводить аналогии с Челябинским метеоритом, который упал в этот же день, но 2013 года, то повторять историю бы не хотелось. Всё дело в том, что Челябинский метеорит был в обхвате около 20 метров. А нынешний — гораздо крупнее, его диаметр — от 450 до 950 метров. То есть его падение на нашу планету будет сравнимо со взрывом нескольких атомных бомб. Падение в океан поднимет многометровую волну, которая захлестнёт побережье. А если метеорит целиком рухнет на центр Москвы, то от города останется воронка, вокруг которой будут только спальные районы. Картина не из приятных. По космическим меркам астероид подлетит к Земле очень близко — на расстояние 5 млн 770 тысяч километров. Это расстояние равняется 15 расстояниям полётов до Луны. Кажется, что много, но в то же время оно в десять раз меньше, чем расстояние от Земли до Марса. При этом астероид летит с гигантской скоростью — 15 км/с, что вдвое быстрее, чем движется, например, баллистическая ракета "Тополь-М", которая за 20 минут способна достигнуть Вашингтона. При этом в обозрении учёных астероид появился не вчера — они наблюдают его с 1995 года. И всё это время ни разу не исключали вероятности столкновения. Если вас это утешит, то они расплывчато говорят, что вероятность падения достаточно мала. Хотя в космосе погрешность в расчётах может стоить миллионов жизней на Земле, если космическая глыба всё же упадёт. Но мы верим в лучшее. Вообще, падение астеорида только кажется фантастической угрозой. По крайней мере, согласно наблюдениям астрономов и специалистов из "Роскосмоса" и NASA, вокруг Земли постоянно кружат тысячи астероидов, которые являются потенциально опасными для нашей планеты. Таких опасных тел, по самым средним подсчётам, — около двух тысяч. Астероид № 163373, который сейчас приближается к Земле, имеет максимальный диаметр около километра. А для примера: астероид, который привёл к вымиранию динозавров, упал на Землю 65 миллионов лет назад и был в диаметре десять километров. Чем закончится для человечества падение глыбы, которая в десять раз меньше, — вопрос спорный. Гораздо страшнее, что космос тёмен и полон ужасов, и если там нашёлся астероид размером в десять меньший, чем тот, что однажды почти уничтожил жизнь на планете, то кто поручится, что там не летает кусок космического камня, который в десять раз больше. Подробнее: https://www.tatpressa.ru/news/347485.html
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-02-17 10:04:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/irk-yakyn-dustym-ber-gen-kem-ul
Иркә: "Якын дустым берәү генә". Кем ул?
Җырчының «Якын дустым» җыры менә кемгә багышланган икән!
Җырчы Иркә үзенең иң якын дустының кем икәнен әйтте. Бу турыда ул инстаграмда язган. «Якын дустым берәү генә. Джо», — дигән һәм бер эт фотосын куйган.Инстачылар Иркәнең шундый зур этне фатирда тотуына шаккатканнар. Ул аларга этнең туганнарыныкы булуы турында язган.«Шундый усал эт белэн авызлыксыз чыгасыз. Үзегезнеке булмагач, акылын да белеп бетермисез бит», — дип тә тәнкыйтьләгәннәр. Бер инстачы этне Данир Сабировның Кемаленә охшаткан.«Мин дә кеше белән дуслашканчы этне дус итәр идем», — дип тә комментарий калдырганнар.Чыганак:Интертат
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
14 августа 2021, 11:39
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/mbri-yallar
Мәҗбүри яллар
26 һәм 27 ноябрьдә "КАМАЗ" ААҖ эштән туктап тора. Бу көннәр өчен уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк. Бу йөк машиналары базарында хәлнең тотрыклы булмавына бәйле һәм складларда товар җыелып торуны булдырмас өчен эшләнелә, дип билгеләп үттеләр компаниядә. Шулай ук 4 көнлек эш атнасы турындагы боерык буенча, 28...
26 һәм 27 ноябрьдә "КАМАЗ" ААҖ эштән туктап тора. Бу көннәр өчен уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк.Бу йөк машиналары базарында хәлнең тотрыклы булмавына бәйле һәм складларда товар җыелып торуны булдырмас өчен эшләнелә, дип билгеләп үттеләр компаниядә. Шулай ук 4 көнлек эш атнасы турындагы боерык буенча, 28 ноябрь эш көне булмаячак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.Бу чаралар 57 млн сумнан артык акчаны янга калдыру, хезмәт коллективы алдында социаль бурычларны үтәү һәм сату күләме кимү шартларында компаниянең финанс ныклыгын саклау мөмкинлеге бирә, диелгән документта.Бу "мәҗбүри" ял көннәрендә производствоны модернизацияләү һәм яңа җиһазларны монтажлау эшләре башкарылачак. Шулай ук яңа модель рәтләрен үзләштерү буенча эшләр алып барылачак.Товар продукциясен сату һәм төяү, запас частьләр, автобус шассилары һәм диверсификация продуктлары ясау белән шөгыльләнүче бүлекчәләр хезмәткәрләре, шулай ук кизү режимында эш алып баручы персоналлар гадәти график буенча эшләүләрен дәвам итәчәк. "Мәҗбүри" ял көннәрендә предприятие юристлары, бухгалтерлары һәм кадрчылары эшләячәк.Өстәмә заказлар булган очракта исә ял көннәре кичектереләчәк, дип хәбәр итә "КАМАЗ" матбугат хезмәте.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2014-11-21 07:53:27
https://madanizhomga.ru/news/shou-biznes/kem-z-balasyn-yaratmyy-inde
Кем үз баласын яратмый инде...
Бер көнне Казаннан шалтыратып, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева бригадасы белән Чистай районына гастрольгә чыгарга тәкъдим иттеләр.
1984 елның апрель ае. Чаллыда Язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләгән чагым. Бер көнне Казаннан шалтыратып, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева бригадасы белән Чистай районына гастрольгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Мин анда  шигырьләр укып, халык белән аралашып йөрергә тиеш икән. Шундук ризалык бирмәдем,  нишләргә белмичә, аптырап калдым. Беренчедән, апрель ае авылдан-авылга йөрү өчен кулай вакыт түгел: әле кар да эреп бетмәгән, авыл урамнары баткак, юлларда трактор белән генә йөрерлек. Аннары... Хәмдүнә турында да шактый коры сүзләр йөри... Имеш, аның холкы бик кырку, кешеләр белән мөнәсәбәте дә шактый катлаулы, диләр. Халык арасында “Хәмдүнә үтүге” турында да сүз куерталар.Иртән чәй эчеп утырганда, радиодан “Җомга” җырын ишетеп, әсәрләнеп калдым. Сүзләре дә гап-гади, көе дә такмакка якын кебек, югыйсә. Җырчы бөтен күңел байлыгын, җан җылысын биреп  шулкадәр хисләнеп җырлый ки, үзем дә аңа кушылып җырлый башлавымны сизми дә калдым. Ә башкаручы әлеге дә баягы Хәмдүнә Тимергалиева иде. Һәм мин, җыр тәмамлануга ук Казанга шалтыратып, Чистайга барырга ризалыгымны әйттем.Атна буе йөк машинасы әрҗәләренә, трактор арбаларына утырып, авылдан-­авылга йөргәндә, авыл урамы буйлап тездән саз ерып клубларга чыкканда да, концерт тәмамлангач, күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгыда бата-чума авыл өенә кайт­канда да мин Хәмдүнә авызыннан  бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Ә атна буе аралашканда, аның ихласлыгына, беркем турында гайбәт сөйләмәвенә, гаҗәеп гади һәм ярдәмчел булуына көннән-көн инана бардым. Авылда туып-үскән кеше буларак, аңа болар һәммәсе дә гадәти, чын тормыш нәкъ менә шундый булырга тиештер сыман. Әйе, бу аның  күңеленә  якын чын татар авылы  халәте, бу аның үз дөньясы иде.Шушы “гастрольләр”  вакытында  Хәмдүнә Тимергалиева шәхесен үзем өчен өр-яңадан ачтым. Моңа кадәр халкыбыз­ның бөек җырчысы Илһам Шакиров белән даими аралашып, җыр сәнгате турында кат-кат тәфсилле әңгәмәләр корганым бар иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева башкаруындагы җырлар – минем өчен татар моңының эталоны иде. Баксаң, татар җыры болынында беркемнекенә дә охшамаган гүзәл аһәңле Хәмдүнә Тимергалиева дигән җырчы да бар икән бит.  Бөек җырчыларыбыз янәшәсендә Хәмдүнә сыман илаһи авазлы, чая холыклы һәм дәртле рухлы җырчы булуы безнең җыр дөньябызны тагын да ныграк баета, аның офыкларын киңәйтә түгелме соң?!  Хәмдүнә Тимергалиеваның  төп үзенчәлеге, популярлыгы да нәкъ менә үз халкыннан аерылгысыз булуы, халкыбызның рухи ­дөньясын үз рухи дөньясы итеп кабул  кылуында, әлеге корифей җырчыларыбыз мәктәбенә тугрылыклы ­булуындадыр...Татар эстрадасында хәзер бер­ничә мең җырчы бар, диләр. Аларның берсен дә читкә тибәрәсем килми. Җыр­ласыннар, татар җырын никадәр күп башкарсалар, татарча күбрәк аралашсалар, безнең татарлыгыбызның мәйданы, офыгы киңәер генә иде. Ләкин монда югары сәнгатьле җыр белән халкыбызның зәвыгын боза торган очсызлы халтураны гына аера белергә кирәк. “Чистай гастрольләре” вакытында Хәмдүнәнең шигърият­кә мөнәсәбәтен, яхшыны яманнан аера белүен күреп сөендем. “Яңа җырны өйрәнә башлаганчы иң элек сүзләренә игътибар итәм. Мәгънәсез сүзләргә язылган җырларны күңелем кабул итми”, – диде ул. Тора-бара, сәхнәдә шигырь укып чыккач, аның күз карашын абайлап,  үземнең шигырләремә, чыгышыма бәя бирергә дә өйрәнә башладым.Шулай юл йөргәндә берчак аңа: “Хәмдүнә, син үзең гап-гади авыл кызы инде. Бер җирең дә авыл кешесеннән аерылып тормый. Консерваторияләр дә бетермәгәнсең, музыкаль белемең дә уртача гына, фикер сөрешең, уй-фикерләрең дә чып-чын авыл халкыныкы сыман... Ә нишләп шулай популяр соң син? Халык сине нишләп шулай якын итә?” – дигәч, ул бераз аптырап карап торды да кинәт шаркылдап көлеп җибәрде. “Үзең җавабын да бирдең бит инде... Халыкның үз баласы булган өчен. Халкыбыз төсле уйлаган, халкыбыз төсле яшәгән, халкыбыз  кебек җырлаган өчен! Ә кем үз баласын яратмый инде?” Бу сүзләре белән ул чыннан да хаклы иде.Бүгенге җырчыларыбызның тавыш мөмкинлекләре, башкару ысуллары,  вокал мәктәп­ләре дә бик күп төрле. Ул шулай булырга тиеш тә, шулай булганда гына безнең  җыр сәнгатебез көннән-көн баеп, камилләшеп, дөнья мәйданында зур дәрәҗәләргә ирешә алачак. Әмма төрле агымнарга бирелеп, заманга һәм дөнья музыка сәнгатенә иярәбез дип, татар җырының “моң” дип аталган илаһи нигезен онытсак, гасырлар буе җыелып-тупланып килгән рухи мирасыбызны әрәм-шәрәм итеп, әкренләп милли йөзебезне югалта барыр идек. Юк, мин һич кенә дә, төрле халык­ларның музыка сәнгатеннән үрнәк алуга, төрле экспериментлар ясауга, башкалардан өйрәнүгә каршы түгел. Әмма бу өйрәнүләр халкыбызның милли асылына, милли  нигезенә, милли үзенчәлекләренә зыян китерер­гә тиеш түгел. Ни кызганыч, моңа кадәр мең еллар буена шәрык рухында тәрбияләнеп, Шәрык дөньясы белән аралашып яшәгән халкыбыз соңгы бер гасырда шәрыкка аркасы белән борылып, тулысынча диярлек Көнбатышка таба йөз тотты. Соңгы елларда зурлап үткәрелгән “Үзгәреш җиле” проекты да – моның бик ачык мисалы. Бу хакта Хәмдүнә Тимергалиева да үз фикере белән уртаклашты. “Без бер урында гына таптанырга тиеш түгел.  Безгә ­дөнья музыка сәнгатендә нинди үзгәреш­ләр булганын, нинди юнәлеш­ләр барлыгын белеп, өйрәнеп  яшәргә һәм иҗат итәргә кирәк. Әмма ул үзгәрешләр  милли традицияләрне, милли моңыбызны югалтуга китермәскә тиеш. Татар җырының башкару ысуллары, төсмерләре үзгәрсә дә, аның төп асылын, төп нигезен сак­ларга кирәк”. Татар җыры турындагы фикерләребезнең аваздаш булуына куанып та куйдым.Төрле стильдә, төрле кимәлдә башкарылган “заманча татар җырларын”  тыңлаганда, үземне  үз дөньямда – татар дөньясында дип түгел, ә чит илләргә, чит дөньяга кунакка барып чыккан сәяхәтче сыман хис итәм. Чөнки ул җырларда төрек аһәңнәре дә, итальян авазлары да, Америка джазының кайтавазы да ишетелә. Ә Хәмдүнә Тимергалиева исә йөрәккә якын, табигый рухлы җырлары белән мине чын милли халәтемә, әби-бабамнардан мирас булып калган рухи дөньяма алып кайта. Милләткә хезмәт итүнең, аңа көч-куәт бирүнең, аның гомерен озайтуның төп сере шундадыр да инде. Ә җырчы Хәмдүнә Тимергалиева – гомере буе шушы юлда, милләткә рухи куәт өстәү юлында.Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре.
madanizhomga
mass_media
ШОУ-БИЗНЕС
2020-03-22 07:00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/koronavirusly-patsient-dvakhand-video-tshergn
Коронавируслы пациент дәваханәдә ВИДЕО төшергән
Башкортстанда коронавирус белән чирләүче дүрт кешенең берсе – Дүртөйледән Ләйсән Хакова кичә, ягъни 26 мартта Уфаның инфекция дәваханәсендә видео төшергән.
Аны ул социаль челтәрләргә салган. Мәгълүм булуынча, Ләйсән һәм аның апасының коронавирус инфекциясе йоктыруы расланды.   ⠀⠀“Безне реанимациядә ниндидер аппаратлар астында ята дигән хәбәр дөрес түгел. Безне яхшы палатага урнаштырдылар, телевизор, чәйнек, душ бүлмәсе бар. Үзебезне яхшы тоябыз, тән температурасы – нормага ярашлы. Бездән бар анализларны алдылар. Берсендә дә тайпылышлар юк. Һәр көн дәваланабыз. Диагнозны мин үз күзләрем белән күрмәдем”, – дип сөйли видеода Ләйсән Хакова.   Алар круизга киткәндә илләр арасындагы бар чикләр дә ачык булган. Видео авторы сүзләренчә, алар үзләре медицина хезмәткәрләренә шалтыраткан һәм анализ алуларын сораганнар. Карантинга үзләре киткән һәм аны бозмаган.   ⠀⠀“Кешеләр безнең турыда шәхси мәгълүмат, адреслар белән дөрес булмаган хәбәрләр тарата. Бу – безнең хокукларны бозу. Уйлап чыгарырга кирәкми. Без үзебезне яхшы тоябыз”, – ди ул.   ⠀⠀Автор : Язгөл Сафина ⠀Чыганак: www.bashinform.ru ⠀Фото: www.bashinform.ru  ⠀⠀Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28677
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-03-28 06:58:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/knen-kpme-shokolad-asharga-yaryy
Көненә күпме шоколад ашарга ярый?
Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре баш миен эшләтү, кан басымын көйләү, йөрәк-кан тамырлары авыруларны булдырмас өчен көненә 25 грамм шоколад ашарга куша. Артыгы ярамый!Сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре баш миен эшләтү, кан басымын көйләү, йөрәк-кан тамырлары авыруларны булдырмас өчен көненә 25 грамм шоколад ашарга куша. Артыгы ярамый!
Иң файдалы шоколад составында какао 70 проценттан да ким булмаганы. Ә шикәр 25 проценттан артык булмаска тиеш икән. Шулай ук белгечләр шоколадның чикләвекләр кушылганын ашарга куша. Шоколадны көннең беренче яртысында ашарга тырышыгыз.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
14 июля 2019, 12:27
https://beznen.ru/archive/arkhiv/160312/yoldyz-shrapova-bashkaga-gashyyk-buluymny-kuz-aldyna-da-kiter-almyym
Йолдыз Шәрапова: «Башкага гашыйк булуымны күз алдына да китерә алмыйм!»
null
Бу гаилә турында газета-журналда күп яздылар, телевидениедән дә сөйләделәр. Тик һәр нәрсә үзгәрештә булган кебек, гаиләдәге вакыйгалар, кешеләр дә үзгәреп тора. Минем сезне бик ачык йөзле, искиткеч хыялый һәм киң күңелле чын татар хатыны белән таныштырасым килә. Ул – биш бала анасы, балалар язучысы һәм журналист Йолдыз Шәрапова. – Йолдыз ханым, ирегез белән танышу тарихын күпләрнең ишеткәне дә бардыр, бәлки. Шулай да, танышу-кавышу тарихыгыз белән тагын бер бүлешегез әле. – Безнең танышуыбыз искиткеч кызыклы. Башка болай очраша башлаучылар юктыр да, мөгаен. Мине Сарман районына командировкага җибәрделәр. Ул чагында Сарманнан Казанга самолетлар оча иде. Мин исә эш белән йөреп, соңга калдым. Өстәвенә билетлар бронь белән генә сатыла. Сириннең (Йолдыз апаның тормыш иптәше – Л.Л.) комсомолда эшләгән чагы, шул көнне Казанга сессиягә бара иде. Мине озата килгән ханым бәйләнде бит шул егеткә! Журналист кызны болай калдырып булмый бит инде, ди. Сириндә бер генә билет. Очучылар белән сөйләште дә, тегеләре булачак иремнең алдына утырып очарга рөхсәт бирделәр. Шуннан танышып, аралашып киттек. Ул вакытта телефоннары да юк иде бит аның, булса, бөтен авылга бер аппарат! Сирин сессиягә килгәндә күрешә идек, үзем дә гел алар ягына командировкаларга кайткаларга тырыштым. Шулай ел да тугыз ай очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп тә куйдык. – Берегез – Сарманда, икенчегез – Казанда. Икегезнең дә эш урыннары әйбәт, урнашкан булгансыз. Өйләнешкәч кайда яши башладыгыз? – Танышу тарихыбыз кызыклы булган кебек, гаилә тормышыбыз да кызыклы башланды. Туйдан соң мин – Казанда, Сирин Сарманда яшәде. Чөнки икебез дә эшне калдырып китә алмадык. Декрет ялына чыккач, ирем янына кайттым. Бала тугач, 9 ай каенана йортында тордык. Шуннан соң берсендә Сирин Казанга килгәч, әни янына кереп чыккан. Минем Сиринем шундый йомшак күңелле кеше, әнинең ялгыз гына боегып яшәвен күргән дә бик кызганган. Кайтты да, әниеңә бик күңелсез, ялгызы гына курка да торгандыр, дигәнрәк рухта сүз әйтте. Шуннан соң Казанга күченеп килдек. Ул вакытта Сириннең шәһәрдә эше дә юк иде. Шулай торып киттек. – Ә иң беренче әни булган хисне хәтерлисезме? – Хәтерләмәскә, әлбәттә, хәтерлим! Егерме тугызда тәүге тапкыр әни бул әле син! (Көлә.) Беренче улыма авырлы булганда, концертка барган идек. Анда бик матур, моңлы музыка тыңладым. Сәйдәш музыкасы, диделәр. Шуннан алып карынымдагы баламны Сәйдәш дип йөртә башладым. Ни өчендер аның малай булуына шикләнмәдем дә. Сирингә малай алып кайтасым, аны шатландырасым килде! Бик артык теләп ташлаганмын, ахрысы, таба-таба дүрт малайлы булдык, Аллага шөкер! …Бала тудырганны да ачык хәтерлим. Авыргач, 4нче бала тудыру йортында яттым. Бик озак ятарга туры килде, яшь тә бар бит инде. Табиблар, психолог кебек, авыр хәлне җиңеләйтеп, бала тапканда гел сөйләштереп тора. Ирең кем, дип сорады берсе. Колхоз рәисе урынбасары, мин әйтәм. Улыбыз тугач, «Менә яңа рәис туды!» – дип шаярганнары истә. Иң куанычлысы – Сириннең Сарманнан килеп җитүе иде. Малай да тапкач, башы күккә тигән. Аннан соң да аерым торырга туры килде бит әле безгә. Хатлар яза иде. Авырлы вакытта, хатында гел: Сәйдәш ни хәлдә, Сәйдәшне һава суларга алып чыгасыңмы соң, ди иде. Ни өчендер Сәйдәшне куштырнаклар белән язуы истә калган. Беренче улыбыз туганчы ук аның Сәйдәш икәнен белә идек. Тормыш иптәшем бик бала җанлы кеше. Кечкенәләрне ул «витаминнарым» дип йөртә. Алардан көч алып яшим, күрмәсәм, хәлем булмый, ди. – Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Сез гаиләдә проблемаларны ничек хәл итәсез? – Кешеләр төрле-төрле. Гаиләдә дә бер төрле балалар булмый бит. Хәтта игезәкләр дә бер-берсеннән аерылып тора. Ир белән хатын да табигатьләре буенча бер-берсенә ничек кенә охшамасын, барыбер аерыла торган яклары була. Безнең дә үпкәләшкән чаклар була торгандыр, гаиләдә бар да шома гына бармый инде ул. Тик безнең беркайчан ямьсез сүзләр әйтеп кычкырышканыбыз, бер-беребезгә авырлык китергәнебез булмады. Ничек инде ямьсез сүз әйткәч, ул кешенең күзенә оялмыйча карарга була? Ачуланышсак та, Сириннең күңеле төшеп, боегып утырганын күрәм дә сүз катам. Бу дөньяда нигә ямьсезләнеп, кычкырышып яшәргә? Гомер болай да кыска бит… Үз фикереңне җайлап кына җиткерсәң, шул җитә дип уйлыйм. Ир-ат барыбер үзенчә эшли бит инде ул. Дуслашканнан соң мөнәсәбәтләр ничектер тагын да якынайгандай була, бер баскыч күтәрелгән кебек. Татулашкач: «Әйдә башка бер дә ачуланышмыйбыз, яме», – дип сүз куешабыз. (Көлә.) – Ирегез дә зур урында эшли, сез дә гел кеше арасында йөрисез. Арагызда берәр кайчан көнләшү булдымы? – Сирин гомер буе хатын-кызлар эшли торган коллективны җитәкләде. Әгәр мин көнче кеше булсам, аның белән тора да алмас идем. Эштән барыбер өйгә кайта бит, шул җитә инде миңа! (Елмая.) Балаларны ярата! Хатын-кыз өчен тагын нәрсә кирәк? Мине дә шаяртып кына көнли ул. Сирин – романтик. Мин артык байлык артыннан куа торган кеше түгел. Шуңа үзебезгә һәрвакыт кечкенә генә бәйрәмнәр ясарга тырышабыз. Сирин романтик кичәләр дә оештыргалый. Проблемаларны да кафеда утырып сөйләшәбез. Читтән карап торганда, кешеләр сөяркәләр дип уйлыйлардыр инде. (Көлә.) – Ә үзегезне хыянәткә сәләтле кеше дип саныйсызмы? – Юу-у-ук! Кая инде миннән хыянәтче. Биш балаң итәгеңнән тартып торганда, алай эшләп тә булмыйдыр ул. Сириннән башка берәр кешегә гашыйк булырмын дип күз алдыма да китерә алмыйм. Гашыйк булмый гына хыянәт итүнең нинди мәгънәсе бар инде аның?! – Йолдыз ханым, гаиләгез бик ишле. Үзегезнең дүрт улыгыз булу материаль нигезне дә, җаваплылык та сорый. Кызлыкка бала алырга ничек тәвәккәлләдегез? – Без 2007 елда Әдиләле булдык! Ул елны Татарстанда шәфкатьлелек елы дип игълан ителгән иде. Телевидениедән ятим балалар хакында бик күп реклама, тапшыру күрсәттеләр. Үзем дә журналист булгач, балалар йорты, ятим бала алган гаиләләр хакында күп яздым. Сирин телевизордан реклама булганда: «Әйдә, кызым, чык монда!» – дип шаярып утыра иде. Әһә, мин әйтәм, димәк, моның шундый уе барлыкка килә башлаган. Гаиләдә дүрт малай булгач, кыз турында күптән хыяллана идем. Кырык биш яшь тулган көнемә үземә бүләк ясарга булдым. Ходай безгә Әдиләне насыйп иткән. Документларны җыйдык та, тиешле урынга илтеп бирдек. Хәзер инде бишенче ел Әдилә безнең белән. – Кечкенә улыгыз Газиз белән кызыгызның яшь аермасы ун гына көн икән. Әдилә гаиләгә килгәч, балаларыгыз ничек кабул итте? Көнләшмәделәрме? – Олылары аңлый торган яшьтә иде. Газиз генә көнләшүен сиздерде бераз. Кызларның күлмәкләре дә матуррак, ялтыравыклырак була бит. Бантиклар алгач, үпкәләмәсен дип, Газизгә дә берәр уенчык ала торган идек. Аллага шөкер, тора-бара ияләштеләр. Хәзер алар игезәкләр кебек. Бер мәктәптә, бер сыйныфта укыйлар. Укытучылары да: «Берсе авырып калса, икенчесе дә боегып, күңеле белән өйдә утыра. Сорау бирсәң дә, ишетми хәтта», – дип шаярта. Исән генә була күрсеннәр. Баштан үзем дә, гаиләдә егетләр генә булгач, Әдиләгә «кызым» түгел, «улым» ди идем. «Миңа «кызым» дип дәш», – дип үпкәли иде. Аннан ияләндем. «Кызым!» дигәч, сабый шатланып, «Әнием, син миңа «кызым» дип әйттең!» – дип очынып йөри иде. Кызыбыз шулкадәр миңа охшаган, үземнән туса да моның кадәр булмас иде! Мин дә нәкъ шундый хыялый, очып йөри торган, җир кешесе түгелмен. Әдиләбез дә шундый булыр, ахрысы! – Сез бит әле шагыйрә, иҗат кешесе дә. Шулкадәр ишле гаилә булу иҗат итәргә комачауламыймы? Шигырьләр язарга вакытыгыз каламы? – Миңа гаиләм, киресенчә, ярдәм генә итә. Әгәр балаларым булмаса, мин балалар шагыйре булмас идем, бәлки. Аларның шуклыкларын, шаяруларын карап торасың да, шигырь туа. Шигырьләрем, иҗатым аша аларга тәрбия бирергә тырышам, курыкмаска, алдамаска өйрәтәм. Балаларым булганда язар тема табуы да проблема түгел. – Тормыш иптәшегез, улларыгыз, кызыгыз турында сөйләгәндә, күзегездән нур бөркелә! Гаиләгезне яратуыгызны ерактан күрергә мөмкин. Бәхетле гаилә формуласы сезнең өчен нидән гыйбарәт? – Минем өчен бәхет – ул гаиләнең һәр әгъзасы бәхетле, сау-сәламәт яшәве. Үзең генә бәхетле булып, башкалар үзләрен бәхетсез хис итсә, гаилә бәхете тулы булмас иде. Гаиләдә һәр кешенең күзеннән очкыннар күренсә, һәрберсе өйгә кайтырга талпынып, ашкынып торса, бәхет шул буладыр, минемчә. Кызлыкка бала алгач, бездән бу адымыбыз турында сораучылар күп булды. Үзегезнең дә баларыгыз күп бит, мәшәкатегез арта, дигәнне дә ишетергә туры килде. Тик аларның мәшәкате белән шатлыклары да килә бит. Күптән түгел «Нечкәбил» конкурсында катнаштык. Кызыбыз анда бик матур җырлады. Өлкән улым университетта уку белән бергә театр түгәрәгенә дә йөри. Уртанчыбыз да бик актив. Алган грамота, дипломнарын санап бетерә торган түгел. Әти-әни өчен баласының уңышларын күрү теләсә нинди борчу-мәшәкатьне дә юкка чыгарадыр. СҮЗ АХЫРЫ. Йолдыз ханым белән сөйләшкәндә, аның бәхетле ана, хатын, эшенә дә, иҗатына да вакыт таба белүче йомшак күңелле, хыялый һәм бик тырыш кеше икәненә инанасың. Шуны да әйтим: Йолдыз Шәрәпова тормыш иптәшеннән бик уңган. Гаилә учагын бергәләп саклаганда гына сөю-мәхәббәт сүнми, сүрелми. Бу гаиләнең дә җылысы балаларына, оныкларына бик озак елларга җитсен иде дигән теләктә калам. Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА. Йолдыз Шәрапова: «Башкага гашыйк булуымны күз алдына да китерә алмыйм!» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings
beznen_ru
mass_media
Архив
16.03.2012
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-kinzally-samoletlar-kara-dinge
Путин: «Кинжаллы» самолетлар Кара диңгез өстеннән патрульлек итәчәк»
Бу карар янау максатыннан кабул ителмәгән, дип төгәлләде Россия Президенты.
Россиянең Һава-космос көчләренә (ВКС) «Кинжал»комплексы булган самолетлар белән Кара диңгез өстеннән даими патрульлек итә башлау йөкләнә. Тиешле йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде. Дәүләт башлыгы хәзер Пекинда «Бер билбау-бер юл» («Один пояс - один путь») форумы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә катнаша.— Минем кушуым буенча Россиянең Һава-космос гаскәрләре даими нигездә Кара диңгез өстеннән һава киңлегенең нейтраль зонасында патрульлек итә башлый. Безнең МиГ-31 самолетлары «Кинжал» комплекслары белән коралланган, - диде Путин.Путин сүзләренчә, әлеге комплекслар мең километрдан артык ераклыкка һәм тугыз мах тизлегенә ия.Шул ук вакытта президент бу карарның куркыныч туу максатыннан кабул ителмәвен төгәлләде. Ул аңлатканча, Америка Украинадагы низагка ныграк тартыла. Ә хәзер атмосфераны Якын Көнчыгыштагы хәл дә кыздыра, дип белдерде Путин.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
18 октября 2023, 15:27
https://syuyumbike.ru/news/actual-tema/alar-aerylysha-mia-nishlrg
«Алар аерылыша, ә миңа нишләргә?..»
null
Өлкәннәр өчен аерылышу – драматик кичерешләр тулы авыр процесс, әмма алар аңа үз теләкләре белән, тормышларын яхшы якка үзгәртү өчен бара. Ә балалар өчен ул – күнегелгән яшәү мохите җимерелүгә китергән фаҗига. Әни кешенең «әтиең безнең белән башка яшәми», дип әйтүен бала күп вакыт аңлап һәм кабул итеп тә бетерми. Җитмәсә, ике арадагы тарткалашуда үзен куллана башларга мөмкиннәр. Зурлар мәнфәгатьләрен кайгыртканда ул кайчак шахмат тактасындагы пешкага әйләнә дә кала.Соры балачак«Кечкенә чагым бик бәхетле узды. Әти-әнием белән бергәләп уздырган рәхәт мизгелләр әле дә йөрәк түремдә саклана. Ул чакта чынлап та бала идем, әмма гаиләбездә башланган аңлашылмаучылыклар мине үзгәртте. Безнең гаилә болай да бик эмоциональ иде. Әмма низаг еш чыга башлагач, моның дөрес хәл түгеллеген чамаладым, – дип сөйли Динә моннан 16 ел элек әтисе белән әнисенең аерылышуы турында. – Аларның суд юлында йөрүләрен белмәдем. Без әтидән киткәндә миңа 10 яшь тирәсе булгандыр. Менә ул чакларны ныклап хәтерләмим дә, хәтер тормыштагы авыр вакытларны «онытырга» тырыша бит ул. Гаиләдә бертуктаусыз кабатланып торган низаглар мине иртә үсәргә мәҗбүр итте. Югыйсә бала-чага уйнарга, мәктәп дөньясында гына кайнарга тиеш бит. Ә мин әти-әниемнең хәле өчен борчылдым. Ачулары килгәндә яннарына бармадым. Өйдәгеләрнең кәефен «укырга» бик иртә өйрәндем һәм аларга ярарга тырыштым. Мин белгән матур дөньяның җимерелүен аңлаганмындыр, мөгаен, өлкәннәрдән ерагаеп, үземә бикләндем. Ялгызлык халәте әти белән әни аерылышкач та бетмәде, киресенчә, тагын да көчәйде. Әни энем белән икебезне ялгызы гына үстерде, шуңа күрә көне-төне эштә булды, ә әти ярдәм итми иде. Әнигә авыр булганын, аның алҗыганын аңлый идем, шуңа аңа бик сырпаланасым килсә дә, янына бармадым. Ул миңа җитми иде. Мин болай да бик тыныч бала идем, әнигә борчу тудырмас өчен, «уңайлы» балага әйләндем. Үсмер чагымда сатып алырга теләгән әйберләр булса да, әнидән акча сорамаска тырыштым, үз хәлләрем турында сөйләп аны йөдәтмәдем. Балачагымның ул чоры соры, салкын булып истә калган. Әйтерсең ялгызым гына яшәгәнмен. Ялгызлык хисе көчле булган инде миндә. Әтинең мине яратуын белсәм дә, артык якын түгел идек, ә аерылышкач, аннан тагын да ерагайдым – аралашмадым. Аңа карата үпкәм зур иде, аерылышкан өчен генә түгел, башка сәбәпләр дә булды.Йөргән егетем белән араларыбыз өзелгәч, гаепнең үземдә икәнен аңлап, психологка мөрәҗәгать иттем. Чынлап та, балачактагы кичерешләр тәэсир итми калмый икән. Психолог белән биш ел эшләү дәверендә күп нәрсәне аңладым. Миңа әти белән әнинең яратуы җитмәгән икән. Боларның барысын да психолог белән төрле алымнар ярдәмендә күңелемнән чыгардым. Хәзер инде мөнәсәбәтләребез яхшы, әти белән дә аралаша башладым. Ә бу бик мөһим! Психологлар әйтү-енчә, әтигә үпкә бар икән, ир-атлар белән мөнәсәбәтләр кору авыр. Гаиләдә әти белән әнинең начар яшәве, аерылышуы, балаларны иртә үстерә. Ә бу бала күңеле өчен бик начар. Һәрнәрсәнең үз вакыты булырга тиеш. Шәфталу да, утыртып, ун көн үтүгә җимеш бирми. Кеше дә шулай. Аңа өлгерергә вакыт кирәк. Кискен үзгәрешләр яхшылыкка илтми ул. Һәм тагын бер әйбер: гаилә корып, балалар тапканчы, рухи яктан үсәргә кирәк. Кызганыч, безнең җәмгыятьтә үсми калган өлкәннәр бик күп. 50 яшьлек кешеләрнең хәл ителмәгән рухи проблемалары бар икән, бу инде өлгер-мәгәнлек турында сөйли. Шуңа гаилә корганчы, иң элек үзегезнең рухи халәтегезне кайгыртыгыз. Моңа җитди карарга кирәк, югыйсә корган гаиләгез таркалырга мөмкин...»Балачагы Динәнеке кебек булганнар, кызганыч, безнең җәмгыятьтә бик еш очрый. Республикада аерылышучылар саны кимеми. Татарстан Республикасы Министрлар Каби-нетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, узган ел 14876 гаилә таркалган. 2020 ел белән чагыштырганда, 31,1 процентка артык бу. Моны идарәдә ике ел элек пандемия сәбәпле, ЗАГС органнарының эше чикләнү белән бәйләп аңлаттылар. Шунысы да бар – икенче ел инде балалы гаиләләрнең аерылышу саны кими икән. 2019 елда 11628 булса, узган ел – 9585. Аерылышкан күпчелек гаи-ләләрдә икешәр бала, диләр ида-рәдә. Шул рәвешле, статистика буенча, узган ел 14215 сабый күне-гелгән яшәү рәвешен үзгәрткән. Ә күпмесе психологик зыян күргән – монысы билгесез. Баланың психик халәтенә генә түгел, сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин.Кызымның иптәш кызы бик яхшы гаиләдән иде. Әти-әниләре тәрбияле, очрашкан саен матур итеп сөйләшәләр, хәтта ата-аналар җыелышына да бергә йөриләр. Берзаман Алисә (баланың исеме үзгәртелде – Ч. Г.) мәктәпкә җыйнаксыз килә башлады. Чәчләре таралмый, һәрвакыт чиста, зәвык белән киенеп йөргән баланың өсте-башы да үзгәрде. Ерактан ук елмаеп сәлам биргән бала исәнләшми дә, аска карап кына йөри. Кызым белән дә аралары бозылды. Баланы таныш түгел бер апа йөртте. Кызым Алисәнең начар билгеләр ала башлавын, укытучыга каршы эндә-шүен дә сөйләштерде. Әнисе мәктәптә күренмәде. Беркөнне ул хатын миңа шалтыратты. «Кызымның хәле ничек икән, бүтән түзәр чамам калмады. Аның өчен бик борчылам», – дип сүз башлады ул. Баксаң, гаилә таркалган икән. Баланың әтисе финанс ягыннан бай кеше: һаман кыйммәтле уенчыклар алып, баланы үз ягына аударган, әнисенә каршы котырткан. «Миңа каршы эндәшә башлагач, бар, әтиеңә барып яшә, дип, баланы үзем элекке иремә тоттырдым. Хәзер йөрәгем яна. Аңа анда бик кыен икәнен уртак танышларыбыз ишеттереп тора. Көндәлек тормышта әтисе бик салкын, кырыс кеше. Кычкырып җибәрергә дә күп сорамый иде. Хәзер миннән аласы үчне баладан ала, ахрысы. Суд аша хәл ителгән: миңа бала янына якын килергә дә ярамый», – диде ул. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек юлын таптап, баланы кире әнисенә кайтару турында язып тору озынга китәр, мөгаен. Әмма Алисә әнисенә кайтканда тотлыга һәм төнлә астын юешли башлаган иде. Әнисе аны бик озак психологка йөртте.Әти-әниләр көчсезлегеӘти белән әни түгел, ир белән хатын аерылыша, дисәләр дә, ул балаларга тәэсир итми калмый. Аерылышуны 5–7 яшьлекләр, биг-рәк тә малайлар, ә 2–5 яшьлек кызлар әтисенең китүен авыр кичерә икән. Гаиләсе таркалган балаларны тикшергәннән соң, социологлар менә шундый нәтиҗә ясаганнар: 37,7 процент бала укуда өлгерә алмый башлый, 19,6 процентына өйдә дисцип-лина җитми, 17,4 проценты аерым игътибар таләп итә, 8,7 проценты өйдән чыгып кача, 6,5 процент баланың дуслары белән конфликтлар туа. Дөрес, кайбер психологлар баланың шәхесе формалашуда шартлар яхшырса, ата-ананың аерылышуы яхшыга гына дип саный, чөнки гаиләдәге низаг баланың психикасына начар йогынты ясаудан туктый. Әмма күп очракта гаилә таркалу бала күңелен яраламый калмый. Бигрәк тә ул бала бердәнбер булса. Апалы-энелеләр бу борчулы хәлне җиңелрәк кичерә икән. Агрессияләрен, борчылуларын бер-берсенә чыгарып, алар эмоциональ киеренкелекне киметә.«Балаларга кагылышлы бер сер бар: әти белән әни ачуланышканда балалар һәрвакыт үзләрен гаепли, хәтта үсмер чагында да. Мин начар, шуңа әти белән әни кычкырыша дип уйлый. Бала бу вакытта да әти-әнисен яратудан туктамый, ә менә үзен яратмый башлый», – ди психолог-медиатор, «Доверие – Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең «Ювента» бүлеге җитәкчесеМаргарита Подгородова.Ир белән хатын арасында низаг еш була башласа, нәрсә эшләргә кирәк соң? Ата-ана иң элек шуны онытмасын иде: алар баланың психологик халәте, сәламәтлеге һәм юридик куркынысызлыгы өчен җаваплы. Бу гаилә кодексында да язылган. Балада нинди психологик процесслар булуын аңларга, җавап-лылыкны балалар җилкәсенә сал-маска, өлкән кеше позициясендә кала белергә өйрәнергә кирәк. Бигрәк тә гаилә таркалганда. «Ата-ана аерылышканда балалар читтә калырга тиеш түгел. Аларга барысын да аңлатырга кирәк», – ди психолог. Әмма төрле гаиләләр өчен киңәшләр дә төрле. Шуңа күрә без психолог белән гаиләләрне социаль яктан яхшы һәм начарга бүлеп карадык.– Башкалар өчен үрнәк булган гаиләләр дә, тирә-яктагыларны шаккаттырып, кайчак суд юлын таптый башлый, – ди Маргарита Подгородова. – Аерылышкач, дус булып калган ата белән ана – бала өчен иң идеаль вариант. Әмма андыйлар бик сирәк. Әлбәттә, конфликт чыгуга, барып гариза язу дөрес түгел. Утырып сөйләшергә, чын күңелдән иреңне яки хатыныңны аңларга тырышып карарга кирәк. Үзара гына хәл итә алмыйсыз икән, психологик үзәкләрдә эшләүче медиаторларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Безнең хезмәткәрләр ЗАГС бүлекләрендә дә утыра. Алар – арадашчы ролен үтәүчеләр. Әгәр дә инде эш аерылышуга барып җитә икән, һич тә баланы ике арада арадашчы итмәгез. Аңлагыз, бу аның психологик сәламәтлеге өчен бик начар. Балаларга кагылышлы тагын бер сер: аларга һәрвакыт көчле ата-аналар кирәк. Иң элек ул рухи яктан нык булсын. Мәсәлән, кечкенә бала уенчык алмаган өчен кибет идәнендә тәгәрәп елый башлый. Елый, ә үзе өлкәннәрнең аны кысаларга кертүен, әнисенең аңлатуын көтә. Бунтарь үсмер дә әти-әнисенең көчле булуын тели. Өлкәннәр көчсезлеген күрсәтсә, бала чама хисен югалта башлый. Шуңа күрә дә аерылышкач, никадәр генә авыр булса да, бала күз алдында көчле булып калу зарур. Бервакытта да иргә булган үпкәләрне балаларга сөйләргә ярамый.Бала хисабыннан үз-үзеңне расларга тырышу бу!Бала кемгә?«Без бергә яшәмибез», – дип, баланы факт алдына гына кую дөрес түгел», – ди психолог. Чөнки бала бу сүзләрне аңлап һәм кабул итеп бетермәячәк. Шуңа күрә ул аңларлык яшьтә икән (2-3 яшьлек сабый әле барысын да аңлап бетерми, аның белән сөйләшү алай мөһим түгел), аның белән өчәүләп утырып сөйләшү зарур. «Син кем белән яшәргә телисең?» – дип, аның теләген сорау да комачау итмәс. Дөрес, балага 10 яшь тулгач кына суд аның фикерен сорый. Әмма Казан шәһәре Совет районы хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина Смирнова: «Хәзер 6-7 яшьлек балалар да кем белән яшисе килүен анык кына әйтә ала. Бу тенденцияне аңларга һәм кабул итәргә кирәк», – дип белдерде. «Баланы әти кеше белән аралашудан тыярга ярамый. Аеры-лышкан ир белән хатын арасында дошманлык юк икән, ике арада йөреп бала бозылмый», – ди психолог.Балалар булган гаиләләрдә аерылышу күп очракта үпкәләү, рәнҗүгә кайтып кала. Гаилә таркалуга китергән төп сәбәпләр – хыянәт, эчкечелек, наркомания йә ирнең гаилә өчен җаваплылык тоймавы. Мондый хәлдә, билгеле, балалар әни белән кала. Әмма тормышта баланың әнигә дә кирәк булмаган очраклар бар. Бу инде бала өчен иң куркынычы. «Минем эш практикасында шундый гаилә бар иде. Ирнең башка гаиләсендә баласы бар, әни кеше үз тормышы белән мәшгуль. Балалар аның өчен авыр бер йөк. Балаларны иренә тагасы килә, иренең – аңа. Моны сабыйлар сизми калмый. Берсе үтә дә хәлсез, икенчесе төнлә астын юешләтә, кечкенәсе, бәхетенә, аңламый иде. Алар аңлашырга дип безгә медитациягә килде. Әмма сөйләшү барып чыкмады, минем каршыда тавыш чыгардылар. Медитацияне өзәргә туры килде. Ул балаларның язмышы турында берни белмибез. Безнең андый административ ресурсларыбыз юк. Әмма ул балалар искә төшкән саен үзәгем өзелеп куя. Минем эш дәверемдә баласы әнисенә кирәкмәгән ике генә очрак булды», – ди Маргарита Подгородова. Әти-әнисе аерылышкан балаларга туганнары да ярдәмгә килә ала. Бу очракта алар көчле ата-ана ролен үтәүчеләр була. Мәсәлән, шул ук әби белән бабай. Тулысынча дөрес күренеш түгел, әмма бер чара булып тора.Социаль яктан начар яшәгән деструктив гаиләләрне дә аерылышканда кануннар гына коткарып кала ала. Чөнки бер ата-ана адекват түгел икән, сөйләшү, аңлашырга тырышу – мәгънәсез. Бигрәк тә гаиләдә эчкече, психик авыру йә көч кулланучы булса. Тиран ирләр белән яшәүче хатыннар да бар бит әле. Алар үзләре генә интекми, балаларын да интектерә. Абьюзерларның мантыйк-лары башка төрлерәк, шуңа алар үзләрен һәрвакыт хаклы дип саный. Монда психолог түгел, психиатр кирәк инде. Чөнки бу кешеләр психолог киңәшләреннән кычкырып көләчәк кенә, йә, гомумән, белгечкә барып тормаячак. Бу гаиләләргә якыннары гына ярдәм итә ала. Вакытында полициягә хәбәр итеп, бу ирдән хатынын йолып алырга мөмкиннәр. Мондый әниләргә үзен һәм баласын закон алымнары белән якларга кирәк.Әти-әни аңлашу тапмаганда балага мәктәп психологлары, спорт тренерлары ярдәм итә ала. Аларда балаларга карата битарафлык булырга тиеш түгел. Ни генә дисәк тә, мәктәп – белем бирү белән бергә тәрбия учагы да әле ул. Һәм рейтинг артыннан куганда бу онытылмасын иде.Аерылышуның кайсы да балаларның психологик халәтенә зыян сала. Шуңа күрә бу хакта сөйләшер алдыннан балага авырлык китермимме, бу яшьтә булсам, мин нинди хисләр кичерер идем икән, дип, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк. Әти-әниегезнең ничек итеп сөйләшүен, нинди сүзләр белән юатуын теләр идегез? Шул сүзләрне балаларыгызга әйтегез. Гомумән, балалар тулы гаиләдә үссен иде. Ә моның өчен гаилә корганда кызның да, егетнең дә рухи яктан әзерлекле булуы зарур. Гаилә төзү уен эш түгел ул. Нигезе яхшы булганда гына йорт ныклы була. Онытмагыз: ул йортта балаларыгызның яшисе бар.Әмир МАМИН, «Татарстан Республикасы әтиләр союзы» оешмасы рәисе урынбасарыАдель Заһретдинов төзегән оешмабызны патриархаль берлек дип кабул итү дөрес булмас. Әтигә дә, әнигә дә бертигез карыйбыз. Республикабызда традицион гаилә мөнәсәбәтләре популяр булса да, аерылышулар күрсәткече зур. Бу процесста балалар белән манипуляция ясаган ата-аналар да, кызганыч, аз түгел. Яшәү дәверендә тупланган малны бүлүдә ир белән хатын кайчак балаларны куллана башлый. Бездә булган мәгълүматларга караганда, ел саен мондый балалар «армия»сенә 4 мең тирәсе кеше өстәлә. Бу – бигрәк тә зур шәһәрләр, җиде ел яшәп аерылышканнар проблемасы. Безнең җәмгыятьтә гаилә таркалгач, бик сирәк очракта гына бала әтисе белән кала. Без бик яхшы аңлыйбыз: бала билгеле бер яшькә кадәр әни тәрбиясендә булырга тиеш. Баланы әти тәрбияләргә тиеш дигән ир-атлар белән килешмибез, әмма баланы әтисе белән аралаштырмаган хатын-кызлар да дөрес эшләми. Аларның моңа әхлакый да, юридик та хокуклары юк. Бу күренешне баланың психикасын көчләү дип кабул итәбез. Әлеге проблема белән безгә бик еш мөрәҗәгать итәләр. Мессенджердагы махсус чатыбызда баласын күрергә зар булган өч йөз ата бар. Алар төрле социаль статуста. Араларында таксист та, депутат та, полиция хезмәткәре дә бар. Иң элек алар белән утырып сөйләшәбез. Ике ир-атның сөйләшүе, гадәттә, нәтиҗәлерәк. Җитмәсә, безнең оешмада бу эш белән үзләре шушы ситуациядә калып, аны уңай хәл иткән аталар шөгыльләнә. Безгә килгән әтиләр белән бала мәнфәгатьләрен кайгырткан төрле дәүләт структураларына мөрәҗәгать итәбез. Бу – аерым очраклар. Ә гомумән алып карасак, аерылышканнан соң бала бүлешү, аны ата белән аралаштырмау республиканың демографик вазгыятенә дә йогынты ясамый калмый. Оешмабыз булачак әтиләрне дә берләштерә. 25 яшьлек егетләр белән гаилә кору турында сөйләшкәндә, еш кына бу адымны ясарга ашыкмаулары турында әйтәләр. Аралашу барышында аңлашыла: кечкенә чакларында гаиләләре таркалган булган. Бу алар күңеленә яра салган. Әти-әниләре аерылышып, тулы булмаган гаиләдә үскәннәрнең 90 процентының гаиләсен киләчәктә шул язмыш көтә, ди психологлар.Белгеч киңәшеБалаларга авыр икәнен ничек белергә?Ата-ана аерылышканчы гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булмаган икән, бу хәл генә ситуацияне үзгәртә алмый. Бала үзе ачылып китеп сөйләшә башлар дип көтмәгез дә. Киресенчә, ул үзенә тагын да бикләнәчәк. Еш авырый, тәмәке тарта башларга мөмкин. Законга каршы килердәй гамәлләр кылу куркынычы да бар. Юк, ул карак булганлыктан урлашмаячак, бу адымга бары игътибар җәлеп итәргә теләп кенә барачак. Мондый баланы «урам малайлары» бик тиз эләктереп ала. Шуңа күрә ышаныч – гаиләнең нигезе ул. Әти-әнисе аерылышуын үтә дә тыныч кабул итүче бала да шик тудырырга тиеш. Бу очракта аны мәктәп психологына булса да алып барып сөйләштерергә кирәк. Чит кешегә бала яхшырак ачыла. Әлеге проблеманы вакытында хәл итмәү киләчәктә хәтта баланың үз-үзенә кул салуына да китерергә мөмкин.Фото: https://ru.freepik.com/
syuyumbike
mass_media
Актуаль тема
26 Декабрь 2022 - 17:01
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ilvira-khammatova-kelsez-yaalygy-beln-urtaklashty
Ильвира Хамматова күңелсез яңалыгы белән уртаклашты
Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.
Җырчы Ильвира Хамматованың әнисе хастаханәгә эләккән.“Барысын да сөйләп тә, әйтеп тә булмый инде. Безнең хәлләр Аллага шөкер бүген. Олы кешенең, үзе генә яшәгәнгә дә бәлки, авырулары көчәядер инде”, - дип язган РКБда әнисен саклаучы Ильвира Хамматова.Ильвираның әнисенә исәнлек-саулык, тизрәк савыгуын телибез.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
14 марта 2022, 10:20
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/avtobus-syinau-t
Автобус сынау үтә
"КАМАЗ-Марко" ҖЧҖ Бразилиянең Marcopolo фирмасы белән берлектә мәктәп автобусының беренче прототибын эшләгән. Автобусның двигателе дизель ягулыгы белән эшли. Салонында утыру өчен - 21 урын (18е - балаларга, икесе - озатучыларга, берсе - автобус йөртүчегә). Утыргычларның зурлыклары һәм геометрик формалары үзенчәлекле. Автобуста балаларның мәктәп букчаларын кую өчен махсус киштәләр, аяк кую...
"КАМАЗ-Марко" ҖЧҖ Бразилиянең Marcopolo фирмасы белән берлектә мәктәп автобусының беренче прототибын эшләгән.Автобусның двигателе дизель ягулыгы белән эшли. Салонында утыру өчен - 21 урын (18е - балаларга, икесе - озатучыларга, берсе - автобус йөртүчегә). Утыргычларның зурлыклары һәм геометрик формалары үзенчәлекле. Автобуста балаларның мәктәп букчаларын кую өчен махсус киштәләр, аяк кую өчен уңайлы терәүләр дә бар.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2014-10-16 12:31:43
https://syuyumbike.ru/news/cennosti/berg-yashp-karyyk-seklem
​Бергә яшәп карыйк, сөеклем?!
null
— Бергә яшик әле, сөеклем. Әлегә язылышмыйча гына. Минем фатирым да бар бит, торырга акчабыз да җитәр...Моны миңа, 21 яшьлек кызга әйтәләр. Яшьләрнең бер-берсенә бирә торган һәм инде беркемне дә гаҗәпләндермәүче тәкъдим бу. Җаваплары да әлләни түгел: йә куанычлы “Әйдә!”, йә аянычлы “Юк!” була. Әти-әниемә, туганнарыма үземнең риза булуымны әйтүемне күз алдыма китерәм. Беренче секундлар: әнием стена буенча шуып төшә, әтиемнең усал карашы күршедәге стенага мине кадаклап ук куя. Ә алдагы секундлар, минутлар, сәгатьләр... Кыскасы, гомеремнең озын гына кисәге шул темага сөйләшүләр, ачулануларга багышланачак.Башкаларга киңәш бирүе җиңел бу очракта (киңәш бирү, гомумән, җиңел ул). Аның берничә вариантын тәкъдим итеп була:1.Күп очракта туганнар реакциясе:(кашларны җыерып, авызны турсайтып; йодрыклар битең тирәсендә очына). Ә?! Син нәрсә? Шаштыңмы әллә? Синең хакта ниләр сөйләп йөриячәкләрен күз алдыңа китерәсеңме син? Ә?! Хәзер китерәчәксең, әйтеп бирәм мин сиңа... (Әйтеп бирә.)Синең реакция:(баш югары күтәрелгән, күзләр ялтырый). Сез берни дә аңламыйсыз! Безнең бит мәхәббәт! Хис! Характерларыбызны сынашырбыз, туры килсә, өйләнеп тә куярбыз!2. Әниләр реакциясе:(бер кулы корвалолдан бушаган чокырны тотып тора, икенчесе — йөрәге турысында; әле маңгаен уып ала, маңгаен уып ала да, йөрәгенә тотына. Әниеңнең очып китүе бар — чокырын алып куй). Ә?! Син нәрсә? Халык алдында хурга калдырырга телисеңме мине?! Шуңа үстергәнме мин сине? Дәү әниең нәрсә дип әйтер? Күрмәгәнне күрсәтәчәк бит ул миңа! Китеп кенә кара! (Бу монолог иң озыны, ник малай гына булып тумаганыңа үкенерсең.)Синең реакция:әниең сулыш алганда, сүз кыстырып карыйсың. Әмма...3. Озын аяклы, чибәр, үз-үзенә ышангандус кызыңныңяисә тыныч холыклы, мөлаем, сабыр дус кызыңның (кирәгенең астына сыз)реакциясе: (күзләр көтелмәгән хәбәрдән матур итеп зурайган, авыз ерылган, шатлыклы тавыш белән). Чынмы? Риза буласыңдыр бит? Ә? Нинди тагын “Әниләр бит әнә нәрсә ди!” Үз гомерең! Уйлап кара, кызлар көнләшүләреннән шартларлар! (Сөйгәнең белән киләчәк тормышыңны шундый мавыктыргыч итеп тасвирлап бирә ки, җирдәге оҗмах шунда гына булырга мөмкин булуына ышанып ук куясың.)Башкасы белән дискотекага да барып ахрысы...Әйе, алар үзләренчә дөрес сөйли-өнки бөтенесе дә үз күзлегеннән чыгып фикер йөртә. Димәк, үзләрен минем урынга куеп карарга тырышучылар бөтенләй күзәтелмәде. Нишлисең, гомеремнең бу адымын үземчә уйлап, үземә генә атларга туры киләчәк.Уйлый башлыйбыз. Әһә, сөйгәнем белән яшәргә тәкъдим итә. Бер бит алыйм әле.Шуңа бу “перспектива”ның “плюс”ларын һәм “минус”ларын төртеп барырмын.+Без Аның белән гел бергә булырбыз (Телефон өчен азрак түләрбез.)-Башкасы белән дискотекага да п булмас, ахрысы...+Иртәләрен кофены постельгә гыны китерәчәкмен” дип вәгъдә итә. Шуның исәбенә төшке һәм кичке ашлары минем җилкәгә төшмиме алай-болай? Бусы мине борчый, чөнки пешерергә бер дә яратмыйм. (Ул моның турында белми.) Кочаклашып бергә телевизор каравы үзе ни тора!-Мин яраткан сериалны карарга ризалашмас, чөнки төп героена гашыйк булуымны белә. Ә мин баскетбол карарга тиеш булырмынмы? Ике телевизор сатып алыргамы?!+Сатып алдык, ди. Төрле бүлмәләрдә карарга? Ярар, бер-беребездән ял  итәрбез. Яраткан эшләребез белән шөгыльләнербез...-Аның дуслары кунакка килеп торачак, ә Маратын күрә алмыйм!+Минем дус кызларым кунакка килеп торачак, ә Мараты Резедамны күрә алмый!-Юыну бүлмәсенә чират булачак...+Ә мин беренче булып кереп утырам, җитез ич мин.-Шул арада ул компьютер артына беренче булып кереп утырачак. Минемчә, мәңгегә.Ә  егетләр ничек уйлый?Бер пикникта дус егетләремә шул сорауны биргән идем. Китте бәхәс! Ике сәгать буена! Аларның фикерләре түбәндәгечә:+Без Аның белән гел бергә булырбыз. (Телефон өчен дә азрак түләрбез туры килә түгелме соң?)+Кыз уйлагач кына риза була, ди-к, ул миннән бернинди җаваплылык сорамый.+Аерылышып, әйберләр бүлешеп йөрисе юк — харап уңайлы!(Дөресен генә әйткәндә, бүтән плюслар истә түгел, чөнки фикерләр бик күп иде. Язылышмыйча гына бергә тору ягында булдылармы соң алар? Яшьләр үзләре теләгәнчә эшләргә хаклы, дип әйттеләр. Ә үзләре соң, торырлар идеме? Юк кебек... Хәзерге егетләр бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар икән.)Әлбәттә, мине һәм туганнарымны болар әлләни борчымый. Иң мөһиме — безнең йокы бүлмәсе уртак булачак бит! Әнине борчыган нәрсә шул гына түгелме соң? Ләкин әлеге “шул гына” бик мөһим әйбер, әйеме? Менә монда инде, дөрестән дә, уйларга кирәк. Минемчә, кыз белән егет арасындагы мондый мөнәсәбәтләр гөрләтеп туй уздырганнан соң гына булырга тиеш — иң дөрес дип саналган вариант шул!Әмма тәрәзәгә башыгызны тыгып карагыз әле: урамда — XXI гасыр. Яшьләр дә хәзер бүтәнчә фикер йөртәләр. Олыларга да бу фикерне ишетү комачауламас:Вячеслав(33 яшь, өйләнгән): Һәр кешенең теләгәнчә яшәргә хокукы бар, дип саныйм мин. Әгәр ул беркемнең дә муенында утырмый икән, аның шәхси эшләренә башкалар кысылырга тиеш түгел.Әнисә(21 яшь, кияүдә түгел): Мин әле бу сорауга җавап бирә алмыйм. Акылым белән риза да булырмын, әмма тәрбиям моңа каршы булыр.Ләйлә(29 яшь, кияүдә түгел): Һәр кыз үзенчә эшләргә хокуклы. Мин ризалашмас идем.Таһир(19 яшь, өйләнмәгән): Мин тәкъдим итмәс идем.Дөрестән дә, ник мин башкаларның өйрәтүе буенча яшәргә тиеш? Торам, ди, сөйгән егетем белән, аның кемгә зарары тия соң?! Тимәсә дә, намусың алдында соңыннан үзеңне гаепле санамассыңмы соң? Күп нәрсә тәрбиядән килә түгелме? Ә тәрбия — исламнан... Әнисенең җавабы да шундый иде бит. Җәмгыять тә XXI гасыр дими, искечә уйлый шул, андый парларга, дөресен генә әйткәндә, кызга кырын карыйлар. (Җәмгыятьнең кызларга һәм егетләргә төрлечә караганы да бик кызык нәрсә, әмма ул башка тема.) Мәсәлән, мин дә бер таныш егетемнең яраткан кызы белән торуын белгәч, егылып китә яздым. Ник? Гадәт буенча. Бу “әйбер” белән бернишләп булмый, алай карасаң, америкалыларның моңа бер дә исләре китми...Апамның дус кызы сөйгән егете белән бергә торса да, гаиләгә бик охшамаганнар: яраткан әфлисуннарын суыткычның аерым бүлекләрендә тоталар. (Бу болай, уйланыр өчен генә.)Башыма шундый сорау килде, ник ул: “Әйдә, өйләнешик инде!” —дип әйтмәде? Мәхәббәтен сынарга телиме?  Әллә җаваплылыктан куркамы? Иреге кысылыр дип уйлыймы? Ник?! Тора башласак, аңа ышана алырмынмы? Балага узсам, “Андый үзгәрешләргә әзер түгел мин”, — дип чыгып китмәсме?Нишләргә соң инде? Барыбер һәркайсысы да теләгәнчә, йөрәге кушканча эшләячәк. Шулай кирәк тә! Кемнеңдер өйрәтүе буенча яшәү — яшәү түгел инде ул. Алай да, язылышмыйча гаилә булып торып алгач, өйләнешүнең, яшь пар булып йөрүнең бер кызыгы да калмый бит!Өйләнешмичә генә торган танышларым бар, ул кызларга: “Соңыннан өйләнешмәсәгез? Яшең дә бара. Аңа нәрсә — кыз да бар янда, ашарга да әзер, бала да карыйсы юк — бик уңайлы. Ә сиңа?! Хастаханәгә эләгеп, янына барасың, ди. Докторның: “Кем буласыз сез аңа?” дигән соравына нәрсә дип җавап бирерсең?!” — дип әйтергә телем әйләнми. Чөнки әлегә алар бик бәхетле. Синең вәсвәсәңә исләре китмәячәк!Син миннән өлкәнрәктер дә, минем киңәшләрем дә кирәк түгелдер сиңа, әмма шуны әйтәсем килә, яңача уйлый торган кызлар белән беррәттән, искечә фикерләүчеләр үсеп килә — XXI гасыр кызлары, компаниябезнең кызлары, минем дусларым нәкъ шулар арасында.
syuyumbike
mass_media
Тормыш кыйммәтләре
31 Март 2017 - 00:00
https://madanizhomga.ru/news/kn-temasyi/altyn-chyrshy-basyp-torchy
Алтын чыршы, басып торчы...
Яңа ел бәйрәмен бөтен халык көтеп ала һәм бу көннәрдә рәхәтләнеп күңел ачып калырга тырыша.
Бәйрәмнең төп кунагы исә – урман гүзәле, яшел чыршы. Әмма байларны инде гади агач кына канәгатьләндерми, шунлыктан аларны шаккатырыр өчен дизайнерлар котырган акчаларга әллә нинди әкәмәт чыршылар уйлап таба. Мәсәлән, Япониядә алтын чыршы ясаганнар, ул 1,8 миллион долларга бәяләнә. 1,5 миллион долларлык бриллиант чыршы да бар. Әбү-Дабидагы асылташлар белән бизәлгән чыршы исә 11 миллион доллар тора!
madanizhomga
mass_media
Көн темасы
2019-12-06 08:10:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/tiskre-keshelr-d-yaratyirga-sltle
«Тискәре кешеләр дә яратырга сәләтле»
Быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективына тагын ике артист өстәлде. Шуларның берсе талантлы актер Марсель Мәхмүтов. Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында тугыз ел эшләү дәверендә артист иҗат иткән образларны тамашачы һәрвакыт яратып кабул итте. Аның рольләрен искә төшерү өчен «Галиябану» спектаклендә - Исмәгыйль, «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»...
Казанда туып үскән егетне сәнгать юлыннан китәргә кем этәргән соң? 124 нче мәктәптә укыганда, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева җитәкләгән җыр түгәрәгенә йөргән Марсель фестивальләрдә катнаша башлый. Укытучысы аның сәләтен күреп, театр училищесына барырга тәкъдим итә. Егет Фатыйма апасын тыңлап ялгышмый. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җитәкләгән курста укый ул. «Башта кая килеп эләккәнемне дә аңламый йөрдем», - ди Марсель, студент елларын искә төшереп. Марсель Мәхмүтов үз тырышлыгы белән максатына ирешүчән. Ул барысына да өлгерә. Хәер, артистның үзе белән якыннанрак танышыйк әле.- Марсель, син кайчан да булса академия театрында уйнау турында хыялландыңмы? Анда килеп эшли башлагач, сәхнәгә чыгарга өлгердеңме әле?- Әйе, Г.Камал исемендәге театрга спектакльләр карарга йөргәндә, «Их, шушы театрда эшләсәң иде, дип хыяллана идем. Әлегә «Зәңгәр шәл», «Кыю кызлар», «Курчак туе» спектакльләрендә күмәк күренешләрдә сәхнәгә чыктым. Хәзергә Фәрит абыйның репетицияләренә йөрим. Миңа аның эшләве ошый. Ул яшьләргә дә, өлкәннәргә дә иҗат өчен ирек бирә. Мине шушы театрга чакырганга Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәтлемен. Труппа да бик әйбәт кабул итте. Монда артистлар бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә. Эшкә бик җаваплы карыйлар. Репетициягә хәтле берәр сәгать алдан килеп утыралар. Шуларга карап ничек эшлисе килмәсен.- Синең өчен рольнең зурысы, кечкенәсе мөһимме?- Станиславский: «Кешедә актерлык эгоизмы булырга тиеш түгел», - дигән бит. Минем өчен роль зурмы, кечкенәме, сәхнәдән төшмәү генә мөһим. Баш рольдә җаваплылык күбрәк. Кечкенә роль уйнаганда ял итәсең.- Артист тамашачы өчен матурлык таратучы кеше. Үзең иҗат иткән якты, матур образларны кемгә дә булса охшатырга тырышасыңмы син?- «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»да Баязитны уйнаганда әтине кабатларга тырыштым. Спектакльне караганнан соң әти: «Улым, алай ук кирәкмәс иде», - дигән иде.- Нинди рольләрең уңышлы килеп чыга? Уңайларымы, тискәреләреме?- Әлбәттә, тамашачы уңай образларны ярата. Аның ничек бетәсе алдан ук билгеле була. Уңай геройга, их, шәп кеше бу, дип ихластан сокланып утыралар. Ә миңа тискәре рольдә уйнау ошый. Тискәре образда үзеңне ачып була. Аның уңай ягын эзлисең. Тискәре кешеләр безнең тормышыбызны үзгәртә бит. Алар да яратырга сәләтле. Эдмундны уйнаганда мине «үтерәләр», ә халык кул чаба. Шул чакта бик авыр булган иде. «Галиябану»да Исмәгыйльне уйнаганнан соң балаларга: «Галиябануны кем күбрәк ярата?» дигән сорау биргән идек. Барысы да бертавыштан: «Исмәгыйль» дип җавап бирделәр. Минем төп максатым да шул яратуны күрсәтү иде. Балаларны беркайчан да алдап булмый.- Марсель, син бит әле Рус яшь тамашачы театры артистлары белән бергә «Һөнәр» фестивалендә катнашкан идең. Анда уңышлы чыгыш ясаганың өчен узган ел Дамир Сираҗиев исемендәге бүләккә ия булдың. Актерлар йортында балалар белән театр студиясендә эшлисең, театр училищесында укытасың. Марсель Мәхмүтов ниндирәк педагог икән соң?- Без «Һөнәр» фестивалендә катнашу өчен рус актерлары белән өченче спектаклебезне әзерлибез. Актерлар йортында балалар белән гыйнвар аенда Илгиз Зәйнинең «Бәби» спектаклен куячакбыз. Театр училищесында да яратып эшлим. Без хәзерге студентлар белән бер заман кешеләре. Шуңа күрә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Димәк, аларны кызыксындыра алам. Укыту алымнарын да безнең чорга әйләндерәм. Үземне алардан өстен куясым килми. Һәр укучы белән аерым эшләргә тырышам. Миңа яшьләр белән эшләү ошый. Әлбәттә, бераз кырыслык та кирәк.- «Әрүгәйдә» ансамблендә дә җырлавыңны беләбез. Анысына да вакыт табасың. Аның белән кайларда чыгыш ясыйсыз?- Без анда өч егет эшлибез. Рөстәм Гайзуллин, Ильяс Фәйзрахманов та театр артистлары. Һәркайсыбызның үз вазифасы. Мин җырларның сүзләрен, көйләрен язам. Без ансамбль белән яшьләр өчен төнге клубларда, театр бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйбыз. Төрле җырчыларның концертларында катнашабыз.- «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән әйтем сиңа бик тә туры килә.- Бәлки, шулайдыр. Без өйләнешүгә тулай торакта яши башладык. Әти-әни ярдәменә өметләнмичә, үземә эшләп табарга туры килде. Менә инде фатирын да, машинасын да алдык. Узган ел минем өчен бик уңышлы булды. Социаль-юридик институтны тәмамладым. Кызыбыз Айшә туды.- Синең хатының Ләйсән дә артист. Ул нинди сыйфатлары белән күңелеңне яулады?- Ләйсән бик кыргый иде ул. Театрда шуның белән аерылып торды. Үз эшенә гашыйк кеше. Ул бик тырыш, эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Әлегә бала белән өйдә утыра. Минем кәефем төшкән чакларда да күңелемне күтәреп җибәрә. Ныклы терәк була белә.- Бүген сине мәҗлесләрдә иң оста алып баручы буларак та мактыйлар. Ул эшкә ничек керешеп киттең?- Анысы акча юклыктан башланды. Туй акчасына без музыка җиһазлары сатып алдык та шул эшкә тотындык. Әгәр артистның хезмәт хакы җитәрлек булса, ул кеше күңелен ачтырып йөрмәс иде. Аллага шөкер, хәзер бар нәрсәм дә бар. Бүген үземне алып баручы булудан бигрәк театрга багышлыйсым килә.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
08 ноября 2012, 08:49
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kazylgan-chokyrda-ir-at-mete-tabylgan
Казылган чокырда ир-ат мәете табылган
14 пычак ярасы булган ир-ат табылган
2020 елның 2 сентябрендә Мамадышта бер хуҗалыкның чокырында 14 пычак ярасы булган 68 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла.Бу факт буенча Татарстанның тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.Җинаять кылуда шикләнеп, 69 яшьлек йорт хуҗасы тоткарлана. Ир кеше үтерүгә катнашы барлыгын таный.Якын арада тикшерү шикләнелүчене кулга алу өчен гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзер хокук саклау органнары бу хәлнең барлык шартларын билгели.Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.18+Чыганак  Вести КамазаФото ачык чыганаклардан
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-09-03 14:30:00
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/tatly-barmak-retsepty
Татлы "бармак" рецепты
Кирәк булачак: 400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз. Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры ке...
Кирәк булачак:400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз.Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар.Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлекк салып, тикезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр. Рулет  бармактан зур булмаска тиеш (ашамлыкның исеме дә шуннан алынган).Әзер бармакны, майлы табага тезеп, 40-45 минутка духовкага куялар. Пешкәч, шикәр оны сибеп, чәй янына бирәләр. Бармакны көпшә сыман итеп тә төрергә мөмкин.Бармакка эчлек әзерләү.Эчлек әзерләү өчен:1 кг чикләвек (яисә 400 г мәк яки 400 г киндер орлыгы), 1,3-1,5 г шикәр комы, 50-100 г атланмай.Чикләвекне ваклап, духовкада киптереп алалар, шикәр комы, атланмай кушып, әйбәтләп болгаталар. Мәк белән киндер орлыгыннан да шулай ук эчлек әзерләргә мөмкин.
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
16 июля 2016 - 09:50
https://madanizhomga.ru/news/sz-m-gaml/xabarovskida-saiasi-repressiia-korbannary-istalegena-xater-bilgese-acylgan
Хабаровскида сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган
Хабаровск өлкәсе Ульчск районының Киселевка авылында XX гасырның 30-50 нче елларында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хәтер билгесе ачылган.
Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Хабаровск үзәк мәчете имам-хатыйбыСалават хәзрәт Билалетдиновхәбәр итте.Амурның биек ярында урнаштырылган истәлек ташында - ярымай һәм хач. "Сәяси репрессия корбаннары арасында мөселманнар да, православие динен тотучылар да күп булган, шуңа күрә билге ачылышына имамны да, священникны да чакырганнар иде. Ташта ике телдә "хәтерлибез - помним" дип язылган. Без корбаннарның якты рухына дип гыйбадәт кылдык", - дип сөйләде Салават хәзрәт.Ул истәлек ташын кую идеясе белән Хабаровскның данлыклы табибы Салават Сөләйманов чыкканын әйтте. "Мин тумышым белән шушы җирләрдән, Учамнан. Приискларда махсус күченеп килгән кешеләр эшләгән. Нигездә, Татарстаннан булганнар, шул исәптән, ике яктан да әби-бабайларым", - дип сөйләгән ул "Хабаровский край сегодня" мәгълүмат агентлыгына. Аның тәкъдимен җирле хакимият тә, депутатлар да хуплаган. Нәтиҗәдә, таш кую эшенә ният салынган."Яшь буын гаепсезгә үтерелгән кешеләрне белергә, алар турында хәтер сакларга тиеш. 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне, шушы таш янына мәрхүмнәр рухына дога кылырга килергә мөмкин", - диде Салават хәзрәт.Гөлнар Гарифуллина"Татар-информ"
madanizhomga
mass_media
Сүз һәм гамәл
2023-10-26 11:00:00
https://syuyumbike.ru/news/istoriya/sadri-maksudi-1878-1957
Садри Максуди (1878-1957)
null
«Милләт образауный кешеләргә һәм милләт файдасынһәртөрле шәхси мәнафигыннан өстә тота торган,милләт файдасын күз өстендә кашы дәрәҗәсендәгаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ».Г. Тукай.1.ХХ йөз башы татар дөньясында татар милли мәгарифен яңача үзгәртеп коруга, дини эшләрен реформалаштыруга, вакытлы татар матбугатын барлыкка китерүгә, гомумән, шулар аша халыкның милли аңын үстереп, милли горурлыгын уятып, татар халкының югалткан дәүләтчелеген торгызуга омтылган милли хәрәкәт барлыкка килә. Татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган милли хәрәкәт лидерлары, идеологлары, милли хәрәкәт эшлеклеләре арасында үзенең бар гомерен татар халкына, мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган Садри Максуди да бар. Садри Максуди — татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, үзенең белеме, сәяси кыйбласы, Русия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән милли хәрәкәттә башкалардан шактый аерылып торган шәхес. Шулай ук ул татар халкы тарихында Эчке Русия һәм себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтарияте рәисе буларак, ягьни хәзергечә әйткәндә, президенты буларак та кереп калса, Төркия Республикасы тарихына исә олуг галим, Төркия Бөек Милләт мәжлесенең өч чакырылыш Милләт вәкиле, Төркия президенты Мостафа Кемалның Киңәшчесе һәм 1954 елда президентлыкка кандидат буларак (кандидатурасын ул үзе ала) кереп калган шәхес тә әле. Мондый биеклеккә 1918 елдан соң Россиядән эмиграциягә киткән бер генә танылган сәясәтче дә ирешә алмаган. Бер шәхеснең — сәясәтченең ике илдә — ике дәүләттә президентлыкка сайлануы ХХ гасыр тарихында уникаль очрак.Садри Максуди (Садретдин Низаметдин улы Максудов)1878 елның 23 июлендә (иске стиль белән) Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районына керә) Низаметдин мулла гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була, чөнки үз заманының шактый укымышлы кешесе буларак, Низаметдин мулла Төркиядән төрле гәзит-журналлар, китаплар кайтарткалап торган. Шуннан кайткан төрек әлифбасыннан Садри укырга өйрәнә. Ул башта үз авыллары мәдрәсәсендә -әтисендә укый, аннан Казанда абыйсы Әхмәтһади мөгаллимлек иткән Галләмия мәдрәсәсендә белем ала. Биредә ул сигез ел буена төрек, гарәп, фарсы телләрен, ислам фәлсәфәсен, дин белемнәрен өйрәнә. Ләкин, тора-бара, абыйсы Һади өендәге төрекчә китап-журналлар, «Тәрҗеман» гәзите генә яңалыкка сусаган һәм кызыксынучан табигатьле яшүсмер егетне инде канәгатьләндерми башлый: ул үзлегеннән русча өйрәнергә керешә.Садриның аннан ун яшькә өлкәнрәк булган абыйсы Әхмәдһади төрки дөньяда беренче гәзит — «Тәрҗеман» гәзитен чыгара башлап, үз гәзите битләрендә төрки халыкларда миллият хисләрен уятучы беренче орлыкларны чәчәргә керешкән атаклы Исмәгыйль бәк Гаспринский белән дустанә мөнәсәбәтләрдә була. 1893 елны И.Гаспринский аны Бакчасарайга Зынҗырлы мәдрәсәсенә укытучы итеп чакыргач, Һади Максуди шатланып риза була һәм үзенә ияртеп, энесе Садретдинны да Кырымга алып китә. Биредә ул төрек телен, тарих, география, табигать белемен өйрәнә. Садретдинның Кырымга килүе һәм анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән танышуы яшь егетнең киләчәгенә төп юлны билгеләгән һәм аның тормышында иң зур әһәмияткә ия вакыйга булган.Яшүсмер Садри үзенең яшьтәшләренә караганда укымышлырак була, һәм нәкъ менә шушы ягы белән ул Исмәгыйль бәкнең игътибарын җәлеп итә. Ә яшь Садрига аның бер фикере ошый, ул — төрки халыкларның берлеге, бердәмлеге турындагы фикер. Исмәгыйль бәк Гаспринский, һәр форсаттан файдаланып, бөтен төрки халыкларның бер гаилә, ягъни Кырым һәм Казан татарларының, башкорт, кыргызларның бертуган булуы, христиан динендәге чуваш, шаман булган якутларның да бер төрки гаилә әгъзалары икәнлекләрен Садрига җентекләп аңлата. Шул ук вакытта Исмәгыйль бәк Гаспринский Казан татарларының иң мәдәниятле халык булулары аркасында үзләрен башкалардан югары тотулары, үзләрен өстен куюларын тәнкыйть итеп, ачынып сөйли һәм яшь Садрида моны бетерү өчен, аңа бөтен төрки халыклар бердәм булганда гына тәрәкъкыят юлында уңышларга ирешеп булачагын аңлатырга тырыша.Бер елга якын бергә аралашып яшәүнең файдасы була: яшь Садри Максуди төрки бердәмлек, халык язмышы турында уйлана башлый. Аңарда бөек төркиче Исмәгыйль бәк Гаспринскийга карата тирән ихтирам һәм аркадашлык хисләре уяна. Һәм, еллар узгач, ул тормышының һәр хәлиткеч борылышында Исмәгыйль бәк Гаспринскийның милләт хисе һәм төрки бердәмлек турындагы сүзләрен исенә төшерә, кызы Гадилә Айда әйтүенчә, «Минем рухи атам — Исмәгыйль бәк Гаспринский»1 дия торган була. Шунысы да хак: Исмәгыйль бәк Гаспринский Садри Максудиның милләткә хезмәт итүдәге тоткан кыйбласына озак еллар юнәлеш биреп торучы да әле ул.Ләкин Зынҗырлы мәдрәсәсендә белем эстәп яткан вакытта, 1894 елны Ташсудан күңелсез хәбәр килә: аталары Низаметдин мулла авырый башлаган. Агалы-энеле Максудилар Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булалар.Казанга кайткач Садри Галләмия мәдрәсәсен тәмамлый һәм Учительская школага укырга керергә карар итә. Бәхетенә күрә, аның бу теләгенә гаиләсе дә каршы килми, абыйсы Һади да аны хуплый. Биредә укыганда Садри тулысынча рус әдәбияты һәм рус теленә тәрҗемә ителгән фәнни әдәбият дөньясына чума. Үзе укыган рус романнары тәэсирендә татарча «Мәгыйшәт» исемле роман да яза. Бу — беренче татарча милли роман була, роман 1898 елда басылып та чыга. Ә бит С.Максудига бу вакытта бары тик унтугыз яшь кенә була, әмма шуңа да карамастан, «Мәгыйшәт» романына инде киләчәктә С.Максуди үзе шуларны хәл итүгә бар гомерен багышлаячак проблемаларның күбесе салынган. Муса Акъегет, Заһир Бигиев романнары югарылыгында язылган әлеге әсәр «алар иҗатында билгеләнгән казанышларның дәвамы, үстерелеше, яңа югарылыкларга омтылышы булып тора».2«Мәгыйшәт» романының 1914 елда басылып чыккан икенче басмасына кереш сүзендә Садри Максуди үзе болай дип язган: «Мәгыйшәт» реалист юлда язылса да, фикер тарату максаты белән, укучыда «әмәл» тудыру фикере белән язылган бер әсәрдер». Ул үзенең әлеге романында күтәрелгән проблемалар аша татар милләтенең киләчәккә юлын күрсәтергә, татар укучысын үзенең бүгенгесе, киләчәге хакында уйланырга чакырган, дисәк тә ялгыш булмас.Учительская школада укыган елларда Садрида француз телен өйрәнү теләге туа. Шунлыктан ул, сабакташлары йокларга яткач, русчага тәрҗемә ителгән Руссо кебек философларның әсәрләрен, Мольер пьесаларын, фәнни әдәбиятны да зур кызыксыну белән төннәр буе укып утыра. Ул вакыттагы Россиядә француз әдәбияты, француз мәдәнияты белән кызыксыну көчле була, шунлыктан ерак Франция, үзе әсәрләнеп, мавыгып укыган серле Париж Садри Максудида Франциягә барып уку теләген уята. Әмма ул бу уй-хисләрен хәтта абыйсы Һадидан да яшерә, чөнки аңа үзенең бу теләге тормышка ашмас хыял гына булып тоела. 1901 елны Учительская школаны тәмамлагач, С.Максуди университетка кермәкче булып, Петербургка бара. Тик рус университетының ишекләре татар баласы өчен ябык була. Шуннан соң ул Ясная Полянага барып үзе һәр әсәрен яратып укыган һәм бик хөрмәт иткән Л.Н.Толстой белән очраша, анда бер көн була. С.Максуди үзенең Л.Н.Толстой белән очрашып-сөйләшеп уздырган вакытын «гомеренең иң гүзәл мизгелен»нән саный. Аннан ул Кырымга китә, анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән күрешә, үзенең белемен дәвам итәр өчен Төркиягә китәргә теләвен әйтә. Әмма И. Гаспринский аңа, ул вакытта Европа мәдәниятенең мәркәзе булган Парижга китәргә, укуын шунда дәвам итәргә тәкъдим итә. Исмәгыйль бәк Гаспринскийның бу тәкъдименнән соң күңеленең иң тирән җиренә яшерелгән Парижга барып уку теләге Садрида яңадан кабынып китә. «Ара-тирә «Тәрҗеман»га мәкаләләр язарсың, мин дә сиңа җибәргәләрмен, сине ач тотмабыз», дип, ул С.Максудиның бу сәфәренә үзенең хәер-фатыйхасын бирә.Ул башта Төркиягә, ә аннан берникадәр вакыт яшәп, бераз француз теленнән дәресләр алгач, тәвәкәлләп, Франциягә китә. Бөтенләй дә диярлек французча белмәгән, акчасы, таныш-белешләре булмаган С.Максуди үзенең зирәклеге, тырышлыгы, чыдамлыгы аркасында бөтен авырлыкларны җиңеп, һәммәсенә түзеп, бер ел эчендә француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә һәм дүрт елда аны бетереп тә чыга. Ул хокук дәресләреннән тыш фәлсәфә һәм социология дәресләренә дә йөри. Монда укыганда аңа даими матди ярдәм күрсәтүче булмый, шуңа күрә ул Россиядәге төрле газеталарга (шул исәптән, «Тәрҗеман»га да) хәбәр, мәкаләләр язарга, рус теленнән дәресләр бирергә мәҗбүр була. Ләкин авырлыкларга да карамастан, Франциядә узган еллар романтик рухлы С.Максуди күңелендә матур хәтирәләр калдыра, чөнки ул анда үзенә гомерлек дуслар, фикердәшләр таба: Парижда Йосыф Акчура, Яхья Кемал (булачак төрек язучысы) һәм башкалар белән дуслаша, алар белән төрки халыкларның үткәне, киләчәге турында кайнар бәхәсләр алып бара.Бөтен нәрсәне белергә омтылган С.Максуди, тырышып укудан тыш, Парижда яшәүче халыкның төрле катламнарының тормыш-көнкүреш, уй-фикерләре белән дә кызыксына: ул студентлар яшәгән чардакларда да, эшчеләр яшәгән арзанлы фатирларда да еш була. Аны ул елларда аксөякләрнең әдәби салоннарында да күрергә мөмкин булган, ул хәтта моның өчен үзенә фрак та тектергән. Әдәбият-сәнгать яраткан С.Максуди театрларга да еш йөри, музейларда да була, ә каникул вакытларында Франция буйлап сәяхәткә дә чыгып китә.Парижда укыган елларында житәрлек дәрәжәдә матди ярдәм алып тормаган С.Максуди, гәзитләргә мәкаләләр язып кына акча эшләп булмаганлыгын тиз аңлый һәм Америка язучысына ияреп «Йөз ел соңара» дигән роман яза, аның бу романы 1906 елда «Тәрҗеман» гәзитендә С.М. имзасы белән басылып чыга. Шулай ук аның ул чорда французча бер пьеса да язып караганы билгеле булды. (Кулъязма С.Максудиның оныгы Г.Пултарда саклана.)1902 елны, инде Парижга барып, урнашып, университетта укый башлагач, С.Максуди Исмәгыйль бәк Гаспринскийдан хат ала, ул аңа тиздән «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллыгы булачагы турында яза.Әлеге хаттан соң С.Максуди бик уйланып йөри, аны бу уңай белән төрки халыклар арасында бернинди дә хәзерлек эшләре дә алып барылмавы борчый. Ул: «Әгәр бу хәл башка алдынгы милләтләрдә булса, бер юбилей үткәрерләр иде, ул милләт үзенең милләтпәрвәрләренә олы хөрмәт, ихтирам күрсәтер иде», дип көенә. С.Максуди сабакташы Йосыф Акчура белән киңәшеп, бу юбилей мөнәсәбәте белән Төркиядә һәм Россиядә яшәүче танылган зыялыларның И.Гаспринскийга хатлары рәвешендә бер китап чыгарырга уйлыйлар һәм үзләренең теләк-киңәшләрен әйтеп, барлыгы йөздән артык кешегә хат язалар.Бу китапчык Россия төркиләре арасында И.Гаспринскийның «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллык юбилеен уздыру өчен нигез, бер этәргеч була. 1903 елда Бакчасарайда милләтсөярләрнең җыелышуы «бер милли конгресс рәвешен ала, төрле өлкәләрдән килгән төркиләр һәм Россия төркиләре өчен милли мәдәниятләрен үстерүдә, диннәрен, телләрен саклауда русларга каршы тору өчен бер киңәш мәҗлесе булды», дип яза С.Максуди үзе бу турыда соңыннан. С.Максуди бу бәйрәмгә үзе кайта алмаса да, үзләренең әлеге юбилейны уздыруда этәргеч булулары белән бик горурлана.«Йокымсырап яткан татар халкының хәятенә җан өрүче» И.Гаспринский үзе туктаусыз төрки халыкларның бердәм бер гаилә булып кына мәдәниятләрен, икътисадларын тәрәкъкый итә алачаклары турында анлата һәм төрки халыкларнын бердәм булганда гына телләрен-диннәрен саклап кала алачаклары турындагы фикеренә гомере буе турылыклы кала. Ә аның шәкерте, остазының бу фикеренә кушылып, 1907 елдан башлап, II-III Россия Дәүләт думалары депутаты буларак, Дума мөнбәреннән изелгән, хурланган мөселман халыкларының хокукларын бертигез яклап ялкынлы чыгышлар ясый; татар халкында миллият хисен уяту, тәрбияләүдә, милли хәрәкәткә юнәлеш бирүдә әһәмиятле роль уйнаган шәхесләрнең берсенә әверелә. Татар милли хәрәкәте идеологларының иң авторитетлысына әйләнгән С.Максуди, еллар узгач, бу юлда зур тәҗрибә туплагач, үзенең «рухи атасы»ның милләткә хезмәттә озак еллар буена үз иңнәрендә нинди авыр йөк күтәреп барганын яхшы аңлаячак. «Мөхтәрәм мөгаллим, Сезне милләт тарафыннан Русиянең бөтен нокталарында исламнар тарафыннан билгеләп үтелә торган мактаулы олуг бәйрәм белән котлыйм. Сезнең яшәдем дип әйтергә хакыгыз бар. Сез бүген һәр мөселманның фикерендә милләтнең тарихысыздыр. Сезнең хәятыгыз мисалы, без, Русия мөселманнары өчен үрнәктер» дип язачак ул 1908 елның 13 маенда «Йолдыз» гәзитендә «Тәрҗеман»ның 25 еллык юбилее уңае белән.1906 елны, биш ел иленнән аерылып яшәгән С.Максуди Сорбоннаны тәмамлап, юрист дипломы алып, милли хисләр белән тулып, үзен милләт тәрәккыятенә хезмәт итәргә хәзерләп, Россиягә кайта. Шушы елдан алып аның татар милләтенә фидакарьләрчә хезмәткә багышланган эшчәнлеге башлана.1906 елның 16-20 авгутында Н.Новгородта «Мөселман иттифакы» партиясенең III съезды уздырыла һәм аның эшендә И.Гаспринский, Й.Акчураларның чакыруы буенча С.Максуди да катнаша, аның сәясәт комиссиясендә эшли, әлеге партиянең Идарәсенә сайлана. Шушы партия тарафыннан аның канддатурасы II Дәүләт думасына депутатлыкка тәкъдим ителә.С.Максудиның, шулай итеп, 1907 елдан 1912 елга кадәр булган II-III Дәүләт думаларындагы депутат буларак эшчәнлеге, ягъни ил күләмендәге рәсми сәясәттәге эшчәнлеге башлана. II Думада ул Президиум әгъзасы итеп, III Думада исә Мөселман фракциясе секретаре итеп сайлана.1907-1912 еллар — татар вакытлы матбугатында өзлексез кыйналуга, тәнкыйтьләүләргә дә карамастан, III Думадагы сигез кешедән торган Мөселман фракциясе һәм аның иң эшчән депутатларыннан булган С.Максудиның сәяси, милли эшчәнлегенең иң актив еллары. Ул II һәм III Дәүләт думалары утырышларында төрле закон проектлары каралганда татар һәм мөселман халыкларының хокукларын яклап барлыгы 15 ләп, ә төрле комиссияләрдә исә 100 дән артык чыгыш ясый. Бу чыгышларның барысы да диярлек рус газеталарында басылып баралар һәм жәмәгатьчелктә киң яңгыраш алалар. Аның Дума утырышларында ясаган һәр чыгышы вакыйгага әйләнә.1912 елны IV Думага сайлауларда күчемсез милке юк дигән сылтау белән С.Максуди кандидатурасы уздырылмый һәм шулай итеп III Думаның иң эшчән депутаты булган С.Максуди кандидатлар исемлегенә кертелми. III Думага депутат булып сайланмаса да ул Россия хөкүмәтенең милли сәясәтен татар милләтенә аңлату, житкерү буенча зур эш алып бара. Россия Дәүләт думасында закон проектларын каралганда әлеге законның татар халкына, мөселман халыкларына файдасы барлыгын яки юклыгын жентекләп аңлаткан мәкаләләре ул елларда “Йолдыз” гәзитендә һәрдаим басылып баралар.1910 елда утыз яшенә кадәр буйдак булып яшәгән С.Максудиның шәхси тормышында да зур үзгәреш була: ул миллионер Шакир Рәмиевнең кызы Камиләгә өйләнә. Туйга татар дөньясының барлык танылган байлары, зыялылары чакырыла, бу вакыйга турында барлык татар гәзитләре дә диярлек язып чыга.С.Максуди, туйдан соң, хатыны белән Петербургка китә, анда үзенең депутат буларак эшчәнлеген дәвам итә. 1912 елны аларның беренче кызлары Гадилә туа, ә 1914 елны икенче кызлары Наилә дөньяга килә. С.Максуди өчен бу еллар бик бәхетле еллар була: беренчедән, ул гаилә тормышы белән бик бәхетле булса, икенчедән, үзен бөтен көчен, сәләтен биреп милләтенә хезмәт итә алуы белән бәхетле саный.Татар милләтенең иң бай промышленникларыннан булган Ш.Рәмиевнең кызына өйләнү С.Максудиның матди хәленә генә уңай тәэсир итеп калмый, аңа җәмгыятьтә берничә баскычка югарырак күтәрелергә дә ярдәм итә. Петербургта яшәгәндә алар шәһәрнең затлы нәселдән чыккан аксөякләре белән аралашып яшиләр, аларны үзләрендә дә кабул итәләр.М.Бигиев таныштырган һәм аның димләве аркасында табышкан бу пар искиткеч бәхетле гаилә булып чыга.С.Максуди белән Камилә ханым кырык җиде ел буе тату, матур гомер итәләр, ике кыз үстерәләр. Ул кызларның берсе — Гадилә исемлесе — Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты. Гадилә Айда шактый еллар Голландия, Италия, Испания һ.б. илләрдә Төркиянең тулы вәкаләтле илчесе була. Соңыннан фән белән шөгыльләнә, әтисенең язылып бетмичә калган хезмәтләрен төгәлли. С.Максудиның тормыш юлы турында «Садри Максуди Арсал» дигән китабын яза.Россиядән чит кеше исеме астында чыгып китәргә мәҗбүр ителгән Садри һәм Камилә Максудилар туган җирләреннән аерылгач та юкка чыкмыйлар. Татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзләренә җыйган бу ике асыл зат мөһаҗирлектә дә үзләренең кыйблаларына, мәсләкләренә тугры калып, шул максатларына хезмәт итәләр.С.Максудиның иң актив сәяси, милли эшчәнлеге 1917 елның Февраль революциясеннән соң, ягъни Эчке Русия һәм себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтариятен төзү һәм аның Милләт мәҗлесе эшләгән чорга туры килә. ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте һәм аның кыйбласын билгеләүчеләр-лидерларының эшчәнлеге нәтижәсе булып 1917 елның 22 июлендә Русия мөселманнарының берләштерелгән сьездында игълан ителгән Милли-мәдәни мохтарият 1918 елның 13 апреленә кадәр генә яшәп калуына да карамастан, бәйсезлеген кабат торгызу теләген югалтмаган татар халкы өчен бу көннәр тарихка шанлы көннәр булып кереп кала. Милли-мәдәни мохтариятнең Уфада уздырылган Милли мәжлесендә С.Максуди Милли Идарә рәисе итеп сайлана һәм бу Мәжлестә Эчке Русия һәм себер төрек-татарлары Милли мәдәни-мохтариятенең С.Максуди язган Конституциясе тикшерелә һәм кабул ителә.Әмма, кызганычка күрә, совет властен танымаган Милли-мәдәни мохтарият совет власте декреты белән таратыла, ә аның рәисе С.Максуди чит илгә качарга мәҗбүр була. 1918-1923 елларда шушы Милли-мәдәни мохтариятнең Милли Идарәсе рәисе буларак ул Парижда уздырылган Тынычлык конференциясендә катнаша, төрле мәсьәләләргә багышланган жыелышларда чыгышлар ясый, Белдерүләр белән чыга, ягьни Россиядән эмиграциягә китәргә мәжбүр булган милләтләрнең милли оешмалары житәкчеләре белән берлектә татар халкы исеменнән эш алып бара. С.Максуди 1923 елларга кадәр Россиядәге сәяси хәлләр үзгәрер дә илгә кире кайту мөмкинлеге туар дигән өмет, ышаныч белән яши. Әмма инде бу ышаныч аңарда көннән-көн кими бара. Ул, Г.Исхакый, Ф.Туктаровларның ризасызлыгына да карамастан, сәясәттән китә һәм 1922-1923 еллардан башлап ныклап фән белән шөгыльләнә башлый.Аңа Сорбонна университетында яңа ачылган төрки халыклар тарихы кафедрасында профессор урыны тәкьдим ителә һәм ул төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр курсы укый башлый. Биредә С.Максуди француз телендә үзенең “ Төрек расасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле хезмәтен яза.Төркиядә Республика игълан ителгәч, С.Максуди зур шатлык хисләре кичерә, 1924 елның җәендә «андагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күрер өчен» Франциядән Төркиягә китә. Монда ул дусты Йосыф Акчура белән очраша, Анкара һәм Стамбул университетларында төрки халыклар тарихы буенча берничә лекция укый. С.Максуди укыган лекцияләр турында рецензияләр һәм лекцияләрнең тулы текстлары төрек матбугатында — “Жөмһүрият” гәзитендә (11 январь 1925 ел), “Төрек юрду’’ журналында (декабрь 1925 ел) басылып чыга. Әлеге журналда аның “Төркиләр тарихының тәэсире” дигән интервьюсы (декабрь 1924 ел) чыга. Аның бу интервьюсын үз комментарийлары белән “Төрек кульуру”ның 1967 елның март санында да басылган.Анкарада ул Төркиянең хөкүмәт җитәкчесе Мостафа Кемал Ататөрек белән таныша, ә ул исә аны Төркиягә чакыра.Төркия хөкүмәтенең мәгариф министры Хәмидуллаһ Сөхби аңа 1924 елның ахырларында яшь Республикага хезмәт итәргә чакырып рәсми хат жибәрә. С.Максуди 1925 елның башларында «Анда мине тарихи хезмәтләр көтә» дип, Парижда инде көйләнеп барган тормышын, Сорбонна университетындагы төрки халыклар тарихы кафедрасындагы мөдирлек һәм профессорлык эшен калдырып, бөтенләйгә Төркиягә күчеп китә һәм шул елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр, Төркия бу талантлы галимнең, сәясәтченең икенче Ватанына әйләнә.Бик күп татар мөһаҗирләрен үзенә сыендырган, татар халкының Й.Акчура, Г.Баттал, Ф.Туктаров, Г.Исхакый, М.Бигиев, З.Вәлиди кебек асыл улларын кабул иткән төрек халкы С.Максудины да үз улы итеп таный.Безнең милләтнең мәдәнияты, әдәбияты күгендә якты йолдызлар булып янарга тиешле күпме ул-кызлары кайсы гына илләргә сибелмәгән дә, нинди генә халыкларга хезмәт итмәгән. Большевиклар тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителеп, туган илен ташлап китәргә мәҗбүр булган олуг милләтче С.Максуди Төркиядә дә үз кыйбласына тугры кала: ул төрки халыкларга хезмәт итүен дәвам итә.С.Максуди Төркиягә килү белән Х.Сөхби житәкләгән милли мәгариф министрлыгына эшкә урнаша. Бераздан ул М.Кемал кушуы буенча яңа гына төзелгән яшь республика өчен бик кирәкле кадрлар әзерләргә тиеш булачак Хокук мәктәбен оештыра һәм шунда ук моңарчы әле беркем тарафыннан да укытылмаган яңа фән — “Төрки хокук тарихы” фәнен укыта башлый. С.Максуди төрки хокук тарихы өлкәсендә ислам дине кабул ителгәнгә кадәр чордагы төрки жәмгыятьтәге хокук тәртибен өйрәнә һәм 2 ел эчендә яңа фән — “Төрки хокук тарихы” фәненә нигез сала. 1928 елда аның беренче фундаменталь хезмәте — “Төрки хокук тарихы” басылып чыга һәм озак еллар буена студентлар өчен дәреслек булып хезмәт итә. Автор бу китабында үзенең төрки хокукы тарихы өлкәсендәге фәнни эзләнүләренең, фикерләренең, күзаллауларының сөземтәсе генә бирелде дип билгели. Хезмәттә алга таба бу өлкәдә алып барылачак тикшеренүләр өчен юл күрсәтелгән, бөтен чыганаклар билгеләнгән ди. Шулай итеп, С.Максуди әле дөнья фәнендә булмаган, язылмаган төрки хокук тарихына нигез сала,төрек телендә беренче дәреслек яза һәм шул фән буенча лекцияләр курсы укый башлый.Биредә С.Максуди хокук бүлеге профессоры вазыйфасында 18 ел эшли, ә 1943 елдан Истанбул университетына күчә һәм озак еллар буе анда хокук тарихы укыта. Аның «Хокук тарихы» дәреслеге 1927, 1928, 1931 елларда берничә кат басылып чыга, ә «Гомуми хокук тарихы», «Төрек тарихы һәм хокук», «Хокук фәлсәфәсе», «Теократик дәүләт һәм лаик дәүләт» кебек хезмәт-дәреслекләре 1937-1947 елларда һәркайсы берничә мәртәбә басыла һәм хокук факультетында укучы студентларга озак еллар буенча дәреслек булып хезмәт итә.Дөньяның иң данлыклы университетларыннан булган Сорбонна тәмамлаган С.Максуди хокук фәне өлкәсендә үз заманының иң зур, абруйлы белгечләреннән булган. Аның хокук фәненең теоретик нигезләрен ачкан, андагы проблемаларны яктырткан бу хезмәтләре дөньякүләм әһәмияткә ия булганнар.Ә инде 1947 елда басылган «Төрек тарихы һәм хокук» исемле хезмәтенә Татарстанның хокукый һәм гамәли законнарын эшләүче белгечләребез игътибар итсә яхшы булыр иде. Чөнки С.Максудиның әлеге хезмәте төрек халкы белән тугандаш татар халкының гореф-гадәтләренә, әхлакый законнарына, этик нормаларына да нигезләнеп язылган.1928 елда Мостафа Кемал кушуы буенча Тел комиссиясе төзелә. Комиссия алдына төрек әлифбасын латин графикасына күчерү һәм төрек телен чит — гарәп, фарсы сүзләреннән чистарту, алар урынына яңа төрек сүзләре ясау мәсьәләсен хәл итү бурычы куела.С.Максуди үзенең остазы итеп санаган И.Гаспринскийның төрки халыкларның бердәмлеге, берлеге идеясын яклый һәм барлык төрки халыклар өчен госманлы төрекләрнең телен уртак тел буларак күрә. Ул гарәп һәм фарсы сүзләре урынына төрек теленең үз эчендә яңа сүзләр ясау мөмкинлегеннән файдалану кирәклеге мәсьәләсен яклый һәм төрек халкының югары үскән фәнни теле булырга тиеш дип чыга. (“Төрек юрду”, 1928 ел). Тел комиссиясе тәкьдим иткән яңа әлифба белән килешмәгән С.Максуди “Миллият” гәзитендә (сентябрь, 1928 ел) “Телне реформалаштыру проблемасы ” дигән озын мәкаләсен бастырып чыгара. Берничә ел эчендә ул тел реформасына багышланган берничә дистә мәкалә яза.Ул әлеге мәкаләләре белән төрек телекнең үсеше, аны гадиләштерү, чит сүзләрдән чистарту, яңа сүзләр ясау һәм яңа әлифбаны гамәлгә кую өчен гаять зур эш башкарган тел галиме буларак та таныла. С.Максуди үзенең шул мәкаләләрен жыеп 1930 елда “Төрек теле өчен" дигән китабын чыгара, китапка сүз башын Мостафа Кемал Ататөрек яза: “Милли хис белән тел арасындагы бәйләнеш бик көчле.Телнең милли һәм бай булуы аркасында милли хис тә бөек була.Төрек теле телләр арасында иң бае. Үз илен һәм аның киләчәген саклап кала алган төрек милләте, билгеле, үз телен чит телләрнең басып алуыннан да саклаячак. 2 сентябрь,1930 ел. Гази М.Кемал.” С.Максудиның төрек мәдәниятында, фәнендә тоткан урынының зурлыгын, әһәмиятлелеген күрсәткән һәм аңа хезмәтенә бирелгән бу бәя аның авторитетының жәмәгатьчелек алдында тагын да күтәрелүенә сәбәп була.С.Максуди, үзенең бар гомерен төрки халыкларның тарихын өйрәнүгә багышлаган З.Вәлидидән кала, төрек тарих фәнен үстерүгә дә иң зур өлеш керткән галимнәрнең берсе булып санала.Төркиягә күчеп килгәч тә үк С.Максуди “ Төрек учаклары “ жәмгыятенә әгьза булып керә, һәм 1927 елда әлеге жәмгыятьнең Мәдәният һәм фән буенча комиссиясенә сайлана. Жәмгыятьнең 1930 елның 27 апрелендә уздырылган сьездында ул Тарих академиясе төзәргә кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга һәм үзенең тәкьдимен яклап озын һәм дәлилле чыгыш ясый. М.Кемалга аның бу тәкьдиме ошый һәм озак та үтми әлеге Комиссия төзелә. Комиссия төзелү белән төрки халыклар һәм алар эчендә төрек халкының яңа тарихын язу буенча М.Кемал житәкчелегендә кызу эш башлана. С.Максуди үзе “Искетлар-сакалар “ һәм “Урта Азиядәге төрки дәүләтләр“ дигән бүлекләрне язарга алына. Аның бу хезмәтләре аерым китаплар булып 1938 һәм 1934 елларда басылып чыгалар. Дөрес, 1947 елда З.Вәлиди аның “ Урта Азиядәге төрки дәүләтләр “ дигән хезмәтен бик нык тәнкыйтьләгән “17 күмелгән шәһәр яки Садри бәй“ дигән китабын бастырган. Ләкин шуңа да карамастан С.Максудиның бу хезмәте тарих фәненә яңалык кертүче хезмәт булып кереп калган.Аның 1924 елда иртәдән кичкә кадәр Берлинның Милли китапханәсендә басылып эшләвенең файдасы була: Төркиядә аның «Искетлар — сакалар» (1938 ел), «Урта Азия төрек дәүләтләре» (1934 ел), «Төрек тарихы вә хокук» (1947 ел) исемле китаплары дөнья күрә. Төрки халыкларның тарихын өйрәнү, бу шанлы тарихны Европа илләре халыкларына да таныту теләге аңарда Тарих Академиясе төзү кирәклеге турындагы фикерне уята һәм ул Милләт вәкиле булган елларында әледән-әле әлеге фикерен матбугат битләрендә, Милләт мәҗлесләрендә да кузгаткалап тора. Шулай итеп ул әле 1950 еллардан соң гына төзеләчәк әлеге Академиягә нигез салырга, аның төзелешенең, эшчәнлегенең төп принципларын билгеләргә тырыша. «С.Максуди төрек тарихын яңадан язып тарих хакында милли аңны, карашны үстерүгә зур өлеш кертте, милләтчелекне төркичелек дип аңлатты һәм тарихта үзенең эзен калдырды» (С.Максудиның тууына 115 ел уңае белән уздырылган конференциядә Г.Пултар ясаган докладтан). Төркиядә хәзер яши һәм эшли торган «Тарих җәмгыяте» исә аның әнә шул тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. (Әлеге «Тарих җәмгыятен» төзүдә Й.Акчура да зур көч куйган, ул әлеге җәмгыятьнең беренче рәисе булган һәм 1932 елда уздырылган I Төрек тарих конгрессының эше белән дә рәислек иткән).Төркиядә Ататөрек вакытында С.Максуди сәясәт белән дә шөгыльләнә, 3 мәртәбә Төркия парламентына депутат булып сайлана. Бер мәртәбә Й.Акчура белән бергә эшли. Гомере буе Й.Акчураны хөрмәт иткән һәм аны үзенең дусты санаган С.Максуди аның үлемен авыр кичерә (1934 ел). Аңа багышлап язган “Дустым Йосыф Акчура“ дигән мәкаләсендә ул аның сәяси эшчәнлегенә зур бәя бирә. Барлык төрки халыклар өчен дә бәйсезлек, милли үсеш чоры киләчәк һәм Й.Акчура кебек милләтебез өчен яшәгән шәхесләрнең үлмәс исемнәре онытылмаячак ди. Й.Акчураны ул төркилек идеалына бертуктаусыз хезмәт иткән үз милләтенең бөек улы дип атый. (Мәкалә Й. Акчура истәлегенә багышлап чыгарылырга тиеш булган китап өчен махсус язылган. Ләкин китап чыкмый калган, С.Максуди үзе исән чагында әлеге мәкаләсен башка гәзит-журналларда бастырмаган. Бары тик 1978 елда гына “Төрек юрду“ журналына кызы Г.Айда китерә һәм журнал Й.Акчураның тууына 100 ел тулу уңае белән бу “бөек идеалист”ка багышланган әлеге мәкаләне бастырып чыгара.)1946 елда Төркиядә Демократлар партиясе төзелә. Бу партиянең төзелүендә С.Максудиның да өлеше зур, чөнки ул дәүләтнең демократик киләчәгенә якты өметләр баглап, кичке «Соң сәгатьтә» гәзите битләрендә һәр атна саен диярлек демократия, күппартиялелек, гражданлык хокуклары турында гади халыкка аңлаешлы телдә язылган күп санлы мәкаләләрен бастыра. Аның бу мәкаләләре төрек халкының төрле катлаулары арасында әлеге мәсьәләләргә карата зур кызыксыну уята, С.Максудины гади халык арасында да киң танытуга һәм авторитеты тагын да күтәрелүгә китерә: һәм ул 1950-55 елларда Бөек Милләт мәҗлесенә Милләт вәкиле булып демократлар партиясенең Анкара бүлегеннән сайлана. Инде Милләт мәҗлесендә тел мәсьәләләре каралганда, хокук буенча кануннар тикшерелгәндә дә Төркиянең иң абруйлы сәясәтчесе, олы галиме булган С.Максуди Арсалның салмак, әмма көчле, вәкарьле тавышы яңгырый. С.Максуди 50 нче елларның урталарына кадәр Төркия һәм Европа сәясәтендә күренекле урын били. Төркия делегациясе составында Милләтләр лигасы эшендә катнаша, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң төзелгән Европа советында да Төркия парламенты делегациясе житәкчесе буларак бик актив эшли. Европа Советында ул Европа федерациясе Конституциясен язу өчен төзелгән комиссиягә сайлана, дөньядагы төрки дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен дә эченә алган Европа федерациясе Конституциясен яза, аны Комиссия утырышына тәкьдим итә, үз фикерләрен дәлилләп кайнар чыгышлар ясый һәм Комиссия әгьзалары ул язган Конституциянең төрки дәүләтләргә кагылышлы параграфлары белән килешергә мәжбүр булалар.С.Максудиның Төркия республикасының иң абруйлы, танылган сәясәтчеләреннән булуын күрсәткән бер факт:1955 нче елда президент сайлаулары вакытында президентлыкка күрсәтелгән 5 кандидатураның берсе Садри Максуди Арсал була. С.Максуди моны төрек жәмәгатьчелегенең үзенең күпеллык мәдәни, фәнни, сәяси эшчәнлегенә булган бәясе дип кабул итә һәм олы яшьтә булуын сәбәп итеп кандидатурасын ала.С.Максуди 1955 елда гына сәясәттән китә һәм үзенең калган гомерен бары тик фәнгә генә багышлый. Аның соңгы гыйльми хезмәтләренең берсе «Миллият тойгысының социологик әсаслары» дип атала. С.Максуди үзе бу хезмәте турында: “Миллиятчелекнең, миллиятнең асылын милләтләрнең яшәешендәге әһәмиятле роленә бәйле рәвештә социологик күзлектән карап тикшергән мондый әсәр төрки телләрдә дә, Европа телләрендә дә әлегә юк” дип күрсәтеп һәм еллар дәвамында миллияткә кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә алып барылган эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтижәсендә тупланган фикерләрен төрки халыкларга житкерү максаты белән язылды дип билгеләп уза. Бу җитди, фәлсәфи хезмәт бөек милләтченең үзеннән соңгы буыннарга— милли тәрәкъкыят юлында үз халыкларына хезмәт итәчәк буыннарга васыяте сыйфатында карала ала. «Анда милләт һәм милли мөнәсәбәтләр проблемасына тирән теоретик анализ ясала. С.Максудиның бу китапта төрле дәлилләр белән нигезләнеп бәян ителгән фикерләре милли мәсьәләләрне тикшергәндә, милли идеологиянең ориентирларын билгеләгәндә, методологик таяныч ролен үти алалар».С.Максуди 1957 елның 20 февралендә Истанбулда вафат була. Ул көннәрдә Төркиянең барлык газеталары кайгы сүзләре белән чыга, аның гаиләсенә Европаның төрле илләреннән, Төркия дәүләт җитәкчеләреннән килгән кайгы телеграммаларында, аның үлеме уңае белән матәм мәкаләләре басылган газеталар Төркия үзенең зур галимен, дәүләт эшлеклесен һәм сөекле улын югалтты, дип язалар. Дөньяның киң җәмәгатьчелеге аны олы дәүләт эшлеклесе, төрек халкы исә аны үзенең улы дип таный.С.Максуди 21 февральдә Истанбулда җирләнә, табуты куелган мәчет янына, аның белән хушлашырга дип дистәләрчә мең кеше җыела. Аның гәүдәсе салынган табутны шифаханәдән Баязит мәчетенә, аннан ул эшләгән университетка кадәр кулга күтәреп алып киләләр. Ә табут исә Төркия флагына төрелгән була. Бу — төрек хөкүмәтенең Төркия республикасы сәясәтендә мөһим роль уйнаган, мәдәниятендә, фәнендә зур эшләр эшләгән танылган сәясәтчегә, олы галимгә күрсәткән ихтирамы, олы хөрмәте була. Аның кабере бүген дә кадерләп саклана, зиярәт кылына. Истанбулда С.Максуди исемендәге урам да бар.С.Максудиның 1925 елдан соңгы эшчәнлеге турында Төркиядә зур-зур хезмәтләр язылган, кызы Адилә Айданың "Садри Максуди Арсал" исемле китабы чыккан. Инде менә 40 елдан артык һәр ел саен 20 февраль көнне Төркиянең житди гәзитләрендә аны искә алу мәкаләләре чыгып килә, ә “Төрек юрду” журналы 1957 елдан башлап һәр ел саен үзенең февраль санында С.Максудига багышланган материаллар биреп бара.С.Максуди — гомерен татар халкы, мөселман халыклары һәм төрек халкына хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхесләребездән. Төрек дәүләте тарихына ул: “С.Максуди Төркия дәүләтен ныгыту буенча мәгьрифәтче вазыйфасын үтәде, үзенең киңәшләре, фикерләре һәм фәнни эзләнүләре белән төрек халкына хезмәт итте, файдалы эшләр башкарды“ 9 дигән бәя алып кереп калды. Татар халкы тарихында да Садри Максудиның татар милләте өчен башкарган эшләре үзенең хаклы бәясен алырга, яшь буыннарга житкерелергә тиеш.чыганак:http://sombel.ru/
syuyumbike
mass_media
Тарих
14 Ноябрь 2016 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/avyl-chebi-kt-tal-chybygynnan-kaz-oyalary-r
Авыл чеби көтә, тал чыбыгыннан каз оялары үрә
Тал чыбыгыннан үрелгән каз оялары хакында ишеткәч, балачактагы каз утыртып, бәбкә чыгарган вакытлар искә төште.
Актанышның Уразай авылында яшәүче 80 яшьлек Роберт Локманов тал чыбыгыннан каз оялары үрә икән. Уразай авылында электән кәрзин үрүчеләр күп булган.“Талларны, яфрагы коелгач, көз көне үк өйгә алып кайтып куям. Бу шөгыльгә мәктәптә укыганда ук өйрәндем. Дөньяны алып бару өчен кирәк иде”, – дип сөйли ул.– Роберт абый талларны күл буйларыннан үзе кисеп алып кайта. Аның кул эшен төрле күргәзмәләргә куябыз. Элекке кирәкле һөнәрне дәвам итүче кешебез ул. Куллары алтын, – ди аның турында Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәрипов.Ул ике каз оясын бер көндә үреп чыга икән. Тавык-үрдәккә дигәненең капкачын да талдан чорный. Кош-корт оясы гына түгел, вак кәрзиннәр дә ясап куя. Ә язга чыгуга каз оялары үз ияләрен таба.Тал чыбыгыннан үрелгән каз оялары хакында ишеткәч, балачактагы каз утыртып, бәбкә чыгарган вакытлар искә төште. Мартта казларның күкәй салып йөргән вакытлары бит. Соңгы вакытта авыл да инкубаторга күчте.Өйдә каз утыртып, бәбкә чыгаручылар калмады диярлек. Халык күбрәк бер көнлек бәбкәләргә алдан ук язылып куя. Шулай ук иртә яздан чеби алып үстерүчеләргә дә вакыт җитеп килә.Саба районы Кече Кибәче авылында яшәүче Сания Әхмәтгаязова гыйнвар аенда ук 80 баш чебигә язылып куйган. “Саба инкубаторыннан март азагына таба чебиләр кайтачак.Авылыбыз белән чеби үстерәбез. Күршеләрдә дә күпләп каз-үрдәккә язылучылар күп. Үземнең дә үрдәкләр алырга исәп бар”, – диде ул. Бер көнлек чебинең бәясе 60 сумга төшкән.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
21 марта 2020, 17:15
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyda-ukrainadagy-khrbi-khrktt-lak-bulgan-mayorny-sogy-yulga-ozattylar
Чаллыда Украинадагы хәрби хәрәкәттә һәлак булган майорны соңгы юлга озаттылар + фотолар (галереядә)
Ул: «Җиңеп кайтабыз да, укырга керәм», – дигән иде.
10 майда Украинадагы хәрби хәрәкәттә Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Загртдинов һәлак булды.Рәмисне белүчеләр аның кечкенәдән офицер булырга хыяллануын әйттеләр. Егет хыялын тормышка ашыру өчен  ике ел Казан югары хәрби команда училищесында (хәрби институт)  укыган. Аннары Советлар Союзы маршалы К.К. Рокоссовский  исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми войска команда училищесына (хәрби институт)  күчерелгән һәм аны уңышлы гына тәмамлаган.  Хәрби хезмәтне Алтай краеның  3нче мотоукчылар батальонында командир вазифасында үткән. Хатыны Светлана Алейск шәһәрендә яши.  Александр һәм Тимур исемле уллары бар.Рәмиснең 1967 елгы әнисе Дилә ханым – «Чаллы икмәге» кибетләренең берсендә сатучы. Әтисе Актаныш районында яши, янгын сүндерү хезмәте машинасында  шофер булып эшли.Кичә мәрхүмнең җәсәден Чаллыга алып кайттылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов шул ук көнне, өйләренә барып,   Рәмиснең әнисенең авыр кайгысын уртаклаштылар. «Рәмис Ватанны саклаучы чын комбат иде», – диде мэр. (фото Наб.Челны ру сайтыннан)15 майда Чаллы халкы, батырларча һәлак булган майор Рәмис Фаис улын соңгы юлга озатты.Хушлашу мерәсимендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм башкалар катнашты.Хәрби хезмәттәше Николай Тяпкин шәһәрдәшебезнең ышанычлы дус, тәҗрибәле командир булуын әйтте. «Илебезнең баш командующее боерыгы белән Рәмис Фаисовичка (вафатыннан соң)  Россиянең югары бүләге биреләчәк.  Аның турындагы якты хәтирәләр күңелләребездә озак сакланыр», – диде ул.Командир Сергей Пономарев: «Рәмисне 3 атна элек Мәскәү воказалыннан Украинага озатканда: «Болай йөрүләреңне тәмамла инде, академиягә укырга кер, синнән чын офицер чыгачак», – дигән идем. Ул: «Җиңеп кайтабыз да, укырга керәм», – дигән иде. Барыбыз да моңа ышанган идек. Әмма хәрби хәрәкәт вакытында килеп чыккан көтелмәгән бәрелешләр  барыбызны да шок хәленә китерде. Безнең гаилә, әти-әнием Рәмиснең вафатын авыр кабул итте. Аны тасвирларга, гәрчә бик бай булса да, рус телендә сүзләр табуы читен. Рәмиснең әти-әнисенең, гаиләсенең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге гомеребезнең соңгы көненә кадәр сакланыр. Мин яшьләрне Рәмис үрнәгендә тәрбияләрмен», – диде.Рәмиснең һәлак булуы турында ишеткәч тә, аның күршеләре, сыйныфташлары белән сөйләштем. Барысы да аны акыллы, тәртипле, тырыш егет дип бәяләделәр.Сыйныфташлары белән соңгы очрашуында ул, күңеле нидер сизгән кебек: «Үлсәм, мине Чаллыга җирләрсез», – дигән булган.Ак чәчәкле ямьле май көнендә башкарма комитет ярдәме белән каһарман якташыбыз – Рәмис Загртдинов Чаллы зиратында каһарманнар аллеясендә җирләнде.Урыны җәннәттә булсын, гаиләсенә, әти-әнисенә авыр кайгыны җиңәргә көч һәм сабырлык бирсен.Зөлфия ГАЛИМ.Зөлфәт Мөсәлләмов фотолары
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-05-15 11:39:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstan-khalkyny-urtacha-khezmt-khaky-kpme
Татарстан халкының уртача хезмәт хакы күпме?
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев парламент утырышы вакытында республика халкының уртача хезмәт хакын әйтте.
2018 елның гыйнвар – июль айларында уртача айлык хезмәт хакы 8,6 процентка арткан. Хәзер ул 33 929 сумны тәшкил итә. Ләкин авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районнарда бу сан бермә-бер азрак, ди министр.Быел бюджет хезмәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 4,3 процентка артырга тиеш. Туклану һәм даруларга кагылышлы социаль түләүләр, стипендияләр дә инфляциягә бәйле рәвештә артачак. Шул ук вакытта 2019 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәя дә 4,3 процентка артачак икән.Эш тәкъдим итүче төрле сайтлардан алган мәгълүмат буенча республика почтальоннары 15-19 мең сум хезмәт хакы ала. Заводта эшләүче пешекчеләр һәм укытучылар – 23-26 мең сум, пенсия һәм социаль блог белгечләре, шәфкать туташлары - 15 мең, хисапчылар – 30 мең, программистлар – 45 мең сумлык хезмәт хакы ала, дип яза «АиФ Казань».
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
10 октября 2018, 11:18
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/tatarstanlylar-ministrlyk-m-vedomstvolarny-stenlekle-burychlaryn-zlre-bilgelyachk
Татарстанлылар министрлык һәм ведомстволарның өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк
Татарстанда башкарма хакимиятнең максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты башланды.
Хәзер татарстанлылар республикадагы министрлык һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.«Сентябрь аенда республикада кайбер башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру, аларның үтәлешен контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алды. Хәзер халык ведомстволарның өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашачак, шулай ук төп күрсәткечләргә ирешүен контрольдә тотачак», - диде ТР Президенты.Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике яклы элемтәнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру, республика халкын карарлар кабул итү процессына җәлеп итү эше дәвам иттереләчәк.Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2018-09-25 17:06:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/sugyshny-m-koronavirusny-ign-d-ni
Сугышны һәм коронавирусны җиңгән дәү әни!
Дәү әтиле - дәү әниле рәхәт балачагымны бик сагынам. Ул еллар хәзер төшкә генә керә, анысы да бик сирәк. Гадәттә, ул төшләрдән соң, көне буе шул җылы хисләргә уранып, якты хәтирәләрне барлап йөрим.
Бер дәү әнием инде күптән мәрхүм. Аның кебек изге күңелле, җайлы, беркайчан да кешегә авыр сүз әйтми торган кеше дөньяда бармы икән? Бик ярата идем мин аны. Ә бер дәү әтиемне мин бөтенләй белмим, мин туганчы, гүр иясе булган. Кызганыч, узган ел Әлки районы Алпар авылында яшәүче дәү әтиемне җирләдек. Бер ел вакыт узса да, юксыну ачысы кимеми, киресенчә, арта гына. “Ай, кызым” дип кочаклавын искә алсам, йөрәк әрни...Әле дә ярый әниемнең әнисе исән-сау, Аллаһка мең шөкер. Дәү әнием – Надыршина Мәрфуга Һадиулла кызы Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында яши. Быелның маенда аңа 88 яшь тулды. Дәү әни - яшьли тол калып, биш кыз баланы үстергән герой ана, үрнәк шәхес. Бүгенге көндә ул төпчек кызы тәрбиясендә гомер итә.Дәү әни белән аның балачак еллары турында еш сөйләшәбез. Күп вакыйгалар һәр йортка кайгы-борчу алып килгән, бәхетле балачактан мәхрүм иткән сугыш елларына туры килә. Сугыш беткән вакыт. Көзлектә басуда арыш чәчәләр. Ызан башында хәлсезләнгән, интеккән, йончыган бер шәүлә күренә. Чәчүчеләр бу кешедә авылдашлары Һадиулланы танып ала. “Сугыштан кайтып баруы әткәйнең”, - ди дәү әни. Авызына учлап-учлап арыш тутыра сугышчы. Бу вакытта ачлыктан хәлсезләнгән Һадиуллага шушы бер уч бөртек яшәү җылысы, туган җир тәмен, киләсе көнгә ышаныч, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенү хисләре белән сугарылган бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек, җиңү көчен бүләк итә.Ләкин авылда бик сирәк әтилеләрнең берсе булдым дигәндә генә, язмыш дәү әнине кабат әтисез калдыра. “Миңа уку насыйп булмады. Әле ярый язарга, хәреф танырга өйрәнеп калдым. Дүртенче сыйныфтан соң инде мин фермада бозаулар карадым. Кияргә киемебез юк иде. Апайдан калган кием белән үстем мин”, - ди ул.Аның каравы, хәзерге тормышына сөенеп, шөкер итеп туя алмый дәү әни. Ял җитү белән без - балалары, оныклары һәм оныкчыклары авылга кайтып төшәбез. Дәү әни әле дә тик тормас, безне тәмле ризыклары белән сыйлый. Без дә, ул да бу бәхетле көннәргә сөенеп туя алмыйбыз, Аллаһка шөкер.Тик быел җәй безнең гаиләгә зур сынау алып килде. Дәү әниебез коронавирус белән чирләде. Тәм-ис сизмәү, югары тән температурасы, хәлсезлек билгеләрен суык тию дип уйладык. Кирәкле барлык даруларны алып кайттык, дәваланды. Әмма бер атнадан артык вакыт узып та, хәле яхшырмагач, дәү әнине КТга (компьютер томографиясенә) Казанга алып килдек. Аның нәтиҗәсе үпкәләрнең 74 процентына зыян килүен күрсәтте. Дәү әнине тиз арада Республика клиника хастаханәсенә алып бардык. Табиблар ак яулыклы дәү әнием янында “матур әби” дип чабышып йөри башлады.Шулай итеп, дәү әни хастаханәдә калды. Әмма икенче көнне аның сугыш ветераннары госпиталенә күчерелүе мәгълүм булды. Дәү әни белән элемтәгә кереп хәлен сорашкач, “бар да яхшы, табиблар татарча аралаша, мине дәвалыйлар, үземне яхшы хис итәм” диде. Ун көн дигәндә, дәү әнине госпитальдән чыгардылар. Аллаһка шөкер, ул терелеп, үз аякларында өйгә кайтты.Дәү әни буыны башка төрле шул. Беркайчан зарланмас, күз яшен күрсәтмәс, гел сабыр булыр. Дәү әни коронавирус белән авыруын белгәч тә, бирешмәде. “Хастаханәгә барам, терелеп өйгә кайтам”, дип кырт кисте. Шулай булды да. Табиблар да коронавирус белән чирләүчеләргә көчле рухлы булырга киңәш итә, чөнки бу вирус - бик хәйләкәр, кешенең баш мие, психикасы белән “уйный”. Ә без - кешеләр аннан да акыллырак булырга, аны җиңәргә тиеш!Дәү әни кебек зирәк өлкәннәребез булганда, безгә берни дә куркыныч түгел. Ул янәшә булганда, җанга рәхәт, дөньядагы барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла. Аның белән бер утырып сөйләшү, киңәшләшү бер китап укуга тиң. Дәү әниемне мәңге яшәтәсем килә. Балаларымның үсеп, буйга җитүен күрүен бик телим. Аллаһы Тәгалә әнә шул бәхеттән аермасын иде.Эльвира ШАКИРОВА
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
02 октября 2020, 16:34
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tbdge-kar-artyinnan-ze-d-ochkan
Түбәдәге кар артыннан үзе дә «очкан»
Шушы көннәрдә Казанның Восстание урамындагы 49 нчы күпкатлы йорт түбәсен кардан арындырырга менгән ир-ат егылып төшеп үлде.
Җылы климатлы илләрнең үзләренә генә хас табигый бәла-казалары булса, бездәге ел фасыллары да төрле һәлакәтләр тудыруда ким-хур түгел. Ел саен боз өстендә дистәләп кеше суга бата. Икенче бер «дошманыбыз» ул - боз сөңгеләре.- Казанда авыш түбәле 2160 йорт бар. Кар һәм боз төшүдән 9 һәлакәт килеп чыкты инде. Шөкер, үлүчеләр юк. Узган елның язында боз 14 кешене төрле авырлыкта имгәткән иде. Административ-техник инспекция торак-коммуналь хуҗалык комитеты белән берлектә рейд үткәрде. Түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән арындырмаган милек хуҗаларына, идарәче компанияләргә 117 административ беркетмә тутырылды, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов.Мэриядә булган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин: «Түбәләрне кардан, боздан чистартмаучы милекчеләр, подрядчы оешмалар штрафка тартылачаклар. Гражданнар үзләре дә сак булсыннар иде. Авыш түбәле йортларның диварларына терәлеп узмагыз, түбә астында басып тормагыз, бала арбасы яки автомобиль куеп калдырмагыз! Түбәләрдән кар төшерүчеләр бау белән бәйләнгән булсыннар», - диде.Түбәләр кардан һәм боздан чистартылмаган адресларны222-08-08«кайнар элемтә» телефоны аша шәһәрнең административ-техник инспекциясенә хәбәр бирергә мөмкин.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
29 марта 2012, 07:16
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kem-kemne
Кем кемне?
Иртәнге чәйдән кузгалган гына идек, тыны-көне бетеп, күршебез Исламгали килеп керде. Керде дә кабалана-кабалана тезеп китте: - Ачлык турында сөйләүләре тач ялган икән. Алыпсатарларның койрыклары кысылган. Хөкүмәт борыннарына чирткән үзләренең. Дәүләт кибетләре товар белән шыплап тулган. Бәяләре дә тегеләрнекеннән арзан... - Саташып кына уяндыңмы? - дип бүлдердем күршемне. - Юк...
Иртәнге чәйдән кузгалган гына идек, тыны-көне бетеп, күршебез Исламгали килеп керде. Керде дә кабалана-кабалана тезеп китте:- Ачлык турында сөйләүләре тач ялган икән. Алыпсатарларның койрыклары кысылган. Хөкүмәт борыннарына чирткән үзләренең. Дәүләт кибетләре товар белән шыплап тулган. Бәяләре дә тегеләрнекеннән арзан...- Саташып кына уяндыңмы? - дип бүлдердем күршемне.- Юк ла! Барып кара, ит, сөт, май - күпме кирәк, шулкадәр... Арзан бәягә.- Үзең күрдеңме? Кешедән ишеткәнеңне генә сөйлисеңме? - дип кызыксынды хатын.- Күрдем, күрдем. Кибеттән генә кайтышым... Әнә Әминә түти әле генә көч-хәл белән күтәренеп кайтты. Төрлесенннән төянгән... Минем акчам гына булмады. Бурычка биреп тормассызмы, дип керүем иде, - дип йомгаклады сүзен күршем Исламгали.- Акча бар барын... Бер капчык шикәр комы куйдырган идем, шуны барып алырга кирәк, - дидем мин, күршемнең сүзләрен чынга кабул иткән шикелле җитди генә.- Каян чыккан? - дип гаҗәпләнде Исламгали. Чөнки шикәр затының былтырдан бирле күренгәне юк иде.- Әфка сата. Кичә аңа бер машина китерделәр.- Ул спекулянтның кыйммәттер...- Түгел, кибетнекеннән бермә-бер арзанрак.Исламгали башкасын сораштырып тормады, ашыгып чыгып китте. Күпмедер вакыт үтүгә, Исламгали, кечкенә чана сөйрәп, Әфкалар очына таба ашыга иде...Минем хатын кибеткә чыгарга җыенып өлгергәнче, Исламгали, буш чанасын сөйрәп, әйләнеп тә кайтты. Безнең турыдан үткәндә нидер сөйләнеп, көлә-көлә, йодрык күрсәтеп китте. Хатын, гаҗәпләнеп:- Исламгали абый нигә алай кылана? - дип сорады.- Алданганга... Безне алдамакчы иде дә, үзе капты.- Кара син аны! Аның сүзенә ышанып, мин кибеткә җыенып ятам тагы, - дип рәхәтләнеп көлде хатын.Көләргә ярый торгандыр. Беренче апрель иртәсе башланды гына бит әле.1999
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
27 марта 2014, 07:49
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/salavatiki-vypustili-videoklip-na-pesnyu-tanets-gribov
«СалаваТік»и выпустили видеоклип на песню «Танец грибов»
На основе татарской народной мелодии Гульнара Гилязутдинова создала поэтические строки.
Сегодня на просторах интернета вышел новый видеоклип «СалаваТік»ов «Танец грибов» («Гөмбәләр биюе»).На основе татарской народной мелодии Гульнара Гилязутдинова создала поэтические строки.«Обычно, выбирая какую-то песню, мы стараемся остановиться на тех песнях, которые изучаются в детских садах.Мы думаем, что детям будет легче их выучить с помощью«СалаваТік»ов. Именно по этому принципу была выбрана песня «Танец грибов». Слова песни просты и понятны, и даже дети в возрасте 2–3 лет могут быстро их запомнить. В этом году очень много ягод, и грибы, надеюсь, не подведут. Когда дети вместе с родителями будут собирать грибы, пусть поют нашу песню», – шутит главный редактор журналов «Салават күпере» и «Сабантуй» Зиля Файзуллина.Заинтересовавшись историей создания песни, мы обратились к ее автору Гульнаре Гилязутдиновой. «Эта песня появилась, когда я работала в детском саду. Основой этих поэтических строк является русская народная песня. В тот период, когда татарский язык стал активно изучаться в детском саду, появилась потребность именно в игровом пении для детей на татарском языке. Учить детей языку через пение очень легко. А таких песен было очень мало. Именно тогда мотивы русских песен вдохновили меня.В этой песне я учладва полезныхмоментадля детей. Во-первых, возможность двигаться. Связь языка с движением положительно влияет на речевое развитие ребенка. Во-вторых, здесь много игровых моментов, например, появились грибы, грибы исчезли, а вот они дружно водят хороводы. Дети быстрее усваивают слова песни через игру», – говорит Гульнара Гилязутдинова.«Осенью прошлого года песня «Праздник листьев» в исполнении «СалаваТік»ов  стала очень популярнойсреди детейи собрала около 36 тысяч просмотров в интернете. Надеемся песня о грибах также полюбится  маленьким зрителям.
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2022-08-01 10:36:00
https://syuyumbike.ru/news/pervoe/kanferle-kychytkan-ashy-italyancha-variant
​Канәферле кычыткан ашы (Итальянча вариант!)
null
Кирәк:* су – 2, 5 л;* тавык – ярты түшкә;* бәрәңге – 3-4 данә;* яшь кычыткан;* рәвәҗ – 2 яфрак;* укроп – кечкенә тотам;* кузгалак – 7-8 яфрак;* башлы суган – 2 кечкенә баш;* канәфер – 3-6 данә;* тоз;Өстәмә:* пешкән тавык йомыркасы;* яшел суган;* каймак.Эш барышы:Тавыкны яртылаш бүләбез. Яртысын салкын сулы кастрюльгә салып, кайнатырга куябыз. Күбеген җыйгач, утны кысабыз.Һәр башлы суганга канәфер төртеп чыгарга кирәк. Суганны кастрюльгә салып, тавык пешеп чыкканчы тотабыз (бу якынча 30-40 минут ала). Тавыкны алгач, суганнарны да җыеп ташлыйбыз. Шулпага вак итеп туралган бәрәңге салабыз.Бәрәңге пешкән арада, укроп, рәвәҗ, кузгалак һәм алдан пешекләнгән кычытканны бик вак итеп турыйбыз. Бәрәңге пешеп җитүгә, яшелчәләрне шулпага салабыз. Тозлыйбыз. Болгатабыз һәм тагын 5-7 минут утта тотабыз.Ашыбыз пеште. Тагын 5-7 минут капкачын ябып торсак, аш тагын да тәмлерәк булыр.Тәлинкәләргә бүлгәч, йомырка, вак туралгнан яшел суган, каймак өстибез.Сылтама:http://vilkivruki.ru/category/soups/510
syuyumbike
mass_media
Беренче ашлар
2 Июнь 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-arena-aldyndagy-mydanda-tavysh-birchelr-chen-kontsert-bara
«Казан Арена» алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара
"Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының “Родина” патриотик вокаль-хореографик ансамбле “Туган як” җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына Вәсилә Фәттахова алып кергән популяр җыр татар һәм рус телләрендә яңгырады.
Концертны 1нче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм актер һәм элеккеге КВНщик Михаил Волконадский алып бара.“Сез барыгыз да өлкән кешеләр буларак, үзегезнең аңлы тавышыгызны бирдегез. Ә моннан дүрт ел элек Кырым ярымутравы халкы үз язмышын хәл итте – 2014 елның 16 мартында алар референдумда катнашып, Россиягә кушылу теләген белдерделәр. Әйдәгез, Кырым халкын сәламлик”, - диде алып баручылар.Концертта әлегә эстрада җырчылары һәм Казан төркемнәре җырлый. Бераздан аларга Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.Искәртеп үтәбез, танылган эстрада җырчысы Элвин Грей бүген үзенең «Туган тупрак тарта» җыры белән Уфада узган “Кырым язы” концертында катнашып өлгерде инде. Хәзер аны Казан тамашачысы көтә.Концерт түләүсез, "Казан Арена"ның медиафасад ягындагы мәйданына “сайлау беләзекләре” белән керергә мөмкин.Шактый салкын булуга карамастан, мәйданда халык күп. Җылыну өчен кайнар чәй сату урынннары оештырылган.Соңрак концерт мәйданында республика сайлаучыларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләячәк.Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.Рузилә МөхәммәтоваТатар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
18 марта 2018, 18:40
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/zynb-frhetdinova-chyigara-bashlagan-gazet-nrs-tury
Зәйнәб Фәрхетдинова чыгара башлаган газет нәрсә турында?
«Язмыш сукмаклары" дигән татарча газет чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган. "Язмыш сукмаклары"ның беренче...
«Язмыш сукмаклары" дигән татарча газет чыга башлады. Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм "Шәһри Казан" газетында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган. "Язмыш сукмаклары"ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетта төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары. Әлегә газет Татарстанда айга бер мәртәбә чыга. tatar-today.ru
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2017-12-27 06:03:34
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/vegetarian-chlmge
Вегетариан чүлмәге
4 чүлмәккә: 600-800 гр шампиньон, 7-8 бәрәңге, 2-3 суган, 2 кишер, 1әр помидор һәм баллы борыч, каймак, шулпа, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае Чистартылган гөмбәне турап, ярым боҗралап туралган суган белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңге һәм помидорны шакмаклап, кишерне түгәрәкләп яки ярым түгәрәкләп, борычны саламлап турарга....
4 чүлмәккә:600-800 гр шампиньон,7-8 бәрәңге,2-3 суган,2 кишер,1әр помидор һәм баллы борыч,каймак,шулпа,яшел тәмләткечләр,тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек маеЧистартылган гөмбәне турап, ярым боҗралап туралган суган белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңге һәм помидорны шакмаклап, кишерне түгәрәкләп яки ярым түгәрәкләп, борычны саламлап турарга. Шулпаны кайнатып, тоз сибәргә. Чүлмәккә бәрәңге, гөмбә, суган, кишер, борыч, помидорны катламлап тутырырга. Өстенә шулпа коеп, 2-3 аш кашыгы каймак өстәргә. Чүлмәкләргә капкач каплап, газ мичендә бер сәгать пешерергә.
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
02 апреля 2016, 06:45
https://beznen.ru/archive/akhyrzaman-galmtlre/180819/tatar-kyzlary-trtiple-bulygyz
«Татар кызлары, тәртипле булыгыз!»
null
Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйлмановны «Вконтакте» сәхифәсен кулланучылар яхшы беләдер. Сандугач псевдонимы белән шигырьләр дә яза ул, битендә үзенең төрле темаларга кагылышлы фикерләрен дә калдыра. 35 яшендәге, әлегә өйләнмәгән бу егетнең иң еш яза торган темасы – татар хатын кызларының азуы, яшьтән төрле егетләр белән йоклап йөрүләре. «АЛЛАДАН ДА КУРЫКМЫЙЛАР!» Сезгә аңлаешлы булсын өчен, «Вконтакте»да калдырган шундый язмаларының берничәсен китерәбез: «Язның беренче көне – 1нче март белән, дуслар! Менә яз аена кердек, инде хәзер урамнарда шәрә ботлы, кыска итәк кигән шакшы, бозык кызлар күренә башлар. Нигә болай бу, бу бит тәрбиясезлекнең беренче билгесе. Мәктәпләргә дә шулай оялмыйча баручылар бар. Ник кырыслык юк бу эшкә карата, түрәләр ни карый, күпме татар журналистлары бар, нигә бу тема буенча бер дә сөйләмиләр, язмыйлар?! Без бит милли Татарстаныбыз башкаласы мәркәзебез Казанда яшибез. Нигә пычрак, шакшы кызлар Татарстаныбызның дәрәҗәсен төшерә? Шәрә ботлар күрсәтеп, теләсә нинди ирләр белән йоклап йөреп… Нигә кыз балага, хатын-кызга акыл ягы әз бирелгән икән ул? Ә начарга, бозыклыкка башлары эшли! Хатын-кыз бит аш-су тирәсендә йөри торган зат, мондый шакшы юлда түгел. Аннары егетләр гаепле, диләр. Ничек егет гаепле булсын, ыштаныгызны үзегез төшерергә рөхсәт итмәсәгез, ир тартып төшерә алмый аны! Үзегез биреләсез. Әнә шул шәрә ботлар күрсәтеп йөрүче хатын-кыз үзе азындыра ирләрне. Пычрак кызлар! Бу теманы күтәрергә кирәк! Татарстан – татарның милли иле. Кызлар, азынмагыз, акыллы, дәрәҗәле булып кияүгә чыгыгыз! Саф кыз гомергә дәрәҗәле булган ул». «Бу кызларның бозыклыгы бик авыр темага әверелеп бара. Сәхифәмдәге язмаларны күреп, күп кызлар язды. Кайберләре, «Афәрин, Рамил, синең кебек егетләр күбрәк булсын иде!» – ди. «Рамил, син импотент, җүләр!» – дип язучылары да булды. Тискәре фикер язучылар күбрәк булды кызлардан. Бозык булганнары шушылар икән инде, дип уйладым. Әле менә күптән түгел генә бер егет яза: «Рамил, син кызларны дөрес юлга этәрәсең», – ди. Шушы ир сөйли, 45 яшендә ул, Арчаныкы. «Бер атна бардыр, Компрессорный тукталышыннан Арчага кайтырга бер кыз кул күтәреп тора», – ди. «Бераз баргач, бу миңа: «Абый, минем сезгә түләргә акчам юк инде, сез ризамы, минем сезгә башкача түлисем килә», – ди. Шаккаттым! 21 яшьлек кыз. «Сеңлем, минем ике балам бар, мин намазда. Андый эшләр эшләмим», – дигән. «Кирәкми миңа синнән берни дә!» – дип, бушлай алып кайткан. Нинди кабахәтлек бу кызлар? Бу шакшы кыз кемгә булса да кияүгә чыгачак инде. Кияүгә чыккач та шулай хыянәт итәчәк. Алладан да курыкмыйлар ичмасам бу хатын-кыз дигәннәре. Егетләргә киңәш бирәсем килә – бозык кызларга өйләнмәгез, балалы хатыннарга да. Балалы хатынга өйләнеп, «ОЛЕНЬ» дигән атама алмагыз үзегезгә. Саф кыз АЛТЫН бу дөньяда. 8нче март бәйрәме бар бит. Кызларыгыз саф булмаса, аларга балага узудан саклый торган әйбер бүләк итегез. Саф булмаган кызлар бу бүләккә лаек!». Рамил үзенең язмаларында хатын-кызларга ышанычы калмавы, аларның барысын да диярлек шакшы дип санавы, хәтта алар пешергән ризыкны ашарга җирәнүе турында да язды. Егетнең үзе белән бу темага тулырак әңгәмә кордык. «ӨЙЛӘНЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙМ!» – Рамил, син кызларның тәртипсез тормыш рәвеше алып баруы турында беренче ел гына язмыйсың инде. Сиңа бу теманы күтәрергә нәрсә этәргеч бирде? – Нәкъ ике ел элек йөргән кызым миңа хыянәт итте. Без аның белән өч ел буе очрашып йөрдек. Бер-беребезгә ышана идек, барысын да һәрвакыт уртага салып сөйләштек, серләр булмады. Хәер, шулай дип, мин генә уйлаганмындыр. Берсендә мин гадәттәгечә аның яшәгән тулай торагына юл тоттым. Урамда йөрербез, очрашып сөйләшербез, сагындым бит, дип уйладым. Ишек кыңгыравына күпме бассам да, чыкмады. Өйдә булмавын аңладым, ләкин кайтып китәргә теләмәдем. Тулай торак буйлап йөргән вакытта күзем бер машинага һәм анда утыручы яшьләргә төште. Бу – билгесез ир-егет һәм минем сөйгәнем иде. Мин тәрәзәдән килеп, карап тордым, алар үбешә башлаган иде инде. Шуннан борылып карады да бу, күзе шакмак булды. Бер сүз дә әйтмәдем, кайтып киттем. Нишләтим мин аны, мин хатын-кызга кул күтәрмим. «Миңа бүтән шалтыратма», – гына дидем. Ул миннән 4 яшькә яшь иде. Мин аны яраттым, өйләнешергә җыена идек. Бу хыянәт бик авыр булды, нишләп шулай килеп чыкты соң дип, хәзер дә уйланам. Икенчедән, хатын-кызларның азгынлыгын интернет аша күреп, белеп торам. Хәтта шундый хатын-кызлар бар: ирләре була торып, «Рамил, әйдә, очрашабыз, иремә белгертми генә», – диләр. – Язмаларыңда хәзерге хатыннарны оятсыз дип атыйсың. Нигә? – Әйе, оятсыз. Берни уйлап тормыйча, турысын язалар. Хәтта баласы булса да, оялмый, беренче булып танышу хаты яза. «Әйдә, очрашыйк әле, фатирда берүзем генә булам», – дип, тәкъдим ясаучылар бик күп. Мине ныклап белмичә торып, фатирга чакыралар. Кем булмас бит, белеп тә булмый. Ничек курыкмыйлардыр? Бәлки мин берәр маньяктыр? Аны да уйлап тормый бу хатын-кызлар. Миңа ник хаҗәт алар? Әле бер кыз белән шактый гына язышкан идек. Аның өч баласы бар. Аерылган. Бу миңа әйтә: «Миңа гаилә корырга кирәк. Мин синең белән беренче очрашуда ук йокларга әзер, ләкин минем белән генә булсаң гына», – ди. Аралашсам да, очрашмадым, үзалдыма уйланып яттым бер көнне. «Моның белән йөри башласам, миңа өч баласы белән ник хаҗәт инде бу?» – дим. Нәрсә әйтер икән дип, кызыксынып сорадым: «Карале, ничек оялмыйча өч балаңны күтәреп, минем бусагамны атлап керер идең?» – дим. «Мин нигә оялырга тиеш, син бит мине үз теләгең белән аласың», – ди. «Булса да, оялмыйсыңмы соң минем әнидән, әтидән?» – дим. «Юк, нәрсәсеннән оялыйм», – ди. Шаккаттым. Оят та юк. «Якын килмә минем өйгә, син миңа кирәк түгел», – дидем. – Син балалы хатын-кызларны бик өнәп бетермисең, шикелле… – Балалы хатын-кызлар йөкле арба кебек ул. Башта кем беләндер йөреп, җилдән бала таба да, аннан соң тагын кияүгә чыга. Элек матур итеп туйлар ясап, ак күлмәк киеп, саф килеш чыкканнар. Саф кызлар хәзер аз инде ул. Егетләрне дә бик мактамыйм, егетләр дә әшәке хәзер. Алар да бер нәрсә өчен генә йөри. Тик балага узгансың икән, аны үзең тәрбиялә, яки атасы белән тәрбиялә. Башка кешегә ияртеп килергә димәгән. Егетләр өйләнгәндә сафлыкка нык игътибар итсен иде. Әгәр дә саф кыз булмый икән, мин аны барыбер ире өстеннән йөриячәк, дип уйлыйм. Чөнки хатын-кызга беркайчан да җитми. «Ярар, саф килеш кияүгә чыкмадым инде, анысын гафу итте, хәзер хыянәт итәрмен, монысын да гафу итәр әле», – дип уйлаячак. – Ә бит бар шундый гаиләләр – ире кыйнаган өчен аерылышалар. Яки ире үлгән хатын-кызлар бар… Соңыннан балалары белән кияүгә чыгалар. Андый хатын-кызларга да фикерең шундыймы? – Тол хатын-кызлар турында фикерем андый түгел. Ә менә кыйнаган өчен аерылышкан дигәндә, кыйнагач, ни өчен ул аңа кияүгә чыга? Җиде кат үлчә бер кат кис ди безнең халык, башта кешенең кем булуын өйрән, бел. Әйе, бар андый хатын-кызлар, кыйнаса да, сукса да, барыбер кияүгә чыга. Ник чыккан соң? Башы белән уйласын. Кияүгә чыкканчы суккан ирдән нәрсә көтәсең инде… – Ни өчен хатын-кызның кулыннан да ашарга җирәнәм дисең? – Мин хәзер барган шакшылыкны күреп әйтәм. Теләсә кем белән йөри кызлар. Мин бер кызны белә идем, мәсәлән. Пешекче булып эшли иде ул. Ашханәдән юкка чыга бер-ике сәгатькә. Ак халаттан аш бүлеп яткан вакытында, минем егетем килде, дип, чыгып китә. «Эше беткәч», кайта, соңыннан бер генә егет килми бит аның янына, төрле егетләр килә. Менә шул пешекче кулыннан ашарга тиешме без? Саф булмаган хатынның да кемнәр белән йөргәнен белеп бетерә алмыйсың. Аның кулыннан ничек ашарга, ди… – Син баласы булган, яки саф булмаган хатын-кызга өйләнә алыр идеңме? – Миңа саф кыз гына кирәк, башкаларына ышана алмыйм мин хәзер. Без йөри башлаганда минем кыз саф түгел иде. Саф кыз алган дусларым бар, аларны беләм, алар барыбер тугрылыклы була. Ләкин андый кызлар бик аз ул хәзер, шуңа күрә мин өйләнмәскә карар бирдем дә. Танышу сайтларында күзәткәнем бар, андагы кызлар берсе дә лаеклы, әйбәт кыз түгел. Нормаль кыз интернетта утырмый ул, танышам дип тә беренче язмый. Азгын кызлар яза танышам дип, беренче булып. Хәзер танышу сайтларында да күп утыра хатын-кыз, 40тан өстәгеләр, бигрәк тә. Алар үзләре беренче булып яза да инде. «Абау, хатын-кызга җитмәсә җитми икән», – дисең инде. – Ир-атларга хатын сайлаганда нинди киңәшләрең бар? – Ирләрнең күбесе начар хәзер. Үзләре гаилә корганда әйбәт кыз эзлиләр, ә үзләре кызларны бозалар. Әгәр йоклыйсың килсә, гаилә кор инде. Саф кызны бозып, соңыннан ташлау – үз өстеңә гөнаһ алу гына. Гаилә кормый шундый эш эшләмиләр. Хатын-кызлар да әзрәк үзләрен кулда тотсыннар иде. Кайбер кызлар егетләрнең муенына үзе асылына. Байлыгына кызыгып, матурлыкка алданып. Яки яшем җитте, дип, борчылып. Юньле кыз егет муенына асылынмый, ир үзе яуларга тиеш хатын-кызны. Ирләргә асылыну ул җилбәзәкләр эше. Тәрбиялерәк булсыннар иде, аш-су янында да йөриләр, алардан балалары да күреп үсә. Анасы нинди баласы шундый була. – Әниең өйлән дип, башыңны катырмыймы? – Миңа әни бер сүз дә әйтми. Мин аңа аңлатып күрсәтәм дә, «Үз башың үзеңдә, үзең кара», – гына ди. Туганнарым да әйтә: «Ник өйләнмисең инде, Рамил?» – дип. Аларга әйттем: «Үз балаларыгыз, оныкларыгыз бар, шуларга тәрбия бирегез, миңа бирмәгез, сез әйтеп кенә мин өйләнмим», – дидем. Өйләнмим дигән фикерем бер ел элек барлыкка килде. Кирәк түгел. Бер өйләнәм дигән идем инде мин – планнар да бар иде: Казанда яшәү, балалар табу… – 8нче март бәйрәме алдыннан син: «Ир-атлар, хатын-кызларны котламагыз, алар фахишә», – дип язган идең. Ник болай яңгыравыклы сүз язарга булдың? – Бу сүзне миңа хыянәт иткән кыз һаман саен искә төшкәч яздым. Танышу сайтларындагы хатын-кызларның үз-үзләрен тотышыннан чыгып яздым. Ничек котлыйсың инде шундый хатын-кызны. Ачудан язылган сүзләр… Барлык хатын-кызларга кагылмый, билгеле… Тәрбияле хатын кызларга хөрмәтем бар, хатыннарның барысы да азгын һәм бозык димим, бар араларында әйбәтләре дә. Ләкин барыбер, 70 проценты бозык. – Татар хатын-кызлары ник бозылды соң, синең бу хакта уйланганың бармы? – Барысына да интернет гаепле. Күбесе интернетта утыра. Кайбер хатыннар шәрә киенеп видеога төшә, аны бәләкәйләр күреп үсә дигән сүз бит инде. Балаларны интернеттан азат итәргә кирәк дип уйлыйм. Менә – без бәләкәй чакта интернетта утырмадык, бияләйләр катып беткәнче чана шуа идек. Хәзер исә, алты яшьлек бала интернетны синнән күбрәк белә. Баланы интернет белән түгел, тәрбияләп, аңа әдәпле булырга кушып, акыллылыкка өндәп үстерергә кирәк. Шул чакта гына тәрбияле буын җитешер. Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА
beznen_ru
mass_media
Ахырзаман галәмәтләре
18.08.2019
https://syuyumbike.ru/news/cennosti/kamal-teatrlary-ber-chitt-torsyn
Камал театрлары бер читтә торсын!
null
И күңелле дә яшиләр инде безнең авылда! Әле концерт, әле спектакль, әле берәр очрашу Байсарда!.. Күрше кызлары Эльза белән Зилә, әнә, Актанышка ук төшкәннәр. Айдар Галимов концертына! Сабантуйлар узгач, Башкортстандагы Уяндык авылына тагын бер Сабантуй карап кайтырга да иренмиләр бездә. Җырчы Алсу үзе оештыра икән бит!Соңгы кайтуымда класс җитәкчем Сәлимә апа янына кереп кенә чыгарга уйлаган идем. Камыр белән әвәрә килеп, балан бәлеше куеп йөргән Сәлимә апам, «хәзер пешеп чыга ул!» дия-дия мине компьютер өстәле янына утыртып куйды да «Район газетасына мәкалә язган идем, журналист күзеннән карый тор әле», – дип, мине үз эшләре белән таныштыруның яңа төренә күчте. Кыска гына хәбәргә күз йөгертеп алдым да шаккаттым! Өлкәннәр көненә (үзләре дә өлкәннәр яшендә инде, 65 яшьтә булгач соң!) спектакль куйганнар икән. Клуб шыгрым тулы иде, ди. Шулай булмыйча! Элек тә укытучылар – аерым, больницаныкылар – аерым, авыл яшьләре тагын үзләре әзерләнеп куя иде спектакльләрне! Халык соравы буенча икешәр көн уйныйлар иде әле сәхнәдә! Әтидән беләм. Ул гомер буе уйнады спектакльләрдә. «Зәңгәр шәл»дә ишан хәзрәт булып та, «Таныш моңнар»да – Галим, «Галиябану»да – Бәдри»... «Чаткылар», «Яшь йөрәкләр», «Асылъяр», «Изге әманәт», «Кыз урлау» спектакльләре... Бөтенесе хәтердә! Алай гынамы, без Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт, Мостай Кәрим, Илдар Юзеевларның ул әсәрләрен яттан белә идек инде! Әтинең репетиция ясап, ролен кабатлап караулары, кайбер урыннарда без әйтеп җибәрүләр, спектакль буласы көндәге күңелле ыгы-зыгы, «Бүген клубта – «Асылъяр»! Укытучылар куя!» дигән чыш-пышлар (Камал театрлары бер читтә торсын!), укытучыларның күрше-тирә авылларга «гастрольләргә» чыгып китүләре... Яркәйнең Исәммәтләре дә, Мөслимнең Әмәкәй, Карамалы, Үрәзмәтләре дә калмый. Күршеләр бит. Алай гынамы – Казанга ук смотрларга барганнары бар! Татар драматургиясе буенча беренче дәресләрне өйдә алдык без шулай.Үз мәктәбемә педпрактикага кайткач, әтиләр, Сәлимә апалар белән бергә, «Яшь йөрәкләр»дә мин дә катнаштым. Дөрес, эпизодик роль генә эләкте – Гөлйөзем. (атказанган артислар кебек уйнаучылар барында анысы да дәрәҗә!) Ә ничек сөендем шуңа!...Сәлимә апа ниндидер ШТМнар, «Ягез әле, егетләр!» конкурслары турында да сөйләде, авылдашларның Җиңү көнендәге театрлаштырылган тамашаларын да видеодан күрсәтте, йөзү буенча ярышларда беренче урынны алып кайтуын ишетеп тә хәйран калдым. Тагын ниндидер бәйрәмнәр үткәрергә җыеналар икән. Кичләрен репетициягә чабабыз, ди. (Мөгаен, укытучы апабыз гармунда да уйнар әле!)Күңелле яшиләр шул! Үзләре артист, үзләре режиссер, үзләре спортчы, үзләре фотограф... Юк, башкаларны шаккаттырырга уйламыйлар да алар. Без, кайтып килүчеләр, шаккатып китәбез менә!
syuyumbike
mass_media
Тормыш кыйммәтләре
16 Ноябрь 2016 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kaban-klend-chaktan-gyna-faiga-bulmyy-kalgan
Кабан күлендә чактан гына фаҗига булмый калган &nbsp;
15 июнь көнне генә ачылган Кабан күленең яр буенда чактан гына фаҗига булмый калган. Пирс буйлап йөгереп йөргәндә,  бер бала искәрмәстән күлгә егылып төшкән һәм шундук төпкә китә башлаган.
Бу хәлне күргән ир-ат югалып калмаган: тиз арада суга сикереп, баланы коткарган. Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталья Фишман Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр иткәнчә, яңартылган пирс вакытлыча ябылган.«Хәзерге вакытта пирс вакытлыча ябылды. Иң элек без бу урынны махсус тасма белән әйләндереп алдык, әлеге участокка әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итү өчен бирегә каравылчы һәм волонтер куйдык. Кичен исә, казанлылар шәфәкъне күзәткәннән соң, монда керү юлын яптык. Бүген биредә койма корылачак», - дип хәбәр ителә Наталия Фишманның рәсми аккаунтында.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
18 июня 2018, 15:10
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/kemd-kkrk-kemd-itk-yaki-tmtv-premiyalre-kemnrg-elkte
Кемдә - күкрәк, кемдә - итәк, яки ТМТВ премиясе кемнәргә эләкте?
Аппаратура белән бәйле булдымы ул, башка сәбәпме, хәтта Ришат Төхвәтуллинның да ак микрофоны эшләмәде биредә. Нәтиҗәдә, ул ике җыр урынына берне генә башкарды. Башка микрофон белән. Залда да салкынча иде. Беренче бүлеккә чишенеп кергән тамашачы икенче бүлектә киенеп утырды. Иң кырыйларда утыручыларның билләренә дә шактый зыян килгәндер.
"Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы узды. Концертка 2 меңнән артык тамашачы җыелды.Иң элек концерт залы турында әйтеп китик. Бу зал халык өчен дә, журналистлар өчен дә әле яңа урын. Билгеле булганча, "Казан Экспо" үзәге нәкъ аэропорт янында урнашкан. Башкортстаннан килгән артистлар хәтта урамга да чыгып тормыйча, аэропорттан туры концерт залына керүен әйтте. Бер яктан, уңайлы. Әмма бинаның шәһәр читендә урнашуы күпләр өчен кыенрак. Дөрес, "Барс Медиа" шәһәрдән бушлай автобуслар оештырды. Тик бу башка шәһәрдән килгән кебек булды. Журналистлар да үзара "Казаннан ничек килеп җиттегез соң?" дип сөйләште. Кем белә, биредә концертлар еш оештырыла башласа, ияләнеп тә китәрбез әле...Концерт залының уңайсыз яклары да бар икән. Беренчедән, артык зур булганга, еракта утыручыларга сәхнәдәге җырчылар күренмәде. Шуңа күрә энергетика җитеп бетмәде. Белмим, аппаратура белән бәйле булдымы ул, башка сәбәпме, хәтта Ришат Төхвәтуллинның да ак микрофоны эшләмәде биредә. Нәтиҗәдә, ул ике җыр урынына берне генә башкарды. Башка микрофон белән. Аннан соң залда салкынча иде. Беренче бүлеккә чишенеп кергән тамашачы икенче бүлектә киенеп утырды. Иң кырыйларда утыручыларның билләренә дә шактый зыян килгәндер.Традиция буенча, ТМТВ премиясенә лаек булучы артистлар кызыл келәмнән узды. Башка вакытта ул урамда оештырылган булса, бу юлы бина эчендә үткәрелде. Кайбер артистлар кызыл келәмгә - бер, сәхнәгә икенче кием әзерләгән. Кием дигәннән, бирегә хәтта тамашачылар арасында артистлар кебек матур киенеп, бизәнеп-ясанып, алмаш аяк киеме белән килүчеләр бар иде. Шаккаткыч бит! Алтынчы тапкыр үткәрелүче ТМТВ премиясе үзенә күрә брендка әверелде, аның үз тамашачысы бар. Гомумән, биредә ниндидер бәйрәм атмосферасы урнашкан иде. Билет бәяләренә килгәндә, 700 сумнан 4 мең сумга кадәр булган.Артистлар кызыл келәмнән узгач, эстраданың популяр җырчылары һәм "Барс Медиа" җитәкчелеге журналистлар белән аралашты. "Концертлар үткәреп булмаган, кешеләр өйдә утырган авыр 2020 елдан соң, беренче зур фестивальне биредә үткәрүебезгә, гомумән, аның булуына бик шатбыз! Икенче яктан, без мәшһүр Илһам Шакиров залын ачабыз. Барлык артистларга уңышлар телибез, чөнки бу тамашаны алар да бик көтте. Артистлар тамашачыдан, музыкадан башка яши алмый. Бүгенге көндә барыбызның да күңелендә - бәйрәм генә", - диде "Барс Медиа" компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.Уфадан килгән Айдар Галимов концерт залына аэропорттан туры керүен әйтте. "Яз нәкъ менә бүген башлана. ТМТВ премиясен бик сагындык. Пандемиядән соң аның тамашачылар белән бергә шулай зурлап үткәрелүе сөенечле вакыйга. Җырлыйсы килә", - ди Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.Элвин Грей яңа бинада чыгыш ясауны дулкынлану белән көтүен яшермәде. "Зал, чынлап та, зур һәм текә. Бу - минем биредәге беренче чыгышым. Җаваплылык хисе көчле. Мин бу дәрәҗәле премиядә ел да теләп катнашам!" - диде җырчы.Ришат Төхвәтуллин 3 мең кеше сыйдырышлы залны Казандагы иң яхшы концерт залы дип атады. "Монда өч концерт урынына бер концерт куярга була! Артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә барлык уңайлы шартлар булдырылган. Илһам Шакиров исемен йөртүе дә залның дәрәҗәсен күтәрә" - ди ул.Раяз - беренче!Ниһаять, башланды! Тамашаны Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова белән Раяз Фасыйхов ачып җибәрде. "Яшәү яме җырларымда" дип җырлады алар. Мин бу ике көчле тавышлы җырчының аерым чыгышларын күрергә теләр идем. Раяз тамашачыга зур рәхмәтен әйтте. "Онлайн концертта буш залда җырлаганда, шундый читен булган иде. Матур итеп җыелып килгәнегез өчен рәхмәт. Гел шулай җырлашып яшик!" - диде ул.Бу юлы концертны "Барс Медиа"ның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова өч егет белән алып барды: Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев. Алар тамашачыга концертта популяр артистлар белән бергә яңа йолдызлар да чыгыш ясаячак дип вәгъдә итте.Дөрестән дә, яңа исемнәр очрады. Әйтик, рус егете Роман Плеханов күпләргә ачыш булды. Татарстанның атказанган артисты булса да, татар тамашачысы Романны белми әле. Ул "Аккошлар" җырын бернинди акцентсыз, җиренә җиткереп башкарды. Яңа исемнәр арасында Эльвира Уразбахтина, Азалия Вәлиева, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар бар иде.Исегездә булса, 2020 елда татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр "Яңа йолдыз" телевизион проекты узды. Аны "Барс медиа" оешмасы ТМТВ каналында күрсәтте. Проектта җиңү яулаган Эльвира Мифтахова ТМТВ премиясенә лаек булды. Ул махсус шушы тантана өчен язылган "Тыңлама" җырын башкарды. Оештыручылар, "Яңа йолдыз"ның икенче сезоны башлануын игълан итте. Аның нәтиҗәләре ел ахырында "Татар җыры"нда билгеле булачак икән. Сүз уңаеннан, Эльвира - җырчы Айдар Ракиповның сеңлесе. Тантанада шулай ук Айдар да бар иде.ТМТВ премиясенә лаек булган артистларга сын белән дипломнар тапшырылды. Җырчыларны төркем-төркем сәхнәгә чыгарып бүләкләделәр. Быел номинацияләр юк. Һәм мин моның белән килешәм. Алайса ел да шул бер номинацияләр алмаш-тилмәш әле бер җырчыга, әле икенчесенә бирелә иде. ТМТВның үзен дә бүләкләделәр. Татарстан Республикасының ММЧ тармагын үстерүдә өлеш керткәне өчен ТМТВ телекомпаниясе "Татмедия"ның Рәхмәт хатына лаек булды.Трендта - күкрәкләр, итәкләр...Концертта 40лап артист катнашты. Истә калган чыгышлар белән уртаклашасы килә. Ни дисәгез дә, парлы җырчыларны карау барыбер рәхәт. Ягымлы пар Зинира һәм Ризат Рамазановлар, бу юлы җитди образ сайлаган Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ чыгышлары ошады. Әзерлек буенча Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә зур хезмәт башкарган. Биюләре аерым игътибарга лаек. Ике бала әти-әнисе Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановларның киемнәре мультфильм геройларын хәтерләтте. Артур Маузер белән Лия Шәмсина сәхнәгә курткадан чыкты. Залда туңып утырган тамашачы Артур белән Лиядән көнләшеп куйгандыр. Алай дисәң, сәхнәдә салкын түгелдер инде ул. Алар Әлфис Кыямовның "Кил син" җырын яңартып башкарды.Үзенчәлекле образларга килгәндә, быел Эльвира Хамматова шаккаттырды. Күлмәге озын итәкле булса да, күкрәк өлеше ачык иде. Алып баручылар аны болай тәкъдим итте: "Эльвирага "Иң серле җырчы" номинациясе туры килер иде, чөнки без аның кемнән чәчәкләр алганын, нинди машинада йөргәнен, шәхси тормышы турында берни дә белмибез". Чынлап та, Эльвира шәхси тормышын сер итеп саклый. Аның каравы, тантанага ничек әзерләнүен көн дәвамында Инстаграмнан күзәттек. Хәтта солярийга баруын да белдек.Айлин исә быел тыйнаграк күлмәк сайлаган. Ачык күкрәкләренә ияләндек бугай инде. Җырчы сәхнәдә актерлык осталыгын да күрсәтте. Биюче егет белән дәртле биюләрен кияү белән кәләш образларына охшаттым. Ахырдан күлмәгенең итәген дә салды Айлин. Тагын бер үзенчәлекле образ Рүзилә Хәертдиновада иде.Ильмира Нәгыймованы алып баручылар "КамАЗ" заводының матурлык буенча директор урынбасары дип тәкъдим итте. Минемчә, юморга корылган бу чагыштыруны кайбер тамашачы аңлап бетермәде. Иң мөһиме - Ильмира гына үпкәләмәсен. Ул үзе иҗат иткән җырны башкарды. Җырчы Фирүзә дә үзе язган җыр белән чыгыш ясады. "Үзең язган җырны сәхнәдә башкару - зур бәхет", - диде Фирүзә.Мондый зур тамашаларны эстраданың халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимовтан башка күз алдына китереп булмый, билгеле. Сүз дә юк, бу исемлекне тагын дәвам итәргә булыр иде...Концертта шулай ук Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Ришат Төхвәтуллин, Иркә, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Эльмира Кәлимуллина, Ләйсән Гыймаева, Чәчкә, Хәким, Индива, Ринат Рахматуллин, Илнат Фәрхуллин, Анастасия Макарова, Зәринә Асылкаева, Динә Вәлиева, Шәхзәт Разметов катнашты. Иркә, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов икешәр җыр башкарды. Ришат та икене җырларга тиеш иде, тик техник сәбәпләр аркасында бер генә җырын бүләк итте.ТМТВ каналы "Ел блогеры" дигән бәйге үткәргән булган. Аның җиңүчесе Чаллы кызы Чулпан Гыйниятуллина да ТМТВ премиясенә лаек булды! Чулпанның Инстаграмда 97 мең язылучысы бар. Аның өчен 60 меңнән артык кеше тавыш биргән.Без - толерантКонцертны Әнвәр Нургалиев тәмамлады. Тамашачыга алдан вәгъдә ителгән сюрприз менә шушында чишелде. Әнвәргә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Мактаулы исемне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.- Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка һәм "Барс Медиа" компаниясе җитәкчелегенә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Элек-электән Башкортстаннан чыккан артистларны үз иттегез, мине дә кеше иттегез. Башкортстан артистлары исеменнән рәхмәт әйтеп баш иям. Башкортстанда алган мактаулы исемнәремне әти-әниемә багышладым. Татарстан тапшырган лаеклы бүләкне тормыш иптәшем, җимешем Иринага багышлыйм, - диде шатлыклы күз яшьләре аша Әнвәр Нургалиев.Әнвәр өчен сөенеп куйдым. Тырыш һәм акыллы егет ул. Эстрадада чыккан бәхәсләргә кысылмый, шул ук вакытта үзенең төпле фикере бар. Иң мөһиме - ике республиканы да хөрмәт итә. Чын күңелдән уңышлар телим аңа.Шуның белән биш сәгатьтән артык барган ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы тәмам. Һәрвакыттагыча, "Барс Медиа"га оештыру ягыннан афәрин диясе килә. Сәхнә бизәлеше, утлы шоу гаҗәеп матур иде. Чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырган ТМТВ каналына яңа үрләр, яңа идеяләр телибез! Киләсе фестивальне көтеп калабыз!Җиңүчеләр ИСЕМЛЕГЕ:1. Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова -«Яшәү яме җырларымда»2. Данир Сабиров – «Талларым елап кала»3. Азалия Вәлиева – «Елмай, елмай»4. Роман Плеханов – «Аккошлар»5. Индива – «Туган көн»6. Ринат Рахматуллин – «Сүнмәс өмет»7. Анастасия Макарова – «Әнием»8. Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар – «Без Ходай кулында»9. Ильмира Нәгыймова – «Чәлпәрәмә килә горурлыгым»10. Айлин – «Син минем»11. Айдар Ракипов – «Балкы»12. Зәринә Асылкаева – «Эрим»13. Хаким – «Табам»14. Эльвира Хамматова – «Син үзең»15. Фирүзә – «Учак ягыйк»16. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар – «Син минеке генә»17. Илнат Фәрхуллин – «Яшьлек язым»18. Зинира һәм Ризат Рамазановлар – «Алмагач бураны»19. Нәфкать Нигъмәтуллин – «Язларыма кабат кайт әле»20. Филүс Каһиров – «Киек каз»21. Зәйнәб Фәрхетдинова «Каеннарда серләрем»22. Айдар Галимов «Бер гомер арасы», «Бәхет бит ул»23. Эльвира Уразбахтина – «Ялгыз ай»24. Шәхзәт Разметов – «Син икән»25. Динә Вәлиева – «Китмә, хыял»26. Ләйсән Гыймаева – «Татар чәе»27. Чәчкә – «Унлык көче»28. Артур Маузер һәм Лия Шәмсина – «Кил син»29. Рүзилә Хәертдинова – «Күңелкәем синдә генә»30. Эльмира Кәлимуллина – «Ак фәрештә»31. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова – «Җанашым»32. Гөлназ Асаева – «Уйнама»33. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – «Киләм-киләм»34. Рифат Зарипов – «Туганнар»35. Иркә – «Яшәргә өйрәт йөрәк», «Тормыш җилләре»36. Эльвира Мифтахова «Тыңлама»37. Ришат Төхвәтуллин – «Яратканым бер генә»38. Элвин Грей – «Яңгыр» , «Гомерләр үтә икән ул»39. Әнвәр Нургалиев – «Кайтыйк әле туган якка», «Аңлат әле»Эльвира Шакирова
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
28 марта 2021, 19:55
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/kilchktn-kunaklar-kabat-fganstan-problemasyi
Киләчәктән кунаклар – кабат Әфганстан проблемасы
Киләсе елның язында Әфганстанда президентлыкка сайлаулар узачак. Бу әлеге җирләргә 2001 елда НАТО аяк басканнан соң төзелгән яңа дәүләтнең мөстәкыйльлеген исбатлаучы адым булырга тиеш кебек, әмма чынлыкта исә илне чираттагы таркалуга китерәчәк. 2004 елда сайланган президент Хәмид Карзайның кәнәфиен саклау өчен көрәшергә конституцион хокукы юк һәм ул идарә итү дилбегәсен...
Кем кемне җиңгән?Киләсе елның язында НАТО көчләренең Әфганстаннан чыгарылуын исламның радикаль юнәлеше тарафдарлары Көнбатышны җиңү дип кабу итә. Әмма шатланырга иртәрәк бугай. НАТОның китүе Карзай режимының көчсезләнүенә, әфган көчләренең илнең бөтен территориясендә куркынычсызлык тәэмин итә алмавы сәяси таркалуга китерәчәк. Болар барысы да Әфганстанны кабат 2001 елдагы хәленә кайтарачак, дип белдерә сәясәт белгечләре. Ул чакта да ил сәяси яктан таркалган хәлдә иде һәм аны бер генә сәяси-хәрби төркем дә берләштерә алмады.Килеп туган хәл (кайбер көнбатыш экспертлары аны «тәмамланмаган бизнес» дип атый) 13 ел дәвамында Әфганстанның сәяси һәм икътисади корабын мөстәкыйль очышка чыгара алмаган Көнбатышның абруен төшерәчәк. Аңарга караганда, әфган халкы күбрәк зыян күрәчәк - нәкъ менә Көнбатышның биредә булуы йөз меңләгән әфганлыларны белем алу мөмкинлеге, эш урыннары белән тәэмин итте, тышкы дөнья белән элемтә урнаштырылды. Унөч ел эчендә тулы бер буын үсеп җитте һәм аңа хәзер ярык тагарак алдында калу куркынычы яный.Россия өчен олы имтиханСССР таркалганнан соң, Россия көньяктагы күршеләре - Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстанда үзенең институтларын ныгыту өлкәсендә зур эш алып бара алмады. Көнбатыш көчләренең Әфганстаннан китүе аның өчен олы мәшәкать тудырачак. Ул бүген НАТО белән берлектә Әфганстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тотарга тырыша, әмма мондый шартларда да Әфганстан территориясеннән кергән героинны куллану буенча дөньяда беренче урында тора. НАТО биредән киткәч, әфган наркотикларына каршы кем белән көрәшәчәге әлегә билгесез.Шул ук вакытта хәрби проблема да килеп туарга мөмкин. НАТО әлегә бу җирләрдә булганда, Россиянең Әфганстан - Таҗикстан чигендәге көчләре үзләрен тыныч хис итә. Әмма Көнбатыш гаскәрләре үз миссияләрен бетереп, бу илне ташлап киткәч, элеккеге СССРның көньяк чиге буена 1990 еллардагы хәл кире кайтырга мөмкин. Россия өчен киләсе ел үзенең Урта Азия чикләрен ныгыту һәм аның «үтә күренмәлелеген» бетерү буенча имтихан тоту елы булачак.Казахстан белән бергәләп эшләгәндә бу юнәлештә ниндидер уңышка ирешеп булачак. Казахстан Урта Азиядәге элеккеге союздаш республикалар арасында иң тотрыклы дәүләт. Аның Россия белән уртак чиге 7,5 мең километрдан артык һәм мондый озын чик буен тулысынча контрольдә тотып бетерү мөмкин түгел.Шулай итеп, Россиягә тышкы куркынычсызлыкны икеләтә (бәлки әле өчләтә дә) арттырырга туры киләчәк. Беренче линия - элеккеге СССР чиге буйлап, икенчесе - Казахстан белән Кыргызстан, өченчесе Россиянең бүгенге чикләре буйлап уза. Россиялеләрнең күбесе Урта Азияне илнең куркынычсызлык зонасы итеп кабул итми һәм бу очракта мондый саклану зонасы булдыру, аның эшләп китүен тәэмин итү икътисади һәм хәрби яктан җиңел булмаячак.2010 елда Кыргызстандагы вакыйгалар вакытында күп кенә кыргыз күзәтүчеләре Россия ягыннан хәрби булышлык булыр дип өмет итте (мондый ярдәм Россиянең элеккеге СССР территориясендәге «уртак мәнфәгатьләр зонасы» концепциясе кысаларында урынлы булыр иде). Әмма ярдәм булмады. Бу чит проблемага тыкшынасы килмәү белән түгел, ә мөмкинлек булмау белән дә аңлатыла.Көнбатыш көчләре чыгарылганнан соң, Россия Әфганстан ягыннан килгән тотрыксызлыкка каршы яңа нәрсә уйлап табарга тиеш. Ул моны ялгызы гына башкарып чыга алырмы, әллә инде шул Көнбатыш белән бергә эшләрме (алар биредән китсә дә, Урта Азиядә тотрыклылыкның бетүен теләми) - монысын инде киләчәк күрсәтер.
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
25 июня 2013, 09:42
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ilsur-metshin-ukrainadan-kaytuchylarga-esh-tkdim-itkn
Илсур Метшин Украинадан кайтучыларга эш тәкъдим иткән
Казан мэры Илсур Метшин Донбасстан Казанга күченеп кайтучыларга эш тәкъдим иткән.
Алдагы көнне Казанга 486 кеше күченеп кайтты, шуларның 112се – балалар, 32се – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Аларны “Ливадия” шифаханәсе, “Кварт”, “Экспресс отель” кунакханәләренә урнаштырганнар.“Күченеп кайтучыларга максималь тиз дәрәҗәдә ярдәм итәргә кирәк. Тынычланырга, уңайлы яшәү шартлары булдырырга һәм эш табуда ярдәм итәргә. Күченеп кайтучылар исемлеген карадым, алар арасында техника йөртүчеләр дә бар. Социаль учреждениеләргә дә хезмәткәрләр кирәк. Сәләте, белеме булган һәркемне эшкә урнаштырачакбыз”, - ди мэр.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
04 апреля 2022, 09:51
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyda-voleybol-buencha-kama-aryagy-turniry-uzachak
Чаллыда волейбол буенча Кама аръягы турниры узачак
Турнирда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләреннән алты кешедән торган командалар катнаша ала.
Чаллыда 30 августта Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә һәм Яр Чаллы шәһәре Көненә багышланган волейбол буенча Кама аръягы шәһәрләре турниры узачак.Ярышларны Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе, шәһәр Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән оештыра.Турнирда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләреннән алты кешедән торган командалар катнаша ала.Чыганак:nabchelny.ru
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-08-23 12:02:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/challyida-yashche-8-martka-blkk-z-kullaryi-beln-ve
Чаллыда яшәүче 8 мартка бүләккә үз куллары белән велосипед җыйган
Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Ринат Фәрукшин 8 март бәйрәме уңаеннан, хатынына гаҗәп бүләк ясаган.
Ул дүрт көн эчендә үзе велосипед җыйган. Ринат һөнәре буенча электрик. Ләкин кулыннан килмәгән эше юк, ди, шуңа да велосипед җыю аның өчен авырлык тудырмаган. Велосипедны ул хатыныннан яшереп, гараҗда җыйган, дип хәбәр итә "Челнинские Известия" газетасы.- Хатыным күптән велосипедта йөрергә хыяллана иде, башта интернетта велосипед җыю схемасын карадым, кирәкле запчастьләр сатып алдым, көпчәкләр, дискларны, башка кирәк-яракларны базарда таптым, кыскасы, велосипед барлыгы 7,5 мең сумга төште, кибеттә шундый 15 мең тирәсе тора, - ди Ринат.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
05 марта 2016, 07:14
https://syuyumbike.ru/news/zdorovie/chgender-sogy-kemg-yaryy-kemnrg-yuk
Чөгендер согы. Кемгә ярый, кемнәргә – юк
null
Чөгендернең файдалы икәнен барыбыз да белә. Без аннан салатлар ясыйбыз, борщ пешерәбез. Тик шулай да дәва максатыннан чөгендернең согын эчү отышлырак. Ләкин моның үз кагыйдәләре бар. Аларны белеп тору мөһим.Нинди авыруларны дәваларга булышаЯшьлек яшелчәсе дип аталучы әлеге тамыразык дисахаридлар, В һәм Е витаминнарына, никотин, аскорбин, фолий кислоталарына бай. Анда тимер, калий, магний, натрий, кальций, йод, фосфор, бакыр, хлор һәм цинк кебек микроэлементлар бар. Менә шундый бай составлы булуы аны организмыбыз өчен алыштыргысыз итә дә инде.Чөгендер согын даими куллану иммунитетны күтәрә һәм кан ясалышын яхшырта. Кандагы кислородны арттыра алу үзлеге  кан әйләнешенә, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, тән тукымаларын кислородка баета.Азканлылыктан (анемия) интеккән кешеләргә чөгендер согы белән ныграк  «дуслашырга» кирәк. Ул гемоглобинны арттыра, кан составын яхшырта.Чөгендернең хәтерне яхшырту үзлеге дә билгеле. Бу аның йодка бай булуы белән аңлатыла.Аяктагы кан тамырлары бүртсә, варикоз күзәтелсә, шулай ук рационга чөгендер согын кертергә кирәк. Ул тромблар барлыкка килүне тоткарлый.Чөгендер согы кан тамырларын ныгытырга булыша, кандагы холестеринны киметә, югары кан басымын көйли.Әлеге тамыразыктагы натрий һәм кальций нисбәте кан тамырларында артык күләмдә кальций тупланудан саклый.Бавырны, үт куыгын, үт юлларын чистарта, шлакларны һәм токсиннарны чыгара.Яңа сыгылган чөгендер согы антиоксидантларга бай. Алар исә организмны картаюдан һәм яман шеш авыруыннан саклый.Йокысызлыкны дәваларга булыша, нервларны тынычландыра.Организмның тонусын арттыра, көч һәм хәл кертә.Чөгендер согы – табигый антисептик – организмдагы төрле инфекцияләрне юкка чыгара. Борынгылар бал кушылган бер-ике тамчы чөгендер согын борынга тамызып, бәләкәй балаларны томаудан һәм аденоидлардан дәвалаган.Хатын-кызларга менопаузаны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.Антибиотиклар кулланган соң, эчәклектәге микрофлораны торгызырга булыша.Кемнәргә куллану тыелаБәвел юлларында, бөерләрендә таш булган кешеләргә чөгендер согын куллану зыян китерергә мөмкин.Ашказаны әчелеге югары булганда да чөгендер согыннан тыелырга кирәк.Кан басымы түбән кешеләргә аны кулланырга ярамый.Подагра һәм ревматоидлы артрит күзәтелгән очракта чөгендер согы чирне тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин.Шикәр диабеты булганда да чөгендер согын эчү тыела.Чөгендер согын ничек әзерләргәСокны төрлечә әзерләргә мөмкин. Соксыккыч җайланмагыз булса, бигрәк тә уңай. Ул булмаса, блендер белән ваклап, сокны марля аша сөзәргә мөмкин. Блендер да булмаса, угыч бардыр. Бер кечерәк чөгендердән якынча 100 мл сок чыга.Ничек кулланыргаЧөгендер согын үзен генә эчмиләр, башка яшелчә соклары белән кушалар. Мәсәлән, кишер, кабак, кыяр, әфлисун согы. Башка төрле сок булмаса, кайнаган салкын су гына да кушарга мөмкин.Чөгендер согының үзгә бер тәме бар һәм ул эфир майларына бай. Сыкканнан соң аны ачык килеш 3–4 сәгать суыткычта тотарга кирәк. Бу вакытта эфир майлары очып бетә, аска утырымы утыра, утырымны кулланмыйлар.Чөгендер согын аз микъдарда куллана башларга кирәк – 1 аш кашыгыннан артмасын. Шушы микъдарны башка төрле сокка кушалар һәм ач карынга эчәләр. Бераз ияләнгәч, көнгә 3–4 тапкыр эчәргә була.Бернәрсә дә кушылмаган чөгендер согын томау яки гайморит вакытында борынга тамызырга мөмкин (һәр юлга 2 тамчы).Лимон согы кушылган чөгендер согы белән ангина вакытында тамакны чайкатсаң, чир тиз чигенә.
syuyumbike
mass_media
Сәламәтлек
5 Октябрь 2023 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/nilr-knen-bagyshlangan-ichelr-bilgele
Әниләр көненә багышланган җиңүчеләр билгеле
«Шәһри Чаллы» газетасының Инстаграм аккаунтында Әниләр көненә багышланган бәйге үтте. Аның кысаларында язылучыларыбыз әниләренең мавыгу-шөгыльләрен видеога төшереп җибәрде. «Минем әнием булдыра!» бәйгесендә Чаллыдан һәм Татарстанның төрле районнарыннан төрле яшьтәге 7 кеше катнашты.
Бәйгегә  беренче булыпАлексеевск районы Түбән Тигәнәле авылыннан Гөлүсә Сибатова видео җибәрде. Аның әнисе – Тукай районы Боерган авылыннан Фәния апа Салихова.Кызы аның гаҗәеп матур шөгыленә багышлап шигырь дә иҗат иткән.Ул чиккән мендәр тышларыБирнә булды кызларга.Төннәр буе чигү чиктеСалкын озын кышларда.Исеме кем диярсез?Салихова Фәния.Минем әнкәй дусларым,Шундый һөнәргә ия. (…)Икенче катнашучы – Актаныштан Рузилә Яппарова.«Әнием Ильфира Вәлиева Актаныш районы, Илчебай авылында яши. Аңа –55 яшь. Ул бәйләргә ярата. Аның оекларының җылылыгын бер нәрсә дә алыштыра алмый! Каз-үрдәкләр, тавыклар тота, сыерлар асрый, кыскасы, бәйге исеменә туры килә. «Минем әнием бар нәрсәне дә булдыра!» – дип язды Рузилә.Өченче катнашучы – Кама-Тамагы районыннан Гөлинә Зыятдинова.«Әнием Венера исемле. Китапханәче булып эшли, матур итеп шигырьләр дә яза. Тормыштан ямь таба белүе безгә өлге», – ди кызы Гөлинә. Видеода Венера ханым үз шигырен укыды:Бәхетне һәр кеше аңлыйдыр үзенчә,Эченә күп мәгънә җыйган бу төшенчә.Бәхет ул – бер йотым сусасаң,Күңелне юатыр җылы сүз юлласаң.Бәхет ул – ишетсәң туган як моңнарын,Иңеңдә тойганда әнкәең кулларын.Бәхет ул – күз нурың «Әннә» дип әйткәндә.Бәхет ул – сөйгәнең зарыгып көткәңдәБәхет ул – бәхет ул шундый зур төшенчә,Бәхетне һәр кеше  аңлыйдыр үзенчә.Дүртенче катнашучы – Асылъяр Хәсәнова.«Әнием Миләүшә исемле. Ул Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбендә укытучы булып эшли. Һәр эшкә дә уңган, булган кеше ул. Шигырь-хикәяләр дә яза, тәмле ризыклар да пешерә», – дип язды кызы. Хәзер халык календаре буенча «кәбестә ае». Миләүшә ханым да видеода кәбестә тозлады.Бишенче катнашучы –  Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Самат  Галимҗанов.Ул бик матур бантиклар ясаучы әнисе Гөлназның кул эшләрен видеога төшереп җибәрде.Алтынчы катнашучы – Инзилә Харисова.Ул Актаныш районы Татар Суыксу авылында яшәүче әнисе Гарипова Әнудәнең яраткан шөгыле турында видео җибәрде.«Әниемнең чәчәк дөньясын сезгә тәкъдим итәсем килде. Аның бакчасына керсәң, матурлык дөньясына чумасың. Чәчәкләре берсеннән-берсе матур! Анда нинди генә чәчәкләр үсми: розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. (...) Кулларыннан нурлар тама, бигрәк уңган. Әниебез һәркемгә үрнәк! Дөньяларыбыз да шулай шау чәчәккә кумелсен иде», – дип яза Инзилә Харисова.Соңгы,җиденче видео Гүзәлия Салиховадан килде.«Җир йөзендәге иң кадерле кешем, газиз әнием – Гөлирә Мингалиева. Ул Чаллыда яши. «Камаз-Энерго» җәмгыятендә электромонтер булып эшли. Буш вакытларында күңел җылысын кушып, матур һәм бик уңайлы мунчалалар бәйли. Аның кул эшләрен кулланган кешеләр сөенә, үзен рәхмәт әйтеп искә ала.  Әниемә ныклы саулык телим. Әни, син булганда гына дөнья, ямьле!»Җиңүчене тавыш бирү юлы белән рәсми сайтыбызда ачыкладык.Беренче урынга, 200дән артык тавыш туплап, Гөлүсә Сибатова лаек булды.Кызганычка каршы, әнисе Фәния апа бу сөенечле хәбәрне, котлауларны ишетә алмады. 19 нчы ноябрь көнне ул мәңгегә арабыздан китеп барды. Аны искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен, урыны җәннәт түрләрендә булсын!Гөлүсә ханым вәгъдә ителгән бүләк – «Рәхмәт» кибетеннән чуклы, матур яулыкка лаек булды.Калган катнашучыларга да истәлекле бүләкләр – «Татар халык ашлары» дигән бай эчтәлекле һәм матур китаплар тапшырылды.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-11-26 11:52:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-orvi-beln-avyruchylar-sany-epidemik-chikne-uzgan
Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик чикне узган
Казанда өлкәннәр арасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик чиктән 34% арткан.
Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.Ә балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан кимрәк.26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр - Татарстан Республикасында көчле респиратор-вирус инфекцияләре белән авыруның 15 мең 713 очрагы теркәлгән.Әлегә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, ОРВИ белән авыручылар саны, нигездә, риновирусларга (55%) бәйле.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
08 декабря 2018, 11:16