url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43086
Данир Сабиров: «Әнкәсендә зур теләк уянып, тагы бер сабыйга гомер бирергә язсын»
null
Бу хакта Данир үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. "Бүген миңа - 37! --- Шәһри Казан № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43087
Орлык тизрәк тишелсен өчен
null
Борыч орлыгы авыр тишелә, коры килеш чәчкәндә, ике атнасыз шытмаска мөмкин. Бу процессны тизләтергә була. --- Ирек мәйданы № --- | 01.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43088
“Сезнең янга Чувашиягә Ди Каприо килә...”
null
Аферистлар кешеләрне алдауның нинди генә юлларын тапмыйлар. Голливуд актеры Ди Каприоның фанаты, Чебоксар шәһәреннән 32 яшьлек вожатый ханым, кумиры белән “сөйләшкән”, аның фан-клубына кергән өчен аферистларга 80 мең сум акча күчергән. Алдау “кумир”ның: “Сезнең янга Чувашиягә киләм, юл өчен акча салыгыз”, - дигән үтенеченнән соң ачылган...  Алданган ханым  Чебоксар шәһәренең полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм 19 ел дәвамында кумиры белән очрашырга хыяллануы турында сөйләгән. Аның белән аралашу өчен хәтта кредит рәсмиләштерүен дә әйткән. Руфина ТАҖИЕВА Өмет № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43089
Ләйсән Мәхмүтова: «Хаксызлыкка каршы чыкканда кирәкмәгәнен әйтеп ташлыйм»
null
Әдәп башы – тел, дигән безнең халык. 3 февральдә Әдәпсез сөйләшү, сүгенү сүзләренә каршы көрәш көне икән. Мондый бәйрәмнең барлыгын белгәч, һәрвакыт игътибар үзәгендә булучылар – артистларның фикерен белешәсе иттек. Сәхнә кешесе сөйләгән сүзенә аеруча сак карарга тиеш бит инде. Ә гел шулай буламы икән соң? Эмоциональлек белән әдәпсезлекнең чиге кайда? «Сәхнәдә авызны чамалап ачарга кирәк» Бу җәһәттән җырчы, автор-башкаручы Ләйсән Мәхмүтованың да фикерен белештек. «Кызганыч, тормышта төрлечә сөйләшәм шул мин. Моның белән мактанмыйм да, яхшы дип тә санамыйм. Әдәп белән сөйләшү – матуррак, билгеле. Кирәк вакытта үзеңне тыя белү – әйбәт нәрсә. Ләкин минем болай да кайнар каным тиз кыза шул… Берәр фикер белән килешмәгәндә, хаксызлыкка каршы чыкканда кирәкмәгәнен әйтеп ташлыйм», – ди ул. Ә сәхнәгә килгәндә, менә нинди фикердә Ләйсән: «Сәхнәдә ямьсезләнгән кешеләргә, теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләргә катгый рәвештә каршы мин. Аның урыны ул түгел. Бөек сәхнә матур сүзләр, акыллы фикерләр, якты хисләр, матур җырлар өчен яралган! Ә теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләр шул сәхнәне боза». Кыскасы, сәхнәдә авызны чамалап ачарга кирәк, ди ул. «Ә әдәп чиге – кешенең башында. Ул я бар, я юк». --- Ватаным Татарстан № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43090
Элек көлдерә иде, хәзер елата...
null
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров җырчы, кәмитче генә түгел бит хәзер. Соңгы елларда Җәвит Шакиров шигырьләр яза башлады. Берничә китабы да чыкты. "Халык укый, китапларны ала", - ди автор бу хакта. Ватсапка килеп төшкән видео да аның әдәби талантын сөючеләр белән очрашуыннан, күрәсең. Анда ул болай дип сөйли: --- Матбугат.ру № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43091
“Башка егет тап, бәхетле бул!” - дидем
null
“Үз кызыңа нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең, үзең дә башка хатын-кызлар белән шундый мөнәсәбәттә бул”, - дигән әйтем бар русларда. Кызганыч, аның мәгънәсенә 50гә җиткәндә генә төшендем. Яшь чагымда үзебезнең урамнан Әминә белән очрашып йөрдек. Ул миңа үлеп гашыйк иде. Хәер, авылда миңа гашыйк булмаган кыз бар иде микән? Шулай да Әминә барысыннан да җитезрәк булды. --- Шәһри Казан № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43092
Кукмарада яшәүче Илдус Хафизов: «Аяксыз калсаң да, күңел көрлеген югалтмаска кирәк»
null
Зур Кукмара авылында яшәүче 68 яшьлек Илдус Хафизов кар ишеп яуган көннәрдә урам җыештырырга чыгып, бөтен дөньяга танылды. «Кар көрәүнең нәрсәсе бар инде?!» – диярсез. Тик Илдус абыйның бер аягы юк шул. Култык таягы белән йөри, бар эшне урындыкка утырып эшли ул. Хәлләрен белешеп шалтыратканда, хатыны Люция апа белән чәй эчкән вакытлары иде. Берсен-берсен бүлдермичә, чиратлап кына сөйләштеләр алар. – Илдус абыегыз үзе шундый көчле рухлы кеше инде ул. Берәү булса, бер аягым юк, дип ятар иде. Ә ул, шөкер, моңа игътибар да бирми. Һәр эштә ярдәм итеп, башкаларга да, миңа да үрнәк булып яши, – дип ирен мактап сүз башлады Люция апа. – Иремнең кан тамырлары тыгылып тилмертте. 14 операция ясатты. Унбишенчесенә барган иде, табиблар, аякны кисмичә булмый, дип кайтарды.  2018 ел иде бу. Аяксыз калуына алдан әзерләде үзен. Башка кешеләрне үрнәк итеп куйды. Инде сызланулардан арган иде. Шуңа да ризалашты. Илдус абый бөтен эшне урындыкка утырып эшли икән. Йорттагы ир-ат эшләрен үзе башкара. Узган ел да кар көрәшкән. Быел да түзеп тормаган. Люция апаны кызганып, көрәргә чыккан. Илдус абый аягын кисәсе елны яңа машина да алган була. Бер дә аптырамый, тота да кул белән идарә итә алырлык итеп ясата. Җәйләрен рәхәтләнеп җиләк җыя икән, бакчада да булыша. Бәрәңге дә ала, хәтта урындыгына утырып, казый да. – Икебезнең дә йөрәк яралы безнең. Гомеребез буена җитәрлек хәсрәт белән яшибез. Моннан 7 ел элек улыбыз Динар кинәт кенә үлеп китте. Кибеткә киткән җиреннән кире кайтмады. «Йөрәк», – диделәр. Өйләнгән дә иде балакаем. Киленем белән матур гына яшәп яталар иде. Баласы туарга өлгерми калды.  Шөкер, оныгыбыз белән дә, киленебез белән дә аралашып торабыз. Ял көннәрендә кызыбыз безгә дә килә. Улымның истәлеге булып калды ул, – ди Люция апа. – Лилия исемле кызыбыз бар. Аның үз гаиләсе. Азнакайда яшиләр иде. Без икәү генә калгач, Биектауга күченделәр. Кайтып йөрергә дә якын хәзер. Әле дә шул балалар бар. Ташламыйлар. Быел Илдус абыйның сәламәт аягы сызлый башлаган әле. Дарулар эчеп кенә тора икән. Әмма күңелен төшерми. – Минем кебек кешеләр күп инде ул. Аяксыз калсаң да, күңел көрлеген югалтмаска кирәк. Тормыш дәвам итә. Гомер тиз үтә, аны әрәмгә уздырырга ярамый. Әнә шуңа да мин үземнең аягым юклыкны  кайчак онытып та җибәрәм. Әле ярый, култык таякларым бар, – ди ул. – Яшисең килсә, бар нәрсәгә җайлашасың икән. Мин бер дә зарланмыйм. Тормышыбыз шөкер итеп яшәрлек. Ныклы терәгем бар: Люция апагызга рәхмәт! Ул булмаса, белмим, нишләр идем?! Бергә озак еллар матур итеп яшәргә язсын. --- Ватаным Татарстан № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43093
Дәваханәгә каргизәрдә очып кергән
null
Красноярскида яшәүче исерек ир каргизәрдә тәрәзә аша дәваханәгә очып кергән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43094
Ризат Рамазанов: «Таксист булып та эшләп алдым»
null
Ризат һәм Зинира Рамазановларның гастрольләрдән кайтып кергәне юк әле. Иҗат чишмәләренең гөрләп аккан чагы. Гаилә башлыгы Ризат Рамазанов белән күрешеп, әңгәмә корырга җитештек. Ризат белән балачакта нәрсә булган? Гастрольләр вакытында балаларын кем карый? Ризатка күз тигәне бармы? Әңгәмәдә бу һәм башка сорауларга җавап табарсыз. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43095
Күгәрчен авылы сандугачы Ләйлә Вәлиуллина: «Әни, артист булма, диде»
null
Социаль челтәрдә бер видео таралды. Ир-ат гармун уйный, аңа кушылып бер ханым җыр суза. Ул тавышы, әйтерсең, челтерәп чишмә ага! Социаль челтәрдәге төркемгә куйгач та, бик яраттылар үзен. Танып, кемнәр икәнен язучылар да булды. Шуңа да Ләйлә апаны тиз таптык. Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында туып-үскән ул. Икетуган абыйсы Рәүфләргә баргач, җырлап утырасы иткәннәр. Аларны Рәүф абыйның хатыны видеога төшереп алган.   Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43096
Рөстәм Миңнеханов дәүләт премияләре тапшырды (ФОТО)
null
Кичә Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды. Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. --- Матбугат.ру № --- | 03.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43097
Тәтишка: «3 бала табасым килә»
null
Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 03.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43098
Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз үз өендә янып үлгән
null
Яшел Үзән шәһәренең Мичурин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. “Бизнес Online” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, янгын 2 февральдә төнлә Мичурин урамындагы 4 нче йортта чыккан. Коткаручылар килгәндә, йорт эчен тулысынча янгын телләре чорнап алган булган. Ут 56 кв.м. мәйданга таралган. Янгын сүндерүчеләр йортта 69 яшьлек ир-атның һәм 76 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр янгын чыгуның ике сәбәбен күздә тота: тәмәке тартканда саксызлык, яки электр челтәрендәге төзексезлек. Фото: пиксабай --- Ватаным Татарстан № --- | 03.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43099
Андрей Губин эстрадага кайтырга җыена
null
Андрей Губинның хәле яхшырган. 90нчы еллар йолдызы быел эстрадага кайтырга ниятли. Исегезгә төшерәбез “Мальчик-бродяга”, “Лиза”, “Такие девушки как звёзды” җырлары белән танылган Губинның йөзенең бер өлешен паралич суккан иде, шул сәбәпле аның дикция белән проблемалары барлыкка килгән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 03.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43100
Киленем дә, кызы да хәлемне беләләр, тик кайтканнары юк…
null
Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче 46 яшьлек Марсель Ханнановка ярдәм кирәк. 16 ел шикәр чире белән интеккән ир инде хәзер йөри алмас хәлгә килгән. Аны 67 яшьлек әнисе Рәйсә апа тәрбияли. Социаль челтәрләрдә ир-атка подгузник кирәк дигән хәбәр җәлеп итте мине. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Рәйсә апаның телефон номеры да күрсәтелгән иде. – Шул хәбәрдән соң безгә кем генә шалтыратмады. Әллә кайлардан подгузниклар китереп киттеләр, – ди Рәйсә апа. – Моңа кадәр берәүдән дә ярдәм сораганым булмады. Әле бу юлы да үзем берни сиздерми идем. Ләйлә Кәрамова дигән бик мәрхәмәтле танышым бар минем. Улымның хәле авыр икәнне, урында гына ятканын белгәч, ул ярдәм оештырды. Шаккатмалы – булышырга теләүче күп икән. Марсель армиядән соң Мәскәүгә эш эзләп чыгып киткән. Тик күпме генә тырышса да, юлы уңмаган. Кызларына 2 яшь вакытта хатыны белән дә аерылышканнар. – Тормыштагы күңелсезлекләре сәбәп булдымы, улым авырып китте. Көчле стресс кичергән, диде табиблар. Шикәре 20гә менгән иде. Менә шуннан башланды инде хастаханә юлларын таптау. Йөри торгач, III группа инвалидлык бирделәр. Аннары кан тамырлары белән проблемалар башланды. Бер чир артыннан икенчесе килеп чыкты, – дип сөйли Рәйсә апа. – Марсель – олы балам. Аннан соң тагын бер улым белән кызым бар. Алар икесе дә гаиләле. Рәйсә апа белән Марсель, ике ел элек авылдагы өйләрен сатып, Актүбәгә күчкәннәр. Шәһәр фатиры улы өчен уңайлырак чөнки. – Моңа кадәр улым үзе йөри иде әле.  Табибларга да гел күренеп торабыз инде. Инвалидлыгын да II группага күчерделәр. Тик аңа карап кына кирәк-яраклар бирелми шул. Бушлай подгузник I группа инвалидларга гына бирелә. Тик мин зарланмыйм. Быелдан пенсиям артып китте. 23 мең сум алам. Улымныкы күп түгел, 10 меңгә дә тулып җитми. Әле бит ул урында ятса да, 23 яшьлек кызына алимент түли. Эшли алмаган вакытта җыелган әҗәтләрен хәзер түләтәләр, – ди Рәйсә апа. – Оныгым белән сөйләшеп торам. Әтисенең авырып китүен дә әйттем инде. Фотосын да төшереп җибәрдем. Киленем дә, кызы да хәлемне беләләр, тик кайтканнары юк. Марселем быел 35 килограммга гына калды… Рәйсә апаның пенсиясен коммуналь хезмәтләргә, азык-төлеккә тоталар, Марсельнеке даруларына да җитми икән. Рәйсә апа буш вакытында таксида эшли, машина йөртә. – Ирем дә иртә китеп барды. 9 ел элек, 61 яшендә эчем, башым авырта дип бер атна йөрде дә үлеп китте. Табибларга да күренмәде. Бавыры беткән булгандыр инде, – ди Рәйсә апа. –  Күңелем ышана, улым аягына басар, дип уйлыйм. Кулдан килгәннең барысын да эшлим, ашатырга да тырышам, каннарын да тикшереп торам, даруларын да вакытында бирәм. Бер генә теләгем – савыксын иде. Марсельгә ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Рәйсә Рәис кызы Ханнанова исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89870650203 телефон номерына беркетелгән. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 04.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43101
Ризат Рамазанов: «Өшкеречүдән ярдәм сорадык»
null
Популяр җырчы Ризат Рамазанов белән әңгәмшбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.   --- Шәһри Казан № --- | 04.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43102
Яман шеш белән көрәшүче Резеда Минзина: "Диагнозымны ишеткәч, исем дә китмәде"
null
Кеше күңеле кара урман, диләр. Гел елмаеп, көлеп йөргән кешенең дә мең бик астына яшеренгән серләре, еллар узгач та, күңелен әрнетеп торган хәсрәтләре бар. Арча районы Яңа Иябаш авылыннан Резеда Минзина белән очраклы гына таныштык. Сүз арты сүз чыгып, Резеда апа күңелендәген дә сөйләде. Сөбханалла, Аллаһ сабырлык биргән үзенә. Ирен соңгы юлга озаткан, туганнарын җирләгән, яман шеш белән көрәшә. “Иң авыры — бала хәсрәте, 17 яшьлек улымны җир куенына салдым”, — ди күз яше белән Резеда апа. Кайгы-хәсрәтләр эзсез генә узмаган. Ана йөрәге барысына түзсә дә, организм арыган, күрәсең. 2022 елда әңгәмәдәшемдә яман шеш тапканнар. Эльвира МОЗАФФАРОВА Ирек мәйданы № --- | 04.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43103
«Миннән әни ике кулсыз калды. Рәнҗеде... »
null
Чистай районының Гаделша авылында гомер итүче әңгәмәдәшемнең бу сүзләреннән чордаш, ахирәтләре күңелен көнчелек очкыны көйдерсә дә, шатлыгы хак – иң бәхетле әниләрнең берсе ул җирлектә. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 04.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43105
Башкортстан кешесе тулгак тоткандагы авыртуны үзендә сынап караган
null
Башкортстанда яшәүче бер ир тулгак тоткан вакыттагы авыртуларны үзендә сынап караган. Мәскәүдә «Русия» күргәзмә-форумында табиблар иргә өстәмә корсак кидергәннәр һәм чын авыртуны имитацияләгән сенсорларга тоташтырганнар. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43107
Вертолет фаҗигасендә һәлак булучыларны водолазлар эзли
null
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, Карелиядә вертолет һәлакәткә юлыкканнан соң, эзләү-коткару эшләре үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43108
«Шарсыман яшен Галиябануга килеп бәрелде. Кыз бөтенләй кымшанмаса да, исән була…»
null
Бу язганнарыма, бәлки, бөтенләй ышанмассыз. Чөнки алар бернинди законнарга да сыймый кебек. Танышым сөйләгәндә: «Ай, шыттыра бу!» – дип баш чайкап утырдым, аннан соң уйга калдым. Калмас идем, танышым үзенең классташы турында сөйләде, димәк булган хәл бу. Танышымның да, аның сабакташ кызының да исемен әйтмим, чөнки сөйлисе сүз күпмедер дәрәҗәдә әхлак мәсьәләләренә дә кагыла. Шуңа күрә танышымны – Гали, кызны Галиябану дип атыйкмы соң? Әйдә шулай булсын! Гали сөйләвенчә, Галиябану иптәш кызларыннан үтә дә кыргыйлыгы белән аерылып тора. Егетләргә билен, кулын тоттыру түгел, кем әйтмешли, бер чакрымга да якын җибәрми. Классташлары үзара: «Болай барса, Галиябану гомер буе ир чырае күрмәячәк», – дип сөйләшәләр. Кыз мәктәпне тәмамлагач та үзгәрми. Җәйнең матур гына көннәренең берсендә авыл урамында шарсыман яшен пәйда була. Гали әйтүенчә, көн дә аяз булган, утлы шарның каян килеп чыкканын берәү дә күрмәгән. Ә аның нәкъ менә Галиябануларга таба баруын, капка төбендә басып торган кызга килеп бәрелүен күрше-күлән күреп торган. Шар юкка чыккач, җирдә яткан Галиябану янына йөгереп килгәннәр. Кыз бөтенләй кымшанмаса да, исән була. Шуннан берәү шарсыман яшен суккан кешеләрне башын гына чыгарып җиргә күмәргә кирәклеген әйткән. Шулай эшләгәннәр дә. Мин Галидән түземсезләнеп: «Галиябану терелдеме соң?» – дип сорыйм. «Ещё как!» – ди Гали урысчалатып. Иң кызыгы, бөтенләй икенче кешегә әйләнгән Галиябану. Бер егеткә кияүгә чыккан, тагын берсе белән чуалган. Чуалу гына түгел, ярты ай законный язылышкан ире йортында, ярты ай теге егет йортында яши башлаган. Безнең авылныкылар әйтмешли, «йөргән нәрсәсе»ннән бала да тапкан. Иң кызыгы, әлеге ике йорт арасында бернинди ызгыш-талаш чыкмаган. «Ире үзе кысыр булганга тавыш күтәрмәгәндер инде», – ди Гали. «Ә йөргән нәрсәсе?» – мәйтәм: «Ул – бик тыныч кеше. Аннан соң, ике арага үзе кермәде бит инде ул. Ике йортны бер итеп, Галиябану йөрде». Мондый тормыш озакка бара алмый, әлбәттә. Галиябану йөргән егете һәм баласы белән чит шәһәргә китәләр. Гали әйтүенчә, язылышып, законный тора башлыйлар. Шул ук вакытта, бәйрәмнәргә авылга кайткач, Галиябану беренче иренең дә хәлен белеп чыкмый калмый, ди. Мондый «сәер мәхәббәт» турында бөтен ваклыкларын әйтеп яза алмыйм, чөнки, кем турында сүз барганын чамаларга мөмкиннәр. Димәк, язмамның геройларын рәнҗетүем бар. Миңа йомыкый Галиябануның кисәк кенә үзгәреп китүе гаҗәп тоелды. Өйгә кайткач, шарсыман яшен турында мәгълүмат җыя башладым. Чыннан да, кешенең холык-фигылен үзгәртүче хикмәтле нәрсә микәнни соң ул? Шарсыман яшенне тикшерү белән шөгыльләнгән белгечләрнең фикерләре шактый ук төрле булып чыкты. Дөрес, берсе безнең очракка шактый ук туры килә. Мәсәлән, һәр биш очракның берсендә шарсыман яшенне аяз көнне күргәннәр. Ул җир астыннан килеп чыгып, төрле төсләргә кереп балкырга, пыяла аша үтеп чыгарга, кешене гипнозларга да мөмкин икән. Шарсыман яшенне беренче мәртәбә 1638 елда Англиядә күргәннәр. Шуннан соң ул инде меңнәрчә мәртәбәләр күзәтелгән, тик бу могҗизаның нәрсә икәнен бүгенге көнгә хәтле төгәл генә аңлатып бирүче юк. Галиләр авылы кешеләре дә: «Әллә кайдан гына килеп чыкты, Галиябануны бәреп екты да җир астына кереп югалды…» – кебек сүзләр белән генә чикләнә. Мин дә аптырашта. Дөрес, әлеге могҗизаның бик борынгы икәнен чамалыйм. Мәсәлән, без яшь чакта: «Аяз көнне яшен суксын егет сөймәгәннәрен…» – дип җырлап урам әйләнә идек. Безнең кебек асыл егетләргә битараф булган кызлар өе турыннан узганда тәмам ертылганчы кычкырып җырлый идек. Бу җырны безнең әтиләр дә, бабайлар, бабайларның бабайлары да җырлагандыр, бәлки. Чөнки, халык җырларына төгәл генә яшь биреп булмый бит ул. Тагын нәрсә әйтим инде? Кичә генә Гали шалтыратты әле, ял көннәренә Галиябану авылга кайтып киткән. Их, үзен күреп бер сөйләшәсе иде.   Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Ватаным Татарстан № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43109
Винарис Ильегет гаиләсе зур югалту кичерә
null
Җырчы һәм банкет заллары хуҗасы Винарис Ильегетнең әнисенең иң кечкенә сеңлесе вафат. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте. --- Шәһри Казан № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43110
Татарстанда яңа атна +1 градуска кадәр җылыну белән башлана
null
Татарстанда яңа атна җылыну белән башлана – бүген көндез һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43111
Яшь ярымлык бала өченче каттан егылып төшкән
null
Екатеринбургта өченче кат тәрәзәсеннән яшь ярымлык бала егылып төшкән. Бу хакта E1.RU порталы, шаһитлар сүзләренә таянып, яза. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43112
Хәния Фәрхинең кулъязмасы табылган (ФОТО)
null
Югары Тәтешледәге Хәния Фәрхи музеена җан өреп, балкытып яшәтүче бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина аны үзенең мәктәп елларында алып барган язмалары арасыннан тапкан. --- Матбугат.ру № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43113
Иртәгә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына керү ирекле булачак
null
6 февраль көнне Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Бу көнне Г.Тукай әдәби музеена, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеена, В.Ленинның музей йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынский музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм башкаларга керү ирекле булачак. Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен билет сатып алырга кирәк булачак.  --- Милли Музей № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43114
Лениногорск районындагы юл һәлакәте: “Ничек яшәрмен ансыз...”
null
2 февраль көнне Лениногорск районының Шөгер авылында килеп чыккан юл фаҗигасендә 56 яшьлек Мәрьям Ситдикованың гомере өзелде. Бик кызганыч... Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 05.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43115
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев һәлак булган
null
Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваевның һәлак булуы турында билгеле булды, дип яза «Татар-информ». Рәдиф Яваев 2024 елның 3 февралендә Мәскәүдә югалган, шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез булган. --- Матбугат.ру № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43116
Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләнде
null
10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр һәм казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде. --- Шәһри Казан № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43117
Камал театры Гаилә елы уңаеннан акция игълан итте
null
Акция шартлары буенча, гаиләдән ике өлкән кеше театрга һәм "Шарык клубына" килсә, алар белән килүче беренче балага 100% ташлама, икенче һәм аннан соңгы балаларга 50% ташлама ясала. Ташламага ия булу өчен театр кассасында баланың туу турындагы таныклыклыгын күрсәтергә кирәк. Акция гамәлдә булган спектакльләр исемлеген театр кассасында белешергә мөмкин. Акция буенча сатып алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия. --- Камал театры № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43118
Көпә-көндез баланы урламакчы булган
null
Башкортстанда, инде башка төбәкләргә дә барып җиткәндер, социаль челтәрләрдә коточкыч хәл теркәлгән видеоязма таралды. Стәрлетамак шәһәренең Артем урамында ак балаклава кигән бер ир кыз баланы кулыннан эләктереп, алып китмәкче булган. --- Өмет № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43119
Алмаз Мирзаянов: Ул булмаса, алай ук көчле резонанс тудырмаган булыр иде
null
Әдәп башы – тел, дигән безнең халык. 3 февральдә Әдәпсез сөйләшү, сүгенү сүзләренә каршы көрәш көне икән. Мондый бәйрәмнең барлыгын белгәч, һәрвакыт игътибар үзәгендә булучылар – артистларның фикерен белешәсе иттек. Сәхнә кешесе сөйләгән сүзенә аеруча сак карарга тиеш бит инде. Ә гел шулай буламы икән соң? Эмоциональлек белән әдәпсезлекнең чиге кайда? «Көтүдәге мал да борылып карамый бит…» Җырчы Алмаз Мирзаянов бу күренешкә өлешчә каршы түгел, аны хупламый да. «Диндә дә, әхлак нормалары буенча да сүгенү яхшы әйбер түгел, диләр. 90 проценты теләп әйтелми, үзе чыгып китә бит ул… Ләкин, ничек тә тыелып калырга кирәк. Матур да түгел бит ул, ә шулай да кайбер кешегә килешә. Нигә икәнен аңлата алмыйм», – ди ул. Аның фикеренчә, иң ямьсез күренеш – сүгенү сүзләре белән шигырь сөйләү, җыр җырлау. «Андый шигырьләр бик күп, ачу китереп, һаман саен җибәреп торалар. Сүгенеп куюның кирәк булган вакыты да бардыр ул. Интернетта минем бер ачынып язган постымны ачыктан-ачык кулланылган бер сүгенү сүзе аркасында гына игътибарга алганнары бар. Ул булмаса, алай ук көчле резонанс тудырмаган булыр иде. Көтүдә дә күзен тондырып чапкан малга «әйбәт» итеп эндәшмәсәң, борылып та карамый бит. Шуның кебек инде…» – ди җырчы. Шулай да, әхлаклы булып яшәргә кирәк, ди ул.»Бигрәк тә без – сәхнәдәгеләр тамашачыга үрнәк булырга тиеш. Атказанган, халык артисты исеме йөртүчеләр дә шушы зур җаваплылыкны онытмасыннар иде». --- Ватаным Татарстан № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43120
Миләүшә Айтуганова: «...шунысы өчен мин үземә: «Молодец, Айтуганова!» дип әйтә алам»
null
Журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Миләүшә Айтуганова – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда «Татарстан – Яңа Гасыр» компаниясе җитәкчесе урынбасары һәм баш продюсеры иде. Миләүшә ханым – танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтуганов (1935-1964) кызы. Миләүшә Айтуганова белән сөйләшергә «Татаркино» бинасына килдем. Үзәктә булса да, ул – эчкә кереп аулак урынга урнашкан бина. Шул ук ишегалдында Татарстан Кинематографистлар берлеге дә урнашкан. Бу бинаны кастингка йөрүчеләр аеруча яхшы белә.  - Миләүшә Ләбибовна, сезнең монда үзегездә совет чоры атмосферасын төшерерлек икән – бинагыз ремонт сорый. - Мин килгәннән бирле әзрәк ясыйбыз инде ул ремонтны. Башта әкренләп бүлмәләргә ясадык, былтыр – архив кабинетларына. Безнең зур холл бар, хәзер анда 100 еллык юбилейга музей һәм кинолекторий булдыру өчен ремонт ясыйбыз. Аның проекты бар – идеясе миңа бик ошый. - Музей бүлмәгез «Мир» кинотеатрында бар түгелме? - Анысында «Режиссер фатиры» дигән проект эшләү идеясе бар. Бик күп материал җыйдык. - Үзегезмени? - Әйе. Мин бит үзем тарихчы галим. Милли музейда кино темасына булган бөтен экспонатларның исемлеген төзедек. Бик күп афишалар, кызыклы фоторәсемнәр сакланган. Бөтен республика буйлап халыктан җыелган кызыклы экспонатларыбыз бар. Без аны «Халык музее» дип атыйбыз. - Музей ясау дигәндә кастинглар уза торган залыгыз күздә тотыламы? - Әйе. Анда кастинглар да, кинолекторийлар да, мастер-класслар да үткәрергә мөмкин. Зур экран торачак. Шунда ук музей предметлары да була ала. Бу безнең 100 еллык юбилеебыз өчен әзерләнә. «Быелгы командировкаларны санап карадым – 25 командировка булган икән» - Миләүшә Ләбибовна, бик баналь сораудан башлыйк: үткән елга нәтиҗәләр – яхшысы һәм начары. Ягъни, нәрсә барып чыкты һәм чыкмады? - Без коллектив белән нәтиҗәләр ясыйбыз... - Коллектив белән ясалганы түгел, миңа шәхси нәтиҗәләрегез кызыклы булыр иде. - Анысы да бар. Мин быел татар киносы һәм төрле фестивальләргә бәйле командировкаларны санап карадым – 25 командировка булган икән. Бу бит – аена 2 тапкыр өйдән чыгып каядып барганмын, дигән сүз. Һәммәсе кино белән бәйле. Берничә фестиваль белән дуслаштык. Алар безне жюрида эшләргә дә, Казан кинофестивале программасын тәкъдим итәргә дә чакыралар. Димәк, Татарстан киносы 25 җирдә ниндидер формада күрсәтелгән, дигән сүз. Санкт-Петербург, Мәскәү, Чечняда булдык, «Тарлан» фильмы Бурятиядә фестивальдә катнашып приз алды, Иранда документаль фильмнарны күрсәттек. Шулай ук, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Таҗикстан, гарәп илләре... Россия регионнарында күп булдык, регионнарга Татарстан киносы көннәре шулкадәр сеңеп калган, хәзер 12 регион безне көтә... - Анда яшәүче татарлар сорыймы? - Әйе. Татарлар сорый, ә кино карарга төрле халык килә. Үзбәкстанда күрсәткәндә, мәсәлән, үзбәкләр дә, башка милләтләр дә бар иде. Чечняда, Бурятиядә татарлар гына димәс идем, алар анда юк дәрәҗәсендә. Красноярск краенда берничә шәһәрдә күрсәттек, Екатеринбург, Төмән, Омск, Когалымда татарлар оештырды һәм яратып карадылар. Быел Кырым, Ростов, Архенгельск өлкәсе бик сорый. Быел 100 еллыкка багышланган кинодесант ясарбыз дип уйлыйм. - Бу – алып барып бушка күрсәтеп кайтумы? - Бушка түгел. Билет сатып алалар. Беренче елда бушка иде. Екатеринбургта: «Безгә акча түләп эстрада концертына гына киләләр, бушка күрсәтегез», – дигәннәр иде, «Мулла»ны шулай күрсәттек. «Халыкка ошый икән, тагын килегез», – диләр. «Билет сатыгыз», – дидем. Һич югы 150-200 сум булсын, бушка күрсәтергә ярамый, бу бит – хезмәт. Татарстанда да бушлай күрсәтүне бетерергә кирәк. - Бетерә алмыйсыз. - Әйе, бетерә алмыйбыз. Ләкин тырышырга кирәк. 100 сумга булса да билет сатарга кирәк. Халык бит, 500 сум түләп, «Бременские музыканты»га бара, мин дә карап кайттым. «Холоп»ка да бардым. Шуңа 2 балалы бер гаилә барса – 2 мең сум. - Мин дә карадым «Бременские музыканты»ны. Безнең кинолар моннан да начар түгел, дип кайттым. Миңа ул бик начар фильм булып тоелды. - Мин дә карадым. Анда бит инде, күрәсез, технологиягә корылган. «Холоп»та нинди массалы күренешләр... - Юк, анысына барырга үземне җиңә алмадым. - Халык йөри бит. Россия фильмнарына йөри башладылар. Нигәдер, татар фильмнарына йөрмиләр. - «Пушкин картасы»ндагы акча әрәм калмасын дип тә барды инде яшьләр. - Без дә татар фильмнарын «Пушкин картасы» белән күрсәтәбез. Эшебез ике юнәлештә бара: берсе – кино күрсәтү, аның Мәдәният министрлыгы төзегән зур исемлеге бар, һәм анда безнең татар фильмнары да бар, икенчесе – әдәбият экранда. Минем ул хыялымны беләсең инде – татар классикасы буенча 10 фильмны экранга чыгару. Бүгенге көндә 8 фильм бар, аларны, рәхәтләнеп, «экранда – әдәбият» дип күрсәтергә була. Чөнки ул әсәрләрне мәктәптә укыйлар. Шул ук «Ак чәчәкләр», шул ук «Тапшырылмаган хатлар», «Без – 41нче ел балалары», Әмирхан Еники әсәрләре... Классик әсәрләр буенча шулкадәр эшебез күп. Бик актуаль әсәрләр бар. Әлбәттә, язучылар шул заманга караган әсәрләр дә язганнар, әмма аның төбендә дә бер герой, бер гаилә тарихы ята. Димәк, аны да бүгенге көнгә яраклаштырып була. - Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында әдәби әсәрләрне бик үзгәртеп бутап бетермәскә киңәш иттеләр. Бу – кинога кагылмыймы? Театрларга ул җәһәттән претензияләр дә булган, диде министр. Сезгә андый претензияләр булмыймы? - Була инде. Әмирхан Еникиның өч әсәрен бер сюжетка бәйләп кино төшердек. Сез аны карадыгыз... - Карадым һәм сценаристны тәнкыйтьләдем. - Әмирхан Еникиның кызы Флера Әмирхановна да: «Икенчерәк итеп күз алдына китергән идем», – диде. Зифа Кадыйрова әсәренә нигезләнеп «Сөмбел» фильмын чыгаргач, Зифа апа: «Бу – минем китап түгел», – дип, аптырап калды. Ләкин китап язу һәм кино ясау – икесе ике сәнгать. Китапта язылган әйбер берничек тә экранга тулаем сыешып бетә алмый. Кино ул – сценарист һәм режиссер ягыннан беркадәр иҗат, димәк, бераз үзгә була. Бер генә экранизацияне дә әсәр тулаем кергән дип әйтә алмыйм. Һәр кеше вакыйгаларны һәм геройларны үзенчә күзаллый. Кинода без режиссер һәм сценарист интерпретациясен карыйбыз. Тәнкыйть булса – була инде, ләкин, барыбер, кино төшерергә кирәк. Күбрәк төшергән саен сыйфаты әйбәтрәк була. - Ел нәтиҗәләре турында сөйләшә идек... - Безнең дәүләт заданиесе бар. Ул 100 процент үтәлгән. «Пушкин картасы»на рәхмәт әйтергә кирәктер – бюджеттан тыш керем зур булды. Былтыр 8 млн булса, быел 18 млн. Миңа калса, бу – яхшы күренеш. - Бу – үзегезгә буласы акчамы? - Әйе. Безгә – 9 млны. Безнең бит кино челтәре бар – анда кино күрсәтү өчен хокуклар алырга кирәк. Килгән акчаның яртысы хокук иясенә китә. Шуңа күрә моны әллә ни зур акча дип булмый. Үткән ел кинога бәйле вакыйгалар күп булды. Эреләреннән Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Милли мультифест. Ә кечерәк вакыйгалар атна саен, чөнки мин үзебезнең хезмәткәрләрне тик кенә утыртмыйм – пассионарлык дигән әйбер бар инде миндә. Нәтиҗәләр шул! - Ә нәрсәләр барып чыкмады? - Тагын бер нәтиҗә бар икән. Безнең соңгы 10 елда Мәскәүдән кино төшерү өчен акча алганыбыз юк иде. Быел без «Гашыйклар тавы»на Россия субсидиясен алдык. Ул 5-6 млн. сум гына түгел. Без Мәскәү партнерларыбыз белән бергәләшеп заявка бирдек. Чөнки Татарстаннан булган заявкаларга игътибар бик юк. Партнерлык белән эшләгәндә, без ул 50 млн. сумлык субсидияне ала алдык. - Әйбәт булган! Мин Салават Юзеев өчен бик шат. - Бу – елның бик яхшы нәтиҗәсе. «Микулай»га да күпмедер күләмдә субсидия алынган иде – 5 миллион сум булдымы икән. Монда без субсидияне тулаем алдык. - Димәк, бу «акчасыз төшердек» дигән аклануларсыз яхшы кино була ала инде, әйеме? - Сугышка бәйле сәхнәләрне төшерергә Белоруссиягә китәбез. Андый экспедицияләр акчаны күп ашый. Анда команда белән яшәү, эшләү... Әле төшерелмәгән 10-12 смена бар. Аның өчен декорацияләр кирәк. Бәлки. «Мосфильм» белән эшләрбез... - Ягъни, моңарчы экономия ясарга тырышкан әйберләрне иркенрәк эшли аласыз. - Без экономия ясарга өйрәнгән инде – ел саен 5 млн. сумга кино төшерәбез. Монда мөмкинчелекләр булачак. - Авторлык хокукларын да Мәскәү белән бүлешәсезме? - Әйе. Прокат таныклыгы белән эшләгәндә, Татарстанга да, аларга да була. Алар бездән сценарий сатып алдылар. Бергәләшеп төшерәбез. - Бу әсәр аларны нәрсәсе белән җәлеп итте? - Киносценарий ошады. Темасы ошады. Монда гаилә темасы да, экология дә бар. Болар шул «Телсез күке»не төшерә торган команда бит инде. Алар белән шунда таныштым. Анысында да сценарий авторы безнеке – Зөлфәт Хәким, актерлар да безнеке. - Ул фильм буенча эш барамы? - Җәй көне төшерделәр. Алар Яшел Үзән районы белән дуслаштылар. - Анысының бюджеты? - Шул чама дип уйлыйм. - Анысын сезнең яраткан режиссерыгыз Әмир Галиәскаров төшерәме? - Юк. Мәскәү режиссеры. - Ярар, Әмирнең булмавы зур югалту түгел. Аның татар теленә булган нәфрәтенә аптырыйм. Хәтта сез дә аны тәрбияли алмадыгыз. - Әйе. Бар аның андый ягы. Ул аны яшермичә, ачыктан-ачык әйтә. - Алайса нигә татар проектлары тирәсендә йөри? - Әлегә портфолио җыядыр. Аның портфолиосы безнең белән бәйле: «Мулла», «Без – 41нче ел балалары», «823» – 3 фильм аз түгел.  «Кино өлкәсендә бердәмлек юк. Мине бу әйбер борчый...» - Дәвам итик, Миләүшә Ләбибовна. Уңышсызлыкларыгызны да сөйлисезме? Әллә бар да әйбәт булдымы? Тырышсаң да, тырышмасаң да, кино өлкәсендә бердәмлек юк. Мине бу әйбер борчый... - Ирада Хафизҗановнаны да борчый. Татарстан кинематографистлары конференциясендә ул да әйтте. - Бу алай булырга тиеш түгел. Бу – көнчелектәнме икән инде?.. Без бик аз бит. Кино да аз. Бер-беребезгә тотынып эшләргә кирәк. Бездә һәрберсе үз казанында кайный. - Иҗат кешесен берләштерү, гомумән, мөмкин хәлме? - Театрлар ничектер яши бит. - Театрларның арасында да, эчендә дә төрле хәлләр бар инде. - Конкуренция дигән нәрсә бөтен җирдә дә бар. Мине тагын бер әйбер борчый. Безнең Казан дәүләт мәдәният институтында Кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы бар. Анда хәзер белгечләр калмады. Югалттык без аларны. Төп дисциплиналарны алып бара торган – кинога өйрәтә торган кешеләр юк. Мин, әлбәттә, продюсерлык буенча үз группаларымны алып барам. Ләкин бит мин параллель эшлим. Кафедрада кеше булмау борчый. - Нигә шулай килеп чыкты соң ул? - Белмим. Бәлки, бу өлкәдә югары белем бирү өчен акча җитмидер. Бәлки, башка сәбәпләре бардыр. Ләкин хәзер институтта төп кафедра юк дәрәҗәсендә. Ул таркалган. Шуны торгызасы бар. Шул кафедрага яңа дулкын бирәсе килә. - Ничек итеп? Кадрлар кирәкме? - Кадрлар да күп түгел. Яшьләр бармый. Чөнки анда фән белән дә шөгыльләнергә кирәк. Диссертация язарга, аны якларга кирәк. Хәзер яшьләрдә шул кызыксыну юк. Татарстан кинематографиясе темасына бердәнбер китапны кино белгече Елена Алексеева язды бит инде. Бүтән бер кеше дә шөгыльләнми. Ә бит язарлык... Бүгенге заманга туры килә торган диссертация язарга кирәк. - Алексеева язган ул китапта тема киң алынган. Татар киносы белән шөгыльләнүче бөтенләй юк. - Милли кино буенча докторлык диссертациясе язу минем башымда бар. Мин аны булган кадәренә ниндидер нәтиҗәләр ясап язар идем. Мәгълүматны 8 ел җыям бит инде. Ләкин бит аны язар өчен вакыт кирәк. Аның өчен елга 25 тапкыр командировкага бармаска, өйдә утырып язарга кирәк. Монда инде минем приоритетларымны сайлау проблемасы. Бүгенге көндә, миңа калса, киноны танытырга кирәк – мин әлегә шул юнәлешне сайладым. Җыеп, анализ ясап фәнни эш язу – ул театрда да юк бугай. Телевидение буенча да юк. Татар телевидениесе буенча зур фәнни эш кирәк. Яшьләр кызыксынмый. Безнең үз кинобызны, телевидениебезне танытасы килә икән, без аны фән дәрәҗәсенә күтәрергә, халыкара дәрәҗәдә күрсәтергә тиеш. Мин шулай күрәм. Бәлки, мин дөрес уйламыймдыр, ләкин буыннан-буынга күчә торган фән традициясе булмавы мине бик борчый. Булмаса, димәк, без эшебезне югалта барабыз, дигән сүз. - Димәк, кайчан да булса докторлык язам, дигән хыял тора әле. - Әйе. Башта бар... - Ләкин бүген бит сез аны язачагыгызга үзегез дә ышанмыйсыз. - Ышанмыйм. Чөнки мин әлегә иҗат белән мавыкканмын. Продюсер буларак моңа кереп киттем, миңа ошый. Бәлки, кайчан да булса, нәтиҗә буларак язылыр да. - Дәвам итәбез. Татар киносы юк, дип зарланырга яратучылар күп бит инде... - Татар киносы бар. - Зарланучылар ачуны китерәме? - Ачуны китерә. Ничек инде татар киносы булмасын?! Ел саен күпме кино төшерәбез! Мин Казан кинофестиваленә килгәч, Милли конкурс булдырдык, анда беренче елны 15 фильм килде. Хәзер 40-45 фильм килә. Болар барысы да – монда эшләнгән фильмнар. Димәк, кешеләр эшли. Хәтта кинофестиваль өчен махсус төшерәләр. Күпме студияләр бар! Зарланучылар алар кино карамый. «Татарстанда кино юк» диючеләрне күзәтеп барам һәм «Моны карадыгызмы, тегесен карадыгызмы?» – дип сорыйм. «Карамадым һәм бармыйм», – диләр. Ничек инде карамаган килеш нәтиҗә ясыйсың?! Син башта кара! Нигәдер чит өлкәләрдә һәм чит илләрдә безнең кинога карата фикер уңайрак. Нишләп шулай ул?! Мисал өчен, Үзбәкстанда 4 фильм күрсәттек. Һәрберсендә туп-тулы зал һәм фикер алышулар. «Исәнмесез?»дә һәм «Тарлан»да халык елап карады. «Безгә комедия дә китерегез», – дип сорадылар. - «Исәнмесез?» дигәннән, Илдар Ягъфәровның бу фильмының прокатка чыга алмау сәбәбен нәрсәдән күрәсез? - Федераль прокатчиклар алмады. Бу – зур тема инде. Анда бит безнең татарлык бар. Милли проблемаларга басым ясау кемгә ошасын?! Илдар – ул үзе әйбәт продюсер, фильмны урнаштыру белән үзе шөгыльләнде. Ул аны онлайн кинотеатрларга да биреп карады. Рус фильмнарына онлайн кинотеатрлар 1-2 миллион сум бирсә, татар фильмына нигәдер 100 мең сум тәкъдим итә. 100 мең сумга алабыз, дигәннәр. Бу бит инде... - Хәзер түләүсез карыйбыз, димәк. - Карасыннар, дип куйды. «Сөмбел»не куйдык – 2 млн карау. Димәк, кеше карый. «Татаркино» сайтына онлайн кинотеатрдан карап була торган киноларыбыз исемлеген куйган идек, күп кеше кереп карый башлады. Кешегә өйдә утырып «Ютуб»тан карау ошый, димәк. Мин үзем кинотеатрда карарга яратам. Ниндидер атмосфера барлыкка килә. Бергәләшеп караганда эмоцияләр икенче. Кемгәдер диванда утырып өйдә карау ошый... - Татар кинолары буенча сезнең рейтинг? - «Бибинур»ны, «Күктау»ны әйтер идем. «Мулла» миңа бик ошый. «Исәнмесез?»не әйтер идем. Ул миңа милли проблемалары белән бик якын. Үземнекеләрне әйтә башласам, үзенеке, диячәксез. - Ә кайсысын әйтәсегез килә? - Миңа Казахстан белән бергә төшерелгән «Тарлан» фильмы ошый (Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төшерелгән. – авт.). Безгә фильмны төрле милләтләр, төрле илләр белән бергәләшеп төшерергә кирәк. Хәзер Иран белән төшерү идеясе бар. Алар безнең идеяне хуплады: «Рәсми хат языгыз, бергә эшләрбез», – диләр. Белоруссия белән бергә эшләү идеясе бар. Таҗикстан белән дә эшләп була, Төрекмәнстан да: «Идея бирегез, акча бар», – ди. Россия алмаган фильмнарыбызны Төрки дөнья күрсәтә ала. Хәзер 10 фильмны Төркия телевидениедән күрсәтергә һәм прокатка алды. Минемчә, Татарстан кинематографиясе үсеше өчен безгә шул өч әйбер кирәк. Беренче пункт – төрле илләр белән берләшеп эшләргә һәм шуның аша Татарстанны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә. Үз эчебездә генә кайнап яшәргә ярамый. Икенче пункт – без төшергән фильмнарга рус теленә, инглиз теленә, төрек теленә һәм кем ала – шул телгә дубляж ясарга кирәк. Аның өчен яхшы студия, яхшы тәрҗемәчеләр һәм актерлар булуы шарт. Голливуд бит инглиз телендә төшерә һәм бөтен телләрдә дөньяга тарата. Без: «Яхшы киноларыбыз бар һәм аларны күрмиләр», – дип әйтәбез икән, шул юл белән барырга кирәк – бу икенче пункт. Өченче пункт – Татарстанда татар киносына карата фикерне үзгәртергә кирәк. Татарстан, Татарстан дибез, шул өч әйбер җитми. - Фикерне ничек итеп үзгәртергә? - Беренче чиратта, безгә фонд кирәк. Кем якынрак тора, шул акча ала – алай булырга тиеш түгел. Бер фонд булырга тиеш. Башкортстанда шул фондка елына 50 млн. бирәләр, Якутиядә – 80 млн. Аның өчен кино комиссиясе кирәк – ул эшне җиңеләйтә. - Кино буенча Дәүләт Советында утырыш булган иде. Анда бирүче ягыннан, ягъни, дәүләттән, акчаның шактый бирелгәне күренде. - Бергә җыеп санасаң, күп була ул. Кинофестиваль бюджетын, «Татаркино» бюджетын кушсаң, кемдер алган акчаларны кушсаң, 150 миллион җыела ала. - Күп күренә икән, «Акчаны бирәбез, эшләре кайда?» дигән сорау туа ала. Бу – табигый. - Мәскәүдә күп кенә кинокомпанияләр, субсидия алганда, 50 миллион сумнан баш тарттылар, «Безгә 50 кирәкми, безгә 100 миллион кирәк», – диләр. Мәскәүдә 40-50 миллионга кино төшермиләр дә. Ул – безнең өчен зур сумма. - Әйе шул, без шул акчага сөенеп утырабыз... - Аларга ул җитми. Сез «Чебурашка»да яки «Бременские музыканты»да яки «Холоп»та нинди бюджет икәнен карасагыз, күзләрегез акая. Анда миллиардлар! Ә без: «Нигә безнең кино шундый гына», – дибез. Киноны прокатка тәкъдим иткәндә, дистрибьютер аның бюджетын сорый. «15 миллион сумга төшердек», – дисәк, «Безгә андый кино кирәк түгел», – диләр. Нигә блокбастерлар бөтен дөньяга тарала? Чөнки аның бюджеты бар. Бюджеты булса, димәк, кино яхшы, бюджеты булмаса, димәк, начар төшергәннәр – шундый логика. «Мин бернәрсә яшермим һәм яшермәдем. Менә шунысы өчен мин үземә: «Молодец, Айтуганова» дип әйтә алам» - Миләүшә Ләбибовна, бер авыр сорау бирәм. Сезнең телевидениедән киткән чорыгыз турында сөйләшәсе килә. Сезнең ул чордан кемгәдер үпкәләрегез калдымы? - Минем, гомумән, кешегә үпкә калмый. Мин үпкә саклый торган кеше түгел. Үпкә – ул үземә зыян китерә торган әйбер булыр иде. Ләкин аңлашылмаган әйбер бар. Гештальт ябылмаган. Минем «Ни өчен алай килеп чыкты?» дигән сорауны бирәсем килә. - Ә нишләп бирмисез? - Мин аңа әле мораль яктан әзер түгел, күрәсең. - Ягъни, сез ачыклап бетереп, аңлашып чыгып китмәдегезмени? - Юк. - Телевидениедән киткәч, депрессия булдымы? - 1 ел. Нәрсә булганын да хәтерләмим. - Сезгә булышырга теләгән кешеләр булдымы? Якыннарыгыз... дуслар... - Якыннар һәрвакыт булыша инде. Ә дуслар бик аз калды. Минем дуслар әллә ни күп тә түгел иде. Бөтенләй 1-2 генә калды. - Тирәгездәге кешеләргә «ревизия ясарга» мөмкинлек бирдеме? - Бирде. Нык ревизия булды. Беләсезме, яшәлгән чорда кем белән аралашканмын, дустанә мөнәсәбәтләр саклаганмын, аларның берсендә дә миңа карата тискәре фикер калмаган. Мин һәрберсе белән күзенә туры карап сөйләшә алам. Мин бернәрсә яшермим һәм яшермәдем. Менә шунысы өчен мин үземә: «Молодец, Айтуганова», – дип әйтә алам. - ТНВга барып йөрисезме? - ТНВга да, ГТРКга да тапшыруларга чакыргалыйлар. ГТРКда бик яраталар, Фирдүс Гыймалетдинов ярдәм итеп тора. ТНВ да бөтен вакыйгаларыбызны яктырта. - Ә бирегә урнашу өчен нинди дә булса «блат» булыштымы? - Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә кеше кирәк иде. Ходай юлын күрсәткәндер инде – мин шул вакытта килеп эләктем. Әсгать Сәфәров белән күрештек тә, ул миңа кинофестивальне йөкләде. - Миңа эш кирәк дип, блат эзләмәдегезмени? - Йөрмәдем. Минем бит эшем бар иде. Мин Мәдәният институтында кафедра мөдире идем. ТНВдан киткәч, кафедра мөдире булып бер ставкага урнаштым. - Биредә дә яраткан эшегез булгач, депрессиясез дә мөмкин булгандыр алайса. - Беләсеңме, телевидение – чын, көчле мәхәббәтем иде. Аңа кадәр булган беренче мәхәббәтем радио иде. Телевидениедә мин яратып, бирелеп эшләдем. Җанымны-тәнемне шунда калдырдым. Мин ничек шулай килеп чыкканын да аңламадым... Ничек шулай килеп чыгарга мөмкин? Мин – гомер буе шунда эшләрмен дип хыялланып яшәгән кеше бит. Миссия шул иде – милли телевидение эшләргә. Һәм шул вакыт – «бабах!»... юк икән... Шул вакыт миңа Рамил хәзрәт Юнысов: «Мин сезне начар төсләрдә күрмим. Сез ак атта», – дип әйткән иде. Ул миңа нык ярдәм итте. Шул вакыт озак күрмәгән кешеләр шалтырата башлады. Үземне йо́га белән тынычландырдым. Шул миңа бик булышты, шундагы мастерым мине авыр халәттән чыгарды. Бөтен негатив эмоцияләр организмда блок белән кала, алардан котылмасаң, ул чиргә әйләнә. Шуңа аны вакытында туктатырга кирәк. - Миләүшә Ләбибовна, бер мәгълүм фильмда әйтелгән «одно сплошное телевидение» булмаячагын, ул заманнарның артта калуын сез дә, мин дә яхшы беләбез. «Бата башлаган корабтан ычкыну» дип тә кабул итәргә мөмкин, димәк, китүегезне. - Мин моңа комментарий бирергә теләмим. Кешенекен тикшермичә, үземнекен тыныч кына эшләсәм, алдыма куелган планнарны тормышка ашырсам, мин бәхетле кеше булыр идем. Мин – болай да бәхетле кеше. Чөнки мин иҗатта кайныйм. - Сез эстрада артистлары белән бик дус. - Әйе, дус шул... - Миңа калса, алар... бик тирән акыллы булып тоелмый... һәрхәлдә алар арасында тирән фикерләр белән интервью бирә алырдайлары күп түгел. Ә сез – акыллы хатын-кыз... - Аларның да төрлесе бар. Бу – сезнең ялгыш фикер. «Алар акыллы түгел» дию – үзеңне югарыга кую була. Алай ярамый. Әлбәттә, һәр кешенең үз «түбәсе» («потологы») бар. Кеше шуннан да уздыра алмый. Ләкин мин аралашкан кешеләр үсәргә, камилләшергә әзер. - Эстрада музыкасын... ягъни, аларның иҗатын яратасыз, әйеме? - Аралашу һәм иҗатын ярату арасында тигезлек билгесе куя алмыйм. - Эстрада концертына барып ләззәт аласызмы? - Мин аларга йөрим. Кайберләрендә рәхәтлек алам, кайберләрендә алмыйм. Аларга йөрүем – кешенең ни дәрәҗәдә үсешен, кайда таба баруын күзәтәм. Минем өчен ул – анализ. Татар эстрадасына карата да фәнни эш юк бит. Эшләмиләр. Эстраданы күзәтеп баруым «моны төшерергә кирәк, бу – фондка әйбәт» дип сайлаган телевидение чорыннан ук канга сеңгән. Спектакль премьераларын да калдырмыйм. Татар театрларын да карыйм, рус театрларын да карыйм, опера театрын да карыйм. - Ә сез эстраданың үсешенә ышанасызмы? Әйтик, аны «Үзгәреш җиле» үстерә аламы? Әллә аны бөтенләй үстерәсе юкмы? Халыкка шулай да ярыймы? - Халыкка шулай да ярый. Халыкка шулай да ярамаса, зал тутырып килмәсләр иде – һәр артистның үз аудиториясе бар. Фамилияләрне әйтеп тормыйм. Әмма монда бер әйбер бар: акыллы, мәгънәле программалар никадәр күбрәк булса – халык шулкадәр үсә. Сәхнәгә банкет чыгару әйбәт түгел. Ләкин ул чыккан инде. Сәхнәнең изге төшенчә булуын ничек кайтарырга? Сәхнә ул кешене тәрбияләр өчен бирелгән. Сәхнәдәгеләрнең кеше белән эшләргә һәм кешене үстерергә зур мөмкинчелекләре бар. Бу – зур җаваплылык. Моны күп кеше аңламый, интеллект җитми. - Әйе, эстрадага интеллект җитми. - Ул инде гаиләдән килә. Әмма ул кан белән генә күчми, аны үстерергә дә була. Бүген татар музыкасында альтернатив командалар да бар, алар да үз аудиториясе белән эшли. Мин аларга да йөрим. Киләчәк аларда. Алар дөньякүләм музыкага тартылалар, һәм аларның музыкаль принциплары да икенче. Аларда примитив дигән әйбер юк. Аларда музыкага да, текстларга да икенче мөнәсәбәт. Ул якка гына да китеп бетәргә ярамый, ләкин баян белән дә калырга ярамый. - «Үзгәреш җиле»нә дә йөрисезме? - Йөрим. Беренче бүлеген карыйм да китәм. Озак түзә алмыйм. Чөнки анда бер үк кешеләр. Максаты икенче иде бит. Ә анда бер компания җыелган да... гел бер үк кешеләр белән кызык түгел. Үстерү өчен механизмны үзгәртергә кирәк.  «Минем балалар шундый – алар әниләре Айтуганова булуын сөйләп йөрергә теләмиләр» - Миләүшә Ләбибовна, үзегезне социаль челтәрдә активлыкның максаты бармы? Бу – үзегезне күрсәтәсе килү генә түгел бит инде. - «Шәхси бренд» дигән төшенчә бар. Компания бренды күп очракта җитәкченең шәхси брендына барып тоташа: шәхси бренд эшләсә, компания бренды да үсәчәк. Бу ике әйберне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Мин шәхси тормышны бик сирәк күрсәтәм. Ләкин нәкъ менә шул постлар күп лайклар җыя. Нигәдер кеше кешенең шәхси тормышы белән кызыксына... - Нигәдер... Нигә икәнен белмисезмени? - Чагыштырып караганым бар. Әйтик, бер көнне премьера яки кинога бәйле вакыйга турында фото куям, икенче көнне – кызым белән төшкән фотоны. Шул ике фотога кешеләрнең реакциясен карасак, аерма шулкадәр зур. - Сез моның табигый булуын яхшы беләсез. - Әлбәттә, табигый. Кешегә шул кирәк. Сирәк-мирәк кенә шәхси тормышны бирүемнең максаты да шул – кешеләр ул аккаунтта калсыннар, кинога бәйле яңалыкларны да күрерләр, дим. Монысы – хәйләкәрлек. - Шәхси тормышыгызны сөйләмисез инде, әйеме? - Сөйләмим. - Улыгыз һәм кызыгыз белән дә мактанмыйсызмы? Алар Казандамы? - Улым Казанда, кызым – Питерда. Тимур «Гауга» төркемендә гитарада уйный. Аранжировщик. Социаль челтәрләрдә мин аны бик күрсәтмим. Минем балалар шундый – алар әниләре Айтуганова булуын сөйләп йөрергә теләмиләр. Ни өчен дисәң, алар бу тормышта үз урыннарын үзләре табарга тели. Танылган кешеләрнең балалары шундый комплекста яши икән. Мин алар белән килештем: үзләренчә яшәсеннәр! Кызым үзен Санкт-Петербургта таба икән – бик яхшы. Шунда бәхетле булсын! - Рәхмәт, Миләүшә Ләбибовна! Бу шактый кыска интервью булды инде. Беренче юлга шунда тукталып торыйк. Алдагы очрашуларга кадәр! "Интертат", Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе --- Татаркино № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43121
Халык синоптигы: Бу явым-төшем хәвеф-хәтәр дә китерергә мөмкин
null
Арча районы Ашытбаш авылыннан Рәис ага Шәкүров болай дип фаразлый: — “Кар күп булачак, көрәкләрегезне алдан әзерләп куегыз”, — дип көзен үк әйткән идем. Электән күзәтеп барам, теркәгәннәремне карадым, мондый көчле бураннар 1978 елда булган. Әле февральдә, мартта да бураннар көтеләчәк. Бу явым-төшем хәвеф-хәтәр дә китерергә мөмкин. Быел яз бик ашыгып килмәс. Кар белән бергә, яңгырлар да җитәрлек булачак. Моның өчен сөенеп кенә торабыз. Чәчү эшләрен соңга калмыйча, вакытында башкарып өлгерү мөһим. Искиткеч уңдырышлы, уңышлы ел көтә. Уңыш булса, бар да була. Җәй дә яхшы киләчәк. Су керә торган эссе көннәре дә булачак, яңгыры да вакытында явачак. --- Ирек мәйданы № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43122
Бүген Мигъраҗ кичәсе - аны ничек үткәрү дөрес?
null
Миграҗ — Аллаһка якынлыкның ин югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле. Бу мөбәрак кичәдә Пәйгамбәребез сәллааһу галәйһи вә сәлләм күккә ашкан. --- Матбугат.ру № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43123
Ике башлы бозау туган
null
Новосибирск өлкәсе ветеринария идарәсендә гадәти булмаган хәл турында сөйләделәр. Сыер үзе генә бозавын тудыра алмаган һәм ветеринария табиблары аңа ярдәм күрсәткән. Белгечләргә тиз вакытта эшләргә туры килгән. --- Матбугат.ру № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43124
Сихер һәм бозымнан ничек сакланырга?
null
Эзотерика белгече Евгений Топольнең берничә киңәше. Сихер һәм бозымның төп билгеләре- ашамлыкларның вакытсыз бозылуы, балаларның аңлашылмаган сәбәпләр белән авыруы, савыт-сабаның еш ватылуы. Башка сәер күренешләр дә күзәтелергә мөмкин. Андыйчактарезин перчатка киеп, өйне әйбәтләп җыештырыгыз, тикшерегез. Эшне диваннан, мендәрләрдән һәм эчке киемнән башларга киңәш ителә. Аннан соң шкаф артларын, тумба һәм өстәл асларын карагыз. Ишек, тәрәзә челтәрләрендәэнәләр, кнопка һәм булавкалар юкмы? Аунап яткан скрепка, тәңкә һәм башка металл вак-төякләрне ташлагыз. Себерке белән үрмәкүч пәрәвезләрен алыгыз. Таныш булмаган, шикле әйберләрне пакетка җыеп барырга кирәк. Бөтен әйберләрне юып, чайкагыз. Ишекне дә юаргакирәк. Кайчакта бүләкләрне дә сихерләп бирәләр. Димәк, аларны ташлау да хәерлерәк. Соңыннан табылган шикле әйберләрне өйдән ераккарак алып барып яндырырга кирәк.   --- Өмет № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43125
Башкортстанда 10 яшьлек кыз бала үлгән
null
Чыганак сүзләренчә, кызның проблемалары гыйнварда ук башланган - ул ветрянка белән авырып киткән. Бала савыккан кебек тоелган, ләкин 23 гыйнварда аның температурасы күтәрелгән. Әнисе бу гадәти салкын тию дип уйлаган һәм шунда ук табибка мөрәҗәгать итмәгән. Биш көн дәвамында кызны өйдә дәвалаганнар, әмма аның сәламәтлеге яхшырмаган. --- Матбугат.ру № --- | 06.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43126
3 малай әнисе җырчы Лилиана Ирназарованың кызы туган
null
Тумышы белән Башкортстаннан булган татар эстрадасы артисты Лилиана Ирназарова тормышында күңелле яңалык. Ул дүртенчегә әни булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43127
Уфада ярымшәрә мәктәп укучыларының кыланмышлары җәнҗал чыгарган
null
Уфада мәктәп укучылары 15 яшьлек туган көн бәйрәме уңаеннан азгын мәҗлес оештырган. Видеокадрлар Интернетка чыккан. Видеодан күренгәнчә, яшүсмерләр лимузинда йөргән, ярымшәрә калганчы чишенгән, әдәпсез биюләр башкарган. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43128
Татарстанда язгы ташуның ничек узачагы турында әйттеләр
null
Кыш көне кар күп булганлыктан, Татарстанда язгы ташу бик көчле булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43129
Хаҗга нәрсәләр алып барырга? Айгөл Бариева киңәшләре
null
Хаҗга нәрсәләр алып барырга. Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева язган. --- Өмет № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43130
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» жанры җиңүчеләре билгеле
null
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә җиңүчеләр билгеле. I урын. Әлфис Гаязов (Туган якны өйрәнүче), «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?.. » II урын. Зөлфәт Хәким (Аккол Бикләрбәк), «Серле тәңкә». III урын. Зәбир Гыймаев (Зимагор), «Каторжан». «Мин кыска исемлеккә кергән 7 романны укып чыктым. Мин куйган баллар ди нигездә жюри әгъзаларыныкы белән тәңгәл килде. Бу романнар «Казан утлары»нда да, аерым китап булып та басылып чыгачак. Алар кызарырлык түгел», диде жюри рәисе Ркаил Зәйдулла.  Ул 1 нче урын алган әсәрнең традицион роман кысаларында булуына басым ясады. «Төрле геройлар, төрле вакыйгалар... Роман – ул бик катлаулы жанр, ул - полифония. Бер линия буенча гына бармый. Төенләнештә генә бергә тоташырга мөмкин», дип аңлатып үтте Ркаил Зәйдулла. «2 нче, 3 нче урын алган әсәрләр тарихка ретро күренешләр белән бәйләнеп бара. Борынгы тарихка да ишарәләр бар. Авторлар композиция корганда бер юнәлештә эшли икән», дип дәвам итте. Ркаил Зәйдулла беренче өчлеккә эләкмәгән әсәрләр арасында да кызыклы гына әсәрләр булуын һәм аларның да матбугатта чыгару мөмкинлеген әйтте, дип яза "Татар-Информ" МА. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге. --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43131
Фердинанд Сәлахов: «Килер заман: такмакта үскән буын бездән көлеп утырыр»
null
Киләчәк буын тамашачысы нинди булыр? Бүген җибәргән хаталар өчен ничек түләргә туры килер? Сәнгатьнең тәэсире, табышлар, югалтулар турында Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты Фердинанд Сәлахов белән сөйләштек. – Сезне шәхесләрне озату мәрасимнәрендә бик еш очратырга туры килә. Бер—бер артлы шәхесләр китә, аларга алмаш бармы? – Филармониядә күп еллар эшләгәч, ул шәхесләрне яхшы беләм, шуңа күрә озату мәрасимнәрен алып баруны миңа йөклиләр. Кызганыч, тулы бер чор китә. Нишлисең, берәү дә мәңгелек түгел, кемдер китә, кемдер тәүге мәртәбә аваз сала. Берәү үлми берәү көн күрми, диләр бит. Радио-телевидениене кабызып, анда ниләр барганына күз салсаң, кемнәр көн күрә, кем урынына кем килә, дип уйланасың. Ләкин бу зарланып утыру түгел, бу – фактларны барлау. Дөрес, шәхесләр калдырган биеклекне тотарлык талантлар да бар. Бик көчле тавышлы җырчылар килде. Ләкин идеология, сәясәт юк. Катлаулы җырлар, халык җырларын башкарган җырчылар хәзер инде радио-телевидениегә кирәк түгел. Алар күңел ачу ягын сайладылар. Чөнки уйлый торган тамашачы  ул – куркыныч тамашачы. Ә уйланырлык нәрсәләр бар. Әмма уйлатмас өчен бөтен нәрсә эшләнә. Шуңа талантлы яшьләр дә күңел ачу, такмак юлын сайлый. Милләтнең сәнгате эстрада сәхнәсе белән генә чикләнми. Соңгы 20 елда бер булса да симфония тудымы икән? Мин 70 нче еллар башында консерваториягә килдем. Һәр елны Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәт, гомумән, һәр композитор берәр симфония яки башка күләмле әсәр тәкъдим итә иде. Ә хәзер күләмле әсәрләр туамы? Хәзерге заман композиторлары дигәч, Эльмир Низамов, диләр. Мин аңа каршы кеше түгел, аның җырларын да җырлап карыйсым килә. Ләкин… җырлый алмыйм. Алар русча, ә мин җырласам, татарчалаштырам. Аннары инде ул Эльмир Низамовныкы булмый. Безнең Луиза Батыркаева белән шулай булды. Язып килә, җырлый башлыйм, бу минем җыр түгел, ди. – Композиторлардан Илһам Байтирәк, Миләүшә Хәйретдинова, башкалар да бар бит әле… – Кайда соң алар? Мин бит композиторлар юк, димим. Әмма аларны Казан урамы буйлап эзләп йөреп булмый бит инде. Радио-телевидение күрсәтергә, танытырга тиеш. Ә без аерылган-бүлгәләнгән. Без бер-беребезне белмибез. Бер казанда кайнасак та, бергә түгелбез. Бер караганда интернет заманы, бер-береңне тап, яз, эшлә, иҗат ит кебек. Әмма интернет, төрле форум-чатлар, игътибарны чит нәрсәгә җәлеп итү өчен генә. Зур әсәрне «Ватсап» аша аралашып кына язып булмый. Безнең бит бүген рояльгә кушылып җырлауны яздыра торган студия дә юк. Электрон студияләр хәттин ашкан, һич югы бер рояль торган студия юк. Элек радиокомитетта бар иде ул, анда консерватория студентлары язылды. Консерватория дигәннән. Анда ел саен җырчылар, композиторлар, хоровиклар, дирижерлар укып чыга. Ә алар турында һич югы бер тапшыру бармы? Аларны халык каян белсен ди? Без дөрес юнәлештә түгел. Татар сәнгате генә түгел, дөнья дөрес юнәлештә түгел. Бусы да – идеология булмау бәласе. Без инде үз сәнгатебезне саклыйбыз дип, дөньядан аерылып яши алмыйбыз. Барыбыз да – зур бер казанда һәм ул үзенчә кайный. – Шоу—бизнес дигән күренеш татар эстрадасын юкка чыгарды дисәк, килешәсезме? – Килешми чара юк. Акча идарә иткән заманда яшибез. Хәзер артист дигәне үзе яза, үзе җырлый, үзе бии. Ә тамашачы шуны сәнгать дип кабул итә. Без радиодан «Мадам Баттерфляй», «Аида» операларының татарча вариантын тыңлап үстек. Хәзер андый тәрбия алып барылмый. Дөрес, техник яктан сәнгать тә, спорт кебек үк, үсә, үзгәрә, катлаулана бара. Әйткәнемчә, шул катлаулылыкларны күтәрерлек егет-кызлар да җитәрлек. Әмма алар җәмгыятькә кирәкми. Шуңа күрә консерватория белемлеләр дә ничарадан бичара такмакны сайлый. Килер заман: такмакта үскән буын безнең чыгышлардан көлеп утырыр. Милләтне бетерер өчен, сәнгатен бетерергә кирәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ул – бик зур көч. Бер генә депутат та, бер генә корал да сәнгать кебек тәэсир итми, ул гына дуслаштыру-татулаштыру кодәртенә ия. Туфан абый Миңнуллин әйткән иде бит әле: «Спорт, спорт дисез, футболдан чыгалар да бер-берсен үтергәнче сугышалар. Ә театрдан чыгып сугышканнарын күргәнегез бармы?» Хак сүзләр бит! – Репертуар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? – Бонапарт, дәүләт эшлеклесенең йөрәге башында булырга тиеш, дигән. Йөрәк һәм баш белән уйлаганда төпле репертуар тупларга була. Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, җырчыга иң беренче чиратта акыл кирәк. Бер студент турында: «Материалы бар, үсәрме икән бу?» – дип сораган идем. Зилә: «Үсмәячәк, грамотасы юк», – диде. Шулай булды да. Репертуар сайлаганда үзеңне шәхес буларак әзерләргә кирәк. Бүген ашадым-эчтем, чабып йөрдем генә түгел, синнән соң нәрсә кала – әнә шуны кайгыртырга кирәк. Син – нинди милләт баласы? Әти-әниең кем, нәселең нинди – репертуар әнә шуны чагылдырырга тиеш. Бәлкем син Мәрҗаниләр нәселеннән чыккансыңдыр, ә репертуарың шырдый-бырдыйдан тора. Кызганыч, андыйлар да бар. Мин инде, бездә әле иман бар, дип сөенәм. Рус эстрадасын карагыз: анда да бит русча җырлаган кеше бетеп бара. Бөтен конкурслары инглиз телендә. Ул ниндидер бер чир кебек. Коронавирус килеп чыкты да, кешеләр саклану өчен битлек киеп йөри башлады. Сәнгатькә битлек кидертеп булмый. Шуңа чирли дә инде ул. – Эстрадада киенү рәвеше дә еш тәнкыйтьләнә. Сезнең исә образларыгыз үзенчәлекле. Аларны кем уйлап чыгара? – Үзем уйлаштырам инде шунда. Бала вакыттан нужа тегәргә өйрәтте. Мин бит – энекәшләремә 13 яшемнән әти-әни урынына калган кеше. Оекбаш бәйләргә, әбигә күлмәк тегеп бирергә дә туры килде. Ә сәхнә костюмы ул – үзе бер сәнгать. Минем иҗатыма кайтсак, костюм ул – иҗатымның дәвамы. Аны уйлап табу өчен табигый сиземләү дә, матурлыкны күрә, аңлый, тудыра белү дә кирәк. – Мәскәү егете булып үссәгез, язмышыгыз нинди булыр иде икән? – Мин аны әнкәйгә дә әйткәнем бар иде. Уенын-чынын бергә кушып: «Алып кайтмаган булсагыз, рус телле җырчы булган булыр идем, йөрмәгән булыр идем тирес башында җырлап», – дидем. «Картаймышлы көнемдә, тегеләрен үстергәнсең, ә мине калдырып кайткансың, дип каршыма килерсең дип курыктым», – диде. Әле ярый алып кайтканмын, дип шөкрана кылып яшәде. Минем тәрбиядә яшәде, шөкер. Минем бернинди үкенечем юк. Яшисен яшәдем, авырыйсын авырдым, тереләсен терелдем, җырлыйсын җырладым. Ходай Тәгалә ярдәм итте, юлымда яхшы кешеләр очрап торды. Беренче операциягә 28 яшемдә кердем. Шунда Мәскәүдә бер кибеттә эшләгән хатын, минем өчен чын күңелдән теләк теләп, үзенчә яхшылык эшләптер инде, чукындырып калды. Операциядән чыкканны да көтеп алды. – Язмышыгыз бик гыйбрәтле. Начар авыруны да җиңгәнсез. Шундый чир белән көрәшүчеләргә үз мисалыгызда нинди киңәш бирер идегез? – Вакытны сузарга ярамый. Сырхау барын телә торып яисә шикләнә торып, табибка бармау – бик зур хата. Авыру ул сигнал бирә, аңа игътибар итәргә кирәк. Медицина хәзер көчле. Әмма… Тагын шул проблема инде, тармак технологик яктан үссә дә, кадрлар кытлыгы бар. Чөнки уку түләүле. Түләүлегә «икеле»гә укучы да керә ала. Түләүле клиникада бер табибтан: «Син икелегә укыдыңмы әллә?» – дип сораганым да булды. Нишләптер җавап бирмәде. Димәк эзенә басканмын. Яман шеш авыруын яшьли белдем. Шуннан мин авырырга тиеш түгел, әле яшисем, җырлыйсым, балалар үстерәсем бар, дигән үҗәтлек кузгалды. Аңа карап кына исән калып булмый торгандыр, әмма мин әнә шундый оптимист, җилбәзәк булдым. Начар уйларга бирелмәү дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. – Шәһәрме, авылмы – кайсы якынрак? … – Шәһәр кешесе булганга, җавап бирү авырдыр. – Әгәр язмышымда авыл булмаса, мин мондый җырчы була алмас идем. Моңны миңа авылым, әти-әнием бирде. Алар шул туфрактан чыкканга, авыл мохите, тәрбиясе, иман, дога кечкенәдән күңелгә иңгәнгә мин менә шушындый булып җитешкәнмендер. Иң сәламәт геннар – авылдан. Ул миннән беркайчан да чыкмаячак. 50 ел Казанда яшим, аны дөньяның иң матур каласы саныйм һәм Казансыз тора алмыйм. Әмма мин – авыл баласы. Үзем шәһәрдә булсам да, күңелем авылда яши. – Бер интервьюда «үз исемемнән 22 яшемдә генә оялмый башладым» дигәнсез, сәбәбе нәрсәдә? – Шундый исем кушканга гомер буе әтигә үпкәләп яшәдем. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, аның андый исем кушуы бер караганда табигый да. Фердинанд исеме кыю, курку белмәс дигәнне аңлата. Әнием, вафатына берничә ел кала гына: «Сиңа исемне мин сайладым», – дип әйтте. Мәскәүдә күршедә Фердинанд исемле малай булган, шуннан күреп сайлаган икән. Нишләптер филармониядә дә исем белән эндәшмәделәр. Илһам абый Шакиров я улым, я Сәлах дип эндәшә иде. Әлфия апа Авзалова да, Сәлах дип йөртте. «Мин Сәлах түгел, мин Фердинанд», – дигәч, «Кем кушкан сиңа бу эт кушматын?» – ди иде, кулын селтәп. Үзем дә 22 яшемә кадәр исемемне әйтергә оялып йөрдем. Бик чибәр, Хәмзә исемле энем бар иде. Аны бөтен авыл яратты. Безнең икебезгә бер исем – Хәмзә булды. Татар авылында Фердинанд исеме хәтердә дә калмый, колакны да ерта, күрәсең, шуннан исемемне «онытканнар»дыр. Фердинанд исеменә армиядә ияләштем. Анда Алексеевск районыннан адаш белән хезмәт иттек. Кирәк бит, аның да апасы Фирдәвес исемле, минеке дә. Икебез дә – гаиләдә икенче балалар. Гаиләдәге төпчек балалар да бер исемдә иде. Шунда исемемә ияләшеп кайттым. – «Үзең бүләк» җырына карата фикерегез нинди? – Ул заманында үтүктән генә яңгырамады инде, кайда да шуны җырлаттылар. Бу җырдан үзем дә арып киттем шикелле. Тапшыру әзерләгән радиожурналистлар: «Зинһар, ул җырыңны җырлама, 30 ел буе тыңлап туйдым», – диләр. Ә концертта шул җырны сорыйлар. Җырламасаң, шуның өчен генә килдем, ә син төшереп калдыргансың, дип үпкәлиләр. – Филармония ул – … - изге җир. Консерваториягә дә без Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчы булырга дип килдек. Дөньяда Паваротти дигән җырчы, Ла-Скала дигән театр барлыгын белмәдек. Илһам Шакиров авылга каян килә? Габдулла Тукай исемендәге филармониядән. Филармония безнең өчен кечкенәдән илаһи затлар эшли торган урын булды. 1981 елда Римма Ибраһимова белән беренче гастрольгә чыгып киттем. Шуннан соң инде кырык елдан артык вакыт узып китсә дә, филармония сүзе әле дә нык тәэсир итә. – Инде теләгемә ирештем дигәндә генә тавышыгыз өзелгән булса?.. – Андыйлар да бик күп. Минем коткаручым – остазым Зөләйха Хисмәтуллина булды. Табибка да бит җитәкләп алып барды. Колагына: «Иң яраткан укучым», – дип пышылдады. Шуннан Мәскәү, операция. Мең тапкыр әйткәнем бар, хәзер дә кабатлыйм: минем өстемдә дога күп, шуңа исән калганмындыр. Өч әби белән үстем. Әни белән әтинең әниләре һәм караучысыз калган, үзебез тәрбиягә алынган күрше әби белән яшәдек. Алар һәрвакытта миңа теләк теләде. Мин алар янында бөтерелеп үстем. Ул чакта нишләп гел теләк тели икән болар дип аптырасам, хәзер үзем шундыйга әйләндем. Шул догалар коткаргандыр дип уйлыйм. Бу табигый! Кешегә теләгән теләк ул материальләшә. Кеше ихластан сиңа теләк тели икән, ул сиңа килә. – Мөмкин булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез? – Бернине дә үзгәртмәс идем. Мин кадерсезләнмәдем. Үземне кадерсезләргә ирек бирмәдем. – Халык хәтере кыскамы? – Халык үзе дә кимеп бара бит ул. Хәтере белән бергә, үзе дә китеп бара… Әмма онытылды дип бер шәхесне генә дә әйтә алмыйбыз. Инде оныттык дигәндә, Исхакый да кайтты бит! Җитәр шундый заман: кинәт кенә тагын бер олпатыбыз калкып чыгар. Яшәешнең кануннары шундый. Гөлинә ГЫЙМАДОВА Ватаным Татарстан № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43132
Синоптиклар Татарстанда карның кайчан туктаячагын әйтте
null
Төньяк Атлантикадан гаять зур циклон атмосфера фронтлары белән Татарстанга аномаль җылылык һәм мул кар алып килде. Әмма якындагы көннәрдә һава торышының характеры үзгәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43133
«Щистый туйдырды» - Руслан Кираметдинов Казандагы концертына килмәгән
null
Казанга концерт куярга килергә чыккан Руслан Кираметдинов, кирегә борылып, Чаллыга кайтып киткән. Моның сәбәбе - көчле кар-буран һәм бозлавык. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43134
Иренә үч итеп кечкенә улын кыйнаган Чаллы хатынына карата җинаять эше ачылган
null
Чаллыда ире белән талашып, кечкенә баласын кыйнаган хатын-кызга карата җинаять эше ачканнар. Хәтерләсәгез, әлеге вакыйга, подъезддагы «акыллы йорт домофоны» язмасына эләгеп, зур резонанс тудырган иде. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43135
Казанда бер ир-ат кыз баланы бишенче кат тәрәзәсен ыргыткан
null
Бүген Казанның Юдино бистәсендә ир-ат бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән 2 яшьлек кызны ыргыткан. Бу хакта «Татар-информ»га гадәттән тыш хәлнең шаһитлары хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, кызны үтеп баручы тотып алган. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43136
Ринат Гыйльфанов: “Иҗат итүне туктатам”
null
Үзенчәлекле иҗаты, җырлары, образы белән аерылып торган Ринат Гыйльфанов социаль челтәрдәге сәхифәсендә күңелсез хәбәр җиткерде. Моңарчы ул: “Иҗат итүне туктатып торам”, – дип әйткән иде инде. Бу уңайдан җырчының үзе белән хәбәргә чыгып, моңа ачыклык керттек. – Җырлар иҗат итүне туктатып торам. Элек бу эштән ләззәт ала идем, ә хәзер юк... Студиядә вакыт үткәрү рәхәт иде. Минем иҗатым гадәти татар эстрадасыннан аерылып тора. “Ярда”, “Бар да вакытлыча” һәм башка җырларымда фикерләрем, уйлануларым чагыла. Әйтергә теләгән сүзләр күп, әлегә уйларга кирәк әле. Иҗат итүне туктатам, тик җыр башкарудан баш тартмыйм. – Берәр хәл булдымы әллә? Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43137
Эльвира Хамматова икенче иреннән аерылуын хәбәр итте
null
Узган елның җәендә икенче тапкыр кияүгә чыккан Эльвира Хамматова үзенең аерылышуы хакында белдерде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә яза. --- Матбугат.ру № --- | 07.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43138
Галим: Россиядә коронавирус куркыныч тудырмый
null
Россиядә коронавирус белән хәл контрольдә тотыла, дөньяда да ул бернинди куркыныч тудырмый, дип белдерде Россия Фәннәр Академиясе академигы Геннадий Онищенко. Бу хакта Татар-информ яза. --- Матбугат.ру № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43139
Алсу ире белән аерылышмавын белдерде
null
Соңгы вакытта җырчы Алсуның ире Ян Абрамов белән аерылышуы турында сүзләр күп йөри. Артистка сөйгәне белән мөнәсәбәтләре турында комментарий бирми, ләкин барлык чараларда да ялгызы гына күренә башлады. --- Матбугат.ру № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43140
Яман шеш белән көрәшкән Гөлназ Фәхретдинова: «Балаларымны ташламагыз!»
null
Әлки районының Әхмәт авылында туып-үскән Гөлназ Фәхретдинованың кичә өчесен уздырдылар. Аның өч сабые ятим калды. Әле бит яшәргә дә яшәргә иде үзенә! Тик язмышлардан узмыш бармы соң? Әнисе вафат булганда, Гөлназга 14 яшь була. Хәзер исә аның ятим калган олы улына – 14 яшь. Кыска гына гомерендә Гөлназга бик күпне күрергә туры килә. Әнисез калу өстенә, ире белән аерылышу, инде кабат тормыш кордым дигәндә генә, яраткан кешесен мәңгелеккә югалту. Соңгы хәсрәт Гөлназның авыруын кузгата да инде. Без аны үз туганыдай якын күргән, хәлен җиңеләйтер өчен барысын да эшләгән якын дусты Регина Шәкүрова белән сөйләштек. – Шулкадәр кешелекле, үзенекен башкаларга бирә иде ул. Кыска гына вакытта бик якын кешеләргә әйләндек. Ире белән аерылышкан чагында да гел янәшә булдым. Ул бирешмәсен, нык булсын дип, кулдан килгәнне эшләргә тырыштым, – ди Регина. – Минем абыем бар иде. Гөлназны аның белән таныштырдым. Алар бер-берләрен бик ошатты. 4 ай очрашып йөрделәр дә кавыштылар. Бөтен гаиләбез белән Гөлназны һәм аның сабыйларын яратып кабул иттек. Балалар әниемә әби дип сарылдылар. Гөлназ үзе дә әни дип өзелеп торды. Абыем белән араларында ярату хисләрен күрсәгез иде. Бик матур һәм бәхетле яшәделәр. Тик гомерләре генә озын булмады. Регинаның абыйсы Рөстәм юл фаҗигасендә һәлак була. Гөлназ бу кайгыны бик авыр кичерә. Борчылу үзенекен итә: хатын авырый башлый. – Без аның белән табибларга күренергә киттек. Соң иде инде. Гөлназның эчәкләрендә яман шешнең соңгы стадиясе икәнне әйттеләр. Бирешергә теләмәде ул. Балалары хакына тырышты. Йөрмәгән җир калмады. Авыр булса да, химия терапияләре алды. Икешәр атна аягына баса алмас иде. Кашыктан ашаттык. Бик кадерләп тордык. Хәзер шуңа сөенәм, – ди Регина. – Гөлназның хәле яхшырып та киткән иде. Матурланды да. Чирне җиңгән төсле идек. Тик яман шеш тагын баш күтәрде. Соңгы барганда гомере озак калмаган, дип өйгә кайтардылар. Гөлназга дөресен әйтмәдек. Бераз хәл кергәч, яңадан операция булачак, син җиңәчәксең, дип өмет бирергә тырыштык. Туганнары да Гөлназга кулдан килгәнчә ярдәм итә. Казанда яшәүче апасы да, Базарлы Матактагысы да, сеңелләре терелсен өчен, барысын да эшли. Чиратлап карыйлар да. Ул җан биргәндә, янында апалары була. – Гөлназ үләсен белде. Бар сүзе балалары турында булды. Сабыйларны әтиләре карый. Олы улы әтисенең әнисендә яши. Кечкенә малай белән кыз әтисендә. Ул сабыйлар безгә дә бик якын. Исән-сау гына булсыннар, – ди Регина. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43141
"Үз кыяфәтен маймыл итеп ясаучылар артты!"
null
“Үз матурлыгыбызны саклап калыйк!”– ди Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Төхфәтуллина. Эльмира ИБРАҺИМОВА Өмет № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43142
"Үлгәнен дә сизми калгандыр инде..."
null
Узган елның 25 сентябрендә никах туена кәләш күлмәге киеп, быелгы җәйләрдә туй итәргә уйласалар да, Назыймның сөйгәне Алсу Ибәтуллина 1 февраль көнне, кызганыч, ак кәфенлеккә төрелеп, бакыйлыкка юл ала. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43143
Зиратта үзеңә урын алып кую дөресме?
null
"Авыл зиратында каберләр арасында буш урыннар күренә. Ире үлгәч — хатыны, хатын үлсә, ире җәмәгатенең кабере янында урын алып куя. Бу дөресме? Ул буш җирне ничек карап торырга? Бу урынга дога укырга кирәкме?" - дип сорый Самарадан Мәдинә апа. --- Ирек мәйданы № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43146
Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көнен раслады
null
Быел Татарстанда Ураза бәйрәме – 10 апрельдә, ә Корбан бәйрәме – 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган. “Татарстан Республикасында 2024 елның 10 апрелен Ураза бәйрәме башлану көне итеп, 2024 елның 16 июнен Корбан бәйрәме көне итеп билгеләргә”, – диелгән Указда. 10 апрель – чәршәмбе. Бу көнне республика законы нигезендә ял итәчәкбез. Корбан бәйрәме исә якшәмбегә туры килә. Димәк, өстәмә ял көне көтелми, чөнки Татарстан бәйрәмнәре ял көненә туры килсә күчерелми. Исегезгә төшерәбез: быел изге Рамазан ае 10 мартта, кояш баткач башлана. 11 март – Ураза аеның беренче көне. Ә 10 апрельдә Ураза бәйрәме башлана. Фото: архивтан  --- Ватаным Татарстан № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43147
Халык синоптигы Рәис Шәкүров: Әдгам бураны да булмады бит әле
null
Ноябрь ахырында ук Арча районының халык синоптигы Рәис абый Шәкүров, көрәкләрегезне әзерләп куегыз, карлы кыш килә, дип кисәтеп куйган иде. Сүзе, гадәттәгечә, хак булды: декабрьдән бирле яуган карны көрәр өчен бер генә түгел, икешәр көрәк тузгандыр.   Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43148
Татарстанга якынлашып килүче «Ольга» циклоны тагын кар алып киләчәк
null
«Роскосмос» дәүләт корпорациясе Телеграм-каналына Үзәк Россиягә кичә килгән «Ольга» циклоны төшерелгән сурәтне куйды. «Метеор-М» иярченле фотосында - «Ольга» циклоны. Ул Гренландиянең көньягында барлыкка килгән һәм Идел буена таба хәрәкәт итә», - дип билгеләп үтә Роскосмосның матбугат хезмәте. --- Матбугат.ру № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43149
Булат Бәйрәмов: «Әти 51 яшен тутыра алмады, кинәт йөрәге туктады...»
null
Бу егет булган бар җирдә бәйрәм. Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов белән очрашып тормыш сынауларын барладык. Сынаулар аз булмаган икән... Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 08.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43150
Лотореядә 25 миллион сум откан
null
Яңа ел лотереясе уйнатылганнан соң кырык көн үткәч, суперприз яулаган бәхетле кешеләрнең берсе табылды. Ачыкланганча, җиңүче Стәрлетамак кибетләренең берсендә билет сатып алган һәм тагын өч уенчы белән 100 миллион сум суперприз бүлешкән. Бәхетле билет Санкт-Петербургтан килгән юлбарыслар тренерына эләккән, ул билетны Башкортстанда командировкада булганда сатып ала. --- Матбугат.ру № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43151
Ир кар өеме астында калган
null
Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында хәвефле хәл булган: 35 яшьлек ир түбәдән төшкән кар астында калган. Язгөл САФИНА Өмет № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43152
Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны искә алу кичәсе була
null
16 февральдә 14.00 сәгатьтә Питрәч туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артисты Раушания Юкачеваның 65 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43153
22 яшендә гомере өзелгән Рәйханәнең туганнары: «Мәңге төзәлмәс яра булды ул»
null
1996 елның 29 гыйнварында Теләче районы Олы Мәтәскә авылында була бу коточкыч хәл. Декрет кәгазьләрен алырга дип юлга чыккан Рәйханә Шәйхиеваның гомере 22 яшендә өзелә. Аны туарга да өлгермәгән нәни кызчыгы белән бер кабергә җирлиләр. Ике абыйсы, ике апасы өчен күтәрә алмаслык ачы хәсрәт була ул. Ә бит язмыш моңа кадәр дә нык сынаган үзләрен. Әниләре Тәгъзимә апа үлгәндә, Рәйханәгә әле сигез генә ай була. Аннан зурраклары – Равил, Рәис, Рәхилә, Равиләгә кечкенәдән язмыш сынауларын татып үсәргә туры килә. – Әти без ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Әнисез дип кимсенмәс өчен, безгә иң матур киемнәр алып бирде, чаңгыбыз да бар иде, велосипедта да йөрдек. Әти оста куллы булды. Нинди эшкә тотынса, шуны башкарып чыгар иде. Җәен басуда эшләсә, кышын тегермәндә он тартты. Агач эшенә оста иде. Кемгә нәрсә кирәк, шуны ясап бирде. Тәрәзә йөзлеге дисеңме, рамнарымы, хәтта өйләр дә салышты, – дип искә ала Равилә апа. – Шулкадәр яхшы күңелле кеше иде ул. Тик яман чир дигәннәре иртәрәк алып китте. Пенсиягә чыгасы елы иде. Яшәгән булса, кадерләп кенә торыр идек үзен. Безнең тормышларыбызны күреп сөенер иде. Үзебез әти-әни булсак та, оныклар сөйсәк тә, әнине дә, әтине дә бик сагынабыз. Әтисенең бакыйлыкка күчүен Рәйханә дә бик авыр кичерә. Сагына ул туган йортын. Казанга укырга кергәч тә, атна саен авылына кайтып йөри. Әниләре үлгәч, биш баланы үз канаты астына алган Халисә апасын да ташламый. Рәйханә Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Төркемдәшләре аның бик акыллы, кешелекле булуын искә алалар. Укып бетергәч, районга кайтып китә ул. Шунда эшли. Авылдашы Рафиска кияүгә чыга. Үзе туып-үскән йорт бушап калса да, Рәйханә нигезне бетерми. – Гаиләбезгә кайгы килгән көнне сеңлем, авылдашыбызның машинасына утырып, район үзәгенә барырга дип юлга чыга. Ерак китә алмыйлар, каршыларына килгән машинага бәреләләр. Алда утырган Рәйханә шундук җан бирә. Кызчыгы карынында калды. Аны алмадылар. Икесен бергә җирләдек. Аяз көнне яшен сугу белән бер була бу фаҗига. Туганнар нишләргә дә белми. Бу хәсрәтне бик авыр кичерәләр. – Рәйханә үлгәннән бирле, аның фотоларын бер дә карый алмадык. Йөрәккә авыр иде. Ятимлекне авыр кичергән балалар бит без. Әни дип әйтергә тилмереп яшәдек. Әтине дә кадерли алмадык. Ә бит тормышның иң матур чагы иде. Беребез өчен беребез утка-суга керергә әзер идек. Тормышлар җайланып беткәндә генә, сеңлебезне югалту әле дә йөрәкне тырнап тора. Мәңге төзәлмәс яра булды ул, – ди Равилә апа. – Быел Рәйханәне искә алу кичәсе була дигәч, күз алдыннан кечкенә сеңлебезнең бар тормышы үтте. Ул көндәлек алып барды. Шуны яңадан кат-кат укыдык. Рәхәт булып китте. Бергә укыган төркемдәшләре, дуслары кайткан иде. Бик матур итеп искә алдык. Сеңлебезнең рухы шатлангандыр, дибез. Еллар узса да, күңелдәге яра бер дә төзәлми. Янәшәбездә булса, нинди бәхетле булыр идек. Безнең тату гаиләбез тагын да тулыланыр иде. Тик язмышларны үзгәртеп булмый. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43154
Тайфун үлгәч, иң катысын бабай елагандыр үкси-үкси
null
Башкасына бай булмасак та, әмма этләргә бай булдык инде без. Көчек алабыз, үләләр дә китәләр, үләләр дә китәләр, нәкъ “Мунча ташында”гыча.   --- Шәһри Казан № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43155
Тинчурин театрында «Гаилә абонементы» эшли башлады
null
Гаилә елы уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Гаилә абонементы» эшли башлады. Театр кассасы аша, ким дигәндә өч билет сатып алганда, түбәндәге спектакльләргә ташлама биреләчәк: 10 февраль 12:00 сәгатьтә «Мәхәббәт баскычы» һәм 17 февраль 12:00 сәгатьтә «Күрәсем килгән иде» спектакльләрен карап булачак. --- Тинчурин театры № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43156
«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды (ФОТО)
null
«ШАЯН ТВ» каналында халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды. Ниһаять, без финалга таба якынлашабыз. Димәк, бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак. Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Илдар Хәйруллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Ирек Шәрипов, Илсөяр Ихсанова кебек халкыбызның зур шәхесләре, танылган шагыйрьләре, язучылары, һәм артистлары урын алды. Әлбәттә, утырыш нәтиҗәләре буенча жюри әгъзаләренә җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде, чөнки быел да әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерде. Конкурста бөтен Россиядән 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Казахстан, Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде. Иң күп гаризалар шигърият номинациясенә кабул ителде. Быел Россиядә Гаилә елы булганлыктан, шунысына игътибар итәргә кирәк, бәйгенең яңа сезонында иҗади гаиләләр дә бик актив булды. Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнашты. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкарды. Шунысы сөенечле, быелгы сезонның яңа номинациясендә төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашты. Шулай итеп, «ТАТАР СҮЗЕ» үз тирәсенә төрле халыкларны берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга йөз тота һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә, аларга буыннар чылбырын тапшырырга ярдәм итә. «Жюри эше бик катлаулы һәм четерекле, чөнки монда бик объектив булырга кирәк. Барысы да шулхәтле тырышып эшләгәннәр, әзерләнгәннәр. Һәркем үз хезмәтен дөрес бәяләүләрен тели. Объективлык монда бик мөһим. Шуңа күрә кат-кат карарга туры килә. Эшләрнең эчтәлегенә дә, сәнгатьле укуга да игътибар итәбез. Үзем язган шигырь номинациясендә араларында бөтенләй без моңарчы белмәгән оста шигырь язучыларның булуы минем өчен ачыш булды», - дип үз фикерен белдерде «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Ихсанова. Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, дәрәҗәле жюри тарафыннан 37 җиңүче билгеләнде. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Быел әлеге грандиоз бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып тора. Ул 1500 000 сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрнең исемнәре бик тиздән, 4 апрель көнне тантаналы рәвештә Гала-концертта билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, бәйгене Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. --- Шаян № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43157
Сабые ваннада батып үлгән әнигә суд булган
null
Башкортстанда Ишембайда суд бер яшьлек сабые ваннада батып үлгән әнигә карата суд карары чыгарды. Әни кеше саксызлык буенча баланың үлемендә гаепле дип танылган. --- Өмет № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43158
Казанның «Мир» кинотеатрында Сабан туе турында фильмның премьерасы узачак
null
14 февральдә 14:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында «Сабантуй төсләре» документаль фильмының премьерасы һәм аннары фикер алышу була. Фильм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ТР Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе белән төшерелде һәм Татарстанның агач архитектурасына багышланды. Аның режиссеры - ТР Кинематографистлар берлеге әгъзасы Юрий Константинович Гвоздь. Режиссер фикеренчә, Татарстанның агач архитектурасы халык иҗаты һәм милли-мәдәни кодның үзенчәлек үрнәге булып тора. Фильм күрсәтелгәннән соң кинокартина режиссеры, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республиканың югары уку йортлары укытучылар һәм студентлар катнашында фильм турында фикер алышу булачак, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Татаркино № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43159
"Сәхнәдән югалып торуым файдага гына"
null
Җырчы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахманов соңгы вакытта радио-телевидениедә еш күренә-ишетелә башлады, бер-бер артлы клиплары чыга. Берара ул эстрададан югалып торды. — Сер түгел, эстрадада күп нәрсә акчага барып тоташа, элемтәләр кирәк. Кесәдә җилләр уйнаган чаклар аз булмады, — ди Гөлүс. — Сәхнәдән китеп, кайларда гына эшләмәдем. Тик иҗат барыбер үзенә тарта. Югалып тору кайчак файдага гына, шулай кирәк булган. — Зөлфия һәм Җәвит Шакировларда эшләгән чагыңны хәтерлибез. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43160
Булат Бәйрәмов: “Никахыма соңга калдым”
null
Танылган алып баручы Булат Бәйрәмов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 09.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43161
Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышуларының сәбәбен әйтте
null
Ришат Фазлыйәхмәтов ТНВның YouTube каналында чыга торган “Ә син…? тапшыруында кунакта булган. Ул анда тамашачыларына хатыны Тәтишка белән аерылышып торуларының сәбәбен әйтте. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев: «Пиар булмаган очракта, аерылышуның сәбәбе нидә иде?» – дигән сорауга ул: – Сәбәбе – миңа кирәк балалар!  Ә Тәтишкага әле кирәкми, әле ныгы, ди. Ныгыганда үсә бит инде алар! — ди җырчы. Хатынының бәби табарга теләмәвен белгәч Ришат өенннән чыгып китеп, 4 ай чамасы авылда яшәгән. – Гаиләне ишәйтәсем килә, яшь тә бара бит инде, — ди ул.   --- Ватаным Татарстан № --- | 10.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43162
«Бер-бер артлы мәет җирләдек, бик авыр ел булды»
null
Суфия апа ипле картлыгын иңли. Балалары тормыш кичә, шөкер, онык-оныкчыклар сөя. Көне сыйлы, өе җылы, үзе тәрбиядә, кадердә. Тик кайчакларда шатлыклары янында борчулары да ишәя, бала хәсрәте йөрәгеннән китми тилмертә. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 10.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43163
Гөлләмәләр бүләк итәм (ХИКӘЯ)
null
Дөнья дигәнең Адәм баласын төрлечә сынап карый. Йә югарыга күтәрә, йә язмыш чоңгылында батырып калдыра. Язмыштан узмыш юк шул, юк! Иренең мәрхүм булганына күп вакыт үтсә дә, Заһидә еш кына уйларына батып утыра. Бу көнне дә шулай кәефсез генә аны-моны эшләп йөри иде. Кинәт күзе тәрәзәгә төште. Капкасы төбенә затлы гына чит ил машинасы килеп туктаган. Аннан ыспай гына, килешле киенгән, гырнадир кебек гәүдәле ир-ат төште дә башта шау чәчкәдә утырган яран гөлле тәрәзәгә карап торды, аннан әкрен генә атлап, йортка керде һәм ишек кыңгыравына басты. Өй эченнән шушы хәлләрне күзәтеп торган Заһидә, аңына килгән кебек, кулларын күтәреп: - Я, Раббым! Асылгәрәй ич бу! Ни эшләп йөри монда! Күпме еллар күрешкәннәре булмады! Хатын нишләргә белми басып торганда, Асыл¬гәрәй тагын төймәгә басты. Кыңгырау Заһидәне айнытып җибәргәндәй булды. Ул үзе дә сизмәстән йөгереп кил¬де дә ишекне киң итеп ачып җибәрде. Каршында, кау¬шавын сиздермәскә телә¬мә¬гәндәй елмаеп, чыннан да Асылгәрәй басып тора иде.  Нурсинә ХӘКИМОВА Бердәмлек № --- | 10.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43165
Апастагы янгын: “Көтегез, авыл эчендә фейерверк ясыйм!”
null
Буранлы 6 февраль иртәсе дә янгын сүндерүчеләргә зур бурычлар куя: Апас районының Җиде Кизләү авылында Николай Егоров йорты дөрләп яна, әмма урамы чистартылмаган, кәҗә сукмагы гына, өйдә газ баллоны булырга тиеш, диләр... Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43166
490 грамм булып туган кызчык тормышка ябышып ята
null
Узган елның декабрендә Башкортстанның перинаталь үзәгенә йөклелек срогы 26 атна булган хатын мөрәҗәгать итә. Аңа “авыр дәрәҗәдәге преэклампсия” диагнозы куелган була. Бу ана карынындагы кечкенә нарасыйның гипоксиядән җәфалануын аңлаткан. --- Өмет № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43167
Гөлназ Асаева авариягә очраган
null
Гөлназ Асаева Кукмарага барганда юл-транспорт һәлакәтенә тарыган. "Тормозга басып өлгермәдек..."- дигән ул. --- Матбугат.ру № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43168
Сәламәтлеккә бәйле 5 сорауга ҖАВАП
null
Авырганда юынырга ярыймы? Чәч коелу ашказанына бәйле була аламы? Чиста су эчү мәҗбүриме? Сәламәтлеккә бәйле сораулар әледән-әле туып тора. Бүгенге сәхифәбезне әнә шуларга багышларга булдык. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб пульмонологы Рөстәм Насретдинов җавап бирде. – Соңгы арада бик нык чәчем коела, тырнаклар сына. Бу ашказаны авыртканга күрә була аламы? – Була ала. Әмма башта кан, сидек, гомуми кан анализы тапшырырга кирәк. Бу гемоглобинны тикшерү өчен кирәк. Ул түбәнәйгәндә, еш кына чәч коела башлый, тырнаклар сынучанга әйләнә. Калкансыман биз эшчәнлеген дә тикшертергә кирәк. Ул яктан бар да тәртиптә булса, дерматологка мөрәҗәгать итәсе булачак. Дерматолог чир тапмаса, гастроэнтерологка барыгыз. Организмга кирәкле бөтен микро- һәм макроэлементлар, витаминнар эчәклек аша сеңә. Аларның җитмәве шулай ук чәч, тырнаклар зәгыйфьләнүгә китерә. – Авырганда юынырга ярыймы? – Күпләр, авырганда юынырга ярамый, аннан соң хәлең тагын да авыраячак, дип саный. Хәтта чәч юарга куркып торучылар да бар. Әмма бу курку урынсыз. Әгәр кешенең температурасы юк икән, тиз генә юынып чыгуның бер зыяны да юк. Авырганда кичке якта юыну хәерлерәк. Чыккач, яхшылап сөртенергә, үтәли җилдән сакланырга кирәк. Юынып чыккач, җылы киенеп, төренеп йокларга ятудан да яхшысы юк. – Ковид белән авырган идем. Борыным әле һаман ис сизми. Ни эшләргә икән? – Ковидтан соң ис сизмәү – еш очрый торган күренеш. Авырып терелгәннән соң ис тоемлау акрынлап кире кайта ул. Әмма аны тизләтү өчен, өйдә көн саен гади генә күнегү дә ясарга мөмкин. Моның өчен дарчин, әфлисун яки лимон алырга кирәк. Аларны урталай кисеп, һәрберсен алмаш-тилмәш 15 секунд дәвамында иснәгез. Ашыкмыйча, акрынлап, аларның исен искә төшерергә тырышыгыз. Бу күнегүне көнгә берничә тапкыр кабатлагыз. Безнең баш мие шулай корылган: әйберне күрү, аңа кагылу белән аның исе дә күз алдына килеп баса. Бу күнегү дә шуңа нигезләнгән. – Тик торганда чиста су эчәргә яратмыйм. Дөресрәге, эчә алмыйм. Әмма табиб көненә ким дигәндә 2 литр чиста су эчәргә кушты. Үземне мәҗбүриләп, чиста су эчү дөрес булырмы? – Шәхсән мин үзем көненә фәлән литр чиста су эчү мәҗбүри дигән сүзгә кискен каршы. Фәнни яктан бернинди аңлатмасы булмаган кагыйдә бу. Уйдырма дисәк, дөресрәк тә булыр. 1945 елда Американың азык-төлек һәм туклану буенча комиссиясе зурларга көненә якынча 2 литр су эчәргә кирәк дигән тәкъдим чыгара. Документта, бу ике литрга көн дәвамында ашаган-эчкән, сыеклык, ризыктагы су күләме дә кергәнлеге искәртелә. Ә бүген көненә шулардан тыш тагын өстәмә 2 литр су эчергә кушалар. Чынлыкта чиста суны сусаган саен гына эчәргә кирәк. Бар да кешенең яшенә, гәүдә төзелешенә, нәрсә ашавына, метоболизмга бәйле. – «Пневмо 23» вакцинасы кемнәргә тиеш? Аны түләүсез ясатып буламы? – Әлеге вакцина пневмония, отит, менингит кебек чирләр китереп чыгаручы пневмококка каршы ясала. Пневмонияне булдырмас өчен, аны биш елга бер тапкыр кадыйлар. Аны «Превенар 13» вакцинасы белән бергә ясату да яхшы. Прививкалар календаре буенча әлеге вакцина 2–3 айлык, 5–6 айлык, 1,5 яшьлек балаларга да билгеләнә. Шулай да «Пневмо 23» вакцинасы иң беренче чиратта хәвеф төркеменә кергән, 65 яшьтән өлкәнрәк, хроник үпкә авырулары, шикәр чире, йөрәк, аутоиммун авырулары булган, гемодиализдагы, яман шеш диагнозы куелган кешеләргә ясала. Әмма ул фәкать табиб белән киңәшеп кенә эшләнергә тиеш. Әлеге вакцинаны бушлай да ясатып була. Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43169
Кредит бирүдән баш тартачаклар. Кемнәргә?
null
Дәүләт Думасында үзеңә кредит алуны тыю турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнә. Үзгәрешләрне «Кредит тарихлары» һәм «Кулланучылар кредиты турында»гы законнарга кертергә планлаштыралар. Документны беренче укылышта узган елның октябрендә үк кабул иттеләр. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43170
Казанда йомыркаларны берәмләп урлый башлаганнар
null
Казанда кибет киштәләреннән тавык йомыркаларын берәмләп урлау очраклары арткан. Азык-төлеккә бәяләрнең кискен артуы кайбер гражданнарны урлашырга мәҗбүр итә шул. Хәзер җитештерүчеләр йомыркаларны капларга алтышарлап тутыра башлаганнар. Бу хакта «Татарстан 24» басмасы хәбәр итә. --- Өмет № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43171
Хыянәтне кичерә алмаган
null
Башкортстанның Иглин районында 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды, ул хатынын үтергән. Аны 6 ел да 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә озаттылар, дип хәбәр итә Башкортстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте. Тикшерүләр буенча, былтыр 26 декабрьдә кич белән гаепләнүче 43 яшьлек хатыны белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Ир белән хатын арасында конфликт килеп чыккан, хатын иренә хыянәт итүен таныган. Ачуы чыгып, ир-ат хатын-кызны каты кыйнап ташлаган. --- Матбугат.ру № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43172
Илһам Шакиров иҗатын яратучылар 15 февраль көнне Филармониягә җыела
null
15 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт узачак. Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре. Бөек җырчы Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертта катнашалар: Салават Фәтхетдинов, Фердинант Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Татьяна Ефремова. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 11.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43173
«Татар халык иҗаты» басмасының сигезенче томы дөнья күрде
null
Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының сигезенче томына татар халкының тормыш-көнкүреш әкиятләренең сатирик һәм юмористик төрләре урнаштырылды. Китапта урын алган әкиятләрнең сюжет күрсәткече том ахырында тәкъдим ителә. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43174
Гүзәл Идрисова: «Улыбызның баяны кыйбат, бер машина бәясе»
null
Җырлы-моңлы Гүзәл Идрисова белән Илназ Бахлар гаиләсенең соңгы вакытларда шатлыгы арта төште: олы уллары Камилгә ялтырап торган хромка гармун бүләк иткәннәр. --- Шәһри Казан № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43175
Җырчы Гүзәлнең концертыннан соң әтисе үлгән
null
Күптән түгел генә беренче концертын куйган җырчы Гүзәл Гарәфиеваның гаиләсенә кайгы килгән. Концертыннан соң берничә көн үтүгә Гүзәлнең әтисе Фәнис әфәнде бакыйлыкка күчкән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итте. – Менә бүген өчесе дә узып китте… Концерт вакытында ук әтиемнең кәефе булмаган… Миңа белдертмәделәр. Әтием җаныем күптән авырый иде, ләкин ул безгә авырлык китермәде, гел түзә иде, гел бертуктамый эшли иде! Яшим дип яшәде, без дип тырышты. Шундый игелекле кеше иде бит ул. Әтием, тыныч йокла. Без әле дә ышанмыйбыз. Чиста-саф кеше идең син! Яратам сине! – дигән Гүзәл Гарәфиева. --- Ватаным Татарстан № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43176
Синоптиклар Татарстанда температура аномалияләре турында кисәтте
null
Алдагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә. --- Матбугат.ру № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43177
Ильяс Гыймадом «Вәгазь» телевизион бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде (ВИДЕО)
null
Шушы көннәрдә Казанда Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесенә нәтиҗә ясалды. “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадом җиңүчеләрне бүләкләде. «Вәгазь» телевизион ачык конкурсына Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән барлыгы 200дән артык гариза килгән булган. Әлеге бәйгедә олы вәгазьчеләр белән беррәттән яше дә актив катнашуы аеруча сөендерә. Яшел Үзән шәһәреннән дүрт балалы Нуруллиннар гаиләләре белән катнашты. 8 яшьлек кызлары Хәят Нуруллина, “Елмаю” дип аталган вәгазен өлкәннәргә үрнәк күрсәтерлек итеп сөйләп, бәйгенең махсус бүләгенә лаек булды.  --- Ханский дом № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43178
Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка трибьют тәкъдим ителәчәк
null
Күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның юбилее уңаеннан, 17 февральдә Татар филармониясендә аның иҗатына багышланган концерт узачак. Трибьют – заманча тере музыканың иң яхшы традицияләрендә уза торган, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерү. Yummy Music Band супертөркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Бер кичтә сәхнәдә Казанның ун алдынгы музыканты һәм солистлары чыгыш ясаячак: Илгиз Шайхразиев һәм Эльвира Мифтахова. Кичәнең кунагы — Татарстанның халык артисты - Зәйнәб Фәрхетдинова. Моңа кадәр Илһам Шакировка трибьют узган җәй Кабан күле ярында тәкъдим ителгән иде. Саф һавадагы тере концертны Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы оештырды. Шулай ук, әлеге программаны 30 август Казан Кирмәнендә узган ДәртФест сәхнәсендә дә ишетеп булды. Ә ноябрь аенда Трибьют программасы филармония залын җыеп өлгерде һәм тамашачылардан җылы кайтавазлар алды. Yummy Music Band ансамбле халык җырлары (Керфекләрең синең нигә кара, Ай былбылым) һәм бөек татар шагыйрьләренең һәм композиторларның автор җырларыннан (Син сазыңны уйнадың, Сәрвиназ, Эзләдем, бәгърем, сине) торган сәгать ярымлык программа тәкъдим итәчәк. Трибьютның ике җыры “Культура” федераль каналының эфирында, “Клуб Шаболовка 37” тапшыруында да яңгырады.     --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43179
“6 ай гомере калган...”
null
Бу язмамны “балаларым”, дип кенә яшәгән, бер генә онык та күрә алмыйча, өч баласын, инвалид ирен калдырып, 20 ел элек гүр иясе булган газиз әнкәемә багышлыйм. --- Шәһри Казан № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43180
Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә ике дистә ел узды
null
Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова әтисен искә алып язган. Безнең яраткан җырчыбыз Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 20 ел булган. --- Өмет № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43181
Зиратта качышлы уйнаган булганнар...
null
"Бу хәл минем әни белән 1960 елда була. Әнинең пионер вакыты. Шул елны Литвадан Уралдагы Далматово дигән кечкенә генә шәһәргә әти-әнисе белән кунакка кайта алар. Бу аның әти-әнисең туган җире була. Бөек Ватан сугышы беткәннән соң әнинең әтисенә Польшада һәм аннан соң Литвада эшләргә туры килгән. --- Матбугат.ру № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43182
«Берәүгә дә безнең хәлдә калырга язмасын»
null
Узган атнаның җомга санында Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче 46 яшьлек Марсель Ханнановка ярдәм кирәклеге хакында язган идек. 16 ел шикәр чиреннән интеккән ир инде хәзер йөри алмас хәлгә килгән. Аны 67 яшьлек әнисе Рәйсә апа тәрбияли. Язма басылып чыгуга, бу гаиләгә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылды. Киңәш бирүчеләр дә, акча салучылар да булды. Берничә көннән Рәйсә апа шалтыратты. Кешеләрнең ярдәмен күреп, күңеле тулган аның. Кешедән акча сорамас өчен, таксига эшкә кергән ханым үзләренә булышкан кешеләргә чиксез рәхмәтле. – Сез язып чыгуга, ярдәм итә башладылар. Һәркем кулыннан килгәнчә тырыша инде. Розалия исемле ханым 20 мең сум салган. Моның кадәр ярдәм күргәнем юк иде. Ул акчаларны тотарга да куркып торам. Улыма дип хәләл акчаларын җибәргән һәркемгә, безне эзләп табып, газетага язган журналист Гөлгенә Шиһаповага чиксез рәхмәтебезне җиткерәм. Берәүгә дә безнең хәлдә калырга язмасын, – диде Рәйсә апа. Без исә, үз чиратыбызда нинди хәл булса да, таянырлык дусларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бергәләп, кешеләрне сөендерүне дәвам иттерсәк иде. --- Ватаным Татарстан № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43183
Алтын билбау Самарага кайтты
null
Казахстанда беренче тапкыр узган дөнья чемпионатында 60ка якын илдән 900ләп спортчы катнашкан. Арада Самара егете Рифат Кыямов та бар. «Яктылык» мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, дөнья беренчелегендә җиңеп, туган шәһәренә чемпион булып кайтты. --- Бердәмлек № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43184
Коръәнне машинада тыңлау дөресме?
null
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр”, – ди. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 12.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43185
Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балаларын күрсәтеп, язылучыларын елатып бетергән
null
Әнвәр Нургалиев тамашачылары һәм юл һәлакәтендә гомере өзелгән туганы Диана Сәфәрованың язылучылары биргән бүләкләрне туганының ятим калган балаларына тапшырган. «Бүләкләрнең саны юк, машинага көчкә сыйдырдым», – дигән җырчы. «Балалар бик сагындырган. Аллага шөкер, исән-саулар, үскәннәр инде. Апаларым да әйбәт кенә. Сезгә күчтәнәч, сәдакаларыгыз өчен чиксез рәхмәт, барысын да тапшырдык. Шатлыкларының чиге юк», – дип язган җырчы социаль челтәрдә. «Суд әле дә тәмамланмады. 2 айдан бер ел була инде, гаепләнүче өч адвокат алыштырды. Бу вакыт эчендә гаепләнүче һәм аның туганнарының берсе дә балалар язмышы белән кызыксынмады, ярдәм турында әйтмим дә инде. Бу эштә күңелгә тигәне – ул хәзер үз күрсәтмәләреннән баш тарта һәм  гаебен тулысынча танымый, гаепне безнең Дианага аудара», – дип борчылып язган Әнвәр Нургалиев. Җырчының язылучылары бик әрнеп, комментарийлар калдырганнар. «Өч бала әнисез, бер намуссызы аларның әниләренең гомерен өзде. Тик ул җәзадан качып котыла алмаячак», «Еламыйча карап булмый… Бәләкәчләрне ничек кенә юатсаң да әни назы җитми», «Иххх сабыйлар, карарга да авыр, елей-елый карадым», – дигәннәр алар. --- Ватаным Татарстан № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43186
“Долбани её, пусть заткнется!” яки Роддомда күргәннәрем
null
Халык телендә “Кызыл хач” (“Красный крест”) буларак йөртелгән бала тудыру йортына мин төнге сәгать ике белән өч арасында барып эләктем. Үз теләгем белән төн уртасында барып керүем түгел – сабый туарга ашыкты, нишләтәсең. Бер кочак кәгазь тутыргач, кирәкле процедураларны үткәргәч, берничәсенә кул куйдыргач, мине операция бүлмәсенә озаттылар... --- Шәһри Казан № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43187
Кариев театры «Ромео һәм Джульетта» спектакленә чакыра (ВИДЕО)
null
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 14 февраль кичен бөтен дөньяга билгеле мәхәббәт тарихын карап уздырырга чакыра. Сәхнәдә бу әсәр яңача тәкъдим ителәчәк: спектакль дәвамында сезне GAUGA рок төркеме сөендерәчәк. --- Кариев театры № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43188
Казанда мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән кызның хәле турында билгеле
null
Бүген Балалар республика хастаханәсенә 13 яшьлек кыз китерелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43189
Гөлүсә Шаһбан: Төп максатым Закирга яңа сулыш өрү иде
null
Гөлүсә Шаһбан үзенең "ВКонтакте" сәхифәсендә пост урнаштырган. --- Өмет № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43190
Затлы тамаша. Айдар Фәйзрахманов туган көн концерты уздырды
null
Яраткан тамашачысын елга бер җыеп, гел шулай сөендереп тора ул. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов шушы көннәрдә 69 яшен билгеләп үтте һәм матур гадәт буенча тамашачысына туган көн концерты уздырды. Тамашачыга мондый җыр-моңлы, шигъриятле концертлар тансык. Айдар Фәйзрахмановның ел саен туган көн концерты уздыруы һәм халыкның ел саен залны тутырып килүләре әнә шул хакта сөйли. Халык өч сәгатькә якын барган тамашаны тын да алмый карап утырды. Урынында елмаеп, урынында елап алды. Апалар һәм әбиләр генә түгел, олы яшьтәге абыйлар да күз яшен сөртеп утырды хәтта. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Олы юл әйтте» циклындагы концертларны Айдар Фәйзрахманов 2016 елдан башлап тәкъдим итеп килә. Быелгысының исеме «Утырып уйлар уйладым» иде. Аның концертлары шунысы белән үзенчәлекле: монда милли моңнарыбызны, матур җыр-биюләрне генә тыңлап-карап кына түгел, үзе башкаруында күренекле шагыйрьләребезнең әсәрләрен дә ишетеп була. Шигъриятебезне сәхнәдән үтемле итеп халыкка җиткерә белә Айдар абый. Сүз кадерен белүче сирәк сәхнә осталарының берсе ул. Бу кичәсендә ул Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Разил Вәлиев, Кадыйр Сибгатуллин һәм башка әдипләрнең шигырьләрен сөйләде. Җырчыларның да «иң-иң»нәре генә иде монда. Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар. Яшь җырчы Динар Шәрәфетдиновның чыгышын аеруча җылы кабул иттеләр, бик озак алкышладылар. Күңелләрне нечкәрткән мизгел – Айдар абый кызлары – Чулпан һәм Айгөл белән бергә «Мин сине шундый сагындым» җырын башкаруы. «Әниләренең һәм минем ике газиз бөртегебез», – диде ул кызлары турында. Ансамбльгә – 25 Үзе моңлы, үзе заманча. Айдар Фәйзрахмановның туган көн концерты фольклор музыкасы дәүләт ансамбленнән башка узса, сәер булыр иде. Сүз уңаеннан, быел ансамбль оешуга 25 ел тула. Ел әйләнәсе халыкка рухи азык таратучы, халык җәүһәрләрен дөньяга танытучы алар. Дәүләтнеке булса да, аны халык та, яратып, Айдар Фәйзрахманов ансамбле дип йөртәләр. Биредә коллективтагы һәр артист җырлый да, бии дә, музыка коралларында да уйный. Бию-хәрәкәт, сәхнәдәге төсләр балкышы, егетләр һәм кызларның купшы киемнәре, һәрберсе төгәл хәрәкәтләр – бер җепкә тезелгән мәрҗәннәр шикелле бу егетләр һәм кызлар. Шул дәрәҗәдә бербөтен, бер йодрык булып эшлиләр-яшиләр. Айдар абый аларга яратып «балаларым» дип дәшә. – Бүген югары уку йортларында фольклор ансамблендә эшли торган универсал артистларны тәрбияләү өчен факультетлар, хәтта бүлекләр дә юк. Чөнки алар камил рәвештә бии дә белергә, җырлый да, сәхнә юнәлешләрен дә белергә, ниндидер уен коралында да уйнарга тиеш. Бу мәсьәләдә фольклор ансамбль үзенә күрә бер мәктәп булып тора. Алар миңа йә җырчы, йә биюче, йә музыкант буларак килә. Без һәр көнне икешәр сәгать шөгыльләнәбез, камилләшәбез. Биш елда камил дәрәҗәгә җитәләр. Бу – бик зур хезмәт. Бүген без – бу юнәлештә камил рәвештә эшләүче бердәнбер коллектив. Нәтиҗәбез һәм алга таба барыр юлыбыз да бар, – ди Айдар Фәйзрахманов. Чыганак --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null