url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=42883
Россиядә берьюлы өч вирус тарала
null
Россиядә грипп, COVID-19 һәм кискен респиратор вируслы авырулар белән чирләү очраклары арткан. Бу хакта “Известия” Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институтына таянып хәбәр итә. Басма материалында авыручанлык дәрәҗәсе 10 мең кешегә 128,1 очрак туры килә диелгән, бу билгеләнгән нормадан 83 процентка артыграк. --- Өмет № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42884
“Бер кызыгыз үлде бит”
null
Нурания апа йомшак намазлыгына баскан саен газиз баласына дога кыла. Йөрәге богаулы – үкенече бар: үзләре эштә чакта, өйләрендә янгын чыгып, өч газизенең икесе исән кала, ә менә Нурзиләсенә ялкын телләре килеп ябыша. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42885
"Мөгезле хатын" булырга теләмим...
null
"Дөньяда һәрнәрсә парлап яратылган", диләр. Алай җиңел генә булса икән ул! Парың да кем генә булмаска мөмкин. Әллә ул синең ярың, әллә башканыкы?.. Сораулар күп, җавапны белүче юк. Чираттагы хат авторын да шушы сораулар борчый. --- Матбугат.ру № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42886
Яшел Үзәндәге үлгән сабыйны бер дә "үчтеки" итмәгәннәр шул
null
Шушы көннәрдә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә әти-әнисе “үчтеки” иткәннән соң дүрт айлык бала үлгән, дип язган идек. Бераздан мәрхүм сабыйның гаиләсенең нинди икәнлеге ачыкланды. --- Өмет № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42887
КФУ метеорологы: Гыйнвардагы мондый салкыннар чирек гасыр күзәтелмәгән иде
null
2024 ел башындагы кебек салкыннар инде чирек гасыр күзәтелмәгән иде. Алдагы көннәрдә көтелгән җылылык кыска вакытлы булачак, дип белдерде КФУ медиапорталына Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев. --- Матбугат.ру № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42888
Пилмән ашап ябыгып буламы?
null
Табиб бу ризыкны файдалы итеп кулланырга өйрәтә. Белгеч билгеләп үткәнчә, өйдә әзерләнгән пилмән көне буена эштә булган кешеләр һәм кинәт кенә кунаклар килеп кергән очракта яхшы ризык варианты булачак. --- Матбугат.ру № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42889
Кукмарада мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән бала психиатрда исәптә тормый
null
Татарстанда үзе укый торган Кукмара мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек укучыны тоткарладылар. «Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә яшь кешегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Шуннан соң яшүсмернең тоткарлануы турында билгеле була. --- Матбугат.ру № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42890
Тинчурин театры чираттагы режиссерлык курсына яңа төркем җыя
null
Тинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана. Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Әлеге курс инде бишенче тапкыр үткәрелә. Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15 гыйнварга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com почтасына җибәрергә тиеш. Уку бушлай. Катнашучыларга татар телен белү мәҗбүри. 2021-2023 елда әлеге курсны тәмамлаучылар ГИТИСка укырга керде. --- Тинчурин театры № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42891
Рәфис Кәлимуллин: «Намаз укыганымны да мактанасың, кыланасың диделәр»
null
Рәфис Кәлимуллин концертында МХОда әтисе һәлак булган кызга күңелне эретерлек тәкъдим ясый. 9 яшьлек Лилианага җырчы үзенең телефон номерын бирә. Балага ярдәм кулын сузарга әзерлеген әйтеп үтә. – Минем кызым бик бәхетле. Ул әтисе белән үсә. Аңа бары 9 яшь кенә. Әтисен югалткан балага да нибары 9 яшь һәм ул әтисез калган. "Кәефең булмаганда, әтиеңне сагынганда миңа шалтырат. Үземнең гаиләм бар, әмма ишекләрем һәрвакыт ачык. Тормышыңда авырлыклар булса, теләсә кайсы вакытта миңа шалтырат. Без һичшиксез сөйләшәчәкбез. Әтиеңне алыштыра алмаячакмын. Әмма синең таянычың, ярдәмчең, дустың булырга әзер", - дип әйткән Рәфис концерт барышында. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 10.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42892
Диния нәзарәте үзләрен имам дип таныштыручы мошенниклар турында кисәтә
null
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә халыктан үзен мәчет имамы дип тәкъдим иткән һәм намуссыз ялган дини хезмәтләр күрсәткән затларга карата шикаятьләр килә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә, дип белдерде Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42893
Алмаз Мирзаянов: «Бәясе әйтеп бетергесез кыйммәт»
null
11 гыйнварда Халыкара Рәхмәт көне билгеләп үтелә. Сәхифәбез кунаклары белән «рәхмәт» сүзе һәм рәхмәтле булу турында сөйләштек. Бүген алар кемгә рәхмәтле? Бу сүз алар өчен нинди мәгънәгә ия? Без бу сүзнең кыйммәтен кайвакыт аңлап та җиткермибез. Җырчы Алмаз Мирзаянов фикере бу. «Рәхмәтне еш әйтергә тырышам. Аның бәясе әйтеп бетергесез кыйммәт. Без хәтта күз алдына да китермибез. Кайвакыт «рәхмәт»кә кылынган гамәлебезнең әҗере гомер буена җитә. Иң мөһиме – чын күңелдән әйтү», – ди ул. Үзенә рәхмәтле була белә микән ул? «Үземә карата югары фикердәге кеше түгел мин, шуңа күрә рәхмәт әйтеп утырганым юк. Бүген мин Аллаһы Тәгаләгә, әти-әниләребезгә, гаиләмә, якыннарыма бик рәхмәтле. Безне артист итеп сәхнәдә тотучы тамашачыларга да чиксез рәхмәт! Тагын да зур рәхмәтем – безнең тыныч тормыш өчен көн саен, сәгать саен, секунд саен кадерле гомерләрен куркыныч астына куючы махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә. Исән-сау кайтсыннар, илләребез имин булсын!» – диде җырчы. --- Ватаным Татарстан № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42894
Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров хөрмәтенә багышланган концерт оештыра
null
15 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт узачак. Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре. Илһам Шакировның туган көнендә татар эстрадасының танылган артистлары: Салават Фәтхетдинов, Фирдинант Сәләхов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филюс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәрина Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат һәм Алинә Кәримовлар һ. б. чыгыш ясаячак.    --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42895
Камал театрында зур премьера көтелә
null
9, 10 һәм 11 февральдә Камал театрында зур премьера көтелә. Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы геройлары Камал сәхнәсенә инде бер генә чыкмады. Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентлары диплом спектакле буларак сәхнәләштерде. 2024 елда, беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узгач, пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итәчәк. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... Театр аларга җавап эзләргә тырышачак. Яңа спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов. Рольләрдә: Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Венера Шакирова, Алсу Каюмова, Зөфәр Нуртдинов, Эльза Моратхуҗина, Илүсә Камалиева. --- Камал театры № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42896
«Улымны озак эзләгәч, көчкә таптылар, күмер өеменнән аралап...»
null
10 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районының Тайсуган авылыннан авыр хәбәр алдык: Анна апа белән Өлфәт абый Гафиятовларның йортлары янып, 34 яшьлек авыру уллары Рөстәм дә янып үлгән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42897
Яраланган аккошны пары калдырып китми: ире 43 ел сырхау хатынын тәрбияли
null
Башкортстанда Борай районы үзәгендә яшәүче Фәнзил абый Бакиров 43 ел сырхау хатынын тәрбияли. Дөрзия апа белән алар 1968 елда таныша. Яңа гына югары белем алган егетне авылга эшкә юллыйлар, кыз исә монда эш башлаган була инде.   --- Матбугат.ру № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42898
Путин йомырка бәяләренең артуына китергән хакимият хатасын атады
null
Россия Президенты Владимир Путин йомыркаларга бәя арту белән бәйле хәлгә аңлатма бирде. Аның фикеренчә, хакимиятләр бу төр продукциягә ихтыяҗның артуын вакытында исәпкә алмаган, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42899
«ШАЯН ТВ» каналы яңа документаль фильм тәкъдим итте
null
«Кешелек цивилизациясе барлыкка килүнең биш сәбәбе» сериалы сезне тарих белән таныштырачак. Меңнәрчә еллар агач, җир, су, металл һәм ут безнең цивилизациянең нигезен тәшкил итәләр, һәм без аларны тиешенчә кабул итәргә күнеккәнбез. Әлеге сериалның авторлары борынгы тормыш рәвеше алып баручы кешеләрне эзләп дөнья тирәли сәяхәт итәләр һәм бу биш элементның кешелек җәмгыяте үсеше белән бәйләнешен ачыкларга тырышалар. Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 09:45 һәм 17:45 сәгатьләрдә телевизор экраннары каршына җыелыгыз. --- Шаян № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42900
"Иртәнгә чәчләрем ап-ак иде..."
null
Параллель дөнья бармы? Берәүләр моңа, һичшиксез, ышана. Икенчеләр исә аны фантазия итеп кенә кабул итә. Чираттагы хат авторы Уфада яши. Ул да сәер күренешләргә тап булган. --- Матбугат.ру № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42901
СССРның халык артисты Юрий Соломин вафат
null
СССРның халык артисты һәм Кече театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин 88 яшендә вафат булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Агентлык мәгълүматларына караганда, инсульт нәтиҗәсендә хастаханәгә эләккән Соломинны кичә аннан чыгарганнар. --- Ватаным Татарстан № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42902
Чирмешәндәге фаҗига турында: "Судья балаларны әниләре тәрбиясендә калдырды. Менә нәтиҗәсе"
null
8 гыйнвар киче тагын бер фаҗига өстәде. Чирмешән районында агач йорт янып, коткаручылар уттан 7 яшьлек кыз баланың гәүдәсен алып чыгарга өлгерсәләр дә, кызганыч, сабыйның гомере өзелде, дип яздык. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 11.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42903
Илсур Һадиуллин ни өчен биш көнлек укытуга күчмәүнең сәбәбен атады
null
Кичә “Киләчәкне мәгълүмати технологияләрдә сайлыйбыз” дигән темага багышланган онлайн ата–аналар җыелышы узды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти–әниләрнең биш көнлек укытуга күчүгә бәйле соравына да җавап бирде. Республикада бүген атнага биш көн генә укый торган мәктәпләр болай да бар. Бу мәсьәләне һәр мәктәп үзе хәл итә. Ә ни өчен барлык мәктәпләр дә шимбә көн ял итми соң? – Балалар көнгә 6-8 дәрес укый. Шуннан соң әти-әниләр түгәрәкләргә йөртә, аннан кайткач, өй эшен хәзерли башлый. Балалар шулкадәр арый. Ял да кирәк. Без аларның сәламәтлеге турында уйларга тиеш, –диде Илсур Һадиуллин. Республика мәктәпләрендә укучылар атнага 23–38 дәрес укый. Ике көн ял итүгә күчкән очракта бу сәгатьләр тагын да артып китәчәк. Моны министр бала өчен зур киеренкелек дип саный. Шулай ук ул биш көн укытуга күчкән төбәкләрдәге тискәре мисалларны да китерде. Кайберләрендә балалар арасында җинаятьчелек арткан икән. Шимбә көнне исә балалар белем ала, кайнар ризык белән туклана. Җыелышта, соңгы 6–7 нче дәресләрдә математика, физика, татар теле кебек авыр фәннәрне куялар, дип әйтүчеләр дә булды. Балалар арый, шуңа күрә бу дәресләрне алданрак куярга кирәк. Әти–әниләр шул хакта да борчыла. Министр моның белән дәлилен көчәйтте генә: “Менә биш көнлек укытуга ни өчен дә күчмәскә кирәк”. Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42904
«Элита»ның нәселле үгезләр ИСЕМЛЕГЕ яңартылды
null
Татарстандагы "Элита" баш нәсел хуҗалы күпкырлы эшчәнлек алып бара. Шуларның берсе - дөньядагы иң яхшы нәселле үгезләрне үзләрендә барлау. Шушы көннәрдә әлеге үгезләрнең исемлеге яңартылды. Каталогка кергән хайваннар һәм аларның характеристикалары белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин. --- «Элита» № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42905
Янгын 9 кешенең гомерен өзгән
null
Салкыннарның бер күңелсез ягы бар: еш кына шушы чорда янгыннар күбәя. Башкортстанда Яңа ел каникулларында – 1-9 гыйнварда 134 янгын чыккан. Бу – коткаручылар сүндергән очраклар. Әлеге янгыннарда алар 24 кешене коткарган. Кызганычка, 9 кешенең гомере өзелгән... --- Өмет № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42906
Казанда ятимнәр яшәгән йорт тулысынча янып беткән
null
Казанда Олы Клыки бистәсенең Яшел Алан урамында ике катлы зур йорт янып беткән. Биредә ятим балалар яшәгән. --- Шәһри Казан № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42907
Мәскәүдә кичә яшен яшьнәгән
null
Мәскәүдә яшәүчеләр кичә сирәк була торган күренеш - кышкы яшен яшьнәвен күзәткән. Аның алдыннан көчле кар һәм көчле җил була, ул «кара буран» китереп чыгара. Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Российская газета» шул хакта яза, дип белдерде Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42908
2024 елда нинди исемнәр популяр булачак?
null
Хәзерге заманча яңгырашлы ят исемнәргә күнегеп беттек бугай инде. Яшь әти-әниләр яңа туган балаларына нинди генә исемнәр кушмый. Яңгырашы матур дип, мәгънәсе аңлаешсыз, хәтта берникадәр сәер исемнәр сайлау модага кереп бара. «ВТ» хәбәрчесе «заманчалык»ның сәбәпләрен ачыкларга тырышты. Исем генә димә Дөньяда кеше исемнәренең күптөрлелеге буенча татарлар беренче урында тора. Бездә 25 меңнән артык исем бар икән. Һәркайсының – үз мәгънәсе. Бүген нинди исемнәр модада? Ни өчен әти-әни баласына гадәти булмаган исем кушып, «мөгез чыгарырга» ярата? Белгечләр фикеренчә, бу күренеш ата-аналарның башкалардан аерылып тору теләгенә бәйле. – Балага гадәти булмаган исем бирү омтылышы еш кына аерылып тору һәм игътибар җәлеп итү теләге белән аңлатыла. Бу вакытта әти-әни бала турында түгел, ә үзләре турында уйлый, – ди психолог Надежда Мәхмүтова. – Балага үзенчәлекле исем кушуның уңай яклары да бар. Сирәк исемле балалар еш кына үз-үзләрен тотышы, мөмкинлекләре, иҗади сәләте белән аерылалар. Җәмгыятьтә исем кешенең холкына, язмышына тәэсир итә дигән ышаныч яши. Надежда Мәхмүтова да исем кеше тормышына йогынты ясый дигән фикердә. – Балага исем сайлаганда, аның мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар итәргә кирәк. Әмма кайбер әти-әниләр моңа бик җиңел карый. Гайре табигый исем кушып, кешене шаккатырырга тели. Модага иярергә кирәкми. Мода тенденцияләре тиз уза, ә балага гомер буе шул исем белән яшисе. Шуны уйлап эш итәргә кирәк. Начар мәгънәле исем баланың психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп булырга мөмкин,  – ди ул. 2024 елда нинди исемнәр популяр булачак? Бу хакта маркетолог, кеше исеменең цифрлы криминалистик методологиясе авторы Зөфәр Таһиров сөйләгән. Аның фикеренчә, балалар исемнәренең билгеле бер елга популярлыгын фаразлау кыен, чөнки мода тенденцияләре һәрвакыт үзгәреп тора. Әмма хәзерге вакытта популяр булган һәм быел актуаль булып калачак кайбер исемнәр бар. Татар исемнәре арасында болар –  Айгөл, Айдар, Айнур, Айшат, Әлия, Дамир, Эльмира, Фәрит һәм Рөстәм. «Шок хәлендә калдылар» Популяр блогер Алия Рәҗәпова (Аляска) күптән түгел әни булды. Ире Марат белән улларына Тим дип исем кушканнар. – Малай буласын белгәч тә, шулай дип атарга булдык. Дөрес, мулла икенче мөселман исеме кушты. Тик барлык кеше өчен ул Тим булачак, бу аның тулы исеме,  – дип язган блогер социаль челтәрләрдә. – Запаста тагын ике исем бар иде: Дамир һәм Мартин. Дамир – чын татар исеме. Минем өчен бу якты, кадерле нәрсә. Борынгы исем булса да, ул миңа бик заманча кебек тоела. Ләкин минем әтиемнең бабасы Дамир булган, шуңа кабатланырга теләмәдек. Язмышларның кабатлану ихтималы да бар, дип әйтәләр. Чаллыдан Лилия һәм Рәсим Ибраһимовлар да сабыйларына үзенчәлекле исем сайлаган. Алар беренче кызларына Луна (басым у хәрефенә ясала) дип кушкан. Луна хатын-кыз исеме латинчадан «балкыш», «ай яктысы» дигәнне аңлата. – Кызыбызга матур һәм гадәти булмаган исем теләдек. Сирәк булсын һәм башкалардан аерылып торсын, дидек. Очраклы гына Луна исеменә тап булдык һәм ул шунда ук күңелебезгә үтеп керде. Озак уйладык, әмма кызыбызны башка исем белән күз алдына китерә алмадык. Туганнар исемне бала тудыру йортыннан чыкканда гына белде. Бераз гаҗәпләнделәр, ләкин каршы килмәделәр, – ди 26 яшьлек Лилия. Танылган алып баручы, җырчы Ләйсән Таишеваның да балаларының исемнәре гадәти түгел. –  Улым Роланга исемне мин уйлап таптым. Ирем – рус, үзем татар булгач, интернациональ исем теләдек. Интернеттан эзләп, китаплар укып, Ролан исемен күрдем дә гашыйк булдым. Башта малайга исемне ирем уйлый, кызга мин табам дип уйлаган идек. Тик аның вариантларына риза булмадым, – дип сөйли Ләйсән. – Ролан исеме туган җир, дан, гаделлек дигәнне аңлата. Мәгънәсе бик көчле, яңгырашы да матур. Кызыбыз Эммага исемне Ролан сайлады. Башта Алиса дип кушарга теләдек. Татар телендә дә матур, русча да яңгырый бит. Әмма улыбыз сайлаганны куштык. Яңа исем – яңа тормыш? Тормыш булгач, бар да була. Тора-бара исеменнән канәгать булмыйча, аны үзгәртүчеләр дә бар. Исем алыштыру җисем алыштырумы? «Болгар радиосы»ның яңалыклар бүлеге редакторы Камилә Шәһәбиевадан әнә шул хакта сораштык. –  2017 ел. «ТНВ» телерадиокомпаниясенә килеп, радиода яңалыклар бүлегендә эшли башлаган чагым. Дәүләт Советына эш буенча беренче баруым иде. Лифтка кердем, каршымда ак сакаллы бабай тора. «Исемең ничек?» – дип сорады. «Гөлнара», – дим. «Беләсеңме, сиңа бу исем бармый, алыштырырга кирәк», – диде. Берникадәр вакыттан соң исемемне чын-чынлап алыштырасым килә башлады. Моның өчен кеше эзли башладым. Ул вакытта радиода дини тапшырулар алып барган Дилбәр Фәиз бер номер табып бирде. «Хәтер» мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан янына барырга киңәш итте. Барсам, каршымда Дәүләт Советында очраган ак сакаллы бабай басып тора! Ходай шулай кушкандыр инде, үзе әйтте, үзе алыштырды. Яңа исем зур үзгәрешләр алып килде, дип әйтә алмыйм. Шөкер, тормышымнан зарланмыйм. Исем белән үземне камилләштерергә теләдем, – ди Камилә Шәһәбиева. Фикер Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина:      – Миңа калса, хәзер үзебезнең чын татар исемнәрен кушу популярлаша бара. 1990 нчы еллар ахыры, 21 гасыр башында авылларда төрки нигезле исемнәр кушу, гарәп теленнән кергән, йола исемнәре күп кушалар иде. Кемнәрдер аларны хәзер дә үз итә. Модага ияреп, баласына заманча исем сайлаучылар да бар. Андыйлар һәрвакыт булган. Соңгы вакытта Европа алынмалары, неологизмнар, чит телләрдән кергән исемнәр күбәеп китте. Бер көнлек исемнәргә кызыгырга кирәкми. Традицион татар исемнәренә йөз тотсак, дөресрәк булыр. Алар барысы да тупланган. Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге»н ачып, һичшиксез, күңелгә ятышлысын табарга була. Исем бит ул хәреф кенә түгел. Аны баланың киләчәген уйлап кушарга кирәк. Әти-әниләрнең шул сүзлектән исемнәрнең мәгънәсе белән танышуын теләр идем. Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә электрон белешмә дә әзерләдек. Анда татар исемнәренең әйтелеше дә, дөрес язылышы да, безгә яки ЗАГСка мөрәҗәгать итеп, карау һәм сайлау мөмкинлеге дә бар. Бу – кызык! Берничә ел элек Америка психологы Джин Твендж тикшеренү уздырган. Үз исеменнән канәгать булмаган кешеләрнең, башкалар белән чагыштырганда,  төрле психик комплексларга күбрәк бирешүен һәм үз-үзләренә бик ышанмауларын ачыклаган. Нәтиҗә гади: әгәр кеше үз исемен яратмаса, ул үзен дә яратмый. 2023 елда Татарстанда яңа туган балалар арасында иң популяр исемнәр Кызларга кушылган иң популяр 5 исем арасына Әминә (408), София (309), Ева (308), Ясминә (287) һәм Амелия (286) кергән. Ир-ат исемнәре арасында Әмир (397), Тимур (307), Марк (276), Матвей (269), Кәрим (265) исемнәре популяр. 2023 елда Татарстанда яңа туган балалар арасындагы иң сирәк исемнәр Кызлар арасында – Алесья, Мухлисахон, Илида, Люция, Дилара-Бирсен. Малайлар – Бехруз, Абдулбатин, Мудасир, Вилен, Гор. Ләйсән САФИНА Ватаным Татарстан № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42909
Быел да кайтмадың, кызым. Соңгы өмет тәмам сүнде
null
Ихаталары тузып, коймалары җимерелеп барган бу йорт яныннан тыныч кына узып китеп булмас. Кайчан гына шау-гөр килеп торган ишегалдын чүп басар, капка келәсе бау белән бәйләнеп куелыр, дип кем уйлаган. Хуҗабикәнең әвәрә килеп ишегалдында йөргәннәре күз алдыннан тиз генә китмәс, мөгаен. Сәлимә апаның тыныч холыклы кара сыеры бар иде. Ул аны кечкенә урындыгына утырып савар, безгә дә сыер җилемен тартып карарга курыкмыйча тапшырыр иде. Рәсимә ГАЛИЕВА Шәһри Казан № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42910
Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберенә зиярәт кылу оештыра
null
16 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны оештыра. Чара Казанның Яңа татар бистәсе зиратында була. 15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 91 ел, 16 гыйнварда – Илһам Шакировның арабыздан китүенә 5 ел була. Шул уңайдан, яңа татар бистәсе зиратында легендар җырчыларның рухларына дога кылып, каберләрен зиярәт кылу оештырыла.id=39473 --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42911
Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында сөйләгән
null
“Туган тел” телеканалындагы “Сер итеп кенә” тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров никахсыз туган кызы турында ачылып сөйләде. Фидан Гафаров 60 яшендә яшь әти булган. --- Өмет № --- | 12.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42912
“Балагыз булмый. Берәр ятим бала алып үстерегез”
null
Кеше баласын үз гаиләңә берне, күп дигәндә икене сыендырып була. Ә менә аннан күбрәген тәрбия кылучыларга шәхсән үзем чын-чынлап сокланам. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 13.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42913
«Шулчакта үләм дип уйладым»: 13 ел элек булган фаҗига аның тормышын икегә бүлә
null
Бар да үзеңнән тора! Балтач районының Арбаш авылында гомер итүче Ринат Вафин әнә шулай ди. Моннан 13 ел элек булган фаҗига аның тормышын икегә бүлә. Үз аякларында йөргән чак һәм бүгенге көн. Эссе көнне, бераз хәл керсен дип, суга сикергән 23 яшьлек егет хастаханә караватында уяна. – Без гаиләдә өч бала үстек. Абыемның гына гомере озын булмады.16 яшендә авырып китте ул. Без аның белән кечкенәдән спортны яраттык. Көрәшеп тә йөрдек. Абыемның имгәнүләре дә булгандыр. Аягы бик каты сызлый башлагач, аны хастаханәгә салдылар. Табиблар сөяк яман шеше диагнозы куйды. Аягын кискәч, терелер кебек иде. Тик гомерен саклап кала алмадылар, – дип искә ала Ринат. Егет белән күңелсезлек 2010 елның эссе җәендә килеп чыга. Ринат дуслары белән су коенырга чыгып китә. Үзе белән ни булганын әле дә аңламый ул. Йөгереп килеп суга сикергәнен һәм бата башлавын гына хәтерли ул. – Кул һәм аякларым эшләми башлады. Сөйләшә дә алмыйм. Иптәшләремне чакырасым килә, тик булдыра алмыйм. Әкренләп бата башладым. Су астына төшәм дә аннан тагын өскә күтәреләм. Менә шулчакта үләм дип уйладым. Ә үләсе килми икән ул. Тизрәк Аллаһы Тәгаләдән ярдәм итүен сорап, бар белгән догаларымны укый башладым, – ди ул. – Минем белән ни булганын башта дусларым да аңламаган. Бата башлаганымны күреп, ярдәмгә ашыкканнар. Әле ярый алар булган. Яр буена өстерәп алып чыгып, табиб чакыртканнар. Ринат хастаханәдә аңына килә. Табиблар артык өметләндерми, якыннарына егетне өйгә алып кайтырга киңәш итәләр. Бер көннән артык яши алмас, диләр. Әмма берсе аның гомере өчен көрәшергә була. 9 көн Арча хастаханәсендә ятканнан соң, Ринатны Казанга җибәрәләр. Тормышка яңадан кайту шунда башлана. Аңа яңабаштан яшәргә өйрәнергә туры килә. Егет бер елга якын хастаханәдә дәвалана. – Беренче тапкыр инвалид арбасына утырып урамга чыгуыма ничек сөенгәнемне белсәгез! Барысына да риза идем. Яшисе килү теләгем көчле булды. Шатланудан күңелем дә тулды, – ди Ринат. – Шөкер, авыр чагымда гел ярдәм итеп торучыларым күп булды. Ул чакта кыен иде. Үземне сабыр булырга өйрәттем. Тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәндем. Сәламәтлегемне кайгыртырга кирәк, дип үземә сүз бирдем. Гел күнегүләр ясый башладым. Махсус шөгыльләнә торган җиһазлар алып куйдым. Мәскәү табиблары, аягыңа басачаксың, дип тә сөендереп тора. Кем белә? Бәлки басармын да әле… Алдагысын берәү дә белми. Әле кайчан гына кая барып бәрелергә белмәгән Ринат инде гаилә корып, сабыйлар үстерә. Кенәбаш кызы Галия белән башта дуслашып йөриләр, аннан гаилә коралар. Сөйгәненең беренче никахтан туган сабыен да үз кызы итеп кабул итә ул. – 2019 елда гөрләтеп туй ясадык. Мин өйләнгәч, әти белән әнигә мәшәкать кимеде. Төп йортта бергә гомер итәбез. Тормышыбыз түгәрәк, бер-беребезне аңлап яшибез. Галия миңа яшәр өчен көч бирә. Тормышым бөтенләй үзгәрде. Үземнең кирәклегемне белеп, яратучым барын тоеп яшим. 2023 ел безне бик бәхетле итте. Галиям миңа тупырдап торган игезәк уллар – Әмир һәм Сәмирне алып кайтты. Шулар белән мәш киләбез. Тормыш кечкенәләр тирәсендә бөтерелә, – ди Ринат. – Яхшы уйлар белән генә яшәсәң, тормышның матурлыгын аңлап була. Мин язмышка хәзер рәхмәт укыйм. Тормышын аңларга өйрәткәне өчен рәхмәт. Сынаулардан соң бәхетле көннәр киләсен онытмагыз! Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 13.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42914
Алинә Сафиуллина: “Кияүгә чыгарга дигән уем бөтенләй юк”
null
Алинә Сафиуллинаның мәхәббәткә багышланган җырлары болай да аз түгел иде, соңгы вакытларда тагын да арта төште. Җырчының йөрәген әллә берәрсе гашыйк иткәнме дип элемтәгә керсәк – барысы да тәртиптә икән. Алинә тормыш гамьнәренә күмелеп, җайлап кына көн күрә. Улы Нариманны тәрбияли, яңа җырлар яздыра, концертларда чыгыш ясый, банкетларга йөгерә. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 13.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42915
Энҗе Шәймурзинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
null
Җырчыны ихластан котлыйбыз! Энҗе чын-чынлап лаек бу исемгә. Сәхнәдә 23 ел иҗат иткән дәверендә халкыбызның онытыла барган күп кенә борынгы җырларын репертуарына кайтарды. Тавышы көр, моңлы, аны тыңлавы да рәхәт. Концертларында баянга кушылып, тере тавыш белән җырлавын да аеруча яратабыз. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 14.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42916
«Яңа лидерлар киләчәк»: ясалма акыл 2024 елга ниләр юрый?
null
Ел азагында, гадәттә, икътисадчылар, астрологлар, күрәзәчеләр киләсе елга фараз ясый, яңа елның нинди буласын чамаларга тырыша. Без бу эшне ясалма акылга йөкләдек. 2024 елда Россияне, аерым алганда Татарстанны ни көтә? Ел нинди үзгәрешләр алып килер? Шул хакта ясалма акылдан сораштык. – 2024 елда Россия халкын нәрсә көтә? – 2024 елда Россиядә кайбер вакыйгалар һәм үзгәрешләр көтелә. Президент сайлау. 2024 елда чираттагы сайлау узачак. Бу сәяси үзгәрешләргә, шулай ук илнең тышкы һәм эчке сәясәтендәге үзгәрешләргә китерәчәк. Икътисадый үсеш. Реформаларны дәвам иттерү һәм Россия икътисадын үстерү планлаштырыла. Яңа инвестиция проектлары һәм бизнеска ярдәм чаралары керергә мөмкин. Социаль үзгәрешләр. Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерү, яшәү шартларын һәм халыкны социаль яклау өлкәсен яхшырту көтелә. Илкүләм проектларны тормышка ашыру. Хакимият вәкилләре сәламәтлек саклау, мәгариф, торак, инфраструктура өлкәләрендәге илкүләм проектларны тормышка ашырырга омтыла. 2024 елда бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Халыкара мөнәсәбәтләр. Россия башка илләр белән элемтәләрне үстерәчәк һәм халыкара чараларда катнашачак. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне җайга салу юнәлешендә эш дәвам итәчәк.  – Ә Татарстанны һәм Казанны 2024 елда нәрсә көтә? – Шулай ук күп чаралар көтелә. Кайберләрен санап үтик. Быел медицина үзәкләре, супермаркетлар, юллар һәм җәмәгать транспорты кебек яңа инфраструктура объектларын төзү һәм ачу ниятләнә. Туризм өлкәсендә дә үсеш фаразларга була, чөнки Казан үзенең тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннары белән дан тота. 2024 елда халык яңа туристик маршрутлар, яңа чаралар һәм күңел ачу урыннары белән таныша алачак. Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсен үстерүгә көч куячак. 2024 елда яңа уку йортлары, фәнни-тикшеренү үзәкләре ачу планлаштырыла. 2024 елда дәүләт органнары өчен сайлаулар оештырылачак, сәяси үзгәрешләр булырга һәм яңа лидерлар килергә мөмкин. Бу – 2024 елда татарстанлыларны һәм Казан халкын көткән кайбер вакыйгалар һәм үзгәрешләр генә. Нәтиҗә сәяси һәм социаль кәефкә, төбәкнең планнарына һәм программаларын тормышка ашыруга бәйле булачак. – Быел Россия Президентын сайлаячакбыз. Анда кем җиңәр? – Бу – безнең ил өчен иң актуаль һәм фикер алышу өчен җирлек тудыра торган сорауларның берсе. Традиция буенча, Россиядә Президент ярышы һәрвакыт киеренке һәм дулкынландыргыч була, чит илләрнең дә игътибарын җәлеп итә. 2024 елда төрле сәяси партияләрнең кандидатлары арасында югары вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсе булган сәясәтчеләр дә, сәяси көрәшкә керергә әзер булган яшь, перспективалы лидерлар да бар. – 2024 елда Татарстанда нинди яңа фильмнар чыгачак? – Кино сәнгатен сөючеләрне 2024 елда яңа фильмнар көтә. Быел Татарстан киноиндустриясе үз тамашачыларын гына түгел, Россиянекеләрне һәм аннан читтәгеләрне дә җәлеп итәргә тели. 2024 елның иң көтелгән проектларының берсе – татар халкының милли үзаңын һәм мәдәниятен формалаштыруның катлаулы юлы турында сөйләүче яңа тарихи драма. Фильм борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәр вакытны үз эченә ала. Профессионаллар командасы сыйфатлы фильмнар гына чыгарып калмыйча, аларда татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен һәм мохитен бирергә тырышачак. Түземсезлек белән көтегез!    P.S. Әлеге язма бары замана технологияләрен сынап карау максатыннан әзерләнде. Киләчәкнең нинди буласы фәкать үзебездән тора! Чулпан ГАРИФУЛЛИНА Ватаным Татарстан № --- | 14.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42917
Казандагы бер балалар бакчасында ике яшьлек кыз вафат булган
null
Казанның Мәгариф идарәсендә балалар бакчасында сабый үлеменә бәйле фаҗиганең нечкәлекләре хакында сөйләделәр. «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең узган җомгада булуы хакында язган иде. Шәһәрнең Мәгариф идарәсендә искәртүләренчә, ике яшьлек кыз балалар бакчасына килгәнче авыру сәбәпле больничныйда булган. «Учреждениедә ул үзен гадәттәгечә тоткан: кәефе начар булуга зарланмаган, мәктәпкәчә учреждениенең тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре исә баланың үз-үзен тотышында яки кәефендә сәер әйберләр күрмәгән. Моннан тыш, төшкә кадәр бакчада балалар арасында планлы медицина тикшерүе үткәрелгән. Кызны тикшергән вакытта табиб аның сәламәтлегендә ниндидер тайпылышлар сизмәгән. Ял сәгате вакытында тәрбияче бүлмәдә булган, балаларның тәртибен күзәткән. Ял сәгате тәмамланганнан соң ул балаларны уятырга керешкән, әмма кыз уянмаган», - дип хәбәр иттеләр идарәдә. Табиблар бик тиз килеп җиткән һәм тикшергәннән соң кызның үлемен раслаган. Бала вафат булганнан соң хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшен башлаган – хәзер белгечләрнең бәяләмәсен көтәләр. --- Матбугат.ру № --- | 14.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42918
Документлары артыннан утка кереп янып үлгәннәр
null
Уфа районының Николаевка авылындагы йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, утны сүндерү барышында үлгән ир һәм хатын гәүдәләре табылган. --- Матбугат.ру № --- | 14.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42919
Кайгылы хәбәр: танылган журналист вафат
null
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран журналистыбыз Азат ага Сөнкишев 80 яшенә җитеп, арабыздан китеп барды. Ул 14 гыйнвар көнне иртән үз фатирында җан биргән. Азат ага гомере буе Апас районының “Йолдыз” газетасында хезмәт итсә дә, картлыгында Казанга күченеп килергә мәҗбүр иде. Шулай да ул Апасын сагынып гомер итте. Ялгыз яшәде, әмма тәрбиядә иде. Бертуганы Гөлшат апа әле кичә дә янында булган. – Гел барып йөрдем. Әле безнең Лира исемле бертуганыбыз да бар. Миңа сеңел, Азатка апа тиешле ул. Аның өч баласы бар. Шул балалар мине дә, Азатны да карыйлар. Киченнән Азат янында озак сөйләшеп утырдым. Ашарына пешереп калдырдым. Урын-җирен алмаштырдым. Авырды инде ул, тыным кысыла, диде. Аяклары шешкәнлектән таякка гына таянып йөрде. Бүген иртән Лираның кызы Гөлнара янына керсә – үлгән. Тәннәре җып-җылы иде, ди. Елап шалтыра балакаем, ышанмыйча тордым. “Шәһри Казан” газетасына Азат абыегыз бик рәхмәтле иде. Йолдыз Шәрәпова аның юбилее уңаеннан язма бастыргач, әй куанды да инде. Рәхмәт, гомеренең соңгы шатлыкларын да аңа сез бүләк иттегез, – диде, кайгы уртаклашып хәбәргә кергәч, Гөлшат апа Сөнкишева. Азат абый тынгысыз кеше иде. Шул хәлендә дә ноябрь аенда туган ягына – Шәүкәт ага Галиевны искә алу чарасына кайтып килде. Аның бу сәфәре Апасы белән хушлашып, гомер иткән сукмаклары белән бәхилләшүе булган. Соңгы васыяте итеп тә Апаска алып кайтып җирләргә кушкан. – Анда кадәр алып кайта алмыйбыз инде. Туганнар үзара киңәш иттек тә, Юдино бистәсе зиратыннан урын алдык. Бүгенге төнне Азат моргта куначак, иртәгә сәгать ничәдә җыеп бирерләр бит... – ди Гөлшат апа.   --- Шәһри Казан № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42921
Милләт диеп яшәде: шагыйрь Илдус Гыйләҗев тууына 78 ел
null
Гомер буе авылда яшәп, әдәби эшчәнлеген «Җир китабы» чыгарып башлаган һәм җир шагыйре булып танылган Илдус Гыйләҗев үзенең иҗат эшчәнлеген «Милләт шагыйре» булып йомгаклады. Ил таралды, күмәк хуҗалыклар бетте, авыл белән җиргә дә кадер бетте. Моның белән генә тукталмады әле: тел белән милләткә кадер бетте, йөзләрчә татар мәктәпләре ябылды. --- Матбугат.ру № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42922
Айгөл Бариева хаҗ кылуы турында: "Линарым белән барырга тиеш идек. Өлгермәдек..."
null
Татар эстрадасының якты йолдызы Айгөл Бариева гомрә хаҗына киткән. Изге сәфәргә кузгалгандагы хис-кичерешләре белән ул үзенең сәхифәсендә болай дип бүлешә: --- Матбугат.ру № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42923
Зәйнәб белән Зөфәрнең улы Акбулат өйләнгән
null
Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов гаиләсендә зур сөенче. Уллары Акбулат сөйгәне Әдилә белән никах укыткан. Шатлыгы белән Зәйнәб Фәрхетдинова үзе уртаклаша. --- Матбугат.ру № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42924
Җырчы Илшат Вәлиев гаиләсендә кайгы: "Кайткан саен бәхилләштек"
null
Тумышы белән Башкортстанның Ярмәкәй районының Иске Турай авылыннан булган җырчыбыз Илшат Вәлиевка көтмәгәндә туган төбәгенә юл алырга туры килде. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42925
Витаминнар җитешмәвен ничек белергә?
null
Үсемлек өчен кирәкле туклану элементлары җитешмәү аның тышкы күренешендә нык сизелә. Туфракта калий җитешмәгәндә, яфрак читләрендә көрән төстәге корыган кайма (бакча җиләгендә кызыл кайма) барлыкка килә. Җимеш тигез өлгерми. Яфрак коелу тоткарлана. --- Өмет № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42926
Үлемгә китергән юл һәлакәтенең сәбәбе билгеле булды (ФОТО)
null
Татарстанда хатын-кыз шофер «ПАЗ» автобусы белән бәрелешкән. 15 гыйнварда көнне иртән Минзәлә районында М7 «Волга» юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. --- Шәһри Казан № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42927
Татарстанда өч җиңел машина бәрелешеп, ике кеше үлгән урыннан ВИДЕО чыкты
null
«Татар-информ»га билгеле булганча, бүген Аксубай районында Яңа Ибрай авылы янындагы трассада көндезге сәгать 11ләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. --- Матбугат.ру № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42928
Роспотребнадзор «Х авыруы» турындагы белдерүгә аңлатма бирде
null
«X авыруы» турындагы белдерүләрнең фәнни түгел, ә икътисади мотивлары булырга мөмкин, пандемиягә әзерлек мәсьәләләре хакында даими фикер алышулар үткәрелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42929
«Күрешүне көтеп яшәдем»: ана, югалтып, 25 елдан соң тапкан улын җирләгән
null
Арчада яшәүче 88 яшьлек Гайшә апа Якупованың язмышын китап итеп язарлык. Бер йөрәгенә күпме хәсрәт сыйган аның. Башта улы һәлак була, аны җирләргә кайтканда, икенче улы эзсез юкка чыга. Бу хәсрәтләрне күтәрә алмыйча, ире үлеп китә. Югалган улы белән 25 елдан соң табышып, тагын ике елдан соң гына очраша алар. Тик бу көннәрдә ананың тагын хәсрәтле чагы. Улы вафат булган. Аның җәсәден Арчага алып кайтачаклар.  Әлегә Гайшә апа кызы Гөлшат тәрбиясендә гомер итә. Ә бит алар ире Зәки белән шулкадәр матур тормыш итәләр. Ике улларының да Себердә эшләп йөргән чагы. Әле берсе, кайтып, хәл белеп китә, әле икенчесе. Тик кече уллары Ришатның әти-әнисе янына чираттагы кайтуы фаҗига белән тәмамлана. Ул юл һәлакәтенә очрый. Энесенең һәлак булганын ишеткәч, абыйсы Илшат та юлга кузгала. Аны менә кайтып җитәр дип көтәләр дә көтәләр. Ул чакта кәрәзле телефоннар юк, тиз генә хәбәрләшеп булмый. Күпме генә көтсәләр дә, Илшат кайтмый, суга төшкәндәй юкка чыга. – Ирем бу хәсрәтләрне күтәрә алмады. Бер-бер артлы ике балаңны югалт әле. Әле ярый янымда кызым булды. Ачы хәсрәтләрне бергә күтәрдек, – ди Гайшә апа. Еллар узса да, Гайшә апа Илшатын барыбер көтә. Ришатның үлемен кабул итсә дә, Илшатны исәндер дип көтә ул. Ана йөрәге ялгышмый, алар 25 елдан соң табыша. Илшат энесен җирләргә кайтканда бәлагә тарый, хәтерен югалта, кайда туганын, әти-әнисенең барлыгын – барысын да оныта. Язмыш аны рус милләтеннән булган бер кыз белән таныштыра. Киленнәре интернет аша иренең туганнарын эзли башлый. Ул вакытка Илшатның исеме дә Михаил була инде… – Бервакыт кызым, шалтыратып, үзләренә чакырды. Ул чакта әле йөгереп йөри торган вакытым. Тиз генә килдем. Кызым миңа бер фото күрсәтә. Илшатымны шундук таныдым. Без аны, яратып, «абый-тәтәй» дип йөртә идек. Дөресрәге, ул энесенә дә, сеңлесенә дә исем биреп, үзенә-үзе кушамат уйлап чыгарган иде, – ди Гайшә апа. – Беренче көнне килен белән языштык кына. Икенче көнне кызым аларга скайп көйләргә кушты. Шулай итеп, күрешеп сөйләшә башладык. Алар Хабаровскида яшиләр иде. Ике ел аралашып тордык. Аннары алар безгә кайттылар. Ул чакта Гайшә апа имгәнгән була. Бер аягы кысылып, мускуллары өзелеп бетә. Икенчесен егылып имгәтә. Улын поезддан каршы ала алмый ана. Кайтуларын өзгәләнеп өендә генә көтә. – 2013 ел иде ул. Улым «әнием» дип кайтып керде. Нәкъ малай чагында кебек иде ул. Күрүгә, йөрәкләрем әллә нишләп китте. Каршы ала алмавыма читен булды. Ул чакта мин урында ята идем. Алар мине бастырып та карадылар. Тик озак тора алмадым, яткырдылар. Шунда улым, тезләнеп, аякларымны кочып елады. Рәхәтләнеп елаштык. Тик менә хәзер елый да, көлә дә алмыйм… – ди Гайшә апа. Алар улының гаиләсе белән 10 ел аралашып яшәргә өлгереп кала. Килен дә Арчаны бик ярата. – Алар быелның май аенда бөтенләйгә Арчага күченәсе иделәр. Былтыр ике ай торып киткәннәр иде. Әле, бәлки, май җиткәнен дә көтмәбез, диделәр. Көтмәделәр инде. Илшатым көтмәде. Декабрьнең 21ендә, ашказаным авыртып китте әле дип, ишеккә барып сөялгән дә шуып кына төшкән. Шунда ук үлә балам. Табиблар, йөрәк, ди. Шул көннән бирле моргта ятты. Алып кайтып җирләдек, – ди Гайшә апа. – Килен, монда калам, ди, икәү яшәячәкбез. Бирде язмыш кирәкне! Кайчак: «Ник миңа гына соң бу?» – дип тә үпкәләп куям. Аннары тынычланам. Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә генә күтәрә алырлык сынау бирермен дигән. Димәк, мин күтәрә алам. Әле менә тагын имгәндем. Бу юлы таеп китеп, кулымны сындырдым. Гайшә апа, язмышымны кино итеп төшерерлек, дип тә әйтеп куя. Әмма шулай да зарланмый ул. Улын таба алуларына сөенә. Азмы-күпме вакыт бергә була алдылар бит! – Бала хәсрәтеннән ачы хәсрәт юк икән. Ришатымны югалткач, Илшатымны табармын дип яшәү көч бирде. Инде таптым дигәч, тагын югалттым. Үз хәлемне үзем генә беләм. Берәүгә дә мин күргәнне кичерергә язмасын, – ди Гайшә апа. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42930
Җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы үлеме эше буенча яңа фактлар
null
Башкортстанда Диана Сәфәрованың үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче яңа адвокат эзли. Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның туганы, блогер Диана Сәфәрова һәлак булган шау-шулы юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эшен Чишмә районы суды кабат карый алмады. Бу хакта «Честно говоря»телеграм-каналы хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Диананың адвокаты Елена Бутакова сүзләренчә, гаепләнүче Вадим Л.үз вәкилен алыштырырга карар иткән, шуңа бәйле рәвештә утырыш яңадан кичектерелгән. "Мин моны суд процессын озакка сузу омтылышы итеп кабул итәм. Гаепләнүче үз адвокатыннан баш тартты - бу аның хокукы. Хәзерге вакытта ул башка адвокат табу өчен суд утырышын кичектерүне сорады. Ул үз хокукын тормышка ашыра. Мондый "номерларны" ул 9 майдан башлап куллана. Ул, мөгаен, алга таба да шулай эшләячәктер», — дип ассызыклады адвокат. --- Шәһри Казан № --- | 15.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42931
«Юл булмагач, 5 көн авылдан чыга алмадык»
null
Сукмакларны кар каплап китмәдеме? Суыкларны ничек җиңәсез? Мал-туарыгыз исән-саумы? Йомырка бәяләре күтәрелгәндә, тавыклар турында да сорашмыйча булмый. Ничек кәефең, авыл? Альбина Әхмәтшина, Ютазы районының Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы: – Хәзерге вакытта үзара салым акчасы җыябыз, халык һәм мал, кош-кортларның санын алабыз. Җирлектә 1040 кеше пропискада исәпләнә. Ике авылда бөтенләй кеше яшәми. Шулай да зиратларны карап тотабыз. Былтыр 6 бала туса, 18 кеше вафат булды. Озаклап ял иткәннән соң, яңа эшкә керештек бит әле. Терлек, кош-кортларның баш санын алу икенче көн дәвам итә. Әлегә 40ка якын сыер, 2 кәҗә, 100дән артык тавык теркәлгән. Гыйнвар ахырына кадәр исәпләп бетерергә кирәк. Песи, этләрне дә санарга кушалар хәтта. Әлегә маэмайлар саны – биш. Йомыркага кытлык юк дисезме? Авылдагы ике кибеттә дә бар ул. Шәхси хуҗалыктагылар да шунда куеп сата. Бер данәсе – 17 сум. Бу вазгыятьтән соң тавыкларны күбрәк асрый башларлар, бәлкем. Үзара салымны 600 сум дип билгеләдек. Арттырып булмый, менә шуны җыя алсаң да, бик әйбәт. Авылда гомер буе яшәүчеләр аңлый, ә менә күченеп килүче яшьләрнең әллә ни исе китми. Быел юлларга таш җәячәкбез. Гадәттә бу акчага ут-юл, зиратларны тәртиптә тотабыз. Сания Җәләлиева (Биектау районының Матмыр авылы): – Кыш көне кечкенә авылларның борчуы бер генә: юлларны ачсыннар, гел чистартып торсыннар иде. Юлсыз интегәбез бит кайчак. Барлыгы 14 йорт бар. Җиде йортка – 12 кеше, калганнары кайтып-китеп йөри. Күбебез – әби-бабайлар. Миңа – 77 яшь. Ирем хастаханәдә дәвалана. Юл булмагач, биш көн авылдан чыга алмады. Зарланып әйтүем дә түгел. Янгын чыга калса, кеше чирләсә, нишләргә? Машиналар керә алмый. Яшь чагыбыз түгел, карга чумып барып булмый. Әлегә юллар чиста үзе. Ә кар яуса, тагын… Флера Шәймарданова (Зәй районының Әхмәт авылы): – Авылда кар күп ява, көрәп бетерерлек түгел. Көн саен көрәп торабыз. Юлларны чистартып торалар. Салкын, әлбәттә. Сәламәтлек какшап киткәч, балыкка да барган юк әле. Шуңа күрә өйдә генә җылынып утырабыз. Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42932
Актаныш юлында һәлакәткә юлыккан Артур: “Ни хәлләр итим? Гөлнарамны кайтара алмыйм...”
null
11 гыйнвар көнне Актаныш районы җирлегеннән үтүче М-7 юлының 1130 нчы чакрымында ике йөк машинасы маңгайга маңгай килеп бәрелешә. Каты бәрелештән йөк машиналарының икесе ике якка оча. “FAW” машинасы нык изелә. Тагын да җанны әрнеткәне – пассажиры Гөлнара Фатихованың да 54 яшендә гомере өзелә. “FAW”ның йөртүчесе Артур Фатиховның хатыны булып чыга ул. “Ике газиз баласы күмелгән...” Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42933
Сәидә Кадыйрова: «Татар хореографиясе биш хәрәкәт кенә түгел»
null
Биюче Сәидә Кадыйрова белән интервью тәкъдим итәбез. Аны тулысынча «Идел»нең ноябрь санында укырга мөмкин. Миләүшә ГАФУРОВА Идел № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42934
Татарстанда авырлы хатынның карынында бала үлгәннән соң, тикшерү бара
null
Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек йөкле хатынның баласы ана карынында үлгән. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган. Баланың үлеме расланган, бу вакыйгадан соң тикшерү башланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42935
"Экстрасенс" гомерен озайтырга вәгъдә биргән
null
Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 69 яшьлек ханымны мошенниклар алдагач, ул полициягә барып, гариза язган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, телевизор караганда ул бер каналда танылган экстрасенс рекламасын күреп калган. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42936
Татарстанда М7 трассасында унлап машина бәрелешкән (ВИДЕО)
null
Бүген М7 трассасының 958 километрында Мамадыш районының Түбән Яке авылы янында көндезге сәгатьләрдә күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42937
Тинчурин театры 2024 елны ике премьера белән башлый
null
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2024 елны ике премьера белән башлый. 31 гыйнвар, 1 февральдә 18.30 сәгатьтә Г.Исхакый буенча «Җан Баевич» трагикомедиясе (12+) куелачак. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкара. 25 гыйнварда 18.30 сәгатьтә «Синең хакта...» театраль концерт узачак. Әлеге чара – татар халкына багышлау-концерты – танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең, шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлый. Әлеге концертка музыкаль әсәрләр «ХХ гасырның 100 татар җыры» проекты нигезендә сайланды. Җырларны башкарачак: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һ.б. Концерт режиссеры – Камил Гатауллин. 20-22 февральдә «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера тәкъдим ителәчәк. Авторы – Илгиз Зәйни. Режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. 28 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры концерты узачак. Быелгы сезонда оркестр үзенең 35-еллыгын билгеләп үтә. 6-7 мартта Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре көтелә. Алар театрның 90-еллыгына багышлана. Театрның проектлары да дәвам итә. «Идел» журналы белән берлектә уздырыла торган «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсына эшләр 15 мартына кадәр кабул ителә. Озын исемлек (лонг-лист) 30 мартка кадәр билгеле була. Кыска исемлек (шорт-лист) 15 апрельгә кадәр игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 30 апрельдә үткәреләчәк. Гыйнвар-мартта Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк укулар (читка) узачак. Премьералар уңаеннан 18 гыйнвар 11.00 сәгатьтә «Татмедиа»да матбугат конференциясе оештыралачак. Спикерлар: 1. Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры 2. Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры 3. Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров – Татарстанның атказанган артисты 4. Ильяс Фәйзрахман улы Камал – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры --- Тинчурин театры № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42938
Болай итеп утыртсаң, суган чебенләми
null
Бик җайлы һәм гади генә ысул. Укучыбыз шундый киңәш бирә. --- Матбугат.ру № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42939
Апаста янгын: «Үзләре гүргә керде, ике баласы да урамда калды...»
null
15 гыйнвар кичендәге буран Апас районының Иске Әнәле авылында яшәүче Зөлфирә белән Хәлим Фәсхетдиновлар йортына капкан утка куәт кенә өсти. Ике катлы кирпеч йортлары, дөрли-дөрли янды, ди авылдашлары. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42940
Татар зыялылары: Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова мирасы бөтендөнья фонотекасын баетырлык (ФОТО)
null
Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештырды. Чарада филармония коллективы, сәхнә ветераннары, артистлары, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.  Чараның алып баручысы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әйтүенчә, Әлфия Авзалова хатын-кыз буларак, хезмәттәшләрен кайгыртып һәм ярдәм итеп яшәгән. «Әлфия апа яратып яшәде, яратып җырлады. 60 яшендә: «Мин 70кә кадәр җырлыйм әле», - дип әйтә иде. 70тән дә артып киткән иде. Илһам абый, Әлфия апа китеп барганнан соң, «планка» төште. Әмма ләкин сөендергәне шул: алар калдырган хезмәтләр бөтен дөнья фонотекасын баетырлык һәм татар халкының йөзен күрсәтерлек», - диде Фердинанд Сәлахов. «Гомер узып киткән... Җир йөзендә җиде миллион татар халкы бар дип исәпләнсә, шуларның һәрберсенең күңелендә булган исемнәр бу. Безнең арадан киткән булсалар да, аларның хезмәтләре, исемнәре яшәгәнлеген, күңелдә барлыкларын белгертер өчен, рухына дога кылыр өчен җыелдык. Илһам абыйны - әтиебез, Әлфия апаны әниебез дип әйтә идек», - диде Фердинанд Сәлахов.  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Илһам Шакировның вафатына биш ел узганын искәртте. «Илһам абый 83 яшенә җитеп, безнең арадан китеп барды. Илһам абыйны уйлаганда Әлфия апа да искә төшә. Алар гел бергә булды, бер-берсен яраттылар. Алар – милләтне туплап тора торган шәхесләр. Алар булганда милләт яши, «без - татар» дип горурланабыз. Илһам абый, Әлфия апаның рухлары шат булсын», - диде ул. «Әлфия апа башка кеше турында сүз сөйләмәде. Гастрольләрдә йөргән вакытта артистлар беләдер, ул бик тә ярдәмчел булды, һәр кешене санлады. Әлфия апа безнең өчен һәрвакыт юл күрсәтүче булып торыр», - дип өстәде филармония директоры.  «Дога кылу мәрхүмнәрнең рухына ризык булып кала. Урыннары җәннәттә булсын, бездән разый булсалар иде», - диде «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Коръән аятьләрен укыды, дип яза "Татар-Информ" МА. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы укытучыларыбыз дип атады. «Искиткеч матур җырлары белән бөтен дөньяны җәлеп иткән бөек шәхесләр. Бүген аларның каберенә килдек. Һава торышы да әйбәт: йомшак кына кар ява. Менә хәзер аларның җырлары яңгырый кебек. Аларның җырлары – үлемсез», - диде җырчы.  Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы татар телен саклап калуда, татар сәнгатенә иң зур өлеш керткән шәхесләр дип атады. «Хатыным Зөлфия Шакирова белән филармониядә эшләгән вакытта Илһам абый, Әлфия апа белән концертларда катнашып, эшләргә туры килде. Сценарийлар язып, кичәләрен алып барырга да насыйп булган иде», - диде юмор остасы. Татарстанның атказанган артисты Зәйтүнә Яруллина Илһам Шакиров белән Урта Азиягә гастрольләргә барганын искә алды. «Татарча сөйли белми идем. Ташкентка өч көн поездда бардык. Өч көн эчендә өч шигырь ятладым. Илһам абый мине сәхнәгә чыгарды. Өч сәгатьлек концертта өч минут сөйләп, сәхнә артына чыгып китәргә тора идем. Башымны игән вакытта Илһам абый туктатып калды: «Ник чыгасың?». «Куркам», – дидем. «Үл, сәхнәдә үл!» – диде дә, аннары җырлый башлады. Иң беренче концертым Илһам абый Шакировтан башланды», – диде ул. --- Татар дәүләт филармониясе № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42941
Татарстанда 10 яшьлек кыз, апасы исеменә кредит алып, акчаны мошенникларга күчергән
null
Түбән Кама шәһәрендә 10 яшьлек кыз мошенниклар корбанына әйләнгән: ул апасына кредит алып, бөтен акчаны кемнеңдер картасына күчереп куйган. Бу хакта “НТР” Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Кыз үзенең яраткан уенына багышланган телеграм-каналына язылган икән. 15 гыйнвар иртәсендә каналда уен валютасын өләшү турында пост чыккан, сылтамасы да бирелгән. Кыз, шул сылтама аша узып, ниндидер чатка эләккән. Баланың әңгәмәдәше – хатын-кыз, әти яки әнисенең телефонын алып, аны фотога төшерүен сораган. Кыз әле йоклап яткан 18 яшьлек апасының телефонын алган. Мошенник баладан смартфондагы барлык кушымталарның, шул исәптән банк кушымтасының фотосурәтләрен, шулай ук смс аша килгән хәбәрләрне җибәрүен сораган. Аферист кызга шул рәвешле уен валютасына ия булачагын әйткән. Бермәл апасы, уянып, телефонын кулына алган һәм банк кушымтасында үзенә 40 мең сум кредит рәсмиләштерелүен, бөтен акчаның чит кеше картасына күчерелүен күреп алган. Шул ук вакытта картасыннан үзенең 700 сумын юкка чыгуын аңлаган. Шуннан кыз, әнисенә шалтыратып, килеп туган хәл турында сөйләп биргән. Соңыннан гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. --- Ватаным Татарстан № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42942
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: «Әнине еллар үткән саен ныграк сагынам»
null
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, бик күп дәүләт бүләкләре иясе, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалованың кичә туган көне иде. Исән булса бүген аңа 91 яшь тулыр иде. Кызганыч, 7 ел элек ул арабыздан китеп барды. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 16.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42943
Авариядән соң, сәламәтлек саклау министрын Мәскәүгә операциягә алып киткәннәр
null
Сәламәтлек саклау министрын, теге авариядән соң, Мәскәүгә операциягә алып барганнар. Мәгълүматлар буенча, Айрат Рәхмәтуллинга Мәскәүнең Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгендә умыртка баганасына операция ясаганнар. Ләйсән КАСПРАНОВА Өмет № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42944
Хәләл ит турында хаталы фикерләр
null
“Ислам динендә “хәләл” төшенчәсенә бик зур әһәмият бирелә. Тулаем алганда “хәләл” сүзе “шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән, кулланырга ярый торган” дигән мәгънәне үз эченә ала. Әлеге төшенчә кеше тормышының һәр өлкәсенә кагыла: ашау-эчү генә түгел, кием, бизәнү әйберләре, шәхси гигиена, ял, күңел ачу чаралары, акча, кешеләр арасындагы мөгамәлә, үз мөлкәтеңне тоту һ.б. хәләл (рөхсәт ителгән) яки хәрам (тыелган) булырга мөмкин. Ләкин шулай да “хәләл” сүзе ешрак рөхсәт ителгән һәм дөрес итеп әзерләнгән ризыкка карата кулланыла. Кызганычка, халык арасында итнең хәләллеге турында хаталы фикерләр шактый таралган. Түбәндә шуларны карап үтик. --- Матбугат.ру № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42945
Фирдүс Тямаев: “Резедәгә, күңелсез хәл килеп чыкса, машинаны, фатирны сат, дидем...»
null
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев аягына операция ясаткан иде. Баксаң, Фирдүс инде концерт сезонына ныклап әзерләнә икән. Җырчы белән элемтәгә кереп хәл-әхвәлен белештек. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42946
Ике бала белән тол калган Газифә: «Ирем саргаеп кипте, үзе берни белми китте»
null
Газифә ире белән биш ел гына яшәп кала. Гомеренең иң бәхетле еллары ди ул бу вакытны. Яратып, кияүгә чыга, ике бала таба. Тик бәхете кыска гомерле була. Моннан бер ел элек 37 яшендә ире Марат үлеп китә. Кукмара районының Аш-Бужи авылында гомер итүче 27 яшьлек Газифә Исрафилова бүген ике баласына карап юана. Олысы Марсельгә – 3, Мәликәгә – бер генә яшь. – Казан дәүләт университетының филология факультетында укыдым. Булачак ирем белән интернет аша таныштык.  Мин укып бетергәч, тормыш корып җибәрдек. 2017 ел иде бу. Авылга кайткач, ипи пекарнясына эшкә урнаштым. Ирем дуслары белән түбә ябу бригадасында йөри иде. Бик матур яшәп киттек. Тормышның һәр мизгеленә шатлана белә идек. Адым саен шөкер иттек. Бәләкәй генә иске өй сатып алдык. Үз куышыбыз бит дип сөенеп яшәдек. Рәхәт иде ул чаклар, – ди ул. Газифә Биектау районының Суыксу авылында туып-үсә. Әнисе, сеңлесе, энесе бар. – Иремне савыгыр дигән идем. Табиблар булмас дигәндә дә, аягына баскан кеше иде бит ул. Метастазалар китеп кенә харап булды, – ди Газифә, күз яшьләренә буылып. Марат 2020 елда авырып китә. Кинәт ябыга башлый. Хәле юклыктан зарлана. Кукмара табиблары Казанга җибәрә. Ашказаны белән уникеилле эчәк арасына шеш үскәнен шунда беләләр. Табиблар, соң килгәнсез дип, терелүгә өмет бирмәсләр дә, дәваларга алыналар, 7 сәгатькә сузылган катлаулы операция да була. – Ирем үзендә яман чир икәнне башта белмәде дә. Тереләм, диде. Яшисе килү теләге зур иде. Мин дә, ул исән булсын өчен, барысын да эшләдем. Кулдан килгәнчә дәваладым. Дөрестән дә, савыгып китте. Ай саен тиешле анализлар тапшыра башлады. Бар да яхшы иде. Ел ахырына инде безнең беренче балабыз туды. Ул чакта Маратның сөенүләрен күрсәгез! Кош тоткандай очып кына йөрде, – ди Газифә. – Улыбызга ике яшь дигәндә кызыбыз туды. Шул вакытларда Маратның тәне саргаеп киткәндәй булды. Ул яңадан табибларга күренде. Бу юлы анализлар сөендермәде. Бавырына метастазалар киткән иде. Казан табиблары да, Кукмараныкылар да иремнең күңелен төшермәде. Аларга шуның өчен мең рәхмәт. Миңа озак яшисе калмаганын әйтсәләр дә, үзенә берни сиздермәделәр. Шуңа ирем үлем турында уйламады да. Бавырына да операция ясап карадылар. Тик шешнең бик катлаулы җирдә урнашуын, алып бетерә алмауларын әйттеләр. Ирем химия терапиясе ала башлады. Янәсе, җиңәбез! Инде хәле авырайгач кына, үзенә авыруы хакында әйтергә туры килде. Анда да өметен өзмәдем әле… Көчле рухлы була Марат.  Сабыйлар хакына дип яшәргә омтыла. Бер дә зарланмый, сукранмый. Үләренә бер көн кала ике тәлинкә аш ашап куя. Иртәгәсен исә бөтенләй сөйләшми дә, ятып кына тора. Хәле никадәр авыр булса да, күрсәтми. 2022 елның  2 августы була бу. Гаилә Маратсыз кала. – Миңа ул чакта да, хәзер дә бик авыр. Әле ярый, иремнең әти-әнисе, туганнары, дуслары ташламады. Үземнекеләр дә гел янәшә булдылар. Югалту ачысына түзә алмыйча, күп еладым, кая барып бәрелергә белмичә тилмердем. Кечкенә ике балама карап, яшәр өчен көч таба алдым. Алар әни дип торганда, ничек елап ятасың инде? Шул сабыйларым дип яшим, – ди Газифә. – Маратсыз бик авыр. Ачуланышып яшәмәдек, бәхетле идек без. Әмма язмышлардан узып буламы соң! Мин күрәсен кеше күрми, дим. Үз ягыма да китмәдем. Балаларымны әтисенең туган җирендә үстерәсем килә. Әлегә мин декрет ялында. Җәйгә кызымны бакчага урнаштырып, эшкә чыгармын дип торам. Бирешергә ярамый миңа. Ике баламны аякка бастырасым бар. Маратым күкләрдән карап торадыр кебек. Әнә шуңа да матур яшәргә, елап ятмаска кирәк. Газифәгә авылдашлары ярдәм итеп тора икән. Ире дә булмагач, ялгызына гына ике баланы тәрбияләү җиңел түгел. Авыррак яшиләр икән. Күңеле кушканнар Газифә Исрафилова исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89393826991 телефон номерына беркетелгән. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42947
Татарстан китап нәшриятында яңа китап басылып чыкты
null
«Бергәләп укыйбыз» сериясенең өченчесе — 5-7 яшьлек балаларга адресланган уку китабында, федераль белем бирү стандартына муафыйк рәвештә, халык авыз иҗаты әсәрләре, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре, рус классиклары әсәрләре, дөнья халыклары әкиятләре, уеннар тәкъдим ителә. Казандагы фирма кибетләре адреслары: Декабристлар ур., 2., Бауман ур., 19, Баумана ур, 51. (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат) --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42948
Синоптиклар буранның күпмегә сузылачагын әйтте
null
Татарстанда әле тагын 3 көн дәвамында буран булачак. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән. “Арктикадан үтеп кергән циклон 15 гыйнвардан көчле явым-төшемгә, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җилгә китерде. 15 еннән бирле Казанда – айлык явым-төшем нормасының 17 проценты, ә республикада – 33-78 проценты яуды. Иртәгә кардан аз гына ял итеп алачакбыз: көндез явым-төшемсез диярлек, һава температурасы -10 градус чамасы тәшкил итәчәк. Ләкин бу көнне киләсе “һөҗүм”гә әзерләнергә кирәк булачак ”, – дигән ул. Сергей Захаров әйтүенчә, 18еннән соң килүче 3 көндә Татарстан янә кар “һөҗүме”нә дучар булачак. “19 гыйнварда иртән һәм көндез кар, урыны белән буран, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы -1…-6 градус чикләрендә тирбәләчәк. 20 нче гыйнварда бик көчле юеш кар-буран (17 мм), секундына 20 метр тизлектән җил. Көндез һәм төнлә -1…-6 градус. 21 нче гыйнварда көндез аз гына кар, төнлә – бик көчле юеш кар-буран, һава температурасы көндез һәм төнлә -2…-7 градус тирәсе. Шушы өч көндә – 19-21 гыйнварда айлык явым-төшем нормасының 60 проценты чамасы көтелә”, – дип йомгак ясаган ул. --- Ватаным Татарстан № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42949
Үз илемдә – үз телем: якут халкы ничек яши? (ФОТО)
null
Кышка кергәндә, якут авылларында халык эчәр өчен су запасы, ягъни боз әзерли. Бергәләшеп тонналап балык тотып, Муңха бәйрәмен үткәрәләр. Ат ялыннан ясалган пумала белән явыз көчләрне кусалар, коймак пешереп, рухларны сыйлыйлар. Башкалада яшәүче якут гаиләсе Алена һәм Матвей Семеновлар безне үзенчәлекле йола, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Эш артыннан – Казанга! Алена һәм Матвей Семеновлар гаиләсе өч ел элек Саха (Якутиядән) Казанга күченеп килгән. Дөресрәге, гаилә башлыгы галим Матвейга КФУда килешү буенча эш тәкъдим иткәннәр. Аңа – 41 яшь. Моңа кадәр 15 ел Якутиядә нефть һәм газ проблемалары институтында фән белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта КФУда гидратлы газларга бәйле лабораторияне җитәкли. Тикшеренү нәтиҗәләрен скважиналарда кулланып караячаклар. Студентлары арасында фән белән кызыксынучылар да бар. – Якутия – нефть төбәге. Бездә нефтьне табалар, әмма бик аз өлеше генә эшкәртелә. Бик салкын бит. Нефтьне читкә чыгару, логистика юк. Шуңа күрә бу өлкәдә белгечләр кирәк. Татарстан исә бу яктан алга киткән. Безнең максат – кырыс шартларда нефть табу проблемаларын өйрәнү. Өч еллык килешү төгәлләнде инде, тик аны дәвам иттерәчәкләр, – ди химик Матвей Семенов, әле туган ягына кире кайтып китәргә ашыкмавын белдереп. Алена да фән өлкәсендә хезмәт куйган. Тик Казанда үзен башка өлкәдә сынап карарга булган. 37 яшьлек хуҗабикә үзмәшгуль булып теркәлгән. Семеновлар инде – 13 ел бергә. Ике бала тәрбиялиләр. Миага – 12, Федорга – 9 яшь. Аларны татар мәктәбенә биргәннәр. Миа татар теленнән олимпиадаларда катнаша икән. Суык куркытмый Якутия дигәч, иң элек болан асрап көн күрүчеләр, юртада яшәүчеләр күз алдына килә. Шуңа күрә кызыксынуыбыз нәкъ шуннан башланды да инде. – Әнием – Мирнинский районының Таас–Урэх («Ташлы елга» дип тәрҗемә ителә. – Авт.) авылыннан. Авылда сыер, мөгезле эре терлек, дуңгыз, кош-корт тоталар. Боланны бары төньяк районнарда гына асрыйлар. Төп кәсеп – терлекчелек һәм балыкчылык. Шулай ук бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр. Якутларда элек ипи булмаган, көлчә генә пешергәннәр. Онны безгә руслар китергән, – ди Алена. – Татарстанга килгәч, киң кырларга карап шаккаттык. Шундый иркен алар. Бездә урман һәм кырлар янәшә диярлек. Якутиядә йортларны агачтан салалар. Агачның үз төсен саклыйлар. Шуңа күрә аны төрле төсләргә әллә ни буямыйлар. Кайбер йортларның түбәсенең алгы ягы, чормасы юк. Җәйге йортлар, ягъни балаганнар да бар. Элек һәр ишегалдында ритуал символ – «сэргэ» урнашкан булган, хәзер барысында да түгел. Анда ат башы сурәтләнгән. Монысы инде – якут халкын ашаткан һәм техника чарасы буларак йөрткән бахбайларга мөнәсәбәт. Мәктәп, кибет, клуб – авылларда барлык социаль объектлар да бар. Кибетләренә «махтал» дип язылган. Бу рәхмәт дигәнне аңлата. Димәк, кергәнче үк рәхмәт әйтәләр. Барлык дәүләт оешмаларында элмә такталар якут һәм рус телләрендә язылган. Мәктәпләрендә балалар якутча да белем ала. Температура 60 градуска кадәр җитү сәбәпле, укучыларның март уртасына кадәр ял иткән чаклары да булгалый. – Салкынга ияләшәсең, әмма һәрвакыт калын киенергә кирәк. Кыш алты айга сузыла. Туңмас өчен күп итеп ит ашыйбыз. Тамакны җиңелчә ризык белән генә алдап булмый. Әмма шуңа карамастан, якутлар таза түгел. Казанда сөтле ризыклар, тавык, күркә ите ашыйбыз, – ди Семеновлар. Суыкта яшәүнең кыенлыклары шактый булса да, аның каравы яшь күренәсең. Казанга килгәч, Семеновлар үз яшен әйткәч, күпләр моңа ышанмаган. Боз – зур бүләк Якутия авылларында чишмәләр юк. Монда – мәңгелек туң. Шуңа күрә Саха халкы ноябрь аенда кышка җитәрлек итеп су запасы туплый. Моның өчен күлдәге бозның калынлыгы 15–20 сантиметрга җиткәнне көтәләр. Кисеп, өйгә ташу өчен шулай уңайлы икән. Шул боз кисәкләрен ишегалдына бер күчкә өяләр. Кирәк саен, кисмәккә салып, эретеп эчәләр, юыну өчен кулланалар. – Һәр өйдә башкарыла бу эш. Балалар өлкәннәргә боз әзерләргә булыша. Өйгә китереп бирелгән боз – зур бүләк. Бер кечкенәрәк кисәктән 3 литр су чыга. Тәме аерылып тора. Кайберәүләр бозлы суны җәйгә дә калдыра. Ә инде иренсәң, кышкы суыкта бәкедән ташырга туры киләчәк, – дип аңлата Алена. Иң газиз туган тел! Семеновлар якшәмбе мәктәбе укытучысы Айылана Новгородованы да кунакка чакырганнар иде. Әлеге мәктәпкә дүрт бала йөри икән. 23 яшьлек Айылана фотограф, видеога төшерүче булып эшли. Шул ук вакытта атнага бер мәртәбә якшәмбе мәктәбендә балалар белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аларны укырга, язарга өйрәтә, якут халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра. Һөнәре буенча – башлангыч сыйныф укытучысы. Өч ел мәктәптә укытып караган, хәзерге вакытта университетта читтән торып белем ала. Үзе – Якутиянең Таттинский районыннан. Казанны ул яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр күп булганга сайлаган. Шулай ук төрки тамырлар да тарткан күрәсең, ди. – Чит җирдә телне саклау җиңел түгел. Шуңа күрә балаларны якшәмбе мәктәбенә йөртәбез. Укытучыны да өйгә чакыргалыйбыз. Иртән торуга Якутия хәбәрләрен кабызып куябыз. Колакларына керсен, дибез. Өйдә үзара якутча сөйләшәбез. Телне өйрәтү – безнең өчен зур бурыч, – ди Матвей. Сүзгә Алена да кушылып, үз фикерен җиткерде: – Якут телен гади мәктәптә өйрәнү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә ул-кызларыбызга ике ел авыррак булды. Хәзер милләттәшләребезнең балалары белән аралашалар. Казанда 15ләп якут гаиләсен беләм. Балалар якутча аңлый, тик кайвакыт сорауларга җавап биргәндә төртелеп калалар. Ирем якутча китаплар укый, балалар тыңлый. Бездә шундый гадәт бар. Кичен өйне җилләтәбез дә һәркем берәр сәгать үзе теләгән китапны укый. Җәй көне каникулга әби-бабайларына кунакка кайтарабыз. Башкалада үзләрен бик рәхәт хис итә алар. Халыкның мөнәсәбәте: аралашучан, ачык йөзле булуы ошый икән. Эш булганда, Казанда яшәргә ниятләсәләр дә, киләчәктә исәпләре Якутиягә кире кайту. Анда үз йортлары, машиналары бар. «Татарстан бик ошаса да, туган як, әти-әниләр барыбер сагындыра», – ди Семеновлар. Шаманлык һәм ышанулар Һәр икенче якутның нәселендә шаманнар бар. Бу юлны үтәр алдыннан алар бик нык авырый. Табиблар да ярдәм итә алмый. Моңа кадәр яшәгән шаманнар аларны төштә дәваларга өйрәтә. Әйтик, балык тоту уңышлы булсын өчен, коймак пешереп, рухларны ашаталар. Якутлар һәр ял көнендә пешерергә тырыша аны. Йортны начар затлардан арындыру өчен кирәк бу. Яңа урынга ял итәргә барганда да, коймак пешереп, шуны җирдә калдыралар. Үзләренчә рухларны шулай сыйлыйлар. 12–13 июль – рухлар көне. Бу көнне алар урамга чыкмыйча, өйдә тыныч кына утыра. Эшләмиләр, көләргә һәм кычкырырга ярамый. Янәсе, рухларның теге дөньяга алып китүе бар. Икенче көнне печән өсте башлана. – Сабыйлар еш үлә башлагач, борынгы якутлар моны бары начар рухлар галәмәте дип уйлаган. Бу күренешкә каршы көрәшү өчен ирләр озын чәч үстергән. Имеш, шулай куркытканнар, – ди укытучы Айылана. Ат ялыннан саклагыч бөтиләр, шулай ук дэйбиир дигән аксессуар ясыйлар. Аның белән элек бөҗәкләрне кусалар, хәзер матурлык өчен тоталар. Шулай ук дэйбиир начар затларны үзенә якын китерми. Аны селкетеп, яшәгән фатирларын тискәре энергиядән чистарталар. Янәсе, алар шул пумаладан курка. Милли бәйрәмнәр Муңха – Якутиядә боз астыннан кәрәкә балыгы тоту бәйрәме. Ноябрь аенда саха халкы бергәләшеп елга буена җыела. Учак ягып, шуны өч тапкыр әйләнеп чыгалар. Тонналап балык тотып, килә алмаучыга да өлеш чыгаралар. Мәет җирләүдә катнашучылар 40 көнгә кадәр бу чарада катнаша алмый. Шулай ук көмәнле хатыннарга да килергә кушмыйлар. Куйуур исә – февраль ахырында уза торган балык тоту йоласы. Бозны тишеп, ятьмә салып, аны сәгать теле уңаена әйләндерәләр. Бәкедә башта бер генә балыкчы тора, соңыннан табышны бергәләп тартып чыгаралар. Ысыах – Якутиядә табигатьнең уянуына бәйле рәвештә уздырыла торган бәйрәм. Гадәттә иң озын көндә – 21 июньдә үтә. Ысыах бәйрәме вакытында гыйбадәт кылу йолалары үтәлә, милли уеннар уйныйлар, милли ризыклар белән сыйланалар, ат чабышлары оештырыла. Якутлар милли киемнәрдән киләләр. Казанда яшәүчеләр аны Мирный бистәсендәге мәйданчыкта билгеләп үтә. Ирекле көрәштә көч сынашалар. Бөтенесе бергә кояшка таба әйләнәләр. Йола Элек балага 40 көннән соң гына исем кушканнар. Бер айдан соң гына кунакка чакырганнар. Күз тимәсен өчен көмеш бөти элеп куялар. Киемнәре Милли киемнәрендә һәр бизәк, тамга нәрсәнедер аңлата. Арада сәламәтлек, байлык, муллыкка кагылышлылары да бар. Күбрәк кояш рәсеме сурәтләнгән. Алар аны барлык бәла-каза, начар гамәлләрдән саклый дип ышана. Шулай ук көмештән ясалган бизәнгечләр тагалар. Ирләр, хатын-кыз, балалар костюмнары бер-берсеннән аерыла. Якут ирләре билләренә пычак (быһах) тага. Милли бәйрәмнәргә шулай йөриләр. Чыганак --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42950
Бердәнбер кызымны югалттым. Еламаган көнем юк
null
Моннан нәкъ алты ел элек бердәнбер кызымны югалттым. Дус кызы белән юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Машинада икесе генә булган. Дусты исән калды, ә кызым мәңгелеккә китеп барды. --- Шәһри Казан № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42951
2024 елның февраленнән кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле
null
2024 ел башыннан пенсиянең күп кенә төрләре фаразланган инфляция үсешенә туры китереп арттырылды. Мәсәлән, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 1 гыйнвардан 7,5 процентка индексацияләнгән. Бу хакта «Известия» яза, дип белдерде Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42952
Мәктәп укытучысы үсмер кызларны аздырган
null
Мәскәүдә 27 яшьлек иргә балигъ булмаганнарны аздыруда гаепләү белдерелгән. Бу хакта Тикшерү комитетының башкала идарәсендә хәбәр итәләр. Гаепләү РФ Җинаятьләр кодексының 135нче маддәсе (“Развратные действия”) буенча белдерелгән. Җинаять фигурантын кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. --- Өмет № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42953
Рифат Фәттахов: Рамил Курамшинның шәхси архивын Ваһапов фондына алып кайттык
null
Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинның шәхси архивын Ваһапов фондына алып кайтуын әйтте. «Мәшһүр музыкантның шәхси әйберләре – концерт костюмы, язмалары, ноталары, музыкаль инструментлары һ.б. кадерле ядкярләр, Аллаһка шөкер, югалмады. Максатыбыз – аларны системага салып, музейларга тапшыру. 25 гыйнвар Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә – «Рамил Курамшинсыз бер ел...» дип аталган искә алу кичәсе була», – дип хәбәр иткән Рифат Фәттахов "Татар-Информ" МА. --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42954
Дәниф Шәрәфетдиновның улы: «Әти ирешкән казанышларга кадәр ерак әле миңа»
null
Әтиеңнең яки әниеңнең бик популяр булуын аңлау ничегрәк икән ул? Танылган фамилия ничек һәм кайчан ярдәм итә? Бу сорауларны без, мәкальдәгечә, «агачыннан ерак төшмәгән алма»ларга – популяр артистларның танылган һәм танылып килүче балаларына бирдек. Өйдә аның артист икәнен тоймадык. Танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар Шәрәфетдинов шулай ди. «Мин кечкенәдән гастрольләрдә йөрдем, әтине телевизор аша еш күрә идем. Бу минем өчен гадәти хәлгә әйләнде. Кайбер сыйныфташларымның, укытучыларымның: «Дәниф Шәрәфетдиновның улы булу ничегрәк ул?» – дип сораганнары хәтердә. Мин аларга ни дип җавап бирергә белми аптырый идем, чөнки өйдә ул гап-гади әти булды», – дип сөйләде ул безгә. Бүген Динар академик сәхнәләрдә дә еш чыгыш ясый. «Опера спектакльләрендә һәм концертларында сәхнәгә мине «Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар» дип түгел, ә «Динар Шәрәфетдинов» дип кенә чакыралар. Сөенәм. Әйе, мине сәхнәгә әтием алып чыкты, моның өчен мин аңа мең рәхмәтле. Ләкин мин үзем ирешкән уңышларымны фәкать фамилиямә бәйләп карауларын теләмим», – ди егет. Бүген ул әтисе күтәргән дәрәҗәне төшермәскә тырыша. «Аның осталыгына һәм ул ирешкән казанышларга кадәр ерак әле миңа. Ләкин мин үз өстемдә эшлим, чөнки әтинең дә исемен, намусын сакларга, аңа тап төшермәскә кирәк». Лилия ГЫЙМАЗОВА Ватаным Татарстан № --- | 17.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42955
Миңнеханов Путинның Татарстанга аерым игътибарын билгеләп үтте
null
Федераль хөкүмәтнең, Россия Президенты Владимир Путинның ярдәме булмаса, Татарстан төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешә алмас иде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның региональ сайлау штабы ышанычлы затлары һәм инициатив төркеме әгъзалары белән очрашуда әйтте. --- Матбугат.ру № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42956
Аксубайдагы юл һәлакәте: “Икесен дә әниләре кабере янына җирлиләр”
null
Һава торышының буранлап, юлларда кар боткасы хасил итүе 15 гыйнвар көнне дә һәлакәткә китерде. Көндезге сәгать уникенче яртыларда Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янында 3 машина бәрелеште: Фольксваген, БМВ һәм ВАЗ. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42957
Үзара салым акчасын авыл халкы нәрсәгә тота?
null
Чебиләрне көзен санасалар, авылларда хисапны ел башында тоталар. Февральгә кадәр сузылачак җыелышларда узган елга йомгак ясап, агымдагысына планнар барлана. Авылы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көеп яшәгән кеше мондый җыелышлардан читтә калмаска тырыша гадәттә. Хәер, замана уңайлыклары җыеннарга да үз яңалыкларын кертә. Ел ахырында авыл кешеләре үзара салым җыю буенча җыелып, үз фикерләрен әйткән иде инде. Хәзер исә җирлек башлыклары узган елга нәтиҗә ясый.    – Безнең җирлектә авыл җыеннары февраль башында узачак. Елга нәтиҗә ясау башлыча шул үзара салым акчасына эшләгән эшләрне күрсәтү, сөйләп бирүгә кайтып кала инде ул, чөнки башка программаларда катнашып акча алу бик авыр хәзер, – ди Яшел Үзән районының Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Ә менә үзара салымга авылларда бик күп эшләр башкарылды. Исәпләре – быел да сынатмаска. Олы Җәке авыл җирлегенә биш авыл керә. Алар арасында саллы акчаны Никольский авылы халкы җыя: һәркайсыннан 8әр мең сум. Дөрес, халкы да аз. Егерме генә кеше теркәлгән. Үтәнгүш авылында да унөч кеше генә яши. Узган ел 3000 сум җыйган булсалар, быел 500әр сумнан гына килешкәннәр. – Җыелган акчалары бик аз була инде. Әле узган ел 3 меңнән җыелгач, юлларын карата алган идек. 2014 елда бер казанга йөзәр сум салудан башлаган идек. Әле анда да  халыктан акча җыю авыр булды, хәзер эшләр күренә башлагач, аңлап җыялар. Бер авылдан – 500 сум, калган икесендә 2000 һәм 2500 сумнан җыелышалар. Аларда зиратларны карап, агачларын кистереп, коймаларын яңартырга кирәк. Гомумән алганда, юллар каралды. Авыл халкын иң борчыган мәсьәлә шул иде. Билгеле булганча, республикада үзара салым программасы 2012 елдан бирле эшли. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  шушы вакыт эчендә халык үз авылларын карап тоту өчен 2,4 млрд сум акча керткән, аңа каршы бюджеттан 9 млрд сумнан күбрәк акча әйләнеп кайткан. 2023 елда гына да 250 чакрым юк төзелгән, 120 чакрым сучелтәрләре яңартылган. Үзгәрешләргә килгәндә, быелдан, программа башланганда ук каралганча, программа бары тик авыллар һәм бистәләр өчен генә эшләячәк. Ягъни шәһәрләр һәм район үзәкләре моннан соң үзара салым җыюда катнашмаячак. Шушы еллар эчендә саннар гына түгел, үзара салымга карата кешеләрнең карашлары да үзгәрде. Әйтик, 2015 елда халыкның 87,9 проценты, 2016 елда – 86,6, 2017 елда – 86,9, 2018 елда – 82, 2019 елда – 82,9, 2020 елда – 81,9, 2021 елда 91,3 проценты үзара салым акчасы җыюда катнашкан. – Авыл зурмы ул, кечкенәме – шунда туып-үскән кеше өчен ул бер үк дәрәҗәдә якын, газиз булып кала, – ди Мөслимдә яшәүче Алмаз Сабирҗанов. – Хәзер авыл халкы бу салымның кирәклеген аңлый, һәрхәлдә күп өлеше шулай. Авыл юллары кыш буе ачылып тора, багана утлары эшли, чүпне вакытында алып китәләр, һәр йортка су керде, кыскасы, шәһәр уңайлыклары белән бер дәрәҗәдә. Бу, әлбәттә, халыкка ошый. Мисалга ул үз туган авылын китерде. Бүген Иске Сәеттә бик аз  кеше яши икән. Шул исәптән, Алмазның әнисе дә. – Безнең урамга Советлар Союзы чорында су торбасы сузылмый калган. Авыл кечкенә, урамда өч кенә йорт, яшәүчеләре башлыча пенсия яшендәгеләр. Күп еллар дустанә мөнәсәбәттә гомер иткәнгә, күршеләр белән киңәш-табыш итеп, программада катнашырга булдык. Унҗиде мең сумнан артык акча җыеп, ике йөз метр су торбасы сузуга ирештек. Ниһаять, урамыбыз сулы булды. Үзебез монда тормасак та, акчаның күпчелек өлешен үзем бирдем, документ эшләре белән абыем йөрде, чөнки монда безнең әниебез яши. Бу бит үзебез уйнап үскән урам, кешеләре дә туганнар кебек якын. Мөмкинлекләр бар икән, алардан файдаланырга кирәк, – ди Алмаз. Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә исә җыеннар 24 гыйнвардан башлана. Аның башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, үзара салым, эшләнгән эшләр ел дәвамында халыкның күз алдында, җыеннарда аларны тагын бер тапкыр искә төшереп, башка мәсьәләләр буенча да фикер алышалар. – Бездә халык күп булмагач, үзара салым акчасы артык күп җыелмый. Ләкин аларын да бәрәкәтле итеп, кирәкле эшләргә тотарга тырышабыз. Авыл халкы өчен зур чаган агачларын кисү бик мөһим иде, аны башкарып чыктык. Моннан тыш, узган ел чүп контейнерлары мәйданнарын куйдык, быел да бу эшне дәвам итәчәкбез. Парк ясап, балалар мәйданчыкларын эшләп куярга ниятлибез. Программага да керә алдык. Җыеннарда пай җирләре өчен дә хисап тоталар. Үзем исә халыкка кирәкле мәгълүмат, тормышчан, халыкчан мәгълүмат бирергә тырышам. Чөнки аларга саннар кызык түгел. Элеккеге кебек җыелышларга зал тутырып килүләр дә, кызу бәхәсләр дә, сораулар яудырулар да юк инде хәзер. Чөнки тормыш телефоннарда кайный. Көнүзәк мәсьәләләрне авыл группаларында көне, сәгате белән җиткерәләр. Шуңа күрә күпчелеге җыелышка кадәр үк хәл ителә, – ди Зөһрә Гарифуллина. Зөһрә САДЫЙКОВА Ватаным Татарстан № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42958
ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов вафат
null
ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов авырудан соң вафат булган. Аңа 85 яшь иде, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42959
53 мең сумлык түләүне ничек алырга?
null
Эшсез калган кайбер кеше ярты ел эчендә 53 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Бу хакта «Дәүләт хезмәтләре» порталында белдерелә. Түләүләр беренче эш эзләгәндә, яки эштән киткәннән соң бирелә. Мөһим момент - пенсионерлар күбрәк акча алачак. Аларга пособие озаграк вакытка түләнә. --- Матбугат.ру № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42960
Милли музейда Татарстан белән Донбасс элемтәсе турында күргәзмә ачыла
null
23 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан – Донбасс: тарихка 100 ел» күргәзмә проектын тәкъдим итәчәкләр. Проект Донбассның Татарстанның мәдәни тормышындагы роле һәм Донбасс төзелешендә татарстанлыларның ярдәме турында. «Донбасс татарстанлылар тормышында аерым роль уйный – Гражданнар сугышыннан соң республиканың 40 мең яшь кешесе Донбассны торгызырга киткән. Донбасс шахталарындагы эш Татарстанның мәдәни тормышында чагылыш тапкан. Моның дәлиле – Милли музей фондларыннан Татар мәдәнияте эшлеклеләре архивы», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте. Төрле елларда Донбасска Һади Такташ, Әхмәт Фәйзи, Таҗи Гыйззәт, Нәби Дәүли, Рәхим Саттар, Шәриф Камал килгән. Анда татар драма театры артистлары чыгыш ясый, Нәҗип Җиһанов һәм Фәйзулла Туишев иҗади командировкаларда була, диелә хәбәрдә. «Бу күчмә күргәзмә генә түгел, ә комплекслы проект. Күчмә стендлар, Донбасс үсешендә татарстанлыларның ярдәме турындагы лекторийларны үз эченә алган күргәзмә һәм экспедиция өлеше бар. Татарстан районнарына да барачакбыз һәм Донбассның сәнәгать һәм мәдәни төзелешендә катнашкан республика кешеләре турында материал җыячакбыз», – диде проектның кураторы, Татарстан Республикасы Милли музееның экскурсия-туристлык бүлеге мөдире Анастасия Мокрополова. Күргәзмәдән тыш, 23 гыйнварда буклет-юл күрсәткече дә тәкъдим ителә, анда Татарстан – Донбасс темасы буенча иң әһәмиятле материаллар туплана. Казанда күргәзмә нибары бер атна – 31 гыйнварга кадәр эшләячәк, аннан соң Татарстан буйлап сәяхәткә чыга. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грант ярдәме белән тормышка ашырыла һәм район мәдәният учреждениеләрендә эшләү өчен билгеләнгән. Проект идеясе бер ел элек барлыкка килгән, күргәзмәнең бер өлеше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы әгъзалары өчен тәкъдим ителгән, аннары грантка гариза бирелгән, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Милли Музей № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42961
Кариев театрының февраль аена АФИШАсы
null
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яраткан тамашачылары игътибарына февраль аена афиша тәкъдим итте. Февральдә һәркем күңеленә хуш килерлек спектакльне килеп күрә ала. «Муса.Моабит» һәм «Рөстәм маҗаралары»н, гашыйклар көне уңаеннан «Ромео һәм Джульетта»ны, яңа музыкаль комедия «Ханума»ны да уйнаячаклар.   --- Кариев театры № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42962
Татарстаннан тагын бер түрә мошенниклар корбанына әйләнгән
null
Аферистлар Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры исеменнән аның танышларына шалтыратканнар Мошенниклар Казанның Туризмны үстерү комитеты башлыгы Дарья Санникованың социаль челтәрләрен “ваткан”. Түрә ханым бу хакта үзенең телеграм-каналында язган. – Аккаунтымны “ватканнар”, минем исемемнән көч структурларыннан шалтыратсалар, җавап бирмәгез! – диелгән хәбәрдә. Санникова билгеләп үткәнчә, ул спам-шалтыратулардан котылу өчен телефонын элемтә операторының кайбер хезмәтләренә тоташтырган. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр мошенниклар сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын “ваткан”. --- Ватаным Татарстан № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42963
Урал Рәшитовның хатыны: "Бик бәхетле булып яшим!"
null
Азалия Рәшитова — җырчы, “Туган тел” каналы алып баручысы, җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Тормыш иптәше — популяр композитор, җырчы, музыкаль продюсер Урал Рәшитов. Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42964
«Ханский дом» яңа коттедж бистәсе төзелешен башлый
null
«Ханский дом» компаниясе тарафыннан төзеләчәк яңа коттедж бистәсе «Алтын» дип атала. Ул Лаеш районында урнашачак. Компания заманча технологияләрне туган як кыйммәтләре белән берләштерә торган уникаль киңлек булдырырга планлаштыра. Шәһәргә якынлык, куркынычсыз территория, уйланылган архитектура, шәһәр дәрәҗәсендәге инфраструктура һәм коммуникацияләр бу урынны шәһәр читендәге йортлар өчен искиткеч итә. Алга таба әлеге бистә төзелеше белән якыннанрак таныштырырбыз. --- Ханский дом № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42965
Ләйсән Сөнәгатова: “Телевидениедән бөтен чыгышларымны алырга кушкан"
null
Сәхнәгә дәртле җырлар белән килеп кергән Ләйсән Сөнәгатова тиз арада тамашачының күңелен яулап алды. Яшендәй бөтен эстраданы яктыртты да, берникадәр югалып торды. Ләйсән белән очрашып, сәхнәдән читләшүенең сәбәбе, гаилә тормышы, балачагы турында сөйләштек. - Балачагыгыз ничек үтте? Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 18.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42966
Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды (ФОТО)
null
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алган. Моннан тыш, күргәзмәдә фотосурәтләр, композиторның автографлы китабы, фотолар, ноталы җыентыклар тәкъдим ителә, сынлы сәнгать әсәрләре дә бар.  Күргәзмәнең инициаторы – композиторның оныгы, Нәҗип Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров. Ул кунакларга экскурсия үткәрде. «Музейда шәхес турында китаплар, ноталы җыентыклар, шәхси әйберләр, сәнгать предметлары аша сөйләп була. Нәҗип Җиһановның дуслары арасында танылган язучылар, композиторлар, рәссамнар, скульпторлар, сәясәтчеләр булган. Биредә без Җиһанов музееның байлыгын күрсәтергә тырыштык», - диде ул. «Билгеле экспонатларның берсе – Бакый Урманче ясаган скульптура. Шулай ук, Дмитрий Шостаковичның 12нче симфониясенең партитурасы да бар. Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча ул Казанга ике тапкыр килде. Казан консерваториясендә композиторлар өчен ачык дәресләр биргән иде. Дәү әтием үзенең дуслары белән таныштырырга ярата иде. Мәсәлән, мине ул дирижер, педагог Натан Рахлин белән таныштырды», - дип сөйләде ул. Ул Нәҗип Җиһановның фагот, фортепиано, виолончель кебек уен кораллары классында белем алуын билгеләп үтте. «Аңа шагыйрьләр, язучылар үзләренең китапларын бүләк итеп бирә иде. Шуларның берсе безнең арада – халык шагыйре Ренат Харис. Нәҗип Җиһанов аның шигырьләре кырыенда ноталы шәрехләмәләр язып калдырган, әсәрләренең караламасын язган», - дип аңлатты Алексей Егоров.  Казан дәүләт консерваториясенең музыка сәнгате менеджменты кафедрасы мөдире Дилия Хәйретдинова Нәҗип Җиһановның иҗади мирасын саклау һәм таныту эшен оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Нәҗип Җиһанов бай иҗади мирас булдыра, музыкаль белем бирү, Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә», - диде ул. «Киләсе елда консерваториянең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Нәҗип Җиһановның исеме барлык юбилей вакыйгаларында яңгырап торачак. Ул замандашларын үзенә җәлеп иткән, нәкъ менә шуңа күрә аның иҗаты тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитә. Консерваториядә якланган соңгы диссертациядә дә Җиһановның музыкасы искә алына, ул анализ объектына әверелә. Безнең бурыч – аның иҗатын саклап калу, киләчәк буынга иң бай мирасны тапшыру», - дип билгеләп үтте Дилия Хәйретдинова.  Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев Нәҗип Җиһанов музыкасын балачагыннан тыңлап үскәнен сөйләде. «1990 еллар ахырында безне классташларым белән «Алтынчәч» операсы карарга алып бардылар. Белем бирү процессында татар музыкасы читтә калмады. Җиһановның әсәрләрен без өйрәндек, уйнадык, башкардык. Нәҗип Җиһанов музыкаль белем бирү инфраструктурасын булдырган. Бу – музыка мәктәбе, консерватория, оркестр, театр. Әсәрләр язу белән шөгыльләнмәсә, ул шуның белән генә дә тарихка кереп калган булыр иде», - диде ул.  Чараны виолончелист, Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет оештыручысы һәм җитәкчесе Сергей Пономарев башлап җибәрде. Аның башкаруында Нәҗип Җиһановның «Сүзсез җыр» һәм Рөстәм Яхинның «Элегия» әсәрләре яңгырады. Кичәне Данис Хисмәтуллин алып барды. Чара азагында музыкант, композитор Всеволод Сарандов музейга үзенең әтисе – скульптор, рәссам Геннадий Сарандовның график портретын бүләк итте. Рәссам Нәҗип Җиһановның портретын 1950 елларда ясаган булган. Нәҗип Җиһановка Арам Хачатурян, Генрих Нейгауз, Дмитрий Кабалевский, Мстислав Ростропович, Дмитрий Шостакович, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Жоржи Амаду, Борис Чирков, Игорь Ильинский, Салих Батыев, Фикрәт Табиев һ.б. шәхесләр әйберләр бүләк иткән булган, алар күргәзмәдә урын алган. «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе 12 февральгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА. --- Милли Музей № --- | 19.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42967
Питрәч районында массакүләм авариянең видеосы чыкты
null
Бүген М7 трассасында Шәле авылы янында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар урнаштырган кадрлардан күренгәнчә, күз күреме начар булу сәбәпле трассада берьюлы берничә йөк һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. --- Матбугат.ру № --- | 19.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42968
Кукмарада сигез балалы гаиләнең йорты янган (ФОТО)
null
Янгын чыккан вакытта Шамил эштән кайтырга чыккан була. Гадәттә, ул электричка белән йөргән, бу юлы машина белән чыгып киткән. Өйдә калдырган булса, машинасы да яна иде, документлар да машинасында булган, ди сеңлесе Алсу. Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 19.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42969
Ана 7 айлык кызын гына коткарырга өлгергән
null
Башкортстанда фаҗига. Бүген төнен Мишкә районы Лепешкино авылында 3 һәм 4 яшьлек ике бала янгында үлгән. Ана 7 айлык кызын гына коткарырга өлгергән. --- Өмет № --- | 19.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42970
Давыл һәм буран вакытында нинди дога укырга?
null
Аллаһ Расүле (с.г.в) җир тетрәү, сәйл (көчле су ташкыны) һәм давыл кебек казалардан шушы доганы укыган: «Әллааһүммәх-физ̣ънии мим бәйни йәдәййә үә мин хальфии үә мин йәмиинии үә гән шимәәлии үә миң фәүкыый үә әгүүз̣ү бигәз̣амәтикә ән әгътәәлә миң тәхтии». Мәгънәсе: «Аллаһым! Алдымнан, артымнан, уңымнан, сулымнан, күктән һәм җирдән килә ала торган афәтләрдән мине сакла». Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) аңлатуынча, Пәйгамбәребез (с.г.в) җил булганда болай дия торган булган: «Әллааһүммә иннии әсьәлүкә мин хайриһәә үә хәйри мәә фииһәә үә хайри мәә үрсиләт биһии үә әгүүз̣ү бикә миң шәрриһәә үә шәрри мәә фииһәә үә шәрри мәә үрсиләт биһ». Мәгънәсе: «Аллаhым! Бу җилнең яхшы нәтиҗәләргә китерүен, бу җилдә булган hәр нәрсәнең хәерле булуын hәм аның яхшы максат белән җибәрелгән булуын сорыйм. Бу җилнең начарлыгыннан, бу җилдә булган hәрнәрсәнең начарлыгыннан hәм аның җибәрелү сәбәбенең начар булуыннан Сиңа сыенам». («Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан алынды) --- Ватаным Татарстан № --- | 19.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42971
Фән Вәлиәхмәтов: “Сүндем инде, сүз тыңлап кына йөрим”
null
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов 17 гыйнвар көнне туган көнен билгеләп үтте. 73 яшьлеге белән котлап хәбәргә керсәк – әле бүген дә мәҗлес гөрли икән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 19.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42972
Өшеп беткән 4 яшьлек кызны урман буенда тапканнар
null
Красноярск краеның Ирбейское авылындагы бер агачлыкта өшеп беткән 4 яшьлек кыз баланы тапканнар. Бу хакта төбәкнең Эчке эшлә министрлыгында хәбәр итәләр. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 20.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42973
"Әти-әнием эчкечеләр иде..."
null
Роза Сябитова Ләйсән Үтәшеваның кулинар шоуына килде. Аның белән сөйләшкәндә, атаклы яучы хатын үзенең авыр балачагын искә төшерде. Ул баракта туып-үскәнен һәм бөтен гаиләсе бик кечкенә бүлмәдә яшәгәнен әйтте. --- Матбугат.ру № --- | 20.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42974
Бурычлардан котылу өчен, нинди дога укырга?
null
Пәйгамбәребезнең ﷺ йокларга ятканда укыган догаларының берсе: --- Шәһри Казан № --- | 20.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42975
«Агач кашык белән тишек тиштем…»: Авыл халкы кар-буран белән ничек көрәшә?
null
Сукмаклар чуалган, адреслар югалган… Авылларда бүген шулай дип җырлап йөри торган чак. Кичә дулаган буран күп җирдә тынган инде. Тик әле кайбер якларда ул һаман туктамаган. Авыл халкы йә капкасының ишеген ача, йә урамыннан юлны таба алмый интегә. Карны көрәк һәм техника белән генә дә көрәп бетерерлек түгел. Сез ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Кар көртләре арасында күмелеп калмадыгызмы? Миләүшә Әмирова, Азнакай, Тәрхән: – Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Машиналарны юл буенда калдыралар. Трактор үтә алмый. Без, фермерларның, сөт тә тапшырасы бар бит. Сигез баш сыерыбыз бар. Бик уңайсыз хәлдә калдык. Сыерлар, ишәкләр – утарда. Бөтен җирдә – кар, шуңа күрә алар шунда гына тора. Тыкрыкта этләр генә күренә. Авыл бик кечкенә бит. Кибетебез дә юк. Тамак ягын да кайгыртырга кирәк. Гөлшат Исламова, Мамадыш шәһәре: – Мондый карның яуганы юк иде әле. Кичә бөтен җирне тутырды. Өйнең тәрәзәләрен күмде хәтта. Тәрәзәне ачсам, урам күренми. Аптырагач, кулымны тыгып карадым. Карның калынлыгы – ярты метр чамасы. Күршеләрне карау өчен агач кашык белән тишек тиштем. Бүген иртүк сәгать 5тә үк эшкә җыенган идем. Койма башыннан кар ерып чыктым, әмма шуннан ары ерак китә алмадым. Тракторның кар чистартканын көттем. Шулай итеп, ике сәгатькә заводка соңга калдым. Әле эштән һаман кайтып җитмәгән. Өйдә мәш килеп, бар җирне чистарталар. Кар һаман ява да ява. Сәрия Шәрәфиева, Балык Бистәсе районының Казаклар авылы: – Бездә бүген дә кар ява, буран. Юлларны ачучы юк. Ачсалар да, тагын бар җирне тутыра. Дөресен генә әйткәндә, кәҗә сукмагы гына. Кафены яптылар, ике көн инде эшкә барган юк. Кичә авылга вахта керә алмады. Авылда күңелсез әле бүген. Бүген бер әбине соңгы юлга озаттык. Хәзерге минутларда ирем ишек алдын кардан арындыра. Әлеге техниканы улыбыз Илназ бүләк иткән иде. Шәп көри! Зилә Шәфигуллина, Әтнә районының Кече Әтнә авылы: – Ниһаять, кар тоткынлыгыннан котылдык. Без, өйдә торган кешеләргә, әллә нәрсә сизелмәде. Әмма буран куркыныч булды. Юлларны ачтылар. Хәвеф–хәтәр, үлем–җитем булмады, шөкер. Бар да тәртиптә. Газ, янгын хезмәте, ашыгыч ярдәм кебек хезмәтләргә җиңел түгел. Ирем «Таттелеком» оешмасында хезмәт куя. Райондагы бер авылда интернет–телефон челтәрләре өзелгән. Ял булса да, бригадаларын шуны төзәтергә чакырдылар. Розалия Гыйльметдинова, Балтач районының Пүскән авылы: – Буран, карны каяндыр сыпырып, гаражның түбәсенә, агач өсләренә кадәр өеп куйган иде. Бәрәңге бакчасы ягы лапас кыегы белән тип–тигез. Куян, тавыклар янына керә алдык анысы. Ишек алдында кар биеклеге – 1,5 метр тирәсе. Капканы көрәмичә генә ачып булмады. Авылның яртысы карга күмелгән иде. ФАПны да яртылаш күмелгән. Буран башлаганда бик күңелле булды ул. Көрәгәндә генә читенгә туры килде. Безнең балачак бураны бу. Мәктәпкә эшкә барган чаклар искә төште. Кешенең капкасыннан кадәр кар була торган иде. Минем инде 20 ел мондый буранны күргән юк. Трактор урамнарның яртысын чистартып бетерә алмады. Биек итеп яуган кардан арындыру өчен техниканың көче җитмәгәндер. Сөт машинасы да авыл уртасына ук керә алмады. Авылдашлар чиләкләрен чанага салып илтте. Фермага юл бар. Буран дип кенә авылда тормыш туктамады, ул дәвам итә. Сәрия МИФТАХОВА Ватаным Татарстан № --- | 21.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42976
“Ул кадәр ут эчендә исән калырлыкмыни? Янган килеш янсыннар инде, дип, тимәдек...”
null
20 гыйнвар иртәсендә Арча районының Чулпан авылы халкын коточкыч хәвеф уятты: өч балалы Гөлфия белән Руслан Бизилюк хуҗалыгын ут ялкыны чорнап алган иде. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 21.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42977
Яшь ярымлык бала әнисенең йөрәк даруын ашаган
null
Мәскәүдә яшь ярымлык бала әти-әнисе өстәлдән алып куярга оныткан йөрәк дарулары белән агуланган. Вакыйга башкаланың Теплый Стан районында теркәлгән. Академик Бакулев урамындагы йортта малай әнисе һәм җиде яшьлек апасы белән булган. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 21.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42978
Чистай янында ике җиңел машина бәрелешкән, биш кеше зыян күргән
null
Чистай районында биш зыян күрүче белән авария булды, дип хәбәр итте «Татар-информ» га шаһитлар. Белая Гора авылы янында Chevrolet һәм Лада бәрелешкән. --- Матбугат.ру № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42979
Түбәдән төшкән боз кисәге баланың башын ярган
null
Боз кисәге Мәскәүнең Зоя һәм Александр Космодемьянскийлар урамындагы 9 катлы йорт түбәсеннән бер яшьлек бала өстенә төшкән. “МК” язуынча, 21 гыйнвар көнне яшь балалы гаилә дусларына кунакка килгән. Подъезд төбендә домофон аша фатир номерын җыйганда бу хәл. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42980
“Төп нигезебезнең икенче мәртәбә януы. Бу юлы Коръәнгә генә ут тимәгән...”
null
Өч сәгать буе дөрләп янган йортта исән калган бердәнбер нәрсә – Коръән. Бер генә битенә дә, тышлыгына да ут тимәгән, читләренә бары тик төтен карасы гына сөренгән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42981
Быел Азат Фазлыев концертларны үзе генә куячак
null
Журналист Илнур Фәйзрахманов Азат Фазлыевның концертларына билетлар сатылмавына борчылуын белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза. --- Матбугат.ру № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42982
Юрист 2024 елда пенсионерларның нәрсә өчен түләмәскә хакы бар икәнен аңлатты
null
Гамәлдәге законнар нигезендә, Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар берничә салым ташламасы ала, дип аңлатты «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=42983
Кунактан кайтышлый яшь кыз басу уртасында туңып үлгән
null
Ленинград өлкәсе Всеволожск районының Лаврики авылында басу уртасында Дагыстаннан килгән 23 яшьлек кыз гәүдәсен тапканнар. Ул туңып үлгән. Әлегә билгеле булуынча, кунакта булганнан соң ул Муринога юл алган. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 22.01.2024
matbugat
mass_media
null
null