url
stringlengths 3
284
| title
stringlengths 1
252
⌀ | article_summary
stringlengths 1
12.1k
⌀ | article_text
stringlengths 1
363k
| source
stringclasses 21
values | source_type
stringclasses 3
values | topics
stringlengths 2
174
⌀ | created_date
stringlengths 10
47
⌀ |
---|---|---|---|---|---|---|---|
https://matbugat.ru/news/?id=42679 | Ир белән хатын янып үлгәннәр | null |
Бүген төнлә Уфа районының Чесноковка бистәсендә коточкыч янгын булган. Демьян Бедный урамында яшәүчеләр, төтен чыгуын күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырган.
---
Өмет
№ --- | 15.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42680 | Замирә улы белән төнлә зират каршында утырып чыккан | null |
ТНВ каналы алып баручысы Замирә Рәҗәпова-Куприянова тетрәндергеч вакыйга турында сөйләгән.
---
Матбугат.ру
№ --- | 15.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42682 | Бар да укытучы кушканча булачак: дәрестә телефон куллану тыела | null |
«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертелде: дәрестә телефон кулланырга ярамый. Дөрес, кайбер мәктәпләрдә гаджетларны болай да тартмага җыялар. Әмма «без хаклы» дип, күп баланың моңа исе китми иде. Хәзер инде бар да укытучы кушканча булачак! – Дәресләрдә телефон тыюны әти-әниләр дә, укытучылар да күптән сорый. Законга кертелгән төзәтмәләр уку сыйфатын, тәртипне яхшыртачак. Балалар игътибарын читкә юнәлтмәячәк, бер-берсе белән күбрәк аралашачак, – ди Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әлеге закон проекты турында. Сүз уңаеннан, Вячеслав Володин телеграм-каналында мәктәптә телефонны тыюга карата сораштыру да уздырды. Анда катнашучыларның 84 проценты әлеге тәкъдимне хуплады. Димәк, чыннан да, үзәккә үткән мәсьәлә. Татарстанның кайбер мәктәпләрендә телефоннарны махсус тартмага җыялар. Балалар ишектән керүгә үк яисә сыйныфта тапшыралар. Шул ук вакытта укытучы әйткәнгә исе китмәүчеләр дә юк түгел. Бирмим икән, бирмим! Менә син ул балага аңлатып кара. Балаларның кыйммәтле телефонына, бәласеннән башаяк дип, укытучылар үзләре дә кагылырга курка. Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә телефоннарны җыеп, дәресләр беткәч кенә бирәләр. Шулай килешенгән, берәү дә каршы килми икән. – Җыймасаң, биремнәрне күчерәләр, карап җитешеп булмый. Ләкин ике телефон белән йөрүче укучылар да бар. Берсен бирәләр, икенчесен үзләрендә калдыралар, – ди укытучы Айгөл Һадиуллина. Югары Ослан районындагы «Иннополис» лицееның математика укытучысы, «Ел укытучысы-2023» республика бәйгесе җиңүчесе Арман Костанянның да фикерен белештек. – Телефон тыюны хуплыйм. Дөрес, аны белем бирүдә дә кулланып була. Ләкин цифрлы җиһазлар кирәк икән, моның өчен ноутбук, планшетлар бар. Мин укучыларыма, икенче дәрескә ноутбук алып килегез, дип алдан әйтеп куям. Әгәр өйләрендә юк икән, мәктәптә бар бит, – ди Арман Костанян. Аның әйтүенчә, тыю ул – аңлатырга кирәкми дигән сүз түгел. Балаларны телефоннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Социаль челтәрләрдә уен уйнап, төрле рәсем, видеолар карап, вакытын бушка әрәм итүчеләр бар. Әлегә бар җирдә дә аңлату җитми. Казандагы «Салават Күпере» микрорайонында яшәүче Камалиевларның кызлары Азалия 3 нче сыйныфта укый. – Бездә телефонны җыймыйлар иде әле. Белмим, хәзер ничек булыр? Дәрес вакытында аны кулланырга рөхсәт итмиләр. Берәү дә тәртипсезләнми. Кечкенәләр әйткәне тыңлый бит ул. Уку вакытында аның кирәге дә юк инде. Ә менә дәрес беткәч, өйгә кайтабыз, дип шалтыратырга кирәк, – ди Рәзинә Камалиева. Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбе директоры урынбасары Лилия Насыйбуллина фикеренчә, телефон укуга комачаулый. Ләкин цифрлаштыру заманында аннан башка да булмый. Кайбер биремнәрне укучылар еш кына телефонда эшли. Зыяны да бар, әлбәттә. Балалар кирәкмәгән мәгълүмат ала, юк-бар уеннарга вакытын әрәм итә. Фикерләү сәләтен дә арттырмый: барысын да тиз генә интернеттан карап була. – Әти-әниләр башлангыч сыйныфта ук кыйммәтле телефон сатып ала. Аннан дөрес файдаланырга өйрәтмиләр, нәтиҗәдә балалар үзләре дә белми, безнең сүзгә дә колак салмыйлар. Бу – заман чире. Бу хакта бик нык уйларга кирәк, – ди Лилия Насыйбуллина, борчылуын белдереп. Юрист Булат Закиров аңлатуынча, телефоннарны дәрес вакытында гына куллану тыела. Аны укытучы җыячакмы, әллә букчада торачакмы? Тормышка ашыру механизмы проектта аңлатылмаган. Моны мәктәп үзе хәл итәчәк. Кем төшереп ватты – шул гаепле! Закон проекты өченче укылышта кабул ителеп, Федерация Советына җибәрелде. Президент имзалаганнан соң, үзгәрешләр, рәсми рәвештә басылып чыккач, үз көченә керәчәк.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42683 | Ирада Әюпова: “Бүген иҗат кешеләрен тиешенчә бәяләмиләр” | null |
Быел Татарстанда милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы игълан ителгән иде. Аның мәгънәсе нәрсәдә булды икән?
Рәсим ХАҖИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42684 | 25 бозау янып үлгән фаҗигә сәбәпләре әле дә билгеле түгел | null |
Бүген төнлә Әтнә районының Түбән Көек авылында фермада янгын чыгып, 25 бозау үлгән. Фермадан чыккан төтенне беренче булып вахта автобусын йөртүче күреп алган, янгын сүндерүчеләрне дә ул чакырткан. Бу төнге беренче яртыда була.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42685 | Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан китте | null |
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова үз теләге белән вазифасыннан китүен әйтте. Бу хакта ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура утырышында хәбәр итте.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42686 | Тагын янгын: «Иртән чыгып киткән киемнәрем белән генә калдым» | null |
Апас районының Кабык Күпер авылында яшәүче Люция Сибгатова бер кат кием белән урамда калган. Аның йорты тулысы белән янып беткән. Бүген ул танышларында яши. Янгын 10 декабрьдә иртәнге сәгатьләрдә чыга. Бу вакытта Люция апа эштә була. – Иртәнге сәгать 4тә эшкә киттем. Берни сизмәдем. Көндезге унынчы яртыларда йортым януы турында хәбәр иттеләр. 20 минуттан кайтып җиттем. Йортым эчтән яна, ләкин ялкын әле урамга чыкмаган иде. Янгын зал ягыннан чыккан, салкында электр чыбыклары көчәнешне күтәрмәгән, дип әйтәләр. Үз йортым – үз куышым иде. Кешедә яшәүләре бик читен, – ди Люция апа. Янгын чыкканда, өйдә кеше булмый. Янында яшәүче кызы һәм 9 айлык оныгы кунакка киткән чакка туры килә. Люция апа Шыгай авылы фермасында 20 елдан артык мөдир булып эшли. Булдыклы, тырыш, батырып эшли торган кеше. Һәрчак алдынгылар сафында ул. Таңнан кичкә кадәр эш урынында булырга гадәтләнгән. – Әлегә шок хәлендә йөрим. Иртән чыгып киткән киемнәрем белән калдым. Бер әйбер дә, документларны да ала алмадым. Эчемдә калтырау бар. Нидән башларга да белмим. Рәхмәт, район башлыгы да янына чакырды. Үзем эшләгән «Апас-Мол» берләшмәсе, аның җитәкчесе Марат Хәсәнов ярдәм булачагын белдерде. Биредә якын туганнарым юк. Кемгә таянырга да белмәгән көннәрем, – ди ул. Люция апа хәлен аңлаучыларга, булышучыларга рәхмәтен җиткерә. – Мунчага, сарайга зыян килмәде. Терлекләрем дә исән-сау. Ничек тә йортлы буласы иде. Урамда яшәп булмый, кешедә дә озак тора алмыйсың, – ди ул. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр «Саклык банкы» картасына акча күчерә ала. Карта 89870682507 телефон номерына беркетелгән. (Людмила Михайловна С.)
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42687 | Тавыкның канат очы хәраммы? | null |
Нәрсә ул хәләл һәм хәрам? Социаль челтәрдәге киңәш сыйфатында куелган бер язма астындагы комментарийлар белән танышып чыкканнан соң, әлеге темага карата халыкта шактый сораулар тууын аңладым.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42688 | Сергей Погодин Татарстанның хәрби комиссары вазифасыннан китте | null |
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге традицион шимбә киңәшмәсендә республика хәрби комиссары Сергей Погодинның үз вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Миңнеханов Сергей Погодинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42689 | Теләче халкы 19 метрлы Аҗдаһа ясаган (ФОТО) | null |
Теләче районында республикадагы иң зур әкият герое - Аҗдаһа ясаганнар. Аның биеклеге – 6 метрдан артык, озынлыгы – 19 метр, киңлеге исә 5 метр. Теләчелеләр 2024 ел символын бер атна дәвамында эшләгән. Район халкы, килгән кунаклар Аҗдаһа сыны янына фотога төшәргә, матурлыкка сокланырга килә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42690 | Алты гаилә түбәсез калган | null |
Башкортстанның Иглин районының Тавтиман авылында электр үткәргечләренең төзек булмау сәбәплк төнге сәгать өчтә алты фатирлы йорт янган. Ут капканын беренче булып балалар күргән.
Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 16.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42691 | Татарстанда 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән педофил 14 елга колониягә хөкем ителде | null |
Татарстанда яшәүче ир-атны 12 яшьлек кызны мәсхәрә иткән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42692 | "Әнием ул чакта ничек түзде икән?" | null |
Моңлы баланың бәхете булмый, диләр. Әгәр дә моны белсә, өч яшендә үк кулына гармун алыр иде микән Рузилә Габдрахманова?
---
Шәһри Казан
№ --- | 17.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42693 | Казанда өч көн элек югалган яшүсмерләрне эзлиләр | null |
Казанда ике яшүсмер югалган: 14 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек малай. Аларның 14 декабрьдән бирле кайда булуы билгеле түгел. Бу хакта «Татар-информ»га «Лиза Алерт» эзләү-коткару отрядыннан хәбәр иткәннәр.
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42694 | Режиссер Рафис Сәләхетдинов кыен хәлдә: йорты – янган, үзе – пешкән... | null |
«Әкият иле» курчак театры җитәкчесе, Олы Мәңгәр авылы халык театры режиссеры, гомерен театр сәнгатенә багышлаган Рафис Сәләхетдинов гаиләсе коточкыч сынауга дучар – 17 декабрь иртәсендә йортлары янып, бернәрсәсез урамда басып калдылар.
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42695 | Бүген Рамил Курамшинның вафатына бер ел (АРХИВ ФОТОЛАР) | null |
Бүген күренекле музыкант, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинны искә алабыз. Быел, 18 декабрьдә аның вафатына бер ел булды. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Бөек җырчы Илһам Шакировка егерме елга якын уйнаган сәхнә остасы иде ул, әлбәттә бик күп күренекле башка җырчыларга да уйнарга туры килә аңа. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рамил Курамшин 1994 елга кадәр эшли. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары бүгенге көндә музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.
Гомере буе халкыбызга милли моңнарыбызны ирештергән фидакарь сәнгать әһеле Рамил Сөләйман улының рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Рамил ага Курамшинның архивыннан фоторәсемнәр: Рамил Курамшин. 1970 нче еллар И.Шакиров белән гастрольләргә чыкканда Концерт афишасы Әлфия Авзалова, Рамил Курамшин Алда – Фәхри Насретдинов һәм аның икетуган сеңлесе Бану Вәлиева. Арткы рәттә: Рамил Курамшин, Рәгъде Халитов, Марат Әхмәтов. Уфа шәһәре. 1976 ел Р.Курамшин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчылары (сулдан): Рәйсә Җаббарова, Таһир Якупов, Ләлә Әхмәтгалиева белән. 1968 ел Телестудиядә концерт вакытында. Илһам Шакиров,Сәйдәш Гарифуллин, Ирек Галимов, Рамил Курамшин. 1969 ел.Казан Бертуган Курамшиннар: Рафаэль һәм Рамиль. Туган нигездә. 1969 ел Курамшиннар гаиләсе, уртада әтиләре Сөләйман Курамшин. 1966 ел Таһир Якупов, Рамил Курамшин. 1969 ел Рамил Курамшин нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов белән. август 1970 Сулдан: Рафаиль Курамшин, Наил Габидуллин, Рамил Курамшин. 1969 ел И. Шакиров, Р. Курамшин.Ташкент шәһәре. 1977 ел Телевидениедә Рамил Курамшин үзе язган «Баян белән оркестр өчен концертино» ны башкарганда. Дирижер – Анатолий Шутиков. 1985 ел Рамил Курамшин исемендәге IV Республика баянчылар конкурсыннан соң. Жюри әгъзалары һәм Арча педкөллияте укытучылары (сулдан уңга): Харис Нигъмәтҗанов, Гүзәл Галәветдинова, Таһир Сөләйманов, Рамил Курамшин, Альберт Гайнетдинов, Хәйдәр Сафин, Эльмира Сафина. Баянчыларга багышланган кичәдән соң. Татар дәүләт филармониясе. 2015 ел
---
Татар дәүләт филармониясе
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42696 | Татарстанда тавык йомыркасына бәяләр ике тапкыр артты | null |
Татарстан Республикасында соңгы айда тавык йомыркасына бәя үсү темплары ике тапкыр арткан. Ноябрьдә алар узган елгы бәяләргә карата 50 процентка кыйммәтләнгән, ә октябрьдә — 24,96 процентка гына. Бу — Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларында чагыла, дип яза Татар-информ.
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42697 | Санкт-Петербургта туган якны өйрәнүче тарихчы Дауд Әминовның 100 еллыгын билгеләп үттеләр (ФОТО) | null |
Санкт-Петербург татар җәмгыятендә туган якны өйрәнүче беренче тарихчы, татар милли хәрәкәте активисты Дауд Әминовның 100 еллыгына багышланган кичә булды. Аны «Мөхлисә» мәдәни-агарту җәмгыяте әгъзалары Татар Мәдәни үзәгендә кичә оештырды. Мәҗлес башында Исмаил Мәмлиев Әминов хөрмәтенә догалар укыды. Дауд Әминов Ленинград татар мәдәни үзәген төзү һәм «Нур» газетасын яңадан чыгару инициаторларының берсе. Шәһәр кешеләре аның Ленинград радиосы турындагы чыгышларын зур кызыксыну белән тыңлаган. Әминов беренче булып Санкт-Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге тарихын өйрәнә башлый һәм «Санкт-Петербургта татарлар» һәм «Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете» тарихи очеркларының авторы була. Танылган тарихчы, язучы Рәхимҗан Теляшов кичә кунакларын беренче туган якны өйрәнүченең биографиясе белән таныштырды һәм аның белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Туган якны өйрәнүче Әлмира Таһирҗанова Әминов иҗаты турында искә төшерде. Фәридә Нәҗмиева «Петербургта татарлар» экскурсиясенә әзерлек барышында Дауд Әминов белән эшләве турында сөйләде. Мөнир Моратов архивыннан 1990нчы еллар фотосурәтләре дә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Экранда татар җәмгыяте ветераннары күренгәч, тамашачылар Карл Маркс исемендәге Мәдәният йортына 500дән артык кеше җыелган елларга әйләнеп кайткандай булды, дип яза "Татар-Информ" МА.
---
Piter.tatar
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42698 | Тинчурин театры Казанның 2нче татар гимназиясе белән хезмәттәшлек итә башлады (ФОТО) | null |
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды. Хезмәттәшлекне рәсмиләштерүдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясенең директор урынбасары Илназ Зарипов катнашты. Мондый мөмкинлеккә белем бирү учреждениесе, театрыбызда уздырылган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсында җиңү яулап, ия булды. Шул сәбәпле, безнең театр гимназияне шефлыкка алды, диелә хәбәрдә. Килешүне рәсмиләштергәннән соң гимназия укучылары өчен театр музее мөдире Розалия Чабатова экскурсия уздырды. Укучылар театр тарихы турында белде, шулай ук сәхнә артын, бутафория һәм костюмер цехлары белән танышты.
---
Тинчурин театры
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42699 | Балалар утырткан автобус авариягә эләккән | null |
Уфа районында бүген, 18 декабрьдә, автобус һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте төркәлгән. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, автобус салонында 33 кеше булган, шуларның 25е – балалар. Вакыйга урынына махсус хезмәтләр килгән. Автобус йөртүчесе һәм алты бала (6-9 яшьтәге) дәваханәләргә озатылган.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42700 | Йорт нигезенә нинди дога күмәргә кирәк? | null |
“Иске йортны сүтеп, урынына яңаны салырга булдык. Йорт нигезендә 4 почмак саен тимер акчалар чыкты. Күршебез йортта акча күп булсын өчен шулай эшләгәннәр, сезгә яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдырырга кирәк, диде. Нинди дога язып күмәргә кирәк?”
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42701 | Татарстан китап нәшрияты "Күңелгә илһам килә" дигән китап-альманах бастырып чыгарды | null |
Яңа ел алдыннан һәркем үзенең күңел түрендәге теләкләренең үтәлүен көтәдер... Шуны истә тотып, сезне 20 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә "Китап club" ресторанында (Бауман, 19) узачак уникаль китап презентациясенә чакырабыз. Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты "Күңелгә илһам килә" дигән китап-альманах бастырып чыгарды. Аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Ул бүгенге көн авторларының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләрен - шигырь, хикәя, повесть һәм пьесаларын үз эченә алган. Замандашларыбызның бай һәм киңкырлы иҗаты белән танышырга өлгерегез. Чарага авторлар үзләре дә килә һәм сез бу матур кичәдән бетмәс-төкәнмәс рухи ләззәт алырсыз! Мондый шәп басма сезнең китап киштәсендә һичшиксез булырга тиеш. Тиражы чикләнгән.
---
Татарстан китап нәшрияты
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42702 | Каз өмәләре гөрли. Авылларда милли гореф-гадәтләр ничек саклана | null |
Борынгыдан татар авыллары ямьле елгалар буенда урнашканнар. Чөнки халкыбыз каз үрчетүдән ямь тапкан. Ни дисәң дә, каз ите салып пешергән аш аеруча тәмле, бәлеше - хуш исле, ә каклаган ите - туй бизәге.
---
Бердәмлек
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42703 | Әлфияне биш ай инде җирли алмыйлар | null |
Уфа шәһәрендә үз фатирында җан биргән 56 яшьлек Әлфиянең гәүдәсе инде биш ай моргта ята. Аның танышы Вероника UFA1.RU порталына мөрәҗәгать иткән һәм ярдәм сораган. Ул Әлфиянең туганнарын эзләүдә булыша. — Миңа тикшерүче тәнендә инде кортлар бар дип әйтте, — ди ул. — Тиздән анда күмәргә бернәрсә дә калмаячак. Әлфиянең туганнарын эзләү берничә ай дәвам итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның Рәмис исемле туганы бар, әмма ул элемтәгә чыкмый. — Минемчә, бәлки, аны үз көчебез белән, туганнарысыз күмәргә кирәктер — дип фаразлый Вероника. Үлгән хатынның танышлары аның дошманнары булмаганлыгын һәм үз-үзенә кул сала алмаганлыгын әйткән.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42704 | Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров: «Шап итеп урыннарына утыртам» | null |
Юмор остасы Данир Сабировның терәлеп торган күршеләрендә октябрь аенда коточкыч янгын чыккан иде. Җырчы йортының да бер өлешенә зыян килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут ялкыннары икенче як күршеләренә күчәргә өлгергән. Артист әлеге янгын турында социаль челтәрләрдә дә хәбәр иткән иде.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42705 | Ул шулкадәр ихлас, гади, ачык һәм эчкерсез күңелле иде | null |
2019 елның 8 март бәйрәме иде ул. Туган авылым Күчәрбайга Эльмира Сөләйманованың килүе турында белгәч, үзе белән элемтәгә чыктым, аңа “ВКонтакте” челтәрендә яздым, интервью турында сөйләштек. Концерт алдыннан вакытым булачак, клубта сөйләшербез, диде.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42706 | Тереләй янып үлгән | null |
Башкортстанда Калтасы районының Ваныш авылында хуҗасы белән бергә йорт янган. Мәрхүм иргә 59 яшь булган, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42707 | Кытайда көчле җир тетрәү булган, 100дән күбрәк кеше үлгән | null |
6,2 магнитудалы җир тетрәү бүген төнлә Кытайның төньяк-көнбатышында Ганьсу провинциясенең автоном округында булган. ТАСС Кытай Үзәк телевидениесенә сылтама белән 116 корбан турында хәбәр итә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42708 | Иске Ярмәк янында намаз уку урыны булдырылды | null |
Үткән сишәмбедә Камышлы районында М-5 трассасыннан Иске Ярмәк авылына төшүче юл буенда тантаналы рәвештә гыйбадәт кылу өчен каралган махсус комплекс ачылды. Шулай итеп, хәзер биредән машинада узып баручы кешеләр тиешле рәвештә намаз укый алачаклар.
Данияр СӘЙФИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42709 | Гомерлек яра. «Әни тугач та, мине әбигә калдырып, кияүгә чыгып киткән…» | null |
Сәламәтлегем буенча тайпылышлар бар, ди ул. Ә фикерләре буенча аннан да акыллы кеше юк, диярсең. Арчада яшәүче Тәнзилә апа Закирова белән аралашкан саен, шундый фикергә киләсең. Дөресен генә сөйли, башкалар яхшы атлы булып калу өчен дәшми калганны да курыкмыйча әйтә, ул сөйләгәннәр һәрчак дөреслеккә дә туры килә. «Эшең уң барсын, дисәң, мине рәнҗетергә кирәкми», – ди ул. Кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бөтен күңеле белән сиңа изгелек тели. Ә ачуын китермәвең хәерлерәк… Беркөн Тәнзилә апа белән озак кына сөйләшеп утырдык. Аны районда заманында танылган киномеханик буларак яхшы беләләр. Әмма без сүзне ул кысада гына алып бармадык, шушы изге күңелле апаның язмышына «сәяхәт кылдык». Ул сөйләгән саен, «нинди генә язмышлар юк» дигән сүзләрне кат-кат кабатлыйсы килә. Бер очрак, бары бер очрак гөрләп яшәп ятучы кыз баланың тормышын бөтенләйгә үзгәртә дә куя. – Әни тугач та, мине әбигә калдырып, кияүгә чыгып киткән. «Миннән артмый», – дигән әби җаным. Өйдә әле ике килен бар. Шулар арасында үстем инде мин. Берсен дә яманлыйсым килми, чөнки әби бервакытта да минем турыда «артык тамак» дияргә урын калдырмады. Ул миңа бөтен назын бирде, көченнән килгәнчә киендерде (тегә иде), кадерләде, тамагым тук булды. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укыдым. Немец теленнән генә «бишле» була алмады, авыр бирелде ул. Укытучылар һәрьяклап ярдәм итте. Киемнәргә кадәр бирәләр иде. Сәлих Гәрәевичка мин гомерем буе рәхмәтлемен, – ди Тәнзилә апа. 12 яшеннән эшли башлый кыз. Каникуллар җиттеме, колхоз эшенә чыга. Төшкә кадәр мәктәптә булса, төштән соң эшкә чыгып чаба. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, киномеханик һөнәрен үзләштерү максатыннан читтән торып техникумга укырга керә. Ә үзе колхозда хезмәтен дәвам итә. Мәктәптә ничек укый, эштә дә шундый була ул. «Ат кебек эшли», – диләр андыйлар турында. Төксерәк яңгыраса да, дөресе шул бит. Үзен аямый ул. Ни кушсалар, кая җибәрсәләр, шунда йөгерә. «Юк» дигән сүзне бөтенләй белми. – Колхоз рәисе Мирзаян Вахитов гел мактап килде. «Тәнзиләгә җитеп карагыз», – дип мине башкаларга үрнәк итеп куя иде. Син генә булдырасың, дия иде эшкә кушканда. Клеверын да, борчагын да чаптым. Барысын да булдырдым. Депутат та булдым, бүләкләр дә алдым, район слетларында да катнаштым, рәсемем мактау такталарында да торды. Кичләрен сәхнәдән төшмәдем. Җырлый идем мин. Дипломант исемен дә яуладым. Спектакльләрдә дә уйнадым, – дип искә төшерде яшь чагын Тәнзилә апа һәм бу вакытта аның йөзе тагын да яктырып киткән кебек булды. – Аннан төзелешкә киттем. 1971 елда әби үлде. Берьялгызым калдым. Тирә-юнем караңгылыкка чумган кебек булды. Әмма үземне кулга алдым. Ялгыз дип тормадым, терлеген дә асрадым, бәрәңгесен дә утырттым. – Очрашып йөргән егетегез бар идеме соң, Тәнзилә апа? – дип сорыйбыз. – Бар иде. Арча районының бер авылыннан иде ул. Мәктәптән соң югары белем алды. Минем кебек белемсез кыз кирәк түгел, дип ишеттерде. Бик авыр булды, әмма сер бирмәдем, – диде Тәнзилә апа. – Башка очратмадыгызмы аны? – Элек оешмаларда эшләгәннәрне колхозга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Кунып кайткан чаклар да булды. Мин шул егет яшәгән авылга туры килдем бит. Кызыксынып сораша торгач, әлеге егетнең эчә башлавы, тәмам түбән тәгәрәве турында ишеттем. Аның шундый хәлгә төшүенә сөенгән, дип кабул итә күрмәгез тагын, шулай да күңелдә тантана булып алды. Мин белемсез булсам да, төшеп калмадым, тырышып хезмәт иттем, макталып килдем, – диде ул. Чыннан да, кайда гына булмасын, иң авыр участокларда эшли ул. Ирләр белән беррәттән, аларны да уздыра. Бакчасын да казый, карын да көри, түбәгә менеп кар да төшерә. Ике тапкыр биектән егылып төшеп, фәрештәләр канаты астында кала. Ә менә өченчесендә… Анысы Тәнзилә апа өчен аяныч тәмамлана. – Ни хикмәт, өчесе дә атнакичкә туры килде. Өченчесендә оешма конторасы түбәсеннән егылып төштем мин. Башым белән. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Минем йөрәгемдә төзәлмәслек бер яра булып калды ул. Шуннан егыла торган авырту белән калдым. Озак еллардан бирле группада мин. Ул чакта, йөрәкне тагын да җәрәхәтләп, Зур Бирәзәдә кыйнаганнар, дип тә сүз чыгардылар әле. Кешенең күңелен күр син! Әбисе вафат булганнан соң, киномеханик белеме, кинофильмнар куярга хокук биргән таныклыкны кулына ала Тәнзилә апа. «Колос» мәдәният йортына эшкә керә. Шул көннән башлап бик озак еллар язмышын кино хезмәтенә багышлый. – 1964 елда билет сата башласам, 1968 елда кино күрсәтә идем инде. Эшемне бик яраттым, – ди. Тәнзилә апа Россиянең атказанган кинематографисты! Казаннан, Нократ Аланыннан, хәтта Канаштан алып аллы-артлы кинотасмаларны асып кайткан бит ул. – Көндезге икегә дип афиша эләм. Шул вакытка кайтып җитәргә кирәк. Электричкадан җәяү шактый барасы. Җилкәмә аскан йөгем кайчак йөз килограммга кадәр җитә иде. Яхшыларын гына алам. Кайберләрен мин беренче булып күрсәтәм. Халык йөри, карый, рәхмәт әйтә. «Колос»та алай эшли алмыйсың, анда кеше йөрми, диде җитәкчеләр. «Акчаны үзеңә калдырмаска кирәк. Бары шул гына», – дидем. Планны 148 процентка үтәдем, – диде Тәнзилә Закирова. Тик киномеханикның хезмәт хакы аз, ялгызы гына булса да, тормыш итәргә кирәк. Фатир ала, аңа да түлисе бар. Тәнзилә апа кешеләргә бакча казый. «25 сутыйны бер тотынуда бетерә идем. Төне буе казыйм», – ди ул. «Сезнең фатирында булганыгыз бармы? Андагы чисталыкка исең китәрлек», – диде бервакыт бер ханым. Бу хакта әйткәч, Тәнзилә ханым елмаеп кына куйды. «Бер кунакка килерсез әле», – диде. Бер риясыз җан инде ул. Дөрес итеп кабул итәргә генә кирәк аны. Кешеләрнең күңелен күрергә тырыша. Радиога котлаулар бирә ул. «Ике меңнән артык котлавымны тапшырдылар инде. Кешене сөендерү үзе рәхәт бит», – ди. Өлкәннәр көненә безгә конфетлар алып төшкән. Ул – безгә. Үзенә кечкенә генә күчтәнәч бирсәң дә, сабый бала кебек сөенә. «Алланың рәхмәтләре яусын сезгә. Тигезлектә яшәгез. Бала хәсрәтләре күрмәгез», – дип теләкләрен җиткерә. «Минем теләкләр кабул була», – дип өсти соңыннан. Үзегезгә тыныч көннәр телибез, Тәнзилә апа. Картлык, дип әйтмибез, чөнки ул үзенең яшен күрсәтергә яратмый. Һәрчак шулай яшь күңелле булып калсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42710 | “Бу дөньяга ике тапкыр тудым мин” | null |
“Казан – Буа” поезды Юдинога килеп туктады. Тәрәзә аша кечерәк кенә гәүдәле бер апаның тәгәрмәчле арбасын авырлык белән сөйрәп, вагонга менеп барганын күреп, булышырга дип, янына ашыктым. Арбаны күтәреп алып үз янымдагы утыргыч янына куйдым.
---
Шәһри Казан
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42711 | 7 яшьлек бала өстенә боз төшкән | null |
Уфаның Достоевский урамындагы биш катлы йорт яныннан үтеп барган 7 яшьлек бала өстенә түбәдән боз очып төшкән. Алдан үткәрелгән тикшерүләргә караганда, боз бишенче каттагы фатирның балкон козырегыннан ычкынып киткән, ә козырекны фатир хуҗасы үз белдеге белән урнаштырган булган.
Гөлара АРСЛАНОВА
Өмет
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42712 | Гүзәл Уразова Яңа елда ничә сумга җырлый? | null |
Быел Яңа ел корпоративларында чыгыш ясаячак җырчыларның бәясе билгеле. Уфаның The Ombre Events агентлыгы директоры Регина Бабушкина башкорт эстрадасы җырчыларының гонорарлары, узган ел белән чагыштырганда, бик нык үзгәрмәгәнен белдергән. Бәяләр нигездә нык популяр артистларда арта. Ул, корпоративларда чыгыш ясау ихтыяҗы югары булып кала, дигән фикердә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42713 | «ШАЯН ТВ» каналы Кыш бабайдан бүләк уйната | null |
«ШАЯН ТВ»ның ВКонтакте төркемендә бәйге башланып китте.
Күптән түгел Кыш бабай «ШАЯН ТВ» каналының тамашачыларына ике капчык бүләк калдырган. Һәм алар бу бүләкләрне сезнең арагызда да уйнаталар. Ике капчык бүләк, ике җиңүче булачак.
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча https://vk.com/shayantv
---
Шаян
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42714 | Камал театры оркестры Мультконцертка чакыра | null |
20 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Камал театры Кече залына оркестрның мультконцертына чакыра.
Программада: Симпсоны, Аладдин, Русалочка, Мулан, Король Лев, Красавица и чудовище, Холодное сердце, Тоторо анимацион фильмнарыннан, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән һәм "Шүрәле" балетыннан әсәрләр яңгыраячак. Касса: (843) 293-03-74
---
Камал театры
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42715 | Ислам Кәлимуллин: «Кайбер артистлар яшьләргә үсәргә ирек бирми» | null |
Таныдыгызмы? Шактый яшь кызларның кумиры, эстрадада кабынып килүче йолдыз – Ислам Кәлимуллин! Әлеге язма махсус аның фанатлары өчен әзерләнде.
Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Идел
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42716 | Бер яшьлек бала кар ашап агуланган | null |
Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә бер яшьлек кыз бала химикатлы кар ашап агуланган. 78.ru порталы язуынча, бала кинәт үзен начар хис иткән. Коты очкан ана тиз арада ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Медиклар сабый химикатлар белән агуланган дип аңлаткан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42717 | Әниләрен урамда калдырдылар | null |
Кайчандыр Сатирәдән дә бәхетле кеше юк иде. Район кулланучылар җәмгыятендә баш хисапчы булып эшләгән хатынның өстәленнән ел әйләнәсе иң тәмле тәм-томнар өзелмәде.
---
Шәһри Казан
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42718 | Үз илемдә – үз телем: үзбәк халкы ничек яши (ФОТО) | null |
Питрәч районының Колай авылында яшәүче Дощановлар гаиләсенә баргач, гадәт буенча рус телендә сөйләшә башлаган идек. Үзбәк милләтеннән алар. Тик үзебез дә сизмәстән татарчага күчкәнбез икән. Йорт хуҗалары ара-тирә үзбәкчә дә сүз алышалар. Бигрәк тә аш-су тирәсендә. Милли ризыклар әзерләп, кунакларны гаҗәпләндермәкчеләр бугай. Эшләп кеше үлми Монда һәркемнең – үз эше. Йорт хуҗасы Сапарбой оныгы Ясминәне кулыннан төшерми. Уллары Сардар ерак рейсларга йөри икән: Пермьгә китәргә җыена. Киленнәре Дилфүзә белән кызлары Гүзәл аш-су тирәсендә кайнаша. Мәктәптә укучы оныклары Сәед белән Сәмир уку әсбаплары янында мәш килә. Тәмле исләр бик борынны кытыкламый торсын дип, хуҗабикә Рано белән без дә балалар бүлмәсенә елыштык. – Ике ел чамасы яшәп карыйк та, барып чыкмаса, кайтып китәрбез, дип төпләнгән идек Колай авылына. Бөтенләйгә булган икән. 1 сентябрьдә килгәнебезгә 25 ел булды. Кире китү турында уйлаганыбыз да юк. Ияләштек, – дип башлады ул сүзен. – Ул вакытта совхоз иде әле. Эш урынында да, яшәгән җирдә дә бик якын күрделәр, үз иттеләр. Бер якта – таҗиклар, икенчесендә руслар яши. Дус, тату гомер кичерәбез, кунакка йөрешәбез. Мәктәптә дә бернинди проблемалар булмады. Өч балам бик яхшы укыды. Гүзәл «5»кә генә бетерде. Быел Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлап, эшкә урнашты. Хәзер оныклар шул ук мәктәпкә йөри. Татарстанга килгәнебезгә бер дә үкенмибез. Яшермим, башта авыррак булды. Шул вакытларда, әти безне дөрес тәрбияләгән икән, дигән фикергә килдем. Әнием Җомагөл бакыйлыкка күчкәндә, миңа 2 генә яшь булган. Безне Зариф әтиебез үстерде. Унөч ел элек вафат булды. Эшләп кеше үлми, дия-дия, эшләтеп үстергән иде ул безне. Колайга килеп урнашкач, өч сыер асрадык. Күршедәге хатыннар каймак-катык кебек ризыклар әзерләргә өйрәтте. Үзебез дә ач булмадык, сатарга да калды. Бер минут та тик торганыбыз юк. Хуҗалыклары белән танышкач, бу сүзләрнең чыннан да дөреслегенә ышанасың. 33 сутый җирдә яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр, кышка әзерләгәннәр. Сапарбой совхозда механизатор булып эшләгән. Алтын куллы булуы белән дан тоткан, теләсә нинди техниканы төзәтә алган. Китмәсен дип, аңа совхоз йорт та салып биргән. Кайчандыр совхоз К-700 тракторын металлоломга чыгарып аткан булган. Аны да төзәтеп иярләгән. Ишегалдында берничә машинасы бар: ниндие кирәк, шуңа утырып чыгып китә икән. Хәзер дә Колайдагы «Автодор» оешмасында тракторчы булып эшли. Рено – психиатрия хастаханәсендә санитарка. Аңа кадәр Колайдагы фермада сыер сауган. Дилфүзә дә фермада эшләгән җиреннән декрет ялына чыккан. «Хәләл эшләп алган акчаның ояты юк, – диләр алар. – Үзбәкстанда да гел эшләдек. Йөз гектар җиребез бар иде. Гаилә ишле булды. Бер ир бала, дүрт кыз үстек. Кукуруз, кавын, карбыз, дөге үстердек. Тик аны урнаштыру гына бик авыр булды». Чит кешеләр түгел Дощановлар Татарстанда чит кешеләр түгел. Сапарбойның әнисе Сания Сәйфуллина Питрәч районындагы Күн авылында туып-үскән. Пермьдә шахтада эшләгәндә, Таир исемле үзбәк егете белән өйләнешкәннәр дә аның туган ягына юл тотканнар. Татарстанга еш кайтып йөргәннәр. Сапарбой хәтта Күн авылында туган да. – Каенанам 9 бала тапкан, – дип дәвам итте сүзен Рано. – Без дә, өйләнешкәч, Татарстанга кайтып йөрдек әле. СССР таркалгач кына проблема башланды. Сапарбойның туганнары да бар Казанда. Аралашып торабыз. Бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә очрашабыз. Үземнең дә бер энекәшем Казанда яши. Мөмкинлек бар әле – Колай рус авылы булгач, күбрәк шул телдә сөйләшергә туры килә инде. Әмма, ничектер, без бик тиз татар сөйләменә авыштык. Әтиебез заманында: «Без – каракалпак үзбәкләре, – дип сөйли иде. – Ничәнче елларда икәнен төгәл хәтерләмим. Каракалпаклар арасында чуалышлар башлангач, алар гаилә белән Үзбәкстанның Беруни шәһәренә качып килгәннәр. Анда үзбәк дип язылганнар. Ә каракалпак теле татар теленә бик охшаш. Безгә шуңа күрә якындыр ул дип уйлыйм. Татарча рәхәтләнеп сөйләшәбез. Безнең оныклар татар телен хәтта Колай мәктәбендәге укучыларга караганда да яхшы белә. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсе килә: татар телен күбрәк укытсыннар иде мәктәпләрдә. Шул ук вакытта үз телебезне дә онытмыйбыз. Гаиләдә үзбәкчә генә сөйләшәбез. Башка милләттәшләребез белән дә аралашабыз. Телне, гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алышабыз. Аңлыйбыз инде, әлбәттә, чит җирләрдә булгач, телне белү кайчандыр өзелергә дә мөмкин. Безнең белән үзбәкчә сөйләшсәләр дә, Сәед белән Сәмир үзара русча сөйләшергә генә торалар. Әмма әлегә телебезне сакларга мөмкинлегебез бар, Аллага шөкер. Мәскәүдә яшәүче улым Салаватның хәләл җефете – удмурт милләтеннән, Ольга исемле. Ике якның әти-әниләре дә балаларыбыз теләгенә каршы килмәдек. Киленебезнең ризалыгын алып, никах укыттык. Әле ул яныма: «Әнәй, исемемне дә алыштырырга кирәкме?» – дип килгән иде. «Ник, ошатмыйсыңмыни? Бик матур бит», – дигәч, елмаеп куйды. Үзбәкчә аңлый. Кай арада өйрәнеп өлгергәндер, белмим. Оныгыбыз Эмилия тугач, ислам йоласы буенча исем куштырдык. Ике якның да тамырларын белеп үссеннәр дип телибез. Сардар Дилфүзә белән интернет аша танышты. Үзбәкстанга барып, гореф-гадәткә туры китереп, туй ясап алып кайттык. Баштарак читенсенде кебек. Елап та ала иде. Хәзер ияләште инде. Күп итеп балалар тап, курыкма, үзем булышырмын, дип әйтәм. Үзем өч баламны югалттым. Бик авыр хәсрәт ул. Үзбәкстаннан китүебезнең дә төп сәбәбе шунда иде. Сыр-Дәрья суы ел саен ярларыннан ташып чыгу сәбәпле, бик каты авыру таралды. Балаларыбызны дәвалый, саклап кала алмадык. Форсаттан файдаланып, Татарстан хөкүмәтенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безне сыендырды, эшле-ашлы итте. Киләчәктә дә дус-тату яшәргә язсын иде. Үзбәк йортында көндәлек кагыйдәләр – Өлкән кешене, динне хөрмәт итегез. – Өстәл түрендә ата кеше утырырга тиеш. – Чит кешеләрнең кирәкмәгән сүзләренә бирешмәгез. – Мәчеткә баргач, читтә генә утырыгыз, өлкәннәргә комачауламагыз. Сәдакагызны бирегез дә тыныч кына кайтып китегез. – Мода дип, башкаларга ияреп, йөз-битләрегезне каплап йөрмәгез. Тәнегез суласын. Эш ничек киенүдә түгел, ә яхшылык, игелек эшләүдә. Әтием киңәшләре – Буш урын күрдеңме, әйбер утыртып куй, үссен. Үзең ашамасаң, күршең ашар. – Дошманың таш белән орса да, син аш белән борыл, аннары дуслашып китәрсез. – Хайван асраудан курыкма, ризыгың булыр. «Дилфүзә – Колай авылында сәхнә йолдызы, – ди мәдәният йорты директоры Людмила Васина. – Без аны килүгә күреп алдык. Җырлый да, бии дә. Бик актив тормыш алып бара. Әле күптән түгел генә район буенча Ленино-Кокушкинога яшь гаиләләр фестиваленә бардык. Берьюлы ике номинациядә катнашты. Авылда яшәүче милләттәшләре барысы да Дилфүзәгә көч биреп тордылар». Табын күрке — пылау Дөгене су үтә күренмәле булганчы юарга. Сарымсакны кабыгыннан чистартырга, әмма тырнакларга бүлмәскә. 3 баш суган һәм кишерне чистартырга. Суганны – ярымбоҗра, кишерне салам рәвешендә турарга. Казанны җылытырга һәм май кыздырырга. Шушы майда чистартылмаган суганны кап-кара булганчы кыздырырга. Алып ташларга. Калган туралган суганны, болгата-болгата, куе алтын төскә кергәнче кыздырырга. Бу 10 минуттан азрак вакытны алачак. Шакмаклап туралган ит өстәргә, тышча барлыкка килгәнче кыздырырга. Кишер өстәргә. Болгатмыйча гына – 3 минут, аннары, болгата-болгата, тагын 10 минут кыздырырга. Казанга салынган әйберләрдән бер сантиметр артып торырлык итеп, кайнап торган су агызырга. Кипкән әче борыч өстәргә. Бер сәгать акрын утта тотарга. Дөгене тагын бер кат юарга, суын агызып бетерергә. Ит өстенә тигезләп салырга. Утны арттырырга һәм казанга дөге катламыннан өч см чыгып торырлык итеп, кайнап торган су өстәргә. Дөге суны үзенә сеңдерү белән казанга сарымсак салырга һәм утны уртачага куеп, дөге әзер булганчы тотарга. Агач таякчык белән берничә урыннан тишәргә. Дөге әзер булгач, казанны капларга, иң кечкенә утка куярга һәм 30 минут тотарга.
---
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42719 | Казан янында коточкыч юл фаҗигасе: 13 яшьлек бала хастаханәдә җан биргән | null |
Кичә “М7” юлында “Chevrolet” рулендәге 44 яшьлек ир-ат, тизлекне бик нык арттыруы сәбәпле, электр чыбыгы баганасына килеп бәрелгән. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан ЮХИДИ мәгълүматларына таянып яза. Йөртүче үзе һәм пассажиры –13 яшьлек малай хастаханәгә озатылган. Кызганычка, бала бүген хастаханәдә җан биргән.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42720 | Бүген Казанда Резидә Макуеваны соңгы юлга озаталар | null |
Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлашу мәрасиме бүген була. Ул иртәнге сәгать 11дә «Курган» комплексында (Мамадыш тракты, 179 йорт) башлана, дип яза Татар-информ.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42721 | Илсөя Бәдретдинова: Ике үпкәдә дә чир тапканнар | null |
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең тормышы турында уртаклаша. Болай ди җырчы: — Сигез айдан туганмын. Авырлыгым 1800 грамм булган. Ике үпкәдә дә чир тапканнар. Бик озак ясалма сулыш алу аппаратында ятканмын. Әни сөйли: “Табиблар яныма керделәр дә, Гөлсинә апа, моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген аны аппараттан өзәбез. Өйгә кайтыгыз, диделәр”. Әни кайткан. Әтинең самогонын җылыткан. Шуны миңа сөрткән дә одеял белән төреп калдырган. Үзе урамга чыгып йөгергән. 6 сәгать керә алмадым, дип сөйли. “Кызым, бәхил бул инде”, — дип юрганны ачканда, мин ашарга сорап, акырып елап ятканмын. Әнигә: “Минем ашыйсым килми иде. Эчәсем килде. 6 сәгать самогон эчендә ятып кара әле син?” — дип көлеп искә алганыбыз хәтердә. Туганнан бирле тормышка ябышып яшим.
---
Ирек мәйданы
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42722 | Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә: 4 кызым булачак | null |
Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә белән төшерелгән яңа видеоны күрсәтте. Анда Ләйлә әнисенең чәчен үрә һәм алар арасында җитди сөйләшү бара.
---
Өмет
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42723 | «Туган як» газетасы: Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм… дәвам итә | null |
Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында «Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм… дәвам итә» дигән язма чыкты. «Туган як» газетасы редакциясе инициативасы белән башланып киткән чара – Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһапов елы, чын мәгънәсендә, халык бәйрәме төсен алды, дип яза "Татар-Информ" МА. Бөек җырчыбызның юбилеена багышланган чаралар Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, башка төбәкләрдә дә үтте. Ә Нижгар өлкәсендә бу җәһәттән нинди генә чаралар башкарылмады: Актукта музыкаль бәйрәм, Уразавыл һәм Кочко-Пожар сабантуйлары, «Туган як»та махсус истәлек язмалар, өлкә халык иҗаты фестивале, Түбән Новгород шәһәре үзәгендә Рәшит Ваһапов истәлегенә мемориаль такта... Петрякста үткән фестиваль концерты да йомгаклау чарасы гына булып калмыйча, киләчәктә матур эшләргә башлангыч та булды. Димәк, Рәшит Ваһапов елы төгәлләнде һәм... дәвам итә! Иң зур нәтиҗә шунда: Нижгар татарлары ел әйләнәсендә тулы канлы милли-мәдәни тормыш белән яши, бөек якташларының истәлеген кадерләп саклый, яшь буынга тапшыра. Бик күпләргә бездән үрнәк тә алырга буладыр. Афәрин, якташлар, рәхмәт!» - дип язган үзенең телеграм каналында Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.
---
Рәшит Ваһапов фестивале
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42724 | Полиция хезмәткәре 18 миллион урлауда шикләнелә | null |
Башкортстанда Салават районы полиция бүлегенең элекке баш бухгалтеры 18 миллион сум акча урлауда шикләнелә. Башта Гөлнур үзенә күпме кирәк, шул кадәр хезмәт хакын түләгән. Оялып та тормастан, аңа зур суммалар өстәгән һәм бүлек начальнигының электрон ачкычы белән имза куйган. Шул рәвешле, ул кредитларын япкан, машина һәм фатир сатып алган.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42725 | «Икенче көнне Бөрбаш зиратында ике яңа кабер барлыкка килә...» | null |
Бу язма Хәлимә Усман кызы Галимованың рухына дога булып барсын һәм аның ачы балачак язмышы башкаларга гыйбрәт булсын. Хәтере искиткеч иде аның. Авыл китабын эшләгәндә, Хәлимә апага күп тапкырлар мөрәҗәгать итәргә туры килде. Авылның бар вакыйгасын бер җепкә тезеп сөйләде. Ә бит үзенең дә балачагы җиңелләрдән булмаган. Үз язмышын да шул вакытта бәян итте.
---
Шәһри Казан
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42726 | Айгөл Бариеваның ялгыз булуына ышанмыйлар | null |
Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдә күңеленә тигән сорауга җавап биргән. Ире Линар кинәт вафат булгач, ул йөрәгенә башка ир затын кертмәве күпләргә сәер тоела икән.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42727 | «Ханский дом» абруйлы бәйгеләрнең берсендә җиңү яулады (ФОТО) | null |
«Ханский дом» төзелеш компаниясе Татарстан җитештерүчеләре өчен иң абруйлы бәйгеләренең берсе - «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең федераль этабы лауреаты дип танылды. «Ханский дом» компаниясе бәйгенең федераль этабында «Шәһәр читендәге йорт төзү» номинациясендә югары бәяләнде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу конкурста компания беренче тапкыр катнаша. Әмма моңа карамастан, компания хезмәте республика халкы өчен сыйфатлы йортлар төзүдә җиңүчеләр рәтенә кертелде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча "Ханский дом" төзелеш компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә, шулай ук Удмурт Республикасы, Мәскәү өлкәсе территориясендә урнашкан 350дән артык объект төзегән.
---
Ханский дом
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42728 | Педофилларны кастрацияләргә тәкъдим иткәннәр | null |
Дәүләт Думасының Хәвефсезлек буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выбрный педофилларны химик кастрацияләү мәсьәләсен янә өйрәнергә чакыра.
Выборный сүзләренчә, тыю кертү белән бер үк вакытта аны бозу очрагын теркәү һәм җаваплылыкны катгыйлату урынлы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42729 | Милли шура рәисе Сабантуй оештыру турында: Тиз генә «чыш-пыш» эшләнелә торган эш түгел | null |
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ел нәтиҗәләре буенча журналистлар белән очрашуда быел узган Сабантуйларның ни дәрәҗәдә милли рухта узуы һәм киләсе бәйрәмнәргә әзерлек башлануы турында сөйләде.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42730 | Бүген «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде (ФОТО) | null |
Җәмгыятьнең рухи чисталыгы укытучыга мөнәсәбәттә чагыла дигән фикердән башлады үз чыгышын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Казан утлары» журналының «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасында. Конкурс 2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан оештырылып, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. «Укытучыга җәмгыятьнең мөнәсәбәте – җәмгыятьнең рухи көзгесе. Җәмгыять укытучыны үрнәк шәхес дип бәяли белә икән, ул җәмгыять рухи яктан чиста, сәламәт дигән сүз. Укытучы җәмгыять алдында җаваплы шәхес булырга тиеш», – диде Марат Әхмәтов үз чыгышында. «Яшәгән саен балачак укытучыларын сагынабыз. Укытучы ул безнең өчен тормыш идеалы кебек кабул итә иде. Безнең чорда укытучыга мөнәсәбәтнең нинди булуы әле дә хәтеремдә. Чөнки мин үзем дә укытучы баласы. Ул бүген дә исән-сау, бу зур бәхет», – дип дәвам итте ул. Ул соңгы 30-40 елда тормыш кыйммәтләре нык үзгәрүен ассызыклап, бу әдәби бәйгене оештыру шушы «мактап әйтеп булмый торган күренешләр фонында» укытучыга игътибарны юнәлтү өчен игълан ителүен әйтте. Марат Әхмәтов әдәбиятта укытучы темасын яңартырга алынган журнал редакциясенә рәхмәтләрен җиткерде. «Укытучы образын киләчәктә дә күтәрергә тиеш. Җәмгыять сафланырга тиеш», – диде ул. «Быел остазлар елы. Без укытучыларыбызны быел гына түгел, гомер буе хөрмәтләргә тиешбез. Без укытучыларыбызга гомер буе бурычлы. Уңышларыбыз бар икән, моның өчен әти-әниләребезгә һәм укытучыларыбызга рәхмәт!» - диде үз чыгышында бу тантанага чакырылган Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова. Ул редакциянең ветераннарын котлады. Биредә 35 ел эшләгән Лилия Гатауллинаны һәм озак еллар хезмәттәшлек иткән Алмаз Хәмзинны аерым котлады. Бәйгенең максатлары, бурычлары һәм нәтиҗәләре белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин таныштырды. Ул бу темага бик икеләнеп алынуларын, беренче укытучыны сагынуга кайтып калган күңелсез әсәрләр килмәсме дип борчылуларын яшермәде. «Быел да Сирия, Төркия кебек илләрдән дә катнаштылар. Нәтиҗәләрне күреп шаккаттык – милли мәгариф үз эченә күпме язмышларын сыйдырган икән. Моның сәбәбе аңлашыла да, чөнки татар халкы гомер-гомергә белемгә тартылган, остазга хөрмәт белән караган, башка төрки халыклар – казахлар, кыргызлар, үзбәкләр – безне бүген дә мөгаллимнәр дип атый. Без шушы традицияне дәвам итәбез, яңартканбыз булып чыга», - диде ул. «Без бу конкурс белән укытучыны хөрмәтли, мәгариф системасындагы проблемаларны яктырта алдык. Димәк, без максатыбызга ирешкәнбез. Күркәм традиция алга таба да дәвам итсен иде - укучыларның игътибарын җәлеп итә торган милли темаларыбыз әле бик күп», - диде ул сүзен йомгаклап. Конкурска килгән әсәрләргә мисал буларак, Гөлүсә Батталованың «Чыра» хикәясеннән өзек яңгырады. Әтнә районы, Күәм авылының 5 нче сыйныф укучысы Аяз Батталов «Телимме мин укытучы булырга?» дип аталган шигырен укырга махсус чакырылган иде, дип яза "Татар-Информ" МА. Җиңүчеләр Хикәя» номинациясе: 1 урын – Ркаил Зәйдулла, Казан, «Кани калды Нишапур».
2 урын – Гөлүсә Батталова, Әтнә, Күәм, «Чыра».
3 урын – Әнисә Зәйнуллина, Казан, «Очрашу».
Кызыксындыру бүләге: Алия Мөбарәкшина, Казан, «Таң сызылганда».
Айзилә Сабирова, Казан, «Минем яраткан усал укытучым».
Наил Шәрифуллин, Лениногорск, «Шагалиев шәүләсе».
«Повесть» номинациясе: 1 урын – Әлфирә Галиева, Аксубай, Яңа Дума, «Сары атым алтын нукталы».
2 урын – Асия Юнысова, Казан, «Сылукай».
3 урын – Гөлинә Гыймадова-Хисаметдинова, Казан, «Усал». Кызыксындыру бүләге: Нурания Гыйльметдинова, Теләче, Олы Нырсы, «Мөнбәрле мөгаллим».
Гөлназ Нуриева, «Бәзәкә тавы», Чаллы.
Сания Әхмәтҗанова, Казан, «Чын кешеләр».
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр: 1 урын. Назлыгөл Гайнетдинова. «Укытучыма мәдхия». Теләче, Баландыш мәктәбе, 9 нчы сыйныф.
2 урын. Рәдиф Миңнеханов. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез». Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф.
3 урын. Әмир Фәрхуллин. «Укучының хәлен аңлыйсың». Мамадыш җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф.
Кызыксындыру бүләге: Раил Мәрданов. «Укытучыма». Балтач районы, Норма, 5 нче сыйныф.
Камилә Демидова. «Укытучыма». Яр Чаллы, 37 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф.
Аяз Батталов. «Телимме мин укытучы булырга?». Әтнә районы, Күәм, 5 нче сыйныф.
---
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42731 | "Элита" хуҗалыгында яшәүче Магнатка ихтыяҗ зур | null |
Татарстандагы "Элита" баш нәсел хуҗалы эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сезне дөньядагы иң яхшы нәселле үгезләрнең берсе белән таныштырырбыз. Шундыйларның берсе Магнат кушаматлы. Магнат М. Чифтейн нәселеннән. Әтисе Боливар, әнисе исә менә дигән савым сыеры һәм сөтенең майлылыгы 4,3% булуы белән аерылып торган. Магнат - гадәти булмаган үгез: ул АКШтан эмбрион күчереп утырту нәтиҗәсендә туган. Бу уникаль тәҗрибә Татарстанда беренче тапкыр 2011 елда узды. ⠀
---
«Элита»
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42732 | 3 мең акча өчен 91 яшьлек күршесен буып үтерә язган | null |
Башкортстанның Мәләвез районында полициягә 91 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, аңа күршесе акча аркасында... һөҗүм иткән. Мәгълүматлар буенча, хатынның өенә ир исерек килеш килеп кергән.
Руфина ТАҖИЕВА
Өмет
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42733 | "Үзе гаепле, миңа узарга бирмәде..." | null |
Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова авариядә үзе гаепле, дип белдерә гаепләнүче. Чишмә район судында юл-транспорт һәлакәте эше буенча чираттагы утырыш узды, ул авариядә социаль челтәрләрдән блогы белән танылган күпбалалы әни Диана Сәфәрова һәлак булган иде.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42734 | Резидә Макуеваны «Курган» зиратында җирләделәр (ФОТО) | null |
Казанның «Курган» зиратында Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева белән хушлаштылар. Танылган журналист озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, депутатлар, коллегалары, журналистлар җыелган иде.
---
Матбугат.ру
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42735 | «Урлап, талап баегандыр. Безне кызыктырып торганчы, машинасы ватылса ярар иде» | null |
Бер хикмәт иясеннән: «Бәхет нәрсә ул?» – дип сораганнар. «Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итә белсәң, сынау килгәндә сабырлык күрсәтсәң һәм хаталанып кылган гөнаһыңнан төзәлергә ашкынып тәүбәгә килсәң – менә шулдыр бәхет», – дигән хикмәт иясе.
---
Шәһри Казан
№ --- | 20.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42736 | 125 баланы, поезддан төшереп, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар | null |
Поездда Төмәннән Адлерга барган төркемдәге бер балага медицина ярдәме кирәк булган. Аларның температурасы югары күтәрелгән. Нәтиҗәдә, сәламәтлеген тикшерү өчен 120дән артык баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42737 | Җиде яшьлек баланы инсульт суккан | null |
Сургут травматология дәваханәсе табиблары ишемия инсультына дучар булган беренче сыйныф укучысына операция ясаганнар. Бу хакта Ханты-Манси автономияле округының Сәламәтлек департаменты директоры Алексей Добровольский үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42738 | Яңа ел алдыннан өч эшне башкарып калыгыз | null |
Алдагы ел үзебез өчен уңышлы, имин килсен өчен Яңа ел алдыннан өч эшне башкарырга кирәк, ди астрологлар.
---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42739 | Бүгеннән Кариев театрында Яңа ел тамашалары башланып китә (ВИДЕО) | null |
21-29 декабрь көннәрендә Кариев театрында “Көлсылу һәм Яңа ел бәйрәме” дип аталган бәйрәм тамашасы тәкъдим ителәчәк. Монда Кыш бабай, Кар кызы, Көлсылу, Шаһзадә, хәтта пиратлар да киләчәк… Сез дә килегез! Көлсылу турындагы әкиятне барыбыз да беләбез. Ничек тәмамлана әле ул? «Алар өйләнештеләр һәм бәхетле озын гомер кичерделәр». Барысы да ал да гөл...
Тукта, тукта: Яңа ел бәйрәме алдыннан Көлсылуны пиратлар урлаган. Бу юлы Шаһзадә Көлсылуын табармы? Ул бит хәтта бәллүр башмагын да калдырмаган... Балаларыгызга Яңа ел кәефе бүләк итәргә теләсәгез - спектакльгә килегез!
---
Кариев театры
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42740 | Осиново бистәсендә фатирда газ шартлаган, 4 кеше зыян күргән, йорт стенасы җимерелгән | null |
Бүген иртән Казан янындагы Осиново бистәседәге ике катлы торак йортның икенче катындагы бер фатирда газ шартлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42741 | Танылган татар галиме Ленар Җамалетдинов вафат | null |
"Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Җамалетдинов Ленар Шәйхи улының вафат булуын хәбәр итә һәм мәрхүмнең хатыны, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
---
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42742 | Торак йортта газ шартлаган урыннан ВИДЕО чыкты | null |
Бүген иртән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә урнашкан ике катлы йорттагы фатирда газ шартлаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Беренче мәгълүматларга караганда, 4 кеше зыян күргән. Фаҗига Үзәк урамындагы 4нче йортта килеп чыккан. Вакыйга урынында коткаручылар, табиблар һәм хокук сакчылары эшли. РКБның матбугат үзәге хәбәренә караганда, ике ир-ат һәм ике хатын-кыз зыян күргән. Авыр хәлдәге 63 яшьлек ир-атны РКБга алып киткәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда, шартлау булган подъезддагы фатирларда 4 кеше булган. Бер кешене янгын сүндерүчеләр алып чыккан, калган өчесе үзләре чыккан. Бер кеше зыян күргән, калганнарына медицина ярдәме кирәк булмаган. Кинологлар үз эшен дәвам итә.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42743 | “Әле ярый балабыз булмады” | null |
Кешенең үз гомеренең һәр чорында аерым дуслары була: балачак дусты, яшьлек дусты, студент вакытларындагы дусты, гаилә дусты һ.б. Иң самими дуслар – балачактагы дуслардыр, мөгаен. Балачак дустым Эльмира (исеме үзгәртелде) да бик самими, ихлас, гадел кыз булып күңелемдә саклана. Аның белән шул балачак узганнан соң да сөйләшкән-күрешкән юк иде инде. Социаль челтәрләрнең берсендә ул мине үзе эзләп тапты. Байтак кына хәл-әхвәл сорашып, яңалыкларны, таныш-белешләрне барлап, үткәннәрне искә төшереп язышканнан соң, аның белән очрашып сөйләшергә булдык. Минем бүлдерми тыңлавым күңеленә хуш килде булса кирәк, эчендәгесен бушата-бушата дустым үзенең тормыш юлын сөйләде дә сөйләде:
---
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42744 | "Әнине таба алмадым, төтен сулышны буды" | null |
Кукмарада Корбангалиевлар гаиләсендә булган көчле янгында 75 яшьлек хатын-кыз үлә. Ә 76 яшьлек ирен авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Планетарный урамында урнашкан бу ике катлы йорт әллә кайдан күренеп торган. Ел әйләнәсе гирляндаларның төсле утларыннан балкыган. Былтыр Корбангалиевларны Яңа елга иң матур бизәлгән йорт дип бүләкләгән дә булганнар. Кызганыч, бүген өйдән хәрабәләр генә утырып калган. Йорт, мунча, гараж һәм сарайның чардак өлеше тулысынча янган. Янгында һәлак булган 75 яшьлек Галимә апаны атна башында җирләделәр. Халык телендә, янгын гирлянда чыбыкларыннан чыккан, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Тик уллары Илназ бу фикер белән килешми...
Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42745 | «Исәнмесез!» фильмын интернетта түләүсез карап булачак | null |
23 декабрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» нәфис фильмын интернет киңлекләрендә түләүсез карап булачак.
«Шимбә көн 10.00 сәгатьтә фильмның рус телле варианты «Ютуб» платформасына куела», – дип хәбәр итә кинорежиссер үз аккаунты аша. «Мин бу картинама бик сак карыйм, мөгаен, ул минем шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Әмма никадәр генә сөйләшүләр барса да, без аны Россиянең киң прокатына чыгара алмадык. Югыйсә ул күп шәһәрләрдә уңышлы күрсәтелде – заллар тулы иде», – дип яза режиссер. Татарстан районнарында фильм бөтен мәдәният йортларында һәм кинотеатрларда күрсәтелгән. Илдар Ягъфәров төрле фикерләр ишетүе турында яза. Фильм татар мәдәниятенә зыян китерә, чөнки татарлар уңай күрсәтелмәгән дигән фикерләр дә булган. «Без бу фильмны үз халкыбызга зур мәхәббәт белән эшләгән идек», – ди ул. Фильмны рус телендә «Живы ли Вы?!» исеме аша эзләргә кирәк булачак. Фильмның киносценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Фильм татар телендә төшерелгән. Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Рольләрдә — Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Рамил Мирханов, Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров, Түбән Кама театры артисты Фарил Вафиев һәм башкалар, дип яза "Татар-Информ" МА.
---
Татаркино
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42746 | Осиново бистәсендә җимерелгән фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан булган | null |
Осиново бистәсендә бүген иртән газ шартлаган йорттагы бер фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан булган. Газ хезмәте вәкилләре фаҗига булган урында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42747 | Казанда 26 авторның әсәрләре кергән «Күңелгә илһам керә» китабы тәкъдим ителде | null |
«Ногай» кунакханә комплексының «Китап Club» ресторанында Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Күңелгә илһам килә» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап-альманахка төрле яшьтәге 26 авторның әсәрләре тупланган. «Татарстан китап нәшриятының архивында шактый кулъязмалар җыелган. Һәрбер мөрәҗәгатьне канәгатьләндереп, һәрбер гаризага җавап итеп, китап бастырып булмый. Шушы хәлдән чыгу өчен, Татарстан китап нәшрияты соңгы 4 елда китап-альманахлар чыгара. Бу альманахларга ел саен 20-30 кеше керә: иҗатчылар, каләм әһелләре, яшьләр, өлкәнрәкләр, күп еллар китап чыгара алмаучы каләм ияләре дә бар. Алар классик шагыйрьләр дә түгелдер, халык арасында исемнәре дә бик яңгырамыйдыр, ләкин бик сәләтле авторлар», – ди язучы Галимҗан Гыйльманов. Альманахларның максаты шагыйрьләрне халыкка күрсәтү һәм авторларның үзләрен Язучылар берлегенә, укучыга, әдәбиятка игълан итүе. «Альманахка 26 автор керде. Алар арасында соңгы елларны узган «Глаголица», «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә гран-при алган кызларыбыз да, шул ук вакытта лаеклы ялга чыгып иҗат итүчеләр дә бар. Алар арасында Язучылар берлеге әгъзалары да очрый. Мәсәлән, быелгы альманахка Флера Ибраһимова, Дания Нәгыйм, Ринат Мәннан керде, чөнки китапның сыйфатын, әһәмиятен бераз үстерергә дә кирәк. Китапка авторлар турында белешмәләр һәм аларның иҗатларыннан сайлап алынган иң яхшы текстлар кертелде», – дип өстәде Галимҗан Гыйльманов. Кичәгә авторлар үзләре дә килгән иде. Алар арсында: Тәслимә Низами, Рушания Гыйләҗева, Людмила Аланлы, Ринат Мәннан, Люция Әблиева, Надия Вәлиева, Алмаз Әхмәтгалиев, Айзирәк Гәрәева-Акчура, Марсель Шәрапов һәм башкалар, дип яза "Татар-Информ" МА. «Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә эшләнелгән «Күңелгә илһам килә» китабында шигырьләрем икенче тапкыр бастырыла. Башта «Безнең гасыр авазы» китабында чыккан иде. Бу альманахка минем төрле темаларга кагылышлы шактый күп шигырьләрем керде. Татарстан китап нәшриятына шагыйрь булып тумаган, әмма шагыйрь буласы килгән кешеләргә, шигырь язучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – ди Әтнә районында яшәп, иҗат итүче Надия Вәлиева. «Минем шигырьләрем Татарстан китап нәшриятында чыккан җыентыкларның бөтенесендә дә бар. Әлеге җыентыкка минем 20ләп шигырем керде, әмма мин хикәяләр, пьесалар язам. Моңарчы үземнең «Бәхет юллыйм» дигән китабым чыккан иде. «Алма бакчасы» дигән пьесам Арча районының мәдәният йортында куелды», – ди Арча язучысы Марсель Шәрапов.
---
Татарстан китап нәшрияты
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42748 | “Икесен бер кабергә җирләделәр” | null |
Мин аның җәйге бакчасында үскән ут йөзле кызыл мәкләрен күргәнем бар. Хәсиятле тәрбия күреп үскәнгәме таҗлары касә кадәр, матурлар! Әтнә районының Бәхтияр авылында гомер итүче Фирая апа Нургалиеваның гомере буе эш дип януын шул чагында ук та аңлаган идем мин.
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42749 | «Әти, янабыз!» Садыйковлар гаиләсенә ярдәм кирәк | null |
19 декабрь көнне Биектау районының Олы Кавал авылында яшәүче Садыйковларның йорты янып, көлгә әйләнгән. Йорт хуҗасы Илдар хатыны Фирая белән биш бала үстерә. Кышкы салкында 6 кешелек гаилә бернәрсәсез урамда кала. Бөтен авылдашлары бу гаиләгә булышырга алына. Иң элек алар, авыл буйлап, акча җыя, аннары бу хәлне интернетка чыгара. Ике көн эчендә 200 мең сум акча җыйганнар да инде. Әмма йорт җиткерер өчен бу гына җитми, әлбәттә. – Ут капкан чакта мин мунчада идем. «Әти, янабыз!» – дип, улым йөгереп килде. Башта ышанмадым. Йөгереп чыгып карасам, аш бүлмәсе яна башлаган иде. Каушап та калдык инде. Нишләргә белмәдем, – ди Илдар. – Ут электр чыбыклары тоташкан җирдән чыккан. Янарбыз дип кем уйлаган инде аны. Бик читен. Тыныч кына гомер иткәндә, гаиләбезгә мондый хәсрәт килер дип уйламаган идек. Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Олы Кавал җирлеге башлыгы Фәнил Гыймадиев белән дә элемтәгә кердек. Әлеге гаиләгә ничек тә булышасы иде, ди ул. – Садыйковларның өйләреннән документларын һәм бераз кирәк-яракларын алып чыга алдылар. Бездә кеше бик бердәм. Шул ук минутта җыелышып, ярдәм итәргә тотындылар. Әлегә Садыйковлар үз өйләреннән ерак түгел Фираяның әниләрендә яшәп торалар. Язга чыккач, йорт җиткермәкчеләр, – ди җирлек башлыгы. Ут тиз таралган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә каралты-кура янып бетәргә өлгерә. Авылдашлары, әле ярый янгын төнлә чыкмаган, дип сөенә. Интернетка хәбәрне туганнары Рәсим чыгара. – Бераз ярдәм булмасмы дигән идем. Алар бит бернәрсәсез калды. Ярый, суыткычны алып чыга алдык. 50 мең булса да акча җыеп булмасмы дигән идем, шөкер, 200 меңнән артты инде. Мин барысын да хуҗаларга тапшырачакмын, – ди ул. Илдар абыйның бертуганы Фәридә Кәлимуллина да бу гаилә өчен акча җыя башлаган. Аны бик ярдәмчел, авылдашлары өчен янып-көеп йөрүче, ышанычлы кеше, диделәр. – Әлеге гаиләнең үз карталары юк. Шуңа күрә изге күңелле авылдашларыбыз җыя. Кеше хәсрәтенә битараф булмаган һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Үз игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди җирлек башлыгы. Садыйковларга ярдәм итәргә теләүчеләр Фәридә Кәлимуллина исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89503138525 телефонына беркетелгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42750 | Илназ Сафиуллин: «Хәзер чит илдә яшим» | null |
Зиннур Сафиуллин 60 яшендә беренче “Алтын Барс”ын алды. Мондый бүләкне танылган композиторга улы Илназ Сафиуллин ясады. Алар “Татар җыры”нда бергә чыгыш ясадылар. Зиннур Сафиуллин җырларыннан торган поппури башкардылар.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42751 | Гөлсирин Абдуллина: «Бер-береңнән ял итә белергә кирәк» | null |
Җырлы гаиләләр – татар эстрадасының бер феномены, дисәк, арттыру булмас. Өйдә дә, эштә дә бергә булу мөнәсәбәтләргә йогынты ясыймы? Эштәгене өйгә алып кайту яхшымы, начармы? Аерым гына иҗат итү турында хыяллар уянгалыймы? Бу сорауларны танылган җырлы гаиләләрнең үзләренә бирдек. Бу фикерне Гөлсирин Абдуллина да дәвам иттерде. Тормыш иптәше Азат Абитовны сагынып көтеп алырга ярата икән ул. «Якын кешең белән гел бергә булу, шатлыгын да, башкасын да уртаклашу, ярдәм итешү, киңәшләр бирү рәхәт инде ул. Күп әйберне уртага салып сөйләшеп була. Без, гадәттә, андый «киңәшмә»ләрне машинада, юлда чакта уздырабыз. Эшләп, өйгә кайткач та нәтиҗә ясап куябыз. Шулай да, бер-береңнән ял итә белергә кирәк. Сагыну хисе булырга тиеш», – ди Гөлсирин. Эшне өйгә алып кайтуның чамасын белергә кирәк дип саный ул: «Минем өчен өй ул – ял итү урыны. Төрле тәм-томнар пешереп, балаңны кочаклап…» Аерым иҗат итүгә килгәндә, андый уйның башына килгәне юк икән. «Сылуны алып кайткач та, Азат концертлар куярга уйлаган иде, «Синнән башка булдырып булмас», – дип, уеннан кире кайтты», – дип сөйләде җырчы.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42752 | Петарда шартлап, кулы өзелгән | null |
Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалей шәһәрендә петарда шартлавы аркасында бер ир кулсыз калган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә. Бу хәл ирнең фатирында булган. Шартлау нәтиҗәсендә ирнең кул чугы өзелә һәм янгын чыга.
---
Өмет
№ --- | 22.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42753 | Рәниф Шәрипов: «Детдом безне еламаска, елап сорамаска өйрәтте…» | null |
Иҗат эше ыгы-зыгыны яратмый ди ул. Әллә шуңа ил-гавамнан читтәрәк калып, бар булмышын иҗатка багышлап яши. Сүзебез – шагыйрь Рәниф Шәрипов турында. Аның белән иҗат хәлләре, әдәбият проблемалары турында сөйләштек. – - Рәниф абый, сүзне хәл—әхвәл белешүдән башлыйк. Нихәлләрегез бар? – Хәлләр начар түгел, Аллага шөкер! – Фәнис Яруллинның көндәлекләре аша иртәсенең бик иртә башлануын, бик күп кешеләр кабул итүен белдек. Сезнең көнегез ничек башлана, ничек үтә? – Фәнис абый белән чагыштырганда, мин күпкә ялкаурак шул. Иртә тормыйм. Күптомлыклар чыгарырлык язганым юк, гәрчә аз язмадым кебек. 25ләп поэма гына бар. Сан өчен түгел, бик тә абруйлы әдипләребездән шактый югары бәя алган әсәрләр. Кемнеңдер чагыштырганы бар, имеш, бер поэма бер роман кебек дип. Яшьрәк вакытта көнем сәгатьләргә, мәсәлән, чит телләрне өйрәнү, уку, тарих, әдәбият, физкультура… кебек «дәрес»ләргә бүленгән иде. Язу эшен исемлеккә кертеп булмый, билгеле. Анысы сәгатьләргә бүленми, үз тормышы белән яши. Хәзер инде режим буенча яшәмим, «пенсиягә чыктым». – Сезне, холыкларыгыз капма—каршы булса да, Фәнис Яруллин белән чагыштыралар да бугай әле. – Андый чагыштыруларны бөтенләй яратмыйм. Фәнис абый янында кунакта булгаладым. Без – икебез ике төрле кеше. Үземнең ялкаулыгым турында әйттем инде. Аннан соң, мин сорарга яратмыйм, бөтенләй яратмыйм. Бу – минем өчен үз-үзеңне кимсетү, түбән төшерү. Детдом безне еламаска, Елап сорамаска өйрәтте… – Әниегезнең нинди нәсыйхәте язмышыгызда хәлиткеч роль уйнады? – Әнием нәсыйхәтләре булдымы, юкмы – хәтерләмим. Үләр алдыннан чакырып алып: «Улым, мин үләм. Син курыкма, сине хөкүмәт ташламас…» – диде. Сүзгә-сүз. Шул булды нәсыйхәт. – Татар әдәбиятында ятимлек, балалар йортында тәрбияләнү темасы элек—электән булган, хәзер дә бар (соңгы елларда Зөлфәт Хәким, Айгиз Баймөхәммәтов һ.б.лар). Бу теманы эчтән белсәгез дә, язмыйсыз. Сәбәбе нәрсәдә икән? – Әлеге авторларны ишетеп беләм, ләкин укыганым юк. Әйе, бу теманы мин бик яхшы, эчтән беләм. Язмыйсыз дип әйтү дөрес түгел. Язгалыйм. «Качу», «Алмагачлар сагышы». Ләкин, бу темага кагылганда, мин, һәрвакыт дип әйтергә була, мәхәббәт белән язам. Бәлки шуңадыр да, ул әсәрләр җиңелчә генә, «еламыйча» гына укыла, халык телендә йөрми. – Фәнис абыйның Нурсөясе булса, сезнең терәк—таянычыгыз, илһамчыгыз Дамирә апа бар. Аның белән соң кавышканга үкенмисезме? – Әйе, без соңрак кавыштык. Инде ун елдан артык бергә. Шөкер итеп яшибез. – Хатыныгызга яратам дип әйткәнегез бармы? Көндәлектә аңа ничек эндәшәсез? – Яратам дип әйтешкән чаклар да булды. Гомумән, роман язарга була. Кәеф әйбәт чакта, матурым дип дәшәм, кәеф булмаганда, Дамирә инде… – Сез социаль челтәрләрдә бик актив. Шигырьләрегезне күбесенчә кемнәр укый? Гомумән, шигърият бүген ни дәрәҗәдә популяр? – Шигырь укучылар да, язучылар да күп. Интернет тулы. Монда инде сыйфат, зәвык кебек төшенчәләр калкып чыга. Хәер, күзәткәлим: һәркемнең үз укучысы, язучысы бар. Интернетта тулы демократия. Мин шуңа бик сөендем: укучы барысын да аңлый, сизә, тоемлый. Бер яшь ханымның минем шигырьгә җавабы хәтергә уелып калды: «Кызганыч шигырь дә түгел, ләкин нигәдер елыйсы килә…» Бик уйландырды бу сүзләр. Ул бит могҗиза белән очрашкан кебек язган бу бәяне. Шигъриятнең сере дә, бәлки, шулдыр. Тагын бер сүз әйтәсем килә: интернетта Чаллыдан Айрат Суфиянов исемле бик шәп шагыйрь еш күренә. Гениальный дип әйтсәм дә артык булмас. Җаны-тәне белән чын шагыйрь. Күп яза, әйбәт яза. Менә дигән шигърият үрнәкләре күрсәтә. Нигә әле бу димәгез, бәлки аңа да игътибар артыр, күрерләр, булышырлар… Ул – телебез, халкыбыз байлыгы. – Рәниф абый, сезнең барлыгы ничә китабыгыз чыкты? Бөтен иҗатыгызны туплап чыгару өчен ничә томлык кирәк булыр иде? – Барлыгы сигез китабым чыкты, шуларның дүртесе каты тышлы, кем әйтмешли. Барлык иҗатны туплау кирәк түгелдер, бәлки. Шулай да, сыйфатлы гына итеп ике томлык әзерләргә булыр иде. Китап кибетләрендәге киштәләргә, андагы сатылмыйча яткан күптомлык әсәрләргә күзем төшә дә, бер томлык та җитәр иде, дип уйлап куям. Бу – бары тик уйлар гына. Өмет юк дип әйтергә була. Соңгы китабымны бик зур кыенлыклар аша чыгардык. Кайвакыт, йөгерә-йөгерә китап бастырыр өчен, өстән бер генә сүз дә җитә икән. Барысы да табыла… Хәзер ул якка борылып та карыйсы килми. Шигырь дә язган идем әле, «Кем кулында безнең язмышлар…» дип. Чөнки, «социаль әһәмияте юк» дигән мөһер сугып, минем китапны бөтенләй юк итәргә маташканнар иде. Шулай булыр да иде, ярый әле, бер таныш «олы абзый»: «Хәлең ничек?» – дип сорады. Мин җавап бирдем… Үзем турында, күргәннәрем турында кечкенә-кечкенә истәлекләр язган идем, интернетка куеп та бардым, бер китаплык җыелды. Тик, бик шикләнәм, «социаль әһәмияте» юктыр. Кемнәндер ярдәм сорыйсым килми. – Иҗатыгыз вакыт—вакыт бик усал, әмма үзегез усал түгел бугай. Юкса фәлән түрәләрнең ишекләрен тибеп ачуыгыз турында бер дә ишетелми. Китабыгыз аз тираж белән чыкты, урамга чыгып йөреп булмый торган йортта өске катта яшисез. Саный китсәң, күп инде… – Иҗатым үземә бер дә усал түгел шикелле. Һаман шулай диләр. Әллә чынлап та шулай инде. Бу дөньяның, бу тормышның ямьсез, гаделсез якларын күрсәм, шунда ук ачуым чыга. Ябык ишекләрне тибеп ача белмим, борылам да китеп барам. – Шәхесләргә багышланган поэмаларыгыз бар. Алар арасында иң катлаулысы дип кайсын әйтер идегез? – Таһир Якупов турында «Куылган моң», Вафирә Гыйззәтуллина турында «Вафирә», Фәүзия Бәйрәмова турында «Фәүзия» дигән поэмаларым бар. Барысы да катлаулы. Бераз гына тәнкыйть тә булды. Бәхәсләшмим, бер-ике сүз генә әйтәм. Поэма ул – документаль язма түгел, ә хисләр дөньясы, шигъри әсәр. Теге чоры кермәгән, бу вакыйга сурәтләнмәгән дип тәнкыйтьләү урынсыз. Икенчедән, ничек кенә ачы булса да, дөреслекне язарга куркып узсаң, каян килсен әсәргә хисләр? Тәнкыйтьтә хикмәт бар, аңа да колак салам, ләкин, яһүд мәзәгендәге кебек, алар да хаклы, мин дә хаклы. – Хәзерге заман турында поэма язылса, ул ничек аталыр иде? – Хәзерге заман турында поэма язып булмас иде. Физиклар һәм лириклар арасындагы бәхәстә физиклар җиңде, «0» һәм «1» калып бара, ягъни информатиканың нигезе, «бар» һәм «юк», бөтен дөнья шул саннарга кереп югалып бара, ясалма интеллект та шул цифрлар дөньясы. Бәлки, ялгышамдыр, без хисләр табигатен әле һаман да аңлый-аңлата алмыйбыз. Ә ясалма акылны үзебез белмәгән нәрсәгә өйрәтергә маташабыз. Компьютерлар эчендә хисләргә урын юк. – Ил—көндәге вазгыять иҗатка ни дәрәҗәдә тәэсир итә? – Тәэсире шул гына, күп уйланырга туры килә. – Соңгы елларда иҗади конкурслар, грантлар барлыкка килде. Әдәби бәйгеләрдә катнашканыгыз бармы? Юк икәнен белсәм дә сорыйм инде, бәлки, фикерегез үзгәргәндер? Анда җиңүчеләрнең иҗатларын күзәтеп барасызмы? Андый конкурслар файдагамы? – Иҗат эше ыгы-зыгыны яратмый дигән сүзне ишетмәгән кеше бармы икән? Үземнең катнашканым юк. Бәйгеләрнең файдасы бар инде ул. Ләкин иҗат эшендә… Белмим. Иҗат бәйгесе гасырлар буена сузылып бара бит ул. – Тагын бер ел тәмамланып килә. Сезнең өчен ул нинди ел булды? Киләсе елны нинди өметләр белән каршы аласыз? – Узган ел гадәти ел булды дип әйтер идем, алай түгел шул. Киләсе ел гадәти ел булсын иде дигән өметләр белән яшибез…
Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42754 | «Киек каз юллары» җырын башкаручы Артур Хәсәнов СВОдан ялга кайткан | null |
Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Рөстәм Хәсәнов сторисларын күзәтеп барам, дип язган «Өмет» газетасы журналисты.
---
Шәһри Казан
№ --- | 22.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42755 | Журналист Фәйрүзә Мәҗитова: “Хыянәтне кичерергә язмасын” | null |
Тормышка позитив карашы, мөлаемлеге, үҗәтлеге белән генә түгел, меңләгән телевизор караучыны, дусларын, танышларын, хезмәттәшләрен сокландыра торган шәхес ул — “ТНВ” алып баручысы Фәйрүзә Мәҗитова.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42756 | «Ялгыз чыгып китәсе килгән чаклар да була» | null |
Җырлы гаиләләр – татар эстрадасының бер феномены, дисәк, арттыру булмас. Өйдә дә, эштә дә бергә булу мөнәсәбәтләргә йогынты ясыймы? Эштәгене өйгә алып кайту яхшымы, начармы? Аерым гына иҗат итү турында хыяллар уянгалыймы? Бу сорауларны танылган җырлы гаиләләрнең үзләренә бирдек. «Мин мәҗлескә бармый калсам, Илназга авыррак», – ди Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова. Бергә эшләүне ике яклы тәңкәгә тиңли ул. «Өйдә дә, эштә дә бергә булгач, рухи яктан да, эшләр бүленешендә дә терәк булуын тоясың, акча да бер казнага җыела. Әйтик, күп очракта без мәҗлесләрдә бергә эшлибез. Мин аппаратурасына да утырам, диджей да була алам. Гомумән, оештыру эшләрен үз өстемә алам. Бер-беребезгә җайлашып беттек. Ләкин безнең бит әле өч балабыз да бар. Нянябыз юк, әниләребез якында гына түгел. Икәү чыгып китү авыр булган чаклар да җитәрлек. Хәзер менә олы улыбыз, ныгытып, музыка белән шөгыльләнә. Аны конкурс-концертларга күбрәк үзем йөртәм», – ди Гүзәл. Эшләр өйгә кайткан, өйдән бер ялгызың чыгып китәсе килгән чаклар да булуын яшерми ул. «Андый чакта кызлар белән булса да күрешәм, тулыланып кайтам».
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42757 | Халыкны мошенникларның Яңа ел хәйләсе турында кисәтәләр | null |
Яңа ел бәйрәмнәре килү белән кибермошенниклар активлаша, ә алдауның төп ысулларының берсе булып китереп бирү хезмәтләреннән ялган хатлар җибәрү тора. Бу хакта РИА Новостига «EdgeЦентр» кибериминлек директоры Артем Избаенков сөйләгән.
---
Матбугат.ру
№ --- | 23.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42758 | Әнвәр Нургалиев: “Без гаепләнүчене төрмәгә утыртырга теләмибез. Безгә...” | null |
Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрованың үлеменә китергән котычкыч юл һәлакәте буенча суд утырышлары һаман дәвам итә. 33 яшьлек Сәфәрова Чишмә авылында Революция урамындагы баганага бәрелә һәм каза урынында алган яралардан җан бирә. Әлеге факт буенча җинаять эче ачылган иде. Авариядә «Тойота Камри» автомобиленең катнашы бармы-юкмы икәнлеге ачыклана. Аның йөртүчесе полиция участогына китерелгән.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42759 | Татарстанда урманда яшәүче дәрвиш үлгән: мәетеннән сөякләр генә калган | null |
Татарстанда, Югары Ослан районының Коргуза авыл җирлеге урманнарында, фаразланганча, Владимир Мироновның үле гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр итте «ТАТМЕДИА» корреспонденты Равил Мөкмәнов. Мәет инде күптән яткан булган. Аңардан бары тик сөякләр генә калган. Ул урманда дәрвиш буларак 20 елдан артык яшәгән. Владимирның югалуы турында аның сеңелесе Ольга хәбәр иткән иде. Ул Равил Мөкмәновка шалтыраткан һәм Владимир өч ай элемтәгә чыкмавын хәбәр иткән.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42760 | Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат | null |
Бүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте. Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр абый Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде. Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
---
Татар дәүләт филармониясе
№ --- | 24.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42762 | Кыш бабайдан түгел, Аллаһтан сорарга кирәк | null |
Бәйрәм итәргә ярыймы, ярамыймы? Яңа ел җитәрәк, ел саен шул сорау өскә калкып чыга. Балаларга чыршы тирәли әйләнү, бүләк өләшү дә гөнаһмы? Ел саен бәхәс уята торган бәйрәм алды сорауларына җавап эзләдек. Сорауларга ачыклык кертергә дип, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә мөрәҗәгать иттек. – Мөселманнарга Яңа елны каршылау, бәйрәм итү – гөнаһмы? – Ризаэддин Фәхретдин бәйрәмнәрне дини һәм дөньяви бәйрәмнәргә бүлү яклы. Дөньяви бәйрәмнәр, ягъни шатлана, бергәләшеп күңел ача торганнары. Мәсәлән, май аенда халык арасында табигатькә чыгу, көймәгә утырып йөрү, сәхрәгә чыгып, күңел ачу – мөбах гамәлләр. Ягъни ул – шундый гамәл: аны кылган яисә кылмаган кеше саваплы да, гөнаһлы да саналмый. Яңа ел уңаеннан кайдадыр таудан шуу, тимераякта йөрүләр оештырыла икән, гаилә белән шунда барып, күңел ачып кайтырга була. Моның бернинди зыяны да, гөнаһы да юк. Бу бит – җанга рәхәт, тәнгә сихәт. Хәрам юл белән бәйрәм итәргә, күңел ачарга ярамый. Бик матур булмаган күренешләрнең берсе: мәсәлән, эш урыннарында ирләр һәм хатыннар бергә җыелыша. Чит ирләр, чит хатыннар белән бергә утырып эчә, елышып бии, кочаклаша… Шулай итеп, үз гаиләләреннән читтә каңгырап йөриләр… Кемгәдер иярәм дип, хәрам ашап, хәрам эчеп утыру килешмәс. Бу синең гомер буе башкарган эшләреңнең бәрәкәтен бетерер. Безгә атна-ун көн ял итү мөмкинлеге бирелгән икән, аны файдалы уздырырга кирәк. Туганнарга йөрешеп, аларның хәлен белеп, әти-әни, әби-бабайларга кайтып, туганлык җепләрен ныгытып. Әҗер-савапка хәләл юл белән ирешү хәерле. – Кыш бабайдан нидер сорау, теләк теләүгә килсәк… – Дога кылу, теләк теләүгә килгәндә, бу очракта без Аллаһы Тәгаләне генә күздә тотабыз. Ягъни сорасаң да, Кыш бабайдан түгел, Аллаһтан сорыйсы. – Ә балаларга чыршы тирәли әйләнү, чыршы бәйрәмендә катнашу, Кыш бабайга хат язу, аннан бүләк көтүгә карата дин нинди карашта? – Балалар күп нәрсәне әкият буларак кабул итә, могҗизага ышана. Алар янына Кыш бабай булып киенгән кешеләр килә, шигырь сөйләтә, тәртипле, тәрбияле бул, дип киңәш бирә. Элек тә ана-аналар балаларына матур тәрбия биргән. Әмма моны Кыш бабай аша башкармаган, өенә Кыш бабай дәшмәгән. Тәрбия дин үрнәгендә бирелгән. Безнең халык нарат, чыршы урманнары арасында яшәп тә, аны өенә алып кайтмаган, уенчык белән бизәмәгән. «Балаларның христианнарның Раштуа бәйрәмендә катнашып, бүләк аласы килә», – диючеләргә Риза Фәхретдин: «Үзебезнең дә бит бәйрәмнәр бар. Аларны барларга кирәк», – дип җаваплый. Әйтик, Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн. Бу – Мәүлид бәйрәме. Әгәр дә балалар шул уңайдан шигырьләр өйрәнсә, пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнеп, балалар арасында шул җәһәттән ярышлар үтсә, никадәр күңелле булыр иде, ди. Шуңа күрә дә балаларыбызга Кыш бабайдан бүләк дип ялганларга кирәкмидер дә. Бүләк – Аллаһтан. Сер түгел, күп очракта балалар әкияти Кыш бабайны ата-анасы, әби-бабасыннан да өстенрәк күрә. Аларны тыңламый, белми, Кыш бабайны белә, аның өчен тырыша, матур киенергә тели, әзерләнә. Юк нәрсәне уйлап чыгарып, халык булмаган бабай образын тудырырга тырыша. – Сер түгел, ел җиңелләрдән килмәде. «Уйнап-көлеп йөрер чак түгел», – диючеләр бар. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә. – Һәр елның үз авырлыгы, үз җиңеллеге бар. Аның өчен кайгырып йөрисе түгел. Кайгы килсә, ил белән күтәрәбез, шатлык булса, ил белән шатланабыз. Мөселманнар гел кайгыда яшәргә тиеш түгел, гел сыкрарга димәгән. Мөселманнарда матәм көне дә өч кенә көн. Күңел ачу да кирәк. Әмма ул хәрам ысул булмасын. Фикер Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые: – Ислам динендә Яңа ел дигән бәйрәм юк, ләкин андый традиция бар. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, тик бу – фәкать безнең фикер, безнең яшәү рәвеше. Кемдер бәйрәм итә икән, аны тыярга да, гаепләргә дә кирәкми. Күп тапкыр әйткәнем бар инде: безнең авылның намазлы егетләре дә бәйрәм итә. Мин аларга сүз әйтмим, чөнки алар эчми һәм тартмый, гөнаһ кылмый, гайбәт сөйләшми. Аңа карап, намаз хакында да онытмыйлар. Яңа ел – балалар бәйрәме. Ә без балаларыбызга дини тәрбияне кечкенәдән үк бирә башларга тиеш. Яңа ел бәйрәмен һәр бала көтеп ала. Ә ник соң әле бәйрәмне дин белән бәйләмәскә? Намаз укымаган балаларга Кыш бабай бүләк алып килми, дияргә була. Кыш бабайга шигырь түгел, дога сөйләп күрсәтсеннәр. Ләкин Кыш бабайга табыну кирәкми. Остазым Габделхак хәзрәт Саматовның: «Яңа ел алдыннан туганнар, дуслар белән җыелып утыра идек. Иске елны озатканда – табындагы иң өлкәнебез, яңа елга чыккач, арабыздагы иң яшебез Коръән укый иде», – дип сөйләгәне әле дә истә. Фото: media.kpfu.ru
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42763 | Җырчы Гүзәлия: "Иң зур үкенечем - бала булмау..." | null |
Татар эстрадасы өчен күпсанлы хитлар иҗат иткән, композитор, автор-башкаручы Гүзәлия «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова кунакка хыялы һәм үкенече турында да сорау бирде.
---
Өмет
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42764 | Башына плафон төшеп, инвалид калган укытучы коляска турында хыяллана | null |
Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек укытучы Ләйсән Фәйзуллина, дәрес вакытында башына авыр плафон төшеп, инвалид калган. 2017 елдан бирле ул урын өстендә ятарга мәҗбүр. — Ул плафоннар элек тә берничә тапкыр төшкән булган. Шуңа аларны тәрәзә төбенә тезеп куйганнар иде. Тик мәктәпкә тикшерү килә дигәч, электрик чакыртып, кабат түшәмгә элделәр, — дип сөйли укытучы. Балаларга диктант яздырам дигәндә генә, өстәл артына утыргач, кинәт башына 3 килога якын авырлыктагы плафон төшә...
Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42765 | Икесенең берсе дә исән калмады | null |
14 декабрьдә Казанда каршеринг машинасы йөртүчесе Башкортстанның Чишмә бистәсендә яшәүче ике бертуганны бәрдергән иде. Юл-транспорт һәлакәте көнендә дәваханәгә салынганнан соң 18 яшьлек Сәид вафат була, ә 23 декабрь төнендә Казан ЮХХДИе аның 21 яшьлек абыйсы Давытның да үлеме турында хәбәр итте. Табиблар аны коткара алмаганнар.
---
Өмет
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42766 | Кукмара районында тулысынча бер йорт янып беткән | null |
24 декабрьдә кичке сигезенче яртылар тирәсендә Кукмара районы Чарлы авылында янгын чыгу турында коткару хезмәтенә хәбәр кергән. Бу хакта “Трудовая слава” районның коткару хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Коткаручылар килгәндә, янгын инде йортның барлык мәйданына таралган, утның сарайга да күчү куркынычы булган. Янгын 80 кв. метр мәйданны көлгә әйләндергән. Утта зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Фото: пиксабай
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42767 | Искәндәр Биктаһировны соңгы юлга озату: “Юк, савыга алмам кебек, Факия...” | null |
Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировны да соңгы юлга озаттык. Аңа 72 яшь иде. Татар моңының тулы бер эпохасы белән хушлаштык.
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42768 | Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдиновкә 70 яшь (ФОТО) | null |
Виктор Шәрәфетдинов бик яшьли, 1969 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә конкурс нигезендә кабул ителә һәм сөйләм жанры артисты буларак, башка бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга җибәрелә. Мәскәүдә ике ел дәвамында ул Нәзифә (Кашапова) Кәримова, Надия Низамиева, Мәрзия Вәлиева, Зәйтүнә Яруллина, Клара Хәйретдинова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Римма Ибраһимова, Эльба Закирова, Мөнир Мөхәммәтдинов, Рөстәм Юнысов, Татьяна Романова һәм башкалар белән бергә укый. Биредә ул пантомима, акробатика кебек оригиналь жанр сәнгате өлкәсе буенча да дәрес-күнекмәләр ала. Казанга кайтып, филармониядә эшли башлагач, бу артистлар «Сәхнәдә яшьләр» дигән программа белән Татарстан авыллары һәм Советлар Союзы шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгалар. Виктор Шәрәфетдинов герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган «Үлмәс җыр» пластик-хореографик пантомима номеры белән концертларда аеруча популярлык казана торган була. Бер ел эшләгәч, Виктор Шәрәфетдинов армия сафларында хезмәт итә һәм янә Татар дәүләт филармониясенең эстрада артисты буларак эшчәнлеген дәвам итә.
Уку елларында ук ул биюче Эльба Закирова белән якыннан таныша, алар бергә иҗат итә башлыйлар, филармониядә эшли башлагач алар өйләнешәләр. Бәхетле гаиләнең тора-бара кызы һәм улы туа. Тормыш иптәше белән алар бергәләп яңа, парлы биюләр өйрәнеп сәхнәгә куялар. 1974 елда алар Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсында «Чәйгә чакыру», «Цирк килде» хореографик номерлары белән катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар, дипломант исеменә лаек булалар. Бу конкурстан соң аларны бик күп чит илләргә гастрольләргә чакыралар: Чехия, Польша шәһәрләрендә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында Никарагуа, Африка илләрендә чыгыш ясарга насыйп була.
Филармониядә танылган җырчы Ренат Ибраһимов бригадасында эшләү елларында, алар Италия, Мальта кебек чит илләргә барып, татар мәдәниятен җиткерәләр. Шулай ук Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова эстрада төркемнәрендә чыгыш ясыйлар.
Виктор Шәрәфетдинов соңгы елларда конферансье, концертлар алып баручы да булды, танылган татар әдипләренең әсәрләрен җыр, пластика, музыка белән бәйләп, үзенчәлекле рәвештә тамашачыга тәкъдим итте. Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиевнең инаугурация концертын алып баруны да Гүзәл Мостафина белән аңа йөклиләр. Хөкүмәт күләмендә узучы бик күп мәдәни чараларны, илебезнең бик күп төбәкләрендә узган Татарстан сәнгате көннәре – декада концертларын да еш алып барырга туры килә аңа.
Алар соңгы елларда Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы концертларында, төрле чараларда еш чыгыш ясадылар. Шулай ук Виктор абый озак еллар «Балкыш» республика фестивале гала-концертларының да даими алып баручысы булды. Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновларга иминлек, саулык, иҗат уңышлары телибез, озак еллар балалары, оныкларының шатлыкларына куанып яшәргә насыйп булсын. Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Бертөркем артистлар һәм язучылар Мәскәүдә. Мәдәният хезмәткәрләре үзәк йортында.70-нче еллар. Ринат Ибраһимов эстрада төркемендә эшләгәндә, хәрби бүлекләрдә чыгыш ясаганнан соң. Виктор Шәрәфетдинов алда (уртада). Венгрия.1986 ел Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Казан. Август, 1999 ел «Цирк килде» бию номеры белән. Финляндия шәһәрләрендә гастрольләрдә. 1982 ел Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. Целиноград. шәһәре. 1982 ел Татарстан сәнгате осталары концерты. Ленинград. 1984 ел Виктор Шәрәфетдинов кулчатырлы пантомимо номеры белән чыгыш ясаганда. Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар. «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы концертыннан соң. 2015 ел
---
Татар дәүләт филармониясе
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42769 | Кемгә 10 мең сум акча түләнәчәк? | null |
Декабрь аенда балалы гаиләләр социаль контракт буенча һәр балага 10 000 сумлык түләүләр рәсмиләштерә ала. Россиядә мохтажлар ай саен һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр ала. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар бирелә. Ә шундый төр категориягә керүче гаиләдә тәрбияләнүче балалар мәктәптә бушлай туклана алачак. Аз керемлеләргә дәүләт ярдәменең тагын бер төре — социаль контракт, шуңа күрә кеше үз бизнесын ача, фермер хуҗалыгын җиһазландыра, эш таба ала. Социаль контракт-дәүләт белән матди ярдәмгә мохтаҗ кеше арасындагы килешү. Аны район социаль яклау бүлегендә рәсмиләштерәләр. Аз керемле кешегә ай саен пособие түләү генә түгел, ә гаиләсен тәэмин итәр өчен ярдәм бирелә. Эш табарга ярдәм итәләр, яңа һөнәр үзләштерергә өйрәтәләр, бизнес ачу яки фермер хуҗалыгын үстерү өчен акча бүлеп бирәләр.
---
Шәһри Казан
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42770 | Грипптан үлү куркынычын аңлатканнар | null |
Табиб билгеләп үткәнчә, әлеге чир елына 600 меңләп кешене гүргә кертә. Медицина фәннәре кандидаты, лаборатория диагностикасы табибы Наталья Логачева гриппның үлем-китем куркынычы белән янау ихтималы турында кисәткән. Бу хакта “Лента.ру” яза. Табиб билгеләп үткәнчә, әлеге чир елына 600 меңләп кешене гүргә кертә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, грипп йоктыручыларның күбесе чирне җиңелчә яки уртача уздыра. Ә менә 10-12 процентында төрле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Гриппның сулыш кысылу, үпкә ялкынсыну, цианоз (канда кислородның аз булуы) һәм хәтта галлюцинация белән янавы бар. Моннан тыш чир “токсический шок”ка китерү куркынычы белән яный. Бу очракта кан басымы төшә, йөрәк кага, тән температурасы төшә һәм кеше аңын җуя. Логачева кисәтеп әйткәнчә, мондый билгеләр пәйда булуга, сырхауны ашыгыч төстә хастаханәгә озатып, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыру таләп ителә. Фото: пиксабай
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42771 | Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар балаларына нинди исем кушачаклар? | null |
Җырлы гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар әти-әни булырга әзерләнгәнн вакытта, тамашачыларның яңа туачак бала исемен тизрәк беләсе килә. Алиянең социаль челтәрләрендә көн саен күп кенә сораулар да явып тора икән.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42772 | Лилия Биктимерова халык артисты исеменә лаек булган | null |
Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен мәдәният өлкәсеннән шатлыклы хәбәрләр килеп кенә тора. Тагын бер яңалыкны ишеттегезме әле?Җырчы Лилия Биктимерова кичә "Башкортстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исем алган.
Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42773 | Татарча «Санта-Барбара» | null |
Ата-ана хыянәтен һәркем дә кичерә алмый... Ләкин язмышыңа шулай язылгач, аны син генә үзгәртә алмыйсың инде.
---
Шәһри Казан
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42774 | Олег Фазылҗановка "Татарстанның Халык артисты" исеме бирелде | null |
Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 53 татарстанлы дәүләт бүләкләре лауреаты булды. Камал театры артисты Олег Фазылҗанов "Татарстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. “Олег Фаруковичны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлары белән горурланабыз!”, дип хәбәр итә Камал театры коллективы.
---
Камал театры
№ --- | 25.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42775 | Бүләк өчен уенда катнашу гөнаһмы? | null |
Социаль челтәрләрдә дусларыңны күрсәтеп, язма астында комментарийлар калдыру һәм лайклар куйган өчен ниндидер бүләк уйнату популяр. Дини яктан бу рөхсәт ителгәнме? Бүләк өчен генә болай уйнау ялганда катнашу булмыймы? Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең Шәригать бүлеге җитәкчесе Булат Мөбарәков җавап бирә: – Ислам финанс учреждениеләренең аудит һәм бухгалтерия хисабы оешмасының «Бәйгеләр һәм бүләкләр» дип исемләнгән 55 нче номерлы шәригать стандартында болай диелә: «Маркетинг бүләге – теге яки бу товарны, хезмәтне алга үстерү яисә билгеле бер сәүдә урыннарына инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерү өчен махсус уйлап табылган бүләк. Компания, үз эшләнмәләрен яисә үз хезмәтләрен сатып алсыннар өчен, бүләк уйнатырга, баллар системасын кулланырга яисә бүләкне гади генә тапшырырга мөмкин. Товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән. Сатып алырга тәкъдим ителә торган товар яисә хезмәт бүләк уйнатуның шарты булган очракта, шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән булырга тиеш». Димәк, әгәр дә товарны сатып алу шарт итеп куелмаган булса, «Instagram»да бәйгеләр уздырып бүләк уйнату – дөрес гамәл. Бүләкнең шәригать законнарына туры килүе дә шарт булып тора. Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм. («Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан)
---
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42776 | Нахакка рәнҗетелгән Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион урынына 2 миллион гына бирәчәк | null |
Башкортстан Югары суды Фәтхулла Исхаковка 13 ел колониядә утырган өчен компенсацияне 15 тапкыр киметкән. 31 миллионнан 2 миллион сум гына калдырганнар. Аны 22 яшьлек чагында 13 елга төрмәгә ябалар.
Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 26.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42777 | Путинның элекке визиткасын 2 млн сумга сатканнар | null |
Россия Президенты Владимир Путинның 1990 еллардагы визит карточкасын электрон аукционда ике миллион сумга сатканнар, дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына Петербург аукцион йортының әйдәп баручы белгече Финист Цыганков.
---
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42778 | Җырчы Рамил Хәйретдинов: “Улым Салават 2-3 яшьтән үк намаз укый башлады” | null |
Татар эстрадасында иң хәләл дуэтларның берсе исемен хаклы рәвештә Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар йөртә. Бу тату гаиләнең башлыгы Рамил белән күрешеп, тормыш, эстрада, дин турында әңгәмә кордык.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42779 | Бүген Әсхат Сафинның тууына 80 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР) | null |
26 декабрьдә заманында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче, 1989–2003 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры булган, үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкарган сәнгатькәр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсхат Зөфәр улы Сафинны искә алабыз. Аның тууына 80 ел булды. Ул Ижевск шәһәрендә туып үсә. 1962 елда үзенең иҗади эшчәнлеген Удмурт дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамблендә биюче буларак башлап җибәрә. 1963 елда Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә балет артисты буларак кабул ителә. Осталыгы һәм эш сөючәнлеге аңа ансамбльнең башлап биючеләренең берсе булып китәргә этәргеч бирә. Ул иҗат коллективының әйдәп баручы солисты буларак, күп кенә җырлы-биюле музыкаль композицияләрдә чыгыш ясый. Ансамбль белән бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә була. Артистлык карьерасы тәмамлангач та, ул филармонияне ташлап китми, концертлар оештыручы итеп билгеләнә. Ә 1984 елдан ул филармониянең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары була. 1989 елның март аенда Әсхат Зөфәр улын филармония коллективы бертавыштан директор итеп сайлый. 1992 елда ул читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Әсхат Зөфәр улы Сафин директор булып эшләү елларында, Татар дәүләт филармониясендә, 1993 елда – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры А.И.Шутиков), 1999 елда – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (бүгенге көндә сәнгать җитәкчесе А.Ф.Фәйзрахманов) оештырыла. Әдәби-музыкаль лекторий – Опера һәм камера музыкасы бүлеге (сәнгать җитәкчесе В.В.Варшавский) буларак эшчәнлеген дәвам итә.
2003–2007 елларда ул Татар дәүләт филармониясе концерт залы директоры булып эшли. 2007 елдан 2018 елга кадәр Казан дәүләт циркында директор урынбасары вазыйфасын башкара.
Әсхат Зөфәр улы 2022 елның 19 нче гыйнварында арабыздан китте, Казан шәһәре «Курган» зиратында җирләнде. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Аның архивыннан иҗат эшчәнлеге елларындагы кайбер фоторәсемнәр: Әсхат Сафин (уртада) – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты.
1970 еллар
Әсхат Сафин. 1976 ел Сулдан уңга (беренче рәттә): Р. Ибраһимова, В. Шәрәфетдинов,
Ә. Сафин, икенче рәттә: Т. Якупов, Ф. Сөләйманова, Р. Курамшин, Н. Гыймадиева, Г. Сәйфуллин, В. Гыйззәтуллина, Э. Закирова, Н. Минкина, З. Нурмөхәммәтов, Г. Шаһиев. Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә.1977 ел
Әсхат Сафин, Зәйтүнә Яруллина. 1970 ел Әсхат Сафин репетиция вакытында Әсхат Сафин алгы планда, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, Әсхат Сафин беренче рәттә, уртада. Луиза һәм Әсхат Сафиннар гаиләсе. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хор төркеме җырчылары, уңнан икенче: аның тормыш иптәше Луиза Сафина. Бертөркем сәнгать һәм әдәбият әһелләре Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Әсхат Зөфәр улы Сафин. 1999 ел
---
Татар дәүләт филармониясе
№ --- | 26.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=42781 | Кариев театры 2024 елның беренче АФИШАсын тәкъдим итте | null |
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яраткан тамашачылары игътибарына гыйнвар аена афиша тәкъдим итте.
---
Кариев театры
№ --- | 26.12.2023
| matbugat | mass_media | null | null |