url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://matbugat.ru/news/?id=43191
"Татаркино" үзенең йөз еллыгын бәйрәм итә
null
1924 елның 13 февралендә Татнаркомпрос үз системасыннан татар дәүләт фотокино идарәсе бүлеген аерып чыгара. Бу датаны рәсми рәвештә бары тик кинематография белән генә шөгыльләнгән “Таткино"ның оешма буларак эшчәнлегенең башы дип санарга мөмкин. Һәм нәкъ менә бүген "Татаркино" үзенең йөз еллыгын бәйрәм итә. Бу елларда Татарстанда кино җитештерү зур үсеш юлы узган һәм масштаблы үзгәрешләр кичергән: телсез кинодан тавышлыга кадәр, кара-актан төслегә кадәр, пленкадан цифрлыга кадәр. Технологияләр үсеш алуын дәвам итә, әмма республикада кинематограф элеккечә универсаль аралашу чарасы, милли кыйммәтләрне популярлаштыру ысулы булып тора. --- Татаркино № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43192
Казанда укучыга пычак белән янаган укытучыны хөкем иттеләр
null
Казанда хезмәттәшенә һәм укучы балага үтерү белән янаган 52 яшьлек хатын-кызны хөкем иттеләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. --- Матбугат.ру № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43193
Ләйлә Галиева: “Башта күкрәкләремне генә матурлатырмын дигән идем дә, соңрак...”
null
Башкортстан җырчылары Ләйлә белән Рөстәм Галиевлар гаиләсендә мәшәкатьле вакыт. Гаилә башлыгы – Рөстәм Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кылса, Ләйлә – хастаханә палатасында. Авырып китмәгән, матурланырга дип, пычак астына кергән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43194
Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була?
null
Көндәлек тормышыбыз сораулардан тора. Нәрсә хак, нәрсә ялган? Ничек дөресрәк? Бүгенге сәхифәбезне укучыларыбыздан килгән сорауларга багышларга булдык. Сорауларга ачыклык кертүне сорап, Раил хәзрәт Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек. Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була? Шәфкать Г. – Кеше бер мәртәбә намазга басып, мәшәкатьләр сәбәпле, намазын ташласа, соңрак тәүбәгә килеп, Аллаһтан кичерү сорап, гыйбадәткә кире кайтса, Аллаһы Тәгалә кичерер. Әмма сәбәпсез, Аллаһы Тәгалә хөкемнәреннән тайпылып, намазын калдырса, бу бик куркыныч. Кыямәттә Аллаһы Тәгаләнең газабы катырак булырга мөмкин. Намазга басу – зур бүләк. Намаз уку мөмкинлеген бик аз кешеләргә генә бирә. Аллаһы Тәгалә машинасын, йортын, байлыгын бөтен кешегә дә бирергә мөмкин. Әмма иман ләззәтен сайлап кына бирә. Мондый бүләкне югалтудан куркырга кирәк!   --- Ватаным Татарстан № --- | 02.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43195
Ире белән талашкан хатын урманда адашкан
null
Башкортстанның махсус хезмәтләренә урманда бер хатын югалган дигән хәбәр килгән. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ачыклавынча, кичә кичен ирле-хатынлы пар Ишембай районының Октябрь авылыннан туганнары белән бергә Салават шәһәренә китеп барган. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43196
Виталий Агапов : «Казанга килгән саен юлларны сүгәбез»
null
Өч малай әтисе Виталий Агапов моннан өч ел элек төпчек улы Владиславны өйләндергән иде. Киленнәре Регина исемле. Чират исәбен бозып дигәндәй, Виктор абыйсын узып өйләнгән Владислав хәләле Регина белән җырчыны куандырып, онык та бүләк иттеләр – Афина! --- Шәһри Казан № --- | 13.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43197
5 бала анасы Рәдифә Ногманова: «Яратам да инде мине яратуыңны» дип үбәм»
null
Гашыйклар көне. 14 февральдә билгеләп үтелә торган бу көн – җан сөйгәннәргә тагын бер мәртәбә «яратам» дип әйтер, кайгыртуыңны, җылыңны бүләк итәр өчен сәбәп. Февральнең бу көнендә бер-береңә бүләк бирү, хис аңлату гадәткә кергән. Кемнәр бу көнгә аерым игътибар бирә, ә кемнәр яраткан кешеңне куандыру өчен сәбәп чыкканын көтми? Шуны белештек. --- Ватаным Татарстан № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43198
“Зинһар, сеңлемә тавыш бир!”
null
Күптән түгел танышым, үзе дә көч структурасы хезмәткәре булып эшләгән Русланга Ватсап аша танышы түбәндәге эчтәлекле хәбәр җибәргән: “Сәлам, сеңлемә тавыш бирче, җиңәр өчен берничә тавыш җитми! Ул бәйгедә катнаша. Менә сылтама”, — дип яза. “Танышым бит! Ярдәм итәргә кирәк”, — дип ир шул сылтамага баса. Шул секундта Ватсап эшләми башлый. Гүя читтән торып аның телефоны белән кемдер идарә итә. Төрле банклардан йөзләгән СМС килә. Ә аларны укып бетереп булмый. Яшен тизлеге белән килеп, секунд эчендә юкка да чыгалар. Ләкин берсенең эчтәлеген төгәл хәтерли ул. “Сезгә кредит рәсмиләштерелде”. Ир берничә тапкыр телефонын сүндереп тә карый. Ахыр чиктә Ватсап кушымтасын телефоныннан юк итә. Залина КӘРИМОВА Ирек мәйданы № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43199
Казанда күп катлы йортта янгын чыгып, ир-атның гомере өзелгән
null
Бүген төнге берләр тирәсендә Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы 6нчы йортта чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. --- Матбугат.ру № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43200
«А я думала сова» мемы аша танылган Суфия апа яман чирдән үлгән
null
«А я думала сова» дигән мем-видео герое Суфия Хәйдәровна вафат булган. 66 яшьлек хатын-кыз бавырында таралган яман чирдән вафат булган. --- Матбугат.ру № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43201
Рәнис Габбазов зур тамашага чакыра
null
14 апрель көнне Р.Ваһапов фестиваленең гран-при иясе Рәнис Габбазов үзенең дусларын-туганнарын, яраткан тамашачыларын кунакка чакыра. Сәхнәдә татар эстрадасының танылган йолдызлары, моңлы тавышлары белән күпләрнең күңелен яулаган талантлы җырчылар чыгыш ясыячак. Әлеге тамашада Венера Ганиеваның да катнашуы көтелә. --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43202
12 яшьлек бала әнисенә бала тудырырга ярдәм иткән
null
Потеевлар гаиләсе ерак бер авылда яши икән, ашыгыч ярдәм аларга шунда ук килеп җитә алмый. Шуңа күрә бала тудыручы әнисеннән сабыйны 12 яшьлек Мишага кабул итәргә туры килгән. --- Матбугат.ру № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43203
Өч яшьлек кыз наркоздан уянмаган - стоматологка бару фаҗига белән тәмамланган
null
Тверь өлкәсендә стоматологта булганнан соң кыз бала наркоздан айный алмый хастаханәдә якты дөнья белән хушлашкан. 2020 елда туган кыз балага наркоз өчен нинди дару кадаулары турында хәбәр итмиләр. --- Өмет № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43204
Җырчы Алинә Шәрипҗанова: “Әтиемә үпкәм юк”
null
Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанованың тавышын сокланып тыңларлык. “Татарның Гөлҗамалы нинди була?”– дисәләр, һичшиксез, бу җырчыны атап үтәргә буладыр. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43205
Мәче 10 яшьлек баланы үлемнән алып калган
null
Дүрт аяклы дус, күршедәге бүлмәдә янгын чыккач, куркыныч тавышлар чыгарып, малайны шунда чакырган. Бу хәл Мәскәүдә булган. Малай дәрес әзерләп утырган бер мәлдә, Кузя кушаматлы мәчесе аны тырный, куркыныч тавышлар чыгарып, өстенә сикерә башлаган. Бала песинең нәрсәдер әйтергә теләвен аңлап, артыннан киткән. Мәче аны күрше бүлмәгә алып килгән: биредә янгын телләре уйнаган… “SHOT” каналы мәгълүматларына караганда, түшәмгә беркетелгән яктырткычта кыска ялганыш барлыкка килгән. Янгын чыгып, түшәмнең бер өлеше диванга җимерелеп төшкән һәм мебельгә ут капкан. Малай мондый очракта нәрсә эшләргә икәнен бик яхшы белгән: ул башта – янгын сүндерүчеләргә, аннан соң әнисенә шалтыраткан. “Малай әнисе әйткәнне бик төгәл үтәгән: мәчесен алып, ишекне япкан да фатирдан чыгып, күршеләренә янгын чыгуын әйткән. Алар исә подъезддагы электр утын өзгән”, – дип хәбәр ителгән Россия Гадәттән хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. --- Ватаным Татарстан № --- | 14.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43206
КФУ профессоры Казанга җылы көннәр һәм яз кайчан киләчәге хакында сөйләде
null
Казанда алдагы көннәрдә суытачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, һава температурасының -27..-21 градуска кадәр түбәнәюе көтелә. --- Матбугат.ру № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43207
«Син үлдең дә котылдың, ә мин ничекләр түзим?»
null
Урта гасырда Европада 28 яшьлек хатын-кызны карчыкка, 50 яшьлек ирне картка санаганнар. Ир-атларның сирәге генә бу яшькә җитә алган. --- Шәһри Казан № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43208
Яшүсмер кыз һәлак булган "Мерседеста" 400 мең сум акча табылган
null
Ростовта Гашыйклар көнендә фаҗига булган. Бер көн элек кенә сатып алган чит ил машинасында гашыйк яшүсмерләр авариягә очраган. Бу хакта "Комсомольская правда - Ростов-на-Дону" яза. --- Матбугат.ру № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43209
Зәринә Хәсәншина: “Әти-әнине мондыйга күндереп булмас иде”
null
Җырчы Зәринә Хәсәншина Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылыннан. Казаннан кайчак атнасына өч тапкыр кайтып килә. “Әти-әнигә алдан әйтеп тормыйча, сюрприз ясап, кайтып кергән чаклар да күп”, — ди Зәринә, елмаеп. — Әти-әниең белән кызыклы видеолар төшерү кайчан башланды, Зәринә? Ничек күндердең? — Ковид вакытында башланды ул, махсус түгел. Барыбыз да өйдә яткан чаклар. Шушы видеоларны кертүгә, күп лайклар куя, яза башладылар. “Әниегезне күбрәк төшерегез әле”, — дип сорадылар. Ул чакта әни үзен төшергәнне күрми дә кала иде. Хәзер белә, сизә. Ишектән керүемә: “Безнең папарацци яки телевидение кайтып төште”, — ди. Әнинең укытучылык стажы 20 ел, сүзгә оста, бер генә әйтеп куя. “Алдан әзерлисезме?” — диләр. Әнинең әрләвен ничек алдан сөйләшеп куйыйм инде? Алай күндереп тә булмас иде. Моментында видеога эләктереп калсам — калам, калмасам — юк. Ул сүзләр бүтән кабатланмый яки беренчесе кебек килеп чыкмаячак. Шуңа авылда кулда һәрчак телефон. Башта әни, төшермә, дип каршы килгәләде. Авыл җирендә тегесен-монысын әйтүчеләр дә бар бит. “Ник кеше сүзенә игътибар итәсең? Яраталар бит сине!” — дип күндердем. Шунысына шатланам: без — позитив гаилә, бер-беребездән көлә, шаярта, төрттерә беләбез. Әти-әни — якын дусларым да. Исән-сау гына булсыннар! Лилия ЙОСЫПОВА Ирек мәйданы № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43211
33кә кадәр суыта да яз җитә: кибетләдә көрәк белән резин итек алучылар арткан
null
Суыта! Синоптиклар шулай дип кисәтә. Бу атна ахырында республикада термометр баганасы –33 градуска кадәр төшәчәк. Аның каравы, буран тынды. Татарстанда февральдә айлык норманың 95 проценты кадәр кар яуган инде. Быелгы кышка сатучылар гына сөенә. Гыйнварда көрәк 57 процентка күбрәк сатылган әнә. Ә чиратта – резин итек… Быелгы кыш йә бураннары, йә суыклары белән сынавын дәвам иттерә. Урамнарны, йорт тирәләрен баскан кар көртләреннән бераз арындык дип җиңел сулап куярга да өлгермәдек, Татарстанга суыклар килде. Синоптиклар сүзенә ышансаң, атна азагында республиканың кайбер районнарында төнлә –33 градуска кадәр суытачак. Кар-буран көтелми. Хәер, быелгы карның яуган кадәре дә бик җиткән. Казан мэры Илсур Метшин соңгы өч атнада дулаган буранны табигать бәла-казасы дип атады. Гыйнварда башкалада айлык норманың 170 проценты кадәр кар яуса, февральдә әлеге сан 95не тәшкил иткән инде. Әле бит айның яртысын гына вакладык. Урамнарны кардан чистартып та бетерә алмыйлар. Шәһәр мэриясе мәгълүматларына караганда, карны җыештырырга көн саен 1 меңләп техника һәм 750 эшче чыга. Кар эретү станцияләренә һәм аны вакытлыча саклау урыннарына көн саен 30 мең тонна кар ташыйлар. Тик бу эшнең дә җае бар. «Карны элеккеге кебек юл тирәсендәге чокыр-чакырларга бушатырга ярамый. Алай итү  табигатьне саклау законнарын бозу булып санала», – дип, мәсьәләгә ачыклык керткән Илсур Метшин. Ул быелгы кар көртләренә каршы көрәштә гади халыктан ярдәм дә сораган. – Бу – табигать бәла-казасы. Йорт янганда күршеләр: «Янгын сүндерүчеләр эшләсен, бу – аларның эше», – дип читтән генә күзәтеп тормый бит. Бөтен дөнья белән булышалар, – дигән ул. Казанның «Матур» бистәсендә яшәүче Мансур Гарипов ярдәм килгәнне көтеп тормаган. Ул үзенә кар эретү җайланмасы сатып алган. – Безнең урам бик тар. Карны чыгарырга урын калмады. Шуңа күрә 40 мең сумга кар эретү җайланмасы сатып алдым. Ул электр ярдәмендә эшли, утны күп «ашамый». Ишегалдындагы карны өч-дүрт сәгатьтә эретеп бетерә. Саный китсәң, урамнан кар чыгарырга дип бер тапкыр «КАМАЗ» чакырткан өчен дә 10–12 мең сум түләргә кирәк. Киләсе елга да кыш шундый карлы булса, эреткеч үзен үзе аклаячак, – ди Мансур Гарипов. Кибетләрдә көрәк сатып алучылар да бермә-бер арткан. Маркетплейсларның берсе хәбәр итүенчә, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда, быел көрәккә заказ бирүчеләр 57 процентка күбрәк. Алдан аяк киенүчеләр дә җитәрлек: кибетләрдә резин итекләргә сорау арткан, ди. Карлы кыштан соң килгән яздан ни көтәсе билгеле. Эльвира ВӘЛИЕВА Ватаным Татарстан № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43212
Алия Карачурина: «Ришатка түзгәне өчен рәхмәт!»
null
Бәби көтүче Алия Төхвәтуллина (Карачурина) «ТНВ» студиясендә кунакта кызыклы фикерен ирештергән. Җырчы холкында барлыкка килгән үзгәрешләргә түзгәне өчен ире Ришат рәхмәт әйтә. --- Матбугат.ру № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43213
"ШАЯН ТВ" Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуны билгели (ВИДЕО)
null
Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел! Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Фашист коллыгына эләккәч тә рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши. Муса Җәлил - чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы. «ШАЯН ТВ» каналында да Муса Җәлилнең шигырьләре буенча эшләнгән проектлар бик күп. Танылган шагыйрьнең шигыре буенча төшерелгән «Яраткан шигырь» проектының махсус чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез.  --- Шаян № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43214
5 яшьлек малай конфет ашап үлгән
null
Ингушетиядә карамель белән тончыккан биш яшьлек малайның үлеменнән соң тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43215
«Баламны кулларыма да ала алмыйча калам икән дигән уй булды»
null
Казанның Тульская урамында урнашкан машина юу урынында автоцистерна эчендә ятучы ике ир-атны табалар. Аларның берсе хастаханәдә ята, икенчесен коткара алмыйлар. Әлеге ир-атларның бәлагә юлыгуы хакында 16 нчы янгын-коткару частена хәбәр килә. Өч коткаручы – Александр Хилков, Фарух Галләмов, Рамил Шәйдуллин юлга кузгала. Мондый хәлне беренче күрүләре була аларның. Ир-атларны коткарырга дип, Рамил Шәйдуллин алар янына төшеп китә. – Төн иде. Безнең частьтан ерак урнашмаган машина юдыру станциясенә барып җиттек. Без аларны чыга гына алмыйлардыр, дип уйладык. Фаррух аларның аңсыз икәнлекләрен әйткәч, мин махсус киенеп, алып чыгарга дип аска төшеп киттем. Ир-атларга маска кидердек. Өскә чыгардык. Ул арада ашыгыч ярдәм дә килеп җиткән иде. Ахыргача, егетләрнең икесе дә исәндер дип көттек, – ди ул. Рамилнең кешеләрне коткаруы беренче генә тапкыр түгел. Суга батучыга да ярдәмгә ашыга ул, янгын эченә кереп китә. Эше шундый. Тәрбиясе дә. Нәселләрендә 7 ир-ат коткаручы һөнәрен сайлаган. Әтисе 25 ел янгын сүндерүче булып эшли. Аның энесе, әнисенең ике туганы, кияүләре дә шушы хезмәттә. – Мин бер дә бу һөнәрне сайлармын димәгән идем. Мәктәп елларында музыкага хирыс булдым. Баянда, гитарада, пианинода уйный беләм. Армиядән кайттым да коткаручы булып эшкә урнаштым. Әтиемнең үзенә ияртеп йөртүләре бушка китмәде. Шөкер, әлегә кадәр үкенгәнем булмады. Кешеләрне коткарып булса, күңелгә рәхәт булып китә. Ул хисләрне аңлатып булмый, – ди Рамил. – Төрле хәлләр белән очрашабыз. Кайчак йорт дөрләп яна. Соң чакырталар. Инде өйгә кереп булмый. Ә анда кешеләр. Шулчакта өзелә инде үзәк. Аеруча балаларның гәүдәләрен табу кыен. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, булышабыз инде. Ул чакта кешеләр бик хәсрәтле була. Иң авыр чакларын без күрәбез. Ә аннары берәр көн узып, тыныч кына ятканда алдагы көннәр искә төшеп, нинди зур эш башкарганбыз, дисең. Шаккатып та куясың. Ул зур эш янында, гомерләрне куркыныч астына кую да бар. Коткаручылар һәр сменага чыгып киткәндә, моны аңлый. Аларның әти-әниләре дә, хатыннары да якын кешеләренең хәлен яхшы белә. Бергә эшләгән егетләр дусларга әйләнә, гаиләләр туганлаша. – 2009 елда кызым туды. Иртәгә бала тудыру йортыннан чыгаралар дигән көнне мин эштә идем. Иртәнге сигездә алышынабыз. Минутларын санап көтәм. Шулвакыт 15 минут кала, янгын хакында хәбәр килде. Барып керсәк, газ баллоннары тутырылган склад яна. Менә шунда баламны кулларыма да ала алмыйча калам икән дигән уй булды. Шөкер, сүндерә алдык. Хатыным Альбина белән бер-беребезне аңлап яшибез, – ди Рамил. Гаиләдә коткаручылар күп булгач та рәхәт, ди ул. Очрашканда һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Төрле хәлләрне искә ала икән. Әмма гел эш кенә түгел, Рамил балыкка йөрергә, мунча керергә ярата. – Әнә шул чакта барысы да онытыла. Яратып башкарган эш күңелгә рәхәт бит ул.  Авырлыкларны да күтәрергә өйрәнәсең. Хәсрәтләрне дә кабул итә башлыйсың. Бердәмлек көчле итә безне. Коллективыбыз дус. Җитәкчебез Максим Демагин бер учка җыеп тора. Егетләребез өчен дә утка-суга керергә әзербез. Берәүгә авырлык килсә, шундук ярдәмгә ашыгабыз. Кешеләргә булышу канда безнең, – ди Рамил. Сүз уңаенан, Рамил «Ватаным Татарстан» газетасында язмышы бәян ителгән, операция ясар өчен ярдәм кирәк булган Данис Фәсхетдиновның якын дусты булып чыкты. Исегезгә төшерәбез: без Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бергә аңа ярдәмгә хәйрия концерты уздырган идек. Яман чир белән көрәшкән Данисның хәлен дә белештек. Шөкер, бар да яхшы икән. Фатир алганнар, улларына иптәшкә сеңелкәш алып кайтканнар. Данис яңадан егетләр янына эшкә чыккан. Бу сөенечле хәбәрдән соң Данисның үзе белән дә элемтәгә кердек. Ул исә үзенә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 15.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43216
Самарада Алия Арсланованы искә алалар: Куркыныч төш күрәбез сыман
null
Самараның «Бердәмлек» газетасында «Куркыныч төш күрәбез сыман» дигән язма чыкты. Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, бүлек мөдире, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә өч ел тулды, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43217
Ут капкан “скорая” эчендә пациент булган
null
Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасына ут капкан. Бу хәл Стәрлетамак шәһәрендә булган. Автомобиль салонында водительдән тыш, табиб белән пациент та булган. Язгөл САФИНА Өмет № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43218
Һәр иснең – үз чире
null
Кайчак кеше тәненнән ниндидер ят ис килә башларга мөмкин. Табиблар аларның һәркайсына игътибарлы булырга киңәш итә. Тәннән килгән ят ис чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә алар. Балык исе. Ашкайнату системасындагы үзгәрешләр билгесе булырга мөмкин. Кайчак ашказаны аксымга бай ризыкларны тиешенчә эшкәртеп бетерә алмый. Нәтиҗәдә кешенең сулышыннан, тир һәм бәвеленнән балык исе килә. Көчле тир исе. Тик утырганда да тирлисезме? Кышкы салкында туңып кайткач та шабыр тиргә баткан буласызмы? Бу сорауларга уңай җавап бирсәгез, сезгә гипергидроз (чамадан тыш тирләү) диагнозы янавы ихтимал. Ачы ис. Бавыр дөрес эшләмәгәндә күзәтелергә мөмкин. Моңа ашказаны эшләмәү, күңел болгану кебек билгеләр дә өстәлсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Тузан исе. Яшь барган саен организмыбыз да акрынлап гомер көзләренә керергә әзерләнә башлый. Тәннән килгән тузан исе – картаю билгесе, ди белгечләр.   --- Ватаным Татарстан № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43219
Алинә Шәрипҗанова: “Никах укытуыбыз турында әти-әниләргә әйтмәдек”
null
Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43220
Банкны талауда шикләнелгән ир биш миллион сум акчаны таратырга өлгергән
null
Хабаровскида булган бу гадәттән тыш хәл. Банк кассасыннан 13 миллион сум талауда шикләнелгән ир, танышларына бурычларын кайтарырга дип, 5 миллион сум таратырга өлгергән. Бу хакта "Комсомольская правда" яза. --- Матбугат.ру № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43221
Табиблар бер яшьлек баланың эчәклегеннән 48 магнит чыгарган
null
Приморье крае 1 нче балалар клиник хастаханәсе табиблары катлаулы операция ясаганнар һәм бер яшьлек баланың эчәклегеннән 48 түгәрәк магнит алганнар. Бу хакта "Российская газета" яза. --- Матбугат.ру № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43222
Тинчурин театры оркестры 35 еллыгын билгеләп үтәчәк
null
28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак. Бәйрәмдә тамашачыларны оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, 100% тере тавыш көтә. Оркестрны бәйрәме белән котларга аның күптәнге дуслары – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова, Илнар Фәйзетдинов, шулай ук Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин, Айтуган Вәлиәхмәтов киләчәк. Музыкаль кич дәвамында татар халык көйләре, җырлары белән беррәттән татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгыраячак. Моннан тыш, театр артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхфәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, театрыбыз артистлары Илнур Байназаров, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова башкаруында Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар булачак. Татар театрының формалашу һәм барлыкка килү тарихы музыка аша бәян ителгән әлеге концерт бер гаиләнең төрле буын вәкилләре өчен дә кызыклы булачак.  Ильяс Камал, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры: Юбилей концерты – 35-еллык тарихы булган коллективның бүген дә яшәвен, үсә баруын тамашачыларга таныту, эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм тагын да зуррак үсешкә таба юлны дәвам итү өчен зур форсат. Театрга килүем күчеш чорына туры килде: ансамбль буларак торгызылган коллективның әкрен адымнар белән булса да оркестрга әверелү вакыты. Элегрәк оркестр артистлары бары тик спектакльләрдә генә катнашты, тик мөстәкыйль программалар булдырылмый иде. Бүген оркестрыбыз республикабызның алдынгы оркестрлары белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясый, дәүләт чараларында, филармониядә һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында чыгыш ясый, алдынгы коллективлар белән берлектә концерт программаларын сыйфатлы дәрәҗәдә тамашачыларга җиткерә. Кызыклы номерлар, оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, моңлы һәм дәртле көйләр, 100% тере тавыш – болар барысы да безнең концертта булачак. Һәм моны һичшиксез күрергә һәм ишетергә кирәк! Белешмә: Тарихка күз салсак, 1988 елда Тинчурин театрында «Аршин мал алан» спектакле өчен махсус профессиональ оркестр оештырыла. 2013 елда театрда музыкаль ансамбль барлыкка килә. Шул елдан башлап, театрның музыкаль тормышы җанлана башлый, тере музыкалы спектакльләр барлыкка килә. 2019 елдан башлап, әлеге ансамбльне тулы канлы оркестрга әйләндерү процессы башлана. Шушы елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын композитор, музыкант, дирижер, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкли. Шулай итеп, быелгы театраль сезонда Тинчурин театрында берьюлы 4 юбилей дип әйтә дә алабыз: театрның 90 еллык юбилее, оркестрның оешуына – 35 ел, торгызыла башлавына 10 ел һәм оркестр сыйфатында эшли башлавына – 5 ел. Соңгы биш елда оркестр күп яңа премьералар чыгарды, Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган күпсанлы чараларда катнаша, илнең алдынгы солистлары һәм коллективлары белән хезмәттәшлек итә. --- Тинчурин театры № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43223
Гүзәл Галләмованың "Түз,йөрәк!" повесте китап булып басылып чыкты
null
Әлеге повестьта 90 нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар күтәрелә. Авыр вакытларда да вөҗданнарына хыянәт итмәгән, һәрчак үзләре булып калган Рафис белән Гөлфинә, әдәплелек үрнәге булган изге күңелле Таифә әби образлары аша гаиләнең төп кыйммәтләре күрсәтелә, аклык-сафлык, дөрес яшәү төшенчәләре аңлатыла. --- Татарстан китап нәшрияты № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43224
Милли музейда «Моабит дәфтәрләре»н халыкка тәкъдим итү чарасыннан ФОТОрепортаж
null
15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Батыр шагыйрь, аның батырлыгы Татарстанда һәм Россияда гына түгел, бөтен дөньяда билгеле һәм хөрмәт ителә. Бу көнне Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм Милли музейда Моабит дәфтәрләре көне узды.   --- Милли Музей № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43226
Навальныйның* үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия эшли
null
Алексей Навальныйның* үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен колониягә махсус комиссия җибәрелгән. Комиссия Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәте үзәк аппаратының оператив-режим һәм медицина бүлекчәләре җитәкчеләреннән һәм хезмәткәрләреннән тора, дип яза ТАСС. Гадәттән тыш хәл турында бүген 16 февраль көнне билгеле булды. Ямал-Ненец автономияле округында 3 нче төзәтү колониясендә хөкем ителеп утыручы Навальный* көндез йөреп кергәннән соң үзен начар хис итә башлаган. Аңын югалткан.    Медицина хезмәткәрләренең һәм ашыгыч ярдәм бригадасының барлык тырышлыкларына карамастан, реанимация чаралары уңай нәтиҗәләр бирми.    Белешмә өчен: *Алексей Навальный терроризм һәм экстремизмга катнашы булган физик затлар реестрына кертелгән Фото: скриншот  --- Матбугат.ру № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43227
Фәүзия Бәйрәмова кияүгә чыккан
null
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова кияүгә чыккан. Кияү Хөсәен Аймалетдинов исемле. Тумышы белән Нижгардан. Бу хакта Фәүзия ханым үзе хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43228
Сабада мунчада үлгән пар ирле-хатынлы булмаган
null
Саба районының Сабай авылында мунчада ир белән хатын янып үлгән дигән хәбәр таралды. “ВТ” журналисты әлеге хәлне ачыклар өчен Тимершык авыл җирлеге советында эшләүчеләр белән элемтәгә керде. – Дөрес хәбәр түгел бу. Ул кешеләр үлгәннәр. Әмма мунчада һәм янып түгел. Ир белән хатын да булмаганнар. Сабайда берничә генә хуҗалык анда. Үлгән хатын-кыз ул авылныкы, ир-кеше башка җирдән килгән булган. Хатын-кыз олы яшьтә, ир-ат яшь әле. Йомыш белән генә кергәнме, белмибез. Әмма икесе дә вафат, – ди исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр. – Газ белән агуланмадылармы икән дигән фараз бар. Әлегә үлем сәбәбе ачыкланмаган. Вафат булган гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Фото: пиксабай --- Ватаным Татарстан № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43229
Лилия Биктимерова: "Кабер эзләп йөрермен дип уйламаган идем...”
null
Башкортстанның халык җырчылары – Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевның уллары Кәрим дә сәнгатькә гашыйк. Әмма ул, татар-башкорт эстрадасыннан бигрәк, Виктор Цой иҗатына мөкиббән. --- Шәһри Казан № --- | 16.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43230
Казан профессоры Татарстанга климатик яз һәм җәй килү көннәре турында сөйләде
null
Уртача тәүлеклек температура нульдән югары булгач, Татарстанга климатик яз килә. Безнең якларда ул еш кына 30 марттан 3 апрельгә кадәрге чорда була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әйтте. --- Матбугат.ру № --- | 17.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43231
Элвин Грей Хәния Фәрхинең әнисе янына кайткан
null
Башкортстан җырчысы Элвин Грей алты ел элек вафат булган татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхинең әнисе белән очрашкан. Музыкант шәхси блогында Башкортстанның Югары Тәтешле авылында төшерелгән фотоларын бастырган. Ул популяр җырчыга багышланган музейда булган, шулай ук аның әнисе Фәния Азмөхәммәтова белән бергә дога укыган. --- Матбугат.ру № --- | 17.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43232
Сабада фаҗига: "Бөтен серне үзләре белән алып киттеләр"
null
Саба районының Сабай авылы капкасыннан ике мәрхүмне соңгы юлга озаттылар. Икесе дә бер үк җирдә – мунчада сөрем газына агуланганнар. Күршеләр. Өстәвенә туганнар да диләр. --- Шәһри Казан № --- | 17.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43233
Нурлат шәһәрендә янгын: ялгыз ханым 4 баласы белән урамда калган
null
17 февраль иртәсе дә шомлы хәбәр җиткерде: Нурлат шәһәрендә яшәп, 4 баласын ялгыз үстерүче Гөлия Монасыйпованың йортына ут кабып, бер сәгать эчендә янып та беткән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 17.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43234
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Исерек әти янында калдырырга курыккан әни мине үзе белән ала иде»
null
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә балачак хатирәсе белән уртаклашты. — Күңелле дә , күңелсез дә хәтирә искә төште. Исерек әти янында калдырырга курыккач, әни мине иртән, сәгать 5.00, эшенә алып китә иде. Кышның бер көнендә, суыктан яшеренеп ияреп барганда: «Әни, синең башыңда бер кат яулык бит, сиңа суык тугелме? Кулың да өшемиме?» дип юл буе сорап, аның мине җылытып баруына аптырап, кат-кат сорап бардым. Ул миңа көлеп, шаярту хисе белән: «Әниләр өшемиләр алар», дип җавап биргәне, ул көннәр , әле дә исемдә. Кулы һәрвакыт җылы, хәтта кайнар иде. Кайвакыт әнинең кулына бияләй дә кияргә оныткан вакытларын хәтерлим. Авыр булса да әни турында сөйләгәч, йөрәктә шундый рәхәт», — дигән ул. --- Ватаным Татарстан № --- | 18.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43235
Мәетне юганнан соң ачып карарга ярыймы?
null
"Безнең авыл мәчетендә мәет юу урыны ачтылар. Мәетне шунда юалар да, мәчет алдында гына дога кылып, соңгы юлга озаталар. Үзе яшәгән йортка алып кайтмыйлар. Болай ярыймы? Юып кәфенләгәннән соң, якыннарына мәетнең йөзен карарга рөхсәт итмиләр. Мәрхүмне соңгы тапкыр күрергә теләүчеләр була бит", - дип сорый Ришат исемле укучыбыз. --- Ирек мәйданы № --- | 18.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43236
Кукмара фаҗигасе: “Үзебез дә ут эчендә яна идек...”
null
17 февраль киче Кукмара шәһәрен төтен исенә күмде. Район үзәгендәге җитештерү һәм сәүдә нокталары урнашкан зур гына бинага ут кабып, дистәләп эшмәкәрнең товарлары көлгә әйләнде. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 18.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43237
Дачада нинди чәчәк үстергән өчен штраф яки ике елга иректән мәхрүм итү янаганы билгеле
null
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов (КПРФ) хәбәр иткәнчә, өч төсле ипомея үстергән өчен кайбер очракларда Җинаять Кодексы нигезендә гражданны ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости яза, дип белдерде Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43238
Дамир Йосыпов: "Үз илегездә яхшы булсын өчен сез нәрсә эшләдегез?"
null
Россия Герое Дамир Йосыпов «Яшь юлдаш» проекты кысаларында Мәскәүгә «Россия» күргәзмә-форумына килгән яшьләр белән очрашты. Ул тарихны, мәдәниятны белергә кирәклеген ассызыклады, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43239
Яңа туган баласын 30 градус суыкта чүплеккә ташлаган
null
Бу җан тетрәндергеч хәл кичә Новосибирскида булган. Баланың елаганын чүп ташларга дип чыккан бер ир контейнерлар тирәсеннән ишетеп калган. --- Матбугат.ру № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43240
“Сагынмаган көнем юк...”
null
Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Сурия апа Исламованың бердәнбер улы – Нияз бик вакытсыз җир куенына иңгән. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43241
«Нәрсә генә кичерергә туры килмәде»: Айгөл Үлмәскулова мәкерле авыруны җиңгән
null
Берничә ел яман шеш – «лимфома Ходжкина» авыруы белән көрәшкән Башкортстан кызы Айгөл Үлмәскулова үзенең мәкерле авыруны җиңеп, ниһаять, тулысынча сәламәтләнүен хәбәр итте. Сөбханаллаһ! --- Өмет № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43242
Таксист пенсионер ханымны 11,5 млн сумга алдаган
null
Воронежда полиция 67 яшьлек пенсионер ханымны 11,5 миллион сумга алдаган ир-атны эзләп тапкан. Ир-ат Волгоградка күченеп китәргә өлгерә, аны эзләүгә ел ярым вакыт китә. --- Матбугат.ру № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43243
Әбисе йоклап яткан 9 яшьлек оныгының башына чүкеч белән суккан
null
Омскида булган бу гадәттән тыш хәл. 57 яшьлек әбисе башта йоклаган 9 яшьлек оныгын чүкеч белән сугып имгәтә. Анна соң үзенә дә җәрәхәтләр китерә. Хәзер икесе дә реанимациядә. --- Матбугат.ру № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43244
Камал театрында Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе узачак
null
15 мартта Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе була. Программада коллегалар, дуслар котлавы һәм "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Спектакльдә Алсу Әскәр кызы Фәрхи ролен башкара. Касса: (843) 293-03-74 --- Камал театры № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43245
Язучылар берлегендә ябык әдәби конкурс җиңүчеләре бүләкләнде
null
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.  «Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйм. Укучыга бик күп яхшы әсәрләр тәкъдим ителәчәк. Бу әсәрләр тагын да күбрәк укучыны татар китабын укырга җәлеп итәр дип уйлыйм», диде җиңүчеләрне котларга Язучылар берлеге сәхнәсенә чыккан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. «Бу бәйге - комиссиянең беренче проекты иде. Комиссия төзелгәч, Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич белән очрашып беренче киңәш-табыш иткәндә ул аны хәтта үзе тәкъдим итте. Әлеге бәйге халкыбызның әдәби чишмәсе бик күп сулы икәнлеген күрсәтә. Бездә талантлы язучылар, фикер ияләре бар икән», дип дәвам итте ул.  Марат Әхмәтов әсәрләрнең «Казан утлары»нда басылачагын искәртте. Җиңүчеләрнең әсәрләре китап булып басылып чыгачагын да әйтте, анысына да булышачакларын җиткерде. «Бәйге дәвамлы булырга тиеш. Карарбыз – өченче бәйгедә нинди дәрәҗәдә активлык булыр икән. Лилия Гыйбадуллина кебекләр тагын да артсын иде дигән теләктәмен», диде ул Лилия Гыйбадуллинаның беренче конкурста 4 номинациядә лауреат булуына ишарәләп. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әдәби конкурсны зур дәрьяга күп инешләр килеп кушылу белән чагыштырды. «Бу язучыларга зур стимул. Иҗат ялкынын дөрләтеп җибәрү генә түгел, матди яктан да файдалы. Мондый масштабтагы, мондый дәрәҗәдәге әдәби конкурс булганы юк иде әле. Моның өчен республика җитәкчелегенә һәм Комиссия рәисенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерик», диде ул. Ркаил Зәйдулла Марат Әхмәтовның конкурсның дәвамлы булачагы турындагы фикеренә игътибарны юнәлтте. «Марат Готович өченче конкурс турында да өметле сүз әйтте», диде ул.  Марат Әхмәтов залның тулы булмавына, үзе конкурста җиңмәгән язучыларның каләмдәшләрен котларга килмәвенә аптырау белдерүенә җавап итеп, Ркаил Зәйдулла язучыларның өлкән яшьтә булуын искәртте. Ләкин үзе җиңмәгән язучыларның килмәве белән килеште. «Мин мондый конкурслар булуга бик шатмын. Үпкәләүчеләр, көнләшүчеләр күп булса да, бу конкурсны әдәбият тарихында зур вакыйга дип саныйм. Бик күп яңа талантлар ачылуын күреп һәм укып шатланам», диде Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ. «Әсәрләрне укыгач, мин жюриның дөрес бәяләвен тоям», дип Рәдиф Гаташ жюрига аерым рәхмәтләрен җиткерде. Бөтен катнашучылар исеменнән «Романнар» номинациясендә I урын алган язучы Әлфис Гаязов сүз әйтте. Башкортстаннан килгән язучы конкурсны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. «Бу үзеңне башкалар белән чагыштырып алга барырга мөмкинлек бирә. Без барыбыз да дәүләткә рәхмәт әйтергә тиешбез. Мондый ярдәм булмаса язучының да эше алга барал алмас иде», диде ул. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы залның Айгөл Хәйригә кушылып «Туган тел»не җырлавы белән төгәлләнде. Кичәне Резеда Сәлахова белән Илдар Кыямов алып барды. Кичәдә Рөстәм Насыйбуллин һәм Айгөл Хәйри җырлады, дип яза "Татар-Информ" МА. --- Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренеңтуган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43246
"Эффектив терлекчелек" журналының яңа саны басылып чыкты
null
Шушы көннәрдә "Эффектив терлекчелек" фәнни-гамәли журналының яңа саны басылып чыкты. Әлеге махсус чыгарылышның генераль партнеры булып "Элита" дәүләт нәсел хуҗалыгы тора. Журналның электрон басмасын сылтама буенча укырга мөмкин.   --- «Элита» № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43247
Татарстанның бер авылында 6 млн сумлык бүрәнә йорт янып беткән
null
Түбән Кама районының Березовая Грива авылында бүрәнә йорт янган. Янгын турында хәбәр шаһитлардан килгән. Ирекле янгын сүндерү командалары урынга кадәр барып җиткәнче, кишәрлек хуҗасы газ һәм электр линиясен сүндергән. Бер катлы бинада мунча булган. Соңрак урынга шәһәр бүлекчәләре килгән. Нәтиҗәдә 48 «квадрат» мәйдандагы йорт тулысынча янып беткән. Хуҗа зыянны алты миллион сумга бәяләгән. — Якынча, янгын чыгуның сәбәбе — төтен торбасыннан корылма конструкциясенә кадәр чигенүләрнең булмавы яки туры килмәве , — дип хәбәр итте Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин. --- Ватаным Татарстан № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43248
"Икенче ир - күлмәк ямаулыгы..." яки "60 яшьтән узгач, мәхәббәт эзләмәгез инде!"
null
"Үзләренә тормыш юлдашы эзләүчеләр әллә күпме мөрәҗәгать итә. Андый кешеләргә бер җөмлә белән генә дә җавап биреп була. “Алтмышны узгач, ир эзләмәгез. Икенче ир (яки хатын) – күлмәк ямаулыгы” дигән әйтемне дә кулланып була. Шул ук вакытта алай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, чөнки язмыш бездән сорап килми бит. --- Матбугат.ру № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43249
«Алмаз абыебыз Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан биргән»
null
6 февраль көнне юл һәлакәтендә вакытсыз гомере өзелгән Актаныш районында гомер иткән Алмаз абый Кәшаповны 8 февральдә җирләделәр. Лилия ГАЙНУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 19.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43250
Таиландта ял иткәндә хатыны инсульт кичергән ир-ат: “Хастаханәдә бер төн куну якынча 250 мең сумга чыга”
null
“Әтиләр берлеге” Бөтенроссия оешмасы президиумы әгъзасы, элек Чаллыда яшәгән Юрий Соленов Таиландта ял иткәндә хатынының инсульт кичергәнлеген һәм, бәхеткә, авыруның үзеннән сизелерлек эз калдырмавын белдергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза. “МРТ тикшеренүе инсульттан соң теге яки куркыныч әйберләрне күрсәтмәде. Алар асылда юк. Снимокта баш миенең сул ягы бераз гына зарарланган кебек, әмма анда бернинди кан калдыгы да, кимчелекле кан тамырлары да юк! Ленаны тәүге тапкыр хастаханәгә салганнан соң ике ай вакыт узды. Аның шулай тиз савыгуы могҗизага тиң”, – дип язган Соленов социаль челтәрләрдә. Аның искәртеп үтүенчә, инсультның нәтиҗәләре дәвалану сыйфатына һәм кан саву күләменә бәйле. “Инсульт кичерүчеләрнең 40 процентка кадәре шундук вафат була, исән калучыларның 25 проценты бер ел эчендә кабат инсульттан үлә, 30 проценты инвалидка әйләнә. Инсульт кичергән кешенең күп дигәндә 10-15 еллык гомере кала. Әмма операция вакытында ясалганда, дөрес реабилитация узганда озаграк та яшәргә мөмкин”, – дип белдергән Юрий. Таиландка сәфәре барышында Юрийның хатыны инсульт кичерә. Ирина Таиландның бер хастаханәсенә урнаштырыла. Медицина страховкасы “эшләмәгәнлектән”, Юрий хатынын дәвалау өчен үз кесәсеннән түли. “Хастаханәдә бер төн куну якынча 250 мең сумга чыга. Тикшеренүләр моңа керми әле”, – ди Юрий Соленов. Фото: пиксабай --- Ватаным Татарстан № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43251
"Балаңа бик нык күз тигән бит!.."
null
Гадәттән тыш хәлләр турында еш язасыз, мин дә үзем турында сөйлим әле. Мин 4 айлык вакытта үлеп беткән бала булганмын. Косып, эч китеп чирләгәнмен. Аннары комага киткәнмен. Врачлар, инде коткарып булмый, дип, кул селтәгән. Шулай дигәч, әни бик елаган. --- Матбугат.ру № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43253
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Әнине ләхеткә салганда аяклары әле дә җылы кебек тоелды»
null
Салават Фәтхетдинов шәкертләреннән имтихан алуны дәвам итә. Бу юлы легендар Салават белән бер сәхнәдә Ришат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясады. Ришатның хыялы чынга ашты - юбилей концертын остазы белән бер сәхнәдә җырлап үткәрде. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43254
Стәрлебаш районында фермер тракторсыз калган
null
Башкортстанның Стәрлебаш районында суд приставлары авыл хуҗалыгы предприятиесенең арест салынган техникасын сатканнар. Берничә ел дәвамында 30 яшьлек шәхси эшкуар салым түләүләрен түләмәгән. Һәм нәтиҗәдә аның 340 мең сум бурычы җыелган. --- Өмет № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43255
Хөкүмәт хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен акча бүлеп бирәчәк - РИА Новости
null
Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм өчен «Ватанны саклаучылар» фондына 18 миллиард сум грант бүлеп бирәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новости. Михаил Мишустин Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын тәэмин итү буенча координацион совет утырышында белдергәнчә, февраль башында «Ватанны саклаучылар» фонды эшчәнлегенең юнәлешләре киңәйтелгән. Шул исәптән, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучыларының гаилә әгъзаларына ярдәм чараларының тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту буенча да, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43256
Пенсионер ир-ат бергә яшәүче хатынның ун яшьлек оныгын көчләгән
null
Чувашиядә яшәүче пенсионер ир-ат 10 яшьлек кызны ике тапкыр көчләгән. Ул үз җинаяте өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе. Тикшерү ачыклаганча, инцидент 2023 елның августында булган. 68 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче хатынның оныгын алып, аның белән елгага су коенырга киткән. Анда ул кызны ике тапкыр көчләгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңа карата РФ Җинаять кодексының 132 маддәсе буенча «14 яшькә җитмәгән затка карата зыян күрүченең ярдәмчесез халәтен файдаланып кылынган сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» буенча җинаять эше кузгаткан. Сорау алганда ир-ат үз гаебен танымаган, әмма тикшерүчеләр дәлилләү базасын җыя алган. Суд аны гаепле дип таныды һәм 13 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул үз срогын катгый режимлы колониядә үткәрәчәк. Фото: пиксабай   --- Ватаным Татарстан № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43257
Әлмәттә эшче тимер торба астында калып үлгән (ФОТО)
null
Бүген иртән Әлмәттә кеше үлеменә китергән фаҗига булган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Тимер торбалар төягән вакытта «Яңа технологияләр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең механик-җыю эшләре слесарена автомобиль угы төшкән. 46 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Илнур Габдрахманов килгән, дип яза Татар-информ. --- Матбугат.ру № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43258
"Балалар йорты хәерчеләнмәс, ә миңа акча кирәк": приют бухгалтеры бер ел эчендә ятимнәрдән 42 миллион сум урлаган
null
Красноярскида балалар йортының баш бухгалтерын хөкем итәләр. 50 яшьлек ханым бер ел эчендә үз хисабына 42 миллион сум акча чыгарырга өлгергән. Бер нюанс: балалар йорты дәүләтнеке түгел, ә меценатлар акчасына тотылучы шәхси приют. Хәзерге вакытта җинаять эше судта карала, дип яза «Комсомольская правда». --- Матбугат.ру № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43259
«ШАЯН ТВ» «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче сезонын игълан итте
null
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы Балачак җыры бәйгесенең бишенче юбилей сезонын игълан итте. Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр. Бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак. Оештыручылар сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтеп кала. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту. «Балачак җыры» бәйгесе 2024 елның 14 февраленнән башлап, 24 маена кадәр өч турда уздырылачак. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы. Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләрегезне shayanmuzik@mail.ru рәсми почтасына юллагыз. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында. --- Шаян № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43260
Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итә
null
28 февраль көнне Кариев театрында «театраль дәресләр» дәвам итәчәк. «Вакыт кайтавазы: Ахматова татарча» спектакль-квартирнигында Анна Ахматованың шәхесе һәм иҗатына тукталачаклар. 45 минут эчендә танылган шагыйрәнең тормыш юлын күз алдыннан кичерергә мөмкин булачак. Ә аның тормыш юлы катлаулы да, кызганыч та, урыны белән кызык та булган. Спектакльдә 5 актриса уйный һәм аларның һәрберсе Ахматованы яңа яктан ача. Квартирникның тагын бер үзенчәлеге: биредә Ахматова шигырьләре татар телендә яңгырый. Аларны бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә итте. --- Кариев театры № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43261
Хәзер кызлар мәһәргә күбрәк нәрсә сорый?
null
Мөселман илләрендә мәһәре булмаган ир-ат өйләнә алмый, чөнки аның күләме берничә мең доллар белән исәпләнә. Ә бездә исә мәһәргә гап-гади никах бүләге дип кенә карыйлар. Чынлыкта аның хикмәте нәрсәдә, мәһәрнең күләме күпме булырга тиеш һәм аны бирү мәҗбүриме? Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән без шул хакта сөйләштек. - Мәһәр ул никах шартларының берсе. Гаилә барлыкка килгәч, бөтен булган нәрсә дә уртак. Ә мәһәр исә бары тик хатын-кыз хакы, ул аны үзе ничек тели, шулай куллана ала. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Менә шул вакытта ул аны үз кирәк-ярагына тота ала.   Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43262
Кызу булачак: синоптиклар җәйгә һава торышын фаразладылар
null
Белгечләр фаразлавынча, алдагы җәй метеорологик күзәтүләр тарихында иң кызу җәй булырга мөмкин. Июнь-августта уртача температура 25-27 градуска җитәчәк, бу гадәттәгедән берничә градуска югарырак. Иң югары температура 35 градустан югарырак күтәрелергә мөмкин, нормадан биш градуска артык. Синоптиклар шулай ук җылылык циклоннары барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтә, алар югары дымлылыкка китерәчәк һәм көчле яңгырлар, яшеннәр һәм давыллар булу ихтималын арттырачак. Шул рәвешле, Россиядә яшәүчеләргә экстремаль эсселеккә генә түгел, куркыныч һава шартларына да әзер булырга кирәк. Мондый аномаль эссе җәйнең сәбәбе — Эль-Ниньо күренеше, ул Тын океанның экваториаль өлешендә суның температурасы үзгәрү белән характерлана һәм бөтен дөнья буйлап җитди һава аномалияләре китереп чыгарырга мөмкин. --- Ватаным Татарстан № --- | 20.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43263
Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе тоткарланган
null
Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең Татарстан төбәге бүлеге рәисе Венера Гаулстон Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү департаменты карары белән тоткарланды. Бу хакта җәмгыять сайтында хәбәр ителә. --- Матбугат.ру № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43264
Кечкенә кызын җирләгән Ленар Кашафетдинов -25 градус салкында күбәләкне күрсәтеп: «Кызым кайткан...» (ВИДЕО)
null
“Болгар радиосы” продюссеры Ленар Кашафетдиновның гаиләсенә зур кайгы килүе турында хәбәр иткән идек. Аның олы кызы йөрәк авыруыннан вафат булды. Кечкенә Самираны гыйнвар аенда җирләделәр. --- Матбугат.ру № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43265
Ашыгыч ярдәм машинасы тепловоз астына килеп кергән
null
Стәрлетамакта кичә кич Куйбышев тимер юлының 151нче километрында тепловоз белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән. Әлегә билгеле булуынча, юл һәлакәте сәбәбе – махсус машина водителе, авыру хатынны дәваханәгә илтергә ашыгып, светофорның тыелган сигналына тимер юлга чыккан. Кызганычка каршы, авария фаҗигале тәмамланган. Дәваханәгә алып барган авыру хатын һәлак булган, медиклар  (ике фельдшер), машина йөртүче һәм пациент хатынны озатучы имгәнгәннәр. “Башинформ” ачыклавынча,  ашыгыч ярдәм машинасы махсус маячокларын кабызган килеш “кызыл” төскә тимер юлы аша чыгып өлгерергә тырышкан. Тепловоз машинисты ашыгыч тормозга басу ысулын кулланган, тик бәрелешүдән качып котылып булмый, чөнки ике транспорт чарасы да бер-берсенә бик якын булган инде. Локомотив бригадасы зыян күрмәгән, юл-транспорт вакыйгасы пассажир һәм шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә тәэсир итмәгән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43266
Поезд белән бәрелешкән кешеләр авыр хәлдә
null
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Стәрлетамакта поезд белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән дүрт кешенең хәле турында хәбәр иттеләр. Аларның барысын да әле 1нче дәваханәдә дәвалана. --- Матбугат.ру № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43267
Дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда калган ана: Әле дә аңыма килә алмыйм…
null
Нурлатта яшәүче 30 яшьлек Гөлия Монасыйпованың шимбә иртәсендә йорты янып бетә. Дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда кала ул. Алар әлегә әти-әнисе йортында яшәп торалар. Тик анда да озак калып булмас, әти инсульттан соң, 95 яшьлек әбием бар, ди Гөлия. – Аларга тынычлык кирәк. Минем балаларым кечкенә әле. Олысы Мәрьямгә -12, аннан соңгы сабыем Әмингә– 6, Амирага — 4, иң кечесенә Рәйханга 2 генә яшь. Ул көнне олы кызым мәктәптә иде. Кечеләре белән мин өйдә. Ике катлы йортта яшәдек. Өске каттан төтен исе килде. Менеп карасам, ургылып төтенен аска төшә башлады. Каушап калдым. Нишләргә дә белмим. Күз алдымда йөргән балаларымны киендерә дә алмаска әйләндем. Алар трусик-майкадан гына иде. Шулай да, тизрәк балаларын одеялга төреп, тышка чыгардым. Ә үзем кире янган утка, икенче этажга документларга дип кереп киттем. 2 минут уздымы икән, урамга чыгып, күршеләргә җиткәндә, өебез дөрләп яна иде, – дип искә ала ул. Йортлары янганны күреп, кызы Мәрьям бик өзгәләнгән. Җитмәсә, йөрәгендә авыру да бар икән. Сабый әнием белән туганнарым чыга алмыйча калган дип юл буе елап кайткан. Гөлия белән ире аерылышканнар. Йортын икәү бергә яшәгәндә, 2019 елда ипотекага алган булалар. Йорт ир исемендә, шуңа күрә Гөлия аны иминиятләштерә дә алмаган. Аның каравы ипотекасын түләп барган. Әле тагын 1 миллион 500 мең сум бурычы калган. – Кешедән акча җыюны уйламаган да идем. Дусларым эше инде бу. Уттан да хәтәре юк икән. Әле дә аңыма килә алмыйм. Мәшәкатьләр белән бераз онытылып торам да, тагын искә төшә. Йортыбыз урынында берни калмады бит. Ничекләр яшәрмен инде. Балаларга куыш кирәк, – ди Гөлия. – Гаиләбезгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезгә меңе белән кайтарсын. Гөлиягә ярдәм итәргә теләүчеләр 89534065797 телефон номерына беркетелгән әтисе Ирек Хәмзә исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала.   --- Ватаным Татарстан № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43268
Скрипкачы Динә Закирова әнисенең үлеме турында: «Бернәрсә эшләп булмады. 1 айда янып бетте»
null
ТНВда чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» телетапшыруында Динә Закирова кунак булган. Лилия Кадыйрова белән әңгәмә барышында скрипкачы Динә Закирова үзе өчен бик авыр чорларны искә алып, әнисенең үлеме турында сөйләде. --- Матбугат.ру № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43269
Россиянең дүрт шәһәрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак
null
Март-апрель айларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Россия шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Алар театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла. Тинчуринлылар Мәскәү шәһәрендә «Театр мимики и жеста» бинасында 6 март 19.00 сәгатьтә «Яратам! Бетте-китте» җырлы-биюле комедиясен (авторы – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), 7 мартта 19.00 сәгатьтә «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – Т.Имаметдинов) күрсәтәчәк. Март ае гастрольләргә бай булачак: 1 мартта 19.00 сәгатьтә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә «Хыялый» лирик комедиясе (авторы – С.Әбүзәров, режиссеры – И.Мөхетдинов) тәкъдим ителәчәк. Тинчурин театры Яр Чаллы шәһәренә дә гастрольләр белән бара. 12 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә автокаланың «Энергетик» мәдәният сараенда – «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе, 13 мартта 14.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Җан Баевич» трагикомедиясе (авторы – Г.Исхакый, режиссеры – И.Гарифуллин) күрсәтеләчәк. 25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында Тинчурин театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак. А.М. Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә – «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк. --- Тинчурин театры № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43270
“Татар радиосы”ның элеккеге баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев: “Чәч күчереп утырту 5 сәгатькә сузылды”
null
“Татар радиосы”ның элеккеге баш мөхәррире, танылган алып баручы Рамил Шәрәфиев чәч күчереп утырту операциясен ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. Рамил тәҗрибәсе белән уртаклашты. --- Шәһри Казан № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43271
Табиблар коткара алмаган
null
Башкортстанның Салават шәһәрендә коткаручылар янган фатирдан бер ирне алып чыккан, әмма медиклар аны коткара алмаган. Үткәрелгән реанимация чараларына карамастан, өч бүлмәле фатирның 64 яшьлек хуҗасы үлгән. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43272
Машина йөртүчеләр өчен ДОГА
null
«Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим». --- Ватаным Татарстан № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43273
Тиздән туе буласы кәләш трассада бала коткарганда һәлак булган
null
Свердловск өлкәсендә фаҗига. Трассада баручы МАЗ тәгәрмәче ычкынып китеп, юл кырыенда басып торучы яшь кызны үтергән. 16 февраль көнне әлеге авария нәтиҗәсендә зыян күргән 20 яшьлек туташ хастаханәдә аңына килмичә вафат булган. --- Матбугат.ру № --- | 21.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43274
Балалар язучысы Ринат Мәннан вафат булган
null
78 яшендә балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге һәм мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. --- Матбугат.ру № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43275
Диана Сәфәрова үлеме белән бәйле эш фигурантына хөкем карары чыгарылды
null
Башкортстанның Чишмә районы суды халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаепләнүче кешегә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. --- Матбугат.ру № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43276
Мәскәүдә Ваһапов фестиваленең 20 еллыгына багышланган зур концерт гөрләде (ФОТО)
null
Шушы көннәрдә Мәскәү тамашачысы югары җыр сәнгате бәйрәмендә катнашты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләде. Ә Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимулин бу проектны "бөек фестиваль" дип атады. Кич буе тере тавыш һәм тере музыка яңгырады . Фестиваль лауреатлары һәм дуслары "Казан нуры" оркестрына кушылып, Рәшит Ваһапов репертуарын җырлады. Һәр чыгыш кайнар алкышларга күмелде, тамашачы җырчыларны кат- кат сәхнәгә чакырды. “Мәскәү тамашачысы чын татар моңына, чын татар җырына сусаган, бик сусаган икән. Аннары татар тамашачысы классиканы аңламый, кабул итми, дигән сүзләр дә дөрес түгел икән. Бары тик бу өлкәдә армый- талмый эшләргә кирә. Ваһапов фестивале 20 ел буе нәкь шуның белән шөгыльләнә дә инде”, дип бүлеште Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттәхов. --- Рәшит Ваһапов фестивале № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43277
Тышкы кыяфәте бик нык үзгәргән Илнар Сәйфиев серен ачты (ВИДЕО)
null
Сәхнәдән шактый вакыт югалып торган Илнар Сәйфиев апрельдәге концертларына әзерләнә: элекке җырларын яңарта, яңаларын яздыра. Чөнки сәхнә яңалык ярата. Яңалык дигәннән, Илнарның тышкы кыяфәтендә дә үзгәрешләр бар икән. Күпләрдә: «Пластик операция ясатканмы?» —  әллә дигән сорау туар. Юк, ул бик нык ябыккан. Сылуланып киткән Илнардан ябыгу серләрен сораучылар бихисап икән. Ул язылучылары соравына җавап итеп кибеттә «дөрес» ризыклар сайлавын видеога урнаштырып социаль челтәрләргә куйган. «Дуслар! Монда #ППСайфи дигән яңа рубрика башларга булдым әле. Миннән ябыгу серен еш сорыйсыз. Аның беренче һәм төп сере – дөрес туклану. Видеода кайбер продуктларны файдалыларына алыштырып, 500 сумлык кәрзин җыям», – ди Илнар Сәйфиев. --- Ватаным Татарстан № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43278
Азрак ял итеп алсагыз да була: 22-29 февральгә йолдызнамә
null
Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт. --- Шәһри Казан № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43279
Вильфанд март аенда нинди һава торышы булачагын әйтте
null
Барлык Үзәк Россиядә март аенда кышкы һава торышы хакимлек итәчәк. Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерә. --- Матбугат.ру № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43280
«Иртәгә әйләнеп кайтам», – дип, гомере өзелә…»
null
Адәм баласы шундый зат инде ул, белепме-белмиме, үз-үзен алдалап яшәргә ярата. «Иртәгә эшләрмен», «Икенче атнадан башлармын», «Пенсиягә чыккач йөрермен»… Бу сүзләрне кайсыбыз гына үз тормышында бер мәртәбә генә булса да әйтмәде икән? Гел шулай сәбәп табып, үз тормышыбызда игелеккә урын бирүне кичектереп киләбез. «Кайчан Коръән укырга өйрәнәсең?» – дип, кайчак берәр танышыңа сорау бирәсең. «Әле эшләрем күп, кышка керсәк, вакыт күбрәк була, шунда өйрәнермен», – дип аклана башлый бу. Намазга басарга вакыт икәнен искәртсәң дә, «Әле яшь мин, картая төшкәч тә, өлгерермен», – дигән җавап ишетәсең. «Рамазан ае җитә, быел уразага керәсеңдер бит инде», – дигән сорауга да җаваплары әзер. Янәсе, бу эше белән бер дә ураза тотарлык түгел икән, яңа эш табу белән җайларга тырышачак. Әлбәттә, берсе дә ураза тотуның, намаз укуның кирәклеген кире какмый, әмма барысының да җавап бер: «Соңрак». Әйтерсең лә, бу Җир йөзендә ничә яшькә хәтле яшәячәгебез көне-сәгате белән язылган гарантия кәгазен кулга тоттырганнар! Ибне Гомәр разыяллаһу ганһу еш кына: «Кичкә кадәр яшәсәң, иртәнгә кадәр яшәвеңне көтмә, иртәнгә кадәр яшәсең, кичкә кадәр яшәвеңне көтмә. Сәламәтлегеңнән авырган вакытта кирәк булачак нәрсәне ал. Яшәвеңнән үлемең өчен кирәкле нәрсәне ал», – дип әйтә торган булган. Чынлап та шулай бит. Кеше күтәренке кәеф, зур планнар белән йокларга ята, әмма иртән уянмый. Үземенең дә бер танышымның ундүрт яшьлек улы йоклаган җиреннән уянмады. Университетта бергә укыган дус егетнең йоклаганда йөрәге туктаган. Ул да утыз ике яшендә генә иде. «Иртәгә әйләнеп кайтам», – дип, өйдәгеләре белән кыска вакытка гына саубуллашып юлга чыгып киткән кеше өчен дә ул сәфәре соңгысы булырга – юл фаҗигасенә юлыгып, гомере өзелергә мөмкин. Бу дөньядан китү артык зур куркыныч түгел, чөнки кайчан да булса барыбер моннан китәсе, беребез дә монда каласы түгел. Иң мөһиме – нинди халәттә китүебез. Иманлы килеш китәбезме? Игелекле гамәлләрнең дә иң өстене булган намаз укылдымы? Туганнарың белән араң нык булдымы? Әти-әниеңә яхшылык кылдыңмы? «Юк шул, булмады, өлгермәдем», – дип җавап бирергә туры килсә, бик аяныч… Шуңа да һәр көннең кадерен белергә һәм һәр көнебездә изге гамәлләргә дә урын табарга кирәк. Раббыбыз каршысына баргач, беркем дә: «Их, ремонтны ясап бетермәдем, Төркиягә дә ял итәргә барып кайта алмадым, яңа машинада да йөри алмадым», – дип үкенмәс. Ә нәрсә өчен үкенәчәкбез соң? Бу хакта Раббыбыз Үз китабында хәбәр бирде: «Алар газапның катылыгыннан кычкырышырлар, и, Раббыбыз, безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: «Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгазьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде газапның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ярдәм юк».    (Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахмановның шәхси сәхифәсеннән алынды) --- Ватаным Татарстан № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43281
Уфада торак йортның балконы җимерелеп төшкән (ФОТО)
null
Уфада узган төндә Калинин урамында урнашкан 1952 елда төзелгән ике катлы йортның балконы җимерелеп төшкән. Вакыйга турында Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткәннәр. “Имгәнүеләр юк. Йортның төп конструкцияләренә һәм бина эчендәге тмпература режимына зыян килмәгән. Бинаның үзенә хәфев янамый”, – дип аңлаттылар ведомствода һәм бу хәлнең  БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә икәнен  өстәп.  Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram --- Өмет № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43282
Татарстан гаиләләре нинди түләүләр ала?
null
Татарстан гаиләләре дәүләттән төрле ярдәм чаралары ала. Алар арасында ана (гаилә) капиталы, бердәм пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр керә. --- Шәһри Казан № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43283
Клара Хәйретдинова: “Мин алай эшләмәдем!” - дип өзгәләнеп, үкси-үкси еладым
null
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова исемен күпләр сәнгать, опера, мөгаллимлек белән бәйли. Бу язмабызда без аның балачагын, тормыш сынауларын барладык. Илгизә ГАЛИУЛЛИНА Шәһри Казан № --- | 22.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43284
Хатынының әнисен үтергәч, мәетен урманга илтеп ташлаганнар
null
Уфаның Калинин район суды 49 яшьлек иргә карата “үтерү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасы хәбәре буенча, 2023 елның октябрендә бер торакта яшәгән ир һәм аның хатынының әнисе арасында җәнҗал чыккан. Әлфия ШАКИРҖАНОВА Өмет № --- | 23.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43285
Аяксыз калган Илдус абый: «Башны ияргә ярамый»
null
Чирмешән районының Әмир авылында гомер итүче 64 яшьлек Илдус Җиһаншинны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Йөгереп йөргән җиреннән аякларын кисәләр аның. Кыен чакларында янәшәсендә хатыны Нурсинә, өч баласы була. Әнә шуларның җылысын тойганга, төшенкелеккә бирелми дә. Үзе дә борын салындырып утыра торганнардан түгел. Башың иң өстеннән түбән төшмәсен, дип яши ул. – Безнең әти дә – сугышта аягын калдырып кайткан кеше. Әнием белән 7 балага гомер биргәннәр. Аяксыз дип тормадылар, әтине хисапчы итеп куйдылар. Районда кайсы колхоз артта бара, әти шунда эшләде. Аңа ияреп шактый йөрелде. Тик әтинең гомере кыска булды. 44 яшендә тромбы өзелеп вафат булды. Ул үлгәндә, иң олыбызга – 21, кечебезгә 4 яшь иде, – дип искә ала Илдус абый. – Әнием Һәдиягә бик авыр булгандыр инде. Ул бер дә зарланмады. Тырышты-тырмашты, безне кешедән ким итмәде. Без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдек. Әни дә 67 яшендә арабыздан китеп барды. Йөрәк, диделәр. Әни йөрәгендә ниләр булганын беребез дә белмәдек бит. Инде иң олы абыйлары да исән түгел. Моннан 10 ел элек ул да йөрәк авыруыннан үлеп киткән. – Авыр чакларымда янымда гаиләмнән кала, туганнарым иде. Мин аларга бик рәхмәтле. 2011 елда аяксыз калдым мин. Гангрена башланды. Табиблар алдан ук авыруымның башкаларныкы кебек түгеллеген әйтеп куйды. Минем очракта аякларны кисеп кенә котылып була иде. Шулай да табиблар иң элек бармакларга операция ясады. Әмма чир чигенмәде. Шуннан соң сул аягымны боттан ук кисәргә кирәклеген әйттеләр. Каршы килеп кая барасың? Яшисе килә бит. Риза булдым, – ди ул. – Икенче аягым да тездән киселде инде. Аякларымны югалтсам да, күңел көрлеген саклап калдым. Иң зур терәгем Нурсинә булды. Мин гомер буе шофер булып эшләгәч, балаларны да ул тәрбияләде бит. Хәзер шул балаларыма карыйм да сокланам. Хатыным ничек дөрес итеп үстергән аларны. Тәрбиянең күп өлеше анадан тора бит! Олы кызлары Илсөяр, икенчесе Гөлгенә исемле. Улларына Илсур дип исем кушканнар. Сигез онык сөя бүген Җиһаншиннар. Гөлгенәләре ире белән күршеләрендәге йортны сатып алганнар. Әти-әниләренә терәк булып яшәп яталар. Илсөяр белән Илдус гаиләсе Чирмешәндә тора. – Оныклар белән мәш килгән чак. Әле менә оныкларны районга алып барырга дип көтеп утырам. Протезга ияләнә алмадым, коляскада йөрим. Машинамны да кул белән йөртә торганга көйләдек. Урамга кадәр хатыным озата чыга да колясканы алып кереп китә. Мин кайчак аякларым юклыгын сизмим дә, – ди Илдус абый. – Тик кенә утыра белмим мин. Җәен балыкка йөрим. Коляска белән барып була торган җирләрне беләм. Әле тоткан балыкларым җәй аена кадәр җитәрлек. Илдус абый белән Нурсинә апа турында сөйләшәбез. Күңеле тулып китә. Елыйм инде хәзер, ди ул. Әмма бераз тынычлангач, дәвам итә. Нурсинәм мине миннән дә катырак ярата, ди: – Безнең заманда акчасына карап кияүгә чыкмадылар ул. Яратышып өйләнешкән буын без. Нурсинә миннән ике яшькә кечерәк. Югары Кәминкә авылыннан. Без аның белән 1981 елның 11 ноябрендә 13 сәгать 17 минут 48 секундта язылышкан кешеләр. Мин бу саннарны гомер буе күңелемдә саклап тотам. Нурсинәле булуым белән бәхетлемен. Минем өчен генә туган кеше дип саныйм мин аны. Башка берәү булса, ташлап китәр иде. Казан хастаханәсендә ятканда, минем кебек аякларын кистергән ир-атлар күп иде. Шунда, син миңа гарип килеш кирәкмисең, дип килеп әйткән хатыннар да булды. Ә минеке гел янәшә иде. Шөкер, 40 ел бергә. Нурсинә апа хат ташучы булып эшли икән. Илдус абый аны күрше авылларга йөртә. Башта газеталарны, пенсия акчаларын бер авылдан барып алалар. Аннары шуларны өч авылга тараталар. – Сәламәтлегемне югалтсам да, мин – бик бәхетле кеше. Ир-ат, әти хөрмәтенә күмелеп яшим. Балалар да ишектән килеп керүгә иң элек минем белән исәнләшәләр, аннан гына әниләре янына китәләр. Менә шул да күңелгә рәхәт. Оныкларга кадәр янымда бөтерелеп, яратам, бабай, дип йөри. Балалар белән бездә атнага ике көн очрашабыз. Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә бергә җыелабыз. Менә шуннан рәхәте юк инде, – ди Илдус абый. – Бу дөньяда кешеләргә ярдәм итеп, булдыра алганны эшләп, туганнар белән дус-тату яшәргә кирәк. Беркайчан да башны түбән ияргә ярамый. Башыңны исәң, бетте инде. Әнә шуңа да тормышка шөкер итеп, һәр көнгә сөенеп, кадерле кешеләреңне кадерләп, рәхмәтле булып яшәргә кирәк! Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан № --- | 23.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43286
"Бала кайгысы икебезне дә тезләндерде"
null
Без ул кешене, иртәме-соңмы, барыбер алдыбызга килеп тезләнер, гафу үтенер дип көттек. Озак еллар өметләнде күңел. Мөсәллим исән чакта бер кайгыны икегә бүлеп күтәрдек әле. Ялгызыма авыр. Сабыр итсәм дә, күкрәктәге ут көлтәсеннән кайчак йөрәк куырылып килә, – ди әңгәмәдәшем. Гөлнур ШӘРӘФИЕВА Шәһри Казан № --- | 23.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43287
«Каенанам – алтын, иремнең сеңлесе җанымны ашый!»
null
Сезгә үз эчемне бушатыр өчен язарга булдым. Миңа шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Юбилеема бик матур теләкләр әйттеләр. Шаккатмалы хәл – әгәр ресторанга җыймаган булсам, үземнең кем икәнемне белмичә яшәгән булыр идем. Ничек шулай икейөзле булып була икән ул? Иң элек иремнең туганнары шаккатырды. Мин Башкортсанда туып-үсеп, Татарстанның бик гүзәл ягына кияүгә чыктым. Әтиләр миңа 15 яшь чагында Актаныш районына күчте. Казанга укырга килгәч, тормышым үзгәрде. Икенче курста вакытта булачак иремне очраттым. Кызганыч, аның әтисе бик иртә, Ниязга 4 яшь чагында вафат булган. Әниләре ике улын, ике кызын берүзе, 28 яшендә тол калып үстергән. Каенанама сүз әйтерлек түгел анысы. Әле дә әкренләп үз көнен үзе күреп яшәп ята. Ә менә ике сеңел җанымны ашады инде. Икесенең дә бәхете булмады. Берсенең ире зур урында эшләде. Өенә кайтып кергәне булмады. Сеңел сер бирмәде – кешедән барысын ишетеп торсак та, бәхетле кыяфәт ясады. Тик кияү яшь хатынга чыгып китте. Икенче сеңелнең ире – машина йөртүче. Анысы салгаларга ярата. Үзебезчә матур гына яшәргә тырышсак та, ирсезе йөрәккә тия инде. Авылга кайта башласаң, ул да иярә. Берәр бәйрәмгә барсак, иң беренче булып килеп җитә. Мин машина йөртү таныклыгы алгач, сиздермичә генә ул да укып чыкты. Ире алып биргән машинасы кар астында череп тора. Рульгә утырырга куркам, ди. Малае үскәнен көтә. Әмма аның безгә тыгылып йөрүе бер дә ошамый. Килендәшнең бәхете бар – алар Чаллыда яши. Каенсеңелгә, әле кияүгә чыгарлыгың бар, дип тә карыйм. 42 яшьтә генә әле ул. Тик юк, безнең тормышка тыкшынып йөри, үзен уйламый. Минем балаларга алган киемнәремә кадәр тикшерә. Каенанам бер сүз әйтми, ә сеңел йөрәгемә тия инде. Абыйның күлмәгенең төсе матур түгел, чалбары бөгәрләнгән, дип кенә тора. Каты итеп әйтеп карыйм, тик файдасыз. Берәр атна үпкәләп тора да, берни булмагандай, йә шалтырата, йә килеп керә. Ә юбилейда әйткән сүзләрен белсәгез иде. «Гомерем буе сиңа кызыгып яшәдем. Абыйны да кеше иттең. Балаларың да акыллы. Туганымдай якын син», – ди. Минем як туганнар шаккатты. Ике көн уздымы икән, каенананы хастаханәгә салганым өчен, килеп котырып китте. «Башка чир эләгеп, авырса, бирәм мин сезгә кирәкне», – ди. Явызның явызы инде менә! Торма диярсез, куып чыгар диярсез – ир хакы бар бит! Аны хөрмәт итәм, яратам. Инде сеңелне дә кабул итеп киләм. Бәхетсез кеше нишләсен инде ул… Исемем редакция өчен генә --- Ватаным Татарстан № --- | 24.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43288
”Янып үләм бит, коткарыгыз!”
null
Мәрхүмә әнкәем Әминә Сабитованың вафат булырына бер ел кала туган авылыбыз Кошманга (Кайбыч районы) бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, чәй табыны янында күңелле генә гәпләшеп утыруыбыз бүген келт итеп исемә төште. --- Шәһри Казан № --- | 24.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43289
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр артачак
null
Социаль пенсиянең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак һәм 13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия 15999 сумга кадәр арта. Бу хакта «Российская газета» яза. --- Матбугат.ру № --- | 24.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43290
Миләүшә Айтуганова: «Бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк!»
null
2024 елда киң җәмәгатьчелек Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) 115 еллыгын билгеләп үтә. Әмирхан Еникинең туган көне иске стиль буенча 16 февральгә, вафат булган көне яңа стиль буенча шул ук көнгә туры килә. Шуңа күрә әдипнең тууына 115 ел тулуга мөнәсәбәтле чаралар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 20 февральдә – «Халыкара туган тел көне» алдыннан старт алды.  Мөгаллимнәр һәм студентлар Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» хикәяләре мотивлары нигезендә төшерелгән «823нче километр» кинофильмын (cценарий авторы Валерия Байкеева, режиссерлары Ирек Хафизов, Әмир Галиәскәров) карады. Миләүшә Айтуганова: «Бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк!» Чара башланыр алдыннан тарих фәннәре кандидаты, «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «823нче километр» фильмының продюсеры Миләүшә Айтуганова Әмирхан Еникинең өч әсәрен бер сценарийга берләштереп кино итеп төшерү җиңелләрдән булмавын әйтте. – Әмирхан Еникинең өч әсәрен бер сценарийга берләштерү бик авыр булды. Ничәмә-ничә кешегә тәкъдим итеп карадык, кызганыч, Татарстанда бу эшне башкара алмадылар. Соңыннан Мәскәү сценаристларына мөрәҗәгать иттек. Әйе, Әмирхан аганың теле искиткеч матур, укып туярлык түгел. Ләкин безгә сценарийны башта рус телендә язарга туры килде. Аннан соң гына татарчага тәрҗемә иттек. Әлеге иҗат җимешебез Гайнуллина Гөлфия Расил кызы белән берлектә эшләнде. Чынлыкта, әсәр телен кино теленә күчерү – бик катлаулы процесс, чөнки кино һәм әдәбият – икесе ике төрле сәнгать. Бәлки, сез: «Мин укыган әсәргә туры килми», – дип тә әйтерсез, тик шулай да киноның үзенең законнары бар. Бер генә тапкыр да әсәргә тулаем туры килгән киноны күргәнем юк әле. Сценарий әзер булгач, актерлар эзли башладык. Күргәнегезчә, актерлар составы җитди. Төп рольләрдә – Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллина. Яшь актерларыбызның күпчелеге Кариев исемендәге «Яшь тамашачылар театры»ннан җәлеп ителде. Фильмны караганда, актерлар осталыгына игътибар итегез, «ни өчен нәкъ менә шушы актерлар сайлап алынган» кебек сорауларга, үз-үзегезгә җавап бирергә тырышыгыз. Әлеге кино Саба районының берничә авылында һәм Казанда төшерелде. Ләкин бу фильмны кинотеатрда карарга кирәк! Кино – мәңгелек сәнгать! Чыганак --- Татаркино № --- | 24.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43291
"Меценатлар" бизнес-берләшмәсе "Кеше приютына" ярдәм итүен дәвам итә
null
2023 елның апрелендә «Меценатлар» бизнес-берләшмәсенә нигез салынды. Бүгенге көндә берләшмәдә 250дән артык битараф булмаган эшмәкәр-хәйриячеләр бар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә "Кеше приюты"ның яңа пунктлары ачыла һәм аларның алга таба эшчәнлеге тәэмин ителә. 10 ай эчендә “Меценатлар” "Кеше приютына" 14 млн сумнан артык ярдәм күрсәткән. Берләшмәнең эшчәнлек нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча карый аласыз. --- Ханский дом № --- | 24.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43292
Бүген Алсу Гайнуллина 70 яшьлек юбилеен билгели (ВИДЕО)
null
24 февраль –Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гайнуллина Алсу Әскәр кызының туган көне. "Сәнгать дигән могҗизалар илендә чын талантлар гына, үз юлын табып, уңышка ирешә, сайлаган хезмәтенә тугры кала. Сез иҗатыгыз белән, тамашачылар мәхәббәтен яулап, театрыбыз сәхнәсен соклангыч рольләр белән бизисез! Алга таба да һәр ролегез сезне яңа яктан ачсын, һәр катнашкан спектаклегез рухи кәнәгатьлек китерсен, иҗатыгыз саекмасын, күңелегез һәрвакыт күтәренке, хыялларыгыз якты, бәхетегез тулы булсын! Иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы телибез!", диелә Камал театр коллективы котлавында.  --- Камал театры № --- | 24.02.2024
matbugat
mass_media
null
null
https://matbugat.ru/news/?id=43293
Айгөл Бариева: Миңа «Юләр син», диючеләр дә булды
null
Җырчы тормышындагы яңалыгы белән уртаклашты. Айгөл Бариева Хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң яулык ябып йөри башлады. Әмма аның бу адымын хупламаучылар да табылган. "Мин сезгә шуны әйтәм, дусларым: бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин шулай ук эшлим, чыгыш ясыйм, җырлыйм, экобизнес алып баруымны дәвам итәм. Дусларым, туганнарым белән аралашам. Театр, концертларга йөрим.  Әмма болар хәзер бар да икенче урында.  --- Матбугат.ру № --- | 25.02.2024
matbugat
mass_media
null
null