File size: 134,101 Bytes
574c4e7 |
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 61 62 63 64 65 66 67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 79 80 81 82 83 84 85 86 87 88 89 90 91 92 93 94 95 96 97 98 99 100 101 102 103 104 105 106 107 108 109 110 111 112 113 114 115 116 117 118 119 120 121 122 123 124 125 126 127 128 129 130 131 132 133 134 135 136 137 138 139 140 141 142 143 144 145 146 147 148 149 150 151 152 153 154 155 156 157 158 159 160 161 162 163 164 165 166 167 168 169 170 171 172 173 174 175 176 177 178 179 180 181 182 183 184 185 186 187 188 189 190 191 192 193 194 195 196 197 198 199 200 201 202 203 204 205 206 207 208 209 210 211 212 213 214 215 216 217 218 219 220 221 222 223 224 225 226 227 228 229 230 231 232 233 234 235 236 237 238 239 240 241 242 243 244 245 246 247 248 249 250 251 252 253 254 255 256 257 258 259 260 261 262 263 264 265 266 267 268 269 270 271 272 273 274 275 276 277 278 279 280 281 282 283 284 285 286 287 288 289 |
АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН КАРУРМАН АША Кыйсса тексты 2014 елда чыккан (ТКН)Сай ланма әсәрләр китабыннан алынды. Сканлау, "таныту", тикшереп укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән тарафыннан башкарылды. ...яхшы атлар кирәк үтәргә. Зал ягында борынгы сәгатьнең карлыккан тавыш белән унбер тапкыр озакпап-озаклап сукканы ишетелде. Соңгысын суккач та, әле колак төбендә металл чыңы зеңләп торды, һәм инде тутыктан арынган бу нәзек чың дулкыннары ике йөз яшьлек җиз сәгатьнең үзе кебек саргылт төтен булып талгын гына каядыр ерак-еракларга - үткән мизгелләргә, әллә соң киләчәккә табамы - сузылып нечкәрә, җуела бара иде. Менә моңлы аваз һавада эреп тәмам юкка чыкты, өзелде, сүнде... — Багалмам, бүгенгә җитәр... Сиңа күптән инде йокларга вакыт, - диде әнисе һәм китап укып яткан малайның кулындагы йомшак ялтыравык тышлы, ләкин саллы математик журналны, ачык килеш тотып, сак кына өстәлгә алып куйды. - Йокла, улым, әнә күзләрең дә кызарган... Аннары ул малайның җиңел юрганын рәтләбрәк япты, яшь математикның тыңлаусыз чәченнән сыйпады да карават янындагы яшькелт торшерны сүндерде. Әнкәсенең җылы йомшак кулы малайга һәрвакыттагыча, гипноз шикеллерәк тәэсир итте. Самими бәхете иде. Чыннан да, бәхетле иде Гыйлемдар. Гаиләдә бер бөртек бала булганга, аны, бәлки, артык иркәли дә торганнардыр, ләкин укуга һәм белем эстәүгә бирелгән малайны әти-әнисенең назы бозып өлгермәде, һәм ул дөнья рәхәтләренең азы белән дә канәгатьләнә торган булып үсте. Кыскасы, ул - вафасыз дөньяда җил-яңгыр тимичә, мәрхәмәтсез урам тормышының камчысын да, тукмакларын да күрмичә, тәмсез сүзләрен ишетмичә, җылы оранжереядә, чәнечкесез гөлчәчәкләр һәм купшы пионнар арасында үскән самими һәм тыйнак малай иде. Дөрес булса, педагоглар, андыйлардан көрәшче чыгуы икеле, дигән булалар... Хәер, тугыз яшендә инде Гыйлемдар шахмат буенча район мәктәпләре чемпионы булды, аннары, кинәт кенә математика белән мавыгып китеп, шахмат уеныннан бизде. Дөрес, ташлап ук бетермәде, чөнки ул бу уенның катлаулы математик һәм логик мәсьәлә булуын аңлап, аны бер читкә куеп, киләчәккә калдырып кына торды бугай. Шулай да малай, баш мие гимнастикасы өчен көндәлек гәзитләрдәге төрле шахмат мәсьәләләрен чишмичә, барыбер тынычланмый иде. Гыйлемдар ниндидер төш күреп ята иде. Менә аның иреннәре дерелдәп куйды, кашлары җыерылды... Аннары ул, ике кулын да юрган астыннан чыгарып, учлары белән битен һәм болай да йомык күзләрен тәрәзәдән төшеп торган салкын ай яктысыннан каплады... Юк, малаебыз татлы төш күрми иде шикелле. Менә ул бәләкәй йодрыкларын буыннары агарганчы йомарлады, битләре, иреннәре тартышып куйды... Аннары ул, күзләрен ачып, башын күтәрде дә торып ук утырды. Бу минутта аны әнисе күрә калса, һичшиксез, коты алыныр иде, чөнки баланың күзләре, ак төшкәндәй, тонык иде кебек. Ул һаман йокы кочагындамы? Әллә инде лунатиклар кебек йокы аралаш торып йөри башлаганмы? Гыйлемдар бүлмәдә ут алып тормады. Каралҗым агачлар өстендә түбәнтен генә күренгән ай яктысы аңа җитә иде, күрәсең. Ул, урындык аркасындагы чалбарына үрелеп, караватында утырган килеш, берьюлы ике балагына чумды, торып, кыска җиңле күлмәген, оекбашын, калын табанлы спорт ботинкасын киде. Өстәл өстендәге кечкенә рамкадан әтисе белән әнисенең үзе төшергән фотоларын кубарды да, кәгазьгә төреп, бөгәрләмичә генә, түш кесәсенә урнаштырды, аннары, бераз уйлап торгач, калын математика журналы эченнән күрше дачада яшәүче Ниса исемле бер кызчыкның рәсемен дә алды. Ниса аңа һәрвакыт: "Әй син, вундеркинд!" - дип дәшә һәм җае чыкса-чыкмаса да үртәргә тырыша иде. Малай исә, күпме генә эзләсә дә, күрше кызына төртке кушамат таба алмыйча гаҗиз иде. "Алтынчәч"не кушамат дип булмый ич инде! Алай дигәч, кызый алтын толымын уң иңеннән сул якка гына күчерә, үзе рәхәтләнеп көлә... Гыйлемдарга соңыннан бөтен мәктәпкә таралган "Малай-нигалай" дигән кушаматны да шушы күрше кызы таккан иде. Аннары Ниса ике көннең берендә күршеләренең почта ящигына берәр шахмат мәсьәләсе салып китә иде. Хәер, монысын Гыйлемдар белми дә калды бугай. Электр фонаре белән кечкенә пәкегә чалбар кесәсендә урын табылды. Ай яктысында тонык кына ялтыраган мобиль телефон өстәл өстендә калды... Әйе, малайга телефонның кирәге чыкмаячак. Бер катлы җәйге тәрәзә, тоткасына кагылу белән, ике якка ачылып китте. Малай, аякларын тышка салындырып, тәрәзә төбенә утырган килеш, нидер пышылдады, бәлки, йокы аралаш кына әти-әнисеннән гафу үтенүе бул Йомшак туфраклы клумбага сикереп төшкән иде, спорт ботинкасы дымык, көпшәк җиргә батты. Ул аны кагып-нитеп тормады, ком түшәгән аллеядан китмичә, куе үләннәрне ерып, дача коймасындагы үзе генә белгән тишеккә таба атлады, капка башындагы сизгер видеокүз объективына эләгәсе килмәгәндер, ахрысы. Тиздән малай сирәк багана башларындагы зәңгәрсу лампалар яктырткан тар гына асфальт юлга чыкты. Вакыт соң булганга, юл буп-буш, дачаларына кайтасы кеше кайтып беткән инде. Ул, минут та уйлап тормастан, сулга борылып, тимер юл станциясенә бара торган шоссе белән янәшә велосипедчылар сукмагыннан эре-эре атлап китте. Тимер-бетон панельләрдән генә укмаштырып төзелгән вокзал бинасы тып-тын, хәтта зал димәсәң хәтере калырлык, сыңар тәрәзәле кысан бүлмәдәге касса да ябык инде. Тимер юлчы формасы кигән дежур каравылчы өчдүрт урындыкны бергә кушып, шул ятакта рәхәтләнеп йокы сүтә... Шулай да аның кырыенда яткан Акбае төн уртасында ялгыз йөргән малайга сәерсенде бугай, Гыйлемдар янына килеп, башын кыегайтып, аның күзләренә тутырып карады, аннары, урынына кире кайтып, койрыгын җайлабрак салды да кабат мәрткә китте. Төнге битараф дөньяның малайда бер эше дә юк иде сыман. Чирек сәгать үтсә үткәндер, станция янына иң соңгы зәңгәр электричка килеп туктады. Үтәли күренеп торган буш вагоннардан сыңар җан иясе дә төшмәде. Койрыктагы вагонның ишекләре ике яктан да ачык, ахыргы станциягә ярты сәгатьлек кенә юл калганга, машинист ыктыматлыгын җуйган иде, ахрысы. Хәер, шәрран яра ачык вагон ишеге соңгы вакытларда янә баш калкыткан хулиганнар эшедер, бәлки. Малай койрыктагы вагонга кереп утырды. Тәрәзәдән торган баягы дежур тимер юлчыны һәм аның Акбаен күрде. Аларны күргәч, малайның күңеле нигәдер нечкәреп китте, әйтерсең лә ул якын танышларын соңгы тапкыр күрә, алар белән мәңгегә хушлаша иде... Хәер, бу сагыш хисе күңел төпкелендә тыпырчынып кына алды да шундук сүнде. Малайны башка, мөһимрәк вакыйгалар көтә иде... Ахыргы станциядә алгы вагоннардан берничә генә пассажир төште. Алар шундук вокзал бинасы каршында көтеп торган микроавтобус янына ашыктылар, ә малаебыз бөтенләй кире якка юл тотты. Бераз баргач, шоссе юл кисәк кенә бетте, өзелеп калды. Аңардан, икегә аерылып, чирәм үскән гади авыл юллары башлана иде. Малай, сихерләнгән шикелле, беркавым юл чатында басып торды, аннары, ниндидер боерыкка буйсынгандай, сулга борылып, ышанычлы адымнар белән юлын дәвам итте. Озак баргандырмы, - ул моны, әлбәттә, хәтерләми, ләкин күктәге йолдызлар тоныкланган иде инде, димәк, таң сызылырга да күп түгелдер. Каршында чәнечкеле тимерчыбык киртә пәйда булгач, ул капыл туктарга мәҗбүр булды. Киртә бер офыктан икенчесенә кадәр сузыла (моңа күпме металл киткәндер?), анда биш метр саен баш сөяге сурәте төшкән сары калай эленеп тора иде. Электр фонаре белән яктыртып, малай андагы язуны да укыды: "Тыелган зона. Якын килү катгый тыела. Радиация!" Гыйлемдарның моңа исе китмәде. Иске атом электр станциясе тирәсендә тыелган зона барлыгын, бу зур мәйданлы зонаның чиге җәйге дачалардан егерме биш чакрымнарда гына булуын ул белә иде, әлбәттә. Заманында дөнья шаулаткан Карачирәм авариясеннән соң кимегән һәм хәзер әйләнә-тирә табигатькә аның зыяны юк чамасында, диләр. Тик тыюлык зона барыбер тагын илле елга калырга тиеш икән әле... Малайга болары билгеле. Ләкин тутыкмас тимерчыбык киртәнең мең саны сугылган бетон баганасы төбендә, вак яфраклы зәһәр урман кычытканы арасында, бала үрмәләп кенә үтәрлек тишек барлыгын ул каян белде икән? Тишектән үтү өчен, шактый көч түгәргә, елан кебек шуышырга, боргаланырга туры килде. Алай да әле малайның җәйге курткасы, очлы тимерчыбыкка эләгеп, бер-ике җирдән ертылды кебек. Ә кычыткан чаккан кулның ачытуы игътибар итмәсәң сизелми иде. Зона эчендә җир тигезле-тигезсез, чөнки сөреп үлән чәчкән булганнар, аннары кыргый куаклар китә... Арырак инде чын мәгънәсендә урман башлана, атом станциясендәге авариядән соң үткән еллар арасында монда табигый юл белән каеннар, усак агачлары тишелеп үскән, алар элекке җиләк-җимеш бак-чаларын басып киткән... Гыйлемдар, ниндидер җәнлек салган сукмак табып, шуннан китте. Таң атарга күп тә калмый, күктә баш очына кадәр яктылык уйнап, дулкынланып алгандай итте дә, янә күз бәйләнде. Бу яктылык элек тә азанчы мәзиннәрне дә саташтыра торган "шайтан таңы" гына иде әле. Аннары көнчыгыш тарафта чын, җылы яктылык сызылды. Урман куелыгына кергәч, сукмак дип әйтерлек эзләр дә калмады. Менә шулчакта гына малай әйләнә-тирәсендәге тынлыкка игътибар итте. Үле тынлык дигән нәрсә шушы инде: монда кошлар оя типми; сандугач сайрамый; монда кырмыска оясы да калмаган, түмгәкләре җир белән тигезләнеп беткән; монда үскән кыргый җиләк җирдә килеш чери; юеш черек исе Сул кул якта агачлар арасыннан йорт-каралтыларны шәйләп була иде. Кыйшайган ташландык йортлар. Ишек-тәрәзә уемнары ялмавыз шикелле ыржаеп тора. Бер йортның җимерек түбәсенә әрсез куак үскән дә хәзер бер-ике зәгыйфь тамыры белән генә эләгеп калган. Мондый төтенсез, үле авыллар бу зонада дистәләп. Гыйлемдар тукталып тормады. Аңлаешсыз бер көч аны һаман алга, алга әйдәкли иде. Куелыкка кергәч, иртәнге салкын чык малайның тез башларын чылатып бетерде, һәм ул адымнарын тизләтте. Кояш, шактый күтәрелеп, агач өсләреннән күренә башлагач, ул җил аударган карт каен кәүсәсенә утырып хәл җыйды. Малай сусаган иде. Ләкин ул монда үзенә эчәргә су табылмаячагын һәм түзәргә туры киләчәген белә иде. Ләкин озаккамы? Юк, озакка булмас. Малай үзен әйдәкләгән көчнең явыз түгеллегенә ышана бугай. Төш вакытында Гыйлемдар бер түгәрәк аланлыкка барып чыкты. Кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләргә күмелгән бу якты аланны күргәч, ул туктап калды. Ничек гаҗәпләнмисең: монда һәр тарафта кошлар сайрый, үлән арасыннан вак чикерткәләрнең нәни кубыз чиерткәне ишетелә, йомшак җилдә яфраклар лепердәшә... Әнә бер шәмәхә божан, хуҗаларча жуылдап, чәчәктән чәчәккә кунып, биләмәсен тикшереп йөри. Шунда бер ак күбәләк малайның иңбашына килеп кунды... Малай артына борылып карады. Анда берни күренми - ярым үле карурман юкка чыккан, аның урынында ниндидер аксыл төстәге иксез-чиксез бушлык, такыр чүл җәйрәп ята иде. Кире борылды - күз алдында шул ук җәннәт бакчасыдай гүзәл аклан. Якында гына яшь кәккүк тавышы ишетелде. Малай санарга кереште. "Кәк-күк" авазлары бер дистәгә тулгач, малай күпсенде шикелле, муен артын кашып куйды. — Аптырама, - диде шунда кемдер. - Син ничәне теләсәң, шуның кадәр кычкырыр ул... Синең мәңге яшисең килә ич, шулай бит, Гыйлемдар? Малайның янәшәсендә көмеш чәчләренә бөрчекле ак яулык өреткән ак күбәләктәй бер әби басып тора иде. Гыйлемдарның иңбашына килеп кунган баягы күбәләк шул булган, ахрысы. — Сез... кем? Сез мине каян беләсез? - дип сорады малай, әбигә таба борылып. — Ак әби дисәң дә ярый. Ә яшь чагымда Гөлгенә дип дәшәләр иде. Мин сине яралган көнеңнән үк беләм... Гыйлемдар исеме сиңа чат ябышып тора. Дөрес, әтиең баштарак Галим исеме кушмакчы иде... — Анысын да беләсезмени? Каян? - Гыйлемдар улым, моны бер сүз белән генә аңлатып бирә алмамдыр... Боларга син үз вакытында, әкренләп төшенерсең... Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлау кыен түгел иде: Гыйлемдар бирегә вакытлыча гына, бер көнгә генә килмәгән дигән сүз иде бу. Димәк, ул тоткын? Әсир? — Бүгеннән бу дөнья безнең икебезнеке, - дип, малайның сүзсез сөаленә җавап бирде әби. — Икебезнеке?- һәрхәлдә, ул синеке дә, балам. "Балам" дигән сүзне ул нәкъ әнкәсе кебек ягымлы, назлы итеп әйтте һәм ирексездән малайның күзләренә яшь килеп тыгылды. — Бөтенесе дә әйбәт булыр, Гыйлемдар, - диде Ак әби, тыныч тавыш белән. - Әти-әниләрең исән-сау. Син - минем кунагым. Куышыма рәхим ит. Куыш дигәне аланның нәкъ уртасында куаклар арасына корылган киез тирмә булып чыкты. Аның үзенә күрә тәрәзәләре һәм чаршау шикеллерәк ачыла торган ишеге җәелгән иде. Тирмә иркен һәм якты булып чыкты. Кергәч тә сул якта гади юынгыч, аның янындагы урындыкта сулы чиләк тора. Арырак аш-су әзерли торган почмак. Утын ягыла торган чуен плитә, ишле-кушлы табак-савыт. Плитәнең калай морҗасы төннек тишегеннән чыга икән. Түрдә өстәл, кыяфәтләреннән үк какшау икәнлеге күренеп торган артлы урындыклар. Аннары фанер тумбочка, аның өстендә кадимгә кадәрге аклы-каралы "Рекорд" телевизоры һәм ике җиз мөгезле антенна, стенага эленгән кара тәлинкә - бусы радиорепродуктор, ахрысы. Уң якта чардуган корылган никельле карават. Аның бәләкәй тимер тәгәрмәчләре паласка яртылаш батып кергән. Ак калай тасмалар белән шакмаклап бизәлгән яшел сандык. Ишек тирәсендәрәк сары лак белән буялган фанер гардероб... Ялтыравык амальгамасы купкан кызыллы-яшелле көзге... Көзге янында күгәреп беткән Бакыр-кош, тик аның күзләре генә пыяладай ялтырый. Ә бусы бүрәнә ярыгына кулын кыстырган уенчык Шүрәле бугай... Хәер, Шүрәле һич тә уенчык түгел, кайчагында ул, тәмам җанланып һәм зураеп, өстәлдән төшә дә Гыйлемдар янына килеп утыра. Аның маңгай сырлары шулкадәр тирән; кайчагында ул кызык өчен карандашын колак артына түгел, маңгай сырына кыстырып куя. Тик боларын малай бераз соңрак белде. Әби яшәгән өй эче ярты гасыр элекке бер бүлмәле коммуналь фатирны хәтерләтә иде. Андыйларны Гыйлемдарның телевизордан гына күргәне бар. Малай өй эчен күздән кичергәндә, Ак әби аның үзенә елмаеп карап торды. — Бәхет цивилизациядә түгел, Гыйлемдар, - дип, гади урман анасыннан һич тә көтелмәгән сүз әйтеп ташлады әби. - Түгел! Моны безнең элгәрләребез - болгар Җәй җитү белән, алар, шәһәрдәге тынчу өйләрен ташлап, табигать кочагына, җәйләүгә чыкканнар... Бу әйберләр һәммәсе комиссия кибетеннән. Мин аларны киләчәк заман музейханәсе өчен җыям һәм саклыйм. — Ә телевизорыгыз... күрсәтәме соң? Ул электрны каян ала? — Ул энергияне атмосферадан ала, - диде әллә каян фәнни атамаларны үзләштергән әби. - Гади генә итеп әйтсәк, мин шарсыман яшенне магнитлы ятьмә белән тотам да магнитлы чүлмәккә салам. Ул миндә шартламый, энергиясен аз-азлап ай буена чүлмәк электродларына биреп ята. Түшәмдәге люстраны да шарсыман яшен көче кабыза... Ә яшенне мин син килгән урманнан алып керәм, алар анда яңгырдан соң еш булучан. Түбәнтен генә, дулкын өстендә чайкалгандай йөзеп йөриләр... Беләсеңме, шартлаган атом станциясе өстендә алар аяз көнне дә күренә. — Сез кайнар плазманы саклау ысулын уйлап таптыгызмыни? Мин моны аңламыйм... - диде малай, түшәмдәге ефәк абажурга карап. — Аңларсың. Мин сиңа кирәкле мәгълүматны табып бирермен. — Китапларданмы? — Китаплардан да. Аларның копияләрен һәм компьютер дискларын миңа Мәскәүдәге Үзәк фәнни китапханәдән һәм Вашингтондагы Конгресс китапханәсеннән механик күселәр һәм тимер ярканатлар урлап алып кайтып бирә. Сихер көче белән адәми зат булып күренергә сәләтле бу хамелеон-күселәрне һәм ярканатларны әби "комагыйларым" дип йөртә һәм кирәк чагында йомышка йөгертә икән. Алар борынгы Казанның "Әрхири тавы"нда мәшһүр Сөембикә көтепханәсенең калдыкларын эзләп тапканнар, — Ә сезнең компьютерыгыз бармы соң? Әбинең елмаюы шундый матур һәм килешле иде... — Син үзең компьютер, балам, - диде ул. - Без синең гадәттән тыш сәләтләреңне... ачарбыз. Мин дә компьютер кебегрәк, ләкин көчсезрәге... Ярар, хәзергә бу катлаулы нәрсәләрне куеп торыйк, яме? Син бит көне буе зәррә мыскал ризык капмаган... Малай кыстатып тормады, шундук ияген какты. Ак әби, аш өстәле янына килеп, яшел ашъяулыкны күтәреп ачып җибәрде. Үткәннәрдә калган әкияти авыл табынын тасвир итеп тормыйбыз. Көлдә пешкән кайнар бәрәңгене каймакка мана-мана ашаганда, бер каен җиләген кабып, кулы икенчесенә үрелгәндә, малай бөтен дөньясын онытты шикелле. Төче коймак та әле кайнар көенчә, ә ниндидер үлән кушылган чәйнең хуш исе үк туклыклы һәм шифалы иде. Аннары таңгы миләүшә төсендәге чөгендерле катык... Боларны Ак әби каян табып бетергәндер. Тамак ялгагач, Гыйлемдарны йокы баса башлады. Моның шулай буласын Ак әби, әлбәттә, белеп тора иде һәм малайга чардуганлы караватны күрсәтеп ым какты. Малай ятсынмыйча гына чишенде, шалтыр-шолтыр килә торган калай юынгычта тешләрен ниндидер татлы паста белән чистартты. Кызык, монда аңар, целлофанга төреп, өр-яңа теш чистарткыч та әзерләп куйганнар икән. Төнне сәяхәттә үткәреп алҗыган Гыйлемдар күзен йомуга ук йокыга талды. Ул, уянып та карамастан, егерме сәгать буена йоклады. Уянгач, малай үзендә яшьлек гайрәте яңарганын сизсә дә, аның йөзендә һәм бигрәк тә күзләрендә меңләгән сорау эленеп тора иде. Ләкин Гыйлемдар иң мөһимен: үзенең кайда икәнлеулары, инде йокычан тимер юлчыны да күреп сорашулары, зонаны әйләндереп алган өч катлы тимерчыбык киртәнең һәр метрын бер төркем милиционерларның овчарка белән тикшереп йөрүләре турында да хәбәрдар иде ул. Тиздән һавага вертолётлар күтәреләчәк, һәм алар очсыз-кырыйсыз дип әйтерлек урман-чытырманны һавадан аркылыга-буйга очып күзәтә башлаячаклар. Малайны эзләүчеләр арасында күрше кызы да бар, чөнки дача коймасында Гыйлемдар чыгып киткән тишекне дә ул эзләп тапкан... Астрономия белән кызыксынганга, Ниса, түбәгә менеп, төннәрен кечкенә телескоп янында үткәрә икән. Кызчык төн уртасындарак Гыйлемдарның, үләннәрне ера-ера, койма тишегенә таба киткәнен күреп калган була. Боларны малай каян белә иде соң? Үзе килеп чыккан гүзәл аланлыкны беркем дә күрә алмаячак, фотообъективлар да сизмәячәк икәнен, чөнки бу дөньяның башка геометриядә урнашканлыгын ул каян белә иде? Күрәсең, боларны аңа, аның баш миенә йокыда чакта сеңдергәннәрдер... Ак әби һәм аның күзгә күренмәс ярдәмчеләре, әлбәттә. Менә хәзер дә Ак әби, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, Гыйлемдарга карап тора, аның йокыдан тәмам айнып җиткәнен көтә. Барлык сорауларга җавап бирергә әзер иде ул. Малай, сорау бирергә ашкынса да, тирмәнең нәкъ түрендә компьютер өстәле күргәч түзмәде: "Мондыйны минем реклама китапларында да очратканым юк", - дип куйды. — Иң яңа марка, - дип, компьютерны мактады Ак әби. - Махсус синең өчен Галәм аръягыннан китерттек. Ләкин ул җир Интернетына тоташмаган булыр, аның каравы Күк Интернеты белән элемтәдә. — Галәм аръягы? Йолдызара элемтә? Әкият бу! Бөек куркыта мине", - дигән... — Ә бер бөек шагыйрь: "Йолдыз белән йолдыз серләшә", - ди, балам! Бәлки, чыннан да, йолдызлар сөйләшәләрдер? Бәлки, без генә ишетми торганбыздыр? Бу компьютер параллель җир дөньясыннан, әгәр инде ышанмыйсың икән, ерак киләчәк заманныкы диик. — Аңа нинди программалар куелган соң? — Сиңа кирәклеләре һәммәсе дә. Менә, ашап алгач, үзең күрерсең. Яңалык бер компьютерда гына түгел икән. Малай йокы сүткән арада, "чуртан кушуы буенча", тирмәгә заманча ванна һәм душ белән җиһазланган гигиена бүлмәсе тоташтырып куйганнар иде. Кемнәр? Аларга мондый сихер көче каян килгән? Компьютердагы математика программасы аңа "хуҗалар"ның чиксез кодрәтле булуын күрсәтте. Мәсәлән, натураль саннар рәтендәге гади саннарны хисаплый торган төгәл формула җир планетасы математикларының исен китәрерлек иде. Иң күренекле акыл ияләре ике мең ел буена эзләп-эзләп тә таба алмаган гүзәл формула иде ул! Шахмат программасы бу борынгы уенны, алгоритмга таркатып, гап-гади уенчыкка әйләндергән. Алгоритм буенча уйнаганда, беренче йөрешне ясаучы якның җиңүе котылгысыз булуын исбат иткәннәр. Тагын шунысы кызык: бу алгоритм кагыйдәсен сабыйлар аеруча тиз үзләштерә һәм, мәшһүр "Рубик кубигы" белән булгандагы кебек, алгоритмлы шахмат ярышында балалар өлкәннәрне артта калдыралар икән... Гыйлемдар могҗизалы компьютерда ун-унбиш программаны ачып карады һәм һәр фән өлкәсендә "МоуКаз" ("Яңалык") тамгасы сугылган ачышларны күрде. Параллель җир дөньясы, ниһаять, кош һәм дуңгыз авырулардан арынган, радиация авыруы да дәвалауга бирешкән... һәр кешегә хирург операциясе кирәк булган очракка дип, аның үз организмыннан алынган "кәүсә күзәнәкләре" резервы булдырылган... Тешең төшсә, аның урынына яңасын үстерәләр, хәтта сукырайган күзне дә яңасы белән алмаштыра башлаганнар... Малай берочтан рак авыруының татарда элек "ийә һәм сәратан хастасы" дип аталганлыгын да белде. Ләкин, әйткәнебезчә, бу ачышлар җирдә түгел, бәлки Галәмнең параллель җир планетасына охшаш меңләгән "сәйяр йолдыз"ларыннан берсендә - Сириусның иярчене тирәли әйләнеп йөрүче яшел планетада ясалган. Димәк, югары үсешкә ирешкән "сәйяр"леләр ир йөзендә яшәүче кечерәк кенә татар халкының милли телендәге әллә нинди нечкәлекләрне дә беләләр икән. Чөнки аларның үзләрендә, мәсәлән, Эспаньолия иле конституциясенең өченче маддәсендә үк: "Эспаньолиядә төрле төсмердәге тел-шивәләр байлыгы мәдәни кыйммәткә ия, ул аерым ихтирамнан файдалана һәм кадерләп саклана", - дип язылган. "Параллель җир"дә үз Тукайлары, үз Байроннары, Пушкиннары булган. Ләкин "Сәйяр дөньясы"нда Тукай исеме, киресенчә, Йакут дип укыла икән. Затлы Йакутның язмышы да җирдәге Тукайныкыннан башкачарак булган: безнең Тукай Сталин репрессияләренә кадәр үлеп котылган булса, Йакут "халык дошманы" дип игълан ителгән һәм бездәге Галимҗан Ибраһимов язмышын кабатлаган. Соңыннан, әлбәттә, аны аклаганнар һәм әдипләренә Йакут премиясе бирә башлаганнар. Тик премия бирү ялагай һәм шомакай каләм тибрәтүчеләргә медаль өләшүгә әйләнә башлап, бу эшкә криминал килеп кысылгач, ел саен премия бирүне туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Кайбер нәрсәләрне белми калу - үзе зур бәхет. Бөның компьютерында кайбер программаларның беренче пунктында мондый кисәтү тора: "Бу мәгълүматлар хәзергә сиңа кирәкмәс". Әйе, компьютерның мәгълүмат базасында кеше ашаучы Сталин шәхесенең коточкыч сыйфатлары турында гына түгел, Пушкин турында да, Тукай, Муса Җәлил һәм Галимҗан Ибраһимов, хәтта Сәхипҗамал Волжская турында да аклы-каралы мәгълүмат тупланган. Ләкин болар белән танышудан баш тартырга малайның акылы җитте. Гыйлемдар компьютер белән мәш килгәндә, Ак әби аның яныннан китмәде һәм, малайның хәрәкәтчән йөз сызыкларына карап, аның ничек тәэсирләнүен, балаларча куануын күзәтеп, кичерешләрен чыраеннан укып торды. Әлегә Ак әби канәгать иде шикелле. Төшке ашка гына бүленеп, Гыйлемдар кабат компьютерга багынды. Бу юлысында мониторда иң элек "Соңгы атнада син нинди китаплар укыдың?" дигән сорау калкып чыкты. Малай һич тә көтмәгән сорау иде бу. "Математика тарихы буенча" дип язып куйды ул кыска гына. Аннары компьютер мондый сораулар әзерләгән иде: "Мең дә бер кичә" әкиятләрен яратасыңмы? "Андерсенның "Шыксыз үрдәк бәбкәсе" әкиятен ничә тапкыр укыдың?", "Бәләкәй принц"ны беләсеңме? Чормада яши торган Карлсонны? Ялан-аяклы Гекльберри Финны? Әбугалисинаны? Һарри Поттерны? "Шүрәле" әкиятен?" Турысын әйткәндә, малай боларның күбесен белеп бетерми, ә кайбер каһарманнарны телевизорда гына күргәне бар, тик алары да аның игътибарын җәлеп итә алмаганнар, хәтерендә бик томанлы сурәт кенә калдырганнар иде. Малайның рухи үсеше берьяклырак, ул гуманитар өлкәләрдә шактый сай йөзә иде шул. Компьютерның соравыннан соң тынлык озаккарак сузылды. Ак әбигә таба борылып. Югыйсә ул бит конкурсларда сорауны әйтеп бетергәннәрен дә көтмичә чатнатып җавап бирә торган малай иде! Сизгер, хәтта нәзакәтле компьютер экранындагы сораулар сүнеп юкка чыкты, һәм ул гадәти режимда эшләүгә күчте. Гыйлемдар физика, математика кебек, кем әйтмешли, төгәл һәм әсасый фәннәр буенча булган китапларны гына укый иде. Әдәби әсәрләргә вакыты җитмәгән икән, шигырь-мазарны әйткән дә юк. Гомумән, шигырь язуны ул компьютерга тапшырып була торган вак эш дип карарга күнеккән иде. Әйдә, яңа рифмаларны компьютер эзләсен... Ә хис һәм сурәтләргә килгәндә, ул боларын да саннар белән күрсәтеп булырга тиеш дип инанган иде. Хәтта мәхәббәтне дә компьютерлаштырып буладыр. Аныңча, илһам дигән нәрсә дә компьютерда тормышка ашырылачак. "Туктале, "Нечкәбил"не хәтерлисеңме син?" - дип сорады аңардан Ак әби, Абдулла Алиш дигән берәүнең әкиятен искә төшереп. - "Юк". - "Ә "Шыксыз үрдәк баласы"н?" - "Юк". - "Оныткан". "Бармакбикә" әкиятен? Ә "Ал чәчәк"не? "Көлбикә" турындагысын? Боларын да юкмы? Ә "Гали баба һәм кырык юлбасар"ны?" Малай анысын хәтерли икән хәтерләвен, тик "Меңдә бер кичә" әкиятләрендәге Гали бабаның мәгарә тулы алтын-көмеш күрүе хак түгел, ул - наркоман, киндердән ясаган хәшиш үләне чәйнәп, һаллюцинация - төш кенә күргән дип ышана. Кайсыдыр бер акыллы баш малайны шулай өйрәткән. Химия укытучысы икән. — Кем белә, бәлки, син хаклыдыр да, чөнки мәгарә ишеген ача торган сихри "сим-сим" сүзе чыннан да кинд ер бит... - диде аңа Ак әби. - Ләкин, наныем, син барыбер Хәшиш - киптерелгән һинд киндере чәчәгеннән ясала торган -18әкияткә ышанырга тиеш, әкияткә! - дип өстәде ул. - Әкиятне дә белергә һәм яратырга кирәк... Фәннең әхлагы юк, әкиятнең - бар. Бар! Фән Хиросима һәм Карачирәм фаҗигасен тудырды, адәмнәрне бозарга яңа наркотиклар ясап бирде, ә әкияти "Нечкәбил"ләр сиңа татлы бал белән шифалы кәрәз сөте генә бүләк итәләр... - дип тәфсилләп аңлатты әби. Ахырда малай үзе укыган тагын бер әкиятне исенә төшерде: "Менә син, әбекәй, әкияткә ышан да ышан дисең... Син әйткән мәшһүр Андерсенның "Сандугач" әкиятен укыганым бар икән. Анда бер былбылның авыру Кытай императорын сайравы белән үлемнән йолып калуы турында сөйләнә..." Шулчакны Ак әбинең күзләрендә ике бөртек кенә яшь күренде, һәм Гыйлемдар үзенең ниндидер ялгыш сүз әйткәнен аңлады. Моның сәбәбен ул бераз соңрак, әбинең биографиясе белән танышканнан соң гына белде. Шулай да Ак әби тиз тынычланды. Аннары күбәләк канатыдай җиңел кулы белән малайның иңбашына орынды: — Күңелеңне төшермә, угыл, - диде. - Имтихан тагын кабатланыр әле... Бу китапларны мин сиңа табып куярмын. Син романтик яшьтәшләреңне куып җитәрсең. Синнән камил кеше чыгарга тиеш. Шулай кирәк! Әгәр каршы булмасаң, кайбер мәгълүматларны йокыда чагында Бакыркоштан алырсың... Көч түкмичә генә. Ләкин шуны бел: болай тапкан гыйлем үзен казанып тапканан кайтышрак - ул хиссияткә төренмәгән була, тотрыксызрак та... Малай яшелләнгән иске трюмо өстәлендәге Бакыркошка таба борылып караган иде, аның да яшькелт күзләрендә ут кабынганын күрде. Ә Шүрәле фигурасы нидер пышылдады бугай. Шунда гына малай куртка кесәсенкуелган булуын абайлады. Әнисе белән әтисе... Ниса-Алтынчәч... Соңгы фотоны малай, кызчыкның үзенә сиздермичә генә, ерактан төшереп алган иде. Фоторәсемдә Ниса, әлбәттә, яланаяк һәм ул купшы чалмалы пионнарга су сибеп йөри... Кояш ашамасын өчен, борынына кәгазь ябыштырган, бейсболка маңгайчасы астыннан күтәрелеп караганда, почык борыны күккә чөелә, әллә масая инде... Дөресен әйткәндә, Гыйлемдар математик формулаларның төзек гүзәллегендә күрше кызы Нисаның шәүләсен күргән кебек була иде. Җәяләр аның кашлары кебек, шулар астында зәп-зәңгәр сорау билгеләре төсмерләнә, колагына элгән алкалары менә тамам, менә тамам дип торалар... Ә Ак әби барын да белә, сизә шикелле... Ул бит кешенең күңелендәгесен укый... Теге бөтен дөньяга мәшһүр болгар күрәзәчесе Ванга шикелле... Ниса да шундый бит! Чая күрше кызы да Гыйлемдарны үтәли күрә иде бугай... — Ниса исеңә төште шикелле, - диде әби, малайның күзләренә туры карап. Ак әби Гыйлемдарга күрше кызының исемен атап әйткәч, малайның бит алмалары кызарып чыкты. Ак әби Нисаны да Гыйлемдарны белгән шикелле белә иде, ахрысы. Ул кызчыкның акыл үсешендә Гыйлемдарны кабатлаячагын күрә... Әгәр берни дә комачауламаса, ике елдан Ниса шахмат буенча шәһәр чемпионы булачак. Биш елдан соң халыкара фәнни журналда Гыйлемдардан калган кулъязма нигезендә матдә төзелеше турында фундаменталь мәкалә бастырып чыгарачак... Ун елдан соң халыкара террористлар кулында җир планетасын күз ачып йомганчы плазма тамчысына әйләндерерлек бомба булачак... Ак әби бу хәлгә юл куймаска тиеш иде. Тирмәдән чыгып киткәндә, әби: "Мин ике сәгать ярымлап булмам, чыксаң да була, ул кар суы шикелле - кешене яңадан тугандай итә", - диде. Әбинең ике сәгать ярым дигәне җир исәбе беләндер, әлбәттә. Бәлки, ул шушы вакыт эчендә бүтән йолдыз системасы белән элемтә урнаштыра ала һәм киңәш сорый торгандыр? Бүгенге физикада электромагнит дулкыннарның тизлеге чикле дип каралса да, биокыр дулкыннары өчен ераклык дигән нәрсә комачау булмаска мөмкиндер... Һәрхәлдә, Гыйлемдарның бу хакта укыганы бар иде. Малай фоторәсемнәрне өстәленә тезеп куйды. Компьютер галәменә кереп чумгач, ул тагын дөньясын онытты. Бу юлы ул "Персоналияләр. Ак Китап" сәхифәсен ачты. Монда җирнең игезәге булган ерак планетадагы затлы шәхесләр турында мәгълүмат һәм хикәяләр тупланган булып чыкты. Җирнең игезәгендә җәмгыять тарихы мондагы җир тарихын кабатлый (яки, киресенчә, мондагы җир андагы тарихка иярәме?), шуңа күрә күп нәрсә шәрехләп аңлатып торуны сорамый иде. Анда да Явыз Иваннар, үз Һитлерлары, үз Дҗугашвилилары булган, елыдиномания, аннан соң тагын манияләр... Ниндидер гайре табигый баһадирларга өмет баглау. Шәкүр караклар, аннары Ермак һәм Ермолов кебек нәселләрен саткан чукынмышлар... Дар агачлары, гильотиналар, электр кәнәфиләре, адәм балаларын чалгы кебек ура торган "калашниклар" уйлап табылган. Анда да коммунистик күмәк хуҗалыклар төзеп азапланганнар, кансыз залимнәргә табынганнар, аларга төрле эт-башопричниклар, сыер-аяк-чекистлар, симез жандармнар һәм мускуллы омончылар хезмәт иткән. Анда да, Җир планетасындагы кебек, һәлакәтен оныта алмыйлар. Шул ук вакытта Алтынчәч белән җик Мәргән гыйшкы, Казандагы Сөембикә һәм Себердәге Сүзгебикәләр фаҗигасе анда да, монда да төп-төгәл кабатланган... Үз Аврупалары, Азияләре, Антарктидалары, Шәрык һәм Гарепләре, хәтта хыялый Атлантидалары булган бу дубликат планетада, пәйгамбәрләр һәм Хозыр Ильяслар да гомер кичергән... Дисциплинаны санга сукмый торган ниндидер "роуслар", ярым-кырагай "башбүреләр", мең ел буена кол психологиясе сеңгән "татарлар", бакырны алтынга әйләндерергә маһир "җефетләр" һәм башка ялмавыз андрофаглар... Гыйлемдар, "Тарих" сәхифәсен актарганда, "Гөләндәм кыйссасы" дигән хикәяткә игътибар итте. Гөләндәм "параллель Җир" планетасында Икенче бөтендөнья сугышы ятимнәре йортында тәрбияләнгән кыз бала икән. Мондый ятимәләр соңыннан үзләрен "ятимханә тоткыннары" яки "ятимханә ветераннары" дип атап йөрткәннәр, чөнки бу каты режимлы, әхлаксыз һәм гумансыз йортлар төрмәдән яки концлагерьдан кайтыш булмаган... Кыз балалар анда сафлыкларын җуйганнар, тормышка өмет-ышанычларын югалтканнар... Карабаш бистәсендәге ятимханә мөдире, әлеге сугыштан бер генә яра да алмыйча кайткан Мишәрәкҗанов фамилияле, әллә ниткән Карай-Морза исемле астыртын штабист, үзенең кул астында бухгалтер булып эшләүче хатыны район үзәгенә банкка киткән аулак чакны туры китереп, әле тулышып, түгәрәкләнеп кенә килгән унбер яшьлек Гөләндәмне өйләренә тәрәзә юарга чакыра һәм искиткеч матур бер язгы көндә, бакчада чут-чут итеп беренче сандугач сайраган мизгелдә, кыз баланы көчләп ташлый. Тырнашканы, борынын тешләгәне, барлы-юклы чәчен йолыкканы, гәрәбә төймәле җиңен умырып төшеркыз, сандугач сайравын ишетсә, калтырап төшә торганга әйләнә... "Былбыл" дигән сүзне ишетсә, идәнгә егылып, тәгәри-тәгәри елый, үз чире тота башлый... Ятимханәдә яшәгән соңгы елларын Гөләндәм бик томанлы гына хәтерли. Башка ятимнәр белән бер сафка тезелеп, ул да мәктәпкә йөргән. Тырышкан, "өч"ле билгесе алмаган... Аңа монда "Йомыкый" дигән кушамат такканнар. Йомыкый булмый нишләсен? Кыз җәйге күкрәвек яңгырларны көтеп ала торган була. Ләйсән яңгырда күлмәкчән генә торырга яраткан, шулай үзенең бәдәнен пакьлим дип өметләнгән, ахрысы... Кызны ятимханәдән тегүчеләр әзерли торган һөнәр мәктәбенә җибәрәләр. Ул үзе китапханәчеләр техникумына билгеләүләрен сорый, әмма дирекция, төрле сәбәпләр табып, Гөләндәмне "дәрәҗәсез"рәк исемлеккә кертә. ФЗӨдә кызның сәләтле булуын бик тиз күреп алалар һәм Гөләндәмнән югары квалификацияле кием кисүче-модельче әзерлиләр. Кызганычка каршы, чибәр һәм сәләтле кызга илнең иң яшерен һәм иң явыз оешмасында да игътибар иткәннәр. Дәүләт иминлеге сагында торучы органнар үзләренә шымчы булырдай кандидатларны еш кына бәхеттән өлешсез калганнар, нәүмизләр арасыннан эзлиләр һәм табалар да. Алар һөнәр мәктәбендә укучы ятимәне, ниндидер бер сылтау табып, пәрәвез оясына - Мунча күле буенда урнашкан "Бастилия"ләренә чакырып алып, кулга ияләштерергә, аңардан күндәм әләкче, яшерен агент, сексот ясарга тырышып карыйлар. Тик боларның этлеге барып чыкмый. Карап торышка бик күндәм һәм беркатлы кебек тоелса да, ятимә кыз инде кемнең кем икәнен аера, юмакайларның агентына бирешми, мәкерле тәкъдимне шундук кире кага. Акча белән, яләр белән кызыктырып карыйлар, комсомолка икәнен исенә төшерәләр. "Юк!" - дип үҗәтләнә кыз, һәм вәссәлам. Кара дерматин җәелгән өстәл артында утыручы яшьрәк агентчы агай, нервысы котырынып, маңгаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тирен сөртергә тотына, янәшәсендә өстәл читенә таянып торган кызыл борынлы бәндәгә сораулы карашын ташлый... Тегесе, югарырак дәрәҗәлесе ияген кагуга, ашыкмыйча гына торып, ишеккә бара да ачкычын борып, бикләп куя. Юри чалтлатып бикли, кабахәт. Биеп кенә атлап, кыз янына килә, алаптай кулы белән Гөләндәмнең ачык түшенә үрелә... Кыз сикереп тора да тегенең оятсыз күзенә төкерә һәм, гомерендә беренче һәм соңгы тап-кыр авызын пычратып, аты-юлы белән сүгенергә тотына... Кирәкле сүзләрне каян табып бетергәндер бу бичара, юаш, басынкы кыз бала? Ул тәрбияләнгән ятимнәр йортында, аннары ФЗӨ мәктәбендә шулкадәр шакшы телдә сөйләштеләр микәнни? Димәк, урамда ишеткән һәр яман сүз аның хәтеренә уела барган?.. Мондый усал, чи урысча һәм катлы-катлы, ләкин, кем әйтмешли, "искиткеч талантлы майт"ны ишетеп шаккаткан ГБ айгыры, төссез күзләрен акайтып, чалбар каешын каптыра алмыйча азаплана, чөнки тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармаклары калтырый. Унике томлы "Русский мат" басмасына да керми калган халык теле "җәүһәрләре" батыр чекистларны тәмам коралсызландыра. Шул рәвешле, бернәрсәдән дә тайчанмый торган "иминлек сакчылары" бу юлы чигенергә мәҗбүр булалар. "Нәҗескә бассаң..." - дип, кулын селти чиратта торган чекист, бөрчек-бөрчек галстуклысы. — Кара аны, кызый, - ди ата опричник, - кара аны, гасабый... Корыч Феликс исеме белән ант итәм, ялынып, үзең килерсең әле, тәти кыз... ганнан соң, Гөләндәм шәһәрдә эш таба алмыйча интегә. Аны хәтта гардеробчы итеп тә алмыйлар, кәгазьләрен актарган сыман итенәләр дә кире боралар. "Күрәсең, чекистларның шушылай үч алуыдыр инде, - дип уйлый кыз. - Ә бәлки, өметләрен һаман өзеп бетермәгәннәрдер әле хәшәрәтләр". Тиздән Гөләндәмне тулай торактан да сөрәләр. Ул барлы-юклы киемнәрен, иске-москыларын арзан гына бәягә сатып бетерә. Фәкать бер генә нәрсәне - сугыш елларында ачтан үлгән әнисенең йөзеген генә саклый, хәер, ул аны сата да алмаган булыр иде - күгәреп беткән бакыр балдак кемгә хаҗәт? Аяусыз тормыш, тешләрен ыржайтып, Гөләндәмне урамга, панельгә чакыра. Кыз төенчеген күтәрә дә үзенә азмы-күпме таныш булган Карабаш авылына җәяүләп кайтып китә. Юк, ул "кызыл Бастилия" ишек төбенә дә, ятимханә бусагасына да барып егылмый. Аңа "Карабаш" колхозының ярым җимерек терлек фермасында дуңгыз караучы эше табыла. Мөселман өчен иң абруйсыз, иң пычрак эш. Гөнаһлы эш дисәң дә була. Ферма исе бөтен тәнеңә сеңә, бу зәһәр исне мунчада җиде тиреңне чыгарып та бетерә алмыйсың, җитмәсә, сабынга кытлык, фермага су мичкә белән генә кайтарыла... Гөләндәм мәтрүшкәле себерке белән дуслаша. Баштарак ул сыңар тәрәзәле, түбәсез каравыл өендә яшәп тора, аннары үз аяклары белән балчык изеп, үз куллары белән саман кирпеч сугып, өч тәрәзәле, ләкин килешле генә өй дә салып керә. Аның түбәсен балчыклы салам белән яптыра. Шуңа күрә кызу җәй көннәренең берсендә авылда ут чыгып, байтак йортлар кара күмергә әйләнсә дә, дуңгыз караучы кызның ап-ак итеп агартылган балчык куышы афәттән котылып кала. "Гөнаһсыз булганга, гөнаһсыз булганга..." - ди авыл халкы яшь арафермасы авыл читендә булса да, аннан агып чыккан шакшы сыекча Каран суына ук барып төшә, аннары Каракүлгә эләгә... Гөләндәм боларны күрә, аңлый. Исерек колхоз рәисенә барып сөйләшеп карый, тегесе сүгенә генә... "Күп белсәң, тиз картаерсың", - ди, җитмәсә әле, күз кысып маташа... Көннәр шулай ферма белән өй арасында йөреп уза тора. Гөләндәм бәләкәй генә бакчасында яшелчә, үзенә генә җитәрлек җиләк-җимеш һәм чәчәк үстерә. Әлбәттә, малай-шалай җиләкләргә бер дә тынгылык бирми, ә чәчәкләрне ел саен беренче сентябрьгә каршы төндә ботап чыгалар. Гөләндәм боларга үпкә тотмый, чәчәкләр мәктәп өстәлен бизәп торачак бит... Кайберәүләр, дуңгыз караучы Гөләндәмнән күреп, өй буйларын матур гына гөлбостанга әйләндерәләр. Гөләндәм шуңа да бәхетле, бу йортлар яныннан ул елмаеп уза. Карабаш авылыннан күп булса йөз чакрымда Карачирәм атом станциясе эшләп ятканын җирле халык оныта башлаган инде. Станциягә утыз чакрымнан да якын килү өчен махсус рөхсәт кирәк булганга, атом шәһәрчегенә барып чыккан кеше авылда сирәк була. Дөрес, төрле зарарлы гамма-нурланышларны үлчәп йөрүче белгечләр җәй саен авылда булып китәләр, елга-күлләрдән, чишмәләрдән, коелардан анализ алалар. Күпме сорашсаң да, "Бөтенесе дә тәртип, норма" дип җавап бирәләр, тик күзләрен яшерәләр. Халык ышана да, ышанмый да кебек, чөнки гарип һәм авыру балалар елдан-ел күбрәк туа, Карабаш күлендә ике башлы мутант балыклар тоткалыйлар... Җир-сулар, урманнар инде агуланган, ләкин хакимият "Бу мәгълүматны чит илгә чыгарсаң, утынлык агач та сата алмабыз" дип курка. Атом станциясе төзүчеләрнең ялгышы, партиянең проекттагы хаталар коточкыч һәлакәткә китерә. Көннәрдән бер көнне станциянең дүртенче блогы шартлый... Әгәр станция җир астында тирәндә, калын бетон, катлы-катлы һәм чыдамлы кургаш-графит тышча эчендә урнашкан булса, ихтимал, радиоактив нурлар шул табут эчендә бикләнеп калыр һәм мохиткә ул кадәр зыян китерә алмаган булыр иде. Берничә көннән Скандинавиядә радиоактив яңгырлар ява, куркыныч болытлар Көнбатыш Европага да барып җитә... Шау-шу куба. Ләкин Европа шартлау булган зонадагы хәлләрдән хәбәрдар булмый. Ә монда йөз километр радиуслы мәйданнан халыкны бер-ике көндә чыгарып бетерәләр, өй җиһазларыннан һәм хәтта кием-салымнан да берни алырга рөхсәт ителми. Тәрәзә төпләрендәге курчакларга тикле радиация кочагында нәүмиз кала. Бу зонага угрылар кереп йөрмәсен өчен, кайсыдыр акыллы башы иң ансат юлны уйлап таба: тоталар да егермеләп авылны ут төртеп яндыралар... Һавага янә радиоактив төтен күтәрелә. Карабаш авылы бер көн эчендә совхозы-ние белән юк ителә. Гөләндәмнең инде беркадәр аякка баса башлаган фермасы да төтен булып оча... Зонага ликвидаторлар килеп тула. Алар атом шартлавының нәтиҗәләрен киметергә, станция тирәсенә бетон стеналар торгызып, бөтенесен кургашын ядрәләр белән тутырырга тиеш булалар. Шулай итеп, ашыгып төзелгән атом станциясе өстәмә миллиардларга төшә, кечерәк кенә бер ил булырлык җир-сулар хуҗалык әйләнешеннән чыга, елдан-ел акча йота торган туймас "кара упкын"га әйләнә. Тагын бер Карачирәмне ил икътисады күтәрә алмаячак, диләр белгечләр. Гадәттәгечә алар ялгышалар - бердәнбер Карачирәм дә илне аяктан ега. Хөкүмәт алмашына. Бер фиркале тоталитар система заман башлана. Радиоактив зонага эләккән кешеләр кайсы кая таралып бетәләр, утыз мең ликвидаторның яртысы биш ел да яшәми, нур авыруыннан үлә. Гөләндәмнең зонада яшәп калганын бер генә җан иясе дә белми. Радиацияле зонага якын килергә дә курыккан җаваплы агайлар аны хәбәрсез югалучылар исемлегенә терки. Радиация тәэсирендә үз организмында нинди үзгәрешләр килеп чыкканын Гөләндәм белми, белсә дә аңламас иде. Авыру тудыручы бактерияләр, мутацияләп, төрле дару препаратларына каршы торырга "өйрәнгән" шикелле, аның организмы да радиоактив нурланышларга һәм, гомумән, тышкы мохит тәэсирләренә бирешми торганга әйләнә. Ә баш миендә өстәмә багланышлар хасил булу аның акыл эшчәнлеген уннарча тапкыр көчәйтә. Ул дөньяны һәм анда хөкем сөргән кануннарны үтәли күрә башлый дияргә мөмкин. Шул ук вакытта Гөләндәм уй-фикер көче белән әйберләргә физик тәэсир ясарга - аларны кагылмый-нитми генә күчереп куярга, юктан бар итәргә һәм юкка чыгарырга өйрәнә. Бу сәләтнең сихергә һәм күз бууга бәйләнеше булмаса да, асылда, ул аннан кайтыш түгел икән. Ул фикер көче белән башка кыяфәткә керә, төсен алмаштыра, ягъни үз теләге белән ябалак булып та, күбәләк булып та күренә ала... Менә шушыларны укыгач, Гыйлемдар "параллель Җир"дәге Гөләндәмнең үзебезнең Җир кызы Ак әбигә (Гөлгенәгә) игезәк тиеш икәнен аңлады. Бермәл, атом шартлавыннан соң күп еллар үткәч, Гөләндәм - Ак әби - балалар йортын һәм директор Мишәрәкҗанов яшәгән өйне барып карый. Заманында таза нараттан ике катлы итеп салынган, балконлы, калай түбәле матур өй тышкы яктан күмерләнгән, ә кайчандыр гудан, ахры, эреп, яшел борчак булып җиргә тамганнар... Бер тәрәзә төбендә педагогның "трофейный", ягъни кайчандыр немец офицеры кесәсеннән табылып, әйләнеч юллар белән татар авылына килеп җиткән көмеш портсигары ята. Көмеше күптән каралган, өстәвенә ул инде үтә радиоактив, аңа кагылырга да ярамый торгандыр. Хәер, Гөләндәмгә бернинди дә радиация куркыныч түгел түгелен... Карачирәм радиациясен кичергән кешеләр инде күптән вафат - гөнаһсыз сабыйлар да, айнымас колхоз рәисе дә... Ә Мунча күле чекистларыннан Гөләндәмгә таныш булган бәндәләрнең икесе дә, наркоманиягә әсир төшеп, озак яшәмәгәннәр. Шуларга әләк ташып яткан фахиш директор Мишәрәкҗанов Карай-Морза белән аның хатыны эчүгә сабышып үлгәннәр иде. Зона җәһәннәм тыюлыгына әйләнгән. Мондагы әкәмәт хайваннар: әкияттәгедәй икешәр-өчәр башлы еланнар, канат урынына тырнаклы тәпи үскән кошлар, мыраулый торган ерткыч бүреләр, эт-баш, сыер-аяклар, өч күзле яшел (хлорофиллы) сарыклар, адәм тавышы белән сөйләшә торган мәче башлы ябалаклар, берәр метр озынлыктагы симез суалчаннар, аларны ашый торган үтә зур ерткыч кырмыскалар, эре инәле шәмәхә чыршылар, зәһәр исле сиреньнәр, көтмәгәндә корбанын кочып ала һәм чагып үтерә торган тере кычыткан агачлары... коточкыч зур үрмәкүч... Үзен радиация белән газаплауга түзә алмыйча, гөнаһсыз табигать саташып тудырган азманнар болар. Биологиядә мутантлар дип атала торган гарип ярымтыклар монда атлаган саен очрый иде. Геннары буталып беткәнгә, гомерләре озын түгел, күрәсең, яшәү шартларына җайлаша алмыйлар. Үләнсез урман куелыклары аяк баскан саен, чытырдап уалып калалар. Бу тирә йөз чакрымлы даирәдә чәнечкеле тимерчыбык белән киртәләп алынган, киртәнең биеклеге өч метрга җитә. Селәүсен, тиен кебек хайваннар чикне бозмасын өчен, киртәнең ике ягында да агачлар киселгән. Тыюлык зонаның эчендә ярты чакрым киңлектәге "боҗра" - сөрелгән җир, аны әледән-әле агулап торалар, анда берни үсми, бер генә җанвар яки бөҗәк тә яши алмый. Бу боҗрадан тышта чакрым саен, ягъни үзара күз күремендә каравыл каланчалары тезелешеп тора. Анда көне-төне снайперлар һәм ликвидаторлар утыра. Болар теге якка да, бу якка да бер генә җан иясен дә үткәрмиләр. Үтерелгән хайваннар һәм кош-корт, кургаш биләүләргә төреп, җиргә күмелә. Шунысы мәгълүм: аларның калдыклары әле мең ел буена бөтен тереклеккә үлем куркынычы белән янаячак. Ак әби белән кичке сөйләшү аеруча җитди булды - Миннән дә, ерак галәмдәге Гөләндәмнән дә ялмавыз карчык чыгарга тиеш иде... - диде Ак әби, көрсенеп. - Үземдә гайре табигый көч барлыгын сизгәч, мин булачак даһиларны гына түгел, сәясәтчеләрне, фиркале түрәләрне ана карынында чакта ук һәлак итәргә кирәк дигән уйга килгән идем... Шөкер, остазларым туры юлга күндерде. Ак әби адәмнәрне бер күрүдә таный, аларның кем икәнен һәм кем булачагын, нинди гамәлләр кылачагын белә... Күргәнче үк сизә... Киләчәк китабын укый... — Син, бәләкәч, шарсыман яшеннең серенә төшенеп җиткәнсең диярлек... Син бу яшен чыганагын һәр өйдә булдыру турында хыялланасың. Яшен көче йортларны җылытыр, яктыртыр, әниең ашны да яшен утында пешерер дип уйлыйсың, һәр кухарканы шул яшенне идарә итәргә өйрәтәчәксең син! Димәк, җинаятьчеләрне дә. Ә алар җирдәге тормышны һәлак итәчәк... барыбызны да... Аңлыйсыңмы? итте: — Күп булса ун елдан соң син нейтриноны тураклап, матдәне тулаем энергиягә әверелдерүнең математик нигезләрен эшләп бирәчәксең, ә бөтен дөньяны кулга төшерү турында хыялланган явызлар, хәзергечә әйтсәк, террорчылар, моннан һичшиксез файдаланачак... - диде әби һәм тагын көрсенеп куйды. - Шул рәвешле, син залимнәр кулына абсолют корал тоттырачаксың... Әби XX гасыр башларында яшәгән инглиз короле Бишенче Георгны искә төшерде: "Бердәнбер акыллы кеше шул булган бит ул заманнарда, - диде. - Резерфорд кебек бөек галимнәргә король матдә атомнарын таркатып уйнау тәҗрибәләрен туктатырга боера, бөтен Җир планетасын элементар кисәкчекләргә бүлеп ташлавыгыз бар сез иблисләрнең, ди. Йә, әйт инде хаклы булганмы шушы надан Георг патша, әллә юкмы? Адәми затка галимлек кирәкме, әллә миһербанлы булу мөһимрәкме? Озын сүзнең кыскасы... - дип йомгаклады ул сүзен, - озын сүзнең кыскасы, бүген адәмнәргә абсолют энергияне кулга ияләштерергә иртә әле. Менә киләсе гасырда... Әйе, вакыты җиткәч, без кешелек дөньясы каршындагы бу тыюны гамәлдән чыгарырбыз... — Кем ул без? - дип сорады Гыйлемдар. — Күпчелек йолдыз дөньяларын, акыллы затларны берләштергән система... Бөек Боҗра... Галәми акыл вәкилләре... — Ак әби, мин фән белән шөгыльләнү турында хыялланам. Фәннән башка, минем яшәвемнең мәгънәсе юктыр да... Әгәр инде галәми акыл вәкилләренә барысы да билгеле икән, Җирдән читтә миннән ни файда? — Юк, юк, без сине фәннән аермабыз! - Ак әби чак кына уйлап торды да: - Ә икенчедән, Бөек Боҗра вәкилләре барын да белеп бетергәннәр икән дип уйлавың - Бөтенесен Бөек Зат кына белә. Әгәр син бер фәнни ачыш ясап офыкны киңәйткәнсең икән, яңа офык артында янә мавыктыргыч сораулар, мәсьәләләр пәйда булачак... "Кешегә чикләнмәгән хакыйкатькә, ягъни абсолют хакыйкатькә ирешү сәләте бирелмәгән, шунлыктан ул нисби хакыйкать белән канәгатьләнергә мәҗбүр", - диләр галимнәр. Өченчедән, син... Гыйлемдар ялт итеп, Ак әбигә күтәрелеп карады. — Ә өченчедән, син әти-әниеңнән һәм якыннарыңнан аерылып ук бетмәссең, һич кайгырма. Тик ике яклы элемтәгез булмас... Сез бер-берегезне төштә күреп торырсыз, ә төшләрегез рас төшләр булыр. - Аннары Ак әби фикерен дәвам итте: Җир йөзендә җәннәт бакчасы ясыйм дип өметләнгән кешелек мәдәнияте үзе үстергән карурман эчендә адашты. Экологик һәлакәт чоры бу. Гомумән, мондый һәлакәтне Галәмдәге күпчелек мәдәниятләр кичерә. Галәм тарихында үзен үзе аңлы рәвештә һәлак иткән цивилизацияләр дә билгеле. Менә шулчагында алдынгы дөньялар, адашканнарга ярдәмгә килеп, камил шәхесләр тәрбияләргә булыша... Камил шәхесләр планетаны коткару эшен җитәкли... Син менә шул күркәм затларның берсе булып җитлегергә тиеш... Син биредә әле башлангыч белемне генә аласың, сине Югары Академия көтә... Генийлар да мәктәптә укырга тиеш. Гений дигәннән... Беләсеңме икән, бу гарәпчәдән кергән сүз татарча "җен" мәгънәсендә бит. Әүвәлгеләр һәркемнең үз "җене" була дип уйлаганнар. "Җенем сөйми", "җене карыша", "җенләнгән" дигәндә, нәкъ менә шушы эчкәрге җен, асылда, Фрейд әйткән күңел күздә тотыла. Балага ачышлар ясарга шушы "җене" ярдәм итә. Үсә төшкән саен, "җен"нең йогынтысы кими, кеше тормышында "гакыл" дигән прагматик нәрсә дилбегәне үз кулына ала. Генийларда кайчак "гакыл" белән "җен" парлап җи эшли, тик мондый хәл сирәк булучан. Кайбер генийлардан коточкыч җинаятьчеләр чыга... Бакыркош белән Шүрәле - роботлар, параллель планетаның бүгенге хуҗалары. Алар, төрле формага кереп, төрле затларга әверелергә сәләтле. Асылда, алар - бер үк затның төрлечә гәүдәләнеше генә. Шүрәле, мәсәлән, кирелекне гәүдәләндерә, тискәре дәлилләр китерергә ярата. Әллә каян гына алып кара күзлеген борынына элеп куйса көт тә тор: Шүрәле берәр явыз сүз әйтеп ташлаячак... Иң гаҗәбе шунда: "Сәйяр"дә яшәүче роботлар бер калыптан сугылмаган, алар элек үзләренең хуҗалары булган төрле ил, төрле милләт үзенчәлекләрен саклап калганнар, төрле телдә сөйләшсәләр дә, "милли роботлар" арасында тел киртәләре юк икән, чөнки аларның уртак "математик" телләре бар... "Ни өчен соң роботлар үзләре өчен бөтенләй ят булган органик тереклек әһелләрен, әйтик, кешелек дөньясын, һәлакәттән саклап калуны максат итеп куйганнар?" дигән сорау синдә тумадымыни, Гыйлемдар? — Туды, Ак әби. — Чөнки космик һәлакәттән соң яңаргач, органик тереклек робототехниканы кабат тудыра ала. Яңа кешеләр хәтерендә бөтен мәгълүмат та сакланачак бит. Мин яңа кешеләр роботларны хөрмәт итәрләр, аларны "арбайтер" дип кимсетмәсләр дип ышанам. Бу кичне Гыйлемдар бик озак йокыга китә алмыйча борсаланып ятты. Озын-озак төш күрәсе булганга икән. Төшендә ул үзләренең дачаларына бер төркем погонлы кешеләр килгәнен күрде. Тикшерергә килгәннәр. Иң беренче эш итеп алар Гыйлемдарның бүлмәсен җентекләп тентиләр. Ни гаҗәп, Алынчәчне дә чакырып сораштыралар... Вәкилләрнең берсе, ярты метрдан тәмәке исе журналын, алып, дипломатына салмакчы була. Шунда Алтынчәч, йөгереп килеп, китапка ябыша: "Гыйлемдарның бүлмәсе элек нинди булса, шул килеш калсын. Ул кайтачак!" - ди. Гыйлемдарның баһадир гәүдәле әтисе, тавышында металл чыңлатып: "Китапка кагыласы булмагыз!" - дип катгый итеп әйткәч, Черек күл вәкиле кул селтәргә мәҗбүр була, ләкин китапны исемлегенә аерым терки, үзе Алтынчәчкә бармак яный. "Сез явыз кеше! - ди аңа Алтынчәч һәм көтмәгәндә генә: - Бүген сезнең автомобилегез ватылачак", - дип әйтеп ташлый... Төшенең ахырында Гыйлемдар, чыннан да, юл буенда кюветка ауган кара төстәге җиңел автомобиль күрде. Аның янына "ашыгыч ярдәм" машинасы килеп туктаган иде. Ак халатлы егетләр җимерек машинаны каерып ачып, эченнән канга баткан, ләкин, бәхетенә, исән калган берәүне тартып чыгардылар... Төшендәге шушы куркыныч "кадр"дан соң малай иртәнгә кадәр тыныч кына йоклады. Ак әби иртән Гыйлемдарны вак пәрәмәч белән сыйлады. Малайның борынгы морзалар нәселеннән булган әнисе дә бәйрәм көннәрендә шундый пәрәмәч пешерергә ярата иде. Моны, әлбәттә, Ак әби белмичә калмагандыр. Иртәнге аштан соң малайга тагын җитди күрсәтмәләр бирелде. Ак әбинең кулында "башлангыч белем" бирүнең ансатрак ысулы бар икән. — Өйдә ялгыз гына чагыңда Бакыркош каршына килеп утыр да күңелеңнән генә соравыңны бир. Кошның күзләре җемелди башлар. Шул мизгелдә үк җавап синең ми күзәнәкләреңә мәңге онытылмаслык булып язылыр. Мин бакыр ярдәмчемне "лектор" дип атыйм. Ул сиңа, фәкать синең өчен генә лекцияләр укыр... Телисең икән, гадәти сөйләү юлы белән. Ләкин бусы бик озакка сузыла. Аңлыйсыңмы? ка гына, артык җиңел бирелгән белем... Минем баш мием гап-гади бер дискетага гына әйләнгән кебек була ич?! — Борчылма бер дә. Үз ачышларыңны син шул ансат ысул нигезендә, әмма барыбер күп тырышлыклар куеп ясарсың, балам. Шулай да Ак әби нәрсәнедер әйтмичә калдырды шикелле. Әллә инде монда Шүрәленең нинди роль уйнаганын микән? Гыйлемдар Ак әбинең киңәшен икенче көнне үк тотарга булды - ялгыз калгач, көзге каршысына килеп утырган гына иде, Бакыркош үзе телгә килде: — Мин синең иң элек ни сораячагыңны беләм, - диде ул, гөбедән чыккан калын тавыш белән. - Син әти-әниләрең белән элемтәң нинди булачагы турында белешмәк буласың. Бу виртуаль элемтә булыр. Сез бер-берегезне фәкать төштә генә күрәчәксез, ләкин төштә абсолют чынлык сакланыр, һәм синең дә, якыннарыңның да күңеле тынычланыр дияргә мөмкин. Гыйлемдар гуманитар фәннәр өлкәсендә, бигрәк тә нәфис әдәбият даирәсендә артта калганлыгын әйтергәме-юкмы дип торганда, Бакыркош сүзне үзе шул якка таба борды. "Сүзне" дибез, ләкин фикерләренең күбесен ул малайга турыдан-туры, сүзсез генә тапшырды шикелле. Бакыркош бөтен дөнья әдәбиятын белә, кирәк икән, ул "Одиссея"ны, "Җөмҗемә солтан", "Һамлет", "Евгений Онегин", "Кисекбаш", "Мастер һәм Маргарита"ларны башыннан ахырына кадәр, төрле комментарийлар бирә-бирә, яттан укый ала, чөнки аның хәтере чиксез. Тик шунысы сәер: ул бүгенге Рәсәй әдәбиятын санга сукмый, һәрхәлдә, ихтирам итми икән. Ул аны әдәбият дип тә атамый, чөнки бу әдәбиятта бернинди әдәп тә күр"иҗат җимеше" дип кенә атый. Шуңа да карамастан илдә әдәби тәнкыйть чәчәк ата, чөнки ялган атлы мөтәтәнкыйтьчеләр бихисап. Эш хакы алу өчен, аларга әдәбиятыбызны бар дип күрсәтү кирәк ич. Шәрә король турындагы әкиятне хәтерлисеңме? Анда ике алдакчы тегүче кәбестә төсле беркатлы корольгә гаҗәеп күлмәк-ыштан тегәргә алыналар. Тик, имеш, ул кием гөнаһлы кеше күзенә күренмәячәк икән. Шарлатан тегүчеләр әллә нинди затлы ситсыларны үлчәгән, кайчы белән кискән, күзгә күренмәс җеп саплаган инә белән теккән булып кыланалар, корольгә нидер кигезеп карагандай итәләр, сокланган булалар. Әлбәттә инде, болар күз буалар, чынлыкта өрфия киемнәр корольнең үзенә дә, аның министрларына да күренми... Тик барысы да киемне күргән буып кыланырга мәҗбүр, кемнең гөнаһлы йә ялганчы булып каласы килсен? Бүгенге әдәби тәнкыйтьчеләр менә шушы тегүчеләр шикелле инде... "Бәрәч, король шәрә тән ич!" - дип кычкырган гөнаһсыз сабый гына күренми гипнозланган укучылар арасында. Хәер, Хәйдәр Әлим дигән бер зыялы вөҗдан иясе бу хакыйкатьне читләтебрәк булса да әйтеп биргән иде. Шөпшә оясына таяк тыгып айкаган шикелле булды ул... Дәрәҗәле тәнкыйтьчеләр, дәррәү күтәрелеп, Хәйдәр Әлим өстенә ябырылдылар, аны яклаучыларны да чагып бетерделәр. Җәмгыятьтә Хәйдәр Әлимнәр, Зөлфия Бәйрәшевалар саны билгеле бер критик массага җиткәч, шөпшәләр һәм сорыкортлар җиңелер, алдар таз җөйчеләр һәм тиресбит мөтәгалимнәр сәхнәдән куып төшерелер. Ләкин бу критик масса үзеннән-үзе барлыкка килмәячәк. Хәер, бу хакта соңрак махсус әңгәмәбез булыр... Бакыркош Гыйлемдарга турыдан-туры мәгълүмат тапшыруын дәвам итте: — Һәр сәнгать әсәрендә зурмы-кечкенәме ачыш бу Шунда кинәт кара күзлек кигән Шүрәле телгә килде: — Рус әдәбияты Көнбатыш әдәбиятының шәүләсе булса, татар әдәбияты - рус әдәбиятының сыек күләгәседер. Татар әдәбияты — "өйрәнчек шәкерт" кенә, нәтиҗәдә "куян шулпасының шулпасы" килеп чыга. Остазыннан уздыра алмаган шәкертнең бәясе бер тиен. Кыскасы, хәзерге татар әдәбияты тулы канлы әдәбият түгел... Сәбәбе нидә, беләсеңме? Шүрәле бу сорауны кемгә биргәндер, билгесез. Шуңа күрә ул үз соравына үзе җавап бирде: — Сәбәбе бик гади, егетләр! Җаһиллек. Хәтта икеләтә җаһиллек, чөнки автор агай үзен ялангач дип санамый, ә тәнкыйтьчеләр анадан тума әдипнең күзгә күренмәс күлмәк-ыштанын җөйләренә тикле мактап, йә балагындагы үтүк сырында гына кимчелек тапкандай булып кыланалар. Шунысы аяныч: менә шушындый алдартазларга ышанучылар да табыла. Совет чорында татар әдипләре өчен матбугат мәйданы җитәрлек түгел иде, ә бүгенге көндә язучылар өчен мәйдан кирәгеннән артык киң, шунлыктан җитлекмәгән гарип әсәрләр дөнья күрә. XX гасырда бер сатирик: "Әдәби алгарыш нәшер ителә торган журналлар санына кире пропорциональ", - дигән иде. Ул хаклы. Кибет киштәләре сатылмыйча яткан татар китапларыннан сыгылып-сыгылып тора. "Кайбер китапларны яхшы эш хакы түләсәләр генә укырга була", - дигән, ди, бер корректор. Озын сүзнең кыскасы, әдипләрегез кирәксез эш белән шөгыльләнәләр, баксаң, халык җилкәсен кимереп яталар... Аларның каләмен, илһамнан бигрәк, матди мәнфәгатьләр йөртә. Тарихи романнарыгыз укырга яраксыз. Әкият ярым әкият алар. Бармактан суырып алынган ялган, хәбәрдарсызлык җимеше... Әкиятләр... Мин бүгенге әкият авторларының кулязмаслык итәр идем аларны. Алишка да канатлы хыял җитмәгән, ул очарга дип талпына гына. Ә аннан соңгы әкиятчеләрнең планкасын яңа тәпи йөри башлаган бала да атлап кына уза бит. Сәясәткә, ялган милләтчелеккә кереп баткан әдипләрне жәллим. Димәк, дим, ул бичараларның иҗат чишмәсе саеккан, кипкән, ә чамасыз зур "минлек"ләре тынгы бирми, көн саен үзенә сокланып йә көнләшеп караучыны, үзенә табынучыны эзли. Аларның көндәлек ризыгы - кол һәм җаһилләрнең күндәмлеге, көндәшләреннән уздырырга омтылу... Теге... Иосиф Дҗугашвили да берәр көндәшен таптап измәгән көнен заяга үткәрдем дип санаган, диләр. Сез, татарлар, практик тормышта ифрат тар карашлы, бүгенге көн белән, күп дигәндә, иртәгесе көн белән генә яшисез. "Иртәгене ишәк кайгырткан" дисез бугай әле. Сездә беренче урында тамак кайгысы... мал-мөлкәт, акча кайгысы... Гали материяләр турында уйланырга яратмыйсыз сез... Авыр тарихыгыз сезне шундый кол итеп тәрбияләгән. Шүрәле сүздән туктап калды. Аннары, кара күзлеген каядыр яшереп, сыңар мөгезен бора-бора суырып чыгарды да, аңардан төребкә ясап, куышына әллә нинди хуш исле тәмәке тутыра башлады. Бакыркош, берни булмагандай, бая өзелгән нотыгын әүвәлгечә тавышсыз гына дәвам итте: — Сәнгать кешесенең аерылгысыз хасияте — балалык сыйфаты. Еш кына сәнгатькяр адәм баласына тиеш бәхеттән өлешсез кала, шуңа күрә сакаллы сабыйларның маңгаенда шеш, күз төбендә фонарь күгәреп торыр, ә җаннарында бетәшмәс яра... "Сабыйлар кебек булыгыз...", "Күңелләре пакь булганнар бәхетле" кебек Инҗил сүзләре - бөтен инсаният өчен уртак хакыйкать бит югыйбер тапкыр ләззәтләнеп суыргач, янә кара күзлеген табып киде. Сүз капчыгын бушатып бетермәгән икән әле: — Бүгенге чынбарлык сабыйларны да балачак бәхетеннән мәхрүм калдыра, - диде. - Хәзерге балалар ана кулы җылысын тоеп җиткермичә, катырак куллы ата тәрбиясен дә күрмичә үсәләр һәм... кеше булып, көрәшче булып җитлекмиләр. Адәмнәр арасында ирдарлык бетеп килә. Ир-ат арасында феминизация - "катыншаклану" процессы бара. Хатын-кызлар исә, киресенчә, буыннан-буынга ир-ат сыйфатларын үзләштереп, ирдәүкә азманнар санын арттыралар. Алар чын мәгънәсендә чалбар киделәр: футбол-хоккейда гына түгел, иң аяусыз бокста да "зәгыйфь җенес" үзенең мускулларын күрсәтеп өлгерде инде. Кешеләрнең мең еллар буе тупланып килгән әхлак кагыйдәләрен онытуы тоталитар режим шартларында җәмгыятьнең икегә бүленеп яшәвеннән килә. Халыкның бер өлеше, еллар буе иректән төрмә рәшәткәләре белән аерылган зоналарда яшәп, гуманлык дигән нәрсәне, кеше тормышының илаһи бүләк икәнен оныта. Иреккә чыккач, бу кешелексезлек йогышлы чир, кизү кебек геометрик прогрессия буенча тарала... Җитмеш еллык коммунистик ялган китергән зыянны оныту өчен, янә өч буынның кичүе зарур. Кайсыдыр бер ялагае Ленинны "иң кешелекле кеше" дигән, ә бит төптә Ленин - иң кешелексез кеше, СССРда пролетариат исеменнән канлы репрессияләрне башлап җибәрүче. Әйткәнемчә, кешелек кавеме генетик тирәнлектә, нигездә, ике сыйныфка - инде берничек тә төзәлмәслек җинаятьчеләргә һәм сабыйларча беркатлы эшчәннәргә - эргоголикларга бүленде. Беренчеләре сорыкорт тормышы алып баралар, эшчәннәр хисабына яшиләр. Бу факт философ Һерберт Уэллсның "Вакыт машинасы" дигән әсәрендә аеруча кискен итеп тасвирлана. Ахырда җиашаучыларга әйләнеп, баласымак дәрәҗәгә төшкән беркатлы элойлар белән ризыклануга күчәләр, аларны махсус фермаларда асрыйлар, тәрбиялиләр, әйбәтләп ашаталар, курчак кебек киендерәләр... Бүгенгесе көнне морлок сыйныфы финансистлар кавеме белән тәңгәл. Сездә бүген ике төрле цивилизация яши: бар көндезге цивилизация, бар төнгесе. Төнге, яшерен цивилизация ул - криминал, бандитизм, угрылык, паразитизм. Уэллс әйткән элойлар көндез яши, ә морлокпар - төнге (яшерен) ерткычлар. Адәм сурәтендә булсалар да, алар инде кешелек сыйфатын җуйганнар. Аларны тәрбияләү, мәдәниләштерү яки кулга ияләштереп маташу мөмкин нәрсә түгел. Планетага кем хуҗа? Сезме, әллә төнге морлоклармы? Кем кемне? Кешелек дөньясы каршында менә шушы сорау тора. Морлокпар хакимлеге белән көрәшү өчен, иң элек менә шушыларны аңлау зарур. Ә бит тәкъва битлек кигән морлоклар Думада да утыра, Ак йортта, Кремльнең үзендә дә... Кем кемне? Баһадирлар кайда? Кайда үзләрен корбан итәргә әзер Данколар? Бу хакта пәйгамбәр галим Иван Ефремов та уйланган. Укыгыз, кайта-кайта укыгыз аның "Үгез мизгеле"н! Укыгыз борадәр Стругацкийларның "Алла булу җиңелмени" романын! Азимовны укыгыз, Карел Чапекны өйрәнегез. Әйе, Антон Чехов, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники кебек язучыларны һичшиксез белергә кирәк. Ләкин алар пәйгамбәр үк түгел, классик әүлия генә. Тик сезнең буын хәтта аларын да укымый инде, сез башкатыргыч детективларга, "матур әдәбият" дип атала торган буш әкиятләргә, гыйшык романнарына багынасыз. Сез йомшак һәм зәгыйфь элойлар... Чыннан да, бәлки, сез лангандыр инде? Тарих сәхнәсенә морлоклар менәчәктер, ә хезмәт ияләре аларның колларына әйләнергә тиештер? Мең ел буе качып-посып катакомбада (бистәләрдә) яшәгән морлок кавеме хәзер бөтендөнья финанс империясе төзеде. Сез - бичара элойлар, икенче сорт адәмнәр. Тегеләр баш булырга яралган, алар - "сайланмыш" халык. Фаҗига тагын да тирәнрәк, ахрысы. Заманында Америка президенты Рональд Рейган СССРны "Яманлык империясе" дип атаган иде. Ул чак кына ялгыша: СССР абсолют яманлык империясе иде. Бүген исә "сәйярлеләр" бөтен Җир планетасын "Яманлык планетасы" дип атый алалар, чөнки яманлык чире Русиядән бөтен Җир йөзенә таралды. Малкуарлык һәм җинаятьчелек чире бик тиз йогучан. Биниһая явызлык һәм гаделсезлек зинданнардан иреккә чыкты һәм бичара элойларның җилкәсенә менеп атланды. Ирекле һәм ирексез дигән зоналар арасындагы чик җуела бара. Алар бер-берсеннән чәнечкеле тимерчыбык белән аерылса да, бу чик шартлы бернәрсә генә булып калды. Төрмә кануннары һәм тәртипләре белән бергә тормышыбызга һәм гомумәдәби телгә кешелексез төрмә теле үтеп керә. Шуңа килеп җиттек ки, әгәр дә яманлыкны бизмәнгә салып үлчәп була торган булса, ирекле зона тәлинкәсе басар да иде әле. Галим-голәмә халкы адәми затны "homo sapiens" дип йөртмәктә. Янәсе, "гакыллы кеше" була инде. Юк, әлегә адәмнәр бу исемгә лаек түгел. Әгәр атом афәтеннән котылу, исән калу һәм планетаны коткару юлын тапса, адәми зат "homo sapiens" дигән дәрәҗәне күтәрә алачак. Ак әби менә шушы изге максатка хезмәт итә. Әйе, ул Җир планетасында фән үсешен беркадәр (кирәк кадәр генә) тоткарлый, юкса дәһшәтле субатом коралының эрелеганныкыларга һәм башка шашкыннарга эләгүе бар... Яңа корал, яшел Җирегезне җансыз таш өеменә йә булмаса комета-мазарга әйләндереп, бөтен Кояш системасын бүсеп ташларга бик мөмкин... Чөнки әгәр Җир тузан болытына әйләнә калса, Кояш системасы гаиләсендә миллион еллар буена тотрыклы килеш калган гравитация көчләре һәлакәткә китерергә мөмкин. Җир - сезнең космик йортыгыз. Асылда, сез табигый космик станциядә яшисез. Атмосфераның, елга-күлләрнең, гомумән, әйләнә-тирәнең чисталыгы һәм язмышы сезнең ничек хуҗалык итүегезгә бәйле. Арал диңгезен кешеләр харап итте. Исраилнең мактанычы булган Үле диңгез дә ел саен бер метрга саегып бара һәм тиздән тозлакка әйләнәчәк. СССРдагы күмәк хуҗалыклар, ягъни колхозлар, зур-зур терлек асрау фермалары, миллионлаган тавык җитештерә торган фабрикалар экологиягә гаять зур зыян китерделәр. Мондый эре хуҗалыклар - гайре экологик, димәк ки, гайре экономик та... Тыелгысыз үсә барган цивилизация, планетадагы биологик балансны бозып, ике гасыр эчендә Җирне чүплек башына әйләндерде. Шәһәр тирәләрен карагыз. Шәһәр чүплекләрен. Анда үрчегән күселәрне. Балыксыз елга-күлләрне ташлап, шәһәр чүплекләрендә туклануга күчкән бихисап акчарлакларны, исәпсез-сансыз карга-козгыннарны, яңадан кыргыйлашкан эт өерләрен... Беләм: илдә үтә сабыр мөселманнар изге Мәһдинең кайтып гаделлек урнаштырганын көтеп яшиләр. Ә хыялый һәм ялкау Рәсәй, тулаем алганда, Иблис-Воландның әйләнеп кайтканын зарыгып көтә... Мастерның кайтканын... Маргаританы... Шүрәле, тыны беткәндәй, сүздән туктап калды. Аның да күкрәгендә чын адәми хисләр тулып ашкан иде, күрәсең. утырган Ак әби, ниһаять, сүзгә кушылды: — Чыннан да, безнең иң якын максат - экологияне яхшырту, - диде ул, сүзне башкага борып. - Ерак перспективага килсәк, тормышының икенче яртысын ваклый башлаган Кояшта кире кайтаргысыз картаю билгеләре пәйда булганчы, чарасын күреп өлгерергә кирәк безгә. Кояшыбыз суына бара, чөнки аның үзәгендәге ягулык - һидроген кимегәннән-кими. Берничә миллиард елдан соң Кояш Кызыл гигант булып кабарачак, хәтта Җирне дә йотачак... Аннары Кояш, газ тышчасын читкә ыргытып, бәләкәй генә Ак кәрлә йолдызга әверелер... Хәер, иргә һәлакәт белән яный торган башка куркынычлар да җитәрлек... — Сез нинди куркынычларны күздә тотасыз, Ак әби? - дип сорады Гыйлемдар бик җитди кыяфәттә. — Менә боларын инде без янә Шүрәле агайдан сорыйк, - диде әби. - Бу мәсьәлә белән ул махсус шөгыльләнгән иде... Шүрәле, шуны гына көтеп торгандай, үзенең хәтәр фараз-арын тезеп китте: — Безне тагын да дәһшәтлерәк космик һәлакәтләр көтә, - дип башлады ул. - Күктә Киек Каз Юлына иң якын торган икенче бер галактика - Андромеда томанлыгы бар. Ул безгә сәгатенә 400 000 км тизлек белән якынлашып килә. 3 миллиард елдан соң ике галактика бәрелешәчәк. Бу - котылгысыз. — Бу бәрелешү ничегрәк булыр соң? Кояш системасы нишләр? — Хөрмәтле шәкертебез Гыйлемдар, монда төп ике сценарий уйналырга мөмкин. Беренчесе - гравитация көчләре тәэсирендә Кояш гаиләсе белән бергә галактикадан читкә атылып чыгып киткән очрак. Ул чагында безнең планета исән калырга да мөмкин. Алдан ук чарасын иде. Икенчесе - Кояш ике галактика кушылуның эпицентрына эләккән очрак. Бу вакытта галактикалар үзәгендәге ике кара упкын бергә укмашачак. Җирнең атмосферасы бушлыкка таралып бетәчәк, океан-диңгезләр кайнап, аларның суы пар булып космоска очачак, ә Җир шары, хәзерге Меркурий планетасы шикелле, тереклек итү өчен яраксыз эссе чүлгә әйләнеп калачак. Оптимист Бакыркош телгә килде: — Кешелек дөньясы "космик кышны" исән-имин уздырыр дип өметләнергә һәм шуңа омтылырга кирәк. Моның өчен кешеләргә һәм, гомумән, Җир тереклегенә вакытлыча наноформага күчеп, үлчәнешсез нуль-ноктага әйләнеп торырга мөмкин булыр иде. Мондый үзенә бертөрле үле тереклеккә яки терек үлемгә һичнинди космик һәлакәтләр дә куркыныч түгел. Тереклек дигәндә, мин органик тереклекне генә күздә тотам, чөнки роботлар илаһи сәбәпләр аркасында моннан мәхрүм. Күрәсез, кешегә робот кирәк булган шикелле, ясалма роботларның мәңге яшәеше өчен дә, табигать үзе тудырган кеше заты кирәк. Инкыйраздан котылу чарасын илаһи гакыл ярдәмендә сез - адәми Гыйлемдарлар табарга тиеш. Малай озак уйлап тормады, бик тиз фикерен әйтеп ташлады: — Әгәр Галәм бер киңәеп, бер кысылып, бөтенесе юкка чыгып һәм кабат туып, цикллар кабатланып тора икән, анда гакыл ияләре дә кат-кат туып торган булырга тиеш. Чиксез озын эволюция дәвамында Галәмдә сез әйткән мәсьәләне инде хәл иткән мәңгелек цивилизацияләр дә булырга тиеш түгелмени? Минемчә, ихтималлык тео — Син безгә шул затларны эзләргә киңәш итәсеңме? — Әлбәттә, Ак әби! Мәсьәләнең иң ансат чишелеше шушы булырга тиеш! — Ләкин ул да бик үк ансат түгел, Гыйлемдар. Аны хәл итүгә, ихтимал, миллион еллар китәр. — Ул вакытта әле Кояш критик яшькә җитмәгән булыр... Без - Җир хуҗалары өлгерәчәкбез. — Ә өлгермәсәк? Галәмдә гадәттән тыш куәтле акыл ияләре булырга тиеш дигән фикер фараз гына бит?.. — Димәк, безгә бер үк вакытта космик һәлакәтләрдән мөстәкыйль рәвештә котылу чараларын да эзләргә кирәк. Бакыркошның яшел күзләрендә ут кабынды: — Сез нәкъ материалистларча фикер йөртәсез... - диде ул. - Сез Галәмдә Алла яки Бөтендөнья гакылы дигән иң көчле фактор булырга тиешлеген исәпкә алмыйсыз... "Алла" сүзен ишеткәч, Гыйлемдарның уйга калганын күреп, Ак әби сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәгән шикелле тоелды. Күрәсең, әби дөрес җавапны белә, ләкин малайдан мөстәкыйль фикер көтә иде. Пауза шактый озакка сузылды. — Әй-йе, - диде, ниһаять, Гыйлемдар, тәмам өлкәннәрчә, кабаланмыйча гына. - Бу фактор мәсьәләне тамырдан үзгәртә бугай... Тик боларны мин аңлап бетермим... — Моның өчен "Алла" төшенчәсен даһи Ньютон, Гегель яки суфилар салган мәгънәдә аңларга кирәк, - диде Ак әби. - Боларын син киләчәктә үзләштерерсең... Син әле монда - минем куышта - башлангыч белемне генә алдың... Калганы Академиядә булыр. — Академия? Ә ул кайда? — Еракта, бик еракта икәнен генә әйтә алам. Аны "Инкыйразга каршы Академия" дип атыйлар... Мин үзем дә белемемне шунда камилләштердем, балакаем. Сине без — Кайчан?.. — Тиздән, Гыйлемдар. Син инде күп нәрсәне белдең... Син көрәшче булырга әзер. Асылда, Ак әби көрәшче һәм пәйгамбәрлеккә кандидатлар гына тәрбияли һәм аларны "Космик үзәк"кә озата икән. "Үзәк" дигәне - әлеге Галәмара инкыйразга каршы Академия. Аны уңышлы тәмамлап чыгучылар үзләрен теләсә кайсы затка "әверелдерергә" сәләтле, алар чын могҗиза эшли алалар. Бу Үзәк барлык галәмнәр өчен, гадәттә, һәр дөньяга аерым җитәкчеләр әзерләү белән шөгыльләнә. Ә менә Җир кешесеннән тәрбияләнгән пәйгамбәр, табигатьнең гап-гади капризы аркасында булса кирәк, башка барлык дөньяларда да хезмәт итә ала, ягъни ул универсаль, Җирдә яшәүче кешеләр җәмгыяте, роботларның туган планетасы тарихын кабатлый башлап, монда да финансистлар кавеме көч алгач, роботлар цивилизациясе җирдәге бу тарихи хатаны булдырмаска ниятли. Роботлар, иң сәләтле, иң өметле адәм балаларын үзләре янына алып, көрәшчеләр тәрбияләргә керешәләр... Кешеләргә алмашка киләчәк яңа буын физик чыдамлык ягыннан роботларга тиң булырга тиеш, ләкин алар биологик сәләтләрен саклап калачак. Алмаш буында җенесләр һәм бөтен прогрессны алга әйдәкли торган мәхәббәт хисе дә, гуманлылык сыйфаты да сакланыр. Яңа финансистларга каршы котылгысыз сугыш та гуманлы булырга тиеш. Менә шушы мәсьәләне хәл итә алырлык адәми затлар роботлар планетасында тәрбияләнә... Кешелек дөньясы белән робототехника берләшкән цивилизация мәңгелек тереклекне тормышка ашыра ала. Мондый цивилизацияне наноцивилизация дип атарга мөмкин. Ихтимал, кирәкле мизгелдә ул үлчәнешсез һәм үзгәрешсез бер ноктага әйләнеп тә тора алыр иде... Җир планетасына бүген тимер мускуллы спорт биючеләрдән яки чытлык сәхнә җырчыларыннан - кыскасы, бәдәни рәхәтләрне генә сөючеләрдән бигрәк, иҗтимагый көрәш осталары, гаделләр гаскәре кирәк. Аларны каян алырга? Ничек җитештерергә? Кайда тәрбияләргә? Моны Җирнең үзендә эшләү мөмкин түгел, моңа бөтен дөньяны чорнап алган финанс пәрәвезе һәм күп санлы криминал режимнар мөмкинлек бирмәячәк. Димәк, көрәшчеләрне Җирдән читтә тәрбияләү зарурлыгы килеп туа. Галәми гакыл нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә дә. Син, Гыйлемдар, фидакяр көрәшче булып җитешергә тиеш, моның өчен син менә дигән кандидат... Галәми гакыл шундый кандидатларны берәмтекләп эзләп таба. Ә алар бик күп кирәк... Һәрхәлдә, мең генә җитми, әйтик, Җир йөзендәге оешкан криминалга каршы тора алырлык көчле рухлылар - пассионарийлар - кимендә халык санының унбиш проценты кадәр, ягъни миллионнарча булырга тиеш. Фәкать шул вакытта гына уңышка ирешеп булачак. — Ә ни өчен мине сайладыгыз? Вундеркиндлар беткәнмени? — Безгә, гакыл һәм әхлак күрсәткечләренең югары булуыннан тыш, кандидатның генетик сафлыгы да мөһим. Гади генә итеп әйткәндә, синең геннарың нормаль, хромосомаларыңда һәр аминоацид үз урынында... Син абсолют сәламәт, Гыйлемдар. Сиңа кызыл авызлы коммунистлык чире дә, кара милләтчелек хастасы да йокмаган. "Инкыйразга каршы Академия"дә чагында да син Ватаныңдагы җәмгыять тормышыннан хәбәрдар булырсың, ләкин үзең Җиргә берни дә хәбәр итә алмассың, элемтәң берьяклы гына булыр. Шулай да син саф мәгънәгә - психотрон болытына әйләнеп, әти-әниләреңнең төшенә гел матур булып керерсең, аларны мин дә юату юлын табармын... Алар сине исән дип уйлыйлар һәм, дөресен әйткәндә, хаклы да булачаклар. Киләчәктә сез кавышачаксыз... башлык киеп ятарга кушты. Башлык кабель белән тирмә түбәсендәге антенна көзгесенә тоташкан иде. Шуның аркылы малай галәми информация кыры белән багланып, йокыда килеш, программ лекция тыңларга тиеш икән. Бу нәсыйхәт-программа Гыйлемдарның ике атна буена Ак әби тирмәсендә алган белеменә йомгак ясарга тиеш иде. Ләкин, иртә белән уянгач, ул бу нәсыйхәтләрнең бер генә сүзен дә исенә төшерә алмады. Шул ук вакытта малай үзенең ниндидер олуг хакыйкатьләрне үзләштергән һәм аңлаган булуын тоя, моңа ышана һәм белеме белән горурлана иде. Күрәсең, программада шулай каралгандыр - бу белемнәр Гыйлемдар хәтерендә нәкъ кирәкле мизгелләрдә калкып чыгарга һәм җимеш бирергә тиештер. Аның каравы, уяну белән, Гыйлемдар өстәлдәге Шүрәле статуэткасы торган урында ауган агачка утырып ял итүче берәүнең төсле фоторәсемен күрде. Ачык төстәге цивиль костюм кигән бер ир-егет. Түшендәге алтын нишанга гомумҗир хәрефләре белән "President" дип язылган. Кем бу? Аның йөз чалымнарында Гыйлемдар әтисенә дә, әнисенә дә охшашлык барын абайлап алды. "Бу бит мин, - дип уйлады ул, аптырабрак. - Утыз-кырык елдан соң мин нәкъ шушы сурәттәге кебек булачакмын микәнни?" Фоторәсемдәге ир көлемсери кебек тоелды. Гыйлемдар өстәлдәге Бакыркошның юкка чыкканын да абайлады. Димәк, әбинең ярдәмче роботлары эшлисе эшләрен башкарганнар инде... Чаршау белән бүленгән аш-су пешерү почмагында Ак әбинең әвәрә булып йөргәне ишетелә, ул тагын тәмле таба исләре чыгарган иде. "Бүген нинди бәйрәм икән?" - дип уйлап куйды малай. Менә бервакыт әби: — Тор, матурым, пәрәмәч әзер, кайнар чакта ашыйк әле бергәләп, - диде. Ак әби мәктәбен тәмамлавына багышланган иде, әлбәттә. Пәрәмәчтән соң Гыйлемдарның кәефе тагын да хушланды. Ул яшь бәдәненең һәр күзәнәге куаныч һәм гайрәт белән тулганын тоя һәм таулар актарырга атлыгып тора иде. Менә Гөлгенә әби малайны әүвәлгечә шау чәчәккә күмелгән аланга алып чыкты да аның кулына йомшак төенчек тоттырды. — Истәлеккә булыр, - диде ул, ләкин төенчектә ни барын әйтәсе итмәде. Ихтимал, "Сәйяр" планетасында климат салкынчадыр, Ак әби шуңа күрә Гыйлемдарга джемпер бәйләгәндер... Шул мизгелдә иртәнге күктән түбәнтен генә яшен ташы очып узды, аның якты эзеннән түгәрәк аланны кап урталай ярган куш салават күпере пәйда булды. Төсләре чиратлашып ике тапкыр кабатланган көянтәнең нәкъ уртасында ун-унбер яшьләрдәге бер кыз бала басып тора иде. Ул чиксез гаҗәпләнгән зур күзләрен чәчәкле алан өстеннән йөртеп чыкты. Сак кына атлап, җиргә төште... Аяк астына караган иде, ак чүпрәккә төрелгән уймак кадәрле генә төенчек күрде. Үзе дә аңышмастан, аны иелеп алды, төенен чишеп җибәрде. Ни гаҗәп, чүпрәккә яшәреп беткән бакыр балдак төрелгән иде. "Моны кем югалтты икән? - дип пышылдады Ниса. - Бу балдак аңа җәүһәр кашлы йөзектән дә кадерлерәктер... Әллә соң әкияти сихерле балдак микән?" Кызыйның түшенә, аның ефәк тасма белән үргән толымына ак күбәләк килеп кунды... Әйтергә онытканбыз: Нисага бер маэмай ияргән иде. Маэмай, башын кыегайта төшеп, акыллы күзләре белән күбәләккә карап алды, аннары үзләренә таба йөгереп килүче малайны күреп, чын адәми канәгатьлек белән елмайган төсле булды. тан ук, куанычы эченә сыймыйча. — Мин монда, мин монда, вундеркинд! - дип, көттермәстән җавап бирде Ниса. Менә алар - Җир балалары, - җитәкләшеп, Акбайны да ияртеп, салават күперенә аяк бастылар һәм, бәллүрдәй җемелдек төсләрдә эреп, психотрон болытына әверелделәр... Шул болыт эченнән Гыйлемдарның "Хуш, сау бул, әбекәй!" дигән тавышы ишетелгәндәй булды. Чәчәккә кунып калган күбәләк исә фәрештә канатларын җилпеде дә яңадан Ак әби кыяфәтенә керде. Хәер, ул һич тә әби түгел, бәлки япь-яшь татар кызы Гөлгенә-пакизә иде хәзер. Салават күпере эреп югалгач, ул яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртте. Үзе елмая иде. "Карурман аша... яхшы атлар кирәк лә үтәргә", - дип, "Галәм инкыйразга каршы" җырын борынгычалап, яшь, яңгыравык тавыш белән көйләп кабатлады Гөлгенә: — Юлыгыз уң булсын! Әнкәемнең балдагы сезгә бәхет-сәгадәтләр китерсен! Ап-ак каен урманы эчендә, берсеннән-берсе уздырып, кошлар сайраша, кайдадыр бер яшь тавышлы кәккүк, тырышып-тырышып, адәмнәр гомерен саный, ләкин һич кенә дә мәңгелекнең очына чыга алмый иде... |