text
stringlengths
0
57.8k
Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ
Оренбург өлкәсе татарлары
СӨЙЛИ ИКӘН ТАШЛАР ДА
Марсель Әхмәтҗанов
Эпитафик язмалар, ягъни кабер ташларына язылган хәбәрләр татар халкы тарихы өчен зур кыйммәткә ия. Алар бу җирдә безнең физик һәм рухи яшәвебезнең документлары. Аларга карап татар кешесенең мәдәниятен, динен, дөньяга карашын, нәселен, кем варисы булуын һәм аннан калган варисларны белә алабыз.
Оренбург төбәге тарихи ташбилгеләргә аеруча бай. Кабер ташлары өчен иң яхшы сыйфатлы материал Оренбург шәһәре янындагы Татар Каргалысы авылыннан ерак булмаган Йыланчык (Грибини) тавыннан алынганга күрәдер дә, биредә (бигрәк тә, Каргалыда) ташбилгеләр эшләүче осталар аз булмаган. Болардан без Ибраһим Мөхәммәд-Түләк углы Орынбурҗының XVIII йөз урталарыннан калган эшләрен күрсәтә алабыз. Шулай ук Каргалыда Исхак бине Габделкәрим, Хәйрулла Каргалый, Гыймадулла, Сакмар шәһәреннән Гали Габдрахман улы кебек осталар яшәгәнлеге билгеле. Каргалыда XIX гасырда моннан тыш та таш кисеп язучы осталар күп булгандыр, киләчәктә алар да ачыкланыр әле. XX гасырда да кабер ташлары язучы осталарның күп булуы шик тудырмый, чөнки Каргалыда гасыр башында сыйфатлы эшләнгән һәм язылган йөзләгән ташбилгеләр хәзергәчә сакланганнар.
Оренбург төбәген, нигездә, XVIII йөзнең икенче яртысында гына колониаль үзләштерү башлана. Ул дәвердә бу яктагы татар мәдәниятенә Казан, Касыйм якларындагы кебек көчле йогынты, басым булмаган. Шунлыктан бу төбәктә татар кабер ташлары сәнгате иркен үсеп китә алган. Ул ташбилгеләр Оренбург төбәгендә XX йөзнең беренче яртысында да әле матур, затлы күренәләр иде. Ул затлылыкның үзәге дип, әлбәттә, үзенең таш кисеп ясау сәнгате осталары булган Каргалыны әйтә алабыз. Башка бер халыкта да таш билгеләрне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүчеләр юк.
Оренбург шәһәре һәм татарның XVIII-XIX гасырларда зур мәдәни үзәге булган Каргалы бистәс е галимнәребезне күптән тарихи яктан кызыксындырып кил гән урын. Белүебезчә, бирегә XIX гасыр ахырында Оренбургка нигез салучыларның каберләрен табу нияте белән беренч еләрдән булып күренекле татар галиме Ризаэддин бине Фәх ретдин килеп киткән. Ул анда Каргалыда күмелгән Габделкәрим Балтай улы каберен дә өйрәнгән. Ләкин галимнең Габделкәрим турындагы язмаларында ялгышлыклар күренә. Ул ташбилгедәге текстны хата белән укыган. Моны без укыган текст белән чагыштырып карарга мөмкин.
Соңыннан Каргалы зираты ташбилгеләре белән Оренбургтан Мәдинә Рәхимкулова, Рәшит Искәндәров, Миркасыйм Госманов, Лерон Хәмидуллин һ.б. килеп танышып киткәннәр, алар, нигездә, Каргалыда Сәгыйдь Хәялин кабер ташын эзләгәннәр. Берән-сәрән ташларны карап, алар турында галимнәрнең материаллары чыккалады, ләкин аларны масштаблы итеп өйрәнүче булмады. Дөрес, минем андагы укыган текстларны күчереп алып, үз китапларына шыпырт кына бастырып чыгаручыларны дә бераз искә алып китү мөмкин. Тик гарәп язуының аеруча катлаулыларына фән кешесенең керүе лязем.
Без 2004-2006 елларның җәйләрендә Оренбург якларына барып, җирле химаячеләр Рәшит һәм Әнвәр Искәндәровлар ярдәме белән, каланың һәм Каргалы, Сакмар, Чебенле авылларының зиратларын өйрәнеп йөрдек, бик күп материал һәм фоторәсемнәр алып кайттык. Шулар арасыннан, Каргалыдагы иң катлаулы текст булган Хәдиҗә бикә дөрбәсендәге эпитафик текстны матбугатка чыгардык. Күпчелек ташбилгеләрнең текстлары гарәп графикасында язылган. Без аларны укып шул ук графикада күчереп тә алдык. Әмма, ата-бабалары турындагы мәгълүматны күбрәк кеше укый алсын иде дигән өмет белән, киң катлам укучыларга гарәп графикасыннан күчереп, татарчалаштырып, аңлатмалар һәм искәрмәләр белән бирергә булдык.
Оренбург өлкәсе Сакмар төбәге
Татар Каргалысы авылы зиратлары
1. Беренче зират
Каргалыдагы иң зур иске зират Оренбургтан килгәндә юлның уң ягында кала. Аның бер очыннан икенче очына кадәр чыгу өчен генә 40 минутлап вакыт кирәк. Аркылысын үтү өчен 20 минутлап вакыт уза. Зират Каргалы ягыннан биек, ташлардан салынган стена белән әйләндереп алынган, Оренбург ягыннан һәм кыр ягыннан стенаның биеклеге 70-80 см чамасы. Ике зиратта безнең тарафтан 27 ташбилге укылды.
1. "Мәрхүмә
Гайшә Сираҗетдин
хәлиләсе Мөхәммәдшәриф
кызы вафат 1919
60 йәшендә" 2. "Әл-мәрхүмә-и әл-мәгъфурә-и Биби-Газизә бинте мелла Габдерәшид Хан Кирмани Нур Аллаһу тәгаля-и мәркадә 1850 сәнә майда" Искәрмә: ак известь таштан э енең түбәсендә "җан кошы" өч окыры бар. Үлчәмнәре: 3*7*12 с ). Язмалар гарәп язуының татар т да калкытып язылган. Ташбилгене 1*105 см. Мәрхүмнең чыгышы К ән икәнлеге күрсәтелә. 3. "Мәрхүмә Мәрьям Бану Ахмитова 1892 - 1923.IV" Искәрмә: ак известь таш, кири язылган, су чокыры юк. Ташбил : 12*31*85 см. 4. "Мәрхүмә Маһи Йахъйа кызы Галийева вафат 1920 нче сәнә 9 нчы ийүлдә 55 яшендә Гыймадулла сәнгате"
5. "Әр-раҗи гафур
әл-бари Мөхәммәдсадыйк
Мөхәммәдрәхим углы вафат 43 йәшендә
1852 [йылда] мартның
12 нче йәүмендә"
Искәрмә: ташбилге известь таштан эш
ләнгән, язмалары калкытып, тәгъликъ ысулынд
язылган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 13*27,5*13
см. Аның түбәсендә "җан кошы" өчен су җыел
чокыры ясалган, тир әнл еге 2 см, диаметры (чөн
ки чокыр түгә рәк рәвешендә) 10 см.
6. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур
Нигъмәтулла Габид
улла углы 50
йәшендә вафат
яздырды углы
4 нче сәнә"
Искәрмә: ташбилге ак известьтән кисе
эшләнгән. Язмалар тәгъликъ ысулында калкыты
язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өче
су чокыры ясалган. Таш билгенең үлчәмнәре
14*27*85 см. 7. "Нур Аллай әл-мәркаде мәрхүм Хисаметдин Шәрәфетдин углы Корманайыф.
Ташбилгенең уң янында:
Риҗам улдур сиңа и бер дога кыйл
Ташбилгенең сул янында:
Килүрсең кабримә зинһар дога кыйл!"
Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән. Язмалар тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Ташбилг енең очында "җан кошы" өчен су чокыры бар, аның диаметры (түгәрәк) 8,5 см, тирәнл еге - 3 см. Ташбилгенең үл чәм нәре: 17,5*37*120 см.
8. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур
Рәхмәтулла Госман углы
вафат итди 68 йәшендә
1857 сәнә нуйәбердә
рухына Фатиха"
Искәрмә: ташбилге ак известь т малар тәгъликъ ысулында, кабартып яз "җан кошы" өчен ясалган су чокыры б 15*34*120 см.
9. "Мулла Әлмөхәммәд бине
Габдулла әл-Кирмани
дәлүнең 9"
10. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур
дамелла Йосыфшаһ
бине Гарәбшаһ
1802 сәнә"
Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән. Эпитафик текст тәгъликъ ысулында уеп язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 17*35*70 см.
11. "... фи ...
Мәхмүд бине Тимерхан
Кирмани 1215 сәнә"
Искәрмә: Текст ташбилгегә уеп язылган. Язмалар уеп тәгъликъ ысулында теркәлгәннәр. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаган. Мәрхүмнең үлгән вакыты һиҗри ел белән күрсәтелгән. Милади белән караганда бу дата 1800/1801 елларга туры килә. Ташбилгенең үлчәмнәре: 15*32*115 см. Мәрхүмнең ватаны Касыйм шәһәре булган.
12. "Көлли нәфсин даикатен әл-мәвет
Биби-Һәдийә
Биби-Гаишә
кызы
Һибәтулла
Дәүләтйаров
хәлали вафат
1921 сәнә
ийүл 15-е
55 йәшендә"
Ташбилгенең ике янында түбәндәге шигъри юллар ки терелгән:
1. Күб гомер бирмәк иде тол әмәл
Көтмәгәндә килде җитди бу әҗәл.
2. Үтди дәүрән, кичди сәйран бәни күр.
Бәни күр дә, гүр йарагын син дә күр! 13. "Көлли нөфсин даикател әл-мәвет Сөм әлинә торҗигун имам-мөдәррис дамелла Әбелмәһҗан мелла Гыйсмәтулла әл-Котлымәти тәвәләде вә әл-Кышкар тәгълимә-и вә әл-Нөгәри сөм әл-Каргалый тусна вә тәдрисә 68 йәшендә (ташбилгенең икенче ягында) Кятиб Хәйрулла сәнә-и һиҗрийә мөбарәкә 1330 рамазан 18 синтәбер 8" Искәрмә: ташбилге ак известь тан кисеп эшләнгән, алгы ягындаөп текст тәгъликъ ысулында кал
п язылган. Арткы стенасына текст язылган. Ташбилгенең үлчәмнәре: *34*144 см. Һиҗри 1330 ел, милади
елга туры килә. 14. "Көлли нәфсин даикател әл-мәвәт әл-мәтүфийә Биби-Мөкәррәмә Хәким бай карый кызы, Имам Харис әл-Хәйдәри әһлийәсе 33 йәшендә 1911 сәнә 23 нче гыйнварда. (арткы стенасында) әл-мәрхүмин" Искәрмә: ташбилге ак известь ташта тәгъликъ ысулында калкытып язылган. А Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" өче ган, һәйкәлнең үлчәмнәре: 19*32*132 см рулла Каргалый останың эше дип бәяләрг 15. "Һәза әл-мәзар кол, әлмогыйзар Мәркадә әл-фазыйл әл-хәзир агънибә дамелла Әхмәди әш-шәһир балгыйлем вә әл хөкем рухыйн Әл-тәдбир лә мисле вәляде әл-мәрхүм лә фәна була назыйр (арткы стенасындагы язма) дамелла Нигъмәтулла вә әлкаһ әл-назыйр Нурулла Тәгалә-и мәркаде һимә вә җәгаль әл-җәннәт (Ташбилгенең бер янындагы язма) Илле алты йыл гомер сөрди, гүзәл Гыйш әйләди. Җан, мал, тән дин йулына әсмарләди" 16. "1187 Хәмәл бороҗында Бикчәнтәй Мөхәммәдкол углы кәнд фәрзәндләре Искәндәр вә Әбүбәкер бер көн вә бер сәгат эчендә фәнадин бакайа рихләт кыйлдыйлар. Өмид улдыр догада..." Искәрмә: вакыйгада 1773 елның март аенда Татар Карга
нда яшәп яткан Казан артындагы Түбән Оры авылыннан булике сәүдәгәр баласының Пугачевчылар тарафыннан җәзала елү вакыйгасы чагыла. Ташбилгедә "җан кошы" өчен су чокыры Тирәнлеге - 2 см, диаметры - 10 см. Ташбилгенең үлчәмнәре: 3,7*140 см. Ташбилгене Каргалының атаклы ташкисү сәнгат сы Габделкәрим бине Исхак язган.
2. Икенче зират 17. "Әл-мәрхүм, әл-мәгъфур хәзрәте ишан Һибәтулла бине Сәйедбаттал дарел бакайа рихләт әйләде 1867 йылында маһи шәүвәл 4ндә. 1283 тә (ташның икенче ягында) әл-мәгъфур әл-мәрхүм" 18. "Әл-мәрхүмә, әл-мәгъфүрә .......... Биби Мәхтүмә вафат җөмади әл-әвәл әвәлендә 1283 дә 53 йәшендә сәнә 1866 нчы ишан хәлаләсе" Искәрмә: Һибәтулла Салихов ташбилге нының вафат тарихы да язылган. Язмалар ында башкарылган. Ташбилгенең сакланыш 0*135 см. Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" килү о окыры да эшләнгән. Аның тирәнлеге - 3 см, а. 19. "Таҗетдин бине мулла Габделнәфигъ Нур Аллаһ Тәгалә-и Мәркад һа... 1801" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан
ысулында кабартып язылган. Ташбилгенең
су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчәмнә 20. "Әл мәгъфүрәт әл мәрхүмәтә Мәгълифә Илек кызы вафат улды" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан я нда "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаг әре: 15*33*60 см. 21. "Әл-әхлак әл-бакый мәрхүм Хәлил бине Җәммәт Нур Аллаһ тәгалә-и йөз йәшендә 1845 сәнәдә кавәснең 15 ндә" 22. "Габдессәлам бине Йосыф" Искәрмә: ташбилге кабырчык токы ликъ ысулында уеп язылган. Ташбилген
су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчә 23. "Һазә мәркадел шәйех мулла Габделнәфигъ бине мулла Габдулла әл-Каргалый Нур Аллаһ тәгалә-и .......... Тарих минг дә йөздә сиксән тукызынчы йылда шәүвәл айының 1 нче көнендә дар фанадин дар бакайа нәкылъ итди, илли йитинчи йәшендә рәхим Аллаһ галәйһә рәхмәтә вә сәгатә" Искәрмә: ташбилге кабырчык токым
ысулында кабартып язылган. Ташбилге
су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәм 24. "Әбүләйес Әбүлфәйез углының хәлале Шәмсекамал 1912 нче сәнә нуйәбер 20 сендә 85 йәшендә Айа ихвандин кардәш Айа вәляде фәрзандән гарибнең рухына Аллаһ укуб багышлаң Коръән!" 25. "Мөхәммәдсадыйк Габделҗәлил углы вафат 75 яшендә 3 нче апрель 1902 нче сәнә И карендашлар килүбән бәни күр бәни күрүб гүр йарагын сез дә күр" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан яс
ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең
су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 26. "Гатаулла Таҗетдин углы Сәйедҗәгъфәроф 50 йәшендә 1899 йыл И кардәшләр кәлиб бәни күр бәни күрүб гүр йарагын син дә күр" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан
ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең
су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 27. "Мәркаде мәрхүм Әхмәд ибне Габдерәшид әл-мәрхүм 38 йәшендә вафат улды, дәлү бороҗында, миладийә... Килеб кабремә зийарәт идән ихван Кыйла рухыма бер Фатиха, Ихсан"
3. Татар Каргалысындагы өченче зират
Дүнә зираты
(Материаллар 2005 елның
16 июль көннәрендә өйрәнелде).
Каргалыдагы татарларның казаклы төркемнәре 1870 еллардагы урыс-төрек сугышында катнашып кайткач Каргалы елгасының икенче ягында аерым бер бистә булып яши башлыйлар. Алар шул Дунай буйларында дан алып кайткач, торган бистәләрен дә истәлеккә Дунай (Дүнә) ягы дип атап йөргәннәр. Дүнә ягы зураеп, аның үзенең зираты да үсеп киткән. Әлеге зиратны 2005 елда беркадәр өйрәнеп аның материалларын да бу китапка кертүне кирәк дип саныйбыз. Дүнә зираты да бик зур мәйдан биләп тора, анда тарихыбыз өчен кирәкле сәхифәләр саклана. Биредә без 13 ташбилгене укып тасвирладык.
1. "Мәрхүмә Аюпова Рашида Гибадулла кызы, туган 1935 ел, вафат 21 апрель 2004 ел. Алланы(ң) рәхмәтен дә булсын"
Искәрмә: коеп ясалган ак таш. Үлчәмнәре: 13*29,5*140 см. "Җан кошы" өчен ясалган чокыр бар.

This dataset contains a collection of Tatar books in Cyrillic script

Downloads last month
0
Edit dataset card