text
stringlengths
0
57.8k
2. "Мәрхүм Аюпов Марат Фавис улы, туган 4 декабрь 1962 ел, вафат 15 июнь 2001 ел. Алланы[ң] рәхмәтендә булсын"
Искәрмә: койган ак таш, үлчәмнәре: 13,5*30*140 см, "җан кошы" хәтирәсе булган чокыры бар.
3. Ташбилгеләр куймыйча баш казыклары утыртылган каберләр дә күп бу зиратта. Металл, арматурадан ясалып буялган чардуганнар да күп күренә. Беренче зиратта чардуганнар күрмәгән идем. Чардуганнарның монда эченә керү өчен капкалары да бар. Биеклекләре - 135-140 см, иңе - 210 см, буе - 260 см. Чардуганнарның почмак багана башларына шарлар утыртылган. Чардуганнар, нигездә, көмеш, кара, зәңгәр, яшел төсләргә буялганнар. Инде ташландык хәлдәге, күгәреп беткән чардуганнарны да күрергә туры килде. Мәсәлән: "Рафиков Мухаммади Магдиевич. 1906-1979" - шундыйларның берсе.
4. Агач рәшәткәдән эшләнгән, зәңгәр төскә буялган бер чардуган. (Зиратта башка агач чардуганнар күренми, бары калын тактадан эшләнгән баш казыклары шактый күзгә ташлана). Чардуганның үлчәме: 70*155*263 см.
Зиратта ташлары тузган булса, алар янына яңаны эшләтеп кую кебек уңай күренешләр дә бар.
Ташбилгенең башында - тимпанда ярымай силуэты да бу Дүнә зиратында таралган икән. Анда язылган текст:
"Мәрхүм Мухамедъяров Абдурашит Юсуп улы
Туган 1918 ел 30 март
вафат 1993 ел 28 май
Алла рәхмәтендә булсын"
Искәрмә: ташбилгенең үлчәмнәре: 13,5*30*140 см. Ташбилгедә "җан кошы" хөрмәтенә кечкенә су чокыры да ясалган.
5. Агач тактадан куелган баш казыгы.
Өске очында ярымай силуэты ясалган. Текст: "Мухамедъяров Наил Семен углы туган 19... 22/VII; вафат 2005 03/V"
Искәрмә: үлчәмнәре: 4,5*29*117 см. Тактада чәчәк сурәте мотивы бар.
6. "Мәрхүм Исәнҗан Кинҗебай углы
Биреш, вафат 1910+6 йылда мизанда 26 йәшендә"
Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Текст тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Үлчәме: 13*33*100 см.
Баш казыгы куелган кабер. Казыкның очы гөмбәз силуэтына ошатып эшләнгән. Баш казыклары күплеге күзгә ташлана, Әстерхан зиратларына охшашлык арта. Каберләр өстенә, баш һәм аяк очларына да баш казыклары утырту бу зиратта күп чагыла. Каргалының беренче зиратында мондый күренешләр юк. 7. "Мәрхүм Шәрәфетдин бине Шәмседдин Туктамышев, вафат 51 йәшендә 2 июльдә 1917 елдан" Искәрмә: язмалар йөзлектә калкытып, тәгъликъ ысулында, я рында уеп язылганнар. "Җан кошы"на су чокыры эшләнгән. Таш үлчәме: 14*30*90 см. 8. "Мәрхүм Мөхәммәдзариф Мөхәммәдәмин углы Фәйзуллин вафат 44 йәшендә 25 ийүндә 1917 нче йылда" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Йөзлектә кал
п тәгъликъ ысулында язылган, ян якларында уеп язылган. Таш енең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Ташбилгене мнәре: 15,5*27*90 см. 9. "Мәрхүм Тимергали Әхмәди углы 22 йәшендә 1915 йылда 9 нчы майда" Искәрмә: тәгъликъ ысулында уеп язылган. 10. "Нурулла мәркадә Бохарлык Мирзашәриф Мирза Мокыймҗан углы Мөхәммәдъйаров вафат 87 яшендә" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Текст тәгъ
ысулында калкытып язылган, дүрт якка да орнаментлар төше рел Таш билгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Таш енең үлчәмнәре: 16,5*25*122 см. 11. "Нур Аллаһ мәркаде һәза Бохарлык Мирза Ширин җәмәгате Биби Сахибә Габдулла кызы 68 йәшендә 1905 йылда майда Йаздырды углы Мирза Мөхәммәд 1907 нче йылда рамазан шәриф 10 нында. Әл кабер баб көлли нас да... Әлмәвет кас көлли нас шарба"
12. "Нур Аллаһ мәркадә әл-мәрхүм имам
җамигъ Әйүб Ибраһим углы Ибраһимов
вафат 76 йәшдә 1917 йылда 25 ийун
числасы рухына дога. 9 нчы мәхәлләдә
35 йыл имам.
Дәвалау эшләре, тәрбийә, кулындан килгән гайрәтен ахыр гомренә кадәр милләт өчен хезмәт иткән"
Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Язмалар тәгъликъ ысулында калкытып язылганнар. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 19*36*145 см.
13. "Баширова Ризәләт Фуат кызы
1962.12.X11 - 2000.28.VI.
Басып торам тып-тын
Каберлектәмен мин
Уйлар кичәм
Алар үлемсезләр"
Искәрмә: догалар да, ай да юк, "җан кошы" өчен су чокыры да юк.
Кызганыч, XX гасыр безнең халкыбызның борынгы сәнгатен таптый, юкка чыгара башлады. Оренбургның үзендәге тарихи (XVIII йөзнең икенче яртысыннан башланган) булган зират өстенә дә (аны юк итеп, әлбәттә) тугыз катлы йортлар салганнар. Оренбург шәһәре кырыендагы XX йөз ахырында ачылган татар зиратын бетерергә җыеналар дигән хәбәрләр дә ишетергә туры килде. Булыр, төтене күренгәч, кайдадыр уты януы да гаҗәп түгел. Кешеләр рәхимсез булганда, ташлар да мәңгелек түгел икән шул... Шунлыктан, һәрбер татар зиратының тарихын сөйли торган ташбилгеләрне өйрәнеп калырга өлгерә алсак иде.
РӘДҮТ АВЫЛЫНЫҢ ТАШЪЯЗМА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Венер Усманов
Рәдүт 1742 елда барлыкка килә һәм аңа, анда хезмәт итүче командир офицерга нисбәтле, "Никитинский редут" дигән исем-атама беркетелә. Ары таба, бу торак-ныгытма ишәеп, ике мәхәлләле авылга әверелә.
Аңлашыла ки, Рәдүт каберстанындагы сакланып калган борынгы ташъязмалар узган гасырлардагы мәдәни тормышны чагылдыручы кыйммәтле тарихи чыганаклар. Бире дә, барлыгы 28 кабер ташы исәпкә алынды. Теркәлгән иң әүв әлге таш 1822 елда язылган. Безнең тарафтан өйрәнелгән ташъязмаларның күпчел еге XIX гасырның икенче яртысына һәм ХХ гасыр башына карый. Эш барышында танылган шәхесләрнең киң җәмәг атьчелеккә моңа кадәр билгесез булган кабер ташлары ачык ланды, мәсәлән: ахунд Габделҗәлил бине Мөкәй бине Капкын бине Чапкын (1731-1841), хаҗел-хәрәмәен Шаһмәхмәд бине Йосыф морза Тәфкилев (1767-1845), Шаһгали хәзрәт бине дамулла Шаһ-Әхмәд хаҗи (1812-1875), ШаһГыйльман бине мулла Шаһ-Мөхәммәд бине Шаһиәхмәд хаҗи (?-1892), мөгаллим вә шагыйрь, Гобәйдулла бине Габдулла әл-Рәдүди (1885-1912) , хәлфә Габдрахман Габдессаттар углы Бикчәнтаев (1885-1914), мөэззин Кәлямулла имам Газыйшаһ углы Мөкәев (1834-1923), имам Габделгафур мулла Һуд углы (1856-1924), имам вә мөдәр рис Габделхак бине шәех Һибәтулла әл-Каргалый (?-1924), хаҗи Шаһ-Сәлим бине Шаһ-Гали Тәфкилев (79 яшендә вафат).
Югарыда әйтеп үтелгән кайбер шәхесләр Ризаэддин Фәхретдинов хезмәтләрендә дә телгә алына.
Рәдүт авылы каберстанындагы ташлар төрле шәкелдә һәм би зәлештә ясалган, алар арасында сәнгать дәрәҗәсендә башкарылганнары да бар. Мондагы эпиграфик һәйкәлләрне барлыкка ки терүдә катнашкан авторларның саны уннан артык дип исәпләнә һәм алар турында мәгълүмат безгә (әлеге көнгә кадәр) төгәл билгеле түгел, шуңа күрә, хәзерге вакытта, без бу мәсьәләдә фәкать фаразлар белән генә эш итә алабыз. Бу төбәктә таш карьерлары булмау сәбәпле эпитафияләрнең күбесе Каргалы һәм Оренбург хаттатлары тарафыннан язылган (әмма ләкин бу Рәдүт авылында кятибләр булмаган дигән сүз түгел) дип кистереп әйтә алабыз (мәсәлән: кятиб Гобәйдулла бине Әхмәт бине Мәхмүд Исмәгыйлев (1862-1910), кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин әл-Каргалы һ.б.). "Таш язгучы" билгесез осталарның исемшәрифләрен, Каргалы һәм Оренбургта шул дәвердә яшәгән руханилар исемлегеннән эзләргә кирәктер.
Рәдүт авылында тикшеренү эшләребезне башкаруда зур ярдәм күрсәткән Маннур һәм Хаҗирә Абдулмәновлар гаиләсенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
№ 1. Ахунд Габделҗәлил хатыны Зөһрәгә куелган таш
(1822 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) әл-мәрхүмәт әл-мәгъфурәт
2) ахунд Габделҗәлил Мөкәй у
3) глының хатыны Зөһрә Моса
4) л морза кызы вафат алтмыш
5) өч яшендә 1822
6) үктәбер йолдызында
Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, әлегә аның исем-шәрифләре ачыкланмаган, без аны бу мәкаләдә шартлы рәвештә "хаттат № 1" дип билгеләдек.
Якынча үлчәмнәре: 13*31*160 см.
№ 2. Бикҗан Меңләш бай кызына куелган таш (1829 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) һу әл-Хәййе әл-ләзи лә йәмүт
2) мәрхүмә мәгъфүрә
3) Бикҗан Меңләш бай кызы
4) зәүҗә морза Шаһ-Әхмәд Тәфкилүф 55
5) яшендә маһ шәрифнең икенче көне хут
6) ның 25 нче көне 1829 сәнә бәне яздырды
7) кияве Габдеррәүф.
Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, әлегә аның исем-шәрифләре безнең тарафтан ачыкланмаган, без аны бу мәкаләдә (шартлы рәвештә) "хаттат № 2" дип билгеләдек.
Якынча үлчәмнәре: 12*33*160 см.
№ 3. Хәлим-Җәүһәр Кылай кызына куелган таш (1832 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) әл-мәрхүмәт әл-мәгъфурәт
2) Хәлим-Җәүһәр
3) бинте Кылай
4) хәлиләи
5) Ишмөхәммәд ва
6) фат 62 яшендә
7) каръяи Рәдүтдә
8) 1832 сәнәдә
9) гакрабда, рухына фатиха.
Аңлашыла ки, ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, әлегә аның исеме ачыкланмаган, без аны шартлы рәвештә "хаттат № 3" дип билгеләдек.
Якынча үлчәмнәре: 13*30*150 см.
№ 4. Бәлхия Нәзер кызына куелган таш (1833 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) мәрхүмә...* ...**
2) морза кызы вафат
3) 1833 сәнәдә * Бәлхия (?) ** Нәзер
Ташъязманың авторы мәгълүм түгел, шул ук Каргалы (яисә Оренбург) остасы язган дип уйланыла.
Якынча үлчәмнәре: 12*30*60 см.
№ 5. Ахунд Габделҗәлил Мөкәй углына куелган таш
(1841 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) мәркадь мәрхүм
2) ахунд Габделҗәлил
3) бине Мөкәй вафат
4) 110 яшендә
5) 1841 сәнә май.
Язу үзенчәлегенә карап: эпиграфик ядкәрнең авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы булгандыр дип әйтергә була, әлегә аның исем-шәрифләре ачыкланмаган, ул (шартлы рәвештә) бу мәкаләдә "хаттат № 4" дип билгеләнде.
Якынча үлчәмнәре: 8*33*65 см. № 6. Ишан, хаҗи Шаһиәхмәд Йосыф морза углына куелган
таш (1845 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) әл-Хәллякъ
2) әл-Бакый оста
3) з әл-көлл хаҗи
4) әл-хәрәмәен