text
stringlengths
0
57.8k
4) Шаһ-Гыйльман
5) хатыны 60
6) яшендә 11
7) нче августда
8) 1896 сәнәдә.
Бу эпитафия "хаттат № 8" тарафыннан язылганга охшаган.
Якынча үлчәмнәре: 11*30*140 см.
№ 14. Нәфисә Габдулла кызына куелган таш (1908 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) нәүвәрә Аллаһы
2) мәркадь әл-мәрхүмә Нәфисә бинте Габдулла хәлиләт Исхак ибне Исмәгыйль тәваффиәт фи сәнәи һ (һиҗри илән) 1326-1908...
Ташъязманың авторы "хаттат № 4" булган дип фараз ителә.
Якынча үлчәмнәре: 8*38*65 см. № 15. Габделгази хатыны Мәхбүбәгә куелган таш (1909 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) сахиб һазә әл-мәркадь Рәдүд
2) карьясендә имам
3) Габдулла хәзрәт
4) Габделгази
5) углы Ишморадов
6) әнкәсе Мәхбүбә
7) мәдфүн 1909
8) нче ел 25 нче февральдә...
Ташъязманың авторы Габдулла хәзрәт Ишморадов булуы ихтимал.
Якынча үлчәмнәре: 8*32*120 см.
№ 16. Госман Хөсәеновка куелган таш (1910 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь
2) Госман Гомәр
3) углы Хөсәенов
4) вафат 62 яшендә
5) 1910 нчы елда
6) 11 нче сентябрь
7) дога өмид итә
Ташъязманың авторы югарыда әйтеп үтелгән "хаттат № 4" дип фараз ителә.
Якынча үлчәмнәре: 8*32*85 см. № 17. Мөгаллим Гобәйдулла Габдулла углына куелган таш
(1912 ел)
Алгы ягында (уйма язулы):
1) мөгаллим Гобәйдулла
2) бине Габдулла әр-Рәдүди
3) вафат 27 яшендә
4) ноябрь 28 ндә 1912 сәнә
5) үзенең нәзымләре
6) кешеләр шәб шәб атлаб үтерсезләр селкетеп йерне
7) онытмагыз берәү калмас бу йергә күмелми.
Уң ягында (уйма язулы):
кеше үлгәч аңа маллар гыяллар да кирәк булмас
гамәлләр изге халләр тик улыр кабер әһленә юлдаш
Сул ягында (уйма язулы):
биек шөһрәтле таулар бар җиһанда мәшһүр ирләрдәй
ләкин ирләр үлә таулар утырыб кала җирләрдәй
Арткы ягында (уйма язулы):
тәне чересә дә рухы саудыр әүвәл шаддыр йә әгълиядер
аның шадлануы әгъля вә би хакъ әмеренә багълиядер
кятиб Гобәйдулла мөэззин әл-Оренбурый
Якынча үлчәмнәре: 22*31*155 см.
№ 18. Габдрахман хәлфә Бикчәнтаевка куелган таш
(1914 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) мәрхүм
2) Габдрахман хәлфә
3) Габдессаттар углы
4) Бикчәнтаев
5) вафат 29
6) яшендә.
Сул ягында (уйма язулы): 1914 елда
Ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 9" дип билгеләнде.
Якынча үлчәмнәре: 18*40*120 см.
№ 19. Мөхәммәдкәрим Мөхәммәдләтыйф углына куелган
таш (1920 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) мәрхүм
2) Мөхәммәдкәрим
3) Мөхәммәдләтыйф
4) углы вафат
5) 60 яшендә
6) ...* сәнә майда * 1920 нче ел дип укырга кирәктер.
Арткы ягында (күпертмә язулы):
1) фи сәфәр...
2) 12 нче
3) фатиха
Ташъязманың авторы югарыда әйтеп үтелгән "хаттат № 8" булуы ихтимал.
Якынча үлчәмнәре: 11*30*120 см.
№ 20. Шәрәфеддин Килмөхәммәдовка куелган таш
(1922 ел)
Алгы ягында (күпертмә язулы):
1) Рәдүдле
2) мәрхүм
3) Шәрәфеддин
4) Садыйк углы
5) Килмөхәммәдов
6) 81 яшендә
7) 1922 нче ел
Ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 10" дип билгеләнде.
Якынча үлчәмнәре: 10*32*155 см. № 21. Мөәззин Кәлямулла Мөкәевкә куелган таш (1923 ел)
Алгы ягында (уйма язулы):
1) көлли нәфсин заикател-мәүт
2) мөэззин Кәлямулла имам Газыймшаһ углы Мөкәев 69 яшен дә вафат 1923 сәнә 31 март шагбан 15.
Ташъязманың авторы билгеле түгел.
Якынча үлчәмнәре: 9*30*150 см.
№ 22. Имам Габделгафур мулла Һуд углына куелган таш