url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/prezident-salavat-kperendge-syyfatsyz-yortlar-turyndagy-shikayatlrne-tikshererg-kushty
Президент "Салават күпере"ндәге сыйфатсыз йортлар турындагы шикаятьләрне тикшерергә кушты
Сегодня на республиканском совещании в Доме Правительства РТ Президент Татарстана Рустам Минниханов поручил провести специальную проверку в связи с обращениями жителей новых домов ЖК «Салават Купере», которые пожаловались на ненадлежащее качество выполненных строительных работ. Об этом сообщает пресс-служба главы республики.
«Поступает много жалоб на мое имя. Жители „Салават Купере“ жалуются на некачественные дома. Специалистам Госстройнадзора РТ необходимо съездить на место, все проверить и принять необходимые меры», — сказал Минниханов.Также Президент призвал внимательно следить за работой подрядчиков, которые задействованы в реализации республиканских программ по строительству и капремонту объектов социально-культурной сферы.Ранее поступило обращение, согласно которому в Тюлячинском районе рабочие строили новый клуб, используя вторичные материалы, заметил глава республики.Кроме того, были допущены грубые нарушения требований проектной документации и технических регламентов, учреждение не было оснащено новым оборудованием.«Бессовестные люди! Мы в этой деревне для людей клуб строим, а они так к этой работе относятся. Больше никогда не допускайте этого подрядчика к работе. А куратора, который подписывал итоговые документы необходимо привлечь к ответственности», — заявил Минниханов и поручил впредь моментально реагировать на такие сигналы.Татар-Информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
09 марта 2018, 17:45
https://beznen.ru/archive/daydzhest/041218/narkotik-taratkan
Наркотик тараткан
null
Казанның Зорге урамындагы торак йорт подъездында наркотиклар белән сәүдә итүче 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Аның үзендә – ике граммга якын, ә яшергән урынында 100 граммга якын гашиш һәм 108 грамм синтетик наркотик булган.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
04.12.2018
https://shahrichalli.ru/news/tsentralnye-novosti/bolshinstvo-zhiteley-tatarstana-schitaet-chto-minobrnauki-nuzhno-povysit-dostupnost-yaselnykh-grupp
Большинство жителей Татарстана считает, что Минобрнауки нужно повысить доступность ясельных групп
Татарстанцы выбрали приоритетные цели и задачи для Министерства образования и науки республики на 2019 год.
В голосовании за приоритетные цели и задачи для Министерства образования и науки Республики Татарстан на 2019 год наибольшее число респондентов, более 54%, высказалось за увеличение доступности дошкольного образования для детей в возрасте от 1,5 до 3 лет. Об этом сообщила сегодня на заседании Общественного совета при Минобрнауки республики ректор Казанского инновационного университета им. В. Г. Тимирясова Асия Тимирясова.«На всех этапах по формированию целей и задач для Министерства образования, и науки на 2019 год невероятную активность проявило население республики. Наши граждане вносили свои предложения, видения будущего системы образования, активно включились в онлайн-опрос, – отметила ректор вуза. – В опросе приняли участие 4995 татарстанцев. Это достаточно высокий показатель активности, позволяющий судить о достоверности и объективности полученных результатов».По ее словам, помимо доступности дошкольного образования жителей волнуют вопросы безопасности обучающихся (более 44%), организации горячего питания, открытие профильных классов, улучшение инфраструктуры детских садов, повышение уровня кадрового обеспечения образовательного процесса (32 – 38%).«Опрошенных волнуют также проблемы внеучебной занятости детей и подростков, об этом свидетельствует популярность задач, связанных с расширением охвата детей спортивными и массовыми мероприятиями, дополнительным образованием и вовлеченность в деятельность детских общественных организаций. Эти задачи в опросе заняли 7, 9 и 10 места», – рассказала Тимирясова.На необходимость увеличения инклюзивных школ указали 23,5% участников опроса, подчеркнула она. «Примерно такое же внимание предлагается уделить улучшению стипендиального обеспечения успешных студентов, оснащение учебным лабораторным оборудованием профессиональных образовательных организаций», – добавила докладчик.Она напомнила, что о важности публичного и открытого формирования ключевых целей и задач органов власти в своем послании Госсовету Татарстана заявил Президент республики Рустам Минниханов.И уже осенью 2018 года в Татарстане стартовал пилотный проект по публичному формированию целей и задач исполнительных органов государственной власти и общественному контролю за их исполнением на 2019 год. Его участниками стали министерства так называемого «социального» блока – Минздрав, Минкультуры, Минобрнауки и Минтрудсоцзащиты, больше всего работающие с населением.Общественной платой республики была сформирована группа экспертов Минобрнауки РТ. В их число экспертов вошли авторитетные педагоги, ученые, руководители образовательных организаций, лидеры общественных движений. В сентябре – октябре они сформулировали наиболее важные цели и задачи, учитывая мировые и отечественные тенденции развития образования, сложившиеся в республике практики, целевые установки Стратегии-2030, федеральные и региональные государственные программы, и закрепленные за министерством полномочия.«Чуть больше месяца назад эти цели и задачи были представлены вниманию общественного совета. Был сформирован перечень, в который вошли 22 цели и задачи, признанные наиболее важными для системы образования республики на следующий год. Этот перечень был вынесен на всенародное обсуждение. И в течение месяца каждый житель республики мог выразить свое мнение, выбрать от пяти до семи задач. Опрос граждан завершился 16 ноября», – проинформировала Тимирясова.Фото: Салават КамалетдиновПодробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/11/29/634894/
shahrichalli
mass_media
Центральные новости
2018-11-30 08:43:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaa-el-korporativlary-kichlr-bulyrmy
Яңа ел корпоративлары, кичәләр булырмы?
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе әлегә яңа ел корпоративларына карата өстәмә чикләүләр кертергә планлаштырмый. Ниндидер чаралар кертү-кертмәү турындагы карар декабрь башында кабул ителәчәк, дип хәбәр итте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
"Әлегә хәзерге вакытта без нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертергә планлаштырмыйбыз, әмма шуны аңларга кирәк, әле ноябрь башы гына, ә яңа ел корпоративлары 20 декабрьдән башлана. Ягъни, алда тагын бер ай бар, һәм шуңа күрә, әйтик, 10 декабрьгә, нинди өстәмә чикләүләр булачагын һәм аларны кертергә кирәкме икәнлеген без төгәл аңлаячакбыз", - диде Авдонина."Без әлегә штат режимында эшлибез, һәм яңа елга багышланган балалар өчен кичәләр үткәрү планлаштырыла. Инде моңа әзерлек алып барыла, һәм без зур булмаган чикләүләр өлешендә үз тәкъдимнәребезне керттек. Бу кешеләр саны, балаларның яше, маска режимына кагыла. Штат тәртибендә, әлбәттә, ниндидер чаралар һичшиксез калачак, дип планлаштырабыз. Әмма бу безнең барыбызның да пандемиягә аңлы каравыбызга, маскалар киюебезгә, бүгенге көнгә булган чикләүләрне үтәүгә бәйле булачак", - дип билгеләде санитар табиб.Авдонина шулай ук шактый борчу тудырган хезмәт коллективларында йоктыру очраклары турында да әйтеп үтте. Алар ноябрь аенда кими башлаган. Димәк, кешеләр профилактика чараларын үтәргә кирәклеген аңладылар, дип билгеләде Роспотребнадзор вәкиле.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
13 ноября 2020, 11:35
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/avtokalada-lknnr-dekadasy-bashlanyp-kitte
Автокалада өлкәннәр декадасы башланып китте
Беренче октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Традиция буенча, Яр Чаллыда әлеге вакыйгага бер көн генә түгел, ә тулы бер декада багышлана. Автокалада өлкән буын вәкилләре хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарыРамил Хәлимовсөйләде.Ун көн дәвамында Чаллының мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә 50 дән артык зур чара үткәрү планлаштырыла. Өлкән буын декадасы кысаларында 100 яшьтән арткан өлкәннәрне һәм юбилярларны хөрмәтләү булачак, дәвалау-профилактика оешмалары тарафыннан мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтеләчәк. Шулай ук район администрацияләре дә хәйрия акцияләре оештыра. Әйтик, тимурчылар отрядлары, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре ялгыз пенсионерларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү, фатирларны җылытырга булышу буенча «Игелекле эшләр вакыты» акциясендә катнашачак.Рамил Хәлимовөлкән буын турында кайгыртуның декада кысалары белән генә чикләнмәвен билгеләп үтте. Шәһәрдә сугышта катнашкан һәр кешегә социаль паспорт рәсмиләштерелде, аларга ярдәм итү максатыннан район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре, тимурчылар отрядлары беркетелде.Хәзерге вакытта автокалада 1517 тыл хезмәтчәне, 74 Бөек Ватан сугышы ветераны, 24 Бөек Ватан сугышы инвалиды, Ленинград блокадасында катнашкан 11 кеше, фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган 43 тоткыны яши. Шәһәрдә яшь буенча 131726 пенсионер гомер итә, шуларның 39 572 се эшли. Барлык шәһәрдәшләр арасында өлкән буын кешеләренең өлеше 24% ны тәшкил итә.Наил Мәһдиевпредприятие һәм оешма җитәкчеләренә ветераннарны, беренче төзүчеләрне, өлкән буын хезмәткәрләрен игътибарсыз калдырмаска кушты.«Шәһәр оешмаларының берсендә үз ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен Татарстан Республикасы буенча экскурсия оештырылды. Минемчә, бу да - өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар бирүнең яхшы формасы», – дип билгеләде мэр.Өлкән буын чаллылылар хөрмәтенә шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырылачак. Бүген 14:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда шул вакыйга уңаеннан бәйрәм концерты узачак. 5 октябрьдә – Комсомол районында, 9 октябрьдә – Үзәк районында шундый ук чаралар планлаштырыла. Бүген «Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе кысаларында, пассажир транспортында котлау открыткалары тапшырылачак. 4 октябрьдә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән затлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Бу көнне Үзәк районында «Өченче яшь олимпиадасы» оештырыла.http://nabchelny.ru/news/33827
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-10-01 16:24:00
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/181122/salym-tulrg-onytma
Салым түләргә онытма!
null
1нче декабрьгә кадәр милек салымын түләп бетерергә кирәк. Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Министрлар Кабинетындагы брифингта белдергәнчә, республикада машинасы һәм күчемсез милке булган барлык кешегә дә салым белдерүе таратылган.
beznen_ru
mass_media
null
18.11.2022
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yort-hayvannaryinda-mikoplazmoz-tabyilgan
Йорт хайваннарында микоплазмоз табылган
27 сентября 2017 г. в отдел генно-молекулярной диагностики подведмственного Россельхознадзору ФГБУ «Татарская МВЛ» поступила проба клинического материала (смывы) от собаки, принадлежащей гражданину г. Казани Республики Татарстан.
В результате проведённых исследований поступившего биологического материала от домашнего животного методом полимеразной цепной реакции (ПЦР) выявлен геном возбудителя микоплазмоза.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
02 октября 2017, 06:59
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/chelninka-ostavila-sozhitelyu-predsmertnuyu-zapisku
Челнинка оставила сожителю предсмертную записку
Опрометчивый поступок совершила пенсионерка из нового города
Трагедия произошла в одной из квартир дома 50-го комплекса Набережных Челнов.   Как удалось выяснить «Челнинским известиям», вчера здесь в 19.30 был обнаружен труп 69-летней женщины. Она оставила своему сожителю предсмертную записку, содержание которой не разглашается.    По данным судмедэкспертизы, смерть произошла за 4-6 часов до обнаружения трупа.http://chelny-izvest.ru/news/city/chelninka-ostavila-sozhitelyu-predsmertnuyu-zapisku
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-03-01 08:30:00
https://beznen.ru/archive/annan-monnan/260722/shikle-tostge-tub
ШИКЛЕ ТӨСТӘГЕ ТҮБӘ
null
«Лента.ру»: Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы сарылы-зәңгәрле түбәне сүттергән. Шикле төстәге түбәне шушы тирәдә яшәүче кешеләр күреп алган, тәртип саклау органнарына зарланганнар. Урынга килгән оперативниклар «дошман» төсмердәге түбәле йортның хуҗасы элеккеге участковый икәнен ачыклаган. Ул сары һәм зәңгәр төсләрдәге материалны 10 ел элек үк сатып алып куйган идем, пенсиягә чыккач кына эшкә тотындым, бу гамәлемә бернинди күчерелмә мәгънә салырга теләмәдем, дип аңлатып караган, тик коллегаларын әлеге җавап канәгатьләндермәгән, түбәне шиферга алыштырырга кушканнар. Элеккеге участковый алар белән тарткалашып тормаган, ләкин түбәне үзем сүтмим, дип белдергән. Нәтиҗәдә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре түбәне төзүчеләр бригадасы яллап сүттергән. «Ватаным Татарстан»: Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түрәләр, шулай ук бюджет оешмалары һәм дәүләт корпорацияләре җитәкчеләренең «аппетиты»н кысмакчы. Министрлык законга җитәкчеләрнең чыгымнарына контрольне көчәйтүне күздә тоткан төзәтмәләр керткән. Оешма җитәкчеләре, шул исәптән мәктәп директорлары, больница һәм поликлиника баш табиблары, балалар бакчалары мөдирләре керемнәре һәм чыгымнары турында хисап тотачак, дигән сүз бу. Әлегә алар закон буенча керемнәрен генә күрсәтергә тиеш. Коррупциягә каршы әлеге чараның барлыгы 206,6 мең кешегә кагылуы күздә тотыла. Росстат мәгълүматлары буенча, илдә дәүләт һәм муниципаль оешмалар шул санда. Закон проекты хупланган да инде. Гамәлдәге канун буенча, җитәкчеләрнең чыгымнарына ел дәвамында автомобиль, күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы валюта кебек кыйммәтле әйберләр белән алыш-бирешләре керә. «Новый век» телеграм-каналы: Русиянең халык артисты, режиссер, хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутаты Николай Бурляев безнең илдә ЛГБТ һәм «бөтен башка шакшылыклар» барлыкка килүдә беренче президент Ельцинны гаепләгән. «Ельцинның 1993нче елгы законы, чикләүләрне тулысынча юкка чыгаруны хуплап, дәүләтне мәдәният сәясәтенә йогынты ясаудан мәхрүм итте. Экраннарга бер җенесле мөнәсәбәтләрне, трансвеститларны, лесбиянкаларны һәм башка кирәкмәгән нәрсәләрне пропагандалаган картиналар чыга башлады», – дип белдергән ул «Лента.ру»га биргән интервьюсында. Ельцинның нинди документы турында сүз баруын ачыкламаган. Анысы мөһим дә түгел инде. Русиялеләрне ЛГБТга караганда башка мәсьәләләр ныграк борчый. Фәннәр академиясенең Вологда фәнни үзәге тикшеренүенә караганда, соңгы 20 елда русиялеләрне борчыган проблемалар исемлегендә беренче өчлектә – бәяләрнең артуы, фәкыйрьлек һәм социаль гаделсезлек. Ләкин хакимият халыкны борчыган төп проблемаларны күрмәмешкә салыша, бөтен игътибарны исемлектә 17нче генә урында булган проблемага юнәлтергә тырыша.
beznen_ru
mass_media
Аннан-моннан...
26.07.2022
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/vinaris-ilieegettan-satlykly-xabar
Винарис Илъегетнең яңалыгы бар
Туй көннәре билгеле.
30 майда татар эстрадасы артисты Винарис Илъегет сөйгәне Лилия Хәмитова белән ЗАГСка язылышырга гариза бирде.Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Ниһаять, без Хәмитова белән рәсми рәвештә кияү һәм кәләш. Без моңа күпме вакыт килгәнебезне беләсез. Алдан борчылдык, дулкынландык, ә бу 5-10 минутлык кына булып чыкты. Киләсең, язасың һәм сине инде ир белән хатын итеп куйдылар диярлек. Туй 12 августта булачак», – ди Винарис Ильегет.Лилия белән Винарис Хәмдүнә Тимерегалиеваның каберенә барганнар. «Рухи әнием Хәмдүнә ападан хәер-фатиха алдык», – ди ул.
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2023-05-31 09:56:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/peterburgta-politsiya-blegend-sugyshkan-ch-politseyskiyny-eshtn-algannar
Петербургта полиция бүлегендә сугышкан өч полицейскийны эштән алганнар
Василеостровск районы полиция бүлегендә ЮХИДИ инспекторы белән оператив хезмәткәр булып эшләүче кыз арасында низаг чыга.
Бу хакта РБК басмасы хәбәр итә."Тикшерү вакытында видеоязма өйрәнелде, өч полиция хезмәткәренең гамәлләре эчке эшләр органнары хезмәткәре исеменә туры килмәве ачыкланды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе җитәкчелеге әлеге хезмәткәрләрне эштән алу турында карар кабул итте ", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.1 февральгә каршы төндә ике юл-патруль хезмәте хезмәткәре һәм оператив хезмәткәр булып эшләүче кыз арасында низаг килеп чыга. Тикшерүчеләр версиясе буенча, юл-патруль хезмәткәрләре кызны төртеп җибәрәләр. Кыз егылган, башы һәм аркасы белән стенага килеп бәрелгән. Шуннан соң ЮХИДИ хезмәткәрләренең берсе аны йөзе белән идәнгә аударган һәм кулын богаулап алган. Зыян күрүченең сул җилкә сөяге сынган.Һөҗүм итүчегә карата Җинаять кодексының 286 маддәсенең 3 нче пунктында (вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру) каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган. Ул кулга алынган."Фонтанка" басмасы язганча, полиция хезмәткәрләре арасындагы низаг полиция бүлеге янындагы мәйданчыкта машина кую аркасында килеп чыккан. Алена Юдина ЮХИДИ хезмәткәрләре Дмитрий Перенюкка һәм Александр Колесниковка кисәтү ясаган, менә шуннан соң сүз куерту зур тавышка барып җиткән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
03 февраля 2022, 10:11
https://beznen.ru/archive/tormysh-sulyshy/140517/ulynny-armiyag-zhibrsenme
Улыңны армиягә җибәрәсеңме?
null
Армиягә язгы чакырылыш башланып китте. Көзге чакырылышта мин шактый гына дусларымны, сыйныфташларымны хезмәт итәргә озаткан идем инде. Егетләребезнең армиягә карашлары нинди һәм хезмәт итәргә бару теләген аларда нәрсә уята, бу турыда аларның үзләреннән сорарга булдым. «Мин Казан дәүләт аграр университетында белем ала идем. Укуны калдырып торып, хезмәт итеп кайтырга булдым. Син ир-кеше булып тугансың икән, ир булып калырга, өстеңдә торган вазыйфаңны белергә тиеш. Бер ел күп вакыт түгел, безнең ата-бабаларыбыз күбрәк тә хезмәт иткән әле. Илебез гаскәрләренең куәте артып тора һәм киләчәктә улларым булса, аларга хезмәт итүнең ир-егет тормышында бик мөһим әйбер икәнен аңлатачакмын. Хәзер егетләр әллә ни физик эш башкармый, ә армиядә сәламәтлекләрен ныгыталар, дуслар табалар, һөнәргә өйрәнеп кайталар. Иң мөһиме – Ватан алдындагы бурычларын үтиләр», − ди язгы чакырылышта армиягә китәргә әзерләнүче танышым Инсаф Ибниев. Хәзер Арчада яшәүче, 1981-83 елларда инженер-саперлар гаскәрләрендә хезмәт иткән Илдар Вәлиуллин хезмәт итү ир кеше өчен файдага гына дип уйлый: «Без башта алты ай Эстониядә укуда булдык, аннары ел ярым Чехословакиядә хезмәт иттек. Армиядән мин илләр күреп, акылга утырып кайттым. Ул заманда да «дедовщина» кебек нәрсә бар иде, әлбәттә, тик ул тәртип саклау өчен генә иде. Әгәр дә улларым булса, мин аларны, һичшиксез, Туган илгә хезмәт итәргә җибәрер идем. Русиядә әлегә хатын-кызларга хезмәт итү мәҗбүри түгел, димәк, кызларымны җибәрмәмдер инде», − дип шаярта. Шулай да, егетләребезнең барысы да хезмәт итәргә ашкынып тормый әле. Казан егете Рамил Лотфуллин фикеренчә, «плац»та урам себерү, мәктәптәге сыман физик күнегүләр ясау ул әле Туган илгә хезмәт итү түгел. «Ә менә сугыш коралларын тану, аларны кулланырга өйрәнү – монысы инде, һичшиксез, хезмәт итү. Әмма андый гаскәрләргә эләгүе бик авыр. Мин шәхсән үзем бу бер ел эчендә «гражданка»да зур үрләргә ирешә алуыма ышанам, ә хезмәт итеп, бер елымны бушка гына уздырырмын кебек», − ди ул. Телгә алган ир-егетләребез арасында хезмәт иткәне берәү генә булды. Анысы да 34 ел элек булган. Ә хәзерге заман солдатлары ничек яши, тормышка карашлары хезмәт итү белән бәйле рәвештә үзгәрәме? Бу хакта Калининград өлкәсендәге Балтийск шәһәренең диңгез гаскәрләрендә хезмәт итүче Казан егете, гвардия матросы Салават Мотыйгуллин белән телефон аша сөйләштем. − Салават, иң беренче итеп үзегезнең көн тәртибе белән таныштырып кит әле. − Алтыда торып, ярты сәгатьлек физик күнегүләр эшлибез дә, иртәнге ашка китәбез. Көн тәртибен командирлар билгели. Гадәттә ул йә полигонга чыгу, йә инде хуҗалык эшләре көне була. Кичке аштан соң бераз буш вакыт була, 21.30да йокларга ятабыз. − Хезмәт итүнең нинди плюслары һәм минуслары бар? − Плюска мин бер әйберне генә кертә алам. Ул да булса, туганнарыңның, дусларыңның кадерен белә башлау, чөнки алар синең яныңда түгел. Минус – беренче вакытларда бик сагындыра. Егетләр белән дуслашып беткәч, хәл җиңеләеп китә. − Киләчәктә хәрби кеше булу теләге уянмадымы? − Әле күптән түгел генә контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. Миңа хезмәт итүе ошый. Әмма, әти белән киңәшләшкәч, «гражданка»да мине зуррак мөмкинлекләр көткәнен аңладым һәм контракттан баш тарттым. − Ә улың булса, син аны хезмәт итәргә җибәрәчәксеңме? − Әлбәттә. Минемчә, һәрбер ир кеше хезмәт итәргә тиеш. Бу – безнең Ватан алдында бурычыбыз. − Шушы вакыт эчендә нинди уйлар керде башыңа, тормышка карашың үзгәрмәдеме? −Үзгәрде, әле ничек кенә. Хезмәт иткән һәрбер егет үзгәреп кайтадыр инде ул. Башта мин армиягә баруыма бер дә сөенмәдем, әллә нинди аңлаешсыз, кыргый урын булып тоелды. Аннан соң әкренләп ияләнә башладык. Монда җиңелрәк, синең өчен барысы да уйланылган инде: нәрсә ашыйсың, киясең, көн тәртибең сәгатьләп язылган. Мин элек бернәрсәнең дә кадерен белмәгәнемне аңладым. Әти-әниемнең акчасын туздырып, аларны борчылырга мәҗбүр итеп, көн-төн күңел ачып йөрүләрем искә төшә дә, дөрес яшәмәгәнемне аңлыйм. Айсылу ХАФИЗОВА, КФУның беренче курс студенты
beznen_ru
mass_media
Тормыш сулышы
14.05.2017
https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/verovaniya-i-mifologiya/otdelnye-personazhi-poverya/albasty
Албасты
Төрки-татар мифологиясе персонажы; су стихиясенә бәйле явыз рух. Төрки телдәге әл (кул) яки ал (алгы як) һәм басмак – бастыру, кысу сүзеннән ясалган
Төрки халыклар мифологиясендә Албасты исеме төрле вариантларда йөри: Казан, Кырым, Көнбатыш Себер татарларында (соңгыларында шулай ук – сары чәч) – Албасты, кыргызларда – албарсты, каракалпакларда, нугайларда – албаслы һ.б.Еш кына шыксыз-ямьсез, тузган озын чәчле, җилкә аша салырлык гаять зур имчәкле карчык кыяфәтендә күзаллана. Кайбер күзаллаулар буенча, аның эчке әгъзалары күренеп тора, аркасында тиресе юк.Албасты агач, күчеп йөрүче печән чүмәләсе һ.б. сурәтенә керә ала; эт өргән яки әтәч кычкырган тавыш ишеткәч, юкка чыга.Ташландык өйләрдә, пычрак сулыкларда, күбесенчә күлләрдә яши.Казан татарларында, Албасты кеше янына төнлә йоклаганда килеп чыга, дигән ышану яшәп килә. Йоклаган кеше өстенә утырырга, аны буарга һәм аның канын эчәргә мөмкин. Кеше уянгач, юкка чыга.Албасты образы явыз рухларУбыр,Убырлы карчык,Шүрәлетурындагы күзаллауларга якын.Автор – Ф.И. Урманчеев
tatarica
education
Халыклар,Мифологик персонажлар
null
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/koronvvirus-msllre-buencha-turydan-tury-elemt-uzachak-katnashygyz
Коронавирус мәсьәләләре буенча турыдан-туры элемтә узачак. Катнашыгыз!
27 октября в аккаунте Оперативного штаба РТ и Министерства здравоохранения РТ пройдёт прямой эфир.
На вопросы, поступившие от жителей республики по теме вакцинации от коронавируса, ответит главный внештатный эпидемиолог Министерства здравоохранения РТ Дмитрий Лопушов.Начало эфира - 11:00?Тема: «Пропуск в мир без пандемии: все о выдаче QR-кода: продолжение»Модератор беседы - Вице-премьер РТ Лейла Фазлеева.?Ссылки на трансляцию:https://instagram.com/stopcovid19.tatarstanhttps://instagram.com/minzdravrt
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
26 октября 2021, 12:43
https://madanizhomga.ru/news/v-respublike/14-nce-oktiabrda-kazanda-tradicion-avyl-xualygy-iarminkalare-uzacak
14 нче октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак
Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр ваклап сатудан 15% ка түбән бәядән продукция сатып ала алачак. Яшелчә, ит һәм башка товарларны республиканың 22 муниципаль районы һәм Татарстанның агросәнәгать комплексының 18 оешмасы тәкъдим итәчәк.Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.Салават Күпере халкы өчен ярминкә Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Кайнар линия телефоны: +7(843)223-27-72 (өст.84331).Тулырак: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/14-oktyabrya-v-kazani-razvernutsya-traditsionnye-selkhozyarmarki/
madanizhomga
mass_media
Республикада
2023-10-13 14:00:00
https://beznen.ru/archive/imanga-yul/200317/kaytygyz-avyldashlar
Кайтыгыз, авылдашлар!
null
Берничә көн элек кенә Коръән мәҗлесендә булырга туры килде. Авылдашларыбыз Равия апа һәм Сәлимхан абый Садретдиновларның балалары үзләре үскән нигездә аш үткәрделәр. Ишек янында басып торган 6-7 яшьлек ике малайдан хәлләрен сорадым. «Әйбәт!» – ди берсе. Сембердән булса да шулай ди, «хорошо», дими. И күңелем булды шуңа! Көне буе шатланып йөрдем, болай булса, мин әйтәм, татар телебез тиз генә бетмәс әле, иншаллаһ. Әле беркөнне телевизордан «Таяну ноктасы»нда бер кунак: «Телебез үлмәс, авыл саклап калыр», – дигән фикер әйткәч, аның белән дә эш арасында көне буе бәхәсләшеп йөргән идем. «Һаман шулай дәвам итәр, авыллардан агылып торган яшьләр милләтне сыекландырырга юл куймаслар» дигән фикернең ялгыш икәнен кайчан аңлар бу шәһәр зыялылары? Юк бит хәзер авылларда балалар, юк! Үзебезнең авылда да соңгы дүрт елда бер бала да дөньяга аваз салмаган… Милләтнең киләчәге – шәһәрдә. Менә шуны аңлап, бүгенге шәһәр балаларына татар милләтенең көчен, горурлыгын, матурлык-гүзәллеген күрсәтеп, аларны чын татар балалары итеп тәрбиялисе иде. Шул ук вакытта алар авылдагы тамырларын да онытмасыннар, нәсел башы каян чыкканын да белсеннәр. Шуңа күрә дә менә икенче ел рәттән авылдашлар очрашуы уздырырга ниятләп торабыз. Былтыргысы «Иман нуры керсен күңелгә!» дип аталса, быелгы очрашуны «Келәш авылы якын безгә…» дип исемләдек. Дөрестән дә, туган авыл, нигез күңелгә бик якын булырга тиеш бит. Кайларда яшәсәк тә авылдагы тамырларыбызны онытырга ярамый. 18нче март кичәсендә мәдәният йортында үткәрелүче очрашуга барлык авылдашларны, аларның балаларын, оныкларын чакырып-көтеп калабыз. Җыелыйк, келәшлеләр, «бер күрешү – бер гомер» икәнен исебездән чыгармыйк. Фәһим ГАЛИМОВ, Тәтеш районы, Келәш авылы
beznen_ru
mass_media
Иманга юл
20.03.2017
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/akkos-kule-urman-parkynda-aiaulelar-sukmaklary-tozela
“Аккош күле” урман паркында җәяүлеләр сукмаклары төзелә
Татарстан табигате – экотуризм өчен ел әйләнәсендә файдаланып була торган Ходайдан бирелгән бүләк.
“Аккош күле” урман паркы моңа бер дәлил. Ул урманнары һәм күлләре белән 3600 гектар мәйданны били.– Биредә 165 еллык наратлар, Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән сирәк үсемлекләр, 170 төрдәге гөмбә үсә, 210 төрдәге кошлар, 37 төрдәге җәнлекләр яши, –дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм табигый казылмалардан файдалану проблемалары буенча институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов матбугат конференциясендә.Идел-Чулман дәүләт табигать биологик мохит тыюлыгы директоры Алексей Павлов әйткәнчә, “Аккош күле” урман паркы экотуристлык өчен бик кулай.– Мәйдан пошилар һәм аюлар өчен кечрәк, әмма кешеләргә табигать кочагында калу өчен бик җитәрлек. Урман паркына мәгълүмат такталары урнаштырылачак, – диде Алексей Павлов.Экотуристлар өчен Чувашия Республикасын һәм Ульяновск өлкәсен колачлаган “Идел сукмагы” (“Волжская тропа”) маршруты эшли.– Быелның мартында әлеге маршрутның Казан өлеше дә ачылды. Испаниядә “Изге Яков”, ә Төркиядә “Ликийя” җәяүлеләр туристлык сукмаклары популяр. Бездә дә Чувашия, Ульяновск һәм Татарстанда Иделнең уң яры буенча җәяүләп сәяхәт итәргә була. Шушы 350 чакрымлы маршрутны өлешләп-өлешләп җәяүләп узсаң, йөрәккә дәва булачак, – диде “Идел сукмагы” проекты менеджеры Ольга Хөснетдинова.Мобиль кушымтадан карап, “Идел сукмагы”ның Казан участогын үзлектән дә узарга була.– СИБУР компаниясе, “Казан органик синтез” җәмгыяте табигатьне саклауга әһәмият бирә. “Идел сукмагы” маршрутын төзекләндерүгә һәм төзүгә ярдәм күрсәтелә. Туристларга, мәктәп укучыларына башта сәнәгать туристлыгы сыйфатында завод эшчәнлеге күрсәтелә, ә аннан соң экотуристлык сыйфатында “Аккош күле” урман паркына алып чыгыла, – диде “Казан органик синтез” эксперты Анастасия Романенко.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
23 октября 2023, 15:17
https://shahrikazan.ru/news/ik'tisad/kilse-elda-il-tbklrendge-investitsiya-mohitene-tor
Киләсе елда ил төбәкләрендәге инвестиция мохитенең торышын бәяләүче рейтинг эшләячәк
РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга быелгы юлламасында да икътисади блок мөһим урынны алып торды. Андагы төп тезисларны искә төшереп үтәбез:
- Якындагы ике ел эчендә барлык дәрәҗәдәге бюджетлар программа принцибына күчәргә тиеш.- Россия дөньякүләм икътисади кризис йогынтысын сизсә дә, ил икътисадының үсеш темплары акрынаю тышкы түгел, ә эчке сәбәпләргә бәйле.- Россиядә интеллектуаль милек әйләнешеннән барлыкка килгән өстәмә кыйммәтның эчке тулай продукттагы өлеше 1 проценттан да кимрәк. Бу аз гына түгел, бик аз. АКШта бу күрсәткеч - 12, Германиядә - 7-8, ә күршедәге Финляндиядә 20 процентка җитә. Шуңа күрә, технологик платформалар конкрет нәтиҗәгә, патентлар һәм лицензияләр алуга, фәнни эшләнмәләрне практик кулланылышка кертүгә йөз тотарга тиеш.- Икътисадны искергән, нәтиҗәсез, зарарлы технологияләрдән чистарту өчен, техник һәм экологик яктан җайга салуның заманча системасын төзергә кирәк. Бу - икътисад өчен бик катлаулы мәсьәлә. Хөкүмәт, бизнес даирә, Таможня берлегендәге коллегаларыбыз белән берлектә, бу эшне җәһәт башкарыр дип ышанам.- Ил хакимияте, ил башлыгы алдында торган төп бурычларның берсе - чималга нигезләнмәгән экспортка ярдәм итү. Әлегә бу өлкәдә күп кенә административ киртәләр саклана. Экспортка рөхсәт алу өчен, 20 көннән артык вакыт китә. АКШта моңа - 6, Канада белән Көньяк Кореядә 8 көн вакыт җитә. Экспортка ярдәм буенча яңа эшләнәчәк җентекле чаралар планында әлеге мәсьәләләр исәпкә алынырга тиеш.- Илнең барлык төбәкләре җитештерү, социаль, фән өлкәләрендә яңа гына эшләүче кече предприятиеләргә ике еллык салым каникуллары тәкъдим итә ала. Бу адым киләчәктә төбәкләр һәм җирле казналарга керәчәк өстәмә салымнар рәвешендә үзен аклаячак.- Илдә бизнесны уңайлы алып бару өчен кирәкле булган норматив-хокукый база нигездә 2015 елга формалашып бетәргә тиеш. Инде киләсе елда ук Россия төбәкләрендәге инвестиция мохитенең торышын бәяләүче илкүләм рейтинг эшләтеп җибәреләчәк.- Үз икътисади базаларын үстергән, эшлекле башлангычларга ярдәм иткән, яңа производстволар һәм эш урыннары булдыруга зур игътибар биргән төбәкләрне стимуллаштырырга тиешбез. Моның өчен, технопаркларда урнашкан предприятиеләрдән өч елда алынган салымнар төбәкләргә бюджетара трансфертлар рәвешендә кайтарылачак.
shahrikazan
mass_media
#Икътисад
17 декабря 2013, 11:42
https://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/sin-bashkalarga-okhshamagan
«Син башкаларга охшамаган»
null
Иренең бу сүзен бер дә онытмый Венера.Башкаларга охшамаган... Кем белә, яшьлектә ул аны, бәлки, чибәрлеге өчен тирә-юньдәгеләрдән аерып куйгандыр. Әмма тәвәккәл, үҗәт, булдыклы һәм гаҗәеп тырыш булуын да күрми калмагандыр!Мәскәүдә, «Росатом» дәүләт корпора­ция­сендә оешманың егерме еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе бара. Илгиз Бай­беков дигән яшь галим рояль янына чыгып утыра да Бетховенны уйный башлый... Хезмәттәшләрен шаккат-тырган вакыйга була бу: «Дөнья классикасын уйный! Оста уйный! Әллә кайдагы провинция­дән, Ульяннан килгән егет!» Соңрак Илгиз әнисенә шылтырата: «Алар бит минем Кулаткыдан – гап-гади татар авылыннан икәнем­не белми әле!  Венера Адельханов­нага ихлас рәхмәтләремне җиткер!»Иске Кулаткыдагы туган якны өйрәнү музее директоры Роза Мөдәрисовна улының шушы үтенечен Венерага тапшыруын ишетеп тордым да тәмам буталдым: язмамның героинясын сезгә «Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы райо­нының «Яңа дулкын» телекомпаниясе генераль директоры» дип тәкъ­дим итсәм, әнә шул Илгиз, Зөлфия, Алсу, Лилияләр... кебек күпләгән укучылары мине аңлап бетермәс бит... Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы дип таныштырсам, Иске Кулаткы районында яшәүче милләт­тәшләрем ялгышканга санар: ул алар өчен, беренче чиратта, туган төбәкләрендә булган һәр яңалыкны сөйләп, ишеттереп торучы диктор, журналист. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Адель­хан кызы Деникаева үзе моны бик гади генә аңлата: «Ике кулына бер эш кенә булганнар хәзер, гомумән, сирәк. Бу – замана таләбе», – ди ул.Венера – укытучыРайон үзәге булган Иске Кулаткы кечкенә авыл түгел.– Беләсезме, бездә һәр ике йортның берсендә пианино тора, – дип сөйли Венера.Юк ла, гел җырчы һәм музыкантлар яшәми биредә. Гап-гади авыл Кулаткы. Башкалардан үзендә сәнгать мәктәбе булуы белән генә аерылып торадыр. Дөресрәге, шул мәктәпнең укытучылары белән. Авылдагы бала-чаганың яртысын пианино янына утыртып кара әле син! Тик дәрестә уйнаган белән генә ерак китә алмыйсың, өйдә дә сәгатьләр буе шөгыльләнми булмый, ә аның өчен уен коралы кирәк. «Әти-әниегез пианино алсын», – дип әйтә алмый Венера, әмма балаларны пианинолы итүнең юлын таба!– Машина сорыйм да Ульянга чыгып китәм. Белдерүләр буенча барып, иске пианинолар җыям. Ал гына, бушлай бирәләр! Уен коралын көйләүче әйбәт кенә оста да таптым. Бервакыт ул миңа: «Бу кадәр пианино белән нишлисез? Тозлыйсызмы әллә сез аны?» – диде....«Киләчәгемне музыка белән бәйләячәгемне... балалар бакчасында ук белә идем», – дип сөйли Венера. Әти-әнисе сәхнәгә аяк баскан бала түгел югыйсә. Әлеге дә баягы – хикмәт укытучыда! Фәтилә апалары алар белән оркестрга кадәр оештыра! Аннан – сәнгать мәктәбе. Барысы да алдан уйланганча бара: сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Ульяновск шәһәренең музыка училищесына керә. Укытучысы Галина Степановна Уварова: «Син – татар баласы, барасы юлың билгеле – алда Казан», – дип, күңелгә канат куеп торса да, диплом алгач, Кулаткыга эшкә кайта. Кайтмый булмый: әти-әнисе ике сүзнең берендә: «Менә кияүгә чыгарсың да, алга таба ирең укытыр...» – диләр.Ә күңелдәге теге хыял һаман яши, көннән-көн үсә, зурая гына бара. Венераның иң якын сердәше, дусты – әтисенең бертуганы Мөнирә апа гына белә бу хакта. «Өйдәгеләреңне үзем җайлармын, балам, бар Казаныңа», – дип, качырып кына юлга чыгарып җибәрүче дә ул була.– Дирижер-хор бүлеген тәмамласам да, үземне дирижер буларак күрми идем, – ди Венера. – Миңа җырларга өйрәнергә, тавышымны куярга гына кирәк иде. Документларымны сәнгать институтына тапшырдым. Укырга керүгә якташыбыз Мөнир Якуповны эзләп таптым. Ул мине Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахмановлар белән таныштырды. Театрдагы бер генә премьераны да калдырмадым...Ә аннан Венераның сукмагына аңа «югары белемне бирергә тиеш ир» чыга. Чыга дип, әллә кайчан белгән Артур була ул. Февраль аенда Кулаткыга мәктәпне тәмам­лаучылар очрашуына кайткач күрешәләр дә, егет аны озата килә. Венераның аптырап: «Нигә дип озатырга булдың әле?» – диюенә, Артур: «Син башкалар кебек түгел!»  – дип җавап бирә. Шул бер җөмлә бөтен нәрсәне үзгәртә дә куя... Ноябрь аенда инде туй була. Яшь киленгә эш эзлисе юк – сәнгать мәктәбендә аны һәрчак көтәләр. Шул елны ук аның укучылары өлкә күләмендә уздырылган конкурста җиңү яулап кайта.Венера – тележурналистИске Кулаткыда җирле телевидение моңарчы да булган – атнага ике тапкыр яңалыклар тапшырганнар. Халык аларны «Культура» каналы аша караган. Районның Иске Мостяк авылында туып-үскән Эдуард Ганеев – ул Саратов шәһәрендәге «Гэксар» электротехник приборлар заводын җитәкли, күптән түгел Иске Кулаткы районы башлыгы булып та сайланды – якташларына зур бүләк ясаган: 21 нче Бөтенроссия каналын сатып алган. Тулы бер канал!Иске Кулаткы хәзер «Татарстан–Яңа гасыр»ны спутниксыз карый. Җирле телевидениенең дә мөмкинлекләре бермә-бер арткан. Эдуард Әнвәрович «Яңа дулкын»га диктор итеп Венера Деникаеваны чакыра. Диктор, өлкән редактор, генераль директор... Венера кул астында бүген сигез кеше эшли. Тапшыруларның вакыты читтә яшәгән татарларның күбесе кызыгырлык, хәтта көнләшерлек – атнасына биш сәгать. Озакламый ул тагын өч сәгатькә (!) озынаер дип көтелә.– Район кечкенә димәгез, бездә яңалыклар гел булып тора. Көн саен өч камера белән өч якка чыгып китәбез, алай да өлгермибез. Халык өчен үзебездә булган һәр вакыйга кызык, чөнки ул бит аларның тормышы. Районыбызның уйсурак урында утырган берничә авылы безне карый алмаса да, күрше өлкәләр – Пенза, Саратов, Самарада бер калдырмыйча карап барабыз, диләр.Тормышта бер генә роль башкарган хатын-кыз, гомумән, бармыни ул?!«Яңа дулкын» күтәрерлек проблемалар да җитәрлек Иске Кулаткыда. Шуларның иң зурысы – эшсезлек. Ул исә үз артыннан башкаларын ияртә: гаиләләр таркалу, демография, балалар аз туу, эчкечелек, рухи ярлылык, җинаять­челек... Ир-атларның  читкә китеп эшләве дә гаиләләрне шактый какшата.– «Яңа дулкын»да эшли башлаганнан бирле мин күпме кеше, күпме язмыш белән таныштым, – дип сүзен дәвам итә Венера Адельхановна. – Гыйбрәт алырлык очраклар бихисап булды. Кемнәрнеңдер тормышын берникадәр үзгәртә дә алдык. Фәйзуллиннарны гел искә төшерәм. Алар яшәгән йорт төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән. Гаилә башлыгы урын өстендә ята. Мөнзилә апа ярдәм сорап кая гына бармаган, кемгә генә кермәгән?! «Безне ишетүче булмады», – диде ул. Аларның авыр хәле турында эфирда яң­гыраттык. Эдуард Әнвә­ровичка да җиткердек. Мохтаҗ­ларның гозерен беркайчан да игътибарсыз калдырганы юк аның! Озак­ламый Мөнзилә апаларга төзүчеләр бригадасы килеп, идән-түшәмнәрен яңартты, ут чыбыкларын алыштырды, яңа мич чыгарып китте.Якташлары арасында: «Сез белмисез генә, ул бит җыр­чы!» — дип бүлдерүче дә табылыр әле мине...Эдуард Әнвәровичның бәйрәмнәрдә якташларын сөендерә торган матур гадәте бар. Берәү дә бүләксез, игътибарсыз калмый: гарип балалар, инвалидлар, Әфган, Чечня сугышын кичергәннәр... Без күп геройларыбызны шушы бүләкләрне тапшырып йөргән вакытта табабыз. Халык бик яратып карый торган «Язмыш сукмаклары» дигән тапшыруыбыз бар. (Ул «Адәм белән Һава»га охшаган.) «Котлауларга» хатлар күп килә. Безнең халыкны тагын бер зур яңалык көтә әле: тиздән Кулаткыда җирле радио да эшли башлаячак!Венера – сатучы«Шөкер, Ходай миңа кешенекеннән артык зур кайгы биргәне юк», – ди Венера үзе. Бирмәсен дә! Әмма... гаделсезлеккә түзү, хаксызга рәнҗетелү дә җиңел түгел ләбаса... Дөреслегеңне исбат итеп суд юлларында йөрү дә рәхәт түгел.  Хәтта  сине акласалар да, барыбер рәхәт түгел... Кешеләргә карата югалган ышаныч суд карарлары белән тиз генә кире кайтмый шул ул. Уку­чылары, кая гына барса, нинди генә конкурста катнашса да, алдынгы урыннарны яулый, Мактау кәгазесез, дипломсыз кайтканнары юк. Ә аңа «син профессиональ яктан яраксыз», диләр. Акны кара дип күрсәтү бер генә җитәкчегә дә дан китерми югыйсә...Чарасызлык әллә нинди тәвәк­кәл адымнарга этәрә: Венера ул чакта, барысына да кул селтәп, Ульяновск шәһәренә чыгып китә. Фатир таба һәм... төрек товарларын сатучы булып эшкә урнаша.Кешеләр белән җиңел аралашкан ачык йөзле кызны сатып алучылар бик тиз үз итә. Товарның әйбәт сатылуы хуҗаларга да ошый.Ә эчтәге ут... Анысын беркем белми! Алмазына җиде, Эльви­расына биш яшь кенә бит, дәү әниләре кулына калдырып китсә дә, аларга әнинең иң кирәк чагы... Газиз балаларыңнан аерылып яшәргә мәҗбүр булу ана кеше өчен җиңел сынау түгел... Инде Ульянга гаилә белән күчәрбез, дип торгандаРимма исемле танышы күршедәге Радищев районына эшкә чакыра, телевидениедә мәдә­ният турында тапшыру алып барырга дип. Ради­щевка кадәр егерме биш чакрым гына, бу инде Ульян белән Кулаткы арасы (ә ул ике йөз алтмыш чак-рым!) түгел – ризалаша  Венера: улы белән кызына шактый якыная бит. Тагын шулай бер ел уза. Ә аннан районда җитәкчеләр алышына. Балалар сәнгать мәктә­бенең ишекләре Венера алдында кабат ачыла...Венера – әни– Башта улыбыз туды. Малай артыннан бик тә кыз алып кайтасым килгән иде... Кыңгырау чәчәге кебек Эльвирабыз үсеп килә менә. Ходайга үпкәләрлегем юк – хыялларым, шөкер, бер-бер артлы чынга аша. Рояль дип күпме йөрдем... Ак роялем янына утырган саен сөенеп туялмыйм хәзер! Тагын бер хыялым бар... Өебезне гөр итеп, кечкенә бер кешенең чабып йөрүен телим... Монысы да, әлбәттә, Ходай кулында...Эльвирага дүрт ай булганда Венера инде эшкә чыга. Ярты елдан соң аны сәнгать мәктәбенең директоры итеп куялар. Ә Венера тотынган эшен, Кулаткылар әйт­мешли, өзеп эшли торган кеше. Халык уен кораллары, ксерокс кайтарта, китапханәне яңарта... Кайберләре артыннан Ульянга кадәр бара! Ачылмаган ишекләрне ачтыра. «Бирегез бу кызга», – дигәнне ишетмичә туктамый...– Үземә сорамыйм бит – балаларга!Тиздән Кулаткыда җирле радио да эшли башлаячак!Сәнгать мәктәбенә йөрүче­ләрнең барысын да үзенеке саный ул. Аларның һәрберсенең уңышында Венераның да өлеше бар! Эльмира Яфарова дигән укучысы Мисырның Хургада шәһәрендә узган «Дөнья йөрәге» фестивалендә Гран-прига ия булган. (Бүгенге көндә Эльмира Казан дәүләт консерваториясе студенты!) 2006 елда Венера Деникаева оештырган «Карлыгач­лар» яшүсмерләр вокаль төркеме бүген дә сәхнәдә әнә. Алар катнашкан Бөтенроссия һәм халыкара конкурс-фестивальләрне саный китсәң?! «Карлыгачлар» алган диплом, грамота, рәхмәт хатларының барысын-барысын искә төшерсәң?! Дүрт ел элек «Халык коллективы» исеменә лаек булуларын гына әйтим дә... Юк, тагын бер нәрсәне әйтми уза алмыйм икән: «Карлыгачлар»ның спонсоры турында. Әйе, ялгышмыйсыз, шул бер үк меценат – Эдуард әфәнде Ганеев. Ансабль кызларына милли киемнәр, бәйгеләргә бару өчен юл чыгымнары... – бар да аңардан. Инде ничә еллар буе!..
syuyumbike
mass_media
Арабыздан беребез
18 Февраль 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yakutiyad-mi-8-vertoletyny-katy-tshep-utyruy-arkasynda-zyyan-krchelr-sany-15k-kadr-artkan
Якутиядә Ми-8 вертолетының каты төшеп утыруы аркасында зыян күрүчеләр саны 15кә кадәр арткан
Аларның икесе бик авыр хәлдә.
«Кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң зыян күргән 15 кешене 2 нче республика хастаханәсенә озаттык. Ике зыян күрүченең хәле бик авыр, калганнарның — авыр һәм уртача авырлыкта. Пациентлар өчен бөтен кирәкле ярдәм оештырылган", - дип хәбәр итә Якутия Сәламәтлек саклау министрлыгы.Якутиядә Ми-8 вертолетының каты төшеп утыру факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының көнчыгыш төбәкара Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
30 июня 2022, 10:16
https://madanizhomga.ru/news/1-nche-bit/mdni-omga-3-2021
“МӘДӘНИ ҖОМГА”  № 3 (2021)
Үз нигезен корсын, өйле булсын, Көйле торсын илдә һәр инсан!
“МӘДӘНИ ҖОМГА”  № 3 (2021)
madanizhomga
mass_media
1-нче бит
2021-01-29 06:00:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/iserek-terche-matur-gail-tarikhyn-zde
Исерек үтерүче матур гаилә тарихын өзде
Башкортстанның Учалы авылында булган канлы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. 13 гыйнвар көнне салмыш ир өч кешене, шул исәптән үзенең хатынын да атып үтереп, җиде баланы ятим калдырган. Соңыннан ул үзенең дә гомерен өзгән.
34 яшьлекАртур Ибраһимов, кафеда яхшы гына сыйланып алганнан соң, өенә иртәнге сәгатьләрдә генә кайта. Таксига түләргә акчасы булмый, акча чыгарып бирәм дип, ул өенә кереп китә. Шул арада өйдән яраланган хатын йөгереп чыга, моны күреп, таксист тиз генә китәргә уйлый. Бу вакытта өйдән Артур да кулына мылтык тотып чыга һәм машинага берничә тапкыр атарга өлгерә. Таксистның машинасы кар көртенә чума, шуннан ул машинадан чыгып йөгерә, ә хатыны, ярдәм сорап, күршеләрендә яшәгәнХыйләҗевларга кереп кача. Ир исә аның артыннан китә. Ул керүгә үк, йорт хуҗаларына мылтыктан ата. Хуҗабикә Гөлсия шунда ук үлә, ире Зариф яраланып, соңыннан хастаханәгә озатыла.Корбаннар моның белән генә бетми, Артурның хатыны урамга чыгып йөгерә, шунда ату тавышларын ишеткән икенче күршеләре – полиция майоры урамга чыга. Очраган кешесенә мылтыктан атып йөргән исерек ир аның да гомерен өзә. Үзенең хатынын исә урамдагы бер төзелеп бетмәгән йорт тирәсендә куып тота һәм аны да атып үтерә. Соңыннан үз-үзенә ата.Бу атыштан соң, җинаять булган урынга полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Аларны качып котылган таксист чакырта.Артур Ибраһимов тау-казылмаларны баета торган комбинатта эшләгән. Хатыны үзеннән тугыз яшькә кечкенә булган. Уллары беренче сыйныфта укый, биш яшьлек кызлары да бар. Алар хәзер мәрхүмәнең әти-әниләрендә яши. Полиция хезмәткәренең өч баласы булган. Хыйләҗевләрнең исә 7 яшьлек кызлары Назгөл, 3 яшьлек уллары Яңгир әнисез калганнар. Гөлсияне 14 гыйнвар көнне җирләгәннәр. Аның ире Зариф Уфа хастаханәсендә, гаилә танышлары Илгизә Яхина безгә аның аңына килүен, сөйләшә башлавын әйтте.– Гөлсия белән Зарифны республикада белмәгән кеше юк. Алар бик талантлы, иҗади кешеләр иде. Матур һәм үрнәк гаилә дә иде. Мин Гөлсия белән музыка училищесында укыганда таныштым. Бик ачык, көләч йөзле кеше иде ул. Ире дә үзенә пар килгән. Зариф гади, кешелекле иде. Алар бик күп конкурсларда катнашып, җиңү яулаган артистлар. Соңгы елларда тамада да булып эшләделәр. Халык аларны бик яратты, – дип сөйләде Илгизә.Гөлфия исемле танышлары да Хыйләҗевләрнең бер-берләрен яратып-санлап яшәүләре турында сөйләп, матур гаилә булып, балаларын исән-сау үстерү турында хыялландылар, диде. Гаилә тарихларының шулай кинәт өзелүенә, Гөлсиянең безнең арадан шулай көтмәгәндә китүеп баруына күңелнең бер дә ышанасы килми, дип тә өстәде ул.Гөлсия Башкортостанның Бөрҗән районында туган, Учалыда музыка училищесында укып, Учалы филармониясендә эшләгән. Зариф та музыка дөньясында кайнаган, төрле ансамбльләрдә биегән.Фото: вк
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
16 января 2019, 10:11
https://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/salym-tlrg-lgermdem-nishlrg
Салым түләргә өлгермәдем, нишләргә?
Салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәклеген белә идем. Әмма, җай булмады. Хәзер киләсе елга гына түләсәм, аның суммасы үзгәрәме? Вакытында түләмәгән өчен миңа бер төрле штраф каралганмы? Айгизә Сафиуллина, Тәтеш
2017 ел өчен транспорт, җир, милек салымнарын түләү вакыты былтырның 3 декабренә кадәр иде. Әгәр ул вакытка түләп өлгермәгәнсез икән, 4 декабрьдән салым суммасы өчен Россия Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнә башлый. Салым түләү срогы чыкканнан соң салым органы физик затка салым түләү, җыю, пеня, штраф, процент түләү турында таләп шартлары аңлатылып язылган документ җибәрә. Моннан соң, түләү вакыты күрсәтелмәгән булса, салымны сигез көн эчендә түләү мәҗбүри.Әгәр бу очракта салым түләнмәсә, бурычларны түләттерү буенча барлык чаралар комплексы кулланылачак.Салым органнары судка мөрәҗәгать итә ала.Бурычны суд тәртибендә түләтәчәкләр. Суд пристав-башкаручылары бурычлы кешенең милкен алырга мөмкин, объектны милке итеп теркәү эшләрен тыюны билгели ала, хәтта Россиядән читкә чыгуны да чикли ала. Салым органнары кешегә үзенең бурычларын гел тикшереп торырга киңәш итә. Моны Россиянең салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет яки электрон дәүләт хезмәте порталы аша да башкарырга мөмкин.
shahrikazan
mass_media
#Сорау-җавап
10 января 2019, 16:41
https://beznen.ru/archive/mogzhizaly-donya/180513/toshlr-galmend
ТӨШЛӘР ГАЛӘМЕНДӘ…
null
Борын-борын заманнардан ук кешеләр төшләргә зур әһәмият биргән. Оракул, күрәзәчеләр юраган төшләргә нигезләнеп, хакимнәр һәм гаскәр башлыклары карарлар кабул иткән. Гасырлар дәвамында һәртөрле галимнәр, белгечләр әлеге гаҗәеп феноменны өйрәнсәләр дә, бүгенгәчә табышмакның серенә төшенә алганнары юк. Шунысы да кызык, йокыдан торып ун минут узуга, кеше күргән төшләренең күп өлешен оныта. Тарихта төшләр аркасында төрле ачыш ясаучылар, музыка, шигырь, романнар «язып» уянучылар хакында билгеле. Мәсәлән, Менделеевның таблицасы шул рәвешле «туа». Бетховен да үзенең бер әсәрен төшендә иҗат итә… Өчтән алып сигезгәчә яшьтәге балалар куркыныч төшләрне, олылар тормыш дәвамында күргәнгә караганда, күпкә артыграк күрәләр. Кеше һәр 90 минут саен төшләнергә сәләтле. Көнбатыш Африкада яшәүче Ашанти халкы аларны шулкадәрле ышанып кабул итә ки, эротик төшендә чит ир хатынын күргән ирне җәзага тартырга мөмкиннәр. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы китапларда күп еллар дәвамында тупланган юраулар бәян ителә. Ванга, Фрейд, Миллер… кебек данлыклы шәхесләр җыентыклары күпләргә таныш. Төрле шаман, колдун, эзотерик, сихерчеләр… җыйнаган мәгълүмати тупланмалар да шактый. Андый «китап» танышым Әсмабикә апада да бар. Тормышында үзе яисә якыннары, дуслары төшләрен юраулар хакында тәфсилләп язып барган ул. Шулар турында бу юнәлештә шактый тәҗрибә туплаган Әсмабикә апа болай дип сөйләде: – Бервакыт төшемдә тешем төшкәнгә куркып уяндым. Шундук аның урынына яңасы да үсеп чыкты. Иртәгесен йокыдан уянып, ни уйларга да белми торганда, авылдан хәбәр килеп төште: кодагыем җан тәслим кылган. Шул ук көнне кичен оныгым дөньяга аваз салды. Шушы хәлдән соң мин төшләр белән ныклап кызыксына башладым: һәрберсен, торуга, аерым дәфтәргә язып барырга күнектем. Акрынлап аларны юрарга да өйрәндем. Шушы шөгылемне сизеп өлгергән дусларым, төшләре хакында сөйләп, минем белән уртаклаша башладылар. Бүген минем китап киштәсендә төшләр юрау хакында 11 «том» китабым бар. Пычрак, шакшы сулар күрү дә яхшыга түгел, берничә мәртәбә сынаганым бар. Мин андыйларны һәрвакыт сырхау хакында хәбәр итүчеләр буларак кабул итәм. Шундый төшләрнең берсе иремнең авырудан терелмәячәге хакында «сөйләде». Имеш, картым, кап-кара елгада су коена икән. Судан чыгарга тырышып бик озак чупырдады ул. Ниһаять, яр кырыена көчкә җитеп ауган гына иде, шундук икенче пычрак күлгә кереп батты. Бата-калка шактый маташканнан соң, аны су чоңгылы «йотты»… Төсләр дә төрлечә шәрехләнә, ул кешенең аларга булган карашыннан тора. Кызыл төс яратучылар андый төс күрсә, ул – мәхәббәт, яратышу. Кайберәүләр өчен ул, киресенчә, кан һәм төрле борчу-кайгылар алып килә. Пычак, чәнечкеләр дә төштә яхшыга түгел. Аларны кемгәдер бирү, бүләк итү яисә үзеңә алу – дошманнарың арту дигән сүз. Шоколад күрсәң, димәк, сиңа игътибар җитми, кемнәндер яхшы сүз яисә макталу өмет итәсең. Үзеңне биек кыя башында хис итәсең икән, син ниндидер тиз арада чишелеш көтүче проблема алдында торасың һәм аның начар тәмамлануыннан куркасың. Бервакыт ахирәт дустым йөгереп килгән. Төшендә бик күп тимер һәм кәгазь акчалар санап интеккән. Әле йокыдан торгач та, шактый вакыт кәгазь шыгырдавы һәм тимер зыңлавы башын авырттырып йөдәткән. Дустымны чәй эчертеп, тынычландырып җибәрдем җибәрүен, тик әлеге төшнең яхшыга түгеллеген мин аңлаган идем инде. Озак та тормый Сәлимә дустым ире белән аерылды, мал-мөлкәт бүлешүләр, суд юлын таптаулар, бала бүлешүләр ике елга диярлек сузылды. Тәмам аерылышып беткәнче гаиләдә тавыш-гауга, кычкырыш-талаш тынып тормады. Төштәге акчалар беркайчан да яхшыга юралмый шул…ТӨШНЕҢ МУЕНЫ – ҖЕП… «Төшнең корсагы – гөп (размерсыз), муены – җеп»… Әлеге әйтемне әниебез еш куллана торган иде. «Балалар, төшегезне теләсә кемгә сөйләмәгез, аны кая борсаң шул якка китә ул. Аеруча, башка милләт вәкилләренә шәрехләүдән сак булыгыз. Алар бик ачык халык, турыдан, күзгә бәреп әйтергә яраталар. Төшләрне бик якын кеше белән генә бүлешеп, сөйләргә мөмкин. Ә иң яхшысы –бөтенләй дәшмәскә», – дип кисәтә иде. Чыннан да, халыкта юкка гына: «Юраган юш килә» , – дип сөйләнми торгандыр. Тормышымда төшкә бәйле вакыйгалар минем белән дә еш булгалады. Берзаман каты авырып киткәч, моннан 25 ел тирәсе элек, башкала хастахәнәләренең берсенә озаттылар. Үт куыгыма салкын тиеп үлекләү сәбәпле, тән кызулыгым кырыктан узып киткән иде. Мине тиз арада операциягә әзерли башладылар. Температурам бик югары булганга, аны төшерергә тотындылар. Хәлсезлектән әлҗерәп, йокымсырап киткән арада төш күргәнмен. Әлеге хәл язмышымны үзгәртте дә куйды. Ә төшем бик гыйбрәтле, файдалы булып чыкты. Имеш, авыл урамы буйлап атлыйм икән. Күл тирәсенә килеп җиткәч, шунда берничә кешенең су коенуын күрдем. Ә су өстендә карыш калынлыгында дегет йөзеп йөри. Шунда авылдашымның берсе, кулын җилкәмә куеп: – Әйдә су коенабыз! – дип мине үгетләргә кереште. – Эх, йөзә белмим шул! – дип, тиз генә әлеге кара күл тирәсеннән китәргә ашыктым һәм ямь-яшел үләнле, чәчәкле сукмактан өйгә кайтып киттем. …Иртән торуга, 12нче хастахәнәдә эшләүче хирург Ошмарин (кызганыч, исемен хәтерләмим), иртәгә операция буласын хәбәр итте. – Узган төндә төш күрдем, бер нәрсә турында да сорамагыз, ачуланмагыз да һәм үпкәләмәгез дә. Мин әлегә операцияне ясатмаска булдым. Наркоздан уяна алмамдыр кебек тоела миңа. Ул-бу була калса, балаларым ятим калачак дип хафаланам. Бераз тернәкләнгәч, үзем килермен яныгызга, кабул итәрсезме?! – дип инәлдем чәчләре чаларган табибыма. – Аягың тартмагач, күңелең каршы килгәч, операцияне хәзергә ясатма. Көч туплагач, килерсез алайса. Кайгырмагыз, кабул итәрмен үзегезне. Тик майлы, мичтә пешкән, кыздырылган, каклаган ризыкларны ашаудан тыелырга киңәш итәм. Атнага бер көн ач торыгыз! Шуларны үтәсәгез, минем яныма килүнең кирәге дә калмас, бәлки, – дип, тынычландырып, өйгә озатты мине хирург Ошмарин. (Мәрхүм инде ул, урыны җәннәттә булсын!) Аллага шөкер, ятарга туры килмәде хастаханәгә. Чыннан да, хирург киңәшләрен тыңладым мин ул вакытта. Әле бүгенге көндә дә ул кушканнарны төгәл үтим. Төшемне дөрес юрау аркасында операциядән котылып калдым, дип исәплим. Теге вакытта табиблар куйган диагнозым хакында инде күптән оныттым, үт куыгы тулы ташларым белән нәрсә булгандыр, белмим, тик Аллага шөкер, мине алар башка борчымый…ӘНИЕМ ТӨШЛӘРЕ Әнием төшләрне дөрес юрый торган иде. Берзаман минем озын, чиста, ап-ак тәрәзә пәрдәләре элеп йөргәнемне төшендә күрә ул. Артык уйланып тормыйча, юлга да чыга. Минем бала табар вакыт җиткән чак булганга, ул төшне бик төгәл юрый. Тиз генә җыенып, Казанга юнәлә. Без каенана белән өйдән чыгып барганда, ишек төбендә очраштык. Теге озын, пакъ пәрдәләр минем бала табу йортына илтүче юл булган бит! Әни әйтә торган иде: – Төшнең 7 сәгатьлеге, 7 көнлеге, 7 айлыгы, 7 еллыгы була, – дип. Бервакыт ул төшендә бик якын танышын күрә. Ханымның колак алкасы кое төбенә төшеп китә. Тегесе күпме генә эзләсә дә аны таба алмый. Безгә, кызларына, ул әлеге төш хакында сөйләде, тик кем турында булуын гына әйтмәде. Төшендә күргән танышының тиздән аерылышачагы хакында бәян итте ул безгә. Чыннан да, озак та тормый әни төшендә күргән ханым ире белән аерылышкач, ул безгә серне ахырынача чиште…ЮРЫЙ БЕЛСӘҢ… Төшләр күрү бер могҗиза булса, аларны дөрес итеп юрый белү – икенче бик мөһим мәсьәлә. Дусларым, танышлар арасында төшләре рас килү хакында сөйләүчеләр шактый очрады. Мәсәлән, танышым Венера төшендә шактый зур өч балыкка ия була. «Байлыкка, көтмәгән җирдән киләсе керемгә булсын!» – дип юрап куярга да өлгерә. Байлык килгәнне көтеп яши торгач, теләгенә ирешә танышым. Туган көне алдыннан бер көн кала, бәйрәмдә катнашырга мөмкинчелеге булмаган өч дус хатыны икешәр мең акча бүләк итә моңа. Венера ханым чын күңеленнән, төшне дөрес юраганга, хыяллары тормышка ашты, дип исәпли. Гомумән, кайберәүләр төшләргә аеруча зур игътибар биреп, шуларга ышанып, аларны юрауга күп көч сарыф итә. Венера ханымның өендә утызга якын төрле төш юрау китабы тупланган. Бервакыт ул төшендә сеңлесенең бик күп чия җыйганын күрә. Бер чиләк чияне өенә алып кайтып ашый, апасын да сыйлый, аннары кадерләп суыткычка урнаштыра. Шул ук көнне ханым елап, телефоннан шалтыратты: – Бик начар төш күрдем, сеңлемә бәла килер дип куркам, борчылам, хәзер килеп җитәм. Тынычлык таба алмыйм җаныма, сиңа сөйләп бәлки юанырмын, – дип кайгысы белән уртаклашты. Атна чамасы вакыт узгач, Венера ханымның сеңлесе фаҗигале рәвештә дөнья куйды. Уеннан уймак, дигәндәй, көтмәгәндә, яшьли китте, бичаракай… Венера ханымның сеңлесе Әнисә гомер буе чукрак калудан куркып яшәде. Аныңча, әти-әнисе саңгырау булгач, олыгая төшкәч, әлеге хәл аны да читләтеп үтмәс дип, гел шул хакта уйланып, борчылып, уфтанып сөйли иде ул якыннарына. Улына уенчык пистолет бүләк итә Әнисә ханым. Икенче сыйныфта укучы Роберт әлеге «пиф-паф»ка патроннар тутырып рәхәтләнеп уйный: уенчыкларга, диварга, мебельгә, өйдәшләргә төби… ата-ата кинәнә. Шулчак үз колагына да төзәп «шалт» иттерә. Пуля малайның колак эченә үтеп, бераз кан чыга. Бу хәлгә шаһит булган әнисе һуштан язып егыла. Балам чукрак кала икән, дип борчыла бичара ана. Венера ханымга ике «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килә: берсе – сеңлесе Әнисәгә, икенчесе – Робертка. Шифаханәдә малайның колагыннан пуляны бик тиз алалар да өенә кайтарып җибәрәләр. Ә Әнисә ханым бер атнадан шәһәребезнең 7нче хастаханәсендә җан тәслим кыла. Куркудан, хафаланудан, борчылудан 35 яшьлек ханымның йөрәге шартлый. Әнисе үлемен дә Венера ханым төшеннән белеп, кайгыга бата. Үзләре яшәгән ишек алдында бура күрә ул, ә аның эчендә әнисе утырып тора. Бурада бер рәт бүрәнәләр санын да исәпләргә өлгерә: 17 булып чыга алар. Бу хакта ул беркемгә дә сөйләми, тик гел куркып яши. Һәр көнне әнисе хәлен белешеп, шалтыратып, өенә барып тора. Унҗиде атна тулган көнне кичен аның әнисе теге дөньяга күчә. Шушы хәлләрдән соң дуслары, туганнары, күргән-белгәннәр аны аптыратып бетерә, төш күрделәр исә, гел аның янына чабалар. Ул, фал китабы ачкандай, актарынып, һәрберсенең күңелен күрергә тырыша. Шунысын да әйтергә кирәк: начар төшләрне юраса да, ияләренә ул хакта әйтми ул, барлык төшләр хакында яхшы сүзләр генә ирештерергә тырыша. Чөнки Венера ханым төшнең муены җеп икәнлеген бик яхшы аңлый…Мәдинә НУРУЛЛА.
beznen_ru
mass_media
Могҗизалы дөнья
18.05.2013
https://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/rmis-latyiypov-tatar-tele-kuhnya-tele-tgel-1526034177
Рәмис ЛАТЫЙПОВ: ТАТАР ТЕЛЕ – “КУХНЯ ТЕЛЕ” ТҮГЕЛ
Хөкүмәтне ана телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле «кухня теле» дәрәҗәсенә калды, дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле - кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара. Менә тәүге мисал. Балалар бакчасында туган тел көненә әзерләнәләр. Тәрбияче ханым зарлана. Ике йөз урынлы бакчада Тукай шигырен акцентсыз сөйләрлек...
Хөкүмәтне ана телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле «кухня теле» дәрәҗәсенә калды, дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле - кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара.Менә тәүге мисал. Балалар бакчасында туган тел көненә әзерләнәләр. Тәрбияче ханым зарлана. Ике йөз урынлы бакчада Тукай шигырен акцентсыз сөйләрлек бала юк. Фамилияләреннән чыгып караганда, татарлар руслардан күбрәк. Татарча белүчеләр юк. Татарча аңлаучылары да, "әни-әти" диючеләре дә бар, әмма барысы да рус телле.Икенче мисал. Бер татар гимназиясендә ата-аналар Путинга имза җыю идеясен күтәреп чыкканнар, мәгълүмати ярдәм сорыйлар. Боларның теләге - биш көнле уку атнасы ясау икән. "Воронеж-Костромада балалар биш көн генә укый, Татарстанда да шулай итегез. Әйтегез респуб­лика хөкүмәтендәгеләргә, нигә безнең балаларны газаплыйлар?" Андагы укучылардан аермалы буларак, безнекеләрнең атнага алты сәгать татар теле һәм әдәбиятын укуларын, алты көнлек уку атнасының шул сәбәпле пәйда булуын аңлагач, бу ата-аналар тынычланыр дисәм, дулап киттеләр. Алайса, укытмаска кирәк татар телен! Нигә кирәк ул? Үзләре балаларын татар мәктәбенә биргәннәр - тәртипле уку йорты кирәк, ә үзләре шул мәктәптәге татар телен бетерү яклы.Менә өченчесе. Ире дә, хатыны да авылдан чыккан, үзара өйдә вата-җимерә русча сөйләшәләр. Балалары "әни" сүзен дә әйтми, "папа-мама", ди. Үзләре "авылга кайтсаң, оят инде" диләр, үзләре "балабыз кеше була" дип куана.Мондый гаиләләр адым саен. Безнең бала үзенә кирәген аңлый, нигә кирәк ул математиканы татарча укыту дип, татар телен мәктәптә укытуга иң беренче чиратта, шулар каршы чыга хәзер.Ул гел шулай булды, шулай булыр да - шәһәрдәге тискәре күренешләр беркадәр вакыттан соң авылга килә һәм киңрәк колач җәя. Элек шәһәрдә яшәүче татарлар татарча белми иде. Хәзер шушы күренеш авылга күчеп бара. Авылны татарның чишмә башы дип әйтеп булмый да башлар әле. Нәкъ менә авылдан чыккан халыкның балалары татарча белми. Шәһәрнекеләр, киресенчә, үзләре татарча белмәсә дә, балаларын татар мәктәбенә бирергә тырыша.Авылныкылар киресенчә. Хәтта үзләре татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап мәйданнарга чыккан кешеләр дә өйләрендә балалары белән русча сөйләшә. Кем өчен дип яклыйлар алар татар телен? Соң, синең балаң белән сөйләшергә яраклы тел булмагач, нигә икейөзлеләнеп урамга чыгарга? Сөйләш тә йөр урысча рәхәтләнеп, Иван белән Мария бул. Йөрмә имгәк булып, татар фамилияле "русскоязычный"ларны арттырып. Бу урыс икән диярбез дә, татар исемлегеннән сызып ташларбыз. Андыйларның булуына караганда, татар өчен зыяны күбрәк. Югары белем татарча булсын дип мәйданга чыккан ханымга бу хакта әйткәч, яратмый - үз позициясен яклый - мин өемдә теләсә ничек сөйләшәм, минем өйдә эшегез булмасын! Ә үзенең баласы татарча белмәүдә ул депутат Разил Вәлиевне гаепли! Разил Вәлиев югары белемне татарча укыттыруга ирешә алмаганга күрә ул баласы белән русча сөйләшә икән!Телне саклап калу һәркемнең үзеннән тора. Татар теле - кухня теле түгел! Әгәр ул телне татар ханымнары-әфәнделәре кухняда кулланса, телгә булган ихтыяҗ һәм энергетика кухнялардан ташып чыгар иде. Күз алдыгызга китерегез - әгәр бөтен татар кешесе баласын татар бакчаларына, мәктәп-гимназияләренә бирүне таләп итсә, ниндидер БДИлар, төбәк компонентын бетергән федераль кануннар, татар телен мәҗбүри укытуны бетерүне сорап йөргән ниндидер хатыннар гына тыеп кала алыр идеме шушы көчне? Юк, билгеле.Без татар телен тиешенчә якламауда гаепләгән дәүләт ничә еллар буе мәктәпләрдә мәҗбүри татар телен укыта. Мәскәүдән, республикадагы рус телле ата-­аналардан барган басымга карамастан, татар телен мәҗбүри укытудан баш тартмый. Ә татар нишли? Баласы белән кухняда русча сөйләшә. Әгәр татар теле кухняда юк икән, аны ничек кухня теле дип әйтеп булсын?Татар теле кухня теле түгел. Ул мәктәп теленә әйләнеп бара. Хәзер кухнялардан татар телен кысрыклап чыгарган ата-аналар, шовинистларга кушылып, татар телен мәктәптән дә юк итүгә үзләреннән өлеш кертә. Бу көрәшнең алгы сафында, ни кызганыч, шәһәргә килеп "культуралашкан" авыл халкы да бар. "Без кеше булмадык, балаларыбыз кеше булсын!" "Мой дум - мая крипыст, минем семьяга кысылмагыз, балам белән ничек телим, шулай сөйләшәм, балам татарча аңлый, әбисенә "дау аника" ди!" Ә үзең соң, үзең татар теле өчен ни эшләдең?Әйе, республикада татар теле белән рус теле тигез дәрәҗәле түгел. Әйе, түрәләребез татарча сөйләшергә яратмый. Әйе, элмә такталар хата белән тулган. Әмма шуны да танып, безнең җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтергә кирәктер - зур басымга карамастан, хөкүмәт татар телен мәҗбүри укытуны саклап калды. Безнең хөкүмәт "халык соравы буенча" татар телен мәктәптә юк итә һәм Мәскәүдән бер олау орден-медальләр төяп кайта ала иде. Кайтмадылар. Халыкта телгә булган таләп һәм ихтыяҗ соң дәрәҗәдә түбән булган заманда бу гамәл әллә нинди коточкыч протест акцияләренә китермәячәк иде. Митинг-пикетларны хәрби түнтәрелеш белән тиңләштергән кануннар чыккан, теләсә нинди оппозиционерда чит ил шымчысын күргән бу заманда бигрәк тә.Татар теле укытуның мәҗбүрилеген бетерүне нигә китерүен күрү өчен күрше республикаларга күз салу җитә. Галимнәр фикеренчә, берничә буыннан соң удмурт теле бөтенләй юкка чыгачак. Чөнки ул мәктәптә юк. Ә иң мөһиме - кухняда юк.Патша Русиясе вакытында әллә татар теленә яхшы мөнәсәбәт булганмы? Ул чакта татар теленең хәлләре тагын да хөртирәк торган, әмма бит тел сакланып калган. Халык аны саклаган. Телне бетерүдә гаепле дип федераль үзәкне генә түгел, үземезнең татарларымызны да атый башларгадыр, бәлки?Бүген исә татар теленең кухня теле булу функциясе юкка чыгып бара. Татар телен тиешле дәрәҗәгә җиткерүнең бер бик җайлы гына юлы бар - кухняда татар телендә сөйләшү һәм балаңны татар мәктәбендә укыту. Алай да эшли алмыйсың икән, һичьюгы, татар телен укытуга каршы чыкма һәм татар теленең дәрәҗәсен төшермә. Халыкта милли энергия булса, бернинди БДИлар да, сары башлы хатыннар уйлап чыгарган ахмак кануннар да куркыныч түгел. Черек агачны корт баса. Кухнясы черек телне чит тел баса. Аңа бернинди балалар бакчасы да, мәктәп тә, әдәбият-мәдәният та кирәкми. Кухняда булмаган телне мәктәп кенә саклап кала алмый. Мәктәпнең вазифасы - гаиләдәге телне үстерү, ул телдә сөйләшүче галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар тудыру.Татар теле - кухня теле түгел шул. Кызганыч, хәзер инде кухня теле дә түгел.
madanizhomga
mass_media
Җан авазы
2016-06-02 14:35:54
https://shahrikazan.ru/news/avyil/shk-zhurnalistlaryi-boryingyi-tatar-avyilyinda-yas
«ШК» журналистлары борынгы татар авылында яшәп кайтты
Арча районындагы «Каенсар» агро-туристлык комплексы турында газетабызның алдагы саннарында бер язган идек. Җир астындагы мунча, әкияттәгедәй агач йортлар, кыскасы, Каенсардагы тормыш редакция коллективында да кызыксыну уятты.
Табигатьнең матур бу почмагын без дә күреп, бер көн булса да, борынгы татар авылында яшәп кайтырга булдык.Беренче тукталыш - «бәйрәм»Каенсар агро-туристлык комплексына ял көннәрендә алдан язылмыйча килеп булмый. Урыннар юк. Һәр атна диярлек туйлар, туган көннәр үтә биредә. Хәтта чит илдән кунаклар килә икән. Күптән түгел генә танылган Австрия фермеры Зепп Хольцер да монда тәҗрибәләр үткәреп киткән.Каенсар агро-туристлык үзәгенең идарәчеләре Әдилә Янышева белән Данис Закиров безне җылы каршы алдылар. Килешебезгә йорт та әзер, мунча да ягылган. Әдилә әлеге комплексның җитәкчесе, бизнесмен Илдус ага Янышевның кызы икән. Казанда 1990 еллар башында ук беренче хосусый сак хезмәтен оештырып җибәргән эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Янышев моннан биш ел элек бу җирләрне сатып алган. Әнисе Арчаныкы булганга да туган җирләргә кан тарткан, күрәсең. Каенсар авылы янындагы җирлектә авыл туризмын эшләтеп җибәргән. Әдилә Казан кызы булса да, авылда үзен рәхәт хис итә.- Гадәттә, шәһәрдә эштән кайтасың да, телевизор кабызасың, интернетка чумасың, кичкә бөтенләй хәл калмый, зомби кебек хис итәсең үзеңне, ә авылда көн узганы сизелми дә. Саф һава, табигать дәрт бирә. Баш та авыртмый монда, экологик чиста продуктларның сыйфатында да шик юк. Авыл тормышы яшәргә көч өсти, энергияне арттыра, - ди Әдилә.Егетләр пылау пешергән арада, Данис белән Әдилә безне Каенсар комплексы белән таныштырып чыкты. Без туктаган йорт «Бәйрәм» дип атала икән. Зур компания белән гадәттә биредә ял итәләр. Көн матур булса, янәшәдәге ачык һавадагы алачыкта да өстәл әзерләргә була. Каршыда гына 20 метр тирәнлектәге күл. Күлдә карп, табан (карась) балыклары бар, ди. Кеше әйтсә, ышанмас идем, тик суда йөзеп йөргәннәренә кадәр күренә. Тиздән комплекста тагын бер ясалма сулык булдырырга уйлыйлар. Монысында балык тоту түләүле булачак, ди.Икенче тукталыш - «Әкият»«Бәйрәм» янәшәсендә «Әкият» йорты. Бу торакны күрүгә үк: «Ызбакай, ызбакай, безгә алдың белән, урманга артың белән борыл», - диясе килә. Исеме җисеменә туры килә. Нәкъ әкиятләрдә тасвирланган йортка охшаган үзе. Монда гаилә белән ял итәргә уңайлы икән. Кечкенә балаларга суда чыпырдар өчен махсус батырыла торган агач басма бар. Йорт каршында агачтан эшләнгән озын урындык белән эскәмияләргә ымлап, «Редакциянең планеркаларын уздыру өчен шәп урын икән бу», - дип искәртте Фәритебез. Ә бу урын гадәти түгел. Арчада Сабан туе вакытында Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев катыктан акча эзләгән булган анда. Шул истәлекле агач алачыкны хәзер Каенсар комплексына күчергәннәр.Өченче йорт иң кәттәседер, мөгаен. Монда башкаларыннан аермалы буларак, юыну бүлмәсе, телевизор, балкон да бар. Анда хәтта романтик мохиттә ботаклардан үрелгән креслоларда атына‑атына каһвә дә эчәргә була. Бу йортның бәясе дә кыйбатрак. Ял көннәрендә гадәти йортларда бер тәүлек яшәү 7 мең сум торса, монысы 9 мең сум тирәсе.Өченче тукталыш - сыр заводыИң биек йортта Мәгъсүмовлар гаиләсе яши. Бу йорт - комплексның штабы кебек, ул арендага да бирелми. Люзия апа белән Нурислам абыйның үзләрен күрә алмасак та, йорттагы сыр заводы белән якыннан таныштык. Бу аппаратны алганга бер айлап кына икән. Авыз итеп карау өчен сыр ясарга өлгергәннәр инде. 500 литр сөттән 50 кило сыр чыга, ди. Сыр ясау серләрен ачкан Данис исә, килосы 500 сумнан да арзан торган сыр ул чын түгел, дип ышандыра. Сырның үзкыйммәте 400 сумнан да арзанрак булмый, ди. Киләчәктә биредә сырны күпләп җитештереп сатарга җыеналар. Продукцияне саклау өчен 6 метрга 4 метр зурлыкта баз да казый башлаганнар.Дүртенче тукталыш - фермаКомплексның йорт хайваннары белән таныштыруны кунакчыл «Дарвин» кушаматлы эттән башлыйм әле. Койрыгын болгый-болгый һәрберебезне иснәп чыкты ул. Үзенчә исәнләшүе, безнең белән дуслашуыдыр, күрәсең. Комплекста 16 сыер бар. Алар биредә акча чыганагыннан бигрәк, музей экспонатлары кебек. Теләгән кеше аларны савып та карый ала. Сыер асрау үзен акламый, ди Данис. Сөтен 13 сумнан гына җыялар. Ә менә сарыклар үрчетү отышлы кебек. Берсен уртача 7 мең сумга тәкъдим итәләр. Корбанга да сарык сорап килүчеләр бар. Шулай ук биредә каз, үрдәк, тавык, күркә, ат, 25 баш куян да асрыйлар. Кыскасы, чын авыл. Ял итәргә килгән кешеләр акча урынына хезмәте белән дә түли ала дип аңлатты Данис. Ягъни мәсәлән, өйне арендага алган өчен утын ярасың. Бер йорт өчен күпме эшләргә кирәклеген генә әйтеп бирә алмады идарәче.Җир астына казылып ясалган үзенчәлекле мунчада егетләребез Динар белән Альберт юынып та чыктылар. Мунчаны шартын китереп керә белә дә инде үзләре: парланалар да мунча алдындагы күлгә чумалар, хуш исле каен себеркесе белән чабыналар.Сау булыгыз, ак каеннарЙортларда кыш көне дә яшәргә була. Дөрес, бөтенесендә дә түгел. Кайберләренә кышын су килми икән. «Бәйрәм» йортының икенче катындагы ятакларда 15 кеше йоклый ала. Шашлык пешкән арада без дә ятып карадык анда. Рәхәт, кипкән үлән, агач исе. Чәй табыны янында 25 еллык тарихыбызны барладык, киләчәккә планнар кордык. Кыскасы, вак‑төяк мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял иттек. Башка дөнья монда. Интернет та юк, телефон да тотмый. Каеннар арасында табигать кешесенә әйләнәсең. Барысы да гади, уңайлы. Шәһәр шау-шуыннан арынып ял итәргә, чишмә тавышын ишетергә, табигать белән аралашырга менә дигән мөмкинлек. Сыер саварга, мунча ягарга, ат җигәргә, печән чабарга, утын ярырга да өйрәнергә була биредә. Безгә менә, авыл балалары булсак та, самавыр кайнатырга өйрәнәсе бар икән әле. Зөлфия апабыздан кала беребез дә самавырда чәй кайнатырга кыймады. Яшел чирәмеңдә аунарга, күлеңдә коенырга, саф һаваңны сулап, дәрт алырга тагын килербез әле сиңа, Каенсар!
shahrikazan
mass_media
#Авыл
03 сентября 2015, 12:43
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/050422/kurstkech-kimi
Күрсәткеч кими
null
Русия гражданлыгын алучылар саны кими. Бу елның ике аенда 84817 кеше Русия гражданлыгын алырга теләгән. 2021нче елда бу күрсәткеч 99873 булган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый гражданлык алу теләген ешрак Украина, Таҗикстан, Казахстан һәм Әрмәнстан халкы белдергән.
beznen_ru
mass_media
null
05.04.2022
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatar-ile-matm-kaygysynda
"Татар иле матәм кайгысында..."
Шагыйрә һәм журналист Сания Әхмәтҗанованың Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә багышлап үзәкләрне өзәрдәй шигыре...
СОҢГЫ ШӘМ(Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева ядкаре)Ярсу шәмдәй, яндың дөрли-дөрли,Янган саен артты ялкының.Каршы тордың ачы җилләренә,Җиңәм диеп бозлы салкынын.Якты шәмдәй, яндың армый-талмый,Ялмый-ялмый җанның ярасын.Ялгыз калгач, балавыздай тамып,Эреттеңме төннең карасын?Затлы шәмдәй, яндың җырлый-җырлый“Чияле тау”, “Кәккүк”, “Җомга”ны.“Сары чәчәк”, “Танго”, “Ядкар”еңәНичә буын кушылып җырлады!Горур шәмдәй, яндың сыза-сыза,Сүнмәскә дип, оча-талпына.Соңгы йөрәк тибешеңә кадәрБар җылыңны биреп халкыңа.Татар иле матәм кайгысында,Әйтерсең лә соңгы шәм сүнә...Сүнмәс балкыш булып моң күгендәЯшьнәрсең син, җырчы Хәмдүнә!Сания ГӘРӘБӘ14.09.20
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
15 сентября 2020, 07:51
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/ochasy-kil-2
Очасы килә!
Миңа бу җәйдә әни һәм аның дуслары белән Төркиягә бару бәхете елмайды.Бу ил искиткеч: бар нәрсә ачык төстә, һавасы да үзгә. Бары да матур: табигать тә, кешеләр дә. Диңгез матурлыгына да сокланмый мөмк...
Миңа бу җәйдә әни һәм аның дуслары белән Төркиягә бару бәхете елмайды.Бу ил искиткеч: бар нәрсә ачык төстә, һавасы да үзгә. Бары да матур: табигать тә, кешеләр дә. Диңгез матурлыгына да сокланмый мөмкин түгел. Ул күзне иркәли, шул ук вакытта үзенә буйсындыра да. Сәяхәт вакытында биредә яшәгән халыкның тарихы белән таныштык, ярым җимерек архитектура истәлекләрен күзәттек, Төркиянең бөек кешеләре турында да белдек.Ә парашютта очканда мин үземне кош кебек хис иттем. Ул тойгыны сүзләр белән генә аңлатып бетереп  булмый. Биеклек, иркенлек, каршы искән җил... Җиргә төшкәч тә, канатларны кагып, яңадан күккә күтәреләсе килә. Кызганыч, кешеләргә андый мөмкинлек бирелмәгән шул...Ләйсән ХӘЙРЕТДИНОВА.Чистай, 1нче лицей.Укытучы: Дания Абдуллина.
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
28 сентября 2016 - 12:00
https://shahrikazan.ru/news/sport/87-yashlek-dnya-chempionyi-hmt-siraiev-sportta-ig
87 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев спортта җиңүгә ирешү өчен ашауга игътибар итәргә куша (ВИДЕО)
Әхмәт абый Сираҗиев - Роальд Сәгъдиев, Ренат Ибраһимов, Чулпан Хаматова, Алсу Сафина кебек татар милләтен дөньяга танытучылар белән янәшә торучы кеше. Спорт белән ныклап 50 яшендә, йөрәк авыруы барлыкка килгәч кенә шөгыльләнә башлаган милләттәшебез бүген чаңгыда шуу буенча - 17 тапкыр, йөгерү буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы! Хәзер аңа -...
Әхмәт абый Сираҗиев - Роальд Сәгъдиев, Ренат Ибраһимов, Чулпан Хаматова, Алсу Сафина кебек татар милләтен дөньяга танытучылар белән янәшә торучы кеше. Спорт белән ныклап 50 яшендә, йөрәк авыруы барлыкка килгәч кенә шөгыльләнә башлаган милләттәшебез бүген чаңгыда шуу буенча - 17 тапкыр, йөгерү буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы! Хәзер аңа - 87 яшь! Әлмәндәр яшенә җитеп килсә дә, көн дә спорт белән шөгыльләнә. Быел әле теге, әле бу ярышка барасым бар, ди."Кытайлыларны самолетны карарга өйрәттем"- Яшел Үзән районы Карашәм авылында туып үстем, - дип сүзен башлады Әхмәт абый. - Әти-әнием - крестьяннар. Әни ягыннан Хәйрулла бабай авыл башлыгы булган. Биш кызы бала тәрбияләп үстергән. Ул вакытта имана җире малайларга гына бирелгән, җитмәсә, 10 яшенә җиткәч кенә. Бабайга гел шаккатабыз: ничек ул барлык кызларына да туй ясап, кияүгә бирә алган икән? Әтием ягыннан бабай ташчы булып, ызбаларның таш нигезен салган. Әтием дүрт ел беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, беренче колхоз рәисе булган. Әнием 74 яшендә организмы таушалудан дөнья куйды. Хәзерге хатын-кызлар безнең әни күргән эшкә түзмәстер, мөгаен. Без - өч ир бала, әтине дә санасаң, гаиләдә дүрт ир-ат. Әни ашарга әзерли, су ташый, мал-туарны, бакчаны карый, ә без колхозда эшлибез. Әйтергә кирәк, әтием ризыкны кайнар килеш ашарга ярата иде. "Уттан алынганны бирегез", - дип әйтә иде, ахыр чиктә тамагын яндырды. Карашәмдә яшәүче олы абыема хәзер 95 яшь, уртанчысы 90 яшенә җитәрәк кенә вафат булды.Мәктәптә сигез ел укыдым. 1948 елда хәрби комиссариаттан Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә механиклар мәктәбенә җибәрделәр. Ел да ике ай укып, авиация механигы булып чыктым. Аннары Чита өлкәсенә җибәрделәр. Кытайлыларны самолетларны карарга һәм очарга өйрәтү өчен арабыздан бер төркем сайлап алдылар. Арада мин дә бар идем. Көньяк Кытайда курсантларны партия-партия укытып чыгардык. Аларны Корея сугышына җибәрә иделәр. Ул вакытта, Төньяк белән Көньяк Корея бер-берсенә каршы сугышып, Төньякныкына - Россия, Көньякныкына Америка булышып торды.Кытайда бер ел хезмәт иткәннән соң, Мурманск өлкәсенә самолет җыярга җибәрделәр. Тагын берничә өлкәдә хезмәт иткәннән соң, лейтенант званиесе белән армиядән китеп, 22 ел Армавирда яшәдем. 1974 елда Казанга кайтып, "Элекон" заводына урнаштым. Пенсиягә чыкканнан соң да сак инспекторы, лифтер, водоканалда машинист булып эшләдем."Сеньор" дип эндәшәләр"Кечкенә чакта үзебез дә сизмәстән спорт бөлән шөгыльләнгәнбез икән. Әйтик, авылның 50 яшьлек карты (элек ул яшьтәгеләрне карт дип атый идек инде) урамга чыга да:- Кулымда ун алма бар. Хәйрулла абыйлар турына барып, миңа таба йөгерегез. Кем беренче булып килә, аңа - җиде алма, икенчегә - ике, өченчегә бер алма, − дип әйтә.Бөтен бала-чага алма өчен тырышып-тырышып чаба. Кайвакыт чия белән дә кызыктыралар. Күлне аркылы йөзеп чыксаң, балыкчылар балык бирә. Күлнең яртысына җиткәч, хәл бетеп, кире китә идек. Соң, кире киткәнче, шулкадәр үк араны үтеп, каршы ярга да чыгып була бит... Сукадан кайткач, олысы да, кечесе дә көрәшә. Без кагыйдәсез көрәшәбез: кайсысы муеннан бора, кайсысы тешли дә әле. Җәй көне хоккейга охшаш кәлшә таягы уйныйк идек. Таякның бер башы кәшәкәнеке сыман кәкре, аны чикләвек агачыннан, ә тупны йоннан ясыйлар.Ат юлы төшмәгән булса, күрше авылга дүрт чакрым чаңгы белән классик стильдә бара идек. Ә ат юлыннан алай йөреп булмый - "коньковый ход" белән генә шуасы. Тимераяклы йөрешне финнар уйлап тапкан дисәләр дә, без инде 40нчы еллар башында шулай шуа идек. Яшем җитмешкә җиткәч, Рөстәм Таҗетдинов исемле танышым: "Әхмәт абый, син бит инде яшьләрне дә куып җитә башладың. Чит илдәге ярышларда катнашырга кирәк сиңа", − дип, минем яшьтәге чит ил йөгерешчеләренең күрсәткечләрен күрсәтте. Кая инде миңа чит илгә чыгу, дип баштарак кул селтәгән булсам, тора-бара тәвәккәлләп карыйсы килде.Машинист булып эшләгәндә, оешма җитәкчесе янына кереп, ярышка барырга акча сорадым.- Бирүен бирербез. Әмма җиңмәсәгез, акчаны кайтарырсыз, − диде директор.1998 елда йөгерү буенча Европа чемпионатына, Италиягә юл тоттым. Безне бик әйбәт каршы алдылар, спортчыларның дәрәҗәсе зур, "сеньор" дип эндәшәләр. Мине стадионга алып бардылар. Кары-ы-ыйм, барысы да килештереп күнегү ясый, аякларын әллә ничекләр итеп күтәрәләр... Ярыш килеп җиткәч, барыбызны да стартка тезеп бастырдылар, беркем-беркемне белми. Чыгып торып йөгердем. Стадионда миннән яшьрәк Шакиров фамилияле татар йөгерешчесе дә бар иде. Көндәшләрдән никадәр алда баруымны белдереп, ул читән аша татарча кычкыра, русча әйткәнен ишетсәләр, мине ярыштан алалар. "Куа башладылар, әйдә, тизрәк чап" яки "нык алга чыктың, әкренрәк бар" ди. Башны уңга-сулга борсаң да, кулың белән артык селтәнсәң дә, күзләрне челт-мелт йомгаласың да - энергияң тиз бетәчәк. Шуңа да бөтен көчне йөгерүгә генә юнәлтергә кирәк. 10 чакрым дистанциядә җиңү генә түгел, рекорд та куйдым - 38 минут та 31 секунд, ә миңа кадәрге рекордны англичан куйган булган - 39 минут та 13 секунд. Биш чакрым дистанциядә дә җиңүче булдым.Казанга кайттым. Эштә акчаны көтәләр бит. Профсоюзга кердем. "Кайттыңмы?" - диләр, "кайттым" дим. "Ну, ничек?" - диләр, менә дип медальләрне күрсәттем. Киттек главбухка. "Иван Александрович, Сираҗиев акчаны кайтармаячак", - ди. "Ни өчен?" - дип гаҗәпләнде бухгалтер. Алар мине җиңмәс, дип уйлаган икән. Тик барыбер сөенә-сөенә котладылар.1999 елда Англиягә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатына җибәрделәр. Ул вакытта көч-хәл дә, ышаныч та бар кебек. Шулай да куркыта. Тегесе Европа чемпионаты иде, ә мондагы йөгерешкә халык бөтен дөньядан җыелган бит. Минем төркемдә - 51 кеше! Ун чакрымны кросс-кантрида чаптык: юлыбызда төрле каршылыклар - кечкенә таулар, чокырлар, текә борылышлар, йомычкалар очрый. Тырыша торгач, финишка беренче булып килдем. Нәтиҗә язылган билге яныннан китеп кенә булмый бит, дөрес хәлме икән, дип ышанмый карап тордым."Финнарны да, шведларны да артта калдырдым"Мин бит әле чаңгычы да. Йөгерүне вакытлыча калдырып, чаңгыда ныклап шөгыльләнә башладым. Кыздырам гына! 2003 елда Норвегиядәге узышта 84 кеше арасыннан 15нче булып кына финишка килдем. Анда таула-а-ар, борылышла-а-ар... Гомердә дә күргән юк. Башкалар бер ай алдан килә, ә без - ярышка бер-ике көн калгач кына.Дөньяда ике төрдә дә дөнья чемпионы булган кеше юк. Ә минем максат - шундый кеше булу. Норвегиядән кайткач, Юдино (Казан микрорайоны - авт.) тауларын "эшкәртә" башладым. 2004 елда Германиядә финишка икенче булып килдем. Шундый шатлы-ы-ык! Җитәкчеләр котлый, "акча җилгә очмаган", дип сөенә.Новергиядәге Лилихаммер шәһәрендәге ярышка чакыру килгәч, үз акчама булса да барам, дидем. Ул бит чаңгычылар өчен Мәккәгә тиң. Шәһәре әллә ни түгел үзе. Безнең Казан күпкә матуррак. Кунакханә астарак, ә чаңгы стадионы өстә урнашкан. Кайбер спортчыларның югарыга менгәч борыннарыннан кан китте. Безгә үз трассабызның схемасын күрсәттеләр, чөнки күп кенә дистанцияләр бер-берсе белән кисешеп, адашуы бик җиңел. Бер җирендә текә таудан төшеп, тар күпердән чыгарга кирәк. Россиядән килгән чаңгычы, күпергә эләкмичә, сазлыкка кереп баткан иде. Финнарны, шведларны, норвегиялеләрне дә артта калдырып, беренче булып килдем."Һәр кеше үз милләтен таныта"Беренче хатынымнан ике кызым бар, ул вафат булганнан соң, 1983 елда хәзерге хәләл җефетем Сания белән таныштым. Ул миннән 18 яшькә кече. Әгәр чит илдә без барган җирдә ашханә булмаса, хәләл җефетем букча тутырып пешереп җибәргән ризыкны гына ашый идем. Элегрәк мин тальянда уйныйм, ә ул бик матур җырлый иде. Хәзер Сания подагра белән авырып, урын өстендә ята. Көндез дә, төнлә дә торып карыйм. Дарулар алып кайтам, ашарга пешерәм. Хатынымның аяк-кул бармакларын кистеләр, шуңа да кашык белән үзем ашатам.Кая гына барсам да, "Мин - Татарстаннан", дип басым ясап әйтәм. Җиңгән кешене болай да инде гел сораштыралар. Аеруча англичаннар, немецлар, швейцарлылар, итальяннар, шведлар безнең белән кызыксына. Мин җиңүләргә ирешкәнче, чит ил спортчылары татарларны йә белми, йә тискәре яктан гына ишеткәннәре булган иде. Берәр ярышка бармасам, Мәскәүдәге иптәшләрем әйтүенчә, Сираҗиев кайда соң, дип сораштыралар икән. Һәр кеше үз милләтен таныту өчен тырыша. Беркайчан да немецларның "Ур-ра-а, Франция!" яки американнарның "Ур-ра-а, Италия!" дип кычкырганын ишеткәнем юк. Бик күп тарихи китаплар укыйм. Татарлар турында бәхәс китсә, китапларда язылганча аңлатам.Нәрсә бирәләр, шуны ашыйм, әмма төрлелек булсын: ите дә, каймагы да, мае да, йомыркасы да... Кәбестә, чөгендер, алма, чия дә булырга тиеш. Билгеле, һәр ир-ат тәмле ашарга ярата. Яхшы хатыннар ирләренең ашау ягына зур игътибар бирә. Әнием өйләнергә җыенып йөргән абыема күбрәк бирә иде: безгә бер кашык каймак эләксә, абыйга - биш кашык. Таза, сәламәт балалар тусын, дип тырышкандыр. Ашауга игътибар итмәсәң, спортта җиңүгә ирешә дә алмыйсың.Әхмәт абый Сираҗиев, үзенә 87 яшь икәнлеген әйткәч, кешеләрнең күбесе "шулайдыр, шулайдыр" дигәндәй, ышанмый тора. Паспортын чыгарып күрсәткәч исә тегеләрнең күзе атылып чыгарлык була. Спортны төрлечә, әйтик, йә телевизор каршында, яраткан командаң өчен җан атып, йә Әхмәт абый кебек үзең шөгыльләнеп үз итәргә мөмкин. Спорт белән шөгыльләнү нәрсә бирә соң, дип сораучыларга Әхмәт абый Сираҗиевның мисалыннан да ачыграк җавап юктыр.ВИДЕО: 87 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев сәламәт тормыш рәвеше турында (1нче бүлек)ВИДЕО: 87 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев сәламәт тормыш рәвеше турында (2нче бүлек)
shahrikazan
mass_media
#Спорт
25 февраля 2015, 07:02
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/210423/makhsus-sorau
Махсус сорау
null
Тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы биремнәренә Украинадагы махсус хәрби операция белән бәйле сораулар кертәчәкләр. Моны мәктәпләрдә тиешле дәреслекләр барлыкка килү белән үк эшләргә уйлыйлар.
beznen_ru
mass_media
null
21.04.2023
https://beznen.ru/archive/gyybrt-al/201011/khatlar-yazdym-utyryp
Хатлар яздым утырып…
null
«Хат» дигәннән… Яшьлек еллары, кызык хәлләр искә төшә. Заманалар үзгәрә, хатлар язу елдан-ел «мода»дан чыгып бара. Хәзер бит әлеге дә баягы – кесә телефоны, яки өй телефоны өчен түләп бетерә алмыйбыз, элемтәләр тынып тормый. Яшьләргә килгәндә, танышулар да интернет аша, җайланды дөнья… Ә чынбарлыкта, хат язышу, аны алып ләззәтләнеп кат-кат укып чыгу – үзе ни тора! Әлбәттә инде, шатлыклы хатларны, бигрәк тә мәхәббәт хатларын. Без – өлкән буын кешеләре, һәрхәлдә шундый фикердә. Шул нисбәттән шимбә, якшәмбе саен «Сиңа миннән сәлам» котлауларын тыңлап хозурланабыз. Күңелгә ятышлы җылы мактау сүзләре аша үзләренең якын газиз кешеләрен тәбрикләү хатларын тыңлаганда, күңелләр тула, күзләр яшьләнә… Шулай беркөнне бер дус ханым янына кунакка бардым. Хәлләр белешкәннән соң, сүз артыннан сүз чыгып, балалар, дуслар турында сүз китте. Мин сүземне дәвам итеп: «Исем китеп котлаулар тыңлыйм. Шул кадәр назлы сүзләр белән хөрмәтләп язалар, андый әниләр нинди булалар да, шундый зурлау сүзләрен каян алып бетерәләр икән? Безгә генә андый зурлаулар насыйп булмас инде. Без бит ул кадәр лаеклы тормыш юлы узмаган, мактап телгә алырлык. Менә быел миңа да 70 яшь тула бит», – дим. Әңгәмәдәшем уйлап та тормыйча, җавап итеп: «Әле вакыт бар бит, син үзең оста язасың, нигә кешедән өмет итеп торырга. Яз да җибәр, синең дә мактар җирләрең җитәрлек. Телевизордан укырлар, рәхәтләнеп тыңларсың. Бу хатны язучы балаларың, туганнарың, дусларың дип куй», – ди. Бу сүзләрне тыңлаганда көләргә дә, үпкәләргә дә белмәдем, авыр сүз әйтүдән тыелып: «Шулай да буламыни ул?» – дип куйдым. «Нигә булмасын. Әллә син барлык котлауларны балалары, туганнары гына яза дип уйлыйсыңмы? Мин үзләре язган очракларны беләм», – дип шаккатырды. Кемгә кирәк мондый ясалмалылык. Аны укыганда тыңлап тору нинди түбәнлек, кимсенү кичереше тою! Шушы әңгәмәдән соң озак уйланырга мәҗбүр булдым. Ул бит мине рәнҗетергә теләп әйтмәде моны. Гафу, гафу, үземнең дә балачактагы сугыш елы чорлары исемә төште. Япь-яшь киленнәр, әле кияүгә дә чыгарга өлгермәгән кызлар яшьлек ярларын сугышка озатып, 4-5 ел дәвамында аларны сагынып, тугрылыкларын югалтмыйча, әйләнеп кайтуларын өзелеп көткәннәр. Ни кызганыч, сугыш кырында хат язу мөмкинлеге дә булмагандыр, язганнары да килеп ирешә алмагандыр. Әмма яшьлек үзенекен итә. Алар сагынып-саргаеп, ике генә юллык булса да, хат көткәннәр. Ә кайвакыт, сабырлыклары сынгач, үз-үзләренә җан сөйгәннәреннән хат язып салганнар. Аларны хат ташучы китергәч, күкрәкләренә кысып, ләззәтләнеп укый торган булганнар. Язмышлар шулай сынаган инде. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр. Балачактагы тагын бер мизгел искә төште. Хат язарга бөтен кеше дә һәвәс түгел. Элек хатларны кешедән яздырталар иде. Миңа 10 яшь чамасы булгандыр, 8 балалы Хөршидә апа (мәрхүмә инде) читтәге балаларына хат язарга чакырды. Бардым. «Өч улыма хат язарсың, өчесе өч җирдә аларның» , – диде ул миңа. «Ярый, син миңа кайсы улыңа ниләр язарга кирәген сөйлә, ә мин үзем язармын. Соңыннан укып күрсәтермен, оныткан сүзләреңне өстәп язармын», – дим. Өч улына да хат яздым. Хатларны укыганда, мәктәптән миннән олырак улы кайтып керде. Хатларны тыңлап торды да, минем янга килеп: «И, ни, никәем, бу хатны язучы Гарипов Наил дип куй әле», – дип ялынды. Ә мин җавап итеп: «Хөршидә апа, чыннан да, нигә Наилгә генә яздырмыйсың хатларыңны, кешегә барып сорап йөргәнче», – дим. «Яза ул, яза. Тик Фаилнекен – Фазылга, Фазылныкын – Данилга, Данилныкын Шамилгә адреслап җибәрә. Ә тегеләр җавап язганда, апаем Наил, минем үземә язганны үземә сал әле, дип өзгәләнеп язалар», – ди Хөршидә апа. Шулай итеп, хат язу гына, димәгез. Аның да үзенә күрә серләре, кагыйдәсе, таләбе бар икән. Бу хатның укучыга әһәмияте дә юк кебек. Ә кемгәдер кызык тоелыр. Тик шулай да, хатлар язышыгыз, аларны уку бик кадерле. Бигрәк тә якын кешеләрегездән килгәннәрен, диюем. Вәсилә АРСЛАНОВА. Бөгелмә шәһәре.
beznen_ru
mass_media
Гыйбрәт ал
20.10.2011
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99d%D3%99biyat/rstm-hsnov-hyriyachelek-minem-chen-hobbi
Рөстәм Хәсәнов: «Хәйриячелек минем өчен – хобби»
Дүрт елга якын эшләп килгән «Яхшы гамәлләр көне» фонды директоры Рөстәм Хәсәнов - Татарстанда гына түгел, Россиядә дә билгеле хәйриячеләрнең берсе.
Ул Россиядә беренчеләрдән булып Особенные дети.РФ иганәчелек интернет-кибетен ачты. Церебраль параличлы балаларны махсус җайланмалар, урындыклар белән тәэмин итүне максат иткән масштаблы проект, дәүләттән кала, авыруларга бушлай ярдәм итүче бердәнбер оешма. Хәер, фондның эше моның белән генә чикләнми әле. Аның кысаларында эшләп килгән гаять әһәмиятле башка проектлар, илебездә хәйриячелеккә мөнәсәбәт турында без Рөстәм Хәсәновның үзе белән сөйләштек.- Рөстәм, башка бик күп иҗ­тимагый оешмалардан сезнең фонд кай ягы белән аерыла?- Беренчедән, без акча бе­лән турыдан-туры эшләмибез. Алар шунда ук урындыклар ясау­чы ширкәткә күчерелә. Икенчедән, закон буенча, хәйрия оешмалары җыелган акчаларның 20 процентын үз ихтыяҗларына куллана ала. Ләкин без бу акчаларның бер тиенен дә файдаланмыйбыз. Өченчедән, үз эшебезгә волонтерлар җәлеп итмибез. Дүртенчедән, без дәүләттән бернинди дә ярдәм алмыйбыз. Бишенчедән, без бер тапкыр гына була торган вакыйгалар белән шөгыльләнмибез. Мондый хәл фонд эшчәнлегендә бер генә тапкыр булды. Ул вакытта без йортлары янган бер гаиләгә ярдәм иттек. Без зур масштабтагы проблемаларны чишәбез.- «Үзенчәлекле балалар өчен җиһаз» проекты - үзегез өчен иң кадерлеседер, дип уйлыйм. Федераль масштабтагы әлеге уникаль проект эшчәнлегендә бүген нинди үзгәреш­ләр бар?- Без бу эшне 2013 елда башлаган идек. Шушы вакыт эчендә меңнән артык баланы махсус урындыклы иттек. Бу искиткеч күрсәткеч, моның артында бик зур хезмәт тора. Эшебезнең ни дәрәҗәдә масштаблы булуын чагыштырыр өчен әйтеп күрсәтим: дәүләт Россиянең берничә субъектындагы инвалид баланы шушы кадәр урындык белән бер ел тәэмин итә. Әле бу ярдәмне алыр өчен бик күп документлар җыярга, мең катлы бюрократия юлларын узарга кирәк. Ә вакыт аяусыз - үзенекен эшли. Безнең урындыклар исә, акча күчерүче булган очракта, тиз арада авыру балага бер ай эчендә барып ирешә. Дөрес, кайвакыт бер ел да көтәргә туры килә. Чөнки даими чират бик зур - 300-350 кеше. Кайвакыт, акча җитмәү сәбәпле, гариза кабул итүләрне туктатырга да мәҗбүрбез. Урындыкның сатудагы варианты 40 мең сум тора. Ә безгә аларны «Назаров» ширкәте 10 меңгә эшләп бирә.- Узган ел ахырында сез бит әле тагын бер җиһазга патент алгансыз дип беләм. Анысы алдагысыннан нәрсә белән аерыла?- Аларның аермалык­лары зур. Без ортопедик урындыкның яткыру һәм бастыру функциясен башкара торган вертикализаторга гына патент алдык. Бу бик кыйммәтле җиһаз, кибеттә ул якынча 80 мең тора. Әмма бездә аның бәясе дүрт мәртәбә арзанрак булачак. Әлегә бу төр урындыкны җитештерми торабыз, гаризалар да кабул итмибез.- Сезнең тагын бер зур проектыгыз - Декабристлар урамының 113нче йортында урнашкан «Хәйрия склады» да бик нәтиҗәле эшләп килә. Гафу итегез, тик үзем өчен бик кызык: кешедән калган киемне кияргә теләүчеләр күпме Казанда?- Ничек кенә әле! Дүрт ел эчендә әлеге складка ун меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Бер сезоннан икенчесенә күчеш чорында су буе чират тезелә хәтта. Моңа кадәр 300 квадрат метр мәйданда урнашкан складка кием-салым, азык-төлек, көнкүреш җиһазлары кабул иттек. Тиздән мэрия безгә тагын да зуррак мәйданлы бина бирергә тиеш. Алып килүчеләр дә төрле категория кешеләр. Кемдер әбисенең иске пәлтәсен китерә, ә кемдер ярлыгы да алынмаган 18әр меңлек берничә кием-салымын калдырып китә. Казанлылар гына түгел, бөтен Татарстаннан киләләр. Шунысы да мөһим: безгә урамнан теләсә кем кереп, күпме тели, шулкадәр кием-салым яки башка кирәк-ярак алып чыгып китә алмый. Башта социаль хезмәтләрдән юллама алырга кирәк. Һәрнәрсәнең үз тәртибе бар. Кешеләр үзләреннән арткан әй­берләрен ­якшәмбедән ка­ла һәр көн сәгать ­­9.00дан 18.00гә кадәр китерә ала. Ә мохтаҗларга 9.00-13.00 сәгатьләрдә бирелә. Һәр киемгә - баллар, ә кеше саен билгеле бер лимит билгеләнә. Кием сайлап алу өчен исә бер сәгать вакыт бирелә, ягъни чит кеше киемнәренә дә ихтирам белән һәм аңлы рәвештә карарга тырыштык. Болардан кала, тагын бер проект турында әйтәсе килә. Авыру балаларны тәрбияләүче аз керемле гаиләләрне һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне Казан буенча бушлай социаль такси йөртә. Кая да булса бару өчен, өч көн кала,­(843) 245-48-02, +7 937 615-48-02телефон номерларына шалтыратып, таксига заказ бирергә кирәк.- Фондка акча күчерүчеләр арасында танылган шәхесләр дә бармы?- Байлар да, урта хәллеләр дә, сәхнә йолдыз­лары да оч­рый. Хәтта төрмәдә утыручыларның да акча күчергәне бар. Катнаш төрдәге кара-каршы көрәш буенча Россия чемпионаты финалы кысаларында, Федор Емельяненконың култамгалы перчаткасы аукционда ике миллион сумга киткән иде. Аннан соң ул акчалар безнең фондка күчерелде. Җырчылар арасында милләттәшебез Максим, «Корни» төркеме солисты Саша Асташенокны, шулай ук хәзерге вакытта Франциядә яшәүче гандбол буенча дөнья чемпионы Константин Игропуло турында да әйтергә мөмкин. Бер үк төрле яхшылыкны төрле-төрле кеше эшләгәч, монда кешелек­лелек сыйфатлары турында уйларга җирлек җитәрлектер дип уйлыйм.- Сез үзегез хисчән кешеме?- Ничек кенә әле! Фондка килгән хатларның яртысын укымыйм, чөнки булдыра алмыйм. Урындыкларны тапшырырга да үзем бик сирәк барам, чөнки мондый очрашуларны бик авыр кичерәм. Миңа оештыру эшләре күпкә җиңелрәк бирелә.- Башкалар кайгысына битараф калмыйча, чит кеше мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куеп, ихластан кайгырып, янып йөрүче кешеләр бик аз. Шуңа күрә: «Сиңа бу эш нигә кирәк?» - дип сорау­чылар да очрыйдыр.- Дөнья кара һәм ак төсләрдән гыйбарәт. Әгәр сез нинди дә булса яхшылык эшләп, шуңа ак төс өстәсәгез, яхшылык күбрәк була, дип аңлатам андыйларга. ­Россиядә 140 кешегә бер церебраль параличлы бала туры килә. Димәк, әлеге балаларның барысын да урындык белән тәэмин итәр өчен һәр кешедән 80 сум акча җыю да җитә. Әгәр мэрия белән берлектә башлаган эшне ахырга кадәр җиткерсәк, Казан бөтен кешесенең дә кияргә киеме, ашарга ризыгы булган ­Россиядә беренче шәһәр булачак. Шәп бит инде! Өч-дүрт ел элек Россиядәге иҗтимагый оешмаларның саны 3000 тирәсе иде. Чынлап торып эшләүчеләр дә күп, әмма аларның күбесе нәрсә, ни өчен эшләгәннәрен аңлап бетерми: эшләре системага салынмаган, структуралары юк. Хәйрия эшендә хисләр белән генә идарә итәргә ярамый. Без хисап тотабыз, әмма, гадәттә, кешеләр җибәргән акчаларының нәрсә өчен тотылганлыгы белән кызыксынмый. Кешеләр бу адымнарын акыл белән аңлап эшләсеннәр иде.Безгә шунысы бик мөһим. Без акча белән турыдан-туры эшләмибез дидем. Кайвакыт: «Ашарга алыр өчен акча бирегез әле», - дип киләләр. Андыйларга акча түгел, ризык бирәбез, дигәч, үзебезнең адрес­ка әллә нинди сүзләр ишетәбез. Кызганычка, андыйлар бик күп. Хәйрия белән акча эшләүчеләр дә күп. Иртәме-соңмы, без аларның эзенә барыбер төшәчәкбез әле. Бу тармакта төрмәгә утыртырлык җитди сәбәпләр бик күп. Татарстанда андыйлар азрак, әлбәттә. Бездә халык кешелеклерәк, ә ­Россия буенча карасак, хәйриячелек тармагында караклык авыруы бик тирәнгә киткән. Моны тиз арада законга үзгәреш­ләр кертеп, «дәваларга» кирәк. Әлегә минем кулда моңа каршы инструмент юк, әмма, иртәме-соңмы, аның булачагында шигем юк, чөнки хәйриячелек дигән булып, бик күп акчалар үзләштерелә. Иганәчелек астына коточкыч зур бомба салынган. Башка юнәлештәге, тармактагы караклыкны аңларга була әле, ә менә хәйрия акчаларын урлауны берничек тә гафу итәргә ярамый.- Ничек уйлыйсыз, ә га­ди халыкның иганәчелеккә карата ­караш-мөнәсәбәте үзгәрдеме?- Юк, берни дә үзгәрмәде. Кешеләр ничек сукырларча ышанганнар, шулай дәвам итәләр. Хәйрия өлкәсе үзе елдан-ел үсә анысы. Әмма бу, кызганычка, кешеләр яхшырак, кешелеклерәк була барганга түгел, ә әлеге өлкәне һөнәр иткән кешеләрнең артуына бәйле. Россиядәге хәйрия фондларының күбесе җыелган акчалардан алынган процентлар хисабына яши. Ә бу инде эшмәкәрлек дигән сүз. Минем үземнең «Реставратор» төзелеш компаниям бар. Әмма аның хәйриячелеккә бернинди дә катнашы юк. Дөрес, анда мин акча эшлим, ә фондта туздырам (көлә. - З.С.). Узган ел Казанда сакланып калган иң иске йортларның берсе - Иван Михляев йортын (XVII гасыр) яңадан сафка бастыр­дык. Әгәр мөмкинлегем булса, тулысы белән үземне хәйриячелеккә багыш­лар идем, әмма гаиләне, өч баламны да туендырырга кирәк бит. Шуңа күрә эшмәкәрлек - минем төп эшем, ә хәйрия­челек - хобби.
shahrikazan
mass_media
#Әңгәмә
24 марта 2017, 07:27
https://madanizhomga.ru/news/shheslrebez/gomer-bue-ukyi-ukytucy
Гомер буе укый укытучы...
Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара ГАРИПОВА белән Вакыйф НУРИЕВ әңгәмәсе
Арча – «Әлифба»ның туган ягы, ә Арча педагогия көллияте – «Әлифба»ны балаларга җиткерүче, киләчәккә милли матбугатыбызның даими укучыларын әзерләүче. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге – Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы ГАРИПОВА белән әңгәмә кордык.– Мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләсендә Мәскәү куйган чикләүләрдән соң, Сез җитәкләгән Г.Тукай исемендәге Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге – Арча педагогия көллиятендә вазгыять нинди, коллективның кәефе ничек?– 87 еллык бай тарихы булган Арча педагогия көллияте төрле чорларны кичергән. Коллектив өчен бик авыр сынау еллары да булган. Заманның сикәлтәле елларында да уку йортында туган телебезне, милли сәнгатьне, мәдәниятебезне, халык авыз иҗатын һәм халык педагогикасын өйрәтүгә зур игътибар бирелгән. Г.Тукай исемен горур йөртә торган Арча педагогия көллияте, бүген дә үз кыйбласына тугры калып, милли тәрбия һәм белем бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Илебез һәм республикабыз мәктәпләре өчен милли кадрлар әзерләүне дәвам иттерәбез. Көллияттә белем һәм тәрбия бирү ике телдә алып барыла. Барлык төркемнәрдә дә татар теле дәресләре кертелгән. Хәтта рус егетләре һәм кызлары да татар телен бик теләп үзләштерә. Рус һәм башка милләттән булган студентлар да, татарлар белән беррәттән, татар телендә үткәрелгән класстан тыш чараларда, төрле бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә дә актив катнашып, үзләренең сөйләм телләрен үстерүгә ирешә.– Соңгы вакытта Сез Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Россиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Самара һәм Курган өлкәләрендә булып, алардагы милли мәгариф тармагындагы эш-гамәлләр белән танышып кайттыгыз. Шушы сәфәрләрдән алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде. Аларда уку-укыту процессында милли-этник компонентның тоткан урынын ничек бәялисез?– Туган җирнең, туган телнең кадерен беләсең килсә, еракка китеп кара, диләр бит әле. Бу сүзләрнең дөреслегенә, чит төбәкләрдә йөргәндә, тагын бер кат инандым. Тарихи ватаныбыздан еракта яшәгән милләттәшләребез белән горурланып кайттым. Алар, тырышып-тырмашып, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау өчен көрәшә һәм яшь буынны шул рухта тәрбияли. Туган телдә аралашу мөмкинлеге чикләнгән булса да, татарча сөйләшәләр. Димәк, әти-әни, әби-бабайлар балалары белән үз телебездә аралаша. Татар теле, әдәбият дәресләрендә укытучылар телнең үзенчәлекләре, милли ядкарьләребез булган әдәби әсәрләр белән таныштыра, дәрестән тыш чараларда катнашып, укучылар милли гореф-гадәтләр, йолалар рухында тәрбияләнә. Укучыларның татар телендә бик матур итеп шигырь сөйләүләрен, җырлауларын күреп сөенеп кайттым.– 2018 елда фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, якташыгыз Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула. Бу юбилейны лаеклы каршылау максатында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус Указы игълан ителде. Әлеге вакыйга уңаеннан, Сезнең уку йортында нинди чаралар үткәрү планлаштырыла?– Әйе, дөньякүләм билгеле галим, бөек шәхес Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, республикабызда бик күп чаралар планлаштырыла. Әлбәттә, без дә читтә калмаячакбыз. Әдәбият дәресләрендә, класс сәгатьләрендә Ш.Мәрҗани тормышы, иҗаты турында тулы мәгълүмат бирү, әдәби лекторийлар үткәрү планлаштырыла. Март азагында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында фәнни-гамәли конференция үткәрү Министрлар Кабинеты планына кертелгән.– Арча – халкыбызга мәшһүр язучылар белән бергә күренекле мәгърифәтчеләрне биргән район. Бу җәһәттән без Мәрҗани, Курсави, Күлтәсиләрне күздә тотабыз. Аларның бай мирасы бүген уку-укыту процессында ни дәрәҗәдә файдаланыла?– Арча туфрагы әдәбиятка, сәнгатькә бик күп шәхесләр үстереп биргән. Без күренекле якташларыбыз белән горурланабыз, аларның мирасын сакларга, киләчәк буыннарга җиткерергә тырышабыз. Районыбызда әлеге юнәлештә шактый күп эш башкарыла. Иң беренче эш итеп музейлар, мәктәпләрдә музей почмаклары оештырыла. Арчаның үзәгендә бик бай эчтәлекле әдәбият-сәнгать музее бар. Аның директоры Шәфигулла Гарипов, рухи мирасыбызны халыкка җиткерү максатында, кызыклы очрашулар, радиотапшырулар, экскурсияләр үткәрә. Безнең студентларыбыз да әлеге музей хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора: конференцияләргә, төрле чараларга, дәресләргә әзерләнгәндә, диплом, курс эшләре, рефератлар язганда, музейдагы документларны өйрәнеп, үзләре өчен ачышлар ясыйлар.– Арча педагогия көллияте элек-электән, белем бирү белән бергә, иҗат мәктәбе дә булды. Бу мәктәп үзенең музыкантлары, җырчылары, рәссамнары, язучылары белән данлы. Элекке күркәм традицияләр бүген ничек дәвам иттерелә?– Үзенең 80 елдан артык эшчәнлеге дәверендә Арча педагогия көллияте илебез һәм республика мәктәпләре өчен 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгарды. Аларның күбесе – Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Мәгариф отличниклары. Араларында танылган фән эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, дәүләт җитәкчеләре: Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, язучылар һәм шагыйрьләр Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин, Флёра Тарханова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Алсу Гайфуллина, тәрҗемәче-мөхәррир Яхъя Халит, фән докторлары һәм профессорлар Валентин Беркутов, Мәрьям Хәсәнова, Дания Әхмәтова һәм ике дистәдән артык фән кандидатлары бар. Без алар белән горурланабыз һәм бүгенге студентларыбызны шулар мисалында тәрбиялибез. Аллага шөкер, хәзер дә сәләтле, өметле студентларыбыз күп. Көллияттә алган белемнәрен җилкән итеп, алар да тормыш диңгезендә үз юлларын табарлар, дип ышанабыз. Ә традицияләргә килгәндә, алар бүген дә дәвам иттерелә. Бездә бәйрәмнәр, фестивальләр һәм концертлар, күргәзмәләр, Татарстанның фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар еш була.Күпьеллык эзләнүле хезмәт нәтиҗәсендә, көллияттә дәрестән тыш тәрбия бирүнең үз системасы формалашты. Киләчәк заман укытучысына тирән белемгә ия булу гына җитми: аннан иҗадилык, һәрьяклы үсеш таләп ителә. Укытучы, халыкча әйтсәк, 70 төрле һөнәргә ия булырга тиеш. Шуны истә тотып, 22 түгәрәк, 15 спорт секциясе эшләп килә. Телисең икән, бие, җырла, сәхнәдә уйна, иҗат серләренә төшен. Танылган музыка коллективлары – «Арча егетләре» һәм «Ләйсән» халык ансамбльләре, «Мирель», «Язгөл» вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары оркестры, «Халык җәүһәрләре» фольклор берләшмәсе, «Талисман» бию төркеме, хор – көллиятебезнең визит карточкасы.– Безгә Сезнең Арча халык театры тарафыннан куелган спектакльләрдә уйнавыгыз да мәгълүм. Күңелегезнең бер почмагында артист булу хыялы бөреләнмәгән идеме?– Кечкенәдән үк артист булу хыялы бар иде. Шул хыялым, мәктәптә укыганда, драмтүгәрәккә алып килде. Үземә бирелгән рольләрне бик тырышып өйрәнә, образга керергә тырышып уйный идем. Болар – балачак хыяллары, ә һөнәр сайлар вакыт җиткәч, укытучы булу теләге өстенлек алды. Арча халык театры режиссёры тәкъдим иткәч, үземне артист ролендә сынап карадым. Мин анда судья ролен башкардым. Бу – минем зур сәхнәдә беренче ролем. Минемчә, һәр укытучы – артист. Шулай түгел икән, укучыны җәлеп итеп булмый. Минем хыялым белән һөнәрем тәңгәл килгән дип уйлыйм.– Булачак укытучылар укытучысы тагын ни белән мавыгырга ярата, нинди эш-гамәлләргә сәләтле икән?..– Укытучы гомере буе укый. Бу – язылмаган закон. Мин дә, аз гына буш вакытым булса, дөньямны онытып, китап укырга утырам. Гомумән, әдәби әсәрләр укырга яратам. Хәзерге чор язучыларын да, классик әдипләрне дә укыйм. Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Оныгымны да үз телен белгән, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән чын кеше итеп тәрбиялисем килә. Һәр көнемне безнең өмет-хыялларны аклый торган дәвамчыбыз булсын иде, дигән теләк белән башлыйм.Мавыгулар күп инде ул: төрле ризыклар пешерергә, бәйләргә яратам. Кызганыч, вакыт кына җитеп бетми."КУ" 01, 2018Әңгәмәдәш –Вакыйф НУРИЕВ"Казан утлары"
madanizhomga
mass_media
Шәхесләребез
2023-08-08 13:00:00
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/ilsya-bdretdinova-yugary-tegermnle
Илсөя Бәдретдинова Югары Тегермәнлектә кечкенә кызларга мастер-класс бирә [фото]
Илсөя Бәдретдинова өлкән буын тамашачысын гына түгел, кечкенә балаларның да игътибарын җәлеп итүче җырчы. Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылында концерт вакытында ул бер төркем яшь фанатларына ка...
Илсөя Бәдретдинова өлкән буын тамашачысын гына түгел, кечкенә балаларның да игътибарын җәлеп итүче җырчы. Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылында концерт вакытында ул бер төркем яшь фанатларына календарьләр өләшкән.[embed]https://www.instagram.com/p/BPN2raRgwRh/?taken-by=ilsiiabadretdinova%20%20%20[/embed]
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
15 января 2017 - 12:00
https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/reki/saya
Сая
елгасы, Көнбатыш Кама алдында
Сола елгасының (Казансу елгасы бассейны) уң кушылдыгы.Озынлыгы 22,5 км, бассейнының мәйданы 120 км2. Биектау районы территориясеннән ага. Елга башы Кече Рәс авылыннан төньяктарак, тамагы Тимофеевка авылыннан 1 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 8%.Саяның 1 км дан 6,1 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,61 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 136 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,175 м3/с.Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л дан артык.Сая бассейнында суының күләме 1,2 млн м3булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.
tatarica
education
Табигать,Елгалар
null
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/oleg-morozov-tatarstan-komandasyina-kushyildyi
Олег Морозов “Татарстан командасы”на кушылды
"Татарстан командасы"на Федерация Советында Татарстан вәкиле Олег Морозов кушылды. Ул Казан дәүләт (федераль) университеты студентлары, «Политзавод» проекты финалистлары һәм башка уңышлы проектлар вәкилләренә яшьләрдә лидерлык сыйфатын формалаштыру һәм Татарстанның әлеге өлкәдәге тәҗрибәсе турында лекция укыды.
- Татарстан - бик күп глобаль проектлар, шул исәптән яшьләр проектлары буенча лидер төбәк санала. Нәтиҗәдә әлеге проектлар Идел буен, гомумән, бөтен Россияне колачлап ала. Сәяси лидер булырга теләгән яшьләргә бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дип билгеләп үтте Олег Морозов.Сенаторның лекциясе «Политзавод»ның яңа сезонына старт бирде дияргә мөмкин. Ул быел «Татарстан командасында бул» дигәндевиз астында узачак. «Политзавод» проекты яшьләрдә гражданлык активлыгын булдырырга, лидерларны ачыкларга, аларга үзләрен күрсәтергә булышлык итә."ПолитЗавод" проекты координаторы, "Татарстан командасы" җәмәгатьчелек инициативасы активисты Яна Сирюкова сүзләренчә, быел анда катнашуның форматы үзгәргән.- Без бөтен актив яшьләрне дә белем бирү проектлары мәйданчыкларында көтәбез. Гаризаларполитзавод.рфсайтында кабул ителә. Проектка кушылыгыз, Татарстан командасында булу мөмкинлеген кулдын ычкындырмагыз, - ди ул.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
22 августа 2016, 07:06
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/klara-xairetdinova-tukkan-kuz-iaslarem-axiratta-cacakka-ailansen
Клара Хәйретдинова: «Түккән күз яшьләрем, ахирәттә чәчәккә әйләнсен»
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Клара Хәйретдинова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
- Хәзер күрешәсезме?- Күрешү мөмкин түгел шул, абый яшьли гүр иясе булды. Соңгы тапкыр аны армиягә озатканда күрештек. Абый кайтырга 4-5 ай гына калган иде. Аның һәлак булуын белдек. Әни хезмәт иткән җиренә барып алып кайтты. Абыйны югалту турында әле дә сөйләве кыен. Еш күрешмәсәк тә, бертуганнар бит без. Аны Шыпшык авылында җирләдек. Әти - Дөбьязда, әни - Өнсәдә җирләнгән. Каберләрен карап, җыештырып торам.- Балачактан ук авырлыклар күреп үскәнсез, күңел көрлеген ничек саклап калдыгыз?- Түккән күз яшьләрем, ахирәттә чәчәккә әйләнсеннәр. Никадәр авыр булса да, дөньяның матур якларын эзләп, көчле булып калырга тырыштым.  Тормышта киртәләр күп иде. Һәрвакыт кемгәдер нәрсәдер исбатларга кирәк булды. Әти-әниләр дә безне иркәләп, назлап үстермәде. Бәлки, анысы да җитмәгәндер. “Әти-әниләрне сайлап алмыйлар”, - диләр бит. Аларны ничек бар шулай кабул итәргә кирәктер, урыннары оҗмахта булсын.- Мәскәүдә укырга китүегезне әниегез ничек кабул итте?- Казан педагогия институтына рус теле укытучысына укырга кердем. Филармония Мәскәүгә укытырга җибәрергә кастинг уздырганын ишеттем. Репетиция ясап, алдан әзерләнеп, көчемне сынап карарга булдым. Мине алдылар! Мәскәүгә барыр өчен укуны ташларга туры килде. Бу хакта әнигә озак әйтмәдем. Уку башланыр алдыннан гына хәбәр бирдем. Әни:  “Миңа җырчы кирәкми, укытучы кирәк”, - диде. Әнкәй ярсыды, ярдәм итмим, дип тә әйтеп куйды. Шуңа күрә Мәскәүдә мәдәният йортына кичке җыештыручы булып эшкә урнаштым. Без 3 нче категория артистлар идек. Мәскәүдә укыган елларым күңелле, иҗади мохиттә кайнап үтте. Әни дә юбилеемда: “Хатамны таныйм. Миңа артист кирәкми дигән идем, хәзер миңа Клара Хәйретдинованың әнисе дип хөрмәт итеп эндәшәләр. Бик горурланам”, - диде.- 2013 елда әниегез вафат булды дип беләм.-  Санкт-Петербургта укучыларым катнашында татарча концерт, спектакль оештырылды. Юлга чыкканчы әни янына хәл белешергә килдем. Бергә яшәргә күптән кыстый идем үзен, ризалашмады: “Анда мин беркемне дә белмим”, - дия иде. Бу юлы Петербургтан кайткач, һичшиксез, алып китәм дидем. Язмаган, күрәсең. Мин ишектән чыгып китәргә җыенганда әни: “Рәхмәт сиңа кызым”, - дип кочаклап алды. Бу безнең соңгы күрешүебез булган. Мин поездда барганда, әни өзелгән дигән хәбәр алдым... Кайда барып бәрелергә белмәдем. Шул ук көнне самолетка билет алып кире Казанга очтым. Аллаһка мең шөкер әнине җирләгәнче кайтып җитештем.- 26 ел опера һәм балет театрында эшләдегез. Бу еллар нәрсә белән истә калды?- Театрга бер елга сынау срогы белән эшкә алганнар иде. Театрда иң беренче партиям - “Кенәз Игорь”дан Ярославна булды. Бу төп рольләрнең берсе. Күрәсең, бу сынау 26 елга сузылды. Башкалар өчен отышлы, үзем өчен кимчелекле ягым бар. “Юк”, - дип әйтә белмәдем. Артистлар авырып китсә, чыгыш ясый алмаса, беркайчан каршы килмәдем, сәхнәгә чыктым. Миңа ышанып тапшырган эшне 100% башкардым. Беркайчан да сүземдә тормаган, башкаларның өметләрен акламаган чакларым булмады. Дәрәҗәне хезмәт кенә дәлилли ала. Эшкә тугры булу, тырышлык - бу сыйфатларым белән әнигә охшаганмындыр. Холык күрсәтеп, зарланып йөрмәдем. Театрдан китүне дә авыр кабул иттем. Безне чакырдылар да: “Сез бүтән эшләмисез”, - дип кенә әйттеләр. Театрдан берничә артист шулай китте. Өч көн өйдән чыкмадым, чөнки бар җанымны, күңелемне эшкә багышлаган идем.- Валентина Лазько 100 яшен тутыра алмады, бакыйлыкка күчте. Сез аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булгансыз икән.- Соңгы көннәренә кадәр хәлен белешеп тордым. Үземнең студентларымны да аңа күрсәтергә алып килә идем. Валентина Андреевна - остазым, аның кебек белгечләр бик сирәк туа. Ул минем икенче әнием,  зур сәхнәгә алып килгән кешем. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Валентина Андреевна соңгы сулышына кадәр укучыларына ярдәм кулын сузды. Ул  - Консерваториянең академ вокал юнәлешен Европа дәрәҗәсенә кадәр үстергән шәхес. Хәзер үзем дә 27 ел Консерваторияда укытам, аның эшен дәвам итәм. Укучыларымның тавышын телефон аркылы көйләгән чакларым да күп инде. Хезмәтемнең кадерен белүчеләргә рәхмәтлемен. Укучыларның да төрлесе була бит. Ничек кенә булмасын, студентларымнан артист ясау өчен бар көчемне куям.- Беренче ирегез сезне нәрсә белән гашыйк итте?- Ул бик чибәр, зәп-зәңгәр күзле егет иде. Сәләтле, оста баянчы булды. Ул безнең белән концертка чыгарга тиеш иде, килеп чыкмады. Укыган вакытта, 7 егет арасында берүзем гастрольгә чыгып киттем. Кайткач, егетләрдән минем турында сорашкан икән. Шуннан соң, кавыштык та инде.- Аерылышкач, кире гаилә корырга курыкмадыгызмы?- Икенче ирем дә  иҗат өлкәсеннән иде. 10 ел бергә яшәдек. Ул мине бик яратты. Яшь чактагы яратулар, аерылышулар тормышта була торган хәл. Авыр вакытлары да, сөенечле мизгелләре дә булды. Алар инде артта калды. Авылда йорт салып, машина йөртергә өйрәндем. Хәзер дә машинада йөрим әле. Үткәннәр онытыла инде. Балам, оныгым дип яшим.- Кызыгыз Айгөл Мәскәүдә яши икән. Еш күрешәсезме?- Айгөл “Орфей”  классик музыка радиосында тапшырулар алып бара, моңа өстәп зур концертларда эшли. Аның белән көн саен телефоннан сөйләшәбез, күрешеп торабыз. Оныгым Сабинага да 24 яшь тула бит. Ул институтта анимацион мультфильмнар ясау буенча режессура  юнәлешен тәмамлады. Икесенең дә үз эшләре, аларга бары сәламәтлек, уңышлар гына телим.- Сез картлыкны кабул итәргә әзерме?- Беркемнең дә картаясы килми инде. Гомер буе чабасың, ә тормыш сизелмәде дә үтеп китте. Әле эшем, укучыларым бар. Ходай биргән көннәргә рәхмәтле булып яшәргә әле. Хәзер игътибарны сәламәтлеккә юнәлтергә кирәктер.
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
23 февраля 2024, 13:58
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/elektron-kondalek-maarala
Электрон көндәлек маҗаралары: “Җәмәгать, мин ике көн утыра торгач, кердем бит!”
Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта шушы темага аңлатма бирделәр.
Балалары булган гаиләләр өчен Яңа ел каникулларыннан соң башланган өченче чирекнең беренче атнасы тынгысызрак булды. Бер атнага тынып торган мәктәп чатлары шау-гөр килде. “Ә Сез теркәлә алдыгызмы?”, “Минеке һич булмый, хата чыгара”, “Җәмәгать, мин ике көн утыра торгач, кердем бит!” ише хәбәрләрдән телефон тынып тормады диярлек. Яңартылган мәгариф системасына күчеш җиңел генә булып чыкмады.8 гыйнвар көнне үк сыйныф чатларына электрон көндәлеккә керү өчен теркәлү инструкцияләре “килеп төште”.  Бер сәгатьлек видеосы да, дистә битлек язмача инфографикалары да бар – чәйнәп авызга каптырдылар кебек. Әмма барысы да шулай җиңел генә булса иде ул. Иң зур кыенлык теркәлүнең фәкать Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарылу аркасында килеп чыкты. Кемнеңдер шәхесе расланмаган, кемнеңдер балалары турында мәгълүмат кертелмәгән һәм ЗАГС аша дәлилләнмәгән, кайберәүләр исә, гомумән дә, Россия системасында теркәлмәгән. Меңләгән кешенең берьюлы системага «штурм» ясавы аның эшендә тотрыксызлыклар да китереп чыгарды. Яңа кушымталар да йә эшли, йә юк.Борчылырга әллә ни сәбәп тә юк иде кебек. Үзем һәрхәлдә артык хафаланмадым. Беренчедән, яңартылган системада бүген-иртәгә үк теркәлергә кирәк диюче, ашыктыручы булмады. Электрон көндәлеккә атна-ун көн керә алмаудан да тормыш тукталмый бит. Уку елы башында электрон көндәлекләр сентябрь буе эшләмәде әнә, уңайсызрак булса да, яшәдек ич. Балага бирелгән өй эшләрен һәм куелган билгеләрен көнгә өч-дүрт карарга, тикшереп торырга күнеккән әти-әниләргә кыенрак булгандыр, билгеле. Балаларга да берничә ай элек үк ерак киштәгә яшергән кәгазь көндәлекләрен яңадан чыгарырга туры килде. Без укыганда электрон көндәлекләр бөтенләй юк иде әле – түзәрләр алар да.Башка ата-аналар арасында да үзем кебек тыныч калучылар шактый күп булып чыкты. Гөлназ Хәлиеваның ике баласы да мәктәп укучылары, ике төрле уку йортында белем ала. Кызының да, малаеның да укытучылары әлегә яңа системада теркәлеп баш катырмаска кушкан.- Кызымның укытучысы яңа системага үзе дә керә алмый әле, шуңа күрә теркәлергә кушучы да булмады. Ә улымның мәктәбендә иң башта ук теркәлеп интекмәскә куштылар, тиздән логин-пароль өләшәчәкләрен әйттеләр, - дип сөйли ул. Гөлназ үзе Россия Дәүләт хезмәтләре порталыннан, гомумән, кулланмый, анда аның шәхси бите дә юк икән.Гөлия Хәсәнова исә Россия системасыннан шактый күптән файдаланса да, яңа көндәлеккә керү омтылышын ясап та карамаган.- Барысы да тынычлансын, тәртипкә килсен әле. Аннары теркәлербез. Ашыгыч түгел бит ул. Ата-аналарның нигә шулкадәр шау-шу куптаруын һич аңламыйм, - ди ул.Укытучылар шулай ук яңа системага әле ияләшеп кенә килә. Яңа ел алдыннан алар өчен махсус дәресләр, укытулар уздырылды.Казанның 64нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Язгөл Мортазина сүзләренчә, Яңа елга кадәр укытучылар өчен яңартылган системада эшләү буенча бишләп онлайн-дәрес үткәрелгән. Аңламаганнарын һәм истә калмаганнарына төшенергә коллегалары булышкан. Үзгәртелгән платформада эшләүнең уңайсызрак яклары бар, әмма өстенлекләре дә җитәрлек, ди ул.- Билгесезлек, яңалык куркыта диләр бит. Яңа платформада эшләргә туры киләчәген белгәч, без, укытучылар да, бераз куркуга калдык. Әмма һәр нәрсәгә өйрәнәсең, күнегәсең. Бераз кыенлыклар бар әле. Россия Дәүләт хезмәтләре порталына компьютер аша кергәндә кат-кат парольләр сорап, кодлар таләп итеп йөдәтүе уңайсыз. Аннары мәктәптә ноутбуклар, интернет белән проблемалар булгалый.  Платформа үзе дә 100 процентка эшләми әлегә. Шул ук вакытта уңайлыкларын да күрдек. Бер урында бик күп мәгълүмат тупланган, видеодәресләр, онлайн чыганакларга сылтамалар өстәп була, өй эшенә бирергә әзер тестлар, дәрес темасы буенча әзер конспектлар бар, теманы аңлатканнан соң, видеодәрес белән ныгытырга мөмкин һәм башкалар, - ди Язгөл Мортазина.Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры Роберт Мансуров электрон мәгариф системасының үзгәрүенең көн кадагында булган мәсьәлә булуын билгеләп узды. Моннан 15 елга якын элек эшләнгән система инде искергән, артта калган иде, шуңа аны яңартуга уңай карашта булуын әйтте ул. Системаны камилләштерү, күп кенә процессларны автоматлаштыру укытучылар эшен җиңеләйтүгә адым булуын билгеләде.Электрон көндәлеккә керә алмаганнан төн йокыларын югалткан, аптырашта калган әти-әниләрне исә түрәләргә тынычландырырга туры килде. 11 гыйнварда онлайн режимда гомумреспублика ата-аналар җыелышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы вәкилләре ата-аналарда туган сорауларга җавап бирде. Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта да ике сәгать дәвамында шушы темага аңлатма бирделәр. Камилләштерелгән платформаның өстенлекләрен бәйнә-бәйнә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.2009 елда гамәлгә кертелгән  "Татарстан Республикасы электрон мәгарифе" системасы физик яктан да, мораль яктан да искергән иде. Яңартылган платформа исә укытучыларга да, мәктәп администрациясенә дә, укучыларга да зуррак мөмкинлекләр ача, дип искәртеп узды Илсур Һадиуллин.- Проблемалар бар. Без система белән 9 гыйнвардан гына шөгыльләнә башладык. Шуңа күрә система эшендә тотрыксызлыклар булды. Әмма бүгенге көндә инде 150 мең ата-ана теркәлү узды. Кайбер ата-аналар теркәлүне ахырына кадәр узып бетмичә, "Керә алмыйбыз, эшләми" дип чаң суга. Тыныч кына ахырына кадәр һәр адымны узарга кирәк. Шул ук вакытта белем бирү процессына бернинди хилафлыклар да килмәде дип билгелисе килә, ул штатлы режимда бара. Ата-ана берникадәр вакыт баланың билгеләрен карый алмый икән, моның бернинди зыяны да юк. Хәзер системаның эше ахыргача рәткә китерелә, якындагы вакытта ул штатлы режимда эшли башлаячак. Ияләшкәч, системаның уңайлыгын күргәч, сөенәчәксез әле, - дип тынычландырды Илсур Һадиуллин.Аның сүзләренчә, яңартылган системага Россия дәүләт хезмәтләре аша керә алмаганнарга да кайгырырга сәбәп юк, 22 гыйнвардан логин-парольләр өләшенәчәк, ата-аналар һәм балалар электрон көндәлекләргә шуның ярдәмендә керә алачак.- Без көн саен төрле каналлар аша килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртәбез. Техник ярдәм күрсәтүчеләр көчәйтелгән режимда эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр эшкәртелә. Без яңартылган системада эшләүне үзләштерүдә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Әгәр дә кыенлыклар бар икән, 525-70-99 яки 294-96-22 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, - диде Илсур Һадиуллин.Айрат Хәйруллин шулай ук моңа кадәр гамәлдә булган электрон мәгариф системасына шелтәләр күп булуын билгеләде. Укытучылар платформада билге кую һәм беренчел аттестация узудан тыш башкасын эшләп булмый, планнарны элеккечә кәгазьдә язабыз, хисапларны кәгазьдә эшлибез, дип зарланган. Яңартылган система исә бик зур мөмкинлекләр ача, ди Айрат Хәйруллин. Аның сүзләренчә, система тулаем гамәлгә кертелгәнче, Татарстанның өч мәктәбендә апробация үткән һәм алардан бик уңай фикерләр килгән. Яңа платформада күп кенә процесслар автоматлаштырылган, җиңеләйтелгән, бар кирәкле мәгълүмат күз алдында, дәрес өчен бай китапханә тупланган, татар телендә дә өстәмә материаллар бар, дип сөйләде ул. Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлү кирәклеген, ул шәхси мәгълүматларны саклау, аларны читкә чыгармау бурычы белән аңлатылды. Цифрлаштыру министры да теркәлү вакытында кайбер ата-аналарда проблемалар килеп чыгуын таныды, әмма техник хезмәтләр мөрәҗәгатьләрне эшкәртеп, барлык хаталарны төзәтә, дип белдерде ул.
shahrikazan
mass_media
#Мәгариф
17 января 2024, 12:18
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/shp-yashne-z-sere-bezne-gail-feyerverk-kebek
Шәп яшәүнең үз сере : “Безнең гаилә фейерверк кебек”
Бу гаиләне белмәгән кеше юктыр. Үзләре яшәгән Яшел Үзән районы Норлат авылында гына түгел, республика күләмендә күпләргә таныш алар.
Дус, тату, ишле Латыйповлар гаиләсе турында әйтүебез. Әле күптән түгел Мәскәүдә узган Россия күләмендәге “Ел гаиләсе” бәйгесендә финалга чыкканнар. «Безнең гаилә фейерверк кебек”, – ди үзләре. 15 балалы гаиләнең бер генә тик торганы юк, әле бергәләп пилмән бөгә алар, әле бакчада мәш киләләр, ул да түгел табигать кочагында ял итәләр, күмәк уеннар оештыралар, бәйгеләрдә катнашалар.13 баланы ятимнәр йортыннан алган Латыйповлар. Рәйсә апа үзе дә Норлат балалар йортында педагог булып эшли.– Балалар йортындагы һәр баланы үземә алып кайтыр идем дә бит, мөмкинлегем юк. Әнием дә ятимлектә үскән. Кечкенәдән үги әни белән яшәргә туры килгән аңа. Берсендә кырыс үги әни 7 яшьлек әниемне өйгә кертмәгән. Әнием теләнче кыз булып Казанга кадәр барып җиткән. Шунда бер гаиләдә җиденче бала булып яшәгән. Үзе дә ятимлектә үскәнгә, әни гомер буе балалар йортында тәрбияләнүчеләрне кызгана иде. Миңа да гел: «Ятим балаларны тәрбияләү – зур савап. Йөрәгең никадәр баланы кабул итә ала, шуның кадәр ал. Алар һәрберсе үз ризыгы, үз бәхете белән йортыңа килсен», – дип әйтеп килде. Әни фатиха биргәч, ирем белән тәвәкәлләргә булдык, – ди әңгәмәдәшем.Наил абый да бала җанлы. Ул «Әтиләр булдыра!» дип атала торган тәрбиягә бала алучы әтиләр иҗтимагый оешмасы рәисе.– Һәр бала үзенчә талантлы. Миләүшәбез бик тыйнак, Венера белән Мария – йорт җанлылар, уңган хуҗабикәләр, ике Регинабыз бар, алар кул эшләренә оста, Милена – җыр-биюгә сәләтле, Аделинаның йөзеннән елмаю китми, мәзәкчән, Алсу – бик нәзәкатьле, Адель шигырьләр иҗат итә, Александр – спортчы, Илья төрле фокуслар уйлап чыгарырга сәләтле, Дима – шат күңелле, ярдәмчел, Никита сценарийлар яза, Максим – романтик, Илья – музыкант, оныгыбыз да зур сөенечебез,– ди Наил абый.Гаиләнең үз гореф-гадәтләре дә бар. Туган көннәрне бергә уздыралар, сәяхәт итәргә яраталар. Алар сугыш вакытында әбиләре теккән корама одеялны саклый. Ул – буыннан-буынга күчеп килә торган кадерле мирас. Бу одеялны гаиләдә могҗизалы дип атыйлар. Аның белән бала төргәннәр. Гаиләнең үз театры да бар әле. “Вернисаж” күләгәләр театры. Гадәти булмаган спектакльләр белән катнашып, алар төрле бәйгеләрдә беренче урыннар яулаган. Моннан тыш Латыйповлар хәйрия проекты буларак физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә спектакльләр куярга уйлый.Сүз уңаеннан, Латыйповларның ишле гаиләсендә балалар иркен йорт, аерым бүлмәләр турында хыллана иде. Хәзер яши торган йортлары ишле гаилә өчен кысанрак. Яңа торакны аларга вәгъдә иткән дә булганнар инде, тик биш елга якын көтсәләр дә, әлегә йорт төзелми килгән. Ниһаять, Яшел Үзән районы хакимияте бу мәсьәләне үз контроленә алган. Татарстан Президенты ярдәме белән бу эш өчен хәйрия фондыннан акча бүленгән. Тиздән Латыйповлар гаиләсен өй туе белән котларга килербез, иншаллаһ!
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
17 сентября 2020, 13:50
https://beznen.ru/archive/daydzhest/090316/avyllarga-ber-million
Авылларга – бер миллион
null
Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы бу елның 15нче мартына кадәр авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча ел саен үткәрелә торган республика бәйгесенә гаризалар кабул итә. Мәгълүм булганча, бу бәйгедә элеккечә үк республиканың 104 муниципаль берәмлеге җиңәчәк һәм аларның һәркайсы 1 миллион сум күләмендә грант алачак.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
09.03.2016
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/marat-kbirov-nrs-ukyiysyi-dip-sorasalar-berni-ukyi
Марат Кәбиров: «Нәрсә укыйсың?» дип сорасалар, берни укымаучылар «Тукайны укыйм» дип җавап бирә
Сез нинди китап укыйсыз? Марат Кәбиров, язучы: - «Нәрсә укыйсың?» дип сорасалар, берни укымый торган наданнарның дежур сүзе бар, алар: «Тукайны укыйм», - дип җавап бирә. Шуның сыман мин дә соңгы арада шигырьләр укыйм әле. Башкортстан шагыйрьләрен укыйм: Наҗар Нәҗмине, Әнгам Атнабаевны... Анда бит әле дә бик талантлы татар шагыйрьләре...
Сез нинди китап укыйсыз?Марат Кәбиров, язучы:- «Нәрсә укыйсың?» дип сорасалар, берни укымый торган наданнарның дежур сүзе бар, алар: «Тукайны укыйм», - дип җавап бирә. Шуның сыман мин дә соңгы арада шигырьләр укыйм әле. Башкортстан шагыйрьләрен укыйм: Наҗар Нәҗмине, Әнгам Атнабаевны... Анда бит әле дә бик талантлы татар шагыйрьләре бар: Салават Рәхмәтулла, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Рәдиф Тимершин. Яшьрәкләрдән Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов. Һәркайсы үзе бер дөнья. Башкортстандагы татарлар шигърияте ул Казан татарларыныкыннан да, башкорт шигъриятеннән дә бераз аерылыбрак тора. Казанда менә Ркаил Зәйдулла бар, Газинур Морат... Яшьрәкләрдән - Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар... Болар зур шагыйрьләр... Катлаулы образлар белән эш итәләр. Кайчагында бераз ясалмалырак та булып тоелалар. Башкортстан татарларында башкачарак. Анда катлаулы образлар юк диярлек, барысы да гади кебек. Алар сүз хикмәтен өстенрәк күрә, халыкчанлык белән, моң белән алдыра. Шуларны сагынып укып алам да уйлап куям: «Ә бит боларның берсен дә диярлек Татарстанда белүче юк...» Башкортстанда да татар әдәбияты барлыгын әдәбият сөючеләр генә түгел, Татарстан Язучылар берлегендә дә белмиләр бугай. Һәрхәлдә, әдәби җыеннарда да, ел йомгакларында да, башка чараларда да Башкортстанда яшәүче татар язучыларын күргәнем юк. Алар беркемгә дә кирәкмәгән үги бала кебек. Шуларны уйлыйм да күңел тулып китә, һәм якташларымның шигырьләре тагы да тирәнрәк, моңлырак булып тоела.Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
06 июля 2015, 06:21
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-challyda-tatar-dozory-kvest-uenyn-oeshtyralar
Яр Чаллыда "Татар дозоры" квест-уенын оештыралар
20 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Яр Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында «Татар дозоры» квест-уены узачак.
Катнашырга гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары чакырыла. Квест-уенда катнашу өчен биш кешедән торган команда җыярга, гариза тутырырга һәм өй биремен үтәргә кирәк, ягъни: татар телендә  хаталы язылган биш элмә тактаны табарга (мәсәлән, урам исемнәре, биналардагы элмә такталар) һәм аларныurbantatar@gmail.comпочта адресына җибәрергә.Квест автокаланың Үзәкурамы буенча аң-белем алу, мавыктыргыч уен форматында оештырылудан гыйбарәт. Уен берничә мәйданчыктан тора. Квест нәтиҗәләре буенча һәр категориядә өч җиңүче команда билгеләнәчәк: укучылар һәм студентлар арасында. Әлеге командалар 27 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең "Мин татарча сөйләшәм" концертында бүләкләнәчәк.Катнашу өчен гаризаны күрсәтелгән сылтама буенча җибәрергә:https://goo.gl/forms/icQN0SI6bvqI3ihE3.http://nabchelny.ru/news/35917
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-04-09 08:19:00
https://beznen.ru/archive/yter-suzem-bar/110511/mulla-shundyy-bulamy
Мулла шундый буламы?
null
Һәр яңа көннән нәрсәдер көтеп яшәсәк тә, беркем дә үлемен көтми. Әмма белеп яшибез: бу дөньяга килгән һәркем иртәме, соңмы бакый дөньяга күчәчәк. Көтмәгәндә-уйламаганда, әтиебез Рафил Мөхәммәдиев вафат булды. Аның теләген искә алып, әтине Сарман районының Шәрләрәмә авылы зиратында җирләдек. Тик әтине җир куенына тапшырганчы, кайгыбызга өстәп, тагын күңелсезлекләр килеп чыкты. Авырып ятканы булмаса да, әтинең күңеле сизгәндер инде: узган җәйдә авылга кайткач, Шәрләрәмә авылы мулласы Гыйззәтуллин Әнәс Габдулла улыннан, алай-болай булса дип, җасәден алып кайтып күмәргә рөхсәт алып килде. Шуңа күрә, бернинди икеләнүсез элек яшәгән нигезебез янына кайтып туктадык. Әтиебез 1988 елга кадәр, 18 ел дәвамында авыл Советы рәисе булып эшләде. Әти белән әни шул елдан Түбән Камада яшәде. Лаеклы ялга чыкканчы, йортлар идарәсен җитәкләде. 1992- 2006 елларда шәһәр Советында депутат булды. Әтине яклап әйтүем түгел, әмма кеше белән эшләү җиңел булмавын беләм, төрле хәлләр төрлечә чишелеш тапкандыр. Дошманнары булгандыр дип тә әйтә алмыйм, әтине шәһәрдән зурлап озаттылар. Авылда да кайтасыбызны белгәч, туганнар белән бергә авылдашлар да шактый җыелган иде. Барысының да әти белән хушлашып каласы килгәндер. Әтине Түбән Камада юып кәфенләсәләр дә, юган бабайдан, авылга кайткач, мәетнең йөзен ачарга рөхсәт алдык. Авыл мулласына бу турыда әйткәч, ризасызлык белдереп тавыш чыгарды. Шулай да, ялвара торгач, риза булды тагын. Зиратка алып китәр алдыннан Әнәс Гыйззәтуллин дога укып, үз вазифасын башкару урынына, җыелган халык алдында әтине төрлечә мәсхәрәләп, өстенә пычрак яудырды. – Коммунист иде, кәфер, үзе алдакчы булды. Аллага ышанмады, – дип чыгышын (вәгазен) башлаган иде, аннан безгә, балаларына күчте. Имеш, ул юньле кеше булмаган, җирдә нинди балалар калдыргандыр бит әле! Ярсып-ярсып чыгыш ясаган мулла наркоман, эчкечеләрне әрләп, халыкның ни сәбәпле җыелуын оныткач, әни түзмәде, әтине соңгы юлга озатырга җыелуыбыз хакында исенә төшерде. Мондый кисәтү муллага ошамады. Җирләгәннән соң, җеназага җыелган халыктан полиэтилен капчык сорап, аны кабер өстенә куйды да таратылган сәдака акчасын җыеп алды, имеш, ул аны мәчеткә тапшыра. Үзе бик саваплы эш башкаргандай, канәгать кыяфәт белән кайтып китте. Ни өчен мәчет файдасына җыелган акчага ул халык алдында хисап тотмый? Аллага шөкер, Аллага ышанабыз дип кычкырып йөрмәсәк тә, әти-әни безгә, биш баласына, дөрес тәрбия бирде. Барыбыз да укып, бу тормышта үз урыныбызны таптык, матур гына яшибез, эшлибез. Әнәс Гыйззәтулинның безнең тормышка тыкшынырга бернинди сәбәп юк, дип саныйбыз. Кеше бу тормышта ничек кенә яшәсә дә, үлгәч, аның бары тик яхшы якларын гына искә төшерәләр, чөнки аның Аллаһы алдында да җавап тотасы бар бит. Безнең очракта мулла мәет өстендә шундый пычрак сүзләр әйтергә хаклы идеме? Бәлкем, ул гөнаһлы дип санаганнарны зират эчендә күмми башларлар? Имеш-мимешләргә колак салсаң, авыл халкы мулладан канәгать түгел. Авылдан без бик авыр хис-тойгылар белән кайттык. Вакыт узгач тынычланырмын дип уйлаган идем, ләкин мулланың сүзләре гел колак төбендә яңгырап тора. Энҗе ЗИАТДИНОВА, шәфкать туташы. Түбән Кама шәһәре.
beznen_ru
mass_media
Әйтер сүзем бар
11.05.2011
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-avyl-khalky-bushlay-orlyklar-m-sentelr-alachak
Татарстанда авыл халкы бушлай орлыклар һәм үсентеләр алачак
Бу катлаулы икътисадый хәл белән бәйле.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларда яшәүчеләргә яшелчә культуралары орлыкларын сату программасы өчен 10 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Инициатор буларак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгыш ясады, дип хәбәр ителәhttps://agro.tatarstan.ruсайтында.Татарстанлылар 30 тонна орлыклык суган, бер тонна кишер орлыгы, 600 кг аш чөгендере орлыгы, шулай ук кәбестә үсентесе алачак.Авыл халкына орлыклар һәм үсентеләр бирү түләүсез нигездә башкарыла. Бу катлаулы икътисадый вазгыять шартларында авыл кешеләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирәчәк.Бүгенгә орлыклар районнарга тапшырылган, ә үсентеләрне 2021 елның маенда кайтарачаклар.Тулырак мәгълүмат 8(843)221-77-72 телефоны буенча, яисә районнарның башкарма комитетларында һәм Авыл җирлекләрендә белешергә мөмкин.Фото:https://agro.tatarstan.ru
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
13 апреля 2021, 09:32
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/1-gyynvardan-rossiyad-kabat-aynytkychlar-eshli-bashlady
1 гыйнвардан Россиядә кабат айныткычлар эшли башлады
Советлар Союзында беренче айныткычлар 1931 елда оешкан булган. Төп-төгәл 80 ел эшләгәннән соң, 2011 елда, алар ябыла.
Хастаханәгә баш бәласеАйныткычларның бетерелүе Эчке эшләр министрлыгы системасындагы үзгәрешләр белән бәйләп аңлатыла. 2012 елда гамәлгә кергән «Полиция турында»гы канунда айныткычлар структура берәмлеге буларак эшләүдән туктый. Хөкүмәт аларны сәламәтлек саклау системасына күчерергә ният кыла. Шуннан соң аякларында басып тора алмаган исерекләрне хастаханәләрнең токсикология яки терапия бүлекләренә китерә башлыйлар. Халыкны айнытуны дәвалау учреждениесенә тапшырып, айныткыч тотуга киткән акчаны янга калдырып булгандыр, әмма медицина хезмәткәрләре өчен ул бер баш бәласенә әверелде. Яңа закон өчен тартышкан депутатлар әйтүенчә, исерек пациентлардан меңләгән табиб зыян күргән һәм шул галәмәт аркасында эштән китүчеләр күп булган.Моның белән генә проблеманы хәл итеп булмавын күреп, депутатлар айныткычларны кабат эшләтә башларга дигән тәкъдим белән чыктылар һәм аның канун булып кабул ителүенә ирештеләр.Бактың исә, илдә ел саен 50 мең кеше аракы корбаны була, шул исәптән 8-10 меңе урамда өшеп үлә. Шуның өстенә урамда калган исерекләрне талау очраклары да бар. Айныткычлар бетерелгәннән бирле аек булмаган кешеләр кылган җинаятьләрнең саны 35 процентка арткан. Әлеге вазгыятьтә белгечләр айныткычларны һичшиксез кире кайтарырга дигән фикердә. Әйтүләренчә, алар бюджет учреждениесе, йә булмаса дәүләт-шәхси, яки муниципаль-шәхси партнерлык формасында да булырга мөмкин. Моны төбәкләр үзләре хәл итә.Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, айныткычка тормышына куркыныч янаган, әмма медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган исерекләрне озатачаклар. Аларның эш кагыйдәсен Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары расларга җыена.“Российская газета” язганча, Дәүләт Думасы кабул иткән канун полиция хезмәткәрләренә исерекләрне айныткычларга аларның рөхсәтеннән башка китерергә рөхсәт бирә. Моның өчен медицина тикшерүе генә дә җитә. Яңа канун нигезендә полиция бу учреждениеләргә гражданнарны “Эчке эшләр министрлыгында Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенеп каралган тәртиптә” китерәчәк. Ашыгыч ярдәм табибы кешенең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын билгели һәм шуңа карап кая озатачагын хәл итәчәк. Әйтик, башын ярган булса, хастаханәгә, агрессия күрсәтә башласа, участокка алып китәләр. Артык күп эчеп, йөри алмаслык хәлгә килгән, кайда булуын аңлый алмаган исерекләрне айныткычка билгеләячәкләр. “Алар каракларның корбаны булырга яки урамда катып үләргә мөмкиннәр. Шуңа да полициянең кайчандыр булган вазифасын кире кайтару – беренче чиратта гуманитар һәм профилактик чара”, – дип аңлата төзәтмәләрнең бер авторы, Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисе Василий Пискарев.Шунысы билгеле: айныткычта төн кунган өчен акча түлисе. Ул якынча 1500 сум булыр дип көтелә. Төгәл сумманы төбәкләр хәл итә. Элеккеге айныткычлардан аермалы буларак, анда булып чыкканыңны эш урынына хәбәр итмәячәкләр.Айныткычлар кирәкФутбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да айныткычларны кабат торгыздылар. Җирле эчке эшләр идарәләре мәгълүматларына караганда, исерек килеш кылынган җинаятьләрнең дәрәҗәсе 16,2 процентка кимегән.Бүген айныткычлар Казанда, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чистай районнарында эшләп килә. 2021 елда аларда бер кешегә күрсәтелгән хезмәтнең бәясе 613,53 сумга төшә. Бу акча дәүләт бюджетыннан бирелә. Клиентлардан акча алынмый.Чыганак:Шәхри Казан
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-02-15 19:48:00
https://syuyumbike.ru/news/proza/bezg-sin-kirk
​Безгә син кирәк!
null
Тышта салкын ап-ак кыш, ә өйдә җылы. Ләйлә улын имезеп, яслесенә салып куйды. Бала уенчыклары белән мәшгуль, әнисе мич кырыена бәйләмен алып утырган – рәхәт, тыныч – тагын ни кирәк?!– Ну, нәрсә бар инде бу авылда? – диде Ләйсән күңелсезләнеп.Ул әтисенең вафатыннан соң авылда, әнисе янында калган иде. Моңа кадәр, авыл мәктәбен тәмамлагач, шәһәрдә укыды, шунда эшкә урнашты, шәһәр егетенә кияүгә дә чыкты. Әти-әнисе янына баштарак ял саен, бәйрәмнәрдә гел кайтып йөрделәр, аннары кайтулар сирәгәйде. Гаилә булгач, мәшәкате дә башка шул. Ир ягы туганнары да Ләйләне җылы кабул итте, көттереп кенә туган уллары киленнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Үз әти-әнисе дә әле матур гына яшәп ята иде. Шул җайлы гына барган тормыш кисәк үзгәрде – әтиләре кинәт вафат булды. Аяз көнне яшен суккандай булган хәлне әниләре авыр кичерде. Кыен чакта ярдәмче булыр дип, кияү кеше хәләл җефетен, кадерле улын әбисе янында калдырып китте. Инде бабаларының җидесе, кырыгы да үтте... Әбисенең мөшкел хәлен аңлаган кияү: «Ярар, тагын бераз торыгыз инде», – дип ризалашты, җае чыккан саен алар янына ашыкты.– Әлегә түзәрлек бит, – диде әнисе сабыр гына, – тиздән кияү дә кайтыр, – дип кызын тынычландырырга тырышты, – улым да әтисен сагынгандыр, – дип оныгына елмайды.Ләйлә бүген әллә нишләп көйсезләнде, әйтерсең, оныттырасы килмәгән балачагына кайтты.– Ябыгып бетә инде, имезергә сөт җитми. Монда бит... монда бит сыр гына да юк, ичмасам!Әнисе авыр сулап куйды. Билгеле, кызы сөтле чәй эчсә әйбәт булыр иде дә... Кыш көне авылларда сыерлар ташлата, үзләренеке дә, күршеләрнеке дә тиздән бозаулаячак. Югары очтан ук кәҗә сөте дә алып кайталар анысы. Сигез айлык малайның сөтле боткадан аерылганы юк. Ләйлә исә шул кыйммәтле азыкка борынын җыера – исе килә, янәсе. Сыр булса икән ул, дип тә куйды әле әнә.Әни кеше нәрсәдер уйлангандай итте дә, билгеле бер карарга килеп, киез итеген, бияләйләрен, сумкасын хәстәрләп куйды. Ләйлә улының йомшак чәчләрен сыйпап назлады, сөеп иркәләде. Сабыен кочаклаган килеш йокыга киткәндә, ишекнең сак кына ябылып куюын да ишетмәде.Ләйлә уянып киткәндә, кышкы кыска көн кичкә авышкан, өйдә тып-тын. Улына ашарга әзерләмәкче булып, суыткычны ачты: ризык белән шыплап тулган! Ите, мае, йомыркасы дисеңме. Кәбестә, кишере дә үзләренеке. Кайнатмаларның ниндие генә юк!.. Кияү дә буш кайтмый – җиләк-җимешен ташып кына тора. Шкафта ярмалар тезелеп киткән, плитәдә тавык шулпасы, итле пылау, өстәлдә иртәнге чәйгә пешкән коймак... Җаның ни тели, кыскасы. Әнисе кулыннан килгәнчә сый-хөрмәт күрсәтә. Яшь хатын аптырап калды. Улы кулларын җәеп, рәхәт итеп йоклый, битләре туп кебек, алсуланып тора. Бала ач булса, елый ул. Аның нарасые исә саф һавалы авылда, җылы агач өйдә, барысының игътибар үзәгендә тагын да үсеп, исәеп китте.Ләйләнең күзе сервантта торган әтисенең күзлегенә төште. Әнисе аны, кадерләп, үзе чиккән кулъяулык өстенә куйган. Әтисе бер кочак гәзит яздырып ала иде, кичләрен күзлеген киеп шуларны барлый иде. Ләйлә гәзит караштырып утырганда, улы уянды. Яшь әни, куанып, аны көйләде, ашатып алды. Урамда суыткан, ахры, бу өй эчендә дә сизелде. Газ ягуга көйләнгән мичкә кагылмады Ләйлә, рәтен белми. Авыл өйләрен газлаштыру ул шәһәргә киткәч булган иде. Ярар, тиздән әнисе кайтып, ялкынын көчәйтер әле, күршеләргә кергәндер. Ләйлә телевизорны кабызды – беренче каналда әти-әнисе яратып карый торган хоккей бара. Кыш айларында була торган матчлар бик күпләрне экраннарга беркетә. Әй, әтисе исән вакытта әлеге көннәр бәйрәмгә әйләнә иде соң! Күрше авылдан әтисенең туганнан туган абыйсы һәм аның җәмәгате – әнисенең килендәше килә. Чиста, җылы өйдә мичкә бәлеш куела. Кыш һавасын ияртеп, өс кием-нәрендә кар бөртекләре җемелдәтеп кергән туганнарын бөтен гаилә белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар. Туган апалары мамык шәлен салып куюга, тирә-якка бик тә таныш «Красная Москва» хушбуе исе тарала. Дөньяларын онытып, уенны күзәтә башлыйлар. Килендәшләрнең кулында бәйләмнәре: бишинәләре ялт-йолт килеп ала. Бозда хәлләр кискенләшсә, ике туган-җанатар, тамак кыргалап, ишегалдына чыгып керә. Алар юкта, хәләл җефетләре безнең командага көч биреп торырга кала. Тәмле бәлеш исе борыннарны кытыклый. Уен беткәч, бөтенесе түгәрәк өстәл янына җыела. Зур табада пешкән итле-бәрәңгеле кайнар бәлештән авыз итә-итә, мәзәк сүз, дөнья хәлләрен сөйләшеп кич утыралар. Аннары, икенче уенга чаклы гына дип, саубуллашалар. Шулай гаиләсен хөрмәтләү – әтисенә генә, ирен, аның туганнарын, авылдашларын олылау әнисенә генә хастыр. «Нишләптер озаклады әле», – дип уйлап куйды Ләйлә. Нәни авызын ачып исни башлаган улын имезеп, йокларга салды. Каршы йорттагы күршеләрнең тәрәзәләренә карады – аларда ут юк иде. Димәк, әнисе аларда түгел. Ләйлә, сабырсызланып, әнисенең бәйләмен алды, бераз бәйләгәндәй итеп утырды. Ул да булышмады. Эченә шом йөгерде. Өй дә салкынаеп китте. Улы җылы юрган астында изрәп йоклый. Итек, фуфайка киеп, Ләйлә ишегалдын барлап керергә булды. Ишектән чыгуга ук тынына салкын һава капланды. Аяз күк йөзендә йолдызлар чекрәеп тора.Матурлап көрәп куелган сукмактагы кар атлаган саен шыгырт-шыгырт килә. Лапаста, сүрән ут яктысында, салам түшәгән идәндә яткан сыер мышнап җавап бирде – алдында печәне бар. Казлар, тавыклар бүлкәсеннән битенә җылы һава бәрелде. Сарыклар утарын ачты – алар, сискәнеп, почмакка бөялде. Ләйлә калтыранган куллары белән мал-туар ишекләрен ябып, өйгә керде. Әнисе һаман кайтмаган.Җан тынычлыгын җуйган кыз бер мәл югалып калды. Аннары тәрәз пәрдәләрен сак кына ачып әнисенең гөлләрен өстәлгә күчерде. Күбесе шау чәчәктә. Өши күрмәсеннәр дип, берәм-берәм җылыгарак урнаштырып чыкты. Ул кечкенә чагында әнисе таң белән гөлләргә су сибә иде. Йокылы-уяулы Ләйлә күзәтеп ята. Менә әнисе ипләп кенә кызы янына килә, аның чәчләреннән иркәли. Шунда кечкенә Ләйләсе аның кулын эләктереп ала, көлеп җибәреп үзенә тарта. Әнисе дә, шаярып, кызының маңгай уртасына бер тамчы су тамыза, чыр-чу куба. Әлеге тамчымы, күз яшеме – Ләйләнең беләгенә тамды. Әнисе, кайда соң әнисе? Тизрәк кайтсын иде инде! Ләйлә нишләргә белми гаҗизләнде. Саксыз әйтелгән сүз белән нечкә күңелле әнине үпкәләттем, ахры, дип борчылды. Кайда булыр икән соң аның ягымлы әнисе? Көтүдән башка чара юк иде. Күңелен сыкратып, әкрен генә сәгатькә сузылган минутлар үтә торды. Ниләр генә уйлап бетермәде Ләйлә. Шул вакыт эчендә ул үзенең әтисе, әнисе алдында түләп бетергесез бурычлы икәнен төшенде. Тудырган, үстергән, тәрбияләгән ата-ананың хакы олы бит, аларны рәнҗетүдән Ходай үзе сакласын. Берүк исән-сау гына була күрсен әнисе. Кадерен белеп кенә яшәрлек. Син миңа бик кирәк, әнием, кайт тизрәк, дип өзгәләнде Ләйлә. Сабырланырга тырышып, гөлләрне барлады. Ниндиләре генә юк! Хәтта шәһәрдә дә очрамаганнарын җәен – бакчада, кышын өйдә үстерә әнисе. Тирә-күршенең исе китә. Иртә яздан кара көзгәчә бар халыкның күзен иркәләп, ал, зәңгәр, сары, кызыл, шәмәхә чәчәкләр куенында авылга ямь биреп утыра өйләре. Ләйлә радионы ачып карады: әллә нинди генә моңсу музыка. Өйнең дә бер яме юк. Шыксыз бушлык. Күңелдә тагын бер хатирә яңарды: кыш көне иде, әнисе эштән кайткан гына мәл иде, махсус – белгән кебек радиодан җыр яңгырады:Син кайда идең,Кайларда йөрдең,Ничек мин синеКүрмәдем икән?..Шунда әнисе: Кыр түрендә идем, буранда... Мал-ларга салам төяп озаттык, өшеп беттек», – дип, уйнап-шаярып әйтеп куйды. Ә үзе шундый матур итеп елмая. Менә хәзер дә әнисе кайтып керер, өйгә нур иңәр. Еларга җитешкән Ләйлә, үзенә урын табалмыйча, анда сугылды, монда бәрелде. Нишләп һаман юк та юк соң?!Ниһаять, йомшак кына итеп ишек ачылды. Анда шәлен, пальтосын бәс сарган әнисе күренде. Ләйлә аңа омтылды, салкыннан да курыкмыйча, күкрәгенә башын куйды, елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде.– Әни, син кайда идең?– Күрше авылга кибеткә барган идем, анда булмады, шуннан соң поселокка киттем...Әнисе салкыннан бөрешкән, шулай да шатлыгы эченә сыймый. Ләйлә аның бияләйләрен салдырып, тамырлары зәңгәрләнеп, суыктан шешенгән кулларына кагылды.– Җәяүме? Ничә чакрым!– Булды бит, ябылганчы өлгердем, – әнисе күшеккән куллары белән өстәлгә зур кисәк сыр куйды. – Сиңа, кызым.– Әни, безгә син кирәк, зинһар, югала күрмә, әни... Әнием!Салкыннан туңып бәсләнгән сыр буйлап җылы өйдә өстәлгә якты тамчылар тама иде.
syuyumbike
mass_media
Проза
2 Февраль 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazanda-16-22-aprel-knnrend-bulachak-mdni-charalar
Казанда 16-22 апрель көннәрендә булачак мәдәни чаралар
Афиша
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры16 апрель «Туган туфрак» (С.Шәкүрова) (12+)Башлана: 19.0017 апрель «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев) (12+)Башлана: 19.0018 апрель «Көтәм сине» (И.Зәйниев) (12+)Башлана: 19.0019 апрель «Әрем исе» (И.Зәйниев) (12+)Башлана: 19.0020 апрель «Дон Жуан» (Ж.-Б.Мольер) (12+)Башлана: 19.0021 апрель «Агыла да болыт агыла...» (Х.Туфан, Т.Миңнуллин) (12+)Башлана: 16.0021 апрель «Бабайлар чуагы) (И.Зәйниев) (12+)Башлана: 18.0022 апрель «Дәрсе гыйбрәттер театр» (Р.Мөхәммәтшин) (12+)Башлана: 12.0022 апрель «Дәрсе гыйбрәттер театр» (Р.Мөхәммәтшин) (12+)Башлана: 12.3022 апрель «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) (12+)Башлана: 18.00Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (ТЮЗ)17 апрель «Пигмалион, или История одного пари» (Б.Шоу) (12+)Башлана: 18.3018 апрель «Господин Ибрагим» (Э.-Э.Шмитт) (12+)Башлана: 18.3019 апрель «Здравствуйте, я ваша тетя» (Б.Томас) (12+)Башлана: 18.3020 апрель «Выстрел» (А.Пушкин) (12+)Башлана: 18.3021 апрель «Очень простая история» (М.Ладо) (12+)Башлана: 18.0022 апрель «Нос»(Н.В.Гоголь, Т.Имаметдинов) (12+)Башлана: 18.00К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры17 апрель «Мәхәббәт баскычы» (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин) (6+)Башлана: 18.3018 апрель «Шаян Гөлшаян»(М. Әмир) (16+)Башлана: 18.3019 апрель «беренче мәхәббәт» (И.Гали) (6+)Башлана: 18.3020 апрель «Семейный ужин с любовным гарниром»(М.Горький исемендәге Рус драма театры гастрольләре)М.Камолетти (16+)Башлана: 18.3021 апрель «Моя жена – лгунья» (М.Мэйо, М.Эннекен) (16+)Башлана: 17. 0022 апрель «Рождественский романс» (Н.Птушкина) (16+)Башлана: 17.0023 апрель «Семейный ужин с любовным гарниром» (М.Камолетти) (16+)Башлана: 18.3024 апрель «Рождественский романс» (Н.Птушкина) (16+)Башлана: 18.30«Әкият» курчак театры18 апрель «Бүре җиләге» (Р.Зәйдулла) (6+)Башлана: 11.0019 апрель «Волшебник изумрудного города» (А.Волков) (6+)Башлана: 11.0019 апрель «Волшебник изумрудного города» (А.Волков) (6+)Башлана: 13.0020 апрель «Снежная королева» (Г.-Х.Андерсен) (6+)Башлана: 11.0020 апрель «Снежная королева» (Г.-Х.Андерсен) (6+)Башлана: 13.0021 апрель «Идет коза рогатая» (М.Протасова) (0+)Бшлана: 10.0021 апрель «Приключения колобка» (В.Фечин) (0+)Башлана: 11.0021 апрель «Приключения колобка» (В.Фечин) (0+)Башлана: 13.0022 апрель «Сказки Маршака» (С.Маршак) (0+)Башлана: 11.0022 апрель «Сказки Маршака» (С.Маршак) (0+)Башлана: 13.0022 апрель «Су анасы» (Г.Тукай) (6+)Башлана: 15.0024 апрель «Щенок не умеющий лаять» (6+)Башлана: 13.00«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы18 апрель «Дуслык күпере» (6+)Башлана: 19.0021 апрель «ТМТV музыкаль премиясе» (6+)Башлана: 17.00
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
15 апреля 2018, 11:03
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/putin-chen-74-protsent
Путин өчен – 74 процент
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илнең 130 торак пунктында яшәүчеләренә, 2018 елда Президент сайлауларында кемгә тавыш бирергә җыенасыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 74 проценты үз тавышларын Владимир Путин өчен бирергә җыена. Аларның сүзләренчә, ул 2012 елда вәгъдә иткәннәрен үтәп бара.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илнең 130 торак пунктында яшәүчеләренә, 2018 елда Президент сайлауларында кемгә тавыш бирергә җыенасыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 74 проценты үз тавышларын Владимир Путин өчен бирергә җыена. Аларның сүзләренчә, ул 2012 елда вәгъдә иткәннәрен үтәп бара.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-03-04 05:56:23
https://beznen.ru/archive/donya-bu/300609/bdi-khakynda-chyn-dorese
БДИ хакында ЧЫН ДӨРЕСЕ
null
Мәктәпне тәмамлавыма биш ел тулды. Мин аттестат алган 2004 елда бердәм дәүләт имтиханы дигән куркыныч сүзтезмәне әле беркем ишетмәгән, күрмәгән иде. Сыйныфларга җыелып имтихан тапшырабыз да шулар нәтиҗәсендә аттестатка билге төшерәләр. Шуның белән хуш, сау бул, мәктәп! Көне-төне имтиханга әзерләнүемне дә хәтерләмим. Ә менә мәктәпне быел тәмамлаган сеңлем өч ел буе шул чыгарылыш имтиханына әзерләнде. Томнар укыды, төннәр буе китап ятлады, тестлар эшләде, биремнәр чиште, укытучылар янына өстәмә шөгыльләнергә йөрде… Аңа карыйм да: “Аллага шөкер, берничә елга соңга калып тумаганмын да шул коточкыч БДИны кичерергә туры килмәгән”, – дип шатланам. УКУЧЫЛАР ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ Үземә бөтенләй чит-ят тема булгач, әлеге теманы биш бармагыдай белгән укучылар белән сөйләшми булдыра алмадым. Ни гаҗәп, сораштырган күпчелек бердәм дәүләт имтиханын хуплый. “Уку йортына кергәндә, чыннан да, ярдәм итә икән, тырышуыбыз бушка китмәгән”, – ди алар. Әмма шул ук күпчелек бер үк әйбердән зарлана: беренчедән, тест сорауларына җавап биргәндә, ике җавап охшаган була, кайсын куярга белмисең, диләр. Ә җаваплар бланкында бер генә җавап күрсәтелгән. Бу бигрәк тә җәмгыять белеменнән имтихан тапшырганда күренә икән. Мәсәлән: “Хезмәт һәм аралашуның икесенә дә хас: А) партнерың булу; Б) кагыйдәләр һәм нормалар булу; В) күзаллана торган җирлек (обстановка) барлыгы; Г) куелган максатка омтылу.” Шуннан бер генә җавапны сайлап алып кара син! Әйтергә кирәк, Русия буенча 445 мең укучы әлеге фәннән имтихан тапшырган. Бу – мәктәп тәмамлаган барлык укучының (алар 930 мең!) яртысыннан күбрәге дигән сүз. Икенчедән, бердәм дәүләт имтиханы сорауларында мәктәп программасында булмыйча, югары уку йортында гына укытыла торган биремнәр дә бар. Мәсәлән, математикадан имтихан тапшырганда, соңгы биремнәрне хәтта мәктәп укытучылары да эшли алмаган. Ә бер укучы үз биремен MMS белән укытучысына җибәргәч, мондый җавап алган: мисал дөрес төзелмәгән, чишү мөмкин түгел. Газеталардагы БДИ хакындагы язмаларда: “Укучылар үз хокукларын белми, шуңа күрә аппеляциягә бирү очраклары аз” дигәнне еш күрергә мөмкин. Гафу итегез, ләкин бу бөтенләй дөреслеккә туры килми. Алар бу өлкәдә үз хокукларын теләсә-кайсы юристтан да күбрәк белә. Үз билгеләре белән канәгать булмаган укучылар нигә апелляциягә бирмиме? Чөнки гыйбрәтле мисаллар күз алдында. Апелляциягә биргән берничә укучының билгесен тагын да киметеп куйганнар икән. Хаталары төшеп калган булган, имеш. Балларыңны тагын да киметеп куймасыннар дисәң, булганына да канәгать булырсың. Ә бер кыз үзенең “С” өлешендәге җавапларга 0 балл куелганын интернеттан карагач, апелляциягә биргән. Баксаң, аның “С” өлеше эшләгән битен бөтенләй югалткан булганнар икән. Әле кызны шул битне тапшырмый калуда гаепли башлаганнар. Әмма эзли торгач, ул табылган һәм баллары да күтәрелгән. Русия буенча караганда, 42 мең укучы апелляциягә биргән һәм шуның бары тик бер проценты гына үз позициясен канәгатьләндерә алган. Шушы нәтиҗәне күргән укучы апелляциягә уңай карый аламы? ЮК! Укучылар уйлавынча, БДИның уйланып бетмәгән тагын бер ягы бар: барлык имтиханнарыңны “5”ле билгесенә тапшырып, рус теле яки математиканы “2”легә бирсәң, сиңа аттестат урынына белешмә генә бирелә. Аның белән югары уку йортына барып керәм димә. Бер яктан бу дөрестер дә, бәлки. Ә икенче яктан, бар кеше дә тел белгече яки математик булып бетә алмый. Бәлки, ул укучы аерым бер фән буенча даһидыр? Татар мәктәбен тәмамлаган укучылар ах-зарын да еш ишетәсең. 11 ел буе татарча гына укыган укучы БДИны зур авырлык белән рус телендә тапшыра. Сорауларны тулысынча аңламаган укучыдан дөрес җавап таләп итү дә дөрес түгел кебек. Нәтиҗәдә, ата-ана баласын рус мәктәбенә бирергә тырыша. Чөнки БДИ тапшырасы бар. Ә ул чыгарылыш сыйныф укучысының киләчәген хәл итә. ТИКШЕРҮЧЕ СҮЗЕ Танышым Марат (исеме үзгәртелде) Казандагы югары уку йортларының берсендә укыта. Дәүләт имтихан комиссиясенең вәкиле буларак, БДИның районнарда ничек үтүен күзәтергә туры килде аңа. “Кырыс тикшерүче”нең әлеге вакыйгага карата фикерен белештем. –Марат, укучыларны имтиханнан куып чыгару очраклары булмадымы? – Үземнең очракта юк. Ә болай бик күп укытучылар, имтиханнан кайткач, шул фактны сөйләп мактана. Дөрес, күчергәннәрен дә күрәсең. Хәтта биремнәрне фотога төшереп, телефоннан MMS җибәрүчеләр дә юк түгел. Ләкин куып чыгарырга жәлләдем. Дөресен генә әйткәндә, шул БДИны тапшыра алмаган яки куып чыгарылган укучыларның суицид ясау очраклары да булгач, үз өстеңә гөнаһ алу куркыта. Кемнең инде имтиханнан куып чыгарылып, тагын бер ел буе имтихан көтеп утырасы килсен?! Сыйныфтан алып чыгып сүгәсең дә кабат кертеп утыртасың инде. –Казандагы мәктәпләрдә генә булдыңмы? – Юк, районнар буенча йөрергә дә туры килде. Имтиханга бер көн кала кайсы районга барасыңны әйтәләр дә шунда чыгып китәсең. Казанда исә иртәнге җидедә генә кайсы мәктәпкә барасың билгеле була. –Имтиханга әзерлек процессы ничек бара? – Безгә Казаннан имтихан пакетларын акт тутырып биреп җибәрәләр. “Контрольно измерительные материалы” дип атала инде ул. Имтихан үткәрү пунктына (пункт проведения экзамена) шул пакетларны алып килеп, җитәкчегә тапшырабыз. Имтихан тәмамлангач, барлык эшне кире җыеп, алар янә безгә тапшыра. Ә без алып кайтып тапшырабыз. Барысы да акт нигезендә тормышка ашырыла, билгеле. –Әйтик, ата-ананың, ришвәт биреп, укучыларга килеп булышу мөмкинлеге юкмы? – Мәктәпләрдә мондый хәл мөмкин түгел дип беләм. Ә менә имтихан эшләре тикшерелә торган җирдә кайбер укучыларга булышу мөмкинлеге бар дип ишеттем. –Үзең әлеге имтиханга ничек карыйсың: кирәкме ул, юкмы? – Рухи яктан бу бик авыр эш, әлбәттә, әмма үзенә күрә файдасы да бар. Мәктәптә имтихан тапшырасың да югары уку йортына кергәндә кабат интегәсе түгел. Шул ягы яхшы дип уйлыйм. КЕМГӘ КИРӘК, КЕМГӘ КИРӘКМИ Һәр яңалык кешене куркыта, шикләнеп карарга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта һәр яңаның үз файдасы, үз зыяны бар. Бердәм дәүләт имтиханы да, бәлки, укучыларның китапны кулларына алырга мәҗбүр итүче бер стимулдыр. Бәлки, нәкъ менә бу яңалык ришвәт биреп укырга керүгә чик куяр. Ә бәлки, әлеге имтихан эшләп табарга өйрәнмәгән бер җитәкче баласына ата-ана борчуы гына булып торадыр. Халык бу хакта ни уйлый соң? ДИНАР, эшмәкәр: – Икенче югары белем алырга теләгән идем, миңа да БДИ тапшырасы диделәр. Ахмаклык бит бу. Мәктәп программасы әллә кайчан онытылган инде. Мәктәпне яңа тәмамлаган укучылар белән беррәттән гариза язып, шул биремнәрне эшләп утырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Миңа калса, БДИның бу ягын уйлап җиткермәгәннәр. МИЛӘҮШӘ, укытучы: – Узган елны энем шул БДИны яхшы тапшырып, үз көче белән укырга керде. Шуңа күрә мин ул имтихан яклы. Дөрес, без дә башта имтихан тапшырып кына укырга кереп булачагына ышанмаган идек. Бер югары уку йортына керү өчен, саллы гына ришвәтне дә алдан биреп куйдык. Шулай да документларны ике уку йортына тапшырдык. Һәм үз көчебез белән кердек тә. Бу ягы яхшы инде аның. Әмма шул имтихан көннәрендә әти-әнинең ничек борчылганын күрсәң иде син… Тынычландыра торган дару белән генә яшәдек. ЛИЛИЯ, журналист: – Минемчә, БДИ – бик яхшы чара. Ришвәттән котылуның бер юлы гына түгел, ә укучыларны мәҗбүри укыту чарасы да. Кемнең инде 11 ел укыганнан соң гап-гади белешмә белән генә чыгасы килсен? Аттестат алу өчен генә булса да шул БДИны тапшыру өчен тырыша укучы. Ләкин анда белемең булмаса, хәтта “3”ле билгесен дә алып булмый. Шул “3”лене алу өчен, күпме тир түгә укучы, күз алдыңа китер! Ә без укыганда аны болай да куеп чыгаралар иде. “3”ле һәм “2”лене тигезлиләр иде бездә. РАИЛӘ, БДИ тапшырган укучының әнисе: – Райнур имтиханга киткәндә үк валериан төймәсен тел астына кыстырып кала идем. Дүрт сәгать буе кыл өстендә йөрим. Кулымда гел телефон. Алай-болай берәр бирем яки сорауны телефоныма язса, җавапны интернеттан эзлим. Әле аның нәтиҗәләре дә бер-ике көннән генә билгеле булмый. Аның өчен күпме ут йотып яшисең. Райнурга кадәр укыган балаларымның укыганын да белмәдем. Каян гына уйлап чыгарганнардыр?! ИЛДАР, БДИ тапшырган укучының әтисе: – Кызым берничә ел әзерләнде. Үз көче белән барлык имтиханнарны да тапшырды. Билгеләре дә начар түгел, Аллага шөкер. Шул БДИга гына ышанып, югары уку йортына документлар тапшырып карыйбыз инде. Ришвәт кирәкме, белемме, кереп карагач әйтербез. ИМТИХАНГА НОКТА Татарстандагы югары уку йортлары 40 мең укучыны кабул итәргә әзер. Әмма мәктәпне тәмамлаучылар ике тапкыр азрак. Димәк, югары уку йортларында конкурс әллә ни зур булмаячак. Дөрес, шул кырык меңнең егерме биш меңе түләүле урыннар булуын да исәпкә алырга кирәк. Бүгенге кризис шартларында түләүле уку йортларына атлыгып торучылар күп булыр дип уйламыйм. Ә бюджетныкына туры килгән 16 мең урынны БДИ нәтиҗәләре буенча конкурс билгеләр. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә булмый калмаячак, билгеле. Республикабыздагы 37 югары уку йорты учреждениесе һәм 58 филиал студентлар туплый алмаса, кайберләре үз эшчәнлеген туктатырга да мәҗбүр булмагае. Шулай да демографик ситуациянең мөшкеллеге нәтиҗәсендә (1990-1992 елларда туган балалар саны аз) конкурслар әллә ни зур булыр дип көтелми. Татарстандагы БДИ нәтиҗәләре дә әллә ни шатланырлык түгел. 9,5% укучы рус телен бирә алмаса, шул ук күләмдәге укучы математикадан сынаткан. Балларның югарылыгы да тел шартлатырлык димәссең. Статистикага карасаң, гадәттә, абитуриентлар беренче булып дәүләт югары уку йортларын штурмлый. Шуның нәтиҗәсендә төп көчләр республикабыздагы 5-6 югары уку йорты тирәсенә туплана. Шунда керә алмаса гына абитуриент түләүле уку йортына бара. Димәк, дәүләтнеке булган югары уку йортлары шыплап тулгач кына, башкаларга өлеш чыгачак. Тарихка күз салсак, мәгариф, белем бирү системасы гел үзгәреп тора. Бердәм дәүләт имтиханы да мәңгелек түгелдер. Ришвәт бирүне чикли дисәләр дә, аны әйләнеп узу юлларын да тапмый калмаслар. Чөнки тоз ялап ияләнгән бозау тозсыз тора алмый, җәмәгать. Бүген миндә бер генә теләк: укучыларның белемен объектив бәяләсеннәр, биремнәрне төзегәндә, игътибарлырак булсыннар иде. Эльвира ФАТЫЙХОВА
beznen_ru
mass_media
Дөнья бу
30.06.2009
https://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/bez-algan-barlyk-ioklamalar-utalacak
«Без алган барлык йөкләмәләр үтәләчәк»
Татарстан башкаласында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм кысаларында 1953 укучы бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Тагын 1181 бала ата-ана түләвеннән азат ителгән. 2,1 мең транспорт картасы бирелгән, алар буенча 305 меңнән артык сәфәр ясалган.«Батыр» картасы буенча 36 мең 758 билет алынган. Ярдәм чараларын беренче никахтан туган балаларга да киңәйтергә планлаштыралар. Бу хакта Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.«Без махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрне укыту һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез һәм һичшиксез алга таба да шөгыльләнәчәкбез, – дип ассызыклады аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.«Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән без даими элемтәдә торабыз, моның өчен кайнар линиягә, район башлыкларына аерым рәхмәт. Без эшне туктатмыйбыз һәм туктатырга җыенмыйбыз, хәрбиләре гаиләләре комитеты оештырылгач, без алган барлык йөкләмәләр үтәләчәк. Һәм кирәк булганда әлеге фонд белән бергә гамәлләрне төзәтәчәкбез. Төп бурычыбызны үтәүне дәвам итәчәкбез, ирләр булмаганда Казан гаиләләре җылылык, кайгыртучанлык һәм даими игътибар белән уратып алынсын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.Ирина Смирнова искәрткәнчә, үз гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы инде бер елдан артык эшли. Бүгенге көндә күрсәтелгән ярдәм чаралары буенча норматив документларга үзгәрешләр кертелә. Шул рәвешле, тагын бер категория өстәргә планлаштырыла – махсус хәрби операция әгъзаларының беренче никахыннан туган балалары. Элек ярдәм бары тик уллыкка алу вакытында гына бирелгән.«Доверие» үзәге базасында ике төркем эшли. Аларга теләгән һәркем кушыла ала, +7(843) 598-33-73 телефоны буенча язылырга мөмкин. Шулай ук консультация сорап тәүлек әйләнәсе «Игелекле Казан» кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Штаб эшләгән вакытта белгечләр 14 меңнән артык шалтырату кабул иткән. Кайнар линия +7(843)558-74-18 телефоны буенча эшли.Ел башыннан Казан районнары администрациясенә 217 мөрәҗәгать килгән. Мәсәлән, Авиатөзелеш районында яшәүче хәрбинең әти-әниләрендә чормада чыбык ялганышы аркасында янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә иске йортта төзелә торган торак зыян күрә.Район хакимиятенең һәм «Казаноргсинтез» ААҖнең уртак тырышлыгы белән түбәләрне торгызу эшләре алып барыла, аны ноябрь башында тәмамларга планлаштыралар. Киләсе этап тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштыру, газ үткәрү һәм бизәү эшләре булачак.«Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә мобилизацияләнүченең хатыны һава шартлары аркасында су басудан соң йорт түбәсен ремонтлауда һәм фатирны торгызуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Түбәләрне ремонтлау, җылыткычларны алыштыру һәм фатирны ремонтлау эшләре башкарылды», – дип уртаклашты Социаль сәясәт идарәсе башлыгы.Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә Киров районыннан балкондагы рамны алыштырганнар, чөнки элеккеге рам авария хәлендә булган, ә ремонт өчен акча җитмәгән.Барлык ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә табып була.
shahrikazan
mass_media
#Сәясәт
16 октября 2023, 16:10
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/chilbe-zgend-gabdulla-tukayga-ykl-kuelachak
Чиләбе үзәгендә Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак
Тукайга һәйкәл кую идеясе белән Чиләбе өлкәсе татар конгрессы чыгыш ясый.
Чиләбенең Үзәк районында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Тукайга һәйкәл кую идеясе белән Чиләбе өлкәсе татар конгрессы чыгыш ясый. Төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре тарафыннан әйтелгән идеяне Чиләбе шәһәр Думасы депутатлары хуплады. 17 декабрьдә бертавыштан Габдулла Тукайга һәйкәл кую өчен тавыш бирелде.Гранит постаментта бронза скульптурасы Воровский урамындагы 21-нче номерлы йорт янындагы скверда барлыкка киләчәк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-12-18 14:04:00
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/chyin-egetlr-eshe
Чын егетләр эше
Бу көннәрдә башкалабыз полиция идарәсе хезмәткәрләренең эше аеруча тыгыз. Конфедерацияләр Кубогы кысаларында узучы футбол уеннарының тәртипле үтүен тәэмин итәргә тиеш алар. Махсус форма кигән кизү торучы патрульләрнең шәһәр урамнарында ешрак күренүе шуның белән бәйле.
Дөрес, шәһәр идарәсенең полиция участогы инспекторлары (халыкча әйтсәк, участковыйлар) мондый тынгысызлыкка әллә ни аптырамыйлар. Башка көннәрдәге эш киеренкелеге дә бүгенгесеннән ким түгел, диләр. Әйтик, 3нче «Елга арты» полиция участогында бүлек җитәкчесе майор Рөстәм Хаялиев бу көннәрдәге мәшәкатьләрен болай аңлатты:- Әлеге футбол чемпионаты казанлылар өчен үзенә бер төрле спорт бәйрәме инде ул. Андый җыеннарда тәртип саклау өчен полиция идарәсе үткәрә торган махсус чараларда без дә катнашабыз, әлбәттә. Әмма бәйрәм килә дә гөрләп үтеп тә китә. Көндәлек хокук саклау эшләрендә дә йомшаклык күрсәтергә ярамый. Хокук сагында торучы егетләрнең - участок инспекторларын күздә тотам - сирәгәймәвен халык һәм аеруча кырын эшкә шомарганнар күреп-белеп торсыннар. Хәзер без ишегалларында торган иске машиналарны барлап чыгарга керешәбез. Искегә кем тисен дип уйлаган беркатлы хуҗасы айлар буе якын килмәгән машиналарны һәр ишегалдында күрергә мөмкин. Аларның хуҗаларын табып кисәтергә кирәк. Сакка куйсыннар. Югыйсә, каракларның кулга төшерүләре бар. Районда ниндидер «эшмәкәрләр» шундый онытылган машиналарга күз салган икән, кеше әйберен тимер-томырга тапшырып, тиз генә акча юнәтмәкче болар. Әгәр без кичектергесез чара күрмәсәк, бу кырын эш йогышлы чир кебек таралачак.Полиция идарәсенең 3нче «Елга арты» бүлеге участок инспекторлары бүлеге башлыгы полиция майоры Рөстәм Хаялиев белән мин менә шундый кызу эш арасында очраштым.Кала тынычлыгы участокларда хокук бозуларга чик куючы инспекторлар тырышлыгы белән тудырылуы яхшы мәгълүм. Эшләре күп аларның. 22 участок инспекторы һәм җиде балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектордан торган бүлек хезмәт күрсәткән мәйданда 370 күп фатирлы торак йорт, 1500 шәхси өй һәм сигез бакчачылык ширкәте керә.Инде җитәкченең үзе белән дә танышыйк. Рөстәм Илдус улы инде тугыз ел участок инспекторы булып эшли. Ике югары белемгә ия: башта Казан педагогия институтын тәмамлап, математика укытучысы дипломын ала, аннары Казан юристлар институтын тәмамлап, югары белемле юрист була. Үзе әйтүенчә, полиция хезмәтенә яшьли кереп чарланса да, аның эшендә педагоглык, ягъни кешене тәрбияләү өстенлек ала. Майор аны үзенчә кисәтү-профилактика чарасы дип атый.- Безнең төп бурыч - хокук бозуны, җинаятьне булдырмау. Менә шуннан килеп чыга да инде алдан кисәтү зарурлыгы. Кеше беренче тапкыр юлдан тайпыла икән, аңа тагын шулай дәвам итсә нәрсә көтәчәген ныклап аңлатырга кирәк. Әгәр соңарсак, җәзасыз котылырга мөмкин икән дигән ялгыш фикер ныгып урнашуы бар. Ә инде ныклап аңлаткач, күп очракта нәтиҗә уңай була. Беркемнең дә ирекне төрмәгә алыштырасы килми. Әйтик, иң киң таралган җәнҗал - гаилә ызгышын алыйк. Ул бит күбесенчә исерекләр арасында килеп чыга. Аек кеше талашса да чыгырдан чыкмый, туктый белә. Эчкечелек - төп бәла. Аракы белән мавыкканны алдан айнытырга, эчмәскә өндәргә кирәк. Бусы иң авыры, шуңа күрә һәр опорный пунктта җәмәгать советы оештырылган. Аның составына район хакимияте белгече, торак йорт коммуналь хуҗалыгы вәкиле һәм участок инспекторы керә. Чын-чынлап тотынгач, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән, кешене акылга утыртырга була.- Хәзерге вакытта сезнең участокта кисәтелгән кешеләр күпме?- Безнең бүлектә 1100 кеше исәптә тора. Алар белән даими эш алып барыла.- Үзәккә үткән берәр очракны искә төшерсәк...- Әлеге дә баягы эчкечелек тәмам теңкәгә тия. Аның аерым очрагын сөйләүдән мәгънә юк. Алда әйткән исәптә торучыларның күбесе исерек килеш ахмаклык кылган бит. Эчкечене айнытуы бик кыен. Мөгаен, безнең районның иң зур бәласедер дә әле ул. Күргәнегезчә, мондагы халык узган гасырның 70нче елларында ук төзелгән иске йортларда яши. Кешечә рәхәт яшәргә кызыга алар да. Телевизор күрсәтеп тора бит матур торакларны, уңайлы яшәү шартларын. Ә моңа ирешү өчен акча кирәк. Менә шул проблеманы хәл иткәндә, ялгышлыклар ясала да инде. Бернәрсә дә барып чыкмагач, күбесе кайгыдан аракыга тотына.- Турысын әйтик, эшегез күңелле түгел. Югары белемле педагог Рөстәм Хаялиев ни өчен бу мәшәкатьле эшне сайлады икән?- Институтны тәмамлагач ук мин милициягә эшкә кердем, участок инспекторы булып. Мине, шунда бар, дип, беркем дә димләмәде, үзем сайладым. Мөгаен, гаиләбездәге тәрбия, әти йогынтысыдыр бу дип уйлыйм. Ул безнең гадел кеше - әрсезлекне, кырын эшләрне җене сөйми. Хокук бозуларны күрсә, аның бик нык ачуы килә иде. Без үскәндә, төрле җинаятьләр, кыйнау-талаулар, гомумән, хокук бозулар күп була иде бит. Ә беренче чиратта кемне кыерсыталар? Әлбәттә, үзен яклый алмый торганнарга эләгә. Менә шуларга ярдәм итәсе килә иде. Кешене тәрбияләп үзгәртергә була. Берәү дә җинаятьче булып, бур-карак булып тумый. Вакытында ярдәм кулы сузу кирәк.- Туры юлга басарга булышкан кешеләрдән рәхмәт сүзе ишеткәнегез бармы?- Исерекләр, җәнҗалчылар һәм хокукны санга сукмаучылар арасында кайнагач, рәтле кеше очратмыйбыз дип уйлыйсыздыр инде. Шактый ишетәм мин андый яхшы сүзне. Хәтта җитәкчелеккә дә хат юллыйлар. Үз чиратында аннан рәсми төстә рәхмәт кәгазе килә. Бу турыда күп сөйләү - тыйнаксызлык, сез сорагач кына бер-икесен әйтеп үтим. Беренче елны эшләгәндә беренче тапкыр ишеткән рәхмәт сүзен әле дә онытмыйм. Бер әби участокка елап килеп керде. Базарда мең сумын алдап алганнар. Барып тикшереп карагач, сатучы кайтарырга мәҗбүр булды. Кемгә ничектер, пенсионер әби өчен зур акча иде ул. Җитмәсә акча кысылган кризис елы да иде. Әбинең сөенгәнен күргәч, үзем дә куандым, әлбәттә. Аннары сигез балалы бер үзбәк кешесенә ярдәм иттем. Оланнарын балалар бакчасына урнаштырырга, яше җиткәннәрен мәктәпкә укырга кертергә кирәк бит. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәмне алу өчен «Вид на жительство» дигән документ алудан башларга кирәк иде аңа. Казанда туып-үсмәгән. Нинди кәгазьләр таләп ителүен дә, нинди оешмаларга йөрергә кирәклеген дә белми бу. Мин аны җитәкләп йөрттем һәм чагыштырмача тиз арада тиешле документларын җыйдык.- Сүзебезне шушында тәмамларга да булыр иде, ашыгасыз да... Әмма күрәм, сезне көткән иптәшләрегезнең һәрберсенең бил каешында пистолет кобурасы эленгән. Иптәш майор, үзегез эшләгән вакытта берәр тапкыр корал кулланырга туры килдеме?- Юк. Корал егетләргә үз-үзләрен яклау өчен бирелә. Егетләр эшне андый кискенлеккә җиткерергә тиеш түгел. Полиция инспекторы ул - профессионал, ул кискен хәлне дә чиккә җиткермичә алдан туктата белергә тиеш. Әйтәм бит, үземнең эшләү вакытымда төрле җәнҗаллар күрергә туры килде миңа, әмма аларны якалашмыйча тыныч кына хәл итә алдык.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
27 июня 2017, 11:00
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/ramis-gyilmetdinov-blogerlyk-xobbi-gyna-totrykly-esem-da-bar
Рәмис Гыйльметдинов: «Блогерлык – хобби гына, тотрыклы эшем дә бар»
Без 10 ел чамасы элек инстаграм, тикток, блогерлыкның ни икәнен белми идек, ә хәзер бар тормышыбыз шулар белән тулды. Инстаграм челтәрен ачу белән блогерлар «сибелә». Берәүләре, чыннан да, файдалы, кызыклы блог алып барса, икенчеләре исә тузга язмаган нәрсәләр сөйләп аудитория җыя. Араларында чын мәгънәсендә нәрсә төшергәнен уйлап эшләүчеләр, әле алай гына түгел, махсус сценарийлар язып видеолар төшерүчеләр, блогларын файдалы итүчеләр бар. Шуларның берсе – танылган Чаллы блогеры, социаль челтәрләрдә «Дневник татарина» («Татар көндәлеге») исеме астында үз блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов.
«Барысы да шул КВНнан башланды»Рәмисне күптәннән карап барам, блогын күзәтәм. Бу актив егетнең үз-үзен тотышына, актерлык сәләтенә, харизмасына шаккатасың! Шушы көннәрдә Рәмисне редакциягә чакырдык һәм бик җылы, дусларча әңгәмә кордык.– Мин үзем Актаныш районы Күҗәкә авылы егете. Кече яшьтән үк КВНда катнашып үстем, театрга да тартыла идем. Мәскәүнең Ислам институтын тәмамлаганнан соң, армиягә хезмәткә алындым. Кайда гына булсам, ни белән шөгыльләнсәм дә, сәнгать эшен ташламадым, – дип сөйләп китте Рәмис. – Армиядән әйләнеп кайткач, әлеге өлкә тагын да ныграк кызыксындыра башлады.2015 елларда бик актив рәвештә WhatsApp кулланыла башлады. Мин шунда кыска, шул ук вакытта кызыклы видеолар, мәзәк хәлләр төшереп таныш-белешләргә җибәрергә тотындым. Ул танышларым үзләренең танышларына, алары тагын каядыр җибәргән, ә мин боларның берсен дә белмәдем. Шулай итеп бер мәлне мине урамда таный башладылар! Соңрак дусларым мине ВКонтакте, YouTube социаль челтәрләренә теркәлеп, видеоларымны шунда куеп барырга киңәш иттеләр. Соңыннан Инстаграм барлыкка килде. Баштан мин аны, русча әйткәндә, «признавать» итмәдем. Аннары инде тагын шул дуслар киңәше белән теркәлү үттем һәм кыска видеоларымны шунда кертә башладым. Кешегә бу ошады, миңа язылдылар, мине карап бара башладылар, – дип сөйли әңгәмәдәшем.«Тормыштан алып төшерелгән»Социаль челтәрләрдә һәр блогер үз аудиториясен булдырырга, нәрсәне дә булса алга куеп, шул турыда сөйләргә омтыла. Кемдер аш-су серләренә төшендерә, тиз дә, уңайлы да рецептлар куя, кемдер бизәнергә, киенергә, килешле аяк киеме сайларга өйрәтә... Рәмис тә үзенә юнәлешне бик озак эзләдем ди.– Кемгә ничек итеп ошарга, нинди темага видеолар төшерергә... Үз аудиториямне эзләдем. Ул аудиторияне бер генә юл белән җыймадым мин. Машина йөртүчеләрне җәлеп итү максатыннан «Матур штраф» дигән бер вайн төшергән идем. Төп язылучыларым шуннан соң керде. Аннары дуслар белән җыр да яздык, клиплар да төшергәләдек. «Талиповлар» дигән мини-сериал төшерә башлап, язылучыларым саны 35 меңгә җитте. Бу гаиләнең ире исерек, хатыны доминант, балалары да әллә кем түгел, алар талашалар-ызгышалар. Менә шуларны халык үлеп яратты. Аннары башка сериаллар төшердем, авыл темасын күбрәк яктырта башладым, – дип сөйли блогер.Рәмиснең блогы чын мәгънәсендә халыкчан. Каян уйлап бетерә дә, идеяләре ничек барлыкка киләдер?– Берсе дә мин уйлаган әйбер түгел бит аның! Барысы да тормыштан алынган хәлләр. Әйтик, авыл клубыннан иртәнге якта гына кайтасың һәм таң белән сине печәнгә дип уяталар. Син йокламаган да килеш чыгып китәсең. Бу видеоларны төшергәндә мин шуны аңладым: кешегә үзенә таныш хәлләр генә кызык һәм интернетка куйгач та мондый видеоларның караулары күп булачак. Менә шул булган хәлләрне күрә белү, аларны аңлаешлы итеп уйнау, дөрес итеп халыкка тапшыру, монтажлау осталыгы һәм тырышлык – шул талантлар бардыр инде миндә, – ди блогер.КВНга, театр түгәрәкләренә йөреп, юмористик тапшырулар карап үскәнгәдер, әлеге «харизматичный татарин»да актерлык сәләте дә ярылып ята. Рәмис үзе бу турыда: «Бер минутлык видеоны мин кайвакыт ике сәгать тә төшерәм. Кайдадыр интонацияне дөрес куймыйм, кайдадыр җөмләне  әйтүем ошамый. Шуңа озакка сузыла да инде», – ди. Видеоларны блогер үзенең телефонында монтажлый икән.«Әнием минем өчен сөенә генә»Блогерлык белән шөгыльләнгәндә гаиләңнең сиңа терәк булуы да, теләктәшлек белдерүе дә бик мөһим. Чөнки негатив язучылар була, пычрак сүзләр белән үзеңне генә түгел, гаиләңне дә сүгеп атучылар очрый. «Блогерлыкны башлаган вакытта дөрес төшермисең дип бәйләнәләр иде. Видео төшерәм, аны кертәм, ә миңа: «Сдохни!» дип тә яздылар. Элегрәк аларга җавап кайтарып, талашып ята идем, хәзер андый хейтер барлыкка килсә, язылучыларым аны үзләре үк «ашап» бетерәләр. Ул яктан аудиториям бик көчле. Аннары мин, үч иткәндәй, сез сөйләп торыгыз, ә мин туктамам, барыбер төшерүемне дәвам итәрмен дип, тагын да катырак тырышып эшли идем», – ди әңгәмәдәшем.– Үз татарларыбызның негатив язулары үзәгемә үтте. Без бердәм булырга тиеш түгелмени соң? Ә миңа, вакыт табып, үзебезнең татар телендә пычрак сүзләр язып яталар! Менә шуны аңламыйм! Андый хейтерлар хәзер дә бар. Әниемә килгәндә исә, аңа да күп сүз килгәндер бәлки. Әмма мин аңа: «Кеше күп сөйләр, мине чәйнәрләр. Син минем нинди икәнемне беләсең, аларга ышанма. Интернетта шул рәвешле акча эшләп була. Мин ипотека өчен шул интернеттан кергән акчаны түләрмен», – дип аңлаттым. Элегрәк бәлки куркыбрак та карагандыр, ышанмагандыр да, әмма хәзер ул минем өчен сөенә.«Биш еллап блогыма реклама кертмәдем»Берара кеше социаль челтәрләрдә блог алып баручыларның видеолары-фотолары астына комментарий да язмый, ошый дигән төймәгә дә басмый башлады. Имеш, шул җыелган лайклар өчен аларга акча түлиләр. Ә аларның кеше баетасы килми.– Андый кешеләр хәзер дә бар, – ди әңгәмәдәшем. – Халыкка без төшергән видеодан бер тиен дә акча кермәвен ничек аңлатырга икән? Акча бары тик рекламадан керә. Минем блогым исә рекламадан бер ел элек кенә табыш кертә башлады. Рекламага алынсам, мин аны «эшләдемме – эшләдем» принцибы белән ясамыйм. Минем рекламада сюжет та кызыклы, сөйләм дә бар. Элек, яшермим, реклама алмый торган идем. Аннары видеолар астында күп кенә хейт китте, мине эт итеп сүгә башладылар. Шунда мин барыбер сүгәләр, ә берәр реклама алып карасам, ничек булыр икән дип уйладым. Рекламаны уйлап, матур итеп төшереп куйганнан соң да пычрак сүзләр язып ятучылар булды. Хәзер андыйларга исем китми инде. Миңа да бит ашарга кирәк, киенергә, минем хатыным бар, балам... Шунысы бар: видеолар төшерү кәеф өчен генә бит ул. Минем төп эшем бар – машина йөртүче-экспедитор мин, – ди Рәмис.«Булачак хатыным минем берәр фанаткам булыр дигән идем»Рәмис Гыйльметдинов унбер балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән. «Авылга әни янына кайта калсак, әти мәрхүм инде, бик күп җыелабыз. Өйдә урын да булмый хәтта. Ул яктан әнием бик бәхетле», – ди әңгәмәдәшем. Мин блогердан гаиләсе, кечкенә улы Сәмир турында сорашам.– Булачак хатыным Гүзәл белән очраклы гына таныштык. Ул мине блогер буларак та белми иде. Гүзәл Мөслим ягыннан. Чаллыга күченгән вакытта яшәп торырга фатир бик озак эзләгән. Мин дә ул елларда дус малай белән ике бүлмәле фатирда яши идем. Аннары иптәшем чыгып китте, үзем генә калдым. Бушаган бүлмәгә күп кеше килеп карады, берсен дә ошатмадым аларның. Шулвакыт Гүзәл килеп чыкты. Минем белән танышты, барысы да әйбәт кебек: чиста фатир, уңайлыклар да бар, бер нәрсә генә борчу тудыра – ул да булса мин – бер таныш булмаган ир-егет. Ул вакытта Гүзәлнең апасы бик булышты, ул минем блогны карап барган икән. Гүзәлгә: «Бу малай әйбәт. Монда яшәргә кал», – дигән. Бергәләшеп шулай яшәп киттек, аш бүлмәсендә очраша идек, бергә чәйләр эчә башладык... Хатыным юлыма бик кирәкле вакытта очрады – мине депрессиядән чыгарды ул. Аңа бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтә алам. Бүгенге көндә тату гомер итәбез, Сәмир исемле улыбыз бар.Гүзәл минем киңәш буенча блог алып бару эшенә тотынды. Үзенең блогында яшь әниләргә киңәшләр бирә, бала карау, ашарга пешерү серләренә төшендерә ул. Иң мөһиме – үзенә ошый.«Күңелсез вакытларым күп булды»Чыннан да, блогерлык эшендә дә авырлыклар юк түгел. Блогны үстерү, таныту, алып бару өчен бик күп көч куярга кирәк. Көне-көне белән кәефең дә булмаска мөмкин. Блогны нишләтергә соң? Язылучыларың сине һәрвакыт елмаеп торган килеш күрергә күнеккән.– Элегрәк, ялгыз чагымда, моңсу, күңелсез вакытларым бик күп була иде. Видеолар төшерүем һәм блог алып баруым үземне алдау кебек кабул ителә башлады. Имеш, минем барысы да яхшы, мин кемгәдер кирәк, мине карыйлар... Бәлки шул видеолар аша үземнең күңелемне дә күтәрергә теләгәнмендер... Шуңа социаль челтәрләрдә булган видеоларның кайберләре алдан ук төшерелеп куела, сторислар да шулай ук. Минем үзем генә белә торган база бар: анда видеолар әзер булып тора, аларны урнаштырасы гына кала. Минем өчен инстаграм – ял, кәеф, хобби. Аннары бит яраткан эшең белән шөгыльләнәсең икән, ул эш кебек тә кабул ителми. Мин төп эшемне дә, блогымны да бик яратам, шуңа эшләве дә бик рәхәт! Кешенең стабиль эше булырга тиеш дип саныйм, – дип «тәмләп» сөйли Рәмис.Бүгенге көндә һәр блогерның аудиторияне җәлеп итүдә үз ысуллары бар. Әгәр блогерның эше чынлап та кызык булса, язылучылары үзләре үк аның артыннан иярәчәк.Рәмис Гыйльметдиновтан яшь блогерларга киңәшләр:- Блогерлык эшен башлаганчы кат-кат уйлагыз: бу сиңа кирәкме, ни өчен кирәк? Бары тик шуннан соң гына төшерү эшенә керешегез.- Видео төшерүне туктатмагыз.- Киртәләр булачак, алар алдында каушап калмагыз.- Тырышыгыз, үҗәт булыгыз.- Вакытыгызны җәлләмәгез.- Бу эштә акча да кирәк булачагын истә тотыгыз./ Фотолар Рәмис Гыйльметдиновның шәхси архивыннан.
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2022-10-07 08:28:00
https://beznen.ru/archive/mokhrrir-suze/070323/kazanda-morzhachylar-yori
Казанда морҗачылар йөри
null
«Безнең гәҗит» авыз ачып әйтергә ярамаган темалар арткан, үз фикереңне белдерү куркыныч булу ихтималы чорында да, ягъни ялгыш кына эндәшүең белән террорчы, сатлыкҗан, җинаятьче атын алу куркынычы янаганда да, дөрес сүз җиткерергә, гадел журналистика таләпләренә тугрылыклы калырга тырыша, алдама, сатылма, дигән шигарьне өлге итеп эшләвен дәвам итә. Дөрес, газетаны укучыларыбыз хозурына әзерләгәндә һәр язманы кат-кат укыйм. Шул ук вакытта мөхәррир сүзе сәхифәсенә ни язармын дип атна буе уйлап йөрим, тема эзлим. Чөнки «ярамый»лы заман җитте. Сүз иреген күреп, иркенләп сөйләшеп алдык та, менә хәзер телебезне тешлибез. Тешләнгән тел өчен тема табу җиңел түгел шул. Шулай чираттагы саныбыз турында уйланып йөргәндә, редакциябезгә тема үзе килеп «керде». Кичә, ягъни 6нчы мартта редакциябезнең ишеген кактылар. Укучыларыбыз белә торгандыр, «Безнең гәҗит» редакциясе Ямашев проспектындагы 19нчы торак йортның беренче катындагы фатирны били. – Без җилләтү коеларын тикшереп йөрибез. Карарга мөмкинме? – Мөмкин. Сез «Домуправ»мы, газ хезмәтеме? – Юк, без аерым оешма, – дип елмайды миңа күзләре уйнап торган чибәр генә егет белән бер кыз. – Газ хезмәтеннән даими киләләр, карыйлар, торак инспекциясеме, торак идарәсеннән дә кайсы икәнен хәтерләмим, килгәннәре бар. Бар да әйбәт минем. – Менә хәзер тикшереп карыйбыз, беләбез. Фамилиямне язып алдылар. Никтер икесе дә язды аны. Дөрес, яшь кенә чибәркәй тыйнак, дәшми тора. Ә менә мут егетнең теле телгә йокмый, минем кем булуым да кызыксындырды аны. Журналист, дигәч, мине зур кешегә санап, кулымны да кысты әле. Баксаң, кемнәр белән генә очраштырмый икән аны шушы игелекле эше. Әле яңа гына бер танылган спортчы белән дә танышкан, исемен генә оныткан... Кыскасы, мин боларны керә-керешкә аңлап алдым инде кемнәр икәнен. Зиһеннәре чуалган әби-бабайларны, тиз ышанучан беркатлыларны эзләп йөриләр. Ул арада егет җилтишекләрендәге челтәрләрне куптарып үрелеп караган булды. Ванна ягыннан ваннага ук менеп басты да, диагнозын сөйли башлады. Инде минем кое шахтасының ничек чистартасын да белмәвем, беркайчан да чистарттырмавыма бөтенләй аптырады бу белгеч. Ул куркынып, шаккатып телефонындагы фотосын ачып күрсәтте. Минеке булгандырмы, башкасыныкымы, күккә ашкан коеда үрмәкүч пәрәвезләре шәйләнә. Кыскасы, килер бер көн, мин монда томаланып, агуланып үләчәкмен икән. Шуңа кичекмәстән чистарттырырга кирәк булып чыкты. – Аны ничек чистарталар соң? Таяк тыгыпмыни? Элек морҗа чистартып йөрүчеләр булган, сез андыйга охшамаган. Тегеләр кап-кара булган, – дим көлеп. – Аның үз технологиясе. Без чистартабыз аны. – Координатларыгызны бирегез. Мәгълүматларыгызны калдырыгыз, килешү төзермен. – Нәрсәгә сезгә безнең координатлар. Барысын да үзебез эшлибез. Менә шушы урында инде мин спектакль уйнаудан туктадым. Чөнки беләм мин мондый морҗачыларны, тәрәзә көйләүчеләрне, фильтр урнаштыручы кебек күп төрле «чистартучы»ларны. Алай да беләсем килә бит, каян болар, мошенниклык белән шөгыльләнү шиген уята торган белгечләрне кем җибәргән?! Биомир компаниясе икәнен белә алдым. Тукай урамыннан икәнен дә. Исемен әйтте, тәти егет, ә менә фамилиясен түшенә аскан бейджиктан укып кына белдем. Стекольщиков Алексей Викторович. Каян килдегез дип төпченебрәк сораша башлагач, «От соседей сверху» тонына күчте егет, «операция Ы»ның барып чыкмавына көенеп булса кирәк. Документның ни икәнен белмиләр. Мин үз таныклыгымны күрсәткәч, сездә менә шушындый законлы таныклык булырга тиеш, дип аңлаткач, миңа килеп кергәндә үзләрен тикшереп йөрүче оешма дип таныткан экспертлар, инде хәзер, аларга документ кирәк түгел, алар тикшерүчеләр түгел, мондый таныклыкларның журналистларга гына кирәклеген аңлаттылар мин наданга. Сертификат, лицензия, ОГРН ише документларны сорый башлагач та, минем кызыксынуыма аптырадылар... Әлеге очрашуның финалын телефонга яздырдым. Түшенә Алексей дип язып куйган егет (әллә Алексей, әллә башка, андый язулы кәгазьләрне мин түшемә унны тагып куя алам, алар хезмәткәрнең шәхесен аныкларга ярдәм итә торган документ түгел) чын артист булды, минем видеом аңа реклама буласы икән, әле әти-әнисенә сәлам дә юллады. Артык сорауларыма җаваплар таләп итә торгач, ара-тирә чукынып та алгалады... Интернет сәхифәбезгә кереп әлеге тамаша-спектакльне күрергә мөмкин. Үзен Марина дип таныштырган кыз белән Алексей сәфәрләрен дәвам итәсе иде әле, күршеләргә шакый башладылар. Анда өлкән яшьтәге бик әйбәт күңелле әби белән бабай яши. Мин инде бу мут белгечләрне анда кертә алмый идем. Подъезддан куып ук чыгардым. Аннан соң Алексейның түшендә эленгән язуның арткы ягына язылган кайнар линия дип аталган номерны видеодан карап («белгечләр» аны бирмәде) 88553409669 телефонына шалтыраттым. Нинди оешма, ни белән шөгыльләнәләр, дип кызыксындым. Мөлаем тавышлы ханым, эшчәнлекләренең күп кырлы булуын әйтеп масайды. Ләкин мин үземнең кем булуымны әйтеп, сорауларымны яудыра башлагач, җитәкчелеккә тоташтырам дип, трубканы Алмаз исемле икенче кешегә тоттырды. Әмма Алмаз минем белән озак сөйләшмәде, элемтә өзелде, кабат шалтыратуларым нәтиҗәсез – номер линиядә юк иде инде. Менә шундый «тема» керде безнең редакциягә. Ничә кешене алдаганнардыр, минем фамилиямне язган кәгазь битендә исемлек шактый күренә иде. Без бу темага әле нокта куймыйбыз. Тукай урамындагы шушы җил тишекләрен арчучы оешма белән якыннанрак танышырга җыенабыз. Беләсе иде, алар җилләткеч коеларны гына чистарта микән, әллә кесәләрне дәме?! Шуны әйтә алам, бернинди җилләткеч коеларны да чистартырга кирәк түгел. Мәсәлән, мине, эшләр харап, дип котымны алырга тырышкан подъездда бу эш кирәк микән? Безнең 5 катлы йортның беренче катындагы тишектән дә карга тавышлары ишетелә бит. Бу эш, кирәк була калса да, газ хезмәте, Йорт идарәсе белән берлектә аерым Фәйзрахманов белән генә түгел, бөтен подъезд, йорт белән бергә башкарылырга тиеш. Гомумән, чынлап та лицензияле эшләүче оешмалар вәкилләре, шул ук газ хезмәте булсынмы, башкасымы, сезгә бернинди өстәмә хезмәтләр такмас, сезне сөйләштерергә тырышмас. Ә бу тәти осталар кешене сөйләштереп, уяулыгын җуйдырып, башларын чистарту аша кесәләрен капшый. Анда Алексей кебек тел осталары эшли. Кызганыч, мондый «хезмәтләндерүчеләр» бихисап бүген. Аларны мошенниклар дип әйтеп тә булмый, законлы эш итәләр кебек юридик яктан, ләкин кебек кенә шул. Чөнки законнары шундый. Әби-бабайларны алдарга рөхсәт итә торган законнар янында, телне тешләттерә торганнары күбрәк һәм кырысрак. Аң булыгыз, алда Җиңү бәйрәме җитә. Әле җилләткеч коеларын чистартучылар, тәрәзә төзәтүчеләр кебекләргә яңалары өстәлер. Бөек Җиңүнең 55 еллыгы алдыннан минем әниемне котлап, «3 кенә меңлек» уенчыкка да ярамаган калай томыр бүләк итеп чыкканнар иде. Алар киткәч кенә аңлап алып, әнием мин кайтканда елап утыра иде. Каргыштан, кеше рәнҗетүдән курыкмый торган тулы бер буын, зур бер профессия катламы барлыкка килде. Менә Алексей да, кат-кат чукынды мин төшергән видеода да. Әмма аның Алласы бармы икән?! Әле бу аның торба чистарту беренче һәм соңгы эше генә микән?! Никтер миңа аның йөзе бик таныш кебек тоелды. Видеоны beznen.ru интернет сәхифәбезгә кереп карагыз, бәлкем танучы булыр. Һәм... алданмагыз. Туганнарыгызны, күршеләрегезне кисәтегез. Мондый очраклар турында безгә дә фаш итеп языгыз. Газетабызны 7нче мартта нәшриятка тапшырабыз, ләкин почта аны 9нчы мартта гына тарата башлаячак. Әмма язның беренче, иң якты бәйрәмебез – 8 март бит. Сөекле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйк. Янәшәдәге апа-сеңелләребезне, әниләребезне, әбиләребезне кадерлик, саклыйк. Сез бәхетле булсагыз гына, без дә бәхетле. Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
beznen_ru
mass_media
Мөхәррир сүзе
07.03.2023
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bdinyi-kabat-birep-bulachak
БДИны кабат биреп булачак
Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмаган абитуриентлар үзләрен янәдән сентябрьдә сыный алачак. Моның өчен 21 августка кадәр гариза тапшырырга кирәк.
Имтихан нәтиҗәләреннән канәгать булмаучылар рус теле һәм математикадан (база дәрәҗәсе) - БДИ, ә мөмкинлекләре чикле укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра алачак. 5 сентябрь көнне - рус теле, 8 сентябрь - математика, 16 сентябрь - рус теленнән БДИ һәм ГВЭ, математикадан БДИ сынаулары була.Әлеге имтиханнарда 11нче сыйныфтан соң имтихан тапшыра алмаганнар, ике фәннең берсеннән канәгатьләндерерлек баллар җыя алмаганнар катнаша.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
09 августа 2017, 10:27
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyida-yort-stenasyina-zur-itep-bala-rseme-yasa
Чаллыда йорт стенасына зур итеп бала рәсеме ясаганнар
Чаллының 26/08 йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган. Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш. Яңа эшне башкарып чыгарга - уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт...
Чаллының 26/08 йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган. Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш.Яңа эшне башкарып чыгарга - уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт сарф ителгән. Ул йортның Яшьлек проспекты ягына төшерелгән, диелә.Шунысы игътибарга лаек: шәһәрнең кайбер кешеләре әлеге эшне ошатмаган. "Халык контроле" хезмәтенә, мәсәлән, йортчылар ризалыгыннан башка гына ясалды, дип шикаять калдыручылар да булган.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2017-08-23 05:42:26
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/prezident-kachalovlyilarga-mashina-blk-itte-m-akte
Президент качаловлыларга машина бүләк итте һәм актерларны ГТО нормаларын тапшырырга өндәде
Якшәмбе көнне Качалов исемендәге зур драма театры, төзекләндерү эшләре тәмамланып, тамашачыга үз ишекләрен ачты. Реконструкция эшләре инде ике дистә елга якын бара иде, ә ике ел ярым элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме белән, соңгы этап башланды. Театрның ачылышына республика башлыгы үзе дә килде. Ул...
Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, театрларда мондый зур ремонт-төзелеш эшләре башкарылу ил күләмендә дә юк диярлек. Ә Татарстанда аны федераль бюджет акчаларына өметләнми генә, республика көче белән башкарып чыктылар. Мәдәният елында актерларга менә дигән бүләк бу, әлбәттә. Театр бинасының мәйданы ике тапкырга зурайган, сәхнә иң соңгы таләпләр буенча эшләнгән.- Ниһаять, безнең хыял чынга ашты. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкты. Эш барышында Славутскийның аппетиты артты, әмма ул барысын да дөрес эшләде. Театр бит озак еллар хезмәт итү өчен эшләнә, ә без күпмилләтле Татарстаныбызда шундый шәп рус театры булуы белән горурланабыз. Бина да лаеклы булырга тиеш, - диде Президент, спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп.Ә өй туена ул качаловлыларга «Тойота» һәм «КамАЗ» автомобильләре ачкычларын тапшырды. Шуннан соң, шаяртып: «ГТО нормаларын тапшырыгыз, велосипедларга утырыгыз», - дип тә өстәде.Театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский журналистларны яңартылган сәхнә, артистларның грим бүлмәләре, декорация цехлары, репетиция заллары, булачак кафе белән таныштырды. Музей да ясаганнар. Анда беренче экспонат та үз урынын алган: СССР конституциясен сурәтләп диварга беркетеп эшләнгән портрет.Сезон ачылгач, актерлар театрның зур һәм кече сәхнәләрендә уйнаячак. Баш режиссер киләчәктә Качалов исемендәге фестиваль оештырырга ниятләүләрен дә җиткерде. Быел үзләренә эшкә килгән Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин турында фикерләре белән дә уртаклашты:- Бездә әлегә кадәр андый актер юк иде. Ул миңа бик ошый, - диде.Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуда министр Айрат Сибагатуллин Мәдәният елында башкарылучы эшләр турында сөйләде. Аларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәтләрен ирештерде. Мәдәният хезмәткәрләренә грантлар өчен хөкүмәттән 18,5 миллион сум акча бүленеп бирелә икән, монда да Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур булуын билгеләп үтте министр. Ул киләсе елга кайбер мәдәни оешмаларга капиталь төзекләндерү өчен ярдәм дә сорады.Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев үзләренә бирелгән грантлар өчен рәхмәт белдерсә, драма театрларының кайсыларын кайбер районнарда җитәкчеләрнең кабул итәргә теләмәүләре өчен борчылуын да җиткерде.Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин үзләренең бинасына төзекләндерүдә һәм күренекле композиторларның компакт-дискларын чыгаруда ярдәм сорады.Президент үтенечләрнең берсен дә читтә калдырмады. Артистларга торак мәсьәләсен хәл итүдә арендага төзелгән фатирлар ярдәм итәчәген әйтеп сөендерде. Татарча китап кибетенә урын табарга, сынлы сәнгать музеена төзекләндерү үткәрергә һәм башка проблемаларны чишәргә ышандырды.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин 2,5-3 меңлек урынлы концерт залы төзү мәсьәләсен күтәрде.Президент та бу сорауга битараф түгел икән. «Шуның кадәр тамашачы җыя алырсызмы соң?» дип сораса да, моның чынга ашмаслык эш түгеллеген аңларга була иде.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
09 сентября 2014, 08:24
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kamaz-chp-tashu-mashinalary-iteshter-bashlady
"КАМАЗ" чүп ташу машиналары җитештерә башлады
Аңа урнаштырылган чүп төяү җайланмасы белән кабина эченнән дә, урамнан пульт ярдәмендә дә идарә итәргә була.
Чаллы автогиганты  Мәскәүнең «АВТОБАУ» компаниясе белән берлектә өр яңа КАМАЗ-Компас 43089-F5 шассиенда ясалган тәүге чүп ташу машинасын тәкъдим итте. Авырлыгы 9,5 тоннаны тәшкил иткән әлеге транспорт чарасы 154 ат көченә ия. “Аңа урнаштырылган чүп төяү җайланмасы белән кабина эченнән дә, урамнан пульт ярдәмендә дә идарә итәргә була”, - ди белгечләр. Әлеге коммуналь техника бер үк вакытта шәһәр һәм шәһәр яны җирлегенә хезмәт күрсәтү өчен җайлашкан.Фото:https://kamaz.ru/
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-05-12 13:32:00
https://beznen.ru/archive/imanga-yul/210221/kornnen-inu-sbplre
Коръәннең иңү сәбәпләре
null
Тормышыбызга күз салсак, һәрнәрсәнең үз кагыйдәсе, инструкциясе, кануннары барлыгын күрербез. КЕШЕЛӘР ИМИНЛЕГЕ ӨЧЕН Ул кагыйдәләр, гадәттә, китап рәвешендә бер җиргә тупланган була. Моңа тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, автомобиль салоныннан яңа машина алсак, безгә аның техник паспортын – китабын да бирәләр, инструкциясе дә була. Машинадан дөрес файдалануга кагылышлы ул кагыйдәләрдә аңа нинди бензин салырга, климат контрольне ничек итеп эшләтеп җибәрергә, башка кирәкле функцияләрен ничек эшләтергә икәне – кыскасы, барысы да язылган була. Көнкүреш техникасының кайсысын гына алсак та, һәркайсында дөрес куллану кагыйдәләре тупланган китап-күрсәтмә була. Кешеләр үзләренә зыян китермичә, тиешле рәвештә куллана алсыннар өчен языла һәм аңлатыла торган ул кагыйдәләр сатып алган теге яки бу товарга гына кагылмый. Гомумән, тормышта һәрнәрсәнең үз кагыйдәсе бар. Әгәр юлга чыксаң – юл йөрү кагыйдәләре, эшкә керсәң – ул фирманың үзенең эчке кагыйдәләре. Әйтик, берәр илгә бардың, ди, анда да – читтән килүчеләр дә мәҗбүри үтәргә тиешле үз кагыйдәләре. Болар барысы да кешеләрнең иминлеге өчен эшләнелә. Әгәр дә бар кеше дә үтәргә тиешле билгеле бер кагыйдәләр, кануннар булмаса, бу хаоска, ягъни буталчыклыкка китерер иде. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, һәр кеше үзе теләгәнчә машина йөртә башласа, Аллаһым сакласын, күпме юл фаҗигасе булыр иде. Әле юл йөрү кагыйдәләре үтәлешен һәрдаим тикшереп, күзәтеп торып та, юлларда күпме фаҗигаләр була, күпме кеше гомере өзелә… Кешеләр җир йөзендә дөрес һәм тыныч-имин яшәсеннәр өчен, Аллаһы тормыш кагыйдәләрен иңдергән. Иңдереп кенә калмаган, тормыш кагыйдәләре буенча үз үрнәгендә яшәп күрсәткән Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) җибәргән. Ул кагыйдәләр җыелмасы – Аллаһ тарафыннан иңдерелгән Коръән китабы. Әйе, Раббыбыз кешелек дөньясына бу могҗизалы китапны бәндәләре бәхетле-сәгадәтле тормыш алып барсыннар өчен иңдерде. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, мәчет-мәдрәсәләрдә күп кенә кардәшләребез гарәп хәрефләрен танып, авазларны дөрес итеп әйтергә тырышып, Коръән укырга өйрәнә. Бу – бик сөенечле күренеш. Ләкин күңелне төшерә торган икенче ягы бар: укыган сүрә һәм аятьләрнең мәгънәләренә төшенергә омтылу, аларны гамәлдә аңлап кулланырга тырышу күренми. Коръән дәресләре биргәндә дә, укыган сүрәнең яки аятьнең мәгънәсен аңлата башласаң, «ярар, җитәр инде, хәзрәт, дөрес укырга өйрәнәсе бар бит», дип туктатып, аятьнең нәрсә аңлатканын белергә теләмәүчеләр бихисап. Шунлыктан, Коръән хакын дөрес итеп үтәп яшәр өчен, Коръәннең иңү сәбәпләрен искә төшереп китәргә булдым. БЕРЕНЧЕ СӘБӘБЕ – ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ӨЧЕН Без бу дөньяга олы бер максат белән килгәнбез, ул – Аллаһка гыйбадәт кылу. Моңа дәлил – «әз-Зарият» сүрәсенең 56нчы аяте: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем». Аллаһның китабын уку да гыйбадәтнең хәерле бер төре булып тора Һәм шушы илаһи китапны укып, без Аллаһка гыйбадәт кылабыз, Аңа табынабыз, Аның ризалыгына өметләнәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кем Аллаһ китабыннан бер хәреф укыса – аңа бер савап һәм ул савап унга тапкырлана. Мин әйтмим «Әлиф-ләм-мим» бер хәреф дип, киресенчә, әлиф – хәреф, ләм – хәреф, мим – хәреф» (Тирмизи хәдисләр җыентыгы). Иң әһәмиятле гыйбадәтләрнең берсе булган намазны да Коръәнне укымыйча башкарып булмый. Бухари хәдисләр җыентыгында килә торган хәдистән аңлашылганча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Намазы юк шул кешенең (намазы кабул булмый) – кем Коръәннән «Фатиха» сүрәсен укымый». Димәк, дөрес итеп гыйбадәт кылу өчен Коръәнне тиешле кагыйдәләре (ул тәҗвид кагыйдәләре дип йөртелә) белән өйрәнү өстебездә бурыч булып тора, чөнки шунсыз Аллаһыга табынып булмый. ИКЕНЧЕ СӘБӘБЕ – ФИКЕРЛӘҮ, УЙЛАНУ, ГЫЙБРӘТ АЛУ ӨЧЕН Укыганыбызның тәрҗемәсен белеп, мәгънәсенә төшенеп фикерләү зарур. Әйтик, әле яңа гына укыган аятьтә Раббыбыз безне нәрсәдән кисәтә, нинди гамәлләр кылырга өнди, нәрсәдән гыйбрәт алырга куша? Аллаһы Үзенең Коръәнен менә шуларның барысын да уйлар өчен иңдергән. Ул «Сад» сүрәсенең 29нчы аятендә әйтә: «Без мөбарәк китапны – аятьләрен уйлап, фикерләп аңласыннар һәм гакыл ияләре вәгазьләнсен өчен иңдердек». Янә дә «Мөхәммәд» сүрәсенең 24нче аятендә: «Алар Коръәнне тыңлап, аятьләрен уйлап фикерләп карамыйлармы, әллә аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?» – диелә. «Мөхәммәд» сүрәсенең 24нче аятендә: «Әллә алар Коръәндәге файдалы булган хак сүзләрне уйлап, фикерләп карамыйлармы?!» Бу аятьләр хәрефләрне, сүзләрне дөрес итеп уку гына җитмәгәнен, ә шул укыганнарны уйлап, фикерләп, мәгънәләренә төшенү мөһимлеген тагын бер кат дәлилли. ӨЧЕНЧЕ, ИҢ ТӨП СӘБӘБЕ – ГАМӘЛДӘ КУЛЛАНУ ӨЧЕН Һәр гыйлемнең төп максаты – аны тормышта файда белән куллану. Шуның шикелле үк, һичшиксез, файдалы дини гыйлемнең асылы булган Коръәндәге гыйлемне дә без үз яшәешебездә, үз тормышыбызда кулланыр өчен өйрәнәбез. Дөрес укып һәм тәрҗемәсен белеп тә, гамәлдә кулланмасак, файдасы булмавы бар. Моңа дәлил итеп, Мөслим риваятендә килгән хәдисне китерергә була: «Коръән ул – йә синең яклаучың, яки сиңа каршы булачак». Хәдистә әйтелгәнчә, без тиешле гамәлләрне кылып яшәсәк, ул безгә шәфәгатьче, яклаучы булачак; ә ул гамәлләрне кылмасак, анда булган кануннар буенча яшәмәсәк – каршы булачак. Шуңа да сәхабәләр тормышына карасак, Габдуллаһ ибн Масгуд яки Гусман ибн Гәффән башта ун аятьне өйрәнеп, анда булган гыйлемне аңлап, төшенеп, үз тормышларында кулланмый торып, икенче ун аятькә күчмәгәннәр. Димәк, Коръәннең хакын дөрес үтәр өчен, без тәҗвид кагыйдәләре белән җиренә җиткереп укырга, аннан соң тәфсирен (мәгънәви тәрҗемәсен) белеп, анда булган гыйлемне аңлап һәм шуннан соң тормышыбызда кулланып яшәргә бурычлыбыз. Коръәнне дөрес укып та, тәфсирен белеп тә, әмма гамәл кылуга, ягъни тормышта куллануга салкын карасак; рибаны (процентка акча алу йә бирү) тыйган аятьләрне аңлап та, «әй, бүгенге авыр заманда ансыз яшәп булмый» дип, барып рибага акча алып торсак – болар Коръән кушканча яшәү булырмы?! Без яратып ашый торган бәлеш тәмле булсын өчен бәрәңгесе дә, ите дә, камыры да, суганы да, тозы-борычы да кирәк. Бәлешне итсез, бары тик бәрәңге белән генә пешереп булмаган кебек, Коръәнне дөрес уку гына әле ул Коръән кушканча яшәүне аңлатмый! Шуңа да Аллаһ Раббыбыз безгә динебезне дөрес аңларга, тиешле гыйлем алып, тормышта шул гыйлемне дөрес кулланырга һәм Коръән хакын үтәп яшәргә, һәммәбезгә дә ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсен иде. Әмин. Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ, Балык Бистәсе районы
beznen_ru
mass_media
Иманга юл
21.02.2021
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/dltneke-bulmagan-pensiya-fondlaryn-dlt-elektron-khezmtlr-portaly-asha-da-saylap-bula
Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын электрон хезмәтләр порталы аша сайлап була
Үзәк банк әзерли торган яңа закон проекты гражданнарга пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына онлайн режимда күчерергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза ТАСС. Үзәк банкның коллектив инвестицияләр директоры Филипп Габуния әйтүенчә, әлеге закон проектын көз азагына кадәр кабул итәргә җыеналар.
Билгеле булганча, 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләр пенсия капиталларын тупланма өлеш белән яки ансыз формалаштыра ала. Тупланма өлештән баш тарткан очракта, эш бирүче түли торган барлык иминият взнослары да иминият пенсиясен формалаштыруга гына китәчәк. Тупланма өлешне дә формалаштырырга уйлаганнарның иминият взнослары тупланма һәм иминият өлешләренә бүленәчәк. Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның 90 проценты финанс мәсьәләсендә пассив. Шуңа да Татарстан пенсия фонды бүлеге белгечләре пенсияне бары иминият өлешенә күчереп, барысын да дәүләткә ышанып тапшырырга киңәш итә. Ә инде икътисад белән кызыксынып барган актив кешеләргә акчаның бер өлешен тупланма өлешенә салсаң да була. Тупланма өлешне, гадәттә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерәләр. Әлеге оешманың икътисад базарындагы табышларын, уңышларын күзәтеп барырга нәкъ менә дәүләт электрон хезмәтләр порталы ярдәм итәчәк. Интернет аша пенсия фондын сайларга мөмкинлек биргән закон проекты фонд яңалыклары белән танышырга, кайсы фондка күчсәң, күпме акча югалтачагыңны исәпләргә, башка кирәкле мәгълүмат тупларга да мөмкинлек бирәчәк.Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергән кертемнәр табыш та китерергә мөмкин, шулай ук фонд банкротка чыгып, акчасыз калу да ихтимал. Дөрес, мондый очракта дәүләт гарантия буларак тупланма өлешенә күчерелгән акчаларны кайтарачак, әмма процентсыз. Шунысы да бар: пенсиянең тупланма өлеше саклана торган дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын биш елга бер тапкырдан да ешрак алыштыру кертемче өчен отышлы түгел, бу инвестиция керемен киметә.Еш кына үзләрен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр, өйләргә килеп, документлар имзаларга тәкъдим итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре бу мәсьәләдә аеруча сак булырга киңәш итә.Ниндидер документка кул куйдыртырга теләүчеләрнең, үзләрен пенсия бүлегеннән килдем диючеләрнең мошенник булуы бар. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан да өйдән-өйгә йөрми.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
27 октября 2017, 10:13
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/cally-iangyn-kotkaru-otriadynda-iana-itakce
Чаллы янгын-коткару отрядында - яңа җитәкче
Кем икән ул?
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген Чаллының янгынга каршы дәүләт хезмәте 15нче янгын-коткару отрядының яңа башлыгы белән таныштырды. Ул – 33 яшьлек Алмаз Мифтахетдинов. Моңарчы янгын сүндерүчеләр җитәкчесе Рөстәм Юмагуловның урынбасары булып хезмәт итә. Рөстәм Юмагулов лаеклы ялга киткәч, бер елга якын янгын-коткару отряды башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкара."Аның кеше гомерен саклап калуда өлеше зур. 53 комплекстагы шартлау, Минзәлә районында самолет егылып төшүе булсынмы - бөтен коткару операциясендә ул үзе катнашты. Читтән карап тормады. Мин үзем күрдем. Кулына рация тотып, башка коткаручылар белән кеше гомерен саклап калуда катнашты. Минемчә, аннан командир чыгачак", - дип бәяләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-09-19 14:30:00
https://shahrikazan.ru/news/sport/ilne-iyarlchelr-chatyirtauga-yieldyi
Җилне иярләүчеләр Чатыртауга җыелды
«Уй-хыялларыңа канат куяр өчен, шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда - рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе - юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер...
Татарстанның иң биек нокталарының берсе булган Чатыртау җилен ныклап торып «эшкә җигә» башладылар. Юк. Җил тегермәне куймадылар анысы. Азнакай, Баулы, Алабуга, Чаллы, Зәй, Туймазы, Октябрьск, Түбән Кама һәм Әлмәт парапланеристлары җыелды анда. Моңа кадәр мәшһүр якташыбыз язучы Марсель Галиев мәдхия җырлаган Чатыртауның мәгърурлыгын, аның «саф, мәҗүси» җиленең - әйе, әйе, «үлән өстенә менеп мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый» торган җилнең җирдән каерып алып күкләргә ашырырдай куәтен дә тойдылар ул көнне парапланеристлар. «Марсель ул Чатыртауны шуның кадәр күтәрде. Аның янында Памир таулары бер түмгәккә генә әйләнеп калды», - ди торган иде Туфан ага Миңнуллин. Спортчылар да яратты, үз итте бу тауны. Әбичәч-кылганнар өстенә түшәлгән төрледән-төрле «канатлар»ның җилгә сусап ятуы да, җил иркенә буйсынганнарына күзгә күренеп «җан иңүе» дә үзе бер гаҗәеп манзара иде. Аннан, тын алырга да онытып, җир белән күк арасында колач җәйгән канатларны күзәтергә генә кала. Үзебезчә итеп тауканатлар, җилканатлар кебегрәк сүзләр белән дә атап булыр иде аларны.- Без һава торышына тулысынча буйсынабыз. Шуңа да аңа, «сез», дип, олылап эндәшәбез. Яшьләрне өйрәтүе бик җиңел. Алар шундук эләктереп ала. Очкандагы хис-тойгыларны аңлатып бетерә торган түгел. Үзебезнең клубта гына да соңгы елларда 60лап кеше шөгыльләнде. Балаларны без өйрәтә алабыз, әмма бу өлкәннәрнең матди ярдәменнән башка булмый. Бүген исә биредә бары тәҗрибәле парапланеристлар гына катнаша, чөнки каршылык полосасы булган агачларны да үтәргә кирәк, - ди ярышларның баш хөкемдары, Казанның «Икар» үтә җиңел авиация клубы җитәкчесе Радик Туйкин.Баулыдан килгән Олег Назаров та әле булса җирнең түгел, ә күкнең тарту көчен тоеп яшәүчеләрдән. Украинада һәм Польшада 20 ел буе гражданнар авиациясе очучысы булган. Ул җитәкләгән «Flyday» клубы аша да 45ләп үсмер үткән. Россия күләмендәге ярышларда да катнашканнар. Призлы урыннар алганнар. «Самолетта очу ул бүтән нәрсә. Анда техника, мотор тавышы. Ә менә бу очу - чын очу, ичмасам. Монда шуның кадәр егәр, ләззәт аласың», - ди ул, рухланып.Шулай да ничәдер минутка сузылган әлеге кәеф өчен күпме түләргә кирәк соң? Баксаң, иң очсыз дигән параплан да 40 мең, яхшы дигәне исә 60 мең сум тора икән. Аңа тагын подвеска, ягъни очучы утыргычы (15 мең), хәвефсезлекне тәэмин итәргә запас парашют (12 мең), махсус баш киеме (3 мең) дә кирәк. Инде кош күреме югарылыгыннан күргәннәреңне кинога да төшерәсең килә икән, шлемга беркетелә торган камерасыз (12 мең) да булмый, диләр.2003 елда ук икесенә бер параплан сатып алып, Чатыртауга беренчеләрдән булып менгән сабакташ дуслар Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) һәм Илдар Гәрәевне (Түбән Кама) дә биредә очраттым. Әле булса очалар. Алган травмалары да бу экстримга киртә куя алмаган. Шул ук вакытта Данис Мусин җитәкчелегендәге «АзФлай» - Азнакай командасы ярышта чыгыш ясаган иң яшь командаларның берсе булды. Составында ике очучы кыз булган бердәнбер команда буларак та, кабул итүче як буларак та алар игътибар үзәгендә иде.Көн дәвамында барган ярышларда билгеләнгән маршрут буенча ераклыкка очуда Альберт Хуҗиев (Баулы), Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) һәм Сергей Кондауровка (Чаллы) тиңнәр булмады. Ә җиргә төгәл очып төшүдә Айнур Ганиев (Баулы), Данис Мусин (Азнакай) һәм Сергей Кондауров (Чаллы) аерылып торды. 18 яшькә кадәрлеләр арасында Камил Шамгулов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шәхси беренчелектә җиңеп чыккан 26 яшьлек Альберт Хуҗиевны тотрыклы һәм камил техника күрсәтүче буларак билгеләп үттеләр. 11 яшендә оча башлаган егет икән Альберт. Җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча идарәсе әзерләгән диплом, медальләр,акчалата бүләкләр һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды.Ике көн дәвамында барган әлеге чараны Азнакай үсмерләр хәрби-патриотик спорт аэроклубы директоры, элеккеге очучы Илдар Фазуллинның, шулай ук Әлмәт, Казан, Чаллы һәм Түбән Камадан дельталетларда килгән дусларының күрсәтмә чыгышлары да бизәде. Үтә җиңел авиация федерациясе рәисе Владимир Чупарков та, Азнакай муниципаль районы хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин да, аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да шунда иде ул көнне. Алар исә күңел халәтен күкләргә күтәргән әлеге чарада катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Үзенең тауканатларын гына түгел, ә учакта пешкән пылау исен дә Чатыртау җиле әле озак юксыныр.
shahrikazan
mass_media
#Спорт
22 мая 2012, 06:09
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/dnyadagy-i-kyymmtle-brge-nich-sum-tora
Дөньядагы иң кыйммәтле бәрәңге ничә сум тора?
Дөньядагы иң кыйммәтле бәрәңге – Италиядә.
Дөньядагы иң кыйммәтле бәрәңге – Италиядә. «La Bonnotte» сортлы бәрәңгенең 1 килосы 500 евро тора. Ул Нурмуатье утравында үстерелә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 ноября 2018, 10:48
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/mobilizaciianen-iana-dulkyny-kotelmime
Мобилизациянең яңа дулкыны көтелмиме?
Президент указында мобилизациянең бернинди этаплары да күздә тотылмаган.
Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Мобилизациянең бернинди дә яңа дулкыны юк», - дип белдерде. “Өлешчә мобилизация уздырганда ачыкланган хаталар төзәтелә, ә мобилизациянең яңа дулкынын игълан итмәделәр”, - диде Кремль вәкиле.Моңа кадәр, Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин да Россиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация беренче һәм икенче этапларга бүленми, төбәк башлыклары һәм рәсми затлар ясаган белдерүләр дөрес түгел, дип белдергән иде.Шул рәвешле, ул Курск һәм Ростов өлкәләре башлыкларының мобизилизациянең «беренче этабы»н үтәү турындагы хәбәрләренә аңлатма бирде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.«Президент указында мобилизациянең бернинди этаплары да күздә тотылмаган. Шулай булгач, кемнеңдер «беренче этапны үтәве» яки «икенче этапка күчүе» турында сүз алып барылмый. Илдә өлешчә мобилизация бара. Бу – өзлексез процесс һәм бернинди этапларга да бүленми», - диде Швыткин.Ул аңлатып узганча, һәр төбәкнең үзенең мобилизация планы бар, кайбер төбәкләр аны инде үтәде, ә кайберләре – юк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-10-12 15:09:00
https://beznen.ru/archive/annan-monnan/210922/durt-ayga-nibary-durt-tatar-koncerty
ДҮРТ АЙГА – НИБАРЫ ДҮРТ ТАТАР КОНЦЕРТЫ
null
«Бизнес Онлайн»: Татарстан Президенты каршындагы мәдәният буенча совет әгъзасы, Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең репертуар сәясәтен тәнкыйтьләп, директор Кадим Нуруллинның вазифасына туры килү-килмәү мәсьәләсен күтәреп, мәдәният министры Ирада Әюповага хат юллаган. «Минемчә, соңгы вакытта филармониядә татар концертларын оештыру буенча хәвефле вазгыять туып килә. Рәсми сайттагы мәгълүмат буенча, киләсе дүрт айда (сентябрь – декабрь) биредә 64 чара узарга тиеш. Шуның дүртесе генә – татарча: сентябрьдә – берәү, октябрьдә – икәү, ноябрьдә – берәү, ә декабрьдә бер татар концерты да юк!» – дип язган ул. Филармониядә Фәттаховның тәнкыйте белән килешмәгәннәр. «Татар концертларын кысрыклап чыгарабыз дигән сүз бөтенләй дөрес түгел. Кемнедер кертергә теләмибез дигән нәрсә юк. Без үз эшебезне эшлибез. Җитәкче буларак минем төп максатым – филармонияне күтәрү, мәйданны арендага гына биреп тору түгел», – дигән Кадим Нуруллин. Филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та: «Татар концертларына бернинди киртә юк! Үзләре килергә теләмидер, күрәсең. Күпләр «Пирамида»га, мәдәният сарайларына китте», – дип белдергән. «Газета.ru»: Русия Юстиция министрлыгы танылган юмор остасы Максим Галкинны «ят агент функцияләрен башкаручы физик затлар» исемлегенә кертте. Элегрәк Кремльдә «сәяси карашлары аркасында безгә аның белән юл уңаеннан түгел» дип белдергәннәр иде. Махсус операция башланганнан соң Максим Галкин гаиләсе белән чит илгә китте, хәзер дә шунда кала бирә, сәяси вакыйгалар турында фикерен ачык итеп әйтеп тора. Хатыны Алла Пугачева август ахырында Русиягә кайтты. Русия Президенты Дмитрий Песков: «Пугачевадан Русиягә каршы бер сүз дә ишеткәнебез юк», – дип белдергән иде. Хәзер Примадонна Юстиция министрлыгына: «Мин, ирем – намуслы, тәртипле, ихлас кеше, Русиянең чын һәм сатылмый торган патриоты, Ватанына үсеш, тыныч тормыш, сүз иреге теләүче зат белән бер фикердә, шуңа күрә мине дә яраткан илемнең «ят агентлары» рәтенә кертүегезне сорыйм», – дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Ә «ят агент» дип табылган Максим Галкин үзе бу уңайдан аңлатма биреп: «Иноагент» икән – «иноагент». Тик мин үземне «ят агент» дип санамыйм. Мин сәясәт белән дә, вөҗданымны сату белән дә шөгыльләнмим. Мин юморист. Элек сәясәтчеләрдән ничек шаярып көлгән булсам, хәзер дә шулай шаяртуымны дәвам итәчәкмен. Украинадан соңгы тапкыр ун ел тирәсе элек, анда концертлар куеп йөргәндә акча алган идем», – дип видео чыгарды. «Inkazan»: Татарстанның балалар мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец приюттан хуҗасыз эт һәм мәчеләрне алырга чакыру илнең демографик иминлегенә куркыныч тудыра дип саный. «Хәзер йорт хайваннарын ничек атауларына игътибар иткәнегез бармы? Күпләр аларга «улым», «кызым» дип дәшә. Ничек инде этне яки мәчене «улым» яки «кызым» дип атап булсын? Андый «бала»сы барлыкка килгән гаилә чын бала алып кайтырга теләми башлый. Хәзер урамнарда приюттан хуҗасыз хайваннарны алырга чакырган социаль реклама бик күп. Аларны «гаилә – дөньядагы иң яхшы урын» дип язылган, күп балалы гаилә сурәтләнгән баннерлар алыштырырга тиеш», – дигән язма чыгарды ул үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә һәм телеграм-каналында. Русиядә чайлдфри (бала алып кайтырга теләмәү) хәрәкәтен канун нигезендә тыю турында сөйләшү барганда, мин дә күренеп алыйм, дигәндер, күрәсең. Ләкин омбудсмен тәнкыйть утына тотылды. Аңа заманында «Империя страсти» дигән тапшыруда ярым-шәрә калганчы чишенүен дә исенә төшерделәр. Соңрак Волынец «ВКонтакте»дагы язмасын бетереп атты, телеграм-каналдагы язмага шәрехләмә калдыру мөмкинлеген чикләде. «РИА Новости»: Русия Дәүләт Думасына илнең бөтенлеген бозып тасвирлаган карта яки сурәтләрне тараткан өчен штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы бирү тәкъдиме кертелде. Ул «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы Федераль законга өстәмә буларак бара. «Соңгы вакытта Кырымның, Курил утрауларының һәм башка җирләрнең Русиягә керүен бәхәсле итеп күрсәткән карта һәм сурәтләр актив таратыла. Мондый материаллар балалар аудиториясенә юнәлдерелсә, аеруча куркыныч. Бер танылган сәүдә челтәрендә Кырым Украинаның бер кисәге буларак сурәтләнгән фотообойлар сатулары ачыкланды бит. Бу Көнбатышның Русиягә карата башлаган гибрид сугышының бер өлеше икәне аңлашыла», – дип белдергән Думаның иминлек буенча комитеты башлыгы Василий Пискарев. «Baza» телеграм-каналы: Алтай краенда мәҗбүри төзәтү эшенә хөкем ителгән ике ир-ат, бу җәзага риза булмыйча, үзләрен төрмәгә утыртуларын сорап мөрәҗәгать иткән. Алексей исемлесе әйбер урлаган өчен – 100 сәгать, ә Владимир 16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен 200 сәгать мәҗбүри төзәтү эшенә хөкем ителгән булган. Ләкин «карьера»лары барып чыкмаган: алар эш урынына килмәгәннәр. Җинаять-төзәтү комиссиясенә барып, бирелгән җәзадан канәгать булмауларын белдергәннәр. Янәсе эш урыны да ошап бетмәгән, график та бик тыгыз, өстәвенә, салмыш килеш эшкә килергә ярамый да икән – кыскасы, бер уңай ягын да күрмәгәннәр. Комиссия аларның теләгенә колак салырга булган: мәҗбүри төзәтү эше җәзасын гамәлдән чыгарган, Алексей – 12, ә Владимир 22 көн колониядә утырып чыгарга тиеш булачак.
beznen_ru
mass_media
Аннан-моннан...
21.09.2022
https://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/poruchitel-bulu-kurkyinyichmyi
Поручитель булу куркынычмы?
Ерак туганнарыбыз Казаннан ипотекага фатир алырга җыена, миннән поручитель булуымны сорыйлар. Ләкин шундый зур акчалар эш иткән җирдә җаваплы кеше булырга куркам мин. Ризалык бирсәм, бу фатир акчасын соңыннан миңа түләргә туры килмәсме? Гөлинә Садриева, Балык Бистәсе.
«Флэт» күчемсез милек агентлыгы хезмәткәре Айтуган Шәрәфиев сүзләренчә, фатир сатып алучының кредит түләрлек акчасы булмаган очракта, бу вазифа поручитель кулына күчәргә мөмкин. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексында язылганча, кредит алучы да, поручитель да - кредит өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы кешеләр. Ягъни кредит алган кеше банкка акчаларны кайтара алмый торган дәрәҗәдә булса, бу эшне поручитель башкарырга тиеш.Кредит алучы берничә ай дәвамында акча түләми, алга таба да түләргә җыенмаган очракта, банк судка мөрәҗәгать итә. Суд беренче чиратта әҗәтле кешенең банктагы акчаларын, күчемсез милеген кулга ала. Әгәр бу акчалар да әҗәтне капларга ярдәм итми икән, калган сумманы поручитель кайтарырга тиеш. Соңыннан поручитель, үз акчаларын кайтару өчен, кредит алган кешене судка бирә ала.- Гомумән, әти-әни, бертуганнарга, якын туганнарга гына поручитель булырга киңәш итәм. Ерак туганнарга, яхшы таныш булмаган кешеләрнең кредитлары өчен җаваплы булмагыз, - диде белгеч.
shahrikazan
mass_media
#Төрлесе
01 октября 2017, 10:26
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/chuvashiyane-elekkege-bashlygy-mikhail-ignatev-koronavirustan-vafat-bulgan
Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан вафат булган
Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан вафат булган, дип хәбәр итте "Интерфакс".
Элегрәк Чувашиянең элеккеге башлыгы ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынган булган. "Игнатьев үлде. Ул коронавирус белән авырды", - дип белдергән "Интерфакс" чыганагы.Игнатьев Чувашия белән тугыз елдан артык җитәкчелек иткән.2020 елның гыйнварында аның катнашында ике җәнҗал булды. Башта аңа "РФ төрле төбәкләреннән килгән журналистларны һәм блогерларны "манчырга" кирәк, монда алар килеп урнашалар һәм теләсә нәрсә яза башлыйлар," дигән сүзләре өчен гафу үтенергә туры килде. Ә гыйнвар ахырында массакүләм мәгълүмат чараларында Игнатьевның яңа янгын сүндерү техникасыннан ачкычлар алу өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерын сикертергә мәҗбүр итүе турында видеоязма барлыкка килде.28 гыйнварда Игнатьевны "Бердәм Россия"дән чыгардылар, ә 29 гыйнварда Путин аны Чувашия башлыгы вазифасыннан "ышанычны югалту белән бәйле рәвештә" азат итте.Май ахырында Игнатьев Югары судта үзенең отставкага китүе турында президент указына дәгъва иткәнлеге билгеле булды. Утырыш 30 июньгә билгеләнгән иде.ФОТО:ТАСС
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 июня 2020, 09:28
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-17-graduska-kadr-ylyta
Татарстанда 17 градуска кадәр җылыта!
Бүген, 12 октябрь көнне республикада явым-төшемсез һава торышы көтелә.
Бүген, Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә. Көндез һава 16 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.Төнлә һава температурасы 2... 7 градус булачак.Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе антициклон йогынтысында, коры һава торышы сакланачак. Төнлә 0... 7, көндез 12... 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә.15 һәм 16 октябрь көннәрендә Татарстанның кайбер районнарында явым-төшемнәр булуы ихтимал. Төнлә һава 7 градуска, көндез 15 градуска кадәр җылыначак, диелә хәбәрдә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
12 октября 2021, 09:17
https://beznen.ru/archive/yaraly-yazmyshlar/150321/ugez-elynda-ugezlr-khakynda-istleklr
Үгез елында үгезләр хакында истәлекләр
null
Сугыш чоры балаларына яшьтән үк үгезләр, атлар һәм башка хайваннар белән бик иртә очрашырга туры килде. Әтисез калган ятим балаларга 5-6 яшьтән бозау арканларга, көтү көтәргә һәм башка мал карау эшләренә катнашырга туры килде. Бозаулар да үзебез кебек акыллы – безне атландырып йөртәләр иде. Сугышка кадәр туып, үсеп килгән малайларга бигрәк тә авыр булды. Авылда атлар әз калганлыктан, яшь үгезләрне дә басу эшенә җигәләр иде. Әни белән бертуган абыебызның ике ятим малае да үгезләр белән басуда эшләде. Алар эштән кайткач, без, малайлар, шул үгезләргә атланып аларны фермага алып төшеп ябабыз. Аңарчы су буена алып төшеп, аларны су коендырабыз. Хәзерге балаларга бу әкият кебек тоелыр, әмма бу чын иде. 7нче классны тәмамлагач, җиде ел көтү көтәргә туры килде. Шуның бер елын авыл халкының малларын көттек. Бу эшнең иң истә калып, үзәккә үткән җире – көтүдәге сыерларга фермадан колхоз үгезен иртән алып чыгып, кич белән кайтарып ябасы. Әйтергә генә ансат, зур матур үгез, алып чыкканда әйбәт, кайтарып ябу бик җиңел эш түгел. Үгез өйләгә кадәр сыерлар белән күңел ачып йөри дә, обедтан соң беркемнән рөхсәт сорамый гына теләгән җиренә тамак туйдырырга китә дә бара. Әйбәтләп тамагын туйдыра да, шунда ятып йоклап та китә. (Уҗымга чыгу дигән сүз шуннан калгандыр). Кич белән аны эзләп табып, кайтарып ябасы. Көне буе көтү көткән көтүчегә бу эш бик җиңел түгел. Минем хезмәттәшем сугышта булып, яраланып кайткан олы кеше иде, шуңа күрә үгезне алып кайтып ябу минем өстә. Үгезне көн дә алып кайта торгач, дуслашып беттек, ул мине тыңлый, карышмый. Басу ерак, 3-4 километр бар. Бер көнне үгезгә атланып кайтырга ният кылдым. Кулымда кыска гына таяк, кесәмдә бер телем ипи дә бар. Таякны артка, чалбар каешына кыстырдым, үгез рәхәтләнеп күшәп ята. Башта ипине каптырдым, аннан үгезнең аркаларын кашып менеп атландым. Эш хутта! Таякны каештан алып әкрен генә суккалап, үгезне торгыздым. Күз алдына китерсәгез, Һиндстанда филгә атланып йөрүчеләр кебек, шул хәтле хозур, җырлап та җибәрдем. Кайта торгач, «Төмшә ерганагы» дигән коры елга башына җиттек. Тирән булмаган иңкүлеккә җиткәч, үгезем җиңелчәрәк кенә аска сикерде, мин үгез өстеннән түбәнгә очтым. Аллаһы Тәгалә саклагандыр инде: үгез дә таптамаган, бер җирем дә имгәнмәгән. Үгез әзрәк читтәрәк туктаган да мине карап тора. Исән-сау калганыма сөенеп, үгезне алып кайтып яптым. Бүтән үгезгә атланырга хыялланмадым. Сугыш бар халыкны да, хайваннарны да эшкә өйрәтте. Үгез дә җиктеләр, сыер да җиктеләр. Сабада Кара Вәли дигән бик күркәм гәүдәле, олы яшьтәге кеше бар иде. Ул, үгез җигеп, Саба больницасына утын ташыды. «Үгезнең бар җире әйбәт, йөрүе генә бик әкрен», – дип зарланган бу. Бер шаяны: «Вәли абзый, аны кызулатып була, өйрәтимме?» – ди икән. Һәм өйрәткән дә! «Син, Вәли абый, кесәңдә нашатыр йөрт, кирәк чакта үгезгә суга торган таяк башына нашатырны тидереп, үгезнең арт ягына төрт», – дигән. Вәли абый бу алымны кулланмак була. Урманда утынны төяп, тигез юлга чыккач, таяк башына нашатырны тидереп, үгезнең артына төртә. Шуннан соң үгез котырып чаба башлый. Вәли абзый арбадан төшеп кала, үгез котырып чабып кайтып китә. Үгезнең котырып чабуына аптырый Вәли абзый. «Бу нәрсә нишләтте икән соң аны?» – дип, үзендә дә сынап карамакчы була. Бармак очына гына тидерә дә, үгезгә тидергән кебек, үзенең арт юлына тидерә. Шунда белә инде эшнең кая барганын! Ул вакытта Сабага җиткән була инде ул, әчетүгә чыдый алмыйча, йөгерә башлый. Аларның өйләре больницага бара торган урамда иде. Җәмәгате чыгып, капкадан карап тора икән. Вәли абзый өйләрен узып йөгергән. Хатыны: «Вәлиәхмәт, кая чабасың? » – дип эндәшә икән. «Торып тор әле, синең кайгы юк монда», – дип, йөгерүен дәвам иткән. Шуннан соң бу эшне бүтән кулланмаган. Мин бу язмамны шундый авыр тормышларда яшәп, бакыйлыкка күчкән кешеләргә дога булып ирешсен дип яздым. Үгез елында безгә барыбызга да авырлыклар күрмичә, дөньяга килгән авырулардан исән-имин котылып яшәргә язсын. 80 яшьлек юбилей елым язмасы. Габделәхәт ШАКИРОВ, Саба районы Сатыш авылы
beznen_ru
mass_media
Яралы язмышлар
15.03.2021
https://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/alfiia-avzalova-isemendage-iii-xalykara-festivalga-natialar-iasaldy
Әлфия Авзалова исемендәге III халыкара фестивальгә нәтиҗәләр ясалды
null
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, җырчы Әлфия Авзалованың 90 еллыгы уңаеннан быел аның исемендәге III халыкара фестиваль узды. Нәтиҗәләр ясалган, җиңүчеләр билгеле. Әлфия апаның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова сер итеп кенә бәйге нәтиҗәләре белән бүлеште, хәтта Гран-при иясенең бу юлы икәү булуын әйтте. 23 октябрь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак Гала–концертта җиңүчеләрнең исеме игълан ителәчәк.– Фестивальнең диапазоны быел тагын да артты. 600 дән артык гариза кабул иттек. Бию номинациясе буенча Италиядән, Америкадан да катнашучылар булды. Жюри аеруча җитди булды бу фестиваль вакытында. Барлыгы унбер кеше бәяләде.Катнашучыларны яшь буенча бүлдек. Кызыклы артистлар, яшь талантлар ачтык, – диде Зөлфия ханым.Зөлфия Нигъмәтҗанованың әнисе исемен таныту, мәңгеләштерү юнәлешендәге эшчәнлеген Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова да ассызыклап узды:Әлфия Авзалованың иҗатын барлау, өйрәнү, саклау – безнең бурычыбыз.  Без бу чараларга төрле яклап, шул исәптән, матди яктан да ярдәм итәбез. Әлфия Авзалованың юбилей елы уңаеннан уздырыла торган чараларны декабрь аенда фәнни конференция белән йомгакларга планлаштырабыз.Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, әлеге бәйге мәшһүр шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерүдә зур роль уйный. «Фестивальнең үзенчәлеге дә шунда – анда профессиональ артистлар, җырчылар гына түгел, авылларда, районнарда яшәүче яшь, сәләтле егет-кызларыбыз да катнаша, үзләрен сынап карый. Бик зур мөмкинлек бу!» – диде Дамир Данил улы.Фестивальдә җиңүчеләргә акчалата премия биреләчәк. Күләмен әйтергә теләмәсәләр дә, катнашучылар бик рәхмәтле булды, ди Зөлфия ханым.Гала-концертта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясаячак. «Әлфия апаның соңгы юбилей концертында катнашу бәхетенә ирештем. Бу концертта да рәхәтләнеп катнашам. Әлфия апаның җырлары – халкыбызның бик зур байлыгы, мирасы. Ул эшләгән шартларда эшләүне безгә хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Беркайчан зарланмаган ул! Аралашырга, кызганыч, мөмкинчелек булмады. Шулай да, аның юмор хисен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Татар сәнгатендә үзенчәлекле, зур, халыкчан эз калдырган бөек артистыбыз ул», – диде җырчы.Җырчы Алия Карачурина репертуарында Әлфия Авзалова җырларының аерым урын алып торуын ассызыклады: «Кичке уен» җырын бик яратып башкарам! Дөресен генә әйткәндә, җырны Әлфия апа башкарганын белмәгән идем дә. Аның тавышы бик үзгә, икенче төрле яңгырый әлеге җырда. Видеоархивны күреп гаҗәпләндем. Мондый фестивальләр җырчылар өчен бик мөһим. Имтихан тотуга тиң дип әйтер идем. Дәрәҗәле жюри алдында чыгыш ясап, тагын да үсәргә мөмкинлек бирә мондый бәйгеләр. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырларын яшьләр җырламасын, бозмасын, алар шул килеш сакланырга тиеш дип санаучылар да бар. Әмма мин килешмим. Мондый җырларны һәр җырчы да башкара алмый. Без аларны яшь буынга җиткерергә, бу җырларны яшәтергә, ишеттерергә тиеш. Безнең бурыч та әле бу».Шулай ук Ришат Төхвәтуллин җырларның авторлык хокукларына бәйле проблемалар белән бүлеште. «Быелгы репертуарга Әлфия апаның бер җырын кертмәкче идек. Әмма җыр хокуклары авторының балаларына күчкән. Җырлар өчен рөхсәт кирәк. Ә алар өчен салым түләү безнең өчен зур чыгымнарга җыела. Елга 150 ләп концерт бирәбез, һәрберсендә бу җырны җырлаган өчен салым түләү авырга туры килә. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар безнең халкыбызның кабатланмас мирасы, йөзек кашы.  Мондый җырларга башка төрле мөнәсәбәт булсын иде», – диде.
syuyumbike
mass_media
«Йолдызлы» яңалыклар
10 Октябрь 2023 - 16:24
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sabyen-tererg-yengan-anaga-balasyn-kire-birerlrme
Сабыен үтерергә җыенган анага баласын кире бирерләрме?
2018 елның ноябрендә өендә бала тапкан ана үтерергә җыенган сабыен кире үзенә кайтаруларын сорый.
Казанда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз көмәнен ахырына кадәр күтәрә алмаган, көмәнлелегенең алтынчы аенда ул өендә кыз бала тапкан. Ана кеше баланың кендек бавын кискәннән соң, аны кечкенә өстәл өстенә куеп, бүлмә ишеген катып итеп ябып чыгып киткән һәм үз эшләре белән мәшгуль булган. Ул вакыты җитми туган сабыйны озак яшәмәс дип уйлаган. Ә кызчыкның үләсе килмәгән - ул елаган да елаган. Ахырда нияте чынга ашмавын аңлаган ана "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан һәм табибларга баланы подъездан "табуы" турында сөйләгән. Әмма аңа беркем дә ышанмаган. Соңыннан ул барысын да сөйләргә мәҗбүр булган.Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен ике ай дәвамында көрәшкәннәр. Ана кеше хастаханәгә килеп, үкенүе һәм баланы кайтарырга теләве турында әйткән. Аның бу гамәле чыннан даүкенүдәнме, әллә җинаять җаваплылыгыннан качарга сәбәп эзләвеме - әлегә билгесез.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
23 января 2019, 12:25
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/torakny-nichek-alyrga
Күңел теләгән торакны ничек алырга? 
Матур, уңайлы җирдә яшәү хәзер трендка әйләнеп бара. Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, зәвык белән эшләнгән, чиста, яшеллеккә күмелгән урынга күңел тарта. Мондый урында фотога төшсәң, сине хәтта Европада дип уйлаулары да бар.  Ә чынлыкта исә мондый матурлык Казанда  җитәрлек.
Блогерлар, урбанизм эстетлары сүзләренчә, Казан – Россиядәге иң матур шәһәрләрнең берсе. Бу юллар, паркларны төзекләндерү белән генә бәйле түгел, башкалада комплекслы торак төзелешенә нигез салынган.  Аеруча яшьләр яшәү өчен бар уңайлыклары булган микрорайоннарны сайлый, тора-бара анда әти-әниләрен дә алып килә. Монда заманча инфраструктура нәтиҗәсендә тормыш сыйфатының югары дәрәҗәсе тоемлана.Йорт тирәсендә озак вакыт саф һава сулап йөрергә теләүчеләр, соңгы арада популярлашып киткән фотосессияләр ясарга яратучылар өчен “Унистрой» федераль девелопер  компаниясе стильле, зәвыклы, яктылык бөркелеп торган торак комплекслары булдырды.Биредә һәрчак тәртиптә булган заманча ишегалды күзне иркәли, фотога төшәр өчен уңышлы фоннарны хәтта үз йорт тирәңдә дә табарга мөмкин.Казанда шундый торак комплексларының берсе – «ART City».Сатып алучылар арасында ул аеруча популяр. Әйләнә-тирә мохиттән заманчалык бөркелеп тора.«Весна» торак комплексы исә кичке саф һавада урамда йөрү, паркта йөгерү өчен бик уңайлы.«Унистрой» компаниясе торак комплексларының көзге мәлдә торышын үз күзләрең белән күрергә,  сайлап алырга мөмкин. Компания клиентлары өчен көненә берничә тапкыр экскурсияләр оештыра.Кайбер кешеләр, бигрәк тә мөселманнар торакны кредитка, ипотека рәсмиләштереп алырга теләми. Чөнки бу дин тарафыннан хупланмый. Ә фатир сатып алырга тулы сумма җитеп бетмәскә мөмкин. Бу мәсьәләдә дә уңайлыклар тудырылган.«Унистрой» компаниясеннән торакларны процентсыз,шәригать кануннарыбуенча биш елга алырга мөмкин.Еш кына әти-әниләр студент балаларына вакытлыча торак алып торганчы, фатир алуны кулайрак күрә. Уку йортын тәмамлаганчы, биш елдан соң, бу торак аларның үзләренеке булачак бит. Яшь белгечкә тораклы булу мөстәкыйль тормыш башлап җибәрүдә ышанычлы нигез бирә.Тормышта файда, рәхәтлек китерә торган эшләр белән шөгыльләнергә, үзеңә ошаган җирдә гомер итәргә, якыннарыңны, үзеңне күңелле мизгелләр белән бизәргә, шул ук вакытта эчке кысаларны, кагыйдәләрне дә онытмаска кирәктер. Бу кешегә чын-чынлап бәхетле булырга ярдәм итәр.Мөмкинлектән файдаланып калыгыз, дуслар!Элемтәләр өчен телефон: +7 (843) 207-11-26*Застройщик: ООО Махсуслашкан застройщик «СтройУслуги-1». Проект декларацияләре ЕИСЖСhttps:наш.дом.рфсайтында урнаштырылган.  Проект декларацияләренең күчерелмәләрен сату офисларында түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре,  А.Аббасов урамы,  11нче йорт (ЖК «Весна»); Казан шәһәре,  Октябрь шәһәрчеге,   1/124нче  йорт (ЖК «Art city»); Казан шәһәре, Гаврилов урамы,  1нче  йорт; Казан шәһәре,  Гвардейская урамы, 16в нчы йорт; Питрәч районы, Яңа Шигали авылы, Г.Тукай урамы,  28а йорты (ЖК «Усадьба Царево»).**Рассрочка 2004 елның 30 декабреннән гамәлдә булган  «Торак тупланма кооперативлары турында»гы №215 Федераль закон кысаларында эшләүче  «Жилищные Традиции» торак кооперативы әгъзалары өчен каралган. Россия Банкы карары белән, 2018 елның 22 мартыннан  «Жилищные Традиции»  ЖНК Россия торак тупланма кооперативлары реестрына кертелгән.  16 яше тулган һәр гражданин кооператив әгъзасы була ала. Кооперативка керү өчен беренчел кертем – 10 000 сум. Ай саен 1 000 сум түләп барырга кирәк булачак. Пай кертеме торак бәясенең кимендә 50 процентын тәшкил итә. Пай җыелу вакыты кимендә – 2 ел. «Торак тупланма кооперативлары турында»гы 215 нче федераль законның 24нче маддәсе буенча (2004 елның 30 декабреннән гамәлдә) Кооператив әгъзасы торак алу белән бәйле барлык чыгымнарны капларга бурычлы. Әлеге кагыйдәләр тәртибеznkgt.ruрәсми сайтындагы Кооператив Уставында күрсәтелгән.Реклама.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
09 октября 2020, 16:32
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/021223/sorasalar-birmgez
Сорасалар – бирмәгез
null
Бер дустым сөйләгән мәзәк хәлне язып китәргә булдым әле. Алар авылда бик күп итеп умарта тоталар. Бал аертканның икенче көнне кодаларына шәһәргә кунакка барасылары була. Бер авылдашы аларга шалтыратып, бал кирәклеген әйтә. Хуҗа кеше балның барын, тик үзләренең шәһәргә китәселәрен, өйдә балаларның гына каласыларын әйтә. Балны банкаларга тутырып куярбыз, килеп алырсың, ди. Балны банкаларга тутырып чоланга тезеп куялар. Хуҗабикә банкалар өстенә «Шәһри Казан» гәҗитен каплап китә. Балаларга, фәлән абыегыз бал алырга килер, биреп җибәрерсез, дип әйтәләр. Алар киткәч озак та үтми авылдашлары бал алырга килә. Олы кызлары банкаларны биреп җибәрергә дип чоланга чыкса, ни күрсен – әниләре банкалар өстенә гәҗит каплаган, анда «Сорасалар – бирмәгез» дип язылган. Икеләнеп кала, шунда телефоныннан әнисенә шалтыратып: «Нишләп банкалар өстенә «Сорасалар – бирмәгез» дигән язулы гәҗит куйдың? Банкаларны биреп җибәрергәме, юкмы», – дип сорый. Әнисе: «Банкаларны биреп җибәрегез, мин инде аларны гадәтем буенча гына каплап куйдым», – дип әйткәч. Авылдаш абыйларына балны биреп җибәргәннәр. Шәһәрдән кайткач, бал сорап килүчеләр булса, тагын теге гәҗитне каплап куярбыз, дип, көлешкәннәр.Бу гәҗит инде әллә кайчан басылып чыккан булган, чоланнарында сакланып калган. Әлеге язмага Лилия Яфизованың «Акыл кирәк һәр эштә» дигән язмасы аңлатма бирә икән. Анда кешеләрне онлайн сатып алганда акыл белән эш итәргә, сак булырга өндәгәннәр. Әле ул язма астында акча тотып төшкән хатын-кыз янында тезләнгән ир-ат рәсеме дә булган. «Мин моны шул кадәр истә тотмас идем, гәҗиттәге язманы кат-кат укып чыгып, умарталар янына килгән саен искә төшереп көлеп йөрдем», – ди танышым.Вакыйф КЫЯМОВ,Казан шәһәре
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
02.12.2023
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/savyt-saba-yua-torgan-gubka-meningitka-kitererg-mmkin
Савыт-саба юа торган губка менингитка китерергә мөмкин
Белгечләр кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган предметлар исемлеген төзегәннәр, дип хәбәр итә Independent.
Исемлектә беренче урында теш щеткасы тора. Галимнәр, аны кимендә өч айга бер алыштырырга куша. Әгәр дә кеше әйтик, салкын тиеп авырган икән, теш щеткасын авыруның билгеләре күренүгә үк алыштырсагыз яхшы. Елына бер тапкыр булса да яңа тарак алырга кирәк. Аны һәр атна юарга онытмагыз.Өйдә кия торган башмакларның «гомере» – ярты ел. Әгәр дә кеше гөмбәчек авыруын йоктырган икән, дәваланганнан соң, элеккеге башмакларыгызны кисәгез, кабат чирләргә мөмкинсез.Савыт-саба юа торган губка – инфекцияләр оясы. Аны атна саен алыштырып торырыга киңәш итә белгечләр. Германия галимнәре үткәргән тәҗрибә буенча, губкада хәтта, менингит, сепсис китереп чыгарырга сәләтле бактерияләр яшеренгән икән. Белгечләр шулай ук сигез елга бер тапкыр матрасны, мендәрләрне өч елга бер алыштырырга киңәш итә.Фото:pixabay.com
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
12 июня 2018, 09:56
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/mkhbbtne-kze-sukyr
Мәхәббәтнең күзе сукыр...
null
Якын кешеңнән яшерен сер булырга тиеш түгел, дип ышанып яшәдем гомерем буе. Аның белән танышкач та, билгесезлек шиге күңелен кимермәсен, дип, җаннар бер-берсенә ачылган мәлдә үткәннәрем пәрдәсе читен күтәрергә уйладым. Менә шул мизгелдән тормышымда мәхшәр башланды.Үзе төпченмәсә, сүз башламаган да булыр идем, бәлки. Тик тәгаен куелган сорауга җавап бирми булдыра алмадым – әти-әни алдарга өйрәтмәде шул. ...Без аның белән ял йортында, китәр алдыннан соңгы кичтә таныштык. Беренче күрүем түгел иде, билгеле. Процедураларга йөргәндә дә, ашханәдә дә мәһабәт гәүдәле чибәр бу егеткә мин генә түгел, күп яшь хатын-кызлар сокланып күз аталар иде.Соңгы кичне барлык ял итүчеләр бергәләп шифаханә кафесында билгеләп үтәргә булдык. Күмәк уеннар, җыр-бию белән бик күңелле мәҗлес булды ул. Командаларга бүленеп ярышулар кешеләрне бер-берсенә тагын да якынайтты. Әллә шулай туры килә, әллә үзе җаен таба – теге егет гел янәшәмдә, минем парым булырга тырыша. Әлегәчә кем чакырса да баш тарткан ир-егетнең минем белән «ак бию»гә дә чыгуы иптәшләре  өчен дә бик көтелмәгән хәл булды бугай – гөрләтеп алкышладылар. Биегәндә танышырга да форсат чыкты. Әлмәттән икән, Айдар исемле. Үземнең кайдан икәнемне әйткәч көлеп үк җибәрде – якташлар икәнбез ич, әти-әнисе мин яшәгән районнан. Бала чакта үзе дә әбиләрендә еш кунак булган. Уртак танышлар да таптык хәтта! Уены-чыны белән кунакка чакырдым. Үзенең туганнарына, әлбәттә.Төн уртасына хәтле дәвам иткән мәҗлестән соң да шактый вакыт сөйләшеп утырдык коридордагы диванда. Минем кияүдә түгеллегемне белгәч тагын да шатланды кебек. Үзе дә буйдак икән – берничә ел очрашып йөргән сөйгәне белән ташлашканнар. Сәбәбен замана кызларының машиналы, фатирлы «текә» егетләр сайлавы белән аңлатты. Читтән торып югары уку йортында белем алса да, гади эшче булып эшләве, әти-әнисе белән бергә яшәве турында сөйләде. Ошады миңа егет – ачык, сабыр, җитди. Кемне бәхетле итәр икән бу?! Ул кичне телефон номерлары алмашып, хушлаштык.Иртәгәсен икебез ике якка юлга кузгалгач, безнең араларны «смс»лар якынайтты. Аның һәр хәбәренең мәгънәлелеге, хәзерге яшьләргә хас булмаганча грамоталы язуы, сүз байлыгы да йөрәгемә май булып ятты. Мөнәсәбәт дигән нәрсә хакында уйларга нигез булмаса да, җанымны ниндидер шатлык җылыта – ял йортыннан канатланып кайттым. Карсыз кара ноябрьдә минем йөздә май кояшы балкый иде.Бу үзгәрешләр хезмәттәшләрем күзеннән дә читтә калмады. Шуннан соң көнгә берничә мәртәбә телефоннан сөйләшүләр, «смс»лар алмашулар гадәткә керде. Соңгы елларда бертөрле аккан соры көннәрем хәзер салават күпере төсләре белән балкый, һәр иртәм яңа танышымның хәерле көн теләгән хәбәре белән башлана, кичем тыныч йокы теләве белән тәмамлана. Мәхәббәткә сусаган хатын-кызга иләс-миләсләнергә күп кирәкмени! Яшь аермасы да мөһим түгел (анысы шактый зур булып, минем файдага түгел иде) – инде күңел очрашуга өметләнеп яши башлады.Ниһаять, ул көн дә килде. Бер айдан соң ул, озак күрешмәгән туганнарын күреп китүне сәбәп итеп, безнең шәһәргә килде. Шуннан безнең очрашулар даимигә әверелде: ара якын булмаса да, ике атнага бер кайта. Мин аны бәйрәм табыны әзерләп  каршы алам.Күрешүләр ешаю белән әлегәчә күзгә чалынмаган нәрсәләр дә ачыклана башлады. Егетем сыра ярата. Табында сыра тормаса, мин бөтен күңелемне биреп әзерләгән тәмледән-тәмле ризыклардан да канәгать түгел. Ә  эчеп алса, холкы кызу. Шул вакытта ук араны өз дә бит – юк, аны бу начар гадәтеннән аралармын дип өметләндем. Әмма монысы да, кем әйтмешли, чүп кенә булган икән әле.Чын проблемалар соңрак башланды. Ике айлап очрашканнан соң бер кайтуында ул кесә телефоным белән кызыксынды: нинди функцияләре бар икән, янәсе. Юк, аппарат мөмкинлекләре түгел, телефон номерлары исемлеге кызыксындырган икән аны.Ә эшем кеше белән бәйле булганлыктан, бик күп кирәкле номерлар теркәлгән анда. Күпчелек ир-егетләр исемнәре белән. Шул ук кичне һәр исем буенча «отчет» тотарга туры килде: кем, кайда эшли, ничә яшьтә, күптән танышмы, минем белән нинди мөнәсәбәттә? Шаяру кебек кенә башланган нәрсә милиция тикшерүчеләре көнләшерлек сорау алуга әйләнгәч һәм мыскыллауга күчкәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңладым – һәр ир затын минем сөяркәм итеп күзаллаучы патологик көнче икән бит сөйгәнем! Ул мәңге үтмәс кебек тоелган төн минем үксеп елавым, йөзләгән мәртәбә аклануларым һәм гафу үтенүләрем (!) белән тәмамланды. Иртән тор да, ишеккә күрсәт инде, югыйсә. Юк, бу газаплы төн дә минем мәхәббәтемне сүрелдермәде. Эшкә баруга күп номерларны көндәлеккә күчереп яздым да, телефоннан бетереп ташладым: янәсе, ул кешеләрнең миңа кирәге юк, сөйгәнем шикләнмәсен өчен алар белән эш телефоныннан гына аралашачакмын. Күз алдында булмагач, ул да шикләнүдән туктар. Шулай җиңел генә хәл итеп булса икән көнчелек проблемасын!Шул төннән күңелгә курку кереп оялады. Мин телефоннан исемнәрен бетерү белән генә хезмәттәшләрем дә, эшем алар белән бәйле кешеләр дә шылтыратудан туктамады, әлбәттә. Айдар кайтыр алдыннан телефонга кергән барлык номерларны бетерәм, аппаратны, тавышын басып, яшерәм. Әмма ул аны талап диярлек ала, һәр номерны җентекләп карап, тикшереп чыга. Әгәр инде аның алдында шылтыратсалар, эш харап – көн һәм төн ул кешенең минем сөяркәм түгеллеген дәлилләү, аклануга багышлана. Ләкин, кагыйдә буларак, зәһәр сүзләре белән җанымны талап, елатмыйча тынычланмый.Шулай да төп хатам үткәнемне сөйләүдә булды. Берсендә, хисләр тулышып, җаннар бер-берсенә якынайган мәлдә ул минем үткәнем белән кызыксынды – бу хәтле чибәр, акыллы, уңган кыз ничек әлегәчә кияүдә булмаган? Ә мин, аның комплиментына эреп киткән беркатлы исәр, аңа бәхетсез мәхәббәтем тарихын сөйләп бирдем. Бик табигый ич бу – яраткан кешем минем турында барысын да белергә һәм ышанырга тиешлегенә иманым камил иде. Тик аңа кадәр булганы – беткән, ә яңа мәхәббәт тарихы чиста биттән, пакь намустан башланырга тиеш, дип уйлап никадәр ялгышканымны шул кичтә аңладым, ләкин соң иде инде – газаплы ул төн искә төшкәч әле дә тәннәр чымырдап китә. Ниләр генә әйтеп мыскылламады, нинди генә гаепләр такмады ул миңа! Гомер кичермәслек идем кебек мин аны. Тик икенче көнне берни булмагандай шаярып гафу үтенгәч, тагын язылдым. Теләсә, ташны да эретерлек итеп матур, җылы сөйли белә ул. Күңел күгендә мәхәббәт кояшы кабат үз урынына кайткандай булды.Бу үпкәләр онытыла төшеп, әлеге тамашадан соң берничә көн узгач, Казаннан җан дустым Гөлназ шылтыратты. Соңгы елларда бертөрле тонык тавышыма күнгән ахирәтем беренче җөмләдән үк минем халәтемне сизде: «Һәр сүзеңнән шатлык бөркелә, тизрәк сөйлә», – ди. Мәхәббәтемне очратуым турында, әлбәттә, аңардан яшермәдем. Яраткан ире белән тигезлектә, аңлашып, унбиш еллап гомер кичерүче дус кызымның беренче сүзе: «Үткәннәреңне сөйләмә!» булды. Их, берничә көн элек кенә ишеткән булсамчы бу алтын киңәшне! Ә сөйгәнем, бәйләнергә башка сәбәп таба алмаса, минем үткәнемнән ызгыш кузгалтуны гадәткә кертте. Бер карасаң, тормышта булмый торган хәл дә түгел – өйләнгән кешегә гашыйк булып, аның гаиләсен бозасы килмичә араны өзүдән генә гыйбарәт иде ул тарих. Тарихмыни инде ул?!Ирем сораштырып караса да, бер серемне дә чишмәдем. Үзеннән дә үткәннәре хакында сорамыйм — моңа кадәр булганы миңа кагылмый.Танышуга ике айлап вакыт узуга ул мине әти-әниләре янына алып китте. Искиткеч әйбәт кешеләр. Әнисе бигрәк тә. Теләсә кайсы темага гәп куертып була, тормыш күргән, киң карашлы, зирәк хатын. Аның белән чын ахирәтләргә әверелдек. Улының холкын яхшы белгәнгә кызгана да иде ул мине. Бер җае белән үз тормышын да сөйләде. Көнчелек – бу гаилә ирләренең нәсел сыйфаты икән бит. Айдарның әтисе дә хатынын көнләп аның җелеген сыккан. «Без яшь чакта һәр кешедә түгел, авылга да бер телефон юк иде. Танышып, очрашып йөри башлагач ул Чаллыга эшкә китте, ә мин авылда калдым. Берничә айга бер генә күрешәбез. Шунда да ул мине күрергә атлыгып түгел, ә кемнеңдер кочагында «тотарга» дип, әйтми-нитми кайтып төшә иде. Дөрес, беркайчан да кул күтәрмәде. Өйләнешкәч көнчелек «өянәкләре» бетте диярлек», – дип тынычландырса да, Айдардан куркуым кимемәде. Әтисе хет эчми торган булган, минеке бит әле кайнар холкын тагын аракы белән дә кыздыра! Шунда аның сөйгән кызы белән аерылышу сәбәбен дә аңлап кайттым – кызда түгел, үзендә икән хикмәт!Әти-әнисе янында үзен әүлия кебек тотса да, алар яныннан чыгып китүгә «игәүләү» башлана. Иптәшләре белән сөйләшсәң дә начар, эндәшмәсәң дә харап. Ничек ярарга да аптырыйм. Тик ни рәвешле генә мыскыл итеп елатса да, өйгә кайтканда мин иң бәхетле хатын-кыз ролен башкарырга тиеш – әниләре берни сизмәслек булсын.Бу гаиләдә тагын бер сәерлек күзгә чалынды – бер дә дуслары юк. Ике ел очрашып йөргән дәвердә фатирларына кемдер килгәнен, туганнары белән җыелып утыруларын, үзләренең кунакка барганын хәтерләмим. Әнисе кибеткә генә чыгасы булса да, «маршрутын» тәфсилләп язып калдыра. Кайткач, акчаны нәрсәләргә тотканын аерым дәфтәргә терки. Күрәсең, иренең көнләшүеннән туйган хатын аңа шикләнергә нигез калдырмас өчен тормышын шулай җайлаган.Ходай миңа мәхәббәт рәвешендә зур сынау бирде. Мин аны лаеклы үттем дип саныйм.Айдар да өйләренә бер дустын да чакырмый. Хәер, дуслары бар иде микән аның? Миңа, аралашусыз яши алмаучы ирек яратучы кеше өчен бу тагын бер газап иде. Аларда кунак булган берничә көн эчендә үземне читлеккә эләккән кебек хис итәм, һавасызлыктан буыла башлый идем.Ул үзенекеләр белән таныштырса да, мин әти-әниләремә, туганнарыма аны күрсәтергә ашыкмадым. Әллә бергә булмаячагыбызны сизә идемме? Моның өчен дә күп бәхәсләштек, ләкин үз дигәнемнән кайтмадым.Ә Айдар көннән-көн таләпчәнрәк итеп «өйләнешик» ди. Үзе миннән дә начар кеше юк, дип сүгә, ә үзе минем белән гаилә корырга тели. Һич аңламыйм, буталдым. Бәлки, фатирым булу кызыктырадыр? Ул, чыннан да, аны сатып, Әлмәттә торак алу уе барлыгы белән дә бүлеште. Чү, ә менә монысы минем планнарга бөтенләй керми! Мин аны 12 ел буе җитәкчелек бусагасын таптаганнан соң гына алып, ярым хәрабә хәленнән җаным ял итә торган куышка әверелдердем ич! Шушы кулларым, хәләл акчам, маңгай тирем белән! Ә бергә яши алмасак, аны тагын Айдар белән бүлешергәме? Фатирымны әлегә сатарга җыенмавым аның тагын җен ачуларын чыгарды. Яшәп карыйк башта, аннары сатарбыз, дип кенә тынычландырдым.Бүгенге акылым белән уйлап карыйм да, исем китә – сукыр мәхәббәттән гайре бер генә уңай сыйфаты да булмаган диярлек бит егетемнең. Сеңлемнең елап, ташла аны, харап буласың, минем тормышым сиңа сабак түгелме, дип ялваруын да «ишетмәскә» тырыштым. Әйе, сеңлемне көнче ире 10 ел изде. Эт өрсә дә, синең сөяркәләрең килгән, дип, аңын югалтканчы кыйный иде. Ничә тапкырлар шул хәлендә табып алып больницага илттем мин аны! Мин дә аңа шулай ялвара идем: «Ташла, имгәнмә, үзеңне жәллә­мәсәң, балаңны уйла. Син гарипләнсәң яки үлсәң, ул кемгә калыр?» – дип. Өйгә кайтып берничә көн тора да, юха телле иренең крокодил күз яшьләренә ышанып, кабат китә. Атна-ун көннән тагын шул хәл кабатлана. Ахыр чиктә сеңлем бу тәмугтан котылырлык көч тап­ты. Хәзер инде икенчегә кияүгә чыкты, бик бәхетле яши, ире үги малаен да какмады. Инде уртак уллары үсеп килә.Ә мин, кырыкка җитеп килүче акылсыз баш, шул тәмугка үз аякларым белән кереп баруымны аңласам да, ихтыярсыз. Күрәсең, мин Айдарны гаилә коруга соңгы шансым, дип карадым бугай. Үзем кияүгә чыгарга да куркам, үзем аннан аерыла да алмыйм. Инде Ходайдан: «Зинһар, үзең арала бу кешедән!» – дип ялварам.Бәхетсезлек килмәсә, бәхет күреп булмас иде, дигән кебек, миңа котылу авыру булып килде. Табиблар операция ясатмасаң, балаң булмаячак, диделәр. Шунда барырга җыенып, анализлар туплап йөргәндә, Айдар кайтты. Минем кәефсезлегем шунда ук ошамады – аны бит зур бәйрәм кебек каршы алырга кирәк! Иртәгә больницага китәсе дигән кичне сәбәпсез тагын зур җәнҗал чыгарды бу – ачы таңнан юлга чыгасы килми икән. Телевизор пультын миңа томырды, DVDны идәнгә орды, елау-ялваруларым да стенага борчак аткан кебек кенә. Шул төнне миндә аңа карата соңгы хисләр сүнде, аралар шартлап өзел­де. Автобуста янәшә утырып барсак та, бер кәлимә сүз алмашмадык. Казан вокзалында сүзсез генә аерылыштык. Икенче көнне операциягә керергә ярты сәгать кала «смс» килеп төште: «Шылтыратма, эзлә­мә, безнең арада барысы да бетте», дип язылган иде анда. Шатландыммы моңа мин, көендемме? Юк, бернинди хис, хәтта нәфрәтләнерлек көчем дә калмаган иде инде. Күңелне бушлык, битарафлык биләп алды.Операция уңышлы үтте. Ул берничә көннән миңа кабат шылтырата, гафу үтенеп, ялынып, ялварып, кабат очрашырга чакыра башлады. Бу юлы бирешмәдем. Берничә ай буе аның номерын күрсәм дә, телефонны алмадым.Шул ук көзне булачак ирем белән таныштык без, ә кышын инде туй иттек. Ирем ипле кеше, иң мөһиме – мине ярата, ышана. Төрлесе була – сүзгә дә киләбез, үпкәләшәбез дә. Катырак үпкәләшкән чакларда ирем урынына Айдарны куеп карыйм – бу хәлдә ул нишләр иде микән?! Җавабын да беләм – әллә кайчан кыйнап ташлаган булыр иде. Гомумән, тормышымны аның белән бәйләгән булсам, мин бүген исән булыр идемме икән: йә ул мине кабергә кертер иде, йә үз-үземә кул салган булыр идем. Шуларны уйлыйм да, үпкәләрем онытыла, тизрәк ирем янына чыгам, кирәк булса гафу үтенәм, ничек булса да араны җайларга тырышам. Гомер сукмагымда Айдар очрамаса, мин иремнең, бүгенге гаиләмнең кадерен белергә өйрәнмәс идем. Шулай шул, начарны күрми яхшының кадерен белеп булмый. Шуның өчен генә булса да рәхмәт сиңа, Айдар!«Сөембикә», № 2, 2010.фото: http://pixabay.com
syuyumbike
mass_media
Күңелеңә җыйма
7 Октябрь 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/din/dnyadan-kitknnrg-nichek-yardm-itrg
Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
Килер көннәргә күпме генә зур өметләр баглап яшәсәк тә, иртәме-соңмы, барыбер бу дөньядан китәчәкбез. Беребез дә монда калмаячак, моны барыбыз да бик яхшы аңлый. Якыннарыбыз вафат булса, бу зур югалтуны авыр кичерәбез.
Кешенең кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз, исән вакытында хәлен белергә дә, барып күрергә дә, сөйләшеп утырырга да вакытыбыз юк. Үз тормышыбызны җайларга – йортлы булырга, ипотека түләргә, кредитны капларга кирәк. Ә якын кеше үлеме турында ишеткәч, бу тормыш мәшәкате күпмегәдер онытылып тора. Ярдәм итеп каласы килә. Ничек булса да аңа файда китереп калырга кирәк дигән теләк туа, эшебез күп булса да, вакытын да табарга риза. Кеше исән вакытта мондый игътибар булса, күпкә яхшырак булыр иде дә. Әмма нишләргә кирәк, холкыбыз шундый инде. Әйе, бакыйлыкка күчкән туганныңны онытмыйча һәрвакыт аңа савабы барсын дип берәр игелек кылып куйсаң бик яхшы. Алайса бар бит шундыйлар да: үлде дә бетте дип, бу дөньядан киткән якыннары өчен бер нинди гамәл кылмаганнар, кылырга уйламаганнар да очрап куя.Ә савабы үлгән якыннарыбызга ирешеп файда бирсен өчен динебездә нинди хәерле гамәлләр кылып була? Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.с) хәдисләрендә нинди гамәлләр турында сөйләнелә соң?Иң беренчесе һәм иң файдалысы, бу дөньядан киткәннәребез өчен күп итеп дога кылу. Алар әйтерләр: «И, Раббыбыз, безне ярлыка, бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә гафу ит һәм иман китергән кешеләргә безнең күңелләребездә ачуны һәм хөсетлекне калдырма, и, Раббыбыз, Син, әлбәттә, мәрхәмәтле һәм рәхимлесең!» («Хәшер» сүрәсе, 10нчы аять). Бу аятьтән күренгәнчә, исән булучылар үзләре арасыннан киткән кардәшләре өчен дога кылып, Раббыларыннан ялварырлар, гафу итүләрен сорарлар. Пәйгамбәребез дә (с.г.с) кардәшләребез, якыннарбыз өчен дога кылырга өндәде һәм җеназа намазын ошбу дога белән укырга кушты: «Әй, Аллаһ! Аны ярлыка һәм аңа рәхимле бул, аны коткар һәм гафу ит, аны яхшы кабул ит һәм аның кергән (каберен) киң кыл, аны су, кар вә боз белән юу, ак киемне пычрактан пакьләгән кебек Син аны гөнаһ-хаталардан пакьлә, аңа үзенекеннән яхшырак йорт бир, аңа үзенекеннән яхшырак гаилә бир, аңа үзенекеннән яхшырак хатын бир, аны җәннәткә керт һәм кабер газабыннан сакла (яки, Ут газабыннан сакла)» (Мөслим риваяте). Аллаһы Тәгалә Коръәндә балаларга үзләренең дөньялыктан киткән ата-аналары рухына дога кылырга куша: «Һәм аларга шәфкать итеп, рәхимлелек канатларыңны җәй! Һәм әйт: «И, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе, 24нче аять)Хәзер үзебезгә сорау бирик әле, безнең балалар бу доганы беләме? Без үзебездән соң догачы балалар калдырабызмы? Яки дөнья малына табынучы, күзләре байлык белән томаланган варислар калдырабызмы? Кызганыч, күп әти-әниләр бүген баласының иманы һәм дини тәрбиясе өчен бер дә кайгырмый. Ә бар тәрбия акча ягын, йорт-җирен кайгыртуга гына кайтып кала шул. Әйе, бик әйбәт анысы, фани дөньяда файдасы күп тияр аларның, әмма кабергә барып кергәч, безгә дога, савап, игелекләр кирәк була башлаячак, ә балаларыбыз мондый төшенчәләрне ишетеп, белеп үсәме соң?Вафат якыннарыбызга ярдәм китерә ала торган гамәлләрнең икенчесе  – алар өчен сәдака бирү. «И Раббым, шушы биргән сәдакамның савабын вафат булган туганымның рухына ирештерсәң иде», – дип күңелдән ниятләп бирсәк, файдасы булыр. Моңа Бохари җыентыгында килгән хәдис дәлил булып тора: «Сәгд бну Гүбәдә исемле сәхабәнең әнисе үлгәч, ул Пәйгамбәребез (с.г.с) янына килеп сорый: «И, Рәсүлуллаһ, минем әнием вафат булды, ә мин аның янында була алмадым, ә аңа файда бирерме әгәр аның өчен сәдака бирсәм?” Пәйгамбәребез (с.г.с) аңарга: «Әйе», – дип җавап кайтарган». Шушы хәдискә таянып, галимнәр вафат булган кеше исеменнән сәдака бирсәң, ул аңа файда китерә, дигән фикер әйттеләр. Чөнки хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с) шушы гамәлгә рөхсәтен биргән. Шуңа да якыннарбызның хәлен алар исеменнән сәдакалар биреп җиңеләйтә алабыз.Өченче гамәл –  ураза тоту.Әгәр Рамазан аенда уразасын тотып бетерә алмыйча, көннәре казага калган булса яки ураза тотарга дип нәзер әйтеп калдырган булса, вафат якыныбыз өчен ураза тотып, өстендәге бурычын төшереп, аның хәлен җиңеләйтә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Үлгән кешенең тотасы уразасы калган булса, аның урынына, якыннарыннан (вәлие, җаваплы кешесе) кем дә булса ураза тотсын», – дигән (Бохари риваяте). Икенче хәдистә болай диелә: «Бервакыт бер кеше Пәйгамбәребез (с.г.с) янына килеп, сорый: «И, Аллаһның илчесе, минем әни ай буена ураза тотарга тиеш иде, әмма ул үлеп китте, аның урынына миңа ураза тотарга кирәкме?» Пәйгамбәребез (с.г.с) ул кешедән сорый: «Әгәр әниеңнең берәр кешегә әҗәте калган булса, син аны түләр идеңме?». «Әйе», – дип җавап кайтара бу кеше. Пәйгамбәребез (с.г.с) исә: «Аллаһ каршында булган бурыч барысыннан да лаеграк”, – дип әйтә (Бохари риваяте).Хәдисләрне аңлар өчен, тагын бер мисал китерик. Әгәр кеше Рамазан ае җитү белән ураза тота башласа, ә аннары сәфәргә чыгып китеп ураза тотмаган көннәре калса, кайткач тотуын дәвам итә. Ә Рамазан ае беткәч, калган көннәрен каза кылырга ашыкмый, «ярар, тотармын әле, икенче Рамазан аена кадәр вакыт бар» дип яши бирә. Әлеге кеше кинәт кенә үлеп китә һәм аның фарыз уразасы – сәфәрдә булган вакытта тотмый калган көннәре кала. Вафат булган кешенең якын туганы аның исеменнән ураза тоту бурычын түләсә, хәерле була.Дүртенче гамәл – хаҗ яки гомрә кылу.Әгәр дә берәр туганыбыз кинәт  кенә вафат булып, ул хаҗ гыйбадәтен үтәмәгән булса, ның өчен хаҗ сәфәренә чыга алабыз. Әмма монда бер шарт бар, хаҗ кылучы кеше иң әүвәл үзе өчен хаҗ кылган булса гына бүтән кеше өчен бара ала. Пәйгамбәребез (с.г.с) янына бер кеше килеп сорый: «Әнием хаҗ кылырга дип нәзер әйткән иде, һәм хаҗ кыла алмыйча үлеп китте, миңа аның өчен хаҗ кылырга ярыймы?» Пәйгамбәребез (с.г.с) болай дип җавап бирә: «Әйе, аның өчен хаҗ гамәлен үтә! Әгәр әниеңнең берәр кешегә әҗәте калган булса, син аны түләр идең бит, ә Аллаһ каршында булган бурыч үтәлү – барысыннан да өстенрәк» (Бохари риваяте). Әгәр мөмкинлек бар икән, бу олуг гыйбадәтне вафат булган туганыбыз яки якын кешебез өчен үтәргә омтылыйк, бу гамәл аңа файда китерер.Безнең арадан киткәннәребез өчен менә шундый игелекләр кылып,  аларга файда китерә алабыз икән. Көчебездән килгәннәрне эшләргә тырышыйк, иң кимендә, догаларда онытмыйк, алар безнең догаларыбызга бик тә мохтаҗ. Ә исәннәребезгә бу тормышта игелекле, хәерле гамәлләр кылырга, намазларны саклап, үз вакытында укырга дип, Раббыбыздан тәүфыйк сорыйк. Заяга үткән игелексез тормыш өчен үлгәннән соң үкенерлек булмасын, бу тормышны гына уйлап яшәмик, киләсе, мәңгелек барачак урыныбызны да кайгыртыйк: «Берәрсенә үлем килсә, ул: «И, Раббым, мине дөньяга кире кайтар, шаять, мин кылмый калган изге гамәлләрне кылырмын», – дияр. Юк! Бу – аның авызыннан чыккан буш сүз генә. Кыямәткә чаклы аларны терелтмичә тота торган бәрзах (комачау) бар» («Мөэминнәр» сүрәсе, 99нчы,100нче аятьләр).Раил Фәйзрахманов.Фото:https://unsplash.com/
shahrikazan
mass_media
#Дин
19 августа 2022, 14:48
https://syuyumbike.ru/news/poeziya/lenar-shekh-shigriyate
Ленар Шәех шигърияте
null
Көз инде...Үтте яз,Үтте җәй –Көз инде.Елама,Сорама –Түз инде...Бик моңсу,Ямансу –Көз инде.КөннәрдәЯшь тулыКүз инде.Әй, җилкәй,ЯфрагымӨз инде.Күктә шәм,Җанда гамь –Көз инде.* * *Әй, көзкәем,Көяз көзем минем!Җаным-тәнем сиңа тартыла.Шашкын күңелЯзга талпынса да,Нигәдер гел көз яратыла.Уйчан көзем,Боек көзем минем!Елак та син, кайчак көләч тә.КүзләремдәӨмет уйный башлый,Көз кояшы күктән көлгәч тә.Әй, көзкәем,Алтын көзем минем! –Елмаюың йокты үземә.Тар сукмактанЙөгерәм...Очам гынаБаса-баса яфрак-эзеңә.Мин – гашыйк!Күңелемнән ургып чыгаБар хисләрем ташып.Мин бит сиңа йөз мәртәбә,Мең мәртәбә гашыйк!Аның саен мәхәббәтемАрта гына бара.Кулларыңны куй кулыма,Күзләремә кара.Кочыйм әле синең җанны,Җаным белән кочыйм.Кайнар хисләр ташкынынаТагын сөю кушыйм.Бер тын икәүләп утырыйк,Җанны җанга куеп.Иңебездә мәхәббәтнеңПар канатын тоеп.* * *Бишенче кат – җиде кат күк,Дүртенче кат – җир өсте.Мин гади җир егетемен,Ә син фәрештә төсле.Бишенче кат – минем сөю,Дүртенче кат – терәгем.Синең күңелең янындаМинем очкын-йөрәгем.Бишенче кат – синең сарай,Дүртенче кат – минем өй.Ике катның уртасындаБез чыгарган моңлы көй.Бишенче кат – минем хыял,Дүртенче кат – чынбарлык.Ике ялкын, ике дулкын,Зур дәрьяны чыгарлык.
syuyumbike
mass_media
Шигърият
16 Ноябрь 2015 - 00:00
https://beznen.ru/archive/tormysh-sulyshy/250823/yashlrg-ber-nsyykht
Яшьләргә бер нәсыйхәт
null
Без үткән гасырда коммунизм төзү турында хыялланып һәм шуңа омтылып яшәдек. Совет кешесе өчен мораль кодекс ориентир булды. Төп нигезе шулай калса да, бүген илебез белән, халык белән идарә итү структуралары башкачарак кебек. Кешеләребезгә теләп яшәү өчен шактый мөмкинлекләр, ирек бирелә. Өстән кушып кына капитализм да, коммунизм да һәм башкасын да төзеп булмыйдыр ул. Комфортта яшәү өчен үзеңә дә кыймылдарга, телефоныңны куеп, диваннан торырга кирәктер. Мин шулай итәм дә. Әле менә савытымны тотып, чишмәгә бардым. И-и, ул чишмә суы белән кайнаткан чәйләр тәмле бит. Иртән суга барганда әйләнә-тирәне күзәтеп барам. Аралары ике метр булган бер агачтан икенчесенә үрмәкүч пәрәвезе күзгә чалына. Җирдән биеклеге дә 1,5-2 метр чамасы. Менә бит җан иясе ничек яшәргә тырыша. Көн саен яңа җәтмә үрә үрмәкүч. Аның тормышы шундый. Чебен-черкиләр белән туклана. Үрмәкүчкә ашамлыкны берәү дә әзерләп, тотып бирми. Ә кешенең яшәве әхлаклы булырга тиеш. Җәмгыятьтә, кешеләр белән аралашып, бергәләп яшибез чөнки. Билгеле, илнең тотрыклы үсеше өчен бик күп әйбер кирәк. Безнең илебездә буыннар бәйләнеше бүгенгә кадәр әле көчле булды дип әйтәсе килә. Әйтик, үткән гасырда кеше гаиләдә туып үсте, әби-бабай, әти-әни тәрбиясе алды. Өлкәннәр, җитлегү чорына керү белән, балаларын өйләндерергә, кияүгә бирергә тырыштылар. Бүген бу мәсьәлә үз агымына куелган кебек. Эшкә кергәндә күп җирдә хәзер контракт төзиләр. Ә гаилә төзегәндә нигә килешү төземәскә? Яшьләр гаилә килешүе төзүгә ничек карый? Бәлки, очраклы аерылышулар кимер иде. Бүгенге яшьләребез өчен законлы гаилә төзеп яшәү нәрсә ул? Бала тудырып, аны тәрбияләүне максат итеп куялармы? Гаилә өчен, баласының бүген яшәве өчен җаваплылык тоялармы? Вакытларын, акчаларын жәлләмиләрме? Билгеле, матур яшәүче гаиләләр дә күп. Ә кайсылары күбрәк? Яшьләргә теләкләрем дә бар иде.Шатлыгың күзләрдә чагылсын!Яшьлегең атына атланып чапкандаТезгенең булсын имин вөҗданың.Юньсезләргә бакма, саулыгыңны сакла,Юлыңда очрар гомерлек сөйгәнең.Яшьлек атыңның көче тиз бетәр,Кереп чумганда виртуаль тормышка.Вейп, тәмәке, алкоголь, наркота –Әкрен үлем ул реаль тормышта.Гаилә кыйммәтләре торса үзәктә,Ярату хисләрең булыр йөрәктә.Бәхетең табарсың тормыш юлыңдаТаян акылыңа, ышан Аллаһка.Мәхәббәт – бәрәкәт, аңлаган кешегә,Сөю хисләрең җитсен гомергә.Килеп йөрсеннәр дусларың өеңә,Сөенеп яшәсен улларың, кызларың.Әти-әниеңне ихтирам иткәндә,Чәчәк атканда бакча гөлләрең,Җимеш биргәндә синең агачыңБәхет сибелә бар табигатькә.Ә яшәүнең сере изге китапта!Кеше гомере «чак»ларга бүленә,Бөтен әйбергә вакыт бирелә,Балачак, үсмерчак, яшьчак...Һәм, әлбәттә, картлык та киләчәк.Һичкайчан сүнмәсен хисләрең,Шатлыгың күзләрдә чагылсын,Җиребез нур алып балкысын!Очрашып сөйләшсен кешеләр,Кавышсын яраткан йөрәкләр.  Рафаэль ЗАРИПОВ,Мөслим районы, Тегермәнлек авылы
beznen_ru
mass_media
Тормыш сулышы
25.08.2023
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyida-ber-ir-atka-akusher-bulyirga-turyi-kilgn
Чаллыда бер ир-атка акушер булырга туры килгән: хатынына бала таптырган
Чаллыда бер ир-ат хатынына бала таптырган. Узган төндә яшь парларга зур түземлек күрсәтергә туры килгән. Яңа шәһәрдәге фатирларның берсендә хатын-кыз өендә бала таба башлаган. Сабыйны беренче булып әтисе кулына алган. Бу - аларның гаиләсендәге икенче бала. 25 яшьлек ана һәм нарасый үзләрен яхшы хис итә. Табиблар бригадасы хатын-кызны яңа туган...
Чаллыда бер ир-ат хатынына бала таптырган. Узган төндә яшь парларга зур түземлек күрсәтергә туры килгән.Яңа шәһәрдәге фатирларның берсендә хатын-кыз өендә бала таба башлаган. Сабыйны беренче булып әтисе кулына алган. Бу - аларның гаиләсендәге икенче бала.25 яшьлек ана һәм нарасый үзләрен яхшы хис итә. Табиблар бригадасы хатын-кызны яңа туган сабые белән бала табу йортына алып киткән. Анда аларны табиблар тикшерәчәк.http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/17/146558/
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2017-08-17 06:39:01
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/sau-bul-futbol-isn-kalgan-anatarlar-tagyn-kunakka-kilegez
Сау бул, футбол! Исән калган җанатарлар, тагын кунакка килегез!
Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Бу бер кеше өчен дә сер түгел. Дөньяның кемнәре генә килмәде безгә. Немецлар, поляклар, кореялылар, французлар, австриялеләр, колумбиялеләр, аргентина кунаклары һәм тагын 6 июль көнне – Казанда узган дөнья чемпионатының соңгы уенында Бразилия һәм Бельгия уенчыларын каршы алдык.
Казан футбол белән яшәде, футбол рухын сулады, футбол дип гөр килде. Хәер, спортка катнашы булмаган минем кебек кешеләргә әллә бара бу чемпионат, әллә юк дип уйлый идем. Чыннан да бит инде, чемпионат уеннарын карарга дип билетлар сатып алмаган булсаң, Казансу ярындагы гаилә үзәге янына фан үзәккә бармасаң йә һич югы өеңдә телевизор кабызмасаң, каян беләсең ди шәһәр үзәгендә, шәһәр стадионнарында ни булганын. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк тә яшәсәң, бөтенләй дә белеп булмый бездә дөнья масштабындагы вакыйга барганын. Кунакларны каршыларга аэропорт, вокзалларга йөрмибез, гадәттәгечә, эшкә барабыз, эштән кайтабыз. Әнә күрше подъезддагы гаилә алай гына тыныч булырга теләмәде тагын, ирле-хатынлы һәм футбол сөюче уллары – өчесенә өч матчны карарга дип, 75 меңгә билетларны өч ай алдан ук сатып алып куйды. Яңа сервант алырга дип җыйган акчаларын бер тамчы да кызганмаганнар, ничек инде дөнья тикле дөнья теленә безнең Казан кергән вакытта, тыныч кына яшәп, «Казан-Арена» стадионында барган грандиоз тамаша-уеннардан читтә калмак кирәк. Һич тә дөрес булмаячак. Ә мин исә нәрсә дип тә карарга белмәдем аларның бу адымнарына. Өйдә телевизордан карау белән бер түгелдер инде стадионнарда утыруы, әмма шулай да анда да арттарак рәтләрдән әллә ни күренмидер. Җитмәсә, чит илләрдән килгән җанатарларның кычкырулары, быргы өрдереп, аяклары белән дөбер-дөбер китерүләренә йөрәге ныклар гына чыдыйдыр. Әнә бит «Казан-Арена» янында яшәүчеләр матчлар булган төннәрдә һич йоклап булмады диләр, уеннардан соң таралышмыйча таң атканчы гимннар җырлап, көлеп, елап йөргәч футбол яратучылар. Аларга чыгып бармак яный алмыйсың, әлбәттә, дөньякүләм вакыйга бит. Алай да «Казан-Арена»га якын яшәүчеләрнең байтагы җаен тапкан, үзләренең фатирларыннан вакытлыча йә туганнарына, йә дачаларына, йә авылларга китеп торып, торакларын арендага биргәннәр. Матч көннәрендә мондый фатирларның тәүлеге 40 мең торган. Әйбәт бит Казанда узган алты матчка фатирыңны биреп торасың да кимендә 240 мең акча эшлисең, гадәттә җанатарлар бер көнгә генә килми, ике тәүлеккә арендага алалар, димәк, алты матчтан 480 мең акча эшләргә була. Чит ил кешеләренең акча күп, алардан да бит хәлле кешеләр килә, гади кешеләр футбол өчен генә чит илгә оча алмый инде. Фатирларны да берничә гаилә берләшеп арендага алалар. Өч гаиләгә бүлсәң, тәүлегенә 40 мең күп түгел инде. Әлбәттә, алар күзлегеннән караганда. Ни өчен фатирларга керәләр, кунакханәләр дә бар бит дип аптырыйсы юк. Кунакханәләрдә урыннарны чак-чак кына җиткерделәр. Матч саен бер Казаныбызга гына да 22-25 меңләп җанатар килде.Аэропортларның нинди режимда эшләгәнен күз алдына да китереп булмый. Шулай ук тимер юл һәм Мәскәү арасындагы такси, автобуслар да бар көченә эшләде. Гомумән алганда, чит илдән килүчеләр бик канәгать киткән Казаннан. Моны үзләре дә, чемпионатны оештыручылар да, кунакларга ярдәм итеп йөрүче волонтер яшьләребез дә еш кабатлый. Шәһәрләребезнең чиста, төзек булуына да бик соклана чит илдән килүчеләр. Россиядә бар нәрсәнең бик очсыз булуына да шаккаталар икән. Ираннан килгән җанатар Тәбриз белән аралашырга туры килде. Ул без журналистлар кайнаган пресс-үзәккә килгән иде. «Ашау да, киемнәр дә, транспортта йөрү дә шулкадәр очсыз сездә. Без сездә 10 долларга туйганчы ашыйбыз. Ә Европаның башка дәүләтләренә барсаң, анда бит бер тапкыр метрода йөрү генә дә – 20-30 доллар, ашау турында әйтмим дә инде», – ди. Бай икән Россия халкы дип, ул мине таң калдырды. Менә бит, Футбол буенча дөнья чемпионаты булмаса, каян белер идем әле үзебезнең шулкадәр бай икәнне һәм халкыбызның рәхәттә яшәгәнен. Тәбризгә җавап итеп, күрше тавыгы күркә булып күренә инде ул дигән идем, аңламады. Артык аңлатып та тормадым. Гел зарланасы да килми. Бәлки чыннан да бездәге тормыш алай ук начар түгелдер...Сүз башымда, чемпионат әллә бар иде минем өчен, әллә юк иде, дип язган идем. Бу «Татмедиа»ның чемпионатка багышланган пресс-үзәге үз эшен башлап җибәреп, безне дә футболга тарта башлаганчы гына шулай булды. Эш аркасында футбол дөньясының бер ягын күрә алдым. Пресс-үзәккә бару өчен шәһәрнең үзәк урамнары аша узарга кирәк. Бауман, Петербург урамы... Чемпионат ярышлары узган көннәрдә монда шаккатарлык икән, җәмәгать. Бу җирләрдә йөргәндә, үзеңне кайда кайда, ләкин Казанда дип уйламыйсың инде. Тирә-юньдә чит ил кешеләре тулган, нинди генә телләрдә сөйләшмиләр. Без аларга сәерсенеп, кызыксынып, тикшереп караган кебек үк, алар да безгә шулай карый. Алар өчен без дә бит чит ил кешеләре.Иран белән Испания арасындагы матч булган көнне төш вакытларында Петербург урамында ахырзаман диярсең. Бер яктан үз телләрендә иранлылар нәрсәдер кычкыра, икенче яктан испанлылар бирешергә теләми. Битләрен үз флагларының төсләренә буяганнар. Кайный дөнья. Тавыш... Казанлылар туктап-туктап боларның шулай «ярышканнарын» карый. Бәласеннән башаяк дип, тизрәк узып киттем бу урыннарны. Ә менә Бельгия һәм Бразилия ярышы булган көнне хәлләр башка төрлерәк иде үзәк урамнарыбызда. Бельгиялеләр тыныч кына шәһәр күзәтеп йөриләр. Үзләре бик нык киеренке хәлдә булсалар да, хисләрен тышка чыгармыйлар. Телевизордан күп еллар барган сериалларны карап, бразилиялеләрне кызу канлы халык дип уйлый идем. Әллә бельгиялеләрнең холкы аларга да ничектер тәэсир иткән, урам тутырып кычкырышып, быргы өреп йөрүчеләрне күрмәдем. Бер-берсенә кырын карап йөреп, сер бирмәде бу ике төрле халык. Бразилиядән килүчеләр ап-ак тәнле, зәңгәр күзле Бельгия халкыннан бик аерыла иде, әлбәттә. Өстәвенә бразилиялеләр зур гәүдәле озын буйлылар. Чәчләре дә, күзләре дә кап-кара. Җанатарлардан күчкән тыныч атмосфера тирә-якта да ниндидер тынлык урнаштырган иде. Кайсыгыз җиңәр инде дип көрсенеп куйдым да юлымны дәвам иттем. Ә кичке уенда «Казан-Арена»ның чирәме Бельгия өчен хәерһаклы булды. Икегә бер исәбе белән, алар Бразилияне җиңде.Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты тәмам. Үзләре өчен Россияне күп яклап ача алган чит ил кешеләре гомерләренә җитәрлек истәлек, хис-кичерешләр алып китә. Безнең урамнарда аюлар да йөрми икән, кешеләр дә бик күркәм. Кыскасы, Россияне гадәттә Мәскүдән артык узып белмәгән дөньяның төрле халыклары чемпионатта 11 шәһәрне: Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Волгоград, Казан, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Екатеринбургны күреп шактый гына кызык ачыш ясагандыр. Россияне тирәннән белә алдылар чит ил туристлары. Сездә калам диючеләре дә шактый булган араларында. Ә Европа илләреннән киткән вакытта аларга хәтта васыятьнамә язарга да кушканнар икән. Янәсе, Россиядә шулкадәр кыргый, явыз кешеләр яши, исән-сау әйләнеп кайтуыгыз икеле дип. Юк инде, без дә дөньяның башка илләрендә яшәүчеләрдән әллә ни аерылмыйбыз – кайсыдыр якларыбыз яхшырактыр, кайсыдыр якларыбыз начаррактыр бәлки. Аллаһ яраткан шул ук кешеләр инде без. Шуны да телисе килә, киләчәктә чит илләрдән кемнәрдер килә дип кенә түгел, ә үзебезнең халык матурлыкта, чисталыкта яшәсен дип тә тырышсыннар иде. Кемгәдер күрсәтер өчен генә түгел, ә үзең өчен дә матур итеп яшәргә мөмкин бит.Айсылу ИМАМИЕВАИлдар Мөхәммәтҗанов фотолары
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
17 июля 2018, 16:15
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanda-yaman-shesh-beln-avyiruchyi-balalarga-yard
Казанда яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты була
13нче февральдә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Казанда "Тормыш музыкасы" хәйрия концерты уза.
Акция "Мы вместе - Без бергә" пациент-волонтерлык оешмасына ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Барлык җыелган акчалар да яман шеш белән авыручы балаларга төрле иҗади терапияләр уздыру өчен тотылачак.Концертта Татарстанның халык артисты, Праганың Дәүләт операсы һәм Чехия республикасының Милли опера солисты Эдуард Трескин, халыкара фестивальләр лауреаты Илүсә Хуҗина, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, халыкара конкурслар лауреаты Артур Исламов, "Прогульщики" рок-төркеме һ.б. катнаша.Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
06 февраля 2017, 06:31
https://shahrichalli.ru/news/bezne-bakcha/kyyarny-dres-ashyysyzmy
Кыярны дөрес ашыйсызмы?
Эссе көннәрдә, кыяр ашап, артериаль кан басымын җайга салырга була, ди табиб.
Белгечләр әйтүенчә, кыяр составында калий бар. Ул безнең организмнан артык суны чыгарырга ярдәм итә. Бу – кыярның иң уңай сыйфаты.Яңа өлгергән, үзең үстергән кыярларны ашауга җитми, ди табиб. Ләкин кайсыбер чакта сатып алырга туры килә. Ул вакытта яшелчәнең тышын әрчергә кирәк. Чөнки ашлама составында булган нитратлар һәм химик матдәләр нәкъ кабыкка җыела. Ә инде сыйфатлы кыярның файдасы зур. Эссе көннәрдә, кыяр ашап, артериаль кан басымын җайга салырга була, ди табиб. Гипертония белән җәфаланучыларга кыяр суты килешергә мөмкин.фото: https://loon.site
shahrichalli
mass_media
Безнең бакча
2022-07-08 13:52:00
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kabagygyz-kp-bulsa-aardan-chy-yasagyz-bik-tmle-m-tse-d-matur-chyga
Кабагыгыз күп булса, аңардан чәй ясагыз. Бик тәмле һәм төсе дә матур чыга.
Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәева кабакны киптереп чәй ясарга киңәш итә.
Моның өчен каты кабак кирәк. Аның эчен чистартабыз да озынча итеп турыйбыз. Озынлыгы – 4-5 см, канлыгы 5 мм булырга тиеш. Кабак кисәкләрен решеткага тезеп, газ мичендә 130-140 градус эсселектә биш-алты сәгать коңгырт төскә кергәнче киптерәбез. Табага да тезәргә була, әмма аны майларга кирәкми. Газ мичен ара-тирә карап торыгыз.Фото:http://pixabay.com
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
04 декабря 2020, 12:14
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/koronavirusny-tiskre-ntilre-bilgele-buldy
Коронавирусның тискәре нәтиҗәләре билгеле булды
Хастаханәдән чыгарылган кайбер пациентларда үпкә эшчәнлегенең начараюы күзәтелә.
Коронавирустан терелеп аякка баскан очракта да, аның тискәре нәтиҗәләре (тиз хәрәкәт иткәндә тын бетү һәм үпкә эшчәнлегенең начараюы) күзәтелергә мөмкин, дип белдерделәр Гонконгның Хастаханә учреждениеләре идарәсендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.Савыгып аякка баскан 12 пациенттан торган төркемнең хәлен тикшереп, табиблар шундый нәтиҗә ясаган. Аларның икесе якиөчесе элегрәк башкара алган эшләргә инде сәләтсез, дип искәртте Принцесса Маргарет хастаханәсенең йогышлы авырулар үзәге җитәкчесе Оуэн Цзэн.«Тиз хәрәкәт иткәндә аларның тыны бетә. Кайбер пациентларның, терелеп аякка басканнан соң, үпкә эшчәнлеге 20-30 процентка кимүе күзәтелергә мөмкин», - диде табиб.Пациентларны өстәмә рәвештә тикшергәч, аларда үпкә эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә зәгыйфьләнүен ачыклап булачак. Үпкәләрен ныгыту өчен аларга физиотерапия билгеләячәкләр.Тагын шуны да ачыкларга кирәк: Covid-19 коронавирусы үпкәгә йогынты ясау җәһәтеннән нинди нәтиҗә бирә ала? Әйтик,ул үпкәдә фиброз барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкинме? Бу очракта сулыш органнарында аларның эшенә комачаулый торган тоташтыргыч тукыма буйчыклары хасил була.Табиб хастаханәдән чыгарылган пациентларга йөрәк-кан тамырлары системасын стимуллаштыру өчен күнегүләр ясарга киңәш итте. Әйтик, суда йөзү үпкәләргә элеккеге хәленә кайтырга ярдәм итәчәк.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-03-14 17:57:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-tlek-echend-99-keshe-koronavirus-yoktyrgan
Татарстанда тәүлек эчендә 99 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда үткән тәүлектә коронавирус инфекциясенең 99 яңа очрагы теркәлгән. 152 кеше сәламәтләнгән, дип хәбәр иттеләр ТРда инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабта.
Пандемия башланганнан бирле республикада яшәүче 189 626 кеше коронавирус йоктырган. Бу вакыт эчендә 186 690 пациент сәламәтләнгән, 2006 кеше үлгән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 ноября 2022, 12:44
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-mktp-lineykasyi-vakyityinda-14-yashlek
Татарстанда мәктәп линейкасы вакытында 14 яшьлек үсмер үлгән
Кичә Яшел Үзән районының Норлат авылында мәктәп линейкасы барган вакытта 14 яшьлек үсмер аңын югалтып егылган.
Ашыгыч ярдәм бик чакырылып, мәктәп фельдшеры тиешле беренче ярдәм чараларын үткәрсә дә, аны коткарып кала алмаганнар.Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү үткәрә.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 октября 2016, 05:39
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/nindi-chyrshy-yakhshyrak
Нинди чыршы яхшырак?
Ясалма чыршы күптөрле, чын агачка караганда кыйммәтрәк, әмма ел саен сатып аласы юк – киләсе елларда да кулланырга мөмкин. Чын чыршыдан бөтен өйгә тәмле ис чыга, саклау өчен дә урын таләп ителми. Ләкин коелган ылыслар бөтен фатир буенча тарала, аларны һәрвакыт җыеп торырга кирәк.
Һәр кеше үзе өчен уңай һәм тискәре якларын билгеләп, күңеленә хуш килгәнен сайлый. Шәһәрдәшләребезнең фикерләре белән дә танышыйк.Зөлфирә Фәтхиева, Чаллы:– Балаларыбыз кечкенә вакытта чын чыршы бизәдек. Берничә көн торуга, аның энәләре коелып, ямьсезләнеп бетә. Идән келәменнән шуны җыеп азаплана идек. Хәзер ясалма чыршы бизәп куябыз. Нарат исе чыксын өчен, ботакларын алып кереп куярга гадәтләндек.Гүзәл Мәрдәнова, Чаллы:– Әле куймадык. Ясалма чыршыбыз бар. Олы балаларыбыз кечкенә булганда, чынны ала идек. Ел саен чыршы алганда матур, күңелле, ә аннан ташларга кызганыч. Моңарчы каядыр рәхәтләнеп үсеп утырган, алга таба да үсәсе булган агачны шулай кисеп чыгарып атканда әллә нинди кыенлык килә иде. Шуңа яңадан матур ясалма чыршы алдым. Уенчыкларны сатып та алабыз, үзебез ясаганнары да бар. Гадәттә, балалар белән бергә бизибез.Лилия Захарова, Чаллы:– Без ел да Яңа ел бәйрәмен сагынып көтеп алабыз, hәрвакыт чын чыршы куябыз. Аны гаиләм белән бизибез. Улыбыз кечкенә чагында ясаган уенчыклар белән бизәгәндә бер торле дулкынлану хисе кичерәбез, ясалма уенчыклар да сатып алабыз. Яңа ел бәйрәме – бездә гаилә бәйрәме!Сәрия Солтанова, Чаллы:– Нәрсә генә дисәләр дә, мин исләре аңкып торган чын чыршыга өстенлек бирәм. Бала чакта, кар көртләренә батып, чыршы алып кайтып, бар гаиләбез белән шуны бизи идек. Елга бер тапкыр чыршы сатып алырга да була. Яңа ел бәйрәмнәре өчен ул махсус үстерелә бит.Зәкия Вәлитова, Сахалин:- Без чын чыршы куябыз! Өйдә исе тәмле. Яңа ел исе. Оныклар белән бизибез. Быел татар орнаменталы әзерләдек. Алар белән бизәклибез.Илзирә Хикмәтова, Чаллы:- Яңа ел бәйрәме һәр баланың көтеп алган  иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Чыршының бездә чып-чыны. Авылда кичке якта әти-әни җылысында,балалар-оныклар белән чыршы бизәдек. Бер туган апам кул эше остасы, узе ясаган уенчыклар белән чыршыбызны матурладык. Шулай ук, тәрәзләрне дә, узебез ясаган кар бөртекләре белән матурлап куйдык.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-12-21 15:50:00
https://shahrikazan.ru/news/intervyu/tatyana-guryanova-tels-nindi-avyru-depressiyadn-bashlanyrga-mmkin
Психиатр Татьяна Гурьянова: «Теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин»
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры, Республика клиник психик хастаханәсенең баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Татьяна ГУРЬЯНОВА республикада психиатрия хезмәтенең торышы турында сөйләде.
– Авыру беренче тапкыр ачыкланган очраклар Россия буенча 23 процентка төште. Республикада дәүләти учреждениеләрдәге психиатрларга ел саен җиде мең кеше беренче тапкыр мөрәҗәгать итә. Соңгы еллар күрсәткечләре буенча Татарстанда саннар үзгәреш кичерми. Шунысын аңларга кирәк: авыручыларның саны белгечләр санына, авыруны беренче тапкыр ачыклауга, шәхси кабинетларның булу-булмавына бәйле. Без бары тик рәсми мәгълүматлардан гына файдаланабыз, шәхси клиникалардагы статистиканы күзәтә алмыйбыз. Соңгы вакытларда Татарстанда шәхси кабинетлар да алай ук күп ачылмый. Дәүләт учреждениеләре дә стабиль рәвештә эшли. Шуңа күрә соңгы елларда саннар даими дип әйтергә мөмкин. Моннан тыш, диспансер төркеменә хроник, авыр, еш кабатлана торган авырулар керә. Калганнары консультатив, амбулатор-дәваханә шартларында дәвалана. Шуңа күрә монда авырулар артамы-юкмы дигәнне төгәл генә әйтеп тә булмый. Айсбергның һәрвакыт су астында күренми торган өлеше була...– Бүген психик авыруларның кайсы төрләре беренче урынга чыга?– Күп еллар бездә психоз, шул исәптән шизофрения белән авыручылар бер күрсәткечләрдә тора. Ә менә психотик булмаган психик тайпылышлар арта. Ягъни болар органик процесслар – депрессия, адаптация бозылу, бала чагында барлыкка килгән авырулар. Узган гасырда шизофрения белән авыручылар саны барлык халыкның 1-1,2 процентын алып тора иде. Бүген дә шул килеш кала. Хәзер галимнәр, моның сәбәпләрен ачыклау максатыннан, биологик, ДНК тикшеренүләре үткәрәләр.– Татьяна Владимировна, моңа кадәр психологка мөрәҗәгать итеп, ул тәкъдим иткән ярдәмнең нәтиҗәсе булмаган авырулар еш киләме сезгә?– Медицина психологлары диагностик-коррекцион эш кенә үткәрә алалар. Алар табиблар түгел, югары медицина белемнәре дә юк, шунлыктан дәваларга хокуклары юк. Әгәр медицина психологына дәвалану кирәк булган авыру мөрәҗәгать итә икән, алар аны табибларга (психотерапевт, психиатр) тапшыра. Һәрхәлдә, идеаль очракта шулай булырга тиеш. Мәсәлән, кайгы реакциясе бар. Берәү бик якын кешесен югалткан ди. Аңа, гадәттә, транквилизатор бирмичә дә ярдәм итеп була, ә аларны бары тик табиб кына бирә ала. Медицина психологларының төп аермасы – аларның дару препаратларын язып бирергә хокуклары юк.– Психик тайпылышның ун билгесе дигәндә, нәрсәләрне әйтер идегез?– Һәр авыруның үзенең билгеләре бар. Әйдәгез, мисалга, халык арасында еш очрый торган депрессияне алыйк. Депрессияне начар кәеф, эштә арыганлык белән бутарга кирәкми. Анысы барыбызда да була торган халәт. Әгәр инде кәеф төшсә, моңа кадәр кызыксындырган шөгыльләр кызыксыз була, кеше ябыга, эштә өлгерми башласа, игътибарлылык кимесә, үз-үзеннән канәгатьсезлек туса, гаепләү хисе пәйда булса, йокысызлык, аппетит төшсә, яшисе килмәү теләге ике атнадан артык дәвам итсә, һичшиксез, табиб-психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хисләр яки акрынлап, яки бик тиз барлыкка килергә мөмкин. Аннан соң инде табиб авыруның сәбәпләрен ачыклый. Әлеге билгеләр теләсә нинди психик авырулар структурасында булырга мөмкин. Шулай ук теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин. Шуңа күрә авыручылар саны буенча статистика китерүе дә авыр. Чын депрессия белән халыкның бер проценты гына авырый. Аның сәбәпләре дә күптөрле булырга мөмкин. Алар һәр кеше өчен индивидуаль, чөнки психиатрлар өчен кешенең шәхесе дә бик мөһим. Барыбызның да холыклары төрле. Һәм бер төрле вакыйгаларны кешеләр төрлечә кабул итә. Мәсәлән, шизофрениянең төп билгеләренең берсе – галлюцинация һәм тузга язмаганны сөйләү. Алар әле тагын үз эчләрендә бүленә.– Шизофрения нәселдән күчә аламы?– Андый очраклар да бар, әмма бу бик сирәк очрый торган күренеш. Гомумән, хәзер галимнәр, биологлар Альцгеймер, шизофрения авырулары буенча бик зур тикшеренүләр алып бара.– Халык арасында, психик авырулар язын һәм көзен көчәя, дигән караш яши. Бу дөресме?– Андый кешеләр дә бар, ләкин моны «законга язылган» дип әйтеп булмый. Мәсәлән, мин кандидатлык диссертациясен язган 2004 елда әлеге авыруларның көчәюе апрельдән алып июльгә кадәрге вакытка туры килде. Бу шулай ук күп факторларга бәйле. Кеше үз-үзенә игътибарлымы, табиб язып биргән даруларны эчәме, исерткеч эчемлекләр куллануын дәвам итәме? Кайбер очракларда даруларны гомер буена эчәргә туры килә, ләкин кайберәүләр, хәле җиңеләйгәч, дару эчүне туктата. Аннан соң авыру кабат баш калкыта. Кайберәүләр тулган ай вакытларында да хәлләренең начараюын сизә. Алай да булырга мөмкин. Һава торышы үзгәрешләренә дә сизгер кешеләр бар. Болар барысы да индивидуаль.– Психик авырулар, хроник характер алып, кабатланырга мөмкинме?– Нинди авыру булуына карап. Мәсәлән, шул ук шизофрениянең берничә формасы бар. Кайберәүләр әлеге авыру билгеләре белән гомер буе яши, ә кайберәүләр үз гомерләрендә бер генә тапкыр авырый. Шулай ук авыру вакыт-вакыт көчәеп алырга да мөмкин. Реактив психоз, бәби тапканнан соң була торган психоз белән дә шулай ук. Ләкин психиатриядагы барлык авырулар да хроник була дип уйларга кирәкми.– Монда, күрәсең, вакытында дөрес диагноз кую да зур роль уйный торгандыр.– Һичшиксез. Монда берничә фактор бар. Беренчедән, авыру билгеләре күренә башлау белән үк, табибка мөрәҗәгать итү. Икенчедән, барлык методларны да кулланып, дөрес диагноз кую. Өченчедән, табиб күрсәтмәләрен дөрес һәм вакытында үтәү.– Психик тайпылышлары булган кешенең якыннарына да бик авырга туры килә. Туганының, иренең, хатынының сәламәтлеге, психикасы белән бәйле үзгәрешләрне күргән кеше иң беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?– Чыннан да, психик авырулары булган кешенең гаиләсенә бик авыр. Авыруның ахыргы нәтиҗәсе кешене карау, тәрбияләү, гаиләдәге атмосферага да бәйле. Шуңа күрә психиатрияда психик авырулары булган кешеләрнең гаиләләренә ярдәмгә килә торган күп кенә уку-укыту программалары эшләнгән. Кайсыдыр очракларда авыруга каршылык күрсәтмичә, аны мактарга, кайсыдыр очракларда, киресенчә, катырак торырга кирәк. Безгә психик авыру билгеләре булган кеше эләгү белән үк, параллель рәвештә аның гаиләсе белән эшли башлыйбыз. Авыру турындагы бөтен мәгълүматтан башлап, гаиләдәге әлеге авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга, нәрсәгә әзер булырга кирәклегенә кадәр өйрәтәбез. Гаиләләргә тренинглар, брошюралар тәкъдим итәбез.– Әгәр, мәсәлән, кеше якынында психик үзгәрешләр сизә, ләкин авыру үзе табибка барырга теләми ди. Бу очракта нишләргә?– Беренчәдән, әлеге кеше хастаханәгә башта үзе килергә тиеш. Һәр районның үзәк район хастаханәсендә психиатр кабинетлары бар. Казанда исә алар Бутлеров урамының 41нче йорты һәм Гагарин урамының 77нче йорты адресы буенча урнашкан. Башта авыруның туганы психиатрга килә һәм хәлне аңлатып бирә. Әгәр табиб чыннан да психик тайпылыш билгеләрен күрсә, авыру белән эш башлана. Башта аны үз теләге белән дәваланырга килергә үгетлиләр. Әгәр инде бу чаралар ярдәм итмәсә, психиатрик ярдәм күрсәтү законы нигезендә авыруны, үз ирегеннән тыш, табибка алып килү турында хәл ителә. Табиб авыруны карарга тиешле табиб исеменә гариза яза. Әгәр табиб авыруны үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра дип таба икән, суд карарыннан башка да, аның өенә барып карарга хокуклы. Психиатр урынга баргач, авыру билгеләре бармы-юкмы, аны дәваларгамы-юкмы, дәвалаган очракта, нинди дәрәҗәдә дәваларга кирәклеген хәл итә. Мондый очракларда полициягә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Авыруларның 10-13 проценты үз ризалыгыннан башка ярдәмчесезлек (деменция, Альцгеймер авырулары) буенча хастаханәгә эләгә. Шулай ук авырулары беренче тапкыр ачыкланган авырулар еш кына табибка күренүдән баш тарта.– Психик авырулар яшәрә, дип әйтергә җирлек бармы?– Хәзер балаларда психик тайпылышларның авыр формалары күп. Болар – психозларның авыр формалары, бала чагында башлана торган органик психик тайпылышлар (баш мие зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар группасы). Соңгы елларда аутестик аспектрдагы авырулар да күбәйде. Галимнәр боларның сәбәпләрен тикшерә, өйрәнә. Дөрес, безнең үзебезнең дә әлеге мәсьәләгә карата фикерләребез бар. Вакытыннан бик иртә туган балаларны тәрбияләп үстерү (выхаживание) һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр бирми. Дөрес, алар исән кала, тик кайбер очракларда психик авыруларга барып ялгана. Балалар психиатрлары әйтүе буенча, соңгы елларда балалар арасында авыр психозлар күп очрый.– Күпләр, миңа калса, психиатрга мөрәҗәгать иткән һәр кешене дә учетка бастыралар, дип уйлап ялгыша.– Әйе, бу шулай ук халык арасында еш таралган уйдырма. Психиатрик ярдәм турындагы 26, 27нче маддәләрдә кешене нинди очракларда учетка бастыру турында ап-ачык язылган. Шулай итеп, учетка авыр, хроник, еш кабатлана торган психик тайпылышлары булган кешеләр алына. Башка формалар диспансер учетына алынмый һәм аларга социаль чикләүләр каралмаган. Диспансер учетка баскан кешеләргә ату коралыннан файдаланырга, кайбер очракларда машина йөртергә, дәүләт эшләрендә эшләргә, балаларны уллыкка алырга ярамый. Моннан тыш, кеше һәр биш ел саен диагнозын кире кабат карарга хокуклы. Диагноз бөтенләй алынган очраклар да күп. Моның өчен кешегә гариза язып, документлар пакетын тапшырырга кирәк.– Районнарда белгечләргә кытлык юкмы?– Психиатрлар биш районнан (Аксубай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Теләче) кала, барысында да бар. Әлеге районнарда психиатрларны йә табиб-нарколог, йә табиб-неврологлар алыштыра, яки башка районнардагы психиатрлар килеп карый. Әгәр тиз арада ярдәм кирәк икән, «Ашыгыч ярдәм» авыруны безгә яки филиалларга алып бара. Шулай ук суицид очракларында 279-55-80 номеры буенча «ышаныч телефоны» эшли.
shahrikazan
mass_media
#Интервью
30 марта 2018, 13:02
https://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/bashkarma-komitetta-itdi-zgreshlr-ktel
БАШКАРМА КОМИТЕТТА ҖИТДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ
19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәр советының чираттан тыш сессиясе булды. Депутатлар тикшерүенә 4 мәсьәлә тәкъдим ителде. Халык ышанычлылары физик затлар милегенә салым ставкасын расладылар. Җир салымына төзәтмәләр өчен тавыш бирделәр. Ләкин иң нык кызыксыну уятканы соңгысы, ягъни башкарма комитет структураларын раслауга кагылышлы мәсьәлә булды. Наил Мәһдиев искәртеп узганча, әлеге үзгәрешләр...
19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәр советының чираттан тыш сессиясе булды. Депутатлар тикшерүенә 4 мәсьәлә тәкъдим ителде. Халык ышанычлылары физик затлар милегенә салым ставкасын расладылар. Җир салымына төзәтмәләр өчен тавыш бирделәр. Ләкин иң нык кызыксыну уятканы соңгысы, ягъни башкарма комитет структураларын раслауга кагылышлы мәсьәлә булды. Наил Мәһдиев искәртеп узганча, әлеге үзгәрешләр башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларының статусын күтәрәчәк. Ягъни алга таба төп эшчәнлекләрен идарә башлыгы вазифасы белән тәңгәлләштереп алып барырга туры килмәячәк. Яңа структура белән бәйле рәвештә яңа билгеләнүләр дә көтелә. Башкарма комитет җитәкчесе идарә итү структурасын яңартуны озакка сузмыйча, яңа елга кадәр хәл итәргә тәкъдим итте.Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Чаллы финанс идарәсе тәкъдим иткән салым ставкасын депутатлар бертавыштан раслады. Шулай итеп, 2015 елдан физик затларның милегенә салым ставкасы түбәндәгечә булачак: гаражлар һәм машина кую урыннары, хуҗалык каралты-куралары, бакча участогында төзелгән корылмалар өчен - 0,1 процент, фатирлар һәм бүлмәләргә - 0,2 процент, төзелеп бетмәгән торак йортлар, башка объектлар, составларында бер генә булса да торак бина булган бердәй күчемсез милек комплекслары өчен - 0,3 процент. Иң югары 2 процентлы ставка физик затларның хосусый милегендә булган административ-эшлекле һәм сәүдә үзәкләренә (комплекслар), әлеге биналарда урнашкан офислар, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш объектларына карата кулланылачак. Әлеге ставка шулай ук кадастр бәясе 300 млн сумнан арткан объектлар өчен дә тәкъдим ителә. 0,5 процентлы ставка исә салым салына торган башка объектларга карата билгеләнә.Шәһәр депутатлары шулай ук җир салымына үзгәрешләрне дә расладылар. Башкарма комитет рәисе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова әйтүенчә, әлеге үзгәрешләр бары тик юридик затларга гына кагылачак. Бу очракта салым ставкасы 1,1 процент дәрәҗәсендә билгеләнә.Бу нисбәттән, башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев федераль закон нигезендә предприятиеләргә салына торган җир салымы ставкасының шәһәр хуҗалыгы өчен әһәмиятен ассызыклады:- Кайчагында җирле властьның предприятиеләргә бернинди йогынтысы юк, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу фикер белән һич кенә дә килешмим. Предприятиеләр һәм оешмалар өчен җир салымын кабул итеп, без турыдан-туры аларның финанс халәтен билгелибез бит. Әйтик, бүген без җир салымының ставкасын 1,1% белән кабул иттек. Бу - республика шәһәрләре арасында иң түбән коэффициент. Гомумән, Яр Чаллының үз товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүе бүген инде күркәм традициягә әйләнеп бара. Безнең исәпләүләр буенча, әлеге ставка максималь дәрәҗәгә җитсә - ә безнең аны 1,3-1,5 коэффициентына кадәр күтәрергә хокукыбыз бар - бу бизнеска бик зур басым булачак иде. Ә без, киресенчә, үз җирлегебездә эшләүче предприятиеләргә, иң беренче чиратта, КАМАЗ һәм катыргы-кәгазь комбинатына яхшы гына ташламалар ясадык. Шуңа күрә муниципалитет бизнеска ничек итеп ярдәм итә дигән сорауга: "Менә шулай итеп", дип күкрәк кагып җавап бирә алабыз", - диде ул.Сессиядә даими комиссияләрнең яңа әгъзалары да расланды. Шәһәр советыннан киткән Васил Шәйхразиев һәм Владимир Бестолков урыннарын Әсхәт Галиев һәм Хәмәт Могыйнов алды. Аларга мандатлар тапшырылды. Яңа билгеләнгән депутатларның икесе дә регламент, хокук тәртибе, закончалык һәм җирле үзидарә комиссиясе составында эшләргә теләк белдерделәр. Әлеге карар бертавыштан кабул ителде.Яңа структурага килгәндә, ул 4 блоктан торачак. Беренче блокка башкарма комитет җитәкчесе һәм аның 5 урынбасары (беренче урынбасар, финанслар, икътисад, шәһәр төзелеше, социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчеләр), аппарат җитәкчесе, аның урынбасары, район башлыклары, идарәләр һәм бүлекләр башлыклары, секторлар мөдирләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары керә. Икенче блокны башкарма комитетның тармаклар идарәләре тәшкил итә. Өченче блокка территориаль органнар - районнар хакимиятләре, дүртенчесенә - хакимият каршындагы башкарма органар, шул исәптән, ЗАГС, административ техник инспекция, өлешләп түләү өлкәсендә дәүләт контроле, опека һәм попечительлек бүлекләре керәчәк. Шулай ук билгеле бер блокның эшчәнлеген көчәйтү дә планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе әйтүенчә, бу, иң беренче чиратта, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылачак.Сессия җанлы әңгәмә, депутатларның кыю фикерләре, эшлекле тәкъдимнәре мохитендә барды. Чираттан тыш сессия эшендә катнашкан 26 депутатның 24е башкарма комитет структурасына үзгәрешләр кертүне бертавыштан хуплады. Шунысын да әйтергә кирәк, 18 депутат составындагы камазлылар әлеге утырышта бөтенләй катнашмады.
shahrichalli
mass_media
Көн темасы
2014-11-21 07:20:21
https://beznen.ru/archive/kinshle-esh-tarkalmas/240916/brnge-bakchasynda-och-centner-kavyn-usterdem
«Бәрәңге бакчасында өч центнер кавын үстердем»
null
Быелгы җәйнең эсселеге үзәккә үтәрлек булса да, җиләк-җимеш өчен ярады – бакчада үскән карлыган-чияне, җиләк-сливаны кая куярга белми аптыраучылар шактый булгандыр. Тагын бер төрле үсемлек өчен җәй кызулыгының файдасы булган икән. Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче 52 яшьлек Илсөяр Халикованың мунча алдына килеп кергәч төшендем мин моңа. Кибет складымыни: идәне тулы… кавын! Шул ук кавын зур гына кисмәкләргә дә тутырып куелган. «Яртысын өләшеп бетердем инде. Озак саклап ятып булмый, бозыла бит ул!» – дип аңлата әңгәмәдәшем. Аннары, әллә ни исе китми генә өстәп куя: «Бәрәңге бакчасында өч центнер кавын үстердем мин быел…» Чүбен утасаң, шул җиткән – Кавын гына түгел, карбыз да утырткан идем. Анысын аз гына – берничә төп кенә. 60 килолап карбызым да булды быел. Мин аларга су сипмәгән идем, су сибәсе калган икән, тагын да эрерәк булып үсәсе булганнар. Ярар, икенче елга су сибеп үстереп карармын. Җәй эссе килгәнгәме, карбызларның эче кып-кызыл һәм бал гына булды быел. Хәзер берсен кисеп ашарбыз, үзең күрерсең… Илсөяр ханым карбыз-кавын үстерү белән әле берничә ел гына шөгыльләнә. Бер елны бакчага бәрәңге алырга чыккач, күршеләренең өйгә ниндидер яшькелт шарлар ташуын күреп калган ул. – Нишли икән болар дип, яннарына ук барып карадым. Минәйтәм, нәрсә ул? «Карбыз», – диләр. Соң, мин дә үстереп карыйм алайса, дидем. Былтыр җәй яңгырлы булгач, ваграк булды, җыеп бетерә торган булмадылар, җир өсте тулып калды. Быел җәйге челлә бик килеште боларга. Әңгәмәдәшемнән бу ике яшелчәне ничек һәм кайчан утыртырга кирәклеге турында сорашам. Һәм иң мөһиме: үзең ясаган орлыктан утыртсаң яхшыракмы, әллә орлыкны сатып алыргамы? Илсөяр ханым орлыкны сатып алу яклы икән. Кибет карбызы һәм кавынының орлыгын утыртып кына, әллә ни зур уңыш алып булмый, ди. Билгеле инде – алар бит җылырак яктан кайтарылган яшелчәләр. Безнең климатка яраклашмаганнар. Орлык сатучыларда махсус безнең төбәккә яраклаштырып чыгарылган сортлы кавын-карбыз орлыклары була. Шуларны алсагыз, яхшырак, дип аңлата әңгәмәдәшем. – Берәр төрле ашламалар керттегезме соң боларга? Ничек шулай күп булды бу кавын уңышы?.. – Бернинди ашлама да кирәкми, үзе үсә ул шунда. Чүбен утап торсаң, шул җиткән. Бик җиңел аны үстерү. Мин берүзем генә яшим: балаларның үз тормышы хәзер. Берүзеңә әллә ни күп бәрәңге кирәкми бит инде, ә бакча зур. Аның калган өлешендә чүп үстерәсеңмени? Шуңа күрә зур гына кишәрлеген алып калдым башта. Апрель ахырында өйгә туфрак алып кереп, орлыгын чәчтем тә, кыярныкы кебек, ике яфрагын чыгаргач, үсентесен бакчага чыгарып утырттым. Иң мөһиме – утыртканда яфраклар җиргә күмелмәсен. Ике яфрактан соң эчтән чыгып килә торганнарына балчык салырга ярамый, югыйсә үсми ул. Баштарак, әзрәк калкып киткәнче генә дип, су сипкән идем, аннары су да сипми башладым. Бер төптән дүрт-биш кавын чыкты. Бигрәк күп иде ул – үзем дә шаккаттым. Башта: «И, әстәгафирулла, ничек җыеп бетерермен моны?!» – дип уйлаган идем, аннары, кайларга куеп бетерермен, дидем. Карбызларым бишәр килолы булды. Кавыннарымның иң бәләкәе өч килограмм. Бөтен таныш-белешкә, дус-ишкә, авылдашларга таратканнан соң да бер мунча эче тулы калды бит әле… «Илсөяр исән чакта, кавын үстермибез!» Авылдашлар дигәннән, мин килгәндә Илсөяр ханым ялгызы гына түгел иде, түгәрәк өстәлен тутырып, авылдаш-дуслары җыелган. «Сез дә Илсөяр ханым кебек кавын үстермисезме соң?» – дигәч, шаярып җавап бирделәр: «Илсөяр исән вакытта үзебез утыртмыйбыз инде – аныкын ашашырга кирәк бит!» – Быел кибеттән бер карбыз да алмадым. Теләсә нинди укол кадалган, пестицидлы әйбер ашаганчы, үземнекеләре өлгергәнне көтәм дидем, – дип, сүзгә Илсөяр ханым да кушылды. – «Аныкы үсә бит!» – дип, без дә көтеп тордык, кибетнекен әллә ни сатып алмадык, – ди, авылдашлары көлеп. – Илсөяр бик юмарт ул. «Әйдә, ашап карыйк әле берәрсен!» – дип чакырып китерә башта. Киткәндә кулыңа да бер-ике кавын биреп җибәрә әле. Шунысы кызык, бу яшелчәләрнең өлгерү вакыты нәкъ бәрәңгенеке кебек икән. Бәрәңге белән бергә утыртасың һәм уңышын да шул ук чорда җыясың. Кырау төшкәнче җыеп алырга кирәк, дип аңлата әңгәмәдәшем. – «Өлгерсен» дип, озаклап түтәлдә яткырудан файда юк. Караңгы урынга куйсаң, пешеп бетә ул үзе. Менә быел уңышым күп булгач, беразын базда саклап карыйм әле, димен. Кавынны сеткага салып, төбе җиргә тиеп тормаслык итеп стенага элсәң, озак саклана, диләр. Ә карбызны идәнгә тезеп, әйләндереп-әйләндереп торырга кирәк икән. Шулай итсәң, череми. Үзе үстергән натураль продукт булгач, Илсөяр Халикова карбызның кабыкларыннан да тәмле генә бер әйбер ясап карарга булган. Кабыкның кеше капкан ягын да, тышкы ягын да әрчеп алган да, тураган. Өч литрлы банканың төбенә борчаклы кара борыч, укроп, сарымсак салган, шушы кабыкларны тутырган һәм өстенә ике стакан суга бер аш кашыгы тоз исәбеннән кайнатып, бераз суытылган тозлык өстәгән. Өч көннән соң әзер дә була икән. Тәме гел маринадланган кыярныкы кебек, дип аңлата әңгәмәдәшем. Илсөяр ханым белән сөйләшеп утыра торгач, карбызлар ашалып бетеп, кавынга чират җитте. – Өч төрле сорттагысын үстергәнмен. Берсе вак һәм йомшак. Икенчесе эре, баллы һәм каты. Ә өченчесеннән бөтенләй кавын тәме килми, үзе баллы, үзенең эче дә сары түгел – киви кебек ямь-яшел. Тәмлеме? Тәмле булмыймы соң инде! Искиткеч баллы! Җылы якта үскәннәреннән бер генә ягы белән дә калышмый. …Ул арада Илсөяр ханым югалып торды да, бер сумка кавын тотып керде. – Сезнең газетагызны алам, Илфат Фәйзрахмановны да телевизорда эшләгән чагыннан бирле яратам. Бик чибәр, акыллы кеше ул. Газетагыз да шундый әйбәт, артистлар турында да язасыз, сәясәт тә бар, кешеләрнең гыйбрәтле язмышларын шундый яратып укыйм. Рәхмәт һәммәгезгә. Менә Илфат Фәйзрахманов белән бергәләшеп, Актаныш кавыннары белән сыйланыгыз әле! – дип, шушы күчтәнәчен сузды. Бу күчтәнәчне кабул итү һәм газетабыз турында шундый җылы сүзләр ишетү рәхәт булды. Илсөяр апага яратып укый торган гәҗитендә үзе турында уку да шулай рәхәт булсын иде. Рәхмәт сүзләре әйтеп, әңгәмәдәшем белән саубуллашып чыгып киткәндә, башымда бер генә уй булды: кавын үстерүнең бернинди авырлыгы да юк икән ләбаса. Әллә кайдан кайтартылганын ашаганчы, үз бакчаңа чәчсәң яхшырактыр. Минем уйларымны укыгандай, Илсөяр ханым да, елмаеп әйтеп куйды: – Наполеон: «Бардым, күрдем, җиңдем!» – дип әйткән бит әле. Шуның сыман, мин дә орлык алдым, утырттым, үсте. Башкалар да үстереп карасын. Үкенмәсләр! Айгөл ЗАКИРОВА Казан – Актаныш – Казан
beznen_ru
mass_media
Киңәшле эш таркалмас
24.09.2016
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yangyn-snderchelr-m-etlr-beln-urmanda-adashkan-khatynnarny-ezlgnnr
Янгын сүндерүчеләр һәм этләр белән урманда адашкан хатыннарны эзләгәннәр
Ике хатын урманга үлән җыярга киткән була.
Бөгелмә районында янгын сүндерүчеләр һәм этләр белән урманда адашкан хатын-кызларны эзләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.37-38 яшьлек хатын-кыз Ключевский авыл җирлегеннән ерак булмаган урманга машинада килгәннәр. Алар машинаны юл читендә калдырганнар һәм үлән җыярга дип урман эченә кереп киткәннәр.Көндезге сәгать икедә алар адашканнарын аңлап алалар, һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры 112 буенча ярдәм сорап шалтыратканнар.Хатын-кызларны 64 нче янгын сүндерү бүлеге, этләр белән полиция хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, 7 нче номерлы ЗПСО коткаручылары һәм урманчылар эзләгән.Шалтыратудан соң сәгать ярым узгач янгын сүндерүчеләр хатын-кызларны тапкан. Баксаң, алар урманда үз автомобильләреннән биш чакрым ераклыкта гына адашып йөргәннәр.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
14 сентября 2020, 10:12
https://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/bomba-evgeniya-medvedeva-kabat-tutberidzega-ylnep-kayta
Бомба! Евгения Медведева кабат Тутберидзега әйләнеп кайта!
null
Бу яңалык күпләр өчен шок ясагандыр! 2018 елгы Олимпия уеннарын хәтерлисезме? КөтмәгәндәАлина Заһитова Олимпия чемпионы булды, алтын медаль алды. Ә ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведевага көмеш медаль белән чикләнергә калды. Үзен инде чемпион пьедесталында күрә башлаган Женя да, күп тренерлар һәм спортчылар да, Медведеваның җанатарлары да авыр кичерде бу хәлне. Ә Женя тренеры Этери Тутберидзега үпкәләп (15 яшьлек Алина Заһитованы юниорлар төркеменнән зурларныкына күчергәнгә!) бөтенләй Канадага ук китеп барды. Алдагы турнирларга аны тренер Брайан Орсер әзерләде. Европа, дөнья беренчелегенә ярышлар... Һәм барысында да Женя һаман үҗәтләнеп үзен күрсәтергә омтылды. Кыз көндәшләреннән калышса да (ул узган ел дөнья чемпионатында бронза медальгә генә лаек булды), Кытайда узачак Олимпия уеннары аны һаман алгысыта: чемпион титулы яуланмый калды бит!...Һәм Медведева кабат Россиядә. Аның тренерлары инде берничә: Орсер Канададан торып өйрәтә, Буянова, атаклы Татьяна Тарасова үзе!.. Контроль прокатларда Медведева уңышсыз чыгыш ясый. Ләкин... ни гаҗәп: бердәнбер алкышлаучы – элеккеге тренеры Этери Тутберидзе!Ә бүген инде шаккатмалы хәбәр – Евгения Медведеваның Тутберидзе группасына кайтуы турында язалар!Фигуралы шуу интригалар белән тулы. Спортның бу төре хәзер футбол-хоккей матчларыннан да кызыграк! Алда ниләр булыр? Алина Заһитова нишләр? Болар хакында да тиздән хәбәр итәрбез.
syuyumbike
mass_media
Яңалыклар
16 Сентябрь 2020 - 14:55
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/almashtyryr-chak-itte-kyshyn-kpchk-saklau-buencha-5-kish
Алмаштырыр чак җитте: кышын көпчәк саклау буенча 5 киңәш
Һава торышы үзгәрә башлауга, машина хуҗалары да җәйге көпчәкләрне кышкыга алмаштырырга ашыга.
Дөрес, кыш буе җәйге көпчәкләр белән йөрүчеләр дә очраштыргалый. Әмма көпчәкләрне сезонына карап алмаштырмау үзеңнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә гомеренә куркыныч тудыруы көн кебек ачык. Бу атнада һава температурасы кисәк кенә түбәнәйде. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре дә көпчәкләрне вакытында алмаштырырга өнди. Казанлылар көпчәкләрен кышкыга алмаштырганмы? «Шәһри Казан» шул хакта белеште.Нурзадә, җырчы:– Көпчәкләрне дүшәмбе үк алмаштырдым инде. Яңа машина алдым, көпчәкләрне дә яңаны алган идем. Һава торышы үзгәргәнгә түгел, октябрь азагы бит инде, дип, буш вакытым булганда алмаштырып куйдым. Узган ел, һава торышы үзгәрсә дә, алмаштырмаган идем. Хәтерлим, юллар бик нык тайгакланды, бөтен шиномонтажда чират һәм Җиңү проспектындагы шиномонтажга көч-хәл белән, бик куркып кына барып җиткән идем. Гәрчә рульдә ун елдан артык йөрсәм дә бик курыктым. Бер елны яз аенда көпчәкләрне җәйгегә алмаштыргач, һава торышы яңадан үзгәреп, алай азапланган идек. Төрле елны төрлечә була шул. Әмма көпчәкләрне ел да вакытында алмаштырырга тырышам.Алмаз Гыйльметдинов, «ТМТВ» телеканалының баш мөхәррире:– Көпчәкләрне узган атна ахырында ук алмаштырдым. Көпчәкләр безнең авылда – Әтнәдә саклана. Шуңа да анда кайткач, эшне бетереп килдем. Хәзер бер гаиләдә кимендә ике машина бит. Шуңа да, район җирлеге булса да, шиномонтажда чират иде. Өстәвенә, кышка кергәндә суыта башласа, бар халык бергә көпчәк алмаштырырга тотына. Яз көнендә әле алай ук түгел, чөнки күчеш чоры сузыла. Хатынныкын Казанда алмаштырдым. Шәһәрдә көпчәкне алмаштырып кына калмыйча, машинаны юып, чистартып та бирәләр. Шуңа да кыйммәткәрәк чыга. Ә районда күпкә арзанрак.Гөлзифа Садриева, бала ялында утыручы яшь әни:– Машинаның көпчәкләре әле алмаштырылмаган. Миңа калса иртәрәк, өлгерермен дип уйлыйм.Алсу Сафина, журналист:– Әле дүшәмбе генә алмаштырдым. Шиномонтажга хәзер якын килерлек түгел, бөтен җирдә чират. Шуңа да танышларым алмаштырып бирде. Шиномонтажга гадәттә алдан язылам, чөнки бер елны өч сәгатькә якын чиратта торырга туры килгән иде. Шуннан бирле алдан сөйләшеп эш итәм. Көпчәкләрне ел саен вакытында алмаштырырга тырышам. Машина йөртү тәҗрибәм зур булса да, кагыйдәләрне бозмау якылымын.Динар Әхмәтшин, оешма хезмәткәре:– Көпчәкләрне алмаштырырга өлгермәдем әле. Гадәттә, көннәр суыта башлауга, кышкыга күчәм. Быел ноябрь башында бәйрәмнәр көтелә. Шул ялларда алмаштырырга исәп.Шиномонтажларда хәлләр ничегрәк икәнен белү өчен кайберләренә шалтыратып, чират булу-булмавын белештек.Ямашев проспектындагы шиномонтаж хезмәткәрләре:– Соңгы ике көндә кеше бик күп. Ял итәргә дә вакыт юк. Сезнең белән дә сөйләшә алмыйм, гафу итегез. Бик тыгыз чак.Казанның башка шиномонтажларында да шундыйрак хәл күзәтелә булып чыкты. Кар төшәргә өлгермәде, ә «боз кузгалган» да инде.Сез дә машина көпчәкләрегезне алмаштырырга онытмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Иминлек – үзебезнең кулда!Кышын көпчәк саклау буенча 5 киңәшКышка кергәндә, җәйге көпчәкләрне ничек һәм кайда сакларга? Шәһәр кешесе өчен бу бигрәк тә «катлаулы» тема, чөнки күпләр көпчәкләрне фатирда (балконда яисә чоланда) саклый. Болай эшләргә була, әмма берничә кагыйдәне истән чыгармаска кирәк.1. Әгәр дә көпчәкләрне балконда саклыйсыз икән (шул исәптән ачык балконда да рөхсәт ителә), иң мөһиме ультрашәмәхә нурлардан капларга кирәк. Чөнки кояш астында резинаның структурасы бик нык үзгәрә.2. Хәзер көпчәкләр өчен махсус тышлыклар да чыгаралар. Аларны шунда салып сакларга мөмкин.3. Кышлыкка алып куяр алдыннан, көпчәкләрне яхшылап юу киңәш ителә. Бу, ярыкларга кергән вак ташларны чистартудан тыш, шинаның кабарынкы урыннары булу-булмауны да ачыкларга ярдәм итәчәк.4. Әгәр дә көпчәкне дискадан чыгарып саклыйсыз икән, берүк элеп куя күрмәгез, чөнки шинаның формасы үзгәрәчәк.5. Финанс мөмкинлеге булганнар көпчәкләрен сезонлы саклау урынына тапшыра ала. Көпчәкнең зурлыгына бәйле рәвештә, мондый ысул Казанда 950-1500 сумга төшә.Лилия ЛокмановаАнна Арахамия фотосы
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
31 октября 2019, 09:51
https://madanizhomga.ru/news/ayga-kyryn-karama/ayga-kyiryin-karama-1526034208
АЙГА КЫРЫН КАРАМА
18 август (шимбә). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.24 сәгатьтә калка, 19.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать. Бүген нинди дә булса эшне башлау өчен яхшы вакыт. Юмарт булыгыз, риясыз ярдәм күрсәтегез. Ашауда чама хисен югалтмагыз. Саранлыктан, артык күп ашаудан...
18 август (шимбә). Рамазан аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.24 сәгатьтә калка, 19.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать.Бүген нинди дә булса эшне башлау өчен яхшы вакыт. Юмарт булыгыз, риясыз ярдәм күрсәтегез. Ашауда чама хисен югалтмагыз. Саранлыктан, артык күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит башланырга мөмкин. Ясмин, бөтнек исе кәеф күтәренкелеген саклый. Ай Кызда чакта уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе, эчәклек, үт куыгы, талак, бөерләргә операция ясатырга ярамый. Тамак, тавыш ярылары зәгыйфь.Чия сихәте (1)Аңкаулар ялкынсынганда, ангина вакытында 1 аш кашыгы вакланган чия ботагы һәм яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Шушы төнәтмә белән көненә 3-4 тапкыр авызны һәм тамакны чайкыйлар. Җенси көчсезлектән интеккән ир-атларга көненә 1 стакан чия ашарга кирәк. Гемоглобины түбән булганнарга да чия - бик шәп дәва.19 август (якшәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.45 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.Табигать кочагында ял итәргә тырышыгыз. Әгәр бүген хәлегез шәп түгел икән, димәк, ихтыяр көчегез зәгыйфьрәк. Китап уку файдалы. Югалган әйберләрне табу, ялгышларны төзәтү, гафу үтенү өчен уңай көн. Сизү әгъзалары, кан әйләнеше системасы, йөрәк аеруча игътибар сорый. Ай Кызда чакта нерв һәм кан әйләнеше системаларын ныгыту зарур, моның өчен яшел чәй эчәргә кирәк.Чия сихәте (2)Гепатит белән чирләгәндә, 1 аш кашыгы чия яфрагын 1 стакан кайнаган сөттә сүрән утта 5-7 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә, 500 г чияне 500 мл кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, җиләкләрен сытып, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 0,5-1әр стакан эчәләр. Борыннан кан киткәндә, тире җәрәхәтләнгәндә, ваклап изелгән чия яфракларын ярага ябалар яки тампон кебек төреп борынга тыгалар.20 август (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.07 сәгатьтә калка, 20.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.42 сәгать.Ашыгыч карарлар кабул итмәгез, күп сөйләмәгез. Уйлану, күбрәк йоклау файдалы. Үсә торган Айда артык авырлык бик тиз җыела, шунлыктан диетага утыру яки ач тору хәерле. Ай Үлчәүдә чакта җенес әгъзаларына, бөергә операция ясатырга ярамый.Чия сихәте (3)Иң тәмле даруларның берсе - яңа сыгылган чия согы. Аны шикәр авыруыннан интегүчеләр сезон буена көненә 1әр стакан; атеросклероз, артрит, подагра булганда, матдәләр алмашы бозылганда сезон буена 1-2шәр стакан; трахеит, бронхит вакытында какырык чыгу тукталганчы көненә 1-1,5әр стакан эчәләр; витилигоны (ала тире) дәвалау өчен тирегә чия согы сөртәләр. Ашказаны җәрәхәте, гастрит кебек чирләрдән интегүчеләргә исә чияне күп ашарга ярамый.21 август (сишәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.29 сәгатьтә калка, 20.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.38 сәгать.Юлда булу яхшы. Ач торырга ярамый. Бүген ашалган ризык тулысынча эшкәртелә һәм организмга сеңә. Ашказаны авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп җыелуын күрсәтә. Бөтнек, дарчин, мөшкәт исе файдалы.Бөерләрне чистартуАй Үлчәүдә чакта бөерләрне чистарту нәтиҗәле. Турак уты (толокнянка), наратбаш үләнен, артыш җиләге, татлы тамыр (солодка) һәм сарут тамырларын ваклап кушып, шуның 300 граммын 1 литр суда кайнаталар, төнәтеп сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр аш кашыгы эчәләр.22 август (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.54 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.33 сәгать.Сизгерлек арта. Һәртөрле аралашулар күңелгә ятышлы. Сулыш күнегүләре ясау файдалы. Күзләрне арытырга ярамый. Үпкә, бронхлар, өске сулыш юллары зәгыйфь. Ай Чаянда чакта бөерләргә салкын тию ихтималы зур. Аларның эшен җайга салу өчен, сары мәтрүшкә, кычыткан, алтынбаш үләннәрен тигез микъдарда алып, чәй итеп эчү файдалы.Вакытында дәвалану яхшыКүрем циклы бозылудан интегүчеләргә Ай Чаянда чакта дәвалану бик нәтиҗәле. 1 чәй кашыгы вакланган кылыч үлән (аир) тамырын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Яисә 4 чәй кашыгы петрушка орлыгын 1стакан суда 15 минут кайнаталар, көненә 4-6 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.23 август (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.16 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.29 сәгать.Һава энергиясенә бәйле көн. Тынычсызланмаска, гайбәт, ялган сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз. Салкын тию ихтималы бар. Үпкәләр зәгыйфь. Ай Чаянда чакта нерв киеренкелегеннән котылу авыр, шунлыктан сабыр булыгыз, чыгырдан чыкмагыз. Аеруча цистит, нефрит, пиелонефриттан интеккән кешеләргә карбыз ашау файдалы24 август (җомга). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.33 сәгатьтә калка, 22.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.24 сәгать.Ут белән сак булыгыз. Төрле вәсвәсәләрдән, мавыгулардан саклану зарур. Нерв системасы зәгыйфь. Хискә бай кешеләрнең исә колаклары авыртырга мөмкин. Лимон һәм бәбрия исе нерв киеренкелеген йомшарта ала.Әфлисунлы крыжовник вареньесе1 кг крыжовник, 1 кг әфлисун, 1 кг шикәр кирәк. Крыжовникны юалар, әфлисунны чистартып телемнәргә бүләләр дә, барысын бергә иттарткычтан чыгаралар. Шикәр комы кушып, 3 сәгать тоталар. Аннары сүрән утта 7 минут пешерәләр дә, 4 сәгать суыталар. Аннары тагын бер кат кайнаталар. Әзер вареньене стерильләнгән банкаларга тутырып, капрон капкач каплыйлар, салкынча урында саклыйлар.
madanizhomga
mass_media
Айга кырын карама
2012-08-19 16:51:03
https://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/ilmira-samsullina-soldatlarga-okop-samnare-bik-kirak-foto-video
Илмира Шәмсуллина: «Солдатларга окоп шәмнәре бик кирәк!» - ФОТО, ВИДЕО
«Әлеге тартмага кукуруздан, яшел борчактан калган калай савытлар җыябыз. Алар белән окоп шәмнәре ясыйбыз, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә бу бик кирәк. Битараф булмыйк!» дигән язу күрдем үзебез яши торган йортның подъездында.
Бу шәмнәрне кем ясый? Аннары аларны солдатларга ничек җибәрәләр? Әлеге эшне оештыручыларны табып, шул турыда язарга булдым.«Көтмәгәндә повестка килеп төште»Шәһәр буйлап йорттан йортка йөреп калай банкалар җыючы, алардан шәмнәр ясап СВОга җибәрүче кеше 41нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәмсуллина булып чыкты. Аның 26 яшьлек улы Булат 2022 елның сентябрь аенда ук өлешчә мобилизациягә эләккән.– Электр челтәрләре оешмасында электрик булып эшли иде. Бар нәрсәсе дә җитеш: КФУда укый, үз фатиры, машинасы бар. Рәхәтләнеп тормыш көтәсе. Һәм уйламаганда повестка килеп төште. Мин, әлбәттә, елый башладым. Шунда Булат: «Әни, барысын да тыныч кабул ит. Мин качып йөрмәячәкмен. Барырга икән, барам», – дип кенә әйтте, – дип сөйли башлады әңгәмәдәшем.– Улыма посылкалар җибәрү буенча махсус группалар эзли башладым. Дөрес, Казаннан киткән егетләрнең якыннары белән төзелгән төркемебез бар иде, тик анда кеше күп булгангамы, тәртип булмады. Шунда Алабугадан бер хатын-кыз белән танышкан идем, улыма дигән посылканы аның аша җибәрдем. Тик бик катлаулы булды бу эш: кемнедер табарга, көтәргә, аннары җибәрү юлларын эзләргә...Посылкаларны Алабугадан тыш, Минзәлә, Түбән Кама шәһәрләре аша да җибәрдем. Анысы да бик катлаулы булды. Шуннан соң үземә ничек тә бу эшне көйләргә кирәк дигән максат куйдым, – дип дәвам итә Илмира Назыйфовна.«Кешегә әйтмичә, авыр юлга кузгалдык»Җәй айларында Илмира ханым ире Наил белән үз машиналарына посылкалар төяп, Мариупольгә чыгып китәләр.– Анда баруыбызны бер кеше дә белмәде. Әнием дә каршы чыгар иде. Кешегә әйтмичә, авыр юлга кузгалдык. Булат Волноваха якларында хезмәт итә иде. Мин исә улым аркылы без бара торган поселокның җитәкчелеге белән таныштым. Солдатларга дигән посылкаларны аларга калдырдык. Бу минем Украина якларына беренче баруым иде.Кайтуга мине Алабуга шәһәре волонтерлары тапты һәм посылкалар җибәрү эшен бергә көйләргә тәкъдим иттеләр. Хәзер безнең барысы да җайланган, Аллаһка шөкер. Посылкалар җыябыз, аннары аларны Казанга илтәбез, автобусларга төяп җибәрәбез, аларны Мариупольдә каршы алалар. Юлда бернәрсә дә югалмый! – ди Илмира ханым.«Авыр хәлдә калган балаларга да ярдәм итәбез»Әңгәмәдәшем үзенең солдатларга гына түгел, ә хәрби хәрәкәт барган урыннарда яшәүче балаларга, мохтаҗ гаиләләргә дә булышуын әйтә.– Булат башлады барысын да. Май аенда Мариупольдә 9нчы һәм 11нче сыйныфларны тәмамлаучы укучыларга бүләкләр алыйк әле, аларның бит бернинди дә шатлыклары юк дип язды ул миңа. Ике атна вакыт бар иде. Мин мәктәпкә бардым да, барысын да сөйләдем. Укытучылар шунда ук риза булдылар, без алар белән 26 балага бүләк әзерләдек.Шуннан китте инде... Сентябрьдә 1нче сыйныфка бара торган 25 балага да бүләк әзерләргә карар иттек. Мин бөтен нәрсәне Whatsappка статусларыма куя барам. Бу юлы да шулай булды. Ярдәм кирәк дип язуым булды, битараф булмаганнар шунда ук акча да җибәрделәр, бүләкләр алырга да булыштылар. Бүләкләрнең һәрберсенә «Россия армиясе солдатыннан» дип язып куйдык. Сабыйлар шатлыкларыннан елаганнар, – дип үзе дә күз яшьләре белән сөйли Илмира ханым.Соңыннан ул Чаллыдан, Әлмәттән, Алабуга, Бөгелмәдән хатын-кызлар җыелып, үзләренең волонтерлык хәрәкәтен булдырулары турында сөйләде.– Без 21 кеше. Алтыбыз – солдат әнисе. Солдатларга кирәкле әйберләрне җыю өчен Алабугада арендага склад алдык. Кирәкле әйберләр шунда җыелып, шуннан җибәрелә. Әйтик, минем әнием һәм апам үз куллары белән басып токмач кисәләр, чәкчәк пешерәләр, үзем окоп шәмнәре ясыйм. Кем ничек булдыра ала, барысын да үзебез башкарабыз.Шунысы кызык: ярдәм сорап хәзер үзебезгә мөрәҗәгать итәләр. Кешеләрдән ишеткән рәхмәт сүзләре мине Яңа елга солдатларга бүләкләр җыярга да этәрде. Тагын Whatsapp, статуслар ярдәмгә килде – «Солдатларга Яңа ел могҗизасы бүләк ит!» дип атадым акцияне. 50 данә Яңа ел пакеты сатып алдым, укытучылар да, ата-аналар һәм балалар да бик теләп акциягә кушылды. Нәтиҗәдә 200 пакет җыйдык, – дип канатлана-канатлана сөйли Илмира ханым.Яңа ел могҗизасы моның белән генә тәмамланмый. Бу хәтле игътибарны көтмәгән солдатлар янәдән Илмира ханымның улы Булат аркылы акча җибәреп, мәктәп балаларына туңдырма да алырга кушканнар. Илмира ханым берничә тартма туңдырма алып, мәктәпкә алып килә һәм укучыларга тарата. «Сез белсәгез иде нинди бәйрәм булды ул! Балалар безгә солдат күчтәнәче җибәрде дип, елап ук җибәрделәр. Ничек моңа битараф каласың... Бөтенебез сөендек, тегендә булганнарга үзебезнең өлешне дә кертә алуыбызга шатландык», – дип дәвам итә ул.«Окоп шәмнәре – иң кирәклесе!»Әңгәмәдәшемнән окоп шәмнәре ясый башлавы турында кызыксынам.– Моны ничек эшләргә кирәклеген белми дә идем. Шул бергә җыелган кызлар өйрәттеләр. Сез минем ваннаны карагыз әле. Монда йөз дистәләгән банка җыелган. Аларны бер тәүлек суда батырып торам, кәгазьләреннән чистартам, клейларын юам. Ирем кырыйдагы калайларын эчкә бөгеп бирә, – дип сөйли Илмира ханым.Окоп шәмнәре озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Алар дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна ала. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән калай мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала.– Шәм ясау өчен парафинны күпләп алабыз. Чыдамлырак һәм ныклырак булсын өчен аңа балавыз кушабыз. Анысын якын-тирә авыллардагы умартачылардан сатып алабыз, – дип аңлата Илмира ханым.– Нәрсә алганбыз, кайчан, кем аша, кая нәрсә җибәргәнебез, солдатларга кайчан барып җиткән, кем посылкаларны каршы алган – без барысын да контрольдә тотабыз. Безгә ярдәм иткән кешеләр акчаның кайда, нинди максатларда куллануын ачык белеп бара, – дип сүзгә кушыла Илмира ханымның ире, Булатның үги әтисе Наил әфәнде.Соңыннан Илмира ханым өендәге йөзләгән кечкенә пыяла банкаларны да күрсәтте. Хәзер шуларга имбирь, лимон һәм бал кушып, солдатларга иммунитетларын саклау өчен чәй тәме ясап җибәрмәкче булалар.– Бар эшебез – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якыннарыбыз, балаларыбыз өчен! Барысы да җиңү өчен! Форсаттан файдаланып, безгә – солдат аналарына теләктәшлек белдереп торган шәһәр мэры Наил Мәһдиевка, 41нче мәктәпнең укытучылар коллективына, балаларга, аларның ата-аналарына, «Победа zа нами» волонтерлык хәрәкәтенә зур рәхмәтләремне әйтәм, – дип тәмамлый әңгәмәдәшем.
shahrichalli
mass_media
Язмаларда - язмыш
2024-01-19 10:10:00
https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yrchy-rinat-rakhmatullin-ni-vasyyatennn-uza-almyym
Җырчы Ринат Рахматуллин: “Әни васыятеннән уза алмыйм”
Аның турында яхшысын да, начарын да күп сөйлиләр. Бу артист халкына хас нәрсә инде. Бүгенге кунагыбыз – автор-башкаручы Ринат Рахматуллин.
– Бөтен артистлар да Казанга ашкына. Хәтта Фирдүс Тямаев та Казанда йорт салам дип йөри. Ни өчен сез район җирлегендә яшәүне кулайрак күрәсез?– Үзебезнең Буаны, туган авылымны яратам. Мин – патриот. Әнкәй туган нигезне ташламагыз, ишекне бикләмәгез, дип васыять әйтеп калдырды. Әниемне бик хөрмәт итәм, аның васыятеннән уза алмыйм. Төп нигезнең кыш та, җәй дә беркайчан да ябылганы юк.– Белүемчә, сәхнәне читкә куеп, пандемия чорында башка җирдә эшли башлагансыз. Моны сәхнәдән китү дип кабул итәсе түгелдер бит?– Коронавирус вакытында һәр кеше дә акча эшләргә тырыша. Мине Буаның Мәдәният бүлеге җитәкчесе эшкә чакырды. Мәдәни үсеш үзәгендә режиссер буларак эшли башладым. Керемсез булмый бит инде. Әле гастрольләр башланганчы, шунда эшләп торам.– Быел 50 яшьлек юбилеегыз булды. Ир-егет өчен 50 яшь нәрсә ул? Яшьлекне сагынасызмы, әллә инде әле бар да алдамы?– 50 яшь ул – тегендә дә, монда да түгел. Яшьлек тә китеп бетмәгән, картлык та килеп җитмәгән. 50 яшь – әле тормышның башы гына. Энегриям бик күп, туачак, язылмаган җырларым күп. Шуңа да тамашачыга мин әле бик тә кирәк. Җырларымны төрле яшьтәге кешеләр яратып тыңлый. Һәр тамашачымның үз яраткан җыры, көе бар. Үземнең икенче сулышым ачылды, дияр идем. Хәзер тормышка башкача карыйм. Һәр нәрсәне ныклап, төптән уйлыйм.– Дискотекаларда да еш чыгыш ясыйсыз. Яшьләр ничек кабул итә? Яшь барган саен дискотекада чыгыш ясау теләге бетмиме?– Берсендә үземә шаккаттым. Бер уйласаң, миңа 50 яшь бит инде! Ә мин 16, 17, 18, 19 яшьлек балалар алдында җырлап, биетеп йөрим. Кирәкмәгән булсам, мине анда дәшмәгән булырлар иде. Димәк, яшьләр арасында иҗатымны, мине яраткан тамашачылар күп! Дискотекаларда чыгыш ясаудан туктарга да җыенмыйм. Мин һәрвакыт яшьләр белән аралашып яшим. Командамда да барысы да яшьләр. Алар белән бер дулкында без. Алар мине, мин аларны ярты сүздән аңлыйм. Шуңа да дискотекаларда әле чыгыш ясаячакмын, чакырсыннар гына.– Сезне халыкка танытуда Раил Садриевның роле зур булды дип саныйсызмы?– Раил Садриев иҗатымда зур этәргеч булды. Без спектакльләр белән гастрольләрдә йөргәндә, беренче Раил Садриев мәзәк сөйләп халыкны “җылыта” иде. Аннан спектакль куя идек. Аңардан соң өч җыр башкара идем. Чөнки безнең спектакль “Өчесе бергә” дип атала иде: мәзәк, спектакль һәм җыр. Шуңа да Татарстан буйлап кына түгел, Россиядә дә мине таныткан Раил Садриевка рәхмәтлемен. Ул – молодец! Аның кебек кеше башка юктыр да. Ул бик көчле фәлсәфәче, психолог. Аны бик хөрмәт итәм! Иҗатым аның ярдәме белән башланды дисәм дә була.–Ялгышмасам, “25 ел сәхнәдә” дигән программа әзерләгән идегез. Беренче чыгышларыгызны хәтерлисезме? Ни өчен популярлык сезгә “Тукта, яңгыр”дан соң гына килде дип саныйсыз?– Миңа 5 яшьләр тирәсендә сәхнәгә чыктым. “Матрос биюе” дигән номер белән чыгыш ясаган идем. Шуннан иҗатка кереп киткән кеше инде мин. Беренче “сольный” концертларны 1986 елларда Түбән Новгород өлкәсендәге Нижгар мишәрләренә куя башладым. Мине ул яклар күбрәк ярата, күбрәк белә. Һәр җирдә тамашачы төрле. Башкортстан, Түбән Новгород, Мәскәү тамашачылары – “җылы”. Татарстаннан читкәрәк киткән саен тамашачыларның җылылыгын шунда сизәсең. Шул кадәр ихлас күңел белән һәр хәрәкәтеңне, һәр җөмләңне, һәр сүзеңне йотлыгып карый алар. Алкышлаулары да Татарстанныкыннан аерыла.“Тукта, яңгыр”га килгәндә, Ульяновск өлкәсе, Чувашия, Пенза, Мәскәү, Түбән Новгород якларында яшәүчеләр ул җырны күптән белә иде. “Барс Медиа” белән эшли башлаганда, шул хит җыр белән чыктым һәм ул Татарстанга да таралды.Бу җырның тагын бер нюансы бар. Ул елны җәен бик нык корылык булды. Шуңа тәнкыйтьләделәр дә. “Бөтен җирдә корылык, ә Ринат Рахматуллин “Тукта, яңгыр” дип җырлап йөри, дип сүктеләр дә. Яратучылар да аз булмады.– Беренче җырыгызны 15 яшьтә, әниегезгә багышлап язгансыз. Нинди җыр иде ул? Гадәттә ул яшьтә мәхәббәт турында язалар бит, ник бу теманы сайладыгыз?– 15 яшемдә әнкәйгә багышлап җыр түгел, шигырь язган идем. Мәхәббәт турында исә “Уйлану” дигән җырым язылды. Ул армиядән кызы көтмәгән авылдашым сөйләгәннәрдән чыгып иҗат ителде. Гитарада язылган беренче мәхәббәт турында шундый җырым бар.– Иң истә калган концерт кайда булды?– Питрәч районы Шәле авылындагы концерттыр, мөгаен. Миңа аннан егетләр мөрәҗәгать иткән иде. Айдар исемле егет яраткан кызы белән кайтканда машинасы борылышка “сыймыйча”, бәрелеп һәлак була. Егетләр шул дустыбызга җыр язып бирегез әле, Ринат абый дигәч, “Сагыну” дигән җыр яздым.Минем анда Илдус исемле дустым бар иде. Ул да мәрхүм инде. Шул җырны тәкъдим итәргә Илдус абый мине Шәлегә алып кайтты. Авылда иске клуб. Анда 500дән артык кеше сыя иде. Зал тулы, кереп булмый. Басып торырга да урын юк иде. Шул җырны миннән дүрт тапкыр җырлаттылар. Беренче тапкыр җырлаганда халык торып басып, 15 минут кул чапты. Нишләргә дә белмәдем: сәхнәдән чыгып китәргәме, утырыгыз дияргәме... Авыл җирендә 600 кеше шулай кул чабуын онытырлык түгел.– Шәхси тормышыгызга килсәк, өйләнгәндә, хатынны әнигә охшатып сайлыйлар, диләр. Сезнең очракта ничек?– Булачак тормыш иптәшем 6нчыда, мин 9нчы класста укый идем. Шул заманнардан бирле без бергә. Бездә чын мәхәббәт иде. 28 ел бергә яшибез, Аллага шөкер!– Хатын-кызда нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез? Идеаль хатын-кыз сезнең өчен нинди ул?– Аңлый белгән хатын-кызларны хөрмәт итәм. Аңлаган, юл бирә белгән хатын-кыздан да әйбәте юктыр ул Җир йөзендә. Хатын-кыз, тормыш иптәше нинди һөнәр иясе булса да, аны аңлап яшәргә тиеш дип уйлыйм. Идеаль хатын-кыз да, идеаль ир-ат та, гомумән, идеаль кеше була алмый. Моңа беркайчан да ышанмадым һәм ышанмыйм да.– Сез көнчеме? 20 елдан артык бергә яшәгәннән соң көнләшү һәм мәхәббәт артамы, әллә югала барамы?– Көнләшү бөтенләй дә юк димәс идем, мин – көнче. Әмма юләрләнеп, авырып көнләшмим. Ничә еллар бергә яшәгәннән соң мәхәббәт тә каладыр. Бер-береңә ияләшү, күз карашыңнан да аңлау, бербөтен булудыр ул.– Тормышта ирешкән иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтә аласыз?– Миңа 10 яшь вакытта табибка чиратка тора идек. Шул чагында хастаханәгә бик танылган кеше килеп керде. Исемен әйтмим. Чират зур. Табиб үзе каршы алды, кабинетына алып кереп карады. Шул вакытта мин, 10 яшьлек бала: “Кайчан да булса шундый кеше булырмынмы? Урамда барганда да: “Бу бит безнең Ринат!” –дип әйтерләрме?” – дип уйлап куйдым. Ходайга, әнкәйгә, дусларыма рәхмәтле: бүген мине Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныйлар. Авылда яшәгән баланың шундый дәрәҗәләргә ирешүе – иң зур уңышы дип саныйм.Лилия ЛОКМАНОВА.
shahrikazan
mass_media
#Шоу-бизнес
27 августа 2020, 16:26
https://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/lmt-gimnaziyase
Әлмәт гимназиясе
Быел Әлмәт районы мәктәп­ләрен өч меңләп укучы тәмамлады. Шулардан 44 укучы, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең  11 нче сыйныфыннан соң, урта белем алу турындагы аттестатка ия булды, ә 83е шунда ук тулы булмаган урта белем алып чыкты. Баласы биредә укыган бер ата-ана алдында да: “Балабызны кайсы мәктәпкә  бирергә икән?” – дигән сорау тормагандыр. “Гимназия җитәкчеләре мәктәптә өйдәгечә мохит тудыра алды. Тәртип үрнәк.
Укытучылар балаларыбызга чын тәрбия һәм тормышта да, бизнеста да кирәк булырлык ныклы белем бирде”. Әлеге сүзләр “Соңгы кыңгырау”да педагоглар адресына дулкынланган әти-әниләр авызыннан яңгырады. Гимназия хуҗасы Фирүзә Вәлиуллина бу уку йортының бусагасын ун ел элек урынбасар булып атлап керә һәм 2011 елда директор итеп билгеләнә.– Фирүзә ханым, Ризаэддин Фәхретдин исемен йөрткән  татар гимназиясе халыкның милли үзаңы уянган чорда – туксанынчы еллар башында оештырылган. Ул кем идеясе иде?– Моннан 27 ел элек гимназия үзенең ишекләрен ачты һәм беренче елны ук бирегә 243 укучы белем алырга килде. Аны оештыручылар үз алдына иҗади яктан сәләтле, милли үзаңы булган укучы тәрбияләү максатын куйды. Заман таләпләренә туры килгән уку йортын булдыру өчен яңа бина һәм тиешле финанс кирәк иде. Шул еллардагы Әлмәт район мәгариф идарәсе җитәкчесе Габделвахит Гыйзатуллин, гимназиянең беренче директоры Ядкәр Шакиров һәм Әлмәт татар драма театрының хәзерге директоры Фәридә Исмәгыйлева әлеге үтенеч белән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиевкә мөрәҗәгать итә. Ул җитәкләгән идарә иркен урында мәктәп төзүгә старт бирә.Ачылуының беренче елларында татар гимназиясе иске бинада эшли. Берничә елдан нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа зур бина төзелеп бетә. Бүген гимназиядәге 1021 укучыга 58 мөгаллим белем бирә. Монда Әлмәт балалары гына түгел, күрше район авылларыннан килгән малай һәм кызлар аның беренче укучылары була. Бүген микрорайоннарда урта мәктәпләр күп булса да, әти-әниләр балаларын безгә алып килә.– Бу үзенчәлекле уку йортының стратегиясе нинди? Әхлакый тәрбия һәм сыйфатлы белем бирү белән генә чикләнмисездер.–Заманалар үзгәрә. Бүгенге әти-әниләр педагоглар алдына уку процессында гына түгел, тәрбия эшендә дә югары таләп­ләр куя. Без сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, милли традицияләрдә тәрбияләүне дә төп максат итеп күрәбез. Йомгак­лау аттестациясе математика һәм рус теле фәннәренең югары дәрәҗәдә укытылуын раслады. Моннан тыш, гимназия оешуның беренче елларыннан хәзергәчә бездә бик күркәм традиция яшәп килә. Бу – балаларга эстетик тәрбия бирү. Укучылар хореографиягә яратып йөри, театраль осталык дәресләрендә сәхнә серләрен үзләштерә. Шунысы үзенчәлекле, мондый дәресләр һәр сыйныфта үткәрелә. Безнең гимназиядә берничә сәнгать ансамбле эшләп килә: берәүләргә милли биюләр ошый, икенчеләр 50 нче елларда да, бүгенге көндә дә популяр булган рок-н-ролл бии. Укучыларыбыз, бик теләп, туган як тарихын өйрәнә, музей эше буенча сыйныфтан тыш чараларда катнаша. Балалар берничә ел буе педагоглар белән бергә “Офык” газетасын нәшер итте. Кызганыч, үз типографиябез булмау сәбәпле, әлеге юнәлеш тукталып калды.Безнең бөтен уку программасы федераль стандарт таләпләренә туры китереп төзелә. Коллективның төп максаты – укучыларның талантын үстерү һәм татар зыялыларының лидерларын тәрбияләү. Соңгы вакытта югары сыйныфларга, якын-тирә авыллардан гына түгел, Сарман, Лениногорск, Азнакай районнарыннан да безгә укырга киләләр. Гимназия берничә югары уку йортының педагогика кафедрасы белән килешүләр төзеде. Инде күп еллар рәттән Әлмәт муниципаль хезмәт институтының студентлары безнең гимназиядә кайбер фәннәрне укыта, укучылар бигрәк тә психология фәнен ярата.– Апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада үтте. Анда 13 илдән, Россия һәм Татарстанның 26 регионыннан вәкилләр катнашты. Сезнең укучылар нинди нәтиҗә күрсәтте?–Быелгы олимпиадада финалга чыккан 400 кеше арасында татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары, интернет-тестлар һәм әңгәмәләрдә катнашучылар көч сынашты. Олимпиадада җиңү өчен дәреслекләрдән генә түгел, ә махсус әзерләнергә кирәк. Бу эштә  һәр педагогның үз сере. Без 8 нче сыйныфтан Эльмира Сабированың 1 нче урын алуы белән горурланабыз. 11 нче сыйныфлар арасында Алсу Мансурова 2 нче урынны яулады. Әлеге укучыларны олимпиадага Рания Гиниятуллина белән Розалия Хәбипова әзерләде.– 2018 елның апрель аенда Санкт-Петербургта Сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетында укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы узды. Сезнең мәктәптән дә көч сынашучы булган дип беләбез.– Әлеге олимпиадада җиңү яулау өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 186 укучы катнашты. 11 нче сыйныф укучысы Камил Яһүдин хезмәт дәресе буенча призер булды. Ул бәйгегә мөгаллим әтисе Рамил Яһүдин әзерләде. Икесенең дә куллары алтын. Әлеге номинациядә катнашу өчен  үз кулларың белән эшләнмә әзерләргә кирәк иде. Камил аны бер дигән итепбашкарды.– Узган ел азагында республиканың барлык мәктәпләрендә дә Прокуратура тикшерүләре үтте. Яңа уку планы үзгәрү нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбиятына бүлеп бирелгән сәгатьләр саны киметелүе беркемгә дә сер түгел. Кайдадыр моңа җитәкчеләр позициясе, кайдадыр әти-әниләрнең теләге сәбәпче булды. Сезнең гимназиянең укыту программасында үзгәрешләр бармы?– Безнең гимназиядә укыту ике дәүләт телендә алып барыла. Аларга инглиз телен тирәнтен өйрәнү өстәлә. Әлеге чит телне белмичә, медицина, мәгълүмати  технологияләр белән бәйле профессияләрне үзләштереп булмый. Чыннан да, һәрбер уку йортының җитәкчесе тәкъдим ителгән биш уку планы вариантларының берсен сайлый ала иде. Безнең коллектив алган вариант буенча татар теле һәм әдәбияты фәннәренә бирелгән укыту сәгатьләре кимемәде. Татар теле – атнага өч, ә әдәбият ике тапкыр укытыла. Әти-әниләр мәктәпне, укытучыларны һәм балаларын яклап чыкты: берсе дә татар телен һәм әдәбиятын укытуга каршы гариза язмады. Беркемгә дә сер түгел, барлык укучылар да бирегә әлеге фәннәрдән тирән белем алу, милли традицияләрне өйрәнү өчен килә. Татарстан Прокуратурасы күрсәтмәләрен алганнан соң без рус теленнән дәрес сәгатьләренең санын, ФДББС таләпләренә туры китереп,  6 сәгатькә җиткердек. Рус әдәбиятына тагын 3 сәгать бирелә.Безнең гимназия милли укыту һәм тәрбия буенча база мәйданы булып тора бит. Монда әти-әниләр өчен дә бердәм республика имтиханнары үткәрелә. Апрель аенда үз белемнәрен тикшерергә теләгән утызлап әти-әни тест биремнәрен чиште. Мондый әти-әниләр – балалары өчен дә яхшы үрнәк.– Соңгы вакытта балалар телефонга ун төрле кушымта ясаган. Алар арасында “Ничек татар телен өйрәнергә?” дигән кушымта да бар. Сезнең балалар шундый проектларда катнашамы?– Әлеге проект Әлмәттәге 1 нче лицей тарафыннан тәкъдим ителде, ә безнең укучылар әлеге кушымтаны тест рәвешендә гамәлдә кулланып карады. Өлкән буын телиме-юкмы, гаджетлар яшь буын тормышына ныклап кереп урнашты һәм киләчәктә без дә информацион грантларда катнашачакбыз. Әлмәт шәһәренең төрле яшьтәге укучылары бик теләп “Кванториум”га йөри. Биредәге суперҗиһазлар, 3Dпринтерлар уникаль проектлар уйлап табарга мөмкинлек бирә.– Сезнең гимназия милли стильдә бизәлгән. Хәтта гөмбәзе дә әллә манара, әллә Сөембикә ханбикәнең баш киемен хәтерләтә. Диварларны Ризаэддин Фәхретдиннең зирәк фикерләре бизи. Аның «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән хикмәтле сүзләре хәтеремә сеңеп калды. Чыннан да, тәрбиянең нигезе бала чакта ук, гаиләдә салына. Моңа дәүләт дәрәҗәсендә игътибар күрсәтелүе аеруча күңелле. Соңгы вакытта яшьләрне милли традицияләрдә тәрбияләүне алмаксат итеп куйган төрле бәйгеләр һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Сезнең уку йорты әлеге юнәлештән читтә калмыйдыр бит?–Милли традицияләрне саклау максаты белән ел саен “Сөембикә” һәм “Татар кызы” бәйгеләре үткәрәбез. Минемчә, чараларга әзерлек һәм алар вакытында алган тәҗрибә балаларга уку процессында да ярдәм итә. Чөнки хезмәт дәресендә өйрәнгән тегү күнекмәләрен, аш-су әзерләү осталыгын бәйге алдыннан чарларга туры килә. Әлеге күнекмәләр аларга алдагы тормышларында да ярдәм итәчәк. Моннан тыш, мәктәп конкурслары гаилә фестивальләренең нигезе булып тора. Боларында инде көнкүрештәге осталыкларын әти-әниләр дә, балалар да бергәләп күрсәтә. Нинди генә осталар юк безнең әниләр арасында! Картиналарны чын рәссамнар кебек иҗат итүчеләр дә, ыргак белән зонт бәйләүчеләр дә.Гимназиядә кызлар өчен генә түгел, малайлар өчен дә конкурслар үтеп тора. Безнең Әтиләр советы бик актив эшли. “Кәләпүшле малай” бәйгесе өчен эшләнмәләр ясарга укучыларга әтиләре булыша. Быел конкурста катнашучылар берсеннән-берсе матуррак сыерчык оялары ясап, аларны паркка элде.P.S. Гимназиядә очраткан һәр бала чын күңелдән мөгаллимнәргә дә, әти-әниләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Ныклы белем, сыйныфташлары һәм тирә-юньдәгеләр белән дуслык кора белүнең нигезе –  хөрмәт һәм әдәплелек, намуслылык һәм бер-берләренә ярдәм итү, гаделлек һәм җаваплылык хисләре аларның күңелләренә салынган. Бу уку йортының ата-аналар, балалар арасында абруе зур. Шулай да, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт татар гимназиясенең Актанышта эшләүче татар гимназиясе дәрәҗәсенә күтәрелүе өчен бер шарт кирәк әле. Ул – нефтьчеләребезнең, туксанынчы еллар башындагы кебек тагын бер талпынып, бу үзенчәлекле уку йортына ярдәм кулы сузуы. Көндәшлеккә сәләтле булу өчен штатта тәҗрибәле педагогларны саклау, җитәкченең яхшы менеджер булуы гына җитми. Моның өчен мәктәпкә вакытында заманча ремонт ясау, яңа лаборатор һәм компью­тер җиһазлары урнаштыру өчен яхшы финанс тылы да кирәк. Шул шарт үтәлгән очракта, Р.Фәхретдин исемендәге гимназиянең  Бөтенроссия техник-гуманитар татар гимназиясенә әйләнү мөмкинлеге бик зур.Сөмбел ТАИШЕВА. Автор фотолары.
madanizhomga
mass_media
Көнүзәк мәсьәлә
2018-08-09 19:42:00
https://beznen.ru/archive/imanga-yul/170612/khazh-mazharalary
ХАҖ МАҖАРАЛАРЫ
null
(Кереш сүз) Аллаһы боерса, июльнең 20сеннән барча мөселманнар изге Рамазан аена керербез, ураза тотарбыз. Аннан соң инде динебезнең биш нигезенең берсе – хаҗ кылу вакыты да килеп җитәр. Без сезгә Чаллы шәһәренең «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Галәветдиннең «Хаҗ маҗаралары» дигән әсәрен тәкъдим итәбез. Бу әсәр хаҗга җыенучылар өчен бер дигән дәреслек, әлегә хаҗ кылырга мөмкинлеге булмаучылар өчен исә кызыклы вә гыйбрәтле кыйссса булыр, дип өметләнәбез. *** …Аллаһы Тәгаләгә ышанган, аның газабыннан курыккан һәр кешенең хаҗга барасы килгән шикелле, минем дә Мәккә шәһәренә барып Аллаһының әмерен үтәргә, хаҗ кылырга теләгем бар иде. Әлхәмдулилләһ, ул теләк әле бүген дә юк түгел, барган саен барасы гына килеп тора. Хаҗ гыйбадәте – авыр, мәшәкатьле, ләкин әҗер-савабы күп булган гыйбадәт. Раббымның әмерен үтәгән хаҗиларның күбесе: «Эх, яңадан тагын бер кат барасы иде», – дигән теләктә яшиләр. Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате, ярдәме белән әлхәмдулилләһ, 1989 елны Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайттым. Раббым бәхет капкаларын ачты: күптәнге изге ниятемне тормышка ашыру өчен рәхимле бәндәләрен сәбәпче итте. Безнең халыкта: «Сиңа язган ризык тешеңне сындырып керә», – диләр. Фарыз гамәлне башкару теләгем бик көчле булды, Аллаһыдан дога кылып сорадым. 1992 елда гарәп патшалыгы хаҗ кылырга теләгән кешеләргә тагын хаҗга бару мөмкинлекләрен тудырды. Бу юлы Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: «Син быел Самарадагы Вагыйзь хәзрәт белән бергә хаҗиларга җитәкче булып барасың», – дигән хәбәрне җиткерде. Бу хәбәрне ишеткәч башым түшәмгә тигәндәй булды, көтмәгәндә шундый хәбәр алу шулкадәрле шатлык булды ки, хәтта шатлык-сөенечтән төн йокыларым качты. Хаҗга баручы мөселманнарның туплану урыны Уфа Диния нәзарәтендә булды. Ул чагында хаҗ сәфәре май-июнь айлары тирәсендәрәк булган вакытлар. 1992 елда хаҗга баручыларның саны 300ләп кеше булды. Шуның яртысы үзбәк, таҗик, калганнары татар һәм башкорт халкы иде. Элгәре СССР заманында бөтен кешедә бертөрле паспорт булгач, безнең читкә чыга торган паспортларыбыз да (загранпаспортлар) бертөрле иде. Хаҗ кылырга ниятләгән юлдашларымның кайберләре ерак җирләрдән: Үзбәкстаннан,Таҗикстаннан бер атна-ун көн алдан Уфага килеп төшкән икән. Мосафирларның кайберләре кунакханәләрдә, кайберләре дус-ишләрендә, туганнарында урнашкан булса да, хаҗга баручыларның бик күбесе мәчеттә яшәде. Чөнки мәчеттә яшәү бушлай иде. Хаҗ кылырга җыелган мөселманнар мәчет ишегалдындагы алмагачлар астында хозурлана-хозурлана бик зур казанда пылау пешерәләр. Ачык һавада, бисмилләһ әйтеп әзерләнгән пылауның исе хушландыра, һичшиксез бу ризыктан авыз итәсе килә башлый. Мөселманнар бу тәмле пылауны яшел чирәм өстенә утырып, ләззәтләнә-ләззәтләнә ашадылар. Мин дә ризыкландым. Аннары табындашларым белән сәфәрләребез уң булсын дип догалар кылдык. Шулай һәр көнне тәмле ашлар пешереп, хаҗ сәфәре башланганчыга кадәр берничә көн барыбыз да шунда тату гаилә сыман бергә яшәдек.(Дәвамы киләсе санда.)Идрис ГАЛӘВЕТДИН.ХАҖ МАҖАРАЛАРЫ , 5.0 out of 5 based on 2 ratings
beznen_ru
mass_media
Иманга юл
17.06.2012
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/ikese-d-kyzyl-zonada-yata
"Икесе дә "кызыл зона"да ята..."
Күренекле композитор Александра Пахмутова һәм аның ире, бик күп искиткеч җыр сүзләре авторы, шагыйрь Николай Добронравов коронавирус белән авырыйлар
Александра Пахмутова һәм Николай Добронравов бер атнадан артык дәваханәдә яталар. Алар икесе дә коронавирус белән дәваханәгә эләккән."Алар икесе дә Үзәк клиник дәваханәдә. Әлегә ярдәм кирәк түгел, хәлләре тотрыклы", — дип яза күренекле пар турында ТАСС. "Кызыл зона"да яталар", — дип ачыклык кертә гаилә дуслары.Шул ук вакытта аларның иҗатын яратучылар бик борчыла, чөнки Пахмутовага — 91, ә Добронравовка 92 яшь. Алар икесе дә хәвеф төркемендә.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-01-06 14:57:00