url
stringlengths
3
284
title
stringlengths
1
252
article_summary
stringlengths
1
12.1k
article_text
stringlengths
1
363k
source
stringclasses
21 values
source_type
stringclasses
3 values
topics
stringlengths
2
174
created_date
stringlengths
10
47
https://beznen.ru/archive/ay-hay-khllr/230623/ashyysy-kil-agulanasy-tugel
Ашыйсы килә, агуланасы түгел
null
Русиягә агуланулар дулкыны китереп бәрде. Идел буе төбәкләрендә сыйфатсыз сидр эчеп, йөзләрчә кешенең больницага эләгүе, 36 кешенең агуланып үлүе хәбәреннән болганган су тынарга да өлгермәде, Иркутскида 100дән күбрәк кешенең шаурма ашап агуланганы мәгълүм булды. Узган атнада Кемерово өлкәсендә 7 яшьлек бала карбыз ашап үлде. Бер быел гына түгел, бу дулкын ел да кабатлана. Шунысын да әйтергә кирәк: зыян күрүчеләр саны күп булган яисә үлем белән тәмамланган очраклар гына хәбәрләр тасмасына эләгә. Берничә генә кеше агулану исәпкә дә алынмый. Ул кешеләр үзләре шаулап, хаклык даулап йөрмәсә, сыйфатсыз эчемлек яки ризык саткан урынны тикшереп тә тормыйлар. Ул ничек эшләгән – шулай эшләвен дәвам итә. Зыян күрүчеләр саны артса яки төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкса гына йөгерешә башлыйлар. Самарада җитештерелгән аз алкогольле «Мистер сидр» эчемлеген эчеп үлүчеләр саны 36га җитте. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко матбугат чараларына белдергәнчә, исерткеч эчемлекне эчеп, Ульян, Самара, Түбән Новгород, Пенза, Удмуртия, Чувашия, Курганда җәмгысы 106 кеше зыян күргән, алар арасында 5 бала (!) да бар. Һаман да больницада ятучылар, комада калучылар да күп, димәк, корбаннар саны тагын да артырга мөмкин дигән сүз. Балигълык яшенә җитмәгән ике кыз вафат булды. Икесенә дә – 17 генә яшь. Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрчегендә яшәүче Маша (исеме үзгәртелде) бишлегә генә укыган, тормыш турында блог алып барган. «Мистер сидр»ны дус кызы һәм 20 яшьлек иптәш егете белән бергә эчкән. «17 яшьлек кызларга алкогольле эчемлек сатмас идек. Ә аларның 20 яшьлек дусты сорап кергәч, өч литр сидр саттык. Яшьләр буш вакытларын эчеп уздыра инде, тагын нәрсә эшләп булсын бездә», – дип сөйләгәннәр эчемлек белән сәүдә иткән кибеттә «Комсомольская правда»га. Машаның иптәш кызы да, алар белән бергә эчкән егет тә исән калган. Егет сидрны аракы белән кушып эчкәнен әйткән, «Мистер сидр» составында булган метанолны шул зарарсызландырган булуы ихтимал, диләр. Эчемлектән авыз иткән Маша баш миенә сыеклык җыелып, больницага эләккән, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар. Бер-бер артлы органнары эшләми башлагач, кызның гомерен саклап калып булмаган. Эчемлекне саткан кибет берничә көнгә генә ябылып торган, «Комсомольская правда» язуынча, Машаны җирләгән көнне ул ачык булган инде. Хәер, полициянең һәм Роспотребнадзорның бер җирдә дә сату нокталарына дәгъвасы юк. Алар бит эчемлекне саткан гына, тиешле документлары булган. «Мистер сидр»ны үтергеч дип әйтеп була, ә менә исерткеч эчемлек дип тә атап булмый, чөнки җитештерүче «Анди» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аны су бәясеннән – 26 сумнан гына җибәргән. Эчемлекне сатуга алган сәүдә нокталарында да, сатып алучыларда да «ни өчен шулай арзан, монда нәрсәдер дөрес түгел» дигән шик тә тумаган. Икенче очрак Пенза өлкәсендә булган. «Baza» телеграм-каналы язуынча, 17 яшьлек кызы ял итсен, күңелсезләнеп утырмасын дип, әнисе үзе (!) сидр алып кайтып биргән. Катя (исеме үзгәртелде) аны дус кызының туган көнендә эчкән, әнисе дә шунда булган. Өйгә кайткач, кызның хәле кисәк начарланган, әнисе «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар «метанол белән агуланган» дип диагноз куйган. Гомерен саклап калу өчен ике атна көрәшкәннәр, тик 17нче июнь кичендә Катя үлгән. Кызына үз куллары белән үлем алып кайтып биргән анага хәзер ничек яшәргә – күз алдына да китереп булмый. Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә балаларга алкогольле эчемлек алмаганнар, ләкин вакыйганың азагы Пензадагы кебек үк тәмамланган. Гаилә карбыз сатып алып кайткан. Аны ашагач, 8 һәм 7 яшьлек улларының хәлләре кисәк начарланган. Вертолет белән үзәк больницага китергәндә 7 яшьлек малайның баш миенә сыеклык җыелган, организмы сусызланган булган инде. Гомерен саклап кала алмаганнар. Икенче бала исән, аңа эчәклекнең көчле ялкынсынуы диагнозы куелган. Гаилә карбызны «Светофор» кибетеннән алган булган, хәзер андагы бөтен карбызлар экспертизага җибәрелгән, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Хәтерләсәгез, 2021нче елда Мәскәүдә дә карбыз ашаганнан соң 61 яшьлек әби белән 15 яшьлек оныгы үлгәннәр иде. Алар үтергеч җимешне «Магнит»тан сатып алган, диелде. Элекке көнне генә кибеттә карбыз торган киштәләрне күсе агуы белән эшкәрткән булулары ачыкланды, Роспотребнадзор агу карбыз кабыгына да эләккән булырга мөмкин, дип фаразлады, соңрак тикшерүче дә шушы версияне әйтте. Дезинфекция үткәргән белгечне тоткарладылар. Гаебе расланса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Эшнең очына чыкмадылар әле. Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә 101 кеше, шул исәптән 22 бала шаурма ашап агуланган. Барысы да бер җирдән алган булган. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Шулай да сан зур булгач, әлеге хәл дә бөтен илне аякка бастырды. Кафе хуҗасын ике айга өй арестына җибәрделәр, җинаять эше ачтылар. Шаурма белән бергә кешеләрнең организмына сальмонелла бактериясе дә кергән. Ул ризыкны әзерләүнең теләсә кайсы этабында эләгә ала. Санитар-гигиена таләпләрен үтәмәсәң, продуктларны дөрес сакламасаң, әзерләү барышында пычрак савыт-саба һәм такталар куллансаң да сальмонеллага юл ачыла. Мондый хәлләр хәзер урам ларекларында гына түгел, кыйммәтле рестораннарда да, мәктәп ашханәләрендә дә еш күзәтелә. Чөнки санитар-гигиена таләпләрен үтәү – һәр кешенең үз намусында гына. Роспотребнадзор тикшерү белән киләсе булганда да алдан белдерү белән кисәтә, ул көнгә чистарынып әзерләнеп торырга да була. Ә аннары кабат кем ничек тели – шулай. Җәмәгать туклану урынында ашап, исән-имин калу лотерея билетына тиң. «Мистер сидр» хәтле үк булмаса да, шушы көннәрдә генә булган тагын бер очракны мисалга китерәбез. Төмәндә өч кеше ялган аракы эчеп үлгән. Исерткеч шешәләрендә акциз маркасы булмаган. Хәзер аларны сатучыларны тикшерү көтә. Тикшерү дигәннән, анысы да юк бит әле хәзер. 2022нче елда Русия Хөкүмәте контроль-күзәтү органнарының кече һәм урта бизнесны тикшерүенә мораторий керткән иде, ул 2023нче елга да озайтылды. Ягъни быел эшмәкәрләрне планлы-плансыз тикшереп азапламыйлар. Шул рәвешле бизнеска төшкән авырлыкны киметәбез, икътисадның хәлен яхшыртабыз, диделәр. Каш ясыйбыз дип, күз чыгару булмаса ярый. Шулай да «Мистер сидр» очрагыннан соң Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе сыраны агызып сата торган кибетләрне йөреп чыккан. «Кибет хуҗалары да хәбәрләрне карап бара. Без килгәч берәү дә: «Тикшерергә хокукыгыз юк, мораторий бит», – димәде. Менә без сата торган сидр, менә аларның документлары, дип, барысын да үзләре күрсәтте», – дип сөйләгән «Бизнес Онлайн»га ведомствоның контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина. «Мистер сидр» Татарстанга кертелмәгән булып чыкты. Һәрхәлдә, легаль сату нокталарында юк. Сүз азагында. Әлеге язма әзерләнгәндә телеграм-каналларда бер видео таралды. Ростов өлкәсендә җитештерү цехында зур гәүдәле ике ир... сөттә коена. Аннары капларга тутырып, сатуга чыгарасы сөттә. Видео интернетта таралмаса, ул сөтне нәрсә эшләтеп ятканнарын берәү дә белмәс иде. Соңрак цехның хуҗасы матбугат чараларына: «Бу шаяру гына иде, эшчеләр сөтне суыта торган танкерның ничек эшләгәнен тикшереп карарга булган, су тутырып, коры сөт салганнар һәм шунда кергәннәр. Соңыннан аны түккәннәр», – дип аңлатырга тырышып караган. Ләкин барыбер бу сөтле видеодан күңелдә юшкын калды. Хәзер кибеттә сөт ризыклары тезелгән суыткыч яныннан узган саен искә төшә. БЕЛЕП ТОРЫЙК! Җәмәгать туклану урынында ашап агулангач, күпләр үз хокукларын даулап, компенсация алу артыннан йөреп торуны кирәк санамый. «Үләрлек үк булмады бит, ярар инде», – дип кул селтиләр. Күп дигәндә, «ул кафега бармагыз» дип, социаль челтәргә язып кертергә яки дус-ишләрен кисәтергә мөмкиннәр – шуның белән шул. Әлбәттә инде, зыян күрүчеләрдән шундый мөнәсәбәт булганда, кафе-рестораннар таләпләргә һәм кагыйдәләргә төкереп каравын, намуссыз пешерүче һәм хезмәткәрләр халыкны сыйфатсыз ризык белән агулавын, безгә моның өчен бернәрсә дә булмый, дип уйлавын дәвам итәчәк. Агуланган очракта үз хокукларыңны ничек якларга соң? Адымлап аңлатабыз. ЗАКОН НӘРСӘ ДИ? «Кулланучы хокукын яклау турында»гы закон буенча, һәр кешенең тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм товар алырга хокукы бар. Җәмәгать туклану урынында сыйфатлы ризык алу да шушыңа керә. Әгәр кулланучының бу хокукы бозыла икән, ул сәламәтлегенә килгән зыянны компенсация рәвешендә кайтара ала. Әлбәттә, монда миллионнар турында сүз бармый. Ә менә ризык бәясен һәм агуланганнан соң дәвалануга тотылган акчаны кайтарырга, шулай ук әхлакый зыян өчен дә күпмедер суммага дәгъва кылырга мөмкин. НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА? Агулану билгеләре күренүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйдә үзлектән дәвалану бу очракта дөрес түгел. Чөнки медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәч, табиб сезгә белешмә бирә, анда агулануга нәрсә сәбәп булганы языла, сез сөйләгәннәр дә теркәлә. Агуланып больницага эләксәгез, анда бирелгән кәгазь шулай ук кирәкле документ булып санала. Аннан тыш, табиб дарулар язып биргән кәгазьне һәм аптека чегын да ташларга ярамый, алар шулай ук компенсация таләп иткәндә кирәк. КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ? Медицина ярдәме күрсәтелеп, хәлегез берникадәр яхшыргач, сезнең агулануда гаепле дип санаган кафе яки ресторанга дәгъва кәгазе (претензия) язарга кирәк. Аның үрнәген интернетта табарга була. Иң мөһиме – фактик детальләр язылсын: кайда, кайчан, сәгать ничәдә, нәрсә ашадыгыз, агулану фактын кем раслады (табиб язып биргән белешмә), нинди суммада компенсация таләп итәсез, проблеманы кайчанга хәл итүләрен сорыйсыз. «Кулланучы хокукын яклау турында»гы законның 22нче маддәсе нигезендә, дәгъва 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Претензия ике нөсхәдә языла. Туклану урынына тапшырыла торганына кулыгызда булган бөтен документны – табиб белешмәсен, кафе яки ресторанда түләү чегын (банк картасы белән түләгән очракта, түләү фактын раслый торган күчермәне) беркетәсе. Дәгъва кәгазен компаниянең юридик адресына җибәрергә (хатны тапшыру турында белдерү – уведомление ала торган итеп) яки туклану урыны вәкиленең кулына бирергә мөмкин, ул кул куеп алырга тиеш. НӘРСӘ ӨЧЕН КОМПЕНСАЦИЯ СОРАРГА? Закон буенча, сыйфатсыз ризык алуга тотылган акча тулы күләмдә кайтарылырга тиеш. Аннан тыш тагын компенсация сорарга була: – дәвалануга киткән чыгымны каплау өчен; – авырып яткан вакытта ала алмаган керем өчен; – әхлакый зыян өчен. Эш судка барып җитә калса, суд чыгымнарын каплауны һәм кулланучы штрафы түләүне дә таләп итәргә мөмкин. НИЧЕК ДӘЛИЛЛӘРГӘ? Сезнең агулануда нәкъ менә җәмәгать туклану урыны гаепле икәнен сез үзегез, ягъни дәгъваны бирүче дәлилләргә тиеш. Дәлил буларак, инде әйтелгәнчә, түләү чегы, банк картасыннан алынган мәгълүмат, медицина белешмәләре, шулай ук ризыкның фотосы да кулланыла ала. Ул фотоның кайчан төшерелгәне күренергә тиеш. Сезнең әлеге кафе яки ресторанда ашаганны раслый ала торган шаһитларны да җәлеп итәргә мөмкин. ГАЕБЕН ТАНЫМАСА НИШЛӘРГӘ? Әгәр җәмәгать туклану урыны сезнең дәгъваны уңай якка хәл итәргә ашыкмый икән, судка бирергә кирәк. Дәгъва суммасы 100 мең сумнан артмаса – җәмәгать судына, аннан артса – район (шәһәр) судына (зыян күрүченең яшәү урыны яки җавап бирүче якның юридик адресы буенча). Мөрәҗәгатьтә «дәгъва кулланучы хокукын бозу сәбәпле бирелә» дип күрсәтсәгез, дәүләт пошлинасын түлисе булмый. Судка кадәр үк Роспотребнадзорга да хәбәр итәргә кирәк. Ведомство 30 көн эчендә җәмәгать туклану урынын тикшереп, сезгә җавап бирергә тиеш. Әгәр тикшерү барышында чынлап та җитешсезлекләр ачыкланса, алар да судта дәлил буларак барачак. Роспотребнадзорга агуланганнан соң бер айдан да соңга калмый мөрәҗәгать итү зарур. (Чыганак: ТАСС)   Фәнзилә МОСТАФИНА
beznen_ru
mass_media
Ай-һай хәлләр...
23.06.2023
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/avyl-khalky-zlykha-kzlren-acha-filmyn-tsher-chen-brelrg-kadr-alyp-kaytkannar
Авыл халкы: «Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшерү өчен бүреләргә кадәр алып кайтканнар»
Кукмара районы Мәчкәрә авылы халкы бу көннәрдә кинога төшү мәшәкате белән мәш килә. Анда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча фильм төшерәләр.
Бу - авыл халкының тарихка кереп калуы өчен бер форсат булса, күренекле артистлар белән кинога төшү үзе ни тора! Кинога төшәргә теләге булган һәркем катнаша ала, теләге генә булсын! Кемнәрдер әсәрнең татар халкын ямьсезләп күрсәтүен кабул итә алмаса да, чынбарлыкны күрсәтүдән оялырга кирәкми, диләр.Хезмәттәшебез Рәзинә Мәрданованың әлеге авылда туганнары яши. Бу хакта алар хәбәр иттеләр һәм фото-видеолар җибәрделәр.– Кинога төшерү өчен бүреләргә кадәр алып кайтканнар. Андагы кием-салымның исәбе хисабы юк, - дип, шаккатып сөйли авыл халкы.Фильмны монда өч көн төшерәчәкләр. Авыл халкына Чулпан Хамматованы якыннан күрү һәм аның белән бергә кадрга төшү мөмкинлеге дә тәтеде.Рузилә Миргазизова һәм Фәния Галиәхмәтова фото һәм видеолары кулланылды
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
08 февраля 2019, 09:03
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/su-korbannary-ber-omgada-5-met
Су корбаннары. Бер җомгада 5 мәет
Батып үлүчеләрнең иң яшенә 22 яшь булган.
Узган җомгада Татарстанда 5 кеше суга батып үлгән.Иртәнге 9лар тирәсендә Алексеевск районы Масловка авылында 68 яшьлек ир-ат су төбенә киткән.Тагын бер сәгатьтән Кама Тамагында 46 яшьлек ир-ат мәетен судан чыгаралар. Ул 19 июнь көнне үк югалган булган.Кичке сәгать 5 тирәсендә Яшел Үзәндәге күлдә 44 яшьлек ир-егет мәете табылган.Кичке 9 ларда Апаста 33 яшьлек ир батып үлгән. Фаразлар буенча, ул аек булмаган һәм су коенырга ният кылган. Әмма бу теләге аның өчен фаҗига белән тәмамланган.Төн уртасы җиткәндә Балтачның Нормабаш авылы янында 22 яшьлек егет елгада батып үлгән, дип яза "Татар - информ" ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
26 июня 2021, 15:12
https://syuyumbike.ru/news/vtoroe/folgada-peshkn-balyk
​Фольгада пешкән балык
null
Скумбрия балыгы майлырак була, ул балыкны кайберегез яратып та бетермидер... Сезгә тәкъдим иткән әлеге рецепт белән әзерләп карагыз әле, бу балыкка мөнәсәбәтегез, һичшиксез, үзгәрер!Кирәк:* эче чистартылган скумбрия балыгы;* петрушка, укроп;* 1 лимон;* 2 төш сарымсак;* тоз, борыч, балык өчен тәмләткеч;* фольга.Эш барышы:Балыкны алты өлешкә кисәбез. Өстенә һәм кисәк араларына тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез, ярты лимон сыгабыз. Бу тәмләткечләр балыкка сеңгән арада, укроп, петрушка, сарымсак турап куябыз. Хәзер балыкны фольга өстенә куйсагыз да була. Туралган яшелтәмләткечләрне сарымсак белән кушабыз. Кисәкләр эченә, араларына шул катнашманы салабыз. Скумбрияне фольгага төрәбез һәм табага салып, температурасы 160-180 градуслык мичкә 25-30 минутка куеп калдырабыз.Гарнирга парда пешкән бәрәңге яки дөге әзерләргә була.Балыкны кыздырган вакытта исе чыкмасын өчентабага 1-2 телем бәрәңге салыгыз;таралып китмәсен өчентоз-борычны 10-15 минут алдан сөртеп куегыз;көймәсен, кызарып кына кит­сен өченатланмай белән көнбагыш майларын катнаштырып кыздырыгыз;тоташ килеш кыздырган вакыттабалыкны 2-3 урыннан кисеп җибәрегез;фритюрда кыз­дырыр алдыннанбалыкны корытыгыз, аннары 10-15 минутка гына кайнар майга батырыгыз.
syuyumbike
mass_media
Икенче ашлар
21 Октябрь 2015 - 15:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bezne-nichek-aldyylar
Безне ничек алдыйлар?
Барыбер җиңдек, иптәшләр! 31 декабрь – ял көне! Димәк, иркенләп камырларыгызны җәеп, токмачларыгыз­ны кисеп, пилмәннәрегезне бөгеп, ирләрегезне, балаларыгызны эт итеп сүгеп, көне буе мәш килер өчен туп-тулы бер көн барлыкка килде, Аллаһ боерса!
Ничек инде,  1 гыйнвар төне якынлаша, ә пилмәннәр бөгелмәгән, балалар юылмаган, бокаллар сөртелмәгән...Бездә бит хәзер демократия, ә демократияле илдә бөтен нәрсә дә ярый, һәрнәрсәне халык хәл итә. Бездә дә шулай. Телисеңме хөррият берәр пот – тот! Телисеңме 31 декабрьдә ял – ал! Рәхәтен күр! Ләкин бер шимбәне эштә үткәрәсең була. Ньютон бабай, башына алма төшкәч, әйткән ди бит: бер җирдә бер әйбер бар булса, икенче җирдә шул ук әйбер юкка чыга, имеш. Гади тел белән аңлатканда, кемнеңдер кесәсендә бар булса, синең кесәңнән шул бер әйбердән җил исә. Ә кемнекенәдер галәмәт күп булып ишелеп төшсә, халыкныкы шыр ялан булып кала. Ниш­лисең бит, түзәбез.Иң мөһиме, 31е ял бирсеннәр!Акча дигәннән, кибетләрдә бүген бәйрәм алды мәхшәре. Халык, «пачкалап» акча туздыра! Ел буена кибет почмагында тузан җыеп яткан тауарларга башта ат бәясе куеп, аннары сыер бәясенә төшереп саталар. -40%, -70%, -90%! Халык, сөенеченнән чыелдый-чыелдый, әйбер җыя!.. Җыясыздыр бит?Кибет тулы салат, ботыңны күтәр дә ятКүпләр Яңа елны «салат бәйрәме» дип атый. Ел буена кулына суган да тотмаган хуҗабикәләр тырыша-тырыша чиләкләп салат ясый. Хәер, салатларны кибеттән генә сатып алучылар да шактый. Югыйсә, ник маникюр бозарга? Әнә бит «кайгыртучан» кибетләр үз киштәләренә корейскиен, цезарен, мимозасын, оливьесын чыгарып өеп куйганнар!Ә хәзер туктагыз да күзегезне ачыгыз. «Кайгыртучан» кибет хуҗасы, чыннан да, синең бәйрәм өстәлеңне кайгырта микән соң? Салатка турап салынган краб таяк­чыклары, колбаса, йомырка, балык, майонез... Миңа пышылдауларына караганда, мондый салатларны, гадәттә, срогы чыгарга бер-ике көн калган ингредиентлардан ясыйлар. Дөрес, нигә акчаны сасытып түгәргә, ашыйлар бит...Ашамый гына торсыннар әле!Кызлар, салатларыгызны, иң яхшысы, өйдә ясагыз. Инде өйдә бәрәңгегә пычак үтмәсә, бәйрәм мизгелләрен тәрәзәсез бүлмәдә каршыларга туры килмәсен дисәгез, кибеттәге салатларның яраклылык срокларын игътибар белән тикшереп алыгыз. Хәер, имеш-мимешләргә караганда, күп кибетләрдә, борын белән генә иснәп карап, товарларны вакыт машинасы аша уздыручы белгечләр барлыгы да билгеле...Колбасага кем ит куша инде?Яхшы. Сроклары яраклы да булсын, ди. Шул ук колбасаны алыйк. «Кәкүй кесә – тәкүй кәлбәсә», – дияр иде минем керәшен әбием... Кибеттәге колбасаның 80-90 проценты арзанлы колбасалар рәтенә керә, чөнки сатып алучының кесәсе шундыйрак.Югыйсә, ничек инде колбаса хәтле колбаса (ну, татарча «казылык» – хәтерлисездер) иттән дә арзан торсын ди? Әлбәттә, кибетнең сатып алучыга тагын бер «изгелеге» дип уйларсыз, бәлки? Иреннәрегезне карандашка чорнагыз, MedikForum (МэдикФорум) белгечләре ачыклаганча, «механик юл белән егылган мал» итеннән ясалган колбасага, гадәттә, сөяк, сеңер, тире, колак, койрык­тан башка әйбер сирәк салалар, ди. Алдыйм. Салалар. Соя оны, куерткычлар, төс-тәм керткечләр һәм Менделеев таблицасының башка элементларын. Белгечләр ассызыклавынча, мондый колбасалар Россиядәге иң зыянлы ашамлыкларның беренче өчлегенә керә. Зыянлы өчлектә тагын ярымфабрикатлар. Аларында да шул ук соя, итнең эмульсиясе, консервантлар, крахмал, ис һәм тәм көчәйт­кечләр һәм башкалар. Тагын бер зәһәрле продукт – балалар өчен сатыла торган чәйнәлгеч мармелад. Анда да химия.МэдикФорум белгечләре шулай ук кибеттән маринадланган гөмбә алмаска киңәш итәләр, имеш, алган очракта, сез шылт итеп ачылган банкадан гөмбә белән беррәттән кашыклап-кашыклап уксус эчәргә мәҗбүр булачаксыз. Ә уксус эчүнең файда китермәгәнен беләсездер, шәт.Хәер, шул ук белә торган белгечләр, составына тиз пешергеч L-цистеин атлы матдә салу мәслихәтенә була, хәтта ипине дә кибеттән алмаска киңәш итәләр. Ә L-цистеин, гадәттә, кеше чәченнән, кош-корт йоныннан яисә сыер мөгезеннән ясала.Менә шушындыйрак өчпочмак, җәмәгать.Дөнья – базар, Тукай әйтмешли...Сезнең Әмир Исламов
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
27 декабря 2019, 08:59
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/gail-mhbbt-m-tugryilyik-kne
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.
Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чаллыда да төрледән-төрле бәйрәмнәр, тренинглар, бәйгеләр һәм башка чаралар көтелә.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-07-06 07:51:09
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/6-gyynvarda-bulachak-charalar
6 гыйнварда булачак чаралар
Казансу яр буе Яшь татар җырчылары концерты Башлана:16.00
Горький-әмәт урман паркы“Раштуа тәбрикләмәсе” (осталык дәресе)Башлана:13.00«СБПЧ» (Самое Большое Простое Число) концертБашлана:18.00Черек күл паркыКерлинг буенча ачык тренировкаБашлана:12.00Горький паркыИтек белән футбол уйнауБашлана: 12.00Урицкий паркыКар атышлы уйнауБашлана:12.00“Калейдоскоп” паркыБалалар өчен Яңа ел тамашасыБашлана:17.00“Наратлык” паркыБалалар өчен Яңа ел тамашасыБашлана:17.00“Крылья советов» паркыБалалар өчен бәйрәм тамашасыБашлана:17.00Раштуа шәме астына куя торган савыт ясау буенча осталык дәресеБашлана:13.00Аксенов скверы«Снеговик-Почтовик и его друзья» балалар өчен Яңа ел тамашасыБашлана:18.00“Казан” гаилә үзәгеБалалар өчен бәйрәм тамашасыБашлана:17.00фото: Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
06 января 2019, 09:48
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/fatirlarnyi-arzanrak-birerg-yienalar
Фатирларны арзанрак бирергә җыеналар
Татарстанның Дәүләт торак фонды фатирларны арендага 30 процентка арзанрак бәя белән бирергә уйлый. Шул нисбәттән, Татарстанның һәрбер район үзәгенә 10-30 фатирдан торган берәр арендалау йорты төзергә исәплиләр. Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, бу фатир арендалауга чын ихтыяҗны күрсәтәчәк. Әлегә Казанда мондый йортларга артык зур сорау юк....
Татарстанның Дәүләт торак фонды фатирларны арендага 30 процентка арзанрак бәя белән бирергә уйлый. Шул нисбәттән, Татарстанның һәрбер район үзәгенә 10-30 фатирдан торган берәр арендалау йорты төзергә исәплиләр. Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, бу фатир арендалауга чын ихтыяҗны күрсәтәчәк. Әлегә Казанда мондый йортларга артык зур сорау юк. Социаль ипотекага алуны кулайрак күрәләр. Ә менә республика төбәкләрендә киресенчә, яңа оешып килгән сәнагать зоналарында яшәү урыннары җитеп бетми. Мәсәлән Алабуга зонасы шундыйлардан. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендәге IT-парк янында 108 фатирлы аренда йорты төзелеп килә. Анда бер бүлмәле фатирны арендалау аена 7000 мең сум, ә ике бүлмәлесендә яшәү 9 меңгә төшәчәк. Базар бәяләре буенча исәпләгәндә шактый кыйммәткәрәк чыга. Бүген Чаллыда бер бүлмәле фатир арендалау 8-10 мең сум аралыгында тирбәлә. Узган ел мондый программа буенча 42 йорт гамәлгә кергән. Тагын шундый 21 торак йорт төзергә планлаштыралар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
25 марта 2015, 12:05
https://shahrichalli.ru/news/novosti/v-naberezhnykh-chelnakh-podtverzhden-11-sluchay-novoy-koronovirusnoy-infektsii
В Набережных Челнах подтвержден 11 случай новой короновирусной инфекции
В Татарстане отмечен суточный антирекорд
За минувшие сутки в Набережных Челнах подтверждено 11 новых случаев коронавируса. В Татарстане – 86. Это суточный антирекорд за весь период наблюдений. ⠀⠀21 человек госпитализирован, 65 - проходят лечение на дому. Два случая завозные, 84 – имели контакт с больными. ⠀⠀В Казани 42 новых случая коронавируса. ⠀⠀Данные по остальным районам Татарстана: ⠀Нижнекамский – 7; ⠀Пестречинский -2; ⠀Чистопольский-1;⠀Черемшанский -1; ⠀Елабужский -1; ⠀Зеленодольский-2; ⠀Агрызский -1; ⠀Лениногорский -1;⠀Буинский -2;⠀Сабинский-6; ⠀Сармановский -2; ⠀Арский -2;⠀Атнинский-1; ⠀Апастовский-1; ⠀Балтасинский -1; ⠀Высокогорский-2.   ⠀⠀Данные по возрасту заболевших:⠀До 18 лет - 8 ⠀От 18 до 30 - 7⠀От 30 до 50 - 26⠀От 50 до 60 - 24⠀От 60 до 70 - 12 ⠀От 70 до 80 - 7 ⠀От 80 до 90 - 2⠀
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-05-04 14:04:00
https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/premiyag-isp-tota-alasyz-yoldyznam-19-26-may
Премиягә исәп тота аласыз: йолдызнамә (19-26 май)
Зур планнар төзергә кирәкми, башта өелеп торганнарын ахырына җиткерегез. Сезгә күп төрле эшлекле проблемаларны хәл итәргә туры килер. Бәлки, сезгә дусларыгыз яки якыннарыгыз үтенече буенча арадашчы ролен дә башкарырга туры килер әле.
Кучкар (21 март – 20 апрель)Сезгә башлаган эшегезне бетермичә, яңа эшкә керешергә туры килүе ихтимал. Бу сезнең хезмәттәшләрегезгә зыян китермәсен өчен алар җилкәсенә артык эш өймәскә тырышыгыз.Үгезбозау (21 апрель – 20 май)Талчыгу тойсагыз да, хезмәтегезнең җитәкчелек һәм хезмәттәшләрегез тарафыннан югары бәяләнүен күрү сезгә көч өстәр. Премиягә исәп тота аласыз. Яңа һөнәр үзләштерү турында уйлагыз.Игезәкләр (21 май – 21 июнь)Якыннарыгызның сезнең гамәлләрегезгә һәм сүзләрегезгә артык игътибар күрсәтүенә бик нык гаҗәпләнерсез. Сезнең өчен уңышлы моменттан файдаланып калыгыз.Кысла (22 июнь – 22 июль)Үзегез теләгәнчә яшәргә, эшләргә вакыт җитте. Бүтәннәр каршында моңа аңлатма бирергә, үзегезне гаепле санарга кирәкми. Һәм иң мөһиме - борчылмагыз. Сезне яратып, якын итүчеләр сезне аңларлар.Арыслан (23 июль – 23 август)Аралашу даирәгез киңәя. Бәлки, тиз генә юлга җыенырга туры килер. Кызыклы танышу шәхси тормышыгызда үзгәрешләргә сәбәп булыр. Буш вакытыгызны гаилә даирәсендә ял итүгә багышлагыз.Кыз (24 август – 23 сентябрь)Белем алу һәм яңа эш эзләү өчен уңайлы вакыт. Сезнең абруегыз “җимерелергә торган” бер бик мөһим эшне коткарырга мөмкин, үз өстегезгә җаваплылык алырга әзер булыгыз. Атна ахырында көтелмәгән сәфәргә әзерләнегез.Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)Сезне тормыш сабырлыкка һәм мөстәкыйльлеккә тикшерергә мөмкин. Планнарыгызның кинәт кенә үзгәрүе ихтимал. Интуициягезгә колак салыгыз, эштә инициатива күрсәтегез, һәм ул һичшиксез бүләкләнәчәк.Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)Сезнең тәвәккәллегегез, активлыгыгыз һәм җиң сызганып эшләвегез югары бәяләнер. Карьера үсеше һәм яңа эшлекле проектлар өчен яхшы атна. якыннарыгызга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга тырышыгыз, аларны рәнҗетмәгез.Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)Кискен сүзләр һәм көтелмәгән сәфәрләрдән качыгыз. Карьерагызда алга китеш көтелә. Язмышыгызны үзгәртү яхшыракмы, әллә барысын да ничек бар шулай калдыру хәерлерәк булырмы? Башта аның уңай һәм тискәре якларын санап чыгыгыз.Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)Мөһим эшләрегезне ерак киләчәккә кичектермәү хәерлерәк. Мөмкинлекләрегезне реаль бәяләргә тырышыгыз һәм уңышсызлыкка очраган очракта борчылмагыз. Бары җибәрелгән хаталарыгызны төзәтегез, сез тиздән максатыгызга ирешерсез.Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)Зур планнар төзергә кирәкми, башта өелеп торганнарын ахырына җиткерегез. Сезгә күп төрле эшлекле проблемаларны хәл итәргә туры килер. Бәлки, сезгә дусларыгыз яки якыннарыгыз үтенече буенча арадашчы ролен дә башкарырга туры килер әле.Балык (19 февраль – 20 март)Башка кешеләргә ярдәм итеп, сез үз проблемаларыгызны ничек җиңелрәк хәл итәргә кирәклеген аңларсыз. Барлык курку һәм борчуларыгызның никадәр нигезсез булганын күрерсез. Теләсә нинди эшкә кыю тотына аласыз - сез аны һичшиксез җиңеп чыгарсыз.Фото:https://ru.freepik.com/
shahrikazan
mass_media
#Йолдызнамә
19 мая 2023, 16:26
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yar-challyida-saylaularga-nti-yasadyilar
Яр Чаллыда сайлауларга нәтиҗә ясадылар
Явка челнинцев на избирательные участки составила 83,05%. Сайлау участокларына тавыш бирергә исемлеккә кертелгән 83,05% кеше килгән. По районам города явка распределилась следующим образом: Килүчеләрнең бүленеше түбәндәгечә: Автозаводский район - 81,70% (96862 чел.); Комсомольский район - 85,87% (82784 чел.); Центральный район - 82,26% (115360 чел).
Явка челнинцев на избирательные участки составила 83,05%.Сайлау участокларына тавыш бирергә исемлеккә кертелгән 83,05% кеше килгән.По районам города явка распределилась следующим образом:Килүчеләрнең бүленеше түбәндәгечә:Автозаводский район - 81,70% (96862 чел.);Комсомольский район - 85,87% (82784 чел.);Центральный район - 82,26% (115360 чел).
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-09-19 06:19:54
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/may-urtasyna-kysh-ylnep-kaytachak
Май уртасына кыш әйләнеп кайтачак
Бездә кар майда да, июньдә дә була. Әмма ул төнге яки иртән кыраулар вакытында була. Бу юлы көн уртасында һәм сигез градус җылыда!
Чаллыда яшәүче табиб-инфекционист, бакчачы һәм халык синоптигы Юлий Бунов күп еллар инде табигатьне күзәтеп, аерым дәфтәренә теркәп бара. Халык сынамышларын да өйрәнә, дип яза Kazanfirst."28 апрельдә табигатьтә феноменаль күренешкә тап булдым. Мондый хәлнең бары бер тапкыр, 1990 елда Румыниядә генә күргән идем. Һава торышы 8 градус җылы булганда буран күзәтелде һәм кар яуды. Бездә кар майда да, июньдә дә була. Әмма ул төнге яки иртән кыраулар вакытында була. Бу юлы көн уртасында һәм сигез градус җылыда!" дигән ул.Аныңча, 13 майда Чаллыда һәм аның тирәләрендәге урыннарда берничә көнгә кыш кайта. Кар явачак, температура вакыт-вакыт минуска кадәр төшәчәк. Халык синоптигы җәйне салкын һәм яңгырлы була дип фаразлый. Һичьюгы июльгә кадәр, ди Юлий Бунов.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
04 мая 2020, 22:06
https://madanizhomga.ru/news/knzk-msl/imetshin-departamentny-strategik-zapasy-tuklanu-byalren-saklap-kalyp-balalarny-tmle-m-balansly-ashatyrga-mmkinlek-bir
И.Метшин: «Департаментның стратегик запасы, туклану бәяләрен саклап калып, балаларны тәмле һәм баланслы ашатырга мөмкинлек бирә»
Казанның азык-төлек департаменты кайбер позицияләр буенча запасларны арттырды.
Казанның мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр уку елы ахырына кадәр туклану белән аның бәясен күтәрмичә тәэмин ителәчәк. Барлык кирәкле продуктлар Азык-төлек һәм социаль туклану департаментына тоткарлыксыз китерелә. Склад бүлмәләре һәм суыткыч җиһазлары мәйданнары предприятиегә 1 мең тоннадан артык продукция сакларга мөмкинлек бирә. Моңа бүген Казан Мэры Илсур Метшин инанды, ул шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә департаментта булды. Шәһәр башлыгы , бөртекле азык-төлек, җиләк-җимеш, яшелчә саклана торган складларны карады һәм запасларның күләмен бәяләде.Илсур Метшин Казанда кризиска каршы штаб эшләвен искә төшерде, ул шәһәр предприятиеләренә, шулай ук бизнес вәкилләренә ярдәм итәр өчен оештырылган. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын өзлексез туклану белән тәэмин итү – штаб эшенең бер юнәлеше. Хәзер әти-әниләргә балаларының ач булмаячагын белү мөһим. Һәм моңа һич шик юк – департаментның стратегик запасы, туклануга бәяләрне саклап калып, балаларны тәмле һәм баланслы ашатуны дәвам итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.Бүгенге көндә департамент көн саен Татарстан башкаласындагы һәм республиканың 10 районындагы 1004 учреждениедә 283 мең кешене тукландыра – бу 302 мәктәп, 685 балалар бакчасы һәм 8 хастаханә.Департаментта поставкалар белән өзеклекләр юк – продукциянең 90% ы илебез товар җитештерүчеләреннән сатып алына, шуларның 65% ы – республика товар җитештерүчеләреннән. Логистика үзгәрү сәбәпле, вакытлыча кыенлыклар әфлисун, банан һәм кипкән җиләк-җимеш китерү белән генә булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Римма Мөхәммәдшина. «Әфлисун һәм мандариннар – ул сезонлы продуктлар, аларны без алма белән алыштыра алабыз, СанПиН безгә моны эшләргә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады ул. Кипкән җиләк-җимешне үзебездә җитештерелгән алма яки башка җиләк-җимештән ясалган кесәл яки эчемлек белән алыштырырга була.Продуктларны алмаштыруга карамастан, укучылар дөрес туклануны дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады Казан Мэры. «Балалар баланслы тукланырга тиеш. Витаминнар алма, чөгендер, кишердә бар, алар белән чит илдән кертелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне алыштырырга мөмкин», – дип билгеләде И.Метшин һәм быелгы җәй уңышлы булыр дип өмет белдерде.«Хәзерге вакытта департамент складларында саклана торган барлык әйбер, – республиканың агросәнәгать комплексын үстерү буенча планлы эш нәтиҗәсе. Узган ел корылык булды, шуңа да карамастан, җитештерү күләмнәре шактый зур. Бу җәй уңыш өчен яхшы булыр дип ышанам», – диде Казан Мэры.4 мең кв. метр мәйданлы склад бүлмәләре һәм суыткыч җиһазлары системасы предприятиегә 1 мең тоннадан артык продукция сакларга мөмкинлек бирә, бу исә ике атналык җиләк-җимеш һәм яшелчә, бөртекле азык-төлек, бакалея, ит, балык һәм башка продуктларны тәшкил итә.Кайбер позицияләр буенча туклану белән тәэмин итү проблемаларын булдырмас өчен департамент запасларны арттырды. «Без иртәгесе көнгә ышанабыз, өстәвенә, тәэмин итүчеләр белән озак сроклы контрактлар төзелде, алар үз бурычларын үтиләр. Без ай ярымга җитәрлек күләмдә чәй, дөге, какао, карабодай һәм куертылган сөт, шулай ук өч атналык ит һәм кош ите запасын арттырдык», – дип хәбәр итте Рима Мөхәммәдшина. Гомумән алганда, сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч эшләнмәләрен көн саен, җиләк-җимеш һәм итне – көн аралаш, ә яшелчә һәм башка продукцияне атнага бер тапкыр сатып алалар.Татарстан ярдәме белән республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәге тарафыннан беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарлары – он, шикәр, үсемлек мае сатып алынды. Әлеге товарларның барысы да социаль әһәмиятле товарлар җитештерүчеләргә, шул исәптән азык-төлек һәм социаль туклану департаментына, беркетелгән бәяләрдән җибәрелә. Бу – бәяләр үсешен тоткарларга һәм мәктәп туклануына бәяне күтәрмәскә мөмкинлек бирәчәк.«Әлеге кризис безнең өчен беренче түгел, ләкин аның һәркайсы – яңа каршылык. Бу чорны максималь файдалы итеп куллану, импортны алыштыру, яңа производстволар ачу белән шөгыльләнү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Мин барлык булдыклы кешеләрне шәһәр штабына үз тәкъдимнәрен кертергә чакырам, чөнки хәзер яңа белем алырга, чит ил товарларын алыштырырга мөмкинлек бирәчәк технологияләрне үстерергә кирәк».Исегезгә төшерәбез,кризиска каршы шәһәр штабыагымдагы вәзгыять чорында шәһәр икътисадына һәм халыкка ярдәм итү өчен карарлар чыгарачак. Штаб эше кысаларында, аерым алганда, эшкуарларга карата тикшерүләр уздыругамораторийкертергә карар кылынды.kzn.ru
madanizhomga
mass_media
Көнүзәк мәсьәлә
2022-03-17 14:00:00
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/111013/telefonnar-yuk-ide-shul
Телефоннар юк иде шул
null
1952нче ел. Миңа ун яшь. Август урталары. Җәй буе балаларны карап аргансыңдыр, ял итәрсең дип, әти мине бер атнага Казанга туганнарга илтеп куйды. Ул туганнарның балалары пионер лагерендә булып чыкты. Мин ишек алдында рус балалары белән уйнаган булып йөрим. Русча белмим, күңелсез. Бераздан сагынып елый башладым. Туган апа: «Сагыну әйбәт түгел ул, кечкенә вакытта мине дә, кунакка барган җирдән, сагынып елагач, төнлә белән ат җигеп Күлтәстән Курсага илтеп куйдылар», – дип чарасын күрергә кереште. Курсага кайтучылар юк микән дип, тимер юл аша тора торган Өсти Сабирларына киттек. Бәхеткә каршы, иртәгә кайтучылары бар икән. Мине икенче көнне вокзалга төшереп, шулар янына поездга утыртып, Арчага кайтарып җибәрделәр. Ул апаның минем хәтле бер кызы һәм әле йөри белми торган кечкенә баласы да бар иде. Арчага килеп төштек. Ул апа безне кое янына чирәмгә утыртып, үзе, элеваторга ашлык ташучы машиналар юк микән дип, белешергә китте. Ул арада теге бала кәкәй итеп буялды. Без моны коедан су алып юарга булдык. Су салкын, аның белән юарга ярамый (минем тәҗрибә зур, миннән соң тагын өч бала). Бер капканы шакыдык, җылы су кирәк дип русча әйтә белмибез. «Вода», – дидек. Ул апа безгә русча сөйләп коега күрсәтә. Булмады. Мин әйтәм теге кызга: «Арча вокзалының тышкы ягыннан бер кран чыгып тора. Анда «КИПЯТОК» дип язылган. Шуннан пассажирлар чәйнек белән су алалар. Әйдә, шунда чыгыйк тимер юллар аша, шешәгә су тутырып алып килик, салкын су белән кушып бәбине юарбыз», –дим. Ул риза булды. Ул арада булмады, бер товар поезды кузгалып, әкрен генә бара башлады. Мин әйтәм, без дә вагон астына кереп, әкрен генә барып, тимер юлның теге ягына чыгарбыз дим. Теге кызны өстерим, ул поезд астына керми. Ул арада теге апа килеп җитте. Без элеваторга барып, йөк машинасына утырып, Югары Курсага кайтып җиттек. Әле минем авылга 8 чакрым. Кулымда чуклы, шакмаклы яулыкка төйнәгән күчтәнәч: 1 кило шикәр, 1 батон. Яртысын чәй янына куймакчы идем, куйдырмадылар. Мине алга таба нишләтәләрдер, белмим. Капка төбенә чыгып утырдым. Карасам, урам буйлап көянтә-чиләк күтәреп, чишмәгә суга дип, Бәдәр апа килә, ул – минем дәү әнинең сеңлесе. Таныш кешене күреп, ничек шатланганны белсәгез?! Ул хуҗалар белән сөйләшеп, мине алып китте. Кайттык. Эштән кайтучы кешеләргә пешерергә дип, бакчага бәрәңгегә чактык. Бәдәр апа бер төпне актара, бер бәрәңге ала, аның урынына комганнан су агыза. Шулай 8 бәрәңге алдык. Вагизә апа белән Мәүҗүдә тимер юлдан эштән кайттылар, кура җиләге кебек кара җиләк алып кайтканнар. Өстәлдә кеше саен икешәр бәрәңге һәм шул җиләкләр. Ашарга башка әйбер юк. Мин уйлыйм: «Болар мине ашаталар. Шуның өчен батонның яртысын, бер уч шикәр куярга кирәк». Ания исемле иптәш кызлары килде дә, Кесмәскә су коенырга төштек. Инде караңгы. Тегеләр суга керделәр дә, йөзеп киттеләр. Мин дә кергән идем, су мине күмә икән. Тартып чыгардылар. Аннары шул Анияләргә киттек. Кулда төенчек. Күчтәнәчнең яртысы исән әле. Аниянең абыйсы безнең Аланнан элеваторга ашлык ташый икән. Грузчик – Бәдәр апаның малае, Җәүдәт абый булып чыкты. Авылга кайтып җиттек. Безнең өй чат башында гына. Җәүдәт абый капканы шакыды. Төнге сәгать 12! Капка ачарга әти чыкты. Мин, 10 яшьлек бала, төн уртасында, 80 чакрым юл үтеп, капка төбендә басып торам. Кулда төенчек. Телефоннар юк иде шул. P.S. Әле моның белән генә бетмәде. 1954нче ел килеп җитте. Әти ат җигеп, кечкенә сандыкка китап-дәфтәрләрне, кирәкле әйберләрне тутырып, безнең авылдан 18 чакрым ераклыктагы Казанбаш мәктәбенә илтеп куйды. Тулай торакта урын бирделәр, матрац тышлары өләштеләр. Кызлар белән бодай басуына киттек. Салам тутырып, дережабль хәтле матрацларны күтәреп кайттык. Йокларга яткач бер-беребез белән таныша башладык. Клара – Му авылыннан, Руйя – Курса Почмактан, Лемара – Югары Курсадан, Илсөяр – Аланнан. Лемара сорый: «Ул Аланның тиле кызы исәнме әле?» Мин әйтәм: «Безнең авылда бер тиле дә юк», – дим. «Бар! Сезнең авылның бер кызы мине чүт поезд астына өстерәп кертмәде», – дип шул тарихны сөйли башлады. «Ах, Лемара, бу синме?!» «Ах, Илсөяр, Бу синме?!» – дип яңадан таныштык. Илсөяр ШӘРИПОВА. Лаеш районы, Нармонка авылы.
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
11.10.2013
https://syuyumbike.ru/news/brendlar/landysh-nigmtanova-tmle-yberlr-pesherep-gomerem-uza-yrchydan-blesh-retsepty
Ландыш Нигъмәтҗанова: “Тәмле әйберләр пешереп гомерем уза” (җырчыдан бәлеш рецепты)
null
Казанда узган бер концертта Ландыш Нигъмәтҗанова иң беренче булып чыгыш ясады да, тиз-тиз кайтырга җыена башлады. "Кая болай ашыгасың?" дип сорагач, "Без бит хәзер авылда яшибез, авылга кайтырга ашыгам", - дип шаккатырды җырчы. Шулай да бер-ике сүз сөйләшеп алырга өлгердек.- Ландыш, кайсы авылда яшисез?- Фәритнең туган ягы - Балтач районының бер авылында өй сатып алдык. Үз өебездә яшибез. Авылга еш кайтабыз, балалар да авылны бик ярата.- Балтач Казаннан ерак, эшкә ничек йөрисез?- Миңа көн саен сәгать сигезгә эшкә барырга кирәкми бит, концертлар графигым бар. Ә Фәрит көн дә Казанга барып эшли.- Балаларыгыз бакчага йөрмиме?- Җәй көне балаларны балалар бакчасына йөртмим. Җәй - рәхәт чак, тилмертәсем килми. Әнвәрнең быел соңгы елы, мәктәпкә барачак, Алла теләсә. Ләйлә балалар бакчасына йөри, Гомәрне дә сентябрьдән бакчага бирергә исәп.- Ләйлә Инстаграм йолдызына әверелде. Шартлатып татарча сөйләшә!- Шулай булырга тиеш тә! Аллага шөкер, балалар татарча сөйләшә. Рус телен дә яхшы беләләр. Кайвакыт бакчадан кайтканда, Ләйлә онытылып русча сөйләшә башлый. "Мин сине аңламыйм" дигәч, татарча сөйләшә.- Ландыш, авылда маллар асрыйсызмы?- Маллар асрар өчен авылда торырга кирәк бит. Ә без вакытлыча гына. Минем чебиләрем җитәрлек (көлә). Аның каравы бакчада бөтен нәрсәне дә үстерәбез. Эш күп, ләкин барыбер авылда рәхәт! Мунчаны бик яратабыз. Башта чиратлашып балаларны кертәбез, Ләйлә башлык киеп яртышар сәгать ләүкәдә утыра ала. Еш кына кунакка туганнар кайта. Килгән һәр кешене кунак итәбез. Тәмле әйберләр пешереп гомерем уза (көлә).Ландыш Нигъмәтҗановадан бәлеш рецепты тәкъдим итәбез:Камыр: он - 550 гр., шикәр - 15 гр., тоз - 10 гр., каймак - 160 гр., маргарин - 70 гр., йомырка - 1, су - 60 гр."Гадәттә, бәлеш эчлеген сыер итеннән ясыйм. Бу юлы исә тавык итеннән пешердем. Бик тәмле булды. Ит белән бәрәңге күләме табаның үлчәменә карап салына. Тәменчә тоз һәм борыч өстим. Ярты кап (пачка) атланмай салсаң, бәлеш бик тәмле булачак! Өстен матур итеп чәчәкләр ясап бизим. Бәлеш 180 градуста 2 сәгать пешә".чыганак:http://intertat.ru/tt
syuyumbike
mass_media
Сәхнә арты
19 Май 2017 - 00:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatarstanda-kotochkych-avariyad-ike-keshe-lak-buldy-video
Татарстанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булды - ВИДЕО
Видеодан күренгәнчә җиңел машина бернинди сәбәпсез каршы як полосага чыга. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.
Бүген иртән Казан янында, аэропорт юнәлешендәге трассада, юл-транспорт фаҗигасе булды. Анда аэропорт ягыннан килгән KIA машинасы, каршы як полосага чыга һәм Isuzu фургоны белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел машина кюветка төшеп китә. Андагы ике кешенең (йөртүче һәм пассажир) гомере өзелә. Мәгълүм булганча, фургон йөртүчесе дә имгәнә.Янәшәдә барган машина регистраторы төшергән видеодан күренгәнчә, җиңел машина бернинди сәбәпсез каршы як полосага чыга. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.видео: https://chelny-izvest.ruфото: © Дәүләт автомобиль инспекциясе
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-07-25 11:32:00
https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/aydar-khlim-bkhet-kil-gel-tukmak-ktrep-elek-kaygy-yrgn-sukmaktan
Айдар Хәлим: Бәхет килә гел тукмак күтәреп, Элек кайгы йөргән сукмактан...
Кояш берәү. Тик көннәре төрле. Кабатланмый һичбер мизгелдә.
ИСТӘЛЕКЛӘРДӘНКәркәле-тауның  кыйгач  түбәсенәМенсәм, кинәт калам хәйранга:Кичә  туң  таш бүген НаполеонныңМаршал йолдызына әйләнгән.Табигатьнең ихтыяры  чиксез:Тауга менгән  кәҗә сукмагыКүренә гүя чыбыркы очыныңОчып барган  кургаш чакмагы.Ул  уч төбе  кадәр генә кечкәй,Әмма  малга яный  куркыныч.Сыртка төшкән саен  сызландыра,Сызландырган саен ил тыныч.Көтү  чыбыркысы  үтә   гамьле.Шартламыйча торса – оета.Сыртка төшми торса, өшетә дә,Сыртка төшү белән җылыта.Сабыйлыгымда мин  көтү көттем,Алпавыт булсам да тумактан.Бәхет килә гел тукмак күтәреп,Элек кайгы  йөргән  сукмактан.ХАК  ИКӘНӘткәй  утка кергән  фронт юлыЮксынудан гына  ак икән.Ятимнәрдән  ургып чыккан моңныңМәңге пакь  буласы  хак икән.Салкын чишмәм чөрләп агып ята,Очкын чәчри шарламасыннан.Безгә  матур тойгы  үзе килә,Хак коткара  аламасыннан.ЯЛАНДА ОНЫТЫЛЫП КАЛГАН  КҮБӘАкланның  читендә,  агачларданШәүлә  төшкән төштә бик кискен,Онытылып калган  күбә –уйда,Тик уйлары түгел һич мискин.Ул, черүдән качып, җиргә сеңгән,Сәнәк көтә-көтә карайган.Карашында  буш сәнәк күтәреп,Сыер чыгып килә сарайдан...Кичә генә  хәтфә печән булган,Сут йөгергән итләч сабакта.Күбәнең ни...   чәйнәләсе килә,Сөт буласы килә табакта...БӨКРЕ ТАШКарабаш-тауда бер бөкре  таш бар.Кеше булган, ди ул кайчандыр.Кем ышанмый, мин, менә, ышандым,Беләм, башкалар да ышаныр.Ул күркәм, бай телле булган, диләр.Көне килгәч, әллә нишләгән:Зур җыелышта бармак янагандаКуркышыннан   телен тешләгән.Шуннан эндәшмичә телсез калган.Сөйләшми, тик эшли ат кебек.Үркәчендә  ялы да җилкенми,Гасырларга очар хат кебек.Эшли-эшли аны  бөкре баскан,Зур  җыелышта  моны күргәннәр:Күпме салсаң, тарта, диеп ташкаСоциалистик  герой  биргәннәр.Карабаш-тауда акташ  казыгандаТелендәге алтын сәйләннәнБеркайчан, беркемгә, берничек тәАвызын ачмас  ташка әйләнгән.Кем уйлаган, шушы бөкре  ташМинем юлга  каршы чыгар, дип?«Кеше булган бу таш кем соң?» диепСорасагыз, әйтәм:– Татар! – дип.Уятырга, уйлатырга   теләпИнә  булып  аңа кадалдым.Мин дөньяга йоклатырга түгел,Уятырга диеп яралдым.Көтәм әле, ул уянмый калмас!Тик  уянып юньгә үтәчәк.Юк, мин бетмәм. Берьялгызым бетмәм,Мин беткәндә дөнья бетәчәк.АКЧАРЛАК  ЯЗМЫШЫҮкерә диңгез  туктаусыз,Акчарлаклар   ачына.Шулай ачынганда   гынаТавыш дөрес   ачыла.Бу кадәр дә ачынуданТуяр икән кайсысы?Анда акчарлак-татарныңБиш гасырлык  кайгысы.Алар да сыйнфый чаң сугып,Өлкән  дип, бала диеп,Ачына Алтын тауда даЧүп башым  кала,  диеп...Бар  микән  бөтен галәмнеңНәҗесендә  казынып,Калган  кош,Акчарлак кебек,Ак тарихка   язылып.БАШ ӘЙЛӘНӘБезгә шушы җир дә җитә,Әллә кая әйдәмә.Безнең баш сугыштан  түгел,Сулыштан да  әйләнә.Әйләнә, баш әйләнә,Киләчәккә бәйләнә.Бөдрә таллар бөгәрләнепАлларыма киләләр.Алар гүя безнең  алдаҖиңәчәкне беләләр.Әйләнә, баш әйләнә,Киләчәккә  бәйләнә.Сагынуның чикләре юк,Сагына  гына бел генә.Безнең сагыну чигендәБары туган тел генә.Әйләнә, баш әйләнә,Сугышларга  бәйләмә...РУЗИЛӘГӘСин, Рузилә, гаҗәп бер могҗиза:Тыштан чибәр кебек түгелсең.Эчтән  җаның-тәнең белән  чибәр,Шушы каршылыкта  төзек  син.Син  бит миңа яңа   никах идең,Кемнәр таный, кемнәр танымый?Без канунсыз бер-беребезне танып,Үзебез  була алдык кануни!Хатын-кызга күпме түзем кирәк,Яшрен яну, телсез сабырлык!Мондый сабырлыкны  табар өченСиндә  акыл  таңнар  калырлык!Математикадан йомшак булдым.Өчкә икем   бишкә тулмады.Каратучылар күп, мине синдәйШашып  яратучы булмады.Карашыңда  бер сихри  очкын бар,Ул һәркемгә ачык күренми.Сүзең хакыйкатьне төптән  ача,Купшы сүзлекләргә  төренми.Карашыңда  кыйммәтле очкын бар,Таңда сызылып, көнгә ялгана.Ул яу булып  күзләремә керә,Ялганлама, ди ул, алдама!Нинди ялган, нинди алданулар?Без яшәргә килдек кешечә.Тормышыбыз үзәгендә  очкын –Намус дигән  бөек төшенчә.ЯФРАКЛАР  МӘҖЛЕСЕДаулашмыйлар, сайлашмыйлар  алар,Яулашмыйлар, дошманлашмыйлар –Сайрашалар, гүя табындаҖырлашкандай кода-кодагыйдайТуйда, уйда, туган авылда –Табышалар, кавышалар аларИлдә, силдә, тыныч давылда.ГОМЕР БЕЛӘН ТҮЛӘҮТән җәзасы белән җан  җәзасыБергә кичерелгән көннәрдәТеләмәдем чираттан  үләргә –Булдым гомрем белән түләргә.САФ  КҮҢЕЛЛЕЛЕК ҺӘМ  КЕРЛЕЛЕККояш берәү. Тик көннәре төрле.Кабатланмый һичбер мизгелдә.Шул төрлелек бәрәкәт китерә,Күңелең була икән изгедә.Бу милектә  гасырларны кичеп,Акланмыйча  янган  яшь тә бар.Ашалмас аш сыман, төзелештәнЧиттә ятып үлгән  таш та бар.Бу милектә саф алтын да очрый,Кемдер коя аннан  авызлык.Алтын авызлыктан  сайрап чыгаКеше котын  алган явызлык.Кояш барысын күрә. КиңәшергәТиңдәш  булмаганга  үзара,Безнең өчен ояла да, шуңаИртә-кич кызарып кызара,Аптырагач, көнне төрле итепКешегә күрсәтә тамаша:Кеше  аңа туры карый алмый,Карар иде – күзе камаша....Кешеләрне затлар  итеп  раслыйШул ук көннәр сыман төрлелек.Тик аларны аера бер генә чик:Саф  күңеллелек һәм керлелек.КАРАБАШКарабаш-тауда  төркем-төркем ак  таш.Акшарлап  зәңгәр күк  диңгезен,Сарык өерләре ята сыман,Тау кадәр тауларны имезеп.Монда татар тарихка буй салган!Халык җыеныңда, Карабаш,Тайсуган  шәкерте1 дин хакынаЭшафотка чыккан яланбаш.Патшабикә безнең батырларныБаш бармагы белән батырса,Дүрт   сакчысын аның, башын өзеп,Чәнчәсенә  элгән  Батырша.Җитәр-җитмәс патшабикәләргәМулла шулай сабак укыткан:«Гозернамә»2   язып  галим иткәнПатша дигән бер туң  мокыттан.Габдрахман Карабаши  атлыТайсуганнан  асыл  коръәнче,Тәҗвид3  дигән  кулланма тудырганМәккәдән бар дөнья күргәнче.Билгә кадәр таңга баткан  талларБәләк  белән  туглап кан ясый.Шул каннарда йөздереп атылдыКарабаш углы Һади  Атласый....Тайсуганнан Карабаш җыенынаКилгән кебек атлар тасырдап,Татарына кире кайтмый булмасБездән тартып алган гасырлар.Чаллы.11755-56 еллардагы бөтенхалык милли күтәрелешенең әйдаманы, Шлиссельбург крепостена гомерлеккә утыртылган, энциклопедияләр раславынча, Рәсәй империясе тарихында иң куркыныч тоткын  Батырша (Габдулла Галиев (1710-1715–1762) Тайсуган авылы мәдрәсәсендә белем алган һәм үзе дә укыткан.2«Гозернамә»  Батыршаның төрмәдән әби патша Елизавета Петровнага язган атаклы хаты.3Тәҗвид – Коръән Кәримне дөрес итеп уку кагыйдәләре.
madanizhomga
mass_media
Шигърият
2019-08-06 09:43:00
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/ni-eshlve-bu-dekabr-yagyr-yaudyrasy-kul-ayakny-syndyrasy
Ни эшләвең бу, декабрь: яңгыр яудырасың, кул-аякны сындырасың…
Җәмәгать, гафу итегез, әче итеп сүгенәсе килә шушы шәһәр тротуарларыннан атлаганда. Атлаганда, дип әйтү дөрес булмас, шуышып барганда. Татарстанда 18 декабрьдә, быелгы кышта инде икенче мәртәбә, бозлы яңгыр һәм яңгыр явып узды.
Бозлавык тротуарларда сакланып йөрергә кирәк...Казанда Сәлимҗанов урамында һәм Җиңү проспектының Гадел хөкем академиясе тирәсендә су “диңгез киңлегендә” җәелде. 19 декабрьдә 5-6 градус салкында тротуарлар көзге кебек ялтырап, бозланып катты.Якшәмбе көнне авылдан ярый әле көндез килеп калганбыз Казанга. Яңгыр явып торса да, М-7 автотрассасы чиста иде. Ләкин төнгә бозлавык хасил булган, транспорт хәрәкәте 6 сәгатькә ябылган, хәрәкәт 19 декабрьдә 5.00 сәгатьтә генә ачылган. “Казан” халыкара аэропортының очу полосасы да бозланган, шул сәбәпле, Төркиядән кайтып килгән очкыч, Мәскәү аэродромына төшәргә мәҗбүр булган. Мәскәүдә ярты метрдан биегерәк итеп кар явып узды бит әле җитмәсә, самолет андагы аэродромга ничекләр төшеп утыра алгандыр, очкыч экипажына рәхмәт!Башкалада 19 декабрьгә каршы төндә генә дә автомобиль юлларына 212 тонна реагент һәм 660 тонна тоз-ком катнашмасы сиптерелгән. Казанда бу чималларга кытлык юк, кышкы чорга 59 мең тонна тоз-ком катнашмасы белән 11,3 мең тонна реагент хәстәрләнгән. Әле тагын 6,5 мең тонна реагент сатып алыначак. Җыештыру мәйданы 22 миллион квадрат метрны тәшкил итә, шуның 4 миллион квадрат метры – тротуарлар. Шәһәр урамнарыннан 9360 тонна кар чыгарылган. Юлларны җыештыруда 598 эше катнашкан, 407 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителгән.Казанда бүгеннәрдә иң бәхетле кешеләр – транспорт чараларын идарә итүчеләрдер, мөгаен. Урам юллары чиста, ком яки реагент сиптерелгән. Һава шартлары начарланган көннәрдә Казанның тагын иң нәфесле һәм комсыз кешеләре – таксистлар. Алар бәяне 3 мәртәбә күтәреп куя. Иң “бәхетсез” кешеләр исә – җәяүлеләр. Казан мэры Илсур Метшин: “Тротуарларга игътибар бирелсен”, - дип, кат-кат әйтеп торса да, ул игътибар тротуарларга килеп җитми.Бозлы тротуарлар бер Казанның гына бәласе түгел. Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин да киңәшмәләрендә: “Юлларны җыештырырга өйрәндек, инде тротуарларны җыештырырга да өйрәнсәк, бик яхшы булыр иде. Хәзергә тротуарларга “-3” билгесе генә”, - дигән. Казанда элек административ-техник инспекция идарәсен җитәкләгән кеше буларак, кимчелекләрне күрә белә инде ул. Башкалада, мәсәлән, Кабан күле буенда яңа ачылган IT-паркка керү мәйданчыгындагы аякта да басып торып булмаслык бозлавыкны күрсә, нинди билге куяр иде икән Рамил Муллин? Шәһәр тротуарлары күпчелек урында бозланып каткан. Күрсәткечтә Түбән Камадан калышып булмый бит инде, Казанда тротуарларга мин җәяүле буларак, “+2” билгесе куяр идем.Республика клиника хастаханәсенә узган атнаның җомгасыннан башлап, бу атнаның дүшәмбесенә бозлавыклы юлларда аяк-кулларын имгәткән 25 кеше китерелгән, шуның өчесе хастаханәгә салынган. Республика балалар клиника хастаханәсенә 23 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр 47 кеше китерелгән. Шулардан 29 бала бозлавыкта егылып, тәненә бәрелүләр алган, 7се сеңгерен тарттырткан, 11 бала аягын яки кулын сындырган.Сакланып йөрегез, җәмәгать!
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
20 декабря 2022, 09:36
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/10-16-aprelga-ioldyznama
10 – 16 апрельгә йолдызнамә
Кучкар. Бу атнада катлаулы хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Сүзләрегез өчен җавап бирергә әзер булыгыз. Бернәрсә дә планлаштырмаска тырышыгыз, барысы да үзеннән-үзе килеп чыгар. Якын кешеләрегезнең дә киңәшләренә колак салыгыз.
Үгезбозау. Интуициягезне тыңлагыз, аралашучан булыгыз, тәнкыйтьләү урынына ешрак мактагыз. Эштә үз көчегезгә генә өметләнергә өйрәнегез. Ял көннәрендә бөтен мәшәкатьләрегезне читкә алып куярга тырышыгыз һәм дуслар арасында күңел ачыгыз.Игезәкләр. Бу атнада яңа отышлы проект башлау мөмкинлеге булачак. Шәхси тормышыгызда сез күптәннән омтылган үзгәрешләр булачак. Яраткан кешегез теләсә нинди үтенечегезне үтәргә һәм сезне сөендерергә әзер. Күченү яки ремонт башлау мөмкинлеге бар.Кысла. Атнаның беренче яртысында күптәнге дуслар белән очрашу яңа перспективалар ачачак. Пәнҗешәмбе һәм җомга мөһим карарлар кабул итмәү яхшырак. Ял көннәрен дуслар һәм якыннарыгыз белән аралашуга багышларга, ял итәргә тырышырга кирәк.Арыслан. Яңа мәгълүмат белән сак булыгыз. Чәршәмбе көнне эшлекле сөйләшүләр һәм документларга кул кую уңышлы узачак. Танышлардан бик файдалы тәкъдимнәр килергә мөмкин. Гаилә һәм дуслар ярдәме кирәк булачак. Кеше сүзен дә тыңларга өйрәнегез.Кыз. Бу атнада күп нәрсә сез уйлаганча булмас. Детальләргә күбрәк игътибар бирегез. Икейөзле ситуацияләрдән саклану өчен хезмәттә эш проблемалары турында гына сөйләшергә тырышыгыз. Шимбә кичәсе романтика өчен бик яхшы вакыт булыр.Үлчәү. Бу атнада сезне күп нәрсәне яхшы якка үзгәртәчәк һәм алдыгызда зур мөмкинлекләр ачачак вакыйгалар көтә. Сишәмбе көнне амбицияле хыялларыгызны һәм ниятләрегезне тормышка ашырыр өчен җитәрлек энергиягез булачак. Шимбә көнне сак булыгыз!Чаян. Сезне эштә уңыш, мәхәббәт һәм романтика көтә. Юмарт булыгыз һәм сезгә карата якыннарыгыз шулай ук юмарт булачак. Ял көннәрендә ял итегез. Мохитне үзгәртү сезне дәртләндерәчәк һәм кәефегезне яхшы якка үзгәртәчәк. Ирешкәннәрегездә тукталмагыз.Укчы. Эштә шактый киеренке вакыт башлана, сәяхәтләр һәм командировкалар булырга мөмкин, әмма керемнәр дә артачак. Җомга көнне эшлекле танышу перспективалар ача ала. Ял көннәрендә үзегезгә һәм гаиләгезгә күбрәк вакыт багышлагыз.Кәҗәмөгез. Бик күп эшләр һәм проблемалар тупланган, аларны чишәргә вакыт табыгыз. Ләкин барысын да берьюлы эшләргә тырышмагыз, иң мөһиме – башлагыз. Эштә яңа кызыклы перспективалар бар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.Сукояр. Гомумән алганда, атна тыныч һәм гармониядә узачак. Пәнҗешәмбе көнне мөһим вакыйга булырга мөмкин, ул хезмәт баскычында күтәрелүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Ял көннәрендә шәһәр читендә пикник оештырыгыз.Балыклар. Максатларыгызны билгеләмичә эш итмәгез. Бу атнада фактларга һәм саннарга артык ышанмагыз, нәрсәдер дөрес түгел һәм үз интуициягезне дә тыңларга кирәк. Нидер үзгәртү мөмкинлеге зур булачак. Сезгә агым буйлап йөзү генә килешми.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-04-09 10:20:00
https://beznen.ru/archive/arkhiv/220518/ll-koengannarmy
Әллә коенганнармы?
null
Казандагы «Татмедиа» бинасы каршында Чемпионат уңаеннан әзерлек эшләре бара. Юллар салына, яңа агачлар утыртыла. Кемдер кап-кара балчыкны Кара диңгез белән бутаган, ахрысы. Җәмәгать, ул балчыкта коена һәм балык тота күрмәгез инде. Ярамый дип язып куйганнар бит әнә!
beznen_ru
mass_media
Архив
22.05.2018
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/rstm-minehanov-yazgyi-kyir-eshlre-baryishyin-kontr
Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре барышын контрольдә тотарга кушты
null
Берничә көннән Татарстанда язгы кыр эшләре башланачак. Быелгы чәчү мәйданы 2,9 млн гектар җирне тәшкил итә.Чәчүлек мәйданнарның яртысыннан артыгын (55 процент) бөртекле культуралар алып тора. Республикада селекция үзәкләренең бары 84 бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары сортлары районлаштырылган, алар төбәкнең климат шартларына җайлашкан.Язгы сабан ашлыгына кирәкле 345 мең тонна орлык складларда тупланган һәм заводларда бүгенге көндә 386 мең тонна бар, шул исәптән 77 мең тонна элиталы орлыклар.Шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз орлыкларын республика тулаем сатып ала. Барлыгы 7,3 мең тонна орлык сатып алырга кирәк. Шулардан 6100 тонна кукуруз, 600 тоннасы көнбагыш, 600 тоннасы рапс орлыгы. Моннан тыш, 80 мең чәчү берәмлеге шикәр чөгендере орлыгы да сатып алына.Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов шәхси хуҗалыкларны бәрәңге симәнәсе белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибарлы булырга кирәк диде.- Бәрәңге утырту мәйданнары шактый, 65 мең гектар, әмма уңыш түбән. Районнарда орлык яңартылмый. Кешеләр бәрәңге үстерүгә бик күп көч куя, нәтиҗә начар. Ә республикада сыйфатлы бәрәңге орлыгы җитәрлек, - ди ул.Язгы чәчүгә исә техника яхшы әзерләнгән. Хәзерге вакытта ремонт эшләре төгәлләнгән, тракторларга сезонлы хезмәт күрсәтү, май һәм фильтрларын алыштыру бара. 600ләп трактор һәм 50ләп чәчкеч комплекс (620 берәмлектән) ремонтта әле.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру хуҗалыкларның әзрелегенә, әзерләнгән һәм тикшерелгән техникага, тармак хезмәткәрләрен кызыксындыруга бәйле. Бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кирәк, диде ул, муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, язгы чәчү эшләрен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга кирәк.
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
09 апреля 2017, 08:01
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/v-chelnah-prodolzhayutsya-poiski-devushki-ischeznu
В Челнах продолжаются поиски девушки, исчезнувшей на мосту ГЭС
В Набережных Челнах продолжают искать девушку, которая еще 22 марта исчезла с плотины Нижнекамской ГЭС. Как сообщил заместитель начальника зонального поисково-спасательного отряда №6 Денис Бессмертных, поиски ведутся лишь визуально. Задействовано от трех до шести спасателей. - Во-первых, там очень сильное течение. Даже выход на лодке не способствуют тому, чтобы обезопасить...
В Набережных Челнах продолжают искать девушку, которая еще 22 марта исчезла с плотины Нижнекамской ГЭС. Как сообщил заместитель начальника зонального поисково-спасательного отряда №6 Денис Бессмертных, поиски ведутся лишь визуально. Задействовано от трех до шести спасателей. - Во-первых, там очень сильное течение. Даже выход на лодке не способствуют тому, чтобы обезопасить спасателей. Во-вторых, напор воды отключают только ночью, соответственно ночью там просто ничего не видно. Вниз по течению стоит лед, - пояснил Бессмертных. - Сейчас мы ждем запрос от полиции. Уже по нему мы будем работать. Дело в том, что свидетелей того, как девушка спрыгнула, нет. Просто нашли вещи. Может ее забрали, а может действительно спрыгнула. Абсолютно никаких данных. Полиция должна завести уголовное дело, потом по нему сделать запрос в соответствующие инстанции ЧелныБиз
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-03-27 04:28:23
https://shahrikazan.ru/news/avyil/rshit-abyiy-saban-tuena-byiel-da-zrse-beln-chyigac
Рәшит абый Сабан туена быел да Зөһрәсе белән чыгачак
Татар халкының көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - Сабан туена да санаулы көннәр генә калып бара.
Балтач районының Карадуган авылыннан Рәшит абый Сәгъдиев быел да Сабан туена үзенең Зөһрәсе белән чыгарга җыена. Бизәлгән, матурланган Зөһрә, елдагыча, бәйрәм мәйданының үзәгендә булачак. Рәшит абый Сабан туе җиткәнне, яшь-җилкенчәк кебек, ашкынып-көтеп ала. Бәйрәмгә бер-ике атна кала ук әзерләнә башлый. Без аның белән очрашкан көнне дә ул шул эшләр белән мәшгуль иде. Зөһрәгә дигән эшлеяны керосин белән яңартып, тальян төймәләрен ялтыратып-чистартып утыра иде. Эшлеяның нәрсә икәнен үзем дә белми идем, ул ат сыртына куя торган махсус каеш икән. Каеш исә әлеге дә баягы ялтыравык төймәләр - тальяннар белән бизәлгән. Әле эшлеяга күннән чуклар да элеп куячак. Зөһрә дигәнебез исә Рәшит абыйның махсус Сабан туе өчен асрый торган аты ул.- Татар ат җанлы бит ул, безнең халыкны ансыз күзаллап та булмый. Юкка гына «ир-ат» сүзе дә ир-егетләрне ат белән бәйләми. Миңа да кечкенәдән үк «ат җене кагылган». Бала вакытта колхозның ат абзарына йөри идек, көне буе шулар янында булдык. Әти дә почта атын җигеп йөрде. Атка атланып чапмаган, болында атлар чабыштырмаган авыл баласы юк иде ул вакытта. Армиядән кайткач, колхозда бригадир булып эшләдем. Ул вакытта да ат җигеп йөрдем. Бер елны районда Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Анда ат җигеп, аны сөлгеләр белән бизәп килергә куштылар. Бу миңа ошап китте, Сабан туйларына да махсус ат җигә башладым. Бәйрәм алдыннан әрәпә (бүләк) җыярга да чыгабыз. Бизәлгән атларга утырып йөрү бала-чагага да күңелле. Минем Зөһрә бәйрәмгә чыккан башка атлардан аерылып тора. Калган атларны күбесенчә сөлге, чүпрәк-чапрак белән бизиләр, ә минеке тальян төймәләре белән бизәлгән эшлеядан һәм чиккән кулъяулыклардан чыга, - дип сөйли ул.Сабан туена теләсә кайсы атны алып чыгып булмый икән, чөнки машиналардан куркалар йә дугаларына аскан кыңгыраудан өркиләр, дулап китеп, кемне дә булса имгәтергә мөмкиннәр. Ә ул куркуны берничек тә бетереп булмый ди. Рәшит абыйга да Зөһрәгә кадәр биш-алты малкайны алыштырырга туры килгән.- Чемпион исемле акыллы атым бар иде. Ул 25 яшькә кадәр яшәде. Сабан туе мәйданына килеп кергәндә, башларын горур селкетә, йөрешләренә кадәр үзгәртә, тәмам биеп бара башлый иде. Аңардан соң берничә ат алып карадым, Чемпионның колынын да үстердем, барысы да куркак булды. Танышларым, Кукмара районында атлар белән сату итүчедә нәкъ син эзләгән ат бар, диделәр. Барып карадым, кап-кара төстә, ялтырап тора, кашкасы да бар, акыллы да. Бәясенә бер дә карамыйча алып кайттым аны. Сабан туена әзерләдек, бәйрәм җиткәч җиктек, бара гына башлагач, китте котырып, мин сиңа әйтим, тыеп булмады. Көчкә алып кайтып ябып куйдык. Акыллы да, матур да, батыр да атны табуы кыен, - ди Рәшит абый.Аның хуҗалыгында, Зөһрәдән кала, тагын бер ат бар.- Хәзер техника заманы бит, ике ат тоту кирәкме соң? - дип сорыйм мин аңардан.- Татар авылында атлар булырга тиеш. Атсыз татар - канатсыз дигән гыйбарә дә бар. Татарның ат асрау гадәте юкка чыгып бара, аны югалтмаска, саклап калырга иде, - дип кыска гына, әмма үтемле итеп җавап бирде ул.
shahrikazan
mass_media
#Авыл
26 июня 2017, 15:07
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/koronavirustan-tagyn-ike-keshe-lgn
Коронавирустан тагын ике кеше үлгән
Татарстанда коронавирустан үлүнең ике яңа очрагын теркәлгән
Бу хакта COVID-19 белән көрәш буенча республиканың оператив штабы хәбәр итте. Яр Чаллыда яшәүче 1982 елгы кешене йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәгә 1 июльдә уртача авырлыктагы вируслы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерәләр.Вирус лабораториядә үткәрелгән анализлар ярдәмендә ачыклана. Үткәрелгән барлык төр дәвалау чараларына карамастан, пациентның хәле начарлана. 11 июльдә сулыш алуы авырлаша, хаста вафат була. 1989 елгы авыруны Республика клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы чирләрне дәвалау бүлегенә салганнар. 22 июньнән ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәвалануда булган. 5 июльдә хроник авырулар фонында авыруның хәле начарлана.20 июльдә йөрәге тибүдән туктый. Реанимация чаралары тиешле нәтиҗә бирми.   Шул рәвешле, Татарстанда коронавирстан үлүнең 31 очрагы теркәлгән.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-07-22 08:04:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tr-buencha-rospotrebnadzor-mgat-tuklanuy-oeshmalaryn-katgyy-kontrolg-alachak
Җәмәгать туклануы оешмалары - катгый контрольдә
Татарстанда кайбер җәмәгать туклануы оешмалары яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле элеккечә үк куркынычсызлык чараларын үтәми. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина белдерде.
"Кызганычка каршы, әлегә җәмәгать туклануы объектлары тиешле күләмдә профилактика чараларын үтәми. 186 объект тикшерелде, 13ендә хокук бозу ачыкланды. Барлык хокук бозучылар шулай ук беркетмәләр төзү өчен чакырылган, һәм бу өлештә без хуҗалык итүче субъектларга шулай да профилактика чараларын тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында мөрәҗәгать итәбез, чөнки без бу өлештә өстәмә чикләүләр кертергә һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күңелләрне төшерергә теләмәс идек", - диде Авдонина республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясендә.Белгеч шулай ук азык-төлек сәүдәсе объектларында хокук бозулар булуын билгеләп үтте. Узган ике атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре 293 сәүдә ноктасын тикшергән һәм 19 хокук бозуны ачыклаган. Болар барысы да хезмәткәрләрнең маска-перчатка режимын үтәмәүләренә карый.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
30 ноября 2020, 14:54
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/ravil-galiev-uzbakstanga-baru-xyialymda-da-iuk-ide
Равил Галиев: «Үзбәкстанга бару хыялымда да юк иде»
Татарстанның атказанган артисты Ургенч шәһәре Сабан туенда җырлады.
Шәһәрдәшебез, җырчы Равил Галиев Үзбәкстанның Ургенч шәһәре Сабан туенда чыгыш ясады. Анда ул татар моңын сагынган милләттәшләребез белән аралашып, аларны җырлатып һәм елатып, кунакчылыкларына исе китеп, берничә гасырлык тарихы булган мәчетләрдә дога кылып кайтты.– Равил, бу сәяхәткә барасыңны алдан белә идеңме?– Баруым минем өчен көтелмәгән булды. Иртәгә китәбез дигән көнне ТР Мәдәният министрлыгыннан шалтыратып әйттеләр. Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина да юллама алганын шунда белдем, сөендем. Моннан алда гына Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләрендә Сабан туйларында чыгыш ясаган идем. Бер атна да үтмәде, тагын юлга чыктык.– Моңарчы Үзбәкстанда булганың бар идеме?– Әйе, 25 еллар элек иҗатташ дустым Резидә Шәрәфиева белән Ташкентта концерт куйган идек.–   Ничек каршы алдылар?– Шактый зур делегация каршы алды. Татарларга карата аерым хөрмәт, үз итүне тойдым. Сабан туйларын 2014 елдан бирле Хорезм өлкәсенең «Татар милли-агарту үзәге» җитәкчесе, татар җанлы милләттәшебез Дамира Латыйпова оештыра. Бәйрәмне ул якташыбыз Эльвир Әхмәтшин белән алып барды. Ул КФУның Алабуга институтында икътисад һәм менеджмент кафедрасында эшли, бүгенге көндә Ургенч дәүләт университетының доценты.– Андагы Сабан туе безнекеннән аерыламы?– Бездә милли уеннар күбрәк сыман тоелды. Шулай да алып баручылар көянтә белән су ташуны да сценарийга керткән, кечкенә генә көрәш тә булды. Кыскасы, Сабан туен чын татарча итеп, җиренә җиткереп уздырдылар. Хорезм өлкәсендә биш милләт – татар, төрекмән, казах, урыс, корея үзәкләре эшли. Өч сәгатьтән артык барган бәйрәмдә һәркайсыннан вәкилләр чыгыш ясады.– Тамашачы сезнең чыгышны ничек кабул итте?– Элеккерәк җырларны яраттылар, кушылып җырладылар. «Бәгърем диярмен», «Киек казлар», «Ак чәчәкләр»гә аеруча кул чаптылар. Җырлый-җырлый тавышым бетте. Резидә Төхвәтуллинаның «Ешрак яз, әнкәй, хатларыңны» җырын елый-елый тыңладылар. Гомумән, анда бик музыкаль халык. Биергә дә яраталар.– Телләрен онытмаганнар, димәк?– Юк, татарчаны аңлыйлар. Сөйләшкәндә акрынаялар – үзбәк, рус сүзләрен кушмыйча, туган телдә чиста аралашырга тырышалар. Ә язу анда, нигездә, латинчага күчеп бара.– Иң истә калган тәэсирләрең?– Безне мин телевизордан гына күргән тарихи урыннарга алып бардылар. 2800 еллык Хива шәһәр-оазисында ачык һавадагы музей эшли. Аны «Чүл уртасындагы энҗе бөртеге» дип атыйлар. Биредә кирмән булган, бүгенгәчә анда мәчетләр, балчыктан төзелгән биналар бар, алар бик яхшы сакланган.Зөлхиҗҗә аенда миңа шундый бәхет тиде – 10нчы гасырда салынган Җомга мәчетендә дә, берничә гасырлык тарихы булган Мәхмүт пәһлеван мавзолеенда да дога кылдым. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге – борынгы милли бизәкләр төшерелгән колонналар. Шунысы кызыклы, әлеге баганалар күп булса да, имамга намазга килүчеләрне күрергә комачауламаган. 2016 елда республика президенты итеп Шавкат Мирзиёев билгеләнгәнче бу урыннар туристлар өчен ябык булган. Хыялымда да юк иде мондый сәяхәт, ә насыйп булды.Безне милли үзәкнең ярдәмчесе, кайгыртучысы, республиканың махсуслаштырылган кардиология һәм кардиохирургия фәнни үзәге баш табибы булып эшләүче Әнвәр Сәгыйров кунак итте. Шушы тәэсирләр, күрсәткән хөрмәтләре, сый-нигьмәтләре, гомумән, бу бәйрәмне шулкадәр бердәм, матур итеп оештырганнары өчен Руслан Ибраһимов, самолеттан каршы алып өйгә озатканчыга кадәр үз машинасында йөрткән, һәрчак ярдәм иткән Дәүләт Билалов һәм башка милләттәшләребезгә дә бик рәхмәтлемен.Без бәйрәмгә Татарстан Рәисенең котлау хатын алып бардык. Үзебезгә исә өлкә җитәкчесенең, шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.Фото Равил Галиевтан
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2023-07-01 11:01:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bu-saylaularga-kztchelr-shtabynda-2817-keshe-ukytylgan
Бу сайлауларга Күзәтүчеләр штабында 2817 кеше укытылган
Татарстан Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Күзәтчеләр корпусы төбәк бүлеге җитәкчесе Ильнар Гирфанов сүзләренчә, Күзәтчеләр корпусы 2013 елдан бирле эшли. Һәр субъектта, шул исәптән Татарстанда да, төбәк бүлекләре оештырылган.
2017 елның декабрендә Профсоюз урамының 13 нче йортында ачылган штабта 2817 кеше укытылган. Ә теләк белдерүчеләрнең саны 3 меңнән артып киткән. Күзәтүчеләр Казанда гына түгел, районнарда да укытылган. Бу эшләр 26 февральдән 13 мартка кадәр башкарылган.Быел үзгәрешләр дә булган. Аерым алганда,  алар он-лайн күзәтү белән бәйле. Әлеге максатлардан, Мәскәүдә биш бәйсез берләшмә булдырылган. Күзәтүчеләр тәртип бозу очракларын интернатта махсус булдырылган карта ярдәмендә тапшыра алган.Моннан тыш, “үле җаннар” акциясе дә яңалык буларак кабул ителгән. Аның максаты – “үле җан”нар белән катгый көрәш алып бару.Кичә исә күзәтүчеләр өчен тынлык көне үткәрелгән.- Ә бүген безнең күзәтүчеләр өчен иң мөһим көн. Алда алып барылган бөтен эшебез нәкъ менә бүген күренә. Күзәтүчеләр иртәдән бирле эшли. Шулай ук ситуацион үзәк тә актив эш алып барыла. 5 мартта ачылган үзәктә 30 кеше эшли, - диде Ильнар Гирфанов.Аның сүзләренчә, сайлаучылардан өч шикаять кабул ителгән. Күзәтүчеләр җитешсезлекләрне тиз арада төзәткән.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
18 марта 2018, 20:04
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-sukbai-etlar-ocen-transport-alacaklar
Чаллыда сукбай этләр өчен транспорт алачаклар
Бу хакта шәһәр Советы сессиясендә хәбәр иттеләр.
Урам этләре өчен шәһәр администрациясе җаваплы. Аның төп бурычы - халык куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шулай итеп, сукбай этләрне стерильләштерү, приютка урнаштыру да җирле хакимият өстендә. Этләрне приютка тотып алып китү өчен транспорт кирәк. Бу максатка бюджетка кергән өстәмә керемнәрдән 1 миллион 300 мең сум бүлеп бирелә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр итте.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2023-01-27 11:00:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/sagyindyirgan-shul-lmndr
Сагындырган шул Әлмәндәр
Үзенең алтмыш еллык тарихы бул­ган Арча халык театры ел саен премьералар белән сөендереп тора. Берничә ел элек Туфан Миңнуллинның «Саташу»ын сәхнәләштергәч, аны караганнан соң, автор үзе дә аларга рәхмәтләрен җиткерә.
Бүгенге көндә коллективны туплап, халык күңеленә ятышлы әсәрләр куйган Рафис Сәләхетдинов үзе дә талантлы режиссер. Үз эшләреннән арып кайтканнан соң, утызар ел буе шушы труппадан аерылмаган артистларга сокланырга гына кала. Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Гөлсинә Зәкиева, Марат Дәүләтшин һәм Резидә Гарифуллиналарны сәхнәне ярату бер­ләш­терә, сәнгатькә булган мәхәббәт аларга җан азыгы бирә.Коллектив казанлыларга да үзләренең премьерасын тәкъдим итте. Әсәрнең дә юк-барын гына сайламаганнар - Туфан абыйның 33 ел буе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән төшмәгән «Әл­дермештән Әлмәндәр»ен сәхнәләштергәннәр. Сагындырган икән шул әлеге спектакль. Шуңадыр, зал тулы тамашачы булуы артистларны да куандырды. Хәтта Камал исемендәге театрның бер төркем артистлары да аларның уенын күрергә кил­гән иде.Пәрдә ачылуга ук, иң элек спектакльнең декорациясенә күз төште. Анысын да бик килешле итеп эш­ләгәннәр. Ә инде Әл­мәндәр сәхнәгә чыгуга, тамашачы хәтерендә күренекле артист Шәүкәт Биктимеров яңарды. Бу рольне уйнаган Харис Сафинның килеш-килбәте дә, сөй­ләшүләре дә нәкъ Әлмәндәр бабайга туры килә. Үзенең дә озак еллар сәхнәдә уйнаганлыгы сизелеп тора. Кыскасы, коеп куйган Әл­мәндәр карт. Әгәр Шәүкәт абый исән булып бу спектакльне караса, Харис Сафинга, һичшиксез, рәхмәт әйтер иде. Элек Әлмәндәр карт авызыннан ишетел­мәгән «Бис­мил­ла», «Алла сакласын» дигән сүзләрне кулланып сөйләшү әсәрне режиссерның бүгенге көнгә яраклаштыруын сиздерә. Әллә ни зур булмаган Евстәгнәй карт образын гәү­дәләндергән Илдус Хәбибуллин шул аралыкта да үзенең талантын күр­сәтергә өлгерде. Әҗәл ролендәге Фуат Фәрхуллин, Гөлфирәне уйнаган Ми­ләүшә Һадиева, егет ролендәге Марат Хәй­руллин һәм малай образындагы тугыз яшьлек Мөнир Мәр­дә­новны тамашачы җы­лы кабул итте. Гомумән, әлеге спектакльне теләсә кая алып барып күрсәтергә мөм­кин. Бу - режиссерның зур иҗат җимеше.Әлеге спектакльдә утыз өч ел буе Әҗәл булып уйнаган күренекле артист Равил Шәрәфиев үз фикерләре бе­лән уртаклашты:- Бу спектакльгә килгәнче, мин: «Моны куярга ничек курыкмый алынганнар икән», - дип шикләнгән идем. Караганнан соң, шик­ләнүләрем юкка чыкты. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр бит. Булдырганнар арчалылар!Әлеге спектакль белән арчалылар Татарстаннан читкә дә гастрольләргә чыгарга уйлыйлар. Кем белә, бәлки быел көз айларында узачак «Идел-йорт» фестивалендә дә үзләренә бәхет елмаер әле.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
26 марта 2013, 06:58
https://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/atnabaj-kanaty-astynda
Атнабай канаты астында
null
Әнгам Атнабаев әдәбиятыбызның йөзек кашы, халкыбызның үз шагыйре иде. Әдәбиятчыларыбыз, галимнәребез аның тормыш юлын да, иҗат үзенчәлекләрен дә җентекләпөйрәнер әле. Бу хакта җитди хезмәтләр барлыкка килер. Мин әлеге язмамда ул кадәр тирәнлекләрне ачуга дәгъва итмим. Сүз монда, гомумән, Әнгам Атнабаевның үзе турында түгел. Сүз аның үзеннән башка да хәрәкәт итә торган көч – Атнабай рухы турында бара.1. Барыбер молодец!Әгәр бүген берәрсе: «Атнабай иҗаты белән кайчан таныштың?» – дип сораса, төгәл җавап бирә алыр идем микән? Юктыр. Мин аны бу дөньяга килгәнче үк белгәнмендер, Атнабай шигырьләре ана сөте белән җаныма сеңгәндер кебек. Бездә аны нык яраталар иде шул. Бер сыйныф белеме булмаса да, җыр-моңга, әдәбиятка мөкиббән киткән дәү әнием озын-озын дастаннарны яттан белә иде. Тукай әсәрләренә гашыйк иде ул. Һәм, әлбәттә, Атнабайга. «Кара икмәк», «Кешегә нәрсә җитми» кебек шигырьләрен хәтердән сөйләр дә: «Эх, шушы баланы бер генә күреп, аркаларыннан сөйсәң иде!» – дип куяр иде. Гомер буе терлекчелектә эшләгән әнием дә Атнабай шигырьләренә мөкиббән кеше. Менә шушы мохит миндә Атнабай иҗатына кызыксыну уятты да инде. Әле укырга да бармаган малай, танавымны тарта-тарта, авыл клубында урнашкан китапханәгә килдем: «Миңа Әнгам Атнабаевның берәр китабы кирәк иде». Китапханәче сәерсенеп карап торды да, елмайгандай итте: «Үскәнем, син, беренчедән, укый белмисеңдер, икенчедән, андый әйберләр бездә озак ятмый. Әнә теге апаларың урлап бетерәләр».Башны түбән иеп кайтып китүдән гайре чара калмады. Шулай да мин Атнабай шигырьләрен уку бәхетенә ирештем. Бер дустым бар иде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант иттергәннән соң, серемне чиштем:– Уфада Әнгам Атнабаев дигән шагыйрь бар икән. Китаплары да бар икән. Давай, берәр китабын сорап хат язабыз! Бәлки, җибәрер?Дустымның күзе шар булды:– Ә син яза беләсеңме соң?!Мин яза белми идем. Тагын башымны ияргә мәҗбүр булдым. Ләкин дус­тым озак кайгырырга ирек бирмәде:– Минем апада бар аның китабы. Юка гына үзе. Урларга да җайлы.Мәсьәлә шуның белән хәл ителде. Икенче көнне «Йөрәгем юллары» дигән җыентыгы кулымда иде инде. Хәзер китап бар-барын. Ләкин укып булмый. Әнием өйрәткән хәрефләр запасы гына моңа мөмкинлек бирми.Әлегәчә кәнфит биргәннәре өчен генә «Әлифба» актарып маташкан малай берзаман үзе теләп хәреф өйрәнергә тотынмасынмы! Беренче сыйныфка барганда Әнгам Атнабаевның берничә шигырен яттан белә идем инде. Һәм моның белән чиксез горурлана идем.Берсендә шундый хәл булды. Бишенчедә укыганда, «иртәгә, Октябрь бәйрәменә багышланган концертта шушы шигырьне сөйләрсең» дип, Хәниф Кәримнең «Ленин һәйкәле» дигән шигырен бирделәр. Бик авыр ятладым. Шулай да «интонация белән» сөйләрлек дәрәҗәгә җиткердем. Концерт башланды. Минем чират. Исемемне игълан иттеләр. Сәхнәгә чыгып бастым. Бастым да… каттым. «Ничек башлана иде соң әле?!» Көннәр буе интектергән, йөзәр кабат укылган шигырь искә төшми генә бит. Исемен дә хәтерли алмыйм. Зал көтә, халык көтә. Ә мин газапланам. Күңелдә – яттан белгән шигырьләр парады. Тик берсен дә тотып укып булмый. Алан-йолан карангалап алам. Укытучым сәхнә артында нәрсәдер пышылдый, ләкин мин аны ишетерлек дәрәҗәдә түгел. Сәхнәдән йөгереп чыгып китәсем, инде түземлеге бетеп, алкышлый башлаган халыкны кайдадыр олактырасым килә. Кузгалырлык та көч юк. Нишләргә?Шулчак һәрвакыт хәтеремдә йөргән бер шигырьне укырга тотынам:Мин беркөнне кинәт үлеп киттем,Шундый рәхәт, шундый күңелле…Зал тын. Югары пафослы, патриотик шигырь көткән халык авызын ера биребрәк миңа төбәлгән.Хәтта хатын мактый, эчмәгәнмен,Гүләйт итмәгәнмен, уңганмын.Алтын кебек кеше булганмын бит,Үлеп кенә харап булганмын…Бот буедай малайның Октябрь бәйрәмендә шундый шигырь сөйләп торуын күз алдына китерегез әле! Зал шаулатып кул чаба. Зал тәгәрәп ятып көлә…Сәхнәдән чыгуга, япь-яшь сыйныф җитәкчесе (яңа укып кайткан гына иде әле ул) мине ачуланырга тотына:– Яндырдың бит син мине!.. Харап иттең бит…Үзе шундук кочаклап ала:– Барыбер молодец! Барыбер молодец!Ни өчендер, укытучымның шушы сүзләре хәтергә нык сеңеп калган. Юньлерәк әсәр язганда, сизелерлек ялгышлар эшләп ташласам да, үземне «Барыбер молодец!» дип юатам. Бәләкәй чакта Атнабай китапларын урлаганда тотылгалаган да булды. Яхшы ук тиргәделәр дә. Ә мин «барыбер молодец»…Мин генәме соң әле! Кеше малына кул сузу түгел, кырын да карамаган әнием дә «молодец». Сиксәненче еллар башында ул «Янган тау» шифаханәсенә ял итәргә барды. Шулвакытта (колхозчы, димә инде!) кибеттән кирза итек алган. Бүлмәгә кайткач, кияргә итеп караса… балтыр эченнән бер төргәк акча килеп чыккан. Унике мең! Укымышлырак кеше булса, бәлки, Аллаһы Тәгаләгә һәм коммунистлар партиясенә рәхмәт әйтеп, күктән төшкән байлыкны чемоданына тыгып кына куяр иде. Әни, гади авыл хатыны, тиененә кадәр кибеткә кире илтеп биргән. Бу турыда нигә язып утыраммы? Унике меңнән баш тарткан әни шифаханә китапханәсеннән Әнгам Атнабаевның ике китабын урлап алып кайтты! Миңа шуннан да зуррак бүләк юк иде. Бу хакта уйласам да, теге «гыйбарә» искә төшә: «барыбер молодец!»2. Тәүге дәресШул рәвешле миңа шигырь йокты, Атнабайлык йокты. Үземчә, бер-ике генә строфалык нәрсәләр маташтырган булам. Ярыйсы гына килеп чыккандай. Мин үземне бик зур кеше итеп тойганмын, күрәсең – мәхәббәт, тормыш-көнкүреш, сугыш турында язганмын. Соңгыларына Муса Җәлил иҗаты йогынты ясагандыр. Чөнки ул минем өчен батырлык символы иде.Көннәрдән бер көнне мин иҗат җимешләремне газета-журналларга җибәрергә уйладым. Юк, үз исемемне басмада күрер өчен генә түгел… Күршеләрнең миннән бер генә яшькә зуррак кызлары бар. Гашыйк булырга кайчан өлгергәнмендер, хәтерләмим, әмма авылда бер туй уздырылганда: «Тукта! Көтеп тор, мин дә сиңа өйләнәм!» – дип, шул кыз артыннан йөгергәнемне халык хәтсез вакыт кызык итеп сөйләде. Миңа ул чакта биш яшь чамасы идеме икән? Шуңа да: «Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?» – дигән сорауга: «Биш яшемдә. Күрше кызына гашыйк булгач», – дип җаваплыйм икән, бу дөреслектән мәхрүм түгел.Мәктәптә укыганда отличникларга ел саен мактау кәгазе, грамота бирәләр. «Сөйгәнем» дә – отличница. Минем дә грамота аласым, «мәхәббәтем»ә тиң буласым килә. Тик чирек ахырында йә берәр «дүртле», йә «өчле» чыга да, барлык бүләкләрдән коры калам. Читен. Көтмәгәндә бер кызга «Пионер» журналыннан грамота килеп төште. Рәсемнәр конкурсында катнашып, беренче урын алган. Грамотасы шәп, матур! Мактау кәгазьләре моның янында пүчтәк кенә. Бөтен мәктәп алдында зурлап тапшырдылар. Озак итеп кул чаптык. Мин чәмләнеп киттем һәм шигырьләрне бер-бер артлы матбугатка җибәрә башладым. «Кызыл таң»га, «Совет Башкортстаны»на… Исәбем – дәрәҗәлерәк газетадан дәрәҗәлерәк грамота алу.Шигырьләр беркая да күренмәгән иде әле. Көннәрнең берендә «Совет Башкортстаны»нан зур конверт килеп төште. Эчендә катыркага охшаш нәрсәсе дә бар. Күңелгә рәхәт җылылык йөгерде. Һәм шундук диярлек үкенеч уянды: «Ә нигә мәктәпкә җибәрмәделәр икән?! Бөтен мәктәп алдында тапшырмагач, бу грамотаның ни хаҗәте бар инде?..» Әмма тагын җан юатырлык уй ялтлап китте: «Ә мин аны район үзәгенә баргач, яңа конвертка салып, мәктәп адресына юллармын. Тапшырсыннар, зурлап! Заслужил!»Конвертны эченнән, чыннан да, бер катыргы чыкты. Язылу-абунә буенча реклама кәгазе икән. Һәм… гади кәгазь битенә машинкада басылган хат. «Хөрмәтле Марат Кәбиров иптәш! Хатыгызны алдык. Каләмегез бар. Ләкин шигырьләрегез әлегә гәзиттә бастырырлык түгел. Күңелегезне төшермәгез, язышып торыгыз. Гәзитебезгә авыл тормышын чагылдырган мәкаләләр, үткен телле фельетоннар бик кирәк…»Бернинди грамота да юк.Мондый хатлар башка редакция­ләрдән дә килде. Шуннан соң мин беркайчан да, бер газетага да шигырь җибәрмәскә булдым.Җиденче сыйныфта укыганда әдәбият укытучысы булып Рәшидә апа Шәмсетдинова килде. Ул әдәби түгәрәк ачып җибәрде. Рәшидә апа үзе дә шигырьләр яза, әсәрләре әллә никадәр газета-журналда басылган, әллә никадәр язучы белән күзгә-күз карап сөйләшкән кеше. Хәтта Әнгам Атнабаевны да күргәне бар икән. Ерактан, әлбәттә…Озакламый ул минем шигырьләрне сорап йөдәтә башлады. Ә мин бирергә ашыкмыйм. Беренчедән, яшь укытучы кызлар безнең өчен әллә ни «апа» булып күренми инде. Шаяртасы, ялындырасы, һәрвакыт игътибар үзәгендә буласы килә. Икенчедән, теге хатлар яхшы сабак бирде. Өстәвенә, шигырьләремнең бигүк өлгереп җитмәгәнлеген үзем дә чамалап торам.Сигезенчене тәмамлап, җәйге каникулга чыккач, «Башкортстан пионеры» газетасында бер шәлкем шигырьләр дөнья күрде. Рәшидә апаның баш сүзе белән. Язмаларны әнидән сорап алган икән. Шул ук җәйдә ул мине район газетасында эшләп йөргән шагыйрь Ринат Хәйри белән таныштырды.Үрге Яркәй һөнәрчелек училищесында укыганда мин Ринат абый белән еш очраша идем. Сөйләшәбез. Үземне борчыган сораулар белән башын катырып бетерәм. Шигырьләремне күрсәтәм. Ул киңәшләр бирә…Көннәрнең берендә Ринат абый миңа Әнгам Атнабаевның визит карточкасын тоттырды. Үзе мыек астыннан елмая. Карточка артындагы язуга күз салгач, елмаюының сәбәбе дә ачыкланды. Анда: «Марат! Шушы адрес белән шигырьләреңне җибәр. Шушы адрес белән килеп кер. Ә.Атнабай», – дип язылган иде.Мин, әлбәттә, анда тиз генә барып керә алмадым. Ни өчендер, ши­гырьләрне дә җибәрмичә калдым.1987 елның 23-26 мартында Рес­пуб­ликаның яшь язучылар семинары үтте. Ринат абыйның хәстәрлеге белән анда без фәкыйрегез дә эләкте. Һәм… Вәт, могҗиза! Вәт, әкәмәт! Семинарның яртысы диярлек минем шигырьләргә багышланып китте. Шәриф Биккол, Тимер Йосыпов, Асылгужа Багуманов кебек шагыйрь­ләрнең мактау сүзләре башны әйләндерерлек иде. Тик, ни сәбәптер, моңа артык нык шатланмадым, нибары «чынлап шулай шәп язам микәнни?» дип гаҗәпләндем генә. Куанычның зурысы – семинарга килгән яшьтәшләрем белән аралашу булды. Мин аларның күбесен «Башкортстан пионеры» аша укып белә идем.«Башкортстан пионеры»нда эшләгән шагыйрә Зөһрә апа Котлыгилдина мине семинардан соң редакциягә алып китте. Шунда Әнгам Атнабаев белән таныштырырга тәкъдим итмәсенме! (Зөһрә апа, гомумән, миңа зур таяныч булды. Акыллы киңәшләре, җылы карашы, кайгыртучанлыгы белән үз-үземә ышаныч уятканы өчен әле дә рәхмәт укыйм. Ләкин бу игелекләрнең берсен дә кылмыйча, Атнабай белән очраштырып-күрештереп чикләнсә дә, мин аңа мәңге бурычлы булыр идем.)Без «Һәнәк» журналының бер бүлмәсенә кергәндә, шагыйрь үзендә түгел иде, аз гына көтәргә туры килде. Менә килеп керде. Әнгам Атнабаев! Үзе!.. Озын буйлы. Салмак кына, дәрәҗәсен белеп кенә атлый… Беренче карашка ул бик тә кырыс, бик тә тәкәббер, үтә дә җитди булып тоелды. Мин, әле Язучылар берлеге идарәсендә генә «яңа ачылган талант», «әдәбиятның киләчәге», аның янында бермәбер кечерәеп калдым. Юньле-рәтле исәнләшә дә алмадым шикелле. Ул нәрсәдер сөйли башлады. Карале, тавышы шундый ягымлы икән бит! Нәрсәгәдер көлешеп алдылар. Көлүе дә җанга ятышлы икән.– Ничек язасың соң?Миңа эндәшә ләбаса! Күтәрелеп карадым: алдымда искиткеч ягымлы һәм бик тә гади кеше тора иде. Кыюланып киттем.– Ничек инде?– Язмый тораласыңмы? – Атнабайның күзләре ялтырый, ирен­нәре елмаерга әзерләнеп бөрелгән… Мыек астыннан көлү эталоны!– Язылганда язам инде… – дидем мин.– Илһам килсә, язабыз, дисеңме?..Ул Толстой турында сөйләп алды. Тәмләп кенә, сүз кадерен белеп кенә сүтә бу.Толстой үзе янына килгән бер яшь язучыдан: «Язмый тораласыңмы?» – дип сораган. Тегесе: «Торалам», – дип җаваплагач, әйткән бу: «Алайса бөтенләй язма!» – дигән.– Әгәр язмый торалмыйсың икән, әгәр үзеңдә көч, сәләт сизәсең икән – яз. Бу эшеңне ташлама. Язучы өчен иң мөһиме – күпне күрә белү. Язучының үз биографиясе, үз географиясе булырга тиеш. Әсәр тормыштан алынырга тиеш. Әсәр тормышка кагылырга тиеш. Шул очракта гына ул озын гомерле була.Редакциягә җибәрелгән беренче шигырьләрем уңышсызлыкка очрагач, мин әдәбият гыйлеменә кагылышлы бик күп китаплар укыдым. Башкортчасын да, татарчасын да, урысчасын да. Алар белән соңыннан университетта гына очрашырга туры килде. Әлбәттә, яхшы китаплар иде алар, күп нәрсәгә өйрәттеләр. Тик Әнгам Атнабаев әйткән әлеге сүзләр миңа бөтенләй бүтән яссылыкны ачарга ярдәм итте. Язучының үз биографиясе булырга тиеш! Бу инде: «Син нәкъ үзеңчә, җаның кушканча яшә. Хаталан, адаш, дөрес юлны эзлә. Син безгә нәкъ үзеңнеке генә булган ялгышың, үзеңнеке генә булган табышың, үзеңнеке генә булган язмышың белән кадерле. Чөнки бары тик шунда гына син башка беркем дә язмаган әсәрләр иҗат итә алачаксың», – дигән сүз. Бу инде…Әлеге очрашу Әнгам Атнабаевтан алыначак әдәбият дәресләренең беренчесе иде.3. Атнабай премиясеАлдан бәян ителгән очрашу вакытында шигырьләремне калдырган идем. Бераздан алар «Кызыл таң» газетасында зур шәлкем булып, Әнгам Атнабаевның кереш сүзе белән басылып та чыкты. Мин әле бу хакта белмим. Училищеда «ярым хәрби» тәртип хөкем сөрә. Иртән безне «линейка»га тезәләр. Һәрбер төркемнең старостасы директор урынбасары каршына басып, үткән атна нәтиҗәләре турында рапорт бирергә тиеш. Мин дә шуңа әзерләнеп басып торам. Ләкин… бу юлы андый нәрсә булмады. Хәниф Абдуллович тезелешкән студентлар уртасына чыкты да бер генә сүз әйтте:– Кәбиров!Директор кырыс холыклы кеше. Тавышы бөердән чыга. Чебен очканны ишетерлек тынлык урнашты. Бер адым алга атладым.– Тә-әк… – Хафизов шул рәвешле барыбызны да айкап чыга да, тавышын бераз йомшартып, миңа дәшә. – Чык әле алгарак…Мин кыюсыз гына уртага күчәм. Төркемемдә кем тәртип бозды икән? Нәрсә булды икән? Директор һаман суза…– Син нәрсә, – дип, бераздан ми­ңа төбәлә Хафизов. – Әллә үзең дә белмисеңме?Баш чайкыйм.– Тагын кемнәр белми? – Хәниф Абдуллович карашы белән һәркемне сөзеп чыккандай итә. – Сез дә белмисезме?Рәтләр буенча «Ә нәрсә булган?», «Кем нәрсә эшләгән?» дигәнрәк пышылдашулар йөгереп уза. Директор кулындагы «Кызыл таң»ны ача:– Менә нәрсә булган! Газетага язганнар!Хафизовның тавышы көр, кырыс. Шатланамы ул, ачуланамы – һич аңларлык түгел. Киеренке халәттәбез.– Әнгам Атнабаев үзе язган! – ди дә директор, кычкырып укый башлый.Моңа кадәр билгесезлектән ни кылырга белми торсам, хәзер сөенечкә түзеп булмый! Ирексездән ерыла барган авызны ничек тә җыярга тырышам. Башкаларның да кәефе күтәрелә. Иреннәргә елмаю куна. Моңарчы сак­лыгын җуймаган карашлар ягымлы яктылык белән мине сыйпап үтә.– Менә бит ничек, – ди Хафизов, укуыннан бүленеп. – Ишетәсеңме, Кә­биров! Әнгам менә нәрсә яза синең турыда, ә!Хәзер инде аның тавышында соклану, горурлану сизелә. Ул укып бетерә дә:– Бу вакыйганы болай гына калдырырга ярамый, – дип нәтиҗә чыгара.– Директор белән бер «ярты» бушатасыз инде болай булгач, – дип пышылдый кайсыдыр шаяны.  – Юарга кирәк, ди бит…– Стипендия аласыңмы? – дип миңа төбәлә Хафизов. – Шуңа өстәп, премия дә алырсың!Алкышлар, алкышлар!.. Ирексез­дән, мәктәптә грамота алырга тилмереп йөргән чагымны хәтерләдем. Ирендәге елмаю дертләп куйды. Бер генә мизгелгә… Төштән соң ук премия акчасын китереп бирделәр. Мин аны күңелемнән генә «Атнабай премиясе» дип атадым. Бу – әдәбият өлкәсендә алган иң беренче бүләгем иде. Сүз монда Әнгам абыйның үзе турында гына түгел. Сүз аның үзеннән башка да хәрәкәт итә торган көч – Шагыйрь рухы, Атнабай рухы турында бара… Әдәбиятка мине Атнабай рухы тартып китерде. Атнабай рухы якты күңелле кешеләр белән очраштырды. Дуслаштырды, аралаштырды. Шәхес буларак ныгыган чакта таяныч булды. Нәкъ менә үз шигырендәге кебек:Абый кирәк –КайчагындаБарлыгын тою җитә,«Мин абыйлы» дигән уй даКешене кыю итә.Кайчагында, әгәр тормыш юлымда Атнабай очрамаса, ни булыр иде икән дип уйлап куям… Һәм ул хәлне күз алдына китерә алмыйм…Фикердәшләр «Өмет» газетасы редакциясендә. Сулдан уңга, утырганнар: Тамьян Бикмаев, Әнгам Атнабаев. Басканнар: Марат Кәбиров, Рамил Миннәхмәтов, Ратмир Әхияров. Уфа. 1995 нче еллар тирәсе4. ОстазМин Уфага килгәч, Әнгам абый белән ярыйсы ук аралашып яшәдек без. Күңелем төшкән чакларда да, күкрәгемә сыймас шатлыгым булса да, аңа бардым. Озаграк күренми торсам, үзе телефоннан шылтырата иде:– Кая югалдың син? Кил!Хәләл җефете Сәвия апа да һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, килеп керүгә, табын әзерләргә тотына: «Син бит студент кеше, хәстәрләп торучың юктыр, тартынып торма», – ди. Хәл-әхвәл сораша… Әни кебек.Мин ул ханымга һәрвакыт сокланып карыйм. Шагыйрьгә беркайчан да җиңел түгел! Гомере сөргендә үтмәсә дә, башларын балта кисмәсә дә, җан өзгеч чорлары күп аның…. Шундый чакларда таяныч була алу, шагыйрь язмышын уртаклаша алу сәләте бөтен хатын-кызга да бирелмәгән, шагыйрь хатыны булып кала алу өчен дә аерым бер талант кирәк, ахрысы. Әгәр, бер могҗиза белән, «атказанган шагыйрь хатыны» дигән мактаулы исем барлыкка килсә, аңа, һичшиксез, Сәвия апа да лаек табылыр иде…Сәвия апа йорттан кеше өзелмәүгә күнегеп беткән инде. Чөнки Атнабай канаты астында бихисап иҗат әһелләре үсеп чыкты, күбесе хәзерге татар, башкорт әдәбиятының әйдәп баручыларына әверелде. Яшь чакларында менә шушы гади дә, гали дә Атнабай йортына бик еш килгән алар: куанычлары барда да, кәефләре юкта да, карыннары ачта да…Мин шуларның иң кечкенәсе идем. Әнгам абый белән Сәвия апа да, бусагадан атлавыма: «О, безнең кече улыбыз килгән!» – дип каршыларга гадәтләнде. Миңа, әтисез үскән малайга, Әнгам абыйның: «Улым», – дип әйтүен ишетү рәхәт иде, билгеле. Һәм мин аны, чыннан да, әтием итеп, рухи әтием итеп яраттым.Атнабайның шәкерте булу шактый авыр. Ул шигърияткә, әдәбиятка, иҗатчының үз-үзен тотышына да таләпчән, кискен, җитешсезлекләреңне әйткәндә хәтта бераз аяусызрак та. Уратып-чуратып, салпы ягыңа салам кыстырып тормый, турыга яра да сала: чыдасаң – чыда, чыдамасаң – утырып ела, йә ишекне бәреп чыгып кит. Ләкин… түзәсең. Чөнки ул – бөек остаз, ул гадел хөкем йөртә, әдәби иҗатның авырлыгын да, тормышның мәрхәмәтсезлеген да яхшы белә, сине шул кырыс чынбарлык белән якалашырга әзерли.Мондый чакларда Сәвия апа безнең янга килеп бер әйләнә… ике… Өченчесендә түзми, әйтеп куя:– Җитәр инде! Бала гына бит әле ул…Атнабай «безне аңламый бу, әйеме» дигәндәй, карашын миңа төбәп ала да, елмаюын тыебрак, каршы төшә:– Нишләп бала булсын ди! Шагыйрь ул!– Унсигезе дә тулмаган бит әле…– Шулаймыни…Аның тәнкыйте дә, мактавы да һәрвакыт төпле, нигезле. Һәр сүзенең изге ният белән әйтелгәнен беләсең, шуңа кимсенмисең дә, һаваланмыйсың да. Әтиләрчә усал, әтиләрчә назлы иде Атнабай.Газета-журналларда басылган язмаларыңны укып бара. Шундук телефоннан шылтырата. Саран гына мактап ала. Яки җитешсезлегеңне күрсәтә. Халыкның яраткан шагыйре авызыннан нәрсә ишетү дә (уңай сүз булсын, тискәре сүз булсын) куаныч. Атнабай чаклы Атнабай укыгач, ул кадәр хөрти язмыймдыр, ахры, дип юанып та куясың…Әйткәнемчә, бүгенге көндә Башкортстанда күренекле саналган шагыйрьләрнең күбесе Атнабай йортында үскән, шул йорттан туп-туры зур әдәбият дөньясына чыгып (кереп!) киткән. Безне каләмгә дә Атнабай иҗаты тарткандыр дип уйлыйм, чөнки барыбызның да яшьлек шигырьләрендә атнабайлык ярылып ята бит: сукырларча иярүләр дә бар, аның алымнарын үзебезчә дәвам итәргә тырышу да, темалар, шигъри бизәкләр уртаклыгы да… Кайберләребез тормышка Атнабайча карарга да өйрәнде бугай. Аның мыек астыннан елмаюын, ихласлыгын, горурлыгын, намуслылыгын үзенә күчерде. Атнабай йорты – Шагыйрь Рухы тәрбияләү мәктәбе иде. Һәм ул мәктәп, әдәбият гыйлеменә өйрәтү белән бергә, каләм әһеленә хас булырга тиеш кешелек сыйфатларын да сеңдерергә алынды, принципларын сатмый, ялагайлана, куштанлана белми торган шәхес тәрбияләүне максат итеп куйды. Әдәбиятны – халыктан, халыкны – әдәбияттан читләштерергә маташкан дәвердә бу игелекле йорт Башкортстандагы татар әдәбиятының мәркәзе вазифасын үтәде. Әнгам Атнабаев, язучыларның үз-үзенә бикләнә баруын күреп, аларга аралашып яшәү, бер-берсенә терәк булу өчен этәргеч бирергә тырышты… Без һәрвакыт аның барлыгын, ихтирамлы игътибарын тоеп яшәдек. Андый остазың булу – бәхет, язмыш бүләге. Ул бәхеткә, ул бүләккә бик күпләр ирешә алды: Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Ринат Хәйри, Рәдиф Гаташ, Рәдиф Тимершин, Салават Рәхмәтулла… Ләкин Атнабай шагыйрьләрнең генә остазы булып калмады. Ул моңа кадәр әдәбият белән бөтенләй кызыксынмаган кешеләрне дә шигырь яратырга мәҗбүр итте. Яшь талантларны – язарга, ә халыкны – шигырь укырга өйрәтте ул. Һәм шуның белән халыкның да бер остазына әверелде.Марат Кәбиров"Безнең мирас". - 2015. - №2-3.
beznenmiras
mass_media
Әдәби мирас,Яңалыклар
01 декабря 2021
https://beznen.ru/archive/mokhrrir-suze/230413/tels-kayda-totyp-tenti-torgan-ild-yashim
Теләсә кайда тотып тенти торган илдә яшим
null
Ватанпәрвәрлек кайдан башлана һәм кайчан туа? Ул ничек тәрбияләнә? Туган ил, аны ничек яратасы һәм үзеңнең илең белән ничек горурланасы?! Бу сораулар бүген бик актуаль. Хакимиятнең югары даирәләрендә бу хакта уйламыйлар түгел, уйлыйлар. Патриотлык тәрбияләргә тиешле төрле чаралар оештырыла, акча бүлеп бирелә… Тик Русиядә патриотизм гына әллә ни чәчәк атмый. Бүген «мин русияле» дип горурланучы кешене бик сирәк очратасың. Сәбәп нидә? Минемчә, җавап бик гади: кеше туган илен яратсын өчен, туган булырга тиешле илнең үз халкын да яратуы, аны кайгыртуы кирәк. Кызганыч, әле бу нисбәттән горурланып сөйләрлек эшләр бик күренми. Кеше коррупция сазлыгына кереп чумган, бюрократик киртәләр белән камап алынган системада үз тормышын җайлый. Алда балаларын урнаштырасы, укытасы бар. Әле яшь барган саен сәламәтлек тә какшый башлый. Авыру балалар никадәр. Ә аларны аякка бастыру өчен акча кирәк. Безнең илдә дәвалау мөмкинлеге дә чамалы, чит ил кирәк. Һәм кеше халыктан теләнеп акча җыя. Ә без яратырга тиешле дәүләтебезнең андый бәхетсезләрдә эше юк. Аның оптимизация дип кайгыра-кайгыра больницаларны, мәктәпләрне ябасы бар… Инде иминлегебезгә килик. Салымнарыбыз хисабына иминлегебез дә гарантияләнгән булырга тиеш. Суд гадел хөкем чыгара. Беркем сатылмый. Әйттең сүз, диярсез. Судта да хаклыкны гел табып булмый, бүген акча, йонлы куллылар, хакимият тирәсендәгеләр заманы. Аэропорт-вокзалларга барсаң, хәтта йөрер ишегең дә башка: VIP заллар безнең өчен түгел. Шәһәргә берәр түрә килсә, башыңны урамга тыкмавың хәерле. Инде бик күпләр Универсиада вакытында да Казаннан качарга җыена. Мин дә авылыма кайтып китәрмен, дип торам. Кыскасы, Некрасовка ияреп, «Кому на Руси жить хорошо?» дип сорасагыз җавап бирәм: безгә – гади халыкка түгел. Шуңа күрә патриотлык та җитенкерәми. Чит илгә чыксаң, анда үз ватаннары өчен корбан булырга әзер торучылар бар. Төркиягә баргач, гимнарын ишетүгә, торып басуларын күреп шаккаткан идем. Ә бездә үзеңнең бик кечкенә бөҗәк рәвешендә булуыңны һәрдаим искә төшереп торалар. Мин бу илдә үземне хуҗа кебек хис итә алмыйм. ӘЛЕ БЕРКӨННЕ ТЕНТЕДЕЛӘР БИТ ҮЗЕМНЕ. Мин бүген спортка зур игътибар бирәм. Юк, җанатар түгелмен, миллиардлар түләп сатып алынган спортчыларның уеннарын, чыгышларын карап вакытымны исраф итмим, кызыксынмыйм да. Ә менә үзем шөгыльләнергә вакыт табарга тырышам. «Ак Барс» көрәш сараендагы «ИКСфит» фитнес клубына инде менә 3 ел йөрим. Аңарчы башка залларда шөгыльләндем. Анда мине беләләр, бар мәгълүмат билгеле. Клуб картасын компьютерга тыгуга адресым, туган көннәрем, гаилә хәлем, сурәтем экранда пәйда була. Менә шулай була торып та, мине инде ишектән кергәндә 3 тапкыр тентеделәр. Йә Универсиадага әзерлек уңаеннан өйрәнүләр, диләр, йә спорт сараенда ниндидер спорт ярышлары… Әле менә соңгысы бөтенләй кызык булды. Кабинадан үттем дә, кесәләремне капшый башлагач: «Клуб әгъзаларын тентемәсәгез дә буладыр, мөгаен. Минем бар мәгълүматларым әнә экранга чыга», – дидем. Сержант егетләргә мондый дәгъвам ошамады булса кирәк. – Без тентемибез, тикшерәбез генә, – дип сумкамны бушатырга боердылар. Ә мин акрынлап кына үземнең күлмәк-ыштаннарымны, кроссовкалар-мунчалаларымны, сабын-шампуньнарымны өстәлгә чыгарып тездем. Әлбәттә, сүз уңаенда халыкның ни өчен полицияне яратмавын аңлаттым. Менә шул җүләр әмер бирүчеләр, шул әмерләрне җүләрләрчә үтәүчеләр булганга хөрмәт юк инде хокук сакчыларына. Алар безнең хокукларыбызны сакламый, аны боза, кимсетә. Әйе, иминлек мөһим нәрсә. Мин каршы түгел, вокзалдамы, урамдамы, хәтта театр-концерт залларында туктатып сорашсалар, тикшерсәләр. Әмма кулымда фитнесклубка йөри торган карточка булып, аның паспорт кебек үк сурәтле булуын исәпкә алганда, бу шушы тар фикерле сержантлардан, командирлардан торган полициянең башка эше юк, террорчыларны эзләргә, тәртип урнаштырырга аларның вакытлары калмый, дип уйларга җирлек туа. Менә шундый ахмак гамәлләр белән шөгыльләнгән оешманы, аның хезмәткәрләрен ничек хөрмәт итәргә кирәк?! Чыгып киткәндә сакта сержантларның берсе генә иде. Командирларын күреп булмасмы дип сорадым. Ул янәшәдә түгел иде. Сержантның үзе белән генә танышырга туры килде: командирының фамилиясен әйтмәде, минем журналист булуымны белгәч, «Смотри, не перепутай» дип кычкырып калды минем улымнан да яшьрәк сержант Капустин. Әле кайчан гына безнең иминлегебезне милиция саклый иде. Әнә хәзер полиция «яклый, саклый»… Үзгәрдеме берәр нәрсә? Кешеләргә, хезмәткә мөнәсәбәт яхшырдымы? Мин сизмим. Ничек булган, шулай калды. Исем генә алышты. Менә шул исемннәрне, тамгаларны алыштыру өчен генә дә 1 миллард 125 миллион сум акча сарыф ителгән. Башка чыгымнарын әйтеп тормыйм. Шушы реформа авторы Экс-президент Медведев милицияне полициягә алмаштыру реформасын хокук саклаучыларның имиджын күтәрү, совет чорыннан калган мөнәсәбәтне яхшырту өчен эшләнә дип аңлаткан иде. Акчалар үзләштерелде, исем алыштырылды… Ә кешеләр бит шул ук… Реформа тышкы фасадны алыштыру, буяуга гына кайтып калды. Әлегә, мин үземне тик торганда шулай мыскыллы тонда тотып алып тентүче, миңа урыныңны бел, дип ишарәләп торучы хокук саклау органнары хезмәткәрләрен генә беләм. Данлыклы кораллары – шампан шешәсен дә алар яннарында тота. Ватанпәрвәрлек шуннан башлана, минемчә. Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
beznen_ru
mass_media
Мөхәррир сүзе
23.04.2013
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tatarstanda-anomal-esse-ava-toryshy-saklanachak
Татарстанда аномаль эссе һава торышы сакланачак
Чаллыда алмашынучан болытлы һава, көньяк-көнчыгыш җиле көньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә, көндез көчәю вакыты белән 14 м/с ка кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы - +18..  +23˚.  Максималь температура көндез  +36.. +40˚.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2021-08-21 16:21:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-berence-kar-iaugan
Татарстанда беренче кар яуган
9 октябрь иртәсендә Алабугада беренче кар яуган.
Хәзерге вакытта кар эреп беткән инде, дип хәбәр итәНовая Кама сайты. Татарстан Гидрометүзәге 9 октябрь көнне болытлы һава торышы фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлек белән исәчәк. Көндез термометр баганалары 3-8 градус җылылык күрсәтәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
09 октября 2023, 10:33
https://beznen.ru/archive/yaraly-yazmyshlar/170220/bitaraflyk-tarkaulyknyn-bashy
Битарафлык – таркаулыкның башы
null
«Безнең гәҗит»нең 2нче октябрь санында (№39, 2019 ел) Чаллыдан Лилия Марискина: «Вахит Имамовның «Запрятанная история татар» китабын кайдан табып була?» – дип сорый. Аның татарча һәм русча 1993-94нче елларда «Камаз» газета-китап нәшриятында чыккан китаплары шәхси китапханәмдә бар. Теләгегез булса, кабат кайтарып бирү шарты белән, укып чыгарга бирә алам. Чөнки ул китаплар автор кулыннан алынды, бик истәлекле һәм 1994нче елда русча басмасы дөнья күргәч, Чаллының шәһәр мэриясе бинасында узган Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең гомуми җыелышында әлеге китапларны мәктәпләрдә укыту программасына кертергә кирәклеген дә ассызлыклап үткән идем. Дөрестән дә, җыентыклардагы тарихи эзләнүләр бик кызыклы, актуаль Һәм чәчең үрә торырлык вакыйгалар белән сурәтләнгән. Биреп кенә торам диюемнең сере шунда: «Яшь журналистлар» берләшмәсе эше вакытында кайбер вакыйга-цитаталарны шуннан эзләргә, шушы китапка таянырга туры килә. Шулай ук Айдар Хәлимнең «Убить империю», Һади Атласиның «Себер тарихы, Сөенбикә, Казан ханлыгы», Вил Мирзаяновның «Вызов», Рәшит Әхмәтҗанның «Ачлык мәйданы», Вахит Имамовның «Сәет Батыр», алабугалыларның «Татар яшәр, татар югалмас!», Фазыл Вәлиәхмәтнең «Уяну», Дамир Исхаковның «Татары» китапларын укып, карап чыгу да бик кулай булыр иде. Телефоным редакциядә бар. Ә әдипләребезнең, язучыларыбызның сәясәттән читтә торуы, Имамов әйтүенчә дә, үзем өстәвемчә дә, «читтә түгел» – алар өчен сәясәт бөтенләй юк микән әллә, дияр идем. Мисал өчен, үткән елларда милләтпәрвәр Рафис Кашаповны хөкем иткәндә, Чаллы халык судына аны Казаннан махсус читлек-машина белән 4-5 мәртәбә алып кайттылар. Машина тирәсендә шул ук Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, «Азатлык» радиосы хәбәрчесе Г.Газизов, Алабугадан Т.Шәрипова һәм Чаллыдан милли хәрәкәт активчылары бар иде. Юкса, Чаллыда һәм башка районнарда йөзгә якын каләм тибрәтүчеләр исәпләнелә, ник шунда шәүләләре күренсен?.. Күренсәң, булачак дәүләт бүләгеннән колак кагуың бар бит… Ә без халкыбызның, киләчәгенең күңелен тибрәндерерлек халыкчан әсәрләр көтәбез, тик вакыйгаларын гына кайдан аласы дибез. Шул ук вакытта бер-бер артлы узышып, халык кулына да алып карамаслык әсәрләр иҗат итеп, милли мөнәсәбәтләрне үстерергә омтылабыз. Аннан соң, без – татарлар таркау, дибез. Беренче чиратта нигезен үзебез булдырабыз түгелме? Журналист Рафис ЗАҺИДУЛЛИН, Алабуга шәһәре
beznen_ru
mass_media
Яралы язмышлар
17.02.2020
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callynyn-pensiia-fondyna-iana-itakce-bilgelande
Чаллы пенсия фондына яңа җитәкче билгеләнде
Чаллы бүлекчәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдә Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров та катнашты.
Бүген Россия Пенсия фондының Чаллы бүлекчәсендә яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Әлеге вазифага 32 яшьлек Руслан Шәнгәрәев билгеләнде. Бу хакта шәһәр администрациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.Коллективка яңа җитәкчене Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов тәкъдим итте. Руслан Шәнгәрәев Пенсия фонды системасында ун елдан артык эшли, башта ул Тукай һәм Актаныш районнарында Россия Пенсия фонды бүлекчәләрендә төрле вазифаларда хезмәт ууйган.Чаллы бүлекчәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итүдә Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров та катнашты.фото: Чаллы матбугат хезмәте
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2022-09-13 09:13:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yashel-zndge-shartlau-ntilren-tzchelr-gadttn-tysh-khllr-ministrlygy-khezmtkrlre-beterchk
Яшел Үзәндәге шартлау нәтиҗәләрен төзүчеләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бетерәчәк
Фаҗигада зыян күрүчеләр әлегә «Идел» шифаханәсе базасында урнаштырылган.
Аның директоры сүзләренә караганда, кешеләрне әле төнлә үк, барлык уңайлыклары булган бүлмәләргә урнаштырганнар, аларны ашату-эчертү оештырылган. Дөрес, кайберләренә психологик ярдәм кирәк булган, шул йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда. алар әле дә шок хәлендә, айный алмыйлар.Кайбер мәгьлүматларга караганда, каза булган йортны җимермәячәкләр, югары катларны һәм зыян күргән күрше фатирларны чистартачаклар һәм торгызу эшләре башкарачаклар. Фатирларны тикшерү һәм шартлау нәтиҗәләрен бетерү өчен күпме вакыт кирәк булачагы әлегә билгесез. Хәзерге вакытта биредә махсус комиссия эшли.Фото:http://mchs.tatarstan.ru
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
30 марта 2021, 14:54
https://beznen.ru/archive/ytsm-ytim/010414/ukraina-nig-shaulyy
Украина нигә шаулый?
null
Украинадагы бүгенге хәлләр беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Мин үзем дә танышларым белән бу хакта күп сөйләшәм. Нәрсә җитми Украинада яшәүче халыкларга? Нигә алар бер берсен үтерүгә барып җиттеләр? Моның сәбәпләрен моннан нәкъ өч ел элек мин үземчә аңлатырга тырышып җирле гәҗиткә мәкалә биргән идем. Ул мәкалә «Львовта сугыш ветераннарын мәсхәрәләү каян килә?» – дип аталган иде, шуның күчермәсен бер сүзен дә үзгәртмичә укучыларга җиткезәсем килә: «Илебез халкы һәм барча прогрессив кешелек дөньясы Бөек җиңү бәйрәменең 66 еллыгын күтәренке рух белән, сугыш ветераннарына ихтирам, хөрмәт күрсәтеп билгеләп үтте. Ләкин, 9 май көнне Көнбатыш Украина шәһәре Львовта булган хәлләрне күреп мин бик нәфрәтләндем, ләкин гаҗәпләнмәдем. Чөнки узган гасырның сиксәненче елларында миңа, Львовтан ерак түгел ял йортында дәваланган вакытта, андагы җирле халык белән аралашырга туры килде һәм мин аннан бик гаҗәпкә калып кайттым. Бу өлкәдә рус халкын беренче дошман күреп, оккупантлар рәтенә куялар, биредә рус кешесенең кушаматы бары тик – «москаль» һәм бу халыкның төп дошманы – Совет власте икәненә төшендем. Бу хәлләрне аңлау өчен ерак барасы юк. Шушы ук бәйрәм көннәрендә беренче каналдан «Диверсант» дигән кинофильм күрсәттеләр. Игътибар белән караган тамашачы аңлагандыр, безнең разведчиклар дезертирлар рәвешенә кереп Львов өлкәсенә юлыга һәм җирле халык җыелышында чыгыш ясаган хатын-кызны тыңлыйлар. Бу ханым ике сүзнең берендә «Яшәсен бөек Германия» диеп кабатлый, ә халык аның сүзен җөпли. Нигә дисәк, фашист сәясәтчеләре дә бит гел акылсыз кешеләр булмаганнар. Без сезнең җирегезне коммунистлардан азат иттек, сугыштан соң аерым суверен дәүләт булырсыз, үзегез өчен үзегез эшләрсез диеп, җирле халык арасында көчле пропаганда алып барганнар. Безгә тагын шунысы да мәгълүм, Степан Бандера зур гаскәр җыеп Совет армиясенә каршы, фашистлар белән бер рәттән көрәшкән шәхес, әле сугыштан соң да аның көрәштәшләре Совет органнарына каты каршылык күрсәттеләр. Кызганычка каршы, бүгенге көнбатыш Украинада Степан Бандера халык «герое» санала. Шуны да онытмаска кирәк, Бандера гаскәрендә Совет Армиясенә, партизаннарга каршы сугышып, күп кенә украинлылар сугыш кырында ятып калдылар, ә бит алар хәзерге буынның әтиләре, бабалары һәм бу чынбарлыктан бер кая дә китеп булмый. Шуңа күрә дә көнбатыш украинаның өлкән буыны балаларын, оныкларын Совет властена, коммунистларга, безне һәм күп илләрне фашизм коллыгыннан коткарган сугыш ветераннарына каршы тәрбияләделәр. Безнең өчен сугыш ветераннары – халкыбыз каһарманнары булса, алар өчен – оккупантлар булдылар. Львовта булып узган гадәттән тыш хәлләр шуны күрсәтә, бу вәхшилекне оештыручылар – Бандераның дәвамчылары диеп уйлыйм. Билгеле, бу әдәмнәрнең Совет властен, рус кешеләрен күрә алмауларында башка сәбәпләр дә бардыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, Львовта булган вакыйгалар – сугыш ветераннарына кул күтәрү, кызыл байракларны, георгий тасмаларын яндыру, көнбатыш милләтчеләренең неофашистик чыгышлары – ХХI гасырның бер кыргый күренеше һәм бу яхшылыкка алып бармый. Монда бик ачык күренә – җәмгыять ике өлешкә бүленгән. Барча прогрессив кешелек дөньясы бу вәхшилеккә каршы чыгарга, алга таба фашистик милләтчеләргә киртә куярга тиеш. Русия һәм Украина җитәкчеләре түгәрәк өстәл артына утырып, мондый күренешләргә чик куяр өчен кичектермәс чара күрерләр диеп уйлыйм». Минемчә, Украинадагы шау-шуның сәбәпләре бик ераклардан килә. Ике мәртәбә төрмәдә утырып чыккан Украина Президенты Янукович әфәнде гади халыкларның фикерләрен тыңламады, халыклар дуслыгы турында түгел, күбрәк үзенең һәм малайларының кесәсен калынайту турында уйлады. Моның нәтиҗәсен менә бүген күрәбез инде. Украинадагы бүгенге мәхшәрнең ахры ничек булып бетәрен беркем дә айнык кына әйтә алмый. Мәснәви ҺАДИУЛЛИН. Түбән Кама шәһәре.  
beznen_ru
mass_media
Әйтсәм–әйтим…
01.04.2014
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/i-tmle-blesh-kara-tabada-pesh-kymi-yabeshmi-yaki-khatyn-kyzny-uganlygy-tabasynnan-kren
Иң тәмле бәлеш кара табада пешә, көйми, ябешми, яки хатын-кызның уңганлыгы табасыннан күренә?
“Шәһри Казан”ның вконтактедагы сәхифәсендә (vk.com/shahrikazanda) Лениногорск шәһәреннән Тәслимә Рафикованың чип-чиста табалары фотосын куйган идек. Аларны ничек чистартуын да язган иде ул. Һәм китте шуннан бәхәс: табалар шулай ялтырап торса яхшымы, әллә кара янган табалар шәбрәкме. Тыңлап карыйк әле фикерләрне.
Гөлнур Әгъзамова:Пешермәсәң, таба да каралмый, пешергәч карала инде. Элекеләр әйтә иде: каралган табада камыр әйбәтрәк пешә дип. Үземнең дә 35 ел элек алган табам бар, яратам да инде шуны, Элек мичтә пешергәч каралган инде ул.Фәния Хәйбуллина:Мин шулай, килен булып төшкәч, кайнананың авыл мичендә пешергән табаларын чистарттым. Бакчада, малларга пешерә торган мичтә. Бик үкендем соңыннан. Әле ярый дүртесен генә юдым шулай. Өр-яңа кебек булдылар булуын. Әммә шуннан соң ул табаларда пешергәндә бәлешләр ябыша торган булдылар. Духовкада кыздырып та карадым. Барыбер ябыштырдылар. Кайнанадан эләкте дә инде үземә. Кычытмаган җиреңне кагылсаң, шул була икән ул. Табаның тышы кара дип, беркем дә бәлешләрне ашамый калмый. Аның эче чиста бит. Хәзерге табалар, элеккеге кебек әйбәт пешерми. Табаның чималы башка ахрысы аның. Әниемнең табалары күп иде. Ул бирде дүртне. Ничек кенә каралсалар да, хәзер ул табаларны агартам дип уйламыйм да. Бик кадерләп саклыйм аларны. Бәлешләр дә аларда шундый әйбәт пешәләр.Ландыш Гарипова:Кызлар, менә шулай итеп кайнанамның яшь чагыннан бирле үзе мичтә ничә ел буе пешергән табасын чистартып, аның бөтен истәлеген бетериммени инде чиста булам, дип? Миндә 23 ел кара таба, иң тәмле бәлеш шунда пешә, көйми, ябешми, тоткан саен әнине искә алам. Мич табасын агартып та булмас инде аны. Зур ашларда пешерә торган Кукмара табаларым да бар, но берсе дә әни табасына җитми инде. Күргән кеше бәлки гаеплидер дә, кай кеше гаепләргә бик ярата бит, бигрәк тә айга бер дә пешеренмәгәннәре, андый кешеләр дә кирәк, берсен дә гаепләмим. Исән-сау булыйк, килер кунакларыбыз булсын, балаларыбыз да бездән соң яратып иске табаларыбызда пешеренсеннәр.Фирдания Фәйзелханова:Табаны куллануга юып куярга кирәк, ул вакытта таба каралмый.Мәрьям Хәйруллина:Аллаһка шөкер, пешереп тә торабыз, пешергэн саен, тимерчыбык белән ышкып, юып та куябыз. Артык каралмый.Эльза Сираҗова:Нашатырный спирт бик әйбәт чистарта, өр-яңа кебек була, ябыштырмый да.Әнисә:Ком белән духовканың иң аскы рәтенә куегыз табаны. Ялт итә.Кәүсәрия Ильясова:Кияүгә чыгып яши башлаганда алынган табаларым каралып, авыраеп бетсәләр дә, алыштырырга һич уйламыйм. Бәлеш, пирог, тәбикмәк, шәңгәләрне бик әйбәт пешерәләр. Бер табамны тоз тутырып салып, духовкада кыздырып чистартып караган идем, ябыштыра торган булып калды. Табаларның буш торганы юк, пешеренеп кенә торабыз. Тик торсалар, ак килеш торырлар иде.Әнисә ханым:Күпме кеше, шулкадәр фикер. Башыгызны катырмагыз. Пешерергә табалары да, ризыклары да булып торсын!Фикерләрнең бер өлеше генә бу. Ә Тәслимә ханымның киңәше мондый иде: Бер чиләк суга 6 флакон кәгазь клее, кыргыч аша үткәрелгән бер хуҗалык сабыны, бер кап кальций содасы салабыз. Табаларны шуңа салып 4-5 сәгать дәвамында кайнатабыз. Шуннан соң аларны алып тимер щетка белән юарга кирәк. Табалар кибеттә сатып алынган халәтенә кире кайтачак.Вконтактедагы төркемебезгә сезгә дә кушылыгыз:https://vk.com/shahrikazanda
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
03 декабря 2022, 14:37
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kazanda-saban-tue
Казанда - Сабан туе
Бүген Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе уза. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР...
БүгенКазанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туеуза. БәйрәмнеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасы президенты һәм Истанбул (Төркия) мэры Кадир Топбаш һәм әлеге оешма, "Россия-ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар, татарстанлылар тамаша кыла.Капка төбендә милли киемле гүзәл затлар шәрәфле кунакларны икмәк һәм татар халкының милли сые чәкчәк белән каршы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми затлар озатуында Арча, Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Нурлат, Мамадыш, Биектау районнары татар утарларына, "рус авылына" да кереп чыкты. Арча ишегалдына керер алдыннан, республика башлыгы Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен гамәлдә сынап карады, остаханәләрдә Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен күздән кичерде.Николай Никифоров чүлмәк вату уенында катнашты. Татар утарлары һәркайсы бик матур бизәлгән, районнарның үзләренә хас кәсепчелек эшләнмәләренә һәм күренешләргә бай. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар ГТО комплексы мәйданчыгына керде. Сабан туе мәйданда милли бәйрәм тарихи-театральләштерелгән пролог белән башланды. Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре сәхнәләштерелгән күренешләр белән озатылды. Хәзер Каенлыкта Сабан туе тамашалары кызганнан-кыза бара.
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2016-05-28 09:41:48
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kerenn-alda-chyiguyinyi-uyla
Керүеңнән алда чыгуыңны уйла!
Казанда узган ел 18 кеше суга батып үлде. 2010 елны сулыкларда 28 кешенең гомере өзелгән булган.
Сулыкларда җәен дә, кышын да саксыз кыланырга ярамый. Быелгы кыш башында Авиатөзелеш районындагы күлдә 2 үсмер малай батып үлде. Өч дус боз өслегенә уйнарга кергән булган, бахыр. Шушы фаҗигадән соң шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Балаларның елга-күл бозлыкларында уйнавына ирек куелмасын. Гомумән, казанлылар боз өстеннән йөрмәсен, бездә күперләр җитәрлек бит», - дип борчылуын белдергән иде. Әмма киңәшкә, кисәтүгә колак сала беләбезмени соң без?Әле шушы көннәрдә генә Кабан күле буеннан узарга туры килгән иде. Карыйм, боз өслеге сукмаклар, чаңгы эзләре белән чуарланып беткән. Ул гына да түгел, әле бу, әле теге яктан боз өслегенә кешеләр кереп китә. Кызыксынып, мин дә алар үрнәгенә иярдем. Начар гадәт тиз йога, диләр бит. Кабан күленең урта бер җиренә җиткәч, боз чытырдап куйды, йөрәк жу итте шул мизгелдә. Боз өслегендә озын ярык күреп, үземне-үзем әрли башладым. Кышкы авыр киемнәрдә салкын суга төшеп китсәң, секундлар эчендә батып үләсең ләбаса. Гаиләгә, ата-анага, туганнарга гомерлек олы хәсрәт тудырасың. Ярга җиткәч, беренчесе һәм соңгысы дип, Ходайга шөкер кылдым.Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурхановтан шушы күренешләргә мөнәсәбәте белән кызыксындым.- Чагыштырмача иминлек өчен бозның калынлыгы 15-40 сантиметр тәшкил итәргә тиеш. Кабан күлендәге боз калынлыгы урыны-урыны белән 8 сантиметрга да җитми. Кайбер төшләрдә боз чатнаган, ачык урыннар бар. Тикшереп чыкканнан соң, биредә чаңгы узышлары үткәрү хәвефле дигән карарга килдек. Кешеләр боз өстеннән генә чыгып, күпмедер акчаларын, вакытны янга калдырам, дип нык ялгыша. Күл уртасында боз ярылып, суга баткан кешене бәладән йолып калырга коткару хезмәте егетләре никадәр генә ашыксалар да, өлгермәскә мөмкиннәр. Якын-тирәдәге кешеләр ярдәмгә килер дип тә артык ышанып булмый. Ни кызганыч, без шулкадәр битараф адәмнәргә әверелә барабыз. Кабан күле, Казансу өслегендәге боздан йөрергә катгый рәвештә ярамый. Кеше инде үз гомеренә дә битараф булмасын иде, - диде Фердинанд Мәҗит улы.
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
16 февраля 2012, 07:39
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyda-kul-krshe-buencha-rossiya-berenchelege-uzachak
Чаллыда кул көрәше буенча Россия беренчелеге узачак
23 һәм 24 март көннәрендә "ВИТЯЗЬ" Олимпия резервы спорт мәктәбендә армиягә кадәрге яшьләр арасында армия кул көрәше буенча XXV Россия беренчелеге узачак.
Ярыш РФ Кораллы Көчләренең махсус бүлекчәләре ветераннарына багышлана. Ярышларда Россиянең 25тән артык төбәгеннән 15-17 яшьлек 300 спортчы катнашачак.Ярышларның финал өлешен ачу тантанасы 24 мартта 12:00 сәгатьтә булачак, финал ярышлары 13:00тән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Тантаналы өлештә «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәге курсантларының күрсәтмә чыгышлары, шулай ук автокаланың «Олимпийский» спорт мәктәбендә спорт акробатикасы буенча шөгыльләнүчеләр һәм иҗат коллективларының чыгышлары тәкъдим ителәчәк.Спорт чарасында «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәгеннән һәм «Чаллы» эзләү отрядыннан ату кораллары күргәзмәсе оештырылачак, анда корал белән фотога төшәргә мөмкин булачак. Шулай ук атаклы «КАМАЗ-Мастер» командасының узышу машинасы фонында да фотога төшү мөмкинлеге каралган.http://nabchelny.ru/news/35654
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2019-03-14 13:18:00
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/yurganyia-karap-ayak-suz-yaki-692-sum-17-tieng-yas
ЮРГАНЫҢА КАРАП АЯК СУЗ Яки 692 СУМ 17 ТИЕНГӘ ЯШӘП БУЛАМЫ?
Кем ничек яши инде анысы: көненә ун тәңкә акча тотып җан асраучысы да, ун меңен туздыручылар да шактый. Шуңа күрә, юрганыңа карап аягыңны суз, диләр дә инде ул. Әнә Росстат елга әллә ничә тапкыр җан башына никадәр азык-төлек, кием-салым, ЖКХ түләүләрен исәпләп азаплана. Аның кием-салымын, аяк киемен дә ничек кирәк...
«Кит аннан!..»Татарстанның атказанган артистыЛилия Муллагалиевабелән кибеткә чыгып, аңа 692 сум 17 тиенлек ризык алырга кушкач, Лилия шок хәлендә диярлек калды: «Кит аннан, ни алыйм ди мин ул акчага!» Мин аңа рационда булырга тиешле азык-төлекне саныйм, Лилия көлә тора.«Бәрәңге белән итне кибеттән алмыйбыз инде без, - ди Лилия керә-керешкә. - Авылда әти-әни яшәгәч, алар да җибәрә, үз бакчабызда да үсә. Ә болай чиста сыер итенә исем китми. Мин тавык белән балык яратам».Лилиянең ире Илсур кибеттә йөрергә яратмый икән, шуңа азык-төлекне җырчының үзенә алырга туры килә. Ә болай хуҗабикә азык-төлек алганда гаиләсендәге һәр кешенең яраткан ризыкларын истә тота. Уллары Данил белән ире Илсур ирләрчә ризыкларга өстенлек бирә - алар һичшиксез итле, туклыклы булырга тиеш. Кызы Эльвина белән үзе җиләк-җимеш, яшелчә ярата икән. Ризыкны исә Лилия өч кеше исәбеннән алырга булды: «Кечкенә кызыбызны ашаучылар исемлегенә кертеп булмый, ул ботка ашый да җиләк-җимеш ашый», - диде ул. Шулай итеп, 692 сум 17 тиенне өчкә тапкырлап, 2076 сум 51 тиенлек бюджетка сыеша башладык.Иң беренче чиратта кәрзингә җиләк-җимеш - виноград, алма, груша, помело, әфлисун, грейпфрут һәм банан керде. Сырдан «Костромской» сайланды, эремчектән 49 сум 95 тиенлек «Простоквашино», 45 сум 90 тиенлек «Вамин»ның ак мае, 28 сум 25 тиенлек үсемлек мае... Тавык итеннән әзерләнгән казылык, 235 сум 15 тиенлек креветкалар, чәйдән «Майский» белән «Тесс» дигәнен сайлады Лилия. Ярмалардан әллә нинди ялтыравык каплы, кыйбатлыларга бармыйбыз да - капка килолап үлчәнгән 900 граммлык карабодай һәм дөге ала җырчы. Балалары печенье ише нәрсә яратканга, андый баллы камырлар тезелгән витрина янында шактый сайлана ул. Үзенә исә «Нестле Фитнесс» иртәнге ашын ала.- Җырчы булгач, иң әүвәл тазартмый торган ризыкларга өстенлек бирәм, - ди Лилия, кассада торганда. - Чи килеш ашала торган яшелчәме ул, җиләк-җимешме... Әле менә ипине дә алмый идем, кирәк, дидең бит. Бездә күптән ипи ашалмый. Илсур әллә нигә бер ашаса гына.Бер атналык ризык алганда, Лилия: «Без, гадәттә, атналап ризык җыймыйбыз үзе, - ди. - Мин ике-өч көнгә бер алам. Шулай иткәндә, азык-төлек тә искерми, күтәреп кайтырга да авыр түгел». Тәмләткечләр янында сайланып торганда исә: «Боларның күбесендә химиядән кала нәрсә юк. Шуңа мин аларны бик сирәк кенә алам. Бөтен тәмләткечем - үз бакчамныкы».Кассада Лилия җыйган азык-төлек бәясен карыйм - 1795 сум 73 тиен. Тырыша торгач, 280 сум 78 тиен артып та калган. Анысына кызыма нинди дә булса уенчык алып куандырыйм дигәч, күрше уенчыклар бүлегенә керәбез. Әмма Маша исемле курчак «бюджетка» сыешып бетә алмады - әни кеше аның өчен 650 сум акча түләде.692 сум җитәргә дә тиеш кебек. Әмма ризык ала башласаң, аңа әллә нәрсә алып булмый шул, - ди Лилия кулланучы кәрзине турында. - Бу сан минем кебек хезмәт хакына гына яшәмәгән кешеләргә көлке тоела. Алай да, мөмкинлегем бар дип, кыйммәтле кибетләргә генә йөрмим. Юл буендагы кибеткә дә керергә мөмкинмен. Һәртөрле сатып алучы кебек үк, бозылган эремчекләр, тавык һәм балыкларга юлыкканым бар.«Үлеп тә булмый, кешечә яшәп тә»Зөлфәт Зиннуровның 692 сум 17 дигән суммага реакциясе корт чаккан кебек булса да, атналык азык-төлек алырга чыгарга булды ул. «Мин нәкъ халыкча - бер тиен дә арттырмый җыячакмын», - дип тә ышандырды. Аяк өшетеп, кул туңдырып, базарга киттек. Ул базарда кибеткә караганда тәмлерәк, «свежийрак» азык-төлек сатыла дип саный икән. Хатыны белән 5 айлык кыз үстерүче Зөлфәт, әти булганнан бирле, азык-төлек алып кайтуны үз өстенә алган. Әмма ашамлык алганда бик күп «ски»ларга игътибар итәсе икән аңа: тавык ите ярамый, җиләк-җимешләр дә күкрәк сөте имүче Зәлиядә аллергия китереп чыгара, сөт ризыкларының майсызландырылганын алырга кирәк... Зөлфәтнең «халыкныкы» булуы базарга кереп, сәүдә рәтләре арасына үтү белән күренде. Татар апасымы ул, марҗамы - татарча исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сораштырып сүзен башлый ул. Кәнишне, тегеләре шундук эреп тә төшә.- Җиләк-җимешнең бер төрен дә ашамыйм, - ди Зөлфәт, җимеш рәтләрен урап узып, - хатынга да аларның берсе дә ошамый. Тә-әк, күркә ите белән куян ите өйдә бар, бәрәңге белән яшелчәнең авылдан килгәне җитәрлек. Ә менә калган әйберләрне җыябыз хәзер.Беренче булып сайлаган 30 сумлык чөгендерне Зөлфәт үзенчә пешерә икән: юып, баш-башларын кисә дә өсте каплаулы пыяла тәлинкә белән 20 минутка микродулкынлы мичкә куя. Ике сәгать буе газда тотып интегәсе түгел икән. Көн саен бер баш суган ашыйм, ди ул, шунсыз ашым аш түгел, дип тә өсти. Аннары чикләвек ярата (100 тәңкәлек атналык «лимит» ала), яраткан сөт ризыклары өчен 125 сум 05 тиенен калдыра. 117 сумлык скумбрия, 117 сумлык помидор белән кыяр, 105 сумлык «Ламбер» сыры, 15 сумлык кәбестә, 40 сумлык карабодай, 17 сумлык тары ярмасын 3 сумлык пакетка салабыз. 14 сум 30 тиенлек батон да ала. Карабодай ярмасы янында көлешеп тә алабыз: «Менә 5 килолыгын ал», - ди сатучы. «Булмый, апа җаным, - ди Зөлфәт. - Алдагы атнаның бюджетына керергә рөхсәт юк». Безнең минималь яшәү кәрзиненә азык-төлек сайлавыбызны белгәч исә, апа өстәп тә куя: «Алай минималь кәрзин дип йөрисез икән, сатулаша да белергә кирәк. Алдан әйткән булсаң, бераз төшереп сатар идем».Зөлфәт белән алган товарны санап караган идек, 683 сум 08 тиенлек акча тотуыбыз ачыкланды. Әле безнең 8 сум 37 тиен артып та калган!- Мин бит лимон алырга онытканмын! - ди Зөлфәт. Аннан сатучыдан сигез сумлык итеп лимон сайлата. - Тугыз сумлыгын алырга акчам юк, ваграгын үлчәгез.Электрон үлчәүдә 8 сум күренгәч, икәүләп җиңел сулыйбыз. Төп-төгәл 692 сумга сыештык бит әй!- Көлке түгел инде миңа ул минималь кәрзин дигәнең. Төрле кеше бар бит, - дип нәтиҗә ясый егетебез, пакеты белән машинасына таба атлаганда. - Ул акчага шул кабыргаларың күренерлек итеп тукланып була инде. Үлеп тә булмый, кешечә итеп яши дә алмыйсың. Иң дөресе - җан асрау инде. Ә болай ризыкны бәясенә карап җыйганым юк. Нәрсә телибез - шуны ашыйбыз, Аллага шөкер анысы. Бөтен кеше дә тамагы да, күзе дә туйганчы ашый алса иде дип теләп калам.242 сум 63 тиен - әҗәткәАльбина Апанаеваалдан ук билгеләнгән лимитка сыеша алмаячагын тәгаенләп куйды. Кулында әнисе язып җибәргән исемлек алда телгә алынган кулланучы кәрзинендәге күп кенә пунктларга туры килә булып чыкты. Тәк, хәзер рәт араларында шул кирәкле ризыкны җыясы гына калды...- Минем иң яраткан ризыгым - сөт товарлары. Эремчекме ул, сырмы, татлы сөт батоннары булсынмы - алар көн саен кулланыла торган ашамлыклар. Яшелчә һәм җиләк-җимеш тә рационда өзелеп тормый. Алар файдалы да, гәүдәне дә формада тотарга ярдәм итә. Балык белән тавык яратам.Читтән генә Альбинаны күзәтәм - ул һәр этикеткага игътибарлы. Кайчан чыккан, кулланылу вакыты кайчанга кадәр - берсе дә күз уңыннан читтә калмый. Алма, грейпфрут һәм кытай кәбестәсе сайланды. 30 сум 95 тиенлек сөт, 34 сум 34 тиенлек килолап сатыла торган ак май кисәге, 77 сум 63 тиенлек «Российский» сыры, 46 сум 90 тиенлек үсемлек мае... Әлегә һәр азык-төлек халыкчан бәягә, дип нәтиҗә ясыйм. Кулланучы кәрзиненә кергән ярмалар да очсыз гына бәягә сайланды - дөге 38 сум 75 тиен, карабодайның 900 граммы өчен 34 сум 90 тиен.- Туңган балык аласым килми, мин суытылганны алырга күнеккән. Ә менә тавыкны алырга туры киләчәк, - ди Альбина, Чаллы тавыгын сайлап. - Итсез яшәп булмый бит инде. Ипине исә бөтенләй ашамыйм.Альбинаның кәрзиненә тагын чәй, сөт ризыклары, печенье, йомырка, тоз, кетчуп, туңдырылган яшелчә һәм он өстәлә. Кассага җитәрәк акция буенча 99 сум 90 тиенлек каплы кәнфиткә үрелә җырчы. «Монысы халыкчан түгел», - диюемә: «Мин акцияләрне калдырырга яратмыйм инде», - дип акланып көлә. Кассир шапылдатып 934 сум 80 тиенлек итеп санауга, мин көләм: «242 сум 63 тиенне кемнән алып торасың, әҗәткәме?» Акция буенча сатылган кәнфит белән 159 сум 38 тиенлек тавык харап итте дигән нәтиҗә чыгарабыз...Инде пакетларны алып, машинага төягәндә, Альбина минималь кәрзингә кагылышлы фикере белән уртаклаша:Һәр тиенне кысып кына тотсаң, бәлки, 692 сум 17 тиен бер атнага җитәдер дә. Ике килолык онны, бер кило карабодай ярмасын бер атнада ук тотып бетермисең бит инде. Әмма минем өчен әлеге сумма бик аз. Ризыкны акчага карап җыймыйм, теләгән һәр нәрсәне дә алам. Һәр кеше үзе теләгән ризыкны ала алырлык илдә яшәсәк иде, әлбәттә... Мин үзем сөтле чәй белән варенье яратам. Иң төп ризыгым шул. Әни белән бергә яшәгәч, күбрәк аш әзерләү мәшәкате аның өстендә. Салатлар ясау исә - минем вазифа. Күбрәк кибеткә йөрим, базарга бик сирәк чыгам, - дип саубуллаша кыз.Чыкмаган җан гынаӘйе шул, атнага 692 сум 17 тиенлек кенә ашый башласаң, шул чыкмаган җаның гына калыр да. Үзең ничек тә түзәсең, бала-чагаң булса, аны тәмле ризыктан, тәм-томнан бер дә өзәсе килми шул. Ипи, ярма, сөт белән генә дә гомер итеп була. Әмма кешечә югарылыкта яшисе килә шул. Шуңа да ул минималь туклану кәрзине елдан-ел «симерсен» иде дип телисе килә. Ә «диеталар» аны читләтеп үтә күрсен...
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
22 марта 2012, 07:01
https://shahrichalli.ru/news/novosti/konfetnye-voyny-essen-prodakshn-ag-protiv-nevskogo-konditera
Конфетные войны: «Эссен Продакшн АГ» против «Невского кондитера»
Елабужская компания требует уничтожить пресс-форму конкурирующих конфет
Арбитражный суд РТ частично удовлетворил иск «Эссен Продакшн АГ» к своему конкуренту «Невский кондитер» и присудил выплатить 3 млн рублей за нарушение прав на охраняемый промышленный образец. Сам истец требовал 10 млн рублей, но главное, чтобы конкурент полностью отказался от производства конфет «25 кадр», похожих на его конфеты «35». Этого добиться не удалось, а значит, точку в споре может поставить суд по интеллектуальной собственности.Арбитражный суд РТ частично удовлетворил иск «Эссен Продакшн АГ» к «Невскому кондитеру» и присудил выплатить 3 млн рублей за нарушение прав на охраняемый промышленный образецКОНФЕТА ПРЕТКНОВЕНИЯРанее в трех судебных инстанциях «Эссен Продакшн АГ»доказал, что дизайн обертки питерских конфет до степени смешения похож на дизайн их собственных конфет «35». В ноябре 2018 года АС РТ запретил «Невскому кондитеру» изготавливать, хранить и предлагать к реализации кондитерские изделия, содержащие существенные признаки запатентованного «Эссен Продакшн АГ» промышленного образца.Рассмотренный вчера в Арбитражном суде РТ иск «Эссен Продакшн АГ» к двум пензенским «дочкам» питерской компании «Невский кондитер СПб» (ООО «Невский кондитер» и ООО «Невский кондитер Мокшан») касался выплаты компенсации за нарушение патента. Истец требовал с каждого юрлица по 5 млн рублей. Однако те соглашались заплатить лишь по 1 миллиону.В начале слушаний представитель «Невского кондитера»Антон Шмидоввыступил с ходатайством о приостановлении рассмотрения дела до тех пор, пока Арбитражный суд Пензенской области не разберетискАО «Эссен Продакшн АГ» к ООО «Невский Кондитер Мокшан» об изъятии из оборота и уничтожении пресс-формы, которая использовалась для придания выпускаемым конфетам «25 кадр» формы, содержащей существенные признаки промышленного образца конфет «35».Как пояснил Шмидов, компания ООО «Невский кондитер» является заказчиком продукции, а ООО «Невский Кондитер Мокшан» — производителем. По его словам, решение АС Пензенской области будет иметь отношение к определению вины ответчиков по данному делу. На это возразил представитель «Эссен Продакшн АГ»Вячеслав Шорин, который подчеркнул, что в основе рассматриваемого в Казани иска лежит уже установленный осенью 2018 года решением АС РТ факт производства, хранения и распространения контрафактной продукции, а значит, решение суда Пензенской области никаким образом не может повлиять на исход данного дела. СудьяСветлана Коротенкосогласилась с ним и отказалась приостанавливать рассмотрение дела.Ранее в трех судебных инстанциях «Эссен Продакшн АГ» доказал, что дизайн обертки питерских конфет до степени смешения похож на дизайн их собственных конфет «35»«ИСТЕЦ НАСТАИВАЕТ, ЧТО И В НОВОМ ВИДЕ КОНФЕТА ПОХОЖА НА ИХ ПРОДУКЦИЮ, И ХОчеТ ЗАПРЕТИТЬ ЕЕ ВЫПУСКАТЬ»В начавшихся прениях представитель «Эссен Продакшн АГ» подчеркнул, что иск, поданный в АС Пензенской области об изъятии пресс-форм, — вынужденный шаг, т. к. в проекте мирового соглашения, который представил ответчик, нет самого главного — обязательств прекратить нарушать патент, принадлежащий истцу.Судья спросила у Шмидова, почему ответчики не хотят включить в мировое соглашение пункт, на котором настаивает истец, ведь выпуск контрафактных конфет прекращен.Тот объяснил, что после вступления в силу решения суда, признавшего контрафактом конфету «25 кадр», «Невский кондитер» заказал новые пресс-формы и разработал новую обертку продукции, так что сейчас конфета «25 кадр» не нарушает патент «Эссен Продакшн АГ». «Однако истец настаивает, что и в новом виде конфета похожа на их продукцию, и хочет запретить ее выпускать», — пояснил суть спора Шмидов.«А куда тогда делись старые пресс-формы?» — спросил Шадрин.Представитель «Невского кондитера» ответил, что они были уничтожены. Тогда Шорин движением фокусника вытащил из полиэтиленового пакета полукилограммовую упаковку с конфетами «25 кадр», которые, по его словам, были приобретены в 2019 году в челнинском супермаркете сети «Светофор».На глазах у судьи он вскрыл обертку одной из конфет и предложил ей самой убедиться, что конфеты ничем не отличаются от того изображения, которое имеется в описании защищенного промышленного образца.«ПО КАКОЙ ПРИЧИНЕ ВЫ ПОМЕНЯЛИ ОБЕРТКУ?»Впрочем, опешивший было от неожиданности Шмидов быстро пришел в себя и обратил внимание на дату выпуска конфет, указанную на упаковке, — 24 октября 2018 года. Он напомнил, что решение суда о признании конфет «25 кадр» контрафактными вступило в силу 2 ноября, а значит, до этого момента предприятие могло выпускать их.Шорин попытался продолжить атаку с другого фланга. Он показал оппоненту обертку конфеты, и тот вынужден был признать, что она нового образца. «По какой причине вы поменяли обертку?» — попытался прижать Шмидова Шорин, имея в виду, что раз обертка изменилась, то значит и конфета нового образца.Однако представитель «Невского кондитера» без труда парировал этот довод, ответив, что не готов комментировать маркетинговые ходы своего поручителя — тот может менять обертку по своему усмотрению, и наличие новой обертки ничего не доказывает.Тогда представитель «Эссен Продакшн АГ» напомнил об обязанности ответчика изъять контрафактный товар из торговых сетей. На это Шмидов показал судье информационное письмо, которое «Невский кондитер» разослал своим дистрибьюторам, где заявил о готовности за свой счет произвести возврат контрафактной продукции. «Но мы же не можем насильно заставить их это сделать!» — развел он руками.Представитель «Эссен Продакшн АГ» считает, что, скорее всего, точку в процессе поставит суд по интеллектуальной собственности«КРАЙНЕ НЕСПРАВЕДЛИВО ПАРАЗИТИРОВАТЬ НА ЧУЖОМ ПРОДУКТЕ»Судья попросил представителя истца обосновать сумму компенсации в размере 5 млн рублей с каждого из ответчиков.Шорин рассказал, что конфеты «25 кадр» реализовывались по всей России через федеральные торговые сети, причем по более низкой цене, чем «35». Согласно открытым источникам, полукилограммовая упаковка конфет «25 кадр» в сети «Светофор» в конце 2018 года стоила 69 рублей, в то время как килограммовые упаковки «35» — около 200 рублей.«Мы не можем снизить цену, так как несем огромные расходы на маркетинг. Большая ценовая разница, при том что похожие конфеты выкладываются рядом на полках в магазинах, фактически приводит к вытеснению нашей продукции из торговой сети», — пожаловался Шорин.На это оппонент ответил, что выкладка товара — дело рук самих торговых точек и «Невский кондитер на подобное повлиять никак не может. Шорин ухмыльнулся, пояснив судье, что оптовик или производитель могут контролировать выкладку своей продукции и настоять на том, чтобы конкурирующие похожие конфеты лежали рядом.По его словам, из-за действий «Невского кондитера» «Эссен Продакшн АГ» пришлось незапланированно продлить на 2019 год массивную рекламную кампанию конфет «35» на федеральных телеканалах. Он озвучил ее стоимость — 140 млн рублей. «Ответчик не вложил ни копейки в продвижение своего продукта. Мы считаем, что крайне несправедливо паразитировать на чужом продукте», — сказал Шорин.«ОНИ С РАВНЫМ ОСНОВАНИЕМ МОГЛИ БЫ СКАЗАТЬ, ЧТО УЩЕРБ СОСТАВИЛ 1 РУБЛЬ ИЛИ 1 МИЛЛИАРД»Его доводы показались Шмидову неубедительными, так как сумма компенсации не обоснована расчетами. «При таком подходе они с равным основанием могли бы сказать, что ущерб составил 1 рубль или 1 миллиард. Я не вижу доказательств причинно-следственной связи между незапланированными расходами на рекламу и ущербом от конфет „25 кадр“. Вы могли продлить ее и по своему желанию», — отметил он с иронией, а попытку «Эссен Продакшн АГ» наложить запрет на изготовление конфет «25 кадр» на новой пресс-форме назвал выдавливанием конкурента с рынка.На это Шорин заявил, что «Невский кондитер» не уничтожил старые пресс-формы, а лишь «немного подточил углы», чтобы конфета перестала соответствовать описаниям существенных признаков, указанных в патенте. «Но общая совокупность признаков, из которых складывается впечатление о продукте, никак не изменилась», — подчеркнул он.При этом Шорин привел данные исследования некоего неназванного института РАН, согласно которым 65% опрошенных признали, что они могли бы перепутать конфеты «25 кадр» и «35», причем речь идет уже о конфете, сделанной на новой пресс-форме.Впрочем, и этот тезис показался представителю «Невского кондитера» несостоятельным, так как истец не представил методики проведения данного опроса. При этом он напомнил, что объективность результата исследования во многом зависит от правильной формулировки вопросов.ТОЧКУ ПОСТАВИТ СУД ПО ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬНОЙ СОБСТВЕННОСТИ?На этом стороны исчерпали свои доводы, и судья удалилась в совещательную комнату. Вскоре она вернулась и озвучила свое решение: частично удовлетворить иск «Эссен Продакшн АГ» и взыскать с ООО «Невский кондитер» и ООО «Невский кондитер Мокшан» по 1,5 млн рублей. Еще 10 тыс. взыскано с третьего ответчика — индивидуального предпринимателяАльфии Авзаловойиз Муслюмово, которая попалась на реализации контрафактной продукции.Комментируя решение Арбитражного суда РТ, представитель «Эссен Продакшн АГ» сказал, что оно будет обжаловано в апелляционной инстанции. Впрочем, по мнению Шорина, скорее всего, точку в процессе поставит суд по интеллектуальной собственности.https://www.business-gazeta.ru/article/431724
shahrichalli
mass_media
Новости
2019-07-17 16:00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/drtenche-tlek-yugalgan-egetne-ezl-dvam-it
Дүртенче тәүлек югалган егетне эзләү дәвам итә
"Әгерҗе хәбәрләре" хәбәр итүенчә, 2022 елның 31 декабрендә 22 яшьлек егет Удмуртия Республикасының Кече Пурга авылы юнәлешендә көмеш төстәге Лада маркалы (дәүләт номеры Н091Х) автомобиленә утырып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның кайда булуы билгесез.
Тукмачев Фоат Фердинандович Әгерҗе шәһәрендә 06.01.2000 елда туган. Дүртенче тәүлек инде аны эзләү дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, егет утырып киткән автомобиль табылган.Эзләүгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә кушылган.Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны: 89053732135, 89172604743, 8 (85551) 2-25-41 яки 102 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
04 января 2023, 14:20
https://shahrichalli.ru/news/yauchy/8nche-anketa
8нче анкета
Фәнис, 50 яшь. Чаллы шәһәрендә яши, ОАО «РИАТ»та эшли.
Буе – 170 см, авырлыгы – 80 кг.Спорт белән шөгыльләнә. Чаңгы ярышларында катнашып призлы урыннар ала.Буе 170 сантиметрга, авырлыгы 60 килограммга, 45 яшькә кадәр булган хатын-кыз белән танышырга тели.Телефоны: 89520460357
shahrichalli
mass_media
Яучы
2022-06-22 17:30:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/vserossiyskiy-proekt-mnogodetnaya-rossiya
Всероссийский проект «Многодетная Россия»
РОО «Объединение многодетных семей города Москвы» и Фонд поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации, реализуют Всероссийский проект «Многодетная Россия».
Проект направлен на формирование позитивного образа многодетных семей и решение задач по улучшению качества жизни семей. Проект реализуется с 2020 года, и за это время привлек значительное количество многодетных семей, НКО и представителей государственной власти из более 80 регионов страны.В ноябре стартовал проект «За тебя, Россия, мы твоя семья», частью которого будет конкурс для НКО, которые реализуют общественно-значимые волонтерские и добровольческие проекты.Также в проекте предлагается принять участие и многодетным семьям, которые помогают другим семьям и людям, оказавшимся в трудной ситуации, справиться с проблемами, оказывают поддержку, помогают адаптироваться. Самые интересные добрые истории будут опубликованы на информационных ресурсах проекта «Многодетная Россия».Подробная информация о проекте размещена на сайте:https://многодетные-семьи.рф/russia
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
30 ноября 2022, 13:27
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/v-chelnakh-obnaruzhen-podpolnyy-igornyy-salon
В Челнах обнаружен подпольный игорный салон
В отношении организатора возбуждено уголовное дело
Во время ночного рейда в 11-м комплексе нового города Набережных Челнов сотрудники полиции  выявили заведение,  где был организован подпольный игорный бизнес.  24-летний ранее судимый житель поселка ГЭС принимал клиентов под вывеской «Джинн». С места происшествия изъято 12 системных блоков, 14 мониторов, сервер. Арестованный челнинец помещен в изолятор временного содержания. В отношении него возбуждено уголовное дело.http://chelny-izvest.ru/news/criminal/v-chelnakh-obnaruzhen-podpolnyy-igornyy-salon
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-12-23 09:53:00
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/avyirrak-bulgan-ikn-shul-sovok-zamanyinda
«Авыррак булган икән шул «совок» заманында»
Без бит гаепне үзебездә күрергә өйрәнмәгән, аны гел читтән, башкалардан эзлибез. Өлкәннәрнең «Элгәре менә шулай иде» дип сөйләгәннәрен һәркайсыбызның ишеткәне бар. Әле урта яшькә җитмәсәм дә, совет чорында туып-үскән буын буларак, мин дә шулай дия алам, теге чор белән хәзергесен чагыштырырлыгым бар әле бераз.
Таякның ике башы булганы кебек, һәр чорның төрле ягы була, бөтенесен бер калыпка салып, бер яклап кына карау дөрес түгел, әмма бездә үткәнне тәнкыйтьләү, аның начар якларын гына өскә калкытырга тырышу күбрәк. Яхшы якларын атый башласаң, сиңа «совок», «совокларча фикер йөрешле» диләр. Хуш, шулай да булсын, ди, кайберәүләр бу сүзгә үпкәли һәм аларның үпкәләргә хакы бар, ә мин үпкәләмим, миңа теләсә нәрсә диюче кеше үзен үпкәләтә бит, нәрсә дип аның өчен кайгырыйм әле? Акылы, тәрбиялелеге белән миннән өстәрәк торучы булса иде хет.Совет чорындагы бушлай белем, медицина хезмәте, башка өстенлекләрен атый башлыйсың да, «Нәрсә, әллә «совок»тан башка надан калган булыр идекме?» кебегрәк җавап аласың шул чорда ниндидер белгечлеккә ия булып эшләп, бушлай шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан, балаларын пионер лагерьларында ял иттергән, шул заманда төзелгән хрущевкада гомер кичерүче әңгәмәдәштән. «Идекме» түгел, калгансың бит инде, алма шомырт төбенә тәгәрәгән бу очракта. Аң-белем дигәннәре чорга карап тормый, кайберәүләрне хәзер дә читләтеп үтә. Башкача ничек аңлатасың инде менә бу сүзләрне: «Совок» барлык тискәре сыйфатларны туплаган: көнчелек, саранлык, акылсызлык, куркаклык һ.б. «Курка-курка» гына ярты Европа аша атлап узган шул совет солдаты, үтә бер «саранлык» белән үсеп килүче илләргә дә ярдәм кулын сузган, без мәктәптә укыганда картадан эзләп тә таба алмаган әллә нинди илләргә ярдәм йөзеннән акча җыеш бар иде. «Эшләгән изгелекләрегезнең игелеген күрегез», дип, рәхмәтле генә була белмәгәннәр, ахры.«Көнбатыштан килгән инде безгә цивилизация, безнекеләр нәрсә уйлап чыгарган соң?» - дип, сине нокаутка җибәрергә маташа әңгәмәдәш. Шулай инде, цивилизациянең тегендә-монда үрмәли торган үзенчәлеге бар бит, Көнбатышка да кайдандыр барып җиткән, мөселман галимнәренең ачышлары, бай китапханәләре викингларның таланган алтын-көмешләре арасына ялгыш кына эләгеп. Аннан соң аларны Ньютон кебекләр кабат ачкан, даһилык кәләпүшен киеп. Кытай бу уңайдан оялып тормый, башкаларныкын күчереп ала да үзенеке итеп чыгарып сата, «Адидас» урынына «Адидус» дип язып. Икътисады тәгәри, юань долларны кысрыклый. Долларның кайчан кысрыкланганы бар иде әле моңарчы? Әлеге дә баягы шул советлар чорында түгелме икән, бер доллар 60 тиен булганда.Ә уйлап чыгару дигәннән, әллә нәрсәләргә ирешелмәгән икән шул - космоска гына очылган, Айга үзйөрешле арбалар җибәрелгән. Хәрби өлкәне атап та тору кирәкмидер, дөньядагы илледән артык армиянең «Калашников» автоматы белән кораллануы «Макдоналдс»лар белән чагыштырганда нәрсә инде ул. Кино индустриясе Голливудтагы кебек алга китеп өлгергән булса, америкалылар кебек, без дә астронавтларны студиядә генә Айга «төшереп» бастырыр идек. Шагыйрьнең «Карындыклы иде тәрәзәсе, яба-яга иде саламын...» дип тасвирлаган чор белән чагыштырганда, советлар заманында нинди үзгәрешләр булганын күрү өчен аерым күзлекләр кию кирәкми. «Ничаклы сугыш, ачлык михнәте, репрессияләр - шулмы инде синең совогыңның хөрмәте?» - бу сүзләрдән соң син кеше күзенә күренергә тиеш түгел кебек. Болары - фаҗига, киләчәк өчен сабак. Әйтерсең лә, советлар булмаса, ул сугышлар булмас иде. Аларның кайсы чорда туктап торганы бар?«Авыр яшәлгән инде совок заманында», дигән уйлар белән, кибет киштәсендәге 27 сумлык ипигә үреләм, бала вакыттагы 16 тиенлеген искә төшереп. Күрше авыл пекарьнясыннан Вәгыйз абзыйның трактор белән ипи алып кайтканын көтеп ала халык, кибет янына җыелып. Дүрт-биш ипине велосипед руленә эленгән «авось»кага саласың. Рульне бер кул белән генә тотыш, егетлектән түгел (синең егет икәнеңне барысы да белә инде, башыңда «Аэрофлот» дип язылган кепка бар бит), икенче кулда хуш исле ипи, кайтышлый ук кырыйларын кимерә-кимерә кайтыла. Кимерелгән булса соң, кош-кортка бит ул, алар да ипи ашый. Авыррак булган икән шул «совок» заманында, кош-кортка да кибет ипие ашаткач.Фото:parnasse.ru
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
19 октября 2017, 07:49
https://beznen.ru/archive/yter-suzem-bar/190113/byel-pochtaly-bulyrbyzmy
Быел почталы булырбызмы?
null
Менә инде ничәнче ай Алабуга шәһәренең 4нче мәхәлләсендә почта эшләми. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, эшләргә кеше юк дигәннәр иде. Ләкин безнең үзебезнең почта таратучыларыбыз әле һаман да шул эшләрендә, үз хезмәтләрен тырышып башкара. Пенсия акчасын китергән вакытта өйдә булмаганнарга, барлы-юклы пенсиясен алыр өчен, автобус белән башка почта бүлекчәсенә барырга туры килә. Түләү кәгазьләре белән, посылка, заказлы хат җибәрәсе булса, барыбызга да башка почта бүлекчәсенә барасы. Кайчанга кадәр сузылыр икән бу хәл? Шул сорау белән үзәк почта бүлекчәсенә шалтыратсак та, алар башка номер биреп, үз өсләреннән җаваплылыкны бик тиз төшерә, ә тегеләре: «Ремонт бара, башка бинада булачак, көтегез», – диләр. Әйе, белгәнебезчә, бәләкәй генә «телефон станциясендә» ремонт башланганга инде ике айдан артык вакыт үтте. Балалар бакчасы итеп төзелгән бинаның бер ягында элек телефон станциясе булган булса, күпмедер вакыт буш торганнан соң, шуннан безгә почта бүлекчәсе ясамакчылар! Шул ук бинаның икенче ягында башлангыч мәктәп укучылары белем ала. Өченче ягында өстәмә эстетик белем бирү түгәрәкләре эшли. Менә нинди экономия! Безнең мәхәлләбез – үзе бер шәһәрчек. Шулай булса да, мәхәлләбездә бер мәктәп, ике балалар бакчасы гына бар. Яшьләр өчен барыр урын юк. Күп катлы йортлар, зур кибетләр төзелеше бик әйбәт бара. Безне почта мәсьәләсе бик борчый: киләсе елга газета-журналларсыз калмыйк дип борчылабыз. Чөнки почта ябылганнан бирле, газета-журналларыбызны вакытында ала алмыйбыз, яисә бөтенләй дә алмыйбыз. Ләкин минем әнием вакытында үзәк почтага шалтыратып, газеталарны таптырырга тырыша. Тик һәрвакыт алай эзләтү дә туйдыра бит! Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА. Алабуга шәһәре.
beznen_ru
mass_media
Әйтер сүзем бар
19.01.2013
https://syuyumbike.ru/news/galereya-hudozhnikov/trki-dnya-yrchysy
Төрки дөнья җырчысы
null
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиеваның иҗаты – бөтен төрки дөньяның ямен, гамен, моңын бергә туплаган галәм.Ул колачлаган темаларны бер сүз белән әнә шулай гомумиләштереп тә булыр иде. Шул ук вакытта без аның архивында Тукай сериясе булуын да («Милли моң», «Туган тел», «Күңелем Тукай белән сөйләшә»); риваятьләр, дастаннар нигезендә эшләнгән шәкелләр барлыгын да («Бөек дала», «Хан кызы Шан», «Хан кызы Рабига»); тарихи теманы чит итмәвен дә («Бөек Болгарстан» триптихы, «Болгар» сериясе) белә­без. Халыкара, Бөтен­россия, республика, шәһәр күргәз­мәләре уңаеннан басылган утыздан артык каталогта күрергә була рәссамның репродукцияләрен. Бер сулышта башкарылгандай, ниндидер эчке эзлеклелек, нәзакәтлелек, шигъри моң берләштерә рәссамның эшләрен. Колак салсаң, вакыт-вакыт бишек җырларын, Зөһрә кызның чулпы чыңын, йә булмаса киң даланың төнге тынлыгын ярып үткән тояк тавышларын ишеткәндәй буласың...Бу моңга Румыниядә яшәп иҗат итүче кырым татары – шагыйрь Мурат Танер да таң кала. Һәм... төрле илләрдән 37 шагыйрьнең шигырьләре кергән антологияне бизәр, ягъни бер аһәңдә иҗат итәр өчен нәкъ менә Сәгыйдә Сираҗиева иллюстрацияләрен файдалана. Китапка сүз башы язган Рам Криш­на Сингх (Һиндстан): «Сәгыйдәнең кирәгеннән артык камил сәнгате ул – эчке рух тантанасы. Ул җанның нечкә кылларын Шәрык һәм Гареб динамикасы белән берләштерә. Тирән, нәфис иллюстрацияләре – вакыт-вакыт мистик риторика элементлары булган Рух авазы кебек», – ди.Әйе, рәссамның үз алымы, үз стиле. Күргәзмәгә килүче тамашачы, картиналарга текәлеп, һәр детальне җентекләп өйрәнергә юкка гына тырышмый. Беренче карашка бар да бик гади сыман: ак кәгазьгә гель-каләм белән төрткеләр генә төртеп чыгасы. Кайда һәм күпме төртергә кирәген дә белсәң...Сәгыйдә ханым күргәзмә­ләр вакытында осталык дәресләре уздыруны артык эшкә санамый. Кызыксы­налар икән, өйрәнсеннәр генә... Монда да ул олы җан­лы педагог булып кала. Остаз шәкертләренең күргәз­мәләрен уздыруны да гадәткә керткән. Аның укучылары Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Саранск, Алабуга, Казан, Чаллы шәһәр-ләрендә узган Халыкара конкурсларда катнашып, мәктәпкә диплом арты диплом алып кайта. Араларын­да мәдәният идарәсе стипендиатлары булу да – зур мәртәбә. Бүгенге көндә 60 тан артык укучысы Турин (Италия), Болгария, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ижау, Чаллы югары уку йортларында белем ала – тормышын сәнгать белән бәйләргә ниятли. Шуңа күрә дә бүген аны һәр ике як: Рәссам­нар берлеге дә, шул исәптән – милли сәнгатьне пропагандалауга йөз тоткан «Тамга» иҗат төркеме дә, Сәгыйдә ханым укытучы булып эшләгән Чаллы шәһәренең 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе дә үзенеке саный.«Сөембикә», № 1, 2015.
syuyumbike
mass_media
Рәссам сәхифәсе
13 Апрель 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/vatanny-saklauchylar-knendge-yal-mayga-kcherel
Ватанны саклаучылар көнендәге ял майга күчерелә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, әмма җомга көнне, 22 февральдә, эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин.
23 февраль шимбә ялы 10 майга җомгага күчерелә. Россиялеләрне алдагы озын яллар 8-10 март көннәрендә көтә. Яз һәм хезмәт бәйрәмендә россиялеләр – биш (1-5 май), Җиңү көнендә – дүрт (9-12 май), Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
08 февраля 2019, 07:15
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/021017/min-bu-apany-belm-ul-radioda-eshli
«Мин бу апаны беләм – ул радиода эшли!»
null
Татарстан радиосы тыңлаучыларын 25 елга якын йомшак тавышы белән иркәләгән, күпләргә «Тел күрке – сүз» тапшыруы аша таныш булган, атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы Мәрьям апа АРСЛАНОВА бүген 91 яшендә. Аның белән күрешеп, радиода эшләгән чорын искә төшердек: – Казан театр училищесында укыганда ук безне Татарстан радиосында сөйләргә чакыргалый торганнар иде. Укып бетергәч, мине дә, төркемдәшем – булачак ирем Айрат Арслановны да Камал театрына эшкә алдылар. Тик бераздан театрны калдырырга туры килде. Айрат Татарстан радиосына барып урнашты, мин бер мәктәпкә укытучы булып эшкә кердем. Унике еллап анда эшләгәннән соң гына мин дә Айрат янына – радиога килдем. Бергәләп «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып бару насыйп булды. Айрат һәр сүзгә бик игътибарлы иде. Дөресрәк әйтмәсәң, төзәтеп җибәрә, өйрәтеп тә куя. Эфир вакытында берничә тапкыр ялгышканым булды минем – ниндидер сүзне дөрес әйтмәдем. И аңа борчылганнарым инде! Шөкер, җитәкчелектән шелтә булмады, тик ул төнне йоклый алмыйча, үз-үземне гаепләп чыктым. Ул елларда безгә җитәкчеләрнең докладларын да укырга туры килә иде. Миңа эләксә, бик нык каушыйм инде. Ничек тә хата җибәрмәсәм генә ярар иде, дип борчылам. Ул борчылу тавышыма да чыга – үзем сизәм шуны, тик барыбер җиңә алмыйм. Ә Айрат андый докладларны укыганда да бер дә борчылмый, шома гына укый да чыга торган иде. Безне Мәскәүгә Бөтенсоюз дикторлар курсына җибәрә торганнар иде. Мин дә булып кайттым анда. Юрий Левитан, Ольга Высоцкая, Георгий Шумаков кебек данлыклы диктор-ораторлардан торган жюри каршына чыгып, текст укырга кирәк. Урысча да укыйсы. Моңарчы башларын аска иеп утырган жюри әгъзалары, мин чыгып укый башлауга, дәррәү башларын күтәрделәр бит. Нәрсәне дөрес әйтмәдем икән, дип котым калмады. Ә алар минем урысча текстны акцентсыз укуыма гаҗәпләнгәннәр икән. Урыс мәктәбендә укыгач, урысчам әйбәт иде шул минем. Ул дикторлардан бик югары бәя алып кайткан идем. Без эшләгән заманда радио дикторлары абруйлы иде. Бервакыт шулай трамвайда кем беләндер сөйләшеп барам. Кинәт бер малай: «Әни, мин бу апаны беләм бит, ул радиода эшли», – дип кычкырып җибәрде. Бу малайның күзләре күрми икән, мине тавышымнан танып алган балакаем. Баланы кочаклап, елап җибәргәнемне сизми дә калдым. *** Татарстанның халык артисты, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль абый ИЛЬЯСОВ гомеренең 44 елын Татарстан радиосына багышлый. Радио белән танышкан көннәрен болай дип исенә төшерде ул: – Мин дөньяда радио дигән могҗиза барлыгын 1954нче елда Казанга килгәч кенә белдем. Чөнки безнең авылда радио юк иде. Кая ул радио, электр лампалары да 1960нчы еллар башында гына кабынды безнең авылда. Казан музыка училищесының икенче курсын тәмамлагач, укытучым Мөбарәк Батталов мине радиога алып килде. Татарстанның атказанган артисткасы Екатерина Соколова – фортепьянода, мин гобойда халык көйләрен башкарып, тапшыруларда катнаша башладык. Ә 1964нче елда радионың музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башладым. Мин радиога килгәндә анда тавыш яздыру студиясе тулы куәтенә эшли иде. Көннәр буе халык көйләреннән алып, абруйлы сәнгать осталары башкаруындагы катлаулы арияләргә кадәр яздырылды. Тавыш режиссеры (тонмейстер) Исмай абый Шәмсетдинов шул кадәр зур нагрузкага ничек түзгәндер, әйтүе кыен. Аңа бит тәҗрибәсез яшь башкаручылар белән 3 минутлык җырны берничә сәгать дәвамында эшләргә туры килә, еш кына бөтенләй яздыра да алмыйча таралалар иде. Бүген фондта татар музыкасы язмалары бихисап, дибез. Ә бит ул язмаларның һәр минутына никадәр хезмәт салынган! *** Икътисад фәннәре докторы, танылган бакчачы Фарсель абый ЗЫЯТДИНОВ та радиога 1964нче елда килә. Ул вакытта әле студент – 4нче курста гына укый. Имтиханнарын алдан тапшыра да, радионың авыл хуҗалыгы редакциясендә эшли башлый. – Озакламый мин яшьләр редакциясенә күчтем. Бу чор радиода яңарыш чоры иде. Мәкаләләр укудан арынып, югары зәвык белән әзерләнгән композицияле тапшырулар тәкъдим итә башладык. Безнең «Яшьлек радиодулкынында» тапшырулары да халык күңеленә хуш килде. Аеруча «Безнең көннәр Корчагины» дип исемләнгән тапшыруны яраттылар. Шагыйрь Фәнис Яруллинның фаҗигале язмышы турындагы ул тапшыруны кат-кат яңгыраттык. Ә Флера Сөләйманова ул чакта радиода оператор булып эшли иде. Аның турында кечкенә генә бер язма әзерләп, үзе башкаруында берничә җыр тапшыргач, редакциябезгә йөзләрчә хуплау хаты килде. Шуннан соң аңа радио бинасы гына тар булып тоела башлады һәм ул филармониягә күчте. Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
02.10.2017
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/akter-m-kinorezhisser-vladimir-menshovny-lemene-sbbe-bilgele-buldy
Актер һәм кинорежиссер Владимир Меньшов үлеменең сәбәбе билгеле булды
Ул 5 июльдә үлде.
Меньшов июнь башында ук үзен начар хис итә башлаган.5 июльдә танылган Россия һәм совет режиссеры, актер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов коронавируслы инфекциядән үлде. Ул 81 яшендә вафат булды. Массакүләм мәгьлүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Меньшовның төгәл диагнозы билгеле булды - ике яклы пневмония һәмсулыш алуның авырлашуы.Исегезгә төшерәбез, 22 июньдә сценаристны хастаханәгә озатканнар. Меньшовны оператив рәвештә 15 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул биредә 5 июльдә вафат булды.ММЧ раславынча, режиссер июнь башында ук үзен начар хис иткән, гәрчә коронавируска тест тискәре булса да.Фото: "ШК" архивыннан
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
06 июля 2021, 09:38
https://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/yalganmy-chynmy
Ялганмы, чынмы?
null
Геммология – асылташларның химик составын, физик үзлекләрен, шулай ук зәркән эшләнмәләрнең сыйфатын өйрәнә торган фән. Геммолог кыйммәтле ташларны ачыклау һәм сертификацияләү белән шөгыльләнә.Заманында АКШта халыкара җәнҗал килеп чыга язды. Ул вакыттагы беренче леди, Обаманың хатыны Прагада (Чехия) гранат ташлы зәркән бизәнү әйбере сатып ала. Чөнки коңгырт-кызыл таш чех зәркән эшләнмәләренең символы санала. Әмма бераздан ташның чын түгеллеге ачыклана.Бу җәнҗалдан соң Чехиянең барлык зәркән кибетләрендә зур тикшерүләр үткәрелә. 15 кибетнең 13 ендә ялган ташлар белән сәүдә итеп яталар икән.Шуларны ишеткәч, өйдәге асылташларымны тикшереп карарга булдым. Ни кызганыч, иремнең, әнинең, туганнарның һәм якыннарның бүләге чын таштан булмавы да ихтимал бит. Ә алар зиннәтле әйбер өчен әллә никадәр акча түккәннәрдер. Хәзер никах һәм туй мәҗлесләрендә бриллиант йә башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән зәркән әйберләр бүләк итәләр. Күз алдына китерегез: кияү егете кәләшенә ярыйсы гына суммага бүләк ала, ә андагы асылташ ялган булып чыга! Бер дә күңелле түгел инде, зәркән бизәнү әйберсен алмаштырып йә кире тапшырып та булмый бит әле.Күптән түгел кыйммәтле ташлар буенча эксперт белән таныштым. Регинаның геммолог тәҗрибәсе аз әле, шулай булуга да карамастан, ул Казандагы иң яхшы белгечләрдән санала. Ә бит ул профессиянең бүтәнен сайлаган була. Инженер дипломы алган кыз үз белгечлеге буенча эш табалмый йөри. Дуслары, өстәмә белем алып, геммология белән шөгыльләнергә киңәш итә. Казанда геммологлар бармак белән генә санарлык икән. Ахирәтләренең җиңел кулыннан ул  геммолог булып китә.Геммологлар һәм зәркәннәр – башлыча ир-атлар. Ул урынга хатын-кызлар керә башлавын ирләр авыр кичерә. Шулай булуга да карамастан, Регина Казанда геммологлар арасында лаеклы урынын алган инде.Геммологлар бик күп кызыклы, көлкеле һәм гыйбрәтле хәлләр турында сөйләргә мөмкин. Күптән түгел бер ханым, үзе сатып алган таш белән мактанасы килеп, шул ук вакытта аның сыйфатын тикшертеп кайту нияте белән геммологка килә. Кыйммәтле җәүһәрнең тиешле күрсәткечләргә туры килмәвен ачыклагач, ничек аптырап калганын күрсәгез икән! Регина ташның чын бәясен һәм ничә карат икәнен ачыклый, аның ярдәме белән дөреслек ачыла. Зәркән бизәнү әйберен үз хакына туры килмәслек зур суммаларга саткан салон гаебен танырга мәҗбүр була, акча иясенә кире кайтарыла.Чит илләрдә сатып алынган зәркән бизәнү әйберләрен тикшерү буенча һәр көзне раут уздырыла. Ни өчендер, безнең хатын-кызлар чит илләрдән, аеруча Һиндстан, Кытай, Таиланд, Вьетнам, Малайзия, Корея кебек илләрдән арзан гына бәягә асылташлар алып кайтып була дип ышана. Кагыйдә буларак, экспертиза нәтиҗәләре гел киресен күрсәтә. Бу илләрдә югары сыйфатлы ясалма әйберләрне чын ташлар дип сатып җибәрәләр.Шулай да була: күпләр якут сыман кызыл кашлы алка-йөзекләрне әбием мирасы дип йөртә. Ә бит узган гасырның 30 нчы елларында Советлар Союзында ачык кызыл ясалма сапфирны чын якут дип сатып җибәрә торган булганнар. Кызганычка каршы, совет чорында илдә халык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек асылташлар булмаган. Мөселманнар күпләп яши торган Урта Азия Республикаларында зәркән бизәнү әйберләренә аерым бер игътибар күрсәткәннәр. Барыннан да бигрәк якут, фирүзә, мәрҗән, ахак кебек асылташлар затлы саналган, аларны күпләп сатканнар, тик күбесе ясалма булган. Регина ул ташларның сыйфатына үзе дә гаҗәпләнә: «Алар югары сыйфатлы, тик барыбер чын таш түгел», – ди.Киңәш:Кыйммәтле ташлы зәркән бизәнү әйберен үзегезгә аласыгыз йә кемгәдер бүләк итәсегез килсә, иренмәгез, сатучыдан сертификатын сорап, сыйфаты белән кызыксыныгыз. Затлы товарны белгеч белән киңәшеп алсаң яхшырак. Ул асылташның чынмы-ясалмамы икәнен әйтеп бирә, кайсы бизәнү әйберсенә тукталырга кирәген киңәш итә.Геммологик экспертиза асылташларның үзенә тәңгәлләрен, аларның синтетик аналогын һәм имитациясен билгели. Болар эксперт булышлыгы белән махсус геммологик җиһаз ярдәмендә ачыклана, ташның метрик, микъдар һәм сыйфат бәяләмәсе тикшерелә.Зәркән эшләнмәнең геммологик экспертизасы вакытында аның нәрсәдән эшләнгән булуы ачыклана, ягъни материалларга диагностика ясала,  кыйммәтле ташларның авырлыгы, аларның төсе, сыйфаты, эшкәртелү эзләре күрсәтелә. Тамгасы булса, бу хакта мәгълүмат бирелә. Зәркән эшләнмәләрдәге кимчелекләр дә өстәп языла.фото:https://pixabay.com
syuyumbike
mass_media
Мөнәсәбәтләр
21 Февраль 2018 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rstm-minehanov-avtoshrd-yaa-kompleks-achuda-katnas
Рөстәм Миңнеханов Автошәһәрдә яңа комплекс ачуда катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә Россиядә иң эреләрдән булган кош ите эшкәртү - «Агросила "Чаллы-МПК"» комплексын ачты. Республика лидерын шәһәр мэры Наил Мәһдиев, вице-премьер - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов яңа комплекс белән танышты. Аерым алганда, аңа төрү һәм кисү, суыту, әзер продукция, чимал әзерләү, ярымфабрикатлар җитештерү цехларын күрсәттеләр.«Бу инвестицион проект шаккаттырды. Аның бәясе 3 млрдтан арта һәм ул бик кыска вакытта гамәлгә кертелде. Иң мөһиме, ул тәүлегенә 144 тонна тавык итен тирәнтен эшкәртүче заманча предприятие», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.Шулай итеп, комплексның еллык куәте 50 мең тонна ит эшкәртерлек.Проектның акланышы 2021елга ниятләнелә. Комплекс тулы куәтенә 2017 ел азагында эшли башлаячак.Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
17 марта 2017, 19:28
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/omikron-koronavirusny-sogy-dulkyny
"Омикрон" - коронавирусның соңгы дулкыны?
“Омикрон” штаммы коронавирусның соңгы дулкыны булырга мөмкин.
Инде 10 февральдән соң ул чигенә башлаячак, дип фаразлый вирусолог Петр Чумаков.“Коронавирусның бу дулкыны ничек тиз күтәрелсә, шулай ук тиз генә чигенә дә”, - ди ул. Аның фикеренчә, чынлыкта, “омикрон” йоктыручылар саны күбрәк булырга мөмкин, чөнки күпләр аны бернинди симптомнарсыз җиңел кичерә. Әмма ул бик тиз йога.Вирусолог әйтүенчә, коронавирусның киләсе дулкыны булса да, ул сизелмәячәк. Кешенең иммунитеты ныгыды, шуңа күрә халык киләсе дулкынны сизми дә калырга мөмкин, ди Чумаков.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
27 января 2022, 09:06
https://syuyumbike.ru/news/proza/sia-kem-khua
Сиңа кем хуҗа?
null
(Хикәя)Диләнең унҗиде яшендә үлә-бетә гашыйк булган егетен әнисе беренче күрүендә үк ошатмады.– Тәрбиясез! Авызын чапылдатмыйча ашый да белми! Чәен дә шүпереп эчә. Далада үскән бала диярсең! Моның белән кеше арасында күренергә дә оят! Ата-анасы юк мәллә аның?Юкса, ул үзе дә кызын ялгызы үстерде. Кияүгә чыккач, башта бик озак баласыз яшәделәр. Ни хикмәт, яше кырыкка якынлашканда гына Диләсен алып кайтырга насыйп булды. Кызганыч, әтиләре генә бик иртә китте...Кызның икенче егете аннан ун яшькә өлкән булып чыкты.– Утызга җиткәнче ник өйләнми йөргән соң ул? Тикмәгә түгелдер инде! Бу чибәрлегең белән яшьрәкләр дә бетмәгән, башыңны әйләндермәсен әле!Аннан соңгысына әнисе башта сүз әйтмәгән иде, тора-бара егетнең бер өйләнеп аерылган кеше икәнен белгәч, кара тавыш чыгарды.– Ул дип авызыңны да ачасы булма! Бер аерылган икенчесе белән дә яши алмый ул. Бетмәс әле үз тиңең!Аннары Диләгә кәеф-сафа корырга ярата торган егет эләкте, бераздан гаиләле ир сүз катып йөри башлады, соңрак танышканы авыл җиренә китәргә үгетләде. Кыскасы, гомер уза  торды, Дилә яраткан, әнисенә ошаган кеше табылмады.Кырык яшендә  Дилә япа-ялгызы калды – әнисе кызының бәхетле булуын күрүдән өмет өзеп, бакыйлыкка күчте. Юкса соңгы елларда «кем булса да, булсын, үзең ошатсаң, сүзем юк» диебрәк яши башлаган иде инде. Булмады.Өч бүлмәле болын кадәр фатир, ялтырап торган өр-яңа япон машинасы (анысын соңгы вакытларда ел саен диярлек алыштырдылар), шәһәр читендә генә менә дигән бакча – бөтенесе бер Дилә кулында калды. Ни туган-тумачасы, ни бала-чагасы... «Яшьлек дустым» дип өзелеп торган  кешесе дә юк. Дусларның бер ишләрен  югалта торды, икенчеләрен таба торды. Алары да әнисенә ошамады. Һәрберсеннән гаеп тапты. Дөрес, аралашыр кешеләре күп Диләнең. Парлылары да, парсызлары да. Алары үзләренә чакырмый, күбрәк аның өенә килергә ярата. «Өең дә зур, күңелең дә иркен», – дип, мактый-мактый йөриләр. Диләгә шул җитә. Чакырмасалар ни, аны кешегә санап яшәүләре ни тора.Бер килүләрендә араларында Илшат исемле яшь кенә егет тә бар иде. Диләнең бер ахирәте аны «туганнан туган энем» дип таныштырды. Илшат шат күңелле, җор телле булып чыкты, табын артындагыларны көлдереп үтерә язды. Бераздан Диләне биергә чакырды. Биленнән кочып алды да, аңа ашардай булып карады. Зәп-зәңгәр матур күзләре Диләнең йөзенә ябышып калдымыни!– Беләсезме, мин сезне бер киноактрисага охшатам... Юк, юк, сез аннан да гүзәлрәк! Парыгыз юк икәнен беләм. Ә ярыгыз? Мин сезне аннан талап алачакмын!Дилә аңа көлеп карады:– Ничә яшь соң сиңа, үскәнем? Әниең тиңендәге апаңны шулай шаяртырга ярый димени?Илшат тукталып калды, тураеп басты. Йөзе турсайды.–  Мине бөтенесе бала-чагага чутлый. Яшь күренүемә үзем гаеплеме? Утыз бишем тулды. Ышанмасагыз, әнә, апамнан сорагыз!Ул үпкәләгән бала кыяфәте чыгарып урынына барып утырды.Дилә аның апасыннан сорап тормады. Кирәге бар иде!Ул чакта шулай уйлаган иде дә, Илшат көн аралаш диярлек килеп йөри башлагач, ияләнеп тә китте тагы. Яшь аермасы – биш ел, әллә ни куркыныч түгел ич! Егерме биш ел булганнар да яши бит әле. Тик менә... әнисе ни дияр иде икән? Хәер, фатихасын биреп китте инде ул. Дилә урамына да бер бәйрәм килергә тиештер бит?Илшат килә-китә озак йөрмәде, бер матур көнне бар булган әйберен ике чемоданга төяп килеп керде.– Синнән башка бер минут торырлык та хәлем юк, – диде. Дилә тәмам эреде. Үз гомерендә бу кадәр яраткан кеше булдымыни аны?!Аннары булып узган вакыйгаларның тизлегеннән Диләнең башы әйләнде. Балдаклар алышынды, паспортларга мөһер сугылды, бик якын кешеләр генә чакырылып, туй мәҗлесе дә гөрләп алды. Хатын бәхетле, бик бәхетле иде! Әллә кайларга очасы, бар галәмне кочасы килә!..Айнуы да тиз булды. Илшат сменалы эшкә йөри, кичкегә киткән көне иде. Күптән кул тигәне юк дип, Дилә өен тәртипкә китерергә тотынды. Документлар тартмасына тыгылды, аласын алды, куясын куйды. Язылышу кәгазен тартып чыгарды – карасана, күз дә салып караганы булмаган икән! Күрде дә имәнеп китте – Илшатка утыз биш түгел, егерме биш икән ләбаса! Әнекәем генә лә! Дилә бер ара аңгыраеп утырып торды. Аннары тынычлана төште. Ярарсана! Мәхәббәт яшькә карый димени. Тик менә алдашуы... Яратам дигәч тә...Диләнең кулыннан эш төште. Булмый, урам әйләнеп булса да керергә кирәк.Аяклары  Илшатның апасы яши торган фатирга таба алып китте. Кем белән дә булса бүлешергә кирәк бит инде!Бүлешү генә булмады инде бу, килеп керешенә ахирәтенә ташланды.– Ник әйтмәдең соң син аны миңа? – диде.Апа кеше аңа аптырап карады.– Ә син сорадыңмы соң? Мин беләсең дип уйладым! Мәхәббәттән  башы чуалган моның диештек тә, бетте шуның белән.– Соң аның үзенә дә яшь кеше белән тору рәхәтрәктер бит инде!– Алай дими ул. Бик удобно ди. Бер әнидән икенче әни кулына күчкән кебек булдым, ди. Ашатасың, эчертәсең, өс-башын карыйсың. Фатир проблемасы да юк. Рәхмәт, пропискага да кертеп куйдың. Юкса йөри иде сукбай сыман тегендә-монда төртелеп.Диләнең күңеленә «тараканнар» кереп оялады. Илшат аңа «удобный кеше» булганга ияләнгән, димәк! Шулай да бу хакта аның үзенә сүз кузгатмый торырга уйлады. Белмәмешкә салышып яшәп торсын әле.  Аннары күз күрер...«Күзе күргәнче», дөресрәге, Илшатның кем икәнен аңлап өлгергәнче соңга калды Дилә. Аның матур күзләренә, күңелләрне эретерлек тәмле сүзләренә алданды. Әнисе исән чак булсамы?! Ул аларның икесен дә үз урыннарына бик тиз утыртып куйган булыр иде. Дилә аның киңәшеннән башка яши белергә өйрәнмәде шул.Өйләнешкәннәренә алты ай дигәндә хатынның бар булган байлыгы Илшат кулына күчеп бетте. Анда да әллә ни тирәнгә кереп уйланмады Дилә. Хафаланырга сәбәп юк, йортта ир кеше хуҗа булырга тиештер бит инде ул!Бер көнне эшеннән иртәрәк сорап китте – бүген Илшат та өйдә булырга тиеш, бакчаларына барып килерләр, бәлки...Илшат өйдә иде. Һай, өйдә булмаган булса!.. Үзе генә түгел, яшь кенә чибәр хатын белән  чөкердәшеп чәй эчеп утыралар иде. Дилә килеп тә керде, исәнләшкән авызын ябарга онытып, катып та калды. Башыннан уйларының әйбәте дә, начары да сызылып узды. Тегеләрнең генә исе китмәде. Чибәр ханым, урыныннан кузгалып, матур хәрәкәтләр белән Диләгә таба китте.– Илшатның әнисе буласыздыр, әйеме?Дилә дәшмәде, хәле китеп, карашын иренә күчерде. Тегесе ямьсез итеп ыржаеп көлде. Зәңгәр күзләренең төсе уңган иде...Судлашып йөрисе булмады – бала-чагалары юк, икесе дә риза – шуңа күрә аерылышу кәгазен бик тиз биреп чыгардылар....Инде ничә көн бүлмәсеннән чыкмый Дилә. Бәхетсезлеге белән кочаклашып елап ята. Илшат аның янына керми, телефоннан гына дәшә:– Минем фатирны кайчан бушатырга уйлыйсың? – Башка сүзе юк, унбиш минут саен шуны кабатлый. Тавышы баш түбәсенә чүкеч белән бәргән кебек була. Телефонын өзеп куеп та карады хатын, Илшат, кереп, йодрыкларын уйнатты:– Үзеңнең көчең җитмәсә, булышам мин сиңа җыенырга! Бу йортта кем хуҗа икәнен оныттыңмы?!Әнисе юк. Булса, әйтер иде ул кемгә кем хуҗа икәнен. Үзенә үзе хуҗа булырга өйрәнә алмады шул Дилә...
syuyumbike
mass_media
Проза
22 Июнь 2020 - 17:16
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/v-zagorevsheysya-v-chelnakh-gazeli-postradali-dvoe-muzhchin
В загоревшейся в Челнах «Газели» пострадали двое мужчин
Они госпитализированы в ожоговое отделение БСМП
Сегодня,  в полдень, на  Сармановском тракте произошло ЧП  –  на ходу загорелась грузопассажирская«Газель».Очевидцы вызвали пожарных и бригаду «скорой».  К сожалению,  не обошлось без пострадавших – ожоги лица и рук получили двое находившихся в салоне 54-летних мужчин – их доставили  в БСМП.К  ликвидации последствий происшествия привлекли 10 человек и 3 единицы техники.Причины возгорания предстоит установить инспекторам отдела надзорной деятельности.http://chelny-izvest.ru/news/proisshestviya/v-zagorevsheysya-v-chelnakh-gazeli-postradali-dvoe-muzhchin
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-06-21 16:29:00
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/hokuk-sakchyilaryi-da-avap-totachak
Хокук сакчылары да җавап тотачак
Татарстанда быелның 11 аенда коррупциягә кагылышлы 1100 җинаять очрагы теркәлгән, шуның 272се ришвәтчелек белән бәйле.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында, БМО тарафыннан билгеләнелгән 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, матбугат конференциясе булды. «350 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Штраф белән генә чикләнмәскә, ә төрмәгә үк утыртырга кирәк. Без прокуратура сафларының чисталыгы өчен дә көрәшәбез. Мәсәлән, Арча районы прокуроры ярдәмчесе ришвәтчелектә фаш ителде», - диде Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков.Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айрат Әхмәтшин сөйләгәнчә, республиканың элеккеге юстиция министры Мидхәт Курмановның улы Илдар Курмановка бәйле эшне тикшерү дәвам итә. «Илдар Курманов «Леруа Мерлен» фирмасына китергән 47 миллион сум зыянны кире кайтара башлады, тикшерү эшләренә ярдәм күрсәтә. Шунлыктан, аңа карата кулга алу чарасы кулланылмады. Ә «домашний арест» ниятләнелә», - диде Айрат Әхмәтшин.«Коррупциянең котырынуы ул - феодализмга кире кайту. Урта гасырлардагы кебек хокуклар бозыла, туган-тумачалык һәм әшнәлек тамыр җәя, илнең икътисади үсеше тоткарлана», - диде Илдус Нәфыйков. Норлатта җирле яшьләр белән читтән килгәннәрнең күмәк сугышып алуларында да коррупция билгеләре барлыгын искәртте прокурор.Ольга Шамышева белән бәйле эштә тикшерү идарәсенең элеккеге хезмәткәрләренең катнашы юклыгын ассызыклады Айрат Әхмәтшин. Ольга Шамышеваның гомерен такси йөртүче өзгән.
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
09 декабря 2013, 07:14
https://shahrikazan.ru/news/avyil/saharnen-matur-utlaryna-kyzygucylarny-avylda-kaldyrasy-ide
Шәһәрнең матур утларына кызыгучыларны авылда калдырасы иде
Яңа Чишмә авылы. Анда нәрсә бар соң инде дип, үземнең дә уйлаганым бар, яшереп тормыйм.
Чынлыкта исә, матур гына тормыш итәр өчен бөтен әйбер эшләнгән, әмма чишәргә кирәк булган сораулар да юк түгел. “Райүзәгең гүзәлме?” проекты белән шушы район үзәгенә килеп җиттек.Шунысы гаҗәпләндерде, Яңа Чишмәгә керә торган җирдә үк ике асфальт һәм бетон ясый торган завод балкып тора. Шуның берсе Татарстанныкы, икенчесе – Белоруссиянеке. Болай булгач, әлеге район үзәгендә бөтен җирдә яхшы юллардыр инде. Хәер, авылга керә торган җирдә ул бик шәп, эчендә дә начарларын күрмәдем. Бәлки мин яхшыларыннан гына йөргәнмендер, әмма монда юлларга игътибар зур икәнлеге сизелә. Тагын бер аерымлык, ул да булса, Яңа Чишмәнең шартлы рәвештә икегә бүленүе: бер өлеше аста урнашса, икенчесе калкулыкта. Шул тауга без дә мендек, аннан бөтен район үзәге уч төбендә кебек күренә.Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анна Бутина белән авыл буйлап йөреп килдек. Юлыбыз 3нче мәктәп яныннан башланып китте. Тиз арада үзәк ял итү паркына барып җиттек. Күп кенә район чаралары шушында уза икән. Эчендә балалар мәйданчыгы да, утыргычлары да, фонтаны да бар, хәтта бассейн да ясалган. Җәен җирле халык монда күп килә. Яңа Чишмә янында Чулманы яисә Иделе булмагач, үзләре шундый форматта пляж шикелле җир эшләп куйганнар.Ә инде аның каршында зур гына йөзү бассейны һәм спорт комплексы урнашкан. Әлеге объектлар 10 еллар элек барлыкка килгән. Әйтергә кирәк, район үзәге иң беренчеләрдән булып төрле дәүләт программаларында катнашып, нефтьчеләрнең грантларын кулланып, кирәкле биналы булганнар һәм алар ничә еллар халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге бассейн белән спорткомплексның архитектурасы башка районнарныкыннан аерыла.Ленин урамы Яңа Чишмәдә дә бар һәм ул үзәк урам булып санала. Әйләнә-тирәдә төрле төскә буялган йортлар басып тора. Баксаң, авылдагы күпфатирлыларның барысы да шундый стильдә эшләнгән икән. Аларны күргәч, күңелләр күтәрелеп китә, алайса күп кенә җирләрдә соры биналар төзеп куялар. Ленин урамы үзе киң, тротуары да юл буена ясалган, бөтен җирдә кибет һәм төрле оешмалар сибелгән. Шәхси бизнесның үсүе инде бу. Озакламый шул урам буенча урнашкан скверга килеп терәлдек. Төсле-төсле күпфатирлы йортлар янында гына шундый җәмәгать урыны эшләп куйганнар. Анда балаларга уйнарга мәйданчык та бар, спорт яратучылар өчен дә җайланмалар ясалган. Яңа Чишмәдә хәләл-кафе да ачылган.Ә бит аны кайвакыт зур шәһәрләрдә дә таба алмыйсың. Монда һаман да автостанция эшләп килә. Район эчендә 8 маршрут буенча автобуслар йөри. Авыл халкының атнага 3-4 мәртәбә Яңа Чишмәгә килергә мөмкинлеге бар. Район башлыгы Вячеслав Козлов әйтүенчә, бу хакта кешеләр гел сорап килгәннәр, чөнки үзәккә барып җитү проблемалар тудырган. Сорау хәл ителгән. Өстәвенә, автостанциядән Татарстанның 10 шәһәренә барып була, Самара, Тольятти һәм Ульяновскныкылар да туктала, ди. Аның янында хоккей тартмасы күренде. Ул Яңа Чишмә гимназиясенә карый. Гомумән, авылда 5 балалар бакчасы һәм өч мәктәп эшчәнлек алып бара.Анна Ивановна белән сөйләшә-сөйләшә район мәдәният йортына килеп җиттек. Анда “Татнефть” оешмасының грант акчасына капиталь ремонт эшләнгән. Яңа Чишмә районында дәүләт программаларына гына салынмаганнар, башка варинатлар да кулланыла, файдасы гына булсын дигән фикер белән яшиләр. Район мәдәният йорты каршында зур мәйдан бар. Анда Яңа ел бәйрәме уза икән. Аннан соң без авылның икенче ягына киттек. Бу җирдә халык өчен бик кирәкле булган объектлар төзелгән – Никах сарае һәм балалар сәнгате мәктәбе. Бер стильдә эшләнгәннәр. Янәшәдә генә Гаилә паркы балкып тора. Аның кырыеннан Студенец дигән кечкенә генә елга ага. Ярын матур итеп төзекләндергәннәр, ял итү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.Әйттек бит әле, Яңа Чишмәдә дәүләт программалары белән генә яшәмиләр дип, авылда Тахаутдиновлар гаиләсе хисабына футбол манежы төзиләр. Шул объектны сорап, спортчылар күп тапкыр мөрәҗәгать иткән булганнар, менә ишеткәннәр бит. Киләчәк буын вәкилләрен искә алып, элеккеге райком бинасына ремонт ясап яталар, анда яшьләр үзәге ачылачак. Аның матурлыгын күрсәгез сез, советлар союзы вакытына кайткан кебек тоясың, әмма барысы да заманча итеп эшләнә. Аның янында Җиңү скверы бар.Булачак яшьләр үзәгеннән ерак түгел район хакимияте бинасы урнашкан. Каршында исә зур мәйдан, ул машина кую урыны буларак кулланыла. Шулай да, кайбер район үзәкләреннән аерым буларак, аның аша техника йөри ала. Без алга таба узган идек, зур гына кунакханәгә тап булдык. Баксаң, анда Белоруссиядән килгән юл төзүчеләре яши икән. Район үзәге яныннан Чишмә елгасы ага. Чаңгыда йөрү базасын һәм балалар лагерын карарга шуның яныннак бардык. Әлеге объектлар да халык өчен эшли.Шунысы игътибарга лаек, үзенең яшенә дә карамастан, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов социаль челтәрләр белән актив куллана, яшьләр белән дә әллә нинди кызыклы акцияләрдә катнаша, комментарийларны да үз куллары белән яза. Аның фикеренчә, халык белән шул рәвешле элемтә булдырсаң, күп кенә проблемалар хәл ителә. Әйтик, хәзер хакимият тарафына мөрәҗәгатьләр сизелерлек кимегән. Шулай да җитәкчене бер сорау аеруча бик нык борчый. Ул яшьләрне шәһәрнең матур утлары үзенә җәлеп итә, аларны районда калдырасы иде дип, кайгыра.Ә бит монда тормыш итәр өчен бөтен нәрсә дә бар. Шул ук вакытта Вячеслав Козлов торак төзергә һәм эш урыннары булдырырга кирәклеген бик яхшы аңлый. Бизнесның Казан яисә Чаллы кебек зур шәһәрләр тирәсендә бөтерелүен, аларга Яңа Чишмә кебек ерак районнар кирәкмәвен дә әйтми булдыра алмый. Халыкны борчыган проблемаларга да тукталдык. Вячеслав Козлов белдерүенчә, бу – суның сыйфаты. Әлеге сорау республиканың көнъяк-көнчыгыш районнарына карый. Ә инде Яңа Чишмәнең үзенә генә хас булганы да бар. Район үзәгендәге 1800 йорт юынтык сулар чокырлы, аларны үзәк канализациягә тоташтырырга кирәк. Әлеге калдыклар туфракның өске катламын пычрата....Эшлисе бар икән әле район үзәгендә, вакыт көтми бит, гәрчә бөтен шартлар да бар, югыйсә. Адәм баласы гел яхшылыкка омтыла, Яңа Чишмә ничек калышсын инде?
shahrikazan
mass_media
#Авыл
19 ноября 2023, 14:03
https://shahrichalli.ru/news/novosti/v-orlovke-nachnut-snosit-doma
В Орловке начнут сносить дома
Исполком Набережных Челнов к весне планирует приступить к сносу трех домов в поселке Орловка, где пройдет продолжение Московского проспекта. Вероятнее всего, они будут демонтированы силами МУП «ПАД».
Исполком Набережных Челнов к весне планирует приступить к сносу трех домов в поселке Орловка, где пройдет продолжение Московского проспекта. Вероятнее всего, они будут демонтированы силами МУП «ПАД».Через Орловку планируется протянуть 2,7 км четырехполосной дороги. Как только город завершит расчеты с собственниками, начнется проектирование дороги и моста. Собственно строительные работы намечены на 2021 год, однако мэр Наиль Магдеев не исключил возможности старта уже в этом году.ФОТО из открытых источников
shahrichalli
mass_media
Новости
2020-01-21 08:16:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sinoptiklar-kary-yuk-karly-yagyry-bulyrga-mmkin
Синоптиклар: кары юк, карлы яңгыры булырга мөмкин
Быел көз тоткарланды, әмма салкын  барыбер киләчәк.
Быел Казанда уртача тәүлеклек температураның ноль градус аркылы күчүе 10 көнгә соңга калып булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.«Әлегә Казанда җылы, чөнки без антициклон йогынтысында җылы секторда торабыз. Кичкә салкын фронт узачак, температура түбәнәя, якшәмбе көнне тагын җылыначак. Киләсе атнадан башлап, без циклонның салкын секторында булабыз, безнең территория аша төньяк агымнар узачак, шуңа күрә температура кимиячәк. Якын көннәрдә явым-төшем көтелми», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 9 һәм 10 ноябрьдә көндез Татарстан башкаласында карлы яңгыр явуы көтелә. Кар шулай ук 11 ноябрьдә көндез яварга мөмкин. Сишәмбе көнне көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1, ә чәршәмбе көнне -3 градус булачак.«Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура инде биш тәүлек дәвамында тискәре булырга тиеш. Климатик үлчәүләр буенча ноль градус аркылы күчү гадәттә шәһәрдә 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр бара. Киләсе атна башында уртача тәүлеклеклек норма 2 градус салкын булачак» - дип өстәде Переведенцев.Быел көз тоткарланды, әмма салкын  барыбер киләчәк. Шулай итеп, 10 ноябрьдә Казанда тәүлеклек температура -1,5 градуска кадәр төшә. Шул рәвешле без климатик нормага киләчәкбез, дип язаТатар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
05 ноября 2020, 18:09
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/20dn-artyk-keshe-tnl-beln-attraktsionda-elenep-kalgan
20дән артык кеше төнлә белән аттракционда эленеп калган
Волгоградның Үзәк мәдәният һәм ял паркында ял итү берничә дистә кеше өчен чын мәхшәргә әйләнә. Күзәтү тәгәрмәче (колесо обозрения) -паркның төп үзенчәлеге булып тора. Аны 2018 елгы Дөнья чемпионатыннан соң төзегәннәр һәм ул һәркемгә ошаган. Кемнең генә шәһәрне кошлар очышы биеклегеннән карыйсы килми икән?
22.00 сәгатьтән соң күзәтү тәгәрмәче эшләтелеп җибәрелә. Бу вакытта кабиналарда 24 кеше булган. Күпмедер вакытта аттракцион кискен генә туктала да, кабиналарда ут сүнә. Бу мизгелдә биредә утыручы һәркемне дә курку хисе биләп ала. 10 минутлык сәяхәт шулай тәмамланыр дип кем уйлаган.Парк хезмәткәрләре көпчәкне мөстәкыйль рәвештә эшләтеп җибәрә алмый. 50 метр биеклектәге кабиналарда ябылып калган кешеләрне төшерү мөмкин түгел. Нәтиҗәдә, вакыйга урынына җирле коткаручыларны чакыралар.volgograd.kp.ru язганча, аттракционда эленеп калган кешеләр турындагы хәбәр диспетчерларга 22.10 сәгатьтә кергән. Парк хезмәткәрләре аңлатканча, гадәттән тыш хәл электр үткәргечнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Аттракционны алар башлап җибәреп, кешеләрне душ кабинкаларыннан чыгарып җибәрә алмаган.Бәхеткә, барысы да уңышлы тәмамланган. Аттракционда эленеп калган зыян күрүчеләрне янгын баскычлары ярдәмендә төшерделәр. Беркем дә зыян күрмәгән.Фото:http://Волгоград өлкәсе буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 июля 2022, 11:29
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tanylgan-kinooperator-vafat
Танылган кинооператор вафат...
Россиянең халык артисты, танылган кинооператор Вадим Алисов вафат.
Бу хакта ул укыткан институтта хәбәр иттеләр. Вадим Алисовка 80 яшь иде. Ул - күп кенә совет киноларын төшергән чын профессонал. Алар арасында “Зигзаг удачи», «Гараж»,  «Вокзал для двоих», «Жестокий романс», «Забытая мелодия для флейты», «Дорогая Елена Сергеевна» һәм башкалар бар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
10 мая 2021, 09:48
https://syuyumbike.ru/news/lyubovnye-istorii/bkhetlrne-ezlp-baryshlyy
Бәхетләрне эзләп барышлый
null
Таныштык, табыштык дигәндә генә сукмаклар кинәт аерыла да ике арага юллар, чакрымнар ята. Гашыйкларның бик күбесенә таныштыр бу халәт.Ә мәхәббәт күп нәрсәләргә сәләтле ул. Тирә-юньдәгеләргә бик кырыс булып күренгән ир-ат күңелендә шигырь тудыра мәхәббәт, аны телефонга «бәйләп» куя, зәмһәрир салкыннарда туңуын оныттыра, ашау-эчүдән ваз кичтерә... Ә минем бу язмамда мәхәббәт белән юл сүзе гел янәшә тора. Бер-береңә барып җитү өчен ничә чакрым узарга, күпме җәяү атларга кирәк икән? Юлның аргы башында көтәр кешең торса, көн-төн барырга да әзер дияр кемдер. Анысы дөрес. Тик шулай да...1983 ел. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына ар­миядән ике егет кайтып төшә. Егетләр – ахирләр. Солдатка кадәр дә техникумда бергә укыганнар, Оренбург якларында бергә хезмәт иткәннәр, инде менә укуларын кабат бер парта артында дәвам итәчәкләр. әлфис белән Фарис юлда ук сүз куешалар: группадаш кызлар белән йөрмәячәкбез, чөнки берсенә сүз кушсаң, калган утызы үпкәләячәк.Тик акылга буйсынып яшәсә, яшьлек буламыни ул?! Башта Әлфис гашыйк була. Аннан, декабрьдәге практика вакытында әгерҗе районы Кадыбаш авылы кызы Гөлфия белән Фарис бергә туры киләләр. Янәшә утырып чишкән бер мәсьәлә егет белән кызны әллә нишләтә дә куя... Шул көннән башлап уеннан, күңеленнән бер минутка да чыкмаган Гөлфияне Фарис Яңа ел алдыннан тәүге очрашуга чакыра.Вакыт тиз уза. Гашыйкларга – бигрәк тә. Чыгарылыш имтиханнарының килеп җиткәнен һәм үтеп киткәнен белми дә калалар. Кулда юлламалар: кызга эшкә Свердловск өлкәсенә, Фариска – Владивостокка.Хәзергеләргә рәхәт, теләгән минутта кесә телефоныннан номер гына җыялар да дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче сөйгәннәренең тавышын ишетә алалар. Ә ул чакта... Яраткан җанга иң зур газап – бердәнберен күрми тору, күзләренә бага алмау, тавышын ишетмәү. җәйнең ямен җуйган, туган авылында үзенә урын тапмаган Фарис бер көнне тота да... юлга кузгала. өйдәгеләргә: «Иптәшләрне күреп кайтам әле», – ди. Сарапул шәһәренә кадәр су юлы белән «Метеор»да бара, аннан – таксида, калган сигез километрны инде җәяү генә тәпили.Кадыбашта аның киләсен, әлбәттә, берәү дә белми. Өй тулы кунак. Гөлфиянең исә мәктәпне тәмамлаганга биш ел тулу уңаеннан классташлар белән очрашу кичәсе икән. Чәйләр эчкәч, очрашуга алар җитәкләшеп икәү бергә баралар.Ике көн эчендә әллә никадәр вакыйга булырга өлгерә. Егет белән кыз көн буе басуда чөгендер утыйлар. Ә кичен авыл егетләре Актаныштан кадәр килгән кунак егетне кыйнамакчы булалар. Аннан... Гөлфияне кияүгә сорап киләләр. Фарис верандада барысын да ишетеп, тыңлап утыра. Ярый әле, булачак әбисе: «Бирә торган кызым юк», – дип, яучыларны бик тиз кире бора.– Әйдә безгә кунакка, – ди Фарис Гөлфиясенә, – мин әниләргә әйтеп килдем, алар анда көтеп торалар.Гөлфиянең әти-әнисе бер күрүдә ошатканнардыр Фарисны, ышанычлы, төпле егет икәнен аңлаганнардыр, югыйсә, кызларын аңа ияртеп җибәрерләр идемени?!Яңгыр явып узган була. Кадыбаштан асфальт юлга кадәр яшьләр унсигез чакрым җәяү атлыйлар. Ниһаять, Ямалыга алып чыга торган «Метеор»га барып җитәләр, ул исә яңа гына киткән булып чыга. Озак кына икенчесен көтәләр. «Метеор»дан төшкәч, тагын алты чакрым җәяү баралар. Инде бу якка кайтып җиткәч, Чалманарат авылыннан соң – кабат җәяү. Өстәвенә, Фарис машинадан сикереп төшкәндә аягын авырттыра. Иске җияшкә алар таң белән, иртәнге сәгать өчтә кайтып керәләр. Өйдә аларны, әлбәттә, берәү дә көтми...Булачак кияүгә Кадыбашта чөгендер утатсалар, булачак килен печән өстенә эләгә. Тик эшнең авырлыгын тояр чакмыни?! Яратканың белән янәшә булганда таулар күчерергә дә мөмкин диләр, дөрес әйтәләр. Ике-өч көннән Гөлфия әгерҗесенә кире кайтып китә. Инде юлга җыена башларга да вакыт. Күз күрмәгән яңа җирләр, беренче эш урыны көтә аларны.Фарис белән Әлфискә юллама икесенә бер якка була. Егетләр Уфадан Новосибирскига очалар, аннан Владивостокка. Юллар шунда аерыла. Фарис, кулына кышкы киемнәре шыплап тутырылган чемоданын тотып, шәһәрдән 170 чакрымдагы совхозга барып төшә, ә анда... аны берәү дә көтми булып чыга, «урын юк», диләр. Юк икән, юк, кире кайтып китәр, туган якта эш табылмый калмас. Тик егет билетны башта Уфага да, Казанга да түгел, ә... Свердлауга ала. Кесәсендә Гөлфиясе эшкә барачак урынның адресы, сорашырга теле бар, шулай булгач, табачак, күрәчәк ул аны!Гөлфия эшкә билгеләнгән хәрби частька ул якшәмбе көнне барып керә. Кизү торучы: «Ә сезнең танышыгызны Пуксинка авылына җибәрделәр», – ди. Анда исә «кукурузник» кына оча икән.Хәзергеләргә рәхәт, теләгән минутта дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче сөйгәннәренең тавышын ишетә алалар.Самолет егетне тау түбәсе шикелле җирдә төшереп калдыра да, санаулы гына пассажирларын алып, үзе тагын да ераккарак оча. «Башка юл юк, әнә шул тар гына сукмактан аска таба ике-өч чакрым атларсың», – дип өйрәтеп җибәрәләр Фарисны. Пуксинка авылы дигән җирләре төрмә булып чыга, димәк, Гөлфия каты режимлы шушы колониядә эшли... Төрмәнең конторасын эзләп таба Фарис, нинди йомыш белән йөрүен аңлата. «Әйе, безнең хезмәткәрләр исемлегендә андый кеше бар, тик ул моннан 120 чакрым ераклыктагы ярдәмче хуҗалыгыбызда эшли», – диләр. җавапны тыңлап та бетерми егет: «Ә анда ничек барырга?» – ди. «Унбиш көнгә бер тапкыр катер йөри». Менә-менә күрәм дип ашкынганда унбиш көн бер гомер ләбаса ул, аннан ул чаклы вакыт монда ничек ятасың?! Егетнең гаҗизлеге, чарасызлыгы йөзенә чыга бугай, контордагылар дәррәү аны юатырга керешәләр: «Ут бирсәләр, бүген кич рациядән сөй­ләштерербез». Ут бирүен бирәләр дә, элемтә ялганмый. Өзелеп икенче кичне көтә Фарис. Әмма моңарчы икесенең дә рация аша сөйләшкәннәре булмаганлыктан, аралашу әллә ничек, өзек-төтек кенә килеп чыга, берсе әйткәнне икенчесе ишетми аптырыйлар. Фарис сөйгән кызының: «Китмә, көтеп тор», – диюен аңламый да кала.Ярдәмче хуҗалыкның өлкән икътисадчысын – Гөлфияне моторлы көймә шул ук көнне Пуксинкага китереп тә җиткезә. Килүен килә кыз, тик Фарис кына инде күптән күктә, «кукурузник»та була. Уең белән чакрымнарны йөгереп түгел, очып узсаң да, ара инде якынаймый...Актанышка кайтып төшүгә, яшь белгечкә эш табыла. «Нур Баян» колхозына, Пучы авылына хезмәт хакы буенча экономист кирәк булып чыга. Бу яктан барысы да шулай тиз генә җайланса да, күңеленнән тынычлык кача егетнең: Гөлфиясе бит анда, кыргый тайга уртасында. Хатлары килеп ирешсә дә, бигрәкләр дә ерак бит. Якыннардан-якын кешесен бер күрергә зарыккан егет план кора – юллама буенча эшкә киткән кыз баланы кире кайтаруның бер генә юлы бар... Октябрь бәйрәменә кунакка кайткан Гөлфияне дә моңа ризалата. Ә Теләкәй авыл Советында эшләүче кода­-часы белән әллә кайчан сөйләшенеп куелган. Кыска­сы, кыз бәйрәмнән паспортына штамп суктырып, кулына «язылышу турындагы таныклык» тотып – «кияүгә чыгып» китә. Дөрес, кодача кат-кат кисәтә: «Быел ук өйләнешсәгез генә бирәм!» Шулай итәләр дә, Яңа елга керергә ике көн кала гөрләтеп туй ясыйлар....Сукмаклар бергә кушылганга нәкъ чирек гасыр вакыт узган. Көмеш туйгача булган бу чорның борчу-мәшәкате дә, шатлык-сөенече дә җитәрлек бит аның. Бер-бер артлы өч балалары туган: Нияз, Зилә һәм Алсу. Фарис читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Колхозның баш икътисадчысы урынына күтәрелгән. Аннан аны «Нур Баян»ның иң артта сөйрәлүче II бригадасына – Пучы ягына җитәкче итеп куйганнар. (Һәм озакламый бригада барлык күрсәткечләр буенча районда икенче урынга чыккан!) Ә 2001 елның язында инде «Әнәк» хуҗалыгы оеша. Аннан банкрот дәрәҗәсенә җиткән алты хуҗалыкны берләштереп, «Әнәк» агрофирмасы төзелә. «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» Фарис Гаязович Фәтхиев аның директоры. Агрофирманың исәп-хисап эшләрен алып баруны ул Гөлфиясе кулларына тапшырган.Бу вакыт эчендә уллары, кызлары буй җиткән. Йортка килен төшкән. Түр бүлмәдәге уенчыклар инде әнә атна азагы җитүен һәм ике яшьлек Камилә дигән кызчыкның Чаллыдан әбисе белән бабасы янына кунакка кайтуын көтәләр. Камилә диюгә, Фарис белән Гөлфиянең йөзләренә елмаю куна – онык аларга да балдан татлы.Кавышкан көннәрен моңарчы бәйрәмгә әйләндермичә генә яшәгән (эш кешесенең күңел ачуларга вакыты бармыни аның?!) Фәтхиевләр көмеш туебыз дип мәҗлес җыйсалар, йорт-җирләре, сөбханалла, иркен анысы. Ике катлы бу ташпулат Әнәктәге соңгы нигезләре булырдыр инде. Бирегә күченү бишенчесе иде, диләр. Аңа кадәр фатирда – кеше почмакларында торганнар, колхоз биргән йортларда яшәгәннәр.Һәм бу мәҗлес, әлбәттә, эчемлексез, аракысыз гына узачак. Хуҗа намаз әһеле булган йортта шайтан суына урын юк. Агрофирма җитәкчесенең үзенең кул астындагы хезмәткәрләренә, эшчеләренә дә төп таләбе бу – эчмәскә. Эчтең исә җәза каты булачак – хезмәт хакы, премияләрне кисүдән башлап – эштән азат итүгә кадәр. Төптән уйлап карасаң, икътисади күрсәткечләр буенча «Әнәк» агрофирмасының районда алдынгы урынга чыгуының сере турыдан-туры шушы таләпкә барып тоташадыр, аңа исә уртача хезмәт хакларының югары булуы килеп ялганадыр.«Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, аңлашып яшисезме?» Бу сорауны мин Фарис белән Гөлфиягә бирмәдем. Алар хакында язуымны авылдашлары үтенде, «матур яшиләр», диделәр. Тирә-күршесенең уена кадәр белеп торган авыл җирендә ир белән хатынга андый бәя бирелгән икән, димәк, бу чыннан да шулай. әлеге сүзләрдән соң миңа Фәтхиевләрне журнал укучылар алдында күңелләрен ачарга ризалатасы гына калды....Мәхәббәтеңне эзләп табу өчен ничә чакрым юл узарга кирәк икән дигән идем. Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бардыр. Минеке – бер, Фарис белән Гөлфиянеке – икенче, сезнеке өченче төрле. Әйе, сөйгәнеңнән алып китеп, сине сагыну-сагышларга салган юллар аерып кына калмый, алар әле кавыштыра да.«Сөембикә», № 2, 2010.
syuyumbike
mass_media
Пар алма
2 Ноябрь 2015 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/parlyi-gomer-yirlyi-yazmyish
Парлы гомер, җырлы язмыш
Халкыбызның танылган җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Рабига Сибгатуллина белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хатыйповның иҗат кичәсе әнә шулай дип аталган иде. 500ләп шигырьгә канат куйган, дүрт җыентык авторы булган күренекле композитор ул кичне үзенең иҗат җимешләрен тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Заманында Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичев һ.б. җырчылар тарафыннан башкарылган җырлары да экраннарда күрсәтелеп хәтердә яңарды. 40 ел буе Фәрит абый белән кулга-кул тотынышып янәшә атлаган Рабига апа үзенең моңнары белән ул кичне тагын бер кат тамашачыны сөендерде. Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхабиев, Флюра Сөләйманова, Гөлзадә Сафиуллина, Миңгол Галиев һәм башка күп кенә җырчылар репертуарыннан төшми Ф.Хатыйпов җырлары, чөнки аларны халык яратып тыңлый. Шуңа күрә композиторның күптән язылган җырларына да җан өрә җырчылар. Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов тарафыннан яңгыраганнары әнә шундыйлардан иде. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов: «Мин Фәритнең ундүрт җырын башкардым. Саф татарча, андый җырларны тудыру җиңел түгел. Фәрит Хатыйповка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирергә кирәк. Ул дөньяның төрле почмакларына барып сәнгатебезне пропагандалады. Аның иҗаты кыйммәтле асылташлар сыман», - дигән сүзләрен җиткерде. Ф. Хатыйпов белән Р.Сибгатуллинаны Теләче һәм Арчадан килгән якташлары да тәбрикләде. Рабига апа белән Мәскәүдәге студиядә белем алган бер төркем курсташлары да аларны туган көннәре белән котларга килгән иде. Җыр бәйрәмен КФУ профессоры Фуат Галимуллин һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барды.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
07 марта 2013, 07:34
https://www.beznen.ru/archive/khbrlr/081223/kup-satylgan
Күп сатылган
null
Быел гыйнвардан ноябрьгә кадәр Русиядә яңа автомобильләр сату узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 59 процентка арткан. 2023нче ел башыннан ноябрьгә кадәрге чорда илдә 1174575 яңа машина сатылган. 
beznen_ru
mass_media
null
08.12.2023
https://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/kartlyk-yais-invalidlyk-buencha-stm-pensiya-alyp-bulganyn-bel-idegezme
Картлык яисә инвалидлык буенча өстәмә пенсия алып булганын белә идегезме?
Озак кына күрешми тордык... Шушы 2-3 атна эчендә илебездәге вазгыять тагын берничә мәртәбә үз күчәре тирәсендә мәтәлчек аткан булып чыкты.
Иң кайнар бәхәсләр, әлбәттә, кара шакмаклар – QR-кодлар тирәсендә куера... Сәүдә үзәкләре, рестораннар тирәсеннән мыштым гына башланган куар-чикләүләр ахыр чиктә транспортка кадәр барып җитте. Хәзер кесәңдә шакмаклы кәгазең белән паспортың булмаса автобустан төшеп калып җәяү йөгерәчәгеңне көт тә тор... QR-кодың бар икән, син – кеше, юк икән, сине трамвайдан якаңнан җилтерәтеп чыгарып атучыга хәзер диңгез тубыктан. Хәтта әбиләрне чыгарып атучылар булды һәм аларга аның өчен берни дә булмады.Читтән карап торганда да аңлашыла ки – хөкүмәт, арт санында ботинка эзләре калдыра-калдыра, халыкны вакцинацияләнергә мәҗбүр итә. Халык исә тыңламый – аның саен карыша, аның саен киреләнә. Шулай булгач, чираттагы чикләүләргә дә күп калмагандыр, дип уйлыйм. Кайдадыр QR-кодсызларны өйләреннән чыгудан да тыйганнар икән, дигән сүз ишетелде... Озакламый, азык-төлек кибетләренә кертми башласалар да аптырамам...Азык-төлек дигәннән, кибетләргә, базарга чыккалыйсыздыр, андагы бәяләргә күз салыштырасыздыр бит? Ничек бәяләр?..Илдәге инфляциянең планнаштырылган 4,7%ны күптән узып китүен өстәгеләр дә аңлады, булса кирәк. Нәкъ шул инфляция турында уйланулар бу сишәмбе көнне Дәүдума депутатларын, пенсияләрне арттыру тирәсендә мәсьәләләргә кагылышлы рәвештә, кул күтәртеп алды.Киләсе елларга бюджетта планнаштырылган пенсия индексациясе агымдагы инфляция күләменнән кимрәк итеп салынганлыктан, канун чыгаручы җыелыш депутатлары индексация ставкаларын яңадан тикшереп үзгәртергә дигән карарга килделәр.Өстәмә чыгымнарның каян алып буласын да шундук эзләп тапканнар. Бердәмроссияле якташыбыз Айрат Фаррахов белдерүенчә, киләсе 3 елда Пенсия Фонды үзенә яңа матур биналар төзүдән тыелып торачак, шуннан экономияләнгән акчаны халыкның пенсиясен арттыруга тотып булачак. Пенсия Фонды хезмәткәрләре артларын кысып бүлмәләрендәге иске урындыкларында утырып торган арада, җәмгысе, 2022 елда 250 млн сум, 2023 елда 587 млн, 2024 елда исә 687 млн сум акча янга калачак дип белдерелә. Шушы акчаны өстәмә рәвештә пенсия алучылар баш санынча бүлеп биргәндә “страховой” пенсияләр күләме 2022 елда 17 115 сумга кадәр, 2023тә 17 893, ә 2024 елда исә, кисәк артып китеп, 18 733 сумга кадәр җитәчәк дип вәгъдә итә парламентарийлар.2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала тудырган өчен ана капиталы да артачак: 2022 елда 665 009 сум, 2023тә – 691 609 сум, 2024тә исә – 719 273 сумга тәңгәл булачак диләр пенсия таратучылар.Ә сез картлык яисә инвалидлык буенча алына торган даими пенсиягә өстәп, 25% өстәмә пенсия алып булганын белә идегезме? Белүчеләр, мәсәлән, 2021 елның 1гыйнварыннан бирле өстәмә 1511 сум 12 тиен алып ята.Кемнәргә тиешме?Төп шарт – гомеренең кимендә 30 елын авыл хуҗалыгына багышлаган булуың. Колхоз-совхозларда игенче, терлекче, тракторы, ветеринар, балыкчы һәм башка белгечлектә хезмәт куйган һәм бүгенге көндә эшләмәүче һәр пенсионер ай саен, даими пенсиясенә өстәп, мең ярым-ике мең акчаны кесәсенә бөкләп тыга ала икән бит.Белми идегезме? Районыгыздагы Пенсия фондына барып белеп кайтыгыз әле.Хәерле юллар һәм күңел тынычлыгы теләүче мине – Әмир Исламов диеп белерсез.
shahrikazan
mass_media
#Социаль тормыш
26 ноября 2021, 13:52
https://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/dnyanyi-i-zur-korne-kazanga-kayttyi
Дөньяның иң зур Коръәне Казанга кайтты
Кичә Казанга республиканың «Яңарыш» фонды заказы буенча эшләнгән дөньядагы иң зур басма - Коръән китабы кайтарылды һәм «Кол Шәриф» мәчетендә урнаштырылды.
Коръән басмасы «Реверра ЛТД» Италия предприятиесе тарафыннан эшләнгән. Дөньяда тиңе булмаган әлеге Изге китапны бастыру башлангычы белән «Акибанк» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов чыккан булган. Коръән битләре Шотландия кәгазеннән әзерләнсә, тышлыгын бизәргә малахит, ярымкыйммәтле ташлар, фионит, яшма, сусаль алтын һәм көмеш кулланылган. Аны Казанга махсус әрҗәдә китергәннәр.Коръәнне тәкъдим итү чарасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Премьер-министр Илдар Халиков, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов катнашты. М.Шәймиев үз чыгышында әлеге тарихи вакыйганың һәрберебезнең рухи һәм мәдәни тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте. Әлеге Коръән үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдәге эшләнеше белән РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды, диде ул.И.Халиков та уникаль Коръән басмасының Болгар җире өчен якты бизәк булачагын билгеләп үтте.Әйтүләренчә, бу Изге китап мәчеттә май аена кадәр торачак. Аннары аны Болгарга алып китәчәкләр. Биредә ул Идел буе болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.Гиннессның рекордлар китабына кергән әлеге иң зур Коръәнне күрергә казанлылар да килгән иде.
shahrikazan
mass_media
#Төп тема
18 ноября 2011, 08:09
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/tatar-moy-kcherel
Татар моңы күчерелә
22 мартка билгеләнгән беренче сайлап алу туры Уфа шәһәрендә билгеле сәбәпләр аркасында уздырылмады.
Әлеге чара билгесез вакытка кичектерелеп тора. Шулай да Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы үз эшен дәвам итә. 24 март көнне җюри әгъзалары Рәсәй төбәкләреннән килгән алтмышлап видео һәм аудио язмаларны тыңлады.Икенче турга узган конкурсантларның исемлеге Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сайтында. Апрель аенда узасы икенче, өченче тур һәм Гала концерт күчерелү сәбәпле видео һәм аудио язмаларны җыюны дәвам итәбез. Белешмәләр өчен телефон:8 919 690 04 22; E-mail: tm.ilham@mail.ru.
shahrikazan
mass_media
#Мәдәният
26 марта 2020, 11:16
https://beznen.ru/archive/daydzhest/231116/mer-alyshyna
Мэр алышына
null
Иннополис мэры Егор Иванов үз теләге белән эштән китүе турында гариза язган. Пәнҗешәмбе, 24нче ноябрьдә халык җыены гаризаны кабул итәргә һәм яңа мэрны сайлап куярга тиеш була. «Yota» элемтә операторына нигез салучы буларак билгеле Иванов Татарстанда ике елга якын эшләде. Яшь шәһәрне җитәкләргә төп кандидат – Иннополис башкарма комитеты башлыгы урынбасары Руслан Шаһалиев.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
23.11.2016
https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/xatyn-kyzlarnyn-xokuklaryn-daulap
Хатын-кызларның хокукларын даулап йөри торган үз хәрәкәтләре бар
“Ир – баш, хатын-муен”, – диләр бит. Моның белән килешмәүчеләр дә күп икән. Башка төрле фикер йөртүче, кыю хатын-кызлар белән аралаштык.
Тарих битләреннәнФеминизм – хатын-кызларның икътисадый, сәяси, гражданлык хокуклары ир-атларныкы белән тигез булуы өчен көрәшә торган хәрәкәт. Аның тарихы 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башына, суфражисткалар хәрәкәтеннән барып тоташа. Ул вакытта хатын-кызлар тавыш бирү, укырга керү һәм эшкә урнашу, үз теләге белән йөклелекне туктату хокуклары өчен көрәшкән.Сүз уңаеннан, Россиядә хатын-кыз хокуклары мәсьәләсе гел үзгәреп торган. Мәсәлән, 1920 елда урнашкан большевиклар хакимияте җенес тигезлеге буенча иң алдынгы карашларда булган. Хатын-кызлар сәяси хокуклар алган, аларны укырга һәм язарга өйрәтә башлаганнар. Үзәкләштерелгән ашханәләр гүзәл затларны аш-су әзерләүдән дә берникадәр азат иткән. Балалар бакчалары, баланы яслегә бирү  мөмкинлеге барлыкка килгән.Әмма бу чор озакка сузылмаган. Сталин хакимияте вакытында аерылышу процедурасы катлауланган, хатын-кызлар бүлекләре бетерелгән һәм аборт ясау тыелган.“Феминизм ирләргә каршы түгел”Бүген исә, хатын-кызларның хокукларын яклаган хәрәкәт нәрсә өчен көрәшә, дисезме. Шуны белер өчен Гүзәлия Гыйматдинова белән хәбәрләштек. Ул үзен феминисткалар рәтенә кертә.– Башта мин дә феминизмның ник кирәк булуын аңламадым. Ләкин социаль челтәрләрдә хатын-кыз хокуклары турында сөйләшүче, язучы кызларның фикерен укыгач, карашларым үзгәрде. Бу хәрәкәтнең кыйммәтләре белән кызыксына башладым. 2018 елда экоактивизм (әйләнә-тирә мохитне саклау – Ред.) хәрәкәте белән мавыгып киттем. Баксаң, бу юнәлештә күбесе – кызлар. Феминизм хәрәкәтенә кушылуга шул этәргеч булгандыр, – диде Гүзәлия.Героебызның көндәлек тормышында да бу хәрәкәтнең тәэсире сизелә икән. Гүзәлия “Хатын-кызлар дөньясы” проекты нигезендә күренекле гүзәл затларның тормыш юлы турында сөйли, экскурсияләр үткәрә.–  Көндәлек тормышта феминитивлар кулланам. Мәсәлән, хатын-кызларга галим түгел галимә, шагыйрь түгел шагыйрә дип эндәшү дөресрәк була. Аларны 20нче гасыр башында иҗат иткән шагыйрә Маһруй Мозаффария иҗатында очратып була. Феминизм турында күбрәк укыгач, фикерләү, кешеләргә карата мөнәсәбәтләр үзгәрә. Гомумән, җәмгыятьтә булган кагыйдәләрне, аларның башлангычын аңлый башлыйсың, – ди ул.– Гүзәлия, “феминизм – ирләргә каршы” дип әйтүчеләр дә аз түгел. Сез ир-атларга нинди мөнәсәбәттә?– Феминизм ирләргә каршы түгел. Бу хәрәкәт патриархатны (ир-атларның социаль, мәдәни һәм юридик яктан өстенлек итүе) кире кага. Дөресен әйткәндә, феминизм җиңгән дөнья ир-атлар өчен дә кулайрак. Мәсәлән, “кызлар өй эшләре белән шөгыльләнергә тиеш”, “егетләр еламый” дигән сүзләрне без гел ишетеп торабыз. Кызлар да уңышлы карьера төзи ала. Ир-атларның да еларга хокукы бар. Искәртеп үтәм, феминизмны яклаган ирләр дә бар!– Хатын-кызларны хәзерге вакытта хокуклары тиешенчә яклана дип уйлыйсызмы?– Юк. Хәзер, минемчә, хәл тагын да катлауланды. Хатын-кызларга карата көч куллануга каршы канун кирәк. Соңгы арада аборт ясату мөмкинлеге кыенлашты. Абортларны тыю турында сүз алып баралар, шул борчый.– Сезнеңчә аборт ясау мәсьәләсе буенча һәр хатын-кызның сайлау мөмкинлеге булырга тиешме?– Әлбәттә. Йөклелекне ясалма өзүгә тыю кертелсә, криминаль абортлар саны артачак. Тарих битләрендә мисаллар иксез-чиксез. Йөклелекне тыюны хуплаучылар әбиләреннән элек абортлар нинди шартларда ясалганы турында сорасыннар әле.– Үзегез өйдә эшләрне ничек бүлү яклы?– Һәр гаиләдә ике кеше сөйләшеп, килешеп яшәргә тиеш. Мин өй эшләрен  бер-береңнең мөмкинлекләрен игътибарга алып бүлү яклы. Гаилә – ул ярдәмләшеп, терәк булып яшәү.– Ир-атларга гына башкарырга ярый торган һөнәрләр бар. Сез моңа ничек карыйсыз?– Минемчә, хатын-кыз үзе теләгән һөнәрне сайларга тиеш. Беркөнне шахтада эшләгән кыз белән интервью карадым. Бу аның хыялы, теләге булган. Эше турында бик кызыклы сөйләде.– Ә мәсәлән, автобуста ир-атлар хатын-кызга урын бирергә тиешме? Ирләр дә эштән арып кайта бит.– Хатын-кыз да эштән арып кайта. Кемнең хәле бар, шул басып бара инде. Кем күбрәк арыган бәйгесен үткәрмик инде. Җәмәгать транспортында хәлсез, авыру, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле хатын-кызларга урын бирү яхшы күренеш.Феминизм турында башка хатын-кызларның фикерен дә сораштык. Аларның уйлары исә, гомумән, үзгә булып чыкты.– Феминизм кирәкми. Хатын-кыз назлы, илаһи җан булырга тиеш. Ул – йортның җылысын саклаучы, балаларны тәрбияләүче кеше. Хатын-кыз бүген болай да үз өстенә бик күп мәшәкать ала. Аның бала тәрбияләргә вакыты да калмый. Бу үз чиратында җәмгыятьтә психик яктан сәламәт булмаган балалар күбәюгә китерә. Балаларга таянырга ныклы гаилә, көч биреп торучы әни кирәк. Көне буе эш артыннан чапкан хатын-кызның моңа хәле калмый. Ә аборт ясатуга килгәндә, аны тыймаска кирәк дип уйлыйм. Гомумән, бу сүзләр көн кадагына туры килми. Балалар барысын да кече яшьтән интернет аша күреп үсә. Мәктәп системасы балаларга дөрес юлдан тайпылмаска ярдәм итәргә тиеш. Факультатив итеп, чисталык дәресләре булдырырга кирәк. Моңа мөнәсәбәтләр чисталыгын да кертү шарт, – дип әйтте “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Райлә Галиева.Феминизмны кабул итү яки итмәү һәркемнең үзеннән тора. Шунысы хак: Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җир шарында 736 миллион хатын-кыз физик яки җенси яктан җәбер-золым күргән. Җәмгыятебездә мөнәсәбәтләр камиллектән ерак икән әле. Бер генә теләгебез: хатын-кызлар да, ир-атлар да бәхетле булсыннар.Ирләр ни уйлый?Рәсим Хаҗиев, журналист:– Хатын-кызларга күбрәк хокук биргән саен, ул ир-атның дәрәҗәсен төшерә башлый. Ирдән өстен буласы килә.  Әлбәттә, кайбер өлкәләрдә хатын-кыз белән ир-ат бертигез була алмый. Ир-атлар физик яктан көчлерәк. Бер арба утынны ирләр тизрәк ярып бетерер, мөгаен. Статистика мәгълүматлары буенча исә, ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк хезмәт хакы ала. Минемчә, бер үк төрле күләмдә эш башкарган очракларда ике зат та бер төрле хезмәт хакы алырга тиеш.Руслан Шәймөхәммәтов, юрист:– Хатын-кызларның хокуклары арта бара. Феминизм идеяләре тулысынча чынга ашса, нәрсә буласын тәгаен әйтеп булмый. Юридик яктан караганда, минемчә, бөтен кеше дә тигез булырга тиеш. Ирләрне дә, хатын-кызларны да бер канун буенча хөкем итәләр.Ринат Билалов, эшмәкәр:– Феминизм турында ишеткәнем дә булмады. Нәрсә икәнен дә белмим. Тормыш иптәшем белән барысын да киңәшләшеп эшлибез. Хатыным өйдә балалар карый, мин гаиләгә табыш китерәм. Бер дә каршы килми. Эшләргә тели икән, эшләсен бер сүзем юк.Дамир Галиев, түшәм тарттыручы:– Хатын-кыз – ул аерым дөнья бит. Аны аңлап бетереп булмый. Миңа калса, хәзер бөтен хокуклар да тигез инде. Ә хатын-кызлар өчен һөнәрләрнең исемнәрен алыштыру, гомумән, сәер. Пешекче, укытучы, тәрбияче, эретеп ябыштыручы – һөнәрләрнең заты юк. Башыгызны катырмагыз.
shahrikazan
mass_media
#Җәмгыять
06 октября 2023, 09:55
https://beznen.ru/archive/aulak-oy/060621/sabantuylar-zhits-sine-sagynam
Сабантуйлар җитсә, сине сагынам
null
Татар чыннан Алып көчле халык бит. Дөньяга раслаучы тарих бит. Шул тарихны бозудан-сызудан Татар халкы күптән инде гарык бит. Сабантуйлар батыры, язучы, шахтёр егет Әсрар-Гали абыем Галиев турында язам. Ул Алпар урта мәктәбен 1958нче елда тәмамлады. 10нчы сыйныфтан бирле көрәшә. Ул вакытта үлчәүләргә бүленеп көрәшмәделәр. Бары бер авырлык иде. Әсрар-Гали 18 көрәшчене аркасына салды. Ә хәзер һәрбер үлчәүдә 3 кеше. Минем абыем кара шомырт бөдрә чәчле, Алыптай көчле егет иде. Алпар халкы Әсрарны яратты. Алпар халкы усал, әмма ләкин сатлык җаннар түгел. 16 яшьлек мәктәп баласы Әлки районында Сабантуй батыры булып калды. 2021нче елда да Әлки халкы, батырлары сине сагынып сөйли. Синең матур көрәшне искә алалар. Юксына Әлкиең, чәчәкле язларың Мәтрүшкә үскән, Киләк аланы. Кочаклап алырлар үзеңне, Әйләнеп сабантуйга кайт әле. Корбан ГАЛИЕВ, Түбән Кама шәһәре
beznen_ru
mass_media
Аулак өй
06.06.2021
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/balalarnyi-yalganlarga-kem-yrt
Балаларны ялганларга кем өйрәтә?
null
Беркөнне автобуста барам. Каршымда бабай белән оныгы баскан. Кондуктор билет сата. Бабайдан: «Малайга ничә яшь?» - дип кызыксына. «Җиде», - ди бабай. Малай дәү әтисен төзәтергә ашыга: «Җиде түгел, сигез миңа».Кондуктор: «сигез яшьтән юлда йөрү түләүле», - дип, бабайдан билет алдыра. Бабай, калтыранган куллары белән акча янчыгындагы соңгы тиеннәрен җыеп, кондукторга тоттыра. Ачуы йөзенә чыккан. Бер тукталыш барган арада, пенсиясенең аз булуыннан, сүз тыңламаган оныгыннан да зарланырга өлгерде, ә онык канәгать - кулында билеты бар. Аның үзен зур итеп күрсәтәсе килә, башкалар кебек үк, юлда билет алып йөрүне дәрәҗәгә саный ул. Бабайның акчаны үзенчә янга калдырасы килеп хәйләләргә теләвендә аның эше юк. Кинәт малайның кулыннан «кадерле» билеты төшеп китте. Ул аны тизрәк алырга үрелде, ә бабасы малайны: «пычрак идәннән әйбер алма», - дип, ачуланырга тотынды. «Билетсыз барырга ярамый бит, дәү әти. Алыйм инде», - дип, бала еламсырый ук башлады. Бабай гына оныгына нык үпкәләгән иде бугай, ачудан, билетны ертып атты һәм аягы белән таптады.Кечкенә сабыйлар барысын да губка кебек үзенә сеңдерә, алар -олы кешенең чагылышы, диләр психологлар. Хәзерге яшьләрне тәрбиясез, әхлаксыз, дөрес яшәми дип тәнкыйтьләргә яратабыз да, ялганларга, тәртип бозарга балаларны үзебез үк өйрәтәбез түгелме?
shahrikazan
mass_media
#Әйтер сүзем бар
04 июля 2017, 08:39
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/khuabiklr-brgene-pesherep-kyzdyru-seren-belsezme
Хуҗабикәләр, бәрәңгене пешереп кыздыру серен беләсезме?
Һәр хуҗабикәнең  кулинария кенәгәсендә бәрәңге әзерләүнең дистәләгән рецепты  бардыр, мөгаен.
Аны кыздыралар, пешерәләр, парлыйлар һәм майда йөздереп кыздыралар. Әмма хәтта гади рецептның да үзенчәлеге бар. Алар белән уртаклашып, бәрәңгене, авылча, гаҗәеп тәмле итеп әзерләү серен ачабыз..4-5 порциягә   бер  килограмм бәрәңге, 50 мл үсемлек мае, өч аш кашыгы соус,  ярты чәй калагы,шикәр, бер калак тоз   кирәк булачак.Тәмләткечләр турында да онытмыйбыз. Бу ризыкны әзерләгәндә ысланган паприка, коры сарымсак, куркума, коры горчица (барысы да чәй кашыгы буенча) һәм прован үләннәре  кулланыла.Беренче хәйлә.Бәрәңге арчылмаган килеш пешерелә.    Шулай гына без тиешле нәтиҗәгә ирешәчәкбез –  тышча астында  бүлбенең уртасы  сутлы, йомшак, ә ул үзе –   алтынсыман төстә булачак.  Шуңа күрә бәрәңгене яхшылап юабыз, киптерәбез, өлешләп кисәбез. Бер бүлбедән 8гә якын  кисәк килеп чыгарга тиеш.Икенче хәйлә.Киселгән өлешләрне  кыздырыр алдыннан суда бераз пешерергә кирәк. Шулай итеп, без крахмал пешерелүгә ирешәчәкбез. Пешкән  бәрәңге   тәмләткечләр һәм майны яхшы саклый. Кайнап торган суда бер-ике минут тоту җитә.  «Кайнар ванна» дан  алгач бәрәңгене бераз  корытып алырга  кирәк.Өченче хәйлә.Бәрәңге тәменә пикант ноткалары өстәү  һәм тәмле  көрән  төс бирү өчен соя соусы һәм шикәр кулланабыз.  Кәстрүлгә  үсемлек мае өстибез, тәмләткечләр белән бутыйбыз. Арытабан      бәрәңге һәм    хуш исле заправканы  бергә кушып зур савытка салабыз. Тәмләткчләр бәрәңгегә сеңсен өчен унбиш минут тоту кирәк.Ниһаять,  кыздыруга  күчәбез.  Таба астына  пергамент  җәелә , аңа тышын аска каратып  бәрәңге    тезелә. Температура 220°С  җиткереп  25-30 минут дәвамында кыздырыла. Табынга мондый бәрәңгене  томат, сыр яки  сарымсак соусы  белән  бирәләр.Фотоpixabay.comЧыганак:baltach.ru
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
15 апреля 2020, 18:04
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanbay-shr-beln-tanyshtyrachak
Казанбай шәһәр белән таныштырачак
Казанда Иске Татар бистәсендә туристларны җәлеп итү өчен яңа проект уйлаганнар.
Казанбай экскурсияләре күпләрне җәлеп итәр, киләчәктә брендка әйләнергә дә мөмкин, дип фаразлый идея авторлары. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанбай – XIX гасырның бай сәүдәгәре, ул гореф-гадәтләрне ихтирам итүче, киң күңелле, хезмәт сөючән, үз гаиләсен хөрмәтли һәм бәяли белүче җыелма образ.Ул туган шәһәре тарихын яхшы белә, Казанда яшәгән һәм иҗат иткән танылган кешеләр белән таныш. Казанбай төрле әкиятләр, риваятьләргә нигезләнеп шәһәр турында сөйләячәк.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
03 июля 2020, 09:37
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/gzl-yakhina-ilsur-metshin-beln-ochrashty
Гүзәл Яхина Илсур Метшин белән очрашты
Казан Мэры Илсур Метшин танылган язучы Гүзәл Яхина белән очрашты. Очрашу шәһәр Башкарма комитетында аның яңа «Сәмәрканд Эшелон» романын тәкъдим итү алдыннан узды.
Илсур Метшин Гүзәл Яхина белән ике ел ярым дәвамында язган китапның сюжеты, шулай ук язучының иҗади планнары турында фикер алышты. Әңгәмә ахырында ул шәһәр башлыгына яңа романның нөсхәсен бүләк итте.Казанлыларга Гүзәл Яхина «Сәмәркандка эшелон» китабын Аксенов йортында һәм ТР Милли китапханәсендә узачак иҗат кичәләрендә тәкъдим итәчәк.Исегезгә төшерәбез, «Зөләйха күзләрен ача» бестселлерлар авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы март башында чыкты. «Сәмәркандка эшелон» китабында вакыйгалар 1923 елда, Идел буенда ачлык вакытында, 500 сукбай баланы үлемнән саклап калу өчен, иминрәк төбәккә эвакуацияли торган «Дзержинский поездлары»ның берсендә бара. Язучы китабы жанрын «кызыл истерн» дип атый һәм аңа Казан турында аз билгеле булган берничә факт керүен кисәтә.Элегрәк матбугат конференциясендә Г.Яхина романда сөйләнгән тарихның аңа якын булуын әйтте, чөнки 1922 елда әтисе ягыннан бабасын шул ук эшелоннарның берсендә Төркестанга җибәрәләр. Ул исән кала, ләкин аның белән барган балаларның яртысы һәлак була.Гүзәл Яхина – «Зур китап», «Ясная Поляна», «Звездный билет» премияләре лауреаты. 2019 елда Казанда «Зөләйха күзен ача» китабы буенча сериал төшерү узды, ә 2020 елда федераль телевидениедә аның премьерасы булды.Чыганак:kzn.ru
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
04 мая 2021, 09:18
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/gliuten-zyianlymy
Глютен зыянлымы?
Бу хакта диетолог Гүзәл Овчинникова сөйләде.
Соңгы вакытта глютен турында еш сөйлиләр. Күпләр махсус диета да тота – бу матдә булган ризыкларны ашамый. Глютенның чыннан да сәламәтлек өчен зыяны бармы, әллә бу яңа мода гынамы? Әлеге сораулар белән Чаллының тәҗрибәле табиб-диетологы, интегратив нутрициолог Гүзәл Овчинниковага мөрәҗәгать иттек.Нәрсә ул глютен? Ул бодай, арыш, спельта, солы, арпада һәм шушы ярмалардан әзерләнгән ризыкларда (токмач, макарон, ботка, коймак, сыра һ.б) булган аксым. Элеккеге вакытта кешеләр боларның барысын да ашаган, тик зыянын күрмәгән диючеләр бар. Табиб беледерүенчә, хәзерге вакытта бодайны үстерү һәм аны эшкәртү технологиясе үзгәрде – ризыкларда глютен күләме артты. Чөнки ул ипи, камыр ризыкларының сыйфатын арттыра – алар матур булып, күпереп пешә.Гүзәл Илгизовна глютен куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларга да тукталды. Сирәк, ләкин җитди диагноз – целиакия (глютенны эшкәртә алмау) авыручыларның бер процентына куела. Башкаларда глютенга карата сизгерлек (чувствительность к глютену), аллергия булырга мөмкин. Моны ачыклар өчен гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб глютенны эшкәртә алмау турында кисәтүче мондый билгеләргә игътибар итәргә киңәш итә:– диарея (эч китү)– анемия (азканлылык)– эч авырту– хәлсезлек– баш авырту– буыннар һәм мускуллар авыртуыГлютенсыз диетага утырган очракта табиб күзәтүе астында булырга кирәк. Бу очракта туклану көндәлеге алып бару да нәтиҗә бирә. Анда нәрсә, күпме ашаганыңны, аннан соң организмда булган үзгәрешләрне (сару кайнау, эч авырту, күңел болгану, ашказаны авырту һ.б.) язып барырга киңәш ителә.Шунысы да бар: әгәр кеше глютенны эшкәртү белән проблемалары булмаган килеш андый ризыклардан баш тартса, аның организмында эшкәртелмәгән ярмада булган файдалы матдәләр дефициты булырга мөмкин. Глютенлы ризыклар һәм ашларда арабиноксилан кебек файдалы катлаулы углеводлар да бар. Алар эчәклек эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә.Иң яхшысы – көн саен ашый торган ризыкларда глютен микъдарын арттырмыйча, үз организмың реакциясенә колак салу. Әгәр эчәк-ашкайнату белән бәйле проблемаларыгыз бар икән, генетик анализ ясатып, организмның глютенга мөнәсәбәтен ачыкларга була. Гүзәл Овчинникова 2 ген (HLA-DQ2,2 и HLA-DQ2,5) ны тикшертергә киңәш итә. Нәтиҗәләр билегеле булгач, диетага утырырга кирәкме-юкмы икәнен белә аласыз.ФОТО Диетолог Гузель Овчинникова
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2023-11-30 08:40:00
https://syuyumbike.ru/news/sorau-belgech/ashagyz-shker-itegez-yaratygyz
​“Ашагыз, шөкер итегез, яратыгыз!”
null
“Элек миллионер булган бер әфәндедән ничек итеп банкротлыкка чыгуы турында сорагач, ул башта әкрен-әкрен, аннан соң кинәт кенә, дип җавап биргән иде. Депрессия белән дә шул ук хәл: көннәрдән бер көнне уянасың да алга таба яшәргә куркуыңны аңлыйсың”.Күп еллар элек “Нация прозака” (2001 ел) дигән нәфис фильм карарга туры килгән иде. Бу цитата шуннан. Фильм Америка журналисты Элизабет Вурцельның автобиографик китабына нигезләнеп төшерелгән (прозак – иң киң таралган антидепрессант).Депрессия(күңел төшенкелеге) – миңа калса, глянец тормышның аерылгысыз билгесе, аны озата килүче “кара сакал”, артык ыгы-зыгылы тормыш медаленең икенче ягы. ХХ гасырда аңа каршы антидепрессантлар белән көрәшсәләр, безнең гасырда алар янына мотивацияли торган тренинглар өстәлде. Алар чыннан да ярдәм итәме, чираттагы мода түгелме бу? Тренингка күпмедер акча түләп, иске итектән йөрүеңнән зарланганчы, яңа итек сатып алсаң, күңел күтәрелеп китмәс идеме икән?Бәлки мин катгый позициядән торып фикер йөртәмдер, шулай да сүзем үз-үзенә “депрессия” дигән диагноз куеп, айлар-еллар дәвамында шуны дәвалау белән мәшгуль булган ханымнар һәм туташларга кагыла. Беренчедән, диагнозны бары тик медицина белеме булган психотерапевт яки психология факультетын тәмамлаган психолог куя, икенчедән, психолог белән псевдопсихолог бер түгел. Анда барганчы яхшылап уйлагыз. Доктор ярдәме кемнәргә кирәк?Психолог Елена Назаренкотүбәндәге категорияләрне саный:-​ әгәр гаилә таркалу чигенә җиткән икән;-​ кешедә психосоматик авырулар (паника өянәге, сулыш алуның авырлашуы, ябык пространстводан курку, тотлыгу һ.б.) булса;-​ авыр кайгы кичерсә;-​ яшьтәшләре белән аралашуда авырлык кичерүче бала булса, андый кешеләргә психолог ярдәме мәҗбүри.Цивилизацияле җәмгыятьтә яшәү өчен тырышырга иреннгәннән генә психологка торып чаба торган ханымнарга ул башта түбәндәге исемлектән файдаланып карарга ярдәм итә:1. Массаж, бассейн, сауна, шопинг, фитнес, биюләр, чәчтарашханә, маникюр-педикюр хезмәтләреннән файдаланырга;2. Фатирны җыештырырга, тәртиптә тотарга;3. Гардеробка ревизия ясарга (ул кара водолазканы күпме кияргә була инде!);4. Кинәт кенә 3-5 көнлек ял алып, моңа кадәр эшләмәгәнне майтарып карарга;5. Позитив фикерләү серләренә өйрәтүче әдәбият укырга (яки инде Ник Вуйчичны кочып карарга);6. Чит ил паспорты ясатып, матур чемодан алырга, берәр җиргә ял итәргә барып кайтырга;7. Күршедәге ялгыз карчыкка ярдәм иткәләп торырга.Боларга акча каян җиткерергә дисезме? Ә психологка каяндыр җитә бит әле. Аларның “ярдәме” якынча шушы суммага җыела да инде.Ярдәм дигәннән, тормышта очрый торган проблемаларын, киртәләрне сирәк очрый торган үсемлек орлыгы кебек “кадерләп төреп” психологка алып килеп чәчкәнне докторлар үзләре дә өнәми. Моны кычкырып әйтергә аларның һөнәри кодексы кушмый.Кайчандыр мин үзем дә күңел төшенкелеге дигән упкынга төшеп бара идем. Юк-юк, мин култык астына мәче баласы хәтле эт кыстырып, ялтыр-йолтыр килеп йөри торган “а-ля Пэрис Хилтон” түгел. Минем халәтне дә “депрессия” дип атауга караганда, “апатия” дип билгеләү дөресрәк булыр. Шул вакытта кулыма бер китап килеп керде. Уңда-сулда фэн-шуй остасы Наталья Правдинаның китаплары сатылган чак иде.Владимир Жикаренцевның “Иреккә юл” китабытыйнак кына киштәләрдә тора ул вакытта. Правдина кушканча, хыялдагы йортның, сөйгән ярның, машинаның сурәтләрен һәм башка бик күп гламурны төрле глянец журналлардан кисеп, аны зур ак кәгазьгә ябыштырып, тулай торак стенасына элеп куйдым (бик күпләрнеке бар ул). Вакыт бара, ә теге “хыял картинасы” эшләми. Әлбәттә, хикмәт картинада түгел – анда бар да матур, ялтырап тора. Хикмәт үзебезнең башта, йөрәктә иде. Жикаренцев китабы бу җәһәттән үзгәрәк тоелды.(Мондый китаплар һәм авторлар күп.) Ул нәкъ менә йөрәк белән уйларга, уйларны тәртипкә китерергә өйрәтә иде.Психологлар киңәшен тотып (югарыда бишенче пункттагыча), әлеге китаптан берничә өзек китерәбез.Владимир Жикаренцев “Иреккә юл”Әйдәгез, дуаль фикерләү дигән төшенчәне ачыклап китик. Кулыгызга каләм алдыгыз, ди. Каләм ике башлы. Әйләнә-тирә дөньяга игътибар белән карасагыз, сез бу дөньяда һәр нәрсәнең ике яклы булуын күрерсез. Кеше, кагыйдә буларак, ул капма-каршылыкка игътибар итми, үзендә аларны берләштерми - ә бу исә безнең максатның үзе – ике якның берсендә генә катып кала һәм “яхшы яки яман”, “отам яки оттырам” дигән кебегрәк уйлар белән яши. Шуңа бәйле кытайларның борынгы бер мәсәлен мисал итеп китерер идем.Бер крестьянның улы булган. Ул бөкре булган (“начар” дигән бәя). Башка гаиләләрдә дә малайлар үскән. Алар барысы да сәламәт икән (“яхшы” дигән бәя). Сугыш башланган, һәм сәламәт ирләрне сугышка ала башлаганнар. Теге гаиләләргә кайгы килгән (“начар”), ә бу крестьянның гаиләсен урап узган (“яхшы”). Шулай беркөнне бөкре малай ат көтүен көтәргә киткән һәм бер атын югалткан (“начар”). Ул аны эзләп киткән һәм өстәп тагын бишне тапкан (“яхшы”). Шуларның берсенә атлап чаба башлаган һәм егылып аягын сындырган (“начар”)... Һәм шулай итеп дәвам итәргә була.Мәсәлдән аңлашылуынча, без үзебезнең мантыйкый акылыбыз белән вакыйгаларга теге яки бу бәяне биреп барабыз һәм аңа үзебезне бәйләп куябыз. Чынлыкта, теләсә кайсы вакыйга ике башлы. Ләкин без аны күрмибез, акылыбыз дәрәҗәсенә карап, аңа бәя бирәбез. Минемчә, акылның нәкъ шушы үзенчәлеге безне газапларга дучар итә дә. Моннан нәтиҗә шундый: бер яклы гына бәя бирүдән качарга тырышыгыз, башка якларны да күрегез, һәрнәрсәне һәм һәркемне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез.Беренче чиратта, сезнең иң төп укытучыгыз – сез үзегез. Будданың шундый сүзләре бар: “Үзегез нур чәчеп торыгыз, абруйлы кешеләргә генә таянмагыз”, дигән ул. Сез үзегезгә нәрсә кирәген үзегез яхшырак беләсез. Аннан соң безнең белән янәшә яшәүче кешеләр безнең укытучылар булып тора. Безнең авырулар һәм хәл-вакыйгалар да безнең өчен укытучы ролен үти. Һәм, ниһаять, без үзебез рухи остаз итеп сайлап алган кеше дә безнең өчен укытучы.Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Көнчыгышта үзенең эгосын җиңгән кеше генә укытучы була ала, дип санала.Андый кешене ничек танып була? Чын укытучы бервакытта да, бервакытта да сезне үз ихтыярына буйсындырмаячак. Ихтыяр иреге, сайлау иреге - кеше яшәешенең асылы ул, ул аның Аллаһ биргән хакы. Җиһандагы һәрбер нәрсә шушы канунга буйсына. Сезне кабул итә алмастай кагыйдәләргә буйсынырга мәҗбүр итәләр икән, остаз сезнең индивидульлегегезне ихтирам итмичә, сезгә сайлау иреге калдырмыйча, ул кушканны гына эшләргә куша икән, ул башка кешеләр белән идарә итү теләгенә таянып, үзенең эгосын гына канәгатьләндерү өчен тырыша дигән сүз.Мин еш кына хатын-кызлардан: “Аһ, мөстәкыйльлектән туйдым! Берәрсе артына яшеренеп, бернәрсә турында уйламыйча гына яшәргә иде”, дигән сүзләр ишетәм. Шулай уйлый башлауга сезнең янәшәдә шундый бер ир кеше яки “укытучы” пәйда булырга мөмкин, һәм ул сезне үзенә буйсындырачак. Сезнең рухыгыз читлеккә эләгәчәк, һәм монда үсеш турында сүз дә була алмый. Сез чит кеше гомерен яши башлыйсыз, аның фикерләр, аның карашлары гына булачак. Сез адәм баласы буларак үсештән туктаячаксыз. Яшәү мәгънәсе кемнеңдер ихтыярына буйсыну түгел, ә үз юлыңны табып, шул юлдан барудан гыйбарәт.Сез кемне дә булса үз ихтыярыгызга еш буйсындырасызмы?..Сезнең кемнедер үзегезгә буйсындырып, аны үз мәнфәгатьләрегездә файдаланырга омтылуыгыз еш буламы?..Әгәр сез бу сорауларга “беркайчан да” дип җавап биргәнсез икән, димәк, сез еш кына шулай эшлисез, ләкин моны “якын кешемне яратканга” дигән битлек артына яшерәсез.Шулай итеп, без үзебез һәм әйләнә-тирә дөнья турында нәрсә белергә тиеш соң? Мәңгелек хакыйкатьне – бу турыда һәрбер җитди китапта әйтелә.Нәкъ менә блок-куркулар безнең белән хакыйкать арасында тора да инде. Безнең сыйныф бүлмәләре. Алар безнең көчебезне сарыф итә, алар ук көч чыганагы да булып тора. Чөнки без ул куркуларны җиңә-җиңә алга таба барырга көч туплыйбыз һәм камиллеккә таба якынаябыз. Штанга күтәрүче күп тапкырлар талпынып карап, егәрен җыя; хатын-кыз гаиләсендәге көндәлек мәшәкатьләрне башкара-башкара сабыр булырга өйрәнә һәм көч җыя; математик теоремаларын чишә-чишә мәсьәләләр чишү тәҗрибәсен арттыра һәм шуның белән үзен үстерә. Шулай итеп, блоклар – безнең өчен үзебез барлыкка китереп үстергән һәм әйләнә-тирә дөнья белән араны якынайту өчен көч тупларга ярдәм итүче бәһасез әйберләр ул. Блоклар – көч ул, ләкин без ул көчне читтән көтәбез, ә ул безнең үзебездә ята. Бары тик бу көчне без көн саен талпынып карап арттырырга тиеш. Катлаулы тормыштан качарга, үзебезне ялгызлыкка дучар итәргә түгел, ә авырлыкларның күзенә туры карап, аларны хәл итәргә тиеш. Алардан качып, без үзебезнең көчебездән качабыз. Без бу авырлыкларны җиңәр өчен вакытны йә кызганабыз, йә җиңеп чыгарыбызга ышанмыйбыз. Һәм моннан ике чыгу юлы бар: баш иеп, катлаулы тормыш агымы уңаена агарга яисә тормышны мөгезеннән алып яшәргә мөмкин.Бу проблеманы никадәр генә урап узарга теләсәм дә, кешеләр белән эшләгәндә иртәме-соңмы: “Әти-әниләрегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди иде?” дигән сорауны бирергә мәҗбүр булам. Күпчелек очракта уйламыйча, ашыгып җавап бирәләр һәм ул гадәттә болай яңгырый: “Менә дигән иде!” Әйтерсең лә, мин моңа шикләнәм, һәм кешеләр бар көчләрен җыеп тормышларының бу өлкәсенә кагылдыртмаска тырышалар.Әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр нинди генә матур булмасын, сез гомер буе озатып бара торган проблемаларыгызны нәкъ менә гаиләдә аласыз. Болар арасында үзара бәйләнеш табу кайчак кыен була, ләкин монысы башка мәсьәлә. Сезнең яшәү стиле, фикерләү стиле, проблемаларны хәл итү стиле, укымышлылык, мәдәниятле булуыгыз – барысы да гаиләдән башлана. Үсә-үсә күпчелек очракта сез балачакта күргәннәрегезне кабатлый башлыйсыз. Йомык боҗра барлыкка килә, һәм аннан чыгу юлы берәү генә: моны күрергә кирәк, үзеңнән ычкындырырга һәм тормышыгызны ничек телисез, шулай итеп кора башларга.Безнең хәтернең үзенчәлекле бер ягы бар – ул күңелсез хатирәләрне тирәнгә яшерә, аларның өске аңга чыгу юлын ябарга тырыша. Шуңа да без балачакның яхшы мизгелләрен генә истә тотабыз, күңелсезлекләрнең кайберләрен генә өзек-өзек хәтерлибез.Үткәннәрдән котыласыгыз килсә, күңелсез мизгелләрне дә искә төшерергә тырышыгыз, әти-әниләрегез сезне аңламаган чакларны хәтерләгез. Ул хатирәләр һәм тискәре эмоцияләр эчке аңда утырганда, алар теге яки бу рәвешле сезнең тормышыгызга йогынты ясап тора. Исегезгә төшерегез дә әти-әниләрегезне, алар нинди генә булса да, сезгә нинди генә әрнү китерсә дә, аңларга тырышыгыз һәм гафу итегез. Әгәр тормышыгызны гармонияле итеп корасыгыз килә икән, башка юл юк. Бу сезнең бәхетегезнең нигез ташларының да иң мөһиме.Ә сез әти-әниләрегез белән мөнәсәбәтләрегезнең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын беләсезме? Сез алардан никадәр генә качарга тырышсагыз да, алар һәрдаим сезнең янәшәдә. Алар сезнең начальнигыгыз образында, ир яки хатын образында яши. Күп очракта кешеләр үзләренә әтиләренә яки әниләренә охшаган хатын яки ир сайлап ала. Ягъни без әниләргә өйләнәбез, әтиләргә кияүгә чыгабыз. Һәм бу аңлашыла да. Кыз бала беренче булып яраткан ир кеше кем ул? Әтисе. Үсә төшкәч, хатын-кыз үзеннән-үзе (әтисе белән мөнәсәбәтләре бик яхшы булмаса да) әтисенә охшаган ир-атны сайлый.Ир-егетләр белән дә шуңа охшашлы хәл. Кайчак шулай да була: ир кеше “әтисенә” өйләнә, хатын-кыз “әнисенә” кияүгә чыга. Бу балачакта гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйле. Кешеләр әти-әнисенең кайсы белән эшләргә кирәк, кайсын аңларга һәм гафу итәргә кирәк, гадәттә, шуны сайлый. Без тормыш сабакларын шулай итеп алабыз, үз “минебез” өстендә шулай эшлибез.Сезнең ирегез шундый булганга, кем гаепле?..Ни өчен кайнана киленен яратмый, яисә киресенчә? Чөнки алар бер-берсенә охшаган, алар бер-берсенең чагылышы. Бер-берсенә карап, алар көзгедәге кебек үзләрен күрә. Ә кем үзен ярата һәм кабул итә соң? Андый кешеләр сирәк очрый. Ә инде кияү белән хатынның әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрне мин сезгә өйгә эш итеп калдырам.Без проблемаларны хәл итүдән ничек кенә качарга тырышсак та, алар һәрвакыт безнең белән булачак, чөнки аларны тудыручы безнең үзебездә яши, ә үзеңнән качып булмый.Әти-әниләрегезне аңларга, гафу итәргә һәм аларны кабул итәргә тырышыгыз. Алар сезнең өчен кулдан килгән кадәресен эшләгәннәр. Алар сезгә начарлык теләмәгән, алар сезнең өчен шулай яхшырак булачак, дип уйлаган. Әти-әниләрегез сезгә геннарын тапшырган. Сез тулысы белән үзегезнең әти-әниләрегездән торасыз. Сезнең иң зур өлешегез – алар. Сез аларга карыйсыз – димәк, сез үзегезгә карыйсыз. Сез аларны яратмыйсыз һәм кабул итмисез – сез үзегезне яратмыйсыз һәм кабул итмисез. Эчке дөнья тышкысына тәңгәл.
syuyumbike
mass_media
Белгеч киңәше
27 Июнь 2016 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/teplitsa-stendge-kardan-nichek-arynyrga
Теплица өстендәге кардан ничек арынырга?
Көрәк яки таяк белән каккаласаң, ярылырга, сынарга мөмкин.
Швабра да кыскарак. Алар урынына автомобиль запчастьлары сатыла торган кибеттән йөк машинасы өчен махсуслашкан щётка алыгыз. Аларның озынлыгы 3 метрга кадәр була.
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
13 февраля 2018, 15:59
https://madanizhomga.ru/news/muzeykhan/sugyishta-otuchyilar-bulmyiy
СУГЫШТА ОТУЧЫЛАР БУЛМЫЙ
Быел Бөек Җиңүгә 67 ел тулды. Шактый еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, бу чорда кичергән авырлыклар халык йөрәгеннән җуелмый. Ул еллар, үлем белән күзгә-күз очрашып, кулларына корал тотып, ил азатлыгын яклаган солдатлар, бүгенге ветераннар, яки үзләре бер сынык икмәк, бәрәңгегә тилмереп тә, ачлы-туклы килеш эшләп булдырган азык-төлекләрен, кирәк-яракларын фронтка...
Быел Бөек Җиңүгә 67 ел тулды. Шактый еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, бу чорда кичергән авырлыклар халык йөрәгеннән җуелмый. Ул еллар, үлем белән күзгә-күз очрашып, кулларына корал тотып, ил азатлыгын яклаган солдатлар, бүгенге ветераннар, яки үзләре бер сынык икмәк, бәрәңгегә тилмереп тә, ачлы-туклы килеш эшләп булдырган азык-төлекләрен, кирәк-яракларын фронтка озаткан хатын-кызлар, балалар күңелендә дә авыр хатирә булып саклана һәм буыннан-буынга күчә бара. Әмма җан яралары җөйләнмәсә дә, ачу-үпкә сакланмый икән.Нимес халкы күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә дә, 1941 елның 22 июне хәзер моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җинаятьләргә юл ачкан сугыш башланып киткән көн буларак икърар ителә. Әмма Германия җәмәгатьчелегенең бу сугышка мөнәсәбәтен үзгәртер өчен дә озак еллар кирәк була.Күптән түгел Татарстан Милли музеенда ачылган «1941 елның июне: кискен борылышта» дигән күргәзмә Бөек Ватан сугышына икенче тарафтан - Германия ягыннан карарга мөмкинлек бирә. «Берлин-Карлсхорст» Германия-Русия музее әзерләгән бу күргәзмәдә 12 совет һәм 12 нимес хәрбиенең шәхси тормышы аша сугышның кеше язмышларында чагылышы күрсәтелә.Күргәзмәне инде Мәскәү, Ярославль, Волгоград шәһәрләрендә караганнар. Казан исә экспозицияне кабул иткән 8 нче шәһәр икән. Аны республикада күрсәтү нияте исә узган ел Мәскәүдә үткән «Интермузей» фестивалендә туган. Биредә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Карлсхорст музее директоры Йорг Морре әфәнде белән танышкан һәм алар үзара хезмәттәшлек итү турында уртак фикергә килгән.Күргәзмәне ачу тантанасында «Берлин-Карлсхорст» Германия-Русия музее директоры Йорг Морре әлеге хәтер мәгарәсен булдыру тарихы белән таныштырып үтте. Музей үзе Берлинда капитуляция турындагы актка кул куйган бинада урнашкан. Ул 1967 елда Совет хәрби музее буларак ачылган булган. Германия берләшкәннән соң, ул ике ил өчен уртак музейга әверелә. Биредә 9 меңләп экспонат саклана. Килүчеләрне иң нык җәлеп иткәне - Рейхстагны штурмлауны тасвирлаган диорама икән. Музейда экскурсияләр нигездә урыс һәм нимес телләрендә алып барыла.«Капитуляция турындагы актка кул куелып, уннарча еллар узгач кына, бездә әлеге сугышка тәнкыйди караш барлыкка килде, аның «юк итүгә юнәлтелгән» булуын таныдылар», - диде Карлсхорст музее директоры.Әйткәнебезчә, сугыш күп миллионнарча кешеләрнең язмышына килеп кагыла. Күргәзмәдә шуларның 24енең генә биографиясе сайлап алынып, аларның фаҗигасе фоторәсемнәр, рәсми документлар, хатлар аша күрсәтелә. Биредә - тарих үзе, анда бернинди бизәү, арттыру юк. «Зур тарих» үзенә тартып керткән кешеләрнең берсе - Эдгар Штойервальд. Мәктәпне тәмамлаган һәм шәһәр хуҗалыгы системасында белем алган, 20 яше дә тулмаган егет вермахтка алына, Австрия һәм Польша җирләрендә сугыша, 1941 елның июлендә Советлар Союзына фронтка җибәрелә. Әмма егеткә бу сугышта озак йөрергә туры килми, ул граната кыйпылчыгы эләгеп яралана һәм Мариуполь шәһәре госпиталендә вафат була. Эдгарның сабый чагында әти-әнисе белән бергә басып төшкән фотосы, рәсми документлар, аның сугышчан иптәшләре янында гармун уйнап торганда алынган рәсемнәре моңсу тәэсир калдыра. Егетнең хатларыннан әле аның бала гына булуы сизелеп тора. 10 яшьлек сеңлесе аңа бәхет теләп, фәрештә сурәте җибәрә, ул сиңа өйгә әйләнеп кайтырга булышыр, ди. Әмма Эдгарга туганнары белән күрешү насыйп булмый инде.Иван Всеволодов та әти-әниләре эшен дәвам итеп, белем алырга, тормыш корырга, балалар үстерергә ниятли. 1910 елда крәстиән һәм сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән Ваня авыл мәктәбендә белем ала, туган авылы Павшинода (Мәскәү өлкәсе) сатучы, аннары Сокол бистәсендә кибет мөдире булып эшли, Мария исемле кызга өйләнә. Иван Всеволодов Кызыл Армиягә алынганда нәни улы Анатолийга нибары ай ярым гына була. 1941 елның 13 октябрендә сугышка киткән ир-егет 1942 елның язында хәбәрсез югала. Хатыны Мариягә ире Иванның һәлак булуы турындагы хәбәр сугыш беткәч, 1945 елның 18 ноябрендә генә тапшырыла. И.Всеволодовның улы Анатолийга беркайчан да әтисен күрергә насыйп булмый. Үсеп җиткәч, егет әтисенең каберен табарга тырышып карый, әмма тәгаен мәгълүматлар ала алмый. Бары тик Иванның оныгы Владимир гына 2001 елда бабасының Калуга өлкәсенең Дубровка авылында туганнар каберлегендә җирләнүе турында рәсми хәбәр алуга ирешә.Күргәзмәдә тагын бер төркем кешеләр - үз илләрендә яшәп кала алмаганнар турында да сөйләнә. Андыйлар да аз түгел. Аларга, эмигрант булып, 1941 елдан «дошман» җәмгыятендә эшләргә һәм яшәргә туры килә. Берлин яһүде, музыкант Эдди Рознер үзе белән шундый хәл килеп чыгар дип башына да китермәгәндер. Ул, Гитлердан качып, Советлар Союзына килә һәм гаҗәеп карьера ясый. ГУЛАГта 30 ел джаз уйнаганнан соң, тагын Мәскәүгә әйләнеп кайта. Әмма Эдди Рознер соңгы чиктә барыбер туган шәһәре Берлинга кайтып китәргә мәҗбүр була.Әйе, миллионнар арасыннан сайлап алынган биографияләр мисалында күпләрнең сугыш бозган язмышы күз алдына килеп баса. Күргәзмәдә урын алган нацизм режимы вәкилләре - азык-төлек министры Герберт Баке, генерал-фельдмаршал Гейнц Гудериан, совет хәрби җитәкчесе, маршал Константин Рокоссовский, ГРУның элекке рәисе Иван Серов, укуларын ташлап, хыялларын калдырып, Ватан азатлыгын якларга фронтка киткән һәм шундук һәлак булган студентлар һ.б. мисалында сугышның зур явызлык булуы күрсәтелә.Нимес-израиль общинасының хатын-кыз гимназиясе укытучысы Мета Клибански язмышы да нык тетрәндерә. Һамбургта сәүдәгәр гаиләсендә туган кыз педагогик белем ала, кияүгә чыга, бер-бер артлы 3 улы дөньяга килә. Бәхетле гаилә киләчәккә матур хыяллар белән яшәгәндә, барысы да кинәт челпәрәмә килә. Укытучыларга һәм укучыларга Көнчыгышка эвакуацияләнәчәкләре турында хәбәр итәләр. Әмма Терезиенштадтка китәргә тиешле поезд Минскига юнәлә. Мета Клибански, аның әнисе Дженни, ире Эрих, балаларының Мински янындагы Малый Тростенец үлем лагеренда гомерләре киселә һәм алар туганнар каберлегендә җирләнә.Күргәзмәне ачкан вакытта Ләйлә ханым Кәримованың сөйләгәне стендлардагы язмышлар аша әйтергә теләгән фикерне тагын да көчәйтеп җибәрде. Ләйлә ханым иң әүвәл әтисе - шагыйрь Фатих Кәримнең сугышка китү тарихы белән таныштырды. НКВД төрмәләрендә һәм лагерьларында җәзаланып, тоткынлыкта яткан шагыйрьне, ниһаять, 1941 елның декабрендә азат итәләр. Шагыйрь берничә атнадан хәрби комиссариатка барып, үзен сугышка җибәрүләрен сорый. Ватан ут эчендә, минем урыным фронтта, ди ул. Ф.Кәрим сугышчан юлын Мәскәү янында башлый һәм илне фашистлардан азат итә-итә Көнчыгыш Пруссия җирләренә барып җитә. Шагыйрь шушы вакыт эчендә гел алгы сызыкта була, берничә тапкыр яралана, госпитальдә дәвалана, Ленинградта курсларда укып, лейтенант дәрәҗәсе ала. Ул 1945 елның гыйнвар-февраль айларында Көнчыгыш Пруссиядә була. Бу - иң авыр сугышлар барган җирләр. Шагыйрь 19 февральдә 3 тапкыр яралана, соңгысында күзләрен мәңгелеккә йома. Аның кабере 11 елдан соң гына табыла. Каберне элекке нимес шәһәре Прейсиш-Эйлау, хәзерге Багратионовскига күчерәләр. Хәзер бу шәһәрдә бер урам Фатих Кәрим исемен йөртә.Ләйлә Фатих кызы Багратионовски шәһәренә 9 Май бәйрәме уңаеннан бер баруында Ф.Кәрим истәлегенә мемориаль такта куелган йорт янында рәсми кешеләр белән бергә чәчәкләр куеп торганда, шул тирәдә әрле-бирле йөрүче бер кешегә игътибар итә. Ләйлә ханым аның белән сөйләшеп китә. Ул шушы йортта туган нимес кешесе булып чыга. Алар 1945 елда гаиләләре белән туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр була. Хәзер Ханс-Петер атлы бу кеше Берлиннан әлләни ерак булмаган Хандеркезее шәһәрендә яши икән. «Без бала булганбыз. Әтиләр кара-каршы сугышкан. Минем әтием һәлак булган, аныкы да фронтта башын салган. Сугыш безне ятим иткән кебек, меңнәрчә, миллионнарча балаларны әтисез калдырган, сыңар канатлы гаиләләр сабыйларны аякка бастырган. Сугыштан соң, әгәр берәр солдат узганын күрсәм, урам аша йөгереп чыгып, әтием түгел микән, - дип, йөзенә карый идем», дип искә алды Ләйлә ханым ул елларны. Һәм Л.Кәримова, әлеге нимес белән очрашып, күпмедер вакыт узганнан соң, аңардан хат ала. «Мин озак яза алмадым. Озак уйладым, очрашуыбызны халыкларыбызның килешүе, дип бәялим», - дип язылган була анда. «Хәзер без Ханс-Петер әфәнде белән хат алышабыз, шылтыратып, бер-беребезне туган көннәр, Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз», - диде Ләйлә ханым. Ул Йорг Морре әфәндегә әтисенең фронтта язган шигырьләре тупланган куен дәфтәренең факсимиль басмасын бүләк итте.Генераль директор Гөлчәчәк Нәҗипова да күргәзмәнең максаты - яшьләргә сугышның, фашизмның зур явызлык булуын искәртү икәнлеген әйтте. «Җәмәгатьчелек сугышка икенче яктан һөҗүм итүче тарафыннан карап фикер йөртергә өлгереп җитте, дип уйлыйм. Күргәзмә безгә каршы сугышкан халыкның да кайгы-хәсрәтен күрсәтә», - диде ул.Тарих фәннәре докторы, профессор Анатолий Иванов күргәзмәне карагач, бик тирән хисләр кичергәнен әйтте. Ул үзе дә шушы авыр еллар баласы, озак вакытлар Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнгән кеше буларак, әлеге күргәзмәгә халыкара мөнәсәбәтләрне бөтенләй башка нигездә корырга тиешле хәзерге яшьләр күзлегеннән торып карарга теләвен белдерде. «Сугыш һәм совет, һәм нимес халкына бәхетсезлек кенә китерде. Башта берсе җирен саклады, икенчесе һөҗүм итте. Аннары - киресенчә. Бер сүз белән әйткәндә, бу кешелек тарихында иң зур канкоеш булды. Ә күргәзмә исә безгә боларның барысын да истә тотарга һәм мондый хәлгә башка беркайчан да юл куймаска кирәклеген искәртә», - диде Анатолий Иванов.Казанда күргәзмә 19 августка кадәр эшләячәк.. Карлсхорст музее директоры Йорг Морре..Күргәзмә Ләйлә ханым Кәримованы да тәэсирләндергән.Сөембикә КАШАПОВА.
madanizhomga
mass_media
Музейханә
2012-07-30 03:01:11
https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/igelekle-kazan-khyriya-forumy-2021-elga-kcherelde
«Игелекле Казан» хәйрия форумы 2021 елга күчерелде
27-28-нче ноябрьдә узарга тиешле «Игелекле Казан» бөтенроссия хәйрия форумы 2021 елга күчерелде. Мондый карарны, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимен исәпкә алып кабул ителде.
Форум ел саен Татарстан башкаласында республика һәм илнең социаль тирәлеген яхшырту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен йөзләгән хәйрия проектлары җитәкчеләрен җыя. Быел чара «Хәйриячелекне үстерү өчен импульс буларак пандемия» слоганы астында узарга тиеш иде, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында.«Безгә, әлбәттә, кызганыч, әмма бүген барыбызга да акыл белән карарга һәм киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә кирәк», – дип белдерде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев.Чыганак:kzn.ru
shahrikazan
mass_media
#Язмалар
03 ноября 2020, 16:01
https://tatarica.org/tat/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony/archa-rajony/iske-lbi
Иске Җөлби
Татарстанның Арча районындагы авыл. Кызылсу елгасы буенда, Арча шәһәреннән 26 км көнбатыштарак урнашкан
Авылга XVII йөздә нигез салына.XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу һәм он тарту кәсепчелеге тарала.XX йөз башында авылда мәчет, җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.Авыл җәмәгатенең имана җире 670,4дисәтинәтәшкил итә.1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнәнАрча районында.Хәзер Утар Аты авыл җирлеге составына керә.1930 елда авылда Красин исемендәге авыл оештырыла, 1951 елда Сталин исемендәге колхоз белән берләштерелә, 1960 елда Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1985 елда – берләштерелгән “Чулпан” колхозы, 1990 елда яңадан Тукай исемендәге колхоз составына керә. 2001 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге, кырчылык белән шөгыльләнә.
tatarica
education
Муниципаль берәмлекләр,Арча районы
null
https://shahrichalli.ru/news/kish-tabysh/i-faydaly-ilk
Иң файдалы җиләк
Белгечләр кеше организмы өчен иң файдалы җиләкне атаган. Алар – нарат җиләге (брусника) һәм күк җиләк (голубика).
Гадәттә бу җиләкләр химик препаратларсыз гына үсә. Табиблар әйтүенчә, гомумән алганда, бөтен җиләк тә файдалы. Алар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, иммунитетны күтәрә, картаю процессын акрынайта торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Ә менә бакча җиләгенә (клубника) карата сак булырга кирәк, дип кисәтә алар. Аның файдасы азрак, чөнки аны җитештерүчеләр, югары уңыш алу өчен, химик ашламалар кулланалар.Фото:101hotels.com
shahrichalli
mass_media
Киңәш-табыш
2021-07-11 08:35:00
https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/kazanda-sngat-tne-uzachak
Казанда "Сәнгать төне" узачак
3 ноябрь көнне Казан халкы «Сәнгать төне» чарасында катнаша алачак. Акция кысаларында ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында һәм Заманча сәнгать галереясында мастер-клас...
3 ноябрь көнне Казан халкы «Сәнгать төне» чарасында катнаша алачак. Акция кысаларында ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында һәм Заманча сәнгать галереясында мастер-класслар, иҗади кичәләр оештырыла, спектакльләр, кинофильмнар күрсәтеләчәк, поппури тәкъдим ителә, классик һәм заманча хор музыкасы, романслар яңгыраячак. Моннан тыш, казанлыларны биредә үтәчәк күргәзмәләргә дә көтеп калалар.Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан, фото 2do2go.ru сайтыннан
sabantuyjournal
mass_media
ЯҢАЛЫКЛАР
2 ноября 2016 - 09:30
https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bik-tmle-itep-kbest-tozlau-ysullary
Бик тәмле итеп кәбестә тозлау ЫСУЛЛАРЫ
Бары тик таш тозын гына кулланырга ярый, капның тышына «консервлау өчен» дип язылган була.
Ашлама күп сибеп үстерелгән кәбестә тозларга яраксыз. Җылы урында аз тотып, углекислый газын чыгарып бетермәсәк, кәбестә ачый, тәмсез, начар исле була. Тозны җитәрлек салмасак, кәбестә кетердәп тормый. Кәбестә тозлаганда авыр әйбер бастырмасак, өсте йомшара, чери башлый. Кәбестәнең составында шикәре аз булса, начар ферментлаша, күбекләнеп «кайнамый».Үзем түбәндәге рецепт белән тозлыйм:20 кг кәбестәне тагаракта чабып вак­лагач, 0,5 кг тоз сибеп, суы чыкканчы уам. Эчен-тышын яхшылап юып, кайнар пар өстендә пешекләнгән коры мичкә төбенә кәбестәнең эре яфракларын тезеп чыктым. Ваклап туралган кәбестәне, эре кыр­гычтан кырылган 1 кг кишер, ваклап туралган 200 г керән тамыры, үзәге алынган 1,5 кг ­антоновка алмасы, 200 г (бер кырлы стакан) мүк җиләге (нарат җиләге дә ярый) белән аралаштырып тутырдым. Бик эре булмаган бер-ике баш кәбес­тәне урталай ярып, күчәнен кисеп алып, кисмәк эченә куеп калдырдым. Кәбестә өстенә, кайнар парда пешекләп алынган, мичкә эченә сыярлык түгәрәк куна куеп, авыр таш белән бастырдым.Мичкә 4-5 көн җылы өйдә торды, өстенә куыклы суы чыга иде. Һәр көнне кунаны алып, уклау белән төбенәчә тишеп, кәбестәнең углекислый газын чыгардым, суы аска төште. «Кайнау» туктап, кәбестә беркадәр төпкә утыргач, мичкәне салкынча чоланга чыгарып куя идек. Ике-өч атнада тозланып җитүе истә. Кәбес­тәне аз күләмдә эмаль чиләктә тозлыйм.Тагын бер рецепт:5 кг саламлап туралган кәбестә, 500 г эре кыргычтан кырылган кишер, берәр бал кашыгы тмин һәм укроп орлыгы, тоз, 3 литрлы банкалар, кайнаган су кирәк. Тоздан кала, барлык ингредиентларны зур эмаль табакка салып болгаткач, тыгызламыйча гына, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 3 л кайнатып суытылган суда 3 аш кашыгы тоз салып эретәбез. Һәр банкага 1,5 л тозлык коябыз. Банкаларның өстенә чиста тастымаллар ябып, 5-6 көнгә җылы урынга куябыз. Көнгә бер-ике мәртәбә, озын агач кашык сабы белән тишеп, газын чыгарабыз. Күбекләнү процессы начар барса, һәр банкага берәр кашык бал яки шикәр комы өстибез. Тозлаган кәбестәне салкынча урында саклыйбыз.Хәмидә Гарипова, Казан
shahrikazan
mass_media
#Киңәш сандыгы
19 января 2020, 15:00
https://madanizhomga.ru/news/sz-m-gaml/mskd-zchikllr-tulysyncha-beterel
Мәскәүдә үзчикләүләр тулысынча бетерелә
9 июньнән Мәскәүдә үзчикләүләр режимы тулысынча бетереләчәк. Бу хакта кала мэры Сергей Собянинга сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.
16 июньнән кафелар эшли башлаячак. Шулай ук 9 июньнән 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражаданнарга карата тыюлар да бетерелә.Хәзер Мәскәү халкы матурлык салоннарына, фотостудияләргә, зиратларга йөри алачак. Китапханәләр, юридик агентлыклар, музейлар, зоопарклар, күргәзмә заллары да үз ишекләрен ача. Ә театр, цирк һәм концерт заллары тамашачыларсыз гына, репетиция эшчәнлекләрен яңарта алачак. Спорт чараларын хәзер Мәскәүдә тамашачылар белән уздырачаклар. Әмма трибуналар 10 проценттан да күбрәк тутырылмаска тиеш.Шәһри Казан
madanizhomga
mass_media
Сүз һәм гамәл
2020-06-09 07:50:00
https://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/liliya-slkhetdinova-irennn-aerylgan
Лилия Сәләхетдинова иреннән аерылган
null
Бүген Лилия Сәләхетдинова (Тимергалиева) үзенең инстаграмдагы битенә никахлары өзелү турындагы ЗАГС кәгазен куйды һәм түбәндәге юлларны язды:«Тормышның бу этабы узылды... Әгәр мин китап язсам, аның бу бүлеген нәкъ менә шулай атар идем. Бертөсле миллионлаган сорау ява башлаганчы, хәзер әйтүем яхшырак булыр.Әйе, без аерылыштык: матур һәм тыныч кына итеп. Бу 2 елны ничек яшәгән булсак – шулай ук.Мин Аллаһыма миңа ир, ә аннан мин хыялланырга да курыккан бала бүләк иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен.Тормыш иптәшем миңа карата һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә булды, кулында гына күтәреп йөртте. Ул һәрвакыт янәшәмдә булды – хәзерге заманда шундый мөһим бу. Без аның белән әйбәт мөнәсәбәтләрдә хушлаштык та.Алга таба нинди планнарым бармы? Яшәргә телим.Матбугат чараларның бу уңайдан безне борчымавын сорыйбыз.Ни өчен аерылыштыкмы? Бу хакта без ачыктан-ачык әйтмәскә дип килештек. Хакыбыз бар дип саныйбыз. Бу – безнең тормыш, аерылышуыбызның сәбәбен бик якыннарыбыз да белми һәм белмәячәк тә.
syuyumbike
mass_media
«Йолдызлы» яңалыклар
30 Гыйнвар 2021 - 22:34
https://beznen.ru/archive/daydzhest/011116/byudzhet-bilgele
Бюджет билгеле
null
Татарстанның 2017нче елга бюджет проекты әзер. Аны Дәүләт Думасының 3нче ноябрь көнне узачак утырышында караячаклар. Киләсе елда республика бюджетының кереме – 166,8 млрд, чыгым – 174,4 млрд, ә дефицит 7,6 миллиард сумны тәшкил итәр дип фаразланыла.
beznen_ru
mass_media
Хәбәрләр
01.11.2016
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/challyny-yash-sportchylary-medallr-yauladylar
Чаллының яшь спортчылары медальләр яуладылар
Ярышлар Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә узды. Анда 12 регионнан 180нән артык спортчы катнашты.
«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр яшүсмерләр арасында спорт һәм көрәш самбосы буенча СССРның беренче спорт мастеры Владимир Борисовның XII мемориалында катнаштылар. Ярышлар Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә узды. Анда 12 регионнан - Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Саратов өлкәләреннән, Марий-Эл, Чувашия, Татарстан республикаларыннан 180нән артык спортчы катнашты.Чаллылылар өч авырлык категориясендә көрәш һәм спорт самбосы буенча җиңүчеләр булдылар. Көрәш самбосы буенча 1 урынны Кирилл Семенов алды (38 кг авырлык категориясендә). Спорт самбосында 1 урынны Данил Бабаев (50 кг) һәм Роберт Мөхәммәдиев ( 59 кг) яуладылар. Спортчылар тренер Владимир ТимофеевЧыганак:Яр Чаллының рәсми сайты
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2020-11-24 10:03:00
https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/iatim-balany-tarbiiaga-alu-oiat-tugel
«Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгел»
Ноябрьнең һәр икенче дүшәмбесендә Бөтендөнья ятимнәр көне билгеләнә. Сугыш, ачлык, чирләр, бәхетсез очраклар һәм башка сәбәпләр аркасында дөньяда миллионлаган бала ятим кала.
Бер гаебе дә булмаган сабыйларга яңа тормыш бүләк итүче изге җанлы кешеләр турында сүз кузгатасыбыз килә.Болгарда яшәүче Янковскийлар гаиләсендә 4 бала тәрбияләнә. Аларның икесе балалар йортыннан алынган.- Гаиләбезнең тулы булуын теләдек. Үзебезнең балабыз булмады, шуңа күрә балалар йортына барырга булдык. Сабыйны тәрбиягә алыр алдыннан әти-әниләр өчен махсус мәктәп үттек. Безгә барысын да аңлаттылар, бик күп файдалы мәгълүмат тупладык. Беренче улыбыз гаиләбездә очраклы барлыкка килде. Аның турында танышым сөйләде. Ирем белән аның янына хастаханәгә килә башладык. Ул авырый иде, соңрак баланың кыен хәлдә калуы ачыкланды. Беренче балабызны сайларга туры килмәсен иде, дип ялвардым. Теләгем чынга ашты, - дип сөйләде Елена Янковская.“Балам терелә алырмы?” - дип йөрәгем өзгәләндеЯнковскийлар гаиләсенә килгәндә ир балага нибары 6 яшь булган. Озак та үтми, гаиләдә тагын бер сабый барлыкка килә. Кечкенә Константинны да Елена белән Николай алдан сайлап куймаганнар. Әйтерсең, тормыш үзе барысын да алдан хәл иткән.-  Сау-сәламәт балалардан әти-әниләр еш баш тартмый. Ә менә мөмкинлекләре чикле булып туганнар белән вәзгыять катлаулырак. Безгә дә шундый баланы гаиләгә алырга тәкъдим иттеләр. 10 операция ясарга туры килде, җиңел булмады, әлбәттә. Һәр операциядән соң: “Балам терелә алырмы?” - дип йөрәгем өзгәләнде. Костя Джи Джордия синдромы (иммун система, ашказаны асты бизе, йөрәк эшчәнлегендә җитешсезлекләр) белән авырый. Татарстанда андый балалар күп түгел. Без тәҗрибәле табибларны гына очраттык, алар балабызны аякка бастырырга ярдәм итте. Барлык операцияләр дә бушлай иде. Бердәнбер түләүле операциянең чыгымнарын капларга да "Русфонд" ярдәм итте. Без бик бәхетле, авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Хәзер улыбыз гап-гади мәктәптә укый. 4 яки 5 төркемле мөмкинлекләре чикле булган балалардан курыкмагыз. Авыру балаларга әти-әни назын, җылысын тою аеруча мөһим. Бу хисләр дә кешене дәвалый, фикерен үзгәртә ала, ярату хисен бүләк итә, - диде Елена.“Өмет юк”, – дип әйттеләрЯнковскийлар түземлеккә, сабырлыкка нык сынала. Көтмәгәндә 10 елдан артык үз балалары булмаган гаиләгә бәхет елмая. Елена авырга уза. Бер-бер артлы сабыйлары Роман һәм Мария дөньяга килә.- Бала табу турында хыялларымны оныткан идем инде. Табиблар да өмет юк дип әйтте. Бу шатлыклы хәбәргә ышана да алмадым. Әйтерсең лә, бу төш, могҗиза гына. Тормышыбыздан бик канәгать. Идеаль әти-әни буласы килә. Кайвакыт: “Бөтенесен дә дөрес эшлимме? Балаларымны тигез яратаммы?” - дип уйланам. Балаларны тәрбиягә алгач үзем дә бик нык үзгәрдем. Элек эштән кайтып кергәнем булмады, гел каядыр ашыктым. Ә хәзер мин үземне чын әни итеп хис итәм. Бөтен вакытымны балаларга багышлыйсым килә, - дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.Елена Янковская журналистика өлкәсендә эшләүдән читләшсә дә, җәмәгать эшчәнлеген ташламый. Елена һәм Николай балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга ярдәм итү үзәге булдырганнар.- Бөтен ятимнәрне гаиләләргә урнаштырып бетерсәк тә, балалар йортлары янәдән тулачак. Ятимлек проблемасына төрле яклап карарга кирәк. Ятим балаларны алган гаиләләргә дә ярдәм күрсәтү мөһим. Баланы гаиләгә урнаштыру белән эш тәмамланмый. Балаларның психологик яктан яралары булырга, ә әти-әниләрнең үз вазыйфаларын үтәргә әзерлеге җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә үзебез яшәгән җирлектәге гаиләләргә ярдәм итәргә булдык. Күп кенә проблемаларны аралашып кына чишеп була. Әгәр баланың психикасы белән җитди проблемалар булса, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларны гаиләләргә урнаштырудан кала, бу гаиләләргә ярдәм итү мөһим, - ди Елена Янковская.Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгелТатарстанда ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру буенча актив эшчәнлек бара. Ә шулай да, Елена Янковская сүзләренчә  бу өлкәдә пропаганда җитми.– Балалар йортында үскән сабыйларның нәселе начар дигән фикерләр дә бар. Барысы да тәрбиядән тора. Гаиләдә үскән ятим балаларның тормышы җайлана, ә инде балалар йортында гына тәрбияләнгәннәр буенча статистика начаррак. Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгел. Киресенчә,  бу олы йөрәкле кешеләрнең ихлас гамәле, – ди әңгәмәдәшебез.Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» иҗтимагый оешмасы республика җитәкчелеге белән берлектә үзенчәлекле проект булдырылган. “ПАПАМАМАЕСТЬ” программасы кысаларында волонтер фотографлар Татарстанның төрле балалар йортларында булып ятимнәрне фотога төшергәннәр. Проекта катнашкан 110 баланың 11е гаиләле булган.Балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәрнең хыялларын ашырырга, изге гамәлләр эшләргә теләүчеләр өчен тагын бер мөмкинлек бар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләге алып, Кыш бабай ролен үтәп була.– Без балалардан аларның иң зур хыялларын сораштык. Яңа елга бүләкләр исемлеге тупладык. Акциядә катнашырга җиңел булсын өчен, бүләкләрне маркетплейслардан сайладык. Һәркем сылтама аша кереп, баланың хыялы белән таныша ала, – диде Елена.- Балалар йортында еш булырга туры килде. Ятимнәр әти-әниләренең җылысын, назын тоя алмыйча үсәләр. Балалар йортларында киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр эшли. Сабыйларга бүләкләр бирүче, ярдәм итүче хәйриячеләргә дә рәхмәт. Тик шунысын онытмыйк: балага бәхетле булыр өчен гаилә кирәк, - дип йомгаклады күпбалалы ана, активист Елена Янковская.
shahrikazan
mass_media
#Язмыш
13 ноября 2023, 13:55
https://shahrikazan.ru/news/sport/alda-da-ilr-yuldash-bulsyin
Алда да җиңүләр юлдаш булсын!
Татарстанның Бөгелмә районында Can-Am Trophy Russia-2013 ачык квадросериянең 2 нче этабы узды.
Can-Am Trophy Russia-2013нең 1 нче этабында катнашучылар квадросериянең яңа форматында - ралли-рейдта узыштылар. 2 нче этапта катнашучылар кантри-кросс махсус биләмәсендә осталыкларын күрсәтергә тиешләр иде. Казаннан «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм Екатеринбургтан Антон Власюк экипажы иң осталары булып чыкты. Алар кантри-кросста гына түгел, үз классларында ярышлар узган ике көн нәтиҗәләре буенча да, абсолют зачетта да 1 нче урынга лаек булдылар. «Без бүген көпчәкләр, яңгыр белән көрәштек, мотор белән дә кыенлыклар туды. Әмма барысы да уңышлы узды», - диде Ирек Миннәхмәтов, хисләре белән уртаклашып. Ярышларның 1 нче көненә килгәндә, үзләренең 300 чакрымга якын юл үткәннәрен әйтеп: «Барысы да бер сулышта узылды», - дип белдерде ул. Ә ярышларны оештыруга килгәндә, фикере бер аның; «Татарстан барысын да һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкара».Сериянең 1 нче этабы май аенда Владимир өлкәсендә үткән иде. Ә Татарстан ярышларны инде 3 нче тапкыр кабул итә. Алдагы икесе 2011, 2012 елларда Татарстанның Саба районындагы Миңгәр авылында узган иде. 2013 елгысы Бөгелмәдә үтте. 3 нче этап исә сентябрь аенда Кировта узачак. Ирек Миннәхмәтов әле ярышларның йомгаклау этабында да катнашып, сериянең төп җиңүчесе булырга ниятли.
shahrikazan
mass_media
#Спорт
30 июля 2013, 07:31
https://madanizhomga.ru/news/asylybyzga-kaytyp-baryshlyy/yazuchylar-bolgarda
Язучылар Болгарда
Ике ел элек  бер төркем татар язу­чылары борынгы дәүләтебез эзләре буенча изге Болгар каласы туфрагына сәяхәт кылган иде.
Әлеге сәяхәт турында “Мәдәни җомга” газетасында зур сәхифә дә чыкты. Быел Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тагын яңа сәяхәт оештырды. Кырык биш кешелек автобусны тутырып, Болгар каласы истәлекләрен кабат карап кайттык.Спас районына аяк баскач, татар әдипләре һәрбер балалар язучысы өчен остаз саналган, фидакярлек үрнәге булган Абдулла Алиш туып-үскән Көек авылын урап үтә алмый. Күпләребезнең Көеккә кат-кат килгәне булса да, авылда каһарман шагыйрь истәлегенә багышланган аерым музей юклыгы, китапханә янындагы бакчада Алишның гипстан гына ясалган бюст тотулары, анысының да пьедесталы ярым җимерек хәлдә саклануы бәгырьләрне телә иде. Бу юлы бакчада бронзадан коелган өр-яңа бюст күреп, күңелләребез шактый мәмнүн булды. Былтыр каһарман әдип тууның 110 еллыгына багышлап һәйкәлне яңартканнар, шагыйрь исемен йөрткән музей-китапханә диварларындагы стендлар да үзгәртелгән икән. Ә шагыйрь истәлегенә багышланган музейны, туристларны күбрәк җәлеп итү, Алиш каһарманлыгын киңрәк яңгырату өчен, Болгар тыюлыгында ачып куйганнар. Музей былтыр гына ачылган бит, күргәнебез юк иде, шуңа күрә атлый-йөгерә шунда ашыктык без.Алиш музее ХIХ йөздә төзелгән бер урыс йортында ачылган. Әлбәттә, аның шәхсән Алишка һичбер мөнәсәбәте юк. Ләкин кирпечтән салынган йорт шактый төзек хәлдә. Коймаларын өр-яңадан коеп, ихатада иске авыл клубыдай лапаслар тергезеп, кыяфәтен шактый үзгәрткәннәр. Йорт эче үзе әлләни җиһазлыгы белән балкып-янып тормый. Бер гасыр элек нык “модада” булган тимер карават, савыт-саба өчен агач комод, китап киштәләре, шул ук заманныкы булган өстәл-урындыклар. Шагыйрь өчен эш өстәле итеп сурәтләнгән кухня ягына хәтта чуен чүлмәккә салынган “кабыклы бәрәңгеләр”дә тезеп куелган. Яндагы китап шкафында – латин хәрефләре белән татар телендә басылган Диккенс һәм Дефо китаплары. Шуларны барлагач, “татар бөтендөнья мәдәниятеннән читтә калган”, яки “ул замандагы татар хөкүмәте киләчәк буын турында кайгырт­маган”, дип кимсетеп кара инде.Сүз дә юк, Болгар тыюлыгының үзәгендә торгач, Алиш музеена да кунаклар күп киләдер.Ләкин, ни үкенеч, җәлилчеләрнең фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез көрәше, алар тырышлыгы белән партизаннар ягына чыккан яки Франция туфрагында макизарларга әверелгән татар легионнары, бөек Җәлилнең бер Моабит дәфтәрен совет ягына алып кайткан өчен генә дә НКВД подвалында атып үтерелгән Нигъ­мәт Терегулов, җәлилчеләрне үлемсез иткән бельгияле каһарман Андре Тиммерманс турында мәгълүматлар бөтенләй дә юк дәрәҗәсендә. Фашист гильотинасының балтасы астында өч минут саен башларын югалтып үлемсезлеккә атлаган унбер җәлилченең исеме дә язып куелмаган. Ничек кенә ачы тоелмасын, музей эчендә Алиш рухы, җәлилчеләр рухы яңгырамый. Әлеге музей “миннән үткәнче, иясенә җиткәнче” дип кенә ачып куйган сыман...Ике ел элеккеге маршрут буенча, тыю­лыктагы Болгар цивилизациясе һәм Коръән музейларын, Төньяк, Көнчыгыш һәм Кара пулат дип аталган төрбәләрне, Олы һәм Кече манараны карап чыктык, Болгар җирендә 800 елдан соң Минтимер ага Шәймиев башлангычы белән калыккан Ак мәчетнең гүзәллеге белән хозурландык. Ерак-ерак җирләрдән турис­тик сәйранга чыккан сәяхәтче күзлеген киеп карасаң, бары да матур, һәммә тарихи истәлекләр үз урынында кебек. Әмма җанында ерак һәм бөек бабайлар рухын саклый алган татар күзләре белән төбәлсәң, күңелне һаман кимчелекләр, җитмәүчелек талый.Безнең ерак бабайлар әле IХ гасыр азагына чаклы ук Идел белән Чулман ярларында бөек Болгар ханлыгын төзеп куйган. Хәзерге Россия мәйданында иң беренче булып, әле 922 елның май аенда ук безнең бабайлар дәүләткүләм дәрәҗәдә динлегә әверелгән. Ерак Баһдадтан килгән хәлифә илчелеген каршылап, бөек Алмыш ханыбыз Коръән­ле иткән безне. Ләкин ни галәмәт, безгә бердәм дәүләт төзеп калдырган Алмыш ханыбызга, яки 1438 елда безгә янә мөстәкыйль Казан ханлыгын төзеп биргән Олуг Мөхәммәт ханыбызга газиз туфрагыбызда сыңар һәйкәл дә юк. Алмыш ханнан соң Болгарга дан китергән Мөхәммәт, Ибраһим, Сәлим, Илһам һ.б. ханнарыбызның исемнәре дә телгә алынмаган. Бөтен Европаны, хәтта Латин Америкасын да үзләрен дәүләтле иткән гаскәрбашларга, император-корольләргә багышланган һәйкәлләр каплап алган. Аларда корольләргә генә түгел, хәтта Сервантесның уйдырма герое булган Дон Кихотка багышлап та дистәләгән һәйкәл тергезәләр. Ә Болгар туфрагы – безне Изге Коръәнле иткән Алмыш ханны, Казан үзенең каны тамган Олуг Мөхәммәт хан һәйкәлен көтеп җиткерә алмыйча һаман иза чигә. Әгәр без алар исемен оныттырсак, киләчәк буыннар сафында кабат мөстәкыйль дәүләт төзергә атлыккан яңа Садри Максуди яки бөек Исхакыйлар янә табылырмы?..Болгар туфрагы күңелдә яшеренеп янган тарих давылын уятты. Безнең ерак тарих ким дигәндә мең ярым ел элек ташкын булып юл ярган бит инде. Кешелек тарихында кылган гамәлләребез ныклы урын алган. Без моны беләбез, ә балаларыбызны ЕГЭ атлы шайтан уйлап табып, газиз тарихыбыздан көчләп аердылар. 2007 елдан башлап безнең мәктәпләрдә “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” фәнен ныклап укыту юк. Татар тарихы урынына хәзер югары класс укучылары елына 82 сәгать сарыф итеп, кайсы кнопкага басып тест узу буенча гомерне заяга уздыра. Дөньяда иң көчле дип табылган “совет мәктәбе” яки “советча укыту системасы” инде юкка чыкты, аны фин, швед вә инглиз үзләштерде. Татар әдәбиятын укыткан чагында да әүвәл милли компонент өлешен генә кысрыклап чыгарганнар иде, илбашның Конституцияне салып таптаган әмере буенча, инде татар телен дә мәгариф челтәреннән яртылаш рәвештә кисеп ташладылар. Ә газиз тарихын һәм Ана телен җуйган кавем киләчәктә нишләр? Егерменче елда ук узачак җанисәп вакытында телен һәм нәселен җуйган татар балалары болгарчылар, ногайбәкләр, йә бөтенләе белән “олуг агай” вәкилләре булып язылмасмы?..Без Болгардан кузгалган чакта кояш офыкка таба юл алган иде инде. Идел буйлап кайтып килгән чакта елга өстеннән шуышкан кояшның йөзеннән йөгерек суга күз яшьләре тамып калды бугай...В. ИМАМОВ.Автор фотолары.
madanizhomga
mass_media
Асылыбызга кайтып барышлый
2019-08-05 06:19:00
https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/avtomobilisty-v-chelnakh-boyatsya-provalitsya-pod-asfalt
Автомобилисты в Челнах боятся провалиться под асфальт
С проблемой столкнулись жители 12-го комплекса нового города
Житель Набережных Челнов сообщил в информационную систему «Народный контроль» о том, что около дома 12/30/1 автомобили могут провалиться под асфальт - прямо на теплотрассу. В этом месте разрушается дорожная плита.«Под плитой проходит теплотрасса, в которую могут провалиться автомобили. В результате обвал может привести к трагедии», - считает челнинец Винер Г.Заявка находится в работе у специалистов исполкома Набережных Челнов.http://chelny-izvest.ru/news/city/avtomobilisty-v-chelnakh-boyatsya-provalitsya-pod-asfalt
shahrichalli
mass_media
Яңалыклар тасмасы
2018-07-13 14:18:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/krsh-dnyasynda-tagyn-ber-bkhetle-par-kavyshty
Көрәш дөньясында тагын бер бәхетле пар кавышты
Көрәшчеләр дөньясында тагын бер шатлыклы вакыйга.
Көрәшчеләр дөньясында тагын бер шатлыклы вакыйга. Көрәш турында сюжетлар төшерүче,көрәшчеләр турында бөтен татар дөньясына сөйләүче журналист Гөлия Садыйкова һәм танылган көрәшче, Әлмәт батыры Айдар Алтынбаевның никахы узды. Яшьләрне котлыйбыз һәм бәхетле, матур, тигез гомер телибез!
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
19 сентября 2021, 17:33
https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/kazan-egetlre-r-kyzny-bchkbez
Казан егетләре: "Һәр кызны үбәчәкбез!"
«Казан егетләре» солисты Айдар Әгъләмов Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Айдар тумышы белән Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан. 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. «Казан егетләре»ндә ул 2009 елдан бирле иҗат итә. Яшәргәннән-яшәреп торган «Казан егетләре» төркемендә ул бүген иң тәҗрибәлесе.
Без дә үз чиратыбызда Айдарны туры эфирга чакырып, мактаулы исем алуы белән тәбрик иттек. «Бу – безнең уртак җиңүебез», – диде ул. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулын кысып тапшырган күкрәк билгесен күрсәтте.Форсаттан файдаланып, калган егетләр белән дә таныштык. Айсаф, Илназ, Радик төркемдә ел ярымнан алып ике ел чамасы эшли. Айсаф Хаҗиев Сабадан. 27 яшь кенә булса да, инде 3 яшьлек кызы, 3 айлык улы бар. Илназ Инсафов – Баулы егете. Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укый, имтиханнар тапшыра. Аны сәхнәдә күпчелек баян белән күрәбез. Радик Шәрәфиев Әтнә районы Түбән Бәрәскәдән. Төркемнең иң яшь солисты. Карап торышка 16-18 яшьтән артык биреп булмаса да, Радикка 22 яшь икән. Ул кечкенәдән сәхнәдә. Аны Әтнә драма театры куйган «Мулла» спектаклендәге Илдар исемле малайны уйнаган чагыннан күреп беләм. Күпләрнең хәтерендә калган «азан әйтүче» кечкенә егет – Радик инде ул.«Безнең әле тагын бер егетебез бар, – ди Айдар. – Ул – төркемне оештырган кеше, продюсерыбыз Рафаэль Мәҗитов. Аңа инде 75 яшь. Шуңа да карамастан, ул һәркөн безнең белән бергә студиядә эшли», – диләр егетләр.Шулай ук «Казан егетләре» үзләренең планнары, яңа проектлары белән дә уртаклаштылар: «Соңгы арада моңарчы беркайда да булмаган үзенчәлекле проект өстендә эшләдек. Пандемия башлангач буш вакыт күп булды бит. Шунда Татарстанның һәр районына багышлап барлыгы 45 җыр иҗат иттек. Аларны инде интернет челтәрендә тыңларга була. Аннары җырлар 2 сәгатьлек яңа концерт программабызда да урын алачак. Концерт куелган һәр җирлектә шул районга багышланган җырны башкарачакбыз. Планда шулай ук «Пушкин картасы» проектын кулланып, яшьләргә мастер-класс тибында концерт кую да каралган. Аны быел сентябрьдән башлап җибәрергә уйлыйбыз. Яшьләр концерт карап кына калмый, мастер-класс үтеп, үз җырларын да яздыра алачак. Моның өчен күчмә музыкаль студиябездә бөтен мөмкинлекләр бар», – диделәр егетләр.Алда торган концертлары бөтенләй башка – яңа форматта үтәчәк. Сер итеп кенә әйттеләр: залда булган һәр кызны үбеп чыгачакбыз, диделәр «Казан егетләре».
shahrichalli
mass_media
Шоу-бизнес
2022-06-16 16:30:00
https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99garif/tatar-tele-aralashu-telen-yln
Татар теле аралашу теленә әйләнә
Узган атнаның шимбәсендә Мамадыш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең ел саен традицион төстә Президент катнашында уздырыла торган республика киңәшмәсе булып үтте.
Мәгариф һәм фән бездә гомер-гомергә четерекле мәсьәлә булды һәм шулай булып кала бирә. Мәктәпләрне төзекләндерү, акча җитмәү, БДИ, дәреслекләр югалу, укытучыларның хезмәт хаклары түбән булу... Август киңәшмәсендә сөйләнгән сүзләр, зарлар шушы системада эшләүчеләргә, кызыксынганнарга бик тә таныш.Балаларның иҗади яктан үсешендә ата-аналар гына түгел, мәктәп тә зур роль уйный. Шул сәбәпледер инде, быелгы киңәшмәнең темасы да бик урынлы сайлап алынган - «Дәресләрдән соң мәктәп тормышы» проектын тормышка ашыру. Аның асылы - мәктәптә сыйфатлы белем алудан тыш, укучылар үзләренең сәләтләрен, талантларын үстерү өстендә дә эшләргә тиеш. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнү, төрле түгәрәкләрдә хуҗалыкта кирәкле булган һөнәрләрне үзләштерү. Гадәттә, мәктәпләрдә укулар сәгать икеләр тирәсендә тәмамлана һәм белем учагы икенче көнгә кадәр бушап кала. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйткәнчә, сәгать сигезләргә кадәр мәктәптә тормыш кайнарга тиеш.Киңәшмәдә яңгыраган тагын бер яңалык - мәктәпләрдә татар телен укыту методикасының үзгәреш кичерүе. Министр сүзләренә караганда, татар теле элек мәктәпләрдә фән кебек укытылган. Хәзер исә аралашу чарасы буларак өйрәнеләчәк. Киңәшмәнең азагында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «Tatartown» проекты өстендә эшләячәк «Education First» корпорациясе арасында килешү дә имзаланды. «Tatartown» ул - татар теленә өйрәтүче онлайн-мәктәп. Аның ярдәмендә чит ил кешеләре, ничә яшьтә булуларына да карамастан, татар телендә сөйләшергә өйрәнә алачак.Республикабыз җитәкчеләре район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрне дә карадылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның автоспорт, техника белән кызыксынуы беркемгә дә сер түгел. Биредә дә ул һич көтмәгәндә укучылар кулы белән ясалган квадрациклны кабызып, ишегалдыннан бер әйләнеп килде.
shahrikazan
mass_media
#Мәгариф
23 августа 2012, 05:54
https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/bezne-marat-abyy
Безнең Марат абый
null
Хөрмәтле Марат абый! Сезгә без рәсми рәвештә Марат Әмирханович дип эндәшсәк тә, якын итеп, барыбер Марат абый дип йөртә идек үзегезне. Хәзер дә бергә эшләгән елларны искә төшергәндә, «безнең Марат абый үзе бер кабатланмас шәхес», дип, яратып, сагынып кабатларга яратабыз. Язучы, журналист-публицист, Татар­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, журн­алист­лар-ның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты дип, мактаулы исемнәрегезне санап китсәк тә, «Сөембик­ә» журналының алыштыргысыз кадерле кешесе» дигән исем­гә лаек булуыгыз холкыгыз, талантыгыз, оештыру осталыгыгыз турында күп нәрсә сөйли.Бәйрә­мегез – олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗат сөенечләре, көр кәеф, нык сәламәтлек, күңелле мәшәкатьләр телибез Сезгә!Безнең Марат абый, Марат Әмирханович, дип олылый идек без аны. Язган һәрнәрсәне иң элек аңа укытабыз. Хата-кимчелеге булса, төзәтә, киңәшен бирә. Табыш-уңышыбызга сөенә белә. Кайгы-көенечне, хәтта ки эч серләренә кадәр сөйләп була дип ышанабыз. (Капчыкны төбеннән тотып селкергә ашыкмыйбыз – тыңлый, сер сыя дигәч тә... ир-ат ич ул!) «Сөембикә»не дус-тату, көчле гаилә итеп туплый, редакциядәге каләм иясенең һәркайсына остаз да була белде ул.Марат абый белән беренче очрашу әле дә хәтеремдә. Сабакташым – «Азат хатын»ның баш мөхәррире Роза Туфитуллованың журналга эшкә чакыруын мин, әлбәттә, сөенеп кабул иттем. Егерме елга якын газетада эшләп чарланган, көн туган саен мәкалә-хәбәрләр яза-яза нык кына алҗыган да идем инде. Адашым – Роза бу абруйлы басманы күптән түгел генә җитәкләгәнгә, үзе дә редакциядә яңа кеше исәпләнә, урынбасары белән киңәшү зарурлыгын яшермәде. «Әмирханов ни дияр тагын...» Икеләнгән сыман шулай дип куюы мине ирексездән сагаерга мәҗбүр итте: «баш»ны узып үз сүзен үткәрүче «муен» – урынбасары Марат Әмирханов шулай ук кырыс кешеме икән әллә?Иллеләрне узган, олпат гәүдәле, җитди урынбасарны күргәч тә эчке киеренкелек, каушау узмаган иде әле. Күзлек астыннан сынап карый торган күзләр... Нинди уй-өметләр белән монда килергә ниятләвем, ниләр язуым хакында фикер алышкач, Роза Рәхмәтулловна: «Яшьләй вафат булган шагыйрь Тәүфикъ Камалиевның тол хатыны ул», – дип тә әйтеп куйды. Шулчак Марат абыйның йөзенә моңсулык йөгерде: «Социалистик Татарстан»да бер бүлектә эшләдек. Намуслы, вөҗданлы, шәп егет иде», – диде. Һәм егерме елдан артык бергә, иңне-иңгә куеп дигәндәй эшләү дәверендә «намуслы, вөҗданлы егет»нең хәләл җефетенә – миңа һәрчак ихтирамлы, хөрмәтле булды ул. Зур рәхмәт аңа! Хәер, миңа гынамы, һәркайсыбызга дустанә-хәерхаһ мөнәсәбәте белән сөендерә иде ул.Ягъкуб Хәлили нигез салган «Азат хатын» ерак тарих инде. Төрле чорда журналист туташ-ханымнарга терәк – җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасарлары булып Һади Такташ, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев, Габдулла Шәрәфетдинов кебек абруйлы ир-егетләр эшләп алган. Әмма ни генә әйтсәк тә «Сөембикә» тарихында Марат абый кебек озак эшләгән ир-ат юк. Егерме-егерме биш кыз-хатын арасында зирәк акыллы, тәртипле-тотнаклы ир-ат кына шулай озак эшли аладыр. Дүрт баш мөхәррир – Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Фирая Бәдретдинова, Ләйсән Юнысова белән эшләде. Туры сүзле, таләпчән, ә иң мөһиме: чиста күңелле һәм итагатьле булуы хуҗалар илә дә, гади хезмәткәрләр белән дә уртак тел табарга булышкандыр. Бәлки журналистикада легендар шәхес – Шәмси Хамматов мәктәбен үтүе дә эзсез узмагандыр. Педагог һөнәрен сайлап, әүвәл Питрәч районының Күн мәктәбендә чирканчык алуы, аннары Карабаш урта мәктәбендә байтак еллар уку-укыту эшләре мөдире буларак, чарлануы чыныктыргандыр. Яраттык без аны. Яраттыра белде ул үзен. Бер юбилее уңаеннан, әңгәмә корып утырганда, бу хакта үзенә дә әйткәнем булды. Бөтен кеше ярата сезне. Ничек шундый булып була, янәсе. «Сабый бала үзен сөймәгән кешегә якын бармый, борылып та карамый. Ә иҗат дөньясындагы хатын-кыз садә, сабый күңелле, бала кебек бит ул. Чын йөрәктән, үзләрен ихлас яратканымны сизәләр, димәк!» – булды җавап.  Кемнедер аерып, артыграк яратканын беркайчан, беркемгә дә сиздермәде, һәммә кешене тигез күрде. Гүзәл затлар күп булган коллективта кемгәдер артыграк игътибар күрсәтүе аркасында янган җитәкчеләр очрап тора югыйсә.«Парин, янар тау, вулкан өстендә утыруыңны беләсеңме?» – дип аны ирештерүче Аяз Гыйләҗев кына түгел иде.«Алтын йөрәкле ир-ат» исеменә лаек булуы да тикмәгә түгел Марат абыйның. Мондый купшы исемгә дә лаек ул. Бүләк тапшырганда шул чактагы баш мөхәррир Фирая Бәдретдинованың Марат абыйга сыена төшеп, күзләре яшьләнеп: «Әти кебек күрәбез без сезне, Сез – безгә әти урынына», – диюе әле дә истә. Хәер, бу гыйбарәне бәйрәм саен берәребезнең кабатлавына  берәү дә гаҗәпләнми иде. Кеше күңелен күрү дигән бик матур сүз бар татарда. Ә Марат абый чын татар ул. Бәйрәмнәрдә безне котламый калмый. «Актанышлар белсә-белмәсә җырлый инде», – ди дә бүләген – каплы шоколадын сиңа җырлап бирә.Әти кебек дигәннән... Бервакыт сәнгать институтын тәмамлаган сәләтле бер кыз белән сөйләшеп утырганда төркем җитәкчеләре, остазлары хакында сүз чыкты. Бу төркемдә ятимә кызлар берничә иде. «Остаз гына түгел, ятимнәргә әни дә булды бугай ул», – дидем. Әңгәмәдәшем, күңеле әрнүен яшерә алмыйча: «Бәлки кемгәдер әни булгандыр, ә миңа үги әни булды шул!» – дип куйган иде.Ышанам, Марат абый хакында берәү дә «үги әти иде» дип әйтмәс.Әмма аны ничек кенә хөрмәт итсәк тә, олы язучы, гаҗәеп каләм иясе белән һәрдаим аралашып, янәшә яшәвебезне без ул чакта аңлап бетермәгәнбез икән.Марат Әмирханов әдәбиятка соңлабрак килде. Соң булса да, уң булсын, диләрме? Ә бит Марат абыйга бу җәһәттән чынлап та уң килде, бүгенге көндә ул дистәләгән бәян, романнар авторы.Тигез канатлы, матур гаилә корып, тыныч кына яшәп ятканда... Сөеп алган, яратып яшәгән хатыны Җәүһәрия яман шеш дигән хәерсез чиргә дучар була. Операциядән соң табиблар күзәтүе астында булуы хәерле дип, яхшы фатирын, күнегелгән эшен ташлап, гаиләсен алып Марат Әмирханов Казанга күченә. Әмма... Язмыштан узмыш юк, диләрме? Сөекле кызлары – Ләйләгә дә шул зәхмәтнең кара канаты кагыла. Кадерлеләрен җирләгәч... сердәш булып әдәбият кала. «Тәкъдир» романы шулай туа. Ә бу әсәрне яза башлаганчы әле күп сулар агар.Ул язарга тиеш иде. Язмый калу, күргән-кичергәннәрен ак кәгазь битенә төшереп бушанмый хәле юк иде.«Алаяк» дигән беренче хикәясен ул кырык биш яшендә яза. Ак бәкәлле чабыш аты, туган авылы Кәзкәйнең мактанычы, үсмер чактан саклаган егет күңелен җилкендерә. Сара апа Садыйкова «Ясәвиен сагынам «Чишмә»нең» дип җыр багышлаган данлыклы колхоз рәисе Ясәви Хөсәенов Мөхәммәт Мәһдиевне һәм якташы Марат Әмирхановны кунакка чакыра. Шул очрашу вакытында, әсәрләнеп: «Языгыз әле шул ат турында!» – дип үтенә. Ак бәкәл тарихы Мәһдиевнең бер романында урын ала. Әмирханов хикәя яза. Икесенеке ике төрле чишелеш таба. Мин дә яза алам икән бит, дип, җилкенеп ул бәян язарга тотына. Язып бетергәч, Мәһдиевка укырга бирә. Үзенә дә, бүтәннәргә дә гаять таләпчән олы талант иясе: «Кырыкны узгач... кая инде ул язучы булу?» – дип, аның хыялына киртә куя. Бәхеткә, Атилла Расих бәян хакында ишетепме, очраклы гынамы, үзе аңа мөрәҗәгать итә. «Кая инде ул... иллегә таба барганда», – диюенә исе китми: «Беләсең килсә, тормыш тәҗрибәсе, язарлык багажы булгач кына юньле әсәр иҗат итеп прозаик укучыны сөендерә», – дип, гүя канат куя. «Дөя муены» дигән сатирик әсәрен Аяз Гыйләҗев күтәреп ала. Алар гаилә дуслары иде. Марат абыйның икенче никахтагы хатыны Ләлә ханым да Нәкыя апа кебек укытучы.Марат Әмирханов гомер буе иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр казна эшендә эшләп каләм тибрәткән әдип. Ничек өлгерәсез, дигән соравыма: «Язучылык та, шагыйрьлек кебек үк Ходай тарафыннан тәгаенләнгән, кешенең эчке халәтенә салынган бер могҗиза ич. Ягъни Тәкъдир, Язмыш! Шигърият – әдәбиятның әнкәсе, ә проза аның алтын баганасы, диләр. Проза язу өчен зуррак көч, ихтыяр кирәк. Әмма иҗат дәрте, язучылык корты күңелеңә бер кереп утырса, вакыт та табыла, акча, ару-талу белән дә исәпләшмисең», – дигән иде.«Гөлнәзирә», «Мөкәррәмә», «Үрбәт ханикә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Ләйлә», «Бибимәмдүдә» – хикәя, повесть, романнарының атамалары ук хатын-кыз исемнәрен кычкырып тора. Кыз-кыркын, туташ-ханымнарның хис-кичерешләрен, хатын-кыз галәмен гаять үзенчәлекле һәм белеп тасвирлавы әдипне яңа баскычка күтәрде. Соңгы елларда дөнья әдәбиятында нәкъ менә хатын-кыз язучылар бу өлкәдә үр арты үр яулый. Бу гаҗәп түгел. Әмма ир-ат әдипләрнең сирәге генә гүзәл җенеснең тойгы-хисләрен зур төгәллек белән, үтемле итеп ача алу сәләтенә ия дип уйлыйм мин. Хикмәт Марат абыйның егерме елга якын укытучы ханымнар белән уратылган мәктәптә, чирек гасыр «Сөембикә»дә эшләвендәме икән әллә?! Хәер... Сугыш башлангандә сигез яшьлек малай гаиләдә бердәнбер ир заты булып кала. Әтиләре яудан кайтмый. «Сабый чактан гел кыз-хатын арасында кайнашканмын. Әнкәй, ике әби – әнкәйнең әнисе һәм сеңлесе, үземнең ике сеңел... Әнкәй гомер буе эштән бушамады – унбиш ел колхоз бригадиры йөген тартты, нахакка төрмәдә дә утырып чыкты. Гел хәрәкәттә, гел чабуда... Көндез ятып торуны ялкаулар гамәле дип саный. Әллә шуңа Ходай аңа озын гомер насыйп итте. 93 яшендә – үз акылында, авылдан китми, бөтен эшен үзе эшли, бакча казый, яшелчә үстерә. Әмма миндә әткәй каны, ирләр холкы», – дип сөйләгән иде ул унбиш ел элек үк.Марат абый 85 яшьтә дә егетләргә биргесез әле: армый-талмый роман арты роман яза. Соңгы елларда Тукай иҗаты белән сихерләнде. «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы» дип язган Тукаебыз. Шөкер, Бибимәмдүдә абыстай рухын яд итеп, үз сүземне әйтә алдым. Зиннәтулла хәзрәт хакында да сөйләр сүзләр бар», – дип шалтырата. Әйе, ул тарих катламнарын барлый, актара. Сөембикә («Әлвидаг» романы), Гәүһәршад, Фатыйма-Солтан образларын илгә-көнгә танытты. Әдипнең Гөлйөземе, Гөлнәзирә, Мөкәррәмәләре исә – сугыш елы авылының михнәт-газабын, бар ачысын татыган, тетрәндерә, уйландыра торган образлар. Адәм балалары – хата-ялгышлардан хали түгел. Геройларның холык-фигыле, эш гамәлләре укучыга ошап та бетмәве ихтимал. Әмма тормыш бу. Ә Марат Әмирханов геройлары – тормышның үзеннән. Тормыш үзәненнән!Редакциядән: Язучы, журналист-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х. Ямашев исемендәге премия  лауреаты.
syuyumbike
mass_media
Шәхес
23 Апрель 2018 - 00:00
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazannyi-chchkk-kmbezme
Казанны чәчәккә күмәбезме?
Быел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, шәһәрне яшелләндерү, бизәүгә аеруча да зур игътибар бирелә башлады. Бу өлкәдә төп проектларның берсе - "Чәчәк ата торган Казан" бәйгесе.
Әлеге проект беренче генә тапкыр уздырылмый инде, алдагы елларда да идарә итү компанияләре, төрле предприятиеләр, шәһәр халкы - барлыгы 1, 5 меңнән артык кеше бик теләп катнашкан бу чарада. Башкалада чәчәк утыртылган 8 меңнән артык чүлмәк эленгән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев:- Фасадларны чәчәк белән бизәү һәм биналар урнашкан территорияләрдә чәчәкләрне күпләп утырту шәһәрне матурайту белән беррәттән, бина хуҗаларының имиджына һәм аларның үз клиентларын коммерция ягыннан җәлеп итүдә уңай йогынты ясаячак. Су төрләре буенча үтәчәк чемпионат белән бәйле рәвештә, шәһәребездә быел туристларның саны артачагын исәпкә алсак, әлеге мәсьәлә тагын да мөһимрәккә әйләнә, - ди. Шәһәр мэры Илсур Метшин да чәчәкләрнең күпләп утыртылуы - ул купшылык, җылылык, матурлык өлгесе. Казан бөтенләй башка рухта яши торган башка шәһәргә әйләнәчәк, дип саный. 1-нче майдан Казанда flowers.kzn.ru сайты эшли башлаячак. Сайтка "Чәчәк ата торган Казан" проектында катнашу өчен гаризалар җибәрергә мөмкин. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән иң актив катнашучыларны көз көне истәлекле бүләкләр көтә. Әлеге бәйгедә җиңелүчеләр булмаячак, ди оештыручылар.
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
21 апреля 2015, 10:28
https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/venera-ikhsanovany-sogy-yulga-ozattylar
Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар
Кичә татар журналистикасында күренекле шәхесләрнең берсе Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмә белән хушлашырга теләүчеләр Декабристлар урамы, 115 йортка килгән иде.
Күренекле журналист шимбә көнне Казанның 7нче хастаханәсендә 86нчы яшендә дөнья куйган. Туганнары сөйләвенчә, җомга көнне аңа операция ясаганнар. Операциядән соң аңына килгән, тик тромб өзелү нәтиҗәсендә җан биргән. "Палатадан операциягә дә үзем озатып калдым. Мин аңа "әни", ул миңа "кызым" дип эндәште. Килен кайнана туфрагыннан диләр. Без бер-беребезгә охшаган дип тә әйтә иделәр", - ди Венера апа белән бер фатирда яшәгән килене Энҗе ханым.Венера Ихсанова озак еллар дәвамында элеккеге "Яшь ленинчы" газетасының һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән.Хезмәттәшләре аны үз эшенең чын остасы, ихлас, ачык, тырыш, гел көр күңелле, позитив шәхес буларак бәяләде. Аның белән эшләгән Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Мәдинә Маликова якты истәлекләре белән уртаклашты. Аның беркем белән дә беркайчан да конфликтка кермәгәнен әйттеләр. Барлык мәсьәләләрне тыныч кына хәл итә белүен билгеләп уздылар.Роза Туфыйтуллова аның кияү һәм килене белән уртак тел таба белү, җылы мөнәсәбәтләр кора белү осталыгын ассызыклады.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Ихсанова 1933 елның 23 августында туган. Бүген Киндерле зиратында җирләнде. Венера Ихсанованы озату чарасыннан тулы язманы "Интертат" газетасында укый аласыз.Татар-информ
shahrikazan
mass_media
#Кыскача яңалыклар
18 февраля 2019, 09:07