text
stringlengths
0
57.8k
Хатын-кызларны аңлау кыен, бик кыен!
III
Алар икесе дә бер заводта эшлиләр. Луиза көндезге аш вакытында Рәшат эшли торган лабораториягә йөгереп кенә кереп чыга иде. Алар бергәләп буфетка төшәләр, аннары Рәшат кызны цехка кадәр озата бара. Бусы иң күңеллесе иде. Үткән-сүткәндә чибәр кызларны сүз белән чеметеп калырга яратучы алтынчы цех малайлары күрсеннәр: Луизаны заводның иң атаклы инженер-конструкторы озатып куя!
Эштән кайтканда, алар капка янында очрашалар...
Ике ел эчендә шулай гадәткә кергән иде...
Тиздән-тиздән алар шушы капкадан чыгып бер сукмакка кереп китәргә тиешләр иде...
Ә бүген Луиза әбәт вакытында чыгып йөгермәде.
Иптәш кызлары гаҗәпләнделәр:
— Ни булды сиңа?
Рәшат группасындагы егетләр дә гадәт бозылуга игътибар иттеләр.
— Кояш кире яктан чыкмагандыр бит?
Егет үзе дә гаҗәпләнде, ул Луизаны бик көтә иде. Кичә дулкынланудан ул барын да төшенеп бетмәде. Иртән автоматтан өйләренә шалтыратты, трубканы алмадылар. Көндез тизрәк очрашырга, аңлашырга кирәк иде.
Кыз килмәде, егет аны көтеп ял вакытын пошынып үткәрде. Эштән соң Рәшат туп-туры өенә чапты. Троллейбуска кергәч, телеграмманы тагын бер кат укып карады...
Луиза курка-курка гына завод капкасы төбенә җитте һәм Рәшатның гадәттәге урында юклыгын күргәч, соң дәрәҗәдә үпкәләде, кызды. Өйләренә таба борылды һәм борчылып туктады. Әтисе бүген командировкадан кайтырга тиеш. Әнисе кичәге хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргәндер, гадәтенчә нык кына арттыргандыр да... Вәгәзьләү, үгетләү ягына килгәндә, әтисе әнисенең кубызына бии... Үгетләп кешене үзгәртеп була дип беләләр, ахры... Димәк, ашыгып кайтудан мәгънә юк... Көтә-көтә бераз көчсезләнсеннәр әле!
Япа-ялгыз басып торуын алтынчы цех егетләре күрмәсен өчен, ул тиз-тиз атлап китеп барды, аулаграк тыкрыкка күзе төшеп, шунда борылды.
Иптәшләреннән ансат ычкынды, уйларыннан котыла алмады...
Рәшатның әнисе килдеме икән? Әгәр телеграмма Луизаны үчекләү, аннан баш тарту өчен генә эшләнгән хәйлә булса?
Кыз, тыны кысылып, тукталып калды. Я ходай, колагына берәр яман сүз кердеме әллә?.. Юк, юк, бу мөмкин түгел, ишетмәгәндер. Аңа һични ишеттерергә, белдерергә ярамый... Инде бергә яши башлагач, башка мәсьәлә, яшьлек хатасы булган бер егетне гафу итәр әле...
Тротуарда көяз генә бер егет басып тора. Луиза борчулы уйлар кочагында барса да, егеткә мәгънәле караш ташламыйча үтә алмады. Бераздан әйләнеп караса, теге егет моның артыннан бастырып килә.
— Сезне озатып куярга рөхсәтме?
Егетнең юаш кына арттан ияреп килүе, кызарынып басып торуы Луизаның күңелен җылытты:
— Озаерга иртәрәк әле, - диде ул.
— Алайса, әйдәгез, кинога керәбез.
Өченче цехта эшләүче бу инженер Луизага күптәннән күз атып йөри иде. Луизага да ошый иде егет. Хәтта ул аның уенын карарга баскетбол ярышларына да барып йөрде. Рәшатны да үзенә иярткән иде. Ут күзле, озын сыйраклы, пөхтә соры костюм кигән егет кызлар ярата торган зат иде...
Луиза сәгатенә карады. Кичә дә карый алмаганнар иде бу атаклы швед картинасын...
— Билет табып булмас, - диде ул.
— Анысы минем бурыч. Башымны кисәргә бирәм, - диде егет, кайнарланып.
— Бик арзан икән башыгыз, - дип чытлыкланды Луиза.
— Мин аны сезгә бирәм бит, - диде егет, Луизаның кулын тотып, - билетка өстәп тагын берәр нәрсә сорармын әле.
— Юньсез, - дип, Луиза көлеп куйды.
Моңарчы Луизага якынаерга куркыбрак йөргән егет кинәт үзләшеп китте, йомшак кына итеп беләгеннән эләктереп алды. Тик көпә-көндез култыклашып шәһәр кинотеатры янына барырга курыкты Луиза. Касса янына алар очраклы гына күрешкән танышлар кебек бер-берсеннән шактый еракта торып кына килделәр...
Кинога керүеннән бик канәгать булды Луиза. Онытылып ял итте, әйбәт картина икән! Бер яшь кенә сылу егет матур кыз өчен һәлак булды.
Кинодан чыккач, ул бик бирелеп сөйләп барды:
— Заманалар булган инде. Кызлар өчен сугыша, үлә белгәннәр. Хәзерге заман яшьләренең каннары суынгандыр, ахры... Ә теге егет, сез игътибар иттегезме икән, бер минут икеләнеп тормады, бер минут!.. Никадәрле кайнарлык, хис, дәрт... Башын корбан итте, әмма үзенекен эшләде...
— Кызы да чибәр, - диде егет. - Фамилиясе ничек әле?
— Хат язарга уйлыйсызмы? - диде көнләшеп Луиза.
Залда утырганда да үз тезе өстендә егетнең кулына бер-ике тапкыр чапылдатса да, Луиза урамга чыккач шактый иркенгә куйды. Егет йонлач кулын аның иңбашына салды:
— Луиза, мин сине күптәннән яратып йөрим, - диде.
Кыз дәшмәгәч, тупас көчле бармаклары белән түш ерыгына керә башлады. Сагынылган икән, кызга бусы бик рәхәт кебек тоелды. Луиза сизелмәслек хәрәкәт белән күлмәк якасын бушатып алды, кул түшкә кадәр төшеп җитте...
— Сөям сине, Луиза!
Луизалар урамына җиткәч, бәләкәй бакчага кереп алар озак кына үбештеләр. Егет үзе белән бер урынга барырга бик кыстаса да, Луиза ризалашмады, иреннәрен егеттән аермыйча, күзен йомган килеш баш тартты.
Аның бармаслыгына ышангач, егет ашыга башлады, сәгатенә карап саубуллашты. Луизадан аерылгач та, пыр тузып йөгерергә тотынды. Кичке тугызда аның свиданиесе бар иде...
Ишек төпләренә кайтып җиткәч, Луиза тукталып калды. Сумкасыннан кызыл чыгарып иреннәрен буяды.
Әнисе көтеп утырадыр, мөгаен...
Кызык инде бу дөнья хәлләре!
Оста үбә теге егет... Урыс егетләре куштанрак булалар инде, остарак үбешәләр. Әнә Флера Юрага кияүгә чыккан иде, мактап бетерә алмый. Ашны үзе пешерә, идәнне дә үзе юа, ди, җитмәсә, яндырып-яндырып үбә, имеш... Рәшат түгел инде...
Бүген кая алып бармакчы булды икән? Иптәшләре янынадыр инде. Мондый егетнең иптәшләре белән аралашсаң да кызыктыр ичмасам... Рәшат кебек йомыкый түгелдер алар...
Теге егет турында наз белән уйласа да, Луиза
һаман Рәшатны оныта алмый, тора-тора уйлары барыбер аңа әйләнеп кайта иде. Ишек төбендә бераз җилләнеп басып торгач, теге озын җен калдырып киткән дулкыннар басылгач, хәле киткән аяклары йөрерлек булгач, Луиза Рәшатны күрмичә өенә керә алмаячагын аңлап алды. Әнисе дә дау куптарачак, үзенең күңеле дә тыныч түгел: нәрсә булды икән? Нишли икән?..
— Такси, такси!
Яшел ут күренүгә, ул чабып урамның аръягына чыкты.
Тәбикмәк төсле киң кырыйлы картуз кигән, бәләкәй генә кара мыеклы, алтын тешле таксист көзгесен кузгатып куйды.
Чыштырдап урыннан кузгалдылар.
— Чкалов урамына.
Таксист борыла-борыла Луизага карап елмая иде.
— Киче бик матур бит, әллә бер яры урап киләбезме, туташ?
— Әрсезләнмә, - дип кырт кисте аны кыз.
Таксист тагын берничә кат сүз кушып карады, тик Луизаның ачуын гына кабартты. Кыз кырткырт кына егетнең сүзләрен кисеп тәрәзәгә карап барды...
Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның бүлмәсендә дә, кухнясында да яп-якты ут яна иде. Кыз ни уйларга да белмичә, баскыч буйлап менеп китте. Звонокка басыйм дигәндә, ишекнең ачык икәнлеген чамалап туры эчкә үтте.
Кыз иң элек Рәшатны күреп алды.
Егет өстәл янына баскан да зур ачылган күзләре белән туп-туры ишеккә карап тора иде.
Луиза ап-ачык күрде: бүлмәдә башка берәү дә юк иде.
IV
Бераз баш-күз алгач, Луиза бүлмәнең гаҗәп чисталыгын, диван-караватка җыеп куелган урын-җирләрнең пөхтәлеген абайлады. Бер як стенадагы стеллажларга китаплар тезелгән. Калын-калын китаплар... Бүлмәне тутырып тавык шулпасы исе таралган. Димәк, әнисе килгән!
Менә Рәшат та аңышып урыныннан купты, аңа якын килде, нык, таза куллары белән аны иңнәреннән кочып алды, иреннәренә иелде.
— Буяулы бит, Рәшат.
— Булсын!
Луиза күзләрен йомып Рәшатның иреннәренә сеңде.
— Гафу ит мине, Рәшат.
— Син үзең мине гафу ит, кичер. Кичә әллә ничек аңлаша алмадык... Мин гаепле....
Шактый вакыт үтте. Луиза күзләрен ачканда, Рәшат башын бераз читкә алып нидер тыңлана иде. Кыз, сумкасыннан юка, нәфис кулъяулыгын чыгарып, иркәләп егетнең буяуга манчылган калынча иреннәрен, яңак лар ын сөртте.
— Ай, Рәшат, артист булгансың!..
— Рәхмәт сиңа, Луиза, - диде Рәшат, дулкынланып, - Син бик вакытлы килеп җиттең.
— Тукта, менә монда кызыл калган.
— Кайда?
— Колагыңда...
Нәфис кулъяулыгы борынны иркәли торган ис таратып һаман егетнең битендә йөрде, колак яннарын сыйпады, муенны кытыклады. Рәшат күзләрен йома төшеп кызның назына баш биреп торды.
— Әниең кайда, Рәшат?
Егет сискәнеп китте:
— Килмәде.
Кыз егетнең күзләренә карады:
— Син пешергәнсең, ахры, - диде ул, иснәнеп.
— Әни килергә тиеш бит... Хәтерем алдамаса, ул тавык шулпасын бик ярата иде. Иртән каймак белән чәй эчә торган иде. Әти иртән иртүк кибеткә чаба, күпереп торган җылы күмәч алып кайта... Әй, бу онытылып беткән хәлләр сиңа нигә кирәк?..
Луиза егет белән килеште, башын иеп кенә ризалыгын белдерде һәм өстәл өстендәге кардай ак ашъяулыкны күтәреп карады:
— Боларның барын да үзең әзерләдеңме? - диде ул, авыз суын көч-хәл белән тыеп. Кичке ашны ашамаган ашказаны котырып китте.
— Үзем, - диде егет, азрак мактанып.
"Әзерләшергә мин сине көткән идем" димәкче иде дә, нигәдер тыелып тукталды.
— Рәшат, - диде Луиза, сокланып, - синең хатының дөньяда иң бәхетле зат булачак! Нинди табын әзерләгәнсең!
Кыз үзе әйтте, үзе кызарынды, кинәтрәк сүз ычкындырып ташлавына уңайсызланды, өстәлдәге ризыклар белән мавыккан булып иелде, ике ботын да югары чөеп яткан тавыктан тырнак очы белән эләктереп ит капты.
— Ай-яй тәмле!
— Тәмлеме? - диде Рәшат, балаларча куанып. - Сиңа шалтыратырга да вакыт җитмәде. Кайттым да кибеткә чаптым. Бөтен җирдә чират.
Луиза йөрәксенеп егетне үбеп алды.
— Рәшат, мин сине генә, бары сине генә яратам.
— Луиза, чынмы бу, дөресме?
— Дөрес, минем җүләрем, дөрес. Чын!
Алар бер-берсенә сырыштылар.
Кинәт сискәнедереп һәм куркытып звонок шалтырады.
— Килде! - диде кинәт агарынып Рәшат.
Луизаның куллары һавада асылынып калдылар.
— Әниеңме?