text
stringlengths
0
57.8k
Нигә Луиза үзе турында гына уйлый әле, дип эчтән хафаланды егет. Телеграмманың Рәшат тормышына да турыдан-туры кагылуын сизенмиме әллә ул?..
— Әниеңнең дөньяда барлыгын гына булса да белергә хаклы идемме? - диде кыз, нервланып.
— Әгәр минем сүзләремә ышансаң, дус итеп санасаң, бер вакытта да аның хакында сорама! - диде егет, тыныч булырга тырышып.
— Ул чагында телеграмманы нигә күрсәттең?
— Үзем дә сизми калдым.
— Ха, - диде кыз, тагын кабынып, - менә ничек икән!
— Шулай килешик, - диде егет, кызга кулын сузып.
— Башта әйт: нигә миңа белергә ярамый? Безнең арада яшерен сер бармыни?
— Сорама, Луиза, газаплама мине.
Кыз беравык тынычланып, уйлап торды:
— Ичмасам шунысын әйт: кем гаепле монда? Әниеңме, минме?
Егет карашын җирдән чак кына күтәреп башын чайкады:
— Сорама, Луиза, - диде.
Луизаның йөзе агарып китте:
— Аңлашылды, - диде ул, егетнең сузылган кулын читкә кагып, - Миндә икән ич гаеп!.. Ә мин җүләр шуны аңышмый да торам. Ике ел синең белән дус булып йөрдем, өемә алып бардым, түремә утырттым. Атам, анам белән таныштырдым... Син бит аларга да: "Атам-анам юк, абый тәрбиясендә үстем", - дидең.
— Абый тәрбиясендә үсүем дөрес.
— Ә телеграмма? - дип сорады кыз, өметләнеп.
— Ул да дөрес.
Кыз тәмам аптырашта калды. Үртәлеп, гарьләнеп елап җибәрде. Иң гаҗәбе, башка вакытта сак күңелле Рәшат бүген аны тынычландырырга ашыкмый, кызның яшь коеп бәргәләнгәнен тын гына карап утыра иде.
— Зинһар, мине интектермә, газаплама, Рәшат. Ялганмы ул телеграмма?
Рәшат аның алдау көтүен, шуны теләвен, ялган сорап ялваруын сизде. Чынлыкны көтәргә, аны аңларга, аның ачы хакыйкатен бүлешергә кызның теләге дә, сабыры да, көче дә юк иде. Луизаның сабырсызлыгы Рәшатны сизелерлек усалландырды.
— Юк, телеграмма дөрес, - диде ул салкын гына.
— Дөньяда мин барлыкны әниең беләме? - дип сорады кыз артка чигенә-чигенә.
— Юк.
— Алайса, хуш!
— Луиза, Луиза! Ул мин барын да белми иде бит! Луиза!
Кыз егетнең соңгы сүзләрен ишетмәде, йөгереп агачлар арасына кереп китте, аның кибән кебек өеп куйган җирән чәчләренә батып барган кояш кунып барды, таза аксыл балтырлары сәрви куаклары арасыннан елык-ялык күренеп калды.
Чибәр иде Луиза, куркыныч бер дәрәҗәдә чибәр иде.
II
Моңарчы аларның мөнәсәбәтләрендә бер генә караңгы тап та, яшертен почмак та юк иде. Холкы кыркурак булган Луиза гел-гел басымчаклык күрсәтеп килдe.- Монда ата-анасының
үгет-нәсихәтләре, бигрәк тә әнкәсенең тәэсире аз булмады.
— Тормыш болганчык су белән бер... Ата-ана балага юл күрсәтеп бирергә тиеш. Егет менә дигән. Биш бармак кебек һәр ягы килгән. Ата-анасы юк... Каенананың аруыннан да козгын тавышы чыга диләр... Эш урыны әйбәт. Егерме алтыда группа җитәкчесе. Утызда бюро башлыгы булачак. Өйләнмәс борын квартира бирделәр үзенә. Бу бәхет кемгә тия? Син дә төшеп калганнардан түгел, нәсел-нәсәбеңне генә кара...
Кыз башта Рәшатны бөтенләй сөйми иде. Тирә-якта шома таралган чәчле, соңгы мода буенча киенгән озын, зифа егет асыллары барында төссез, моңарчы кызлар кулы тотып та карамаган Рәшат нәрсәгә ул?
Шулай да кыз ата-анасының сүзеннән чыкмады, Рәшатка ярарга тырышып йөрде. Егет артында үзенең иптәш кызлары белән аның гади кыяфәтеннән, сәеррәк гадәтләреннән, сөйләгән сүзләреннән мәсхәрәләп көлсә дә, аны "картлач" дип кенә атаса да, Луиза Рәшат алдында үзен тыя алды, тотнаклы, аз сүзле, сабыр кыз булып күренде.
Моңарчы бер егет белән йөргән иде инде ул. Бик яратып, тәмам шашып, ышанып, бөтен барлыгын биреп йөргән иде. Егет тотты да башка кызга өйләнде, хәзер очраганда мыек астыннан гына көлеп үтә... Авызы чамасыз нык пешкән иде Луизаның. Салкын суны да өреп кабарга әзер иде ул, һәм аның салкын су дигәне шушы Рәшат иде.
Егет беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, йомыкый гына (ничек группа җитәкчесе итеп күтәргәннәрдер аны!), тып-тыныч, салкын табигатьле, акча туздырмый торган саранрак бер кеше булып тоела иде Луизага.
Үткәндәге ачы тәҗрибәсеннән чыгып, кыз бу юлы бик сак кыланды. Үз яшендәгеләрдән соң үсеп җиткән миндаль күзле, озын аяклы кызларны ул бик яхшы күрә иде. Рәшат та аларны күргәләгәнче, егетне эләктереп калырга кирәклеген ул тәне белән дә, җаны белән дә сизенә иде. Шуңа күрә Луиза тыйнак та, акыллы да, сак та була белде.
Тик Рәшат теле белән дә, кулы белән дә тупас хәрәкәтләр ясамады. Кызның саклык чаралары уйлап куюы юкка гына булды. Ике ел дус булып йөреп, Луизаның Рәшат бүлмәсенә кергәне юк. Башта ул үзе аяк терәп каршы килде, соңра егет, кызның сафлыгына, ныклыгына хәйран канәгать булып, аны чакырмас булды.
Егет чын мәгънәсендә бәхетле иде. Аның бәхетен күрү кызга да тәэсир итте. Ул бәхетле итте бит аны, ул! Ничек кенә күңеле карышмасын, аның акылы Рәшатка буйсынды, акыл артыннан хис тә иярде. Аныңча уйлый, аныңча сөйләшә, ул яраткан киноларны ярата, ул сөймәгән кешеләр
не күралмас булды.
Тик элекке гөнаһлары кызны артык юашландырды, куркакка әйләндерде. Ул егет киткәндә: "Миннән соң тагын берәрсе янына бармыймы?" дип, Рәшатны икешәр-өчәр квартал кача-поса сагалап озата бара иде.
Кыз күңеле теләп, ашкынып, яшерен өметләр белән егеттән бер сүз, чакыру көтте. Әмма егет ашыкмады. Яше дә җиткән квартирасы да бар, тик аны нидер тота, ычкындырмый иде. Ул еш кына дәшми-нитми кызга озак-озак җентекләп карап тора, нидер үлчи, акылы белән хисен көрәштереп карый иде. Аның эзләнүен күреп, башта Луизаның коты чыга иде, тора-бара күнекте, егет аңа текәлгән чакларда ул гөнаһсыз, сабый күзләре белән аңа карап тора башлады.
Рәшатның эшне шулай озын-озакка сузып куюы кайчагында кызның җен ачуларын чыгара иде. Нигә сүз башламый инде, нигә кулын биреп аны гомер юлына иптәшлеккә чакырмый?
Кыз үзе көтә, әти-әнисе көтә, иптәшләре, агай-энеләре көтә. Әтиләренең туй турында сөйләшә башлауларына әллә кайчан инде!..
Һәм, һич тә көтмәгәндә, кыз егетнең ялганын тотты, Кызның моңарчы тыелып килгән күңеле тулып ташты, егетнең ялганын тоту аңа көч бирде. Гел-гел Луиза гына үзен түбәнсетеп, баш иеп, үткәннәре өчен куркынып йөрмәсен әле. Егетнең дә яшерен эшләре бар икән!..
Чынын гына әйткәндә, егетнең әнисе бар булу Луизаны бер тамчы да борчымады. Табылдык әни кыз өчен минутлык тантанага сәбәп кенә булды. Рәшатның кызарынып-бүртенеп, мескен бер хәлдә эскәмиядә утырып калуы Луизага бик ошады.
Инде хәзер өйгә кайтырга да әнисеннән бераз үч алырга кирәк. Үзенең вак, эчпошыргыч вәгазьләре белән ул да бик туйдырды инде... Акыллы кешеләр туйдырды, аларның чама белән, сак кына яшәүләре туйдырды...
Һәм Луиза керә-керешкә кычкырып елап җибәрде.
Әнисе, Сәрвәр ханым, керләр үтүкләп йөри иде. Өй тирәсе эшләренә алар авылдан килгән ерак кардәшләре Нурҗиһан апаны тотсалар да, кадерлерәк керләрен Сәрвәр ханым берәүгә дә ышанып тапшырмый иде. Кызының елап кайтып керүен күргәч, аның йөрәге өзелеп төшкән кебек булды:
— Нәрсә булды тагын, багалмам? - диде ул, аңа каршы килеп.
— Нәрсә булсын, сезнең менә дигән "баш бармагыгыз" мине алдаган!
Әнисенең калтыранган кулларын күреп Луиза чак кына шаркылдап җибәрмәде.
— Өйләнгәнме? - диде көч-хәл белән Сәрвәр ханым.
Өйгә көек исе чыкты, үтүк астында калган
эчке күлмәк исе иде бу.
— Өйләнү тагын аңа!.. Әнисе бар икән, шул килә...
— Фу, котымны калдырмадың, мәхәббәтсез... Ай, күлмәгем яна түгелме?..
Сәрвәр ханым үтүккә ташланды, күлмәкне тартып алып бармакларын юешләп баскаларга, тигезләргә тотынды.
— Әрәм иттең күлмәгемне, мәхәббәтсез кыз!
— Ну үзен дә кызык итем, катты да калды, әйтер сүзе дә юк...
Сизгер ана кызының арттыруын, егет белән ике арада искитәрлек әллә нәрсә юклыгын аңлады. Тик шулай да үтүкне кер өстендә артык тотарга ярамый, исе чыгар!.. Егет белән кыз арасындагы дуслык җепләре өстенә шик-шөбһә очкыны төшмәсен...
— Нурҗиһан апа, Нурҗиһан апа! - диде ул, кухня ягына карап. - Коймак пешереп җибәр. Суыткычтан әфлисун алып куй. Чия вареньесының банкасын ачтыңмы әле?
Кызын бик әйбәтләп сыйлагач, уд җай белән генә сораштыра-сораштыра барын да белде. Иң соңыннан болай диде:
— Гомер-гомергә, борыннан бирле шулай килгән, ата-ана сүзеннән чыккан балага бәхет насыйп булмаган.
— Ә Рәшат? - дип сорады кыз, әфлисунны бүлемнәргә ваклап утырган җиреннән. - Аның әтисе-әнисе булмаган ич.
— Рәшатның йомыкыйлыгы каян килә дисең? Барына да шул ятим үсүе гаепле.
— Әнисе бар икән лә аның.
— Шуны ачыкларга түземең җитмәгән синең, кызым.
— Хәзер нишләргә тиеш инде мин?
Кыз нишләргә кирәклеген күптән уйлап куйса да, күптәннән килгән гаилә гадәте буенча, яхшы атланып әнисеннән киңәш сорады. Сәрвәр ханым, тастымал чите белән авыз читләрен ипләп кенә сөртә-сөртә:
— Урыныңнан торырга, юынырга, әйбәт күлмәгеңне кияргә, туп-туры Рәшат янына барырга тиеш. Иелгән башны бер вакытта да кылыч кисми.
— Иелгән баш йолдыз да күрми! Үзе ялынып килсен! Кыз үзенең карарын капылтрак әйтеп ташлады, Сәрвәр ханымның тавышы шундук кискенләште:
— Үзе дә ялынып килер, әмма тиешле вакытында син дә бара бел. Шундый чакта егетне ташлап китәләрме? Бәлки аңа берәр бәхетсезлек килгәндер? - диде ул. - Акыллы бул!
Әнисенең "акыллы бул" дигән сүзе Луизага ни өчендер "хәйләкәр бул" дигән кебек ишетелде. Шуңа күрә ул бүген аны тыңламаска булды, өстәл яныннан кузгалды да караватка менеп ятты. Әнисе бүлмәдән чыгып китте, кем беләндер телефоннан сөйләште, тагын әйләнеп керде һәм ягымлы,
йомшак тавыш белән:
— Тор, ялкау, - диде.
— Ялкау ятар, бәхете артыр, - диде Луиза, түшәмгә карап көлеп.
— Тор! - диде ачу белән Сәрвәр ханым.
Луиза чәчрәп торды да көзге каршысына барып чәчләрен рәтләде.
— Бер минут тормый Рәшат янына кит.
— Өйдә юктыр ул, - диде егет белән күрешүдән куркынып Луиза.
— Өйдә булмаса, ишек төпләрендә утыр.
— Бүлмәсенә керергә дә рөхсәтме?
— Кирәк икән — кер! Син бүген мин-минлегеңне онытып тор... Тик, кара, сак бул. Уйлап эшлә. Язмышыңны хәл итә торган көннәр килеп җиткәндер.
Сәрвәр ханымның аз гына пудраланган бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Луизага әнисе кызганыч булып тоелды, ул тиз-тиз киенеп урамга чыкты...
Урамда әле җәй эсселәре башланмаганга, бераз салкынча иде. Ләкин Луизага һаман эссе сыман тоелды... Уф, ниһаять, аңа егет бүлмәсенә керергә рөхсәт. Барысына рөхсәт!.. Рәшат үзен ничегрәк тотар икән? Кочаклармы, әллә элекке кебек күзен челәйтеп сөйләшеп кенә утырырмы?
Луизаның тәне кызыша ук башлады. Таксига утырырга теләде, тирә-якта бер генә буш машина да күренмәде. Такси караштырып бара торгач, ярты юлны үтте, аннары кыз җәяү генә барырга булды. Бик ашыксаң да, акча җирдә аунап ятмый!
Авызының тәме юк иде, гастрономга кереп "Алтын ачкыч" ирисе сатып алды, шуны суырды. Бәләкәй бакча аша үткәндә, тирда мылтык атып торучы үсмерләргә күз салды. Тегеләр дә бер-берсенең касыкларына төртешеп, хихылдашып, аны күз белән озатып калдылар.
Менә Рәшатлар йорты. Туп-туры барып керергәме? Юк, Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның тәрәзәсе ачык, әмма бүлмәдә ут янмый. Кыз, кулларын авызы янында кушлап, әче тавыш белән:
— Рәшат! - дип кычкырды.
Тәрәзәдә кеше заты күренмәде. Ул тагын да ныграк итеп:
— Рә-ә-шат! - дип кычкырып карады.
Күршедәге ачык тәрәзәләргә берничә кеше тыгылды тик егет күренмәде. Бер ханым, Луизага кул изәп:
— Өйдә ул, өйдә. Йоклап ятадыр, мөгаен, - диде.
Яңадан кычкырып тормады Луиза, үртәлеп тагын эскәмиягә барып утырды, калган "Алтын ачкыч"ын суырып бетерде. Аннары мәйданга чыкты һәм беренче очраган таксига утырып кайтып китте.
Сәрвәр ханым керфек тә какмыйча аны көтеп тора иде. Кызының сүрән чыраен күргәч, ул бер
сүз дә әйтмәде. Эндәшмичә генә кызының чишенүен карап торды.
Әтисе командировкада иде, ялгызлыкның рәхәтен тоеп, Луиза, алсу, түгәрәк күкрәкләрен тирбәтә-тирбәтә, үз сынына үзе сокланып, бүлмәдә шактый озак булашты. Нечкә биленә кулларын куеп торды, йомры артын боргалап көзге каршында әйләнгәләде. "Юк, дип уйлады ул, мондый матурлыкны, камиллекне ялынып барып Рәшатның аяк астына ташламыйча яхшы итте. Рәшатың хет әллә кем булсын. Акыл белән матурлык бер-берсен эзлиләр диләр. Нигә гел-гел матурлык эзләргә тиеш? Акыл да уйлансын, ялынып үзе килсен!"
Сәрвәр ханым кызының нәрсә уйлавын төшенде, ләкин хупламады, башын чайкап күрше бүлмәгә чыгып китте.
Рәшат исә чыннан да өйдә иде. Ул кулларын башы астына куеп караватта чалкан ята, бик каты уйга чумган иде. Ул кызның тавышын ишетмәде. Егетнең өстәлендә кат-кат укудан мунчалаланып беткән телеграмма ауный иде. Әмма телеграмма тудырган яңа уйлар, яңа хисләр тоткынлыгында да егет әнисе турында түгел, Луиза хакында уйлый иде.