text
stringlengths
0
57.8k
— Луиза, Луиза, - диде егет, бер ишеккә, бер кызга карап, - син китеп тор инде, яме.
— Җүләрләнмә, - диде кыз, кинәт турсаеп.
— Китеп тор, кадерлем, - диде егет, ялынып.
— Нигә?
Егет кызның кулларын нык итеп кысты.
— Син мине куасыңмы?
— Бу очрашуны сиңа күрсәтәсем килми... Тормышның күңелсез якларын сиңа белдертәсем килми... Үзем интеккән дә җитәр. Луиза, тыңла мине, кит! - диде егет тиз-тиз.
Звонок таләпчән генә тагын бер кат шалтырады. Рәшат каударланып ишеккә ташланды, Луиза аңа иярде.
Кулына җыйнак кына чемодан тоткан, кара кучкыл битле озынча хатын ишектән килеп керде. Рәшат та, хатын да бер-берсенә карашып тордылар. Хатынның да улына куркып каравын, каушап агарынуын күреп Луиза сискәнеп китте. Бер мәлгә генә аңа куркыныч булып тоелды. Ул Рәшатка якынаеп терсәге белән җиңел генә кагып алды. Бу аның: "Нигә шулай катып торасың?" дигән ымы иде.
Тик ана да, бала да бер-берсенең кочакларына атылмадылар, кул да сузмадылар. Бөтенләй ят кешеләр сыман баш иешеп кенә исәнләштеләр. Хатын җыларга да җыламаска да белмәстән аякларын алыштырып басып тора иде. Луиза алгарак чыкты:
— Чемоданыгызны бирегез әле, апа, - диде ул.
Хатын шулчак кына аны күрде, аның карашы җылынды, ул таянырга терәк тапкан сыман Луизага эндәште:
— Рәхмәт, акыллым.
Үзе чемоданын бирмәде, идәнгә куйды, кулындагы саргылт плащын ишек янындагы чөйгә элде. Өчәүләшеп зал ягына чыктылар. Луизаның колаклары ут кебек яна иде.
Яшьләр ашъяулыкны ябарга онытканнар иде, хатын өстәлдәге әзерлекне күреп, сүрән генә елмайгандай итте, тәкъдим-фәлән дә көтмичә урындыкка утырды, бөгелә төшеп күлмәк итәген рәтләде, башын борып бүлмәне айкап чыкты. Луиза Рәшатка карап торды. Егет ничектер кинәт олыгаеп, картаеп китте, күз тирәсенә пәрәвездәй вак җыерчыклар сибелде, гомергә сабыр гына елмаеп торган күзләренә курку-каушау тулды. Ана да Рәшатка карап-карап торды, үзе:
— Сез Рәшатның хатыны буласызмы? - дип Луизага сорау бирде.
— Юк, - диде кыз уңайсызланып. - Без бер заводта эшлибез. Дуслар.
Хатын ышанмады, ышанмавын ниндидер ирен хәрәкәте белән сиздерде, Луизага әрсезләнебрәк карады.
— Ничек яшисең, Рәшат?
— Әйбәт.
— Эшеңдә ул-бу юктыр бит?
— Юк.
— Тазалыгың?
— Әйбәт.
Ана белән бала арасында барган бу әңгәмәне тыңлап Луиза нишләргә белмәде... Ярый, Рәшат шундый туң түмәр булсын да ди, ул гомергә шулай инде... Ә әнисе? Нигә шулай кыргый ул? Әллә бөтен нәсел-нәсәпләре беләй шундыйлармы?.. Рәшат хәтта аларны таныштырмады да. Хатынның юлдан килгәне күренеп тора, ул вакыт-вакыт авыр сулап куя. Нигә өстәл тирәсенә утырмаска, чәйне кузгатмаска? Мөнәсәбәтләр җылынып, сүз җайланып китәр иде. Әмма башлап сүз кузгатырга Луизаның кыюлыгы җитмәде. Ул сәерсенеп авызын ачып әле Рәшатка, әле аның әнкәсенә карап утыра иде.
— Әтиең турындагы хәбәрне укыдыңмы? - дип сорады хатын.
— Укыдым.
— Әйбәт тә язганнар инде! Я, хода, нинди изге күңелле кешеләр була бит.
Рәшат урынында тик кенә утыра алмый, әле бер тезен, әле икенчесен өскә куя иде.
— Менә мин дә япа-ялгызым яшәп ятам. Былтыр пенсиягә чыктым, - диде хатын идәнгә текәлеп.
— Ялгыз? Ә ирегез? - диде хырылдап Рәшат.
— Ирем юк... Моннан биш ел элек үлде инде.
Луиза барын да аңлаган кебек булды, җиңеләеп урыныннан купты, кухняга керде, кайнап утырган җиреннән чәйнекне алды. Зал якка чыкты да хуш-ис таратып чынаякларга чәй агызды.
— Утырыгыз, апа, ачыгып килгәнсездер.
— Рәхмәт, рәхмәт, эчмим. Самолет соңга калды. Мин иртәрәк килергә тиеш идем... Аэропортта ашап алдым. Әллә өендә була дим, әллә юк...
— Нигә кунакны кыстамыйсың, Рәшат? Яхшы түгел бит.
Тик егет кызның киңәшен тотмады, өч чынаяк пар бөркеп өстәлнең өч ягында утырып калдылар, Рәшат күзен күтәрергә дә куркып, тын гына нидер тыңлана иде.
Хатын йөткергәләп, кулъяулыгы белән авызын сөртте, тамагын кырды һәм Рәшатка табарак борылып:
— Рәшат... Мин синең янга зур йомыш белән килдем, - диде.
Рәшат шушы сорауны көтә иде.
Ул хатынның бу йорт бусагасын җиңел генә атлап кермәвен сизә, әмма ни өчен килүен һич тә аңлый алмый иде. Нигә килде икән? Акча-фәлән кирәк булса, үзе килеп йөрмәс, хат кына салыр иде. Димәк, монда ул күздә дә тотмаган олырак берәр нәрсә бар!
— Нинди йомышыгыз булыр икән? - диде кинәт егет.
Луиза коелып төште. Улының тупаслыгына
хатынның исе китмәде ахры, башын күтәреп тә карамады.
— Рәшат, акыллырак бул, - диде кыз түзмичә.
Бу кисәтү Рәшатка ошамады, ул:
— Мөмкин булса, тыңлап кына утыр, Луиза, - диде.
Үпкәләде Луиза, каны кайнады, күзенә яшькелт яшеннәр чыкты, тик тыелды, керфекләре белән күзен каплап Рәшатка яны белән борылды.
— Рәшат, - диде хатын, учлары белән тезләрен уып. - Син күп нәрсәләрне белеп тә бетермисеңдер. Белгәннәрең онытылгандыр. Яшь идең шул әле син. Без әтиең белән бик матур еллар үткәрдек.
— Әти исемен телгә алмагыз! - дип кычкырды Рәшат тыела алмыйча.
Луизаның мондый ярсулы тавышны ишеткәне юк иде, кабаланып сикереп торды, хатын исә гүя улының кисәтүен ишетмәде дә, аның яңак җәяләре тартышып кына алды, ул калтыравыклы, кызганыч тавыш белән сүзен дәвам иттерде:
— Гомеремнең иң матур чакларын мин аның белән үткәрдем. Яратып чыктым, яратып яшәдем. Әгәр дөньялар үзгәрмәгән булса...
Бу урында хатынның чыдамы беткәндәй булды, ул сумкасыннан кулъяулыгы чыгарып күзләрен каплады. Луиза бер секунд эчендә хатынның Рәшатка кадап карап алганын да, күз чокырларының коп-кор ы икәнен дә күреп калды — аның шик-шөбһәләре арта гына барды.
Рәшат һаман сүзсез, өнсез иде әле. Ул сул кулын чалбар кесәсенә тыгып тәрәзә яңагына килеп сөялде. Ачык тәрәзә аша аска, электр нурларында сихри төсләргә манчылган агач яфракларына карап тора башлады. Уйлары белән йөгереп кенә үткәннәргә, балачагына кайтып килде, хәзергесен аңларга тырышты, тик аңа җиңеллек килмәде.
— Хәерле булсын алайса! - диде хатын көрсенеп. - Усаллангансың син, улым.
Хатын беренче тапкыр "улым!" дип эндәште, моны ишеткәч Рәшатның йөзенә кан йөгерде.
— И бала, бала! Ана йөрәген аңлый торган бала булмадың шул син!
— Минме? Мин шундый баламы?
— Атаң мәрхүм дә шундый каты бәгырьле иде!
— Сез әтинең кем икәнен бер чакта да белмәдегез, аңламадыгыз! - дип кычкырды Рәшат, Луизаны тагын бер кат куркытып.
— Рәшат, кычкырма алай! - дип инәлде кыз.
Хәзер Рәшатны туктату, тыю мөмкин түгел иде инде, ул әнисе каршысына ук килде, ике кулы белән урындык аркасын эләктереп алып, урындык аяклары белән идәнне төя-төя сөйләргә кереште:
— Сез... аны бер вакытта да аңламадыгыз! Хәтерегездәме, әтине төрмәгә алып китәргә килгән кешеләр бусага төбенә җиткәч нәрсә диделәр?
"Атла, атла, халык дошманы!" дип кычкырды арадан берәү... Җиде яшьлек нарасый идем мин ул чагында. Сез аларның сүзләренә шундук ышандыгыз, "чыннан да дошманмы ул?" дип сорадыгыз. Нигә шулай дип сорадыгыз алардан? Әгәр сез әтине белсәгез, үзегез хәзер раслаганча аны яратсагыз, аңа ышансагыз, гомерлек юлдашыгызны шулай ансат кына биреп җибәрер идегезме?.. Кап-караңгы төн иде. Май төне... Нәкъ моннан егерме ике ел элек. Без зур, өч бүлмәле квартирада яши идек. Шулчак сез бүлмәләр буйлап йөреп "Халык дошманы, халык дошманы! Ничек моңарчы мин моны белмәгәнмен? Ничек?!" дип кабатладыгыз. Иң беренче эш итеп телефон шнурын өзеп ташладыгыз.
Йоп-йомшак күңелле, шат әтинең дошман булуын мин сабый һич тә аңламый идем. Нинди дошман булсын ди ул?! Кичтән генә мин аңың тезенә утырып торган идем. Ул бик тырышып миңа уенчык арба ясаган иде. Шул чагында бик җитди итеп: "Улым, гомер менә шулай уза, иң элек син менә шушы уенчык арбага утырып юлга чыгарсың, аннан машиналарга күчеп язмыш капкаңны кагарсың, поезд-самолетларда илләр гизәрсең, күп кешеләр белән аралашырсың, берәүләр белән дуслашырсың, икенчеләреннән читтәрәк йөрергә тырышырсың, һәрчак гадел, саф күңелле, чиста булып кал!" дигән иде... Сүзләре бүтән булгандыр, әмма әтинең уе әнә шундый иде. Ар бага өч тәгәрмәч куйгач без йокларга яттык. Мин шунда әтигә: "Тәгәрмәче өч кенә булгач мин ничек юлга чыгыйм соң?" дидем. Ул мине кочаклады да: "Юк, улым! Юк, балам, сине өч тәгәрмәчле арбага утыртып дөньяга чыгараммы соң? Сине өч тәгәрмәчле генә арбага утыртырга һич ярамый, дөнья хәтәр, тормыш давыллы, малай кешеләр нык булырга, нык утырырга тиешләр!" дигән иде... Төрмәчеләр төрткәләп әтине ишек катына алып килеп җиткергәч, чыдамадым: "Әти! Ә арба! Аның тәгәрмәче җитми бит!" дип үксеп-үксеп җыладым. Хәтерегездәме, ул миңа таба борылып көлде дә болай диде: "Улым, балам! Кайтам әле мин, арбаңа дүртенче тәгәрмәчне куяр өчен кайтам!" диде.
Рәшат Луизаны бер кырыйгарак кагып өстәл тартмасын ачты һәм аннан яргаланып, тузып беткән, пәке белән юнып ясалган өч тәгәрмәчле арба тартып чыгарды.
— Менә ул арба. Исән. Дүртенче тәгәрмәче генә юк.
Хатын бу юлы чынлап торып мышык-мышык җылый, Луиза нидер әйтергә теләгәндәй өстәлгә таянып, арбага иелеп карап тора, Рәшатның арбаны сыйпаган куллары калтырый иде. Ул арбаны сыйпаштырып бераз сүзсез торды да йөзен читкә борды.
— Шушы арба әтинең миндә сакланган бердән-бер истәлеге.
— Рәшат, улым, - дип чын-чыннан өзгәләнде теге хатын.
— Бәлки сүзләре бүтәнчә булгандыр аның, әмма сөйләвенең мәгънәсен, ишек катына җиткәч көлеп җибәргәнен һич онытасым юк!.. Әйе, еллар үткәч, без, өч тәгәрмәчле арбаларда утырып калган дошман балалары, мең афәт татыгач, исәйгәч әтиләребезне эзли башладык. Кыен, куркыныч чаклар иде! Ә мин әтиемне барыбер эзләдем! Кешеләр аның исемен ишетүгә куркышып качалар иде! Ә мин барыбер эзләдем! Һәм аны төрмә камераларында очраткан, белгән кешеләргә юлыктым... Нәкъ менә шундый май төнендә аның белән бер төрмә камерасында утырган кеше очрады. Әтине дөмбәсләп-кыйнап алар янына илтеп тыкканнар. Саргайган йөзле, кыйналган, җәфаланган ач тоткыннарны күргәч әти елмайган, тынычландырырга, юатырга теләгән. "Егетләр, күрәм, хәлегез яман! Таң гына атсын, минем хатын килеп җитәр, ул минем гаепсез икәнемне белә, ул ашарга да, тартырга да алып килер!" дигән. Камерадагылар шикләнгәч сезне якларга керешкән: "Минем хатын мондый таш стеналарны гына түгел, корыч крепостьларны да үтеп чыга торган!" дип өстәгән. Бер көн көткән ул, ике көн, атна узган, унынчы көн дигәндә идәнгә чүгеп төшкән дә кычкырып җылап җибәргән. Шуннан ары алар күрешмәгәннәр...
— Рәшат, кирәкми андый сүзләр! Ул чагында мин берни дә белми идем бит, - диде хатын җыламсырап.
— Белмәгәч, нигә белергә тырышмадыгыз! - дип элдереп алды Рәшат. - Нигә читләр сүзенә шулай ансат ышандыгыз? Үз балагызның әткәсе кыенлыкка төшүгә нигә шулай ашыгып аны оныттыгыз?!
— Мин йөрсәм ни файда булыр иде икән? Барыбер йолып ала торган түгел иде бит!
— Сезнең әтине юллап йөрүегез миңа кирәк иде, ахыр чиктә миңа кирәк иде! Мин бит өч тәгәрмәчле ярык арба янында утырып калган җиде яшьлек сабый! Сезнең аңа ышануыгыз миңа кирәк иде! Ул көннәрдә ни уйлап яшәвегезне мин үсә төшкәч кенә аңладым. Хәтерегездәме, сез бер вакыт соң гына кайтып кердегез. Өй салкын, ягылмаган, тәрәзә пыялалары шыкыраеп каткан. Мин юрганга аякларымны ныгытып төрәм дә тәрәз бозын ялыйм, нәни генә күз ясап сезнең кайтканны көтәм! Куркуданмы, суыктанмы бөтен тәнем дер-дер килә. Тешләр тешкә тия! Сез лап-лоп атлап кайтып кердегез, ут кабыздыгыз, минем йокламыйча сезне сагынып көтүемне күргәч: "У-у, бәләкәй ерткыч, тач халык дошманы инде!" дидегез. Бу сүзләрнең мәгънәсен ул чакта ук яхшы белә идем мин! Мәктәптәге усалрак малайлар минем күземне ачырмыйлар иде: "Троцкийчы малае, троцкийчы малае!" дип кенә үртиләр иде. Бүтән сүз юк иде миңа мәктәптә! Мин ярсып, йод
рыкларымны йомарлап аларга ташлана, әтиемне яклый идем. Алар җыйнаулашып мине тукмыйлар, эчемә тибәләр, битемне ерталар иде. Битемне ерттырасым килми иде минем, әтигә охшаудан туктармын, җәрәхәтле бит белән аңа охшамам дип бик курка идем...
Хәтерегездәме, сез әтинең истәлекләрен ничек юкка чыгардыгыз?!
Иң элек альбом битләреннән аның фотолары югалды. Бергәләп төшкәннәрдән сез аның башын кисеп алдыгыз. Җыйдыгыз, җыйдыгыз да мичкә илтеп яктыгыз! Өй сап-салкын, ә мичтә әтинең йөзләп башы яна! Барыбер җылынмаган иде өй!
Аннары әтинең кием-салымнарын чыгарып саттыгыз. Ул укыган китапларга чират җитте. Мин үземнең өч тәгәрмәчле арбамны чормага меңгереп куйдым. Аны яктырасым килмәде. Әти көннәрдән бер көнне кайтып килер дә аңа дүртенче тәгәрмәчне ясап бирер кебек иде...
Озакламый сугыш башланды...
Күп әтиләр фронтларга киттеләр. Бик күп малайлар ясап бетермәгән өч тәгәрмәчле арбалар янында утырып калды. Байтак әтиләр әйләнеп кайтмады, ил ятимнәр белән тулды. Сугыштан соңгы яп-яшь җинаятьчеләр, укып һөнәр ала алмаган сукбайлар әнә шулар арасыннан чыкты. Минем әтием дә кайтмады, эзсез югалды. Сез мине Нурулла абыйларга илтеп ташладыгыз. Көз иде, суык, минем өстә сүсәргән иске бишмәт. Култык астыма шушы арбамны кыстырып мин аларның биш баласы арасына барып кердем. Дөрес, Нурулла абый әтинең иң якын кардәше иде. Ул мин ятимне үз баласыдай каршы алды. Юлда барганда сез: "Ташласана ул чүбеңне, адәм көлдереп йөрмә!" дидегез. Нурулла абыйларга барып кергәч тә шул сүзләрне кабатладыгыз. "Ташламыйм, аны миңа әти ясап бирде!" дигәч, Нурулла абый кочагына алып иркәләде. Әгәр шул минутта сез арбаны миннән тартып алырга маташсагыз... иң зур җинаятьләргә дә әзер идем мин! Кулыгызны шунда тешләгән идем, онытмадыгызмы?
Хатын уң кулын артына тиз-тиз яшерде һәм инәлеп:
— Рәшат, шәфкатьлерәк бул! - диде. - Мин бит синең анаң. Ул вакыттагы хәлләрне уйлап кара: мин бит чыннан да әтиең халык дошманы дип ышанган идем. Мин аннан баш тартмыйча булдыра алмадым, коммунист ич мин!
— Ярый, сезнеңчә ул дошман да булсын, ди. Халык дошманы. Ә мин кем дошманы идем?! Мин!
Ана белән улдан һаман ерагая төшкән Луиза, хәленнән килсә, менә шушы почмакка кереп сеңәр иде. Ул, Рәшат тәмам кызып җитәр дә, бүлмәдә булган кешеләрнең һәммәсен тукмап ташлар дип шигәя иде. Аннары ни кылырсың?! Суд бусагаларын таптап йөрергә калса ни кылырсың? Уф, нигә бу ике арага килеп кысылды соң ул?! Рәшат кыстаганда ник чыгып китмәде икән?! Хәзер бер-бер сүз әйтсәче соң Рәшаты!.. "Бар, кайт, көтәләрдер!" дисә, озатуы да, ние дә кирәкми.
— Шул кышны сез кияүгә чыктыгыз... Ирегезне күрсәттегез! Мин аны таныдым! Әтине алып киткән өч кешенең берсе иде ул!. Озакламый Нурулла абыйны да сугышка алдылар. Гөлсем апа алты бала кочаклап калды. Ә сез ул вакытта минем хәлне белергә дә кереп чыкмадыгыз.
— Улым, кызган!
— Рәшат, җитәр, җитәр! - дип ялынды Луиза.
Рәшат өч тәгәрмәчле арбасың ак кәгазьгә төреп өстәл тартмасына салып куйды.
Өй эче тынып калды. Өстәлдә ике ботын күккә чөеп симез тавык ята. Өч чынаякның өчесендә дә суынган чәй. Хатын үзенә китәргә вакыт җиткәнлеген аңлады. Хәерле булсын! Ул Рәшатта бер нинди фото да, истәлек тә юклыгын бик яхшы белә иде. Ире аклангач, аның гадел хезмәтләре дөньяга фаш булгач, аның өчен пенсия алырга мөмкинлек бар, диделәр. Рәшатка пенсия бирмәячәкләр, аңа кирәк тә түгелдер. Ә аңа бирүләре ихтимал! Һәм, гомумән, әгәр Рәшат аны әнисе дип, хаксызга гаепләнгән кешенең тугры хатыны дип таныса... Тормышы нык ук җиңеләеп китәчәк иде хатынның! Ул озак әзерләнде, улымның күңелен нинди юллар белән табыйм икән дип көн-төн баш ватты, юристларга барып киңәште... Тик барып чыкмады... Хәерле булсын!
Ул ишеккә таба атлады, көрсенде. Луиза менә-менә Рәшат әнисен туктатыр, гафу үтенер дип көтте. Кичерер! Үткәндәге гаепләр өчен шулай каты күңелле булырга ярыймыни?! Тик Рәшат кузгалмады, ул көчле кулларын күкрәгендә баглап тып-тын гына тәрәзәгә карап тора иде. Тәрәзәдән бер күбәләк очып керде һәм түшәм уты тирәсендә очып әйләнә башлады.
Хатын чемоданын кулына алды, чемоданга тотынгач хәлләнеп киткәндәй булды, гәүдәсе турайды, башы күтәрелде. Саубуллашмады, тавышсыз адымнар белән ишекне ачык калдырып чыгып китте.
Луиза тагын да ныграк курыкты: әгәр Рәшат аның бүген ниләр эшләп йөргәнен, кылган, кыла язган гамәлләрен белсә? Элек аның ниләр кыйратканын кайчан исә бер ишетә калса?! Хәзер ул Луизаның якасыннан алып сүгәргә тотынса?! Юк, юк, ярамый...
Кыз арты белән ишеккә чигенде, Рәшат нидер сизеп капылт аңа таба борылды:
— Луиза!
— Якын килмә! - дип чәрелдәде кыз, шашынып. - Синнән куркам мин, Рәшат! Дөресрәге, үземнән куркам... Юк, үткәннәремнән куркам!
Егет аның сүзләрен ишетсә дә аңламады, ул:
— Мин сине сөям, Луиза! - дип кат-кат кабатлады.
— Кирәкми, Рәшат. Зинһар, оныт. Мин синең сөюеңнән дә, нәфрәтеңнән дә бик куркам. Мин
дөресен әйтәм: куркам, куркам! Оныт син мине! Эзләмә!.. Кирәкми. Безгә очрашырга да ярамый!..