text
stringlengths
0
57.8k
Ничек сүз башларга? Кеме ул Шәрифҗанның? Кардәшеме алар, якыннармы? Утыз ел бер-берсен күрмәгән кешеләр арасында нинди якынлык калсын?.. Ə нигә калмасын? Бер-берсен бөтенләй белмәгән ят кешеләр дә туганлык куллары сузалар ич еш кына! Əнə, тимер юлда кайтканда... Бөтен поезд купты!.. Тик алар аның кем икәнен белмиләр иде шул! Мирвәлинең кем икәнен белсәләр, ярдәм кулы сузарлар идеме алар?
Шулай да, нигә Шәрифҗан бөтенләй ят итә әле аны? — Ни бар, ни әйтәсең килә?
Болай сүзсез, төнтек, мокыт адәм түгел иден ләбаса син, Шәрифҗан!.. Гармунчы егет идең!.. Авылдашың Мирвәлигә бер генә дә җылы сүзең юкмыни?.. Гомер буе җир сөреп синең бармакларың тубырланып каткан, йөзеңнең кызыллыгын җил ашаган, калын тырнакларың саргаеп яргаланган... Күңелеңнең дә чишмәсе корыдымы әллә?.. Я, дәш бер сүз, Шәрифҗан... Син югарыда, болдыр өстендә торасын... Син хуҗа... Мин аның яныннан зираттан кайттым бит... Беләсеңме, ул "кал!" диде...
Шәрифҗан авыл җанлы иде, үзенең артык корылыгын аңлап, Мирвәлине өйгә, чәйгә чакырды. — Кер әйдә. Чәй дә кайнаган... Ачыккансыңдыр...
Ни дидең син? Чәй?.. Юк, чәй эчәсе килми Мирвәлинең, аңа хәзергә чәй кирәкми. Чәйне ул болай да өнәп бетерми, тук карынга гына эчә... Аңа бер җылы сүз генә кирәк, Шәрифҗан! Күзләреңне яшермә инде, карачы бер аның ягына!..
Ахмак галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек җан асравын исәпләп баш ватканнар. Кыенмы әллә моны исәпләү? Син менә йомшак сүз ишетмичә, җылы караш тоймыйча ирекле адәм баласының күпме яши алуын санап кара!..
Утыз ел дәвамында ул тегендә, читтә Шәмсегаянның назына җылынып, аның иркәләвенә сыенып яшәгән икән! Менә Шәмсегаяны юк инде! Аның белән барысы да киткән: җылы караш та, йомшак сүз дә... Ə Мирвәлигә яшәргә кирәк бит әле!..
Тирә-якта кешеләр нинди күп! Үзара алар нинди якыннар: туганнар, абыйлар, апалар, җизниләр, сеңелләр, балдызлар, кодалар, кодачалар... Я булмаса иптәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр, аркадашлар, юлдашлар... Нинди җылы җепләр бәйли адәми затларны якты дөньяда!
Шәрифҗан да элек Мирвәлине "җизни" дип зурлап йөртә иде. Нигә шул җылы сүзне хәзер әйтми ул? Бер мәртәбә генә, ялгыш кына авызын тутырып "җизни!" дисәче! Шәрифҗаннар күршесендә генә Мирвәлинең кодасы тора... Кода!.. Нинди ягымлы, матур, кадерле сүз икәнсең син! Кода! Бәйрәмнәрдә ачык чырай, татлы сүз, кайнар бәлешләр, сөенечле сүзләр, хатирәләр!..
Бер мәртәбә "кода" дип әйттерер өчен Мирвәли дөнья малын, дуңгыз канын бирер иде!.. Тукта — нәрсә бирә ала соң ул? Ние калды?
Кардәш, авылдаш, яшьтәш, адаш... Нинди тирән мәгънәле кадерле сүзләр икән болар!
Тукта! Кем эндәшә соң аңа баядан бирле? Шәрифҗан икән. Беркем дә түгел Шәрифҗан... — Чәй эчәргә керәсеңме дигән идем?
Кемгә эндәшәсең син алай, Шәрифҗан? Мирвәлинең иңбашлары өстеннән кая карыйсың?.. — Ə? Чәй дисеңме? Эчәсем килми...
Монда озак торырга ярамый. Аяклар калтырый... Ишегалды тар, сулышны бүлә... Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр бакылдап җим теләнеп торалар...
Мирвәли урамга чыкты... Юллар тузанлы, машиналар үтеп-сүтеп торалар. Бәбкә үләннәре койма ышыкларында гына... Урамда кешеләр күп. Әле дә ярый, алар Мирвәлине онытканнар!..
Онытканнармы?.. Онытмаганнар!
Язулы капкалы йорт. Нәрсә бу? Колхоз идарәсе икән... Шунда кереп караргадыр бәлки? Аякларына егылып гафу сораргадыр?.. Шәмсегаян: "Кал!" — диде ич! Иелгән башны кылыч кисми дигән акыл да бар.
Ул идарә йортына борылды. Йорт алдындагы бәләкәй генә бакчада, буявы уңган эскәмиядә җемелдәп торган түгәрәк ак сакаллы, сул җиңен чалбарына кыстырган берәү утыра иде. Ул сыңар кулын ак кашы өстенә куеп Мирвәлине көтеп алды. Мирвәли дә аның яныннан үтеп китәргә яхшысынмады, сәлам биреп эскәмиягә барып утырды.
Күләгәдә җиләс, салкынча иде. Ул, үзенең аз гына тынычланганын сизеп, утырдашына сүз катарга булды. Теле әйләнмәде. Икесе дә сүзсезлекне яхшысынмыйча төрле юк-барлардан башлап киттеләр. — Кыздыра! — Яндыра-а! — Әйдә, кирәк иде... — Кирәк, әлбәттә.
Идарәдән ерак та түгел күләгәдә өч-дүрт бозау әлсерәп мышнап ята. — Урынын тапканнар! — Күләгәдә әйбәт шул.
Тагын тынлык урнашты. Кыекта чыпчыклар чырылдаша. — Председатель андамы? — Мирвәли башы белән идарә тәрәзәсен күрсәтте. — Ни калган аңа анда? — Идарә түгелме соң бу? — Булса ни! Тик безнең председатель идарәне сөйми. Кәнсәләрдә анда кәгазь генә була. Ə ипекәйне аны кырда үстерәләр.
Мирвәли башта утырдашын танымаган иде. Председатель хакында сүз кузгалгач, ул аны төсмерләде. Кем шулай кашларын җыерып көлемсери иде соң?! Кодамы, күршеме, кардәшме?.. Бәй, бу аның адашы ич! Күпер төбе Салих малае Мирвәли!.. Алар яшь чагында дуслар иделәр, бер-берсен "адаш" дип кенә йөртәләр иде. — Танымый торам үзеңне, адаш, — диде ул. — Адаш? — дип баягыча көлемсерәде икенче Мирвәли. — Адаш... Сәер булып китте. Карачурада адашлар юк хәзер... Күптән бу сүзне ишеткән юк иде!.. — Нигә юк? — Утыз ел инде беркем дә баласына Мирвәли дигән исемне кушмый...
Мирвәлинең аркасына салкын тир бәреп чыкты. — Нигә? — Яратмыйлардыр,— диде туп-туры карап икенче Мирвәли.
Мирвәлинең адашы яныннан тизрәк китәсе килде, яхшысынмады. Ул башын салындырып тып-тын гына утыра иде. Кайчан исә бер үзенең хөкем карарын ишетергә тиеш иде ләбаса ул!.. Адашы түзмәде, аңа таба борылды. — Председатель кирәк идемени? — дип сорады. — Кагылып чыгыйм дигән идем шул. — Ни йомыш бар иде соң аңарда? Мин үзем дә идарә члены. — Йомыш дип... Авылда калыргамы әллә дигән идем... — Бөтенләйгәме? — Әйе, бөтенләйгә... — Калырга? — дип кабатлады ул Мирвәлине сискәндереп.— Калырга дисең инде син... Уйларга кирәк моны! Син миңа үпкәләмә, үткәннәрне искә төшергәнне кайчак үзем дә яратмыйм. Шулай да әйтик, авыл халкы җәбер-җәфаны байтак күрде! Ул сугыштан соңгы интеккәннәрне күрсәң син? Хезмәт көненә берни бирмәделәр диярлек. Налоглар, заемнар белән җәфаладылар. Еллар буе берни бирмәделәр, еллар буе барын бездән сорадылар. Рәхмәт, ниһаять, колхозчыны кешегә саный башладылар... Күзебез ачылды, җитәкләп безне көр тормышка чыгардылар... Ə күңеле йомшак аның крестьянның? Бала туганны ишеткәндә һәркемнең күңеле йомшара. Ə крестьян һәрвакыт табигать арасында... Ул һәр яз җирдә тереклек яңаруын, тормыш тууын күреп, куанып яши. Шуңа күрә күңеле йомшак, шигъри аның... Гафу итә дә белә, кирәкмәсен оныта да? Барын кичердек, ə нинди игеннәр үстердек быел? Күрдеңме икән?.. Яшәдек, яшибез. Тик син кайтырсың һәм монда калырга уйларсың дип башыма да килгәне булмады? Үз җирен каһәрләгән кешене, өстебез ялангач чагында күпме кием-салымны тураклаган кешене, күз карасыдай кадерле игенне дегет белән аралаган кешене, күпме мал-туарын агулап киткән кешене... Гафу итәргә, сыендырырга, урын бирергә дисеңме?? Белмим, белмим...
Мирвәли ялт итеп сикереп торды да китә башлады. Бераз баргач артына борылды, идарә тәрәзәсенә карады, һәм: — Миңа күп кирәкми инде хәзер... Күрәсең ич, картаелды. Яшисе яшәлгән дигәндәй, миңа хәзер өч аршын җир җитә, — диде.
Адашы җиргә карап уйга калды. Мирвәли үз сүзләренә тагын нидер өстәргә, үзенең газапларының бер өлешен булса да аңа ачарга, уртаклашырга теләде. Өлгермәде. — Өч аршын сорыйсыңмы,— диде адашы тагын көлемсерәп.— Кадерле ул туган җир! Ай, кадерле!.. Күпме авылдашлар аның өчен башларын безнең гомердә генә чит җирләрдә салдылар. Берлинда, Будапештта. Каты бәгырьле димә, минем ул җир өчен чын-чынлап даулашырга хакым бар! Өч аршын җир!.. Күп сорыйсың син, Мирвәли?.. Хәзер менә сорыйсың! Ə нигә качтың син Карачурадан? Әйт әле? — Кимсеттеләр мине, җәберләделәр,— дип мыгырдады ул. — Ə безне?.. Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алмаган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме?.. Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп чыгып качмадык!
Юк, председатель белән очрашуның кирәге дә юк икән. Кирәкми... Барыбер аңлаша алмаслар алар!.. Ə Шәмсегаян кал диде!
Үз алдында да юкка чыккан Мирвәли алпан-тилпән атлап урам уртасыннан Шәрифҗаннарга кайтып бара.
Чыннан да, нигә киттеләр соң алар Карачурадан?.. Куркып бит! Куркып-өркеп кителде, посып яшәлде. Тукта! Инде хәзер дә хаклык белән, хөкемең белән очрашудан куркып чыгып китәргәме?.. Кочакларын җәеп, аркасыннан сыйпап каршыларлар дип өметләнеп кайтмады бит ул!
Монда калырга кирәк! Шәмсегаянга гына сөйләгән сүзләрен ул авылдашларына да җиткерергә тиеш!.. Властьлар сыйдырмаса, туганнары, агай-энеләре бар ич әле аның! Кырыс булса да, почмагын биреп торырлык Шәрифҗан бар... Əнə ич, чәйгә дәште! Гаебе зур Мирвәлинең, моннан китү ул гаепне тагын да зурайту, үстерү генә булачак... Хәзер барырга да, туганнарның аягына егылырга кирәк.
Капка төбенә кайтып җитте Мирвәли. Күн итегенең тузаннарын озаклап багана төбендәге бәбкә үләннәренә сөртеп торды. Ишегалдына керде, һәм лапаста җигүле бүз атны күреп коелып төште. Димәк, монда аңа урын юк!..
Үз гаебенең зурлыгы аның миенә шул чакта гына барып җитте. Аңа монда урын юк! Сыйдырмыйлар!..
Ул, хушлашырга теләп, хуҗаларны эзләде. Як-ягына каранды, берәү дә күренмәде. Сөйләшергә кирәк дип тапмаганнар!.. Ичмасам Шәмсегаянның сүзләрен әйтеп калдырырга иде... Аның соңгы сәламен тапшырырга, күчтәнәчләрне өләшергә...
Шыгырдап капка ачылды. Бер төркем кеше күренде. Кемнәр болар? Кая баралар?
Уртада Шәрифҗан килә. Төркем тын гына Мирвәли янына килеп җитте, кешеләр ярым алка ясап аны урап алдылар. Шәрифҗан Мирвәлигә карап бераз торды да атка ымлады. — Больница аты, кирәк була башлар дим. — Әйе, әйе... Мин хәзер китәм. Кузгалам... — Җизни!...
Мирвәли сискәнеп ап-ак агарынды! Менә аның хөкем сәгате җитте! Тик аңлагыз, авылдашлар, кыен аңа, бик кыен?.. Гаебен аңлаган саен авыррак була бара! — Җизни... Атны илтергә кирәк... Газизҗан аны сәгатьтә эшли... Аннары, без, агай-әне, монда үзаралай сөйләштек... Олы башың белән әллә кайларга китеп йөрмәссең инде, үзебездә генә калырсың...
Ярты сәгать үтәр-үтмәстә таныш юлдан Кызыл ярга бер ат менеп бара иде. Арба артыннан ике кеше атлыйлар. Мирвәли бик арыган булса да: "Азрак озата барыйм",— дип Газизҗанга ияргән иде. Газизҗан Шәрифҗанның йорттагы төпчек улы икән. Ул да Мирвәлигә ике тапкыр "җизни" дип эндәште...
Менә алар тау өстенә менеп җиттеләр. Мирвәли йортына борылып карады... Аста Карачура... Аста инеш... Аста зират...
Мәктәп тәрәзәләренә кунып кояш ялтырый. Имән урамыннан ук башланып киткән бодай басуында болыт күләгәләре шуышалар... Бодай кырлары ындырлардан алып офыкка кадәр җәелгән... Бәлки Бөгелмәгә кадәр үк шундый басулардыр?.. Кем белсен...
Тау сыртындагы корыган үлән чылгыйлары, корышкан абагалар арасында тынгы белмәс чикерткәләр скрипкәләрен уйныйлар. Тау итәге буйлап үзәннәрдән килгән җил монда җитәрәк, капылт кына өскә менеп китә дә Мирвәлинең буй-буй яңа күлмәгенең ачык изүеннән үрелеп, аның йөрәген барлагандай, шунда бутала... Шунда аның йөрәге, шунда! Əнə ничек тибә... Типсен әле ул! Мирвәлигә яшәргә кирәк! Яшәргә...
Алда, тонык кына гөжләгән урман авызында, карылдашып дәү, симез каргалар очалар...
Ул озак итеп, үзе бүген төнлә үткән юлга, аның белән соңгы кат сөйләшеп үткән юлга карады... Әгәр бу аңлашулар моннан элегрәк елларда булсаларчы! Ун ел элек, биш ел элек!.. — Я, бар, Газизҗан улым... Врачка рәхмәт әйт. Хайванкайны рәнҗетмә!..
Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. Ул урманга кереп барган Газизҗанга тагын бер тапкыр кулын болгады да акрын-акрын түбәнгә, кичке мәшәкать белән ыгы-зыгысы тагын да арткан зур авылга, туган авылына, ниһаять, аларның икесен дә сыендырган Карачурага таба төшеп китте...
Октябрь — ноябрь. 1962 ел.
Мәскәү — Казан.
Аяз Гыйләҗев
Өч тәгәрмәчле арба
Рәшат, өчәр аратаны берьюлы сикерә-сикерә, ә дигәнче икенче катка менеп җитте. Үз квартирасының ишеге төбендә звонок төймәсенә басып торучы хатын-кызны күргәч, сискәнеп шып туктады.
Бер кулына җыйнак кына чемодан тоткан хатын озын буйлы iде. Ул Рәшатның аяк тавышын ишетеп борылып карады, аннары иренеп кенә тагын төймәгә үрелде.
— Әллә өйдә юклар инде, - диде ул, тагын Рәшатка таба әйләнеп. Хатынның кара-кучкыл битенә арыганлык, талчыгу чыккан иде.
— Сезгә... сезгә кем кирәк соң? - диде Рәшат, тотлыгып.
— Сәләевкә телеграмма, - диде хатын, шактый җансыз тавыш белән.
— Сәләев мин булам! - диде Рәшат, җиңеләеп. - Рәшат Сәләев!
Хатын аска төшеп киткәч тә, Рәшат беравык хәл алып торды. Бераз җиңеләйгәч, ул ишек ачарга тотынды, ачкыч тишеген таба алмый йөдәде, тапкач, ачкычын кирегә борып маташты, кергәч ишек катындагы башмакларга абынды. Үз халәте көлке кебек күренде, елмайды, телеграмма гына эчне пошырып өстәлдә ята иде.
Ул тагын авыр сулады.
Бүген беркемнән дә телеграмма аласы, үзен башка дөнья, башка кешеләр, аларның кайгы яки шатлыклары белән бәйлисе килми иде аның. Бәйрәм-сәйрәм дә түгел, туган көне дә бик ерак, килү-китү дә көтелми иде, кемнән булыр икән бу кирәксез хәбәр?
Теге озынча буйлы, кара тутлы йөзле хатынны кинәт күреп өрекмәгән булса, телеграммага һич тә исе китмәс иде аның. Ниләр булмый бу дөньяда? Таныш-белешләре, бергә укыган иптәшләре, дус-ишләре азмы әллә аның? Йомыш төшкәндә, барысы да Рәшат дип килеп-китеп торалар ич...
Уф, теге апа аны нык кына куркытты!.. Тәмам хәле китте.
Рәшат графиннан жылымса, тәмсез су салып эчте, якасын чишеп, күлмәк изүе белән җилләнеп алды. Йонлач, таза күкрәкләре тирләгән иде. Астан:
— Рәшат! - дип кычкырган уенчак тавыш килде.
Ул шунда гына телеграмманы сүтеп карады.
"Уналтынчы майда сезнең шәһәрдә булам.
Өйдәрәк торырга тырыш. Сине күрәсем бар. Әниең".
Баягы тавыш тагын да иркәләбрәк:
— Рәшат! - дип кычкырды.
Егет телеграмма кәгазен селкә-селкә каударланып бер ишеккә, бер тәрәзә янына килде:
— Хәзер, хәзер чыгам! - дип кычкырды.
Ә үзе ашыкмады, урындыкка утырды, тагын бер кат телеграмманы укып чыкты, адресын карады, кайсы шәһәрдән, кайсы вакытта бирелүен тикшерде. Барысы да дөрес иде...
— Рәшат, Рәшат!
Ул әйләнеп чыкканда, Луиза беренче кат белән икенчесе арасындагы баскыч мәйданчыгына менеп җитеп, бик гаҗәпләнеп өскә карап тора иде. Ярым караңгыда кыз искиткеч матур булып күренде Рәшатка. Аның очлырак нәфис ияген чак кына алгарак сузып, башын артка чөеп кыланыбрак торуында ниндидер яшерен чакыру, дулкынландыргыч ымнар бар иде. Юка күлмәге аның йоп-йомры иңбашларын, күңелгә кытык атып торучы калку күкрәкләрен аермачык белдереп тора.
Егет кызның чибәрлеген менә әле генә бәяләп бер мизгел аңсыз-өнсез карап торды да акрын-акрын аска төшә башлады. Луиза янына җиткәч, Рәшат авыр гына көрсенде. Луиза исә рәхәтләнеп көлеп алды.
— Нигә плащыңн-ы- калдырмадың, Рәшат? Әллә радиодан тагын яңгыр вәгъдә иттеләрме?
Җавап урынына егет кызга телеграмманы тоттырды.
— Телеграмма? Кемнән?
— Укы, - диде егет кырыс кына.
Кыз бераз гына күрә карау булса да, "йөзне боза" дип, күзлек кими иде. Ул, озын керфекләр белән каймаланган үтә ялтыравыклы соры күзләрен кыса төшеп, телеграмманы укып чыкты.
Синең белешләрең арасында да наяннар бар икән! - диде Луиза яратмыйча.
— Нигә?
— Тапканнар инде шаярыр сүз!
— Шаяру юк монда.
— Ничек?!
— Шулай. Барысы да дөрес.
Алар җитәкләшеп аска төштеләр, ишек алды бакчасына чыктылар. Көн сокланырлык дәрәҗәдә әйбәт иде. Әле кичәле-бүгенле генә ачылып маташкан яфраклар чип-чиста, нәфис иделәр. Сукмакларга әле генә сибелгән ком алтын сыман сап-сары иде. Сукмак кырларына куелган утыргычларның зәңгәр лагы кояшта ялтырый, кызның кибән ясап куйган мул, матур чәчләре нур төшеп янып тора. Луиза дулкынлана, ләкин, читкә караган булып, үз хәлен егеткә белдермәскә тырыша иде.
Нигә шушы кадәр сылу соң бу Луиза, дип зарланды Рәшат эченнән генә. Утызга җитеп килә
торган, акыл утырткан, төчесенә караганда тормышның ачысын мулрак эләктергән егет, башкалар чуар күңелле җилбәзәк дип санаган, куркыныч матурлыкка ия булган шушы кыз белән ничек таныша, дуслаша алды икән?
Башка вакытларда Луизаның күзгә бәрелеп торган чибәрлеге белән эчтән генә горурлана торган егет бүген кызның үтә күркәм булуыннан шүрләп калды.
Ни булды әле аңа? Нигә шулай телсез-өнсез җебеп төште? Луиза аннан нидер көтә ич. Бер атлый да борылып астан гына аңа күз сала. Сүз көтә, аңлату көтә, аңлашу көтә! Рәшат кыюланып аңа таба атлады.
— Луиза, без соңга калабыз.
Кыз, егет күрсен өчен юри кискен хәрәкәтләр ясап, кулындагы кино билетларын вак-вак кисәкләргә ертып һавага чөеп җибәрде, учы белән күзен кояштан каплап, чуар күбәләкләрнең талгын гына җиргә төшүләрен карап торды.
— Мин синең белән беркая да бармыйм.
— Алайса шушында утырып торыйк.
Кыз нидер унлап алды да алгарак чыкты, кырыйдагы аулак эскәмияне сайлап шуңа барып утырды. Буяулы такта җып-җылы иде.
— Йә, әйт, нигә яшердең син аны миннән? - диде Луиза тиз-тиз. Тирә-якта кеше юклыгына ышангач, шактый кычкырып өстәде. - Нигә яшердең?
Рәшат аптырашта иде, бердән, әнисенең телеграммасы аны каушатса, икенчедән, кызның көтмәгәндә үзгәрүе, усалланып зәһәрләнүе аны гаҗәпләндерде.
— Әниеңә күрсәтерлек кыз түгел дип саныйсыңмы мине? Җилбәзәк күбәләк дип уйлыйсыңмы?
— Нинди күбәләк? - диде егет, ифрат дәрәҗәдә уңайсызланып. - Ни сөйлисең син, Луиза?
Кыз сикереп үк торды.
— Утыр әле, зинһар, кузгалма.
— Утырмыйм.
Егет тә аягүрә басты, алар бер-берсенә текәлешеп, беренче кат очрашкан ят кешеләр кебек сынашып тордылар. Рәшат ымсынып кыздан ягымлы сүз, теләктәшлек көтә иде, ә Луизаның күзләрендә чамасыз ачу гына кайный иде.