tt-books-cyrillic / bylatypov /Кичен_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
Аяз Гыйләҗев
Кичен
Тракторым җир башына кадәр барды-барды да үзеннән үзе тукталды. Юаш буразналар белән сөзәк яр арасындагы нәзек каеннарны аралап үттем дә кушаяклап сикерә-сикерә аска төштем. Баш әйләнерлек куе, хуш исләр аңкытып утырган үләннәргә ятып озак итеп су эчтем, һәркем үз ягының чишмә суын мактый, мин мактамыйм, сүзем җитми, безнең чишмәнең тәмен татып карарга кирәк...
Нигә чишмә бүген чылтырамый дисәм, чылтырый икән, колагым гына ачыла башлады, моң гына чылтырый икән. Басу аулагындагы ятим чишмәгә шул җитмәгәнме? Кем килеп тыңлый аны монда? Менә без, тракторчылар, елына ике-өч тапкыр əpəмəгə җиләккә килгән кыз-кыркын тыңласа инде... Чишмә үзенең ятимлеген белә микән?
Үләннәргә тотынып, җиргә таянып өскә мендем, яфракларын лепердәткән җил тавышын ишеттем, иң соңыннан тургайлар чыңын. Эссе. Тракторның иләмсез дәү гәүдәсеннән ут бәреп тора. Вакытны чамаларга теләп кояшка борылгач күзем аргы җир башына төште, аннан кул болгый-болгый миңа таба берәү йөгерә иде. Беләм, энем Вилдан ул. Башта үзе күренде, аннан тавышы килеп җитте: — Рәх-мәт абый!..
Вилдан əpəмə сукмагыннан аерылып сөрелмәгән җиргә керде, җир дымлы, кыш буе кар көртләрен саклаган əpəмә язгы суларны да алып калган. Вилданның гына исе китми, кычкыра-кычкыра кул болгап чаба. Ут чыккан дисәң, авыл өстендәге күк чеп-чиста, бүрек чаклы да болыт әсәрен күрмәссең, Җән-фәрман томылган энемнең еш-еш мышнаганы ишетелә башлады, ул: — Аб-ə-әй! — дип бер кычкырды да абынып егылды. Янына барып җиткәндә ул
торып утырды, борын тишегеннән сызылып чыккан кан ирен өстенә сыланган
балчыкны юып тып-тып җиргә тамды. — Чалкан ят тизрәк! — дип кычкырып җибәрдем дә кесәмә тыгылдым, тракторчыда
чиста кулъяулыгы буламы? Күлмәк итәген ертып борын тишекләрен аруладым.
Ул тынын тыя алмыйча акайган күзләрен миңа терәгән, тар күкрәге тимерче
күрегедәй менә-төшә йөри, нәзек беләгенең сыдырылган терсәгеннән дә кан
саркып чыккан... Брак чәчрәгән картузын иелеп алыйм дисәм, энем җитезрәк
булып чыкты, пружинадай атылып килеп тә җитте, картузны ике куллап
күкрәгенә йомарлады. Алай да абайлап өлгердем, энекәшем ак кәгазьгә төреп баш
түбәсендә бер кызның фотосын йөртә икән...
Вилдан сорашырга вакыт калдырмады, тотлыгып: — Сәйфи Харисы мотоцикл алып кайтты! — дип әйтеп салды. — Соң — дидем мин, исем китмәгәндәй кыланып. — Чын! "Иж"! Бишекле. Төсе көрән. Үз хуты белән тегеннән үк куган, Ижаудан.
Ишегалдына кертте дә капкасын шарт! Ə без ярыктан карап тордык. Йөз әйләнде
матай тирәсендә, авызын ерган! Таш ыргытып качтык.
Итәк чүпрәге белән Вилданның ирен өстен сөрттем дә тракторыма атладым. Вилдан кыяр-кыймас миңа иярде. — Матай күргәнегез юк икән! — Рәхмәт абый, сәгатенә ничәне бирә ул? Йөзнеме? — "Иж"ны хәзер малай-шалай да ала. — Алды ди берәүләр.— Вилдан борылып канлы борынын сеңгерде. Энекәшнең
егыла-тора минем янга чабуының сәбәбен аңлыйм, минем дә Сәйфи Харисына
ачуым чыкты, Вилданга гына сиздермәдем... Тешемне кысып авыл артындагы
яшел урманга борылып карап алдым. Әле генә дөньяга яралып чыккан каен
яфракларының исе куерып авыл урамнарына ук килеп керә. Бездән Юдинога ике
өч кенә бормасы булган туры асфальт юл төшә. Язгы җылыларда юл ачылганнан
бирле яшь-җилкенчәк, бала-чага шул тирәдән кайтмый. Бала-чага самакатта
тәгәри, велосипедлы самайлар нечкә кигиләрен елтыратып арлы-бирле
чабышалар. Инде кәттәрәкләр мотоциклларга атланып чыгалар. "Москвич-408"
белән чирттерүче берәү генә, ул райком секретары малае, Казанда яши, авылга
елга бер кайта, ул безгә көндәш түгел...
Моңарчы мин "җәяүлеләр" төркемендә саналдым. Вело- сипедлылар, матайлар өерелеп төшкәндә куе чикләвек куаклары шыгында әрнеп басып калган чакларым әз булмады... Бу хәлгә миннән бигрәк энем Вилдан үртәли иде. Яшьтәшләре белән самакатта йөреп карады, әлләни майтара алмады, яшьтән үк саулыкка туймады бичара. Ул туасы елны әнине фермага бозау карарга куйганнар, "бозауларны сакладым, үземне карарга вакыт, җай булмады!" дип уфтана хәзер әни. Вилдан самакатын ватып ташлады, хәзер көчен арттырырга теләп һәркөн иртән кое суы белән биленә хәтле озаклап юына, йөгереп әлләничә тапкыр урман авызын урый, иске сырманы бау белән чормап өрлеккә элгән дә вак-вак йодырыклары белән шуны төя... Беләм, "тракторчы булам!" дип иптәшләре алдында ант иткән! "Сайла ак эш! — дим мин аңа.— Кәлам тот та башыңны эшләт!"
Без ишле семья, әни хәзер тазалыкка туймый, күбрәк өй арасында урала, әти тапканны ашый идек, ике ел инде мин кул арасына кердем, тракторчы булып өченче язымны эшлим. Кичәгенәк кенә Юдино кибетеннән "Пенза" велигы сатып алып кайтып, завод маеннан чистартып, тынын тутырып, бүгенге кичкә әзерләп куйган идем! Вилданның куануын күрсәң!.. Аны сүз белән аңлатып бетереп тә булмый. "Син эштә чакта әз-мәз мин дә утырып әйләнерменме, Рәхмәт абый?" дип кат-кат инәлде малай... "Рәхәтләнеп йөр!" дисәм, бүген, əнə,. Сәйфи Харисы матай алып кайткан! Атасы май заводында эшли шул, җизнәсе авылда парторг — алыр да шул!
Вилданны еш кына яныма утыртып йөртәм, сирәк-мирәк, тигез басуларда йөртергә дә биреп торам. Бүген дә кабинага менәргә итенгән иде, туктаттым мин аны.
— Эссе. Яндыра. Күләгәдә көтеп утыр. Чишмәдә юынып мен.
"Йөрәгең ярсыган, суын бераз!" дип әйтмәдем әйтүен, Харисның матай алып кайтуы мине дә нык ук кыздырып җибәрде.
Җирнең аргы башыннан икенче кат әйләнеп килгәнче шактый вакыт узды, яратып "динозавр" дип атап йөрткән "ДТ-74" тракторын кулалмашым Петр дәдәйнең борын төбенә үк китереп туктаттым. Алар Вилдан белән кырын-ярын ятып əпə-чәпә сөйләшәләр иде. Петр дәдәй безнең авылга йортка кергән Зәй керәшене. Яше җитмешкә җитеп килсә дә бу тәбәнәк, җәлпәк борынлы, шадра керәшен шундый таза, нык эшче иде, көрәшә башласалар япь-яшь егетләрне бер-бер артлы тәгәрәтә торган иде. Кабинадан төшүемә Петр дәдәй учларына таянып җәлт кенә торды да иелеп мотор тавышын тыңлап торды, елмайды.
Без Вилдан белән басу өсләп кыеклап кына авылга элдердек. Сөйләшмәсәк тә ашыгуыбызның серен икебез дә апачык белә идек.
Аннан-моннан гына капкалап, юынып, өс-башымны алышып мин Юдино юлына төштем. Вилдан ике дүрт итеп, йотылып мине озатып калды.
Иртәләгәнмен, юлны бала-чага явы сырып алган, алар шоферларның котын алып юлның нәкъ уртасыннан сыпырталар. Авылны чыккач та үр башлана, шәп кенә бер этенеп киткәч, Юдино йортлары арасына тиклем тәгәрәп барасың. Рәхәт!
Велигым миннән ныграк кабалана, оча гына! Борылып урамга мендем, Сәйфиләр турыннан үткәндә тизлекне тыйлыктырып ишегалларыга үрелеп карадым. Тора, матайлары шунда тора!
Булсын! Минем велик кай ягы белән ким? Элдерә генә! Куып җитеп карасын! Мотоциклы төчкерә-төчкерә әллә кайда калыр! Бензин исенә мин көндез дә гарык, великта ичмасам рәхәтләнеп, саф һава сулап, тавыш-тынсыз гына барасың!
Бу юлы Юдинога кадәр төштем, борылып менгәндә кояш баеды. Юлда хәрәкәт кимеде, мин ашыкмыйча гына үр мендем. Үз ишләре белән Вилдан очрады, малайлар белән рәттән бармый, чак кына арткарак калган, шунысына ачуым килде.
Сул як куелыктан, каеннар арасыннан кулларына күкебаш бәйләмнәре тоткан кызлар чыкты. Күкебаш шулай кабарганмы инде? Бу тракторга бәйләнеп яз үткәнен сизми дә калырсың, билләһи! Кызлар да язгы урман кебек чуар киемнәрдән, кичкә ярауга дип алган җылырак кофталарын иңнәренә салганнар. Туктап аларны көттем. Аларның күзе иң әүвәл минем великка төште. — Уһу, Рәхмәт яңа велик алган. — Котлы булсын! — Утыртып бер әйләндерче, Рәхмәт! — Утыртыр, тракторына утыртканы да юк аның! — Сәгатькә ничә чакрымны куа?!
Кызларына сораулар яңгыр урынына ява башлагач тәмам "шәбәреп" калдым, арадан бер кыз велигыма күз дә салмыйча яныма килеп сәламен бирде. — Саумы, Рәхмәт. Күренмисең. — Эш бит... Аннары...— Мин күз очым белән генә велигыма ишарәләдем.
Кызлар күз кысып, учлары белән авызларын ябып пырхылдап китә тордылар, янымда бер Наилә генә басып калды. — Без инде дүртенче кичебезне чыгабыз! — диде ул.
Үзем дә белмим, нигәдер авыл ягына менеп киттек. Онытылып тыкрыкка ук барып кергәнбез. Киртә буенда акча чөешеп яткан ыбыр-чыбыр безгә ябырылды: "Жених и невеста, жених и невеста! Замесили тесто! ".
Яман кызып: — Тарттырыгыз, әй! Ату хужы булыр! — дип кычкырдым.
Наилә көлә генә! Миңа да рәхәт булып китте.
Урман авызында лапталы, качышлы уйнап мәшәләнгән ыбыр-чыбыр бу юлы безгә игътибар итмәде, без хәвеф-хәтәрсез генә урман юлына төштек. Җайсызрак булса да Наиләне үз алдыма утырттым. Беренче тапкыр! Ялындырмады кыз, ипләп кенә менеп утырды. Энекәшнең ялгыз шәүләсен күрсәм дә аны-моны әйтмәдем...
Юлның ике ягында да сандугачлар сайрый! Әйдә, тыңл ап баксын Сәйфи Харисы сандугач тавышын!..
Каен яфракларының пеше исе борыннарга бәрелде. Тәгәрмәчләр чыжтырдап тынлыкны бозмасын өченме без, сүз берләшкәндәй, великтан төштек, хәзер ул уртада, икебез ике яктан аңа тотынып барабыз! Йөреп карасын Сәйфи Харисы шушы хәлдә!
Юлны ара-тирә парлылар кисеп чыкты. Кичке шәфәкъ агачлар өстендә тын гына сүнә иде. Сирәк-сорак үткән машиналар ут кабыздылар. Колак төбендә черкиләр безелдәде, мин чикләвек ботагы сындырып Наиләгә тоттырдым. Машина утларында күбәләкләр, коңгызлар туе. Коңгызлар уттан сукыраялар да выжылдап, сискәндереп битләребезгә, җилкәләргә килеп бәреләләр. Без асфальттан читкә агачлар ышыгына, җәяүлеләр сукмагына төштек. Тар сукмактан бөялеп Наиләнең иптәш кызлары килеп чыкты. Аларга таза-таза өч егет ияргән. Ятлар икән, арадагы суворовчыны таныган күк тә булдым. Егетләр тасыраеп карап тордылар да тынычланып кул бирделәр. — Сез кайтасыз да мыни? — дип сорады Наилә. — Юк әле, кая кайту? — дип гөрләде кызлар.
Суворовчыны урыс егете дип уйлаган идем, татар икән, "Менәсе иде Урал тауларына!" дип шундый җырлап җибәрде, сокланып туктап калдык.
Велигымны җәяүле сукмагына шап итеп бастырдым да, багажнигыма кыстырган одеал кисәген сыпыргаладым: — Урын әзер, Наилә, сине көтә!
Бу юлы да кыстатмады Наиләм, елдам гына менеп утырды, каушап чак кулымны ычкындырмадым. — Рессорларың ничек, чыдатырмы? — диде Наилә көлеп. — Болай авырдыр димәгән идем мин сине. — Дисәң, тракторыңны алып килер идеңме? — Юк ла, болай гына әйтәм. Моңарчы син миңа һавадагы кош сымаграк тоела идең...
— Үз сүземнән үзем кызарындым! "Менә велик хуҗасы булу нишләтә! Җәяү чакта
гомергә дә бу сүзне әйтә алмас идем!" — Утыртырдай элек күтәреп карыйлар аны, үлчәп!
Велнкиы кинәт туктаттым, чак авып китмәдек. — Нәрсә бар? — диде каушап Наилә. — Күтәреп кара дисең ич! — Оста! — дип көлде ул.— Соң инде, баштан ук үз акылыңа
килмәгәч...
Юдино янына төшеп җитүебезне сизми дә калганбыз. — Хәзер тәпи-тәпи менәбез! — диде шатланып Наилә. — Сиңа җайсыз булдымы? — Нигә җайсыз булсын ди? Менәргә авыр булыр дим...
Егетләр белән алдан сөйләнеп куелганча сукмактан түбәнгә төшәргә генә рөхсәт, менгәндә һәркем асфальтка чыга.
Тирә-якның патшасы булып ярты күкне иңләп утырган, дүрт кеше колачларлык каен янына җиткәч Наилә туктады, — Шушы каенны, шул каен янына бастырып безне кинода күрсәтәләр, бу дөньяның
нинди хозур урыннары, нинди бәхетле кешеләре бар дип сокланып утырасың
инде, ə?! — Нигә кинода гына алай булсын? — дидем мин. — Юк инде, кеше үзе яшәгән җир белән дә, үз тормышы белән дә соклана белми. — Дөрес түгел! Менә ничә еллар инде без шушы юлдан туймыйбыз бит! Соклануны
сүз белән белдерәләрме? — Җиңдең, Рәхмәт.
Онытылып менеп барганда, каршыга килгән мотоцикл туктады да нык авышып борылды, әче төтенен бөркеп яныбыздан узды, тагын борылды, күз сукырайтып өстебезгә килә башлады. — Аекмы бу, исерекме? — диде Наилә минем якка чыгып.
Матайда Сәйфи Харисы икәнен ачыклап тормадым, егетнең бер-ике ел аңа тагылырга йөргәнен авылда белмәгән кеше калмагандыр инде... Йөреп-йөреп эш чыкмагач былтыр яз Харисларга Казаннан килгән ертлач егетләр бик каты янадылар. Дүрт ел бокска йөргән тракторчы Рәхмәт алардан куркып торамы?! Мин Наиләнең иңеннән кочып алдым. — Килә башласа тондырам мин аңа! — Кирәкми, бәйләнмә,— диде Наилә юаш кына. — Әйдә, утыр. — Авыр булыр бит! — Авыр булса да тәгәрәрбез! Безнең великны да күрсеннәр
Сәйфи Харисы белән очрашу көч бирдеме, барабыз гына!
Читкәрәк кагылдым, каршыга автобус килә иде. Автобус үтеп барганда гына абайладым, аңа ышыкланып Харис та килә икән, безне чак бәреп екмады. Наилә каушарлык итмәде, арттан кайнар куллары белән мине кочаклады. Харис күрдеме икән шуны?!
Инде соңгы кат булыр дип шәп кенә түбәнгә тәгәрәгәндә агачлар арасына кемдер берәү кычкырып калды. Безгәме? Тизлекне тагын да шәбәйтеп беренче борылышка җитеп килә идем ал тәгәрмәчем тишелде, сызгырып һава чыкты, без икәүләшеп җиргә мәтәлдек. Мүкәләп Наилә янына барып җиттем. — Ничек? Имгәнмәдеңме? — Тез бераз сыдырылды ахрысы... — Канамаган болай,— дидем мин анын тезенә кагылырга базмыйча.— Сынатты
велик.
Икенче якка барып төшкән велосипедым янына бара башлаган идем, кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. — Һай, аягым! — Ни бар тагын? — диде инәлеп Наилә. — Үкчәмә нидер кадалды!
Иелеп капшана башладым, кулым керпегә тигәндәй булды. Күтәреп алсам, тар гына тактага сырып-сырып кадак какканнар да юлга аркылы куйганнар. Тәгәрмәч шуның өстенә барып менгән.
Наилә, "кадагы күгәргән булмадымы?" дип хафаланды, оекбашны салдырып, кысып кына кан да чыгарды...
Ватык великны сөйри-сөйри, аксаклап кайту күңелледән түгел, нишлисең... Бераз баргач карыйм, юлдан читтәрәк олы кара күләгә булып Харис басып тора.
— Велигыңның мәетен салып кайтыйммы! — дигән була, авызы ерык.
Йодрыгымны йомарладым. Наилә: — Тимә! — дип пышылдады.
Велигымны сыртыма салып бара башлаган идем, агач арасыннан баягы егетләр килеп чыкты. — Аварияме? — дип сорады суворовчы. — Шулайрак... — Нигә ямамыйсың аны? — диде егет тәгәрмәчне капшап. — Караңгыда маташмыйм инде. Иртәгә!
Суворовчы кесә фонаре чыгарып кабызды да кителен салды, җиңен сызганды. — Яле, тотын, тотын. Велосипедчы мин, беренче разряд... Без аны... момент!
Кызлар алмаш-тилмәш фонарь тотып торды, без җырчы егет белән камераны сүтеп алдык. Тын тутырып тишекне эзләп таптык. Егетнең исеме Гариф икән, ятим бала. Кулы-кулга йокмый. Биш-ун минуттан ямап, тәгәрмәчне кигертеп тә куйдык...
Алар кайтыр якка борылды, минем Харис әтрәк әләмгә бер күренеп китәсе килде. Кузгалырга торганда гына сукмактан Вилдан төшеп җитте.
— Рәхмәт абый!
Караңгы урман юлыннан энекәшнең ник чапканын беләм. Картуз эчендә Наиләнең сурәте иде бит... Җиденче класстан бирле ярата ул аны! Аңа багышлап шигырьләр яза... — Харисны күзәтеп йөрдек, өенә кайтып кадаклы такта апчыкты. Сак булыгыз!
Сизәм, караңгыда йотылып-йотылып Наиләгә карый ул... — Булды инде, бар, кайт!
Юдинога хәтле тагын төштек, ипләп кенә мендек, Харис бу юлы очрамады.
Наиләне озаткач, кайтып велосипедны лапас астына керттем дә тын гына печәнлеккә үрмәләдем. Вилдан белән икәү без шунда йоклыйбыз. Сузылып яттым, күзләремне йомдым. Бераздан калын юрган астыннан Вилданның җылаганы ишетелде. — Нигә балавыз сыгасың? — Наиләне әйтәм... Барыбер Харискә тәтемәде, иеме, Рәхмәт абый? — Йокла. — Барыбер тракторчы булам мин. Көзгә бокска йөри башлыйм. Менә күрерсең, менә
күрерсең!
Мин аны тынычландырырга теләп чәченнән сыйпадым. Вилдан йокы аралаш һаман мыгырданды: — Әтисе май заводында эшләгәч тә... Җиңәм мин аны... Менә күрерсең, менә
күрерсең...
Май, 1968 нче ел, Казан.