tt-books-cyrillic / bylatypov /Кайттылар_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
КАЙТТЫЛАР
Хикәя тексты авторның 2014 елда басылган 2 җилд Сайланма Әсәрләр китабыннан алынды. Сканлау, текстны таныту, укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән тарафыннан башкарылды.
Мәрданша абзый тегермәннән кайтты. Быел
гы уңыштан бодай оннары, коймаклык ка
рабодай оннары тарттырып кайтты ул.
Бәйрәм җитә, бәйрәм!
Ул капчыкларны келәткә кертеп урнаштырды да, ишегалдына чыгып, тезенә, җиңнәренә кунган он тузаннарын кагып торганда, өй ишегеннән хатыны Гөлбанат апа килеп керде.
— Чат Гарәфи малае, Мәрданша абзый бодаен мөшкәгә сала калды, дип, бая ук әйткән иде бит. Нигә бик озак тордың, атасы?
Мәрданша абзый, фуражкасын салып кага-кага, Гөлбанат апага якынрак килде.
— Шулайрак булды шул әле, - диде басынкы гына тавыш белән, - соңгарак калынды. Чияле елгасының күперен төзәтик, төзәтик, дип, җәйләр, буе әйтә килдем. Миргали бит, әле язгы чәчү дигән булды, әле печән, әле ашлык тапшырасы булды. Күпер тәмам эштән чыккан, агай, менә-менә җимереләм дип тора. Машинасы да, атлысы да, интегеп, су буеннан әйләнеп йөриләр. Шуннан әйләнеп, елга аркылы чыгыйк кына дигән идек, тәгәрмәчебез бүкәнгә кадәр ләпеккә керде дә батты.
Мәрданша абзый эчке бер борчылу белән кулын болгап куйды. Гөлбанат апа ашыга иде. Ул, көянтәсен әле бер иңенә, әле икенче иңенә күчерә-күчерә, Мәрданша абзыйга да карый, келәт ишегенең йозагына да күз салып өлгерә (бикләнгәнме, янәсе!). Инде батып барган ноябрь кояшының ялангач тополь ботагына төшкән соңгы нурлары аны ашыктыралар. Әмма иртәдән бирле бик кәефле булган, көне буе өй арасында җыр шыңшып йөргән картының тегермәннән болай күңеле кителеп кайтуы, аның җитди тавышы Гөлбанат апаны сабыр гына картын тыңларга мәҗбүр итә.
— Шулай укмыни? - дип, Гөлбанат апа карты янына килде дә, йомшак кына суккалап, аның аркасындагы оннарны каккалап төшерде.
— Бу арада машиналары да бик йөрде шул, заводка торфны ташыдылар гына. Бар җирдә дә шул бәйрәм алды ярышы инде. Ай бу Миргалине, ай бу Миргалине, - дип, Мәрданша абзый түгәрәк сырлы баганалы чиста болдырга барып утырды. Аннан, Гөлбанат апаның ашыкканын яңа гына күреп: - Йә, син бар инде, анасы. Карабодайны да, бодайны да бик вак итеп үзем карап тарттырдым. Мамык кебек күпереп торган он булды инде, борыныңа төреп тыгарлык, - ди ул. Бу сүзләрне әйткәндә, Мәрданша абзыйның йөзенә чыккан саран гына елмаю Гөлбанат апа урам капкасын ябып кую белән үк югала.
Юк, аның болай әрнүе, тынычсызлануы бүген ләпеккә, суга бата-бата интегеп кайтуыннан гына түгел иде. "Җиңүче" колхозының төзелеш бригадасында иң карт һәм иң булдыклы оста ул Мәрданша абзый. Җәй буена алар менә дигән итеп силос траншеялары әзерләделәр, ике йөз бозауга җып-җылы итеп өй салдылар, икмәк амбарларының салам түбәсен калай белән алыштырдылар, колхоз китапханәсе өчен шыңгырдап торган кызыл кирпечләрдән яңа бина салдылар. Тик менә күпергә генә куллары җитмәде. Әйе, әгәр бригада членнары өйдә булсалар, алар бу күперне дә эһ тә итми салып куярлар иде дә, алар юк. Бригаданың яртысы район үзәгендә салына торган электростанциягә китте. Ә яртысын, алай күзгә күренеп торган төзелеш эше юк дип, ерак урмандагы агач әзерләүчеләргә ярдәмгә дип җибәргән иде Миргали. Мәрданша абзыйны карт дип тә, йортта карчыгыннан башка кешеләре дә юк дип кенә калдырдылар. Менә сиңа төзелеш эшләре юк! Электр станциясе дә, агач чыгару да планда каралганнар, янәсе; Күпер менә план-фәлән диеп көтеп тормаган, юньлерәк җил иссә дә, саз каены кебек атынырга гына тора. Бәйрәм дә җитеп килә. Октябрь бәйрәме бит! Ай бу Миргалине! Бик уңай председатель булсаң да, яшьлегең кайчакта комачаулый икән шул!
Агач та бар, такталар да җитәрлек, кадак кебек әйберләрне Әхтәм эшли дә бирә инде анысын. Ә кешеләр?
Мәрданша абзыйның уйларын урамнан килгән тавыш бүлде. Карчыгы Гөлбанат белән кемдер сөйләшә икән.
— Мәрданша абзый өйдә булса, кәнсәләргә төшеп менсен, диләр. Миргали абый чакыра.
Мәрданша абзый кинәт кенә күтәрелде дә карчыгына капканы үзе ачты. Урамнан үтеп киткән күрше хатынына карап:
— Мөгаен, шул күпер хакында инде ул, анасы. Барып кайтыйм әле, - диде.
Гөлбанат апа, чиләкләрен җиргә куеп, Мәрданша абзыйга баштанаяк күз йөртеп чыкты да:
— Өс-башыңны алышасың калган инде, кеше арасына чыгасың бит, - диде.
— Ярар ла, анасы, мин бик тиз кайтам бит.
— Кибеткә бик әйбәт мәк хәлвәсе килгән икән, юл уңаена берәр кило алып чык, - диде дә Гөлбанат апа, кабаланып, эре-эре атлап баручы картының бераз бөкрерәк җилкәсенә карап: - Озаклама, атасы! Хәзер чәй яңартам, - дип кычкырды.
Миргали, чыннан да, күпер хакында чакырткан иде Мәрданша абзыйны. Юлда килгәндә карт балта остасының йөрәгендә үз сүзен иткән председательгә күп кенә әрләү сүзләре булса да, Миргалинең үзен күргәч, ул аларның берсен дә әйтмәде. Олылап, аны аягүрә басып каршы алган председатель монда үз гаебен бик яхшы аңлый иде булса кирәк. Ул сүзне озайтмыйча гына, турыдан-туры күпердән башлады.
— Бәйрәмгә дүрт көн калды, Мәрданша абзый. Күпер быелга чыдармы әллә дигән идем, булмады. Мин бүгеннән үк материаллар ташыта башларга куштым. Күпме материал кирәклеген хисаплаган расчётыңны саклаган идем мин. Ярап куйды. Әмма эшне кемгә кушарбыз? Ничек? Әфләтуннар да, Исмайлар да бәйрәмгә генә кайтып җитәләр. Йә, нишлибез, Мәрданша абзый? - диде ул.
Мәрданша абзый беравык дәшми торды. Әфләтун да, Исмай да электр станциясенә һәм урманга киткән төзүчеләр иде.
Миргали өстәл тартмасыннан чыгарып папирос кабызды, ияген күтәрә төшеп, бугаз алмасын кашып куйды. Мәрданша абзыйның чал йөгергән калын мыекларына карап урыныннан торды да, урамнан узып барган машинага күрсәтеп:
— Сбайлыкларны алып та киттеләр, Мәрданша абзый, - диде.
Мәрданша абзыйның озынчарак йөзе яктырып китте:
— Шулай дисеңме? Кешеләрдә инде эш, энем, алай булгач, кешеләрдә. Дөрес, балта тотмаганнар белән кыенрак булыр да, нишлисең бит. Җәй көне, бер ара табып, шуны төзәтеп куя алмадык шул, агай!
— Гаеп миндә булды инде, Мәрданша абзый. Әгәр эшне җиңеләйтә торган булса, мин үз гаебемне өч тапкыр танырга әзер! Бәйрәм җитте бит. Демонстрациягә чыгарбыз. Авыл уртасындагы күперебез җимерек булса... ай-һай! - Миргали сүзен бетермәде, борылып өстәл янына килде, кулындагы папирос төпчеген чынаяк көл савытында сыта-сыта башын селкеде.
— Кич булганчы, мин күперне тагын бер карап кайтыйм алай булгач, Миргали. Яшьләрдән җиде-сигез кеше булса, бик әйбәт булыр.
Миргали картны болдырга кадәр озата чыкты:
Кичке ашлардан соң бер әйләнерсең инде, Мәрданша абзый, җыелып бер сөйләшербез.
— Алаймы? Ярар, алайса, мин киттем.
Эңгер-меңгер. Салкынча җил исә. Сирәк-мирәк кенә кар бөртекләре дә очкалый. Тик Мәрданша абзый гына салкынны сизми, гәүдәсен бер яны беләнрәк алга сузып, җил-җил бара. Мәк хәлвәсе дә онытылды. Гөлбанат апаның яңарткан самавыры, аны көтеп, тагын бер суыныр инде. Эре-эре таза имән баганаларны күргәч, балта остасының куллары кымырҗып китте. Яр буена утырткан өянке агачлары арасыннан үтеп, күпер астына төште. Аякларын чылата-чылата, сбайларны, араталарны капшап йөри башлады. Эченнән генә тагын Миргалине сүгеп куйды; "Яз көне үк мин әйткән вакытта караган булсак, менә бу араталарга кул да тиярлек түгел иде. Ә хәзер һәммәсен дә алыштырырга кирәк. Үз вакытында карамасаң, менә шул инде ул!" Мәрданша абзый яшькелт мүк беләң капланган вак ташлар арасыннан шыпырт кына агып яткан Чияле елгасына карап уйлап торды. Аннан акрын гына ярдан менә башлады. Югарырак тугайдан бер төркем симез-симез үрдәкләр йөзеп киләләр. Шакмаклы шәл бәйләгән, озын чыбык тоткан берәү, балчык ата-ата, аларны каядыр куарга тели. Югары очтан унбер-унике яшьлек бер малай җан-фәрманга чабып килеп чыкты:
— Наҗия апа! Сөенче, сөенче! Кайталар!
Күпер астыннан кинәт килеп чыккан Мәрданша абзый малайны өркетеп җибәрде:
— Кемнәр кайталар? Әфләтуннармы, Исмайлармы?
Малай, гаҗәпләнеп, Мәрданша абзыйга карады.
— Нинди Әфләтуннар булсын, солдатлар кайттылар! Шәрифҗан абзыйларның Сабиры, Хәмит абый, сезнең Ибраһим, - диде ул шакмаклы шәлле хатынга.
— И-и, шулаймыни, акыллым, рәхмәт инде сиңа - дип, хатын чыбыгын ташлап китеп тә барды.
Җимерек күпер янында Мәрданша абзый, бакылдашып чупырдаган үрдәкләр, аннары кар бөртекләре сибәләгән ноябрь җиле калды.
— Ә, солдатлар дисеңме дип, - Мәрданша абзый малайга борылды. Малайның инде елганың теге ягында икәнлеген күргәч кенә, өенә китә башлады. Янында бер кеше булмаса да: - Кайтырлар шул, хөкүмәтнең кораллы көчләрне киметү хакында карары булган иде бит, - дип әйтеп куйды.
Күпер янына китереп ташланган имән сбайлыклар, аннары якындагы бәйрәмне тою, тагын солдатлар кайтуы кебек шатлыклы хәбәрләр аның күңелен җылытып җибәрсәләр дә, өенә җиткәнче аның кәефе тагын бераз бозылды. Тыкрык буе Сәлмәнгә кергән иде ул. Сәлмән үзенең ишле семьясы белән яңа гына кичке аш өстәле артыннан торган һәм репродуктор актарып маташкан олы малаена карап утыра иде.
— Кече малай һич тә тынгы бирми! Менә дә боргалый, менә дә боргалый, сөйләмәс булды, - диде ул, Мәрданша абзыйга урын күрсәтеп. Малаеның шуклыгына кәефе китү түгел, шатланганлыгы күренеп тора аның.
Мәрданша абзый, утырып, хәл-әхвәл сорашты, солдатларның кайтуын болар ишетмәгәннәр икән әле, аны әйтте. Тик йомышы бу түгел иде аның. Сәлмән дә элеккерәк елларны балта эше белән маташканга, аңа киңәш белән кергән иде ул. Әле эш кораллары да саклангандыр аның. Сак кеше ул Сәлмән! Ярата да инде үз хуҗалыгын. Кара нинди өйләр, келәтләр җиткергән. Коймалары нинди биек.
Солдатлар кайтуына шатланган булды Сәлмән, хәләхвәл сораганда, үзең күрәсең дигән кебек, төссез аксыл күзләре белән көлемсерәп зур көзгегә, почмактагы кызыл комод өстенә куелган тегү машинасына, шарлы караватка карап алды. Мәрданша абзыйның күпер хакындагы сүзләрен каурый белән теш арасында казына-казына тыңлады уй: Мәрданша абзыйның сүзен уртасында бүлеп:
— Күпер салып торуның кирәге бармы икән инде? Кыш бабаң менә дигән итеп эшләп куяр әле менә. Бүген үк ак чебеннәр очып торалар бит инде, - диде.
— Балалар сүзен сөйлисең, кем, энем Сәлмән, - диде Мәрданша абзый.
Сәлмән кинәт елмаюдан туктады, аның йөзенә күләгә төште, - дәрес хәзерләргә утырган кызы өстәл лампасына кәгазь абажур кигезгән икән.
— Мин синең дә ярдәмеңә өметләнеп кергән идем. Тәҗрибәсе дә, коралы да бар, мин әйтәм, җиде-сигез кеше чыкса, корал да җитенкерәмәс шул.
Сәлмән нечкә тавышын сузып-сузып сөйләп китте:
— Кая инде корал? Әллә кайчан таралып беттеләр. Аннары бәйрәм алды бит, Мәрданша абзый, кунак-төшем көтәсе бар, теге-бу... Әле менә, Каратау яргычына барып, тары ярдырып кайтырга да исәп. Фермага салам ташырга әйткәннәр иде дә, иртәгә анда да бармам дип торам.
Мәрданша абзый, урыныннан торып: - Шул шул, бәйрәм алды, энем, - диде дә саубуллашмыйча гына чыгып китте.
Тагын берәүгә кереп чыгарга уйдаган иде дә, кермәде. Өенә якынлашканда, тәрәзәләрдә ут яктысы күрмәгәч, ул гаҗәпләнеп китте. Ишектәге йозакны күргәч, ачкычның да билгеләнгән урында - ишек өстендә булмавын белгәч, аның йөзенә аптырау галәмәтләре чыкты. Болдырдан төшеп, абзар-кура арасындагы караңгылыкка карап:
— Гөлбанат! Анасы! - дип кычкырып та җавап ала алмагач, урамга чыкты.
Урамда гадәттән тыш җанлылык хөкем сөрә иде. Кемнәрдер югары очка ашыгалар, кемнәрдер түбән очта кабаланалар. Җимерек күперне үткәндә, аның үзен сүгәләрдер кебек тоелды Мәрданша абзыйга. Клуб ягында кемдер гармун
тартып җибәрде. Салкынайтты. Мәрданша абзый иңбашын дерелдәтеп куйды. Караңгыдан бер гәүдә килеп чыгып, аңа якынлашты:
— Бу синме, атасы? Ашыгып, ачкычымны кесәмә үк тыгып киткәнмен. Кулъяулыгымны алыйм дип кесәмә тыгылсам - ачкыч. Кайт инде, туңып беткәнсеңдер.
— Әле мин яңарак кына...
— Шәрифҗан кайтты бит. Бүген алты солдат кайткан. Туганым апа килеп алды. Сине дә чакырып калдылар.
Өйгә кереп ут кабыздылар.
— Самавырым сүнеп беткәндер инде. Миргали янында бигрәк озак тордың.
— Әле күпергә дә барып кайттым. Кайтышлый Сәлмәнгә кергән идем дә...
— Соң? - Гөлбанат апа зәңгәр каюлы чәйнеккә су агызды.
— Бара алмыйм, ди. Югыйсә иртәгәдән тотынсак, бәйрәмгә өлгертәбез инде анысы.
— Кеше төсле ялың булмады инде синең, атасы. Бакчы, ябыгып беттең инде бу җәйне. Ә, Шәрифҗанны әйтәм әле, шундый үскән, шундый матурланган. Сапор булганмы шунда...
— Сапёр? - Мәрданша абзый сагайды. - Шундый бер-ике сапёрны бирсеннәр иде миңа, күперне төзәтергә!
Соңгы сүзләрен кычкырып әйтүен Мәрданша абзый сизми дә калды. Гөлбанат апа өстәлгә кәрәзле бал китереп куйды:
— Шәрифҗан тазарган да инде! - Аннан, Мәрданша абзыйның сүзләренә яңа гына төшенеп: - Биргәннәр ди! Көтеп тор тагын. Атна-ун көн кыл да кыймылдатмаслар, Алла боерса! Узган ел Сәлмән малае ничек ял итте, - диде.
Мәрданша абзый, чынаягын тавышландырып өстәлгә куя-куя:
— Сәлмән малае бит ул! - диде дә карчыгына каршы килеп тормады. Шулай да чәйне ашыгыбрак эчте, сүзсез генә күн тышлы бүреген алып киде дә: - Мин барып кайтыйм алай булгач, анасы, - диде.
Гөлбанат:
— Яңа сүчинкәңне дә киясең калган иде, - дип кычкырып калды. - Чәшкеләрне генә җыештырам да мин дә барып җитәм.
Гөлбанат апа самавырын кагып, урын-җирләрен әзерләп, туган апаларына барганда, Шәрифҗан да, Мәрданша да анда юк иделәр. Күрше-күлән, туган-тумача кайткан солдатлар турында сөйләшкәләп утырдылар. Күбесенең фикеренчә, колхозда калмаслар алар, хәзер бит яшьләр чит дип үләләр, шәһәр, диләр. Уз баласы кебек якын күргән Шәрифҗанның колхозда калуын бик теләсә дә, Гөлбанат апа:
— Әйе, әйе, - дип колак кагып утырды.
Бу вакытта колхоз идарәсенең иң зур бүлмәсендә томрап торган алты егет колхоз председателе Миргали белән сөйләшеп утыралар иде. Хәрби формадан берьюлы алты егетнең болай утыруы бүлмәгә бөтенләй яңа төс биргән. Моны Мәрданша абзый килеп керү белән сизеп алды. Егетләр аксакалны хөрмәт белән каршы алдылар. Аларның көләч йөзләренә карап бер ун яшь яшәреп киткән Миргали да:
— Менә кайттылар бөркетләр, Мәрданша абзый, - дип көлеп утыра.
Мәрданша абзый, тезен тез өстенә куеп, җай гына утырды да, егетләргә очкынлы күзләре белән карап:
— Тик озаккамы? Былтыр көз Сәлмән малае кайткан иде, ике ай болганып йөрде-йөрде дә миңа хәзер авылда ямь юк дип китеп барды, - диде.
Солдатларның Сабир дигәне:
— Ә без, Мәрданша абзый, китәргә уйламыйбыз, без бөтенләйгә, - диде.
— Бик әйбәт, балалар, бик әйбәт. Бәйрәм көннәрне безгә дә кагылыгыз. Әлегә мин йомышымны йомышлыйм да китим инде.
Егетләр бер-бер артлы:
— Рәхим ит, рәхим ит, Мәрданша абзый, - диештеләр.
Күпердә булдым мин, Миргали. Искегә тисәң, исең китәр дигәндәй, анда эш зур гына. Иртәгә без сүткән арада тимерче кирәк-яракларны әзерли алса, өч көндә күперне сугабыз. Кешеләр ягын үзең ничек хәл итәрсең инде?
— Материалы булыр, аларын таңнан ташытып куярбыз. Кешеләрне менә... - Миргали бу урында туктап, бик мәгънәле итеп, Мәрданша абзыйга да, солдатларга да карап куйды.
Шәрифҗан сүзгә кушылды:
— Чияле күпереме ул, Миргали абый? Әйтәм, безне су буеннан әйләндереп алып кайттылар.
— Осталарыбызны районга җңбәргән идек. Электростанция салабыз бит. Төзүчеләребез җитми, - диде Миргали.
Мәрданша абзый көлемсерәде:
— Сәлмәнгә кергән идем, кыш җиткәндә күпер нигә ул, дигән булды.
Сабир урыныннан торды да:
— Егетләр, беләсезме нәрсә! Сәлмән малаеның былтыргы кыланышы авыл халкының саруын җитәрлек кайнаткан. Әйдәгез әле, без совет солдатының кем икәнлеген күрсәтик! Иртәгәдән җыелып күпергә чыгабыз. Бу күпер бездән колхозга бәйрәм бүләге булыр, - диде.
Шәрифҗан да күтәреп алды:
— Чыннан да, егетләр!
Мәрданша абзый да, Миргали дә берьюлы:
— Менә бу, ичмасам, ярый! - дип әйтеп салдылар.
Иртән каты кырау төште. Күпер буендагы өянкеләр бәсләнделәр. Яр буйларына, елга читенә юка гына боз йөгерде. Күпер буенда кояшның беренче нурларында ялтыраган үткен балталар уйнаткан, гимнастёркалы, шат чырайлы нык егетләр арсында ара-тирә җырлый торган, бераз бөкрерәк җилкәле, чал мыеклы Мәрданша абзый йөри иде. Миргалине каршы алганда, аңа ерактан ук:
— Кайттылыр, кайттылар, Миргали, совет солдатлары, - дип кычкырды ул.