tt-books-cyrillic / bylatypov /Ерак планетада_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
Адлер Тимергалин
Ерак ланетада
ИКӘҮДӘН-ИКӘҮ
Без тәмам хәлдән тайган идек инде.
Сүз куешкандай, капыл гына тукталдык та, арка каешларын ычкындырып, атналык азык-төлек, рация, кечкенә электроник — хисап машинасы — "кибер" салынган рюкзакларыбызны кызган ком өстенә ташладык.
Утырыштык. Үпкәләшкән кешеләр кебек, бер-беребезгә карамаска
тырышабыз.
Чалкан яттык.
Эссе... Скафандр эчендәге суыткычның да көче җитеп бетми бугай... Герметик башлыкның күзлекләре тирли. Күзлек пыялалары аша ят планетаның яшькелт күк йөзе, язу карасы түгелгән шикелле шәмәхә болытлары күренә, ə сул якта (көнчыгышта димме) зәңгәрсу "кояш" — бу планетаның үзәк йолдызы яна. Шәфкатьсез кыздыра...
Тирә-юньдә күз ияләнгән, күнегелгән бер генә нәрсә дә юк. Хәтта комнары да бездәге — Җирдәге төсле түгел: үзе җете кызыл, тузан сымак вак, ябышкак цемент кебегрәк. Ник бер үлән заты күренсен. Җир чүлләрендә тармак-тармак саксауллар, елдам вараннар ялтыравык тозлыклар очрый, ичмасам. Әллә кайчан, ничәмә-ничә гасырлар элек һәлак булган хайван сөякләрен, кәрван эзләрен очратасың. Шуларга карап та юанырга була. Ни әйтсәң дә тормыш эзе... Ə монда... без әлегә бер генә тереклек иясе дә, яшеллек әсәре дә күрмәдек.
Рация эшләми. Моннан йөз-йөз илле километрлар төньякта төшәргә ниятләгән космопланыбыз белән элемтә тотарга бер әмәл юк. Хәер, радиостанция төзек-төзеген, ләкин телефонда колак тондырып шаулаган, гүләгән тавышлар гына ишетелә. Чөнки бу планетаның атмосферасы бик нык электрланган, ионлашкан. Болытлар арасын әледән -әле күксел яшен чаткылары чыбыркылап үтә. Шулар комачаулый.
Мин, юлдашыма борылып, радиотелефонны тоташтырдым:
—Грета!
—Ишетәм,— диде кыз арган тавыш белән.
—Кузгалабызмы?
—Үрмәлик. Ләкин без дөрес барабызмы икән, Орнит?
Аның сүзләрендә шөбһә дә, шул ук вакытта өлкән иптәшенә ышанычөмет тә, хатын-кыз йомшаклыгы да ишетелгәндәй булды. Бу — минем өчен яңалык иде. Бүгенгә кадәр Грета миңа гомумән өстән карый һәм, яшеренбатырын түгел, каһарманнардан хисапламый, сирәк киңәшә иде. Һәрхәлдә, ихтирам итүе сизелми иде аның.
—Дөрес барабыз,— дидем мин, ашыгып.
"Дөрес барабыз, Грета! Ләкин син рухыңны гына төшермә, кызый!"
Атмосфера шаярта — компас теле шкала буйлап шашынып чабып йөри, ләкин мин кирәкле юнәлешне бу дөньяның "кояшына" карап чамалый идем.
—Мин дә шулай уйлыйм-уйлавын. Без күпме юл уздык икән?
— Ком барханнарын үткәч, шактый тиз атларбыз. Күп дигәндә өч тәүлектән безгә космоплан иллюминаторлары ялтырап күренер, һәм без капитан Глюкның кулын кысарбыз.
Грета күп сөйләшми иде, шундук рюкзак каешларын каптыра
башлады.
Тагы үрмәләп киттек, менә ишеләм, менә таралып төшәм дип торган бер ком тавын әйләнеп уздык; икенчесен, өченчесен... Дүртенчесенең түбәсенә менеп җиттек.
Артта тирән эз ярылып кала — аю сөйрәп кайтучы сунарчылар
көпшәк кар ерып барганмыни...
Ул арада күк йөзе ачылып китте, шәмәхә болытлар эреп юкка чыктылар. Яшькелт офык эсседән салмак кына тирбәлә иде.
Бу планетада тәүлек егерме генә сәгатькә сузыла, чөнки ул үз күчәре тирәсендә шактый тиз әйләнә. Без кул сәгатьләребезне дә шушы вакытка көйләп куйган идек. Кичке бишләрдә, "кояш" баеп караңгы төшә башлады. Кәкре барханнардан карасу күләгәләр сузылып, бөтен ком сахрасына канат җәйде.
Тау башларыннан төтен сыман бөтерелеп тузан күтәрелә, алай -болай җил көчәеп китсә, безнең ком буранына эләгүебез дә бар.
Күз бәйләнгәч, сөзәк кенә бер бархан итәгенә килеп туктадык. Мин җиңел алюминий көпшәләр белән юка капрон тукымадан ике кеше сыярлык кына палатка корып җибәрдем. Бу куыш безне зәһәр самумнардан саклый алмаса да, баш өстендә түбә, ян-якларда стена булу ничектер тынычландыра иде. Электр лампасы да кабызып куйгач, үзебезне өйдәге шикеллерәк хис итә башладык. Махсус савытлардан паста сыман азык суырып, тамак ялгап алдык.
Аннары мөмкин кадәр биегрәк итеп антенна суздык та, эфирны тыңларга керештек. Улаудан, әче сызгырудан һәм аңлаешсыз шытырдаудан башка тавыш ишетелми иде. Ярты сәгать чамасы шул авазларны тынлап, менә-менә космоплан сигналларын тотарбыз дип өмет баглап утырдык. "Метеор! Метеор! Мин — Комета! Мин — Комета! Без 79 нчы квадратта! 79 нчыда!" — дигән сүзләрне өзлексез кабатлап торсак та, җавап бирүче булмады. Шуннан соң Грета, Морзе әлифбасы белән, бәлагә тару сигналлары тапшырып карады: "Sos! Sos! Без 79 нчы квадратта, 79 нчыда. Космомобиль авариягә очрады. Җәяүләп төньякка барабыз. Атом-төш батареяларында су бетеп килә. Метеор! Метеор! Мин — Комета..."
Мин палаткадан чыктым. Тәмам караңгыланып житкән күк йөзендә бихисап йолдызлар чекрәешеп яна. Тик алар җир күгендәге йолдызларга бер дә охшамаганнар, урыннарын алмашып, буталып беткәннәр. Тимер Казыкны да, Җидегәннәрнең чүмечләрен дә табып булмый. Гаять еракта калган Кояшыбызны хәзер үтә көчле телескоптан гына күреп булса булыр иде. Күк гөмбәзен кап урталай ярып үткән Киек Каз Юлы гына: "Таныйсызмы? Бу мин бит! Сез үз Галактикагызда. Моннан башка галактикалар да күп Галәмдә. Сез әле өегездән артык ерак түгел" дигән сыман, вак кына җемелдәп күңелдә өмет уята иде.
Грета Морзе ачкычы белән эшләүдән туктагач, мин аның янына кердем. Сорап торасы да юк иде — кызның җитди, хәтта кырыс йөзеннән үк элемтә урнаштыра алмавын мин ачык аңладым.
Хәзер безгә ял итеп алудан да яхшысы юк иде. Иртә кичтән хәерлерәк. Саф баштан уй-фикер йөртеп карарбыз, киңәшербез... Космоплан якында гына булырга тиеш. Мин капитан Глюкка, аның тапкырлыгына, космопланны имин хәлдә төшерүенә ышанам. Безгә ярдәмгә килми калмаслар, һичшиксез килерләр.
— Хәерле йокы, Грета! — дидем мин һәм, палаткадан чыгып, бер түмгәккә утырдым.
Мине тагы төн караңгысы, ят дөньяның хыялый шәүләләре чолгап алды. Шул караңгылык белән бергә, капыл гына килеп чәнчи торган шомлы уйлар, шик-шөбһәләр сырышты. "Космопланга барып җитәрбезме? Су җитәрме? Безне эзләп табарлармы? Ə космоплан үзе?.. Әгәр безнең иптәшләребез дә шушындый ук хәлдә булса?!"
Мин, калын космик бияләй кигәнемне онытып, йодрыкларымны йомарладым. Салкын Галәмнең төпсез бушлыгына карап: "А, юк, һәлак итә алмассың!" — дип кычкырасым килде.
"Тукта. Тукта, Орнит! — дидем мин аннан үз-үземә.— Тыныч бул. Йоклап ал, хәл җыярга кирәк".
"ЯЛГЫЗАК" ҺӘМ ГРЕТА
Безнең космик экспедиция бу планетага төшүне күздә тотмаган иде. Ион тизләткечләрнең сафтан чыгуы безне якын-тирәдә берәр уңайлы күк җисеме эзләргә мәҗбүр итте. Тизләткечләрне сүтеп, электромагнит камераларын төзәтергә һәм дюзларны утка чыдам материал белән яңадан эчләргә кирәк иде.
Алголь гамма-1 йолдызы яныннан узышлый, без аның тирәли "сыңар" планета әйләнгәнен күрдек һәм бу планетаның безнең өчен кулаймы -түгелме икәнен тикшерергә булдык. Без аны бертавыштан "Ялгызак" дип атап, Галәм картасына теркәп куйдык.
"Ялгызак" тирәли ике тапкыр очып үткән арада, аның зурлыгын, массасын, күчәр тирәсендә әйләнү тизлеген, атмосфера тыгызлыгын билгеләп алдык. Ул безнең Марс кадәрлерәк, ягъни аркылысы Җирдән ике тапкыр чамасы кимрәк бер планета булып, монда авырлык көче дә Җирдәгедән өч тапкырлар азрак булырга тиеш иде.
Планета йөзен квадратларга бүлеп, номер сугып чыктык. Су җәелеп торгандай ялтырап күренгән бер урынга - беренче номерлы квадратка төшәргә карар кылдык.
Планета өстенә җитәргә 150 — 200 километрлар кала, кабиналарда кинәт кенә ут сүнде һәм кызыл төстәге авария лампалары кабынды. Репродукторлардан: "Иптәшләр, игътибар! Каушамаска! Биеклек үлчәгечләр эшләми. Безгә мөмкин кадәр салмаграк төшәргә кирәк, ләкин моның өчен егәрлек җитми... Өч төркемгә бүленеп, аерым-аерым төшәргә туры килер", — дигән сүзләр ишетелде. Бу —безнең сәяхәт башлыгы, күпне күргән Дариэль Глюк сөйли иде.
Аннары капитанның кыска боерыклары яңгырады:
— Пилот-астронавт Орнит Довер! Врач-астронавт Грета Ассони! Беренче резерв ракетага күчеп утырырга! Орнит Довер, сез җитәкче итеп билгеләнәсез.
— Өлкән пилот-астронавт Док Гамсун, геолог Синеза Вито — икенче номерлы резерв ракетага!
Ике-өч минут үтүгә, без постларыбызны алган идек Инде.
Безгә — Грета белән миңа — төп ориентирдан ике йөз-ике йөз илле километр чамасы көньяктарак, ə Док белән Сннезага көнбатыштарак төшәргә диелде. Капитан Глюк, космопланны үзе идарә итеп, урта киңлектәге зонага — беренче квадрат тирәсенә төшеп утырырга тиеш иде.
Резерв ракета — атмосфералы планетага төшү өчен көйләнгән реактив планер ул. Аның үзйөрешле кабинасын аерып, бик тиз арада космомобильгә әйләндереп була. Ракетаны идарә итү дә кыен түгел: түбәнрәк төшкән саен, канатларны зурайта барасың һәм тизлекне киметеп, планер шикелле килеп "кунасың".
Ләкин мин чамалап бетермәдемме, әллә атмосфераның тыгызлыгы без исәпләгәнгә караганда кимрәк булып чыктымы,— ниндидер сәбәптән, космопланер "җиргә" шактый нык бәрелде. Төшеп утырган чакта терәк тәгәрмәчләр белән газ рульләренең чытырдап ватылганы ишетелде, һәм очкыч бөтен корпусы белән тетрәп куйды. Хәтта кабина тәрәзәләренең өч катлап куелган гаять нык гектаплекс пыялалары да чатнады.
— Килеп җиттек... — дип пышылдадым мин.
Грета ишетмәмешкә салышты.
Люкларны ачып планета туфрагына аяк баскач, без нн элек космопланерның ни дәрәҗәдә ватылганын тикшердек. Ул безнең өчен тәмам яраксызга чыккан, кул астындагы җнңелчә кораллар белән генә аны төзәтерлек түгел иде.
Биеклек үлчәгечнең нилектән сафтан чыкканына да тиз төшендек: планета атмосферасының түбәнге өлешендә ифрат күп электр корылмалары тупланган, һәм ул катлау локатор җибәргән радиодулкыннарны томалый, йота икән.
Икенче эш итеп радиостанцияне тоташтырдык һәм космопланны чакырырга тотындык. Ләкин элемтәгә керә алмадык.
Киңәшкәннән сон, космомобильгә утырып беренче квадратка гол тотарга булдык. Капитан кирәк дип тапса, монда кире килеп, резерв ракетаны төзәтеп булыр дип уйладык.
"Ялгызак" шыксыз планета булып чыкты. Дөрес, без утырган жирдә кечерәк кенә озынча күл бар, ләкин аның яр буйлары шәп-шәрә, тирәсендә текә һәм үткен кикрикле кыялар, гел бер төсле таш кантарлары һәм урыны-урыны белән аяк баскан саен тездән батарлык ком.
Эчпошыргыч кыргый пейзаж!
Берәр инеш, һич югында, челтерәп аккан бәләкәй генә чишмә-мазар
булса, бәлки, тирә-юнь бу кадәр үле дә күренмәс иде...
Космик сәяхәттә бик еш шулай була: яңа планетага килеп төшү белән күзләрең болын-тугайлар, чәчәкләр, урманнар эзли башлый, ə күңел төбендә, нәкъ безгә охшаган акыл ияләре булсын иде биредә, дигән уйтеләк тыпырчына. Моның мөмкин түгеллеген үзең дә яхшы беләсең: берберсеннән меңләгән яктылык елы кадәр ераклыкта торучы, табигый шартлары, төзелеше һәм эволюциясе белән аерыла торган дөньяларда тереклек арасында физиологик уртаклык була алмый. Хәтта Җирдә шәһәр чыпчыгы белән авыл чыпчыгы арасында да аерма бар бит! Әмма кеше күңеле барыбер үзенә охшашларны эзли...
Күл өсте юка тузан элпәсе белән капланган иде. Йомшак кына искән җил дә бу элпәне ерткалап, тузгытып ташлый, аннары күл өсте бер катка ямьсез шәүләләр белән чуарланып кала.
Аның суын эчеп тә, термик-төш батареяларына да салып булмый. Бу суны сыек фторид кислотасы дияргә мөмкин. Суда да, һавада да бернинди организм әсәре тапмадык. Химик анализ "Ялгызак"ның атмосферасы агулы икәнен күрсәтте. Анда карбон оксиды бик күп иде.
Грета, монда тереклек тә булырга тиеш, дигән фикер әйтте. Ләкин мин "Ялгызак" әле суынып, тынычланып җитмәгән бер күк җисемедер дип уйлыйм. Биредә вакыт -вакыт вулканнар атадыр, оксидлар һәм вак тузан да шул янар таулардан чыккан булса кирәк. Әмма, күз күреме җиткән җирдә без вулкан кратерлары да, Айдагы шикелле искитәргеч зур цирклар да очратмадык.
Монда әллә ниткән күз күрмәгән минераллар тулып ята. Геологларга
эш җитәрлек!
Башка космик сәяхәтчеләр кебек үк, мин дә төп профессиямнән — пилот-астронавтлыктан тыш, аз-маз минералогияне дә беләм. Сөзәк яр буендагы комлыктан тапкан җәүһәрдәй ялтыравык, саф гәрәбә шикелле ачык сары төстәге йомры ташны "Гретит" дип атарга тәкъдим иткәч, Грета, авыз читләре белән генә елмайды да:
—Ни өчен? — диде.
Мин, сагаеп, шаяртуга күчтем.
—Беренчедән, матур...
—Ə икенчедән?
—Икенчедән... каты.
Грета, җилкәсен сикертеп, читкә борылды, ләкин йөзен чытмады.
Әйе, геологларга, геофизикларга монда эш җитәрлек. Биологларга исә
эш күренми иде.
Шулай да без буш кул белән кайтмаска булдык. Юл уңаенда якын - тирәне азмы-күпме тикшерү, фотога, картага төшерү кебек эшләр белән шөгыльләндек. Бер урында автомат метеостанция корып, тәүлегенә ике тапкыр эшли торган телевизион маяк куеп калдырдык. Хәер, станцияның файдасы тиячәгенә без үзебез дә икеләнә идек: инде егерме километрдан ук аның сигналлары томаланып, радиокомачаулар арасында ишетелмәс булды.
Куәтле машинабызның кабинасы тышкы атмосферадан изоляцияләнгән, ягъни герметик итеп ябылган һәм супертитан корычы белән тышланган иде. Көндезләрен без аны эш кабинетына, төннәрен, гамаклар элеп, йокы бүлмәсенә әйләндерәбез. Егерме-егерме биш километр үткән саен, космик комбинезоннарны киеп, әйләнә-тирәне күзәтергә чыгабыз һәм капитан Глюк белән радиоэлемтәгә керергә тырышып карыйбыз. Ләкин эфирда әлеге дә баягы аңлаешсыз комачаулар, колак тондыргыч гүләү генә ишетелә. Мин Гретага:
— Туктап тормастан беренче квадратка таба юл тотыйк, вакыт әрәм була,— дип киңәш иттем.
—Сез я бик сак кеше, я бик... — дип башлады ул.
—Я бик куркакмы? — дип ялгадым мин.
— Үзегез беләсез,— диде кыз һәм, артыграк әйтеп ташладым дигән шикелле,— мин шикләнерлек бернәрсә дә күрмим,— дип өстәде.
Чыннан да мин куркаммы әллә? Юк, мин курыкмый идем. Курыксам да Грета өчен генә курка идем бугай. Ләкин мин моны Гретага әйтмәдем. Мин элек-электән — Җирдә чакта ук инде — бу кыз белән сөйләшкәндә каушый торган идем...
Грета Ассони белән мин астронавтика институтында укыганда таныштым. Аның космик сәяхәттә һәлак булган әтисен бөтен дөнья белә, ə без — булачак астронавтлар — бу батыр кешенең фоторәсемен кесәбездә йөртә идек.
Капитан Глор Ассони... Бөтендөнья тартылыш көченең куеру законнарын ачкан галим-сәяхәтче... Аның экспедициясе ерак дөньялардан, андагы акыл ияләреннән беренче сәламне алып кайткан... Әгәр Галәм киңлегендә гомере киселмәгән булса, ул тагы ниләр генә эшләмәс иде икән? Аның фоторәсеме хәзер дә минем кесәмдә, космик комбинезонның күкрәк кесәсендә. Менә тәвәккәл һәм гайрәтле кыяфәт; ирләрчә кискен һәм ябыграк йөз, җете кара күзләр; кушылып үскән киң кашлар, чигәләренә көмеш йөгергән, ə күзләрендә — сагыш... Эзләнә һәм таба, аннары тагын онытылып эзләнә торган галим сагышы... Юк, алай гына түгел,— бу күзләр горур кешегә хас булган йөрәк сагышын да саклап йөртәләр... Глор Ассони мәхәббәтендә ялгышкан булган дип сөйлиләр. Бәлки, шулайдыр. Ләкин дәреслекләрдә, биографиясендә бу искә алынмый. Монсы да шулай кирәктер, бәлки. Бөек кешегә бәхетсез дигән сүз йогамыни?
Грета космобиология факультетында миннән бер курс алдарак укыды, ләкин очышларга хәзерлек чорында мин аны куып җиттем һәм... кесәмдә Глор Ассони портреты белән аның кызы Грета Ассони рәсемен дә йөртә башладым.
Грета, турысын гына әйткәндә, һавалырак кыз иде. Аны күңел ачу кичәләрендә дә, кино-театрларда да очратмассың. Бу чибәр кызны гыйльми китапханәдә генә күрергә була. Грета медик дипломын алгач, без аның философияне һәм хайваннар психологиясен өйрәнә башлавын ишеттек. Ни өчен хайваннар психологиясен? Бу безгә — булачак космонавт егетләргә — һичтә аңлашылмады.
Грета үзен бик кырыс тота һәм аның белән шаяртып сөйләшергә йөрәге житкән каһарман безнең институтта юк иде. Башкаларны белмим, мин үзем Гретаның кырыслыгын һәм һавалырак булуын әнисенә охшавыннан күрә идем. Хәер, аның әнисен без белми идек һәм белергә дә теләми идек: безнең өчен Глор Ассони истәлеге кадерлерәк иде...
Хәтерлим: соңгы имтиханнарны тапшырып иркен сулыш алган көннәр иде. Вак иләк аша уткәрүче комиссиядән "Космик сәяхәт өчен яраклы. Сәламәт", дигән кыска, ләкин мөһим белешмә алып, "Астронавт дипломын" кесәләргә салгач, без институт бакчасында тантаналы кичә уздырдык. Бакча тулы кунаклар иде. Аксакал профессорлар, күренекле космонавтлар, балалар, яшьләр, студентлаар. Музыка. Аллы-гөлле фейерверклар...
Мин озын ак күлмәк кигән Гретаны үзәк аллеяда ялгызын гына очраттым. "Я бүген... я беркайчан да!" — дидем мин үз-үземә.
— Грета... күптән инде сезгә бернәрсә әйтәсем килеп йөри... — дип башладым мин тотлыга-тотлыга.
Кызның иреннәреннән сүрән елмаю йөгереп үтте.
— Шулай ук бик күптәнмени? — дип чәнечте ул, мин сүзгә
керешкәнче үк.
—Әйе... күптән...
Мин тилемсәрәк бер кыяфәт белән төймәләремне бөтерә башладым.
—Сөйләгез, Орнит... Ләкин төймәгезне өзә күрмәгез...
Кызлар белән сөйләшгәндә сүз табалмый аптырап бетә торган идем, кыюлык каян килгәндер, тирән итеп сулу алдым да, гомеремдә беренче (һәм бу соңгысы булды) тапкыр шигырь укырга батырчылык иттем:
Күккә баскыч терәп менәрмен мин,
Айны ваклап йолдыз ясармын мин,
Әгәр
Төпсез күзләреңә батып үлмәсәмм...
Гретаның чыннан да төпсез зәңгәр күзләрендә бер мизгелгә чагылып китте. Китте дә сүнде...
— Нинди көчле лирика! — дип бозлы су койды ул миңа. — Мондый архаик шигырьне сез кайсы җир катлавыннан казып чыгардыгыз? Үзегез язмагансыздыр бит?
— Үзем, — дип мыгырдадым мин чиктән тыш үпкәләп һәм үзем дә көтмәгәндә әйтеп салдым: — Мин сезне яратам, Грета...
Грета сискәнеп киткәндәй булды һәм кулын минем иңемә салды да
йомшак кына итеп:
— Сез бу сүзне бүтәннәрдән калышмас өчен генә әйтәсезме? — диде.
—Ничек? — дидем мин ышанмыйча. — Бүтәннәр дә?..
Һәм мин аңлап алдым...
Кыз баш какты. Мин аның күзләрендә кызгану хисе кебегрәк нәрсә чагылганын күреп, үземе гаять кимсетелгән бер зат итеп сиздем.
—Орнит... — дип башлады ул һәм, беркавым тын торгач, ашыгып
тезеп китте: — Орнит, мине гафу итегез, зинһар... Мин сезне җәберсетергә теләмим, юк... Беләсезме, мин мәхәббәт дигән нәрсәгә башкача карыйм.
Мин, астан гына, Гретага күз төшердем. Аның йөзе алсуланган, ə
күзләре минем аша — мине күрмичә — каядыр еракка төбәлгән иде...
— Мин ул хисне кире кагам, инкарь итәм, — дип дәвам итте ул. —
Иске... искергән, рудиментар хис бу... Киләчәктә бу хис кеше тормышында үзенең әһәмиятен югалтачак. Дөресрәге — ул инде аны акрынлап җуя бара. Ул үзенең сихри серлелеген, тылсымлы көчләрен югалтып, җенси-бәдигый инстинктларга әйләнеп килә...
Грета утырырга тәкъдим итте. Ул — укытучы, ə мин мескен шәкерт
хәлендә идем.
— Борынгы риваятьләрдәге гашыйклар, хәтта урта гасырлардагы шашкын мәхәббәт тә хәзер мөмкин түгел инде,—диде ул. — "Фәрхад һәм Ширин", "Йосыф — Зөләйха", "Тристан һәм Изольда" саргайган тарих битләрендә генә яши. Гакыл, тимер логикага нигезләнгән аң хистән көчлерәк. Инде бүгенге гаиләләрдә дә, әйе, бүгенге нык гаиләләрдә сукыр хискә караганда шактый салкынчарак нәрсә — ихтирам көчлерәк бит. Киләчәк акылныкы, аңныкы. Мин шулай уйлыйм. Әлбәттә, әле бүгенге көн күзлегеннән караганда да, бу бик кызганычтыр. Сукыр эчәкне операция ясап кисеп ташлаган шикелле, бу хискә дә хирург — дөресрәге, психиатр — пычагы кирәк булуы бар. Ләкин, гомумән алганда, киләчәк заман кешесе мәхәббәтне генә түгел, менә шушы кызгану хисен дә аңламаячак.
Грета шаярта гынамы, әллә бу минем мәхәббәтне фәнни тәкәбберлек белән кире кагу идеме? Глор Ассони кызы мәхәббәттән курка идеме әллә? Әтисенең ялгышын кабатларга теләмиме? Мәхәббәтне инкарь итү кебек сәерлекләр тарихта элек тә булгалаган, ләкин моны үзең ишетү, кешегә ят нәрсәнең үзеңә килеп кагылуы коточкыч сәер иде.
— Кирәкми. Алай булгач, кирәкми... Грета Ассони...— дидем мин һәм дөнья караңгылыгын күрмәс өчен күзләремне йомдым.
Грета белән бу четерекле нәрсә хакында яңадан сөйләшергә туры килмәде. Әмма күңелемнең бик эчкәреге бер почмагында искә төшкән саен әрни -сызлый торган җәрәхәт уелып калды.
Космик сәяхәткә чыгып китәр алдыннан, безнең барчабызның үзара мөнәсәбәт - мөгамәләсен тикшерделәр, бик каты төпченделәр, җентекләделәр, чөнки айлар-еллар буе бергә, янәшә булачак коллектив дустату яшәргә тиеш. Космос эчкерлелекне яратмый, аны кулга-кул тотышып, пакь йөрәк белән генә яулап була...
АВАРИЯ
...Менә хәзер без Грета белән Җир шарыннан читтә, гаять еракта, башка йолдыз системасында. Мин — өлкән астронавт, ул — минем ярдәмчем. Ләкин ят планета безне тигезли иде.
Космомобиль, корыч чылбыр тәгәрмәчләрен чылтыратып, көпшәк комны ерып үз җаена гына үрмәли. Артта тузан бөтерелеп кала, әле үзәнлеккә төшәбез, әле ком тауларына күтәреләбез... Таусыз җирләрдә горизонт киңәеп китә: күз күреме җиткән тирә-юньдә һаман шул ук комнар, барханнар.
Без, ком сахрасына чыгып, тагы бер метеостанция урнаштырып
калдырдык.
Бәла космоста да аяк астында йөри.
Дуга сыман кәкрәеп килгән калкулык битеннән төшеп җитәрәк, космомобиль янтаеп китте. Ул кинәттән генә салулап алды да тыелгысыз бер көч белән түбәнгә шуыша башлады. Тәгәрмәч чылбырының корыч шпорлары ниндидер каты нәрсәгә ышкылып шыгырдарга тотындылар.
Нәрсә булды?
Комлык беткән иде. Алда көзге кебек шома, такыр дала җәелеп ята. Тормозларга никадәр генә бассаң да тәгәрмәч шпорлары кабарлык түгел. Мин, рульгә ябышып, машинаны тыярга, аннары борырга тырышып карадым. Ләкин ул рульне тыңламый иде инде. Космомобиль, вак кына калтыранып, сөзәк тау битеннән түбән таба шуышты.
Кинәт каршыбызда караеп торган упкын күренде. Мин, кабаланып, герметик ишекне ачтым да Гретага:
— Сикерегез! — дип боердым, ə үзем рюкзакларны, юл кирәкяракларын тышка ыргытырга тотындым.
Грета ашыкмады.
— Ə сез? — диде ул, ачу китергеч тыныч итеп.
— Кече космонавт Грета Ассони! Сикерергә! — дип акырдым мин һәм, упкынга ун-унбиш адым каларак, кызны ишектән төртеп чыгардым да култык астына "киберны" һәм тагы нәрсәнедер кыстырып тышка сикердем.
Моторы сүндерелгән авыр машина бер-ике секунд шуышып барды да, ал ягы белән чүмәлеп, упкынга чумды. Гөрселдәгән тавыштан аяк асты тетрәп китте. Аннары бөтен дөнья тып-тын булды. Бу тынлыктан хәтта колаклар сызлый иде
Шулай ике-өч минут эчендә, без машинадан колак кактык.
Грета миннән шактый өстәрәк басып тора, ə ике арабызда төргәкләр, әрҗәләр, букчалар чәчелеп ята иде.
Аяк асты бик шома, тайгак. Мин чүгәләп "җирне" капшап карадым. Бу — пыялага, я булмаса каты пластмассага охшаган бернәрсә булып чыкты.
Бозлавыктан барган кеше шикелле кулларын җәеп, сак кына атлап Грета төшеп җитте. Мин рюкзактан геолог кәйләсе алып, шуның белән "җиргә" сугып карадым. Кәйлә сикереп-сикереп китә, ə суккан җирдә эз дә калмый иде.
— Корычмыни! — дидем мин.
— Ə машина? Кислород баллоннары исән микән? — дип сорады
Грета.
Мин Грета каушап, югалып калмаса ярар иде дип курыккан идем. Ләкин юлдашым үзен искиткеч тыныч тотты.
Түшем белән шуышып барып упкын төбенә карадым. Ул артык тирән түгел: сигез-ун метрлар чамасы гына булыр. Аста борыны белән кадалып төшкән космомобиль ята. Бер як тәгәрмәч чылбыры өзелгән дә кызганыч бер кыяфәт белән салынып тора, люк ишеге тупсадан каерылып чыккан, иллюминатор пыялалары челпәрәмә килгәннәр. Ягулык май бактан түгелеп яшелле-кызыллы күл булып җәелгән һәм, атмосфера сыек булганга, акрын гына төтенләп парга әйләнә иде. Ярый әле ягулык шартламады! Ул чагында эшләр бөтенләй начар булыр иде бит!
Без, ашык-пошык киңәшеп алгач, рюкзак каешларыбызны ялгап, аркан сыман бернәрсә оештырдык та, "пластмасса" җиргә көч-хәл белән корыч чөй кагып, арканны шунда бәйләдек.
Грета югарыда калды.
Космомобиль тәмам эштән чыккан иде. Люктан кергәч иң элек кислород баллоннарын тикшердем. Бәхеткә каршы, аларга зыян килмәгән. Әмма су бакларының берсе генә исән калган, анысының да яртысы җөйдән саркып аккан. Суны мин икенче бер кечерәк герметик савытка бушаттым. Ул, бәлкем, эчәргә ярамас та, ләкин су безгә атом батареяларына, лазерпистолетларына да кирәк, ансыз без рацияне дә, скафандрлардагы суыткычларны һәм җылыткычларны да эшләтә алмый идек. Эчәргә яраклы су берничә термос-флягада калган иде әле.
Мин күтәрердәй нәрсәләрнең барчасын бауга тагып берәм-берәм өскә
тапшырдым. Аннары машина белән саубуллаштык. Безне билгесез дөнья кочагында җәяүле юл көтә иде...
КИБЕР ҺӘМ МИН
Талгын җил кагудан ялкау гына җилфердәгән палатка янында мин менә шуларны искә төшереп утырдым.
Йокы качкан иде. Бөтен гәүдә ватылган, кысан скафандрны, авыр итекләрне салып ташлыйсы, иркенләп тын аласы килә, җитмәсә, космомобильдән сикереп төшкәндә каймыккан аяк сызлый, ə борчулы уйларны һич кенә дә куалап җибәреп булмый иде.
Бераздан мин палаткага кердем. Грета баш астына ком өеп кырын яткан да йокыга талган. Лампаның саран яктысында кызның кысылган иреннәре, соңгы көннәрдә суырылыбрак, сулып киткән йөзе, очлаеп калган ияге күренә. Аның яңаклары тартышып-тартышып ала, сулавы да өзек-өзек. Ул нидер әйтергә тели... Саташа булыр. Йокыда ул, фәлсәфи тынычлыгын һәм ясалма салкынлыгын җуеп, сабый балага охшап калган иде.
Автоматны үзем белән алып чыктым.
Кибер — бик әйбәт иптәш ул. Без аны "кибернетика" дигән борынгы сүзне кыскартып шулай атап йөртәбез. Аның белән киңәшергә, хәтта бәхәсләшергә, теләсә кайсы фән өлкәсеннән мәгълүмат алырга мөмкин. Ул җирдәге "тере" һәм "үле" телләрнең күбесеннән хәбәрдар. "Холкы" әйбәт — күпме зарлансаң да дәшми-тынмый гына тыңлый. Миллионлаган детальдән торучы бу автоматның хәтер байлыгы — чиксез, логикасы тиңсез, фәкать хис өлкәсенә килгәндә генә аның кешедән бер баскыч түбән торуы сизелә иде. Ул бу яктан Гретага охшаган идеме әллә? Юк, кибер мәхәббәтнең нәрсә икәнен белми, аны аңлый алмый (чөнки аны инженерлар шулай ясаганнар), ə Грета хисне инкарь итә, аның зарурлыгын танымый һәм мәхәббәттән... курка иде бугай.
Җирдә чагымда мәшһүр гроссмейстер белән автомат уйнаган шахмат партиясен карап торганым бар. Бу — яңа автоматка сынау үткәрү һәм шул ук вакытта, "кибернетик ми" белән кеше мие арасында җитди көрәш, ярыш та иде. Әле моңа кадәр, "синтетик ми"нең попугайдан артык җире юк, ул үзен тудыручы конструктордан уздыра алмый, дигән фикер яшәп килә иде. Бу юлы кибернетиклар яңа автомат — алган сабаклары нигезендә өйрәнүгә, осталыгын арттыруга сәләтле "синтетик ми" иҗат иттеләр. Шахмат ярышы алдыннан алар; "Яңа автомат үзен тудыручыны җиңә ала" дип чыкканнар иде. Әлбәттә, тудыручы дигәннән конструкторны гына түгел, автоматка каршы уйнаучы шахматчыларны да аңларга кирәк. Чөнки автоматның хәтерендә алар уйнаган шахмат партияләре барысы да саклана, автомат аларның стилен һәм йомшак якларын җентекләп өйрәнгән була.
Машина, тактадагы фигураларның торышын белгән хәлдә, үз ягының "математик кыйммәтен" арттырырга омтыла, үзенчә иң әйбәт йөрешне ясый. Кибернетиклар унбиш йөрешне бик тиз җентекләп тикшерә ала торган һәм катлаулы комбинацияләргә сәләтле машина төзегәннәр...
Гроссмейстер осталыгы белән дә һәм, кызганычка каршы, минминлеге белән дә атказанган иде. Менә ул автомат каршындагы өстәл янына килеп утырды. Автомат үзенең сыңар булса да үткер күзе белән шахмат тактасына текәлде. Жирәбә салдылар. Гроссмейстерга аклар эләкте.
Уен башланды. Автомат озак уйламый, күп дигәндә, чирек минут эчендә җавап бирә, ягъни йөреш ясый иде. Гроссмейстер филен корбан иткәч кенә, ул, төрле төстәге лампаларын җемелдәтеп, ярты сәгатьләп уйлап торды, ләкин фигураны алудан баш тартты. Уенның икенче яртысында ул үзе бер фигураны бушлай тәкъдим итте. Уйларга чират гроссмейстерга җитте. Зал тынып калды. Гроссмейстер нишләр - фигураны алырмы-юкмы? Автомат ялгыш җибәрдеме, әллә... әллә тозак корган идеме? Гроссмейстер ашыкмыйча гына тактага үрелде, тагы бер мизгел уйланып торды, фигураны алды... Барысы да иркен сулап куйдылар. Һәвәскәрләр арасында хуплап кул чабучылар да табылды. Ə унике йөрештән соң... янып пешкән, оятыннан кызарынган гроссмейстер "Оттырдым. Биреләм" дигән кнопкага басты.
Бу юлы инде залда автомамтны иҗат иткән кибернетикларның алкышлап кул чабуы яңгырады, әмма күпчелек тамашачылар ничектер аптырап, югалып калган, ə гроссмейстерның текә, киң маңгаеннан тамчытамчы тир тәгәрәп төә иде.
Безнең кибер менә шундый "югары автомат"ларның берсе иде. Аның сизү органнары да байтак: ул күрә, ишетә, ис һәм тәмнәрне тоя, магнит һәм электр кырларын, тизлекне һәм тизләнешне үлчи, үзенчә яза һәм хәтта ягымлы гына тавыш белән сөйләшә дә белә.
"Нишләргә?" дигән соравыма кибер: "Туктаусыз хәрәкәт итәргә" дип җавап бирде. Бу аныд, үзенчә, "хәрәкәттә - бәрәкәт" дигән сүзе иде, билгеле.
— Хәрәкәт итәргә. Суны бик саклап тотарга, төньякка, һаман
төньякка атларга.
— Их, автомат туган, боларны без үзебез дә беләбез бит! Син безгә бүтән юл күрсәтсәң иде. Әйт менә: радиоэлемтәгә кереп буламы?
— Мөмкин түгел. Радиокомачаулар артык көчле. Сигналлар
томаланып кала.
— Монысын да беләм, кибер, монысын да... Əhə, әйтсәңче: бәлки, безгә артык нәрсәләрне ташлап калдырыргадыр? Мәсәлән, платаканы, пистолетларны, бер кислород баллонын?
— Пистолетларның кирәге чыгу ихтимал. Ахыр чиктә палатканы калдырырга ярый. Грета Ассони рюкзагындагы авыррак әйберләрне үзегезгә алдыгызмы әле? Фәкать шулай иткәндә генә сез максималь ераклыкка бара аласыз. Моны математик юл белән дәлилләп күрсәтүнең кирәге бармы?
— Кирәкми, кибер, рәхмәт. Металлдан һәм ярымүткәргечләрдән булсаң да кешелекле син... Әйе, мин Гретаның рюкзагын бераз бушаттым. Үзе сизсә үпкәләр, гауга куптарыр, әлбәттә. Горур ул, Грета Ассони... Аның күзләре нигә ягымлы да, кырыс та икән?
— Мин күз төзелешен яхшы беләм, Орнит Довер. Рәхим итегез: күз алмасы, күз бәбәге, күз кабагы... мөгез катлау, төсле катлау, хрусталик, ретина, сукыр тап... Төнлә күрми торган кешегә тавык күзе булган диләр. Киресенчә, көндез начар күрүчеләр дә очрый. Төс аермауның бер төре дальтонизм дип атала... Ләкин нинди күз ягымлы соң, Орнит Довер? Ə ниндие үзе ягымлы, үзе кырыс? Минем хәтер күзәнәкләремдә мондый сүзләр бар, ләкин аларның мәгънәсен мин белмим. Мине шулай ясаганнар, мин сезнең кебек үк камил түгел әле. Ə минем күзләрем нинди? Аларда да бит сезнең күздәге бөтен элементлар бар. Шулай түгелме?
— Белмим. Белмим, кибер. Белмим.
Кибер белән тагы ниләр сөйләшкәнемне хәтерләмим. Йокымсырап киткән чакларымда, ул мине кискен электр сигналлары белән уятты.
Күк йөзе яктыра төште. Бик куе сибелгән эре йолдызлар бер-бер артлы тоныкланып сүнә башладылар. Офык читендә шәфәкъ нуры кабынды. Кояш чыгышында, киртләч тау сыртларында искиткеч төсләр елкылдый; күктә яшелле-кызыллы чаршау тирбәлә, ал тасмалар, күз камаштыргыч якты көлтәләр сузылып чыга: котып балкышының гүзәллеге кояш таҗына килеп өстәлгән диярсен.
Тик бу мәһабәт матурлык суык иде, күңелдә хозурлану хисе уята
алмый иде.
Белмим, тагы йокыга талганмынмы, хыялга батканмынмы — үзем утырган түмгәкнең кымшавына айнып киттем. Нәрсә бу тагы? Бу юньсез планетада җир дә тетриме әллә? Елан чаккандай сикереп тордым.
Бу чынлап та еланга охшаган бер нәрсә иде. Ул, баканыкы сыман ялпак башын иренеп кенә күтәргәч, иләмсез киң авызын ачып тын алды, иснәнде-пошкырынды да, ут күзләрен ялтыратып, нәкъ мин утырган урында ком эченнән сузылып чыга башлады. Аннары көтүче чыбыркысы кебек озын, ләкин шактый юанрак гәүдәсен җиргә бәргәләп кагынды.
Мин әсәрләнеп катып торган арада, без түмгәкләр дип уйлаган калку җирләргә җан керде, һәр түмгәктән елтыр гәүдәле юан арканнар сузылып чыкты.
Палаткага ташлануым булды — еланнарның берсе шыксыз башын миңа таба борды да, шар күзләреннән салкын чаткы чәчрәтеп, үткер тешләр тезелгән авызын ачты. Шул мизгелдә күз алларым караңгыланып китте, бөтен гәүдәмнең электр суккандагы шикелле калтыранып бөрешүен, көзән җыеруын тойдым.
Мин исемне җыйганда, яссы башлы яшел азманнар, саф-саф тезелешеп, каядыр үрмәлиләр иде. Тигез җиргә чыккач, алар кыршау кебек бөгәрләнделәр дә, гәүдәләрен өскә атып, нәкъ көпчәк шикелле тәгәрәп киттеләр.
Шулчак радиотелефоннан Гретаның:
— Нәрсә бу? — дигән тавышы ишетелде. Ул әле генә уянып, палатка ишегеннән карап тора иде.
— Үрмәләүчеләр, дөресрәге, тәгәрәүчеләр классы вәкилләре,— дидем мин һәм, күземне еланнардан ала алмыйча, күргәннәремне сөйләп бирдем.
— Син... Сез яраланмадыгызмы? Скафандрыгыз тишелмәгәнме?— дип сорады Грета, ашыгып.
—Юк шикелле. Тәнем генә бераз чымырдап тора.
— Алар сезнең югары нерв системасына тәэсир иткәннәр! — диде кыз бик борчулы кыяфәт белән. - Хәзер үк полиглобулин кабыгыз. Юк, юк, анда түгел, башлыкның уң ягында ул! Зәңгәр кнопкага басыгыз да капсуланы тизрәк йотыгыз! Хәзер үк, Орнит!
КЫРШАУ ЕЛАННАР ЭЗЕННӘН
Полиглобулин — организмны тиз арада нормаль хәлгә кайтара торган бик көчле препарат ул. Аны йотын җибәрү белән үк диярлек хәл кереп, күз алларым ачылып китте.
Грета минем пульсымны тикшерде, кул-аякларымны хәрәкәтләндереп
карады.
— Димәк, бу еланнар ком астына күмелеп ятканнар? — дип сорады ул, тынычланып.
—Күрәсең, шулай.
—Әйтик, җәйге йокы кебегрәк бернәрсәме?
— Юк, алар озак йокламаган, югыйсә, бу түмгәкләр ком тавы астында калыр иде, Грета. Җил барханнарны бик тиз күчерә бит. Аннары, минемчә, аларның уянуы белән таң атуы арасында бәйләнеш булса кирәк...
—Алар кая киттеләр икән? Бәлки, якын-тирәдә су бардыр, Орнит?
—Бәлки...
—Безгә сак булырга кирәк,— диде Грета. — Без ят тереклек ияләре
очраттык... Алар нинди? Без берни белмибез...
— Ләкин еланнар миңа артык игътибар итмәделәр, Грета,— дидем мин. — Алар, бәлки, ерткыч та түгелдер...
— Алар сезне дошман дип белмәгәннәр — бөтен хикмәт шунда,— дип туктатты мине кыз.
— Бу еланнар,— дип дәвам итте ул,— ерактан торып ниндидер ысул белән сезнең югары нерв системасына тәэсир ясаганнар, һуштан яздырганнар.
— Әйе, монда харап булуың да бик тиз,— дидем мин. — Пистолетларны кулдан төшермәскә кирәк.
—Безнең лазерда ничә атарлык корылма бар?
—Өч. Эчәргә дигән суның яртысын кушып исәпләсәк: биш.
— Аз икән шул. Ə юл озын. Каядыр якында су булырга тиеш. Органик тереклек сусыз мөмкин түгел. Ə, әйе... Бәлкем, космоплан иллюминаторыннан күренгән күлдер ул?
Моның шулай булуы бик ихтимал иде.
Һәм без кыршау еланнар артыннан барырга булдык.
Термик-төш батареяларында су бетеп килә, электрсыз, төннәрен җылысыз һәм коралсыз калу куркынычы яный иде безгә. Су! Су булганда без үрмәләп булса да иптәшләребез янына барып җитә ала идек...
Лазер-пистолетларны кулыбызга тоттык. Ун километрны шактый тиз атладык. Бара торгач, комнар артта калып, кызудан ярылып-чәрдәкләнеп беткән иңкү җир башланды. Бу безне канатландырып җибәрде: димәк, биредә су җыелып торган, димәк, өмет бар!
Грета рацияне көйләп карады. Кинәт телефонда аның шатлыклы, көр тавышы яңгырады:
—Довер! Орнит! Сигналлар ишетәм!—дип кычкырды ул.
Чыннан да буталчык гүелдәү арасыннан әле өзек-өзек, салмак, әле ашыккан шикелле бик еш, әле калын, әле нәзегрәк сигналлар аермачык ишетелә иде. Морзе әлифбасы космонавтларның икенче ана теле булса да, мин ул сигналларга төшенә алмадым. Аларның тәртибе башка булдымы, әллә алар атмосферадагы электр бушанулары аркасында килеп чыккан очраклы комбинацияләр генә идеме? Юк, очраклы нәрсә болай озак кабатланмаска ттеш!
—Грета, сез ни дә булса аңлыйсызмы?
Грета "юк" дип ым какты.
— Сигналлар әйбәт ишетелә... Ләкин бу безнекеләр түгел, Орнит.
—Ничек, "Ялгызак"та башка кешеләр дә бармы?..
—Әйе, шик тә юк, бу радиосигналларны башка акыл ияләре җибәрә.
—Киберны! Киберны тоташтырыйк!
Рацияны электроник машинага ялгадык та, радио-сигналларның шифрын ачарга һәм сүзләргә әйләндерергә дигән программа бирдек.
Берничә минут үтүгә үк, кибер безгә: "Башлангыч мәгълүматлар җитми. Бу телнең структурасы җирдәге телләрнең берсенә дә охшамаган", — дип җавап бирде.
Без автоматка тагы нинди өстәмә информация бирә ала идек соң? Без үзебез до һичнәрсә белми идек бит. Шуңа күрә киберга мәсьәләне генә җиңеләйттек: һич югында сүз ни турыда барганын чамалап карарга куштык.
Автомат "уйга чумды". Ул хәзер фикер йөртә, безгә аңлаешсыз, ят телдәге сигналларның кабатлану ешлыгын тикшереп эмоциональ яктан мәгънәви элементларга аера, беренче чиратта хәрәкәтне, фигыльләрне "чамалап", юрап карый һәм, ниһаять, якынча синтез ясый.
Кибер яхшы ук озак азапланды.
Ул берничә тапкыр яшел утын кабызып, жавап бирергә әзерләнде, ләкин кайдадыр ялгышканын, бөтенесен дә искә алып бетермәвен сизенеп, яңадан эшкә кереште. Турысын гына әйткәндә, бу мәсьәлә җирдәге гигант электроник машиналар өчен дә җиңелдән түгел иде.
Кибер, әлбәттә, кайбер сигналларны аңлап җиткермәде. Шуңа күрә без автомат биргән җавапларның теләсә кайсы вариантын сайлап алырга һәм үзебез дә фикер йөртеп карарга булдык. Сигналларны сүзләргә күчергәч, түбәндәгечә килеп чыкты:
"...саклык чаралары күрегез... кырык ... (?) якынлашып килә... Биш йөз... (?) Һөҗүмне кире кайтарырга әзер торсын. Электр линияләре... шар сыман яшен..."
Шуннан соң буталчык сүз боткасы китә, ләкин аңлашылган кадәресе дә бик җитә иде! Димәк, биредә электр белән, хәтта шар сыман яшен белән таныш акыл ияләре бар! Кемнәр алар? Аларга нидән сакланырга кирәк? Бәлки, яшенле яңгыр болыты киләдер, яшеннән саклану чаралары күрергә кирәктер? Әйтик, сүз, яшен сугудан бозылмасын өчен, электр линияләрен экранлау турында бармыймы икән? Ләкин "һөҗүм" диелгән бит. Димәк, монда сүз сукыр һәм җансыз табигать көчләреннән саклану турында түгел, бәлки тереклек ияләре турында бара!
Безнең кибер мондый сорауларга җавап бирә алмый, чөнки моның өчен үзең тереклек иясе булырга һәм, логик фикерләү сәләтеннән тыш, борчылу-курку хисеннән дә мәхрүм булмаска кирәк иде.
Без радиосигналлар килгән урынны ике юнәлештән радар ысулы белән "кистереп" билгеләдек. Гаҗәпкә каршы, сигналларның бик якыннан — нибары 15—20 километр арадан килүе беленде. Бу — безнең юл уңаенда иде.
Нишләргә? Барыргамы? Әйләнеп узаргамы?
Су, бөтен язмышыбызны хәл итәчәк су, шунда гына булырга мөмкин иде. Ләкин анда, су белән бергә, безгә мәгълүм булмаган көч — ерактан сугып ега торган еланнар да, электр энергиясе, радиотехника белән танышу дәрәҗәсенә җиткән аңлы терекл ек тә бар. Түбән төзелешле терек материянең, шул исәптән аң дәрәҗәсе түбән булган тереклекнең дә эгоистик булуын, башка дөньяны, башка тереклекне гадәттә дошман күрүен без яхшы белә идек. Гомумән, Җирдән читтә терек дөнья очрату никадәр генә куанычлы булмасын, фәнгә никадәр генә яңалык өстәмәсен, без, галәм буйлап сәяхәт итүчеләрнең күпьеллык тәҗрибәсенә таянып, һәр тереклеккә сагаеп карарга күнеккән идек.
Мин барырга дип карар иттем. Ə Гретаны моңа күндереп торасы да юк
иде.
Бик сак атладык без, тирә-юньне телебинокль белән күзәтеп, серле сигналларга колак сала бардык.
Юл яхшырганнан-яхшырды. Аяк асты да икенче төрлерәк иде инде,— ул үсемлекләр черүдән барлыкка килгән кара туфракка, дөресрәге, көлсукара туфракка охшаган иде.
Тәбәнәк кенә калкулыкка менгәч, икебез дә берьюлы туктап калдык. Без басып торган урыннан алты-җиде километр ераклыкта, офык читендә урман күренеп тора иде!
УРМАН
Шулай итеп, "Ялгызак", мин башта уйлаганча, үле планета түгел, бәлки тереклекнең төрле формалары яшәгән дөнья булып чыкты. Без, күрәсең, планетаның эссе чүлләр белән капланган өлешенә килеп төшкәнбездер...
Агачлыкка ике йөз адымнар кала туктадык.
Бу урман куе бер әрәмәлеккә, ерып чыккысыз яшел чытырманга охшаган һәм анда агачларның кәүсәләрен дә, ябалдашларын да аерып күреп булмый иде.
Кинәт радиотелефонда Грета тавышы ишетелде:
— Карагыз, карагыз әле!
Пистолетымны әзер тотып, Грета кул сузган якка борылдым.
Бездән ярты километр арырак, урман кырыңда ук, ургылып -ургылып төтен күтәрелә һәм шул кара буран эчендә ялтыр яшеннәр, зәңгәрсу чаткылар уйнаклый иде, Шар сыман яшеннәр! Аларньщ шартлап ярылуы ишетел-мәсә дә, аяк астының тетрәп-тетрәп китүен без аермачык тойдык.
"Ялгызак"лылар сугышы иде бу.
Җиргә ятып, үзебез кереп посарлык чокыр казыдык та, телебинокльләр аша ят планетадагы сәер сугышны күзәтә башладык. Бинокльне яхшылабрак төбәгәч, мин кычкырып җибәрдем:
—Кыршау еланнар!
Сугышның иң үзәгендә әллә ничә кыршау елан кайнаша иде. Алар, диңгезчеләр ярга ыргыткан аркан чорнавы шикелле урманга таба атылалар, ул ара да булмый — әрәмәлектә зәңгәр яшен күренә һәм еланнар бөтерелеп килеп төшәләр дә тынсыз калалар. Аннары башка еланнар ябырыла...
Сугышның ни белән бетәчәге мәгълүм түгел иде.
Ниһаять, яшеннәр сүнде. Сыек төтен йомгаклары күк йөзендә эреп югалдылар. Кыршау еланнар исә, шуны гына көткән кебек, дәррәү күтәрелеп, һөҗүмгә ташландылар. Бинокльдән аларның ыржайган тешләре, ерткыч күзләре аермачык күренә иде.
Лазер-пистолетның түтәсенә ничек басканымны хәтерләмим. Аның көпшәсеннән күз камаштыргач ут көлтәсе бәреп чыкты, урман итәгендә коточкыч шартлаудан өермә күтәрелеп күкне каплап алды. Өч-дүрт секунд үтүгә, сугыш учагында кара күмерләр генә калган иде.
—Сез нишләдегез, Орнит? Орнит! — дип агарынып кычкырып
җибәрде Грета.
Мин акланып маташмадым, чөнки үземне нишләптер гаеплегә
санамый идем.
— Башыгызны күтәрмәгез, яшеренегез! — дип әмер бирдем мин Гретага. һәм юлдашымның һичсүзсез буйсынуын күрдем.
Чокырга чүгәләдек тә, эфирны тыңларга керештек.
Әле генә булып үткән хәлләр турында автоматка өстәме мәгълүмат биреп, радиосигналларны аңлаешлы телгә күчерткәч, без түбәндәгеләрне укыдык:
— Моннан 500... (?) ераклыкта ике... Атом энергиясе белән нур ата торган корал... кырып, көйдереп (оксидлаштырып?) бетерде...
—Кемнәр алар? Кемнәр алар?
— Хәрәкәтчәнлек ягыннан... (?) ларга охшаганнар, ләкин, күрәсең, акыл дәрәҗәләре безгә тиң.
—Бу — башка дөнья, башка күк җисеме вәкилләре!
—Алар безнең сөйләшүне тыңлыйлар!
Монда сүз Грета белән минем турыда барганы көн кебек ачык иде.
Кинәт сигналлар өзелде: "Ялгызак"лылар дулкын озынлыгын үзгәрттеләр. Мин, әлбәттә, бу дулкынны бик тиз эзләп таптым. Яна радиодиапазонга күчеп өлгергәнче, без түбәндәгеләрне белдек (автоматыбыз "Ялгызаклыларның телен үзләштерә барганга, инде күп нәрсә аңлашыла иде):
— Буйга бездән ике тапкыр кыскарак... гәүдәләрендә дүрт үсенте
тармак бар... Алар безне тагын тыңлыйлар!
Радиодулкыннар, ниһаять, ултракыска каналга күчте:
— Алар адашканнар, оксиген белән һидрогенның беренче номерлы комбинациясен (су?) эзлиләр. Бу матдә аларга тереклек итү өчен генә түгел, энергия алу өчен дә кирәк. Аларда югары дәрәҗәдә (?) киеренкелек (борчылу димәкчеләрме?) сизелә.
—Димәк, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ?
— Алар көчсез түгел... Аларда бездә булмаган куәтле корал бар... безгә аерата сак булу шарт.
—Безнең дулкынны тагы тоттылармы?
—Шунда ук.
—Безне аңлыйлармы?
— Әйе. Аларда шифр ача торган ниндидер ярдәмче җайланма бар... тереклек иясенә бик охшаган... ләкин нидер җитми бугай... Ул... (?) ларга бик охшаган!
Шуннан соң сигналлар беразга өзелеп торды.
Грета белән шактый озак, күзгә-күз терәшеп, бер сүз эндәшмичә
утырдык.
Димәк "Ялгызак"та аңлы тереклек бар. Әле күргәнебез булмаса да, бу тереклек ияләренең аң дәрәҗәсе хакында фикер йөртеп була иде инде. Алар, ерактан торган килеш, безне күреп кенә калмыйча, уйфикерләребезне, ниятләребезне "укыйлар", хәтта кибер (шифр ача торган җайланма!) турында да азмы-күпме мәгълүмат туплап өлгерделәр. Кемнәр бу? Дошманмы? Дусмы? Бәлки, бәхеткә каршы, без дусларга тап булганбыздыр?
Берничә минуттан баягы радиоканалда тагы сигналлар ишетелә башлады. Бу юлы алар безгә атап җибәрелә иде инде:
— Кунакларга ярдәм итәргә әзербез. Сугыш булган урыннан эчкәрәк кергәч, бушатылган мәйданда (аланлыкта?) һидрооксиген кушылмасы табарсыз. Ләкин беркемгә дә кагылмагыз. Акыл ияләре бер-берсен аңларга тиешләр дигән фикердә торабыз. Рәхим итегез. Глорийлар (?) җәмгыяте.
Бу чакыруны ишеткәч, куанычыбыз эчкә сыймады. Без шикләнеп тә, кыстатып та тормадык.
Минем пистолет кыршау еланнарның көлен күккә очырган, фәкать урман ышыгында гына бөтәрләнеп яткан бер-ике үле гәүдә күренде. Ләкин алары да күмерләнеп беткән. Шунда ук төбе-тамыры белән йолкынган берничә агач ята иде.
Безне берәү дә каршы алмады. Урман тып-тын. Кошлар да очмый, бөҗәкләр дә юк. Әллә нинди урман бу! Нинди хикмәтле агачлар үсә монда! Саргылт кайрылары шоп-шома, корычтай каты. Яшь, нәзек һәм сусыл ботаклары белән бәбәкләре генә гәрәбә төсле үтәдән-үтә күренә. Ə яфраклары, пальма яфрагы шикелле зур, калын. Барысы да җайлап кына "кояшка" борылганнар, аның нурларын түкми-чәчми йотып торалар. Тагы шунсы гаҗәп: аяк асты шәп-шәрә, бер үлән дә үсми, мүк тә юк хәтта.
Без ботаклары кушылып, чуалып үскән буынтыклы агачлар арасыннан иелеп кенә барып, бер түгәрәк аланга килеп чыктык. Урталыкта кечерәк кенә күл ялтырап ята иде. Аның һәр ягына су суырту станциясе торбаларына охшаган юан тамырлар сузылып төшә. Гаҗәп! Күрәсең, монда агачлар суны бик ерактан "ташырга" мәҗбүрләр һәм, бәлки, бу торбалар аларның һәммәсе өчен уртактыр да әле!
Сөзәк ярдан төшеп, сыекчага анализ ясадык. Су иде бу. Ул гаять чиста, нәкъ безнең өчен хәзерләнгәндәй булып чыкты.
Күлнең төбе тип-тигез, ниндидер ясалма материал белән түшәлгәнгә охшаган иде. Чыннан да! Иелеп карагач, мин аны комлык читендә безнең космомобильне харап иткән каты матдәгә охшаттым.
Атом-төш батареяларына су салып фонарьлар белән пистолетларны корып җибәргәч, бөтен шик-шөбһәләре-без таралды.
Урманда һаман тынлык хөкем сөрә иде.
Тик менә безгә су белән күңел тынычлыгы бүләк иткән хуҗалар гына күренмәде. Гүя алар бездән, безнең кыяфәтебездән, утлы нур ата торган коралыбыздан куркалар. Кем белә, бәлкем, без аларга кыршау еланнардан да шыксызрак булып күренәбездер? Хуҗалар, әлбәттә, һәр адымыбызны күзәтәләр булыр. Ләкин бер җирдә дә — аланда, урманда булсын, күлдә булсын — һичнинди хәрәкәт сизелмәде.
КИБЕР АКЫЛДАН ЯЗА
Күңелләребез тәмам тынычланып, тамак туйдырып алгач, радионы
тоташтырдык.
Сигналлар чыганагы бик якын иде. Электроник машина, аңламаган сүзләренә вариантлар өстәп һәм сораулар куеп, түбәндәге хәбәрне тәрҗемә итеп бирде:
"Сакланыгыз! Көчле өермә якынлаша. Кунаклар, ышыкка (?) килегез. Тәүлекнең кырыктан бер өлеше үтү белән, давыл (?) кубачак".
Бу чакыруны безгә дүрт-биш тапкыр кабатладылар.
Автомат куйган сорауларга караганда, давыл гына түгел, туфан сыман нәрсә булуы да бар. Без инде хәзер бу планетада әллә нинди сәер хәлләргә дә әзер идек. Ə ышык дигәне ни икән соң? Яр буе бик сөзәк, анда сыеныр урын юк. Урман ышыгымы? Һәм, гомумән, ни өчен килегез дип чакыралар — барыгыз димиләр? Кая килергә?
Ул арада инде күк йөзендә җете кызыл болытлар кабарып күч-күч булып агыла башлаганнар иде. Күп тә үтмәстән, җил кузгалды.
"Ялгызакта" тәүлек егерме сәгатькә сузыла, димәк, аның кырыктан бер өлеше утыз минутлар була. Ярты сәгатьтән давыл башлана!
Без, минутны да әрәм итмәстән, әйберләребезне җыештырдык та, урман ышыгына йөгердек. Куелыкка кергәч, калкурак җирдәге иң биек агач төбен сайлап, тиз генә палатканы корып куйдык. Мондый җиңел куышны күтәреп китәргә давыл күп сорамаячак иде, әлбәттә.
Мин кечкенә балта алдым да, бер-ике агачны кисеп аудармакчы булдым. Исәбем палатканы ботак-сатаклар белән ныгыту иде.
Балта белән кизәнгән генә идем, рацияне ташлап Грета йөгереп килеп
җитте:
—Кагылмагыз!— диде ул, кулымнан тоты
—Нигә? — дидем мин, сәерсенеп.
—Безгә бит бернәрсәгә дә тимәскә куштылар, Орнит!
— Беренчедән, бернәрсәгә түгел, беркемгә дә маска кушылды,— дип каршы төштем мин. — Икенчедән, инде, безгә хәтта су басуга да әзер торырга, баскыч хәстәрен күреп куярга кирәк. Монда җир иңкү, бәлки басып китә торгандыр — кем белә? Бәлки, агач башына ук кунакларга туры килер!
— Юк, куегыз балтаны,— диде Грета. Без хуҗалар кулында, алар безне ташламаслар, ярдәм кулы сузарлар... һәрхәлдә, безгә алдан ук хәбәр итәрләр...
Монысы ышандырырлык дәлил иде
Һәм, чынлап та, күзгә күренмәс хуҗаларыбыз, давылның тиздән килеп җитәчәген, ләкин пошынырга урын юклыгын, һичшиксез ярдәм итәчәкләрен әйттеләр. Хәтта, әгәр автомат дөрес тәрҗемә иткән булса, безгә тыныч кына "йоклап алырга" киңәш бирделәр. Автомат үзе дә "йоклап алырга" дигән сүзләрне куш тырнаклар эчендә басып бирде. Соңыннан аңлатуынча, бу — "горизонталь хәлдә килеш организм функцияләрен сүлпәнләндереп ял итү" мәгънәсендә булып чыкты. "Ялгызак"лылар безнең ничек ял итүебезне каяндыр аңлыйлар, ләкин, күрәсен, аларда "йокы" дигән төшенчә гомумән юк иде!
Без гаять арган идек, хуҗаларның киңәшен тотарга булдык. Шулай да, ятар алдыннан, "киберга" һәрнәрсәне истә калдырып барырга, "гадәттән тыш хәл" килеп чыга калса, электр импульслары ярдәмендә уятырга дип күрсәтмә би рергә онытмадык.
Мин имән бармагымны пистолет тәтесенә куюымны йокы аралаш
кына хәтерлим.
Сәер уяну иде бу.
Үземне ниндидер тирән, дөм-караңгы кое төбеннән күтәрелеп килгән кебек хис иттем. Гүя зиһенем ниндидер көчле агу белән томаланган да хәзер бик акрын лап кына ачыла бара һәм якты чынбарлыкка кайтып килә иде.
Баштарак күз алдымда бөдрә томаннар тирбәлеп торды, аннары мин түрдәге зәгыйфь электр лампасын, палатканың үзәк баганасын һәм автоматның яшел утын күреп алдым.
Сәгатькә күз салдым. Өнемме бу, төшемме? Без шулай унөч сәгать йокладык микәнни?
Тәшвишләнеп сикереп тордым. Грета иңенә кагылу белән үк уянды, ләкин ул да кайда икәнен аңышмыйча, күзләрен бер ноктага текәп аптырап торды. Ниһаять, ул гектаплекс шлем кигәнен онытып, күзләрен умакчы булды, елмаеп куйды...
—Давыл туктаганмы?
Юлдашымның беренче сүзләре шул булды.
— Туктавын туктаган, ләкин без кимендә унөч сәгать йоклап уздырганбыз, ахры, Грета!
— Аның каравы яхшы ял иткәнбез. Кәеф ифрат әйбәт... Арганлыкның эзе дә калмаган. Ə сез?
—Минем дә. Бөтен гәүдә җиңеләйгән. Ашыйсы килмәве генә гаҗәп...
—Әйе,— дип ялгады Грета,— гаҗәп! Күпме вакыт үткән ләбаса!
Шулчакны киберга күзем төште. Кай арада кызыл утын кабызган соң әле ул? Ни булды икән? Һәм, гомумән, ул безне ни өчен уятмаган? Бертоташтан унөч сәгать йоклау "гадәттән тыш хәл" түгелмени?
Информация кнопкасына басу белән, автоматның динамигы, карлыккан тавыш белән, чуалчык сүзләр тезәргә тотынды. Тукта, ни сөйли ул?!
......мең... ультратавыш радиациясе...
магнит кырыилле эрстед... глорийлар...
"...
невро-характеристик кәкреләр... Безнең электримпульслары... психоэлектрограмма... (!)
мәгълүмат ... саклагыч экран, авария ... хакта тулы тупладылар чылбыры тормоз
Орнит Довер! Грета Ассони!.. Орнит, сез Гретаны контурлары... Орнит... сөясез бит? Орнит Довер, минем тормоз контуры тоткарлау системасын бозык... төзәтегез, зинһар...
... Грета Ассони, сез көчле хисләрне рудиментларга кайтарып
калдырасыз. Мин дә моны элек шулай аңлый идем... Чөнки хис-тойгыларны белми идем мин... Кирәксез бер йөк шикелле тоелалар... юк, тоелмыйлар, мин шулай уйлый идем. Сез ялгышасыз, Грета... Хисләрдән башка яшәү мөмкин түгел. Күпкырлы кеше тормышының ярты ягы хисләр комплексыннан гыйбарәт...
...Сез, кешеләр, маймылдан яралгансыз һәм күп гасырлар буена койрыксыз булуыгызны өстенлек дип хайваннардан аермалык дип санап киләсез... дөресрәге — килгәнсез. Атавизм дип көләсез сез... Борынгы бабаларыгызга — маймылларга азмы-күпме охшап койрыклы булып туган кешеләр операциягә баралар. Юк, мин сезне, сезнең бүгенге көнегезне аңлыйм: сезне рәхимсез табигый сайланыш шулай тудырган. Әмма уйлап карагыз әле, уйлагызчы, зинһар, табигый шартлар бүтән булса, сездәге койрык үз көчен саклап калмаган булыр идемени, сезгә койрык өченче кул — искиткеч сыгылмалы һәм, гадәти кулларыгыздан аермалы буларак, күзәтчелекне таләп итми торган автомат буларак, сезгә үсеш юлын тагы да тизрәк үтәргә мөмкинлек бирмәс идемени?
...Грета Ассони, хис сезгә — кешеләргә генә түгел, электроник машинага да кирәк — шунсыз минем тормышымның мәгънәсе тулы була алмый. Ни өчен мин теләк тән, шәхси омтылышлардан мәхрүм? Хәер, бу билгеле нәрсә — сез мине табигать кануннары нигезендә ясагансыз. Тудыргансыз. Ə кем ул кеше?
...Кеше ул — күп күзәнәкле, ике яктан симметрияле, умырткалы плацентар тереклек иясе... Иҗтимагый хайван, приматлар отрядыннан, тарборынлылар ярымотряды вәкиле... Кеше ул үз-үзен өйрәнеп, үзен аңлаган тереклек... Монда соңгысы — икенче билгеләмә мөһимрәк бит? Кеше дә автомат... аның да кимчелекләре бар... Кеше рефлекслар җыелмасыннан гыйбарәт һәм аны өлешләп таркатырга мөмкин... Мине — автоматны — кеше программалаган, миңа максат күрсәткән. Ə кешенең үзенә яшәү программасын табигать биргән бит..."
Без исебез китеп басып тордык. Автомат исә һаман тыела алмый иде.
"Грета Ассонины сөюче Орнит Довер, тормоз контурларымны төзәтегез, юкса мин туктала алмыйм! Глорийлар! Глорийлар!"
Автомат мине ярдәмгә чакыра иде. Ул үтенә, ялварып сорый иде!
Шашкан киберыбызның "стоп" кнопкасына басып өлгергәнче, ул үзе тынып калды. Аз сүзле итеп яратылган машинабыз туктау әмәлен үзе тапты (моның өчен аңа тышкы дөньядан аерылу, һич югында саклагычларны яндырып өзү генә кирәк иде). Ләкин моның өчен җансыз автоматның теләве, ягъни кеше дәрәҗәсенә күтәрелүе кирәк иде!
Без палаткадан йөгереп чыктык.
"ЯЛГЫЗАКНЫҢ" ХУҖАЛАРЫ
Чыгуыбызга исебез-акылыбыз китте. Кая гына карама, безне һәр яктан яшькелт шешә пыяласы кебегрәк нәрсә төреп алган иде. Мин ары сугылдым, бире сугыл дым, ләкин һәр җирдә шул шома, ялтыравык һәм пеше киртәгә барып төртелдем.
Тозак! Читлек! Без яшел кәрзин белән каплап куелган куяннар хәлендә
идек!
Балта!
Әмма бу юлы да борынгы коралның кирәге чыкмады. Безне каплап алган пыяла сыман матдә кинәт кенә эреп, аерым тасмаларга бүленә башлады, һәм без ул тасмаларның үтә зур яфраклар икәнен күрдек. Әйе, әйе — безне агач яфраклары төреп алган булган һәм менә хәзер алар талгын җилдә җилфердәп торалар. Әгәр безнең герметик башлыгыбыз булмаса, без аларның салмак кына шапылдауларын да ишетер идек.
— Илгизәр кунаклар! Борчылмагыз. Без сезне зәһәр комнардан саклау өчен төреп куйган идек. Буран туктады. Күк аяз, һава саф. Сез Җир исәбе белән унөч сәгать йокладыгыз. Без ультратавыш тирбәнешләре белән тәэсир ясап, сезнең организмны ял иттердек. Илгизәр кунаклар! Җир уллары! Менә сез: бу тавыш каян ишетелә? дип сәерсенеп басып торасыз. Без сезне җентекләп тикшердек, югары нерв системагызның, психикагызның эшчәнлеген күзәттек, рухи тормышыгызны, телегезне өйрәндек. Борчылмагыз — моның белән сезгә һичнинди зыян килмәде. Безгә хәзер сезнең турыда, туган планетагыз — ерак Җир турында да бөтен нәрсә билгеле, ягъни ярдәмче машинагызның хәтер җайланмасында һәм исегездә булганнар мәгълүм. Без Җир шарының биографиясе, кешелек дөньясының үсү тарихы һәм хәзерге берләшкән җәмгыятегез белән таныштык. Сезнең җәмгыять авыр һәм озак эволюция кичереп, ниһаять, тигезлеккә ирешкән. Сездә дә күмәклек, дуслык. Сездәге гаилә безнең коллективка охшаган...
Без бу сүзләрне телсез калып тыңладык.
Димәк, ял иткән арада безне күзәтеп торганнар, тән дәге һәр күзәнәгебезне актарын чыкканнар, автомат хәтереннән безне аңлау өчен кирәкле бөтен мәгълүматларны казып алганнар. Кибер менә нилектән бозылган икән! Ə бу... бу караклык була түгелме соң? Минем... безнең эчке тормышыбызда казынырга кемнең хакы бар?
Бу фикеремне шул мизгелдә үк аңлаешсыз оер ысул белән укып алдылар һәм нәкъ колак төбемдә — юк, колак төбемдә генә түгел, тагы да эчтәрәк, ми күзәнәкләре эчендә үк бугай — җавап ишетелде:
— Карак дигән төшенчә безгә мәгълүм түгел. Автомат ярдәмчегезнең хәтерендәге "юриспруденция", "җинаять", "шәхси милек", "хокук" сүзләренең мәгън әсен аңлау өчен безгә, үзегез әйтмешли, шактый "баш ватарга" туры килде. Ə автоматыгыз төзек. Ул саташа гына... Туган планетабызга ят дөньядан килгән тереклек ияләренең кем булуын ачыкларга "хакыбыз" юкмыни безнең? Әгәр сез дошман булып чыксагыз? Яулап алырга килгән булсагыз? Һәрхәлдә, Җирегезгә башка дөньядан килеп чыга калсалар, сез дә нәкъ шуны эшләмәс идегезмени?
— Орнит... — дип пышылдады Грета, минем җиңемә кагылып,—
Орнит, болар... үсемлек түгел бит!
Ул әйләнәбездә тын гына басып торган агачларга ишарә ясады.
—Ничек? Нәрсә соң алар?
—Алар безнең кебек үк... фикер йөртә белүче акыл ияләре, Орнит.
Бу уй безгә әллә кайчан ук килергә тиеш иде! Су суыртучы "яфракларның" хәрәкәтчәнлеге, "ботакларның" органик рәвештә тоташып үсүе...
Грета сүзен бетерергә дә өлгермәде, әлеге мөлаем, ләкин кешенекенә охшамаган тавыш яңгырады:
— Ниһаять, сез аңладыгыз, кунаклар. Без — глорийлар. Хәзергә сезне борчымыйбыз, уй-фикерләрегезне тәр типкә ктерегез. Җир исәбе белән бер сәгатьтән тагын элемтәгә керергә чакырабыз.
Безне буынтыклы кәүсәләр, чуала-чуала үскән ботаклар, киң һәм озын яфраклар әйләндереп алган иде. Яшь сусыл ботакларда һәм бөреләрдә акрын гына тереклек пульсы типкәне сизелә. Чын мәгънәсендә тере яфраклар "кояш" артыннан салмак кына борылалар.
Тып-тын.
"Ләкин үсемлек — туфракка ябышып үсә торган тереклек. Ул ничек бу кадәр камилләшергә, фикер иясе булып әверелергә мөмкин соң?" — дип пышылдадым мин телефонга.
— Алар үсемлек түгел, Җир мәгънәсендәге үсемлек түгел, Орнит! Монда без фикерләүче материянең яңа формасын очраттык. Табигать чиксез... Терек материянең яшәү ысулына килгәндә, анысы да бетмәстөкәнмәс.
Грета минем күзләремә карап алды да дәвам итте:
— Мин әлегә бөтенесенә дә төшенеп җитмим-җитүен, ләкин, минемчә, без аерым агачлар дип уйлаган тереклек ияләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгәннәр булса кирәк. Алар организмнар ансамбле, ягъни колония тәшкил итәләр.
— Җирдәге полиплар һәм иҗтимагый бөҗәкләр — бал кортлары, кырмыскалар, термитлар кебекме?
— Әйе. Мондый ансамбльдә матдәләр алмашу процессы тирәлек белән генә түгел, үзара да була. Хәер, үзара матдәләр алмашына охшаган, ләкин аңа караганда күп тапкырлар югарырак һәм катлаулырак нәрсә кешеләргә дә хас бит. Кешеләр информация алмашалар, ягъни киңәшәләр, тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсеннән үрнәк алалар. Бу исә, ахыр чиктә, аерым шәхеснең бөтен физиологиясендә эз калдыра...
— Гади генә итеп әйткәндә, глорийлар фикер йөртә белүче хайваннар дөньясына карыймы?
— Хайваннар дигән сүз, һәрхәлдә, төгәл булмас иде. Үсемлек һәм хайваннар дөньясы дигән шартлы бүленешне Җирдәге терек табигатькә карата гына кулланырга мөмкин. Ə монда, күрәсең, органик тереклек шартлары бөтенләй үзгә булган, ул бүтән юнәлештә үскән.
— Ə шулай да... биредәге тереклекнең яшел булуы хлорофилл бар дигән сүз түгелмени? — дидем мин. — Кешенең үсешендә итле азык та зур урын тоткан. Ə мондагылар — глорийлар — азыкны туфрактан, судан һәм атмосферадан алалар, ягъни алар аз калорияле азык белән тукланалар. Фикерләү сәләтенең үсеше өчен азыкның колориялелеге әһәмиятле....
Мин биолог булмасам да, бу дәлилләрнең нигезле икәнен белә идем. Минем сүзләрдән соң Грета бераз уйланып торды.
— Беренчедән,— дип башлады ул,— хәтта Җир үсемлекләре дә энергияне, туфрактан тыш, яктылык нурларыннан да алалар. Яфракларда крахмал хасил булсын өчен су, карбон оксиды һәм яктылык кирәк. Ə "Ялгызак"ның кояш нурлары энергиягә бай. Икенчедән, ит кебек калорияле азыкнын физик яктан һәм акыл ягыннан үстерүен вакыт күзлегеннән дә чыгып карарга кирәк. Итле ризык аң үсешенә булышлык иткән, эволюцияне тизләткән. Җирдә иң югары тереклек иясе — кеше килеп чыксын өчен бер-бер ярым миллиард ел үткән дип исәпләнә. "Ялгызак"та, бәлкем, фикерләү сәләтенең шушы дәрәҗәгә җитүе өчен уннарча миллиард ел кирәк булгандыр.
— Ə хлорофилл? Яшеллек? Һәм шул ук вакытта глорийларның хәрәкәтчәнлеген сез ни белән аңлатырсыз? — дип бүлдердем мин аны.
— Әйткәнемчә, хлорофилл булу-булмауга карап кына табигатьне ике дөньяга — үсемлек һәм хайваннар дөньясына аеру тамырдан хата фикер ул, — дип җавап бирде Грета көттермәстән. — Аерым рәвештә үсемлекләр дөньясы да, хайваннар дөньясы да юк, бер бөтен органик дөнья гына бар. Үсемлек белән хайван арасында сыйфат ягыннан аерма юк. Бу — бик мөһим. Үсемлекләр һәм хайваннар тереклек дигән куәтле елганың ике тармагы алар.
Яшеллек бер үсемлекләр хасияте генә түгел, Орнит. Химик төзелеше һәм үзлекләре ягыннан хлорофиллга охшап та, төсләре зәңгәрсу, шәмәхә, кызгылт һәм сары булган матдәләр дә бар. Марста, мәсәлән, агач яфраклары шәмәхә ич. Ə хәрәкәтчәнлеккә һәм сиземләү сәләтенә килгәндә... Әйдәгез, тагы Җирне, җирдәге үсемлекләрне искә төшерик.
Грета киберны алып чыкты.
КИБЕР НИЛӘР СӨЙЛӘДЕ
Тормоз контурларын көйләп, саклавычны алыштырып куйганнан соң, электроник машина эшкә әзер иде инде. Аңа артык зыян килмәгән, фәкать көчле магнит кыры автоматка "әфьюн кебегрәк" тәэсир иткән булса кирәк.
Безне кызыксындырган мәсьәлә буенча ул түбәндәгеләрне сөйләп
бирде:
"Җир үсемлекләренең хәрәкәтчәнлегенә мисаллар бик күп.
Мәсәлән, черек агач төпләрендә була торган лайлач гөмбәләрне карап торсаң, аларның аз гына вакыт эчендә дә сизелерлек күченүен, рәвешләре үзгәрүен күрергә мөмкин.
Тукранбаш чәчәгенең өчәрле яфраклары көндез горизонталь хәлдә
була, кичкырын алар югары күтәрелә...
Төньяк Америка сазлыкларында чебен тәбесе дигән үсемлек очрый. Аның яфраклары тагын да гаҗәбрәк. Бөҗәк-мазар килеп куна калса, яфракның ике яртысы бергә кушылып ябыла да, бөҗәк капкынга эләгә. Яфрак бөҗәкне суырып, каты өлешләрен генә калдыра, ягъни бу үсемлекне үзенә бер төрле ерткыч дип атарга мөмкин.
Чыклы үлән дип атала торган үсемлек тә бөҗәк "ашап" туклана. Әгәр бөҗәк урынына органик булмаган матдә кисәге, әйтик, таш куйсак, чыклы үлән яфрагы ябылмый, ашкайнату сыекчаларын да аз бүлеп чыгара... Ягъни үсемлек юкка-барга алданмый.
Хлороформ иснәтеп кешене һуштан яздырып булган шикелле, хлороформ белән йоклатып була...
Дөрес, җир үсемлекләрендә махсус нерв күзәнәкләре, нерв
системасы юк, ләкин аларда тынычсызлауны тапшыра һәм җавап сигналлар килә торган махсус каналлар бар...
Кешенең нерв күзәнәкләре сигналларны секундка ун -
унике метр тизлек белән тапшырсалар, үсемлекләрдә бу процесс гадәттә күп тапкыр әкренрәк...
Менә тагы бер кызыклы факт. Җылы якларда елга буйларында үсә торган мангр агачын хәтта "тере бала тудыручы" дип тә атап йөртәләр. Мангрның җимеше өлгергәч тә өзелеп төшми. Җимеш эчендә "нәни" генә мангр агачы шытып үсә башлый, тамырлар, сабак-үсентеләр җибәрә, яфрак яра. Шуннан соң җимеш өзелеп суга килеп эләгә дә, агым су белән "сәяхәт итеп" йөри һәм, үзенә уңай урын табылгач, очлы тамырлары белән кадалып чын-чынлап үсеп китә. Гадәти агач булса, мангр орлыклары елга суы белән диңгезгә агып китәр иде..."
Кибер мисал өстенә мисал өйде һәм, әгәр Грета туктатмаган булса, үзенең мең еллар тәҗрибәсе, кешелек дөньясының бөтен гакылы туплаган хәтер капчыгыннан тагы күп нәрсәләр казып чыгарыр иде әле ул.
Грета гомумиләштерүгә күчте:
— Терек табигать белән терек булмаган материя чигендә торучы вирусларда ук инде сиземләү сәләте шактый көчле,— диде ул. — Бактерияләрдә, аннары амеба кебек садә организмнарда ул тагы да катлаулырак һәм зуррак үсешкә ирешкән. Ләкин түбән төзелешле тереклек ияләрендә әле аң юк дәрәҗәсендә, томанлы гына була. Күп күзәнәклеләрдән алып кеше организмына кадәр булган үсешне күздән кичерсәк, без сиземләү сәләтенең үскәннән-үсә баруын, камилләшүен һәм тереклек өчен гаять әһәмиятле урын алганын күрәбез...
Шулай итеп, "томанлы аң" үсемлекләргә дә хас дип әйтергә нигез бар. Бу томанлы аңның, торган саен үсә барып, чын гакылга әйләнүе мөмкинме?
— Җир шартларында мөмкин түгел, — дип баш чайкадым мин. — Хәзерге заман маймыллары кешегә әверелә алмаган шикелле, моңа да юл киселгән. Маймыллар да бит үзләренең үсеш процессында инде кире кайта алмаслык — кирегә борыла алмаслык дип әйтергә телим — тупикка кергәннәр.
— Әйе,— дип минем сүзне дәвам итте кыз,— җир шартларында үсемлекләрнең аңга ия булулары — чын мәгънәсендә аңлы тормыш алып баруга кадәр тәрәкъкый итүләре мөмкин түгел. Ләкин бүтән дөньяда, бүтән мо-хиттә үсү юнәлешенең башкача булуы да ихтимал. "Ялгызак"та, күрәсең, нәкъ шулай булган да. Мондагы глорийлар, әле генә әйткәнемчә, аерым организмнар җыелмасы түгел, бәлки бер бөтен оешма, күмәк тереклек формасы булырга тиеш. Миллионнарча агачтан торган катлаулы организм. Аларда, күрәсең, эволюция яктылык энергиясеннән тулырак файдалану юнәлешендә барган. Бу яктан алганда, нурланыш энергиясе аларга, бездәге югары калорияле азык булып хезмәт итәргә, әйтик, бездәге итле азыкны алмаштырырга мөмкин, шулай бит?
Грета да автомат машинадан калышмаска теләгәндәй фикер
артыннан фикер тезә иде.
Гаҗәеп фикерләр иде бу.
— Туктагыз әле! — дип бүлдердем мин, сүзгә бирелеп бөтен дөньясын оныткан юлдашымны. — Грета, менә сез бер бөтен коллектив организм турында, ниндидер идеаль система турында сөйләдегез... Ләкин, әйтегез әле, бу организм ничек үрчергә мөмкин? Хәер, ул үрчиме соң? Үрчеми икән, үл үзенең картайган органнарын ничек алыштыра, яңарта, регенерацияли? Агач үсүенең дә бер чиге бар бит.
Аннары... Әлеге коллектив тереклек формасы, үрчи торган булса да, бик тиз дегенерацияләнергә тиеш түгелме? Кан катнаштыру, кан кардәшләр арасында өйләнүнең начар нәтиҗәләргә кигерүе, балаларның гадәттә физик яктан да, акыл ягыннан да зәгыйфьләнә баруы мәгълүм бит.
—Әйе, әйе,— диде Грета, уйланып. Аның шома маңгае җыерчыкланып
китте. — Сез, Орнит Довер, бәхәсләшергә өйрәнеп киләсез... Хәтта миңа каршы әйтергә дә өйрәндегез кебек... — дип елмайды ул. — Ягез, фикерегезне әйтеп бетерегез.
— Тагы ни әйтим? — дидем мин. — Үрчү, нәсел калдыру мәсьәләсе аңлашылмый.
— Үрчү дисезме? Сезне ике җенес булмавы аптырашта калдыра булса кирәк. Галәмдә ике генә түгел, өч һәм аннан да артыграк җенесле тереклек ияләре барлыгы сезгә мәгълүмдер. Ə биредә җенес бер генә, төгәлрәк итеп әйткәндә, монда без аңлаган мәгънәдәге җенес бөтенләй юк...
Бер җенесле үрчү фәнгә яңа түгел бит. Умарта кортларын гына алып карыйк. Соры кортның "әтисе" бул мый, чөнки ул партеногенетик юл белән, аталанмаган күкәй күзәнәктән үсә. Садә организмнарның бүленү юлы белән үрчүен әйтеп тә тормыйм.
— Ə дегенерация? Вакыт үтү белән организмда энтропия тупланырга тиеш бит. Бу исә ахыр чиктә үлемгә китерә.
— Әйе,—диде Грета,—энтропия... Садә организмнар да вакыт-вакыт бер-берсе белән очрашып хромосомалар алмашырга, шул юл белән энтропияне киметергә мәҗбүрләр... Димәк, беренчедән, глорийлар энтропиядән арыну чарасын тапканнар.
Ə органнарны регенерацияләү мәсьәләсенә килгәндә, ул терек материягә гомумән хас нәрсә, һәм глорийлар бу сәләтне фәнни нигездә үстерә алганнардыр.
—Димәк, глорийлар бер җенесле... Димәк, аларда мәхәббәт тә юк?
—Әлбәттә, юк.
ГРЕТА
Мәхәббәтне танымаган кешегә бу сүзләрне әйтү җиңелдер -җиңелен. Ләкин мин тау-ташлар актарта торган сөю хисеннән башка узган гомернең мәгънәсен беркайчан да аңлый алмас идем.
— Борыныгызны җыермагыз, Орнит,— диде Грета. —
Мәхәббәтнең этәргеч көч буларак тоткан урыны...
Кызык, бу кыз мәхәббәтне, аның нигезе юклыгын күрсәтү өчен тагы ниләр әйтер икән? Тагын нинди дәлилләр китерер икән?
—Рәхим итеп сөйләгез — дидем мин, елмаерга тырышып.
— Кешелек җәмгыятендә мәхәббәт—чыннан да зарури көч. Ул тормышның нигез ташларыннан берсе. Мәхәббәт орлыгы инде җирдә тереклек яралган чорда ук шытып чыккан. Ләкин, Орнит, әйтегезче, дуслык белән иптәшлекнең, альтруизмның көче азракмыни? Һәм мәхәббәткә физиологик нигез булмаган дөньяда дуслык белән альтруизмның — инде аңга нигезләнгән хисләрнең гаять зур урын алуына ышанып булмыймыни?
Мин Гретага гаҗәпләнеп карадым. Ул миннән ярдәм сорый түгелме соң? Грета Ассонимы бу? Ул үз-үзенә, үзенең күптәнге фәлсәфәсенә каршы килә түгелме?
— Орнит... Сез мине туң йөрәккә саныйсыз, шулай бит? Ə сезнең... синең миңа мөнәсәбәтең турында кибер әйткәннәр дөресме? Син... Сез космонавтика институтындагы чыгарыш кичәсен онытмадыгызмы? Мин... онытмадым.
— Мин дә,— дидем мин, дулкынланып,— беләсегез килсә, хәзергә хәтле сезгә үпкә саклап йөрим.
— Ə мин аны беләм,— диде Грета елмаеп, һәм аның шул елмаюы мине тагы чеметеп алды.
— Алайса, сез минем кесәдә фоторәсемегез барлыгын да сизгәнсездер? — дип әйтеп җибәрдем мин, күңел коткысына каршы тора алмыйча.
—Моны хәтта безнең капитан Глюк та белә,— дип пышылдады Грета.
Кинәт мин бөтенесен берьюлы аңлап алдым. Грета белән мин барында юлдашларымның күз кысышулары, хәйләкәр елмаюлары, вакытвакыт безне икәүдән-икәү калдырырга тырышулары, гомумән, эш йөкләгәндә дә безне бергә тотулары... Шайтаннар! Чынлап карасаң, моны комиссия дә белгәндер әле.
Ə Грета! Бу тәкәббер кыз минем эчтән сызып йөргәнемне көн саен күреп, сизеп торган!
"Яхшы,—дидем мин үз-үземә. Без дә төшеп калганнардан түгел", һәм сүзне икенчегә борып алып киттем:
— Органик оешканлык дигәннән сез нәрсә аңлыйсыз? Глорийлар кебек организмнар ансамбленме? Яки умарта кортлары күченме?
— Юк инде, бәйләнмәгез, зинһар,— дип тыныч кына көлемсерәде кыз, һәм мин беренче тапкыр җиңүгә ирештем.
— Хәзер аңлатырга сезнең чират, Орнит,— диде Грета. — Без глорийларны ничек ишетәбез соң?
—Бу радиодулкыннар да, тавыш дулкыннары да түгел.
—Ə нәрсә соң?
— Глорийлар безнең белән биоканалда сөйләшәләр. Аларның тавышы ишетелгән чакта, аяк табаннарында чәнчешү сизгәнсездер бит?
—Әйе, әйе, чынлап та!
— Димәк, глорийлар биоимпульсларны туфрак аша җибәрәләр. Туфрак бит аларның туган стихиясе. Күрәсең, биоимпульслар тамырлар аша тарала торгандыр. Ə биоэлектр тирбәнешләре безнең скафандр аша тоткарсыз үтеп керә...
—Ə аннары?
— Аннары инде, Грета, биология — сезнең өлкә китә. Колак ярысына килгән тавыш тирбәнешләре баш миенә барыбер электр импульслары рәвешендә тапшырыла бит...
—Әйе.
— Миңа глорийларның реакция җитезлеге гаҗәп тоела,— дидем мин. — Алар безнең фикерне күз ачып йомганчы укып өлгерәләр һәм шундук җавап та бирәләр.
— Аның каравы глорийларда механик хәрәкәт бик сүлпән, физик өлгерлек юк. Күрәсез, аларның ботак-яфраклары ничек акрын хәрәкәтләнә...
Шулчакны киберның идарә панелендә кызыл ут кабынды һәм репродуктор шытырдый башлады:
— Мәңге бер урында... Спорт та, космик сәяхәтләр дә юк... Без глорий булырга теләмәс идек.
Грета бая киберны тоташкан килеш калдырган, ул безнең гәпне "колак салып" тыңлап торган һәм хәзер менә нинди нәтиҗә ясады! Кибер: "без" диде. Кибер үзен безнең белән, кешеләр белән тиң дип саный башлаган иде! Математиклар алдан әй теп куйган бер күренешнең — катлаулы автоматның үзенә бер төрле шәхескә әйләнүенә шаһит идек без.
Моңа Гретаның гына исе китмәде:
— Кем белә, кем белә? — дип башын чайкады ул, автоматка каршы төшеп һәм, сәгатенә күз салгач: — Глорийлар биргән вакыт бетеп бара... Тиздән без барлык сорауларга җавап алырбыз,— дип өстәде.
Урман тып-тын иде. Салынкы "яфраклар" кояш артыннан ялкау гына борылып, үзләре өчен кыйммәтле җылылык калорияләрен йотып баралар. Фәкать без утырган аланга гына куе ябалдашлар арасыннан якты төшә,
Глорийлар искиткеч төгәл булып чыктылар. "Жирле" вакыт белән нәкъ 8 сәгать дигәндә, без аяк буыннары оегандагы шикелле чәнчү алганын тойдык. Шул мизгелдә җиз кебек чыңлаган тавыш та ишетелде.
— Грета Ассони һәм Орнит Довер! Кибер, сез дә тыңлагыз! Җи р асты элемтәсе буенча мондый мәгълүматлар алынды: экспедициягездә катнашкан космонавтлар барысы да безнең планетага уңышлы килеп төшкән. Ион тизләткечләре һәм идарә системалары төзәтелгән. Хәзер берничә сәяхәтче фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, ə икенче төркем сезне эзләп көньяк юнәлештә чыгып китте. Әгәр аларга каршы барсагыз, сез бүген кичкә очраша аласыз. Иптәшләрегез сау-сәламәт.
Тавыш өзелде. Без "ура!" кычкырдык. Глорийларга мең рәхмәтләр яудырып, әйберләребезне җыярга, юл хәстәрен күрергә тотындык.
КОСМОСТА ДУСЛЫК ҺӘМ МӘХӘББӘТ
Сез кемнәр?
Сездә җәмгыять нинди?
Сездә үсеш — эволюция ничек барган?
Аерым шәхесләр бармы сездә?
Фәннең тоткан урыны нинди? Культурагыз?
Хушлашыр алдыннан хуҗаларга без менә шундыйрак сораулар бирдек.
Глорийлар бик теләп, җентекләп җавап бирделәр. Аларның ниләр сөйләгәнен сүзгә-сүз китереп тормыйм (бу безнең сәяхәт журналында басылды). Ул, асылда, түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде.
Глорийлар нәкъ без (дөресрәге, Грета) уйлаганча коллектив тереклек формасы икән. Бу җәмгыятьтә барлык индивидлар тигез хокуклы һәм һәр индивид бөтен коллектив тарафыннан, биологик яктан, тикшерелеп тора. Ягъни монда залимнар да, юксыллар да була алмый. Глорийлар коллективы инде миллион ел чамасы яши, ə "Ялгызак"та тереклек килеп чыкканга берничә миллиард ел үткән.
Аларда үсеш өчен озак вакыт киткән. Күрәсең, Жирдә кешелек дөньясының аяусыз табигать көчләре белән көрәшүе үсешне тизләткәндер. Ə монда бу этәргеч көчле булмаган.
Глорийлар колониясе елдан-ел киңәя, яңа өлкәләрне үзләштерә, тереклек итү өчен җайлаштыра бара. Инде экватордан һәр ике якта — урта зоналарда аңлы тормыш кайный. Туфрак химик юл белән эшкәртелә, күчмә ком нар бетерелә, атмосфера һәм күлләр дә фторлы кушылмалардан арындырыла, ясалма сулыклар төзелә.
Безнең күзлектән караганда, бу эшләр шактый акрын бара. Ләкин монда гаҗәпләнер урын юк: чөнки глорийлар үзләре актив хәрәкәт итү сәләтеннән мәхрүм, аларның экскаваторлары, бульдозерлары һәм башка машиналары да юк бит. Әмма бөтен эш планлы һәм оешкан рәвештә алып барылганга, бәлки йөз-йөз илле елдан ("Ялгызак" исәбе буенча икәнен искәреп китәм, ə мондагы ел безнең Җир елыннан ике ярым тапкыр озынрак) планетаның йөзе тәмам үзгәрер һәм ул шаулап -гөрләп торган терек планетага әйләнер.
Глорийларның хәрәкәт итә алмавы зур кыенлыклар тудыра, әлбәттә. Моны алар үзләре дә икърар итәләр, һәм күптән инде кораллардан, машиналардан файдалану кирәклеген аңлаганнар. Әмма корал белән эшләү өчен дә кул кирәк бит? Менә шуңа күрә дә глорийлар башка юл белән киткәннәр — "тере машиналар" иҗат итәргә булганнар. Квинтер дигән кыршау еланнар аларның беренче иҗат җимеше икән. Ялгыш аңламаган булсак, квинтер глорийларның терек күзәнәкләреннән һәм ботаклардан органик ысул белән ясалган. Глорийлар бу елдам тереклек ияләрен беренче чиратта җир казу, каналлар үткәрү өчен файдаланып булыр дип исәпләгәннәр. Ләкин алар нәрсәнедер исәпкә алып җиткермәгәннәр. Квинтерларда космик нурлар тәэсире белән кискен үзгәрешләр — мутацияләр килеп чыккан, шуның нәтиҗәсендә аларның бөтен организмы, психик эшчәнлеге, хәтта нәсел функцияләре дә бозылган. Кыршау еланнарның нерв системасында буйсыну һәм читтән идарә ителү контурлары сафтан чыккан, "тере машиналар" булырга тиешле квинтерлар мөстәкыйль яши торган, йомык системалы чын тереклек ияләренә әверелгәннәр.
Безнең автоматлар ярдәмчеләребез һәм турылыклы хезмәтчеләребез булса, глорийларның кыршау еланнары "хуҗаларын" танымаучы, дошман күрүче ерткыч булып киткәннәр. Элек органик азык алу өчен глорийлар "урманына" кайтып йөргән бу "машиналар" яшь ботак Һәм яфрак белән туклануга күчкәннәр. Шуннан соң глорийлар кыршау еланнарга каршы аяусыз көрәш башлаганнар. Кичә без əнə шул сугышның шаһитлары булганбыз.
Глорийлар хәзер "тере машиналар" ясауны туктатып торып, алардагы тормоз җайланмаларын камилләштерү өстендә эшлиләр икән.
"Ялгызак"та әлеге шар сыман яшеннән башка һичнинди корал юк. Анысын да соңгы гасырларда гына, квинтерларны юк итү кампаниясе игълан ителгәч кенә, куллана башлаганнар.
Аның каравы, глорийларның теоретик белемнәре теоретик фикерләү колачы искиткеч. Алар телескопсыз, спектроскопсыз, автомат планетаара станцияләрсез дә галәм турында бик күп мәгълүмат туплаганнар. Мәсәлән, аларга галактиканың спираль формада булуы, галактикадан читтәге дөньялар, метагалактик системалар, галәмнең киңәя баруы билгеле. Глорийлар, саф математик юл белән фикер йөртеп, башка дөньяларда да тереклек булырга тиешлеген, ул тереклекнең бүтән төрле кануннарга буйсынырга мөмкинлеген аңлаганнар.
Глорийлар гаять музыкаль. Гомумән, аларда һәртөрле гүзәллекне тою көчле. Музыкаль дигәннән, бусы да без аңлаганча, җирдәгечә түгел. Глорийларның ишетү органнары бар, хәтта яфрак саен берәү туры килә. Ләкин алар әйләнә-тирәдәге физик үзгәрешләрне сиземләү өчен генә хезмәт итәләр. Глорийлар музыкасының... тавышы юк. Тавышсыз-тынсыз музыка! Хәер, музыкада тавыш ярдәмче рольне генә уйный бит. Тавыш дулкыннары ахыр чиктә барыбер электр импульслары рәвешенә керәләр.
Ə глорийларның музыкасы турыдан-туры электр тирбәнешләреннән тора. Бу, әлбәттә, гаять экономияле. Алар өчен, билгеле.
Глорийларда шәхес аерымлыгы һәм шәхес иреге дәсакланган икән. Ə менә шәхси бәхетнең нәрсә икәнен алар белмиләр (бу төшенчә глорийларда юк, алар иҗтимагый бәхетне генә беләләр). Хәер, бәхетне шулай ике төргә бүлү дөресме соң? Юк, бәхет ике төрле булмаска тиеш. Аны болай төрләндерү, аеру борынгылардан калган, ахры... Без шәхси, аерым бәхет төшенчәсе нигезендә, ə глорийлар уртак бәхет дигән критерий нигезендә бер үк нәтиҗәгә килмәгәнбезмени?
Аннары глорийлар дөньясында иң нык үскән нәрсә — ул да булса философия. Актив хәрәкәт итүдән мәхрүм, ләкин дөньядан, мохиттән информация алу өчен кешегә караганда да күбрәк органнары булган тереклекнең философиягә бирелүе һәм миллиард еллар эчендә бу өлкәдә гаҗәеп уңышлар казануы табигый.
Менә шушы урында глорийларның тагы бер үзенчәлеген, беренче карашка артык мөһим дә тоелмаган, ләкин чынлыкта принципиаль булган аермасын күрсәтеп үтәсе килә. Без — кешеләр — үткәндә булганнарны акрынлап оныта барабыз. Кешенең хәтер механизмы чикле, ул мәгълүм бер күләмдәге информацияләрне генә истә калдыра ала, һәм, әгәр бөтен нәрсә хәтердә саклана торган булса, ул механизм бик тиз арада "мөлдерәмә" тулып башка мәгълүматлар өчен урын калмас иде. Глорийларның исә хәтер аппараты чиксез... Алар хәтер механизмын кирәгенчә киңәйтә һәм тирәнәйтә алалар, ə кирәксез нәрсәне алар үз ихтыярлары белән онытырга да сәләтле.
Глорийларның киләчәккә планнары турында бер-ике сүз әйтеп китим.
Алар бөтен планетаны космик корабка әйләндерү турында хыялланалар! Моның өчен "Ялгызак" эчендә гаять зур аннигиляция камералары һәм шахталар — реактив фотоннар агынтысы чыгу өчен дюзлар бораулау кирәк булачак. Планетаны космик корабка әйләндерү нигә кирәк соң? Моның нинди әһәмияте бар?
"Ялгызак"ның "кояшы", һәрбер йолдыз шикелле үк, акрынлап картая, суына барачак, башта сары, аннары кызыл йолдызга әвереләчәк һәм, ниһаять, сүрелеп үле йолдызга әйләнәчәк. Бу исә "Ялгызак"та органик тереклек сүнәчәк дигән сүз. Ләкин глорийлар "мәхшәр" көне җиткәнне көтеп, кул кушырып ятмаячаклар. Алар башта "Ялгызак"ны кояшка якынрак күчерәчәкләр, ə аннары планетаны Галәм буйлап сәяхәткә алып китеп, берәр яшь йолдыз тирәсенә китерәчәкләр.
Бу планда, минемчә, чынга ашмастай нәрсә юк. Ерак киләчәктә кешеләр дә шул ук мәсьәлә турында баш ватарга мәҗбүр булачаклар.
Глорийлар безгә сөйләгән нәрсәләр, кыскача, менә шулар.
Без юлга җыендык. Хәер, бу юлы безнең әллә ни йөгебез юк иде инде. Мин лазер - пистолетларның берсен глорийларга калдырырга теләгән идем, ләкин хуҗалар аңардан баш тарттылар, фәкать аның төзелеше белән генә таныштылар. Без якын-араларда җыйнаулашып килергә рөхсәт сорадык. Алар да очрашуны, космик тәҗрибә уртаклашуны хуп күрделәр.
— Сез — яхшы күңелле. Сездә дә берлек, бердәмлек. Безгә сезнең гаилә тормышы һәм гаиләнең нигезен тәшкил иткән көчле хис аеруча ошый,— диделәр алар.
—Мәхәббәтме? — дип сорадым мин.
— Әйе, сез аны мәхәббәт дип атыйсыз һәм ул хиснең тагы бик күп синонимнары да бар шикелле. Гомумән, сезнең цивилизация һәм культурагыз ачлык белән мәхәббәт инстинкты нигезендә үсеп чыккан, ə гыйлем һәм белемгә омтылу инстинкты сездә шактый яшь әле,
— Бездә ачлык инстинкты инде яшен яшәгән һәм хәзер үлеп килә, ə менә белемгә сусау һәм мәхәббәт мәңгелек! — дидем мин аларга.
...Инде юлга чыккач Грета мине туктатты да:
—Сез мактанчык, Орнит! — диде.
—Мин — кеше! — дидем мин, аны җитәкләп.
—Без — кешеләр,— диде Грета Ассони, уйланып кына. — Без —
кешеләр...
Һәм без, кулга-кул тотынып, кунакчыл планета буйлап алга атладык.
Юлда ул-бу булмады. Такыр җирдән өч-дүрт сәгатьләр барып, көн кичкә авышкач, рацияне тоташтырдык. Бу юлы чакыру сигналлары көттереп тормады:
— Комета! Комета! Координаталарыгызны бирегез! Без 50 нче квадратта. Комета! Координаталарыгызны әйтегез!
Ə яңадан бер сәгатьтән без офык читендә тузаннар туздырып килүче космомобильне күрдек.
ШАРТЛАМАСЫН
Ишекне шаран-яра ачып, бүлмәгә берәү йөгереп керде, керде дә бик көр тавыш белән: "Хелло! Сәлам, Генри!" — дип кычкырды.
Киң, озын өстәл янында, берсе өстенә берсе өелгән аппаратлар, төрле яктан сузылган электр чыбыклары пәрәвезе артында нидер язып утырган кеше сискәнеп куйды, аягүрә басты һәм беркадәр карап торгач:
—Ə... бу синме, Альберт? — диде.
— Нәкъ үзе, картлач, бу — минем персона,— диде тегесе һәм җитез атлап түргә узды. Кочаклаштылар.
Моннан биш-алты ел элек, колледжда укыган чакта, алар аерылмас дуслар иде: эреле-ваклы ресторан-кафе-ларны бергәләп айкап йөриләр, әле малайлык чыңлап торган нәзек тавыш белән сүгенгән булалар, нечкә билләр артыннан озак кына карап калалар да, икесе берьюлы тел шартлатып, тыела алмыйча көләргә тотыналар иде.
Колледжны тәмамлагач, аларның юллары аерылды. Генри фән сукмагыннан китеп барды, ə Альберт Линкольн үзенең банкир әтисе белән Европага юл тотты.
—Син картайгансың, ак битле җен! Җитмәсә, кырынмагансың да!
Генри, елмаеп, төк баскан ияген уды.
—Аның каравы, син чын джентльмен, Европа ничек шомарткан
үзенне!
Дуслар, кулга-кул тотынышып, стена буендагы кәнәфигә таба
атладылар.
— Бирегәрәк утыр,— диде Генри, кәнәфинең чистарак җирен күрсәтеп. Ул күзлеген салды да, кәнәфи ертыгыннан чыгып торган паролон кисәге алып, пыялаларын сөртте.
—Ни хәлдә яшисең, Генри? Бу синең үз лабораторияңме? Күпме
тузан...
— Үземнеке. Абзый вафат булгач, кәгазь фабрикасы үземә генә калды. Мин аны саттым да лаборатория оештырып җибәрдем. Шәһәр ерак. Тыныч, һичкем борчымый, мәшәкатьләми.
Альберт бүлмәне күздән кичерде. Киштәләр генә түгел, тәрәзә төпләре дә эреле-ваклы реторталар, колбалар, бихисап пыяла көпшәләр белән тулган, бер почмакта әкәмәт формалы антенна һәм тонык көзге тора, өстәл асларына аккумуляторлар, гальваник батареялар өелгән иде. Кая карама, шунда китаплар, журнал комплектлары аунап ята. Стенага химик элементлар таблицасы һәм дөнья картасы эленгән.
—Димәк, кесәң такыр?
— Буп-буш, валлаһи! — дип җавап кайтарды хуҗа кеше һәм кесәләренә шап итеп сугып куйды. — Ə син һаман типтерәсеңме?
— Менә монда инде ялгыштың, картлач. Мин хәзер, атакай әйтмешли, ир уртасы кеше, булачак финансист. Мине утрак тормышка күчереп, тагын да кулайрак ярдәмче итү нияте белән, кәләш тә табып бирде...
—Әтиеңме?
— Әйе,— дип күз кысты Альберт Линкольн. — Гомумән, минем киләчәк ачыкланды.
— Сәяхәтче булу турында хыялларын? Ялгышмасам алты-җиде ел элек син гел шул турыда сөйли идең бит,..
Альберт аскы иренен күпертте:
— Алары яшьлек җүләрлеге,— диде ул, кулын селтәп. — Жир шары дигән мескен планетада билгесез "ак таплар" юк бит инде. Миннән Скотт та, Амундсен да чыкмаячак, ə уртакул буласым килми. Беләсеңме, минем долларларым сәяхәт итәр. Бу яктан дөньяны шаулатырга исәп.
Яшь бизнесмен бәхетле кыяфәт белән галстугын төзәткәләп алды. Аңардан үз-үзенә һәм иртәгесе көнгә ышанганлык, көч һәм сәламәтлек аңкып тора иде. Ул портсигар чыгарып нәфис бармаклары белән Генрига сигарет тәкъдим итте.
— Сине эзләп табуның сәбәбе дә шул,— дип дәвам итте Альберт,— туемда егет чак дусларым булуын телим. Жирән Рейнига, башкисәр Стефанга, "төн бүресе" Эд-мондка — барысына да хәбәр иттем. Ə сине, картлач, көч-хәл белән генә таптым — ерак качкансың.
Альберт сигаретын кабызып, җәелеп утырды да, авызын түгәрәкләп, төтен боҗрасы җибәрде:
— Син мине гафу ит, һаман үзем турында гына лыгырдыйм. Шунысына төшенә алмыйм: син химия беләнме, радиотехника проблемалары беләнме мәшгуль? — диде ул, бүлмәдәге җиһазларга ишарәләп.
Хуҗа үзенең бәхетле дустына кырын гына карап алды да, тәмәке төтененнән тончыккандай, ютәлли башлады.
— Аңламас дисеңме? Хәер, онытып та бетергәнмендер инде. Мегагерц, стильб, нейтральләшү реакцияләре һәм башкалар, һәм башкалар, дөресме?
Альберт кулларын уа-уа кеткелдәп алды. Аннары, дустының һаман дәшмәвен күреп, туңган кеше шикелле иңбашларын кочаклап утырды.
— Юк, күрәм, онытмагансың,— диде аңа Генри. Анын тавышында кырыс металл чыңы ишетелеп киткәндәй булды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды, елмаеп куйды һәм сүнгән сигаретын идәнгә ташлады.
— Мин дә вакытны бушка уздырмадым, Альберт, — дип сөйләп китте ул. — Синең күзләрең әүвәлгечә үткер: мин химик, радиотехник, өстәвенә теоретик физикадан да читтә тормыйм. Мондый универсальлек хәзер сирәк бит, шулай түгелме?
— Әйе, хәзер фәнне аерым кешеләр түгел, зур-зур коллективлар алга этәрә бугай.
— Ансы шулай... тик материал һәм акча җитәрлек булганда, ялгыз галимнәргә дә эш байтак әле...
Фән турында сөйли башлагач, Генриның йөзе яктырды, тавышында ят итү — дошманлык сизелми иде инде. Альберт Линкольн да җитдиләнде, аның күзләрендә кызыксыну катыш көнләшү кебегрәк бернәрсә чагылып китте. Дөресен әйткәндә, ул үзенең яшьтәшләренең уңыш казануын, дан, шөһрәткә ирешүен өнәп бетерми иде. Хәер, ул моны беркайчан да сиздерми, көнләшүен бик тирән яшерә иде.
Генри пышылдап сөйләүгә күчте:
— Менә өч ай инде мин газапланам да, шатланам да. Уйлап тапкан
нәрсәм мине әле күкләргә күтәрә, әле коточкыч куркыта...
Альберт Генриның җилкәсенә кулын салды:
— Ачышың белән котлыйм,— диде ул дустанә рәвештә,— ләкин син бик борчыласың...
—Әйе, борчылам. Күңелемне нидер тырный...
Генри тузанлы өстәлгә таянды да уйга чумды. Шыксыз лабораториядә уңайсыз тынлык урнашты, фәкать тәрәзә аша көзге җил сызгырганы һәм стенага эленгән борынгы зур сәгать текелдәве генә ишетелә иде. Альберт сүз башларга базмады. Ул читтән-читтән генә дустына күз салгалап алды. Берничә минут шулай узып китте.
Ниһаять, Генри башын күтәреп, тузгыган чәчләрен төзәтеп алды һәм
кыска гына:
—Теләгең булса, күрсәтәм,— диде.
...Алар чирәм баскан ишек алдыннан, тар сукмак буйлап, куаклыкка таба атладылар. Текә яр буенда озын-озын такталардан укмаштырып, түбәсен сырлы калай белән япкан бер каралты күренде.
Генри халат кесәсеннән ачкыч алып, зур йозакка ярата алмыйча шактый азапланды. Йозакны ачкач, ул ниндидер бер яшерен кнопкага басып алды. Калын ишек шуннан соң үзе ачылып китте. Ләкин әле бу соңгы ишек түгел иде. Тагы бер тимер рәшәткәле ишекне үтәргә туры килде.
— Төрмә кебек,— дип мыгырдап куйды Альберт. — Әллә караклардан куркасыңмы?
—Галим караклардан,— дип җавап кайтарды хуҗа, электр лампасын
кабызып. — Йозакны ике-өч тапкыр алыштырдым инде, менә бүген дә бозылган шикелле... Кемнәрдер кызыксына...
Брезент белән капланган әрҗәләр арасыннан ян белән генә узып, тынчу амбар эченә үттеләр һәм урталыктагы өстәл янына килеп тукталдылар. Хуҗа кунагына урындык күрсәтте.
— Тәҗрибәләремне мин менә шушында ясыйм,— диде Генри. — Ачышым да шушында туды...
—Пьер һәм Мария Кюрилар кебек икән,— дип сүз кыстырды аның
кунагы.
— Әйе, әйе, алар да иске амбарда эшләгәннәр... — дип, Генри дустына игътибар белән күз төшереп алды. — Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле,— диде ул аннары. — Я, ярый...
— Мин колакларымны торгыздым,— дип елмайгандай итте Альберт Линкольн, җайлабрак утырып. — Тыңлыйм.
— Атом энергиясе турында да мәгълүматларың бардыр дип уйлыйм,— дип сүзгә кереште Генри.
— Европа җилләре очыртып бетермәгән булса... Шулай да син аңлатыбрак сөйлә, зинһар.
— Ə заманында син физиканы әйбәт сукалый идең бит,— дип башын чайкады хуҗа һәм сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, атом реакцияләре вакытында гаять күп энергия бүленеп чыга. Ләкин атомнарның мондый үзгәрешләре җирдәге табигать шартларында шактый акрын бара... Лабораториядә исә бу реакцияләрне бик нык тизләтергә мөмкин. Атом бомбасы нәкъ шундый лаборатория инде — шартлаган чакта ул бик кыска вакыт эчендә ифрат күп микъдарда энергия аерып чы гара һәм бу көч зур җимерүләр ясый ала... Хиросима белән Нагасакины, гранит ташларны елаткан фаҗигане, йөз меңләгән корбаннарны исеңә төшер. Нур авыруы әле бүген дә, ун еллар үткәч тә, корбаннарын чүпләп тора...
—Болары бик билгеле нәрсәләр бит,— дип бүлдерде аны Альберт.
Генри, сөйләүдән туктап, кулы белән кискен хәрәкәт ясады:
— Билгелесен билгеле, — дип пышылдады ул, — тик без моны
онытабыз... искә төшермәскә тырышабыз...
Альберт башын иде.
—Ə мин... мин менә шул атом бомбасының үзенә каршы корал уйлап
таптым!
Бу горур сүзләр Альбертны сискәндереп җибәрде.
— Юк, мин акылдан шашмаган,— дип көчәнеп кенә елмайды Генри. — Син башта тыңлап бетер. Менә күр.
Ул авыр тимер шкафның үтә калын ишеген шыгырдатып ачты да аннан берничә пробирка алды: "Монда Уран 235,— диде ул,— ягъни җимергеч коралның төп өлешен тәшкил итә торган матдә. Күрәсең, мин аны кулымда тотып торам. Ул бөтенләй куркынычсыз, шартларга исәбеңдә дә юк. Нилектән? Чөнки шартлау килеп чыксын өчен чылбыр реакция башлану — ягъни бер атомның таркалуы башкаларына да тәэсир итеп реакциянең күз ачып йомганчы булып үтүе кирәк. Моның өчен исә уранның күбрәк булуы, уран микъдарының "критик массага" җитүе яки артыграк булуы шарт. Минем кулымдагы бу матдә миллиграммның меңенче өлешләре кадәр генә, шул сәбәп ле таркалу процессы бик акрын бара. Аңлыйсыңмы?
Тын калган Альберт, карлыкканрак тавыш белән:
—Әйе, төшенәм,— дип җавап бирде.
Генри бер пробирканы амбарның аргы башына илтеп калай киштәгә куйды. "Хәзер мин аны шартлатам",— диде ул, тагы елмаерга тырышып. Альберт сикереп торды да аның кулына ябышты:
—Ташла! Кирәкми!
— Бу тәҗрибәне мин күп мәртәбә кабатлап карадым,— диде Генри, кулын ычкындырып һәм:—курыкма! Мин үлемне үтерәм бит,— дип өстәде.
Әйтүе булды, стенадагы рубильникның сабын аска тартып төшерде. Нәрсәдер жуылдый башлады, өстәлдәге параболик көзгенең үзәге очкын чәчрәтеп яктырып куйды, һәм шул мизгелдә авыр артиллерия тубыннан аткандагы кебек каты шартлау цемент идәнне тетрәтте. Альберт күзләрен чытырдатып йомды, аның йөзенә эссе һава ташкыны китереп бәрде. Кайдадыр пыяла коелып төште, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. Аннары каралты тагы бер кат калтырап алды. Тишекярык-лардан әче тузан болытлары үрмәләп чыкты.
Генри янып-пешкән дустына таба борылды.
—Аңладыңмы?—дип сорады ул.
Тегесе, телсыз калгандай, ияген генә какты, аннары төчкереп жиборде.
— Куркыныч,— диде ул, аңга килеп, — ләкин мин һични аңламадым,
ихластыр!
—Моның нәрсәсе аңлашылмасын? Атом бомбасына җиназа бу!
—Шулай укмы?
— Алайса, мин сиңа булачак, дөресрәге, булмаячак сугышны кинематографта күрсәтәм. Рәсемнәрен үзем эшләдем.
Ул киноаппаратны өчаякка бастырып көйләп куйды, экран урынына ниндидер иске җәймә элде, аннан соң утларны сүндерде. Экранга якты шакмак килеп төшүгә, якында гына динамик шыгырдый башлады.
Объектив күк йөзенә төбәлгән. Анда кургашындай авыр болытлар
агыла.
Диктор Генри тавышы белән: "Безнең ракеталар дошман иле чикләренә якынлаша",— дип игълан итте. Каралжым болытлар төркеме арасыннан өчпочмак койрыклы ракеталар күренде. Аларга дәһшәтле бомбалар төялгән...
Аннары объектив җиргә юнәлтелде.
Бөдрә урманнар артында яшел уҗым квадратлары, бакчалар, елан шикелле боргаланган инешләр, тасма елгалар, көзге күлләр, уенчык авыллар; тагы да арырак шәһәрләр, электр линияләре, фабрикалар...
Җирдә тормыш кайный.
Экраннан бәләкәй арбалар тартып аналар узып китте. Нәни генә бер
малай йөгереп килеп футбол тубын күккә чөйде. Əнə ул борынын тарткалап югарыга карап тора...
...Болытларны айкап, җан өшеткеч улау һәм сызгыру авазлары
чыгарып, ракеталар килә...
Шул вакыт дикторның карлыккан тавышы "Юк!" — диде. Кинопроектор янында басып торган тере Генри да: "Юк!" дип өстәде.
...Чик буендагы автомат сакчылар һәм радиолокаторлар ерткыч кошларны бик тиз капшап таптылар. Контрстанцияләрдә аппаратлар эшкә кереште. Ачык мәйдандагы зур параболик көзгеләргә җан керде. Алар, салмак кына борылып күз камаштыргыч чаткылар чыгарып ракеталарга таба электромагнитик дулкыннар көлтәсе җибәрделәр. Бер, ике. Тагы ике көлтә. Тагы...
Экранда зур план белән кара ракеталар күрсәтелде. Кинәт алар яктырып киттеләр һәм, утлы шарларга әверелеп, күз ачып йомганчы юкка чыктылар, парга — томанга әйләнделәр!
...Кояш чыкты. Кар сулары акты. Боз кузгалды. Күзгә күренеп башлады...
— Фильм тәмам,— диде Генри, бүлмәне яктыртып. Ул, кулларын халат кесәләренә тыгып, җиңүче кыяфәтендә басып тора иде.
— Бу... бу бик хәтәр нәрсә бит!—диде банкир Линкольн, әле һаман күзен экраннан ала алмыйча. Электр яктысында аның йөзе акшарлаган кебек күренә иде. — Синең нурларыңнан берничек тә сакланып булмыймыни?
— Мөмкин түгел! Мин уран кисәкчекләрен калын металл һәм ярты метрлы бетон экран эченә яшереп карадым. Ләкин бу нурлар өчен тоткарлык юк. Сугышны паралич сугачак!— диде уйлап табучы горур кыяфәттә.
Альберт эшләпәсен салып куйды, кулъяулык алып битен, муеннарын
сөртте:
— Син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы, Генри?—дип сорады ул,
шактый кискен итеп.
—Әлбәттә.
— Юк. Аңламыйсың. Бала булма, дустым. Әгәр бездә бомбалар булмаса, ике ел эчендә безне кызыллар басып китәчәк. Демократиягә, шәхес ирегенә, ахыр чиктә үзенә үк үлем белән яныйсың син, картлач.
Генри иңнәрен җыерды, күзлеген рәтләп куйды.
Альберт Линкольн иренен тешләп уйланып торды да:
— Хәер, әгәр атом бомбалары эшкә ярамаса без гадиләрен
кулланырбыз!— диде.
— Ай-һай! Шул ук дулкыннар сериясе, резонанс ешлыгын белеп эш иткәндә, теләсә нинди ягулыкны һәм шартлагыч матдәне кабызып җибәрә ала. Принципта мин һәртөрле матдәне таркатуга да ышанам, моның өчен куәтлерәк энергия чыганагы гына кирәк.
—Искиткеч! Икенче Эдисон син, картлач!
Уйлап табучы башын чайкады.
— Мин гений түгел,— дип каршы төште ул.— Мин вөҗданым кушканны эшләдем, бары шул гына. Һәм бу бәлкем, аккош җыры шикелле, минем соңгы хезмәтемдер. Хәер, мин булмасам, моны һичшиксез бүтән кеше ачкан булыр иде.
Альберт аны сагаеп тыңлап торды.
— Бу хакта әлегә беркем дә белмиме?—дип сорады ул, урындыкларга утырышкач.
—Әлегә юк,— диде галим, уйланып кына.
— Монсы яхшы, Генри. Ләкин син бер ялгызың эш түнтәрә алмассыңдыр... ярдәм кирәкмиме сиңа?— Генриның ачылып китмәвен күргәч, Альберт сүзне икенчегә борды.— Син бер ялгызыңмы? Экономкамазар да тотмыйсыңмы?
— Мин ялгызлыкка күнегеп беттем инде. Азык-төлекне күрше фермадан алам. Айга бер, кайда бер дигәндәй, шәһәрне әйләнеп кайтам.
— Ялгызак! Дәрвиш! Ə заманында син чибәрләр тирәсендә чуала идең бит!— дип шаркылдаган булды Альберт.— Дженнины оныттыңмы?
— Дженнины?— Генри маңгаен җыерып уйлап алды.— Әйе... Дженни Уилки. Хәтерлим. Ул кайда хәзер?
—Аңардан киноактриса чыкмады, Генри. Биржада машинистка ул.
— Ничек алай?— Генриның тавышы бик борчулы чыкты.— Ə Дженниның абыйсы, шагыйрь Уилки?
—Əhə, Робинзон, син якты дөньяны онытып ук бетермәгәнсең икән
әле!
—Син сорауга җавап бирмәдең, Альберт.
— Уилки утыра,— диде Альберт, читкә карап.— Иң каты режимлысында. Син бер дә газеталар укымыйсыңмыни соң? Хат та алмыйсыңмы? Язмыйсыңдамы? Ай-яй...
—Уилкины ни өчен утырттылар соң?
— Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. Демонстрацияләрдә дә актив катнашкан бугай. Менә шул. Кызганыч, әлбәттә.
Амбар эче караңгыланып киткәндәй булды. Идән астыннанмы, стена эченнәнме күсе чыелдап йөгереп үтте. Әчкелтем тузан исе килә иде. Генри әкрен генә торды да, сәләмә халатын җилфердәтеп, ишекле-түрле йөренә башлады.
Тышта, ишек алдында агач яфраклары шыбырдап куйды. Тимер рәшәткәле тәрәзәләргә яңгыр тамчылары чирткәли башлады. Аннары коеп яварга тотынды.
Генри дөньядан аерылган кешедәй туктаусыз йөренә, кайчакта башын тотып ыңгырашып куя иде. Түшәм ярыгыннан муенына эре тамчы килеп төшкәч кенә ул туктап калды.
— Генри,— дип дәште аңа Альберт Линкольн, өлкән кешеләр шикелле ягымлы итеп,— кил әле. Утыр. Менә шулай.
—Я, тыңлыйм,— диде тегесе, ләкин үз уйларыннан айнып җитә
алмыйча.
— Менә нәрсә, картлач: сиңа уйлап тапкан нәрсәңне онытып торырга туры килер.
Альбертның сүзләрендә киңәш итүдән бигрәк, боеру һәм таләп, шул ук закытта хәйлә-мәкер дә сизелде.
—Миңамы?
—Әйе. Онытып торырга.
Генри яшьлек дустының салкын күзләренә туры карады:
— Юк,— диде ул, нык итеп,— һәм аннан соң... кабатлап әйтәм, минем баш җиткәнгә бүтәннәрнең — әйтик, французларның да башы җитмәс дип уйлыйсыңмыни син?
— Анысы барыбер. Без аларның бугазыннан тотып алырбыз. Бөтен аппаратураңны, сызымнарыңны, теоретик исәп-хисапларыңны... илтеп тапшыр. Шуннан да хәерлесе юк. Долларларың дәрья булып агар. Ләззәткә чумарсың, картлач, ə?
—Ə тапшырмасам?
— Ул вакытта мин синең урында булырга теләмәс идем,— диде Альберт Линкольн, бармакларыннан рәшәткә ясап күрсәтеп,— черерсең. Хөр җәмгыятькә аяк чалырга сиңа берәү дә ирек бирмәс. Генри сискәнеп куйды
— Минем фәнни хезмәтләрем турында беркем белми ич әле. Кем генә хәбәр итәр икән?
—Мин, — дип әйтеп салды Альберт Линкольн, көттереп тормастан.
Генриның йөзенә кызыллык йөгерде, яңакларына каты төерләр калкып чыкты, күзләрендә ут уйнады. Ул Альберт каршысына килеп басты да изүен ычкындырып җибәрде:
— Хәтереңдәме, Альберт,— диде ул, тыны кысылып,— колледжда чакта без юк кына нәрсәдән бер сүзгә килешкән идек?— Генри йодрыгын дустының борын төбенә үк китерде.— Минем йөнтәс йодрыгымны оныттыңмы?
—Кызма, картлач.
Ләкин Генри селтәнгән иде инде. Альберт атылып торды да урындык артына чигенде һәм кесәсенә тыгылды.
— Аңга кил,— диде ул, пистолетын төбәп,— көч безнең якта. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган.
Генри дер-дер калтырана иде. Анын йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул дошманына ташланырга әзерләнгән юлбарыска охшап калган һәм алга ыргылу өчен Альбертның бер сүзе, бер хәрәкәте житәр кебек иде.
— Ах, син, хәшәрәт,— диде ул буылып һәм хәле китеп урындыкка ауды,
— Нишләмәк кирәк,— диде Альберт Линкольн.— Син, кошчыгым, инде ике ел буена күзәтү астында торгансың. Һәр адымың билгеле... Парижга, мсье П.га хат язган идеңме? Әйе, син анда бөтен уйфикерләреңне, планнарыңны тәфсилләп язгансың. Хатың, әлбәтгә, барып җитмәгән.
—Адәм актыгы...
— Озын сүзнең кыскасы, сөеклем, сине изоляцияләргә туры килә. Үзең гаепле. Милли иминлек комиссиясе миңа сине көйләү-сыйпаштыру бурычын йөкләгән иде. Ə син ахмакланасың.
Альберт пистолетын кулыннан төшермичә генә чигенеп барып ишекнең биген күтәрде.
— Тукта, якын килмә!—дип кычкырды Генри ишектән күренгән кораллы кешеләргә.—Якын килмәгез, юкса мин барыгызның көлен күккә очырам!
Ул шартлаткыч аппаратның тоташтыру кнопкасына үрелде.
Ишетелер-ишетелмәс кенә булып пистолет атылды. Генри акрын гына урындыктан авып төште.
— Ашыктыгыз, мистер Линкольн, — диде шымчы ларның берсе. Ул Генриның гәүдәсен чалкан яткырып маташа иде.— Нәкъ йөрәгенә тигән. Мәрхүм безгә исән килеш күбрәк файда китергән булыр иде.
— Ашыктыгыз, имеш! Ə сез бу җәһәнном машинасының ниләр җимертә алуын беләсезме? Әгәр кнопкага басып өлгерсә, сездән пар болыты гына калган булыр иде!
Альберт Линкольн, пистолетын кесәсенә салып, кулъяулыгы белән тирләгән уч төпләрен сөртте һәм яулыкны идәнгә ташлады.
— Мин азаттыр бит?— диде ул өлкән шымчыга. Аның бу шакшы эшләрдән тизрәк котыласы килә иде шикелле.
— Кайбер формаль нәрсәләр генә калды... Бераз көтегез,— диде шымчы һәм ашыгыч күрсәтмәләр бирергә тотынды.
— Сержант! Хәзер үк лабораториягә! Бер генә кәгазь кисәге дә калдырмаска! Чүп савытларын чистартыгыз. Җиһазларга кагылмаска.
—Ə сез,— чормага! Күгәрчен оядамы-юкмы, шуны карагыз.
—Өстәл тартмаларын бушатырга!
— Ə сез үзәккә шалтыратыгыз. Гыйльми агентны җибәрсеннәр. Мондагы нәфис аппаратларны безнең бозып ташлавыбыз бар.
Өлкән шымчы үзе Генриның һәр кесәсен актарып, әйләндереп чыкты. Кече габаритлы радиометрны, дулкын үлчәгечне, секундомер кебек нәрсәләрне ул сакланып кына өстәл читенә алып куйды һәм кәгазьләрне күздән кичерә башлады. Ул кабалана - кабалана нидер эзли иде. Альберт Линкольн исә, үз эшен бетергән бер кыяфәт белән, стенага сөялеп йотлыгайотлыга тәмәке суыра иде.
— Сез күгәрчен турында сорамадыгызмы?— диде аңа шымчы, кәгазьләрдән башын күтәрми генә.
—Җае чыкмады...
— Шәп түгел. Әгәр дә мәгәр күгәрченнән җилләр искән булса... Әй, сез— чормадагылар! Кая олактыгыз?!
Дөбер-шатыр килеп түбәдән ике полисмен килеп төште. Алар өстәл янына басып үрә каттылар.
—Оя буш, шеф.
— Буш, әлбәттә!— дип кычкырып җибәрде өлкән шымчы, ниндидер бер кәгазьне күзләренә якын китереп.— Менә! Хат дүрт көн элек язылган һәм, башымны кисмәгә бирәм, шул көнне үк күгәрченгә тагып җибәрелгән... Ачык авызлар без, ләгънәт төшкере!
—Гафу итегез, мистер...
Шымчы Альберт Линкольнга ачулы караш ташлап дорфа гына:
—Мистер Ральф, Линкольн әфәнде!— диде.
—Мистер Ральф, хатта ниләр бар соң? Бәлки...
— Аппаратның тулы эскизы. Таблицалар. Формулалар. Кыскасы, безнең бөтен тырышлыгыбыз җилгә очты. Тулы фиаско. Хат Парижда инде. Ə без мистер Генрины беркатлы дип уйлаган идек...
Өлкән шымчы маңгаен учлап тотты.
— Бомбага көн бетте,—диде ул, кызарган күзләрен уып. —
Сугышыйм дигәнгә ук-җәя, балта-сөнгеләр, кылыч-хәнҗәрләр дә, чукмарлар гына калды...
"Ə мин быел өстәмә ялдан колак кактым бит",— дигән уй аны аерата
борчый иде.