tt-books-cyrillic / bylatypov /Бүләк_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
БҮЛӘК
Хикәянең тексты Аяз ага Гыйләҗевның 2014 елда басылган VI җилдлек Сайланма әсәрләр җыелмасының II җилденнән алынды. Сканлау, таныту, тикшереп укып чыгу һәм китап калыбына күчерү "Армут" берләшмәсе тарафыннан башкарылды.
Балалар, үсеп җитеп, төрле якка тара
лыштылар. Аларның берсе генә дә
ата-ана янында калырга риза булма
ды. Алар күптәннән инде кичләрен
икәүләп самавыр янында үткәрәләр. Гыйльмулла абзый, йорт башы кеше буларак, түргә утыра. Канәгатьләнеп изүен чишеп җибәрә дә муенына йомшак тастымал сала.
Ул шактый юанайган гәүдәле, түгәрәк башлы, җиз төсле чәчле. Инде ничә еллар ит-кош трестында бухгалтер булып эшли. Ят кешеләр юкта, башын ялтырап беткән кәләпүше белән каплап куя ул.
Карчыгы самавыр артына елыша, чәй ясый, тәм-том китереп тора.
Бүген Гыйльмулла абзый, алтынчы чынаягын эчеп каплыйм гына дигәндә, нидер исенә төшеп, карчыгы Хәерлебанатка борылды.
— Анасы, - диде ул. - Инде кеше-мазар киләсе
Хәерлебанат сүзсез генә чыгып киткәч, ул үз-үзенә сөйләнеп алды:
— Шулай ялгыз гына тәмләп чәй эчүләргә ни җиткән? Белмиләр бит шуның кадерен. Якшәмбе җитте исә, култыклашып киләләр дә керәләр. Табыныңда чит кеше булганда, ризык йөрәккә ятамы?
Абзыйның бу сүзләрне кемгә төбәвен белү кыен, чөнки күптәннән инде бу йортка кунак булып та, болай гына да килүче юк иде. Әйе, бик күптәннән.
Алъяпкычына алмалар салып, карчыгының ишектән керүе булды, бик әче генә итеп звонок шалтырады. Гыйльмулла кәләпүшен салып тиз генә кесәсенә тыкты да җәһәт кенә карчыгына борылды:
— Нәрсә катып калдың? Берәр ач әрвахтыр инде. Алмаңны яшер дә, бар, ач! Чәй эчеп бетереп кенә тора идек әле диярбез.
Бераздан Хәерлебанат үзе генә килеп керде.
— Йә, кайсы шайтаны йөри анда? - диде карты.
— Песи, - диде карчык тыйнак кына.
— Ничек инде ул песи? Песи ничек шалтыратсын, юләр!..
— Мин песи шалтыраткан димим. Песи безнең ишек төбендә елап утырган. Берәү үтеп бара икән. Песиегезне кертегез дип шалтыраттым, ди. зый усал гына. - Песине жәлләгән! Менә тинтәк!
Яңадан өстәл тирәсенә утырыштылар. Хәерлебанат өстәлгә берничә алма куйды. Гыйльмулла шактый зур, ләкин озак ятканнан бөрешә башлаган алманы алып, бик ясканып, тешләрен батырган гына иде, кинәт:
— Ай, тешем! - дип кычкырып җибәрде. - Үлдем, үлдем, - дип чинарга ук тотынды.
Карчыгы да сикереп урыныннан торды, бер адым калмыйча, аның артыннан иярде:
— Ни булды соң, атасы? Тешең сындымы әллә? - дип өзгәләнеп сорады.
Гыйльмулланың урт теше сызлый башлады. Аның төне буе ничек интеккәнен, карчыгы ничек борчылганын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел.
Бары шуны гына әйтергә кирәк: туктаусыз аспирин, пирамидон суырудан аның аңкаулары телгәләнеп бетте, уң яңагы унлы куык кебек кабарып чыкты.
Яңагын җылытып та, салкынга тотып та карады ул. Кыргый тавышлар чыгарып идәндә аунады. Шау-шуга күршеләрне җыйды. Төрлесе төрле киңәшләр бирделәр, юаттылар, өйрәттеләр. Әмма каһәр суккан тешнең авыртуы басылмады.
Көч-хәл белән генә таң аттырдылар. Сәгатькә карый-карый гаҗиз булдылар. Ниһаять, Гыйльмулла чыгып китәргә җыенды. Хәерлебанат дәү белән картының шешкән яңагын каплады.
Өши күрмәсен берүк.
Юл буе күзенә ак-кара күренмәде Гыйльмулланың. Сыкрый-сыкрый больницага барып керде. Уңга карады: анда "Тәмәке тартмаска!" һәм "Чиратта бер-берегезне этешмәгез!" дигән такталарны шәйләде. Сулда, озынча бүлмәнең аргы башында, билет кассаларындагы кебек өч тәрәзәчек күренде. Ул, бияләе белән яңагын җылыта-җылыта, тәрәзә янына килде. Уртадагысы өстендәге "теш врачы" дигән язуны укыгач, эчке яктагы кызга дәште:
— Миңа теш врачына...
— Нәрсә-ә? - диде кыз, сузып кына.
— Теш врачына, дим, кайсы бүлмәгә үтәргә?
— Айдан егылып төштегезме әллә сез?
— Ничек ул "айдан"? - Гыйльмулла бияләйне яңагыннан тартып алды. - Алма ашаганда сызлый башлады.
Кыз пырхылдап көлеп җибәрде:
— Аны әйтмим, сәгать ничәдә килдегез сез?
— Нәкъ тугызда.
— Ә бездә кабул итү сигездә башлана.
— Йә?
— Шул. Сез соңга калдыгыз.
— Минме соңга калдым?! - диде, кыза башлап, Гыйльмулла. - Көнгә бер генә сәгать эшләргә кем рөхсәт бирде сезгә? Эш сәгатьләре бетте дип мине
— Сәгатьләр бетмәде, - диде кыз мөлаем гына, - талоннар бетте.
— Миңа нигә ул талон? Миңа врач бүлмәсен күрсәтегез!
— Иртәгә килерсез. Чиратсыз үткәрермен.
— Ә бүген?
— Нәрсә "бүген"?
— Бу теш белән нишләрмен мин? - диде, еламсырап, Гыйльмулла.
— Врачка кереп карагыз, бәлки, талонсыз да кабул итәр? Тик белмим, - диде кыз һәм тәрәзәчекне фанера белән каплап куйды.
Абзый икенче катка менеп китте. Теш врачы бүлмәсен тапкач, аптырап, шаккатып басып калды. Өреп тутырылган яңаклы, авызлары төрле якка чалшайган, кайгылы кыяфәттәге унбишләп кеше ишек төбендәге ак халатлы сестраны сырып алганнар һәм нигәдер шаулашалар иде. Сестра:
— Шауламагыз, зинһар, кайсыгызда бишенче талон икәнен әйтегез, - дип кычкыра.
Гыйльмулла төркемгә якынайды.
Сестра тагын бишенче талонны дәште дә, җавап бирүче булмагач, кулындагы исемлеккә карады.
Ул арада абзый:
— Миндә. Миндә бишенче талон, - дип кычкырды.
— Нигә телеңне йотып торасың, алайса, кер аңа юл бирделәр.
Аның талонсыз керүен белгән сестра бик яман ачулана башлады.
— Барыгыз, барыгыз! Чыгып китегез, - диде ул. - Талоны юк, ние юк, җитмәсә, алдап маташа.
Тавышка врач килде һәм Гыйльмулланың яңагына карап, сүзсез генә утырырга ымлады.
Үз гомерендә врач халкы белән бик аз эш иткән Гыйльмулла, өстәлдәге әллә нинди карга борыннарын, кыскычларны, без сыман әйберләрне күргәч, тәмам куркып китте, Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Утырды да, күзен кырынайтып, врачның кулын күзәтә башлады. Әмма врач карга борыннарына кагылмады. Пациентның авызын кечкенә көзге белән айкап чыкты да:
— Бәләкәй генә куыш... - дип куйды.
Аның салкынча йомшак бармаклары кагылганда ук абзыйга рәхәт булып китте. Авырту басылсын өчен ясалган уколдан соң ул өстеннән авыр йөк ташлагандай булды, һәм шунда гына врачның зәңгәр күзләрен, бик матур бөдрә чәчләрен абайлады. Ул бик озак итеп рәхмәтләр укыды.
— Тагын ике көннән килерсез, - дип озатып калды доктор.
Гыйльмулла урамга чыкса, дөнья яктырып киткән. Менә кеше дисәң дә ярый бу врачны! Тегеләй-болай гына итте дә кеше гомерен коткаиде, һичшиксез үләр иде. Тукта әле, аның хакында мактау кенәгәсенә бер-ике сүз язасы иде бит! Кире кайтырга ниятләп борылганда гына, аның күзе кибет витринасына төште. Әгәр врачка бербер нәрсә бүләк итсә? Иллә дә мәгәр яхшы була инде.
Ул, яңагын якасы белән каплаштырып, кибеткә керде. Исе китсен әле бер... "Кирәкми, кирәкми", - дияр инде.
Ә абзаң, эре генә тамак кыргалап: "Алыгыз, алыгыз, кулыгыз бик шифалы икән", - диячәк.
Татлы уйлар аның күңелен кытыклады. Ә күзе бик матур бер савытка төште. Хушбуе, пудрасы бар. Хатын-кызга шуннан башка ни аласың инде. Тик гарнитурның бәясе йөз дә сигез сум икәнен белгәч кенә, аның теше яңадан сызлаган кебек булып китте, һм-м... Булсын! Йөз сигез сум түгел, мең сум булсын! Жәллиме соң Гыйльмулла! Ул кесәсенә тыгылды һәм, башына яңа фикер килеп, туктап калды. Ике көннән тагын килергә кушты бит. Шул көнне генә алып барсам?..
Шундый карар белән ул өенә кайтты.
Бүләк ике көн буе аның исеннән чыкмады. Эшкә барганда да, кайтканда да кибеткә керергә гадәтләнде. Моңарчы бөтенләй кызыксынмаган әйберләрнең бәяләрен белеп бетерде. "Хатын-кызга ниндирәк бүләк кулай була", - дип, кибетче кызлар белән кат-кат киңәште. Иртәгә кер килде. "Ул хушбуйның очсызрагы да була түгелме соң? Бүләк ул - инә дә бүләк, дөя дә бүләк. Зурлыгындамыни эш?.." Йөз дә сигез сумлык хушбуйлы савыт аның төн йокысын качырды, төшләренә кереп җәфалап бетерде.
Иртән Гыйльмулла абзый больницага коры кул белән генә китте. Әмма бүләк бирергә дигән карар аның күңеленә урнашканнан-урнаша барды.
Тагын таныш креслога утырырга туры килде. Бу юлы врач аны иске танышы кебек каршы алды. Сорашты, авызына көзгеләр, әллә нинди кәкре тимерләр тыгып бутады. Ике көннән тагын килергә кушып җибәрде.
Чыгуга ул: "Һе, җиңел дә эшли инде бу, каһәр!" - дип уйланды. Кибет яныннан үткәндә, аның хәтеренә нәзере тагын килеп төште, һәм витринага куелган әйберләрне тәрәзә аша гына күзәтә башлады, "Һәрбер теш караган өчен йөзәр сумлык бүләк ала башласа, күбрәк булыр шул... врачка да... Әллә менә шушы утыз сумлык хушбуйны гына алыйммы? Шешәсе дә бик матур күренә, кәгазе дә. Киләсендә кыстырып бармый булмас".
Ул бүләк хакында күршеләре белән дә гәпләште, бергә эшләүче иптәшләренә дә сөйләде. Түзмәде, серне беркөнне карчыгына да чиште. Хәерлебанат: ды.
Тагын барды. Больница ишеге төбен саклау аны ялыктыра башлады. Врачлар артык озак маташалар, юк сораулар биреп, кешене юри озаграк тоталар кебек күренде аңа. Бухгалтерларча төгәллек җитми шул аларда. Вакытның кадерен белмиләр. Әмма Гыйльмулла больницага килергә мәҗбүр шул. Тешенең куышын чистарттырды, сынау өчен ямау да салдырды. Йөри торгач, актыккы көн дә килеп җитте. Врач әйтүе буенча, бүген соңгы кабат ямау салынырга тиеш иде.
Ул килгәндә, гадәттәгечә, байтак кеше җыйналган иде. Күптән йөрүче булганга, бүлмәгә чиратсыз гына үтеп китәргә торганда, аңа кизүдә торучы сестра:
— Сез врач Хөснетдиновагамы? Килеп җитмәде шул әле, - дип туктады.
Арттарак торучылар зарланып алдылар:
— Бу нинди тәртипсезлек?! Сигез тулганга ун минут бит инде!
Гыйльмулла, чыраен сытып, буявы купкан урындыкка барып утырды. Бүлмәдәге дару исе аның күңелен болгатты, косасын китерде. Ул минут саен диярлек чалбар кесәсеннән иске зур сәгатен чыгарып карады да эчтән генә сүгенеп алды. Тагын ун минутлар чамасы вакыт үтте. Авырулар бердәм дулкынлана, кыза башладылар. Шау-шу эчендә кизү сестраның сүзләре дә югалып калды.
— Жалу кенәгәсен- 1б1и-регез! - дип кычкырды Гыйльмулла. - Жалу кенәгәсен!
* * *
Врачның соңга калуының сәбәбе бик гади булып, ул эшкә килгәндә, трамвайда берәү авырып киткән иде. Хөснетдинова, аңа ярдәм итеп, больницага озатышып йөреп, бераз тоткарланган иде.
1958