tt-books-cyrillic / bylatypov /Безнең өй өянкеләр астында иде…_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
Миргазиян Юныс
Безнең өй өянкеләр астында иде...
Газиз Мөхәммәтшинга багышлыйм
Кыска вакытлы, һич көтелмәгән кайбер очрашулар да бик озакка хәтергә кереп кала икән. Ике генә тапкыр күргән бер карчыкны мин гомергә оныта алмам шикелле.
...Пароходыбыз Генуя портында торган чакта, без Италиянең халык герое Рязань тимерчесе Федор Полетаевның каберенә чәчәкләр куярга барган идек. Үзебез теләп түгел, мәҗбүри, пропаганда өчен куйдырталар иде чәчәкләрне. Урыс солдатының батырлыгын дөньяга таратыр өчен. Телисеңме-юкмы барырга кирәк иде Генуя зиратына. Зират тау битендә. Өстә таулар. Алар Швейцариягә барып җиткәнче тезелеп киткәннәр. Зиратны төньяктан искән салкын җилләрдән саклап торучы тау сырты Канто Лупа — Бүре җыры дип атала. Галимнәр ачыкларлар әле татарлар белән борынгы римлеләрнең totemнapы уртак булуын. Кем башлап изгеләштергән бүрене: безме, борынгы римлеләрме?
Аста диңгез. Лигур диңгезен көньяктан Корсика һәм Сардиния атаулары каплап торганлыктан, монда давыл сирәк була. Генуяның атаклы Стальено зиратына керсәң, тәэсирләнми чыга алмыйсың. Зираттагы мәрмәр һәйкәлләр дә кеше кайгысына кушылып елыйлар, вакланмаска, адәм баласына яшәргә өндиләр шикелле.
Нигә кирәк инде мондый кыйммәтле матурлык? Үлгән кешегә нинди кабер дә барыбер түгелмени? — ди кочегар Трак.
Штурман Маркин аның фикере белән килешми: Надан кеше син, Трак. Кабер бизәү — кеше заты үлгәч тә кадерен югалтмый дигән сүз ул. Гуманизм кагыйдәсе җир йөзендә безгә кадәр яшәгән кешеләрне дә хөрмәтләргә куша. Адәм баласы исән чакта гына түгел, дөнья куйгач та бәясен югалтмый дигән сүз бу. "Поэтан" батырның каберендә яңа чәчәкләр бер дә бетеп тормый. Генуя портында якорь ташлаган һәр судно экипажы диярлек бу кабергә чәчәкләр салып китә. Советлар Союзыннан килеп Италия азатлыгы өчен гомерен биргән бу партизанга Генуя халкы да ихтирам күрсәтә. Хәтта ваемсыз турист халкыннан да чәчәкләр булгалый.
Кабергә чәчәкләр куйгач, бераз сүзсез калып, тын гына басып тордык. Кая гына ташламый адәм баласын язмыш дигәнең. Кешенең теләк-хыяллары бер якта кала, ə вакыйгалар аны икенче якка очыртып алып китә. Язмыш, дибез... Ə язмышны кем хәрәкәткә китерә? Хәрәкәткә китерүче көч каян туа? Җавап эзләп, без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.
Каберләр арасында йөргәндә, сүзнең көче юкка чыга. Гади сүзгә сыймаслык тынгысыз тойгылар сырыша күңелгә. Шуңа күрәдер, чыгар юлга борылгач та, без бик озак сүзсез атлыйбыз.
— Галереяны урап чыкмыйбызмы? — ди Маркин.
— Андагы таштан ясалган кешеләрне күргәнем бар минем, кайтыйк инде,— ди кочегар Трак.
— Мәҗүси син, Трак, кыргый кеше,— диде штурман Маркин, баруыннан туктап.— Мондагы һәйкәлләрне күрер өчен культуралы затлар, акчаларын, вакытларын кызганмыйча, әллә нинди ерак илләрдән киләләр. Син үзеңнең каралыгыңа ябышып ятасың.
Өчәүләп галерея буйлап һәйкәлләр арасыннан барабыз. Менә чалгы күтәргән скелет — Үлем — яшь кызны алырга килгән. Кызның күзләрендә — курку, ə күңелендә — яшәү өмете, тереклекнең мәңгелегенә ышану. Максим Горький "Кыз һәм үлем" поэмасын шушы һәйкәл тәэсирендә язган, диләр.
Кочегар Трак һәйкәлләргә карамыйча гына бара иде, җилкәнле көймәгә баскан бер малай скульптурасы янына җиткәч, туктап калды:
— Габдрахман Бәкерович, укыгыз әле, нәрсә язылган анда?
Һәйкәлнең постаментына Торквато Тассоның атаклы поэмасыннан ике юл шигырь язылган иде.
Кешенең гомере давыллы тормыш диңгезендә бер катрә
Киләчәкнең иминлек китерүенә ышаныч кына саклап килә аны... дип тәрҗемә итәм мин бу язуны.
— Мин аны диңгезгә батып үлгән малайга куелган һәйкәлдер дип уйлаган идем,— ди Трак.
Бу егет аллегория белән исәпләшеп вакланмый. Кул белән тотып карарлык нәрсәне генә сизә, аңлый ала. Трак галерея эченнән гамьсез генә бара. Ул тагын бер һәйкәл янына туктады. Бусы башкалардан үзенең натурализмга әйләнгән гап-гади чынлыгы белән аерылып тора иде. Һәйкәлнең тарихы болай икән: бер карчык гомер буена, Генуяның Гарбо исемле ярлылар кварталында вак-төяк нәрсә сатып, үзенә һәйкәл салдыру өчен акча җыйган. Ләкин җыйган акчасы барыбер монументка җитмәгән. Калган өлешен Рим папасы түләгән.
Шул карчык һәйкәленә карап торганда, безнең янга өлкән яшьләрдәге бер хатын килеп туктады да, кулын селти-селти, бездән нәрсәдер сорый башлады. Аның артыннан шулай ук нигәдер бик борчылган яшь кенә бер ханым да килеп кушылды.
— Итальянча сөйләшә беләсезме? — дип сорыйм мин яшь хатыннан.
— Әйе...
— Ни булды сезгә?
— Улыбызны югалттык.
Мин аның сүзләрен иптәшләремә тәрҗемә иттем.
— Әйдәгез эзлибез,— диде Маркин.
Югалган малайның исемен сорап белгәч, шушы һәйкәл янында очрашырга сүз куештык та өчебез өч якка таралдык.
— Пьетро-о-о! — дип кычкыра яшь хатын. Сүзенең азагында тавышы үксегән кебек ишетелә. Тыныч зиратта бу тавыш бигрәк тә аяусыз, каты яңгырый. Тик хатынның эндәшүенә каршы беркем җавап бирми. Каберләр тын. Тирән тынлык чорнап алган зиратны. Кайдадыр чикерткә чырылдаган сыман тавыш ишетелеп китә. Ләкин нигәдер бу тавыш тынычлыкны бозмый. Киресенчә, бөҗәк тавышы зиратны табигыйләндерә, мәңгелеккә бәйли. Йоклыйлар астагылар. Ыгы-зыгы өстә, җирдә калган. Мал да, дан-шөһрәт тә, өстенлек тә кирәкми аларга. Йоклыйлар. Тыныч. Мәңгелек куенында. Аларның йокыларын яшел кипарислар, мәрмәр ташлар саклый.
Ресорджименто хәрәкәтенең юлбашчысы Мадзини мавзолеена менә торган юлга чыккач, нарат чикләвекләре җыеп йөрүче бер малайны очраттым.
— Пьетро,— дим малайга. Ул минем якка борылып карый.
Синең исемең Пьетромы? — дип сорыйм аңардан итальянча.
— Әйе. Сез мине каян беләсез?
— Әйдә әниең янына. Ул сине эзләп йөри.
Малай карыша. Кулыннан тотып алып бара башлагач, еларга ук тотынды. Иелеп кулны тешләргә тели. Мин аны күтәрәм дә теге крендель сатучы карчык һәйкәле янына таба атлыйм.
Галерея янында безне карчык куып җитте.
— Пьетро! — диде карчык, кочагын җәеп. Карчыкны күргәч, малай җиргә сикереп төште дә аның итәгенә барып ябышты.
— Нәни разбойник,— дим карчыкка малай турында. Ул дәшми.
— Итальянча сөйләшә беләсезме? — дип аптырап сорыйм карчыктан. Әбисе өчен малай җавап бирә:
— Белми. Ул грекча гына сөйләшә белә.— Карчык малайдан нәрсәдер сорый.
— Ə сез кем соң? — ди Пьетро, карчыкның соравын тәрҗемә итеп.
— Мин диңгезче. Советлар Союзыннан.
— Руски? — ди карчык кинәт кенә.— Я руски понимайт мала-мала.
— Откуда вы знаете по-русски?
— Моя из Рәчәй, давна Рәчәй.
Таныш акцент яшен тизлеге белән татар авылы картларының русча сөйләшүләрен хәтерләтеп җибәрде.
— Әби, сез татар түгелме?
— Татар... И Ходаем, әллә саташам инде.
Карчык бөтенләй югалып калды. Ни әйтергә, нәрсә эшләргә белми, хәлсез куллары белән күлмәк итәген сыпыра.
— И Ходаем... и Ходаем...
— Сез ничек монда килеп эләктегез соң?
— Язмыш, улым, язмыш... Әйтмә инде, и Ходаем...
Карчыкның күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты да җыерчык буйлап битенә таралды. Пьетро аптырап калды. Аңлашылмый торган телдә сөйләшүебез ошамады аңа әбисен читкә сөйри башлады.
— Әйтмә инде, улым, әйтмә... Мин Карамалыныкы. Самар губернасыннан.— Карчык учы белән тамак төбен уа. Күзләреннән һаман мөлдерәп яшь ага.
— Хәзерге Татарстандагы Карамалы булса, мин аны беләм. Безнең Караярдан егерме чакрым гына. Мин, әби, Баулы районыннан.
— Без Бөгелмә өязендә тора идек. И Ходаем... и Раббым...
Шулай сөйләшеп торганда, Маркин белән Трак әйләнеп кайттылар.
— Югалган малай шушы шпанамыни? — ди Трак, Пьетрога күрсәтеп.
— Әйе, шушы,— мин әйтәм.— Малайның әбисе минем якташ булып чыкты... Әби, сау булыгыз. Без вахтага ашыгабыз. Безнең пароход Лантерна маягы янында гына тора. Эфиопия причалы. Вакытыгыз булса, килеп чыгыгыз.
— Үзегез кунакка килегез, улым. Кызымның торуы Сестри дигән җирдә. Грамши урамы, ундүртенче йорт, траттория янында.
Саубуллашып, йөз метр чамасы киткән идек, карчык кулын болгый-болгый арттан килә башлады.
— Улым, корабыгызда туган җир туфрагы юкмы? Иснәп кенә тотар идем.
Пароходта туфрак булмый инде ул. Кайдан аласың аны? Юк, тукта әле, пожар сүндерү өчен тота торган ком искә төште:
— Табарбыз, әби. Килегез. Кирәк кадәр алып китәрсез.— Икенче көнне айлык отчетны төзеп утыра идем, телефон шалтырады.
— Вахтадагы штурман тыңлый.
— Габдрахман Бәкерович, ниндидер карчык пароходка керергә тели. Бераз русча да сөйләшә белә кебек үзе. Ләкин нәрсә сораганын аңлап булмый.
— Минем каютага озатыгыз.
Буфетчы хатынга шалтыратып, чәй китерергә кушып кына өлгергән идем, ишектән кичәге карчык килеп керде.
— Түрдән узыгыз, әби.
— Рәхмәт, улым. Шушында гына утырып дога кылып алыйм әле.— Карчык дога кылып алды.— Бүлмәң бик әйбәт икән. Кыйммәтле җиһазлар. Син башлыкмыни, улым?
— Шулайрак.
Яшь чагында бик чибәр булгандыр бу карчык. Әле дә хәрәкәте салмак, гәүдәсе җиңел һәм килешле. Коңгырт кара күзләрендә, элекке шаян очкыннар урынында, аналарча кайгыртучан сөйкемлелек.
— Пароходта туган ил туфрагы юк икән, әби. Икенче килүдә алып килермен. Без монда килгәләп йөрибез.
— Хәерле булсын инде. Саклап кына тотармын дигән идем. Бүген төне буе Карамалымны күреп саташтым.
— Авылыгызны һаман онытмагансыз икән.
— Оныта ди. Картайган саен ныграк җирсендерә. Безнең өй өянкеләр астында иде. Тәрәзәдән карасаң, Ык тугаенда ап-ак булып шомырт чәчкә атар иде... Анда керне һаман бәләкләп чайкыйлармы әле?
Белмим. Ял вакытларында бер дә күргәнем булмады. Мин бит Одессада яшим, әби. Инде өч ел туган авылыма кайтканым юк.
Бәләк тавышлары су буеннан моңлы булып яңгырый иде. Язын сабан туена, җыенга, көзен каз өмәсенә җыела идек... Өй бүрәнәләрен эчке яктан кырып юа идек. Гәрәбә шикелле сап-сары булып китә иде... И Ходаем, ничек үлмәдем икән бу кадәр сагынуымнан!..
Буфетчы хатын каютага чәй кертте.
— Ашап кына эчегез, әби. Бу икмәк, бәлки, Ык буенда, безнең туган җиребездә үскәндер.
Карчык ашавыннан шып туктады. Учы белән тамак астын уа. Иреннәре дерелди. Нидер әйтергә тели, ләкин авызыннан сүзе чыкмый.
— Әби, ник ашамыйсыз?
— Рәхмәт, улым... Бу сыныкны төйним әле...
— Ничек бу илгә килеп чыктыгыз соң, әби?
— Әйтмә инде, улым... Ходай Тәгалә шулай язгандыр инде... Ирем сатучы иде. Карамалыда кибет тота идек. Рвәлүция чыккач, Кырымга киттек. Анда иремнең кардәшләре бар иде. Кырымга бәлшәвикләр килә дип ишеткәч, Истанбулга күчеп килдек. Анда да танышларыбыз бар иде. Төрек җирендә сәүдәләр уңмады. Грециягә килдек. Грециядә ачлы-туклы гына яши идек, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, сугыштан соң ирем үлеп китте. Ике кызым, бер улым белән тол калдым.
Олы кызым әмерек кешесенә кияүгә чыкты. Башта бай, тату яшибез дип язган хаты килгән иде, өч ел инде хәбәре юк. Кечесе монда, Генуяда. Ире диңгездә йөзә. Елына бер-ике мәртәбә кайтып күренгәли: әллә бар, әллә юк... Карамалымны сагынам... Үләм инде, улым... Җирсенәм.
Карчыкның күзләреннән чыккан яшь бөртекләре җыерчык буйлап битенә ага. Иреннәре дерелди. Үзе бармаклары белән яулык очын бөтерә.
— Карамалымны сагынып еласам, кызларым ачуланалар. Туган илне белмиләр бит алар: берсе төрек җирендә, икенчесе Грециядә туды. Малаем татарча белә иде, инде елдан артык хәбәре юк: бергә заводта эшләүче эшчеләрне каршылыкка котырта дип төрмәгә яптылар... Авылда минем әткәй калган иде, исәнме икән? Безнең өй өянке астында иде. Ык яры буенда... Өянкеләр төбендә иде өебез... Карамалыда...
— Елама, әби. Безнең консулга язарга кирәк, бәлки, кайтырга рөхсәт итәрләр.
— Ирем, мәрхүм, исән чагында язып караган иде, эш чыкмады. Өермәгә эләккән тузганаклар шикелле таратып ташлады безне язмыш... И Раббым... Өебез генә исәнме икән? Өянкеләре... Аларны кисмәделәрме икән? Шаулап үсәләр иде рвәлүциягә хәтле...
— Ялга кайткач, Карамалыга барып сораштырырмын әле. Әтиегез ни исемле иде?
— Шәмсулла исемле. Сатучы Шәмси дип йөртәләр иде. Ике энем, кияүдәге бер сеңлем бар иде. Алар исәннәрме икән? Бик нык кырдылар бит кешене, байларны бетерәбез дип...
— Алар турында да белешеп карармын. Без Генуяга еш йөрибез. Италия белән илебезнең мөнәсәбәте яхшы бит.
Минем сүзләремә карчык бигүк ышанып та бетми кебек иде. Әллә күп еллар өметсез яшәгәнгә, бу хәлгә күнегә алмый иде, ахры. Ул дәвам итте:
— Мин бит монда кунакта гына. Сагынуыма чыдый алмыйча, кызым янына килдем. Үзем улым белән бергә Ливадия шәһәрендә тора идем, аны төрмәгә япканчы... Хәзер инде күке шикелле чит ояда кунып йөрим. И Ходаем... Сак-Сокларга әйләнеп беттек инде...
Карчык тагын бераз зарланып утырды да кайтырга җыена башлады. Ишек тоткасына ябышкач, кинәт кенә маңгае белән ишек яңагына терәлеп үксеп елый башлады:
— И Ходаем... Алып кайт син мине, улым. Кая булса да яшер... Нинди җәзага да риза. Алып кайт! Карамалымны күрәсем килә. Ык буен, өянкеләрне... Карга тавышларын ишетәсем килә... Бәләкләп кер чайкаган тавышларны... Алып кайт, яме?! Калдырма монда...
Карчыкны тынычландырырга тырышам. Консульствога язарга вәгъдә бирәм. Ул тыңламый.
— Өебез булмаса да, өянкеләребез исәндер әле. Алып кайт, яме? Кайтсам, ичмасам, туган илемдә үләр идем. Сөякләрем туган ил туфрагында ятар иде... Монда бит кабер казырлык туфрагы да юк. Җире гел таш... Алып кайт, яме?..
Траптан төшкәч, карчык озак итеп пароходка карап торды. Бераздан аның ябык гәүдәсе маяк астындагы кыя артына китеп күмелде.
Кич белән бик озак йоклый алмый яттым. Төшемдә әни карчыкны күрдем. Уянгач, әнием, ялгыз булса да, туган илендә яши әле, дип куанып куйдым. Без дә бит шулай таралып беттек. Кайсыбыз кайда. Нигә туган җирдә генә яшәп булмый икән? Нинди көч гаиләләрне туздырып, туганнарны әллә кайларга таратып ташлый икән? Татар кешесе үз иркеннән китми бит туган җиреннән. Татарлар туган туфракларыннан бәхет эзләргә китәләр. Туган нигезендә бәхеткә ирешеп булмый микәнни? Кая киткән татар яши торган җирдәге бәхет? Кем куган аны? Нигә?
Иртәннән бирле башым авыртып тора иде, шуңа күрә, бераз йөреп кайтыйм дип, шәһәргә чыктым. Колумб йортына, Паганини музеена кергәнлектән, төштән соң гына кайтылды.
— Теге карчык тагын пароходка килгән иде, полисмен кертмәде, куып җибәрде,— дип каршы алды мине вахтада торучы матрос.
— Кайчан килгән иде?
— Иртүк. Сезне көтеп, көн буе причалда утырды. Әле яңарак кына куып җибәрделәр үзен.
Кич белән пароходны төяп бетерделәр. Сәгать кичке унда якорьны күтәрдек тә кайту ягына юнәлдек. Тәүлек ярым дигәндә без Мессина бугазында идек инде. Лигурия һәм Тиррен диңгезләре безне тыныч кына үткәреп җибәрде. Ионий диңгезе вак, җитез дулкыннар белән каршы алды. Ə кичкә таба җил, көчәйгәннән-көчәеп, давылга әйләнде.
Дулкыннар гөрселдәп пароходка ташланалар. Җил ыжгыра. Тирә-як су тамчылары белән тоташ томанга әверелгән. Җир белән күкне аерып булмый. Диңгез өстендә ак яллы шашкын дулкыннар куышып йөри. Һавада су тамчылары оча. Пароход калтырый, менә-менә таралып китәр кебек тоела. Металл тавышы чыгарып мачталар ыңгыраша.
Мин, вахтамны тапшырып, ял итәргә яттым. Кораб янтайганда, караваттан тәгәрәтеп төшерә. Диванга күчәм. Өстәлдәге әйберләр шапылдап палубага коела. Аларны җыеп, рундукка тутырам.
"Дүртенче трюм капкачының резинкасы бик тузган иде, трюмга су үтмәсә ярар иде",— дип уйлап ятам. Төшеп тикшерер идең, палубага чыгып булмый — палуба өстен дулкын ялый. Чыгу белән дулкын юып алып китүе мөмкин. Идәндә аунап яткан телефон трубкасын күтәреп, вахтадагы механикка шалтыратам:
— Льяль насослары төзекме?
— Төзек, Габдрахман Бәкерович. Сәгать механизмы кебек эшли.
— Вакыты-вакыты белән насосларны җибәреп, суны суыртып торыгыз, яме. Льяльләрне үлчәп булмый, горловиналар су астында.
— Тыныч булыгыз, Габдрахман Бәкерович, суыртып торабыз.
Пелопоннес ярыматавының көньяк очын — Малея борынын үткәч, шторм бераз басыла төште. Матапанны узып, Эгей диңгезенә чыккач, вак, хәлсез дулкыннар салмак кына тәгәриләр иде. Ə Мәрмәр диңгезе безне мәрхәмәтле тыныч штиле белән каршылады. Корабка җан керде. Шторм алып килгән зыяннарны тикшерергә тотындык.
Мин кесә фонарен алдым да трюмнарны тикшерергә киттем. Беренче трюм коп-коры иде. Икенче трюмга да су үтмәгән. Өченче трюм дымлырак, ачып җилләтергә туры килер. Безнең йөк юешне яратмый — бозылуы бар. Дүртенче трюмга төшү белән, аягым юешкә батты. Күңелем сизгән икән. Хәзер үк менеп капитан белән киңәшергә кирәк. Диңгез протесты язмыйча булмас. Күпме юешләнде икән, буйдан-буйга әйләнеп чыгыйм әле, дип, йөк өстеннән атлап киттем.
Трюмның койрык ягы почмагына җитеп, борылып килә генә башлаган идем, аягым бер йомшак нәрсәгә басты. Фонарь белән яктыртып карадым... Нәрсә бу? Кеше түгелме соң? Иелеп капшап карадым да тораташ булып урынымда катып калдым. Тәнемә чымырдап ток йөгергәндәй булды. Аркама салкын тир бәреп чыкты. Мәет. Тәне капкаты, салкын.
Рубкага ничек менгәнемне сизми дә калдым. Җыелып төштек тә трюмга люстра астык. Мәетне күтәргәч, тагын бер мәртәбә ток суккан кебек сиздем үземне: Генуяда очраткан теге татар карчыгы. Әллә тыны бетеп, әллә шторм вакытында чайкалуга йөрәге чыдамыйча үлгән, мескен. Мин биргән ипи сыныгын учына йомарлап тоткан.
Күрәсең, безнең пароход Генуяда соңгы кичне торганда, карчык, вахтадагы матросның швартов бауларын карарга киткәнен сагалап торып, пароходка кергән, сиздерми генә палубага үтеп, трюмга кереп яшеренгән.
...Без аны Феодосия портында соңгы юлга озаттык. Мәрхүмә үзенең теләгенә иреште: аның сөякләре бабаларыбыз яшәгән туган ил туфрагында ята, Кырым җирендә.
Генуя, "Чолым" пароходы, 1964