tt-books-cyrillic / bylatypov /Баскыннар_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН
Баскыннар
Кыйсса тексты 2000 елда чыккан (ТКН) Кабул булсын теләгең китабыннан алынды. Сканлау, таныту, тикшереп укып чыгу һәм китап калыбына күчерү "Армут" берләшмәсе тарафыннан башкарылды.
Quo vadis?
Кая барасың?
Обсерватория капкасыннан кергәч, Стән туктап калды, җилдә шыбырдашкан яфраклар зарын тыңлап, тирә-юньгә күз йөртеп чыкты.
Юкәләр бик нык үскән, аллеяда агач ботаклары ике яктан бергә кушылып, үзенә күрә бер чатыр хасил иткәннәр. Заманында шактый калын түшәлгән соры асфальт күп урында купкан һәм ул төшләрне әрсез чирәм баскан. Кайчандыр тәрбияләп, карап кына үстергән чәчәкләр тәмам кыргыйланып беткәннәр, әрекмән яфраклары астыннан чак кына күренәләр.
Аллея себерелмәгән. Анда былтыргы (әллә өченче елгымы?) яфраклар һәм башка төрле чүп-чар аунап ята. Һәр җирдә аяусыз вакыт-патша калдырган эзләр...
Күпме хатирәләр... Стән тамагына килеп утырган төерне йотып җибәрде. Сигарет кабызганда, куллары калтырап интекте. Ничә ел үтте соң әле? Ун ел. Төгәлрәк итеп әйткәндә, тугыз ел да ун ай. Космик күзәтү станциясен алар көз көне ташлап киткәннәр иде, ә хәзер җәй уртасы. Эдлай ниләр җимертеп ята икән? Хәер, аның эше билгеле инде. Көнгә биш мәртәбә радиоалгыч биргән тасманы тикшерә торгандыр, әйләнмә антеннаны һәм аппаратларны карап чыгадыр. Ә бәлки, эш планы үзгәргәндер хәзер?
Эдлай... Станциядә ул берьялгызы бит. Штатта каравылчы һәм җыештыручы-экономка күздә тотылган бултапкыр җыештыру-юу өчен кешеләр җибәрүне үтенде. "Монда нәрсә каравыллыйсың? - диде ул. - Антенна тышкы яктан менәрлек түгел, ишекләргә электрошифрлы йозак куярмын һәм вәссәлам. Экономияләнгән акча исәбенә радиодетальләр һәм блоклар җибәреп торырлар..."
Шулай итеп, зур өметләр багланган космик пост — ерак йолдызларның хәбәр-сигналларын тоту өчен махсус корылган күзәтү станциясе бер кеше җилкәсендә калды. Башкалар китеп барды, чөнки бер ел рәттән күкне капшау, йолдызларны тыңлау нәтиҗә бирмәде. Милли академия бу чыгымнарга түзеп килде, килде дә, ниһаять, станциягә кул селтәде. Станциядәге энтузиастлар, җыен яшьҗилбәзәк, кат-кат үтенечләр язып, ялынып-ялварып, космик постны саклап калдылар. Ләкин аңда штат соңгы чиккәчә кыскартылды.
Космик хәбәрләшү постында калырга Эдлай үзен тәкъдим итмәсә, һәркем, шул исәптән Стән да моңа ризалык биргән булыр иде. Дөрес, Эдлай шикелле Стән япа-ялгыз яши алмас, гаилә корып җибәрер, җимеш бакчасы утыртыр, яшелчә үстерер иде. Ә буш вакытларда — математика... Балаларны укырга йөртү генә кыенга килер иде килүен, чөнки станциядән шәһәргә тикле ара — егерме миль.
Стән сигаретын таптап сүндерде дә, җиргә куйган портфелен алып, станциянең үзәк бинасына таба атлады.
Каршы алырга чыгучы булмады. Эдлай телеграмны алып өлгермәгәндер, күрәсең. Почта элеккечә начар эшли икән.
Стән мүкләнгән таш баскычтан күтәрелде дә, шалтыратырга дип, төймәгә үрелде. Шунда гына ул ишекнең бикле түгеллеген күрде. Кергәч, ул ишекне юри шапылдатып япты, әмма тар коридорда җан әсәре дә юк иде. Тузан, һәр җирдә тузан... таба китте. Заманында алар Эдлай белән икәүләп төннәр буе шунда утыра торганнар иде. Күпме сүз көрәштерүләр, яшьләрчә кызып-кызып бәхәсләшүләр! Аларның төп бәхәсе автомат машиналар роботлар хакында була иде. Эдлай машиналарның тулысынча мөстәкыйль фикер йөртә алуына ышанмый, алар бары тик кеше биргән программа буенча гына эшләячәкләр дип уйлый. Стән исә югары дәрәҗәле автоматның кеше белән тиң дәрәҗәдә уйлау сәләтенә инанган иде. "Сукыр табигать миллиард еллар буена плансыз һәм максатсыз гына да адәми зат кебек бөек акыл иясе тудыра алган икән, кеше, ныклы план һәм фән нигезендә, шактый кыска вакыт эчендә үзе белән тиңләшерлек һәм хәтта өстенрәк тә булган ясалма ми, ясалма тереклек иҗат итә ала". Эдлайга ул менә шулай дип әйткән иде, тегесе көлде генә. Билгеле бит: кешенең дөньяга карашы һәм инануы логик дәлилләрдән көчлерәк, кирәк тапса, ул аларны таптап кына уза...
Стән ишекне ачып аппаратлар бүлмәсенә керде. Эдлай, әлбәттә, шушында иде! Әнә ул бик бирелеп шахмат тактасына карап утыра. Мескен Эдлай! Егерменче гасыр Робинзоны!
— Һелло!
Эдлай сискәнеп башын күтәрде, сикереп торды.
— Стән! Сабакташ! Бу синме?
— Картлач! Әллә оныттың дамы? Телеграмманы алмадыңмыни?
— Юк, - диде Эдлай. - Бүген почта булмады әле. Шалтыратасың гына калган. Телефон бар бит...
Ул ашыга-кабалана башлады. Стәнның өстен салдырып плащын элеп куйды, үзен идарә пульты янына алып килеп урындыкка утыртты.
— Хәлләр ничек, Эдлай? Бик ямансу түгелме?
Эдлай беркавым җавап кайтармыйча торды. булды, билгеле. Төннәрен, пульт каршында утырганда, үземне сурдокамерада бикләнгән кебек хис итә идем. Һаллүцинацияләр башланмагае дип курыктым хәтта. Бара торгач, Аллага шөкер дигәндәй, рәтләнде, чын мәгънәсендә үз-үземне җиңеп, күңел тынычлыгына ирештем.
— Дәшмиме? - дип сорады Стән, аппаратка ишарәләп.
— Галәти фон, йолдызлар шаулавы гына. Язылган тасманы мин ай саен Академиягә җибәреп торам. Анда да тикшерәләр...
Стән башын чайкады.
— Ай-Һай, - диде ул, үзенең ышанмаганлыгын белдереп. - Анда безнең постны күптән онытканнар, минемчә. Тасмаларыңны йә чүп кәрзиненә, йә... син гафу ит, Эдлай...
— Зарарсыз...
— Син Коллинзны беләсеңме? — Роберт Коллинзны? Мәкаләсе бар...
— Ә... теге радиоастроном Коллинизмы? Юк мәкаләсен күрмәдем. Сенсацияне бик ярата диләр...
— Нәкъ үзе. Соңгы мәкаләсендә ул космик цивилизацияләр арасында радиоэлемтә урнаштыру өчен кимендә бер ярым-ике миллиард ел кирәк дип хисаплап күрсәтә. Ягъни, цивилизацияләрнең "гомер озынлыгы" чикле булуын искә алсаң, үзара элемтәгә керергә аларның вакыты җитмәячәк дигән сүз!
— Мондый фикерләр элек тә булгалады ич, - диде Эдлай, исе китмичә генә. - Башымны кисмәгә бирергә риза, үз формуласындагы ике-өч санны ул түшәмнән алгандыр.
— Әлбәттә. Ансыз мөмкин түгел бит. Әйтик, берәр планетада тереклек килеп чыгу ихтималын фаразда гына чамалап була.
— Бер ягы гел гөман-фаразлардан гына торган формулага ышанмыйм мин, - диде Эдлай. - Әйтик, Галәмдәге планеталар саны һәм, димәк, техник яктан өлгергән акыл коэффициентны кем ничек тели шулай ала... Янә китереп, күпчелек галимнәр җир цивилизацисе күзлегеннән, ягъни үз манараларыннан карап хисапларга керештеләр. Әгәр Галактикада миллионлаган цивилизация яши икән, минемчә, аларның яртысы бездән югарырак үскән, алгарак киткән булыр. Димәк ки, аларның мөмкинлекләре дә зуррак. Бу исә радиоэлемтә урнаштыру ихтималын бик нык арттыра... Шулай бит?
— Шулай шулаен...
— Аннан соң кайтма бәйләнеш коэффициенты... Әгәр ике йолдыз системасы үзара элемтәгә кергән булса, өченче бер система белән элемтә урнаштыру ничә тапкыр ансатрак, синеңчә? Ә башка факторларның тәэсире? Галәмне автомат радиозондлар белән тикшерү турыдан-туры радиоэлемтә тоту ихтималын арттырмыймыни? Монда, Стән, меңләгән фактор бар һәм алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгәннәр... Коллинз кебекләр исә дүртбиш факторны гына исәпкә кертә дә, берәр математик формула чыгаргач, бөтен дөньясына сөрән сала.
— Син бу проблеманы үзең чишәргә тарышып карамадыңмы соң? - диде Стән, хуҗа сүздән туктап торган арада.
— Кайсы баштан ябышырга белмим... Син озаккамы? Хат язмаганыңа да байтак бугай.
— Гафу ит... Килүем берничә көнгә, Эдлай. Минем йомыш синдә һәм... - дип, аппаратларга төртеп күрсәтте Стән, - менә боларда...
Эдлайның төк баскан йөзеңдә гаҗәпсенү-мазар күренмәде, ләкин күзләре ничектер ялтырап куйдылар.
— Рәхим ит. Кунак булырсың, - диде ул. - Суыткычта итле фасоль консервасы җитәрлек. Йомырка порошогы. Саклап тоткан шешәне дә ачарбыз... Минем караватта йокларсың. Стән. Мин шушында гына... Әнә йомшак кәнәфидә...
— Ихтыярың. Син алайса юынып ал. Мин кырынырмын да табын әзерләрмен.
— Ярый. Юынгыч элекке урындамы?
— Шунда.
Юынып кергәч, Стән аппаратура каршында арлы-бирле йөренде. Черки безелдәгән шикелле генә электр моторы әйләнә, метроном текелдәп тора, колак салыбрак тыңласаң, радиоалгычтан чыга торган кәгазь тасманың кыштырдавын ишеткән кебек буласың.
Тасма ялкау гына барабанга чорнала. Анда йолдызлы күк йөзенең радиофоны язылып бара. Стән осциллографны тоташтырып карады. Антенна кабул итеп, алгычта көчәйтелгән сигналлар түгәрәк экранда сызыклар рәвешендә күренә. Космик радионурланыш бер көчәя, бер кими. Ара-тирә кискен сикерешләр дә күренеп китә, ләкин алар радиоалгычның эшләү принцибына бәйле нәрсәләр генә.
Антенна Эридан йолдызлыгы Альфасыннан һәм Кит Тауыннан килгән сигналларны тота, чөнки шулар тирәсендә тереклек булуы ихтимал иде. Якын-тирәдәге башка йолдызлар йә бик яшь, кайнар, йә кызыл төстәге кәрлә йолдызлар исәбенә керәләр.
Кызыл кәрләләр Галәмдә күпчелек тәшкил итә. Алар тирәсендә тереклек зонасы бик тар һәм йолдызга бик якын булырга тиеш. Шуңа күрә кәрлә йолдыз тирәли әйләнеп йөрүче планеталарда тереклек яралу ихтималы аз. Ләкин андагы планеталар системасы безнең Кояш системасыннан үзгә булырга мөмкин бит! Бәлки, кәрлә йолдызның планеталары кыска орбиталар буенча әйләнеп йөридер.
Стән, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, тәрәзә янына килде. Анда гаять зур өчаякка бастырылган антенна карап торсаң, аның салмак хәрәкәте дә сизелгән кебек. Космик радиосигналларны көндез тоту бик кыен — Кояшның радионурланышы комачаулый. Шуңа күрә үтә сизгер фильтрлар кулланып, шаулауга каршы чаралар күрергә туры килә.
Тәрәзә янындагы өстәлдә фигуралар тезелгән шахмат тактасы тора. Инде байтак фигура алынган булса да, шахмат партиясенең әле башы гына булуын тәҗрибәле күз шундук күреп алырлык. Әкәмәт. Эдлай үз-үзе белән уйныймы әллә? Булыр да. Ялгызлыктан нишләмәссең? "Без дә оныттык егетне", - дип уйлап алды Стән.
Стән әле университетта укыган чакларында ук шахмат мәсьәләләрен чишү, композицияләр төзү белән мавыга иде. Мәсьәләләрнең бер төрлесе ретроград мәсьәлә дип атала. Якты юлда тукталган партия бирелә, тактадагы фигураларның торышына карап, кемнең ничек йөргәнлеген уен башына тикле ачыклау таләп ителә.
"Карыйк эле, карыйк, - диде Стән үз-үзенә, шахмат тактасына иелеп. - Бәлки, монда ул уенның барышын аңлап булыр. Эдлайның уң кулымы, сул кулымы әйбәтрәк эшлиме икән?
Кире йөрешләр ясап "чигенгәндә" Стән берничә җирдә төртелеп калды. Монда, шик тә юк, аклар тарафыннан ялгышлар җибәрелгән иде. Тәҗрибәсез уенчыга гына хас ялгышлыклар. Эдлай, күрәмсең, бер кулын яратарак төшә, ә икенчесенә хата ясарга ирек куя иде. Стән, тырыша торгач, партияне башлангыч торышына кадәр җиткерде дә фигураларны элек булганча тезеп куйды.
Эдлай һаман кухняда табак савытларны шалтыр-шолтыр китерә иде эле. Аны чын күңелдән кызганса да, гаҗәпкә каршы, Стән үзенең элекке дустына карата якынлык тоймый иде. Битараф вакыт үзенекен эшләгән. Кешеләрне якынайту һәм ерагайту аның кулында. Хәер, генә. Шомарта-чарлый яки үтмәсли. Яхшырта яки боза. Күбесенчә соңгысын эшли. Ләкин Эдлай начар кеше түгел. Савыт-сабаларын сирәк юса да, кара, аппаратларны ничек чиста тота икән? Бөтен җире көзгедәй ялтырап тора, тырналган-кыршалган эз дә күрмәссең.
Кинәт Стәнның күзләре молекуляр көчәйткеч янында торган шактый зур яшел тартмага төште. Тартманың панелендә төймәләр һәм берничә шкала бар. Мондый тартма булганын Стән нишләптер хәтерләми иде. Радиоалгычның эчке схемасын да, монтажын да ул аерымачык белә. Гаҗәп, нинди тартма икән бу? Эдлай аппаратка бербер үзгәртү кертте микән әллә? Бәлки бу тартма төрле ешлыктагы сигналларны тотарга мөмкинлек бирә торган көйләү блогыдыр?
Эдлай килеп керде. Ул, бөтен кагыйдәсен җиренә җиткереп, ак алъяпкыч бәйләгән иде.
— Аш әзер, кадерле кунак, - дип игълан итте ул, кулларын итәгенә сөртә-сөртә. - Табынга рәхим итүеңне үтенәм.
Табынны Эдлай кухня өстәленә әзерләгән. Артык мул булмаса да, монда ашларның салкыны да, кайнары да бар. Уртада, мәһабәт шешә янында, ачылмаган ике банка сыра да куелган. Термоста, әлбәттә, кофе инде. Сифон белән су.
Очрашу хөрмәтенә бер бокал күтәрделәр. Аннары Стән болай диде:
— Эдлай, син гафу ит, ләкин мин аек булырга тиеш...
Тегесе көлеп җибәрде.
— Мин дә нәкъ шуны әйтмәкче булып уңайсызланып утыра идем, - диде ул. - Беләсеңме, мин авызга да алмыйм бит...
— Шулай укмыни! - дип гаҗәпсенде Стән. — Ихтыяр көчле үзеңдә, картлач!
— Юкса монда эчкечелеккә сабышуың да тиз, - дип салды.
— Аш-суга остарып җиткәнсең, - дип хуплады Стән.
— Пешекчелек буенча үз рецептларым да бар, дускай, - дип мактанып куйды тегесе. - Гөмбәдән илле төрле ризык әзерли беләм. Урта гасырлар булса, мин йә бер ярлырак король, йә баерак герцог кухнясында шөһрәт казаныр идем...
...Савыт-сабаны юуда Стән да катнашты. Су җылытты һәм Эдлай юган тәлинкәләрне суда чайкап сөртеп торды.
Хуҗалык эшләрен бетергәч, алар яңадан аппаратлар бүлмәсенә кайттылар.
Эдлай тәрәзәне ачып куйды. Күк йөзендә инде эре йолдызлар кабынган, кояш баешында, Зодиак яктысында антенна касәсе шәүләләнеп тора. Монда шәһәр шау-шуы юк. Җемелдек йолдызлар белән яфраклар сердәш монда. Әйе, тын йолдызлар якын биредә.
Икәүләшеп тәмәке кабыздылар.
— Шахмат белән мавыгасың икән, - диде Стән, җайлап кара-каршы утырышкач. - Берәр атаклы шахматчы уйнаган партияне тикшерәсең мәллә?
Эдлай иптәшенә ялт итеп күз төшереп алды, аннары өстәлдәге шахмат тактасына борылды. Аның бит очлары кызарган кебек булды.
— Әйе, - диде ул, теләр-теләмәс кенә. - Мәшһүр Капабланка уйнаган партия.
— Ул ниндиләр белән уйнаган соң?
— Аклар белән.
— Начар уйнаган, - диде Стән кырт кына, Эдлайның күзенә карарга тырышып.
Эдлай сигаретының көлен коеп маташкан булды.
— Бәлки... - диде ул, сагая төшеп.
Стән артык төпченмәде, чөнки үз йомышына күчәр
— Мине өченче елгы сәер тасма кызыксындыра, - дип башлады ул. - Мин аның белән вакытында ныклап таныша алмадым, ә аннан соң "бу — ясалма сигналлар түгел, очраклы язма гына" дип сөйләнгән лыгырдыкларга ышандым...
— Хәзер фикерең үзгәрдемени? - дип сорады кинәт кенә Эдлай.
— Әйе, Коллинзның мәкаләсен укыгач, ул тасманы үз күзләрем белән күрәсе иде дигән уй туды. Фотокүчермәсе бардыр бит?
— Бар. Ләкин Коллинз хаклы, Стән. Бу тасмада бербер артлы тезелгән чыгынтылар мәгънәле сигналлар түгел.
— Минем моңа үзем ышанасым килә.
— Рәхим ит. Тасманы хәзер табып китерәм.
Эдлай почмактагы зур тимер шкаф янына килде. Шифрлы шкаф иде бу. Аны ачу өчен телефон дискысы кебек түгәрәкне дүрт тапкыр борырга кирәк. Дүрт урынлы санны дөрес җыйсаң, шкаф ачыла да китә.
Шифрны җыйганда Эдлай ишекне гәүдәсе белән каплап торды. Бераз актарынгач, ул Стәнгә кечкенә генә тасма рулоны китереп бирде.
— Менә, - диде ул.
Стән тасманы күздән кичерде. Гадәти фонда ун чыгынты: алар бер, ике, өч, дүрт чыгынтылы төркемнәр булып урнашканнар. Ягъни натураль саннар рәтенең үзе инде.
Аларны башта "Игътибар! Космик туганнарыгыз сөйли!" мәгънәсендәге чакыру сигналыдыр дип уйлаганнар иде. Космик күзәтү станциясенә махсус комиссия җибәрелеп, берничә атналар тикшерү алып барылды. Әмма сигналлар яңадан кабатланмады. Төрле өлкә галимнәреннән торган комиссия уртак бер фикергә килә алмаачык килеш калды.
Натураль саннар рәте. Бер, ике, өч, дүрт. Әгәр бер яшьлек баланы язу машинкасы төймәләренә басарга өйрәтсәң, ул бала очраклы рәвештә сүзләр чыгарырга, хәтта мәгънәле җөмлә дә басып бирергә мөмкин. Миллион еллар "уйнап" утырган баланың, әйтик, "Мюнхаузен маҗаралары" китабын яки "Хуҗа Насретдин мәзәкләре"н басуы да ихтимал. Математика шулай ди: тасмадагы чыгынтыларның чиксез Галәм бушлыгыңда чабышып йөргән тынгысыз атомнар тирбәнеше генә булуы да бар... Ничә уйласаң да һаман шул бер нәрсәгә килеп төртеләсең, һич тотыныр җай юк... "Нигә соң бу башваткыч эшкә алындым әле мин?" - дип уйлады Стән. Аның Коллинз мәкаләсенә ачуы чыккан иде. Коллинз үзенең мәкаләсен мондый сүзләр белән тәмамлый: "Әгәр без чит дөньялардагы акыл ияләре җибәргән чакыру сигналын тота калсак, нишләргә? Җавап бирмәскә?"
Ачык тәрәзә аша мотор гөрелтесе ишетелде.
— Почта, - диде Эдлай һәм урындык аркасыннан костюмын алып иңенә элде дә чыгып китте. Ә Стәнне һаман бер уй борчый иде: "Эдлай нәрсәнедер яшерә кебек. Ләкин нәрсәне? Нәрсәне?"
Кичке тынлыкта автомобиль кычкыртканы, аннары сөйләшкән тавышлар ишетелде. Автомобиль шундук китеп тә барды.
Эдлай бер кочак газета-журнал һәм Стән суккан телеграмманы тотып килеп керде. Стәннең башыннан: "Күп укый икән шайтан", - дигән уй йөгереп узды һәм ул бераз көнләшеп тә куйды. Оештыру, яңа хисап машинасы өчен акча теләнү, югары даирәләр белән әрепләшү кебек дөньяви мәшәкатьләр муеннан булганга, Стәннең көндәлек матбугатны укырга да вакыты калмый иде. Ә матур әдәбиятны әйткән дә юк инде... грамма менә шулай йөри, - дип, сүрән генә елмайды Эдлай, телеграмманы күздән кичереп.
— Морзе бабай и сүгенер иде дә соң! - дип, аның сүзен күтәреп алды Стән.
— Мәдәният җимешләре... - диде Эдлай ят бер тавыш белән. - Плюсның минуска әйләнүе...
Баягы сүзгә әйләнеп кайттылар.
— Син 21 сантиметрдан башка дулкыннарны тотып карамадыңмы? - дип сорады Стән.
— Карадым, Стән. Былтыр 18, аннары 1,25 һәм 0,4 сантиметрлар тирәсен, ягъни һидроксид, аммиак һәм формальдеһидка туры килгән ешлыкларны тыңлап чыктым.
— Үзеңдә туган уймы бу?
— Юк, Академиядән махсус блок җибәрделәр. Әнә ул, - дип бая Стән игътибар иткән яшел тартмага төртеп күрсәтте Эдлай.
— Нәтиҗә юкмы?
Эдлай "юк" дигәнне белдереп, ым гына какты һәм дәшми- тынмый журнал актарырга кереште.
Стән үзендә Эдлайга карата туган ышанмау хисенең тагы кузгалуын сизеп уңайсызланып китте. Ул һаман шул тасманы тотып утыра иде әле. Бер, ике, өч, дүрт. Чыгынтыларның киңлекләре дә, төркем аралары да бертигез. Берәр нәрсәне тырышып-тырышып та аңлый-төшенә алмаса, Стәннең бөтен дөньясына, үз-үзенә карата да ачуы кузгала торган иде. Стән тирләп чыккан кашларын сөртте. Уйлары чуала башлагач, ул тасманы өстәлгә куйды да тагы сигарет кабызды. Астан гына Эдлайга күз төшергәләде. Дөнья-җиһанның бөтен серләрен, бөтен нечкәлекләрен, сәбәп-нәтиҗәләрен аңлаган, тормыш хәлләренең алдын-артын белгән философ кебек тыныч иде Эдлай. Ә энтузиастлар тыныч һәм салкын канлы булалармы соң? Юк, аларга ашкыну, илһам- дәрт һәм янып-көеп эшләү, хәтта рып куйганнармыни малайны. Олыгаю галәмәтеме? Дәрте сүрелгәч, нигә монда ята соң ул? Акча җыеп ята микән әллә? Биредә тормыш арзан, ә Эдлай ялгыз кеше. Бәлки, ул, шайтан, түгәрәк кенә бер сумма туплап, бизнеска керешеп китәргә җыенадыр? Тора-бара, фән өлкәсендә рәт чыкмагач, дөнья артыннан гына куа башлаган "галимнәр" азмыни?
Кинәт Стәннең башына үзенчә төпле һәм шактый хәйләле бер уй килде:
— Эдлай, - дип дәште ул. - Эдлай... Минем материаль як шәптән түгел... Бурычка баттым, туган. Биш мең миңа хәзер бик тә ярап куяр иде...
Эдлай әкрен генә башын күтәрде. Ул күзләрен йомгалый, көчәнеп елмаерга тырыша.
— Стән... минем... минем акчам юк бит, - диде ул, уңайсызланган кебек итеп. - Мин бик шатланып бирер идем дә... Күп булса, биш йөз бардыр... Тегеңә-моңа тоткалап бетердем... - дип өстәде ул тотлыга-тотлыга.
— Ярый инде... Юкның җавабы юк дигәндәй... Башка берәүгә баш ияргә туры килер. Шулай да мин сиңа өметләнгән идем, картлач.
— Гафу ит, Стән. Әгәр булса... - дип кабатлады тегесе, башын иеп.
— Сәгать унбер, - диде Стән һәм киерелеп куйды: - Ятабызмы? Синең көн режимың ничек соң?
— Төнге уникедән дүрткә кадәр йокы. Көндезге бердән кичке дүрткә кадәр тагы бер черем итеп алам.
— Димәк, мин синең режимыңны бозмыйм. Хәерле төн.
— Хәерле төн. Хәзер сиңа мендәр белән юрган алып
төшәм.
...Стәннең күзенә йокы кермәде. Кофе белән мавыгасы калмаган, ахры. Йөрәкне нидер кыса, ниндидер икән? Беренчедән, шахмат. Капабланка уйнаган партиягә анализ ясый, имеш! Капабланка шундый элементар хаталар җибәрсә, тавыклар көләр. Икенчедән, акча. Эдлай шактый зур хезмәт хакы ала, эчмәгән кешегә вак-төяккә генә бетәрлек түгел. Җәмгыяте хәйриягә биреп барган булса, әйтми калмас иде — оят эш түгел бит. Янә китереп, сейф. Сейфны ачкач, Эдлай кирәкле тасманы эзләп шактый озак актарынды. Димәк ки, сейфта сакланырга тиешле кәгазьләр күп. Нинди кәгазьләр булыр ул? Эдлайның үз-үзен тотышы да сәер. Күз карашлары ук гаебен сизгән кешенеке сыман.
"Ник кенә килеп чыктым соң әле мин монда? - дип уйлады Стән күңелсезләнеп. - Иске дустан шикләнәм... Ә шулай да дүрт чыгынтылы язмада бер-бер мәгънә булса кирәк. Дөресен әйткәндә, мин шуның өчен килдем дә бит... Нервлар какшаган... Бик иртә... Гомернең уртасына да җитмәдек бит әле. Алда күпме көрәш... башлык-җитәкчеләр белән күпме сүзгә керәсе, студентлар иреген яклап күпме көрәшәсе бар... Дөньясы тыныч түгел, дөньясы. Әле тегендә, әле монда сугыш ялкыны кабынып тора. Көньяк Монтинада халык күтәрелешен бастырганда, Вольта елгасы кызыл төскә кергән. Кеше башларын казыкка кадап, бәйрәм тантанасы иткәннәр, мәҗлесләр оештырганнар... Йа Раббым, нинди болганчык еллар бу? Нинди цивилизация бу?"
Стән кәнәфидән торып өстәл лампасын кабызды. "Элек без сейфны станция ачылган ел белән шифрлап бикли торган идек, - дип уйлады ул. - Гомумән, яшертенлеккә көлеп карый идек, шпиономаниягә төкерә идек. Эдлай хәзер нинди шифр куллана икән? Үзенең туган елынмы? Быелгы елнымы? Яки башка берәр күренекле датанымы? Тфү! Бу шифр миңа ник кирәк булды соң әле?" Стән, җинаять урынында тотылган малай шикелле, үзенең кызара
Бүлмә балта эләрлек булып зәңгәр төтен белән тулгач, ул тәрәзәне ачып һава алыштырды. Аннан тагы төтәсләргә тотынды.
Сейф каршысына ничек килеп басканын ул хәтерләми. Ничә төрле санны сынаганын да белми. Ахыр чиктә ул беренче тапкыр серле сигналлар теркәлгән елга — 1985 санына тукталды бугай.
Зәңгәр төймәгә баскач, сейфның авыр тимер ишеге әкияттәге сихри капка кебек әкрен генә ачылып китте. Стән, үз-үзеннән куркып, артка чигенде.
Сейф киштәләрендә кәгазь тасма рулоннары, магнитофон кассеталары бар иде. Аскы бүлектә кече габаритлы магнитофон һәм телефон кадәрлерәк бер аппарат. Аппарат өстендә калын дәфтәр ята.
Эчке бер коткыга бирелеп, Стән бер тасма рулонын алды. Алды да сак кына сүтеп карады. Тасмага квадрат чыгынтылы сигналлар язылган иде! Ләкин бусында дүрт кенә чыгынты түгел, биш төркемле. Стән тагы ике рулонны сүтеп карады, һәрберсендә сигналлар ярылып ята иде...
Стәнның тәне чымырдап китте, йөрәге кызу-кызу тибәргә тотынды, куллары калтырады. Ул рулонны урынына куеп дәфтәргә үрелде.
Бусы Эдлайның фәнни көндәлеге булып чыкты.
Стән, дәфтәрне тотып, идарә панеле каршысына килеп утырды да тонык яктыда көндәлекне укырга кереште. Тиздән ул бөтен дөньясын онытты.
Көндәлекнең беренче битендә мондый сүзләр язылган иде:
"Мин сигналларның ясалма булуына ышанам, ләкин моны исбат итү өчен аларның яңадан кабатлануы кирәк".
Аннан соң көндәлектә ел ярымга сузылган өзеклек Эдлай үзенә хас булган түземлек һәм сабырлык белән ел иткән — морадына җиткән. Көндәлекнең икенче битеңдәге язма фәнни ачышны теркәүдән бигрәк, шатлыгы тулып ашкан шагыйрьнең таркау һәм аңлаешсыз җырын хәтерләтә иде.
"Я раббым! Мең рәхмәтләр сиңа, космос! Бүгенге сигналлар миңа җан өрделәр, сүнеп барган өметләрем ялкын булып кабынды. Сәлам сезгә, космик туганнар! Мин сезне ишетәм, сез генә..."
Кыска гына шушы язмадан соң, Эдлай үзенең күзәтү нәтиҗәләрен һәм уй-фикерләрен көннән-көнгә терки барган. "Әлегә беркая да хәбәр итми торырга булдым. Табышмакны үзем чишәргә телим".
"Радиотехникага тотынырга туры килә. Безнең кабул итү аппараты амплитуда һәм телеграф модуляцияләрен генә аера. Хәлбуки, радио аша сигналлар тапшыруда ешлык һәм фаза модуляцияләре, шулай ук икенчел модуляция дә кулланылырга мөмкин. Димәк, 21 сантиметрлы спектр диапазонында башка төрле модуляцияләрне тикшерергә кирәк. Сигналларның кабатлану ешлыгы ел ярым булуы ихтимал. Бу сан чит планетаның ел озынлыгына, ягъни йолдыз тирәли әйләнү периодына туры килмиме икән?"
"Эшкә чумдым. Радиоалгычка тоташтыру өчен ике блок ясатып алдым. Акчаны байтак каердылар. Иртәгә ешлык модуляциясен сыный башлыйм".
"Менә ике атна инде радиоалгыч белән җәфаланам. Кушымта блокны ялгагач, эчке комачаулар — шаулау бик нык артты, мәгънәви сигналлар булган тәкъдирдә дә шул комачаулар арасында күмелеп калса кирәк".
"Ике дистә лампаны һәм куәтле транзисторларны яңалары белән алмаштырдым, кәтүкләрне экранладым. Җиргә тоташу сыйфатын яхшырту өчен, грунт суына җиткәнче тирән чокыр казыдым". геләр белән алмаштырдым. Фильтрлар куйдым".
"Электр көчәнешен даими тоту өчен төгәл стаблизатор сатып алдым. Кинескопта сигналларга охшаган импульслар күренеп киткәндәй булды. Ләкин әле кисеп әйтергә иртә".
"Антенна фидерын истән чыгарган булганмын. Радиоалгычка яңа блок өстәгәч, аларның каршылыгы үзара ярашмаска тиеш ич! Фидерның каршылыгын көйләп маташтым. Сигналлар ачыкланды".
"...Шатлыгымның чиге юк, аны аңлатырга сүзләр табалмыйм. Сигналлар, берөзлексез сигналлар килә! Хәзер аларның мәгънәсен ачарга кирәк. Әгәр дә бу — авазларга нигезләнгән сөйләм булмаса, телевизион сурәт булса, миңа җиңелгәрәк килер иде. Югыйсә аз гына да лингвистик сәләтем юк, башкаларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк... Милли академиягә гадәти фон язмаларын тапшыра барам..."
Укый-укый арыгач Стән күзләрен уып алды һәм өстәл лампасы янына күчеп утырды.
"Аерым сигналны төрле компонентларга таркатып, лупа аша тикшердем һәм җирдә кулланыла торган телевизион сигнал графигы белән чагыштырдым. Охшашлык күзгә ташланып тора! Бер үк типтагы чыгынтыларга карап, экрандагы юллар санын һәм кадрлар ешлыгын исәпләп чыгардым. Безнең стандартларга туры килми, ләкин схеманы үзгәртү бер дә кыен түгел. Радио өлкәсендә остарганнан-остара барам".
"1987, август — 27. Бу көн Җир планетасы тарихына бөек дата булып кереп калыр. Беренче тапкыр чит дөнья сигналлары икенче цивилизация аңына килеп иреште.
Телесурәт, аерым комачауларга карамастан, бик ачык. Башта Эридан альфасы йолдызының планеталар системасы күрсәтелде. Барлыгы биш планета. Тапшыру барысында да тормыш кайный. Икенче планета җирдән бераз гына зуррак, калын атмосфералы. Үзәк яктырткыч тирәли әйләнү периоды чыннан да ел ярым чамасы, ә тәүлеге егерме сәгатькә сузыла.
Болар экранда төрле шартлы билгеләр һәм символлар белән күрсәтеп аңлатып бирелде һәм тапшыру тәмамланды"
"Яңа эраның икенче көне. Эридан цивилизациясе органик тереклек түгел, бәлки машиналарга нигезләнгән булып чыкты! Кибернетик машиналарга. Башта мин, әсәрләнеп, үз күзләремә үзем ышанмадым. Машиналар тормышы! Машиналар мәдәнияте! Алар бөтен бер йолдыз системасында хакимлек итәләр... Бу машиналар үзүзләрен кабат җитештерүгә, ягъни үрчүгә сәләтле. Аларның төрледән-төрле эшкә — транспортка, җир казуга, төзүгә, информация-белем туплауга һәм аны эшкәртүгә, сәнгатькә һ.б.га җайлашкан "токымнары" бар. Ләкин машиналарның һәркайсысы аңга ия һәм хокукый яктан алар тигез. Машиналар җәмгыяте...
Юк, мин бүген яза алмыйм. Зиһенем җитми..."
"Яңа эраның дүртенче көне. Минем дөньяга карашларымны, нигездә, антропоцентрик фәлсәфәмне, әхлакый, этик, зәвык кагыйдәләремне — барчасын астын өскә китергән көн бу.
Органик тереклек җирлегендә үсеп чыккан җәмгыятьне киләчәктә котылгысыз рәвештә машиналар алмаштырачагын аңладым. Дөресрәге, миңа моны ныклап аңлаттылар һәм исбат иттеләр...
Икенче планетада машиналар цивилизациясе беренчел тереклек хәрабәләрендә үскән. Машиналар үз элгәрләренең материаль һәм рухи культурасын, фән-гыйлем байлыгын үзләштереп, алга таба тәрәккый иткәннәр. Алар инде берничә йолдыз системасы белән радиоэлемтә рихы белән танышканнар. Туу, үсеш, картаю һәм үлем. Бөтен тарих менә шул сүзләргә сыя. Табигый цивилизацияләр еш кына фаҗигале һәлакәткә юлыгалар икән. Ләкин физик һәм рухи яктан әкренләп дегенерацияләнү, артка китү — үлеп бетүнең төп сәбәбе.
Җирдәге борынгы динотерийлар, гигантозаврлар яки,әйтик, вакыт исәбе ягыннан безгә якынрак торган йөнтәс мамонтлар нилектән кырылып беткәннәр? Моны төрлечә аңлатырга тырышалар. Берәүләр фикеренчә, алар Җирнең климаты үзгәрүгә җайлаша алмаганнар. Икенче галимнәр аларны ваграк хайваннар — имезүчеләр кысрыклап чыгарган дип исәпли. Өченче берәүләр космик нурланышның зарарлы тәэсирен күрсәтә... Кыскасы, һәркайсы үзенчә сәбәп таба. Ә сәбәп эзләп ерак йөрисе юк. Сәбәп динотерийларның үзләрендә.
Үрчү процессында хайваннар аралашып бетәләр һәм генотип ягыннан нәкъ бертөсле булган тереклек ияләре барлыкка килә. Алар хәзер бер-берсенә ике тамчы су шикелле охшаган булалар. Бөтен куркыныч менә шул охшашлыкта, бердәйлектә. Бу вакыт хромосома-геннар системасы тәңгәлләшә. Ана һәм ата хайваннарда бер үк сыйфатлар — яхшысы да, начары да, ягъни кимчелекләр дә кабатлана, алар бер үк авыруларга бирешүчән булалар. Нерв-психик эшчәнлек тә бер калыптан суккан була.
Җирдә кайбер ялгыз атауларда яшәүче халык тышкы дөньядан тәмам аерылган. Гасырлар буена үзара гына өйләнешү, кан катнаштыру нәтиҗәсендә андагы кешеләр дегенерация юлына басканнар. Андый утрауларда халыкның яртысы авыру, чирләшкә, гарип яки акылга тулы түгел.
Әлегә, җирдә төрле расалар яшәп килгәндә, кешеләргә дегенерация куркынычы янамый. Ләкин кешеләрнең өйләнешүе һәм семья коруы идарә ителә торган нәрсә түфизик аермалар кими. Миллион еллардан соң генетик тигезләнеш барлыкка килеп, психик яктан артка китү, регресс башлану куркынычы бар.
Телевизион тапшырудан күренгәнчә, күпчелек җәмгыятьләр шулай һәлак була икән.
Икенче планетаның хәзерге хуҗаларын — машиналарны элекке цивилизация ясап калдырган. Бер яктан карасаң, алар беренче җәмгыятьнең балалары. Ләкин мондый уй акылны канәгатьләндергән кебек булса да, безнең йөрәк моңа каршы...
Бүгенгә җитте. Башым чатный".
"Яңа эраның бишенче көне. Бүгенге тапшыруны аңлап җиткермәдем, чөнки ул артык катлаулы, киң колачлы һәм минем зиһен өчен бик абстракт иде. Икенче планета төрле сурәтләр рәвешендә безгә сораулар биреп карады шикелле. Күрәсең, МЦга Җир планетасы турыңда байтак нәрсә мәгълүм. Радио һәм телевизорлар уйлап табылгач, Җир шарының метрлы дулкыннарда радионурланышы миллион тапкырлар артты. Ул хәзер йөзләрчә миллион градуска туры килә һәм Кояшның тапсыз чактагы радионурланышы белән бер чама. Җир Кояш тирәли әйләнеп йөргәнлектән, Доплер эффекты аркасында, күрше йолдызларга барып җиткән уртача дулкын озынлыгы периодик рәвештә үзгәрергә тиеш. Шул үзгәрешкә карап, МЦ Җирнең Кояш тирәли әйләнү периодын хисаплап тапкан. Тәүлек эчендә күчәр тирәли әйләнү дә шундый эффект тудыра. Димәк,безнең күршеләргә Җирдәге тәүлек озынлыгын белү дә кыен булмаган.
Кеплерның өченче законын кулланып, Эриданлылар Җир белән Кояш арасындагы ераклыкны да билгели алганнар. Өстәмә анализ, Җирнең радиусын хисаплап чыгарырга, бездәге физик климат шартларын чамаларга мөмкинлек биргән булыр. дагылар: Җирдә шактый алга киткән цивилизация бар, ләкин әле ул камиллектән ерак тора, чөнки радиоэлемтә өчен тоткан энергиянең күп өлешен галәм бушлыгына таратып исраф итә дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Гаять сизгер аппаратлар ярдәмеңдә алар бездә атом-төш коралы шартлатылуын да сизгәннәр...
Бу аларны ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр иткән, МЦ безнең белән контакт урнаштырырга һәм, кирәк булса, ярдәм итәргә карар кылган.
"Алтынчы көн. Телеэкранда сурәт: бер почмакта Кояш тирәли әйләнеп йөрүче Җир планетасы, каршы якта — Эридан Альфасы һәм Икенче планета. Җирдән үзәктәш түгәрәкләр рәвешендә дулкын тарала һәм ук белән күрсәтелгән якка — Эриданга таба юнәлә. МЦ бездән җавап көтәме? Моны шулай дип аңларга кирәкме?"
"Җиденче көн. Тапшырулар дәвам итә. Эридандагы беренчел җәмгыять тарихын күрсәтәләр. Беренчел җәмгыять өч мең ел дәвамында фәкать 20 ел сугышсыз яшәгән (бу нисбәт нәкъ Җирдәгегә туры килә). Ә акылга утырганда иңде соң була, байлык-муллык эчендә йөзсәләр дә, алар биологик яктан артка тәгәри башлыйлар...
Нишләргә? Җавап бирергәме, юкмы? Махсус генератор һәм куәтле көчәйткеч ясасам, үзебезнең антенна ярдәмеңдә тар көлгә итеп сигналлар җибәреп булыр иде. Тик миңа электр энергиясе туплап калырга кирәк. Аккумуляторлар сатып аласы була. Безнең радиохәбәрләшү дулкыннарын сизә алганнар икән, юнәлешле сигналларны тотмый калмаслар дип уйлыйм".
"...Йөзенче көн. Бу көн — Яңа эрада икенче бөек дата. Мин Эриданга таба сигналлар җибәрдем. Импульслар аларныкы кебек үк — 1, 2, 3, 4, 5".
"Бөек дата" дигән сүзләргә килеп җиткәч, Стән тетрәнеп китте, тәненнән суык йөгереп үтте. "Эдлай акылдә, тиле ул! Барлык хөкүмәтләр һәм, ахыр чиктә, бөтен кешелек дөньясы кабул итәргә тиеш карарны бер дуамал үзе генә кабул итә... Нинди саксызлык! Җирне, күчәре-ние белән бергә, уптым-илаһи сатып җибәрү белән бер бит бу!"
Стән, маңгаена бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирләрен сөртеп, дәфтәрне тиз-тиз актарырга тотынды. Әһә, менә!
"...Икенче ел, җитмеш бишенче көн. Алар монда киләләр! МЦ сигез ел элек үк инде Кояш системасына күзәтчеләр җибәргән булырга тиеш. Эриданга кадәр ара унбер яктылык елы. Әгәр ракета электромагнитик дулкыннар тизлеге белән очса, яңадан өч-дүрт елдан космик кунакларны көтәргә кирәк".
"...Алтынчы ел, илленче көн. Мин тагы элекке тәртип белән (биш төркем чыгынтылы) радиосигналлар җибәрдем. Әгәр МЦ ракетасы якын булса, алар бу дулкыннарны тотарлар дип уйлыйм. Көтәм, көтәм... Ни көтәм соң мин?"
"...Алтынчы ел, туксанынчы көн. Алар мине бик тиз таптылар. Хәер, монда гаҗәпләнер урын юк. Соңгы сигналларым үтә нечкә нур рәвешендә иде. Шул ук Доплер эффекты астронавтларга станциянең кайсы киңлектә һәм нинди географик озынлыкта урнашканын төгәл билгеләргә ярдәм иткән.
Эридан вәкилләре минем янга төнлә килеп керделәр. Мин аппаратларны көйләп утыра идем. Ишек шыгырдаганга әйләнеп карасам, чәчләрем үрә торды. Ишек катында ике зат басып тора! Караңгыда ачык күренмәсәләр дә, аларның кеше түгеллеген шәйләп алдым. Астронавтлар?
— Узыгыз, - дип ишарә ясадым мин, эчке калтыравымны җиңәргә тырышып, һәм люстраны кабыздым.
Болар минем янгарак килеп баш иделәр, авыз булып хезмәт итә торган уемнарыннан аңлаешсыз авазяхшылабрак күздән кичердем. Ике аяк, ләкин куллары өчәү. Күзләре дә өчәү, алар бер-берсенә карата 120 градус почмак ясап куелганнар. Димәк, тирә-юньне тулысынча күрәләр, башларын борып торасы юк. Өсләрендә — тәнгә сыланып торган яшькелт спорт костюмы. Шик тә юк, машинага кием кирәкми, костюмны алар әдәп йөзеннән генә, яисә шик тудырмас өчен генә кигән булсалар кирәк. Ә бәлки бу — беренчел цивилизациядән калган кирәксез бер гадәттер? Эриданлыларның кул-аяклары бик хәрәкәтчән, һәрхәлдә, кунакларның тәне металлдан түгел, ниндидер саргылт пластиктан ясалган иде.
Мин әле һаман калтыравымны җиңә алмыйча, ни эшләргә белмичә басып торам.
Алдан кергән зат (Беренче номер диимме?) нидер әйтте дә бер кулын миңа сузды. Мин дә күрешергә дип кулымны бирдем һәм шул мизгелдә... Әйе, мин бер мизгелгә аңымны җуйдым бугай. Күз алларым караңгыланып китте, кулым, бөтен тәнем, хәтта тешләремә кадәр кызышкан кебек булды. Аңыма килеп, күземне ачканда, эриданлылар минем янда тыныч кына басып торалар иде.
— Гафу итегез, без хәзер иркенләп аңлаша алабыз, - диде Беренче номер.
Бу сүзләрне ул нинди телдә әйтте? Шуны беләм, бу — инглиз теле дә, француз, немец, рус теле дә түгел иде. Ләкин мин аны аңлыйм, күрешкән чакта миңа электроимпульслар аша тел гыйлеме тапшырылган ахрысы.
Мин боларга утырырга тәкъдим иттем, алар исә баш тарттылар. Чыннан да минем кунакларга утырып торуның һәм, күрәсең, ял итүнең дә кирәге юк иде. Аларга энергия-көч чыганагы һәм вакыт-вакыт алмаш детальләр генә кирәктер, бәлки...
— Без фотон ракетасында икәү килдек, - дип сүз башлады Беренче номер. - Бурычыбыз — сезнең белән кат гафу үтенәбез. Минем исемем — Идо. Иптәшем — Оро.
Кул бирешкән арада, алар минем эчке дөньямның, уй- фикерләремнең күчермәсен алып өлгергәннәр. Мин белгән барлык нәрсәләр, шул исәптән биографиям дә, хәтта мин инде онытып бетергән вак-төякләр дә аларга мәгълүм хәзер. Бөтенесе дә. Яшермим, моны аңлагач чәчләрем үрә торды, чөнки һәр кешенең үз-үзеннән дә яшереп саклый торган һәм бик теләсә дә онытылмыйча җәфалый торган серләре, хыяллары бар, хурлыклы һәм түбән минутлар да булгалый бит...
Тик нәрсәдән оялырга! Үзеңә карата да бер баскыч югары торган затлардан оялу сине үлем тырнагыннан йолып калачак хирургтан тән яшерү белән бер түгелмени?
— Без Җирдә берничә ай торабыз инде, - диде Беренче зат. - Мондагы барлык телевизион һәм радиопрограммалар белән танышып, Ассамблея китапханәсендә булган китапларны, музейларны, вакытлы матбугатны карап чыктык. Әлбәттә, яшерен эш итәргә туры килде. Сезнең әхлак кагыйдәләренә сыеп җитмәсә дә, шунсыз мөмкин түгел иде... Һипноз кулланырга да туры килде, - дип өстәде ул.
Мин дәшми генә иягемне кактым.
— Җир планетасы ярдәмгә мохтаҗ. Тән, акыл һәм әхлак деградациясеннән башка, кешеләрне тагы берничә куркыныч сагалап тора. Бу куркынычларны сезгә, Эдлай, минем юлдашым Оро яхшырак аңлатыр.
Оро алгарак чыкты һәм иске граммофонныкы кебек шыгырдавык бер тавыш белән сөйләргә кереште:
— Беренче. Соңгы гасырда Җир атмосферасы пычранганнан пычрана бара һәм моңа кеше үзе, аның фабрикалары, химия иңдустриясе, транспорт машиналары гаепле. Минем хисаплауларыма караганда, һавага елына 250 миллион тонна тузан, 60 миллион тонна чамасы агулы күкерт атмосферада карбон оксиды 5 процентка арткан. Шуның аркасында Җир шарындагы уртача температура якынча бер градуска күтәрелгән. Нәтиҗәдә, бозлыклар чигенгән, котыплар тирәсендәге боз-кар "бүрекләр" эри башлаган. Бу исә диңгез-океан сулары күтәрелүгә китергән.
Атмосфераны агулау һәм пычрату киләчәктә дә шушы тизлек белән дәвам итсә, яр буйлары һәм түбәнлекләр, атаулар су астында калып, коры җир мәйданы 10 процентка кимиячәк.
Кеше организмына тәүлегенә 1 килограмм азык, 1,5 килограмм су һәм 12 килограмм һава кирәк. Атмосфераның агулануы кешеләрдә сулау органнары, күз һәм башка орган авыруларын арттыра. Үсемлек һәм хайваннар дөньясына да зур куркыныч яный.
Кешеләр Җир атмосферасын чүплек башына әйләндергәннәр, бөтен кирәксез матдәләр, химия калдык-постыкларының күбесе шунда чыгарып ташлана. Ахыр чиктә төтен һәм корым белән аралашкан агулы томан барлык Җир шарын төреп алачак һәм Җир йөзеңдә цивилизация генә түгел, гомумән, хәзерге тереклек юкка чыгачак.
Икенче. Кешеләр елга-күл, диңгез-океаннарга нефтехимия, бигрәк тә атом индустриясе ташландыкларын агызып, суларын шул дәрәҗәдә пычратканнар ки, елгаларның яртысында балыклар үлеп беткән, хәтта океаннарда да балык кырыла...
Җир табигатендәге тигезләнеш бозылган һәм, кызганычка каршы, бу процесс тыелгысыз рәвештә дәвам итә. Тиздән кешеләр төче сусыз калачаклар, ә зур шәһәрләрдә суга кытлык бүген үк сизелә инде.
Хуҗасызлыкның, алны-артны карамыйча эш итүнең, бүгенге көн артыннан гына кууның тагы бер аянычлы мисалы бу, - дип нәтиҗә ясады Беренче зат.
Икенче зат (күрәсең, ул информация чыганагы, дәвам итте:
— Өченчедән, сезне энергетик ачлык һәм материаль мохтаҗлык көтә.
— Ачлык-патша... - дип куйды Беренче зат. - Кешене ачлык инстинкты тудырган, хезмәткә өйрәткән... һәм шул ук ачлык аны тагы харап итәргә тырыша...
— Нишләргә соң? Кешеләр ни чара күрергә тиеш? - дип ычкындырганымны сизми дә калдым.
— Без сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде Идо.
Ничек итеп? - дип сорадым мин.
— Без Җир планетасында материаль җитештерү, укыту һәм тәрбия, идарә итү, информация-белем туплау эшенә катнашырга телибез...
Эдлайның көндәлеген укый-укый, Стән бөтен дөньясын онытып җибәргән иде. Ул йодрыгы белән дәфтәргә китереп сукканын, "Хаин! Сатлык җан!" - дип кычкырганын хәтерли.
Ишек ачылганын Стән сизми дә калды.
Аның каршысында, пистолет тотып, Эдлай басып тора иде.
— Шымчы... - диде ул. Аның күзләре кара ут чәчкән кебек иде. - Урыныңда утыр, Стән! Кымшанасы булма! - дип таләп итте ул.
Эдлайның тузгыган чәчләре маңгаен каплап тора, ул ашык-пошык кына киенгән, изүләрен лә каптырмаган иде.
— Эдлай! - дип дәште аңа Стән. - Нишләвең бу синең? Эш программасын бозгансың, яшертен рәвештә...
— Ахмак! - диде Эдлай бик дорфа итеп һәм, пистолетын төбәгән хәлдә, өстәлдәге көндәлеген үрелеп алды.
— Син сатылгансың, Эдлай! Кешелеккә хыянәт иткәнсең!
— Мин кешелек цивилизациясен коткарырга телим! аларга коллыкка сатарга телисең! Иңде сатып җибәрмәгән булсаң...
— Ялгышасың, диде Эдлай, борын канатларын кабартып.
Ул урындык алып Стән каршысына килеп утырды.
— Стән, - диде ул, бераз тынычланып, - кызып китмәскә сүз бир.
— Бирмим, - диде Стән. - Барыбер уңайлы чак туры китереп, мин сине...
— Нишләтерсең?
— Кирәк булса, ботарлап атармын!
Эдлай елмайгандай итте.
— Беләм, син көчлерәк. Колледҗның чемпионы идең бит... Ләкин сиңа җитезлегеңне дә, куәтеңне дә күрсәтергә туры килмәс. Артыңа борылып кара, Стән.
Стән иңбашы аша гына артка күз салды. Анда кеше кыяфәтлерәк бер зат басып тора иде. Ул тораташтай хәрәкәтсез, керфеген дә какмый. Терсәктән бөгелгән куллары Стәнне тотып алырга әзер тора.
— Бусы нәрсә? Кем? Идо дигән җен токымы шушымы?
— Юк, - дип көлемсерәде Эдлай. - Монысы икенче ракетадан.
— Димәк, тагы бер ракета килде?
— Алар бергә җибәрелгән.
— Бу... хәшәрәт синең шәхси сакчыңмы әллә?
— Гомумән, сакчы, Стән. Тор исемле. Беләсең килсә, ул һипноз көченә дә ия. Кирәге чыкканда, шприц белән кадап инъекция ясый ала... Юк, юк, агу түгел. Дару җибәрә. Тор бездәге авыруларны дәвалау буенча белгеч. Бөерләреңдә таш юкмы? Бавырың авыртмыймы? Үпкәң тазамы? Тешләрең борчымыймы? Боларны ул күз ачып йомганчы дәвалый.
Эдлай бу сүзләргә бөтенләй игътибар да итмәде шикелле.
— Алар Бөек планны тормышка ашыру өчен бернәрсәне дә кызганмыйлар...
— Бөек план?
— Бөек план. Бөек эш. Бөек максат. Без кешеләрне бәхетле итәчәкбез.
— Ай-Һай! Стандарт бәхеттән кешеләр бик тиз ваз кичәрләр!
Эдлай, урындыгын якынрак китереп, Стәннең күзләренә кереп китәрдәй булып утырды һәм үзләренең план-максатларын аңлатырга кереште. Аның күзләрендә шашкын ут елтырый, ләкин тавышы саф һәм сүзләре дә эчкерсез иде. Һәрхәлдә, ул, изге эш эшлим дип инанган иде шикелле...
— Беренче нәүбәттә без кешеләрне халык санын тиешле күләмдә тотарга өйрәтәчәкбез.
— О! Терлек фермасындагы кебекме?
— Көлмә, Стән, һәр цивилизация иртәме-соңмы барыбер моңа киләчәк. Җир шары бик кысан бит. Без үзебезнең Җир дигән космик кәрапта баруыбызны онытмаска тиеш! Әгәр табигый үлем-җитем булмаса, мең елдан соң Җир йөзендә энә төртерлек тә урын калмас иде.
— Ә Галәм киңлеге? Башка планеталар? Астероидлар? Кешеләр шунда күчеп китәрләр һәм, әйтик, җансыз Марсны шау чәчәкле планета итәрләр!
— Дөрес юл түгел бу, Стән. Син бит математик, үзең уйла: хәзерге вакытта барлык илләрнең хәрби бюджетында каралган ифрат зур сумманы тоткан тәкъдирдә дә көнгә фәкать ун кешене генә Марска җибәреп булыр иде. Хәлбуки, Җирдә кешеләр саны көненә 100 000 кешегә арта... Төшенәсеңме?
"Дөрес сөйли, шайтан", - дип уйлады Стән, иренен
— Халык тыгызлыгы проблемасын космоста түгел, монда, Җирдә хәл итәргә кирәк, - дип сүзен дәвам итте Эдлай.
— Нинди юл белән?
Бердән, туу санын чикләргә.
— Икенчедән?
— Гомер озынлыгына чик куярга. Әйтик, 100 яшь җитәме?
— Миңа, бәлки, җитәр дә иде... Ләкин медицина белән биология шулкадәр тиз үсә, һәм алар гомер озынлыгын артгырганнан-арттыра баралар бит!
— Үз агымына куйсаң, ягъни идарә итмәсәң генә шулай, Стән. Эриданлылар ярдәмендә без хәзер үк инде кешенең гомерен 150—180 яшькә җиткерә алыр идек. Ләкин моның кирәге юк...
— Кеше 100 яшькә җитү белән дөнья куйсын дисеңме? Шайтан алгыры, бу фани дөньяда үзеңнең быел үләчәгеңне белеп торудан да ачырак хакыйкать бармы соң? Кешене акылдан шаштырачак ул!
— Үлем сәгатен алай төгәл билгеләмәсәң дә була ич. Гомер чиген 100—105 итеп куярга мөмкин...
— Тфү! Әгәр мин 100 яшькә җитсәм, калган көннәрне янә берәмтекләп санарга тиеш булам бит! Мине, бәлки, үлем чалгысы түгел, ә аның муен тамырымнан ничә миллиметр ераклыкта торуы куркыта торгандыр. Язмышның котылгысыз икәне, тәкъдирнең алдан билгеләнүе, аңлыйсыңмы? Чөнки бу — гади, табигый үлем булмаячак!
— Берни эшләр хәл юк, туган, - диде Эдлай салкын гына. - Кешегә моңа күнегергә туры килер. Кеше күнекми торган нәрсә юк! Юк. Ул кыргый җанварлар арасында да яши, иң кансыз җәзаларга, кимсетүләргә дә күнегә, хәтта җайлаша ала. Аннары китереп, кеше тормышыңда иң төп мәсьәлә үлем түгел, иң мөһиме — ничек яшәү. Стән, беренче сүзгә басым ясап.
— Фән, сәнгать һәм спорт белән шөгыльләнер.
— Шул гынамы?
— Шул гына. Барлык җитештерү-төзү индустриясе машиналарга тапшырылачак. Азык-төлек, кием-салым, торак биналар — бөтенесе машиналар тарафыннан эшләнәчәк.
— Шушылар тарафыннанмы? - диде Стән, артка таба ишарәләп.
— Болар гына түгел, әлбәттә. Индустрия өчен түбән төзелешле автоматлар да ярый бит.
— Кешегә җәннәт була икән, алайса. Бөтен тормыш — уен! Тик мин һаман шунысын аңламыйм: бу кибернетик мәхлукларга ни файда соң?
— Стән, алар мәхлук түгел! Дөрес, аларны кайчандыр беренчел, цивилизация ясаган, ләкин миллион еллар буена тәрәккый итеп, алар бик зур үсешкә ирешкәннәр, төзелеш ягыннан да камилләшкәннәр... Алар кеше кебек үк мөстәкыйль һәм ихтыярга ия.
— Чәнчелеп китсеннәр! Син минем сорауга туры җавап бир: алар ни файда күрәчәк?
— Эриданның хәзерге цивилизациясе табигатьне гасырдан-гасырга ныграк, күбрәк буйсындыра һәм, бездән аермалы буларак, аларның гомере мәңгелек диярлек. Шуңа күрә бөтен өмет аларда...
— Нинди өмет?
— Галәмдә аң-гакыл таралуга. Гакыл хакимлегенә...
— Димәк, алар бөтен Галәмне яулап алырга ниятлиләр? Ә безнең ише ит-сөяктән торган Алла колларын кая куярга исәплиләр? Безгә ни кала?
— Тормыш белән ләззәтләнү... Сафа сөрү... Театр... Балет... Гимнастика... Спорт... Эриданлылар безгә комачауламаячак, чөнки безнең матди-экономик мәнфәгатьләргә
— Кызык икән. Бәлки, без аларга бер уенчык — җанлы уенчык булып, безнең иҗтимагый тормышыбыз үзенә күрә планета сәхнәсендә тамаша булып хезмәт итәр, ә? Курчак театры...
— Борчылма, Стән. Ул курчаклар уеннан тәм-ләззәт табачаклар. Кешене һәм җәмгыятьне җансыз табигать тудырганга гына ул табигатькә безнең ачуыбыз да килми, моны хурлыкка да санамыйбыз бит. Ә яңа җәмгыять төзелешен — яңа модельне — безгә Эриданлы остазлар бирер...
— Һичкайчан да! Җәмгыятьне без үзебез үзгәртеп корырбыз! Җирнең икенче яртысында кешеләр шуның белән мәшгуль! Капиталга каршы көрәшүчеләр коллыкка риза булмаячак!
— Сез бик кызу канлы, - диде Тор, шулчак Стәннең иңенә кагылып. - Тынычланыгыз...
— Нервларың какшаган, Стән, - дип өстәде Эдлай, өлкәннәрчә бер өстенлек белән. - Хәер, безнең җәмгыятьтә нинди нерв системасы түзсен? Без эшлибез, эшлибез, дөнья куган булабыз да көннәрдән беркөнне дөнья куябыз. Баксаң, шәхес буларак безнең күбебезнең җәмгыятькә кирәге дә булмаган була...
— Нинди җәмгыятькә бит, - дип каршы төште Стән. Ул хәзер тынычланып, суынып өлгергән иде бугай. - Төньяк Аврорада, мәсәлән...
— Төньяк Аврорамы? Анда да материаль җитештерү проблемасы бөтен кискенлеге белән килеп басачак, - дип, һаман үзенекен тукыды Эдлай.
— Алар безгә юл күрсәтәләр. Олы юл!
— Ә Эриданлылар? Алар тәҗрибәлерәк бит.
— Күрәм: аларда колбиләүчелек тәҗрибәсе.
— Бездә һәркем хезмәт сөя, хезмәткә бирелгән, - дип сүзгә кушылды Тор. - Әлбәттә, фәлсәфи күзлектән карахезмәт тудырган. Капма-каршылыкның икенче полюсы: безне хезмәт тудырган һәм үзенә әсир иткән...
— Менә шул шул! - диде Стән, Торга таба борылып тормастан гына. - Ә мин... ә без, кешеләр, коллык-әсирлекнең теләсә нинди формасына каршы! Нәкышле коллык — барыбер коллык ул. Без — табигать балалары. Минем анам да, атам да, бабам да— табигать. Мин аның кочагында яшим. Аңа буйсынам, ләкин аны аң-гакылым белән колачлый алам, үземә җайлаштырып үзгәртә алам, яңа табигать иҗат итәм. Ягъни мин табигатьнең колы түгел. Мин беркайчан да кол булмаячакмын, ишетәсеңме? Чакырылмаган кунакларны без Җирдән сөрәчәкбез!
Стән тамагы карлыгып туктап каллы һәм кискен хәрәкәт белән чәчләрен артка ташлады.
Калганы секунд арасынла гына булып аллы. Стән артка таба тибеп җибәргән урынлык Торның күкрәгенә килеп бәрелде, һәм сакчы, авып төшмәс өчен, бер адым артка чигенергә мәҗбүр буллы. Ләкин механик робот кулларын Стәнгә таба сузарга өлгерле. Шул мизгелдә Стән пистолет чыгарды һәм, артка борылып тормастан, төбәмичә генә, иңбашы аша ике пуля җибәрде. Ул арала Эдлай да аңга килде һәм Стәнгә ыргылды. Әмма Стән җитезрәк тә, көчлерәк тә иде. Эдлайның маңгаена ул пистолет сабы белән кундырды. Кан күренгәч, Стән бөтенләй шашты, үзен-үзе белешмәстән, тәрәзәнең зур өлгесенә атып чәлпәрәмә китерде.
— Баскыннарга үлем! - дип кычкырды ул бөтен Галәмгә. Аңа артка борылып карарга бик вакыт иде, чөнки аягына баскан Тор шприц тотып якынлашып килә иде.
Стән тәтегә басты һәм Торның тагы бер күзен сафтан чыгарды. Өч куллы азман, тигезлек сакларга тырышып, бөтерчек шикелле бер урыңда әйләнә башлады. Икенче пуля аны егып салды. итеп телефон шалтырады. Стән бер телефонга, бер идәндә бөгәрләнеп яткан Эдлайга карады. Аннары телефон янына килеп трубканы алды. Аның башында: "Җиде төн уртасында Эдлайга кемнең шалтыратуы мөмкин?" - дигән уй чагылып китте.
— Алло? - диде ул трубкага, тынычрак суларга тырышып.
— Стән Миллермы?
— Әйе, мин Стән Миллер. Туктагыз әле, кем сөйли? Сез мине каян беләсез, шайтан алгыры?
Телефон шарт-шорт итте. Трубка тоткан кулына көчле электр сугудан авып төшкәндә, Стән аңында иде әле. Аннары ул күзләрен йомды һәм аны төпсез караңгылык йоткан кебек булды.
Кызыл караңгылык. Кан төсендәге томан. Томан арасыннан тавышлар ишетелә, һәм бу тавышлардан кызыл томан тирбәнеп-тирбәнеп куя. Кемнәрдер бәхәсләшә. Тик ярты сүзләрен дә аңлап булмый. Баш авырта. Чигә турысы чатнап киткән саен, караңгылыкны ертып, зәңгәр чаткы сикереп уза.
— Без китәбез... - ди кемдер.
— Ни өчен? - дип сорый икенче берәү бик таныш тавыш белән.
— Чөнки сезнең иҗтимагый тәрәккыяткә йогынты ясарга ярамый... Чөнки үсешегездә табигый эзлеклелек югала... Читтән көчләп тагылган карашлар һәм мораль барыбер озак сакланмый. Гади генә әйткәндә, ул сезнең каныгызга сеңмәгән була...
— Ягъни нәселдән-нәселгә күчмиме?
— Әйе... Стән Миллер хаклы: сез үз юлыгыздан барырга тиеш.
— Ләкин безнең юллар параллель бит!
— Әлбәттә. Кайсы төс матуррак дип бәхәсләшеп бул
— Ләкин юлларның озыны-кыскасы, әйләнече һәм турысы була бит! Сез ярдәм итсәгез, без күпме бәла-казаны булдырмый калыр идек.
— Юк, алай түгел. Соң булса да без шуны аңладык: әйләнечтән юл туры. Иҗтимагый үсешкә карата әйткәндә, индукцияләнгән культура тотрыклы булмый — читтән кергән карашлар һәм гореф-гадәтләр әкренләп үзгәрә һәм кайчагында иҗтимагый тормозга әйләнә. Сезнең рух белән шаярырга ярамавын Стән Миллер бик ачык исбатлап бирде... Сез ирек-хөрриятне барыннан да өстен куясыз...
Тавышлар тынды. Тагы төн. Тагы караңгылык.
...Томан эчендә ниндидер аксыл түгәрәк пәйда булды. Кемдер дәшә:
— Стән! Син мине ишетәсеңме, Стән? - ди.
Стән:
— Ишетәм, - димәкче булды, ләкин телен әйләндерә алмады. Бераздан гына ул өзек-өзек сулыш алуын, кулаякларын тоя башлады, бармак очлары кызышканын сизде. Караңгылык та әкренләп эреп, шәфәкъ төсенә керде. Аннан кинәт кенә, кояш чыккандай булып, күз камаштыргач яктылык ургылып керде. Колаклар иңде шауламый, ләкин меңнәрчә вак кына чүкечләр белән нидер чүкегән кебек иде.
— Стән, син мине ишетәсеңме, Стән? Мин — Эдлай...
Нинди Эдлай? Кайсы? Сабакташмы? Космик элемтә постында эшләүче Эдлаймы? Ул бит хыянәтче! Сатлык!
Стән тешләрен шыгырдатты, таянып, торып утырырга теләде.
— Стән, мине гафу ит, дустым... Машиналар юк... Алар кире Эриданга кайтып киттеләр... Стән, дим!
Стән күзләрен ачты.
— Эдлай... бу синме? Син... исәнме? рып кара... Йә инде...
Стән торып утырды һәм үзенең Эдлайның бүлмәсендә икәнлеген күрде. Аны кушеткага яткырган булганнар. Эдлай кушетка янына киез башмак китереп куйды.
— Сөйлә... аңлат, - диде Стән, Эдлайга карамыйча гына. - Мин монда озак аунап яттыммы?
— Тәүлек ярым... Без сиңа туклыклы инъекция җибәрдек...
— Тагын нәрсәләр эшләттегез?
— Психокопияңне алдылар, - диде Эдлай, күзләрен яшереп. - Ләкин син борчылма, миңа синең эчке дөньяң мәгълүм түгел.
— Рәхмәт. Әле кешелегеңне югалтып бетермәгәнсең икән. Психокопия ни күрсәткән соң?
— Копиягә бик җентекле анализ ясадылар... Шуннан соң МЦ вәкилләре кешеләр турында яңа нәтиҗәгә килделәр: нормаль кешедә коллыкның теләсә нинди формасы нәфрәт уята һәм аңа каршы көрәшүне кеше үзенең намус эше, изге бурычы дип саный.
— Киттеләр, димәк?
— Әйе. Моннан ике сәгать элек кенә...
— Юлларына ак җәймә. Эдлай, шуны әйт әле: миңа ни булды? Телефон?
— Эриданлылар телефонга бармак башы чаклы гына өстәмә блок куйган булганнар. Ул барлык сөйләшүләрне тыңлап, язып барган... Куәтле электр бушануы белән сине һуштан яздырып, хуҗаларны ярдәмгә чакырган. Алар Торны, аннары мине аякка бастырдылар...
— Янә бер сорау. Син шахматны машина белән уйнадыңмы?
— Машина белән, - дип, беренче тапкыр елмаеп җибәрде Эдлай. - Эриданлылар, гомумән, безнең спорт ярышлары белән кызыксыналар.
— Алар ярыш дигән нәрсәнең, бәйгенең мәгънәсен аңлый алмыйлар. Саф спорт ярышын аңлап, аның максатына төшенә алмыйлар. Алар спорт рухыннан мәхрүм.
— Шулай булуы көн кебек ачык. Алар көрәш тәрбиясе алмаган бит! Ләкин нигә шахматны бик начар уйный соң ул? Логик сәләте ягыннан машина бездән күп өстендер ич!
— Беләсеңме, математик төгәл йөреш ясау өчен ул ун минутлап уйларга тиеш. Шунсыз ул бөтен вариантларны тикшереп чыга алмый. Ә мин тоттым да вакытны чикләдем: ике минут кына бирдем, чөнки йөргән саен ун минут көтеп утырырга кемнең сабырлыгы җитсен?
— Шәп иткәнсең! - диде Стән һәм аягына басты.
Эдлай үзен искиткеч бәхетле итеп, азатлыкка чыккан тоткын кебек хис итә иде. Ул чын мәгънәсендә алтын богаудан — психикасын чылбырда тоткан көчтән азат иде хәзер.
— Ләкин аларның кайбер техник һәм фәнни яңалыклары безгә ярап куяр иде, - диде Стән уйчан гына.
— Эриданга кайткач, гомумпланета киңәшмәсеннән соң, алар безнең белән элемтә урнаштырырга ниятлиләр, - диде аңа Эдлай. - Ни әйтсәң дә алар гакылга ия, Стән, һәм нинди генә куәтле аң-гакылга әле!
— Бездән бераз шүрлиләр диген?
— Шикләнәләр. Әлегә аларның да космик аралашу тәҗрибәсе зур түгел. МЦ ике планетада кыргый хәлдәге җәмгыятькә идарә итә, дөрес аңлаган булсам, бер планетада алар таш дәверендәге цивилизациягә җитәкчелек итәләр. Ә үзләре дәрәҗәсенә җиткән культура аларга таныш түгел...
— Сак кылану безгә дә зыян итми, Эдлай. Бүген үк Милли академиягә хәбәр итәргә кирәк. Ә Ассамблеягә ябык хат җибәрергә... Ничек уйлыйсың? мәгәнмени?
— Кем белгән? Әгәр анда берәр милләтче, йә чиктән ашкан патриот утырса, информацияне йомып калулары да бар. Төньяк Аврора белән мөнәсәбәтләр мактанырлык түгел бит.
— Ә без? - диде шунда Эдлай. - Без дә бар ич!
— Безнең авызны томаларга күп сорамаслар... Дөньяда ике төрле иҗтимагый система яшәп килгәндә, сәбәбе тиз табылыр.
— Һм-м. Син хаклы бугай, Стән.
— Һәрхәлдә, алай-болай була калса, космограммаларның бер күчермәсенең миндә дә булуы яхшы.
— Анысын эшлибез. Минем көндәлекне дә алырсың.
Стән, ияген тотып, беркавым уйланып торды.
— Без, күрәсең, зур үзгәрешләр алдында торабыздыр, Эдлай. Космик аралашу кешеләр арасындагы элемтәгә дә йогынты ясамый калмас. Көрәшкә әзер тор, Эдлай дус!
— Мин әзер, - диде тегесе көр тавыш белән.