tt-books-cyrillic / bylatypov /Ана һәм кыз_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
Әмирхан Еники
Ана Һәм кыз
Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.
Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре остендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, ой эченә иңгәндәй булды... Кинәт улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, "Әни!" дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — "балам" дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...
Ананың күңеленә шик киләме?.. Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сүз белән,— гүя аңардан шуны гына сорыйлар,— җавап кайтара иде:
— Әни, зачетларымны башкалардан элек биреп бетердем, сезнең янга кайтырга ашыктым.
Былтыр исә ул институтны тәмам бетереп кайтырга тиеш иде. Ләкин өйгә, туганнары янына шундый зур татлыкның бәйрәмен бергәләп үткәрер өчен кайтасы иакытта, фронтка китеп барды. Ə әйдә аның бу кайтуын котү әле һаман аларның йөрәкләрендә саклана. Һәрхәлдә, ана бүген, моны исенә төшереп, сүз кузгатмыйча калмас.
Кечкенә өй эче яңгыр белән юылып яшәргән көннең җылы яктылыгыннан киңәйгән кебек... Миләш агачының яфраклары аша төшкән
Өй эчендә нурлы тынлык... Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Әй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Әйдә янә тынлык урнашты.
Ниһаять, ана башлап дәште:
— Кызым!
— Нәрсә, әни?
— Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?
Рәхилә аз гына уйланды:
— Юк, кызым... Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.
— Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.
Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк — ул, җиңел генә көрсенеп:
— Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле,— диде. — Шулай да, кызым, исемә төшкәндә кайбер сүзләремне әйтеп каласым беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.
— Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр... эшли башлар...
Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә картлысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, тупкуйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңра ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.
Рәхилә бик тизлек белән — хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде — кәгазьне укырга кереште: "...нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды... Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы, "керергә кирәк" дигән карардан түгел, ə үзлегеннән ишекне ачты. Өйгә керүгә ул, ананың карашы белән очрашмас өчен туп-туры алдына карап, тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:
— Кем бар иде анда? — дип сорады.
— Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.
Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде — ул һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас. Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шулкадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды.
— Әйе, әни...
— Менә, кызым... Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик таркау шул... Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр... Эшкә керер... Укуын бетергәннән соң аның беренче башлап эшләве генә бит әле... Яшь, тәҗрибәсез... Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас... Кешенең төрлесе— яхшысы, яманы була... Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк эшендә гадел була күрсен...
Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора һәм күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында... Юк! Хәсән үзе биредә шикелле... Рәхиләнең аңын бер һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә... Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:
— Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, "Рәхилә апай!" дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде... Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың... Ана бул... Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама... Ул бик яшь бит әле... Син инде аңардан күзләреңне Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.
Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты. — Үлгән? — диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды:
— Әнием, әнием...
Рәхилә стена булып Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотып алды һәм көч белән җиргә таба иде.
— Тукта...
Бу минутта Рәхиләнең туры гәүдәсе тагы да үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып басып тора, һәм моңарчы күренмәгән ниндидер бер көч, мәрхәмәтсез усаллык булып, аның йөзенә калка. Йомыла Хәлимәне иңбашыннан тотып, селкеп ала:
— Тукта дим. Əнə Сабира җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел. Бала түгелсең бит.
Хәлимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен, бармакларын тешли... Алар икесе дә күрше хатынга аркалары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек... Ьәм күрше хатын, бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән, акрын гына алар яныннан үтеп китә. Рәхилә белән Хәлимәгә исә аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела.
Күрше хатын ераклашуга, Рәхилә йомшак кына дәшә:
Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга... Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле... Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә сакланып кына агач карават янына килеп әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була... Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның — әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган — тыныч гамьсезлек. Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм аяк очы белән генә басып кире өйдән тышка чыга. булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын-ты-ныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый...