tt-books-cyrillic / ILLA /Кадыйров-Туй җырлары-2021.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
Илгиз Кадыйров
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ТУЙ ҖЫРЛАРЫ
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
ISBN 978-5-93091-368-2
Бу китапта татар музыкасы һәм фольклоры белгече Илгиз Кадый ров тарафыннан 1968-1977 елларда Себер татарлары арасында җыел ган туй җырлары тупланды. Галим халыктан язып алган туй җыр ларын нотага төшергән, расшифровка ясаган, һәр җырның башкаручысын һәм язып алынган урынны күрсәткән. Китапка кергән туй җырларын ың кү бесе - онытыла барган әсәрләр. Галимнең максаты - бу җырларны яңа дан халыкка кайтару, милли моңга яңа сулыш өрү. Китап фольклор һәм музыка белгечләренә, музыка уку йортлары укытучыларына һәм укучы ларына, халык җырлары белән кызыксынучыларга адреслана.
Илгиз абый Кадыйровны хезмәтләре аша белсәм дә, үзе белән Тубыл шәһәрендә узган "Искер җыен" фестивалендә 2019 ел ның август аенда гына таныштым. Бу китап турында хыял шушы очрашуда туды.
Илгиз абый "Искер җыен" фестивалендә Себер татарларының халык музыкасы турында чыгыш ясады, чыгышы аудиоязмалар белән аралашып барды, берничә онытылган көйне үзе дә башкарды. Үз эшен яраткан һәм белгән кеше һәрвакыт соклану уята. Илгиз абый да - гомере буе халык музыкасын өйрәнгән, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторында эшләгән дәверендә дистәләгән экспедицияләргә чыгып, Себердә яшәүче милләттәшләребезнең музыкаль мирасын туплаган, аларны нотага төшергән, яңадан халыкка кайтарган кеше. Халык музыкасы буенча белгечләр бик аз. Илгиз абый - бу өлкәдә соңгы могиканнарның берсе.
Узган гасырның 60 - 70 елларында ул Себергә елына берничә тапкыр, үзе генә дә, тормыш иптәше Миңлегөл апа белән дә, фольклорчы галим Фатих Урманчеев белән дә юл тота. Илгиз абый белән Миңлегөл апаның туй сәяхәте дә Себердә халык моңнарын барлап уза.
Галим һәр экспедициягә совет дәверендәге 14 - 15 килограммлы магнитофонны күтәреп чыга. Иң авыры әлеге магнитофонны аркага асып йөрү түгел, җырларны язып алырга маг нитофон тасмасы җитмәү була. Һәр җырны кат-кат тыңлап, аның чынлап та сирәк башкарылуын яки башка бер уникаль ягын истә тотып кына катушкаларга яздыралар. Галим бу турыда "Күпме җырны яздырырга мөмкинлек булмады бит", - дип уфтана. Илгиз Кадыйров язып алган җырларның күбесен бүген хәтерләү генә түгел, ишеткән кешеләр дә сирәк. Әлеге китапта шул экспедицияләр вакытында язып алынган туй җырлары урын алды. Халыкның җыр-моңын, аның да югалганнарын, онытыла барганнарын саклап калып, ярты гасырдан соң кире халыкка кайтаруы белән кыйммәтле бу китап.
Басмада урын алган җырларны икегә бүлеп карарга мөмкин, аларның беренче төркеме туй йолалары вакытында башкарылган. Мәсәлән, "Кияү типсәү" җырын нүгәрләр (кияү егетләре) кияүне урам буйлап кыз өенә озатканда башкарганнар. Кияү типсәү йоласы вакытында шушы тип дигән музыка уен коралына кушылып җырлаганнар. Җыр исеме дә шуннан алынган. Кызны кияү йортына озатканда - "Күч җыры", кияүне кыз янына керткәндә "Ишек бавы" җырларын башкарганнар. Бу җырлар да - хәзер йоласы белән бергә онытылуга дучар булганнардан.
Икенче төркем җырларны туй мәҗлесендә башкарганнар. Аларны мәҗлес җырлары буларак күмәкләп тә җырлаганар. "Әйтүкә" җыры кебек кара-каршы башкарыла торган җырлар да булган. Авылның оста җырчыларының үз репертуарлары булып, аерым җырларны туйларда алар гына да башкарган.
Галим халык җырларын яздырып кына калмый, ул Себер татарларының уникаль көйләрен - дастан-кыйсса һәм әкиятләр көйләрен дә язып ала. Әйе, ялгыш түгел, борынгы әкиятләр арасында проза белән шигъри өлешләре аралашып барган әсәрләр дә очрый. Мисалга Илгиз Кадыйров Новосибирск өлкәсенең Куйбышев районы Яркүл авылында Тәлига Тимгановадан язып алган "Мөлтәл" дигән җырлы әкиятне китерергә була. Кыйссаларга килсәк, Илгиз Кадыйров аларның көйләп башкарыла торган өлешләрен дә язып алып, нотага төшерә. Себер татарларының могамнары - төрле йолалар вакытында скрипкада башкарыла торган көйләр дә аның язмасында безнең көннәргә килеп җиткән. Мәсәлән, "Шайтан могам" көен хәзерге вакытта ишетеп белүчеләр аз очрый. Бу көйләр, башка төркемгә, башка жанрга карау сәбәпле, әлеге китапта урын алмады. Аларны да китап рәвешендә халыкка кайтару - чираттагы хыялыбыз.
Китапны чыгару идеясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегенең хәер-фатихасы белән хыял булудан гамәлгә әйләнде. Илгиз Кадыйров озак еллардан соң яңадан Институт белән эшчәнлеген яңартып, үзенең архивын барлады, бу китап өчен материаллар әзерләде. Әлеге басманың фәнни редакторы буларак, Илгиз абыйга һәр җырның урынын барларга, халыкка җиткерү рәвешен табарга булыштым. Музыка белгече Найлә Хәбибулла кызы Нургаянова, заман таләпләренә туры китереп, һәр көйне компьютерда җыйды. Китап - шушы коллективның уртак фикердә, бер теләктә булуының күркәм нәтиҗәсе.
Бу басма - ярты гасыр элек язып алынган җыр мирасын халыкка кайтарган зур хезмәт, озак көтелгән хезмәт. Ул үз укучысын, үз җырчысын табар дип ышанабыз.
Мин - себер татарларының музыкаль-поэтик иҗатын җыючы. 1968-1977 елларда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгән дәвердә, Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләренә тугыз фәнни экспедициядә булып, миңа шул экспедицияләр вакытында 500 дән артык җыр һәм көйләр язып алу, аларны фән һәм халык өчен саклап калу бәхете насыйп булды. Бу - уникаль хәзинә.
Соңрак хезмәт юлымны башка өлкәдә дәвам итсәм дә, Себер татарларының җыр-моңнары мине гомерем буе озата барды, бу хәзинәгә кат-кат әйләнеп кайтып, радио-телевидение һәм газета- журналлар аша, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясап, аны пропагандаларга һәм популярлаштырырга тырыштым.
Соңгы ярты гасырда фольклор җырлары онытылып, югалып бара, бүген халык музыкасын өйрәнүче галимнәргә дә аларны язып алу бәхете сирәк эләгә. Алар сакланып калган очракта да, информантлар аерым җырларны фрагментлар рәвешендә генә искә төшерә ала. Тукай әйткән "җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле" җыр ияләре бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһыга шөкер, миңа соңгы могиканнардан Себер моңы реликтларын магнитофонга язып алып, бүген аларны Себердә яшәүче милләттәшләребезгә - Күчем ханның варисларына тапшыру насыйп булды. Информантлар арасында иң олы яшьтәгесе - 1882 елда туган Гафур бабай Шулаяков булды. Миңа җырлар яздырганда, Гафур бабайга 87 яшь иде (Кемерово өлкәсенең Юрга районы Кышлау авылы).
Мин - җыр-моңны халыктан җыючы, һәм кылган гамәлләремне укучыларга җиткерергә телим. Вакыт - бердәнбер хөкемдар. Яшьлегем һәм тәҗрибәсезлегем аркасында киткән төгәлсезлекләрем өчен ул миңа артык кырыс булмаса иде...
Олы хөрмәт күрсәтеп, Институт белән хезмәттәшлеккә чакырып, шушы китапны дөньяга чыгарган өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллинга, Институтның фән эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Ришат улы Хисамовка, филология фәннәре докторы, институтның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Гамил кызы Закировага, институтның театр һәм музыка бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Найлә Хәбибулла кызы Нургаяновага рәхмәтем зур.
Көнбатыш Себер татарлары Урта урман һәм Көнбатыш Себернең тайга полосалы көньяк өлешендә урнашып яшиләр. Аларның авыллары Иртыш, Тура, Тара, Умар (Обь) һәм Тубыл елгалары буена утырган. Гасырлар дәвамында бу елгалар калын урманнар һәм үтә алмаслык сазлыклар арасында урнашкан авыллар өчен бердәнбер аралашу юлы булып хезмәт иткән.
Татарлар, нигездә, авылларда һәм Төмән, Тубыл, Том, Тара, Бараба, Новосибирск, Омск һ.б. шәһәрләрдә көн күрәләр. Төмән һәм Тубыл татарлары Төмән өлкәсенең Байкалово, Велижан, Вагай, Дубровно, Тубыл, Төмән, Ялутор, Яркәү районнарында яшиләр. Тубыл, Иртыш, Тура, Тауда, Исәт, Пышма, Ачир, Наскы һәм Лайма елгалары буенда урнашкан авылларда аларның саннары азрак. Тара татарлары - Омск өлкәсенең Тара районында, Бараба татарлары исә Новосибирск өлкәсенең Бараба, Куйбышев, Чаны, Каргат, Кыштовка, Северный һ.б. районнарында, Ом елгасы һәм аның кушылдыкларында, Бараба даласында төпләнгәннәр. Том татарлары Томск шәһәре тирәсендә урнашканнар.
Галимнәр, археологик тикшеренүләргә таянып, элегрәк угрофиннар (Тубыл-Иртыш бассейны) һәм самодийлар (Том тирәсе) кабиләләре утырган бу крайның төркиләшү чоры безнең эраның ике меңенче еллары башында булган дип карыйлар һәм төрки элементның аеруча XIII гасырда монгол басып алу чорында көчәюен билгеләп үтәләр. Тарихчылар хәзерге Себер татарларының иң якын борынгы бабалары булып XII-XIII гасыр ларда Көнбатыш Себер түбәнлегеннән Иделнең түбәнге өлешенә кадәр җәелгән киң мәйданда яшәүче төрки телле кыпчак кабиләләре санала, дигән фикердә тора. XIII гасырда алар монголлар тарафыннан буйсындырыла һәм Чыңгыз хан империясе составына кертелә. Бу вакытта төрки белән монгол этник элементлары үзара аралаша башлый. Соңрак, әлеге территориягә башлыча төрки телле күчмә кабиләләр, шул исәптән Себер татарларының борынгы бабалары килеп утыра.
Көнбатыш Себер территориясе Монгол империясенең Җүчи (Җүҗи) Олысына кергән була. Соңрак олыс җирләрендә Төмән ханлыгы барлыкка килә. Аның башында җирле олысның "Тайбуга нәселе" аксөякләре, ә XVI йөзнең 60 нчы елларында Күчем хан тора. Себер ханлыгына шулай ук Көнбатыш Себер тайгасы һәм урман-даласының көньягы буйлап урнашкан татар олыслары да кушыла. Себер ханлыгы чикләре көнбатышта Урал тауларына җиткән, төньякта Тауда елгасы белән чикләнгән, көньякта Ишем далалары, ә көнчыгышта Бараба далаларына кадәр килеп терәлгән була. Ханлык шактый көчле булып, тиздән үзенә остяк, вогул һәм өлешчә башкорт волостьларын да буйсындыра.
Себер ханлыгының төп халкын Себер татарлары дип йөртелгән төрки телле кабиләләр тәшкил итә. Аларның күпмедер дәрәҗәдә казакълар, күчмә үзбәкләр һәм нугайлар белән дә кардәшлеге булган.
Инде Себер ханлыгы чорында ук феодоль мөнәсәбәтләр ыруглык җәмгыяте мөнәсәбәтләре, ә мәҗүсилек татар аристократиясе арасында тарала башлаган ислам дине белән аралаша.
Себер ханлыгы тарихы 1428-1598 елларга туры килә, дәүләтне саклап калу өчен барган озакка сузылган һәм авыр көрәш ханлыкның рус гаскәрләре тарафыннан басып алынуы белән тәмамлана. Явыз Иван тарафыннан Себер ханлыгын басып алу өчен җибәрелгән гаскәрнең башында юлбасар Ермак тора. Себернең соңгы ханы Күчем ил азатлыгы өчен нык тора, көчләр тигез булмый. Ермак үзе дә татарлар белән сугышта һәлак була, ләкин Себергә һөҗүм итү өчен, яңадан-яңа көчләр җибәрелеп тора. Соңгы бәрелеш 1598 елда була, Себер ханлыгы басып алына, Күчем хан җиңелә һәм ханлык территориясе Рус дәүләтенә кушыла. Күчем хан җиңелгәннән соң да, аның уллары һәм оныклары әле XVII гасырда да, калмаклар белән союзда булып, үзләренең элеккеге җирләрен кайтарып алырга тырышканнар. "Күчемчеләр"нең даими рәвештә куркыныч тудырып торуы аркасында Көнбатыш Себер халкында элеккеге бәйсезлек турында истәлек озак саклана, Себер ханлыгын яңадан торгызу өмете шактый дәвамлы була". Бу канлы сугыш фаҗигасы Себер татарларының хәтеренә уелып калып, риваятьләрендә, җырларында да бәян ителә. Хәзергә кадәр Күчем хан, аның сөекле хатыны Сүзге исемнәрен татарлар олы хөрмәт белән искә ала.
1586 елда Төмән, алдагы елда Тубыл, 1604 елда Томск шәһәр ләре салына.
Себернең Россиягә кушылуы турында сөйләгәндә дә без патша хакимиятенең җирле халыкны каты изүе һәм талавы, ил байлыгын ерткычларча эксплуатацияләве һәм теләсә-нинди каршылыкны рәхимсез бастыруы турында онытырга тиеш түгел.
Басып алучылар культура ягыннан татарларның үзләреннән өстен торуын күргәннәр. "...Беренчеләрдән булып килеп төпләнгән руслар татарларның чагыштырмача югары мәдәнияткә ирешүен күргәннәр. Ә Себер төркиләре күптән мәдәниятле булганнар инде". Бу вакытта Себер татарларының бер өлеше утрак тормышта, икенче өлеше - Бараба далаларында яшәүче татарлар XVIII гасырда күчмәләр булганнар. Татарлар икътисади үсеш ягыннан да башкалардан алга киткән. Далада, бигрәк тә Бараба даласында, хайваннар асраганнар. Руслар килгәнче үк игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Тиз өлгерә торган үсемлекләр - арпа, борай һәм солы чәчкәннәр. Игенчеләр даими бер урында яшәгән, ә кайберләре хайван асрау, балык тоту һәм җәнлек аулау белән шөгыльләнеп, күчмә тормыш алып барганнар.
В.П. Левашева "Себер йортының борынгы шәһәрләре турында" дигән мәкаләсендә, әлегә кадәр әүвәлге Себер ханлыгы территориясенә кергән җирләрдә төрле вакытларда үткәрелгән казылмалардан чыккан сөяк, тимер, бакыр, бакыр һәм тимер катнашмасы, көмеш, таш (ахак), балчыктан эшләнгән әйберләр җыелмасын җентекләп тикшереп, түбәндәге нәтиҗәгә килә: "Алар арасында игенчелек, хайван асрау, балыкчылык, металлургия, туку һәм тегү эшләре, тире иләү-эшкәртү кораллары бар. Хәрабәләрдә табылган эш кораллары белән беррәттән аучылык кораллары да булган. Бизәнү һәм башка тормышкөнкүреш әйберләре культура дәрәҗәсенең шактый югары булуы турында сөйлиләр".
"Күчем хан төшерелгәч (1582 ел), кайбер кабиләләр көнчыгышка китәләр... Хәзерге Тубылдан Көнчыгышта урнашкан Наскы, Лайма, Ачир һәм һәм башка елгалар тирәсенә соңрак саз татарлары дип аталган кабиләләр килеп урнаша". Аларның килеп чыгышы турында капма-каршы ике фикер бар. Мәсәлән, революциягә кадәр "тормыш-көнкүреше, тышкы кыяфәтләре, гореф-гадәтләре һәм холыкларына карап" саз татарлары остяклардан килеп чыккан дигән караш яшәп килде. Бу фикер тарафдарлары "алар мөселман булган өчен генә үзләрен татарлар дип атыйлар" дигән карашта тора. Галимә В.В. Храмова башка фикердә: "Бу төркемнең килеп чыгышы хантыларга бәйле дигән фараз яши, ләкин бу фикер җитди тикшерелүгә мохтаҗ... Саз татарлары үзләрен Күчем токымы дип саныйлар. Алар монда XVI гасыр ахырында Ермак заманында килгәннәр. Бу картларның кайбер тарихи риваятьләре (рассказы) белән дә раслана, җыйналган материаллар саз татарларының төрки халыклар группасына керүе турында сөйлиләр", - дип яза.
Себер татарларының сөйләм үзенчәлекләрен, этнографиясен һәм халык иҗатын өйрәнгән Д.Г. Тумашева, үзенең тикшеренүләренә таянып, "Күрәсең, алар (саз татарлары. - И.К.) - XVI гасырда Иртышның сул ягындагы сазлы районнарга качкан һәм өлешчә хантылар белән аралашкан татарларның токымы. Бу факттан тыш шушы төркемнең этник һәм тел үзенчәлегенә килгән компонентның булмавы һәм башка районнар белән аралашуның чикләнгәнлеге тәэсир иткән", дигән нәтиҗәгә килә.
Бу фикер халыкның истәлек-сөйләкләрендә, риваятьләрендә сакланган мәгълүмат белән дә аваздаш. Мәсәлән, риваятьтә Тубыл районының Ачир авылына Әстерхан якларыннан килеп чыккан Сәңгер белән Мәңгернең нигез салуы, аларның берсенең - татар, икенчесенең остяк кызына өйләнүе бәян ителә. Лайм тамак авылыннан Ш. Халиков (1901) сөйләгән риваятьтә исә хантылар турында сүз бара: имеш, бу авыл кешеләре Күчем һәм Ярмак сөннәткә утыртмагайлары дип куркудан сазга кереп качканнар. Янәсе, якынаючы дошманны күзәтү уңайлы булсын өчен, авыл Лаймы һәм Наскы елгалары кушылган җирдә салынган.
Хантылар белән аралашу һәм күп кенә гореф-гадәтләрнең бер халыктан икенчесенә күчүе турында түбәндәге факт та сөйли алыр иде: "Остякларда элек-электән киленнең егет әтисенә һәм олы абыйсына йөзен күрсәтмәү гадәте яшәп килә. Остякларга татарлардан калым бирү гадәте дә кергән. Ул җәнлек тиреләре белән түләнә".
Бараба - Көнбатыш Себер даласы. Бу далада берничә тозлы күл бар, арада иң зурысы - Чаны күле. Туфрак күп урында бата, һәм явым-төшем вакытында аралашуны бик читенләштерә. Мондагы татарларны руслар бараба дип йөрткәннәр. Барабалар XVII гасырдан даими утрак тормышта яшәгәннәр. Бирегә Себер төркиләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнү максаты белән килгән В.В. Радловка картлар үзләренең ата-бабаларының алтайлар кебек мәҗүси корбаннар китерүләре һәм мөселманнар кебек киенмәүләре турында сөйләгәннәр. Халык төрки телдән тыш калмак телендә дә сөйләшкән һәм русларга да, калмыкларга да калым түләгән.
Галимнәр, барабаларның гаделлеген, сабырлыгын аларның иң уңай сыйфаты буларак күрсәтәләр. XVIII гасыр урталарында Себергә оештырылган академик экспедициядә катнашучы чит ил галиме Георги аларны яссы йөзле, бераз кысык күзле, зур колаклы һәм кара чәчле итеп сурәтли. Барабаларның җәйге авыллары ("Җәйләү") һәм кышкы авыллары ("Кышлау") булган. Өйләренең түшәмендә зур тишек тишелгән. Бу, беренчедән, яктылык төшү һәм төтен йөрү өчен эшләнсә, икенчедән, кыш көне, кар басып киткәндә, тышка чыгу урыны булып хезмәт иткән.
XVII гасыр урталарында барабалар ислам диненә күчсәләр дә, халык элеккеге мәҗүси гадәтләрен озак саклаган. Академик Бартольд әйтүенчә, алар бары XIX гасырда гына тулаем яңа дингә күчкәннәр. Барабаларда озак вакыт шаманлык хөкем сөргән, йолаларны башкаручы үз шаманнары булган. Бараба татарлары кешене соңгы юлга озатканда, кабергә теге дөньяда да файдалану өчен, кирәк-яраклар һәм савыт-сабалар да салганнар. Курганнарда табылган төрле бизәнү әйберләре һәм савытсабалар Себердә яшәүчеләрнең чагыштырмача югары культурасы турында сөйли.
Бараба татарларының курчакларга табыну йоласы турында швед инженеры Лоренец Лянгеның язмалары бар: "Кыш көне бу далада татар урдасы тора. Алар җәй көне Тара һәм башка кечкенә елга буйларына яшәргә китәләр. Алар мәҗүсиләр һәм фәкыйрьләр... Торакларын җирне казып эшлиләр, алар җирдән бер аршын калкып торалар, түбәләре салам белән ябылган. Эчендә кешегә охшатып агачтан эшләнгән кечкенә сыннар тоталар. Ул ярты терсәк озынлыгы кечкенә тартмаларга салына, төрле корамалардан тегелгән кием киертәләр. Барабалар бу идолны шайтан дип атыйлар.
Л. Лянге Тара һәм Тубыл шәһәрләре арасында мөселманнар яшәве турында яза: "Иртыш буенда бу шәһәрләр арасында мөселман татарлар гына яши. Алар бай кешеләр, ләкин аларның байлыгы акчада түгел, ә яхшы атларда, үгезләрдә, сыерларда һәм сарыкларда, акчаның әһәмияте бик аз. Учак янына өч-дүрт бозау бәйләнмәгән татар авылы сирәк очрый. Алар бозауларны сатмыйлар да, суймыйлар да, чөнки аларның сыерлары, бозауларын югалтса, саргаеп үләчәк, дигән ышанулары бар".
Том елгасы бассейнында шоорлар һәм том татарлары - яүштәләр - яши. Аларның тормышында игенчелек һәм хайван асраудан тыш җәяүле аучылык та зур урын тоткан. Том татарлары аерым союзларга берләшкәннәр. Аларның башында Тоян, Евага, Басандай Һәм Ашкеней атлы кенәзләр торган. Том татарлары риваятьләрендә бу союзлар арасында еш булып торган хәрби бәрелешләр турында сөйләнә.
А.П. Дульзон Том татарларының чат татарлары, яүштәләр һәм калмаклардан торуын яза. Яүштәләр Яүштә, чатлар Кызылкаш, Омайыл, Абытай авылларында (Томск өлкәсе Томск районы), калмаклар Кышлау һәм Эскәтем авылларында (Кемерово өлкәсе Юрга районы) яшиләр.
Академик В.В. Радлов фикеренчә, Себер татарлары җирле төрки кабиләләр белән миссионерлык һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырып, ХV йөздә үк Себергә үтеп керә башлаган бохаралылар һәм Идел буе татарларының аралашуыннан барлыкка килгән. Ләкин алар үзара багланышлар, авыллар кушылу, күчүләр һәм башка төрле мөнәсәбәтләр аркасында бик күптәннән берләшеп, берегеп киткәннәр һәм тел, гореф-гадәт, киемсалымнары буенча да бер-берсеннән аерылмаслык дәрәҗәгә килгәннәр. Бохаралылар Явыз Иван Себерне буйсындырган заманда киләләр һәм Себер татарлары белән (русларга караганда) шактый алдан аралаша башлыйлар. Бохаралылар үзләренә хатыннарны, гадәттә, татарлар арасыннан алганнар... Мондый туганлык элемтәләре аларны Себер татарлары белән тагын да якынайткан. "Бохаралылардан да сәүдәгә хирыс халык юк ахрысы. Аларның кәрваннары бөтен Азия аша үтә... Бохаралыларны Себергә җәлеп итү максаты белән, алар килгән очракта, таможня пошлинасыннан азат итәргә... хөрмәт һәм дуслык күрсәтергә әмер бирелгән. Бу халыклар белән сәүдә итү өчен уңайлы урында утырган Тубыл, Төмән, Тара һәм соңрак Томск шәһәрләренә бохаралыларның зур сәүдә кәрваннары килеп кенә калмый, ә Олы һәм Кече Бохара халкы әлеге шәһәрләргә килеп төпләнә башлый". Академик В. Бартольд язуынча, бу якларга гарәп сәүдәгәрләре дә килә. Казакъстанның төньяк өлешенә һәм Чу елгасына гына үтеп кереп калмыйлар; Иртыш буйларында һәм Югары Енисейда да булалар. Себер ханлыгы Бохара аркылы Кытай белән дә сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган. Бохара сәүдәгәрләре Себер ханлыгы башкалаларының берсе булган Искергә (хәзерге Тубыл шәһәре янында урнашкан була) кәгазь һәм ефәк тукыма, фарфордан эшләнгән савыт-саба, кипкән җимеш һ.б. алып килә.
Бохаралылар уку-укыту, культура-агарту эшләре белән дә шөгыльләнә: җирле халык алардан күн эшләп чыгару, келәм сугу кебек һөнәрләрне үзләштерә. Н.М. Ядринцев бохаралыларның Себер татарлары тормышында тоткан ролен ассызыклап, "Тел буенча кардәш булган һәм аннан соң Себер татарлары арасында ислам дине таратучы, гыйлем кертүче һәм инородец кабиләләрен Урта Азия товарлары белән тәэмин итеп торучы бу бохаралыларның гамәле үткән заманнарда Себердәге инородец кабиләләр арасында гаять зур мәдәни әһәмияткә ия булды. Хәзерге бохаралылар исә элеккегеләренең бик кечкенә һәм кызганыч токымын гына тәшкил итәләр Һәм татарлардан инде берни белән дә аерылмыйлар", дип яза.
Себер татарлары формалашуда катнашкан өченче компонентны Казан, Самара, Сембер, Пенза Һәм башка губерналардан күчеп килгән татарлар хасил итә. Төрле өлкәләрдән килүләренә карамастан, Себердә аларның барысын да Казан татарлары дип атыйлар. Казан татарларының Себергә күченүләре ХV йөздә башланып, XX йөзләргәчә дәвам итә. Алар арасында кайчандыр сөрелеп шунда яшәп калганнары да һәм, Үзәк Россиядә җир җитешмәү сәбәпле, ирекле рәвештә күчеп утырганнары да бар. Татарларның Себергә күченүе Идел буендагы корылык һәм ачлык елларында көчәеп китә. Халык, ачлыктан качып, гаиләсе һәм нәсел-нәсәбе, кайвакыт авыллары белән Себергә күченә. XX гасыр башында Столыпин реформасы белән бәйле рәвештә крестьяннарны Себергә күчерү планлы төс ала, күп кенә татар авылларына шул вакытта нигез салына да инде.
Себергә (бигрәк тә аның көнбатыш өлешенә) күчеп утырган татарлар, күченүчеләр, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнәләр.
Казан татарлары күченә башлау белән, Казан һәм Себер арасында бәйләнешләр тагын да ныгый. Казандагы бер капканың "Төмән капкасы" дип аталуы да араларның якынаюына ишарәли. Хакимлек итүче Казан һәм Себер ханнары йортлары арасында кыз алу, өйләнешү дә аларның якынаюына, туганлашуына ярдәм итә. Соңыннан руслар Кама буенча Уфага һәм дала буйлап Исәт елгасы башланган урынга бару юлын "иске Казан юлы" дип атыйлар.
Көнбатыш Себер татарлары татар халкының шактый зур этник төркемен тәшкил итсә дә, аларның музыка культурасы игътибардан читтә калып килде. Моңа, беренчедән, татарларның төп сәяси һәм мәдәни үзәге булган Казаннан бу төбәкнең ерак урнашуы сәбәп булса, икенчедән, музыкаль фольклорны, бигрәк тә Татарстаннан читтәге өлкәләрдә яшәүче татарларның көй-җырларын чын-чынлап фәнни нигездә җыйнау һәм тикшерү эшләре бары тик 1960 елларда гына юлга салынды.
Революциягә кадәрге чорда басылган хезмәтләрдә бу төбәкнең тарихын, этнографиясен, телен һәм фольклорын чагылдырган материаллар бик аз булып, аерым өзекләр рәвешендә генә очрый. Бары академик В.В. Радловның "Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре" хезмәте генә үзенең зур күләмле булуы белән аерылып тора һәм әлегә кадәр Себер татарларының телен һәм халык авыз иҗатын өйрәнү өчен тиңдәше булмаган чыганак булып хезмәт итә. Галим фольклор үрнәкләрен зур кыенлык белән туплаган. "Муллалар еш кына авыл халкына минем теләкне үтәмәскә киңәш итәләр иде. Шулай итеп, мин ни ишетергә туры килсә, шуны, хәтта җырларның һәм риваятьләрнең артык әһәмияте булмаган өзекләрен дә язып алырга мәҗбүр булдым", - дип яза ул китапка кереш сүздә. В.В. Радлов, беренче булып, Себер татарларының рухи-мәдәни байлыгын бөтен дөньяга ишеттерде. Шул ук вакытта галим борынгы көйләрнең хәзер инде бары тик ак сакаллы картлар хәтерендә генә сакланып калганлыгына борчылуын белдерә. Үзе ишеткән җырлар, халык җәүһәрләре көйләренең ноталарын кәгазьгә төшерә алмаган галим, якын киләчәктә аларның мәңгегә югалачагын яхшы аңлый. Төрки дөньяның рухи мирасына, халык иҗатына зур ихтирам белән караган бу кешенең борчуларын аңлау читен б улмас.
В.В. Радлов Себер татарлары иҗатын язып алганга йөз ел вакыт үтте, бу татарлар тормышында гаять зур социаль үзгәреш ләр булып узды. Әмма галим теркәгән күп кенә традицион фольклор үрнәкләре безнең көннәргәчә исән-сау һәм артык үзгәрешсез килеп җиткәннәр. Күрәсең, алар Радловка кадәр үк шактый озак актив яшәештә булган.
Себер татарларының җырлары турында беренчеләрдән булып язып чыккан автор И.Ю. дип үзенең инициалларын гына күрсәтә. Ул Себер татарларының тормыш-көнкүреше турында язу белән бергә, ничек җырлаулары турында да әйтеп үтә: "Шәригать законнары буенча музыка тыелса да, Себер татарлары кайвакыт, бигрәк тә юл йөргәндә, җыр сузуны гөнаһка санамый. Бер яктан алар хаклы да: аларның җырлавын берничек тә музыка өлкәсенә кертергә мөмкин түгел. Аһәңлелек законнары - аларга бөтенләй ят нәрсә. Татар җырламый, ә бары тик бара торган юлы кебек озын һәм бертөрле итеп суза бирә, һәм җыр аңа тулы ун чакрымга җитә. Ул киң кырлар, усал хатыны һәм көр аты турында җырлый. Аның җырында мәрхәмәтле әтисе белән аерылу һәм әсирлек ачысы турында ишетергә м өмкин".
"Тобольские губерские ведомости" журналында (1864 ел, 34-35 нче саннар) "Тубыл татарлары җырлары"н үзенең И.Х. дип күрсәткән галим бастырып чыгара. Аларны җыярга тубыл татары Нияз Урмаев булышкан. Галим 81 дүртьюллык җырны булдыра алган кадәр диалекталь үзенчәлекләрен саклап язып алган һәм аларның барысын да русчага тәрҗемә иткән.
Себер татарлары җырларын өйрәнү өчен шактый кыйммәтле чыганак булган бу хезмәт кереш өлештән башлана. Анда автор "Билгеле бер халыкның тормышын өйрәнү өчен, аның җырлары иң әһәмиятле кулланма була ала", дигән гаять әһәмиятле һәм замана рухына туры килә торган нәтиҗәдән чыгып эш итә. "Мәкаләдә фольклор күренешләрен демократик фольклористика яктылыгында фикерләргә тырышу сизелә. Халык авыз иҗаты әсәрләренең "хисләр тирәнлеге, эчтәлегенең байлыгы һәм төрлелеге" яшәү шартларына һәм шушы халык тормышының тарихи эчтәлегенә турыдан-туры бәйле итеп куела".
Шулай да, И.Х. Тубыл татарлары җырларының асылын ачып бирүдән шактый ерак булырга ошый. Югыйсә, югарыда әйтелгәннәрдән соң автор, көтмәгәндә: "Әгәр дә билгеле бер халыкның тормыш-көнкүреше вак һәм беркатлы... әгәр дә аны әйләндереп алган табигать фәкыйрь һәм бертөрле икән, бу очракта без җырларда хисләр тирәнлеген, эчтәлек байлыгын һәм төрлелеген юкка гына эзләп маташкан булыр идек", - дип нәтиҗә ясамас иде. Чагыштырмача аз санлы дүртьюллык җыр текстларына гына таянып, аларның эчтәлеген аңламыйча, җырларның көйләрен бөтенләй исәпкә алмыйча, борынгы төрки телле халык ларның берсе булган, бай һәм үзенчәлекле традицион фольклор үрнәкләрен саклап калган себер татарларының рухи культурасы турында мондый гаделсез хөкемгә килгән И.Х. "инородецлар" иҗатына югарыдан карап фикер йөртергә күнеккән замандашларыннан (мәсәлән, С.Г. Рыбаковтан) артык ерак китә алмаган, күрәсең.
Себер татарларның җыр иҗатына караган шактый тулы мәгъл үмат И.И. Авдеев һәм И.П. Стручкованың "Тубыл һәм Төмән татарлары" - дип исемләнгән мәкаләсендә китерелә. Алар Тубыл һәм Төмән татарлары фольклорының бай һәм күптөрле булуын, ләкин кызганычка каршы, әлегә кадәр өйрәнелмәвен күрсәтәләр. Себер татарларының халык иҗатын алар түбәндәге төрләргә (вид) бүләләр: 1) әкиятләр; 2) игенчеләр, аучылар (мәргәннәр), балыкчылар турында күпсанлы хикәятләр (рассказы); 3) җырлар, дүртьюллык җырлар; 4) татарларның ханты һәм мансиларга каршы сугышлары, кыю һәм батыр юлбашчылар, татарларның Ярмак казакларына каршы көрәше һ. б. турында былина эчтәлекле легендар җырлар һәм риваятьләр; 5) юмористик характердагы бию такмаклары (плясовые песни - скороговорки); 6) тарихи җырлар һәм бәетләр; 7) мәкальләр; 8) табышмаклар.
Себер татарларының музыкаль фольклор үрнәкләрен беренче булып шагыйрь Мөхәммәт Садри җыя. Ул 1940 елда Көнбатыш Себергә оештырылган фәнни экспедиция вакытында фонограф валикларына Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүче татарлардан күп сандагы җырлар һәм көйләр язып ала (кызганычка каршы, бу язмалар әлегә табылмаган). Шагыйрь безгә Себер якларының "металлга, җәнлеккә, урманга, икмәккә, иткә, балыкка һәм башка бик күп табигый байлыкларга гына түгел, җырларга, бәетләргә, әкиятләргә дә чиксез бай икән"леген ача. Мөхәммәт Садри ул экспедиция турында болай дип яза: "Экспедиция Себер татарларының җыр һәм көйләрен эзләп табу, аларны язып алу белән генә чикләнмәде. Анда катнашкан Хәмит Ярми, С. Әмиров, В. Хаҗиев һәм мин һәркайсыбыз да үзебезнең бурычларыбызны яхшы белә идек. Х. Ярми белән Хаҗиев иптәшләр халыкның бигрәк тә әкиятләрен язып алу буенча, С. Әмиров Бараба, Тары, Усть-Ишем һәм гомумән Новосибирск, Омск өлкәсендәге татарларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эшләделәр, ә мин халык көйләрен, җырларын өйрәндем. Шуның белән бергә без һәркайсыбыз үзебезгә йөкләтелгән эшкә генә ябышып ятмадык, җае чыкканда бер-беребезгә ярдәмләшә дә идек. Әйтик, Х. Ярми иптәш җырлар язып алса, мин үзем ишетергә туры килгән әкиятләрне яза бардым".
Соңрак композитор А.С. Ключарев бу язмаларны нотага сала һәм кырыктан артык җыр-көйне "Татар халык көйләре" җыентыгына туплый.
Бу очракта бер мәсьәләгә ачыклык кертеп китү урынлы булыр. А.С. Ключарев шагыйрь М. Садри яздырып алып кайткан фонограф валикларындагы язмаларны нотага салган, ләкин ул беркайчан да Көнбатыш Себердә экспедициядә булмаган. Ләкин шуңа карамастан, безнең көннәргә кадәр бу мәсьәләдә буталчыклык бар. Мәсәлән, музыка белгече Н. Мөштәриева Р. Ени кеевның сигез татар халык көен эченә алган "Карьят батыр" вокаль циклы турында кереш сүздә "Карьят батыр" җыры "композитор А.С. Ключарев тарафыннан 1940 елда Омск өлкәсендә язып алынган", - дип күрсәтә. Күрәсең, бу хәл А.С. Ключаревның "Татар халык көйләре" (1955) китабының "Төзүчедән" өлешендә М. Садри исеме телгә алынмаудан киләдер. Анда, хәтта экспедиция 1938 елда булды дип күрсәтелгән. Ә кайбер очракта Себер татарларының көйләре А.С. Ключарев музыкасы дип ялгыш күрсәтелә. Бу җырларның халык җәүһәрләре буларак саклануында аларны язып алган М. Садрига да, нотага салган А. Ключаревка да рәхмәтебез зур. Бу - ике зур шәхес нең эшчәнлеге нәтиҗәсе.
М. Садри Себер татарлары туплаган ядкярләр арасында инде гомумтатар музыка хәзинәсенең асылташлары булып киткән "Сәрвиназ", "Зәңгәр күз", "Карьят батыр", "Илчебага" җыр лары бар. Җыентыкның ахырында бу көйләрнең лад һәм жанр үзенчәлекләре турында кыскача аңлатма бирелә.
Күренекле татар фольклорчысы Х. Ярми "Татар халкының поэтик иҗаты" хезмәтендә башка этник төркемнәр белән бергә Себер татарларының да туй җырларына да туктала: "Октябрь революциясенә кадәрге чорларда Төмән тирәсендә Күренкүл (Күрәнкүл) авылында кияүне кыз янына кояш баегач, факеллар яндырып, урам буйлап коллектив җыр җырлап алып килү йоласы булган икән. Бу йола "Шәмчырак" дип аталган һәм аның үзенә махсус җыры да булган:
Шәмчыракның янганыннан
Янмаганы яхшырак;
Вафа ярның булганыннан
Булмаганы яхшырак...
Җырның соңгы өлеше кияүне каршы алуга багышланган.
Чәчмә чәчтем, суын эчтем,
Төбен аек белмәдем;
Каршы чыгып алыр идем,
Син килерен белмәдем...
Соңгы елларны Казан дәүләт университеты тарафыннан Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү максаты белән фәнни экспедицияләр оештырылды. Анда катнашучы М. Госманов бараба татарларының җырларын да язып ала һәм кайбер үрнәкләрне "Казан утлары" журналы укучыларына тәкъдим итә:3 "Ак бүрек", "Җирәнчәккәй атым", "Үрдәккәем", "Себергә күчкән мишәрләр җыры", һәм йола җыры "Яр-яр". Соңгы җырга бирелгән кереш сүз аеруча игътибарга лаек: "Элекке бараба кызлары кияүгә чыкканчы чәчләрен бер генә толым итеп үрә торган булганнар. Туй булып, никах укылгач, кәләшнең чәчен "никах тарагы белән тарап, ике толымга аерып үргәннәр һәм шул процедура үтәлгән вакытта җиңгәләр "Яр-яр" такмагын җырлаганнар. Кәләш тә җыр белән җавап кайтара торган булган".
М. Мәһдиев исә Себер татарларының телен өйрәнү белән беррәттән җирле колоритка - Томь, Объ, Өян елгалары исемнәренә бәйле җырлар белән кызыксынган. Алардан тыш "сюжетлы җырлар" да тапкан. Һәм автор мисал итеп "Городок көе" "Бандит көе", "Кыз елату", "Томск татарларының җырлары", "Акбалык авылы татарларының җырлары" һәм "Умар авылы татарларының җырлары"н китерә.
Себер татарлары музыкасына кагылышлы аерым мәсьәләләр не М. Нигъмәтҗанов хезмәтләрендә табарга мөмкин. Ул кайб ер жанрлар исламның суфилык сыйфатлары аркасында музыкаль тормыштан куылган вакытта XIX гасыр ахырына кадәр Себер татарларында героик эпосның сакланып калуын ассызыклый. "Кайбер үрнәкләрнең казакъ көйләре (напев) белән уртаклыгы сизелерлек дәрәҗәдә булса да, себер татарлары көйләре үзләренең нигезләре белән Казан татарларыныкына якын; пентатоника диатоника белән генә түгел, хроматизм белән дә үзара бәйләнештә булган көйләр очрый".
М. Нигъмәтҗанов (Себер татарларын атамаса да) татар халкының башка этник төркемнәре музыкасындагы бердәмлекне тикшерә һәм аны ул теләсә кайсы музыкаль культураның йөзен билгели торган төп билге - интонация-лад төзелешендә күрә. Сүз татарларның музыкаль фикерләү нигезе - пентатонизм турында бара.
Тикшеренүченең бер нәтиҗәсе безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: "Татарларның кайбер төркеме музыкасында төрле тарихи шартлар һәм башка сәбәпләр тудырган аерымлыклар бар. Алар турында сөйләгәндә без традицион фольклорны күздә тотабыз, XX гасыр башыннан башлап, аеруча совет чорында татарларның аерым төркемнәре музыкасында үзара якынаю һәм бер-берсенә үтеп керү башлана. Алдынгы урынны халык иҗатында да һәм профессиональ өлкәдә дә Казан татарлары культурасы алып тора". Бу мөһим нәтиҗәне тулысы белән Себер татарлары иҗатына карата да кулланып була.
Татар фольклористикасында беренче буларак тарихи җырларның мөстәкыйль жанр булып яшәвен исбат иткән бер мәкаләсендә Ф. Урманчеев бу жанрның "...нигездә, Себер, Көнь як Урал, бигрәк тә мишәр-татарлар иҗаты өчен характерлы..." икән леген ачыклый һәм тарихи җырларның теоретик билгеләмәсен бирә.
Автор В.В. Радловның Себер язмалары арасында "Кырамша", "Атолы батыр", "Ак бога" кебек төрле батырларга һәм мәргәннәргә багышланган кечкенә күләмле шигъри әсәрләр турында "борынгы эпик поэмаларның өзекләре, "калдыклары" булса кирәк" дигән кызыклы фикер әйтә. "Чөнки исемнәре белән генә түгел, форма үзенчәлекләре, образлары белән дә аларга якын торган зур күләмле әсәрләр башка төрки халыклар иҗатында да билгеле. Казакъ фольклорында зур күләмле мөстәкыйль эпик поэмалар формасында сакланган "Кобланды", "Камбар батыр" эпослары да В.В. Радлов заманнарында Себер татарларында аерым өзекләр формасында яшәгәннәр. Безнең көннәрдә язып алынган материаллардан исә "Тәвеш мәргән" яисә "Карьят батыр" җырларын күрсәтергә мөмкин. Бу әсәрләрнең тарихи нигезләре, сюжетлары турында сөйләве читен. Әлегә аларның шигъри стиле шактый үзенчәлекле. "Карьят батыр"да гомумтөрки, бигрәк тә казакъ һәм кыргыз эпосларының шигъри стиленә якынлык сизелә".
Автор бу ике җырның образлары "борынгы героик эпос образларының варислары ролен үти алалар, - дигән әһәмиятле нәтиҗәгә килә. "Мондый әсәрләрне тарихи җыр дип өзеп әйтү кыен булса да, аларны героик эпос белән тарихи җыр арасында торган шигъри бер форма, шигъри күпер дип карау, жанрның формалашу чорын ачыкларга ярдәм итә торган әсәрләр дип бәяләү дөрес булыр. Һәрхәлдә, тарихи җырларга нинди дә булса мөнәсәбәте булган, эчтәлеге һәм формасы белән халык тормышының моннан да борынгырак дәверләрен чагылдырган әсәрләр безгә билгеле түгел".
Ф. Урманчеев, нигездә, татар-мишәрләр иҗатында очраган качкыннар җырларына да туктала һәм аларның "халкыбызның тарихи җырлары арасында классик бер цикл тәшкил" иткәнлеген аныклый. Эчтәлеге Һәм формасы белән качкыннар җырына "шактый якын торган әсәрләрне татар халкының башка этник төркемнәре иҗатыннан да табып була. Шундыйлардан Себер татарларының бер этник төркеме булган бараба татарларында "Бәшир солдат", "Йомышчылар җыры" кебек әсәрләр билгеле". Автор бараба татарлары арасында әле бүген дә иң популяр "Әйтүкә" җырына да тукталып үтә.
Соңгы елларда Себер татарларының берничә җырын киң җәмәгатьчелеккә композитор Җ. Фәйзи алып чыкты. 1965 елда ул Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә булып, "Казан көе", "Күкрәнде көе", "Юрма көе", "Яңа Атъял көе", "Ярхәм көе", "Саз көе", "Сахралар" һәм "Усакайлар" җырларын язып алып "Халык җәүһәрләре" дип аталган җыентыгына урнаштыра (шуларның икесе - "Сахралар" һәм "Усакайлар" Татарстан радиосы аша да еш яңгырый), җырларга бераз әдәбиләштерелгән аңлатма да бирелгән. Шул аңлатманың берсенә тукталып үтмичә мөмкин түгел.
"Билгеле булганча, - дип яза Җ. Фәйзи, - Тубыл татарлары Казан музыка культурасыннан бик ерак торалар. Без аларга культура хезмәте бөтенләй күрсәтмибез диярлек. Казан тапшыруларын алар төрле техник сәбәпләр аркасында тыңлый алмыйлар. Шулай булгач; алар гадәттә иске традиция белән яшәргә мәҗбүрләр".
Дөрестән дә, Көнбатыш Себер татарлары Казаннан шактый ерак. Ләкин әле бу һич тә Казан музыка культурасыннан ерак дигән сүз түгел. Казан радиотапшырулары сирәк ишетелсә дә, Көнбатыш Себердә Уфа тапшыруларын күп тыңлыйлар, үз чиратында Уфа үзенең репертуарына татар музыкасын шактый күп кертә.
Көнбатыш Себернең биш өлкәсендә үткәрелгән экспедиция нәтиҗәләре шуны күрсәтә: бу өлкәләрдә зур кыенлыклар белән булса да татарча пластинкалар гаять күп таралган һәм алар һәр өйдә диярлек бар. Казанда чыккан яңа җырларның күбесе Себергә барып җитә. Эш радио тыңлауда гына түгел икән әле. Ә татар мәдәнияте үзәге булган Казанга бәйләнештә, аңа тартылуда. Бу бәйләнеш аеруча җыр-көйләрдә ачык күренә. Күрәсең, халыкның җыр репертуарында төп урынны озын көйләргә җырлана торган җырлар алып торганлыктан, биредә "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Кара урман", "Уел" кебек борынгы җырларны бик яраталар.
Гомумтатар классикасы булып саналган җырлар белән беррәттән биредә бәетләр һәм мөнәҗәтләр киң таралган. Һәм, ниһаять, "Монда Идел буендагы шул ук җырлар, шул ук көйләр яңгырый".
Югарыда китерелгән мисаллар Җ. Фәйзи нәтиҗәсенең нигезсез һәм дәлилсез икәнлеген күрсәтәләр. Ул чынбарлыкка туры килми.
Җ. Фәйзинең "Халык җәүһәрләре" китабында яңадан бер бәхәс кузгата торган мисал бар.
Әлегә кадәр "Зәңгәр күз" җыры, фольклорчыларның бердәм фикере белән, Себер татарлары җырларының бер гүзәл үрнәге итеп таныла иде. Мәсәлән, фольклорчы И. Надиров аны шулай атый да. Һәм, безнеңчә, дөрес эшли. Чөнки җыр беренче мәртәбә фәнни учреждение хезмәткәре М. Садри тарафыннан 1940 елда Омск өлкәсендә Г. Мөхәммәтова җырлаганча язып алына. Татар халык музыкасы өлкәсендә зур белгеч А. Ключарев бу җырны бер дә шикләнмичә үз китабына урнаштыра.
Һәм көтмәгәндә, инде ничә еллар үткәннән соң, 1971 елны Җ. Фәйзи катгый рәвештә "Зәңгәр күз" җыры, - һичшиксез, Казан фольклоры, дип язып чыга. Җыр 1936 елда Казан шәһәрен дә яшәүче Исхак Камаловтан язып алынган икән. Ә 1940 елгы язманы Җ. Фәйзи шик астына ала. "Көйне җырлап карыйм. Бик күп үзгәрешләр һәм ялгышлар бар. Әлбәттә, бу - Ключарев хатасы түгел, җырлаучы шулай тапшырган. Аны да гаепләп булмый. Чөнки Омск өлкәсенә барып җиткәнче җырның шактый үзгәргән булуы да ихтимал".
Үзеннән-үзе урынлы сорау туа. Көйдә "бик күп үзгәрешләр һәм ялгышлар барлыгын Җ. Фәйзи ничек белә алган? Үзе язып алган нөсхә белән чагыштырып карапмы? Һәм ни өчен Җ. Фәйзи варианты идеаль төгәл булып, Омск варианты ялгыш булырга тиеш? Гомумән, әле моңа кадәр бер кайда да басылмаган, бары халык телендә генә яңгыраган җырга ярлык тагу дөрес булырмы? Күрәсез, берсе артыннан берсе сорау туа тора.
Димәк, Җ. Фәйзинең "һичшиксез" дигән сүзе үзе үк шик тудыра. Көйнең тууы турында сөйләгәндә дә ике вакыт күрсәтелә. Бер урында аның "утызынчы елның башында бик популяр булып киткән"леге, икенче урында бу көйне чыгаручы Исмәгыйльнең аны мәҗлестә җырлавы әйтелә: "Бу хәл 1935 елның язында була". Бу ике датаның кайсысы дөрес? Әгәр дә "бу хәл" 1935 елда икән, димәк, җыр 1930 елларның нәкъ тә уртасында туа ич! Күрәсез, монда логик эзлеклелек җитеп бетми.
Композитор Җ. Фәйзинең Себер татарлары җырларын язып алып бастыру һәм пропагандалау эше хуплауга лаек. Тик ул җырларның килеп чыгу вакытлары һәм кайсы төбәккә карау мәсьәләсенә киләчәктә ачыклык кертелергә тиеш.
Кайда яшәвенә карамастан татар халкының туй йолалары зур бәйрәм булып уза. Туйларга әзерлек берничә ай алдан башланып, тулы бер циклны хасил итә. Көнбатыш Себер татар авылларында шулай. Туйга кияү белән кәләшнең авылдашлары белән беррәттән еракта яшәүче туганнары һәм якыннары да чакырыла.
Кагыйдә буларак, кәләшне ерактанрак, чит авыллардан алырг а тырышалар, чөнки бер авыл кешеләре туганлык мөнәсәбә тендә булырга мөмкин.
Туй вакытында көндәлек мәшәкатьләр онытылып тора. Туй уздыру, аның бөтен йолаларын саклау, яңа туганлык мөнәсәбәтләр е урнаштыру кебек күңелле мәшәкатьләр башкаларын читкә этәрә.
Туй йолалары циклы килешү һәм фатиха бирүдән башлап, соңгы кунакларның китүе белән тәмамлана. Йола системасына кергән һәр гореф-гадәтнең, ишарәнең билгеле бер мәгънәсе бар, һәр гамәл зур хөрмәт белән башкарыла.
Көнбатыш Себер татарларында туй - күп гасыр дәвамында формалашкан "сценарий" буенча уйнала һәм һәрбер катнашучыга алдан ук билгеле бер роль бирелә торган музыкаль-д раматик театральләштерелгән тантана. Туйда һәр катна шу чы ның үз роле, рольгә бәйле рәвештә исеме (кияү, кәләш, кода, кодагый, кодача һ.б.) була. Биредә дә төп геройлар, яр дәмч е персонажлар бар. Бөтен тамашаларның башында торган, җыр чыларга һәм музыкантларга юнәлеш биргән төп режиссерны аерым билгеләп үтәргә кирәк, бу - туйларны алып баручы.
Күпсанлы музыкаль-этнографик күзәтүләр шуны күрсәтә: Көнбатыш Себер татарларының туенда җыр һәм музыкага зур урын бирелә. Туйга махсус җырчылар һәм музыкантлар чакырыла. Мондый традиция бүген дә дәвам итә. Скрипкачы һәм җырчы Имаметдин Сөләйманов (1908 елгы, 63 яшьтә. Төмән өлкәсенең Вагай районы Супра авылы. 1971 елгы экспедиция), җырчы Биктимер Абитов (1918 елгы, 50 яшьтә. Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы Зур Тибенде авылы. 1968 елгы экспедиция), гармунчы һәм җырчы Кәримулла Хәбибул лин (1928 елгы, 40 яшьтә. Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Кош күл авылы. 1968 елгы экспедиция), җырчы Вәй дә Нур галиева (1898 елгы, 70 яшьтә. Новосибирск өлкәсенең Чаны рай оны Тармакүл авылы. 1968 елгы экспедиция.), Җәмилә Таҗет динова (1906 елгы, 65 яшьтә, Төмән өлкәсенең Тубыл районы Лайм тамак авылы. 1971 елгы экспедиция) һәм башкаларның һәр туйда көтелгән кунак булуы - бу күренешкә ачык мисал. Җырчы ларга һәм музыкантларга туйда аеруча зур хөрмәт күрсәтергә омтылалар. Чөнки туйның музыка һәм җыр белән бәйле өлеше аларның осталыгына гына түгел, ә кәефенә дә бәйле була.
Күп кенә халыкларның милли музыка сәнгатендә кайбер традицион жанрлар интенсив бетә баруга карамастан, өлкән буын хәтерендә туй уенының җырлары яхшы сакланган. Алар шушы җырларны җырлап туй ясаган, өйләнгән, кияүгә чыккан, туй җырларының яхшы саклануы шушы вакыйгаларның күңелдә яшәве белән дә бәйле.
Себер татарларының җырларын дүрт зур төркемгә бүләргә мөмкин:
А - туй йолалары җырлары;
Б - кыз озату һәм аның белән хушлашу җырлары;
В - аерым кешеләрне зурлап һәм мактап башкарыла торган җырлар һәм кунакларны сыйлаган вакытта башкарыла торган җырлар;
Г - шаян театральләштерелгән җырлар.
Ритуал-йола җырлары туйның дүрт эпизодында мәҗбүри булган:
Аа - Кияүне кыз өенә озаткан вакытта "Кияү типсәү" башкарылган (Төмән, Тубыл һәм Саз ягы татарларында "Күц җыры"; "Кияү сүзе");
Аб - Кияүне кыз йортының капкасында каршы алганда "Ишек бавы җыры"н башкаралар (Кемерово өлкәсендә калмаклардан язып алынды);
Ав - кияүне кәләш янына кертү, кыз бүлмәсенә озату җырлары "Ай әллерләп кияүне кергесү" һәм "Ялтир әйтү";
Аг - Кызны кияү йортына озаткан вакытта башкарыла торган җырлар (Төмән, Бараба һәм Томск татарларында язып алынды).
Бу төркемнәрне карап китик.
Аа. Кияү егетен иптәшләре урам буйлап "Кияү типсәү" җырын җырлап кыз йортына озаталар. Аңа кадәр, шушы авылныкы булмаган очракта, кияү берәр танышында туктала. Кияү ошаса, кәләш аны урын җәеп көтә. Күңеле ятмаса, кәләш өеннән чыгып кача. Бу факт Себер татарларының үзләренә тормыш юлдашы сайлаганда ирекле булуларын күрсәтә. Кызларны мәҗбүр итеп кияүгә бирү сирәк күренеш булган.
Төмән өлкәсенең Ялутор районы Кактамак авылы халкы сөйләве буенча, озак еллар бергә яшәгән парлар, "Кияү типсәү" җырларын башкарып, үзләренең хисләрен сынаганнар, йоланы яңартып картны үзенең карчыгы янына озатканнар (мисалга № 2 җырны күрсәтергә мөмкин).
Ав тибындагы җыр Күләт авылында таралган була. Информант Халиков Хәйдәр (1889 елгы) сөйләвенчә, ул яшь чагында үзенең бик күп дусларын кәләш янына озатуда катнашкан: "Моны "Ялтир" әйтү диләр. Йегет кергән вакытта косык эләшәте. Җегетне көнтес алып кереп таныштырып алатылар. Ваклар җизнә дип килгәч, ул аларга косык өләшә. Кич белән "Ялтир" әйтеп, "Ай әллерләп" алып киләләр бичәгә. Туй пулып тораты. Егет белән кысга аерым чатыр коратылар. Кысны анда саклап утыртылар дуслары, җиңгәләре" (мәсәлән, № 5).
Шунысы игътибарга лаек: кияүне кәләш йортына озату җырын (ул төрле исемнәр белән мәгълүм, аны "Кийәү типсәү", "Күч җыры", "Кийәү сүсе" һ.б. дип атыйлар), "рәсми" озатуда катнашмасалар да, хатын-кызлар яхшы хәтерли һәм бик теләп җырлыйлар. Мәсәлән, Төмән өлкәсе Тубыл районы Лаймтамак авылында яшәүче Таҗетдинова Җәмилә Мамай кызы (1906 елгы) бу җырларны аеруча яхшы белә. Шушы ук авылда яшәүче Күчемова Һава Уразмөхәммәт кызы (1894 елгы) да "Кияү типсәү" җырларын хәтерли һәм безгә бу җырларны язып алырга бик теләп булышты.
Җырның "Кийяү типсәү" дигән варианты лирик җырларга якын. Ул катлаулы ритмик бизәкләргә бай, распевлар очрый. Беренче ике такт рус халкының "Уж ты сад, мой сад" җырының башын хәтерләтә.
Аа тибындагы җырлар бары Төмән өлкәсендә генә очрый. Башка төбәкләрдә аны белгән информантлар юк. Аның Көнбатыш Себер татарларының билгеле бер этник төркеменә генә каравы бик ихтимал.
Безнең күзәтүләр күпмедер дәрәҗәдә түбәндәге факт белән раслана. Х. Ярминең "Татар халкының поэтик иҗаты" дигән китабының йола җырларына багышланган бүлегендә Октябрь революциясенә кадәр Төмән өлкәсенең Кырынкүл авылында, кояш баеганнан соң, факеллар яктысында кияүне урам буйлап күмәк җыр белән кәләш янына озату йоласы бәян ителә. Бу йола "Шәмчырак" дип аталган һәм аның махсус җыры да булган:
Шәмчыракның янганыннан
Янмаганы яхшырак;
Вафа ярның булганыннан
Булмаганы яхшырак...
Чәчмә чәчтем, суын эчтем,
Төбен аек белмәдем;
Каршы чыгып алыр идем,
Син килерен белмәдем.
Аб тибындагы җыр Кемерово өлкәсендә яшәүче калмакларда таралган. Юрга районы Кышлау авылының иң өлкән кешесе Гафур бабай Шулаяков (1882 елгы) кыз йортының капкасы янында кияү каршы алганда башкарыла торган җырларны яшь чагыннан ук хәтерли. Бер яктан кәләшнең хатын-кыз туганнары - җиңгәләр, икенче яктан кияүнең дуслары - нүгәрләр каракаршы җырлаган бу җырны.
Җиңгәләр:
Саранланыр чак түгел,
Бир, кияү, комсызланма.
Акча бирми керетмәбез,
Тукта, сабырсызланма.
Акча бирми керетмәбез,
Бу бит җәннәт капкасы.
Егетләр:
Урамнардан үтәргә,
Коймаң биек сүтәргә.
Җырны озак җырлатмагыз,
Төннәр кыска көтәргә.
Пыяла шкаф эчләрендә
Пешкән алма тәгәри.
Оҗмахтагы хур егете
Булмас кияү кадәре.
Җырның тексты (беренче өч куплеты) Г. Тукайның "Ишек бавы" шигыре белән туры килә. Г. Тукай бу шигыренең җәяләр эчендә икенче исемен дә күрсәтә - "Кышкы туйда". Бу шигырьгә искәрмәсендә Г. Тукай түбәндәгеләрне яза: "Безнең Урал тарафында бер гадәт бар: кыз янына керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр... Мин башка җирләрне белмим, безнең тарафларда шулай".
Г. Тукай бастырган җырның нота тексты булмаса да, бу шигъ ри текстларның бердәмлеген инкяр итеп булмый.
Ав тибындагы җырлар - туй йолаларының кульминациясе, кәләшне кияү йортына озатканда җырланалар.
Башка күп халыклардагы кебек үк Себер татарларында да кызлар белән яшь киленнәрне чәч толымнарына карап аерганнар. Кызлар бер толым үрсәләр, киленнәр ике толымлы булган. Татар туйларында кыз озатканда чәч үрү иң матур һәм моңсу йолаларның берсе саналган. Бу йола шул рәвешле башкарылган: кәләшен алырга кияү килгәннән соң, кызны озатырга җыелган хатыннар-җиңгәләр чаршау артында кәләшнең толымнарын тарап үрәләр. Бу йола вакытында бөтенесе елый. Чәч үрү йоласы вакытында талгын гына "Йар-йар" җырын җырлыйлар. Җырның моңсу көе кызның ата-ана йортындагы кайгысыз тормышы бетүен һәм чит учак янында килен кешенең авыр өлеше турында хәбәр итә.
Ат[а]инәңнен өйентәй -
Агац пикләү, йар-йар!
Йат кешенен өйентәй -
Тимер пикләү, йар-йар!
Туган йорт, авыл һәм яшьлек дуслары белән гомерлеккә аерылышу ничек кенә авыр булмасын, халык җырларында опти мизм, яхшы тормышка өмет өстенлек итә. Бигрәк тә туйларда халык рәхәтләнеп күңел ача. Ав тибындагы җырларда юмористик куплетларның күплеге шушы оптимизм, халыкның киләчәкк ә өмет баглавы белән бәйле.
Сигес түшәк, пиш йастык,
Ас пулмасын. йар-йар!
Цыгып караң кийәүне -
Тас пулмасын, йар-йар!
Бу җырлардагы шаян рухка казакъ язучысы Мохтар Ауэзов та игътибар итә: "Башка халыклардагы кебек үк, казакъ халкының туй җырлары үзләренең ритуаль-көнкүреш әһәмиятеннән тыш, тантанага җыелганнарның күңелен күтәрү өчен дә җырлана. Шуңа күрә аларның кайберләре, мәсәлән "Жар-жар" һәм "Бит-ачар" җырлары бер үк вакытта тантаналы да һәм шаян характерда да була".
"Яр-яр" җырының казакъ варианты турында сүз чыккач, аның кыпчак төрки телле халыклар төркемендә дә киң таралганлыгы турында әйтергә кирәк. Күрше казакъ халкында ул "Жар-жар" дип атала икән, таҗик һәм үзбәкләрдә - "Ер-ер", нугайларда "Хей-жар", каракалпакларда "Хау-жар", татарларда һәм төрекмәннәрдә "Яр-яр" дип исемләнә.
Җырның шигъри тексты Кормашиның "Кыйссаи бүз егет" дастанына да кертелгән. Безгә калса, бу очраклы күренеш түгел. Идел буе татарларында соңгы чорда бу җыр очрамаса да, дастан текстына керү аның кайчандыр популяр булуын күрсәтә. Археограф Миркасыйм Госманов "Яр-яр" җырының XVIII йөзгә караган текстын таба. Бу - җырның Идел буе татарларында да билгеле булуы турында сөйли.
Драматург М. Фәйзи тарафыннан "Кызыл йолдыз" пьесасына кертелгән "Яр-яр" куплетлары да, һичшиксез, татар халкының музыкаль-шигъри иҗатыннан алынган.
Бу җыр Башкортстандагы Ык буе татарларының йола поэзиясе үрнәге булып тора. Пьесада 1921-1923 елларда Башкортстанның бер татар авылында барган вакыйгалар тасвирлана.
Ав тибындагы җырларны ике төрле исем белән - "Яр-яр" һәм "Үләң таш" дип атыйлар. Җырның беренче исеме Бараба, Төмән, Омск, Тубыл татарларында, ә икенче исеме исә Саз ягы татарларында таралган була. Саз ягында яшәүче татарларга мондый исем каян килгән соң? Төмән өлкәсенең Тубыл районы Лаймтамак авылында информантларыбыз аның якынча мәгънәсен дә ача алмадылар. Д.Г. Тумашева "үләң" сүзенең мәгънәсен "җырлау" дип бирә (Омск өлкәсенең Тара районында язылган). Безнең фикеребезчә, "үләң" сүзе барыннан да элек туй җырына карый. Ике аналогияне китерәбез. Мәсәлән, элек уйгурларда (ягъни таранчыларда) туй җыры "үләң" дип аталган. Бу хакта Н. Пантусов хәбәр итә. Харәзем өлкәсе үзбәкләрендә туй җырлары - "йигит томони - киз томани" (егетләр төркеме - кызлар төркеме) диалоглары "улан" дип атала. Җыр исеменең икенче компоненты булган "таш" сүзенең эчтәлеген ачу, - мөгаен, киләчәк эше.
Җырның көй-интонациясе һәм лад төзелеше буенча Аг тибындагы җырлар күптөрле була. Мисалга Бараба вариантын алыйк (мәсәлән, № 16).
Тарак теше сынганда
Талгындырган, әнкәем;
Тарак җулыннан киттем,
Инде тынгыл, әнкәем.
Йон орчыгы сынганда
Үлектердең, әнкәем,
Үле җулы мән киттем,
Инде тынгыл, әнкәем.
Бу ике строфа Н. Исәнбәт 1940 елда Көнбатыш Себердә Бараба татарларыннан язып алган текст белән аваздаш:
Нәкый Исәнбәт бу поэтик юлларның борынгылыгын күрсәтеп: "Мондый алым (юл башы рифмаларының булуы. - И.К.) бик борынгы һәм тарихи заманнарга, андагы традицияләргә кайтып кала, чөнки элек безнең халык җырларыбызда да юл башы рифмасы булган, бу исә әлегә кадәр сакланган борынгы җырла рыбызда, бигрәк тә йола җырларында күренә", - дип яза.
Омск өлкәсенең Большеречье районының Үләнкүл авылы варианты аерым игътибарга лаек. Ул Аг тибындагы башка мелодияләрдә үзенең мелодик-интонацион һәм лад төзелеше белән аерылып тора. Шул ук вакытта башкаручының җырга шактый үзенчәлекле аңлатма бирүен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Көйнең нигезен тулы булмаган октавалы амбитустагы җиде баскычлы табигый (натураль) минор тәшкил итә. VII баскычның аскы якта урнашканлыгын да онытырга ярамый. Тавыш рәтенең бу рәвешле төзелеше алты баскычлылык тойгысы тудыра, чөнки өске тетрахордта VII һәм VIII баскычлар җитми (мәсәлән, № 14).
Томск өлкәсендә теләмәгән кешегә көчләп кияүгә бирелгән кызлар җырлары бар (№ 17, 18, 19, 20).
Бараба татарларында кызны кияү йортына озатыр алдыннан җырланган махсус җырлар була. Шундый җырларның берсе - "Кыз озату җыры". Бу җырны Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Кошкүл авылында яшәүче Мөхәммәтшин Аллаяр абый (1894 елгы) хәзер дә хәтерли. Аның сөйләве буенча, бу җырны кыз озату йоласында катнашкан теләсә кем, хәтта кәләш үзе дә җырларга мөмкин (кара: мисал № 21).
Имәнчә туга, көрәң ат,
Тартыпы чай салар кешем юк.
Газиз ләй башым эшкә төшкәч,
Йолыпы алыр кешем юк.
(Имән дуга, көрән ат,
Тартып салыр кешем юк,
Газиз лә башым эшкә төшкәч,
Йолып алыр кешем юк).
Томск өлкәсендә кыз озатканда башкарыла торган Яүштә җыры, бөтенләй башка төсмергә ия: ул пентаноникасы һәм көй борылышлары белән авыл көйләрен хәтерләтә (мәсәлән № 24).
Томск өлкәсенең Томск районы Кызылкаш авылында яшәүче чат татарларының кыз озату җырларын Мөхәммәт Мәһдиев язып алган. Ул бу җырларның башкарылуын түбәндәгечә бәян итә: "Кияүгә киткән кызны йортыннан озатасы көнне аларга егетләр-кызлар җыелалар. Гармун, скрипка уйныйлар. Кызлар бии. Егетләр белән кызлар күмәкләшеп кара-каршы җырлашалар. Ул җырларга җавап итеп, китәсе кыз да җырлый:
Агач башы күк тиен,
Атып алуы кыен.
Ятка бару берни түгел,
Ятка яравы кыен.
Шул җырдан соң барлык кызлар да сәкегә утырып елыйлар".
Моңсу лирик җыр китә торган кызны гына елатып калмый, барлык озатучыларның күзенә дә яшь китерә.
Мөхәммәт Мәһдиев бу җырны Кызылкаш авылында яшәүче Хаҗиәхмәт Аблиннан язып ала. Хаҗиәхмәт бабай йомшак лирик тенор тавышлы. Ул үзенчәлекле мәкам белән Коръән укый. Авыл халкы аны мулла буларак та ихтирам итә, халык җырларын башкаручы оста җырчы буларак та ярата.
Безнең урам киртләч-киртләч,
Киртләч бетәр яз җиткәч.
Ирләр кайта хезмәт иткәч,
Кызлар кайтмый бер киткәч.
Ак шарф та бәйләдең,
Күк шарф та бәйләдең.
Әткәң-әнкәң кулларында
Актык җәйләр җәйләдең.
Самавырны тиз кайната
Яшь каенның күмере.
Ата-анада кыз баланың
Унсигез ел гомере.
Көй "елый торган" интонацияләр белән сугарылган һәм шигъри эчтәлеге кызны, аның әти-әниләрен һәм дус кызларын тирән эмоциональ дулкынга көйләсә дә, җыр якты, оптимистик төсмерләрдән тора.
Биредә халыкның тормыш-көнкүреш драмасыннан үзенең эстетик идеалларын аерып чыгара алган нәфис таланты аеруча ачык күренә.
Себер татарларының традицион туй йоласы җырлары арасында кияү һәм кәләшнең туганнарын зурлауга багышланган мәҗлес җырлары аерым урын алып тора (№ 27, 28, 29).
Ак беләккәйеңне иңләп салып
Агыйделкәйләрне кичтеңме?
Буйларың ла зифа, йөзең нурлы, -
Сәм-сәм сукайларын эчтеңме?
Алдарак искәртелгәнчә, туй йолаларына караган "Яр-яр" җыры - күп төрки халыклар өчен уртак. Бу җыр - чын мәгънәсендә уникаль күренеш. Кайсы гына халыкта таралган вариантларны алып карасак та, барысының да диярлек строфа һәм шигырь структурасы охшаш, эчтәлеге белән дә вариантлар бер-берсенә якын.
Без язып алган күпсанлы вариантлар арасында ике вариант интонацион-лад үзенчәлекләре белән башкалардан аерылып тора. Алар үзбәк халкының "Ер-ер"ына бик якын. Бу көйләрне Себер якларына бохаралылар китергән дип фаразлана.
"Хан кызы" җырының ике язмасы да Себер экспедицияләренең кызыклы табышы булып тора. Филологлар билгеләвенчә, "Хан кызы" бәетләргә керә. Беренче тапкыр аны X. Бәдигый бастырып чыгара. Җырның бер кызыклы варианты Х. Ярми төзегән бәетләр җыентыгында бар. Татар халык бәетләре тарихы буенча язылган хезмәтендә Ф. Урманчеев: "Үзенең эчтәлеге һәм формасы буенча бу әсәр бәет жанрының башка үрнәкләреннән аерылып тора. Кайбер фольклорчылар "Хан кызы"н бәет дип түгел, җыр дип саныйлар. Бәлки, монда дөреслек тә бардыр", - дип яза.
Безнең экспедицион язмалар буенча, "Хан кызы" жанрын җыр буларак билгеләргә кирәк, ул туй вакытында башкарыла, ягъни "Туй уены җыры". Информантлар да җырның күбрәк туйда башкарылганын хәбәр итәләр. Туй тантанасының билгеле бер мизгелендә, кунакларның кәефен күтәрергә һәм туган йортыннан чыгып китүче кәләшнең авыр уйларын җиңеләйтергә кирәк булганда, шушы җырны башкару өчен махсус егет белән кыз булып киенгән ике кунак, кара-каршы "Хан кызы"н җырлап, гашыйкларның очрашуын уйныйлар. Җыр еш кына яшьләр кичәләрендә, аулак өйләрдә дә башкарыла.
Эчтәлеге белән "Хан кызы"на охшаган шигъри эчтәлекле әсәрләр башка халыкларда да да очрый. Н.Ф. Катанов, мәсәлән, хакаслардан түбәндәге җырны язып алган:
Ир кiзi тасхар, хан кызы ибде (Кияү егет урамда, ә кәләш, хан-кыз - юртада).
Ир кiзi:
Сыхтах, сыхтах, хан хысы!
Сазың корим, хан хыс!
Хыс:
Сазым корiп, ноо ними итчеңзiң
Сын чiбек корбезiң ме?
(Кияү: Чык, чык, хан кызы, Чәчең күрим, хан кызы!
Кыз: Чәчем күреп ни эшлисең, чын ефәк күрмәдеңме?)
Үзбәк халкында лирик җырның яшь егет һәм кыз арасындагы диалог формасы киң таралган: алар җыр ярдәмендә үзара шаяртып мәхәббәттә аңлашалар, еш кына үткен сүзлелектә һәм тапкырлыкта ярышалар. Шунысы иътибарга лаек, бу җырда безгә мәгълүм ике җыр - "Яр-яр" һәм "Хан кызы" җырлары сүзлә ре һәм эчтәлеге үзара кушылып киткән.
Йигит:
Сочингни узун дейдилар,
Сочи узун укам, ёр-ёр.
Узун соч укам, ёр-ёр.
Кўрсат сочингни мен бир кўрайин,
Жоним уками-ей, ёр-ёр.
Киз:
Сочимни кўриб нима киласиз
Сиз акажоним, ёр-ёр
Яна акажоним, ёр-ёр.
Бозордаги сочпапукни
Кўрмабмидингиз, ёр-ёр?
(Егет: Чәчеңне озын, диләр, сеңлем, кара чәчле сеңлем!
Күрсәт үзеңнең чәчләреңне, бер күрим!
Кыз: чәчемне күреп ни кыласың, яңа агам, кадерле агам?
Базарда сачпапук күрмәдеңме?)
Таҗик халкының җыр-диалогларына мөрәҗәгать итсәк, ул җырларда феодаль дәвердән сакланган образлар барлыгын күрәбез, яшь егет үзенең сөеклесенә "шаһым" дип мөрәҗәгать итә, ә үзен аның "колы" дип атый.
Югарыда бәян ителгәннәрдән "Хан кызы" әсәренең җыр жанрына каравы хакында нәтиҗә ясарга мөмкин. Экспедиция материаллары да моны раслый. Шуңа өстәп "Хан кызы" әсәренең Г. Тукайның "Җырлар дәфтәре" нә керүе дә бу әсәрнең җыр ларга каравын исбатлый. Ул исемлектә 28 текст булып, бер генә бәет тә очрамый. Димәк, Г. Тукай "Хан кызы"н бер дә шикләнми җыр жанрына керткән.
Татар халык иҗатында бу төр җыр-диалоглар бер мисал белән генә чикләнми. "Җизнәкәй", "Башмагым" һ.б. җырлар шундый ук диалоглардан тора, шул ук сюжетка корылган. Мәсә лән, Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы Саургач авылында яшәүче ирле-хатынлы Сафия һәм Шәфыйк Разулевлар "Башмак" җырын туйда яки кунакта кунаклар алдында башкарган рәвештә барлык юмористик төсмерләр белән бергәләп башкаралар. Кемерово өлкәсендә яшәүче калмакларның яшьләр утырмаларында башкарыла торган киң таралган "И, былбылым" җырын да шул төргә кертеп була. Моннан тыш, җыр-д иалогларның берничә үрнәген "Татар халык җырлары" җыентыгында очратырга мөмкин. Җыентыкның авторы И. Надиров болай дип яза: "Бу форма бигрәк тә йола поэзиясенә, туй җырларына хас. Шулай ук ул көнкүреш, мәхәббәт җырлары арасында да очрый ("Башмагым", "Җизнәкәй", кайбер мәҗлес җырлары һ.б.)". Җырлар ТАССРның Куйбышев, Кама Тамагы районнарында, Мордовиядә, Пенза һәм Рязань өлкәләрендә язып алынган. Халык иҗатына кечкенә генә экскурс "Хан кызы" кебек җырларның күп булуын күрсәтә.
Ул чагында фольклорчыларның "Хан кызы"н бәетләргә кертүенә ничек карарга? Ф. Урманчеев язганча, "кайбер халыкларда шушы халыкның гына халык иҗатына хас милли төрләр билгеле. Әйтик, башкорт кобаирлары, Әстерхан татарларының хушавазлары, нугайлар, уйгурлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар һәм таҗикларның мокамы. Татар халык бәетләре менә шундый жанр төркеменә керә". Әгәр дә аналогик шигъри эчтәлекле әсәр берничә халыкның халык иҗатында очрый икән, ул вакытта ул милли-үзенчәлекле әсәр булып саналмый. Димәк, бездә "Хан кызы"н бәет дип түгел, җыр дип санау өчен нигез бар.
Көнбатыш Себер татарларының халык иҗаты арсеналында Көнчыгыш халыклары дастаннарының татар версияләре киң таралган, бу халыкларның үзара багланышларын күрсәтеп тора. Фольклор экспедицияләре вакытында "Таһир һәм Зөһрә", "Бүз егет", "Сәйфелмөлек" дастаннарын көйләре белән язып алу мөмкин булды. Мәсәлән, үзен төп бохаралы дип санаган Корманов Шәриф (1888 елгы) "Бүз егет" дастанын җиде вокаль фрагмент белән башкарды, алар арасында назым, "Яр-яр" җыры һәм бәетләр бар.
Шунысы да кызык, кайбер көйләр дастаннардан аерылып, мөстәкыйль яши башлаганнар. Алар озын җырлар формасында сакланып калганнар.
Себер татарларының күрше халыклар иҗаты белән үзара бәйләнешенең катлаулы үрелешендә аның башка этник төркемнәрнең, беренче чиратта Казан татарларының музыкальшигъри иҗаты белән багланышлары да төп урынны алып тора. Бу иҗади багланышларның барлыкка килүе Болгар һәм Казан ханлыгының ерак чорларына карый. Тагын да иртәрәк булырга да мөмкин. "Идел һәм Урал буенда төркиләшү процессын башлау өчен, Азов буеннан болгарларның килүе түгел, бәлки Көньяк Урал һәм Көнбатыш Себер далаларыннан III-ХV йөзләрдә - һуннар явы һәм VI-VII йөзләрдә Бөек төрки каганлык чорларында төрки телле кабиләләрнең күп тапкырлар бирегә килүе хәлиткеч роль уйнаган" дигән фикер бар.
Казан-татар музыка культурасының үтеп керүе (бигрәк тә аның лад формасы буларак пентатониклыгы) һәм Себер татарларының төрле этник төркемнәренең музыкаль-диалекталь фольклоры белән үзара бәйләнеш көй һәм интонацион яктан якынаюга китергән. Арада иң мөһиме - Казан ханлыгы чорыннан, ягъни ХV-XVI гасырлардан башлап татар мәдәниятенең һәм мәгърифәтчелекнең үтеп керүе. Бу процесс XIX-ХХ гасыр ларда бигрәк тә көчәйгән. "Икътисади һәм мәдәни үсешнең югарырак дәрәҗәсенә ия булган Идел буе татарлары Себер татарларының хуҗалык һәм көнкүреш тормышына һәм аларның телен формалаштыруга зур йогынты ясый. Себер формалашып килгән татар буржуазиясенең йогынтысы даирәсендә булып чыкты. Китап телендә алып барылган укытуны үстерүдә татарлар һәм бохаралылар төп роль уйнаган. Бу һәм башка факторлар Себердә татар халкын татар милләте белән бергә туплау һәм татар милли телен әдәби тел буларак кабул итү процессларын әзерләделәр, алар Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына тәмамланды".
Әмма әдәби телнең музыка теленә тәэсире шактый шартлы дип уйларга кирәк. Чөнки "халык җырчысы бары үзенең музыка телендә, ягъни халыкның музыкаль диалекты телендә генә фикер йөртә, һәм ул нәрсә генә тудырмасын, бу һәрвакыт әлеге музыкаль диалектка хас элементларның яңа кушылмасы нәтиҗәсе генә булачак". Безнең өчен бик кыйммәтле бер күренеш бар. "Музыка теле конкрет музыкаль диалект формасында халыкның әдәби аралашу чарасы булып, әлеге диалектның таралу радиусында гына яши. Бу яктан караганда, музыка теле сөйләм теленә караганда шактый консерватив күренеш, ул шул диалект эчендә аралашу өчен дә, башка, катлаулырак максатларга да хезмәт итә".
В. Гошовский билгеләп үткәнчә, "җырчыга халык телендә яшәгән көйләрдән тамырдан аерылып торган җыр тудыру, билгесез телдә сөйләшү кебек үк, мөмкин түгел".
Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да, барыннан да элек, йола җырларының музыка теленә карый. Алар Көнбатыш Себер татарлары җыр арсеналының иң консерватив өлешен тәшкил итәләр. Милли-дифференциацияләнгән нигез салынган йола җырлары гасырлар буе саклана, ул нигез һәр халык музыкасына индивидуаль-кабатланмас яңгыраш бирә, бу аны башкалардан, хәтта тугандаш музыкаль культуралардан да җиңел аерырга мөмкинлек бирә.
Көнбатыш Себер татарларының безнең көннәргә килеп җиткән үзенчәлекле җыр иҗаты, нигездә, революциягә кадәр формалашкан. Заманча музыкаль фольклорга килсәк, ул гомумтатар җыр культурасы белән уртак. Татар композиторларының һәм үзешчән композиторларның иҗаты традицион җыр мирасын алга таба үстерүгә хезмәт итә (С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, С. Са дыйкова һ.б.).
Әмма безнең көннәрдә әле ялгыш нәтиҗәләрне очратып була, аларда җыр культураларының уртаклыгы һәм бердәмлеге инкяр ителә. Композитор Җ. Фәйзи дә, безнеңчә, шундый ялгыш фикергә килә: "Мәгълүм булганча, Тубыл татарлары Казан ның музыка культурасыннан бик ерак. Без аларга мәдәни тормышта ярдәм итмибез диярлек. Төрле техник сәбәпләр аркасында алар Казан радиосы тапшыруларын тыңлый алмыйлар. Димәк, иске традицияләр буенча яшәргә мәҗбүр булалар". Нәрсә гә нигезләнгән соң бу фикер? Күрәсең, композитор 1965 елда Төмән һәм Тубылда язып алынган сигез җырга нигезләнеп, шундый фикергә килгәндер. Сүз уңаеннан, бу җырлар музыка-интонация төзелеше белән Казан татарлары җырларына бик якын. Шуңа күрә мисалларның аз булуы һәм Себердә бик кыска вакыт аралыгында гына күзәтү җитди фараз өчен дә нигез була алмый. "Идел буе һәм Урал татарларының җыр һәм музыкаль иҗаты Казан төбәгендә, Уфа һәм Оренбург губерналарында таралган. Нигездә, Казан җырлары киң таралган". Бу мәсьәләдә Себер татарлары да чыгарылма түгел. Татарларның башка этник төркемнәрендәге кебек үк, монда да ХХ гасыр башыннан (бигрәк тә совет чорында) татарларның аерым этник төркемнәре музыкасының үзара якынаюы һәм бер-берсенә үтеп керүе күзәтелә, Казан татарлары мәдәнияте халык музыкасы җәһәтеннән дә, профессональ музыка ягыннан да анда әйдәп баручы ролен башкара. В.В. Храмова фикеренчә, Себер татарларының Казан культурасына якынлыгы хәзерге Себер татарлары бабаларының Казан татарлары белән якыннан аралашуыннан чыгып кына аңлатылмый, ә аларның икътисади һәм мәдәни багланышлары һәм Казан татарларының Себер татарлары яшәгән төбәкләргә күченүе белән дә тыгыз бәйләнгән.
Соңгы еллардагы кыр экспедицияләре материаллары бу нәтиҗәләрнең дөреслеген күрсәтә. Биредә Идел буйларында да яңгыраган шул ук җырлар яңгырый, шул ук көйләр ишетелә. Репертуарга алганда, җырчылар аларны Көнбатыш Себер локаль төркеме музыкасы үзенчәлекләре нигезендә үзгәртәләр. Бу барыннан да элек кайбер интонацион һәм метроритмик үзгәрешләргә кагыла. Даими рәвештә борынгы озын көйләрне дә ("Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Уел", "Карурман", "Мәдинәкәй" һ.б.), шул ук вакытта заманча татар халык җырларын да башкаралар (Уракчы кыз", "Арча", "Сарман", "Идел" һ.б.).
Көнбатыш Себер татарларының халык-җыр иҗатына мишәр ләрнең музыка иҗаты зур йогынты ясый. Мәсәлән, Бараба татарларының өлкән буыны хәтерендә борынгы "Йәдүг әр мулла җыры" сакланган. Мишәрләр Бараба якларына күчкән заманнар бәян ителгән бу җырның икенче исеме дә бар - "Бараба җиренә күчкәндә". Калмакларда (калмакларның тел үзенчәлекләре том сөйләшенә карый) мишәрләрдә киң таралган "Әбтелмән купис" бәет-җыры популяр. Ул - Себергә җибәрелгән сәүдәгәр турындагы әсәр. Кемерово өлкәсенең Юрга районы Кышлау авылында бу җырны башкаручылар сөйләгән легенда буенча, ялган акча ясаучы Әбтелмән купец нәкъ менә шушы якларга сөрелгән.
М. Нигъмәтҗанов китабында бирелгән язмалар белән чагыштырганда, без язып алган җыр тыйнак-кырыс һәм речитатив- мелодик яктан интонацион-мелодик һәм ритмик үзгә реш ләргә дучар булган. Әмма көйнең лад нигезе сакланган - до - ми-бемоль - фа - соль - си-бемоль.
Себер татарларында рус халык җырларының очравын да билгеләп үтәргә кирәк. Руслар арасында да, татарлар арасында да "Кирпичики" җыры киң таралган. Көнбатыш Себердә гражданнар сугышы чорындагы җырны аның көенә җырлыйлар. Ә "Степь да степь кругом" дигән мәгълүм җырның сүзләре татарчалаштырылган. Җырның көе исә ангемитоника ягына авышкан.
Татар халкының җыр тормышында "Сак-Сок" бәете зур урын алып тора. Һәр җырчы диярлек аны үз репертуарына ала. Күпсанлы экспедиция язмаларына караганда, курайда башкарылган бер көйне санамаганда, бәет "Хәзбулат батыр" җыры көенә башкарыла. Мондый хәл Көнбатыш Себердә генә күзәтелми икән. Мәсәлән, композитор Җ. Фәйзи Оренбург өлкәсендә "Сак-Сок" бәетенең әлеге көйгә башкарылуын искәртә. Свердловск өлкәсендә дә бәет нәкъ шул көй белән мәгълүм.
1940 елгы Себер экспедициясендә дә, 1968-1974 елларда узган экспедицияләрдә дә нәкъ менә Себер көйләре дип атарга мөмкин булган бию көйләре очрамады. Бу күренешкә 1940 елгы экспедиция вакытында М. Садри да игътибар итә. Ул болай дип яза: "Экспедициягә туктаган авылларда Себер татарларының бию көйләре белән дә кызыксындык. Шунысы гаҗәп иде: бию көйләренә Себер саранлык күрсәтте. Мин бары тик Ихсинер (Эбаргүл) авылында һәм Тубылда гына "Парашанка" дигән көй ишеттем. Яшьләр, авыл клубларында шул "Парашанка"га бииләр. Ул көйнең хәзер яңасы да чыккан, анысы "Совет Парашанкасы" дип атала иде".
Себер татарларында рус бию көйләреннән алынган "Чичек" ("Чижик"), "Помос" ("По мосту"), "Камарская" ("Камаринская"), "Русская парашанка" кебек көйләр бүген дә популяр, күрәсең, элегрәк тә шул көйләргә биегәннәрдер. Татар бию көйләре бик сирәк очрый.
Шул рәвешле, бик кызыклы хәл килеп чыга: Себер ареалы Казан-татар җыр культурасын кабул иткән, ә бию көйләренә игътибар бирмәгән. Сорау туа: бу күренеш нәрсә белән бәйле, сәбәбе нәрсәдә? Ике төрле фаразыбыз булса да, бу сорауга төгәл җавап бирү шактый кыен.
Беренчедән, бию, гәрчә ул вакытта йола кысаларында яшәсә дә, дифференциацияләнгән форма, хореографик сәнгать буларак, Себер татарларында соңрак барлыкка килгән дип уйларга мөмкин.
Икенчедән, ниндидер сәбәпләр белән бию көйләренең кысрыклап чыгарылуы һәм акрынлап онытылуы да бик мөмкин. Үз фаразларыбызны беркадәр раслау яки тикшерү өчен, без күрше халыкларда да аналогия эзләдек. Мәсәлән, А. Затаевич: "Кыргызларда (казакъларда. - И.К.) бию өчен көйләрнең бик аз булуын һәм төрле биюләрнең бөтенләй булмавын билгеләп үтәргә кирәк", - дип яза. М. Сабинина да шуны ук ассызык лый: "Мәгълүм ки, казакъ һәм кыргыз халык сәнгате тради ция се дә бию жанрлары музыкасын белми (бу сүзнең туры мәгънәсендә)" . Кенәз Костров та үз вакытында "Кызыл татарлары" дигән мәкаләсендә "Кызыл татарларының милли биюләре юк, алар күңел ачканда биюдән баш тартмыйлар, әмма бу бию аяк белән тыпырдап торуга гына кайтып кала", - дип язган була.
Себер татарларының җырлары беренче тапкыр татар халык музыкасын җыйган композитор А.С. Ключарев җыентыгында басылып чыга. Җыентыкка кертелгән материалларны күзәтү бүлегендә җырларның лад һәм жанр үзенчәлекләренә кыскача анализ ясала. А. Ключарев Себер татарлары музыкаль халык иҗатына хас үзенчәлекне нәрсәдә күрә соң? "Бер яктан, ул Идел татарлары музыкасына бик якын, икенче яктан, шактый гына өлеше пентатоник ладтан читләшкән. Бу пентатоник ладтан читләшү ир-атлар башкара торган мәҗлес, туй җырларында һәм бәетләрдә бигрәк тә ачык сизелә. Шунысы үзенчәлекле, мондый җырларны нәкъ менә ир-атлар башкара, шул ук вакытта хатын-кызлар, сирәк искәрмәләрдән тыш, пентатоник җырларны башкаруны өстен күрә", - дип яза ул. А.С. Ключарев Себер татарлары җырларының бетмәс-төкәнмәс интонацион төрлелегенә дә игътибар итә: "Монда төгәл пентатоникалы бик бай орнаментланган озын көйләр дә, эпик-лирик характердагы ме лизм нардан азат булган озын көйләр дә, киң интонацияле күңелле көйләр дә... Идел буе авыл көйләренә охшаган көйләр дә, һәм, ниһаять, диатоник интонацияле лирик җырлар, мәҗлес җырлары һәм бәетләр дә [очрый]...".
Себер татарларының халыкның традицион музыкаль фикерләвеннән читкә китүенең сәбәбе нәрсәдә соң? А. Ключарев мондый күренешне түбәндәгечә аңлата: "Күрәсең, күчмә тормыш шартлары буенча, ә соңыннан - алга киткән сәүдә алмашу шартларында, ир-атлар якындагы күршеләре - рус һәм казакъ белән киң аралашу һәм мәдәни элемтәдә тору мөмкинлегенә ия булган. Эпик эчтәлекле аучылык бәетләренең үзенчәлекле характеры да, һәм рус туй йолаларыннан кергән күренешләр дә шуның белән аңлатыла" .
Беренчедән, монда сүз пентатоникадан баш тарту турында түгел, ә киресенчә, якынаю турында барырга тиеш. Чөнки А. Ключарев үзе шунда ук болай дип яза: "Лирик-көнкүреш жанрлары үсү белән, Себер татарларының халык җырларының пентатон өлеше киң таралыш алды һәм, сүз уңаеннан әйткәндә, халык иҗатының чәчәк атуына һич тә комачауламады, аның сәнгать сыйфатларын киметмәде". Икенчедән, хатын-кызларның пентатоник җырларны башкаруы очраклы булырга мөмкин. Мондый җитди фикергә килер өчен А. Ключаревның мисаллары җитәрлек түгел (нибары 40 берәмлек тирәсе). Аны 19681974 елларда уздырылган экспедиция материаллары белән җиңел генә кире кагып була. Киресенчә, хатын-кызларның җыр репертуары күпкә бай һәм жанр ягыннан төрле. Мәсәлән, Д. Таҗетдинова, Х. Күчемова, С. Абтюкова, В. Нургалиева һ.б. гемитон һәм ангемитон интонацияләр табигый рәвештә үрелеп киткән шундый җырларны яхшы хәтерлиләр. Ир-атларга белән чагыштырганда киң аралашу мөмкинлеге чикләнгән хатынкызлар традицион фольклорны саклаучылар булып торалар.
Рус җырларының татар җыр репертуарына керүе турында без инде сөйләштек. Әмма мондый уйлап бетерелмәгән нәтиҗәләрнең җитди булмавын һәм тенденциозлыгын да истә тотарга кирәк. Ул экспедицияләрдә тупланган мәгълүматлар күзлегеннән дә җитди тикшерүгә дучар ителмәгән. Бу урында В.Г. Белинский сүзләрен китерү урынлы: "...Һәр халык башка халыклар белән багланышларда булганда, үзенә җитешмәгәнне ала, ә аларга җитешмәгәнне бирә". Себер татарларына килгәндә, аларның туй йолалары гаҗәеп күркәм, бай. "Яр-яр", "Кияү типсәү" кебек күп кенә туй җырлары да шул хакта сөйли.
Нәкъ менә 1940 елгы экспедиция вакытында туй җырлары аз язып алынган. Димәк, нәтиҗәне нигез дип санау дөрес түгел. Йола җырлары фольклорның иң борынгы катламнары дип таныла бит. Күп очракта алынмалар да бертөрле этник культуралар арасында гына мөмкин. Мәсәлән, гомумтөрки туй җыры "Яр-яр" кебек!
Өченчедән, киң характерлы көйләр якындагы күршеләргә - рус һәм казакъларга бәйләнештә карала. Мисалга казакъ халкының "Карьят батыр"ы китерелә. Билгеле булганча, "Казакъ җырларының мелодик төзелеше җиде тавышлы диатоник мажор һәм минор ладларга нигезләнгән, алар эчендә пентатоника элементлары зур урын алып тора һәм ул, асылда, барлык җыр жанрларының көендә өстенлек итә. Ләкин бары тик пентатон аваз рәте буенча гына нигезләнгән халык җырлары гаҗәеп сирәк күренеш..."
"Карьят батыр"ның көе тантаналы, салмак. Сәер яңгыраса да, аның авазлар рәте чиста пентатоникадан гыйбарәт. Шагыйрь М. Садриның Себердән җыеп кайткан язмаларын Казан музыка фольклоры кабинетында утырып нотага төшерүче яшь композитор һәм фольклорчы А. Ключаревка әлеге җыр-бәетләрнең бик тә үзгә яңгырашлы булып тоелуы бер дә гаҗәп түгел. Монда 1955 елда дөнья күргән җыентыкка кертелгән "Тәвеш мәргән", "Мәҗлес җыры", "Кәлмәт көе", "Ире авылы көе", "Суга баткан Гайшә бәете" һәм "Карьят батыр" турында сүз бара.
"Карьят батыр"ның көй төзелеше нигезендә яткан биш тавыш - пентатоника исә ике мөстәкыйль ангемитоник блокларның кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә: (b - c' - d') + g (b' - f - d). Бу ике блокны g авазы ялгый. Ул бары тик бер генә мәртәбә яңгырый, ягъни "буфер" ролен үти. Бәлки ул - көйнең соңгы чорларга караган катламыдыр. Әгәр дә "буфер" авазы һәм берникадәр лирик распев булмаса да, җыр үзенең образлымәгънәви эчтәлеген югалтмас иде. Киресенчә, төгәл эпик эзгә кайтыр иде.
Югарыда әйтелгәннәрдән Себер татарларының традицион халык музыкасының музыкаль-стиль үзенчәлекләрен билгели торган интонацион-лад ясалышының иң борынгы формасы белән эш итүебез ачыклана.
Шул рәвешле, казакъ музыкасының көй-интонация һәм ладтон тәэсире турында сүз бара алмый. Монда йогынты түгел, ә гомумтөрки тамырлар һәм казакъ халкы белән күпгасырлык күршелек тудырган музыкаль тел уртаклыгы күзәтелә. Шуңа күрә "Карьят батыр" җырының Себер татарларының үзенчәлекле музыкаль фольклорына каравы шиксез.
Музыка жанрларына караган эпик башлангыч - күп халыкларга, бигрәк тә күчмәләргә хас күренеш. Ә инде аерымланган һәм далалы төс, ягъни гыйбарәнең эпик формасы, - гомумән, күп халыкларга, бигрәк тә дала күчмәләренә хас аеруча мөһим үзенчәлек. Утрак яшәү рәвеше чорына кергән халыкларда фольк лорның эпик формасы элеккеге хакимлеген югалта.
Себер татарларының үзенчәлекле музыкаль мирасы совет Татарстаны музыка культурасының бай хәзинәсенә керә. Ул татар совет композиторлары әсәрләрендә иҗади кулланыла. Күп кенә җырларны профессиональ җырчылар һәм музыкантлар үз репертуарына алды.
30 нчы еллар урталарында татар композиторларының халык музыкасына мөрәҗәгать иткән беренче тәҗрибәләре күренә башлый. Мәсәлән, Н. Җиһанов "Илчебага" шаян җырын фортепьянога кушылып җырлау өчен эшкәртә. Бу көйнең үзенчәлеген М. Нигъмәтҗанов билгеләп үтә: "Илче бага" җырын эшкәрткәндә, композитор фактур һәм гармоник чараларны шаян көйнең музыкаль эчтәлеген баетуга юнәлдерә. Көйнең лад ягыннан үсүе нигезендә композитор гармоник тулылыктан (бифункциональлектән) ачык функциональлеккә килә, тониканың көй-гармония ягыннан беркетә (кушымтада)" .
"Карьят батыр" җыры зур популярлык казанды. Ул А. Леман ның "Татар сюитасы"нда (1949 ел) файдаланылган, соңрак ирләр хоры өчен А.С. Ключарев тарафыннан эшкәртелгән (1960 ел). "Сәрвиназ" җыры А. Шәрәфиев тарафыннан кыллы квартет финалында файдаланыла.
Соңгы елларда Татарстан композиторлары себер татарларының җыр мирасына ешрак мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Р. Еникеев мәгълүм "Карьят батыр" җыры нигезендә тавыш һәм фортепьяно өчен вокаль цикл иҗат итте. Сигез халык җырыннан торган әлеге цикл татар вокал-эстрада музыкасы өлкәсендә зур казаныш булып тора.
Р. Еникеев - югары профессиональ әзерлекле яшь композиторларның берсе, ул халык җырларына гаять сак якын килә, нечкә тоемлый, шул ягы белән замандашларыннан сизелерлек аерылып тора. Стиль һәм характер буенча катлаулы фольклор материалын уку яңалыгы беренче чиратта аның фортепьяно партиясендә чагыла, анда хәзерге замандагы акустик һәм динамик алымнар оста кулланыла. Нәкъ менә "Кръят батыр" җырында композитор әлеге ареал җырларына хас булган музыкаль телнең эпик нигезен ачыклый алган.
Композиторның халык җырларын мондый уңышлы укуы нәрсә белән аңлатыла? Күрәсең, халык җырларына композитор иҗатының башлангыч чорында түгел, ә җыр жанрында һәм зур әсәрләрдә үзенең композиторлык стиле формалашкач мөрәҗәгать итүе беләндер. Шуңа күрә әлеге цикл бер композиторлык почеркының бербөтен һәм табигый дәвамы буларак кабул ителә.
1940 елда шагыйрь М. Садри беренче тапкыр Себер татарларының җырларын фонографка язып ала. Шул вакыттан Казан радиосында "Сәрвиназ", "Карьят батыр", "Эскәтерем", "Мәдинәкәй", "Илчебага", "Усакайлар", "Сәхрәләр" яңгырый башлый. Аларның кайберләре граммофон пластинкаларына язылган.
1. Кияү типсәү Күпрәтин үтәр-үтмәсе Күртем сәне, әй, күртем сәне; Ай, күп калык арасынта Сәүтем сәне, вай чаним-ай. Һавата пер йолтыс парый, Йарык йолтыс, әй, йарык йолтыс; Шул йолтыс йергәй төшсә, Пулар көнтес, вай чаним-ай. Һавада кыңгыл-кыңгыл Кас имәсмә, имәсмә? Ай, йегетне хур-сар кылган Кыс имәсмә, вай чаним-ай.
Күпердән үтәр-үтмәс
Күрдем сине, әй, күрдем сине.
Ай, күп халык арасында
Сөйдем сине, вай, җаным-ай.
2. Кийәү иңдерү Һавата кыңгыл-кыңгыл, Кас имәсмә, кас имәсмә? Ай, йегетне хур-зар кылган Кыс имәсмә, уай җаним-ай. Йел өрсә камыш башы Шәүшәрташыр, шәүшәрташыр. Кыс-улан кәткә йетсә, Кылгылташыр, уай җаним-ай. Суга салсаң, батмас Йанган күмер, йанган күмер. Ат менеп кусаң, йетмәс Үткән гумер, уай җаним-ай!
Һавада каңгыл-каңгыл,
Каз түгелме, каз түгелме?
Ай. егетне хур-зар кылган
Кыз түгелме, вай җаным-ай. Йел өрсә камыш башы Шәүшәрташыр, шәүшәрташыр. Кыс улан каткә йетсә, Кызгылташыр, уай җанымай. Һавата бер йолтыс бар, - Нәкип йолтыс, нәкип йолтыс; Шул йолтыс йергә төшсә, Булыр контыс, уай җаныма. Суга салсаң, батмас Йанган күмер, йанган күмер. Ат менеп кусаң, йетмәс, Үткән гумер, уай җанима.
4. Күч җыры Думраны ла чиртә лә чиртә Булдым бакшы, булдым бакшы; Ай, күп халыкның арасынта Булдым яхшы, ай җаным-ай. Дәрьяга салсаң, батмас Янган күмер, янган күмер. Ай, йатышлап кусаң җитмәс Үткән гомер, ай җаным-ай.
Думбраны ла чиртә,
Булдым бакшы, булдым бакшы.
Ай, күп халыкның арасында
Булдым яхшы, булдым яхшы. сенең Ялутор районы Исәт авылын гы, 67 яшьтә) җырлады. И. Кадыйров е. 1970 ел. 5. "Ай, әллер"ләп кийәүне кергесү
(Йалтыр-талалтир)
Ай, әллер, ай, әллер тип,
Тус әллер, тус әллер...
Кыслары беснене пигәбес...
Кыслары беснең пигәбес,
Көл йастыкка йатып сес;
Әй, әллер йар, әллер тус,
Әллер тус, әллер йар!
Әй!
Кыслар беснең пигәбес,
Көл йастыкка йатып сес;
Ай, әллер тус, әллер,
Кыслар беснең пигәбес, ди... енең Вагай районы Күләт авылында яшьтә) җырлады. И. Кадыйров һәм ага төшерүче И. Кадыйров. 1971 ел. ай бу җырлар турында болай дип сө "Әллер яр" - егетне кыз өенә озату җ әр. Йегет кергән вакытта косык өлә еп таныштырып алатылар. Ваклар җ өләшә. Кич белән "Ялтир әйтеп", "Ай Туй пулып тораты. Егет белән кысга а ы анда саклап утыратылар дуслары, айга 82 яшь. Шуңа карамастан, кулы чабарга йөри. Хәзер "Ялтыр-талалти ан. Яшь вакытта шушы җыр белә дергәндә нүгәр егете булып йөргән. ы Иртыш буенда урнашкан. Заманынд сөнннәткә утыртканда туй булган. а җыйганнар. Ул акча малайга һәм Әгәр дә биюче берәрсенең алдына кил еш булган. ш күренешне авторга 1963 елда Бакуда анциясендә азәрбайҗан туенда күре ктадан корылган махсус бию бинасын дән, биеп, акча җыйныйлар иде. 6. Кияү кергәндә җырланган җыр
Барасың син, барасың син, барасың,
Саласың куйныңа былбыл баласын. Тәминдар Сәгыйрь (1889-1975) җырлады. Магн
И. Кадыйров яздырды һәм нотага төшерде.
7. Ишек бавы җыры Җиңгәләр:
Саранланыр чак түгел,
Бир, кияү, комсызланма.
Акча бирми керетмәбез,
Тукта, сабырсызланма.
Бирсәң бир син күп безгә,
Без риза түгел азга.
Яудыр алтын-көмеш безгә,
Бакыр төрмә кәгазьгә.
- Синең җанашың булса,
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Акча бирми керетмәбез,
Бу бит җәннәт капкасы. Егетләр:
Урамнардан үтәргә,
Коймаң биек сүтәргә.
Җырны озак җырлатмагыз,
Төннәр кыска көтәргә.
Пыяла шкаф эчләрендә
Пешкән алма тәгәри.
Оҗмахтагы хур егете
Булмас кияү кадәре. Кемерово өлкәсенең Юрга районы Кышл ур җырлады (1982 елгы, 87 яшьтә). Ма адыйров яздырды һәм нотага төшерде.
8. Үләң таш
Ат[а-]инәңнен өйентәй -
Агац пикләү, йар-йар! Йат кешенен өйентәй - Тимер пикләү, йар-йар! Ике йастык, пер түшәк, Ас пулмасын, йар-йар! Әнкәң пелән әткәңнеий Исеңә төшер, йар-йар! Кысыл-кысыл кураслар Комта пулыр, йар-йар! Кысыл питле йеңкәйләр. Туйта пулыр, йар-йар!
Ата-анаңның өендә
Агач бикләү, яр-яр!
Ят кешенең өендә -
Тимер бикләү, яр-яр! Кысыл-кысыл кураслары Комта пулыры, йар-йар! Кысыл питле йеңкәйләре Туйта пулыры, йар-йар! Кыс алмаган йегетләр Туйта пулыры, йар-йар! Сигес түшәк, пиш йастык, Ас пулмасын. йар-йар! Цыгып караң кийәүне - Тас пулмасын, йар-йар! Ат[а-]инәңнең өйентә - Агаң пикләү, йар-йар! Йат кешенең өйентә - Тимер пикләү, йар-йар! Шултыр-шултыр камышка Сыргам төште, йар-йар! Кыс алмаган йегеткә Күңлем төште, йар-йар! Кара сыер мөгесен Кайырмаңыс, йар-йар! Әнкәсеннин паласын Айырмаңыс, йар-йар!
Кызыл-кызыл әтәчләр
Комда булыр, яр-яр!
Кызыл битле җиңгәләр
Туйда булыр, яр-яр!
Кыз алмаган егетләр
Туйда булыр, яр-яр! Сыктама, балам, сыктама, Туйың булыр, йар-йар! Сыйыр б...ктан сылаган Өйең булыр, йар-йар! Ат[а-]инәңнең өйендә - Агач бикләү, йар-йар! Йат кешенең өйендә - Тимер бикләү, йар-йар! Ике йастык, бер түшәк - Аз булмасын, йар-йар! Чыгып карагыз кийәүне, - Таз булмасын, йар-йар! Кысыл-кысыл кураслар Комта булыр, йар-йар! Кыс алмаган йегетләр Туйта булыр, йар-йар! Кара сыйыр мөгесен Каермагыз, йар-йар! Әткәсендин баласын Айырмагыз, йар-йар! Чылтыр-чылтыр камышка Сыргам төште, йар-йар! Кыс алмаган йегеткә Күңлем төште, йар-йар! Түрт почмаклы өйемтә Урным калты, йар-йар! Түрт колаклый касанта Өлешем калты, йар-йар!
Кызыл-кызыл әтәчләр
Комда булыр, яр-яр!
Кыз алмаган егетләр
Туйда булыр, яр-яр! ң Ялутор районы Сәел авылы 1895 елгы, 75 яшьтә). Магн ды. Нотага төшерүче И. Кад
12. Йар-йар Кара сыйыр мейгесен Кайырмагыс, йар-йар! Анасыннан баласын Аермагыс, йар-йар! Килер-китәр йулыңа Киндер чәчтем, йар-йар! Киндер китән булганчы Килмән, атам, йар-йар! Ак төйенгә төйгәнем Алтынмите, йар-йар! Айлык йиргә саткалы Атаңмите, йар-йар! Пәйгамбәрнен бер кысын Али алты, йар-йар! Тастармаллык туй кылмак, Шуннан калты, йар-йар! Бер чиләк бузаңыс - Ас булмасын, йар-йар! Кийәү башын ачып багың, Тас булмасын, йар-йар!
Кара сыер мөгезен
Каермагыз, яр-яр!
Анасыннан баласын
Аермагыз, яр-яр! Усть-Ишим районы Зур Ти мал җырлады (1900 елгы, 68 ыйров һәм Ф. Урманчеев я в. 1968 ел. зны алып чыгып китәр ал р-йар!"ны җырлаганда елы
13. Йар-йар Кара сыйыр мөгесен Кайырмаңыс, йар-йар! Замана ахры җиткәнче Айрылмаңыс, йар-йар! Үнә күсе сынганта Улыктырган әнекәм; Үнә сынлы мин киттем, Инте тыңгыл, әнекәм! Килер-китер йулыңга Кинтер чәчтем, яр-яр! Инте кинтер пешкәнче Килеп китең, йар-йар! Чыбылтыгым эченә Чебен инәр, йар-йар. Чыбычык буйлы йәш йегет Йылып инәр, йар-йар!
Кара сыер мөгезен
Каермагыз, яр-яр!
Замана ахры җиткәнче
Аерылмагыз, яр-яр! Усть-Ишим районы Зур Тибен мал җырлады (1900 елгы, 68 яш ыйров һәм Ф. Урманчеев язд в. 1968 ел.
14. Йар-йар! Вый! Җемеҗем җан , җилвандин , Сәнең дәртең - гамендин. Диванамын, йар-йар! Йар хәләтен белмәгән, Калыр йарсыз, йар-йар! енең Большеречье районы Үләнкүл ав 3 елгы, 66 яшьтә) магнитофон тасма еев яздырды. Нотага төшерүче И. Ка
15. Йар-йар!
Шутыр-шутыр камышта
Сыргам төште, йар-йар!
Сынамаган йат йергә
Сеңлем төште, йар-йар. Түрт кулаклы касанта Өлешем калты, йар-йар! Түрт почмаклы өйемтә Урыным калты, йар-йар!
Шытыр-шытыр камышта
Алкам төште, яр-яр!
Сынамаган ят җиргә
Сеңлем төште, яр-яр. лкәсенең Чаны районы Кошкүл ав 894 елгы, 74 яшьтә)җырлады. Маг
яздырды һәм нотага төшерде.
16. Йар-йар
Чыбындыгым эчендә
Чыбын уйный, йар-йар!
Бесгә төшкән кийәүләр
Мулла мигән, йар-йар!
Кара сыйыр мөйесен
Кайырмагыс, йар-йар!
Ахрысаман йеткәнче
Айрылмагыс, йар-йар!
Чыбылдыгым эчендә
Чебен уйный, яр-яр!
Безгә төшкән кияүләр
Мулла микән, яр-яр! Агайрыкай башын утлай-утлай , Куй баладин симез бар микән? Күкрәккәйе дәртле, күз йәшьле, Кыз баладай моңлы бар микән! Әтекәем базарга барс[а]иде, Мыскал-мыскал йефәк алс[а]иде; Сөймәгән йарга биргәненче, - Таш бәйләп кәй суга салс[а]иде.
Сарут башын утлый-утлый,
Куй баладан симез бар микән?
Күкрәккәе дәртле, күзе яшьле,
Кыз баладай моңлы бар микән! 18. Көчләп бирелгән кыз җыры Әтекәмнең ай капкасы, Йарап типтем ай такытасыны. Саклатың, әткәй, вай сакылатың, Пирәсеңе нәү йерен тапматың. Әткәм базарга барс[а]йде, Мыскаллап куй йефәк алс[а]йде; Сөймәгән йарга биргәненчә, Таш бәйләп куй суга салс[а]йде. сенең Тубыл районы Арткавылда ( лгы, 38 яшьтә) җырлады. Магнит здырды һәм нотага төшерде. 1973 е - Яркәү районы Кызыл Яр авылы аннар.
тип булган Иләк формалы, шыңг кагалар. Сөннәт туйларында кагала
19. Рауты авылы кызы җыры Ырауты бүрән ай эчентә Үсеп тә генә килә йәш таллар. } 2 Йыракка җиргә китеп барам, - Йәшәмәсен авыл, йәшь бал[а]лар. } 2 Кулыма алган кул мылтыгым, Атылып куй китте бер гырга } 2 Сатып лай алган нәстәм түгел, Назланып куй тормам йырлауга. } 2 Ырауты бүрән тугай-тугай, Бөгелеп куй килгән тугатай. } 2 Үсем лә сөйгән йан кисәгем, - Йомарлаган алтын укатай. }2 Шөлдер да гна, шылдыр, ни шаулыйдыр,Су буйкайларының камышы. Сөймәгән лә йарга көчләп бирә,Йуктыр әти[и]нәмнең акылы! сенең Ялутор районы Рауты авылында Хал елгы, 58 яшьтә)җырлады. Магнитофон та здырды һәм нотага төшерде. 1970 ел.
21. Кыз озату җыры Имәнчә туга , көрәң ат, Тартыпы чай салар көчем йок. Касис ләй башым эшкә төшкәч, Йолыпы чай алыр кешем йок. Алтын чай вийәр, көмеш каш, Китеп лә барай газиз баш; Китсә лә китсен әй газиз баш, Исән-сау калсын карынташ. Алтын чай көмеш - байларда, Йомырча туйакы - тайларта. Тай тигәнләрем әй ат пулты, Үс туганларым йат пулты. ск өлкәсенең Чаны районы Кошкү р (1894 елгы, 74 яшьтә) җырлады ыйров яздырды һәм нотага төшер
22. Тамчы тама Тамчы тама, тамчы тама, Бөркән шәлең тамчий тамгыйнчы; Мин китәмен йыракы сәфәрләргә, Озатып кал күзең талгыйнчы.
Туй җырлары 81 23. Кыз елату җыры Ай, китәсең, китәсең лә, Атка авыр итәсең; Атка җиңел, сиңа авыр, Йат(ы) кулына китәсең. Безнең урам киртләч-киртләч, Киртләч бетәр кар киткәч. Ир бала кайта хезмәт иткәч Кыз бала кайтмый бер киткәч. Ал шарф та бәйләдең, Күк шарф та бәйләдең; Әткәң-әнкәң кулларында Актык җәйләр җәйләдең. Самавырны тиз кайната Йәш каенның күмере. Ат[а]анада кыз баланың Унсигез ел гомере. Киләсең лә, китәсең лә, Җиккән атың тирләтеп лә. Газиз бәбекәңне үстердең, Күкрәгеңдә тирбәтеп. Без илләрдин чыккан чакта Җилсез көндә җил-давыл ла. Бергә йәшәве (йәшәүләр) күңелле, Айырым йәшәве авыр. Агыйделнең буйларында Йырактан килгән күбек лә. Газиз бәбкәләре йөри Заклаттагы мал кебек. Кыр казлары бийек оча, Кайырылмый канаты ла. Сезнең кебек булса булыр Падишаның санаты. Кыр казлары бийек оча Урта җирендин өзелеп. Сезнең өчен бәбкәң йөри Эч бавыры өзелеп.
25. Кыз озату җыры Китәсең, туганым, ай китәсең, Атларга да авыр итәсең; Атларга да авыр, йатка җиңел, Әткәң-әнкәң ташлапы китәсең. Өстеңә лә кигән күлмәгеңне Керләнсә дә салып җуарсың; Әткәң берлән әнкәң исеңә төшсә, Аулак җиргә чыгыпы җыларсың. Һаваларда очкан ай аккошның Айакларый сарый ла балавыз шул. } 2 Сагынулар түгел, саргайырбыз, Кулыгызда үскән балагыз шул, Кулыгызда үскән балагыз. Өстеңәй кигән күлмәгеңне лә, Өстәлләргә салып кистеңме?
Чук-чук сайрый сабан тургайы,
Җалаң болай килми оңгайы. Буйың ла зифа, йөзең нурлы ла, Әплисуннар ашап үстеңме?
Чук-чук сайрый сабанда тургай,
Гомерләрне бирсен күп йылгай. Айагындагый итегең лә шул, Мәкәрҗәдән килгән олтаны.
Чук-чук сайрый сабанда тургай,
Җалаң болай килми оңгайы. Сез дускайларым исә булгач ук, Ник җалыныйм икән йатларга?
Чук-чук сайрый сабан тургайы,
Гомерне бирсен күп йылгай. Ак беләккәйеңне иңләп салып, Агыйделкәйләрне кичтеңме? Буйларың ла зифа, йөзең нурлы, - Сәм-сәм сукайларын эчтеңме? енең Ялутор районы Сәел авылында ады (1895 елгы, 75 яшьтә). Магнито дырды һәм нотага төшерде. 1970 ел. 29. Кодагыйларны сыйлау җыры Дуслар - алма, дуслар - хөрмә, Дуслар - курай җиләги. Ашыйык-әчәйек, уйныйык-көлейек, - Бетмәс дөнья кирәге! Ишекләрдин кердегез ти, Исәнләшә белдегез; Мәкенең ал сачкәсе кебек Күсемә күрендегез. Әйтәгез, тотыгыз, кодагыйлар, Чынайагың буш сайын; Шушындагы кодагыйлар - Очып барган кош сайын. сенең Ялутор районы Сәел авылында Бул лгы, 75 яшьтә) җырлады. Магнитофо здырды һәм нотага төшерде. 1970 ел.
30. Кодалар җыры Табакайда, табакайда аклар да борчак, Түкмәй генә чәчмәй дә тотыгыз; Безнең бәбекәләребез сезнең дә кулдай, Какмай гына, сукмай да тотыгыз. Сандугачлар кайларга ла сезләр барасыз, Бармыйсызмы безнеке илләргәй? Барсагыз ла безнең әле ай да илләргәй, Сәлам диегез безнең дә сөйгәнгә. Кара сыерларның әле и ләр каймагын Кайырып ашарга дай килдек без. Әнекәләренең и ләр бәпкәсен Аерып алырга дай килдек без. Кан кызы, ач ишегең, бән керәйем, Сәнең йөзең нурлы диләр, бән күрәйем. Бәнем йөзем күреп сиңа нидер файда, Сатучыда күрмәдеңме кызыл алма? Кан кызы, ач ишегең, бән керәйем, Синең буең зифа диләр, бән күрәйем. Бәнем буем күреп сиңа нидер файда, Су буенда күрмәдеңме буй-буй камыш? сенең Томск районы Яүштә авылында Ни лгы, 74 яшьтә) җырлады. Магнитофон здырды һәм нотага төшерде. 1969 ел.
32. Кан кызы Кан кысы, ац ишегең, мин герәйен, Пуең сифа тип әйтәләр, мин күрәйен! Агыйтелтә күрмәйсеңмә пуй-пуй гамыш? Агыйтелтә күрмәйсеңмә пуй-пуй гамыш? Кан кысы, ач ишегең, мин герәйен, Чәчең осын тип әйтәләр, мин гүрәйен! Сатучыта күрмәйсеңмә кара ленты? Сатучыта күрмәйсеңмә кара ленты? Кан кысы, ач ишегең, мин гүрәйен, Тешең ак-вак тип әйтәләр, мин гүрәйен! Сатучыта күрмәйсенмә вах-вах йенче? Сатучыта вак-вак йенче күрмәйсенмә?
33. Таһир - Зөһрә Кысыл алма айагың, Сафы көмештәй сөйәгең; Гәүһәре йакут беләгең, Күрәр күңлем буларма? Күп сар булган күргәли, Риса булган үлгәли; Таһир җаның килгәнтур, Гөлйөзеңне күргәли. Хан кызы:
Таһире затыңы пәримә,
Фирештәме, хурийма?
Бу йаралган җисемегес
Йәшел җәүһәр нурыйма? Таһир:
Мин Зөһрәнең йарыйман,
Кара зөлфи дариман;
Синең гүзәл хөснеңә
Хәйран булып карыйман. Хан кызы:
Синең өчен зар микән,
Сине сөйәр йар микән?
Бер хуп назар кыйл сана,
Зөһрә миндәй бар микән? Таһир:
Сәрви назым минем йук,
Хөснеңә һич сүзем йук;
Гакылым Зөһрә алгандар,
Сине күрер күзем юк. Хан кызы:
Мәгъсүманә һәр җирем,
Нәзек, зифа бу билем;
Ирнем шифа хәстәңә,
Дәрткә дәрман һәр җирем. Таһир:
Матур булсаң мең һазар,
Берен кыйлмам ихтияр;
Зөһрә белән вәгъдәм бар,
Һич сөймәс мән бүтән йар!
35. Сәйфелмөлек Кашың карай күсеңнең күклегенәй, Пуйың сифай пилеңнең нәслегенәй. әсе Тубыл районы Лаймтамак авылында Бә лгы, 71 яшьтә) һәм Хисаметдинова Хөсни (191 рладылар. Магнитофон тасмасына И. Кадыйр яздырды. ай - Кыскыркүл авылы кызы. Шул авылда җыр
ырышсак та, икенче куплетын җырчыларыб
35a. Сәйфелмөлек Яшел чарбан эчендә гөл йарадды, Мәне сайрап аны былбыл йаратты. } 2 Мәнең сайрамагыл гөл йар эчендә Сәнең сайрамагың дидар эчендә. Кара сачең төшәр микән йөзеңә, Сәлам әйтсәм, йитәр мигән үзеңәү. }2 Каш астында кара күзең сөзеләү, Сәне күрсәм, азиз җаным өзелә. } 2 Азиз җаным, җәмалыңни, гүзәлем, Сәне күрмәй нихәл итеп түзәрмен. } 2 Сәне сөйдем, кибеп калдым бәладән, Рәхим әйләгән икәнсең мөдәтәләгә. Бу сүзләрне китапта күргәнем бар, Хыял бәндәнең арыскы булды. Сәне янда яраддың, мәне анда яраддың. Арабызга мөхит дәрья яраддың. енең Усть-Ишим районы Эбаргүл авылында 2 елгы, 76 яшьтә) җырлады. Магнитофон йров һәм М. Кадыйрова яздырды. Нотага тө 968 ел.
35б. Сәйфелмөлек Йәшел сантык эцләрентә алтын кашык, Күсең берлән кашыңга булдым гашыйк. } 2 Күс өстентә кашың кара сөселмәс, Синең өчен газиз җаным өселмәс. } 2 Синең дәртең миңар дәрмәндан артык, Сиңар кол булганым солтантин артык. } 2 Бер илә кеше лайык булырмы, Очар кошкай адәм гашыйк булырмы? } 2 Очар кошлар очар китәр авадан, Канатың юк, калырсың мөтәәссиф. } 2 сенең Усть-Ишим районы Зур Тибенде авы мер җырлады (1918 елгы, 50 яшьтә). Магни
Кадыйров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нота ыйров. 1968 ел.
36. Бүз егет
Ташла, ирегәм, ташла, ирегәм,
Ташла ташылыйсын килсәй.
Мин синий шуныта ташларым, }
Тар каберләргә керсәм.
Бу балтамни чабып куйтым,
Талнын тамырларынай.
Ал гөлләр сибеп үстерең }
Минем каберләремә. Сандугачым сайрый-сайрый Канатын айрып тарый. Ай, туганым, шунысы кыйын, } Күсен моңайып карый.
Ташла, иркәм, ташла, иркәм,
Ташла ташлыйсың килсә.
Мин сине шунда ташлармын,
Тар каберләргә керсәм. ең Усть-Ишим районы Саургач авыл рлады (1905 елгы, 63 яшьтә). Магнито ов һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотаг 8 ел.
36a. Буз егет Ник янасың, яшь йөрәгем, Бу эшләр гади генә; Чөнки дуслар дус булалар, Ак бәхет килсә генә. Оныттыңмы Зарифәңне, Төштә күргән йарыңны? Әллә синең сөйгән йарың Башка берәүне сөйтеме? Мин сине көттем җиһанда, Буз егет китә[а]лмадың; Ничә тапкыр хат язсам да, Урныңнан кузгалмадың. Кыз:
Башмагымның башы башка,
Басмас идем мәрүәр ташка;
Мин алдандым башым яшькә,
Бирсәнә, егет, башмагымны. Егет:
Бер башмагым простой чуклы,
Бер башмагым яшел чуклы;
Әйтеп-сөйләп йөрмә юкны,
Мин алган юк башмагыңны. Кыз:
Атлас юрганнар ябыем,
Мамык мендәрләр салыем;
Үбеп-кочып йоклатырмын,
Бирсәнә егет башмагымны. Егет:
Мамык мендәрләр салсаң да,
Атлас юрганнар япсаң да,
Үбеп-кочып йоклатсаң да,
Мин алгам юк башмагыңны. Кыз:
Ат яхшысы ала була,
Алалары кола була;
Әткәм тойса бәлә була,
Бирсә лә, егет, башмагымны. 38. Кил утырыйк Кил утырыйкы, кил утырыйк Кил утырыйкы киретәгә шул; Кил утырыйкы, сөйеләшәйек, } Айырылырыбыз иртәгә. Мамык оча, мамык оча, Зәңгәрсу болытларга. Тукта әле, йанма йөрәгем, Бер-ике минутларга. Менәр идем, бигрәк бийек, Мәчет манаралары, ди. Ай, дусларым, алмаларым, Сандугач балалары. Усть-Ишим районы Зур Тибенде авылы (1921 елгы, 47 яшьтә) һәм Әбүсәгый тә) җырлады. Магнитофон тасмас анчеев яздырды. Нотага төшерүче И.
39. Кил, икәү утырыйк
Кил, икәү утырып җыр җырлайык,
Килешерләй микән көйебез?
Ник килешмәсен ай көйебез,
Сахраларда үскән буйыбыз.
Утырсаң, кунак ай урныңа,
Бал бирәмен ике кулыңа;
Яшь үлән булып үсәр идем
Бер басып ла киткән йулыңа. к өлкәсенең Большеречье районы Тусказан авылынд иф (1888 елгы, 81 яшьтә) җырлады. Магнитофон т дыйров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотага төшерү 1969 ел. мәҗлесләрдә кунакларны сыйлаганда җырланган.
40. И, былбылым
(егет белән кыз җыры) Егет:
И, былбылым, куна торган
Талларың(ы)ны сын(ы)дырам (шул).
Был(ы)был итеп(е), барчагыз(ы)ны ) 2 кат
Күк(е)рәгемә кундырам. Кыз:
Карлыгандин каклар коеп,
Алма белән йөзләрмен (шул).
Сезне төешләремдә күргәч,
Таңнар аткач эзләрмен. Егет:
Эзләдең син, эзләдең син,
Эзләдең син саф күңел;
Эзләдең, таптың, югалттың,
Инде табылачак түгел. Кыз:
Алмагачтин алма төшеп
Тәгәри бөтен булып.
Һичкем сүзе арабызга
Кермәсен төтен булып. Егет:
Гөл бакчаларына кердем,
Бадиян түтәлләре.
Синнән башка һич берәү дә
Кирәкми бүтәннәре. Кыз:
Сандугач сайрый да әйтә:
Телләрем, талдың, диеп.
Алма д[а]әйтә, өзелеп төшкән
Агачым, калдың, диеп. Егет:
Сыз[ы]ла-сыз[ы]ла, сыз[ы]ла күңелем,
Сыз[ы]ла бер туктамыйча;
Сыз[ы]ла айлар, сыз[ы]ла йыллар,
Сыз[ы]ла төн йокламыйча.
Сыз[ы]лып-сыз[ы]лып син мехәббәт
Ялкының гөлләр яса;
Мәңге хәсрәт һәм караңгы
Төннәрне көннәр яса. Кыз:
Там-там йәшем, дәрья булсын,
Дөньяны су капласын;
Күкрәгемдә бер өмет бар,
Тик шул гына батмасын. ерово өлкәсенең Юрга районы Кышлау 1900 елгы, 69 яшьтә) җырлады. Магн йров яздырды һәм нотага төшерде. 196 мәҗлесләрдә, егет белән кыз булып, кун Үзенә күрә бер мини спектакль булган.
41. Хатынымны аердым
Якшәмбе көн сәгать унда
Хатынымны аердым,
Хатынымны аердым да
Ялгыз торырга булдым.
Ике чиләк кулга алып
Киттем суга су буйлап; Судин кайтып киләм инде Төрле-мерле уй уйлап. Суның яртысына җиткәч Аяк тайды - йыгылдым; Ике чиләк суым белән Баштин-аяк коендым. Өйгә кайтып керү белән Таптым ипәй кисәге; Ул да булса ис[е]мә төште Ипәй изү исәбе. Ике чиләк су алдым да Ипәй изә башладым; Изеп-изеп эш чыкмагач, Әвәли дә башладым. Икмәкләрем-мескеннәрем Алты сәгать ятканнар; Бер-берсенә ябышып, Шакыраеп катканнар. Ипәйләремне алам дип, Ике пычак сындырдым; Тимер көрәк алган идем, Көчкә генә куптардым. Тавыкларым-мескеннәрем Алты көн ач ятканнар; Сыйракларын күтәреп Шакырашып катканнар. Яңгыз тору читен икән, Алып кайттым хатынны; Әнә шуның белән инде Саттым яман атымны.
42. Сеңлесе әйтер тутасына Әй!.. Җилдертеп кәй килеп, ат бәйләдем, Сеңлесе әйтер тутасына: - Син түз, тутай, мин барыйм! - дип, Имәндин лә булсын ла казыгы. } 2 Димләмәс лә җиргә, ай, димлиләр, Сеңлесе әйтер тутасына: - Син түз, тутай, мин барыйм! - дип, Димләүчегә булсын языгы! Әй!.. Фәләнкәй лә тауның, әй, башында, Сеңлесе әйтер тутасына: - Син түз, тутай, мин барыйм! - дип. Нинди генә байларның карбызы. Ак беләккәйләрен ястык итеп, Сеңлесе әйтер тутасына:
- Син түз, тутай, мин барыйм! - дип.
Ята микән җаныем ялгызы. кәсенең Усть-Ишим районы Саургач авыл
(1897 елгы, 71 яшьтә) җырлады. Магнито ров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотага тө 8 ел.
43. Борынгы җыр ("Түгәрәк өстәл") Түгәрәк лә өстәл лә, вай, түрт айак, Уртасыныта ла кытай ла и цынайак, Вай, уртасынта лау кытай лай цынайак; Цыйанаккай эцеләре бал та шикәр, Эцеп лә лә йебер лә, туганкай, бер айак. Калайып лау карлар гуй, ай йауса игән, Ай ат тубыккайлариндин булс[а]игән, Вай, ат тубыккайлариндин булс[а]игән, Булацаккай эшләре вай булс[а]игән, Көйеп йөрегән йегетнең буйыны сынс[а]игән, Көйеп лә лә йөргән йегетнең буйыны сын[а]игән.
Түгәрәк лә өстәл лә, вай, дүрт аяк,
Уртасында ла кытай ла и чынайак,
Вай, уртасында ла кытай ла чынайак;
Чынаяккай эчләре бал да шикәр,
Эчеп лә лә җибәр лә, туганкай, бер аяк. кәсенең Усть-Ишим районы Саургач авылында Шәри 05 елгы, 63 яшьтә) җырлады. Магнитофон тасма в һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотага төшерүче И. 8 ел. амак ягында иң борынгы һәм данлыклы туй-мә кларны кыстау өчен җырлаганнар. Зур Тибенде авы иктимер абый (1918 елгы) "Иске пасхуд" - "Иске бол ова Шаһидә апа (1921 елгы) "Түгәрәк өстәл" дип яз
44. Иске пасхуд (Иске болын) Иске лә пасхут әй тар булса, Әй куар итем төлке мал булса, Әй куар итем төлке лә мал булса. Ташламам, туганым, и ташламам, Гасис башкайларым сау булса, Гасис башкайларым сау булса.
Иске лә пасхут әй тар булса,
Әй куар идем төлке мал булса,
Әй куар идем төлке лә мал булса.
Ташламам, туганым, и ташламам,
Газиз башкайларым сау булса,
Газиз башкайларым сау булса. Күкләр күкерәйде, йәшнәйедей, Гүг атлары нигәйе кешнәйдү; Ай гуг атларның ийәләре Баш китәркәй эшләрне эшләйдү. Эчәйем микән, эчмим микән, Эчсәм исереп китмәм микән? Ай, бу нужаларымнан котылып, Качан рәхәт күрәрмен икән?
Күкләр күкерәде, яшьнәде,
Күк атлары нигә кешнәде;
Ай күк атларның ияләре
Баш китәрдәй эшләрне эшләде. Кара урманнарны чыккан чакта, Таянырга таяклар тапмадым. Алдым да лай каләм, яздым сәлам, Җибәрергә кешеләр тапмадым. Тәрәзә лә ачып мин карасам, Беләм печәннәрнең дә кипкәнен. Сез дә әйтмәсәгез, үзем беләм. Кайтыр вакытларның да җиткәнен. 47. Туй-мәҗлес җыры Күпердә башта ай күк чәчәк, Ашатасың килсә, ат йебәр. Мине тәләү тисәң, мине сөйсәң, Йәшел пичәт паскан кат йебәр. Карагай пашта вай карысам, Мәргән тә генә пулсаң, атып ал. Мине тәләү тисәң, мине сөйсәң, Йес илле биш сумкау сатып ал. Агыйтелкәйләрнең аръягынтау Йаңа та гына салган гүрничә; Ай, шул гүрничәләрнең эчендәү Кумыс кагып уйнай бер бичәй.
48. Мәҗлес җыры Җырлагызы, дусыларым, җырлагыз, Авызыгызны җомымагызы ла; Бергә чакта җырлап калыйк, Мәңге бергә булмабыз. сенең Түбән Тауда районы Балтан авы ырлады. Магнитофон тасмасына И. К төшерде. 1970 ел. ылы керәшеннәре бу җырны кунакратып башкаралар. Аның Себер тат керәшеннәрендә популяр булуы игът ң көе бик таралган, ул - күп кенә вари е. Бу җырның: Безнең газиз башларыбыз Әйләнеп кайтыр микән, -
мин кечкенәдән үк хәтерлим. Аны әб
885-1955) башкара иде (Татарстан рәзә авылы). Күренә ки, җырда сүз сол оның шулай булуына безне Ә. Абдуллин екрут җыры" Себер варианты белән лин бу турыда: "Җырның көе "Авыл кө иалистик сугыш елларында җыр "Гер улган", - дип яза.
49. Мәҗлес көе. Урам көе Сантугац пулсам, сисәрсес, Кайта сайраганымны ла; Осакламый ишетерсес Сагнып сайраганымны. Сантугачлар кайта сайрый, Имәнтәме, талтамы, ти. Минтәме күңлең, йаттама, Әйт дөресен, алтама. Уфага барышларым. Алтыйсың син, ташлыйсың син, } Бар синең танышларың.
Сандугач булсам, сизәрсең,
Кайда сайраганымны ла;
Озакламый ишетерсез
Сагынып сайраганымны. Агыйтел алларына ла, Тайанмыйм талларына. Син пагеремне алыштырмыйм Пы төнйа малларына. Агыйтел пуйлайсыңма ла, Манталин уйнайсыңма. Мин сине көн тә уйлайым, Син мине уйлайсыңма? Уфа тиләр, Уфа тиләр, Уфаны йанган тиләр; Ике йегет алты кыска Бер тигез калган тиләр.
Агыйдел алларына ла,
Таянмыйм талларына.
Син бәгъремне алыштырмыйм
Бу дөнья малларына. Ай-хай ла дигән ай тавышка Сары лай төлке кача лай камышка. Үлмәгәч бәндә лә үлми лә икән, Эчкәйләрей тулы лай сагышкай. Ат җибәрдем тирән лай йылгагай, Сер бирмийек фани ла дөньйага. Йөгергәли тутыйы кош; Сезе тутый кошы, без былбыл кош, Күрешетеке бите быйылы кыш. Китә казлар, китә казлар, Китә казлар Кавказга; Мин дә шуный уйлап йөрим, Шул казлардин калмаска.
Түгәрәк өстәл өсләрендә
Йөгергәли тутый кош;
Сез тутый кош, без былбыл кош,
Күрешәсе иде быел кыш. Баламишкинның пуентай } Акы палыклары уйынта, ай; Ак палыктай матур йарлар Йата йегет куйыныта. Аксак-туксак йегеп цыксак, } Пестә тә пар туратлар. Әвәлге йерегәннәрен } Ник оныткан пу картлар? Алларән кайта минең ти, } Көлләрем кайта минең; Уналты йәшемтә сөйгән } Йар гынам кайти минем?
Алларым кайда минем дә,
Гөлләрем кайда минем;
Уналты йәшемдә сөйгән
Яр гынам кайда минем. Мин кайыннар булсам идем, Кырылырда торсам идем; Их, мин аккайыннар булып, } Син болыт булып кунсаң! Сикереп мендем тәрәзкә лә, Гөл йафрагы кирәккә; Гөл йафрагы дару диләр, } Йарсып йанган йөрәккә.
55. Тусказан көе Бийек тауыга менегән чакыта Тайымас итеке булысаый[и]кәне лә. Дусылар белән утырыганда, } Таң атымасы киче булсыйкән. Эзләдем мин, табалмадым Күлмәгемнең ишләрен лә. Мин гомеремнең буйыларына } Онытал[ы]масамы нишләрмен?
Биек тауга менгән чакта
Таймас итек булса икән лә.
Дуслар белән утырганда,
Таң атмас кич булса икән. ең Большеречье районы Тусказан авылын ан (1927 елгы, 41 яшьтә) җырлады. Магн адыйров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нот ров. 1969 ел.
56. Шагыр авылы җыры
Кимим бүрекем булса да ла,
Йыламыйм күңелем тулса да;
Йылапы та нихәл итәсең,
Түзәм авыр булса да.
Кимим бүрегем булса да,
Еламыйм күңелем тулса да;
Елап та нихәл итәсең,
Түзәм авыр булса да. кәсенең Куйбышев районы Шагы 05 елгы, 67 яшьтә) җырлады. Ма в яздырды һәм нотага төшерде.
57. Городок көе Гарадукның тавы бийек, Без менәлмәбез әле. Бәлекеме рәхәт көнеләре булыр, Без күрәлмәбезм[е]әле. Сандугачның балаларын Тотсам үтермәс идем. Сез дусларның җаннарында Үлсәм д[ә] үкенмәс идем.
58. Бандит көе Бан(ы)дит(ы) көе, бан(ы)дит көе, Бандит(ы) көйләрен йаратам; Бандит(ы) көйләренә йырлап, Бары хәсерәтем таратам. Утырысам уйылый башлыйм ла, Уйласам йырлый башлыйм; Күп уйыланып йырламасам, Дивана була башлыйм. Уйыга калам, уйыга батам, Кулымда кош уйынатам; Күп уйыланып бере йырыласам, Күңелләрне йуатам. нең Томск районы Кызылкаш а елгы, 65 яшьтә) җырлады. Магни дырды һәм нотага төшерде. 1969 әшһүр "Идел" - "Су буйлап"ны хә цияләренә дә бик якын. Хаҗиәхмәт дит көе" бу якларда күптәннән җ ртәрәк. Җырның сүзләрен беренче дип яза: "Турысын гына әйткәндә, ушап калдым. Ничек инде ул - банд үзләрендә куркынычлы андый бер ң, гаҗәп. Бу көй аһәңгә шулкадәр б ксез-чиксез тайганың шаулавына С ак агымы кушыла. Бу җырны тың ыңлатып тайга юлларыннан сөрг
н, йөрәк сыкрануын ишетәсең. Лә птимизм белән сугарылган һәм, әг
ин тантаналы-драматик җыр ди 59. Карама туга, кара йурга Карама туга, кара йурга Йургалайтыр кибет алтынтау. Пуйы ла сифа пер матур кыс } Ирәкләйтер йегет алтынта. Карама туга, әй җиз колча Шыңгыртайтыр тартып йеккәнтәй. Аусы ла уймак, бите коймак, Сулкылтайтыр суырып үпкәнтә. Агыйтелләрнең аръйагынта Селәүсеннәр чыгар уйынгау; Селәүсен кебек матур йарлар } Качан керер песнен куйанга? Авата очкан ойа лачын, Ойасынта гөрли күгәрчен. Шул күгәрченнәр нигә гөрли, } Песнең кебек моңлый күрәсең.
Карама дуга, кара юрга
Юргалыйдыр кибет алдында.
Буе ла зифа бер матур кыз
Кыланадыр йегет алдында. кәсенең Чаны районы Кошкүл авылында я аяр абый (1894 елгы, 74 яшьтә) җырлады. М
И. Кадыйров яздырды һәм нотага төш
60. Борнагы көй Утыртым кәмәнең ай түренәйе, Каратамы ла йы суларның төбенәй; Су төпләрентә ләй иц кара йук, Аллам йасган эшләргә цара йук.
Утырдым көймәнең ай түренә,
Карадым ла суларның төбенә;
Су төпләрендә һич кара юк,
Аллам язган эшләргә чара юк. сенең Тубыл районы Лаймтамак авы ә (1906 елгы, 65 яшьтә) җырлады. Ма ыйров һәм М. Кадыйрова яздырды. Но 971 ел.
61. Борнагы көй Алтын биреп алыр итем, Алтыным йук кесәмтә. Шул матурны алыры пулсам, Әреманым йук үлсәм тә. Парахут килә пар пилән, Эце тулы мал пелән. Йалган тоньйаның рәхәте - Сөйеп алган йар пелән. Карай карлугачк[а] ышарсың, Карай камсуның кейгәц; Теләсә кешей ни тип әйтсен, Үсеңнең күңелең сөйгәц.
Алтын биреп алыр идем,
Алтыным юк кесәмдә.
Шул матурны алыр булсам,
Әрнүем юк үлсәм дә.
Кара карлыгачка охшыйсың,
Кара камзулың кигәч;
Теләсә кеше ни дип әйтсен,
Үзеңнең күңелең сөйгәч. Турчайный йектем тус белән әй, Йелтертем көсгей пос пеллән. Пәйшәмбеи акшам аш искицем, Утыртым матуры кыс белән. Мәскәүтин килгән куйанның, ай, Йулларын буран басмасын. Иртин ләй калган йәтим хатын, Хотаем Алламы йасмасын. Аппак лай аппак йомырткай, Ашар лау итем пешерәм. Алматай та куймам матурымны Ал белән кулга төшерәм. Турчайны җиктем дус белән әй, Җилдердем көзге боз белән. Пәнҗешәмбе акшам аш ашадым, Утырдым матур кыз белән. Тубыл районы Лаймтамак авылын елгы, 65 яшьтә) җырлады. Магни һәм М. Кадыйрова яздырды. Нотаг гы җыры.
63. Борынгы җыр Казандин дәй килгән ай укам ди, Тумыскийда безнеңе җук андый, Тумыскийда безнеңе җук андый. Байадиндәй бирле карап торам, Килешмийе калганы җирегез җуг әле, Килешми калганы җирегезе җуг әле. Судайе буенда гына ай багана, Башкайларын тулкын лай кагама, Башкайларын тулкын лай кагамай? Тамакларым да йе бик карылай, Үтеп китте бездин ләй замана, Үтеп китте биздин ләй замана. Челтерәп лә аккан ай суларның, Аскайлары дәрья лә булмасын, Аскайлары дәрья лә булмасын. Сөйәм генә дип лә әй әйтәсең, Сөйүләрең хәйлә лә булмасын, Сөйүләрең хәйлә лә булмасын.
Казаннан килгән ай укам ди,
Томскида безнең юк андый,
Томскида безнең юк андый.
Баядан бирле карап торам,
Килешми калган җирегез юк әле,
Килешми калганы җирегез юк әле. Аргы йакның урамын ла, Җил тустыра тусанын. Белмәй калтым, сизмәй калтым, Йәш гомремнең усганын.
Әйттерәләр, сиптерәләр,
Сүттерәләр төньйаны. Йырчы-йырчы тип әйтәсен, Йырчы йегет мин түгел; Күкрәк киереп җырлап бирсәм, Җырлаучыдан ким түгел. Тәрәчә тебем алмалы гөл, Үсә йаңгыр йауганга. Төн йокламый сәфәр кайттым, Чаныем егълап калганга. Чаныем бара кантурга ла, Сирай бишмәтен көйгән; Шушы урамта, сул кул якта, Бар ите минем сөйгән.
Аргы якның урамын ла,
Җил туздыра тузанын.
Белмәй калдым, сизмәй калдым,
Яшь гомеремнең узганын.
Әйттерәләр, сиптерәләр,
Сүттерәләр дөньяны. агай районы Таргачи авылында Адиш , 82 яшьтә). Магнитофон тасмасы рова язып алды. Нотага төшерүче е булуына карамастан, Ш. Адишев - һәм мәзәк кеше. Оста балыкчы. Көнг алыкка төшә. Бу як авылларының шев үзен белә башлаганнан бирле хәт артлар көе" композитор М. Мозаф зылган "Бәхет юлы" исемле хор сюи ил иткән "Казан турында җыр" көе кын. нында тирә-якта дан тоткан оста дагы риваятен китерәбез: лән Иянәк мәргән Ярмакка каршы б мак куган. Болар килеп туктадылар уй авылыннан булган. Иянәкне белмәе
агайда көттеләр. Кораблар ясаганн
киткәннәр. Вагай җирендә кырда Тә й-хай Ярмакның тимер шайыннан к ер мылтыгы булган". 65. Зәйнулла абый көе Келүсез йозак һәр киз ачылмас, Төкәнгән гомерем һәр киз озаймас. Муйныма таккан кайгу җепләрем, Текәнеп череп һәр киз өзелмәс. Бу гарип күң[е]лем ник кайгы баскан? Уйнасам-көлсәм, бер киз ачылмас. Ясин тәбәрәк һәр[ә]дәм телемдә, Синең сыйфатың һәр киз күңлемдә. Күңлем туйганчы күрмәгән идем, Нигә дип әҗәл килде лә сиңа? Хак Тәгаләмә йәрдәм йалварам, Кавыштырса иде җәннәттә безне. Торый күпмегә инде безләргә? Әҗәлгә бәндә чарасыз түзә.
Ясин-тәбәрәк һәр сулышымда телемдә,
Синең сыйфатың һәрвакыт күңелемдә.
66. Шәриф кодам җыры Сәйелкәй лә йарбаш бигрәк йәмле, Ак чатырлар корып җәйләргә, Ак чатырлар корып җәйләргә. Кайда гына барсаң дус-иш шайла, Төшеп ат кынаңыны бәйләргә. Карамык бечән - каты бечән, Нигәкәйләрне куй телгәл мигән. Мины куй ташлап барган ирең Хәтерләреңне белгәл мигән. Кара ла нукта, кара мыйыт, Әлләни атларнын буенынта. Минең сөйгән җанки йарым Әлләни дошман куенынта.
Кара ла нукта, кара бөят,
Әллә инде атларның муенында.
Минең сөйгән җанки җаным
Әллә инде дошман куенында. Ай йактылары бигрәке йакты, Җаныйым, сылуым, Бибийем, Улытырып ук мәрҗәнләр тезәгәй. Анадин матур сине туарсың, Җаныем, сылуым, Бибийем, Әй үзәккәйләремне өзәргәй. Талдин лай басма салар идем, Җаныем, сылуым Бибийем, Тал дамыркайлары ла турылмай. Сезнең лә күңел белмим ничек, Җаныем, сылуым, Бибийем, Безнең күңел сезләрдин сүрелми. Ишек алды ай буй такта, Җаныем, сылуым, Бибийем, Берсе ләү имән лә, берсе тал. Әтием шикәр, әнием бал, Җаныем, сылуым, Бибийем, Бал-шикәрдин татлырак сөйгән йар.
Ай яктылары бигрәк якты,
Җаныем, сылуым, Бибием,
Утырып мәрҗәннәр тезәргә.
Анадан матур син тугансың,
Җаныем, сылуым, Бибием,
Әй үзәккәйләремне өзәргә. өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авы
елгы, 70 яшьтә) җырлады. Магнито здырды һәм нотага төшерде. 1968 ел.
69. Зәйнәбем Син - минем якты кояшым, Күз нурым, җәннәт хурым.
Ай, җаный, Зәйнәбем,
Үтә рәхәт җәйләрем шул,
Үтә рәхәт җәйләрем. Син - мәхәббәтле күңлемнең Сайрый торган былбылы.
Ай, җаный, Майтабым,
Хуш, исән бул, кайтамын.
Хуш исән бул, кайтамын. Кашларың да, күзләрең дә, Күзләрең, керфекләрең.
Ай, җаный, Зәйнәбем,
Үтә рәхәт җәйләрем шул,
Үтә рәхәт җәйләрем. Әллә мәрмәр, әллә мәрҗән Керфегең бөртекләрең?
Ай, җаный, Майтабым,
Хуш, исән бул, кайтамын шул,
Хуш, исән бул, кайтамын. Бөрлегән күк кызыл иренең - Бал микән, гәүһәр микән?
Ай, җаный, Зәйнәбем,
Үтә рәхәт җәйләрем шул,
Үтә рәхәт җәйләрем. Йолдыз кебек йалтыраган Тешләрең җәүһәр микән?
Ай, җаный, Майтабым,
Хуш, исән бул, кайтамын шул,
Хуш, исән бул, кайтамын. Җырлагыз дисәң, мин җырлайым, Берне генә түгел, икене. Трайрапам! Берне генә түгел, икене. Ай! Бер алманы бишкә бүләйек, Беребез өчен беребезе үләйек. өлкәсенең Чаный районы Кышкүл а (1928 елгы, 40 яшьтә) баянда уйнап ына И. Кадыйров яздырды һәм но
71. Кызлар шәл йаулыгы Бийек тауның, бийек тау башында Кем атлары җери көтүсез? Кеше та гынай белмәй, бән әйтмәймен, Эчкенәйем йана төтенсез.
Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән,
Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. Шиновой калеса, киң тарошка, Мәйләгәчтин бигерәк әйләнә.
Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән,
Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. Ниндәй телләр белән сән сүдердең, Сөйли алмай телем бәйләнә.
Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән,
Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. Өстәл өсләрендә вәй куш алмай, Ашамас ла булсаң, башламай. Кешедә генә йарный син сукланма, Элекке сөйгән йарың ташламай.
Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән,
Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән.
Биек тауның, биек тау башында
Кем атлары йөри көтүсез?
Кеше генә белми, мин әйтмимен,
Эчкәйләрем яна төтенсез.
Кызлар шәл яулыгы ал икән,
Егет сөюләре хәйлә икән.
өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылын 8 елгы, 70 яшьтә) җырлады. Магнитофон яздырды һәм нотага төшерде. 1968 ел.
72. Мәкәрҗә Әй, дускайым, сиңа ниләр бирим, Мәкәрҗәдин килгән ләй малым йук. Йаннарымны җарып бирер идем, Җандин башка йәшәр лә хәлем йук. Башкайыңа кигән түбәтәйең, Укаларын салып кем уйган? Акылларың камил,буйың зифай, Исем шәрифләреңне кем куйган?
Әй, дускаем, сиңа ниләр бирим,
Мәкәрҗәдән килгән ләй малым юк.
Җаннарымны ярып бирер идем,
Җаннан башка яшәр лә хәлем юк. Йаланда гына җирдә бигрәк йәмле, Димен лә, Ак тирмәләр корып ла җәйләргә } 2 Кайда гына йөресәң, дус-иш кирәк, Димен лә, Йөгреп чыгып атыңны бәйләргә. } 2 Йаланда гына җирдә карап тордым, Димен лә, Йакты төнне айның ла батканын. } 2 Йокыларым качып, уйга батып Димен лә, Көтеп алдым таңнын атканын. } 2 Йаланда гына җирдә йалгыз тирәк, Димен лә, Йафракларын йарса да күрке бар. } 2 Кәһәрләрен салган йавыз тормыш, Димен лә, Рәхимнәрен салса да ирке бар. } 2 в Сәгыйрь (1889-1975 еллар) җырлады. Магн Кадыйров яздырды һәм нотага төшерде.
74. Агыйделкәй
Агыйделкәй ага-ага
Нигә тулмаган икән лә.
Кошларда - кул, бездә - канат
Нигә булмаган икән?
Ат җибәрдем кырлауга,
Кырлау башы кыртауга.
Сатып алган нәрсәм түгел,
Назланмыймын җырлауга. Асыл кошлар оцар, йонын койар, Аныны мамыкы йонын кем йыйар? Чынасалар укып, тәһлил әйтеп, Песнең сөйәкләрне кем йуар? Урамнарда алма, әй, саталар, Кызарып ла пешкән алманы. Әй, җаным, көннен кысуы, Авыр ислам динен посуы. Кайта гынай кайный аш-суыбыз, Агрый карапы пулдый пашыбыз. Мостафа ла мескен нихәл итсен, Айак-кулда богау шалтырый.
Асыл кошлар очар, йонын кояр,
Аның мамык йонын кем җыяр?
Җеназалар укып, тәһлил әйтеп,
Безнең сөякләрне кем юар? Йырла тисәгез йырлаем, перне түгел, икене; Йырламас итем икене - сез тусларым сөйкемле.
Их-ха-ха, трепака
Йырлап утыру висала. Әй тусларым, тусларым, Туслар - товарищларым; Сез туслардин айырылгач, Йалгыс үсем нишләрем.
Их-ха-ха, трепака
Йырлап утыру висала. Карурманның артларынтан Учлап каптым карлыган. Тагы шәбрәк йырлар идем, Тамагым пик карлыккан.
У-а-ха, у-а-ха,
Тамагым пик карлыккан. Сигереп ментем пер тайга, Парып кертем пер пайга; Пайның кысын алдап үптем Пер йарым такта чәйгә.
О-ах-ах-ах-ах-ах-а
Пер ярым такта чәйгә! Сикереп мендем бер тайга, Барып кердем бер байга; Байның кызын алдап үптем Бер ярым такта чәйгә.
О-ах-ах-ах-ах-ах-а
Бер ярым такта чәйгә! Гүгәл үрдәк күлегә лә чумар } Самай күл уртасынтай. Утырып-утырыпы йокылапы калам } Самай төн уртасынтай. Ускаминнен урамларыу Себермәсәң тә такыр; Ускаминтә лә парытыры кыслар Писәнмәсә тәй матур. Ускаминнен урамынтау } Чакырым саен пере тирәк. Йана тисәм - йалыгыны йукы, Йалыгынысыз йанау йөрәк.
Ускаминның урамында
Чакрым саен бер тирәк.
Яна дисәм - ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк. ең Усть-Ишим районы Зур Тибе
елгы, 59 яшьтә) җырлады. Маг әм Ф. Урманчеев яздырды. Нота ла Хәсән улы кечкенә вакытта б ң беренче елларында үк комсо а орденнар һәм медальләр алган. га кадәр безгә белгән җырларын
78. Кысылйар бускут Кысылыйар бускут киң булса, Куайык төлге мал булса; Кысылйар ауыл эцләрентә Сәвәйек матуры йар булса. Кысылйар бускут киңе булмас, Бесе уйынаган йеретә сүсе булымас; Бесе уйнайык та, бес көләйеке, Фани төньйалары күп булымас.
Кызылъяр бускут киң булса,
Куыйык төлке мал булса;
Кызылъяр авыл эчләрендә
Сөйик матур яр булса. нең Тубыл районы Лаймтамак авылын 1894 йылгы, 76 яшьтә). Магнитофон М. Кадыйрова яздырды. Нотага төш
79. Сарын
Пара торгач, мән улытыртым
Алмалы түтәлеләрегә. Мәнге риса бәхил түгел, Карасаң бүтәннәрегә лә, Карасаң бүтәннәрегә. Йаңга алган машинамының Бинетләре бушаган. Кичә көнтес бер йар сөйтем, Сандугачка ошаган ла, Сандугачка ошаган. Аклы ситса күлмәгемне Кеймәгән булыр итем. Синең йаратмасын пелсәм, Сөймәгән пулар итем. Аклы ситса күлмәгемнең Түшенә манит төйтертем. Йугарыцларны сөйтертем, Түпән оцны көйтертем.
Бара торгач, мин утырдым
Алмалы түтәлләргә.
Мәңге риза бәхил түгел,
Карасаң бүтәннәргә лә,
Карасаң бүтәннәргә. ң Тубыл районы Лаймтамак авыл
яшь) җырлады. Магнитофон тас ыйрова яздырды. Нотага төшерүч
80. Эскәтерем Эскәтерем киң генә, Өстәл белән тиң генә. Минем сөйгән җаныкаем Җир йөзендә бер генә. Сандугачның балалары Бар да кунган тирәккә. Мәхәббәтең бигрәк каты, Кан төшерде йөрәккә. Ике аккош очып бара, Агыйделдә кышлавы. Җан бирүдән авыр икән Сөйгән ярның ташлавы. Ак кайынларга йазу йаздым, Иделдин аккан агым су. Әй, агачына түгел лә, тузына. Каләм лә алып хатлар йаздым, Иделдин аккан агым су, Әй, анасына түгел, кызына. Ат йахшыларын шундин беләм, Иделдин аккан агым су. Әй, кешнәй-кешнәй керәдер өйергә. Йар йахшыларын шундин беләм, Иделдин аккан агым су, Әй, тайанып ук торадыр бөйергә.
Ак каеннарга язу яздым,
Иделдән аккан агым су.
Әй, агачына түгел лә, тузына.
Каләм лә алып хатлар яздым,
Иделдән аккан агым су,
Әй, анасына түгел, кызына. Һавадин очкан күк чәүкә Кунар гына талын тапмайдыр. Йегетләр мескен нихәл итсен, Кайтар гына йулын тапмайдыр. Сикереп лә атка менәрмен, Эсәнчеләр бавын эсәрмен. Йазгыта кәүкүк чакырганди, Шул чагында ничек түзәрмен. Йанашкай йеккән ал[а]атым, Агыйдел буйларын буйлайдыр. Йанында йары булып торып Үзгә генә йарны уйлайдыр. Кайыннан бийек карагайның, Чаныкайым, өселәй үркейем. Аппак кайын алтта мелгейләй. Биш вакыт намас укый алматым, Чаныкайым, өселәй үркейем, Ни әйтербес Алланың карсынтай.
Каеннан биек карагайның,
Җаныкаем, өзелә үркәем .
Ап-ак каен алда күренә. Чуйын чүлмәк, аузи тар ла, Пешәр салдат ашлари ла; Кош-корт очып җитмәс җиргә, Китә салдат башлары ла. Таш казарма буйларына Мылтыгымны сөйәдем; Туган-үскән илләремә Кайчан кайтыр сөйәгем? Салдат итеп алдылар, Билемә каеш салдылар; Минем белән барган дуслар Җараусызга калдылар. Мин яратам куе урманнарны, Сикереп аккан суны яратам; Күкне кысыллатып көн батуын, Җәйге таң атуын яратам. Мин яратам кошлар сайраганны, Чишмә челтерәгәнне тыңларга; Мин яратам ялгыс кына калып, Баштан кицкәннәрне уйларга. Мин яратам Наскы елга буен, Шомырт чәчәк аткан вакытын; Мин яратам яшел болыннарын Печәннәре(й) үскән вакытын. Мин яратам юкә чабуларны, Юкә салуларны йылгата. Мин яратам печән чабышларны Ялан сагышлы күл ягата. Мин яратам палык тотуларны Тәпкинбаш елгата - Тумата; Мин яратам косык сугуларны Асла-асла косык ботакта. Мин яратам песнең сас якларны, Туып-үскән өчен сас якта; Мин яратам көсен саслыкларда Чия җыюларны саслыкта. Мин яратам көсен мылтык алып, Йерүләрне буйлап урманны; Төнлә урманнарда утлар ягып, Утка артын ятып йоклауны. ең Тубыл районы Тәпкинбаш авыл
яшьтә) җырлады. Магнитофон т дыйрова яздырды. Нотага төшер
ң үз җыры. Ул билгеле "Сания апа , клуб сәхнәләрендә, кунак-төшем ырны язып алу өчен, 8 чакрым чама зын тар көймәдә йөзеп үттек.
86. Шәрүк Шәрүкның башынтай кринкәй бүрек, Алмагачка кунган лай кош кебек. Туган ла җирем, үскән җирем, Йокыларда күргән төш кебек.
87. Бараба җиренә күчкәндә Бийек кенәй кырның әй башында Борлыгадыр богдай орлыгы. Карындаш тугандин әй айрылган, Әй-хайы гынай дөньяның хурлыги. Бараба ла җире әй мал җири, Беснең Сембер җири - ут җири. Ут җире дә булса китмәс идем, Бар да бер Ходайның тәкъдире. Утырдым чананың әй төбенәй, Дилбегәй генәмне кулыма алып. Өч мең чакрым җиргәй бән барамын Әҗәл генәемне кулыма алып. Өч бубаска йектем әй китәргә, Барабай иленәй китәргә. Туганнарым әйтми әй китәргәй, Белмәймен үк нихәл итәргәй. к өлкәсенең Чаны районы Кошкүл авы н (1889 елгы, 79 яшьтә) җырлады. Маг йров яздырды һәм нотага төшерде. 19 байның әйтүенә караганда, бу - Себерг . Йәдүгәр исемле мулла Сембердән бөт раба далаларына алып киткән.
88. Эскадрон Һавалардан күкерәп болытлар килә, Әллә яңгыр микән, бос микән. Яна йөрәгем, ярсый, урнын тапмый, } Әллә күмерләнгән ут микән. Аҗдаһалар күрәм төшләремдә, Өннәремдәй кайчан күрәм мин. Малга кызыгып анда чан саталар, Хәбәрләрен кемнәрдин ишетәм мин. Агиделкәй алкын, суы салкын, Ак үрдәкләр каршы (лау) йөсәалмый. Эцләремдәй тулган барчай кайгы, } Бер җырламый күңелем, ай түсәалмый. Агиделкәй алкын, дулкын-дулкын, Дулкыннарга каршый кем йөзәр. Ләгыйн мәхбүсләрнең кара хөрмәт, } Гасис илдин башкай кем түсәр. 164 Кадыйров И.Ш. Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы
"Омск өлкәсендәге татарлар арасында төрле характердагы риваять һәм легендалар, әкиятләр, җырлар һәм бәетләр киң таралган. Себер татарларында халык иҗатының эпик яки лиро-эпик төрләре төп урын ала дигән фикер елдан-ел ныгый бара. Бу як татарлары фольклорында җыр поэзиясенең иң зур өлешен борынгы лирик озын һәм тарихи җырлар алып тора. Тарихи җырлардан "Эскадрон"ны күрсәтеп үтик. Ул Ишем-Тамак һәм Тәвриз районнарында иң популяр җырларның берсе. Әлеге җырның Себер татарлары арасында да бик күптәннән популяр булуы - фәнни яктан кызыклы күренеш.
Күрәсең, халыкның җыр репертуарында төп урынны озын көйләргә җырлана торган җырлар алып торганлыктан, биредә "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", Кара урман", "Уел" кебек борынгы җырларны бик яраталар. Уен-бию җырлары һәм дүрт юллы кыска җырлар сирәк очрый.
Җыр татарлар арасында шактый киң таралган булырга тиеш. Мәсәлән, "Сүнгән йолдызлар" драмасында "Эскадрон" көенә җырлыйлар:
Төшләремдә күрәм аждаһалар,
Өннәремдә кайчан күрермен.
Малга кызыгып, анда җан саталар,
Хәбәрләрен кайдан белермен".
(кыска җырлар текстлары) Яңгыр явып җир тулмас, Асыл кош талга кунмас; Асыл коштай туганнарым Айрылгач, янда булмас. Яңгыр ява, яңгыр ява, Шомарлана бос була. Йегет сөйсә - үзе сөйсен. Кызлар сөйсә - назлана. Кисәм дә тар, салсам да тар, Ак сатин күлмәккәем. Сөйсәм - ерак,ташласам - җәл, Өзелә үзәккәем. Сарат алдым, сарат алдым, Сарат салкын алсын дип. Чит илләргә чыгып киттем, Башым гыйбрәт алсын дип. Бөгелмәле, сыгылмалы Тугалары бар әле. Кара кашлы, кара күзле Сөйгән ярым бар әле. Тәрәз төпкә ак кар яуган, Килмә, дустым, эс итеп; Син килерсең дуслар итеп, Дошман сөйләр сүс итеп. Җилләр исә, леп-леп итә Тәрәсәнең пәрдәсе. Ходай кушса кавышырбыз, Без дә Ходай бәндәсе. Аклы күлмәк - ак бит ул, Кесәсендә хат бит ул. Иске дуслар истин чыкмый, Яңа дуслар ят бит ул. Алма бирдем - алмадың, Тәңкә бирдем - сайладың. Түшең киереп йөри итең, Әллә кемгә барматың. Ал яулыкны күк яулыкка Әллә алыштырыйкмы? Күзне күзгә тилмерткәнче, Әллә кавыштырыйкмы? Алмалар ашыйм микән лә, Карбызлар башлыйм микән? Шушы янган йөрәгемне Өзгәләп ташлыйм микән? Кулымдагы балдагымның Исеме Зиннәт кенә. Минем сиңа кушылуым Дусларым димләп кенә. Парахотның күрсәң иде, Суларда әйләнгәнен. Чәчләремнең белсәм иде Кемнәргә бәйләнгәнен. Ай яктысы, ай яктысы, Яртысы кар яктысы. Сине уйлап үтәр инде Гомеремнең яртысы. Биек тауга менә дустым, Биек тауда - җил, давыл. Уртаклаш хәсрәткәемне, Ялгыз үземә авыр. Аръяктин берәү килә, Кәнфит ашыйсым килә. Агач башлары яшәрсә, Илемә кайтасы килә. Магынитның тәгәрмәчләре Ник сигез булмадыйкән? Бу дөньяның рәхәтләре Ник тигез булмадыйкән? Аклы ситсә күлмәк киеп, Сипарат әйләндерә. Бер сөям дип, бер сөймим дип, Башымны әйләндерә. Кыйбла яктин искән җилләр Бөгелдерә каенны. Нинди шатлыклар булса да Тараталмый кайгымны. Айкаламы күлегез, Чайкаламы күлегез? Кайсы йондыз турысында Тора торган илегез? Сандугачның мескенкәйнең Канатында йон да юк. Кеше рәхәт тормыш көтә, Безгә рәхәт көн дә юк. Челтәрле күпер өстендә Челтәрле яулык юдым. Чәчем - чылбыр, үзем - былбыл, Күп нужаларны күрдем. Агыйдел сулары ага Төрле якларга борылып. Нинди сәгатьләрдә тудың Дөньяга матур булып? Чәчем кыска - үрәлмим, Лентам кыска - бүләлмим. Ай белән кояшны күрәм, Дуслар, сезне күрәлмим. Стенада сәгать суга Мин әйләнеп кергәндә. Җаныем булса җәлләр иде Мин боегып йөргәндә. Стена көзгем ватылды, Җыймадым ватыкларын. Айрылсам да, үкенмимен, Чәчкәдәй вакытларым. Өстәлләрдә лимон суы, Мин эчсәм, эчәсеңмә? Карурманда Байкал күле, Мин төшсәм, төшәсеңмә? Тәрәзәдән ай күренә, Ай түгел - урак бит ул. Ашкындыра, җилкендерә, Яшь күңел - дурак бит ул! Читән үрәм, читән үрәм, Кил читән үрешергә; Безгә Ходай язган микән Бер күреп сөйләшергә? Кәләмбер белән бадиян Авыр тарта мизанга. Кәләмбер авыр мизанга, Ризык кайда - без анда. Ишегалдым талчыбык, Чәчеп үстергән кебек. ...................................... Кисеп өздергән кебек. Ач тәрәзәң, җиләк бирәм, Җиләктән кайтып киләм. Синең нурлы йөзләреңне Мин кайчан кайтып күрәм? Ач тәрәзәң, җиләк бирәм? Бөрлегәннәре белән. Йөрмәдем түгел, күп йөрдем, Бер дигәннәре белән. Байкал күле байтак бит ул, Ат белән әйләнсәң дә. Кимсетмәгез, ким булмамын, Кемнәргә бәйләнсәм дә. Московский аддалның Уң ягын ябынмадым. Бүтәннәргә ялынмадым, Сиңа да ялынмамын. Адиал микән, юрган микән Минем ябынганнарым. Дусларыма мәгълүм микән Минем сагынганнарым. Әнә килә афтамабил, Төягәннәр каенны. Мин дә сатып алмаганмын Үз башыма кайгымны. Муендагы шарыфыңны Урап-урап салгансың. Син анадин тумагансың, Чәчкә булып аткансың. Алларың булалмадым, Гөлләрең булалмадым; Ак җакаларыңа кунып, Гөлләрең булалмадым. Граммафонның тарилкәсе Әйләнеп уйнар инде. Уйсыз-моңсыз күңелләрем Гел сезне уйлар инде. Ике лимон, бер әфлисун Килә микән яшьнектә. Картайгачтын үкенерсең, - Күкрәтеп кал яшьлектә. Машиналар бик тиз йөри, Аның юллары - чуен. Көнләштергәннәргә - кызык, Көнләшкәннәргә - кыен. Агыйделнең аръягына Килгәннәр сәгатьчеләр. Мине синнән аерырга Кем булды сәбәпчеләр? Аклы ситсә күлмәккәем Агармый шул сабынсыз. Әллә шайтаннар җилкетте, Әллә үзем сабырсыз? Аклы ситсә күлмәккәем Шкапларда ак торсын. Уйла яным, уйла бәгърем, Уйламасаң онытырсың. Китәм инде, китәм инде, Алтынчы юллар белән; Бәйләсәләр дә тормамын Алтын чылбырлар белән. Иртән торып битем юдым Яшелле ләгәннәргә. Бер Ходаем кавыштырсын Үзем теләгәннәргә. Өстәлләрдә кара торсын, Кулларың яза торсын; Үзем барып сөйләшкәнче Хатларым бара торсын. Таянмагыз өстәлләргә, Фанерлары бөгелә. Сезгә хатлар язган чакта Күземнән яшь түгелә. Үзем җырлыйм, үзем җылыйм, Үзем җыям бөрлегән. Хәсрәт күлләрендә йөзәм, Үзем сабырга түзәм. Без утырган машинаның Көпчәкләре нумерлы. Я килермен, я юк инде, Белеп булмый гомерне. Бес утырган машинаның, Бинетләре бушаган. Алма алсу, чия кызыл, Син шуларга ошаган. Чын-чыныякларга чәйләр салдым, Эчмәс булсаң, бал салмас идең. Миндәгедәй хәсрәт синдә булса, Аягыңа баса алмас идең. Ишеккәй ачып, җимнәр сиптем Кагылдашып килгән казларга. Шул казлар белән сәлам әйттем Үзем белән үскән кызларга.
Алмагачның алмасын
Җыеп бетерә алмассың;
Әйттең бер сүз, калды хәтерем,
Инде таба алмассың.
Чәйләрнең тәмен җибәрә
Чебен белән кигәвен.
Ходай насыйп иткән булса,
Мин булырмын киявең.
Сандугачлар сутан-сутан,
Йөри суларга сусап.
Икебез ике илләрдә,
Ай, бер илләрдә булсак!
Байлар кия итек-читек,
Мин киямен күн итек;
Яңадан ярлар сөярмен,
Исең китмәле итеп.
Алмагачның алмасын
Кәрҗинкәмә тутырам.
Чәем дә, шикәрем дә бар,
Спакуйны утырам.
Төмән өлкәсенең Түбән Тауда районы Киндерле авылында Сабитова Бибинур (1894 елгы, 75 яшьтә) җырлады. Магнитофон тасмасына И. Кадыйров яздырды һәм нотага төшерде. 1970 ел.
Киндерле авылы фольклор үрнәкләре
Тошыкма, тошыканнан соң пошыкма (уйлап эшләргә кирәк; юлыкма, юлыксаң - үкенмә).
Сау булсаң - ирең сөяр,
Бай булсаң - туганың сөяр.
Ашама-эчмә, тышка чыкма көннәре.
Кәкере-бөкере кая барасың?
Яшел мудери сакларга. (Урак уру)
Олы киленнең башлыгы
Кече киленгә ярамый.
Кече киленнең башлыгы
Олы киленгә ярамый. (Мич юшкәсе)
Өйдә түгел, тышта түгел,
Чыпчык оясе. (Бусага)
Чытыр-мытыр арасында
Алтын таяк ташладым. (Киндер сугу)
Өй әйләнә йөгердем,
Ачкычым төшердем,
Ай күрде, кояш алды. (Иртәнге чык)
Илләр илендә шәһәр чирәмендә
12 мең каз уйный. (Гармун) Кыз:
Сандугач сайрый да әйтә:
"Телләрем, талдың", - диеп;
Алма да әйтә: "Өзелеп төшкән
Агачым калдың", - диеп. Егет:
Гөлбакчаларына кердем,
Бадиян түтәлләре.
Синнән башка һич берәү дә
Кирәкми бүтәннәре.
* * *
Томскийның парахотын
Күрмәдем күмелгәнен;
Күтәрелми күңелләрем,
Кыскадыр гомерләрем.
Гыйззелбанат яулыгың;
Уйнамыйсың да көлмисең,
Әллә юкмы саулыгың? Утырдым көймә түренә, Агып барам суның үренә. Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, Кеше керми кеше гүренә. Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак; Кайтыр идем, илем ерак, Кайтмасам яна йөрәк. Уфадан килүчеләр, Мамык шәл бәйләүчеләр. Яшь урынына кан тамса да, Юк безне жәлләүчеләр. Парахотта без барабыз, Төшеп сулар алабыз. Кая безгә рәхәт көннәр, Ут эчендә янабыз.
Көнбатыш Себер территориясендә яшәүче Бараба татарларында атаклы "Кузы Көрпәч һәм Баянсылу" дастаны, шулай ук "Асыл кош лар", "Агавын", "Кара да гына елан", "Кияү типсәү" кебек ис кит мәле җырлар белән беррәттән, Әйтүкә атлы җырчы егет исеме белән аталган тарихи җыр да бик кадерләп саклана. Тырыш һәм курку белмәс Әйтүкәнең (тулы исеме Әйтмөхәммәт) Фатыйма атлы сөйгән кызы була. Әйтүкә аны иркәләп Батыш дип йөртә. Фатый ма - бай кызы. Әйтүкә исә - ярлы карчык улы. Фатыйманың әтисе үз кызын бай егетенә бирергә тели. Әмма мәхәббәткә киртәләр юк...
Мин бу тарихи җырны 1968 елның сентябрь аенда Новосибирск өлкәсенең Чаны районы, Тармакүл авылында Вәй дә Нургалиева (1899 елгы), Нәкыя Ишмакова (1920 елгы), Белектә авылында Зәй түнә Хәсәновадан (1928 елгы) язып алдым.
Әйтүкәнең беренче җыры
И... Кызылгат дигәне ай җимешнең
Этче генә ташылы, тышы татылы.
Минем дә генә сөйгән шушы Батышның
Күңеле каты, теле татлы.
И... Йөгерә-йөгерә җитә алмыйм,
Тал-читәннәрдән үтә алымыйм.
Тал-читәннәрдән үтәр идем,
Сине лә ташлап китә алмыйм.
И... Суда ла йөзгән ай балыкны
Баласын әйтегез култан диеп.
Акча ла бирмәй ярны сөйгән
Әйтүкәне әйтегез солтан диеп.
И... Ябышкан буе ярлар микән,
Барып ла күргән барлар микән.
Ярны лай сөеп мәхрүм калган
Бу дөньялыккайларда барлар микән?
И... Ябышкан буе әй ком такыр,
Алтын ла акча булмас бакыр.
Сагындым лай, дуслар, бик сагындым,
Кайтып ла булмас илгә ахыры.
И... Утыр ла ялган, бутыр ла ялган,
Бу ялганлардин кемнәр үк калган.
Бу ялганнарда барлар микән
Сөйгәнен алып ла мәйре лә калган.
И... Ат бәйләгән кубаныкка,
Шәм бәйләгән туганыкка.
Карап кына торып исем китте
Алтын ыштоп укалы якалыкка. Зәйтүнә Хәсәновадан язып алынган өлеше
И... Буйны ла озын әй бус торына
Әллә нигә төрле бузнайтор ла.
Уйны ла йөрдем, кырны ла йөрдем,
Мөкәтдәр дә язмыштин узмайтор ла.
И... Әтерне лә тарытып укылар атытым
Кырда гына йөргән кийекләргә.
Газиз генә башны хурлар кыйлып
Дуып калыпсың кийекләргә.
И... Ябышкан буе ярлар мигән,
Борынчылар күргән барлар мигән.
Газиз генә башны хурлар кыйлган,
Җан сөйгән матур ярлар микән.
И... Иртә тә буран, кич тә буран,
Тармаклы буен алган ла сырау.
Шул җаныемны уйлай-уйлай
Сау гына башым булды ла сырхау.
Дастаннарга тиң мәхәббәт
Әйтүкә - дөрестән дә Тармакүл авылында туган кеше. Ләкин ул вакытта әле Тармакүл исеме бирелмәгән булган. Аның әнисе Карлыгацсылу исемле була. Бу ялгыз бер карчык улы Әйтүкә белән генә Тармакүл авылының Зур күле тирәсендә яши торган була. 1803 елларда туган булырга тиеш. Ятим калган Әйтүкә көтүче булып йөри. Бик матур йырлый торган була, курайда уйный торган була. Үсә, зур була. Үсеп җиткәч тә, шул ук көтүчелек хезмәтен күрә. Бер вакытларны кыш көне, бу вакытта инде мәчет салынып Тармакүл авылына, яшьләр шул тирәгә уйнарга цыга торган булалар. Айлы бер төнне мәчет янында ураза вакытында очрашалар болар Батыш белән. Беренче мәртәбә алар бер-берсенә кар бәрешеп уйныйлар. Менә шул вакытларда беренче аның яратуы. Болар бер-берсен яратышалар. Ләкин Батышның бай абзыйлары, әти-әнисе ярлы карчыкның улына кызларын бирергә риза булмыйлар. Алар аны Тамтау авылының Бауычат исемле баена ярәшәләр. Туй әйтелә, туй салалар. Килешәләр. Туй көтелә. Менә бу көннәрнең берсендә сөйгән кызы Батышны Әйтүкә урлап китә. Риза булалар. Биясе була. Менә болар Иртышка таба китәләр, казакъ якка китәләр. Юлда Иртышка җиткән вакытта боларның бияләре колынлый. Әйтүкә сизә торган була. Арттан куып килүләрен. Шуңа күрә аңа тизрәк китәргә кирәк. Ул колынны нишләтергә белми аптырый. Менә бу вакытта Батыш әйтә: "Без аны бугазлап калдырыйк", - ди. Әйтүкә бик нечкә күңелле кеше була. Ул бик жәлли хәзер генә менә дөньяга килгән колынны бугазлап калдырырга. "Арбага алып кына алып китик", - ди. Батыш: "Авырлыгы бар, куган-килгән вакытта безгә тизрәк китәргә кирәк", - дип, риза булмый. Менә шул вакытта Әйтүкә җырлый.
Аннан соң болар Иртышның аръягына чыкмыйча, Иртыш буйлап китәләр казакъ далаларына. Павлодарга җитмичә туктыйлар. Ниндидер бер ярсыман урын була. Күле дә юк, суы да юк, үзе ярга охшаган була. Менә шул тирәдә туктыйлар болар. Агачлар була бик матур тезелеп үскән. Боларга инде халык арасына барырга ярамый, чөнки болар, яшеренеп йөри торган кешеләр. Бу Батышны биредә калдыра, үзе якын-тирәдән казакъ авылларын эзләп китә. Барып бер казакъ баен таба. Шул казакъ баеның малын көтәргә ала. Ул шунда тагын көтүчелек хезмәтенә керешә. Биредә ул өч ел яши. Батыш бик уңган хозяйка булып чыга. Бакча да утырталар, карбыз да үстерәләр. Әйтүкә бирегә кое казый. Ул кое һаман да бар. Хәзер дә булырга тиеш. 1933 елларда әле аннан су алып эчә торган булганнар. Урыслар ул коены "Айтикин колодец" дип атыйлар. Билгеле, теге коры казакъ даласында бу коеның булуы юлаучыларга бик уңайлы булып китә. Соңыннан әнә шул Павлодарга үтә торган юлаучылар туктый торган булалар. Биредә болар өч ел гомер итәләр. Әйтүкә сагына. "Илгә кайтырга", - ди. Батыш кайтмаска итә. Әйтүкә: "Кайтыйк", - ди. Шулай иттереп болар бу якка таба килеп чыгалар. Ләкин ул Тармакүлгә дип килми. Бу тирәне күреп үтеп, әнисенең исәнлеген генә белеп, соңыннан икенче бер якка китәргә уйлаган. Ул шулай туры килми. Белекте авылында Кечек исемле кенәз була. Шул кенәзнең улы Раймбака көтмәгәндә генә боларны Белекте тирәсендә очырата. Атының башыннан тотып ала да, биредә Тармакүлгә алып килә инде. Аны бик күп эзләгән булалар, таба алмаган булганнар. Бласларга хәбәр ителгән була. Чөнки Әйтүкә - ул халык өчен бик хезмәт иткән кеше. Бу вакытларда әле, Әйтүкә биредә вакытта, барабалар түләүне бирә торган булганнар тоткан җәнлек тиресе белән. Натурадан түләтә торган була. Ә менә бу натурадан түләүне акчага күчерергә килә бер вакытны. Биредә инде халык үзенә җиңелрәк булган, өйрәнгән натурадан түләүне яклыйлар. Ә бласлар решать итәләр, обязательно шуңа күчәргә, дип. Шул шаукым чыккан вакытта Әйтүкә беренче булып сүз кузгата. Әйтүкә артыннан бөтенесе дә оешкан хәлдә моңа каршы чыгалар. Бу билгеле була бласларга. Бласлар моны халыкны оештыручы, котыртучы кеше иттереп күрсәтәләр, һәм аны төрмәгә дә алган булалар. Качып киткәнгә кадәрле. Ул Каинаский төрмәсендә утырган була. Суд та булмый, сорау да булмый. Озак вакытлар утыра. Менә шул утырган вакытында җир астыннан гына чыккан тәрәзәсе була, кичке вакыт шулай ул моңланып кына Әйтүкә җырлап утыра торган була. Менә аның җыр тавышын тагын да төрмә тирәсеннән үтеп бара торган, губернатор булгандыр, ишетә. Ул хатыны белән прогулкага чыккан була. Шул кешеләр аптырап туктыйлар бу тирәгә, "Бу нинди матур тавыш", дип. Аннан соң төрмә сакчысыннан: "Теге кешене күрсәтегез миңа, шул кешене", - ди. Шул кешенең янына әллә алып чыгалар моны. Шул вакытта бу әйтә. Хатыны сорый: "Без үтеп барганда җырлаган җырыгызны бер мәртәбә җырлап күрсәтегез әле", - ди. Бу инде хәзер аларга үзенең җырлаган җырын җырламый, ә тегеләргә карата чыгарып җырлый. Аннан теге кеше сорый: "Русчага әйләндереп хәзер миңа җырлап күрсәтә алмассызмы бу җырны", - ди. Русчага әйдәндереп җырлый. Аннан соң: "Чыгарыгыз бу кешене биредән", - ди. Шунда ук чыгартып калдыра. Менә шулай иттереп ул авылга кайтып килгән булган.
Хәзер бласлар белән дә әзрәк каршылыклары булган кеше икәнлеген белгәннән соң, байның алар ярәшелгән кызын алып киткәненнән соң, билгеле, материаллар күп кенә җыелган була. Менә хәзер моны инде законлаштырып, шул судить итәргә әзерләнеп торалар.
Алып киләләр бирегә. Батышны абзыйларына бирәләр. Әйтүкәне шул явып куялар.
Берничә көн көтәләр. Мулла казакъ арасына киткән була. Мулланың килүен көтәләр. Мулла килми. Биредә байларның моннан тизрәк үч аласылары килә. Җыелалар барлык байлар. Җыялар халыкны. Килеп җитә әнә шул Тандау авылыннан Бауычак бай. Биредә, мәчет алдында, суд ясарга үзләренчә җыеналар. Менә шунда решать итә байлар, аларның кыска була инде судлары: "Йөз камчы сугарга!"
Әйтүкә: "Мин элек шуннан алда сезгә әйтәсе сүзләремне әйтеп калыйм", - ди. Менә хәзерге бу мәчетне төзергә дип бүрә нәләре, агачлары хәзерләнеп өелеп куелган була. Шул бүрәнә ләрнең өстенә утырып ул үзенең җырларын җырлый. Халыкларның әйтүе буенча, ул вакыттагы аның җыры йөз утыз җыр була. Биредә аның мин кечкенә вакытта ишетә идем, сиксәнен белә дип. Ә хәзер инде алар бик азайган.
Җырларын җырлап бетерә ул. Кояш байый. Иртәдән башланган әйбер. Халык бирми аны суктырырга. Ә Батышны алып китәләр. Бауычак бай Тандау авылына. Менә ул анда сөргендә йөргән кебек йөри инде. Алып бара, сарыклар көтәргә куя. Сарыклар белән бергә яши торган була.
Батыш дигән бик матур түгәрәк күл бар хәзер анда. Шул күл тирәсендә көтә торган була ул сарыкларын. Ул бик матур була, бик оста биюче, бик оста җырчы була.
Күп еллар үтә. Әйтүкә Тармакүлдән китеп кала. Әйтүкә Тармакүлгә килгәндә шул 50 яшьләр тирәсенә җиткән кеше була инде. 1848 елларны Әйтүкә үлә. Әйтүкә үлеп өч ел булганнан соң, Батыш Тармакүлгә кайта. 1851 еллар була.
Бер вакытны минем әбиемә 12 яшьләр тирәсе була. "Дөрестән дә син Әйтүкәгә гашыйк булган идеңме", - дип сорый. "Яткан йөрәкне нишләп кузгаттың", - диеп җавап бирә Батыш, һич бернинди сүз әйтми. Кич яткан кеше төне буена күзенә йокы алмыйча иртәнге таңны шулай аттыра.
Әйтүкә үлә. Әйтүкәне күмгәнне Хөснетдин карт күрмәгән. Батыш озак еллар яши Әйтүкәдән соң. Картаеп үлә. Батыш үлгәннән соң, кабер казыган вакытта бер кабер килеп ачыла. Шул. "Хәзер инде күмәргә ярамый биредә, кабер ачылды". "Бу кемнең кабере булырга тиеш?" - дип киләләр муллага. Мулла барып күргәч, Әйтүкә кабере. "Чын гашыйк булганнар икән, ярар, бирегә үк күмәргә кирәк", - дип икесен алар бергә күмәләр.
Теге сораган вакытта Батыш болай әйтә: "Безне аерган Бауычак әллә кая китмәгән, кабере белән купкан. Каберенең өстенә бер үлән дә үсмәгән", - ди.
Әйтүкә
Җырның нотасы Вәйдә Нургалиева көйләвендә бирелә.
Нотага төшерүче һәм эшкәртүче Илгиз Кадыйров. Журнал өчен компьютерда Дания Арсланова җыйды. Бу мәкалә "Түгәрәк уен" журналында (2014, № 2) басылып чыкты.
Илгиз Кадыйровның Себер татарларының җыр-музыка сәнгатенә багышланган хезмәтләре
исемлеге
Илгиз Кадыйровның Себер татарларының җыр-музыка сәнгатенә...