tans1q commited on
Commit
602cfeb
1 Parent(s): e788a35

Updating the datasets

Browse files
This view is limited to 50 files because it contains too many changes.   See raw diff
Files changed (50) hide show
  1. ILLA/13_Оренбург.txt +4 -5
  2. ILLA/6 Мухаметзянова.txt +2 -2
  3. ILLA/Ахметзянов-Сайланма хезмәтләр.txt +6 -6
  4. ILLA/Исхаки-Избранные-2023.txt +0 -0
  5. ILLA/Кадыйров-Туй җырлары-2021.txt +0 -0
  6. ILLA/МММ-Оренбург-2021.txt +0 -0
  7. ILLA/МММ-УДМУРТИЯ -2021.txt +0 -0
  8. ILLA/Надыршина-2018.txt +3 -3
  9. ILLA/Татар матбугатында ТОркестан.txt +3 -3
  10. ILLA/Татар теле-2021.txt +3 -3
  11. ILLA/Ханзафаров-2022_merged.txt +0 -0
  12. ILLA/Харрасова-2018.txt +2 -2
  13. ILLA/Харрасова_Р-2017.txt +2 -2
  14. ILLA/Хувайда-2017.txt +0 -0
  15. ILLA/Шакурова-Әдәби әсәргә лингвистик анализ.txt +1 -1
  16. ILLA/Яхин-2018.txt +1 -1
  17. QU/2016-01.txt +0 -0
  18. QU/2016-02.txt +0 -0
  19. QU/2016-03.txt +0 -0
  20. QU/2016-04.txt +0 -0
  21. QU/2016-05.txt +0 -0
  22. QU/2016-06.txt +0 -0
  23. QU/2016-07.txt +0 -0
  24. QU/2016-08.txt +0 -0
  25. QU/2016-09.txt +0 -0
  26. QU/2016-10.txt +0 -0
  27. QU/2016-11.txt +0 -0
  28. QU/2016-12.txt +0 -0
  29. QU/2017-01.txt +0 -0
  30. QU/2017-02.txt +0 -0
  31. QU/2017-03.txt +0 -0
  32. QU/2017-04.txt +0 -0
  33. QU/2017-05.txt +0 -0
  34. QU/2017-06.txt +0 -0
  35. QU/2017-07.txt +0 -0
  36. QU/2017-08.txt +0 -0
  37. QU/2017-09.txt +0 -0
  38. QU/2017-10.txt +0 -0
  39. QU/2017-11.txt +0 -0
  40. QU/2017-12.txt +0 -0
  41. bylatypov/«Мотор» операциясе_tat.txt +43 -0
  42. bylatypov/Абдулла Алиш әкиятләре_tat.txt +0 -0
  43. bylatypov/Атилла_tat.txt +0 -0
  44. bylatypov/Чукмар белән Тукмар_tat.txt +12 -0
  45. bylatypov/Шайтан бар ул, бар!.._tat.txt +114 -0
  46. bylatypov/Шартламасын_tat.txt +70 -0
  47. bylatypov/Эстафета_tat.txt +40 -0
  48. bylatypov/Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән_tat.txt +25 -0
  49. bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt +0 -0
  50. bylatypov/Ян, учагым, ян_tat.txt +96 -0
ILLA/13_Оренбург.txt CHANGED
@@ -1,5 +1,4 @@
1
- Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ
2
- МИРАСЫБЫЗ
3
  Оренбург өлкәсе татарлары
4
 
5
  СӨЙЛИ ИКӘН ТАШЛАР ДА
@@ -483,7 +482,7 @@ XVIII гасырның 50 нче елларында Мәскәү трактын
483
  Башкортлар. Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче җирле халык, нинди милләттән булуына карамастан, башкортлар яки башкортлар-вотчинниклар дип атала башлыйлар. Казан өязенең көнчыгыш өлешендәге җир биләүчеләр Уфа ясагына (ул Казан ясагына караганда җиңелрәк була) күчкәч шулай ук Башкирия халкы булып китәләр һәм аларга карата да башкорт дигән административ атама кулланыла башлый. Өстенлекле сословие булганга күрә, башка сословие вәкилләре дә башкорт сословиесенә күчәргә тырышканнар (бу турыда әдәбиятны кара: Рамазанова, 2002; Исхаков, 2002 һ.б.). Тархан атамасы кебек үк, башкорт сословиесе дә Оренбург өлкәсендә сирәк күзәтелә.
484
  Типтәрләр Оренбург өлкәсендә шулай ук сирәк очрый. Күп кенә авылларда типтәр сүзен белмиләр дә. Бу социаль атама да, нигездә, Уфа өязеннән күчеп килүчеләр белән бәйле булса кирәк. Көньяк Урал далаларында күчеп йөргән башкортларның җирләренә утыручы крестьяннар припущенниклар дип аталулары мөмкин. Гомумән, бу җирләрдәге халыкларның тарихы җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый.
485
  Типтәр дигән атама рәсми сословие мәгънәсендә XVIII йөз урталарында кулланыла башлый. Бу сүз фарсыча дәфтәр сүзенең халык телендә таралган варианты, аның тагын девтяр дигән варианты да архив документларында теркәлеп калган (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 1198, 3 б.). Бу атама тагын "тептярской ясак", "девтярской ясак", "окладной тептярской ясак" дип тә аталган мондый ясакны башкортлар, ясаклы татарлар түләгән.
486
- Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәүл әтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль..."2. Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар.
487
  Фәндә билгеле булганча, санап чыгылган сословиеләр ХIХ гасыр уртасыннан "башкиры из тептярей" дип атала башлыйлар.
488
  Оренбург ө��кәсендәге татар сөйләшләре
489
  Сөйләшләрне өйрәнү тарихыннан. Татар диалектларын лингвистик география методы белән өйрәнү башлангач, Оренбург өлкәсен эченә алган квадратны яшь галимә З.Р. Садыйковага тапшыралар. Ул, күп санда экспедицияләр уздырып, бай материал туплауга ирешә.
@@ -1268,7 +1267,7 @@ XVIII гасыр татар әдәбиятына мәгърифәтчелек ф
1268
  - Әй, телке орлаган, - атя.
1269
  Әй, елыйм ышанып.
1270
  - Ник соң кертмәдең аны?
1271
- - Онытканмын, атя, атта - чанада. Төн эчендә телке орлаган әкиятне"1.
1272
  Әкиятче Бари бабайның улы Ришат Асяевның да күңелендә шул әкиятләр саклана. Ул аларны үзенең кыз-улларына да сөйли торган булган. Аларны күңел төпкелләреннән барлап балаларның балаларына сөйләргә кирәк. Буыннан-буынга тапшырыла барса, безнең халкыбызның авыз иҗаты, аерым алганда әкиятләре яшәр. Сөйләгәндә, һич югында, диктофонга яздырырга, яисә кәгазьгә төшерергә була.
1273
  1960 елгы экспедиция Яфар авылына да барып җиткән булса, безнең халык иҗаты фонды, шул исәптән әкиятләрнеке дә, тагы да баеган булыр иде. Бүгенге көндә Яфар авылында язып алынган материаллар шуны күрсәтте. Киләчәктә Яфар якларына янә бер экспедиция оештырылыр әле, бәлки.
1274
  Балалар фольклоры үрнәге буларак 3 алдавыч әкият, 2 әйтеш үрнәге, яңгыр теләү, берничә бишек җыры һ.б. язып алынды. Алдавыч әкиятләр чын әкият шикелле башланып китәләр һәм өчесе дә бер циклны тәшкил итәләр:
@@ -1276,7 +1275,7 @@ XVIII гасыр татар әдәбиятына мәгърифәтчелек ф
1276
  - Сүлә-сүлә.
1277
  Аннан тагы тотына сүләргә. Борын-борын заманда булган ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган мордадан. Хәзер сүлим уртадан.
1278
  Борын-борын заманда булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган казактан. Хәзер сүлим азактан. Шулай бәхетле генә яшәгәннәр, ди.
1279
- И шуның белән әкият беткән"1.
1280
  Әйтешләр дип балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр турында әйтәләр. Аларны капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала да башкара ала. Бишек җырларыннан башка, әйтешләр һ.б. балу багу поэзиясе үрнәкләре Яфар авылында гына очрады. Аларны Рәшит Асяевнең әнисе Рәмзә әбидән (90 яшь) ишеттек. Ул оныкларын кулга алу белән шуларны әйтә торган булган.
1281
  Язып алган әйтешнең "Төлке-Төләйман", "Төлке-Төләнтәй", "Төлке-Төләмби", "Аксак Төлке" кебек басылган вариантлары билгеле. Без язып алган "Төлке-Төләнби" әйтешенең иң якын варианты 1977 елда Мордва АССРның Темников районы Тархан авылында 9 яшьлек Рәшит Яфаевтан язып алынган һәм 1993 елда басылган.
1282
  Оренбург төбәгендә "Йокла, балам, йом күзең" һәм "АллаһуАл ла һу" бишек җырлары киң таралган. Аларның берничә вариантын теркәдек. Яфар авылында Әлфия Альберт кызы Асяевадан (1969 елгы) үзенчәлекле көе белән бергә бишек җыры язып алынды.
 
1
+ Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ
 
2
  Оренбург өлкәсе татарлары
3
 
4
  СӨЙЛИ ИКӘН ТАШЛАР ДА
 
482
  Башкортлар. Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче җирле халык, нинди милләттән булуына карамастан, башкортлар яки башкортлар-вотчинниклар дип атала башлыйлар. Казан өязенең көнчыгыш өлешендәге җир биләүчеләр Уфа ясагына (ул Казан ясагына караганда җиңелрәк була) күчкәч шулай ук Башкирия халкы булып китәләр һәм аларга карата да башкорт дигән административ атама кулланыла башлый. Өстенлекле сословие булганга күрә, башка сословие вәкилләре дә башкорт сословиесенә күчәргә тырышканнар (бу турыда әдәбиятны кара: Рамазанова, 2002; Исхаков, 2002 һ.б.). Тархан атамасы кебек үк, башкорт сословиесе дә Оренбург өлкәсендә сирәк күзәтелә.
483
  Типтәрләр Оренбург өлкәсендә шулай ук сирәк очрый. Күп кенә авылларда типтәр сүзен белмиләр дә. Бу социаль атама да, нигездә, Уфа өязеннән күчеп килүчеләр белән бәйле булса кирәк. Көньяк Урал далаларында күчеп йөргән башкортларның җирләренә утыручы крестьяннар припущенниклар дип аталулары мөмкин. Гомумән, бу җирләрдәге халыкларның тарихы җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый.
484
  Типтәр дигән атама рәсми сословие мәгънәсендә XVIII йөз урталарында кулланыла башлый. Бу сүз фарсыча дәфтәр сүзенең халык телендә таралган варианты, аның тагын девтяр дигән варианты да архив документларында теркәлеп калган (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 1198, 3 б.). Бу атама тагын "тептярской ясак", "девтярской ясак", "окладной тептярской ясак" дип тә аталган мондый ясакны башкортлар, ясаклы татарлар түләгән.
485
+ Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәүл әтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль...". Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар.
486
  Фәндә билгеле булганча, санап чыгылган сословиеләр ХIХ гасыр уртасыннан "башкиры из тептярей" дип атала башлыйлар.
487
  Оренбург ө��кәсендәге татар сөйләшләре
488
  Сөйләшләрне өйрәнү тарихыннан. Татар диалектларын лингвистик география методы белән өйрәнү башлангач, Оренбург өлкәсен эченә алган квадратны яшь галимә З.Р. Садыйковага тапшыралар. Ул, күп санда экспедицияләр уздырып, бай материал туплауга ирешә.
 
1267
  - Әй, телке орлаган, - атя.
1268
  Әй, елыйм ышанып.
1269
  - Ник соң кертмәдең аны?
1270
+ - Онытканмын, атя, атта - чанада. Төн эчендә телке орлаган әкиятне".
1271
  Әкиятче Бари бабайның улы Ришат Асяевның да күңелендә шул әкиятләр саклана. Ул аларны үзенең кыз-улларына да сөйли торган булган. Аларны күңел төпкелләреннән барлап балаларның балаларына сөйләргә кирәк. Буыннан-буынга тапшырыла барса, безнең халкыбызның авыз иҗаты, аерым алганда әкиятләре яшәр. Сөйләгәндә, һич югында, диктофонга яздырырга, яисә кәгазьгә төшерергә була.
1272
  1960 елгы экспедиция Яфар авылына да барып җиткән булса, безнең халык иҗаты фонды, шул исәптән әкиятләрнеке дә, тагы да баеган булыр иде. Бүгенге көндә Яфар авылында язып алынган материаллар шуны күрсәтте. Киләчәктә Яфар якларына янә бер экспедиция оештырылыр әле, бәлки.
1273
  Балалар фольклоры үрнәге буларак 3 алдавыч әкият, 2 әйтеш үрнәге, яңгыр теләү, берничә бишек җыры һ.б. язып алынды. Алдавыч әкиятләр чын әкият шикелле башланып китәләр һәм өчесе дә бер циклны тәшкил итәләр:
 
1275
  - Сүлә-сүлә.
1276
  Аннан тагы тотына сүләргә. Борын-борын заманда булган ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган мордадан. Хәзер сүлим уртадан.
1277
  Борын-борын заманда булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган казактан. Хәзер сүлим азактан. Шулай бәхетле генә яшәгәннәр, ди.
1278
+ И шуның белән әкият беткән".
1279
  Әйтешләр дип балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр турында әйтәләр. Аларны капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала да башкара ала. Бишек җырларыннан башка, әйтешләр һ.б. балу багу поэзиясе үрнәкләре Яфар авылында гына очрады. Аларны Рәшит Асяевнең әнисе Рәмзә әбидән (90 яшь) ишеттек. Ул оныкларын кулга алу белән шуларны әйтә торган булган.
1280
  Язып алган әйтешнең "Төлке-Төләйман", "Төлке-Төләнтәй", "Төлке-Төләмби", "Аксак Төлке" кебек басылган вариантлары билгеле. Без язып алган "Төлке-Төләнби" әйтешенең иң якын варианты 1977 елда Мордва АССРның Темников районы Тархан авылында 9 яшьлек Рәшит Яфаевтан язып алынган һәм 1993 елда басылган.
1281
  Оренбург төбәгендә "Йокла, балам, йом күзең" һәм "АллаһуАл ла һу" бишек җырлары киң таралган. Аларның берничә вариантын теркәдек. Яфар авылында Әлфия Альберт кызы Асяевадан (1969 елгы) үзенчәлекле көе белән бергә бишек җыры язып алынды.
ILLA/6 Мухаметзянова.txt CHANGED
@@ -57,7 +57,7 @@ XVI йөз урталарыннан казан татарлары эпик яд
57
  Бүгенге көндә фольклористикада фольклор һәм постфольклор, шулай ук язма фольклор термины кулланылышта булып, таралышы гына түгел, гомумән яшәү формасы язмачылык белән бәйле китаби эпос күренеше шушы төшенчә эчендә дә карала башлады. Язмачылык белән бәйле фольклор ядкарьләре барысы да бүген дөнья һәм рус фольклористикасында зур кызыксыну уята, сөйләмә һәм китаби традицияләрнең типологиясе һәм үзара бәйләнешләре җәһәтеннән актив өйрәнеләләр. Мондый категориягә милли фольклористикаларда төрле термин белән ныгыган истәлекләр карый. Әйтик, мифографиядән алып елъязмачылык, сәяхәтнамәләр, шәһәр демократик әдәбияты, телдән телгә күчә торган әдәбият (изустная литература), халык китабы, "парафольклор" язмачылык, төш юрау китаплары, төрле дидактик һ.б. характердагы кулъязма җыентыклар, наив әдәбият, әдәби сюжетларның сөйләмгә күчерелгән вариантлары (устные переложения), әдәби әкиятләр, автор поэзиясеннән үзгәртелеп, халык теленә күчкән әсәрләр, җыр дәфтәрләре, китаби эпос һәм "ясалма", ягъни махсус барлыкка китерелгән китаби эпоска кадәр булган әсәрләр шундыйлардан. Язма культура һәм фольклор төшенчәләрен гомумән колачлый торган әлеге өлкә бик киң, үтә бай һәм һәр халык өчен гаять индивидуаль. Индивидуальлек бу төр әсәрләрнең бер халыкта булып, икенчеләрдә бөтенләй булмау мөмкинлегендә, бер үк яисә охшаш күренешләрнең төрлечә аталышында, бу ядкарьләрнең фольклор белән бәйләнешендәге үзенчәлекләрдә, тарихи нигезләрендә, структурасында, стилендә, типологиясендә, семиотикасында һ.б. чагыла. Безнең халыкның китаби дастаннары да - әлеге зур өлкәнең әһәмиятле бер буыны.
58
  Дөнья, шул исәптән рус һәм башка милләт галимнәренең фәнни- теоретик концепцияләрендә эпик стиль һәм эпик семантика һәрвакыт конкрет тарихи җирлек белән бәйләп каралырга тиеш дигән фикер уздырылган. Эпик стильне һәм эпик семантикага хас сыйфатларның төп җирлеген географик, милли, социаль, хронологик пландагы тарихи нигез барлыкка китерә, китаби эпосның төп асылын билгеләүдә дә әлеге нигез турыдан- туры роль уйный. Шуннан чыгып, әгәр халыкның китаби эпосы яисә китаби дастаны бар икән, аның үз йөзе, үз характеры һәм типлары һәр очракта индивидуаль билгеләнә. Эпос үзенчәлекле милли традицияләрдә изоляцияләнгән хәлдә үсми, әлбәттә, һәр халыкның эпик иҗаты тирәюньдәге башка халыкларның шундый ук һәм шуңа охшаш иҗаты белән һәм гомумән әдәби-фольклор процесслары белән гаять тыгыз бәйләнеш тота. Шулай булуга карамастан, әйтик, монгол халыклары эпосын фәнни яктырткан кысалар татар халкына хас дастани эпос үзенчәлекләренә дә туры килә дип әйтеп булмый. Эпос жанрының төрләре, сәнгатьчә эчтәлеге, продуктивлыгы, сюжет-тематикасының күптөрлелеге һәр очракта барлык принципларны бер ноктага җыеп бетерүне тәэмин итә алмаска да мөмкин. Китаби дастаннар формалашу, барлыкка килү һәм үсеш алу мәсьәләсенә мөнәсәбәттә дә бу шулай.
59
  Китап культурасының бер өлешенә әверелү - халыкның тормыш-яшәү рәвеше йогынтысында татар дастаннарында ныгып урнашкан милли характерга ия күренеш. Якут, тува, хакасларда, алтай төркиләрендә, бурят-монголларда, Кавказ халыкларында, шул исәптән карачай-балкарларда һ.б. халыкларда соңгы көннәргәчә эпосны музыка коралында уйнап (кубыз, саз, чатхан, татхан, дутар, думбра, топшур, комус, кифара һ.б.), ярым көйләп яки музыкаль речетатив белән башкару үрнәге сакланып килә. Мондый төр иҗат әлеге һ.б. халыкларда электә билгеле бер йола контекстында башкарылган һәм аудитория эпосны шушы эш белән махсус шөгыльләнүче талант иясе - чичән авызыннан ишеткән. Әйтик, кыргызлар һәм казакълар атаклы "Манас", "Кобланды"ны яу алдыннан билгеле максатларда сугышчылары каршында башкарулары, тува, хакасларның шулай ук эпос әйтүне ыруг-кабилә сунарчылары алдында тайгада оештырулары жанрның йола үтәү белән тыгыз керешкәнлеге хакында сөйли.
60
- Ә менә безнең чичәннәр иҗатына килсәк, биредә эпос жанрында йоладан аерылганлык шактый иртә чорлардан ук күзәтелә. Күләмле әсәрне халык алдында билгеле бер йолага бәйле рәвештә көйләп әйтү казан татарларында популяр булмаган. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Казанны яудан сакларга әзерләнгәндә, мәсәлән, татарларның чичән-башкаручыдан эпос-дастан көйләтүләре документаль дәрәҗәдә беркайда да теркәлмәгән, мондый вакыйгалар уңаеннан ул чорда биредә, әйтик, П. Рычков мәгълүматларына нигезләнеп, музыка уйнату гадәте генә гамәлдә булуын беләбез. Бу факт XVI йөз башында ук инде казан татарларының эпосның сөйләмә төреннән ерагаюы хакында искәртә. Ә чичәнлек исә казан татарларында иң беренче чиратта дастан жанрында түгел, башка функциядә ачылган. Татар халкында гомумтөрки чичән образлары сакланган. Мәсәлән, Җирән чичән, Сыпра (Субра) җырау, Җамукай чичән. Аларның булуы хакында мәгълүматны безгә китереп җиткерүче - Н. Исәнбәт. Идел-Урал төбәге шагыйрь-импровизаторлары саналган Әсән Кайгы (XV гасыр), Казтуган җырау (XV гасыр), Дусмәмбәт җырау (XV гасыр ахыры - XVI гасыр башы), Чалгиз (Шалкиз) җырау (XV гасыр ахыры - 1560 нчы еллар)ның безнең көннәргә бик аз санда гына һәм нигездә өзекләр булып килеп җиткән әсәрләрен яисә соңгы чорның исемнәре ачыкланган, әмма популярлашмаган тарихи чичәннәреннән Сабирҗан акын (Мәңгәр авылыннан), Байчыгави (Лаеш ягыннан), Кәшшәфетдин Шаһимәрдән Минзәләви (Минзәлә өязе Сөлек авылыннан) һәм тагын берничә шәхесне күрсәтергә мөмкин. Аларның репертуары халык җырлары, афоризмнар, әкиятләргә гаять бай, еш кына дастан текстының шигъри өлешен я каһарманның җырын көйләп-сөйләп бирәләр. Ә айлар буе эпос әйтү традициясе һәм репертуарында күләмле дастаннар булган чичәннәр иҗаты Идел буе татарларында үсеш алмаган. "Татар халык иҗаты. Дастаннар"1 җыентыгына кушымта рәвешендә бирелгән көй үрнәкләренең "Алыпмәмшән", "Кузы Көрпәч", "Сәйфелмөлек", "Йосыф китабы", "Таһир җыры", "Бүз егет"тән эпик җыр һ.б. дастаннарның өзекләреннән генә гыйбарәт булуы мәгълүм. Бездә мондый иҗатчылар турында "җыр өлешләрен көйләп әйтә" яисә "дастанның шигъри өлешеннән берничә куплетны телдән әйтеп бирә" кебек байлыктан артыграк уңышыбыз бар дип әйтү кыен. Моның сәбәпләре - казан татарлары дастан жанрының буыннан-буынга язмача тапшырылуга корылган булуында һәм китаби дастан категориясенә керә торган әсәрләрдә башкаручы-импровизатор вазыйфаларына ихтыяҗның инде тулысынча югалып бетүендә. Шуңа күрә башка кардәш халыкларда импровизатор иҗаты буларак таралган дастаннарның казан татарлары версияләре безнең җирлектә күбесенчә китаби формага күчеп, янә бер төрле яшәү рәвеше алганнар. Китаби дастанга өстенлек биргән күчерүче-иҗатчылар исә мәгълүм сюжетлы дастанның әллә ничә яңа милли вариантын барлыкка китергәннәр.
61
  Бу уңайдан галим Ф. Урманчеевның түбәндәге фикере шактый әһәмиятле: "Билгеле булганча, татар халкы, бигрәк тә Урта Идел татарлары, элек-электән язма мәдәнияткә ия китаби халык булган. Бу якта күләмле шигъри дастаннар, күрәсең, булмаган яки булып та онытылган. Шуның нәтиҗәсендә Идел буе татарларында, беренчедән, төрки дастаннарга тартым, зур күләмле тылсымлы һәм батырлык әкиятләре зур бер иҗади егәр белән үсеп китсәләр, икенчедән, китаби дастаннар киң урын ала".
62
  Татар китаби дастанының да беренчел чыганагы бар, фактта ул - халыктан. Дастанны буыннан-буынга җиткерүче ролен үтәүче информант та, әлбәттә, булган. Әмма казан татарлары дастан жанры информанты гадәттәге ашуг, бахшы, сәсән, манасчы белән чагыштыр ганда шактый үзгә функция үти. Ул күбрәк - текстны язып таратучы иҗатчы-дастанчы. Кулъязма дастан күчермәләрендәге вариантлылык - күп очракта нәкъ менә шушы күчерүченең иҗади мөмкинлекләре нәтиҗәсе.
63
  Казан татарларында бу вазыйфаны гадәттәгечә ашуг, манас чы, олонхосут кебек талантлы, халык шигыренә нигезләнеп зур текст әйтә белүче оста, грамотасыз халык вәкиле түгел, ә укымышлы кеше - мулла, мәдрәсә шәкерте һ.б. үти торган булган. Кайсы катлам аудиториясен күздә тотып иҗат ителгән булуына карамастан, дастан тексты язма мәдәният белән таныш һәм шуның белән турыдан-туры шөгыльләнүче кулыннан, әлбәттә, кайбер китаби үзгәрешләр кичереп таралган. Бу - татар язма- китаби дастаннарына хас иң характерлы билгеләрнең берсе. Ә инде казан татарларында дастанны халыкка җиткерүчеләрнең нинди исем белән аталуына килгәндә, бу мәгънәне белдерә торган сүзнең кулланылышы биредә үтә пассив, махсус термин юк дәрәҗәсендә.
@@ -199,7 +199,7 @@ I бүлек
199
  "Каһарман Катил"дәге Һушән шаһка килсәк, чыгышы белән ул - Синҗак дигән мәмләкәттән, шул мәмләкәтнең данлыклы падишаһы. Гаделлеге, акыллылыгы һәм дә бик баһадир булуы белән күп шөЛһр.Мәт казанган. Һиндстаннан кала җир йөзенең барлык падишаһлары моңа буйсынган. "Хәтта ��оның мөһаятеннән (хәзерлекле булуыннан. -.) куркып, күп падишаһлар җирләрен ташлап, әллә кайларга, дөньяның бер почмагына качканнар". Фарсыларның үзләренең махсус чакыруы буенча, үз урынына улы Һайланны калдырып, Һушән шаһ Фарсы тәхетенә килә. Дастанда Синҗак җире Фарсы җиреннән берничә көнлек юл буларак сурәтләнгән. Фарсы тәхетендә Һушән шаһның күп яхшы гамәлләр кылып иЛд.аМрә итүе турында сөйләнә. Әмма төп максат - һиндләрне җиңеп, биредә ислам урнаштыру. Һушән шаһ, "Аллаһының һидаяте (дөрес юлы. -.) ярдәмендә, Фарсы иленең искиткеч батыр лары һәм "куәтле, кырмыскадан күп" гаскәре белән, бу көрәштә дә җиңү яулый, озак еллар гаделлек белән хакимлек итеп, дөнья куя.
200
  Димәк, Хушанга да, Һушән шаһ та - бөтен дөнья белән идарә итүчеләр. Авеста герое моны Ахура-Мазда кушуы белән башкарса, Һушән шаһ идарәсе исә - Аллаһының багучылар аркылы беленгән язганын үтәүче. Ахура-Мазда тарафдары буларак, Хушангага барлык уңай сыйфатлар хас. Моңа бәрабәр Һушән шаһ та - идеаль патша. Борынгы Шәрекътән килә торган идея буларак, борынгы төрки-татар әдәбиятында да тугрылыклы идеаль идарәче образының гаять популяр булуы мәгълүм. "Каһарман Катил" дастанында Һушән шаһка хас барлык билгеләрнең Авеста герое билгеләренә барып тоташуын һәм хәтта исемнәренең дә бер төрле яңгырашта булуын һич тә очраклылык буларак кына бәяләп үтү мөмкин түгел.
201
  Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар китаби дастаны һәм зәрдөштлек дине китабы - Авестадагы бу параллельләр борынгы Иран эпосыннан үсеп чыккан фарсы "Каһарманнамә"сендә сакланып калган архаик персонажлардан ук килә. Бу исә әсәрнең нигезендә берничә мең еллар элек булган эпик сюжетларга, ягъни Авестага ук барып тоташа торган катламның да булуын дәлилли. Хәлбуки татар версиясендә инде бу сыйфатлар чыганак текстка тугрылык рәвешендә генә китерелгәннәр. Әсәрдә Һушән шаһның төп чыгышы нәрсәгә һәм кемгә барып тоташуга әһәмият бирмәстән, бу персонаж бөтенләй башка кыйммәтләр күзлегеннән тасвирланган. Шуңа күрә "Каһарман Катил" дастанында очрый торган төрле пластларның фольклор контаминациясен бик нык кичергән, кайбер очракларда хәтта символик дәрәҗәдә генә сакланып калган булуын истә тоту зарур.
202
- Дастанда сурәтләнгән Һушән шаһ мәсьәләсендә тарихта янә бер гаҗәеп охшашлык үзенә җәлеп итә. Аңа галим М. Әхмәтҗанов игътибар иткән. Галим атаклы төрек сәяхәтчесе һәм язучысы Әүлия Чәләбинең (XVII йөз урталары) Һушән шаһ мәсьәләсенә бик якын мөнәсәбәте булган хәбәрләр язып калдыруына әһәмият биргән. Рус теленә тәрҗемә ителгән китаптан алынган әлеге мөһим хәбәрләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: "По поводу древних гробниц города Сарая. Отметим, во-первых, что почитаемые гробницы членов общины Мухаммеда и прочих пророков находятся вне города, в стороне кыблы. Среди них прежде всего назовем древнюю гробницу Хушенгшаха, находящуюся к югу от города, в земляном холмике, �� отдалении от реки Волги. Ее почитают, говоря, что Хушенг-шах был пророком мусульманского населения этой страны и наряду с этим - других мусульман. Со всех четырех сторон она обнесена высокой стеной, точно крепость. Длина самой могилы - 70 шагов. В том конце, где голова, поставлен вертикально столб, который едва обхватят три человека. В том конце, где ноги - колонна из белого мрамора. На этой колонне имеется своеобразная надпись, словно печать, и древним письмом изложены все обстоятельства жизни покойного: "Я был падишахом, который правил 40 лет,1 благоденствовал 500 лет и первым водрузил корону себе на голову".
203
  Бу каберлекне күргән һәм аның хакында тарихи риваять характерындагы хәбәрләр язып калдырган Әүлия Чәләбинең Дәште кыпчак далаларына сәяхәте 1641-1642 һәм 1666-1667 елларда булганлыгы мәгълүм. Риваятьләрдә хәбәр ителгән мәгълүматлар "Каһарман Катил" дастаны рухына һәм андагы вакыйгаларны үз тирәсенә туплаган Һушән шаһ образына гаять дәрәҗәдә туры килә. Бу борынгы хәбәрләр үз эченә төрки кабиләләрнең борынгы чорда бик киң географик таралышы мәсьәләләренә үк барып тоташа торган үтә кызыклы һәм бәхәсле тарихи проблемаларны кузгата.
204
  Хәзер әлеге ике фикерне бер ноктага туплыйк: Авеста Хушангасының да, Дәште кыпчак далалары Хушан шаһының да бер үк шәхес булулары әлегә тарихчылар тарафыннан исбатланган факт булмаса да, моны игътибарсыз калдырып яисә инкарь итеп тә булмый. Дастанның әкияти-мифологик өлешендә Һиһатия далалары турында телгә алына. Шул ук Әүлия Чәләби исә Һиһатиянең Дәште Кыпчакның синонимы б��луын күрсәтеп уза: "А во времена Чисгисхана во всех концах Дешти Кыпчака - т.е. Хейхат имелось 170 к рупных городов. Ныне среди их руин разбивают свои стоянки и кочуют калмыцкие шахи - Тайша шах и Мончак шах с двумястами тысячами кочевых стойбищ. Все упомянутые города разрушил могучий Тимурхан". Үз заманында Дәште Кыпчак гаять киң территорияне биләгән. Дәште Кыпчак - Иртеш елгасыннан Дунай елгасына чаклы, Балхаш күленнән Сыр-Дәрьяның түбән агымына, аннан Кырымга хәтле сузылган, Идел буе Болгары белән рус кенәзлекләре чигенә кадәр булган кыпчаклар яшәгән җир-далаларның XI-XV йөзләрдә гарәп-фарсы тарихи язмаларында кулланылган атамасы, 1240 еллардан Алтын Урда биләмәсе. IX-X һәм хәтта аңа кадәрге үк Иран - Урта Азия территорияләре картасында да Сыр-Дәрья тирәсеннән башланган шактый зур күрше биләмәләрнең Хихат сүзе белән күрсәтелгән булуы игътибарга лаек. "Каһарман Катил"нең иң төп персонажы Һушән шаһның әүвәл Авестада сурәтләнеп, соңрак, легендалар нигезендә Дәште Кыпчак падишаһына әверелдерелгән шәхеснең прототибы булуы бик ихтимал. Дастанның географик ареалы һәм хронологик тирәнлеге үз эчтәлегенә мондый бәйләнешне иркен сыйдыра. Һушән шаһның Фарсы җиренә читтән китерелгән шөһрәтле падишаһ булу факты исә моны янә бер кат раслый.
205
  Нәтиҗә ясап әйткәндә, "Каһарман Катил" Һушән шаһының Авеста персонажы Хушанга падишаһ белән дә, кабере Кыпчак далаларында табылуы турында мәгълүматлар сакланган падишаһ Хушан-шаһ белән дә зур уртаклыкка ия булуы дастанның тарихи һәм географик масштабын тагын да ачыграк күзалларга мөмкинлек тудыра. Әмма биредә дан-шөһрәтле, җиңүче Һушән шаһның исламны берләштерү идеясен тормышка ашыру өчен кулланылган дастани персонаж булуын да истән чыгарырга ярамый. Борынгы язма чыганакларга яисә реаль тарих вакыйгаларына никадәр генә якынайган булуына карамастан, дастандагы Һушән шаһ ул - гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән тамырлы шартлы образ.
 
57
  Бүгенге көндә фольклористикада фольклор һәм постфольклор, шулай ук язма фольклор термины кулланылышта булып, таралышы гына түгел, гомумән яшәү формасы язмачылык белән бәйле китаби эпос күренеше шушы төшенчә эчендә дә карала башлады. Язмачылык белән бәйле фольклор ядкарьләре барысы да бүген дөнья һәм рус фольклористикасында зур кызыксыну уята, сөйләмә һәм китаби традицияләрнең типологиясе һәм үзара бәйләнешләре җәһәтеннән актив өйрәнеләләр. Мондый категориягә милли фольклористикаларда төрле термин белән ныгыган истәлекләр карый. Әйтик, мифографиядән алып елъязмачылык, сәяхәтнамәләр, шәһәр демократик әдәбияты, телдән телгә күчә торган әдәбият (изустная литература), халык китабы, "парафольклор" язмачылык, төш юрау китаплары, төрле дидактик һ.б. характердагы кулъязма җыентыклар, наив әдәбият, әдәби сюжетларның сөйләмгә күчерелгән вариантлары (устные переложения), әдәби әкиятләр, автор поэзиясеннән үзгәртелеп, халык теленә күчкән әсәрләр, җыр дәфтәрләре, китаби эпос һәм "ясалма", ягъни махсус барлыкка китерелгән китаби эпоска кадәр булган әсәрләр шундыйлардан. Язма культура һәм фольклор төшенчәләрен гомумән колачлый торган әлеге өлкә бик киң, үтә бай һәм һәр халык өчен гаять индивидуаль. Индивидуальлек бу төр әсәрләрнең бер халыкта булып, икенчеләрдә бөтенләй булмау мөмкинлегендә, бер үк яисә охшаш күренешләрнең төрлечә аталышында, бу ядкарьләрнең фольклор белән бәйләнешендәге үзенчәлекләрдә, тарихи нигезләрендә, структурасында, стилендә, типологиясендә, семиотикасында һ.б. чагыла. Безнең халыкның китаби дастаннары да - әлеге зур өлкәнең әһәмиятле бер буыны.
58
  Дөнья, шул исәптән рус һәм башка милләт галимнәренең фәнни- теоретик концепцияләрендә эпик стиль һәм эпик семантика һәрвакыт конкрет тарихи җирлек белән бәйләп каралырга тиеш дигән фикер уздырылган. Эпик стильне һәм эпик семантикага хас сыйфатларның төп җирлеген географик, милли, социаль, хронологик пландагы тарихи нигез барлыкка китерә, китаби эпосның төп асылын билгеләүдә дә әлеге нигез турыдан- туры роль уйный. Шуннан чыгып, әгәр халыкның китаби эпосы яисә китаби дастаны бар икән, аның үз йөзе, үз характеры һәм типлары һәр очракта индивидуаль билгеләнә. Эпос үзенчәлекле милли традицияләрдә изоляцияләнгән хәлдә үсми, әлбәттә, һәр халыкның эпик иҗаты тирәюньдәге башка халыкларның шундый ук һәм шуңа охшаш иҗаты белән һәм гомумән әдәби-фольклор процесслары белән гаять тыгыз бәйләнеш тота. Шулай булуга карамастан, әйтик, монгол халыклары эпосын фәнни яктырткан кысалар татар халкына хас дастани эпос үзенчәлекләренә дә туры килә дип әйтеп булмый. Эпос жанрының төрләре, сәнгатьчә эчтәлеге, продуктивлыгы, сюжет-тематикасының күптөрлелеге һәр очракта барлык принципларны бер ноктага җыеп бетерүне тәэмин итә алмаска да мөмкин. Китаби дастаннар формалашу, барлыкка килү һәм үсеш алу мәсьәләсенә мөнәсәбәттә дә бу шулай.
59
  Китап культурасының бер өлешенә әверелү - халыкның тормыш-яшәү рәвеше йогынтысында татар дастаннарында ныгып урнашкан милли характерга ия күренеш. Якут, тува, хакасларда, алтай төркиләрендә, бурят-монголларда, Кавказ халыкларында, шул исәптән карачай-балкарларда һ.б. халыкларда соңгы көннәргәчә эпосны музыка коралында уйнап (кубыз, саз, чатхан, татхан, дутар, думбра, топшур, комус, кифара һ.б.), ярым көйләп яки музыкаль речетатив белән башкару үрнәге сакланып килә. Мондый төр иҗат әлеге һ.б. халыкларда электә билгеле бер йола контекстында башкарылган һәм аудитория эпосны шушы эш белән махсус шөгыльләнүче талант иясе - чичән авызыннан ишеткән. Әйтик, кыргызлар һәм казакълар атаклы "Манас", "Кобланды"ны яу алдыннан билгеле максатларда сугышчылары каршында башкарулары, тува, хакасларның шулай ук эпос әйтүне ыруг-кабилә сунарчылары алдында тайгада оештырулары жанрның йола үтәү белән тыгыз керешкәнлеге хакында сөйли.
60
+ Ә менә безнең чичәннәр иҗатына килсәк, биредә эпос жанрында йоладан аерылганлык шактый иртә чорлардан ук күзәтелә. Күләмле әсәрне халык алдында билгеле бер йолага бәйле рәвештә көйләп әйтү казан татарларында популяр булмаган. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Казанны яудан сакларга әзерләнгәндә, мәсәлән, татарларның чичән-башкаручыдан эпос-дастан көйләтүләре документаль дәрәҗәдә беркайда да теркәлмәгән, мондый вакыйгалар уңаеннан ул чорда биредә, әйтик, П. Рычков мәгълүматларына нигезләнеп, музыка уйнату гадәте генә гамәлдә булуын беләбез. Бу факт XVI йөз башында ук инде казан татарларының эпосның сөйләмә төреннән ерагаюы хакында искәртә. Ә чичәнлек исә казан татарларында иң беренче чиратта дастан жанрында түгел, башка функциядә ачылган. Татар халкында гомумтөрки чичән образлары сакланган. Мәсәлән, Җирән чичән, Сыпра (Субра) җырау, Җамукай чичән. Аларның булуы хакында мәгълүматны безгә китереп җиткерүче - Н. Исәнбәт. Идел-Урал төбәге шагыйрь-импровизаторлары саналган Әсән Кайгы (XV гасыр), Казтуган җырау (XV гасыр), Дусмәмбәт җырау (XV гасыр ахыры - XVI гасыр башы), Чалгиз (Шалкиз) җырау (XV гасыр ахыры - 1560 нчы еллар)ның безнең көннәргә бик аз санда гына һәм нигездә өзекләр булып килеп җиткән әсәрләрен яисә соңгы чорның исемнәре ачыкланган, әмма популярлашмаган тарихи чичәннәреннән Сабирҗан акын (Мәңгәр авылыннан), Байчыгави (Лаеш ягыннан), Кәшшәфетдин Шаһимәрдән Минзәләви (Минзәлә өязе Сөлек авылыннан) һәм тагын берничә шәхесне күрсәтергә мөмкин. Аларның репертуары халык җырлары, афоризмнар, әкиятләргә гаять бай, еш кына дастан текстының шигъри өлешен я каһарманның җырын көйләп-сөйләп бирәләр. Ә айлар буе эпос әйтү традициясе һәм репертуарында күләмле дастаннар булган чичәннәр иҗаты Идел буе татарларында үсеш алмаган. "Татар халык иҗаты. Дастаннар" җыентыгына кушымта рәвешендә бирелгән көй үрнәкләренең "Алыпмәмшән", "Кузы Көрпәч", "Сәйфелмөлек", "Йосыф китабы", "Таһир җыры", "Бүз егет"тән эпик җыр һ.б. дастаннарның өзекләреннән генә гыйбарәт булуы мәгълүм. Бездә мондый иҗатчылар турында "җыр өлешләрен көйләп әйтә" яисә "дастанның шигъри өлешеннән берничә куплетны телдән әйтеп бирә" кебек байлыктан артыграк уңышыбыз бар дип әйтү кыен. Моның сәбәпләре - казан татарлары дастан жанрының буыннан-буынга язмача тапшырылуга корылган булуында һәм китаби дастан категориясенә керә торган әсәрләрдә башкаручы-импровизатор вазыйфаларына ихтыяҗның инде тулысынча югалып бетүендә. Шуңа күрә башка кардәш халыкларда импровизатор иҗаты буларак таралган дастаннарның казан татарлары версияләре безнең җирлектә күбесенчә китаби формага күчеп, янә бер төрле яшәү рәвеше алганнар. Китаби дастанга өстенлек биргән күчерүче-иҗатчылар исә мәгълүм сюжетлы дастанның әллә ничә яңа милли вариантын барлыкка китергәннәр.
61
  Бу уңайдан галим Ф. Урманчеевның түбәндәге фикере шактый әһәмиятле: "Билгеле булганча, татар халкы, бигрәк тә Урта Идел татарлары, элек-электән язма мәдәнияткә ия китаби халык булган. Бу якта күләмле шигъри дастаннар, күрәсең, булмаган яки булып та онытылган. Шуның нәтиҗәсендә Идел буе татарларында, беренчедән, төрки дастаннарга тартым, зур күләмле тылсымлы һәм батырлык әкиятләре зур бер иҗади егәр белән үсеп китсәләр, икенчедән, китаби дастаннар киң урын ала".
62
  Татар китаби дастанының да беренчел чыганагы бар, фактта ул - халыктан. Дастанны буыннан-буынга җиткерүче ролен үтәүче информант та, әлбәттә, булган. Әмма казан татарлары дастан жанры информанты гадәттәге ашуг, бахшы, сәсән, манасчы белән чагыштыр ганда шактый үзгә функция үти. Ул күбрәк - текстны язып таратучы иҗатчы-дастанчы. Кулъязма дастан күчермәләрендәге вариантлылык - күп очракта нәкъ менә шушы күчерүченең иҗади мөмкинлекләре нәтиҗәсе.
63
  Казан татарларында бу вазыйфаны гадәттәгечә ашуг, манас чы, олонхосут кебек талантлы, халык шигыренә нигезләнеп зур текст әйтә белүче оста, грамотасыз халык вәкиле түгел, ә укымышлы кеше - мулла, мәдрәсә шәкерте һ.б. үти торган булган. Кайсы катлам аудиториясен күздә тотып иҗат ителгән булуына карамастан, дастан тексты язма мәдәният белән таныш һәм шуның белән турыдан-туры шөгыльләнүче кулыннан, әлбәттә, кайбер китаби үзгәрешләр кичереп таралган. Бу - татар язма- китаби дастаннарына хас иң характерлы билгеләрнең берсе. Ә инде казан татарларында дастанны халыкка җиткерүчеләрнең нинди исем белән аталуына килгәндә, бу мәгънәне белдерә торган сүзнең кулланылышы биредә үтә пассив, махсус термин юк дәрәҗәсендә.
 
199
  "Каһарман Катил"дәге Һушән шаһка килсәк, чыгышы белән ул - Синҗак дигән мәмләкәттән, шул мәмләкәтнең данлыклы падишаһы. Гаделлеге, акыллылыгы һәм дә бик баһадир булуы белән күп шөЛһр.Мәт казанган. Һиндстаннан кала җир йөзенең барлык падишаһлары моңа буйсынган. "Хәтта ��оның мөһаятеннән (хәзерлекле булуыннан. -.) куркып, күп падишаһлар җирләрен ташлап, әллә кайларга, дөньяның бер почмагына качканнар". Фарсыларның үзләренең махсус чакыруы буенча, үз урынына улы Һайланны калдырып, Һушән шаһ Фарсы тәхетенә килә. Дастанда Синҗак җире Фарсы җиреннән берничә көнлек юл буларак сурәтләнгән. Фарсы тәхетендә Һушән шаһның күп яхшы гамәлләр кылып иЛд.аМрә итүе турында сөйләнә. Әмма төп максат - һиндләрне җиңеп, биредә ислам урнаштыру. Һушән шаһ, "Аллаһының һидаяте (дөрес юлы. -.) ярдәмендә, Фарсы иленең искиткеч батыр лары һәм "куәтле, кырмыскадан күп" гаскәре белән, бу көрәштә дә җиңү яулый, озак еллар гаделлек белән хакимлек итеп, дөнья куя.
200
  Димәк, Хушанга да, Һушән шаһ та - бөтен дөнья белән идарә итүчеләр. Авеста герое моны Ахура-Мазда кушуы белән башкарса, Һушән шаһ идарәсе исә - Аллаһының багучылар аркылы беленгән язганын үтәүче. Ахура-Мазда тарафдары буларак, Хушангага барлык уңай сыйфатлар хас. Моңа бәрабәр Һушән шаһ та - идеаль патша. Борынгы Шәрекътән килә торган идея буларак, борынгы төрки-татар әдәбиятында да тугрылыклы идеаль идарәче образының гаять популяр булуы мәгълүм. "Каһарман Катил" дастанында Һушән шаһка хас барлык билгеләрнең Авеста герое билгеләренә барып тоташуын һәм хәтта исемнәренең дә бер төрле яңгырашта булуын һич тә очраклылык буларак кына бәяләп үтү мөмкин түгел.
201
  Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар китаби дастаны һәм зәрдөштлек дине китабы - Авестадагы бу параллельләр борынгы Иран эпосыннан үсеп чыккан фарсы "Каһарманнамә"сендә сакланып калган архаик персонажлардан ук килә. Бу исә әсәрнең нигезендә берничә мең еллар элек булган эпик сюжетларга, ягъни Авестага ук барып тоташа торган катламның да булуын дәлилли. Хәлбуки татар версиясендә инде бу сыйфатлар чыганак текстка тугрылык рәвешендә генә китерелгәннәр. Әсәрдә Һушән шаһның төп чыгышы нәрсәгә һәм кемгә барып тоташуга әһәмият бирмәстән, бу персонаж бөтенләй башка кыйммәтләр күзлегеннән тасвирланган. Шуңа күрә "Каһарман Катил" дастанында очрый торган төрле пластларның фольклор контаминациясен бик нык кичергән, кайбер очракларда хәтта символик дәрәҗәдә генә сакланып калган булуын истә тоту зарур.
202
+ Дастанда сурәтләнгән Һушән шаһ мәсьәләсендә тарихта янә бер гаҗәеп охшашлык үзенә җәлеп итә. Аңа галим М. Әхмәтҗанов игътибар иткән. Галим атаклы төрек сәяхәтчесе һәм язучысы Әүлия Чәләбинең (XVII йөз урталары) Һушән шаһ мәсьәләсенә бик якын мөнәсәбәте булган хәбәрләр язып калдыруына әһәмият биргән. Рус теленә тәрҗемә ителгән китаптан алынган әлеге мөһим хәбәрләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: "По поводу древних гробниц города Сарая. Отметим, во-первых, что почитаемые гробницы членов общины Мухаммеда и прочих пророков находятся вне города, в стороне кыблы. Среди них прежде всего назовем древнюю гробницу Хушенгшаха, находящуюся к югу от города, в земляном холмике, в отдалении от реки Волги. Ее почитают, говоря, что Хушенг-шах был пророком мусульманского населения этой страны и наряду с этим - других мусульман. Со всех четырех сторон она обнесена высокой стеной, точно крепость. Длина самой могилы - 70 шагов. В том конце, где голова, поставлен вертикально столб, который едва обхватят три человека. В том конце, где ноги - колонна из белого мрамора. На этой колонне имеется своеобразная надпись, словно печать, и древним письмом изложены все обстоятельства жизни покойного: "Я был падишахом, который правил 40 лет, благоденствовал 500 лет и первым водрузил корону себе на голову".
203
  Бу каберлекне күргән һәм аның хакында тарихи риваять характерындагы хәбәрләр язып калдырган Әүлия Чәләбинең Дәште кыпчак далаларына сәяхәте 1641-1642 һәм 1666-1667 елларда булганлыгы мәгълүм. Риваятьләрдә хәбәр ителгән мәгълүматлар "Каһарман Катил" дастаны рухына һәм андагы вакыйгаларны үз тирәсенә туплаган Һушән шаһ образына гаять дәрәҗәдә туры килә. Бу борынгы хәбәрләр үз эченә төрки кабиләләрнең борынгы чорда бик киң географик таралышы мәсьәләләренә үк барып тоташа торган үтә кызыклы һәм бәхәсле тарихи проблемаларны кузгата.
204
  Хәзер әлеге ике фикерне бер ноктага туплыйк: Авеста Хушангасының да, Дәште кыпчак далалары Хушан шаһының да бер үк шәхес булулары әлегә тарихчылар тарафыннан исбатланган факт булмаса да, моны игътибарсыз калдырып яисә инкарь итеп тә булмый. Дастанның әкияти-мифологик өлешендә Һиһатия далалары турында телгә алына. Шул ук Әүлия Чәләби исә Һиһатиянең Дәште Кыпчакның синонимы б��луын күрсәтеп уза: "А во времена Чисгисхана во всех концах Дешти Кыпчака - т.е. Хейхат имелось 170 к рупных городов. Ныне среди их руин разбивают свои стоянки и кочуют калмыцкие шахи - Тайша шах и Мончак шах с двумястами тысячами кочевых стойбищ. Все упомянутые города разрушил могучий Тимурхан". Үз заманында Дәште Кыпчак гаять киң территорияне биләгән. Дәште Кыпчак - Иртеш елгасыннан Дунай елгасына чаклы, Балхаш күленнән Сыр-Дәрьяның түбән агымына, аннан Кырымга хәтле сузылган, Идел буе Болгары белән рус кенәзлекләре чигенә кадәр булган кыпчаклар яшәгән җир-далаларның XI-XV йөзләрдә гарәп-фарсы тарихи язмаларында кулланылган атамасы, 1240 еллардан Алтын Урда биләмәсе. IX-X һәм хәтта аңа кадәрге үк Иран - Урта Азия территорияләре картасында да Сыр-Дәрья тирәсеннән башланган шактый зур күрше биләмәләрнең Хихат сүзе белән күрсәтелгән булуы игътибарга лаек. "Каһарман Катил"нең иң төп персонажы Һушән шаһның әүвәл Авестада сурәтләнеп, соңрак, легендалар нигезендә Дәште Кыпчак падишаһына әверелдерелгән шәхеснең прототибы булуы бик ихтимал. Дастанның географик ареалы һәм хронологик тирәнлеге үз эчтәлегенә мондый бәйләнешне иркен сыйдыра. Һушән шаһның Фарсы җиренә читтән китерелгән шөһрәтле падишаһ булу факты исә моны янә бер кат раслый.
205
  Нәтиҗә ясап әйткәндә, "Каһарман Катил" Һушән шаһының Авеста персонажы Хушанга падишаһ белән дә, кабере Кыпчак далаларында табылуы турында мәгълүматлар сакланган падишаһ Хушан-шаһ белән дә зур уртаклыкка ия булуы дастанның тарихи һәм географик масштабын тагын да ачыграк күзалларга мөмкинлек тудыра. Әмма биредә дан-шөһрәтле, җиңүче Һушән шаһның исламны берләштерү идеясен тормышка ашыру өчен кулланылган дастани персонаж булуын да истән чыгарырга ярамый. Борынгы язма чыганакларга яисә реаль тарих вакыйгаларына никадәр генә якынайган булуына карамастан, дастандагы Һушән шаһ ул - гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән тамырлы шартлы образ.
ILLA/Ахметзянов-Сайланма хезмәтләр.txt CHANGED
@@ -34,7 +34,7 @@ XX гасырда да татар кулъязма китапларын эзлә
34
  Шулай ук Казанда атаклы галим, педагог һәм журналист Әхмәтһади Максудиның (1868 - 1941) балалары Фатыйма Хаджаева һәм Бәһрамия Сәйфуллина 1989 елда әтиләреннән калган зур гына кулъязма һәм басма китаплар коллекциясен бүләк иттеләр. Алар арасында XIII - XVII гасырлардан калган кулъязма китаплар да бар. Ул китаплар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә сакланалар.
35
  1984 елда Казан шәһәрендә яшәгән Рабига Заманова (1896 - 1991) бабаларыннан калган кулъязма китаплар коллекциясен бүләк итте. Бу коллекциядә XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы татар әдәбиятына караган истәлекләр сакланган. Алар арасында XVIII гасыр да күчерелгән легендар "Каһарман" романы, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән зур күләмле "Хикәят-намә", "Локман Хәким китабы", Ишнияз бине Ширнияз (... - 1791) хикәяләреннән торган җыентык һ. б. кыйммәтле әсәрләр бар.
36
  Казан шәһәрендә сәүдәгәр Апанаевларда да бай кулъязмалар коллекциясе була, ул 1919 елда тар-мар ителә. Бу коллекциядән "Кәлилә вә Димнә" тәрҗемәсе генә кала.
37
- Казанда Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889)1, Галимҗан Баруди (1857 - 1921)2 һәм XX гасыр башларында яшәгән Сө ләйман Аетовларда борынгы кулъязмалардан торган бай китапханәләр булган. Алар хакында матбугатта кайбер хәбәрләр басылып чыкты.
38
  Татар һәм гарәп-фарсы телләрендәге кулъязма китапларны туп лап, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырган Миңнур Галиәкбәров (1909 - 1986), Мөнирә Курмашева (1919), Зөбәрҗәт Гарифуллина (1928), Габделхәбир Яруллин (1907 - 1994), Мөхәммәт Хәмитов (1903 - 1983), Әхмәт Булатовларның (1901 - 1982) исемнәре ихтирамга лаек.
39
  Борынгы әдәбиятыбыз белгече Зәйнәп Максудова (1897 - 1980), китап сөюче Мәһҗан Шәфигуллин (1888 - 1975) коллекцияләре зурлыклары белән аерылып торалар. Аларның беренчесе Татарстан дәүләт музеенда, икенчесе институт Мирасханәсендә саклана. Зәйнәп Максудова коллекциясендә XV гасыр төрки шагыйре Лотфиның "Гөл вә Нәүруз" дастаны кебек үтә сирәк кулъязмалар бар.
40
  Казаннан читтә дә бай кулъязма җыентыклары сакланганлыгы мәгълүм. XIX гасырда Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе Исмәгыйль Кышкарыйның (1804 - 1888) бай китапханәсе булып, аннан чыккан Габденнасыйр Курсави (1776 - 1812) язмалары соңгы елларда Касыйм шәһәрендә табылды.
@@ -604,7 +604,7 @@ X гасыр ахырында Караханилар дәүләтендә Мәх
604
  Алтын Урдада Караханилар дәүләтендә туган әдәби тел, әдәбият, сәнгать, һөнәр - татарныкы булып, аның 150 дән артык шәһәрендә һәм киң далаларында - борынгы төркиләрнең ата-б абалары туфрагында үскән. Бу туфракка баскан барлык ятларның әлеге җирләргә претензия-дәгъвалары бер нигезсез.
605
  Яңа дәүләтнең киң өлкәләрендә 1280 еллардан башлап кабер өсләрендә Караханилар дәүләтендәге кебек кабер ташлары, кабер өсте дөрбәләре барлыкка килә, корыла башлый. Алар ата-бабалар культының чагылышы булып торалар.
606
  Караханилар җирендә сакланган иң борынгы дөрбә 892 - 907 елларда Бохарада яшәп, Бәлх өлкәсе белән идарә иткән Исмә гыйль Самани исемле әмир тарафыннан, үзенең атасы өстенә корыла, соңыннан Самани әмирләренең гаилә каберлегенә әйләнә. Мондый дөрбәләр Урта Азия өлкәләрендә аннан соңгы дәверләрдә дә күп корылганнар. Бу заманнаргача сакланып калганнарыннан - Өргәнеч шәһәрендә XII йөздә төзелгән Фәхретдин Рази, шул ук дәвергә караган, хәзерге Кыргызстанда сакланган - Шаһ Фазыл, Тирмиз шәһәрендәге Хәким әт-Тирмизи, Өргәнечтә XIV гасырда төзелгән Тограбикә, Нәҗметдин Көбри дөрбәләре һ. б. санап үтәргә була.
607
- Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфи, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 елда мәһа бәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән)1.
608
  Икенче бер очракта Әхмәт Ясәвинең үзенең яраткан шәкерте Хө сәен бәкне, ислам тарату өчен, күчмәләр арасына, далага җибәрүе хакында хәбәр бар. Без бу Хөсәен бәкнең истәлеген Дим елгасы буендагы мәгълүм бер урын белән бәйләп карарга җөрьәт итәбез.
609
  Уфа шәһәреннән ерак түгел Чишмә станциясе янында, Дим елгасы буендагы татар зиратында Хөсәен бәк истәлегенә корылган дөрбә һәм аның каберенә дип 1339 елда куелган кабер ташы саклана. Ташның тексты, вакытлар узу белән, нык кына җуелган була. Ләкин 1911 елда Уфадагы Диния нәзарәте вәкилләренең тырышлыгы белән, Хөсәен бәк эпитафия текстыннан мәрмәр плитәгә дубликат ясатып куела. Бүгенге көндә Хөсәен бәк эпитафия текстының өч версиядә укылышы мәгълүм. Шулардан эпиграфист Һарун Вәли улы Йосыповның тексты дөреслеккә иң якыны дип таныла ала. Түбәндәге фактлардан чыгып бу эпитафик язма Әхмәт Ясәви шәкертенеке дип фикерлибез:
610
  - текстта Хөсәен бәкнең Төркестаннан булуы һәм аның Тирсәси исемле тәхәллүсе кызыклы. Тирсә мөселман түгел дигәнне аңлата. Тирсәси исә мөселман булмаганнар илендә яшәүче, дигән мәгънәне бирә. Димәк, Хөсәен бәк Гомәр бәк улы әт-Төркестани, әт-Т ирсәси дигән тәхәллүсләрдән Хөсәен бәкнең Төркестаннан килгән миссионер икәнен фараз итәргә мөмкин;
@@ -801,7 +801,7 @@ XIX - XX йөзнең беренче яртысында татар эпитаф
801
  Останың барлык эшләре дә күпертмәле сөлес стилендә язылган. Ул уеп язу стилен кулланмый. Аның ташбилге тимпаннарында XVI йөз татар орнаменты үрнәкләре кабатлана, татар теле материалына тотрыклы урын биреп барыла.
802
  Чыганак: Кильмухаммед // Татарская энциклопедия. 3 том. - Казань: Институт татарской энциклопедии, 2006. - С. 292.
803
  36. Корбангали - ташбилгеләр язучы. Ул Башкортстандагы Благо вар төбәге Сарайлы авылында яшәгән. Сарайлы авылында дамелла Бикмөхәммәд бине Туктаргали 63 яшендә вафат булып, Сарайлы зиратына күмелә. Аның өстендәге язулы ташны эшләүче - Корбанг али исемле зат. Ташның үлчәмнәре 15*26*90 см.
804
- Мәрхүм Бикмөхәммәт белән Корбангали - үзара абыйлыэнеле туганнар. Бикмөхәммәд мулла булса, Корбангали мәзин була (шәҗәрә материалы буенча)3. Текстта Корбангалинең ташбилгене язучы булуына басым ясала.
805
  37. Латыйфа Мөхәммәдҗан кызы. Иж-Бубый авылында ташбилгеләр ясау остасы Әйүб бине Исмәгыйль Бийүкләни (Бикләни) хатыны. Ире белән бергәләп ташбилгеләр эшләгәннәр.
806
  Латыйфа Мөхәммәдҗан кызының, ире үлгәч тә, ташбилгеләр эшләп йөргәнлеген Иж-Бубый кешеләре безгә 1977 елда авыл зиратын өйрәнгәндә сөйләгәннәр иде. Татарлардан беренче таш кисүче хатын-кыз каллиграф Иж-Бубый авылында 1911 елның декабрендә 60 яшендә вафат булган, аның кабере дә Иж-Бубыйның иске зиратында ачыкланган иде.
807
  38. Локман Кәтәбә. Татарстанның Азнакай төбәге Күк Тәкә авылы зиратында Локман останың имам Исхак бине Габделваһһаб кабере өстенә 1813 елның 22 июле датасы күрсәтелгән ташбилге эшләп куйган.
@@ -945,7 +945,7 @@ XIX гасырның соңгы чирегендә аерым нәселләрн
945
  Ушма зиаратының (каберлек) төш ягында бер биек текә тауны Кирәмәт тавы дип йөртәләр. Шул ук иске вакытдагы аталган исем белән. Менә шул исәбдан Ушмада мариларның килүен әйтә торган кирәмәтләре икән. Кирәмәткә бармаганда авылда келәү әйтә торган бер йортлары бар икән. Шул вакытда Ушмада бер Бәшәр исемле адәм булып, чирмешләрнең келәүләренә каршылык итә икән. Марилар Бәшәрне яратмыйлар икән, сине Юмы (мариларның мәҗүси алласы. - М.Ә.) ачуланыр әле дип әйтәләр икән...
946
  Мамадышлар Пугачевны чиркәү кагып, зурлап каршы алганлар, имеш. Пугачевлар каршы килгән кешене Мамадыш тавы өстендә асканлар, имеш. Әнә шул каршыларның кайсыларын Ушманың "Таган асты" дигән урамында асканлар, имеш. Таган асты дип аталуга сәбәб шул икән...
947
  Бәйрәкә тарихыннан
948
- ...1 елда язылган таш күренде. Ул таш Биккол Табай углының 1661 елда вафат булуын белдерә... 1900 елның игътибарлы кешеләре тарафыннан сөйләнгән тарих хәбәрләренә караганда, Биккол Табай углы Бәйрәкә авылының балаларын шул вакытның тәртибе буенча укытучы (абыз агай) булып озак гомерләр яшәгән икән...
949
  Бәйрәкә елгасы бу��нда җирләшү өчен иң элек кемләр килгәннәр? Бу хакта борынгы Бәйрәкә кешеләре өч төрле фикерне хикәя кылып сөйләделәр.
950
  Беренче фикердә сөйләнә торган урамнарда, тегермәнләрдә, сүз ярышларында булып уза торган "Вәтский Пәлән" ягы Малмыж төбәге Китәк авылының Рака исемле кеше Бәйрәкә елгасына иң элек килеп утырган дип сөйләнәдер иде.
951
  Икенче фикердә Казан ягы Зөя төбәге Үтәк авылыннан Тамту бабай нәселендән килгәнләр. Үтәк авылы ул үзе 1193 елларда төзелгән, соңгы вакытта мәшһүр авыл булып әверелгән, базары, ярминкәләре белән танылган икән. Үтәк авылыннан килгән кешеләрнең нәселләрен белдерә торган шәҗәрә язулары табылмады. Шулай да алар Бәйрәкәнең югары очында булганлар...
@@ -1045,7 +1045,7 @@ XIV гасыр ахырларында Дәште Кыпчак далаларын
1045
  Хуҗасәйет Котлыяр Илмәмәт Дәүләтьяр Ишмәмәт Кодаш Бачман Муса Сәйфулла Гыйззәтулла мулла Госман мулла Әмир мулла Әхсән Әмир.
1046
  Икенче төркем
1047
  Шартлы рәвештә "Олыс би шәҗәрәсе" дип аталган бу төркем "Кара бәк шәҗәрәсе"нең аерым бер тармагын хасил итә. Кыска-кыска өзекләр беренче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрендә дөнья күрә. Нәсел вәкилләре хәзерге Кукмара һәм Саба районына кергән авылларда яшәгәннәр. Бу вариантның күпсанлы күчермәләре "Кара бәк шәҗәрәсе"н "Дәфтәре Чыңгызнамә" дастаны белән бәйләүче өзелмәс чылбыр булып торалар.
1048
- Беренче күчермә. Аеруча тулы нөсхә Ризаэддин бине Фәхреддин язмаларында сакланган (Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни архивы)2. Фамилия, чыгышы белән, Балыклы (Кукмара), Елыш (Саба), Бәйрәкә (Баулы) һәм Сәет бистәсе (Оренбург өлкәсе) авылларына нисбәтле. Бу нә селнең ата-бабалары күп очракта Аетов фамилиясен йөрткәннәр. Аетовлар хәзерге Баулы районында элек-электән данлыклы җир биләүчеләр булганнар. Нәсел башы Олыс би дип күрсәтелгән. Кайбер исемлекләрдә бу антропоним Ус би, Элес би, Илаз дип тә укыла. Хикмәт шунда ки, XIII-XIV гасырларда Дәште Кыпчак административ яктан олысларга бүленгән. Шәҗәрәләр исә кәгазьгә соңгырак дәверләрдә беркетелгәннәр, һәм бу термин күп кенә татар кешеләренә аңлашылмый башлаган (шулай итеп, Олыс би Ус би һ. б. булып киткән), ягъни титуллар антропонимга әверелгән. Мәгълүм ки, Болгар иле Дәште Кыпчакның бер өлешен тәшкил иткән олыс булган. Олыс башында хан тарафыннан билгеләп куелган "олыс бие" торган. Шәҗәрәдә Олыс бидән соң Әлкәш би килә.
1049
  Бу антропонимга фонетик-морфологик анализ ясап карасак, без аның өч өлешкә таркалганын күрербез: Әл - гарәпчә Гали исеменең кыскартылган сөйләм формасы; -кә(й), -(и)ш - төркитатар теле аффикслары. Гомумән, татар шәҗәрәләрендә гарәп теленнән кергән антропонимнарны болай үзгәртү - гадәти күренеш: "Гали-кәй"дән Әлкәй, "Гали-Мөхәммәд-кәй"дән Элмәкәй, "Мөхәммәтҗан-кә-(й)-(и)ш" - Мәкәш әнә шундый юл белән ясалганнар. Карап үтелгән үрнәкләр Кара бәк нәсел-ыруы киң таралган төбәкләрдән алынды.
1050
  Икенче төркемнең беренче күчермәсе башында торучы Олыс би, вакыт ягыннан да, территориаль яктан да, социаль чыгышы белән дә беренче төркемдәге фамилиягә нигез салучы Кара (би) бәккә тәңгәл. Икенче буын вәкилләренең исемнәре исә бөтенләй аваздаш. Әйтик, беренче төркемдә Гали, Гали би, Гали бәк, Гали кенәз булса, икенчесендә - Әлкәш. Әлкәш би инде ул, әйткәнебезчә, Гали бинең сөйләм формасы гына. Шул рәвешле, Галидәрвиштән Әлдергиш (икенче төркем, беренче күчермә, өченче буын) ясалган. Моннан тыш, беренче төркемдә Гали бинең улы Әлсуфи (Гали-суфи) булуын да хәтергә төшерик. Мөгаен, Әлдергиш белән Әлсуфи бертуган булганнардыр һәм, шулай итеп, XV гасырдан башлап, Нократ җирендә Кара бәкнең нәсел-ыруы күп тармакларга таркалгандыр.
1051
  Шәҗәрәнең беренче төркемгә кергән икенче күчермәсен Ризаэддин бине Фәхреддин "Аетовлар шәҗәрәсе" дип атый. Ул узган гасырда Бәйрәкә авылында (Баулы) төзелә. Аетовлар җирле властьларның ышанычлы кешеләре булалар, Пугачёв күтәрелешләре вакытында патшага хезмәт күрсәтәләр. Аетовлар нәселеннән берәү Бәйрәкә тирәләреннән Наполеонга каршы көрәштә катнаша һәм хөкүмәт бүләгенә лаек була.
@@ -1142,7 +1142,7 @@ I960 еллардан башлап уздырыла килгән археогр
1142
  Безнең өчен Сәлмән фарси нәселеннән саналган.
1143
  Йармөхәммәднең кайсы дәвердә яшәгәнен билгеләү дә мөһим. Шәҗәрәдәге соңгы буыннарны да исәпкә алсак, 18 гә якын буын XVI гасырдан XIX гасыр ахырына кадәр алышынган була. Димәк, Йармөхәммәд һәм аның атасының яшәү дәвере XVI гасырның беренче яртысына туры килә. Текстта Йармөхәммәднең атасы хаҗи Әхмәд исемле булуы искәртелә. Мөхәммәдьяр поэмасында үзенең исемен Йармөхәммәд дип тә, Мөхәммәдьяр дип тә атый, ә атасының исемен поэмада Мәхмүд хаҗи дип күрсәтә. Мәхмүд исеменең, шәҗәрәләрнең йөзәр ел дәвамында телдән әйтелүен исәпкә алсак, Әхмәдкә әйләнү ихтималы юк түгел. Татарда исемнәрнең риф��алашу закончалыгын да исәпкә алсак, Мөхәммәд исеме Әхмәд белән чиратлаша ала. Исем кушу йолалары тәртибеннән чыгып караганда, Мәхмүд дигән исем Мөхәммәд белән чиратлашмый. Мөхәммәд тә, Әхмәд тә "мактаулы" дигән мәгънәгә ия.
1144
  Мөхәммәдьярның суфи шагыйрь икәнлеге фәнни әдәбиятта да чагылыш таба. Суфичылык, ягъни "Нәкышбәнди тарикасы" татарлар арасында күптәннән килә. Кама аръягы районнарындагы татар зиратларында XVIII - XIX гасырларда суфиларның җи тәк че ләре булган ишаннарга куелган кабер ташлары табыла тора. Шундыйлардан Чистай шәһәре зиратында "Әл-шәйех әлтәрикаи әл- Нәкышбәндия вә әл-имам әл-Хәнәфия-и Фәхерддин бине Корбангали, 1899 елның июлендә үлгән"; "Шәйех (ишан) Мөхәммәдзакир бине Габделваһһаб, 1310 ел һиҗри, 1893 ел румида үлгән"; Урсай авылы зиратында "Зиннәтел-шәйех әл-имам әлсуфи, мөридел-хәлифәтә котбел-котаб әл-шәйех әл- Эстәрлебаши, әл-Нәкышбәнди-Шәмсетдин бине Нугайбәк, 1828 елда күмелгән" дип язылган кабер ташлары табылды.
1145
- Суфичылыкның киң таралуын суфи силсиләләре дә күрсәтә. Андагы мәгълүматлар буенча Нәкышбәнди ишаннары аеруча Ык, Чирмешән елгалары буйларындагы авылларда күренәләр (әл-Такталачыки, әл-Кизләви, әл-Пәрәви, әл-Чалбыви, әл- Әлмәти һ. б.)2. Шуңа күрә шагыйрьнең әсәрләре суфичылык таралган төбәкләрдә күбрәк сакланган да.
1146
  Йомгаклап әйткәндә, Шәйех Дирбеш шәҗәрәсе текстлары таралган урыннар Мөхәммәдьярның суфичылык фәлсәфәсе таралган төбәкләр белән тәңгәл килә.
1147
  Шәйех Дирбеш нәселе белән бергә Казан ханнарыннан Сәхиб гәрәйдән тарханлык ярлыгы алган Кайкы би нәселләре Ык буендагы Ярмәкәй авылында яшәгәннәр . Казан ханлыгы чорындагы Мәхәммәд Әмин һәм Сафагәрәй ханнардан ярлыклар алган тархан токымнары - Нәдер нәселләре дә Ык буе районнарында (Баулы, Әлмәт, Зәй, Азнакай һ. б.) яшиләр. Ык буенда Казан ханлыгы белән бәйле Сәйман, Кара бик, Шәйех би нәселләренең шәҗәрәләре дә мәгълүм. Шунлыктан суфи имамнар нәселе булган Шәйех Дирбеш шәҗәрәсен Мөхәммәдьяр (Ярмөхәммәд) Мәхмүд углыныкы дип карый алабыз.
1148
  Инде шагыйрьнең әсәрләре Татарстанның көнчыгыш районнарында да табылу аның Нугай Урдасы идарәчеләре белән бәйләнеше, суфи имамнар шәҗәрәсендә исеме булу һәм алар белән янәшә Казан ханлыгының тарханнары, бикләре булган Кара бик, Кайкы би, Нәдер морза, Сәйман тархан шәҗәрәләрендә күрсәтелгән нәселләрнең яшәве шагыйрь Мөхәммәдьяр нәселенең Ык буенда сакланып калуы хакында сөйлиләр.
 
34
  Шулай ук Казанда атаклы галим, педагог һәм журналист Әхмәтһади Максудиның (1868 - 1941) балалары Фатыйма Хаджаева һәм Бәһрамия Сәйфуллина 1989 елда әтиләреннән калган зур гына кулъязма һәм басма китаплар коллекциясен бүләк иттеләр. Алар арасында XIII - XVII гасырлардан калган кулъязма китаплар да бар. Ул китаплар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә сакланалар.
35
  1984 елда Казан шәһәрендә яшәгән Рабига Заманова (1896 - 1991) бабаларыннан калган кулъязма китаплар коллекциясен бүләк итте. Бу коллекциядә XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы татар әдәбиятына караган истәлекләр сакланган. Алар арасында XVIII гасыр да күчерелгән легендар "Каһарман" романы, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән зур күләмле "Хикәят-намә", "Локман Хәким китабы", Ишнияз бине Ширнияз (... - 1791) хикәяләреннән торган җыентык һ. б. кыйммәтле әсәрләр бар.
36
  Казан шәһәрендә сәүдәгәр Апанаевларда да бай кулъязмалар коллекциясе була, ул 1919 елда тар-мар ителә. Бу коллекциядән "Кәлилә вә Димнә" тәрҗемәсе генә кала.
37
+ Казанда Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889), Галимҗан Баруди (1857 - 1921) һәм XX гасыр башларында яшәгән Сө ләйман Аетовларда борынгы кулъязмалардан торган бай китапханәләр булган. Алар хакында матбугатта кайбер хәбәрләр басылып чыкты.
38
  Татар һәм гарәп-фарсы телләрендәге кулъязма китапларны туп лап, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырган Миңнур Галиәкбәров (1909 - 1986), Мөнирә Курмашева (1919), Зөбәрҗәт Гарифуллина (1928), Габделхәбир Яруллин (1907 - 1994), Мөхәммәт Хәмитов (1903 - 1983), Әхмәт Булатовларның (1901 - 1982) исемнәре ихтирамга лаек.
39
  Борынгы әдәбиятыбыз белгече Зәйнәп Максудова (1897 - 1980), китап сөюче Мәһҗан Шәфигуллин (1888 - 1975) коллекцияләре зурлыклары белән аерылып торалар. Аларның беренчесе Татарстан дәүләт музеенда, икенчесе институт Мирасханәсендә саклана. Зәйнәп Максудова коллекциясендә XV гасыр төрки шагыйре Лотфиның "Гөл вә Нәүруз" дастаны кебек үтә сирәк кулъязмалар бар.
40
  Казаннан читтә дә бай кулъязма җыентыклары сакланганлыгы мәгълүм. XIX гасырда Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе Исмәгыйль Кышкарыйның (1804 - 1888) бай китапханәсе булып, аннан чыккан Габденнасыйр Курсави (1776 - 1812) язмалары соңгы елларда Касыйм шәһәрендә табылды.
 
604
  Алтын Урдада Караханилар дәүләтендә туган әдәби тел, әдәбият, сәнгать, һөнәр - татарныкы булып, аның 150 дән артык шәһәрендә һәм киң далаларында - борынгы төркиләрнең ата-б абалары туфрагында үскән. Бу туфракка баскан барлык ятларның әлеге җирләргә претензия-дәгъвалары бер нигезсез.
605
  Яңа дәүләтнең киң өлкәләрендә 1280 еллардан башлап кабер өсләрендә Караханилар дәүләтендәге кебек кабер ташлары, кабер өсте дөрбәләре барлыкка килә, корыла башлый. Алар ата-бабалар культының чагылышы булып торалар.
606
  Караханилар җирендә сакланган иң борынгы дөрбә 892 - 907 елларда Бохарада яшәп, Бәлх өлкәсе белән идарә иткән Исмә гыйль Самани исемле әмир тарафыннан, үзенең атасы өстенә корыла, соңыннан Самани әмирләренең гаилә каберлегенә әйләнә. Мондый дөрбәләр Урта Азия өлкәләрендә аннан соңгы дәверләрдә дә күп корылганнар. Бу заманнаргача сакланып калганнарыннан - Өргәнеч шәһәрендә XII йөздә төзелгән Фәхретдин Рази, шул ук дәвергә караган, хәзерге Кыргызстанда сакланган - Шаһ Фазыл, Тирмиз шәһәрендәге Хәким әт-Тирмизи, Өргәнечтә XIV гасырда төзелгән Тограбикә, Нәҗметдин Көбри дөрбәләре һ. б. санап үтәргә була.
607
+ Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфи, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 елда мәһа бәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән).
608
  Икенче бер очракта Әхмәт Ясәвинең үзенең яраткан шәкерте Хө сәен бәкне, ислам тарату өчен, күчмәләр арасына, далага җибәрүе хакында хәбәр бар. Без бу Хөсәен бәкнең истәлеген Дим елгасы буендагы мәгълүм бер урын белән бәйләп карарга җөрьәт итәбез.
609
  Уфа шәһәреннән ерак түгел Чишмә станциясе янында, Дим елгасы буендагы татар зиратында Хөсәен бәк истәлегенә корылган дөрбә һәм аның каберенә дип 1339 елда куелган кабер ташы саклана. Ташның тексты, вакытлар узу белән, нык кына җуелган була. Ләкин 1911 елда Уфадагы Диния нәзарәте вәкилләренең тырышлыгы белән, Хөсәен бәк эпитафия текстыннан мәрмәр плитәгә дубликат ясатып куела. Бүгенге көндә Хөсәен бәк эпитафия текстының өч версиядә укылышы мәгълүм. Шулардан эпиграфист Һарун Вәли улы Йосыповның тексты дөреслеккә иң якыны дип таныла ала. Түбәндәге фактлардан чыгып бу эпитафик язма Әхмәт Ясәви шәкертенеке дип фикерлибез:
610
  - текстта Хөсәен бәкнең Төркестаннан булуы һәм аның Тирсәси исемле тәхәллүсе кызыклы. Тирсә мөселман түгел дигәнне аңлата. Тирсәси исә мөселман булмаганнар илендә яшәүче, дигән мәгънәне бирә. Димәк, Хөсәен бәк Гомәр бәк улы әт-Төркестани, әт-Т ирсәси дигән тәхәллүсләрдән Хөсәен бәкнең Төркестаннан килгән миссионер икәнен фараз итәргә мөмкин;
 
801
  Останың барлык эшләре дә күпертмәле сөлес стилендә язылган. Ул уеп язу стилен кулланмый. Аның ташбилге тимпаннарында XVI йөз татар орнаменты үрнәкләре кабатлана, татар теле материалына тотрыклы урын биреп барыла.
802
  Чыганак: Кильмухаммед // Татарская энциклопедия. 3 том. - Казань: Институт татарской энциклопедии, 2006. - С. 292.
803
  36. Корбангали - ташбилгеләр язучы. Ул Башкортстандагы Благо вар төбәге Сарайлы авылында яшәгән. Сарайлы авылында дамелла Бикмөхәммәд бине Туктаргали 63 яшендә вафат булып, Сарайлы зиратына күмелә. Аның өстендәге язулы ташны эшләүче - Корбанг али исемле зат. Ташның үлчәмнәре 15*26*90 см.
804
+ Мәрхүм Бикмөхәммәт белән Корбангали - үзара абыйлыэнеле туганнар. Бикмөхәммәд мулла булса, Корбангали мәзин була (шәҗәрә материалы буенча). Текстта Корбангалинең ташбилгене язучы булуына басым ясала.
805
  37. Латыйфа Мөхәммәдҗан кызы. Иж-Бубый авылында ташбилгеләр ясау остасы Әйүб бине Исмәгыйль Бийүкләни (Бикләни) хатыны. Ире белән бергәләп ташбилгеләр эшләгәннәр.
806
  Латыйфа Мөхәммәдҗан кызының, ире үлгәч тә, ташбилгеләр эшләп йөргәнлеген Иж-Бубый кешеләре безгә 1977 елда авыл зиратын өйрәнгәндә сөйләгәннәр иде. Татарлардан беренче таш кисүче хатын-кыз каллиграф Иж-Бубый авылында 1911 елның декабрендә 60 яшендә вафат булган, аның кабере дә Иж-Бубыйның иске зиратында ачыкланган иде.
807
  38. Локман Кәтәбә. Татарстанның Азнакай төбәге Күк Тәкә авылы зиратында Локман останың имам Исхак бине Габделваһһаб кабере өстенә 1813 елның 22 июле датасы күрсәтелгән ташбилге эшләп куйган.
 
945
  Ушма зиаратының (каберлек) төш ягында бер биек текә тауны Кирәмәт тавы дип йөртәләр. Шул ук иске вакытдагы аталган исем белән. Менә шул исәбдан Ушмада мариларның килүен әйтә торган кирәмәтләре икән. Кирәмәткә бармаганда авылда келәү әйтә торган бер йортлары бар икән. Шул вакытда Ушмада бер Бәшәр исемле адәм булып, чирмешләрнең келәүләренә каршылык итә икән. Марилар Бәшәрне яратмыйлар икән, сине Юмы (мариларның мәҗүси алласы. - М.Ә.) ачуланыр әле дип әйтәләр икән...
946
  Мамадышлар Пугачевны чиркәү кагып, зурлап каршы алганлар, имеш. Пугачевлар каршы килгән кешене Мамадыш тавы өстендә асканлар, имеш. Әнә шул каршыларның кайсыларын Ушманың "Таган асты" дигән урамында асканлар, имеш. Таган асты дип аталуга сәбәб шул икән...
947
  Бәйрәкә тарихыннан
948
+ ... елда язылган таш күренде. Ул таш Биккол Табай углының 1661 елда вафат булуын белдерә... 1900 елның игътибарлы кешеләре тарафыннан сөйләнгән тарих хәбәрләренә караганда, Биккол Табай углы Бәйрәкә авылының балаларын шул вакытның тәртибе буенча укытучы (абыз агай) булып озак гомерләр яшәгән икән...
949
  Бәйрәкә елгасы бу��нда җирләшү өчен иң элек кемләр килгәннәр? Бу хакта борынгы Бәйрәкә кешеләре өч төрле фикерне хикәя кылып сөйләделәр.
950
  Беренче фикердә сөйләнә торган урамнарда, тегермәнләрдә, сүз ярышларында булып уза торган "Вәтский Пәлән" ягы Малмыж төбәге Китәк авылының Рака исемле кеше Бәйрәкә елгасына иң элек килеп утырган дип сөйләнәдер иде.
951
  Икенче фикердә Казан ягы Зөя төбәге Үтәк авылыннан Тамту бабай нәселендән килгәнләр. Үтәк авылы ул үзе 1193 елларда төзелгән, соңгы вакытта мәшһүр авыл булып әверелгән, базары, ярминкәләре белән танылган икән. Үтәк авылыннан килгән кешеләрнең нәселләрен белдерә торган шәҗәрә язулары табылмады. Шулай да алар Бәйрәкәнең югары очында булганлар...
 
1045
  Хуҗасәйет Котлыяр Илмәмәт Дәүләтьяр Ишмәмәт Кодаш Бачман Муса Сәйфулла Гыйззәтулла мулла Госман мулла Әмир мулла Әхсән Әмир.
1046
  Икенче төркем
1047
  Шартлы рәвештә "Олыс би шәҗәрәсе" дип аталган бу төркем "Кара бәк шәҗәрәсе"нең аерым бер тармагын хасил итә. Кыска-кыска өзекләр беренче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрендә дөнья күрә. Нәсел вәкилләре хәзерге Кукмара һәм Саба районына кергән авылларда яшәгәннәр. Бу вариантның күпсанлы күчермәләре "Кара бәк шәҗәрәсе"н "Дәфтәре Чыңгызнамә" дастаны белән бәйләүче өзелмәс чылбыр булып торалар.
1048
+ Беренче күчермә. Аеруча тулы нөсхә Ризаэддин бине Фәхреддин язмаларында сакланган (Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни архивы). Фамилия, чыгышы белән, Балыклы (Кукмара), Елыш (Саба), Бәйрәкә (Баулы) һәм Сәет бистәсе (Оренбург өлкәсе) авылларына нисбәтле. Бу нә селнең ата-бабалары күп очракта Аетов фамилиясен йөрткәннәр. Аетовлар хәзерге Баулы районында элек-электән данлыклы җир биләүчеләр булганнар. Нәсел башы Олыс би дип күрсәтелгән. Кайбер исемлекләрдә бу антропоним Ус би, Элес би, Илаз дип тә укыла. Хикмәт шунда ки, XIII-XIV гасырларда Дәште Кыпчак административ яктан олысларга бүленгән. Шәҗәрәләр исә кәгазьгә соңгырак дәверләрдә беркетелгәннәр, һәм бу термин күп кенә татар кешеләренә аңлашылмый башлаган (шулай итеп, Олыс би Ус би һ. б. булып киткән), ягъни титуллар антропонимга әверелгән. Мәгълүм ки, Болгар иле Дәште Кыпчакның бер өлешен тәшкил иткән олыс булган. Олыс башында хан тарафыннан билгеләп куелган "олыс бие" торган. Шәҗәрәдә Олыс бидән соң Әлкәш би килә.
1049
  Бу антропонимга фонетик-морфологик анализ ясап карасак, без аның өч өлешкә таркалганын күрербез: Әл - гарәпчә Гали исеменең кыскартылган сөйләм формасы; -кә(й), -(и)ш - төркитатар теле аффикслары. Гомумән, татар шәҗәрәләрендә гарәп теленнән кергән антропонимнарны болай үзгәртү - гадәти күренеш: "Гали-кәй"дән Әлкәй, "Гали-Мөхәммәд-кәй"дән Элмәкәй, "Мөхәммәтҗан-кә-(й)-(и)ш" - Мәкәш әнә шундый юл белән ясалганнар. Карап үтелгән үрнәкләр Кара бәк нәсел-ыруы киң таралган төбәкләрдән алынды.
1050
  Икенче төркемнең беренче күчермәсе башында торучы Олыс би, вакыт ягыннан да, территориаль яктан да, социаль чыгышы белән дә беренче төркемдәге фамилиягә нигез салучы Кара (би) бәккә тәңгәл. Икенче буын вәкилләренең исемнәре исә бөтенләй аваздаш. Әйтик, беренче төркемдә Гали, Гали би, Гали бәк, Гали кенәз булса, икенчесендә - Әлкәш. Әлкәш би инде ул, әйткәнебезчә, Гали бинең сөйләм формасы гына. Шул рәвешле, Галидәрвиштән Әлдергиш (икенче төркем, беренче күчермә, өченче буын) ясалган. Моннан тыш, беренче төркемдә Гали бинең улы Әлсуфи (Гали-суфи) булуын да хәтергә төшерик. Мөгаен, Әлдергиш белән Әлсуфи бертуган булганнардыр һәм, шулай итеп, XV гасырдан башлап, Нократ җирендә Кара бәкнең нәсел-ыруы күп тармакларга таркалгандыр.
1051
  Шәҗәрәнең беренче төркемгә кергән икенче күчермәсен Ризаэддин бине Фәхреддин "Аетовлар шәҗәрәсе" дип атый. Ул узган гасырда Бәйрәкә авылында (Баулы) төзелә. Аетовлар җирле властьларның ышанычлы кешеләре булалар, Пугачёв күтәрелешләре вакытында патшага хезмәт күрсәтәләр. Аетовлар нәселеннән берәү Бәйрәкә тирәләреннән Наполеонга каршы көрәштә катнаша һәм хөкүмәт бүләгенә лаек була.
 
1142
  Безнең өчен Сәлмән фарси нәселеннән саналган.
1143
  Йармөхәммәднең кайсы дәвердә яшәгәнен билгеләү дә мөһим. Шәҗәрәдәге соңгы буыннарны да исәпкә алсак, 18 гә якын буын XVI гасырдан XIX гасыр ахырына кадәр алышынган була. Димәк, Йармөхәммәд һәм аның атасының яшәү дәвере XVI гасырның беренче яртысына туры килә. Текстта Йармөхәммәднең атасы хаҗи Әхмәд исемле булуы искәртелә. Мөхәммәдьяр поэмасында үзенең исемен Йармөхәммәд дип тә, Мөхәммәдьяр дип тә атый, ә атасының исемен поэмада Мәхмүд хаҗи дип күрсәтә. Мәхмүд исеменең, шәҗәрәләрнең йөзәр ел дәвамында телдән әйтелүен исәпкә алсак, Әхмәдкә әйләнү ихтималы юк түгел. Татарда исемнәрнең риф��алашу закончалыгын да исәпкә алсак, Мөхәммәд исеме Әхмәд белән чиратлаша ала. Исем кушу йолалары тәртибеннән чыгып караганда, Мәхмүд дигән исем Мөхәммәд белән чиратлашмый. Мөхәммәд тә, Әхмәд тә "мактаулы" дигән мәгънәгә ия.
1144
  Мөхәммәдьярның суфи шагыйрь икәнлеге фәнни әдәбиятта да чагылыш таба. Суфичылык, ягъни "Нәкышбәнди тарикасы" татарлар арасында күптәннән килә. Кама аръягы районнарындагы татар зиратларында XVIII - XIX гасырларда суфиларның җи тәк че ләре булган ишаннарга куелган кабер ташлары табыла тора. Шундыйлардан Чистай шәһәре зиратында "Әл-шәйех әлтәрикаи әл- Нәкышбәндия вә әл-имам әл-Хәнәфия-и Фәхерддин бине Корбангали, 1899 елның июлендә үлгән"; "Шәйех (ишан) Мөхәммәдзакир бине Габделваһһаб, 1310 ел һиҗри, 1893 ел румида үлгән"; Урсай авылы зиратында "Зиннәтел-шәйех әл-имам әлсуфи, мөридел-хәлифәтә котбел-котаб әл-шәйех әл- Эстәрлебаши, әл-Нәкышбәнди-Шәмсетдин бине Нугайбәк, 1828 елда күмелгән" дип язылган кабер ташлары табылды.
1145
+ Суфичылыкның киң таралуын суфи силсиләләре дә күрсәтә. Андагы мәгълүматлар буенча Нәкышбәнди ишаннары аеруча Ык, Чирмешән елгалары буйларындагы авылларда күренәләр (әл-Такталачыки, әл-Кизләви, әл-Пәрәви, әл-Чалбыви, әл- Әлмәти һ. б.). Шуңа күрә шагыйрьнең әсәрләре суфичылык таралган төбәкләрдә күбрәк сакланган да.
1146
  Йомгаклап әйткәндә, Шәйех Дирбеш шәҗәрәсе текстлары таралган урыннар Мөхәммәдьярның суфичылык фәлсәфәсе таралган төбәкләр белән тәңгәл килә.
1147
  Шәйех Дирбеш нәселе белән бергә Казан ханнарыннан Сәхиб гәрәйдән тарханлык ярлыгы алган Кайкы би нәселләре Ык буендагы Ярмәкәй авылында яшәгәннәр . Казан ханлыгы чорындагы Мәхәммәд Әмин һәм Сафагәрәй ханнардан ярлыклар алган тархан токымнары - Нәдер нәселләре дә Ык буе районнарында (Баулы, Әлмәт, Зәй, Азнакай һ. б.) яшиләр. Ык буенда Казан ханлыгы белән бәйле Сәйман, Кара бик, Шәйех би нәселләренең шәҗәрәләре дә мәгълүм. Шунлыктан суфи имамнар нәселе булган Шәйех Дирбеш шәҗәрәсен Мөхәммәдьяр (Ярмөхәммәд) Мәхмүд углыныкы дип карый алабыз.
1148
  Инде шагыйрьнең әсәрләре Татарстанның көнчыгыш районнарында да табылу аның Нугай Урдасы идарәчеләре белән бәйләнеше, суфи имамнар шәҗәрәсендә исеме булу һәм алар белән янәшә Казан ханлыгының тарханнары, бикләре булган Кара бик, Кайкы би, Нәдер морза, Сәйман тархан шәҗәрәләрендә күрсәтелгән нәселләрнең яшәве шагыйрь Мөхәммәдьяр нәселенең Ык буенда сакланып калуы хакында сөйлиләр.
ILLA/Исхаки-Избранные-2023.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
ILLA/Кадыйров-Туй җырлары-2021.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
ILLA/МММ-Оренбург-2021.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
ILLA/МММ-УДМУРТИЯ -2021.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
ILLA/Надыршина-2018.txt CHANGED
@@ -46,7 +46,7 @@
46
  Әлбәттә, без югарыда карап үткән сатирик поэмалар камиллектән ерак. Бу, иң беренче чиратта, иҗтимагый яңгырашлы сатираның татар әдәбиятында әле туып кына килүе, чор рухының, нигездә, романтик һәм модернистик әсәрләр язылуга этәргеч бирүе белән аңлатыла. Шундый шартларда сатирик иҗатта үз көчен бөтен тулылыгында ачкан Г. Тукай һәм Ш. Бабич әсәрләре югарыдагы үрнәкләр арасында камиллекләре, сәнгатьчә эшләнешләренең тирәнлеге, үтемлелеге белән аерылып торалар.
47
  Г. Тукай иҗатын өйрәнү һәм бәяләүнең бер гасырлык бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы тарихы бар. Аның кыйммәтле лирикасы матур әдәбиятның, әдәбият тарихы һәм әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын, дәрәҗәсен билгели торган ориентир, бизмән булып торды, дип яза Т. Гыйлаҗев, шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләп. ХХ йөз татар сүз сәнгатен, чыннан да, Тукай шәхесеннән башка күз алдына китереп булмый. Әдипнең реалистик сүз сәнгатен, аерым алганда, сатираны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Билгеле булганча, реалистик сәнгать халыкчанлыкка йөз тоту белән аерылып тора. Г. Тукай иҗатының да төп сыйфатлары: халыкчанлык, халыкчылык, миллилек. Шагыйрь әсәрләренең әлеге үзенчәлеген үз чорында ук Җ. Вә лиди, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый кебек әдипләр дә игътибар итә. Хәзерге чор тикшеренүчеләре тарафыннан да бу фикер алга сөрелә.
48
  Г. Толымбай, Г. Гали, Х. Госман, Г. Халит кебек галимнәр фикерен дәвам итеп, Й. Нигъмәтуллина Г. Тукай иҗатында милли стиле формалашуының да алшарты итеп шигъриятенең халык авыз иҗатына якынлыгын күрсәтә. Сатирик поэма үрнәге булган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" (1908) әсәре дә халык иҗаты һәм дини мифология традицияләрен дәвам итә. Бу әсәрне өйрәнү өлкәсендә күп кенә галимнәр тарафыннан хезмәт куйган. Без, әлеге поэманы һәр яклап анализлау максатын куймастан, бары тик аның сатирик әдәбиятны үстерүгә керткән өлешен ачыклауны гына бурыч итеп алдык. XIII йөз шигъри ядкәрләреннән саналган "Кисекбаш китабы"на назыйрә рәвешендә язылган әсәрдә фантастик сюжет чор белән параллель үткәрергә, авторга татар тормышындагы аерым бер катлау кешеләрен тәнкыйть утына тотарга мөмкинлек бирә. Моңа персонажларның прототиплары булу, шул рәвешле, әсәрнең реаль җирлеккә нигезләнүе дә ярдәм итә.
49
- Билгеле булганча, сатира үзенең сурәтләү объектын модельләштерә, образны югары дәрәҗәдә шартлы итеп тасвирлый һәм әлеге максатка реаль контурларны бозу, арттыру, гипербола, гротеск алымнары ярдәмендә ирешә. Сатирикның идеалы антиидеал аркылы чагыла. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрендә Кисекбаш образы авторның антиидеалы буларак сурәтләнә, шул ук вакытта ул "Печән базары" әһелләре өчен идеал, үрнәк булып аңлашыла. Әлеге образны тудыруда Г. Тукай гротеск, гипербола алымнарын куллана. Кисекбашка хас сыйфатларны бер-бер артлы санап китү, арттыра бару, күпертеп сурәтләү татар җәмгыятендә хөкем сөргән ��имчелекле якларны тәнкыйтьләргә мөмкинлек бирә. Р. Ганиева фикеренә нигезләнсәк, Карахмәт, Кисекбаш, Дию, Камчылы ишан һ. б. образларның бер җыелма образ - "Печән базары" образының - төрле вариацияләре булуы ачыклана. Чыннан да, Кисекбашка бирелгән характеристиканы (Чөнки бер мең тәгассыб бу мидә. / Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, / Бу мидә мең пот сыраның пары бар. / Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон, / "Минбеләмлек" дәгъвасы - бер мең вагон. / "Иске - изге" фикре бардыр ун келәт, / "Һәр җәдит - кяфер" - егерме склад...)1 татар дөньясындагы иске карашлы, фанатик, милләтне артка сөйрәүче кешеләр катлавына карата кулланып булыр иде. "Печән базары" төшенчәсе астында тупланган сәүдәгәрләр, шәкертләр, байлар, иске карашлы руханилар Тукай тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә. Яшәешкә бәя бирүдә ирония юлын сайлап, шагыйрь татар милләтенә "ат кәмите" атамасы белән бәя бирә: милләт кайгысын уйлап, алгарыш идеяләрен тормышка ашырасы урында, халыкның көлке-кәмит, алдау, наданлык, искелек белән гомер кичерүе турындагы фикер әсәрне иңләп үтә. Шул рәвешле, әсәрнең типиклаштыру, гомумиләштерүгә йөз тотуы аның тәнкыйди реализмга каравын дәлилли. Поэмада көлке тудыру алымнарының мул кулланылуы күренеп тора һәм сатирик көлү артында зур проблемалар яшеренүе ачыклана.
50
  Татар әдәбият белемендә Шәехзадә Бабичны Г. Тукай идеяләрен дәвам итүче шагыйрь дип бәялиләр. Н. Хисамов бу турыда болай дип яза: "Тукай һәм аны төсмерләтеп торган шагыйрьләр көчле мәктәп тудырганнар. Ул мәктәпне дәвам итүче иң күренекле талант Ш. Бабич иде. Тукай талантының ике сыйфаты да - лирика һәм сатира-юмор аңарда үзенең лаеклы дәвамчысын таба". Чыннан да, 19151917 еллар аралыгында иҗатының яңа юнәлешен ачкан әдип, Тукай кебек, сатира өлкәсендә олы казанышларга ирешә. Т. Галиуллин сүзләре белән әйтсәк, Ш. Бабич сатираны илаһи бер көч дип саный, табигый сәләте белән шул төргә тартыла. "Кандала" (1916) әсәре дә шагыйрьнең әлеге юнәлештәге эзләнүләренең нәтиҗәсе булып тора. Автор үзе аны баллада дип атаса да, Р. Ганиева, Д. Заһидуллина кебек галимнәр фикеренә таянып, без аның жанрын сатирик поэма дип билгеләү ягында торабыз. Әлеге галимнәр тарафыннан әсәрнең, романтик һәм реалистик сурәт мөмкинлекләреннән үсеп, шартлылыкка мөрәҗәгать итеп язылуын да искәртәләр. Бу, чыннан да, шулай: поэма кандаланы символик образ буларак уйнатуга нигезләнә, әмма ХХ йөз башында төрле агымнарның бер-берсенә керешеп яшәве һәм шигърияттә сатираның, нигездә, тәнкыйди реализм кысаларында кулланылуы безгә бу әсәрне дә югарыда тикшерелгән поэмалар янәшәсендә карарга мөмкинлек бирә.
51
  М. Гайнетдинов "Кандала" поэмасының, Тукайның "Печән базары" әсәре йогынтысында язылып, конкрет тарихи чорның кимчелекле якларын фаш итүен билгели. Поэманың вакыйгалар катламы көлке итеп уйланылган хәл турында бәян итә: йоклаган Адәмнең канын эчәргә кандала килә һәм, егылып төшеп, корсагын яра. Кандалага күз теләктәшлек белдерә, ә кул исә аңа дошман буларак сурәтләнә. Кандаланың аллегорик-символик образ буларак уйланылуы әсәрне төрлечә аңларга мөмкинлек тудыра. Шунысы ачык: поэма Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта иҗат ителгән. Шулай булгач, биредә иҗтимагый аһәң эзләү максатка ярашлы, автор үзе үк әсәрнең шул рәвешле интерпретацияләнү мөмкинлегенә ишарә ясый: Кып-кызыл кан белән болганган идән, / Тиңләшерлек булган ул Балкан белән. Әлеге юллардан чор вакыйгалары белән әсәрдә сурәтләнгән хәлләр арасында параллель үткәрелүе ачык күзаллана, "кандала йөзендә Бабич сугыш уты кабызучыларның җыелма образын тудыра", поэмада "ил елау" мотивы кулланылу бу фикерне төгәлләштерә. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, әсәр кан коючыларның язмышы кандала язмышы кебек төгәлләнәчәк, дигән фикер үткәрә.
52
  Р. Бикбаев күз образының илдәге канкойгыч сәясәткә битараф консерватив карашлы интеллигенция, рухани��арны чагылдыруын билгели. Илдә барган куркыныч хәлләргә күз йому, халык язмышыннан читләшү аяныч нәтиҗәләргә китерә.
@@ -80,7 +80,7 @@
80
  Романтик әдәбият матурлык категориясе белән эш итә, бу исә әдәбиятның эстетик функциясе белән турыдан-туры бәйле. А. Мәхмүтов ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә әлеге категориянең җәмгыятьнең матурлыгы, кешенең камиллеге, табигать гүзәллеге һәм сәнгатьтә торгызылган матурлык рәвешендә чагылуын билгели. Әлеге чорда язылган романтик поэмаларның күбесе исә үткәндә калган матурлык турында уйланулар белән сугарылган. Еш кына әдипләр тарафыннан матурлыкның кешеләр кулы белән юкка чыгарылуы хакындагы идея үстерелә. Аларның күбесендә кыз образы матурлык символы буларак гәүдәләнеш таба. Мәсәлән, Мәннаф Минһаҗның фольклор мотивларын эшкәртеп иҗат иткән "Сырдәрья буенда" (1916) поэмасы, явыз үги ананың үги кызын коллыкка сатуы, кызның хур лык лы яшәештән үлемне өстенрәк күрүе турындагы вакыйгаларны сурәтләп, юкка чыгарылган гүзәллек хакынкаралган "Башкорт кызы Маһинур" поэмасының үзәгендә дә әлеге идея ята.
81
  Ф. Бурнаш иҗатында бу юнәлеш аеруча калку күренә. Шундыйлардан әдипнең "Дулкыннар арасында" (1916) дип исемләнгән поэмасы романтизм канатына караган әсәрләре арасында аерым урын алып тора. Әлеге әсәр яшь егетнең табигать стихиясе һәм үз-үзе (бер мизгелгә күңеленә чарасызлык иңдергән икеләнү, шөбһәләре) белән көрәшен романтик яссылыкта тасвирлый. Яшәешне тәэмин итүче төп көч буларак, табигатьтә мәңгелек көрәш баруы турындагы фикер поэмада диңгез символы аркылы ачыла: Дулкынлана диңгез, чайкала ул, / Әллә нинди ямьсез төс биреп. / Исә җилләр, һаман ыжгыралар, / Диңгез өсләренә көч биреп. / Тәңре каргап, нәләт төшкән төсле, / Җирдә ямь юк - йоклый, булдыксыз. / Күккә баксаң, фәләк беткән төсле, / Ул да нурсыз, айсыз, йолдызсыз. / Уйнап кына болыт сөрелгәндә, / Айдан көмеш нурлар таркала. / Тау-тау булып килгән дулкыннар да / Шаулый, ак күбекләр чайкала. / Каплый тагы болыт ай нурларын, / Караңгы төн каулый яктысын. / Тагы шаулый диңгез, шаулый дулкын, / Тагы суга көчсез яр читен.
82
  Әлеге символ - егетнең табигать белән көрәшен күрсәтергә ярдәм иткән хәлдә, аның үз күңелендә кайнаган уй-хисләр тирәнлеген җиткерү чарасы да. Бу уйлар бәхетен эзләп алга барган шәхес кичерешләре белән бәйле: егет үз максатына ирешү юлының үлемгә китерәчәген дә аңлый, әмма аның күңелендәге хисләр өермәсе шулкадәр көчле, мәхәббәте шул дәрәҗәдә олы ки, ул сөйгәне белән очрашу хакына барысына да әзер. Шул рәвешле, романтик әсәр сюжетында ялкынлы мәхәббәт көрәш идеяләре белән янудан алып юкка чыгу ноктасына кадәр үстерелә, герой гамәлләренең төп мотивына әверелә. Бер караганда - тыныч, икенче караганда инде караңгылык белән көрәшкә ташланучы диңгез сыман, егет тә билгесезлек утында яна. Герой кичерешләренә фон булу белән беррәттән, диңгез образының башка мәгънәви функциясе ��ә бар: әлеге образ аркылы ХХ йөз башы рус әдәбияты өчен хас булган тенденциянең татар сүз сәнгатендә чагылышы хакында сүз алып бару мөмкинлеге туа, ул - яшәеш мәгънәсен эзләү белән бәйле. Рус галимәсе Н. Мокина билгеләвенчә, ХХ йөз башы рус шигърияте яңа мәгънәдә кулланыла башлаган традицион төшенчәләр белән характерлана. Диңгез образы шундыйлардан. Галимә тәкъдим иткән аспекттан чыгып тикшергәндә, диңгез һәм кеше гомере (гомумән, яшәешнең) параллель кулланылуы ачыкланыр. Татар әдәбиятында да әлеге образның суфичылык идеяләре белән бәйле үз традицияләре бар. В. Брагинский фикеренчә, суфичыл традицияләрдә диңгез (океан), гадәттә, илаһи Асылны (Яшәешне) символлаштыра. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, бу укылышта җир тормышының, кеше язмышының Алла һәм Яшәеш каршында кечкенә, көчсез, ихтыярсыз булуы ассызыклана. Шул рәвешле, әлеге әсәрдә егетнең диңгез буйлап йөзүе кеше яшәешенең билгесезлеге, аерым бер тышкы факторларга бәйле икәнлеген белдерә. Димәк, бу поэмада романтик әдәбият өчен хас булган юл мотивы диңгездә йөзү модификациясе төсендә чагылыш таба. Юл үткәннән киләчәккә юнәлгән, ул романтик рухтагы өмет, ышаныч белән сугарылган. Ретроспекция алымы һәм эчке монолог ярдәмендә автор геройның үткән юлы хакында сөйли: егет күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, әмма аны һәрвакыт ниндидер бер очраклылык коткарып калган. Шул рәвешле, максатына юл тотучы шәхес һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыга ала, язмыш киләчәккә ышанучыларга хәерхаклы, дигән фикер әсәрне иңләп үтә. Әлеге идеяне җиткерүдә Хозыр образы төп рольне уйный. Бу образ татар әдәбиятында Акыллы карт архетибының бер модификациясе итеп карала. Билгеле булганча, дөнья мәдәнияте үсешенең башлангыч этабында бик охшаш булган, кабатланучы образлар бар. Үсешләренең соңгырак этапларында, үзләрендә беренчел образның билгеләрен саклаган хәлдә, алар әдәбият һәм фольклорда төрлечә трансформацияләнә. Әлеге төшенчә швейцарияле психолог К. Юнг тарафыннан кертелә. Ул кешенең аң төпкелен өйрәнә һәм коллектив аң төпкелендә архаик тәҗрибә берәмлекләре саклануын билгели, ягъни коллектив аң төпкеле кешелекнең үткәне турындагы архетипик хәтерне саклый. Архетип, эчтәлексез форма буларак, һәрвакыт нинди дә булса тәҗрибә белән кушылып, аңлы рәвештә эшкәртелүгә дучар ителә һәм бары тик шуннан соң гына рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә кулланыла башлый. Шул рәвешле, милли архетипик образлар барлыкка килә. Архетипларның нигезе борынгы мифларда саклана. Мифлар аркылы алар әдәбиятка да үтеп керә. К. Юнг тарафыннан түбәндәге архетиплар аерып чыгарыла: анима (ир кеше психикасында хатын-кыз башлангычы булу); анимус (хатын-кыз психикасында ир-ат башлангычы); күләгә (психиканың, шәхеснең караңгы, үзе танырга, күрсәтергә теләмәгән якларын белдерә); шәхсилек (индивидуаль башлангычка ия, яшәештә үз урынын табарга мө��кинлеге булган кеше); бала; бөек Ана; акыл иясе, карт архетиплары.
83
- Урта гасыр төрки әдәбиятында, шул исәптән татар әдәбиятында да, карт архетибының бер варианты Хозыр-Ильяс образы аша реальләшә. Ул кешеләргә юл күрсәтүче, ярдәм итүче, җәза бирүче мәңгелек юлчы буларак тасвирлана. Әдәбият галимнәре аның әдәби әсәрдә өч вазифа башкара алуын күрсәтәләр: сакраль (җәза бирүче, коткаручы, юл күрсәтүче), иҗтимагый (тормыш һәм рухи тәҗрибәне саклаучы, үлеләр белән тереләр арасында арадашчы, алдан күрүче, шаман), әдәби (милли йолаларны саклаучы, философ, изге һәм дөньяви төшенчәләр, явызлык һәм яхшылык арасында арадашчы)2.
84
  "Дулкыннар арасында" поэмасында исә юлдан тайпылган, сайлау алдында калган романтик герой, Хозыр белән очрашудан соң, үзенә көч ала, рухи ныклыкка ия була. Шул рәвешле, бу поэмада карт архетибы белән тәңгәл килгән мифологик образ традицион сакраль вазифа үти: ул билгесезлектә калган егеткә матди (көймә) һәм рухи (үз-үзеңә ышаныч һәм киләчәккә өмет) ярдәм бирә, юл күрсәтә, коткара. Әсәрнең төп идеясе дә Хозыр монологы аша җиткерелә: Юлыңда бул, кулда көч барында, / Алга бар, тик кара алдыңы.
85
  Романтик геройның алга барыр юлы матурлыкка омтылу булып аңлашыла. Хан кызына булган мәхәббәте егеткә авыр лыкларны җиңәргә ярдәм итә. Матурлык символы буларак ачылган Хан кызы образы үткәндә калган гүзәллек турындагы уйлануларга этәрә. Кайчандыр бәхет-сәгадәттә гомер кичергән кыз, әтисенең тәхетен югалтуыннан куркуы аркасында, читкә сөрелә, шайтан коллыгына ташлана. Тормыш ямен югалткан егет тә читтә гомер кичерә. Димәк, кемнәрнеңдер үз мәнфәгатьләрен өстен куюы сәбәпле, җирдә матурлык юкка чыга, гүзәллекне тоеп, аңа омтылып яшәүчеләр исә мәңгелек газапка дучар ителә. Шул рәвешл е, поэмада бүгенге һәм киләчәк үткәнгә каршы куела, романтик әдәбиятка хас булганча, үткән - бүгенге дихатомиясе үзәк урынны алып тора. Үткәндә калган матурлык хакында сызланулы уйланулар ямьсез бүгенге аша өметсез киләчәккә юнәлтелә. Әлеге фикер әсәрнең соңгы юлларында аерым калкытыла: Өзелә таң җилләре... Җылый, сыкрый, / Искәртәләр моңнар, зарларын. / Иренеп кенә диңгез җавап бирә, / Сугып ташлый биек ярларын.
86
  Бу юллар, диңгезгә ташланып, шайтан коллыгыннан котылырга тырышкан егет белән кызның язмышы аяныч тәмамланачагына, димәк, җиргә матурлыкның әле тиз генә иңә алмаячагына ишарәли.
@@ -219,7 +219,7 @@
219
  Шулай итеп, ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә мифологик образларга мөрәҗәгать иткән күпсанлы поэмалар языла. Мифологик шәхесләр ике төр әсәрләрдә кулланыла: романтик әсәрләрдә - билгеле бер фикер үткәрү өчен кертелгән образлар сыйфатында, символик иҗатта - төп төшенчә, семиотик билге буларак. Нигездә, авторлар ислам мифологиясе белән бәйле образларны үз әсәрләренең сурәтләү объекты итәләр, ә инде Г. Сөнгати, И. Шаммаси, А. Җәгъфәр кебек шагыйрьләр төрки-татар ышануларыннан ук килгән Су анасы, Убыр, Өрәк кебек образларны да сурәтлиләр.
220
  Галимнәр билгеләвенчә, мифның әдәбиятта чагылышы, бер яктан, традицион мифологик образ һәм сюжетлар белән "уен" рәвешен алса, икенче яктан, авторның яшәешне күзаллавына бәйле төстә мифның үзгәртеп корылуы һәм яңа мифологик реальлекнең тууы рәвешендә бара. Бу яңа реальлек үзендә борынгы миф, борынгы аң-фикерләүнең томанлы хәрәкәте турында "истәлек"ләрне саклый. Беренче очракта сурәтләнгән вакыйгалар һәм персонажлар үзләренең индивидуальлеген югалталар һәм борынгы мифларда кабул ителгән яшәеш, алдан билгеле схеманың мәңге кабатлана торган бер варианты буларак кына яши башлыйлар. Икенчесендә язучы үзенең әсәрендә үзе урнаштырган кагыйдәләр буенча корылган уйланма чынбарлык тудыра. Без мифологик образлар бирелеше ноктасыннан тикшергән символик әсәрләрнең барысы да икенче юнәлешкә нигезләнеп иҗат ителгән. Аларда дини һәм мәҗүси мифлар белән бәйле образлар автор тәкъдим иткән структурага буйсындырыла, әдипләр үткәргән идея-фикерләргә мөнәсәбәтле кулланыла.
221
  Мифологик шәхесләрне сурәтләгән әсәрләр, нигездә, кешелек яшәешенә, кеше күңеленә бәя бирү йөзеннән иҗат ителгән, бу образлар күп очракта явызлык, авырлык, ямьсезлек символлары булып төгәлләшә. Фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, гомумбилгеле мифлар һәм легендалар яңа мәдәни- тарихи контекстта заманлаштыруга дучар ителә һәм халыкның милли психологиясе таләпләренә яраклаштырыла. Әлеге процесста миф хронотобы белән укучы яшәгән чор арасында чикләр җуела. Төгәлләнмәгән бүгенге һәм ябык, тотрыклы кыйммәтләре формалашкан үткәннең берлеге дөньяның вакыт ягыннан катлаулы (милли яки гомумкешелек) моделен барлыкка китерә. Гадәттә, контекстта бу вакыт киләчәккә таба омтылган була. Без югарыда карап киткән әсәрләрдә дә әлеге үзенчәлек ачык чагылыш таба. Гомумбилгеле мифларга мөрәҗәгать итеп, татар шагыйрьләре чор белән кисешү ноктасын табалар, мифологик геройларны заманга хас булган сыйфатлар белән баеталар.
222
- Татар әдәбияты тарихында символизмның башкачарак йогынтысы да күзгә ташлана: кайбер әсәрләрдә аерым бер күренеш кенә символ булып калмый, ә тулаем бер миф, риваять символ булып санала. Еракта калган вакытка мөрәҗәгать итеп, аны хәзерге заман белән кисештерү аркылы мәңгелек охшашлыклар һәм символлар туа. Татар әдәбиятында билгеле булган Айсылу, Зөһрә кыз, Сөембикә, Алтынчәч, Чыңгыз, Идегәй, Чура батыр, Сатыш һ.б. тарихи-м ифологик шәхесләр әсәрләр үзәгенә куела һәм нәкъ менә халыкны үз артыннан ияртерлек яңа идеал - нәби кебек гәүдәләндерелә. Н. Думавиның "Шәрык даһие" (1915) поэмасы шушы тенденциягә нигезләнеп иҗат ителгән. Поэманың үзәгендә Чыңгыз образы тора. Автор аны әкият каһарманнарына тартым итеп сурәтләгән (ул гадәттән тыш акыллы, көчле: Таш маңгае, күкрәк тимер, күзләре зур, / Йөзендә балкый аның котлы нур. / Дәрт бөтен, гайрәт алмаз, корычтан кул, / Кем белән алышса да белмидер хур) әлеге шәхес, әсәрдәге үзәк төшенчә ролен алып, символ дәрәҗәсенә күтәрелә һәм акыл белән көчне гәүдәләндерә башлый. Поэманың башында ук сурәтләнгән хан туу вакыйгасы табигать стихияләренең дә аңа буйсынуын аның, алдында баш июен җиткерә һәм Чыңгыз турындагы мифны Ницше өйрәтүләре белән бәйләп куя. Д. Заһидуллина хезмәтендә "Ницшеның "гадәттән тыш кеше" хакындагы тәгълиматы төрлечә шәрехләнә, ләкин бер аңланылыш варианты - илаһи кеше кебек интерпретацияләү мөселманнарның дини-суфичыл тәгълимат буенча таныш камил инсан концепциясенә аваздаш була", диелә. Рус символистлары, философ-идеалистлары тарафыннан да "гадәттән тыш кеше" әхлакый идеал кебек күзаллана. А. Белый билгеләвенчә, Ницше өйрәтүләре Европа цивилизациясе күрмәгән яңа дари, яңа Кеше образын тудыра. Бу ярыммифик шәхес рус символистларын, модернистларын шул ягы белән җәлеп итә дә: "сверхчеловек" кешедәге яшәү һәм иҗат көчен берләштергән, символлаштырган рухи идеал, үрнәк тип булып кабул ителә. Әлеге поэмадагы Чыңгыз да - дөньяга шаһ булырга килгән, кояш белән сөйләшергә хокуклы зат, гадәттән тыш кеше, ярымилаһи зат (богочеловек)6. Бу фикер әсәрдәге тагын бер шартлы образ - кояш символы ярдәмендә ачыклана. Кояшка табыну, үзеңне кояш баласы итеп тою тенденциясе ХХ гасыр башы рус шигъриятендә һәм фәлсәфәсендә дә очрый. Әдәбиятта әлеге образның хак ыйк атьне белдергән традицион мәгънәсе билгеле. Шул ук вакытта рус әдәбиятында аның ирек мәгънәсен җиткерүе дә мәгъл үм. "Шәрык даһие" поэмасында әлеге символга власть, хакимлек төсмере дә өстәлә, һәм ул Чыңгыз образын ачуга ярдәм итә. Беренчедән, кояш Чыңгызның бөеклегенә ишарә итсә, икенчедән, аның яшәү максатын ачыклый: акыл ярдәмендә яшәеш асылына төшенү. Шул рәвешле, Чыңг ызның илаһилыгы ассызыклана, чиксез хакимият иясе булуы ачыклана. Гомумән, поэма дәвамында Чыңгыз бары тик кояш белән генә аралаша, әмма, автор фикеренчә, беркемнең дә хакимлеге мәңгелек һәм чиксез түгел: Дөнья зур, фәкать, Чыңгыз, мин дә анда / Падишаһлык кыла алмыймын бер заманда. / Күрәмсең, алмаш-тилмәш хөкем итәм / Бер анда, җир аст ында, бер монда. Кояш җиһанның төрле тарафын чираттан яктырткан кебек, Чыңгыз да бөтен дөнья белән идарә итә алмый. Автор идеясе дә шушы фикерне үстерә: абсолют хаки��ияткә омтылу кешелек кыйммәтләрен җуюга китерә.
223
  Күренгәнчә, Чыңгыз образын сурәтләүдә ялгызлык категориясе алгы планга чыгарыла: ул башкалардан аерып куела, алай гына да түгел, Чыңгыз үзе ялгызлыкка омтыла. Фәлсәфи фикерләүдә ялгызлык төшенчәсе әһәмиятле категорияләрдән санала, әдәбиятка аның ирек белән бәйле модификациясе үтеп керә: лирик герой рухи тырышлык нәтиҗәсендә ялгызлыкка ирешә, һәм ул иреккә, рухи яңарышка ирешү белән тәңгәл куела. "Шәрык даһие" поэмасы да герой ялгызлыгын рухи азатлык, көч белән турыдан-туры бәйләп карый, шул ук вакытта бу фикер әкиятләрдән килгән мотивлар белән дә ныгытыла: Чыңгыз берүзе Горбәт, Ачлык ба тыр лар белән көрәшкә чыга һәм аларны җиңә. Димәк, Н. Думавиның әлеге әсәре, символизм иҗат агымының йогынтысын тойган хәлдә иҗат ителеп, әкияти мотивлар белән баетыла һәм тирән эчтәлекле фәлсәфи әсәргә әверелә.
224
  Гомумән, ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә зур урын алып торган символизм лиро-эпикада үзенчәлекле чагылыш таба. Турыдан-туры символик характерда булган үрнәкләр сирәк очраса да, аерым образларны, мифларны, риваятьләрне, тарихи образларны символ дәрәҗәсендә сурәтләү поэмаларны милли яшәеш, чор, җәмгыять, халык турындагы уйлануларны җиткерү мәйданына әверелдерә.
225
  2.2. ХХ йөз башы татар поэмаларында сызлану фәлсәфәсе
 
46
  Әлбәттә, без югарыда карап үткән сатирик поэмалар камиллектән ерак. Бу, иң беренче чиратта, иҗтимагый яңгырашлы сатираның татар әдәбиятында әле туып кына килүе, чор рухының, нигездә, романтик һәм модернистик әсәрләр язылуга этәргеч бирүе белән аңлатыла. Шундый шартларда сатирик иҗатта үз көчен бөтен тулылыгында ачкан Г. Тукай һәм Ш. Бабич әсәрләре югарыдагы үрнәкләр арасында камиллекләре, сәнгатьчә эшләнешләренең тирәнлеге, үтемлелеге белән аерылып торалар.
47
  Г. Тукай иҗатын өйрәнү һәм бәяләүнең бер гасырлык бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы тарихы бар. Аның кыйммәтле лирикасы матур әдәбиятның, әдәбият тарихы һәм әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын, дәрәҗәсен билгели торган ориентир, бизмән булып торды, дип яза Т. Гыйлаҗев, шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләп. ХХ йөз татар сүз сәнгатен, чыннан да, Тукай шәхесеннән башка күз алдына китереп булмый. Әдипнең реалистик сүз сәнгатен, аерым алганда, сатираны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Билгеле булганча, реалистик сәнгать халыкчанлыкка йөз тоту белән аерылып тора. Г. Тукай иҗатының да төп сыйфатлары: халыкчанлык, халыкчылык, миллилек. Шагыйрь әсәрләренең әлеге үзенчәлеген үз чорында ук Җ. Вә лиди, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый кебек әдипләр дә игътибар итә. Хәзерге чор тикшеренүчеләре тарафыннан да бу фикер алга сөрелә.
48
  Г. Толымбай, Г. Гали, Х. Госман, Г. Халит кебек галимнәр фикерен дәвам итеп, Й. Нигъмәтуллина Г. Тукай иҗатында милли стиле формалашуының да алшарты итеп шигъриятенең халык авыз иҗатына якынлыгын күрсәтә. Сатирик поэма үрнәге булган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" (1908) әсәре дә халык иҗаты һәм дини мифология традицияләрен дәвам итә. Бу әсәрне өйрәнү өлкәсендә күп кенә галимнәр тарафыннан хезмәт куйган. Без, әлеге поэманы һәр яклап анализлау максатын куймастан, бары тик аның сатирик әдәбиятны үстерүгә керткән өлешен ачыклауны гына бурыч итеп алдык. XIII йөз шигъри ядкәрләреннән саналган "Кисекбаш китабы"на назыйрә рәвешендә язылган әсәрдә фантастик сюжет чор белән параллель үткәрергә, авторга татар тормышындагы аерым бер катлау кешеләрен тәнкыйть утына тотарга мөмкинлек бирә. Моңа персонажларның прототиплары булу, шул рәвешле, әсәрнең реаль җирлеккә нигезләнүе дә ярдәм итә.
49
+ Билгеле булганча, сатира үзенең сурәтләү объектын модельләштерә, образны югары дәрәҗәдә шартлы итеп тасвирлый һәм әлеге максатка реаль контурларны бозу, арттыру, гипербола, гротеск алымнары ярдәмендә ирешә. Сатирикның идеалы антиидеал аркылы чагыла. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрендә Кисекбаш образы авторның антиидеалы буларак сурәтләнә, шул ук вакытта ул "Печән базары" әһелләре өчен идеал, үрнәк булып аңлашыла. Әлеге образны тудыруда Г. Тукай гротеск, гипербола алымнарын куллана. Кисекбашка хас сыйфатларны бер-бер артлы санап китү, арттыра бару, күпертеп сурәтләү татар җәмгыятендә хөкем сөргән кимчелекле якларны тәнкыйтьләргә мөмкинлек бирә. Р. Ганиева фикеренә нигезләнсәк, Карахмәт, Кисекбаш, Дию, Камчылы ишан һ. б. образларның бер җыелма образ - "Печән базары" образының - төрле вариацияләре булуы ачыклана. Чыннан да, Кисекбашка бирелгән характеристиканы (Чөнки бер мең тәгассыб бу мидә. / Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, / Бу мидә мең пот сыраның пары бар. / Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон, / "Минбеләмлек" дәгъвасы - бер мең вагон. / "Иске - изге" фикре бардыр ун келәт, / "Һәр җәдит - кяфер" - егерме склад...) татар дөньясындагы иске карашлы, фанатик, милләтне артка сөйрәүче кешеләр катлавына карата кулланып булыр иде. "Печән базары" төшенчәсе астында тупланган сәүдәгәрләр, шәкертләр, байлар, иске карашлы руханилар Тукай тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә. Яшәешкә бәя бирүдә ирония юлын сайлап, шагыйрь татар милләтенә "ат кәмите" атамасы белән бәя бирә: милләт кайгысын уйлап, алгарыш идеяләрен тормышка ашырасы урында, халыкның кө��ке-кәмит, алдау, наданлык, искелек белән гомер кичерүе турындагы фикер әсәрне иңләп үтә. Шул рәвешле, әсәрнең типиклаштыру, гомумиләштерүгә йөз тотуы аның тәнкыйди реализмга каравын дәлилли. Поэмада көлке тудыру алымнарының мул кулланылуы күренеп тора һәм сатирик көлү артында зур проблемалар яшеренүе ачыклана.
50
  Татар әдәбият белемендә Шәехзадә Бабичны Г. Тукай идеяләрен дәвам итүче шагыйрь дип бәялиләр. Н. Хисамов бу турыда болай дип яза: "Тукай һәм аны төсмерләтеп торган шагыйрьләр көчле мәктәп тудырганнар. Ул мәктәпне дәвам итүче иң күренекле талант Ш. Бабич иде. Тукай талантының ике сыйфаты да - лирика һәм сатира-юмор аңарда үзенең лаеклы дәвамчысын таба". Чыннан да, 19151917 еллар аралыгында иҗатының яңа юнәлешен ачкан әдип, Тукай кебек, сатира өлкәсендә олы казанышларга ирешә. Т. Галиуллин сүзләре белән әйтсәк, Ш. Бабич сатираны илаһи бер көч дип саный, табигый сәләте белән шул төргә тартыла. "Кандала" (1916) әсәре дә шагыйрьнең әлеге юнәлештәге эзләнүләренең нәтиҗәсе булып тора. Автор үзе аны баллада дип атаса да, Р. Ганиева, Д. Заһидуллина кебек галимнәр фикеренә таянып, без аның жанрын сатирик поэма дип билгеләү ягында торабыз. Әлеге галимнәр тарафыннан әсәрнең, романтик һәм реалистик сурәт мөмкинлекләреннән үсеп, шартлылыкка мөрәҗәгать итеп язылуын да искәртәләр. Бу, чыннан да, шулай: поэма кандаланы символик образ буларак уйнатуга нигезләнә, әмма ХХ йөз башында төрле агымнарның бер-берсенә керешеп яшәве һәм шигърияттә сатираның, нигездә, тәнкыйди реализм кысаларында кулланылуы безгә бу әсәрне дә югарыда тикшерелгән поэмалар янәшәсендә карарга мөмкинлек бирә.
51
  М. Гайнетдинов "Кандала" поэмасының, Тукайның "Печән базары" әсәре йогынтысында язылып, конкрет тарихи чорның кимчелекле якларын фаш итүен билгели. Поэманың вакыйгалар катламы көлке итеп уйланылган хәл турында бәян итә: йоклаган Адәмнең канын эчәргә кандала килә һәм, егылып төшеп, корсагын яра. Кандалага күз теләктәшлек белдерә, ә кул исә аңа дошман буларак сурәтләнә. Кандаланың аллегорик-символик образ буларак уйланылуы әсәрне төрлечә аңларга мөмкинлек тудыра. Шунысы ачык: поэма Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта иҗат ителгән. Шулай булгач, биредә иҗтимагый аһәң эзләү максатка ярашлы, автор үзе үк әсәрнең шул рәвешле интерпретацияләнү мөмкинлегенә ишарә ясый: Кып-кызыл кан белән болганган идән, / Тиңләшерлек булган ул Балкан белән. Әлеге юллардан чор вакыйгалары белән әсәрдә сурәтләнгән хәлләр арасында параллель үткәрелүе ачык күзаллана, "кандала йөзендә Бабич сугыш уты кабызучыларның җыелма образын тудыра", поэмада "ил елау" мотивы кулланылу бу фикерне төгәлләштерә. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, әсәр кан коючыларның язмышы кандала язмышы кебек төгәлләнәчәк, дигән фикер үткәрә.
52
  Р. Бикбаев күз образының илдәге канкойгыч сәясәткә битараф консерватив карашлы интеллигенция, рухани��арны чагылдыруын билгели. Илдә барган куркыныч хәлләргә күз йому, халык язмышыннан читләшү аяныч нәтиҗәләргә китерә.
 
80
  Романтик әдәбият матурлык категориясе белән эш итә, бу исә әдәбиятның эстетик функциясе белән турыдан-туры бәйле. А. Мәхмүтов ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә әлеге категориянең җәмгыятьнең матурлыгы, кешенең камиллеге, табигать гүзәллеге һәм сәнгатьтә торгызылган матурлык рәвешендә чагылуын билгели. Әлеге чорда язылган романтик поэмаларның күбесе исә үткәндә калган матурлык турында уйланулар белән сугарылган. Еш кына әдипләр тарафыннан матурлыкның кешеләр кулы белән юкка чыгарылуы хакындагы идея үстерелә. Аларның күбесендә кыз образы матурлык символы буларак гәүдәләнеш таба. Мәсәлән, Мәннаф Минһаҗның фольклор мотивларын эшкәртеп иҗат иткән "Сырдәрья буенда" (1916) поэмасы, явыз үги ананың үги кызын коллыкка сатуы, кызның хур лык лы яшәештән үлемне өстенрәк күрүе турындагы вакыйгаларны сурәтләп, юкка чыгарылган гүзәллек хакынкаралган "Башкорт кызы Маһинур" поэмасының үзәгендә дә әлеге идея ята.
81
  Ф. Бурнаш иҗатында бу юнәлеш аеруча калку күренә. Шундыйлардан әдипнең "Дулкыннар арасында" (1916) дип исемләнгән поэмасы романтизм канатына караган әсәрләре арасында аерым урын алып тора. Әлеге әсәр яшь егетнең табигать стихиясе һәм үз-үзе (бер мизгелгә күңеленә чарасызлык иңдергән икеләнү, шөбһәләре) белән көрәшен романтик яссылыкта тасвирлый. Яшәешне тәэмин итүче төп көч буларак, табигатьтә мәңгелек көрәш баруы турындагы фикер поэмада диңгез символы аркылы ачыла: Дулкынлана диңгез, чайкала ул, / Әллә нинди ямьсез төс биреп. / Исә җилләр, һаман ыжгыралар, / Диңгез өсләренә көч биреп. / Тәңре каргап, нәләт төшкән төсле, / Җирдә ямь юк - йоклый, булдыксыз. / Күккә баксаң, фәләк беткән төсле, / Ул да нурсыз, айсыз, йолдызсыз. / Уйнап кына болыт сөрелгәндә, / Айдан көмеш нурлар таркала. / Тау-тау булып килгән дулкыннар да / Шаулый, ак күбекләр чайкала. / Каплый тагы болыт ай нурларын, / Караңгы төн каулый яктысын. / Тагы шаулый диңгез, шаулый дулкын, / Тагы суга көчсез яр читен.
82
  Әлеге символ - егетнең табигать белән көрәшен күрсәтергә ярдәм иткән хәлдә, аның үз күңелендә кайнаган уй-хисләр тирәнлеген җиткерү чарасы да. Бу уйлар бәхетен эзләп алга барган шәхес кичерешләре белән бәйле: егет үз максатына ирешү юлының үлемгә китерәчәген дә аңлый, әмма аның күңелендәге хисләр өермәсе шулкадәр көчле, мәхәббәте шул дәрәҗәдә олы ки, ул сөйгәне белән очрашу хакына барысына да әзер. Шул рәвешле, романтик әсәр сюжетында ялкынлы мәхәббәт көрәш идеяләре белән янудан алып юкка чыгу ноктасына кадәр үстерелә, герой гамәлләренең төп мотивына әверелә. Бер караганда - тыныч, икенче караганда инде караңгылык белән көрәшкә ташланучы диңгез сыман, егет тә билгесезлек утында яна. Герой кичерешләренә фон булу белән беррәттән, диңгез образының башка мәгънәви функциясе ��ә бар: әлеге образ аркылы ХХ йөз башы рус әдәбияты өчен хас булган тенденциянең татар сүз сәнгатендә чагылышы хакында сүз алып бару мөмкинлеге туа, ул - яшәеш мәгънәсен эзләү белән бәйле. Рус галимәсе Н. Мокина билгеләвенчә, ХХ йөз башы рус шигърияте яңа мәгънәдә кулланыла башлаган традицион төшенчәләр белән характерлана. Диңгез образы шундыйлардан. Галимә тәкъдим иткән аспекттан чыгып тикшергәндә, диңгез һәм кеше гомере (гомумән, яшәешнең) параллель кулланылуы ачыкланыр. Татар әдәбиятында да әлеге образның суфичылык идеяләре белән бәйле үз традицияләре бар. В. Брагинский фикеренчә, суфичыл традицияләрдә диңгез (океан), гадәттә, илаһи Асылны (Яшәешне) символлаштыра. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, бу укылышта җир тормышының, кеше язмышының Алла һәм Яшәеш каршында кечкенә, көчсез, ихтыярсыз булуы ассызыклана. Шул рәвешле, әлеге әсәрдә егетнең диңгез буйлап йөзүе кеше яшәешенең билгесезлеге, аерым бер тышкы факторларга бәйле икәнлеген белдерә. Димәк, бу поэмада романтик әдәбият өчен хас булган юл мотивы диңгездә йөзү модификациясе төсендә чагылыш таба. Юл үткәннән киләчәккә юнәлгән, ул романтик рухтагы өмет, ышаныч белән сугарылган. Ретроспекция алымы һәм эчке монолог ярдәмендә автор геройның үткән юлы хакында сөйли: егет күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, әмма аны һәрвакыт ниндидер бер очраклылык коткарып калган. Шул рәвешле, максатына юл тотучы шәхес һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыга ала, язмыш киләчәккә ышанучыларга хәерхаклы, дигән фикер әсәрне иңләп үтә. Әлеге идеяне җиткерүдә Хозыр образы төп рольне уйный. Бу образ татар әдәбиятында Акыллы карт архетибының бер модификациясе итеп карала. Билгеле булганча, дөнья мәдәнияте үсешенең башлангыч этабында бик охшаш булган, кабатланучы образлар бар. Үсешләренең соңгырак этапларында, үзләрендә беренчел образның билгеләрен саклаган хәлдә, алар әдәбият һәм фольклорда төрлечә трансформацияләнә. Әлеге төшенчә швейцарияле психолог К. Юнг тарафыннан кертелә. Ул кешенең аң төпкелен өйрәнә һәм коллектив аң төпкелендә архаик тәҗрибә берәмлекләре саклануын билгели, ягъни коллектив аң төпкеле кешелекнең үткәне турындагы архетипик хәтерне саклый. Архетип, эчтәлексез форма буларак, һәрвакыт нинди дә булса тәҗрибә белән кушылып, аңлы рәвештә эшкәртелүгә дучар ителә һәм бары тик шуннан соң гына рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә кулланыла башлый. Шул рәвешле, милли архетипик образлар барлыкка килә. Архетипларның нигезе борынгы мифларда саклана. Мифлар аркылы алар әдәбиятка да үтеп керә. К. Юнг тарафыннан түбәндәге архетиплар аерып чыгарыла: анима (ир кеше психикасында хатын-кыз башлангычы булу); анимус (хатын-кыз психикасында ир-ат башлангычы); күләгә (психиканың, шәхеснең караңгы, үзе танырга, күрсәтергә теләмәгән якларын белдерә); шәхсилек (индивидуаль башлангычка ия, яшәештә үз урынын табарга мө��кинлеге булган кеше); бала; бөек Ана; акыл иясе, карт архетиплары.
83
+ Урта гасыр төрки әдәбиятында, шул исәптән татар әдәбиятында да, карт архетибының бер варианты Хозыр-Ильяс образы аша реальләшә. Ул кешеләргә юл күрсәтүче, ярдәм итүче, җәза бирүче мәңгелек юлчы буларак тасвирлана. Әдәбият галимнәре аның әдәби әсәрдә өч вазифа башкара алуын күрсәтәләр: сакраль (җәза бирүче, коткаручы, юл күрсәтүче), иҗтимагый (тормыш һәм рухи тәҗрибәне саклаучы, үлеләр белән тереләр арасында арадашчы, алдан күрүче, шаман), әдәби (милли йолаларны саклаучы, философ, изге һәм дөньяви төшенчәләр, явызлык һәм яхшылык арасында арадашчы).
84
  "Дулкыннар арасында" поэмасында исә юлдан тайпылган, сайлау алдында калган романтик герой, Хозыр белән очрашудан соң, үзенә көч ала, рухи ныклыкка ия була. Шул рәвешле, бу поэмада карт архетибы белән тәңгәл килгән мифологик образ традицион сакраль вазифа үти: ул билгесезлектә калган егеткә матди (көймә) һәм рухи (үз-үзеңә ышаныч һәм киләчәккә өмет) ярдәм бирә, юл күрсәтә, коткара. Әсәрнең төп идеясе дә Хозыр монологы аша җиткерелә: Юлыңда бул, кулда көч барында, / Алга бар, тик кара алдыңы.
85
  Романтик геройның алга барыр юлы матурлыкка омтылу булып аңлашыла. Хан кызына булган мәхәббәте егеткә авыр лыкларны җиңәргә ярдәм итә. Матурлык символы буларак ачылган Хан кызы образы үткәндә калган гүзәллек турындагы уйлануларга этәрә. Кайчандыр бәхет-сәгадәттә гомер кичергән кыз, әтисенең тәхетен югалтуыннан куркуы аркасында, читкә сөрелә, шайтан коллыгына ташлана. Тормыш ямен югалткан егет тә читтә гомер кичерә. Димәк, кемнәрнеңдер үз мәнфәгатьләрен өстен куюы сәбәпле, җирдә матурлык юкка чыга, гүзәллекне тоеп, аңа омтылып яшәүчеләр исә мәңгелек газапка дучар ителә. Шул рәвешл е, поэмада бүгенге һәм киләчәк үткәнгә каршы куела, романтик әдәбиятка хас булганча, үткән - бүгенге дихатомиясе үзәк урынны алып тора. Үткәндә калган матурлык хакында сызланулы уйланулар ямьсез бүгенге аша өметсез киләчәккә юнәлтелә. Әлеге фикер әсәрнең соңгы юлларында аерым калкытыла: Өзелә таң җилләре... Җылый, сыкрый, / Искәртәләр моңнар, зарларын. / Иренеп кенә диңгез җавап бирә, / Сугып ташлый биек ярларын.
86
  Бу юллар, диңгезгә ташланып, шайтан коллыгыннан котылырга тырышкан егет белән кызның язмышы аяныч тәмамланачагына, димәк, җиргә матурлыкның әле тиз генә иңә алмаячагына ишарәли.
 
219
  Шулай итеп, ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә мифологик образларга мөрәҗәгать иткән күпсанлы поэмалар языла. Мифологик шәхесләр ике төр әсәрләрдә кулланыла: романтик әсәрләрдә - билгеле бер фикер үткәрү өчен кертелгән образлар сыйфатында, символик иҗатта - төп төшенчә, семиотик билге буларак. Нигездә, авторлар ислам мифологиясе белән бәйле образларны үз әсәрләренең сурәтләү объекты итәләр, ә инде Г. Сөнгати, И. Шаммаси, А. Җәгъфәр кебек шагыйрьләр төрки-татар ышануларыннан ук килгән Су анасы, Убыр, Өрәк кебек образларны да сурәтлиләр.
220
  Галимнәр билгеләвенчә, мифның әдәбиятта чагылышы, бер яктан, традицион мифологик образ һәм сюжетлар белән "уен" рәвешен алса, икенче яктан, авторның яшәешне күзаллавына бәйле төстә мифның үзгәртеп корылуы һәм яңа мифологик реальлекнең тууы рәвешендә бара. Бу яңа реальлек үзендә борынгы миф, борынгы аң-фикерләүнең томанлы хәрәкәте турында "истәлек"ләрне саклый. Беренче очракта сурәтләнгән вакыйгалар һәм персонажлар үзләренең индивидуальлеген югалталар һәм борынгы мифларда кабул ителгән яшәеш, алдан билгеле схеманың мәңге кабатлана торган бер варианты буларак кына яши башлыйлар. Икенчесендә язучы үзенең әсәрендә үзе урнаштырган кагыйдәләр буенча корылган уйланма чынбарлык тудыра. Без мифологик образлар бирелеше ноктасыннан тикшергән символик әсәрләрнең барысы да икенче юнәлешкә нигезләнеп иҗат ителгән. Аларда дини һәм мәҗүси мифлар белән бәйле образлар автор тәкъдим иткән структурага буйсындырыла, әдипләр үткәргән идея-фикерләргә мөнәсәбәтле кулланыла.
221
  Мифологик шәхесләрне сурәтләгән әсәрләр, нигездә, кешелек яшәешенә, кеше күңеленә бәя бирү йөзеннән иҗат ителгән, бу образлар күп очракта явызлык, авырлык, ямьсезлек символлары булып төгәлләшә. Фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, гомумбилгеле мифлар һәм легендалар яңа мәдәни- тарихи контекстта заманлаштыруга дучар ителә һәм халыкның милли психологиясе таләпләренә яраклаштырыла. Әлеге процесста миф хронотобы белән укучы яшәгән чор арасында чикләр җуела. Төгәлләнмәгән бүгенге һәм ябык, тотрыклы кыйммәтләре формалашкан үткәннең берлеге дөньяның вакыт ягыннан катлаулы (милли яки гомумкешелек) моделен барлыкка китерә. Гадәттә, контекстта бу вакыт киләчәккә таба омтылган була. Без югарыда карап киткән әсәрләрдә дә әлеге үзенчәлек ачык чагылыш таба. Гомумбилгеле мифларга мөрәҗәгать итеп, татар шагыйрьләре чор белән кисешү ноктасын табалар, мифологик геройларны заманга хас булган сыйфатлар белән баеталар.
222
+ Татар әдәбияты тарихында символизмның башкачарак йогынтысы да күзгә ташлана: кайбер әсәрләрдә аерым бер күренеш кенә символ булып калмый, ә тулаем бер миф, риваять символ булып санала. Еракта калган вакытка мөрәҗәгать итеп, аны хәзерге заман белән кисештерү аркылы мәңгелек охшашлыклар һәм символлар туа. Татар әдәбиятында билгеле булган Айсылу, Зөһрә кыз, Сөембикә, Алтынчәч, Чыңгыз, Идегәй, Чура батыр, Сатыш һ.б. тарихи-м ифологик шәхесләр әсәрләр үзәгенә куела һәм нәкъ менә халыкны үз артыннан ияртерлек яңа идеал - нәби кебек гәүдәләндерелә. Н. Думавиның "Шәрык даһие" (1915) поэмасы шушы тенденциягә нигезләнеп иҗат ителгән. Поэманың үзәгендә Чыңгыз образы тора. Автор аны әкият каһарманнарына тартым итеп сурәтләгән (ул гадәттән тыш акыллы, көчле: Таш маңгае, күкрәк тимер, күзләре зур, / Йөзендә балкый аның котлы нур. / Дәрт бөтен, гайрәт алмаз, корычтан кул, / Кем белән алышса да белмидер хур) әлеге шәхес, әсәрдәге үзәк төшенчә ролен алып, символ дәрәҗәсенә күтәрелә һәм акыл белән көчне гәүдәләндерә башлый. Поэманың башында ук сурәтләнгән хан туу вакыйгасы табигать стихияләренең дә аңа буйсынуын аның, алдында баш июен җиткерә һәм Чыңгыз турындагы мифны Ницше өйрәтүләре белән бәйләп куя. Д. Заһидуллина хезмәтендә "Ницшеның "гадәттән тыш кеше" хакындагы тәгълиматы төрлечә шәрехләнә, ләкин бер аңланылыш варианты - илаһи кеше кебек интерпретацияләү мөселманнарның дини-суфичыл тәгълимат буенча таныш камил инсан концепциясенә аваздаш була", диелә. Рус символистлары, философ-идеалистлары тарафыннан да "гадәттән тыш кеше" әхлакый идеал кебек күзаллана. А. Белый билгеләвенчә, Ницше өйрәтүләре Европа цивилизациясе күрмәгән яңа дари, яңа Кеше образын тудыра. Бу ярыммифик шәхес рус символистларын, модернистларын шул ягы белән җәлеп итә дә: "сверхчеловек" кешедәге яшәү һәм иҗат көчен берләштергән, символлаштырган рухи идеал, үрнәк тип булып кабул ителә. Әлеге поэмадагы Чыңгыз да - дөньяга шаһ булырга килгән, кояш белән сөйләшергә хокуклы зат, гадәттән тыш кеше, ярымилаһи зат (богочеловек). Бу фикер әсәрдәге тагын бер шартлы образ - кояш символы ярдәмендә ачыклана. Кояшка табыну, үзеңне кояш баласы итеп тою тенденциясе ХХ гасыр башы рус шигъриятендә һәм фәлсәфәсендә дә очрый. Әдәбиятта әлеге образның хак ыйк атьне белдергән традицион мәгънәсе билгеле. Шул ук вакытта рус әдәбиятында аның ирек мәгънәсен җиткерүе дә мәгъл үм. "Шәрык даһие" поэмасында әлеге символга власть, хакимлек төсмере дә өстәлә, һәм ул Чыңгыз образын ачуга ярдәм итә. Беренчедән, кояш Чыңгызның бөеклегенә ишарә итсә, икенчедән, аның яшәү максатын ачыклый: акыл ярдәмендә яшәеш асылына төшенү. Шул рәвешле, Чыңг ызның илаһилыгы ассызыклана, чиксез хакимият иясе булуы ачыклана. Гомумән, поэма дәвамында Чыңгыз бары тик кояш белән генә аралаша, әмма, автор фике��енчә, беркемнең дә хакимлеге мәңгелек һәм чиксез түгел: Дөнья зур, фәкать, Чыңгыз, мин дә анда / Падишаһлык кыла алмыймын бер заманда. / Күрәмсең, алмаш-тилмәш хөкем итәм / Бер анда, җир аст ында, бер монда. Кояш җиһанның төрле тарафын чираттан яктырткан кебек, Чыңгыз да бөтен дөнья белән идарә итә алмый. Автор идеясе дә шушы фикерне үстерә: абсолют хакимияткә омтылу кешелек кыйммәтләрен җуюга китерә.
223
  Күренгәнчә, Чыңгыз образын сурәтләүдә ялгызлык категориясе алгы планга чыгарыла: ул башкалардан аерып куела, алай гына да түгел, Чыңгыз үзе ялгызлыкка омтыла. Фәлсәфи фикерләүдә ялгызлык төшенчәсе әһәмиятле категорияләрдән санала, әдәбиятка аның ирек белән бәйле модификациясе үтеп керә: лирик герой рухи тырышлык нәтиҗәсендә ялгызлыкка ирешә, һәм ул иреккә, рухи яңарышка ирешү белән тәңгәл куела. "Шәрык даһие" поэмасы да герой ялгызлыгын рухи азатлык, көч белән турыдан-туры бәйләп карый, шул ук вакытта бу фикер әкиятләрдән килгән мотивлар белән дә ныгытыла: Чыңгыз берүзе Горбәт, Ачлык ба тыр лар белән көрәшкә чыга һәм аларны җиңә. Димәк, Н. Думавиның әлеге әсәре, символизм иҗат агымының йогынтысын тойган хәлдә иҗат ителеп, әкияти мотивлар белән баетыла һәм тирән эчтәлекле фәлсәфи әсәргә әверелә.
224
  Гомумән, ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә зур урын алып торган символизм лиро-эпикада үзенчәлекле чагылыш таба. Турыдан-туры символик характерда булган үрнәкләр сирәк очраса да, аерым образларны, мифларны, риваятьләрне, тарихи образларны символ дәрәҗәсендә сурәтләү поэмаларны милли яшәеш, чор, җәмгыять, халык турындагы уйлануларны җиткерү мәйданына әверелдерә.
225
  2.2. ХХ йөз башы татар поэмаларында сызлану фәлсәфәсе
ILLA/Татар матбугатында ТОркестан.txt CHANGED
@@ -105,7 +105,7 @@ XIX гасырда Урта Азия җирләре Россия империя
105
  Гомумән, Төркестан вилаятендәге мөселманнар мосафирпәрвәрләрдер. Шуның өчен номерларга төшәргә ихтыяҗ да юк һәм мөселман номерлары да юктыр. Шәкертләрдән бу биналар хакында тиешле мәгълүмат ала белерләр. Тиз китәрлек кемсәләр әшьяларны чәйханәләргә куйсалар да, бондагы мөселманнар инабәтле халыклар, югалу хәвефе юктыр.
106
  * * *
107
  Моннан 4-5 гасырлар мөкаддәм Сибирия илә Азия Шәрыктә вә Азия вастыда, хәтта Һиндстанда шактый сәясәт роле уйнаткан Төркестан вилаяте бөтен-бөтенә забыт итеп, төрк ханлыгы тәшкил итеп, пайтәхете булган Сәмәрканд шәһәрене абад итәрәк, бөтен Аурупага нәмунә улырлык бөек гыймарәтләр калдырган Чыңгыз хан нәселеннән монгол ыругына мәнсүб тарихи мәшһүр Аланку Хатыннан (кояш нуры илә) дөньяга килеп, күп каннар түгеп йөрдекеннән соң, Төркестанны забыт итеп, пайтәхете Сәмәрканд шәһәрендә хөкүмәт иттеке вакыт хозурында күп голәма, мәшаих вә мөәррихләр йыгып, бөтен дөньяга малик улыр максаты илә чин (хытай) мәмләкәте өстенә ике йөз мең гаскәр илә йөргәндә бу фани дөнья хануманнарга да вафа кылмай бер дакыйка әман вирмәй әҗәл якасыннан тотып, ушал 2 нче рәсемдәге гыймарәтнең астына салып, бер уч туфрак илә канәгатьләндергән Фирганә вилаятендә утрар дигән мәүзугда 807 тарихы һиҗридә вафат тапкан Аксак Тимер яки Әмир Тимер курганның кабере (Гур-Әмир димәклә мәшһүрдер). Бу гыймарәтне кәндисе сәламәт вакыт - милади 1404 вә 807 һиҗридә эшләтеп тәмам иткән.
108
- Ошбу гыймарәтнең эчендә тугыз кемсәнең кабере вардыр. Аксак Тимернең шәехе вә имамы вә бер углы вә гайреләр. Бу гыймарәт ике катлы улып, өске катта рәшәткә эчендә бәһале нәфис ташларга хатты күфи илә дөньяга килүләре вә вафат улулары язылмышдыр. Асыл каберләре (нәгышләре)13 аскы катта (подвалда) улып, бонда мәрмәр ташларына язулар язылган. Хуҗа мөҗавирләр бу ташлардагы язуларның күбесене кәгазьгә алып, эстәгән кемсәләргә саталар. Аурупа сәйяхләре килгәч, рәсемнәрене вә шул копияләрне алып китәләр икән.
109
  Бу биналарның күбесе Испаниядәге (Әндалүс) шәһәрләрдә гарәп мөһәндисләренең биналары тарызында эшләнгән. Гыймарәтләрнең икенче вә тышкы диварлары көзге пыяласы кеби ялтырап, нәкышләре дә гүзәл, буяулары да төрле-төрле рәңдә булып, хәзерендә һәм бүген буялган кеби ялтырап тормактадыр.
110
  Төркестанда улан мәктәп вә мәдрәсәләр, заһирән моназарәләре гүзәл улса да, батыйнән хәзерендә мәгънәви файдалар югалып, схоластика баткагына әйләнгән. Шул иске гыймарәтләрдәге мәдрәсәләрдә хөҗрәләре, вәкыфлары күп улса да, вәкыфлары югалып бетеп, хөҗрәләре базарларда сатлык мал булып калмыштыр. Бәгъзе мәдрәсәдә 50-60 хөҗрәләре булып, шул хөҗрәләрне байлар сатып алып китәләр, янә милекләнәләр, имеш. Хаҗәт улмаса, гайре кешегә һәм сатарлар икән. Бондый бидгать вә шәрган мәмнүгъ кәсеп Бохара Шәриф мәктәп- мәдрәсәләрендә гореф вә гадәт дәрәҗәсенә ирешкән, бичара шәкертләргә хөҗрәләрне иҗарәгә бирәләр икән. Иштә, Төркестан вилаятендәге асаре кадимәгә мәнсүб (археологический) гыймарәтләр мөселманнарның игътибарсызлыгыннан хәрабә йөз тотып, тәмамән мөнкариз улырга карибдер. Болгар, Казан шәһәрләрендәге гыймарәтләр, иске асарләр тузып, югалып беттеләр. Шимди ядкяр уларак мөселманнарга хосусан, төрк әүляденә калган бармак илә күстәрерлек тарихи гыймарәтләр тиз көннән мәхү улып, дөньяга бер дә килмәгән милләт кеби калачак дәгелме?!..
111
  "Общество археологии, истории и этнографии" дигән җәмгыятьләр бар. Бонлар иске гыймарәтләргә бик дикъкать кылып, тәгъмир итәргә иҗтиһад итәләр, иске шәйләрне йыгышдырып, музаханәләргә куялар, төрле милләт вә таифәләрнең тарихларыны табып язарга хосуси мөхәррир (сотрудник)лары бар. Мәсәлән, Казандагы бу җәмгыятьнең хезмәтене мисал өчен язамыз: "Протокол ревизии Болгарских развалин, произведенной 16-го мая 1902 года". Ахырында бу комиссия күп йирләрне төзәтерлек дия доклад биргәннәр. Австралиядә, Сидней шәһәрендә: Австралийско-Азиатское Антропологическое общество. Вә гайреләр.
@@ -196,7 +196,7 @@ XI гасырдан соңра гарәпләрдән истикъляль ин
196
  Төркестанда, ошбу заманга кадәр, аз чук истикълялиятне саклап килгән кечкенә генә ислам хөкүмәтләренең бере Хива, дигәре Бохара ханлыгыдыр. Бохара, бәрәкәтле бер мәмләкәт улып, сәкәнәсе ике миллион ярым кадәрдер. Утыз мең микъдарында булыр-булмас яһүди вә чингянә кавемнәреннән башкасы - кяффәтән әһле исламдыр.
197
  Бохараның шималь вә шәрык тарафлары - Төркестан мөселманнары, җәнүб тарафы - Әфганстан мөселманнары вә Русия - төрекмәннәр, гарәп тарафы Хива мәмләкәте исламиясе илә мәхдүддер. Чин вә Һиндстан һәм Иран илә Багдад мөселманнары да Бохараның ерак түгел күршеләреннән диярлектән.
198
  Бохарада лисан рәсми фарсыча улып, мәхкәмә язулары, дәфтәр вә забытнамәләр, тәзкирәләр фарсыча язылыр. Шәһәрдәгеләр фарсыча сөйләшерләр. Гомуми лисан исә үзбәкчә (чыгатайча)дыр.
199
- Бохара әмире кәндисе үзбәк һәм дә үзбәкләр, таҗиклар санынча ике микъдар зиядә булса да, таҗики тел рәсми лисан уларак кабул ителмештер. Бу исә тарихларда күрелдекенә бинаи шәрык төркиләренең (шу җөмләдән Төркестан төркләре беренче урында) фарсы имлясенә тәкълидләреннән тәдриҗи уларак мәйданга чыкмыштыр ки, бөек төрк милләтенең тәфрикъсына сәбәп бер бәлаи газыймдыр. (1)9.
200
  Бохарада әһле гомумият үзрәсене әл-мәзһәб улып, каумият җәһәтеннән: үзбәк, таҗик, төрекмән, гарәп, ирани, кыргыз, каракалпак, әфгани кыйсемнәренә аерылырлар. Мәзһәб вә игътикад, гореф вә гадәт бабларында, никах вә талак кеби шәйләрдә бер-береннән аермалары юктыр. Ялгыз гарәп, кыргыз таифәләренең башкалардан сач туйлары кеби исрафатка иртикяб итмәүдә генә фиркалары булса булыр.
201
  Бохара мәмләкәте, бу көндә дахилән әмир Габделәхәд хан хәзрәтләре тарафыннан "билистикълял" идарә ителмәктәдер. Хөкем эшләрене, гаскәрне, шәригать юлларыны карар, мәмләкәт эшләрене йөртер өчен, чиновниклар әмир тарафыннан ярлык виреләрәк насыйп ителерләр. Бохара мәэмүрләрене рус чиновниклары илә чагыштырып бәян итмәк вә анларның ләкабләре илә яд итеп күрсәтмәк бик читендер. Бер җәһәттән Бохара мәэмүрләре - рус чиновникларының 4-5 сенең хидмәдләрене әда итәр кеби күренерләр. Дигәр җәһәттән мәгълүмат, әһлият, кифаятләрендә билкөллия мөбаиндерләр . Русиядә хариҗия вә малия назыйре булмак өчен бик күп шартлы вә каидлар вардыр, әмма Бохарада боның өчен әүвәлдә падшаһлык хезмәтендә булган яланаяк булган бер сартның, үзеннән гали уланларә кушаматлар ясап, сыйлаулар биреп, дәрәҗә үстермәке кифаядер. Русиядә дахлия вә гадлия нәзыйре һәм прокурор булмак өчен, яхшы гына гыйлем вә мәгърифәт сахибе улмак лязимдер, әмма Бохарада үзләре ысулынча иске хашияләрне хәтме кәррәдә улан бер мөдәррис шу мәнасибләрә әһлиятле хисап ителер.
202
  Кушбиге, иң бөек министр дәрәҗәсендә булып, шул ук хариҗия һәм малия министрларының хезмәтләрене дә әда итәр. Боңа хәзинә могайян такса илә жалование бирелмәс, бәлки үзеннән түбән дәрәҗә хакимнәрнең фокарадан җыйган пулларының бер микъдары боның кисәи тамганасына агар.
@@ -456,7 +456,7 @@ XI гасырдан соңра гарәпләрдән истикъляль ин
456
  Әүвәл заманда бу тарафның галимнәре Иран халкыны кол итмәк вә кол итеп сатмак дөрест, бәлки лязем дәрәҗәдә идекене белдереп, фәтвалар чыгарганнар. Шәригать исеменнән булган бондый фәтвалар әүвәлдә ярым вәхши хәлендә яшәгән бу тараф адәмнәре өчен зур бер эш вә ышанычлы "ярдәм" булып китмеш. Бинаән галәйһи, Хива илә Иран арасында "адәм сәүдәсе" башланган, хәтта Ираннан адәмнәрне көтү-көтү куалап, куй кеби әйдәп килгәләгәннәр. Беркадәр кансызлыкта шөһрәт кәсеп иткән халыкларда хәзерге көндә Мәрвә тарафларында яшәмәктә улан "тәкә" таифәсе булган.
457
  Ираннан әсир алынып та, тәкәләр тарафыннан кол ителеп сатылган адәмнәрдән хәзердә дә берничә ак сакаллы адәмнәрне күрдек вә башларына килгән хәсрә��ле хәлләрене еглый-еглый сөйләгәннәрене ишетеп, һәм тәэсирләндек.
458
  Мәзкүр колларга йирле халыклар бик начар күз илә караганнар, хәтта анлар илә өлфәт итмәк, анларга кыз биреп кыз алмак кеби эшләр һич булмаган вә анлар илә бер мөнәсәбәт дә пәйда кылмаганнар. Хәтта вафатларының җәсәдләрене үз каберстанларына куйдырмаганнар, бәлки аерым мәкъбарәгә күмдергәннәр. Шул вакытларда бонларга "догма" дия исем виргәннәр. Бу коллар исә үзләренә җенестәш уланлар вә бергә әсир-кол буларак килгәннәр илә тәзвиҗ итмешләр вә соңга таба күбәеп китмешләр.
459
- Мәзкүр коллар бер-ике буын искергәч, ягъни бер-ике ата үзгәргәч, кол идекләре онытылып, йирле халыкка тәмсил иткәч, бонларга "сарт" дия исем виргәннәр ("сатлык" кәлимәсеннән)3. Күп хәвадис вә вәкугат һәм таяныклы сүзләрнең шәһадәтләренә күрә, безләр "сарт" сүзе хакындагы ошбу фикернең дөрест идегенә ышанамыз.
460
  Ләкин руслар килеп, Хива һәм гомум Төркестан тарафы руслар кулына төшкәннән соңра, бу әүвәлдә хосусый булган "сарт" кәлимәсе гам булып китмештер. Фәкать шунысы вар ки, әүвәлдә бу "сарт" ләкабене күтәрмәгән вә әүвәлдә үзләре тарафыннан яман күрелгән адәмнәргә үзләре кушкан исем-ләкаб, кайтадан үзләренә вирелдегеннән эчләре пошуы вә авырсынып, хәмиятләре кузгалып китүе бәлки, шул ноктадан булса ихтимал, карибдер!
461
  "САРТ" ТӘХКЫЙРЬ СҮЗМЕ?
462
  Төркестанлы үзбәк карендәшләремездән берничә кеше дәфгаларча "Шура" һәм "Вакыт" сәхифәләренә мөрәҗәгать итеп, үзләренең сарт исемләнүләренә протест итәләр. Сарт - милләт исеме түгел, бәлки дошманнар тарафыннан бирелгән тәхкыйрь ләкабдер, безне эчке Русия мөселманнары "сарт" димәсеннәр, "үзбәк" яки "төрк" дисеннәр, диләр.
 
105
  Гомумән, Төркестан вилаятендәге мөселманнар мосафирпәрвәрләрдер. Шуның өчен номерларга төшәргә ихтыяҗ да юк һәм мөселман номерлары да юктыр. Шәкертләрдән бу биналар хакында тиешле мәгълүмат ала белерләр. Тиз китәрлек кемсәләр әшьяларны чәйханәләргә куйсалар да, бондагы мөселманнар инабәтле халыклар, югалу хәвефе юктыр.
106
  * * *
107
  Моннан 4-5 гасырлар мөкаддәм Сибирия илә Азия Шәрыктә вә Азия вастыда, хәтта Һиндстанда шактый сәясәт роле уйнаткан Төркестан вилаяте бөтен-бөтенә забыт итеп, төрк ханлыгы тәшкил итеп, пайтәхете булган Сәмәрканд шәһәрене абад итәрәк, бөтен Аурупага нәмунә улырлык бөек гыймарәтләр калдырган Чыңгыз хан нәселеннән монгол ыругына мәнсүб тарихи мәшһүр Аланку Хатыннан (кояш нуры илә) дөньяга килеп, күп каннар түгеп йөрдекеннән соң, Төркестанны забыт итеп, пайтәхете Сәмәрканд шәһәрендә хөкүмәт иттеке вакыт хозурында күп голәма, мәшаих вә мөәррихләр йыгып, бөтен дөньяга малик улыр максаты илә чин (хытай) мәмләкәте өстенә ике йөз мең гаскәр илә йөргәндә бу фани дөнья хануманнарга да вафа кылмай бер дакыйка әман вирмәй әҗәл якасыннан тотып, ушал 2 нче рәсемдәге гыймарәтнең астына салып, бер уч туфрак илә канәгатьләндергән Фирганә вилаятендә утрар дигән мәүзугда 807 тарихы һиҗридә вафат тапкан Аксак Тимер яки Әмир Тимер курганның кабере (Гур-Әмир димәклә мәшһүрдер). Бу гыймарәтне кәндисе сәламәт вакыт - милади 1404 вә 807 һиҗридә эшләтеп тәмам иткән.
108
+ Ошбу гыймарәтнең эчендә тугыз кемсәнең кабере вардыр. Аксак Тимернең шәехе вә имамы вә бер углы вә гайреләр. Бу гыймарәт ике катлы улып, өске катта рәшәткә эчендә бәһале нәфис ташларга хатты күфи илә дөньяга килүләре вә вафат улулары язылмышдыр. Асыл каберләре (нәгышләре) аскы катта (подвалда) улып, бонда мәрмәр ташларына язулар язылган. Хуҗа мөҗавирләр бу ташлардагы язуларның күбесене кәгазьгә алып, эстәгән кемсәләргә саталар. Аурупа сәйяхләре килгәч, рәсемнәрене вә шул копияләрне алып китәләр икән.
109
  Бу биналарның күбесе Испаниядәге (Әндалүс) шәһәрләрдә гарәп мөһәндисләренең биналары тарызында эшләнгән. Гыймарәтләрнең икенче вә тышкы диварлары көзге пыяласы кеби ялтырап, нәкышләре дә гүзәл, буяулары да төрле-төрле рәңдә булып, хәзерендә һәм бүген буялган кеби ялтырап тормактадыр.
110
  Төркестанда улан мәктәп вә мәдрәсәләр, заһирән моназарәләре гүзәл улса да, батыйнән хәзерендә мәгънәви файдалар югалып, схоластика баткагына әйләнгән. Шул иске гыймарәтләрдәге мәдрәсәләрдә хөҗрәләре, вәкыфлары күп улса да, вәкыфлары югалып бетеп, хөҗрәләре базарларда сатлык мал булып калмыштыр. Бәгъзе мәдрәсәдә 50-60 хөҗрәләре булып, шул хөҗрәләрне байлар сатып алып китәләр, янә милекләнәләр, имеш. Хаҗәт улмаса, гайре кешегә һәм сатарлар икән. Бондый бидгать вә шәрган мәмнүгъ кәсеп Бохара Шәриф мәктәп- мәдрәсәләрендә гореф вә гадәт дәрәҗәсенә ирешкән, бичара шәкертләргә хөҗрәләрне иҗарәгә бирәләр икән. Иштә, Төркестан вилаятендәге асаре кадимәгә мәнсүб (археологический) гыймарәтләр мөселманнарның игътибарсызлыгыннан хәрабә йөз тотып, тәмамән мөнкариз улырга карибдер. Болгар, Казан шәһәрләрендәге гыймарәтләр, иске асарләр тузып, югалып беттеләр. Шимди ядкяр уларак мөселманнарга хосусан, төрк әүляденә калган бармак илә күстәрерлек тарихи гыймарәтләр тиз көннән мәхү улып, дөньяга бер дә килмәгән милләт кеби калачак дәгелме?!..
111
  "Общество археологии, истории и этнографии" дигән җәмгыятьләр бар. Бонлар иске гыймарәтләргә бик дикъкать кылып, тәгъмир итәргә иҗтиһад итәләр, иске шәйләрне йыгышдырып, музаханәләргә куялар, төрле милләт вә таифәләрнең тарихларыны табып язарга хосуси мөхәррир (сотрудник)лары бар. Мәсәлән, Казандагы бу җәмгыятьнең хезмәтене мисал өчен язамыз: "Протокол ревизии Болгарских развалин, произведенной 16-го мая 1902 года". Ахырында бу комиссия күп йирләрне төзәтерлек дия доклад биргәннәр. Австралиядә, Сидней шәһәрендә: Австралийско-Азиатское Антропологическое общество. Вә гайреләр.
 
196
  Төркестанда, ошбу заманга кадәр, аз чук истикълялиятне саклап килгән кечкенә генә ислам хөкүмәтләренең бере Хива, дигәре Бохара ханлыгыдыр. Бохара, бәрәкәтле бер мәмләкәт улып, сәкәнәсе ике миллион ярым кадәрдер. Утыз мең микъдарында булыр-булмас яһүди вә чингянә кавемнәреннән башкасы - кяффәтән әһле исламдыр.
197
  Бохараның шималь вә шәрык тарафлары - Төркестан мөселманнары, җәнүб тарафы - Әфганстан мөселманнары вә Русия - төрекмәннәр, гарәп тарафы Хива мәмләкәте исламиясе илә мәхдүддер. Чин вә Һиндстан һәм Иран илә Багдад мөселманнары да Бохараның ерак түгел күршеләреннән диярлектән.
198
  Бохарада лисан рәсми фарсыча улып, мәхкәмә язулары, дәфтәр вә забытнамәләр, тәзкирәләр фарсыча язылыр. Шәһәрдәгеләр фарсыча сөйләшерләр. Гомуми лисан исә үзбәкчә (чыгатайча)дыр.
199
+ Бохара әмире кәндисе үзбәк һәм дә үзбәкләр, таҗиклар санынча ике микъдар зиядә булса да, таҗики тел рәсми лисан уларак кабул ителмештер. Бу исә тарихларда күрелдекенә бинаи шәрык төркиләренең (шу җөмләдән Төркестан төркләре беренче урында) фарсы имлясенә тәкълидләреннән тәдриҗи уларак мәйданга чыкмыштыр ки, бөек төрк милләтенең тәфрикъсына сәбәп бер бәлаи газыймдыр. (1).
200
  Бохарада әһле гомумият үзрәсене әл-мәзһәб улып, каумият җәһәтеннән: үзбәк, таҗик, төрекмән, гарәп, ирани, кыргыз, каракалпак, әфгани кыйсемнәренә аерылырлар. Мәзһәб вә игътикад, гореф вә гадәт бабларында, никах вә талак кеби шәйләрдә бер-береннән аермалары юктыр. Ялгыз гарәп, кыргыз таифәләренең башкалардан сач туйлары кеби исрафатка иртикяб итмәүдә генә фиркалары булса булыр.
201
  Бохара мәмләкәте, бу көндә дахилән әмир Габделәхәд хан хәзрәтләре тарафыннан "билистикълял" идарә ителмәктәдер. Хөкем эшләрене, гаскәрне, шәригать юлларыны карар, мәмләкәт эшләрене йөртер өчен, чиновниклар әмир тарафыннан ярлык виреләрәк насыйп ителерләр. Бохара мәэмүрләрене рус чиновниклары илә чагыштырып бәян итмәк вә анларның ләкабләре илә яд итеп күрсәтмәк бик читендер. Бер җәһәттән Бохара мәэмүрләре - рус чиновникларының 4-5 сенең хидмәдләрене әда итәр кеби күренерләр. Дигәр җәһәттән мәгълүмат, әһлият, кифаятләрендә билкөллия мөбаиндерләр . Русиядә хариҗия вә малия назыйре булмак өчен бик күп шартлы вә каидлар вардыр, әмма Бохарада боның өчен әүвәлдә падшаһлык хезмәтендә булган яланаяк булган бер сартның, үзеннән гали уланларә кушаматлар ясап, сыйлаулар биреп, дәрәҗә үстермәке кифаядер. Русиядә дахлия вә гадлия нәзыйре һәм прокурор булмак өчен, яхшы гына гыйлем вә мәгърифәт сахибе улмак лязимдер, әмма Бохарада үзләре ысулынча иске хашияләрне хәтме кәррәдә улан бер мөдәррис шу мәнасибләрә әһлиятле хисап ителер.
202
  Кушбиге, иң бөек министр дәрәҗәсендә булып, шул ук хариҗия һәм малия министрларының хезмәтләрене дә әда итәр. Боңа хәзинә могайян такса илә жалование бирелмәс, бәлки үзеннән түбән дәрәҗә хакимнәрнең фокарадан җыйган пулларының бер микъдары боның кисәи тамганасына агар.
 
456
  Әүвәл заманда бу тарафның галимнәре Иран халкыны кол итмәк вә кол итеп сатмак дөрест, бәлки лязем дәрәҗәдә идекене белдереп, фәтвалар чыгарганнар. Шәригать исеменнән булган бондый фәтвалар әүвәлдә ярым вәхши хәлендә яшәгән бу тараф адәмнәре өчен зур бер эш вә ышанычлы "ярдәм" булып китмеш. Бинаән галәйһи, Хива илә Иран арасында "адәм сәүдәсе" башланган, хәтта Ираннан адәмнәрне көтү-көтү куалап, куй кеби әйдәп килгәләгәннәр. Беркадәр кансызлыкта шөһрәт кәсеп иткән халыкларда хәзерге көндә Мәрвә тарафларында яшәмәктә улан "тәкә" таифәсе булган.
457
  Ираннан әсир алынып та, тәкәләр тарафыннан кол ителеп сатылган адәмнәрдән хәзердә дә берничә ак сакаллы адәмнәрне күрдек вә башларына килгән хәсрә��ле хәлләрене еглый-еглый сөйләгәннәрене ишетеп, һәм тәэсирләндек.
458
  Мәзкүр колларга йирле халыклар бик начар күз илә караганнар, хәтта анлар илә өлфәт итмәк, анларга кыз биреп кыз алмак кеби эшләр һич булмаган вә анлар илә бер мөнәсәбәт дә пәйда кылмаганнар. Хәтта вафатларының җәсәдләрене үз каберстанларына куйдырмаганнар, бәлки аерым мәкъбарәгә күмдергәннәр. Шул вакытларда бонларга "догма" дия исем виргәннәр. Бу коллар исә үзләренә җенестәш уланлар вә бергә әсир-кол буларак килгәннәр илә тәзвиҗ итмешләр вә соңга таба күбәеп китмешләр.
459
+ Мәзкүр коллар бер-ике буын искергәч, ягъни бер-ике ата үзгәргәч, кол идекләре онытылып, йирле халыкка тәмсил иткәч, бонларга "сарт" дия исем виргәннәр ("сатлык" кәлимәсеннән). Күп хәвадис вә вәкугат һәм таяныклы сүзләрнең шәһадәтләренә күрә, безләр "сарт" сүзе хакындагы ошбу фикернең дөрест идегенә ышанамыз.
460
  Ләкин руслар килеп, Хива һәм гомум Төркестан тарафы руслар кулына төшкәннән соңра, бу әүвәлдә хосусый булган "сарт" кәлимәсе гам булып китмештер. Фәкать шунысы вар ки, әүвәлдә бу "сарт" ләкабене күтәрмәгән вә әүвәлдә үзләре тарафыннан яман күрелгән адәмнәргә үзләре кушкан исем-ләкаб, кайтадан үзләренә вирелдегеннән эчләре пошуы вә авырсынып, хәмиятләре кузгалып китүе бәлки, шул ноктадан булса ихтимал, карибдер!
461
  "САРТ" ТӘХКЫЙРЬ СҮЗМЕ?
462
  Төркестанлы үзбәк карендәшләремездән берничә кеше дәфгаларча "Шура" һәм "Вакыт" сәхифәләренә мөрәҗәгать итеп, үзләренең сарт исемләнүләренә протест итәләр. Сарт - милләт исеме түгел, бәлки дошманнар тарафыннан бирелгән тәхкыйрь ләкабдер, безне эчке Русия мөселманнары "сарт" димәсеннәр, "үзбәк" яки "төрк" дисеннәр, диләр.
ILLA/Татар теле-2021.txt CHANGED
@@ -13,7 +13,7 @@
13
  Тарихында бер дә тапсыз көзге без... - дигән юллар бүген дә актуаль яңгырый.
14
  2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә 5 миллион 319 мең 877 татар кешесе яши. Татарлар Россиядә яшәүчеләрнең 3,7 % ын тәшкил итә. 1989 һәм 2002 еллардагы халык санын исәпкә алу барышында, татарлар 5,52 миллион кешедән 5,53 миллионга арткан булса, 2002 һәм 2010 елларда халык санын алу аралыгында 244 мең кешегә кимегән.
15
  Россия Федерациясендәге татарларның төп өлеше Татар стан Республикасында яши (барлыгы 2 012 571 кеше, рес пуб лика халкының гомуми саныннан 53,2 %).
16
- Россия Федерациясенең түбәндәге субъектларында татарлар аеруча күп: Башкортстан Республикасы (1 009 295), Чиләбе өлкәсе (180 913), Ульяновск өлкәсе (155 873), Оренбург өлкәсе (151 482), Мәскәү шәһәре (149 043), Свердловск өлкәсе (143 803), Самара өлкәсе (126124), Пермь крае (115544), Ханты-Манси автономияле округы - Югра (108 899), Төмән өлкәсе (102 587), Удмуртия Республикасы (98 831), Пенза өлкәсе (86 431), Әстерхан өлкәсе (60 523), Мәскәү өлкәсе (56 202), Саратов өлкәсе (52 884), Түбән Новгород өлкәсе (44 103), Мордовия Республикасы (43 392), Кырым Республикасы (42 254), Омск өлкәсе (41 870), Кемерово өлкәсе (40 229), Марий Эл Республикасы (38 357), Киров өлкәсе (36 457), Красноярск крае (34 828), Чувашия Республикасы (34 214), Санкт-Петербург шәһәре (30 857), Ямал-Ненец автономияле округы (28 509), Краснодар крае (24 840), Волгоград өлкәсе (24 557), Новосибирск өлкәсе (24 158), Иркутск өлкәсе (22 882), Томск өлкәсе (17 029), Курган өлкәсе (17 017), Ростов өлкәсе (13 948), Ставрополь крае (11 795), Коми Республикасы (10 779), Приморье крае (10 640) һ.б.2
17
  Мәгълүм булганча, һәр халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, гомумән, рухи-м әдәни хәзинәсен күп гасырлар буена үзенә туплаган төп байлык - ул аның теле.
18
  Бүгенге көндә тел проблемасы дөнья күләмендә иң мөһим мәсьәләләрдән исәпләнә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы глобальләшү шартларында күп кенә телләрнең югалуына һәрвакыт борчылуын белдереп килә. Б��Оның Генераль Ассамблеясы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итеп, андый телләрнең 5 - 6 мең калуын белдерде. ЮНЕСКОның рәсми чыганаклары буенча, дөньяда 6700 тел барлыгы әйтелә.
19
  Иң зур тел каталогларының берсе булган Ethnologue мәгълүматлары буенча, дөньядагы телләрнең якынча 41 % ына югалу куркынычы яный. Кытай, инглиз, һинд, испан, рус һәм гарәп телләре исә иң таралган телләр булып исәпләнә.
@@ -115,7 +115,7 @@ XVIII-XIX гасырларда публицистик стиль тәмам ны
115
  Әлеге киңлекләрдә таралган татар теле өч диалектка - урта (казан татарлары), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (себер татарлары) диалектларга бүленә. Татар шивәләрен төркемләү омтылышы беренче мәртәбә 1881 елда А.Г. Бессонов тарафыннан ясала. Бүгенге көндә яшәп килгән классификациянең нигезен Җ. Вәлиди, Л. Җәләй фикерләре тәшкил итә. Татар диалектларын, сөйләшләрен лингво-географик юл белән өйрәнү һәм "Татар теле диалектологик атласы"н төзү сөйләшләр һәм диалектларның гамәлдәге классификацияләренә мөһим өстәмәләр һәм аныклыклар кертү мөмкинлеге тудырды.
116
  Татар теленең төп диалекты булып саналган урта диалект (казан татарлары диалекты) шактый зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында, аларга якын булган төбәкләрдә - Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган күпсанлы сөйләшләрне үз эченә ала. Тарихи яктан алар болгар бабаларыбызның дәвамчылары булып торалар. Болгарлар исә үз чиратында төрле төрки (угыз, кыпчак) кабиләләрнең көчле Болгар дәүләте составында берләшүе нәтиҗәсендә формалашканнар.
117
  Урта диалект сөйләшләре системасының катлаулы булуы байтак кына тарихи сәбәпләргә бәйле: Идел буе болгарларының җирле кыпчак кабиләләре тарафыннан ассимиляцияләнүе, күрше фин- угор, төрки, славян халыклары белән үзара тәэсир итешеп яшәү ләре, бу халыкларның татарлар тарафыннан өлешчә ассимиля цияләнүе, бер өлеш татарларның дини изоляцияләнүе, территориаль яктан аерым этник төркемнәрнең төп массадан ерак урнашуы, соңгы вакытта көнбатыш диалект йогынтысының көчәюе һ.б.
118
- Урта диалектка түбәндәге сөйләшләр керә: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбьяз, мамадыш, лаеш, балтач - Татарстан), бәрәңге сөйләше (Марий Эл), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат - Татарстан, Чувашия; кама тамагы, тархан - Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше - Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше - Татарстан, Башкортстан; нагайбәк сөйләше - Чиләбе өлкәсе), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре (Башкортстан), касыйм (Рязань өлкәсе), бастан (Рязань өлкәсе), нократ (Удмуртия, Киров өлкәсе), пермь (Пермь крае), златоуст (Башкортстан), красно уфим (Урал федераль округы) эчкен (Курган өлкәсе), каргалы, богырыслан (Оренбург), камышлы (Самара өлкәсе), әстерхан (Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-каракалпаклар (Волгоград, Саратов өлкәләре), турбаслы, тепекәй, учалы, сафак��л, кормантау (Баш кортстан)1. Бу сөйләшләр зур территорияләргә таралуга карамастан, аларның төп үзенчәлекләре уртак. Урта диалект сөйләшләренең зур күпчелеге әдәби телгә аеруча якын тора.
119
  Көнбатыш диалект вәкилләренең бер өлеше, ягъни мишәрләр исә, болгарлар Урта Идел, Түбән Кама туфракларына күчеп килгәнче үк, әлеге җирләрдә Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында акрынлап якын-тирә төбәкләргә үтеп кергән кыпчакларның варислары булып саналалар. Мишәр диалекты терминын беренче тапкыр Л. Җәләй үзенең "Татар телендә диалектлар" (1938) дип аталган фәнни хезмәтендә куллана. Система буларак, диалект Л. Мәхмүтова тарафыннан тасв ирлана. Көнбатыш диалектның таралышын күрсәткән диалектологик карталарның системалы җыелмасы Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласында урын ала.
120
  Көнбатыш диалект ике зур сөйләшләр төркеменә бүленә: чылаштыручы һәм цылаштыручы сөйләшләр. Бу сөйләшләр телнең барлык өлкәләрендә дә бер-берсенә бик якын.
121
  Цылаштыручылар төркеменә - сергач (Түбән Новгород өлкәсе), чүпрәле (Татарстан һәм Чувашия), байкыбаш (Башк ортстан) сөйләшләре; чылаштыручылар төркеменә исә темников, ләмбрә (Мордовия), кузнецк (Пенза өлкәсе), хвалын, мәләкәс, карсун (Ульяновск өлкәсе), тау ягы керәшеннәре, чистай керәшеннәре (Татарстан), стәрлетамак (Башкортстан), шарлык (Оренбург өлкәсе), куршин (Тамбов өлкәсе), волгоград (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае) сөйләшләре керә. Кама аръягында формалашкан чистай сөйләше катнаш характерда, сөйләш вәкилләре сөй ләмдә ике үзенчәлекне дә параллель кулланалар. Көнбатыш диа лект ның барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләр бар. Болардан тыш, әлеге төркемгә Әҗе (рус. Азеево; Рязань өлкәсе), Сыркыды (Сургодь; Мордовия), Күршә (Татарщино; Тамбов өлкәсе), Тархан (Тархань; Тамбов өлкәсе), Искил (Татарский Лундан; Мордовия) кебек аерым-аерым утырып калган авыллар керә. Бу авыллар Цна һәм Мокша елгалары бассейнында, Кадом өязендә, ягъни татар халкының мишәр этник төркеменнән булган вәкилләре элек яшәгән борынгы территориядә урнашканнар. Урта диалектның касыйм һәм бастан сөйләшләре белән бергә нугай теле йогынтысына дучар булганга күрә, аларда уртак күренешләр барлыкка килгән. Шуңа күрә күрсәтелгән авылларның сөйләше татар теленең төньяк-көнбатыш зонасын хасил итә.
@@ -184,7 +184,7 @@ XVIII-XIX гасырларда публицистик стиль тәмам ны
184
  Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый: пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, килька, салака, пихта, камбала һ.б.
185
  Татар телендә саны һәм активлыгы белән аерылып торган гарәп һәм фарсы сүзләре дә күп. Бу алынмалар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәннән соң, сәүдә, дини, сәяси, мәдәни һәм әдәби бәйләнешләр аша тагын да күбрәк үтеп кергәннәр. Баштан ук һәм бүгенге көндә лингвистик яктан төрле үзгәрешләргә дучар булганнар. Аларны үзләштерү - гасырлар дәвамында барган процесс.
186
  Татар һәм рус халыкларының бабалары - төркиләр һәм славяннарның борын-борыннан күршеләр булып аралашып яшәүләре төрки халыкларның Көнчыгыш Европага килү вакыты белән бәйле.
187
- Татар теленә рус алынмалары керү вакытын шартлы рәвештә берничә дәвергә бүлеп карарга мөмкин: I дәвер (IX-XVI йөзләр); II дәвер (Казан ханлыгы яулап алынудан XVIII гасыр азагына кадәр); III дәвер (XVIII гасыр - XIX гасырның икенче яртысы); IV дәвер (XIX гасыр азагы - Октябрь инкыйлабына кад әр); V дәвер (Октябрь инкыйлабыннан соң - ХХ гасырның икенче яртысы), VI дәвер (ХХ гасыр азагы - бүгенге көнгә кадәр)2.
188
  Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә аерыла. Гомумхалык теле сүзләре иң зур урынны алып тора. Болар - барлык кешеләр өчен дә аңлаешлы, иң кирәкле сүзләр. Бу төр лексика милли әдәби телнең үзәге санала, гомумкулланылыш лексикасы барлык стильләрдә һәм телнең төрле катламнарында иркен кулланыла.
189
  Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә.
190
  Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар. Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалект, көнчыгыш диалект.
 
13
  Тарихында бер дә тапсыз көзге без... - дигән юллар бүген дә актуаль яңгырый.
14
  2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә 5 миллион 319 мең 877 татар кешесе яши. Татарлар Россиядә яшәүчеләрнең 3,7 % ын тәшкил итә. 1989 һәм 2002 еллардагы халык санын исәпкә алу барышында, татарлар 5,52 миллион кешедән 5,53 миллионга арткан булса, 2002 һәм 2010 елларда халык санын алу аралыгында 244 мең кешегә кимегән.
15
  Россия Федерациясендәге татарларның төп өлеше Татар стан Республикасында яши (барлыгы 2 012 571 кеше, рес пуб лика халкының гомуми саныннан 53,2 %).
16
+ Россия Федерациясенең түбәндәге субъектларында татарлар аеруча күп: Башкортстан Республикасы (1 009 295), Чиләбе өлкәсе (180 913), Ульяновск өлкәсе (155 873), Оренбург өлкәсе (151 482), Мәскәү шәһәре (149 043), Свердловск өлкәсе (143 803), Самара өлкәсе (126124), Пермь крае (115544), Ханты-Манси автономияле округы - Югра (108 899), Төмән өлкәсе (102 587), Удмуртия Республикасы (98 831), Пенза өлкәсе (86 431), Әстерхан өлкәсе (60 523), Мәскәү өлкәсе (56 202), Саратов өлкәсе (52 884), Түбән Новгород өлкәсе (44 103), Мордовия Республикасы (43 392), Кырым Республикасы (42 254), Омск өлкәсе (41 870), Кемерово өлкәсе (40 229), Марий Эл Республикасы (38 357), Киров өлкәсе (36 457), Красноярск крае (34 828), Чувашия Республикасы (34 214), Санкт-Петербург шәһәре (30 857), Ямал-Ненец автономияле округы (28 509), Краснодар крае (24 840), Волгоград өлкәсе (24 557), Новосибирск өлкәсе (24 158), Иркутск өлкәсе (22 882), Томск өлкәсе (17 029), Курган өлкәсе (17 017), Ростов өлкәсе (13 948), Ставрополь крае (11 795), Коми Республикасы (10 779), Приморье крае (10 640) һ.б.
17
  Мәгълүм булганча, һәр халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, гомумән, рухи-м әдәни хәзинәсен күп гасырлар буена үзенә туплаган төп байлык - ул аның теле.
18
  Бүгенге көндә тел проблемасы дөнья күләмендә иң мөһим мәсьәләләрдән исәпләнә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы глобальләшү шартларында күп кенә телләрнең югалуына һәрвакыт борчылуын белдереп килә. Б��Оның Генераль Ассамблеясы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итеп, андый телләрнең 5 - 6 мең калуын белдерде. ЮНЕСКОның рәсми чыганаклары буенча, дөньяда 6700 тел барлыгы әйтелә.
19
  Иң зур тел каталогларының берсе булган Ethnologue мәгълүматлары буенча, дөньядагы телләрнең якынча 41 % ына югалу куркынычы яный. Кытай, инглиз, һинд, испан, рус һәм гарәп телләре исә иң таралган телләр булып исәпләнә.
 
115
  Әлеге киңлекләрдә таралган татар теле өч диалектка - урта (казан татарлары), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (себер татарлары) диалектларга бүленә. Татар шивәләрен төркемләү омтылышы беренче мәртәбә 1881 елда А.Г. Бессонов тарафыннан ясала. Бүгенге көндә яшәп килгән классификациянең нигезен Җ. Вәлиди, Л. Җәләй фикерләре тәшкил итә. Татар диалектларын, сөйләшләрен лингво-географик юл белән өйрәнү һәм "Татар теле диалектологик атласы"н төзү сөйләшләр һәм диалектларның гамәлдәге классификацияләренә мөһим өстәмәләр һәм аныклыклар кертү мөмкинлеге тудырды.
116
  Татар теленең төп диалекты булып саналган урта диалект (казан татарлары диалекты) шактый зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында, аларга якын булган төбәкләрдә - Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган күпсанлы сөйләшләрне үз эченә ала. Тарихи яктан алар болгар бабаларыбызның дәвамчылары булып торалар. Болгарлар исә үз чиратында төрле төрки (угыз, кыпчак) кабиләләрнең көчле Болгар дәүләте составында берләшүе нәтиҗәсендә формалашканнар.
117
  Урта диалект сөйләшләре системасының катлаулы булуы байтак кына тарихи сәбәпләргә бәйле: Идел буе болгарларының җирле кыпчак кабиләләре тарафыннан ассимиляцияләнүе, күрше фин- угор, төрки, славян халыклары белән үзара тәэсир итешеп яшәү ләре, бу халыкларның татарлар тарафыннан өлешчә ассимиля цияләнүе, бер өлеш татарларның дини изоляцияләнүе, территориаль яктан аерым этник төркемнәрнең төп массадан ерак урнашуы, соңгы вакытта көнбатыш диалект йогынтысының көчәюе һ.б.
118
+ Урта диалектка түбәндәге сөйләшләр керә: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбьяз, мамадыш, лаеш, балтач - Татарстан), бәрәңге сөйләше (Марий Эл), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат - Татарстан, Чувашия; кама тамагы, тархан - Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше - Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше - Татарстан, Башкортстан; нагайбәк сөйләше - Чиләбе өлкәсе), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре (Башкортстан), касыйм (Рязань өлкәсе), бастан (Рязань өлкәсе), нократ (Удмуртия, Киров өлкәсе), пермь (Пермь крае), златоуст (Башкортстан), красно уфим (Урал федераль округы) эчкен (Курган өлкәсе), каргалы, богырыслан (Оренбург), камышлы (Самара өлкәсе), әстерхан (Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-каракалпаклар (Волгоград, Саратов өлкәләре), турбаслы, тепекәй, учалы, сафакүл, кормантау (Баш кортстан). Бу сөйләшләр зур территорияләргә таралуга карамастан, аларның төп үзенчәлекләре уртак. Урта диалект сөйләшләренең зур күпчелеге әдәби телгә аеруча якын тора.
119
  Көнбатыш диалект вәкилләренең бер өлеше, ягъни мишәрләр исә, болгарлар Урта Идел, Түбән Кама туфракларына күчеп килгәнче үк, әлеге җирләрдә Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында акрынлап якын-тирә төбәкләргә үтеп кергән кыпчакларның варислары булып саналалар. Мишәр диалекты терминын беренче тапкыр Л. Җәләй үзенең "Татар телендә диалектлар" (1938) дип аталган фәнни хезмәтендә куллана. Система буларак, диалект Л. Мәхмүтова тарафыннан тасв ирлана. Көнбатыш диалектның таралышын күрсәткән диалектологик карталарның системалы җыелмасы Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласында урын ала.
120
  Көнбатыш диалект ике зур сөйләшләр төркеменә бүленә: чылаштыручы һәм цылаштыручы сөйләшләр. Бу сөйләшләр телнең барлык өлкәләрендә дә бер-берсенә бик якын.
121
  Цылаштыручылар төркеменә - сергач (Түбән Новгород өлкәсе), чүпрәле (Татарстан һәм Чувашия), байкыбаш (Башк ортстан) сөйләшләре; чылаштыручылар төркеменә исә темников, ләмбрә (Мордовия), кузнецк (Пенза өлкәсе), хвалын, мәләкәс, карсун (Ульяновск өлкәсе), тау ягы керәшеннәре, чистай керәшеннәре (Татарстан), стәрлетамак (Башкортстан), шарлык (Оренбург өлкәсе), куршин (Тамбов өлкәсе), волгоград (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае) сөйләшләре керә. Кама аръягында формалашкан чистай сөйләше катнаш характерда, сөйләш вәкилләре сөй ләмдә ике үзенчәлекне дә параллель кулланалар. Көнбатыш диа лект ның барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләр бар. Болардан тыш, әлеге төркемгә Әҗе (рус. Азеево; Рязань өлкәсе), Сыркыды (Сургодь; Мордовия), Күршә (Татарщино; Тамбов өлкәсе), Тархан (Тархань; Тамбов өлкәсе), Искил (Татарский Лундан; Мордовия) кебек аерым-аерым утырып калган авыллар керә. Бу авыллар Цна һәм Мокша елгалары бассейнында, Кадом өязендә, ягъни татар халкының мишәр этник төркеменнән булган вәкилләре элек яшәгән борынгы территориядә урнашканнар. Урта диалектның касыйм һәм бастан сөйләшләре белән бергә нугай теле йогынтысына дучар булганга күрә, аларда уртак күренешләр барлыкка килгән. Шуңа күрә күрсәтелгән авылларның сөйләше татар теленең төньяк-көнбатыш зонасын хасил итә.
 
184
  Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый: пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, килька, салака, пихта, камбала һ.б.
185
  Татар телендә саны һәм активлыгы белән аерылып торган гарәп һәм фарсы сүзләре дә күп. Бу алынмалар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәннән соң, сәүдә, дини, сәяси, мәдәни һәм әдәби бәйләнешләр аша тагын да күбрәк үтеп кергәннәр. Баштан ук һәм бүгенге көндә лингвистик яктан төрле үзгәрешләргә дучар булганнар. Аларны үзләштерү - гасырлар дәвамында барган процесс.
186
  Татар һәм рус халыкларының бабалары - төркиләр һәм славяннарның борын-борыннан күршеләр булып аралашып яшәүләре төрки халыкларның Көнчыгыш Европага килү вакыты белән бәйле.
187
+ Татар теленә рус алынмалары керү вакытын шартлы рәвештә берничә дәвергә бүлеп карарга мөмкин: I дәвер (IX-XVI йөзләр); II дәвер (Казан ханлыгы яулап алынудан XVIII гасыр азагына кадәр); III дәвер (XVIII гасыр - XIX гасырның икенче яртысы); IV дәвер (XIX гасыр азагы - Октябрь инкыйлабына кад әр); V дәвер (Октябрь инкыйлабыннан соң - ХХ гасырның икенче яртысы), VI дәвер (ХХ гасыр азагы - бүгенге көнгә кадәр).
188
  Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә аерыла. Гомумхалык теле сүзләре иң зур урынны алып тора. Болар - барлык кешеләр өчен дә аңлаешлы, иң кирәкле сүзләр. Бу төр лексика милли әдәби телнең үзәге санала, гомумкулланылыш лексикасы барлык стильләрдә һәм телнең төрле катламнарында иркен кулланыла.
189
  Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә.
190
  Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар. Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалект, көнчыгыш диалект.
ILLA/Ханзафаров-2022_merged.txt CHANGED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
ILLA/Харрасова-2018.txt CHANGED
@@ -503,7 +503,7 @@ ISBNны, тираж санын тасвирламага кую соңгырак
503
  - сөйләү, сурәтләү (хикәяләү - повествование);
504
  - чагыштыру, резюме ясау, гомумиләштерү (билгеләмә, аңлатма);
505
  - нигезләү, дәлилләү, кире кагу, фаш итү (аргументлаштыру, фикерләү - аргументация, рассуждение);
506
- - өндәү-илһамландыру, үтенү, әмер бирү (инструктаж)1.
507
  Н.С. Валгина тәкъдим иткән төркемләнеш теге яки бу өлкәгә, жанрга караган хезмәтләрдә өстенлек алучы язу алымнары турында нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге бирә.
508
  В.В. Одинцов сөйләмнең функциональ-мәгънәви типларын текст структурасының логикасына буйсындырып төркемли һәм түбәндәге таблица рәвешендә тәкъдим итә:
509
  билгеләмә нәтиҗә сыйфатлама хәбәр итү
@@ -1043,7 +1043,7 @@ ISBNны, тираж санын тасвирламага кую соңгырак
1043
  Капма-каршы мәгънәдә торучы сүзләр логика фәнендә бер-берсен сыйдыра алмаган һәм юкка чыгарган төшенчәләр дип санала. Мәсәлән, ак - ак түгел, яхшы - яхшы түгел, биек - биек түгел. Кайберәүләр карашынча, имеш, шунлыктан аларга икенче төшенчәләр бирелгән (кара, начар, тәбәнәк...). Бу - әлбәттә, сүзләр ясалышын гадиләштереп күзаллау. Әдәби әсәрләрдә кире кагучы сүзләрне капма- каршы мәгънәдәге сүзләргә алмаштыру кабатланулардан коткара, лексик кырны киңәйтеп һәм баетып җибәрә, шунлыктан редакторларның мөһим төзәтү чарасы булып тора.
1044
  В.И. Максимов редакциясендәге дәреслектә антонимнарның структур яссылыктагы бүленеше дә күрсәтелә:
1045
  - төрле тамырлы антонимнарга (батыр - куркак, тиз - акрын);
1046
- - бер тамырлы антонимнарга (фаразлы - фаразсыз, сөтле - сөтсез)1.
1047
  Югарыдагы мисаллардан күргәнебезчә, мәгънә эчтәлеге кушымчалар ярдәмендә үзгәртелә. Алынма бердәй тамырлы антонимнар арасында башка конструкциядәгеләре дә очрый: нахак - бинахак. Галимнәр төрле тамырлы антонимнарны - лексик, ә бердәй тамырлыларын грамматик антонимнар дип атый.
1048
  Редакцияләү барышында антонимнарның текстта башкарган вазифасы, мәгънә эчтәлеге, яңгырашы, кайсы телгә каравы, бер тамырлыларының сөйләмнең гомуми яңгырашына нинди тәэсир ясавы һәм башка яклары исәпкә алына.
1049
  Әдәби әсәрләрдәге лексемаларны алмаштыру, моның өчен антонимнар байлыгыннан файдалану пассивлаша башлаган сүзләребезне онытылудан сакларга булыша, фи - кер не эзлекле һәм тәэсирле итә, текстка укучы игътибарын да көчәйтеп җибәрә. Әйтик, автор болай язган булсын ди: Нәгый мә түти базардан мул сөтле сыер кайтыр дип көткән иде, Габдрахман абзый капкадан мөгезсез җан иясен җитәкләп килеп керде. Күрәбез ки, җөмләдә сыерның продукциялелеге тышкы кыяфәт билгесенә каршы куелган. Болай эшләргә ярамый. Текстны шушы рәвешчә үзгәртергә мөмкин: Нәгыймә түти базардан чиләкләп сөт бирәчәк сыер кайтыр дип көткән иде, Габдрахман абзый капкадан чокырлап эчерәчәген (яисә: эчерәчәк җан иясен) җитәкләп килеп керде. Шушы ук текстн�� редакцияләгәндә, синонимнарга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Нәгыймә түти базардан мүкләк кайтыр дип һич көтмәгән иде, Габдрахман абзый мөгезсез сыер җи т әкләп килеп керде.
 
503
  - сөйләү, сурәтләү (хикәяләү - повествование);
504
  - чагыштыру, резюме ясау, гомумиләштерү (билгеләмә, аңлатма);
505
  - нигезләү, дәлилләү, кире кагу, фаш итү (аргументлаштыру, фикерләү - аргументация, рассуждение);
506
+ - өндәү-илһамландыру, үтенү, әмер бирү (инструктаж).
507
  Н.С. Валгина тәкъдим иткән төркемләнеш теге яки бу өлкәгә, жанрга караган хезмәтләрдә өстенлек алучы язу алымнары турында нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге бирә.
508
  В.В. Одинцов сөйләмнең функциональ-мәгънәви типларын текст структурасының логикасына буйсындырып төркемли һәм түбәндәге таблица рәвешендә тәкъдим итә:
509
  билгеләмә нәтиҗә сыйфатлама хәбәр итү
 
1043
  Капма-каршы мәгънәдә торучы сүзләр логика фәнендә бер-берсен сыйдыра алмаган һәм юкка чыгарган төшенчәләр дип санала. Мәсәлән, ак - ак түгел, яхшы - яхшы түгел, биек - биек түгел. Кайберәүләр карашынча, имеш, шунлыктан аларга икенче төшенчәләр бирелгән (кара, начар, тәбәнәк...). Бу - әлбәттә, сүзләр ясалышын гадиләштереп күзаллау. Әдәби әсәрләрдә кире кагучы сүзләрне капма- каршы мәгънәдәге сүзләргә алмаштыру кабатланулардан коткара, лексик кырны киңәйтеп һәм баетып җибәрә, шунлыктан редакторларның мөһим төзәтү чарасы булып тора.
1044
  В.И. Максимов редакциясендәге дәреслектә антонимнарның структур яссылыктагы бүленеше дә күрсәтелә:
1045
  - төрле тамырлы антонимнарга (батыр - куркак, тиз - акрын);
1046
+ - бер тамырлы антонимнарга (фаразлы - фаразсыз, сөтле - сөтсез).
1047
  Югарыдагы мисаллардан күргәнебезчә, мәгънә эчтәлеге кушымчалар ярдәмендә үзгәртелә. Алынма бердәй тамырлы антонимнар арасында башка конструкциядәгеләре дә очрый: нахак - бинахак. Галимнәр төрле тамырлы антонимнарны - лексик, ә бердәй тамырлыларын грамматик антонимнар дип атый.
1048
  Редакцияләү барышында антонимнарның текстта башкарган вазифасы, мәгънә эчтәлеге, яңгырашы, кайсы телгә каравы, бер тамырлыларының сөйләмнең гомуми яңгырашына нинди тәэсир ясавы һәм башка яклары исәпкә алына.
1049
  Әдәби әсәрләрдәге лексемаларны алмаштыру, моның өчен антонимнар байлыгыннан файдалану пассивлаша башлаган сүзләребезне онытылудан сакларга булыша, фи - кер не эзлекле һәм тәэсирле итә, текстка укучы игътибарын да көчәйтеп җибәрә. Әйтик, автор болай язган булсын ди: Нәгый мә түти базардан мул сөтле сыер кайтыр дип көткән иде, Габдрахман абзый капкадан мөгезсез җан иясен җитәкләп килеп керде. Күрәбез ки, җөмләдә сыерның продукциялелеге тышкы кыяфәт билгесенә каршы куелган. Болай эшләргә ярамый. Текстны шушы рәвешчә үзгәртергә мөмкин: Нәгыймә түти базардан чиләкләп сөт бирәчәк сыер кайтыр дип көткән иде, Габдрахман абзый капкадан чокырлап эчерәчәген (яисә: эчерәчәк җан иясен) җитәкләп килеп керде. Шушы ук текстн�� редакцияләгәндә, синонимнарга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Нәгыймә түти базардан мүкләк кайтыр дип һич көтмәгән иде, Габдрахман абзый мөгезсез сыер җи т әкләп килеп керде.
ILLA/Харрасова_Р-2017.txt CHANGED
@@ -123,7 +123,7 @@
123
  Димәк ки, әдәби тәнкыйтьнең иҗтимагый бурычы әдәбият үз алдына куйган максатлар белән билгеләнә, сәяси катаклизмнар чорында аның шул төр функциясе тагын да үстерелә. Бу исә, үз чиратында, фәнни-әдәби хезмәтләрнең публицистик аһәңнәрне мулданрак алуына, киң публикага юнәлтелгән булуына китерә.
124
  Татар укучысында милли юнәлгәнлекле тәнкыйтькә ихтыяҗ зур. Аның алдынгы катламы әдәби тәнкыйтьнең максатчан рәвештә халыкта миллилекнең һәр ягына уңай мөнәсәбәттәге әдәбиятка зәвык тәрбияләвенә, шулар аша аның эстетик һәм милли аңының үсүенә өметләнә. Алай гына да түгел, рухи бозыклык чәчәк аткан, аңа каршы торучы чараларның көчен югалта барган чорда әдәбият саф әхлак сагында торучы утлы, үткен һәм үтемле, тәэсирле сүз булып кала.
125
  Әдәби тәнкыйть эчендә милли-иҗтимагый мәсьәләләр күтәрүнең озын тарихы бар. Дидро, Лессинг, Толстой, Белинский һәм башкалар кечкенә рецензияләр язу белән генә канәгатьләнмәгәннәр, нигездә, проблемалы очерклар, күләмле аналитик мәкаләләр бастырганнар; әдәбият үсеше милли барыштан, халык яшәешеннән бервакытта да аерып каралмаган. Фәннәр бик нык үсеп киткән, үзара аерымлана барган чорда гына бары тик әдәбиятның, нинди дә булса каләм иясенең үсешен күздә тоткан, аны иҗтимагый җирлектән аерып алган саф фәнни мәкаләләр иҗат ителә башлый.
126
- Узган чордан әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, китапларын, теоретик хезмәтләрне барласак, без аларның атамаларының ук иҗтимагый-сәяси яңгырашлылыгын күрербез: "Литература и революция" (Л. Троцкий, 1923)1; "Октябрьская революция и творческие принципы социалистической литературы" (М. Храпченко), "О партийности критики" (Ю. Кузьменко), "Народное и национальное" (Г. Ломидзе)2; "Советская литература в борьбе за коммунизм" (Г. Марков)3 һәм һ.б. Инкыйлабтан соң дөнья күргән кайбер әдәби тәнкыйди басмалар да шул хакта сөйли: "Литература и марксизм" (1928—1931), "Книга и пролетарская революция" (1932—1940).
127
  Тәнкыйтьнең, әдәбиятның, аңлы яисә аңсыз рәвештә, теге яки бу төркемнәргә, партиягә, иҗтимагый-сәяси системаларга, идеологиягә хезмәт итүе бәхәссез. Шуны аңлаган коммунистлар, башкаларга караганда да ныграк, аның белән һәрдаим күзәтчелек итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең гуманистик идеяләрне, шуларны уздырган әдәбиятны алга сөрүе гражданлык бурычы дип карала. 1932 елда М. Горький бөтен халык исеменнән Көнбатыш әдипләргә: "Мәдәният осталары, сез кем белән барасыз?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Еллар узгач, шушы сорауга Е. Стояновская түбәндәгечә җавап бирә: "Аларның, Бөек Октябрь җиңүеннән башлап, эре социаль тетрәнүләргә, дәвернең аеруча мөһим вакыйгаларына һәм проблемаларына кайтаваз рәвешендә туган публицистикасы фрагментларыннан сүз рәссамының заман чынбарлыгы белән турыдан-туры аралашуының нәтиҗәләрен үзенә бер төрле күзәтү оеша.
128
  ...Узган һәм бүгенге көннәр рәссамының гражданлык темпераменты, гражданлык намусы бу сорауга җавап бирә. Эстафета иртәгесе көнгә тапшырыла" Е. Стояновская фикеренчә, дөньяның мәдәният осталары тарихи аренада тынычлыкны, гуманизмны, социаль алгарышны яклап көрәшергә тиеш.
129
  Шунысын да искә алыйк: борынгырак чорларда фәлсәфииҗтимагый хезмәтләр дә әдәби иҗат дәрәҗәсендә каралган, үз вакытында бәяләр алган, аларның эчтәлегенә мөнәсәбәттә генә түгел, әдәби-публицистик яңгырашы, стиле хакында да бәхәсләр барган. Мәсәлән, Ник. Михайловский киң публикага юнәлтелгән мәкаләләрендә җитешсезлекләр күргән Бердяевка каршы "Литература и жизнь" исемле хезмәт яза. Әлеге статьядан вакытлы матбугатта басылган әсәрләрнең стиленә бәйле кайбер юлларны китерик:
@@ -1034,7 +1034,7 @@ XIX гасыр ахырына кадәр интеллектуаль мөмкин
1034
  Журналист үз мәкаләчегендә һич югы "Мостай Кәрим әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә" дип әйтсә дә, бу сораулар алга таба да дәвам итмәс иде. Әле бит укучыда, әллә шигырьләрнең русчасын шагыйрь үзе язган микән, дигән сорау да туарга мөмкин. Киңәшләребезне кабул итмәгәндә, "... күп кенә әсәрләре рус телендә тәкъдим ителә" дип язу - сүзләрнең урынын алмаштыру отышлы булыр. Соңгы җөмләне дә катнашты яисә чыгыш ясады хәбәре белән тәмамлау матуррак. Бердән, алдагы җөмләдән Татарстаннан вәкилләр катнашканлык аңлашылды инде, исем-фамилияләрне атау шуны тәгаенләштерә, ә менә кемнәрнең чыгыш ясавын ассызыклау, чыннан да, кирәк.
1035
  Газета-журналлардагы "Хәбәрләр" рубрикасында күләмлерәк җөмләләр кулланылу ярый дип санала. Аларда һәр яңа хәбәр бер-и ке кыска җөмлә белән җиткерелсә яисә озыннары кечерәкләре белән чиратлашса отышлы дип фикер йөртү дә киң таралган. Кайберәүләр, радио аша әйтелгән яңалыклар кыска булырга, ике юл озынлыгыннан артмаска тиеш, югыйсә аңлау кыенлаша, ди. Соңгы елларда интернет челтәрен яулап алган кайбер агентлыклар, шул исәптән Татар-информ да, белгәнебезчә, нигездә, кыска күләмле хәбәрләр белән эш итә. Ул җиткергән мәгълүматлар эчендә әдәби барышка караганнары да еш очрый. Әлбәттә, журналист булып эшләмәгән һөнәри тәнкыйтьче, әйтик, электрон газеталарга, басма органнарга юллаган "хәбәре"ндә бер-ике җөмлә белән генә чикләнми.
1036
  Әдәби барыштагы яңалыкларны репортаж рәвешендә дә җит керергә мөмкин. Репортажны төрлечә классификациялиләр. Аны төркемләп булмы�� яисә барысын да информатив төр дип кенә карарга кирәк дигән карашлар да бар, шулай да галимнәрнең күпчелеге репортажны тематикасына һәм предметына бәйле рәвештә бүлүне яклый. Бу ноктадан караганда, аның вакыйгалысы, проблемалысы, танып-белдертүчесе бар. Кайберәүләр әлеге жанрны вакыйгалы, махсус, тикшерүле, шәрехләүче формаларга бүлә. Вакыйгалы (событийный) репортажда тасвирланган күренеш ләрнең тышкы ягын гына түгел, эчке асылын да ачарга кирәк, дип белдерсәләр, махсус (специальный) репортажда актуаль темалар яктыртылганны, теге яки бу эш-хәлнең нәтиҗәләре сөйләнүне ассызыклыйлар. Репортаж-тикшерү (-расследование) дигәндә, теге яки бу проблеманы тирәнтен ачу максатыннан, күпсанлы чыганаклар белән эш итүне күздә тоталар. Репортаж-шәрех (-комментарий) исә - вакыйганы детальле өйрәнү ул, дип әйтәләр.
1037
- Тагын бер бүленешне - М.Н. Ким тәкъдим иткән классификацияне карап узыйк: 1) аналитик (проблемалы), 2) танып белүле-тематик (төркемнәре: махсус, тикшерүче, шәрехле)1. Репортажның проблемалы - аналитик төркемен информатив төргә түгел, ә аналитик ояга кертергә киңәш итүчеләр дә бар. Хакыйкатькә якын караш кебек тоелса да, шунда ук күңелгә теләсә кайсы репортажның төп бурычы теге яки бу вакыйганы анализлау түгел, беренче чиратта, аның хакында хәбәр җиткерү икәнлеге турындагы билгеләмәләр килә.
1038
  Л.М. Майданова, коммуникатив максатлардан чыгып, репортажны ике төркемгә аерырга һәм мәгълүмати, һәм аналитик репортажлар барлыгын танырга чакыра. Әлеге карашны яклаучы галимнәр фикеренчә, аналитик репортаж хәбәр сыйфатларын башкарак югарылыкта чагылдыра.
1039
  Репортаж термины журналистикага инглиз теленнән кергән (report) һәм ирештерү, җиткерү мәгънәсен аңлата. Нәкъ шул мәгънәсе аның информацион ояга кертелергә тиешлеген күрсәтеп тора да. Репортаж авторы укучы я тыңлаучы игътибарын хәбәр иткән вакыйгадагы аерым детальләргә юнәлтергә тырыша. Әдәби барышка кагылышлы репортажда информация сәнгати-публицистик кабыкта бирелә.
1040
  Гомумән алганда, репортажны синтетик төр дип саныйлар. шәрехләр (комментарий) еш кулланыла. Аларның барысын уртак текст эченә урнаштыру зур осталык таләп итә. Авторга бу очракта төп тема, мөһим проблемаларны үзәккә куя алу, кирәкле фактларның күз уңыннан ычкындырылмавы, әңгәмә элементлары кергәндә, катнашучыларны отышлы сайлап алу, фикерләрен бер проблема тирәсенә юнәлтү булыша.
 
123
  Димәк ки, әдәби тәнкыйтьнең иҗтимагый бурычы әдәбият үз алдына куйган максатлар белән билгеләнә, сәяси катаклизмнар чорында аның шул төр функциясе тагын да үстерелә. Бу исә, үз чиратында, фәнни-әдәби хезмәтләрнең публицистик аһәңнәрне мулданрак алуына, киң публикага юнәлтелгән булуына китерә.
124
  Татар укучысында милли юнәлгәнлекле тәнкыйтькә ихтыяҗ зур. Аның алдынгы катламы әдәби тәнкыйтьнең максатчан рәвештә халыкта миллилекнең һәр ягына уңай мөнәсәбәттәге әдәбиятка зәвык тәрбияләвенә, шулар аша аның эстетик һәм милли аңының үсүенә өметләнә. Алай гына да түгел, рухи бозыклык чәчәк аткан, аңа каршы торучы чараларның көчен югалта барган чорда әдәбият саф әхлак сагында торучы утлы, үткен һәм үтемле, тәэсирле сүз булып кала.
125
  Әдәби тәнкыйть эчендә милли-иҗтимагый мәсьәләләр күтәрүнең озын тарихы бар. Дидро, Лессинг, Толстой, Белинский һәм башкалар кечкенә рецензияләр язу белән генә канәгатьләнмәгәннәр, нигездә, проблемалы очерклар, күләмле аналитик мәкаләләр бастырганнар; әдәбият үсеше милли барыштан, халык яшәешеннән бервакытта да аерып каралмаган. Фәннәр бик нык үсеп киткән, үзара аерымлана барган чорда гына бары тик әдәбиятның, нинди дә булса каләм иясенең үсешен күздә тоткан, аны иҗтимагый җирлектән аерып алган саф фәнни мәкаләләр иҗат ителә башлый.
126
+ Узган чордан әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, китапларын, теоретик хезмәтләрне барласак, без аларның атамаларының ук иҗтимагый-сәяси яңгырашлылыгын күрербез: "Литература и революция" (Л. Троцкий, 1923); "Октябрьская революция и творческие принципы социалистической литературы" (М. Храпченко), "О партийности критики" (Ю. Кузьменко), "Народное и национальное" (Г. Ломидзе); "Советская литература в борьбе за коммунизм" (Г. Марков) һәм һ.б. Инкыйлабтан соң дөнья күргән кайбер әдәби тәнкыйди басмалар да шул хакта сөйли: "Литература и марксизм" (1928—1931), "Книга и пролетарская революция" (1932—1940).
127
  Тәнкыйтьнең, әдәбиятның, аңлы яисә аңсыз рәвештә, теге яки бу төркемнәргә, партиягә, иҗтимагый-сәяси системаларга, идеологиягә хезмәт итүе бәхәссез. Шуны аңлаган коммунистлар, башкаларга караганда да ныграк, аның белән һәрдаим күзәтчелек итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең гуманистик идеяләрне, шуларны уздырган әдәбиятны алга сөрүе гражданлык бурычы дип карала. 1932 елда М. Горький бөтен халык исеменнән Көнбатыш әдипләргә: "Мәдәният осталары, сез кем белән барасыз?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Еллар узгач, шушы сорауга Е. Стояновская түбәндәгечә җавап бирә: "Аларның, Бөек Октябрь җиңүеннән башлап, эре социаль тетрәнүләргә, дәвернең аеруча мөһим вакыйгаларына һәм проблемаларына кайтаваз рәвешендә туган публицистикасы фрагментларыннан сүз рәссамының заман чынбарлыгы белән турыдан-туры аралашуының нәтиҗәләрен үзенә бер төрле күзәтү оеша.
128
  ...Узган һәм бүгенге көннәр рәссамының гражданлык темпераменты, гражданлык намусы бу сорауга җавап бирә. Эстафета иртәгесе көнгә тапшырыла" Е. Стояновская фикеренчә, дөньяның мәдәният осталары тарихи аренада тынычлыкны, гуманизмны, социаль алгарышны яклап көрәшергә тиеш.
129
  Шунысын да искә алыйк: борынгырак чорларда фәлсәфииҗтимагый хезмәтләр дә әдәби иҗат дәрәҗәсендә каралган, үз вакытында бәяләр алган, аларның эчтәлегенә мөнәсәбәттә генә түгел, әдәби-публицистик яңгырашы, стиле хакында да бәхәсләр барган. Мәсәлән, Ник. Михайловский киң публикага юнәлтелгән мәкаләләрендә җитешсезлекләр күргән Бердяевка каршы "Литература и жизнь" исемле хезмәт яза. Әлеге статьядан вакытлы матбугатта басылган әсәрләрнең стиленә бәйле кайбер юлларны китерик:
 
1034
  Журналист үз мәкаләчегендә һич югы "Мостай Кәрим әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә" дип әйтсә дә, бу сораулар алга таба да дәвам итмәс иде. Әле бит укучыда, әллә шигырьләрнең русчасын шагыйрь үзе язган микән, дигән сорау да туарга мөмкин. Киңәшләребезне кабул итмәгәндә, "... күп кенә әсәрләре рус телендә тәкъдим ителә" дип язу - сүзләрнең урынын алмаштыру отышлы булыр. Соңгы җөмләне дә катнашты яисә чыгыш ясады хәбәре белән тәмамлау матуррак. Бердән, алдагы җөмләдән Татарстаннан вәкилләр катнашканлык аңлашылды инде, исем-фамилияләрне атау шуны тәгаенләштерә, ә менә кемнәрнең чыгыш ясавын ассызыклау, чыннан да, кирәк.
1035
  Газета-журналлардагы "Хәбәрләр" рубрикасында күләмлерәк җөмләләр кулланылу ярый дип санала. Аларда һәр яңа хәбәр бер-и ке кыска җөмлә белән җиткерелсә яисә озыннары кечерәкләре белән чиратлашса отышлы дип фикер йөртү дә киң таралган. Кайберәүләр, радио аша әйтелгән яңалыклар кыска булырга, ике юл озынлыгыннан артмаска тиеш, югыйсә аңлау кыенлаша, ди. Соңгы елларда интернет челтәрен яулап алган кайбер агентлыклар, шул исәптән Татар-информ да, белгәнебезчә, нигездә, кыска күләмле хәбәрләр белән эш итә. Ул җиткергән мәгълүматлар эчендә әдәби барышка караганнары да еш очрый. Әлбәттә, журналист булып эшләмәгән һөнәри тәнкыйтьче, әйтик, электрон газеталарга, басма органнарга юллаган "хәбәре"ндә бер-ике җөмлә белән генә чикләнми.
1036
  Әдәби барыштагы яңалыкларны репортаж рәвешендә дә җит керергә мөмкин. Репортажны төрлечә классификациялиләр. Аны төркемләп булмы�� яисә барысын да информатив төр дип кенә карарга кирәк дигән карашлар да бар, шулай да галимнәрнең күпчелеге репортажны тематикасына һәм предметына бәйле рәвештә бүлүне яклый. Бу ноктадан караганда, аның вакыйгалысы, проблемалысы, танып-белдертүчесе бар. Кайберәүләр әлеге жанрны вакыйгалы, махсус, тикшерүле, шәрехләүче формаларга бүлә. Вакыйгалы (событийный) репортажда тасвирланган күренеш ләрнең тышкы ягын гына түгел, эчке асылын да ачарга кирәк, дип белдерсәләр, махсус (специальный) репортажда актуаль темалар яктыртылганны, теге яки бу эш-хәлнең нәтиҗәләре сөйләнүне ассызыклыйлар. Репортаж-тикшерү (-расследование) дигәндә, теге яки бу проблеманы тирәнтен ачу максатыннан, күпсанлы чыганаклар белән эш итүне күздә тоталар. Репортаж-шәрех (-комментарий) исә - вакыйганы детальле өйрәнү ул, дип әйтәләр.
1037
+ Тагын бер бүленешне - М.Н. Ким тәкъдим иткән классификацияне карап узыйк: 1) аналитик (проблемалы), 2) танып белүле-тематик (төркемнәре: махсус, тикшерүче, шәрехле). Репортажның проблемалы - аналитик төркемен информатив төргә түгел, ә аналитик ояга кертергә киңәш итүчеләр дә бар. Хакыйкатькә якын караш кебек тоелса да, шунда ук күңелгә теләсә кайсы репортажның төп бурычы теге яки бу вакыйганы анализлау түгел, беренче чиратта, аның хакында хәбәр җиткерү икәнлеге турындагы билгеләмәләр килә.
1038
  Л.М. Майданова, коммуникатив максатлардан чыгып, репортажны ике төркемгә аерырга һәм мәгълүмати, һәм аналитик репортажлар барлыгын танырга чакыра. Әлеге карашны яклаучы галимнәр фикеренчә, аналитик репортаж хәбәр сыйфатларын башкарак югарылыкта чагылдыра.
1039
  Репортаж термины журналистикага инглиз теленнән кергән (report) һәм ирештерү, җиткерү мәгънәсен аңлата. Нәкъ шул мәгънәсе аның информацион ояга кертелергә тиешлеген күрсәтеп тора да. Репортаж авторы укучы я тыңлаучы игътибарын хәбәр иткән вакыйгадагы аерым детальләргә юнәлтергә тырыша. Әдәби барышка кагылышлы репортажда информация сәнгати-публицистик кабыкта бирелә.
1040
  Гомумән алганда, репортажны синтетик төр дип саныйлар. шәрехләр (комментарий) еш кулланыла. Аларның барысын уртак текст эченә урнаштыру зур осталык таләп итә. Авторга бу очракта төп тема, мөһим проблемаларны үзәккә куя алу, кирәкле фактларның күз уңыннан ычкындырылмавы, әңгәмә элементлары кергәндә, катнашучыларны отышлы сайлап алу, фикерләрен бер проблема тирәсенә юнәлтү булыша.
ILLA/Хувайда-2017.txt CHANGED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
ILLA/Шакурова-Әдәби әсәргә лингвистик анализ.txt CHANGED
@@ -664,7 +664,7 @@ III бүлек
664
  Мин үземне чын солдат итеп әнә шул очрашуда тойдым. Сугышчан гомеремнең исәбе шул очрашудан башланды. Малайның җансыз гәүдәсе, ап-ак чәче, төпсез, тонык күз карашы... Алар мине дүрт еллык фронт гомеремдә тотам да артымнан калмый озатып йөрделәр.
665
  Бик авыр чакларда да, үлем тырнагыннан котылып булмас кебек тоелганда да, күз алдыма әнә шул малай килә иде. Ул миңа: "Әле бит синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" ди кебек... Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым... Теге вакытта күргән ак чәчле малай миңа һәрвакытта афәт-бәлаләрдән исән-имин котылырга булышып торды.
666
  Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Хәзер каршыма килеп чыкса, менә шушы орденнарымны эһ тә итми аңа тагып куяр идем...
667
- ...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчан ланды... Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлы ма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде...1
668
  1. Гомуми күзәтү
669
  Лингвистик анализ өчен шушы әсәргә тукталуыбызның берничә сәбәбе бар:
670
  - текст ике гасыр чигендә язылган, ә аның авторы - әле дә иҗат итүче әдип, шуңа күрә бу әсәр үрнәгендә хәзерге татар әдәбиятының торышы турында билгеле бер күзаллау тудырырга була;
 
664
  Мин үземне чын солдат итеп әнә шул очрашуда тойдым. Сугышчан гомеремнең исәбе шул очрашудан башланды. Малайның җансыз гәүдәсе, ап-ак чәче, төпсез, тонык күз карашы... Алар мине дүрт еллык фронт гомеремдә тотам да артымнан калмый озатып йөрделәр.
665
  Бик авыр чакларда да, үлем тырнагыннан котылып булмас кебек тоелганда да, күз алдыма әнә шул малай килә иде. Ул миңа: "Әле бит синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" ди кебек... Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым... Теге вакытта күргән ак чәчле малай миңа һәрвакытта афәт-бәлаләрдән исән-имин котылырга булышып торды.
666
  Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Хәзер каршыма килеп чыкса, менә шушы орденнарымны эһ тә итми аңа тагып куяр идем...
667
+ ...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчан ланды... Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлы ма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде...
668
  1. Гомуми күзәтү
669
  Лингвистик анализ өчен шушы әсәргә тукталуыбызның берничә сәбәбе бар:
670
  - текст ике гасыр чигендә язылган, ә аның авторы - әле дә иҗат итүче әдип, шуңа күрә бу әсәр үрнәгендә хәзерге татар әдәбиятының торышы турында билгеле бер күзаллау тудырырга була;
ILLA/Яхин-2018.txt CHANGED
@@ -2461,7 +2461,7 @@ XII
2461
  - Сөалемне тапсаңызлар - котылдыңыз, юк ирсә - тотылдыңыз!- тип әйде.
2462
  Андин соң кыз сөальга мәшгуль булды. Дәнешмәндләр мөттәхәбәр булдылар.
2463
  Кыз, хөкем кылдырып, җавап бирмәгәннәрне дарга асып үлтерә башлады.
2464
- Анда хәзрәте-гали бу хәдисне укыдылар: "Каләэн-нәби саллаллаһу галәйһи вәсәлләм: "Мин гарифи нәфсиһи, фәкать гарифи Раббиһа!9", "Һәркем үз хәлене белмәсә - һәлак булыр!", - тиделәр.
2465
  Андин соң нечә ел, нечә мөтдәтдин соң бу авазә Төркестан вилаятега төшде ирсә, вәләкин Төркестанда бер фәкыйһ бар иде. Аты аның "Габделхәлим" дирләр ирде.
2466
  Бу авазәне ишетде. Рум шәһәрега килде. Мәликәгә хәбәр йитде:
2467
  - Төркестаннан бер дәнешмәнд килепдер, - тиделәр ирсә, Мәликә хәбәрләп әйде:
 
2461
  - Сөалемне тапсаңызлар - котылдыңыз, юк ирсә - тотылдыңыз!- тип әйде.
2462
  Андин соң кыз сөальга мәшгуль булды. Дәнешмәндләр мөттәхәбәр булдылар.
2463
  Кыз, хөкем кылдырып, җавап бирмәгәннәрне дарга асып үлтерә башлады.
2464
+ Анда хәзрәте-гали бу хәдисне укыдылар: "Каләэн-нәби саллаллаһу галәйһи вәсәлләм: "Мин гарифи нәфсиһи, фәкать гарифи Раббиһа!", "Һәркем үз хәлене белмәсә - һәлак булыр!", - тиделәр.
2465
  Андин соң нечә ел, нечә мөтдәтдин соң бу авазә Төркестан вилаятега төшде ирсә, вәләкин Төркестанда бер фәкыйһ бар иде. Аты аның "Габделхәлим" дирләр ирде.
2466
  Бу авазәне ишетде. Рум шәһәрега килде. Мәликәгә хәбәр йитде:
2467
  - Төркестаннан бер дәнешмәнд килепдер, - тиделәр ирсә, Мәликә хәбәрләп әйде:
QU/2016-01.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-02.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-03.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-04.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-05.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-06.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-07.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-08.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-09.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-10.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-11.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2016-12.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-01.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-02.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-03.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-04.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-05.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-06.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-07.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-08.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-09.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-10.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-11.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
QU/2017-12.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/«Мотор» операциясе_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,43 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+
2
+ Фаил
3
+ Шәфигуллин
4
+ "Мотор" операциясе Хикәя тексты 1985 елгы "Ак маңгайлы
5
+ бүреләр" китабыннан алынды. Сканлау, текстны тану, укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән
6
+ тарафыннан башкарылды.
7
+ 8.11.2017
8
+ - Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе -
9
+ * * *
10
+ ти-әниләре кушкан атлары Каюм белән
11
+ Сәмит иде аларның. Хәлбуки, очрашканда
12
+ Каюмы Сәмиткә Серый дип, Сәмите Ка
13
+ юмга Карлик дип эндәшергә яраталар.
14
+ Җаны теләгән елан ите ашаган ди
15
+ гәндәй, үзләренә ошагач, ярар, Карлик тек Карлик, Серый тек Серый...
16
+ Укудан сөенеч, эштән тәм-ләззәт таба алмыйча, байтак еллар әти-әниләре җилкәсендә рәхәт чиккәннән сон, Карлик белән Серый киләчәктә типтереп кенә яшәү өчен "база" әзерләргә ният иттеләр. Шәһәр читендәге "частный" гаражлардан берәр "Москвич" яисә "Жигули"-мазар чәлеп, аны берәр аулак төбәккә илтеп сату иде егетләрнең исәпләре, һәм алар бу эшкә "Мотор" Операциясе дигән яшерен исем бирделәр.
17
+ "Операция" тормышка ашырыласы кичне Карлик белән Серый кыюлык өчен алма шәрабы чөмерделәр. Кыюланып, арслан тотар дәрәҗәгә җиткәч кенә, алдан әзерләп куелган капчыкларын асып, хәвефле юлга тәвәккәлләделәр...
18
+ Шәһәр читендә гаражлар күп иде. һәркайсы тимер ишекле, һәркайсы икешәр йозаклы иде. Туктый-атлый, тикшерә-күзәтә, курка-шүрли бара торгач, кыю егетләр аксыл төскә буялган биек ишек янына килеп туктадылар.
19
+ — Менә! — диде Серый аркасындагы капчыгын җиргә куеп. — Менә шунысын, "Волга" читлегенә охшаганын кон
20
+ - Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - фискуем.
21
+ Озын буйлы Карлик та капчыгын гараж почмагына ташлады һәм берничә минут шәһәр ягындагы тавышларга колак салып торды, аннары гына һәркайсы яртышар потлы йозакларны капшап карады.
22
+ Серый, җиң эченнән фонарь кабызып, беләк юанлыгы тимер рамнарны, бегемот башы чаклы йозакларны, күгәннәрне тикшереп чыкты да, теш арасыннан гына:
23
+ — Әллә автоген белән чукындырабызмы? — диде.
24
+ — Ашыкма! Ачкыч яратып булыр, шәт.
25
+ Серый тирә-якны күзәтте, ә Карлик ачкычлар бәйләмен әле бер, әле икенче йозак өстендә чылтыратты. Әле борыны белән, әле ачкыч башы белән йозак тишекләренә орыныпорынып алды. Ниһаять, бу шөгыле алҗытты бугай — Карлик ачкычлар бәйләмен җиргә күтәреп бәрде һәм:
26
+ — Берсе дә ярамый, сволочь, — дип гараж ишегенә төкерде.
27
+ — Автоген белән чукындырыйк соң!
28
+ — Лом белән каерып карасак?
29
+ — Әйдә соң... Раз-два, взяли, раз-два, взяли, еще раз, еще...
30
+ — Юк, бирешми. Хәл җыеп алыйк, хәл бетте, эчкәннеке бу.
31
+ Егетләр гараж нигезенә чүгәләп тәмәке пыскытырга керештеләр һәм, үзләре дә сизмәстән, икесе берьюлы төндереп киттеләр.
32
+ Беренче булып Серый уянды, сискәнеп, сикереп торды, каушый-кабалана иптәшен уятырга тотынды:
33
+ — Карлик, Карлик, дим, йокы чүлмәге, уян! Яктырып беткән.
34
+ — Автоген белән чукындырабыз! — диде Карлик йокылы тавыш белән. — Чыгар автогенны, тоташтыр баллонга. Өч минутта ауф фидер зеен мин бу ишекне.
35
+ Берничә минуттан зәңгәр ялкын теле, бөтен тирә-якка
36
+ - Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - буяу исләре таратып, ишек күгәнен умыра иде инде.
37
+ Акрынлап җәйге төн дә узып бара, күкнең көнчыгыш ягы аллана. Карликның маңгаеннан шаулап аккан тир тамчылары Серыйга аермачык күренә иде.
38
+ Икенче - күгәнне Серый кисте. Ләкин ул бик озак маташты, кулларын, борыннарын пешереп бетерде, күгәннең әллә ничә урынына утлы боҗралар ясады.
39
+ Ниһаять, икенче күгән дә йозагы-Ние белән ком өстенә шалтырап төште.
40
+ Карлик белән Серый күкрәк тутырып иртәнге һаваны суладылар, кепкаларын күзләренә төшереп киделәр һәм, тагын бер мәртәбә тирә-якны күзәтеп алгач, аллага тапшырып, гараж ишеген ачып җибәрделәр.
41
+ Күрәсең, хуҗа кеше машинасының фараларын кабызып калдыргандыр — башта егетләрнең күзләренә яп-якты нур көлтәсе килеп бәрелде...
42
+ Һәм фәкать күзләре әлҗе-мөлҗе килми башлагач кына алар гаражның арткы стенасы булмавын, стена урыныннан буш гараж эченә кояшның беренче нурлары ургылып керүен күрделәр.
43
+ -
bylatypov/Абдулла Алиш әкиятләре_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Атилла_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Чукмар белән Тукмар_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,12 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+
2
+ Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугы-шырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
3
+ Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, ка-расын Тукмар дип атаган. Чукмар чукыр-га бик оста, ə Тукмар бик оста тукый икән.
4
+ Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кер-дең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешепәйтешеп кенә калмый-лар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чу-кырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
5
+ Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга бат-канчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орыш-кан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби ал-дында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын су-гышырга тотынганнар.
6
+ Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:
7
+ - Әби, әби, кара әле, Тукмарың тук-мый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:
8
+ - Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,ди икән.
9
+ Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култы-гына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип ку-рыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.
10
+ Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итэм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.
11
+ Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.
12
+ Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.
bylatypov/Шайтан бар ул, бар!.._tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,114 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Вахит Юныс
2
+ "ШАЙТАН БАР УЛ, БАР!.."
3
+
4
+ Таллы авылының кичке тынлыгын бозып, өянкедәге ояларында төнгә кунаклаган каргаларны йокыларыннан уятып, инеш буенда җыр яңгырый. Бер ир "Нурия" җырының сүзләрен "Галиябану" көенә салып сызлана:
5
+ Учак тутырып утлар яктым,
6
+ Төтеннәре күгелҗем.
7
+ Син сагынсаң да түзәрсең,
8
+ Галиябануым, сылуым-иркәм,
9
+ Мин сагынсам... Фәридун...
10
+ Таллыдагы дүрт йөз йортның һәркайсында — картлардан алып, бала-чагага кадәр — бу җырның иясен яхшы беләләр. Язгы һәм җәйге кичләрдә ике атна саен яңгыраган җыр ишетелгәндә бер генә кеше дә: "Кем җырлый икән?" — дип сорамый. Фәридун, билгеле, тагын кем булсын! Әнә бит, кем башкарганын белми калмасыннар дигән кебек үзе үк шәрран-яра ачып сала: "Мин сагынам... Фәридун", — ди.
11
+ Ык буйларындагы татар авылларында иген игүне, ашлык үстерүне, мал карауны яхшы беләләр. Шуңа күрә тыныч елларда өстәлдә икмәк тә, сөт тә, май да, ит тә була. Ә инде яшелчә-җимешкә килгәндә, бигайбә, алар һәркөн ашала торган ашамлыклар санына керми. Кышларын бәрәңге, суган, чөгендер һәм кишергә кытлык юк югын, киптергән балан, җиләк, гөлҗимеш һәм как та була күп кешенең өендә. Тик тозлаган кыяр, тозлаган кәбестә һәм помидор кебек нәрсәләр кырыгынчыилленче елларда бик сирәк кешедә генә була иде.
12
+ Таллыдагы шундый сирәк кешеләр арасында иң сирәге — Фәридун абзый иде. Аның келәтендә һәм чоланында ел буена тозлаган кыяр һәм кәбестә өзелми. Ә кыяры аның карлыган яфраклары, сарымсак, укроп, төймәгән борыч һәм тагын Ходайның әллә нинди тәмле исле вә әчкелтемтөчкелтем тәм бирә торган үләннәре, орлыклары белән бергә кушылып тозланган була. Шуңа күрә Фәридун абзыйның шөһрәте күршедәге татар, урыс, ар, чуаш, хәтта мукшы авылларына да таралган. Аның абруе бигрәк тә бала көткән яшь хатыннар арасында зур.
13
+ ...Яшелчә бакчасы янына салынган лапас астындагы озын агач эскәмиядә Фәридун абзый көрәк саплап утыра Уң аягында кирза итек, ә агачтан ясаган сул аягы "максимка" пулеметы кебек туп-туры инеш артына төбәлгән. Фәридун абзый инвалид. Аның сул аягы кайда өзелеп калуы турында төрле имеш-мимешләр йөри. Беренче дөнья сугышының соңгы елында снаряд ярчыгы аның аяк сөяген чәлпәрәмә китергән икән, төзәтерлек әмәл калмаган, доктор аны кисеп ташлаудан башка чара тапмаган, имеш.
14
+ Икенче версия буенча, Фәридун абзый Донбасс шахтасында эшләгәндә "шайтан суын" бик ярата торган булган. Бер ял көнне нык кына салганнан соң, тимер юл рельсында йоклап киткән дә, поезд аның аягын кишер кебек кертләтеп өзеп киткән дип тә сөйлиләр. Фәридун абзый үзе бу турыда сөйләргә яратмый, әгәр берәрсе сораса, борын астыннан гына берәр җыр көйли башлый...
15
+ Тик яхшы гына "төшергәннән" соң кайчакта аның теле дә ачылып китә. Үзе сөйләвенә караганда, бер аягының агач булуының уңай яклары да аз түгел: язын-көзен, җәен-кышын аяк киеме алыштырасы юк. Бары тик агач аякның төбенә кадак белән яңа күн ��исә резинка кисәге генә кагып куясың.
16
+ Ә инде исән уң аякка кирәк аяк киеменә килсәк, монда да — зур экономия. Аягына Фәридун абзый иң элек уң ботинкасын киеп йөри башлый. Кияргә уңайлы булсын өчен, аяк киемен ул ике размерга зуррак ала.
17
+ — Ыштырны дөрес урасаң, уң аякка сул ботинка кигәнеңне сизмисең дә ул, — ди үзе.
18
+ Шуңа күрә уң аягына кигән сул ботинка башының, табигать кануннарына буйсынмыйча, уңга таба карап торуы Фәридун абзый өчен гадәти хәл.
19
+ ... Капка шыгырдап ачыла. Моннан ун ай элек туйлар ясап кияүгә чыккан Галимә, йорт ишеге янындагы баскычка атлагач кына лапастагы Фәридун абзыйны күреп, өйгә кереп тормыйча, туптуры лапаска юнәлә.
20
+ — Исән-сау гынамы, Фәридун абзый?
21
+ — Яшибез, кызым, яшибез! Син Нурулла килене Галимә буласың бит, әгәр ялгышмасам?
22
+ — Әйе, Фәридун абзый.
23
+ — Яңа йортка ияләшеп буламы соң? Үзегезгә йорт салып, бүленеп чыгарга ният юкмы?
24
+ — Әй, Фәридун абзый. Бүген үк чыгар идек тә, йорт салу авыр эш бит!
25
+ — Нигә Нурулла үз малаена йорт салырга бүрәнә алып куймаган? Кешене заемга яздырырга көчләп, кеше каны эчеп йөргәнче, бүрәнә әзерләгән булса, хет үзенә бер файдасы булыр иде... Ни йомыш соң, кызым?
26
+ — Әй, әйтергә дә оят инде, Фәридун абзый... Бераз тозлаган кыяр белән тозлаган кәбестә бирмәссеңме икән дип килгәнием...
27
+ Галимә алъяпкычы астыннан газетка төргән озынча нәрсә чыгарып агач эскәмия астына куя. Фәридун абзый аны күрмәмешкә салына, тик йөзе яктырып киткәнен яшерә алмый, канәгатьләнеп тамагын кырып куя.
28
+ — Нигә бирмәскә ди, бирәбез аны! Синдәй киленнәргә бирер өчен ясалган бит ул. Нурулла килсә, бирмәс идем, җенем сөйми аны, ә сиңа бирәм! Син әйбәт ата-ана баласы, үзең дә әйбәт балалар табып үстер! Берәр савытың бармы соң?
29
+ — Менә бер коштабак алып килгәнием.
30
+ Фәридун абзый сүзсез генә эскәмия астындагы газетка төргән әйберне кесәсенә салып куя һәм Галимәне ияртеп келәтенә керә. Агач тәпәнне ачып, коштабакка тозлаган кәбестә сала. Икенче тәпәнне ачып, кәбестә өстенә ун-унбиш тозлаган кыяр өсти. Аннан тышка чыгып келәтен бикли. Келәт артында котырып үскән әрекмәннең зур яфрагын өзеп алып коштабак өстен яба да Галимә кулына тоттыра.
31
+ — Мә, кызым! Әгәр бик җаның теләсә, оялып торма, тагын кил, минем анда җитәрлек, бирермен.
32
+ Кайвакытта Фәридун абзый янына мәгълүматлары бик сай булган күрше авыл кешеләре килеп кыяр-кәбестә өчен акча тәкъдим итәләр. Мондый чакта аны күзәтү үзе бер тамаша: Фәридун абзый Аксак Тимер яисә Багдадтагы атаклы хәлиф Һарун әл-Рәшид төсле мәгърур кыяфәткә керә.
33
+ — Син мине кем дип беләсең?!
34
+ Акча тәкъдим иткән кеше ни әйтергә дә белми.
35
+ — Син мине кемгә саныйсың? — дип кычкыра аңа Фәридун абзый, карашы белән көйдереп. — Син мине сату итүче сәүдәгәр дип белдеңмени?
36
+ — Юк, юк, Фәридун абзый... Ничектер, бушлай сорап булмый бит инде...
37
+ — Белмәсәң, әнә күршеләрдән, авылдашлардан сора! Тик башка кулыңа акча тотып килмә монда! Безнең а��ылдагы соңгы сәүдәгәр Галимҗанны егерме тугызынчы елда Себергә сөргәннәр. Бүтән акча тотып килмә, ишетсен колагың!
38
+ Килгән кеше аптыравыннан, нишләргә белмичә чыгып китә. Авыл урамында очраган яисә капка төбендә махорка тартып утырган күршеләр Фәридун абзый сүзләрен дөреслиләр. Бу аның шаяруы түгел, ә аның кануны, диләр.
39
+ — Акча алмый инде ул, алмый, — диләр.
40
+ — Ә нәрсә ала соң ул?
41
+ Ә менә монысы инде башка нәрсә: килгән кешегә Фәридун абзыйның авылдашлары рәхәтләнеп сөйләп бирәләр.
42
+ — Син хет Никулай патша чыгарган алтын акча тотып кил, ул сине барыбер сүгеп, кире борып чыгарачак, — диләр алар. — Син аңа кибет аша кил, кесәңә акбашлы шешә тыгып кил. Әгәр дә инде кибет ябылган булса, яисә кибеттә, бәхетсезлеккә каршы, андый нәрсә булмаса, башка төрле чаралар да бар. Зур шешә белән көмешкә алып килергә ярый. Тик чуаш көмешкәсе булмасын, арныкы булсын. Фәридун арныкын ярата.
43
+ — Ә аны да табып булмаса?
44
+ — Каклаган каз боты, берәр казылык та ярый. Берәр стакан төймәгән кара борыч та ярый...
45
+ Шул ук көнне эш эшләнгән була: килгән кеше дә канәгать, Фәридун абзый да мыек астыннан елмаеп ниндидер җыр көйли.
46
+ Ике атнага бер мәртәбә Фәридун абзый үзе өчен бәйрәм ясый. Көн җылы һәм аяз булса, бәйрәм өчен аның инеш буендагы зур өянке астында ящик такталарыннан ясалган өстәле бар. Өстәл янында аякларын җиргә кагып куйган эскәмия.
47
+ Бәйрәмгә Фәридун абзый Кремльдә хөкүмәт банкетына хәзерләнгән кебек хәзерләнә. "Банкет өстәлен" хәзерләргә Фәридун абзыйның хатыны да катнаша. Ләкин Верховное Командование Фәридун абзый кулында. Хатын бәрәңге пешерә, каклаган каздан яисә иттән аш әзерли, икмәк кисеп чыгара, кашык, пычак, савыт-саба китерә. Ә инде тозлаган кыяр-кәбестәгә килсәк, бу — хатын эше түгел. Аннан соң Фәридун абзый үзе сайлап яшел суган, укроп, петрушка, сарымсак кисә, җитешкән яңа яшелчәләрне үзе эзләп табып китерә, табынны да үзе хәстәрли. Табын әзерләп йөргәндә Фәридун абзыйның агач аягы ниндидер марш такты чыгарып шакылдый, ә йөзендә зур тарихи эш эшләгән кебек җитди һәм эшчән кыяфәт.
48
+ Бәйрәмнең иң тантаналы минуты — Фәридун абзыйның шешә ачкан чагы. Ул шешәне башкалада мәшһүр кешегә һәйкәл ачканда катнашучы премьерминистр кебек зур горурлык белән ача
49
+ Хатыны бернәрсә эчмәсә дә, ул һәрвакыт Фәридун абзый янында утыра. Дипломатик протоколны саклап, тегесе иң элек эчемлекне хатынының стаканына сала да, аның белән чәкешеп, "фестивальне" ачып җибәрә. — Яшибез әле! — ди ул һәр "бәйрәм" саен.
50
+ Бу инде парад башланыр алдыннан хөкүмәт башлыгының әйткән соңгы җөмләсе кебек тантаналы яңгырый: "Бөек совет халкы яшәсен!"
51
+ Протоколны саклап, хатыны да стаканга иреннәрен тидереп куйгач, агач коштабакларга аш сала. Зур күзле чандыр хатынның балалары юк, аны Фәридун абзый башкорт ягындагы ерак авылдан табып алып кайткан, диләр. Аның авылда тугантумачалары да, аралаша торган якын кешеләре ��ә юк. Фәридун абзый — аның бердәнбер терәге. Ул хатынын какмый-сукмый, каты сүз әйтми, тик исеме белән эндәшкәне дә юк. Шуңа күрә аның исемен белүче аз. "Фәридун хатыны" дип кенә йөртәләр.
52
+ Хатын үзен бәхетсез дип санамый. Ике атна саен ясалган "бәйрәмгә" ияләнү өчен зур түземлек кирәк кирәген. Түземлек өчен орден бирсәләр, бу хатынның өе тулы орден булыр иде, ә әлегә орденмедальләрне күп балалы хатыннарга гына бирәләр шул...
53
+ Фәридун абзый аена ике генә тапкыр эчә. Бер көнне эчә башлый, икенче көнне баш төзәтеп куя, ә өченче көнне бер грамм да капмый, чөнки ул — "эчкече түгел". Аңа эчү кыйммәт түгел, бәйрәм кыйммәт. "Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт", — ди ул үзе.
54
+ Кешеләр белән утырып эчәргә дә яратмый ул. Фәридун абзыйның кырыс холкын белеп, бригадир да, хәтта колхоз председателе дә аның "бәйрәм иткән" җиренә керергә җөрьәт итмиләр.
55
+ Аның банкетына рөхсәт белән кертелгән бердәнбер кунак — умартачы Әхмәтҗан абзый. Беренчедән, Әхмәтҗан абзый үзе дә җырларга һәм Фәридунның "иҗатын" тыңларга ярата Икенчедән, ул телләреңне йотарлык һәм зиһеннәреңне югалтырлык койган бал ясарга оста. Әгәр инде бәйрәм ясыйсы көнне Фәридун абзыйның чоланында күзгә ташланырлык бернинди куанычлы нәрсә күренмәсә, ул, сумка тотып, күршесе Әхмәтҗанга "инструмент" сорарга керә. Нинди "инструмент" кирәген күршесе яхшы белә, әлбәттә, һәм үзе дә бераздан "инструмент үткенләргә" килеп керә.
56
+ Тамак чылаткач, ике күршенең иң яратып сөйләшкән темасы — мал табу.
57
+ — Нәрсәгә ул безгә мал? Безгә рәхәт яшәү кыйммәт, — дип башлый берсе.
58
+ — Акча безне тапмый, без акчаны табабыз, — ди икенчесе.
59
+ — Байлык — бер айлык, ирлек — гомерлек!
60
+ — Ата малы белән бала көн күрми.
61
+ Табылмаган дөнья малы өчен каңгырыйдыр егет башлары,—
62
+ дип көйләп җибәрә Әхмәтҗан абзый "Уел" көен. Бу инде — бәйрәмнең концерт бүлеге башлану билгесе.
63
+ ... Дөнья малы — дуңгыз каны, Үлсәң ятларга кала, — дип концертны дәвам итә Фәридун абзый.
64
+ — Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса!
65
+ — Тукта, тукта, күрше Бакир малае Варис "Кеше бәхете тәгәрмәч кебек әйләнеп тора", — дигән сүзләрен укыгание Тукайның. Әхмәтҗан, чакыр әле шул малайны, китабын алып килеп укысын, ә?
66
+ — Юк, Фәридун, мин анда кайтсам, хатын мине эләктерә дә бүлше мине монда җибәрми. Хатыныңны җибәреп чакырт. Тик минем монда икәнне хатынга әйтә күрмәсен!
67
+ Фәридун абзый хатынын чакырып ала.
68
+ — Бар әле, берәр йомыш табып, Бакирларга барып кайт. Фәридун берәр кашык борыч сорагание, диген. Бакир малае Варис безгә Тукай китабын алып килеп укысын. Тик Әхмәтҗанның хатыны очраса, иренең бездә икәнен әйтмә! Сораса да әйтмә, "күренмәде бугай", диген. Бераздан култык астына китап кыстырып Варис килеп керә.
69
+ — Утыр, улым, аша-эч! Аннан соң укып җибәр әле теге мин ярата торган китапны!
70
+ Варис казылык кисәге алып ашый, аннан соң китапны актарып, кирәк шигырьне таба да, башын бераз артка ташлап, сәхнәдән укыган ке��ек кычкырып укый:
71
+ Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә,
72
+ Эчә халык хәләл дип тә, харам дип тә;
73
+ "Кытайский әфлисуннар яшнектә", — дип,
74
+ "Эчми үткән яшьлек гомре әрәм, — дип тә.
75
+ Бу юллар Фәридун абзыйның җанына май булып тама. Ул, тагын нәрсәдер исенә төшерергә теләп, хәтер киштәсеннән эзләнә дә:
76
+ — Син, Варис, бәхетнең көпчәк кебек әйләнеп торуы турында укы әле! — ди.
77
+ Варис тагын бер казылык кисәге кабып йота да кирәк битне эзләп таба.
78
+ Варисның бөтен хыялы — укытучы булу. Ул инде бүген дә Тукай иҗаты буенча профессор. Тукайны белү ягыннан мәктәптә татар әдәбияты укытучысы Мәликә апа Варис белән чагыштырганда — тау тишегендә яшәүче неандерталь хатын. Варис, тамагын кырып, декламациясен дәвам итә: Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә, — Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!
79
+ — Вәт, вәт! Бәлки син иртәгә шайтан кебек шәп-шәрә! — дигән бит!
80
+ — "Шәп-шәрә" димәгән, "бәлки шайтаннан да ярлы иртәгә" дигән, — дип төзәтә Варис Фәридун абзыйны.
81
+ — Бер үк сүз инде ул: "Шайтаннан да ярлы" — шәп-шәрә калу дигән сүз.
82
+ — Шайтан бездән дә ярлы булмас. Ничек тә аның аягында кирза итек, ә өстендә телогрейка булыр, — дигән нәтиҗә ясый Әхмәтҗан абзый.
83
+ Бездә шайтан юк. Дин сүзе ул, — ди Варис мәктәптә өйрәткәнчә.
84
+ — Нишләп булмасын?! — дип протест ясый Фәридун абзый. — "Алла юк, Алла юк! — диләр. Анысы дөрестерме, юкмы, мин аны точно әйтә алмыйм. Әгәр Алла булмаса, аның урынына шайтан булырга тиеш. Ул аның гел киресен эшләргә тиеш. Әнә карагыз: нинди эшкә карама, адәм баласы акыл белән эшләгән эшкә охшамаган, гел шайтан котыртып эшләгән эшкә охшаган. Тәртибе дә юк, мәгънәсе дә юк...
85
+ Шайтан бар ул, бар! Бар нәрсә дә шайтан кулында хәзер!..
86
+ Әхмәтҗан абзый мондый чагында Фәридун абзый белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнен белә, шуңа күрә шешә тирәсендәрәк чуала.
87
+ Банкет тәмамлангач, Фәридун абзый Әхмәтҗан белән Варисны урамга чаклы озата чыга. Ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән, күңелләр бушаган...
88
+ — Тозлы кыярларың үсеп җитлегәме, Фәридун? — дип авызын ера урамнан үтеп баручы Нурулла.
89
+ — Син талап алган заем акчаларын кайчан кайтарып бирәсең кешеләргә? — дип сорауга сорау белән җавап бирә Фәридун абзый һәм кулындагы таягы белән агач аягына сугып куя.
90
+ — Надан кеше син, Фәридун! Хөкүмәткә ярдәм — халык өчен ул. Синең соң халыкка ни ярдәмең бар?
91
+ — Мин хет кешеләргә кыяр-кәбестә үстерәм. Ә син кешегә ни бирәсең? Син бит кешене талый гына беләсең! Син — ерткыч, дөнья корткыч!
92
+ Эшнең тирәнгә киткәнен сизеп, Нурулла дәшми, адымнарын тизләтеп, тизрәк моннан ычкынуын карый. Фәридунны куркытып булмый шул, куркытырга тырышып карадылар, барып чыкмады...
93
+ Бераздан инеш буендагы тал астына ясаган эскәмиядән Фәридун абзыйның таныш тавышы яңгырый:
94
+ Агыйделнең аръягында
95
+ Каз бәбкәсе кунаклый...
96
+ Дусларың үзеңнеке булмагач,
97
+ Эчәләр дә бетерәләр...
98
+ Җыр тавышы Чаукалык тавына менеп китә, ә Чаукалык тавы бу тавышка күнеккән һәм аны көлемсерәп тыңлый кебек...
99
+ Нурулла килене Галимәнең әле генә якты дөньяга килгәнен белдереп, җылаган баласы тавышы, Фәридун абзыйның бу җырына кушылып, кешелек дөньясының мәңгелек үз кануннары белән яши бирүен исбат итә иде...
100
+ Кичен сәкегә зур күзле чандыр хатыны янына кереп яткач, Фәридун абзый бик озак йокыга китә алмады. Берничә тапкыр уңга-сулга әйләнгәләп яткач, ул хатынына гадәттәге сорауны бирде:
101
+ — Ну, ничек яшибез соң, карчык, ә? Күнегелгән сорауга җавап та әзер иде:
102
+ — Әйбәт яшибез, кешедән ким түгел...
103
+ Ләкин бу җавап бүген Фәридун абзыйны нигәдер канәгатьләндермәде. Ул хатынына аркасы белән әйләнеп ятты, аннан соң кире аңа борылып, аның чандыр гәүдәсен кочаклады.
104
+ — Нинди әйбәт тормыш булсын инде бу, карчык! Тормыш мондый булырга тиешмени?! Ташка үлчим!..
105
+ — Менә торабыз бит әле, үлмибез...
106
+ — Вәт-вәт, дөрес әйтәсең, чак кына үлмичә торабыз! Исән аяк — җирдә, агач аяк — гүрдә. Шушы яшәү буламыни?
107
+ Хатын дәшмәде, иренең йөрәк ярасын кузгатасы килмәде, күрәсең...
108
+ — Ә син миңа рәнҗемә, карчык, — диде Фәридун абзый хатынының агарган чәчләрен сыйпап. — Минем белән син бер рәхәт тә күрмәдең... Мин бит сине күрше авылларга да алып бара алмадым... Кунакка да йөрмәдек... Мин сиңа бер куаныч та, бер бүләк тә бирә алмадым бит үз гомеремдә... Балаларыбыз да булмады бит ичмасам... Рәнҗемә, карчык, бәхиллә мине, бәхиллә, зинһар! Үзем дә кешечә яши алмадым... Сиңа да игелек күрсәтә алмадым. Рәнҗемә, бәхиллә!
109
+ Гомере буе йомшак сүз ишетмәгән, иркәләүне белмәгән, назлауны татымаган хатын, иренең күкрәгенә борынын төртеп, бик озак үксеп-үксеп елады. Моннан егерме биш ел элек әнисен күмеп кайтканнан бирле беренче күз яшьләре иде аның.
110
+ Хатын үзенең эче бушап, күңеле җиңеләеп киткәнен сизгәндәй булды. "Бәлки, бәхет дигәннәре шушыдыр?" — дип уйлады ул, ниндидер күңел җылысы тоеп.
111
+ ... Бер айдан соң Фәридун абзый, нык авырып, түшәктән тора алмый ятты да чирләвенә өч атна дигәндә бу фани дөньяны бөтенләйгә ташлап та китте...
112
+ — Нинди чир белән киткән соң Фәридун? — дип сораган кешеләргә авыл картлары:
113
+ — Вакыты җиткәндер...— дип кенә әйтеп куялар иде.
114
+ 1992 ел, Мәскәү.
bylatypov/Шартламасын_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,70 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Адлер Тимергалин
2
+ Шартламасың
3
+
4
+ Ишекне шаран-яра ачып, бүлмәгә берәү йөгереп керде, керде дә бик көр тавыш белән: "Һелло! Сәлам, Һенри!" — дип кычкырды.
5
+ Киң, озын өстәл янында, берсе өстенә берсе өелгән аппаратлар, төрле яктан сузылган электр чыбыклары пәрәвезе артында нидер язып утырган кеше сискәнеп куйды, аягүрә басты һәм беркадәр карап торгач:
6
+ — Ə... бу синме, Альберт? — диде.
7
+ — Нәкъ үзе, картлач, бу — минем персона,— диде тегесе һәм җитез атлап түргә
8
+ узды. Кочаклаштылар.
9
+ Моннан биш-алты ел элек, колледжда укыган чакта, алар аерылмас дуслар иде:
10
+ эреле-ваклы ресторан-кафеларны бергәләп айкап йөриләр, әле малайлык чыңлап торган нәзек тавыш белән сүгенгән булалар, нечкә билләр артыннан озак кына карап калалар да, икесе берьюлы тел шартлатып, тыела алмыйча көләргә тотыналар иде. Колледжны тәмамлагач, аларның юллары аерылды. Һенри фән сукмагыннан китеп барды, ə Альберт Линкольн үзенең банкир әтисе белән Аурупага юл тотты
11
+ — Син картайгансың, ак битле җен! Җитмәсә, кырынмагансың да!
12
+ Һенри, елмаеп, төк баскан ияген уды.
13
+ — Аның каравы, син чын джентльмен, Аурупа ничек шомарткан үзенне!
14
+ Дуслар, кулга-кул тотынышып, стена буендагы кәнәфигә таба атладылар.
15
+ — Бирегәрәк утыр,— диде Һенри, кәнәфинең чистарак җирен күрсәтеп. Ул күзлеген салды да, кәнәфи ертыгыннан чыгып торган паролон кисәге алып, пыялаларын сөртте.
16
+ — Ни хәлдә яшисең, Һенри? Бу синең үз лабораторияңме? Күпме тузан...
17
+ — Үземнеке. Абзый вафат булгач, кәгазь фабрикасы үземә генә калды. Мин аны саттым да лаборатория оештырып җибәрдем. Шәһәр ерак. Тыныч, һичкем борчымый, мәшәкатьләми.
18
+ Альберт бүлмәне күздән кичерде. Киштәләр генә түгел, тәрәзә төпләре дә эрелеваклы реторталар, колбалар, бихисап пыяла көпшәләр белән тулган, бер почмакта әкәмәт формалы антенна һәм тонык көзге тора, өстәл асларына аккумуляторлар, гальваник батареялар өелгән иде. Кая карама, шунда китаплар, журнал комплектлары аунап ята. Стенага химик элементлар таблицасы һәм дөнья картасы эленгән. нейтральләшү реакцияләре һәм башкалар, һәм башкалар, дөресме?
19
+ Альберт кулларын уа-уа кеткелдәп алды. Аннары, дустының һаман дәшмәвен күреп, туңган кеше шикелле иңбашларын кочаклап утырды.
20
+ — Юк, күрәм, онытмагансың,— диде аңа Һенри. Анын тавышында кырыс металл чыңы ишетелеп киткәндәй булды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды, елмаеп куйды һәм сүнгән сигаретын идәнгә ташлады.
21
+ — Мин дә вакытны бушка уздырмадым, Альберт, — дип сөйләп китте ул. — Синең күзләрең әүвәлгечә үткер: мин химик, радиотехник, өстәвенә теоретик физикадан да читтә тормыйм. Мондый универсальлек хәзер сирәк бит, шулай түгелме?
22
+ — Әйе, хәзер фәнне аерым кешеләр түгел, зур-зур коллективлар алга этәрә бугай.
23
+ — Ансы шулай... тик материал һәм акча җитәрлек булганда, ялгыз галимнәргә дә эш байтак әле...
24
+ Фән турында сөйли башлагач, Һенриның йөзе яктырды, тавышында ят итү — дошманлык сизелми иде инде. Альберт Линкольн да җитдиләнде, аның күзләрендә кызыксыну катыш көнләшү кебегрәк бернәрсә чагылып китте. Дөресен әйткәндә, ул
25
+ — Тәҗрибәләремне мин менә шушында ясыйм,— диде Һенри. — Ачышым да шушында туды...
26
+ — Пьер һәм Мария Кюрилар кебек икән,— дип сүз кыстырды аның кунагы.
27
+ — Әйе, әйе, алар да иске амбарда эшләгәннәр... — дип, Һенри дустына игътибар белән күз төшереп алды. — Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле,— диде ул аннары. — Я, ярый...
28
+ — Мин колакларымны торгыздым,— дип елмайгандай итте Альберт Линкольн, җайлабрак утырып. — Тыңлыйм.
29
+ — Атом энергиясе турында да мәгълүматларың бардыр дип уйлыйм,— дип сүзгә кереште Һенри.
30
+ — Аурупа җилләре очырып бетермәгән булса... Шулай да син аңлатыбрак сөйлә, зинһар.
31
+ — Ə заманында син физиканы әйбәт сукалый идең бит,— дип башын чайкады хуҗа һәм сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, атом реакцияләре вакытында гаять күп энергия бүленеп чыга. Ләкин атомнарның мондый үзгәрешләре җирдәге табигать аның кулына ябышты:
32
+ — Ташла! Кирәкми!
33
+ — Бу тәҗрибәне мин күп мәртәбә кабатлап карадым,— диде Һенри, кулын ычкындырып һәм:— курыкма! Мин үлемне үтерәм бит,— дип өстәде.
34
+ Әйтүе булды, стенадагы рубильникның сабын аска тартып төшерде. Нәрсәдер жуылдый башлады, өстәлдәге параболик көзгенең үзәге очкын чәчрәтеп яктырып куйды, һәм шул мизгелдә авыр артиллерия тубыннан аткандагы кебек каты шартлау цемент идәнне тетрәтте. Альберт күзләрен чытырдатып йомды, аның йөзенә эссе һава ташкыны китереп бәрде. Кайдадыр пыяла коелып төште, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. Аннары каралты тагы бер кат калтырап алды. Тишек-ярыклардан әче тузан болытлары үрмәләп чыкты.
35
+ Һенри янып-пешкән дустына таба борылды.
36
+ — Аңладыңмы?— дип сорады ул.
37
+ Тегесе, телсыз калгандай, ияген генә какты, аннары төчкереп жибәрде.
38
+ — Куркыныч,— диде ул, аңга килеп, — ләкин мин һични аңламадым, ихластыр! әйләнделәр!
39
+ ...Кояш чыкты. Кар сулары акты. Боз кузгалды. Күзгә күренеп бөреләр башлады...
40
+ — Фильм тәмам,— диде Һенри, бүлмәне яктыртып. Ул, кулларын халат кесәләренә тыгып, җиңүче кыяфәтендә басып тора иде.
41
+ — Бу... бу бик хәтәр нәрсә бит!— диде банкир Линкольн, әле һаман күзен экраннан ала алмыйча. Электр яктысында аның йөзе акшарлаган кебек күренә иде. — Синең нурларыңнан берничек тә сакланып булмыймыни?
42
+ — Мөмкин түгел! Мин уран кисәкчекләрен калын металл һәм ярты метрлы бетон экран эченә яшереп карадым. Ләкин бу нурлар өчен тоткарлык юк. Сугышны паралич сугачак!— диде уйлап табучы горур кыяфәттә.
43
+ Альберт эшләпәсен салып куйды, кулъяулык алып битен, муеннарын сөртте:
44
+ — Син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы, Һенри?— дип сорады ул, шактый кискен итеп.
45
+ — Әлбәттә.
46
+ — Юк. Аңламыйсың. Бала булма, дустым. Әгәр бездә бомбалар булмаса, ике ел
47
+ — Əhə, Робинзон, син якты дөньяны онытып ук бетермәгәнсең икән әле!
48
+ — Син сорауга җавап б��рмәдең, Альберт.
49
+ — Уилки утыра,— диде Альберт, читкә карап.— Иң каты режимлысында. Син бер дә газеталар укымыйсыңмыни соң? Хат та алмыйсыңмы? Язмыйсыңдамы? Ай-яй...
50
+ — Уилкины ни өчен утырттылар соң?
51
+ — Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. Демонстрацияләрдә дә актив катнашкан бугай. Менә шул. Кызганыч, әлбәттә.
52
+ Амбар эче караңгыланып киткәндәй булды. Идән астыннанмы, стена эченнәнме күсе чыелдап йөгереп үтте. Әчкелтем тузан исе килә иде. Һенри әкрен генә торды да, сәләмә халатын җилфердәтеп, ишекле-түрле йөренә башлады.
53
+ Тышта, ишек алдында агач яфраклары шыбырдап куйды. Тимер рәшәткәле тәрәзәләргә яңгыр тамчылары чирткәли башлады. Аннары коеп яварга тотынды.
54
+ Һенри дөньядан аерылган кешедәй туктаусыз йөренә, кайчакта башын тотып ыңгырашып куя иде. Түшәм ярыгыннан муенына эре тамчы килеп төшкәч кенә ул туктап калды.
55
+ Ләкин Һенри селтәнгән иде инде. Альберт атылып торды да урындык артына чигенде һәм кесәсенә тыгылды.
56
+ — Аңга кил,— диде ул, пистолетын төбәп,— көч безнең якта. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган.
57
+ Һенри дер-дер калтырана иде. Анын йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул дошманына ташланырга әзерләнгән юлбарыска охшап калган һәм алга ыргылу өчен Альбертның бер сүзе, бер хәрәкәте житәр кебек иде.
58
+ — Ах, син, хәшәрәт,— диде ул буылып һәм хәле китеп урындыкка ауды,
59
+ — Нишләмәк кирәк,— диде Альберт Линкольн.— Син, кошчыгым, инде ике ел буена күзәтү астында торгансың. Һәр адымың билгеле... Парижга, мсье П.га хат язган идеңме? Әйе, син анда бөтен уй-фикерләреңне, планнарыңны тәфсилләп язгансың. Хатың, әлбәтгә, барып җитмәгән.
60
+ — Адәм актыгы...
61
+ — Озын сүзнең кыскасы, сөеклем, сине изоляцияләргә туры килә. Үзең гаепле. Милли иминлек комиссиясе миңа сине көйләү-сыйпаштыру бурычын йөкләгән иде. Ə стенага сөялеп йотлыга-йотлыга тәмәке суыра иде.
62
+ — Сез күгәрчен турында сорамадыгызмы?— диде аңа шымчы, кәгазьләрдән башын күтәрми генә.
63
+ — Җае чыкмады...
64
+ — Шәп түгел. Әгәр дә мәгәр күгәрченнән җилләр искән булса... Әй, сез— чормадагылар! Кая олактыгыз?!
65
+ Дөбер-шатыр килеп түбәдән ике полисмен килеп төште. Алар өстәл янына басып үрә каттылар.
66
+ — Оя буш, шеф.
67
+ — Буш, әлбәттә!— дип кычкырып җибәрде өлкән шымчы, ниндидер бер кәгазьне күзләренә якын китереп.— Менә! Хат дүрт көн элек язылган һәм, башымны кисмәгә бирәм, шул көнне үк күгәрченгә тагып җибәрелгән... Ачык авызлар без, ләгънәт төшкере!
68
+ — Гафу итегез, мистер...
69
+ Шымчы Альберт Линкольнга ачулы караш ташлап дорфа гына:
70
+ — Мистер Ральф, Линкольн әфәнде!— диде.
bylatypov/Эстафета_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,40 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Фаил Шәфигуллин
2
+ Эстафета
3
+ Рәгъдинең хатыны Гөлбикә эштән төсе китеп кайтып керде. Иренә бер кәлимә сүз әйтми-нитми кухняга узды.
4
+ Рәгъди кәнәфидә гәҗит караштырып утыра иде. Бераздан ул хатынының краннан шаулатып су агызуын, ә тагын бераздан куна тактасында шылдыр-шылдыр уклау тәгәрәтүен ишетте.
5
+ Рәгъди кухняга чыкты, Гөлбикә җилләнеп токмач җәя, ә үзе, утлы күзләреннән очкыннар чәчрәтеп, уйларында кемнедер изә иде.
6
+ Рәгъди хатынына эндәште:
7
+ — Ни булды тагын? Иртән дә бөтенләй адәм рәтле сөйләшмәгән идең...
8
+ — Ни булганын син белергә тиеш аны, син...— дип тезеп китте Гөлбикә,— Ярар, иртә белән болай гына кәефем юк иде. Шуңа күрә кычкырдым сиңа. Ә хәзер нигә эндәшмәгәнемне беләсеңме соң? Юк инде, хатын итеп тотмыйсың син мине.
9
+ — Тукта әле, Гөлбикә, кызма. Сорыйм ич менә.
10
+ — Һе, сорыйсың! Эш узгач! Син минем хәлем белән кызыксына торган ир булсаң, проходной төбендә ирен кызартып утырган маргарин башыгызның телен тыяр идең азрак. Җитәкче кеше бит син...
11
+ — Мөнәзирәнеңме?
12
+ — Мөнәзирә тагын! Маргарин баш та артык әле аңа! Проходнойдан чыгармаган була мине. Ике минутка иртәрәк китәсең, имеш, Өстәвенә, бөтен халык алдында "Ялкау Хәмидә" дип рисвай итте...
13
+ Иртәгесен Рәгъди фабрикага ашамыйча-эчмичә килде. Килде дә, беренче эше итеп, кабинетына Мөнәзирәне чакыртты. Тегесе ишектән килеп керүгә:
14
+ — Беләм инде, беләм, Рәгъди абый, ни өчен чакыртуыгызны, гафу итегез, зинһар, бераз кызып, киткәнмен кичә. Гөлбикә апаны рәнҗеттем, гафу итегез,— дип күңелендәген түкми-чәчми әйтеп бирде.
15
+ — Аның өчен генә чакыртмадым мин сине,— диде Рәгъди, кулларын бер йодрыклап, бер язып. - Кешеләр арасында эшләгәндә үзеңне кеше төсле тотарга кирәк.
16
+ Мөнәзирә мышык-мышык еларга кереште.
17
+ — Кеше төсле идем лә мин моңарчы, Рәгъди абый. Кичәгенәк завхоз Рәисә "Ялкау Хәмидә" исеме такканчы, көлеп кенә каршы ала идем кешеләрне, көлеп кенә озата идем.
18
+ — Кайчан такты ул исемне?
19
+ — Кичәгенәк, буяу алырга кергәч.
20
+ — Безобразие! Йә, ярар, балавыз сыкма юк өчен. Бар әле, әйт мастерга, Рәисәне җибәрсен.
21
+ — Рәисә озак көттермәде, җил кебек килеп керде дә, озын керфекләрен тибрәндереп, Рәгъдигә текәлде.
22
+ Рәгъди сүзен ерактанрак башлады:
23
+ — Кешеләр арасында яшисеңме син, тәти кыз, әллә океан уртасындагы кыргый атаудамы?
24
+ Әмма Рәисә Рәгъдинең кинаяле сүзен бик тиз төшенеп алды.
25
+ — Булды шул, Рәгъди абый, булды андый хәл, үпкәләттем Мөнәзирәне, бик ачуым килгән чак ие.
26
+ — Нигә ачуың килә соң синең япь-яшь башыңнан?
27
+ — Әй, ашханәдә нервымны бозып чыгардылар ла кичәгенәк. Соңгарак калып кергән идем әбәткә. Наҗия апа "Ялкау Хәмидә" дип мыскыл итте.
28
+ — Соң, акыллым, Наҗия апаң синең кебек ун класс бетермәгән ләбаса. Нигә аннан үрнәк аласың? Нигә аның сүзләрен кабатлыйсың?
29
+ — Мөнәзирәгә шаяртып кына әйткән идем мин "Ялкау Хәмидә" дип, Рәгъди абый. Су күтәрми икән серкәсе бер дә. Буяу тартмаларын идәнгә атып чыгып китте. Гафу үтенермен мин аннан, Рәгъди абый, бер дә борчылмагыз!
30
+ — Гафу, гафу! Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк, акыллым, үлчәп! Бар, әйдә, үлгәннән соң тәүбә юк. Эш узгач мескенләнеп торма. Наҗия апаңа да әйтер идем... Олы башы белән...
31
+ — Әйдүк, Наҗия апа, — дип урыныннан торып каршы алды ишектән керүчене Рәгъди. — Әйдә, түрдән уз, утыр.
32
+ — Утырып тормам дигән идем дә инде, ашым кайный калды. Туктале, путевка-мазар бирергә чакырмыйлар микән, мин әйтәм. Шуңа ашыгып керүем;
33
+ — Путевкасы булыр ла аның, Наҗия апа. Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә... Тәрбия мәсьәләсе менә...
34
+ — Нишләгән тәрбия? Әллә минем малай...
35
+ Малаеңны белмим. Әмма коллективыбызда яшь кадрларны "Ялкау Хәмидә" диеп мәсхәрә итүчеләр булганда, үзебезгә лаеклы алмаш әзерли алырбыз микән без, Наҗия апа?
36
+ Наҗия тулы гәүдәсен дерелдәтеп көләргә тотынды.
37
+ — Ә-ә, аны әйтәсең икән, Рәгъди энем. Мин гаепле, мин. Ачуым килсә дә, нервым купса да, кеше сүзен попугай кебек кабатлыйсым калмаган да бит аны!.. Юләргә акыл кирәкми шул.
38
+ — Инде синең нигә ачуың килде, Наҗия апа, инде син тагын кем сүзен кабатладың?
39
+ Наҗия урыныннан торды.
40
+ — Әйтмәм дигән идем, Рәгъди энем, болай булгач, әйтергә туры килә инде... Кичәгенәк иртә белән трамвайдан төшеп барам шулай, пальто чабуым әллә кайсы җиренә генә кысылды бит, гөнаһ шомлыгына каршы, ишекнең. Ни алга, ни артка атлар хәл юк. Шунда синең хәләл җефетең Гөлбикә кычкырып җибәрмәсенме: "Атла инде, ни терәлеп каттың? Әллә ишеккә сыймыйсыңмы, Ялкау Хәмидә?!" — ди. Бөтен халык алдында бит. И, шунда ачуым килгәнен белсәң, Рәгъди энем. Көне буе эшем эш булмады. Күземә чалынган һәркемгә "Ялкау Хәмидә" дип кычкырасым килде. Инде хәтерләмим, кемгәдер кычкырдым да бугай шул...
bylatypov/Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,25 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Абдулла Алиш
2
+ Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән
3
+
4
+ (Менгрел халык әкияте)
5
+ Элек заманда этнең хуҗасы булмаган, берәү дә аның тормышы өчен кайгырмаган. Ул ялгызы гына яшәгән, берәү дә аңа: "Минем этем син!"дип дәшмәгән. Тора-бара эт болай яшәүнең җайсыз икәнлеген төшенгән, үз-үзенә: "Дөньяда иң көчле берәүгә хезмәт итәргә кирәк!" - дигән. Үзенә хуҗа эзләргә керешкән, шул теләк белән юлга чыгып киткән.
6
+ Ай киткән, ел киткән, бара-бара, бер куе урманга барып җиткән. Урманда аңа көрән бүре очраган. Үзен берәүгә дә җәберләргә ирек бирмәүче усал бүре эттән сораган:
7
+ - Кая барасың болай?- дигән.
8
+ - Менә үземә хуҗа эзлим, рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булыйм,дигән.
9
+ Бүре риза булган. Бергәләп, алар алга таба киткәннәр. Бара торгач, бүре кинәт туктаган, тын калган, борынын күтәреп иснәнергә тотынган. Йонлач койрыгын аяклары арасына кыстырган да аланлыкны читләтеп кенә качарга тотынган.
10
+ - Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың син?- дип сораган эт.
11
+ - Аланлык уртасында кемнеңдер бал ашап утырганын елле курмисецме? Аның кем икенен де әллә белмисеңме? Аю бабаң тотса, икебезне дә хур итсә! Әйдә, сызыйк моннан, ул безнең өчен бик хәтәр,диген буре.
12
+ - Ə, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән.
13
+ Аю янына барган да эт үзен хезмәтче итеп алуын үтенгән, аю күнгән:
14
+ - Ярый, мин синең хуҗаң булырмын, син минем хезмәтчем булырсың! - дигән.- Тик хәзер минем бик ашыйсым килә, әйдә, икәүләп, умарталыкка барыйк, рәхәтләнеп, бер туйганчы бал ашыйк! - дигән, этне үзе белән ияртеп киткән.
15
+ Алар, бара-бара, бер көтүгә очраганнар, ләкин ниндидер тавыш ишеткәннәр дә туктаганнар, шул тавышны ныклап тыңларга керешкәннәр. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. Ләкин аю агач артына гына посып караган да кире урманга таба борылган, ə эткә бу хәл гаҗәбрәк булып тоелган, ул түзмәгән, карт аюдан сорап куйган:
16
+ - Хуҗам нәрсәдән курыктың син?- дигән.
17
+ - Күрмисеңмени, анда арыслан хуҗалык итә, ишетмисеңмени, ничек бөтен дөньяны дер селкетә,- дигән аю.
18
+ - Ə кем соң ул арыслан?- дин сораган эт.
19
+ - Аннан да көчле, аннан да куркыныч ерткыч бөтен дөньяда да юк,дигән аю.
20
+ - Алайса, сау бул, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,дигән дә эт аюны ташлап киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. Эт арыслан янына килгән, аңа узенең йомышын сөйләп биргән. Арыслан да аны якты чырай белән кабул иткән, этнең әйткәне белән килешкән.
21
+ Эт арысланга күп еллар буе хезмәт иткән. Аңардан көчле берәүне дә курмәгән, арыслан этне берәүгә дә рәнлҗетергә ирек бирмәгән. Бер дә беркөнне алар, бергәләп, ауга чыкканнар. Күп көч куймыйча, шәпләп туйганнар. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селке-неп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. Арыслан тырнагы белән җирне тырный-тырный арып беткән, аннан кире борылып киткән.
22
+ - Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың?- дигән эт.
23
+ - Əнə, курмисеңмени, зур адымнар белән атлап кеше килә. Аңардан да көчле дөньяда берәү дә юк, безгә тизрәк моннан китәргә кирәк,- дигән арыслан.
24
+ - Ə, алай икән, синнән дә көчлерәк зат бар икән, мин шуны белми йөрим икән. Алайса, сау бул, бүгеннән син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, - дигән дә эт киткән, алар арасында дуслык менә шулай беткән.
25
+ Шул көннән башлап, эт кешенең хезмәтчесе булып киткән, ул аңа инде күптән, бик күптәннән бирле тугры хезмәт иткән, дөньяда кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән.
bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Ян, учагым, ян_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,96 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
2
+ ЯН, УЧАГЫМ, ЯН
3
+
4
+ Март башлары иде. Колхозның ат караучы
5
+ сы Сөнгатулла абзый өенә кичкырын гына,
6
+ нигәдер кәефләнеп, бик шат чырай белән
7
+ кайтты. Ул өйалдында йөткергәләп, аякларын чистарткалап торды да, бүген генә чыптасы кубарылып алынган җиңел ишекне киң генә ачып, өйгә керде. Юка ак бияләйләрен мич буена кибәргә куйгач, кыска пальтосын салмыйча гына сәкегә утырды. Утырды да сораулы караш белән нидер көтеп торган карчыгына карап елмаеп алды һәм түгәрәк кенә, кечек кенә сакалын сыйпап куйды.
8
+ — Быел безнең өйдә барысы да начальникка әйләнеп бара бит, карчык, сизәсеңме?
9
+ Сәрби түти, кулындагы тастымалын тезе өстенә куеп:
10
+ — Нигә, сиңа әйтәм! Әллә берәр яңа нәрсә булдымы? - диде.
11
+ — Шул шул! Искитәрлек яңалык бар, карчык. Быел безнең колхоз "Динамо" колхозын ярышка чакыра.
12
+ — Әй Аллам! Җиңелеп, адәм көлкесенә калмассызмы соң? Тирә-юньдә генә түгел, районда да беренче колхоз лабаса!
13
+ Сөнгатулла абзый җиңелчә көлеп җибәрде:
14
+ — Калмассызмы, имеш! Калмабызмы диген. Сиңа да бик уңай эш таптылар әле, карчык.
15
+ Сәрби түти Сөнгатулла абзыйга гаҗәпләнебрәк карады да ышанырга да, ышанмаска да белмәгән тавыш белән әйтә куйды:
16
+ — Ай Аллам! Кайсы уйлап чыгарган аны?! Нинди эш ди ул тагын. Бакчага карачкы гына итеп куймасалар тагын, белмим!
17
+ Сөнгатулла абзый, бик җитди төс алып, үзе дә сизмичә, кулын селки-селки сөйли башлады:
18
+ — Бүген үзебезнең партиянең, әйе, ягъни коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының февраль пленумы карарын өйрәндек әле без, карчык. Ай-яй зур нәрсәләрне йөкли ул безгә. Язгы чәчүгә эшкә билгеләнгән кешеләрнең исемлеген дә тагын бер мәртәбә тикшереп чыктык. Наһарны яшелчә звеносына керткәч, председатель Исмәгыйльнең аш пешерүче итеп кемне куярга диюен ишетү белән, куегыз, мин әйтәм, минем карчыкны! Мондый кайнар елда ул барыбер тик ятарга риза булмас, дигән идем, Исмәгыйль көлеп үк җибәрде, үзебез дә шулай дип уйлап тора идек, Сөнгатулла абзый, ди.
19
+ Сәрби түти нәрсәдер әйтмәкче булып авызын ачарга җыенган иде, ишектән пөхтә генә киенгән кызы килеп керде. Ул сүзсез генә өстен салып элде дә, җилдә кызарган йөзен әнисенә борып:
20
+ — Сине котларга ярый бүген, әнкәй, - диде.
21
+ Сәрби түти:
22
+ — Кит аннан. Менә атаң да шулай дигән була. Булдырып булырмы соң аны? - дип маташса да, тавышында риза булу гына түгел, хәтта бераз горурлану һәм шатлану билгесе бар иде.
23
+ Сөнгатулла абзый, моны сизеп, яшьләрчә бармакларын шартлатып, аягы белән идәнгә тибеп үк куйды:
24
+ — Дәшмә, сиңа әйтәм. Булдырабыз аны!
25
+ Сәрби түти җиңелчә шаяру белән:
26
+ — Белмим инде, белмим! Эшкә дә бик акрын инде мин. Җитешә алмыйча көлкегә калмасам... - диде.
27
+ Кыз, озын калын толымнарын ике кулы белән сүтә-сүтә, анасының ябык, чандыр гәүдәсен бүген генә күргәндәй, йотылып карый-карый:
28
+ — Эш өстеннән беребез дә йөгереп кенә узмыйбыз инде анысы, - диде.
29
+ Сөнгатулла абзый бу юлы сүзгә кушылырга тиеш тапмады, ахры, к��штәдә яткан күн бияләйләрен күзе белән эзләп алып киде дә ашыкмый гына чыгып китте.
30
+ Быел гына яшелчә звеносының җитәкчесе итеп билгеләнгән Разыя почмактан кечкенә каты тышлы китапны алып укый башлады. Әнкәсе исә лампага ут кабызды.
31
+ Сәрби түти, илле бишнең аргы ягына чыккач, колхоз эшеннән читләшеп, йорт тирәсендә генә урала башлаган иде. Уллары гына түгел, кече кызы Разыя да инде үсеп, кул арасына керә төшкәч, ул күбрәк вакытын тавык-чебеш, каз-күркәләр карап, җиңелрәк эшләр белән генә уздыра торган булып китте. Әмма аңарга картлыгын тыныч кына уздырырга туры килмәде. Сугыш башланып, олы уллары фронтка китте. Ул кечкенә кызы һәм карты белән генә калды. Ләкин Сәрби түти йорт тирәсендә генә йөрмәде, колхозга да бик күп ярдәм итте. Сугышчыларга җылы киемнәр җыйганда, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә өлгерде. Чәче агарганнан-агара барса да, үзе иңе өстендә торган картлыгының бер ун елын алып ташлагандай булды. Сыер да сауды, хәтта уракка да чыккалады. Әмма менә сугыш беткән елны ул саулыкка туймый башлады. Еш кына биле авыртты, нигәдер күз аллары караңгыланып торды. Сәрби түтине, үзе дә сизмәстән, олы яшьтәге карчыклар рәтенә кертеп, колхоз эшенә тартмый башладылар. Ләкин менә бүген картыннан ишеткән хәбәргә ул, каршы килгән булып маташса да, эченнән куана. Зур хәзерлек белән, дүрт күз белән көтеп торгандай көтелә торган язгы чәчүдә үзенең дә тик ятмаганына, кырда шау-шу арасында булачагына куана иде. Гомумән, эшсез торуны яратмаганга, көченә күрә һаман-һаман тырышасы килә иде аның.
32
+ II
33
+ Колхоз председателе Исмәгыйль Билалов, утыз-утыз биш яшьләрдәге таза ир, эре генә итеп туралган йорт тәмәкесен юан гына итеп төрде дә, шырпысын сыза-сыза, тәрәзә аркылы күзәтә башлады. Правлениегә таба бер яшь егет килә иде. Исмәгыйль, чыгарга әзерләнгән җиреннән кире утырып, керүчене көтеп калды.
34
+ — Чыгарга әзерләнәсез, ахры, Исмәгыйль абый, саумысыз! - диде әлеге яшь егет, килеп керүе белән.
35
+ — Зарар юк, өлгерербез. Яхшы гына, энекәш.
36
+ Керүче унсигез яшьләрдәге, аксыл ябык чыраена килешеп тора торган юка кылыч борынлы, юка иренле егет иде. Аның авыру йөзе гадәттәгедән арыкланганга, зур кара күзләре тагын да зуррак, тагын да моңлырак булып калганнар. Йөзендә дә, нечкә озын бармакларында да ниндидер нәфислек, хатын-кызларга охшаганлык бар иде. Ул, моны сизгән кебек, үзенең ак нәзек бармакларын әле артына яшерә, әле шакмаклы кепкасы астына тыга иде. Үзе алдында утырган нарат кебек таза, нык Исмәгыйль Билаловка ниндидер гаепле чырай белән карагандай, ул уңайсызланып кына сүз башлады:
37
+ — Исмәгыйль абый, мин бит быел укырга бармыйм. Җәйне монда гына уздырырга уйлыйм.
38
+ Председатель, тәмәке төтене өреп:
39
+ — Йә, йә! Шуннан ни димәкче буласың? - диде.
40
+ — Шул. Мин эшсез ятам, ә сез мине күрмисез, - диде егет, тагын да оялыбрак.
41
+ Исмәгыйль, бу юлы инде бик җитди итеп:
42
+ — Онытмадык, Мөнир. Без сиңа берәр җиңелрәк эш бирербез. Мәсәлән... - дип сөйли башлаган иде дә, егет, Исмәгыйльне бүлеп:
43
+ — Ә нигә җиңел эш? Минем шул атлар янында йөрисем килә.
44
+ Председатель риза булмаган төс белән башын чайкап куйды. Аннан соң, Мөнирнең ак чыраена, нәзек бармакларына карап:
45
+ — Атлар янына? Сабан да, тырма да сиңа авыррак булыр шул, энем, - диде. - Аннан соң, сорарга онытканмын да, синең укуың нигә тукталды?
46
+ Мөнир әле генә ишектән килеп кергән Сәрби түтине бераз карап сүзсез торды да йомшак тавыш белән сөйли башлады:
47
+ — Авырдым мин, Исмәгыйль абый. Сынауларны көзгә кадәр кичектерделәр дә, мин менә ялга чыгарга мәҗбүр булдым. Хәзер инде рәтләнеп киләм. Бер ел булса да колхозда эшләп калыйм дим. Ике елдан бит инженер. Әллә сабан сөреп була аннары, әллә - юк. Сездә сабанчылар да җитеп бетми шикелле.
48
+ Сәрби түти таягын почмакка куйды да, өстәл янынарак килеп:
49
+ — Дөрес, улым Мөнир! Сабанчылар җитми. Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килдем. Бергәләп сөйләшик әле, - диде.
50
+ — Йә, йә, син ни димәкче буласың, Сәрби түти? - диде Исмәгыйль.
51
+ Сәрби түти урындыгына җай гына утырды.
52
+ — Менә шул, улым Исмәгыйль. Ул Сәхип малаен сабаннан алыгыз сез. Йокысыннан да уяна алмый, яшьрәк тә...
53
+ Председатель, бераз уйланып, бармаклары белән өстәлгә чирткәләп алды:
54
+ — Кешебез юк бит. Өйрәнер. Беренче елы бит.
55
+ Сәрби түти бер Мөниргә, бер Исмәгыйльгә карап дәвам итте:
56
+ — Аннары, Исмәгыйль улым, сукачылар иртәгә басу артын сөрә башлыйлар икән. Аш әзерләүне дә шунда, урманда гына көйләсәк, сабанчылар кайтмыйча, кунып эшләрләр иде. Кайтып йөреп, бик күп вакытлары әрәм була шул.
57
+ Исмәгыйльнең чыраена ниндидер бер ачыклык чыкты ул:
58
+ — Сиңа гына бик уңайсыз булмаса, Сәрби түти... Ул шулай карар да кылынган иде. Бик шәп чыгачак, - диде. - Иртәгәдән мин бөтен әйберләрне, атлар фуражын урманга илттерә башлармын.
59
+ Тәрәзә кырыена ук килеп баскан Мөнир бу хәбәргә бигрәк шатланды. Сәрби түти дә, Исмәгыйль дә беразга тынып калдылар. Алар икесе дә күчү мәшәкатьләре һәм аны җиңеләйтү турында уйлыйлар иде.
60
+ III
61
+ "Басу арты" дип йөртелә торган киң һәм кара туфраклы участокта, урманга якын гына урында, менә өч көн инде Мөнир җир сукалый. Башта усалрак сабанчы малайлар аның озын бармакларыннан, атларны төче сүзләр белән иркәләп атавыннан көлеп йөдәттеләр. Әмма Мөнирнең тырышлыгы, иптәшләренә ярдәм итәргә әзер булуы сабанчылар алдында аңа карашны үзгәртте. Кичләрен кояш батып, шәфәкъ нуры сүнәр-сүнмәс чакларда, сабанчылар урманга җыйналалар, һәм бу кичәләрнең уртасында һәрвакыт Мөнир була иде.
62
+ Ботак-сатаклардан эшләнгән кечкенә куышлар алдында дөрләп учак яна. Сәрби түти, нәрсәдер көйли-көйли, казанда аш болгата. Сабанчылар атларның муеннарына яңгыравыклы шөлдерләр, көмеш тавышлы кыңгыраулар тагып җибәрәләр дә, шау-гөр килеп, учак янына ашыгалар. Аш көткән, юынган арада, Мөнир аларга, дәртләнеп, шигырьләр укый. Күңелле яки сагышлы шигырьләрдән соң ��арысы да тынып калалар. Учакта сумалалы нарат ботаклары чартлап яна. Кинәт кенә берәр төн кошы кычкырып куя. Салкынча дым бәреп тора торган үзәннән күңелле кыңгырау тавышлары ишетелә. Ашапэчеп алгач, малайлар тагын Мөнир янына сырышалар.
63
+ — Мөнир абый, син шигырьчеме әллә? - диләр.
64
+ Мөнир уңайсызланып елмая. Аның авырткан җиренә тияләр. Чөнки Мөнир менә ике ел инде шигырь белән кызыксына, әмма әле бер генә юл әйбер дә бастыра алганы юк.
65
+ — Минме? Юк, шигырьче үк түгел, - ди ул.
66
+ Баягы малайның тагын күңеле булмый:
67
+ — Шигырьче, шигырьче, шигырьче булмасаң, бу кадәр шигырьләрне кайдан белер идең. Чыгар әйдә безнең хакта шушында бер шигырь!
68
+ Башка сабанчылар да малайның сүзен куәтлиләр, аннан төнге урман һәм янган учак хакында шигырь укуын сорыйлар. Мөнир кулындагы ботагын учакка ташлый һәм, сораулы карашлар белән үзенә текәлгән иптәшләренә карап, көр тавыш белән башлап җибәрә:
69
+ Дөрли-дөрли, тирә якка чәчеп очкын,
70
+ Учак яна, ботак шартлый, ә урман тын.
71
+ Аның тәне буйлап эссе йөгерә. Шушы тын урманда, якты учак тирәсенә сырышкан малайларның нинди гади һәм шигъриятле тормыш иткәнлекләре, аларның чиксез бәхетләре, күктәге йолдызларның, төннең матурлыгы, кырлар өстендәге язгы-җәйге көрәшнең искиткеч көчлелеге хакында шигырь укыйсы килә Мөнирнең. Ул күзләрен йома һәм үзенең арыган тәне буйлап учак җылысының ничек таралуын тоя. һәм учак янында килеш шигырь туа.
72
+ Кызыл нурлар чәчә учак тирә-якка,
73
+ Караңгыда йокымсырап урман ята.
74
+ Ян, учагым, дөрли-дөрли. Мин куаныйм.
75
+ Кирәк булса, синең белән кушылып яныйм.
76
+ Сабанчылар Мөнир янына тагын да тыгызрак елышалар, бөтен күзләр аның авызына текәләләр, хәтта Сәрби түти дә, табак-савыт юуын ташлап, "бәет" тыңларга килә.
77
+ Ян, учагым, төнге урман тынлыгында,
78
+ Биесеннәр яшь каеннар ал нурыңда.
79
+ Дулый-дулый көчеңне бир бөтен якка,
80
+ Чәчрәсеннәр очкыннарың бик еракка.
81
+ Ул туктала. Малайлар тын гына дөрләп янган учакка карап торалар. Мөнир аларның татлы балалык хыялы белән дулкынлануын күрә, аны үз хисләрен шигырендә әйтеп бетерә алмавы борчый. Ул уңайсызланып башын ия.
82
+ Сәрби түти, алар янына ук килеп:
83
+ — Йоклагыз инде, балакайлар. Иртән бик иртә уятырмын, көн бик матур булырга тора, - ди.
84
+ Алар, куышларга кереп, туннарга, бишмәтләргә төренәләр. Баш очында гына, яшь үлән кимереп, атлар йөри. Ерактан тонык кына булып этләр өргән тавыш килә.
85
+ Мөнир озак кына уяу ята. Бераздан ул йокымсырый башлый. Аның уяулы-йокылы хыялына төрле төшләр, иксез-чиксез башак диңгезләре, яшел уҗымнар, тагын әллә ниләр керә. Кинәт ул өнендәме, төшендәме Сәрби түтинең ачык итеп "Ян, учагым, ян!" дип мыгырдаганын ишетә.
86
+ IV
87
+ Көмеш кыңгырау тавышлары тын урманны, шул тынлыкта караңгылыкка чумып йоклаган агачларны салмак кына кочалар да еракларга, бик еракларга таралалар.
88
+ — Дзин, дзин, дзин!
89
+ Салкынча дым бәреп торган үзән ягыннан төн кошының сузып-сузып моңланганы ишетелә. Йокычан у��ман өстеннән йомшак кына исеп җил уза.
90
+ Куышларда сабанчылар тигез генә сулап йоклыйлар. Сәрби түти, сүнәр-сүнмәс янган учагына вак-төяк ботаклар аткалап, бәрәңге чистарта. Ул әледән-әле башын күтәрә дә йә төн кошының тавышын, йә атларның кырт-кырт үлән өзүен тыңлый. Учактан ерак та түгел колыны белән бурлы бия ашап йөри. Учак өстеннән җиңелчә төтен үрли. Ялкын телләреннән төшкән шәүләләр чикләвек куаклары астына посынган караңгылыкта зәгыйфь кенә бииләр. Тик бу шәүләләрне күзәтергә Сәрби түтинең вакыты юк.
91
+ Тиздән таң ата. Көнчыгыш як сизелер-сизелмәс кенә агара башлый. Үзәндә бытбылдыклар, тартарлар уяналар. Көн туып килә...
92
+ Кинәт Сәрби түти бурлы биянең, ниндидер ят хәрәкәт ясап, колакларын кайчы очы кебек итеп куеп, борчылуын күрә. Яшь колын яшен тизлеге белән әнисе янына сыена. Сәрби түти учак яныннан читкәрәк китә. Ут телләре бу кечкенә һәм ябык карчыкның күләгәсен таң алды караңгылыгында уйнаталар. Ул учак өстенә коры ботаклар ата. Бия тагын да ныграк борчыла башлый. Түти сагая, аның колагы ниндидер ят кыштырдауны ишетә.
93
+ Бераздан барысы да тына. Бия, борчылуын басып, үләнгә иелә. Сәрби түти, җил генә кыштырдый, ахры, дип уйлап куя һәм, мыгырданып, учак янына килә. Кинәт аның күзләренә куак асты караңгылыгыннан елтыраган ике ут күренә. Бу нәрсә? Арырак тагын ике ут. "Бүреләр!!!" Ул хәлсезләнеп китә. "Бурлы бия!" Бу бияне кыш буе аның карты Сөнгатулла тәрбияләгән, колыны исән үссен дип, көннәр-төннәр тырышкан. Ә хәзер Сәрби түти үз күзе алдында бүреләргә ашатырмы?.. Ул, җиңеләеп, Мөнир яткан куышка йөгереп керә. Ишек аркылы саркылган яктыда Мөнирнең киң генә сулап ятуы күренә. Шундый тәмле итеп, сабый балалардай рәхәт итеп йоклый ул. "Арыгандыр", - дип пышылдый карчык. Бер генә секунд тора да тышка атылып чыга карчык. Утлар акрын гына колын янына якынаялар. Сәрби түти учактан ялкынлы бер кисәүне ала да бүреләргә таба китә. Бүреләр аның хәрәкәтен тиз сизәләр. Алар бер-бер артлы куак артына шуышалар. Сәрби түти, утлы ботагын болгый-болгый, ерткыч өеренә каршы китә һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт:
94
+ — Ян, учагым, ян! - дип кычкыра.
95
+ Көнчыгыштан, укалы яулыгын болгап, алсу кояш чыгып килә. Якындагы үзәндә челтерәп су ага. Бурлы бия яшь, матур колынын исни дә яңгыратып кешнәп җибәрә. Карт баһадир төсле, киң күкрәген ачып, каралып яткан җир өстендә тургайлар сайрый. Аксыл бөдрә төтен очыртып, алан уртасында учак яна. Ә Сәрби түти, берни дә булмаган төсле, пешеп килә торган бәрәңгене болгата. Сизепме-сизмиме, аның иреннәре еш кына:
96
+ — Ян, учагым, ян! - дип пышылдыйлар.