tt-books-cyrillic / bylatypov /«Мотор» операциясе_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
05dd158 verified
Фаил
Шәфигуллин
"Мотор" операциясе Хикәя тексты 1985 елгы "Ак маңгайлы
бүреләр" китабыннан алынды. Сканлау, текстны тану, укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән
тарафыннан башкарылды.
8.11.2017
- Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе -
* * *
ти-әниләре кушкан атлары Каюм белән
Сәмит иде аларның. Хәлбуки, очрашканда
Каюмы Сәмиткә Серый дип, Сәмите Ка
юмга Карлик дип эндәшергә яраталар.
Җаны теләгән елан ите ашаган ди
гәндәй, үзләренә ошагач, ярар, Карлик тек Карлик, Серый тек Серый...
Укудан сөенеч, эштән тәм-ләззәт таба алмыйча, байтак еллар әти-әниләре җилкәсендә рәхәт чиккәннән сон, Карлик белән Серый киләчәктә типтереп кенә яшәү өчен "база" әзерләргә ният иттеләр. Шәһәр читендәге "частный" гаражлардан берәр "Москвич" яисә "Жигули"-мазар чәлеп, аны берәр аулак төбәккә илтеп сату иде егетләрнең исәпләре, һәм алар бу эшкә "Мотор" Операциясе дигән яшерен исем бирделәр.
"Операция" тормышка ашырыласы кичне Карлик белән Серый кыюлык өчен алма шәрабы чөмерделәр. Кыюланып, арслан тотар дәрәҗәгә җиткәч кенә, алдан әзерләп куелган капчыкларын асып, хәвефле юлга тәвәккәлләделәр...
Шәһәр читендә гаражлар күп иде. һәркайсы тимер ишекле, һәркайсы икешәр йозаклы иде. Туктый-атлый, тикшерә-күзәтә, курка-шүрли бара торгач, кыю егетләр аксыл төскә буялган биек ишек янына килеп туктадылар.
— Менә! — диде Серый аркасындагы капчыгын җиргә куеп. — Менә шунысын, "Волга" читлегенә охшаганын кон
- Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - фискуем.
Озын буйлы Карлик та капчыгын гараж почмагына ташлады һәм берничә минут шәһәр ягындагы тавышларга колак салып торды, аннары гына һәркайсы яртышар потлы йозакларны капшап карады.
Серый, җиң эченнән фонарь кабызып, беләк юанлыгы тимер рамнарны, бегемот башы чаклы йозакларны, күгәннәрне тикшереп чыкты да, теш арасыннан гына:
— Әллә автоген белән чукындырабызмы? — диде.
— Ашыкма! Ачкыч яратып булыр, шәт.
Серый тирә-якны күзәтте, ә Карлик ачкычлар бәйләмен әле бер, әле икенче йозак өстендә чылтыратты. Әле борыны белән, әле ачкыч башы белән йозак тишекләренә орыныпорынып алды. Ниһаять, бу шөгыле алҗытты бугай — Карлик ачкычлар бәйләмен җиргә күтәреп бәрде һәм:
— Берсе дә ярамый, сволочь, — дип гараж ишегенә төкерде.
— Автоген белән чукындырыйк соң!
— Лом белән каерып карасак?
— Әйдә соң... Раз-два, взяли, раз-два, взяли, еще раз, еще...
— Юк, бирешми. Хәл җыеп алыйк, хәл бетте, эчкәннеке бу.
Егетләр гараж нигезенә чүгәләп тәмәке пыскытырга керештеләр һәм, үзләре дә сизмәстән, икесе берьюлы төндереп киттеләр.
Беренче булып Серый уянды, сискәнеп, сикереп торды, каушый-кабалана иптәшен уятырга тотынды:
— Карлик, Карлик, дим, йокы чүлмәге, уян! Яктырып беткән.
— Автоген белән чукындырабыз! — диде Карлик йокылы тавыш белән. — Чыгар автогенны, тоташтыр баллонга. Өч минутта ауф фидер зеен мин бу ишекне.
Берничә минуттан зәңгәр ялкын теле, бөтен тирә-якка
- Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - буяу исләре таратып, ишек күгәнен умыра иде инде.
Акрынлап җәйге төн дә узып бара, күкнең көнчыгыш ягы аллана. Карликның маңгаеннан шаулап аккан тир тамчылары Серыйга аермачык күренә иде.
Икенче - күгәнне Серый кисте. Ләкин ул бик озак маташты, кулларын, борыннарын пешереп бетерде, күгәннең әллә ничә урынына утлы боҗралар ясады.
Ниһаять, икенче күгән дә йозагы-Ние белән ком өстенә шалтырап төште.
Карлик белән Серый күкрәк тутырып иртәнге һаваны суладылар, кепкаларын күзләренә төшереп киделәр һәм, тагын бер мәртәбә тирә-якны күзәтеп алгач, аллага тапшырып, гараж ишеген ачып җибәрделәр.
Күрәсең, хуҗа кеше машинасының фараларын кабызып калдыргандыр — башта егетләрнең күзләренә яп-якты нур көлтәсе килеп бәрелде...
Һәм фәкать күзләре әлҗе-мөлҗе килми башлагач кына алар гаражның арткы стенасы булмавын, стена урыныннан буш гараж эченә кояшның беренче нурлары ургылып керүен күрделәр.
-