tt-books-cyrillic / Ilshat's folder /Гыймадиев_Ниязның рекордлар китабы. Хикәяләр (алмаз)(Казан,2006).txt
tans1q's picture
Upload artifacts to the repository
bea3bc3 verified
ЛИАНАЛАРЛА КУНАКТА
Уйламаганда-көтмәгәндә, беркөнне Диана миңа дуслар булырга тәкъдим итте һәм шул ук көнне үзләренә кунакка да чакырды.
Бу — колорадо коңгызының кире Америкага очып китүе кебек гайре табигый хәл иде. Чөнки Диана — безнең класста гына түгел, бөтен мәктәбендә иң чибәр кыз. Аның артыннан йөгереп йөргән малайларның күплеген күрсәгез! Тик ул аларның берсенә дә әйләнеп карамый, аксыл-сары чәчле бантын югары чөеп, фырт кына уза да китә. Шуңа да аның нәкъ менә мине тиктомалга кунакка чакыруы сәер дә, әйтеп бетергесез куанычлы да булды.
Кыскасы, матур итеп киенеп, абыйның одеколонына коенып, киттем мин ул көнне Дианаларга.
Ишекне кызның әнисе ачты һәм ботинкамны салырга кушты. Аннары кулыма йомшак башмаклар тоттырды. Шундук табынга да дәштеләр.
Уһу! Өстәлләрендә ни генә юк! Әллә ничә төрле салат, балык, тавык, ананас, тозлы кыяр... Ирексездән авызга сулар килде. Кулларым, миңа буйсынмыйча, өстәл уртасындагы ананаска үрелде... Әлеге сусыл көньяк җимешен шартлатып тешлим генә дигәндә...
— Үскәнем, кем исемле әле син?
— Ә?! Нәрсә?..
Диананың әнисе дәшә икән.
— Рамай! — дидем мин чатнатып һәм ананасның урта бер җирен шаторт! — тешләп тә алдым.
— Беренчедән, Рамай, син әле кулларыңны юмадың, икенчедән, ананасны пычак белән кисеп ашыйлар...
Кулымны юып килгәч, минем тәлинкәгә дүрт төрле салат салдылар. Мин аларның дүртесен бергә бутадым да, үзем "иҗат иткән" "силос"ка сокланып, авызымны зур итеп ачкан гына идем...
— Рамай, беренчедән, һәр салатны аерым ашыйлар, икенчедән, салатны чәнечке белән ашыйлар, аш кашыгы белән түгел...
Кыскасы, табын яныннан торып киткәнче, күкәйне маңгайга бәреп ваткан өчен, кашыкның сабы белән чәй болгаткан өчен, тәлинкә төбен ялаган өчен һәм тагын нәрсәләрдер өчен миңа әлеге "беренче", "икенче"ләрне шактый ишетергә туры килде.
Аннары Диана мине үзенең бүлмәсенә алып кереп китте. Әл-лә-лә-лә! Мондагы пөхтәлекне күрсәгез сез! Музей залына кердекмени!.. Матур итеп җыештырылган бүлмә. Стенка, диван, җыйнак кына өстәл. Стеналарда берничә картина, тәрәзә буенда гөлләр...
— Рамай, син музыка тыңларга яратасың - мы? — Кыз семафор төсле төпсез зәңгәр күзләрен миңа төбәде.
— Яратам! — дидем мин, лышк итеп боры - нымны тартып.
— Алайса утыр әнә теге диванга.
Ул аристократларча үтә нәзакәтлелек белән өстәлдәге магнитофонга ниндидер кассета куйды, үзе дә минем яныма килеп утырды һәм, чәч толымнарын боргалый-боргалый, музыка башлануын көтте.
Кинәт колакны әче скрипка тавышы ярып керде.
— Бу — Моцарт, — дип аңлатты Диана, ягымлы елмаеп. — "Җиденче симфония". — Үзе аксыл-сары башын артка ташлап күзләрен йомды.
Җиденче симфониядән минем күңелем болгана башлады.
— Юньлерәк кассетаң юкмы соң синең?
— Ә?! Нәрсә?
Кыз, кинәт кенә "бу дөньяга" кайтып, зур итеп күзләрен ачты:
— Нәрсә дисең, Рамай?
— Юньлерәк кассета юкмы, дим? "Скутер", "Мумие Тролль"ме шунда...
— Кем, кем? — Диананың күзләре зур булып ачылды.
— Ну ... " Исхак Хан" да ярый ...
Кызганыч, Дианаларда "Скутер" да, "Мумие Тролль" да юк иде. Ә "Исхак Хан"ның кем икәнлеген ул бөтенләй белми икән.
— Әйдә, бер кызык әйбер күрсәтәм! — Диана магнитофонны сүндерде дә, кулымнан җитәкләп, мине тәрәзә буена, гөлләр янына алып килде.
— Бусы — роза ... — дип сөйләп китте кыз, бер гөлгә, бер миңа карый-карый. — Роза — мәхәббәт гөле. Ә болары — яран гөл, миләүшә... ә бусы — кактус... Кактус турында бер легенда сөйлимме?..
Минем кактус турындагы легенданы әз генә дә тыңлыйсым килми иде.
— Әйдә, лутчы корабль батырыш уйный - быз, — дидем.
— Мин андый уенны белмим!
— Алайса, бәлки, кәрт сугарбыз?
— Карта — азартлы уен, карта безнең өйдә гомумән юк!
— Домино, шашка?..
Мин инде кактус турындагы легенданы тыңламас өчен мозаика төзеп утырырга да әзер идем. Әмма, нихәл итәсең, "кунак — хуҗаның ишәге" диләрме әле?.. Дианалардан чыгып тайганчы, миңа кактус турындагы легенданы ишетергә дә, Моцартның Җиденче, Бетховенның Бишенчеме, Егерме бишенчеме симфониясен тыңларга, стенадагы ниндидер картинага озак кына карап торырга һәм "макраме" серләренә төшенергә дә туры килде.
...Урамга чыккач, үз гомеремдә беренче тапкыр дөньяның нинди матур икәнлеген күрдем. Ю-у-ук, мөгаен, бүтән килмәм мин бирегә. Әллә ни кызык түгел бугай Диана белән дус бу,гуы. Мин лутчы арткы партада утыручы "труешник" Нәсимәләргә кунакка барырмын. Аның белән хет корабль батырыш уйнарга була. Вәт!
ГАФУ ИТЕГЕЗ!..
Исәнмесез! Мөмкинме? ... нче татар гимназиясеме бу? Ишек төбендә басып торучы кызыл иренле, ридикюль аскан мөлаем туташны директор Сәлим Саяныч аягүрә басып каршы алды.
— Мин редакциядән, — диде ридикюльле туташ, — мәктәп белән гимназиянең аермасын белергә килдем...
"Уф-ф! Тагын РОНОдан дип торам..." Сәлим Саянычның өстеннән тау төшкәндәй булды:
— Хы -хы ... Рәхим итегез, әйдәгез, түрдән узыгыз, туныгызны менә бирегә, вешалкага элик. Хы-хы...
— Гафу итегез, тимәсләрме соң?
— Што сез, што сез...
— Әй лә, гимназия бит әле бу!
— Әйдәгез, икенче катка күтәрелик, балалар белән дә сөйләшерсез, — дип, директор туташны үзе артыннан ияртте.
— Гафу итегез, шулай да аермасы нәрсәдә соң гимназия белән гади мәктәпнең? — дип кызыксынды яшь корреспондент, ат артыннан ияргән кәҗә бәтиедәй директор артыннан теркелдәгәндә.
— Хы -хы , хәзер үзегез күрерсез, балалар белән дә сөй...
Шулчак кыңгырау шалтырады. Кызганыч, өченче тәнәфеснең ни икәнен белми иде шул кызыл иренле туташ. Кабинет ишекләреннән кыргый тавышлар чыгарып, торпедо кебек атылып чыккан гимназистларның аяк астында калу ихтималын белгән Сәлим Саяныч корреспондентны вакытында юл читенә өстерәп калырга өлгерде— гимназистлар юл уңаенда очраган бөтен нәрсәне һәм хәтта чиләге, швабрасы белән бергә техничка Хәдичәттәйне дә таптап, аскы каттагы ашханәгә ыргылдылар.
— Гафу-у-у, — дип пышылдады туташ дерелди-дерелди.
— Ничава, ашагач тынычлана алар, таптамаслар.. .
Бераздан туташ директорга янә бер сорау бирде:
— Татар гимназиясендә укучылар татарча сөйләшәләрдер инде, шәт?
— А как же! Хы -хы ...
Шул арада колакны яңгыратып:
— Паш -шел ты , знаешь куда? — дигән сорау җөмлә ишетелде.
Артта орчык хәтле генә ике малай әйткәләшә икән.
— Исемең ничек ? — дип сорады кызыл иренле туташ берсеннән, елмаеп.
Малай, бер директорга, бер корреспондентка куркынып карап торды да:
— Глобуса не мы украли, — дип елап та җибәрде, — его Фание украл, а мы на шухере были...
— Гафу итегез, — диде туташ аптырап кы - на. — Мин китәрмен, ахры...
— Хы -хы ... үзегезгә карагыз . Да, тизрәк китсәгез хәерлерәк булыр, патаму шты хәзер уннар чаңгыдан кайтачак... — Директорның тавышында шөбһәләнү сизелде. — Языгыз безнең гимназия турында подробно, тик берүк яхшы якларын гына. Хы-хы... Как никак татар гимназиясе! Хы-хы...
— Әлбәттә, әлбәттә, — дип мыгырданды туташ, якасы лезвие белән кискәләнеп беткән тунын киеп. Үзе туктаусыз кабаланды, ашыкты. Ашыкмаслык та түгел шул — урамнан, чаңгыларын автомат күк алга сузып, акыра-акыра унынчылар кереп килә иде...
ТОРМОЗЛАРЫ ШӘП ИЛЕ
Дәрес ахырына кадәр бераз вакыт бар иде әле.
— Шулай итеп, — диде зоология укытучы - сы, — бүген без бөҗәкләрнең күренекле вәкиле булган кара тараканның тән төзелешен өйрәндек. Яле, Шамил, дәрес буе бик тьтрыптып яздың да бугай, сөйләп җибәр әле безгә бүгенге теманы.
Арткы рәтләрнең берсеннән, кәгазь битенә "Ява" мотоциклы сурәте ясап утырган җиреннән, куллары майга батып, каралып беткән бер малай зур кыенлык белән генә күтәрелде.
— Кара таракан ... ул бик хәтәр таракан инде. Аның күзе караңгыда да күрә. Матай фарасы шикелле инде.
— Конкретно, Сәмигуллин, конкретно, — диде укытучы, көлешә башлаган укучыларга күз карашы белән генә кисәтү ясап, — ашкайнату органнары турында нәрсә беләсең?
— Ы -ы ... Гәрүчине авыз ярдәмендә суыра инде ул. Карбюратор сымак бернәрсәсе бар инде аның. Бензин да шулай килә бит двигательгә.
Укытучы шап итеп өстәлгә сукты:
— Син зоологиягә кагылышлысын гына сөйлә, яме! Аңлат, алайса, кан әйләнеше системасын!
Шамил, кесәсендәге тешле тәгәрмәчне чытырдатып кысып, сөйләп китте:
— Системасы йөрәк аркасында барлыкка килә инде аның... Матайның да бит йөрәге була — двигателе. Двигателең атказ бирсә, беттем дип уйла инде. Аннары...
— Сәмигуллин! — диде укытучы ярсып. — Тагын бер шул матаеңны телгә алсаң, куам да чыгарам!
Малай авыр сулап куйды һәм тонык тавыш белән генә сөйли башлады:
— Безнең өйдә күп инде ул тараканнар . Кө - түләре белән мич башында йөгерешәләр. Шул чагында алларына чыра кисәге куйсаң, шып туктыйлар. Чөнки тормозлары әйбәт. Кичә күрше авылга барганда, көпчәк ычкынды бит, апа, падшипник беткән булган. Ярый әле тормозлар әйбәт ие... Канишны, егылып матай астында каласы исм инде...
Зоология укытучысы, гаҗиз калып, авызын бер ачты, бер япты. Аннары кулын селтәде дә, хәлсезләнеп, урындыгына ауды.
АВЫЛ КЕШЕСЕ КҮРГӘНМЕНИ...
Әйе, әйе, — дип канәгать елмайды мәктәп директоры Һарун һадиевич телефонга. — Күчтек, брат, күчтек... А как же! Яңа мәктәп яңа мәктәп инде ул —водопровод, туалет, спортзал... Искесе түгел инде, а как же!
...Әхмәт күрше авыл мәктәбенә волейбол ярышына барган җиреннән яңа гадәткә өйрәнеп кайткан: ботинканың кырые белән паркет идәнгә сызсаң, анда бетми торган кап-кара сызык кала икән. Әлеге һөнәрен, үз мәктәбенә кайткач, дусларына да өйрәткән ул. Икенче көнне мәктәп идәнен танырлык түгел иде. "Дамир — дурак", "Илсөя, мин сине яратам!", "Түбән очлар — короли", "ДМБ-2005" һәм тагын берничә кычкырып укырга ярамый торган сүзләр...
Укытучылар нишләргә дә белмәде. Иртәгесен үк мәктәптә икенче аяк киеме киеп йөрүне мәҗбүри итеп куйдылар. Әмма эш эшләнгән — идән ала-кола булып беткән иде инде.
Дөресен генә әйткәндә, укучылар гына түгел, укытучылар да ияләнеп бетә алмый әле яңа мәктәпкә. Авыл кешесе күргәнмени андый нәрсәне!
— Иске мәктәпнең теләсә кайсы төшенә ка - дак кагып, карта элеп куеп була иде, — дип зарланды беркөнне география укытучысы Нәсимә апа. — Ә монда дәрес буе картаны Вәлиев күтәреп тора... котырып утырганы өчен...
— Әйтмә дә, — дип элеп алды хезмәт укы - тучысы Мирзаһит абый, — теге мәктәптә аерым мастерской булгач, күпме тукылдасаң да тавыш чыкмый иде, ә хәзер кадакка бер тапкыр да сугарга өлгермисең: "Тагын бака салынган колбамны ваттың!" — дип, өске каттан Мөслимә төшеп җитә...
Аның каравы физрук Хафиз дәшми. Яңа мәктәп, яңа спортзал аңа чиксез бәхет китерде. Әүвәл утыз градус салкында да тышта йөгереп йөриләр иде, ә хәзер:
— Развлекательные игры ! Девочки играют — волейбол, мальчики — футбол! — дия дә Хафиз, спортзал гардеробына завхоз Исхак белән кәрт сугарга кереп китә. Балалар исә бер спортзалда волейболны да, футболны да ничек уйнап була икән дип аптырашып торалар да, и китә шуннан шайтан туе! Бер-берсенең бантына баскетбол тубы белән тондыру дисеңме, җилкәңә иптәш малаеңны атландырып әтәч сугышы оештырумы яисә акырта-бакырта кызларны куып йөрүме — берсе дә калмый.
Тугызынчыда Мәннәф исемле алагаем зур гәүдәле малай бар. Бабасы сөйләгәнгә генә ышанып, һаман да җир өч ташбака өстендә тора дип йөрүче әлеге Мәннәф һәр дәрескә биш минут соңга калып кермәсә, тыныч кына утыра алмый. Алай гына да түгел, дәрес уртасында кул күтәреп рөхсәт сорап, салмак кына атлап, иске мәктәптән йөз метрлар чамасы ераклыктагы бәдрәфкә барып килә ул. Кайчагында бер дәрестә ике тапкыр... Яңа мәктәпкә күчеп, бәдрәфнең мәктәп бинасы эчендә икәнен белгәч, чүт елап җибәрмәде малай. Әмма аның кайгыруы юкка булып чыкты — атна-ун көн эчендә тыгылып, ябылды ул бүлмә.
Яңа мәктәпнең коридорына ниндидер бөек шәхеснең бюстын урнаштырганнар иде. Аның Пушкинмы, Марксмы икәнлеген ачыклый алмыйча, укытучылар арасында озак бәхәс барды. Баксаң, ул Бутлеров икән. Менә шул Бутлеровка, залда сугышып йөргәндә, Әхмәт ялгыш пумала таягы белән суккан... Бюстны пластилин белән ябыштырып җыймакчылар иде дә, бер колагын таба алмый интектеләр...
һәр класста кара такта өстендә ике неон лампасы җемелди. Ачулары чыккан чагында, тактага сугасы урында указка белән шунда тондырып, укытучылар неон лампаларын үзләре үк ватып бетерде, Авыл укытучысы күргәнмени андый нәрсәне?!
...Озак та үтмәде, бер җүнсезе су кранын ачык калдырып, бөтен мәктәпне су басты...
— Әйе, әйе, — дип канәгать елмайды Һарун һадиевич телефонга. — Күчтек брат, кире тегесенә күчтек... А как же! Агач мәктәп агач мәктәп инде ул, иске булса да... һавасы әйбәт. Теләсәң, стенага кадак та кага аласың, аннары һәр укытучы үз классын үзе ягып җылыта, теләгән температура булдыра ала... Коллективмы? Канәгать, бик канәгать! Физрук Хафиз гына эштән китте. Хафиз, дим, Вагыйз түгел! Хафи-и-з! Хы... Хайван дигәндәге...
АТА-АНАЛАР ҖЫЕЛЫШЫ
Ата-аналар җыелышында татар теле укытучысы Мәгъфия апага сүз бирделәр.
— Мин бишенче класстан Сираҗиев турында әйтергә телим, — диде ул.
Аның тавышына арткы рәтләрнең берсендә борынын сызгырта-сызгырта йоклап ятучы Сираҗиевның атасы да уянды һәм колакларын шомрайтты.
— "Безнең гаилә киче" дигән темага инша язарга кушкан идем, — дип сөйләп китте Мәгъфия апа. — Бөтенесе дә матур гына язган, Сираҗиев ныкында исә нибары ике җөмлә: "Без гаиләдә биш кеше. Кичләр бездә шәп үтә". Аңлаттым, бөл ай булмый, озын итеп, тәфсилләп яз, дидем, һәм, рәхим итегез, менә нәрсә язып биргән... — Мәгъфия апа борынына күзлеген элде. — "Безнең гаилә киче. Инша. Без гаиләдә алтау — әти, әни, абый, мин, песи һәм әби. Кичләр бездә шәп үтә. Кичке ашны ашап утырганда, алпан-тилпән әти кайтып керә һәм: "Ник миннән бантка ашарга утырдыгыз?" — дип, әнигә кычкыра башлый. Аңа каршы әни: "Кайда эчтең, шунда тыгын!" — ди. Сүзгә әби кушылса, аңа: "Молчи, баба-яга!" — диләр. Аннары мин дәрес әзерләргә утырам. Әти хромкасын алып көйгә охшаш тавышлар чыгара башлый. Төнге уникеләрдә клубтан абый кайтып керә. "Тагын тәмәке тарткан!" — дип, әни аңа кычкыра башлый. Әти абыйны яклый: "Егет кеше тәмәке тартырга тиеш!" — ди. "Җиденче класс баласы каян килеп егет булсын!" — дип сүзгә әби кушылса, аңа: "Молчи, баба-яга!" — диләр. Аннары без кәрт сугарга утырабыз. Кәрт уйнаганда, абый хәрәмли — зур очколыларны үзенә шудыра. Шуңа күрә миңа да бераз хәрәмләргә туры килә. Әтинең тәмәкегә дип саклаган соңгы тиеннәрен отып кесәгә салып куйгач, мин тагын дәрес әзерләргә утырам. Әти белән абый өйалдына тәмәке тартырга чыгып китәләр. "Йокларга җыенасызмы сез, юкмы?" — дип, әби дулый башласа, аңа..."
— Дөрес түгел, ышанмагыз! — дип кычкыр - ды шулчак Сираҗиевның атасы. Бар халык аңа борылды. — Дөрес түгел! — дип кабатлады ул, — Кая ул әкәм-төкәмнәргә мине оту! Язган икән, дөресен язсын. Кичә пеналына хәтле оттырып бетерде бит ул, чебеш!
Мәгъфия апа дулап утырган Сираҗиевка карап-карап торды да инша турында бүтән сүз кузгатмады. Ата-аналар җыелышы исә дәвам итте — Вәлиевнең физкультура дәресләреннән качып калуына күчтеләр.
БЗӘТКЕ
Бишенчеләрнең мәктәп артында яшерен штаблары бар. Спорт мәйданчыгының бер почмагында, агач мәктәпкә терәлеп үк аккан инеш буенда ул. Дәресләр бетүгә, малайлар шунда китеп, үзләре әйтмешли, "варить итәләр", ягъни акчага кәрт сугалар.
Менә бүген дә әлеге тактадан корыштырып ясалган куышта карталарны өләшә генә башлаганнар иде, ишектә икенче класста укучы кәкре аяклы Зәлия пәйда булды. Малайлар, Зәлияне күрүгә, Шәйхи бабайның Актырнагына юлыккандай, әсәренеп, дәррәү сикереп тордылар. Чөнки беләләр — Зәлия мәктәптә беренче номерлы әләкче. Аннан ансат кына котылырмын димә!
— Кәлте уйныйсызмы ? Мәльям апага әйтәә-әм! Диликтылга келәсегез бал әле!
Малай кеше булса, ике каш арасына берне генә чәпәр идең дә бит, кызларга кул күтәреп булмый шул! "Кәртчеләр"нең йомарланган йодрыклары кире салынып төште.
— Зәлия , матурым, жевачка кирәкме? — ди - де шулчак Җәмил, дусларына күз кысып һәм кесәсеннән затлы сагыз чыгарды.
— Ә мин сиңа менә мондый матур каран - даш очлый торган әйбер бирәм, — диде Йосыф.
— Зәлиенок, син перәннек тә яратасың , шулай бит?
— Ә мин сине бүген кич абыйның мотоциклында йөртермен.
— Түлке син безнең кәрте уйнаганны Мәрьям апага әйтмә инде, яме, акыллы бит син! — Малайлар үтенүле, ялварулы, моңсу карашлары белән Зәлиягә текәлделәр.
— Ялал ! — диде кыз бераз тынлыктан соң һәм, үзенә биргән әйберләрне сумкасына тутырды да, бик эшлекле кыяфәт белән китеп тә барды.
Ул китү белән, "кәртчеләр>> җиңел сулап куйдылар .
— Все, малайлар, — диде Җәмил , канәгать елмаеп, мәктәптәге беренче номерлы әләкче дә безнең кулда хәзер, тәк што, проблема юк, ха-ха, тарат, Йосыф...
Икенче көнне озын тәнәфестә бишенчеләрне директорга чакырдылар. Болай да усал карашлы Мәрьям апалары малайларны шактый кырыс каршылады. Директор кабинетында тагын сигезенче класстан да малайлар бар иде. Шунда ук өстәл янында, борынын югары чөеп, Зәлия дә утыра һәм быты-быты сөйли иде:
— Сигезенчеләлдән киткәч, бишләлнең штабл алына балып чыктым. Ал ал да миңа бзәтке билделәл...
Зәлия, сумкасын ачып, бер кочак "товар>>ны идәнгә түкте. Сагыз, конфет, Йосыфның карандаш очлый торган приборы һәм бишенчеләр гомердә дә күрмәгән затлы шоколад, печенье ише нәрсәләр директорның аяк астына коелды...
НИЯЗНЫҢ РЕКОРЛЛАР КИТАБЫ
Элеккеге командир Гамилә Төркиягә укырга китү сәбәпле, Ниязны класс старостасы итеп сайлап куйдылар. Иртәгесе көнне үк ул җыелыш җыйды.
— Әйдәгез, безнең алтынчы класс өчен "Гиннессның рекордлар китабы"н ачып җибәрәбез, — дип башлады Нияз үзенең чыгышын. — Кызык бит, мәсәлән, Сәлим алты сәгать буе бертуктамый сөйләшә ала, тикмәгә генә укытучылар "ватык патефон" димиләр аңа. Әхәт исә любой ераклыктан, любой позада, любой язуны укытучыга сиздермичә күчерә ала. Мисалга Тәслимәне алыйк — ул безнең сагыз чәйнәү остасы. Әнә, авызындагы кызыл төстәге сагызын декабрь башында чәйни башлаган ие... Иә, нинди фикерләр?
Класс Ниязның идеясен бердәм хуплады. "Писер" итеп сары чәчле Наиләне сайлап куйдылар. "Алтынчының рекордлар китабы"на шулай итеп яшь рекордчылар теркәлә башлады:
1. Фәнис мәктәпкә кыш уртасында ай да унсигез көн яланбаш килде, колаклары өшемәгән булса, тагын да шулай йөрер иде әле.
2. Хәмит — класста иң озын малай. Аның буе — метр да алтмыш.
3. Тәслимә ярты ел буе гел "Му-му" конфетын суырып йөрде. (Дөрес, энекәше Мәрдәннең әйтүенә караганда, аның кәгазе генә " Муму" ныкы булып, эчендә бантка конфет яисә бөтенләй ипи катысы гына булган, чөнки әтиләре ярты гына кило "Му-му" алып кайткан булган. Ләкин тотылмаган карак карак түгел — Тәслимәне барыбер китапка керттеләр.)
"Рекордлар китабы>> класс почмагындагы зур кадакта эленеп торды, Наилә бик тырышып аны тутырып барды. Китапка кемнәрне кертү мәсьәләсен Нияз класс җыелышында хәл итте. Тора-бара рекордчылар шулхәтле артты, кайберәүләр бу китапка көнгә өчәр тапкыр язылды. Мәсәлән, шул ук Сәлим бер сәгатьтә чәпләшке белән туксан биш чебен үтергән, шул ук Сәлим физика дәресендә алты тапкыр бәдрәфкә чыгып кергән... Соңга таба укытучыларны да китапка кертә башладылар: "С-абира апа бер дәрестә генә дә сиксән дүрт тапкыр "әгәр дә мәгәр>> диде, Хәләф абыйның унбиш мәртәбә тәмәке тартканын күргәннәр, Гайния апаларның сыеры берьюлы өч бозау китерде..."
Ә беркөнне, рекордлар китабына эләгергә теләп, алтынчының малайлары тәнәфестә төкерү ярышы оештырганнар. Мәктәп почмагында үткәрелгән әлеге ярышта Фидаил җиңгән. Ул дүрт метр ераклыкка төкергән. Әмма төкерек һавада матур гына траектория белән очып барганда, почмактан директор килеп чыккан һәм... калганын сөйләү түгел, күз алдына китерүгә үк аркалар чымырдый башлый.
Озын сүзнең кыскасы — шушы хәлдән соң "Ниязның рекордлар китабы"н кабат ачылмаслык итеп ябып куйдылар.
БҮЛӘК
Мине мәктәптә "Дезодорант Рәсим" дип йөртәләр. Бигрәк ямьсез кушамат инде, иеме? Гел уйламаганда ябыштырдылар миңа аны. Шул бәйрәмнәр аркасында килеп чыкты инде.
23 февраль көнне классташ кызларыбыз һәрберебезгә берәр одеколон бүләк итте. Без — егерме ике малай — кызларга чын күңелдән рәхмәт әйттек. Гомумән, ул көн күңелле узды. Алдан килешү буенча, бер-беребезгә начар сүзләр әйтешмәдек, талашмадык. Хәтта мәктәптә явызлыгы белән даны чыккан Дию Фоаты да түзде: "Егерме өче генә үтсен, иртәгә барыбер берсен тотып тукмыйм!" — дип, йодрыгын кашып йөрде.
Бәйрәм алтты — кара-каршы, диләр. Без дә кызларыбызны 8 нче Мартта сөендерик, дидек. Өч кенә бөртек ич алар! Яхшы гына суммадан җыелыштык та бүләк алырга булдык. Авыл кибетендә юньле нәрсә юклыгын үзегез беләсез инде. "Рәсим, синең урысчаң да яхпты, шомалыгың да бар, давай, иптәшкә Бөтнек Әмирен ал да, Казанга сыпырт!" — диеште малайлар. — "Бүләкнең шәбен ал!" — дип кычкырып калдылар арттан.
Шулай итеп, чыгып киттек без Әмир белән. Кесә тутырук акча. Әле әти белән әни дә өстәде! Шәһәргә барып ач йөрмәссең бит инде! Өч бөртек кызга ул акчага әллә ниләр алырга була. Беразын туздырсаң да сизелми әле. Шунлыктан автобус көтеп тормадык, бер "Жигули"ны туктаттык та — выжт!
Казанда булмаганга өч-дүрт ел бар иде. Бөтен нәрсә үзгәргән. Тимер юл вокзалының бер багана төбендә пычрак киемле, битен сакал-мыек баскан ике абыйны күреп дерт итеп киттек. Алларында буш шешәләр. Мөгаен, шешә тапшырырга барган җирләреннән егылып калганнардыр. Берсе, күзгә керердәй булып, инәлеп акча сорый. Бик кызгандык без боларны. Ун сум биреп калдырдык. Икесенә дә.
Ике адым гына атлаган идек, каршыда морожный киоскысы пәйда булды. Шәһәргә барып морожный ашамый кайталар димени! Маллай! Морожный да үзгәргән икән хәзер — шоколадка төреп тә, төрмичә дә саталар. Нинди - ләре генә юк! Сатучыга акчаны сузган идем, әллә каян гына күз явын алырлык чибәр ике кызчык пәйда булды.
— Мальчики, безне дә угогцайте, — диләр, үзләре чырык-чырык көләләр.
Әмирнең дә авыз ерылды. Шту син! Шәһәр кызлары белән танышу теләсә кемгә тәтеми ул! Бәлки, кино-фәләнгә алып керербез үзләрен, дип, и-и план корабыз эчтән генә.
Тагын кесәгә кереп киттек.
— Мальчики, без берьюлы икешәр мороженое ашыйбыз, — диләр болар.
Каршы килеп булмый бит инде! Гуләйт тек гуләйт! Кайткач, малайларга мактанып сөйләргә бер нәрсә булыр хет.
Ие, мактандык! Кулларына икешәр морожный тоттыргач, кызларыбыз "спасибочки" дип чыркылдаштылар да, әллә каян гына килеп чыккан ике малай белән култыклашып китеп тә бардылар. Калдык авызны ачып.
Ярар, кепкаларны батырып кидек, кулларны кесәгә тыктык та, бераз бөкрәя төшеп Казан малайлары кыяфәтенә кергәч, дәлпте киттек.
Аннан соң грузиннар пешергән ике таяк шашлык, дүрт пирожки, ике стакан "Кока-кола", бер стакан һава кукурузы, уен автоматы "йоткан" өч йөз сумны исәпләмәгәндә, бүтән акча туздырмадык.
Көн кичкә авышканда санап карасак... Акчабызның кайтырга автобус билетына да җитмәгәне ачыкланды. Бүләк тә алынмаган...
Бер кибеткә кердек. Балта, кадак, идән буявы белән беррәттән, әллә ничаклы матур духи, дезодорантлар тезелеп киткән. Вәт, малай, бәхет басты! Иң арзаны — унбиш сум гына! Шунысын, "Карбофос" дигәнен өчне атдык та, "куян"нар булып автобуска кереп чумдык. Ничек кысыла-кысыла кайтуыбызны, төшкәндә минем сыртка, Әмирнең артына тибүләрен сөйләп тормыйм.
Мәгәр малайларның без алып кайткан дезодорантка никтер исләре китмәде:
— Кызларга үзең тапшырырсың! — диеш - теләр төксе генә.
Тапшыруын тапшырдым... Әмма ахыры ни белән бетәсен белгән булсам! Кызларыбызның берсе, Гөлчәчәк исемлесе, дезодорантны шунда ук муенына сиптереп тә карады.
Мал-ла-ай! Класста берәү дә калмады! Ул "Карбофос" дигән нәмәрсә тараканнарга, коңгызларга каршы сиптерә торган сасы исле бер нәмәрсә икән.
Менә шуннан соң Дезодорант Рәсим дип йөртәләр мине. Бигрәк ямьсез кушамат инде, исме?
ИНФУЗОРИЯ-БАШМАКЧЫК
РОНОдан фронталь тикшерү килә дигән хәбәр бөтен мәктәпне аякка бастырды. Тиз арада класслар, коридорлар, ишегаллары җыештырыла башлады. Директор мәктәп гаражыннан шәхси "Жигули"ен чыгарды. Гомер буе тышта кунып, череп бетә язган мәктәп "газиг"ын кире үз урынына тыгып куйдылар. Кочегарга, тикшерү килгән көнне, "кәтилиненнән" чыкмаска кушылды. Болай да аннан җен дип куркып, ике бала район больницасында ята инде. Техничка Бану апага кыңгырауны ышкып чистартырга әйтелде. Соңыннан һәммә укытучы: "Бәй, кыңгырау сары төстә буламыни ул?" — дип тел шартлатты. Физкультура укытучысы байтак кына мәктәп әйберләрен өенә ташыган икән. 24 килолы герне, ике штанганы, туп кабарта торган "кәчүкне" һәм футбол капкасын кире үз урынына китереп куярга куштылар. Шулай итеп, Бөкре Чикерткә урта мәктәбе гөж килде.
"Инспекторлар бигрәк тә 7 нче классны тикшерәчәкләр икән" дигән хәбәрне ишеткәч, класс җитәкчесе Зәкәрия апа тәмам хафага төште. Белем дәрәҗәсе шактый түбән иде шул бу классның.
Шулай да хәл бигүк өметсез түгел — башкалардан бераз өстен торган Сәләхиев дигән малай бар биредә. Коткарса, шул коткарачак!
— Балалар, — диде Зәкәрия апа, акбурга буялган борынын ышкып. — Балалар... болай итәрбез. Класска РОНО кешеләре кереп утыргач, мин башта өй эшен сорармын. Сез бөтенегез дә кул күтәрегез, ә мин Сәләхиевтән генә сөйләтермен. Килештекме?.. Сәләхиев, нинди тема укып киләсен онытмагансыңдыр, шәт?
— Молекулаларның бер-берсенә тәэсир итешүе, — диде тегесе, мыш-мыш борынын тартып.
Зоология укытучысының да бөтен өмете шушы малайда иде.
— Сәләхиев! — диде ул . — Димәк, нәрсә турында сораячакмын инде мин синнән?
— Инфузория-башмакчык турында, апа...
— Сәләхиев! — диде быел пенсиягә китәргә җыенып йөргән география укытучысы.
— Африкадагы шикәр плантацияләре ту - рында, абый...
— Африкада түгел, Америкада, Сәләхиев! Берүк бутый күрмә, яме!
Иртәгә фронталь тикшерү дигән көнне Сәләхиев төне буе өч фәнне "чөмерде". Укыды, ятлады, сөйләп карады. Төшенә дә аның инфузория-башмакчыкка утырып шикәр камыт ы ашаган негрлар керде.
Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Бар да тәртиптә — класс идәннәре ышкып юылган, чиста тәрәзәләрдән гомер күрелмәгәнчә ургылып кояпт нурлары сибелә. Кочегар "кәтилниенә" кереп утырган, капкага "Мәктәп — белем бишеге" дип плакат та язып элгәннәр.
Алдан билгеле булганча, инспекторлар җиденчегә физика дәресенә кереп тулды. Каушавын басарга тырышып, Зәкәрия апа дәресне башлап та җибәрде. Өй эшен сорауга, дәррәү күтәрелгән кулларны күреп, РОНО кешеләренең күзләре маңгайга менде.
— һәммәгездән дә сорап бетереп булмас, — диде укытучы, елмаюын яшерергә тырышып, — мисал өчен, әйдә, Сәләхиев сөйләсен әле...
— Молекула — матдәнең иң кечкенә кисәкчеге, — дип сөйләп китте Сәләхиев, гадәтенчә, мыш-мыш борынын тартып. — Молекулалар бер-берсенә тәэсир итешә. Молекулаларның Африкадагы... түгел лә, Америкадагы плантацияләре ... плантацияләре...
Зәкәрия апа ап-ак булды. Ләкин юньсез малай туктарга уйламый да иде.
— Шикәр камышы бишәр метрдан артып китә, — дип сөйләп китте ул бу юлы, — артып китә... Ә молекулалар... молекулалар инфузория-башмакчык белән бергә сай сулыкларда яшиләр. Башмакчыкның керфекләре бишәр метрдан артып китә... артып китә... Ә шикәр плантацияләре... негрларның молекулалары, түгел лә, башмакчыклары...
...Кып-кызыл булып янып-пешкән, күзе-башы акайган Сәләхиевне һәм Зәкәрия апаны дүрт инспектор җайлап кына укытучылар бүлмәсенә кертеп салдылар һәм никтер җиденчеләргә бүтән кереп тормадылар.
САЛИСТЛАР
Мәктәп коридоры буйлап атлаганда, завхоз Хисмәт абый "Хенде хох!" дип кычкырган тавышка сискәнеп китте һәм ике кулын берьюлы өскә күтәргәнен сизми дә калды. Бераз исенә килгәч кенә ул коридорның бөтенләй буш икәнен, ә тавышның янәшәдәге кабинеттан ишетелгәнен абайлады. "Дивана! — дип үзен сүкте. — Соң, рус теле кабинетында балалар кинофильм карыйлар лабаса! Вәт карт җүләр!"
Әйе-е-е... Хисмәтләр мәктәптә укыганда, кинофильм түгел, диафильм дигәннәре дә юк иде әле аның. Дүрт класслы авыл мәктәбенә каян килсен ди! Хәзер генә ул, мәктәптә җаның ни тели, барысы да бар! һи-и-и, без бала чакта булсамы андый хикмәтләр! Белер идек нишләргә кирәген! Хәзергеләр шикелле урамда трай тибеп йөрмәс идек...
Шулай уйлана-уйлана Хисмәт абый алга атлавын дәвам итте һәм көтмәгәндә:
— Агиюки!!! Гюкосоки!!! — дип илереп кыч - кырган тавыш ишетеп, янә туктап калды. Тавыш спортзал ягыннан килә иде. "Сүгенәләр..." дип мыгырданды өлкән яшьтәге завхоз, ишек ярыгыннан эчкә күз ташлап. Әмма ялгышкан булып чыкты. Унберенче класс малайлары каратэ-до алымнарын үзләштерәләр икән.
"Ә безнең хәтта футбол тубыбыз да юк иде, — дип сагышлы гына уйлап куйды Хисмәт ага. — Физкультура дәресендә каткан сыер тизәген туп итеп тибеп йөри идек..."
Биредә нинди дәрес бара икән дип, ул чираттагы ишеккә колагын якын китерде һәм... чак кына егылып китмәде! Эчтә уфылдаган, кычкырган тавышларга куптылып кемдер: "Эченә када!!! Пычак белән, пычак белән!!!>> — дип шәрран яра иде. Хисмәт абый бар көченә ишекме үзенә тартты — әмма ул ачылмады, эчтән бикле иде. Алда торган хәвефне сизенеп, завхозның йөрәге кысылып куйды. Ул бар көченә ишекне шакылдатырга тотынды. Әмма аны ишетүче булмады, киресенчә, эчтә бер малайның: "Башын чабып өз!>> — дип кычкырганы ишетелде.
Инде Хисмәт ага үзен белештерми ишеккә аягы белән тибәргә тотынды:
— Ачыгыз! Хәзер үк ачыгыз дим! Ишетәсезме?!
Аның тавышына күрше кабинетлардан укучылар, укытучылар чыга башлады. Ул арада эчтә: "Йөрәген чокып ал!" — дигән фәрман ишетелде. Ыңгырашкан, уфылдаган, чинаган тавышлар инде коридорга ук аермачык булып ишетелә иде. Өлкән класс малайларының берсе, хәлнең җитдилеген аңлап, йөгереп килеп бар көченә ишеккә китереп типте — ишек тупсасыние белән эчке якка шапылдап барып төште һәм алда әкәмәт күренеш ачылды...
Орчык хәтле генә ике малай компьютер каршына утырганнар, компьютерның тавыш колонкаларын соң чиккәчә акыртып "Өрәк аулау" дигән уен уйнап утыралар; малайларның берсе, арттагы халыкны күрмичә, һаман да: "Колагын аша, колагын аша!!!" — дип шәрран яра иде.
КИТЕРЕП КУЙ!
"Коммунизм" колхозындагы ат караучы Гаптери абзый беркөнне шифер урлады. Ферма түбәсен ябарга дип китереп куйган шиферның бер өлешен ат арбасына салып, өстен салам белән маскировать итеп өенә алып кайтты — беркем күрмәде, беркем ишетмәде...
Ярый, болары бер ай элек булган хәлләр. Ә бу көннәрдә авылга телефон керттеләр. Колхоз председателенең төпчек кызы Лилия әй рәхәтләнде соң сөйләшеп! Әле өченчедә генә укыса да, теле телгә йокмый чукынчыкның. Иә дус кызына шылтырата, яисә: "Мәрфуга апа, җаным, ни хәлләрең бар?" — дип, түбән очта торучы җиңгәсе белән сөйләшеп ала. Өченче көн Лилиягә эт баласы алып кайттылар. И куанды инде кызый көчекне күргәч — сөтләр эчерде, кәтлит ашатты һәм "Фишер" дип исем кушты. Юк, юк, гаҗәпләнмәгез, этнең шахмат дөньясына бер кагылышы да юк, бары тик Лилиянең гадәте шундый — өйдәге җан ияләренә атаклы кешеләрнең исемнәрен кушарга ярата ул. Аның инде "Майкл Джексон" исемле тутый кошы, "Марианна" исемле ап-ак песнәге, "Леонтьев" исемле кап-кара тычканы һәм гел урам песиләре белән сугышып, көн саен бантын кутырлатып кайтып керә торган "Горбачев" исемле мәчесе бар. Бүген менә шулар янына "Фишер" өстәлде. Әгәр ул ана эт булып чыгып бала китерсә, менә күр дә тор, ул аңа, һичшиксез, "Каспаров" дип кушачак. Ие-ие, кушачак!
Ярый, болары өченче көн булган хәлләр. Ә кичә әлеге гөнаһсыз көчекне Лилиянең түбән очта яшәүче җиңгәсе алып киткән. Нигә дисезме? Хикмәт шунда, җиңгинең сандалиен да үзе кия белми торган өч яшьлек малае бар. Шул бик елак икән. Кичә тагы да каты елаган, хәтта телевизордан һава торышын әйтеп маташкан диктор да, түзә алмагач, күзлеген салып: "Җитәр, Мансур, укырга мишәйт итәсең!" — дигән, имеш. Ләкин менә шул елак Мансур кукланеваляжканың чайкалганын карап утырганда еламый, ди. Чайкалудан туктагач кына, авызын табак хәтле ачып, акырып җибәрә икән. Димәк, аңа гел хәрәкәтләнеп тора торган уенчык кирәк! Җиңгәсе "Фишер"не шуңа алып киткән икән.
Ярый, болары кичә булган хәлләр. Ә бүген... Лилия мәктәптән үк этен сагынып кайтты һәм шундук телефонга ябышты:
— Мәрфуга апа, менгер инде эт баласын, җа - ным, яме?
— Аптыкма, нәнәм, безнең Мансурчик бик яратты аны, әле куыш-куыш уйныйлар...
Җиңгәсе трубканы куйды. Кызның җен ачулары чыкты. Аныкы, түлке аныкы гына булган эт баласы белән Мансурчик куыш-куыш уйнасын, имеш! Ул яңадан җиңгәсенең номерын җыйды, ләкин ялгышып колхозның каравыл йортына эләкте. Лилиянең ачуы соң чиккә җитеп ашкан иде, ул каравыл йортында трубканы алган саңгырау Гаптеринең "әлү" дигән тавышын да көтмичә тезәргә кереште:
— Урынына китереп куй "Фишер"не! Әтигә әйтсәм, үтерә бит ул сине! Бүген үк китереп куй, хәзер үк! Ату әтигә әйтәм!
Гаптери абзый председательнең чәрелдек кызының тавышын әллә каян таныды һәм, сүзләрен ишетүгә, урындыкка лапылдап килеп утырды.
"Берәү дә күрмәде бит югыйсә..." — дип мыгырданды ул, аптырап.
Ике сәгатьтән шифер үз урынында ята иде инде.
'РАЗВЕДЧИКЛАР
Мулланур абый күптән кузгатылмаган пластинкалар арасыннан үзенә кирәген эзләп тапты да, аны радиола тәлинкәсенә урнаштырып, тирән креслога чумды. Йөрәкләрне җилкетеп җыр яңгырады:
Взвейтесь кострами, синие ночи...
Их! Бар иде бит Мулланурның да пионер вакытлары, тимурчылар булып шау-гөр килеп йөргән чаклары... Хәтерендә: шулай бервакыт аларның отряды авыл читендәге Миңниса әбине шефлыкка алырга барды. Малайлар кар көрәде, кызлар әбинең идәнен юып чыгардылар. Шунда отряд советы председателе Гөлназ, Мулланурны дәшеп кертеп, диван астындагы үлгән күсене тышка чыгарып ташларга кушкан иде. Мулланурмы? һәй! Башта күсенең койрыгыннан тотып әйләндерә-әйләндерә бөтен кызларны чинатып йөрде әле ул. Аннан соң гына ишектән башын тыгып карап торган Тузикка биреп җибәрде. Әй тиргәгән иде соң Мулланурны Миңниса әби.
Ә бервакыт алар, өч малай, туксан яшьлек Сәйфелмөлек бабайның утынын кистеләр. Мулланур анда ике пычкы, бер балта сындырган иде бугай. Әллә ике балта, бер пычкымы? ..
Тимер-томыр җыю нык истә калган. Планны тутыра алмагач, парктагы бер тракторның арткы мостын сүтеп алып төшкәннәр иде...
Макулатураны әйткән дә юк инде — өй борынча тотылган кәгазь җыеп йөрүләр... Сәхибә әбинең кәгазьләрен өстерәп чыгарганда, ялгыш сервантны аударган иде Мулланур.
Их, пионер чакларның кабатланмас хатирәләре диген!
...Кинәт, аның уйларын бүлеп, кыңгырау чыңлады. Ишек төбендә ике малай басып тора иде.
— Без — тимурчылар! — дип таныштырды малайларның озыны, муенына бәләкәй тәре асканы. Сезгә булышырга килдек!
— Юк, юк, юк! — дип каршы төште Мулланур абый. — Бөтен нәрсәм тәртиптә, Аллага шөкер. Бар нәрсәм җитенке.
— Шулай да бүлмәгезгә күз салыйк әле, — диде тәреле малай. — Бәлки, батареягыздан су агадыр?
Ул рөхсәтсез-нисез генә түргә узды да су торбаларын, электр чыбыкларын тикшерә башлады .
— Берүк тәрәзә төбендәге вазаларны вата күрмәгез, — дип кабаланды Мулланур абый. Аннан соң, бераз тынычланып, — паласларымны кагып бирсәгез ярар иде үзе, — дип куйды.
Тәреле малай фатирга тагын бер кат күз ташлагач, кесәсеннән блокнот чыгарды.
— Тә-әк, ничәнче йорт әле бу?
— Унтугыз, унтугыз, — дип бытылдады Мулланур абый. — Йөз дә уникенче фатир.
— Тә-әк, бер сәгатьтән палас кагарга кыз - лар килеп җитәр. Ә безгә — дәлше! — диде тәреле малай һәм бик эшлекле кыяфәттә иптәшен ияртеп чыгып та китте.
Бүлмәдәге әйберләрнең исән-сау икәнлегенә сөенеп, Мулланур абый янә креслога чумды. "Ә шулай да яшьләр начар түгел хәзер", — дип уйлады ул, мыек астыннан гына көлемсерәп.
Тәреле малай белән аның иптәшен исә подъезд төбендә колга буйлы, тәмәке капкан бер егет каршылады.
— Ну?! — диде ул, теш арасыннан гына җиргә төкереп.
— Әллә ни юк. Бер им ми;, иске маркалы төсле телевизор, азрак хрустальләр, китаплар, пластинкалар...
Аның сүзен бүлеп, ачык тәрәзәдән җыр агылды:
Взвейтесь кострами, синие ночи,
Мы — пионеры, дети рабочих...
СҮНЛЕРЛЕК!
— Сәгъди дус, нәрсә син класста шырпы сы - зып уйныйсың? Пожар чыгарырсың, Аллам сакласын! Пожарның ни икәнен белмисең шул син! Син күргән нәрсә түгел ул! Ә менә абзаң лично Маһинур әбиеңнең мунчасын сүндерешеп йөргән кеше! Ну ярар, бик ялынгач сөйләми булмас инде. Әйдә урамга чыгыйк, биологиягә кереп тормабыз, туйганчы бер сөйләшербез. Әйдә утырыйк, ә-ә-әнә теге сәләрке багы өстенә. Кая, бир әле бер тәмәке...
Тә-ә-ә-к, узган җәй ничек итеп Маһинур әбинең мунчасын сүндергәнне сөйлим мин сиңа хәзер.
Үзебезнең урам малайлары белән пәке кадаш уйный идек без. Берзаман Әкрәм әйтә, малайлар, ди, Маһинур әбинең ишегалдыннан төтен күтәрелә, ди. Сикереп тордык, һәммәбезнең күзе ялтырый. Пожар күргәнмени без! Кызык күрергә өметләнеп элдерттек.
Килеп җиттек. Чыннан да, мунчаның бер почмагыннан төтен күтәрелә, ә тирә-юньдә берәү дә юк. Пожар вакытында нишләргә кирәген белмибез бит. Әкрәм әйтә, өреп сүндерергә кирәк, ди. Җыйнаулашып өрсәк тә сүнмәде, катырак кына яна башлады. Данил әйтә, лутчы зурлар килгәнче карап кына торыйк, кайчан күрер идек әле мондый кызыкны, ди.
Шула-а-ай, Сәгъди дус, чарт-чорт яна бу. Маһинур әби үзе дә күрде бермәлне. "Янабыз, янабыз" , — дип акыра-акыра урамга йөгереп чыкты. Кешеләр дә җыела башлады инде. Кайсы көрәк, кайсы чиләк күтәргән. Ул арада сызгы - ра-сызгыра колхозның пужарный "ЗИЛ"ы килеп җитте. Машина мунчага якынрак керсен өчен, башта капканы трактор белән өстерәтеп алып ыргыттылар. Аннары әбинең кәҗәсе дә борыла алмаган ишегалдына арты белән "ЗИЛ" керде. Кәнишне, бер-ике тавыкны таптады үзе, ну анда тавык турында уйлап торыр чакмыни!
Түлке "ЗИЛ"ның су сиптерә торган шлангасы тишек булып чыкты. Мунчага төбәп сиптермәкчеләр иде, су, бөтенләй бантка тишектән атылып чыгып, күршедәге силсәвит персидәтеленең бройлер чебиләрен, аннары үзен коендырды.
Берзаман, малай, ни күрим, бәрәңге бакчасы буйлап ике цистерна таккан "Т-150" тракторы менеп килә! Дөрес, чәчәктә утырган бөтен бәрәңгене шартлатып сындырып бетерде, но мунчага хәтле менеп җитте. Рульдә — Чулак Габделҗан малае. Цистерналарны ачып, тиз генә су сиптермәкчеләр иде, менә сиңа мә — суы килгәндә агып беткән булып чыкты!
Вәт, Сәгъди дус, мунча яртылаш янып бетте, ә кеше артканнан-арта гына. Бәрәңге бакчасына кереп, безнең белән беррәттән кәмит карыйлар. Сабантуй диярсең! Тирә-юньдәге бөтен бакчаларны таптап, изеп бетерделәр. Ну анда бакча турында уйлап торыр чакмыни! Пожар ич, пожар!
Берзаман, минсиңайтим, сөт машинасы килеп җитте. Рульдә — Котбый. Сөт илтергә чыккан җиреннән борылып килгән. Түлке мунча янында моңа урын юк. Алда — "ЗИЛ", артта — "Т-150". Котбый: "Юл бирегез!" — дип акырды да, аптырагач, ерактан разгон белән килеп, Маһинур әбинең лапасын үтәли тишеп чыкты һәм мунча янына килеп туктады. Ну, лапас ишелүен ишелде үзе, ике-өч сарык та үлде. Хәер, анда сарык турында уйлап торыр чакмыни, пожар анда, Сәгъди, пожар!
Мунчага чиләк белән сөт сибә торгач, ут бераз басыла төште. Шунда Чулак Габделҗан әйтә: "Дыты" белән ишеп төшерергә кирәк аны, шулай итсәң, тиз сүнә", — ди. Сразы "Дыты>> да килеп җитте. Ну, бульдозер инде, "ДТ-75", Түлке тагын урын юк! Алда — "ЗИЛ", артта — "Т-150", сулда — "Молоко". Уңда бераз буш урын бар үзе, ну анда керергә өй мишәйт итә. Габделҗан әйтә:: "Өй турында уйлап торырга вакыт юк монда, пожарны сүндерергә кирәк>>, — ди... Ну, калганын үзең чамалыйсың имде. "Дыты>> разгон алып килде дә...
Кыскасы, сүндердек пожарны. Ут тәмам сүнеп, мунча урынында көл өеме генә калганда, район үзәгеннән алты пожарный "КрАЗ>> килеп төште. Аларның шлангалары озын — безнең машиналарның өстеннән кереп, каска кигән алты пожарник алты яктан, инде пыскып ятучы кисәүләрне чажлатып су белән коендырдылар да, Маһинур әбигә штраф салып, китеп тә бардылар. Мунча урынында кечерәк кенә күл хасил булды.
Вәт шулай, Сәгъди дус, ә син класста шырпы сызып уйныйсың. Җүләр! Ут чыкса шунда! Әйдә, ярар, төшик сәләрке багы өстеннән. Тәмәке дә тартылып бетте. Дәрес, тә беткәндер, керик, Сәгъди дус.
КАРАК
Гәрәй картны көтмәгәндә директорга чакырдылар. Нәрсә өчен? Алла белсен!
— Нәрсә, Гәрәй, онытырга бирмиләрме бу кабинетны? — дип шаяртты директор, кинаяле елмаеп. — Ә беләсеңме, нәрсәгә чакырттым мин сине?
— Белмим шул ... — дип мыгырданды тегесе авыз эченнән генә.
— Тыңла, алайса, баштан ук башлыйм! — Директор усал карашын Гәрәйгә төбәде. — Мәктәп архивын актарып утырганда, кыңгыр эшләреңә тап булдым мин синең. Беренче класска кергән елыңда, мәктәптәге беренче көнеңдә үк, партадаш кызыңның пеналын урлагансың. Исеңдәме?
— Хәтерлим , — диде Гәрәй, әкрен генә. — Зәңгәр күзле Гөлгенәнеке иде ул. Пеналны минем сумкадан табып алгач, беренче укытучым Мәйсәрә апа шуның белән башыма тондырган иде. Пенал урталай ярылды, ә баш, күрәсез, һаман исән...
— Ярар , бусын хәтерлисең. Ә өченче класстагысын?..
Өченче класс диюгә, Гәрәйнең аркасыннан тараканнар йөгерешкәндәй булды. Әйе, хәлләр булган иде ул елны! Пионерга алынган көнне, учительскийдагы сейфны кадак белән ачып, бөтен укытучыларның айлык хезмәт хакын урлаган иде Гәрәй. Моның өчен аны мәктәптән кудылар. Җизнәсенең кодасы ниндидер зур нәчәлник иде — шул гына мәктәбенә кире кайтарды бичара малайны.
Онытылып китеп шул елларны уйлап утырганда, директор Гәрәйнең иң зур җинаятенә күчкән иде инде:
— Алтынчы классны бетергән җәеңдә мәктәп автобусын урлаганыңны онытмадыңмы?
Онытырсың, бар! Мәңге истә ката торган нәрсәләр ич алар! Гәрәйнең башы түбән салынды. " Карак" кушаматы нәселдән үк килә шул аларның. Ә бүген? Бүген ни булган тагын?
Директор тавышын баса төште:
— Шулай , Гәрәй Шәкүрович, тикмәгә генә чакыртмадым мин сине мәктәпкә — оныгыңда да синең гадәтләр сизелә башлады бит! Икенче класста гына укыса да, инде бер глобус, ике указка, өч таблица һәм бер бака скелеты урларга өлгергән!
"Тинтәк! — дип уйлады Гәрәй. — Ниптләмәкче булды икән ул алар белән? >>
— Үзе кая? — дип сорады ул.
Кабинетка Котдүсне керттеләр.
— Гафу үтен! — дип боерды аңа бабасы, үзе директорга борылды. — Ачуланмагыз инде, кем... иптәш директор, иртәгә үк китереп куяр урлаган әйберләрен... эһем...
— Гафу итегез ... — дип дерелдәде Кот - дүс тә.
Бабай белән малай киткәч, директор җиңел сулап куйды. "Вәт династия!" дип уйлады ул көлемсерәп. Аннары, Гәрәйнең "дело>>сын кире тыгып кую максаты белән, кәчтүм кесәсеннән сейф ачкычын эзләргә тотынды. Әмма кесәдә ачкыч та, акча белән шыплап тулган симез кәшилүк тә юк иде...
ӘКӘМ-ТӨКӘМ РӘСЕМЕ
Мәүлия апалары бер кызса, туктар димә. Укытучы кулындагы акбур зур тизлек белән өстән аска очты. Ягъни, идәнгә бәрелеп, ваквак молекулаларга әйләнде. Кара такта алдында ап-ак тузан болыты күтәрелде. Шул болыт эченнән Мәүлия апаларының ак җенгә охшап калган йөзе күренде:
— Бас, Гыйззәтуллин!
Мәүлия апалары бер кызса, туктар димә. Гыйззәтуллин, бик авыр булса да, арткы рәтләрнең берсеннән салмак кына күтәрелде.
Ә хикмәт менә нәрсәдә иде. Күпме тукыптукып кисәтүгә дә карамастан, парталарга ручка белән язу кимемәде, киресенчә, ярамый, дигән саен катырак кыландылар. Хәтта бер акыллы башы иң алгы партага симез хәрефләр белән: "Балалар, парталарга язмагыз" дип сырлап, ахырына җиде өндәү куйган иде.
Гыйззәтуллинның хәле тагын да мөшкелрәк. Ул мәктәптәге бердәнбер рәссам, аның почеркын хәтта идән юучы Маһибәдәр әби дә таный. Гыйззәтуллин утырган партадагы "Простокваша мәчесе"н күреп, узган дәрестә Мәүлия апалары бер котырган иде инде. Бүген, дәрес башлануга ук нидер сизенеп, туп-туры тагын аның янына килде ул.
— Бу нинди аракы шешәсе тагын! — дип кычкырып җибәрде укытучы, партадагы алагаем зур рәсемгә бармагы белән төртеп.
— Танк шартлата торган граната ул, — диде әкрен генә мәктәп рәссамының янәшәсендә утыручы Шәрихуллин, дустын якларга тырышып. Гыйззәтуллин исә, күзләрен челт-челт йомып, дәшми генә басып торуын белде.
— Кай төше гранатага охшаган соң моның?
— Менә бу төшеннән тоталар, бу боҗрасын тарталар... — дип, Шәрихуллин укытучы апасына танк шартлата торган гранатаның эшләү принцибын җентекләп аңлатты. Инде тынычланган да иде шикелле. Әмма дәрес уртасында... Әйе, әйе, дәреснең иң кызган чагында, баш килешнең ни икәнлеген тәфсилләп сөйләп маташканда, Мәүлия апалары укытучы өстәлендәге алагаем зур рәсемне күреп алды. Күреп алды һәм үзенең портретын таныды! Рәсемдә Мәүлия апалары ниндидер тау куышыннан чыгып килә иде. Нәкъ үзе. Менә зуп-зур күзлекләре, нәкъ аныкы төсле чәч кыстыргычлары, борын, авыз — һәммәсе дә аныкы!
Мәүлия апалары бер кызса, туктар димә. Менә хәзер бичара рәссам, күзләрен бер почмакка төбәп, укытучының кайнар нотыгын тыңлый. Шәрихуллинның "Әкәм-төкәм рәсеме бит ул" дигәнен дә ишетмәде татар теле укытучысы. Партага язарга ярамаганлык турында, мунчала алып килдерттереп өстәлләрне үзләреннән юдырту турында, шомлы директор кабинеты турында озын доклад укыды.
— Шулай, Гыйззәтуллин, — дип тәмамлады ул докладын, — икенче керүемдә бу рәсемең юкка чыккан булсын!
Тузан болыты басыла төшкән иде инде. Мәүлия апалары, күзлеген киеп, өстәлгә иелде:
— һы ... Әкәм-төкәмгә охшаган бугай шул. Чыннан да, нәрсә рәсеме соң бу, Гыйззәтуллин?.. Гыйззәтуллин?! Ишетмисең мәллә, синнән сорыйм мин?!
Әмма Гыйззәтуллин укытучының сүзләрен ишетмәде. Басып торган җиреннән күптән кире үз урынына утырып, гадәттәгечә телен чыгарып, партага яңа рәсемен ясый башлаган иде инде ул.
ҮСТЕРГӘН ЛӘ БЕЗНЕ ЧЫН
ЛУСЛЫК
Безнең авыл гаҗәеп кызыклы урынга урнашкан. Төньякта — урман, көнчыгышта — якында гына урыс авылы, көнбатышта бездән әллә ни ерак түгел мари авылы җәелеп ята. Интернациональ дуслык өчен менә дигән төбәк!
Бер елны мари дуслар безне һәм күршедәге урыс мәктәбе укучыларын кунакка дәштеләр. Спорт ярышлары уздыра икән болар. Бәләкәй булсам да, әйбәт йөгерүем сәбәпле, мине дә командага алдылар. Киттек шулай мари мәктәбенә! Анда ничек каршылаганнарын, ашханәләрендә кәбестә шулпасы чөмергәннәрне, марича сүгенергә өйрәнгәннәрне сөйләп тормыйм...
Менә ярыш башланды. Элдерттем генә өч чакрымлы Мари трассасыннан. Шәп йөгерәм мин болай үзе... Озак та үтмәде, ниндидер койма буена җиткәндә аю гәүдәле бер мари малаен куып тоттым. Мыш-мыш килә, теле асылынып төшкән, күзенең берсе старт, берсе финиш ягына карый... Як-ягына каранды да туктарга кушты бу миңа. Кулын сузды:
— Микула.
Мин аны сәгать сорый дип торам, исемен әйтә икән, төшенгәч, кул бирештек:
— Хәбибрахман...
— Никому не говори, бежим прямой тропинка! — ди бу.
Әһә! Янәшәдәге койманың бер тактасы алына икән. Шуның аша чыгып, әллә нинди чүпчар өемнәре арасыннан кача-поса барып, турыга гына кистереп чыктык һәм финишка иң беренче булып килдек. Микулага да, миңа да Ленин бабай бапты төшкән грамота бирделәр...
Ярар, бер ел үтеп китте. Бу юлы чатнама суык кыш уртасында урыс дуслар янә ике мәктәпне кунакка дәште. Бусында мине командага әйбәт чаңгычы буларак алдылар.
Урыс кышының урыс юлларыннан урыс кояшында җемелдәгән карны ерып элдертәм генә биш километрлы трассадан. Урман авызына җитәрәк, Микуладан да симезрәк бер урыс малаен куып тоттым. Таныштык:
— Вася...
— Хәбибрахман...
— Тут есть прямая дорога! — ди бу, еш-еш сулап. — Знаем только ты и я, хорошо?
— Хураша...
һәркем үзе яшәгән төбәкне әйбәт белә шул. Әллә нинди тирән ерымнар аша бер-беребезгә чаңгы таяклары белән булыша-булыша бара торгач, ниһаять, кистереп, финишка килеп тә чыктык...
Тагын бер ел үтеп китте. Ямьле май аенда безнең татар мәктәбе дәште тегеләрне. Микула белән Вася олыгаеп, тагын да тазарыбрак киткәннәр. Күрештек. Укытучылардан качып кына тәмәке пыскытып алдык. Быел велосипедта ярышачакбыз икән. Мин дусларыма күз кыстым: "Миннән калмагыз!" Тегеләр елмаеп баш селкеделәр.
Киттек, минсиңайтим "Урал" сәпитләрендә тузан туздырып. Бәләкәй гәүдәле булсам да, үзебезнең территориядә кош кебек кенә очам, һәр сукмак таныш.
Сөйләшенгән урында мине Микула белән Вася көтеп торалар иде инде.
— Через висягций мостик прямой дорога! — мин әйтәм. — За мной!
Тегеләр сәпитләренә атландылар да, үзебезнең Ашыт елгасы аша салынган асылмалы күпергә алып киттем мин боларны. Күперне чыгуга, финиш кул сузымында гына кала иде инде.
Чак-чак кына эләгеп торган такталардан аргы якка чыгып җитүем генә булды, "шатырт!" иткән тавышка борылып карасам... Миннән соң икәүләп кергән Микула белән Васяның гәүдәләрен күтәрә алмыйча, күпер урталай өзелеп төшкән!.. Сәпитләр балыклар янына китте, интернациональ дусларым исә көч-хәл йөзеп чыктылар. ..
Мондый пүчтәккә карап кына дуслыгыбыз өзелмәде, әлбәттә. Әнә кичә генә Микуладан хат килгән — быел ярышлар тагын аларда булачак. 15 километрга йөгерәчәкбез икән. Микула әзерләнеп куйган инде — ниндидер озын күл аркылы чиратлап моторлы көймәдә чыгачакбыз, ди. Бензобак өч литр гына сыйдырышлы, син, Хәбибрахман, ахыргы булып чыгачаксың, андый- мондый... берәр хәл була-нитә калса, үпкәләш булмасын, дигән. Үпкәлимме соң? Андый пүчтәк өчен дуслыкка тап төшермибез инде без.
БӨЕК МАТЕМАТИК
Математика буенча үткәрелгән олимпиадаларда Идрис беренчелекне бирми. Аның башы — компьютер. Малайның бу сәләтенә һәркем шакката. Мәсәлән, өч урынлы санга өч урынлы санны күңелдән тапкырлау Идрис өчен майлы коймак ашау белән бер. Квадрат тамыр алу, пропорция төзү ише нәрсәләрне дә күңелдән генә исәпли ала ул. Талант тек талант инде менә!
Беркөнне физика дәресендә укытучы абыйлары Җирдән Айга кадәр 384 400 чакрым дигән иде, Идрис шундук телен шартлатты:
— Минем абыйның "Опел " е йөз алтмыш көн дә дүрт сәгать барыр иде! Диманың әтисе "Москвич"та ике йөз көн... Ә Фәниянең апасы трамвай белән...
Кыскасы, малай Айга нинди транспорт ничә көн баруын ике минут дигәндә санап та чыкты. Физика укытучысының күзләре маңгаена менде!
Биология дәресендә Идрис үзенең уң кулында ничә күзәнәк булуын исәпләп чыгарды.
Класс җитәкчеләре Камәрия апаның туган көненә бүләк алу мәсьәләсе килеп баскач та, "бөек математик"ның "компьютер башы" нык булышты. Теш пастасы, шампунь, сөлге, хушбуй ише нәрсәләр шыплап тутырылган наборпакет алмакчы иде алар. Идрис, тиз арада һәр вак-төяк әйбернең бәясен белешеп, шуларның суммасын исәпләп чыгарды — баксаң, шул ук әйберләрне аерым-аерым сатып алсаң 1 сум 78 тиенгә арзангарак төшә икән!
— Әле тагын менә бусына да игътибар итегез! — дип, хәйләкәр генә елмайды ул классташларына. — Теш пастасының 75 граммлысы ун тәңкә тора, ә 50 граммлысы — 7 сум 30 тиен. Димәк, кайсын алу отышлырак?..
Берәү дә әйтә алмады. Бизнесмен малае Альберт кына күзләрен чепе-чепе китереп:
— "Блендамед" алу отышлырак! Ул кариесны булдырмый! — дип куйды.
Ә бүген... бүген Идрис классташ кызы Илсөяр белән кинода утыра. Илсөярнең кулында Идрис алып биргән туңдырма. Экранда үзәк өзгеч тавыш белән мәшһүр һинд актеры җырлый. Кыз, онытылып, шуны күзәтә. Идриснең башында исә бүтән нәрсә. "Туңдырманы сатып алганда хата җибәрдем, — дип борчыла ул. — Стаканлысы 120 грамм, майлылыгы да 2,5 процент кына. Вафлилысы үзе арзан, граммы да артыграк, майлылыгы — 3 процент. Соңгысын аласы калган да бит..."
Шулчак Илсөяр аның беләгенә кагылды:
— Әннекәйгенәм! Әллә Джиммины үтерәләр инде?!
— Үтерсәләр соң ... — дип мыгырданды малай, битараф кына. "Ике кешелек кино билеты йөз тәңкә, "Танцор диско"ның видеокассетасы да шул ук бәя, — дип борчылды ул. — Кинотеатрда бер карыйсың да бетте, ә видикны күпме телисең, шуның кадәр әйләндерергә була..."
— Бүтән җырламас инде... — диде Илсөяр , яшьле күзләрен экранга төбәп.
— Җырлар әле ...— дип мыгырданды Ид - рис. Ә үзенең башында өр-яңа уй бөтерелде: "Илсөяр Ленин проспектында яши, аны озату өчен ике төрле транспортка утырырга, икебез өчен дә түләргә кирәк. Үзебезнең йортта яшәүче Светаны чакырган булсам, утыз сум янга калыр иде.,,. Тукта, ә нигә мин Илсөярне озатырга тиеш соң әле? Үзе генә кайтса, кырык сум янга кала лабаса!.."
Идрис, әкрен генә торып, караңгы затдан кармалана-кармалана үтеп, 4выход>> дигән яшькелт язуга атлады. Джимми белән хисләнеп утырган классташ кызы аның чыгып киткәнен абайламый да калды.
ПАХАН
Безнең мәктәп авылның нәкъ уртасына салынган . Мәктәп директоры Хәбир Хәбриеч әйтмешли, "значит шулай кирәк булган". Авыл дигәч тә, сез тагын җәһәннәмнең аръягында, урман буена сыенып утырган ун-егерме йортны күз алдына китерә күрмәгез! Безнең авылдан шәһәр күренеп кенә тора. Ара — төп-төгәл уналты бөтен уннан ике километр. Хәбир Хәбриеч көн дә шуннан йөреп эшли. Чөнки фатиры шәһәрдә аның. Сез аны җәяү йөри дип уйлыйсыздыр инде. Юу-ук, автобус белән дә түгел. Чия төсендәге тугызынчы модель "Жигули"е белән генә җилдерә.
Күптән түгел шәһәрдән кайтартылган бер башкисәрне китереп утырттылар безнең класска. Кемнең туганы булуын, кемдә яшәвен, хәтта исемен дә белмибез. Ну түлке аның "текә"леген күрсәгез! Чәче төбенә хәтле кырып алынган, өстендә — тар джинсы чалбар белән тар куртка. Кулында нәзек тимер чылбыр. Шул чылбырны бертуктаусыз әйләндерә — ту уңга, ту сулга. Ник әйләндергәнен беребез дә аңламый. Класстагы иң күп белүче Саескан Надиры: "Эспандер кебек, бармак мускулларын ныгыта ул, бик беләсегез килсә!" — дип белдеклеләнеп маташты үзе...
Башкисәребез туктаусыз сагыз чәйни, чәйнәп туйгач, сагызын колак артына ябыштырып куя. Беребез белән дә аралашмый, тәнәфес җитүгә, колагына науптник киеп куя да, күзләрен шарландырып, иреннәрен кыймылдатып, плеердан музыка тыңлый башлый. Андый чакта психушкадагы җүләргә охшап кала.
Саескан Надиры әйтә: "Бу малай шәһәрдә бозылып беткән дә, монда денгә кермәс микән дип кайтарганнар аны", — ди.
Ләкин бу ышпанадан кеше чыгуына птикләнәм мин. Хәбир Хәбриеч әйтмешли, "едва ли..."
Әлеге шакалның безнең класска килүенә икеөч көн дә үтмәгәндер, көтмәгәндә миңа директор янына керергә куштылар. Хәбир Хәбриеч, гадәтенчә, бераз сынап карап торганнан соң сүз башлады:
— Заһидуллин! — диде ул , теш арасыннан чыккан сытык тавыш белән. — Синең класста гына түгел, бөтен мәктәптә авторитетлы малай икәнлегеңне беләбез... Сиңа "партийный задание" йөкләнә...
Хәбир Хәбриечнең Павлик Морозов, Мальчиш-Кибальчишларны мисалга китерүен, Бөек Ватан сугышын телгә алуларын сөйләп тормыйм, озынга китә, мәгәр, кыскача гына әйткәндә, мин теге башкисәрне тәрбияләргә, ягъни "тәртә арасына кертергә" тиеш булдым.
— Уку елы ахырына шул бандиттан кеше ясый алсаң, сиңа... "Мактау кәгазе" тапшырырбыз! — диде Хәбриеч, тантаналы итеп.
Директорның сүзе — закон! Мин төне буе төрле планнар корып яттым. Иң элек Маяковскийның "Что такое хорошо, что такое плохо" китабын укыйсы булыр моңа, аннары... аннары күз күрер.
Иртәгесен, мәктәпкә керешли ни күрим, теге башкисәр кроссовкаларын салмый гына фойега кереп бара.
— Стоп! Кая барасың? — дип, беләгеннән эләктереп тә алдым моның.
Малаебыз аптырап миңа карады.
— Аягыңны сал, дим!!!
Шәһәр ышпанасы миңа тилегә караган төсле күз ташлады да, куртка кесәсеннән "мобильный" телефон тартып чыгарды.
— Пахан! — диде ул, эре генә трубкага иелеп. — Монда мине бер колхозник туктатты, аякны салырга куша.
Кинәт тез буыннарым калтырап китте. Пахан?! Пахан бит ул... ул бит... банда башлыгы дигән сүз! Димәк... димәк, бу теге... кемнәр кешесе... маф... мафия!! Шыпырт кына таярга җыенган идем, кинәт малаебыз кроссовкаларын салырга тотынды.
— Пахан шулай кушты! — ди бу, ирен чите белән генә елмаеп. Үзе телефонын түш кесәсенә шудырды да, сызгыра-сызгыра, чишенү бүлмәсенә кереп китте.
Мин бу хәлләрне малайларга сөйләдем. Алты минутка сузылган тынлык хасил булды. Тынлыкны әлеге дә баягы Саескан Надиры бозды.
— Беттек! — диде ул.
Бантка сүз әйтүче булмады.
Зур киеренкелектә тагын ике көн үтеп китте. Яңа малай берни булмагандай йөри, берәү дә аның белән сөйләшергә җөрьәт итми... "Что такое хорошо.. ."ны укырга да никтер җай чыкмый.
Беркөнне озын тәнәфестә класска керсә-ә-м... бүлмә зәңгәр төтен белән тулган! Тәмәке төтене! Шикләнүем урынлы булып чыкты — "мафиози"ебыз, музыкасын тыңлый-тыңлый, сигарет төтәтә!
— Ташла тәмәкеңне! — дип боердым, мөмкин кадәр кырыс тавыш чыгарырга тырышып.
"Мафиози" янә телефонына үрелде:
— Пахан! Тагын теге мәми авыз килеп җиткән... Класста тәмәке тартма, ди. Ну... Ну, Пахан, теге школда тарта идек бит... Ну...
"Пахан" катырак әйтте бугай, малаебыз, канәгатьсез генә телефонын сүндерде, нәфрәт белән миңа карап алды һәм тәмәкесен тәрәзә төбендәге гөл туфрагына батырды.
Мин җиңел сулап куйдым. Кара, ул хәтле начар кеше түгел икән ич бу "Пахан" дигәннәре!.. Күр, ничек буйсына аңа шәһәр башкисәре. Малайлар белән җыелыштык та, мафиядән курыкмаска сүз беркеттек. Хәтта Саескан Надиры мондый фикер әйтте: "Яңа малайны үзешчән сәнгатьтә сынап карарга кирәк, — диде ул. — Музыка тыңларга ярата бит, бәлки, җыр-биюгә дә һәвәслеге бардыр?" Кызык идея бу! Киләсе атнага "Кошлар бәйрәме" була. Анда безнең малайлар хоры "Яз килә" җырын башкарачак. Ә нигә хорга яңа малайны да тартып карамаска?!
Дәресләрдән соң кайтырга җыенган җиреннән туктаттык без моны. Ниятебезне җиткердек. Бу юлы да телефонына үрелер дип көткән идек, алай булмады, малаебыз никтер буыла-буыла көләргә тотынды. Көлеп туйгач, черт! итеп идәнгә төкерде дә ишеккә юнәлде. Чыгып китсә, безнең тарафтан зур җиңелү булачак иде. Сүз берләшкәндәй, дәррәү каршына чыгып бастык моның.
— Карале, братан, — мәйтәм. — Бәлки , Па - хан белән киңәшләшеп карарсың, ә?..
Үзе дә шул хакта уйлап алды бугай, берсүзсез телефонын өстерәп чыгарды бу:
— Алло, Пахан , монда бер клоун җитми ди, ниндидер тусовкага...
Әмма ул сүзен әйтеп бетерә алмады, каян шундый тәвәккәллек килгәндер, кинәт тегенең кулыннан телефонын йолкып алдым:
— Пахан! — дип акырдым трубкага. — Пахан! Синең яхшы бәндә икәнлегеңне беләбез, син, мөгаен, бик авторитетлы бандиттыр, булыш, Пахан! Аңлат шуңа, "Кошлар бәйрәме>>ндә җырларга кирәк, диген, Пахан! Пахан, дим, ишетәсеңме?! Пахан!..
Бер-ике секунд тынлыктан соң трубкада гаҗәп дәрәҗәдә таныш тавыш ишетелде:
— Кемгә Пахан, кемгә Хәбир Хәбриеч... Ты - нычлан, Заһидуллин! Бир телефонын минем малайга! Өйдә үзем сөйләшеп карармын... Бәлки, риза да булыр әле...
Трубканың кулдан төшеп китүе һәм Саескан Надирының: "Әрәм булды!>> — дигәне истә калган. Бүтәнен хәтерләмим. Әле һуптыма килгәч тә аңлый алмый интектем — трубка турында әйттеме Надир, әллә минем хактамы?
ГАЛӘМ КУНАКЛАРЫ
Гигант корабль Җир орбитасына якынлашып килә иде.
— Үтәли күренү халәтенә күчәргә! — дип боерды капитан.
Маңгай уртасында сыңар гына күзе булган, бераз бакага охшаган бу зат тамак төбе белән хырылдап сөйләшә иде. Нәкъ шундый бер күзле штурман-бака идарә пультындагы шома рычагны тартты — корабль секунд эчендә күз алдыннан юк булды.
Җир шарының меңләгән ноктасыннан галәмгә төбәлгән телескопларда пәйда булган билгесез объект шулай кисәк кенә юкка чыкты. Җир астрономнары бу вакыйганы чираттагы аномаль күренеш дип журналларына теркәп куйдылар. Объектның пәйда булуы һәм юкка чыгуы кич буе телевизор экраннарында озаклап тасвир кылынды.
Чынлыкта исә корабль Нептун планетасыннан булып, нептунлыларның Җир шары турында чираттагы мәгълүмат тупларга килүләре иде. һәр агентка аерым өлкә буенча махсус бурыч йөкләнде. М3051 номерлысына, белем туплау корылмасына үтеп кереп, җир балалары тормышы хакындагы мәгълүматны тулыландырырга боерык бирелде.
М3051 үтәли күренү халәтендә кирпечтән салынган ике катлы мәктәпкә килеп кергәндә, анда дискотека бара иде...
* * *
...Гигант корабль җирдән ераклашты.
— Җисми халәткә күчәргә! — дип боерды бер күзле капитан.
Штурман рычагны тартты...
Эксперимент директоры, мимылдап торган яшел симез тиреле, сыңар күзенә алагаем зур лупа элгән бака сыман зат, компьютерга мәгълүмат кертү белән мәшгуль иде. Ниһаять, чират М3051 номерлы агентка җитте.
— Фән өлкәсеннән башла! — дип боерды аңа директор, бугаз астындагы май катламын кыймылдатып. Үзе компьютерга текәлде.
Агент, дәрестә җавап бирүче укучы кебек, күзен бер ноктага төбәп сөйләп китте:
— Фән үзләштерү җирдә түбәндәгечә, шеф. Бер зат сөйли, утызы тыңлый. Дөресрәге... тыңларга тиеш...
Директор М3051гә карамый гына сорап куйды:
— Ничек инде тиеш?
— Хикмәт шунда, аларның берсе дә тыңла - мый, шеф!
Директор агентка борылмый булдыра алмады :
— Нишли соң алар?
— Сәлимов дип йөртелүче объект рәсем ясый, Әскәрова дигәне детектив китап укый, Вәлиев белән Гатин карта уйныйлар.
— Карта?!
— Әйе, шеф . Шундый уен ул. Рәсемле кә - газьләрне берсе өстенә икенчесен өясең, ара-тирә "Иш-шәг-г!" дип кычкырып куясың.
— Иә, йә, шуннан?
— Шуннан, уен беткәч, уйнаучыларның берсе көндәшенең маңгаена унбиш тапкыр чиертә, шеф, аннары тегесе көндәшенең муен дип аталып йөртүче әгъзасына уч төбе белән суга.
Директор әлеге информацияне шак та шок компьютер хәтеренә кертә башлады.
— Иә, йә, тагын кемнәр нишли?
— Җәләева оекбаш бәйли.
— О-ек-баш ?! Анысы нәрсә?
— Сарык дип йөртелүче дүрт аяклы объект йоныннан бәйләнгән аяк киеме, шеф.
— Тәк-тәк... Ә белемне кайчан үзләштерә соң алар?
— Җир шары Кояш тирәли сигез тапкыр әйләнеп чыккач, аларның сынаулары килеп җитә. Менә шул сынау алдыннан җир вакыты белән өч тәүлектә сигезьеллык белем үзләштерелә.
Директор, компьютердан аерылып, лупасын өскә күтәреп, агентка карады:
— Берни аңламыйм . Алайса нигә алдагы сигез елны мәктәпкә йөрергә соң?
— Минем аңлавымча, мәктәп, белем туплау йортыннан бигрәк, белем үзләштерүче объектларның ял итү урыны ул, шеф.
— Ягъни?
— Ягъни объектлар әлеге бинада берсе өстенә икенчесе атланып йөгерәләр, бер-берсенә АШ ИКЕ О элементын сибәләр, ризык үзләштерәләр. Җир вакыты белән җиде тәүлеккә ике тапкыр ДИСКОТЕКА дип исемләнгән чара үткәрелә. Анда белем үзләштерүче объектлар кулаякларын төрлечә селкетәләр. Ара-тирә ике объект тоташып бер урында әйләнә.
Директорга болар кызык иде булса кирәк, ул инде компьютерны онытып, агентның күзенә керердәй булып тыңлый бирде.
— Әлеге дискотекада дөм караңгы булса да, күбесе кара күзлек кия, — дип дәвам итте агент. — Төрле яктан анализлап карасам да, мин моның сәбәбен белә алмадым. Объектлар бу мероприятиедә бик күп энергия түгә. Ал арның энергиясен бергә тупласаң... Хәзер... Моны мин калькулятор белән исәпләдем... Әһә, менә. ..115 объектның дискотекада түккән энергиясе безнең корабльне Җирдән Марска кадәр алып барырга җитәр иде!
Директор, гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды һәм М3051 алып кергән тартмага ишарәләде:
— Бу нәрсә?
— Белем үзләштерүче объектларның ярат - кан уеннары, шеф...
Агент тартманы як-якка җәеп җибәреп, өстенә фигуралар тезәргә тотынды. Директор, бераз карап торгач, нәрсәнедер хәтерләде булса кирәк, кулын селтәп:
— Тезмә! — дип боерды . — Аңладым! Беләм мин бу уенны. Үзәк компьютерның хәтерендә саклана ул — шахмат уены дип атала.
— Гафу итегез, шеф , тактасы белән фигура - лары гына шахматныкы аның, бу — бөтенләй башка, күпкә кызыклырак уен! Хәзер, үзегез күрерсез...
Алда булачак азартны тоюдан агентның яшькелт тиресе дулкынланып алды. Ул ике якка да фигураларны бер генә рәткә тезде:
— Башта мин чиертәм, шеф! Хоп! Ә хәзер — сез.
Агентның пешкасы директорның ферзесе белән королен берьюлы бәреп төшеп киткән иде. Уен директорның да күңеленә хуш килде булса кирәк, ул оста гына итеп чиертеп җибәрде— агентның берьюлы алты фигурасы кырылып төште. Икенче чиертүдә бичара агентның тактада бер генә фигурасы да калмаган иде инде.
— Андый очракта болай итәләр!
Азартка бирелгән агент көндәшенең фигураларын ачу белән сыпырып төшерде дә шахмат тактасын директорның башына каплады:
— Иш-шәг-г!
Эксперимент җитәкчесе тиз айныды.
— Чыгып китегез! Хәзер үк! — дип боер - ды ул, дерелдәгән куллары белән тактаны читкә алып томырып. — М3051 номерлы агент! Нинди хәл бу?! Нәрсәгә өйрәнеп кайттыгыз сез? Җир вирусларын нептунлыларга йоктырмас өчен, сезне изоляцияләргә туры киләчәк!
Директор ачу белән өстәлдәге тимер кнопкага басты. Кабинетка әзмәвердәй ике бака килеп керде.
— Изоляцион блокка!!!
М3051 үзенең ярамаган эш кылганын аңлаган иде инде. Ул ялварулы бердәнбер күзен хуҗасына төбәде:
— Зинһар, кичерә күрегез, шеф ... гафу ... Мин әле сезгә бик күп файдалы мәгълүмат бирәчәкмен. Бик күп... Тик изоляцион блокка гына җибәрмәгез. Үтенеп сорыйм!
— Нинди мәгълүмат? Тагын чиертешме?
— Юк, шеф ... Кулинария өлкәсендә файда - лы киңәшләр алып кайттым. Мәсәлән, азык кабул иткәч, авызны чистартып торуның кирәге юк — аны чәй эчкәндә үк быкыр-быкыр чайкап алырга була. Вәлиев исемле объект шулай итә дә. Аннары, теге, компотта була торган сары җимешнең төшен ватсаң, эчендә гаҗәеп тәмле матдә бар икән, анысын микроскоп төбе белән ватып ашыйлар... Антны без кашык белән ашап интегәбез, аны бит күтәреп кенә дә эчеп була икән. Ризыкка экономия максатыннан, тәлинкә төбен дә ялыйсың әле... Ә күкәйне, беләсезме, кай төттткә бәреп ваталар?!
Гигант корабль Нептун планетасына якынлашты. Директор күптән тынычланган, агентны да изоляцион блокка алып китмәгәннәр. Бу минутларда алар икесе дә яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль — авызларындагы сагызны шар итеп кабартырга маташалар, тик күпме генә интекмәсеннәр — бернәрсә дә барып чыкмый иде,
КАК-НИБУЛЫ.."
Кичә классташым Баһауны күрдем. Көтмәгәндә булды бу хәл. Өйдә ут бетеп, электрик чакырткан идем, инструментлар чемоданын күтәреп Баһау килеп кермәсенме! Мәктәпне тәмамлаганга өч кенә ел булса да, яшьлек дустым сагындырган икән — кочаклашып күрештек.
— Армиядән кайтуга ук шушы эшкә кердем, малай, — дип тезеп китте ул, чемоданын ачаача. — Җиңел түгел кәнишне, но түзәбез. Хехе... Эшләрмен әле, как-нибудь!..
Яшьтәшемнең әлеге сүзеннән соң кылт итеп мәктәп еллары искә төште... Икебез бер партада утыра идек без аның белән. Икебез дә шәһәр малайлары. Икебез дә турникта бишәр тапкыр тартылабыз. Икебез дә гитара чиртә беләбез... Тик Баһауның укуда гына гаме булмады, укытучылар һәм өйдәгеләр мәҗбүр иткәнгә генә йөрде ул мәктәпкә.
Бер физика дәресендә такта янына чыгардылар моны. Электр тогы турында сөйләргә. Шунда, һәммәбезне шаккатырып, Баһау укытучыга болай дигән иде:
— Амперыңның да, вольтыңның да поты бер тиен миңа! Унга хәтле саный беләм — шул җиткән! Яшәрмен әле, как-нибудь!..
Бу сүзләрдән соң физика укытучысы Мария Ивановна бераз өнсез торды, аннары, тотлыга-тотлыга, Баһауга: "В-в-в-он из класса!" — дип кычкырды.
Дәрестән куып чыгарылу зур сабак булды инде бу егеткә дип уйлаган идек, ялгышканбыз. Икенче көнне үк математика дәресендә Баһау шул ук сүзләрне ярып салды:
— Квадрат тамыр белән процентларыңа төкердем мин синең, Габбас абый! — диде ул, теш арасыннан чыккан сытык тавыш белән. — Процент исәпли белмәсәм дә, яшәрмен әле, как-нибудь!..
Монысы өчен Баһауны директор кабинетына чакырдылар. Әтисе һәм әнисе белән бергә...
Химиядән имтиханга бергә кердек без аның белән. Баһауга Менделеевның периодик таблицасы эләкте.
— Мин уйлап тапкан нәрсә түгел, — дип кырт кисте ул. Аннары, стенадагы Ломоносов портретына төртеп күрсәтеп: — Менделеев төзегән икән, әнә үзе сөйләсен, — диде.
Химия укытучысы Зәйтүнә апа бер Баһауга, бер Ломоносовка, бер икенче як стенадагы Менделеевка карап, авыр көрсенеп куйды. Баһауга аттестат биреп тормадылар.
...— Готово, малай! — диде партадаш дустым, счетчик артында бераз казынганнан соң. — Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән ул. Тормыш булгач, амперын да, вольтын да өйрәнергә туры килде. Көтмәгәндә электрик булып киттем менә. Хе-хе...
Бер айлап вакыт узгач, тагын күрдем мин Баһауны. Бу юлы — цистернасына "Молоко" дип язылган машина руле артында.
— Теге эштән китәргә туры килде бит, малай, — диде ул, кабинадан бантын чыгарып. — Хе-хе... Анда вольт белән амперны гына белү җитми икән. Авария ясап, ярты микрорайонны утсыз калдырдым. Сразы кудылар... Хе-хе... Хәзер сөт комбинатында эшлим, якын-тирә авыллардан сөт җыям менә...
Тагын бер айлап вакыт узды. Инде партадашым яңа эшендә әйбәт кенә эшләп йөридер, тукта, бер хәлен белеп алыйм, дип, телефоннан шылтыраттым мин моңа. Трубкада Баһауның таныш тавышы ишетелде:
— Сәлам, яшьтәш !.. Хәлләрме?.. Әйбә-ә-т! Сөт комбинатымы?.. Киттем мин аннан! Дөресрәге — кудылар... Нәрсәгәме?.. Шул, процентны исәпли белмәгәнгә инде... Бантка шоферлар сөткә суны Сгерме проценттан артык кушмыйлар икән, ә мин, надан баш, сиксәнне тондырганмын... Әле менә химия заводына урнашып йөрим. Ну анда, теге... кем әле... Милли... Миллидиевның каһәр суккан таблицасын белергә кирәк ди... Ниче!.. Өйрәнербез! Унга хәтле саный белгәнне, анысын гына как-нибудь!..
...Трубканы куйгач, уйга калдым. Янә мәктәп еллары искә төште. Астрономия дәресендә Юпитер белән Меркурийны бутаган өчен "берле" алган иде Баһау. Инде тагын берәр айдан партадаш дустым космик ракетадан шылтыратса да гаҗәпләнмәячәкмен. "Очабыз, малай, кая очканны шайтан белсен... Кая да булса барып җитәрбез әле, как-нибудь!" — дигән таныш тавышны ишетсәм, һич аптырамам. Киресенчә, тагын яңа эшкә урнашкан икән бу дип, яшьлек дустым өчен сөенермен генә...
ИЗГЕ ЭШЛӘР ДӘФТӘРЕ
Динар быел бишенче класска күчте. Юк, аның бишенчегә күчүе гайре табигый хәл түгел. Киресенчә, күчмәсә сәер булыр иде әле.
Бүген сөйлисе сүзнең башы — Динарның алты ел буе парталарда, коридор идәннәрендә һәм шугалакларда күпне күреп, чит-читләре ашалып, чүбекләнеп беткән соры (бәлки, яңа вакытында кара төстә булгандыр) портфелендә. Дөресрәге, портфель эчендәге шулай ук чүбеккә әйләнеп беткән шакмаклы бер дәфтәрдә. (Укучылар бишенчедә укучы Динарның портфеле ни өчен алты ел "дөнья гизгән" дигән сорау бирергә мөмкиннәр. Динар өченче класста ике ел "утырган".)
Әлеге дәфтәр өченче ел табигать белеме дәресеннән башланган булып, никтер ике битенә генә язылган аның. Кичә класс җитәкчеләре Мөэминә апа барлык укучыларга да яңа дәфтәр алып килергә кушкач, Динар әлеге дәфтәрне чормадан эзләп табып, тузанын кагып, баштагы ике битен ертып, бүген шуны укытучы хозурына күтәреп килгән.
Мөэминә апалары дәфтәрнең тышына "Изге эшләр" дип яздырды. Өстәвенә, бу изге гамәлләр көненә өчтән дә ким булмаска тиеш, ди. Ягъни, сыерчыкларга оя ясау, күрше әбинең утынын ярып бирү, иптәшеңә укуда булышу һ.б. шундый эшләр инде болар. Кем күпме изгелек кылган — киләсе атнада тикшерәчәкмен, диде апалары.
...Уйлана-уйлана мәктәп бинасыннан чыгып килгәндә, Динарның күзе юлдан бераз читтәрәк ачык канализация коесына төште. Капкачы янәшәдә ята. "Берәр ачыгавызы ялгыш төшеп китәр әле..." дип уйлап куюы булды, кинәт шатлыктан авызы ерылып та китте малайның. Ур-ра-а! Менә сиңа беренче изге эш!
Ул йөгереп килеп капкачны коега каплап куймакчы иде, тот капчыгың! — кыймылдата да алмады. Ярдәмгә Мансурны, Илшат белән Әмирне һәм Мәхмүтне чакырырга туры килде. Бишәүләп тырыша торгач, тәки кое авызын томалап кую бәхетенә ирештеләр.
Динар ниндидер бер җиңеллек тоеп, өенә атлады. Кайтып җиткәнче үк башында "гениальный" план формалашкан иде инде аның. Ул хәзер сыерчык оясы ясаячак! Дөрес, тышта инде көз, сыерчыклар, бәлки, китеп тә беткәндер, әмма киләсе язга тагын кайта бит алар! Менә бу, ичмасам, бик зур изге эш булачак!
Малай, кайнарланып, портфелен юынгыч белән мич арасына томырды да, формасын да салып тормыйча, тышка чыгып китте. "Тә-әк, кайда әле безнең балта, пычкы, такталар?" Ә-ә-ә, ие, күптән түгел генә ломны пычкы белән кисеп караганы өчен әтисе Динардан яшереп куйган иде шул аларны... Стоп! Чоланда агач тартмалар күп ич безнең! Ясап торасы да юк, бер ягына сыерчык сыешлы итеп тишек кенә тишәсе дә... Малай, үзенең тапкырлыгына сокланып, караңгы чоланга ашыкты. Тартмалар дөрестән дә күп, ләкин бушлары юк икән. Ничава! Бушатабыз аны! Тартмадагы дөге икенче бер тартмага очты. Анысында да ниндидер ак төстәге әйбер иде.
Ярты сәгатьтән аскы өлешендә почта конверты зурлыгындагы шакмаклы тишеге булган зу-у-р сыерчык оясы абзар түбәсендә кукраеп утыра иде инде. (Укучылар нигә ояның тишеге шулай зур дип сорарга мөмкин. Динар, эш коралларын тапмау сәбәпле, тишекне "штыковой" көрәк белән тиште.)
...Сәхабетдин бабай, кулын кесәсенә тыгып бераз бөкрәебрәк басып торган малайны күргәч, аптырап китте.
— Соң, бабай, неужәли аңламыйсың , менә шундый дәфтәр башлаттырдылар... ие... әбибабайларның утынын ярырга куштылар... — дип, авыз эченнән ботка пешерде Динар.
— Ә -ә-ә... сез теге кемнәр мәллә, тимерчеләр... тимурчылар мәллә? — дип җанланып китте Сәхабетдин карт, эшнең асылын аңлап алгач. — Утыным ярылган бит минем, улым. Мунчага бер-ике бидон су алып кайтсаң ярар иде үзе...
— Бабай , безгә мунча турында бер сүз дә әйтмәделәр. — Малай лышк итеп борынын тартып алды. — Алайса, утының ярылган булгач, Динар ярды, дип, менә бу төшкә кулыңны гына куй инде, җәмә!
Кояш офыкка якынлашканда, Динар, "физкультурадан булышырга дип", култык астына футбол тубын кыстырып, югары урамга — Әмирләргә юл тоткан иде инде. Шулай итеп, малаебызның чүбекле дәфтәренә бер көндә дүрт изге эш теркәлде.
Кичен, "планны арттырып үтәдем" дип кәефләнеп диванда ятканда, чоланга чыгып кергән әнисе бөтен кәефен төшерде.
— Тоз белән дөгемне кушкансың , дуңгыз сырты! — дип шәрран ярырга тотынды ул. Көрәкне яньчеп бетергән өчен әтисеннән дә шәп эләкте. Кыскасы, ниндидер юк-бар аркасында, бер көндә күпме изге эш эшләгән малайның "бәйрәмски кәефен>> тәмам бетерделәр.
Әмма бәйрәмнең "зурысы" иртәгә булачагын башына да китерми иде әле малай. Әйе, әйе — су торбаларын тикшерергә дип канализация коесына төшкән сантехник Әбелбә кер абзый бәйрәмнең "зурысын>> иртәгә, якты дөньяга чыккач күрсәтәчәк, һичшиксез, күрсәтәчәк иде әле аңа.
РИО-АЕ-ЖАНЕЙРО,
МАЦЭУ ӘФӘНАЕ... ҺӘМ МӘЙМҮНӘ
ӘБИ
Мәймүнә әби ялкауланып кына йокысыннан торды. Кичә генә вьетнам базарыннан алган арзанлы башмакларын киде һәм, телевизорын кабызып, "Клоун" сериалын карарга утырды. Бик тә кызыклы, нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп итүче бу фильмны җитмешнең аргы ягына чыккан Мәймүнә әби бер көн дә калдырмый иде. Менә бүген дә ул артсыз урындыгына иркенләп утырды һәм... кылт итеп дару эчәргә кирәклеге исенә төште. "Менә хәтер дигәнең, әй!" — дипькарчык ава-түнә кухняга чыгып китте.
Йөрәкне мотор кебек эшләтеп җибәрүче, хәтерне яхшыртучы, иммунитетны күтәрүче һәм тышындагы язуы буенча тагын әллә нинди хикмәтле дәвалау үзлегенә ия бу япон даруының исеме дә хикмәтле яңгырый иде: "ралкаруд зегечэ!" Исеменә кызыгып та алырсың, билләһи!
Бер төймә "ралкаруд"ын капкач, ниһаять, әбекәй тынычланды, бүгенге бәхетле тормышына шөкер итеп, телевизор экранына төбәлде.
Ә бу минутларда Бразилиядә... Әйе, әйе, Бразилиянең мәшһүр Рио-Де-Жанейро шәһәрендә "Клоун" сериалының 3 мең дә 654 нче сериясен тасмага яздыру бара иде. Сериалны төшерә башлаганда әле япь-яшь егет булган чал чәчле режиссерны чибәр-чибәр актерлар әйләндереп алган. Режиссер исә кәнәфиеннән тормый гына аларга яңа сериянең эчтәлеген укый:
— .. .Аннары Ледиссия Хосио Паулус белән таныша. Әмма бу хәл Ледиссиягә кызыгып йөргән Далтонга ошамый һәм ул, Ледиссияне исертеп, аны үзенеке итә... Аннары аларның балалары туа... Аннары Хосио Далтонны үтерә... Әмма Далтон үлмәгән булып чыга... Ледиссия хәтерен югалта... Аның Далтоннан туган малае, туганы икәнен белмичә, үзенең апасына гашыйк була...
— Гафу итегез! — дип, шулчак режиссерны бүлдерде героиня...— Гафу итегез, әмма мондый сюжет кайчандыр булды бит инде!
Режиссер калын иреннәрен бүлтәйтеп елмаеп җибәрде һәм героиняның аптыраулы карашын күреп, чибәр туташның иңенә кулын салды:
— Булды , күгәрченкәем, әлбәттә, булды ... ләкин... сценарий авторының банты компьютер түгел бит! һәр серия саен ниндидер яңа сюжетны каян уйлап табып бетермәк кирәк! Әйе, мондый вакыйга 54 нче, 241 нче һәм 1062 нче серияләрдә кабатланды. Ләкин ул серияләрне Россия халкы күптән онытты бит инде! Ә безгә кинопрокаттан мөмкин кадәр тиз һәм күбрәк итеп табыш алырга кирәк. Аңлашылдымы? Аңлашылса, башладык! Беренче дубль!..
Бразилия актерларының берсе дә режиссерга каршы килеп маташмады.
Ә бу минутларда Япониядә... Әйе, әйе, Япониянең Тын океан ярлары буенда урнашкан кечкенә генә Кусимото шәһәрендә... тыныч төн хөкем сөрә иде. Хәер, тыныч микән? Японнар бик тынгысыз халык бит. Алар төнлә дә тик тормый. Чынлап та, әнә шәһәр читендәге дарулар, медицина җиһазлары эшләп чыгара торган "Хихихохо" фармацевтика компаниясендә дә өченче сменада эш гөрли: станоклар гүли, компьютерлар чикылдый. Икенче каттагы үзәк офиста исә компания президенты Мацэу әфәнде белән маркетолог Иваки арасында мондыйрак сөйләшү бара:
— Тикшерү Токионың үзеннән килде, — ди - де Мацэу әфәнде, борчылган тавыш белән.
— Соң?
— Утыз процент продукцияне яраксыз дип таптылар. Дару составына акбур һәм пычкы чүбен күбрәк кушып җибәргәнбез... Шулкадәр даруны чүплеккә түксәк, без банкротлыкка чыгабыз. Тәкъдимегез бармы?
— һм ... Тәкъдим бер генә инде.
— Россия?
— Әлбәттә.
— " Ралкаруд ?"
— " Ралкаруд !" Транспорт һәм таможня мәсьәләсен үз өстемә алам. Ә тегендә, чик аша чыккач, урыслар аны барыбер тикшереп тормаячак. Тикшерсәләр дә, майларга була аларны, анысының гына җаен беләбез. Тыныч булыгыз, шеф!
Ә бу минутларда Вьетнамда... Әйе, әйе, Вьетнам башкаласы Ханойдан зур фургон юлга кузгалды. Шәһәр читендәге җитештерү калдыкларын эшкәртүче фабрика капкасыннан чыкты бу зур машина. Арзанлы тукымадан тегелгән кием-салым, түземлелеге бер генә көнгә җитүче электр батарейкалары, кеше организмы өчен зарарлы пластмассадан эшләнгән балалар уенчыклары, бер тапкыр кулланылышлы зонтиклар, тыштан ялтыраучы, эчтән калтыраучы магнитофоннар һәм шуның ише көнкүреш кирәкяраклары шыплап төялгән бу фургонның барасы җире ерак, бик ерак иде. Аның Шанхай — Пекин — Владивосток маршруты аша Россиягә килеп җитәсе, анда таможня узасы, аннары Россиянең үзәгенә керәсе, кузовтагы "байлык>>ны тиешле нокталарга илтеп җиткерәсе бар иде шул.
Фургон зур трассада җилдерә. Тагын җиде көн, җиде төн барачак ул. Бу авыр "фура>>ны олы юлда әллә ничә машина узып китәчәк әле. Өр-яңа сериал тасмалары төягән "Рио-Де-Жанейро-ТВ" кинокомпаниясе "Джибы" да, "Хихихохо" компаниясенең "ралкаруд зегечэ" исемле кыйммәтле дару-препаратлар төягән "Тойота"сы да, сул ботлары алтмышынчы елларда ук ашалып бетү сәбәпле, илленче елда туган тавыкларның уң ботын төягән Америка "Форд"лары да узачак аны. Ни генә булмасын, Вьетнам фургоны барыбер Россия шәһәрләренә, шул исәптән безнең Казаныбызга да исәнимин килеп җитәчәк һәм Мәймүнә әби кебек миллионнарча хәерчеләрне үзенең арзанлы товарлары белән сөендерәчәк.
Ә бу минутларда Казанда... Әйе, әйе, Казанның Каравай бистәсендәге нәни генә фатирында Мәймүнә әби дару эчкәч авырта башлаган эчен тотып, аз гына кигәч тә ертылып чыккан өр-яңа башмагын ямап утыра иде.
ЗӨЛФИЯ +... мин
Бишенче класста укыганда беренче тапкыр гашыйк булдым мин. Зөлфия исемле иде ул. Миннән алдагы партада утыра. Китап күп укыгангадыр инде, Зөлфия күзлек кия иде. Отличница! Дәрес вакытында ара-тирә күзлеген салып җиңенә сөртеп ала да, маңгаена төшкән аксыл-сары чәчләрен өреп җибәреп, күзлеген янә почык борынына элеп куя. Миңа никтер аның нәкъ менә шул гадәте шпый иде.
Зөлфияләрнең өйләрен күрсәгез сез! Безнеке аларныкы янында эт оясы кебек кенә. Әтисе урман каравылчысы аның. Минем партадаш Фәнис әйтә, әтисе урманнан агач урлый, өйләре шуңа зур, ди. Ышанмыйм, билгеле. Беренчедән, шундый матур кызның әтисе ничек карак булсын ди. Икенчедән... икенчедән, урман каравылчысы үзе агач урлаучыларны тота лабаса ул!
Шулай да күп нәрсәләрне Фәнис белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Буйга метр да ун сантиметр гына булса да, Фәнис күпне белә. Бигрәк тә мәхәббәт өлкәсендә. Аның апасы авылдагы бер шабашник белән йөри. Шуңа да Зөлфиягә гашыйк булуым турында иң элек Фәнискә сөйләдем. Чөнки бу катлаулы мәсьәләне берүзем генә ерып чыга алуым бик шикле иде. Фәнис дулкынланганда уң кулы белән башы аркылы сул колагын кашый. Бу юлы да шулай итте.
— Хат язабыз! — диде ул, ниһаять, бер ка - рарга килеп.
— Хат?
— Ие . Мәхәббәт хаты . Минем апаныкы муре алар. Казандагы бер ыстудинт белән языша...
— Ничек? Ул Мөнир белән йөри түгелме соң?
— Булса ни ... Бусы запаста тора...
Фәнис күп белә шул. Аның белән бәхәсләшеп булмый. География дәресендә икәүләшеп мәхәббәт хаты язарга тотындык. Кәгазе затлырак булсын дип, киптергечкә язарга булдык. Ничава гына килеп чыкты шикелле:
"Зелфиә зак кна сине карап ергәч, мин синен блән хат язырга булдым. Мин сине ярытам, мин сина иләнәсем килә..."
"Иләнәсем" дигән сүздә ике "н"ы түгел микән, дип шиген белдерде Фәнис. Шулай яздык. Йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, хатны Зөлфиянең ак алъяпкычының арткы элмәгенә кыстырып куюым булды, кызыбыз, борылып, "География" китабы белән Фәниснең башына китереп тә тондырды! Аркасына Фәнис кагылды дип уйлады булса кирәк. Партадашым, мескен, болай да кәтүк буйлы, тагын да бөрешебрәк калды. Зөлфиянең дәреслеге безнекеннән катырак шул, чүбеккә әйләнеп бетмәгән...
Шуннан соң нәрсә булдымы? Хат дәрес буе кызның аркасында эленеп торды. Звонок булыр алдыннан гына, аркасын кашыган вакытта кулы тиеп китеп алды ул аны. Ачып укыды һәм... нидер яза башлады. "Җавап хаты!" дип пышылдады Фәнис колагыма. Мин инде дәрес буе дулкынлану катыш ниндидер бер моңарчы таныш булмаган рәхәт хисләр эчендә йөзеп утыра идем. Берзаман, шап! итеп, алдыбызга... үзебез язган хат килеп төшмәсенме!
Йа Хода! Кып-кызыл! Хаттагы хаталарны Зөлфия бик-бик пөхтә итеп кызыл паста белән төзәткән һәм аска зу-ур "1"ле куйган иде! "1"ле янына "Дурак!" дип тә өстәгән.
Әмма без күңелне төшермәдек.
— Духи бүләк итәргә кирәк! — диде Фә - нис икенче көнне. — Мөнир абый апага әллә ничәне бүләк итте инде. Апа иртән әле берсен, әле икенчесен колак артына сөртә.
Ләкин безнең өйдә духи юк иде шул. Апаларым юк минем. Әни пучтыда җыештыручы булып эшли. Ул духи сипми. Әтинең кырынгач сибә торган "Шипр"ы бар-барын да... Тик, сизсә, әтидән каешның юан балтты эләгәчәк.
Фәнис әмәлен тапты тагын. Чүплектән бер буш духи савыты табып әйбәтләп юдык та "Шипр"ны әз генә шунда агыздык. Калганына су тутырдык.
— Галауный исе килсен! — диде Фәнис, белдеклеләнеп.
И, ул көнге дулкынлануымны белсәгез! Калтыранган кулым белән шакмаклы дәфтәр битенә төргән духины Зөлфиянең бәләкәй учына төрткәндә, чүт кенә аңымны җуеп егылмадым. Янәшәмдә Фәниснең басып торуы гына көч бирде.
Зөлфия (юньсез, дими ни дисең инде!) бүләгемне бөтен кеше алдында сүтәргә тотынды:
— Нәрсә бу?!
— Б ... бү ... бү-ләк... Си ... си ... сиңа... — дип мыгырдандым мин.
Фәнис уң кулы белән сул колагын кашып алды.
Зөлфия духиның капкачын борып иснәп карады да:
— Одеколон ич бу! — дип йөзен чытты. — Җитмәсә, савыты да әллә нинди, пычрак!
— Булса ни! Зато тәмле ис килә! — дидем мин батыраеп. — Колак артыңа сөртерсең!
— Дур-рак! — диде Зөлфия шешәне парта өстенә томырып, һәм, бармагы белән борын турысыннан күзлеген төзәтеп куеп, класстан чыгып ук китте.
— Сөйләшә белмисең син! — дип сүкте мине Фәнис мәктәптән кайтышлый. — Вәт Мөнир абый ул... Капка төбендә апага әллә ниләр әйтеп бетерә...
Фәнис, сумкасыннан зур агач рогаткасын алып, койма башындагы чыпчыкка атып карады — тимәде.
— Капка төбе дигәннән ... Әйдә, иртәгә Зөл - фияне озатабыз!
— Кая?
— Мәктәптән озатабыз, дим ... өенә!
Тәнемә каз итләре чыкты:
— Зур егетләр кебекме?
— Ие инде! Ниенә исең китте аның?! Оза - тасың да, капка төбендә сөйләшеп торасың. Апа белән Мөнир абый шикелле...
Мин дөресен әйттем:
— Куркам мин, Фәнис!
— Курыкма, артыңнан үзем барырмын.
Фәнис әйбәт дус шул. Буе бәләкәй булса да...
Иртәгесен биш дәрестән соң без Зөлфияне өенә — авылның аргы очына озата киттек. Озата дип... ул алдан бара инде, мин бер-ике адым арттарак. Миннән дә арттарак, резин итеге белән пычракның уртасына баса-баса, перәннек кимерә-кимерә Фәнис атлый. Күктә язгы кояш елмая, урам уртасыннан буксовать итә-итә колхоз машиналары узып китә, ә без Зөлфияне озатабыз.
Инде өйләренә дә ерак калмады, әнә, алагаем зур йортның кояшта ялык-йолык иткән түбә калае да күренә башлады, әмма кыз белән ләм-мим — бер генә сүз дә алышканыбыз юк әле. Фәниснең нәкъ менә шуңа эче поша да — ара-тирә тамак кыргалый.
Менә баганаларыннан чәер агып торган зур яңа капка... Нидер эшләргә кирәк иде. "Иә бүген, йә беркайчан да!.." — дидем мин эчемнән генә. Каян шундый кыюлык килгәндер — йөгереп бардым да Зөлфияләрнең капка келәләренә ябыштым! Артыннан ияреп килүемне белсә дә, кызый миңа зәңгәр күзләре белән яңа күргәндәй томырылып карады:
— Нишлисең?!
— Озатам ... сине...
— Дурак! Кит юлдан! — диде ул битараф кына һәм кулымны капка келәсеннән тартып алмакчы булды. Әмма мин бирешмәдем, салкын келәне чытырдатып тоттым.
Зөлфия портфелен капка янындагы агач эскәмиягә куйды да ике куллап мине этәргә тотынды. Көч тә бар икән үзендә! Ярдәмгә Фәнис килеп җитмәсә, кереп киткән булыр иде — келәгә Фәнис тә асылынгач, бернишли алмады, капка төбендә тарткалашырга тотындык.
Ниһаять, бераз тынычландык. Өчебез дә мыш-мыш сулыйбыз, лышык-лышык борыннарны тартабыз. Өчебезнең дә шарфлар муеннан бүлтәеп чыккан. Зөлфия, болай гына җибәрмәячәгебезне аңлагач, күзлеген салып җиңенә сөрткәләде, чәчләрен төзәткәләп куйды һәм җитди генә миңа карады:
— Син нигә минем арттан йөрисең, ә?! Нигә миңа бәйләнәсең?! Яратмыйм мин сине, белдеңме, яратмыйм! Күрәсем дә килми! Чәчеңне дә тарый белмисең бит син!
Бу сүзләр мине бик гарьләндерде.
— Ә син ... син ... әләкче! — дидем ачуыма буылып. — Бөтен нәрсәне Хәбирә апага әләклисең!
Зөлфиянең йөзе агарып китте:
— Ә син — двоешник! Надан! Дебил! — дип кычкырды ул бөтен урамны яңгыратып.
— Ә син — ачкарик!
"Ачкарик" Зөлфиягә авыр тәэсир итте булса кирәк — сизми дә калдым — битемне тырнап та алды һәм әче тавыш белән:
— Ә синең әниең уборгцица! — дип кыч - кырды .
Фәниснең әнисе дә җыештыручы иде. Түлке яследә. Шуңа ачуы чыкты булса кирәк, ул да сүзгә кушылды:
— Ә синең әтиең карак! Бөтен урманның агачларын урлый. Өегез дә урланган бүрәнәләрдән салынган!
— Син, кәтүк, бөтенләй кысылма, яме! — диде Зөлфия, Фәнискә ысылдап. — Башта буеңны үстер әле, белдеңме!
Монысына инде Фәнис түзеп тора алмады — рогаткалы сумкасы белән Зөлфиянең башына кундырды. Кызның күзлеге төшеп китте, һәм ул сулкылдап елый башлады.
Аның тавышына өйдән әнисенең чыгып килүе күренде, һәм без Фәнис белән, пычрак суны чәчрәтә-чәчрәтә, үзебезнең очка йөгердек...
Мәхәббәт маҗаралары шуның белән тәмам булды. Еллар үтте. Без дә үсеп җиттек — хәзер инде унынчы класста укыйбыз. Зөлфия дә үсте, тагын да чибәрләнеп китте. Болай аралашып-сөйләшеп йөрибез үзе аның белән, әмма мәхәббәт темасына ни-ни — ялгыш кына бер җөмлә дә ычкындырганым юк. Тик кайчагында Зөлфия күзлек пыяласын җиңенә сөртеп, аксылсары чәчләрен җиңелчә өреп җибәргәндә генә, беренче саф, эчкерсез һәм уңышсыз мәхәббәтем исемә төшеп, ирексездән йөрәгем кысылып куя.