source
stringclasses
13 values
tt
stringlengths
1
2.84k
ru
stringlengths
18
2.82k
podcasts/ikenche_dawlat_tele/ep14
Шул сөйләм клубын башлау алдыннан мин курыктым, чөнки мин үз-үземә әйтәм: мин татар теле укытучысы түгел, мин татар телендә шәп сөйләшмим, хаталар белән сөйләшәм,- дим. Мин моны кабул итәм, мин моны аңлыйм. Ләкин шул курку мине туктатмады, һәм мин барыбер шул куркудан курыкмыйча, куркуга карамыйча, ничек беләм, ничек аны аңлыйм, шулай ясарга булдым. һәм шул ук политиканы, шул ук фәлсәфәе клубта хуплыйм һәм безнең катнашучылардар шуны сорыйм. Чөнки безнең клубта татарлар гына катнашмыйлар. Рус телендә сөйләшүче, рус кешеләрдә шул кызыксыну бар. Һәм ала бер-ике сүз өйрәнсәләр дә, бу минем өчен бик зур нәтиҗә. Алар анда шулай әкренләп татар теленә ияләшәләр һәм үзләренә яңа сүзләр табалар. Без барлык кунакларга шат, татарлар булса да, руслар булса да. Төрле илләрдән килгән татар телен сөючеләргә без бик шат, чөнки без хаталарга карамыйбыз, без сөйләшүгә карыйбыз, чөнки тел сөйләшү һәм әнгәмә төзү өчен кирәк.
Я, перед тем как запустить разговорный клуб, боялась, потому что я сама себе говорила, что я же не учительница татарского, я хорошо по-татарски не говорю, я делаю ошибки — я это принимаю и понимаю. Но этот страх меня не остановил, так что, боясь, но не глядя на этот страх, как смогла, так и начала. Ту же политику и философию я продвигаю в разговорном клубе и прошу участников ее соблюдать, потому что в наш разговорный клуб приходят не только татары — интерес есть и у русскоговорящих и русских людей. И если они с нам выучат несколько слов, то это будет большим достижением. Они тоже потихоньку привыкают к татарскому языку, узнают для себя новые слова. Мы рады всем гостям — и татарам, и русским, и иностранцам, потому что мы смотрим не на ошибки — мы смотрим на говорение, мы строим диалог.
podcasts/ikenche_dawlat_tele/ep15
Минем әниемнең бер начар тарихы бар. Шул мине башкорт теленә якынлаштырды. Минем әнием башкорт, әтием татар, һәм әнием яшь вакытта Башкортстанның башкорт телендә сөйләшкән районыннан татар авылына күчеп килеп, кияүгә чыккач, башкорт телендә сөйләшүне туктаткан. Һәм ул үзенең балаларына, ягъни безгә, башкорт телен өйрәтмәскә булган. Сиксәненче елларда Бүздәктә башкорт теле нигәдер чит тел кебек ишетелгән ул. Һәм әсәемнән (әсәй — башкортча «әни») башкорт телен ишетү авыл кешеләрен нигәдер аптыраткан, аннан ничектер көлеп, аны рәнҗеткәннәр. Ә ул йомшак кеше булгач (минем кебек усал түгел), аның шул басымга каршы торырга көче, шул көлү белән көрешергә хәле булмаган. Шуның өчен ул үзенең телен кулланмаган. Бик сирәк сөйләшкән һәм балаларына да башкорт телен өйрәтмәскә булган — бездән дә көлмәсеннәр диеп. Һәм мин шул тарихны егерме биш яшьтә ишеткәч, ничектер ул минем күңелемә авыр ятты һәм мин шул вакытта әсәемнең ягына тордым. Һәм шул вакытта мин татарлагымны ничектер ераграк тота башладым кебек.
У моей мамы была одна печальная история, которая меня сблизила с башкирским языком. Мой папа татарин, мама — башкирка, и моя мама, переехавшая из башкироговорящего района Башкортостана в татарскую деревню и выйдя там замуж, прекратила разговаривать на башкирском и своих детей, то есть нас, башкирскому языку не учила. В 80-ые в Буздяке башкирский язык был словно иностранный. И жители деревни, слыша от моей мамы башкирский язык, начинали над ней подтрунивать, смеяться над ней. А она, будучи мягким человеком, а не как я, злой, не могла дать отпор, противостоять этому, бороться. Поэтому она не разговаривала на своем языке — если только очень редко и не хотела нас учить башкирскому, чтобы над нами потом так же не смеялись. Я впервые услышала об этом, когда мне было 25 лет и мне было очень тяжело об этом узнать. В этот момент я встала на сторону своей матери и после этого свою татарскость держала от себя подальше.
podcasts/ikenche_dawlat_tele/ep15
Теләгең зур булырга тиеш һәм син үскән кеше кебек аны аңларга тиешсең. Кешеләр нәкъ шундый. Алар төзәтәләр, аларның, бәлки, әдәп хисе, такт хисе җитми кайвакыт. Алар көләләр кайвакыт. Син аны үскән кеше кебек аңларга тиешсең — кабул итмәскә бәлкидер, әмма аңларга тиешсең. Һәр кеше гүзәл түгел. Әмма без, татарлар, татартелле кешеләр, кабул итәргә тиешбез. Мәсәлән, ул татарча сөйләшү инициативасын күрсәтә. Без аны кабул итәргә тиешбез һәм башка кешеләр дә. <...> Һәм, минемчә, безнең җәмгыятебездә консенсус булырга тиеш. Әгәр кем булса да татар телдә сөйләшергә башлый, хаталар ясый, аның акценты бар, без аны кабул итәргә тиешбез. Иң мөһиме — сөйләшергә, ничек булса да. Моны аңлагыз: халкыбыз, милләтебез, белмим, гомумән кешеләребез, һәр кеше аңлый алмый. Сез көчле булыгыз! Курку хисе булса да, дәвам итегез.
Желание должно быть сильным. И ты, как взрослый человек, должен понимать: люди такие. Они поправляют. У них не хватает чувства такта. Иногда они смеются. Ты должен, как взрослый человек, их понять — может быть, не принять, но понять. Не все люди симпатичные. Но мы, татары татароговорящие люди, должны принимать — то есть, вот, этот человек проявляет инициативу, говорит по-татарски, мы должны его принять и других людей тоже. <...> В нашем обществе должен быть консенсус, что, если кто-то начинает говорить на татарском с ошибками, с акцентом, мы должны его принимать. Самое главное — разговаривать, как получается. И у меня есть совет для изучающих татарский. Поймите это: наш народ, наше общество, наши люди — не все понимают. Будьте сильными! Даже если страшно — продолжайте, говорите.
podcasts/ikenche_dawlat_tele/ep15
Кайвакыт, мәсәлән, сезнең татар туганнарыгыз, дусларыгыз белән, мәктәптә шәхси тәҗрибәгез татар телен өйрәнүдән начар булган. Сез бу мөнәсәбәтне телгә күчердегез. Димәк, татар теле ул, гомумән, шундый яхшы булмаган тел, үзе начар тел була. Алай түгел, әлбәттә. Карагыз, өйрәнегез бераз. Бу зур әдәби традиция булган тел. Шуңа күрә бер шәхси тәҗрибәгезне гомумән бөтен телгә күчермәгез. Телгә икенче шанс бирегез, димәк.
Когда-то у вас мог быть негативный опыт, связанный с татарским языком — может быть, из-за родственников, или друзей, или школы — и вы перенесли это отношение на язык, типа, татарский язык это вообще плохой язык, сам по себе. Это не так, конечно же. Посмотрите, поучите немного. Это — язык с огромной литературной традицией. Поэтому не переносите на весь язык ваш личный опыт. Дайте языку второй шанс.
podcasts/ikenche_dawlat_tele/ep15
Мин, мәсәлән, ниндидер кеше белән танышсам, үземә максат куямын: мөмкин кадәр аңа татар телен өйрәтергә. Бар минем шундый дуслар, танышлар — кем татар телен начар белә. Мин аларга үз потенциалын ачарга, ничектер аларның тел сөйләмен активлаштырырга булышамын. Аларга курыкмаска булышамын, чөнки күп кеше телне начар белүеннән чыгып, нәрсәдер әйтергә курка. Безнең Уфада татар телендә сөйләшү клубы бар — мин анда катнашырга тырышамын. Һәр кешегә — кем ярдәм сорый яки ниндидер татар теле буенча сорау бирә — аларга булышырга тырышам, чөнки бу — һәр татарның вазыйфасы дип уйлымын.
Я, когда знакомлюсь с каким-то человеком, ставлю себе цель — научить его татарскому языку. У меня есть друзья и знакомые, которые знают татарский плохо. Я помогаю им раскрыть свой потенциал, разговориться, не бояться говорить, потому что людям страшно что-то сказать из-за плохого знания языка. У нас в Уфе есть татарский разговорный клуб — я в нем тоже участвую. Каждому человеку, которому нужна помощь или который спрашивает что-то про татарский язык, я стараюсь помочь, потому что я считаю, что это долг каждого татарского человека.