Кояш Тимбикова КОРЫМЛЫ БАРМАК Өйләнешүебезгә ай гына тулып узган иде әле. Беркөн шулай хатын-кызлар советы утырышыннан кайтып керсәм, хәйранга калдым. Бүлмәбезгә һәйбәт тавык шулпасының исе таралган, өстәлдә — буларын бөркеп кәстрүл тулы яңа пешеп чыккан аш тора. Галием ни өчендер һаман гәҗит укый, минем якка борылып та карамый. Мөмкин хәтле ягымлы булырга тырышып үзем сүз башлыйм: — Синең эшме бу, кадерлем? Ничек пешерәсе иттең? Бик азаплангансың, кай арада өлгердең? Өстәл өстенә үк менгереп утырткансың бит, рәхмәт төшкере! Холкы белән алай күп сөйләшергә яратмаса да, каршында мин шулай баш иеп, рәхмәт укып торганда бик ачылып китә торган иде, бу юлы рәхмәтемә дә бик исе китмәгәндәй кылана: — Аш пешермәгән кеше түгел инде мин, - ди. - Үзең бит!.. — Нәрсәсе үзем? Аш пешерергә кушканым юк ла минем! — Син турыдан-туры кушмыйсың, ә кичәге язуларың! — Нинди язу ул, Гали, мин бит берни дә белмим! — Нинди язу? - дип торган була инде! Күрше Әгъләмне, хәтта аш пешерүдә дә булыша дип, стена гәҗитенә мактап кем язган? Син! Күземне ачырмадылар цехта. Бу сиңа төрттерүе инде хатыныңның, алар шулай, читтән китереп чыгаралар бит, диләр. Менә шул. Кайттым да пешердем. Ние бар аның, исең киткән икән! Тын гына утырган җиреннән арлы-бирле йөренә башлады бу. Аш-су тирәсендә кайнашу тәмам җелегенә төшкән икән мескенемнең. Ә-ә, алаймы! дип уйланам эчемнән генә. Ярый. Аңлап торуың яхшы. Хатыннар хезмәтенең кадерен белергә әйбәт булыр! Үзем йөгерә-йөгерә табын тезәм. Җае туры килгән саен рәхмәтемне кабатлый торам. Ашны мактап ашадык. Артыннан өстәлгә тавык килде. Кайнегәчләрем килүгә дип саклап торган тавык иде. Башка вакыт булса, кушмаганны эшләп, артык чыгым ясавы өчен әрләп ташлар идем, бу юлы тыелып калдым. Соңгы калҗамны ашаганда, кулыма ядәч килеп эләкте. Аннанмоннан ялаштыргаладым да: — Әйдә! - дидем Галиемә. - Беткән тавык беткән, ядәчен дә аерыйк инде! Гали дә каршы килмәде. Шартлар әйтештек тә чәнти бармакларыбызны ядәчкә суздык. Карасам, Галиемнең бармагы — кап-кара! — Бә-әлеш! Бу ни тагын? — Ә-ә... Булгандыр инде. Керосинка янында йөргәч, анысы гына була инде ул. Тавык шулпасы шулай гына пешми ул, үзең дә беләсең булыр? — Галием кесәсеннән мин юган ап-ак кулъяулыгын алды да бармагындагы корымны шуңа сылап та куйды. Чыдадым. Ярар инде, дим эчемнән генә. Кайткан җиремә аш пешереп куйган. Әле кемнең ире хатынын шулай каршы ала торгандыр?! Аш урынын җыеп, юылган савыт-сабаны сөртим дип, тастымалга баксам, ни күзем белән күрим, крахмаллап куйган ап-ак салфеткаларымның карар җире дә калмаган — чат корым. Ачу белән Галигә карыйм. Ә аның тастымалларда кайгысы юк. Пошкыргалый, төчкерә, битен сөртә. Үзе сөйләнә: "Кеп-кечкенә борыным бар, шул да кычытып маташа! - ди. - Кая! Чиста кулъяулык бармы соң минем, бир әле! Бусы корымланды!" Чемоданнан чип-чиста кулъяулыгы алдым да карап торам. Бу тагын кулын, борынын сөрткән иде, кап-кара булды яулык. Ниһаять, сабырлыгым хәттин ашты. Әйтә салдым: — Бу ниткән корым булды соң? Ул бармагыңны бер чистарткан идең бит инде, Гали! — Ике сәгать буе кайнаттым ич мин аны! - ди. Бер әйтә башлагач, минем дә берәм-берәм ачу чыга башлады. Үзем дә сизми калдым, сүзләр тезелеп кенә тордылар. — Харап булгансың икән! Бер кәстрүл аш пешереп миңа күпме эш ясадың! Бөтен дөньяны корымга батырып куйгансың бит! — Моннан ары ата-баба йоласы боздырып ирләргә аш пешерергә кушмассың! - Күрәм, Галием бу сүзгә алдан ук әзерләнеп торган, һич кенә дә җавапсыз калыры уйламый. — Бик кирәге бар иде, - дим. - Саклап торган тавыгымның башына гына кылангансың! — Ә-ә! Син әле миннән башкалар өчен ризыклар аерыпаерып торасыңмыни?!. Безнең тавышка күршебез Хәерниса әби килеп керде. Аш-су бүлмәләре уртак безнең. Ул тагын аны-моны аңлатып тормастан: — Кайттыңмы, Сәрвәр, әйдә чистартып алыйк инде, - дип, мине кухняга өндәргә тотынды, - Суларны кайнарлатып куйдым мин. — Ни булды соң, әби, зинһар аңлатып сөйлә әле. - Гали язу өстәле янына ук китереп утырды. — Хе-хе-хе! - Әбинең кеткелдәве минем ачуны гына чыгарды. - Яшьрәк чакта шулай инде, хатын кызганыч була, булышасы килеп тора. Ачуланма син аңа, күршекәем! Тик менә ашын пешерә белгән кеше кәрәчинкәне бик еш карый ул! - Әби зәһәрләнә башлады. - Син иреңә шунысын да өйрәт аның! Кәрәчинкәгез ике сәгать буе төтәп утырган, кухняга һич керерлек түгел! Болыт-болыт корым оча. Кунак бүлмәсе кебек кухняны харап кына иттегез! Үткән җәй илле сум биреп майлы буяуларга буятып ремонтлатып чыгарган гына идем бит! - Аннары ул Галигә такылдарга тотынды. - Үзеңнең дә йөзеңдә кеше кыяфәте калмаган бит, кияүкәем! Ни җаннарың түзеп шул корымны сулап утырдың? Ник кенә чыктым бу базарына?! Әби тагын нидер өстәргә теләп, уйланып тора башлаган иде, Гали чөйдәге бүреген алып башына элде дә гадәттәге "подумаешь"ын әйтеп, урамга чыгып китте. Мин идән юа торган чүпрәкне алып кухняга кердем Эшемне тәмамлаганда, таң беленеп килә иде инде.