Аяз Гыйләҗев Дүртәү Текстны электрон калыпка Гали Мусин күчерде. 1944 елның көзе иде. Көзге кыр эшләре башлану белән үк бозылган һаваның рәтсезлеге бик озакка тартылды. Атна буе пыскаклап яуган яңгырлар, әрле-бирле үтеп торган атлылар безнең кечкенә генә авыл урамын чупырдаган әшәке сазлыкка әйләндерделәр. Көнбатышта каты сугышлар бара. Дошманны тәмам кыйнап бетерү өчен фронт һәм дәүләт бездән икмәк таләп итә. Ə монда атлар кырылган, кешеләр җитми, шуның өстәвенә елак көз иген-таруны бердәм генә җыеп алырга ирек бирми. Көн дә эштә кешеләр, төн дә... Кичләрен авыл урамнары бигрәк тә күңелсез була. Көне буе әвен сугып, сушилкаларда ашлык болгатып арган кешеләр эштән кайтуга ук карават, сәкеләргә ташланалар да болай да буш авыл тагын да шыксызрак булып кала. Ләкин озаккамы?! Менә тәрәзә каккан тавыш килә: - Мәрфугаттәй! Әү! Мәрфугаттәй! Ындырдагы тары көшеле кыза башлаган. Шакучы - кулсыз Фәхри абый, бригадир, артык бер сүз дә дәшми. Юаш кына лептердәгән яңгыр тавышы астында да аның сак колагы сәке шыгырдаганын ишетеп кала. Сугышта разведчик булып йөргән кешегә күп кирәкме әллә, Фәхри абыйга шул җиткән. Аннары Мәрфугаттәйнең дәшмәячәген дә ачык белә ул. Һәм Фәхри абый, күрше йортларга китеп, бердәй пошаманлык белән йокымсыраган ямаулы тәрәзәләргә хәвефле хәбәрне сала башлый. Тары көшеле - ул уен түгел. Мәгъфураттәй дә, башкалар да моны бик яхшы беләләр. Бер кыза башласа янып китәргә дә күп сорамый ул. Тәрәзәләрдә тычкан уты кебек кенә чепи күзле сукыр лампалар җемелди башлый. Киптерергә дип салкын мич алдына элеп куйган оеклар, юеш күлмәкләр киелә. Кемнәрдер мыдыр-мыдыр сөйләшеп алалар, комганнар шылтырый. Кешеләр йокысызлыктан сызлаган чигәләрен салкын су белән чылаталар да, авыр гына атлап, урамга чыгалар. Алар күп түгел, бу өйдән берәү, тегеннән икәү. Күпер төбе Сәрвәр апа гына, өч кызын ияртеп, кечкенә төркем булып чыга. Безнең бәләкәй авыл урамын җанландырырга шул да җитә. Ләкин ул җанлылык ничектер моңлы, хәсрәтле. Шуны сизептерме, кешеләр бер-берсенә дәшмиләр. Бары тик авылның аргы очында Фәхри абыйның карлыккан һәм бераз шөбһәле тавыш белән: - Гыйльмениса! Әү-ү! - дип кычкыруы ишетелә. Ə бу очта урам сазы, шактый күп чабаталар астында калып, лач-лоч килә. Хатыннар атлыйлар, дәшмиләр. Ни әйтсеннәр? Юеш бишмәтләрдән, сырмалардан саз исе, күл исе килә. Итәкләрдән, нәзек җепләр булып, су тама. Авыл башындагы зират өстендә ак каеннар акрын гына еламсырыйлар. Ике ел инде бу зиратка ир затыннан бер кешенең дә күмелгәне юк. Ə шушы ике ел эчендә күпме хатыннар тол, күпме яшь кызлар ярсыз, күпме карчыклар йокысыз һәм улсыз калдылар. Зират янында төркем тыгызлана, чирәмгә чыккач, атлап бару да бераз җиңеләеп киткән кебек була. Юл буенда котырып үскән әрсез тигәнәкләр генә арзанлы ситсыдан тегелгән, кояш һәм яңгыр астында уңып, сизерәп беткән күлмәк итәкләреннән эләктереп, җеп кисәкләре йолкып калырга тырышалар. Ындырда тары яна... Телем-телем телгәләнгән күлмәк итәкләре шуңа күрә җәһәтрәк җилфердиләр. Арык атлар белән җир тырмап чәчеп, сугыш елларында әрсезләнеп киткән әрем-билчәннәр, шайтан таяклары белән куллар канланганчы, тырнаклар купканчы сугыша-сугыша саклап калган, ниһаять, бөртекләп, кадерләп җыйган тары бит ул. Инде урылгач, сугылгач, дәүләт келәтләренә керә дип торганда гына мондый күңелсез хәл кешеләрне тетрәтеп җибәрде. Шуның өчен әнкәйнең берсүзсез җыенуына да, төн уртасында чыгып баруына да гаҗәпләнмәдем. Йокыга китәргә өлгермәгән идем әле. Көне буе көлтә ташыганга билем сызлый, кендегем, каядыр, култык астына шуышып күчкән кебек тоела иде. Әнкәй чыгып киткәч торып утырдым, юеш тәрәзәгә маңгаемны терәп, аның ишегалдыннан үтеп китүен күрергә тырыштым. Күренмәде. Яңгырда бөрешеп беткән, ышыкланырга дип өй нигезенә сыенган кәҗә бәтиенең ябык, дерелдәгән гәүдәсе генә күземә чалынды. Олы кәҗәбезне күптән түгел генә саткан идек. Әнисе бар чакта алар икәүләп өйалды астына кереп йоклыйлар иде. Үзе генә калгач керми, әллә курка, әллә нәрсә. Төн йокысын бүлеп чыгып киткән әнкәм белән шушы бәти арасында ниндидер бер охшашлык тоеп, мин аларның икесен дә бик кызгандым. Каралты түбәсен кышын яккан идек, әле яңадан ябарга чират та тигәне юк, салам да таба алмыйбыз. Көзе болай елак торса яба алмый да калырсың әле, саламың кырда ук череп бетәр. Шуларны уйлап, хәсрәтләнеп, торып ук бастым. Кәҗә бәтие кызганыч аваз белән мәэлдәп куйды. Яңгыр астыннан бер карамчык чыгып тәрәзәгә якынайды. Суланып бүрткән рамнарны ике куллап этә торгач, тәрәзәне ачып җибәрдем. - Ə, син йокламыйсың да икән... Килүче Фәхри абый иде. Ул сакал баскан бәләкәй йөзен тәрәзәгә суза, ияген тәрәзә төбенә терәп, дәшми-тынмый озак кына карап тора. - Юк әле, йокламадым. Менә, әнкәйне озаттым. Мин дә башка сүз әйтмим. Бу сүзсезлекнең юкка гына түгеллеген аңлыйм, ни әйтер икән дип, Фәхри абыйга карап торам. Ниһаять, түзмим: - Ничек сала... Күкнең тобе тишелгән ахры,- дим. Фәхри абый дөм-караңгы күккә борыла, нидер күргәнсыман башын чайкый: - Сала салуын, тик озакка бармас инде! Туктар. Моннан бер ун еллар элек нәкъ шушындый хәл булган иде. И яуды, и яуды, күперләрне агызды, буаларны ерды. Кар базларына су тулып бетте, коеларга бау-мазар кирәкми башлады: иел дә чумырып кына ал. Яуды, яуды да тора-бара аязды тагын. Шундый матур көз килде соңыннан, мин сиңа әйтим, уҗым өстендә әңгерә шалкан чәчәк атты, умартачылар, яңадан рамнар куеп, бал суырттылар. Чын, валлаһи шулай булды. Быел да аязыр, энекәш. Менә тәннәрем җиңеләеп, сөякләрем ныгып киткән кебек күренә. Мин, тәрәзә кашагасына сөялеп, Фәхри абзыйның эчкә баткан күзләренә, чәбәләнгән сакалына карап торам. Тавышы күтәренке булса да, йөзе сүрән, арган. Үзе, нигәдер, мине дәртләндерергә теләп сөйли дә сөйли. Әллә көне буе йомып йөргән авызы сөйләшүне сагынганмы? Кинәт Фәхри абыйның тавышы ерагайганнан-ерагая башлый, күз кабакларым авыраеп йомылалар, аякларым йомшара... Бригадирның буылып-буылып йөткергәне генә мине сискәндереп, уятып җибәрә: - Сезгә дә юлга чыгу яхшы булмас идеме икән? Шулчак Фәхри абыйны кызганып куйдым. Ул, үзенә хас ныклык белән, безне, һичшиксез, юлга чыгарырга дип килгән инде, ə үзе киңәш иткән кебек кенә әйтеп алды. Мин рәхимсез караңгылыкка текәлеп беравык дәшми торам. Аның "юлга чыгарга" дигән сүзе күңелгә үк барып җитмәгән әле, бимазалап, колак төбендә генә чыңлый. Авыр, газаплы юлга чыгу күңелне куркытканга, аны күз алдына китермәскә тырышу балалык булгандыр инде. - Кайчан чыгарга? Фәхри абыйның чырае аз гына яктырып киткәндәй булды. - Хәзер үк дип торам. Иртәгә кичке якка барып җитә алсагыз, шәп булыр иде. Бу бишкөнлектә юньләп җибәрә алганыбыз да юк. Безгә моның өчен рәхмәт әйтмәсләр. Атлар да хәл алды, яңгыр да туктар сыман. Сушилкадан дүрт йөк төясәгез, тарыга да урын бушар иде. Кыза бит, әрәм була. - Көндез үк җылына башлаган иде инде,- дидем мин. - Йә, ярар алайса, энекәш,- диде Фәхри абый,- мин сушилкага киттем. Арба өстенә ябарга кабыкларыңны алырга онытма. Өзлексез тыпырдап, биеп торган яңгыр тавышы Фәхри абыйның аяк чупырдатуын бик тиз ишеттермәс итә. Авылның хәсрәтен, моңын, фәкыйрьлеген яшереп торган төн эченә кереп киткән бу тынгысыз, әйбәт кешегә карата минем йөрәгемдә бер сызлану ишетелә. Көннетөнне, сәгатьләрне-минутларны күптән оныткан, һәрбер кешегә олы йөрәгеннән татлы сүз, акыллы киңәш таба белгән бу кешенең ничектер үзен иркәлисе, яратасы килә. Кәҗә бәтие тагын кычкыра башлады, әллә елый, әллә ашарга сорый. Юл хакында уйларга теләмәсәм дә, җыенырга вакыт. "Атлар хәл алды",- ди Фәхри абый. Мескен, мин борчылмасын, курыкмасын, дип кенә әйтә инде ул! Без бүген ул атлар белән, тәмам күз бәйләнгәнгә кадәр, әвенлеккә көлтә ташыдык. Кузгатмыйча җирдә яткырсаң, көлтәләр үрә башлыйлар. Майланмаган арбага төялгән чи көлтәләрне пычрак басуда сөйри-сөйри атларның җыгы чыкты. Ə кешеләр? Кешеләр дигәне - без инде аның. Без дүртәү. Сугыш елларындагыча әйтсәк - зур егетләр, йорт башлары, колхозның терәкләре. Ə болай әйткәндә, безнең барыбызга да унөчәр яшь. Вакыйф арада иң өлкәнебез, ул ел башындарак туган. Әнисе һәм әбисе белән генә торганга тормышлары да авылда чибәррәк, арурак иде. Шуңа күрә ул буйга да шактый калку, күрер күзгә дә таза малай булып үсте. Ə аның белән рәхәт иде! Дөрес, ул бераз кыдрачрак булса да, малайлар арасында әтәч кушаматын тагып йөрсә дә, без аның белән шактый дус идек. Быелга кадәр җәй саен, аның белән икәүләп, безнең сарай түбәсендә печән тутырылган чанада йоклый идек. Кичке уеннан сәгать ничәдә кайтканыңны да сизмиләр. Урам буйлап яшел тавыш белән (малайларда башка тавыш була микән?) "һаваларда йолдыз"ны сузып кайтабыз да, безнең турыга җиткәч, шып булабыз. Шым гына печәнлеккә мен дә түн! Бакчаларда кыяр-шалканнар өлгергәндә безнең сарай түбәсе тәмам штабка әверелә иде. Керфек тә какмыйча, тынгысыз хуҗаларның йокыга китүләрен көтеп ятабыз да ярты төн авышуга, шыпырт кына бакчаларга!.. Без кыярларны сабакларын измичә генә, хуҗалар үзләре дә сизмәслек итеп өзә идек. Вакыйфларның үз бакчаларына да кергәләгән чакларыбыз булды. Андый төннәрдә сарай түбәсендә кунарга Әкмәл белән Барый да менгәли иде. Җыйнаулап ду килә идек... Малай чак белән егет чак чиген сизми дә калдык. Сугыш башланды. Әтиләр китеп барды, әтиләргә абыйлар иярде. Безнең җилкәгә иң элек гаилә авырлыгы, шуның белән бергә үк колхозның иң авыр эшләре өелеп калды. Ат җиккәндә, көч җитмәгәч, чөелдерек бавын өчәүләп-дүртәүләп тарта идек. Тора-бара күнегелде, әллә үзебез үстек, әллә камыт баулары, мунчала белән алышынганга, җиңелрәк тартыла башлады. Төннәрен дә бик йоклап үткәрергә туры килми хәзер... Мин караңгылыктан кемнедер табарга теләгәндәй һаман ишегалдына карап торам. Киртә казыгына элеп куйган иске чүлмәк (кәҗә киткәч, аның да кирәге бетте), кешегә охшап, миңа тешен ыржайткан кебек була. Үрелеп күккә карыйм да ихтыярсыз күзләремне йомам. Өй кыегыннан чырылдап аккан су күңелгә шом сала. Күктә Фәхри абый вәгъдә иткән аязуның эзе дә юк. Сукыр лампага ут кабызып саркырга куйган чабатамны мич авызыннан барып алдым. Бөтенләй эштән чыккан, мыекларын тырпайткан, өчдүрт җирдән ялганган киндерәсе кыска гына калган. Моңа ышанып ерак юлга чыксаң, яланаяк кайтырсың. Чормага менеп, яңа чабата алып төштем. Чабаталар да аз калган, кышлык юкә дә тунаган юк әле. Бәла өстенә каза дигәндәй, эш тә эш, яңгыр да яңгыр. Чормадан төшкәндә: Килә ява, килә ява, Ияләнде бер болыт, дип шыңшып куйдым. Әткәй шушы җырны көйләргә бик ярата иде... Ян сәкедә изелеп йоклаган энем Тәлгатьнең өстен рәтләбрәк яптым да киенеп чыгып киттем. Дерелдәп, күшегеп беткән кәҗә бәтиен күтәреп өйалдына керттем. Әйдә, пычратсаң пычратырсың, төнеңне корыда үткәр! Мин чыланып йөргән дә бик җиткән. Мин төшкәндә сушилка янында ике ат бар иде инде. Яңгыр астында моңаеп кына, танауларын җиргә тидерә язып торган атлар янына мин дә үземнең Озын ялымны туктаттым. Сушилка ишеге төбендә менә сүнәм, менә сүнәм дип янган фонарь яктысында Фәхри абый басып тора иде. Ул, минем якка караштыргалап: - Килдеңме, энекәш? Вакыйф күзеңә чалынмадымы? - дип сорады. - Ул килмәдемени әле? - Юк шул. Нишләп ята торгандыр. Сугылып чыгасың калган икән. Шул вакыт ишектән Әкмәл килеп чыкты. Ул кулына нечкә генә бау тоткан, күзләре йокыдан ачылып та җитмәгән. Фәхри абыйның сүзләрен ишетеп, безнең янга килде дә черелдек нечкә тавыш белән: - Килмәде Вакыйф һәм килмәс тә,- дип куйды. Мин арбадан кабыклар төшереп маташа идем. Әкмәлнең сүзләренә артык исем китмәде. Кирле-мырлырак сөйләргә яратса да, Әкмәл ул юл өчен бик кешелекле, уңган иптәш. Күңеле саф, кулы эш сөючән ул малайның. Әмма ул бүген гадәттәгедән ныграк кызган иде, ахрысы. - Бөтен авылны әйләнеп бер аркалык таба алмадым. Ə алтмыш чакрымлык юлга чыгарга кирәк, җитмәсә төнлә. Җиде чакрым урман үтәсе бар. Бу яңгырда сбруең түгел, муеның да чыдамас. Аркалык урынына киндерә бәйләргә кушалар,- дип сукранырга кереште ул. - Кем куша? - дидем мин. - Койрыклы җен! - диде Әкмәл, ачуланып. - Алай бик барырга теләгең булмаса, мин сине көчләмим, Әкмәл,- диде Фәхри абый. - Берәр хатын-кыз табылыр әле... Ай бу Фәхри абыйны, ничек чеметергә белә дә соң инде! Чыннан да Әкмәл коры чыбыкка төрткән ут кебек кабынып китте: - Хатын-кыз, хатын-кыз! Тапканнар бер сүз! Тагын атка камыт суктырып кайтарыргамы? Бу юлга ышанып хатын-кызга кем ат тоттырып җибәрә! Без, тилеләр, кушкач барабыз инде, ə ул менә аркасын мичкә терәп җылытып ятар. Барый ул арада арбасын сушилка янындагы кечкенә төз лапас астына кертте. Кырык ямаулы иске чыбылдыгын җәеп куйды. Җыйнаулашып аның арбасына бодай төйи башладык. Кулымны йөккә тыгып карадым. Җып-җылы! Мондый ашлык явымлы көндә сүрәнләнеп, дымланып китә, тагын элеваторда кабул итми азапланып теңкәгә тиярләр инде. Нишлисең, көтәр хәл юк. Әкмәл икенче булып атын кертте. Ашлык киптерүче Нурҗиһан апа аның, бер сүз дә дәшмичә, борчылып йөрүен күргәч: - Алай чәпчергә ярамый, улым. Юлга чыгар алдыннан әйбәт булырга кирәк. Аркалыгың юк икән, нигә аны моңарчы әйтмәдең? Чоланда бер яшел тасма уралып йөрүен күргән идем. Мәрхүм Сибгатьтән үк калгандыр инде. Үтешли шуны кереп алырсың. Әнкәйгә "Нурҗиһан апа кушты дип әйтсәң, бирер",- диде. Ут яктысына Барый килеп чыкты. — Нурҗиһан апа, ул тасма озынмы? - диде. — Озын дип, бик кыска да түгел бугай. — Ике аркалыкка җитәрме? — Синең дә аркалыгың юкмыни? - Бер юлга әйләнеп кайтыр кайтуын да, бик тузды. - Икегезгә дә җитәр. Тигез итеп бүлегез,- диде Нурҗиһан апа. Әкмәл арбасын төяргә керештек. Сушилкада шактый җылы иде. Бишмәтләребезне салып бер почмакка өеп куйдык. Без зур агач көрәкләр белән бодайны калай өстеннән ишеккә таба этәбез, Фәхри абый читләре кыршылган, чукланган тимер подауканы сыңар кулы белән генә күтәреп үлчәүгә сала. Тулгач - үзенең генә көче җитми - бергәләшеп үлчәүгә асылынабыз, шау-гөр килеп, аны янтайтабыз, һәм арбага вак кына җылы бодай ага башлый. Нурҗиһан апа лапас баганаларының берсенә күмер белән тагын бер таяк сызып куя. Яңадан көрәкләргә барып тотынабыз. Әкмәл арбасын төяп бетергәндә, мин Фәхри абыйның тынычсызланып, авыл ягына күз салганлыгын күреп калдым. Ул, подаукасын куеп, лапасның аргы башыннан бер әйләнеп тә килде. Борчылуының сәбәбе билгеле булганга, без беребез дә дәшмәдек. Вакыйф һаман килми, килүе-килмәве дә билгеле түгел. Юлга йөри торган дүрт аттан берсенең өйдә калуына Фәхри абый һич риза булачак түгел иде. Мин Вакыйф өчен борчыла башладым. Әкмәлнең йөген төяп бетереп, чыбылдыгын шырпыладык. Өстенә кабык ябып бәйләп тә куйдык. Фәхри абыйның түземе бетте ахры. - Мин Вакыйф яныннан бер әйләним инде, энекәшләр,- диде,сырхаулап-нитеп китмәдеме икән? Моңарчы шым гына йөргән Барый, өзек-өзек кенә итеп, бераз тотлыгыбрак әйтеп куйды: - Йөрмә, Фәхри абый! Барыбер бармас. Вакыйф кебек кире беткән нәрсә... Башка кеше тап. Берәр хатынны утырт шунда. Атын үзебез карап йөртербез. - Нигә бармасын? - дип, мин аңа каршы төштем,- барыр. Вакыйф хакында әйтелгән сүзләр минем йөрәгемне авырттырып, кузгатып җибәрде. Фәхри абый икеләнгән кебек тоелгач, мин түзмәдем: - Үзем барып килим әле, Фәхри абый? - дидем. Малайлар мыгырдашсалар да, ул берсүзсез риза булды. Озын ялымны үлчәү янына китереп, чыбылдыгымны җәеп куйдым да авылга менеп киттем. Тәрәзәләрен озак кына шакылдатсам да, җавап бирүче булмады. Чабата үкчәсе белән бүрәнәгә дә тибеп карадым. Нигезгә сыланган юеш кызыл балчыклар гына кубып төште. Җилкапкадан кереп, ишегалды яктагы тәрәзәләрен кагып та бер нәтиҗә чыкмагач, өйалды ишеге янына килдем. Келәсен күтәреп караган идем, юка ишек шыгырдап ачылып та китте. Кармаланып өйгә кердем. Борынга, әче катык исеме, әчкелтем-төчкелтем бер ис бәрелде. Курка-курка гына тавыш бирдем. Сәламемне алмадылар. Шулчак Вакыйфның әбисе күрше авылдагы кардәшләренә утырмага китүе хәтеремә төште. Ян сәкедә Вакыйфның тигез генә тын алуы ишетелә, мич арасында әллә кара тараканнар, әллә тычкан явызлар кыштырдый. Мин ныграк итеп: — Вакыйф! — дип эндәштем. Җавап булмады. — Вакыйф! — дидем мин яңадан һәм дустымның өстеннән юрганын тартып төшердем. Уянмады. Иңбашыннан эләктереп алып, озак кына селкетеп тордым. Вакыйф, ниһаять, башын күтәрде: — Ə-ə,— диде ул. — Ай-яй каты йоклагансың. Өегезне күтәреп китсәң дә уяначак түгелсең. Нигә ишегеңне бикләмәдең? — Этем керсенмени монда? Әнкәй эшкә китте, бикләп кал, дигән иде, йоклап киткәнмен. — Йоклап киткәнсең, әйтерең бармы. — Арылган, малай. — Әнкәң эшкә киткән, ə син? — Нәрсә мин! Күрәсең ич... — Фәхри абый кердеме? — дидем мин, ачуым килә башлап. — Кергән иде. Йокы аралаш ни сөйләгәнен дә аңламадым. Инде чын-чыннан ачуым чыкты. Көткән булабыз тагын! Тавышымның да, сүзләремнең дә кинәт үзгәргәнлеген чамалап, Вакыйф торып ук утырды. — Минем ни сөйләвемне аңлыйсыңмы син, әллә һаман мышлыйсыңмы? — Аңлыйм. — Аңласаң, менә шул, без йөкләрне төяп бетердек. — Әкмәл Дәме? — Вакыйфның соравында ниндидер бер шөбһәләнү бар иде. — Әкмәл дә,— дидем мин. — Кая, йөгәнеңне, сбруйларыңны бир. Берәрсе барыр әле. Караңгыда Вакыйфның күзләре ялтырап киттеләр. — Бирмим,— диде ул усал тавыш белән. — Ансат кына алыр идегез бугай. Мин ул сбруйларны бер ел җыйдым. Беләм, беләм, минем шлеяга, чуклы йөгәнемә күптән кызыгасыз! Барыбер сезгә тәтемәс! — Алайса, әйдә үзең төш. — Үзем дә төшмим. Мондый төнне яхшы хуҗа этен дә ишегалдыннан кумый. — Ə икмәк? — дидем мин, нәрсә әйтергә белмичә. — Менә көннәр әйбәтләнер, юл саркыр. Җитеш-мәбезмени? Вакыйф соңгы сүзләрен аермачык бер икеләнү белән әйтте. Торып киенә башлады һәм без, җитди уйга чумган зурлар кебек, урамга чыктык. — Бармасаң бармассың, Фәхри абый янына төшеп үзең сөйләш, — дидем мин. Авыл белән сушилка арасында җәен-көзен чыпчык тезеннән генә кала торган Чүке елгасы ага. Язгы кар киткәндә, явымнар күбәйгәндә, елга шәбәеп ярларыннан ташып чыга иде. Без сүзсез генә шул елгага җиттек. Болганып һәм ямьсез мыгырданып аккан су аркылы салынган иске күпер өстенә кергәч, Вакыйф туктап калды. — Ə Нурҗиһан апа андамы? — дип сорады ул. — Анда булмыйча кайда булсын. — Ишеттеңме? Аларның олы малайларының үлү хәбәре килгән. — Кичен Сәрвиҗамаллар әйтеп торганнар иде шул. Тагын беравык дәшми тордык. Аяк астыбызда һаман иске күпер калтырана, менә китәм, җимереләм дип дерелди, яр буендагы биек өянкеләрдә ялкау гына яңгыр шыбырдый. Бишмәт җиңе белән битемне сөртеп алдым да иптәшемне ашыктыра башладым: — Фәхри абый ындырга китәм дигән иде, тизрәк булыйк. Вакыйф авыл ягына борылды, миңа карамыйча гына төшенке тавыш белән: — Син бар. Фәхри абыйга хәзер килә дип әйт. Мин бик тиз төшеп җитәрмен,— диде. Мин аны-моны әйтергә дә өлгермәдем, ул авыл ягына чабып та китте. Ындырлар артыннан боргаланып үткән тар юлда аның гәүдәсе бер күренде, бер күмелде. Сушилкага кайтып җитсәм — малайлар минем йөкне дә төяп бетергәннәр, чыбылдыкны шырпылап, кабыкларны бәйләп торалар иде. Ерык авызымны җыя алмыйча, аларга бер генә сүз ташладым. — Килә! — дидем дә үзем Озын ялымны муеныннан сыйпап куйдым. Вакыйф килмәгәч, бодайны үлчәү янына китерми торганнар икән, тиз-тиз генә аның эшен бетердек. Ашлыкны үлчәүгә салып, Фәхри абый тәмәке кабызгалаганчы, бөтен су буен яңгыратып сызгыра-сызгыра атын куалап, Вакыйф та килеп җитте. Әкмәл дә Нурҗиһан апалардан ике аркалык чыгарлык бик таза, нык яшел тасманы алып кайтырга өлгергән иде. Без Вакыйфның соңга калуын сизмәмешкә салышып, йөген җәһәт кенә төяп тә куйдык. Сушилка эчендә җылыда һәм корыда шактый мәж килеп, кипшереп алгач, барасы озын юл, яңгырлы кара төн хакында оныткан да идек инде. Төн уртасында юлга чыгып киткәләгәнебез бар иде безнең. Ярты төндә кузгаласың да төн барасың, көн барасың, кичкә элеваторга да барып җитәсең. Әмма бу юлы беребез дә көтмәгән кыенлыклар килеп чыкты. Элеваторга бу баруым хәтеремдә якты да, караңгы да бер истәлек булып калды. Колхоз бик җаваплы юлларга чыкканда гына бирә торган берәр бөтен ипине капчыкларга салып, чыланмасын өчен, кабык астына кыстырдык. Барый, юлда пешерергә дип, берәр чиләк бәрәңге дә алырга булган иде. Әкмәл: — Юл буенда бәрәңге бетмәс әле. Атларга бодай да авыр,— дип каршы төште. — Карагыз аны, урлаша күрмәгез, алсагыз сорап кына алырсыз, — диде Фәхри абый, үзе ындыр ягына китә башлады. Нурҗиһан апа сушилка миченә ут ягып җибәрде. Хәзер, бәләкәй арбаларга төяп, хатыннар тары китерәчәкләр. Янгын сараена куелган, картлыктан тешләре төшеп беткән, биле дугадай бөгелгән, йоны коелган "Корыч" исемле алашаны да Фәхри абый бүген тары ташу өчен җигәргә булды. — Бу явымда ут-күз чыкмас әле,— диештек без. — Чамалап йөрегез инде, егетләр. Сбруйларны да, атларны да саклагыз. Артык кумагыз. Урман чыккач, бераз хәл җыегыз. Йә, хәерле юл сезгә,— дип, Фәхри абый безнең белән саубуллашты. — Безнең киткәнне әнкәйләргә әйт, Фәхри абый! — дип кычкырып калдык без аның артыннан. Ниһаять, кузгалдык. Адымы әйбәт дип Вакыйфның бурлы биясен алга куйдык. Аның артыннан Әкмәл белән Барый иярделәр. Озын ялым арттан күндәмрәк йөргәнгә, мин Барый артыннан кузгалдым. Сушилка ишеге төбендә моңаеп басып торган чал чәчле, өстенә кигән ямаулы ирләр пиджагын нечкә бау белән бәйләп куйган, кара яулыклы, корымга һәм көлгә буялып беткән хатынга карап: — Хуш, Нурҗиһан апа,— дидем. Ул элек сүзсез генә баш иде, җайсыз гына кулын селкеп куйды. Аннары җәһәт кенә сушилкага кереп китте. Мин, ул яңадан дәшмәс инде, дип уйлаган идем. Арттан: — Ибраһим! — дигән тавыш килгәч, туктап калдым. — Мә, юлда ашарсыз. Әле чи бәрәңгегә өметләнгәнче,— диде ул килә-килә. Аның кулында көлдә пешкән кайнар бәрәңгеләр тутырган кечкенә генә киндер капчык. Рәхмәт әйтеп алдым да капчыкны барган көйгә генә кабык астына тыгып куйдым. Нурҗиһан апа лапас янында басып карап калды. Бер-ике җир буе киткәч, борылып карадым. Сушилка да, Нурҗиһан апа да күренми иде. Тик, нигәдер, ул һаман шунда басып торадыр һәм үксеп елыйдыр кебек тоела иде. Мин ул вакытта Нурҗиһан апаның ни өчен шулай кызганыч итеп карап калуын аңлап та бетермәдем. Аның, шул юллардан китеп, кайдадыр еракта, сугыш кырларында мәңге кайтмаска күмелеп калган ире дә, улы да хәтеремнән чыккан иде ул вакытта. Нурҗиһан апа гына онытмаган иде аларны, күрәсең. Менә әллә нинди шомлы караңгылыкка төренгән ярым җимерек тавык фермасы да артта калды. Төнге юлда без, дүрт малай, берьюлы кечерәеп киттек. Бу арбалар да чын түгел, атлар да уенчык кына, үзебез дә зурлар булып уйнап шаярабыздыр кебек тоелды. Тирә-як шулкадәр караңгы иде ки, алдагы атлар миңа юньләп күренмиләр. Барыйның, арба кырына тотынып, лачтыр-лочтыр атлавы гына ишетелә иде. Авылдан чыккач та юл бераз түбән таба. Коры вакыт булса, хәзер арба өстенә утырып, җилдереп кенә барыр идек. Хәер, коры булса, икмәк тә әллә кайчан ташылып беткән булыр иде. Әтиләр дә шулай интегә-интегә ташыдылармы икән? Юк, ул вакытта колхозның бер автомашинасы өстенә никадәр аты булган Әтиләр өйдә торып, автомашина да сугышка алынмаган булса... Ə без? Без мондый ямьсез төннәрдә җылы мендәрдә генә аунар идек. Әни дә ямау сырган чуар күлмәген әллә кайчан иске-москылар җыючы Кыек Шәрипкә биреп җибәргән булыр иде. Кыек Шәрип булып Кыек Шәрип тә бу арада авылда күренми. Ичмасам, берәр күмәч сагыз алып калыр идем. Менә бу озын юлларда авызыңны тутырып чәйнәп җибәрсәң!.. Корсагың буш булганда авыз алдарга ярар иде дә, юк... Мин арбага ияреп барам, чуалчык уй җепләре, юл буена сузылып, мине көтеп торалар икән. Уйлар йөрәкне, ə котырып үскән тигәнәкләр, әремнәр ялангач теземне капшыйлар. Исерек арба тәгәрмәчләре бер-бер артлы чулт та чулт итеп сулы чокырларга төшә. Мин арба кырына иңемне терәп Озын ялыма булышам, кырык төенле тәҗе бавымны тартып карыйм. Атлар да, нәкъ кешеләр кебек, ярдәмгә килгәнне бик тиз сизәләр бит. Төннең яктырмавы, ə безнең урманга якынаюыбыз борчый башлады. Булса да була икән озын төннәр! Яңгыр туктаган кебек булды. Әмма җир һәм һава юешлек белән шулкадәр туксырган иде, урман ягыннан искән җил кая төшәргә белмичә аптырап йөргән су тамчыларын куып китерә. Бөтен яктан яңгыр исе, саз исе, тагын әллә нинди болганчык исләр килә иде. Кузгалып киткәч тә малайларның кайсы чөңгергәләп, кайсы сызгырып, гаярьләнеп бара башлаган иде, ниһаять, тындылар. Аклан чирәмен үтеп, басу арты юлындагы үргә менә башладык. Монда җир вак ташлык булып, юл ул кадәрле үк бозылмаган, тәгәрмәч бүкәне күмелерлек чокырлар да юк иде. Әмма үзле балчык. Ул зур-зур кантарлары белән кубып тәгәрмәчкә ябыша, тугымнар, кигиләр калынаеп резиннан эшләнгән төскә керәләр. Тик бу резин тәгәрмәчле арбаны сөйрәү атка ничек авыр икәнлеген мин үземнән үк чамалый алам. Чөнки чабаталарыма да әллә никадәр балчык сырышкан, аягым Алып батыр аягы кебек зур. Тик бу аякны кузгатырлык һәм йөртерлек көч кенә юк миндә. Үрнең уртасына җитәрәк Озын ял авыр-авыр сулый башлады, су исен басып, ат тире исе аңкыды. Мин буем җиткән кадәрле үрелеп атымның аркасын иркәлим. Әллә ничә потлыга әйләнгән тәгәрмәчләр теләр-теләмәс кенә тәгәриләр. Менә Озын ялның сулавы тоташ мышнауга әйләнә, ул арбаны, өзек-өзек хәрәкәтләр ясап, көчәнеп кузгата. Менә туктый, менә туктый, дип шүрләп барам. Бер туктаса, тауга каршы кузгатып җибәрү тагын да кыенрак булачак. Дүртебезнең дә атлар көч-хәл белән кыймылдыйлар иде бугай. Үз тавышым тынып торганда, алдан, караңгылык эченнән, малайларның тирән бер борчылу белән төрле авазлап: — Әйдә, елгыр, әйдә, калма!.. — Бара, бара... — Һа-Һа-Һа,— дип кычкырынуларын ишетеп калам. Үрне дә менеп җитәбез. Атлар дәшкәнне дә көтмичә бердәм туктап калалар. Кулымдагы сигездән үргән камчымны арбага, бау астына кыстырып, ат янына барам. Аның дәү башы түбән иелгән, йоны юешләнеп, арыклыгы тагын да шыраебрак калган муены дерелдәп китә. Озын ял, кызганыч карап, мине каршы ала. Капшап карыйм: камыт тирәләре нык дымланса да, артык тирләмәгән әле. Мин аның муенын кочаклап алам, үземнең кычкырып елыйсым килә. Мескен Озын ял! Җәен дә, кышын да, көнен дә, төнен дә юлда бит ул. Үзенең шушы ябык, ач гәүдәсе белән әле арба, әле чана сөйри. Яңгырда да тышта, буранда да тышта. Чыдам ат, күндәм хайван. Берсүзсез, зарсыз эшли дә эшли. Күпме яхшылык иткән, хезмәт күрсәткән инде ул безнең кечкенә авылга! Юлга йөрерлеге калган шушы дүрт бөртек чыдам ат булмаса, без нишләр идек икән? Иелеп, чабатама ябышкан балчыкны кырып ташладым. Тәгәрмәчкә сырышканнарын камчы сабы белән каезладым. Вак таш катышкан үзле балчык, кубарга теләмичә, кулларны авырттырып бетерде. Арба янында маташканда, борыныма бик тәмле ис бәрелде. Мин, кабык астына кулымны тыгып, капчыктан бер бәрәңге алдым. Әле суынып та өлгермәгән, йомшак бәрәңгене битемә тидереп тордым да Озын ялга илтеп каптырдым. Аргы баштан Вакыйфның: — Әй, кузгалабызмы?! — дигән карлыккан тавышы килде. Мин: — Кузгал, әйдә,— дип кычкырып җибәрдем һәм, үз тавышымнан үзем сискәнеп, куркып киттем. Тәгәрмәчләр тагын чокыр-чакырларда күңелсез генә су ярырга кереште. Тигәнәкләр, шайтан таяклары тагын, безне тотып калырга теләгәндәй, чалбар балагын тешли башладылар. Тау өстендәге җир ике елдан бирле чәчелмичә, эшкәртелмичә ята. Шуңа күрә аны чүпчар, азгын алабуталар, әрсез әремнәр басып киткән. Күк йөзе чак кына ачылган кебек булды. Мин Барыйның аркасын гына түгел, үзен дә шактый ачык күрә башладым. Әллә ничек күңеллерәк булып китте. Эчтән генә бер көй кисәге дә шыңшып алдым. Җыр дип, болай гына инде... Җырлар килми иде күңелгә. Күңелгә тик уйлар гына килә, сүзләр килә. Аларны җыр итеп җырлап булмый. Сөйләргә дисәң, кемгә сөйлисең аларны. Озын ялгамы? Ул болай да бик яхшы аңлый, минем белән байтак юллар үткән, шактый нужа чиккән иптәш ул. Барый артына борылып карап-карап куя, әллә әйтер сүзе бар, әллә болай гына эче поша. Аңа да ялгыз бару күңелсез иде булса кирәк. Алда җиде чакрымлы урман. Аның тар юллары, кинәт бормалары безне шактый интектергән инде. Чокыр-чакырына төшеп, агач кәүсәләренә эләгеп, күпме тәҗе баулары, аркалыклар өздек, ничә тәгәрмәч ваттык, күчәр сындырдык инде без бу урманда! Санап бетергесез. Барый туктап, мине көтеп алды. Икәүләп янәшә бара башладык. — Атың бик армадымы, Барый? — дип сорадым мин. — Ат? Ю-ук,— диде ул сузып кына. — Беләсеңме, Ибраһим, мин куркам. — Ə мин курыкмый дисеңме? Урман юлын үтү диләр аны. Бер Тугай суы гына да ни тора. — Юк ла. Мин аны әйтмим, качкын-фәлән булмагае, дим. — Качкыннар? Каян килсеннәр алар? — Әби өченче көн генә Чыршылыдан кайтып сөйләде. Чыршылы урманында әллә ничә качкын күргәннәр... — Хатын-кыз сүзенә ышансаң... Хатын-кыз түгел, әби әйтә, Җамали картка очраганнар, ди. Бөтенесе дә тимер тешле икән. Ул гел дөресен генә сөйли. "Тимер тешле"гә кадәр минем күңелгә дә бер шом кереп бара иде, аны ишеткәч, көлеп җибәрдем. Барый үз әкиятеннән үзе тагын да шүрли төште. Аның күзләре зур булып ачылдылар, бишмәт якасыннан күренеп торган озын муены төрле якка борыла, үзе һаман миңа якынрак елыша. — Камыр тешлеләре дә булганмы соң? — Көлмә, көлмә! Чыршылыдан бу тирәгә дә килеп чыкмаслар дисеңме? Безнең урман калынрак та, зуррак та әле. Әби әйтә: Тугай суы — качкын оясы, ди. Бераз дәшми бардык. — Булсалар, берәр кеше күрер иде үзләрен,— дидем мин. — Тугай суында су анасы бар, дип тә сөйлиләр. Күргән кеше юк бит. Кеше ышанмаслык сүз ул. Су анасы турында ишеткәч, Барый тагын да шүрли төште. Аның йөзе агарынып китте. Ул артык куркуын сиздермәскә тырышып, кулындагы сүс камчысы белән пычрак әрекмән яфракларына селтәнеп бара башлады. — Син бик оста кыйдырасың, яле мин... Барый камчысын бирмәде. Бала йоннары тырпайган йөзен миңа терәп диярлек үк пышылдый башлады: — Бодайны таларга тотынсалар, нишләрбез? — Кемнәр? Су аналарымы? Алар бодай ашамыйлар ич! — дип, мин кычкырып көлеп җибәрдем. — Җүләр, кычкырма алай! Качкыннар,— диде Барый, тагын да шыпыртрак итеп. Ул арада алдагы атлар да туктады. Без Әкмәлләрне куып җиттек. — Атлар бәләкәй генә хәл алсыннар әле,— диде Вакыйф. Ул бишмәтен салып ташлаган, былтыр ялга кайтып киткән абзасының иске гимнастеркасыннан калган иде. Гимнастерка аның өчен шактый зур булса да, Вакыйфның көрлеге, тазалыгы һәм бездән калкулыгы нык сизелеп тора. Бәләкәй чакта ук сугыш уеннарында гел узаман булып уйнарга яраткан Вакыйф бүген дә "атлар хәл алсын" дигән сүзен каршы килеп тормаслык итеп, өзеп әйтте. Хәер, беребез дә аның сүзенә каршы килергә җыенмадык. Урманга керер алдыннан аз гына хәл җыю кирәк бит. Аркалыклары бушатылган атлар юл буендагы үләннәргә үрелделәр. Без Вакыйф арбасы янына җыелдык. Малайлар юлның начарлыгыннан, хайваннарның талчыгуларыннан зарланып алдылар. — Менә Барый безне талый күрмәсеннәр дип курка әле,— дидем мин. Барысы да кычкырып көлерләр дип уйлаган идем, алай булып чыкмады, бары Вакыйф кына ниндидер ясалмалык белән шаркылдарга кереште. — Нигә көләсең? — дип, Әкмәл аңа каршы төште.— Минем күңелгә дә килде ул. Шуннан таза гына бер ир чыксын, ди, безнең бодайны берүзе көри дә алып китә бит. — Чыгып карасын,— диде Вакыйф эре генә. — Нишләрсең? — диде Барый, мыскыллы тавыш белән сузып кына. — Азау тешләрен уч төбенә тутырып җибәрермен. — Ярый ла, син куе умач ашап үскән, синең көчең дә күп, ə без? "Куе умач" сүзеннән, гадәттә, Вакыйфның ачуы килсә дә, "көчең күп" дигәч, аның кәефе кырылмады, ахрысы, дәшмәде. — Их, чукмарны аласы калган икән! Шуны да хәтергә төшермәгәнсез, ичмасам,— диде ул, нык үкенеп. Малайларның качкыннардан шүрләве миндә дә эзсез үтмәде. Юлчыларның икмәкләрен талау кебек хәбәрләрнең ишетелгәләгәне бар иде. Вакыйф һаман: — Ул чукмар белән минем бабай бүрегә йөргән. Бер заман аңа өч бүре ыргылган. Кырган да салган үзләрен. Шул чукмар булса, бер качкын гына түгел, унау чыксалар да ионнарын туздырыр идем,— дип сөйләнде. Иптәшемнең шапырынуыннан юаныч бик аз булганга, мин аны бүлдереп: — Булмаган чукмарны өйгә кайтып алып килеп булмый инде. Һич югында имән күсәкләр кисик! — дидем. Әкмәл юлга чыкканда арбасыннан бер дә калдырмый торган шома өрәңге саплы, кечкенә, әмма бик үткен балтасын алып килде. Шулай карар кылдык: дүртебез дә имән күсәкләр тотып күмәкләшеп барабыз. Алдагы ат янында икебез, арттагы ат янында икебез. Бер-бер шик сизелү белән бик тиз арада хәбәр итешергә. Качкыннар чыга калсалар, курыкмаска, иптәшеңне ярдәмсез ташламаска, бер генә бодайны да дошманга бирмәскә. Сугышырга туры килсә, уңай булсын дип бишмәтләребезне салып, йөк өстенә ташладык. Урман авыры... Без бу юллардан әтиләрне, абыйларны озаттык күпме яшь түктек. Көзен дәүләткә икмәк ташыдык. Язын берәр капчык чәчүлек орлык салынган кечкенә арбаларны сөйрәдек ул юллардан. Карлы бураннарда, чатнама суыкларда урман кисеп, пристаньга ташыдык. Барын да эшләдек, тик юлның үзен карарга гына вакытыбыз булмады... Һәм менә ул юллар... Юл тарайганнан-тарая барып, без арбалар яныннан килә алмас булдык. Мин Озын ялымның йөгәненнән тотып алдан киттем. Чокырчакырларга мөмкин кадәр төшмәскә тырышып, әле уңга, әле сулга тартылып үттек. Барый минем яннан китәргә шүрли иде булса кирәк. Ул чокыр-фәлән шәйләсә, ботакларга сыдырыла-сыдырыла аты янына йөгереп бара да, үткәреп җибәргәч, үзе читкә чыгып, мине көтеп ала. Имән күсәген ябык иңбашына салып тагын янымнан бара башлый. Озак вакыт берни дә сөйләшмибез. Гомумән, юлда аз сөйләшә идек без. Аның каравы, тукталышларда, фатир кергән җирләрдә, алны-ялны белмичә үткән юлны бөтен ваклыклары белән искә төшерә торган идек. Ни уйлап үтә идек соң без ул юллардан? Искитәрлек берни дә уйламый идек. Һәрберебез күчәр сындырмый, тәгәрмәчен ватмыйча, ничек урман аша үтүне генә уйлагандыр ул чакта. Авырлыкта уйлар еракка китмиләр бит. Дүрт йөк бодай ил өчен, фронт өчен әллә нәрсә дә булмагандыр. Әмма безнең өчен дүрт йөк алтыннан да кадерлерәк иде ул. Үз авызыбыздан өзеп, аталарыбызга булсын, абыйларыбыз ашасын, дип ниятләгән бодай ич. Аю аланына кадәр ару гына бардык. Түшәктәй кабарыныпкабарынып ишелгән болытлар аркылы таң яктысы саркылды. Малайлар да, атлар да ап-ачык күренә башладылар. Аю аланын үтеп, тагын шырлыкка барып кердек. Гомер буе кояш чыраен күрмәгән, коры елда да дымланып, мәлҗерәп торган, арба эзе араларына зәгыйфь шуышма казаяклар, бака яфраклары сырышкан юл башланды. Монда колагыңны торгызыбрак бармасаң, тәгәрмәчеңнән коры калуыңны көт тә тор. Сагаеп барган кебек булсак та, кинәт Барыйның аты шып туктап калды. Дүрт тәгәрмәченең өчесе шулпаланып беткән пычрак сулы чокырга, ипләп кенә, бүкәннәренә кадәр төшеп утырган. Аты омтылып-омтылып караса да, арба кымшанмый да, киресенчә, батканнан-бата бара иде. Менә арт күчәре бөтенләй күренмәс булды. Мин барып аны-моны эшләгәнче Барый, атын кинәт бер якка борып, тәҗе бавын өздерде. Мин алдагыларга кычкырдым: — Әй! Туктагыз әле! Агачлар арасыннан Әкмәлнең чәрелдәвек тавышы ишетелде: — Нәрсә бар? — Монда килегез! Байтак кына вакыт узгач, сыгылган чикләвек чыбыкларын күтәрә-күтәрә, Әкмәл белән Вакыйф килеп чыктылар. Мин аларны бераз кытыкларга теләп: — Уяулыгыгыз шәп икән, кычкыра-кычкыра тамагым бетте. Ə безне талый башлаган булсалар?.. — дип каршылаган идем, Вакыйфның ачулы тавышы ишетелде. — Чумдыңмы? — диде ул, калтырана-калтырана тәҗе бавын ялгап маташучы Барыйга җикеренеп. — Төнлә булса, караңгы, күрмәдем, дияр идең. Хәзер бит ярты чакрымнан юл күренеп тора. Их чепи күз, чепи күз! Барый акланырга теләп: — Без Ибраһим белән артта килә идек. Качкыннар... — дип сөйли башлаган иде, Вакыйф аны бүлдерде: — Арбаңны үзең чыгар инде менә. Алдан ике ат үтеп китте, берсе дә батмады. Ə ул чокырны үзе эзләп тапкан диярсең. Киттек, Әкмәл! Әкмәл, терсәгеннән пычракка буялып, тәгәрмәч кигиләренең хәлен тикшерә-тикшерә, арба тирәсендә маташа иде. Вакыйфның сүзләрен ишеткәч, ул турайды, күзенә үк төшкән фуражкасын күтәреп куйды. — Чыгарыйк инде,— диде ул, эшлекле кыяфәт белән кулларын әрекмән яфрагына сөртеп. — Безнең йөкләрне төяп китсәләр, бик шәп булыр алайса,— диде Вакыйф. — Төяп китмәсеннәр өчен, тиз генә чыгарыйк та, кузгалыйк,— дип сүзгә катыштым мин. — Тәҗе өзелмәсә, сөйрәп чыгара иде ул аны,— диде Барый юаш кына. Ул, без карап торгангамы, каушап калды, Һич кенә дә төенен төенгә туры китерә алмый, ул кабаланган саен төен, сарык койрыгында укмашкан тигәнәк кебек, йә бик дәү, йә кырау тиеп бөршәйгән кыяр кебек кәй була иде. Әкмәл аны тынычландырып: — Син ашыкма, бер булгач булсын инде. Атлаган саен туктап тормабыз. Мин берәр колга кисеп алыйм әле,— диде. Үзе биленә кыстырган балтасын алып шырлыкка атлады. Вакыйф, сызгырынгалап, Барыйны күзәтә иде, мин тәҗе бавын ялгарга булыша башладым. Ул арада балта тавышы ишетелде һәм бераздан саңгырау гына дөпелдәп агач ауды. — Күзенә генә баскансың икән сазның,— диде Вакыйф. Аның соры күзләре уйнаклап торалар, йөзендә ачу. — Авызыңны ачып йөрсәң, шулай булмый хәлең юк. — Йә, ярар, җитәр,— дидем мин. — Бәйләнергә урын юк. — Ул йоклап барсын да, син аның өчен интек монда,— дип мыгырданды Вакыйф. Шактый юан каен колгасы сөйрәп Әкмәл килеп чыкты. Аның тирләгән битенә яфраклар ябышкан иде. Ул, чыгу белән Вакыйфка карап: — Шулай да беребез атлар янына кайтыйк. Бу эш тиз генә бетмәс әле,— диде. Барый: — Бетте инде, бетте. Ялгадым. Хәзер була,— дисә дә, Вакыйф, Әкмәл сүзен хуплап, китәргә җыенды. Мин аны: — Әкмәл барсын. Син көчлерәк, монда булышырсың,— дип туктаттым. Вакыйф, эреләнеп, Әкмәлгә күз ташлады: — Ə Әкмәл нәрсә эшли ала? — Кайда? — Йөкләр янында. — Тик торыр. — Качкыннар чыкса? — Чыкты пычагым! Тапканнар сүз! Качкыннар, имеш. — Барсын,— диде Әкмәл. — Без аны өчәү дә чыгарабыз. Вакыйф, яуга җыйналган батыр сыман, күсәген болгый-болгый, зур-зур атлап китеп барды. — Азрак булышса ни булган инде! — дип сукранды Барый. — Китсен,— диде Әкмәл,— барыбер күз көеге булып кына утыра. Барый, тәҗесен рәтләп бетереп, атын борып куйды. Без Әкмәл белән колганы арт күчәр астына кертеп, иңнәребезгә терәдек тә арбаны кузгата башладык. Барый ат янына басты. Өчәүләшеп атны әйдәкләргә шауларга тотындык: — Һоп лә! — Кузгала, кузгала! — Китте, китте... Кола бия, ябык сыртын турайтып, борын яфракларын дерелдәтеп, бот мускулларын кабартып тартты. Без, кызарынып, бүртенеп күтәрәбез, кычкырабыз. Колга иңбашларын авырттырып батып керә. Чыбыркысын шартлатып Барый атын әле уңга, әле сулга борып карый. Әмма арба урыннан да кузгалмый. Хәл җыярга туктыйбыз. Атның гармун күреге кебек кабыргалары тагын да әрсезрәк булып калыкканнар, бот тирәләре сизелер-сизелмәс кенә дерелди, үзе мыш-мыш килә, Барыйның чыбыркысы артыннан әрлебирле күзен әйләндерә. Тик Барый атка сукмый иде. Песи балаларын, адашкан көчекләрне, урамнан җыеп кайтып, ашатып йөри торган малай хайваннарга һәрвакыт күңеле нечкәреп карый. Ерактан Вакыйфның тавышы килде: — Әй, сез! Буласызмы инде? Без аңа дәшмәдек. Барый атының муенын сыпыра-сыпыра елап тора иде. Мин кешеләрне юата белмим. Бигрәк тә үз иптәшем, яшьтәшем, авыз ачып елап торганда, миңа уңайсыз булып китте. Әле ярый янымда Әкмәл иде. Ул зур зәңгәр күзләрен тутырып, мышкылдаудан кечерәеп, мескенләнеп калган Барыйга карап торды да: — Җылама! Хәзер чыгарабыз аны! — диде. Тагын колгага тотындык. Һай-Һулап арбаны селкетә, этә һәм атны куалый башладык. Арба шыгырдап куйды, тәҗе баулары скрипка кыллары кебек киерелделәр. Бер тартылды күндәм хайван, ике тартылды, лайда ипләнеп өлгергән тәгәрмәчләр теләр-теләмәс кенә урыннарыннан кузгалдылар, һәм арба каты җиргә менеп тә утырды. Без шатланып кычкырып җибәрдек. Бераз хәл алгач, без кузгалып киткәндә көн тәмам яктырган иде инде. Бер атна күрми торган арада урман шактый үзгәргән кебек тоелды. Агачлар саргайганнар, картайганнар сыман. Үләннәр шиңеп, шәлперәеп җиргә иелгәннәр. Кәүсәләренә укалы балдак кигән елан гөмбәләре генә ишле булып куак төпләренә дә, ачыклыкларга да сырышканнар. Кызарып, янып, эт җиләге пешеп утыра. Ашый торган нәрсә булсалар, бу кадәрле үк уңмаслар иде, хәерсезләр. Мин ачуымнан берничә гөмбәне тибеп тә җибәрдем. Аның эшләпәсе астында гомер кичергән вак кырмыскаларны күреп кенә, тими башладым, кырмыскаларны кызгандым. Әйдә, корыда рәхәтләнеп яшәсеннәр! Урман юлының калган өлешен без шактый шома үттек. Төп башына эләгеп, Әкмәлнең чәкүшкәсе сынуын искә алмаганда, әллә ни әйтерлек вакыйга да булмады шикелле. Әмма Тугай суын — без урманның яртысы дип йөртә торган үзәнне үтүгә атлар тәмам хәлдән тайдылар. Үзебез дә ардык. Тик арган атлар янында үзеңнең көчсезлегеңне һич тә белдерергә ярамый. Ат шундый сизгер ул, аның белән шаярма! Һәм без тамакларыбыз карлыкса да, гайрәтләнергә, гаярләнергә, һайһай дип тавыш күтәрергә, сызгырырга, кыскасы, атка көч биреп барырга тиеш идек. Әле болай да алар бер җир буе баралар да туктыйлар. Чакрым исәбен югалтмасак та, вакыт исәбе күптән югалды, иртәме, кичме икәнен оныттык инде без. Тизрәк урманны чыгасы иде дә, урман авызындагы аланга атларны җибәреп, ут ягасы, ашап-эчеп аласы иде. Мин юл буендагы карт имәнгә карыйм. Аның кәүсәсе әкиятләрдәге батырдай дәү, юан, кабыгы тубырланып беткән. Киң ябалдашы белән ярты күкне каплап тора. Мин бу имәннән соң, урман чыкканчы тагын ни хәтле юл калганлыгын хәтерләргә тырышам. Алпан-тилпән килеп алдан баручы Барый да чыбыркы сабы белән изәп имәнгә ишарәли, күрдеңме, янәсе. Күрдем инде, күрдем, күрмәсәм әйбәтрәк тә булыр иде. Тагын ике чакрым барасы бар әле. Имәнне үткәч, чит-читенә шомырт агачлары үскән кечкенә генә, түгәрәк кенә аланга чыгабыз. Сугышка кадәр яшь наратлар утыртылган бу алан хәзер сарут, күзлут, алабута һәм саргайган кыяк үләннәр белән күмелеп калган. Берәнсәрән генә утырган нарат үсентеләре һаман, бирешмәгәннәр әле, тереклек итеп азапланалар. Наратлар булгач, аланның печәнен чаптырмыйлар. Үткән-сүткән юлаучылар гына анда бер кишәрлек, монда бер уйдык табып арба төбенә салып киткәлиләр. Аланны үтүгә атлар тагын туктадылар. Мин Барый янына килеп: — Тугарып, бер ашатабызмы әллә? — дидем. Барыйның эчкә баткан, йокысызлыктан кызарган күзләрендә ниндидер бер очкын кабынган кебек булды. Миңа калса, хәзер үк шушында ятып үләр идем,— диде ул,— карын ачты, ардым, йокы килә, баш авырта, эч авырта, җеп өзәр хәлем юк, билләһи. Вакыйф белән Әкмәл дә безнең янга килделәр. Әкмәл, безнең тукталырга теләгебез барын белгәч, ак кашларын җыерып, зурларча уйланып торды. Бер болытлар агылган соры күккә, бер юлга карап алды, башын чайкады: — Ярамый. Барган шәпкә барырга тырышыйк инде. Бер тукталгач, кузгалу кыен булыр. Өстән яумаганда урманны чыгып калыйк. Аннары, ничек тә, Куян авылына кадәр тырышырбыз. Куян авылыннан соң таш юл. Караңгыга калсак та, куркыныч түгел. Аның сүзе белән килешмичә булмый инде. Ничек кенә арган булсак та, урман уртасында ат ашатканыбыз юк иде әле безнең. Кузгалырга, кыен булса да, урманны үтмичә тукталмаска дип таралыштык. Атлар да безнең теләкне сизгән сыман, яхшы ук күндәм атлый башладылар. Без тагын аларга иярдек. Кичә көлтә кертергә барганда әнкәй кесәмә салган төче катлама хәтеремә килде. Яшен тизлеге белән кесәмә тыгылдым һәм ярты уч чамасы күмәч валчыгы җыеп чыгардым. Күземне йомып, катлама валчыкларын тел өстенә салып җибәрдем. Катламадан да тәмле әйбер бар микән дөньяда! Ул бүген миңа салкын каз итеннән дә тәмлерәк тоелды. Тагын юкмы икән дип башка кесәләремне дә караштырдым. Берсеннән ит налогын түләү турында квитанция (әнкәйгә бирергә онытылган), икенчесеннән чиккән кулъяулык (сугышка киткән абыйның иске чалбары кесәсеннән тапкан идем), чакма ташы килеп чыкты. Әмма катлама юк иде. Чама белән урман кырыена ерак та калмый дип барганда Әкмәл кинәт кычкырып җибәрде. — Кыр күркәсе! Кычкырып та җибәрде, балтасын эләктереп, йөгереп куаклыкка кереп тә китте. Чыннан да, чикләвек чыбыклары арасыннан олы гәүдәле, чуп-чуар бер кош йөгерә, аның артыннан җан-фәрманга Әкмәл томыла иде. Кыр күркәсе! Шәп булыр иде үзен тотып алсаң! Безнең ару да, ачыгу да онытылды, дилбегәләребезне ыргыттык та Әкмәл артыннан чатыр-чотыр чаба башладык. Ботакка эләгеп чалбарым ертылды, битләрем сыдырылып бетте. Берни күрмим, алдымда ялт-йолт чагылып киткән Әкмәлне тизрәк куып җитәсем Һәм күркәне үземнең тотып аласым килә. Менә күркә ачыклыкка чыкты да аршын ярымлы канатларың җилпеп күккә күтәрелде, очып та китте. Күркә дигәнебезнең, "трыйлик" дип соңгы сәламен биргәч кенә гап-гади бер торна икәнлегенә төшендек. Сулуларыбыз кабынып, Әкмәл янына җыйналдык. Әмма ул безне күрми дә иде. Аның аучылык дәрте кузгалган, зәңгәр күзләре кысылып ут булып яна, ак кашлары өстенә учын куеп, һаман өзелеп-өзелеп торнага карап тора иде. Торна урманны яңгыратып тагын аваз салды. Әкмәлнең кайнарланып киңәйгән алсу борын яфрагына эләгеп торган тир бөртекләре дерелдәп киттеләр. Без барыбыз да аннан көлә башладык. Ə ул һаман күккә текәлгән килеш: — Ну бер сыйлый идем үзегезне! Бүксәләрегез кап булганчы ашата идем,— диде. — Кыр күркәсе, имеш. — Әй йөгергән була, әй балтасын селтәгән була. — Төпкә абынмаган булсам, кояштыр, куып җитә идем үзен! — Җитә идең! Менә мин элек күргән булсам, ычкындырмас идем. Юлына төшәргә, ачыклыкка чыгармаска кирәк иде аны,— диде Вакыйф. — Очып китәр дип кем белгән аны? Мин күркә дип торам бит. — Ə кыр күркәсе буламы, малайлар? Бусын беребез дә белми идек. Арбалар ягына борылдык. Күңелләребез ачылып киткән, аруларыбыз онытылгандай булды, юеш, ябышмак сәрдәләрне яра-яра барабыз. Йөгергәндә сизмәсәк тә, юлдан шактый ерагайганбыз икән. Бара торгач Әкмәл кесәсен капшап карады. — Чакма тимерен төшереп калдырганмын,— диде ул, каушап. Чакма ташы — ул чакта авыл халкы арасында "Катюша" дип исем алган әйбер — безнең кебек шәбәргән һәм күшеккән юлчылар өчен иң кирәк нәрсә. Ташы таш инде аның, бер җирдә булмаса икенче җирдән табыла, менә тимере генә... Үткер кырлы чуерташка бәрә-бәрә шомарып беткән, тимерчеләр, иске чалгы бизен бөгеп, сугарып, чыныктырып биргән корыч кисәген югалту — бу бөтен юл буена утсыз-учаксыз калу дигән сүз. Дүртебезнең дә торна куып җәелгән авызларыбыз кинәт чалышаеп китте. Торна куган өчен Әкмәлне әле генә шаярткан булсак, хәзер чынчынлап әрли башладык. Ул ак керфекләрен челт-челт йомып, эчкерсез зәңгәр күзләре белән безгә карарга оялып, мескенләнеп калды. — Үзем теләп югалтмадым мин аны, кесәдән сикереп төшкәндер. Әрләүдән файда юк, эзләп карыйк,— диде ул. Торна очып киткән аланга яңадан барып, эз белән кире кайтырга булдык. Дүртебез дә килгән юлны мүкәләп диярлек әрле-бирле үтсәк тә, җир мае дип аталган сасы исле, агулы гөмбәдән, ике тузгактан һәм кипшерә башлаган бер-ике бөрлегәннән башка берни дә тапмадык. Юлга чыкканда барыбыз да ачулы идек. Күркә, чакма тимере белән мавыгып, без атларны хәтердән дә чыгарып җибәргәнбез. Юл өстендә, үзебезнең йөкләр янында, җиңел генә такта арбага җигелгән, ару гына көрлектәге тимер күк айгырны күргәч, без гаҗәпләнеп киттек. Кем булыр икән бу? Бер мәлгә айгырның хуҗасын, Әкмәл арбасы янына килеп чыбылдыкның бер башын чишеп маташучы хатынны да күрми тордык. Хатын үзе безне бик тиз күреп алды, яшен тизлеге белән кыска, юан бармакларын чыбылдыктан ычкындырды, бур мәченеке кебек сыгылган карсак гәүдәсен кинәт турайтты. Яшелле-зәңгәрле утлар уйнаган итләч кабаклы кечкенә күзләрендә елмаюга охшаган бер нәрсә күренде. Көпә-көндез булган бу эштән хәйран калып, телләребезне йоттык та басып тора идек, кинәт барыбыз да берьюлы исебезгә килдек, Әкмәл очып диярлек арбасы янына барып җитте. Хатын хәйләкәр генә елмая иде. — Син монда нишлисең? — диде Әкмәл, ярсып. — Әллә күрмисеңме? Басып торам.— диде хатын, борчылу галәмәте күрсәтмичә. — Әле генә нишләдең? — Минме? Йа, ходай! Нишләдең, имеш. Беләсең киләмени? Үзегез монда булсагыз, йөгегездә нәрсә дип сораган булыр идем. Көттем, көттем дә, берегез дә күренмәгәч, үзем ачып карадым. Бодай алып барасыз икән. Хатынның тавышы матур иде. Ул, үз тавышына колак сала-сала, җырлаган кебек итеп сузып сөйли. Күзләре белән ашардай булып әле беребезгә, әле икенчебезгә карый. Миңа бик уңайсыз булып китте. "Кыр күркәсе, имеш, бер йөк бодаеңны төяп киткән булсалар, күрер идең күркәңне!" дип уйладым мин. Әкмәл, ачуыннан буыла язып, йөкнең ачылып калган өлешен чыбылдыгы белән каплады. — Ə бодай булса нәрсә булган? Хатын аңа җавап бирмәде. Күз алмаларын уйнатып: — Сез Караталдан, ахры? — диде. — Караталдан булсак, һәрбер үткән-сүткәнгә безнең йөкне ачып карарга ярый дип беләсеңме? — дип кызды Әкмәл. — Ай, алла! Нәрсәгә орышынасың? Мин бит, мондый чибәр егетләр Караталда гына булса булыр, димәкче идем. Яшь чагымда Караталда егетем бар иде әле. Вәдүтне беләсезме? Вәдүт Барыйның абыйсы иде. Моны ишеткәч, хатын бөтенләй ачылып китте, безне бик кызганды, юеш киемнәребезне тотып карады. Симез үрдәкне хәтерләткән бу хатында күңелгә йогышсыз ниндидер бер нәрсә бар иде. Вакыйф: — Күркәдән үрдәккә каптык,— дип астыртын гына көлеп тә алды. Хатынның жәлләп әйткән тәмле сүзләре күңелне бераз йомшартса да, арба төбендәге букчасыннан зур гына түтәрәм каз ите тартып чыгаргач, ул безне сагаерга мәҗбүр итте. Хатын каз итен безгә күрсәтә-күрсәтә: — Майлары тамып тора! Эчегезгә салкын төшеп беткәндер инде сезнең, балакайлар. Ашап алсагыз, җылынып китәрсез. Менә. Бигрәк нык интеккәнсез шул, бичаралар. Апамнарга күчтәнәчкә дип алган идем. Әйдә, сез ашагыз, шундый яхшы егетләргә жәл түгел!— дип сөйләнде. Без, төкерекләребезне йота-йота, каз итеннән баш тартык. — Түләргә акчабыз юк,— дидек. — Кая ул! Акча сүзен ишеткәч, хатынның күз алмалары тагын уйнаклый башлады. Ул букчасыннан изелеп, майланып беткән бер төргәк иллелекләр, йөзлекләр тартып чыгарды: — Нигә миңа акча? Акча безнең үзебездә дә бер букча. Мин үзем сезгә акча бирәм әле... — Бу урында хатын як-ягына каранып алды. — Ə сез миңа бераз гына... — Ул йөкләргә ымлап күрсәтте. — Нәрсә, бодаймы? Безнең бодаебыз юк,— дидем мин. — Ə йөгегездә? — Ул бит дәүләткә дигән. — Мин дә чит илдән, Әмерикадан килмәгән ләбаса. Үз кешегез! Мин сезгә бик күп акча бирермен. Урман аулак, эт тә юк. Арбама берике капчык саласыз да, мин сезне белмим, сез мине белмисез. Хатын арбасындагы печән астыннан ике зур.зур кычыткан капчык чыгарды. Без бу оятсызлыктан исебез китеп дәшми тора идек. Хатын ашыктыра ук башлады: — Йә, нәрсә җебедегез? Акчалы буласыгыз килмиме әллә? Потын ничәшәрдән куясыз? — Юк ла, нәрсә сатулашасың, сатлык бодай юк дип әйттем ич инде,— диде Әкмәл. Хатынның маңгаена ике тирән сызык ятты: — Авызыгызга чәйнәп каптырганны йотарга теләмисезме? Мин сезне егет малайлар дип торам. Сез яшелләр икән әле! Бусы инде чиктән ашты. Без бердәм ачулана, шаулаша башладык. — Кузгалдык әйдә, аның әкияте бетмәс. Бодай... Тотмыйсыңмы капчыгыңны! — Бирсәң, капчыгын тоткан инде ул! — Оста икән! Ачулану белән эшнең барып чыкмаячагына төшенде хатын. Ул, капчыкларын арбасына кире ыргытып, минем янга килде. Без, атларыбыз янына таралышып, кузгалырга тора идек. Чит арбага рөхсәтсез тыгылганы өчен ул хатынны бик каты ачуланырга теләсәк тә, үз гаебебезне тою безне сабырландыра һәм тиктомалга гына җәнҗал да күтәрәсебез килми иде. Йөкләрне үзебез караусыз калдырдык бит! Хатын миңа якын ук килеп серле кыяфәт белән: — Бәлки акча сиңа кирәктер. Атың иң артта бит. Бербер сәбәп табып кал. Ике капчык бодайны иптәшләрең дә сизмәс,— дип сөйләнергә кереште. — Юк, юк, апа, сорама да, үгетләмә дә. — Менә җүләр! Ачуым килеп кычкырып җибәрдем: — Вакыйф, шайтан, кузгал! Нәрсә баттың анда. Хатын һаман китмәде. Анын яшькелт күзләре ут булып яна иде. — Кал инде! — Кала алмыйм! Күрәсеңме, без дүртәү! Без бер-беребездән калмыйбыз. Хатын, ачуына тулышып, юлда басып калды. Бераз киткәч кылт итен исемә чакма тимере килеп төште. — Әй, апа, шырпың юкмы синең? Хатынның чыраена мыскыллы елмаю чыкты. — Шырпы? Нигә булмасын? Менә сезгә шырпы! -дип ул итләч йодрыгын селкеде. — Танты шырпы сорар кеше, — дип сукранды Барый. Тагын лай ярып, сүрән чырай белән алга атладык. Атларның корсаклары тагын да шиңеп, алар тагын да ябыграк, кечкенәрәк булып калдылар. Һәркем беравык үз уйлары белән генә барды. Бераздан Әкмәл түзмәде, җыелышта чыгыш ясагандай кычкырып, кулларын бутыйбутый: — Мин бу хатынны беләм! Чокырлы авылыннан. Анда алар берничә хатын "ит комбинаты" оештырганнар. Төнлә тавыклар, сарыклар урлап суялар икән дә, көндезен алып сатыи йөриләр икән, диде. Хатынга ачуланасы урынга ни өчендер Әкмәлнең үзен тиргисе килде. Беләм имеш, тагын азрак күркә куып йөрсәң. Бep йөк бодаең квитанңиясез-нисез генә "ит комбинатына" китәр иде. Беребездә дә ут булмау эчне бик пошыра иде. Мондый әшәке юеш көндә утың да булмаса, юлда йөрмә инде син! Мин кемнең дә булса очравын тели башладым, я берәрсе куып җитәр, я каршы очрар дип артка да, алга да караштырып барам. Әмма кырыйлары алтынсыман яфраклы чикләвек агачлары белән шыплаган кечкенә, аулак урман юлында без һаман дүртәү генә. Ерактан кыр тавыгы гөлдерәгән тавыш килде. Мин исемнәрен белми торган бик күп кошлар чыркылдаштылар. Шушы жиде чакрымлы урманны үткәнче мин беренче мәрткә кошлар барын абайладым. Моңарчы аларнын барлыгы да сизелмәгән, тавышлары да ишетелмәгән иде. Ниһаять, кыр күренде. Малайлар "ура" кычкырып йөгереп киттеләр. Арбалар да ягымлырак шыгырдый башлады, атлар да җитезрәк атладылар. Без, артык җәфа күрмичә, исән-сау килеш урманны чыктык. Туктарга, атларны ял иттерергә, күптән корсакны кытыклап барган бәрәңге белән исәп-хисапны өзәргә мөмкинлек булачак. Карыныбыз бик ачса да, иске гадәт буенча, урманны чыкканчы ашау юк иде. Урман үзебезнеке, үз өеңнән чыгып җитмәс борын ашарга тотыну — бу әйбәт эш түгел. Димәк, сине өеңнән кадерсезләп, ашатмыйча җибәргәннәр була. Күңелемә тагын өй, кечкенә энемнең быел яз көне: "Их, җилпуч, җилпуч, оның да бетте, кая барырсың?" дигән сүзләре искә төште. Җилпуч кече як стенасында эленеп тора да тора. Әмма без ач корсакларыбызны күтәреп һаман йөрибез, һаман барабыз. Монда чит авылның билчән баскан кырлары. Димәк, син үз өеңдә түгел, чит җирдә. Ашасаң да өйне кадерсезләү булмый. Арбаларны урман авызындагы аланлыкта янәшә куеп, атларны тугарып, тышаулап җибәргәч, үзебез нишләргә белми аптырап калдык. Башка вакытларда тизрәк коры-сары җыештырып учак яндырып җибәрә, көлдә бәрәңге пешерә идек. Учак янында бәрәңге генә түгел, сүзләр дә тәмле була. Вакыйфның йөге өстеннән иске кожанын алып җиргә җәйдек — бусы табын һәм ашъяулык булды. Иң тәмле, иң затлы сыйлардан булган бәрәңге белән ипине уртага куйдык. Сөйләшүләр, шаярулар бетте. Без, игенченең борыны белән җир сөреп чәчкән, тырнагы белән җир тырнап үстергән изге икмәкне ничек олылавын күреп үскәнгәме, икмәк алга килгәч, берьюлы олыланып, җитдиләнеп киттек. Их, тоз да булса! Тик тоз юк иде. Әле аяк асты коры торганда, авыл хатыннары пристаньга барган чакта кечкенә янчыкларга салгалап булса да тоз алып кайталар иде. Бу арада ул эш өзелеп торганга, без барыбыз да юлга тозсыз чыккан идек. Авыз тутырып ипи белән бәрәңге чәйнәгәндә тозның юклыгы әллә ни сизелми сизелүен. Бәрәңгене дә әрчеп тору юк, чалбар балагына ышкып, көлен генә кагып төшерәсең дә, әйдә аша! Ажгырып торган дүрт малайга бәрәңге җитәме соң? Рәхәтлек тиз бетте. Ипинең бер өлешен генә ашадык. Әле алда олы юл ята, озак барасы бар әле. Бераз ял итеп алгач, якындагы елгага алып төшеп, атларны сугардык. Әллә үлән бик чыклы булганга алар аз эчтеләр. Үзебез исә су буенда рәхәтләндек, бит-кулларыбызны юып алдык, тәмам кеше төсенә кердек. Әгәр атлар армаган булса, кузгалырга да каршы килмәс кебек идек. Арбалар янына кайтып чүмәшкәч арганлык үзенекен сиздерде тагын. Ботлар сызлый, тез башлары авырта, иң әшәкесе, үтереп-үтереп йокы килә. Янган учак янында утка аркан ятып, озак, бик озак итеп йоклыйсы иде! Мин, күзләрем йомылса да, сер бирмәскә тырышып, йөреп килгән булдым. Ерак түгел аланда утлаган бахбайларга дәштем. Үзем атлыйм, үземнең бер аягым тирән чокырга төшеп киткән кебек була. Иптәшләр дә утырган җирдән авып-түнеп китәләр иде. — Болай булмый, малайлар, атлар ашаганчы бәләкәй генә черем итми ярамас,— дидем мин. — Ə йөкләр? — дип сорады Әкмәл күзләрен йодрыгы белән уауа. — Көне авыр бүген, елак көн. Югыйсә минем дүрт көн йокламыйча юлда барганым бар,— дип киерелде Вакыйф. — Йөкләрне чиратлап сакларбыз. Без Барый белән, сез икәү. — Тотышабызмы? — Тотышабыз. Вакыйфның чыбыркы сабын тотыша башлыйбыз. — Очка чыккан — иптәше белән алдан йоклый. Вакыйф очка чыкты. Барый ачуланып: — Син чыбыркыңны чамалап куйгансың! Хәрәм бу, хәрәмләү! Яңадан тотышабыз,— дип кычкырып караса да, булмады. Без, йоклап китмәс өчен, аягүрә басабыз. Әкмәл белән Вакыйф бишмәтләренә төренеп, җылырак булсын дип аркаларын аркага терәп, арба астына тәгәриләр. Әйе, көн салынкы шул бүген, күк йөзе һаман ачылмый. Куе төтенгә охшаган саргылт болытлар көзге тут төшкән урман өстендә тияр-тимәс кенә йөзәләр. Җил дә бар югыйсә, тик ул да болытларны сөреп алып китми, безнең түбәдә генә болгандырып йөртә. Ялтырап бер кояш чыкса соң инде! Бар да җанланыр иде: урман да, үләннәр дә, юл да. Без дә канатланыр идек. Шул болытларны да җиңә алмаган җил белән кояшка ачу килә. Барый мыгырданып Вакыйфны сүгә, гомере буе хәрәмләп яшәде, дип зарлана. Үзенең күзләре йомык. — Барый! дим мин аңа. — Йөкләрне үзем карармын, әйдә син дә йокла! Ул миңа ышанмыйча, бер-бер хәйлә юкмы монда дигәндәй, сәерсенеп карый. Аннары елмаеп җиргә тәгәри һәм шунда ук йокыга китә. Мин атларны карап килдем, бөрлегән эзләдем, ләкин таба алмадым. Дөресен әйткәндә, чын-чынлап эзләмәдем дә, иелергә, җентекләп карарга да иренә идем. Иптәшләр янына килеп, арба өстенә менеп утырдым. Күзләрем йомыла башлагач, күңелгә килгән бер көйне сызгырырга тотындым. Җыр да шыңшып карадым. Әмма арганлык үзенекен иткән: мин арба өстенә авып төшкәнмен һәм изелеп йокыга киткәнмен... Күпме йоклаганмындыр, белмим, берәү бик каты төрткәли башлагач, уянып киттем. Уянсам — каршымда Әкмәл тора. Ул каяндыр йөгереп килгәнгә охшый, борын тишекләре әрлән чокыры кебек киңәйгән, күзләре зур булып ачылган, үзе сүзен дә әйтә алмыйча мыш-мыш тын алып тора. Менә ул мине бик кызганган төс белән, башкаларны да уятырга курыккандай, шыпырт кына: — Озын ялың баткан... — дип пышылдады. Йөрәгем жу итеп китте. Арбадан сикереп төшүемне дә, Әкмәлне чак кына төртеп екмый калуымны да хәтерләмим. Йөрәктән чыккан әрнүле аваз белән: — Чынмы?! — дип кычкырып җибәрдем. Әкмәл артык бер сүз дә әйтмәде, ияген генә кагып куйды. Мин аның киң ачылган күзләренә, дерелдәп торган авыз читләренә карап, коточкыч бер бәхетсезлеккә дучар булуымны аңлап алдым. Кулыма ничек, каян эләккәндер, белмим, Әкмәл белән урман буйлап чабып барганда гына дилбегә тотып йөгерүемне абайладым. Җәй башындарак чабылып, яңгырлар белән күпереп киткән курпы каплаган ямь-яшел аланда өч ат утлап йөри. Һәммәсенең дә тышавы бар. Чатор-чотыр чабып чыгуыбызга, алар ашауларыннан туктап, шомраеп, сагаеп калдылар. Минем Озын ялым гына юк. Йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә башлады. Күз алларым караңгыланды. Ялгыш Әкмәлнең үкчәсенә басканмын икән, ул куак арасына мәтәлеп китте. Башка вакыт булса ачуланыр да иде, бүген дәшмәде, егылган урынына чырт иттереп бер төкерде дә тагын чаба башлады. Без үзәнлеккә төшә идек. Бу үзәнлектә Чуал суы дигән кечкенә генә инеш ага. Сугышка кадәр аның берничә җиренә буалар, күлләр ясап мунчала төшерергә кабык салалар иде. Яңгырлар башланса, иске чокырларга су тула, ярлары җеби, йомшара һәм тәкәрлек оялары, бәләкәй түмгәкләр белән капланган бу үзән бака ефәгенә киенгән быкырдык сазлыкка әйләнә иде. Озын ял, мөгаен, шунда барып эләккәндер. Ләкин ничек? Тышавын салды микәнни? Өзеп киткәндер дип уйламадым, сүстән ишкән өр-яңа дип әйтерлек аркан белән тышаулаган идем. Әкмәл белән бер сүз дә сөйләшмибез, ул чаба, мин чабам. Я ул узып китә, я мин алга чыгам. Яфрак белән капланган су ятмаларының күзенә генә басабыз. Андый урыннар барган саен ешрак очрый башлады, без юлдан чыктык. Түмгәктән түмгәккә сикереп бер кырыйга чыгабыз. Ничек монда кергән ул, ничек кергән?! Түмгәк кырыйларында кәкре-бөкре кәрлә каеннар үсеп утыра. Зирек, тал куаклары арасыннан боргаланып-боргаланып Чуал ага. Озын ял ярдан ерак та түгел, кайчандыр күл булып, хәзер кыяк үлән үскән чокырга кереп баткан иде. Аның аяклары бөтенләй күренми, корсагы җиргә җитеп терәлгән, су салкыныннан янбашлары тартышып, дерелдәп китә. Корсагы суырылып эчкә кергән, пычранган, бичаракай. — Менә,— диде Әкмәл, килеп җиткәч. Кызгануым бер генә минутка ачу белән алышынды. — Ни пычагыма монда килеп кердең син? — дип кычкырып җибәрдем. Озын ялымны кулларым талганчы кыйныйсым, үч аласым килде. — Уянып китсәм, барыгыз да йоклап ятасыз. Йөкләр дә урынында, сбруйлар да. Чаптым атлар янына. Барсам, синең ат юк. Бер кырыйда тышау ята. Төшергән ул аны,— диде Әкмәл. Мин елап җибәрдем: — Башымның бетүләре шушы юлларда булган икән! Әкмәл мине юатырга тотынды. Елаудан файда юклыгын мин үзем дә яхшы белә идем, ләкин нишләргә? — Малайларны җыеп киләм дә тартабыз да чыгарабыз аны,— диде Әкмәл. Ул китте, мин ат янында ялгыз калдым. Берәр кеше читкә китеп үлсә, туфрагы тарткан диләр. Шуның кебек Озын ялны да бу сазлык тарткан булса, ул үлсә... Бүгенге минем йөкне малайларга бүлеп салырбыз. Ə иртәгә? Ə берсекөнгә? Ат бәясен кем түләр? Әткәй кайтуына дип саклап тоткан кәҗә бәрәнен бирербез инде. Тагын ни бирербез? Әнкәй ни әйтер, кешеләр нәрсә диярләр? Фәхри абый, Нурҗиһан апалар, үзе йоклап ятып, атын батырып үтергән, диярләрме? Нишләргә инде, нишләргә? Атның койрыгыннан тартып та, куалап та карадым, чыбык белән суктым. Суккан саен аның арт саны дерелдәп куя. Үзе, "син нишлисең, күрмисеңмени, мин болай да интегәм" дигәндәй, акыллы күзләрен мөлдерәтеп миңа карый иде. Озакламый дилбегәләр, баулар тотып, Әкмәл белән Барый да килеп җитте. — Вакыйф кайда? — дип сорадым мин. — Килми,— диде Әкмәл күңелсез генә. — Нигә? — Арбаларны кешесез калдырмыйм, авызы белән кош тотып йөрмәсен,— ди. Сүгенә. Әй, аны... үзебез дә чыгарырбыз әле. Барый, авызына бармагын кабып, исе китеп, басып тора. Әкмәл, чыгарабыз, ди. Ләкин ничек? Өчебез дә ат янына барып тезелдек. Мин Вакыйфка булган ачуымны малайларга сиздермәм дигән идем. Түзә алмадым, эшнең өметсез, үзебезнең көчсез икәнлегебезне күрү белән Вакыйфны тирги башладым. — Сүгенеп эш чыкмас, малайлар,— диде Әкмәл бераздан,— дилбегәләрне корсак астыннан үткәрик тә сөйрәп карыйк. — Шулай да! Килсә ни булган инде! — Үзенең дә күрәсе алда әле! — Бир дилбегәңне. — Астан керт... — Суы салкын, малай... Дилбегәне үткәрә алмыйча шактый азапландык. Балчык казыйказый тырнак асларыбыз канап бетте. Бишмәтләребезне салып ташласак та, тиргә баттык. Күлмәкләребез манма су булды. Озак маташа торгач, ал санны да, арт санны да тартырлык булсын дип, ат аяклары яныннан ике җирдән дилбегә үткәрдек. Бау үткәргәнче, җегәрле генә, җитез генә кыланган идек, соңра гайрәтебез шиңде дә куйды. Чөнки бездә атны тартып чыгару түгел, кузгатырлык та көч калмаган иде. Авыр да соң үз көчсезлегеңне тою! Ə ат аның саен тирәнрәк баткан кебек, аның дерелдәп китүләре өзлексез калтырауга әйләнде. Менә ул башын түмгәккә куйды, күзләрен йомды. — Үлә бит инде, үлә! — Үлүен үлмәс, шулай да озак яткырырга ярамас, үпкәсе шешә диләр аның. — Үпкәсе шешсә, үлде дигән сүз инде ул. Әллә котылыр дисеңме? Нишләргә? Мин малайларга карыйм, алар миңа. Җитмәсә тагын яңгыр сибәләргә тотынды. Әллә нинди ямьсез болытлар, безне үчекләгәндәй, болганып, бөтерелеп баш очыбызда гына актылар. Яныбыздагы зирек куагы моңлы гына шыбырдарга тотынды. Дөнья шулкадәр ямьсез, шулкадәр өметсез иде минем өчен, карашымны кая юнәлтергә белмичә күзләремне чытырдатып йомдым. Күз яшем яңгыр суы белән кушылып акканга, малайлар елавымны сизмәделәр дә. Сизсәләр дә ни файда?.. Я, ярый, кызгандылар ди. Кызгануларга да, юатуларга да мохтаҗ түгел идем мин ул вакытта. Миңа ярдәм генә кирәк иде. Ярдәм кулын суза алмаган шыксыз дөньяны, мәлҗерәп киткән йокы капчыгы үземне каргарга дип авызымны ачыйм дисәм, урман ягыннан акрын гына атлап килүче бер картны күрдем. Ул капчыкка төргән озынча әйберен күкрәгенә кысып, мәзәк кенә итеп, түмгәктән түмгәккә сикерә. Сикерә дә туктый, катырак, корырак урынны сайлап каранып тора. Тагын сикерә-сикерә безгә якыная иде. Кулындагы әйберен бик кадерләп тотуын абайлап мин, тагын сәүдәгәрдер инде, бодайга алыштыру өчен берәр нәрсә алып киләдер дип уйладым. Якыная башлагач, мин аның аксак икәнлеген һәм киң, җәлпәк борынына кысасы тузып, җеп белән уратылып беткән күзлек элгән булуын күреп алдым. Без ул килеп җиткәнче бер сүз дә эндәшмәдек. Килүче алтмыш яшьләрдәге, кырыс, түгәрәк йөзле, яргаланып беткән иренле, сирәк кенә ак сакаллы, ямьсез генә бер карт иде. Ул томанлы пыялалар астына качкан усал күзләре белән иң элек атны карый башлады, оядагы ана каз кебек, баскан урынында таптанып алды. Аннан соң гына безгә күтәрелеп: Батырдыгызмы? — дип сорады. Тавышы бераз карлыккан булса да, шактый нык һәм ачулы иде картның. Безнең йомык авызларыбызга карый-карый ул кулындагы озынча төенен зирек куагы төбенә илтеп куйды. Козырегы җебеп, чалышаеп беткән киң читле фуражкасы белән маңгаен сөртә-сөртә: — Я, нишләргә уйлыйсыз? — диде. — Белмибез,— дип мыгырдандык без куркып кына. Аның күзләре ачулы ялтырап киттеләр. — Ə, белмисезме? Батыра белгәнсез, чыгара белмисезме? — Бабай, ул үзе баткан. — Карап торалар аны, батырмыйлар. Уңмаган киленнең бәлеше кебек изелеп, йоклап ятмыйлар. Карт Вакыйф янында булган, безнең хәлләрне ишеткәч, монда килгән икән. Без сөенеп киттек. — Я, миңа үпкәләп, борыннарыгызны салындырма-гыз. Чыгару әмәлен табарга кирәк. Дөньяда төрле хәлләр очрый. Тик уяу булырга, чамалап йөрергә кирәк. — Без чамалаган идек тә... — Чамагыз чамага туры килмәдеме? — Картның йөзе искиткеч җитдиләнде, ул безнең барлыкны да оныткандай, томанлы күзлеге белән әллә кайларга карый-карый бер читкә китте. Чабата үкчәсе белән җиргә тибә-тибә нидер караштыра башлады. Тал чыбыгы сындырып алып, берничә урынга төртеп-төртеп үтте. Әле бер якка, әле икенче якка чыкты. Күккә күтәрелеп карады. Ниһаять, бер урында таптанып уйга батып торды. Аның яргаланган иреннәре кыймылдадылар. Карт көйләгән кебек сузып кына: Алай икән, алай икән... Самовары калай икән... Борыннары җиз икән... Сөйләшүе тиз икән... — дип шыңшып алды да, безгә борылды: — Кайсыгызның аты? — Минем ат,— дидем мин. Карт, Әкмәл белән Барыйга ишарәләп: — Алайса сез икегез дә барыгыз, үз атларыгызны җитәкләп монда килегез,— диде. — Малайлар бер-берсенә карашып алдылар. — Әйдә, күп уйлап тормагыз. Әллә үзебез тартып чыгара алырбыз дисезме? Булган бауларыгызны, дилбегәләрегезне дә эләктерегез. Йөгерегез. — Безнең атлар да кереп батса, нишләрбез? — Батмаслар,— диде карт ышаныч белән. — Əнə тегеннән куаклыктан әйләнеп үтәрсез. Анда юлсымак нәрсә бар. Шулай да абай булыгыз. Күзегез колак артында түгел, маңгаегызда булсын. Малайлар киттеләр, без бабай белән икәү генә калдык. Кинәт картның күзләре дымланган кебек булды. Ул, искиткеч ягымлы тавыш белән сөйләнә-сөйләнә. Озын ялның муенын сыйпый иде: — Түз, хайван, түз! Ни күрсә дә ир башы белән ат башы күрә инде ул, түз! Озак интектермәбез. — Тышавын салган,— дидем мин. — Эчертмәгән булгансыздыр. — Эчерткән идек. — Алай икән, алай икән,— дия-дия, карт кесәсеннән икмәк кыерчыгы чыгарып, атның калтыранган иреннәре арасына көчләп диярлек тыкты. Озын ял икмәкне капкач, йотаргамы-йотмаскамы дигән сыман, бераз аптырап торды. Карт миңа борылды: — Туйдан кайтып киләм. Дусайга барган идем. Скрипкачы Хафиз булам мин. Ишеткәнең бармы? Хафиз бабай турында ишеткән булмыймы соң. Менә очрашу дисәң дә, очрашу! Мин аның калын иреннәренә, берьюлы ягымлыланып киткән йөзенә исем китеп карап торам. — Солдат кайткан,— дип дәвам итте ул. — Килә алмас микән, дип чакыру җибәргәннәр. Өйләнгән, төнәген туе булды. Бүген үзен яңадан озаттык. Менә бит ул тормыш ничек була, ə син алай дисең. — Алай димим лә, Хафиз бабай. — Димисец, алайса! Я, ярар, борчылма, атыңны чыгарабыз да, чак кына йөртеп алырсың, кунарга да туры килмәгәе эле. — Кичкә кадәр ял итәр эле. Карт көлемсерәде, маңгаен җыерып офыкка күз салды, дәшмәде. Без аның белән урын рәтли башладык. Малайларның атларын кая бастырып тарттырырга кирәклеген чамаладык, исәпләдек, хисапладык. Ул арада Барый белән Әкмәл дә, атларын җитәкләп, килеп җиттеләр. — Нигә бик озак тордыгыз? — Вакыйф дилбегәсен бирми торды, өздерәсез, ди. Мин ачуымнан тешләремне кыстым. Ни әйтерсең бу Вакыйфның кыланышына! Гарьләнеп үләрсең! Бауларны бәйләү һәм көйләү эшен Хафиз бабай башкарды. Ул шундый җитез хәрәкәтләнде ки, баулар, дилбегә очлары уйнап кына тордылар, без аның аксак икәнен дә, карт кеше икәнен дә онытып җибәрдек. — Төенең катынша булмасын, нык булсын, егет-ләрски. Диңгез төене ясап җибәрсәң дә ярый... Бауларны үз дигәнчә көйләп бетергәч, Хафиз бабай күзләре белән безнең өчебезне дә үлчәп карады да, Әк-мәлгә тукталып: — Син, энекәш, ике атның да нукталарыннан тот. Без көч биргәндә берьюлы тарттырырга тырыш. Кинәтләп бауларны өздермә, — диде. — Ат башыннан Барый тотсын! — Кем тотса да ярамыймыни? — Минем көч күбрәк, күтәрешәсем килә. — Әл-лә, көчле кеше килгән,— дип мыгырданды Барый. Әкмәлгә ат башына барудан башка чара калмады. Барый, Хафиз бабай һәм мин өзлексез калтырап ята торган, хәлсезләнгән Озын ялның койрыгына барып ябыштык. — Хәере белән булсын, тотындык, егетләр. Хафиз бабай чөңгереп атларга кузгалырга боерды. Без өчебез дә кура җиләге төсенә кереп, муен тамырларыбызны тал чыбыгы юанлыгы кабартып, шаулашып тарта башладык. Озын ялның койрык төбе шытырдап китте. Атлар бар көчләренә тартылдылар, йомшак җирдә тояклары күренмәс булды. Әкмәл атын бәйләгән дилбегә, мунчалага кыл кушып ишкән булса да, өзелеп китте. Барый ачуланып төкереп куйды. — Булмады инде! — Чү, чү, энекәш, кызма! — диде Хафиз бабай,— болай булгач булды инде, барып чыкты. Күрмәдегез. мени, ат урыныннан кузгалды! Дилбегәне ялгап тагын эшкә керештек. Кулбашларыбыз авыртканчы көчәндек. Кинәт Озын ял кымшанып куйды, селкенде, баулар кысуына ыңгырашып җибәрде, күзләре йомылды. — Бара, бара-а! Һоп! һоп! Ниһаять, ат баткан урында болганчык әшәке су тулган дүрт чокыр гына калды. Малкаем дер-дер калтырап чирәмдә ята, без, ашыга-яшыга, борын буйлап тәгәрәгән тирләребезне сөртәбез. Озын ял әле тора алмый. — Суык йөгергән, мескенгә,— дип аңлатты Хафиз бабай. Без дүртебез дә берәр уч печән тотып ат янына иелдек тә аның тәнен уарга керештек. Озакламый атның дерелдәве кими төште, ул үрелеп үлән капкан булды. Минем эчкә җылы кереп китте. Сөенечемнән Хафиз бабайны үбәсем, кочаклыйсым килә иде. Ə ул бер кырыйга баскан да елмаеп тик тора. Сукно пинжәге астыннан бүселеп килеп чыккан зәңгәр сатин күлмәге пычранып беткән, тезләренә кабартма-кабартма булып лай ябышкан. Әллә юешлектән, әллә болай арып, нечкә, ябык бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырыйлар иде. — Әйдәкләп кара, энекәш, кузгалмасмы,— диде ул миңа. Мин атымны әйдәкләдем, малайлар эткәли-төрткәли башладылар. Озын ял, яңа туган бозау кебек, авырлык белән генә аякларына басты, чайкалып китте. Егылмады, хәтта көчсез генә итеп кешнәп тә җибәрде. Без Әкмәлләр килгән юлдан арбалар янына юнәлдек, Хафиз бабай озынча төргәген күкрәгенә кыса-кыса безгә иярде. Без алҗыдык, безне көтә-көтә Вакыйф тагын да ныграк арган булып чыкты. Ул атын җигеп куйган, бишмәтен кигән һәм, кашларын җыерып, йөк өстендә утыра иде. Безгә кырын күзе белән карап алганның соңында ул: — Чыгардыгызмыни, әйбәт булган,— дигән булды. Аннары чыбыркы сабы белән юлга күрсәтте: — Әйдәгез, кузгалабыз. Мин аптырап киттем. Ничек дию юк, хәл белешү юк, тот та кузгалабыз дип авыз күтәреп утыр! Хафиз бабай хәлне аңлады булса кирәк, миңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә: — Ашыкма, энекәш. Шундый җайсыз эш килеп чыккан икән инде, кабаланудан мәгънә юк. Ашыкма, өлгерерсең, югыйсә кеше көлдерерсең! — диде. Әкмәл белән Барый да картның сүзен куәтләделәр: — Озын ял хәл алсын инде бераз. — Юл да сарка төшсен. Вакыйфның чырае һаман үзгәрмәде, ул һаман чыбыркы сабы белән уйнап: — Сезнең белән юлга чыксаң, адәм көлкесенә калмый хәлең юк. Алтмыш чакрым юлны алты көн үтәрсең,— дип чырт иттереп җиргә төкерде. Хафиз бабайның да йөзенә кырыслык чыкты. — Әгәр үзеңнең атың баткан булса, ни әйтер идең икән син? — Минеке батмас,— диде Вакыйф, горурланып,— мин үзем генә булсам әллә кайчан элеваторга барып җиткән булыр идем инде. Әле атлары бата, әле тәҗеләре өзелә, әле күркә куалар. Әкмәл черелдәп кычкырып җибәрде: — Үзең генә кит алай булгач! Нигә безгә ияреп йөрисең? — Сезгә ияреп? Сез хәчтерүшләргә иярепме? Сез үзегез миннән башка бер адым да атларга куркасыз! — Бик куркабыз инде. — Мин булмасам сезгә ат та, икмәк тә ышандырып чыгармыйлар ич. Малайлар чынлап торып кыздылар. Сөзешергә ниятләнгән яшь кәҗә тәкәләре сыман бер-берсенә астан-астан гына карап, бөтен тамакларына кычкыралар иде. — Җитәр, малайлар,— диде Хафиз бабай, нык тавыш белән. — Юкка талашасыз. Юлга чыккач, бер-береңне ташларга ярамый, ошамаганны сөйләмәгез. — Ə мин китәм,— диде Вакыйф, ниндидер масаючан кирелек белән. — Минем күләгәгә генә ышыкланып йөрмәсеннәр әле. — Китеп кая хәтле барырсың икән? — Абзар артына! — Китсен, китсен... — Китәм шул! Сез кузгалганчы әйләнеп тә кайтам. Вакыйф соңгы сүзләрен аркалыгын күтәрә-күтәрә әйтте. Ул беркемгә дә карамыйча, арбасына менеп утырды да миңа борылып тупас кына: — Бир накладнойны! — диде. Дүрт йөк тә бер кәгазьгә язылып, ул кәгазь миндә саклана иде. — Бирмим. Китәсең икән алдыңнан артың матур. — Алдыңа-артыңа иске чабата,— дип өстәде Әкмәл. Вакыйф ачуыннан кып-кызыл булды. Ул кабарынды, иреннәрен кысты: — Ə-ə, бирмисеңме? Мәлҗерәп йоклап ат үтерүеңне белерләр дип шүрлисеңме? Барыбер сөйләрмен. Хафиз бабай өметсезләнеп кулын селтәде: — Тыңлама шуны! Атыңны йөртеп кил. Аяклары язылсын. Мин, Хафиз бабайны китә икән дип уйлап, аңа рәхмәт укырга тотындым: — Бик рәхмәт инде сиңа, Хафиз бабай! Син бул-масаң... — Куйсана,— дип ул мине бүлдерде. — Әле мин китмим. Әллә нәрсә арып торам. Бар, бар, атыңны йөрт! Җылынсын! Вакыйф бездән шундый кискенлек көтмәгән иде, ахрысы. Ул, үпкәләгән бала төсле иреннәрен турсайтып, йөк өстендә утыра, бер дә кирәксезгә камчы сабы белән чабата мөгезенә суккалый иде. Элеваторга накладнойсыз баруның файдасы юклыгын ул яхшы белә. Ə бәлки башка нәрсә аны тоткарлагандыр, ул кузгалырга базмады. Мин атымның тезгененнән тотып, урман буеннан гына, үргә таба менеп киттем. Уңайсыз иде миңа! Йоклап китүем өчен дә, атым батып никадәр алтын вакытны әрәм итүем өчен дә йөрәгем гарьләнеп, үрсәләнеп авырта иде. Бәхетсез юлларга чыкканмын икән дип борчыла идем. Шуңа күрә малайлар Вакыйф белән бәхәсләшкәндә мин катнашмадым да. Аның сүзләрендә хаклык та бар ләбаса! Дымлы үләннәр арасыннан, канатларын көчкә-көчкә генә хәрәкәтләндереп, хәтфә төсле зур бер күбәләк очып чыкты. Утырган җиреннән аны әллә ат куркыттымы, әллә үзе шундый бер саташкан нәрсә идеме, әмма аның шушындый шыксыз, елак көндә тереклек итеп маташуына сәерсендем. Ул каядыр очып китәргә җыена иде ахрысы, талпынып-талпынып кузгалып китә, агачлар өстенә күтәрелә алмыйча бер-ике әйләнә дә, хәле бетеп, яңадан җиргә куна. Җентекләбрәк карагач, күбәләкнең бөрчекле-бөр-чекле хәтфә канатлары чит-читләреннән кителгән, чыланган булуын абайладым. Үзем дә шушы күбәләккә охшыймдыр, дигән уй башыма килеп китте. Бер мәлгә генә бугазыма күз яшьләрем килеп тыгылды. Озын ял тернәкләнгән кебек күренә иде. Мин аны җитәкләдем дә йөкләр ягына юнәлдем. Борыныма тәмле төтен исе килеп бәрелде. Коймак исе дә килгәндәй булды, иреннәремне ялап куйдым. Карыйм, йөкләрдән ерак та түгел шактый зур учак яна. Малайларның тәмам авызы ерылган. Аякларын чишенеп ташлаганнар. Учак янындагы казыкларга эленгән чолгаулар, чабаталар, үкчәләренә кара ямау салынган ак йон оекбашлар парланып торалар. Әллә кайчан киселеп, тамырлары череп беткән, кабы-гы кубып кибә-кибә тәмам сөяккә әйләнгән юкә төбе янында Әкмәл маташа. Барый учакка утын өстәп тора. Вакыйф булып Вакыйф та азрак җанланган кебек, ул атын тугарып җибәргән, чалгы пәке белән таяк юнып утыручы Хафиз бабай белән килешле генә сөйләшә. Әкмәл, мине күргәч, учакка ишарәләп: — Әле сине чакырырга тора идек. Күрдеңме? Сал аякларыңны. Күз ачып йомганчы кибә,— диде. Мин атымны янымнан җибәрергә курка идем. Хафиз бабай моны сизеп алды: — Җибәр син аны. Курыкма. Китми инде ул. Батканын бер дә онытмый ул ат. Әле беркавым елгадан эчерә алмый да интегерсең,— диде. — Коры печән булса иде аңа,— диде Әкмәл. — Көлтә дә ярый,— дип каршы төште Хафиз бабай. — Җан кергән инде. Ашасын бераз. Тезгенен муенына гына урап, Озын ялымны арба янына җибәрдем. Арба өстеннән бер солы көлтәсе алып алдына салдым. Үзем, чабаталарымны чишенеп ташлап, чолгауларымны казыкка элдем. Эсселектән алар шул минутта ук пар төтәргә керештеләр. Үзем көне-төне суда йөргәнгә күгәрчен тәпие кебек күп-күмгәк булып беткән аякларымны җылыта башладым. Әкмәл кубарып алган юкә төбен шау күмер булган учак өстенә китереп утыртты. Ут беразга гына сүрелгән кебек булды да, ялкын телләре төпнең яңгыр үтмәгән эченнән ялманып өскә үрләделәр. Хафиз бабай күзләрен кыса төшеп, сокланып, ялкын телләренә рәхәтләнеп карап тора иде. — Яратам учакны, тәнне генә түгел, җанны да җылыта. Һай, яратам! Яшь чагымда ат сакларга барганнарда зур учаклар дөрләтә идек. Бер чакрымнан янына килерлек булмый, йоклап китеп чәчләр, кашлар көя торган иде. Барыбер яга идек. — Мин дә зур учакларны яратам,— диде Вакыйф кулларын уауа. — Бигрәк тә кеше яккан учакны! — дип мыскыллы гына елмайды Әкмәл. — Алла, берәүләр бер черек төп кубарып килгәннәр икән! — Берәүләр аны да кубармаганнар бит әле. — Тукта әле. Син нәрсә гел миңа бәйләнергә генә торасың? — Вакыйф кашларын җыерып Әкмәлгә борылды. — Син кызма әле, Вакыйф.— диде Хафиз бабай, хәйләкәр генә елмаеп,— бәйләнә икән, монда ниндидер мәгънә бар дигән сүз! Кызмыйча гына уйлап кара: берәр җирдә хаксызлык, ялгышлык эшләп ташламадыңмы? — Көне-төне теш ыржайтуда нинди мәгънә булсын. — Ай, алай димә! Кеше фигыле шундый ул, кайчагында үз сукмагыңның дөресме-түгелме икәнлеген белмисең. Мәсәлән, син таныш булмаган урман юлының кая барып чыгасын, кайда нинди чокыр көткәнлеген беләсеңме әллә? Ə шул яңа юлдан, серле юлдан бара башлагач, үз-үзеңне күзәтергә вакытың да калмый. Кызма гына син, энекәш. Вакыйф еларга җитешеп, үпкәләгән кыяфәттә Хафиз бабайның авызына текәлгән иде: — Ярый, бүген төп кубарып килгән ди ул, янәсе. Нигә аның белән мактана инде! Башка вакытта эшнең иң авыры минем җилкәгә төшә бит. Минем аркада гына кеше булып йөриләр бит алар. Мин мактанмыйм ич. — Кара, кара, мактанасың бит! — диде Барый. — Мактанмыйм, дөресен сөйлим! Өченче ел мунчала төшергәндә, кабыкларны кем бәйләп торды? Шул шул! Бер дә сезгә кушмадылар. Берегез ат белән йөрдегез, икегезне кызлар белән мунчала тунарга куйдылар. — Мунчала тунау җиңел эшме әллә? — Хатын-кыз эше! — Сине дә шунда куйганнар иде, сыртың түзмәгәнгә качып киттең! — Ышанма, Хафиз бабай, Әкмәлне, аны, безнең авылда алдар таз дип йөртәләр. — Ə сине кыдрач әтәч диләр! Хафиз бабайның күзләре кысылган, ул учын авызына якын китереп кет-кет көлә иде. — Әй, малайлар, малайлар,— диде ул көлеп туйгач. — Үзегез атлы эштә йөрисез, кем күрсә — егет кисәкләре. Үзегез чыннан да яшь әтәчләр кебек эләгешергә генә торасыз. — Алар бүген генә шулай ачылып киттеләр әле,— дип мин дә сүзгә катыштым. — Вакыйфның калай әтәчләнеп йөрүе бер бүген генәме? — диде Әкмәл. Хафиз бабай, күкрәк кесәсеннән дүрт-бишкә бөкләнгән ап-ак кулъяулыгы чыгарып, бик сакланып кына күзлек пыялаларын сөртә башлады. — Сезне күргәч яшь чакларым искә төште әле. Без дә нәкъ сезнең кебек бер урамда дүрт малай идек,— диде ул. Терле тарихларны, әкиятләрне искиткеч яраткан Әкмәлгә шушы сүзләр җитә калды. Ул, тезләрен кочаклап, Хафиз бабайга елыша төште, аның күзләренә өмсенеп карап: — Синең гомердә күп кызыклар булгандыр инде, Хафиз бабай? — диде. Карт яратмыйча кулын селкеде: — Нәрсә ул кызык? Гыйбрәтле хәлләр диген син, энекәш. Кызыклар булалар да онытылалар. — Сөйлә әле, бабай! Карт беравык дәшми торды. Аның күзлек пыялаларында ялкын шәүләләре уйный. Менә ул күтәрелеп күккә карады, утлап йөргән атларга ишарәләп: — Атлар хәл алганчы берәр нәрсә сөйлимме әллә? Үземнең дә аякларыма көч керсен дип утырам,— диде. Без барыбыз да учак янына тезелештек. Хафиз бабай башы юнылган таягын атып бәрде. Аның кызган кисәүләр өстенә ничек барып төшүенә, ничек яна башлавына сүзсез генә карап торды да, борылып, барыбызга да берәм-берәм карап чыкты. Безнең тыңларга әзерләнүебездән канәгать булды ахрысы, җыерчык белән уелган ямьсез чырае яктырып, чибәрләнеп китте. — Моннан мең еллар чамасы элек менә бу урыннарда Алып батыр кебек таза гәүдәле, батыр йөрәкле халык яшәгән. Бу җирләр ул заманнарда калын кара урманнар белән капланган икән. Кешеләр шул урманнарда гомер сөргәннәр, аюга йөргәннәр, бал ашаганнар. Аланнарга бодай чәчкәннәр, көмеш сулы елгалардан балык сөзгәннәр. Бер заманны бу җирләргә яу килгән. Ил өстенә, сукыр черкидән дә әрсезрәк булып, дошман ябырылган. Яше-карты, ук-җәясен тотып, сөңгесен төбәп, сугышка чыккан. Урман кешеләре арысландай көрәшкәннәр, туган йортларына яуны җибәрмәгәннәр. Дошманны кырып салганнар, үзләре дә бик күп һәлак булганнар. Сөңге, чукмар тотып атка менгән ир-егетләр үзләренең яралы тәннәрен дошман гәүдәләре белән күмгәннәр. Ике атнадан соң шау-шу тынган. Күк белән җирне тоташтырган тузан басылган, кояш күренгән. Ил тагын йортта исән калганнарны яу урынына өндәгән. Нәниләрен күкрәкләренә кыскан хатыннар, ат-ат уйнар яшендәге сабыйлар, карчык-корчыклар җыелып яу урынына килгәннәр. Илбасарларның кырылып беткәнен күргәннәр. Ил егетләренең соңгылары сугыш кырында җан биреп яталар икән. Бик каты елашкан халык, елау тавышы күкләргә иңгән. Кояш булып кояш бу хәлгә түзмәгән, офыктан кара япанчасын тартып алып, битен каплаган. Исән калганнар төне буе елаганнар да, иртән торып, дошман гәүдәләре арасысннан үз улларын, ирләрен, якыннарын эзләп алганнар. Әкмәл китергән төп бөтен яктан дөрли-дөрли яна иде. Хафиз бабай кулларын учак ягына сузган көе, озынча, ябык бармакларын җылытып, озак кына дәшми торды. — Əнə күрәсезме? — диде ул шулай бераз утыргач, горур һәм биек наратлар белән капланган зәңгәрсу тауга күрсәтеп. — Батырларны əнə шунда күмгәннәр, һәм аларның җаннарыннан менә шундый нык, биек, таза наратлар үсеп чыккан. Бусы соңыннан була инде. Ə ил халкы теге вакытта тәмам аптырашта калган. Иген басулары тапталган, бал кортлары таланган, аюлар качып киткәннәр. Көз якынайган. Урман юллары үтәрлек түгел. Сулар пычранган. Менә, ак ялларын селкә-селкә, ак койрыгын болгый-болгый, җил-бураннарын ияртеп, кыш патшасы килә. Җирне кар белән күмә, су-чишмәләрне бикләп, ачкычын кесәсенә сала. Урман арасында калган ятимнәр, зур бер йорт салып, һәммәсе бер гаилә, бер җан, бер тән булып шунда яшиләр. Араларында иң өлкәннәре бер дөм-сукыр аксакал була. Ил өлкәне булып яуга да йөри алмый ул, ауга да. Әмма халык аның үзен чиксез ярата торган була. Картның зирәк акылы, тәмле теле, киң күңеле була. Өстәвенә скрипканы да бик моңлы уйный икән. — Әллә ул заманда да скрипкалар булган? - диде Әкмәл, түземсезләнеп. Хафиз бабай үзен бүлдерүгә бөтенләй әһәмият бир-мичә сүзен дәвам итте: — Кышкы караңгы төннәрдә тешен шыгырдатып ишек төбендә торган ачлыкның тавышын халык ишетмәсен өчен, ул кичтән алып таңгача уйный да уйный икән. Моң астында сабыйлар да изрәп йоклаганнар, өлкәннәр дә сабырланганнар. Тәрәзәләрдән усал кыш патша үзенең бозлы кулларын сузганда да карт уйнавын куймаган. Бармаклары өшеп, тырнаклары төшеп беткән аның. Скрипка кыллары кычкырып елаганнар, көлгәннәр, шаярганнар. Моң йортнын иң караңгы почмакларына да үтеп кергән... Менә кояш кунакка киткән ягыннан әйләнеп кайткан. Кыш патшаның ак кикрикләре шиңгән, ул мыштым гына сыза башлаган. Ачуланып, гөрләп тә караган, шулай да чокыр-чакырларда гына утырып кала алган. Кояш аны куган да куган. Җир өстенә учлап-учлап умырзаялар, ландышлар чәчкән, тапталган кырдагы уҗымнарны тергезгән, чәчәк келәмнәре җәеп бал кортларын чакырган. Елгалар чистартылган, мыжлап балыклар йөзә башлаган. Ил халкы сөенеченнән нишләргә дә белмичә, скрипкачы карт янына килгән. Аны сөйгәннәр, үпкәннәр, яратканнар, "коткаручыбыз" дип атаганнар. Җылы урамга, кояш нурына алып чыкканнар. Скрипкачы бармак битләре белән яшел тоҗымнарны капшап караган, учы белән чүмереп чишмә суын эчкән дә җиргә ятып, тыныч күңел белән җан биргән. Җылына алмаган ул, чөнки кыш буе кешеләргә бирә-бирә тәнендә җылы калмаган икән. Картны ил өчен һәлак булган батырлар тавына күмгәннәр. Халык тагын үз җаена яши башлаган, иген иккән, балык тоткан, батырларын да онытмаган. Аларга истәлек итеп иң биек тау өстенә ак мәрмәрдән йорт салган. Йорт эченә батырларның кылычларын, сөңгеләрен куйганнар. Шушы дәһшәтле кораллар арасында иң мактаулы урынны скрипка алган. Аңа хәтфәдән махсус савыт эшләгәннәр, мәрмәр таш багана өстенә урнаштырганнар. Халык ел саен шушы йортка килеп, батырларын искә ала икән. Хәтфә савыт эчендәге скрипка кыллары көннәрдән бер көнне телгә килгәннәр һәм үзара сөйләшә башлаганнар: — Минем аркада сез шундый хөрмәткә лаек булдыгыз,— ди икән беренче кыл. — Мин бит таулар-ташлар җимерелү авазын, корыч калканнар шыңгылдавын, күк күкрәвен, язгы ташкыннар гөрләвен отып алып, кешеләргә җиткердем. Аларның исән калуына, авырлыкларны җиңеп чыгуына минем тавышым ярдәм итте. Икенче кыл моңа риза булмаган: — Юк инде, агай-эне,— дигән ул,— мин булмасам сезгә бу көннәрне күрү тими иде. Мин, ичмасам, карт имәннәрнең гөжләвен, юлдан үткән гаскәр тавышларын отып алган кыл. Кешеләр минем моңымны яраттылар! Өченче кыл түзмәгән, болай дигән: — Нәрсә ул тимер-томыр тавышы? Абзагызга күз салыгыз: камыш булып шаулый алам, сыерчык булып сызгырам, таңгы җил кебек моңаям, чишмә кебек чылтырыйм. Менә нәрсә өчен эләкте сезгә бу дан, бу кадер! Дүртенче кыл көлгән-көлгән дә сөйләп киткән: — Мин — сандугач! Мин булат кылыч булып чыңлыйм, кеше күңелендәге иң нечкә урыннарын беләм, кояш нуры белән дә дусмын. Ләйсән яңгыры да була алам, таң булып та сызылам. Мин булмасам, сез күгәреп чормада, пәрәвез арасында аунар идегез,— дигән ул. Көн бәхәсләшкәннәр кыллар, төн бәхәсләшкәннәр. Ярсудан берберсенә иң әшәке сүзләрне әйткәннәр. Тик бер карарга килә алмаганнар. Көннәрнең берендә, ачуланышулары иң шәбәйгән чакта, хәтфә савытларыннан чыкканнар да кешеләрне таң калдырырга теләп, берәм-берәм китеп барганнар. Кешеләр ил яраларын төзәтү белән мәшгуль булганнар. Менә беренче кыл тау куеныннан ак таш казучы баһадир егетләр янына килгән. Таш арасына урнашкан да бөтен көченә чыңларга тотынган бу. Чыңлаган да чыңлаган. Башта ташчылар аңа игътибар бирмәгәннәр, соңыннан колакларын тотканнар. — Бу нинди ярык барабан тавышы соң? — дигәннәр алар. Беренче кыл, гарьләнеп, ташчылар тирәсеннән кырчылар янына киткән. Барса, бодай камылы арасында елап утырган икенче кылны күргән. Икенче кылның моңын ишеткән игенчеләр: "Майламаган арба тавышы.,— дип көлгәннәр икән. — Кешеләр безне аңламас хәлгә килгәннәр,— дип зарланышканнар алар. Өченче кыл алма бакчасына барган. Сыерчыкларны уздырырга теләп сызгырган, чыңлаган. Бакчадагы егет белән кыз: — Бу нинди әшәке җил исә? — дип, чыгып киткәннәр. Дүртенче кыл яшь кыз бүлмәсенә тап булган. Ул кәефләнеп мыекларын бөтергән, биленә таянган да чыңлап җибәргән. Кызның йөзе агарып киткән, ул хыялыннан бүленеп, бу шыксыз тавышлы кылны эзләргә тотынган һәм, бик тиз табып алып, чормага ыргыткан. Кешеләр яңадан скрипка янына, баш ияргә килгәннәр икән. Буш калган скрипка кысасы аларга кылларының фаҗигасен сөйләп биргән... Хафиз бабай сүзен бетергәч, ниндидер ләззәтле хыялларга чумгандай, озак кына учакка карап торды. Без дә тәэсирләнүдән сүз әйтергә дә базмадык. Шулай бераз утыргач: — Карагыз әле, нинди матур кояш! — дип кинәт кенә Әкмәл кычкырып җибәрде. Барыбыз да борылып карадык. Офык өстеннән бер-ике тәртә биеклегендә, болытларның ачылып киткән җиреннән, кояш карап тора иде. Җир өсте рәхәт җылылык белән тулды. Без иркәләнеп күзләребезне йомдык. — Иртәгә көн әйбәт булачак, аяз көн,— диде Хафиз бабай. — Кузгалдык, егетләр, әкият бетте. — Менә бу әкият дисәң дә әкият! — диде Әкмәл. гашыйк күзләрен Хафиз бабайдан ала алмыйча. Учак төтенсез генә яна да яна. Без киенеп атларыбызны җиккәнче Хафиз бабай аны туфрак белән күмеп ташлады. — Я, балакайлар, ак юл сезгә, кайчагында минем әкиятне дә онытмагыз,— диде ул. — Бигрәк тә син, Вакыйф улым! Ярдәме һәм киңәше өчен без аңа мең рәхмәт әйттек. Яңадан юлда. Офыкта болытлар тартылган, тик бер бәйләм нур һаман җанны җылытып, күренеп тора иде. Бер бәйләм нур! Димәк, болытлар артында җылы да, якты да бар. Иртәгә көн әйбәт булачак, ди Хафиз бабай. Мин. артыма борылып, чатанлый-чатанлый ерагаеп барган якын кешегә кул изим. Ул да изи. 1958 ел, Казан.