Альберт Мифтахетдинов Гәрәй-ханның сәер көннәре Хикәянең тексты 1994 елда басылган "Кит эше" китабыннан алынды. Русчадан Әнәс Хәсәновның тәрҗемәсе. Сканлау, текстны тану, укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән тарафыннан башкарылды. * * * "...Аллаһы тәгаләдән бүләк, ә Алла бүләге һәйбәт була". Коръән. 3 сүрә. 195 аять Татар егете Илдар Гәрәев акча эшләргә дип Төньякка китте. Аның әти-әнисе яратышып, тик назла рын бер-берсенә әйтүдән тартынып кар тайдылар. Карый көннәрендә Илдар аларга авырлык белән тапкан акчасына яңа йорт салып биргән иде. Карт белән карчык яңа йортта көн аралаш дөнья куйдылар. Соңгы сулышларына кадәр авызларында улларының исеме булды. Илдар аларны рус гореф-гадәте белән җирләде, йортны сатты да янә Чукоткага китеп барды. Кайтуына ук гомерендә әле бер генә күреп калган чибәр, аз сүзле рус кызына өйләнәм дип катгый карарга килгән иде. Ләкин кызның менә инде биш ел элек башлы-күзле булганын, ике балалы хатын икәнен белде. Бу хәл Илдарны кара кайгыга салды. - Йөрәгеңне нинди кайгы кимерә, Гәрәй-хан? Көйрәгән кисәү башы сыман кара яндың? - дип сорады аңардан баш бухгалтер Козлов. Рәис урынына калган Козлов Илдарны да, аның өчен барча волокардиннардан да шифалырак нәрсә — эш икәнен әйбәт белә иде. Тиздән Гәрәй-ханның кайгысы, язгы кар кебек, эреп юкка чыкты. - Мейнываамга барасың, - диде аңа Козлов беркөнне, - балыкчыларга бригадир буласың. - Кайчан? - диде Илдар, тәрәзәгә ымлап: тышта җил сызгыра, кар бөтерелә иде. - Иртәгә. Буран иртәгә басылачак. Төньякта күптәннән яшәгәнгә, Козлов көньяк җиленең бу тирәләрдә өч көннән артык исмәгәнен белә иде. Илдарның хезмәт яратканы Козловка мәгълүм. Шуңа күрә аңа ышана, шуңа күрә товарны да кызганып тормый. Товарларның балыкчыларга тәҗел кирәклеген дә истән чыгармый. Илдар да беркемне кыерсытмый, кысмый, баш бухгалтерны да, егетләрне дә, үзен дә. Егетләр кулына акчаның буыннарны сулкылдатып, билләрне сызлатып, буранлы озын төннәрдә эчне пошырып, хәлдән тайдырып килеп керүен Козлов белә, Илдар да белә, шуңа күрә юмартлар иде. Илдарның алты эте бар. Авыл буйлап әйләнеп йөри торгач, сәфәргә чыгар өчен тагын дүрт эт юнәтте. Аларны бәйгә куйды, ашатты һәм иртәнге сәгать дүрттә юлга чыгарга җыена башлады. Чукоткада "иртәгә" дисәләр, берсекөнгә бары да әзер булачак. "Кайчан?" дигән сорауга чукча каюрлар мәгънәле генә итеп: "Бик иртән, бик иртән, төштән соң ук", - диләр. Илдар да артык ашыкмады, ләкин төшкә таба моңа үкенә башлады. — Менә нәрсә, Гәрәй-хан, - диде аңа Козлов. - Кунчи бригадасына юл уңаеннан бер кеше кертеп чыгарсың. — Кем инде ул? — Сиңа барыбер түгелмени? Илтеп куярга кирәк... — Минем беркемне дә илтеп йөрисем килми! — Хатын-кыз ул... — И, Алла! Алайса бигрәк тә! Чибәрме соң, ичмаса? — Кемгә ничек... үзең күрерсең... яңа кеше. — Кем? — Кызыл яранга укытучысы. — Соңрак ярамыймы? — Үзең беләсең ич, - дип көрсенде Козлов. - Машина бөрерлек түгел. Вертолет чакырсаң, һава рәтләнгәнне көтәргә кирәк. Аннары кыйммәт тә. Башка нарталар һәммәсе тундрада. Димәк, өмет синдә генә. Ә сиңа юл уңаенңан, ерак та түгел. Әй, нәрсә үгетләп торам соң мин сине! Козлов борылды да, шөгыле муеннан кеше кебек, ашыгып китеп барды. Озак та үтми, мех киемнәрен кар өстеннән өстерәп, теге кыз үзе дә килеп җитте. — Исәнмесез! Миңа сезнең белән китәргә, диделәр. — Дөрес әйткәннәр, - диде Илдар төксе кыяфәт белән. Бераздан кыз, көрсенеп: — Ә кайчан китәбез? - дип сорады. — Иртәгә дип уйлыйм. — Ә миңа бүген дигәннәр иде. Кыз, кухлянкасын Илдар йорты болдырына куеп, киеме өстенә утырды да егетнең нарта тирәсендә кайнашканын күзәтә башлады. Аның карашында кызыксыну катнаш самимилек, балаларга хас ышанучанлык шул тикле ярылып ята иде ки, Илдар түзмәде, эшен ташлап, нартага килеп утырды, тәмәке кабызды. — Мине Илдар дип атыйлар. Гәрәй-хан дисәң дә ярый. Моны Козлов уйлап чыгарды. Ә сезне? — Света... Светлана мин, Иванова... — Менә нәрсә Света Иванова, үзем генә мин Кунчи бригадасына иртәгә үк барып элгәшә идем, ә синең белән (Илдар "син"гә күчте) ике көндә дә өлгереп булмас дип уйлыйм. — Нишләп? — Чөнки кары шундый. Юлда өй дә бер генә. Бүген без анда барып җитә алмыйбыз. Соң инде. Күрәм, чатырда беркайчан да йоклаганың юктыр, ахрысы. — Ю-у-ук шу-ул... — Тундрага беренче аяк басуыңмы? — Беренче. Хыяллана идем. — Ник? — Нәрсә ник? — Ник хыяллана идең? - Илдар эчтән генә ачуы килүен басарга тырышты. — Бе-ел-ми-им. Илдар көрсенде. — Иртәгә иртән кил, соңга калма. Юлга бик иртә чыгарбыз. Ә бүген мех киемеңне киеп кара. Киеп карамадыңмы әле? Юкмы? Менә бит... Ә үзең тундрага чыгасың! Берәр җире таман булмаса? Әйдә, тирегә ияләш, ки. Авыр сулап, ул өенә кереп китте дә чәй куйды. Тагын тәмәке кабызды. Йокларга ятканда аның кәефе бөтенләй кырылган иде, шуңа күрә озак аунап ятты. "Менә шундый аңгыраларны тундрага ник җибәрәләр икән? - дип уйлады ул. - Хәзер берни дә эшләп булмый, Кунчи бригадасына чаклы алып барырга туры килә". Алар юлга чыкканда бик иртә, кояш та әле салкын иде. Илдар Козловка ачуланмады, юлдашы аңа ошый калды. Яңа мех киеменнән кыз алпан-тилпән йөрүче аю баласын хәтерләтә иде. Бу Илдарга көлке тоелды. Тәҗрибәле тундрачы буларак, ул Светлананың торбас өслеген, аның аша үткәрелгән бауны алыштырганын, камлейкасын юып типчегәнен күреп алды. "Монысы шәп түгел, - дип уйлап алды Илдар, - ефәк бау тиз чишелә". Этләр әйбәт элдертә. Алар хуҗа кәефен бик тиз сизәләр. Җигемдәге дүрт ят эт тә тыныч чапты. Илдарның үз этләре тегеләрне борчымады. Илдарга кычкырырга туры килмәде. Йөзен кояшка куеп, ул тын гына утыра бирә. Аңа рәхәт: кояш җылыта, юлдаш кыз да мәнле икән, берни төпченми, тыныч кына утыруын белә. Әнә, Илдар аңа запас кара күзлеген сузгач та берни дәшмәде. Илдар тынлыкны, юлдашларының аз сүзлеләрен ярата, кирәкмәгән сораулар белән бимазалаучылар аның кәефен җибәрә. Ни өчен дисәң, тын яткан кар өстенә, март аенда аңа төшеп калган эзләргә, йөгерек этләргә карап туя алмый ул... — Чәй эчәбезме? — Эчә-әбе-ез, - диде Светлана, гадәтенчә сузып. Кызга җылы иде. Ул бүреген салды. Кинәт Илдар аның сөйкемле, хәтта чибәр икәнлегенә игътибар итте. Бигрәк тә самими карашы, кар кебек балкып торган күзләре, шатлыклы йөзе, озын сары чәчләре матур иде кызның. "Аның чәченнән кар исе, кояш исе киләдер, тәгаен", - дип уйлап алды егет. Кыз кар йомарлап Илдарга атты. Егет көлеп җибәрде - йомарлам эткә тиде. Эт борылып карады да акрын гына нарта кырыена барып ятты. Ырылдамады, чинамады, аның да кәефе әйбәт иде. Кешеләр кебек, этләр дә яз килгәнгә шатлана белә бит. Кич җиткәндә, нарта бер өй янына килеп туктады. — Монда кунабыз, - диде Илдар. - Арыдыңмы? Кыз сүзсез генә әйе дип баш какты. Илдар аңа кукуль җәйде, кухлянкасын салырга булышты, мич ягып җибәрде, шәмнәр кабызды, чәй куйды. Кыз йоклау капчыгына кереп ятты. Аның баш астына Илдар кухлянкасын кыстырып куйды. Кыз җавап итеп елмайды. — Арыдыңмы? — Бераз башым авыртып тора... Чәй эчкәч, бетәр әле... — Әйе... Озын юлдан шулай ул. Илдар этләрен ашатырга чыгып китте. Аларны туарып бәйләп куйды. Ике башлыкны гына буш калдырды. Этләренә берәр юкола бирде, уйланып торгач, кулын селтәп, нерпа маеннан кечерәк ун кисәк кисеп алып, аларны да өләшеп чыкты. Этләр, һәрвакыттагыча, ашар алдыннан чинаштыргалап алдылар. Башлыкларның берсен Илдар өйгә кертте. Эт ишек янындагы почмакка барып ятты. Чәй кайнап чыкты. Илдар Светага иелеп карады, кыз йоклый иде. Чәйне читкәрәк этеп, ут өстенә котелок куйды, кичке аш хәзерләргә кереште. Егет ашыкмады, тавышланмаска тырышты: йокыга талган кешене хәтта ач килеш йоклап китсә дә, уятырга ярамый. Илдар ашап алды, термоска яңа чәй салды, уянмасмы дип, кызның баш астындагы әйберен төзәтеп куйды. Уяныр, тамак ялгар дип өметләнде, тик кыз каты йоклый иде. Егет, көрсенеп, шәмнәргә өрде, бер генә шәм янып калды. Аннары Илдар бер почмакка китеп, кукулен таратты да менеп ятты, эченә кереп тормады: өйдә инде җылы иде. Бүген төш, күрмәм, бик каты арылды дип уйлады. Вультихинның корсак каешын төзәтәсе бар, чәйнәп өзгән, мур кыргыры, яшь бит әле, җигемгә өйрәнмәгән. Иртәгә иртәрәк, кояш салкын, кар каты чакта торасы иде... ә кызый ярыйсы... тундрада әле беренче генә кат булса да... ярыйсы да... тик бик чибәр... тундра өчен түгел... чәчләре дә тундраныкы түгел... алардан кояш, йә кар исе киләдер. Илдар торды, сак кына Светлана янына килде, иелеп, аның чәчләрен төзәтте, сак кына үпте дә.... көлеп җибәрде— юл озын булса да, чәчләрдән хушбуй исе чыгып бетмәгән иде. Светлана тын гына йоклавын белде. Егет кире үз урынына китте. Йоклар алдыннан тарткан сигарет — бик тәмле була. Аны тарткач, ничектер тынычланып каласың. Йә борчыла башлыйсың. Кайчакта соңгы сигарет белән башка зирәк уйлар килә. "Гаҗәп, - дип уйлады Илдар, - мине Светаның миңа мөнәсәбәте аз гына да кызыксындырмый. Мине аңа үземнең мөнәсәбәтем кызыксындыра. Сәер". Иртән икесенең дә күңеле күтәренке иде. Юлга чыккач, Илдар уңайсызланып кына: "Менә шулай бергә озак барырга туры килгән икән, берәр йомышың төшә калса, оялма, әйт, - диде. - Нартаны туктатып торырмын". Кирәге чыкса, үзенең дә кызга борылып торырга кушасын әйтте. Моны әйткәндә Илдар комач кебек кызарды, ләкин Светлана гади генә: — Яхшы, яхшы, Гәрәй-хан, шулай итәрмен, - дип кенә куйды. Кызның артык тарсынып, уңайсызланып тормавыннан Илдарга ничектер җиңел булып китте. Кичкә алар Кунчи утрагына барып җиттеләр. Ләкин анда беркем дә юк, җирдә буш консерв банкалары гына аунап ята, учак көле дә сап-салкын иде. Тирә-юньдәге кар болан эзләре белән чуарланып беткән. Көлне капшап, болан тизәген изеп карагач, Илдар нарта эзеннән бер-ике адым атлады да Светланага: — Алар моннан кичә киткәннәр, - диде. — Инде нишлибез? — Этләр арыды... Кунабыз. Иртәгә куа китәрбез. - Шулай дип Илдар кирәк-яракны сүтә башлады. - Алар язгы утракларына киткәннәр. Боланнар бозаулый торган урынга. Моннан ике көнлек юл. Без аларны куып җитәрбез, кайгырма..! Чатыр корырга булыш әле. Агач борыслар юк, тирә-юньдә урман да юк. Алар урынына Илдар карабин белән мылтыктан файдаланды. Мылтыкны ул үзе белән көртлек ауларга дип ала иде. Ә карабин... карабинның һәрвакыт хаҗәте чыгуы ихтимал. Казыклар булмагач, бауларны нартага бәйләде, ә икенче яктан учак кырыендагы ташлар белән бастырып куйды. Ике урынлы менә дигән чатыр әзер булды. Аннары Илдар Светланага учак ягарга кушып, этләрен ашатты. Кыз коры-сары җыеп, учак кабызырга маташты, ярты кап шырпы бетерсә дә, теләгенә ирешә алмады. Илдар аңа шәм калдыгы тоттырды, тундрада учакны ничек кабызырга икәнен өйрәтте. Аннары чатыр идәненә нартадан алып болан тиресе җәйде, йоклау капчыкларын кертеп салды. Әйдә, уңайлап урнаш, теләсәң, чәйне чатырга кертеп бирермен, диде. Светлана карышмады. Ә ике сәгатьтән һич көтмәгәндә буран чыкты, ләкин чатырда уңай, йоклау капчыкларында җылы иде. Кайнар чәй тулы термос та кул астыңда гына. Димәк, һәммә нәрсә тәртиптә. Светланага монда тыныч, ә Илдарга сәер иде. Ул һаман, нәрсә булды соң әле миңа, дип уйлады, һәм гаҗәпләнде. Элек Илдар үзен, әти-әнисе исән чакта аларны кайгыртты. Ә менә хәзер аның тормышына шушы кыз бәреп керә түгелме? Аңа салкын түгелме, тамагы ачыкмадымы? Ул төш күрәме икән, күрсә, ниндиен күрә? Егет үзенең шушы уйларына, кызны кайгыртуына гаҗәпләнде. Димәк, ул кызга битараф түгел булып чыга... Илдар ике тәүлек буена ач этләрен алга куды. Юкола бетте, нерпа мае да калмады. Ун эткә алты көртлек бүләргә, үзләренә исә берсен генә калдырырга туры килде. Танышлыкның бишенче көнендә генә алар, ниһаять, Кунчины куып җиттеләр. Кунакларга Кунчи бик шатланды — утракта ул көнне бәйрәм гөрләде. Ә бәйрәм алдыннан мондый хәл булды. Илдар Светлананың моңаеп калган йөзенә күз салган иде, кинәт барын да аңлап алды. "Әй, Алла, ул бит бер атна буена мех киемен салмыйча йөри!" — дип уйлап алды ул. Кунчи белән пышылдашып алгач, алар учак өстенә зур казан элделәр, аннары аңа кар, боз тутырдылар. Кар тулы чиләк тә элеп куйдылар. Башын аска иеп, Светлана учак янында утыра бирде. Су җылынды. Илдар яранга авызын япты, аны таш белән бастырып куйды да учак янына иске болан тиресе китёреп җәйде. Аннары Светланага: — Чишен! - дип әмер бирде. Кыз, аңламыйча аптырап, аңа төбәлде. — Чишен. Монда салкын түгел. Менә су. Юын. Мин салып торырмын. — Юк-юк... - Кызның коты алынды, ул сикереп үк торды. - Юк! — Уф! Мин монда синең белән сүз боткасы пешерергә килмәдем, - диде Илдар. - һәм миңа синең җәүһәрләреңнең кирәге юк. Мин арыдым, йокым да килә. Ләкин син тундрада чакта мине тыңламый булдыра алмыйсың, шуны бел. Сиңа Кунчи булышуын теләмисеңдер бит. Шуны да исендә тот: мин юынганда син дә миңа су салып торырсың. Кунак ашы — кара-каршы. Җәмәгать тәртибендә, бушка гына мин берни дә эшләмим. Соңгысы, әлбәттә, ялган иде. Кружкалар кечкенә булганга, Илдар аңа алюмин миске белән су салып торды. Кыз чүгәләп утырган килеш юынды, болан тиресе юеш һәм җылы, аякларга рәхәт иде. Караңгы ярангада ялкын шәүләләре биеде. Илдар кызга зур сөлге китереп бирде. Светлана шуңа төренде. Аннары Илдар капчыгын актарып, аңа Кытайда тегелгән җылы эчке кием сузды һәм тиз-тиз генә киенергә кушты. Светлана киенде. Илдар аны чаршау эченә алып керде, кулына тарак белән көзге тоттырды. Үзе чыгып китте. Чәй эчтеләр, йокларга җыендылар. Илдар Светланага урынны читтән күрсәтте, кыз янында тагын кемнеңдер ятуын теләмәде. Үзе Светлана күршесенә сузылып ятты. Аның янына Кунчи, Кунчи янына улы, аннары бригадирның әтисе урнашты. Карт яп-ялангач иде. Ул уңайсызланып, өстенә болан тиресе ябынды. Караңгы ярангада сукыр лампа уты гына лепердәде. Кысан чаршау эчендә һава бик тиз җылынды, тын алу авырайды. — Мондый чакта башыңны чыбылдык тышына сузсаң, әйбәтрәк була. Мендәр урынына баш астыңа бүрегеңне сал, - дип пышылдады Илдар Светланага. - Менә болай ит, их син. Светлана урын үзгәләп озак боргаланды. Аннары егеткә "тыныч йокы" дип пышылдады, колагыннан үбеп алды. Бүрекнең бер читеннән Илдарга да урын бирде. Бу аларның беренче уртак мендәре булды. Кыз егетнең кулына ятты, кочагына сыенды һәм тынычланып калды. Сары чәчләр егетнең кулына сибелде. Егет аларны сак кына битенә куйды. Хәзер ул чәчләрдән кар, кояш һәм бераз гына төтен исе килә иде.