БЕЛЛА ӘХМӘДУЛЛИНА Зөлфәт тәрҗемәсе Ант итәм Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән: Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр. Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә, Мондый болдыр өйдән генә олактырыр. Яу киеме сыман синец сатин кулмәк Көчле, горур муеныңны алган буып. Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм Кайгыларның тынып калган җыры булып. Ант итәм шул сурәт белән. Сабый белән — Исе китеп ник елмая соң ул бала? Үлем шулай елмая бит алгысытып, Гаеп төсе кала садә чалымнарда. Ант итәм мин хатирәңнең аһы белән. Авазыңнан буылдым мин, хәлдән тайдым. Синең сызыкчалар — минем тамагымда, Тыннарыма капланды зур, кара кайгың. Ант итәм мин җанда синең барлык белән. Йөрәгемә сине һаман урлаганмын, Онытканмын — син бит бары Тәңренеке, Тәңренең бит синдәйләре бик аз аның. Мин ант итәм хәлең беткән мәлең белән — Ачлык — кусе, аның сиңа теше утте. Мин ант итәм җандай газиз ватан белән — Гәрчә ватан сине җирдә ятим итте. Африкалы даһи Тверь бульварында Сабыйларга уйчан карап, башын игән — Үз башыңа шулай гашыйк булдың аңа. Мин ант итәм син яраткан даһи белән. Сагышлыдыр җәннәттәге ялың синең — Юктыр газап, юктыр иҗат тирән җирдә. Мин ант итәм Алабугаң фаҗигасен Алабугаң белән синең утерергә. Оныкларның йокылары тыныч булсын. Юкса, төнлә әбиләре гел куркытыр: "Йокла, улым! Йокла, кызым! Тик ятмасаң, Алып китәр сине Алабуга-сукыр!" А, килер ул — озын, салкын кармавычлар! Яныма ук килеп кенә җитсен бары — Сытачакмын дагаланган итек белән, Кирәк ту гел миңа хөкем карарлары. Бугазына батып керер минем табан. Хәшәрәтнең шома, салкын тәне дымлы. Көйдерерләр яшел, зәһәр агу булып Карындагы балалары табанымны. Койрыгында җитлеккән бер яралгыны Ыргытырмын җиргә — җир бит төпсез икән. Маринаны уксез улемнәргә илткән Болдыр хакында мин улчак һич суз әйтмәм. Мин ант итәм. Ә хәзергә тирән кое Төбендәге бака сыман, караңгыда Соры кузен миңа текәп, инде мине Үтерергә ант итәдер Алабуга. Вәрфәләми төне Оеп яңгыр ява... Сәер бер уй Дер селкетә минем күңелне: Суеш барган чакта туган сабый Шәригатькә хыйлаф түгелме? Кан туена изге Вәрфәләми Бәндәләрне дәшкән ул төндә Яңа туган сабый елаганны Ишетмәде бугай беркем дә. Елады ул янган ике утның Уртасында калган хәлендә — Гугенот та тугел әлегә ул, Католик та тугел әлегә. Аңсыз бәти, табигатьнең әле Сайрап карамаган бер кошы — Суелганның бугазыннан чыккан Сулыш булды тәуге сулышы. Бал-ширбәтләр күпме каптырсаң да Булмас инде, әби, сыйлама — Яшь канында аның чит сулыш бар, Татлырак шул канлы тын аңа. Тәмле тамак — һаман шуны сорый, Аңламый тән яман ялгышын — Ул йотлыгып һаман йота шулай Суелганның бугаз сулышын. Диннәр өчен, һәлакәтләр өчен Һичбер гаебе дә юк аның, Үпкәсенә рәхәт — сулый бирә Сизми канлы сөрем йотканын. Балачакмы, кара явызлыкмы — Кем йоклата төреп юрганга? Сабый күргән төшне азгын итә Палач та һәм канлы корбан да. Бу дөньяга күзен ачкан мәлдә Әверелер агу язмышка. Ни ул шөһрәт — адәм үтерүме? Йә үлүме? Ни дип кан куша? Данмы әллә черү бер кол булып? Суеп-кырып кеше даулый дан. Курыкмыйча бала тирбәтәсез, Курыкмыйсыз бугай сабыйдан. Борчылмагыз уянганда сабый Йокысыннан елап, сискәнеп — Кан эчәргә әзер сөт тешләре Уртка гына тиеп киткәндер. Курыкмагыз, агач арасыннан Котны алып кемдер караса — Явыз назда тибрәп-тибрәп үскән Бәләкәчләр генә ләбаса. Хәер, бәлки шулай, бүтән язмыш Таләп итеп сабый елыйдыр, Йөрәк яргыч афәт авазлары Зәгыйфь бугазына сыймыйдыр? Сүзгә сыймас бу коточкыч аваз, Сыймас аваз һичбер нотага. Хәер, чүп-чар бит бу! Нибарысы Утыз өч мең гугенот кына... Лунатиклар Тәкәббер һәм ерак ай калка да Ялгызлыгы өчен үч ала — Һәм кулларын сузып, Лунатиклар Ай артыннан төнлә кузгала. Кыргый зиһен канатларын җәеп Һәм арынып дөнья йөгеннән, Үтә күренмәле сәер җаннар Оча төннең айлы күгеннән. Ерак айның салкын балкышы күк Ерак сәнгать дәшә мине дә, Берни вәгъдә итми алҗашка ул — Әмма дәгъва итә күңелгә. Газапларын җиңә алырмынмы? Гүзәллеген тоеп булырмы? Балкып торган айның серле нурын Җисем итеп коеп булырмы?