Аяз Гыйләҗев Балачак сукмаклары 1 Әйе бүген дә, алтмыш яшьне үтеп, ашыга-ашыга җитмешкә тәгәрәгәндә дә, мин җәяүле сукмакларга тыныч кына карый алмыйм. Олы юлларны аркылы-торкылы кисеп үткән гап-гади сукмаклар миндә татлы хисләр, җылы тойгылар уяталар. Кая гына барсам да - поезддамы, автобустамы - мин ихтыярсыз тәрәзәгә ябырылам: уңгасулга, урман ешлыкларына, əpəмəләрнең сихри кочагына кереп киткән сукмакларга карап хыял дөньясына чумам. Шушы, меңнәрчә адымнар белән такырланган, инеш-күл буйларын чәлмәп ураган, карурманнарның серле дөньясы аша үткәрүче, зарыктыручы, кавыштыручы уравыч тар юллардан дөньяның иң бәхетле адәмнәре йөридер дип фараз кылам. Əнə алар, кабаланмыйча, бер-берсен очлы терсәкләре белән борчымыйча, дөньяның кабатланмас гүзәллеген туя карап, зәп-зәңгәр күк, ямь-яшел җир белән аңлаша-аңлаша, болын, урман чәчәкләренең куе исенә кинәнеп бәхет диңгезендә йөзәләрдер төсле. Бәләкәй чакта сукмаклар синеке! Ялан тәпи тып-тып басып дөнья белән танышу əнə шул җәяүле сукмаклардан башлана. Кая карасаң да сине ят ярлар, моңарчы син күрмәгән, күрә дә алмаган сер дөньясы озатып кала. Балачак хатирәләре - әкрен аккан, өзек-өзек ак болыт кебек истәлекләр бер-беренә ялганмыйлар, әллә кайда, шул серле сукмакларда уралып, еракта, томанлы офыклар артында тынып калган вакыйгалар һичкайчан да бер-беренә чылбырдай тоташа алмыйлар. Алсу шәүлә дә кебек алар, таңда яңгыраган сак җыр да сымак, кайчан булып үткәннәрен өзеп әйтеп тә булмый. Балачак хәсрәтне белми, ə вакыт белән янәшә яшәү хәсрәт килгән көннән генә башлана... Тәңремә рәхмәтлемен: ул мине туганда ук шигъри күңелле иткән. Шулай уйлыйм, хәтергә нык сеңеп калган вакыйгалар шуны сөйли. Җәйләрнең берсендә әнием ындыр түрендәге кыяр түтәлләре арасына барып кергән. Мин терсәкләремә таянып, артымны туңкайтып, борын очым белән җир сөреп, чәнти бармак кадәрле үскән кыяр малаен кимереп ятам икән... Әни соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп: "Улым, нигә кыярны ятып ашыйсың?" - дип сораган. Мин аллы-күкле янып: "Үзең өзмәскә куштың ич!"- дип җавап биргәнмен имеш. Җавабымны үзем хәтерләмим, әни сөйләвеннән исемдә калды, ул ышанып сөйләгәч, шул вакыйга балачагымның иң кадерле хатирәсе булып күңелемдә саклана. Минем әтием тумышы белән Сарман кешесе, үз-үземне белә башлаганда без Югары Баграж дигән гүзәл керәшен авылында, нәкъ чиркәү каршысындагы пуҗымда, Әндриян дәдәйләр өендә яши идек. Таза ихата, йорт-җир байларча биек итеп салынган, җәен салкынча, кышын зәмһәрир суыкларда да җылы була торган калын стеналы таш амбарны мин аерата ярата идем. Әндриян дәдәй балта остасы, аны Федоттагы ятим балалар йортына эшкә чакырып алганнар да, ул гаиләсе белән шунда яшәп ятканда, без алар өендә тордык. Минем татлы, кадерле балачак истәлекләрем җир шарының шушы нәни ноктасы белән бәйләнгән. Каршыда, бакча эчендә чиркәү, уңда мәктәп биналары, мәктәп каршысындагы киң генә мәйдан миңа - шактый елгыр малайга яшәү серләрен ачып биргән кадерле урыннар иде. Әндриян дәдәйләр бакчасы кояшка таба авыш, ул сөзәкләнеп ындыр артыннан үткән Метри елгасына төшә. Язын әз-мәз сулы, ташу кузгалганда ике-өч көн дулап алып, җәйге челләдә кибеп-корый торган Метри ярында әти яшелчә бакчасы ясады. Яфракларыннан татлы ис таратып утыручы юаш карлыган куаклары да шунда тезелде. Кыяр, кишер, чөгендер, помидор янәшәсендә Югары авыл өчен ятрак булган кавын-карбызлар тәгәрәп үсте. Кунак-мазар килгәндә әти аларны чәй эчкәнче үк бакчасына алып төшә иде. Әти Урта мәктәптә химия, биология укыта - иртә-кич бакчада казынырга нык ярата иде. Соңгы сигез гасыр эчендә дөньяда табигатьнең иң мәрхәмәтле еллары утызынчы белән кырыгынчы еллар арасына туры килгән. Җир сирәк тетрәгән, зилзиләләр сирәгәйгән, янар таулар яман утларын сак төкергәннәр, җәйләр җылы, мәрхәмәтле, шәфкатьле булган. Утызынчы-кырыгынчы - минем бәхетле балачагымның еллары! Мин хәзерге әле коры, әле яңгырга тоташ манчылган җәйләрне ул бәрәкәтле еллар белән чагыштырып карыйм һәм хәзерге заман балаларын уйлап күңелем сызлый... Җир мәрхәмәтле сөйкемле еллары белән дә безне иркәләгән икән! Агач чиркәү! Аның безнең тәрәзәләргә караган диварына, өскә үк "1840" саны сугылган сары калай кадакланган. Без бәләкәй чакта Баграж чиркәве үзенең йөз еллыгын үткәргән икән. Мин чиркәүнең биек-биек, янындагы озын чыршылардан да биегрәк күтәрелгән хачларын, эчендәге алтын-көмешле бизәкләрен, диварларына эленгән тәреләрне, чигүле тәре алъяпкычларын яхшы хәтерлим. Утызынчы елларда авыл коммунистлары - Озын Микәйлә, тагын кемнәрдер, чиркәү хачларын кисеп, түбә калайларын изә-изә дөбердәтеп җиргә төшерделәр. Чиркәүгә һәм Әндриян дәдәйләр өенә чапырышта, сул ягыбызда мәшһүр каравыл өе. Шунда ук янгын сарае, ат абзарлары, күгәргән кул насослары, коргаксыган су мичкәләре, лапас өрлекләрен терәгән шома сөян баганаларга ыргак, багур, корымлы пумалалар асылган, дәү-дәү имән чөйләргә бөятләре ашалган камытлар, буяулары купкан дугалар, сүсәргән аркалык-түшлекләр, таҗ баулары эленгән. Без - Урта һәм Аскы урам малайлары - бәхетле! Әниләрнең "замат арасында кайтасы бул, ыштубыты ишетсен колагың!" диюләренә карамастан, әбәдтән соң гел шунда уралабыз. Мич арасыннан, аулактан урын алып калырга кирәк. Менә каравыл өенә карт-коры җыела башлый, кичкырын, ипләп кенә ирләр дә шунда тартыла. Алар вәкарь белән ашыкмыйча күрешәләр, озын итәкле чикмәннәрен, иске пинжәкләрен чишеп җибәрәләр, челемнәрен кагып тәмәке тутыралар. Һәм, китә сүз! Ишек шар ачык булса да өй эче тиздән төтен белән тула, ләкин без кыймшанмыйбыз, киресенчә, мич арасыннан башта елтыр танаулар күренә башлый, аннары баш күренә, муеннар сузыла. Ашау, өй, әнинең кисәтүләре истән чыга, кумасыннар гына!.. Кызык сүзләр, мәзәкләр, дәмәкләр шунда сөйләнә... Инде Багражның атаклы сунарчылары Аксак Ибан белән Сәвәләй Питеры да килеп керсә... Бетте! Без төнгәчә аларның маҗараларын тыңларга әзер. Түтәл тәмәкесеннән төрелгән "кәҗә сыйраклары" чытыр-чытыр яна, йөз ел юылмаган тәрәзәләргә эңгер иңә, идән өстенә яңа керүчеләрнең алыптай чабаталарыннан туфрак коелып яңа катламнар ясала, ə безгә рәхәт. Керәшеннәр үтә сабыр, бер-берсенә итагатьле халык, ничә еллар яшәп багражлыларның үзара сугышканын, талашканын күргәнем, ишеткәнем булмады. Багражда олылар - Олы, кечеләр - Кече... Кем, ничек кушкандыр, берзаман каравыл өе адәмнәре янына мин үз бакчабыздан бер кесә кыяр тутырып килдем. Бусын үзем дә апачык хәтерлим!.. Дәү-дәү, көрәк сакаллы керәшен дәдәйләр мине кызык өчен генә кыяр урларга җибәргәннәрдер дип уйлыйм, борчак кузагы дәүмәлеге кыярларны күреп: "ник мондый вакларын өздең?" дип сораганга, "Олыракларын күтәреп булмый шул аның!" дип җавап бирдем. Үзем оялып, пешеп-янып идәнгә текәлдем һәм нәп-нәни кыярларны идән ярыгыннан берәм-берәм базга шудыра башладым. Оялуымны, чәнти-чәнти кыярларымны, ирләрнең көлеп җибәрүләрен бүгенгедәй хәтерлим. Авыл малаеның балачак хатирәләре кыяр-шалканнан башлана икән, моңа һич гаҗәпләнергә кирәкми. Авыл баласы үзенең эшчәнлеген, хезмәтен əнə шул бакча түтәлләреннән башлаган. Әтиемнең Сарман тумасы икәнен әйткән идем инде, әнием Мөгаттәрә дә шул төбәк кызы, Сарманга терәлеп үк торган Югары Әхмәт авылында туып үскән. Әти Минзәләдә педучилищеда укый башлаган, әнием шунда ук кызлар мәктәбендә белем алган. Минзәләдә танышканнар алар, шунда кавышканнар. Әтине эшкә Чукмарлы авылына җибәрәләр, әни бер-бер артлы өч малай табып өйдә утыра. Әтине, яшь мөгаллим дип, район читендәге Югары Баграж авылына укытырга җибәрәләр, авыл Зәй районы карамагына күчкәч тә безнең гаилә Багражда калган. Минем балачагым, яшьлегем əнə шул авылда, юмарт күңелле, кунакчыл, гади, үтә кешелекле, рыясыз-хәйләсез керәшеннәр арасында үтте. Олысы-кечесе безне хөрмәт итә иде. Көрәк сакаллы, абруйлы авыл агайлары әниемне яратып, гади укытучы хатынын зурлап "апа" дип эндәшәләр, әллә каян, ерактан, бөгеләсыгыла сәламләп киләләр иде. Әнием оста җөйче иде. Баграж сылуларына чуклы-чачаклы түшле, бәбәйтәкле күлмәкләр тегеп кигертә башлагач, аның абруе тагын да үсте. Ата-ананың абруе авыл арасында малайларны да үзсендереп жибәрә. Хәтеремдә, авыл уртасындагы мөгәҗи амбарына айбагыр кайтарып тутырдылар. Кояшлы көннәрнең берсендә айбагырны амбар алдындагы чыбылдыкларга чыгарып тараттылар. Керәшен авылында айбагыр йорт буенча тулып ята, шулай да малайларның күзе амбар тирәсендә... Айбагырның үзе түгел, шуны чәлдерергә маташу дәмәк!.. Амбар артыннан шыпан-шыпан чыгып, кесәләргә айбагыр тутыра башлаган гына идек, тап-таза Югары оч егете миндәй Ибаны якадан эләктермәсенме?! Яра инде дип торганда, Ибан минем кем малае булуымны белгәч йомшады, кесәмә айбагырны шәпләп үзе тутырды... Озын кышларны кая да чыгып йөрмибез, Багражда үткәрәбез, язгы-җәйге бәйрәмнәргә - җыенга, Сабантуйга без Сарман, Әхмәт якларына кайта торган идек. Хуш исле йомшак печән түшәлгән трантаска гаилә белән төялеп, мәктәп атын җай белән генә атлатып егерме чакрымны - Сарман-Баграж арасын үтүләр татлы төш булып истә калды... Завод үрен менгәч юл урман эченнән үтә, ə анда каен җиләге кып-кызыл келәм булып, кызыктырып, җанландырып безне көтеп ала торган иде. Табигатьне олылау, аны изге санап баш ору безнең заман кешеләрендә үтә дә көчле иде! Без малайлар да җиләкне алан читеннән, таптамыйча, берәмтекләп җыя идек. Башта "кызыл сандык"ка - авызга шудырасың, аннан берәр савытка, күчтәнәчкә җыя башлыйсың. Җир-су чиста, болытлардан көмештәй яңгыр ява, җир хәзинәсе җиләк-җимешләр әле саулык кына китерә! Гаҗәп, бәләкәй чакта мин Сарман урамнарына калай җәелгән, ə Нөркәй дигән авыл кешеләре очлы түбәле брезент юрталарда яшиләр дип белә идем. Малай кеше аякка киеп торамыни? Күп кешеле Сарман урамнары нык тапталып, җәйге челләләрдә көйдерерлек кызгандыр шул! Мин шулай дип хәзер генә, шушы хатирәләрне язган чакта юрадым. Ə нөркәйлеләрне ник брезент юрталарга күчергәнмендер, аңламыйм, бәлки әтиләр белән Нөркәй авылын узып та киткәнмендер? Исемдә, тәбәнәк кенә, йомры гына ике малай, әтинең бер туган абзыйсы Мәхүбрахман абыйның улы, яшьтәшем Максут белән алар капкасыннан ишегалдына кереп киләбез. Куллар артта, йөзләр җитди, авызлар йомык. Әниләр безгә карыйлар да башта... кычкырып көләләр! Ə аннан соң... куллары кычытканга үрелә. Тикшереп карасак, икебезнең дә түшләр сап-сары икән... Ни хикмәттер, дүрт яшьләрдә чакта икебез дә чи күкәй эчәргә ярата торган идек. Гел-гел ояга менәргә әниләр рөхсәт итмәгәндер шул, ара-тирә күршеләрнең тавык ояларына да походка чыкканбыздыр... Шуны уйладым исә мәшһүр шагыйребез Һади Такташның "Мокамай йомырка урлаган" дигән тәүге шигыренең юллары искә төшә. Һәр Мокамайның Әйшә тәтәе була, бәләкәй чакта татыган "кычыткан себерке"ләр ул чакта урлашмаска өйрәткән әче сабак була торган иде. 2 Дүрт яшемдә идеме, әллә якты кояш астында бишенче җәемне үткәрә идемме, безнең авылда балалар бакчасы ачтылар. Аны "Площадка" дип атадылар. Урак өсте иде шикелле. Минем әни белән Югары очның Феона апа Васюкованы тәрбияче иттеләр. Үзләре ашчы, караучы, җыештыручы, кер юучы да иделәр. Шуның өстенә әни малайкызларга пар җәйге киемнәр дә текте. Ул чактагы рәхәтлекләр! Су коенырга йөрибез, авылга авып торган тау тезмәләре битләреннән җиләк җыябыз, олы малайларның ат коендырганнын бергәләп карыйбыз. Мин атларга якын ук килергә куркам, читтән генә, сагаеп, яр буе таллары арасыннан карап торам. Ник дигәндә, берзаман әти белән мәктәпнең Аманат исемле атына утырып кайттык та, әти Аманатны тугарып җибәрде, мин сарай ишеген ачарга йөгердем. Анымоны искәрмичә барам, башын чайкый-чайкый артымнан фырлап килгән Аманат, кинәт җилкәмнән умырып алды да, мине алагаемга чайкап җибәрде. Акырып еларга тотындым, аркам канады, Аманат тешләренең эзе шактый вакыткача җөйләнеп торды. "Аткамы, бүтән хайваннаргамы, телең белән тәмләп эндәшмичә бер чакта да алдына төшмә!" - дип өйрәтте әти. Мин гомерем буе аның киңәшен тоттым, тик, ни хәл итәсең, йорт тирәсендәге мал-туарлар, кош-корт әтинең киңәшен белмәгәндер шул: үз гомеремдә мине өч тапкыр каз талады, дүрт-биш мәртәбә кәҗә тәкәсе сөзде, колхозның иң дәү ата дуңгызы төртеп екты, бер тапкыр Имәнле урамында ана күркә кычкыртып талады. "Площадка"ның кайда, кем өендә урнашуы ныклап исемдә калмаган, мәгәр без Метри елгасы тирәсенә Каравыл почмагыннан Макар дәдәйләр, Ипие түтиләр ызаныннан төшеп йөри идек. Елга аръягында искиткеч матур, аллы-гөлле чәчәкләр каплаган бәләкәй генә болын бар иде. Иртә яздан кара көзгәчә чәчкәләр бербер артлы ачылалар да җәйнең һәр күләмендә болынның үзенә хас чәчкә исе була торган иде. Беркем кисәтмәсә дә болынга аяк баскан кеше кинәт үзгәрә, чәчкәләрне өзмәскә, үләннәрне таптамаска тырыша. Кай яктан җилләр иссә дә алар тыгыз һавалы бу үзәнгә төшеп җитә алмыйлар, көн туса без шул оҗмахта күбәләк куабыз, гөрле-качышлы уйныйбыз, әз-мәз таптап китсәк тә, без болыннан чыгуга, үләннәр рәхәтләнеп турая торганнар иде. Еш кына болынга, эштән бушаганда әти дә төшә, безне түгәрәкләп тирә-ягына утырта, ганҗә-үләннәрнең исемен атап, берәм-берәм күрсәтә башлый. "Безнең якларда ашарга яраган йөзләп үлән бар",- дия иде. Ниләр генә җыеп ашамый идек без Баграж болынурманнарыннан! Җиләк-җимешне, гөмбәләрне әйтеп тә тормыйм, язга чыгып кар китүгә кояшка караган ермак ярларына сап-сары булып бакыр тәңкәләр сибелә. Кимәшә башын бүксәң кап булганчы аша, зыяны юк. Кимәшә башына ялганып урманда, көздән калган коры яфракларны аралап күке башы калкына. Аланнарда кузгалак үсә, кыр какысы, урман какысы котырып уңа... Төрле якларда әнис, җир бәрәңгесе, карабаш, балтырган җыярга йөрибез. Олы су башында сарана!.. Кәҗә башы урамыннан ындыр артларына төшсәң ни генә юк анда: песи борчагы, карга борыны, шепкән... Тыкрыкларда кычыткан кыяры үсә. Карга борынының тамарга торган җиләген ашыйбыз, шепкән уабыз. Шома көпшә, сасы көпшә, чуар көпшә. Җаның ни тели! Эссе җәй! Яндыра! Быел коры җәй, ләкин без яраткан болынның дымы бетми, без икешәрләп тотаклашып Метри елгасына таба төшеп барабыз. Алдан юл күрсәтеп әни бара, ыбыр-чыбыр бәрәңге арасында адашып калмасын дип арттан үткер күзле Феона апа атлый. Нәкъ каршыбызда, елга үзәненең аръягында, уңдарак, унбиш-егерме йортлы Имәнле урамы. Урам очында Чулак Кунуннар йорты. Үкличә киртәсе алар ихатасына тоташкан. Үзем күрдем, әнигә ияреп көтү каршыларга барганым бар. Кунуннарның Ладимыр исемле куштүбәле базык уллары да площадкага йөри, без хәзер шуның белән җитәкләштек. Булса да булыр икән шук бала! Ладимыр берәүгә дә тынгы бирми, кызларның толымыннан тарта, толымы юкларның бармагын тешли, малайларны чалып ега, су коенганда кызларның күлмәгенә таш бәйләп буага ыргыта. Үзе көчле, үзе алагаем хәйләкәр. Бу терекөмеш мәктәпкә кергәч тә укытучыларның җыгын чыгарды. Дәрестә утыра алмый иде, мәктәп базына кереп чума, теленә нинди җыр килсә, шуны акырып ята...Имәнле урамы хәзер юк, бетте, таралды, Ладимыр яшьтәшем дә күптән инде гүр иясе булды. Үскәч акыллы, үтә сабыр, ипле кеше иде, шофер булып эшләде, көтү көтте... Сирәк кенә, сагынышып очраша торган идек, урының җәннәттә булсын, яшьтәш! Төшеп барабыз, әни, күз алдында булсынга, аны алгы парга куйган, шунда да ул мине чалып егарга маташа. Тезләре кутырлап беткән, иягендә җөй, иреннәре мыймылдый, колагы селкенә - һич тик бара алмый! Күзем Имәнле урамы өстенә эленгән, печән кибәне дәүмәлеге болытка төште. Болытны чамалап әни дә туктап калды. Зәпзәңгәр иде күк, каян яралды әле бу аклы-каралы иләмсез болыт!? Капылт кына әлләни булды, зәңгәрсу-кызыл сызык болыттан аерылды да, түбәнгә, җиргә, Имәнле урамы өстенә атылды. Күк яман чатлап урталай ярылды, гайрәтле күк күкрәвеннән без җиргә егылдык. Әни борылып: "Балалар!" дип кенә әйтә алды. Аяк өстендә бер Ладимыр гына басып калган икән, Имәнле өйләре өстеннән ургылып чыккан төтенне әүвәл ул абайлады, яшелле-мөшелле тавыш белән: "Пужар! Пужар!"- дип акырырга тотынды. Озак та үтмәде тирәякка искәртеп чиркәү чаңын кага башладылар. Әни белән Феона апа, тилгәннән качып кайсы кая таралган чебиләрне җыйган төсле, безне көч-хәл белән җыйдылар. Бер кыз куркуыннан Метри елгасының төбенә үк тәгәрәп төшкән икән. Утыра шунда посып, үгиана яфраклары арасында! Без бәрәңге сабакларын таптый-таптый каравыл өенә менеп җиткәндә анда мәхшәр башланган иде инде. Тик ятып үшәнләнгән каравыл атлары чаң тавышыннан куркып тәртә арасына керми интектерәләр, пужарниклар да каушаган, алар ат сыртына каеш камчы белән тамызалар. Атлар аның саен киреләнә, йөгәннәрен тартып хырылдыйлар. Күпердән әйләнергә ераксынган Урта урам адәмнәре чиләк, көрәк, багурлар тотып, без менгән сукмактан гына Метри елгасын кичеп, янгын ягына элдерделәр. Башта аклы-каралы куе төтен бөркелгән иде, соңра ялкын телләре сузылды, бераздан Имәнле урамы тоташ учакка әйләнде. Әллә-лә! Яна Имәнле урамы, дөрли, ə яман гадәтле алама болыт "Сау булыгыз!" дигән төсле, авыл күген бер әйләнде дә үтеп китте. Ут янына чабарга шүрләгән карт-коры Каравыл өе янына җыйналды. Телләрдә бер сүз: "Вәт, Ходаның хикмәте, ишеп яуса соң! Нигә утын гына ташлап калдырды бу болыт, шоннык?" Унбер йорт нигезенә кадәр утырып янды. Кага-кага чиркәү чаңын урталай ярганнар... "Эзейдән дә килделәр, тирә-яктагы унбиш авылдан атлар килде",- дип сөйләде, соңарган кичке чәй янында әни. Ул төндә әни площадкага ашыкты, ул төнне Имәнле урамы балаларын шунда кундырдылар. Әни шуларны карап, ашатып, площадка саклап чыкты. Мин бик озак йокыга китә алмадым, иләмсез болыттан аерылган дәһшәтле ут күз алдымнан китмәде. Йоклагандай булам да куркып, кычкырып уянам. Ичмасам, янымда әни дә юк! Шул көннән мин болыттан, яшен утыннан, күк күкрәвеннән курка башладым. Офык читендә каралҗым болыт куера башладымы, өйнең берәр почмагына кереп качам. Тик яшен камчысының агы шулкадәр көчле, кермәгән тишеге, үтә алмаган почмагы юк. Чоланда дәү агач сандыгыбыз бар - артына кереп посам, яшен чартлыйчартлый мине эзләп таба. Толыпка уралып мич арасына кереп утырам - колагымны ярырдай күк күкри. Ахырда әмәлен уйлап таптым. Олылар йоклый торган карават башына әни мендәр-ястыкларны өеп куя иде. Чак кына болыт кабарды исә, шул мамык тавын ишеп төшерәм дә ястык-мендәр астына кереп йомылам. Яңгыр килгәндә ишек-тәрәзә тыгызлап ябыла, мич төннекләре томалана, өебез бәләкәй, бөркү, эссе. Ястык арасында мунча ләүкәсеннән мең яман, тын җитми, шабыр тиргә батам, манма су булам, ләкин курку барысын да җиңә. "Курку - иң явыз көчләрнең берсе",- дип аңлата әти, мине батыраерга чакыра. Бу курку хисеннән мин озак арындым, хәзер яшенне бар дип тә белмим, хәтәр давыллы сәгатьләрдә, каралҗым караңгы күк явызланып ут чыбыркысын болгаганда Идел уртасында балык тотып утырганым бар. Әллә нинди яшен сәнәкләре, күз алдымда болытлардан аерылып, биектә яман сызылып барды - каушамадым. Курку - хатирә булып кына калганда әлләни зыянлы түгел икән үзе! "Улыбыз үсә!" диләр, әти белән әни куаналар. Күрше-күлән, килгән-киткән кунаклар да мине алларына бастырып мактыйлар: "Үскән, егет булган ич улыгыз!"- дип, әниләрнең сөенечен арттыралар. Бала-чаганы мактаган саен сыйның мулрак, тәмлерәк эләккәнен хәзер генә аңлыйм - үзем дә өч бала атасы... Үсү шулдыр инде, хәзер үзем генә дә көтү каршыларга барам, үткен күзле, корыч томшыклы тилгәннәрдән бәбкәләрне дә энем Алмаз белән бергә саклыйбыз. Сыер абзарын тазартырга, ишегалдын себерергә, малларга печән салырга әти белән чыгабыз. Эш арасында әти янында уралу иң рәхәт чаклар булган... Үсте дисәләр дә бәләкәй шул әле мин! Үземнән ике яшькә генә олы Азат еш кына мине тәпәләп ала. Менә ул үскән ичмасам! Шкафның иң өске киштәсенә үрелә дә прәннекне чәлдерә, мин сорасам муен тамырыма кундыра. Азат үскән ичмасам, ул мәктәпкә йөри, ул - укучы, аның белән чамалап сөйләшергә кирәк. Олы малай буларак ул әти белән утын кисәргә чыга, пычкының бер башын ул тарта. Мин әти ярган утынны ышыкка, лапас астына ташыйм, ə энекәшем Алмаз җиз таска түбәләмә итеп йомычка җыя. Баграж авылын өч яктан урманнар ураган булса да, безнең әти әрәм-шәрәм иткәнне өнәми. Үскәнмендер дә шул хәзер мин бик күпне беләм. Безнең бабай Сарманның иң ярлы "Ак ыштаннар мәхәлләсенең" имамы булган. Әтинең Нурлыхода, Маһиәнвәр, Әсма атлы апалары бар, Сарманда элегрәк телгә алган Мәхүбрахман абый яшәп ята. Элеккеге Мөхәммәдия шәкерте, зур укымышлы, зыялы кеше, скрипкачы, һәр яктан талант иясе. Бакчачы, җиләк-җимеш үстерү остасы. Агач утырту, күпер юллары төзәтү, табигатьнең кадерен белү безнең нәселдәге һәр кешегә хас. Нурлыхода түтинең ире Ризван мулланы күргәнем юк ахрысы, ə аларның бердәнбер уллары - Хәмзә исемле искиткеч чибәр, бөдрә чәчле, көр тавышлы егет безгә еш-еш кунакка килеп йөри. Без дә аларга баргалыйбыз. Әсма апаның Лена, Илтөзәр, Раҗия исемле балалары да безгә килеп чыга, безнең яшьлек чорында туганнар еш аралаша иде, бер-береңә хөрмәт, хәл-әхвәл белешү көндәлек гадәткә кергән, канга сеңгән иде. Безнең йортка иң еш килен йөргән кеше әтинең тол апасы Маһиәнвәр булгандыр. Без аны кыска гына "Әнвәр түти" дип кенә атап йөрттек. Әнвәр түти еш килү өстенә бездә бик озак - икешәр, өчәр ай торып китә иде. Көзгә кереп бакча эшләре тәмамлангач, сугымнар суелгач, каз өмәләре үткәч килеп төшә дә язга кадәр кунак була. Үз гаиләсе булыр-булмас, кияүгә чыгып тиз үк аерылып кайткан бу апабыз әз генә йокычан, әз генә юбалгы, мунчага барса дүрт-биш сәгатьсез чыкмый торган, тәмле тамак карчык иде. Каратут йөзен, шактый күләмле борынын гына калдырып, башын яулык белән урап куя торган бу апа гомере буе кара-көрән, озын итәкле күлмәк яратты, яулыкның да агын бәйләми иде шикелле. Бу ятимә карчык, олылардан аерым хөрмәт күрмәсә дә, безгә килергә ярата иде. Дөрес, аның өс-башын карыйлар, тамагы сыйлы, урыны түрдә, мәгәр олы кунак-мазар килгәндә аны табынга алмыйлар, бәлки ул үзе шулай теләгәндер, әмма кеше барында, кече якка чыгып Әнвәр түти ашап утырганда мин аны үтә нык кызгана идем. Шунысы да бар, күпме яшәсә дә, ул мәңгелек кунак, өй эшләренә катышмый, сирәкмирәк идән себергәли иде, мендәр-юрганны кагарга көнгә алып чыга. Яше олы булса да намаз укымый, мин аны дога укып, амин тотканын да хәтерләмим. Ул шушы дөньяда тарсынып, нәрсәдәндер кыенсынып яшәгәндер, ахрысы. Хак, зарланганын ишеткәнем дә булмады, җылаганын күрмәдем, йомылып, үз уйларына батып яшәүче бу сәер апага мин аерата нык тартыла идем. Үзара дус идек без. Менә олылар кайсы кая тарала, киндер букчасын асып Азат мәктәпкә китә, Алмаз уенда, без түти белән өйдә икәү калабыз. Кайчагында гына Алмаз да өйдә була. Урамга чыгар идең, карлы яңгыр коя, тәрәзәләр парланып томаланган, җил янбакчадагы шомырт агачларының соңгы яфракларын талап улый. Шундый аулак чакларда Әнвәр түти капылт үзгәрә, аның хәсрәтле, җыерчыклар белән каймаланган кап-кара күз тирәләре җанлана, нурлана, ул яулыгын маңгаена күтәребрәк куя, каратут маңгаена чал сибелгән кара чәчләре сибелеп чыга. Аның җанлануын, күңелле үзгәрүен күреп мин куанам, түтине ныграк сөендерәсем килә, өстәлне, урындыкларны күчереп өйне киңәйтәм, идәннән сәкегә, сәкедән идәнгә сикереп мәзәк ясарга тотынам. Авыз-борынымны мыймылдатам, телемне чыгарам, көзгене үчеклим, ишек катында мыштым гына утырган дәү галушларны киеп лыпыр-лыпыр биегәндәй итәм. Берзаман галушлар очып ике якка барып төшәләр...Әнвәр түти тагын да җанланып минем маймыллануымны күзәтеп тора, ачуланмый сүкми, көлә, тәне җиңеләеп китә. Аның да иңбашлары бер күтәрелә, бер төшә, йөзенә кызыллык чыга: ул учынучка бәреп такмак әйтергә тотына. Аның такмагы кыска, ике-өч сүздән генә тора, алай да минем йон оек кигән аякларым үзеннән-үзе сикергәли башлый мин идән уртасына чыгып тыпыр-тыпыр биеп китәм! Түти җай гына, бер көйгә генә: "Сездә кем бар киндер суга, сездә кем бар киндер суга?"- дип бер туктаусыз кабатлый. Аның сүзгә зарыккан иреннәреннән тавыш һаман көчлерәк чыга, ни озак такмакласа да, мин армыйм, аның шушы гади такмагы мине котырта, дәртләндерә, шашындыра. Мин тәмам онытылганмын, түтинең колагы тышта икән, менә ул тынып кала, яулыгын төшереп бәйли, маңгаен яшерә һәм тынын тигезләргә мич арасына кереп китә. Андагы үзгәрешне күреп мин телсез калам. Түтинең: "Кайттылар!" дип пышылдавы гына мине игә китерә. Әнвәр түти белән без корган театрны Алмаздан бүтән кеше күрмәгәндер дә, ул да, мин дә серне чыгармадык. Әллә күреп тә дәшмәделәрме? Авыл өе бик бәләкәй булса да, элек аңа әллә ниләр сыя иде! Сыер бозауласа бозавын күтәреп өйгә кертәләр, кышкы суыктан саклыйлар. Без малай чакта суыклар чыннан да суык була торган иде. Көздән, ноябрь башларында төшкән кар язга кадәр шылт та итмичә - эремичә ята иде. Бозау артыннан сыер да өйгә килеп керә. Бозавын ялый, иркәли, куе угыз сөте белән аңа үсәргә көч бирә... Угыз коймагын без дә барыбыз да бик яратабыз, коймак пешкән көн - елына бер килә торган бәйрәм. Ул көннең тагын бер бөек шатлыгы бар: мин зур колхоз табагына тутырып күршеләргә угыз коймагы ташыйм! Күршебез Ипие түти коймак керткәч миңа бер уч чикләвек, бер уч айбагыр бирә, бозау турында озаклап, бөртекләп сораша. "Маңгаенда кашкасы бармы? Бәкәле ак түгелме? Ни төсле?.." Үзең керткән күчтәнәч коймак белән чөгендер чәе эчә-эчә бозау турында сөйләү нинди рәхәт!.. Балачак рәхәтләре алар үзгә, аерата кадерле, аерата газиз... Сыер өйгә кергәндә мин аның очлы мөгезләреннән куркып мич арасына кереп качам, Әнвәр түти мине арттан кочаклый, мин аның җылы тәненә тиеп дөньямны онытып тынычланам... Аулак калган мизгелләрдә без кәмит күрсәтеп кенә яшәмибез, кайчагында Әнвәр түти, боз каткан тәрәзә алдына килеп баса, ике кулы белән ике тәрәзәнең ике яңагына ябыша һәм тонык кына бер көйгә җырлагандай итә. Тавышы юк аның, тавык кырлавыннан аерылмый, ләкин сабый булганмын, тутамның - ятим-ялпының, бичара толның бер туктаусыз мөнәҗәт укуын белә алмаганмын. Сүзләрен аңлап бетермәсәм дә, мин аның тәрәзә аша йотылып үз балачагына кайтканын, кемнедер сагынып, юксынып мөнәҗәтләр укуын үтә дә ярата идем. Андый чакларда түти түгел, мин сагаям, капка әз генә шыгырдады исә, "кайттылар!" дип пышылдыйм... Уртак серебезнең дөньяга фаш булуын теләмим... Менә безнең "гаилә" ишәя, исәя башлаган, мөгезләре төртеп чыккан наян бозау янына берәм-берәм сарык бәрәннәре кереп кушыла башлый. Бәрәннәр тиз үсә, атна дигәндә өйгә алар хуҗа була! Җитмәгән җирләре, аудармаган нәрсәләре калмый. Иләк, чиләк, ипи табаклары һәркөн күчеп, күченеп йөриләр. Өй тарая, бозауны, муенчаклап, аралыктагы тимер боҗрага бәйләп куялар. Бәйләп куймый кара, бәрәннәргә ияреп алдын-артын сикертеп чаба башласа! Бер көн ычкынган да ашлы сулар җыя торган лаканны аударган. Әй эләкте Әнвәр түти белән миңа! Бозау, бәрәннәр белән аулак өйдә калырга ярата Әнвәр түти, ул аларны кочаклый, муеннарын кашый, чәйнәп ипи йомшагы каптыра, дымлы борыннарын үбә. Бәрәннәр аның саен наянланалар, кушаяклап сикерәләр, ишекле-түрле ду килеп чабалар. Муенчагын өзәрдәй булып аралыкта бозау сикерә. Әнвәр түти идән уртасына чыгып баса да учларын шапы-шопы китереп үзенең мәңгелек такмагын кабатлый: "Сездә кем бар киндер суга!.. Сездә кем бар киндер суга!" Бәрәннәрнең нәни тояклары дер селкеткәннән бүрәнә арасыннан мүк коела, кыстырган җиреннән уклау атылып чыгып идәндә бии, кисәү агачлары, җәмки, самовар торбалары, ухватлар дердер селкенәләр. Андый чакта тик торып буламыни? Мин дә өйдәге хәрәкәткә кушылып китәм һәм Әнвәр түтигә ялгап такмак әйтә башлыйм... Юк, аның сүзләрен кабатламыйм, минем үземнеке, үзем чыгарган такмак бар... Чыгарган беренче такмагым - шигъри юлларым хәтердә калмаган, соңгы бер юлы гына исемдә... Әлбәттә, ул шушы бөдрә йонлы, тере күзле, шук бәрәннәргә багышланган иде... "Идәндә шомырт коя" иде аның соңгы юлы...Баштагы юллары: "яфрак ярата бәрәннәр...тамаклары тиз туя... Тамак туйгач сикергәлән идәнгә шомырт коя", булды шикелле... Ни гаҗәп, Әнвәр түти минем такмакка игътибар итте, "киндер сугучыны" онытып, миңа ияреп мин чыгарган такмакка күчте, без икәүләп идәндә сикергәләдек, керәшенчә әйтсәк, уармак килдек, дәмәк ясадык. Иртәгесен без тагын аулакта калдык, бүтәннәрнең аяк эзе тынгач, бозау, өч бәрән, Әнвәр түти һәм мин пәри туен башладык... Һәм Әнвәр түти кичә мин чыгарган такмакны кабатлый башлады... Бу хәл миңа көч бирде, дәрт өстәде... Шул көнне мин яңа такмак чыгардым. Анысы аралыкта моңаеп торган бозауга багышланган иде сыман... 4 Кар китте, сукмаклар төште. Мин хәзер урамнан кайтып кермим дә. Аскы урамда Кирушлар турында атау, җир иң әүвәл шунда ачыла. Җыелышып тәтәйле уйныйбыз, кузналы, акча чөябез. Кичләрен мөгәҗи амбары тирәсенә яшьләр җыела. Кайчагында яшьләр уены безнең турга - Әндриян дәдәйләрнең амбары алдына күчә. Имәнле урамыннан гармунын күтәреп Чыжык Бәчелие килә. Уйныйлар, җырлыйлар. Әтинең иске пинжәген иңемә салып, төренеп мин дә бер читтә басып торам. Яшьләр җырына кушылып иреннәрем кыймылдый, ни гаҗәп, берзаман мин яшьләр җырлаганның сүзләренә үз такмакларымны кушып җибәрәм. Яз - бәйрәмнәр чоры. Беләм, озакламый Олы көн килеп җитәчәк. Олы көн - урысларның Пасха бәйрәме. Ул көнне Баграж - керәшен авылы гөр килеп торачак. Караңгылы-яктылыда бала-чагалар күкәй җыялар. Өйгә кергәч тиз-тиз "Иусус-Кристус терелеп торган" диләр. Йорттан-йортка йөреп, минем дә манган күкәй җыясым килә. Тик мине әни чыгармый: "Без - татар, мөселманнар",- ди ул. Мин аңлап бетермәсәм дә татар икәнлегемне, керәшеннәрдән аермамны сизә башладым. Су коенырга буа алдына төшсәк, малайлар миңа карап җыр-җыр көләләр, усалраклар: Татар, татар - тарама, Кермә безнең арага. Кысылырсың, үләрсең - Биш тиен акча түләрсең... дип җыр әйтәләр. Усал малайларның авызын томаларлык такмак чыгарасым килә, барып кына чыкмый, җавап итеп кайдадыр отып алган җырны кабатлыйм. Керәшен, керәшен - керкәле Баш түбәсе серкәле. Бәйрәм якынайганын шуннан сизәм, көн туды исә Багражның кынҗыр кызлары әни янына күлмәк тектерергә киләләр. Бәйрәм якынлашканын бер сылу кызлар гына сизенәме?! Югары очта Җәмәй атлы бер бик фәкыйрь кеше бар иде. Кышын тәмәке төрергә гәҗит каян алгандыр, һәр язда исә ул безгә килеп керә торган иде. Килә, болдыр баскычына утыра, дәшми - теле юк. Телсез Җәмәй дә диләр, кушаматы - "Пружин". Озын, чандыр гәүдә - сорау билгеседәй бөгелгән. Очлы иягенә өч-дүрт бөртек сакал ябышкан. Өстендә алагаем дәү якалы, терсәкләре ямаулы чикмән. Кырык ямаулы чалбар тишекләреннән тез башлары күренеп тора. Аягында киндерәләре ялганган дәү-дәү мыеклы чабаталар. Пычрак аягы белән өйгә керми, кат-кат чакырсаң да ияген як-якка чайкый. Тәмәкегә гәҗит сорап килгән Җәмәйне безнең әни берчакта да ашатмыйча, тамагын туйдырмыйча җибәрми торган иде. Өйдә нинди ризык пешсә, тәлинкәгә салып Җәмәй дәдәйгә чыгара. Мин аның ашаганын карап торырга яратам. Озын җәпле бармаклары катып, калҗаеп беткән, тырнаклары җитү. Алдына ризык килгәч, ул кинәт үзгәрә, гәүдәсе тураеп киткәндәй була. Ул ризыкның бер бөртеген, бер тамчысын исраф итмичә, кадерләп, олылап ашый. Ипи, дурычмак өлешен йоткач, башын артка ташлый, бугаз алмасы бүлтәеп чыга, ул керфексез яшел күзләрен йома, күз урынында вак җыерчыклардан хасил елмаю гына балкып кала. Тәлинкә чыгарасыңмы, табакмы, табамы - ризыгы беткәч, ул һәрберсен ипи катысы белән ышкый-ышкый сөртә, майга манчылган икмәк катысын кәнфит суыргандай суыра...Кулына гәҗит эләккәч, тәмәкесен шартаякның тубырлы башы юанлыгы итеп төрә. Безнең өй тирәсендә кабызмый, әнинең тәмәке исен яратмавын белә, "тартмыйм, тартмыйм!" дигәндәй, тәмәкесен күз югарылыгына күтәреп күрсәтә. Әниләр кая киткән булгандыр, бер көнне, әбәдтән соң Җәмәй дәдәй килеп керде. Әнвәр түти ишегалдында, кояш күзенә мендәрләрне тараткан, мин җиз тасны аударып, астына баулы таяк кыстырып, тас астына җим сибеп күгәрчен тотарга маташам. Күгәрчен белән мавыгып, Җәмәй дәдәйне онытып җибәргәнмен бер заман карыйм, утыра да утыра теге, ыңы-шыңы юк, тез тишекләрен чикмән итәген кайтарып яшергән, Әнвәр түти тегеңә берни чыгармый. Мин аның янына йөгереп килдем. "Бетмәс монда, әрәм тамак, хәерчеләр!" ди тутам. "Ипи кыерчыгы алып чыгам!" дип өйгә керә башлаган идем, түти мине эләктереп алды. "Йөрмә!" Мондый кирелеген белми идем тутабызның, аптырап киттем. Җәмәй дәдәй утырды, утырды да бөгелеп, бөкерәеп чыгып китте. "Саран бака син, Әнвәр түти!" - дип кычкырганымны сизми дә калдым. Хәерчеләр дигәннән, без бәләкәй чакларда хәерчеләр авылданавылга ел әйләнәсенә йөриләр иде. Ни бирсәң дә алалар, иске-москы кием-салымны да алалар, ипи кыерчыгына да бөгелә-сыгыла рәхмәт әйтәләр. Сәер, җәенке арбаларына утырып, дөя җиккән кыргызлар килеп чыга иде. Алар дөяләрен урам уртасында туктаталар, үзләре өй борынча кереп йөриләр, чыбыркы сабы белән муеннарын кашып: "яндык, казалы булдык",- дип күзләреннән кысып кына тонык тамчылар чыгаралар. Керәшеннәр үтә ярдәмчел, мәрхәмәтле кабилә, кыргызларга ышаналар, жәллиләр, бала-чагаң күпме? - дип белешәләр. Яртышар капчык бәрәңге, подаука төбенә салып он чыгаралар, ашарга да дәшеп кертәләр. Ə без аю мае сөрткәннәр мени, дөя яныннан китмибез. Якын барырга базмыйбыз, дөянең усаллыгын беләбез. Лач итеп төкерергә дә күп алмый ул!.. Авылда тагын бер сәер хәл булды: тазарак тормышлы йорт хуҗаларын өйләреннән куып мунчаларга, таш амбарларга чыгардылар. Бездән ике-өч өй аркылы гына яшәгән Үтәми дәдәйләрне дә мунчага кудылар. Ишле балалы Үтәми дәдәйнең өен мәктәп иттеләр. Тиздән, бик тиздән Үтәми дәдәйнең улы - яшьтәшем Бәчели белән алар өендә беренче класста укый башларбыз дип кем уйлаган... 5 Без яшәгән йорт хуҗалары Багражга кайттылармы-юкмы - хәтеремдә калмаган. Әндриян дәдәй хатыны, ике малае белән Федот детдомында озак кына яшәде шикелле. Кайтмый калмаганнардыр, алар үзара да, күрше-каршы белән дә тату, дус яшәрлек сабыр, акыллы кешеләр иде. Кайтып, безнең тигез генә аккан тормышка бер-бер бимаза ясасалар, ихтимал хәтеремдә дә калыр иде. Явызлыкның ташка язылып, яхшылыкның комга язылуын аңлый башлаган идем инде мин. Әндриян дәдәй тәбәнәк, базык кеше иде. Бер кулының дүрт бармагы юк, кыска, кисек буынлы бармаклары белән аркамнан сөеп куркытканы исемдә. Бөдрә йомшак чәчле иде без торган йортның хуҗасы. Багражда һәркемнең нәселдән күчеп килгән кушаматы бар. Әндриян дәдәйләрнең күршесе "Бояр"лар. Ата-бабасы тимерче бу крестьяннарга ник "Бояр" кушаматы тагылгандыр, белмим. Авылның Югары очтан Түбән очка кадәр өйдән-өйгә сикереп күчә торган кушаматлар әлифбасы бар, әйтик: "Әндриян бөдрә, бояр ыштанын салып йөгерә..." Нәсел-нәсәбеңнән берәү авылга яки авыл кешеләренә яманлык кыла икән, беттең, кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмас! Берәр адәм хәтерли микән Югары Багражның кушаматлар әлифбасын? Ялкауларга, аңкауларга, җыбыткыларга, канчыкларга, биләмчеләргә, каруннарга нык эләгә иде ул җор тезмәләрдә! Нигә "Бояр" кушаматы алган нәселне ыштан салдырып йөгерткәннәр? Белмим. Ул нәселдән авылда байтак гаилә бар иде, һәммәсе һөнәрманнар, яхшы, тырыш кешеләр. Бояр Ибаны - яшьтәшем, исәнме син? Кайларга китеп югалдың?.. Әндриян дәдәйләргә кунакка барып кайту вакыйгасы онытылмаслык булып хәтердә сеңеп калды. Сөенечле дә, фаҗигале дә булды ул хәл. "Барып кайтыйк булмаса бер, ничә тапкыр чакырдылар инде!"дип өйдә сөйләшенгән сүзләргә игътибар иттем: кунакка бару балачакның бәйрәме иде бит! Кунак дигәндә мин бик җәһәт идем. Яңа юллар, ят авыллар, яңа җирләр... һәммә тараф серле, кызыклы. Ə мин сергә тартыла торган тере малай идем. Ниһаять, сүз күчә-күчә төп мәсьәләгә дә барып җитте. "Өйдә кемне калдырырга? Мал-туарга, йорт-җиргә кем күз-колак булыр?" Әнвәр түтине ашыгыч кына чакырып алдылар. Чакырган җиргә килми каламы безнең тәмле тамак тутабыз? Нәни төенчеген тотып, ипләп атлап, кичкырын килеп тә җитте. Мин авызымны ерып: "Ə без Әндриян дәдәйләргә кунакка барабыз!"- дип кычкырдым. Әнвәр түтигә сыер савуны тапшырып булмый, сыер малы аны санга сукмый. Күршебездә үтә уңган, ишле балалы Ипие түтиләр яши. Олы эшләрне аңа тапшырып, вак-төяген Әнвәр түтигә йөкләп, ниһаять, без ерак юлга чыктык. Федотка бездән ике юл бара икән, берсе - район үзәге Зәй аша, икенчесе аулак урау юллар аша - Ашыт, Әхмәт, Кадер авылларын үтеп барырга кирәк. Имәнле урамын узып Түбән авылга төшеп барганда әти белән әни әз генә тарткалашып алдылар. Әти: "Зәй аша барыйк, анда юл ышанычлы",- дигән иде, әни каршы төште. "Әллә кайдан уратып йөргәнче, турыдан гына чыгыйк",- ди. Әти: "Әйләнечтән юл туры, урман юлларын белмисең мени?"- дип үз сүзен куәтләде. Атааналар тарткалашканда быткыч балалар тик тора аламы? Азат, дилбегә тотып, кукыраеп кузлага утырган, борыны чөенке, олы малай, әти ягын куәтләде: "Зәй аша барабыз, Зәй аша!" Ə мин, әни малае: "Урман аша барыйк, урман аша!"- дип тыкырдатам. Әни алдына җайлап яткан энекәшем Алмаз юлга чыгуга тәмле йокыга талды. Түбән авылга төшкәнче бәхәс дәвам итте, ахыр чиктә ике як та йомшап уртак фикергә килделәр: Ашыт-Әхмәт авыллары аша барабыз да Зәй аша кайтабыз! Азат миңа борылып телен чыгарып күрсәтте. Нигә очынган була инде, икебезнең дә сүзе үтте ләбаса! Без Түбән авыл урамына барып кердек. Күрше авыл, кешеләр әти-әнине танып, түбәнчелек белән сәламлиләр, кая баруыбыз белән кызыксыналар, белгәч, безгә хәерле юл телиләр. Авыл кибете яныннан үткәндә әти атны туктатты һәм вак-төяк булмасмы дип кибеткә кереп китте. Ары-бире каранып утырганда күзем бер адәмгә төште. Бер йорттан чыкты кеше, селлин-селлин атлап икенче капкага кереп югалды. Әз генә вакыттан соң чыкты, тагын күздән китеп торды. Җәмәй дәдәй! Өй борынча нишләп йөри икән Түбән авылда? Мин күргәнне әни дә күрә икән, сораулы карашымны абайлап: "Җәмәй дәдәң өй борынча хәер сораша, тамагын шулай туйдыра",дип аңлатып бирде. Җәмәй дәдәйне кызганудан җылап җибәрдем. Мин аның ничек яшәвен, ничек тамак туйдыруын, кемнәр белән торуын моңарчы бөтенләй белмәгәнмен икән! Әни нидер аңлатты, ниләр сөйләгәне хәтеремдә калмаган, мин: "Җәмәй дәдәйгә ашарына бирик!" - дип әнине йолыккалый башладым. Әни күчтәнәчкә төрелгән ризыклар арасыннан үзе пешергән шадра печеньене учы белән тутырып алды да миңа сузды: "Бар, улым, Җәмәй дәдәңә бир!" Тыгыз коймалы урыс капкадан чыгып килүче бичара телсез каршысына йөгердем, ташка абынып егылдым, печеньеләрне күкрәгемә кыскан идем, алар чәчелмәде, кулым буш булмаганга борыным белән җиргә бәрелдем, канады. Канаса да, еламадым. Җәмәй дәдәй биленә таккан капчыгына печеньеләрне шудырды да дәү кулы белән аркамнан какты. Сирәк сакалын селкетеп рәхмәт укыды. Аның керфексез яшькелт күзләреннән күз яше кысылып чыкты... Әни ап-ак кулъяулыгы белән минем тузанга, канга буялган борын тирәләрен рәтләп торганда әти кибеттән чыкты, без сәфәребезне дәвам иттек. Авылны чыккач кына әни миңа карап: "И, улым, дөнья йөзендә бәхетсезлекләр бик күп шул әле",- диде. Әти белән әни үзара сөйләшеп бардылар, иген уңмаган елларны, мин аңламаган налогларны, кысуларны телгә алдылар. Җәмәй дәдәй белән очрашу аларга шулай тәэсир иттеме, әллә мондый күңелсез әңгәмәнең бүтән бер сәбәбе бар идеме? Без урманны чыктык авыл араларын үттек, авылларга кердек, туктап ат эчерттек, әни коега су алырга килгән ят апалар белән тиз-тиз нидер сөйләште, әмма атаанамның йөзеннән моңсулык Федотка барып җиткәнче китмәде. Бу юлы әти-әни сөйләшкән сүзләр берәм-берәм минем күңелемә кереп ояладылар. Әниемнең: "И, улым, дөнья йөзендә бәхетсезлекләр бик күп шул әле",- дигән сүзен мин гомерем буе онытмадым. Бу сүзнең хак икәнлегенә тагын бер мәртәбә шунда, Федотта ук ышанырга туры килде. Хуҗалар безне искиткеч җылы каршыладылар. Олыларга гына түгел, безгә, бот буе малайларга да сый-хөрмәтнең иге-чиге булмады. Пилмән дә пешерделәр, тавык та куырдылар. (Дөрес, тавык боты олы малай Азат белән, төпчек малай Алмазга эләкте, мин муен кимереп калдым.) Әндриян дәдәйнең уллары Никипар белән Ибан безгә элек алпавыт утары булган детдом биналарын, таллар арасында җәелеп яткан тирән буаны күрсәтеп йөрделәр. Тоташ чия агачлары белән капланган бик биек тау башына менгәч мин телсез калдым. Мондый киңлекләрне, ерак офыкларны, матурлыкны минем бер чакта да күргәнем юк иде. Баграж тавына менгәнем бар, ләкин безнең авыл өч яктан урманнар белән әйләндерелеп алынган да, тау башыннан ерак офыкларны күреп булмый торган иде. Ə монда исә... бер-берсен кисешкән басу юллары, елга буе әрәмәләрен чәлмәштергән сукмаклары мине тәмам хәйран калдырды. Минем дә əнə шул, кышкы карда куян эзе сыман чәлмәшкән сукмаклардан, тагын әллә кайларга барасым, әллә нинди ят дөньялар белән танышасым килде... Ничә көн кунак булганбыздыр, исемдә калмаган, кичләрнең берсендә өстәл тирәсендә олылар белән тәмләп бәрәңге дурычмагы белән чәй эчеп утыра идек, кече яктан дурычмак өйгән тәлинкә күтәреп чыгып килүче апа лып итеп урындыкка утырды. Кызганычка каршы, Әндриян дәдәй хатынының исемен онытканмын... Урындыкка утырды, тәлинкәсе идәнгә шапылдап төште, майлы дурычмаклар идәнгә тәгәрәде. Олылар: "Ни булды? Ни булды?"- дип апа тирәсендә кылбырдак килделәр. "Башыма кемдер күсәк белән китереп сукты!"диде апа, әз-мәз хәлен җыеп. Олылар дару эзләргә тотынды, мин тәмам аптырашта калдым. Нинди күсәк? Кем сукты? Өйдә бездән башка беркем дә юк ләбаса? Уллары Никипар белән Ибан да өйдә юк. Алар Зәйдән килгән кунак абыйны буа коерыгындагы камышлыкка, үрдәк атарга алып киткәннәр. Кичке чәйгә алар да кайтып җитәргә тиеш. Апабыз елапмы-елый, бәргәләнә генә, чыдый алмый. Әндриян дәдәй чакыруы буенча бераздан өйгә фельдшер килеп керде. Биргән даруларны эчмәде Әндриян дәдәйнең җәмәгате, гел бер сүзне кабатлады: "Бәла килде безгә, хәсрәт килде. Башыбызга кайгы төште!" Эңгер-меңгер иңгәндә, кабык арбага салып Әндриян дәдәйнең кече улы Ибанның җансыз гәүдәсен алып кайттылар. Эш болай булган икән. Зәйдән килгән сунарчы камышлар селкенгәнен абайлаган да шул төшкә төбәп атып та җибәргән... Ядрәләре туп-туры Ибанның күкрәгенә килеп төшкән икән, йөрәгенә үтеп кергән. Ибан аһылдап кычкырган да шунда ук җан биргән... Шул секундта әнкәсенең башына күсәк белән органдай булган. Ана сизгерлегенә тиңнәр юк! Әндриян дәдәй сап-сары нарат такталардан улына табут ясый...Нарат ылыслары белән, чәчәкләр белән бизәлгән караватта Ибан ята. Аның башы очында кара яулыгын бәйләгән әнисе утыра. Ишегалдында ике кулын аермаска йозаклап, һавада селки-селки бичара сунарчы, Әндриян дәдәйнең кардәше йөри. Өй тирәсендә йөзләгән детдом балалары җыелган. Бүтән чакта шукланырга, төрткәләшергә һәвәс малайлар да бүген тып-тын торалар... Мин дә шулар тирәсендә йөрим. Мин бүген фаҗиганең ни икәнен, ата-ана хәсрәтен беренче тапкыр үз күзләрем белән күрдем. Хәзер буа өстендәге тип-тигез су да, биек-биеккә менеп киткән таулар да, буа өстенә ишелеп торган агачлар да, алпавыт утары, ул яшәгән йорт болдырының түгәрәк, сырлы-сырлы бизәкле баганалары да күземә күренми. Болытлымы көн, кояшлымы - барыбер караңгы... Ибанны ничек, кая күмүләре исемдә калмаган. Кайсы юлдан кайтканыбызны да белмим. Хәер, моның әһәмияте бар идемени хәзер? Әче күз яшьләренә төрелгән бу көн, нарат ылыслары арасында сузылган Ибанның балавыздай йөзе, Җәмәй дәдәйнең йорттан-йортка кереп теләнеп йөрүе шушы җәемнең иң авыр хатирәләре булды шикелле. Ибан үлгәч Әндриян дәдәйләр Федот детдомында озак тормадылар, Багражга кайттылар. Без, гаиләбез белән Урта урамның буш өенә күчтек. Аның хуҗалары кая киткән булгандыр, хәтерләмим, мәгәр аларны да бер-бер нужа, бәхетсезлек күчереп йөрткәндер дип уйлыйм. Кешеләрне урыннан-урынга күчәргә мәҗбүр иткән тынгысыз заманга кереп баруыбыз хакында әти-әниләрнең кеше югында, шыпырт кына сөйләшүләре истә калган... Июль-август, 1991 ел. Текстны электрон калыпка Гали Мусин күчерде.