АЭЛИТA Алексей Толстой СӘЕР ИГЪЛАН етроград каласындагы Кызыл Таң урамында ташландык бер йортның кыршылып беткән диварына соргылт кәгазь кисәге ябыштырганнар. Шул игълан яныннан узып барганда Америка газетасы корреспонденты Арчибальд Скайльсның күзенә яшь кенә бер хатын-кыз чалынды. Өстенә пөхтә генә ситсы күлмәк кигән, яланаяклы ул хатын иреннәрен кыймылдатакыймылдата игъланны укып маташа иде. Укуын укый, әмма талчыккан мөлаем йөзендә һәм дәртле зәңгәр күзендә гаҗәпләнүнең әсәре дә сизелми. Әнә ул, маңгаена төшкән бөдрә чәчен колак артына сыпырып, яшелчә салган кәрзинен күтәрде дә, урам аша чыгып, китеп тә барды. Ә бит игълан бик тә игътибарга лаек иде. Скайльс кызыксынып бер укыды, аннары, якынрак килеп, күзен угалады да тагын укып чыкты. Шуннан ул үзалдына: — Twenty three! - дип куйды. Бу сүзләрдә: "Чәнчелеп китим әгәр!" - дигән кебегрәк бер мәгънә ята иде. Игълан моннан гыйбарәт иде: "Инженер М. С. Лось 18 августта Марс планетасына очарга ниятли. Үзенә юлдаш булырга теләүчеләрне, ишегалдында кичке 6дан 8гә кадәр көтә". Гади буяу карандашы белән гади генә итеп әнә шулай дип язылган иде ул игъланга. Скайльс ирексездән пульсын тотып карады, тик үзендә бер төрле дә үзгәреш сизмәде. Хронометрга күз салды - 192... елның 17 августы, бишенче ун минут. Бу шашкан калада Скайльс әллә нинди көтелмәгән хәлләргә дә әзер иде әзерен, мәгәр әлеге кыршылган диварга ябыштырган кәгазь кисәге аны хәйран калдыру гына түгел, бөтенләй чыгырыннан ук чыгарды. Буп-буш Кызыл Таң урамында җилләр исә. Биек- биек йортларның тәрәзәләре йә ватылган, йә инде аркылыторкылы такта кадакланган, бер генә җан иясе дә башын тыгып урамга карамый. Баягы хатын кәрзинен тротуарга куйган да урам аша Скайльс ягына гамьсез генә карап тора, мөлаем йөзендә арыганлык галәмәте. Скайльсның чигә төерләре кыймылдап куйды. Кесәсеннән бер иске конверт алып, Лосьның адресын күчереп язды. Шул вакыт игълан янына зур гәүдәле, киң иңле берәү килеп туктады. Башы яланбаш, өстендә каешсыз гимнастерка, аягына чолгау урап ботинка кигән — солдат булырга охшый. Кулларын кесәсенә тыккан. Игъланны укыганда аның таза муены бүртеп чыкты. — Кара син аны, Марска очмакчы бит, ә! - дип сөйләнде ул, аннары кояшта янган гамьсез йөзен Скайльска таба борды. Чигәсендә ап-ак булып җәрәхәт эзе беленә. Күгелҗем-конгырт күзләре теге хатынныкы шикелле үк очкынланып тора. Скайльс күптән күреп алган иде инде русларның күзләрендәге ул очкынны. Хәтта әле бер мәкаләсендә: "...Алар күзендә чагыла торган билгесезлек, әле мыскыллы көлемсерәү, әле шашкын тәвәккәллек һәм, ниһаять, ниндидер аңлаешсыз тәэсир калдыра", - дип язып та чыккан иде. Тотарга да очарга үзе белән! - диде солдат һәм көлемсерәп куйды, шул арада Скайльсны башыннан алып аягына кадәр күздән кичереп өлгерде. Кинәт аның йөзеннән елмаю качты. Ул, күзен кысыбрак, урам аша карады. Баягы яланаяклы хатын кәрзине янында кадаклап куйгандай басып тора иде. — Маша, нишләп торасын анда? - дигәч, хатын күз кысып алды. - Өйгә кайтыр идең. - Хатын көрсенеп куйды, тузанлы җыйнак аякларына текәлде. - Бар, кайта тор, мин дә озакламам. Хатын кәрзинен алды да китеп барды. Солдат: — Яралангач, контузия алгач, запаска чыгардылар менә. Белдерүләр укып йөрүдән башка эш калмады... Туеп беттем инде, - диде. Скайльс та аның сүзен илтифатсыз калдырмады: — Шушы игълан белән барырга уйлыйсызмы? - дип кызыксынды. — Әлбәттә, барам. — Һавасыз күктән илле миллион километр очу — акылга сыя торган нәрсә түгел бит ул. — Әйтерең бармы — ерагын ерак инде анысы... — Акылдан язгандыр ул кеше, йә берәр алдакчыдыр шунда. — Булыр, булыр... Скайльс та, күзен кыса төшебрәк, солдатка текәлде. Солдатның күз карашында әлеге дә баягы мыскыллы көлемсерәү, аңлаешсыз бер өстенлек галәмәте очратып, җен ачулары чыкты, һәм ул Нева ягына юнәлде. Зур-зур адымнар белән нык атлап, кечерәк кенә бер бакчага керде, эскәмиягә утырып, кесәсенә тыгылды. Тәмәкечеләргә хас Челемен баш бармагы белән төйде дә, көйрәтә-көйрәтә, аякларын сузып җибәрде. Бакчада карт юкәләр шаулый. Көн җылы, һава дымлы иде. Ком өеме өстендә керләнеп беткән бөрчекле күлмәк кигән, ыштансыз бер бәләкәй малай утыра. Бүтән бала-чага күзгә чалынмый, ә монысы шактыйдан утыра, күрәсең. Җил аның сап-сары йомшак чәчен тузгыткалап куя. Малайның кулында бау, бауның икенче очы йоннары тырпаеп торган карт ала карганың аягына бәйләнгән. Малай да, ачулы ала карга да Скайльска карап утыра иде. Кинәт бер генә мизгелгә аның зиһененә ак болыт кагылып үткәндәй булды, башы әйләнеп китте. Малай белән ала карганы да, бушап калган өйләр белән кешесез урамнарны да, очраучыларның сәер карашын да, галәмгә очарга өндәп язган игъланны да — боларның барысынбарысын төшендә генә күрә түгелме сон ул?.. Скайльс ныгытып торып челемен суырды. Петроградның планын җәеп салды да, план өстеннән челемен йөртәйөртә, Жданов яр буен эзләп тапты. ЛОСЬНЫҢ ОСТАХАНӘСЕНДӘ Скайльс килеп кергән ишегалдында тутыккан тимертомыр, цементтан бушаган мичкәләр өелеп-аунап ята иде. Станок ватыклары, чәбәләнеп беткән тимер чыбык арасыннан, чүплек башларыннан зәгыйфь кенә булып үлән шытып чыккан. Иң түрдәге биек сарайның тузанлы тәрәзәләрендә баеп барган кояш нурлары уйный. Сарайның кечерәк кенә ишеге ачык, бусага төбенә чүгәләгән күрә аламмы, дип сорагач, ул башы белән алачык эченә ымлады. Скайльс шунда керде. Алачык эче караңгылы-яктылы, ююөстәлгә тау хәтле китаплар, сызымнар өелгән, өстәл турысында калай кәпәчле электр лампочкасы яна, түрдәрәк — түшәмгә тигән агач корама-баскычлар. Шунда ук берәү күрүк тартып тимерче учагын дөрләтә. Корама-баскыч үтәли табаклы металлны ябыштырып ясаган, җөй эзләре беленеп торган иләмсез дәү шар ялтырап күренә. Ике якка ачып җибәрелгән капкадан кичке шәфәкъ күренә, диңгездән өерелеп кара болыт күтәрелә. Күрүк тартучы эшче акрын гына: — Мстислав Сергеевич, сезне сорап килгәннәр, - дип эндәште. Корама-баскычлар артыннан урта буйлы, куе ак чәчле, таза гәүдәле бер кеше килеп чыкты. Төскә-биткә яшь кенә, сакал-мыегын кырган, килешле генә зур авызлы, күзен бер дә йоммыйча төбәп карый, гомумән, аның күгелҗем күзләре алга атлыгып торгандай тоела иде. Өстендә изүе ачык киндер күлмәк, ямаулы чалбарын бау белән кысып бәйләп куйган. Кулында пычранып беткән сызым. Скайльска таба килә-килә, ул төймәсез изүен каптырып азапланды. — Белдерүне укып килгәнсездер инде? Очарга уйлыйсызмы? - дип сораштырды ул басынкырак тавыш белән һәм, Скайльска электр лампочкасы турысындагы урындыкны күрсәтеп, үзе өстәлнең икенче ягына кереп утырды. Сызымын алдына куеп, челеменә тәмәке тутыра башлады. Инженер Мстислав Сергеевич Лось шул үзе иде инде. Ул, түбән таба карап, шырпы кабызды. Ут яктысында кырыс йөзе, авыз кырыйларындагы җыерчыклары, киң күренде. Скайльс күргәннәреннән канәгать калды. Гәрчә үзе очарга җыенмаса да, Кызыл Таң урамындагы игъланны укып килүен һәм чит планетага очу кебек гадәттән тыш һәм сенсацион проектны газета укучыларга җиткерүне үзенең бурычы санавын әйтте. Лось аны күзен дә алмый тыңлап утырды. — Минем белән очарга теләмәвегез кызганыч, - дип башын чайкап алды. - Шашканга саныйлармы, бар да миннән качалар. Янә дүрт көннән һавага күтәреләсе, ә минем әле һаман үземә юлдаш таба алганым юк. - Ул тагын шырпы сызды, авызыннан көлтә кадәр төтен бөркеде. - Сезгә нинди мәгълүматлар кирәк соң? — Биографиягездән кайбер нәрсәләр. — Моның беркемгә дә хаҗәте булмастыр, - диде Лось. - Бер дә искә алып сөйләрлек нәрсә юк бит. Фәкыйрьлектә укыдым, унике яшемнән үз көнемне үзем күрәм. Башта укыдым, аннары эшләдем — сезнең укучыларыгызда кызыксыну уятырдай берни дә юк шул. Хәер, кайбер нәрсәләр бар икән барын... - Лосьның чырае кисәк үзгәреп китте, авыз читендәге җыерчыклары ачыграк беленә башлады. - Менә шул инде... Бу машина хакында, - диде ул, корама-баскычлар ягына ымлап, - күптән баш ватам. Төзи башлаганыма да ике ел инде. Шул гына! — Җир белән Марс арасын ничә айда үтәргә уйлыйсыз инде? - дип сорап куйды Скайльс, каләменең очына текәлеп. — Тугыз-ун сәгать чамасы очармындыр, шуннан да артмас. Моны ишеткәч, Скайльс: — Иһи! - дип куйды, битенә кызыллык йөгерде. Аннары бик тә әдәпле итеп болай диде: - Әгәр дә миңа ышансагыз, безнең интервьюга тиешенчә карасагыз, мин Лось терсәкләре белән өстәлгә таянды, төтенгә күмелде — тәмәке төтене эченнән күзләре генә елтырап тора иде. — Унсигезенче август көнне Марс Җиргә якынаячак нибары кырык миллион километр ара калачак. Мин әнә шул араны очып үтәргә тиешмен. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул ара? Иң әүвәл үзебезнең Җир атмосферасы - җитмеш биш километр. Икенчедән, планеталар арасындагы һавасыз бушлык — кырык миллион километр. Өченчедән, Марсның үз атмосферасы — алтмыш биш километр. Минем өчен аның әнә шул атмосфералы йөз-йөз илле километры гына кыен булачак. Ул урыныннан торды, кулларын чалбар кесәсенә тыкты, башы төтен эчендә, караңгыда калды, яктылык аның фәкать изүе ачык күкрәгенә, җиңнәрен сызганган, йон баскан кулларына гына төшә иде. — Очу дип бездә кош яисә аэроплан очуына, яфрак төшүенә әйтәләр. Әмма боларның берсе дә очу түгел, бәлкн һавада йөзеп йөрү генәдер. Чын очу дип җисемнең ниндидер көч тәэсирендә түбәнгә омтылуына гына әйтергә мөмкин. Ракетаны гына алып карыйк, һава каршылыгы юк икән, очарга берни комачауламый, һәм ракетаның очу тизлеге артканнан-арта барачак: магнит тарту көче үзен сиздермәсә, яктылык тизлегендә очармындыр кебек. Минем бу аппарат нәкъ әнә шул ракета принцибында ясалган бит. Жир белән Марс атмосферасында миңа нибары йөз-йөз илле километрны очып үтәргә туры киләчәк. Күтәрелүтөшүләрне исәпкә алганда, моңа сәгать ярым чамасы вакыт китәрдер. Җирнең тарту көченнән чыгар өчен дә бер сәгать китсен, ди. Ә һавасыз урында мин тизлекне теләгәнчә арттыра алам. Тик монысы бераз хәвефлерәк: артык зур тизлектән кан тамырлары шартлавы ихтимал; керәм икән, һавага бәрелү комга килеп кадалган кебек булачак. Ул чагында аппарат үзе дә, аның эчендәге һәммә нәрсә дә күз ачып йомганчы газга әвереләчәк. Йолдызлар арасындагы бушлыкта планеталарның — тумаган яки инде үлгән дөньяларның — кыйпылчыклары очып йөри, һавага килеп керү белән, алар янып көлгә әйләнә, һава ул калкан сыманрак бер нәрсә. Хәер, Җир калканын кайчандыр тишкән дә булганнар. Лось кулын кесәсеннән чыгарып өстәлгә, ут яктысына куйды, йодрыгын йомарлады. — Себсрдә, мәңгелек бозлар арасында минем җир ярыгына төшеп һәлак булган мамонтларны казып алып, итләрен ашаганым бар. Теш араларыннан ямь-яшел үлән табасың: хәзер боз каплаган жирләрлә кайчандыр утлап йөргәннәр алар. Тиз арада туңып, өсләреннән кар каплап киткәнгә, итләре бозылып өлгермәгән . Җирнең күчәре бик тиз үзгәргән булса кирәк. Йә берәр күк җисеме килеп бәрелгәндер үзенә, яки инде Айдан бәләкәйрәк берәр иярчене булып, Җиргә килеп төшкәндер дә, Җирнең кабыгы ярылып, күчәре бераз янтайгандыр. Атлантик океанда Африкадан көнбатыштарак яткан материгыбыз да шуның аркасында һәлак булгандыр әле, бәлки. Димәк, Марс атмосферасында эремәс өчен, тизлекне шактый киметергә туры килә. Менә ни сәбәпле мин һавасыз араны очып үтүгә алты-җиде сәгать вакыт куям. Ә берничә елдан Марска сәяхәт Мәскәүдән Нью-Йоркка очкан шикелле генә булачак. Өстәл яныннан китеп, Лось рубильникны тоташтырды. Түшәмдәге электр дугасы фонарьлары чыжлап, гөлт итеп кабынып китте. Дивар такталарына төрле сызымдыр, картадыр, диаграммадыр эленгән; киштәләрдә оптик һәм үлчәү аләтләре; скафандрлар, тау-тау консерв, йон ята. Лось белән Скайльс йомырка сыман итеп ясалган тимер аппаратка якынрак килделәр. Биеклеге ким дигәндә сигез-тугыз метр, аркылысы биш-алты метр булыр моның, дип уйлады Скайльс. Урта бер җиреннән корыч тасмабилбау уза, ул түбән таба кулчатыр шикелле киңәебрәк киткән һәм һавада төшкән чакны тоткарлык артсын өчен хезмәт итүче парашют-тормоз вазифасын үти иде. Ул парашют-тормоздан чак кына түбәндәрәк өч түгәрәк ишек уелган, люклар куелган. Иң түбәнге өлешендә муен сыман калын көпшә булып, аның тирәли бер-берсенә капмакаршы итеп яссы корычтан ике пружина уралган — монысы төшкән чакны җиргә каты бәрелмәс өчен иде... Лось, аппаратның кадак җөйләренә каләм белән суккалап, аның төзелешен бәйнә-бәйнә аңлатырга кереште. Планетаара кәраб зур температурада да эремәслек корычтан ясалган, эчке ягы кабыргалар һәм җиңел торбалар куеп ныгытылган. Монысы — тышкы кабыгы. Аның эчендә алты катлам резин, киез, тиредән тегелгән икенче тышча. Анысының да эченә күзәтү һәм тизлек өчен кирәк булган төрле аләтләр куелган. Шунда ук кислород баклары да, күмер диоксиды җыя торган тартмалар да, кораллар һәм азык-төлек салу өчен куыш мендәрләр дә бар. Күзәтү алып барыйм дисәң, кыска гына тимер көпшәләр эченә призма рәвешендәге пыялалар куелган "күз"ләр бар. Хәрәкәткә китерүче механизмнар спираль уралган муен эченә урнашкан. Муен дигәнебез астрономик бронзыдан да катырак металлдан коелган, уртасына вертикаль каналлар тишелгән. Ул каналларның һәркайсы, өскә таба киңәеп, шартлау камерасы хасил итә. Һәр камерага уртак магнетодан чаткы чыганагы белән бензин килсә, мондагы камераларга ультралиддит килә. Петроградның... заводы лабораториясендә табылган ул вак ком моңа кадәр мәгълүм булган барлык шартлагыч матдәләрдән дә ныграк шартлый. Ә инде тап-тар шартлау конусы муен каналларына туры килсен өчен ультралиддит шартлау камераларына магнит кыры аша җибәрелә. Ракетаның хәрәкәткә китерүче механизмнары әнә шулайрак эшли иде. Ультралиддит запасы йөз сәгатькә җитәрлек. Аппарат күтәрелгәндә яки төшкәндә шартлау санын арттыру һәм киметү юлы белән аның тизлеген үзгәртергә мөмкин. Аскы өлеше авыррак булу сәбәпле, аппарат, планетаның тарту көченә буйсынып, муены белән борыла. — Аппарат ясарга акча кем бирде соң? - дип сорады Скайльс. Инженер аңа бераз аптырабрак карап куйды: — Республика бирде... Лось белән Скайльс өстәл янына килделәр. Беравык дәшми торганнан соң американ кыюсыз гына: — Марста сез җан ияләре очратырга уйлыйсызмы? - дип сорады. — Очратсам, унтугызынчы августта, җомга көн иртән очратам инде. — Юл язмаларыгызны бастырып, юлына ун доллар түлибез. Икешәр йөз юллык алты фельетонга авансны алдан ук биреп куябыз. Чек белән Стокһольмга күчерәбез. Шуңа ризамы сез? Лось, көлә-көлә ризалык белдереп, башын какты. Скайльс өстәлнең бер читенә җайлашып алды да чек язарга тотынды. — Минем белән очарга теләмәвегез кызганыч, - диде Лось, челемен пуфылдатып. - Чынлап торып уйлап карасаң, җитәргә мөмкин. ЮЛДАШ Лось ачык капка баганасына сөялгән. Челеме сүнгән. Капканы чыккач яр буена хәтле бушлык жәйрәп ята. Елга яръягынада Петр атавы. Анда үсеп утырган агачлар тонык кына беленеп тора. Аннан да арырак моңсу шәфәкъ, менә сүнәм, менә сүнәм дип тә, һаман сүнә алмый азаплана. Чит-читләре аның кызгылт шәүләсенә манчылган озын-озын авыр болытлар күкнең яшькелт суында йөзүче утраулар сыман. Алардан өстәрәк берничә йолдыз калкып өлгергән. Картайган Җир йөзендә талгын тынлык хөкем сөрә. Бая гына буяу изеп утырган эшче дә капка тирәсенә елышты, караңгыга папирос утын сирпеде. Аннары акрын гына: — Аерылышуы авыр шул Җир белән, - дип куйды. - Әле өйдән чыгып китүе дә читен. Авылдан чуен юлга барырга чыгасың, шунда да биш-ун тапкыр борылып карыйсың. Салам түбәле генә булса да, үз йортың шул, күңелгә якын. Җирне ташлап китүләре — ай-һай... — Чәй кайнады, әйдә, Кузьмин, чәй эчик, - диде Хохлов — икенче эшче. Шул шул менә, дигәндәй, Кузьмин көрсенеп куйды, учакка таба атлады. Кырыс холыклы Хохлов белән бергәләп әрҗәгә чәй эчәргә утырды, ипи телеменең бер читен ипләп кенә сындырып алды, кипкән балыкны сөягеннән кубарып, ашыкмыйча гына чәйнәде. Аннары, сакалын селкеп, акрын гына: хәзер сирәк очрый бит. — Җеназа чыгарга ашыкмыйрак тор әле. — Бер очучы сөйләп торган иде: җәйлеген бу сигез чакрымга очып менгән икән дә, аппаратындагы май туңган. Югыйсә җәй бит әле. Өскәрәк китсәңме? Анда бит үзе салкын, үзе караңгы. — Ә мин әйтәм, җеназа чыгарга ашыкмасаң да ярар, дим. — Очарга да теләмиләр бит әле үзе белән, ышанып бетмиләр. Белдерү элгәнгә икенче атна китте — бер файдасы да юк. — Миңа калса, мин ышанам. — Барып җитәр дисеңмени? — Җитмәгән кая! Ну, Европада үрле-кырлы сикерәләр инде сикерүен!.. — Кемнәр ул алай? — Кемнәр булсын. Марс бит безнеке ул чагында, советныкы! — Андый көнне дә күрербез микәнни? Кузьмин әрҗәнең аргы башынарак шуышты. Аның янына Лось килеп утырды, булары чыгып торган кружканы кулына алды. — Минем белән очасыз мәллә, Хохлов? — Юк шул, Мстислав Сергеевич, диде Хохлов, - куркам бит мин. Лось көлемсерәде, кружкадан чәй уртлады, Кузьминга карап куйды: — Ә сез, дускаем? — Мстислав Сергеевич, мин бик рәхәтләнеп очар идем дә, хатын чирле шул — бала-чагаларны кемгә калдырмак кирәк? — Карап-карап торам да, үземә генә очарга туры авыз тирәләрен сөртте. - Җирдән китәселәре килми, - Ул яңадан көлемсерәп башын чайкады. - Белдерүне күреп кичә бер туташ килгән иде. "Унтугыз яшь миңа, җырлыйм, биим, гитара уйный беләм, Җирдә бүтән яшисем килми — революцияләреннән күңелем кайтты, сезнең белән очам, ди. Анда китү өчен виза кирәкмиме соң?" - ди. Сөйләшеп кенә бетергән идек - елап җибәрмәсенме бу! "Сез мине алдадыгыз, ул чаклы ерак икәнен белмәдем бит мин аның", - ди. Аннары бер егет килде. Калын тавышлы, дымсу учлы егет. "Әллә мине тинтәккә саныйсызмы? Марска очу мөмкин түгел, андый игъланнар эләргә нинди хакыгыз бар?" - дип бәйләнә. Көч-хәл белән тынычландырдым үзен. Лось, ике терсәге белән дә тезләренә таянып, утлы күмерләргә текәлде, йөзендә арыганлык сизелә иде аның, маңгаена җыерчыклар чыкты. Нервларын ял иттерәдер инде. Кузьмин тәмәкегә дип чыгып китте. Хохлов, тамагын кыргалап: — Мстислав Сергеевич, сезнең үзегезгә бер дә куркыныч түгелмени соң? - дин сүз кушасы итте. Лось күмер эссесеннән җылынып киткән күзләрен аңа текәде: — Юк, куркыныч түгел. Җайлы төшәсемне беләм бит. Әгәр дә инде катырак килеп бәрелсәм, берни сизеп өлгермәячәкмен. Башка нәрсә шикләндерә мине. Ялгыш исәпләгән булып, Марсның тарту зонасына эләгә алмасам — менә ул чагында инде эш хәтәр. Кислород белән ризык та, ягулык та озакка җитәчәк. Шуннан инде мин очып йөри башлыйм. Әйләнә-тирәм дөм-караңгы. Алда яктырып йолдыз күренә. Мең елдан соң гына мәетем шул ут диңгезенә барып керәчәк. Мәетем мең ел очарга тиеш булып чыга бит. Аңарчы да әллә никадәр очасы бар бөтенләй өзелгән була... Үлеменнән курыкмас та идең аның, әнә шул караңгылык, өметсезлек, ялгызлык үзәккә үтә. Шуны уйлыйм да котым алына. Ялгызым гына очасым килми. Лось, күзен кысыбрак, утлы күмерләргә текәлде. Иреннәре үҗәтләнеп йомылган иде. Капкада Кузьмин күренде. — Мстислав Сергеевич, сезне сорыйлар, - дип эндәште ул акрын гына. — Кем сорый? - Лось ялт итеп сикереп торды. — Ниндидер кызылармеец шунда. Кызыл Таң урамындагы игъланны укыган, каешсыз гына күлмәк кигән теге кеше сарайга килеп керде. Лоська баш иеп кенә сәлам бирде, баскычларга күз төшереп алды, аннары өстәл янына килде: — Сезгә юлдаш кирәк буган? Лось аңарга урындык бирде, үзе дә каршысына килеп утырды: — Юлдаш кирәк иде шул. Марска очам бит. — Анысын белдерүдән укыдым. Ул йолдызны миңа бая гына күрсәттеләр. Ерагын ераграк икән дә соң... Шарты ничегрәк, жалуньясы, тамак ягы? — Сез өйләнгән кешеме? — Хатыным бар, бала-чага юк әле. Ул эшлекле кыяфәттә тырнагы белән өстәлгә чиерткәләде, кызыксынып тирә-юнен күзәтте. Лось аңа кыскача гына очу шартларын сөйләп бирде, нинди хәвефкә очраулары ихтимал икәнен кисәтте. Гаиләсенә жалованьесын алдан ук акчалата һәм азык-төлек итеп биреп куярга теләвен белдерде. Кызылармеец башын кагып, җүпләп утырса да, юньләп тыңламый иде. — Ә сез беләсезме соң: кешеләр яшиме анда әллә Лось башын кашыды, көлеп җибәрде: — Минемчә, анда кешеләр булырга тиеш, безнең кебегрәк җан ияләре. Баргач күрербез тагын. Эш менә нәрсәдә. Европа белән Американың зуррак радиостанцияләрендә инде берничә елдан бирле ниндидер аңлаешсыз сигналлар тоталар. Баштарак моны Җирнең магнит кырларына язылып калган җил-давыл эзләре дип уйлыйлар иде. Чынында исә ул серле авазларда ниндидер мәгънә бар шикелле. Кемнәрдер безнең белән сөйләшергә тели бугай. Ә кайда соң алар? Марстан бүтән планеталарда тереклек бармыюкмы икәнлеге хәзергә әле ачыкланмаган. Сигналларның Марстан гына килүе ихтимал. Сез аның картасына күз салыгыз — каналлар белән челтәрләнеп беткән... - Ул такта стенага кадакланган сызымны күрсәтте. - Анда биниһая көчле радиостанцияләр булдырырга мөмкинлек бар шикелле. Марс безнең. Җир белән сөйләшергә тели. Хәзергә әле без җавап кайтара алмыйбыз, оча гына алабыз. Марстагы ул радиостанцияләрне безгә охшамаган җан ияләре төзегәндер дип уйлыйсы килми. Марс белән Җир — янәшә әйләнә торган кеп-кечкенә ике шар инде алар. Безнең өчен дә, шулай ук алар өчен дә бер үк төрле кануннар яшәп килә. Галәмдә тереклек тузаны оча. Марска да, Җиргә дә, сүнгән йолдызларның барлык мириадасына да бер үк тузан бөртекләре куна, һәммә җирдә тереклек хасил була, һәммә җирдә кешегә охшаган җан ияләре хакимлек итә, кешедән дә камилрәк затның булуы бөтенләй мөмкин түгел. — Сезнең белән китәм, - диде кызылармеец тәвәккәл генә. - Әйберләрне кайчан алып киләсе? — Иртәгә. Башта бит әле сезне аппарат белән таныштырасы бар. Исем-фамилиягез ничек була инде? — Гусев Алексей Иванович. Гусев таркаурак кыяфәт белән Лоська бер генә карап алды да күз карашын өстәлгә суккалап яткан бармакларына төшерде. — Болай үзем укый-яза беләм мин, - диде ул. - Автомобиль дә йөртә алам. Күзәтче булып кына аэропланда да очканым бар. Унсигез яшемнән сугышта йөрдем — бар һөнәрем шул. Яраландым да хәзер инде менә запаста. - Ул учы белән баш түбәсен угалап алды да көлеп җибәрде. - Бу җиде ел эчендә ниләр генә эшләмәдек икән! Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер полк командиры булырга тиеш кеше дә бит — холкым алама. Сугыш тынды исә, эч поша башлый. Канга сеңгән инде, тыныч кына утыра алмыйм. Йә командировкага җибәрүләрен сорыйм, йә болай гына сызам. - Ул кабат баш түбәсен уып көлемсерәде. - Дүрт-биш республика ясадым — хәзер инде шәһәрләрен дә онытып бетергәнмен. Бер мәлне икеөч йөз кеше җыйдым да һиндстанны азат итәргә киттем. Таулар арасында юлдан язмасак, барып җитәргә иде исәп югыйсә. Җил-давыл кубып, өстебезгә кар кантарлары ишелеп төште, атларыбыз үлеп бетте. Бик әзебез генә кире әйләнеп кайттык. Ике айлап Махнода булдым, илҗир гизеп йөрисем килгән иде — бандитлар белән тыныша алмадым.. Кызыл Армиягә кушылдым, Киевтан полякларны кудым — ул чагында инде Будённыйның атлы гаскәрендә идем. Перекопны алганда соңгы тапкыр яраландым. Бер еллап вакыт эчендә ничәмә-ничә лазаретка җиттем. Чыккачыннан, кая барыйм дип каңгырып йөргәндә, бер кызга тап булдым, шуннан өйләнеп җибәрдем. Хатын әйбәт минем, тик инде аны жәлләп өйдә генә утыра алмыйм. Авылга кайтыр идем — әтиләр үлгән, энекәшләр сугышта һәлак булган, иманабызны алабута-әрем баскан. Калада бертөрле дә эш юк. Сугыш-фәлән булыр төсле күренми әлегә. Сез мине үзегез белән ала күрегез инде, шәт. — Бик әйбәт алайса, - диде Лось, аңа кулын сузып. - Иртәгә күрешербез. ЙОКЫСЫЗ ТӨН Җирдән очып китәргә һәммә нәрсә әзер дигәч тә әле китү хәстәре белән ике көн буена рәтләп йокы күрмәделәр: кирәк-яракларны эчләре куыш мендәрләргә тутырдылар, инструментларны һәм приборларны барлап чыктылар. Аппарат тирәсендәге корама-баскычларны таратып, түбәнең бер өлешен сүттеләр. Лось шунда бер очтан Гусевка механизмнарны, иң кирәкле приборларны да күрсәтеп йөрде. Гусев андый нәрсәгә һәвәс икән, бик тиз төшенде тагы. Иртәгә кич алтыда очып китәчәкләр. Бүген Лось эшчеләрне дә, Гусевны да соң гына кайтарып җибәрде. Өстәл турысындагы лампочканы гына калдырып, утларны сүндерде дә алачык почмагындагы тимер караватка чишенми-нитми генә барып ятты. Төн йолдызлы, тып-тын иде. Лосьны йокы алмады. Ике кулын да баш астына салып яткан көе ул караңгылыкка текәлде. Күпме көннәр буе үзен кулда тотып килгән иде. Менә бүген, Җирдә үтәчәк соңгы төндә ул йөргән үз иркенә куйды: әйдә, янып кал, йөрәк, газаплан! Аның хәтеренә караңгылы-яктылы бүлмә килеп төште... Китап ышыгында шәм янып утыра. Бүлмәдә бөркү, дару исләре. Идәндәге палас өстендә — таз. Торып шул таз яныннан үткән чакта стенадагы моңсу обойга айкалыпчайкалып торган шәүлә төшә. Шул хәтле дә ямансу! еш-еш сулый, авыр тын ала. Куе чәче укмашып беткән. Юрган астында тезләре калкып тора. Сүнеп бара инде аның Катясы. Әле кайчан гына сөйкемле, матур йөзе сулган, бит алмалары кызарып чыккан. Әнә ул кулын чыгарды да юрган читен чеметкәләде. Лось аның кулын назлап кына яңадан юрган астына яшерде. "Ач инде күзләреңне, кара инде бер генә, бәхиллә инде!" Хатыны исә еламсыраган хәлсез тавыш белән: "Тә-зән-ач, тә-зән-ач", - дип сөйләнә. Аның сабый бала кебек шыңшуы тәрәзәне ачарга кыстый. Шуны ишетә дә Лосьның үзәкләре өзелеп китә. "Кара инде, Катя, кара инде бер генә". Лось хатынының бит алмаларын, маңгаен, керфекләрен үбә. Мескенкәйнең бугазы дерелди, күкрәге еш-еш күтәрелә, бармаклары юрган кырыена чытырдап ябышкан. "Нишләвең бу, Катя, нишләвең?" Җавап бирми, сүнә... Түшәктән нидер эткән шикелле, ике терсәгенә таянган хәлдә, күтәрелә, күкрәген калкыта, башы артка салына... Менә ул бөтенләй түшәккә иңә. Ияге салынып төшә. Лось аны кочаклап, күкрәгенә каплана, җан әчесе белән елый башлый. ...Юк, юк, юк — үлем белән килешер хәле юк аның... Лось, караватыннан торып, өстәлдәге тартмадан папирос алып кабызды да караңгы сарай буйлап йөренгәләде. Аннары телескоп баскычыннан менеп, Петроград турысына күтәрелеп өлгергән Марсны эзләп тапты да әлеге аермачык күренгән бәләкәй генә шарга озак итеп карап торды. ...Тагын барып ятты... Хәтеренә бер күренеш килде. Катюша бераз калкурак җирдә үлән өстендә утыра. Ерактагы дулкын-дулкын булып киткән басулардан ары Звенигород каласының алтынсу нокталары җемелдәп күренә. Арыш, бодай, карабодай басулары өстендә Катюша әлсерәгән, кыймылдарга да иренә. Аның янында утырган килеш, Лось, үлән сабагын тешләштергәләп, кызның коңгырт чәченә, кояшта янган иңбашына, күлмәккә җитәрәк ак көе калган тәненә карап-карап куя. Катюшаның гамьсез, искиткеч гүзәл соры күзләрендә тилгәннәр шәүләсе. Унсигездә Катя. Дәшми-тынмый гына тик утыра. "Юк, җанкисәгем, монда сезгә гашыйк булганчы, үз эшемне эшләү хәерлерәк булыр. Мине алай кармакка тиз генә эләктерә алмассыз, дачагызга бүтән аяк та басмаячакмын", - дип уйлап куйды Лось. Йа раббым! Җәйнең кызу көннәре әнә шулай заяга үткән дә киткән. Их, вакытны туктатып булган булсачы шул чагында! Юк шул инде! Үткәнне кире кайтарып булмый!.. Лось тагын койкасыннан торды, шырпы сызды, папиросын кабызды, йөренеп алды. Әмма такта стена буенда йөренүе бер дә рәхәт түгел иде: үзеңне базга төшкән җәнлектәй хис итәсең. Лось капканы ике якка ачып җибәрде, кай арада югары күтәрелеп өлгергән Марска текәлде. "Җирдән киткән белән, үлемнән киткән белән дә үзеңнән кача алмыйсың. Ниемә кирәк булды икән шул мәхәббәт дигән агуны тату! Уянмаган килеш яшисе дә яшисе калган. Эфирда туңып каткан яшәү орлыклары, боз кристаллары әнә йоклаган килеш очып йөриләр ич әле. Юк шул, төшеп чәчәк атарга — уянып гашыйк булырга, кавышырга, онытылырга, ялгыз орлык халәтеннән котылырга кирәк булган икән шул. Кыска гына төш күреп алганнан соң кабаттан үлем, аерылышу — яңадан боз кристалыдай очу мәҗбүри икән". Капка төбендә Лось шактый озак басып торды. Йокыга чумган Петроград өстендә, әле комач төскә кереп, әле зәңгәрсуланып, Марс йолдызы алмаздай балкый. "Яна дөнья, гаҗәеп дөнья, ихтимал, син күптән сүнгәнсеңдер, ихтимал, фантастик дәрәҗәдә камил булып чәчәк атып утырасыңдыр... Кайчан да булса аннан да шулай күңелемә барча йолдызлардан якынрак йолдызга карармын... Калкулык, тилгәннәр, Катям яткан кабер хәтеремә килер дә хәсрәтләрем җиңеләеп киткәндәй булыр..." Таң атар алдыннан Лось мендәрен башына каплады да йокыга талды. Елга буе урамыннан шалтыр-шолтыр узып баручы олаулар тавышына уянып китте ул: Учы белән битен сыпырып алды. Төнге күренешләрдән юньләп айнып җитмәгән күзләре стенадагы карталардан аппаратка күчте. Йокысыннан тәмам арынгач, Лось тирән итеп сулу алды, кран янына барып, башына салкын су койды. Иңенә пальтосын салып, бушлык буйлап өенә таба юнәлде. Моннан ярты ел элек кенә Катя әнә шунда вафат булган иде. Өендә Лось юынды, кырынды, өстен-башын алыштырды, тәрәзәләр бикле микән дип күз йөртеп чыкты. Квартира буш торганга, һәммә җирдә тузан иде. Катя үлгәннән соң бер дә кереп йокламаган йокы бүлмәсенең ишеген ачты. Пәрдәләр төшерелгәнгә, бүлмә ярыйсы ук караңгы, Катяның күлмәкләре эленгән шкафның яртылаш ачык калган ишегендәге көзге генә ялтырап күренә иде. Лось, кашын-күзен җыерып, аяк очына гына басып, шкаф янына килде дә аның ишеген ябып куйды. Бүлмә ишеген дә ябып чыкты. Квартирасын бикләгәннән сон, яссы ачкычын жилет кесәсенә алып куйды. Хәзер инде китәр алдыннан эшләнәсе эшләр тәмам иде. ШУЛ УК ТӨННЕ Ул төнне Маша ирен озак көтте — примус өстенә чәйнеген кабат-кабат куеп җылытып алды. Биек имән ишекнең теге ягындагы караңгылык күңелгә шом сала иде. Маша белән Гусев искиткеч зур ташландык йортның бер бүлмәсендә яшәп яталар иде. Революция вакытында бу зиннәтле йортны хуҗалары ташлап киткән. Дүрт ел буе яуган яңгырлар һәм кар-бураннар, аның эченә үтеп, шактый зур зыян китергән иде. Алар биләп торган бүлмә үзе киң, үзе иркен. Түшәменә төрле алтын бизәкләр, болыт арасыннан очып барган көләч йөзле, тулы тәнле хатын, аның тирә-ягына канатлы сабый балалар сурәте төшерелгән. Гусев, әйләнгән саен түшәмгә төртеп: — Маша, күрәсеңме көләч йөзле бу таза хатынны, балалары да алтау шул аның, менә ичмасам хатын! - дип теленә салына. Аяклары арыслан аягына охшатып ясалган, алтын йөгертелгән карават турысына пудралы парик кигән, авызын бөрештергән, кафтан якасына йолдыз кадаган бер картның портреты эленгән. Гусев аны "Генерал Топтыгин" дип йөртә. — Шәфкать-мәрхәмәтне белмәгән бу, үз дигәненчә булмаса, хәзер тотып таптый торган булган, - ди. Маша ул портретка күтәрелеп карарга да кыймый. Бүлмә аркылы бәләкәй генә тимер мичнең калай торбасы үтә — стеналарны әнә шул мич каралтып утыра. Югыйсә Маша юклы-барлы аш-суын хәстәрләгән өстәл өсләре, киштәләр — һәммәсе ару-пакь. Сырлап ясалган имән ишекне ачып чыккач та зур аларга такта кадакланган. Түшәменең дә кубып төшкән урыннары күренгәли. Давыллы көннәрдә бу залда җилләр сызгыра, күселәр чыелдый. Маша өстәл янында утыра. Чыжлап примусы яна. Җил ерактан күңелсез генә сәгать суккан тавышны китереп җиткерде — икене сукты инде. Ә Гусев юк та юк. Маша ире турында: "Нәрсә эзли, ни җитми икән моңа? Әй, Алеша, Алеша, тынгысыз җан, нәрсә тапмак буласың инде син?" - дип уйлап алды. Аның күзләренә яшь килде. Ул аны ашыкмыйча гына сөртте дә яңагына таянды. Түшәмдә бала-чагаларын иярткән көләч йөзле хатын очып-очып та беркая китми ич әле. "Мин дә шундый булсам, беркая да китәргә талпынмас идем", - дип уйлап куйды Маша. Гусев аңа еракка китәсен әйтте әйтүен, тик Маша иренең кая җыенуын аңламады, төпченеп торырга ничектер базмады. Элек ирекле булган кешегә аның белән бергә менә шушы мәзәк бүлмәдә яшәп ятуы газап икәнен Маша үзе дә күреп тора. Төнлә белән төшендә әллә ниләр күрә дә, йокысыннан куркып, шабыр тиргә батып уяна, караватка торып утыра, тешләрен шыгырдата. Аннары тагын ятып йоклый, ә иртәгесен кара янып уяна һәм кая барып бәрелергә белми йөри. Маша аңа карата әйтеп бетергесез ягымлы була белә, һичбер тавышын чыгармый — аналар кебек акыллы ул. Гусев аны шуңа күрә ярата да, кызгана да, тик инде көн туды исә - берәр яры китү ягын чамалый. Маша үзе эш кешесе, паеклар да алып кайта. Ә менә акчалары сирәк була. Гусев төрле эшкә кереп карады, әмма берсендә дә озак эшләмәде. Ара-тирә: — Картлар әйтәләр иде — Кытайда алтын чыккан җир да инде анысы, шулай да безгә ят җир, мин шул Кытай дигәннәренә барып, ниләр барын күреп кайтыйм, булмаса. Маша ире китәр көнне әҗәлен көтеп яткан кешедәй боегып көтте. Машаның җир йөзендә аңардан да якынрак кешесе юк иде. Унбиш яшеннән төрле кибетләрдә сатучы булып, Невада йөзүче бәләкәй пароходларда кассир булып эшләп килде. Гомере ялгызлыкта, күңелсез үтә иде. Моннан бер ел чамасы элек Гусев белән танышты. Бәйрәм көнне паркта утырганда Гусев килде дә: — Ялгыз гына утырасыз шикелле, миңа да бер башыма күңелсез, яныгызга утырырга рөхсәт итмәссезме? - дип сүз кушты. — Утырып карагыз соң, - диде Маша. Кичнең кич буена паркта йөрделәр. Гусев аңа төрле сугышлар, хөкүмәтне бәреп төшерүләр хакында сөйләде, аның сөйләгәннәрен бернинди китаптан да укып белә алмассың. Машаны фатирына озатып куйды да шуннан соң килеп-китеп йөри башлады. Тора-бара Маша аны яратып китте, һәм алар бергәләп тормыш корып җибәрделәр. Чәйнек кайнап чыкты. Аны алып куйгач, Маша тагын сагая калды. Буш залда баядан бирле нидер кыштырдаган сыман булган иде дә, күңеле боек чакта колак салмады. Ә менә хәзер аяк тавышлары аермачык ишетелде. Маша җәһәт кенә ишекне ачты, башын тыгып, залга күз салды. Бер тәрәзәдән урам фонареның яктысы төшеп, залдагы тәбәнәк колонналарның берничәсенә сыек кына яктылык сибә иде. Шул колонналар арасында Машаның күзенә, бүрексез чал башын ия төшеп, муенын сузып үзенә карап торучы озын пальтолы бер карт чалынды. Хатынның аяклары хәлсезләнеп китте. Ул шыпырт кына: — Сезгә монда ни кирәк? - дип сорап куйды. карап тора бирде. Имән бармагын күтәреп аңа янап та куйгандай итте. Машаның йөрәге урыныннан кубарга җитеп тибә иде, ул шыртлатып ишекне япты. Залга колак салды — аяк тавышлары ераклаша бара иде: мөгаен, картның ак ишек баскычыннан төшеп китүе булгандыр. Озак та үтмәде, залның икенче башыннан иренең ныклы адымнары ишетелде. Корымга буялып беткән, көләч йөзле Гусев кайтып керде. — Су салып тор әле, - диде ул, изүен чишә-чишә, - иртәгә сәфәр чыгабыз, хушлашырга туры килә инде. Чәйнегең кайнармы? Анысы шәп. - Битен, таза муенын, терсәккә чаклы кулларын юды да сөртенгән арада хатынына кырын күз төшерде. - Кайгырма ла юкка, берни булмас, әйләнермен дә кайтырмын. Җиде ел буена пуля да, штык та алмады. Әҗәлем җитмәгән бит әле, кайчан үләсе билгеле түгел. Әҗәлең җитсә инде — качып котылырмын димә: очып барган чагында чебен сыйрагы тиеп китәр дә үлеп тә куярсың. Ул, өстәл янына утырып, пешкән бәрәңге әрчергә кереште, аны урталай ярып, тозга манды. — Иртәгәгә чиста күлмәк-ыштан әзерләп куй әле, икешәрне. Аяк чолгавы, сабын-фәлән дигәндәй... Нәрсә, әллә тагын балавыз сыктыңмы? — Курыктым, - диде Маша, читкә борылып, - ниндидер карт йөри, бармак янады. Китмәсәнә, Алеша! — Шул карт бармак янаганга карап китми калыйммыни? — Хәерлегә түгел бу. — Мин ул картлач белән ныгытып бер сөйләшкән булыр идем дә, китәсе бар. Элекләре монда яшәгән нәрсәдер, шуңа төннәрен килеп өркетмәкчедер. — Алеша, син соң минем янга кабат әйләнеп кайтырсыңмы? икән! — Ерак барасыңмы соң? Гусев сызгырынып алды, түшәмгә таба ымлады да, күзе белән генә көлеп, кайнар чәен чынаяк тәлинкәсенә салды. — Шушы хатын шикелле, болытларның теге ягына очам. Гусев иснәп алды, чишенергә тотынды. Хатыны исә, башын аска иеп, савыт-саба юарга кереште. Аннары, күтәрелеп карамый гына, оекбашлар ямаштырырга утырды. Ул карават янына килгәндә, Гусев инде бер кулын күкрәгенә куеп, тыныч кына керфекләрен йомып, йокыга талган иде. Машаның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде: ирен ул бик якын күрә һәм аның тынгысыз булуына күңеле сыкрый иде. "Кайларга оча икән, нәрсә эзли икән инде?" Иртә таңнан торып, Маша иренең киемнәрен чистартты, ару-пакь күлмәк-ыштан хәстәрләде. Гусев та уянды. Чәй эчте, шаяртты, Машаны яңагыннан сыйпаштырды. Бер төргәк акча биреп калдырды. Биштәрен аркасына асты да, ишек төбендә туктап, Машаны үпте. Аның кая сәфәр чыгуын хатыны белмичә дә калды. КҮККӘ КҮТӘРЕЛҮ Лосьның остаханәсе каршындагы бушлыкта халык җыела да башлады. Елга буеннан да, Петр атавыннан да килүчеләр булды, төркем-төркем җыелыштылар, болытлар үтәли киң-киң нур тасмалары сузган, баеп барган кояш ягына карангаладылар. Төрле сүзләр китте. — Бу халык нигә җыелды — берәрсен үтереп — Тиздән Марска очачаклар, ди. — Бар икән күрәселәребез! — Нәрсә дидегез? Кемнәр оча? — Ике башкисәрне төрмәдән алып килгәннәр, ди, корыч шарга ябып, шарның авызын биклиләр дә Марска очыралар, ди. — Һәй, борчак сипмәсәләр икән шул чаклы! — Күр инде миһербансызларны — адәм баласын кызгана да белмиләр, ә!.. — Кемне тиргәвегез әле бу? — Әй, бәйләнмәсәнә! — Кешедән көлү бит инде бу. — Халыкны әйтер идем инде — сарык көтүедәй... — Нишләп сарык көтүе булсын ди әле халык? Ниткән сүз ул? — Болай сөйләгән өчен сезнең үзегезне очырасы бар. — Ташлагыз әле, иптәшләр. Шундый зур тарихи мәсьәлә хәл ителергә торганда, юк-бар сүз сөйләп маташасыз. — Марска нинди максат белән очалар икән соң? — Әле хәзер генә берәү сөйләп торган иде: агитматериалны гына да егерме биш пот чамасы төягәннәр, дип әйтеп әйтте. — Экспедициягә баралар. — Нәрсә эзләүләре икән? — Алтын эзлиләр, ди. — Рас әйтә, алтын фондын тутырасы бар икән. — Күпме алып кайтырга икән соң исәпләре? — Нәфесләре туйганчы. — Гражданин, безгә тагын озак көтәсеме әле? — Кояш баю белән кузгаласылар, ди... Эңгер-меңгер төшкәнче халык әнә шулай төрлечә сөйләнгәләп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән вакыйганы киткән кеше генә күренмәде. Комачтай шәфәкъ кызыллыгы ярты күкне каплап алды. Халык төркемен икегә аерып, Губисполкомның зур машинасы килгәне күренде. Алачык тәрәзәләрендә ут балкыды. Төркем тынып калды, якынрак елышты. Алачык уртасындагы цементтан коелган бераз авышрак алан өстендә йомыркага охшаш аппаратның рәтрәт тезелгән кадаклары ут яктысында елык-елык килә. Түгәрәк люгына күз салсаң — аппаратның эче яп-якты, ә сары күн дивары шакмаклап сырылган. Лось белән Гусев инде башларына очучылар шлемы, өсләренә кайры тун, аякларына киез итек киеп алганнар иде. Исполком членнары, академиклар, инженерлар, журналистлар аппарат тирәсенә җыелды. Хәерле сәфәр теләп сөйләнгән нотыклардан, әллә ничә тапкыр фоторәсемгә төшергәннән соң, озата килүчеләргә Лось рәхмәт белдерде. Аның йөзе агарынган, күзләре төссезләнеп калган иде. Хохлов һәм Кузьмин белән кочаклашып саубуллашты да, сәгатенә күз төшереп: — Вакыт! - диде. Озатырга килүчеләр тынып калды. Гусев кашларын җыерды һәм люктан аппарат эченә төшеп китте. Анда күн мендәргә утырды, шлемын рәтләде, тунын тарткалады. Утырган җиреннән Хохловка: — Минем хатынны күрергә онытма, - дип кычкырды. Яңадан кашларын җыерды. Лось ашыкмады, күзен аска текәгән килеш басып тора бирде. Бераздан башын күтәреп, дулкынланган басынкырак тавыш белән сөйләп китте: — Марска җайлы гына утырырмындыр шикелле. Берничә елдан йолдызлар арасында йөзләрчә һава кәрабы йөриячәгенә ышанам. Эзләнүләр безне алга әйди. Әгәр дә дөнья нинди генә матур, ирешелгән казанышлар нинди генә зур булмасын, бервакытта да тынычланып калмагыз, һәрвакыт алга, олы максатка омтылыгыз. Лось туктап калды, озатырга килгәннәрне күздән кичерде. Шлемын батырыбрак киде: — Хушыгыз, иптәшләр, аппараттан мөмкин кадәр ераграк китүегезне үтенәм... Шул чак Гусев, люктан башын тыгып: — Иптәшләр, - дип кычкырды, - Марсныкыларга мин Советлар республикасыннан кайнар сәлам тапшырырмын. Рөхсәт итәсезме? Халык төркеме гөж килеп кул чапты. Лось аппаратка таба борылды, люкка төшеп, аны бик ныгытып ябып куйды. Озатырга килүчеләр дәррәү кузгалып киттеләр, сөйләшә-сөйләшә сарайдан чыгып, бушлыкта торучылар янына ашыктылар. Кайсыдыр: — Сак булыгыз, читкәрәк китегез, ятыгыз! - дип әмер бирде. Хәзер инде меңнәрчә кеше дәшми-тынмый гына сарайның яп-якты тәрәзәләренә текәлде. Анда тын иде. Бушлыкта да тынлык хөкем сөрә. Берничә минут шулай тын гына узды. Халыкның, күбесе җиргә яткан иде. Кисәк кенә ерактан ат кешнәгәне ишетелде. Кайсыдыр коточкыч зәһәр тавыш белән: — Шауламагыз! - дип кычкырып җибәрде. Алачык эчендә нәрсәдер галәмәт каты гүли, шытырдый башлады. Шундук еш-еш дөпелдәгән тавыш ишетелде. Җир тетрәгәндәй булды. Сарай түбәсендә металл аппаратның түм-түгәрәк башы күренде, аны шундук төтен һәм тузан болыты урап алды. Шытырдау көчәйгәннән-көчәя иде. Кап-кара аппарат бөтенләе' белән түбә өстенә чыкты һәм, юл сайлагандай, һавада асылынып калды. Шытырдау йомырка, ракетадай, кыйгачлап халык төркеме өстенә күтәрелде, көнбатыш якка ургылды, көлтә-көлтә ут бөркеп, кызгылт болытлар арасында күздән югалды. Шунда гына халык арасында шау-шу башланды, бүрекләр күккә очты, кешеләр, йөгерә-йөгерә барып, алачыкны сырып алдылар. КҮК КАРАҢГЫЛЫГЫНДА Люкның гайкаларын борып бикләгәннән соң Лось юлдашының каршысына килеп утырды да аның җәтмәгә эләккән кошныкыдай сагаеп калган күзләренә текәлде: — Очабыз инде алайса, Алексей Иванович? — Кузгалыйк соң. Лось, кулын сузып, реостатның рычагын бераз гына борып куйды. Каты шытырдау ишетелде — алачык алдындагы бушлыкта меңләгән кеше нәкъ әнә шуңардан дертләп куйган иде инде. Лось икенче реостатны да борды. Аяк астында шытырдау артык көчәеп китеп, аппарат ярыйсы гына дерелди башлагач, Гусевның күзләре шар кебек булды, чытырдатып креслосына ябышты. Лось ике реостатның икесен дә ахырынача борган иде — аппарат өскә ыргылды. Шытырдау бераз тына төшкәндәй булды, дерелдәү дә кимеде. — Кузгалдык, - диде Лось бик нык кычкырып. Гусез битендәге тирне сөртеп алды. Эссе булып китте. Тизлекне үлчәүче хисап аләте секундына илле метр күрсәтә, әмма аның угы һаман арту ягына авыша иде. Аппарат Җирнең әйләнү юнәлешенә каршы, чак кына этәрә. Алдан исәпләгәнчә, йөз километрга күтәрелгәннән соң ул тураерга һәм диагональ буенча очарга тиеш иде. Йөрткеч тигез генә эшләп тора. Лось белән Гусев туннарын чишеп, шлемнарын арткарак җибәрделәр. Электр уты сүндерелгән, иллюминаторлардан тонык кына яктылык саркый иде. Хәле бетүгә һәм башы әйләнә башлауга да карамастан, Лось, идәнгә тезләнеп, иллюминатор аша ераклашканнанераклаша баручы Җирне күзәтте. Җир биниһая зур күгелҗем-соры йомрыга охшаган, шул йомрыга утраулар сыман булып, ара-тирә болытлар кунгалаган. Түбәндә Атлантик океан җәйрәп ята иде. Йомры акрынлап тарая барды. Менә аның ун як чите көмештән ялтырый башлады, икенче читенә күләгә йөгерде. Хәзер инде ул төпсез караңгылыкка чума баручы шарга охшап калган иде. Икенче иллюминатордан карап баручы Гусев: — Хуш, туганай, синдә яшәмәдек түгел, яшәдек, каныбызны да җитәрлек койдык, - дип сөйләнде. Ул аяк өсте басарга уйлаган гына иде, башы әйләнеп, мендәргә килеп төште. Изүен тартып чиште: — Түзәр хәлем калмады, Мстислав Сергеевич, үләм. Лось та йөрәгенең һаман ешрак типкәнен, инде лепелдәп тора башлавын сизде. Чигәсенә кан бәрде. Күз аллары караңгылана башлады. Ул үрмәләп хисап аләте янына барып җитте. Аләтнең угы искиткеч зур тизлекне күрсәтә, туктарга исәбе дә юк иде. Һава катламы бетеп, Җирнең тарту көче шактый кимеде. Компас угы Җиргә вертикаль юнәлгән иде. Аппарат, секунд саен тизлеген арттырганнанарттыра барып, шашкан төсле, галәмдәге боздан салкын киңлекләргә томырыла иде. сындыра-сындыра гына чишә алды. Шул чак аның йөрәге тибүдән туктады. Эчендәге әйберләре белән бергә аппаратның очу тизлеге үскәннән-үсә барганда, бер заман йөрәк тибеше, кан йөреше, сыекчалар алмашы, гәүдәнең яшәү ритмы сизелерлек үзгәрә башлаячагын күздә тотып, Лось тизлек хисап аләтенә электр чыбыклары тоташтырган иде. Тизлек чамадан ашып, очучыларның хәле мөшкелләнгән бер мәлне ул чыбыклар буйлап махсус савытлардан кабинага кислород белән аммиаклы тозлар килергә тиеш иде. Беренче булып Лось һушына килде. Күкрәген нидер чәнчә, башы әйләнә, йөрәге дөп-дөп тибә иде. Башында уйлар өермәдәй бөтерелә, хәрәкәтләре җиңел һәм төгәл. Ул кислород савытының краннарын япты, хисап аләтенә күз салды. Аппарат секундына биш йөз километр чамасы тизлек белән оча. Яп-якты. Иллюминатордан, күзләрне чагылдырып, көчле кояш нуры төшә. Шул нур астында, тешләрен ыржайтып, күзләрен шарландырып, Гусев чалкан ята. Лось иптәшенең борын төбенә әче тоз китереп иснәтте. Гусев тирән итеп сулап куйды, керфекләре дерелди башлады. Лось аны култык астыннан алып күтәрергә иткән иде, Гусевның гәүдәсе һава тутырган куыктай асылынып калды. Лось кулларын җибәргәч, акрын гына идәнгә чүгәләде, терсәкләрен як-якка тырпайтып, шунда утырып калды. Тирә-ягына каранып: — Мстислав Сергеевич, әллә мин исерекме? - дип сорап кунды. Лось аңа өске иллюминатордан күзәтү алып барырга кушты. Гусев аягына торып басты, бер чайкалып алды, өскә күз атты да, күн белән тышланган текә стенага тотына-тотына, җиңел генә югарыга менеп китте. Пыяладан — Дөм-караңгы, Мстислав Сергеевич, берни дә күренми. Лось кояшка караган иллюминаторга карасу пыяла кигезде. Төпсез караңгылыкта гаҗәеп дәү йомгактай булып Кояш күренә. Аның як-ягыннан, ике канат шикелле булып, якты томанлык сузылган. Тыгыз ут йомгагыннан нур көлтәсе атылды да табак сыман булып җәелде: Кояштагы кара тапларны үткән чак иде бу. Ут шарыннан читтә, әлеге зодиакаль канатлардан тоныграк булып, Кояштан бүленеп чыккан һәм аның тирәсендә әйләнеп йөргән ут океаннары урнашкан иде. Бу күренештән — галәмнең тереклек китерүче утыннан — Лось көчкә аерылды. Окулярның капкачын япты. Караңгыланып китте. Лось каршы яктагы иллюминаторга текәлде. Бу якта караңгылык хөкем сөрә иде. Иллюминаторны боргалый башлагач, күзенә йолдыздан килгән яшькелт нур төште. Озак та үтмәде, көчле, якты күгелҗем нур пәйда булды. Төньяк күгенә урнашкан беренче йолдыз, күктәге алмаз Сириус иде бу. Лось, өченче иллюминаторга якынлашып, аны да боргаларга тотынды. Кулъяулыгы белән пыяласын сөрткәч, текәлебрәк караган иде — йөрәге жу итеп китте, чәчләре үрә торды. Якында гына караңгылыкны ертып ниндидер беленербеленмәс таплар йөзә иде. Гусевның, курку катыш: — Кырыбызда гына ниндидер нәрсәкәй оча, - дигәне ишетелде. Беленер-беленмәс таплар акрын гына аска төшә, ачыкланганнан-ачыклана, яктырганнан-яктыра бара иде. Көмешсу сынык сызыклар, җепселләр йөгерешеп үтә торды. Менә бер заман аермачык булып тигезле-тигезсез кыялы тау чите күренде. Аппарат, билгесез бер күк җисеменә якынлашып, аның тарту сферасына кергән дә булса кирәк. Лось, дерелдәгән кулы белән капшанып, реостат рычагларын тапты да ахыргача борып куйды. Хәзер инде аппаратның шартлау куркынычы бар иде. Аяк астында һәммә нәрсә үкерә, дерелди башлады. Таплар да, сәләмә тау кырыйлары да түбәнгә тизрәк омтылды. Якты түбә якынайганнан-якыная, зурайганнап-зурая барды. Хәзер инде кыялардан төшкән, җансыз шәрә тигезлекне ярып үткән озын кара күләгәләр аермачык күренә иде... Ян якларын кояш яктырткан ул кыялар инде яп якын, аппарат нәкъ шулар өстенә очып бара. Лосьның башы саф, зиһене ачык иде, ул шундук, тартучы массага аппарат башы белән борылып өлгермәсә, бер секундтан безне үлем көтә, дип уйлап алды. Нәкъ шул чакны Лось җансыз шәрә тигезлектә, кыялар арасында сырлы-сырлы манара хәрабәләрен күреп алды. Ул да булмады, аппарат шәрә тау башларыннан выжылдап узды да төпсез бушлыкка чумды. Текә ярда металл чыганагы ялтырап күренеп калды. Билгесез җимерек планета кыйпылчыгы мәңгелеккә җансыз сәяхәтен дәвам иттерде. Аппарат исә яңадан караңгы күк бушлыгыннан оча бирде. Гусев кинәт кенә: — Алдыбызда Ай бугай! - дип кычкырып җибәрде. Үзе шундук борылды да һавада асылынып калды, бака сыман дүрт аякланып, авыз эченнән генә сүгенә-сүгенә, стенага якынлашырга азапланды. Лось та, идәннән аерылып, өскә күтәрелде, тик ул иллюминатор көпшәсен кулыннан ычкындырмады — көмештәй балкыган Марстан күзен ала алмый иде ул. ТӨШТЕЛӘР Ара-тирә болыт саргандай тоелган көмешсу Марс зурайганнан-зурая барды. Аның көньяк полюсындагы боз таулары күзне чагылдырырлык булып җемелди, бераз түбәндәрәк исә томанлык дугайланып киткән иде. Көнчыгышта ул экваторга чаклы сузыла, урта меридианга җитәрәк өскә күтәрелеп, аксылрак булып торган урынны сөзәк кенә урап уза да, көнбатыш чиккә җитәрәк икегә бүленеп, борыннар хасил итә. Экватордагы биш кара тап хәзер инде тәгаен күренә. Алар бер-берсенә туры сызыклар белән тоташкан, нәтиҗәдә ике тигезкырлы һәм бер озынчарак өчпочмаклар барлыкка килгән. Көнчыгыштагы өчпочмакның нигезе буйлап дуга уза. Аның үзәгеннән көнбатыштагы иң ерак ноктага таба янә бер дуга сузылган. Әлеге экватор группасыннан көнчыгыштарак һәм көнбатыштарак тагын шундый ук сызыклар, нокталар, дугалар күзгә чалына. Төньяк полюсны исә томан каплаган иде. Лось бу сызыкларны җентекләп күзәтте. Марста геометрик дөрес итеп үткәрелгән, һәрвакыт үзгәреп торган һәм астрономнарны акылдан яздырган аңлаешсыз каналлар шулар икән ләбаса! Хәзер инде Лось аермачык күренгән бу сызыклар артында беленер-беленмәс юллар тезмәсен дә шәйләп алды. Шуннан соң ул куен дәфтәренә якынча аның рәсемен төшерә башлады. Шул вакыт Марс кинәт кенә тетрәнеп куйды һәм иллюминаторга таба очып килә башлады. Лось реостатлар янына атылды: — Нәкъ үзенә эләктек, Алексей Иванович, хәзер инде тартып кына төшерә! Ул арада аппарат, планетага таба муенын сузып, төшү киметте, аннары бөтенләй сүндерде. Тизлекнең үзгәрүе әллә ни сизелмәде дә. Шулай да, җан өшеткеч тынлыкка түзә алмыйча, Гусев йөзен учлары белән каплады, колагын томалады. Лось, идәндә яткан килеш, көмешсу түгәрәкнең һаман кабара, зурая баруын күзәтте. Төпсез караңгылыктан хәзер ул үзе болар өстенә ажгырып киләдер сыман тоела иде. Лось яңадан реостатларны эшләтергә булды. Марсның тарту көченә карышып, аппарат калтыранырга тотынды. Бераз әкренрәк төшә башладылар. Хәзер инде Марс бөтен күк йөзен каплап алды, тоныкланганнан-тоныклана барды, кырыйлары түгәрәкләнә төште. Соңгы секундларда коточкыч тиз төштеләр. Марс бөтен күкне каплап алды. Иллюминатор пыяласы дымланды. Тигезлек өстендәге болытны ярып үтеп, хәзер аппарат, үкереп һәм калтыранып булса да, акрынрак төшә иде. Лось: — Төшеп җиттек! - диде дә шундук йөрткечне сүндерде. Аның түшенә нидер китереп бәргәндәй булды, стенага сылады, мәтәлчек атындырды... Аппарат килеп тә төште, янтаеп та китте. Тез буыннары калтырый, куллар дерелди, йөрәк гүя тибүдән туктаган иде. Лось белән Гусев дәшми-тынмый гына, ашык-пошык аппарат эчендәге әйберләрне рәткә китерделәр. Иллюминаторларның берсендәге бәләкәй генә тишектән үзләре белән алып килгән ярым үле тычканны тышка чыгарып җибәрделәр. Тычкан акрынлап хәл җыйды, танавын өскә чөйде, мыегын кыймылдаткалап алды да битен юарга тотынды. Димәк, һава әйбәт дигән суз. Шуннан соң гына тышкы люкның винтларын бушаттылар. Лось иреннәрен ялап алды да саңгыраурак тавыш белән: белән тәбрик итәм. Чыгыйк булмаса, - диде. Киез итекләрен, туннарын салып ташладылар. Гусев, кирәге чыгар, бәлки, дип, биленә маузерын такты, көлемсерәп алды да люкны тутырып ачып җибәрде. МАРС Аппараттан чыккач, яшенле көндәге диңгез төсле куе зәңгәр, төпсез күкне күреп, Лось белән Гусевның күзләре чагылды. Биектә дөрләп-тузгып кояш яна. Нык беленеп торган офыктан алып күк гөмбәзенә чаклы бәллүрдәй үтә күренмәле, эәп-зәңгәр салкынча һава агылганы сизелә. Гусев: — Кояшлары мәзәк икән, - диде дә төчкереп җибәрде. Куе зәңгәр күк йөзе гаҗәп якты иде. Күкрәк чәнчә, чигәдәге кан тамырлары бүртенгән, шулай да коры һава сулау өчен бик җиңел һәм рәхәт иде. Аппарат әфлисун төсендәге тип-тигез иңкүлектә ята. Офык та яп-якын, кул сузымында гына кебек. Ә җир үзе яргаланып беткән. Иңкүлек тулы шәмдәй төз, биек кактуслар утыра, алардан алсу-шәмәхә күләгә төшә. Коры җил искәләп куя. Лось белән Гусев шактый вакыт әйләнә-тирәне караштыргалап тордылар да иңкүлек буйлап китеп бардылар. Көпшәк туфракка тубыктан бата-бата барсалар да, атлавы хәйран җиңел иде. Симез генә биек бер кактусны әйләнеп үткәндә, Лось аңа таба кулын сузган иде, үсемлек, җил-давыл купкан кебек, җилфердәргә тотынды, кара-кучкыл юан тармаклары Лосьның кулына димә инде син аны! — шундук авып та китте, чәнечкеләрен комга да батырды. Шулай ярты сәгатьләп бардылар, ә күз алларында һаман шул ук әфлисун төсендәге иңкүлек җәйрәп ята, шундый ук яргаланган җир, алсу-шәмәхә күләгә төшереп, әлеге дә баягы кактуслар үсеп утыра. Көньякка борылдылар, кояш уңдарак калды, Лось, ни турындадыр уйланган сыман, як-ягына каранып алды, кинәт кенә чүгәләп, тезенә шапылдатып сукты да: — Алексей Иванович, сөрелгән җирдән барабыз икән ләбаса! - диде. — Китегез аннан!.. Юньләбрәк карый торгач, яртылаш ишелгән киң-киң буразналарны шәйләп алдылар, кактусларның да җепкә тезгән шикелле тигез утырганын искәрделәр. Янә берничә адым атлагач, Гусев таш плитәгә абынды. Плитә өстенә зур бронза боҗра кагылган, ул боҗрага кыска гына юан бау бәйләнгән иде. Лось учы белән ияген уыштырды. Аның күзләре ялтырый иде. — Алексей Иванович, сез берни дә аңламыйсызмыни? — Басуда таптануыбызны аңладым инде. — Бу боҗра ни эшкә? — Кем белеп бетергән бит аларның күңелендә ни ятканын. — Бакен бәйләргә кагылган бу боҗра. Бака кабырчыкларын күрмисезмени? Бу урында элек канал булган. Гусев моңа каршы: — Чынлап та, - дип куйды. - Монда су яклары хөрти икән ич... Алар көнбатышка борылдылар да буразналар аркылы бара башландылар. Еракта шөпшәнеке төсле гәүдәсе канатларын җәһәт-җәһәт җилпеп очып килгәне күренде. Гусев, барудан туктап, револьверына ябышты. Әмма кош өскә талпынды, куе зәңгәр күктә җемелдәп алды да якындагы офык артына кереп югалды. Кактуслар биегәя, куера, әйбәтләнә төштеләр. Чәнечкеле әрәмәлектән баруы кыенлашып китте. Аяк астыннан әледән-әле таш кәлтәләр төсле, тарак сыртлы кызгылт хайваннар атылып чыга торды. Ара-тирә ниндидер энәле йомгаклар шуышып килен чыга да читкә тайпыла. Җепле-тармаклы әрәмәлектән сакланып кына барырга туры килә иде. Акшар төсле ак, сөзәк яр янында кактуслар бетте. Ул ярга шомартылган борынгы плитәләр түшәлгән булса кирәк. Плитә ярыкларыннан, таш араларыннан кипшергән мүк чыгып тора. Бер плитәгә бая очраган төсле үк боҗра кагылган. Тарак сыртлы кәлтәләр кояшта кызынып ята. Лось белән Гусев яр өстенә менделәр. Моннан караганда шул ук әфлисун төсендәге, тик бераз тоныграк кына калку җир күренә иде. Сирәк-мирәк тауда үсә торган наратларга тартым карсак агачлар күзгә чалынгалый. Анда-санда ак таш өемнәре, хәрабәләр күзгә ташлана. Еракта, төньяк-көнбатышта, катып калган ялкын телләредәй тигезле-тигезсез, үткен сыртлы таулар тезмәсе тезелгән. Тау түбәләрендә кар җемелди. Гусев: — Кире кайтып, тамак ялгап алырга, ял итәргә кирәк безгә, югыйсә хәлдән таярбыз, бер генә җан иясе дә күренми бит, - диде. Алар беравык шунда басып тордылар. Күңелсез, җан өшеткеч бушлыктан гайре берни юк иде. — Тапканбыз төшәр җир, - дип сөйләнеп куйды Гусев. арасыннан аппаратны эзләп шактый вакыт адашып та йөрделәр. Бер заман Гусев: — Әнә ич! - дип пышылдады, гадәт буенча кобурадан револьверын тартып чыгарды, - Әй, кем бар анда аппарат янында? Атам бит! - дип кычкырып җибәрде. — Кемгә акырасыз шул чаклы? — Әнә бит аппарат җемелди, күрәсезме? — Хәзер күрәм. — Чак кына уңдарак ниндидер карамчык утыра. Лось та күреп алды, һәм алар абына-сөртенә аппаратка таба чаптылар. Очкыч янында утырган карамчык бер кырыйга тайпылды, кактуслар арасында сикергәли башлады, ярылы озын канатларын җәеп җибәрде дә шатыршотыр килеп күккә күтәрелде, бер әйләнгәч, болар турысына якынлашты. Бая гына кош дип уйлаганнары шул булып чыкты. Ул канатлы аждаһаны атып төшерергә ниятләп, Гусев револьверын төзәп караган иде дә, Лось кулына сугып өлгерде: — Шаштың мәллә?! Марсиан лабаса!.. Гусев, башын артка ташлап, авызын ачып, җете зәңгәр күктә әйләнгәләгән әлеге сәер җан иясенә карап торды. Лось, кулъяулык чыгарып, шуны сәер кошка селкергә тотынды. — Саграк була күрегез, Мстислав Сергеевич, өстебезгә берәр нәрсә җибәрмәгәе... — Револьверыгызны яшерегез диләр сезгә. Дәү сәер кош түбәнәя башлады. Хәзер инде очу аппаратына атланган, кеше сымак бер җан иясен аермачык шәйләргә була иде. Бил тиңентен һавада асылынып бара. Җилкә турысында ике якка ике канатын җилпи. Алардан астарак ниндидер боҗра әйләнә — винт, күрәсең. Ияр Эшләвенә караганда, бөтен аппаратны җанлы нәрсә дип уйларлык иде. Менә ул түбәнгә томырылды да сөрелгән җиргә якын ук оча башлады — бер канаты аста, берсе өстә. Марсианның озын козыреклы, очлаеп киткән башлык кигән башы, күзлеге аермачык күренде. Очлы борынлы, таптар йөзле, кирпеч төсле кызыл чырайлы иде ул. Дәү итеп авызын ачып, нәрсәдер кычкырып маташа иде. Канатларын еш-еш җилпеп, болардан егерме-утыз адым читкә төште. Марсиан урта буйлы кеше кадәрле, өстенә иркен генә сары куртка кигән, ботына нидер ураган иде. Ул ауган кактуслар ягына ымлап җикеренүен белде. Лось белән Гусев якын килә башлагач, ялт итеп ияренә менеп атланды да, озын бармагы белән яный-яный, бер дә йөгермичә генә күккә күтәрелде, янә кире төште, үзе чәрелдәвек тавыш белән битәрләвең белде. Гусев: — Ачуы килгән моның, - дип сөйләнде һәм марсианга: — Акырмасана, эттән яралган нәрсә! Якынрак кил, шүрләмә, тимәбез... - дип кычкырды. — Алексей Иванович, ташлагыз шул сүгенүегезне, ул бит безнеңчә аңламый. Утырыгыз, шунсыз ул яныбызга килмәячәк. Лось белән Гусев кайнар туфракка утырдылар. Лось тегеңәр үзенең ашыйсы-эчәсе килгәнен күрсәтергә кереште. Гусев папирос кабызды, җиргә төкерде. Марсиан аларга карап торды-торды да тиргәшүен ташлады, тик шулай да әле карандаш кебек озын бармагы белән янаудан туктамады. Менә ул ияреннән капчыгын чишеп алды, аны кешеләргә ыргытты да, болар өстендә әйләнә-әйләнә, төньякка таба очып китте, офыкка кереп күздән югалды. Капчыкта ике металл тартма, сыеклык салынган җәлпәк берсендә яман да каты исле дерелдәвек, икенчесендә мармеладка охшаган ниндидер йомшак ашамлык булып чыкты. Гусев анысын да иснәп карады. — Тфү, күрегез әле, нәрсә ашыйлар икән болар! Аппараттан кәрзин белән ризык алып чыкты да, коры кактус ботакларын җыештыргалап, ут дөрләтеп җибәрде. Җиңелчә генә төтен күтәрелде, кактус ботаклары пыскып кына янса да, җылысы шактый иде. Калай банкадагы тозлаган итне җылыттылар, чиста кулъяулыкка ашамлык чыгарып куйдылар. Умырып ашый башладылар, тамаклары ачканны хәзер генә сизгәннәр иде. Кояш түбәгә күтәрелгән, җил басылган, ярыйсы ук эссе иде. Саргылт түмгәклр өстеннән әллә ничә аяклы бер җәнлек үрмәләп килде... Гусев аңарга сохари кисәге ташлады. Теге җәнлек мөгезле, өчпочмаклы башын күтәрде дә тораташтай катып калды. Лось папирос сорап алды да яңагына таянып ятты, көлемсерәп тәмәке көйрәтеп җибәрде: — Алексей Иванович, беләсезме, күпме вакыт ашаганыбыз юк инде безнең? — Кичә кичтән бирле, Мстислав Сергеевич, китәр алдыннан гына мин бәрәңге ашаган идем. — Дускаем, безнең инде егерме өчме, егерме дүртме көн ашаганыбыз, ризык капканыбыз юк. — Ничә дисез? — Кичә Петроградта унсигезенче август иде, ә бүген анда унберенче сентябрь — менә бит ул хәйран эшләр кайда. — Ул кадәресен, Мстислав Сергеевич, башымны киссәгез дә аңлый алмамдырпа — Ничек алай килеп чыкканын юньләп мин үзем дә аңлап җиткерә алмыйм анысы. Без җидедә чыгып киттек. аерылганыбызга нибары унтугыз сәгать вакыт узган. Ә инде минем остаханәдә калган сәгатьтә айга якын вакыт үткән. Абайлаганыгыз бар микән — сез поездда йоклап барганда поезд туктый да, сез шул чагында йә авырсынып уянып китәсез, йә төшләнеп саташасыз. Нидән алай килеп чыга соң әле? Вагон туктаганда, сезнең тәнегездә тизлек кими төшә. Вагон кызу барган чагында сезнең йөрәгегез дә ешрак тибә, сәгатегез дә тизрәк йөри, ә менә вагон туктап торганда— акрыная төшә. Тик ул тизлекнең аермасы артык зур түгел, шуңа күрә без ул үзгәрешне сизмибез, Ә менә безнең очуыбыз икенче төрлерәк нәтиҗә бирә. Юлның яртысын без яктылык тизлеге белән очтык дияргә була. Монда аерма нык сизелә. Йөрәк тибеше, сәгатьнең йөрү тизлеге, тәнебездәге күзәнәкләрнең кыймылдавы һавасыз аралыкта очкан чакны аппарат белән бер үк ритмда булды, ягъни һәммәсе бергә бер-бөтен тәшкил итте. Әмма аппаратның тизлеге Җир өстендәге әйберләрнең нормаль тизлеге белән чагыштырганда биш йөз мең мәртәбә зуррак булганда, минем йөрәгем, аппараттагы сәгать белән үлчәсәк, секундына бер мәртәбә тибә икән, Петроградта калган сәгать белән исәпләгәндә, биш йөз мең тапкырга тизрәк тибә, ягъни очкан чакны минем йөрәк секундына биш йөз мең мәртәбә типкән дигән сүз. Минем йөрәк тибешемә, кесәмдәге хронометрның угы күрсәтүенә, бөтен тәнемнең сизүенә караганда, без юлда нибары унтугыз сәгать булганбыз. Бу чынлап та шулай. Ә менә Питер кешесенең йөрәк тибешенә, Петропавел соборы сәгатенә караганда, безнең очып китүебезгә өч атнадан артык вакыт узган. Киләчәктә зур гына бер аппарат төзеп, ярты елга җитәрлек ризык төяп, ультралиддит, кислород баллоннары куеп, кайберәүләргә: "Безнең заман килмиме? - дип тәкъдим итү мөмкинлеге туачак. — Ярты ел буена шушы тартмада утырырга риза булсагыз, йөз ел алга сикерәчәксез, менә дигән тормышка әйләнеп кайтачаксыз!" — дип, аларны яктылык тизлеге белән йолдызлар арасына җибәрергә мөмкин булачак. Бераз сагынып, сакал үстереп кайтсалар, Җирдә инде алтын чор башланган булыр. Кайчан да булса шулай эшләнер әле анысы. Гусев ах-ух килде, телен шартлаткалады, гаҗәпләнүен белдерде. — Мстислав Сергеевич, сез ничек уйлыйсыз, моны эчсәм, агуланмабыз микән? Марсиан калдырган савытның бөкесен теше белән тартып чыгарды да андагы сыеклыкны теле белән татып карады, төкереп куйды: эчәргә ярый моны! Бер уртлагач, тамагын кыргалады: — Безнең мадера сыманрак икән. Лось та кабып карады. Чәчәк исләре килеп торган, куе гына татлы эчемлек икән. Алар шулай кабып карыйкарый савытның яртысына төшеп җиттеләр. Тәннәренә җылы йөгерде, куәт керде, ә үзләре ап-аек калдылар. Лось аягүрә торып басты, киерелде, төзәтенде, бу ят күк гөмбәзе астында сәер дә, җиңел дә, рәхәт тә иде. Шаккатарлык хәл инде! Йолдызлар океаныннан чыккандай, моңарчы беркем башыннан кичермәгән тормыш өчен яңадан тугандай булды ул. Гусев кәрзин белән ашамлыкны аппаратка кертеп куйды, люкны бик ныгытып япты, аннары картузын артка чөеп киде. — Шәп булды әле, Мстислав Сергеевич, монда килүебез. Яңадан яр буена барырга, калкулык алдындагы Күңелле генә сөйләшә-сөйләшә, кактуслар арасыннан атладылар, кайберләрең җиңел генә сикереп тә үттеләр. Тиздән ярга түшәлгән ак ташлар да күренде. Кинәт кенә Лось туктап калды. Җирәнү хисе аркасын өшетеп җибәрде. Алардан өч кенә адымда, симез яфраклар ышыгыннан сары күз кабагы яртылаш томалаган ат күзедәй зур ике күз чекрәеп карап тора, ул карашта зәһәр явызлык чагыла иде. Гусев: — Сезгә ни булды? - дип сорады, тик шунда ук үзе дә теге күзләрне күреп алды. Уйлап-нитеп тормый гына атып та җибәрде — тузан күтәрелде. Теге күзләр юкка чыкты. - Әнә тагын бер хәшәрәт! - Гусев борылды да озын аяклары белән җәһәт-җәһәт алдыртучы симез генә көрән үрмәкүчкә атып җибәрде. Җир шарында фәкать тирән диңгез төпләрендә генә очрый торган гаять дәү үрмәкүч кактуслар арасына кереп югалды. ТАШЛАНДЫК ЙОРТ Лось белән Гусев, канал ярыннан көйгән кызгылт туфрак ерып, ишелгән тар гына каналлар аша сикергәләп, кипкән буаларны әйләнгәләп үтә-үтә, якындагы агачлыкка юнәлделәр. Яртылаш күмелгән, корыган-кипкән инеш төпләрендә ара-тирә ком эчендә утырган, тутыгып беткән каек калдыклары күренгәли. Күңелсез, җансыз үзәндә ара-тирә берәр метр диаметрлы кабарынкы дисклар ялтырап ята. Ул ялтыравык дисклар кикрикле таулардан алып калкурак җирләр буйлап агачлыкка, хәрабәләргә таба сузыла иде. җәелеп киткән коңгырт агачлар куе булып үсеп утыра иде. Кәкре-бөкре тармаклары гаҗәеп каты, яфраклары исә мүк төслерәк, ә кәүсәләре нык, тигезле-тигезсез иде. Агачлык авызында, агач араларында чәнечкеле җәтмә калдыклары асылынып тора иде. Агачлыкка кергәч, Гусев иелә төшеп бер типкән иде — туфрак астыннан яньчелгән баш сөяге килеп чыкты, металл тешләре ялтырап китте. Бу тирәдә бик бөркү. Челләдә җил булмагач, мүкле агач ботакларыннан төшкән барлы-юклы күләгәнең әллә ни файдасы күренми иде. Берничә адым үткәч, алар тагын кабарынкы дискка тап булдылар. Бусы түгәрәк металл коеның кырыйларына беркетелгән иде. Агачлык артында хәрабәләр — шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән сыман калын кирпеч диварлар, өем-өем кирпеч ватыклары, кәкрәйгән металл өрлек кисәкләре күренә иде. Гусев: — Шартлатканнар бит бу йортларны, Мстислав Сергеевич, - диде. - Монда мәхшәр булган булса кирәк. Безгә таныш андый хәлләр. Кирпеч ватыклары өстендә олы гына бер үрмәкүч пәйда булды, җимерек стена буйлап түбән төшә башлады. Гусев атып җибәрде. Үрмәкүч әллә кая югарыга сикерде дә җиргә чалкан килеп төште. Өй артыннан шундук икенчесе күренде, коңгырт тузан чыгара-чыгара агачларга таба йөгерде, анда чәнечкеле җәтмәгә эләгеп, аякларын суза-суза котылырга азапланды. Агачлыктан чыккач, Гусев белән Лось калкулык түбәсенә менделәр, аннан икенче урманга төшә башладылар. Анда кирпеч йортлар, шулар арасында башкалардан калкурак, яссы түбәле таш йорт әллә кайдан ук күренеп тора иде. Калкулык белән авыл арасында берничә диск — Моннан су торбалары, пневматик торбалар, электр чыбыклары үткәрелгән, ахрысы. Хәзер ташлап киткәннәр шикелле, - диде. Алар, чәнечкеле җәтмә аша чыгып, агачлыкны үттеләр дә таш плитәләр түшәлгән киң генә ихатага килеп керделәр. Түрдә гаҗәеп сәер, күңелсез итеп салынган бер йорт калкынып утыра иде. Аның шоп-шома диварлары өскә таба тарая барып, кара-кучкыл кан төсендәге киң генә таш кәрниз белән очлана иде. Тәрәзә урыннары үзе биек, үзе тар. Өскә таба тараеп киткән, балык тәңкәседәй итеп ясалган ике биек багана башына бронз барельеф — күзләре йомык үле марсиан утыртылган. Бинаны буеннанбуена иңләгән киң баскычтан менгәч, киң генә тәбәнәк ишекләр. Үрмә гөлләрнең кипкән сабаклары кап-кара дивар плитәләре арасында асылынып калган. Бу бина дәү бер табутханә төслерәк иде. Гусев тимер ишекне иңбашы белән ачмакчы булды. Ныклабрак бәргән иде — ишек шыгырдап ачылып китте. Алар, караңгы дәргаһны үткәннән соң, биек кенә бер залга килеп керделәр. Залга яктылык пыяла гөмбәз аркылы төшә иде. Монда нибары биш-алты ауган утыргыч, тузанга баткан кара эскәтерле тәбәнәк өстәл, таш идәндә ватык савыт-саба, ниндидер сәер бер машина — дисклары да, шарлары да, металлдан үрелгән ятьмәсе дә бар, әллә ата торган берәр нәрсә инде шунда — ишек буендарак тузан эчендә аунап ята. Яктылык, тузан үтәли саркып, алтынсу-саргылт булып нурланып торган диварларга төшә. Ул диварларның шактый киң өске өлешен мозаика алып тора. Анда тарихи вакыйгалар, сары тәнлеләрнең кызыл тәнлеләр белән көрәше сурәтләнгән: берәү әнә бил тиңентен диңгез дулкыннары эчендә калган, шул ук кеше йолдызлар арасыннан очып бара, әнә сугыш галәмәтләре тасвирланган, әнә ерткыч җанварлар һөҗүм итә, әнә көтүчеләр ниндидер сәер хайваннарны каядыр куып алып бара, бераз арырак көнкүреш, ауга йөрү, бию-күңел ачу, кеше туу, кеше күмү күренешләре сурәтләнгән. Әлеге күңелсез мозайка ишек турысында гаҗәеп дәү цирк төзүне сурәтләгән рәсем белән очланган. Мозайканы юньләбрәк күрү өчен Лось диваннарга да менеп карап йөрде. — Сәер инде, бик сәер, - диде ул, - һәммәсендә дә кеше сурәте кабатлана. Беләсезме, бик сәер нәрсә бит бу... Ул арада Гусев эчке ишекне эзләп тапты, аны ачып кергәч, алар баскыч буйлап өскә менделәр, анда тузан баскан гөмбәз сыман киң коридор күрделәр. Коридор буйлап сузылган куышларда, дивар кырында таштан уелган яки бронздан коелган төрле сыннар, гәүдәсез башлар, башсыз гәүдәләр, битлекләр, ваза ватыклары тезелеп киткән иде. Мәрмәрле, бронзлы ишекләрдән эчке бүлмәләргә керергә була иде. Гусев ян яктагы тәбәнәк, тынчу, карангылы-яктылы бүлмәләргә күз салгалады. Берсендә бассейн булып, аның суы кипкән, үрмәкүч үләксәсе аунап ята иде. Икенчесендә бөтен бер стенаны алып торган көзгедән калган кыйпылчыклар, ә идәнендә череп беткән чүпрәкчапрак, ауган урындыктыр-фәләндер ята, шкафларында кием сәләмәләре эленеп тора иде. Өченче бүлмәнең нәкъ уртасында, түшәмнән, кое кебек куыштан яктылык төшкән калку урында киң генә ятак. Бер марсианның скелеты шуннан яртылаш салынып тора, икенчесе почмакта бөгәрләнеп ята — һәммә жирдә Андагы чүп-чар арасыннан Гусев төсле ташлардай уелган бәп-бәләкәй савытлар, авыр металлдан бизәкләр төшереп ясалган берничә әйбер табып алды: хатыннарның бизәнү әйберләре булгандыр инде. Скелет өстендәге тәмам тетелеп беткән киемнән бер-берсенә чылбыр белән тоташтырылган, эчтән нур сипкәндәй балкып торган карасу-сары ике таш алды. — Ярап куяр әле, - диде ул. - Машага бирермен... Лось коридордагы сыннарны карап йөри иде. Очлы борынлы марслылар башлары, коточкыч диңгез җәнлекләре, бизәкле битлекләр, этруск амфораларына тартым, ябыштырылган вазаларны карап йөргәндә, бил тиңентен генә ясалган зур бер һәйкәл күзенә чалынды. Тузгак чәчле, кыйшайган явыз йөзле шәрә хатынны тасвирлый иде ул. Хатынның башына йолдызлардан алтын боҗра киертелгән, ул боҗра маңгай турысында нечкәреп, эченә берсе рубин, берсе ниндидер кызгылт-сары ике түгәрәк таш куелган. Кырыс чырае ничектер таныштыр сыман, хәтер шуңа охшаш кыяфәтне төсмерлидер сыман тоела. Һәйкәл кырында ук рәшәткәле бәләкәй генә бер куыш та бар. Лось, тимер чыбыкларны эләктереп, үзенә таба тартып та карады, тик рәшәткәнең кузгалырга исәбе юк иде. Шырпы яндырып карагач, куыштагы черегән мендәр өстендә яткан алтын битлекне күреп алды. Яңак сөякләре чиксез киң, күзләре йомык иде битлекнең. Ай кебек авызында елмаю чагыла, үткен бөркет борын. Ике каш арасында зурайтылган чикерткә күзе шикелле бер шеш тә бар. Бу, һичшиксез, беренче залдагы мозайкага сурәте төшерелгән баш булырга тиеш. Бу сәер битлекне карый-карый Лось ярты кап шырпысын яндырып бетергәндер. Җирдән очып китәр алдыннан гына ул Нигер елгасы буендагы борынгы шәһәр хәрабәләреннән Африканың ул төбәгендә кайчандыр яшәгән һәм серле рәвештә юкка чыккан кабиләнең мәдәнияте хакында ишеткән иде. Коридорга чыга торган ишекләрнең берсе яртылаш ачык иде. Лось бик биек, рәшәткә балконлы озынча бүлмәгә килеп керде. Түбәндә дә, балконда да киң-киң шкафлар куелган, киштәләр сузылган, аларның һәммәсенә кечкенә, калын китаплар тезелгән. Алтын бизәкләр төшерелгән китап төпләре соры стена буйларына рәттән тезелешеп киткән. Шкафларда тимер цилиндрлар, кайберләрендә генә күн яки агач тышлы дәү-дәү китаплар саклана иде. Киштә, шкаф, караңгы почмаклардан исә пеләш башлы, җыерчык битле таш галимнәр карап тора. Китапханәгә берничә тирән кәнәфи, нечкә аяклы тартма, алар янына түгәрәк экран куелган иде. Лось тын да алмыйча әлеге хәзинәне — ничәмә-ничә мең ел буена Марста яшәүчеләрнең зирәклеген яшереп саклаган, күгәреп-череп яткан китапларны караштырды. Сакланып кына киштә янына килде дә китапларны берәмберәм ачып карый башлады. Яшькелт кәгазьгә коңгырт төстәге геометрик фигуралар ясалган. Машина сызымнары төшерелгән бер китапны Лось, буш вакытта карау нияте белән, кесәсенә үк салып куйды. Тимер цилиндрлар эченнән саргылтрак төстәге, фонограф күчәренә тартым булса да, пыяла кебек шома, сөяк шикелле зыңлап торган кыска-кыска таяклар килеп чыкты. Берсе экран янындагы тартма өстендә ята иде, кору өчен әзерләнеп тә, йорт өстенә хәвеф ябырылгач, шунда ятып калган булса кирәк. Лось, кара шкафны ачып, аннан кортлар тишкәләп бетергән, күн тышлы, җиңел генә бер китапны алды да җиңе белән җайлап кына тузанын сөртте. Таушалып беткән саргылт битләр өстән аска таба бер-бер артлы зигзаг ясап төшәләр иде. Бер-берсенә ялганып киткән кәгазь битләренә тырнак зурлыгындагы, төрле төстәге өчпочмаклар сулдан уңга да, уңнан сулга да тезелешкән — ләкин тигез түгел, керделе дә чыктылы кәкре сызыклар тәшкил итә, кушылып киткән урыннары да бар иде. Аларның сызыклары һәм төсләре үзгәреп, алмашып бара. Берничә биттән соң өчпочмаклар уртасында үзгә формалы, үзгә төсле бизәкле түгәрәкләр күренде. Өчпочмаклар төрле фигуралар хасил итә башлады. Әлеге өчпочмак, түгәрәк, квадрат, катлаулы фигуралар, бер-берсенә бәйләнеп, төсләрен үзгәртә-үзгәртә, биттән биткә күчәләр иде. Менә Лосьның колагына ишетелер-ишетелмәс кенә гаҗәеп матур бер көй чалынды. Лось китапны япкач та, әле шактый вакыт сокланудан гаҗиз булып, киштәгә сөялеп басып торды. Әле генә ул актарган китап көйле китап иде. Шулчак Гусев тавышы бөтен бинаны яңгыратты: — Мстислав Сергеевич, килегез әле монда, тизрәк булыгыз. Лось коридорга чыкты, аргы башта каушап калган Гусев елмаеп басып тора иде. — Күрегез әле мондагы хәлләрне, - дип сөйләнәсөйләнә, Лосьны тар гына караңгылы-яктылы бүлмәгә алып керде ул. Бүлмәнең түр стенасына дүрт почмаклы тонык кына олы бер көзге уеп куелган, аның алдында берничә утыргыч белән кресло тора иде. — Күрәсезме, шнур очына шар беркетелгән. Алтындыр, алыйм әле шуны, дип тарткан идем — әнә күрегез, нәрсә килеп чыкты. Гусев шарны аска таба тартты. Көзге яктырып китте, зур-зур йортлар пәйда булды, батып барган кояш нурында тәрәзәләр балкыды, байраклар җилфердәде. Халык төркеменең дөп-дөп басып килүе ишетелде. Көзгенең өске өлешеннән түбән таба, шәһәрне караңгыда калдырып, кантлы күләгә үтте. Кинәт кенә бөтен экран гөлт итеп балкып алды, идән астыннан чытырдаган тавыш ишетелде, тонык көзге бөтенләй сүнеп калды. Гусев: — Электр чыбыгы янды, - дип төшендерде. - Әйдәгез, кайтыйк инде, Мстислав Сергеевич, кич булды бугай. КОЯШ БАЕШЫ Балкып торган кояш, томан сарган тап-тар канатларын җәеп, баюга таба җайланды. Гусевлар тоныклана барганга тагын да бушрак, тагын да кыргыйрак тоелган үзән буйлап каналга таба ашыктылар. Кояш басу артына төшеп чумарга әзерләнде, менә ул төшеп тә югалды инде. Кояш баткан турыда күз чагылдыргыч балкыш пәйда булды. Үткен кояш нурлары күкне яртылаш каплап алды да, кай арада көлсу төскә кереп, сүнә башлады. Күк йөзе караңгыланып калды. Көлсу шәфәкътә Марстан ерак түгел генә дәү булып кызгылт йолдыз калыкты. Ачулы күз кебек карый иде ул. Караңгылыкны беравык әнә шуның тонык нурлары гына азрак яктыртып торды. Шуннан инде күкнең гаҗәеп биек гөмбәзендә берәм-берәм дә, төркем-төркем булып та яшькелт йолдызлар балкый башлады. Аларның салкын нурлары күзне чәнчештерә иде. Әүвәл тонык кына булып калыккан йолдыз тора-бара балкып китте. ымлап: — Безнең җир, - дип куйды. Гусев башыннан картузын салды, маңгай тирен сөртте. Башын артка ташлап, йолдызлар төркеме белән бергә йөзгән ерактагы ватанына карап торды. Кыяфәтендә кайгы-сагыш сизелә иде аның. — Безнең җир, - дип кабатлады ул. Шактый вакыт алар әнә шулай борынгы канал буенда, йолдызлар яктысында юньләп күренмәгән кактуслар басуында кузгала да алмыйча басып тордылар. Менә бер заман офык артыннан айга караганда кечерәк, яп-якты урак килеп чыкты да шундук басу өстенә күтәрелә башлады. Җәпле-тармаклы кактуслардан озын-озын күләгәләр ятты. Гусев терсәге белән Лоська төртеп алды: — Карагыз әле, безнең артта нәрсә ул? Алар артындагы таулар, урманнар, хәрабәләр өстендә Марсның икенче иярчене балкый иде. Бусы да айдан бәләкәйрәк булып, үзе түгәрәк, үзе саргылт иде. Күрәсең, киртләч тау араларына төшеп баруыдыр — калкулыклардагы тимер дисклар җем-җем килә иде. Гусев: — Төне дә төне! - дип пышылдады. - Төштәге сыман. Алар ярдан саклык белән генә төшеп, кактуслар арасына керделәр. Аяк астыннан ниндидер күләгә читкә тайпылды — ике ай яктысында йомгактай түгәрәк, йөнтәс нәрсәнең йөгергәне күренде. Нидер шыгырдап куйды. Нәрсәдер яман ачы тавыш белән чинап җибәрде. Кактусларның ялтыравык яфраклары кыймылдады. Җәтмәдәй нык пәрәвез биткә сарылды. Капылт кына үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Аннары ул кисәктән генә өзелеп, тып-тын булып калды. Лось үсемлекләр өстеннән сикерә-сикерә, озын-озын алдыртып йөгерә бирделәр. Йөгерә торгач, алда яңа калкып килгән ай яктысында аппаратның корыч тышчасы елтырап күренде. Килеп тә җиттеләр. Икесе дә мыш-мыш сулый иде. Гусев: — Юк инде, моннан ары ул үрмәкүч ояларына төнлә белән аяк атлыйсым юк, - диде. Люкны барып ачты да аппарат эченә кереп китте. Лось бераз сабыр итәргә булды. Тирә-якны күздән кичерде, колак салды. Шулчак ул йолдызлар арасыннан очып барган фантастик һава кәрабының канатлы күләгәсен күреп алды. ЛОСЬ ҖИРНЕ КҮЗӘТӘ Һава кәрабының күләгәсе үтеп китте. Лось, дым тарткан аппарат өстенә менеп, челемен кабызды да йолдызларны күзәтергә кереште. Бераз салкынча. Туңдыра. Аппарат эченнән Гусевның йокы аралаш сөйләнгәне, икенче ягына борылып ятканы ишетелә. Лосьның йокысы килми иде әле: йолдызларга күз кыскалап, челемен тәмләп суырып утыруны артык күрде. Шайтан белсен нәрсә бу! Теге чикерткәнекедәй өченче күзле алтын битлекләр монда каян килеп чыккан? Ә мозайкалары? Диңгездә үлүчеләр, йолдызлар арасыннан очып баручылар? Ә парабола билгесе: Җирне тасвирлаган рубин шар белән Марсны сурәтләгән кызгылт-сары төс нәрсәне, ике дөньяга баш булуны аңлатамы? Һич зиһен җитәрлек нәрсә түгел. Ә көйле китаплары? Томанлы яклар ташландык хәлгә килгән? Лось, челемен үкчәсенә бәреп, көлен бушатты. Тизрәк таң атсын иде ичмасам! Теге марсиан кая да булса хәбәр биреп өлгергәндер инде. Аларны эзләргә дә тотынганнардыр, бая очып узган һава кәрабы, бәлкем, аларны эзлидер. Лось күк йөзен күздән кичерде. Кызгылт йолдызның — Җирнең — яктысы тоныклана төшкән, ул инде офыкка якынлашкан — нуры йөрәккә үк үтеп керә. Төнне йокысыз уздырганда, алачык капкасына сөялеп, әлегедәй ут йотып, яңа калыккан Марска таба күзен мөлдерәтеп карап торган иде Лось. Бу хәл өченче көнне төнлә белән булган иде. Җирдә үткәргән шул сәгатьтән соң нибары бер тәүлек вакыт узган. Әле болыт каплый, әле яктыга килеп чыга торган, суга мул яшел җирем, сөекле ватаным минем... Бозлы суык мине куырып алды. Менә бит ул үз иреге белән туган җиреннән аерылып, бер ялгызы чит-ят җиргә килеп төште. Менә ул ялгызлык үзен кайчан сиздерә! Лосьның аркалары кымырҗып куйды. Челемен кесәсенә тыкты. Аппарат эченә керде дә гырлый-гырлый йоклап яткан Гусев янына ятты. Арыганлык та, җылы да үзенекен итте, күрәсең — Лось йокыга талды. Төшендә тынычландырыр нәрсәләр күрде: таныш елга буе, җилдә шаулашып утырган каеннар, суда болытлар да, кояш нурлары да чагыла, имеш; теге ярдан җемелдәп торган аксыл күлмәк кигән берәү аңа кул изи, янына чакыра, имеш... Лось белән Гусев һавада мотор гөрелдәгәнгә уянып киттеләр. МАРСЛЫЛАР Иртәнге күк йөзен тәрәшкәле йон шикелле, күз чагылдыргыч алсу болытлар каплап алган иде. Әле куе зәңгәр ачык урыннарда күренгәләп, әле алсу болытларга күмелгәләп, әле кояш нурларына манчылып, һава кәрабы төшеп килә. Өч мачталы булуы белән ул галәмәт зур коңгызга тартым иде. Ян якларында өчәр канат очлаеп тора. Көмешсу кәрап болытларны ярып узды да кактуслар өстендә туктап калды. Ул бераз дымланып, кояшта елыкелык килеп тора иде. Ике яктагы кыска мачталарда үрә торган моторлар үкереп эшли һәм кәрапны түбән төшерми тота иде. Ул арада ике яктан баскычлар килеп төште, кәрап шуларга утырды, һәм моторлар эшләүдән туктады. Баскычлар буйлап арык гәүдәле марсианнар төшә башлады, һәркайсының башында йомры тулга, өстендә көмешсу төстәге, биек, калын якалы киң куртка, һәрберсенең кулында дисклы, кыска автомат-мылтык. Гусев кашларын жыерып аппарат янында басып тора иде. Кулын маузерына куйган килеш, ул марсианнарның ике рәт булып сафка тезелгәнен күзәтте. Марсианнарның мылтык көпшәләрен беләкләренә салып торуларын күреп, ул: — Мылтык та тота белмиләр, хәшәрәтләр! — дип сөйләнеп алды. Лось, ике кулын күкрәгенә кушырып, елмаеп тора бирде. Кәраптан иң соңгы марсиан булып җирдән сөйрәлә торган кара җилән кигән берәү төште. Такыр башы чокыр-чакырлы, сакал-мыексыз бите тап-тар, күгелҗем төстә иде. Көпшәк туфракка бата-бата, ул солдатлар сафын үтте. Аның тоздай төссез чыгынкы күзләре әүвәл Гусевка тукталды, аннары Лоська гына карап тора башлады. Кешеләргә якын ук килгәч, ул, киң җиңен җилфердәтеп, бәп-бәләкәй кулын күтәрде дә ашыкмыйча гына, нечкә тавыш белән, кош сыман, бердәнбер сүз әйтеп куйды: — Талцетл. Аның күзләре тагын да зурая төште, бу салкын күз карашында борчылу галәмәте чагылды. Марсиан әлеге кош сүзен янә кабатлады да әмер биргән кыяфәт белән кулын күккә күтәреп күрсәтте. Лось моңа каршы: — Җир, - диде. Марсиан: — Җир, - дип, ят сүзне кабатлады, маңгай тиресе җыерылып өскә менде, баш тиресе карала төште. Гусев бер аягын алга чыгарып, тамагын кыргалап алды да ачулы тавыш белән: — Сәвитләр Рәчәеннән булабыз, руслар без, - диде һәм кулын козырегына күтәрде. - Сезгә килгән идек әле менә, исән генә торасызмы? Без сезгә тимибез, сез дә безгә тимәгез... Мстислав Сергеевич, безнеңчә сукалый алмый бит бу. Марсианның акыллы күгелҗем йөзендә үзгәреш сизелмәде, тик аның сөзәк маңгаенда гына, ике каш арасында, кызгылт тап калыкты. Ул кулын ялт итеп кояшка таба күтәрде дә: — Соацр, - диде. Аның авызыннан таныш аваз да ят булып ишетелә иде. Шуннан сон ул туфракка төртеп күрсәтте дә, шарны кочарга теләгәндәй, колачын җәеп: Үз артында ярым боҗра булып тезелеп торган салдатларның берсен күрсәтеп, Гусевка, үзенә, Лоська төртеп: — Шохо, - диде. Ул әнә шулай берничә әйбернең исемен әйтте дә аларның Җирдә ничек аталганын тыңлады. Аннары, Лось янына килеп, аның маңгаена, ике каш арасындагы уентыга атсыз бармагы белән эре генә кагылып куйды. Лось аны сәламләү йөзеннән башын иде. Маңгаена бармак белән кагылганнан сон, Гусев козырегын кашына ук төшереп куйды: — Кыргыйлар белән күрешкән сыман кыйланалар. Марсиан тышы көек белән капланган корыч аппаратка якын ук килде, баштарак, гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышып, ә инде тора-бара, очкычның ничек ясалганына төшенеп булса кирәк, соклануын бер дә яшермичә, озаклап карап торды. Кинәт кенә кулларын чәбәкләп алды, салдатларга таба борылды да, йодрыкларын күккә чөеп, кызу-кызу нидер сөйләргә тотынды. Салдатлар чәрелдәвек тавыш белән: — Ану, - дип җавап кайтарды. Марсиан учын маңгаена куйды, тирән итеп сулу алды, эчке дулкынлануын җиңеп, Лоська таба борылды да карасуланып калган, дымланган күзләрен аның күзләренә текәде. — Ану, - диде ул, - ану утара шохо, дациа Тума ра гео Талцетл. Шуннан сон ул учы белән күзләрен каплады да бил тиңентен баш иде. Сынын турайткач, бер солдатны үз янына чакырып, аның хәнҗәрен алды һәм очкычка сызгалый башлады: йомырка рәсеме ясады, аның түбәсен каплады, янына солдат сурәтен бастырып куйды. — Аппарат тирәсенә чатыр корып, сакчы куярга моның исәбе. Мстислав Сергеевич, әйбергә тимэсәләр ярар иде — бикләнмәгән бит лүкларыбыз. — Җүләр сатмагызсана, Алексей Иванович. — Тимер-томырыбыз да, кием-салымыбыз да шунда лабаса... Мин әнә теге солдат белән карашып алган идем — бик шикле нәрсә күренә. Боларның сөйләшкәнен марсиан зур игътибар һәм хөрмәт белән тыңлап торды. Лось аңа, ишарәләп булса да, очкычларын сак астында калдырырга риза икәннәрен аңлатып бирде. Марсиан, юка иренле зур авызына кабып, сыбызгы сызгыртты. Кәраптай шулай ук ачы сызгыртып җавап кайтардылар. Шуннан соң марсиан сыбызгысын сызгыртып ниндидер сигналлар бирде. Уртадагы озын мачта башыннан бер бәйләм нечкә тимер чыбык тырпаеп килеп чыкты, очкыннар чәчелде ast. ast Һава кәрабының йөрткечләре көчне, мөгаен, читтән ала булыр, ә инде тимер чыбыклар антенна вазифасын үтидер. Марсиан Лось белән Гусевка һава кәрабына таба ымлады. Салдатлар, якынрак килеп, түгәрәкләнеп тезелделәр. Гусев аларга борылып карады да, көлемсерәп, үз очкычларына кереп китте, аннан кием-салым, вактөякне ике капчыкка төяп чыкты, капкачны әйбәтләп ныгытты да, шуңа ымлап, солдатларга бармак янады, авызын чалышайтып, маузерына сугып куйды. Марсианнар аны исләре китеп күзәтеп тордылар. Лось, көлә-көлә: — Ярый, Алексей Иванович, әсир төшәбезме, кунак булабызмы — барыбер башка юлыбыз юк, - диде, капчыкны иңенә күтәрде дә кәрапка таба атлады. Кәрапның йөрткечләре үкереп эшли башлады. Кунаклармы, әсирләрме — кем белгән — нечкә генә баскычтан өскә менделәр. КИРТЛӘЧ ТАУЛАРНЫ КИЧКӘЧ Кәрап төньяк-көнчыгышка таба түбәнтен генә очып бара иде. Лось белән такыр башлы марсиан палубада калдылар. Гусев кәрапның эченә, салдатлар янына төшеп китте. Сап-сары, яп-якты рубкада ул үргән креслога утырды да бәп-бәләкәй, арык гәүдәле, очлы борынлы салдатларның җирән күзләрен кошлар сыман мелт-мелт иттергәнен күзәтте. Аннары җиде ел буе сугышларда үзе белән йөрткән калай портсигарын чыгарды, "йә, тартыйк әле, иптәшләр" дип язылган капкачына суккалап, марсианнарга папирос тәкъдим итте. Марсианнар, котлары алынып, башларын чайкадылар. Шулай да берсе папиросны алып иснәп карады, ак чалбарының кесәсенә салып куйды. Гусев тартып җибәргәч, тегеләрнең күзләре шар булды, читкәрәк киттеләр, пышын-пышын сөйләшә башладылар: — Шохо. тао тавра, шохо-ом. Очлаеп торган кызгылт йөзле марсианнар, котлары алынып, "шохо"ның төтен суырганын күзәтеп тордылар. Бераздан алар, төтен исенә ияләшә төшеп, якын ук килеп утырдылар. Гусев исә марсианнар телен белмәвенә әллә ни аптырамады, яңа танышларына Рәчәй турында, сугыш һәм революция турында, күрсәткән батырлыклары турында сөйләргә кереште. алынган. Җирдә шундый зур-зур кошлар бар. Андый зур кошларны сезнең төшегездә дә күргәнегез юк. Исемем Алексей Иванович. Полк кына түгел, атлы дивизиягә җитәкчелек иткән кеше мин. Котчыккыч герой. Тактикам мондый: пулеметка-нигә исем дә китми — кылычны чыгарам да дошман өстенә ыргылам, шундук туракларга да тотынам. Үземне дә җәрәхәтләп бетерделәр — анысы гамемдә дә юк. Безнең Хәрби академиядә хәтта әле "Алексей Гусевча тураклау" дигән курс та укыталар. Ышанмыйсыз мәллә? Корпус биргәннәр ие. - Гусев тырнагы белән генә картузын күтәрә төшеп, колак артын кашып алды. - Туйдым инде, бигайбә. Җиде ел сугышса, кемнең дә гайрәте чигәр. Ул арада Мстислав Сергеевич килеп чакырды, аягыма егылды: "Алексей Иванович, сездән башка Марска очудан файда юк", - дигән була. Шулай итеп, килдек шул менә. Марсианнар таң калып тыңлап утырдылар. Берсе фляга белән коңгырт төстәге, мөшкәт исле сыеклык китерде. Гусев капчыгыннан бер шешә спирт чыгарды. Марсианнарның моны эчкәч телләре ачылды. Гусев, аларны аркаларыннан кага-кага, кычкырып сөйләнде. Аннары кесәсеннән җыен юкны-барны чыгарып, алмашырга тәкъдим итте. Кечтеки генә пәке, карандаш кисәге, патроннан ясалган чакмак бәрабәренә марсианнар аңа бик рәхәтләнеп алтын әйберләрен бирделәр. Ул арада Лось, кәрапның рәшәткәле култыксасына таянган килеш, түбәндә сузылып киткән калкулыкларга, тигезлеккә карап барды. Кичә үзләре кергән йортны әллә кайдан шәйләп алды, һәммә төштә шундый ук хәрабәләр, кечерәк-кечерәк урманнар, кипкән каналлар күренә иде. Лось шул бушлыкка күрсәтте һәм бу чаклы җирнең ни сәбәпле ташландык хәлгә килүенә гаҗәпләнүен белдереп ым какты. Такыр башлы марсианның чыгынкы күзләре кисәктән зәһәрләнеп китте. Ул ым кагу белән кәрап өскәрәк күтәрелде, түгәрәк ясап бер әйләнде дә киртләч тауларга таба юл алды. Кояш югары күтәрелде, болытлар таралды. Пропеллерлар үкерде, борылган һәм күтәрелгән чагында канатлар шыгырдады, үрә винтлар гүләде. Лось бер нәрсәне абайлап алды: винтлар гүләвеннән, канат һәм мачталарда җил улавыннан гайре бернинди тавыш та ишетелми иде. Машиналарның эшләгәне дә ишетелми, күзгә дә күренми, тик һәр винтның күчәрендә динамо капкачыдай түгәрәк тартма гына әйләнеп йөри, аннары тагын алгы-арткы мачталарның очларында көмешсу тимер чыбыктан үрелгән эллиптик кәрҗиннәр генә чатыр-чотыр килә иде. Лось марсианнан һәр әйбернең ничек аталганын сорап яза барды. Аннары кесәсеннән теге китапны чыгарып, сызымнарны күрсәтте — геометрик хәрефләрне әйтеп күрсәтүен үтенде. Марсиан ул китапка исе-акылы китеп карады. Күзләренә янә салкынлык йөгерде, җирәнүдән авызы чалышайды. Менә ул чирканып кына Лось кулындагы китапны алды да читкә тондырды. Биеккә менгәч, һаваның сыеклануы сәбәпле, Лосьның күкрәге чәнчешә, күзе яшьләнә башлады. Моны күреп, марсиан түбәнтенрәк очарга ым какты. Шуннан алар кандай кызыл таш кыялар өстеннән очып киттеләр. Тауның бормалы-бормалы киң генә сырты көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба сузыла иде. Кәрапның, шәүләсе түбәннән йөзә — әнә кан юлыдай металл чыганагы ялтырапялтырап киткән, өтәләнеп беткән текә ярлар, әнә мүкле сөзәк таулар, әнә томан сарган төпсез упкыннар, әнә агылма бозлар... Кыргый һәм ташландык шул бу яклар. Марсиан, таулар ягына баш кагып: — Лизиазира, - диде. Аның вак металл тешләре ялтырап күренде. Җимерелгән планетаның җансыз табигатен хәтерләткән әлеге кыяларга карап барганда, Лось упкындагы ташлар өстенә-капланган һава кәрабын күреп алды — тирәякка көмешсу металл ватыклары чәчелгән иде. Таш кыя сыртыннан арырак тагын бер очкычның канаты тырпаеп тора иде. Уңдарак очлы гранит өстенә өченчесе дә килеп төшкән — бөтенләй эштән чыккан. Бу тирәләрдә кая карама анда олы-олы очкыч ватыклары, канатлары, кабыргалары тырпаешып ята. Кайчандыр сугыш булган, күрәсең. Файдасыз таш кыялар өстенә явыз рухларны ташлаганнар дип уйларлык иде. Лось күршесенә күз салды. Марсиан, халатының изүен тоткан килеш, тыныч кына күк йөзенә карап бара. Каршыларына, җепкә тезелгәндәй, тип-тигез булып, озын канатлы кошлар очып килә иде. Менә алар өскә ыргылдылар — карасу-зәңгәр күктә сары канатларын калкытып алдылар да читкә борылдылар. Алар төшкән якка караган иде — Лось таш кыялар төбендә яткан капкара сулы күлне күреп алды. Күл тирәли бөдрә куаклар үсеп утырганын шәйләде. Сары кошлар су буена төштеләр. Менә күлнең өсте шадраланып китте, күбекләнде, күл уртасыннан куәтле су агымы тибеп чыкты да тирәякка таралды. Марсиан тантаналы кыяфәт белән: — Соам, - дип куйды. Таулар сөзәкләнә башлады. Төньяк-көнбатыштан, челләнең тибрәнеп торган, үтә күренмәле дулкыннары аша сап-сары тигезлек, зур-зур сулыклар күренде. Марсиан, — Азора, - диде. Кәрап чак кына өскәрәк күтәрелде. Дымлы татлы һава битләрне назлады, колакларны чыңлатты. Азора киң тигезлек булып, кояш нурында коенып ята иде. Аны мул сулы каналлар ярып уза, әфлисун төсендәге үсемлекләр үсеп утыра, сап-сары ямьле басулар җәелеп китә. Азора куаныч дигәнне аңлата, еракта калган бала вакытта күрелгән, хәзер инде төшкә генә керә торган болыннарны, яз көнендә яңа гына калкып чыккан чирәмне хәтерләтә иде. Каналларда киң-киң металл баркалар йөзә. Яр буенда сирәк-сирәк кенә ак йортлар утыра, аллы-гөлле бакча юллары күренә иде. Кая карама анда марсианнар йөри. Кайсыберләре яссы түбәдән ярканат шикелле очып китәләр дә йә суның, йә урманның аргы ягына барып төшәләр. Болыннарында күлдәвекләр, чишмәләр елтырап ята. Азора дигәннәре искиткеч гүзәл бер җир булып чыкты. Тигезлекнең аргы башында, кояш нурында сизелерсизелмәс кенә тирбәлеп, зур су мәйданы җәйрәп ята. Бормалы-сырмалы каналлар һәммәсе шуңа барып тоташа иде. Кәрап шул якка очканлыктан, Лось бер заман гаҗәеп зур, төп-төз каналны шәйләп алды. Каналның аргы яры дымлы томанга күмелгән. Бу як ярның яссы ташлары да, болганчыграк саргылт суның тын гына акканы да аермачык күренә иде. Озак очтылар. Менә бер заман канал артында башбашлары офыкка китеп югалган тип-тигез дивар калыкты. Ул дивар биегәйгәннән-биегәя барды. Хәзер инде олыолы ташлар арасындагы ярыклардан үсеп чыккан куак, агачларны күрергә мөмкин иде. Алар биниһая зур түгәрәк сулыкка якынлаштылар, аның әллә ничә урынында Марсиан эре генә кыяфәт белән бармагын югары күтәреп: — Ро, - диде. Лось, кесәсеннән блокнот чыгарып, шунда кичә ашык-пошык кына үзе сызгалап куйган Марс өстендәге сызыкларны, түгәрәкләрне күрсәтте. Рәсемне күршесенә сузып, түбәндәге сулыкка ымлады. Марсиан, кашын җыерып, җентекләп караштыра башлады, аңлап алгач, куанып, башын селекте, чәнчә бармагының тырнагы белән сызымдагы бер ноктаның астына сызды. Култыксадан үрелеп карагач, Лось сулыктан чыгып киткән икесе туп-туры, берсе бераз кәкрерәк су тулы каналларны күреп алды. Менә нәрсәдә икән хикмәт: Марстагы түгәрәк таплар — сусаклагычлар, өчпочмак һәм ярымтүгәрәк сызыклары каналлар булып чыга лабаса. Тик менә ул диварларны шундый дәү итеп нинди җан ияләре сала алды икән? Лось юлдашына борылып карады. Марсиан, аскы иренен бүлтәйтә төшеп, кулларын җәеп җибәрде дә күккә күтәрде: — Тао хацха ро хамагацитл. Кәрап көйгән тигезлек өстеннән очып бара иде. Бу тигезлекнең урта бер җиреннән киң генә дүртенче канал сузылган, тик монысының суы кипкән, чәчүлек сыман рәт-рәт булып ииндидер үсемлек үсә, кызгылт төстәге чәчәкләре дә бар иде. Марстагы беленер-беленмәс сызыклар булып күренгән каналларның берседер инде. Тигезлектән ары тәбәнәк кенә йомшак калкулыклар башланды. Алардан соң рәшәткәле күгелҗем манаралар күренде. Кәрапның урта мачтасы очындагы тимер чыбыклар яңадан тырпаешып килеп чыктылар, янә чатырдарга тотындылар. Калкулыклар артыннан яңадан-яңа рәшәткәле манаралар, урталары батынкы биналар күренде. Кояшлы килеп чыкты. — Соацера, - диде марсиан. СОАЦЕРА Соацераның күгелҗем төстәге батынкы яссы түбәләре, яшеллеккә күмелгән рәшәткәле диварлары, озынча күлләре, үтә күренмәле манаралары калкулыклар ышыгыннан килеп чыга тордылар, һаман күбрәк урынны биләп, томанлы офык артына сеңә тордылар. Менә бер заман шәһәр өстендә кәрапка таба очып килүче хәтсез күп кара нокталар калыкты. Чәчәк атып утырган канал төньякка шуышты. Шәһәрдән көнчыгышта өем-өем вак ташлар белән капланган, актарылып ташланган буп-буш басу җәелеп ята иде. Басу кырыенда яргаланып, мүкләнеп беткән әзмәвер сын пәйда булды. Аңардан озын кара күләгә төшкән иде. Таштан ясалган шәрә кеше аякларын бергә китереп баскан, кулларын тәненә кыскан, билендәге сырлы кәмәре калку күкрәгенә тиеп тора, колакчынлы тулга очында балык сыртына охшаган кикрик. Яңак сөякләре калкып торган йөзендә елмаю чагыла — зур авызы җәелгән, күзләре йомык. Марсиан, күккә ымлап: — Магацитл, - дип куйды. Сын артында иләмсез дәү түгәрәк бина — цирк хәрабәләре, көймәләп корылган акведук (Акведук — латин телендә "су китерүче" дигән сүз. Элекке заманда, суүткәргеч урынына таштан күпер сыман бер нәрсә әмәлләп, шуңардан су юлы уздыра торган булганнар.) тигез җирдәге чокырларның һәм вак таш өемнәренең борынгы шәһәр калдыклары икәненә төшенде. Яңа шәһәр, ягъни Соацера, бу хәрабәләрдән көнбатышка табарак, җемелдәп торган күлне үткәч башлана иде. Күктәге кара нокталар якынайганнан-якыная, зурайганнан-зурая барды, йөзләрчә марсиан, канатлы көймәләргә утырып, киндердән ясалган кошларга яисә иярләргә атланып, кәрҗинле парашүтләр белән боларга каршы очып килә иде. Иң алдан энә карагы төсле дүрт канатлы, җемелдәп торган тап-тар алтын сигара килеп җитеп, кисәк кенә борылды да кәрап өстендә туктап калды. Кәрап палубасына чәчәкләр, бизәкле кәгазьләр коела башлады, марсианнарның дулкынланган йөзләре күренде. Лось, троска тотынган килеш, торып басты, башыннан тулгасын салды — җил аның аксыл чәчен тузгытты. Гусев та рубкадан чыгып, аның янына килеп басты. Аларга һәр көймәдән кочак-кочак чәчәк яудырдылар. Якынрак килгән марсианнарның кара тутлы яки кып-кызыл йөзләреннән дулкынлану, соклану, котлары алыну галәмәтен укырга мөмкин иде. Хәзер инде акрын гына һавадан йөзеп барган кәрапның астыннан да, өстеннән дә, алдыннан да, артыннан да, ян якларыннан да йөзләрчә һава экипажы оча иде. Менә парашүтле кәрзингә утырган, башына буй-буй калфак кигән юантык гәүдәле берәү, кулларын болгый-болгый, түбәнгә томырылды. Әнә бер шешенке йөзлесе дурбиннан карый. Әнә канатлы ияргә атланган, бик борчулы, тузган чәчле, очлы борынлысы, кәрап алдында әйләнептулганып, ниндидер тартманы Лоська таба борып маташа. Менә чәчәккә күмелгән читән көймә узып китте — өч хатынның зур күзләре, агарынган йөзләре, башларына җиңнәре һәм алтын укалы шарфлары күренеп калды. Зәңгәр күктә винтлар гүләве, җил ыжгыруы, кемнәрнеңдер сызгыруы, алтын җемелдәве, киемнәр чуарлыгы, түбәндә паркларның урыны белән көмешсу, урыны белән сап-сары яфраклары, керделе-чыктылы йортларның кояшта балкыган тәрәзәләре — болар һәммәсе төштәгедәй тоела, башны әйләндерә иде. Гусев, әле бер, әле икенче ягына карангалап, шыпырт кына: — Күр әле бу тамашаны! - дип кабатлый иде. Кәрап асылма бакчалар өстеннән очып узды да зур гына түгәрәк мәйданга ипле генә төшеп утырды. Мәйданның ак плитәләренә күктән борчак урынына йөзләгән көймәдер, кәрҗиндер, канатлы иярдер ява башлады. Мәйданнан йолдыз канатларыдай таралган урамнарда халык шау-гөр килә — чәчәктер, кәгазьдер ыргыта-ыргыта, кулъяулыклар болгый-болгый болай таба йөгерә иде. Кәрап пирамидага тартым биек һәм күңелсез, карасукызыл таштан салынган бина янына төшкән иде. Бу бинаның өчтән бер өлешеннән узмаган, өскә таба тараеп киткән дүрт кырлы таш баганалары арасындагы киң баскычка унлап марсиан чыгып баскан, һәммәсенең өстендә кара җилән, башында түгәрәк башлык иде. Лось боларның кем икәнен соңыннан белде: Марстагы барлык илләр белән идарә итә торган иң югары орган — Инженерлар шурасы икән. Лосьларны алып килгән марсиан бераз көтәргә кушты. Солдатлар баскычтан йөгереп кенә төштеләр дә, кәрапны уратып алып, мәйдандагы халык ташкынын тыеп торырга маташтылар. Мәйданга җыелган чуар киемле халык дулкынына, баш өстендә тулганып йөргән әллә ничаклы канатларга, соргылт яки карасу-кызыл төстәге зур-зур йортларга, ул йортлар өстеннән калкып торган алмады. — Менә ичмасам шәһәр! - дип кабатлады ул, аягын тыпылдатып. Баскычтагы кара җиләнле марсианнар кинәт икегә аерылды. Шундый ук кара киемле, озын буйлы, бераз бөкресе чыга төшкән, караңгы ябык чырайлы, какча йөзле, чем-кара озын кәҗә сакаллы берәү килеп чыкты. Аның түгәрәк башлыгы өстендә балык сыртына охшаган алтын кикрик җемелди иде. Баскычның яртысын төшкәч тә ул, таягына таянган килеш, эчкә баткан кара күзләре белән Җир кунагына текәлеп карап торды. Лось та аңарга илтифат белән, сагаеп карады. Гусев, пышылдап кына: — Кадалды да катты, кара син аны! - дип куйды, аннары халыкка таба борылып, дөньясын онытып: - Исәнмесез, иптәш марсианнар! - дип кычкырды. - Без сезгә Советлар республикасыннан сәлам алып килдек... Дуслык мөнәсәбәте урнаштырырга ниятебез... Халык ташкыны исе китеп гүләп куйды, шау-гөр килеп кәрапка якынлаша башлады. Караңгы чырайлы марсиан, сакалын учлап, мәйдан өстенә төксе караш ташлады. Халык төркеме тынычлана төште. Шуннан әлеге марсиан баскычтагылар ягына борылып нидер әйтте һәм таягы белән кәрапка төртеп күрсәтте. Бер марсиан баскычтан йөгереп төште дә борт аша иелгән такыр башка акрын гына тиз-тиз нидер әйтте. Сыбызгы сызгыртып сигнал бирделәр, һәм ике солдат йөгереп кенә кәрапка менеп басты, моторлар гүли башлады, кәрап салмак кына күтәрелеп, шәһәр өстеннән төньякка таба юнәлде. КҮКСЕЛ УРМАНДА Соацера тау сыртлары артына күмелеп калды. Кәрап тигез җир өстеннән очып бара иде. Анда-санда гына бер-берсенә бик охшаш корылмалар, озын-озын баганалар һәм алар арасына сузылган тимер чыбыклар — асылма юллар, шахта авызлары, тап-тар каналлардан баручы йөк төялгән көймәләр күзгә чалынды. Менә бер заман урман арасыннан очлы текә таулар күренә башлады. Кәрап түбәнәя төште, бер чокырны очып үтте дә, карасу куе агачлардан бирерәк, сөзәк болынга төшеп утырды. Лось белән Гусев капчыкларын күтәрделәр дә, такыр башлы юлдашларына ияреп, басу буйлап агачлыкка таба юнәлделәр. Агач төбеннән атып торган су парлары дымнан җемелдәгән бөдрә үлән өстендә салават күпере хасил итә иде. Болында көтү йөри: озын йонлы, карсак малларның аклары да, каралары да бар иде. Тирә-юньдә тынлык хөкем сөрә. Бары тик су чылтыраганы ишетелә дә талгын җил исеп куя иде. Озын йонлы маллар кешеләргә юл бирәләр — яткан җирләреннән ялкау гына кузгалып, аю шикелле әпентөпен килеп, читкә атлыйлар, кыска тупак танауларын борып карыйлар. Болынга сап-сары кошлар килеп төште, салават күпере сыман җем-җем иткән су фәнтаны астына кереп кагынды, йоннарын кабартты. Агачлыкка да килеп җиттеләр. Купшы ябалдашлы агачлар һәммәсе дә күксел төстә иде. Коп-коры ботаклары салынып, сәлперәеп төшкән, чаерлы яфраклары кыштырдап утыра. Тимгелле кәүсәләр арасыннан ерактан ук җемелдәп күл күренә. татлы ис килә иде. Куаклар арасына бик күп сукмаклар салынып, аларның һәркайсына кызгылт-сары ком сибелгән иде. Ул сукмаклар кисешкән төштә түм-түгәрәк аланнар калдырылган, ә ул аланнарга комлы таштан зур-зур сыннар салынган, тик инде аларның кайберләре ватылып, ярыкларына мүк үскән иде. Агачлар артыннан җимерек таш баганалар, гаять зур диварлар күренеп тора. Болар килә торган юл күлгә таба борылды. Менә карасу-зәңгәр су өсте ачылды, ул су өстендә, көзгедәге шикелле, ерактагы биек тауның текә башы чагылды. Агач шәүләләре салмак кына чайкалды. Кояш нурларын мул сибә иде. Күлгә төшә торган, мүкләнеп беткән баскычның як-ягына, яр башына кайчандыр алыптай зур ике сын салынган булган. Хәзер инде алар яргаланып, араларыннан үрмә үләннәр баш калкыткан иде. Баскычта яшь кенә бер хатын пәйда булды. Башында очлаеп торган сап-сары башлык, йокы аралаш мәңге бакый елмаеп утырган Магацитлның мүкләнеп беткән алыптай сурәте янында ул кыз гаҗәп зифа буйлы, аксылкүгелҗем булып күренде. Кызның аягы таеп китте, ул таш киртләченә тотынып калды, аннары башын күтәрде. Марсиан: — Аэлита, - дип пышылдады, җиңе белән күзен каплады да Лосьларны юлдан читкә, агачлыкка алып кереп китте. Тиздән алар зур гына бер аланга килеп чыктылар. Аланның аргы башында, куе үлән эчендә яссы диварлы соры бер йорт утыра иде. Йорт алдындагы йолдыз шикелле итеп эшләнгән, ком сибелгән мәйданчыктан алан аркылы түбән таба, агачлыкка туп-туры юллар төшә, анда исә тәбәнәк кенә таш корылмалар күренә иде. Такыр башлы марсиан сызгырып җибәрде, йорт җилән кигән марсиан килеп чыкты. Аның бите, чөгендер ышкыган сыман, кып-кызыл иде. Кояштан күзен челтчелт йомгалап, болар янына килеп җиткән генә иде, кунакларның кем икәнлекләрен ишеткәч, шундук йорт почмагына кереп посу ягын карады. Такыр баш аңа тавышын күтәрә төшеп ниндидер әмер биргәч кенә, юантык марсиан, куркуыннан дер-дер калтырап, артына әйләнеп карый-карый, авызында утырып калган бердәнбер сары тешен күрсәтә-күрсәтә, кунакларны өйгә әйдәде. ЯЛ ВАКЫТЫ Кунакларны тар гына тәрәзәләре парк ягына караган, яп-якты, бәп-бәләкәй бүлмәләргә кертеп урнаштырдылар. Ашау-эчү һәм йокы бүлмәләренең диварларына саламнан үргән ап-ак чыпта эленгән, почмактагы кисмәкләрдә төрле агачлар чәчәк атып утыра. Гусев бүлмәне ошатты: "Йөк кәрҗине сымаграк икән, бик ипле күренә", - диде. Буй-буй халатлы, юантык гәүдәле марсиан бу йортның идарәчесе булып чыкты. Ул нидер сөйли-сөйли ишектәнишеккә йөгерә, әвәрә килә, коңгырт кулъяулыгы белән шәрә башын сөртә, әледән-әле кунакларга күзен акайтып караган килеш катып кала да мыды-мыды килеп нидер укырга тотына иде. Бассейн-хәвезгә су җибәреп, Гусев белән Лосьның һәр-кайсын үз ваннасына кертеп куйды. Ванна төбеннән куе булып пар бөркелә иде. Арып хәлдән тайган кеше күбекләнеп торган эссе, йомшак су тәненә тию белән үк эреп китәрдәй була. Лось чак кына йоклап китмәде. Идарәче аны бассейн-хәвездән җитәкләп чыгарырга Лось ашау-эчү бүлмәсенә көч-хәл белән генә килеп җитте. Өстәл өстенә исәпсез-хисапсыз кечкенә-кечкенә тәлинкәләр тезелгән, ул тәлинкәләргә яшелчәдер, паштеттыр, вак кына йомыркадыр, җиләк-җимештер салынган. Чикләвек зурлыгындагы ипи шарлары авызга капкач та шытырдап куя да шундук эреп тә бетә. Чәнечке-пычак ише нәрсә һич юк, тәлинкә саен кечтеки генә калак куелган. Җирдән килгән кешеләрнең шундый кадерле нигъмәтләрне ике кабып бер йотуын күргәч, идарәче тораташтай катты да калды. Гусевка ризык аеруча ошады. Бигрәк тә чәчәкләрнең дымлы исен үзендә саклаган шәраплары кабу белән авызда парга әйләнә һәм бөтен тәнгә таралып, куәт өсти иде. Кунакларны йокы бүлмәләренә урнаштыргач та әле идарәче шактый вакыт кайгыртучанлык күрсәтеп, мендәрләрен рәтләп, юрганнарын кыстыргалап йөрде. Әмма "ак пәһлеваннарны" йокы егып салды. Аларның зур гәүдәләре астында караватлар шыгырдады, сулу алуларыннан, борын сызгыртуларыннан тәрәзә пыялалары зыңлап торды, почмаклардагы үсемлекләр җилфердәде. Лось күзен ачып җибәрде. Түшәмдәге төнлектән зәңгәрсу яктылык саркый. Җылы һәм бик рәхәт иде. "Ни булды соң әле? Кайда ятам икән мин?" Әмма соравына җавап табып өлгермәде — яңадан татлы йокыга талды. Күгелҗем яфраклар арасыннан су шәүләсе уйнагандай гына ниндидер яп-якты таплар үтеп китте. Искиткеч зур куаныч буласын алдан сизелү әнә шул нурлы таплар арасыннан нәрсәнедер төшендә күрергә өметләнү аның күңеленә сихри борчу салды. Ул йокы аралаш елмаеп, кашын җыерып карады — шул рәвешле кояш нурларының юка нәфис пәрдәсен үтеп чыкмакчы булды. Әмма аның өстенә тагын да тирәнрәк Лось торып утырды. Башын аска салган хәлдә бераз утырып торды. Сикереп торып, калын тәрәзә пәрдәсен бер кырыйга этәрде. Тар гына тәрәзәдән боздай салкын нурлы зур-зур йолдызларны күреп, аларның ят һәм сәер булуларына таң калды. — Шулай бит әле, - дип сөйләнде Лось үзалдына, - мин Җирдә түгел бит әле. Иге-чиге күренмәгән боз сахрасы. Мин яңа дөньяда. Үлек ич инде мин. Тормыш анда калды... Ул тырнакларын күкрәгенә, йөрәк турысына батырды. — Яшәү дә түгел бу, үлем дә түгел. Баш сау, тән таза. Тормыш кына анда калды... Ни өчен менә икенче төн инде Җирне сагынып, тегендә, йолдызлар артында яшәгән чакларын сагынып өзгәләнүен үзе дә аңламый иде ул. Әйтерсең ниндидер тамыры өзелгән дә хәзер инде менә бу бозлыкта, кара бушлыкта җаны тончыга иде аның. Ул тагын мендәргә капланды. — Кем бар? Лось ялт итеп сикереп торды. Тәрәзәдән иртәнге яктылык сирпелә. Бәләкәй генә салам бүлмә үзенең чисталыгы-пөхтәлеге белән күзнең явын алырлык иде. Тышта агач яфраклары кыштырдаша, кошлар сайраша иде. Лось күзләрен сыпырып алды, тирән итеп сулап куйды. Янә әкрен генә ишек кактылар. Лось ишекне тутырып ачып җибәрсә, бусага төбендә әлеге дә баягы буй-буй җиләнле юантык марсиан: чык төшкән бер кочак күксел чәчәкне ике кулы белән дә корсагына кысып тоткан. Чәчәкләрне Лоська сузып, ул акрын гына: — Аиу утара Аэлита, - диде. ТОМАНЛЫ ШАР Иртәнчәк ашап утырганда Гусев: — Мстислав Сергеевич, бу да булдымы эш? - диде. - Шул тикле җирдән очып кил, кил дә урман арасында ят имеш инде. Ванналарда юыныр өчен монда килеп торасы да юк иде. Шәһәрләренә якын да жибәрмәделәр. Сакалбайның төксе чырае исегездәдер ич? Һай, Мстислав Сергеевич, аңардан саклана күрегез. Хәзергә ашаталарэчерәләр дә бит, аннары нишләтерләр икән менә? Лось, әчкелтемрәк татлы ис бөркеп торган күксел чәчкәләрне караштыргалап: — Алексей Иванович, сез соң ашыкмагыз, - дип куйды. - Бераз яшик, караштырыйк әле, куркыныч кешеләр түгел икәнебезгә тәмам инангач, шәһәрләренә дә кертерләр. — Мстислав Сергеевич, сезне белмим, ә мин үзем бу тикле җиргә кәеф-сафа кылыр өчен килмәдем. — Сезнеңчә, без нишләргә тиеш инде? — Мстислав Сергеевич, мондый сүзне сездән ишетүе сәер! Берәр татлы нәрсә иснәп башыгыз әйләнеп китмәгәндер ләбаса? — Ачуланышмак буласызмы? — Юк, ачуланышасым килми. Шулай да чәчәкне аны үзебезнең Җирдә ятып та җаның теләгәнчә иснәргә була. Минемчә, иң беренче кешеләр булып килгән икәнбез инде — Марс безнеке, советныкы дигән сүз. Моның эшен бетереп куярга кирәк. — Мәзәк тә кеше сез, Алексей Иванович! — Кайсыбыз мәзәгрәктер бит әле — анысын киләчәк күрсәтер. - Гусев билендәге каешын рәтләп куйды, иңнәрен биетеп алды, күзен хәйләкәр генә кыса төште. - Читен эш инде, анысын аңлыйм мин: икәү генә шул без. Ничек кенә булмасын, безгә базардан Рәчәй Федератив кәгазьне каерып алырга кирәк. Болай тик торганда гына китереп тоттырмаслар андый кәгазьне. Шулай да минем күз үткен, бик тиз шәйләп алдым: хәлләре бик шәптән түгел боларның. — Революция ясарга җыенмыйсыздыр ич? — Хәзердән әйтеп куюы кыен, Мстислав Сергеевич, анда күз күрер. Петроградка буш кул белән кайтмабыз ич инде. Үрмәкүч киптереп алып кайту да килешеп бетмәс. Юк, без кайтыйк та Марс планетасының "Рәсәфәсәр"гә кушылуы турындагы кәгазьне чыгарып салыйк. Аурупаң үрле-кырлы сикерер иде, ә! Үзегез күреп торасыз, мондагы алтынны кәрапларга төяп ташысаң да бетәсе түгел. Менә бит ул ничек, Мстислав Сергеевич. Лось аңа карап уйга калды. Гусевның шаяртып маташамы, әллә чынлап сөйлиме икәнен һич аңларлык түгел: беркатлырак хәйләле күзләре көлемсери дә төсле, әмма ул күзләрнең бер читендә тәвәккәл гаярьлек тә бар шикелле иде. Лось, җай гына башын чайкап, зур-зур чәчкәләрнең балавыздай үтә күренмәле күксел таҗларына орынгалап, уйчан гына кыяфәттә болай диде: — Марска нәрсәгә очам соң әле дигән фикер минем исемә дә кереп чыкмады. Бирегә килеп төшәр өчен очканмындыр. Борын заманда шулай конкистадорлар кәрапларга утырып яңа җирләр эзләргә чыга икән. Диңгезләр артында билгесез җир ачыла икән дә кәрап берәр елгага кереп туктый икән, шуннан соң капитан, киң кырлы эшләпәсен башыннан салып, яңа җирне үз исеме белән атый икән. Аннары ул яр буйларын таларга тотына икән. Әйе, сезнең сүзегездә хаклык бар шикелле: ярга килеп туктау гына җитми, әле тагын кәрапка җәүһәрмәрҗәннәр дә төяргә кирәк. Без яңа бер дөньяга күз Без үзебезнең кәрапка, Алексей Иванович, акыл байлыгы төяп кайтырга тиешбез. — Бу чаклы да кырыс кеше булырсыз икән. Безгә уртак тел табуы кыенга килер шикелле... — Мин бит үземә генә кырыс. Уртак телне табарбыз, дускаем, табарбыз. Ишектә нидер кыштырдады. Куркудан һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән бераз чүгә төшебрәк, идарәче килеп керде һәм үзенә иярергә ымлады. Лось ашыгып урыныннан торды, чал чәчен сыпырып алды. Гусев мыегын бөтергәләп тырпайтып куйды. Кунаклар, әллә ничә коридорны һәм баскычны үтеп, йортның икенче башына барып чыктылар. Идарәче тәбәнәк кенә бер ишекне шакыды. Эчтән бала-чаганыкыдай тавыш ишетелде. Лось белән Гусев озынчарак бүлмәгә килеп керделәр. Диварлары ап-ак. Түшәмдәге тәрәзәләрдән төшкән кояш нурында тузан бөртекләре сикерешә. Бизәкле, мәзайкалы идәндә яссы китап киштәләренә тигез итеп тезелгән китаплар, ул китап киштәләре арасындагы бронз сыннар, очлы аяклы өстәлләр, экран-көзгеләр чагылып күренә. Ишек янындарак кына көлсу чәчле, муенына кадәр ябык, озын җиңле кара күлмәк кигән яшь кенә бер кыз басып тора. Күпертелгән чәченнән өстәрәк, алтынланган тышлы китапларга төшкән кояш нурында тузан бөртекләре биешә-сикерешә. Кичә кич марсиан күл буенда Аэлита дигән кыз шул үзе иде инде. Лось аңа түбән итеп башын иде. Аэлита кымшанмыйча да аңа карап торды — көлсу күзләрендә таң калу галәмәте сизелде, аксыл-күгелжем озынча йөзе бераз дерелдәп куйган сыман тоелды. Чак кына чөенке борыны, озынчарак авызы сабый балаларныкыдай нәфис иде. Йомшак кара күлмәк эчендәге күкрәге текә тау менгәндәгедәй Менә ул моңлы көй сыман җиңел, нәфис тавыш белән акрын гына: — Эллно утара гео, - диде һәм бик түбән итеп башын иде. Җавап урынына Лось бармакларын гына шытырдатты. Әмма үзен тиз генә кулга алып, нигәдер тантаналы кыяфәт белән: — Аэлита, Җирдән килгән кешеләр сине сәламли, - диде һәм кызарып куйды. Гусев исә, үз дәрәҗәсен яхшы белгән кешедәй: — Танышуыбызга шатбыз, - диде. - Полк командиры Гусев булабыз, ә бу — инженер Лось Мстислав Сергеевич. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт әйтергә килдек. Кешеләрне тыңлап бетергәч, Аэлита башын күтәрде, ул тынычлана төшкән иде. Кыз дәшми-тынмый гына кулын алга сузды, тап-тар учын җәеп җибәрде. Лось белән Гусевка аның учында яшькелт шар пәйда булган сыман тоелды. Шуннан Аэлита кулын ялт итеп сырты белән әйләндерде дә китап киштәләре яныннан эчкә кереп китте. Кунаклар да китапханә түренә уздылар. Шул арада Лось Аэлита аның иңеннән генә икәнен, иртән үзе бүләк итеп җибәргән әчкелтем исле чәчкәләр кебек үк нәфис һәм җиңел гәүдәле икәнен шәйләп өлгерде. Киң күлмәк итәге көзге шикелле ялтыраган бизәкле идәнгә тия язып, очып кына баргандай бара иде. Кыз артына борылып елмайды, әмма күзләреннән борчылу китмәде. Аэлита бүлмәнең ярым түгәрәк ясап эчкә кереп торган җирендәге киң генә эскәмиягә ымлады. Кунаклар утырдылар. Кыз үзе дә алар каршына килеп утырды, ике кулын да өстәлгә куеп, йомшак күз карашын кунакларга төбәде. ниндидер сәер туташка тыныч кына карап утыру Лоська рәхәт булып китте. Гусев та тирән сулап куйды, акрын гына: — Әйбәт кызый, бик күркәм, - дип сөйләнде. Шул чакны Аэлита да телгә килде. Аның тавышы, музыка коралына акрын гына кагылып киткән сыман, бик нәфис яңгырады. Кыз, иреннәрен чак кына кыймылдатып, бер үк сүзләрне кабатлады. Аның көлсу озын керфекләре әледән-әле йомылып, акрын гына ачыла иде. Ул яңадан учын өскә каратып кулын алга сузды. Лось белән Гусев шул чак аның учында бәләкәй генә алма зурлыгындагы ачык яшел шар күреп алдылар. Бу шарның эчендә нидер кайнап, үзгәреп тора иде. Хәзер инде кунаклар да, Аэлита үзе дә әлеге яшькелт шарга игътибар белән карап торалар иде. Кинәт кенә аның дулкыннар агышы туктап калды, аермачык булып кара таплар күренә башлады. Лось текәлебрәк караган иде — кычкырып җибәрде: Аэлитаның учында җир шары ята лабаса! Аэлита, шарга бармагы белән төртеп: — Талцетл, - диде. Шар әкрен генә әйләнә башлады. Америка ярлары, Азиянең Тын океан яры күренде. Гусев, каударланып китеп, Себергә төртеп күрсәтте: — Без бу, без, руслар. Бормаланып Урал таулары узды, Иделнең түбән агымы сузылды. Тиздән Ак диңгез ярлары күренде. Шул чак Лось, Фин култыгын күрсәтеп: — Менә, биредә, - диде. Аэлита гаҗәпсенеп аңа күтәрелеп карады. Шар әйләнүдән туктады. Лось фикерен туплады, җәгърәфия харитасының бер кисәген хәтеренә төшерүе булды — аның бер кара төртке хасил булды, аңардан җеп кебек тимер юллар сузылды, яшькелт җирлеккә "Петроград" дип язылган язу күренде. Аэлита шарга текәлебрәк карады да учы белән томалады — шар аның бармаклары үтәли күренә башлады. Аэлита башын чайкады, йомшак кына тавышы белән Лоська: — Озео, хо суа, - дип эндәште. Лось моннан: "Яхшылабрак хәтерегезгә төшерегез әле", - дигәнне аңлады. Шуннан ул Петербургны хәтеренә төшерә башлады: гранит яр буйлары, Неваның суык зәңгәр дулкыннары, бата-калка йөзеп барган кечкенә генә көймә, томан арасында асылынып калган Николай күпере заводлардан чыккан куе төтен, болытлы көнне тонык кына булып кояш батуы, юеш урам, вак-төяк белән сәүдә иткән кибет элмә язуы, почмакта басып торучы карт олаучы күз алдына килде. Аэлита, иягенә таянган килеш, тыныч кына шарга карап утырды. Шарда Лосьның хәтеренә килгән әйберләр кайсы аермачык, кайсы томанлырак булып күренә барды. Исаакий җәмигъ чиркәвенең тоныграк кына гөмбәзе пәйда булды, менә аның урынына су буендагы таргылташ баскыч, дугаланып килгән эскәмия, боегып кына утырган сары чәчле бер кыз килеп чыкты, ул да төссезләнде, юк булды, аның урынына тиара кигән ике сфинкс пәйда булды. Сызым барлыкка килде, багана-багана тезелеп саннар йөгереште, дөрләп янып торган тимерче учагы, күмерләргә өреп торучы төксе чырайлы Хохлов килеп чыкты. Томанлы шар өстеннән дулкын-дулкын булып узган сәер тормышка Аэлита озак карап утырды. Шуннан бер мәлне төсләр үзгәрә, бар да бутала башлады — бөтенләй икенче төрле күренешләр хасил булды: төтен дулкыннары, ниндидер балкыш, чабып барган атлар, каядыр йөгерешкән һәм егылып калган кешеләр... Менә һәммә нәрсәне томалап көрәктәй сакаллы, канга баткан йөзле берәү күренде. Гусев авыр итеп көрсенеп куйды. Аэлита, борчуга төшеп, аның ягына борылды һәм учын аска табан әйләндерде. Шар шундук юкка чыкты. Аэлита беравык маңгаена таянып, учы белән күзен томалап утырды. Аннары урыныннан торып, китаплар киштәсеннән бер цилиндр алды, аның эченнән сөяк таяк чыгарып, үзләре утырган экранлы өстәл эченә яшерде. Аннары бавын тартты — китапханәнең түшәмдәге тәрәзәләрен зәңгәр пәрдә томалады. Шуннан Аэлита өстәлне эскәмиягә якынрак күчерде дә тоташтыргычны борды. Экранның көзгесе яктырып китте, марсианнар, төрле хайваннар, йортлар, йорт җиһазлары, агачлар өстән аска таба агыла башлады. Аэлита һәрберсенең ничек аталганын әйтеп чыкты. Алар хәрәкәткә килеп бер урыннан икенче урынга күченгәндә берәр фигыль дә өстәде. Ара-тирә төсле сурәтләр дә күренгәләде, көйле китаптагыча монда да ишетелер-ишетелмәс кенә музыкаль фраза яңгырап киткәләде — Аэлита андый төшенчәнең дә исемен атады. Ул акрын гына сөйләде. Гаҗәеп әлифбадагы әйберләр дә салмак кына агыла торды. Караңгылы-яктылы, тып-тын китапханәдә Лось үзенә текәлгән көлсу күзләрне тойды. Аэлитаның акрын, сихри тавышы аның зиһененә үтеп керә, башын әйләндерә иде. Лось, ниндидер томан пәрдәсе ачылгандай, башы яхшырак эшләгәнне — яна сүзләрнең, яңа төшенчәләрнең озак утырдылар. Менә Аэлита маңгаен сыпырып куйды, тирән итеп сулу алды, экранны сүндерде. Лось белән Гусев томан эчендә калгандай утыралар иде. Аэлнта кунакларга үз телендә: — Барыгыз, ятып йоклагыз, - диде. Бу телнең сүзләре гәрчә сәер яңгыраса да, аларның мәгънәсе инде мигә барып җитә яза иде. БАСКЫЧТА Җиде көн үтеп тә китте. Соңыннан әлеге көннәрне исенә төшергәндә, Лоська ул чор зәңгәрсу эңгер булып, көпә-көндез татлы төшләр күргән гаҗәеп тыныч көннәр булып тоелды. Лось белән Гусев иртә таңнан уянып китәләр. Ваннада юынып, аз-маз тамак ялгап алганнан соң китапханәгә керәләр. Аэлита аларны бусагадан ук хөрмәтләп, якты чырай белән каршы ала. Аның сөйләгән сүзләре хәзер инде аңлашыла яза. Бүлмәнең караңгылы-яктылы һәм тын булуы әйтеп бетергесез ләззәт бирә, Аэлитаның әкрен генә әйткән сүзләре чиксез татлы булып тоела — күзендәге дым чайпалып куя, күзләре зураеп китә дә шул төпсез упкында төш күрә башлыйсың. Экранда шәүләләр йөгерешә. Теләсәң-теләмәсәң дә сүзләре миеңә үтеп керә. Башта сүзләрнең әйтелеше — авазлар гына кабул ителде, тора-бара томан аша күренгәндәй булып аларның мәгънәләре аңлашыла башлады. Хәзер Аэлитаның исемен әйткәндә Лосьның күңелендә ике төрле хис уяна: АЭ "актык тапкыр күренә" дигән мәгънәне аңлата һәм һәм көмешсу нур булып балкый. Яңа дөньяның теле әнә шулай нәфис нәрсә булып мигә сеңә бара... Зиһеннең болай баюы җиде көн буена дәвам итте. Дәресләр иртәнге якта була һәм кояш баегач төн уртасына чаклы сузыла иде. Җиде көннән соң Аэлита арыды, ахрысы. Сигезенче көнне уятырга килүче-фәлән булмагач, кунаклар кичкә хәтле йокладылар. Лось караваттан күтәрелгәндә, агачлардан озын булып күләгә сузылып өлгергән иде. Ниндидер кош өзми дә куймый бер үк көйгә сызгырыпмы-сызгыра. Лось тиз генә киенде дә, Гусевны уятып та тормыйча, китапханәгә юнәлде. Тик аның ишек шакуына җавап бирүче булмады. Шуннан Лось җиде көн эчендә беренче мәртәбә ишегалдына чыкты. Сөзәк кенә булып сузылган аланның аргы башында урман, урман алдында ниндидер тәбәнәк корылмалар тезелгән иде. Теге аю аяклы, сыер кыяфәтле озын йонлы маллар — хашилар, көтүләре белән күңелсез генә үкереп, шул якка таба төшеп бара. Баеп килгән кояш үзенең соңгы нурларын бөдрә үләнгә сибә, дымсу аланны алтынга коендыра иде. Күл ягына яшькелт торналар очып узды. Шәфәкъ нурында ерактагы тауның карлы түбәсе ялтырап күренде. Монда да сүнеп барган көннең тыныч кына алтында коенуы күзгә бәрелә иде. Лось үзе белгән юлдан күлгә төшәргә булды. Юлның ике ягында шул ук күксел агачларны, тимгелле агач кәүсәләре арасыннан шул ук хәрабәләрне күрде, шундый ук салкынча җиңел һаваны сулады. Әйберләрнең исемнәрен белә башлагач кына табигать гүзәллеген күрә башлаган сыман тоелды аңа. Агач яфраклары арасыннан дөрләп янгандай булып күл күренә иде. Әмма Лось күлгә килеп җиткәнче кояш өскә чөелде — ярты күкне алтынсу ялкын каплап алды. Ул арада күк йөзе көлсуланып, сафланып, караңгыланып калды. Аннары йолдызлар калыкты. Суда аларның сәер сурәте чагылды. Күлнең очлаеп килгән төшендә, баскыч янында таштан ясалган ике алып меңнәрчә ел буена күлне саклап, йолдыз санап утыра иде. Лось баскыч янына килде. Кисәктән куерып киткән караңгыга әле аның күзе ияләшеп җитмәгән иде. Ул сынның нигез ташына сөялде дә күлнең дымсу һавасын — саз чәчәкләренең әчкелтем исе сеңгән һаваны суларга кереште, йолдызлардан төшкән сурәт җәелгәннән-җәелә барды, су өстенә юка гына булып томан күтәрелде. Йолдызлар торган саен яктырак балкыды, хәзер инде йокыга талган агач ботаклары, ялтыравык ташлар, таш Магацитлның елмаеп торган йөзе аермачык күренә иде. Лось таш өстендә яткан кулы оеганчы шулай карай торды. Анңары сыннан читкә атлады һәм шундук Аэлитаны күреп алды. Аэлита баскычның түбәнге башында, кара судагы йолдыз шәүләләренә текәлгән килеш, хәрәкәтсез утыра иде. — Аиу ту ира хасхе, Аэлита? - Лось шулай диде дә сәер авазларны әйтә алуына үзе үк гаҗәпләнеп калды. Ул, авызы өшегәндәй, авырлык белән генә сөйли иде. Аның теләге — Аэлита, мина сезнең янда булырга ярыймы? дигән фикер — ят авазларны ничектер үзе укмаштырды. Аэлита акрын гына башын күтәрде. — Әйе, - диде. Лось, аның янына килеп, басмага утырды. Аэлита чәчен кара җиләненең башлыгы белән каплаган иде. Йолдыз яктысында йөзен аермачык абайлап булса да, күзе юньләп күренми — фәкать күз чокырлары гына караеп беленә иде. куйды: — Җирдә чакта сез бәхетле идегезме? Лось җавап кайтарырга ашыкмады — кызны күзәтте: аның йөзе гүя катып калган, авызы кайгылы йомылган иде. — Әйе, - диде Лось, - бәхетле идем. — Сезнең ул Җирегездә бәхет ниндирәк була соң? Лось тагын кызга текәп карады. — Безнең Җирдә бәхет ул үз-үзеңне оныту булса кирәк. Кеше үзен рухи яктан баеткан, юаныч һәм куаныч биргән икенче берәү өчен яшәргә ашкынып тора икән, ул бәхетле була. Бу юлы Аэлита аңа таба борылып карады. Бу чал чәчле алыптай кешегә текәлгән зур күзләрдә гаҗәпсенү чагыла иде. — Андый бәхетне мәхәббәт бирә, - диде Лось. Аэлита читкә борылды. Аның башындагы очлы башлыгы селкенеп куйды. Әллә көлә инде? Юк, көлми икән. Әллә елый инде? Юк, еламый икән. Лось мүкле басмада утырган җирендә кыбырсынып куйды. Аэлита: — Ә нигә Җирне ташлап киттегез соң? - дип сорады чак кына калтыранган тавыш белән. — Сөйгәнем дөнья куйды, - диде Лось. - Яшәүнең яме-кызыгы калмады. Үземдәге төшенкелеккә каршы көрәшергә көчем җитмәде. Качкын мин, куркак җан. Аэлита кулын җөббә эченнән чыгарды да Лосьның көрәктәй кулына салды, әмма кагылуга ук яңадан плащына яшерде. Аннары уйчан тавыш белән: — Берәр вакыт үз гомеремдә шундый нәрсә буласын белә идем мин, - дип куйды. - Бәләкәй чагымда мин әллә нинди сәер төшләр күрә идем. Биек-биек яшел таулар, безнекенә охшамаган якты елгалар керә иде ява торган иде. Алып гәүдәле кешеләрне күрә идем. Акылдан шашамдыр дип котым алынып яшәдем. Соңыннан остазым аңлатып бирде: ашхе икән ул, кайчандыр булып үткәнне күрү икән. Магацитл өммәтеннән килүчеләрдә борнап чыкмаган орлыктай ашхе сакланып ята икән. Ашхе — зирәклек ул, дәһшәтле көч. Ә менә бәхетнең нәрсә икәнен мин белмим. Аэлита ике кулын да җөббә эченнән чыгарды һәм сабый бала кебек чәбәкләп алды. Башлыгы тагын калтыранып куйды. — Менә ничә елдан бирле төннәрен шушы баскычка чыгып утырам да йолдызларны күзәтәм. Минем белмәгән нәрсәм юк. Уйнап әйтүем түгел, мин белгәннең барысын да сез гомердә дә беләчәк түгелсез, ул кадәр белергә ярамый да. Ә шулай да бары тик бала чакта болытлар агылганын, шаулап яңгыр яуганын, яшел тауларны, алыптай кешеләрне төштә күргәндә генә үземне чын мәгънәсендә бәхетле итеп сизә идем. Остазым кисәтә килде: һәлак булырсың, диде. - Кыз Лоська таба борылды һәм кисәк кенә көлеп җибәрде. Аэлита искиткеч чибәр, аның башлыклы җөббәсеннән, кулларыннан, йөзеннән, сулышыннан әчкелтем татлы ис килә һәм ул ис җелекләргә үтеп керә иде. Лосьның коты алынды. — Остазым әйтте: Хао синең башыңа җитәчәк, диде. Бу сүз үткәнгә әйләнеп кайтуны аңлата. Аэлита читкә борылды, җөббәсенең башлыгын күзенә үк төшерде. Беравык сүзсез торганнан соң Лось: — Аэлита, үзегез белгәннәрне сөйләгез әле мина, - дип эндәште. — Сер ич ул, - диде Аэлита эре генә кыяфәт белән. нәрсәне сөйләргә тиешмен. Аэлита башын күтәрде. Киек каз юлының як-ягындагы зур-зур йолдызлар төркеме яп-якты булып яна, җем-җем килә, гүя аларның балкуыннан мәңгелек җиле исә иде. Аэлита тирән итеп сулап куйды. Аннары: — Тыңлагыз, - диде, - Мин сөйләгәннәрне тыныч кына, игътибар белән тыңлагыз. АЭЛИТАНЫҢ ТӘҮГЕ ХИКӘЯТЕ — Моннан егерме мең ел элек Тумада, ягъни Марста, Аоллар дигән кызгылт тәнле халык яшәгән. Аолларның кыргый ыруглары экватордагы урман-сазлыкларда әзмәвер үрмәкүч ашап туенган. Безнең телдә аларның берничә сүзе генә калган. Аоалларның икенче өлеше зур кыйтганың көньягындагы култыкларны биләгән. Анда янартаулар атудан барлыкка килгән мәгарәләрдә тозлы һәм төче сулы күлләр булган. Халык шул тирәдән балык тотып, мәгарәгә алып керә икән дә тозлы күлләргә тутыра икән. Кышкы суыклардан да әнә шул мәгарәләргә кереп качалар икән. Анда әле бүгенгәчә тау-тау балык сөяге өелеп ята. Аолларның өченче өлеше экватордан ерак түгел, тау итәкләрендә, җир астыннан эчәргә яраклы гейзерлар атып торган тирәгә урнашкан булган. Ул кабиләләр өйләр төзеп, озын йонлы хашилар үрчетеп яшәгәннәр, үрмәкүч ашаучылар белән сугыш алып барганнар, канлы йолдызга — Талцетлга табына торган булганнар. Оҗмахка тиң Азора илендә яшәүче кабиләдә бер заман башкаларга охшамаган шохо күренгән. Ул үзе көтүче җиткәч, түбәнгә төшкән, Азораның бер шәһәреннән икенче шәһәренә күчеп, мондый сүзләр сөйләп йөргән: "Төшемдә, имештер, күк урталай ярылып китте дә шуннан бер йолдыз төште. Хашиларымны шул йолдыз төшкән тирәгә куып алын барсам, анда үлән арасында Күк Улы ята, имеш. Ул үзе буйга искиткеч зур, ә йөзе әнә теге тау башларындагы кар төсле ап-ак. Күзләреннән яктылык һәм шашкынлык сирпелә, Мин куркуымнан үләнгә йөзтүбән капландым да шактый вакыт үлек шикелле яттым. Күк Улының, таягымны кулына алып, хашиларымны куып алып киткәнен, ул атлаганда җир тетрәгәнен ишетеп яттым. Аннары тагы аның куәтле тавыш белән: "Син үләргә тиеш, минем теләгем шул", - дигәнен ишеттем. Шулай булуга да карамастан, хашиларымны кызганып, аның артыннан калмый ияреп бардым. Ә үзенә якын барырга курыктым, чөнки аның күзләреннән рәхимсез ут чәчелә, исән калыр өчен мин гел йөзтүбән егыла тордым. Берничә көн шулай бардык та бардык — таулардан ераклашып, чүлгә җиттек. Күк Улы минем таяк белән ташка китереп сукты да — таштан су бәреп чыкты. Хашиларым да, үзем дә шул суны эчтек. Күк Улы миңа: "Колым бул", - диде. Шуннан инде мин аның көтүчесе булып киттем, ул ашап туйганнан сон калдык-постыклары белән тамак туйдырдым". Шәһәр халкына көтүче тагын болай дип сөйләгән: "Юаш кошлар, сабыр хайваннар кайчан үләселәрен дә белми яшиләр. Ә явыз ихи торна өстенә җилеп килә инде, үрмәкүч үзенең җәтмәсен корган инде. Күгелҗем урман үтәли коточкыч чаның күзләре янып күренә инде. Саклана күрегез. Сезнең кулда явызны юк итәрлек корал юк, аңардан саклап калырлык диварларыгыз юк, качып котылырлык озын аякларыгыз юк. Мин инде күктә утлы сызык күрәм — өстегезгә явыз Күк Улы төшә. Аның күзе Тыныч яшәүче Азора халкының, моны ишетеп, коты алына. Ә көтүче сөйләвен белә: "Канга сусаган ча урман үтәли күзе белән сине эзли башлый икән — шәүләгә әйлән, шул чагында чаның борыны синең каныңның исен сизмәс. Алсу болыт арасыннан ихи төшкәндә күләгә бул, ихи сине үлән арасыннан эзләп-эзләп тә таба алмас. Ике ай — олло белән литха — яктысында явыз үрмәкүч цитли алачыгыңны пәрәвез белән уратып алган чакны — күләгә бул, цитли сине тота алмас. Бичара Тума улы, шәүләгә әйлән. Усаллык кына явызлык китерә. Үзеңдә явызлыкның әсәрен дә калдырма. Кимчелекләреңне бусага астына күмеп бетер. Бөек гейзер — Соам гейзерына барып юын, калебеңне пакьла. Шуннан сине явыз Күк Улы күрә алмас, аның канлы күзе синең күләгәңне тишеп зарар китерә алмас". Азора халкы көтүче сөйләгәннәргә колак сала. Күпләр аңа ияреп түгәрәк күл янына, бөек Соам гейзеры янына китә. Анда баргач, кайберәүләр: "Явызлыкны ничек итеп бусага астына күмәсең инде?" - дип сорыйлар. Икенчеләре, ачуланып, көтүчегә: "Алдакчы син, өйләребезне тартып алыр өчен сине хәерчеләр җибәргән", - дип бәйләнәләр. Өченчеләре исә: "Әйдәгез, бу шашкан көтүчене кыяга алып меник тә кайнап торган күлгә тондырыйк — үзе күләгәгә әйләнсен әле", - дип сүз беркетәләр. Бу сүзләрне ишеткәч, көтүче кулына улла (борынгыдан калган быргы, аның очына өчпочмаклап кыллар сузылган) ала да ярсыган, ризасызлык күрсәткән, тәмам аптырашта калган халык арасына утырып, уйнарга, җырларга тотына. Аның шулкадәр дә оста уйнавына, матур җырлавына сокланып, кошлар сайраудан туктый, җил басыла, көтүләр ята, күктәге кояш туктап кала. Тыңлап утыручыларның казып күмгәндәй тоела. Өч ел буе өйрәтә көтүче. Дүртенче җәйне үрмәкүч ашаучылар сазлыклардан чыгалар да Азора халкына һөҗүм итәләр. Көтүче, авыл саен йөреп, вәгазь сөйли: "Бусагагызны атлап чыкмагыз, калебсгездә явызлык булмасын, сафлыгыгызны саклый күрегез", - ди. Кайберәүләр, аның сүзенә колак салып, үрмәкүч ашаучыларга каршылык күрсәтмиләр — теге кыргыйлар боларны бусагаларында килеш бәреп үтерәләр. Шуннан соң шәһәр башлыклары җыелышып бер сүзгә киләләр дә, көтүчене кыяга алып барып, күлгә ыргыталар. Көтүченең вәгазе Азорада гына калмый — еракларга тарала. Диңгез буендагы мәгарәләрдә яшәүчеләр аның улла уйнап утырган чагын таш кыяларга чокып ясыйлар. Ә кайбер кабилә башлыклары исә көтүченең вәгазен ахмаклык һәм зарарлы дин саныйлар да аңарга баш иючеләрне җәзалап үтерәләр. Менә бер заман аның әйткәне раска килә. Ул дәвердәге елъязмаларда болай диелгән: "Тумага кырык көн, кырык төн буена Күк Уллары ява. Талцетл йолдызы кичке шәфәкътән соң калкып, явыз күздәй гадәттән тыш балкып яна. Күк Улларының күбесе Тумага җиткәнче һәлакәткә дучар була, күпләре кыяларга бәрелеп, көньяк океанга батып үлә, әмма исән-имин килеп җитүчеләре дә шактый күп була". Магацитлларның — моннан егерме мең ел элек су астында калып һәлак булган Җир кабиләсенең күченеп килүе хакында елъязмада әнә шулай диелгән. Магацитллар, бронзадан йомырка рәвешле итеп эшләнгән аппаратларга утырып, материянең таркалу көченнән файдаланып очалар. Җирне алар кырык көн эчендә ташлап китәләр. Гигант йомыркаларның бик күбесе Марска җайсыз төшеп, ватыла. Бик азы гына экватор тирәсендәге үзәннәргә исән-имин килеп төшә. Елъязмада болай диелгән: "Алар бронза йомыркалардан чыктылар — һәммәсе дә озын буйлы, кара чәчле. Күк Уллары яссы сары йөзлеләр. Гәүдәләрен һәм тез башларын бронза күбә каплап тора, гаҗәеп үткен кикрикле тулгалары исә бераз алгарак чыгып тора. Күк Улының сул кулында кыска гына кылыч, уң кулында исә формулалар төргәге. Тумадагы бичара томана халыкларның башына әнә шул формулалар җитә дә инде". Явыз һәм көчле Магацитллар әнә шундый булганнар. Җирдә алар йөз Алтын Капу шәһәрендә яшәгәннәр, тик аларның кыйтгаларын океан йоткан. Биредә алар бронза йомыркалардан чыгып, Аоалларны таларга тотыналар, каршылык күрсәтүчеләрен үтерәләр. Хаши көтүләрен үзәннәргә куып алып китәләр. Анда коелар казыйлар, җир сөрәләр, арпа чәчәләр. Әмма коеларда су аз булып, коры һәм уңдырышсыз туфракта арпа орлыклары әрәм була. Шуннан алар, Аоллар янына барып, үзәннәргә төшәргә дә сугару каналлары казырга, зур-зур сусаклагычлар төзергә әмер бирәләр. Кайбер кабиләләр карышмый гына канал казырга тотына. Икенчеләре исә: "Килмешәккә кол буласыбыз юк, тотабыз да үтерәбез", - диләр. Аол гаскәрләре, үзәнлеккә төшеп, аңа кара болыттай ябырыла. Магацитллар күп булмый. Тик аларның һәркайсы таш кыядай нык, океан дулкыныдай көчле, давылдай рәхимсез була. Аол гаскәрләрен пыран-заран китерәләр. Авыллар дөрләп яна. Көтүләр кача. Шулвакыт сазлыктан явыз чалар чыгып балаларны һәм аналарны теткәләп бетерәләр. Бушап калган өйләргә үрмәкүчләр пәрәвез кора. Мәет Ахыр заман җитә. Шул чагында: "Бичара Тума улы, явызлык өчен күләгә бул, Күк Улының канлы күзе синең күләгәңне тишеп зарар китерә алмас", - дигән изге сүзләрне исләренә төшерәләр. Аолларның күбесе бөек Соам гейзерына таба юнәлә. Шактый халык тауларга китеп, томан баскан тау араларында явызлыктан арындыра торган улла җырын ишетергә өметләнәләр. Бер-берсе белән мөлкәтләрен бүлешәләр, һәркем үз-үзендә дә, бүтәннәрдә дә яхшы якларны табарга тырыша, ә инде таба-нитә калса, куаныч яшьләре түгеп, җырларга тотына. Китүчегә ышанучылар Лизиазира тавында Изге Бусага корып, явызлыкны шуның белән бастыралар. Бусаганы көн-төн саклаучы учаклар өч боҗра тәшкил итә. Аол гаскәрләре һәлак була. Урманнарда үрмәкүч ашаучылар юк ителә. Диңгез буенда балык тотып яшәүчеләрнең исән калганнары колга әйләнә. Тик Магацитллар көтүчегә ышанучыларга тимиләр, Изге Бусагаларына аяк та басмыйлар, Соам гейзерына якын бармыйлар, тау араларына әллә ни эчкәре үтмиләр, ә анда, ул тау араларында нәкъ көн үзәгендә искән җил серле авазлар — улла җырын тарата икән. Канлы-яшьле ничәмә-ничә еллар әнә шулай уза. Күк Уллары белән бергә хатын-кызлар килмәгән — җиңүчеләр үлеп беткәч, нәселләре калмаячак икән. Шуңа күрә тауга, Аоллар янына бер заман йомышчы — төскәбиткә гаҗәп матур Магацитл менә. Тулгасы да, кылычы да булмый моның. Кулына таяк тоткан, ә таягына бер учма йон бәйләгән була. Изге Бусага тирәсендәге утларга якынлаша да тау-таш араларыннан җыелган Аолларга болай дип сүз куша: "Мин яланбаш, күкрәгем ачык — сүзем ялган Без Талцетл йолдызына хуҗа идек. Без Киек Каз Юлы дип аталган йолдызлар юлын үттек. Без Туманы яулап алдык, дошман кабиләләрне тар-мар иттек. Без зур-зур сусаклагычлар төзеп, арыклар үткәреп, Туманың шушы көнгәчә кысыр яткан җирләрен сугарырга керештек. Без Соацера — Кояшлы Кала — дигән зур шәһәр салачакбыз, яшәргә теләгәннәргә ирек бирәчәкбез. Тик менә безнең хатыннарыбыз юк, шуңа күрә без максатыбызга тулысынча ирешә алмыйча үлеп бетәргә тиеш булабыз. Бирегез безгә кызларыгызны, без алардан көчле балалар таптырып, Туманың барлык кыйтгаларын биләтербез. Берләшик һәм бергә яңа тормыш корыйк". Илче йон бәйләгән таягын ут янына куя да, Бусагага алды белән, күзен йомып утыра. Шул чагында аның маңгаенда яры белән капланган өченче күзен күреп алалар. Аоллар үзара киңәш-табыш кыла башлый. "Таулар арасында мал-туарга азык юк, су да бик аз, - диләр. - Кышын тау куышларында суык була. Өйләребезне куәтле җилләр төпсез шарлавыкларга очырып алып төшә. Илченең сүзенә колак салыйк та нигезләребезгә кайтыйк булмаса", - диләр. Аоллар хаша көтүләрен куып тау араларыннан Азора үзәнлегенә төшәләр. Магацитллар кызларын алалар, шуннан соң күгелҗем тәнле Тау нәселе барлыкка килә. Шул заманнарда ук котыпларда эрегән кар суларын җыяр өчен Ро дип аталган уналты дәү цирк төзергә керешәләр. Кысыр яткан тигезлекләрдән арыклар сузыла, җир сугарыла. Көлгә әйләнгән нигезләрдә Аолларның яңа авыллары үсеп чыга. Басулар гөрләп уңыш бирә. Соацера диварлары торгызыла. Циркларны төзегән гаҗәеп механизмнар ярдәмендә дәү машиналар эшкә җигәләр. Магацитллар белем көче белән дәү-дәү ташларны күчерә алалар, үсемлекләрнең үсешен тизләтәләр. Үзләре белгәннәрне алар бизәкле тамгалар, төрле йолдызлар белән китапларга язып калдыралар. Җирдән килгән соңгы кеше үлгәч, аның белән бергә Белем дә үлә. Атлантларның серле китапларын фәкать егерме мең елдан соң гына без, Тау нәселеннән килүчеләр, кабат укый алуга ирештек. ОЧРАКЛЫ РӘВЕШТӘ ЯСАЛГАН АЧЫШ Кичке эңгер эленгәч, Гусев, эш юктан аптырап, бүлмәдән бүлмәгә йөренде. Йортлары зур итеп, нык итеп, кышкылыкка салынган. Баскыч, коридор, галерея, буп-буш залларның исәбе-хисабы юк. Бөтенләй кеше яшәмәгәндәй тынлык хөкем сөрә иде. Гусев, авызын ачып исни-исни, караштырып йөрде. "Бай яшиләр, хәерсезләр, тик менә күңелсезрәк кенә", - дип уйлады ул. Йортның аргы башыннан сөйләшкән, пычак белән, нидер тураган, савыт-саба чыңлаган тавышлар ишетелде. Идарәче исә яшелле-мөшелле тавышы белән кемнедер сүгә иде. Гусев аш пешерү бүлмәсенә сугылырга булды. Көймәләп ясалган тәбәнәк кенә бүлмә. Бүлмәнең аргы башында табалардагы майга ут кабып дөрләп-дөрләп китә иде. Гусев, ишек төбендә туктап, тавышка колак салды. Идарәче белән пешекче хатын үзара әрепләшүдән туктадылар, котлары алынып, түргәрәк чигенделәр. Гусев аларга русчалатып: — Шул чаклы төтен чыгармасагыз булмыймыни? - дип бәйләнде. - Плитәгез өстенә капкач куясыгыз калган. Үзегез марсианнар, үзегез шуны да белмисез! Аларның куркынган йөзләрен күреп, кул гына селтәде дә, кара ишектән чыгып, таш баскычка утырды һәм, портсигарын алып, папирос көйрәтеп җибәрде. Аланның түбән ягында, урман авызында көтүче малай кычкыра-кычкыра, тыз-быз килеп, хашиларны үкертә-үкертә кирпеч абзарга куып кертеп азаплана. Биек үлән арасыннан, сукмак буйлап бер җиткән кыз бәләкәй генә ике чиләк белән сөт алып менеп килә. Җил аның сары күлмәк итәген йолкый, бакырдап башына кигән мәзәк кенә башлыгының чугын җилфердәтә иде. Менә ул туктап чиләкләрен куйды да, беләге белән йөзен каплап, ниндидер бөҗәкне куа башлады. Аннары чиләкләрен эләктерде дә көлә-көлә йөгерергә тотынды. Гусевны күргәч, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды. Гәрчә идарәче сеңелкәшенең исеме Ихә булса да, Гусев бу зәңгәрсу-кара тут көләч йөзле кызны Ихәшкәй дип йөртә иде. Ихәшкәй елгыр гына йөгереп үткәндә Гусевка борынын җыерып карап алды. Гусев аңа шапылдатып сугып калырга уйлаган иде дә, тимәде. Тәмәкесен тарта-тарта көтеп утыра бирде. Ихәшкәй үзен озак көттермәде — пычак белән бәпбәләкәй кәрҗин тоткан килеш чыгып та китте. Күк Улына якын ук килеп утырды да яшелчә әрчергә кереште. Аның куе керфекләре әледән-әле йомылып ала. Ачык чырайлы, шат күңелле икәне әллә каян күренеп тора. Гусев аңардан, русчалатып: — Сезнең Марсиядә нишләп соң хатын-кызлар барысы чын тормышның нәрсә икәнен белмисең. Ихә аңа җавап кайтарды. Гусевка аның сүзләре йокы аралаш ишетелгәндәй генә тоелды: — Мәктәптә безгә изге тарих укыттылар. Анда Күк Уллары явыз була, диелгән. Китапта бер төрле язалар, чынында башкача килеп чыга. Күк Уллары һич тә явыз түгел икән ич. Гусев, бер күзен кыса төшебрәк: — Әйбәт кешеләр, - диде. Ихәнең көлеп эче катты, яшелчәнең кабыклары оча торды. — Абзыкай әйтә, Күк Уллары күз карашы белән үтерергә сәләтле алар, ди. Бер дә андый сәләтегезне күрмим әле. — Шулаймыни? Ә нәрсә күрәсез соң? — Сез миңа үзебезчә әйтегез, мин сезнеңчә аңламыйм бит, - диде Ихәшкәй. — Сезнеңчә мин юньләп сукалый алмыйм шул әле. — Нәрсә дидегез? - Ихә, көлүдән тыела алмыйча, пычагын кәрзиненә куйды. - Сезнең Кызыл Йолдызыгызда да шулай ук түгелмени соң? Шуннан Гусев, тамагын кыргалап, кызга табарак елышты. Ихә, кәрзинен эләктереп, читкәрәк шуышты. Гусев тагын тамак кырды, тагын елышты. Кыз аңа: — Баскычка ышкыла-ышкыла чалбар төбегезне тишеп бетерәсез инде, - диде. Ихә, бәлкем, икенче төрлерәк итеп әйткәндер, әмма Гусев аның сүзләрен үзенчә аңлады. Ул ялт кына борылып карады да Ихәшкәйне иңнәреннән кочып алды. Кыз, гаҗәпсенеп, читкә тайпылмакчы булды, әмма Гусев аны суырып үбәргә өлгерде. Ихә пычагы белән кәрзинен бар куәтенә кысып кочаклады. — Менә бит ул ничек, Ихәшкәй! Гусев мыегын тарткалап утырган килеш калды. Көлемсерәп куйды. Кояш баеды. Йолдызлар калыкты. Болдырга мыштым гына кечерәк бер йөнтәс җәнлек якынлашты, күзләре белән Гусевка текәлде. Гусев кыймылдаган иде — җәнлек ысылдап алды, күз ачып йомганчы юк булды. — Бу юк-бар эш белән мавыгуны ташларга кирәк булыр, - диде Гусев. Бил каешын кысыбрак буды һәм өйгә керде. Ихәшкәйне күреп, бармагы белән генә үз янына чакырды да коридор буйлап ияртеп алып китте. Бик зур көч куеп, тырышып-тырышып марсианча сөйләргә кереште: — Ихәшкәй, син мине тыңла. Мин бит Күк Улы, монда хәтле вак-төяк эш белән килмәдем. Сезнең планетагызда минем әле зур эшләр майтарасым бар. Яңа кеше булганга, мин әле сездәге хәлләрне белеп бетермим. Син миңа булышырга тиешсең. Кара аны, алдашасы булма. Әйт әле миңа: безнең хуҗабыз кем ул? Гусевның сәер сөйләшүен бик илтифат белән тыңлаган Ихә: — Безнең хуҗамы? - диде. - Безнең хуҗа — Тумадагы барлык илләрнең башлыгы. — Менә сиңа кирәк булса! - дип, Гусев атлавыннан туктады. - Булмас ла... Колак артын учлап алды. - Рәсми рәвештә ничек атала инде ул? Патшамы? Нинди дәрәҗәдә? — Аның исеме Тускуб. Аэлитаның әтисе. Мәҗлес башлыгы. — Әһә, аңлашылды. Гусев беравык дәшмичә генә барды. — Менә нәрсә, Ихәшкәй, сезнең теге бүлмәгездә тонык көзге күземә чалынды. Шуңардан карыйсы килә. Ничек Алар тар гына бер бүлмәгә керделәр. Караңгылыяктылы бу бүлмәгә күп итеп тәбәнәк канәфиләр тезелгән иде. Диварда агарып томанлы көзге күренә. Гусев, экранга якынрак килеп, канәфигә кырын ятты. Ихә аңардан: — Күк Улы нәрсә күрергә тели соң? - дип сорады. — Миңа син шәһәрне күрсәт. — Хәзер төн инде. Эштән туктаганнар. Фабрикалар, кибетләр ябылган, мәйданнар бушап калган. Бәлки, күңел ачуны күрсәтергәдер? — Әйдә, булмаса, күңел ачуны күрсәт. Ихә озын бауның бер очын төрле саннар язылган тактага тоташтырды да, икенче очын тоткан килеш аякларын сузып утырган Күк Улы янына барып, канәфигә чүмәште. — Халыкның күңел ачып йөрүе, - дип, бауны тартты. Экранда меңләгән кешенең күңелсез генә сөйләшкәне ишетелде. Көзге яктырып китте. Көймәләп эшләнгән бик күп пыяла түбәләр пәйда булды. Киң-киң ут көлтәләре яктысында гаҗәеп зур плакатлар, язулар күренде, күккә ургылган төтен төрле төскә керә иде. Төтен турысында аста халык кайнаша. Анда-санда гына ярканатлар шикелле канатлы марсианнар бер югары очып менә, бер түбән төшә. Көймәле пыяла түбәләр, бер-берсен кисеп үткән ут көлтәләре, ыгы-зыгы килгән халык төркеме ераккарак китеп югала — тузан һәм төтен пәрдәсенә төренә. Гусев, экрандагы тавышны җиңәргә тырышып, бар куәтенә: — Нәрсә эшлиләр алар анда? - дип кычкырды. — Кыйммәтле төтен исниләр. Күрәсезме, әнә, төтен ургыла. Хавра яфраклары шулай төтәсли. Кыйммәтле төтен ул. Мәңгелек төтене диләр аңа. Шуны сулаган тоела аңа. Кайберәүләр улла моңын да ишетәләр икән. Хавра исен берәүнең дә өендә иснәргә хакы юк, аның өчен үлем җәзасына тарталар. Хавра яфракларын Мәҗлес рөхсәте белән елына унике тапкыр гына кабызалар. — Ә тегеләре нишли? — Алары саннар сугылган тәгәрмәчне әйләндерәләр. Бәхетле санны белмәкчеләр. Бүген һәркем теләгән санын әйтә ала. Кем дә кем бәхетле санны әйтә — шул гомерлеккә эштән азат ителә. Мәҗлес аңа бер дигән йорт, басу, ун хаши, канатлы көймә бүләк итә. Менә нинди зур бәхет! Боларны аңлаткан чагында Ихә канәфи култыксасына утырды. Томанлы көзгенең шул чаклы кызыклар күрсәтүенә Гусевның исе-акылы китте. "Кара син аларны, ничек кыландыралар бит!" - дип уйлады ул. Үзенең тагын берәр нәрсә күрергә исәбе юк түгел иде. Ихә, канәфи култыксасыннан төшеп, көзгене сүндерде. Саннар сугылган такта янында тоташтыргычлар белән шактый озак маташты. Бау очындагы кечерәк кенә шарны кулында әйләндергәләп, урынына яңадан килеп утырганда, аның йөзе иләсләнебрәк калган иде. Акрын гына тавыш белән: — Карагыз, монысы да кызыклы, - дип, бауны тартты. Көзге яктырып китте, әмма аның ярты ягын берәүнең аркасы каплап тора иде. Салкын тавыш белән салмак кына әйтелгән сүзләр ишетелде. Әлеге арка кыймылдап куйды һәм көзгедән читкә тайпылды. Гусевның күз алдында көймәләп эшләнгән иләмсез киң түшәмнең бер өлеше, аңа терәк хезмәтен үтәгән дүрткел багана, алтын язулар һәм геометрик фигуралар белән тулган диварның бер өлеше пәйда булды. Түбәндәге өстәл тирәсендә, башларын салындырып, теге чакны караңгы бина баскычында Парча җәелгән өстәл янында Аэлитаның атасы Тускуб аяк өсте басып тора. Аның юка иреннәре кыймылдый, кара сакалы алтын укалы җиләне өстендә селкенә. Кыяфәтенә карасаң — таштан коелган дип әйтерлек иде. Төксе карашлы күзләре туп-туры көзгегә текәлгән. Тускуб нидер сөйли, аның чәнечкеле сүзләре, аңлашылуын аңлашылмаса да, коточкыч дәһшәт бөркеп яңгырый иде. Менә ул бер үк сүзне — Талцетл дигәнне — берничә мәртәбә тәкрарлады да кәгазь төргәген кысып тоткан кулы белән һаваны ярды. Аның каршысында утырган марсианның киң йөзе агарынып киткән иде, менә ул сикереп торды, аксыл күзен Тускубка текәп, зәһәр ачу белән, гайрәтләнеп кычкырып җибәрде: — Алар түгел, син үзең! Ихәшкәй коелды да төште. Гәрчә ул көзгегә карап утырса да Күк Улының көрәктәй киң кулы аркасыннан сыйпаганга, берни күрмәде, берни ишетмәде. Көзгедә каты итеп кычкырганнан соң гына, Гусев кабат-кабат: "Нәрсә сөйләшәләр соң алар?" - дип сорагач кына, Ихәшкәй йокыдан уянып киткәндәй булды, авызын ачып, көзгегә текәлде. Кисәк кенә ачыргаланып кычкырып җибәрде, бауны тартты. Көзге сүнде. — Саташтырганмын... Ялгыш кына тоташтырганмын... Мәҗлес серләрен тыңларга бер генә шохоның да хакы юк. - Ихәшкәйнең теше тешкә тими иде. Ул бармакларын җирән чәченә батырды, тәмам өметсезлеккә бирелеп, пышылдавын белде: - Саташтырганмын. Бер гаебем дә юк. Таулар арасына, мәңгелек кар эченә сөрәләр инде болай булгач. — Кайгырма, Ихәкәй, мин берәүгә дә әйтмәм. - Гусев аның җып-җылы, ангор мәчесенең йоныдай йоп-йомшак Ихәкәй тынып калды, күзен йомды. — Тиле дә инде син, сабый да инде син! Җәнлек дисәң — җәнлек түгел, кеше дисәң — кеше түгел. Үзең зәңгәр, үзең тиле. Кызның күңелен күрергә теләп, ул аның колак артын кашып алды. Шул вакыт Лось белән Аэлитаның сөйләшә-сөиләшә үтеп барганнары ишетелде. Ихәкәй урыныйнан торды да чыгып китте. Шул ук төндә Лосьның йокы бүлмәсенә кереп, Гусев болай диде: — Мстислав Сергеевич, безнең эшләр хөрти бит. Мин монда бер кыз баладан көзгене тоташтырткан идем — Мәҗлесләренең утырышына тап булдык. Кайбер нәрсәгә төшендем мин. Чарасын күрергә кирәк, Мстислав Сергеевич, югыйсә башыбызга җитәләр безнең — һич котылу юк. Лось аның сөйләгәнен тыңламады түгел, тыңлады, әмма берни ишетмәде генә — хыялый күзләре белән тик аңа карап торды. Кулларын баш артына күтәрде. Гусев бераз басып торганнан соң күңелсез генә: Алай икән, - дип куйды да йокларга кереп китте. ИРТӘНГЕ ЯКТА Аэлита йокыдан уянгач та әле терсәгенә таянып ятты. Гадәт буенча, аның урын-җире йокы бүлмәсенең нәкъ уртасына куелган, иркен һәм киң, һәр ягы ачык иде. Йокы бүлмәсенең түшәме очлаеп килгән, нәкъ уртасына мәрмәр төнлек уелган — иртәнге якты сөзәк кенә белән эшләнгән диварлар эңгер-меңгердә килеш кала бирде яктылык көлтәсе фәкать кардай ак җәймәләргә, мендәрләргә, Аэлитаньщ көлсу чәчле башына гына төшә иде. Бүген йокысының бер дә рәте-чираты булмады, әллә нинди сәер һәм борчулы төшләр күреп саташып чыкты. Гаҗәеп сизгер йоклады, хәтта әле үзенең йоклап ятуын, өзлексез рәвештә агылган күренешләрдән тәмам алҗып беткәнен тоеп, менә бер дә кирәкмәгән төшләр инде болар, дип уйланып ятты. Коедан иртәнге кояш нурлары төшеп, урын-җире яктырып-балкып киткәч, Аэлита авыр көрсенеп куйды, йокысыннан тәмам айныды, кыймылдамыйча, тик кенә ята бирде. Хәзер инде башы яхшы эшли, тик шулай да җанында ниндидер борчу калган иде әле. Бер дә, бер дә ярый торган эш түгел инде. Кыз янә көрсенеп куйды, юрган астыннан чыкты да, үргән кәвешен аягына элеп, иңенә халат салып, ванна бүлмәсенә юнәлде. Ваннада коенгач, тәне рәхәтләнеп китте, фикере көндәге тормыш хәлләренә күчте. Ул гадәттә көн саен әтисе белән сөйләшә — бәләкәй экран аның бүлмәсенә куелган иде. Аэлита бизәнү-ясану көзгесе алдына килен утырды, чәчләрен рәтләде, битенә, муенына, кулларына әүвәл хуш исле май, аннары чәчәкләр эссенциясе сөртте, маңгай астыннан гына кыяфәтенә күз төшереп алды, кашын җыерып куйды, экранлы өстәлне якынрак китерде дә саннар тезелгән тактаны тоташтырды. Томанлы көзгедә әтисенең таныш кабинеты пәйда булды: кая карама анда китап шкафы, әйләнеп йөри торган призмаларда картограмма, сызымнар. Тускуб читкәрәк этәрде дә күз карашы белән Аэлитаның күзен эзләп тапты. Юка иренле зур авызының бер читендә елмаю чагылды: — Әйбәт йокладыңмы, Аэлита? — Әйбәт. Өйдә иминлек. — Күк Уллары нәрсә эшли? — Алар үзләрен тыныч тоталар. Бик канәгатьләр. Хәзер йоклыйлар әле. — Тел дәресләрен дәвам итәсеңме соң үзләре белән? — Туктадым инде. Инженер ярыйсы сөйләшә. Аның юлдашына белгәне бик җиткән. — Минем йортны ташлап китәргә ниятләре юкмы соң? — Юк, юк, һич юк. Аэлита ашыгыбрак җавап бирде шул. Тускубның карасу күзләре гаҗәпләнүдән киңәеп китте. Аның авыр карашына чыдый алмыйча, Аэлита артка чигенеп куйды, тәмам канәфиенә сеңгәндәй булды. — Мин сине аңлап җиткермим, - диде атасы. — Нәрсәне аңлап җиткермисең? Әти, нигә син миңа барын да әйтеп бетермисең? Син аларны нишләтергә уйлыйсың? Ялынып-ялварып сорыймын... Аэлита сүзен әйтеп бетерә алмады — Тускубның йөзен ачу уты ярып үткәндәй булды, кара янып чыкты. Көзге сүнде. Ләкин Аэлита томанлы көзгедән карашын аера алмады, атасының үзе өчен дә, башкалар өчен дә куркыныч күз карашын күрүдән туктамады. — Коточкыч хәл, - дип үзалдына сөйләнеп утырды кыз. - Бик яман хәл булачак. - Ул ялт кына сикереп торды, әмма куллары салынып төште, һәм ул яңадан утырды. Хәвефле уйларга һаман ныграк бирелә барды кыз. Куркынган күзләре белән үзенең көзгедәге сурәтенә текәлде. Хәвеф аның канын шаулатты, бөтен гәүдәсен Ирексездән аның күз алдына, төнлә күргән төшләре сыман, Күк Улы килеп басты. Чәче кардай ак, йөзендә борчылу, шаккатарлык үзгәреш, күзләрендә әле сагыш чагыла, әле Җирнең дымына, Җирнең кояшына туенган, гаҗәеп ягымлы нур балкый — томанлы тарлавык төсле дәһшәтле, акылдан яздыра торган көч балкый. Аэлита башын чайкап алды. Аның йөрәге ярсыпярсып тибә иде. Саннар сугылган такта өстенә иелеп, ул көпшәләрне тоташтырды. Томанлы көзгедә сәмсерәеп беткән бер карт пәйда булды. Канәфи мендәрләргә чумган да тик йокымсырап утыра. Йөнтәс юрган өстендә яткан кипшергән кулларына тәрәзәдән кояш нуры төшә. Картлач дерт итеп сискәнеп китте, күзлеген рәтләбрәк куйды да күзлек өстеннән генә экранга карап алды, тешсез авызы белән елмайгандай булды: — Балакаем, берәр нәрсә булды мәллә? — Остазым, күңелемдә шөбһә, борчу, - диде Аэлита. - Тынычланасым килә, үзем булдыра алмыйм, котым алына. — Күк Улы аркасында җуйдыңмы тынычлыгыңны? — Әйе. Мин аны аңлый алмый азапланам. Остазым, әле яңарак кына әти белән сөйләштем. Миңа ул борчулы күренде. Күңелем сизә — аларның Мәҗлесләрендә көрәш бара булса кирәк. Мәҗлес берәр төрле яман фикергә килмәгәе дип, котым алына. Ярдәм итә күр. — Әле хәзер генә, Күк Улы аркасында тынычлыгым җуйдым, дидең. Аның бөтенләйгә юкка чыгуы хәерлерәк булмас микән? Аэлита, дулкынланып, кискен итеп, тиз генә: — Юк! - диде. Аның күз карашын күреп, картлач кашын җыерды, бөрешкән иреннәрен чәйнәштерде. — Мин синең уйларыңны аңлап җиткерә алмыйм әле, — Үзем дә сизәм шул. — Хаклы булмавыңны әнә шуның белән исбатлыйсың да инде. Иң бөек фикер — ачык, битараф, каршылыксыз фикер булырга тиеш. Мин синең теләгеңне үтәү йөзеннән әтиең белән сөйләшермен, әлбәттә. Мәгәр ул да хискә бирелүчән шәхес, шуның аркасында акылга һәм гаделлеккә хилаф китерердәй эшләр эшләп ташлавы да ихтимал. — Мин ышанам сезгә. — Тынычлан, Аэлита, игътибарлырак бул... Күңел түреңә күз сал. Нидән килеп чыга ул борчуың? Каның тынычлыгын җуйган лабаса. — Остазым, ул миңа бөтенләй икенче төрле тәэсир итә. — Ничек кенә тәэсир итмәсен, ул барыбер сине һәлакәткә илтәчәк. Балакаем, фәкать салкын акыл гына, фәкать һәммә нәрсәнең котылгысыз рәвештә һәлакәткә дучар булуын тыныч кына күзәтеп тору гына, фәкать камиллеккә ирешкән җаның, тормыш тәҗрибәсенә кызыгудан узган җаның яшәүдән туктаганны көтеп утыру гына бәхет китерә, битарафлык кына. Ә син тормышка кире кайтуны алга сөрәсең. Саклана күр ул ниятеңнән, балакаем. Егылуы бик ансат, таудан тәгәрәве бик тиз дә бит кире менүләре, ай-һай читен, ай-һай озак. Акылыңны җуйма. Аэлита аны тыңлый-тыңлый башын кырын салды. Бер мәлне аның иреннәре дерелди башлады, күзенә моңсулык иңде. — Остазым, Күк Улы әйтә, Җирдә яшәүчеләр акылдан өстен, белемнән артыграк, зирәклектән биегрәк ниндидер нәрсә беләләр, ди. Нәрсә икәнен төшенеп җитә алмадым. Шуңа борчылдым. Кичә без аның белән күлдә булдык. Шунда Кызыл Йолдыз калыкты да, ул, шуңа таба кулын татыган кеше мәңге яши", - диде. Остазым, нигәдер миңа бик тә ямансу булып китте. Картлач йөзен чытты, шактый вакыт дәшми-тынмый утырды — кипкән кулының бармаклары гына кыймылдый иде. — Ярар алайса, - диде ул аннары, - Күк Улы сине өйрәтсен. Барын да төшенми торып, мине борчыйсы булма. Сак эш ит. Көзге сүнде. Бүлмә тынып калды. Аэлита итәгендә яткан кулъяулыгын алып битен сөртте. Аннары игътибар белән, кырыс кына үзенең кыяфәтенә текәлде. Кашлары өскә чөелде. Бәләкәй генә зиннәтле тартманы ачып, шуның өстенә иелде, анда яткан әйберләрне караштыра башлады. Индри дигән бәләкәй генә җәнлекнең кипкән аягы кыйммәтле металлга уеп утыртылган иде, шуны алып муенына киде: борынгылар сүзенә караганда, хатынкызга кыен чакларны шифасы тия икән. Аэлита, авыр көрсенеп, китапханәгә юнәлде. Лось тәрәзә буенда китап укып утыра иде — урыныннан торып, каршысына килә башлады. Аэлита аңа төбәп карады. Шул чаклы да мәһабәт, ягымлы, борчулы булыр икән! Кызның йөрәге кайнарланып китте. Ул "шифалы" муенсага кулын куйды. — Кичә мин сезгә Атлантиданың һәлакәтен сөйләрмен дигән идем. Утырыгыз да тыңлагыз, - диде ул. АЭЛИТАНЫҢ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯТЕ — Төрле төстәге китаплардан менә ниләр укып белдек без, - диде Аэлита. була. Хәзер инде ул океан төбендә ята. Шәһәрдән аңбелем нуры агыла, шәһәр үзенең зиннәтлелеге белән күңелләрне алгысыта. Җирдә яшәүче ыругларның күзен кыздыра, комсызлык хисе уята. Менә бер заман яшь бер кабилә шәһәр өстенә яу белән килә дә аны басып ала. Цивилизация беразга үсүдән тукталып кала. Күпмедер вакыт үткәннән соң яңа кан цивилизацияне тагын тергезеп җибәрә. Ничәмә-ничә йөз ел үткәннән соң мәңгелек шәһәр өстенә күчмә халыклар ябырыла. Йөз Алтын Капу каласының нигезен Земзе ыругыннан чыккан Африка негрлары сала. Алар үзләрен бик борынгы заманнарда Гвандана кыйтгасында яшәгән кара тәнлеләр нәселеннән килгән дип исәплиләр. Ул дәү кыйтганы Тын океан йоткан, ә исән калган негрлар кайсы кая таралышып беткән һәм төрле ыруглар хасил иткән. Аларның күпчелеге кыргыйланган, тик шулай да каннарында үткәндәге бөеклекнең хатирәләре сакланып калган. Земзе халкы бик зур гәүдәле, гаҗәп көчле була. Тагын бер искитмәле үзенчәлеге була ул ыруг кешеләренең. Тропик урманнарның караңгы тау куышларында яшәү дәверендә алар ерактан ук әйбернең асылын һәм формасын танырга өйрәнәләр. Бер магнит икенче магнитны сизә бит, шуның кебек. Агулы гох чебеннәреннән качып котылырга теләп, Земзе халкы урманнардан чыга да көнбатышка таба агыла. Зур-зур ике дәрья арасындагы калкурак җирне сайлап алып, шунда төпләнергә ниятли. Бу якларда ашыйм дисәң — җимеше, аулыйм дисәң — кош-корты, ә инде тауларында алтындыр, аккургаштыр, бакырдыр хәтсез күп була. Урманнар, таулар, тыныч кына аккан елгалар карап туймаслык ямьле булып, сәламәтлек Земзе халкы ерткыч хайваннардан саклану өчен дивар төзи, бу урынга ныклап урнашуын күрсәтү өчен, ташлардан биек итеп пирамида өя. Пирамида түбәсенә озын колга утыртып, аңа ыругның яклаучысы клитли кошының каурыйларын бәйлиләр. Ул кош аларны юлда килгән чакны гох чебененнән саклаган икән. Земзе халкының юлбашчылары үзләренә төрле кош исемнәрен алып, башларын каурый белән бизәп йөриләр. Болардан көнбатыштарак кызыл тәнле халык яши. Земзе халкы шуларга һөҗүм итеп әсирлеккә төшерә — җир сөрдерә, йортлар салдыра, җир астыннан эремә таш, алтынын чыгарта. Шәһәрнең даны көнбатышка еракларга тарала, кызыл тәнлеләрне дер калтырап торырга мәҗбүр итә. Земзе халкы көчле була, дошманның ниятен алдан искәреп, кәкре агач кисәкләре ыргытып үтерергә сәләтле була. Агач кайрысыннан көймәләр әмәлләп, дәрьяларны гизәләр — кызыл тәнлеләрдән ясак җыеп йөриләр. Земзе халкы таштан матур-матур түгәрәк биналар төзи, аларның түбәсен камыш белән яба. Йоннан бер дигән кием-салым тукый, төрле әйберләрне сурәтләп уйфикерләрен яза белә. Бу һөнәрне алар борынгы бабалары истәлеге итеп хәтерләрендә саклап килгән булалар. Шулай ничәдер йөз ел вакыт уза. Бер заман көнбатышта кызыл тәнлеләрнең юлбашчысы барлыкка килә. Аның исеме Уру була. Гәрчә шәһәрдә туса да, Уру, яшьли далага китеп, анда аучылар һәм җыен күчмә халык арасында яши. Анда ул исәпсез-сансыз гаскәр туплап, шәһәр өстенә яу белән килә. Земзе халкы шәһәрне саклап калу өчен бар белгәнен эшкә җигә: дошман өстенә ут яудыра, котырган буйволлардан таптата, яшен урынына бумеранглар очырып пыран-заран китерә. Ләкин кызыл тәнлеләр иксез-чиксез бетерәләр. Уру үзен бөтен дөньяга юлбашчы дип игълан итә. Кызыл тәнле гаскәриләренә Земзе кызларын алырга әмер бирә. Җиңелгән халыкның урман араларына качып калган өлеше өенә әйләнеп кайта да җиңүчеләргә хезмәт итәргә мәҗбүр була. Кызыл тәнлеләр Земзе халкының бөтен һөнәрләрен, гадәтен һәм сәнгатен үзләштерәләр. Уру династиясенең баскаклары биләмәләренең чикләрен киңәйткәннәнкиңәйтә баралар — көнбатышта күчмә халыкларны тар-мар итәләр, Тын океан буендагы чикләренә балчыктан һәм таштан биек-биек пирамидалар өяләр. Көнчыгышта алар негрларны кысалар. Нигер һәм Конго буйларына, хәзерге Сәхрә чүле урынындагы Урта диңгезнең текә ярларына кирмәннәр салып куялар. Сугыш артыннан сугыш, төзелеш артыннан төзелеш булып, бу эшләр бик нык алга китә. Земзе биләмәләре ул чакта Хамаган дип йөртелә. Каланы яңа дивар белән уратып алалар, йөз капкалы итеп, ул капкаларны алтын белән тышлыйлар. Дөньяның барлык почмакларыннан кызыксынучылар, каманар агыла. Шәһәр диварлары буенда чатырлар корып яшәүче, базарларны айкап йөрүче төрле ыруг кешеләре арасында моңарчы күзгә чалынмаган халык та күренә башлый. Алар кара тут йөзле, ут күзле, кылыч борынлы кешеләр була. Искиткеч акыллы һәм хәйләкәр була үзләре. Шәһәргә ничек килеп кергәннәрен берәү дә абайламый кала. Әмма бер буын кешеләре үлеп, икенче буын кешеләре аякка баскан арада Йөз Алтын Капу каласының фән һәм сәүдә эшләре аз санлы шул халык кулына күчеп бетә. Алар үзләрен "Аам балалары" дип атыйлар. Аам балаларының зирәгрәк акыллылары Земзе халкының борынгы язмаларын укый, ерактан әйбер тану һөнәрен үзләштерә. Җир астында алар Йокыдагы Негр кыла башлыйлар, дингә ышанучыларга әрвахларны күрсәтү белән шөгыльләнәләр. Байлыкка һәм белемгә аркаланып, Аам балалары илгә идарә итүне акрынлап үз кулларына төшерәләр. Күпчелек ыругларны үз якларына аударып, Җирнең төрле почмакларында да, калада да бер үк вакытта яңа дин өчен баш күтәрүне оештыралар. Канлы көрәштә Уру династиясе һәлак була. Аам балалары идарә башына менеп утыра. Әнә шул борынгы заманнарга туры килә Җирнең тәүге тетрәве. Әллә ничә урында тау араларыннан күккә ялкын бөркелә дә күк йөзен корым каплап ала. Төньякта диңгез төбеннән таулы-ташлы утраулар калкып чыга, коры җиргә ялгана да Аурупа тигезлеген хасил итә. Аам балалары, кулларындагы көчтән файдаланып, кайчакдыр Уру династиясенә буйсынып та акрынлап аңардан читләшкән күп санлы ыруглар арасында культура булдыру өстендә эшлиләр. Әмма алар сугышны өнәп бетермиләр. Йокыдагы Негр Башы белән бизәлгән кәрапларга ашау-эчү әйберләре, тукымалар, алтын һәм фил сөяге төяп, ерак җирләргә руханиларын җибәрәләр. Ул руханилар, сәүдәгәр яки табиб дигән булып, сатуалу белән шөгыльләнеп, авыруларны, гарип-горабаны өшкереп-дәвалап йөриләр. Товар саклау өчен алар һәрбер илдә пирамидага охшатып бина җиткезәләр һәм Йокыдагы Негр Башын шунда күчерәләр. Шулай итеп культ урнаштыралар. Җирле халык ул килмешәкләргә карата ризасызлык белдерә калса, кәраптан бронз киемле, каурыйлар белән бизәлгән калканнар күтәргән, биек тулга кигән, коточкыч кыяфәтле кызыл тәнлеләр төркеме төшә. Борынгыдан килгән Земзе биләмәләре кабат ишәя, Атлантиданың сәүдә кәраплары көнчыгышка, Һиндстанга кадәр җитәләр. Ул чагында әле анда кара кабилә хакимлек итә торган була. Азиянең көнчыгыш ярларында атлантлар сап-сары яссы йөзле дәүләргә тап булалар. Тегеләр исә боларның кәрапларына ташлар ыргыталар. Йокыдагы Баш культына табыну һәммә кешегә рөхсәт ителә. Атлантлар башка халыкларны буйсындыру өчен культтан гаҗәп оста файдаланалар, әмма ул культның мәгънәсен, ни аңлатканын тирән сер итеп саклыйлар. Атлантлар ул чагында әле зирәклек орлыгын үстереп кенә киләләр, һәлакәткә дучар ителәсе юлларына аяк кына баскан булалар. Алар болай диләр: "Чын дөньяны күреп тә, тоеп та, ишетеп тә булмый, аның тәме дә, исе дә юк. Чын дөнья ул — акыл агышы. Бу акыл агышының әүвәлге һәм ахыргы максатын аңлавы мөмкин түгел. Акыл ул — таштан каты, яктылыктан җәһәтрәк йөри торган материя. Бүтән материяләр кебек үк, ул да, тынычланырга теләп, йокыга тала, ягъни акрыная төшә, аның бу халәте акылның әйбергә әйләнүе дип атала. Йоклау дәверендә акыл утка, һавага, суга һәм җиргә әверелә. Табигатьнең әнә шул дүрт халәтеннән күзгә күренә торган дөнья хасил була. Әйбер ул акылның вакытлыча куеруыннан гыйбарәт. Түм-түгәрәк яшенгә күк күкрәүле һава укмашкан төсле, куерып килгән акылның да үзәген әйбер тәшкил итә. Кристаллда акыл тулысынча ял итә. Ә менә йолдызлар арасындагы бушлыкта ул туктаусыз агыла да агыла. Кеше исә акылның әнә шул ике төрле халәте арасында күпер функциясен үти. Без күрә торган дөньяга акыл нәкъ менә кеше аркылы агыла. Кешенең аягы кристаллдан үсеп чыга, аның корсагы — кояш, ике күзе — йолдызлар, башы Кеше — дөньяның хуҗасы. Аңарга табигать тә, хәрәкәт тә буйсына. Кеше дә, балчык савыттагы кечерәк кенә тишектән яктылык нуры бөркелгән кебек, үзенең акылыннан ургылган көч белән хәрәкәткә идарә итә". Атлантлар әнә шулай диләр. Әмма гади халык аларның тәгълиматын аңлый алмый. Берәүләр хайванга, икенчеләре әрвахларга, өченчеләре потка, тагын әле төнге кыштырдауга, күк күкрәүгә, яшен яшьнәүгә, базга табыналар. Бу чаклы күп төрле гореф-гадәтләргә каршы көрәшү читен дә, хәвефле дә була. Шуннан инде Атлантларның иң югары кастасын тәшкил иткән камнар һәркем өчен аңлаешлы, бердәм культ урнаштырырга кирәклегенә төшенәләр. Алтын белән бизәп, дәү-дәү гыйбадәтханәләр төзиләр дә аларны тереклекнең атасы һәм хуҗасы, ярсулы һәм мәрхәмәтле, үлеп яңадан туучы кояшка багышлыйлар. Тиздән кояш культы бөтен җир йөзенә тарала. Кояш культына табынучылар бик күп кан коялар. Ерак көнбатыштагы кызыл тәнлеләр кояшны каурыйлы елан итеп күрәләр. Ерак көнчыгышта исә кояш, әрвахларның хуҗасы буларак, кош башлы кеше кыяфәтен ала. Дөньяның үзәге булган Йөз Алтын Капу каласында түбәсе болытларга тиеп торган киртләч-киртләч пирамида төзиләр дә Йокыдагы Башны шунда күчереп куялар. Пирамида алдындагы мәйданга йөзен кеше йөзенә, аякларын арыслан аягына охшатып, канатлар да өстәп, алтыннан үгез сурәте коеп куялар. Аның астында берөзлексез ут янып торырга тиеш була. Көн белән төн тигезләшкән саен бар халык шунда җыела да, ил белән идарә итүче иң баш кам, Кояш Улы, шәһәрдәге иң чибәр егетне үтереп, үгез эчендә яндыра. Бу вакыт музыкантлар озынча барабаннар кага, шәрә Кояш Улы калага да, барча илләргә дә хөкемдарлык итә. Бөяләр кордыра, сугару эшләрен оештыра. Кибетләрдән кием-салым, азык-төлек өләшә, кемгә күпме җир, кемгә күпме мал-туар бирәсен хәл итә. Түрәләр хәтсез булып, аның һәр әмерен гамәлгә ашыралар. Һәммә нәрсә кояшныкы булганга, берәү дә "бу минеке" дип әйтә алмый. Хезмәт итү изге эш санала. Ялкауланган өчен тоталар да үтерәләр. Яз җиткәч, Кояш Улы беренче булып басуга чыга, үгез җигеп җир сөрә, маис орлыгы чәчә. Орлык, тукыма, аш тәмләткечләр белән гыйбадәтханәләр тула. Атлантларның куе кызыл җилкәнле, авызында кояшны тотып торган елан сурәте белән бизәлгән кәраплары ничәмә-ничә дәрья-диңгезләрне гизә. Тынычлык чамасыз озакка сузылганга, кешеләр хәтта кулларына кылыч тота белмәс булалар. Менә бер заман Атлантида өстенә көнчыгыштан давыл килә. Азиянең көнчыгыш калкулыкларында кылый күзле, сары йөзле, гаҗәеп көчле Учкур кабиләсе яши. Аларның башлыклары бер хатын булып, ул хатынны зыяндашы тота торган була, хәтта исемен дә Су Хутам Лу, ягъни "ай белән сөйләшә" дип үзгәртәләр. Учкурларга Су Хутам Лу болай ди: "Мин сезне алып барасы тарафларда ике тау арасындагы тарлавыкка кояш төшеп югала, анда сарыклар күктәге йолдызлар санынча, анда кымыз елга булып ага, андагы биек-биек тирмәләргә дөяләр көтүе белән сыя, анда сезнең атларыгыз тоягы тимәгән җирләр, тулга белән алып эчмәгән сулар". Учкурлар калкулыктан төшәләр дә, сары тәнле күчмә кабиләләргә һөҗүм итеп, аларны буйсындыралар, ә үзләре хәрби башлык булып алалар. Җиңелгән кабиләләрне алар: "Су Хутам Лу күрсәткән кояш иленә безнең белән барыгыз", - дип өндиләр. Йолдызларга табынучы күчмә кабиләләрнең халкы курку белмәс хыялый халык була. Тирмәләрен җыялар да көтүләрен куа-куа көнбатышка таба кузгалалар. Болар акрын гына бара тора, ел артыннан ел уза тора. Иң алдан Учкурларның атлы гаскәре агыла — шәһәрләргә һөҗүм итә, җимереп үтә. Атлы гаскәр артыннан көтүләр, олауларга төялгән хатыннар, бала-чагалар бара. Күчмә халыклар Һиндстанны читләтеп узалар да Көнчыгыш Аурупа тигезлегенә таралалар. Күпчелек шундагы күл буйларына төпләнеп тә кала. Көчлерәкләре көнбатышка таба юлны дәвам итәләр. Урта Диңгез ярларында алар Атлантларның тәүге колонияләрен җимерәләр һәм, җиңелгән халыктан сорашып, Кояш иленең кайсы якта икәнен беләләр. Су Хутам Лу шунда үлеп кала. Аның башыннан чәчение белән тиресен кубарып алалар да озын колгага кадаклап куялар. Шуны байрак итеп, диңгез яры буйлап китәләр. Бара торгач, болар Европаның читенә җитәләр, тау башыннан кешеләр яши торган җирне күреп алалар. Ул чагында инде Учкурларның калкулыктан төшкәненә йөз ел узган була. Күчмә халыклар урман кисеп, сал бәйләргә керешәләр. Ул салларга төялеп, җылымса-тозлы, елганы кичәләр. Атлантида җирләренә басып кереп, күчмә халыклар изге Туле каласына һөҗүм итә. Әмма алар биек диварларга менә башлагач, шәһәрдә чаң сугалар. Сары тәнлеләр, шул моңга мөкиббән китеп, шәһәрне җимермиләр, халыкны үтермиләр, гыйбадәтханәләрне таламыйлар. Фәкать юлда ашарга ризык, юлда кияргә кием-салым гына алалар да көньяк-көнбатышка таба юлларын дәвам иттерәләр. Олаулардан, көтүләрдән күтәрелгән тузан болыты кояшны каплый. Менә бер заман кызыл тәнлеләр гаскәре күчмә халыкның юлына аркылы төшә. Атлантлар күрер күзгә чибәрләр, иркә-сылулар, киемнәре алтыннан, каурыйлар кадаган була. Учкурларның атлы гаскәре аларны тар-мар китерә. Мәрхәмәтсез кырылыш көн туганда башланып, көн азагынача дәвам итә. Йөз Алтын Капу каласыннан көнбатыштагы кызыл тәнлеләргә, көньяктагы негрларга, көнчыгыштагы Аам кабиләләренә, төньяктагы циклопларга ат мендереп чапкыннар җибәрәләр. Әллә ничә кешене корбан итәләр. Гыйбадәтканә түбәләрендә бер кабызган утлар яна да яна. Акыл ияләре Бөек Белем китапларын тау араларына, мәгарәләргә алып китеп яшерәләр, җиргә күмәләр. Сугыш башлана. Тик инде аның ни белән бетәсе алдан ук билгеле була: Атлантлар мал-мөлкәтләрен генә саклыйлар, ә күчмә халыкта борын-борыннан килә торган комсызлык, утрак тормышка омтылу зур була. Шулай да сугыш озакка сузыла, күп кан коела. Ил бөлгенлеккә төшә. Илдә ачлык башлана, үләттән халык кырыла. Гаскәрләр, кайсы кая тузынып-таралышып, ни эләкте шуны таларга керешәләр. Йөз Алтын Капу каласын яулап алалар, диварларын кырып салалар. Кояш Улы пирамида башыннан сикереп һәлак була. Гыйбадәтханә түбәләрендәге утлар сүнә. Зирәк акыллы, белдекле кешеләрнең дә бик сирәге тау араларына, мәгарәләргә качып котыла. Цивилизация һәлакәткә дучар ителә. мәйданнарда сарык көтүләре йөри, сары йөзле көтүче моңсу гына итеп күгелҗем җирле, алтынсу күкле, даладагы рәшә сыман күңелне үзенә тартып торган илкәй турында җыр суза. Күчмә халык үзенең юлбашчыларыннан: "Инде тагын кайларга барыек?" - дип сорый. Юлбашчылары исә болай дип җавап кайтара: "Без сезне иң бай илгә алып килдек, шушында төпләнегез дә тыныч кына көн күрегез". Учкурлар гаскәр башлыклары арасыннан иң зирәк акыллысын сайлыйлар да яулап алынган илгә идарә итәргә куялар. Анысы Тубал исемле була. Ул диварларны төзекләндерергә, бакчаларны чүп-чардан арындырырга, басуларны сөрергә, өйләрне рәткә китерергә куша. Гади генә, әмма акыллы законнар чыгара. Тау араларына качкан акыл ияләрен, күпне белүчеләрне үз янына чакыртып ала да: "Тапкыр сүзләрегезне ишетәсем килә", - дип игълан итә. Ул аларны киңәшчеләре итеп билгели, мәгъбәдпотханәләрен яңадан ачарга рөхсәт бирә, тынычлыкта көн итәргә теләвен белдереп, төрле якларга чапкыннар җибәрә. Атлантларның арада бер куәтле булган өченче цивилизацияләре әнә шулай башлана. Күчмә халык җирле кабиләләр арасына сеңеп бетә. Кыргый дуамаллык, тирмәләр һәм көтүләр турында җырлар гына, хикәятләр генә торып кала. Атлы гаскәр һәм хәрби башлыклар нәселеннән чыккан Учкурлар шәһәрнең аксөйкләренә әверелә. Атлантлар фәнне, сәнгатьне сөя, зиннәт эчендә яши. Каланы алар яңа диварлар, җидешәр почмаклы манаралар белән бизиләр, дәү пирамиданың егерме бер чыгынтысын да алтын белән тышлыйлар, тарнаулар торгызалар һәм архитектурада беренче булып ташбагана кулланалар. Борын-борыннан сакланып килгән Земзе китаплары да, Аам ыругы язып калдырган китаплар да өр-яңадан укыла. Мәгарәләрдән тетелеп беткән "Йокыга Талганның җиде папирусы"н табып алалар. Шул ачыштан соң инде гыйлем искиткеч нык алга китә. Яна белем менә нидән гыйбарәт була: "Дөньядагы иң зур кодрәт — саф акыл материясе безнең миебездә йоклап ята. Киерелгән җәядәге укны оста кул тиешле урынга җибәргән кебек, йоклап яткан акыл материясен дә ихтыяр җәясе һәм белем кулы кирәкле максатка юнәлтә ала. Максатка омтылган белем — әйтеп бетергесез зур көчкә ия". Белем фәненең бер өлешен әзерлек чоры — тәнеңне, ихтыярыңны, акылыңны үстерү тәшкил итә, икенче, төп өлеше исә — табигатьне, дөньяны танып белү, омтылышлы белем материясе табигатьне үзләштерсен өчен кирәкле формулаларны танып белүдән гыйбарәт. Белемгә тулысынча ия булу, аңа кадәр дә күренмәгән, Җир йөзендә аннан соң да кабатланмаган культураның яшәү дәвере дөньяны су басканчыга кадәр, ягъни Атлантиданың һәлакәтенә кадәр, дүрт йөз илленче елдан алып өч йөз илленче елгача сузыла — йөз ел буена дәвам итә. Җир йөзендә тулы тынычлык хөкем сөрә. Белем нәтиҗәсендә Җирнең эшкә җигелгән көчләре кешеләргә искиткеч нык ярдәм итә. Бакчалар, басулар мул уңыш бирә, мал-туар үрчи, хезмәт җиңел була. Халык борынгы гадәтләрне, бәйрәмнәрне яңадан искә төшерә, аңа яшәргә, яратырга, күңел ачарга берәү дә комачаулык итми. Риваятьләрдә ул гасырны алтын дәвер дип телгә алалар. билгесе гәүдәләндергән сфинкс сынын ясап куялар. Дөньяның җиде төрле могҗизасы төзелә: лабиринт, Урта диңгездәге колосс, Җәбралтардан көнбатыштарак — баганалар, Пасидунеста йолдызлар телен белүчеләргә манара, Тубалның утырган хәлендәге сыны, Тын океан утравында Лемурлар шәһәре. Моңарчы тропик сазлыкларга куылган кара тәнле кабиләләргә дә белем нуры үтеп керә. Негрлар цивилизацияне тиз үзләштерәләр, һәм Үзәк Африкада гигант шәһәрләр төзергә керешәләр. Зирәк Земзе халкы чәчеп калдырган орлыктан чыккан гөл гөрләп чәчәк ата. Әмма шул чагында белем чишмәсенең серләренә үтеп керә алучы акыл ияләре бер нәрсәне аңлап алалар: цивилизация ничек кенә үсмәсен, кешелек дөньясының һәлакәткә дучар ителәсе алдан ук хәл ителгән — ул, чаян шикелле, үзен үзе бетерәчәк икән. Ялгышлыкның сәбәбе Җир йөзендәге тормышка фәкать кеше акылы тудырган нәрсә дип карауда, шуңа күнегүдә була. Дөньяны танып беләм дип кеше фәкать үз-үзен генә танып белә. Бердәнбер чынбарлык — акыл, ә дөнья — аның күзаллавы гына, төш күрүе генә, янәсе. Чынбарлыкны болай аңлау ахыр чиктә, дөньяда бер мин генә, һәммә башка нәрсә минем хыялымда гына яши, дип исбатлауга китерергә тиеш була. Шуннан инде бердәнбер кеше икәнлегеңне исбатлау өчен, барча халыкның үзара көрәше, кешелек дөньясының төшендә күргән кешеләрне пыран-заран китерүе, яшәешне яман төш күрү дип, шуннан килеп чыккан явызлык дип аңлату һәм аңа карата нәфрәт уяту котылгысыз рәвештә килеп чыгарга тиеш була. Шул ук вакытта искиткеч зур ачыш та ясала: үсемлек орлыкларында йоклап яткан яшәү көчен кисәк кенә иреккә материя иреккә чыгу белән төрле якка чәчелә икән. Әнә шул көчне оста кулланып, зур-зур очкычлар ясыйлар. Алтын дәвер үзен-үзе һәлакәткә китереп җиткерә, Атлантида шәһәрләрендә азгынлык хөкем сөрә башлый, йөгәнсез хыялны, бозыклыкка сусауны, ычкынган акылны тыеп торырлык көч калмый инде. Кеше ия булган көч аның үзенә каршы юнәлтелә. Котылгысыз һәлакәтне көтеп яшәү кешеләрне төксе итә, явыз итә, мәрхәмәтсез итә... Менә бер заман актык көннәр килеп җитә. Иң әүвәл коточкыч зур хәвеф килә: Йөз Алтын Капу каласының нәкъ үзәгендә җир тетрәү нәтиҗәсендә шактый урынны су баса. Йөз Алтын Капу каласына Магацитллар баш булып ала. Магацитллар, ягъни рәхимсезләр дип иң бай гражданнарны атыйлар. Алар үзалларына: "Кешелек дөньясы акылның яман төше генә, без аны һәлак итик!" - дип максат куялар. Һәлакәттән ләззәтләнер өчен, алар бөтен Җир йөзендә бәйрәм, күңел ачу көннәре игълан итәләр, дәүләт хәзинәләрен, кибетләрне ачып, андагы мал-мөлкәтне халыкка өләшәләр, фонтаннарга шәрап тутыралар, мәйданнарда ит кыздыралар. Халык тәмам акылдан шаша яза. Көзен була бу хәл, йөзем җимешен җыйган чак була. Төн уртасында учаклар хәйран нык яктырткан мәйданнарда ашый-ашый, эчә-эчә, бии-бии, хатыннарны коча-коча тәмам шашынган халык арасында Магацитллар пәйда була. Башларына үткен очлы тулга кигәннәр, калкансыз-нисез, фәкать билләренә көбә камәр такканнар. Уң куллары белән бронза ядрәләр ыргытып, сул кулларындагы кылычлары белән исерекләрне тураклап, һәммәсен һәлак итеп йөриләр. Бу суешны коточкыч дәһшәтле җир тетрәве генә чәрдәкләнә, тарнау ташбаганалары җиргә килеп төшә, төпсез ярыклардан ялкын ургыла, күк йөзе көлгә күмелә. Иртәгесен кан төсендәге тонык кояш яктысында хәрабәләр, янып яткан бакчалар, шашынган кешеләр, мәетләр калкып чыга. Магацитллар йомырка формасындагы очу аппаратлары янына йөгерәләр, тизрәк Җирне ташлап китәргә ашыгалар. Алар йолдызлар дөньясына очып китәләр. Ничәмә-ничә мең аппарат очканнан соң җир дүртенче тапкыр, тагы да ныграк тетрәп куя. Төньяктан, томан арасыннан диңгез дулкыны күтәрелә дә җир өстендәге һәммә нәрсәне кырып уза. Давыл күтәрелә, җиргә, өйләргә яшен утлары төшә. Актарылып яңгыр ява, кыйпылчык-кыйпылчык вулкан ташлары булып атыла. Бөек каланың диварларына ышыкланып, алтын түшәлгән чыгынтылы пирамида башыннан, актарылып яуган яңгыр, көл һәм төтен аркылы үтеп, Магацитллар йолдызлар арасына очып китәләр. Бер-бер артлы өч тапкыр җир тетрәү нәтиҗәсендә Атлантида яргаланып бетә. Йөз Алтын Капу каласы кайнап торган дулкыннарга чума. ГУСЕВ ШӘҺӘРНЕ КҮЗӘТӘ Ихә тәмам әллә нишләде. Гусевның һәр кушканын үтәп кенә тора, аңардан күзен дә ала алмый. Бер яктан көлке, икенче яктан кызганыч, Гусев аңа кырыс булса да, гадел карый. Ихәкәйнең хискә бирелеп тәмам хәлдән тайган чакларында Гусев аны алдына утырта да, башыннан сыйпый-сыйпый, колак артын кашый-кашый, җыен тузга Шәһәргә качу планы тынгылык бирмәде Гусевның күңеленә. Югыйсә биредә яшәү капкында яту белән бер: андый-мондый хәл була калса, качарлык та, сакланырлык та җай юк. Ә өсләренә хәвеф килгәне көн кебек ачык. Лось белән сөйләшүдән файда юк: чыраен сытудан гайрене белми, шул Тузкуб кызына мөкиббән киткән ләбаса! "Тынгысыз кеше сез, Алексей Иванович. Ярый, безне үтерсеннәр дә ди. Без соң үлемнән курка торган кешеләрмени? Петроградта утыралар аны, тыныч булыр иде". Гусев Ихәкәйгә канатлы көймәләр саклана торган ангарның ачкычын сиздермичә генә алып килергә кушты. Кулына фәнәр тотып, шунда керде дә төне буе ике канатлы, тиз йөрешле кечерәгрәк кенә очкычның механизмында казынып уздырды. Механизм гап-гади булып чыкты. Бәпбәләкәй моторы бөртек-бөртек ак металлдан көч ала икән, ә ул металл үзе, электр чаткысы эләгеп, искиткеч зур тизлек белән таркала икән. Электр энергиясен очкыч һавадан ала икән: Марсның полюсларындагы станцияләр һавага берөзлексез көчле ток җибәреп торганын Аэлита сөйләгән иде. Гусев очкычны ангарның капкасына якынрак китереп куйды да ачкычны Ихәгә тапшырды. Кирәк була-нитә калса, йозакны ватуы берни тормаячак иде. Аннары ул Соацера каласын күзәтү астына алырга ниятләде. Томанлы көзгене ничек итеп эшләтергә икәнен Ихә өйрәтте. Тускуб өендәге бу экранны күзәт тә күзәт, ә сине теге баштагылар һич күрми. Гусев мәйданнарны, сәүдә урамнарын, фабрикаларны, эшче касабәләрен күзәтте. Кыскасы, белмәгән-күрмәгән җирне калдырмады. Томанлы көзгедә сәер тормыш ага иде. Әнә фабрикаларның кирпеч биналары, тәбәнәк заллары, Күзләре төпкә баткан, битләрен җыерчык баскан боек кыяфәтле эшчеләр. Туктый белмәс станоклар, машиналар, бөкреләре чыккан эшчеләр, аларның күнегелгән хәрәкәтләре — күңелсез, өметсез эт тормышы... Әнә эшчеләр бистәсендәге һәммәсе бер төсле, һәммәсе туп-туры урамнар, ул урамнардан башларын иеп күңелсез генә атлаган эшчеләр. Кирпечтән төзелгән, пөхтәләп себерелгән, бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган коридорлардан меңнәрчә еллар буе сакланган торгынлык исе бөркелә. Күрәсең, өметләре өзелгәндер инде. Әнә үзәк мәйданнар: керделе-чыктылы йортлар, төрлетөрле үрмә гөлләр, кояшта балкып күренгән тәрәзәләр, купшы киенгән хатын-кызлар, урам уртасына өстәлләр куелган, ул өстәлләргә тар гына вазалар белән чәчәкләр утыртылган, яшькелт паркет түшәлгән урамнарда өйләр дә, урам буйлап агылучы халык өстендәге затлы киемнәр дә, ир-атның кара җиләне дә көзгедәге шикелле чагыла. Түбәнтен генә алтын очкычлар очып уза, аларның канатларыннан күләгәләр төшә, очып үткән кешеләрнең көләч йөзләре, җилдә җилфердәгән чуар шарфлары күренеп кала... Гусев шәһәр халкының ике төрле тормыш белән яшәгәнен шәйләп алды. Дөнья күргән кеше буларак, аның борыны моннан тыш әле тагын качып-посып яшәүчеләр барын да абайлады. Чынлап та, зиннәтле урамнарда, шәһәр бакчаларында ябык чырайлы, ничек җитте шулай киенгән бик күп исерек яшьләр буталып йөри иде. Яшь марсианнар бер эшсез, болай гына аны-моны караштыргалап йөриләр иде. "Иһи, без боларны күргән инде", - дип уйлады Гусев. Ихәкәй аңарга барысын аңлатып-төшендереп утырды. Аны фәкать Мәҗлес бинасын экранга төшерергә генә Коты алынып бакыр башын чайкарга тотына, ике кулын күкрәгенә кушырып: — Күк Улы, сорамасагыз ла шуны, үтерсәгез — җиңелрәк булыр, мәрхәмәтле Күк Улы, - дип ялвара иде. Бер мәлне шулай, килүләренә ундүртенче көн дигәндә, иртәнге якта Гусев гадәтенчә канәфигә утырды да, саннар сугылган тактаны тез өстенә куеп, бауны тартты. Экранда сәер бер күренеш пәйда булды: үзәк мәйданда марсианнар төркем-төркем булып җыелганнар да, нигәдер борчылып, пышын-пышын сөйләшәләр. Урам уртасындагы өстәлләрдән, чәчәкләрдән, чуар кулчатырлардан җилләр искән. Менә мәйданга өчпочмак ясап тезелгән, коточкыч таш курчаклардай, рәхимсез йөзле солдатлар килеп чыкты. Аннан арырак, сәүдә урамында, бер төркем халыкның каядыр йөгереп барганы күзгә чалынды, ул да булмады — әүмәкләшә дә башладылар, ә бер марсиан канатлы очкычта булган икән — капылт кына өскә күтәрелде. Паркта да чыш-пыш килүче борчулы марсианнар күзгә ташланды. Ә бер фабрикада ачулы, ярсулы, шашынган эшчеләр гөж килә иде. Шәһәрдә ниндидер бер көтелмәгән хәл булып узгандыр, ахрысы. Шуны ачыкларга теләгән Гусев Ихәкәйне иңбашыннан тотып дер селкетте. Ә кыз, аңардан гашыйк күзләрен ала алмыйча, дәшми-тынмый утыруын белде. ТУСКУБ Шәһәр хәвеф эчендә калган иде. Көзгеле телефоннар мелт-мелт итә, ниләрдер мыгырдый. Урамнарда, мәйданнарда, бакчаларда марсианнар, төркем-төркем көтәләр. Кайдадыр складларда киптерелгән кактус яна диләр. Көннең үзәге җиткәч, һәммә җирдә су краннарын ачсалар — су беткән, шәһәр халкы күпмегәдер сусыз калды. Көньяк-көнбатыштан бик ерактан гөрселдәгән тавыш ишетелә. Тәрәзәләргә аркылы-торкылы кәгазь ябыштырдылар. Хәвеф-хәтәр шәһәрнең үзәгеннән — Мәҗлес бинасыннан килә. Тускубның кулыннан хакимият китә икән, үзгәрешләр була икән, диләр. Хәвеф-хәтәр имеш-мимеш, чыш-пыш аркылы тиз арада таралып та өлгерә: "Төнлә белән утлар сүнәсе икән". "Котып станцияләр туктыйсы, ди". "Магнит кыры юкка чыга, диләр". "Мәҗлес бинасы базларына кемнәрнедер тотып япканнар икән". Шәһәр читләрендә, фабрикаларда, эшче касабәләрендә, җәмәгать кибетләрендә исә ул имеш-мимешләрне үзләренчә аңлыйлар. Моның нидән шулай килеп чыгуын төплерәк беләләр бугай. Унберенче номерлы дәү циркны җир асты эшчеләре шартлаткан, хөкүмәт агентлары дөнья бетереп яшерен корал келәтләрен эзли, Тускуб Соацерага хөкүмәт гаскәрләрен тарттыра икән, дип, борчу катыш булса да, авыз ерыбрак сөйлиләр... Төш җиткәндә эш туктамаган җир аз калды. Халык, зур-зур төркемнәргә җыелып, ни булыр икән дип көтә, әллә каян килеп чыккан, өсләренә ни җитте шуны кигән, кулларын кесәләренә тыккан егетләрнең киләп сарып йөргәнен күзәтә иде. Көн үзәгендә шәһәр өстеннән, игълан яңгыры яудырып, хөкүмәт очкычлары узды. колак салмаска өнди. Хөкүмәтнең беркайчан да әле мондый көчле һәм тәвәккәл булганы юк иде, дип ышандыра. Каланың тынып калуы озакка сузылмады — янә берсеннән-берсе яманрак имеш-мимешләр тарала башлады. Боларның фәкать берсе тәгаен дөрес: бүген кич Мәҗлестә эшчеләр юлбашчысы инженер Тор белән Тускуб яман да нык алышачаклар икән, һәм әнә шул көрәш күп нәрсәне хәл итәсе икән. Кичкә таба Мәҗлес бинасы алдындагы галәмәт зур мәйданга халык тулды. Баскычны, ишекләрне һәм түбәгә менү юлларын солдатлар саклый. Салкын җил каяндыр томан куып китерә. Дымлы болытлар арасында чайкалып утырган фонарьлардан алсу яктылык сирпелә. Бинаның карасу диварлары ниндидер пирамидага охшап өскә, караңгыга кереп югала. Тәрәзәләрнең һәммәсендә балкып ут яна иде. Түгәрәк залның амфитеатрында Мәҗлес әгъзалары утырышкан, һәркайсының чыраенда игътибарлы сагаю сизелә. Диварга уеп куелган тонык көзгедә ялт-йолт итеп бер-бер артлы каланың төрле күренешләре алмашынып тора: фабрика эчләре, томанлы урам чатларыннан йөгерешеп үтүче марсианнар, су цирклары, электромагнит манаралар, һәммәсе бер төсле, тәрәзәсез-нисез келәт биналары, аларны саклаучы солдатлар күз алдыннан уза. Экран каладагы контроль көзгеләрнең әле берсе, әле икенчесе белән элемтәгә керә. Менә бер заман Мәҗлес бинасы алдындагы мәйдан калкып чыга: томан сәләмәләре эчендә йөзгән меңнәрчә башлар күренә, фанарларның яман киң ут боҗралары күзгә ташлана. Ачулы яңгыраган тавышлар бөтен залны дер селкетә. Кисәк кенә чылт иткән аваз залдагыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Экран сүнде. Амфитеатр каршындагы Чырае ап-ак, кашын-күзен җыерган булуга да карамастан, ул үзен тыныч тота иде. — Калабызда чыр-чу купкан, - дип башлады ул сүзен, - Каланы дер селкеткән нәрсә — бүген биредә мина каршы сөйләячәкләр икән дигән хәбәр. Әнә шул сүз мәмләкәтебезнең иминлегенә хилафлык китерде. Мондый хәлнең килеп чыгуына мин тыныч кына карый алмыйм. Моның ише дуамаллыкка китерә торган сәбәпләрне төбетамыры белән йолкып атарга кирәк. Белеп торам, биредә утыручылар арасында минем сүзләремне бүген үк шәһәр буйлап сөйләп йөриячәк бәндәләр дә бар. Мин ачыктаначык әйтәм: калада анархия хөкем сөрә. Агентларымның хәбәр итүенә караганда, ни мәмләкәттә, ни калада анархиягә каршы торырлык көч юк. Озак та үтмәс, дөнья һәлакәткә дучар ителер. Амфитеатрда ризасызлык авазлары, яңгырады. Тускуб моңа каршы явыз көлемсерәп куйды. — Дөньяның иминлегенә каза китерүче көч, ягъни анархия, каладан чыга. Яшәүгә табигый омтылыш, җан тынычлыгы шикле күнел ачуларга әрәм-шәрәм ителә. Ә бит каланың җаны — хавра төтене, ягъни төтен иснәп онытылу. Кала нәрсә соң ул дигәндә — шау-шулы чуар урамнар, зиннәтле алтын очкычлар һәм аларга түбәннән көнләшеп караучылар, гамәлгә ашмастай өметләр китерүче игълан, реклама утлары, тузанлы, караңгылы-яктылы коридорлар, шунда эшсез-шөгыльсез каңгырап йөрүче җан көекләре... Кала анархиягә баш июче шәхесне әзерли. Аның нияте — җимерү. Анархияне азатлык дип уйлаучылар нык ялгышалар! Анархия фәкать анархия тудыра. Әнә шул җимерүчеләргә каршы көрәшү — дәүләтнең төп бурычы. Башка юл юк! Анархиягә каршы без иминлеккә омтылуны куярга тиешбез. Мәмләкәтебездәге сәламәт көчләрне кадәр азрак югалтулар кичерергә тиешбез. Анархиягә без рәхимсез сугыш игълан итәбез. Саклану чараларыннан вакытлыча гына файдаланырга мөмкин: полиция кайчан да булса үзенең көчсезлеген сиздерәчәк. Без биредә полиция агентларының санын икеләтә үстергән арада анархистларның саны квадратка күтәрелеп арта. Без үзебез башлап һөҗүмгә күчәргә — котылгысыз катгый чаралар кулланырга, каланың көлен күккә очырырга тиешбез. Амфитеатрда утыручыларның яртысы эскәмияләрдән сикерешеп торды, гөж килде. Марсианнарның чырайлары ап-ак, күзләре ут урынына яна иде. Тускуб бер генә карап алган иде — һәммәсе тынып калды. — Каланың җимереләсендә шик тә юк, әмма без аны үзебез җимерсәк, хәерлерәк булыр. Шуннан инде каладагы сәламәт халыкны авылларга күчерү планы белән сезне таныштырмакчы булам. Бу максатта без гаҗәеп бай илне — Лизиазира таулары артында яткан, үзара сугышлардан соң ташландык хәлдә калган илне — файдаланырга тиешбез. Искиткеч зур эшләр башкарырга туры киләчәк безгә. Әмма болар һәммәсе бөек максат белән эшләнә. Дөрес, каланы җимереп кенә без цивилизацияне саклап калабыз, хәтта әле цивилизациянең һәлакәтен кичектерәбез дип әйтеп булмый. Без фәкать Марста яшәүче халыкка тантаналы рәвештә, тыныч кына үләргә мөмкинлек тудырабыз. Тыңлап утыручыларның котлары алынды, залда чәрелдек тавышлар яңгырады: — Нәрсә сөйли соң ул?.. — Нишләп үлик әле без? — Акылдан язгандыр ул! — Тускубның безгә кирәге юк! Тускуб кашын гына сикертеп алган иде — амфитеатр — Марсның тарихы тәмам. Планетабызда тереклек үлеп бара. Туучылар саны белән үлүчеләр саны үзегезгә мәгълүм. Берничә гасырдан иң соңгы марсиан баеп барган кояшны сүнеп барган күзләре белән соңгы кабат озатып калачак. Үлемне инде без генә туктата алмабыз, һич югы дөньяның актык көннәре зиннәтле һәм бәхетле булсын өчен, акыл белән эш итик. Безнең алда торган иң беренче һәм иң зур бурыч — каланы һәлак итү. Цивилизация аңардан инде аласын алып бетергән, хәзер исә цивилизацияне тарката гына, шуның өчен һәлакәткә дучар ителергә тиеш. Амфитеатрның нәкъ уртасында Гор торып басты. Киң иңбашлы бу егетне Гусевның томанлы көзгедән күргәне бар иде инде. Аның калын тавышы гырылдабрак чыга иде. Яшь марсиан, кулын Тускуб ягына селтәп: — Ялганчы ул! Хакимлек итүне кулыннан ычкындырмас өчен генә каланы корбан итмәк була. Властьны саклап калу өчен генә безне һәлак итмәк була. Чөнки ул миллионнарны корбан итү бәрабәренә генә хакимлек башында кала алачагын яхшы аңлый. Алтын көймәләргә көнләшеп карап торучылар да, җир астындагы фабрика шәһәрләрендә туып үлүчеләр дә, өметләре өзелеп, бәйрәм көннәрне тузанлы коридорларда ава-түнә йөрүчеләр дә, дөнья михнәтеннән онытылып тору нияте белән шул нәҗес хавра төтенен иснәүчеләр дә Тускубны дошман күрәләр. Моның шулай икәнен Тускуб яхшы белә. Безне төртеп төшерергә ул баз казыган. Үз базына үзен төшерергә кирәк. Безнең үләсебез килми. Без яшәргә туганбыз. Марс халкының бетүгә таба баруы безгә мәгълүм. Ләкин без бу бәладән котылу юлын да күрәбез. Безне Җир коткарачак, Җирдән килгән кайнар канлы, таза-сау аның. Тускуб, Җирдән килгән кешеләрне син үз өеңдә яшереп асрыйсың. Күк Улларыннан куркасың, димәк. Син үзеңне көчсезләр, хавра төтененә исергәннәр алдында гына көчле итеп сизәсең. Кайнар канлы, көчле кешеләр килгәч, син үзең дә төнге күләгә булып, өрәк булып юкка чыгачаксың. Синең дөньяда иң курыккан нәрсәң әнә шул. Анархия дигән нәрсәне дә, шәһәрне җимерүһәлак итүне дә син үзең уйлап чыгаргансың. Син үзең канга сусагансың. Халыкның игътибарын башка нәрсәгә юнәлтеп, син ул ике батырны, коткаручыларыбызны мыштым гына һәлак итмәкче буласың. Бу хакта әмер биреп тә өлгергәнсең инде... Горның кисәк кенә сүзе өзелде, йөзе кара янып чыкты — Тускуб аның күзенә авыр карашын текәгән иде. — ...Барыбер туктата алмассың... Барыбер әйтеп бетерермен!.. — Инженер бик нык гырылдап сөйли башлады. — Син борынгы иблис гыйлемен... һипноз кулланасың. Мәгәр күзең белән мине куркыта алмассың... Гор, актык дәрманын җыеп, олы учы белән маңгаен сөртеп алды. Тирән итеп сулады да чайкалып куйды. Эскәмиягә утырды, башын учларына салды. Тынып калган амфитеатрда аның чытырдатып тешен кысканы ишетелде. Тускуб кашын сикертте дә тыныч кына тавыш белән сүзен дәвам иттерде: — Җирдән күчеп килүчеләргә ышанып ятыйкмыни инде? Соңрак шул. Кан тамырларыбызга таза кан кушарга соңгарак калдык шул. Аннары бу мәрхәмәтсезлек булыр иде. Моның белән без фәкать планетабызның әҗәл газабын озайта төшәр идек. Михнәтне генә арттырыр идек. Чөнки кайчан да бер безне яулап алачаклар, кол итәчәкләр. Ни өчен без, цивилизация кояшына тыныч кына, мәгърур гына сүнәргә ирек бирмичә, йөз еллар зирәк раса — яулап алучыларга бил бөгәргә тиеш әле? Кыргый халык сарай-бакчалардан безне куып чыгарып, үзе рәхәт сөрсен, бездән эремә таш казытсын, яңаданяңа цирклар төзетсен өченме? Марсны яңадан яу авазлары күмеп китсен өченме? Калаларыбызны яңадан җаннары гарипләнгән; акылдан язганнар биләсен өченме? Юк инде! Без тыныч кына үз бусагабызда җан бирергә тиешбез. Талцетл кызыл нурларын ерактан гына чәчсен. Планетабызга без читләрне кертмәбез. Котыбларда яңа станцияләр төзеп, планетабызны үтеп керә алмаслык электр кыры белән уратып алырбыз. Җир белән элемтәгә керү ише җинаять планы Соацерада туды, һәм без бу анархия оясын, акылсыз хыяллар оясын пыр туздырырбыз — мәйданнарын сөреп чыгарбыз. Яшәеш өчен кирәкле оешмаларны гына калдырып, аларда бөтен җинаятьчеләрне, исерекбашларны, акылдан язганнарны, барлык хыялыйларны җыеп эшләтәчәкбез. Бик исән калырга теләсәләр, кала бирсеннәр — аяк-кулларын гына богаулап алырбыз. Ә инде безнең фикергә кушылып, безгә буйсынганнарга авылдан утар бүлеп, рәхәттә яшәтәчәкбез. Егерме мең ел буена ике битебез белән җир себергән икәнбез, инде хәзер кәеф-сафа кылып тик ятарга да хакыбыз бардыр, шәт. Цивилизацияне без алтын дәвер таҗы белән очлап куярбыз. Җәмәгатьчелек өчен яңадан-яңа бәйрәмнәр, күңел ачулар оештырырбыз. Тыныч кына көн иткәндә әле без, ихтимал, мин әйткәннән озаграк та, берничә йөз ел артыграк та яши алырбыз. Амфитеатр тын гына, мөкиббән китеп тыңлады. Тускубның йөзе тимгел-тимгел булып бүртеп чыкты. Менә ул, киләчәк турындагы уйларга чумгандай, күзен йомды, сүзен дә әйтеп бетермәс борын капылт кына туктап калды... килеп керде. Гор аягүрә торып басты. Аның йөзе кыйшайган иде. Башыннан башлыгын йолкып алды да читкә ташлады. Ике кулын алга сузып, эскәмиядән эскәмиягә сикерә-сикерә түбәнгә, Тускубка табан томырылды. Тускубның бугазыннан эләктереп алды да парча мөнбәрдән читкә ыргытты. Ике кулын алга сузган, бармакларын тырпайткан килеш, амфитеатрга таба борылды. Аңкавына кибеп ябышкан телен көчкә тибрәндереп: — Үлем дисез икән — үлем булсын! Сезгә үлем килсен!.. Без көрәшәчәкбез... Эскәмияләрдән марсианнар сикерешеп торды, берничәсе йөзтүбән яткан Тускуб янына ашыкты. Гор ишеккә таба сикерде. Солдатны читкә этеп җибәрде. Кара җиләненең чабуы гына җилфердәп калды. Тавышы мәйданда яңгырады. Җыелган халык өстеннән гүя җил-давыл өермәсе үтеп китте. ЛОСЬ ЯЛГЫЗЫ ТОРЫП КАЛА — Революция, Мстистав Сергеевич. Бөтен шәһәрләренең асты өскә килгән. Менә әкәмәт! Гусев китапханәдә әйтте моны. Аның әлҗе-мөлҗе килгән күзләрендә шаян очкыннар сикерә, борыны өскәрәк чөелгән, мыегы тырпаеп киткән. Ике кулын да бил каешына кыстырган. — Азык-төлек, граната ише нәрсәләрне көймәгә салдым инде. Мылтыкларын да кулга төшердем. Әйдә, тизрәк җыеныгыз, ташлагыз шул китабыгызны, хәзер очабыз. Лось канәфи почмагына аякларын бөкләп утырган да тонык күзләре белән аңа текәлгән. Ике сәгатьтән ишеккә килеп колак сала — Аэлитаның бүлмәләреннән берни ишетелми. Лось яңадан канәфи почмагына менеп утыра да кызның аяк тавышы килгәнне көтә башлый. Әкрен генә атлаган аяк тавышы аның күңелендә күкләрне күкрәтердәй булып яңгырасын алдан ук сизенә. Менә кыз ул көткәннән дә гүзәлрәк, нурлырак булып балкып килеп керер дә яп-якты өске тәрәзәләр турысыннан узар, көзге шикелле идәндә аның кара күлмәге елкылдап куяр. Шуннан инде Лось тетрәнеп китәр. Аның күңел күге күкрәү алдыннан тынгандай тынып калыр. — Әллә бизгәк тота инде, Мстислав Сергеевич? Нигә миңа алай карыйсыз әле? Очабыз, дим ич, бар да әзер, мин сезне марском дип игълан итәчәкмен. Бер дә шикләнмәгез. Гусев бик текәп карагач, Лось башын аска ияргә мәҗбүр булды. Акрын гына тавыш белән: — Шәһәрдә нәрсә эшләнә соң? - дип сорап куйды. — Шайтаным белгәнме нәрсә эшләнгәнне. Урам тулы халык — гөр килә. Тәрәзәләр коела. — Барып кайтыгыз соң, Алексей Иванович. Төннән дә калмагыз. Көтәрмен. Күңелегез ни тели, шуны кыландырыгыз. Революция ясыйсызмы анда, мине комиссар дип игълан итәсезме, шулай кирәк дип, атып үтерәсезме— миннән каршы сүз ишетмәссез. Тик мине бимазаламагыз гына. Килештекме? — Ярар алайса, - диде Гусев. - Их, корт чаккыры нәрсәләр, бөтен җәнҗал шулардан чыга: җиде кат күккә менәсең — анда да шул ук хатыннар. Тфү! Төн уртасында әйләнеп кайтырмын. Мине әләкләмәсеннәр дип монда Ихәкәй күз-колак була торыр. Гусев китеп барды. Тыштан очкычның һава ярып күккә күтәрелгәне карады. — Күк Улы, ашарга керегез... - дип дәште. Лось бу арада Аэлита белән бергә ак диварлы түгәрәк ашау-эчү бүлмәсендә тамак туйдыра иде. Ашыгаашыга шунда китте. Бүлмә бик эссе иде. Таш баганалар янындагы биек-биек вазаларга чәчәкләр куелган, аларның исеннән бөркүлек кенә өстәлә иде. Ихә, елыйелый шешенеп беткән күзләрен Лосьтан яшереп: — Күк Улы, ялгыз гына ашарсыз, - дип белдерде һәм Аэлитаның кашык-савыты өстенә ак чәчкә ябып куйды. Лосьның чырае кара янып чыкты. Күңелсез генә өстәл янына килеп утырды. Ризыкка кагылмады да, бары тик бер телем ипине ваклап, берничә бокал шәрап кына эчте. Өстәл турысындагы көзгеле гөмбәздән салмак кына булып көн дә төш вакытында ишетелә торган көй агылды. Лось тешләрен шыгырдатып куйды. Гөмбәздән берсе нечкә, берсе калын ике тавыш агыла. Менә алар икесе бергә килеп кушылалар да кавышу көен сузып җибәрәләр. Күңелне тетрәтерлек нечкәлеккә җиткәч кенә бер-берсеннән аерылалар, һәм шуннан инде түбәнәйгәннән-түбәнәя барып, сагыну моңын сузалар, моңаеп бер-берсенә эндәшәләр, дулкынланалар, янә кавышу көенә җитәләр — әнә шулай бер якынаеп, бер ерагаеп, борынгы бер биюдәй әйләнәләр, тулганалар... Лось тар гына чокырны учына кысып тоткан килеш утыра бирде. Ихә, таш багана ышыгына кереп, күлмәк итәген күтәрде дә шуңа йөзен каплады, иңнәре дерелди башлады. Лось, тастымалын ыргытып, урыныннан кузгалды. Җан әрнеткеч музыка, сулуга кабарлык чәчәк исләре, татлы шәрап — берсенең дә файдасы тимәде. Ихә янына килеп: — Аэлитаны ничек күрим икән? - дип сорады. чәчле башын чайкады. Лось аны иңбашыннан алды: — Ни булды? Авырыйдыр, бәлки? Минем аны күрәсем бар. Ихә Лосьның сузылган кулы астыннан җитез генә шуып чыкты да йөгереп китте. Идәнгә фоторәсем төшеп калды. Күз яшенә чыланып беткән фотода Гусевның хәрби формадан — башына шлем киеп, аркылы-торкылы каешлар тагып, бер кулын кылыч сабына куеп, икенчесенә револьвер тотып төшкән рәсеме иде. Җитмәсә әле артында гранаталар шартлап ярыла. "Гүзәл Ихәкәйгә онытылмас истәлек" дип язып та куйган иде. Лось, фотоны ачу белән читкә ташлап, өйдән тышка чыкты да болын буйлап әрәмәлеккә юнәлде. Үзе дә сизмәстән эре-эре алдыртып, сөйләнә-сөйләнә барды: — Күрергә теләми икән — кирәкми. Ни чаклы җәфа чигеп икенче бер дөньяга кил имеш тә, кайчан керер, кайчан керер, кайчан балкып-нурланып бер карар икән дип, канәфи башында көтеп утыр имеш... Җүләрлек ич бу! Диваналык! Бизгәк тота дип Гусев дөрес әйтә. Шул чаклы татлы исләр иснәгәч... Ахырзаман көткән кебек, бер елмаеп караганны көтеп утыр имеш... Кадалып китсен лә!.. Уйлары күңелен җәрәхәтли һәм Лось кисәк-кисәк кычкырып куйгалый иде. Чама белми атлаганга, сажинсажин һавага сикерә, килеп төшкәндә чак-чак егылмый кала иде. Чал чәчләре тузгып бетте. Ул үз-үзен күралмас хәлгә килде. Атлый-йөгерә күлгә килеп җитте. Су көзге шикелле ялтырый, аның карасу-зәңгәр тигез йөзендә, көлтә-көлтә кояш нурлары балкый иде. Бөркү. Лось ике кулы белән башын кысып тотты да таш өстенә барып утырды. Үтә күренмәле күл төбеннән түм-түгәрәк кызыл күзләре белән Лоська гамьсез генә караш ташлый иде. Лось аларга пышылдап кына: — Балыклар, акай күзле, тинтәк балыклар, ишетәсезме, мин бер дә борчылмыйча, тыныч кына сөйлим, - диде. - Иртәгә үк шәһәргә китәм. Көрәшеп һәлак булырмын ичмасам. Туйдым музыкасыннан, туйдым чәчәкләреннән, туйдым күңел алгысытуыннан. Тончыгам мин монда. Чәнчелеп китсен уч төбендәге тылсымлы шары да, ялган болар бары да, күз буяу!.. Лось аягүрә басты, олы бер таш алып балыкларга тондырды. Башы авырта, яктыдан күзе чагыла иде. Әрәмәлек артыннан очлы тау башын күреп алды. "Салкын һава суламыйча ярамас". Алмаздай җемелдәгән тауга күзен кысып бер карап алды да күксел әрәмәлек аша шул якка атлады. Әрәмәлектән Лось калкурак бер үзәнгә килеп чыкты, аның аргы башында карлы тау күренә иде. Шунда барган чакны Лось адым саен шлактыр, вак таштыр ише нәрсәләргә, авызларын ыржайтып утырган ташландык шахталарга юлыкты. Еракларда җемелдәп күренгән карны авыз тутырып тешләп алу иде аның нияте. Бер читтәге уйсулыктан көрәнсу тузан күтәрелә, ниндидер тавыш ишетелә иде. Лось шунда кипкән канал буйлап баручы зур бер төркем марслыларны шәйләп алды. Очларына пычак бәйләгән таяклар, китмәннәр, эрү таш вата торган чүкечләр күтәреп, акыра-бакыра, абынасөртенә атлыйлар иде алар. Артларыннан, көрәнсу болытлардан югарырак, ерткыч кошлар канат кага иде. Лосьның хәтеренә шәһәрдәге хәлләр турында бая Гусев әйткән сүзләр килеп төште. "Яшисеңме, көрәшәсеңме, җиңәсеңме, үләсеңме — йөрәгеңне бәйдән ычкындырма инде син", - дип уйлап алды. булды. Лось, бу хәлләрдән дулкынланып, кызу-кызу атлап, барган җиреннән туктап, башын күккә күтәрде. Зәңгәр күктә канатлы көймә түбәнәйгәннән-түбәнәеп килә иде. Менә ул, әйләнеп килеп аның баш өстеннән генә очып үтте дә, төшеп тә утырды. Көймә эчендә кардай ак йонлы тунга төренгән берәү аяк өсте торып басты. Тун эченнән, күн тулга астыннан Аэлитаның борчулы күзләре карап тора иде. Лосьның йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Аяклары көймәгә таба атлады. Аэлита дымлы тунны кайтарып куйды. Лось аңарга төксе караш ташлады. — Мин сине алмага кайттым, - диде кыз. - Калада булган идем. Качыйк әйдә. Сине сагынып үләм инде. Лось чытырдатып көймә кырыена ябышты, көчкә-көчкә генә тын алды. НАЗ Лось кыз артына кереп утырды. Кызыл тәнле механик малай очкычны кисәк кенә күккә күтәрде дә алып та китте. Битләренә салкын җил килеп бәрелде. Аэлитаның кардай ак тунына тау салкыны сеңгән иде. Кыз Лоська таба борылды, аның бит алмалары уттай яна иде. — Әтине күргән идем. Ул миңа сине дә, иптәшеңне дә үтерергә әмер бирде. - Кызның тешләре елтырап китте. Учын ачкан иде — чылбырга тагылган кечерәк кенә таш савыт күренде. - Икесе дә тыныч кына йокыга талсыннар, җиңел үлем белән үләргә лаек алар, ди әти. Кызның соры күзләре дымланып китте. Әмма ул шунда чыгарды. Лось аның кулын тотып калды. — Ташлама, - дип, флаконны алып кесәсенә салды. - Хәзер хәятем дә, үлемем дә сиңа бәйләнгән. Ялгызым калып җәфа чигәргә туры килсә, бу тамчыдан сине татырмын. Аэлита, аңларга тырышып, күзен йомды һәм аркасы белән Лоська сыенды. Тик барыбер ул әйткәннәргә төшенә алмады. Җил сызгыра, Лосьның күкрәгеннән кызның аркасына эссе бәрә, кулы да йонлы яка эченә чумган — гүя хәзер аларның икесенең дә йөрәкләре бергә тибә, һәм алар бер җан, бер тән булып, дөньяларын онытып, борынгы нурлы хатирәгә очып бара иделәр. Тик барыбер берни аңламады! Бер-ике минут чамасы вакыт узгандыр. Очкыч Тускуб утарына якынлашты. Механик малай артына борылып караган иде, - Аэлита белән Күк Улының чырайлары үзгәргәнне күреп, исе китте. Күзләрендә кояш нуры уйный. Аэлитаның кардай ак тунының йонын җил тузгыта. Кыз үзе сокланып якты күк йөзенә текәлгән. Механик малай очлы борынын якасы эченә яшерде дә мыштым гына көләргә тотынды. Очкычны бер якка янтайтты һәм, таш кебек атылып, өй түренә китереп утыртты. Аэлита исенә килде, тунының төймәләрен ычкындырмакчы булды, әмма аның бармаклары кош башлары куеп ясалган зур төймәләрдән шуып кына йөрде. Лось аны көймәдән күтәреп алды да чирәмгә бастырды. Аэлита механикка: — Ябык көймә хәстәрлә, - диде. Ихәкәйнең күзләре кызарганны да, идарәченең куркудан кыйшайган, кабак шикелле сары чыраен да карый, аны ияртеп, өйнең түренә, үз бүлмәләренә үтте. Лосьның әле Аэлита бүлмәләренә тәүге керүе иде. Тәбәнәгрәк кенә алтын түшәм, диварларына кытай кулатырларындагы кеше сурәтләрен хәтерләтүче рәсемнәр төшерелгән, башны әйләндерә торган әчкелтем-җылымса ис иде монда. — Утыр, - диде Аэлита шыпырт кына. Лось утыргач, кыз аның аягы янына идәнгә утырды. Лось аның кулларын учына алды, баш очына югары күтәреп куйган көлсу чәченә назлап карады: — Минем янда, бәлки, сиңа күңелсездер? - дип сорап куйды кыз. - Гаеп итмә инде. Мин Ихәгә аш-су бүлмәсенә күп итеп чәчәк куярга, ялгыз чагыңда улла уйнатырга кушып калдырган идем. Аэлита терсәкләре белән Лосьның тезләренә таянды, хыялга чумды. — Тыңладыңмы соң? Серенә төшендеңме? Мине уйладыңмы? Кыз тирән итеп сулап куйды. Бәхетле икәне йөзенә чыккан иде. — Әти кулыма агу суза, үзе, күреп торам, миңа ышанмый. Аны да, сине дә үтерәм, дигән була. Безнең, гомеребез санаулы хәзер. Лосьның күзендә тәвәккәллек чаткылары күреп, ул тынып калды. — Ярар алайса; көрәшеп карарбыз, - диде Лось һәм иреннәрен кысты. Аэлита аңа тагын да якынрак елышты һәм пышылдап кына: — Мин бит сине бәләкәй чагымда төштә күрә идем, - дип пышылдады. - Синең чибәрлегеңә сокланмый чара юк. Синдәге көчкә шаккатмый хәл юк. Син — пәһлеван, Күк таш синең. Күз карашың белән генә дә марслыларны һәлак итәрлек. Аның тавышы акрынайганнан-акрыная барды, ахыр чиктә нәрсә сөйләгәнен дә аңлап булмый башлады. Лось аның чәчен битеннән сыпырды: — Нишләвең бу? Кыз, сабый бала кебек, аның муенына сарылды. Эреэре күз яшьләре ябык бите буйлап тәгәрәде. — Мин шул әле сөя белмим, - диде кыз. - Моңарчы сөйгәнем булмады... Кызгана күр, миннән йөз чөермә. Үзеңә кызыклы хәлләр сөйләрмен. Куркыныч кометаларны, һава кәраплары сугышын, таулар артындагы гүзәл илнең ни рәвешле һәлакәткә дучар булганын сөйләрмен үзеңә. Мине сөю сиңа күңелсез булмас. Әле берәүнең дә мине назлаганы юк иде. Син беренче килгәч тә мин: "Сабый чакта мин аны күргән идем, сөекле пәһлеваным", - дип уйлап алдым. Мине күтәрсен иде дә моннан алып китсен иде, дип хыялландым. Караңгы монда, котылгысыз үлем, үлем. Кояш та юньләп җылытмый. Котыплардагы боз эрүдән туктады. Диңгезләр кибә. Туманы бакыр төсле ком чүле каплый бара... Җир, Җир... Пәһлеваным, алып кит мине шул Җирегезгә. Минем андагы яшеллекне, мул суларны, болытларны, симез җәнлекләрне, пәһлеваннарны күрәсем бик килә. Минем әле бер дә үләсем килми... Аэлита елаудан һич кенә дә туктый алмады. Хәзер инде ул нәкъ сабый балага әверелде. Пәһлеваннар турында сөйләгән чагында кулын чәбәкләп куюлары көлке дә, мөлаем да килеп чыга иде. Лось аның яшьле күзләрен үпте. Кыз елаудан туктады. Күк Улына әкият батырына карагандай күтәрелеп карады. Кисәк кенә караңгылы-яктылы бүлмәдә нидер сызгырып куйды, шуның артыннан ук бизәнү-ясану өстәлендәге Тускубның башы күренде, бүлмәне җентекләп күздән кичерде. — Мондамы син? - дип сорады. Аэлита мәче җитезлеге белән паласка сикерде, очып кына экран янына барды. — Мин монда, әтием. — Күк Уллары исәннәрмени әле? — Юк, әтием, мин аларны агу эчереп үтердем. Аэлита салкын, кискен сөйләште. Лоська арты белән баскан килеш, экранны каплап сөйләште. — Әти, сиңа миннән тагы ни кирәк? Тускуб дәшмәде. Аэлитаның иңнәре күтәрелде, башы артка китте. Тускубның яман зәһәр тавышы яңгырады: — Ялганлыйсың! Күк Улы калада йөри. Восстаниегә җитәкчелек итә! Кыз чайкалып куйды. Атасының башы күздән юк булды. БОРЫНГЫ ҖЫР Аэлита, Ихәкәй һәм Лось дүрт канатлы көймәдә Лизиазира тауларына таба очалар. Кыска-кыска тимер чыбыклар куелган мачта — электромагнит дулкыннарда эшләүче экран берөзлексез сөйләп һәм күрсәтеп тора. Аэлита уч төбедәй экраннан күзен дә алмый карап бара. Марс өстендәге магнит кырларында тулганган хәвефле телефонограммалар, борчулы сораулар, өндәү һәм җикеренүләрне аңлавы кыен. Әмма Тускубның көчле тавышы, ул хаосны ярып, һаман гүләп тора иде. Экранда исә тынычлыгы киткән дөнья хәлләре берсен-берсе алыштыра торды. "...Иптәшләр, тыңламагыз шул лыгырдыкларны... Кирәк түгел безгә мәрхәмәт... Кулга корал алыйк, иптәшләр, хәлиткеч вакыт җитте... Бөтен хакимлек сов... сов... сов..." - дип сузып-сузып кычкырган сәер тавышны аермачык шәйләде. Ихәкәй ягына борылып, ул: — Синең дустың кыю да, батыр да, ул чын-чынлап Күк Улы, син аның өчен бер дә курыкма, - диде. Тегесе тыпырдап алды, җирән чәчле башын чайкады. Аэлита үзләренең китүләрен беркем сизмәгәнне аңлады. Колагыннан трубкасын салды. Иллюминаторның буланган пыяласын кулы белән сөртте. Лоська таба борылып: — Күрче, безнең арттан ихалар килә, - диде. Очкыч Марс өстеннән шактый биек очып бара иде. Аның ике ягыннан, күз чагылдыргыч яктыда, көрән йоннары коелгалаган, яры канатлы ике җәнлекнең бөгеләсыгыла очып барганы күренде. Түгәрәк башлары, җәенке томшыклары иллюминаторларга юнәлгән иде. Берсе Лосьны күреп алды да, бөтерелеп килеп, тешләре белән пыялага бәрде. Лось читкәрәк тайпылды. Аэлита көлеп җибәрде. Азораны да уздылар. Аста Лизиазираның очлы таулары ята иде. Очкыч түбәнгәрәк төште, Соам күле өстеннән очып үтте дә упкын өстендәге киң генә бер мәйданга төшеп утырды. Лось белән механик очкычны мәгарәгә кертеп куйдылар, аннары иңнәренә кәрзиннәр күтәреп, кызлар артыннан түбәнгә төшә башладылар. Кыяларга чокып ясалган, тарлавыкка илткән басмаларны шәйләве дә читен — гасырлар буе ашалып, тузып беткән иде алар. Аэлита җил-җил атлап төшеп тә китте. Тау киртләчләренә тотынып, әледән-әле Күк Улына борылып карады. Лосьның аяк астыннан ташлар кубып түбән тәгәри, упкында Аэлита аңа: Магацитл, таякка йон бәйләп, шушыннан төшкән инде, - дип аңлатты. - Менә хәзер изге утлар янган боҗралар янына җитәбез. Упкынның урта бер җирендә баскыч тар гына түннәлгә кереп китте. Караңгы куыштан дымлы һава бөркелде. Лось иңнәре белән шоп-шома стеналарга бәрелә-бәрелә, иелеп-бөгелеп, көчкә атлап барды. Кармалап кына Аэлитаның иңен тапты — йөзенә кызның сулышы килеп бәрелде. Кызга аңлаешсыз телдә: "Бәгырем", - дип пышылдады. Түннәлдән болар караңгылы-яктылы мәгарәгә килеп керделәр. Кая карама анда базальт багана утыра. Түрдәрәк сизелер-сизелмәс кенә су пары-бу күтәрелә. Каяндыр тып-тып тамчы тама, челтер-челтер су агып ята. Аэлита алдан атлады. Аның кара җиләне һәм очлы башлыгы күл өстеннән очып кына узды, ара-тирә су пары белән капланды. Менә караңгыдан кызның: "Сакланыбрак атла", - дигәне ишетелде һәм шундук көймәләп эшләнгән тар гына борынгы күпер күренде. Лось, аяк атлаган саен күпернең калтыр-колтыр килүен тойса да, күзенә кара җиләннән гайре нәрсә күренмәде. Бер заман яктыра төште. Баш өсләрендә кристаллар җемелдәде. Мәгарәнең аргы Очында карсаграк кына бер рәт таш баганалар күренде. Алар артында кичке кояш нурларына чумган Лизиазираның кыялы таулары һәм цирклары җәйрәп ята иде. Колонналар белән янәшә мүге көеп-янып беткән киң генә терраса да бар иде. Кырыйлары текә. Сизелерсизелмәс баскыч һәм сукмаклар югарыга, мәгарәләр шәһәренә илтә иде. Террасаның кыл уртасында яртылаш җиргә иңгән, мүкләнеп беткән Изге Бусага ята. Ул ягына да тупас итеп кош һәм җәнлек сурәтләре ясалган. Капкачында исә йоклап яткан марслы сурәте — бер кулы баш астында, икенче кулы күкрәгендә, анысына улла тоткан. Шушы гаҗәеп сынның әйләнә-тирәсендә җимерек таш баганалар. Аэлита Изге Бусага алдына тезләнде дә йоклап яткан марслы сурәтен йөрәк турысыннан үпте. Аннары ул ничектер юашланып, уйчанланып калды. Ихә да марслының аяк очына чүгәләде, кочаклап алды, йөзе белән шуңа сыенды. Сул кулда, кыядагы таушалып беткән язулар арасында өчпочмаклы алтын ишек бар иде. Лось, мүкне алып ташлап, көч-хәл белән ишекне ачты. Бу — Изге Бусаганы саклаучы марслы яшәгән куыш булып чыкты. Эче капкараңгы. Учак төсле бер нәрсә бар, таш эскәмияләр, граниттан чокып ясалган ятагы бар. Кәрзиннәрне шунда кертеп куйдылар. Ихә идәнгә чыпта җәйде, Аэлитага урын түшәде, түшәмдәге асылмалы таш савытка май салып, аны яндырып җибәрде. Механик малай канатлы көймәне сакларга чыгып китте. Аэлита белән Лось упкын кырыенда утыралар иде. Кояш очлы таулар артына тәгәри башлады. Таулардан озын күләгәләр сузылды, шарлавыкларда сына-сына узды. Кайчандыр бу тирәләрдә борынгы Аоллар кешеләрдән яшеренеп яшәгән, ә хәзер биредә күңелсез һәм буш иде. — Элекләре бу тауларда үсемлек үскән, - дип куйды кыз. - Менә монда хаши көтүләре йөргән, тарлавыклардан исә шаулап-гөрләп сулар аккан. Тума үлеп бара. Ничәмәничә мең ел яшәгән тереклек бетә. Бездән соң, ихтимал, Тума бөтенләй бушап калыр... Аэлита беравык дәшми торды. Кояш ул арада канатлы еланга охшаган тау, сыртына яшеренде. Кандай кызыл шәфәкъ нуры миләүшә төсендәге караңгы пәрдәне ертты, күккә чөелде. — Ә менә йөрәгем бөтенләй икенче көйне көйли. Аэлита, утырган җиреннән торып, чыбык-чабык, коры мүк җыя-җыя, чокыр буйлап әйләнеп килде. Итәгеннән шуларны бушатты, аннары мәгарәдән янып торган таш савытны алып чыкты да, тезләнеп, коры үләнгә шуннан ут элдерде. Учак чытырдап яна башлады. Аннары Аэлита җилән эченнән кечерәк кенә улла чыгарып, тезенә таянып утырды да кылларны чиртә башлады. Кыллар, бал кортларыдай нечкә генә тавыш чыгарып, көйли башлады. Аэлита башын күтәрде дә, төн пәрдәсен ертып җемелдәгән йолдызларга текәлеп, акрын гына, моңлы, басынкы тавыш белән җырлап җибәрде: Кипкән үлән, коры ботаклар җый, Учак сүнеп килә иде инде. Улласын тез өстенә куеп, Аэлита күмерләргә төбәлде — аның йөзе эсседән алсуланып балкып киткән иде. Аэлита, кырыс тавыш белән: — Борын-борыннан килгән йола буенча, ир-атка улла җырын җырлаучы кыз аның хатыны булырга тиеш, - диде. ЛОСЬ ИПТӘШЕНӘ ЯРДӘМГӘ АШЫГА Төн уртасында Лось канатлы көймәдән Тускуб утарына төште. Өйнең тәрәзләрендә ут күренми — Гусев әле кайтып җитмәгән булырга тиеш. Авышрак диварга йолдызлардан аз-маз яктылык сирпелә, күгелҗем нурлары кара пыялаларда җемелди. Түбә сөнгеләре арасындагы ниндидер очлы әйбердән күләгә төшеп торуы Лосьны аптырашта калдырды. Нәрсә булыр икән бу? Җитмәсә механик малай, аңа якын ук килеп: — Анда бармагыз! - дип пышылдап, котын алды. Лось маузерын тартып чыгарды. Салкын һаваны бер иркенләп сулады. Упкын өстендәге учак, хуш исләре бөркеп янган үлән, Аэлитаның күмердәй янып торган күзләре килде шул чак аның хәтеренә. Кыз учак янында аңардан: "Кайтасыңдыр бит? - дип сорады, - Бурычыңны үтә, көрәш, җиң, аннары бирегә кайт. Биредә менә, ут янында син үлмисең, син яшисең. Онытма шуны, кайт..." алдында ук ачылып, йолдызлар җемелдәшкән төпсез караңгы төнгә әйләнде: "Кайт минем яныма, әйләнеп кайт, Күк Улы..." Бу хатирә болай үзе бер генә секундка сузылды — Лось кубырын ычкындырган арада аның бәгырен көйдереп алды да шундук сүнде, йортның теге ягындагы хәвефле нәрсәнең күләгәсенә текәлгән килеш, ул үзенең йөрәге ныграк тибә башлавын, мускуллары киерелгәнне тойды: көрәш шул, көрәш! Ул бик җиңел генә сикерә-сикерә өйгә якынлашты. Бераз тыңлап торды да, бер як дивар яныннан шыпырт кына узып, почмактан ишек төбенә күз салды. Ишек төбендә үк ватык очкыч яны белән ята иде. Бер канаты өй түбәсеннән дә өскәрәк калкынып, күккә кадалып тора... Лось чирәмдә капчык шикелле аунап яткан берничә гәүдәне шәйләде. Өй эче кап-караңгы, тып-тын. "Гусев булыр микәнни?" Лось үлекләр янына йөгерде. "Юк, марслылар икән". Берсе баскычта ук баш-түбән ята. Икенчесе һава кәрабының җимерекләренә асылынып калган. Өй эченнән аткан булырга тиешләр. Лось баскычка ташланды. Тышкы ишек ачык иде. Эчкә керде. — Алексей Иванович! - дип тавыш бирде. Тып-тын. Лось ут яндырып җибәрде — бөтен өй эче ялт итте. Башта ул: "Саксыз кыланам", - дип уйлап алды алуын, әмма шундук онытты да. Көймәләп ясалган беренче бүлмәдә үк, ниндидер юешкә эләгеп, аягы таеп китте. — Алексей Иванович! - дип кычкырды. Колак салып тыңлап та карады — тынлыктан гайре нәрсә ишетмәде. Шуннан ул томанлы дәү көзге торган залга узды. Ияген учлап, канәфигә утырды. "Монда көтеп кемнеке булыр икән? Үлгәннәре бер дә сугышчыларга охшамаган шул, эшчеләр булмагае. Кемнәр атышкан соң монда? Гусевмы? Тускубныкылармы? Сузар чак түгел". Саннар язылган тактаны алып, экранны "Мәҗлес алды мәйданы" дигән язуга тоташтырды. Аннары бауны тартты. Гөрселдәгән тавыш аны шундук читкә ыргытты. Экранда кызгылт фанарлар яктысында төтен ургыла, гөлт-гөлт итеп утлар кабынып китә иде. Менә, кулларын як-якка атып, күзен кан баскан берәү килеп керде. Лось бауны тартты. Экраннан читкә борылды. "Йә, бу болгавырда ничек табыйм инде мин аны? Шулай ук бер дә хәбәр бирмәс микәнни?" Лось, ике кулын аркасына куеп, тәбәнәк түшәмле залда йөренде дә йөренде. Кисәк кенә сагая калды, капыл туктап, ялт итеп артына борылды, маузерын атарга көйләде. Ишек артыннан идән янында ук тузган чәчле, кызарган, җыерчык йөзле берәүнең башы күренде. Лось ишеккә ташланды. Ишек артында бер марслы кан эчендә ята иде. Лось аны күтәреп алды да канәфигә илтеп салды. Марсианның эче актарылган иде. Ул, иреннәрен ялмаштырып, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: — Ашыга күр, Күк Улы, бетәбез, коткара күр... - диде. - Учымны ач әле... Лось үлем хәлендәге марслының каткан кулын яздырды, аннан учына ябышкан кәгазьне алды. Көч-хәл белән укып чыкты: "Сезне алмага хәрби кәрап белән җиде эшчене җибәрәм. Егетләр үзебезнеке. Мин монда Мәҗлес бинасын камап алдым. Сез шуның алдына, манара янына төшәрсез. Гусев". Лось, ихатада нәрсә булганын ачыкларга теләп, гырылдап ята иде инде. Менә аның күзе шардай ачылды, анда курку, өмет чагылды: "Коткара күр..." Менә күзен томан каплады, авызы ачылды. Лось курткасын төймәләде, муенына шарфын урады. Тышкы ишеккә юнәлде. Ишекне ачуы булды, кәрап ышыгыннан зәңгәрсу очкыннар атылды, шытырт иткән тавыш ишетелде. Кургашын аның башыннан тулгасын чөеп төшерде. Лось, тешен кысып, баскычтан түбән атылды, кәрап янына килеп, иңе белән этте — мускуллары шытырдап китте, һәм ул кәрапны посып кына үзен көтеп ятучылар өстенә аударды. Шартлап металл сынганы, марсианнарның чырыйлап кычкырганы ишетелде, һава кәрабының биниһая зур канаты һаваны ярып узды да үрмәләп качарга маташучыларын сытып ташлады. Исән калганнары иелә-бөгелә томан сарган болын буйлап йөгереште. Лось аларны бер сикерүдә куып та җитте, атып та екты. Маузер тавышы күкләрне тетрәтте. Марслыларның берсе чирәмгә йөзтүбән егылды, икенчесе, мылтыгын ташлап, кулы белән битен каплады. Лось, аны көмешсу куртка якасыннан эләктереп, көчек урынына югары күтәрде. Бу сугышчы булып чыкты. Лось аңардан: — Тускуб җибәрдеме сине? - дип сорады. — Әйе, Күк Улы. — Үтерәм бит үзеңне. — Мәйлең, Күк Улы. — Нәрсә белән килдегез? Кәрабыгыз кайда? Күк Улының ярсулы кыяфәтен күреп коты алынган марсиан агачлар ягына ымлады: шулар ышыгында кечерәгрәк кенә хәрби көймә тора иде. — Калада син Күк Улын күрдеңме? Аны эзләп таба — Алам. — Мине шунда алып бар. Лось канатлы хәрби көймәгә сикереп менеп утырды. Марслы рульгә утырды. Мотор үкерде. Төн җиле биткә килеп бәрелде. Караңгы күк йөзендә чит йолдызлар чайкалышып куйды. ГУСЕВНЫҢ КЫЛГАН ЭШЛӘРЕ Тускуб утарыннан Гусев иртәнге унда кузгалды. Аның канатлы көймәсендә авиация картасы, азык-төлек, мылтык һәм алты граната бар — боларын ул Петроградтан ук Лоська сиздермичә генә алып килгән иде. Төш җиткәндәрәк Гусев Соацераны күрде: Үзәк урамнар буп-буш. Мәҗлес бинасы алдындагы почмакланып киткән бик зур мәйданда хәрби кәраплар һәм гаскәрләр — алар өч якта өч дуга хасил итеп тезелгән иде. Гусев түбәнгәрәк төште. Аны күреп алдылар булса кирәк: мәйданнан алты канатлы хәрби кәрап кояшта җемелдәп кисәк кенә туп-туры һавага күтәрелде. Ян якларына көмешсу киемле марсианнар баскан. Гусев алар өстеннән әйләнеп үтте. Сакланып кына капчыгыннан граната чыгарды. Кәрапта бизәкле тәгәрмәчләр әйләнә башлады, мачтадагы кыска тимер чыбыклар кыймылдашты. Гусев, көймәсеннән сузылып, аларга йодрык янады. Кәрапта аһ-уһ килделәр. Көмешсу киемлеләр кыска гына мылтыкларын күтәрделәр — сары төтен бөркеделәр, кургашын яудырдылар, көймәнең бер читен кыеп төшерделәр. — кәрап өстенә томырылды. Кәрап өстеннән өермәдәй үтеп киткәндә граната ыргытты. Аның артында күкләрне тетрәтеп гөрселдәү яңгырады. Рульне борып, шул якка күз салды. Кәрап, төтенли-төтенли, әйләнә-тулгана, өй түбәләренә мәтәлеп барып төште. Барысы да әнә шуннан башланып китте. Шәһәр өстеннән очкан чагында Гусев моңарчы томанлы көзгедән күргән мәйданнар, хөкүмәт биналары, арсенал, эшче кварталларын таныды. Озын фабрика бинасы буенда Гусев, ояларыннан кузгатылган кырмыскалар кебек мыжлап торган марслыларны күреп, түбәнгәрәк төште. Халык төрле якка сибелде. Гусев, тешләрен ыржайтып, буш урынга утырды. Аны танып алдылар. Меңнәрчә кул өскә күтәрелде, һәркем бер үк сүзне кабатлады: "Магацитл, Магацитл!" Халык төркеме кыяр-кыймас кына аңарга якынлашты. Ул аларның калтыранган йөзләрен, ялварулы күзләрен, чәчләре коелып беткән, төче торма төсле кызыл башларын күреп, эшчеләр, кара, фәкыйрь халык икәненә төшенде. Гусев канатлы көймәдән төште, капчыгын иңенә асты да учын киң итеп җәеп җибәрде: — Сәлам сезләргә, иптәшләр! Төш күргәндәге төсле тынлык урнашты. Ваграк халык арасында Гусев пәһлевандай басып тора иде. — Гәпләшергә җыелдыгызмы, иптәшләр, әллә көрәшергәме? Сүз куертырга булса, вакытым юк, хуш иттек. Халык төркеме авыр сулап куйды. Берничә марслы тәвәккәлләп тавыш биргәч, барысы да аларга ияреп: — Коткар безне, Күк Улы, коткара күр! - дип кычкырды. Гусев аларга: — Нәрсә, көрәшергәмени исәбегез? - диде дә карлыккан инде. Хәрби кәрап миңа һөҗүм иткән иде — чөеп кенә җибәрдем. Кулга корал алыгыз, миннән калмагыз! Ул, ат башыннан эләктергәндәй, һаваны йомарлап алды, йодрыгын төйнәде. Халык төркемен ера-ера аңа таба Гор килә иде. Гусев аны күрү белән таныды. Горның дулкынланудан чырае агарган, иреннәре дерелди иде. Ул Гусевның күкрәгенә ябышты. — Ни сөйләвегез бу? Кая чакыруыгыз? Хәзер кырып бетерәчәкләр. Коралсыз лабаса без. Икенче төрле юл белән көрәшергә кирәк... Гусев аның кулларын йолкып алып ташлады. — Иң төп корал — тәвәккәллек. Тәвәккәл таш ярган. Җир хәтле Җирдән гәп сатар өчен килмәдем мин. Җир хәтле Җирдән мин сезне тәвәккәллеккә өйрәтер өчен килдем. Мүкләнеп беткәнсез, марслы иптәшләр. Үлемнән курыкмаучылар, минем арттан! Кайда арсеналыгыз? Әйдәгез, коралланабыз! Барыгыз да минем арттан, арсеналга!.. — Ай-яй! - дип чинадылар марслылар. Этеш-төртеш китте. Гор, ярсып, ике кулын да халыкка сузды. Шулай итеп баш күтәрү башланды. Юлбашчысы да табылды. Башлары әйләнде тәмам. Булдыра алмастайны булдыра алырлар кебек тоелды. баш күтәрүне фәнгә таянып кына, ашыкмыйча гына хәстәрләгән Гор, кичәге бәрелештән соң да сузып килгән, тәвәккәллеге җитмәгән Гор йокыдан уянып киткәндәй булды. Ул унике мәртәбә ярсып-ярсып нотык сөйләде, аның сөйләгәне томанлы көзге аркылы эшче кварталларына тапшырылды. Кырык мең эшче арсеналга таба юл алды, һөҗүмдә катнашучыларны Гусев зур-зур төркемнәргә бүлде, алар өйләргә, һәйкәл хәлләрен хөкүмәт күзәтеп торганны белгәнгә, ул контроль экраннар алдына хатыннарны, бала-чагаларны бастырып, аларга сүлпән генә Тускубны тиргәргә кушты. Шушы юк кына хәйлә дә хөкүмәтне алдарга ярдәм итте. Гусев, һава кәраплары һөҗүм итмәгәе, дип шикләнә иде. Хөкүмәтнең игътибарын алсын өчен, ул коралсызнисез биш мең марслыны шәһәр үзәгенә — кычкырып торырга, җылы кием-салым, икмәк, хавра дауларга җибәрде. Озаткан чагында ул аларга: — Аннан берегез дә исән кайтмаячак. Шунысын исегездә тотыгыз. Барыгыз, - диде. Биш мең марслы беравыздан: — Ай-яй! - дип кычкырды да, олы-олы язулы кулчатырларын ачып, тыелган иске җырны шыңшый-шыңшый, үлемгә китте: Түбәсе пыяла, Көймәсе тимер, Таш чүлмәкләрдә Хавра төтәсли — Шунда күңел хуш. Бирегез безгә таш чүлмәкләрне! Ай-яй! Шахталарга без таш кисәргә кире кайтмабыз. Сасы өйләргә, Машиналарга кире кайтмабыз. Килә яшисе. Ай-яй! Килә яшисе! Бирегез безгә таш чүлмәкләрне! Иләмсез дәү кулчатырларын әйләндерә-тулгандыра, шыңшый-шыңшый, алар тап-тар тыкрыкларга кереп сеңделәр. дүртпочмаклы бер бина булып, аны хәрбиләр саклый иде. Солдатлар бронза тышлы капка алдына дуга ясап тезелешкәннәр, ә алар артында тимер чыбык спиральләрдән, диск һәм шарлардан торган сәер генә ике машина — Гусев андый нәрсәне теге ташландык йортта да күргән иде инде. Төркемнәр, кәкре тыкрыклардан арсеналга якын ук килеп, аны камап та алдылар. Бинаның авышрак диварлары галәмәт нык иде. Әле бер почмактан, әле икенчесеннән күзәтә-күзәтә, агачтан агачка йөгерә-йөгерә, Гусев урынны карап чыкты. Әйе, арсеналның капкасына бәрергә кирәк иде. Гусев бер йортның бронз ишеген каерып алырга да бау белән уратырга кушты. Төркемнәрнең барысына да, "айяй!" дип мөмкин кадәр хәтәррәк чинап, һөҗүм итәргә әмер бирде. Капканы саклаучы яугирләр тыкрыктагы тыз-бызга әллә ни илтифат итмәделәр, бары тик машиналарны гына алгарак чыгарып куйдылар. Спиральләрдә миләүшә нур чытырдый башлады. Марслылар, күзләре чагылудан читкә борылып, акрын гына сызгырындылар: "Саклана күр, Күк Улы". Вакытны әрәм итәргә ярамый иде. Гусев, аякларын ике якка аерып баскан килеш, бауларны эләктереп алды да ишекне бераз җирдән күтәрде. Авырын авыр, шулай да күтәреп барырлык иде. Өйләргә ышыклана-ышыклана мәйданга чаклы барып җитте. Хәзер инде капкалары да яп-якын. Үзенекеләргә пышылдап кына әзерләнергә кушты. Җиңе белән маңгаен сөртә-сөртә: "Әх, ярсып-гайрәтләнеп китәсе иде бер!" - дип уйлады. Ишекне алдына күтәрде. — Бәр арсеналга, бәр! - дип акыра-акыра, гөресгөрес басып, мәйдан буйлап солдатларга таба йөгерде. килеп бәрелде. Гусев чайкалып куйды. Чынлап торып ярсыды-гайрәтләнде дә сүгенә-сүгенә кызурак чабып китте. Ул арада, чыр-чу килеп, чиный-чиный, өй почмакларыннан, агач артларыннан марсианнар ябырылды. Күктә гөрселдәп ядрә ярылды. Әмма эшчеләр ташкыны солдатларны да, аларның дәһшәтле машиналарын да сытып-изеп үтте. Гусев сүгенә-сүгенә капкага ыргылды, ишеге белән йозакка китереп тондырды. Капка шатыр-шотыр килде, ике якка аерылып төште. Гусев дүрткел ихатага бәреп керде. Анда рәт-рәт булып канатлы кәраплар тезелгән иде. Арсеналны алдылар. Кырык мең марслыны коралландырдылар. Гусев көзгеле телефоннан Мәҗлес белән сөйләште һәм Тускубны тотып бирүләрен таләп итте. Моңа җавап итеп хөкүмәт арсеналны яулап алу өчен эскадрилья җибәрде. Гусев бөтен һава флоты белән аларга каршы күтәрелде. Хөкүмәт кәраплары кача башлады. Аларны борынгы Соацера хәрабәләре өстендә куып җитеп, тар-мар китерделәр. Кәраплар берәм-берәм алып сын алдына килеп төштеләр — Магацитл күзен йомган килеш кенә елмаеп тора бирде, аның тәңкәле тулгасында кичке шәфәкъ нуры уйный иде. Баш күтәрүчеләр күкне яулап алды. Хөкүмәт исә Мәҗлес бинасы янына полиция гаскәрләрен җыярга булды. Бина түбәсенә төрле якка түгәрәк яшен шарлары — утлы ядрәләр җибәрә торган машиналар куелды. Алар баш күтәрүчеләр флотының бер өлешен бәреп төшерергә өлгерде. Төнгә таба инде Гусев яу белән Мәҗлес бинасы алдындагы мәйданга кадәр килеп җитте, мәйданнан ук шикелле төрле якка сузылган урамнарга баррикадалар сары шайтаннар", - дип сөйләнә-сөйләнә, урамга түшәлгән таш плитәләрне кубарырга, агачларны егарга, ишекләрне каерып алырга, күлмәккә ком тутырырга өйрәтеп йөрде. Мәҗлес бинасы алдына арсеналдан алынган ике машинаны куеп, гаскәр өстенә ядрә дә җибәреп карадылар. Әмма хөкүмәт мәйданны электромагнит кыры белән уратып өлгергән булып чыкты. Шуннан инде Гусев ул көндәге иң кыска, иң ачык нотыгын әйтте — баррикада өстенә менеп басты да бербер артлы өч граната ыргытты. Алар дөнья кубарып шартладылар: көлтә-көлтә булып ялкын сикерде, ташлар, солдатлар, машина кисәкләре күккә күтәрелде, мәйданны тузан басты, әче төтенгә күмелде. Марслылар чиныичиный һөҗүмгә күчтеләр. (Тускуб өендәге томанлы көзгедән Лось нәкъ әнә шул моментны күреп алган иде.) Хөкүмәт мәйданны магниттан арындыргач, инде һәр ике яктан ут шарлары оча башлады, алар мәйдан буйлап оча-оча, көрәшүчеләр өстендә шартлап ярылды, зәңгәрсу чишмә булып агылды. Гөрселдәүдән пирамидага тартым йортлар дер калтырап торды. Көрәш озакка сузылмады. Гусев үле гәүдәләр түшәлгән мәйданнан, үзе сайлап алган төркем белән Мәҗлес бинасына бәреп керде. Бина бушап калган — Тускуб та, инженерлар да качып беткән иде. ХӘЛЛӘРНЕҢ ҮЗГӘРЕП КИТҮЕ Баш күтәрүчеләр шәһәрнең Гор күрсәткән иң әһәмиятле пунктларын басып алдылар. Төн салкынча иде. Постта торучы марслылар туңа башлады. Гусев учаклар ел буена калада учак ягылмаган, учактагы утлар бары тик борынгы җырларда гына торып калган иде. Мәҗлес бинасы алдында беренче учакны урындыкөстәл ватыкларыннан Гусев үзе ягып җибәрде. Марслылар учакны сырып алдылар да акрын гына: "Улла, улла", - дип чинарга тотындылар. Шуннан инде мәйдан саен учак тергезеп җибәрделәр. Кызгылт ут шәүләсе авыш диварларга, тәрәзәләргә җан кертеп җибәрде, тәрәзә пыялаларында бии башлады. Өй эчләреннән күгелҗем йөзле боек марслылар, котлары алынып, гомердә күрмәгән утларга, баш күтәрүче караңгы чырайлы йолкышларга карап тордылар. Төнлә белән күпчелек йортлар бушап калды. Шәһәрдә тынлык хөкем сөрә. Чытырдый-чытырдый учаклар гына янып утыра, мылтыклар гына бер-берсенә бәрелеп чыңлап куя, узган-беткән мең еллар кире кайткан да хәзер яңадан шулар башланган сыман тоела иде. Хәтта әле урамнар, учаклар өстендә җемелдәгән йолдызлар да башкачарак булып күренә, һәм учак янында утыручы марслылар, ирексездән башларын югары күтәреп, онытылганнан кире кайткан күренешкә текәлделәр. Гусев, канатлы ияренә атланып, яугир төркемнәрен барлаптикшереп йөрде. Караңгы күктән, йолдызлар арасыннан мәйданга килеп төшә дә әрле-бирле йөренә, аңа иләмсез дәү күләгә тагыла. Шул чагында ул чыннан да Күк Улы булып, таш нигездән төшкән һәйкәл булып күренә иде. Марслылар аңа мөкиббән китеп карадылар, котлары алынып, шыпырт кына: "Магацитл, Магацитл", - дип тәкрарладылар. Беренче мәртәбә күрүчеләр исә аңа таба елыша, кагылып-орынып калырга тырыша. Арада сабыйларча кинәнеп елаучылары да очраштыргалый: — Хәзер үлмибез инде... Бәхетле булырбыз... Күк Улы Гәүдәләре арык, һәммәсенең өсләрендә бер төсле, тузанлы юк-бар кием, йончыган йөзләрен җыерчык баскан, борыннары очлаеп калган, күзләрендә сагыш, гасырлар буе тәгәрмәч әйләнүеннән, шахта караңгылыгыннан башканы күрмәгән ул күзләр, ә инде куллары хәлсездәрмансыз, куанычка да, кыюлыкка да ияләшмәгән — әнә шул куллар Күк Улына сузыла, учак нурларын чагылдырган күзләр Күк Улына төбәлә. — Каушамагыз, егетләр, каушама. Күңелләрегез күтәренке булсын, - ди аларга Гусев. - Гомер буена бер гаепсезгә ут йотып яшәргә дигән закон юк ул. Бер дә каушамагыз. Җиңсәк, рәхәтләнеп яшәрсез әле менә. Төн урталарында Гусев Мәҗлес бинасына әйләнеп кайтты — карыны ачкан, суык тәмам үзәгенә үткән иде. Гөмбәзле һәм алтын көймәле бәләкәйрәк кенә бүлмәнең идәнендә мылтыклар аскан егермеләп марслы йоклап ята. Көзге шикелле ялтырап торган идәнне хавра төкереп тутырганнар. Зал уртасында калай патрон савытлары өстендә Гор утыра, электр фанаре яктысында нидер яза. Өстәл өстендә ачылган консервыдыр, җасмандыр, ипи катыларыдыр аунап ята. Гусев өстәл кырыена килеп утырды да умырып-умырып ашарга тотынды. Кулын чалбарына сөртеп, җасманыннан бераз чөмереп алды, тамагын кырып куйгач, карлыккан тавыш белән: — Дошман кайда соң? Шуны беләсем килә, - диде. Гор аңа күтәрелеп карады — кызарган күзен Гусевның башына уралган канлы чүпрәккә, ашаганда биеп торган калку яңак сөякләренә, киерелгән борын яфракларына һәм тырпайган мыегына текәде. — Кая олаккандыр хөкүмәт гаскәрләре — һич кенә дә очына чыга алмыйм, - дип сүзен дәвам иттерде Гусев. - Мәйданда бер өч йөзе аунап ята ятуын, гаскәрләрендә бит унбиш меңнән дә ким түгел иде. Җир упканмыни үзләрен. Яшеренгәннәр дияр идең — энә түгел. Җир упса — мин белми калмас идем. Хөрти бит безнең хәлләр. Дошманның һич уйламаганда арттан китереп бәрүе бар. — Тускубның хөкүмәте, гаскәр калдыгы, аларга ияреп бер ише халык та әби патшабыз Магрның лабиринтларына, кала астына төшеп киткән, - дип аңлатты Гор. Гусев утырган урыныннан сикереп торды. — Нишләп аны моңарчы әйтми торасыз? — Тускубны эзәрлекләүдән бер төрле дә мәгънә чыкмаячак. Утырыгыз да ашагыз, Күк Улы, - Гор, чыраен сытып кына, куеныннан төргәге белән кузаклы борыч сымаграк кипкән хавра чыгарды, шуны капты да тәмләп чәйнәргә кереште. Күзе дымланып, каралып китте, җыерчыклары язылды, - Берничә мең ел элек бездә зур йортлар төзелмәгән — җылыту әмәлен таба алмаганнар, ә электр дигән нәрсәне белмәгәннәр. Кышкы суыкларда кала халкы Марсның эченә, тирәнгә кереп яшеренә торган булган. Су казыган мәгарәләрдән җайлаштырылган иксез-чиксез зур заллар, колоннадалар, түннәлләр, коридорлар планетаның эчке җылысы белән җылына торган булган. Вулкан авызлары аеруча эссе булганга, алардан пар чыгару өчен файдаланганнар. Кайбер утрауларда әле дә булса шул заманнан калган ипсез пар машиналары эшләп ята. Ул җир асты калаларын бер-берсе белән тоташтыра торган түннәлләр бөтен планетаны аркылыгабуйга иңли. Андый лабиринттан Тускубны һич тә эзләп таба алмаячакбыз. Кайчандыр бөтен Марска хуҗа булган, ике дөнья падишаһы Магр әбинең лабиринт серләре йөзләп хәзерге калага, меңнән артык үлгән калага чыгарга мөмкин. Анда адым саен корал складлары, һава кәраплары саклана торган җирләр. Без бит таркау, юньле коралыбыз да юк. Ә Тускуб кулында армия, аның ягында утар хуҗалары, хавра плантаторлары, моннан утыз ел элек булып узган рәхимсез кырылыштан соң каладагы йортларга хуҗа булып алучылар — һәммәсе Тускуб ягында. Тускуб акыллы, мәкерле. Ул безнең каршылыкны җиңәр өчен, изү-сыту өчен бу хәлләрне юри китереп чыгарды... Һәй, алтын дәвер... Алтын дәвер... Хаврадан тәмам оеп калды Гор, яңаклары тимгелтимгел булып алланып чыкты. Ул авырайган башын чайкап куйды. — Тускуб алтын дәвер дип хыяллана. Марсның актык эпохасын — алтын дәверне башлап җибәрмәкче була. Анда инде марслылар сайланып кына, ләззәтләнергә хакы булганнар гына калачак. Тигезлеккә ирешү мөмкин түгел, тигезлек юк ул. Бар халык бәхетле булсын дип әйтсә дә, бары тик хавра чәйнәп башлары әйләнгән диваналар гына әйтер. Тускуб әйтә: тигезлеккә, гаделлеккә омтылу үзе үк цивилизация ирешкән уңышларга каршы килү була, аны җимерә, ди. - Горның авыз читендә кызгылт күбек күренде. - Тигезсезлеккә, гаделсезлеккә киредән әйләнеп кайтыйк! Ник шунда өстебезгә, ихалардай, иске заман ябырылмый. Колларны богаулап, машиналар янына, станоклар янына бәйләп куйыйк, шахталарга төшерик... Кайгы-сагышка күмик үзләрен... Ә асыл затлар рәхәт сөрсен... Менә бит ул нинди — алтын дәвер. Тешләр шыкырдатып, караңгыда яшә, имеш. Атам-анама нәләт! Дөньяга туганмын — шуның өчен үземә нәләт! Гусев, папиросын чытырдатып чәйни-чәйни, аны күзәтте. Гор патрон савытлары өстендә мәлҗерәгән карт сыман бөкшәеп утырды. Шактый вакыт сүз катмады. — Әйе шул, Күк Улы. Борынгы Тумада яшәүчеләр табышмакны таба алмады. Бүген мин сезнең ничек сугышканыгызны күрдем. Сез дәртләнеп-хыялланып, гөрләп-янып яшисез икән. Җир Уллары кайчан да булса табышмакны табарлар шикелле. Бездән булмас инде, без картайдык, көлгә әверелдек. Форсатны ычкындырдык ла, форсатны!.. Гусев билен кысыбрак буды: — Ярый, җитте. Иртәгә нишләмәк буласыз инде? — Иртәдән үк көзгеле телефон аша Тускубны табып, аның белән сөйләшергә, уртак тел табарга кирәк булыр. — Сез, иптәшкәем, бер сәгать буена чүбек чәйнисез, - дип аның сүзен бүлдерде Гусев, - Иртәге көнгә диспозиция мондый булыр: хакимлек эшчеләр кулына күчкәнен бөтен Марска игълан итәсез, каршылык күрсәтмәүне даулыйсыз. Ә мин ул арада, кыюрак егетләрне сайлап, барлык флотны котыпларга ташлыйм, электромагнит ыстансаларын басып алам. Аннан инде Җиргә, Мәскәүгә телеграм сугам, тизрәк ярдәм җибәрүләрен сорыйм. Аппаратларны төзүгә ярты ел китсә, монда нибары... Гусев чайкалып китте, лып итеп өстәлгә утырды. Бөтен бина дерелдәп куйды. Гөмбәзләрнең бизәкләре кубып төште. Идәндә йоклап яткан марслылар сикерешеп тордылар да ялт-йолт карана башладылар. Бина тагын да ныграк тетрәде. Тәрәзә пыялалары чыңлап коелды. Ишекләр тупсасына кадәр ачылды. Залга көчәйгәннәнкөчәя барган гөрелте бәреп керде. Мәйданнан шау-шу, мылтык тавышлары ишетелде. Ишеккә ташланган марслылар кире чигенделәр. Күк Улы — Лось килеп керде. Аның кыяфәтен һич танырлык сәер нур чәчә иде. Марслылар аңардан читкәрәк китеп чүмәштеләр. Лосьның чал чәче үрә торган иде. Ул нык тавыш белән, аермачык ишетелерлек итеп: — Шәһәрне камап алдылар, күктә хәрби кәраплар, - диде. - Тускуб эшчеләр яши торган кварталларны шартлата. КОНТРАТАКА Лось белән Гор бинаның баскычына, колоннадага чыгып кына килгәндә, икенче шартлау яңгырады. Шәһәрнең төньяк өлешендә зәңгәрсу төстәге җилпәзәдәй булып күккә ялкын сикерде. Югарыга ургылган төтен һәм көл өермәләре күренде. Гөрелтесе тынгач, давыл купты. Күк йөзен комачтай шәфәкъ каплады. Бу юлы сугышчан төркемнәре тулы мәйданда бер генә аваз да ишетелмәде. Марслылар балкыш ягына дәшмитынмый гына караган килеш катып калдылар. Әнә аларның оялары — гаиләләре дә, якты өметләре дә көл булып күккә очты... Лось һәм Гор белән тиз генә киңәшләшеп алганнан соң, Гусев һава флотына сугышка әзерләнергә әмер бирде. Кәраплар һәммәсе дә арсеналда калган иде. Монда бары бишәү генә. Гусев боларын күзәтүгә җибәрде. Энә карагына охшаган зур-зур кәраплар күккә күтәрелде — канатлары уттай балкыды. Арсеналдан хәбәр иттеләр: әмерне алу белән марслылар кәрапларга утыра башлаган. Хәтсез күп вакыт узгандай тоелды. Төтенле шәфәкъ кызарганнанкызара барды. Кала тынып калды — күңелгә шом оялады. торды, һава флотын ашыктырды. Үзе, мәйданга биниһая олы күләгә төшереп, ары чапты, бире йөгерде, кычкыракычкыра тамагы карлыгып бетте, ничек эләкте шулай торган төркемнәрне колонналарга тезде. Баскычка якынлашканда мыегы үрә торды. — Әйтегез шул арсеналдагы... - моннан соңгы сүзләрне Гор аңлый алмады, - тизрәк кыймылдасыннар... Гор телефоннан сөйләшергә китте. Шунда гына тегеннән хәбәр иттеләр: һава кәраплары сугышка әзер, кузгалырга торалар. Чынлап та, шәһәр өстендәге куе шәфәкъне ертып түбәнтен генә очып килгән кәраплар күренде. Гусев аягын аерып басты да, башын артка ташлап, күкне иңләгән, торналардай тезелешкән һава кәрпларына карап сөенеп торды. Нәкъ шул чагында күкләрне тетрәтеп өченче шартлау яңгырады. Монысы тагын да көчлерәк гөрселдәде. Зәңгәрсу ялкын сөңгеләре кәрапларның юлын кисте — энә караклары әйләнделәр, тулгандылар һәм күздән юк булдылар. Әле генә алар күренгән урында көлтә-көлтә ялкын һәм төтен күтәрелде. Колонналар арасында Гор пәйда булды. Башы эчкә тартылган, авызы ачык, йөзе калтырана. Шартлау тавышы бераз тына төшкәч: — Арсеналны шартлаттылар. Флотсыз калдык, - диде. Гусев коры гына тамак кыргалады, мыегын чәйнәштергәләде. Лось, аркасы белән колоннага терәлеп, шәфәкъне күзәтеп тора иде. Гор, аяк очларына күтәрелеп булса да, аның катып калган күзләренә карады. — Бүген исән калганнарга шәфкать булмаячак. Лось берни дип тә җавап кайтармады. Гусев үҗәтләнеп башын чайкады да мәйданга атлады. Аның әмер биргәне ишетелде. Колонна артыннан колонна, урамнарга кереп, Гусев үзе ияргә атланган, менә аның канатлыкүләгәсе, шәрран ярып кычкыра-кычкыра, мәйдан буйлап узды: — Тизрәк кыймылдагыз, үләксә җыены, тизрәк! Мәйдан бушап калды. Янгын яктысында хәзер инде икенче яктан килүче энә каракларын күреп була. Алар дулкын-дулкын булып офыктан күтәреләләр дә шәһәр өстеннән болай таба өерелеп киләләр. Болары Тускубныкылар иде. Гор: — Качыгыз, Күк Улы, сезгә котылырга мөмкин әле, - диде. Лось иңнәрен генә сикертеп алды. Кәраплар якынайганнан-якынайды, түбәнәйгәннәнтүбәнәйде. Менә аларга каршы астан, караңгы урамнан ут шары томырылды. Икенчесе, өченчесе очты — баш күтәрүчеләр әнә шулай ядрә артыннан ядрә җибәрә иде. Өерләре белән очкан кәраплар мәйдан өстеннән бер урап әйләнделәр дә төрлесе төрле якка бүленеп, урамнар, йортлар өстендә гизделәр. Өзлексез ата-ата, ут бөрки-бөрки баралар иде. Шунда берсе мәтәлеп китте дә, төшкәндә канатлары сынып, өй кыеклары арасында асылынып калды. Кайберләре, мәйдан кырыена утырып, көмешсу чобылы сугышчылар төшерде. Ул сугышчылар урамнарга сибелде. Аларга өй эчләреннән, почмаклардан атарга тотындылар. Ташлар ява башлады. Кәраплар һаман ишәя, мәйдан өстеннән кара-кучкыл күләгәләр ялт-йолт узып кына тора иде. Лось якында гына, чыгынкы террасада, Гусевның киң иңле гәүдәсен күреп алды. Әнә бишме-алтымы кәрап аның өстенә җилеп килә дә башлады. Ул, олы бер таш алып, якынрак килгәненә тондырды. Ялтыравык канатлар Эш болайга киткәч, Лось, мәйданны урталай ярып, шунда томырылды, төш күргәндәге кебек, очты гына. Аның өстендә дә, моторларын үкертеп, шатыр-шотыр атаата, һава кәраплары бөтерелә башлады. Ул, тешен кысып, бер генә әйберне дә игътибардан читтә калдырмыйча, йөгерүен белде. Мәйданны үтү белән, почмактагы йортның болдырында яңадан Гусевны күреп алды. Гусевка төрле яктан марслылар ябырылган, ул аларны, аю кебек, кайсын кая чөя тора, йодрыклары белән төя тора. Берсе бугазына ябышкан иде — йолкып та алды, чөеп тә җибәрде һәм өстенә ябышканнарын сөйрәп болдыр буйлап барды-барды да аяктан егылды. Лось каты итеп кычкырып җибәрде. Өй киртләчләренә ябыша-ябыша болдырга менде. Чыр-чу килүче марслылар өере өстендә янә Гусевның башы калыкты — күзе шардай булган, авызы канга баткан. Берничә сугышчы чытырдап Лоська ябышты. Ул аларны чиркана-чиркана чөеп кенә атты да, әүмәкләшүче төркемгә ябырылып, сугышчыларны бәлүстрәдә аркылы берәм-берәм йомычка урынына ыргыта башлады. Терраса бушап калды. Гусев тормакчы булып азапланып карады, әмма башын тота алмый иде. Лось, аны күтәреп, шәфәкъ яктырткан тәбәнәк кенә бүлмәгә кертте дә паласка салды. Гусев гырылдый иде. Лось киредән ишек янына килде. Терраса яныннан бер-бер артлы һава кәрапларына утырган очлы борынлы марслылар карангалап узды, һөҗүм итәселәрен көт тә тор. — Мстислав Сергеевич, - дип, Гусев аны чакырып алды. Хәзер инде ул башын тотып идәндә утыра иде, төкерде. - Безнекеләрне тукмап ташладылар... Мстислав Сергеевич, ничек инде ул алай, ә? Очып та килделәр, сызды. Берүзем калдым... йөрәк әрни! - Ул торып басты, алпан-тилпән килеп бүлмәне иңләде, ниндидер атаклы марслының бронздан коелган бүстен эләктереп алды да ишеккә ыргылды: — Күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәнегезне!.. — Алексей Иванович, нишләвегез бу? — Түзә алмыйм. Җибәр. Ул террасага чыкты. Якыннан гына очып барган кәрар канатлары арасыннан шатыр-шотыр аттылар. Террасага пуля яуды. — Әһә! - дип кычкырды Гусев. Лось аны бүлмәгә өстерәп кертте дә ишекне ябып куйды. — Алексей Иванович, без җиңелдек, бу эш тәмам... Ичмасам, Аэлитаны коткарасы иде. — Бар белгәнегез шул хатын булды инде... Ул тиз генә идәнгә утырды, битен тотты, мышныймышный аяк тибеп куйды, аннары әрнеп сөйләргә тотынды: — Ник шунда тиремне тунамыйлар. Дөреслек юк ул дөньяда. Дөрес түгел бу чәнчелгере планета! Коткара күр, дигән булалар, өскә асылыналар. Безгә ничек тә яшисе иде, диләр. Яшисе, имеш!.. Мин нишли алам соң?.. Менә кан койдым. Изделәр безне. Мстислав Сергеевич, эт инде үзем дә: түзә генә алмыйм бит шул хәлгә... Халыкны изүчеләрне ашар идем тотып, яраса... Ул янә лышкылдый-лышкылдый ишеккә юнәлде. Лось аны иңеннән алып ныгытып кына бер селекте дә ныгытып күзенә карады. — Әле булып узган хәлләр коточкыч бер саташу кебек. Әйдә, киттек. Бәлки әле өйгә ычкына алырбыз. Гусев канны бөтен битенә буяды: — Әйдә соң. түгәрәк мәйданчыкка чыктылар. Баз стенасы буйлап әйләнмәле баскыч төшә иде. Пыяла капкач аркылы ул тирән базга сүрән генә булып шәфәкъ яктысы саркый. Гусевлар шул баскычтан аска төшә башладылар. Анда тып-тын иде, ә өстә шатыр-шотыр мылтык аткан тавышлар көчәйгәннән-көчәя барды, түбәгә эләгеп, кәрап төпләре шыгырдады. Күк Уллары кереп сыенган өйгә чынлап торып ябырылдылар, ахрысы. Гусевлар, ашык-пошык спираль баскычтан төшеп килгәндә, саран гына саркыган яктыда көч-хәл белән кыймылдаган берәүне күреп алдылар. — Алар хәзер монда төшәләр. Тиз булыгыз. Аста лабиринт башлана, - дигән сүзләреннән моның Гор икәнен шәйләделәр. Горнын башы җәрәхәтләнгән иде. Ул, иреннәрен ялмап: — Түннәлнең киңеннән барыгыз, - диде. - Дивардагы билгеләргә илтифат итегез. Бәхил булыгыз. Җиргә кайта алсагыз, безнең хәлне сөйләп бирерсез. Сез, җирдәгеләр, бәлкем, бәхетле дә булырсыз әле. Безгә монда боз чүлләреннән гайре нәрсә юк, үлем безгә, кара сагыш... Форсатны ычкындырдык ла... Яшәүне явызланып, ярсуланып яратырга кирәк булган икән... Югарыдан шау-шу ишетелде. Гусев аска йөгерде. Лось үзе белән Горны да алып төшмәкче иде, тик марслы, тешен кысып, баскыч култыксасына ябышты. — Барыгыз. Минем үләсем килә, - диде. Лось иптәшен куып җитте. Менә алар соңгы аланны да уздылар. Моннан инде баз төбенә текәрәк төшәсе иде. Төшеп җиткәч, зур гына таш плитә күреп алдылар. Боҗрасыннан тотып плитәне көч-хәл белән күтәргәннәр иде — түбәннән өсләренә коры җил килеп бәрелде. Гусев беренче булып төште. Лось, плитәне кире шәйләп алды. Сугышчылар бормалы баскычтан кызу-кызу төшә башладылар. Кулларын алга сузган Горны бәреп кенә түнтәрделәр... ӘБИ ПАТША ЛАБИРИНТЛАРЫ Тынчу һәм бөркү караңгы коридорлардан Лосьлар сагаеп кына атлап бардылар. — Борылабыздыр, Мстислав Сергеевич... —Тар түгелме соң? — Киң, колач та җитми. — Тагын таш баганалар... Туктале, кая килеп чыктык соң әле без? ...Лабиринтка төшкәннәренә өч-дүрт сәгать вакыт узды. Шырпыларын яндырып бетерделәр. Гусевның фәнәре дөмбәсләшкән чакта ук төшеп калган иде. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Түнәлләр әледән-әле тармакланып, аркылы-торкылы кисешеп торалар, һаман түбәнгәрәк төшәләр иде. Аратирә аермачык булып тамчы тамганы ишетелә. Курыкканга куш дигәндәй, ниндидер соргылт сызыклар күренә күренүен, әмма ул караңгылык һаллүсинасиясеннән бүтән нәрсә түгел. — Тукта. — Ни булды тагын? — Төбе юк. Алар туктап колак салдылар. Битләренә төчкелтем, коры җил килеп бәрелде. Ерактан, каяндыр түбәннән ниндидер җан ияләренең тын алганы ишетелгәндәй булды. алдына килеп чыгуларын шәйләделәр. Гусев аяк астыннан көрмәшеп кенә бер таш эзләп алды да караңгылыкка тондырды. Биш-алты секунд узгач, ташның төшеп җиткәне ишетелде. — Упкын бугай. — Ә кем сулый соң анда? — Бер дә әйтә алмыйм шул. Кирегә борылганнар иде — диварга килеп төртелделәр. Уңнан капшана башладылар, сулдан капшанып карадылар — куллары стена чыгынтыларына, ярыкларга тиде, балчык коелды. Уңда да, сулда да күзгә күренмәс упкын кырые башланып китә иде. Хәзер инде алар, башлары әйләнеп, бу тар кәрнизгә кайсы яктан килеп керүләрен дә абайлый алмый азапландылар. Янәшә баскан көе икесе дә аркалары белән купшакланып торган диварга терәлделәр. Түбәннән ишетелгән сулау тавышы йокыны китерә иде. — Беттекмени инде, Алексей Иванович? — Әйе, Мстислав Сергеевич, беттек бугай шул. Беравык дәшми торганнан соң, Лось акрын гына тавыш белән сагаеп кына сорап куйды: — Хәзер дә берәр нәрсә күрмисезмени? — Юк. — Сулдарак, еракта. — Юк, юк. Лось үзалдына гына нидер пышылдап алды да аякларын кыймылдатып куйды: — Ничек кенә булса да исән калырга кирәк... — Кемгә ул алай исән калырга? — Аларга да, безгә дә. Гусев та аякларын кузгаткандай итте, авыр сулап куйды. — Нәрсә, әҗәлме? — Каян беләсең инде аның нәрсә икәнен... Лось, шул ук сәер тавыш белән: — Монда, якында гына ул, - диде. Нәкъ шул вакыт ерактан, бөтен түнәлләрнең буеннанбуена, гөрселдәү яңгырады. Кешеләр басып торган кәрниз, хәтта дивар булып дивар дерелдәде. Караңгы чокырга ташлар шыбырдашып коелды. Шартлау дулкыны тагын да арырак китте, менә ул бөтенләй тынды. Монысы җиденче шартлау иде. Тускуб үзенекен иткән дигән сүз. Шартлауның ераклыгыннан Соацераның көнбатыштарак калганын шәйләргә була иде. Берара коелган ташлар шыбырдашып алгандай булды да тирә-як янә тынып калды. Түбәндә сулу алуны хәтерләткән нәрсәнең дә туктаганын Гусев беренче булып искәрде. Хәзер инде түбәннән икенче төрле тавышлар — кыштырдау, ысылдау ишетелде, ниндидер үзе йомшак, үзе сыек нәрсә кайнап чыккандай тоелды. Гусев шашкан кешедәй кыланды: ике кулын диварга сузып, нидер мыгырдыймыгырдый, сүгенә-сүгенә, ташларны тибеп очыра-очыра, каядыр йөгереп китте. — Кәрниз түп-түгәрәк. Ишетәсезме? Чыга торган юл булырга тиеш. Ай-яй, башны бәрдем әле! - Берара ул дәшми-тынмый гына барды-барды да дивар буенда кымшанмыйча басып торган Лосьның нәкъ каршысында каударланып кычкырып җибәрде: — Мстислав Сергеевич! Ниндидер тотка... Күчерге... Ипидер, күчерге... Тутыккан тимерләр шыгырдап куйды, һәм шундук тузанлы гөмбәзне яктыртып ут балкыды. Гөмбәз кирпечтән өелгән, ә гөмбәз тирәли түбәндә түгәрәк кәрниз, аның уртасында тугыз-ун метр киңлегендәге шахта, упкын иде. Гусев әле күчерге тоткасыннан кулын алмаган. Шахтаның теге ягында, көймәләнеп килгән төштә, диварга сыенып Лось басып тора. Ул яктыдан учы белән күзен каплаган. Бераздан Гусев аның күзеннән кулын алуын, түбән каравын күрде. Лось иелә-иелә нәрсәнедер шәйләргә чамалый иде бугай. Менә ул, бармакларына ябышкан әйберне коярга теләгәндәй, кулларын селтәргә тотынды. Башын күтәргән иде — чал чәче үрә торган, күзендә котчыккыч курку галәмәте. Гусев аңардан: — Нәрсә бар анда? - дип сорады, үзе шуннан соң гына кирпеч шахтага күз салды. Анда аста коңгырткөрән, ниндидер йөнтәс нәрсә кыймылдый, әүмәкләнә иде. Ысылдау, кыштырдау шуннан килгән икән. Йөнтәс нәрсә күтәрелгәннән-күтәрелә, кабарганнан-кабара иде. Һәммә җирендә ат күзедәй күз, йөнтәс аяк... Лось: — Әҗәл! - дип кычкырып җибәрде. Түбәндә биниһая күп үрмәкүчләр җыелган булып чыкты. Җылы шахта төбендә үрчеп ятканнар да ятканнар, ә хәзер, шартлау борчыгач, урыннарыннан кузгалышып, бөтенесе бергә укмашкан хәлдә өскә күтәрелә, кабарына башлаганнар, күрәсең. Алар ысылдыйлар, кыштырдыйлар... Әнә берсе, сыйракларын тырпайта-тырпайта, кәрнизгә дә үрмәләп менеп җитте. Килеп кергән җирләре Лось янында гына икән ич. Гусев аңа: — Кач тизрәк! - дип кычкырды, үзе шахта өстеннән шул якка сикерде, авыш түшәмгә башын бәрде, Лось янына килеп егылам дигәндә дүрт аякланып калды, аны кулыннан эләктереп алды да туннельгә өстерәде. Бар Туннельнең буеннан-буена бер-берсеннән шактый еракта тузанлы фанарлар яна. Таш багана һәм таш сын ватыкларын да тузан баскан, юл чатларына эшләнгән тап-тар ишек төпләрендә дә тузан. Гусевлар коридор буйлап бик озак бардылар, аннары көймәләп эшләнгән, таш баганалы тәбәнәк залга килеп чыктылар. Залның урта бер җирендә симез һәм явыз чырайлы бер хатынның җимерек сыны. Түрдә мәгарәләр караеп күренә. Әби патша сынын да, шулай ук өй җиһазлары ватыкларын да тузан баскан. Лось барудан туктады. Аның күзе калайланып, зураеп калган иде. Ул, артына борылып: — Миллионлап алар анда, - диде, - форсатны гына көтеп яталар, чыксалар — бөтен Марска ябырылып, хуҗа булып алачаклар. Гусев аны залдан чыга торган, арада иң киң туннельгә өстерәде. Фонарьлар әллә нигә бер генә булып, бик саран яктырталар иде. Озак бардылар. Тирән генә киң бер шарлавыкка җиттеләр — аның төбендә дәү машина ватыклары ята, аркылы чыгар өчен түгәрәк күпер салынган иде. Күперне чыккач та яңадан соры диварлы, тузанлы коридор сузылды. Әллә ничек ямансу булып китте. Аяк атлар хәлләре калмады. Лось боек кына тавыш белән: — Җибәрегез сез мине, ятыйм әле мин, - дип сүз дә кушып карады. Аның йөрәге тибүдән туктарга җитешкән, күңелен сагыш-моң биләп алган иде. Гусевка тагылып тузан ерып бара шунда, абына-сөртенә. Бите буйлап салкын тир ага. Лось кире кайтып булмый торган җиргә күз салган кеше. Әмма ниндидер кодрәтле бер көч аны ул сызыктан читкә сөйрәде, менә хәзер инде ул очсыз-кырыйсыз, буп-буш Туннель кисәктән генә борылып китте. Гусев кычкырып җибәрде. Дугаланып киткән ишек пыяласыннан җете-зәңгәр күкне күреп, аларның күзләре камашты. Лось бозлары җемелдәп яткан тауны, күңеленә якын тауны шундук танып алды. Лабиринт буйлап килә-килә, алар Тускуб утары янына барып чыкканнар иде. ХАО — Күк Улы, Күк Улы, - дип дәшкән нечкә генә тавыш ишетелде. Гусевлар утарга әрәмәлек ягыннан киләләр иде. Күгелҗем куаклар арасыннан очлы борынлы бер малай күренде. Аэлитаның механигы булып чыкты ул. Өстендә соры тун. Ике кулын чәбәкләп, тыпырдап биеп тә алды, йөзе җыерчык белән капланды. Куакларны аралап, ул цирк хәрабәләре арасына яшергән канатлы көймәсен күрсәтте. Аннары ниләр булганын сөйләп бирде. Төнне тыныч кына уздырганнар икән. Таң алдыннан ерактан гөрселдәү ишетелгән, күктә аҗаган уйнаган. Күк Уллары һәлак булгандыр инде, дип уйлап, ул көймәсенә утырган да Аэлита яшеренгән җиргә очкан. Аэлита да гөрселдәүне ишеткән, янгынның күкне балкытканын кыядан күзәтеп торган икән. Ул малайга: "Утарга әйләнеп кайт та Күк Улын көт, әгәр Тускуб сугышчылары кулына эләгәсең икән, дәшми үл, Күк Улын үтергән булсалар, аның үле гәүдәсен эзләп тап, таш флаконын алып, миңа китер", - дигән. Малай сөйләгәннәрне Лось тешен кысып тыңлады. өс-башларын каннан, тузаннан арындырдылар. Гусев каты бер агачтан ат аягы хәтле күсәк кисеп алды. Шуннан соң көймәгә утырдылар да балкып торган аяз күккә томырылдылар. Гусев белән механик очкычны мәгарәгә кертеп яшерделәр дә һәм үзләре куыш алдына сузылып ятып, хаританы җәеп салдылар. Шул вакытны каяндыр югарыдан, кыялардан Ихә шуып төште, Гусевка текәлде һәм ике битен кысып тотты. Аның гашыйк күзләреннән яшь чишмә булып акты. Гусев шатлыктан көлеп җибәрде. Изге Бусага янына Лось ялгызы төшеп китте. Юлда очраган текә баскычлардан, тарлавык һәм күперләрдән җилдәй очып кына узды. Аэлита белән аларга нәрсә булыр икән, котыла алырлармы, әллә һәлак булырлармы? — һич кенә дә башы эшләми: уйлый башлый да — шундук ташлый. Иң әһәмиятлесе, ул хәзер "йолдызлар нурыннан туган" кызны кабат күрәчәк бит! Аның күгелҗем ябык йөзенә бер генә карыйсы иде дә шатлык дулкынында онытыласы иде. Мәгарә эчендәге күл өстенә салынган, буланып торган кәкре күперне йөгереп кенә үтте дә, әүвәл килүендәге шикелле үк, тәбәнәк таш баганалар арасыннан ай нурында коенган тау башларын күреп алды. Упкын өстендәге мәйданнан сакланып кына атлады. Изге Бусаганың тонык алтыны җемелдәп тора иде. Яман эссе, әйләнә-тирә тып-тын иде. Сөеклесе атлап кергән бусагадагы мүкне назлап үбәсе килде Лосьның. Түбәндә, бик тирәндә җансыз тау сөңгеләре күренә. Куе зәңгәр җирлектә бозлар җемелди. Күңелдә әйтеп бетергесез сагыш. Менә алар учагының көле, менә алар утырган мүк — Аэлита шунда утырып улла җырын җырлаган иде. Кабарынкы сыртлы кәлтә ысылдап алды да ташлар туктап калды. Лось кыяга якынлашты, өчпочмаклы ишекне ачып, иелә-бәгелә мәгарә эченә керде. Түшәмнән төшкән ут яктысында, ап-ак мендәрләргә чумып, Аэлита йоклап ята иде. Ялангач беләген баш астына салып чалкан яткан. Ул ничектер юашланып калган шикелле, ябык чыраенда моң-сагыш. Күзен йомган булса да, керфекләре дерелди — төш күрәдер, мөгаен. Лось аның баш очына килеп чүгәләде дә сагышлы бәхетне бүлешкән җан дустына, сөеклесенә борчу катыш сокланып карады. Шушы соклангыч йөзгә күләгә төшмәсен өчен, гүзәллекнең, яшьлекнең һәлакәтен туктату өчен, ул менә хәзер теләсә нинди газапны кичерергә дә әзер. Лось караңгы лабиринтта сулыш алган, тирән базда кыштыр-кыштыр килгән һәм чыгар чакны көтеп яткан җан ияләрен уйлап алды. Йөрәге жу итеп китте, ыңгырашып җибәрде. Аэлита уяна-уяна көрсенеп куйды. Уянган мәлгә, берни аңламыйча, Лоська карап торды. Аптыраудан кашлары югары күтәрелде. Ике кулы белән дә мендәргә таянып, торып утырды. Шуннан соң гына акрып һәм назлы тавыш белән: — Күк Улы... - дия алды, - Сине мин төшемдә күрдем. Имештер, син мине күтәргәнсең дә пыяла баскычлар буйлап югарыга менәсең дә менәсең икән... Мин синең йөрәгең ничек типкәнне ишеттем. Лось, идәнгә тезләнеп, башын мендәргә салды. Аэлита аның чал чәчен сыйпады. — Арыгансың, Күк Улы. Арыгансың, ирем. Бераз күз йомар идең онытылып, бераз ял итәр идең... Ишек төбеннән хәтсез күп умарта корты безелдәвенә охшаган тавыш килде. Әмма ул тавышны Аэлита да, Лось та ишетмәде. Тавыш көчәйгәннән-көчәя барып, тарлавыктан энә карагын хәтерләткән хәрби кәрап килгәне күренде. Кәрап мәйданчык турысына күтәрелеп җиткәч тә, аннан баскыч төшерделәр. Баскычтан Тускуб, аның белән бергә өсләренә күбә кигән, сырлы-сырлы тимер бүрекле бер төркем сугышчы төште. Сугышчылар мәгарә алдына дуга ясап тезелештеләр. Тускуб, өчпочмаклы ишеккә килеп, таягы белән төртте. Лось белән Аэлита дөньяларын онытып йоклап яталар иде. Тускуб сугышчыларына таба борылды да таягы белән мәгарәгә төртеп: — Алыгыз үзләрен, - дип боерды. КАЧУ Хәрби кәраб Изге Бусага тирәсендәге кыялар өстендә әйләнде-тулганды да Азора ягына китеп барды. Ул күздән югалгач кына, Ихә белән Гусев түбән төшә алдылар. Мәйданчык тапталып беткән, мәгарә ишеге төбендәрәк, кан эчендә Лось йөзтүбән ята. Гусев аны күтәреп алды. Лосьның сулу алганы сизелми, күзен чытырдатып йомган, күкрәгендә һәм башында кан укмашып каткан. Аэлитаны беркайдан да таба алмадылар. Ихә үкерә-үкерә мәгарәдә аның әйберләрен җыеп йөрде. Башлыклы җиләне генә табылмады, мөгаен, үле хәлендәме, тере хәлендәме, шуңа төреп алып киткәннәрдер. Ихә "йолдызлар нурыннан туган" кызның кием-салымын бер төенгә төйнәде, Гусев үзенең дустын җәймәгә төреп җилкәсенә салды да алар, караңгыда кайнап утырган күл өстенә салынган күперләрне кичә-кичә, томанлы упкын аркылы сузылган баскычлардан түбәнгә юнәлделәр. таякка бәйләп — тынычлык һәм хәят билгесен күтәреп, Магацитл да бит әнә шул юлдан кайткан. Өскә менеп җиткәннән соң Гусев, мәгарәдән көймәне чыгарып, дустын шуңа яткызды да бил каешын кысып, тулгасын батырыбрак киде һәм кырыс кына: — Тере килеш бирелмәм мин аларга. Әгәр инде Җиргә кайтып җитсәм... - диде, үз телендә ниндидер өч сүз әйтте, аннары көймәгә менеп утырды, рүлне барлап карады. - Ә сез, егетләр, өегезгә кайтасызмы, башка берәр яры китәсезме... Гаеп итеп калмагыз, - дип өстәде. Борт аша иелеп, механик белән Ихәнең кулын кысты. - Ихәкәу, сине үзем белән алып китә алмыйм, чөнки үлемгә барам. Җылы хисләрең өчен рәхмәт, җанашым. Андый нәрсәне Күк Уллары онытмый аны. Менә шулай. Бәхил бул. Күзен кысып кояшка күтәрелеп карады, ияк какты да зәңгәр күккә томырылды. Ихә белән соры тунлы малай Күк Улы артыннан озаклап карап калдылар. Әмма алар кыялар артыннан Күк Улының юлын кискән канатлы ноктаны күрә алмадылар. Ә инде Гусев кояш нурына күмелгәч, Ихә, өметсезлеккә бирелеп, мүкле ташларга бәргәләнә башлаган иде, - механик малайның, бу бичара да Туманы ташлап китмәгәе, дип коты алынды. — Ихә, Ихә, - дип эндәште ул кызганыч тавыш белән, - хо туа мирра туа мурра... Гусев үз юлына аркылы төшкән хәрби корабны тиз генә шәйли алмады. Лизиазира кыяларына күз салгалап, аларны харитага билгели-билгели, ул үзләренең аппаратлары калган кактус кырына таба юл алды. Аның артында бераз чалкан китебрәк Лось утыра — аны чорнаган җәймә җилдә җилферди, тәненә сылана иде. Лосьның әле һәмишә кыймылдый алганы юк, мәрткә киткән төсле күренә, болай үзе үлек шикелле һич тә икәнен Гусев менә хәзер генә аңлады. Бәхетсезлек болай килеп чыккан иде: Гусев, Ихәкәй, механик мәгарәдә көлешә-көлешә утырганда, кинәт кенә түбәннән мылтык аткан тавышлар, аннары кемнеңдер чәрелдәп кычкырганы ишетелде. Бер минуттан инде упкыннан тилгәндәй хәрби кәрап күтәрелде, таулар арасын айкап әйләнде дә тулганды. Ә Лосьны ни үле, ни тере хәлендә мүкле мәйданчыкка ташлап калдырганнар иде... Марстан шул чаклы гайрәте чиккәнгә чыдый алмады Гусев, борт аша төкерде. "Аппарат янына тизрәк җитәсе иде дә Лосьның авызына спирт коясы иде". Тәнен тотып карады — җылысы бетмәгән, мәгарә алдыннан күтәреп алганнан бирле үзгәреш юк иде кебек. "Алла боерса, хәл керер әле". Марсианнар пулясының көче юклыгын Гусев үз тәнендә татып караган кеше. "Мәгәр нишләптер һушына гына озак килә". Баеп барган кояш ягына борылып караса — югарыдан бер хәрби кәрап төшеп килә, имеш. Гусевның алар белән очрашырга һич тә исәбе юк иде, шундук төньякка борылды. Хәрби кәрап та борылды, аратирә саргылт төтен бөркеде. Моны күргәч, Гусев югарыга томырылды, яңадан түбәнәйгән чагында тизлекне икеләтә арттырып, дошманыннан котылмак булды. Салкын җил битне кисә, күздән яшь китерә, ул яшьләрне керфектә килеш үк туңдыра. Әленке-салынкы гына канат кагып барган нәҗес иха көтүе көймәгә таба талпынып караган иде дә, зарары тимәде тагын, артта калды. Кайсы юнәлештә очканын Гусев күптән абайламый иде инде. Аның чигә тамырлары бүртеп чыкты, сыек һава боз камчылары белән битен камчылый иде. Шуннан Гусев кисәк кенә түбән төшә башлады. Кәрап күренмәде — офык артында ук калды. кызгылт чүл җәйрәп ята иде. Әйләнә-тирәдә ичмасам бер агач үсеп утырсачы, берәр төрле җан иясе булсачы. Көймәнең күләгәсе әле сөзәк сыртлар буйлап, әле дулкындулкын булып яткан комлыкны айкап, әле яргаланып беткән ялтыравык ташлы җир өстеннән йөзде дә йөзде. Анда-санда гына сырт башында җимерек өйләр күренгәли иде. Чүлне аркылыга-буйга бүлгәләгән каналлар әллә кайчан корыган-кипкән иделәр. Кояш тип-тигез ком чүленә торган саен түбәнрәк тәгәрәде, шәфәкънең моңсу бакыр яктысы җәелгәннәнҗәелде, ә Гусевның күз алдыннан үлеп барган Туманың дулкын-дулкын комлыклары, кечерәгрәк таулары, хәрабәләре бер-бер артлы уза торды. Кай арада төн дә булып өлгерде. Гусев очкычын тигез генә бер урынга төшереп утыртты. Көймәдән төште дә, Лосьның битен каплаган җәймәне кайтарып, күз кабагын күтәрде, йөрәген тыңлап карады. Лосьның тере диярлеге дә, үле диярлеге дә юк иде. Гусев аның чәнчә бармагында балдак, ул балдакка чылбыр белән тагылган ачык флаконны күреп алды. — Чүл дисәң дә чүл шул! - Гусев көймәдән берничә адым читкә атлады. Гаҗәеп киң, гаҗәеп биек күк йөзендә боз шикелле йолдызлар калыкты. Алар яктысында Комлыкка соргылт төс йөгерде. Тып-тын, хәтта аяк баскан эзеңә шыбырдап ком коелганы ишетелә... Бик нык эчәсе килә. Сагыш баса. - Чүл шул, чүл! - Гусев көймәсе янына әйләнеп килде дә рүлгә утырды. Хәзер кая очарга инде? Ят йолдызларга карап юлны ничек тапмак кирәк? Гусев моторны кабызып караган иде — винт ялкау гына әйләнде дә туктады. Мотор эшләми: шартлагыч матдә салынган тартма бушап калган иде. — Ярар соң, - дип куйды Гусев акрын гына. Янә Лосьны күтәреп алды. - Киттек, Мстислав Сергеевич. - Аны иңенә салды да, тубыктан комга бата-бата, алга атлады. Озак барды. Бер сөзәк тауга җиткәч, ниндидер баскычның ком күмеп киткән басмасына Лосьны куйды һәм йолдызлар яктысында калкынып утырган ялгыз таш баганага күз салды, аннары йөзтүбән ятты. Үлеп арыган иде ул. Шулай хәрәкәтсез күпме ятканын да хәтерләми. Салкын җелекләргә үтеп керә иде. Гусев торып утырды, сагышланып башын артка ташлады. Чүл өстендә тоныграк кына кызгылт ут булып янаган йолдызны күреп алды. Дәү бер кошның күзе хәтле шул йолдызга караган килеш авызын ачып катып калды Гусев. — Җир ләбаса! - Лосьны эләктереп алды да шул йолдызга таба чапты. Хәзер инде аппаратның кайсы төштә ятканын ул белә иде. Гусев, мышный-мышный, шабыр тиргә батып, чокырлар аша олы-олы алдыртып, ташларга абынганда ярсып кычкыра-кычкыра, йөгерде дә йөгерде, аның алдында чүлнең караңгы горизонты чигенгәннән-чигенә барды. Кипшергән авызын бераз гына дымландырып алу нияте белән салкың комга берничә рәт йөзтүбән капланып карады. Иптәшен күтәрде дә, Җирнең кызгылт нурларына карап, янә алга атлады. Аның дәү күләгәсе мәетләр дөньясында бер ялгызы йөзә иде. Очлы урактай Олла калыкты. Төн уртасында түгәрәк Лихта күренде — аның көмешсу тонык яктысы ком дулкыннарыннан икеләтә күләгә, төшерә иде. Бу ике сәер ай икесе ике юнәлештә — берсе югарыга, берсе түбәнгә тәгәрәде. Алар яктысында Талдетл бөтенләй югалып калды. Еракта Лизиазираның боз яткан түбәләре пәйда булды. кактус басуларына килеп чыкты. Бер үсемлекне тибеп аударды да аның дерелдәп торган сусыл итен комсызланып суырды. Йолдызлар сүнде. Миләүшә төсендәге күк йөзендә болытларның аксыл чабулары алсуланып күренде. Шул чагында иртәнге тынлыкны бозып шак та шок тимер суккан тавыш ишетелде. Кактуслар өстендә калкынып торган хәрби кәрапның рәшәткәле мачталарын күреп алганнан соң, Гусев моның нәрсә икәненә бик тиз төшенде. Димәк, бая аны эзәрлекләүче марслылар хәзер аппаратны ватып яталар. Гусев, кактусларга ышыкланып, күренмичә генә шунда таба йөгерде. Менә ул кәрапны һәм аның янында ук үзләренең тутыгып беткән аппаратларын күреп алды. Егермеләп марслы зур-зур чүкечләр белән шуны тукмап яталар, имеш. Күрәсең, әле яңа тотынганнардыр. Гусев иптәшен ком өстенә яткызды да кулына күсәген алды. — Менә мин сезне! - дип ят бер тавыш белән илереп, кактуслар арасыннан атылып килеп чыкты. Кәрап янына йөгереп барды да күсәге белән тегенең металл канатына тондырды, мачтасын бәреп төшерде, кабыргасына китереп сукты — анысыннан буш мичкә тавышлары чыкты. Кәраптан сугышчылар коелды, мылтыкларын ташлап, кайсы кая борчак урынына сибелде. Әле генә аппаратны җимереп ятучылары исә чиный-чиный буразналарга егылды, кактус араларына үрмәләп кереп югалды. Бер минут эчендә бөтен басу бушап калды — өлгер, җитез, үлемсез Күк Улыннан котлары алынган иде. Гусев винтларын борып люкны ачты, Лосьны күтәреп алып килде. Күк Уллары эчкә кереп бикләнделәр. Шуннан инде кактуслар ышыгына посып яткан марслылар гаҗәеп бер могҗизага тап булдылар һәм хәйран калдылар. Өй хәтле дәү, тутыгып беткән металл йомырка дөбербөтен Туманы дер селкетте. Гигант йомырка, үкереп һәм тирә-юньне дөбер-шатыр китереп, кактус басуында сикергәли башлады, тузан болыты эчендә беравык асылынып торгандай булды да метеор шикелле күккә томырылды — дәһшәтле Магацитлларны үз илләренә алып китте. ОНЫТЫЛУ — Нихәл, Мстислав Сергеевич, терелдегезме? Утлы сыекча авызын яндырып алды, бөтен тәненә таралды, тамырларына, сөякләренә кадәр үтте. Лось күзен ачты. Аның өстендә түбәнтен генә тузанлы йолдыз яна иде. Күк йөзе нигәдер сәер тоела, үзе сары, үзе сырылган сыман. Нәрсәдер дөп-дөп итеп бәрә дә бәрә, тузанлы йолдыз һаман дерелди. — Сәгать ничә? — Сәгать туктаган шул, гөнаһ шомлыгы, - дигән тавыш ишетелде. — Кайчаннан бирле очабыз соң? — Байтак бар инде, Мстислав Сергеевич. — Кая очабыз соң? — Шайтаным белгәнме аны, берни күрерлек түгел: караңгыда йолдызлар гына җемелдәшә... Галәмгә чумып барабыздыр инде. Лось, хәтер бушлыгына үтеп керергә тырышып, яңадан күзен йомды, әмма берни исенә төшерә алмады, шундук тирән йокыга талды. Гусев аның өстенә җылырак нәрсәләр япты да күзәтү көпшәләре янына килде. Хәзер инде Марс чынаяк диңгез төпләре, җансыз чүлләр җәйрәп ята. Комлы Тума кечерәйгәннән-кечерәя төшә, аппарат, аңардан ераклашканнан-ераклаша барып, ниндидер караңгылыкка омтыла иде. Ара-тирә берәр йолдыздан нур төшеп, күзне чагылдырып ала. Ләкин Гусев, ничек кенә карамасын, кызыл йолдызны барыбер таба алмады. Гусев авызын ачып иснәп куйды, тешен тешкә бәреп алды — Галәм бушлыгыннан очып бару аны тәмам туйдырган иде инде. Су, ризык, кислород запасы күпме икәнен тикшерде дә, юрганга төренеп, Лось янына калтырча идәнгә ятты. Гаҗәп күп вакыт узды. Гусев ашыйсы килеп уянды. Лось та күзен ачкан — аның йөзен җыерчык баскан, яңагы эчкә баткан, картаеп киткән иде. Ул акрын гына: — Кайда без хәзер, кайда? - дип сорады. — Әлеге дә баягы шул бер Галәмдә инде, Мстислав Сергеевич. — Алексей Иванович, Марста булдыкмы соң без? — Сезнең хәтерегезгә зыян килгәндер, мөгаен. — Килгән бугай шул... Хәтергә төшереп азапланам да, бары да төшми. Ниләр булганын һич аңлый алмыйм — һәммәсе төштә күргән кебек кенә. Су бирегез әле... Лось беравык күзен йомып торды да калтыравык тавыш белән сорап куйды: — Ул да төш кенәмени? — Кем ул? Тегесе җавап бирмәде, башын аска иде дә күзен йомды. Гусев һәр тәрәзәдән күк йөзенә күз салды, әмма берни күрерлек түгел иде. Юрганга төренде дә бөгәрләнеп утырды. Үткәнне искә төшерәсе дә, киләчәкне уйлыйсы да килми иде. Нигә кирәк уйлау? Тимер йомырка дерелди, бушлыкта оча да оча. Шаккаткыч озак Галәм вакыты узды. Гусев, бөгәрләнеп утырган килеш, калгуыннан арына алмый иде. Лось йоклый. Мәңгелек салкын күзгә күренмәстәй тузан булып йөрәккә, мигә утыра иде. Ачыргаланып кычкырган тавыш колакка килеп бәрелде. Гусевның күзе шар булды, яткан җиреннән сикереп торды. Лосьның башындагы бинты битенә үк төшкән, ул, одеялларын як-якка ыргытып баскан да, кычкырыпмыкычкыра: — Исән ул, исән! Чат сөяк кулларын күтәрә дә, күн стенага ташланып, аны дөмбәсләргә, тырнарга керешә. — Исән ич ул! Монда минем тыным кысыла... Чыгарыгыз... Булган икән ул, булган!.. Шулай котырына, котырына да, хәлдән таеп, Гусев кулына егыла. Янә тынычланып кала, йоклап китә. Гусев тагын одеялга төренеп, бөгәрләнеп утырды. Теләкләр сүнде, сүрелде, хисләр суынды. Тимер йомырканың йөрәк тибегенә ияләшкән колак башка тавышларны бөтенләй кабул да итми иде. Лось төшендә саташып сөйләнде, ыңгырашты, ара-тирә аның йөзендә бәхет нуры балкыды. Гусев, аңа карап, болайрак фикер йөртте: "Дускаем, җаным, татлы төшләр күреп ятасың. Уяна гына күрмә, йоклый бир, йокла... Уянсаң, менә минем шикелле, юрганга төренеп чүмәшерсең дә бозланып каткан агач төбендә утырган козгын шикелле дер-дер килерсең. Һай, бу төнне..." Күзен йомасы килмәде, ниндидер ялтыравык кадакка текәлгән килеш, утырды да утырды... Гамьсезлек биләп алды, онытылу, югалу килеп җитә иде кебек... Нәрсәдер кыштырдады, шытырдады, йомырканың тимер тышчасына ниләрдер килеп бәрелә башлады. Гусев күзен ачып җибәрде. Аңына килеп, тавышларга колак салды. Аппарат эреле-ваклы бер өем ташлар арасыннан кысыла-кысыла барган шикелле тоелды. Ниндидер нәрсә ябырылды да стенага ышкылып бара башлады. Шытырдады. Кыштырдады. Икенче яктан да нидер китереп бәргән иде — аппарат дер килде. Гусев Лосьны уятты. Күзәткеч торбалар янына үрмәләп барып җитүгә, икесе дә илереп җибәрде. Әйләнә-тирәдә алмаз шикелле җем-җем итеп торган исәпсез-хисапсыз ташлар өеме. Олы-олы ташларның кристалл кырларыннан очлы нурлар чәчелә. Иксез-чиксез алмаз кырлары артыннан төн пәрдәсен ертып кояш күренә. — Берәр комета янәшәсенә туры килгәнбез, ахры, - диде Лось пышылдап кына. - Реостатларны эшләтеп карамый булмас. Читкә тайпыла алмасак, комета безне кояшка өстерәп алып китәчәк. Гусев өске иллюминаторга таба үрмәләде, Лось реостатлар янына басты. Ташларның бәрелүе отыры көчәя барды. Гусев өстән торып хәбәр бирде: — Акрынрак, уңда тау кадәресе... Хәзер кызулый төшсәгез дә була... Тау оча, тау... Уздык шикелле... Кызулагыз, Мстислав Сергеевич, кызулагыз. ҖИР Алмаз кырлары — Галәм киңлегендә йөзеп йөргән комета эзе булып, очкыч шактый вакыт шуның тарту көченнән арына алмыйча, метеоритларга бәрелә-сугыла барды, һәм ул, математиканың абсолют законнарына буйсынып, акрынлап үзенең юнәлешен үзгәртте, метеоритлардан читкәрәк авыша алды. Алтынсу томанлык— әллә кайдагы кометаның баш өлеше һәм аның җемелдәве эзе — метеоритлар ташкыны кәкре сызык хасил иткән гипербола буйлап кояш тирәли әйләнеп үтәргә, мәңгелек бушлыкка чумарга юнәлде булса кирәк. Аппаратның очу сызыгы торган саен эллипска охшый барды. Ничек кенә булса да Җиргә әйләнеп кайту өмете уянгач, Лось белән Гусевка да җан керде. Икесе ике якта күкне күзәтергә керештеләр. Аппаратның бер ягын кояш кыздыра башлагач, киемнәрен салып ташладылар. Алмаз кырлары түбәндә калды һәм алар ераклаша барган саен үзгәрде: баштарак нур-чаткы булып күренде, аннары аксыл томанга әйләнде, ахыр чиктә бөтенләй күренмәс булды. Менә бер заман бик еракта иярченнәре белән бергә очып йөргән, төрле төстәге боҗралар белән уратылган Сатурнны күреп алдылар. Комета тәэсиреннән котылгач, баштарак Марсның үзәктән куу көче белән Кояш системасыннан этеп чыгарылган аппарат акрынлап яңадан шул системага килеп керде. Бер ара караңгылыкны якты сызык кисеп узган иде — ул да тоныкланды, тәмам югалып калды. Алары астероидлар — кояш тирәсендә очып йөргән исәпсезхисапсыз кечерәгрәк планеталар икән. Аларның тарту көче тәэсирендә аппаратның очу гиперболасы тагы да ныграк авыша төште. Менә бер заман Лось күзәткән җиреннән күзне чагылдырырлык балкып янган урактай тар сәер бер җисемне күреп алды: монысы Венера булып чыкты. Нәкъ шул чакны диярлек икенче иллюминатордан карап барган Гусев мышнарга ук тотынды, кызарынып — Шул, иллә мәгәр шул!.. Караңгылыкны ярып, күңелгә җылы бөркеп, көмешсукүгелҗем шар яна иде. Бераз читтәрәк, карлыган җимеше кадәр генә кечерәк шар аннан да яктырак балкый иде. Аппарат алардан читкәрәк очып бара иде. Шуннан Лось тәвәккәлләп хәвефле җайланмага үрелде — траекториядән читләшү нияте белән аппаратның муенын шул якка борды. Тырышуы юкка булмады — аппаратның очу юнәлеше үзгәргәннән-үзгәрә барып, теге җылы шар акрынлап баш очына күчте. Вакыт агылды да агылды. Лось белән Гусев әле күзәтү торбасына чытырдап ябыштылар, әле тәмам хәлдән таеп, идәндәге юрганнар өстенә авып төштеләр. Сусаганны бастырырга сулары калмаган иде инде. Менә иләс-миләс булып яткан Лось юрган, тире, капчыкларның диварга таба шуышуын абайлады. Бил тиңентен шәрә Гусев та һавада асылынып калды. Саташам ахры, дип уйлады Лось. Әмма шундук юлдашының күзәтү торбасы янына диварга сылануын күрде. Ул арада Гусев дивардан бераз аерыла төште, нидер мыгырданып, күкрәгенә ябышты, тузган башын чайкады, йөзендә күз яшьләре күренде, мыегы сәлперәеп төште: — Газизем, газизем, газизем!.. Иләс-миләс хәлендә булса да, Лось аппаратның муенын алга сузып Җиргә таба очуын, Җирнең тарту көченә буйсынуын аңышты. Үрмәләп кенә реостатлар янына барды, аларны боргаларга тотынды — тимер йомырка дер калтырап, дөбер-шатыр килде. Лось иелеп алга күз салды. Караңгыда гаҗәеп зур, кояшта җемелдәп торган су шары күренде. Океаннар зәңгәрсу булып, утраулар исә яшькелт булып ярылып ята, кайсыдыр кыйтганы болыт алдын яшь пәрдәсе томалады. Күңеле, елый-елый, әлеге күгелҗем-дымлы якты шарга таба тартыла иде. Кешеләрнең ватаны! Тормышның чыганагы! Дөньяның йөрәге! Җир шары күкнең яртысын диярлек томалады. Лось реостатларны азагынача борып бетерде. Әмма шулай да, чамасыз тиз очу сәбәпле, тышча артык кызып китте дә резин катламы эреде, күн эчлек төтенли башлады. Гусев, бар куәтен җыеп, люкның капкачын бора алды. Ярыктан үкереп бозлы җил ургылды. Җир, үзенең адашып-саташып йөргән улларын каршылап, кочагын җәйде. Чамасыз каты килеп бәрелделәр. Тышча шартлап ярылды. Тимер йомырка бугазы белән ямь-яшел үргә батып керде. Өченче июнь, якшәмбе көн, төш вакыты иде. Аппарат төшкән җирдән шактый еракта — Мичиган күлендә көймәләргә утырып йөзүчеләр, яр буендагы кафе һәм рестораннарның ачык террасаларында утыручылар, теннис, гольф һәм футбол уйнаучылар, аяз күк йөзенә кәгазьдән ясалган очалаклар очыручылар — якшәмбе көнне ял итәргә күл буена җыелган, табигать кочагына сыенган әллә ни хәтле кеше биш-алты минут эчендә ниндидер сәер генә улаган тавыш ишетеп торды. Бөтендөнья сугышын хәтерләүче кешеләр, күк йөзенә сүз салгалап, авыр туп ядрәләре шундыйрак тавыш чыгарып оча торган иде, диештеләр. Аннары халык җиргә искиткеч тиз төшеп барган озынча күләгәне шәйләп алды. Бер сәгать вакыт узмагандыр, аппарат төшкән җиргә хәтсез күп халык җыелып өлгерде. Кызыксынган кешеләр һәммә яктан шунда агылдылар, койма очраса, койма аркылы сикереп чыктылар, кайсы коры җирдән автомобиль белән, кайсы зәңгәр күлдән көймә белән килде. Тимер тышчасы аз-маз көйгән, яньчелгән, шартлаган йомырка Төрлечә юрап карадылар, әмма берсе дә дөреслеккә якын килә алмады. Люкның яртылаш ачык ишегенә чокып язылган "РСФСР. Петроградтан 192... елның 18 августында очып киттек" дигән язуны укыгач исә бөтенләй аптырашта калдылар. Аптырамаслык та түгел бит, ул язуны язганнан соң дүрт елга якын вакыт узган иде... Серле аппаратның эченнән акрын гына ыңгырашкан тавыш ишетелгәч, җыелган халыкның коты алынды, читкәрәк тайпылды, тынып калды. Полиция төркеме, табиб, фотоаппаратлар күтәргән унике корреспондент күренде. Люкны ачтылар да тимер йомырка эченнән бик саклык белән генә ярым шәрә ике кешене күтәреп чыгардылар. Берсе коры сөяккә калган, чал чәчле карт, анысы һуштан язган; икенчесенең кулы сынган, бите җимерелгән, анысы әрнүдән ыңгыраша иде. Җыелган халык арасында кызганучылар да, елаучылар да табылды. Күкләр гизеп кайткан кешеләрне автомобильгә салып хастаханәгә алып киттеләр. Ачык тәрәзәдән ниндидер кошның шатлыклы тавышы ишетелә. Зәңгәр күккә, кояш нурына мәдхия җырлый ул кош. Лось мендәргә чумып яткан, кыймылдамый да: тыңлап ята. Җыерчыклы бите буйлап күз яше ага. Бу бәллүр тавышны кайдадыр ишеткәне бар кебек аның. Тик менә кайда икән, кайчан икән? Бераз ачык тәрәзә пәрдәсен иртәнге җил күпертә. Яшел үләндә чык бөртекләре җемелди. Дымлы агач яфракларыннан тәрәзә пәрдәсенә төшкән күләгә айкала да чайкала. Кош сайрый да сайрый. Еракта, урман артыннан, куе ак болыт күтәрелеп килә. Кемнеңдер күңеле шушы җирне юксына, болытларны, чиләкләп яуган яңгырны, иртәнге чык җемелдәгәнне, яшел калкулыкларны, алар арасында йөргән алыпларны үз Лосьның: кояшлы иртәдә кошчык бүтән планетада Аэлитаның төшләрен сөйләгән-сайраган иде ләбаса... Аэлита... Тик менә булды микән соң ул? Әллә югыйсә Лось саташа гынамы? Юк, булмас. Кош бит бәллүр теле белән кичке эңгердәй күгелҗемрәк тәнле, кайгы баскан ябык чырайлы бер кызның төн уртасында учак янында мәхәббәт турындагы борынгы җырны җырлавын сөйли ич әнә. Лосьның җыерчыклы йөзеннән күз яше тикмәгә генә ага дисеңмени? Кош бит әнә шул йолдызлар артында калган кыз турында, чал чәчле, битен җыерчык баскан хыялый картның күкләр гизеп кайтуы турында җырлый. Җил тәрәзә пәрдәсенә ныграк өргән иде — аның түбәнге кырые йомшак кына җилфердәп, бүлмәгә дым, бал, туфрак исе бөркелеп керде. Әнә шундыйрак бер иртәдә хастаханәгә Скайльс килеп керде. Лосьның кулын нык итеп кысты: — Кадерле дустым, тәбрик итәм, - диде, эшләпәсен артка этәреп, койка янындагы артсыз урындыкка утырды. - Бу сәяхәттән сез бик нык ябыгып калгансыз. Әле генә Гусев янында булдым: менә ул бирешми ичмасам. Ике кулы да гипста, сынган җирләре тагын бар, ә үзе кайтуына сөенеп бетә алмый, көлә дә көлә. Мин аның хатынына, Петроградка телеграмма суктым, биш мең доллар акча да салдым. Сезнең хакта үземнең газетама хәбәр иттем — "Юл язмалары"гыз өчен бихисап зур сумма акча алырсыз. Тик менә аппаратыгызны азмы-күпме камилләштерергә туры килер. Ипсез төшкәнсез. Шайтан алгыры, Петроградтагы шашкын кичтән соң дүрт елга якын вакыт узган икән ич! Берәр рюмка һәйбәт коньяк эчеп җибәрегез, шундук терелерсез. Гәптәшенә кайгыртучан һәм ягымлы итеп карый-карый, янган йөзендә гамьсезлек, ә күзләрендә искиткеч зур кызыксыну чагыла иде. Лось аңарга кулын сузды: — Килүегез әйбәт булды әле, Скайльс. МӘХӘББӘТ АВАЗЫ Жданов исемендәге яр буе урамының буеннан-буена кар бөтерелә, тротуарларны себереп уза, шашкан кар бөртекләре чайкалып торган фонарьлар тирәсендә әйләнә дә тулгана. Ишек төпләренә, тәрәзәләргә кар тула. Елга артындагы паркта өермә улый, өермә котыра. Яр буеннан Лось кайтып бара. Якасын күтәргән, җилгә каршы бераз бөкрәя төшкән. Җылы шарфының очы җилдә җилфердәп бара, аягы тая, битен кар камчылый. Аның көн уртасында заводтан өенә, ялгыз фатирына кайтуы. Бу тирәдә яшәүчеләр аның киң кырлы эшләпәсенә, авызборынын каплаган шарфына, бераз бөкресе чыга төшкән гәүдәсенә ияләшеп беттеләр һәм хәтта, ул баш иеп исәнләшкәндә, җил аның чал чәчен тузгытканда, сәер итеп каравына — беркем күрә алмаганны күреп кайткан күзләренең карашына да гаҗәпсенмиләр иде инде. Аның өермәгә каршы барган килбәтсез гәүдәсе, җилфердәгән шарфы башка вакытны берәр яшь шагыйрьне рухландырган да булыр иде. Ләкин заманалар үзгәрде: шагыйрьләрнең хәзер кар-буранга да, йолдызларга да, башка дөньяларга да әллә ни исләре китми, аларны бөтен илдә яңгыраган чүкеч тавышы, пычкы чыжылдавы, урак кыштырдавы, чалгы чыңы — көндәлек күңелле җырлар рухландыра. ел вакыт узды. Марстан ике кешенең кайтуын хәбәр иткән беренче телеграмма бөтен дөньяда зур кызыксыну тудырган булса да, хәзер инде ул кызыксыну бетте, сүрелде шикелле. Лось белән Гусев йөз илле банкет, гыйльми җыелыш, мәҗлестә шактый нык сыйланып алдылар. Гусев Петроградтан Машасын чакыртты, аны курчак шикелле итеп киендерде, ике-өч йөз интервью бирде, мотоцикл алып җибәрде дә, түгәрәк күзлек киеп, ярты ел эчендә Американы һәм Европаны аркылыга-буйга айкап чыкты — марслыларны ничек итеп дөмбәсләвен, үрмәкүчләр һәм кометаларны, үзләренең Җидегән Йолдызга очып китә язуларын сөйләп йөрде-йөрде дә, Сәвит Рәсәенә кайткач, "Исән калган хезмәт ияләрен коткару өчен Марс планетасына сугышчан отряд әзерләү җәмгыяте" оештырып җибәрде. Лось Петроградтагы бер механика заводында Марстагы шикелле универсаль йөрткеч ясарга кереште. Сәгать алтыда ул һәркөн менә шулай өенә кайта. Ялгызы тамак туйдыра. Йоклар алдыннан берәр китап алып ята. Әмма аңа шигъри юллар сабый тәтелдәве булып, роман исә беркатлы уйдырма булып тоела. Шуннан инде утны сүндерә дә, караңгыга текәлеп, уй-фикер диңгезенә чума. Лось бүген дә көндәгечә өенә кайтып бара. Кар өерелеп өскә күтәрелә дә ыжгырырга-сызгырырга тотына. Өй кәрнизләрендә, өй түбәләрендә кар бөтерелепмебөтерелә. Фонарьлар айкала да чайкала. Тын алулары авырлаша. Лось барудан туктады да башын югары күтәрде. Җил кар болытын икегә аерып җибәрде. Төпсез караңгы күктә җемелдәп янган йолдыз күренде. Лось ул йолдызга шашкын күзен текәде, йөрәгендә шуның нурын йөртә чабулары янә бергә кушылды, төпсез караңгылыкны томалады, йолдызны күренмәс итте. Шушы кыска гына вакыт эчендә Лосьның хәтере ничектер ачыкланып китте дә моңарчы исенә төшерә алмаган вакыйга аермачык булып күз алдына килде... Йокы аралаш бал кортларының ачулы безелдәвенә охшаган тавыш ишетелде. Шак-шок китереп суктылар. Аэлита калтыранып куйды, тирән итеп сулу алды, уянып китте һәм бизгәк тоткан шикелле дерелдәргә тотынды. Лось караңгыда аны күрә алмады, йөрәк тибешен генә сизде. Ишеккә тагын китереп бәрделәр. Тыштан Тускубның: "Алыгыз үзләрен!" — дигәне ишетелде. Лось Аэлитаны ике иңеннән кысып кочаклады, аның пышылдап кына: — Ирем, Күк Улы, бәхил бул инде... - дигәнен ишетте. Аэлитаның бармаклары битенә кагылганны тойды. Кармаланып аның кулын тапты, агулы флаконны йолкып алды. Аэлита бер тын белән сәер сүзләр пышылдады: — Мине бит Магрларның әби патшасына багышлаган булганнар... Борын заманда хөкем сөргән Магрларның явыз законы исә гадәткә каршы барган кызны лабиринтка, коега ташларга куша торган булган. Син ул коены күрдең бит, әнә шул коега... Тик мин, шуны белә торып, Күк Улының мәхәббәтенә карыша алмадым. Бәхетле мин. Рәхмәт сиңа — яшәп калдым. Рәхмәт, ирем... Аэлита аны үпте — Лось аның иренендә әчкелтем агу исен тойды. Шуннан соң ул флаконда калган сыекчаны үзе эчеп бетерде. Ә анда әле шактый, Аэлита чак кына эчкән иде. Ишеккә мылтык түтәсе белән бәргәнне ишеткәч, Лось торып та карады, мәгәр аның аягы-кулы тыңламый, знһене чуала башлаган иде инде. Шуннан ул Аэлитасы янына кире килеп, аның гәүдәсе өстенә ауды, кочаклап алды. Мәгарәгә марслылар бәреп кергәч, ул кымшанмады төрделәр дә алып чыга башладылар. Лось, актык кабат талпынып, плащ чабуына ябышты, әмма, шалт-шолт атып, мылтык түтәсе белән күкрәгенә бәргәләп, аны аяктан ектылар... Ул мәгарәнең алтын ишеге төбендә аунап калды. Лось җил дип тормады, яр буйлатып алга чапты. Яңадан туктады, өермәгә уралып, теге чакны караңгы күкләрне иңләгәндәге кебек үк кычкырып җибәрде: — Исән, Аэлитам исән, исән... Җир йөзендә тәүге тапкыр әйтелгән шушы исемне җил котырынып килеп күтәреп алды да күктә бөтерелгән кар бөртекләре арасына алып кереп китте. Лось ияген шарф эченә яшерде, кулын кесәсенә батырды, айкала-чайкала өенә таба атлады. Аның ишек төбенә автомобиль килеп туктаган. Фонарьларыннан күтәрелгән ут баганаларында кар бөртекләре бөтерелә иде. Йөнтәс тунлы берәү тротуарда биеп аягын җылыта иде. — Мин сезне алмага килдем, Мстислав Сергеевич, - диде ул шат тавыш белән, - утырыгыз әйдә, киттек. Гусев иде бу. Юлда барганда төшендереп бирде: бер атна буена һәр көнне гаҗәеп көчле радиодулкыннар ниндидер сигнал бирә икән, бүген дә сәгать җидедә шуны көтәләр икән. Шифрын аңлый алмый азапланалар икән. Бер атна буена бөтен дөнья газеталары шул сигналлар турындагы фикерләр белән тулган була, арада: ул сигнал Марстан килми микән, диючеләр дә бар икән. Радиостанциягә Лосьны бүген әнә шул серле дулкыннарны тыңлап карарга чакырулары иде. Лось аны-моны әйтмичә генә машина эченә чумды. Киңәеп киткән ут көлтәсендә кар бөртекләре шаян сикерешә башлады. Дымлы җил биткә килеп бәрелде. балкышы уйный, яр буенда фонарь утлары... Ерактан бозваткыч кычкырганы ишетелә. Кызыл Таң урамының очына җиткәч, машина түгәрәк түбәле йорт алдындагы карлы-җилле мәйданда җил сызгырган агачлар төбенә туктады. Рәшәткәләп эшләнгән манаралар башында, алар арасына сузылган тимер чыбыкларда җил уйный, кар болытлары томалап киткән. Лось кар көрте өелә башлаган ишекне ачып җибәрде, җылы өйгә килеп керде, шарфын чиште, эшләпәсен салды. Алсу яңаклы, юантык гәүдәле берәү, аның суыкта кызарган кулын җылы йомшак учларына алып, нидер аңлатмакчы булып азапланды. Сәгать җиде тулып килә иде инде. Лось радиодулкыннарны кабул итә торган аппарат янына утырды, колакчынны колагына киде. Менә-менә сәгать җиде тулыр... Һай, шул вакыт дигәнең, йөрәкнең ашкынып тибүләре, галәмнең салкын бушлыклары!.. Аның колагына акрын гына пышылдаган тавыш ишетелде. Лось шундук күзен йомды. Борчулы пышылдау авазы яңадан кабатланды. Ниндидер сәер сүз иде бу. Лось ачыграк ишетергә тырышты. Чит планета телендә әллә кайлардан ишетелгән сагышлы тавыш аның йөрәгенә яшен утыдай бәреп керде. — Син кайда, Күк Улы, син кайда, син кайда? Тавыш тынып калды. Лось күзен тутырып алдына текәлде дә катып калды... Аэлита, мәхәббәт, мәңгелек авазы, сагыш тулы тавыш бөтен Галәмне гизә, аны эзли, дәшә, чакыра иде: — Син кайда, җаныем, син кайда, кайда?..