Данил Салихов ЧУКРАК РОМАН Чукракны, Гөлйөземе үлгәннән соң бер атнадан, чишмә буенда атасы белән анасы кабере өстенә үзе утырткан каеннарның юанрагыннан кисеп төшерделәр. Кесәсеннән авылдашларына язган хатын алып, хатта язылганча, шәригать кануннарына туры китереп, зиратка кертмичә, ике каен арасына - Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай уртасына җирләделәр. Халык таралгач, Нурбәк кабергә каен үсентесе төртте. Мифтах дога укыды. Җир өстенә беренче кар төште. * * * Ул көнне Мотавалның юан нарат бүрәнәләрдән салынган калай түбәле сигез почмаклы йортының биек коймалар белән әйләндереп алынган урыс капкалы ишегалды, гөж килеп, умарта оясын хәтерләтә: бишек баласыннан алып, соңгы теше белән дә бәхилләшергә өлгергән картына кадәр - бары да шунда иде. Җыелган халыкның авызыннан чыккан: "Аллам сакласын!", "Дошманыңа да күрсәтмәсен...", "Шул кирәк!", "Нишләргә инде?", "Актык кәҗәмне ашадылар...", "Аларсыз нишләрбез?.." - дигән елау, сыктау авазлары, көлү тавышлары белән кушылып, авылга терәлеп аккан елганың сөзәк ярларына бәрелә-бәрелә, киредән, кайтаваз булып, урамнарга, тыкрыкларга таралды, авылга шом салып, күңелдә авыр тойгылар тудырды. Коймага менеп кунаклаган бер малайның кинәт кенә: - Мулла абзыйны - хәзрәтне алып чыгалар! - дигән чәрелдек тавышына барысы да тынып калдылар. Озак кына тынлыктан соң, ач яңаклы, нечкә, озын гәүдәле кырык-кырык биш яшьләр тирәләрендәге Гапсаттар: - Алладан да, мулладан да курыкмыйлар. Эт симерсә, хуҗасына ташлана. Күрәселәрегез алда әле! Бу - әле баласы гына... Алда әле аның анасы, - дип, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, халык төркемен ера-ера, капкадан урамга атлады. Төркем эченнән Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты да, Гапсаттар чыгып киткән якка карап, янаулы тавыш белән: - Телеңә хуҗа бул, Гапсаттар, телеңә... - диде. - Үз телем, Аллага шөкер, синнән әҗәткә алып тормадым. Нәрсә телим, шуны сөйлим, - дип җаваплады тегесе. - Үзеңә дә шул көн килмәгәе, - дип, җөмләсен төгәлләмәкче иде Шәрифулла, - ишектән чалма-чапаннан Мотавал, төенчек тоткан Мөсәгыйдә абыстай белән хәзрәтнең яшь хатыны Мәсрүрә, алар артыннан Арслан белән Батырҗан чыкканнарын күреп, каушап калды. Бераздан, үз-үзен белештермичә, куркудан койрыгын бот арасына кыстырган эт кыяфәтендә, ишегалдын әйләнеп чыкты да, шатлык катыш пышылдау тавышы белән: - Җәмәгать, тавышларны бетерик, чыгалар, - дип, халык арасына кереп югалды. Арслан мылтык приклады белән Мотавалның ике калак сөяге арасына төртте: - Әйдәгез, әйдә, тизрәк булыгыз, кызурак атлагыз! Ашка дигәндә, йөгерәйөгерә чыга идегез. Мотавал, аркасына килеп бәрелгән мылтык прикладыннан алга сөрлегеп, баскычтан түбәнгә - җиргә тәгәрәде. Озак кына тын ала алмый ятканнан соң, күзен ачты. Башын күтәрә төште. Томанланган күз алдында торган ике пар кәкрәеп каткан кирза итекне күреп, карашын итек хуҗаларына - югарыга текәде. Аның күзләре, менә-менә үзенең - аларга сабак өйрәткән хәлфәләренең - йөзенә, битенә карап, тәһарәтләрен бозарга әзерләнгән кыяфәттә басып торган Арслан белән Батырҗанга төбәлде. Мотавал, торырга азапланып, өзек-өзек калтыранган тавышы белән: - Гафу итегез, балалар. Бу көннең килүенә мин үзем гаепле. Сезгә сабакны тиешенчә өйрәтергә хәлфәлек булмаган миндә, хәлфәлек... Хушыгыз, авылдашлар! Бәхил булыгыз! Дөньялыкта кылганнар дөньялыкта калсын. Догаларыгыздан безне дә калдырмагыз, - диде. Арслан мылтыгы белән Мотавалны янәдән төрткәләде: - Әйдә, әйдә, атла! Синең вәгазеңне күп тыңладык, безнекен тыңларга вакыт. Батырҗанның Арсланнан һич кенә дә калышасы килми иде: - Әйдә, әйдә, тартынма! - дип, Мотавалны алга, капкага төртте. Шәмсия әбинең, елаулы тавыш белән, бөкресен турайтмакчы булып: - Нигә төрткәлисең аны, денсез! Ахырзаман пәрие! - дигән сүзләре, үзенә килеп бәрелгән Арслан җиленнән өзелеп, кайтавазны хәтерләтеп, һавага чәчелде. Әби, әлеге җилдән чайкалып китеп, Гыйльмулла картның кочагына ауды. Җанын саклап, капка ышыгында басып торган Гыйльмулла карт, куенына килеп кергән кешенең кем икәнен абайламыйча, күзләрен шытырдатып кыскан хәлдә, бар көченә кочаклап, яшьлегендә кызлар белән капка артында басып торган чакларын исенә төшереп, курка-курка гына, уйлаган хыялларым чәлпәрәмә килмәгәе, дип, күзләрен ачты. Биткә бит терәлгән җыерчыклы йөзне күрүгә, куркуыннан, чалбар балагыннан аягы буйлап җиргә тәгәрәгән бер-ике тамчы "су"ны сизми дә калды. - Ә, син икәнсең әле. Кермәгән тишегең юк. Карга! Халыкның дәррәү көлүеннән котылыр өченме, тиз арада үзен кулга алып: - Шул безнең ише картларга гына көчләре җитмәсә, бүтәнгә тешләре үтми бу дуңгыз көтүчеләренең, - дип мыгырданды. - Әйдәгез, әйдә, тизрәк! Өйләгә кадәр өязгә барып җитәргә кирәк. Боерык шундый. Атлар әзер. Артта тыныч кына басып торган арык гәүдәле, көрәк сакаллы җитмешҗитмеш биш яшьләр тирәсендәге Зиннәтулла карт алар каршына чыкты: - Ашыкмагыз әле, энекәшләр. Галимҗан энем, акылыңа кил. Егерме беренче елгы ачлыкта атаң Сәлимҗан ачтан үлгәч, син имгәкне ачлык тырнагыннан кем йолып калды?! Шушы мулла абзаң - Мотавал түгелме?! Арслан, бөкресен турайта төшеп, Зиннәтулла картка укталып, Галимҗанга башы белән ымлады: - Кара син моны, ә, Галимҗан?! Нинди акыллы! Кызганучан! Кинәт кенә арбага сикереп менеп, үзенең бөкресенә чыбыркы сабы белән сукты. - Ә син беләсеңме?! Минем бөкрем ничек чыкты?! Галимҗанның бөкресе каян килгән?! Менә шушы карт шайтанның җирен сөреп, сука тартып! Ә син беләсеңме безнең аңа шул егерме беренче ел өчен күпме түләгәнебезне?! Юк, белмисең? Белмисең шул! Белмисең! Чыбыркысын һавада шартлатып: - Кит күз алдымнан! Бәбәгеңне чыбыркы сабы белән чокып алганчы! Югал! - дип акырды. Еларга җитешкән Зиннәтулла карт, кая керер тишек тапмыйча, бер алга, бер артка атламакчы булып, кулларын алга сузган хәлдә: - Җәмәгать! Авылдашлар! Нәрсә карап торасыз?! Ник дәшмисез?! Нигә авызыгызга су каптыгыз?! Әйтегез бер сүз! - дип инәлде. Халык арасыннан, аерылып, берничә ир-ат алга - Арслан каршына чыкты. Арслан арбадан алар алдына сикереп төште: - Сәвит властеның боерыгына буйсынмыйсызмы?! Авылыгыз белән Себер китәргә телисез?! Ә син, Батырҗан, аягүрә нигә йоклыйсың?! Мөсәгыйдә карт абыстай белән яшь абыстай - Мәсрүрәне бирегә алып кил! Батырҗан, Мөсәгыйдә белән Мәсрүрәне төрткәләп: - Әйдәгез, әйдә, атлавыгызны белегез! - дип кычкырды. Мәсрүрә, кабалана-кабалана, Арслан алдына тезләнде. Куллары белән Арсланның каткан, тузанлы итекләрен кочаклап, елый-елый: - Калдыр мине? Калдыр! Аяк астыңда туфрак булыйм! Барысы да син теләгәнчә булыр! Барысын да син теләгәнчә эшләрмен! Җаның ни тели, боер гына, барысын да эшләрмен! - дип ялварды. Арслан, Мәсрүрә кочагындагы итекләрен тартып ала алмый азапланып, елак тавыш белән: - Кит әле, кит! Нишләвең бу?! Алыгыз, алыгыз әле үзен! - Көч-хәл белән Мәсрүрәдән арынып, маңгай тирен җиң очы белән сөртте. - Уф Алла! Җенләнә башлаган бу. - Авылдашлар! Кызганыгыз мине. Минем гаебем юк. Мине ундүрт яшем тулар-тулмас бу карт шайтанга көчләп бирделәр. Мин гомерем буе бу көннең килгәнен көтеп яшәдем. Мин бу карт иблисне беркайчан да яратмадым. Мин яраткан кеше - әнә ул! Мин сине, бары тик сине генә яратып яшәдем. Арслан, минем синнән... - дип чәрелдәде. Җыелган халыкның күпмедер өлеше, бигрәк тә яшьрәкләре, кычкырып ук көлмәсәләр дә, өлкәннәрдән оялып, битләрен каплап, кеше артына яшеренеп пырхылдаштылар, картлар исә, як-якларына төкеренгәләп, сукрана-сукрана: "Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан куркырга кирәк иде..." - дигән сүзләр белән шаулашып алдылар. Арслан, эшнең тирәнгә китүен сизеп, котылу чарасы эзләде. Көтелмәгән хәлгә аңгыраеп, озак кына аптырашта торганнан соң, күзе бура абзарның чормасына менә торган баскычның урта бер җиренә кунаклаган Миркасыймга төште. Тәне буйлап кайнар кан йөгерде. Елак тавышына калынлык билгеләре керде: - Кит әле моннан! Әкиятеңне әнә диваналарга сөйлә! Әнә Миркасыйм үзеңне чормага - печәнлеккә алып менәргә баскычыгызны әзерләп, көтеп утыра. Үзеңнән унбиш яшькә яшь Миркасыйм белән печәнлектә, чормада адашып йөргәнеңне оныттыңмыни? Онытсаң, исеңә төшерербез! Арслан, бераз арлы-бирле йөргәннән соң, азрак тынычлана төшкәч: - Ярый. Ул әле яшь! Сабый гына. Бәлки, үз хатасын аңлар. Син дә, үз теләгең белән, Мотавалның байлыгыннан баш тартасың. Миркасыйм белән матур гына оя корып җибәрерсез. Без дә ярдәмебездән ташламабыз. Елап торган балаларыбыз юк. Өйләнмәгән. Шулай бит, Батырҗан?.. Ә, Галимҗан? Сәвит власте сезне, безне бәхетле итәргә дип төзелгән. Шулай бит, авылдашлар! Аның бу сүзләрендә ниндидер сиземләү бар иде. Мотавал мулланың яшь хатыны Мәсрүрә абыстай Миркасыймнан күзен алалмый, үткән-сүткәндә аңа елышып, Миркасыймның "серкәсен" үзенә йоктырырга тели, кеше-фәлән юк вакытларда, аулаграк урыннарда хәтта, кочаклап, "приказчигым минем" дип, үбеп тә киткәли иде. Миркасыйм аның белән ачыктан-ачык очрашудан качса да, аулакта күрешүнең җае чыкканын көтеп кенә йөри, мулла абзасының ерак юлга, озак сәфәргә юл чыгасын ишетүгә үк, үзенең көткән минуты - абыстай куенына керү хыялы тормышка ашмасмы, дип, ашкына-ашкына, туры бия белән җирән бияне тәртә арасына кертә иде. * * * Халык янәдән аларның юлларын бүләргә дип алга атлады. Миркасыйм гына, аерым дәүләт кебек, "өйләнү" сүзеннән ләззәт табып, авызын җыеп алалмыйча, Мәсрүрәне кызгануын да онытып, рәхәтлек кичереп, киерелергә дип торып басмакчы иде, Арсланның револьвердан һавага атуыннан коты алынып, баскычтан егылып ук төште. Зар-зар Кәрименең, ахылдап: - Ах! Хараплар гына булдык. Кияү имгәнде! - диюен һәм Арсланның: - Артка, барыгыз да артка! - дигән сүзләренә, Миркасыйм, куркуыннан, күз ачып йомганчы дүртаякланып, баскыч буйлап абзар чормасына - печәнлеккә таба өч кенә атлады һәм юкка да чыкты. Бераздан чорманың челтәрләнгән ишегеннән ялтыраган ике күзе күренде һәм зәгыйфь тавышы ишетелде: - Үзе баскычны куйдыра. Үзе ата. Мин минават! Зиннәтулла, көрәк сакалын уң кулы белән сыйпап, Миркасыймга кызганулы карап: - Әллә бу бала тулы түгел инде, - дип, үзалдына мыгырданып алды. Төркем уртасыннан Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты: - Җәмәгать, сез нәрсә... Алар бит үз белдекләре белән закон чыгарып йөрмиләр. Өстән ни кушсалар, шуны үтиләр. Ул кадәр надан, аңгыра булмагыз. Менә мин үзем - ундүртенче елда законга каршы баруның тәмен татыган кеше. Төркемнән: - Татысаң! Кадалып кит! Бар! Үзләренә кучер булып бар. Башың астыңа килгере! Шул сугышта бәреп үтергән булсалар, ичмасам, җан көеге булып яшәмәс идең, - дигән тавышлар ишетелде. Кәҗә Шәрифулласы изүен куллары белән ике якка тартып ертмакчы булды: - Син сүзеңне чамалап сөйлә, Мөхәррәм! Юкса... Халык арасыннан Читән Мәчтиге, нәзек кенә тавышы белән: - Шәрифулла! Чамалап, чамалап... Кыш бик салкын киләсе, ди. Озакламый - кыш. Соңгы күлмәгеңнән дә колак каксаң, кышны ничек чыгарсың?.. Мулла абзыйны да алып китәргә җыеналар. Ул киткәч, сиңа кереп күңел ачарга абзарындагы... Кереп йокларга мунчасы да калмаячак! - дип чәрелдәде. Халык тагын сагайды. Тагын Арслан белән Батырҗан өстенә килә башладылар. Мөсәгыйдә абыстай, авыр көрсенү белән: - Кирәкми, авылдашлар! Җибәрегез! Юл бирегез! Безгә ярдәм итмәкче булып, кан, күз яше түкмәгез! Гөнаһыбыз Аллаһы каршында күп булгандыр. Без күрәсен эт күрмәс. Авылдашлар, кичерегез! Сезнең алда кылган гөнаһларыбыз булса, рәнҗемәгез, мәрхәмәтегездән ташламагыз. Кичерегез безне. Әй, Тәңрем, үзең ярлыкагыл!.. - диде. Шәмсия карчык каткан бушлатының җиңе белән яшьле күзләрен сөртте. - Хәзрәт, Мөсәгыйдә абыстай, бәхил булыгыз! Сез - Аллаһы Тәгаләнең үзеннән без фәкыйрьләрне аңлы, белемле итәргә җибәрелгән изге җаннар. Ходайның кодрәте киң. Ул сезгә юлдаш булсын. Үзенең рәхмәтеннән ташламасын. Ярабби, бер Ходай. Нишлик?.. диде, үксеп. - Көчебез җитми. Зинһар, безне каргамагыз... Төркемдәге кешеләр дә аңа кушылды. Күпләр елый иде. Арслан револьверын өскә күтәрде: - Җиттеме сезгә, юкмы? Әгәр хәзер юл бирмәсәгез, нишләргә кирәген белермен. Галимҗан, ат белән өсләренә мен! Бу мәхшәрне тыныч кына читтә күзәтеп торган Гыйльмулла карт: - Менәрсез... Анысын булдырырсыз, - дип пышылдады. Мотавал, калтырана-калтырана, үз-үзенә урын табалмый, күзе белән аяк астыннан нәрсәдер эзли, ара-тирә бер үк сүзне кабатлый: - Алланың кодрәте киң. Алла... Һәрвакыт халык күз алдында, алгы рәттә булырга омтылган, дөресрәге, черки кебек күзгә керергә әзер Шәрифулла, төркемнең алгы рәтендә басып торган баһадирдай Мофаззалның култык астыннан башын чыгарган да: - Китап шулай диме әллә, мулла абзый? - дип шыркылдый. - Кит, башыңны сугып ярырмын! Хахылдама, тинтәк! - дип кычкырды кемдер. Мотавал сабыр гына: - Кирәкми, Нурислам. Бу сүзләрне ул үзе әйтми. Җеннәре котырта, - диде. - Әллә күзеңә җеннәр күренәме, хәзрәт? - Күренә шул. Әллә сиңа күренмиме, Шәрифулла? - Юк! Мотавал сабыр гына, Арсланга күтәрелеп карап: - Әнә! Камчысын, чыбыркысын тотып каршыңда басып тора, - диде. - Әллә өшкерәсеңме, хәзрәт? - Юк! Озакламый алар өшкерә сезне, Шәрифулла. Батырҗан, ачуыннан, чыбыркы сабы белән үзенең каткан итек балтырына сукты: - Бетте! Мулла абзыкай, сезнең власть бетте! Сәвит власте килде. Сәвит власте күрсәтә әле сезгә күрмәгәннәрегезне, кулак-мулла калдыклары!.. - Энем Батырҗан, җибәрегез инде! Бераз бездән - авыл картларыннан - Шулаймы? Җибәрикме, Гыйльмулла абзый?! Күп тел яшердек, сездән оялыр туныбыз тузган. Беләм мин сезне. Сине дә бик яхшы беләм, син үзең дә - кулак! Ни өчен хәзрәтне яклаганыңны да беләм. Шулай түгелме, Галимҗан? - Үзләренә чират җиткәнне сизәләр. Тишегенә су салынган йомрандай кыланалар, - диде тегесе. - Алланың биргәненә шөкер, сезнекен урламадык, Галимҗан. Гөнаһланма! Үз хәләл көчебез белән таптык. Син җил чыгарып йоклап ятканда, без инде эшләп арыган идек. - Сөйлисе юк инде, Гыйльмулла, сөйлисе юк. Их, шушында хәзрәтнең уллары булса... - дип ахылдады Зиннәтулла. Арслан, Зиннәтулланы тотып ашардай булып: - Кайсы малаен әйтәсең, Зиннәтулла абзый?.. Теге, патша хезмәтенә китеп, тәре тагып кайтканынмы, әллә аклар ягындагысынмы?! - дип кычкырды. - Мин аларның кайсы - тәре таккан, кайсы - кызыллар, кайсы аклар ягында сугышканын белмим, кем, энем Арслан. Әмма саңгырау колагыма, Мотавалның бер оланы - кызыллар ягында бик зур кеше икән, дигән сүз чалынды. - Әнә шул тәре тагып кайтканы - Нуриәхмәте була инде аның, Зиннәтулла абзый. Кечкенәсе - атасына каршы сугышып йөри торганы. - Ялгышасың. Минем бер улым да үземә каршы сугышмый. Ярар. Авылдашлар, безгә кузгалырга вакыт. Ашыйсын - ашадым, яшисен - яшәдем, дигәндәй... Нахакка рәнҗеткән булсам, кичерегез. Үз гөнаһым үземә булсын. Минем... - диде хәзрәт, сәер тынычлык белән. - Хәзрәт, үзең дә безгә рәнҗеп китмә. Сабакка өйрәттең, авыр вакытларда ярдәм кулын суздың, - халыкка күтәрелеп карап, - шулай бит, җәмәгать?! - диде Нурислам. Халыкның күпчелеге, гөр килеп: - Шулай, шулай! Бик дөрес, Нурислам абзый! - диештеләр. Батырҗан гына мәкерле елмайды: - Кычкыртып талаган чакларың да күп булды. - Их энем, энем... Егерме беренче елгы ачлыкта шушы Мотавал абзаң булмаса, әллә кайчан гүр иясе була идең бит син, иблис!.. - Ялгышасың, Зиннәтулла, ялгышасың. Мин - Мотавал түгел, Ходай саклаган аны, Ходай! Иң үкенечлесе шул. Шушы җирдә туып, шушы җирдә үсеп, туган җиребездә җан биреп, туган туфрагыбызга күмелмәбез микәнни? - Тәкъдиргә шулай язылгандыр, атасы. Нишлисең, Ходай шулай кушкандыр, - дип сүзгә кушылды абыстай. - Соңгы үтенечем, соңгы васыятем шул, авылдашлар: Аллаһы Тәгаләдән ераклашмагыз, аң булыгыз! Алласыз җирдә беркайчан да бәхет, шатлык, изгелек булмаячак. Укыган, кылган догаларыгыз Хак Тәгаләгә ирешеп, ахирәттә оҗмах ишекләрен ачып кереп, бергә-бергә оҗмахта очрашырга насыйп итсен, ярабби, бер Ходам! Халык бер тавыштан: - Амин, хәзрәт! - диеште. Мотавал бер-ике адым алга атлады. - Сезгә булган соңгы үтенечем шул. Шушы туган җиремнең бер уч туфрагын алырга рөхсәт итегез. Зиннәтулла карт, җиргә иелеп, учы белән туфрак алды. - Әйдәгез, Гыйльмулла, Мөхәррәм. Мостафа яшьти, син кайда? Авыл аксакаллары Мотавал каршына килделәр. Мөсәгыйдә абыстай Зиннәтулла карт учындагы туфракны кулъяулыкка салды. Мотавал, кулындагы туфракка озак кына карап торганнан соң: - Газиз ата-анам җире, ни көтә сине? - дип иңрәде. Мотавал туфраклы кулъяулыгын учына кысты. Арслан аны каты гына этеп җибәрде, Мотавал алга таба сөрлегеп китте. Кулъяулыктагы туфрак җиргә чәчелде. - Хәерлегә булсын. Туфрактан туфракның да аерыласы килми. Хуш, туган туфрак! Хуш, туган җирем! Бәхил булыгыз, авылдашлар! Әйдә, әнисе. Теләр-теләмәс кенә ыңгырашып ачылган урыс капкасыннан авыл хәлфәсе урамга атлады. Аңа халык иярде. Халыкның елау, сыктау, көлү авазлары, урамнарга сыеша алмыйча тау итәкләренә ятып, үзәннәргә тулып, үзәкләрне өзәрлек кайтаваз булып, шактый вакытлар авыл өстендә чыңлап эленеп торды. Нургата, Мотавалдагы төпчек кызын - Мәсрүрәсен сөргеннән саклап калыр өчен, волостьтан кайтып кермәде. Кеше күзенә бәрелә торган байлыгыннан үзе теләп баш тартса, үзе генә белә торганын, кара көнгә дип, тирәнгәрәк яшерде. Ничек итсә итте, кызын, Мотаваллардан аерып, сөргеннән алып калды. Дөньяның кемнәр кулына калачагын сизгән Нургата, төннәрен кызы - Мәсрүрәсе янына мунчага Арсланның килеп йөргәнен белсә дә, күрмәмешкә, сизмәмешкә салынды. Беркөн шулай урамда Арсланның, астыртын елмаеп: - Нургата абзый да мунчасын ягып җибәргән. Хәзрәт киткәч, кызының аркасын кем юадыр инде, - дигән соравына, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгын тикшерде дә: - Борчылма, энем. Авыл хәзрәтсез дә, хәсрәтсез дә тормый ул. Берсе китсә, икенчесе табыла, - дип җаваплады. Арслан, борынын җыерып, елмая төште: - Шәп бабай син! Зирәк бабай! - Тормыш бу... Синең дә балаларың булыр. Мотавал балаларының да балалары туар. Дөнья - куласа, бер әйләнә - бер баса! Өметсез - шайтан, дигәннәр. Кем белә... Дөньялар үзгәреп, бәлки, безнең оныклар да сезнең бакчага йөрер әле. - Усал син! Мунчаң янына бәйләгән этең кебек усал! Нургата, Арсланның тел төбен бик тиз аңлап, шул ук кичне усал Алабаен мунча кырыннан ишегалдына кертте, кызы Мәсрүрәнең мунчага керү вакытын соңгарак күчерде. Янәсе, мунчага иң соңгы булып кергән кеше мунчаны юып, чистартып чыгарга тиеш. Моңа Нургата хатынының көче җитми. Мәсрүрә яшь. Бу эшне ул башкарырга тиеш. Нургата хатыны кызының кырын эшләрен сизеп, белеп торса да, әле генә Мотавал куеныннан төшеп калган Мәсрүрәсен Арсланга тагып булмасмы, дигән уй белән, иренә әйтергә куркып йөрде. Нургатасы авызыннан мондый сүзнең чыгуына шатланып: - Безнең әтисе гомере буе зирәк, акыллы булды инде ул, - дип, иренең башыннан сыйпады. Гарьлегеннән шартлар хәлгә җиткән Нургатага моннан да зуррак түбәнлек юк иде. Ул тешләрен кысып: - Нәрсә?! Әллә сине дә соңгы мунчага җибәргән чакларым булдымы? - дип, башыннан кулларын сыпырып төшерде дә, ишекне каты итеп ябып, урамга Колактан-колакка күчеп: "Мотавал мулланың ундүрт яшьлек самавырчы малае Миркасыйм хәзрәтнең яшь хатынына - Мәсрүрәсенә чүпрә салган икән", - дигән хәбәр тулысы белән дөреслеккә туры килмәсә дә, авыл халкының сүзендә дә әзме-күпме хаклык барлыгын раслап, яшь абыстай көннән-көн түгәрәкләнде, иреннәре тулыланып, бит алмаларына тут кунды. Туачак бала Миркасыймныкы булмаса да, халыкны ул нахак бәла ягудан үз ялгышы - яшь абыстай куенында бер-ике кич йоклап чыгуы белән коткарды. Беренчедән, бу - Арсланга котылу өчен уңай булса, икенчедән, Арсланның кызларын барыбер кияүгә алмаячагын белгән ата белән ана өчен дә кулай иде. Ничек тә Арсланга кияүгә чыгарга өметен өзмәгән Мәсрүрәнең генә моның белән килешәсе килмәсә дә, кая барсын. Көннәрдән бер көнне Ислах, дөньяга туачагын сиздереп, корсакка типте. Миркасыймны Мәсрүрәгә бала туасы булганга күрә мәҗбүриләп өйләндерделәр. Миркасыймның атасы Нуркасыйм да каршы килмәде. Гаиләсендә бер кашык кимер. Мәсрүрә шул сабыйны ир итеп саный икән, нигә каршы килергә. Ачка үтермәс. Мәсрүрәнең ата-анасы, агай-энеләре дә таза тормышлы. Җәйгә, әнә... Нургата, Арслан аркасында колхозга бирми саклап калган бура абзарын читкә мүкләп һәм сипләп салып, үзләрен башка чыгарырга да уйлый икән. Бала туган йортта икенче балага да ризык табылыр әле, дип, улын өйләндерергә булды. Озак та үтмәде, ике атна дигәндә, бабасы Нургата нигезендә Ислахның тәүге авазы дөньяга сөрән салды. Кояшлы матур көн иде. Миркасыймны уйнаган җиреннән чакырып керттеләр. Кендек әби чаршау артыннан яңа туган сабыйны, ата буласы кешенең күлмәгенә төреп алып чыгып, Миркасыймга тоттырганда, янәшәсендә Мәсрүрәнең өрлектәй өч абыйсы: - Кияү, төшереп җибәрә күрмә, кияү, - дип, кулларын сузып, ярдәмгә әзер торалар иде. Шул көннән башлап, Миркасыйм - Мәсрүрәнең уң ягында, Ислах сул ягында йоклый башладылар. Атаның малаеннан көнләшкән чаклары да күп булды. Күкрәк аркасында да ыгы-зыгы чыккалады. Бу мәсьәләдә аңлату эшләрен аңа бабасы Нургата башкара иде: - Кияү, сабыйга күкрәк ризык өчен, имәр өчен кирәк. Ә сиңа... Уйнар өчен. Акыллы бул инде. Көнләшмә. Тешләмә хатыныңның күкрәген. Балаңны ачтан үтерәсең бит. Ашау - байдан, үлем - Ходайдан, дигәндәй... Миркасыйм өчен иң авыры - бала карау. Ул бала салынган арбаны сөйрәп урамга чыга да, баласын карарга да онытып, онытылып, үз яшьтәшләре, урам бала-чагасы белән кәшәкә сугып, әбәк уйнап көн уздыра. Мәсрүрә аны көнаралаш яшьтәшләре алдында мәсхәрә итеп өенә алып кайтса да, Миркасыймының кыска гомерле икәнен сизгәндәй, беркемнән дә кактырмады, суктырмады, беркемгә дә көләргә ирек бирмәде. Баласы яшендә генә булса да, ир итте. Өендә ялгыш кына савыт-саба шалтыраса, ишек катырак ябылса, урындык, эскәмия ауса, берәр җире бәрелеп күгәрсә, урам буйлап, мактанып: "Ирем - Миркасыймым кыйнады әле", - дип, очраган бер кешегә сөйләп, шуннан ләззәт таба иде. Миркасыймы кырык өчнең көзендә сугышка китте дә, күп тә үтмәде, үле хәбәре килде. Хат ташучы өчпочмаклы хатны китергәндә, ул өенең нигезенә туфрак өя иде. Кулына хатны алуга, Мәсрүрә тетрәнеп куйды. Кулындагы агач көрәге белән тиз-тиз хәрәкәтләр ясап, үзалдына сөйләнеп, борын астыннан мыгырданып: - Мондый вакытта кеше үләмени, мондый кызу эш вакытында кеше үләмени?.. - дип, нигезен күмүне дәвам итте. Атасыннан... Юк, бабасыннан калган, сарык тиресеннән кечерәйтеп тегелгән кырык ямаулы тун кигән Ислахының янына килеп басканын тоеп, айнып туктап калды. Бердәнберен күкрәгенә кысып, үксеп елап җибәрде. ...Ислах чибәрлеккә дә, буй-сынга да дан булмады. Тукмак борын, яссырак бит. Җилкә дә әллә ни киң түгел. Атасы Миркасыймга да, бабасы Нургатага да охшамаган. Укыганда да әллә ни шаккатыра алмады. Бер елын утырып та калды бугай әле. Аңарда авылның икенче бер кешесенең холкы, чалымнары иде. Теле телгә йокмас, алдакчы, аферист. * * * Мотавалларны озатканнан соң өч-дүрт ай да үтмәде, Арсланны районга чакыртып, иртәгә авылга колхоз төзү өчен вәкил килә, Мотавал мулланың өен бушатып, халыкны җыеп, җыелыш үткәрерлек итеп әзерләргә, ул йортта колхозның идарәсен урнаштырырга, дигән боерык һәм байрак тоттырып, кире авылына озаттылар. Арсланның шатлыгы эченә сыймады. Авылына кайтып җиткәнче, ул байракны ун тапкыр сүтте, ун тапкыр күкрәгенә кысты, иснәде, ун тапкыр төрде. Шатлыгыннан елап та алды. Куен кесәсендәге боерыкны да игътибарсыз калдырмады. Кесәсеннән чыгарып, тегеләй әйләндерде, болай әйләндерде, укый-яза белмәгәненә һич тә исе китмичә: - Мондыйларны күп... күргән инде, - дип, кесәсенә салды. Урман аланына кергәндә, ул инде, хыялы белән, Мотавалның байрак эленгән сигез почмаклы, калай түбәле йортының зур бүлмәсендә, өстәл артында рәхәтлек кичерә иде. Атының пошкырганына айнып, күзләрен ачты. Каршында уфалла арбасына чыбык-чабык төягән, җитмеш җиде ямаулы күлмәк, алача ыштан кигән, янгыннан соң каралтыда янып бетмичә берән-сәрән очлаеп, тырпаешып калган койма, абзар баганаларын хәтерләткән сирәк-мирәк тешләрен "ялтыратып" басып торучы Шәмсия әбине күреп, чак кына атыннан егылып төшмәде. - Шәмсия?! Син нәрсә?! Патшаны бәреп төшердек, дигәч тә, бу урманның хуҗасы юктыр, дип уйлыйсыңмы?! Бар аның хуҗасы! - Байракны сүтеп, җилкәсенә салды. - Менә аның чын хуҗасы! Ишетсен колагың! Бүтән минем урманда эзең булмасын! Хәзер үк бушат! - дип акырды. - Тукта әле, кем, энем Арслан. Син бик тиз баегансың түгелме соң? Төн чыкканчы җон чыккан, дигәндәй, кинәт кенә баерга мине дә өйрәт әле. - Менә минем кебек ач-ялангач, салкын акупларда ятып рвәлютциә яса, панимаешли, баерсың. - Ярар инде алайса. Урманыбыз чит-ят кешегә түгел, үзебез кебек хәерчегә калган икән. Шундый калын урманы булган кеше Шәмсия уфалласындагы бер күтәрәм чыбыкны күпсенмәс әле. - Ярар! Телеңә салынма! Иртәгә мине авыл рәисе итеп куярга килгән район вәкиле алдында җавап тотасың килмәсә, хәзер үк бушат! Мотаваллар янына Себергә озатырга да күп сорамам. На, малкай, - дип, атының итегенең үкчәсе белән корсагына бәреп, атын куалады Арслан. Шәмсия, үзалдына сөйләнә-сөйләнә: - Ярар. Булды, булды, аңладым. Беләбез. Хәерче баеса, чабатасын түргә элә. Син кайтып кергәнче, мин турыдан гына кайтып җитәм әле, - дип, тәртә арасына керде. - Әйдә! На, җенле Шәмсия! Җеннәреңне җик тә, кушаяклап, авылыңа җилдерт! - Арслан ашыгып, урман караңгылыгына кереп югалды. Урманны чыгып, авыл капкасына якынлашуга, үзенең кемлеген белдерергә теләп, байракны авылдашлары күрерлек киң җәеп, кырыйга чыгарып тотты. Кызу эш вакыты булганга күрә урамнарның бушлыгына эче пошып, аратирә кычкыргалап, атын куган булып, авылдашларының игътибарын үзенә юнәлтмәкче иде дә, аның акырган тавышына күнеккән халык урамга борылып та карамады. Капка төбендә басып торган, моңарчы байракны ашъяулыктан аермаган авылның бердәнбер диванасы Имамның: - Арслан абый, әллә чүпрәк сатучы килгәнме? - дигән шат тавышы ишетелде. Арслан, урамда җан әсәре булмавына, шатлыгын уртаклашырга авылының бердәнбер кешесе - анда да дивана чыгып басканына үртәлеп: - Килгән! Сата! Анаңны да, атаңны да сата! - дип акырды. - Әткәй белән әнкәй кирәкми. Боларыннан да туйган. Орышалар. Ыштан кирәк. Күлмәк кирәк. Өйләнергә хатын кирәк, - диде Имам, күлмәк ертыгыннан шатыр-шотыр корсагын кашып. * * * Арслан төне буе йоклый алмады. Хыялы белән Мотавалның өендә саташып йөрде. Өстәлне әле болай, әле тегеләй куеп карады. Районнан алып кайткан байракны бер - баскыч өстенә, бер өйнең кыегына элде. Аннары сугышта ялгыш, очраклы гына, командир бүлмәсенә кергәнен исенә төшереп, шатлыгыннан көлеп җибәрде. Анасының: "Әллә саташасың инде. Ярты төн уртасында шаркылдап көлеп ятасың! Бастырыласың бугай, бисмиллаңны әйтеп, борылып ят әле", - диюенә: - Юк. Төш күрдем, - дип акланды. Командир бүлмәсендә байрак нәкъ командир утырган кәнәфинең артында эленеп торуын исенә төшереп: - Нигә?! Мин дә иртәгәдән командир булам лабаса. Минем командирлардан кай җирем ким, - дип, байракны үзе утырасы кәнәфинең артына элмәкче булды. - Юк! - диде ул, үзе дә сизмәстән, кинәт кычкырып. Тавышка әнисе торып утырып: - Нигә акырасың?! Нәрсә юк?! Алладан ераклаштың. Җеннәр белән саташасың. Мәчетне ябып, көфер почмагы ясарга уйлыйсың! Саташасың! Бастырыласың! Йокла! - диде. - Рәхмәт! Күп йокладым. Син йокы симерт! - дип кычкырды улы. Байракның икәү булмаганына үртәлеп, иртәгә районнан килгән вәкилдән тагын берәрне сорарга тәвәккәлләп, юрганын башыннан ук бөркәнде. Йоклый алмады. Шыбыр тиргә батып, юрганы астыннан чыкты. Тәрәзәдә таң сызылып килгәнен күреп: - Ярый, торырга кирәк. Минем, Мәликәнеке кебек, эшем бетмәгән. Муеннан эш көтә, - дип, мыгырдана-мыгырдана, киенеп чыгып китте. Арслан түбәгә менәргә баскыч сөяп маташканда, берәм-берәм, Батырҗан, Галимҗан, Гөлйөзем дә килеп җитте. - Йоклап йөрисез, иптәшләр. Йоклап. Озакламый, районнан вәкил килеп җитә. Безнең бер эшебез дә эшләнмәгән. Арт саныгызга кояш төшкәнче йоклыйсыз! Ничек уйлыйсыз: җыелышны өйдә үткәрәбезме, әллә ишегалдындамы? - Минем уйлавымча, ишегалдында үткәрү дөресрәктер. - Батырҗан, әйтимме бер сүз? Син уйлавын уйлагансыңдыр да, син уйлаганнан бер нәрсә дә үзгәрми шул. Моннан соң менә мин ничек уйласам, шулай булыр. Җыелышны өйдә, кәнсәләрдә - минем бүлмәдә үткәрәбез. - Әйттем исә кайттым. Халык сыярмы соң? - Сыяр! Сыйдырырбыз! - Халык сыймыйча, районнан килгән вәкил алдында кыен хәлгә кала күрмә, диюем генә. Арсланның бар хыялы - районнан килгән түрә белән беррәттән, янәшәсендә, үзенә булачак бүлмәдә утыру булса да, җыелган халыкның бүлмәгә сыймау куркынычы шикләндерә иде. Вәкил алдында шелтә алудан шүрләп, төссез, бернинди дә мәгънә аңлатмый торган нурсыз, аңлаешсыз күзләре белән Батырҗанга карап елмайган булып: - Шаярттым! Өстәлне ишегалдына чыгарыгыз, - диде. Галимҗан белән Батырҗан идарә урнашкан йорттан озын өстәл алып чыгып, баскыч төбенә куйдылар. - Галимҗан, йоклап китәсең бит инде. Бар, тизрәк халыкны җый! Галимҗан алан-ялан каранды да: - Була ул, - дип, урамга чыгып йөгерде. - Ә син, Батырҗан, эскәмияләр ташы! Мин районнан алып кайткан байракны эләм. Гөлйөзем, нәрсә аягүрә йоклап торасың?! Бар! Өстәлгә комач постау җәй! Алар әзерләнгән арада, үзара гәпләшеп, шау-гөр килеп, ишегалдына халык җыела башлады. Кайберләре аптырашта, кайсыларыдыр көлә. Читән Мәчтиге генә, диванага сабышып: - Нәрсә булган соң, җәмәгать?! - дип сорады. Мәчтикне өнәп бетермәгән Гапсаттар, сүз юктан сүз булсын, дигәндәй: - Бушка шикәр өләшәләр, - дип куйды. Җыелган кешеләрнең күпчелеге көләргә тотынды. Урамнан Аю Кәрименең капка тәләкәсе кадәрле генә сакау малае килеп керде дә бөтен ишегалдына ишетелерлек итеп сөрән салды: - Килделәл! Төркем икегә аерылып, уртадан юл ачылды. Ишегалдына күн тужуркадан, күн фуражкадан, галифе чалбар, хром итек кигән, кыр сумкасы аскан Минһаҗев, аның артыннан шундый ук киемнән Нуриәхмәт килеп керде. Авылдашлары, Нуриәхмәтне күреп, умарта күчедәй гөжелдәп алды. Кайберләре, сискәнеп, артка чикте. Кайсыларыдыр, кызыксынып, Нуриәхмәтне якыннанрак күрү теләге белән, алга чыктылар. Арадан берәү: - Карагыз әле тегене, "янарал" булып кайткан түгелме соң? Алдатамы соң! Мулла баласы әле ул! - дип кычкырды. Икенче берәү: - Менә хәзер күрмәгәнегезне күрсәтәчәк, - дип өстәде. - Күрсәтә, дип, мин гомерем буе Мотавал хәзрәткә зыян китергән кеше түгел, - дип чәчрәп чыкты Чөлдерек Гафиятулласы. Арслан сигезгә бөгелеп, башын иеп, ике кулын сузды: - Исәнмесез, иптәш Минһаҗев! Минһаҗев, көр тавыш белән: - Исәнмесез, иптәшләр! - диде. - Аллага шөкер! Әлегә зарланмыйбыз, кем... Иптәш! Район кунагы. Хак бит, Гыйльмулла яшьти. Зарланырлык түгел бит. - Шулай, Нурислам. Әлегә зарланырлык түгел, - дигән тавышлар ишетелде. Кәҗә Шәрифулласы, ялагай тавыш белән: подполковник... то есть полковник?.. Полковник! - дип, Минһаҗевка кулын сузды. Арслан, Шәрифуллага карап: - Әй син, кәҗә, күземнән югал! Кемгә әйтәләр! - дип пышылдады. Шәрифулла, һаман әрсезләнеп, ялагай тавыш белән ике кулын сузып: - Исән-имин килеп җиттегезме, иптәш полковник. То есть подполковник! - дип кычкырды. Минһаҗев, Шәрифулланың наданлыгыннан көлеп, нәкъ аныңча итеп ике кулын биреп: - Рәхмәт! Тувариш, рәхмәт, - дип күреште дә өстәл артына атлады. Шәрифулла, район вәкиленең кулын кысу бәхетеннән исереп, кая басканын белмичә, аңа иярде. Батырҗан, Шәрифулланың башындагы бүреген алып, артка - ишек төбенә ыргытты. - Сиңа әйттеләр түгелме? Шәрифулла: - Ысылдама миңа, ата каз! Күрмисеңмени, ул - минем күптәнге танышым. Ике кулын биреп күреште! Хәзер тигезлек. Ур-ра, рвәлүтсия җиңде! - Минһаҗевның алдына чыкты да, уң кулы белән өстәлгә күрсәтеп: - Түргә, түргә рәхим итегез, иптәш нәчәльник! - дип өтәләнде. Галимҗан астыртын гына, Минһаҗев күрмәгәндә, Шәрифулланы иңсәсе белән халык арасына төртеп җибәрде. - Ычкын күз алдымнан! - Нигә төртәсең син мине? Кая сез сөйләгән тигезлек? Шәмсия әби, аптырап: - Моның шикәре күренми ләбаса, - дип сөйләнде. Халык гөр килеп көлешеп алды. Зиннәтулла, Шәмсиянең колагына, халыкка ишетелерлек итеп: - Шәмсия, төенчегеңне тыгып куй. Бу юлы оныткан ул аны, - диде. Минһаҗев җайлап кына өстәл артына кереп басты. Фуражкасын салып, кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алганнан соң: - Иптәш Мотавалов, нәрсә аптырашта калдыгыз?! Минем яныма узыгыз. - Уң ягында басып торган Арсланга карап: - Иптәш, Мотаваловка урын бирегез! - диде. Арслан, теләр-теләмәс кенә читкә китеп: - Нуриәхмәт, син нәрсә, чит кеше кебек басып торасың? Түргә үт, түргә, - диде. Нуриәхмәт Минһаҗев янына кереп баскач, ул: - Булыр, иптәшләр, шикәре дә, икмәге дә булыр. Шулаймы, иптәш Мотавалов, - дип, Нуриәхмәтнең иңсәсеннән какты. Арслан, сигезгә бөгелеп, ялагай хәрәкәтләр ясап, муенын суза төшеп: - Башлыйбызмы, иптәш Минһаҗев? - дип куштанланды. Минһаҗев ризалык белдереп баш селкеде һәм Нуриәхмәткә, утырабызмы, дигән хәрәкәт ясады: - Иптәш Мотавалов, рәхим итегез! Нуриәхмәт сабыр гына район вәкиленең утырганын көтте. Ул утырганнан соң гына утырды. - Җәмәгать! Дөресрәге, иптәшләр, авылдашлар! Таныш булыгыз, волостьтан килгән кунагыбыз, яңача әйтсәк, район вәкиле, Галәү иптәш Минһаҗев! - Арслан кул чаба башлады. Кул чабарга иренеп утырганнарга усал караш - Мин аны Чталин иптәш дип уйлаган идем... Гыйльмулла карт, пышылдап: - Тик кенә утыр инде, Шәмсия. Чталин иптәшнең мыегы бар, - диде. - Әби, Сталин иптәшнең авыл саен йөрергә вакыты юк. Менә шуның өчен ул мине бирегә җибәрде дә. "Иптәш Минһаҗев, барып, барысына да аңлатып, сөйләп кайт", - диде. Мин сөйләгән сүзләрнең барысын да бөек атабыз Владимир Ильич Ленин һәм Сталин сүзләре дип кабул итәрсез. Арслан кыңгырау шылтыратты. - Җәмәгать, тавышларны бетерик. Кунакка хөрмәт дигән нәрсә булсын. - Әй, кыңгырау чыңлагач, бигрәк күңелле булып, яшь чакларым искә төшеп китте, - дип кеткелдәде Шәмсия карчык. - Нәрсә, Шәмсия, әллә кияүгә чыккан чагың исеңә төштеме? - Шәмсиянең кыңгырау тавышлары күп булды инде аның. Мин белгәне генә дүртәү! - Ялгышасың, Гыйльмулла энем, өчәү генә. Ике-өч ел саен үлделәр дә тордылар, үлделәр дә тордылар. Мозаффарым ундүртенче елда сугышта һәлак булды. Ә Исмәгыйлем... Арслан, утырган җиреннән торып: - Җитте инде сезгә. Үлгән ирләрегезне санарга килмәдек ләбаса. Тавышны бетерик. Сүз иптәш Минһаҗевка бирелә, - диде. Минһаҗев урыныннан торды: - Җыелышның беркетмәсен кайсыгыз язып бара? Шәмсия әби: - Әнә Арслан безнең бик оста. Беркемгә дә авыз ачарга ирек бирми. Телгә басарга гына тора, - диде. - Ни бит әле, иптәш Минһаҗев, мин үзем җыелышны алып барырмын дигән идем. Менә иптәш Батырҗан язып барса, сез ничегрәк уйлыйсыз? - Укый-яза белмәгәнемне беләсең ич инде. Әнә Галимҗан булдыра ул эшне, - диде Батырҗан, авызын турсайтып. - Син нәрсә, әлифне таяктан аера белмим. Булмый миннән, - дип кул селтәде тегесе. - Юк, аннан булмый. Мондый очракта минем - Шәрифулла абзагызның фикерен тыңлагыз. Аңгыра лабаса ул! Аңгыра булганга, мулла сабагына да йөртмәделәр аны. Булдырса, Арслан булдыра инде аны. Ул көне-төне, сәвит башлыгы булырга тырышып, бишкә ярылырдай булып йөри. - Озак кына чыраен чытып, муенын кашып, уйлаган булып торды. - Хотә... Юк, аннан да булмый, иптәш нәчәлник. Чыбыркыны утыз ике чаттан менә дигән итеп үреп бирә ала, әмма укый-яза белми. Чеп-чи надан! - дип кычкырды. - Үзең яз! Ике сүзнең берендә: "Мин - авылда бердәнбер укымышлы кеше!" - дип авыз чайкыйсың. - Уйлап чыгарма. Минем белән булышуыңны ташла, Арслан. Мин сиңа Батырҗан да, Галимҗан да түгел. Тешләрмен, тешләгән җирдән өзәрмен! - дип чәрелдәде Шәрифулла. - Шәрифулла, нигә, теге заманда син йөрдең түгелме соң? Староста үлгәч, минем грамотам җитәрлек, мине староста итеп куегыз, дип. Күпме вулыс юлын таптадың! - Минме?! Син нәрсә, Зиннәтулла?! Үз акылыңдамы?! дип, үзең сөйләп йөрдең ләбаса. Сүзем ялган булса, әнә Гыйльмулла үлмәгән, ул сүземне раслар. - Булды, булды андый хәл, Зиннәтулла. Хак сүз. Ундүртенче елгы сугышта да писер булдым, дип сөйли идең. - Каян беләсез? Бәлки, мин секретный телдә язганмындыр! Чынында, Шәрифулла герман сугышы тәмамланырга ике атна чамасы кала сугышка алынып, бер немец та күрмичә, атна-ун көннән әйләнеп кайткан иде. - Бәйләнмәгез инде шуңа. Кәҗәләр теленнән гайре берни дә белми ул! - дип чәрелдәде Мәчтик. Халык гөр килеп көлешергә тотынды. - Әй, кем сөйли бит, кем сөйли... Мәчтиккә дә тел чыккан! Мин Кәҗә булсам, син - Читән! Шәрифулланың иң үртәлгәне - үзенә "кәҗә" дип әйтүләре иде. Яшьтәшләре сакал-мыекка күмелгәндә, аның битендә ялгыш кына ник бер төк булсын. Хатын-кызныкы кебек шоп-шома йөз, авылның Алабай Шәмсиясенекеннән дә нечкәрәк тавыш, уйнаклап торган арт сан, кәҗәнеке сыман алан-йолан карана торган күз, үткер караш... Шәрифулла гомерендә дә хатын-кызга күтәрелеп карамады. Җитмәсә, шул килешсез кыяфәтенә өстәп, үз-үзенә, "кәҗәгә дә Ходай сакал биргән, мине шуннан да мәхрүм иткән", дип сөйләнеп йөреп, кушамат та тактырды. Авыл халкының телендә Мәснәви дигән исем дә юк, "Читән Мәчтиге" дигән кушамат кына бар. Аның исемен авылның берничә картыннан башка беркем дә хәтерләми, һичкем дә белми. Мәснәвинең нәсел башы - элек-электән тирәякта дан тоткан, талдан читән, каз оясы, әрҗәләр, бала арбалары, байларга тарантас, өстәл, урындыклар үргән осталар - Коләхмәтовларга барып тоташа. Шул хезмәтләре өчен аларны "читән мастеры" дип атаганнар да. Тора-бара, нәселдән килгән һөнәр кулдан-кулга күчә-күчә вакланган, кул киткән. Мастер - Мәчтирга, ә Мәчтир - Мәчтиккә әйләнгән. Шәрифулла башын селкеп торды да: - Сез наданнар белән ерак китеп булмас, - дип, халык арасына кереп югалды. - Әйдә, әйдә, Арслан энем, син хуҗа булырга җыенасың, дилбегәне чит кешегә тоттырма. Аллам сакласын, мәхрүм булып калуың бар. Үзең күрәсең, җил борылырга тора, - диде Зиннәтулла. Шәрифулла, халык арасыннан башын чыгарып: - Зиннәтулла, телеңне әрәм итмә. Булмый, булмый ул аңардан. Үзе көткән кәҗәләрне дә йә Нуриәхмәттән, йә Галиәхмәттән саната иде ул. Минһаҗев кыңгырау шалтыратты: - Тынычланыгыз! Иптәшләр, тынычланыгыз! - Улым, сиңа әйтәм. Килгән кунак! Шалтыратмасана шул кыңгыравыңны. Күңелем тула. - Ярый. Әби, сез тыныч кына булсагыз, бүтән шалтыратмам. Уку-язуга килгәндә, зыян юк, иптәшләр. Совет власте укырга да, язарга да өйрәтер. Алайса, иптәш Мотавалов, синең үзеңә язарга туры килер, - диде Минһаҗев. - Ул яза. Ул безнеңчә дә, сезнеңчә дә яза. Аның грамыт җитәрлек. - Нурислам абзый, тылмач кирәкми. - Анысы хак. Арслан энем, тылмач түгел, без наданнарның сүзен теркәп бару өчен писер кирәк, - дип гөжләде халык. - Иптәшләр! Без, Нуриәхмәт иптәш Мотавалов белән Совет власте өчен көрәшеп, ике елга якын окопларда бергә яттык. Ул - минем гомеремне саклап калган чын кызылгвардеец. Ул гына да түгел, Нуриәхмәт иптәш - минем остазым. Мине хәреф танырга, укырга өйрәткән беренче мөгаллимем. Ул күрсәткән батырлыкларны санап китсәң, шактый вакыт кирәк булыр иде. Кичә бу батыр кызылгвардеецка - Мотавал улы Нуриәхмәткә - РСДРПның партия билеты тапшырылды. Ул - сезнең авылның беренче коммунисты. Рөхсәт итегез, Мотаваловка партия билетын сезнең алдыгызда тапшырырга! - дип кычкырды. Сумкасыннан билет алып, Нуриәхмәткә тапшырды да, кулын кысып: - Революциягә һәм партиягә һәрвакыт тугры булып калыгыз! - дип кул чаба башлады, аңа авыл халкы кушылды. Арадан берәү: - Имәндә икән чикләвек! - диде. Читән Мәчтиге: - Дөньялар үзгәрә... - дип пышылдады. Кәҗә Шәрифулласы да, йомшак кына тавыш белән, кызганулы кыяфәт чыгарып: - Кара әле, Нуриәхмәт, Мотавал хәзрәтнең хат-хәбәре юктыр? - дип белеште. - Бар, ди. Сиңа, кәҗә киявенә, сәлам әйткән, ди! Халык көлүеннән өстәлдәге графин белән стаканга кадәр зыңлап торды. Халык озак кына тынычлана алмады. Арслан кабат-кабат кыңгырау шалтыратты. - Синнән сорамыйлар, Читән! - Иптәшләр! Тынычландык, тынычландык. Тыңларга өйрәник. Шулай, Шәрифулла. Тартар теленнән күргән, ди. Борчылмагыз, безнең авылда да коммунистлар артыр. Коммунистлар рәтендә тотарлык егетләребез бар. Иптәш Минһаҗев, хәзер нишләргә? - дип, иелә төшеп, Арслан Минһаҗевның колагына пышылдады. - Көн тәртибен куй. Чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмәгән Арслан, каткан җиңе белән тирләгән битен сөртеп алганнан соң: - Нинди көн тәртибен? Безгә кайтмады бит ул, - диде. - Урыныңа утыр. Иптәшләр, бүгенге җыен, ягъни җыелыш ике көн тәртибеннән торса, каршылар булмасмы? - Мин каршы. Мин ике көн җыенда утыра алмыйм, кәҗәмне савасым бар! - дип кычкырды Шәмсия карчык. Арслан графинга чиртте: - Шәмсия әби, аңламыйсың икән, тик кенә утыр. Кәҗәңне саварсың да килерсең! Район вәкиле ике көн тәртибе дисә - ике көн, өч көн дисә, өч көн утырырбыз! - Юк инде. Иптәшләр! Иң күп дигәндә, өйләгә кадәр җыелышны бетерәбез. Беренче көн тәртибе - коллективизация, ягъни колхоз төзү, икенче көн тәртибе - шушы төзелгән колхозга рәис билгеләү, - диде Минһаҗев. - Улым, рәис кирәктерме, юктырмы, анысын белмим. Менә шул калхуҗ дигәнен күптән сөйлиләр. Шунысын аңлатсаң иде. Нәрсә була инде ул калхуҗ? - Ашыкма, Шәмсия әби, хәзер барысын да аңлатырбыз. Шәрифулла, көлә-көлә: - Үзем аңласам, диген, Арслан, - дип чәрелдәде. - Менә анысын синнән сорармын. Җыелыштан соң, яме, Шәрифулла. - Менә син бик акыллы булып кыланасың да бит, Шәрифулла, нигәдер, безнең арада утыруың гына гаҗәп. Өстәл янына чакырмыйлар үзеңне, - диде Салисә атлы хатын. - Бик талпынма, талпынма, Саескан. Йә очып китәрсең. Синең ише күкәй каракларын - Саескан Салисәләрен күп күргән. Беләсең килсә, Шәрифулла абзаң ундүртенче елда ук өстәл артында генераллар белән утырган, - дип җаваплады Шәрифулла. Минһаҗев кыңгырау шалтыратты: - Иптәшләр! Иптәшләр, тавыш!.. Тавышны бетерик. Болай булса, без төнгә кадәр утырачакбыз. Менә мин бүген партиябез кушуы буенча бирегә, ягъни сезнең авылга колхоз оештырырга килгән вәкил буларак, беренче көн тәртибен үзем башлап җибәрәм. Каршылар юкмы? - Юк инде, юк! Башлагыз инде, башлагыз! - Иптәшләр, илебез буйлап коллективизация бара. Коллективизация ул инде - колхоз... Шунда, халыкны ерып, Үрдәк Әсмабикәсе чыкты да капкага таба атлады. Минһаҗев сөйләвеннән туктап, аның җыелышны ташлап чыгып китүенә гаҗәпсенеп, озак кына сүзсез басып торганнан соң: - Сез, иптәш, кая болай? - дип сорады. Халык арасыннан: - Имиенә сөт төшкәндер. Баласын имезергә кайта ул. - Яшь баласы бар аның. - Имезсен, имезсен! - дигән тавышлар ишетелде. Минһаҗев, Әсмабикә чыгып киткән якка карап, башын чайкый-чайкый: - Илебез буйлап... - дип дәвам итмәкче иде, халык арасыннан: - Кара әле, Әсмабикә, тукта әле! Минем чуар тавыгыма да күз төшер әле, - дигән сүзләр яңгырады. Арслан урыныннан торды: - Җитәр инде сиңа, Шәмсия әби! - Нәрсә җитәр?! Нәрсә җитәр?! Җәй буе йомыркасын сезгә салды! Минһаҗев, сүзне икенчегә борырга теләп: - Колхоз ул, иптәшләр... - дип җөмләсен генә башлаган иде, урамнан Әсмабикәнең: "Батырҗан, кәҗә тәкәгез урамда йөри", - дигән тавышына Батырҗан, сикереп торып: - Бәреп үтерәм кылый тәрене! - дип сөйләнә-сөйләнә, капкага таба китте. - Шул Шәмсиянең сукыр тәресе, көн-таң атса, кычкырып чакыра да ята шуны, - дип, капканы тибеп ачып, чыгып та йөгерде. Минһаҗев сөйләвен дәвам иттерде: - Коллективизация - ул инде "колхоз" дигән сүз. Менә шушы байлардан, кулак-муллалардан тартып алынган җирләрне бергә эшкәртеп, бергә икмәк үстереп, бергә уңыш алып, бергә бүлеп... Мәчтик, Минһаҗевны бүлдереп, бик җитди кыяфәт ясап, тирән уйга баткан булып: - Бергә бүлеп?.. - дип куйды. - Әйе, бергә бүлеп. Читән Мәчтиге урыныннан торды: - Нуриәхмәт, яз! Бергә бүлеп, дип язарга онытма. Минһаҗев: - Анысын язма! Ашавын өйгә алып кайтып ашарбыз. - Артып калган керемне сатабыз. Шул акчага мәктәп, булнис, клублар төзибез. Шәмсия әби "бүлү" сүзеннән айный алмыйча утырганнан соң, кинәт уянып: - Бик әйбәт! Бүлү - бик әйбәт! Энем, атың коргыры, исемең ничек әле... Бик әйбәт! Бергә-бергә тигез итеп бүлүгә ни җитә! - дип кычкырды. - Бөек юлбашчыбыз иптәш Ленинның әйтүенә караганда, колхоз ул - күмәк хуҗалык, күмәк тормыш дигән сүз. Димәк, авылда сарык абзарлары, сыер утарлары төзибез. Күмәкләп эшлибез, күмәкләп ашыйбыз. Бергәләп, культуралы ял итәбез, - дип дәвам итте Минһаҗев. Нурислам, кулындагы чыбыркысына карап: - Утыз ел буе сыер, кәҗә, сарык артыннан өстерәп чапкан чыбыркымнан да котыласым бар икән, - дип куйды. Урта рәтләрдә утырган Мөхәррәм карт, җилкә чокырын кашып: - Котылырсың, бар, алай гына. Кара сакалың кабергә кадәр озата бара дигәндәй... - дип мыгырданды. - Нигә алай дисең, Мөхәррәм. Соң бит, күмәкләп эшлибез, ди. Көтүгә дә бөтен авылыбыз белән чыгабыздыр инде. - Кара әле, энем... Районнан килгән бала, сиңа әйтүем. Мин үзем аш-суга бик оста. Ашны авылыбыз белән бергә пешерү килешеп бетмәс. Нигә дигәндә, чисталык ягыннан чыгып әйтүем. Безнең авылда атнасына, аена бер тапкыр тәһарәт яңартмаучылар да бар, - диде Шәмсия әби. Шәрифулла, Шәмсиянең итәк астыннан калкып: - Кем бар, кем? Кешесен әйтеп сөйлә, Шәмсия кортка! - диде. - Менә - син! Шәрифулла! - Үзеңне бел! - Тик торганнан әйтүем түгел, синең сасы исеңнән чыгып әйтүем. Кит әле янымнан, сасы көзән! Исеңнән башым әйләнә. Җилгәрәк чыгып утыр. Ә минем комганым гел үзем белән. Аш-суны үзем пешерермен, рәхәтләнеп, җирәнмичә ашарсыз, - дип кычкырды Шәмсия әби. Җыелышның башыннан алып бер сүз дә дәшмәгән Нуриәхмәт түзмәде: - Авылдашлар, уеннан узды! Сабыр гына тыңлап бетерик, - диде. - Менә бит, энем Нуриәхмәт, дөнья куласа - бер әйләнә, бер баса. Атаң Мотавал хәзрәтнең дә мунча казанының кирәге чыкты. Иртәгә, Аллаһы боерса, чишмәгә алып төшеп, ком белән юып алып менәрмен әле мин аны. Сөйлиләр иде аны, калхуҗга кергәч, бөтен авыл бергә, җыйнаулашып, зур казаннан ашыйлар, бер юрган астында йоклыйлар икән, дип. Хак икән, - диде Шәмсия әби, аш пешерергә әзерләнеп үк бетеп. - Син, Шәмсия, мытырыйгыңны сузма. Яшьләр безне үз яннарына салмаслар. Безгә, картларга, шул салам түшәлгән иске сәке булыр инде. - Зиннәтулла абзый, җәмәгатең Бибисара җиңги рөхсәт итсә менәрсең сәкегә. - Анысын - ул ягын онытып ташлаганмын икән әле. Хак сөйлисең кем... энем Галимҗан, - дип гөжләште халык. Халыкны тынычландырырга теләп, Минһаҗев кабаттан кыңгырау шалтыратты. - Иптәшләр, читкә китмик. Кем дә кем, беренче көн тәртибенә кушылып, колхозга член булып керергә ризалык белдерә, шуларның иптәш Мотаваловка килеп язылулары сорала. Авылның алыптай гәүдәле Мофаззал атлы кешесе, халыкны ерып, алга - - Мине беренче итеп, үз теләгем белән калхузга языгыз! - Менә, иптәшләр, сезнең колхозның да беренче члены итеп бер иптәш кенәгәгә теркәлде. - Минһаҗев, ике куллап, Мофаззалның кулын кысты. - Котлыйм, иптәш! Котлыйм! Яңа төзелгән колхозның члены булуыгыз белән котлыйм! - Рәхмәт! Рәхмәт! Менә син, иптәш, чәчәбез, урабыз, җыябыз, бергә бүлеп ашыйбыз, кирәк дип тапсак, артыгын сатабыз, дидең. Сатканнан килгән акчага мәктәп, булнич, тагын нәрсә әле... аты коргыры... - Клуб, клуб төзибез. - Ә... Әйе. Әнә Мөхәррәм исемә төшерде. Клублар салабыз, дидең. Әйтегез әле, ә ул икмәкне каян алып чәчәбез дә нәрсә белән эшкәртәбез?! Сабан, тырма каян алырбыз? Сыер, сарык, кәҗә абзарларын нәрсә белән төзербез?! - дип сорады Мофаззал. Зиннәтулла карт та: - Әйе? Ул абзарларга мал-туарны каян алабыз? - диде. Халык гөж килеп шаулап алганнан соң, Мөхәррәм карт, бик белдекле кыяфәт ясап: - Әйе. Бүлүен бүләрбез... - дип мыгырданды. - Аңлатам. Син миңа абзый тиешледер инде. Исемегез ничек булды әле? - Анысы мөһим түгел. Авыл халкы мине Мофаззал дип йөртә. Аңлат шул, Минһаҗев иптәш, аңлат. - Менә шушында колхозга язылган иптәшләр - колхоз членнары, дип аңлаттым бит инде. Шушы кешеләр, бер гаилә булып, бер хуҗалык булып яшәгәч, үзләренең атларын, сыер-кәҗәләрен, сабаннарын, тырмаларын колхозга тапшырырга тиеш булалар. Менә шул сабаннар, атлар белән җыелган икмәкне... - дип дәвам итте Минһаҗев. Мофаззалның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып алганнан соң, тезелешеп, ишегалдыннан чыгып барган тавыклары, сарыклары, кәҗә бәтиләре, сыерлары, бозаулары, камыт, эшлиялары күз алдына килеп басты. Ул бер - көлмәкче, бер, күңеле тулып, еламакчы булды. Ирене кипте, бугазына төер утырды. Калтыранган, зәгыйфь тавыш белән: - Тукта әле, син берәр нәрсә аңладыңмы, юкмы, мин нигәдер бернәрсә дә аңламадым, - дип, әле уңга, әле сулга карады. Сул як күршесе, көлемсерәп: - Аның нәрсәсен аңлыйсы бар инде. Менә син үзең, үз теләгең белән, беренчеләрдән булып, калхузга кердең. Димәк, син, үз теләгең белән, беренчеләрдән булып, атыңны, сыерыңны калхузга китереп тапшырырга тиеш буласың, - диде. - Ярый. Мин атым белән сыерымны китереп тә тапшырдым, ди. Ә менә аты, сыеры булмаган кешеләр нишли? Мәсәлән, менә Шәмсия әбинең сыңар күзле кәҗәсеннән ары бернәрсәсе дә юк. - Ул кәҗәсен тапшыра. - Аның сыңар күзле кәҗәсе белән минем сыерымны бергә бәйләп куябызмы?! - Шуның өчен дә колхоз инде ул, иптәш, - дип кырт кисмәкче булды Галәү. Мөхәррәм карт, сүзгә кушылып: - Ә кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? - диде. Нурислам карт өстәл янына килде. - Кәҗәсе дә булмаган кеше, Мөхәррәм яшьти, калхузга чыбыркысын бирә. - Пычагымамыни ул синең чыбыркың! - Алай димә, Мөхәррәм. Алай димә, туганкаем. Эш коралы ул! Синнән - сабан, аннан - җилгәргеч, миннән - чыбыркы. Менә сиңа сәвит, менә сиңа калхуз! Сезгә, сәвиткә, кирәге чыгачак әле аның, чыбыркының. Мофаззал, чыгырыннан чыгып: - Юк. Бу шаярудан узды. Районнан килгән вәкил, син миңа аңлатып бир! Кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? - дип кычкырды. - Әгәр колхозга языла икән, ул да колхоз члены була. - Юк! Минем член буласым килми. Мин, үз теләгем белән, калхуздан чыгам. Мине сыз! Шәмсия әби, урыныннан торып, бөкресен турайта төшеп, капкага таба атлады: - Мин дә кайтыйм инде. Члин булам дип, үзем белән бергә картайган кәҗәмне бирер хәлем юк. Минһаҗев, шаулашкан халыкны тынычландырырга теләп, графинга сукты. - Иптәшләр, дөрес аңлагыз! Бүгенге көн белән генә яшәмәгез, киләчәккә карагыз! Менә син, әби, колхоз члены булдың, ди. Кәҗәңне колхозга тапшырдың, ди. Дөньялар яхшырып, колхоз баегач, социализм чәчәк атып, коммунизмга аяк баскач, синең ул ике имчәкле кәҗәң урынына сәвит хөкүмәте бушка, беләсеңме, нәрсә бирәчәк?! - Нәрсә? Арадан берәү: - Дүрт имчәкле сәвитский кәҗә! - дип кычкырды. - Туктагыз әле, оланнар. Буталып беттем. Ничек инде, дүрт имчәкле сәвитский кәҗә? - Дүрт имчәкле булгач, ике башлы, сигез аяклы кәҗә тәкәсе була торгандыр инде ул! Батырҗан кабаланып килеп керде дә, сүз аның кәҗәсе хакында бара дип уйлап: - Сиңа, Мөхәррәм абзый, үзеңнең аңгыралыгың гына җитмәгән, инде кеше башын бутыйсың. Кәҗә тәкәсенең имчәге була димени?! Тәкә ич ул, тәкә! Каһәр суккан тәкә! - дип акырды. Җыелган халык, кәҗә тәкәсе артыннан чабып, шабыр тиргә баткан Батырҗанның хәлен аңлап, дәррәү көлергә тотынды. Арслан Батырҗанга: - Тик кенә тор. Син үзең кәҗә! - дип ысылдады. Батырҗан Арсланга акаеп һәм җирәнеп карап алганнан соң: - Син каян беләсең соң? Кәҗә күргән кешемени син?! Синең бетле тавыгыңнан гайре нәрсәң бар соң?! Ике башлы кәҗә буламыни? - дип ырылдады. Зиннәтулла карт: - "Дүрт имчәкле кәҗә" сүзе чыккач, аптыраганнан әйткәндер, Шәмсияне кызганып. Ашатырга җиткерә алмас, уфалла арбасы белән генә ташып, - дип аңлатты. - Ярый, иптәшләр, мине вакыт кыса. Әле минем тагын өч авылда буласым бар. Хәзер без икенче көн тәртибенә күчик. Колхозга рәис билгелик. Каршылар юкмы? - диде Минһаҗев, моннан тизрәк китәсе килеп. - Мин каршы. Башта мине калхуздан сызыгыз! - дип кычкырды Мофаззал. - Без ул эшне булдыра алмыйбыз, иптәш. - Ничек булдыралмыйсыз?! - Сезне колхоздан чыгару өчен, колхоз утырышына куярга кирәк. - Утырышка куяр өчен, колхоз членнары өч кеше булырга тиеш. - Ә сез, ә мин? - Беренчедән, мин - сезнең колхоз члены түгел, районнан килгән кеше, икенчедән, сез үзегез генә. Әйтеп торам, кимендә өч колхоз члены булырга тиеш, дип. Шуларның икесе, сезне колхоздан чыгарырга, дип, тавыш бирсәләр - кул күтәрсәләр, сезне колхоздан чыгарып булыр иде. Хәзергә мин бу эшне эшли алмыйм, - диде Минһаҗев. - Ярар, сүз куертма. Берүзең бер калхуҗ булып яшәрсең әле. Теге рәис дигәне нәрсә була тагын? - диде Шәмсия карчык. - Анысы, Шәмсия, сәвит старостасы, дигән сүз була торгандыр инде. - Юк, бабай, ялгышма. Исемегез ничек була әле? - Гыйльмулла атлы карт булам мин. - Староста түгел, Гыйльмулла абзый. Яңа төзелгән колхозның җитәкчесе була. Йә, иптәшләр, нинди тәкъдимнәр бар?! - диде Минһаҗев. Батырҗан, Арслан карашын тоеп, ашыга-ашыга урыныннан торды: - Җәмәгать, авылдашлар, мин үзем Арслан иптәшне тәкъдим итәр идем. Галимҗан, урыныннан кубып: - Мин дә Батырҗанга кушылам. Нәрсә генә дип әйтсәгез дә, безнең авылда Арсланга җиткән тәвәккәл кеше юк! - диде. - Ә менә хәзер мине тыңлап карагыз! Мин сезгә кушылмыйм. Үз калхузым! Колхозның бердәнбер члены мин. Үзем рәис булам. Берегезне дә калхузыма алмыйм. Надан Арсланга минем калхузда урын юк! - диде Мофаззал. Берничә карт та үз фикерләрен әйттеләр: - Мин үзем калхуз дигәннәренә кермим. Башта, кулак, дип, атымны, сыерымны алып чыгып киттеләр. Хәзер, калхуз төзибез, дип, актык кәҗәмне - балалар ризыгын тартып алмакчы булалар. Юк, барып чыкмас! Шулай бит, Гыйльмулла, Мөхәррәм яшьти?! - Бик дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Мин дә калхуз төзүгә каршы. Мөхәррәм ничек уйлый торгандыр! - Таптылар савым сыеры! Атна саен килеп талыйлар. Безне Никүләй патша да болай таламады. - Кемнәрнеңдер калхуз төзеп яшисе килә икән, без картларның киңәше шул: әнә, Нуриәхмәтне сайласыннар. Ялгышмаслар. - Дөрес, Зиннәтулла! Аның аң-белеме җитәрлек. - Гыйльмулла, хак сөйлисең. Иң кулай кеше шул. Булдырса, ул гына булдыра. - Җәмәгать, сез Нуриәхмәтнең мулла баласы икәнен дә онытып җибәрмәгез. Шулай түгелме, Галимҗан? - диде Батырҗан. - Шулай булмыйча! Барыбер калхуз тәгәрмәченә таяк тыгачак ул. - Арслан да, Галимҗан да хак сөйлиләр. Икмәк бирер чак кына килеп җитсен, ул үзенә барыбер артык алырга тырышачак. - Дөрес, Батырҗан! Каны бозык аның. Мулла баласы ич ул. Иптәшләр, район вәкиле иптәш Минһаҗев, мин Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп куярга каршы түгел. Әмма ләкин шунысы бар бит әле аның. Безне районга җыйгач, шундый сүзләр әйтелгән иде. Калхуз белән кулак, мулла балалары гына түгел, хәтта аларның туганнары да идарә итәргә тиеш түгел, дип. Алай гына да түгел, хәтта аларны калхузга алу да - законга каршы бару. Бу исә яңа төзелеп килә торган калхузларның, Сәвит властеның таркалуына китерәчәк, дип. Шулай - Димәк, Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп кую түгел, хәтта калхузга да алырга ярамый. Без сине дөрес аңладыкмы, Арслан? - Бик дөрес! - Төш өстәл артыннан. Бир урыныңны Арсланга! Шулчак Нуриәхмәт торып басты: - Авылдашлар! Әйе, мин - мулла баласы. Әмма ләкин мин, үз теләгем белән, коммуналар төзү нияте белән, революция җиңсен дип, көнне төнгә ялгап, үз атама, үз абыема каршы сугышып йөргән кеше. Болар барысы да сезнең күз алдыгызда булды. Мин рәис булырга җыенмыйм. Минем аңа грамытым да җитеп бетми. Әмма ләкин мин үземне колхоз члены булырга лаеклы дип саныйм. Моңа сез дә, район вәкиле Галәветдин иптәш Минһаҗев та каршы килмәс дип уйлыйм. - Нишләп каршы килсеннәр?! Шулай түгелме, Нурислам? - Бик дөрес, Шәмсия. Кем тели, рәхим итсен. - Сез шулай дисез дә ул, Шәмсия әби, Нурислам абзый, барыбер халыкны алдау юлына басачак ул. Кеше өлешенә кызыга торган затлар алар, - дип өтәләнде Батырҗан, урыныннан сикереп торып. - Борчылма, Батырҗан. Синең өлешең кирәкми миңа. - Ялгышма, энем Батырҗан. Аның нәселе андый түгел. Мотавал абзый андый комагай кеше түгел иде. Мәхдүм булса да, кечкенәдән урак тотып үскән бала ул Нуриәхмәт. Без, аның өлгерлегенә карап, шаклар ката идек. Мотавал хәзрәт аларның икесен дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде, - диде Зиннәтулла карт. - Син, Зиннәтулла абзый, бик кистереп әйтмә. Авылдашлар, әйтегез әле, район вәкиле алдында... Атасы Мотавал авыл халкын аз таладымы? - Энем Батырҗан, егерме беренче елгы ачлык чорында, Мотавал абзаң булмаса, син инде әллә кайчан каткан була идең, - диде Зиннәтулла карт, тыныч кына. Батырҗан, ярсып, сүзен әйтәлми озак кына авыз эчендә ботка болгатканнан соң, кинәт теле ачылып, өзек-өзек авазлар чыгарды: - Зиннәтулла абзый, торасың да, егерме беренче ел, дигән буласың, торасың да - егерме беренче ел... Әйе, харап икән! Нишләде Мотавалыгыз?.. Егерме беренче елны нәрсә җимерде, ә?! Гыйльмулла абзый?! Мөхәррәм абзый?.. Сезнең сүзегезне көтәм, картлар. - Ачка шешенеп, әллә кайчан бөтен авылыбыз белән дөмегә идек. Минем сүзләремне авылыбызның иң өлкән карты Нурислам бабагыз куәтләр. - Хак! Мотавал булмаса, хәзер без монда, калхуз төзибез дип, баш ватып, җыен җыеп утырмас идек. Бу җирдә авыл түгел, алабута үскән булыр иде. - Харап иткән инде Мотавалыгыз, уч тутырып, көнаралаш икмәк биргән! Ачтан үтермәгән, имеш, - дип мыгырданды Батырҗан, картларны ашардай булып. - Син бирәнгә икмәкне кадаклап бирсәң, син бит аны төн чыкканчы тыгынып бетерә идең дә икенче атнада ук ачтан аяк суза идең ләбаса! - Иптәшләр! Мин дә, сез дә, райондагы хуҗалар да Нуриәхмәт иптәшнең кемлеген яхшы беләбез. Партиябез үз сафына алган коммунист иптәшне шелтәләп, мыскыллап, нахак бәла ягу - үзе закон бозу. Ә безнең яңа төзелеп килә торган Совет иле нахак бәла тагучыларны да җәзасыз калдырмас. Район җитәкчеләре Нуриәхмәт иптәшне яхшылап тикшерделәр һәм аны чын коммунист, революционер дип таныдылар. Мин үз исемемнән, сезнең исемегездән, район хуҗалары фикерен исәпкә алып, колхоз рәисе итеп Нуриәхмәт иптәшне билгеләргә, дигән тәкъдим кертәм. Кемнәр шушы куллар күбрәк күтәрелә, шул иптәш колхоз рәисе итеп сайлана. Әйдәгез, иптәшләр, кайсыларыгыз беренче тәкъдимгә кушыла, кулларыгызны күтәрегез! - диде Минһаҗев, җыелышны тизрәк тәмамларга ашыгып. Халыкның яртысыннан күбрәге кулларын Нуриәхмәт файдасына күтәрсә, тора-бара, берән-сәрән, калганнары да башкаларга кушылдылар. Чарланган район вәкиле Галәветдин Минһаҗев, йоклап калган, аңлап җиткермәгәннәрне дә, тәмле теле белән сыйлап, үз файдасына эшләтте. - Нурислам абзый, сезнең кулны күрмим. - Улым, ике кулымны да күтәрсәм ярыймы? - Җәмәгатегез өчен дә, дисезме? - Әйе. - Ярый. Батырҗанга усал карап, йомшак кына итеп: - Ә сез, иптәш революционер?.. Батырҗан үзе дә сизмәстән, каушавыннан кулын күтәрде: - Минем бер кулым авырта, берсен генә күтәрсәм ярыймы? Шәмсия әби ике кулын да күтәргән Шәрифуллага: - Әй, син, бер генә кулыңны күтәр. Синең җәмәгатең юк, - диде. Минһаҗев, матур гына елмаеп, Арсланга карады. Арслан теләр-теләмәс кенә кулын күтәрде, аңа Галимҗан кушылды. - Каршылар?.. Берничә кеше кулларын күтәрергә генә җыенган иде, Галәү шунда ук: - Әйе, тыңлыйм сезне. Сез инде, колхозга кермәгән кешеләр нишлиләр, дип сорамакчы буласыздыр. Колхозга кермәгән кешеләр үзләре теләгәнчә яшиләр. Патша заманында, патшага каршы барган кешеләр ничек яшәсә... Хәзер бит Николай заманы түгел. Башка заман! Каршы күтәргәннәр шунда ук кулларын төшерделәр. - Каршылар юк! Димәк, күпчелек тавыш - Нуриәхмәт иптәш файдасына. Нуриәхмәт иптәш, сез яңа төзелеп килә торган колхозның беренче рәисе итеп билгеләндегез. - Минһаҗев Нуриәхмәтнең кулын кысты. - Тәбрик итәм! Шуның белән җыелышны төгәллибез. Колхозга караган нинди генә сорауларыгыз булса да, бүгеннән башлап, Нуриәхмәт иптәшкә мөрәҗәгать итә аласыз. Сау булыгыз, иптәшләр! Минһаҗев, урыныннан торып, чыгарга җыенды. Нуриәхмәт, Мофаззал һәм тагын берничә кеше, аны озатырга дип, урыннарыннан кузгалдылар. Шәрифулла, урындыгына басып: - Тагын шулай килегез, иптәш нәчәльник! Кунак булып, туп-туры үземә килегез! - дип кычкырды. Арсланның тәмам ачуы чыкты. - Туп-туры үземә килегез, туп-туры үземә килегез... Кайда чакырмакчы буласың?! Кәҗә абзарынамы?! Өтәчке! - Ә сине барыбер рәис итеп куймадылар! - диде тегесе, үртәп. Арадан берәү: - Үземә килегез, иптәш. Бар булганы белән кунак итәрмен, - диде. - Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт. Кунак булырга иртә әле. Эшлисе эшләр күп. Илне аякка бастыргач, кунактан кунакка йөрербез. Шәрифулла, кулларын күкрәгенә куеп: - Миңа ышаныгыз, иптәш нәчәльник. Бастырырбыз, иншалла, бастырырбыз! Минһаҗев, Нуриәхмәтне култыклап, капкага атлады. Тавышын бүтәннәр ишетмәслек итеп: - Дилбегәне каты тот! - диде. - Иптәш, мин сезне аңлап җиткермәдем. Ниндидер фронт турында сүз алып бардыгыз. Мин сезне беренче тапкыр күрәм. Сез мине кем беләндер бутадыгыз бугай. Мин сезнең белән окопта ятмадым. - Ялгышасыз, иптәш Мотавалов Галиәхмәт, то есть Нуриәхмәт иптәш. Ялгышасыз. Трантаста бергә утырып килү - окопта ятуга караганда да мөһимрәк. Миңа, шушы хуҗалыкка сезне колхоз рәисе итеп куярга, дип әмер бирелгән икән, димәк, мин аны үтәргә тиеш. Димәк, без - туганнар! Димәк, без бер окопта, бер шинельне ябынып ятканбыз! - диде дә кызу-кызу атлап чыгып китте. Халык аңа иярде. Ишегалдында Арслан, Батырҗан, Галимҗан гына утырып калдылар. Галимҗан бар көченә бер урындыкны тибеп очырды да алагаем озын эскәмиягә атланып утырды: - Барыбер үзләренчә эшләделәр. Эт - этлеген, мулла баласы муллалыгын итте. Бу сүзләрне әйткәндә, ул үртәлгән булып кыланса да, Арсланның рәис булалмаганына эчтән куана, күпме генә эчке халәтен сиздермәскә тырышса да, калтырап чыккан тавышы аның уйнавын сиздерә иде! - Атасы китте, малае калды... - Сез җебегәннәр белән мин бәйләнгән... - Алай димә әле, Арслан. Нишли ала идек соң? - Йоклап утырмыйлар иде аны. Ничә тапкыр өстәл артында йоклап китә яздың! Терсәк белән төртеп, кабыргаңны сындырасым калган! Ә монысы җыелыш буена кәҗә тәкәсе куып йөрде. - Борчылма, Арслан. Атасын сөргәнне, монысына гына теш үтәр! - Үтәр, эш узгач! Ник сайландым көненә төшерәм әле мин аны. Нәселен корытып туктамасам, исемем Арслан булмасын! * * * Нуриәхмәткә өстән, атасы йортының бер бүлмәсендә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирелсә дә, ул бу бүлмәдә яшәүнең кыйммәтен, киләчәктә нәрсә белән бетәчәген, аны күралмаган авылдашларына адым саен "кулак, мулла калдыгы" дип төртеп күрсәтергә, бәйләнергә сәбәп булачагын яхшы аңлады. Шуңа күрә, атасы нигезенә аяк басмаска теләсә дә, туган авылында баш астына мендәр салырлык, баш төртерлек башка почмак табалмаячагына тәмам ышангач, чарасызлыктан, үзе үскән ишегалдында, атасыннан калган, усак агачыннан бурап, мүкләп салган "җәйге йорт, кияү йорты" дип аталган кечкенә генә, мунча кадәрле, өчкә-өч зурлыгындагы йортта яшәргә мәҗбүр булды. Мотавал капкасының келәсе шыкылдаган көзге төн шыксыз, кар катыш яңгырлы, бәгырьләргә үтеп керерлек ачы җилле иде. Вакыт-вакыт, тирә-якны шомландырып, агач яфраклары кыштырдый. Ара-тирә этләр өргәли. Алар тынган арада, бер эт бүре кебек озын итеп улап ала. Тәрәзәдән ут саркыды. Елап, сыкрап, ишек ачылды. Ишектән бушлат бөркәнгән, шахтёр лампасы тоткан Нуриәхмәт чыгып, лампасын югарырак күтәреп, тирә-якка яктырткалап алды да: - Кем бар анда?! Ярты төн уртасында?! Эт тә йөрмәслек караңгы төндә, - дип, борын астыннан мыгырданып, бөкрәеп, кире керергә дип, ишегенә борылды. Келә тагын шакылдады. Ишеккә юнәлгән гәүдә катып калды: - Кем бар анда? Капка артыннан пышылдаган тавыш ишетелде. - Мин әле бу, энекәш. Мин... Пышылдап чыккан бу авазны каты искән җил ара-тирә өзгәләп, юкка чыгарып, гарипләндереп, имгәтеп, Нуриәхмәт колагына өзек-өзек, аңлаешсыз итеп кенә ирештергәнгә күрә, ул, бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын аңламыйча, соравын яңадан кабатлады: - Кем бар анда? - Мин әле бу, энекәш, мин - Галиәхмәт. Нуриәхмәтнең умыртка сөяге буйлап яшен йөгереп узгандай булды. Тешләрен кысты. Каты кысылган йодрыкларыннан дөрләп янган учактагы нарат, чыршы кисәүләреннән генә чыга торган шыртлау тавышын хәтерләткән аваз ишетелде. Ул бөркәнгән бушлатын иңсәсенә күтәрә төшеп, лампасын алга сузып, капкага юнәлде. - Җиде төн уртасында нәрсә кирәк? - Ач әле! - Соң инде, яктыргач килерсең. - Нәрсә, энекәш, әллә бертуган абыеңнан да куркасыңмы? - Куркам. Эт тә йөрми торган чакта нишләп йөрисең? - Китеп барышым. - Юк, ачмыйм. - Нигез белән саубуллашып китим, дигән идем. - Синең нигезең юк! - Атам нигезе бар! - Атам нигезе, атам нигезе... Син үзең генәме? - Үзем генә. Фонаре белән тирә-якны җентекләп яктыртып караганнан соң, ашыкмый гына, капканың аратасын шудырды. Сак кына кечкенә капканы ачты. Башын сузып, урамны күзәтте. Өстенә кожан кигән Галиәхмәт ишегалдына үтүгә, тиз генә аратаны тартып, капканы бикләде. - Сине күреп китим, дидем. - Өйгә чакыра алмыйм. Үз өем түгел, сәвитнеке! - Нинди өйгә чакырмакчы буласың?! Ут мунча тәрәзәсеннән саркый түгелме соң? Әй, ялгышам икән лә. Кияү йортының тәрәзәсеннән икән лә. Кияү ясаганнар синнән. Кияү йортында гына яшәтәләр! Төп йортны сиңа калдырмадылармыни? Алар өчен, Совет өчен бик тырышып йөрдең. - Кирәге юк. - Нәрсә өчен сугышып, кан коеп йөрдең соң? - Тигезлек өчен! - Тирә-якта сине, бик батыр булган, дип сөйлиләр. Мин инде сине... - Синнән калышасым килмәде. Бер ата-ана балалары бит. - Ишәккә камыт кидереп, ат ясамакчы буласыз. Барып чыкмас! - Качып барасыз түгелме соң?! - Ашыкма! Киләчәктә Рәсәйдә алабута үстертәсебез алда әле. Бу җирдә кычыткан үсәчәк. Чүп арасында адашып йөриячәксез! Нуриәхмәт, капканың аратасын тартып алып, бар көченә капкага китереп типте. Ачык капкага төртеп күрсәтеп: - Нигез белән бәхилләштеңме? Әйдә, юлыңда бул! Үкчәләреңне ялтыратырга Галиәхмәт, мәкерле елмаеп: - Куркытканнар сине, ай, куркытканнар, - диде. - Сезнең аркада! - Нишләп әле ул безнең аркада? - Сезгә бит артык булсын да күп булсын. Галиәхмәт Нуриәхмәтнең лампалы кулын югары күтәрде. Лампа яктысына уң кулын куйды: - Менә биш бармак. Алар тигез түгел. Ходай шулай яраткан. Адәм балалары да шулай. - Анысы хак. Сүзгә син кеше кесәсенә кермисең. Сиңа бит уку күп эләкте. Дөнья күргән, хаҗга барган кеше. Мин - надан! Без, наданнар, үзебез генә, үз теләгәнебезчә генә яшәп карыйк әле! - Яши алмыйсыз! Бетәсез! Корчаңгы ат хәленә төшәсез! Менә шушы кулыңдагы лампа кебек, бераздан пыскып сүнәсез. Пилтәдәге корым хәлендә каласыз. - Карап карарбыз! - Алдыйлар сез наданнарны. Кычкыртып алдыйлар. Җир бирәбез, дип алдыйлар. Сабыйга уенчык биргән кебек. Алдыйлар. Уйнап туйгач... - Җайлап кына, Нуриәхмәтнең кулындагы лампаны алып, капкадагы чөйгә элеп куйды. - Әнә лампаңны куйган кебек, буй җитмәслек җиргә алып куялар. - Надан халыкны сез алдадыгыз ни дә, Сәвит алдады ни, шуннан нәрсә? Менә сезнең алдануыгыз кызык әле миңа. - Карап карарбыз, кызыгы кемгә булыр. Бүгенге көн белән генә түгел. Киләчәк бар, энекәш. Ки-лә-чәк! - Нигә әткәй белән әнкәйне бер дә исеңә төшермисең, сорашмыйсың да? - Әткәй-әнкәй дияргә батырчылыгың җиттеме?! Бүтән кайгың булмаса, борчылма. Барысы да хәл ителгән. Озакламый очрашабыз. - Нәрсә?! Үзең теләп Себергә китәсеңмени?! Галиәхмәт Нуриәхмәтнең күзенә керердәй булып, өстенә менеп: - Энекәш, Себердән дә урау юллар бар. Себер - безнең өчен түгел, Себер - сезнең өчен! Себер - синең өчен! Себер котыплары менә болар... - Чәнти бармагын Нуриәхмәтнең күзенә якын китерде. - Чабаталылар өчен. Безгә - җылы ягы! Хөрмәле ягы! - Абзыкай, бер алдандыгыз бит инде. Соңга калдың! Соң-га кал-дың. Граница ябык, паровоз китте. - Ялгышасың, энекәш! Безнең өчен махсус паровоз киләчәк. - Анысы хак. Әткәйнең алтын-көмешләре җитәрлек иде бугай шул. - Шуны белә торып, нәрсә уйладың син, ахмак! Нигә кирәк иде ул сиңа Совет, ни өчен? - Миңа байлык түгел, туган җир кадерлерәк, абый. - Кайда байлык - шунда туган җир, энекәш! Туган җирдән торган җир кадерлерәк! - Яшәп карагыз торган җирегездә. Ә без монда... - Нишләрсез монда, ә?! Чәчәк, гөл итәрсезме? Социализм, коммунизм төзерсезме?! - Галиәхмәт, кукиш ясап, Нуриәхмәтнең борынына төртте. - Менә сезгә социализм, коммунизм! Чабаталы Ибрайга ил тоттырып, җир тоттырып, коммунизм төзеп булмый, энекәш. Аңла шуны, надан! - Җирне кем эшкәртә, кем карый, җир - шуныкы! җырлап, ерак китә алмассыз! Бер тапкыр утырдыгыз бит. Утырдыгыз. Күпләрегез сөннәтсез калдыгыз. Әле дә булса аңламадыгызмыни?! Татар акылы - төштән соң. Ул сезнең динегезне дә, денегезне дә бер чирек сасы көмешкәсенә сатып алып, үзегездән дуңгыз ясаячак. - Сезнең җырны җырлап карадык. Күңел болгана башлады. - Энекәш! Арт санына кояш төшкәнче йоклый торган халыкка камчы кирәк. Камчы тотарга чын хуҗа кирәк. Юк ул хәзер сездә чын хуҗалар һәм булмаячаклар да. Сарык көтүе кебек, бер күләгәдән икенче күләгәгә йөрерсезйөрерсез дә барып терәлгәнегезне сизми дә калырсыз. - Күрербез. Алдагысын тормыш күрсәтер, - диде Нуриәхмәт, сабыр гына. Галиәхмәт кулы белән капкага сөялде. - Сиңа туган җир кирәкми. Сиңа тудырган анаң белән атаң да кирәкмәде. Сиңа бүтән нәрсә кирәк. - Син нәрсә беләсең?! - Беләм, энекәш, беләм. Сиңа мине яратып йөргән чабатачы Мостафа карт кызы кирәк. Чабатачы кызы! Ишетәсеңме, чабатачы кызы! - Кагыласы булма Гөлйөземгә! Ул минеке! Бары тик минеке! Ул сине яратмый. Галиәхмәт, кинәт сагаеп, тирә-якны күзәтте. Аннары, астыртын елмаеп: - Энекәш, әгәр ул сине бик яратса, әгәр ул сиңа бик кирәк булса, барып ал! Ул сине тегермән буасы янында төенчеген асып көтеп калды. - Сәер һәм кисәтүле пышылдап: - Көмәне дә үзе белән, - дип өстәде. Нуриәхмәт Галиәхмәтнең бугазыннан эләктереп алды. - Өлгердең, бәдбәхет! Галиәхмәт, энесенең кулларын оста гына үзеннән этәреп, астыртын көлемсерәп: - Барысына да өлгерергә тырышабыз инде, энекәш. Туган җиргә орлык чәчми китсәң, кабаттан кайтып булмас. Барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Ашык-пошык, пистун атып кына, революция ясап, дөньяны озакка үзгәртеп булмый аны, энекәш, Нуриәхмәт, - диде. - Ах син, кабахәт! Мыскыл иттең! Үтерәм! - Нуриәхмәт, абыйсына ташланып, буа башлады. Галиәхмәт, Нуриәхмәтнең кулларын үз бугазыннан ипләп кенә, җайлап кына төшерде дә кесәсеннән револьвер чыгарып, энесенең чигәсенә терәде: - Акыллы бул, энекәш, акыллы бул. Мин тырыштым, сиңа үстерәсе генә калды. Як-ягына карап алгач, салмак кына итеп: - Сау бул, энекәш. Очрашканга кадәр! - дип өстәде. Һәм, капкадан чыгып, тау астына, таллыкка атлады. Нуриәхмәт йодрыклары белән капка баганасына китереп сукты. Аннары, йөзен кулы белән каплап, җиргә тезләнде. Нуриәхмәт төне буе йоклый алмады. Таң атып килгәндә, кабат капкасының келәсе шыкылдаганын, капканың ачылып ябылганын ишетүгә: "Капкада кем? Идарә идәнен юарга килүче Гөлйөземме, әллә башка кешеме", - дип тәрәзәсенә капланды. Төп йортка атлаган Гөлйөземне күреп, баштанаяк гәүдәсен тикшереп чыкты. Күзе белән корсагына барып төртелде. Үзенең кирәкмәгән эш белән мавыкканыннан үзе оялып, эсселе-суыклы булып, сырма салынган сәкесенә утырды. Күзеннән яшь атылып чыкты. Бугазына төер утырды. Шытырдатып, Тормыш! Ни өчен син шундый рәхимсез?! Ни өчен әле мин, мунча төнлеге кадәр генә тәрәзәдән карап, үз нигеземдә, атам йортына, үзем үскән йортка, кача-поса гына, сөйгәнемне идән юарга озатам? Ни өчен әле мин атам капкасын киереп ачып, шул сөеклемне кулларыма күтәреп алып баскычка кадәр алып килеп, менә шушы мендәргә бастыралмыйм? Кем идәнен юарга?! Ни өчен?! Бар байлыкларын талап алып бетергәннән соң, ата белән анадан соңгы истәлек булып калган, анасы Мөсәгыйдә абыстайның төсе - үз куллары белән йолкыган каз мамыгы тутырылган мендәргә капланып, Нуриәхмәт үксеп елады. Күз алдыннан җаны кебек газиз күргән туганы - Галиәхмәт, сабый чак дуслары Батырҗан, Арслан, Галимҗан белән су коенган, ат коендырган, бер-берсенең киемнәренә каз муены ясаган балалык, үсмер вакытлары килеп басты. Төшендә, елга буендагы таллар арасыннан Гөлйөземнең ялварулы елаган тавышы ишетелгәндәй булды. Гөлйөзем, елап: - Кирәкми! Зинһар, кирәкми! - дип ыңгыраша иде. Нуриәхмәт сискәнеп уянып китте. Тәрәзәсендә Гөлйөземнең елаудан шешенеп беткән йөзен күреп, торып утырды. Берни аңламыйча, башын селкеп, яңадан тәрәзәгә карады. Тәрәзәнең теге ягыннан Гөлйөземнең каты елаудан сулкылдап чыккан тавышына, "Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан! Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан!" - дигән сүзләренә йокысыннан айнып, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, чалбар, күлмәген кияргә дә онытып, урамга ыргылды. Берничә минуттан ул инде колхоз идарәсе урнашкан атасы йортының түр бүлмәсендә иде. Бүлмәдә өстәл ауган, сүгенгән, сугышкан тавышлар ишетелде. Ишек ачылып, ишегалдына будёновка кигән Батырҗан очып килеп чыкты да җиргә егылды. Аның артыннан ук Нуриәхмәт чыкты. Батырҗан, егылган җиреннән: - Ах син, мулла калдыгы! Үтерәм мин сине, бәдбәхет, суям! Мулла калдыгы! Контр! - дип акырды. Сикереп торды да ишек яңагына сөялеп торган Нуриәхмәткә ташланды. Нуриәхмәт аны күкрәк тирәсеннән эләктереп алып өскә күтәрде дә баскычтан түбәнгә ыргытты. - Коткарыгыз! Коткарыгыз! Каравыл! Үтерәләр!.. Тавышка кызылгвардеецлар киеменнән Арслан белән Галимҗан килеп җитте. Батырҗан, үрмәли-үрмәли, алар алдына килде дә, Нуриәхмәткә күрсәтеп: - Күрәсезме, күрәсезме, ул мине ничек кыйнады?! Карарлыгымны калдырмады! - дип зарланды. Тавышка бер төркем авыл халкы килеп кушылды. Алар арасында Гыйльмулла, Зиннәтулла, Мөхәррәм картлар да бар иде. Батырҗан бер - киемнәренә, бер йөзенә күрсәтеп: - Күрәсезме сез моны? Күрәсезме бу галәмәтне?! Менә ул мине нәрсә эшләтте! Ю-у-у-к, ул мине түгел, ул Сәвитне җиргә салып таптады. Тотыгыз үзен! Ул котырган! Ул үзенең атасы Мотавал үчен бездән - Сәвиттән ала! Әйе, әйе, ул контр! Ул Сәвиткә аяк чала! Эләктерегез, нәрсә карап торасыз, эләктерегез үзен! - дип кычкырды. Галимҗан белән Арслан Нуриәхмәтнең кулларыннан эләктереп алдылар. Батырҗан җыелган халыкка: - Нәрсә карап торасыз?! Бау бирегез, бау! Бәйләп озатабыз үзен. Нәрсә карап каттыгыз?! Ат китерегез! - дип бакырды. Арадан берәү: Нуриәхмәт, бар көченә кычкырып: - Җибәрегез мине! - дип, Галимҗан белән Арсланны икесен ике якка селтәп атып бәрде. Шул арада берничә ир-ат, уртага чыгып, Нуриәхмәтне эләктереп алдылар да җиргә сузып салып бәйләделәр. Батырҗан урыныннан торып, тузанга баткан киемен кага-кага: - Хәзер үк үзен волостька озатырга! - дип кычкырды. Нуриәхмәт: - Акылыңа кил, Батырҗан, ялгышма! - диде. - Ялгышма?! Кем?! Минме?! Ха-ха-ха, - җитдиләнеп, Арслан йодрыгы белән Нуриәхмәтнең ияген өскә күтәрде: - Мин синеме, мин сине әле авызлыклармын! Телеңне тешләтәм әле мин синең! Камыт кидерәм әле мин сиңа! Төркем арасыннан чыгарга азапланган Зиннәтулла: - Туктагыз әле, балалар. Нәрсә булды соң? Юньләп кенә аңлат әле, Арслан энем, - диде. - Нәрсә булды, нәрсә булды? Күрмисезмени, күзегез чыкканмыни?! Мостафа кызының аркылысы буйга килә башлаган лабаса. Диванага сабышмагыз. Әнә тегенең белән... - Гөлйөземгә төртеп күрсәтеп, - кәнтәй белән - чабатачы Мостафа кызы белән Сәвит йортында уйнаш итеп ятканда, өсләренә Батырҗан барып кергән! Зиннәтулла, төкереп: - Тфү, ләгънәт! Йөзләре кара! Адәмнән оялмасагыз, Алладан куркырга кирәк, - диде. Нуриәхмәт, чыгырыннан чыгып, Арсланны ашардай булып: - Нәрсә алдыйсың син, хәерче! - дип кычкырды. - Син, Нуриәхмәт, сүзеңне чамалап сөйлә. Кем әле монда хәерче?! - дип, аннан да катырак кычкырды Батырҗан. - Сез! Батырҗан, сез! - Ә, шулаймыни?! Димәк, Сәвит - хәерче, ә ул, мулла калдыгы, контр - бай! Арслан, халык алдында йөри-йөри: - Җәмәгать, ишеттегезме? Барыгыз да ишеттегезме? - дип сорады. Читтә ялгызы гына басып торган Мөхәррәм карт: - Әй, энем Нуриәхмәт, бер дә кирәкмәгән эш белән мавыккансың. Мәхдүм кешегә килешә торган эш түгел, - диде. Нуриәхмәт, ике кулын күкрәгенә куймакчы булып: - Мөхәррәм абзый, алдый ул. Ул үзе Гөлйөземне көчләмәкче иде. Йокыга гына төнәлеп килә идем. Тәрәзәмдә - Гөлйөзем тавышы... Бәреп керсәм... Батырҗан, бөкрәеп, муенын алга сузып: - Алдама, контр! Башта чалбарың белән күлмәгеңне ки. Аннары алдарсың, - дип кычкырды. Мөхәррәм, карт башын аска иеп, җирдән нидер эзләгәндәй итеп кенә: - Бик ышанасы килә дә бит, менә ыштансыз басып торуың гына күңелгә шик сала, мәхдүм, - диде. - Кая шаһитларың?! Кая? Әйт, кая? - дип бакырды Арслан. - Әнә Гөлйөземнең үзеннән сорагыз! Батырҗан, Нуриәхмәтнең каршысына килеп, башын уйнатып: - Шулайдыр шул! Ул дөресен сөйләр... Сез уйнаш кылып яттыгыз да, ул безгә дөресен сөйләр, көтеп тор. Диваналар бар иде монда. Ә менә миңа ышанмасагыз, җәмәгать, минем шаһитларым берәү генә түгел, икәү! Арслан, - Җәмәгать, дөрес сүзгә җавап юк, Батырҗан дөрес сөйли. Нуриәхмәт, гаҗәпләнеп, Арсланның оятсызлыгына таң калып: - Җирбит икәнсең, Арслан! - диде. Арслан, күзен дә йоммыйча, Нуриәхмәтнең күзенә тутырып карап: - Миңа ышанмасагыз, әнә Галимҗан үлмәгән, аннан сорый аласыз. Галимҗан, бик озак азапланганнан соң: - Ни... теге... ни... Шулайрак инде, авылдашлар, - дип мыгырданды. - Их Галимҗан, Галимҗан... Мин булмасам, син бит бүген монда басып торалмый идең. Ачлыктан шешенгәч, мин бит, мин, сине әткәй картның икмәген урлап ашатып аякка бастырдым, - диде аңа Нуриәхмәт. Галимҗан, баскан урынында таптанып, нәрсә эшләргә белмичә, бер мәгънәсезгә кулларын болгый-болгый, акланырга сүз эзләде: - Ат китерегез инде, ат! Тизрәк районга озатырга кирәк! Читән Мәчтиге, бик җитди кыяфәт ясап: - Туктагыз әле, җәмәгать, мин сөйлим әле. Кызмагыз. Ялгышмыйсызмы?.. - диде. Арслан чыбыркысының сабы белән Читән Мәчтигенә төртте. - Нәрсә, Мәчтик?! Кызмабыз!.. Атасы безнең канны эчкәне җитмәгән, хәзер монысы... Арадан берәү: - Монысы Сәвит канын эчәргә хәйлә белән калган. Шулаймы, Батырҗан? - диде. - Дөрес! Ниндидер этлек эшләргә калган ул. Тик торганда гына атасы байлыгыннан баш тарттырырсың, бар! - диде кайсыдыр. - Ялгышмыйсызмы, җәмәгать?! Нуриәхмәт абыйсы Галиәхмәткә охшамаган. Сәвит өчен кан коеп, сугышып йөргән кеше. - Син нәрсә соң?! Читән тәресе! Ачуым килмәгәе... Нәрсә, аның кан коеп сугышып йөргәнен карап тордыңмы әллә?! - Батырҗан башындагы будёновкасын салды: - Менә кара! Кан койган кешенең башы нинди була аның! Бер башта - өч яра! Ялганга түзеп торалмаган Гыйльмулла карт: - Арттырма инде, энекәш. Кечкенә чагыңда, Зиннәтулла кетәклегеннән йомырка урлаганда, Зиннәтулла абзаң бәреп тиште түгелме соң синең башыңны?! - дип кычкырды. Җыелган халык шау-гөр килеп көлешергә тотынды. Ул арада капкадан күзе-башы акайган, кулына чыбыркы тоткан Мостафа карт килеп керде. Халык тынып калды. Мостафа, сулышына буылган хәлдә, көчкә-көчкә тын алып, җыелган халыкка күз йөртеп чыкканнан соң: - Кая алар? Кая ул уйнашчылар?! Ә, син мондамыни? - дип, кызы Гөлйөземне, сөйрәп, уртага тартып чыгарды. - Бу хәл дөресме?! - Елавыннан туктый алмыйча, сыктап, шешенеп беткән Гөлйөземнең иягеннән чыбыркы сабы белән өскә күтәрде. - Дөресме?! Гөлйөзем җавап бирмәде. - Кемнән? - дип акырды атасы. Гөлйөзем елавыннан туктый алмыйча, көчкә-көчкә тын алып, өзеп-өзеп: - Мо-о-о-та-а-а... Батырҗан, котылу шатлыгыннан күккә сикерердәй булып: - Менә! Әйттем ич, Мотавалларныкы, дип. Ә сез миңа ышанмаган буласыз! Мостафа чыбыркысы белән Гөлйөземгә китереп сыдырды. - Син мине картлык көнемдә рисвай иттең! Мә! Уйнашчы, мә! Мин сине, анасыз килеш, төннәрен керфек тә какмыйча бишек селкетеп үстердем. Мин сиңа соңгы сыныгымны бирә идем. Рәхмәтең шушыдыр. Мә, себерке, мә! Син мине авыл урамына чыкмаслык иттең! Мә, бәдбәхет, мә, рәхәтен күр! - Чыбыркы белән янә сыдырды. Нуриәхмәт үзен тоткан кешеләрдән арынмакчы булып, талпынып: - Мостафа абзый, ялгышма. Үтерәсең. Аның гаебе юк! - диде. - Син, селәгәй, тик кенә тор. Уйнаш итүегез генә җитмәгән, шуның өстенә, оялмыйча, акыл өйрәтмәкче буласыңмы?! Мә! Сиңа да өлеш чыгарам. Мә, сиңа да берне! - дип, чыбыркысы белән Нуриәхмәткә сыдырды. - Мә, тагын берне. Куш булсын! - Тагын сыдырды, аннары, кызына карап: - Син себеркене өемә кертәсем юк! Дүрт ягың кыйбла! - дип кычкырды. Чыбыркысы белән тагын сыдырмакчы булганда, Мөхәррәм белән Зиннәтулла карт аның кулыннан тоттылар: - Җитте, Мостафа, җитте, үтерәсең. - Бүтән бусагамнан атлап керәсе булма. Әнә сиңа урам! Мостафа, чыбыркысын кизәнеп җиргә ыргытты да, төкереп, капкадан чыгып китте. Шулвакыт урамнан ат алып килергә дип киткән кешенең тавышы ишетелде: - Ат булды, җәмәгать. Алып чыгыгыз! - Бик яхшы. Батырҗан, бу контраны волостька Галимҗан белән синең үзеңә илтергә туры килер. Карагыз, ныклап бәйләгез, кача күрмәсен, - диде Арслан. Аннары Гөлйөземгә төртеп: - Батырҗан, теге ана кәнтәен дә алыгыз! - дип кычкырды. - Юк! Гөлйөземенә кагылмагыз, - дип җавап кайтарды Батырҗан. - Барыгыз инде, барыгыз! Тизрәк, өйләгә кадәр барып җитегез. - Мин бармыйм. Арслан Галимҗан каршысына ике аягын аерып, куллары белән бөеренә таянган килеш килеп басты. - Син нигә бармыйсың, Галимҗан?! Сәвиткә хезмәт итүдән баш тартасың?! Яхшы... - Тартмыйм. Минем әнкәй сырхаулап тора. - Үлмәс! Барыбызныкы да сырхау. Сәвит өчен үлсә дә, берни дә булмас! Кушканны үтә! Нуриәхмәтне бер ягыннан - Батырҗан, икенче ягыннан Галимҗан тотып, алып чыгып киттеләр. Алар артыннан халык иярде. Елап шешенеп, тузанда аунап, өсте-башының карарлыгы калмаган Гөлйөзем җирдән башын күтәрде: - Йа Раббым, Йа Ходаем, минем нинди гаебем бар? Ал, ал минем газиз җанымны, ал! Минем яшәрлегем калмады. Минем мәрхүмә әнием янына барасым килә. Әнием-бәгърем янына! Ал җанымны, яррабби бер Ходаем! - дип, үксеп җиргә капланды. Акрынлап халык таралды. Гөлйөзем янына Шәмсия карчык килде. Җайлап кына Гөлйөземне сөяп утыртты. - Әйдә, кызым. Үземә кайтыйк. Җирдә утырма. Җир салкыны безгә - хатынкызга ярамый. Әнә агачларга да кара яшел кунды. Бераздан сары кунар. Өем кечкенә булса да, бер сәкедә кыш чыгарбыз әле. Анаң Гөлҗиһан белән сер үземне чакырганнар иде дә, әллә нигә каушадым ла. Тупсагызны атлап керүгә коелдым да төштем. Йөрәкле хатын иде. Ай, йөрәкле иде. Синең кендекне үзе кисте. Әйдә, миңа кайтабыз, - дип, Гөлйөземне култык астыннан тотып аягына бастырды. Ипләп кенә капкадан алып чыгып китте. Сәкесенә урын җәйде. Сөялеп ятса, стена ягыннан салкын тимәсен дип, мич башыннан кырык ямаулы сырмасын алып, стена буена салды. Сәке астыннан иске сандык сөйрәп чыгарды. Сандык капкачын ачып: - Йөрәкле хатын иде анаң, йөрәкле! Кендек әбиең булалмасам да, мине дә буш итмәде. Үзенең кәшемир яулыгын бүләк итте. Ике генә тапкыр ябындым. Берсе - теге күп итеп шикәр саткан Исмәгыйль бабаңа кияүгә чыккан елны, икенче тапкыр - хәзерге кәҗәм Сөтлебикәмнең әбисе Майимчәгем Гыйззәтулла коймасының ике тактасы арасына муенын тыгып асылынып үлгән елны. Шуннан инде мин аны сандыгымның төбенә үк салдым. Исән булсам, бу баланың кияүгә чыккан көнен күрергә насыйп булса, туй көнендә, әнисе Гөлҗиһанның истәлеге булып сакланган шушы яулыгын, туй бүләге итеп, Гөлйөземнең җилкәсенә салырмын, дигән идем. Күрәсең, яулыкның туй көнен көтәсе килмәгән. Бүген мин аны синең өстеңә ябам. Авырткан яраларыңны анаң назы белән шушы яулык җылытып дәваласын. Йокла, кызым. Вакыт адәм баласын дәвалый. Вакыт!.. - дип сөйләнде. Анасының төсен, кыяфәтен, хәтта тавышын да күз алдына китерә алмаган Гөлйөзем, бераздан, төшендә әнисе Гөлҗиһан белән урман аланында җиләк җыеп йөри иде. Кинәт анасы каядыр куаклар арасына кереп югалды. Урман аланына атасы Мостафа килеп чыкты да, ярсып-ярсып, яшь юкәләрнең кайрыларын каерып төшерә башлады. Гөлйөзем, тәненең авыртуына чыдый алмыйча, ыңгырашып алды. Аның тәне уттай яна иде. Шәмсия аның маңгаена салкын сулы чүпрәк куйды. Гөлйөзем кабаттан көлтә бәйләгән сабый, үсмер чакларына кайтты. Төшендә Галиәхмәтен күрде. Сихри көй агыла иде. Капкаларның олысы да, кечесе дә ачык. Олы капкадан, җитәкләшеп, йөгереп, шат күңелле Гөлйөзем белән Галиәхмәт килеп керделәр. Гөлйөзем, Галиәхмәтнең кулыннан ычкынып, кечкенә капкадан чыгып йөгерде. Аның каршысына олы капкадан Галиәхмәт килеп чыкты, Гөлйөземне тотмакчы булды. Гөлйөзем капка баганасын кочаклаган хәлдә: - Шаярма, егет. Әткәйгә әйтәм! - дип чыркылдады. - Бабай миңа берни дә әйтмәячәк. - Харап икән. Бик тиз бабайлы булгансың түгелме?! - Ах син! - Гөлйөземне эләктереп алды да, күтәреп, ишегалдына алып керде. - Колагыңа бер генә сүз әйтимме? - Юк, кычкырып әйт. Әмма берне генә. - Юк, икене! - Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди. - Бары тик икене генә. - Ярый, синеңчә булсын. Галиәхмәт, пышылдап: - Мин си-не я-ра-там! - диде. Гөлйөзем, үпкәләгән булып, читкә китте. - Гөлйөзем, әллә үпкәләдең инде? - Үпкәләдем шул. Син мине алдадың. - Минме? - Ничек алдадым? - Ике сүз әйтәм, дидең, өчне әйттең. - Мин сине яратам! Бөтен авыл ишетерлек итеп кычкырыйммы? - Җүләрләнмә! Нишлисең, Галиәхмәт? Кешеләрне уятасың. - Уянсыннар! Йоклап ятмасыннар. Күрмисеңмени, ике яшь йөрәк берберсенә тартыла. Галиәхмәт кычкырмакчы булды, Гөлйөзем аның авызын учы белән каплады. - Тс-с! Шаярма, егет! - Кычкырам! Мин беркемнән дә курыкмыйм! Гөлйөзем, пышылдап: - Мин бү-тән-не я-ра-там! - дип чытлыкланды. Галиәхмәт, җитдиләнеп: - Нуриәхмәтнеме? - Юк. Галиәхмәтне! Тагын шаярып куыша башладылар. Галиәхмәт Гөлйөземне, куып тотып, кочагына алды. - Нишлисең? Җибәр. Кеше-фәлән күрсә... - Җибәрмим дә, беркемгә бирмим дә. - Нуриәхмәткә дәме? - Нуриәхмәткә дә! - Галиәхмәткә дәме? - Галиәхмәткә дә! Тю! Син әле шулаймы?! Мин сине, мин сине беләсеңме хәзер нишләтәм?.. Егет кызны, куенына бөтереп алып, үпмәкче булды. - Тс-с! Мотавал хәзрәт чыга! - диде Гөлйөзем. Галиәхмәт, сискәнеп, читкә карады. Гөлйөзем чыгып качты. - Ах, син шулаймы әле! Егет Гөлйөземне куа башлады. Шактый куганнан соң эләктереп алды. - Җибәр, җибәр, дим. Юкса Нуриәхмәткә әйтәм! - диде Гөлйөзем, көлә-көлә. - Борын асты кипмәгән. Кызлар яулыгы тотып караганы юк әле. - Ә ул синнән көчлерәк. Сугышып алачак. - Көчем җитмәсә, син ярдәм итәрсең әле. - Икәү кирәген бирербез, яме? Җиңгәсенә сәлам хатлары яудырмасын. - Сәлам хатлары?.. - Әйе, сәлам хатлары. - Ах, йөзе кара, үтерәм! - Ә синең кулъяулык тотып караганың бармы, Галиәхмәт? - Юк! Бирүчесе юк. - Әнә Рабига, Сәгыйдә... Алар сине телләреннән төшермиләр. - Кайсы, теге иләк авыз Рабигамы? Теге күпер асты бөкре, әрекмән колак, шадра бит, камыт сыйрак Сәгыйдәме? Аллам сакласын! Бөтен байлыклары белән соңгы кәҗәләрен бирсәләр дә, алачагым юк. - Яшермим. Оят булса да әйтим. Мин дә сине... Мин сизәм. Без барыбер берберебезнеке булалмаячакбыз. Дөрес. Мин сине гомеремнең соңгы минутына кадәр оныта алмаячакмын. Гөлйөзем, җиңеннән кулъяулык чыгарып, Галиәхмәтнең түш кесәсенә тыкты. Галиәхмәт яулыкны кесәсеннән алып, борынына китерде. - Гөлйөзем, синең исең килә. - Үзең чиктеңме? Мине уйлап чиктеңме? - Үзем чиктем. Сине уйлап чиктем. - Син мине яратасың, шулай бит?.. Яратасың? - Яратам, Галиәхмәт. Кыз, оялып, башын аска иде. Галиәхмәт аны печәнлеккә өстерәде. - Әйдә бүген үк бер-беребезнеке булабыз. Гөлйөзем, төш аралаш, өзгәләнеп: - Кирәкми! Галиәхмәт, кирәкми! - дип кычкырды. Шәмсия Гөлйөзем янына килде. - Кызым, кызым Гөлйөзем, бастырыласың, төш күрәсең бугай. Борылып ят. Әллә яткан урының җайсызмы? Әй, бәбкәем, бәбкәем... Бигрәк каты кыйнады шул. Бигрәк каты. Хатын кызның язмышы кеше кулында шул ул. Яраларың сызлыймы? Хәзер төнәтмә кайнатам. Өем, зимләнкә генә булса да, сыярбыз әле. Күңелең киң булсын. Кышын ишле яшәсәк тә, язын, җәен икәү генә яшәрбез. Кәҗәм, Сөтлебикәмне, бәтиләре белән, кышын, кызганып, үз яныма кертәм. Алар да җан иясе бит. Хәзер мин сиңа җәен җыйган үләннәремнән төнәтмә әзерлим. Сөтлебикәмнең сөте бик шифалы. Үләннең очын гына, чәчәген генә кыркып ашый ул, - дип сөйләнде, аның өстенә япкан кәшемир яулыкны рәтли-рәтли. Гөлйөзем туганнан бирле ана назын тоймады, күкрәк сөте тәмен белмәде. Гөлҗиһан Гөлйөземен табып ике атна да тормады, Мостафасы белән сабыен ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды. Ятимәгә күкрәк сөтен авыл халкыннан җыелган сәдакага сатып алынган түбән оч Чәүкә Мәгъфүрәсенең "Мәликә" кушаматлы кәҗәсенең бәтие "Гөлҗиһан" алыштырды. Мостафа авыл халкының кәҗә бәрәненә яраткан хәләленең - Гөлҗиһанының исемен кушуларына рәнҗесә дә, соңга таба күнде. Мостафа кабыктан ясалган арбасына сабые Гөлйөземне утырта да, арбага кәҗәсен җигеп, чабатага юкәлек дип, иртәдән кичкә кадәр урманга китеп югала. Арканын урман аланына кагып куйган казыкның уртасыннан эләктереп, кәҗәсен - арканның бер башына, кызы Гөлйөземне аягыннан икенче башына бәйләп, үзе печән чаба, мунчалага, чабата үрергә, чабата киндерәсенә юкә кисеп, урман аланындагы күлгә бүрттерергә сала. Ара-тирә аланга чыгып, кызы белән кәҗәсен күзәтә: бер чыкканда, алар агылый белән тагылый кебек болын буйлап йөрсәләр, икенче чыкканда, агач күләгәсендәге сабые ике куллап кәҗәнең имчәген тоткан хәлдә йоклый торган була. Шуңа күрә авыл халкы ул кәҗәгә "Гөлҗиһан" дип кушамат такты да. Ямьле җәй кичләрендә урман ягыннан кыңгырау тавышы яңгырауга, авыл халкы, бөтен эшен ташлап, арбага җигелгән кәҗәсен җитәкләгән Мостафаны каршы алырга дип, капка төбенә чыга. Урам тутырып, бизәкле камыт, кыңгырау, чәчәкләр белән бизәлгән дугалы арбага җигелгән кәҗә кайта. Кабык арбада, башына аллы-гөлле чәчәкләрдән үрелгән такыя кигән, кулына эре-эре җир җиләкле тәлгәш тоткан Гөлйөзем утырган була. Арбаның уң ягына да, сул ягына да җыйнак кына арыш капчыгы эленгән. Алар да мәтрүшкәләр, сабын чәчәкләре белән бизәлгән. Капка төбендәгеләр уңдагы капчыкка - Гөлйөземгә, сулдагысына кәҗәгә күчтәнәч салалар. Мостафа Гөлйөземенең кулындагы җиләк тәлгәшләрен, берәм-берәм, капка төпләрендә утырган сабыйларга суза. Суза да: - Сиңа дип урмандагы куян Гөлйөзем аша күчтәнәч җибәрде. Ал, олан. Ал, кызым, - дип, һәр сабыйга өләшә. Кайберәүләр бу тамашадан кызык табып Нуриәхмәтне алып киткәннән соң, имеш-мимешләр күп йөрде. Берәүләр: "Нуриәхмәтне төрмәгә конвой белән алып барганда, ике сакчыны да үтереп качкан, имеш, вулыста сурәтен элеп куйганнар, күрше авылның Чатан Гарифулласы күреп кайткан", - дип сөйләсәләр, башкалары: "Кулга алынып, Батырҗан белән Галимҗан аны волостька илткәндә, аклар ягындагы абыйсы Галиәхмәт урман чатында качып көтеп торып коткарган икән", - дип әйттеләр. Ә икенче берәүләр: "Мотавалның алтын-көмешләренең яртысы - Галиәхмәттә, ә икенче яртысы Нуриәхмәттә булган, шул үзендәге алтын-көмешләрне Батырҗан белән Галимҗанга бүлеп биргән дә, алар аны качырганнар, моның шулай икәнен Арсланга Галимҗан тишкән, Батырҗан Гөлйөземне үлеп яратса да, Арсланнан шүрли, шуның өчен дә Гөлйөзем янына бармый, кызга Арслан ияләшкән икән", - дип шаулашалар иде. Халык телендә нинди генә гайбәтләр йөрсә дә, берсе дә чынбарлыкка туры килмәде. Нуриәхмәтне кулак итеп сөрелгән Гарәфи байның хәзер районның милиция бүлеге урнашкан, таштан салынган ике катлы йортының подвалына бикләделәр. Кечкенә тәрәзәле бу подвалның һавасы - тынчу, идәне - җир, стеналары акшарланмаган, түрдәге почмагында - ат тәртәсе сыярлык күсе тишеге. Нуриәхмәтнең күзе шунда төште. Тишектән озын мыек чыгып, ике күз ялтырый иде. Нуриәхмәтнең башында шик туды. Андый-мондый йоклап китсәң (йокламый да булмас, йокы синнән сорап тормый), тереләй кимерәләр болар! Күсе егете, Нуриәхмәтнең уй-фикерләрен укыган кебек, коерыгы белән гәүдәсен сөйрәп тишектән чыкты да, "менә без шундыйрак инде" дигәндәй, башын югары күтәреп, мыегын селкетеп иснәштергәннән соң, аңа таба килә башлады. Нуриәхмәт, куркуыннан итеген салып, күсегә ыргытты. Күсе стенага сикерде. Шап итеп, Нуриәхмәт каршына килеп төште, арт аякларына басты. "Тукта әле, агай-эне, монда, бу подвалга без хуҗа!" - дигәндәй ысылдап алды да иренеп кенә тишегенә кереп китте. Нуриәхмәт тишекне томаларга әйбер тапмагач, аптыраганнан, итегенең башын тыгып куйды. Бераздан күз кабаклары авырайды, солы ашаган атны хәтерләтеп, күсенең нәрсәдер кимергән авазына эреп йокыга китте. Тимер ишекнең дөбер-шатыр ачылуына уянып, күзләрен ачты. Тәрәзәдән зәгыйфь кенә кояш нуры саркый иде. - Мотавалов, на выход! - дигән әмергә торып, тишектәге итеген алды. Күсе егете күселеген, егетлеген эшләгән: итекнең башын әллә Нуриәхмәтнең тир исен яратканнан, әллә чын тиредән - күннән булганга, тәмләп кимергән иде. Шул ук көнне конвоирлар аны, Казанга - изоляторга илтергә дип, милиция бүлегеннән тимер юл вокзалына озаттылар. * * * Нуриәхмәтне алып китәсе паровоз, вагоннарын сөйрәп, тимер юл станциясенә туктауга, конвоирлар ике яклап тезелештеләр. Нуриәхмәт вагон баскычына басарга гына җыенган иде, янәшәсеннән узып барган товар вагонының аз гына ябылып бетмәгән ишегенә күзе төште. Ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп, өнсез калды. Бераздан, аңына килеп, бар көченә, ачыргаланып: - Әткәй! - дип кычкырган сүзләре атасы утырган паровозның әче гудогы тавышына күмелде һәм, җимерелеп, "әткәй" сүзе кысылган тешләр аша саркыды да, кипкән иреннәргә сылашып, имгәнеп, үз яныннан ерак китә алмыйча, тезенә коелды. Паровозның өзек-өзек гудогы, әтисе Мотавалның улына: "Сау бул! Бәхил бул, балам!" - дигәндәй, саубуллашу, бәхилләшү сүзләре булып яңгырап калды. Нуриәхмәт утырган поезд берничә станциядән соң кабат туктады. Бу - Әгерҗе станциясе иде. Нуриәхмәтне вагоннан төшереп, вокзал мәйданына тезелгән, ирегеннән мәхрүм ителгәннәр янына китереп, беренче рәткә бастырдылар. Бәгырьләргә үтеп керерлек рәхимсез салкын җил исә. Тешләр тешкә бәрелә. Бераздан, аяктагы күсе тишегеннән кереп, бармакларны салкын куыра башлады. Аякларга җан кертергә, кан йөгертергә, сикерергә, хәрәкәтләндерергә дә рөхсәт юк. Нуриәхмәт агасы Галиәхмәт белән атасы нигезендәге соңгы очрашуны исенә төшерде. "Кем өчен сугышып йөрде?! Нәрсә өчен?! Нигә кирәк иде?! Атаңа, туганыңа каршы барып... Галиәхмәт, бәлки, хаклыдыр". Шулвакыт аны "Мотавалов!" дигән тавыш сискәндереп җибәрде. Колачын җәеп, елмаеп, аңа таба килгән киң җилкәле полковникны күреп, Нуриәхмәт чак кына артына аумады. Көч-хәл белән үзен тотып калды. Аның каршында - әле кичә генә кебек, акларга каршы сугышып йөргән полкының командиры - Сергей Катюхин басып тора иде. Катюхин Нуриәхмәтне кочакламакчы булды. Әмма арага сакчы керде. - Не положено, товарищ полковник! - дип честь бирде. - Отставить, рядовой! - Никак нет, товарищ полковник! Я на службе! - Штаб где?! Рядовой... - Так точно, товарищ полковник! В седьмом вагоне. Катюхин: - Мутавалов, дорогой, я сейчас! - дип, поездның койрыгына китте. Кичкә Нуриәхмәтнең өстендә - үзенең чинына туры килә торган өр-яңа хәрби кием, ялтырап торган хром итек, кулында - Ижау шәһәренең иң затлы ресторанының кашыгы иде. Сергей Павлович Катюхин Мәскәүдән Ижау шәһәренә яңа гына хәрби комендант итеп җибәрелгән иде. * * * Нуриәхмәтне кулга алып озатканнан соң ике-өч атна да үтмәде, Арсланга Мотавал йортының кунак бүлмәсендә түрдә - өстәл артында утыру бәхете тәтеде. Авылга, колхоз рәисе сайларга дип, районнан яңа, икенче бер түрә килеп төште. "Исәнмесез, колхозчылар", - дип башлады ул сүзен. Халык арасыннан Шәрифулланың: - Позвулте спрасит! Минем дустым, иптәш Галәветдин Минһаҗев килмәдемени? - дигән соравына, сорау бирүченең кем икәнен чамаламый калган вәкил, җитди кыяфәт, кискен көр тавыш белән: - Юк, килмәде! Бу сорауны кем бирде, торып бассын! - дип кычкырды. Вәкилнең әллә кискен соравыннан, әллә көр тавышыннан куркып, эскәмиядән идәнгә шуып төшкән Шәрифулланың җан бирергә әзерләнгәндәй зәгыйфь тавышы ишетелде: - Мин фәкыйрегез булам, ахрысы... - Ул кулга алынды! Шәрифулла, бу сүзләрдән соң, куркуыннан, янәшәсендә утырган Шәмсия карчыкның итәк астына ук кереп качты. - Деникин армиясенең поручигы Минһаҗев кулга алынды һәм сөргенгә сөрелде, - дип өстәде район вәкиле. Арсланның бар көченә шашынып, кул чабып: - Контрларга безнең илдә урын юк! Урра, иптәшләр! - дип бакыруына Батырҗан белән Галимҗан да кушылып, аны уздырырга теләсәләр дә, Кәҗә Шәрифулласының Шәмсия кортка итәге астыннан әче һәм нечкә "Урра!" дигән ялагай тавышы янында аларның кычкыруы ишәк кычкырганда черки безелдәве булып кына ишетелде. Шәмсия карчык, үз күкрәгеннән чыккан Шәрифулла тавышына аптырап, читенсенеп, бер - уңга, бер сулга карап алганнан соң, берни аңламыйча, гаҗәпләнеп, үзалдына көлемсерәп тә куйды. Үзенә сәерсенеп карап торганнарын тоеп, читенсенеп, "кая олакты соң бу каһәр төшкере Шәрифулла, тавышы бугаздан чыга, үзе юк", дип, кабат күкрәгенә карады. Итәге астында дүрт аяк күреп, телсез калды. Сиксән яшьлек Шәмсия карчык куркуыннан эскәмиягә менеп кунаклаганын сизми дә калды. - Нишләвең бу, Шәрифулла?! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, картаймыш көнеңдә, килешмәгәнне! Җыелган халык дәррәү көләргә тотынды. Идәндә, аякларын бөкләп, ияген тезләренә куеп, менә бетәм, менә сүнәм, дигәндәй, пыскып янган чыра утыдай җилфердәп, Шәрифулла утыра иде. Арслан, Нуриәхмәтнең кайтмаячагына тәмам ышанып, тизрәк үзен рәис итеп сайлаганнарын түземсезлек белән көтеп, өстәлдәге графинга сукты. - Авылдашлар, тавышны бетерик. Тынычланыйк, иптәшләр. Районнан килгән вәкилнең безнең белән көне буе утырырга вакыты юк. - Дөрес, иптәшләр! Колхозчылар! Аның хәзер көне дә кыска. Кире кайтасы да бар. Сезнең колхозның элеккеге рәисе, кем соң әле, аты коргыры... Арсланның: - Мотавалов Нуриәхмәт! Мотавал мулла малае - Нуриәхмәт! - дигән сүзенә халык арасыннан берничә кеше дә кушылды. - Әйе. Сезнең авылның беренче коммунисты Нуриәхмәт иптәш Мотавалов, бертавыштан, районда дингә каршы яңа гына төзелгән "Көрәш" комитетының рәисе итеп сайланды. Халык дәррәү купты: - Ничек?! Ул төрмәдә ләбаса?! - Шулай инде. Кул - кулны, ике кул битне юа! - Бүре башын бүре ашамый! - Халык белми сөйләми. Теге вакытта Мотавалның яшергән алтынкөмешләре үз эшен эшли, - дигән тавышлар яңгырады. - Очы чыгар, - диде Арслан. - Аны төрмәгә озаткан кешеләр дә үлмәгән. Алар да кинәт кенә баеп китмәсләрме... Шулай бит, егетләр. Ничек уйлыйсыз, Батырҗан, Галимҗан?! Аптырашта калган Шәрифулла, бу сүзләрдән айнып, урыныннан сикереп торды да районнан килгән вәкилгә: - Булыр, булыр! Мин ышанам. Минем туган ул, - дип чәрелдәде. - Кем? Нуриәхмәтме?! Саташасыңмы әллә? Кәҗә - мал түгел, баҗай туган түгел. Син Мотавалларның кияүләре генә түгелме соң, Кәҗә! - Менә, гел шулай ул. Сүз әйтергә дә ирек бирми. Гел телгә баса. - Арслан, колагыңа гына бер сүз әйтимме?! - Әйт! Әллә куркыр дип уйлыйсыңмы?! Берне түгел, унны әйт. - Унны ук әйтмим. Саный алмассың. Синең көнең бетте, - дип, берничә кеше кычкырышып алдылар. - Телең бик озын шул синең, Шәрифулла, телең бик озын. Чыгарасың да болгыйсың, чыгарасың да болгыйсың. Җыеп алалмыйсың. Басу гына түгел, таптап та китәрләр әле синең ул телеңне, - дип сөйләнде. - Ярар, җәмәгать! Мин җыелышны ачык дип игълан итәм һәм беренче көн тәртибенә тукталам. Кемнәрдә колхоз рәислегенә кандидатуралар бар? Рәхим итегез. Халык шау-гөр килгән бер мәлдә, Шәрифулла халык арасыннан, эскәмияләр астыннан үрмәләп, алгы рәткә - президиум өстәле янына килеп, тезләнгән килеш кенә, районнан килгән вәкилгә: - Языгыз! Мин үземне үзем тәкъдим итәм, - диде. Авыл халкы бертавыштан: - Кит әле моннан, Кәҗә! Сиңа тагын... - Зиннәтулланы йә булмаса Нурулланы, һич тә булмаса, Гыйльмулла картны сайлыйбыз! - дип кычкырыштылар. Үзенең исеме авылдашлары теленнән, хәтта Батырҗан белән Галимҗаннан да чыкмавына шартлар хәлгә җитешкән Арслан, әгәр шунда Зиннәтулла карт төлке якалы туны белән торып басмаса, йә булмаса районнан килгән вәкилнең күзенә Мөхәррәм аягындагы "фитыр" итекләр күренмәсә, биредә, өстәл артында, уйланып, тирән хыялларга чумып утырыр иде микән?! Районнан килгән вәкилнең күзе Арслан башындагы бер колакчыны өзелә язган бүреккә төште: - Менә сезнең белән, колхоз белән кем идарә итәргә тиеш! Понимаешь ли. Менә шушы, башына каешланып каткан бүрек кигән иптәш идарә итәргә тиеш. Күрәсез, бу иптәшнең төлке якалы туны да, шыгырдап торган "фитыр" итеге дә юк. Понимаешь ли. Һәм ул аңа кирәкми дә. Понимаешь ли! - диде. Әле алай да халык арасыннан кыюрак бер бәндәнең: - Аңа калса, безнең авыл Шәйхәттар абзый бүрегенең ике колагы да юк. Аны сайлыйк, - дигән тавышы ишетелде. - Кая ул? Торып бассын. Күрик. Понимаешь ли. Урта рәтләрдә утырган Шәйхәттар, урыныннан торып басып, бүреген киеп: - Бу бит - бүрек түгел, түбәтәй! Сырылган һәм тирән итеп тегелгән түбәтәй! - диде. Районнан килгән вәкил агарып чыкты: - Бу кандидатура батмый, понимаешь ли. Религия - опиум народа. Понимаешь ли. Бүген түбәтәй кигән, иртәгә чалма, чапанлы булыр. Динне алга сөрүчеләр кирәкми, понимаешь ли! Шул ике колаксыз бүреге аркасында, Шәйхәттар картка бик күп тапкырлар район юлын таптарга туры килде. Районга барып кайткан саен, ул: "Арслан урынына калхуз рәисе итеп куярга дип җанны ашыйлар, бу юлы да ризалык бирмәдем. Әгәр миңа яңа бүрек тектереп бирмәсә, үзенә үпкәләсен. Андый кысуларга түзеп торып булмас. Ризалыгымны бирергә туры килер", - дип, халыкны көлдерә торган иде. Уен гына булса да, Арсланда ул шик уята иде. Шушы хәлләрдән соң озак та үтмәде, Шәйхәттар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән, бер төндә юкка чыкты. * * * Авыл ир-атларының, иртән иртүк каравыл йортына җыелып, төн чыкканчы илдә-көндә, күрше-күләндә булган хәлләрне уртага салып, чынын-ялганын бергә кушып, бер-берсен уздырып, бүлдереп, энәсеннән җебенә кадәр тикшергәч, Кәҗә Шәрифулласының бер-ике ялганын рәхәтләнеп тыңлаганнан соң, өйләренә тарала торган гадәтләре бар. Кичәге хәбәр - кояш батырга берике сәгать кала, Чишмә тавында ике юлчының җир казып кабер ясап китүләре - күпләрнең күңелләрендә шик уятты. Яшьрәкләр каберне казып карарга кирәк, диделәр. Картлар барысы да каршы төште: "Безнең халыкта мәетне казып рисвай итү бернинди дә шәригать законына туры килми, кем тели, шул казысын, диделәр. Менә чишмәгә ат эчертергә төшкән Саескан Салисәсенең улы Вәриснең, "җир чокучының берсе нәкъ Нуриәхмәткә охшаш булуын сурәтләве генә күпләргә, бигрәк тә Галимҗанга тынгы бирмәде. Аннары, чишмәгә кер чайкарга төшкән авыл хатыннарын күреп, бер юлчының атына атланып китеп баруы, авыл картлары җыелып төшкәндә, икенче юлчының да ашыга-ашыга китеп баруы күпләрдә шик уятса да, кабер ачарга, каберне актарырга берсенең дә батырчылыгы җитми иде. Арслан белән Батырҗанның гына күңеле тыныч. Алар юлчыларның икенчесен, арттан киткәнен, кем булуын, нишләп йөрүләрен ачыклар өчен куып тотып, урман борылышында кыйнап, өстендәге сырмасын салдырып, мари кешесенең авызыннан: "Ерак сәфәрдән кайтканда, атыбызның колыны үлде, шуны Чишмә тавына күмдем. Хатыным белән бергә идек. Ул алданрак кайтып китте", - дигән җавап алып кайтканнар иде. Арслан, каравыл өендәгеләрне тынычландырырга теләп: - Борчылмагыз, авылдашлар. Марилар алар. Ирле-хатынлы марилар. Юлда колыннары үлгән. Чишмә тавына шуны күмгәннәр, - диде. Сүзгә кушылырга кыймыйча утырган Саескан Салисәсенең ире Шадра Мәхмүт улыннан юлчыларның ниндирәк булуларын, киемнәренең нинди икәнен, сакал-мыеклары, төс-кыяфәтләрен, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен кат-кат сораганга күрә, юлчыларның икесе дә ирләр булуын аңлап, алдан китеп барганының, озак итеп, кыйблага борып салынган, чүпрәк капланган әйбергә карап җеназа укыганын һәм нәкъ Галиәхмәткә охшаганлыгын белгәнгә, иренер-иренмәс кенә: - Ирле-хатынлы, дисең инде, - дип куйды. - Әйе, марилар! - Ярар. Аллага тапшырып, безнең диндәге марилар да бардыр дип уйлыйк. Тик менә күрше мариларына безнең авылның Гөлйөземе нигә кирәк булды икән, - дип, борын астыннан мыгырданып алды. Каравыл өендәгеләр инде таралабыз дип торганда гына, кабалана-кабалана, Ләң-ләң Мотыйгулласы килеп кермәсенме: - Җәмәгать, Шәмсияттәйне күрмәдегезме? Оеп, үз ялганыннан үзе ләззәт табып, чүгәләп утырган Кәҗә Шәрифулласына Ләң-ләң Мотыйгулласының каравыл йортына кереп сөрән салуы ошап җитмәде. Утырган җиреннән теләр-теләмәс кенә торып, йоны коелган өтек бүреген кия-кия: - Нәрсә булды, Мотыйгулла?.. Минем авыл картларына сөйләгән файдалы киңәшләремне сеңдерергә дә ирек бирмичә, чабуыңа ут капкандай акырасың, - диде. - Кабар да! Әнә Мостафа абзый кызы Гөлйөзем уйнаштан бала табалмый азаплана, - дип чыгып та йөгерде тегесе. Каравыл йортында тавыш-кычкырыш башланды. - Менә сиңа мә! Ишеттеңме, Гыйльмулла! - Ишетмәгән кая, Зиннәтулла. Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан оялсыннар - Ахырзаман килүе шушыдыр, ата - улны, ана кызны белми башлады. Шулай бит, Нурислам. - Ходайның барлыгын онытып барабыз. Мотавал хәзрәтнең васыятен онытып барабыз, - дип мыгырданды Нурислам. - Ха! Мотавал мулланың васыятен онытабыз, имеш. Мотавал баласы җил чыгарып, серкә очырып, кызларыбызны кабартып йөри, ә алар Мотавалны сагынып чак еламый! - Арсланның акыруы каравыл өен тутырды. - Шулайрак килеп чыкты бугай шул, кем, энем Арслан. Синең сүзең хак булып чыкты бугай. - Зиннәтулла абзый, сине дә аңлап була инде. Мотавалга син рәхмәтле булмый, кем рәхмәтле булсын. Авыл халкы белми сөйләмидер. Халык теленә керсә, хак, диләр. Яшь чагында, синең дә хәләлең - хатының бик чирләшкә булган, Мотавал өшкерүе белән генә яшәгән, диләр, - дип авыз ерды Арслан. - Арслан, минем белән булышма. Күрәселәрең алда әле. Әнә авылга яңа Мотавал аваз сала. Киләчәк аның кулында булмагае. - Шулай, Гыйльмулла авылдаш, шулай... Дошманыңа да күрсәтмәсен! Үзебезнең оныклар үсә. Бала-чагаларыбызны ярдәмеңнән ташлама, яраббым бер Ходаем! Үзең яраткансың, үзең сакла, - дип, Зиннәтулла карт ишеккә таба китте. - Саклар, бар! Үзегез сакламасагыз. Нуриәхмәтнең җиле тия күрмәсен. Шулай. Димәк, бүгеннән Нуриәхмәт ата була. Ә, Батырҗан? - дип, әле бер кешегә, әле икенчесенә бәйләнде Арслан. Куәтеннән килсә, читлеген җимереп чыгарга җыенган кыргый арысландай үз-үзенә урын табалмаган Батырҗан, белештермичә, йодрыгы белән стенага сукты: - Җиттеме сиңа, юкмы?! Тешеңне коям! - Син минем тешкә кагылма, Нуриәхмәтнең тешләрен чамала. Кайгырма, Гөлйөзем юмарт ул. Сиңа да өлеш чыгарыр, - диде Арслан, ыржаеп. - Син бер телеңә хуҗа буласыңмы, юкмы?! - Нигә?! Галиәхмәт белән йөрде, Нуриәхмәт белән "шаярды", ә баласын сиңа каратыр. Батырҗан, Арсланны бугазыннан эләктереп: - Ах, син, бәдбәхет! Үтерәм мин сине! - дип акырды. - Җиттеме инде сезгә, юкмы?!! Бераз картлардан оялыгыз! - диде Галимҗан. - Син, көчек, тик кенә тор! Сатылгансың икән, юлыңда бул! - Кем көчек? Минме? Зиннәтулла карт кулындагы таягы белән баскыч тактасына сукты. - Җиттеме сезгә, дуңгызлар! Өелешеп, кеше көлдерәсез! Әйдә, Нурислам, кайтабыз. - Әйдә. Акыллы булыгыз, балалар. Акыллы! Тегеләр өчесе дә тынды. - Шулай, Зиннәтулла абзый. Сез бит теге вакытта, кәнсәләрдә, минем сүзгә ышанмадыгыз. Кем уйнаш иткән булып чыга инде, ә? Ник дәшмисең, Зиннәтулла абзый? - Әйдәгез, картлар, булмаса, кайтыйк. - Барыгыз, бар! Әйтер сүзегез беттемени, аксакаллар? Нурислам, Зиннәтулла, Гыйльмулла картлар башларын иеп чыгып киттеләр. - Ә сез нигә кайтмыйсыз? Әллә сезне бәби чәенә чакырдылармы? - Әгәр дә мин ул мулла баласының башын кисеп буага ыргытмасам, исемем - Батырҗан, чамалап. Күрмисеңмени, Нуриәхмәтнең ике колагы, кем дисең әле син аны... Ә, әйе, көчеге, Галимҗан тыңлап тора. Йә, ярый. Мин киттем. Акыллы киңәш кирәк булса, үземә кил. Берәр җаен уйлап табарбыз, - дип көлемсерәде Арслан. * * * Караңгы төшеп килгәндә, Галимҗан атын Шадра Мәхмүтнең капкасына бәйләде. Капка келәсен шыкылдатты. Өй ишеге ачылып, Салисәнең: - Кем бар анда? Капка ачык, - дигән соравына ат хуҗасы тик тормаган атының, алга тартылып, үз өстенә менгәнен күреп, маңгаена йодрыгы белән берне тартты да алагаем сүгенеп алды. Салисә өй ишеген ябар-япмас, өйдәгеләргә: - Сүгенүенә караганда, Галимҗан, ахрысы, - диде. - Нәрсә кирәк инде аңа? Тыгылмаган җире юк, - дип мыгырданды Шадра. - Малай, Вәрис, сиңа әйтәм. Синнән сорау алырга керә. Ишетсен колагың. Артыгын сөйләмә. Белмәдем, күрмәдем! Аңладыңмы?! Кабер казучының Гөлйөзем апаң хакында сораганын оныт. Бәласеннән башаяк! Ач тамагым, тыныч колагым дигәндәй, кадалып китсеннәр. - Син, әткәй, бигрәк инде. Саескан малае дигәч тә, син мине саесканга санама инде. Мин әле аның барысын да сиңа да сөйләп бетермәдем, - диде Вәрис, пышылдап. Галимҗан килеп керүгә: - Вәрис энем, теге колынын күмгән мыеклы мари сиңа тагын нәрсәләр сөйләде? - дип сорады. - Беренчедән, ул мари түгел иде. - Мари инде, мари! - Мари түгел. Мин марича белмим. Икенчедән - безнеңчә сөйләшә. Өстәвенә мыегы юк иде. - Ә менә кер чайкарга төшкән апаңнар, кап-кара мыеклы иде, диләр. - Беләләр, әбиеңнекен! Беләсең килсә, алар төшкәндә, ул инде киткән иде. Мыегы юк иде шул. Борын астында кап-кара миңе бар иде, мыегы юк иде. - Миңе бар иде, дисең инде. - Кап-кара миңе бар иде. Мыегы юк иде. - Рәхмәт, энем. Башка соравым юк. Шул үзе. Галиәхмәт эше. Миңлесе - Галиәхмәт, миңсезе - Нуриәхмәт инде аның. Шулай бит, Мәхмүт агай? Кайсын алып кайтып җирләде микән? Мөсәгыйдә абыстайнымы, әллә Мотавал хәзрәтнеме?.. Кайсы гына булса да, урыны җәннәттә булсын. Сүзне Мәхмүт тә җөпләде: - Әйе, әйе. Кайсы гына җирләнсә дә, безнең эш түгел. Бар инде, бар. Галимҗан. Вакыт соң. Бала-чага нәрсә сөйләмәс. Без йокларга җыенган идек, - дип, Галимҗанга аркылы басты. - Ә син борчылма, Мәхмүт агай. Миннән чыкмас. Үз туфрагына, үз җиренә кайтып яткан. Син дә, энем, бу хакта оныт. Куркыныч әйбер бу. Аллам сакласын, - дип, Галимҗан ишекне тышкы яктан япты. Ата Шадра ябылган ишеккә карап, улына коры гына әйтеп куйды: - Сыбызгы! - Аннан соң Вәрис булып өстәде. - Беренчедән, икенчедән!.. Менә тегендә, районга өстери башласалар, бармак бөгеп санарсың әле мыекларыңны. Беренчедән, икенчедән, өченчедән!.. Улының башын уч төбе белән катырак сыйпап алды. Вәрис: - Мин нишләгән соң әле? Нәрсә күрдем, шуны әйттем, - дип, үпкәләп түр бүлмәгә кереп китте. - Үпкәләмә, улым. Хәзер - күргән-белгәнеңне дә сөйләргә ярамый торган замана. Аң бул, - дип, үзалдына сөйләнеп калды Мәхмүт. * * * Гөлйөзем Мифтахын Шәмсия өендә тапты. Мифтах, бик авырлык белән, эре сөякле булып туды. Җиргә басып атлап китүе дә соң булды. Авыл халкының телендә ул - "төптән туган", кушаматы да "Алпавыт" иде. Ул үзенең Мотаваллар нәселеннән икәнен белсә дә, чын атасының кем икәнен белмәде. Ата назы күрмәде. Күпләр аны Гөлйөземнең уйнаштан, Нуриәхмәттән туган малае, дисәләр, икенче берәүләр - Галиәхмәттән, өченчеләр, Сәвит йортында Батырҗаннан туган, дип уйлыйлар иде. Мифтах сабый чагыннан ук авылда кагылды-сугылды, юньле сүз ишетмәде. Арслан гына, үзенең мәкерле планнарын тормышка ашырыр өчен, аны үз итте, үз янына сыендырды. Эчәргә, тартырга өйрәтте. * * * Көннәрдән бер көнне Шәмсиянең капкасыннан Нурислам карт килеп керде дә өй эченә үтте. Сәкедә Мифтахын куенына алып йоклап яткан Гөлйөземне күреп, уятырга теләү нияте белән, кыяр-кыймас, җиңелчә генә тамак кырды. - Гөлйөзем кызым! Уян әле, уян, кызым, уян. Гөлйөзем сискәнеп күзен ачты. Торып утырды. Нурислам урындык алып аның янынарак килде дә: - Ни бит әле... Ни... Нык бул, кызым, нык бул, балакаем. Әй ятимкәем, ятимкәем. Без күрәсен кеше күрмәс. Нык бул, түз, балам. Нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр. Ходай шулай кушкандыр. Хәерсез таң атты, кызым, хәерсез... Бердәнбер таянычың - атаң Мостафа яшьти дә бүген төнлә, кирәкмәгән эш эшләп, арабыздан вакытсыз китеп барган. Анаң мәрхүмә белән сине дөньяга китерделәр дә, анаңнан япь-яшь килеш ялгыз калып, берүзе, сине үстерәм дип, көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде-эшләде дә, ялгызыңны калдырып, бүген китте дә барды. Авыр туфрагы җиңел булсын инде мәрхүмнең... - дип сөйләнде. Гөлйөзем, берни аңламаган хәлдә: - Нәрсә сөйлисең син, Нурислам абзый? - диде. - Күңелеңә авыр булса да әйтим, кызым, атаң Мостафа бүген төнлә үзегезнең абзарыгызда муенына чабата киндерәсеннән элмәк салган. Гөлйөзем, буыла-буыла, үкси-үкси елап: - Әткәй бәгърем! Нишләдең син, нишләдең?! Нигә мине ялгызымны ташлап киттең?! Нигә калдырдың мине бу рәхимсез җирдә?! Әткәем, бердәнберем, кемнәргә ташлап киттең син мине, бәгърем?! Мин, мин гаепле барысы өчен дә! Мин, мин җиттем синең газиз башкаеңа! Мин сине гүргә илтеп тыктым... - дип, мендәренә капланды. Тавышка, куркып, вакытсыз йокысыннан уянган сабые Мифтах та җан авазы белән елый башлады. Нурислам карт Мифтахны кулына алды. - Чү, чү! Олан, тынычлан, балакаем, тынычлан. Ир-ат күрмәгән сабый, башта, Нурисламга карап, елавыннан туктап тынып калды. Озак кына шикләнеп карап торганнан соң, елмаеп, картның ап-ак кәҗә сакалына үрелде. - Менә шулай. Егет бит син! Егет бул! Тфү, каһәр! Суйган да куйган бабасы Мотавал хәзрәт инде. Төптән туган. Батыр булыр бу. Акыллы булыр бу. Бабасы кебек аңлы, зиһенле булыр бу. Тынычлан, тынычлан, кызым. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшисе бар. Менә бу оланыңны да аякка бастырасың бар. Синең гаебең юк. Мин барысын да күреп, белеп торам. Күңел ул сизә, аны алдап булмый. Авыз тулы кан, төкереп булмый. Йотарга туры килә. Гомер буе йотарга. Элек староста башны ашады, хәзер - болары. Влач булып алдылар да мыскыл итәләр. Без ярлыга кайда да шул. Кинәт өйнең ишеге ачылып, Арслан ишек төбенә кереп басты. - Нәрсә, Нурислам абзый, Сәвит башны ашый, мыскыл итә, дисең инде?! - Син мине, энем, мушкыга алма. Мине ундүртенче елда нимеч тә куркыта алмады. Куркыр туным тузган. Мин бер аягым белән җирдә, икенчесе белән - гүрдә, - диде Нурислам карт, Мифтахны Гөлйөземгә биреп. - Анда төшкәч тә, казып алып, мәсхәрә итәргә күп сорамаслар, бер телеңә хуҗа булалмасаң! - дип янады Арслан. - Анысын сездән көтәргә була. Эт оясында көчле. - Нәрсә, Сәвит хәзер эткә әйләндемени? Нәрсә, Сәвит сиңа ошамыймыни?! - дип, кызганнан-кыза барды Арслан. - Безгә нәрсә, безгә... Ярлы кешегә патша да бер, Сәвите дә бер. Барыбер бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә дә эшләргә. Сезгә авырга туры килә инде. Сезне кызганам. Сезгә тагын үзгәрергә туры килә. Влач алдында. Элек старостага ялагайланып көнегез үтте. Патшага дан җырладыгыз. Хәзер - Сәвиткә. Тагын алдагы тормышыгызда кемнәр җырын җырлыйсыгыз бардыр әле, - диде Нурислам, Арсланның әтәчләнүенә әлләни игътибар итмичә. - Күбрәк сөйләш әле. Телең аркасында... - Атаңны кабереннән торгызырга иде. Күрсәтер иде ул сиңа Сәвитне. Син бит - атаңны бәреп үтергән староста Сәлахка ялланган бәндә. Нәрсә дип синең белән тел әрәм итеп сөйләшеп торам! Әйдә, Гөлйөзем кызым, атаңны соңгы юлга озатыйк. Ә сиңа, энем, киңәшем шул. Сәвит икәнсең, әнә Мостафа абзаңны күмү турында кайгырт. Кәфенлек тап! Җил куып йөрмә. Адәм баласын юкә мунчалага төреп ләхеткә төшереп булмый. - Мин мулла түгел, мин - революционер! Ишеттеңме?! Революционер! Син кайгырт кәфенлекләреңне! - дип акырды Арслан, үзен хуҗа итеп күрсәтергә теләп. Нурислам ишек катында туктап, артына борылып: - Мин синең атаңны үз кәфенлегем белән җирләдем. Үземә вакыт җитеп килә. Ярар. Энекәш, без ярлы булсак та, Аллага шөкер, күңелебез бай. Мәрфуга җиңгәңнең кәфенлеге белән җирләрбез. Мостафа да - кемнеңдер газизе. Мунчалага төрмәбез. Бездә, ярлы-хәерче халыкта, кеше аеру дигән нәрсә юк, Аллага шөкер. Әйдә, кызым, - дип, башын иеп чыгып китте. Югары оч Саескан Салисәләренә җиткәндә, аны ат арбасына утырган Батырҗан белән Галимҗан куып тоттылар. Батырҗан, дилбегәсен тартып: - Тр-р, малкай! - дип кычкырды. - Исәнме, Нурислам абзый! Хәлләрең ничек? Нурислам, аларга борылып та карамыйча: - Һәрхәлдә, Мостафаныкыннан шәбрәк, - диде. - Нәрсә анда, түбән очта? Халык җыелган. - Мостафа кунакка чакырган. Сезне чакырмадымыни? - диде Нурислам, үртәлеп. - Озату кичәсенә! - Кая китә? - Картайгач кая китәләр соң? Галимҗан, гаҗәпләнеп: - Әллә үлгән? - дип сорады. - Үлгән шул. - Әле кичә генә йөри иде бит. - Менә бүген йөрми инде. Асылынган! - Асылынган?! - Дөньясыннан туйган. Юкәдән бау ишеп, чабата киндерәсенә асылынган. - Арба белән янәшә атлаган Нурислам үз-үзенә, борын астыннан мыгырданды: - Гомере буе эшләп, асылынырга бау алырлык та хәле булмасын. Нигә яшәргә?! - Гомере буе Мотавал җырын җырлады бит. Мотавал бау биреп калдырмаганмыни? - дип ыржайды Батырҗан. - Җитте инде сиңа. Без, без үтердек аны, - диде Галимҗан. Батырҗан ат арбасына сикереп торып басты. Галимҗанга: - Нәрсә?! Кем үтерде?! Без үтердекме?! - дип җикеренде. Батырҗан бар көченә дилбегәсе белән атка китереп сукты, ат кушаяклап алга ыргылды. Бераздан алар Моңлы Кәримнәр тыкрыгына кереп югалдылар. Батырҗан атны туктатып, арбага тезләнде дә Галимҗанның муеныннан эләктереп алды: - Син нәрсә, селәгәй?! Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме?! Тының чыкмасын! Башны Себер җибәрәсең! Авызыңа ыштыр тутырасы нәрсә! Ул бәхетле. Ул үз нигезендә, үз абзарында асылынып, үз туфрагына күмелә. Ә син, бер телеңә хуҗа булалмасаң, әнә өтермәдә кандалашка чылбырына асылынырсың! Ишеттеңме?! - дип ырылдады. Галимҗан, яшьле күзләре белән, көчкә-көчкә, елап җибәрмәскә тырышып, Батырҗанның кулларын этәреп: - Мостафа абзый изге күңелле, әйбәт кеше иде. Шул үргән чабатаны киеп үстек. Ярдәм итәргә кирәк, - диде. - Әйе, ярдәм итәргә кирәген синнән башка белмиләр иде. Нәрсә белән?! Бетебез беләнме?! Ярар, телеңә салынма! - Арбага шым гына килеп утырган Арсланны сизмичә, дилбегәсен тартты. - Әйдә, малкай! Ярдәм итү - синең белән минем эш түгел. Әнә Арслан баш ватсын. Ул придсидәтель. Башкага ул - гел беренче. Аның әле юньлесенә дә, сәвит өчен тырышып йөргәннәренә дә, кәфенлек табып булмый, - дип мыгырданды. - Аңламадым? Батырҗан, Арсланның тавышына сискәнеп, куркуыннан чак кына арбадан егылып төшмичә, тотлыга-тотлыга: - Юк, ни... теге... Сәвит башында торганнарына, диюем инде. - Син нәрсә?! Мине кәфенгә төреп, үзең минем урынга утырмакчымы?! - дип, Арслан Батырҗанның бугазыннан эләктереп алды. - Син нәрсә инде, Арслан? Нишләвең бу?! Мин сине зурлап әйтүем генә. Минем ише надан кешегә андый урын турында уйлау түгел... - диде тегесе, көч-хәл белән бугазын Арслан бармакларыннан аралап. Арслан аңа бармак янады: - Син мине алай зурлама, агай-эне, ишетсен колагың! - Ярарыгыз инде, егетләр, ярар. Тик торганда, тип-тигез урында тавыш чыгарасыз. Килешмәс, Мостафа абзыйны озатырга барыйк. Син бер-ике кәлимә - Нигә мин?.. Әнә Батырҗан әйтер! Иртәгә районнан киләсе вәкил каршында сөйләргә әзерлек алып бара түгелме соң? Чирканчык ала торсын. Батырҗан, карашын җирдән алмыйча гына, үзалдына мыгырданып: - Тел куәсен Ходай безгә бирмәгән. Син инде ул, син! Пүләмит урынына аттырасың! - диде. Арслан, астыртын елмаеп, сүзләрен теш арасыннан гына сыгып чыгарды: - Борчылма! Бездән дә остарагы кайта. Нигә, ишетмәдегезмени әле?! Иртәгә теге сез тапшырып кайткан мулла көчеген кайтаралар ди түгелме соң?! - Без ишетмәдек. Синнән беренче ишетәбез, - диеште тегеләр. - Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биргәндер. Батырҗан үзенең әле генә Арслан алдында Советка каршы ялгыш җөмлә ычкындырганына борчылып, җанына тынычлык тапмый оеп утырган җиреннән кинәт айнып, уянып киткәндәй булды. "Җае чыкты, - диде ул. Чукынды марҗа калачка", - дип, диванага салынды: - Ишетми калдым. Нәрсә дидең әле, иптәш придсидәтель, Ясәвиев Арслан?! - Хәтерләмим. Батырҗан, колагын Галимҗанга сузып: - Ишетми калдым. Кабатла әле, Галимҗан. Нәрсә диде әле ул иптәш придсидәтель?.. Галимҗан, шар ярып: - Колак! Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен тегеләргә биргәндер, диде! - дип акырды. Батырҗан аңламаганга сабышты: - Кемнәргә, тегеләргә?! - Кемнәргә, кемнәргә?! Кемнәргә тапшырып кайттык соң?! Шуларга! - Кемнәргә? Шуларга?.. - Органнарга! Бальшавикларга! - Ә... Димәк, без Сәвит дошманын органнарга, бальшавикларга тапшырып кайтканбыз. Ә кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит дошманы, үзен бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга!.. Ишетәсеңме, Галимҗан? Органнарга? Атасыннан калган алтын-көмешләрен биреп, иреккә чыккан, ди. - Мин андый сүз әйтмәдем. - Мин дә ишетмәдем. - Галимҗан, бәлки, син дә ишетмәгәнсеңдер, ә?! - Нәрсәне? - Кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп, иреккә чыккан. - Нигә акырасың?! Мин чукрак түгел. Кемнең кемгә нәрсә әйткәнен дә ишетмәгәч, мин яңа төзелеп килгән Сәвиткә нигә? - Менә. Арслан, син шушы кешене дус дип саный аласыңмы?.. Барысын да ишеттем, ди. Ә менә мин үзем ишетмәдем. Синең, кызылгвардеец Ясәвиев Арсланның, без тапшырган Сәвит дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп иреккә чыккан, дигән сүзеңне ишеттем, ди. Арслан, Батырҗанны тотып ашардай булып, озак кына карап торганнан соң: - Кабахәт һәм куркыныч кеше син, Батырҗан, - дип ысылдады. Мостафаны соңгы юлга озатырга килгән хатыннар өй эчен сөртеп, мәрхүмнең сәләмә киемнәрен юып ишегалдына элгәннән соң, Шәмсия үзләрен чәй эчәргә чакырды. Хатыннар ризалыкларын бирсәләр дә, Гөлйөзем кайтмаска булды. Аның үз өендә бердәнбере - газиз улы белән генә каласы, бушанасы, туйганчы елыйсы килде. - Шәмсияттәй, ачуланмасаң, мин бүгеннән монда калам инде. Кылган яхшылыкларың, игелекләреңне Ходай сиңа меңе белән кайтарсын! Нинди генә авырлыклар килсә дә, бер-беребезне ташламыйк, бер-беребезгә терәк булыйк. Картайган көнеңдә улым белән булышчың булсак иде. Шулай бит, улым, - дип, улын күкрәгенә кысып елады. - Мин синең кылган яхшылыкларыңны гомергә дә онытачак түгелмен. Синең өй - минем өй, минем өй - синең өй! Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак булсын. Бу сүзләрне тыңлаганда, Шәмсия карчыкның күз яше бите буйлап иякләренә ага, ияктән алдына тама, кулын алга куеп, талпына-талпына: "Амин, яраббым бер Ходаем, амин", - дип елый иде. Авылдашларына яхшылыктан гайре берни дә теләмәгән, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан бу ятимә карчыкның "Амин" дигән сүзләре фәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килеп тормышка ашкандыр да. Шәмсия карчыкның, Мифтах өйләнеп, беренче баласы туган көнне Ходай ризалыгы белән, ураза аеның җомга кичендә җаны чыгуы, өйләгә кадәр җир куенына урнаштырганда, җыелган халыкның күплеге, хәер таратучыларның чират торуы - моның бер мисалы иде. Шул көннән Гөлйөзем белән Мифтах үз нигезләрендә яши башладылар. Авыл халкы хәер итеп керткән ризыклар белән Мостафаның өчесен, җидесен, кырыгын уздырдылар. Язга чыккач, Читән Мәчтигенә Шәмсия бүләк иткән кәҗәнең беренче бәтиен биреп, аталары өстенә читәннән чардуган үрдереп, Гөлйөзем улы белән, урман аланыннан төбе-тамыры белән казып алып, сабын чәчәге утыртты. Соңрак ул читәнне Нурбәк затлы таш чардуганга алмаштырачак иде. * * * Арслан, айнып, урыныннан торды. Тәрәзәгә килде. Озак кына урамга карап торганнан соң, киредән өстәле артына кереп утырды. Бүлмәне барлап чыкты. Күзе бүлмәнең бер почмагындагы Мотавалдан калган кәнәфигә төште. Шул җирән күннән эшләнгән кабарып торган кәнәфигә утырып, авыл белән идарә итә алмаганына ачуы чыкты. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, дүртенче көнне үк урманнан юан бүкән кистереп, аның өстенә каткан сырмасын салып, кәнәфине бүкәнгә алыштырды. Гомер буе сәке тактасы шомарткан Арсланга мулла мөнбәре хәрәм иде. Каен бүкәненә янтаебрак утырып, куен кесәсеннән төргәк чыгарды. Төргәкнең унсигезенче катын сүткәч, аның эченнән мөһер чыкты. Озаклап мөһергә карап торганнан соң: - Кем идем бит. Кем булдым! - дип мөһерне үпте. Иренендә зәңгәр түгәрәк эз калды. Батырҗан килеп кергәндә, ул утыру рәвеше һәм борын астыннан мыркылдавы белән нәкъ арт санына утырган дуңгызны хәтерләтә иде. - Нишләп бик озакладың? - дип каршы алды ул Батырҗанны. Өстәлдәге мөһер төргән кырыкмаса-кырык чүпрәкне яшерде. Район үзәгеннән арып-талып, ачлы-туклы әйләнеп кайткан Батырҗан, Арсланның дорфалыгына тәмам ачуы чыгып, хат эчендәге боерыкның эчтәлеген белгәнгә күрә, курыкмыйча, тегенең авырткан җиренә - аңгыралыгына, укый-яза белмәгәнлегенә басым ясап, үзеннән өстәп, "асубы сикритный!" дип, хат сузды. Арсланның әздән генә тәһарәте бозылмый калды. Аның өчен "асубы сикритный" сүзеннән дә зуррак сүз юк иде. - Что ты гәвәрич! Кирәк бит. Панимаешь ли. Секретно! Миңа... Хатны биш-алты тапкыр әйләндереп карагач, берни булмагандай, бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй: - Мондый хатларны күп... күрдек инде, - дип, куен кесәсенә тыкмакчы иде дә "тукта әле, бу хатны кемнән укытырга соң" дигән уй төште башына. Кемнән укытырга... Моннан, Батырҗаннан... Таңга кадәр иҗекләп булса да укып чыгачак. Ну... "Ну"сы бар шул. Шәрифулла ничегрәк булыр?.. Юк, Шәрифулла булдыралмас. Ул ярлы халыкка килгән хатларны гына тегеннән сипләп, моннан сипләп, үзеннән өстәп кенә укый ала. Ә бу хат - районнан. Монда үзеңнекен кушып булмый. Өстәвенә "асубы сикритный"! Шәрифулла булса, хатны язган кешене күреп сөйләшергә - районга барырга ат сораячак. Кинәт Арсланның шатлыктан йөзе яктырып китте. Күрше авылга - моннан утыз биш чакрымдагы Күперле Саз авылындагы Сәләхетдин янына барырга кирәк! - Тәк, панимаешь ли. Мин хәзер тиз генә бер җиргә барып кайтам. Панимаешь ли. Үземнең урынга сине калдырам. Панимаешь ли. Ишетсен колагың. Панимаешь ли. Миннән башка бернинди дә эш эшлисе булма. Кем генә керсә дә, үзе кайткач хәл итәр, диген, панимаешь ли. Пичәт миндә, панимаешь ли. Минем урынга каласың, панимаешь ли. Ишетсен колагың, панимаешь ли. - Ул бу "панимаешь ли"ны районда бер түрәдән ишетеп кайткан иде. Батырҗан "яхшы" дип башын күтәргәндә, ул инде ат өстендә капкадан чыгып бара иде. Икенче көнне үк авылда "Арслан югалган" дигән хәбәр таралды. Арслан төнлә өенә кунарга кайтмаган. Берәүләр, аның үле гәүдәсен Күперле Саз авылы янындагы урманнан тапканнар, ди. Сөргеннән качып, урманда ятучы кулаклар эше икән. Унҗиде җиренә сәнәк белән кадаганнар, ди. Гәүдәсен районга алып киткәннәр, иртәгә кайтаралар икән, дип сөйләсәләр, икенче берәүләр, юк, урманнан тапмаганнар, җәтмәгә төреп, елгага ыргытканнар, яр читеннән балыкчылар тапканнар, имеш, диләр. Ә Кәҗә Шәрифулласының иртән каравыл йортында сөйләве буенча, имеш, Арсланны Түбәләс чокырында үсеп утырган ялгыз имәнгә асканнар, ул аны үз күзе белән күргән. Хәтта районнан килгән милиционер белән бергә баудан кисеп төшергән. Түбәләс чокырында нәрсәң калган иде, дип сорагач, ноябрь ае икәнен онытып, җиләк җыярга барган идем, дигән. Арсланның югалуы бигрәк тә аны соңгы тапкыр күреп калучы Батырҗан өчен бер дә яхшы булмады. Иртән иртүк аның янына Арсланның нәселнәсәбе җыелды. Тиктормас теле аркасында, мин аңа кич "асубы сикритный" хат тоттырдым, дип, ялгыш җөмлә ычкындыруы сәбәпле, алар: "Арсланның югалуында төп сәбәпче - син! Син Мотавал мулла сабакларына бик теләп йөрдең. Мәхдүм Галиәхмәт белән дә, Нуриәхмәт белән дә бик дуслар идегез. Шул кулак, мулла балалары белән бер сүздә булып, аның укый-яза белмәгәненнән файдаланып, "особо секретный" хат, дигән булып, үзең Арслан урынына утырыр өчен, туганыбызны урманда качып яткан контраларга тотып бирдең. Без синең Арслан Күперле Саз авылы урамына таң сызылганда гына килеп керде. Авылда беренче очраган кешедән Сәләхетдиннең йортын сорады һәм, соравына җавап итеп, Сәләхетдиннең җомга көн кичкырын якты дөньядан китеп баруын ишетте. "Авылда тагын укый-яза белгән кешеләр бармы?" - дип сорады. Үзе җавапны әллә ишетте, әллә ишетмәде, китеп барды. Кояш баеп, караңгыланып килгәндә, Тана Култыгы авылына барып чыкты ул. Ат өстеннән төшеп, атын Исрафилның капкасына бәйләде. Ат өстендә озак йөргәнгә, бот арасы чиләнеп, суелган Арслан, ике ботын аерып атлап, кечкенә капкага килде. Вакыт соң булганга күрәме, капка бикле иде. Келәне шакылдатты. Ишегалдында эт өрә башлады. "Кем бар анда?" - дигән тавыш ишетелде. - Мин әле бу. Күрше Кушкаен авылы придсидәтеле - Арслан атлы кеше булам. - Хәзер. Этне генә бәйлим дә капканы ачам. Бераздан капка ачылып, капкадан кулына лампа тоткан хуҗа чыкты. - Йә, сөйләп кара. Кара төн уртасында, ерак араларны якын итеп, нинди йомыш белән килдең? - Хат укытырга килгән идем. - Хат укытырга?.. Авылыгызда хат укырлык та кеше юкмыни? - Бар ла. Тик хат гади түгел. Асубы важный! Асубы сикритный! - диде Арслан. Исрафил сагая төште: - Особо секретный?! Юк. Булмый. Секретный хат укып, Себер китәр хәлем юк. - Туган, үтермә! Өч көн ашаганым юк. Өч көн йоклаганым юк. Үтермә! Укы! - дип ялынды Арслан. - Дөресен әйткәнгә ачуланма. Менә син укый белмисең. Укый белмәгәч, закуннарны да белмисең. Менә мин укый белгәч, ул закуннарның көчен бик яхшы беләм. Хат бит миңа килмәгән, сиңа килгән. Өстәвенә, "особо секретный". Үзеңә юлланмаган хатны уку, өстәвенә "особо секретный" хатны... Кимендә биш ел өтермә! Йә булмаса - сөрген! - Үтермә! Укы! Тиз арада җавап бирергә кирәк. Бушлатымны салып бирәм, - дип, Арслан өстендәге бушлатын сала башлады. - Кирәкми, туган, кирәкми. Бердән, күрәсең, урамда июль ае түгел, көз уртасы, салкын. Катып үләсең. Икенчедән, бушлатыңның киярлеге калмаган, ямаудан гына тора. Атың ябык ябыгын да, шулай да, бирсәң, зыян итмәс иде. Ну үзеңнең кайтасың бар инде. Менә атыңның йөгәнен бирсәң генә инде. Син үзеңне колхоз рәисе, дидең бугай. Син табарсың. Бу минутларда Арсланның бөтен тәне буйлап ачу катыш нәфрәт кайный иде. - Ә мин йөгәнсез ничек кайтырмын соң? - Ә мин сиңа берәр чабата киндерәсе бирермен. - Бирәм! Укы гына. Йөгәнемне дә, бушлатымны да, чалбарымны да бирәм. Сәвит власте өчен җанымны да бирәм! - Чалбарыңны бирсәң, кайтырга эчке ыштаның бармы соң? - дип елмайды Исрафил. - Төпсез ыштаным бар. - Юк. Аның белән җитмеш чакрым кайта алмыйсың. Катып үләсең. Уңышларны җыеп бетергәч, бер кагылырмын әле. Икмәк бирерсең. Арслан, кесәсеннән хатны алып: - Бирермен, бирермен. Килерсең. Зинһар, укы гына, - диде. Исрафил сул кулы белән хатны алды да, уң кулындагы лампасы белән хатка яктыртып, аны әйләндергәләп караганнан соң: - Каян килеп секретный хат булсын ди бу?! Мин моның "секретный" дигән бер генә дә язуын күрмим. - Секретный инде, секретный! Укы! - диде Арслан, ашыгып. - Юк. Бу - секретный хат түгел. Гап-гади хат бу. Арсланның түземлеге бетеп: - Сикритныймы - түгелме, асубы важныймы - түгелме, укы инде, - дип ялынды. - Ярар. Аллага тапшырам. Мә, лампаны тот. - Исрафил конвертны ачып, хатны җәйде. - Яктырт әле. Нәрсә соң бу?! - Хат! - Нинди хат!? - Сикритный хат! - Хат түгел бу. Боерык бу. Синең колхоз рәислегеннән азат ителүең турындагы боерык. - Булмас! Ялгышасың! - дип калтыранды Арслан. - Ышанмасаң, тыңла! Укыйм! "Район башкарма комитеты, райком карары нигезендә, район һәм колхоз, совхозлар белән җитәкчелек итә торган кадрларның иң кимендә җиде класс белемнәре булуы мәҗбүри. Шул нәүбәттән чыгып..." Менә үзең кара. Райком секретареның кулы куелган, мөһере дә сугылган... Шул мизгелдә: - Тр-р-р, - дигән тавышка алар икесе дә борылдылар. Тарантаста - ике кеше, аның берсе - Нуриәхмәт, икенчесе райкомның беренче секретаре иде. Районның Дингә каршы көрәш комитетының беренче рәисен, Нуриәхмәтне яңа вазифага, үз авылына колхоз рәисе итеп билгеләргә дип кайтып барышлары икән. ...Картлар, түбәноч Фәрвәзен җирләп, кайсы - кайдан: бакча, абзар артларыннан, тыкрыклардан өйләренә таралганда, авыл башына якынлашып килүче җигүле атны һәм арбага бәйләнгән икенче атны күреп, сагаеп калдылар. Арсланның аты белән үле гәүдәсен кайтаралар, дигән хәбәр яшен тизлегендә авылга таралып, ат авыл капкасын кергәнче, авыл халкы мәчет алдын камап алган иде инде. Ат килеп җитәрәк, арбаның тарантас икәнен, тарантасның кучерын һәм ике кеше утырганын чамалап, халык арасыннан кайберәүләр: - Юк. Тапмаганнар. Тикшерүчеләр. Районнан килгән тикшерүчеләр, - диештеләр. Ат тагын да якынаюга, кучерның - Арслан, тарантасның уң ягында - Нуриәхмәт, сул ягында билгесез кеше утырганын күреп, аптырашта калдылар. Ат килеп туктауга, Арсланның туган-тумачасы, елый-елый, аңа ташлансалар, кайберәүләр, бигрәк тә картлар, Нуриәхмәт белән күрешергә ашыкты. Арслан районнан килгән беренче секретарьның үз башына килгәнен белгәнгә күрә, туганнарына да, авылдашларына да бик дорфа дәште, чылбырыннан ычкынган эт төсле, кемгә ташланырга белмичә, бәйләнер кеше эзләп, күзе идарә баскычының кашагасындагы ике байрак арасына "Коммунар колхозы" дигән тактаны беркетеп яткан Батырҗанга төште. - Нәкъ кешесе, - диде ул, аскы иренен чәйнәп. Янына килде. - Нәрсә, Батырҗан, Арслан тавышыннан куркып, сискәнеп, чак кына баскычның соңгы басмасыннан егылып төшмәде. - Тфү, каһәр! Син икәнсең. Кая барасың?! Без синең белән - кушканны үтәүчеләр генә. - Димәк, җыелыш буласын теге көнне үк әйтеп кайтарганнар. Мине мыскыл итеп, үз башыма язылган боерыкны тоттырып, җәһәннәмгә озаттың?! Ярар. Мин моны истә тотармын. Безнең урамда да бәйрәм булыр, - диде дә, райком секретареның, син җыелышка кирәк, дигән сүзенә дә колак салмыйча, өенә кайтып китте. Җыелыш озакка сузылмады. Халык бертавыштан Нуриәхмәтне рәис итеп сайлады да сәгать-сәгать ярым дигәндә таралышты. Атна-ун көн дә үтмәде, Нуриәхмәт районнан күңелсез хәбәр алып кайтты. Бу хәбәр авыл халкы өчен кара кайгы булса, Арслан өчен көтеп алынмаган шатлык иде. Хәбәрне ишетүгә үк, шатлыгыннан кая басар урын тапмыйча, бакча артлатып кына Батырҗаннарга чапты. Ул килеп җиткәндә, Батырҗан ишегалдында арбасының арткы өлешен дугасына күтәртеп, тәгәрмәчен салдырып, күчәрен дегетли иде. - Нихәл?! Әдютант вашего привасхадителства! Нишлисең?! - Күзең чыкмагандыр. Күрмисеңмени, күчәр майлыйм лабаса, - диде Батырҗан, ачуы килеп. - Галимҗан кая? - Каян белим. Йөридер шунда. Ул аннан көчек ясады ич инде. - Әйе. Ул - көчек, ә син... Нуриәхмәт арбасына тагылган дегет чиләге! Ташла әле. Барыбер әллә кем булалмадың. Сүзем бар. Теге, кире Зиннәтулла белән Мөхәррәм картны да калхузга керергә күндергән, диме?.. Синең белән мине читавад итеп тә куймады, ә?! Шул бер аягы белән кабергә баскан Нурислам картны куйды. Ишеттеңме соң әле, югарыдан яңа указ, боерык алып кайткан. Батырҗан, дегетле кулын арбадан печән алып сөртә-сөртә: - Нинди указ? - дип сорады. - Мәчет манарасын кисү хакында! - Кит аннан, булмас! - Әйе. Безнең районда да өч авылныкын кискәннәр ди инде. Нигә сине кантурга чакырмадымыни? - Юк! Синнән беренче ишетәм. - Шулай, Батырҗан дус, синнән кистермәгәе әле, - дип астыртын елмайды Арслан. - Ассалар да кисәсем юк! Әнә Галимҗан киссен! Ул бит куштанлана. - Пычкының ике башы бар! - Сыңар кул пычкысы белән кисәр! Йә булмаса, әнә Нуриәхмәтнең үзе белән кисәрләр! - дип каршы килде Батырҗан. - Дөрес! Нуриәхмәт киссен! Нишләп әле Галимҗан йә булмаса Батырҗан кисәргә тиеш аны?! Мотавал мәчетендә Галимҗан белән Батырҗанның нинди катнашы бар? Мотавал салдырган, улы Нуриәхмәт кисәр дә! - дип әтәчләнде Арслан. - Дөрес! - Ишетсен колагың, ризалык бирә күрмә! Бүген төнлә берничә кешене җайлап-майлап кайттым. Алар минем яклы. Мыегыңа чорнап куй. Авыл халкының каргышы белән ерак китә алмассың! Ходай каршына барасыбыз Нурислам, Гыйльмулла, Зиннәтулла картларның идарә йортына барганнарын күреп: - Әнә, картлар кузгалган инде. Әйдә, без дә барыйк, - диде. Батырҗан тиз-тиз башын чайкады: - Мине чакыручы юк! Чакырганнар барсын! - Чакыргач, соң була ул. Картларны үз ягына аударып куймагае, дим. Аркылы пычкының бер башы безгә калмасын, дип куркам, - диде Арслан. - Шулай дисеңме?.. - Шулай дим. Берни дә белмәгән булып барыйк. - Ярый. Алар килеп җиткәндә, Нуриәхмәт, кара көеп, атасы Мотавал баскычында утыра иде. - Җыелып беттекме, - дип, итек балтырыннан кәгазь чыгарды. - Иптәшләр! Кайсыгыз каян урын табасыз, утырышыгыз! Авылдашлар, дөресрәге, колхозчылар, районнан менә бер документ килеп төште. Иптәш Сталин үзе кул куйган, - диде. Арслан, астан сөзеп, астыртын елмаеп, кайгылы кыяфәт ясап: - Сталин дисеңме?.. Иптәш Сталинның кулы да торгач, андый-мондый гына документ түгелдер. Игътибарлы булыйк, иптәшләр, игътибарлы, - диде. Озак кына уйланып торганнан соң, Нуриәхмәт: - Бу документта - авылыбыз мәчетенең манарасын кисү турында карар, - диде, авыр сулап. - Нәрсә?! Кайсысына кирәк булган инде ул мәчет манарасы? Арслан җитди кыяфәт алды: - Нишлисең, искелекне җимермичә, яңа тормыш төзеп булмый торгандыр инде ул, Зиннәтулла абзый. - Аллам сакласын. Бүген-иртәгә Ходай каршысына барырга торам, минем мәчет янына якын да барасым юк. Син ничек уйлыйсың, Гыйльмулла? - Зиннәтулла, син ничек уйласаң, мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Җәмәгать! Гафу итегез, атам-анам, бабам, үзем гыйбадәт кылган Аллаһ йортының манарасын кисеп, тәмуг утында янасым килми. - Мин сезне аңлыйм, картлар. Үлем якаңнан алгач, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ кылу авыр, әлбәттә. Мин үзем, яшь булсам да, бу юлга басарга батырчылык итмәс идем. Менә Батырҗан белән Галимҗан ничек уйлыйлардыр? - диде Арслан, каш астыннан сөзеп карап. - Ничек уйлыйм? Югарыга менсәм, башым әйләнә минем, Арслан. - Әнә безнең калхузның актив члены Галимҗан киссә генә инде?! - Юк инде, Батырҗан! Манара кисәсе көнне мин авылдан ук чыгып качачакмын! Чарасызлыктан нишләргә белмичә, башын түбән иеп утырган Нуриәхмәт: - Качып булмый шул, Галимҗан, качып булмый. Әнә Зирекле авылында баш тартып караганнар, икенче көнне үк колхоз рәисе белән берничә кешене кулга алып, волостька ук алып киткәннәр. Әле дә булса кайтканнары юк, ди. - Әле дә булса юк, диген, ә?! Алып китәләр. Ике дә уйламыйлар, алып китәләр. Яшерен-батырын түгел, барыбызга да мәгълүм закуннар, Аллага шөкер, усал! Күп авылларда төннәрен кешеләр югалганын да ишеттереп, белдертеп торалар. Халык дошманнары күбәеп китте ләбаса, - дип, җөмләсенә нокта куярга җыенган Арслан, үзенә таба сузылган Нурислам колагын күреп, Халык дошманнары, - диде. - Мин инде чынбарлыкны сөйлим. Безнең колхозыбызның коммунисты да бар бит әле. Син нигә дәшмисең, Батырҗан?! - Коммунистлар - һәр эштә әйдәп баручылар. Мондый эшне безнең ише надан кешегә ышанып тапшырмаслар. Аннары, безнең калхузның хуҗасы - рәисе дә бар бит әле. Рәис нәрсә дияр бит? Нуриәхмәтне тыңлап карыйк, - диде Батырҗан, җитди кыяфәт белән. - Мин нәрсә дип әйтә алам? - Сине авыл халкы, ышанып, тәвәккәл булганыңа күрә, рәис итеп сайлады. Батырҗанның соравына җавап көтәбез, иптәш коммунист! - диде Арслан. - Дөрес, мин дә читтән генә карап тормам. Борчылма. - Менә син үзең менеп кисәрсең дә! Дөрес, без дә читтә калмабыз, үзеңә ярдәм итәрбез! Бау белән астан тартырбыз. Закун - закун инде ул, Аллаһ сакласын! - Ярый, кисәрмен! Мин күрәсен эт күрмәс! Чәнчелеп китсен! - Менә бик дөрес. Үзең - калхуз хуҗасы... Калхуз рәисе! Коммунист! Өстәвенә тәвәккәл! Беренчедән, хөкүмәт алдында дәрәҗәң артыр, икенчедән, чын коммунист икәнеңне расларсың, - диде Арслан, җиңүче кыяфәтенә кереп. - Аны раслыйсы юк, расланган! * * * Көн төнгә авышып килгәндә, бала күтәргән Нуриәхмәт белән Гөлйөзем, Мостафа ихатасыннан чыгып, Мотавал капкасына якынлашып киләләр иде. Тыныч кына барган җиреннән, Гөлйөзем, корт чаккандай, кинәт кенә баланы тарткалый башлады. - Бир баламны! Бир, дим! Тарткалаудан куркыпмы, әллә берәр җиренә ялгыш кагылганнанмы, кырык ямаулы юрган эченнән Мифтахның ярсып елаган тавышы ишетелде. Тавышка Чутыр Нәҗибенең мәче кадәрле генә эте дә уянды. Капка астыннан чәң-чәң килеп чыкты да Нуриәхмәтнең аяк арасына килеп керде. Аннары уралып, буталып, чыгар тишек тапмыйча, маңгае белән Мотавал капкасының баганасына бәрелде. Куркуыннан чиный-чиный, кире үз капкалары астына кереп качты. Әмма капка астыннан, мин барыбер этлегемне эшлим, дигәндәй, чәң-чәң өреп калды. Нуриәхмәт, Мифтахны тынычландырырга теләп, куенына кыскан хәлдә селкетеп, селкенүдән өзелеп-өзелеп чыккан тавышы белән: - Нишләвең бу? Акылыңа кил, - диде. - Ул мунчада балаңны үтерәсең. Дүрт стенасыннан да җил уйный. - Сиңа мунча булса, миңа - атам йорты. Бир, бир миңа улымны! - Мин бит сиңа яхшылык телим. Бары тик сиңа ярдәм итмәк булам. - Кирәкми, берегездән дә ярдәм кирәкми! Берегезне дә күрәсем килми. Бир баламны! Ул синеке түгел. Ул... - Беләм, Гөлйөзем, беләм. Ул - барыбер минем нәсел. Минем кан. Ул - барыбер Мотавал нәселе. - Юк, юк, ул сезнеке түгел, ул Мотавалларныкы түгел. - Яшермә, Гөлйөзем. Ул - Галиәхмәт баласы. Галиәхмәтнең малае. - Аның тавышы ачулы-ярсулы иде. - Әйе, әйе, ул - Галиәхмәт калдырган бүләк. - Үз-үзен кулга алырга тырышып, - ә мин аңа ата булырмын. Үз улым кебек күрермен. Мин сиңа җил-яңгыр тидермәм. Бала турында кайгырма. Мин аны үземнеке итәрмен. Беркем берни белмәс, - диде. - Юк. Мин биредә калмаячакмын, - диде Гөлйөзем. - Кая бармакчы буласың? Кемгә сыенмакчы буласың? Балаң белән кемгә кирәк син? Күрәсең ич, үз балаларын да авырлык белән үстерәләр. Балаңны - сабыйны гына югалтачаксың. Ә мин сиңа да, ул балага да терәк булырмын. Телисеңме, мин сиңа беркайчан да кагылмам. Үзең теләгәнчә яши бирерсең! - диде Нуриәхмәт. - Бир баламны! Болай да үзеңне күралмаучылар күп. Алар сине изәчәкләр. Җиргә салып таптаячаклар, - дип карышты Гөлйөзем. - Ялгышма. Алар әле мине аңлаячаклар. Мин синең өчен җәһәннәм утында янарга да ризамын! - Нуриәхмәт, Гөлйөземнең кулыннан эләктереп алып, өстерәп диярлек, капкадан алып кереп китте. Күк йөзендәге кап-кара болытлар, аларның кереп киткәннәрен генә көтеп торгандай, үз киңлекләрен сихри йолдызларга калдырып юкка чыгуга, Нуриәхмәтнең кечкенә генә тәрәзәсеннән төнге тулган ай яктысы саркыды. - Ай яктысы гына җитәме? Лампаны кабызып тормыйм. Мич артына урын салынган. Бала белән анда сиңа җылырак булыр. Бераздан тар гына өйнең мич артыннан Гөлйөземнең мышык-мышык борын тартканы һәм сабыйның лач-лоч күкрәк имгәне генә ишетелә иде. * * * Койма өстендә кара шәүлә күренде дә ишегалдына сикереп төште. Җайлап кына капканы ачты. Ишегалдына кергән Батырҗанга, пышылдап: - Ташлары кызган. Беренче балалары туганга кайчан, икенчесенә әзерләнәләр, - диде. - Җитте сиңа, Арслан! Кыздырма мине! Хәзер өсләреннән биклим дә ут төртәм! Минем генә йөрәк янмасын! Алар да көл-күмергә әйләнсеннәр. Гөлйөземсез тормыш миңа пычагымамыни?! - Ахмак син! Уйлат ул миңгерәү башыңны! Үзеңне каторгага алып киткәннәрен телисеңмени?! Бераз мине - Арслан абзаңны тыңларга өйрән. Сәвитнең безнең өчен дә уңай яклары бик күп аның. - Әйт кенә. Гөлйөзем өчен теләсә нәрсә эшлим. - Синең колагың ишетәдер бит. Авыллардан кичләрен мөгаллимнәр, рәисләр югалгалап тора... - Тиз тот! Сабырлыгым калмады. - Бу тинтәк бәндәне дә тагын бер тапкыр алып китсәләр, ничегрәк булыр дип уйлыйсың? Гөлйөзем бөтен кул-аягы белән үземнеке булачак бит, дип уйлап караганың юкмы? Төнлә югалганнарның берсенең дә әйләнеп кайтканы юк. - Бу кайта. Бер тапкыр кайтты бит инде. - Аннан икенче тапкыр кайтармыйлар. - Юлын өйрәт! - Өйрәт, дип... Миңа бит Гөлйөзем кирәкми... Син үзең уйлап кара инде. - Башым эшләми. - Синең башыңның эшләгәне бармы соң? Минем аркада гына кеше булып йөргәнен оныткан! - дип, пышылдап сөйләшергә кирәклеген дә онытып, Арслан чак кына кычкырып җибәрмәде. - Сөйлә инде, сузма... - Ашыкма. Алар хәзер пес-пес итәргә дә чыкмаячаклар. Алар рәхәтлек кичерәләр. шушы кулларым белән буып, менә шушы бармакларым белән ике күзен чокып алачакмын! - Батырҗан гарьлегеннән калтырый иде. - Үз теләгең... Карап тор, үзеңне иртәгә үк, ат арбасына бәйләп салып, Себергә озатачаклар. Сәвит закуны! Коммунистка кул күтәрү, тырнак белән чиртүнең ни икәнен син яхшы беләсең. Өстәвенә, калхуз хуҗасы! Син китәрсең дә олагырсың, кортлар симертерсең, алар рәхәтләнеп яши бирерләр. Уйла! Ныклап уйла! Әнә берсен-берсе ничек назлыйлар... - Яхшы, назлансыннар... Кадалып, чәнчелеп китсеннәр! Ә миңа нишләргә?! - Борчылма. Арслан койма аша бирегә сикереп төшкән икән, димәк... * * * Барысының да карашлары - мәчет манарасында. Күзләрдә - моңсулык, курку, өметсезлек. Урамга манараны бәйләгән юан арканнар төште. Балта, пычкы, баулар тотып, ирләр чабыша башладылар. Манара кискән тавыш ишетелде. Дөнья тынып калды. Таң тынычлыгын бозып, пычкы гына ыңгыраша иде. Читән артына качкан Шәмсия карчык, җиргә тезләнгән хәлдә кулларын мәчет манарасына сузып, Ходайга ялвара, елый: - Башы астына килгере! Кыямәт көнендә дуңгыз булып кубарылып йөрсә ярар иде бу имансыз бәндәң! Яраббым, бер Ходаем! Кешеләр качкан җирләреннән чыгып, акрын-акрын гына капка төбенә җыелыша башладылар. Телләрендә: "Мотавалдан тумаган, җен тудыргандыр бу иблисне. Вылас өчен адәм баласы ниләр генә эшләми. Атасын-анасын сатты бит инде. Тагын нәрсә җитми..." - дигән сүзләр иде. Бу күренештән ләззәт табып, пычкы тавышына бөтен җаны-тәне белән бирелеп, аккан селәгәен сөртергә дә онытып басып торган Кәҗә Шәрифулласы: - Алай димәгез әле, җәмәгать. Алай димә әле, Читән. Сугышта бер марҗа белән шаярган, диләр аны. Шул, бозык салып, харап итмәде микән дигән шигем бар минем, - дип чәрелдәде. - Син табасың инде! Төннәрен уйлап ятасыңмы соң син боларны? Сөйләмә юкны! Кеше ышанмаслык тузга язмаган әкиятне син уйлап чыгарасың инде. Мотавал абзыйның хәер-фатихасын алмаган дуңгыздан нәрсә көтәсең?! Атаана бәхиллегеннән башка ерак китеп булмый ул! - диеште картлар. Ишегалдыннан Арслан, Батырҗан, Галимҗан, тагын берничә ир-ат йөгереп чыктылар да бауларга тотындылар. Халык, куркып, читкә тайпылды. Аркан тартучылар барысы бергә: - Әйдүк! Әйдүк! Әйдүк! - дип, бертавыштан кычкырып, арканны тарта башладылар. - Әйдүк! Бер! Ике! Өч! Манараның яшелгә буялган калай гөмбәзе белән алтын ае, урыныннан кузгалып, иртәнге таң кояшы нурларына манылып, карап торучыларның күзләрен камаштырып ялтыр-йолтыр уйнап алганнан соң, гөрселдәп, җиргә төште. Урам кап-кара тузанга күмелде. Авыл халкы, куркыша-куркыша, елашаелаша, кайсы кая качты. Бик озак тынлыктан соң, тузан арасыннан ыңгырашкан тавыш ишетелде. Тузан басыла төшүгә, җирдә аунап яткан Нуриәхмәт күренде. Аның янына Гөлйөзем килде. - Нишләдең? - Нишләдең син, Нуриәхмәт, нишләдең?! - Гөмбәздән, гөмбәздән егылып төштем, аяксыз калдым бит, Гөлйөзем, - ул, ыңгырашып, аңын югалтып, җиргә егылды. - Алла кичермәслек эшләр эшләдең шул син, Нуриәхмәт! Гөлйөзем, үксеп, Нуриәхмәтнең күкрәгенә капланды. * * * Арслан белән Батырҗанның ишегалдына сикереп керүләренең сере ачылды. Хәзрәт өе янындагы коймага сөялгән Шәрифулла янына Гыйльмулла карт килеп басуга, уйга чумган Шәрифулла, сискәнеп: - Абау, каһәр! Тәмам котымны алдың! Килгәнеңне ерактанрак сиздереп булмый идеме, - дип төкеренде. - Икенче юлы шулай эшләрмен. Капкадан чыгуга ук кычкырырмын. Иртә таңнан уйга баткансың. Нинди кайгың бар? - Шуны уйлап торам әле. Хәзрәтнең бу өе, заманында догалы, ашлы-сулы булса да, бер дә тыныч нигез булмады. - Нигә алай дисең? - Бәй, ишетмәдеңмени?! - Нәрсәне? - Сталинны аскан бит! - Тфү, тфү! Әстәгъфирулла! Нәрсә сөйлисең син?! Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Кем аскан? - Нуриәхмәт! - Нуриәхмәт?! - Шыпырт инде. Акырма! Бөтен авылга шар ярасың. - Берни аңламадым. Кем кемне аскан да кайда аскан?! - Нуриәхмәт бүген төнлә, менә шушы - атасы Мотавал нигезендә Сталинны аскан. - Нәрсә, Сталин монда килеп чыккан булганмыни? - Әллә син тинтәк, әллә тинтәк булып кыланасың! Сталинга бу авылда бетем калганмыни?! Портретын аскан! - Таптым сөйләшер кеше. Син дивананы тыңлаган мин тиле! Портретны асалар инде аны. - Асалар! Тик башын аска куеп түгел. - Син шуны Нуриәхмәт аскандыр дип уйлыйсыңмы? - Ә кем аскан соң алайса? - Ул бит инде стенада асылынып тора иде. Әйләнгәндер. - Әйләнгән. Дүрт почмагыннан кадакланган портрет әйләнгән ди! - Иелә төшеп, Шәрифулла Гыйльмулланың колагына, - авыл халкы ишетмәсен. Үзеңә генә сер итеп әйтәм. Миннән гайре авылда беркем дә белми. Мин беләм дә районның милиция начальнигы гына белә. Сталинның күкрәгенә пычак кадаган ди, - дип пышылдады. - Кит аннан?! Ә син каян белдең? Шәрифулла, серле һәм шомлы итеп, тагын да иелә төшеп, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгын тикшергәннән соң: - Аю сөйләде, - диде. - Аю каян белгән? - Аю Кәримгә - Моңлы Кәрим, Моңлы Кәримгә Зар-зар Кәрим сөйләгән. - Ә Зар-зарга кем сөйләгән? - Каян белим?! Мин бит авыл буйлап гайбәт җыеп, гайбәт сөйләп, гайбәт таратып йөрмим. Ишеттең, авызыңа су кап! Безнең авыздан чыкмасын. Алла сакласын. Аның өчен нәрсә буласын беләсең, - диде Шәрифулла, пышылдап кына. - Ә Кәримнәргә?.. - Нинди Кәримнәргә?! - Моңлы, Зар-зар, сиңа сөйләгән Аюга?.. - Моңлысы - моңланып алдар, Зар-зары - зарланып, Аюга нәрсә булсын! Тайга, Себер хайванына. Ә менә сиңа уйланырга туры килер! Шул арада ишегалдына халык җыела башлады. Идарә йортыннан районнан килгән тикшерүче, Арслан, Батырҗан һәм Галимҗан чыктылар. Чыктылар да ишек бусагасында туктап калдылар. Арслан сүз алды: - Иптәшләр, авылдашлар! Бүген безнең авылыбызга кара тамга сугылды. Без үзебезнең арабызда кара елан асрап ятканбыз. Бүген төнлә халык дошманы Нуриәхмәт Мотавал мулла улын, Сәвит карары нигезендә, кулга алдылар. Шәмсия әби, як-ягына төкергәләп, янәшәсендә басып торган Нурислам картка: - Аллаһы Тәгалә бар ул! Күрә ул! - диде. - Сөйлисе юк инде, Шәмсия, сөйлисе юк. Әй бала, бала... Үз башыңа ашкынгансың икән. - Безнең рәисебез коммунист түгел, ә контрреволюционер булган. Ул төннәрен, акларга хезмәт итүче абыйсы Галиәхмәт белән очрашып, Сәвит властена каршы заговор корган һәм иң аянычы, иң куркынычы шул, җәмәгать: безнең атабыз Сталин иптәшнең портретын аягыннан аскан, - диде Батырҗан, бик кайгырган кыяфәттә. - Алай гына булса. Иң аянычы, Батырҗан туган, әйтергә оныттың. Сталин атабызның күкрәгенә пычак кадаган. Авылдашлар! Без, революциянең тугры уллары, Мотавалов Нуриәхмәтне үз авылыбыз кешесе икәнлеген онытырга гына түгел, күңелебездән сызып ук ташларга тиешбез! Алай гына түгел, җәмәгать, ягъни иптәшләр, сез теге вакытта минем сүземә ышанмаган идегез. Ул - уйнашчы! Ул - контр! Ул - халык дошманы! Сез моны хәзер барыгыз да яхшы беләсез. Нуриәхмәт атасыннан калган мәчет аен яшергән. Бу расланды. Нәрсә өчен яшергән?.. Элеккеге - атасы заманын кайтару нияте белән. Элекке заманны кайтару турында уйламаган кеше бу эшне эшләми. Нигә авызыгызга су каптыгыз, аксакаллар?! - дип кычкырды Арслан, ярсып. - Сталин кадәрле Сталинны мыскыл итсен инде, җәмәгать. Шуннан үзегез уйлап карагыз. Атасы каргышы гына төште мәлгуньгә! Башы аска килсен кяфернең! Өстәвенә, авылыбызны пычратып, уйнаштан туган бала калдырып китә. Ул балада - Мотавал каны. Теге кәнтәе белән баласын да озатырга кирәк, җәмәгать! - дип чәрелдәде Шәрифулла. - Син, Шәрифулла туган, алай ук өздереп нәтиҗә чыгарып куйма әле. Ул балада кем каны акканын Ходай үзе белә дә, Гөлйөзем генә белә... - Нигә?! Әллә үзеңнеке димәкче буласыңмы, Галимҗан?! - Нигә минеке? Авылда ир-егетләр җитәрлек! Бәлки, синекедер, Шәрифулла?.. - Ә нигә? Бәлки, минекедер. Минем кай җирем сездән ким! Җыелган халык Шәрифулланың тышкы кыяфәтенә һәм үзен тотышына - Син, Шәрифулла, андый мәшәкать белән шөгыльләнеп тормыйсың түгелме соң? - дип ыржайды Арслан. - Ярар инде, Арслан, ярар! Син генә акыллы инде. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый! - Туктагыз әле, оланнар. Гөлйөземнең нинди гаебе бар?! Ир-ат көчләгән, көче җитмәгән, - дип каршы төште Шәмсия карчык. - Дөрес, Шәмсияттәй. Без - Сәвит төзегән егетләр. Гөлйөземне генә тәртипкә китерербез һәм шул ук вакытта баласын да чын сәвитчә тәрбияләп үстерербез. Батырҗан, бүгеннән башлап, син ул малайны сәвитчә тәрбияләү өстендә эшләрсең! - Ә син - Гөлйөзем өстендәме?! - Нишлисең, берүзеңә авырга туры килер. Без дә тырышырбыз. Иптәшләр, авылдашлар, колхоз рәисе сайлаганда, мине "надан" дигән кешеләргә бераз гына уйлансалар да ярый торгандыр. Минем үземдә шундый шик уянды. Бу кешеләр дә Нуриәхмәт заговорында катнашучылар, ягъни халык дошманнары түгелме икән? - диде Арслан, корсагын киереп. - Син, Арслан, хаталанма. Менә минем - Зиннәтулла абзаңның сүзләренә дә бераз гына булса да колак сал. Без синең Нуриәхмәттән зирәгрәк икәнеңне яхшы беләбез. Нишли ала идек?! Вулыс, район вәкиле ничек каты торды. Үзең күрмәсәң, җыелышта булганнардан сора. - Хикмәт бит әле укый-яза белүдә генә түгел, хикмәт - халык белән эшли белүдә! - Дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Бик дөрес сөйлисең! Арслан - зирәк бала. Укырга да, язарга да өйрәнер. Рәислеккә Арсланнан башка кеше булмаячагы көн кебек ачык. Авылдашлар! Җыелышып, вулыска, районга Арслан иптәшне рәис итеп куюларын сорап хат языйк, булмаса! - Дөрес, җәмәгать! Бик дөрес уйлыйсың, Гыйльмулла абзый. Ул лаек! Хак сүз! - диеште җыелган халык, куштанланып. - Ай-яй грамытный да инде син, Галимҗан. Әйдәгез, картлар, кәнсәләргә керегез. Ә сез, авылдашлар, таралышыгыз. Әнә Галимҗан, районга Арсланны рәис итәргә хат язам, ди. - Нәрсә?! Әллә сине куярга идеме?! Аңгыра! - Иелә төшеп, Батырҗанның колагына, - мин укый-яза белмәсәм дә, ярый беләм! Ә син... Укый да, яза да, ярый да белмисең! Сукыр син! Өстәвенә - томана! Синеке түгел ул. Күптән инде ул аңа күз салды, - диде Галимҗан, мыскыллы елмаеп. Марсель Галиев ТИМӘ, ЯШӘСЕН! РОМАН-НОВЕЛЛА Үлеп укыйсым килә Мәктәп - авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән биек булып, күркәм урында утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәп бинасына алып килә. Бакчасында агачлар мулрак үсә. Кече капкасы да мәгънәле шыгырдап ачыла. Монда бар да белмәвеңне белүгә корылган. Алты яшьтә чагымда ук, кызыгып, мәктәпнең ишеген ачып кердем бит мин. Кердем дә зур коридорда югалып калдым. Беренче классларны укытучы Фатыйма апаны читтән генә күреп белә идем, үтеп барышлый тукталып миңа сүз катты: - Әллә укыйсың киләме? - Үлеп укыйсым килә... Фатыйма апа көлеп җибәрде. Нигә дисәм, минем "үлеп" дигән сүздән көлүе икән. Ул аны янәшәдән үтеп барган укытучы абыйга: "Шулай дип әйтте бит менә бу үскән малай", - диде. Икесе дә көлештеләр. Нәрсәдән кызык таптылар, аңламыйм. "Үлеп ашыйсым килә" яисә "үлеп йоклыйсым килә", диләр бит инде өлкәннәр... Фатыйма апа мине җитәкләп класска алып керде. Иң арткы партадагы буш урынга утыртты. Дулкынланудан калтырыйм. Үзем сөенәм, бу - минем өчен белем ачкычына тәүге тапкыр үрелеп алу мизгеле иде. Батырлыгымны җыеп, тагын шулай, тагын килгәләдем. Шөкер, куып чыгармадылар. Бәхеткә арткы партада урын гел буш була иде. Менә мин бүген, беренче класска барырга дип, урамга чыктым. Карыйм, Зөфәр килеп ята, ул арада капкадан Фаварис чыкты. Өчебез дә ак күлмәктән, кара чалбардан. Зөфәрнең китап-дәфтәрләрен әнисе зәңгәр яулыгына төреп, кул тоткычы калдырып төйнәп биргән. Фаварис киндер букча тоткан. Минем кулда әти фанердан ясап биргән "дипломат": тоткалы, элгечле. Яшел төскә буялган. Аның каравы - һәрберебезнең "Әлифба"сы бер үк төрле, сыныйм бу малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле. Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени?!. Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның җир үлчи торган саженена охшаган хәреф - "А" хәрефен, алфавитның гаскәр башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!.. Беренче тәнәфескә чыккач, күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә... Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: - Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап... - дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам... Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит югыйсә... Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә, аста әүмәкләнүчеләргә берни булмады... Укудан кайтканда, мине юл уртасында шорник Шәрип абзый туктатып: "И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде?" - дип, яратып кына борынны кысып китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке - тагын әллә нинди төсмерләргә таркалып, борынны үчекли башлады. Мин йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен-берсе уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.) Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды: - Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга кызыклы китаплар ала башларсыз... Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан сузыла бит аның. Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә. - Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, - диде ул, елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып бирде, укып күрсәтүемне үтенде. Йөгертеп кенә укып биргәч, машалла, дип башын чайкап куйды да, исемфамилиямне сорап, яза башлады. Фанер "дипломат"ка мин хуш исле китапны урнаштырып өйгә йөгердем. И ул чаклар... Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү - үзе бер бәла. Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары, җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук кычкырып тора. Нинди әрсез, тешләк төс ул шәмәхә төс... (Кием-салымында, кул бармакларында шәмәхә төснең муллыгына карап, кайсы баланың ничәнче класста укуын чамалап була иде.) Минем дә фанер сумкамның бер чите, эчтә түгелгән кара агып чыгып, Татарстан картасына охшап җәелде. Хәзер инде минем шапшаклыгымны бөтен урамга кычкырып барасы бу сумканы ничек тотып йөрим... Шуннан соң әти миңа каешын иң аша асып йөрешле күн сумка алып кайтып да бар. Моны күрүгә, малайлар, көнләшеп: "Ат печүче, ат печүче сумкасы таккан, ыстырам", - дип үртәргә керештеләр. - Командирлар сумкасы бу!- дигәч кенә тындылар. Дүртенче классны тәмамлаганда, мин китапханәдәге бөтен татарча китапларны укып чыккан идем инде. Бөтен дим дә... Әлбәттә, меңләп түгел, билгеле... Шулай да шактый бар иде. Ике китап кына укылмыйча калды. Берсе - Тургеневның "Рудин"ы, икенче калын китап - Войничның "Кигәвен" романы. Икесе дә тәрҗемә. Мин аларны укый башлап, берни аңламыйча һәм аңларга да теләмичә ташладым. (Бик күп еллардан соң сатып алдым мин Этель Войничның "Овод" дигән китабын. Ятты-ятты, тотына алмадым. Малайчакны үпкәләтермен шикелле тоелды, актыкта букинистка илтеп аткардым.) Менә ул - без бишенче класска укырга килгән Туйкә сигезьеллык мәктәбе. "Г" хәрефе сыман төзелгән, кызыл түбәле мәһабәт бина. Комташ диварлары яңгырлы көндә каралыбрак китә, кояшлы көндә төрле төсләргә кереп яктыра, кышын һәр ташына сыкы сара да көмештән коелган шикелле җем-җем итеп тора. Зәңгәр рамлы зур-зур тәрәзәләре тезелеп киткән мәктәп бинасы Парфенон сарайларыдай бик борынгы заманнарда салынгандыр кебек. Җиз кыңгыраулы мәктәп... Куе бакча... Нинди иркен, чирәмле ишегалды... Салам-шифер түбәле авыл уртасында үзенә бер оазис, серле утрау... Менә шул утрау уртасыннан, кулын артка куеп, Усманов абый килә. Куе зәңгәр төстәге каплавычлы кесәле френч, яшькелт төстәге галифе чалбар кигән. Билендә - портупеялы офицер каешы. Хром итекләре гаҗәп пөхтә ялтыратылган, хәтта яңгырлы, пычрак көннәрдә дә бер генә тап та күрмәссең - көзге кебек. Текә маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри. Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә. Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы - генерал итеп куярлар иде аны, дип уйлый идем мин. Без аны "директор абый" дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып, мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр шикелле барасын. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнә. Гадәттән тыш усал тоела иде ул. Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый. Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да синең нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек. Сорау бирелгән: "Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?" Директор абыйның тавышы минем колак төбендә, яңгыравын җуя алмыйча, тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен вакытны азга гына булса да сузарга иде... Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән кытыр сыпырып торган малай, нәкъ егерме өч елдан соң, шушы Гибралтар бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр... Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы, эзләнә-уйлана, Урта диңгез буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм. Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз генә култык ясап кердеме - бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?! Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда... Табып кара син диңгез эченнән диңгезне! Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. Бишле алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип астан гына рәсем ясап утырган идем шул. Колагыма керде, югыйсә, "мәрмәр" дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни инде, дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән. Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам. Арткы партадан, гел елмаерга кызыгып торган җәйпәк битле Мәхәсим кулы белән "болай таба, болай таба" дигәнне аңлата. Күрсәткеч таягым Кызыл диңгезгә кереп чума. Директор абый, коры чыбык сындырган шикелле итеп, тамак кырып, минем тарафка юнәлә. Бетте... Мәхәскә ышанып соң. Ике көн дәрес калдырганы өчен бүген иртән генә директор абый кызык итеп сүккән иде бит аны. Сәбәбен сорагач, Мәхәсим: - Сыер суйдык, вакыт булмады килергә, директор абый, - дип җавап бирде. Усманов абый тыныч кына: - Ите күп чыктымы? - дип сорап куйды. - Бер түшкә инде, директор абый. - Мае күп чыктымы? - Бер табак инде, директор абый. Мөхәс шулай беркатлыланып җавап бирә, без исә тыела алмыйча көләбез. Шуның сүзен тыңлап соң... Сүәеш каналына нигә керергә иде миңа?! Әнә директор абыйның симез бармагы үрелде дә (чак укып өлгердем...) Эгей диңгезенең ярын шакый башлады. Дистә еллардан соң мин нәкъ шул бармак үткән төштә, Эгей диңгезенең зөбәрҗәт дулкыннарында су коенырмын. Иреннәргә йоккан тозлы дулкын тәме миңа аерата кадерле булыр. Зәйтүн куаклары төбендә, Азиянең эре йолдызлы күгенә карап, мин карта алдында торган шушы "бәхетсез" чагыма бер генә минутка булса да кайтып килергә кызыгырмын. - Эгей диңгезеннән килеп Мәрмәр диңгезенә бары тик Дарданелл бугазы аша гына эләгергә мөмкин! Менә ул! Бармак безнең инеш кумырыгы кебек кечкенә генә уентыкка барып төртелә. Менә сиңа Мәрмәр диңгезе! Аргы яры күренмәгән гаҗәп зур диңгез икәненә мин аның соңыннан, үз күзләрем белән күргәч кенә ышанырмын. Директор "икеле"не алай тиз генә куймый. Бер белмәүдән соң күңел нечкәрә, баш мие өчләтә тизлектә эшли башлый. Шуңа күрә директор абый икенче белмәүгә кадәрге араны файдаланып кала. Хәзер ул мине карта буенча "куа" башлаячак. Бүген миңа "диңгез көне" килде ахрысы... - Тимор диңгезен күрсәт! Күрсәткеч таягым Австралия кырыена очып куна. Бу диңгезне мин Аркадий калган идем. Нигә Тимур, безнеңчә тимер бит инде югыйсә... Сизеп торам, хәзер бөтенләй икенче киңлеккә барып төшәчәкмен. - Бофорт диңгезе... Таяк очы Аляска тирәсенә төртелә. Күз алдымда пәрәвез ятьмәсе кебек меридианнар, параллельләр биешә. - Целебес!.. Мин тагын тропикка кайтып төшәм. Икенче белмәвем Тасман диңгезендә тәмамлана. Һәм кичәге "бишле" кырыена журналда сытык чырайлы "өчле" урын ала. Кеше башы бутап... океаннарга, диңгезләргә бүлгән булып... чынлыкта бөтен материклар да бер үк океан суы өстендә ята түгелме соң?! Бу картаның нигә тузганын аңладым мин. Безгә кадәрге чабаталы малайлардан башлап, бездән соңгы буыннар да күпме йөзәчәк әле бу океан киңлекләрендә... Атна кич - мәктәптә танцы көне. Менә шунда инде Усманов абыйның директор икәне онытылып тора. Ул, чалбары ышкылып ялтырамасын өчен, тез башларына бәрхет чүпрәк яба да баянын кулына ала. Үзалдына елмайган шикелле бирелеп уйный. Китә бию, төрле уеннар. Укытучылар да безнең арада. Иң яшь укытучыбыз - Алия апа. Ул һәр сүзне тәмле, ягымлы итеп әйтә белә. Чәченең бер генә бөртеген дә аерып калдырмыйча, үтә дә пөхтә итеп артка толымлап үреп куйган булыр. Киеменнән ниндидер тыйнак хушбуй исе сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп китәр. Куллары шундый йомшак, нәфис бармаклы. Менә шул йомшак кулны тотып, аның белән танцы итү өчен без малайлар арасында яшерен бәхәс, чират бүлешү барлыкка килә. Алия апа исә беребезне дә нәүмиз калдырмый. Без, чит авылдан килеп укучылар, тулай торакта яшибез. Алия апа безнең яңа тәрбияче. Йокы сәгате җитәр алдыннан килеп керә. Пальтосын, мамык шәлен салып куя да өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә башлый. Әгәр ул укытучы булмаса, гел елмаеп кына торыр иде. Ә болай, җитди булырга тырышудан ике каш арасына җыерчык сызыла. Шул җыерчыкны кул белән тигезлисе, Алия апаны гел ягымлы итеп күрәсе килә. Бераздан ул кызлар бүлмәсенә кереп китә. Без, каударланып, аның элгечтәге пальтосы янына җыелабыз. Мондый пальто авылда беркемдә дә юк. Якасы гаҗәп йомшак, күпереп торган затлы мехтан. Хуш исле якага йөзебез белән чумып та, кул белән сыйпап та карыйбыз. Бер-беребездән көнләшү китә... Шул чакта ишек ачылса, корт чаккан кебек, элгеч яныннан дәррәү сибелешәбез. Сәгать унбердә Алия апа безгә хәерле йокы теләп утны сүндерә дә өенә кайтып китә. Әмма "хәерле йокы" безгә тиз генә килми шул әле. Менә кемдер тамак кырып куя. Карават шыгырдый. Ул арада ут кабызыла. Торып, чалбарларга гына тотынабыз - ишек ачылып китә. Алия апа! Чалбарның сыңар балагын гына кияргә өлгергәннәр, титаклый-титаклый килеп, одеял астына чума. Мендәр читен тешләп, көлүдән чак тыелып ятабыз. Алия апаның ризасызлыгы йөзенә алсулык булып чыккан. Ул тавыш күтәрми, бер мәл сынаулы карап тора. Укытучының шелтәле күз карашын төбәп, мәгънәле тын торуыннан да хәтәр мизгел бар микән?.. - Ә мин сезнең турыда бүтәнчә уйлаган идем... Ут сүнә. Ишек ябыла. Тын да чыгармый ятабыз. Безнең бит әле сукыр тәкәле, арка чабышлы, тагын әллә ниләр уйныйсы бар, кызлар стена какканчы дөбердәп, ду киләсе бар. Без шуңа күнеккән идек бит... Нигәдер барыбызга да оят. Ут кабат янмый. Стенада беркайчан да күкесе ишеген ачып чыга алмый Ачулануы да матур иде, килешеп тора иде үзенә Алия апаның. Без аңа сабыйлык яратуы белән сокланып караганбыз, ахрысы... Ул безнең мәктәптә бер генә ел эшләде дә Башкортстанга, үзенең туган төбәгенә китеп барды. Күңелдә нәүмиз-якты моң гына калды. (Ничә еллар үткән бит инде югыйсә, ул һаман шулай сөйкемледер, ул һаман шулай унтугыз яшендәдер дип уйлыйм мин. Әгәр кайда да булса, нинди дә булса хатын-кызның тупас кыланышын, тәмсез сүз әйткәнен ишетсәм, гүзәл генә буласы җанның үз-үзен кимсетүенә әрнегән күңелемә дәва эзләп, мин еллар аша Алия апаны искә төшерәм...) Укытучыларыбыз арасында Рафика апа - үзе бер дөнья. Ул кысыграк күзле, җиңел, нәфис гәүдәле. Тигез, ак тешләрен балкытып елмайса, класс эче яктылык белән тула иде. Директор абыйның дәресендә киеренке утырып оеган буыннарны без тәнәфестә генә язып бетерә алмыйбыз, Рафика апа дәресенә дә кала. Ул тактага борылган арада бер-береңә төртешеп алырга да, хатлар ыргытып "сөйләшергә" дә мөмкинлек туа. Әмма без Рафика апаның әйбәтлегеннән алай ук усал файдаланмыйбыз. Чама белеп кенә. Ул чакта, хәзерге кебек, Җир шарын футбол тубы кадәр итеп кенә күрсәткән телевизорлар юк иде. Дөресен әйткәндә, чын футбол тубын да кулга тотып караганыбыз булмады. Әгәр бүгенге мәктәпләрдәге кебек бай спорт заллары булса, безнең арадан да, бәлки, дөньяга исеме билгеле спортчылар чыккан булыр иде. Ләкин без, барыбер, дәрестән тыш вакытларны күңелле үткәрә идек. Рафика апа ни генә уйлап чыгармый. Беркөнне ул район үзәгеннән күп итеп лозунг яза торган каләмнәр алып кайтты. Зур-зур хәрефләр әнә ничек җиңел генә языла икән! Әмма Рафика апа кулыннан матур яралган хәрефләр безгә алай тиз генә бирешергә теләмәде. Дәррәү, класс белән тотынсак та, бу һөнәрне үзләштерүчеләр соңыннан бер-ике генә калды. Рафика апа мәктәпкә мандолиналар кайтартты. Тагын без, күмәкләшеп, уйнарга өйрәнә башладык. Бармак битләре канап, тиресе берничә кабат сыдырылып төшкәнче айлар буе маташсак та, шома итеп уйнауга берничә кеше генә иреште. Концертлар куйганда, без ике егет, ике кыз сәхнәдән мандолинада уйный идек. Фототүгәрәк оештыргач та шулай булды. - Сәләтсез кеше булмый, һәммә кешегә дә тумыштан нәрсәгә булса да сәләт бирелгән, - дия иде Рафика апа. Юк мөмкинлекләрне дә бар итеп, ул бездә нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяткан икән. Рафика ападан без беренче тапкыр "коллекция", "коллекционер" дигән сүзләрне ишеттек. Хикмәтен аңлагач (ул чакта ни бар иде соң әле...), ярышып, шырпы кабындагы рәсемнәрне җыя башладык. Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рафика апаның "поход түгәрәге" оештыруы барыбызга да хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы көндә беренче сәяхәткә кузгалдык. Укытучыбыз: "Туган җир матурлыгы", - дип аңлаткач, карлы таулар, урманнар күрер күзгә күнегелеп беткән булса да, бөтенләй яңа яктан ачылып китте. Тирән тарлавыклар, боз астында яшеренеп яткан инешнең кар бүрекле текә ярлары, чытырманлы урман ешкынлыклары - бар да ниндидер сергә өртелгән кебек. Әйтерсең, моңа кадәр беркем дә монда аяк басмаган, гүя без, беренче эзләр салып, яңа дөньялар ачарга чыкканбыз. Ләкин көтелмәгән "хәл" маршрутны үзгәртте дә куйды. Урман арасыннан калкып торган текә таудан төшкәндә, мин каты гына егылдым. Рафика апа кызлар белән бергә тауны әйләнеп узарга дип астан киткән иде, күрми калды. Тауның иң хәтәр җирендә кинәт нәрсәдер тез астына шартлап бәрелде дә, сынмый калгандыр. Малайларның бердәм көлүе астында сызлаган тез тирәсен уа-уа тордым. Куаклыкка кереп карасам, чалбар балагы ертылган, тез шәмәе астыннан канлы уылдык бәреп чыкканмыни. Рафика апа күргәләгәнче дип, итекне тиз генә салам, кесәдән кулъяулыгым чыгарам. Яра туры әрнеп сызлыймы, өшиме шунда? Малайлар кулъяулыкны бәйләргә булышалар. Аяк үземә генә сизелерлек булып калтырый. Чаңгыны көчкә беркетәм. Ул арада Рафика апа яныбызга килеп җитә. - Ни булды, егылдыңмы? - дип сорый. - Берни дә юк, Рафика апа, - дип кузгалам. Аякны бөгеп булмый. Барыбер сиздермәскә кирәк. Шундый матур сәяхәтне ярты юлда өзеп булмый бит инде. Әмма Рафика апа нидер сизенә: - Берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә, кая күрсәт әле? - ди. Мин аның саен үзсүзләнәм. Очраклы хәл аркасында кире борылыргамы? Тешне кысып булса да түзәргә кирәк. Ләкин чалбар ертыгын яшерергә тырышуым ярдәм итмәде, Рафика апа итегемне салдыртып, чалбар балагын күтәртеп карады да, манма кан булган кулъяулыкны күргәч, теш арасыннан авыртулы сызланып куйды. Шулай итеп, кире борылырга туры килде. Якындагы авылның ферма йортына кергәч, Рафика апа яраны юып, тиресенә йод сөртте, аннары ап-ак марля белән бәйләп куйды. Яра шактый тирән, сөяккә кадәр җиткән булып чыкты. Мин кыенсынудан, оялудан авыртуны да онытып утырам. Чыраена борчылу чыккан Рафика апа әледән-әле: "Сызлыймы?" - дип сорый. "Юк", - дим, үз-үземә ачу килүдән тешне кысып. Минем җебегәнлек аркасында шундый көнгә калдык бит. Ә малайлар: "Мин дә чак егылмый калдым ул төштә..." дип бер-берсен уздырып минем хәлгә керергә тырышалар. Берсенә дә күтәрелеп карый алмыйм, шундый уңайсыз халәт... Рафика апа ул арада мине кайтарып куярга дип ат белешеп керә. Бусы тагын бер мәшәкать. - Әйдәгез, капкалап алабызмы?! - дип, Рафика апа күңелсез тынлыкка җиңеллек кертә. Кытай термосыннан булары чыгып торган кайнар чәй агызып иң элек миңа бирә. Табын түгәрәкләнә. Май яккан арыш ипие, шикәр, "мендәр кәнфитләр" кебек нигъмәтләр уртага куела. Рафика апа һәммәбезгә дә берәр төче коймак өләшеп чыга. Шунда мин аның беренче тапкыр, гап-гади кешеләрчә, ашап утыруын күрдем. Укытучыларның ашавын мин уема да китереп караганым юк иде. Мине өйгә атлы чанада китереп куюлары, әнинең куркынып каршы чыгуы, медсестра килеп: "Яраңны Азнакай хастаханәсендә тектерергә иде, булмый инде, йод сөрткәч... Бер ай буена аягыңны бөкләмәскә тырыш, бөкләсәң, җөе аерылып китәчәк", - диде. Аның ике атна буе урында гына ятарга кушып китүе төш кебек кенә хәтердә калган. Ярый әле, икенче көнне ял иде. Әни чыгып киткән арада йөреп карыйм, тез бөгелми. Агач аяклы Мотыйк абзый кебек үрә катып йөрергә туры килә инде. Дүшәмбе көнне иртән, караңгылы-яктылыда, мәктәпкә юл тоткан иптәшләрем, кар сайратып, тәрәзә турыннан үтә башлагач, минем йөрәк тә очынып тибәргә тотынды. Җиденче класска җитеп, минем бит әле бер дә дәрес калдырганым юк. Минсез мәктәптә әллә нинди яңалык булыр кебек. Нишләргә белмим, өйдә һава җитми кебек. Бик үтенеп, елап сорагач, ниһаять, әни күнде, инде яктырып килгәндә, бригадирның түрле чанага җигелгән атын алып кайтты. Бер атналык ризык һәм чаңгыларымны күтәреп, мин чанага чыгып утырдым. - Савыкмаган килеш, гарип калсаң, кемгә кирәгең булыр!.. - дип әни юл Әгәр мин барып күренмәсәм, Усманов абыйдан эләгәчәк Рафика апага. Яңадан безне бер тапкыр да походка җибәрмәячәкләр. Күрше авылга юырттырып кына барып кердек. Тулай торакка әйберләрне кертеп урнаштыргач, әни минем сүзгә каршы килмәде, атын борып, кайтып китте. Бөгелми торган аягыма чаңгы кидем дә, исән аягым белән этенеп барам. Аксау сизелми болай... Безнең класс тәрәзәсе капка ягына карый. Беренче дәрес Рафика апаныкы, ул тәрәзәдән күреп торачак. Ишек янына җиткәч, чаңгыны салып карга кададым. Иң кыены баскычтан менү, аякны бусага аша атлату булды. Рафика апа минем өчен нык борчылган булгандыр күрәсең, ишекне ачып керүемә, эчке шатлыгын яшерә алмыйча, бер тын карап торды да: - Килер әле бу, - дигән идем. - Дәрестән соң без синең янга барырга торабыз тагын... - дип елмайды, парта янына килеп, җилкәмнән сыйпап алды. Мин шунда гына аңладым: әнием белән тиң күреп яратам икән бит мин аны... Сигезенче класста укыган чагыбыз, бер көнне Фаварис йөгереп килеп керде. Әсәренгән. - Бездә - яңалык! - ди. Авылга эшләргә агроном килгән. Резидә апа. Ул бездә фатирда торачак, белдеңме! Актанышның Пучы авылында туып-үскән Резидә апа каршында башта ятсыныбрак торсак та, сизмичә дә ияләштек, тора-бара ул күңелләребезне яулап алды. Үзенә тиң итеп сөйләшү рәвеше, үз-үзен тотышы бөтенләй башкача, әллә нинди җене бар иде аның. Юктан да кызык таба белә, мавыктыра, аның авызына гына карап торабыз. Ул безне үз биеклегенә күтәреп, үзен безнең биеклеккә төшереп гәп кора белә иде. Ул безне, кинәт кузгатып, йокыбыздан уяткан шикелле булды. Комсомол өмәләре үткәрәбез, концертлар куябыз. Бизәкләп стена газетасы чыгарабыз. Клубка эленгән ул газетаны олылар да кызыксынып укый. Шул газетага Резидә апа һәммәбезгә шигырь язып килергә кушты. И азапландык инде, сүзләр шигырь калыбыннан бүселә дә чыга, өйрәтелмәгән тай кебек, рифмага буйсынып, тәртә арасына керәсе килми. Сүзләрне тыңлата алмыйча аптырагач, мин Такташка ияреп, "Коммунизм кыры күренә" дип тәмамлап бер такмак әтмәлләдем һәм бүтән мәңге шигырь язу газабына алынмаска дигән исәпкә килдем. Бу - аерым бер кешеләр... юк, кеше дию генә аз, аерым бер затлар гына ирешә торган шөгыльдер, мөгаен. Резидә апа безне иң якын кешеләре итеп каршы ала, нинди китаплар укуыбыз турында сораша, әллә нинди язучыларның исемнәрен әйтеп, укырга киңәш итә. Кызганыч, ул әйткән китаплар русча булып чыга шул... Җәй көне Казаннан Резидә апаның энесе кайтып төште. Бу хәбәрне ишеткәч, Зөфәр белән мин Фаварис янына дип килдек. Фәгыйләттәй коймак пешереп йөри, Казан кунагы чишмә яннарын карап кайтырга дип аръяк болынга чыгып киткән икән. - Әллә җүләр инде ул, - ди Фәгыйләттәй. - Көзге каршына килә дә, кулларын бутап, көзгедәге үзе белән сөйләшә, - ди. - Шигырь укый бит ул, әни, - дип, кунакны яклый Фаварис. Без шаккатып калабыз: нинди шигырь, үзе язамы әллә? Кичен клубка чыккач кына Резидә апаның энесен күрергә туры килде. Зур түгәрәк башлы. Куе, тубал кебек чәче башын тагын да зуррак итеп күрсәтә. Аксыл пинжәк кигән. Кыска аяклы. Клубта ду килеп бию, танцы бара, ә ул, бернигә игътибар итмичә, озын блокнотын ачып тезенә куйган да нидер язып утыра. Матур авторучкасы ялык-йолык итеп ала. чыгардылар. Кунак егет карышмады, түгәрәк йөзенә елмаю җәелде. Болай, язу гамен алып ташлагач, йөз-кыяфәте шактый күркәм, чибәр булып китә икән моның. Клубтан ул берничә кызны култыклап, озата кайтты. Без читтән-читтән генә күзәтеп барабыз. Тавышы шәп, яңгырап тора. Сүзләрне әллә ничек, түгәрәк итеп, матур аһәңле итеп әйтә. Кинәт туктала, кулларын бутый-бутый такмак әйтә. Кызлар аны чыркылдашып мактыйлар. Төнге Балтач урамын бер итеп барган, оста теле белән кайбер кызларның йокысын калдырган Казан кунагы - киләчәктә журналист-язучы булып танылачак Рахмай Хисмәтуллин булып чыкты. Бер көнне өйдән-өйгә шундый хәбәр таралды: "Чёрный кайткан, Чёрный Фәрит кайтып төшкән!" Хәтерлим бит мин аны. Язын, карлар эреп беткәнче үк майкадан йөрер иде. Җәй көне инде корымга баткан кебек, тулаем каралып бетә. Әнисе дә ак чырайлы югыйсә, әйтерсең лә ерак заманнарда бу нәселгә негр каны кереп калган... Менә шул Фәрит абый кайтып төште дә, сайланып тормыйча, Резидә апабызга гашыйк та булды. Клубтан хәзер без түгел, ә Фәрит абый озата кайта Резидә апаны. Әлбәттә, көнләшәбез. Әмма ачуыбыз кабармый. Чөнки Фәрит абый бик ипле, ягымлы итеп сөйләшә. Аның хакында "төрмәдә утырып чыккан икән", диләр. Ышанасы килми. Күзләрендә тимер рәшәткә шәүләсе сизелми. Клубның бер почмагында штанга, ике потлы герләр бар. Фәрит абый безне штанга күтәрергә өйрәтә башлады. Армиядән соң ул кайсыдыр бер шәһәрдә яшәгән. Спорт белән шөгыльләнгән. Инде спорт мастеры була дигәндә... Кичке танцы мәйданчыгында аңа салмыш бер егет бәйләнә. Фәрит абый моны кысып алып, тынсыз калдырып тора да селтәп җибәрә. Көчсезлеген тойган егет, үчегеп, пычагын чыгара да Фәрит абыйның ботына кадый. Авыртуны әле сизеп тә өлгермәгән Фәрит абый теге егетне, бөгәрләп алып, койма аша ыргыта. Теге егетнең бу хәлне читтән күзәтеп торган дуслары булган икән. Берәм-берәм ташланалар Фәрит абыйга. Ә ул койма аша берәм-берәм ыргыта тора икән боларны. Шулай итеп, биш егетне ул томырып өлгерә. Аннары, дружинниклар урап, кулга алалар үзен. Кайсының ничек: кулы тайган, аягы сынган, кабыргасы чатнаган теге егетләр судта шаһит булалар... Резидә апа бәхетеннән балкый иде. Янәшәсендә шундый егет калкан булып торсын әле. Кара костюмнан, ыспай гәүдә, тимер кебек тыгыз мускуллы. Иңнәре шакмакланып тора. Карасу йөз, кыска итеп алдырылган кыл каты кара чәч, шакмакланып тәмамланган ияк - бөтен торышы арба кендеген бөгә ала торган ир-егет икәнлеген тантана итеп тора. "Чёрный" яки "Кара" Фәрит дигән кушамат та чат килешә үзенә. Ул да Резидә апага гашыйк иде. Өйләнештеләр дә Азнакайга китеп оя кордылар. Очыбыз ятим калды. Хәер, безне дә бит Азнакай, шәһәр шаукымы белән, үзенә тартып алды... * * * Икенче мәктәпкә күчү икенче илгә күченү белән бер. Бөтен яклап яңабаштан корылырга кирәк. Бар да үзгә, парталар, тәрәзәләр икенче, хәтта ишек тоткалары да ятсынып каршы ала. Азнакайның беренче мәктәбен үз итеп, болгавыр дөньяга уралып кереп китәрме күңел? Әллә гел ятсынып, Туйкә мәктәбен сагынып, үз эченә йомылырмы? Тугызынчы "А", тугызынчы "Б" классында без аерым-аерым санаганда утыз бишәр, бергә кушып караганда, йөз кырык күз, йөз кырык колак, җитмеш борын икәнбез. Укытучылар аптырый, мондый ташкынны күргәнебез юк иде әле, диләр. Һәм бик куаныч та күрсәтмиләр шикелле. - Беренче чиректә үк кыскартачакбыз. Эленке-салынкы йөргәннәр белән хушлашырга туры киләчәк! - дигән кисәтү, шом салган карга кебек, баш түбәбезгә менеп кунаклады. Мондый чакта: "Кемне дә булса куачаклар, тик мине түгел", дигән самими өмет һәркемне эчтән юатып тора бит ул... Монда мөгаллимнәр укучыларга "сез" дип эндәшә икән. Күнегелмәгән. Сез, диюгә, үзеңне әллә ничәгә таркатылган кебек хис итәсең. Әкиятләрдә дию пәрие җиде башлы әнә, барыбер аңа "сез" димиләр... Мәктәп директоры Хәмзин абый биләмәсендә төрле классларда алты йөз укучы, корт күче кебек быжылдый. Ул, кәкре башлы таяк тотып, сул аягын яннан алдырып, аксап йөри. Һәр авазны түгәрәкләп, ачык итеп, басым ясап, һәр сүз арасында чирек сулышлык ара калдырып сөйли. Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: фикерне сул ягы белән әйләндереп, кире яктан да белдерергә мөмкин икән бит. Әйтик, дежур укучы стенага элә торган карта эзләргә дип чыгып китә, шактый күп карталар саклана торган урыннан тапмыйча, башын иеп класска килеп керә. Шул чакта Хәмзин абый, бик җитди итеп, һәр сүзен кадаклап, болай ди: - Син аны табар идең инде, таба гына алмагансың... Без көләргәме-юкмы дип аптырап калабыз. Икенче вакыт ул, югары классларны (йөзләп укучы) коридорга хәрбиләрчә тезеп бастырып, стенаны аягы белән тибеп кем пычратканы хакында сорау алды. Бик озак интектергәннән соң, берәү дә "мин" дип чыкмагач: - Мин ул укучының фамилиясе Хәкимов икәнен әйтеп тормыйм инде, таралыгыз! - диде. Класс җитәкчебез - математикадан укытучы Туйкин Әхсән Хәсән улы. Атаклы Туйкиннар нәселеннән. Кыска буйлы. Аягында йомшак кунычлы кара читек. Мао-Цзе-Дунныкы сыман, утыртма якалы, каплавычлы ике кесәле кара-зәңгәр төстәге френч киеп килә. Чәчен такыр итеп кырдырган. Ап-ак чәч бөртекләре, ап-ак сакал-мыек төкләре чак сизелеп, җемелдәп тора. Кашы гына кап-кара. Ул һәрвакыт каядыр ашыккан шикелле, гәүдәсен алга омтылдырып, очынып-очынып йөри. Аңа алтмыш яшьләр булгандыр ул чакта. Бакчасында төрле җиләк-җимеш, хәтта йөземгә кадәр үстерсә дә, аның төп дөньясы - математика иде. Синус, косинус кебек телгә ят сүзләр аның әйтүендә ниндидер серле яктылык белән өртелә, әллә нинди катлаулы тигезләмәләр белән мәсьәлә чишеп күрсәткәндә, ул, яңа бер планета ачкан кебек, бәхетле халәткә безне дә алып керә, мавыктыра белә иде. Саннардан шигърият табу - һәркемгә бирелмәгән шул. Минем кебек математикага битараф туң башларны да ялыктырмас өчендер бәлки, Хәсән ага дәрескә нинди дә булса яңа кәеф өстәп куя белә. Менә ул ишектән атылып керә-керешкә үк: - Бишенче, унбишенче, егерме бишенче, утыз бишенчеләр - тактага! - дип чатнаган, әче тавышын яңгыратып өстәл янына ашыга. Журналдагы үз номерын һәркем хәтерли. Парта капкачлары шапы-шопы ачыла-ябыла - дүртәү тактага таба юнәлә. Хәсән ага безнең исем-фамилияләребезне яхшы белә, гадәттә, болай номерлап йөртми. Бу очракта... дәресне кызыграк итәсе килүдән генә... Һәм ул, җитез генә килеп, янәшә торган ике кара тактаның да урта бер җиреннән акбур белән сызып төшерә. Үрелгән вакытта френч итәге күтәрелеп, эчтән зәңгәр майкасы күренеп ала. Тактадагыларга аерым-аерым мәсьәләләр Шулай биш-ун минут вакыт үтә. Каләм кыштырдавы, тактага тиеп-тиеп киткән акбур шакылдавы, ара-тирә пышылдашып алулар... Әгәр Хәсән ага яңа тема аңлатса, класс яңгырап торыр иде. Колакка катырак булганга, ул кычкырып сөйли бит. Ә бүген ул аягын-аякка чалыштырган, тезен кочаклап тик утыра. Болай утыру ялыктыра күрәсең, хәрәкәт кирәк. Менә ул кинәт шапылдатып аягын идәнгә төшерә. Без, сискәнеп, ялыктыргыч саннар дөньясыннан башны күтәрәбез. Тактадагылар да борылып карый. Хәсән ага, бөтен классны дертләтүдән канәгать, мут елмаеп, ияген сыпырып ала да: - Эшләгез... - ди. Тактада, ниһаять, беренче булып мәсьәләнең очына чыккан укучы кыюсыз гына эндәшә: - Мин бетердем. Хәсән ага үзенә эш чыгуына куанып сикереп тора, тактадагы өстән-аска кадәр чыбырдап тулган саннар буйлап күз йөгертеп төшә дә, кинәт кычкырып җибәрә: - Әллә шулай чыкты?! Укучы тиз генә чүпрәк белән җавапны сөртеп куя. Ачулы кыяфәттә Хәсән ага, сөзеп карап тора да, шыпырт кына: - Утыр... - ди. Укучы болай гына бирешергә теләми, яңадан акбурны кулына ала, дөрес җавапны тапмыйча, мәйданны алай җиңел генә бирәсе килми. Ләкин Хәсән ага бу юлы катгый итеп, иренен кысып әйтә: - Утыр! Укучы, башын иеп, сытылган кыяфәттә үз партасына таба китеп бара. Ул арада Хәсән ага акбурны алып, нәкъ баягыча җавапны калын итеп язып куя. - Нигезле белмисең, җавабың дөрес иде. Үз-үзеңә ышанычың юк! Сүзенең ничек тәэсир иткәнен ул класска карап күзәтеп тора да, өстәле янына килеп, журналга иелә. - Дүртле... Хәсән ага, сабыйларча елмаеп, башын күтәрә. "Икеле"гә өметләнгән баягы укучы да җиңел сулап куя. Хәсән аганың ачулы кыяфәте белән елмаюы арасында секундлык кына ара була. Ул һәр дәресен үзенчә иҗат итә. Бүгенге гадәте кабатланыр дисең - юк, кабатланмый, ул әнә шулай, көтелмәгән яңалык уйлап табуы белән безне яраттырган ахрысы. Коридорда этешә-төртешә черәшеп, дәрес расписаниесе язып торучыларга аптырап карап үтәм. Шакмаклап язылган расписание сурәте ерактан рәшәткә булып күренә. Миңа аны белмәү кызыграк. Быел мин бер уку китабы да сатып алмадым. Кып-кызыл төстәге юка сумкамда фәкать дәфтәрләр генә. Дустым Фаварисның әнә Туйкә мәктәбендә дә шыплап китап тутырылган сумка күтәреп йөреп, бер җилкәсе төшенке калды, бастырыгы кыек тарттырылган печән олавы кебек. Астрономия, тарих, география фәнен яратырмын, ахрысы. Сызымны әйткән дә юк. Әллә инде косинус, котангенс, гипотенуза, биссектриса кебек сәер яңгырашлы билгеләмәләре ошадымы - тригонометрияне дә бик якын китермәдем. (Күп еллар үткәч, бер астролог әйтте миңа: "Син 1646 елны беренче тапкыр Рим империясендә тугансың", диде. Сәер яңгырашлы сүзләр Ходай Тәгалә, минем хәлгә кереп, янәшәмә, партадаш итеп, Марат Хәлиуллин дигән Азнакай егетен утыртып куйган. Унберенче классны бетергәнче миңа түзәрме - белмим. Математика, химия, физика кебек фәннәрдән өзлексез мәсьәлә чишү ярамас, баш миен сакларга кирәк, дип мин бу эшне тулаем Марат җилкәсенә салдым. Кыска буйлы, карусыз, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган эчкерсез бу егет мәсьәләләрне үзенә бирелгәнне дә, минекен дә ничекләр чишеп өлгергәндер - шуңа хәзер дә гаҗәпләнәм. (Алга таба ул, еллар үткәч, хәрби академия бетереп, полковник булды.) Тирә-як авыллардан, чит районнардан укырга килгәннәр арасында ияләшә алмыйча йөрим. Туйкә мәктәбеннән беренчеләр рәтендә укып кил дә, монда буталып, кикригең шиңеп калсын әле... Җитмәсә, холкым да җайлы гына аралашучан түгел. Тулай торакта яшәсәң, бер хәл иде. Салиха түтәй мине фатирда тота. Бер ай укыгач, мондагы кырыс шартларга түзә алмыйча, чирек беткәндә барыбер куылачагын сизенеп, дустыбыз Зөфәр мәктәпне ташлап китте. Бөгелмәгә барып, шофёрлар курсына укырга керде. Без, авылдашлар, дүртәү калдык: Фаварис, Әхсән, мин, мәктәпнең иң чибәр кызы - Гөлсиринә... Коры көздә велосипед белән авылга кайтып йөрибез. Велосипедларны Салиха түтәйнең һәрчак ишеге ачык торган таш сараена куеп торабыз. Укулар сәгать көндезге бердән кичке җидегә кадәр дәвам итә. Шуннан соң инде, егерме ике тиенлек батонны күши-күши авылга кайтып китәбез. Төн караңгы. Асфальт тар. (Ничек бәреп китмәгән машиналар, хәзер дә искә төшсә, дертләп куям.) Арттан машина фарасы яктыртканда, күләгәләребез, биниһая озынаеп, әллә кай еракларга сузыла. Машина якынайган саен, күләгәң кыскара-кыскара үзеңә таба килә дә, машина яннан үтеп киткәндә, кинәт өскә сикерә шикелле. Сигез чакрым араны көн дә шулай үтеп, клубка кайтып төшәбез. Мин кызларны биетерлек кенә хромка тарткан булам. Октябрь бәйрәме алдыннан, мәктәп балалары да катнашында көндез концерт булды. Шунда мин, бер-берсен бүлеп шигырь сөйләп торган ике кызга игътибар иттем. Дөресрәге, берсеннән һич күземне ала алмыйм. Кызыл галстуктан, чәчендә ак бантик, ак челтәр якалы, көрән күлмәктән. - Ничәнче класслар? - дип сорыйм Фаваристан. - Җиденчедә укыйлар, Туйкәдә. - Әнә, уң яктагысын карап кал. Үсеп җиткәч, ул минеке булачак. Концерттан соң, халык таралышып бетә язганда, теге ике кыз да җитәкләшеп чыгып килә. Юлларына аркылы бастым: - Исемең ничек? - дип, бая күңелемә хуш килгәненең кулыннан тотып алдым. - Фәния, - диде ул, кара керфекләре арасына күзен яшереп. - Тизрәк үсеп җит. Мин көтәм, бүтән бер кызга да карамыйча. Фәния, пионер галстугын төзәтеп, миңа зур күзләре белән шундый гаҗәпләнеп, аптырап карады ки, мин уңайсызланып калдым. Күңелем дерт итеп куйды. Бу бит умартачы Солтан абзый кызы, бу бит Талиянең сеңлесе булып чыга. Малай чагымда хәтерлим әле, Талия Азнакай мәктәбеннән җәяү кайтышлый, безнең урамнан үтә иде. Кулына кыр чәчәкләре тоткан. Нәкъ менә шушындый: ак челтәр якалы күлмәктән, ике толымы очында бантик. Мин урам читеннән аңа сокланып карап бара идем. Ә бер көнне... Асфальттан егетенең велосипедына утырып кайтканда машина бәреп киткән. Мин, үлемнең барлыгына ышана алмыйча, югары очка мендем, Солтан абзыйларның чирәмле ишегалдына халык җыелган иде. Талияне мәңгелеккә Менә бит, нинди кабатлану! Еллар аша, Талиянең чагылышы минем каршымда басып тора. Дөресе, кулын тартып алып, тизрәк китәргә ашыга. Күзләрендә - олылар күрмәсен дигән курку. Шуннан соң мин аны Туйкә мәктәбенә тезелеп баручы укучылар арасында сирәк кенә күреп, велосипедымны туктатам да: - Кайчан үсеп җитәсең инде? - дип теге сорауны кабатлыйм. Ул исә өнәп бетерми шикелле, бервакыт, салкын тавыш белән генә: - Үскән кадәресе үземә җиткән, - диде. Укулар бара. Яңа ел алдыннан, чирек тәмамланганда кемнәрнең төшеп каласы шәйләнә башлады. Шулар җөмләсендә мин дә... Бер караганда, шома гына бара кебек. Рус теле укытучысының: - Сезнең класста рәсем ясый белүче бармы? - дигән соравыннан соң башланды хәлләр. Ике көндә бик тырышып, рус теленә багышланган газетаны бизәп ташладым. Буа ерылды, география фәненә, химиягә, тарихка багышлап та ярты елга бер газета чыгарырга кирәк икән бит. Укытучылар хәзер инде каршы очраганда мине шәүлә итеп, үтәли ерып чыгып китмиләр, күрәләр, искәрәләр. Яуладым мин боларның күңелен. Журналда билгеләр дә йолкыш хәлендә түгел, кукыраеп күренә башлады. Тик менә физикадан гына алдырып булмый. Туйкә мәктәбендә төрле приборларның эчен актарып, рәсемен тактага ясап, гел бишлегә укып килгән малай, әллә нинди сукыр сан-хәрефләр тезелгән чытырманлы формулалардан гаҗиз булып, чарасыз калды. Моны ярату да, аңлау да мөмкин түгел иде. - Дүртенче икелене куям, Галиев! - дип кисәтү ясады кутырлы ирененнән елмаю качкан Ләмига апа. Декабрь ае кереп килә дигәндә бит бу, чирек тәмамланырга бер ай калганда... Шулчаклы икеле өерен төзәтеп бетерергә ничек көч җитсен. Мондый чакта тракторист Җәүдәт абзый: "Сливай воду!" - дияр иде. "Эштән туктыйбыз, трактор радиаторындагы суын агызырга кирәк, юкса, төнлә суык төшеп бозланыр да моторны ярыр", дигән сүзе инде бу. Юк, язмыш мине болай гына тибәрә алмый, нидер булыр, дип эчтән генә өметне кашып, берәр чара көтеп йөри торгач, бер көнне нур кунды ла төмсә болытка, яктырып китте дөньялар... Ләмига апаның: - Классыгызда рәсем ясаучы бармы? - дип соравы минем өчен котылу догасы булып яңгырады. Физикага багышланган газетаны да, дәрестән соң калып, гөр килеп эшләдек. Ләмига апа якыннан алай ук усал түгел икән. Кутырлы ирененә елмаю да куна, җылы гына сөйләшә дә. Тырышып та куйдым соң бу юлы. Төсләрне соң балкышынача коендырып бизәдем. Ләмига апа газетадан бик канәгать калды. Шуннан соң инде журналдагы "икеле"ләр пошаманга төште, китте - тешләнгән крендель кебек "өчле"ләр, әйләндерелгән урындык сыман "дүртле"ләр, хәтта бер "бишле" дә симез корсагын күрсәтеп алды. Ләмига апа да ягымлыланып китте, иренендәге кутырлар да күренми башлады шикелле. Юк, Ләмига апаның миңа карата йомшавын тою уңайсыз иде миңа... Җим көткән кош баласы кебек, авыз ачып тормыйча, ныклап әзерләнеп килә башладым, партадашым Марат та ярдәмгә тартылды. Уңайга сыйпау ярамый Көтмәгәндә, буранлы бер төндә, йокларга җыенып йөргәндә, Салиха түтәйләргә Туйкин ага килеп керде. - Киен әйдә, киттек газета чыгарырга! Мин бер карусыз аңа ияреп чыгып киттем. Өе тыкрыктан кереп, якында гына икән. Кызы (миннән берме-икеме яшькә кечерәк булыр) чәй әзерләп көтеп торган. Тиз генә чәйләп алдык та, тар бүлмәгә кереп, эшкә тотындык. Туйкин ага ике ватман кәгазен ябыштырып, әзерләп куйган. Төсле карандашлар, акварель буяулар - ни кирәк - барсы да әзер. Вакыт-вакыт Туйкин ага, кызын чакыртып ала, безнең янда булашырлык берәр йомыш кушкан була. Төнге бергә кадәр шулай мәрәкә килдек, "Иртәгәгә дә калсын", дип Туйкин ага эшебезне туктатты, мине Салиха түтәйнең капкасына чаклы озата килде. Икенче көнне Туйкин агаларга иртәрәк бардым. - Бүген эшне бетермичә кайту юк! - дип каршы алды ул. Өендә ул мәктәптәге сыман шәрран ярып сөйләшми, чүәк кигән тыныч өй картына әйләнә. Шкафларда шыгрым китап. Минем бу кадәр дә күп китаплы өйне күргәнем юк иде әле. Өр-яңа Коръән дә бар хәтта. Коръән бит, гадәттә, тышы искереп, купшаклап беткән, саргайган битләре коелып торган, чит-читләре вакыт тарафыннан кимерелгән була. Шул кадимилеге белән серледер дә ул. Ә монда... кул белән тотарга уңайсыз... Мин Туйкин ага кычкырып җибәрмәсен тагы, дип сак кына үреләм, ә ул минем кул хәрәкәтенә хәерхаһлы булган шикелле ым кагып тора. Менә бит ничек, дөньяда яңа Коръән дә була икән. Минем гаҗәпләнеп бу изге китапны каравымны үзенчә юрап, Туйкин ага: - Хаҗдан алып кайттым мин аны, - диде. Бу сүзе мине тагын аптырашка калдырды. - Хаҗга революциягә кадәр генә барганнар түгелме соң? - Совет заманында да баручылар бар. Сирәк кенә... Мин Туйкин аганы атеист дип йөрткәннәрен, халык каршында Коръән сүрәләрендәге хаталар турында клубларда лекцияләр сөйли икән, дип ишеткәнем бар иде, әмма бер дә үземә тыңларга туры килмәде. - Сез Коръәннең гарәпчәсен укый беләсезме? - дип соравыма, ул тыныч кына: - Беләм, - диде. Минем кулдан китапны алып, бер битен ачты да, гарәпчә моңлы итеп сузып, укып җибәрде. Аннары шуны татарчага тәрҗемә итте. Минем җилсу акылга болай ук тирән керү кирәк түгел иде... Әмма Туйкин ага бу темадан китәргә ашыкмады. - Минем халыкка укыган лекцияләрне тыңлаганыгыз булмадымы? - Коръән сүрәләрендәге ялгышларны фаш итүегез турындамы? Кинәт, калкынып, Туйкин ага ишекле-түрле йөри башлады. Тавышына гадәттәге ачылыгы кайтты: - Кем әйтте сезгә фаш итте дип? - Халык әйтә. - Нинди халык, кая ул халык?! - дип Туйкин ага, кызып китеп, йодрыгы белән өстәлгә сукты. Ул арада, кызы йөгереп кереп, әтисенең иңеннән кочып, тынычландыра башлады. Әмма Туйкин аганың күзләре зәһәр очкынланып, иреннәре бөрешеп килде. Ниндидер бик тирәнгә күмгән фикерен әйтергә тели, әмма әйтергә ярамаганын акылы исенә төшереп, аны тыя иде сыман. - Дин бит ул... Дин ул! - дип тавышын күтәреп, бармагын күк тарафына чөеп әйтә башлаган сүзен, кинәт, икенчегә борды. - Халык бит ул син сөйләгәнне печән-утын әзерләү кайгысы, акча җитмәү, бәрәңге алу, баланы мәктәпкә әзерләү... Мең-мең борчуы аша ул иң очраклы бер фикерне йотып җибәрә дә шуны кайнатып чыгара... Сүрәләрдә хата түгел, ә чагышмау хакында сүз бара. Мин шуны искәртеп, халыкның игътибарын Коръәнгә юнәлтергә телим түгелме? Ә сез хата, дисез! Башыгыз яшь әле. Аңларсыз бер, әмма ул чакта мин булмам... Бит арасына кәгазьләр кыстырган бу Коръәнне ул вакытлыча гына шкафка куеп торган ахрысы, менә хәзер ниндидер мәчет манаралары төшерелгән юка, бәрхет келәмгә төреп, ул аны сандыгына салып куйды. (Мәккә мәчете төшерелгән намазлык икәнен мин бик күп еллардан соң гына аңладым.) Математиканы су урынына эчә торган картыбыз бүген минем өчен бөтенләй яңа яктан ачылды, бәлки, яңа яктан ябылгандыр... ул япкан ишекнең тоткасы минем буй җитәрлек түгел иде шул... Ул төндә, газета эшен тәмамлап, иртәнге икедә генә кайтып киттем. Бу юлы да Туйкин ага мине озатмакчы иде дә, мин ук кебек очып кайтып җитәм, дип, буранлы төнгә кереп күмелдем. Мине үзебезнең класс газетасына да рәссам итеп билгеләделәр. Яңа ел газетасына мин зур итеп, һәрбер ярусындагы бизәлешләрне, хәтта күп сурәтләрдә күзгә ташланмаган аюларын да төшереп калдырмыйча, кечкенә бизәкләренә кадәр бөртекләп, биш көн буена Мәскәү Кремле рәсемен ясадым. Мәктәп буенча конкурста ул беренче урынны алды. Рәхмәт укытучы Рафика апага. Рәсем ясау теләгемне ул ныгытты. Ул һәр ясаганымны күзәтеп, киңәшле сүзен әйтеп торды. "Хәтта төрмәдә дә бу һөнәрне белгән кеше югалмый", - диде. Беркөнне укудан кайтып керәм, Салиха түтәй тәрәзә катына басып, тышка карап тора, борылгач та мине күргән дә, күрмәгән дә шикелле. Күз төпләре кызарган. Мин, "ни булды?" дип сорарга куркам. Билгесезлек тагын да яманрак. Салиха түтәй, авыр гына кузгалып, кече яктан кара сумка тотып чыгып, минем алга куйды: - Алып бар бүлнискә. Тәмәке сорады, өзлексез тарта, - дип ул, яулык чите белән күзен каплап, җылый башлады. Беренче тапкыр мондый хәлдә күрәм Салиха түтәйне. - Ни булды?! - дип гасабиланып соравыма ул, карлыккан тавыш белән: Әтиең кулын өздергән бит... Шул... каһәр суккан пычкысында инде... - диде. Мин "лып" итеп урындыкка утырдым. - Дүрт бармагын да өздергән, - диде Салиха түтәй. - Бар, янына барып кайт. Сумканы онытма! Әти йөри дә алмыйдыр кебек тоелган иде миңа, палатадан үз аягы белән чыкты. Сул кулы калын итеп бинт белән бәйләнгән. Йөзе суырылып калган. Бакчага чыгып утыргач, ул тәмәке чыгарды, шырпы кабын утыргычка куеп,к абызырга азаплана башлагач, мин алып, тәмәке очына ут элдердем. Әллә ничек, комсызланып суыра, минем күп итеп тәмәке алып килүемне белгәч, сөенгән сыман булды. - Тәмәке авыртуны баса, - диде, акланган сыман итеп. Сизеп торам, ярасы авырта, әмма сиздермәскә тырыша. Бармак төпләре исән калган булган да бит, табиблар төптән үк кисәргә мәҗбүр булганнар. Шунсыз, уч төбенең дә, кул аркасының да тиресен тарттырып китереп, яраны каплап, тегеп булмый икән. - Гәрбил такта кысылды да... Үрелеп алыйм дигәндә... Пычкы суырып сикерешеп яталар. Бармакның да җаны тиз генә чыкмый икән, - дип, әти сүнеп барган папирос утын яңага күчереп өлгерде. Әтине ничек юатырга да белмим. Әни дә монда икән. Сөт-катык алырга дип, хастаханәдән кибеткә чыккан булган. Аның да яңгыравык тавышы сүнеп калган. Ярымпышылдап сөйләшә. Күздән яшь бәрә дә чыга, әти-әнигә күрсәтмим дип, иеләм дә ботинка бавын чишеп бәйлим, иеләм дә ботинка бавына тотынам. Кайгы-бәла артында һәрвакыт кире кайтарып булмый торган үкенеч, сызлану ята. Аңа бернинди дәва да юк. Сулагай иде бит ул. Эшкә иң алдан сузыла торган кулындагы әллә нинди хикмәтле әйберләр ясый торган, оста, зиһенле бармакларын харап иткән. Мин бәләкәй чакта урманнан утын төяп кайтып барганыбызны хәтерлим. Атны туктатып, юл читеннән кура-көпшәләр кисеп алды да, үткен пәкесе белән, үзе генә белгәнчә үлчәп, тишекләр уеп, курай ясады. Әле генә каралҗым булып юл читендә утырган курадан шундый да моң агылсын әле - могҗиза бит бу! Әтинең шундый оста итеп, курайны моңлы сыздыртуына минем исем китте. Рәзинә апа да: "Мин бәләкәй чакта... атта барганда, юл буе курайда уйнап барды", - дип сөйләгәне бар. Менә шулар хәзер "кылт" итеп исемә төште. Күпме еллар үткәч, тагын бер генә уйнап күрсәт әле, әти, дип, нишләп бер дә сорамадым икән, дип үземне битәрлим. Хәзер инде менә сорасаң да юк, курай уйныйсы бармаклары... юк, ышанасы килми... Бәләкәй чагымда нинди генә уенчыклар ясамады ул миңа. Хәтта авыл өстеннән оча торганына охшатып, яшел аэроплан ясап бирде. Ике канатлы, канат арасында тартылган тимер чыбыкларына кадәр бар иде. Җилгә каршы тотсаң, пропеллеры чөрелдәп әйләнә. Аннары төрле калынлыктагы җиз чыбыклар тарттырып мандолина ясады. Үзе кылларын чиртеп, "Әпипә"не уйнап та күрсәткән иде. Авылга кайткач, әтинең эш коралларын алып карадым. Сул кулының бармак эзләрен хәтерлидер болар. Яңадан тотына алмас микәнни? Күзгә яшь килә. Сугымга әзерләнгәндә, елкылдап торган пычакларын кыныларыннан алып тезеп куя иде. Бер кырыйда - игәүләре. "Бусы - алмаз кайрак, - дигән була ул. Вак-вак ташлары җем-җем итеп торган кайрак чынлап та затлы токымнандыр. - Бусы - имән кайрак. Имән тамыры сазлыкта, кырык ел буе һава кермичә су төбендә ятса, чын тимергә әйләнә, менә кара, чыңлап торамы?.." Мин чынлап та тимергә әйләнгән, агач җепселләре ачык күренеп торган кайракның авырлыгына, катылыгына хәйран калып, учымда әвәрә китерәм. Әти пычакларны үзенә бер көйгә җырлатып иги, чарлый, кайрый - мәш килә. Шулкадәр тәм белән бирелеп эшли, сабыйларча, тел очы иреннәре арасына кысылып калган. Аннары... пычакларны тезеп куя да бермәл сокланып карап тора, әллә инде әфсен өреп нидер пышылдый, гүя коралларның эчтә уянып үрсәләнгән җанын тынычландыра... Аннары... аелыннан чөйгә эленгән озын каешны сузып тота да пычакның әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, шундый бер җитезлек белән ышкып-ышкып ала. Ялык-йолык иткән пычак йөзеннән чагылган лампа яктысы әтинең күзләрендә хәтәр очкыннар булып җемелди. Бу мизгелдә минем әти - салкын коралның кодрәтен тойган мәҗүси, кыргый җәнлек эзенә төшкән аучы, иртәгә хәрби сәфәргә кузгаласы яугир... Юк, бу турыда ул үзе белми-уйламый да, мин дә аны читтән күзәтеп хыялга гына биреләм. Пычак йөзендә уйнаклап алган ялкын шәүләсендә ата-бабамнарның ерак гасырларда дәверләрдә коралны сәнгатьле итеп ясау бер хәл, аны сурәтләгәндә дә никадәр матурлыкка ирешкәннәр: "Ут елдырым яшен таш - чын булаттан корычы, аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы". Гаҗәп бит: сулышы... дигәннәр. Чынлап та, мин әтинең тетрәп яткан саллы пычакларына орынырга куркам, аларның салкын сулышын тойгандай була идем. Миңа иң ошаганы - әтинең баш бармак бите белән, арфа кылын чирткән кебек итеп, пычак йөзенең үткенлеген сынавы, аннары пычакларның кайсын күн, кайсын киндердән эшләнгән кынысына тыгып, яшереп куюы иде. Бу күренеш инде бүтән мәңге кабатланмас микәнни? Моның белән килешәсе килми, шуңа күрә үҗәт акылым белән әлеге кадерле чорны алдагыга күчереп, кабат-кабат алдану рәхәтен кичерәм сыман. Ярасы төзәлеп, җөе йомылып беткәч, әти сул кулына кияргә дип махсус бау ясады. Әйбер тотырга иткәндә, шул бауга кыстырып тота. "Ярый әле, баш бармагым исән, үзе бер бәхет бит ул", дип куя. (Аннан соң да җиде ел эшләде, табибларга бер дә күренмәде, инвалидлык алмады.) Язның матур бер көнендә асфальт юлдан, күләгәм белән узышып, велосипедта авылга кайтым барам. Руль, минем ихтыярга буйсынмыйча, үзеннән-үзе Туйкә ягына борылды бит. "Нигә?" дип, сорау бирмә, күңел! Беләсең, сизәсең бит. Бар да әйбәт бу дөньяда, әмма нидер җитми. Күбәләккә күбәләк кушыла, болытка - болыт, җилгә - җил. Дөньяда бөтен җанлы-җансыз ияләр үзенең парын эзли. Кызыл галстуклы кызый, нигә син болай әкрен үсәсең? Кайчан соң ул галстугыңны яшьлек учагыннан өзеп алган ялкын итеп җилгә очырырбыз икән... Менә ул мәктәпнең яшел чирәмле олы мәйданга тиң ишегалды. Мин килеп туктауга, тәнәфескә чакырып, таныш кыңгырау тавышы яңгырады. Тәрәзәләр аша күрәм, класс ишекләре ачылды, бераздан тышкы ишектән дә без былтыр үз урыныбызга калдырган сигезенче класс малайлары ташып чыкты. Мине урап алдылар. Китте күрешү, бер-беребезне бүлдереп сөйләшү. Минем күз карашы тәрәзә ягын сиздермичә генә өтеп ала. Күренерме - күренмәсме? Әгәр күренми, күрми икән, димәк, үсмәс һәм үсмәячәк тә! Гасабиланып кысылган йодрыгым үзеннән-үзе языла: әнә бит ул - Фәния үзе! Тәрәзәдән минем якка карап тора. Сиздермә, күрмәмешкә салыш. Озын тәнәфес беткәнче ул бер урында басып, шулай карап торды. Димәк... Дәшмә, сүзләр көчсез монда... Эчтән күңелне бәхет шакый. Нинди капкалар да тардыр бу бәхеткә. Зәңгәр рамлы тәрәзә уемында тере рәсем - кызыл галстуклы кызый. Межа буйлап авылга очып кына кайтам. Ачык зәңгәр күктә уйдык-уйдык болытлар. Кояш болытлар белән качышлы уйный. Чәчне йомшак кына җил сыйпап ала. Юл да кәефле, шундый тигез, дыңгылдыкларын, чокырчакырларын каядыр җыештырып куйган. Кече капканы алгы көпчәк белән бәрдереп кенә ачып, ишегалдына кайтып керәм, велосипедны чирәмгә яткырып куям да, өйалдына кереп, чиләктән чүмеч белән чумырып алып, йотлыгып салкын су эчәм. Шулчак әни килеп чыга: - Чәй эчәргә кер, улым, - ди. Нинди чәй, ди, күңел ташына салкын су чыжылдап төшә монда. Җанны кая куярга белмичә, ишегалдын бер итеп, арлы-бирле йөренәм. Бакчага кереп чыгам. Аякка уралган песине сыйпап алам, ул, рәхәт мырылдап, дүрт санын дүрт якка таратып, иркенләп үзен сөйдерергә әзерләнә. Юк, минем вакыт юк, мин киләчәгемә ашкынам. Анда - кызыл галстугын чишеп салып, бара, зурая, киерелә, кабара - мин бу шаукымны җанга-тәнгә сыйдыра алмыйм бит! Рәхәт шашкынлы бу хиснең олылыгы мине тынсыз калдырып, кысып ала да... кыргый тавыш белән кычкырып, үз-үземнән ыргытылырга теләгәндәй сикереп куям, йодрыгымны сузып, күк гөмбәзенә бәреп алам. Шул мизгелдә рәхәт бушану, илаһи бер очкынның таралуын сизәм. Артымда әнинең тавышы ишетелә. Күзәтеп торган икән: - Алай итмә, улым. Белмәгән кеше, "җүләр икән бу", дип уйлар. Үзалдыңа кычкырып, тәккә сикерәләр диме. Миңа оят булып китә. Дөньяда берүзем генә калган кебек онытылганмын. Тел төбеннән, эчтән елмаюыннан сизеп торам: битәрләп тә, шикләнеп тә әйтми әни. "Күңелең саф чакта, тәнең җиңел чакта, баш очындагы бәхетне сикереп ал, еллар йөге иңеңә басып авырайткач, болай сикерә алмассың. Мондый мәл бер генә була. Үкенечкә калмасын", дигән ишарә ясагандыр ул... * * * Унынчы класстан соң җәйге каникулда ныклап бер эшләп алырга булдым. Унберенче класска бу киемнәр белән барып булмас, яңартырга кирәк. Әзмекүпме тәҗрибәм бар. Бәләкәй чактан ук әтинең тракторына, комбайнына утырып, бөтен кырларны гизеп чыкканмын. Соңгы елларда, каникул вакытларында, урак уруда, чәчүдә, тырмалауда "белемне" ныгыттым. ДТ-74 тракторын йөртергә өйрәндем. Мине сабанчы (прицепщик) итеп иң шәп тракторчы Җәүдәт абыйга беркеттеләр. Шундый да ипле, сабыр кеше булыр икән. Сөйләшүе дә тынычәкрен, сүзләрне сузып, тел өстендә тәмен суырып тоткан кебек, ашыкмыйча сөйли. Иң мөһиме - эш рәтен белә. Умырабыз болай булгач акчаны! - дип эчтән сөенеп куйдым мин. Бервакыт Чалтаймас кырына, Кара куак дигән шомлы урман янәшәсендәге кырга күчендек. Сутка куабыз. Көннән - төнгә яисә төннән көндезге сменага күчкәндә, "сутка куу", ягъни тәүлек буе тоташ эшләргә мәҗбүрсең. Мондый чакта өйдән ашарга дүрт йомырка, ярты шишара ипи, ике шешә чәй, аның янына берничә шакмак шикәр аласың. Төнге сменада кайсы вакытта йоклап алу файдалы икәнен Җәүдәт абый төшендереп бирде. Иртән сәгать дүрттән алтыга кадәр йокының иң симез чагы була икән. Нәкъ шул вакытта җелеген суырып калсаң, көне буена башың саф, күңелең көр була, имеш. Чынлап та шулай икәненә мин саламга төренеп, өскә күк гөмбәзен ябынып йоклап алгач төшендем. Кара куак кырына барып җиткәч, ул, тракторын җир башында туктатып, мине урман янәшәсендәге юлга алып чыкты. Барабыз җәяү. Бер урында юл чокырга төшеп ала. Нишләптер, нәкъ юл уртасында тирескә әйләнеп беткән иске печән өеме ята. Кара чүпрәк кисәкләре дә күренә. Җәүдәт абый шул турыда туктап, башын иеп торды да: - Бергә укыган идек трактористлыкка, - диде. - Чалтаймас егете иде. Менә шушында узган ел янып үлде... Мин шунда гына аңлап алдым. Менә ни өчен юлның бу төшен үлән баскан, икенче яктанрак юл сапканнар икән бит ... Кабинасыз гына "Белорусь" тракторында, печән төягән арба тагып, кайтып килгәндә... тизлеге хәйран булган, ахрысы, чокыр төбеннән күтәрелә башлауга, тракторы артка чүмәлеп киткән дә, егетне арба белән печән арасына китереп кыскан. Печәнгә ут капкан. Акырып янып үлгән, бичара. Миңа бу шулкадәр тәэсир итте, кабат-кабат бу фаҗигане күз алдына китереп, үз тәнемнән сызылып узган кебек, тетрәнү кичердем. Тракторны, сабанны көйләп-майлап, яңа җирнең фатихасын алганда, болытлы август төне өстебезгә убылып кына төште. Шундый караңгы. Кара куакның төне урманнан ишелеп чыга, шуңа күрә дә шомлы була, диләр иде, дөрес икән. Менә хәзер безгә кырның бу башыннан теге башына чаклы туп-туры итеп загон сызарга, ягъни, беренче буразнаны туры итеп салырга кирәк. Соңыннан, сөреп бетергәндә, кыр итәгендә чөй калмавы шуннан тора. Фараларын яндырган трактор каршыннан мин, салам күбәсе кочаклап, алга таба киттем. Егерме адымнар китүгә, фара яктысының көче бетте, кырт киселеп төн караңгылыгы башланды. Тома караңгылык ягына чыгарга аяклар тартмый гына бит, иелдем дә ут төрттем күбәгә. Караңгылык алгарак чигенде. Ул арада трактор кузгалды, минем утлы күбәгә таба үкереп килә. Тиз генә мин арырак китеп, тагын бер күбәгә ут салдым. Тагын, тагын шулай, бераз атлыйм да караңгылык чигенә җиткәч, күбәгә ут төртәм. Җитмәсә... янган егет гәүдәсе күз алдымнан чагылып ала, ул төш якында гына, кара кучкыл урман шәүләсе эргәсендә генә... Трактор камыллы җиргә тезелеп киткән ут эченнән килә. Утлы күбәләр ике гусеница арасында, тракторның мазутлы корсагы астында кала бит! Тракторын туктатып, гусеницага чыгып баскан Җәүдәт абый кычкыра: - Алгарак китеп як! Тракторны яндырасың бит! - дип, читкә алмыйча һаман утлы күбәләр өстеннән килә. Юк, булмый, янасаң да, еласаң да булмый, яктыдан караңгыга чыгарга һич кенә дә батырлыгым җитми. Үземне ничек мәҗбүр итәргә, ничек чыбыркыларга да белмим. Җебегән тәре! - дип сүгә-сүгә, елый-елый кибәннәргә туктаусыз ут төртеп барам. Шулай итеп, кыр башына җитеп аудым. Күз яше аша трактор факелга әйләнгән кебек күренә. Мин куркып сикереп торам. Юк, исән, исән! Әнә ул, утлы яланны таптап, еш-еш сулу алган, әсәренгән айгыр кебек, кыр башына җитеп туктады. Берәү булса, сикереп төшеп, мине әйләндереп җибәрер иде, ә бу - Җәүдәт абый шул, кабинадан төшеп, артка борылып карады да: - Күрдеңме, ыжламый да чыкты ут эченнән, - диде. Бүтәннәрнеке кебек мазутка баткан түшле булса, дөртләп кабына иде бит... Минем курыкканлыгымны искәрмәскә тырышты, рәхмәт аңа. Кара куак, төн ишелгән кыр, утлы күбәләр... Сез минем хәтергә гомер буе очкын салгалап торырсыз, мөгаен... Август азагында миңа кырык биш сум акча түләделәр. Җәүдәт абыйның да акчасын кискәннәр. "Син колхоз рәисеннән күбрәк хезмәт хакы алырга тиеш түгелсең", дигәннәр. Нишләргә була бу акча белән? Миңа бит киенергә кирәк... Киттем Бөгелмәгә. Кибетләргә керәм - минем акча күләменнән чыгып караганда, бар да кыйммәт. Илдә химия шаукымы баш калкытып килгән заман бит ул. Имеш, нефтьтән, газдан бөтен нәрсәне ясап була. Эленеп торган кием-салымнарны карыйм: шыкырдап торалар, ялтырыйлар, төсләре - гадәттән тыш җете, исемнәре ят: нейлон, кримплен, джерсилар... Кыйбат булуга карамастан, халык шуларга ташлана. Барып керәм бәяләре төшерелгән магазинга. Йөз егерме тәңкәлек драп пәлтә егерме ике сум тора. Килеп тотынам - кулга рәхәт, табигый икәне сизелеп тора. Киеп карыйм - бераз озынрак. Кыскарттыру - безнең эш. Сугып кына алдым мин моны. Шул ук кибеттән йон тукымадан тегелгән чалбар, күн табанлы ботинка һәм ике сум илле тиенгә шакмаклы кепка алдым. Шулай итеп, кырык биш тәңкәгә баштан-аяк киенеп чыктым мин. Химиядән артта калган, Шулай да... рәнҗүем калды. Тәүлекләр буе тузан эчеп алган акча күз ачып йомган арада бетте. Автобуста кайтып килгәндә, үзебезнең урман-кырларга карагач, үпкәләвем тагын да көчәйде: "Бүтән беркайчан да бу кырларга кайтып, тир түкмәм инде мин, беркайчан да! - дип үз-үземә, тешне кысып, сүз бирдем. Мине бүтән дөньялар көтә. Анда китеп, бер иркенәйдемме - мин инде монда кайтып, туган җир читлегенә кабат керә алмам. Нинди дөньялар көтә - мин аны тоям, сизәм, чамалыйм, әмма күз алдыма китерә генә алмыйм әлегә... Шулай итеп, унберенче класска энәдән-җепкә киенеп килдем. Укулар башланды. Минем сумка елдагыча - коймак калынлыгы гына. Бәлки, быел ныклап "бишле"гә генә укып күрсәтергәдер? Хыялланма, егетем. Быел да узган елдагыча булачак. Китапның һәр хәрефен ятлап алган белемнең ябагасы бик тиз коела. Син һәр фәннең ныклы үзәген тешләп өзеп ал. Син - уртача укучы. Әнә бит, быел да, расписание тирәсеннән чирканып узып киттең. Чөнки син дәрестән чыгарга звонок булгач кына, алдагы дәреснең нинди буласын күршеңнән сорыйсың. Сиңа шулай, секунды җиткәч кенә, белү кызык. Берничә минут эчендә, башыңда давыл кубарып, миеңдәге сырларны кыймылдатып аласың. Узган дәрестә сөйләгәннәрне (тарих, әдәбият, җәмгыять фәне кебекләр), һәр фикере, тавыш тембры, нәрсәгә басым ясап әйтүләренә кадәр хәтереңә уелып калган була. Шуңа күрә, дәреслеккә йөгертеп карап алу җитә. Ә инде алгебра, физика, химия кебек каһәрле мәсьәлә чишүгә корылганнары... Марат аларны өендә "хәл итеп" килгән була, сиңа күчереп аласы гына кала. Шулай... Укулар бара. Әдәби китапларны бер-бер артлы "эчеп" кенә торам. Каядыр алгысыну җанга һич тынгы бирми. Әллә нинди, томанлы фикерләр күңел ишекләрен кага, кайсы ишекне ачып, аларны ничек азат итәргә белмим. Их, янда бер акыл иясе булсын иде дә ачып җибәрсен иде томан пәрдәләрен. Туйкә мәктәбендә сигезенчене тәмамлар алдыннан Рафика апа, безне җыеп, "кем киләчәктә кем була?" дигән сөйләшү оештырган иде. Минем хакта ул: "Киләчәктә ачышлар ясаячак", - диде. Без, әлбәттә, көлешеп куйдык. Ә укытучыбыз бу сүзе белән минем уй-гамемә, тын гына пыскып яткан кисәү салды. Вакыт-вакыт ул кисәү эчендә йокымсыраган ут, кабынып ала, мине алгысыта, җылыта, төшенкелеккә бирелгәндә, күләгә төшкән күңелемне, нәни генә өмет уты сирпеп, яктырта иде... Әйе, белмәвен белмәгәннәр - һәрчак алга чыгарга, ә белмәвен белгәннәр белемгә омтыла... Декабрьнең хәтергә ак карлар ияртеп керәсе сигезенче көне. Авылга төрле тарафтан ялга кайтып, клубта җыелыштык. Күкнең кайсы катларыннан ният кылынды микән безне кара-каршы китерергә? Көтмәгәндә, Фәния белән йөзгә-йөз очраштык. Сүзсез карашып торабыз. Хисләрен сиздермәү табигыйлеге аңа тумыштан бирелгәнлеген мин бит әле белмим, "Кайчан үсәсең инде?", "Пионер галстугыңны кайчан саласың?" дигән сүзләр белән, элеккечә шаярта да алмыйм. Аның тугызынчы класска, Азнакайның рус мәктәбенә укырга керүен ишеткән идем. Каядыр, бүтән дөньяларга китәргә хыяллана ахрысы, мин аның белән янәшә баралмам, юкка өметеңне сузма, дигән бер икеләнү-кисәтү дә мине чарасыз калдырган иде. Каядыр, үзем генә белгән күңел утравында матур бер үкенеч булып, сызылып калыр сыман иде. Менә бит, бүген ул җиргә төшкән! Бер җепкә тезелеп, карлар яуган тын төндә ул минем каршыга, мин аның каршына килеп тукталганбыз. күзләрендә тыенкы очкын кабынам дигәндә, куе керфекләр күләгәсе аны яшереп өлгерә. Билгесезлек сүрүе эчендә нинди җан тибә, нинди сер яшеренә, нинди тойгылар талпына - моны миңа ачарга язганмы? Клубка кергәч, мин аны танцыга чакырам. Ул, уңайсызланып, елмая: - Аягымда киез итек бит, - ди. - Мин дә тиз генә киез итек киеп килимме соң, икебез дә бертөсле булабыз,дим. Елмая. Минем "прощай молодость" дигән ботинкаларга карап ала. Их, өзделәр бит әле ялгана башлаган язмыш җебен. Өлкәннәр әйтмешли, "әргәнче" уйнап арган икән, хромканы минем кулга китереп тоттырдылар. Кызышып бию башланды. Бармаклар уйный, күзләр үткенләнә, акыл уяу. Күрәм, моңарчы барлыгы гына билгеле булган яңа кош төштемени арабызга - сынап, чукып карыйлар - малайлар әле берсе, әле икенчесе Фәниянең янәшәсенә утырып, сүз катып, ешынып ала. Ә ул тыныч, ипле генә аларны сүз белән "этеп" куя шикелле. Кайтыр якка чыккач, бер төркем булып оешабыз. Бүген Зөфәрләрдә аулагөй бит әле. Фәния аулагөй дигән сүздән аптырап, бу нинди искелек калдыгы дигән сыман, куркып кала. - Юк, мин бармыйм! - дип, ишетергә дә теләми. Култыклап алам. Менә хәзер, киреләнеп, мине калдырып китсә... ихтыяр көчен җуйган бер мәмкә булам да калам. - Хәзерге аулагөй бик гади бит ул, өлкәннәр сөйләгәнчә түгел. Әти-әнисе кунакка киткәч, йә малае, йә кызы өйдә хуҗа булып кала. Алар үзләренең дус-ишләрен чакыралар. Анда төрле уеннар уйныйлар. Бәлеш пешерәләр, чәй эчәләр. Менә шул. Бик гади бит. "Теләгән парлар куна кала", дисәм, харап итә идем. Бик гади чишелешне шәрехләп биргәч, Фәния карышмый башлады. Үзе дә сизмичә безгә иярде. Иярмәсә, үзен бала-чагага санарлар дип тә шикләнде бугай. Аулагөйда бер-ике сәгать утырганнан соң, Фәния колагыма пышылдады: - Китик, уникедән дә соңга калсам, әни үтерә, - диде. Беренче тапкыр чирканчык ала бит әле, ничек кыстыйм. "Китик" дигән сүзе колакта кытыкланып калды. Ул бу сүзне мондагы теләсә кайсыбызга әйтә ала иде бит. Бу очракта миңа, миңа гына төбәп әйтте бит ул аны. Чыксак, дөнья үзгәргән. Кар туктаган. Болытлардан чишенгән күк йөзендә түгелеп калган йолдызлар чекердәшә. Күңел бии. Әллә нинди купшы сүзләр эзләп үрсәләнә дә гап-гади сүзгә килеп абына. Үзеңнән акыллырак, үзеңнән матуррак, үзеңнән батыррак күренәсе килүнең тәүге адымнары. - Кайчан үсеп җитәсең инде, дигән сүзең гел колак төбендә яңгырап торды. Төшкә шулай керә идең. "Юк, үсмим, гел шушы килеш калам!" дип үзсүзләнәм. Ә син көләсең генә. "Мин әйткәч, үсәсең инде син, артка юл юк", - дисең. - Үсеп җиткәнемне каян белермен, - дим. - Аны мин генә әйтә алам, - дисең. - Сизми дә кала яздым бит, әз генә соңласам, башкалар эләктерә иде үзеңне. - Рус мәктәбендә укый башлагач, бүтән планетага эләккән кебек йөрдем. Укырга авыр. Ташлап китәргәме дигән чакларым да булды. Сентябрьдән бирле ябылып укыдым да укыдым. - Күп нәрсәдән куып җитәргә кирәк иде. - Бөтенләйгә югалдың дип уйлаган идем инде. Кар салкыныннан кул кызыша. Фәниянең бияләен салдырып кулын тотам. Кулга кул тотышкач, икебезне бер итеп уйлап барам түгелме... Тәүге янәшәлек кенә бит әле бу. Бәлки аның сайлаганы бүтәндер?.. Бүген аулагөйдә бит әнә, йөзек салыш уенында, Ирек тә гел аның янына тартылды, күзендә тояклар уйнатып алды. Бер арада мине алгы якка алып чыгып, юеш ирене арасыннан көнләшүле тынын өреп: "Аны син озатасыңмы?", - диде. Мин күреп алгач кына, күзең ачылды бит, егетем. Моңынчы кайда идең? Аларның үзәк урамда калкып торган йорты турыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, бер дә бәхетең абындырмадымыни! Бу сүзләрне тишмичә, уемда гына калдырдым, әлбәттә. Сайлаганы бүтәндәдер, дигән буламмы, юк, егетем, ирәеп, кыланып кына барган буласың бит, бүтәндә була алмый бу төндә! - Сиңа минем дус кызым гашыйк бит. Аның күзенә ничек күренермен. - Кем ул? - Син аны бер аулагөйдә туры килгәч үпкәнсең бит... Мин көлеп куйдым. Яшәү кануны буенча, хәзер аклана башларга, юк, күргәнем дә юк, дияргә тиешмен бит инде. Фәния дә әнә беренче ялганымны көтә. - Ничек була микән, үбешү дип кенә... Сине күз алдымда тотып. Фәниянең йөзенә рәнҗү төсмере чыкты. Әмма ул үзен тиз кулга алды. Бүген генә, әле генә безнең эзләребез бергә килде. Алда безне моңарчы күрелмәгән таҗлары ачыласы киләчәк көтә, нигә аны безгә кадәрге төннәр белән күләгәләргә... Авыл үзәгенә, Фәнияләр өе турына кайтып җиттек. Кече капканың гадәттән тыш юан баганасы күләгәсендә торабыз. Күктә чалкан яткан урак ай да күренде. Авылның күпме гашыйкларына шушындый ялгыз ай, шушындый капка баганасы сиздерми генә көч биреп, ышыклаган, кавыштыргандыр, һәм сер иясе булып калгандыр. "Фәния..." дип пышылдыйм, бу исем уелып йөрәккә языла. Кысып кочаклыйм. Бераз ятсынган, бераз куркынган иреннәрдә самими дәрт тетрәп ала. Төнге күзләр йомыла. Кинәт ул мине читкә этәрә, кыенсынып йөзен читкә бора. Аркасы белән миңа сыена. Минем бар җиһанга хәбәр саласым килә: - Минемчә бит бу дөнья, мин уйлаганча! Безнең мәхәббәт беркемнекенә охшамаганча булачак. Без беркемне дә кабатламаячакбыз! Кайчандыр мәктәп тәрәзәсеннән миңа карап торган кызыл галстуклы кызый, ниһаять, син мине куып җиттең, менә без - янәшә, шәүләбез дә уртак. Чигенегез, өйләр, киңәегез, урамнар! Безгә ике шаһит җитә: капка баганасы, урак Ай... Хушлашыр алдыннан, Фәния кесәсеннән кәгазьгә төрелгән әйбер чыгарып, учыма салды. - Мә, теләсәң нишләт, - диде. - Сүтеп карыйм: таслап төрелгән кызыл галстук! Йөземә тигереп, иснәп карыйм: аның миңа кадәрге чоры, самими еллар исе килә. - Яндырыйкмы әллә? Юк, галстук үзе дә учак ялкыныннан яралган. Ошый иде ул миңа, муенны җылытып торган өчен генә түгел. Ябылып, укып яткан мәктәп баласының ак чыраен да нурландыра иде бит ул. - Әйдә, икегә бүләбез. Яртысы - синдә, яртысы - миндә саклансын. Үткен пәкемне чыгарам. Капка баганасына җәеп куеп, галстукны икегә бүләбез. Икенче көнне мин, уянып, бәхетле хисне тәнгә, җанга, уема сыйдыра Гаҗәп, мин яңадан туганмын түгелме! Мин хәзер ялгыз түгел. Уйлансам, уемда - янәшә, җырласам, җырымда - янәшә, күктә, җирдә, төшемдә, өнемдә якыннан-якын кешем бар. Язмыш тәлинкәсендә нинди тигезлек. Эчке дөньямның гүя мөкәммәл түгәрәккә әверелүен сизәм. Моңа кадәр минем хисси күңелем ятим булган, нидер мине читләтеп узган. Ялгыз булганмын. Бөтенләй яңа, күрелмәгән халәт минем барлыгымны били; икенче ярымшарымны күпме эзләгәнмен, юксынганмын, көткәнмен ич мин. Хәзер менә һәр уй-фигылем, һәр кылганым икегә төрләнеп, бер бөтен булачак. Күтәрә алырмынмы бу икең бер булу могҗизасын?! Үземне ипле кысаларга кертеп, тыйнак күренер өчен генә көчемне сарыф итә алу - холкыма ят! Күңелдән бәреп чыккан хисне акыл белән куша алмыйча, үз мин-минлегемнең тоткыны булып калырмын да, үкенечле язмышка юлыкмаммы? Күпме сораулар, еллар боҗрасына кушылып, йөрәкне чорнаячак әле... * * * Безнең күңел сәгате ун ел укуга көйләнгән иде бит. Мәскәүдә утырган кайсы түрәнең юка башына килде икән унберенче классны койрык итеп тагып кую! Янәсе, һөнәргә өйрәтеп чыгаралар. Ә сайлау мөмкинлеге юк. "Киң профильле механизатор" таныклыгын җиде классны бетерер-бетермәсләр дә алып чыга. Син миңа ун класска тиң һөнәрне тәкъдим ит! Юкмы? Алай булгач, бер ел гомер заяга узды дигән сүз. Безнең тракторчылар группасына тегүче һөнәрен алырга теләмәгән берничә кыз да язылды. Арада - "Б" классыннан, мәктәпнең комсоргы - Роза Зәйнуллина (киләчәктә Туфитуллова фамилиясе белән танылган журналист булыр) да бар. Без төп бинадан читтәрәк, махсус әзерләнгән класста укыйбыз. Парталар рәте уртада. Ян-якта, артта өелгән тимер-томырның исәбе юк. Моторлар, төрле валлар, подшипниклар - ни генә юк анда. Безне РТСтан килгән инженер укыта. Кыска буйлы. Кечкенә башы, муенны көтеп тормыйча, җилкәдән генә бәреп чыккан. Шуңа күрә ул як-якка яисә артка караганда, бөтен корпусы белән борыла. Без аңа Чәкүшкә дип исем куштык. Күренеп тора, үзе әйбәт, юаш кеше, әмма аңа укытучы сәләте бирелмәгән. Ә болай үзе техниканы яхшы белә, аңлатуын тәмләткечләр белән кашыкка салып бирә генә белми. Бервакыт мин моны кызык итәргә булдым. Тәнәфестә бер-ике тимерне парта астына алып куйдым. Дәрес башланып, Чәкүшкә класска арты белән торып тактага нидер яза башлагач, тимерне алдым да артка томырдым. Китте дөбердәү, китте күкрәү... өемдәге тимерләр гүя бер-берсе белән котырып сугыша, үзара тибешә башлады. Чәкүшкә, борылып, классны күзе белән эчеп чыкты да, колак тондыргыч тавыш тынуга: - Кем?! - диде. Тып-тын. Берәү дә дәшми. Чәкүшкә яңадан тактага акбур белән яза башлады. Мин икенче тимерне парта астыннан алып, артка селтәп ыргыттым. Инде бер мәртәбә уянган тимер өеме тагын да дуамалрак дөберди, чаң суга башлады - мәхшәр. Чәкүшкә тагын борылды да, сабыр гына: - Кем?! - диде. Тып-тын. Берәү дә дәшми. Мин дә берни булмагандай самими кыяфәт чыгарып утырам. Кызлар да дәшми. Хәер, кызлар алгы партада утыра, кем тавыш чыгарганны белмәүләре дә табигый. Икенче атнада тагын шулай, дәрес алдыннан ике тимерне парта астына яшердем. Чәкүшкә класска керде. Төрле плакатлар элде. Тактага борылып, ниндидер формулалар яза башлады. Мин бер тимерне алып, арттагы өемнең куе җиренә ыргыттым да дәфтәремә иелдем. Артта дөбердәп тимер туе башланды. Малайларның авыз ерылды. Кызлар җитди кыяфәт белән, бу шуклыкны өнәмичә, теләктәшлек белдереп, Чәкүшкәгә төбәлделәр. Бу юлы Чәкүшкә борылды да: - Га-ли-ев, бас. Икенче дәрескә директор белән бергә керерсез, - диде. Мин сумкамны алып чыгып киттем. Моңынчы бер дә сугылмаганны, уку соңында гына Хәмзин кабинетына кереп булмас, дип кайту ягына борылдым. Уйланып барам: димәк, кемдер саткан, алдан әйтеп куйган. Бу - баласы гына, киләчәктә олы сатуларга юлыгасымны мин ул чакта белми идем әле... Комбинезоннар киеп, бер ай буена РТС цехларында эшләдек. Мотор цехы, җыю цехы, ремонтлау цехы... Һәрберсе озын, иркен, мазут, солярка исе җир идәннәргә кадәр сеңгән. Беләктән майга батып, төрле детальләрне юабыз, чистартабыз, сүтәбез, җыябыз - цехлар гөр килеп тора. Кызлар да безнең белән беррәттән, калышасылары килми, үзләренә ниндидер ташлама ясауны да таләп итмиләр. Беркөнне мин Розаның җитдилек битлеген салдырып карарга булдым. Бит очларын чокырайтып, иреннәрен чама белән генә терелтеп елмайганда, ул гаҗәп нурланып, чибәрләнеп китә, әмма сирәк елмая, комсорг кырыс булырга тиеш дигән максат куйганмы үзалдына - белмәссең. Роза Зәйнуллина бөтен мәктәпнең күз уңында; югары класслар өчен кызыклы чаралар үткәрүдә башлап, ясканып йөри иде. Шундыйлардан Советлар Союзы герое Михаил Девятаев белән очрашу истә калган. Ул безгә әсирлектән бер төркем иптәшләре белән нимес самолётында качуларын мавыктыргыч итеп сөйләде. - Сез алып чыккан самолёт хәзер кайда? - дип сорау биргәч, Девятаев елмаеп куйды да: - Сезнең ашханәдәге калаклар, бәлки, шуннан ясалгандыр, - диде. Икенче вакыт Роза Зәйнуллина, Казаннан нефть районнарын күрергә дип чыккан шагыйрьләр - Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимне чакырып, мәктәп укучылары алдында гомердә истә калырлык очрашу кичәсе оештырды. Шундый кешеләр белән янәшә йөр дә җитди булмый кара. Бәлки, ул якыннан аралашканда, олыларча тотышын онытып, үз табигыйлегенә кайтып төшәдер дә чибәр, гади, мөлаем туташ булып каладыр. "Б" классында бергә укып, шәһәр ягында да бер тирәдә яшәгәнлектән, Фаварис дустым аның белән күбрәк аралаша. Бергә укырга киләләр, бергә кайталар. Фаварис берчакны Розаның редакция каршында оешкан әдәби түгәрәккә йөрүен, киләчәктә язучы булырга хыялланганын сер итеп кенә әйтте. Мин аның бу сүзен ишеттем дә, ишетмәдем дә, аптырадым да, аптырамадым да шикелле. Китап язучы - шагыйрь ул гадәти кеше сыйфатларыннан өстен биеклектә торучы сирәк туа торган зат булып тоела иде миңа. Юк, бу бер хатадыр, ялгыш ишеткәнмендер, безнең белән бер мәктәптә укып йөр дә язучы бул, имеш... Моны акылыма сыйдыра алмыйча, дустымның бу серен игътибарымнан читкә тибәрдем бугай ул чакта. Өч-дүрт сүзне кулга-кул тотыштырып, рәтле җөмлә төзи алмаган башым белән бу хакта уйлау да оят иде миңа... Нишлим соң, кайчакларда шаяртырга яратам. Киек-җәнлекләр, кошлар, хәтта нәни бөҗәкләр дә, тамагы туйгач, кәефе шәп чакта, бер шаяртып алалар бит. Бу - Ходай Тәгаләнең терек җаннарга күңелсезлекне җиңәр өчен бирелгән уенчак сыйфаттыр, мөгаен. Ул көнне мотор цехында шаярту болайрак килеп чыкты. Җиргә яртылаш күмелеп яткан бер сырлы тәгәрмәчне табып алып, чистартып, тутыгын сөрткәндәй иттем дә, арабыздагы эчке хөсетен сиздерми торган, иң тыйнак саналган Иреккә тоттырдым. - Розага бир әле шуны. Әнә, цех башындагы үзебезнең мастерны күрәсеңме, ул сорады, илтеп бир, диген. Ирегем, карусыз гына, теге сырлы тәгәрмәчне Розаның кулына тоттырды. Һәрнәрсәне әллә ничә тармаклы итеп, кат-кат уйлап эшли торган кешеләр, кайчакта, бик беркатлыланып, юкка да ышаналар. Роза белән дә шулай булды. Китте бит бу, нык адымнар белән, цех уртасыннан бара бит, әй! Барып җитте, теге нәрсәне мастерга сузды... Ишетеп торабыз, мастер: - Нәрсәгә бу миңа! - дип, шаркылдап көлде дә искереп беткән тәгәрмәчне җиргә ыргытты. Розабыз кырт борылды, килә, минсиңайтим, тәвәккәл адымнар белән килә, безнең төркемгә якынлаша бу... Мин алгы рәттән, бик каударланмыйча, сак кына арткарак чигендем. Килеп җитте дә Розабыз, Ирекнең яңагына чатнатып сукты, аннары кырт борылып китеп барды. - Вәт комиссар бу, ичмасам! - дип куйды кемебездер. Ирек бурлат кебек кызарып чыкты. Ул кызыллык битендәге каратут сипкелләре арасында бер суынып, бер кызышып, кичкә кадәр адашып йөрде. Яз көне кырга чыгып, трактор йөртү (езда) буенча имтихан биргәндә каршылык килеп чыкты. Инструктор беребез йөртеп килгәннән соң, тракторны сүндерә, икенчең яңабаштан кабызырга тиеш була. Ә ДТ-74 тракторы кадими алым белән кабызыла: пускач шкивын, бер очы төенләнгән каеш бауны кисәк тартып әйләндерергә кирәк... Миңа бу электән үк ошамый, чиркандыра иде. Минем чират җиткәч тә инструктор тракторны сүндерде дә, яңадан кабызырга пускачка беркетәсе бөлдеркәле каеш бауны миңа сузды. Мин бауны җиргә ташлап, моторны кабызудан баш тарттым. - Без ракеталар очырган чорда яшибез. Хәзерге тракторлар кнопкага басуга кабынырга тиеш! - Кабызырсың, нибуч, аттестат аласың килсә! - Кабызмыйм! - дип, кыр буйлап китеп барам, инструктор куып җитеп, җиңемнән тартып туктатты: - Шушы юк нәрсә аркасында унбер ел укыганыңны харап итәсең бит! Шул мәлдә, әтиләрнең кайчандыр җилдә, бозлы яңгырлар астында бернинди кабинасы булмаган, тупас тимердән генә торган, аңгыра трактор йөртүләре, кеше чыдамаслык шартларга түзеп, аларның бер карусыз изелү, мәсхәрә ителүләре күз алдымнан сызылып үтте. Алар өчен ачынып, йодрыкны кысып, гасабиланып кычкырам: - Кнопкага баскач, кабынырга тиеш! Инструктор минем кызып китүне үзенчә юрап, чигенә башлады, кул селтәп, каеш бауны иелеп алды да, үзе кабызырга ниятләп, пускачка урый башлады. Кабынды. Киттек кузгалып. Күпме йөрткәнем бар минем бу "ДыТы"ны, көндезләрен дә, төннәрен дә. Мотор тавышының үзенә генә хас көе, дерелдәве, "борылырга" дигән командаларын төгәл үтәп, кузгалып киткән эзебезгә кайтып туктагач, ул: "Үзсүзле икәнсең, миңа охшагансың", - дип "биш"ле куйды. Берничә айдан соң районга куе сары төстәге бөтенләй үзгә төрдәге ДТ-75 тракторлары күпләп кайтты, кнопка белән кабына торганы, яңалары... Хуш, мәктәп! Ниһаять, мәҗбүри белем богауларын салып ташлап, иреккә чыгабыз. Унбер ел әйләнешендәге кырык дүрт фасыл... үтеп тә киттеме? Хуш, мәктәп! Сагынмам ахры мин сине. Сизәм бит, борынгы диварларыңны җимерерләр, безнең кул тигән ишек тоткалары булмас инде, без баккан тәрәзәләр дә күзләрен йомар. Кече капка төбендә һәр көнне каршылап-озатып калучы карт тупыл да, Хозыр Ильяс кебек, еллар аръягына китеп барыр... Хәтерне үпкәләтеп, бар да үзгәрер, яңадан корылыр... Менә шуңа сагына алмам мин сине. Салиха түти минем хакта әтигә болай дигән: - Кеше чыкмас моннан. Өч ел буена сумкасын бер дә ачып карамады. Гел кирәксез китаплар гына укып ятты... Юк, алай гына бирешмәм әле, күңелемдә мин ауганда да аумый торган манара горурлыгы йөртәм. Ул манара нигезендә - сездән күбрәкне күрәм, сездән күбрәкне беләм, дигән ышаныч ташы ята. Тик менә... алай җиңел генә бирелми икән шул әле иреккә чыгу, мин авылда гомерлек коллыкка беркетелгәнмен ләбаса. "Паспорт" дигән хикмәт ат дигән хайваннарга гына җиңел бирелә, унсигезе тулган егеткә тәтеми икән бит. Укырга керәм дип бу бәйдән ычкынсаң гына. Ә минем укудан ял итеп, бераз өс-башны карыйсым, кесәмдә акча кыштырдавын тоясым килә. "Нишләргә?" дигән сорауны төрләндереп, хокуксыз йөргән бер мәлдә, кемдер миңа киңәш итте: "Паспорт алу өчен генә булса, Уфага бар, ике генә имтихан бирәсең дә..." дип, техникум исемен әйтте. Шул көнне үк УАДТ (Уфимский автодорожный техникум)га хат юлладым. Озакка сузсам, тирәмдә бригадирлар, эшкә чакырып, кашына башлаячак. Алтынчы августка чакыру килде. Киттем. Беренче тапкыр поездга утыру... Таулы-өркәчле Өфө калаһын күрү - дулкынландыргыч минутлар иде. Поездан төшеп, сораштым да кирәкле трамвайга утырдым. Итәген уңны-суллы болгап, шакы-шокы бик озак теркелди бу, шулкадәр озак бара микәнни, ике тукталыш узгач, җиткәндер дип, төшеп калдым. Сорашам, "әле ерак, барасы да барасы", диләр. Икенче трамвайга утыргач, өч тукталыштан соң, түземем бетеп, төшеп калдым. Баксаң, алда тагын ярты сәгатьлек юл икән. Документларны тапшыргач, ындыр табагы чаклы, түгәрәк, зур бер палатка эчендә, шәрә карават пружиналарын пинжәккә батырып, утыз-кырык егет ятабыз. Җитмәсә, имтиханнардан соң, техникум бинасын ремонтлау өчен, безне тоткарларга ниятлиләр икән. Бердәнбер костюмымны акшарга батырыргамы... Имтиханы да - математика. Монда бит партадашым Марат мәсьәлә чишәргә көтеп тормый. Ул каядыр хәрби училищеда имтихан биреп ята. Кыскасы, ата-ана куеныннан ерак китмәгән малайга монда берни дә ошамады, "төкерим паспортына, берәр җае чыгар әле" дип, кайтырга кузгалдым. Әлбәттә, документны бирми йөдәттеләр, унберне бетергәннәр аерым чутта йөри икән монда. Кайтып төштем. Беркемгә берни аңлатмыйм. Әллә нинди эш кырган сыман, серле генә йөрим. Юк, мин болай тапталып калмам, нидер булыр, нидер булыр да мине бу билгесезлектән йолып алыр кебек... Ә барыбер чарасызлык эчтән кыршый, кәефемә көя төшерә. Зөфәр белән печәнлектә ятабыз. Ул "Москвич"та колхоз рәисе Әхмәтшин абыйны йөртә. Бүген аның ял көне икән, машинасы көйсезләнгән, "запчасть эзлиләр", ди. Ә минем телдә бер кайгы - ничекләр итеп паспорт юнәтү зары. Зөфәр үзенең Әхмәтшин абыйга паспорт сорап керүен сөйли: - Кабинетына кердем, шофёрлыкка таныклык алып кайттым, дим. Котлыйм, якынрак кил, дип, таныклыкны алып карады. Паспорт кирәк иде, Әхмәтшин абый, дим. Урындыгыннан торып басты да чалбар каешын чиште, аннары ширинка сәдәфләрен ычкындыра башлады, - нишләргә уйлый бу? - дип, тынсыз калдым. - Кулына карандаш алды да: "Менә, шушы карандашка ике мәртәбә урап карыйм, өченчегә калса, паспорт - синеке!" - диде. Аңладым, Әхмәтшин абый, дип ишеккә таба чигенә башлагач, туктатты да: "Яңа "Москвич" кайта, утырырга теләгең юкмы?" - диде. Кемне йөртергә? - дим. "Төшереп калдырмасаң, мине инде", - ди. Менә шулай. Эттән сөяк алып була, Әхмәтшиннан паспорт ала алмыйсың. Печән исенә изрәп ята торгач, Зөфәр йоклап китте. Минем дә күз кабаклары йомылмакчы була, әмма эчке гамь-исәп таралырга ирек бирми. Кинәт... каяндыр ишелеп төшкән кебек, башыма бер уй килә, тиз генә печәнлектән төшеп, өйгә керәм, Уфа техникумыннан килгән чакыру кәгазен кулга алам. Озын гына кәгазь бите. Аста мөһере дә бар. Имтиханга керер алдыннан фәлән...төгән... дигән урынын кисеп төшерәм дә... Аны кайчы белән түгел, ә үткен пычак белән, линейка куеп, кисәргә кирәк. Минем үтә дә кара төстә майлы итеп яза торган сәер карандашым бар. Шәмәхә кара белән язылган сүзләрне өстеннән катлап чыгам да... алтынчы дигән санны "егерме алты"га төзәтәм. Шулай итеп, "егерме алтынчы августка килергә" дигән кыска гына язу торып кала. Почта мөһере сугылган конверты да бар. Мөһердәге вак саннарны үткен лезвие белән кисеп, үзгәртәм. Менә бит - Филькина грамота әзер! Моны ничек, җай табып, Әхмәтшин абыйга күрсәтергә? Нәрсә сондың миңа, дип кычкырып, мыскыллап ташламасмы? Аның бит шул мыскыллы көлә белүе, җор-үткен сүзгә осталыгы өчен халык ярата. Кырда бөгелеп чүп утаучы хатыннар аның өчен "күт белән йолдыз үбүчеләр", тиргә батып, юан аягын-аякка ышкытып йөрүче мул гәүдәлеләр - "аяклы әбрәкәй", ябыклары - "ядәч сөяге". Тарантаслы чордан ук ул бик пөхтә киенеп йөри: кара костюм, ак күлмәк, һәрчак галстук таккан булыр. Озын буйлы, чибәр. Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым кузгалды. Кемнең кемлегенә карамыйлар, тоталар да судка бирәләр. Гел кәнсәләр тирәсендә йөргән электрик Миргазыян абый судья итеп билгеләнгәч, авылның йөзек кашына әйләнде. Пеләш башлы, күгәрчен йоткан кебек кенә тыгыз корсаклы, шәп костюм киеп, култык астына күн папка да кыстыргач, башкала түрәләренә биргесез чын судья булды да куйды. "Шакиров" дип кенә йөртәләр үзен. Иптәшләр суды тын гына йөргән халыкны кузгатып җибәрде. Концерттеатрларың бер кырыйда торсын. Клуб шыгрым. Берсе өстенә берсе басып кешеләргә кадәр ишетеп кайткан. Хәтта, кабереннән торып, зираттан төшүчеләр дә булды бугай... Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче, чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек. Шунда Әхмәтшин абый чыгып, парторгны яклап бер генә җөмлә әйтте: "Ана эт сорамаса, ата эт атланмас". Икенче судка амбар мөдире Вагыйз абыйны тарттылар. Кибет янәшәсендә торучы Нәфисә апаны "Пырасковия" дип мыскыл иткән икән... "Кайчан күргән ул минем пырасковия булганны?" дип и ярсыды теге. Халык та моңарчы хөрмәт итеп йөргән Вагыйз абзыйны (безнең яшьти Абрекның әтисе) хатын-кызга әшәке сүз әйткәне өчен өзгәләп ташларга әзер иде. Инде бетте Вагыйз абзый, тапталды дигәндә... соңгы сүзне үзе алып, трибунага чыкты. - Җәмәгать, - диде ул тыныч кына. Трибуна өстенә Чехов, Горький, Толстой кебек рус язучыларының китапларын тезеп куйды. Кәгазь кыстырган битләрен, чулак кул бармагы белән ачып укый башлады: - Менә бусында "Прасковья Фёдоровна" дигән исем кырык тугыз мәртәбә кабатлана. Менә бусында Прасковья Филимоновна нинди чибәр хатын, аны күргәч, ирләр тәкатьсез кала. Ә бусында - Прасковья Степановна нинди эшчән кыз, татардан бер дә ким түгел! Болар бит мәшһүр язучылар тарафыннан калын-калын китапларга кертелгән исемнәр. Мин бит безнең Нәфисәне дә чибәр, эшчән булганы өчен шуларга тиңләп, сокланып әйткән идем, җәмәгать! Бая гына кызышып ярсыган халыкның шул мәлдә башы иелде. Вагыйз абзыйның бер гаебе юк икән ләбаса. Нәфисә апа, "кичерегез мин наданны", дип, сытылып, җылап җибәрде. Акладылар Вагыйз абзыйны. Соңыннан ишетелде: аны Әхмәтшин абый шулай дип әйтергә котыртып куйган икән... Ферма мөдире Шаһәдәт абзыйны да судка тарттылар. Фермада үз кул астында эшли торган, унсигезе тулып җитмәгән, Сәлимә дигән кызның башын әйләндереп йөргән, йөреп кенә калмаган, ыштиен суыткан, имеш. Зал котыра, Шаһәдәт абзыйны салып таптарга әзерләр. Ирләрнең күзе иләсләнгән. Мул күкрәкле яшь кыз судьяның сорауларына башын иеп кенә җавап бирә. Мондый чакта шаһитлар калыкмый буламыни. Җәйләүдә, төш вакытында да урманга кереп китәләр иде, кичләрен инде әйткән дә юк, диләр. Шаһәдәт абзыйның сары песнәккә охшаган хатыны чәпчи генә, үз-үзен ыргытып ярсый, имеш, салам эскерте астында яткан чакларында фонарь белән барып тоткан. Иң соңыннан Шаһәдәт абзый сүз алды. Кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды да: - Менә, иптәшләр, справка, вырачлар кул куйган, пичәте басылган. Бу язу - Сәлимәнең саф кыз булуы хакында, - диде. Зал "аһ" итеп калды. "Шәдәйне беләбез, хатын-кызны ул болай гына калдырмый!" дигән сүзләр яңгырады. Халыкның тынганын көтеп торды да, Шаһәдәт абзый иң мөһим сүзен залга ташлады: - Иптәшләр, чын йөрәктән әйтәм, кирәксә, ипи тотып ант итәм: кагылмадым мин аңа! Билләһи тимәдем. Яшермичә әйтәм, кызыгып, яратып йөрдем, бер атна җитми калды, бер атнадан минеке була иде бит! - дип, ул коточкыч үкенү кичергән аваз белән: - Их! - диде дә яшь бәреп чыккан күзләрен учы белән каплады. Әле генә көнләшеп, аңа каршы кызышкан ирләр, "булмаган икән" дип, сөенешеп тә, кызганып та сүрелеп калдылар. соң, межада, агач күләгәсендә пирәшләп утырганда, Шәдәй абзыйдан сорадым (ул әле һаман нык, чүкеч кебек иде). "Теге чактагы справка дөрес идеме?" - дигән соравыма ул, сары тешләрен күрсәтеп, сары керфек-кашларын уйнатып, көлде дә: - Каян килеп дөрес булсын инде, - диде. - Юк, справка белән генә ышандырып булмый иде халыкны. Хәтерлисеңме, нәрсә дидем бит? Бер атна җитми калды, кыз минеке була иде - дидем. Шул хәл итте судны. Булдым, дисәм, бетерәләр иде. Бара торгач, колхоз рәисе Әхмәтшин абыйның үзен дә судка бирделәр. Шул инде, хатын-кызга карата мутлыгы аны да эшафотка менгерде. Никита Хрущёв тәхеттән төшкәч, "демократия" дип аталган ИЯ артык җәелеп киткән итәген җыя башлады. Иптәшләр суды сирәгәйде, түрәләрне тетеп салу беткәч, халык көтүче, комбайнчы кебекләрне хөкем итүнең кызыгын тапмый башлады. Мин менә шул авылның кан тибешен тоеп, ни кыласын үтәли күреп торган зирәк-елдам кешегә - Әхмәтшин абыйга уч төбе кадәрле кәгазь сузарга дип, ике көн йөрим бит инде. Велосипедыма атланып, ындыр табагына да барам, кыр станына да... Кешеләр арасында күрәм дә, якын килергә базмыйм. Минем кәгазьне тотып карар да, "шушының белән алдарга теләдеңме мине!" - дип, кешеләр янында алагаем сүгеп ташлар кебек. Аннары авылда мәзәк чыкканын көт тә тор! Шулай, киләп сарып йөргәндә, мине бригадир Мөхәммәтгали абзый эләктереп алды: - Илле сутый борчак чабасың бар. Үлчәп, казык кагып, исемеңне язып куйдым, - ди. Кайсы төштә икәнен аңлата. Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә мин инде борчак җирендә идем. Бәхеткә, үрлерәк җир, борчак сабагының чуалып, үрелеп, егылмаган кишәрлеге туры килде. Табигатем ялкаурак булса да, җенем белән тотынсам, каршымда эш ике кулын күтәреп, тез чүгә. Әти чүкеп, игәп-ипләп биргән чалгы бу юлы да сынатмады. Покослар су урынына савылып бара. Илле сутый борчак җирен, бер саплам да ял итмичә, су-мазар эчәргә дә тукталмыйча, көндезге сәгать өчкә чабып чыгуыма әле дә ышанмыйм. Кичен, бар кыюлыгымны җыеп, нәрәт башланганчы, Әхмәтшин абый кабинетында үзе генә чакта барып кердем. - Укырга чакыралар. Инженер-механик булып үзебезгә кайтачакмын. Армиягә дә алмыйлар, шунда лейтенант дәрәҗәсе биреп чыгаралар, дип гипнозладым да теге кәгазьне суздым. Язмышымны хәл итәсе бу мизгел сират күперен кичүгә тәңгәл иде. Әхмәтшин абый язуны әйләндереп-тулгандырып карады да: - Мондый документ белән сине тоткарлап булмый инде, - дип, кул куям дигәндә... Бригадир Мөхәммәтгали абзый килеп керде бит. Миңа ым кагып: - Чабуын чапкансың, маладис. Суктырырга комбайн керерлек итеп, өч пакусны бер итеп чыгасың бар бит әле, - диде. - Шулаймыни! Эшеңне төгәлләгәч килерсең, - дип, Әхмәтшин абый минем кәгазьне өстәл пыяласы астына кыстырып куйды. "Бетте, болай булгач", дип, йөрәгем төшеп китте. Барысын да бик тиз хәл итәргә кирәк, кешеләр айнырга өлгермәсен, дип никадәр каударлансам да, каршылык чыга тора. Иртәнге өчтә, таң атып килгәндә торып, велосипедка сәнәкне беркеттем дә, кырга элдердем. Сәгать иртәнге алтыда инде мин, эшне бетереп, идарә ишеге - Шул арада бетердең дәме? - дип, Әхмәтшин абый сынап карап алды да кәгазьгә кул куйды. Иртәнге сигездә мин авыл советы рәисе Тәлгат абый катында идем. Ул кәгазьләр тутыртып, эшне бетерә дигәндә, почта йөртүче Вәсилә апа килеп керде. Төпченеп белеште дә, "бу арада сиңа хат килгәне юк бит", - дип ярып салмасынмы. Тәлгат абыйның да хәлиткеч урынга кул куярга дип сузылган кулы туктап калды. "Йә бетәм, йә калам", дип торган мизгелдә юка баш та икеләтә тизлек белән эшли бит ул. - Хат Азнакайга килгән иде бит, - дим мин, ашыгып. "Ә-әә", дип Вәсилә апа җаваптан канәгать калу ымлыгын суза. Тәлгат абыйның икеләнеп туктап калган кулы, хәрәкәткә килеп, тамга сала. - "Булды бу", дип куаныч итәгенә уралып, кабинеттан чыккач, теге хат конвертына күз төште дә, йөрәгем "жу" итеп китте. Хат бит бер ай элек авылга килгән булган! Караган булсалар, бетә идем бит... Нидер саташтырды боларны... Ашыгам. Кемдер сизеп алып, минем бу операцияне туктатыр кебек. Азнакайда, Әдрәнә апаның танышлыгы аша тизләткәч, икенче көнне хуш исле паспорт минем кесәдә иде инде. - Минем паспортым бар! Күрегез, абзагыз - паспортлы гражданин! - дип бөтен дөньяга кычкырасы килде. Әлбәттә, Мөкәтә тавына менеп. Алданмас өчен Тиздән миңа унсигез яшь тула. "Стиляга" сүзе, "заманча" дигән мәгънәгә ирешеп, колакны иркәли, яңа модага иярәсе килгән чак. Кигәндә, интегеп тартылудан җөйләре ыңгыраша торган үтә тар балак. Эчтән сабын сылап үтүкләнгән, кылыч кебек үткен йөзле кыска балак астыннан җете кызыл носкилар каравыл кычкырып тора. Эре шакмаклы күлмәк чыгарып салынган. "Спартак"ның эшкәртелеп бетмәгән күнле аяк киемнәре дә юк заман, каяндыр юнәтеп, аяк ярым аяк сыярлык кырык өченче размер туфли киеп җибәргәнмен. Бу кыяфәтем белән мин Чарли Чаплинны бер кырыйгарак этеп куйдым шикелле. Чәч "канадка" итеп алдырылган. "Шейк"ка биегәндә, кабарынкы чәч учмасы маңгайга төшеп сыйпап-җилләтеп алсын өчен, гәүдә хәрәкәтләреннән өстен башны Куба негрларына хас нәзакәтле селкеп-селкеп аласың. Унсигезгә бер адым... Елмаясы гына килгән чаклар... Мәктәптә уяна алмый калган акыл каядыр тирәндә йокымсырый, әмма дөньяга үзеңне күрсәтәсе килеп, аек хис өстенлек итә. Мин әле яңа гына эшкә кергәнмен. "Художник" дип йөртсәләр дә, төрле плакатлар ясарга өйрәнеп килсәм дә, кызларның гашыйк карашыннан очынып йөрсәм дә... нидер җитми, хыял каядыр ашыга, үз-үземне узарга, кемнедер шаккатырырга теләп, майлы буяуларга тотынам. Әмма төсләр тартыша, бер-берсе белән кушылырга теләми - карыша. Тумаган килеш үлгән билгесез бөек, көчсезлеген тоеп, төсләр әлифбасын өйрәнергә соң икәнен аңлап, пумаласын ачу белән ыргыта: киндердә пәйда булган язмыш сурәте телен чыгарып үрти генә... Ә барыбер яшәү матур, дөнья киң! Ниләр генә гаҗәпләндерми, ниләр генә сокландырмый безне. Бер җәй эчендә джунгли кебек үсеп чыккан кукуруз кырлары дисеңме, югары көчәнешле электр баганаларын Эйфель манарасына тиңлисеңме... Шуларны ясап, рәссамнар егерме ел буе тукландылар. Мәскәү Кремленең борынгы диварларын пычраталар, дип, Кызыл мәйданның мактанычы булган күгәрченнәрне көчле насослар белән суыртып алганнан соң, поэзиядә, тынычлык күгәрчене темасыннан чыгып, яңа офыклар ачкан чаклар бу. Химиянең киләчәктә могҗизалар тудырачагына һич кенә дә шигебез юк. Каядыр океан артында елгалар пычрануы, һаваның зарарлануы турында хәбәрләр саркып кергәли, ләкин ул безгә кагылмый. Буржуаз илләр өстеннән агулы яңгыр төяп килгән болытлар, безнең ил чигенә җитүгә, кире борылачак. Безнең күкләрдән чиста болытлар гына агыласы, безнең елгалар саф сулы каласы... Ашыгабыз... Йөзләрчә гектар урманнар, үрә баскан килеш акырып, ГЭС буасы астында кала. Бездә урманнар чиксез. Ашыгабыз... Ялан кырларда меңләгән факеллар янганын күргәнегез бармы? Бигрәк тә кышкы, сыкылы салкында... Җемелдәп торган түмтүгәрәк салават күпере уртасыннан чиксез галәм тирәнлегенә утлы баганалар сузыла... искиткеч күренеш! Ак төннәр. Син алтын колонналы әкият иленнән барасың. Миллиард сумлык газ янганы башыңа да килми. Кояш тәгәрәрлек асфальт кырыйларында матур лозунглар: "Американы куып җитәрбез, узып китәрбез!" Машина бортларында шундый язу: "Не уверен - не обгоняй!" Шулай. Һәркемдә күтәренке рух... Ашыгабыз. Сиксәненче елда безне коммунизм көтә... Мин авылда Нәфисәттинең ишелә башлаган йортына карыйм. Кайчан яңа йорт салдыра башлый инде бу ялгыз карчык, оялмыйча, коммунизмга салам түбәле йорт белән барып кермәссең бит! Съезд делегаты, өч класс белемле өлкән яшьтәге бер ханымның сөйләгәне хәтердә: "Кремль сараенда биш-алты көн буе рәхәттә йөздек. Ул кибетләр, минсиңайтим, ни кисәң, ни ашасаң, шул бар. Һәр әйткән сүзгә кул чабасы гына килә. Мин кайтуга, авылым да шулай үзгәргәндер, аллы-гөлле капкалардан гына килеп керермен кебек. Кайтып төшсәм... берни үзгәрмәгән, тузган ферма, өшәнгән сыерлар... Француз майлары сөртеп йомшарткан кулымны салкын суга тыгарга чирканып, эшкә керешә алмыйча исәнгерәп йөрдем", - дигән иде ул. Әйе. Әкиятнең чынга ашасына бик тә ышанасы килгән заман. Мич башында яткан Иванушканың көлдән борчак чүпләп, түшәмгә карап хыяллануы, "Мең дә бер кичә" әкиятләрендәге һәртөрле нигъмәтне бетмәс-төкәнмәс итеп яралдыра алган тылсымлы ашъяулыклар менә кайчан гамәлгә ашачак икән!.. Тукның күзе - хикмәттә, диләр. Тамак туйгач, өс бөтенәйгәч, нишләрбез, рух нинди биеклектә калыр? Анысы ерак офык артында. Әдәбият-сәнгатьтә җырланган, түшләренә төсле металл тезгән уңай геройлар фанфаралар астында, алар безне киләчәккә илтә. Экологик афәт чаң кагасы еллар Маяковскийлар сокланган завод торбаларыннан башланган төтен мисалында киләчәк йөрәген агулый. Ашыгабыз. Бер мәртәбә дә аваз салмаган "Патша-кыңгырау" кебек, "Дөньяда иң зур!", "Дөньяда иң биек!", "Дөньяда иң көчле!", "Дөньяда иң беренче!" дип көчәнгән төшенчәләр астыннан ургылып чыккан саннар кешенең аңын томалый. Кайчан башланган бу? Шул саннар зурлыгыннан хозур алып, чабаталы, сәләмә килеш тә бәхетле елмаерга мәҗбүр итеп, утызынчы елларда ялган эйфория тудырган шәхес турында мин унсигез яшемдә башкача уйлый идем әле. Диңгез төбендәге Атлантида кебек җиде йозак астында яткан дөреслек кояш яктысына чыкмаган иде. Кеше бер генә тапкыр табына ала. Икенче тапкыр кабатланырга аның гомере җитми, күрәсең. Олы алдану кичергәннән соң, ул инде чираттагы шаукымга сагаеп карый, тормыш баскычларыннан күтәрелү өчен, икейөзлелек кылып уйнарга мәҗбүр була. Намус, фидакарьлек саклап, тарих тәгәрмәче астында калу - сирәкләр өлеше. Сталин рәсемен мин, мөселман булсам да, икона кебек кабул иткәнмен, 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять БУ - МИНЕМ ФИКЕРЕМ! Үзенчәлекле кыяфәтеме? (Соңыннан белүемчә, ретушерлар, рәссамнар тырышлыгы белән.) Әллә инде корыч салкынлыгы бәреп, яңгырашында тылсымлы көч сизелеп торган, беркемдә кабатланмаган исемеме? Әгәр Джугашвили булып кына калса?.. Мисыр фиргавеннәренә хас серле псевдоним алмаган булса?.. Шул магик сүзгә әллә нинди исерткеч мәгънә салынган кебек иде бит: СТАЛИН... Мин аның рәсемен күрүгә, бөтен тәнемә рәхәт калтырану тарала, илаһи көче, сүз белән аңлатып булмас төшенчәләргә таркалып, акыл чиген уза, зурая-зурая бөтен барлыгымны били. Алтмышынчы елларда "шәхес культы" дигән сүз гамәлгә керсә дә, мин аның хаталарын бар чынбарлыгы белән күз алдыма китерә алмыйм. Күңелнең үз алласына хыянәт итәсе килми. Мин табынган сурәттәге кеше бүтән, ул минем күзәнәкләремә, һавага, бөтен киңлекләргә таралып һаман да яши, тыңлый, ишетә, күрә, аның ялгышуы мөмкин түгел... Ул дөньяны калдырганда, миңа җиде генә яшь иде югыйсә, курку түгел, чиста, плебейларча табыну сеңеп өлгергән. Курку хисен министрдан алып вахтёрга кадәрге тыю сагында торучылар сугара. Ә ул югарыда. Меңнәрчә кешеләр "Коткар, якла!" дигән өмет белән аңа төбәлгән. Хрущёв инде башка. Йөз-кыяфәте дә гади. Иңендә затлы погоннар да юк. Чигүле украин күлмәген дә киеп җибәрсә... Үзен фиргавеннәргә хас серле ераклыкта тотмый, гел хәрәкәттә, гел халык арасында. Рәсемнәре көн саен газета битләрендә тулып чыга. "Шушы кадәр зур илнең таяну ноктасы берәү генә микәнни, бүтәннәр кая?" дип ризасыз уйланып та куясың. Мин аңа шәхесне кечерәйтә торган аңсыз табыну аша түгел, кешечә, хөрмәт белән карыйм. Концлагерь капкалары белән бергә күңел капкалары да ачылган чак. Телгә куәт иңгән чак. Җан иреген тойган замана. Кибетләрдә соңгы арада ит-колбаса, шикәр-конфет беткән икән, бу - вакытлы күренеш. Алда - кояшлы мираж. Сиңа унсигез яшь була. Күп нәрсәне белмәвеңне белмәгән бәхетле чорың. 1964 елның августы. Якты көннәр. Азнакай илнең беренче кешесен - Никита Сергеевич Хрущёвны каршыларга әзерләнә. Мәгърур Чатыр тау, абагалы каен урманнары, гүзәл Ык, сез кайчандыр Екатерина II нең безнең төбәкләрдән үтүен күреп калгансыз. Әби патша күперләре әле һаман да саклана. Фанерлардан төзелгән "Потёмкин авыллары" гына юк инде, ул тау башларында гамьсез сарык көтүе йөри. Заман башка, күз буяу хәзер акыллырак эшләнә. Бөгелмә - Азнакай трассасында татар авыллары бик күренми, үр артында кала. Салаяз исемле бары тик бер авыл гына юл кырыена ук урнашкан. Салам түбәле фәкыйрь рус авылы көн ярымда танымаслык кыяфәткә керде: ак-кызыл түбәле өйләр, яңа шәльяулыгын күрсәтергә чыккан киленнәр кебек, ияләнмәгән купшылыктан бераз оялган да шикелле елмаеп тезелешкән. Азнакайның биек йорт фасадлары да яңа төсләрдә балкып китте. Яшеллеккә чумган үзәк урамның муртайган тәбәнәк коймаларын кубарып алдылар. - Их, дәүләт башлыклары көнаралаш килеп торса, ал да гөл итеп яшәр идек. - Алдың кәррә, артың шәрә шушы була инде, - дип тел чарлады күпне күргән агайлар. Өстәрәк кемнәргәдер йокысыз төннәр килгәндер. Кунакчыллык табыннан башлана. Меню бай булырга тиеш. Безнең суларда йөзми торган затлы балыклар китертелгәндер. Ашлама кертелмәгән үләннән генә яралган сөт эчеп үскән бозаулар суелгандыр. Диңгез аръягыннан кайткан деликатеслар янына куяр өчен каклаган каз, тутырган тавык, ат казылыгы, чөгендер катыгы, карабодай коймагы, гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, бавырсак, төш - кыскасы, татар бер-берсен уздырырга тырышып, кул кыздырадыр. Бал кортлары, икеләтә тырышып, юмарт чәчәкләрдән генә бал җыядыр. Казан аэропортында каршы алганда, милли киемле кызлар чәкчәк китергәч, "Кукурузамы бу?" дигән олы кунакның күңелен күрү өчен күпме акыл, көч, сәләт, вакыт, финанс сарыф ителгәндер, шушы форсаттан файдаланып, кемнәр кесә калынайткандыр - Олимп тавы мине кызыксындырмый, минем үз каланчам, үз даирәм. Мин турыдан-туры постройком председателе Әхмәтбаевка буйсынам. Ибәт Әхмәтбаевичка буйсынмау, тәвәккәллегенә сокланмау мөмкин түгел. Мәһабәт буйлы. Җил ашаган таштан эшләнгән шикелле тотрыклы борын. Калын иреннәр. Көр тавыш. Ул, төзелеш идарәсенә килеп керүгә, гөрелдәтеп аваз сала, кабинетлар буйлап пышылдау китә: "Әхмәтбаев килде... Әхмәтбаев үзе..." Утызынчы елларда ул исполком председателе булып эшләгән. Аны шәп тройка атларда гына җилдереп йөрткәннәр. Казанга, зур җыелышларга аны тау өстендәге аэродромнан махсус самолёт алып киткән. Әгәр инде Әхмәтбаев берәр авылга килеп төшсә, каршылаучылар арасында, аерым бер игътибар җәлеп итеп, укытучы-табиб кавеменнән чибәр ханым яисә чибәр кыз балкып торган. Әгәр инде шул авылда, чибәркәйне ошатып, кунып та калса... аңгыра хайваннар, мөгрәп, дәрәҗәле кешене вакытыннан элек уята күрмәсен дип, сыерларга борынчак кигереп, көтүне аскы урамнан куа торган булалар. Ниндидер сәбәпләр аркасында, сугыш алдыннан хөкем ителеп (судтан соң аны, төрле авыллардан килгән унҗиде хатын-кыз елап озата), ун ел утырып чыкканнан соң, ул, кадер-хөрмәттә үткән еллар шавын күңел төбенә яшереп, бүгенге язмышы белән килешеп яшәргә мәҗбүр иде. Бу көннәрдә Әхмәтбаев ут чыккан кебек йөрде. Кабинетына кайтса, кулы - телефонда. Никита Сергеевич Хрущёв килеп керәсе урамга транспарантлар элдерүгә ул җаваплы. Бүген ул яңа костюм кигән. Чыкылдап торган ак якалы күлмәк. Яңа галстук. Шушындый зур вакыйгага үзенең дә катнашы булудан ул күндәм канәгать. Борын сыртындагы шадралар арасыннан тибеп чыккан тир бөртекләрен дә сизми. - Бар әле, - диде ул, минем якка авыша төшеп, - участокка, Харис абыеңа бар, бәдрәфне ясап бетерәләр микән, тиз йөр! Тавышына шомлы мәгънә салып әйтте, гүя сүз ниндидер бер хәрби объект турында бара. Харис абзый мәзәк яратучан. Ирен читләре, мимылдап, гел елмаерга кыҗрап тора, борын очы таеп, өскә чөелгән. Кулында һәртөрле корал уйнап кына тора үзенең. Җырлап эшли. Мин аңа беренче тапкыр килгәндә, шундый сүз булган иде: - Иптәшең белән килдеңме? - Юк, үзем генә, Харис абзый. - Мин сиңа андый иптәш турында әйтәммени? Галифе чалбар турында әйтәм бит! - Мин бит әле армиядә булмадым, Харис абзый. - Вәт син аны, ә! Мин сиңа андый галифе турында әйтәммени! Менә кара, - дип, ул буш шешәне чалбар кесәсенә тыгып, кабартып күрсәтте дә шаркылдап көлә башлады. Мин әле сүз хикмәтенең сул ягын әйләндереп карый белми идем, шешәгә кул тидерүне дә гөнаһ саный идем, яман кызарып ишеккә борылдым. - Сабыр ит, ачылыр фабрик, - дип, Харис абзый туктатты да минем гозерне Ә бүген... Мин барып җиткәндә, шәп нарат тактадан ышкылап ясалган бәдрәф янында Харис абзый һәм тагын берничә балта остасы кайнаша иде. Эчтән ялтыравыклы фанера кадаклыйлар икән. - Тәһарәтле булсаң гына кагыл, патшалар әбрәкәе бу, - диде Харис абзый. - Минем кул авыртмаса, әллә кайчан бетерәсе идек. Чәнти бармакны сындырдым бит. Утыз биш тәңкә акча түләделәр шуның өчен. Былтыр кабырганы сындырып илле алты тәңкә алган идем. Страхавой дигәне шәп нәрсә икән, каһәр, элегрәк белмәдем аны. Ату латарей билеты алган буласың - сукыр бер тиен чыкмый. Ә болай... юк-бар җиреңне егылып сындырган буласың да... - дип, Харис абзый, акча кыштырдаткан кебек, бармакларын уып куйды. Кинәт җитдиләнеп, мине бер кырыйга алып китте: - Бер сәгатьтән өлгерә, диген. Кая алып китәселәр икән патша бәдрәфен? Ярар, ярар, маташтырма, начальство тирәсендә уралып, шуны да белмәгәч... * * * Һәркайда әзерләнү бара. Азнакай кызыл маңгайлы таулар ышыгында урнашкан. Бөгелмә ягыннан килгәндә, үр астында кинәт кенә икешәр-дүртәр катлы ак түбәле шәһәр пәйда була; анда ЦКРС, ЦКППН, УАДТ, ПАТП һәм башка шундый кыскартылган исемле дистәләрчә нефть һәм транспорт оешмалары чәчелгән. Әлмәт ягыннан кергәндә исә сыер-сарык, тавык-чебеш асраучы, шәп ихата-куралы авыл сине каршы ала. Авыл, үз йөзен җуярга теләмичә, суы чыпчык тезенә җиткән инеш яры белән шәһәр ягыннан аерыла. Хрущёв, Әлмәттән кузгалып, нәкъ менә шул авыл яклап килеп керергә тиеш икән. Авылның үзәк урамына котлау сүзләре язылган кызыл транспарантны, машина-кран алып, унлап эшче Әхмәтбаев җитәкчелегендә куеп кайтты. Икенче көнне иртән Әхмәтбаев идарәгә кара коелып килеп җитте. Авыр таш капкан кебек ияге асылынган, күзләре чарасыз иләсләнгән. - Беттек, җегетләр! - Нәрсә булды, Әхмәтбаев абый? - Теге елларда моның өчен, беләсезме, нишләтерләр иде?.. Инженер Шәрәфиев белән без, сагаюлы тын калып, аның зур авызына текәлдек. - Транспарант колгаларын җил сындырып төшергән. Өстеннән, хәкарәләп, сыер көтүе үткән. Карарлык та түгел... - Ничек хәкарәләп? - Шуны да аңламыйсыңмыни! Тычып үткән, сыердан да аңгыра хайван бармыни дөньяда! Шәрәфиев елмаерга исәпләп җәелә барган авыз читенә учын куйды да, артык җитди кыяфәткә кереп: - Әйттем бит мин, кыскарак язарга дип, егерме биш метрны нинди колга күтәреп тора алсын, - диде. - Әйттең, әйттең! - дип, Әхмәтбаев өметсез кул селтәде дә телефонга барып ябышты. Калтыранган кулы саннарны җыя алмыйча азапланды. Берничә сәгатьтән "Хуш киләсез!" дип башланган котлау сүзләре язылган, элеккесенә караганда таррак колачлы транспарант әзер иде инде. Әмма барыбер Әхмәтбаевның күзендә шом, курку бетмәгән. Бусын инде ул төне буе үзе саклап чыгарга әзер иде. Ниһаять, көткән көн туды. Иртәдән үк Азнакайның үзәк урамы мыжлаган халык белән тулды. Олысы-кечесе - бары да бәйрәмчә киенгән. Кайлардан җыеп китергәннәрдер, урамның як-ягына кызыл погонлы милиционерлар тезелгән. Бөгелмәгә чыгып китәсе асфальт буп-буш, ник бер хәрәкәт булсын. Дәүләт машиналарын иңеннән үткәрәсе юл, тынлыкка күнегә алмыйча, йокымсырап ята. Мин алгы рәттән, урамның кырыеннан ук урын алдым. Хрущёв нәкъ минем турда туктап төшә дә халыкка мөрәҗәгать итә, имеш. Шулай уйлыйм. Ышанычым шулкадәр көчле, хәтта бу уемны бүтәннәр белән бүлешергә дә кызганам. Нигә минем турда? Тегендәрәк Ленин бар бит әле, Ленин һәйкәле тора, анда, үзәктә, тукталмыйча үтәр микәнни? Юк, мондый сораулар башыма килми. Көтәбез. Кояш төшлеккә җитте. Кыздыра. Кинәт кычкырган тавыш: - Килә-ә! Озак көтеп арудан гамьсезләнә башлаган гавам, кайнап, бер сулыштан тупланып өлгерде. Минутлар үтә, урам буш. Шаяртканнар гына. Билгесезлек каршында алдану җиңел. Тагын берничә тапкыр шулай кычкырдылар. Андый чакта барыбер ышанып алданасың икән. Әз генә читкә тайпылсаң да күрми калырсың, узып китәрләр кебек. Шулчак урам уртасына бер аягына титаклап җүләр Асия килеп чыкты. Беләгенә аскан сумкасы шактый авыр күренә. - Җүләрләр! Нишләп ятасыз монда?! Кибетләргә колбаса-май чыгарып өйгәннәр. Ул карт китүгә җыеп алалар бит аны! Барыгыз, мокытлар! Ул арада Асияне ике милиционер култыклап алды. Асия халык арасына кереп чумар алдыннан, каерылып, тагын бер, чын күңелдән, инәлеп кычкырды: - Авыз ачып каласыз бит, ул карт китүгә... Аның кызыл яулыгы калкавыч сыман бер батып, бер калкып күренгәләде дә халык дулкыны эчендә йотылды. Җиңелчә көлү тавышлары яңгыраса да, кибет ягына тартылганнар берән-сәрән генә булды. Асия, аксаклап, беләгенә иске кара сумка асып, гел кибет тирәләрендә йөрергә ярата. Ул килеп туктаган урында шунда ук тавыш-гауга чыга. Сүзе туры, уйлаганын бәреп әйтә, тыңлап торсаң, акыллы гына сөйли. Ул һәрчак дөреслек эзли, шуңадырмы халык аны җүләр дип йөртә иде. Гадәттә, җиңел акыллы дип уйлаганнарның күбесе үзен беркайчан да алдатмый, чөнки андыйларның акыл җебе фәкать үзенә генә уралган була. Асия дә үз дигәнен эшләми калмый иде. Берничә ел элек ул беренче секретарьның фатирына барып керә, коридордан эчкә үтмичә генә, ярып сала: - Торыр урыным юк, куып чыгарып карагыз гарип хатынны, бөтен миргә рисвай итәм! - дип шәрран яра. Фуфайкасын аяк астына җәеп, сузылып ята. Икенче көнне Асиягә барактан фатир бирәләр. Азнакайдан ерак түгел генә бер авылда тагын бер җүләр хатын бар иде. Аның да исеме Асия. Ул, посёлокка килүгә, адашын эзләп таба, икәүләшеп кибет мәйданында кыран-әкәмәт килеп талаша да башлыйлар. "Әллә син җүләр инде?!" "Син үзең җүләр, чүпрәк баш!" дип, бер-берсен мыскыллап, чәчләрен умырышып сугышуга кадәр барып җитәләр. Үзен бердәнбер санаган авыл Асиясенең посёлокта да беренче буласы килә. Күрәсең, беренчелек өчен тартыш акыллы җүләрләр арасында гына бармыйдыр... Көтәбез. Инде төш авышты. Арыган халык барыбер таралмый. Газоннардагы мул үләнлек тәмам изелеп бетте. Аяк астында шиңгән, тапталган чәчәк бәйләмнәре аунап ята. Ил башлыгы ачык машинада килә дип көткән халыкның нияте изге, чәчәк белән күмү иде. Ташлаттылар. Имеш, чәчәк бәйләменә таш дә башыма сыйдыра алмыйм. "Таш атканга - аш ат" дигән мәкаль ана сөте белән кергән безгә, юк, ышанмыйм, якташларым арасында чәчәк белән ташны янәшә куючы имансыз кеше табылмас иде. Бүтән тәрбия, бүтән яклар гадәтедер ул... Без зарыгып көткән вакытларда Хрущёв, Ык буендагы миллионер "Авангард" колхозы җирләрен карап йөргәннән соң, Сәпәй умарталыгында төшке ашка тукталган икән (әлеге урынны хәзер дә "Хрущёв урманы" дип йөртәләр). Анда әлеге дә баягы чәчәк аркасында шундый хәл була: бөтен ритуаллар, кемнең кайчан, ничек, нәрсә әйтәсе, нинди хәрәкәт ясыйсы мең кат уйланылган бит югыйсә, ә монда... кинәт кенә урман эченнән бер кызчык йөгереп чыга. Ак бантиклы, үзе кадәр чәчәк бәйләме күтәргән. Җаваплы кешеләр катып кала. Нишләргә? Бу бит программада каралмаган. Тән сакчылары ничек искәрмәгән? Кызчыкны туктатыр идең... бу бит ил чиген үтеп кергән төклетурага пушкадан атуга бәрабәр. Никита Сергеевич үзе каршы килеп, кызчыктан чәчәк бәйләмен кабул итеп, аны үз оныгы кебек итеп сөеп куюга, тирә-юньдә чүгеп калган җаннар, тураеп, үз рәвешен ала. Ә без эссе кояш астында һаман, түземлек саклап, көтәбез. Баштагы киеренкелек инде йомшаган, халык таркау, кайсы кая утыра, яшьләр генә аяк өстендә. Ниһаять, урамның аргы очыннан башланган дулкын, күкрәп, безнең тирәгә әүмәкләнеп килеп җитте: - Килә! Киләләр! Халык, тетрәп, урамның як-ягына тыгызлашты. Мин алгы рәттә, арттан бәргән кайнар сулыш, күкрәк көчен тоеп торам. Килә... урам уртасыннан елыкялык итеп тимер ташкын килә. Иң алдан, юлны авыр дерелдәтеп, брезент түбәле мәһабәт "ЗИЛ" үтеп китте. Аннан йөз метрлар кала шундый ук машинада, ниһаять - Үзе! Күпме сурәтләрдә күреп күнеккән түгәрәк, симез чырай. Ян тәрәзәдән кул болгап килә. Тизлек уртача. Вакытны туктатырга тырышып, текәлеп карыйм... Менә ул миннән бер сулышлык арада. Катлы-катлы ияк, арыган кыяфәт... Халыкның шашып сәламләвенә артык исе китми кебек. Ул шофёр кырыенда. Артта галәмәт зур гәүдәле хәрби кеше. "Генерал" дип уйлап өлгерәм. Миңа тарих җиле кагылып уза. Тукталмады. Без суырылып карап калган машиналар артыннан зур тизлектә берәм-берәм "Волга"лар уза башлады. Тәрәзәсеннән чагылган тук чырайларда фаталь горурлык. Нәүмиз калып басып торабыз. Көне буе көткәнебезнең соңы шулай тиз төгәлләндеме? Тукталмады. Тере тавышын ишетәсе килгән иде бит... Бездән ул Октябрьск шәһәренә китте. Анда нефтьчеләрнең колонналы мәдәният сарае каршындагы мәйданда халык кайнап көткән. Бервакыт колонналар арасыннан ак эшләпә кигән, мул чырайлы, юан корсаклы берәү чыгып килә икән. - Әнә ул! - дип халык кызган баштан ташлар, чи йомыркалар ата башлаган. Аннары искәреп алганнар, илбашы түгел, үзләренең ресторан директоры икән. Мәдәният сараеның еллар буе кагылынмаган арт ишеген каерып ачып, Хрущёвны сәхнә артына өелгән тузанлы плакатлар эргәсеннән җитәкләп алып кертергә мәҗбүр булганнар. Ә теге ресторан директорын, олы кунак киткәч, Хрущёвка нык охшаганы өчен, эшеннән алганнар. Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. Соңыннан төрле сүзләр таралды. "Авангард"ка соң, үз дуңгызларын бүлешә алмыйча, председательләр арасында гауга чыккан, имеш. Умарта ояларын җете кызылга буяганнар да, кортлар качып беткән, имеш. Кайсы чын да кайсы ялган - халык арасына таралганны җыеп ала алмыйсың. Азнакайны шаулатып узган олы вакыйгадан соң өч ай вакыт үтте микән, гадәти эш көне булырга тиешле иртәдә Әхмәтбаев кабинетына Әхбәр Шәрәфиев атылып килеп керде: - Ишеттегезме, Ибат Әхмәтбаевич, Хрущёвны төшергәннәр! Көтелмәгән хәбәр сискәндереп яңгырады. Күкрәккә сыймаслык ниндидер шатлык биләүдән мин урындыгымнан калкынып куйдым. Димәк, яңа үзгәрешләр булачак! Әхмәтбаевның аскы ирене салынып төште. Күзендәге утын сүндереп бер тын утырды да, капылт йокысыннан айныган шикелле, эре бармаклы йонлач кулын алга сузды: - Чү! Алай димә! Арыды ул... Ар-рыды-ы... Үзе китте. Арыды, дигәндәге тавышы, бәгыреннән кайнап чыгып, олы бер түгәрәк сыман тулышып, бөтен бүлмәгә җәелде. Мин урындыкка сеңдем. Аңа ышанмау мөмкин түгел иде. Әхмәтбаев кайгылы кыяфәт белән, маңгаен учлап, тын калды. Миңа аның каршында оят иде. Тизрәк чыгып китәргә, күңелдә мәтәлчек аткан сөенечтән ялгызым гына ләззәт алырга кирәк иде. Димәк, тиздән яңа үзгәрешләр булачак. Пирамиданың иң биек ноктасында кем китә, кем килә, минем өчен аның язмышы билгесез, мин аннан хәбәрдар түгел, миңа ул ерак. Көтелмәгән яңалыклар була торсын. Миңа унсигез яшь тула... Ул чакта... үзгәрешләр нидән башланды соң әле? Кибетләргә һәртөрле товарлар чыгып тулды. - Менә бит! - дип тел шартлатты беркатлылар. - Власть алмашыныр алдыннан, ризасызлык тудыру өчен, товарны махсус яшерәләр, - диде кабатланырга яраткан тарихны белүчеләр. Әмма унсигез яшьлек егет өчен болар вак нәрсәләр иде. Аны иң шаккатырганы постройком председателе кабинетында үзе күргән хәл булды. Беркөнне, парторг буларак, Әхмәтбаевны райкомга чакыртып алдылар. Н.С.Хрущёвның хаталарын ачып салган яшерен хатны (Мәскәүдән Үзәк Комитеттан килгән) тикшергәндә, кемдер берәү, кыюланып: - Күптән кирәк иде алып ташларга! - дип кычкырган. Безнең Әхмәтбаев та, үзенең политик сизгерлеген күрсәтергә ашыгып: - Пы-рауильно-о! - дип, калын тавыш белән җөпләп куйган. Райкомнан кайткач, ул киң төпле урындыгына утырды да, тирән сулап: - Теге чакта ук сизгән идем аны... - дип, транспарантның сынып җиргә төшүен, аның өстеннән сыер көтүе узуын искә төшереп алды. Мин соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүдән сулышсыз калдым. Кыска гына арада әллә ничә төскә керә алу маһирлыгын беренче күрүем әле. Кеше асылына икейөзлелек тумыштан бирелә микән әллә?.. Үз күңелеңә күләгә төшермәс өчен, шәхеснең беренче чиратта якты ягын күрә белергә кирәк дигән ышанычым тетрәп алды. Алданмас өчен, берәүгә дә сукырларча табынма! * * * Төзелеш конторасы барак дип аталган бер этажлы бинага урнашкан. Анда минем дә, инженерларныкы кебек үк булмаса да, бәләкәй генә үз кабинетым бар. Азнакайны шәһәрләштерү нигезен салган Төзелеш-монтаж идарәсе заманында иң көчле оешма саналган. Үзенең паркы, түгәрәк танцы мәйданы, фонтаны, зур Мәдәният сарае гөрләп эшләгән. Хәзер инде бу байлыкларны Пионерлар йортына биреп, төзелеш идарәсе үзе бер этажлы бинада утырып калган. Менә тагын бер объект өстәлде үзенә. Сәпәй умарталыгында ил башы - Хрущёв үзе сынап караган бәдрәфне контора кырыендагы бакчага кайтардылар. Базын казып, берничә эшче шунда мәш килә. Әхмәтбаев абый мине кабинетына дәштереп алды: - Күзең очлы синең, бар әле, искәртеп кил, авыш итеп урнаштыра күрмәсеннәр, - диде. - Авыш бәдрәфле ихата мескен күренә, - дип тә өстәде. Чыктым яннарына. Бастырып куйганнар объектны. Берничә эшче, чөкерчөкер сөйләшеп, тәмәке көйрәтеп утыра. Ул арада Харис абзый да килеп җитте. "Сабыр ит, ачылыр фабрик", дип ул тотынса, эш барып чыкмый кала димени. - Шәп тактадан, иренмичә ясаганнар моны, - ди берсе. - Эче дә шәп, тышы да шәп, Харис абзаң корган шәт, - ди Харис абзый. - Матур нәрсә кантурда утыручыларга гына тәти инде. - Матурның күте кантур, - дип җөпләп куя Харис абзый. Көлешәләр. Көлү дәртен тополь ботакларын сыгылдырып утырган каргалар күтәреп ала. Карга тавышына сискәнеп, сары яфраклар коела. Җилдә - көз исе. Плакатлар ясый торган урыным - каршыдагы өч катлы йорт подвалында. Иркен. Җылы. Якты дию генә аз, нык якты. Прожекторга куела торган туп хәтле лампочкалар чама белми яктырта. Бүлмәмнең мактанычы - тәртипсезлегендә. Кая карама, анда - иске, яңа плакатлар, эреле-ваклы рамнар, төрле рәсемнәр, буяу тюбиклары, тагын әллә ниләр - боларны ипле тәртипкә салдыңмы - бүлмәнең сере, анархиясе югала. Буяу исен яратам. Әлегә химия борынын тыкмаган, табигый ислеләр. Олифа дигәне дә үсемлек маеннан, ипигә ягып ашарлык. Мин рәссам-бизәүче генә түгел, спорт эшен дә җитәкләргә тиеш икәнмен. Ләкин җитәкләр кеше генә юк. Оешманың бөтен яшьләрен Төмәнгә, яңа төзелешкә озатканнар. Алны-ялны белмичә эшләп, "Северный"ны да кушкач, айга меңнән артык хезмәт хакы алалар икән. Ә профсоюз взносы монда ишелеп кайта. Ул кадәр акчаны үз вакытында рәтен белеп туздыру Әхмәтбаев абзыйның зирәклегенә бәйле. - Спортка нәрсә кирәк, язып керт! - дип юмартлыгын сиздереп тора. Складта карыйм: ботинкалы чаңгылар утызлап пар. Ул тимераяклар... Хәтта, "ножи" дип аталганы, чын спортчылар кия торганнары да бар. Бәләкәйдән үк конькида шуып үскән малай буларак, бусы минем күңелгә бигрәк тә хуш килде. Үземнең кабинет шкафында да киштә-киштә спорт киемнәре, бар да минем үлчәмгә килеп тора... Шкафтан футлярга салынган саллы фотообъектив табып алдым. Ә фотоаппараты юк. Бу минем нәфесне котыртырга җитә калды. Әхмәтбаев абзыйга кәгазь тотып керәм. Ул гаҗәпләнгән сыман, борынына атландырган күзлеге өстеннән миңа төбәлә: - Фотоаппарат кирәк дигәнсең, моның спортка ни катнашы бар? - Турыдан-туры. Ярышларны төшереп барырга кирәк бит. Соңыннан альбом чыгарырбыз. - Дисеңме...Үзең карап, кыйбатлысын ал! Мин "Зорький" фотоаппаратына тукталдым. Миңа яшәп торырга бер бүлмәсе тәгаенләнгән тулай торак биек топольләр ышыгына сыенып утырган бер катлы бинада икән. Эче иркен. Чиста. Тыныч. Идәненә келәмнәр җәелгән. Яшьләр аз. Күбрәк - буйдак, сазаган ирләр яши. оператор булып эшкә кергән. Соңгы өч елда бергә укысак та, аның белән якыннан аралашкан юк иде. Эчкә баткан күзләреннән салкынлык бәреп торган төмсә чырайлы бу Карамалы егете миңа ошап бетми иде. Менә, язмыш безне уйламаганда янәшә китереп куйды. Ул юктан да фәлсәфә чыгарырга ярата икән: - Танышканда син кызларның башта аягына карыйсыңмы, әллә йөзенәме? - дип, ул мине аптырашта калдырды. Бу хакта уема да килгәне юк иде. - Башта аягын күзләп ал. Хөләпә икән, китәсең дә барасың. Ә инде башта йөзенә карап, гашыйк булсаң... аннары җеп сыйраклы икәнен күрсәң дә, ычкына алмыйсың... Аның сулышын эчкә алып әйтелгән бу сүзләре күңелемә кереп оялады. Хатын-кызның гәүдә-аяк матурлыгын күз ачып йомган арада бәһаләп алу - ир кешенең табигый мутлыгы икәнен ул чакта мин белгәнмени?! Беренче хезмәт хакын алгач, тукымалар сата торган кибеткә кереп бик озак сайландым. Мәктәп елларында вельвет тукымадан ике кесәле куртка тектереп, бик яратып кия идем. Ул чакларда йә кара, йә көрән төстәгеләре генә була торган иде. Менә бит, вельветның да төрлесен уйлап чыгарганнар. Мин әнигә күлмәклеккә дип, вак кына бөрчек чәчәкләр төшкән куе-яшел вельвет алдым. Икенче айдагы хезмәт хакына өйгә шифоньер, зур көзге, "Рекорд" исемле радиола сатып алдым. Боларның тышы чын агачтан эшләнгәнлектән, хаклары икеләтә арзанайтылган, халыкның келәйгә катырып, йомычкадан ясалган агачсыман әйберләргә кызыга башлаган дәвере бу. Октябрь бәйрәме алдыннан көне-төне эшләргә туры килде. Плакатлар язам, транспорантлар эшлим. Язганда кул армый, ә бөтен киеренкелек аякка төшә. Шуңа күрә таш идәнгә, аяк астына иске плакатлардан кубарып алынган чүпрәкләрне җәям. Тулай торакка кайтып яткач, аяклар гүли. Рамнарга тарттырырга дип, алагаем зур рулон белән кызыл ситсы кертеп ташладылар. Сатин яңа чакта ялтырап тора, сокланып, җете-кызыл өслеген сыйпап карыйм. Шул мәлдә әнинең әйткәне искә төшә... "Син тугач, биш метр кызыл сатин бирделәр... Сталин бүләге"... Их, иптәш Сталин бабай, саранлангансың, менә мин хәзер сине уздырам, ун метр үлчим дә әнигә алып кайтып бирәм..." Һәм шулай эшләдем дә. Ул айда миңа өч йөз җитмеш сум акча язганнар. (Ул чакта авыл кешесенең айлык пенсиясе унике сум иде шикелле.) Баедым. Кесәңдә акча күп булганда, баш чөелә, йөреш үзгәреп китә икән. Дөнья - тубыктан, бөтен нәрсәне булдыра алам, дигән җүләр бер "минминлек" туа. Юк, мин алай исереп китмәдем, акчалы хыялның койрыгын тиз кистем. Путалы, шәл якалы кышкы һәм тагын куе яшел төстәге көзге пәлтә сатып алдым. Чалбар, күлмәк, бүрек һәм... муенга аса торган кобуралы кечкенә радиоприёмникка да акча җитте. Айга ике-өч мәртәбә посёлокның урам тәртибен саклау өчен төнге дежурга чыгу, җиңгә кызыл бәйләп, дружинник булып йөрү көннәре һәр оешмада катгый приказ белән алдан билгеләнгән. Минем кабинетта кыска погонлы, ачык зәңгәр төстәге биш пинжәк эленеп тора. Махсус тектерелгән дружинник формасы. Хикмәт шунда: районның халык дружинасы хәрәкәтен Рейниш дигән бик сәер бер кеше җитәкли иде. Рәвеш-кыяфәте, киеме белән дә үзенә бер булып аерылып торган Рейниш тиз арада Азнакайның иң билгеле кешесенә әверелеп китте. Халык хәзер милициядән түгел, ә Рейништан курка башлады. Автоколонналарда эшләүче иң гаярь шофёрлар кавемен дә ул үзенә табынырга мәҗбүр итте. Теләсә кайда, теләсә кайчан кул күтәреп туктата, документларын тикшерә. Хәтта Аның сүзен тыңламаска җөрьәт иткән бердәнбер кеше - безнең очның Талип абзый улы Әнвәр - аңарга шофёр булып эшкә кергән иде. Өенә яисә эш урынына килгәч, Рейнишның пәлтәсен салдырышып, кидерешеп торырга кирәк икән, моны белүгә, ярпач Әнвәр: "Мин сиңа холоп түгел!" - дигән дә ачкычын ыргытып чыгып киткән. Менә шул Рейниш бөтен оешмаларга кыска погонлы зәңгәр пинжәк тектертергә күрсәтмә биргән. Аның хәзер үз карамагында бинасы бар. Кабинеты, дружинниклар өчен бүлмәсе, тотып кайткан ярсу хулиганны тынычландыру өчен каталажкасы бар. Рейниш үзенә үзе уйлап чыгарган ярымхәрби киемнән йөри: кыска погонлы зәңгәр костюм, якасына ялтыр ромбиклар беркетелгән, погонында шактый эре ике йолдыз, каймалы зәңгәр пилотка, портупеялы каешына пистолет кобурасы асылган. Әллә кайсы илнең пөхтә офицеры диярсең - килешеп тора үзенә, каһәр... Мәскәүгә барып ул бу кием формасын күрсәтеп, халык дружинасының нәкъ менә Азнакайда гына гамәлгә кертелгән эш алымнары белән таныштырып кайтты. Күп тә үтми, "Азнакай тәҗрибәсе", "Татарстандагы башлангыч" дип, зур-зур газеталар язып чыктылар. Шуннан соң, Рейниш районның күз өстендәге кашына әверелеп китте. Хәтерлим, без, бер төркем дружинниклар, төнге урамнарны айкап йөргәндә, болагайланып, тавыш чыгарган, кызмача хулиганны эләктереп кайтабыз да Рейнишның кабинетына кертеп бастырабыз. Рейниш кобурасыннан пистолетын чыгарып, өстәлгә яткырып куя да тегеңәрдән сорау ала башлый. Үзенә бер ләззәт белән, чирканып, тегене сыта, камырга әйләндерә. Октябрь бәйрәмендә ул, бер өер дружинниклар төяп, бөркәвечле машинада безнең авылга килеп төште. Сәбәбе бик гади: елдагыча, Гыймай Заһиты көпә-көндез, клубта кызган бәйрәм шаукымын бозып, сугыш чыгарган иде. Моңа халык инде күнеккән, кунакка кайта алмый калганнар да: "Ничек үтте бәйрәм, Гыймай Заһиты сугыштымы?" дип сорый торганнар иде, әгәр инде ниндидер сәбәп белән Гыймай Заһиты сугышмый калса, "Бәйрәм барып чыкмаган" санала иде. Үзе ул, алагаем йодрык төеп, явызларча сугышмый да, билдән чишенеп ташлап, борын канатырлык яисә бит тиресен сыдырырлык кына дыңкып ала. Аңа - бөтен кешенең игътибар үзәгендә булу, шау кузгату, тынычландырырга теләп, үгетләп йөрүче төркем уртасында калкып тору, көчлелегенә ышандырып, дәһшәт салу кирәк. Менә шул кырпак кар төшкән бәйрәм көнендә, кемдер районга шылтыраткан күрәсең, дружинниклар машинасы килеп җиткәндә, Гыймай Заһиты тирәсендә кайнаган төркем клубтан карлы урамга ташып чыккан иде инде. Рейниш машинаның ишеген ачып, кабина баскычына чыгып кына, пистолетын болгап: "Забра-ать!" дип кычкырды. Юка зәңгәр шинельдән, кокардалы пилотка, портупея, галстуклы ак күлмәк, ыспай гәүдә рәвеше - бу мизгелдә ул без киноларда күргән нимес офицерларына охшаган кебек иде. (Хәер, кинолардагы нимес офицерлары ролендә Мәскәүнең яһүд артистлары уйный түгелме соң?..) Менә хәзер, клуб янына тамаша карарга җыелган халыкка карап, Рейниш: "Ятыгыз!" дип команда бирсә, нишләр иде микән авылдашларым? Калды микән аларда элеккеге башкисәр дуамаллыгы?.. Ай-һай... Әнә бит, Гыймай Заһитларын дружинниклар әрдәнәләп төяп киткәндә, каршы төшеп, алып калырга теләүчеләрнең тавышы бик юаш чыкты. Элеккерәк еллар булса, бу машинаны Рейнишы-ние белән кимендә өч тапкыр Әлбәттә, Рейнишның Азнакай җирлегендә кинәт болай калкып чыгып, отыры канатларын җәеп, бәйсез бер кенәзгә әверелә баруы белән өстәгеләр, ягъни, райком дәрәҗәсендәгеләр килешеп, битараф карап торгандыр дип уйламыйм. Астыртын нинди агымнар бөтерелеп алгандыр - анысы безгә караңгы. Көтмәгәндә Рейнишны яңа, олы төзелеш кайнаган Төмәнгә алдылар. Үзе белән ул бер төркем шофёрларны, шул исәптән безнең Әнвәрне дә махсус чакыртып алып китте. Күпмедер вакыттан соң шофёрлар кире әйләнеп кайттылар. Рейниш турында ләм-мим, бер сүз әйтмиләр, телләре йозаклы иде. Шундый хәбәрләр йөрде: дөреслек, гаделлек сагына үзен багышлаган Рейниш зур акчалар актарылган җирдә нәфесен тыя алмаган, имеш, кулга алганнар, утыртканнар икән, диделәр...Азнакайга ул бүтән әйләнеп кайта алмады. Кинәт мин үземне бу чиксез дөнья уртасында япа-ялгыз итеп тоя башладым. Тирә-юнемдә тормыш кайный, әмма ул шаукымга мин табигый генә кушылып китә алмыйм кебек. Дуслар да таралды: мәктәп ишегеннән ыргылып чыктык та, беребез - уңга, беребез - сулга, беребез - турыга китеп сибелдек менә. Һәркем үз гамендә... Аңга килеп кабаттан җыела башларбызмы - кем белә... Фәния дә ерагаеп бара кебек. Ул энә белән кое казый. Әбүгалисина мәгарәсеннән тартып чыгарырга телим үзен, юк, уку үҗәтлеге акылын томалаган. Йөзендә - аҗаган кебек сүрән, арган елмаю. Мин үзем туң утын пүләнеме әллә, күңелендә ут кабыза алмыйммы? Юк, болай булмый. Сизәм бит - быел мине армиягә алачаклар. Кая да булса укырга кереп, посып калырга мин әзер түгел. Хәрби кануннар әсирлегендә минем иң матур өч елым бу тормыштан төшеп калачак. Аннары башкача була инде ул. Армиядән кайткан, диячәкләр. Акыл утыра башларга вакыт дип, гел искәртеп торачаклар. Тәртә арасына кермәгән тай вакытының кадерен белеп калырга кирәк. Абынсаң да, кагынсаң да - үзеңнеке, иркәләнү дә, яшьлек җүләрлегенә аркалану да килешә бит әле безгә... Иптәшкә Рәфәтне кузгатам, киттек беренче мәктәпкә, бүген җомга, танцы көне. Муенга ак шарф салам. Өстә ромбик тезеп сырылган утыртма якалы нейлон куртка, яшел чалбар. Салкынны санга сукмыйча гына яланбаш чыгам. Баш туңса да, чәч өшемәс әле... Рәфәт минем киемгә күз кырыен гына төшереп, үзенең соры пәлтәсен өнәмичә генә кул аркасы белән каккалап алды. Быел тугызынчыга өч класс тупланган икән бит! Мәктәп тарихында күрелмәгән хәл. Спортзал кайный, музыка, чытлыкланып көлү авазлары тибрәнә, йөзеп кереп киттек ваемсыз яшьлек куелыгына - кызлар төркеменә барып кушылдык. Гүя безне генә көткәннәр монда танцыга чакырып, ым кагарга өлгермисең, кул арасына суырылып керәләр. Мин яңа танышуны өнәмичә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыма бикләнә торган идем, бүген әллә нәрсә булды, ачылды күңел капкалары, бернинди тартыну белмәгән кызлар мине дә җилбәзәк халәткә буйсындырдылар. Ул арада Рәфәт каядыр юкка чыкты. Танцыдан соң, төнге Азнакай урамын бер итеп кайтып киләбез. Тугызынчы "А", "Б", "В" классыннан чибәр өч кызны сайлап алганмын. Берсен генә култыкласам, калган икесе үпкәли, икесен култыкласам, берсе артып кала. Өчесе дә ошый бит әле боларның. Сөйләшергә җиңел, уенчак холыклы кызлар. Менә шулай... гашыйклыкның бәгырьгә сызып төшми торган, өстән генә сирпелеп алган юка катламы да була икән... Уенын-чынын бергә кушып, сүзгә-сүз ялгана. Кызларның чыркылдашуы - Кайсыбызга гашыйк булдың инде, әйт дөресен?! "Минме?... Минме!.." дип, һәрберсен кабаттан күздән кичерәм. Ул арада "Б" кызы җылаган атлы булып, битен каплый: - Мин түгел... Аһ, сайлаганы мин түгел... "В" кызы, беләгемнән кулын алып, үпкәләгән атлы булып, урам читеннән бара башлый. Янәшәмдә "А" кызы гына торып кала: - Ниһаять, үз урынын таптылар болар, - дип алардан көлә. Кызларны бер учка җыеп игълан итәм: - Өчегезгә дә гашыйк бит мин! - Алайса, безгә дуэльгә чыгарга туры килә инде. - Тарихка керсен әйдә: кызлар дуэле. - Секундант буласыңмы? Бармакны югары чөеп кызларны тынычландырам. Хикмәтле сүз әйтәм, янәсе. - Сез һәммәгез дә чибәр. Ни өчен икәнен дә беләм. Көн дә иртән көзге каршына килеп, "мин чибәр, мин чибәр, мин иң чибәр!" дип өч мәртәбә кабатлыйсыз, шулаймы? Ә "мин акыллы, мин акыллы, мин иң акыллы!" дип өч мәртәбә кабатлаганыгыз бармы? Юктыр шул. Ә мине акыл ягы да кызыксындыра. Конкурс игълан итәм. Сорау тарихтан: Тимерләң, Аксак Тимер турында ишеткәнегез бардыр. Менә шуның кайсы аягы аксак булган? Кызларым гөр килә башлады: "Шундый сорау буламыни?", "Кайсы аягы аксак булса да барыбер түгелмени?", "Ул бит атка атланып йөргән!" Дөресен әйткәндә, Тимерләңнең кайсы аягы аксак булганын мин үзем дә белмим. Аптыраганнан гына әйтүем. Җавап соралмый да... Кызларда йомгакка уралмаган җеп очы калсын дип кенә... Алар мине тулай торакка кадәр озата килделәр. Бүлмәмә кергәч, утны кабыздым, пәрдәне тартып куярга дип тәрәзә катына килсәм, тротуарда басып торалар. Кул болгап хушлаштылар да култыклашып китеп бардылар. Китап - йокы даруы. Мендәр куенына башны терәп, инде китап битендәге юллар бер-берсенә кушыла язып, йокы пәрәвезен үрә башлаган иде... бүлмә ишеген чорсыз ачып, Рәфәт килеп керде. - Бүтән синең белән беркая бармыйм, - диде, һәр сүзенә аерым басым ясап. Мин аптырап калдым. Юк, шаяртып әйтми кебек үзе. Болай да елмаю сирәк куна торган йөзенә болыт күләгәсе тагын да калынрак булып ягылган кебек. - Ник алай дисең? Рәфәт соравымны кулы белән җилпеп төшергән кебек хәрәкәт ясады да: - Үзең беләсең! - дип, ишекне каты ябып чыгып китте. Шуннан соң мин аны үзеннән яшькә зуррак, чагыр күзле, буйдак адәм белән күргәли башладым. "А", "Б", "В"лар кыю булып чыкты, йә берсе килеп нәни ташны тәрәзәмә "черт" итеп ыргыта, йә икенчесе эш урынында пәйда була, йә өченчесе... Өлгер генә, кинога алып барам, урамда йөрибез, катокта шуып туйганымны сабыр гына карап, көтеп торалар.Үзләре шуа белмиләр, өйрәнергә теләкләре дә юк. Бер атна вакыт болар белән юанып үтеп тә киткән. Беркөнне, төш җиткәч, пәлтәмне киеп чыгарга әзерләнгән генә идем, эш кабинетымның ишеген шакыдылар. Ачсам, бусага төбендә Фәния басып тора. Үткән көннәрем ваемсызлыгын җуеп, әллә кая артка чигенде. - Ничә көн инде, күренмисең... Курыктым, - ди. - Бүтән планеталарга китеп адашып йөргәнмен, - дим. ул түшемә сыенып, пәлтә якасына битен куеп, җылый башлады. Кыен булып китте, ничек юатырга да белмим, мондый халәттә калганым юк бит әле минем. - Мин гаепле... Әйдә, моннан соң көн дә күрешеп-очрашып торыйк, яме... - дип, ул эре-эре күз яшьләре аша миңа төбәлә. Ни әйтим. Ничек аңлатыйм. Башымда уенчак уйлар бөтерелә. Алай ук җитди кабул итмә, берни булмады, мин үземне сынап кына карарга теләдем, дияргәме? Күз яше кирәкми иде... Якам юпь-юеш. Урамга чыгабыз. Кар ява. Сынап карау... Унсигез дә тулмаган килеш... Без бит үз күңелебезнең Магелланы... Күңелнең яшерен утрауларын үз вакытында ачасы, исерткеч томаннарын таратасы килә. Ым кагу җитә, миңа кызлар күзе төшә икән бит! Бу - хәтәр хакыйкать түгелмени! Күпме вакытлар икеләнеп, үз бәямне белмичә кимсенеп, төрле хорафатлар колы булып юкка йөргәнмен. Фәния киләчәк өчен яшәргә әзерләнә. Ә миңа бүген яшәп калырга кирәк. Мине алда көткән ниндидер олы максатлар бимазаламый әлегә. Уйныйм, шаярам, көләм, гашыйк булган булып кыланам. Болар бит үзеңне танып белүгә уенчак адымнар гына. Фәния - башка... Ул - күкләр тарафыннан тәгаенләнгән мәхәббәтнең гомер соңына кадәр ачыла барачак тылсымлы таҗы... Безгә бер-беребезне сакларга кирәк. Сүз белән ничек аңлатыйм. Мин ялгызлыкны күрәлмыйм. Шундый тойгы биләп ала мине: үлемнән түгел, ә яшәүдән курка башлыйм. Авыру дәрәҗәсендәге бу астыртын тойгыдан бары хатын-кызның янәшәдә булуы, тыны, ягымлы тавышы гына мине йолып ала; очраклы танышлыкмы ул, үтешли күз төшүме - барыбер! Яшәүнең куркытып янавыннан шундый мизгелдә сихәтлек аласың, олы мәхәббәтеңне җуймас өчен... Беркөнне Рәфәт эш урыныма килде. Тулай торакта сирәк күренә иде. Ун көннәр элек ул, авылына ялга кайтканда, минем ромбик төшереп сырылган нейлон курткамны сорап торган иде. Киемне кешегә биреп торсаң, кире кайтканда үпкәләгән була, үзеңнән үч ала икәнен белә идем, югыйсә, саран исеме күтәрәсем килмәде, ни дисәң дә классташ бит... Кайткан Рәфәт авылына, клубта егетләр бәйләнешкәннәр. Кан чәчрәгән куртканы әнисе кайнар суда юып "пешергән"... Рәфәт аны, миңа күрсәтергә уңайсызланып, шактый көннәр әйтмичә йөргән. Аңлаштык инде соңыннан. Кабырчыкка әйләнгән куртканы мин шифоньерның аскы киштәсенә ыргыттым. Гуд бай! - немец теле укытучысы Сагындыкова апа әйтмешли... Беркайчан мул сөйләшергә яратмый торган Рәфәткә бүген нидер булган: юкбарны сөйләшеп утыра да утыра. Шатлыктанмы, кайгыданмы дулкынланган - анык кына белә алмыйсың. Утыра торгач, сәгатенә карап алды да: - Әйдә, урамга чыгабыз, шундый матур кар ява бүген, - диде. Чыктык. Стадион янына, аулак урынга җиткәч, ул: - Син мәктәптә минем тугызынчы класстан алып, унберенчегә кадәрле бөтен малайны кыйнап чыкканны беләсеңме? - диде. - Юк, берәүнең дә сиздергәне булмады. - Тимәгән бер син калдың... - дип, Рәфәт төмсә йөзенә саран гына елмаю саркытып алды. - Кыйнау дию дөрес тә түгелдер... Мин бит дәрес бирәм... Шау-шу кузгатмыйм. Сүгенмим, кызмыйм, тыныч кына... Ул приёмны мин - Кирәкми. Кешегә кизәнү - Аллаһка кизәнү белән бер, дия минем Салиха әби. - Һы, бу тормышта кизәнмичә генә яшәп булмый. Сүзсез калып, карлы стадион сукмагыннан әрле-бирле йөрибез. Рәфәт тамак кырып куя, гүя күңелендәге әйтелмәгән уйларын барлый, актара, чүбеннән арынырга тели. - Күз алдыңа китер: мәктәп коридорыннан килә берәү... бәхетле елмаеп килә, киеме дә синекеннән шәбрәк... Аулак урынга чакыртып алам мин моны: "Син миңа ошамыйсың, егет", дим дә... Кара-каршы баскан уңайдан иңсәсеннән кисәк кенә тартып китерәм, шул моментта ике ударны берьюлы бирәм - берсе тез белән җан җиренә, икенчесе маңгай белән ияк астына... һушсыз калып авып китмәсен өчен иңсәсен җибәрмим... сыгылып кына төшә дә җиргә тезләнә. Ул бит минем каршыда тезләнә! Шулай итеп, мин мәктәптә күпме тәкәббер малайны тезләндереп, сабак бирдем. Рәфәт моны шулкадәр канәгатьлек белән, олы бер серен ачкан кебек сөйләп бара, мин шаккатып калдым. Тып-тыныч холыклы кебек иде, кемгә дә булса тавыш күтәргәне, кызып киткәне булмады. Эчке уена баткан үтә сабыр кеше сыман иде. - Блокнотымда синең исем турында сызык тора. Шуны бетерим дип килгән идем яныңа, тагын булмады, тезләнмәгән бер син калдың, - дип, ул рәнҗегән сыман сәер караш ташлады да, кырт борылып, китеп барды. Стадион капкасына җиткәч: - Иртәгә мин Себергә китәм, хуш, - диде. Мин Рәфәтнең кинәт шулай күңелендәге кара капкасы ачылуын акылыма сыйдыра алмыйча басып калдым. Бу - хушлашу түгел, ә бәхилләшү иде сыман... Аның тугызынчы класста иң тере, иң җитез кызыбыз Светланага гашыйк булганлыгын барыбыз да сизә идек. Рәфәтнең баянда уйный белүе дә шул чакта ачылды. Светлана - Советлар Союзы герое Әкрам Вәлиев кызы иде. Әмма әтисенең батырлыгы белән беркайчан да мактанганы булмады. Нечкә күңелле, очынып йөргән Светлана унынчыга күчкәч, басынкыланып калды кебек. Рәфәттән дә читләште бугай. Бәлки ул аның яшерен генә башкарып килгән әлеге яман гадәтен белгәндер... Тормыш - уен, дип йөр менә. Кешеләр карурманы куерак та, шомлырак та түгел микән әле?.. Менә кем булып чыктың син, төмсә йөзле классташ. Тормышта кичергән нинди үчлек йөзеңә төн карасы сеңдерде? Сирәк кенә елмаюың да синең табигый түгел, ә елмаю хәрабәсе генә булган икән бит... Тимераяк ярышында катнашырга Тресттан чакыру килгәч, мин озын спорт конькиларын алып, стадионга киттем. Анда эшләүче спортсмен кыздан бөтен серләрен кыска гына арада өйрәнеп алу малайчактан ук боздан кайтып кермәгән "тәҗрибәле" аякка кыен булмады. Гаҗәп икән ул озын конькилар. Борылышларда аякларны алдан чалыштырып алу, озынга барганда арттан чалыштыру өчен үзенә бер осталык, төгәллек кирәк. Ә тизлек көчәйгәннәнкөчәя, конькилар гүя үзеннән-үзе суырып алып бара. Куллар - канат. Аяклар чигү чигә. Бу ләззәтне каток иркен чакта, аяк астында бала-чагалар чуалмаганда гына алып була шул... Мин инде ярышта үзем дә катнашырга әзер идем, әмма һөнәр училищесыннан кызлар командасы гына туплап булды. Аның каравы, яшьләр булмаса да ярый, дигән ике ярышта - шахмат һәм ату ярышларында катнашып, Бөгелмәдә Трест Язның матур бер көнендә Спорт тауарлары кибетенә кергәч, шаккатудан телсез калдым. Каршымда - спорт мастерлары халыкара ярышларда гына катнаша торган велосипед балкып тора. Күземә генә күренәме, каян килгән бу Азнакайга? Ул - ыспайлыгы! Ул - җиңеллеге! Бөгелеп төшкән руле - таудан сикерәсе кәҗә мөгезе кебек тора. Тизлекне кул хәрәкәте белән бер-бер артлы ун төргә күчереп була. Тәгәрмәчләре бер рычагны боруга, автомат рәвештә салына. Мин күпме еллар кызыккан, хыялымда йөрткән могҗиза бит бу! Тотып-тотып карыйм, сокланудан куллар калтырый. Сулышыма кабып торуымны күреп, кибетче минем янга килде: - Кызыктыңмы әллә? - ди. - Берәү генә ул. Заказ белән кайтардык, - ди. - Бай бер нефтяник малае алырга тиеш иде... фаҗигагә эләккән, диделәр. Килә алмый инде... Мин акча күчерү юлы белән иртәгә үк алабыз, дип, кибеттән кирәкле кәгазь юнәтеп, конторага йөгердем. Тыным-көнем бетеп, Әхмәтбаев абый кабинетына барып кердем. Хәлне аңлаткач, аңлаган кебек булды да, барыбер, кайтарып сорамыйча калалмады: - Хакы йөз сиксән биш сум дисеңме? Кырык биш сумлыгы ярамаганмы! - Андые ишәк бит аның, Әхмәтбаев абый, - дим, - ә бу - аргамак. Ул арада бухгалтер Рәмилә апаны чакыртып, тиз арада акча күчерү документын өлгертергә кушты. Ә миңа, төне буе теләк теләп чыгарга гына кала... Икенче көнне иртән Рәмилә апаның банктан кайтканын дүрт күз белән көтеп тордым. Күңелсез генә кайтып килә. Йөрәгем урыныннан купты. - Булмады бит әле бу, - ди. - Бланкта хата киткән. Икенчегә кул куйдырырга Әхмәтбаев абыең Бөгелмәдә. Кич кайтса да кереп тормас, ял алды бит... Болай булса, кулдан ычкына бердәнбер велосипед. Каршылык тудымы - чигенмәскә, ул каршылыкны җимереп булса да алга барырга, дип тиз генә акылны эшләтеп алдым. Минем ярсыну шулкадәр көчле иде ахрысы, Рәмилә апа хәтта минем тәкъдимгә каршы килә алмады. Менә мин, кабинет ишеген эчтән бикләп, пыяла аша төшереп тә, болай гына да Әхмәтбаев абыйның кул кую рәвешен кабатларга керештем. Шулкадәр четрекле, озын итеп куйган кулны, йөз мәртәбә генә язып караганмындыр.Үзем сәгатькә багам, банктан акча күчерү вакыты чыгарга утыз минут кына калып бара. Ниһаять, яңа бланкка Әхмәтбаевча кулны куеп, кертеп бирдем Рәмилә апага. Бланкны карады-карады да: - Банк белән шаярырга ярамый. Шулай да барып карыйм, - диде. Күрәсең, минем чырайдан әгәр шушы операция барып чыкмаса, зур фаҗига буласын төсмерләгәндер. Әй көтәм, әй көтәм әйләнеп кайтканын. Күңелдән әллә нинди хорафатлар уйлап чыгарып, үземчә фаразлыйм. Исән-имин кайтып килде бит Рәмилә апа. - Ну, малай, сиңа фальшивомонетчик кына буласы калган, - дип көлә. Акча күчерелгән кәгазьне тотып, аргамакка тиң иң затлы велосипедны алырга дип кибеткә йөгерәм. Бәхетле тукталыш И бу - тургай моңына манылган җәйге хозурлыклар! Күк гөмбәзенең аяз төпкеленнән без белмәгән дөньяларның кызыктыргыч шәүләсе саркып күренер кебек. Велосипедта җилдергән унсигез яшьлек егет күңелендә нинди уйлар кайный? Әллә соң - уйлы икәнен белмәгән уйлы чагымы, бәхетле икәнен белмәгән бәхетле чагымы? Педальне күз иярмәс тизлектә әйләндергән аякларында ап-ак спорт чүәкләре чагылып кына кала, кыска җиңле ут-кызыл футболкасын җил кабарткан. Велосипедның ялтыр тәгәрмәчләреннән җем-җем килеп кояш нуры сибелә. Җете балкыш! Бар да әйбәт. Бар да имин. Рәхмәт сиңа, унсигез яшьлекнең ирекле җәе!.. "Сагынырсың, сагынырсың әле, ничек кенә сагынырсың", - дип пышылдый йомшак, ягымлы җил. Велосипед тизлегеннән туган бу җил: "Үзең уяттың да!" - дигән шикелле үрсәләнә, чытлыкланып, чәчне тузгыта, иркәләнеп куенга тула, алга йөгереп китеп, мине үз артыннан әйдәкли. Үр менү белән үр төшү арасында аерма юк. Рульнең сул як очындагы "өтер"гә кагылып кына алам - тизлек үзгәрә, рульнең сул ягындагы "өтер"дә биш төрле тизлеккә күчерешле хикмәткә ия. Очам гына. Машиналарны узып китү - җан рәхәте. Дулкын-дулкын таулар, яшел тугайлар, үзән-кырлар - һәммәсе минем тизлеккә ярашып, бер юнәлештә агып бара... Туган җир күкрәгенә каеш булып уралган юл тигезлеге, сынатма, сакла син, ярлыка, тизлек җиленнән исергән башсыз улыңны! Бер генә була бит ул, гомереңдә бер генә була бәхетнең җиденче катында очу мизгеле. Искәреп кал, бүтән аны кабатлап булмый, сагынырга гына кала... Шундый хәтәр тизлек белән җилдергәндә... җан үзәгендә кабара барган кыргый хисне сыйдыра алмыйча, кулларны рульдән ычкындырам да, күккә сузып бер талпынып куям... Мин шулай бу җирдә яшәвем өчен Ходайга рәхмәтемне җиткерәм түгелме! Асфальттан авылым юлына борылам. Колакта жуылдаган җил сүрелә, тизлек акрыная, велосипедның тизлектән ярсыган тәгәрмәчләре ризасыз гына вак-төяк чокыр-чакырларны санап бара. Ике тау арасында посып утырган авылым, үзенең барлыгын раслап, кинәт каршымда пәйда була. Күрәм бит, мин төшәсе тау, каты булмасын дип, юлын бәрхет тузан белән түшәгән. Сизәм бит, мин ачып керәсе капка келәсе, алдан ук әзерләнеп, кытыкланып куйды. Менә ул - ваемсыз яшьлекнең кадерле тукталышы! Чирәмле ишегалды. Алтын шарлар итеп бал кортларын чөеп уйнаган бакча. Менә ул - бауга ак керләр элеп йөргән яланаяклы кызый. Кисәк ачылган капка тавышына сискәнеп борыла, зур ачылган күзләрендә якты моң. Ниндидер акыллы сүзләр көчсез бу мизгелдә, ашкынып килгәнемне сиздермәс өчен, җүләр бер дулкынга күчәм: - Кем син, танымыйм? - Мин - Фәния. Ә син кем? Дымлы керләрдән чирәмгә ләйсән тамчылар тама. Бал кортлары үз көенә гөжелди. Койма буенда песи таралып ята. Фәниянең аяк йөзен юеш туфрак сипкелләгән. Кысып алган бәхетле хистән күзгә яшь килә... Гөлүсә Батталова САВАПЛЫ САБАК ХИКӘЯ Гайшәбикә карчыкның тирләп-пешеп эчкән мәтрүшкәле-сөтле чәенең тәмен кинәт кенә телгә килгән телефон тавышы бозды. Әллә нигә бер шылтыраганга каушап киттеме, җиңелчә калтыранган кулы белән трубкага үрелде: - Әлү... Әлү?.. - Алло, әни! Нихәл? - Кызым, Люция, синме бу? Ару гына әле. Үзең ничек, балам? - Ничек, ничек?! Чәчләр агара монда! Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның, әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың! - Тукта, кызым, берни аңламадым. Ипләбрәк сөйлә әле. Рушан улым нишләгән дисең? - Нишләсен, өйләнәм, дип, детдомда үскән бер салам сыйракны алып кайткан. Синең белән таныштырасым килә, әни, дигән була, юньсез. Мин аны бетле хәерчеләр өчен үстермәдем. Өйләнә икән, әнә, хәллерәк гаиләдән кыз тапсын. Тиен санап, очын-очка ялгап яшәүдән болай да гарык. Ярар, әни, син мине ишеттең. Бусагадан да кертәсе булма, кара аны... Иллә дә мәгәр, түреңә меңгезеп утыртсаң шуларны, үлсәң дә, сыңар аягымның берсен дә атламыйм! Сөйләшү ничек кинәт башланды, шулай өзелде дә. Гайшәбикә карчык берара уйларының җеп очын табалмый утырды. Рушан өйләнәм дип әйтә диме? Бәрәкалла, егет кешенең вакытында башлы-күзле булуы әйбәт. Яше барган саен, күңеле-башы үзгәреп, бөтенләй өйләнми калса, ни әйтерсең? Авылда буйдакларның исәбе-чуты юк. Детдом баласы, диде диюен дә, килен буласы кешенең исемен дә әйтмәде. Әстәгъфирулла, марҗа-фәлән генә була күрмәсен! Әнә күрше Раузалиянең алма бөртеге кебек кызы тотты да урыс егетенә чыкты да куйды. Ата-анасы теше-тырнагы белән каршы торып карадылар да, тик кая ул! Барам булгач барам - бетте китте. Әй, татар урыска барса да, урысны алса да, урыс үстерә диюләре дөрес инде... Күршегә оныклар кайта хәзер, кемнән кем туганы исемнәреннән үк билгеле: малай - Захар, кыз - София. Раузалия берсенә - Зәкәр, икенчесенә Суфия дип дәшә дәшүен дә, тик менә бер кәлимә татарча белмәгән оныкларның алай гына татар буласы килми шул. Соңгы кайтуларында муеннарына тәре асканнар, кая барыйм, дип, тәгәри-тәгәри елады күршекәе. Йә Аллам, ни юрап утыра соң әле, марҗа түгелме, имеш, авызыннан җил алсын! Рушан улының күзе ачык, бер дигән кыз баладыр әле, Ходай кушсын. Люциясенең пырдымсызлануы бүген генә түгел. Балабаладан әллә ниткән холыксыз, мамыксыз булып үсте шул. Әллә тәрбия, әллә җан җылысы җитмәде. И, кая җитсен! Бала туып, ае тулмады, Хәлиулласы китеп барды. Йөрәк өянәге, диделәр. Улын җир куенына салган каенанасы бу кайгыны күтәрә алмады, ярты елдан гүр иясе булды. Тәртә башында япа-ялгызы торып калгач, нишли аласың, тормышны җигелеп тартты - көн эшләде, төн эшләде. Бер караңгыдан икенче караңгыга тиклем колхоз эшендә. Әле ярый, ул елларда авылда яслесе ачылды. Сабыеның ничек тәпи киткәнен дә, сөйләшә башлаганын да хәтерләми. Люциясен башта ясле, аннан соң мәктәптә октябрят, пионер дружинасы, быргы-барабан тәрбияләде. Әни дип, авыл дип өзелеп тормады, сигезне бетерүгә, шәһәр ягын каерды. Сагынмады, авылга кайтуны бар дип тә белмәде. Акча-мазар, тегесен-монысын җибәрүне сораган хатлары гына килеп торды. Дәү укуларда укыйдыр, шуңа вакыты юктыр, дип, үзен-үзе юатып яшәп ятканда, Люциясе борын төбенә җиткән корсагы белән авылга кайтып утырды. "Ай, балам, тормышка чыктыңмы, кияү кеше кайда, никахны кайчан укыттыгыз?" - ише сорауларына җавап һәрвакыттагыча коры иде: "Нинди никах? Синең искелек калдыгың кемгә кирәк? Комсомол туе ясадык. Радик Казакъстан якларына эшкә китте. Общагага бала белән кертмиләр, монда гына табам". Кызының сүзләренә ул чакта ни көенергә, ни сөенергә белмәде... Тупырдап торган ир бала тапты Люция. Руслан дип исем кушам дигән кызына бу юлы Гайшәбикә каты торды. "Сәвиткә ияреп, сиңа Люция кушканым да җиткән, Руслан түгел, Рушан булсын. Бик мәгънәле, бик матур исем бит", - дигәч, кызы каршы килмәде, бала туып, атна-ун көн үтүгә, мең төрле сәбәп табып, шәһәренә китеп тә барды. "Әлегә Рушанны калдырам, аннан күз күрер. Син хәзер пенсиядә, эшең юк, бер баланы гына карарсың, миңа тормышымны җайларга кирәк", - Люциясе әнисенең дә, баласының да алдагы көнен әнә шулай җайлы гына хәл итте дә куйды. Исеме җисеменә туры килде нарасыйның, Гайшәбикәнең бертөрле аккан тормышына якты нур өстәлде. Күкрәк сөтеннән аерылды дип борчылган иде, урам аша күршесе Әминә үз баласы белән бергә Рушанны да имезергә ризалашты. Кайчандыр кызына бирә алмаган бар күңелен, йөрәк җылысын оныгына багышлады Гайшәбикә. Люциясе анда-санда бер кайтып киткәләде, малай авылда үсте. "Әбием" дип өзелеп торса да, әнисен бик сагына иде. Әти кешене бөтенләй белмәде. Ахрысы, ул Радик дигәннәре бөтенләй юкка чыккан иде. Әбисен сөендереп, Рушан әйбәт укыды, тәртипле-тәрбияле егетләр исәбендә йөрде. Мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, армиягә китте. Хезмәтен тәмамлап, җилкәләре киңәеп, буйлары үсеп, көрәеп кайтып та төште. "Агрономлыкка укырга керәм, әби, кулга диплом алуга, синең яныңа кайтам", - дип елмайган оныгына карап, күзләре дымланды Гайшәбикә карчыкның. Улының шәһәргә укырга керүенә, үзе янына яшәргә килүенә Люция генә бик шатланмады. Кем әйтмешли, пирчәткә урынына ирләрен алыштырган хатын өчен малай ашына төшкән таракан кебек булды. Нәкъ менә шуның өчен дә фатирлы бер кыз табып, үзе яныннан ничек ...Капка шыгырдаган тавышка Гайшәбикә карчык уйларыннан айнып китте. Ул арада өй ишеге ачылды да, һәрвакыттагыча балкып, Рушан килеп керде. "Исән-сау гына тордыңмы, әби?" Оныгы артына посып диярлек бусагадан атлаган чандыр буйлы кыз бала, Гайшәбикә карчыкның күзләренә карап, исәнмесез дигәндәй баш селкеде дә керфекләрен аска төшерде. - Кайттыгызмы, балалар, нишләп әле ишек төбендә генә торасыз? Рушан, улым, әйдәгез әле, узыгыз әле, - дип, каушавын яшерергә тырышты карчык. - Әби, таныш бул, минем булачак тормыш иптәшем - Айсылу. - Исәнме, әби... - Сөбханалла, үзебезнең татар кызы икән бит, күрешик, савап булсын! - дип, шатлыгын яшермәде Гайшәбикә әби. Ул да түгел, йөгереп диярлек барып, чәйнеген плитәгә куйды, өстәл япмасын җыеп алып, табын хәстәрли башлады. - Әби, болар Казан күчтәнәчләре иде, аз булса да, күп итеп кабул итеп ал инде, - Айсылуның йомшак кына ягымлы тавышы Гайшәбикә әбинең күңеленә сары май булып ятты. - И, мәшәкатьләнмәскә иде, кызым, Алланың рәхмәте яусын, урыны кимесен, хәзинәсе артсын! Гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. Айсылу да, әллә ни күп сөйләшмәсә дә, күптәнге танышлары янында утыргандай, ихлас елмаеп, әңгәмәгә кушылыпкушылып алды. Чәй тәмам булуга, Рушан йорт тирәсенә чыгып китте. Айсылу җитез генә савыт-сабалар юарга, өстәл җыештырырга кереште. Гайшәбикә әби, үз эшләре белән мәшгуль булгандай, сиздерми генә, яратып, Айсылуны күзәтте. - Әби, хәзер нәрсә эшлик, нинди эш бар? - дип сорады Айсылу, соңгы чынаягын сөртеп, шкафка урнаштырганнан соң. - Кичкә аш куйыйк, кызым, токмач җәеп, кисеп алырбыз. - Мин токмач җәя белмим шул... - Борчылма, балам, берәү дә белеп тумый. Миңа да кайчандыр кемдер өйрәткән инде аны. - Ә син мине өйрәтерсеңме соң? - Безгә - карт-корыга өйрәтергә генә куш! Өйрәтмимме соң! - Нәрсәдән башлыйбыз, әби? - Иң әүвәл, кызым, бисмилланы әйтик, башыңа менә шушы ак яулыкны бәйлә. Кулларны юып алыйк. Безнең куна тактасы белән уклауның урыны биредә, әйдә, эшкә тотыныйк. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Гайшәбикә әби - белгәнен өйрәтер кеше табылганга, Айсылу өйрәтүче булганга сөенә-сөенә эшкә керештеләр. Эш арасында Гайшәбикә карчык алай да сорыйсы итте: - Кай яклардан син, кызым? Кайсы районда туып-үстең, үзебезнең Татарстанныкымы диюем инде. Шул сорауны гына көткәндәй, Айсылу ачылып китте: - Мин биш яшемнән балалар йортында үстем. Әти-әнием Сарман ягыннан булганнар. Аларны бөтенләй хәтерләмим. Юл һәлакәтенә очраганнар, миңа яшь тә тулмаган булган. Әтием ягыннан әбием тәрбияләгән мине, биш яшем тулганда, ул да үлеп китте. Ә әниемнең әти-әнисе күптән вафат. Башка якын туганнарыбыз юк, мине балалар йортына урнаштырдылар. Мәктәпне бетердем, бер ел элек укытучы дипломы алдым. Балалар укытам. - Бала чагың хәсрәтле булган икән, кызым, инде алдагы көнегез куанычлы, - Рәхмәт... Әби, токмачны шулай киссәм ярыймы, калын булмыймы? - Ярамаган кая, күргәзмәгә куярлык булган болар, күз тимәсен! Мин борынгырак кеше шул инде, кибет токмачын өнәп бетермим, үзең җәйгәнгә җитми инде. Әле беркөнне гәҗиттән укыдым, имеш, уклау тәгәрәткәндә, уч төбенә массаж да ясала икән. Менәтрәк, массаж ясату модада, диләр, без кемнән ким, шулай бит, кызым? - дип көлемсерәде Гайшәбикә карчык. - Борынгылар белми эшләмәгәндер, әнә бит син нинди матур, кулларың да шундый йомшак! Бу сүзләрдән тәмам эрегән Гайшәбикә әби кет-кет көлеп куйды: - Үзебезнең авыл кызлары да: "Гайшәбикә әби, синең буй-сының бигрәк төз, яшь кызлар кебек әле син", - дигән булалар. Соң, төз булмыйча, гомер буе көянтә белән чишмәдән су ташыдым лабаса мин, дип әйтәм аларга. - Әби, көянтә белән су ташысаң, буең зифа буламы? - Борынгылар шулай диләр иде. - Алайсам, хәзер мин дә көянтә белән су алып кайтам! - Һай, балам, мин аны болай гына әйткән идем лә, өемә су кергән, краннан агып тора, мәшәкатьләнмә, кызым... Шулай да Айсылу, Гайшәбикә әбинең күптән эшсез яткан көянтәчиләкләрен асып, чишмәгә китте. Ян тәрәзә буенда уйга талган карчыкны Рушанның болдыр баскычыннан менгән аяк тавышлары сискәндереп җибәрде. - Яшь килен чишмәгә киттемени? - дип ерды ул авызын, керә-керешкә. - Бәхете булсын бу баланың, бик яраттым Айсылуыңны. Шулай да үзе юкта сөйләшик әле, улым. Өйләнергә карарың ныкмы? Кыз баланың башынкүзен әйләндереп кенә йөрүең түгелме? Кара аны, бу баланы елатып, шәләйвәләй йөрсәң, мәңге риза буласым юк! Аннан соң, никахны кайчан укытырга уйлыйсыз? Айсылу авылда яшәргә ризамы? Киңәштегез, сөйләштегезме? - У-у, прокурордан ким түгел син, әби! - дип көлде Рушан. - Син бигрәк инде, кызлардан көлеп йөри торган егеткә охшаганмынмы мин? Үзең тәрбияләп үстергән оныгыңнан да шикләнеп торырга инде! Уем җитди, тиздән диплом алам, колхоз рәисе Самат абый, кайчан кайтасың, дүрт күз белән көтеп торабыз, энем, ди. Айсылу да авылда яшәргә риза, укытучы кешегә кайда да эш табылыр. Син менә үзең безне сыендырырга ризамы соң, әби? Картлык көнемнең тынычлыгын алдылар дип ачуланмассыңмы? Каршы килмәсәң, никахны да монда - авылда укытыр идек. - Улым, ниткән ачулану ди ул? Син шәһәргә укырга киткәннән бирле ялгыз башым тилмерәм ләбаса. Берьялгызың утырып чәй дә эчәсе килми. Бик риза, улым, бик риза. Никахын да укытырбыз, боерган булса... Шулай да, улым, иң әүвәл әниеңне ризалаштырырга кирәк. Миңа бүген шылтыраткан иде... Нинди генә булса да, нәрсә генә әйтсә дә, әниең ул синең. Ана хакын хакларга кирәк, балам. Янына бар, сөйләшеп кара, аңламый калмас. Рушан авыр сулады: - Ярый, тырышып карармын... Фатирга барып булмас. Әни минем яшьләрдәге бер ирне йортка керткән, безне куып чыгаруы да шуның аркасында. Базарга, әнинең сату иткән җиренә барырмын. Авылда яшәргә калабыз, дисәм, бәлки, бик дуламас. Ул арада, май кояшыдай балкып, чишмәдән Айсылу кайтып керде. Аш өлгерде, күңелле генә итеп ашап-эчеп алдылар. Табыннан кузгалуга, Рушан диплом эшенә тотынды, Гайшәбикә әбинең намаз вакыты керде. Өстәл җыеп, Гайшәбикә әбигә кызыгып-кызыгып күз салгалады. Тәсбихын читкә куеп, намазлыгын җыя башлаган карчык янына аяк очларына гына басып килде ул: - Әби, намаз уку авырмы ул? - Авыр түгел, балам, "Әлхәм"не, "Кульһуаллаһу"ны өйрәнсәң, бернәрсәсе дә юк. - Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмиддииин... Шушы догамы, әби? - Сөбханалла, кызым, өйрәнгәнсең бит! - Мин аны кайда, кайчан өйрәнгәнемне белмим, әби. Ахрысы, мәрхүмә әбием өйрәтеп калдыргандыр. - Шулай ул, балам, сабый чакта өйрәнгән бер дә хәтердән чыкмый. Менә, иртәгедән намазны икәү бергә укырбыз, боерган булса. - Минем намазлыгым да юк шул әле. - Анысы өчен кайгырма, кызым, сандыгымда кайчандыр үзем чиккән бик матур намазлыгым бар. Сиңа насыйп булган икән, Аллага шөкер. Гайшәбикә әби эчке бер сөенеч белән сандыгы өстеннән кабартып куйган мендәрләрен алды. Үзе белән бергә картайган, шулай да бизәкләренең төсен, ямен җуймаган сандыгының капкачын сак кына күтәрә төште. Серле шыгырдап, гүя тылсымлы дөнья ачылды: Гайшәбикә әбинең сөякчел куллары сандыктагы һәр әйберне сыйпап-кагылып узды. Моңа кадәр бары музейларда гына очраткан чүпләмле сөлгеләр, чигелгән ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләрен күреп, Айсылу аһ итте: - Әби, син боларны үзең чиктеңме?! Гайшәбикә әби моңсу елмайды: - Кем булсын инде, балам, үзем чиктем. Элек бит хәзерге шикелле кибет тулы мал юк иде. Үзебез чигеп, тегеп, бәйләп, булмаганны булдырып яшәдек инде. Сиңа дигән намазлыгым да биредә икән. Мин үлгәч тә, төсем итеп, намаз укып тотарсың... - Рәхмәт, әби... Икесенең дә күңеле тулды. Авыр тынлыкны Рушанның көр тавышы бозды: - Әби, Айсылуга минем кечкенә күлмәгемне күрсәттеңме әле? Гайшәбикә әбинең дымлы күзләре көлеп җибәрде: - Ә, хәзер, улым! Менә, Рушан улымның шушы күлмәккә сыйган вакытлары да бар иде. Гайшәбикә әби сандыгыннан кул яссуы кадәр генә бумази күлмәк алды. Айсылу бер күлмәккә, бер Рушанга карады: - Истәлек өчен сакладыңмы, әби? - Аның өчен генә түгел, кызым. Атасының күлмәген кигән бала атасына бик якын була, диләр бит. Рушанымның баласына дип саклыйм бу күлмәкне. - Күрсәткәч-күрсәткәч, минем кендекне дә күрсәт инде, әби, - дип көлде Рушан. - Кендекне?! - Менә бу төргәктә Рушан улымның кендек җебе. Бала тугач, өч-дүрт көннән өзелеп төшә ул, үзең әни булгач белерсең, кызым. Әле ярый, Рушан район бүлнисендә туды. Шәһәр роддомында кендек җебе дип хәбәрләнмиләр анда! Сандык төбендә ятса да, кешене гомер буена туган җиренә, туган нигезе белән бәйләп тора ич ул! - Гайшәбикә әби, тыңлаучылар булганда сөйләп калыйм дигәндәй, дәвам итте: - И, элек... Дөньяга сабый бала туу белән күңелле үзем юдым. Тән төзәткечләре бетсен дип тозлы суда коендырдым. Беренче чәчкә күз тиючән була, хасиятләп, аны алдым. Чәч авырлыгы кадәр көмеш бәһасеннән садака бирдек. Мулла чакырып, исем куштырдык... - Кызык... Мин бу гореф-гадәтләрнең, бу йолаларның берсен дә белмим икән бит... - Борчылма, Айсылу! Безнең бит аяклы энциклопедиябез бар! Өтеренә, ноктасына кадәр өйрәтер, шулай бит, әби! - Өйрәтермен, боерган булса, өйрәтермен! Аллаһы Тәгалә сезнең балаларны да күрергә насыйп итсен! Рушан белән Айсылуның бит очларына алсулык йөгерде. - Кызым, шушы калфакны бүләк итим әле сиңа... Айсылу күтәрелеп карады да телсез калды. Гайшәбикә әби кулындагы, энҗе-сәйләннәр белән чигелгән кетер ак калфак бүләк өчен артык затлы иде. - Юк, әби, шулкадәр зур бүләкне ничек алыйм? - Ал, ал, кызым. Бер булса да кияргә иде дип, үзем чиккән идем, күпме хыялландым... Тол хатынга килешмәс дип, базмадым. Син яшь әле, сиңа килешер. Аллаһ кушса, никах мәҗлесендә киярсең, ал, кызым! Айсылуның язмыш тарафыннан шактый кыйналган, шулай да каешланмаган күңеле рәхәт сулкылдады. Үз әбисенә, үз әнисенә сыенгандай, Гайшәбикә әбине кочып алды. - Яле, киеп күрсәт әле! - Рушан бер кичтә инде икенче кабат үксеп елаудан коткарып калды. Айсылу ишек катында торган өч өлгеле көзге каршына килеп басты. Кара-коңгырт чәчләрен тыгызлап ике толымга үрде, калфагын беркетте. Рушан сөйгәненнән күзен алмады: җырларда җырланган, әкиятләрдә макталган чын татар кызы бит аның Айсылуы! - Сөбханалла! Күз тимәсен, кызым! Рушан улымны бәхетле итәргә туган бала бул! - Гайшәбикә әби үз эченнән генә әллә теләкләрен, әллә догаларын пышылдады, яшьлек хыялының чынбарлыктагы чагылышы булган Айсылуга сокланып, ихластан яратып карады. Илаһи мизгелне бозып, каты итеп ишек дөбердәттеләр. Гайшәбикә әбинең, нидер сизенгәндәй, бөтен эчке дөньясы калтырады. Тик яшьләргә берни сиздермәде, аларны түр якта калдырып, ишеккә юнәлде. Сизелерлек үк дерелдәгән куллары белән ишек келәсенә үрелде. Шуны гына көткәндәй, кемнеңдер авырлыгына чыдашмыйча, ишек ачылып китте... Бусагага таушалган, пычранган, хәлдән язган гәүдә ауды. Кетер актан киенгән, кетер актан басып торган Гайшәбикә әби каршында аунаган бу мескен адәмдә үз баласының, үз газизенең, үз йөрәк парәсенең йөз чалымнарын таныгандай итте. - Йә Раббым, рәхмәтеңнән ташлама, балаларыма иман байлыгы бир, калебләренә мәрхәмәт орлыклары сал... - дип пышылдады аның иреннәре. Тәкъдир сикәлтәләрендә абына-абына, соңгы көчен җыеп, туган нигезенә кайтып егылган кызының ни үле, ни тере гәүдәсенә карап, Гайшәбикә әби нигәдер җиңел сулап куйды. БЕР СӨЙЛӘШИК, ИКӘҮ КАЛГАНДА... дип халыкара темаларга лекция сөйләүчеләргә сәгатьләр буе тел чарларлык тема бүләк итә. Безләрдәге "авыз мәсьәләсе"нә килгәндә, нәрсә, ул инде Ватан сугышында һәлак булган ата ятимлеге чорыннан ук ачылган һәм әле булса ябылмаган, чөнки ятимлек, социаль күренеш буларак, буыннардан буыннарга күчә, бала-оныкларга кадәр дәрәҗәдә чагыла бара. Татарның "Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым" дигән бер даһи мәкален исегезгә төшерәм. Минем шушы ятимлек аркасында, кара төндә, упалнамучлар сагы астында комбайннан ашлык ташыганда, беренче тапкыр урлашып, йөгемне абзарыбызга кертеп, бер капчык колхоз игенен үз сәндерәбезгә шылдырганым хәтердә. Ятимлек мине унбиш яшемдә балтырымнан тирес эчендә үзем өчен яңа социаль тип - карак итте. Менә илле ел мин аны хикәя итеп язарга җыенам. Һаман булдыра алмыйм. Аркама салкын тир бәрә дә чыга. Чөнки: Басу юлы - икмәк юлы бит ул, Икмәк юлы - илнең төп юлы. Басу иңләп Комбайннар килә, Бункерларда бодай туп-тулы... Тулылыкка тулы ла ул, Салават дустым, әмма безнеке түгел. Чөнки хезмәт көненә түләнми, акча бирелми, таяк кына сызыла. Кайвакыт бу бригадир таягы сыртка да төшә. Менә шушындый гаделсезлек сиңа "хәйләләрсез саф татарча микән бәйгеләрнең сыйфат билгесе?" дигән гомерлек катгый сорау куярга хокук бирә. Бу сорауны син иген яланында, Сабантуйда гына түгел, шигырьдә дә бирәсең. Дөрес эшлисең. Һәм әле булса җавап таба алмый газапланасың. Газапланма. Киләчәк аңа җавап бирәчәк. Тормыш бит ул. Бәя үзе килә. Торып тормыш, димәк. Дан белән үлемсезлекне үзең бергә тиңләдең түгелме? Кабул итеп ал! "Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр: Иң соңыннан... Шагыйрь чыгачак!" - дип раслыйсың. Монысы да дөрес. Ләкин, тукта, бездән "шагыйрь чыксын өчен", теге бер капчык бодай гына җитми бит әле. Чын шигърияткә блат белән кереп булмый. Блат белән кергәннәрне ул кире чыгара. Шигърият-түткигә мәңгелек ягулык кирәк. Дус кирәк. Дошман кирәк. Алар монда, янәшәдә генә, борыннарын тыгарга әзер торалар: Ятларгамы сине калдырырга? Тереләм мин! Нишләп терелми?! ...Дошманнарым чын дошманнар икән, Дуслар ялган икән: күренми... Әйе, "куанырга" гына кирәк: яхшы шагыйрь чыксын өчен барлык шартлар да тудырылган: Җаныма ни кирәк - барсы да бар Шушы якты дөнья йөзендә. Күгемнең дә куе зәңгәрлеге Зәңгәрләнә зәңгәр күземдә... Шартларның иң беренчесе һәм иң мөһиме - мәхәббәт. Нәфрәт дигәнен эзләп маташмасаң да була. Анысы да, тимер юлы составындагы вагон кебек, үзе ияреп килә. Шулай итеп, бүгенге Башкортстан татар шигъриятендә генә түгел, барлык татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрьләребезнең берсе Салават Рәхмәтулла шигъриятендә "мәхәббәт - дус - дошман" темасының мәңге сүнмәс-туктамас кайнар өчпочмагы яратыла. Шигъри язмышының чишмә башыннан алып Салават Рәхмәтулла мәхәббәт җырчысы була язып куя. Ни өчен "була язып" кына? Тукта, Рәхмәтулла, ди югарыдан сак аваз: син яз, әмма синнән алда Кол Гали, Петрарка, Шекспир, Кандалый. АЙДАР ХӘЛИМ Пушкин, Тукай барлыгын онытма. Син үз чорыңның мәхәббәт җырчысы булуга иреш. Һәм мәхәббәт темасы аның өчен эчеп сусавын кандыра алмас гомерлек чишмә суына әверелә. Менә ни өчен ул теге өчпочмакны берләштергән калеб-җан кайнарын җитмеш биш яшенә җиткән көннәрендә дә суындыра алмый. Бу өчпочмак җаный өлешнең иң зурысын таләп итә: Миңа килеп җиткән нәсел җебе, Миңа җиткәч (?) кинәт өзелә... Ник өзелә миндә?! Гаеп кемдә? Әллә миндә?! Хәер, кем белә? Инде адәм баласын, бу очракта шагыйрьне, көтү-көттерү газаплары озатып йөри башлый. Көтү, көтә белү, бер-береңә тугрылык - тормышның күзгә күренмәс двигателе. Аеруча совет-социалистик, рәсәй-демократик фатирсызлык шартларында. Нәсел җебе, синнән туган балалар да - кызлармы алар, ир балалармы - шул көтү-сагындыру, көтә вә көттерә белү җимеше. Бу хәл сыйнфый бүленешләрне танымый. Тугрылык ярлыга да, байга да бер дәрәҗәдә зарури. Әлбәттә, алтын сарайларда аның температурасы, бәйләнеш-чишелеш форматы бүтәнчәрәк булуы мөмкин. Игътибар иткәнегез бар микән, дөнья романистикасының шактый өлеше көтү факторына багышланган? Каренинның аңлашу өчен Аннаны, Аннаның Вронскийны көтүе, ә?! - Сау бул! - дидем... Кичкә кил, димәдең, Кисәтмәдең, башка килмә, дип. Ишегеңне эчтән элми калдың, Әйтәлмәдем, Кич тә элмә, дип... Кешелекнең көндәлек трагедиясендә гадәти чирканчык алган шагыйрь, гадәттә, лирик, лиро-эпик иҗатчы буларак канатлана. Йөрәк җебе өзелгән, аеруча мәхәббәт яралаган чакларда, бу йөрәкне табигать дәвалый һәм ялгый. Әгәр шулай булып, әл-хәл тапмаган очракта кешелек катастрофага барып кипкән-корыган булыр иде. Сөйгәнемне ятлар алды - Бирәсем килмәсә дә шул, Бирәсем килмәсә дә. Йортка кердем - утка кердем - Керәсем килмәсә дә шул, Керәсем килмәсә дә... Менә шушы эчке-тышкы бердәмлек аны иҗатчы итә. Кешелек тарихы белә: бу өзеклектә - кызык бит, өзеклектә! - иң бөек, хәтта даһи язучы-шагыйрьләр, әсәрләр яратыла. Табигатьтән "кеше генә" булып туган кеше 360 градусны күргән-кичергән гражданин-шәхес булып өлгерә. Моның өчен электр уты да кирәк түгел, керәчин яктысы да җитеп тора. Шәхестә шушы сыйфат - мәхәббәт, аеруча беренче саф сөю никадәр көчле булса, аңарда шагыйрьлек тә шулкадәр куәтле була. Табигать шулай итеп үз баласына әҗерен кайтара. Аның әҗере, беренче чиратта, татарның милли агачы - талларда тупланган. Таллар яз сулышы белән "песи койрыкларын" чыгара, аларга тышка чыгарылган умарталарның беренче ач бал кортлары килеп егыла. Менә шуңа күрә татарга талларны кисү йөрәкне кисү белән бер. Кайрысын салдыру тирене тунауга тиң. Мин үзем дә, тиремне туната-туната, тал тиресен мул тунадым. Бу мәсләктән чыгып караганда, без Салават белән язмышташ: БЕР СӨЙЛӘШИК, ИКӘҮ КАЛГАНДА... Таллар, таллар! Яшәр өчен кистек, Кызык өчен сезне кисмәдек. Типсәк тимер өзәр булып үстек, Хулиганнар булып үсмәдек! Яшь талларда, ахры, яшь сөяккә Витаминнар булган үсәрлек: Витаминнар гына ашап үстек - Дошманнарны тотып кисәрлек!.. Дошманнардан алда әле үзебезне үзебез кисәсебез бар. Татар тарлыгын. Пошмаслыгын. Көнчелеген. Онытучанлыгын. Таркаулыгын. Үз лидерын үстермәс өчен, әллә ниткән валчык-ваклыкларга баручанлыгын. Моның өчен милләткә милли берләшү кирәк. Һәм атаклы Солтанморат авылыннан Салават Рәхмәтулла, дәүләтчелегебез өчен башын салган бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның канкардәше, авылдашы, үткән гасырның туксанынчы еллары башында Татарстан белән Башкортстанга килгән бәрәкәтле яңарышның, әйдәп бармаса да, "әй!"ләп баручы шагыйренә әверелә: Көрәшергә кирәк: берләшергә, Кузгалырга кирәк ил белән! Торгынлыкны тәүдә җиңү кирәк. - Фидаилар кирәк илкүләм!.. ...Кирәк! Кирәк!.. Җиңелмәскә кирәк! Көрәш кирәк җиңү килгәнче! Авылкүләм, Кала, Илкүләмдә "Җиңдек!" диеп байрак элгәнче!.. Килеп туган шартлар аңардан "Болгар"дагы Тукай спартанлыгын таләп итә. Үзе әйтмешли, ул "нәкъ Тукайча яши": бернәрсә юк артык теләгән. Нәкъ Тукайга капкан шигъри ялкын хәзер минем җанны биләгән", - ди шагыйрь, горурланып. Әмма кичәге "сәвит гостинкасы"нда гына яшәп, Апуш булып буламы? Ул совет заманнарында биләнгән рухи пәрәвездән арынырга тырыша-тырышуын, әмма "яңа капитализм"ны да кабул итә алмый. "...Эх! Картлар йорты да булмаячак. / Илбашыннан "добро" көтәләр... / Карт-корылар чөнки / Пенсиягә чыкканчы ук үлеп бетәләр..." Чакырулар арасында аптыраган шагыйрь, алтмышынчы еллар уртасындагы Р.Фәйзуллинны кабатлап: "Көрәшчеләр булыйк! - дип оран салып карый. - Әхлаксызлык / Үлгәннәрдән йөрү үч алып... / Юлбашчылар табалмаган юлны / Без табарга тиеш: / Без - халык!" Меңләгән милләтләр белән чуарланган кешелек картасының мәдәниятмәгърифәттән башка алга тәрәккый итә алмаячагына тагын бер тапкыр ышана. Шушы юлда тагын да табышлар табуына куанып та өлгермәстән, яңа югалтулар, яңа әрнүләр кичерә: Авырлыкны җырлар җиңеләйткән! Яшәмәдек без дә җырларсыз! Лениннарсыз яшәп була... Булмый Сәйдәшләрсез, Гафуриларсыз!.. Салават кардәшем теләсә нинди тарихи борылыштан халкын эзли. Халкында халкын тапмаган очракларын да яшерми. Ул бүгенге "даһилар" кылган хаталарны безнең үзебезгә төзәтергә кирәк булачагын тәсдыйклый. Менә шушы төштә көрәшчеләр темасы тагын да куера. "Кремльдә ятып уйлансак та, / Бу чарабыз - / Соңгы чарабыз: / Киләчәккә борылып карый-карый, / Үткәннәргә китеп барабыз..." Шагыйрь милләткә рухи-рухани ит кундырмаган, киресенчә, тәнне генә түгел, җанны да талаган коры сәясәттән арый-талчыга. Ул кешенең камиллеген гармониядә, эстетик матурлыкта, ягъни шуларның мохиди чыганагы булган мәхәббәттән эзли. Идеалын тапмаганлыктан, нишләргә дә белмичә, табигатьтән - мәхәббәткә, мәхәббәттән табигатькә кайта. Бу яктан караганда, аның "Ат башы кадәр алтын" дигән якты этюды аеруча игътибарга лаек. Беренче карашка ул артык "шәхси безделушка" кебек. Юк, җәмәгать. Мәхәббәт туры юллардан түгел, тугры юллардан йөри. Сез уйлап кына карагыз, җир йөзендә яшәгән миллиардларның тормышы, мәхәббәте һәм нәфрәте - гомумән, бәхет чыганагы артык "шәхси вакланулар"дан тормыймыни? Аларны шулар коткармыймыни? Яшәүгә дәрт бирмимени? Кыскасы, шигырьдә ирегет сөйгәне алдына, ул кушкач, "ат башы кадәр алтын" кайтарып куя. Бүлмә якты нурга тула. Алиһә булдыклы егетен мактый. Кояш та байый. Төн җитә. "Хезмәтеңә күпме алтын бирим соң сиңа ватып?" - дип сорый кыз. Җавап, әлбәттә, бик гади: бер генә тапкыр елмай! Әмма кызның ватып бирергә дигән алтыны теге "ат башы кадәр алтын"нан кыйммәтрәк булып чыга: - Хак сорый белдең, егет! - дип Елмайган-көлгән булдың. - Ат башы кадәр алтының Кирәкми! - дигән булдың... Көнчыгыш әкиятләреннән безгә килгән мондый матур сүз уйнату күз уйнатуга гына кайтып калмый, әлбәттә, ә бәлки ике яшь йөрәкнең сөю тантанасына әверелә. Бәхетле булу өчен адәмзатка күп кирәкме? Озакламый таң сызыла... Алтын... ни пычагыма?.. Сары толымнарың сүтеп Сарылдың кочагыма... Хас әкияттәге сыман: Чәчләрең сары ялкын... Бөтен дөньям нурга чумды, Кочагым тулы алтын!.. Шагыйрь сүз белән менә шундый алхимик реакцияләр үткәрү могҗизасына ия. Мәхәббәтне табуы гына авыр, югалтуы бик җиңел. Яр сайлау да гармун сайлау гына түгел шул. Мин Салаватның оста гармунчы икәнлеген белә идем. Мәхәббәте белән ант итеп әйткәч кенә, мин гармунның аның үзенә язмышташ икәнлеген белдем: "Сайлап-сайлап-сайлап сөйгән яр да / Гомерлеккә насыйп булмады... / Яшьлек узгач, килеп: "Гафу ит!" - дип, / Гармуныма ятып елады..." Салават Рәхмәтулланың безгә тәкъдим иткән шигъри бүләкләре болар белән генә чикләнми. Алар шактый. Әле без белмәгәннәре дә бардыр. Әмма биш йөз битлек китапка кергән шигырьләрнең тематик ракурсы, минемчә, укучыга шушы киселештә ачыла. Әлбәттә, бүләкләр булган җирдә теләкләр дә бар. Шагыйрьгә андый теләкләр миндә дә бар. Поэма жанрын акламаган озын шигырьләрне поэма атамасы астында китапка кертмәс идем. Җыентыкны төзүче таләпчәнрәк күзлектән төзегән хәлдә, анда авторның бигрәк тә соңгы елларда язган "Сигезьюллыклар"ында, "Кыска шигырьләр"ендәге кабатланулар да биредә урын алмаган булыр иде. Аннан, яшермим, китапның башыннан азагына кадәр кансырап торган бөеклеккә ашкыну, шундый ук бөеклекне башкаларга тарату темасы да, гомумән алганда, бүгенге татар шигъриятенә яңа төсләр, яңа аһәңнәр өсти торган күркәм китапның бәясен бераз киметә кебек. Айдар ХӘЛИМ "КУРИЛКА-КУХНЯЛАРДА"Н - КИҢ ӘДӘБИ МӘЙДАНГА! МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА аралыгындагы хатлары өйрәнелеп, 4 томлык итеп бастырып чыгарылды . Алдагы ике том 1986-2002 еллардагы хатларга һәм истәлекләргә нигезләнеп бастыралачак. Халык язучысы А.Гыйләҗевнең шәхси архивында З.Зәйнуллин белән булган мөнәсәбәтләргә ачыклык кертерлек шактый гына хат нөсхәләре саклана (19 данә). Алар арасында З.Зәйнуллинга адресланганнары да (6 данә), аның исеме аталганнары да, аның биографиясендәге фактлар кергәне дә (13 данә) бар. Язучының архивында Ф.Миңнуллинга, Р.Низамиевка (25 март, 1986 ел), М.Хуҗинга (31 март, 1986 ел), А.Литвинга (4 апрель, 1986 ел) язылган һәм сакланган хатларда А.Гыйләҗевнең "Балтыйк буе татары"на мөнәсәбәтен чагылдыра. Ф.Миңнуллинга язылган хат рецензияне хәтерләтә: "Фәрваз! Ригадан мине Зәки Зәйнуллин эзләп тапты һәм ике повестеның кулъязмасын калдырды. Икесен дә укып чыктым. Икесен дә калдыруы ярады, әгәр берсен, беренчесен генә укысам, Зәки хакында фикер төгәл үк булмас иде. Хәзер авыз ачып фикер йөртеп була. Беренче повесть миңа искиткеч ошады. (Минем мавыгып китә торган гадәтне беләсең!) Урыны белән көлә-көлә, урыны белән күз яшьләремне агызып, яратып, сокланып укыдым. Безнең прозага, беренче нәүбәттә, минем үземә, ни җитми? Татарлык, миллилек. Татар милләт буларак үзе дә таркау, без аны белмибез диярлек, җирле гореф-гадәтләрне, тел үзенчәлекләрен белмәгәнгә, без ниндидер уртача, тасланган, шомарган, һәркайда да ярый торган, шактый төссез вәкилләрне язабыз. Минем үземә керәшен авылында яшәү, анда үсү комачаулый, сизәм. Мөхәммәт Мәһдиевкә мин ни өчен сокланып һәм көнләшеп карыйм: ул татар дөньясын безнең барыбыздан да ныграк тоя. Белә, димим, тоя, язучы өчен халыкны белү генә бик аз, ул аны җанының бөтен күзәнәкләре белән тоярга тиеш. Мөхәммәттә ул бар, әйтик "Торналар төшкән җирдә" романындагы аерым-аерым кешеләр - татар дөньясында гына була торган, татар җирлегендә генә чәчәк ата алырлык, "нәкъ безнеңчә милли моңлы" кешеләр. "Әйа, агач, яшең күпме?", "Төлке уйный торган орлар бар" һ.б. бүлекләр - татар җанына үтеп керә алган тиңсез бүлекләр... Милли әдәбият кенә яши ала, чөнки әдәбиятны яшәтә ала торган уңдырышлы җир - милләт, үз милләте, үз укучысы, сәнгать әсәрләрен алтын вә башка кыйммәтләр белән "тәэмин итеп торучы" халкы булмаса, әдәбият яшәми, сүнә, тарая, пыскый. Татарның чын, үз язучылары булмаганга, минем җаным гел җылый, үртәлә, без халкыбызны ярым-йорты гына беләбез. Ярым-йорты гына!.. Һәм Зәки Зәйнуллинның "Үрләр аша" повесте, минемчә, татар җирлегендә яралган энҗе бөртеге. Повесть гадәти, традицион сюжетка корылса да, әле анда тел ягын байтак карыйсы булса да, гаҗәеп кешеләр белән, ихлас күңелле татарлар белән, аларның гаҗәеп җаннары белән мул тутырылган әсәр! Автор милли чын хисләр белән мул сугарылган төбәктә, шундый авылда яшәгән булса кирәк, ул бик күпне, гадилектәге бөеклекне, бөеклектәге гадилекне төшенеп алган һәм түкми-чәчми безгә китереп тапшырган. Кемне генә телгә алмасын, әсәрдә персонажлар шактый ишле, кемне генә вакыйгаларга ялгамасын, алар бер булып, бөтен булып күз алдына килеп басалар. Фурман тартып, тыр-тыр таудан төшеп килүче татар авылы хатыннары бөек җаннар булып бәгырьне телгәли, аларга теләктәшлектән җан яна! Тора-бара телендәге инверсияләр муллыгына да күнегә башлыйсың, башкасына да. Зәки Зәйнуллин теле - без инде белеп оныткан, ләкин туган телебезнең гүзәллеген саклый алган чын тел, саф тел, татар халкы теле. Китап булып чыга калса, бу повестьны бик сак редакцияләргә кирәк, алмаздан бриллиант ясагандагы кебек белеп эш йөртергә, ялгыш-молгыш үзебез хәзер сөйләшә торган корама телдән сакланырга кирәк! Инде алты хатын белән, аларның ирләре, тамырлары белән танышып беткәч, повестька тагын ике бөек зат килеп керә: Нурислам белән Фатыйма әби. Автор шушы ике кешене тасвирлаганда, шулкадәр җылы сүзләр тапкан ки, ирексездән: "Менә бит татарлар нинди булган, нинди изге җаннар!" - дип җылап җибәрәсең... Хәзер безнең кешеләрдә андый мөнәсәбәтләр юк, алар югалды. Аларны без киләчәк өчен сәнгать әсәрләрендә генә беркетеп кала алабыз. Кирәк тә. 89нчы биттә Вагыйз кире белән аның хатыны Бибигайшә катына беренче тапкыр оныклары кайткан чак тасвирлана. Оныгын күргәч, каты күңелле Вагыйз калтай сәке йөзлегенә утырып җылап җибәрә. "Бибигайшә түти дә йомшап китте. Лышык-лышык танавын тарткалап, чыкмаган яшьләрен сөрткәләп, картының тула оегы өстеннән бәйләнгән чабата киндерәсенең очын эзләде". Күз алдына килә дә куя! Әсәрдә тапкыр сүзләр, уңышлы кушаматлар, гыйбарәләр искиткеч урынлы, ырымы-ырымга берегеп ятканнар... Икенче повесть таркау, йомшак, авторның фикере һәм максаты ачыкланмаган, тема табылмаган. Димәк, Зәки Зәйнуллинга әле үз хезмәтенең эчтәлеге турында бик нык уйланырга кирәк. Әлбәттә, беренче повесть зур түгел, биш табаклар чамасы. Әллә шуны аерым китап итеп чыгару турында уйлашасызмы? Кулъязма сиңа да кергән дип әйтте, әгәр шулай икән, менә минем фикерем: "Үрләр аша"ны яхшы кереш сүз белән бастырып чыгарасы иде!" 1986 елның 25 мартында Р.Низамиевка язылган хатында "Үрләр аша" повестен "Казан утлары" журналында бастыру кирәклеге турында яза һәм редактура вакытында текстның милли үзенчәлеген сакларга өнди: "Повестен бик дулкынланып, сөенә-сөенә, сокланып, кызыгып, гаҗәпләнеп укыдым. Әле татарның мондый теле дә, мондый кешеләре дә сакланып калган икән!" М.Хуҗинга адресланган хатта әдәбиятка аяк баса башлаучы әдипнең повестена карата шактый сак бәягә тап булабыз: "Зәки Зәйнуллин килеп чыкты. Ике повесть алып килгән. Укыдым. Чакырдым. Тагын бер кочак әсәрләр - пьеса, хикәяләр һ.б.ларын китергән. Хикәяләре үзенчәлекле. Гомумән, бу иптәш халыктан читтә, урыс-улак арасында йөреп, консервациядә калган ахрысы... Укыдым да күптән түгел генә журналларның берсендә күзгә ташланган фикер күңелгә килде...[...] Зәки Зәйнуллинны гениаль дип әйтергә җыенмыйм, мәгәр бу кешедә табигый тел, халык җаны, чын татар халык вәкилләре бар. "Үрләр аша" повестен сокланып, көлә-көлә, моңлана-моңлана укыдым. Нишләп моңарчы басылмаган ул? Кайда яткан? Зәки турында без синең белән ничектер сөйләшкән идек инде, аның миңа бер хаты да килгән иде. Ул кешегә ашыгыч ярдәм кирәк. Сак ярдәм, акыллы ярдәм. Яза-яза, ә әсәрләре өстендә эшли белми. Теле гүзәл, әмма шапшак. Уйлары кызык, әмма чуалчык. Үзенчәлеген саклаган хәлдә бу кешене аз-маз эшкә өйрәтеп, таләпчәнлекне киметмичә, бераз дөньяга чыгарасы иде бит! Мин Фәрвазга да, Рашат Низамиевка да хат яздым, кайткач һәммәсен ачыкларга тырышырмын". Тарихчы А.Л.Литвинга 1986 елның 4 апрелендә язылган хатта З.Зәйнуллин белән танышу турында А.Гыйләҗев шатланып яза: "Здесь я встретился с интересным человеком, полковником, доктором технических наук, преподавателем военной какойто школы, Заки Зайнуллиным, татарином из Башкирии. Любопытный человек, много знает, много видел, живой в разговоре, с прекрасной памятью... Хорошие люди - счастье, утверждает Селимович, не верить ему у нас нет права". А.Гыйләҗев 1987 елның 25 августында язылган хатында әдәбият мәйданында яңа язучы пәйда булуга чын күңелдән сөенә, З.Зәйнуллинның үзгәртеп кору дулкынында үз сүзен әйтүенә ышаныч баглый: "Әдәбиятыбыз хәзерендә бик сыек, күренеп торган яшьләр юк чамасында, ә заман бик кызыклы! Хәзер дә язып калмасаң, тагын кайчан язарсың? Үзгәреш безнең өчен бераз соңрак башланды, нишлисең, йөгереп китәр идем, аякларның хәле чамалы..." А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллин кулъязмаларын халыкка күрсәтү белән дә шөгыльләнүе күренә: Ф.Миңнуллин, Г.Шәрәфетдинов белән булган аралашу шуны дәлилли. Әдипнең бу омтылышын Ф.Миңнуллин гына түгел, Ш.Рәкыйпов та ассызыклый: "Ярый, бүгенге журналда, союзда, нәшриятта сиңа яхшы караш тудыра ала торган Аяз абыең, Фәрваз, Шамилләр бар". Шуның нәтиҗәсе буларак, авторның "Үрләр аша" исемле беренче повесте "Казан утлары" битләрендә дөнья күрә. Күп тә үтми, 198814 , 198915 елларда З.Зәйнуллин әсәрләре Татарстан китап нәшриятының планына да кертелә. А.Гыйләҗев повестьның беренче өлешенә кереш сүз язарга, автор иҗатына хәерхаһлык белдерергә җыена. Нәтиҗәдә, әсәр "Казан утлары"нда басылып чыга (№10, 1987). А.Гыйләҗевнең 1987 елның 3 октябрендә язылган хаты киңәш рәвешендә: ул яшь язучыга М.Әгъләмовның үзенчәлекле иҗатына игътибар итүенә, аеруча андагы тирән милли рухны аңлавына басым ясый. Шул юл белән З.Зәйнуллинның язучылык осталыгын, тирән милли эчтәлекле үткен сүз әйтүен тели: "Әле китапларың чыкмаган хәлдә борыныңны җилгә тотасың, бер-бер артлы китапларың чыкса, син нишләрсең?! Ә китапларың чыга, 88дә, 89да татар әдәбиятында яңа бер исем ныгып калачак. Тик ул "исем" "әйдә!" дигәннең кодагые булып, теләсә кемгә баш биреп яшәмәсен иде! Хәзерге армия турында язарга син әзер түгел. Яздың, гомереңне бирдең, ни кырдың, синең эшкәртелмәгән кишәрлегең - Башкортстан татарлары! Сөр дә чәч шушы уңдырышлы кырны! Әгәр язучы үз төбәген тәүге адымнарыннан ук таба икән, бу аның бәхете. Синең кулыңда хәзинә - сыгылмалы, гүзәл телебез, хәтереңдә йөзләгән, меңләгән кызыклы шәхесләр, яз да яз!.. Татарча яза белүчеләр дефицитка әверелгәндә, син безнең өчен тере хәзинә!" 1987 елның 30 октябрендә язылган хатның эчтәлеге ике язучы арасындагы шактый тирән мөнәсәбәтләрне чагылдыра. З.Зәйнуллин, хәрби хезмәт карьерасын калдырып, язучылык эшенә күчү турында киңәш сорый. Тәҗрибәле әдип, тормыш шартларын тирән аңлап, З.Зәйнуллинга теләген ике елга кичектереп торырга куша . Үз фикерен, беренчедән, гаиләнең матди хәле авыраячагы белән, икенчедән, психологик халәткә йогынты ясавы белән аңлата (кинәт күчеш башлап язучыга да, аны чолгап алган гаилә әгъзаларына да тискәре йогынты ясарга мөмкин). Күрәсең, А.Гыйләҗев З.Зәйнуллинның ике елдан ТАССР Язучылар берлеге әгъзасы булып китүен күздә тоткандыр. Шуның өстәвенә А.Гыйләҗев З.Зәйнуллинга Литфонд аркылы юллама алу турында мөрәҗәгать итеп карый. Л.Лерон А.Гыйләҗевкә, З.Зәйнуллинның Язучылар берлеге әгъзасы түгеллеген искәртеп, бу үтенечне үтәр өчен мөмкинлекләр булмау хакында аңлатма бирә . З.Зәйнуллинга А.Гыйләҗев әсәрләрнең аерым өлешләрен теркәп бару, аларның эчтәлеген төгәл күзаллау өчен "куен дәфтәре" башларга да киңәш итә: "Хәзерге армия турында минем язасым килми", дигәнсең. Ялгыш караш! Гәрчә мин моңарчы синеязмаскаүгетләп килдем, авылны, үзең тирәнтен белгәнне, яратканны яз, дидем. Чөнки ачы тәҗрибәне күрдек: син армия хакында язарга әле әзер түгел, әлегә син ул темага керерлек дәрәҗәдә өлгермәгәнсең. Тора-бара армия турында да язачаксың, язарга кирәк тә. Ләкин курка-поса түгел, үзең татыганны, үзең әрнегәнне, күңелең аша үткәргәнне язарлык дәрәҗәгә җиткәч язарсың. Ул тема синнән качмас. Качарга да ярамый, син армиягә гомереңне биргәнсең, ул, һичшиксез, татар әдәбиятында чагылыш табарга тиеш. Аның эскизларын хәзер үк әзерләргә, куен дәфтәрендә теркәп барырга кирәк. Нигә татарлардан беренче генерал-полковник хакында "Азат хатын" журналында җыйнак кына, әмма бик төпле, фикерле очерк бастырмаска?.. Бер атка ел да атланып, Сабан туенда, бәйгеләрдә гел-гел җиңәрмен дип уйлама. Эстәрлебаш тарихы, вакыйгалары, кыйссалары ялыктыра башласа, аш төрләндереп алырсың. [...] Рух яңалык тели, язучы каләме төрле кырны күтәреп, сөреп-сукалап шомара, син "аны язмам, моны язмам!" дип телендә. соңгы антыңны әйтергә ашыкма, түз, килер, тулыр, син ак белән караны аера башларсың, язылыр". Сүз уңаеннан, З.Зәйнуллин тәҗрибәле язучының киңәшләрен истә тоткан булса кирәк. Аның тормыш сәхифәләренә караганда, язганнары арасында балалык хатирәләренә багышланган әсәрләр генә түгел, хәрби тематика да киң чагылыш таба. Язучы каләменнән бер-бер артлы "Полковникны озату" (1991), "Ракета училищесы" (1997), "Атом полигоны" (1998), "Ил-28" (2001) әсәрләре төшә. А.Гыйләҗев, З.Зәйнуллинның беренче повесте басылуга аеруча шатланып: "Да-а, брат, "Казан утлары"ның 10нчы саны килгәндә, синең янда буласы иде. Ничек кабул итәрсең икән? Ничек? Зур журналда олы әсәр бастыру сөенеч, әлбәттә. Сөенечеңнән очып кына китмә, синдә аз-маз бүтәннәргә кимсетеп карау бар, шул җөмләдән минем әсәрләргә дә әче-әче бәяләрне җибәрәсең. Шулай булып кал, ләкин беренче уңыш - соңгы уңыш түгел. Үсәргә кирәк, үсәргә!.. Осталык тәҗрибә белән килә. Кыюлыкка үз-үзеңне җиңеп ирешәсең..." - дип яза. А.Гыйләҗев 1988 елның 21 гыйнварында язган хатында З.Зәйнуллинның икенче повестеның ни дәрәҗәдә язылуы белән кызыксына, шулай ук аның татар әдәбияты тарихындагы үзенчәлекле урыны турында уйлана: "Капчыгың тыгыз тутырылган, анда безгә бик кирәк мәгънәле нәрсәләр күп, син саранланмыйча гына, төбенә кадәр селкеп, бар булганын халыкка кайтарып бир инде! [...] Башкорт кул астына эләккән татарларның язмышы, гореф-гадәтләре, яшәеше хакында үтемле, мәгънәле һәм эчтәлекле әсәрләр бик кирәк! Һай, сезнең якларда нинди хәзинәләр ятмыйдыр әле! Аларны синнән башка кем яза алсын?! Синнән соң туган татарлар чын татарлар түгел инде алар, хөрлек юк аларда, милли горурлык хисе тоныкланган. Без хәзер кешеләрдә кешелек хисе, горурлык, гражданлык тойгылары тәрбияләргә телибез. Милли хис - әгәр ул бүтән милләтләрне кардәш дип карый ала икән - бөек, тәрбияви хис..." Шунда ук А.Гыйләҗев Башкортстанда яшәүче татарлар турында чын күңелдән кайгыртучанлыгын да белдерә. 1988 елның 7 августында А.Гыйләҗев З.Зәйнуллин белән заман турындагы хәвефле фикерләре белән уртаклаша . Аны татар халкы, татар теле, милли белем бирү мәсьәләләре борчый. А.Гыйләҗев КПССның ХIХ партконференциясендә Татарстан обкомының беренче секретаре Г.Усмановның Б.Ельцинга каршы булган чыгышын хупламый. Язучы әлеге чыгыш ТАССР язмышына тискәре тәэсир ясар дип борчылуын З.Зәйнуллинга белдерә. А.Гыйләҗев архивында З.Зәйнуллинга адресланып җибәрелми калган хатта әдип татар язучысы алдында торган бурычлар турында фикер йөртә. А.Гыйләҗев ике төшенчәне төгәл аерып кую турында уйлана: "татар язучысы" һәм "Татарстан язучысы". Татар язучысын ул "Илче" дип атый. Шундый миссияне, аның фикеренчә, үз вакытында Г.Тукай, С.Сәйдәшев һәм ХХ гасырның икенче яртысында җырчы И.Шакиров кына үти алган. А.Гыйләҗев борчылып үз замандашлары турында уйлана: "Без, асылда, татар язучылары түгел, Татарстан язучылары гына. Моны аңлау безнең күңелләргә тарлык, курку, ярарга тырышу өстәмимени?! Талант иясе, чын язучы үз халкының тулы хокуклы һәм гадәттән тыш вәкаләтле Илчесе ул, шулай булмаганда аның бөтен барлыгына ясалмалык өретелгән була. Без барыбыз да ясалмалар, чыннар түгел әлегә". Классик язучы үзенең шәхси язмышы мисалында рухи һәм иҗади ирексезлек фаҗигасенең сәбәпләрен эзли: "Мин дә үз чорымның җимеше түгелмени?.. Берара мин проза язмый тордым, пьесалар куйдырдым, әдәби эшкәртү дигән нәмәрсә белән акча төшереп алдым, димәк, шабашкага йөрдем... Моны мин сизеп, һәлакәтле юл икәнен ачынып-белеп тордым. Әмма кыланырга да теләгем булмады, чынлыкны язарга йөрәгем җитмәде... Чынлык тирәсендә кырын-кырын карап йөргән чаклар иде бу! Тәмамланмаган хат. МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА аклану. Сабан туе үткәннән соң, син ун батырны егып салсаң да, син - Сабан туе батыры түгел инде, тәк себе..." Үзгәртеп кору чорында татар һәм латыш халыкларының тормышы турында уйланганда, язучы шундый нәтиҗәгә килә: татарларның союзный республика статусыннан мәхрүм ителүе аркасында халыкның рухи халәтенә зыян салына. Татарларга оешканлык җитми, дип яза А.Гыйләҗев. "Уфадагы очрашуларда Әмирхан Еники болай дип белдерде: "Безне, татарларны, илдә җиде миллион дип саныйлар. Кызганычка каршы, шул җиде миллионлы халыкны сизмибез, без җиде миллионлы халык вәкилләре түгел". Әрнеп әйтелгән бу сүзләрне мин бик күптәннән кабатлап киләм. Әмирхан аганың фикере, аның шушы уйга килүе кыйммәт!" А.Гыйләҗев архивындагы хатлар арасында З.Зәйнуллинга адресланмаган, ә бары тик аның иҗатын бәяләп язылганнары да бар. "Казан утлары" журналына язылган хатта язучының "Сугыш алды балалары" повестена тәнкыйди фикерләр дә очрый. А.Гыйләҗев түземсезлек белән көткән әсәре турында үзенең гайрәте чигүен дә яшереп кала алмый. Ләкин рецензиядә әсәрне бастыру кирәген искәртә. З.Зәйнуллинны язучы буларак югалтырга ярамый, дип фикере белән уртаклаша" . Татар әдәбияты классигының сынаулы карашыннан З.Зәйнуллинга хас тәкәбберлек, үҗәтлек, үз-үзен ярату кебек сыйфатлар да читтә калмаган. А.Гыйләҗев язучыга аталарча якын итеп киңәш бирә, аның үз өстендә күп эшләргә кирәклеген ассызыклый. "Идел" журналының мөхәррире М.Галиевка юллаган хатында әдип З.Зәйнуллинның "Полковникны озату" әсәрендәге кайбер урыннарны кыскартырга киңәш итә: "Зәки Зәйнуллин язмаларында үзен бүтән кешеләрдән мактаткан өлешләрен чак кына кыскартырга да кирәк иде! Оста кеше, каһәр, утны җиде кат җир астыннан йөртә белә, аның кыланмышларында байтак уңай якларны белгән хәлдә, татарның мактанчыклыгы тагын бер тел аркылы ачылган. Әгәр аның кылган эшләре Латвиядагы милли хәрәкәткә анык ярдәм китерсә, язмалар безнең файдага". Шул рәвешле, А.Гыйләҗев хатларында З.Зәйнуллинга һәм аның иҗатына карата ярдәм кулы сузу, ихтирамлы мөнәсәбәт сизелә. Аңа адресланган хатларында А.Гыйләҗев аерым үзенчәлекле сыйфатларга ия, игътибарлы, кайгыртучан, бастырып чыгарырга ярдәм итүче, таләпчән остаз, яшь авторның уңышларына куанучы, тәнкыйтьләүче кеше булып күз алдына килеп баса. Язучының эпистоляр мирасының бер катламында З.Зәйнуллинның милли-азатлык хәрәкәтендә катнашуына урын бирелә. Аларда татар язучысы латышларның азатлык хәрәкәтендәге уңышлары белән тирәнтен кызыксына. А.Гыйләҗев татарларның 1990 еллардагы милли-азатлык хәрәкәтен дә күзәтеп барган. Үзе читтәрәк торуны хуп күреп, төп миссиясе иҗат булуын ассызыклый. Зәки Зәйнуллин милли-азатлык хәрәкәтенең үзәк көченә (лидерына) әйләнгәч, А.Гыйләҗев 1991 елның 4 ноябрендә язган хатында, шомланып, бу лидерлар фаҗигагә китермәсләр микән, дип шикләнә . Бу хакта ул 19911992 елларда Н.Гыйләҗевага, М.Мәһдиевкә язган хатларында да әйтә. Р.Низамиевка юлланган хатында әдип полковникның иҗтимагый эшчәнлегенә кискен тәнкыйтен белдерә . 1994 елның 27 апрелендәге көндәлектәге язма да шул рухта. А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллинның иҗтимагый эшчәнлеген мактавын 1997 елның 17 мартында Марат Әмирхан юбилее уңаеннан язылган мәкаләсендә күрәбез". 26 Шунда ук. 27 Шунда ук. 28 А.Гыйләҗевнең "Казан утлары" редакциясенә 1990 елның 11 июнендә язган хаты. - Казан. - 3 кәгазь. Татар телендә. 29 А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллинга 1987 елның 30 октябрендә язган хаты. - Пицунда. - 2 кәгазь. Татар телендә. - 1нче кәгазь. 30 А.Гыйләҗевнең М.Галиевка 1991 елның 17 августында язган хаты. - Казан. - 4 кәгазь. Татар телендә. - 2нче кәгазь. 31 А.Гыйләҗевнең Н.Гыйләҗевага 1991 елның 4 ноябрендә язган хаты. - Казан. - 7 кәгазь. Татар телендә. - 4нче кәгазь. 32 А.Гыйләҗевнең Н.Гыйләҗевага 1991 елның 19 ноябрендә язган хаты. - Казан. - 3 кәгазь. Татар телендә. - 3нче кәгазь; А.Гыйләҗевнең М.Мәһдиевкә 1992 елның 16 февралендә язган хаты. - Казан. - 9 кәгазь. З.Зәйнуллин китабында күзгә ташланган төгәлсезлекләр: 1) 71нче бит: "1987 ел. Март ае. Рига". А.Гыйләҗев Дубултыда 1986 елда ял итә. З.Зәйнуллин белән шул елның мартында таныша. Бу вакыйга турында Ф.Миңнуллинга, Р.Низамиевка (25 март, 1986 ел), М.Хуҗинга (31 март, 1986 ел), А.Литвинга (4 апрель, 1986 ел) яза. 2) 79нчы бит: "1990 елның февраль ае иде бугай. "Казан утлары" журналында берничә ай инде минем "Галимулла бабай күгәрченнәре" исемле повесть ята [...]". Т.Әйди З.Зәйнуллинга А.Гыйләҗев язган рецензияне укырга бирә. 82нче бит: "Башта азагын, имзасы кемнеке икәнне карыйм: "Аяз Гыйләҗев. 15 гыйнвар, 1991 ел". З.Зәйнуллин 1990 елда 1991 елда язылган документны укыган булып чыга!!! А.Гыйләҗев архивында 1990 елның 11 июнендә язылган рецензиясе бар: " июнь, 1990 ел. "Казан утлары" редакциясе түрендә утыручы мөхтәрәм егетләргә. Нигә без шундый тарау? Таркау? Хәтерсез һәм көчсез?!. Моннан берничә еллар элек Дубулты иҗат йортында яшәгәндә, Ригадан мине эзләп бер полковник килеп керде. Ил агасы диярлек адәм, затлы, сүзе көчкә ия, үзе миңа фикердәш тә булып чыкты... Яза, имеш. Повестен, хикәяләрен, пьесаларын калдырып китте. Гадәтемчә, һәр яңа каләм тибрәтүчегә комарланып ташландым, әсәрләрен тиз арада сөреп чыктым. "Үрләр аша" повестен тиз-тиз "Казан утлары"на тәкъдим иттем, нәшриятка хәбәр салдым. Ул анда да басылды. Егет дигәнем кеше җиленә тиз бил бөгә икән! Һич ярамаган эшкә ябышты, Әфганстан турында хикәяләр язды, дөреслектән, хак сүздән бик читкә китеп, бүгенге заман армиябез хакында повесть язарга тотынды. "Сугыш алды малайлары" әсәренең берничә хикәясен дә шул чакта ук укып сокланган идем! Һәм очрашкан саен, хат алышкан саен, мин Зәкине җилкендереп, дәртләндереп килдем. "Кайчан тәмамлыйсың инде әсәреңне?" дип җелегенә төштем... Язу-язмау һәркемнең үз эше, алай да талантлы татар баласыннан эш барышын сорарга минем хакым булгандыр лабаса? Берзаман Балтыйк буе татарлары калкып чыга башлагач, Зәки Зәйнуллин кан кардәшләребезне туплаган, латышлар белән арадашлыкны ныгыткан дигән хәбәрләр, имеш-мимешләргә тоташып, безнең сагая башлаган колакларга да килеп иреште. Афәрин! Бирсен Ходай, безнең милләт эшчән егетләргә бик мохтаҗ, дип мин Зәкидән зур эшләр көттем. Вакыт үтә торды, мин һаман сугыш алды малайлары белән очрашырга ашкынам, берзаман, "Зәки Зәйнуллин югалган!" дигән хәвефле хәбәр таралды. Мин борчылам, мин көяләнәм, Зәкинең эш урыны урыслары егетне чәйнәп ташларга җыеналар дигән хәбәр дә ишетелгән иде, мөгаен, шулайдыр, шул шовинистлар кабып йотканнардыр кадерле кардәшемне, дип ут йотам... Телефоннан кат-кат Ригага шалтыратам, дус-ишләрдән белешәм... Гаип булды егет, суга батты... Фәрваз Миңнуллин янына кереп хәсрәтемне уртаклашам, һәр әңгәмәбезне "Сугыш алды малайлары"н жәлләп тәмамлыйм. Бервакыт яңа хәбәр колагыма чалына: югалмаган икән Зәки Зәйнуллин, җир дә йотмаган аны, аю да ашамаган (аерылса да!), монда, үзебезнең Казанда яшь кәләшләр табып, гыйшыкгашрәт күреп көн үткәрә икән. Качкан Ригадан, эзен суыткан... Шаккаттым, эчемә ут төште. Әле кайчан гына янымда юргалап йөргән, Переделкинога бер ярты спирт кыстырып килгән, бал авызлы, тәмле телле егетем... шунда, яныбызда булып, миңа ник бер хәбәр салсын! Фикердәш уены уйнаган идек ич, бер казаннан аш ашадык... Димәк, сукмакның баш өлешендә мин аңа кирәккәнмен МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА икән... Миңа теләктәш булып, милләт, халкыбыз, дип сайрашып утырулар һәммәсе күз буяу булган икән... Ниһаять, "Сугыш алды малайлары" кулымда. Көткән әсәрем, өметем, Зәкинең зарыктырган адымы... Нинди авыр уйлар йөгәнләгәндер егетне соңгы елларда, белмим. Нинди көрәш, каршылык кырларында ачы тирен түккәндер. Балтыйк буе шовинистлары белән сугышып кашын канаткандырмы... Белмим, әйтә алмыйм. Билгесез. Әмма "Үрләр аша" белән татар халкы алдына чыгып киң күкрәген ачкан егет өчен бу әсәр - үтелгән юллар, җырланган җыр... Сугыш алды елларында татарлар чүпрәк-ситсы почкакларын җыеп барып, шакмаклы өй паласы-җәймә тегәләр иде. Безнең әни зур сандык өстенә җәяр өчен андый җәймә-паласларны байтак текте. Почкак-җәймә матур, чуар! Ярлы татар өенә килешеп тора. Әгәр дөньяда затлы Иран келәмнәре барын белмәсәң, тарихлары китапларга теркәлгән гобеленнар турында укымасаң, ярап тора. Почкак палас та сандык калайларының күгәреп, калшая башлавын яшерә ала!.. Ләкин почкак паласның гомере кыска! Нуры ишек катыннан үтми! Татар йөрәкле, телле-тешле, таза хәтерле, йөзләрчә, меңнәрчә юлдашларының холкын, гореф-гадәтләрен хәтер сандыгында бикләп асраучы замандашым тугры Зәкидән мин күбрәк көткән идем. Беренче өлеш искиткеч шәп! Малайлар, аларның кәртечкәгә төшү мизгелләре, бәрәңге утаулар, авыл халкының һушын алган мәзәк тамашалар безнең күңелне умырып алалар да... әллә кайларга илтеп җиткергәндәй булалар. Кызганычка каршы, тора-бара бу җылы өметләр суына, чиерый, фикер өстенә боз ката, боз тушлый, катлы-катлыга әйләнә, астагы агым сизелми, тына, үлә. Әсәр чуар-чабар почкаклардан тегелгән арзанлы паласка әйләнә... Башкорт бабайга багышланган бүлек йомшак, авторның җорлыгы, тапкырлыгы, сүз хәрәкәте кими, ул сүз сөйләүгә күчә. Һәм, гомумән, соңгы бүлекләр, ау-сунар күренешләре сүлпән язылганнар. Дөрес, әсәр югары пафос, моңлы аккорд белән бетә... Зәки - телнең хуҗасы, татар теленең пружинасын, сыгылмалы агышын үзенчә тоя! Ләкин 166 битлек кулъязмада укучыны тел белән генә юмалап, алдап булмый. Авторга ваем, гамь җитешми. Әле яңа гына Вахит Юнысовның Гыйрактан килгән язмаларын укый башладык. "Татарстан яшьләре" гәҗитендә. Вахит гарәп дөньясын ачам дип, нигездә, татар язмышына, милләтебезнең хәл-әхвәленә бәя ныгытып бара. Иншалла, алда да шул туры сызыгыннан тайпылмас. Зәки Зәйнуллин - һичшиксез, талантлы егетебез исә, бу әсәрендә әнә шул аерым манзараларны берләштерә торган уртак фикерне тапмаган. Әлбәттә, әсәрне басарга кирәк булыр, автор икеле-микеле чорны үтәр, гомерен хатын-кыз кыерлауга гына багышламас, элгәрге фикердәшләреннән йөз чөермәс, татар халкының хак улы булып үсәр. Егетне югалтасы килми, ярамый да!" Бу хат өлешчә рецензия формасында язылган, өлешчә - З.Зәйнуллин шәхесенә караган фикердән тора. Иҗат мәсьәләсенә килгәндә, А.Гыйләҗев бик таләпчән булуын дәлилли. Танылган җәмәгать эшлеклесе Ф.Сафиуллин "Кеме генә юк татарның?" кебек китапларның пәйда булу максатын шактый төгәл билгели: "Алдагы буыннарга адресланган ялган яла". Ул, шул рәвешле, З.Зәйнуллинның 1990 елларда татар милли иҗтимагый хәрәкәте турында язылган "Ачлык мәйданы" (2007) китабына бәя бирә. Ф.Сафиуллин роман авторын татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләрен пычратып күрсәтүдә һәм чынбарлыктагы вакыйгаларны бозып сурәтләүдә гаепли. Һәрхәлдә, ул ике фактны инкяр итә: 1) Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) гамәлгә куелу съезды алдыннан татар иҗтимагый хәрәкәтенең активистларын барлауга юнәлтелгән оештыру җыелышын үткәрү (16 февраль, 1989 ел). Үз китабында З.Зәйнуллин түбәндәгечә яза: "Корылтай башланганчы ук килгән делегация җитәкчеләрен җыеп, Татарстандагы милләтпәрвәрләр белән таныштыру утырышын үткәрәләр. Башлап йөрүче Казан университетында тарих укытучы 36 А.Гыйләҗевнең "Казан утлары" редакциясенә 1990 елның 11 июнендә язган хаты. - Казан. - 3 кәгазь. Татар телендә. 37 Сафиуллин Ф. За свободу и равноправие. Воспоминания, публицистика, интервью. - Казань: Жыен, 2016. - С.. "КУРИЛКА-КУХНЯЛАРДА"Н - КИҢ ӘДӘБИ МӘЙДАНГА! галим Марат Мөлеков икән. [...] Аның янында [...] сәяси запастагы полковник Фәндәс Сафиуллин..." 2) Рус авылларын кабат торгызырга өндәгән Ф.Сафиуллинның ТИҮнең беренче гамәлгә кую съездындагы чыгышында түбәндәге фикере яңгыраган, имеш: "Без, татарлар, эшчән халык, урыс авыллары бетмәсен өчен, безнең ярдәм кирәк аларга..." "Зал ризасызлык белдереп гүли башлый. Яртылаш кычкырып әйтелгән сүзләр ишетелә". Ф.Сафиуллин ТИҮнең 1989 елның 17-18 февралендә узган гамәлгә кую съездында чыгыш ясавын инкяр итә һәм залда русофоб идеяләр яңгырамаганын ассызыклый. "Татар иҗтимагый үзәгенең 1 нче съезды стенограммасы"на (1989 ел) игътибар итсәк, моңа ышану кыен түгел. 1991 елның 7 апрелендә узган митингта Ф.Сафиуллинның рус халкын Пасха бәйрәме белән тәбрикләргә өндәве мәзәкчел очракны хәтерләтә. Бу көнне (1991 ел, 20 май) Татарстан Республикасы халкының ТР Конституциясен кабул итү турындагы митингы уздырыла . Ф.Сафиуллин әлеге митингта бөтенләй чыгыш ясамавын һәм андый белдерү белән чыкмавын әйтә. Гомумән, З.Зәйнуллинның "Ачлык мәйданы" романы (2007), "Кеме генә юк татарның?" хикәяләр җыентыгы (2016) татар иҗтимагый хәрәкәте һәм татар халкының иҗади интеллигенциясе вәкилләренең эшчәнлеген каралтып күрсәтүгә юнәлтелгән. Йомгак ясап әйткәндә, ТР Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР халыкларының мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе һәм киң җәмәгатьчелек З.Зәйнуллинның "Кеме генә юк татарның?" (2016) дигән китабы турында үз сүзен әйтер. Татар мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткән татар халкының күренекле улларын каралтырга юл куймас. Китапта тәкъдим ителгән материалларның, гомумән, инкяр ителүен таләп итәр дип ышанып каласы килә. Батырларның батыр булганлыгы Сугыш кырларында беленә, Уңган кешеләрнең уңганлыгы Эшкә килгән чакта күренә. Бик күпләрнең, әйтик, кемлекләрен Еллар буе белми барасың, Кинәт, бер вакыйга уртасында күреп, Аның кемлегенә хәйран каласың. Һади Такташ 1930 елда бик дөрес сүзләр язып калдырган. Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты искәртеп бара. Олы тормыш юлының мәдәният дөньясына бәйле башланып китүе аңарда шәхес сыйфатларын уята, ул үзенең җәмгыятьтә урынын дөрес тоемлый башлый. Дөрес, мәдәният дөньясында Габделнур тыныч яши алмаячак, аңа дәрәҗәле дә, мактаулы да, акчалы да эш кирәк. Ә ул чорда мондый кешеләр - гадәттә, эшче сыйныфыннан. Габделнур да моңа тиз төшенеп өлгерә. Хәер, акыл бирүчеләре дә, юл күрсәтүчеләре дә бар! Алар - аның бәхетенә! Трилогиянең беренче китабында менә шул бәхет стихиясендә күңел канатларын киң ачып җәйрәгән Габделнур солдатка алына, матрос булып хезмәт итә. Әмма янгын сүндерүче матрос кына булуы күңелен кимсетә. Моның өчен хәсрәт чигүләре - болар әсәрдә психологик планда матур ачылган. Габделнурның егетлек күрсәтәсе килә. Аның мәдәнияткә хезмәт итү юлын сайламавы, тормышын үзгәртеп җибәрүе дә шуңарга бәйле. Ул, эшчеләр арасына китеп, "черек интеллигенция" вәкиле булудан котыла, бәхетен социалистик җәмгыятьнең авангард сыйныфы вәкиле булуда таба. Әмма, югары белем алу мәсьәләсендә, университетның нигәдер тарих бүлеген сайлый. Тагын да шул "черек интеллигент" хәленә кайтырга җыена түгелме соң? Армия хезмәтендә чагында партиягә кергән егет, әгәр дә тарих бүлеген дә бетерсә, әлбәттә, кимендә партком җитәкчеләреннән берсе булырга тиеш иде. Моңа комачаулаучылар да юк кебек. Йөргән кызлары да кемнәр бит әле: чибәрләрдән-чибәрләр, назлыларданназлылар! Азлармы ул чорда шуларның иркә кочагында гөл булып күтәрелеп үсеп чыкмады да илнең күген каплап торырлык мәһабәт имәнгә әверелмәде? "Олы юл да сикәлтәле"дә алар матур яктыртыла. Хәер, ул юл да тибрәтеп, йоклатып кына алып бармый, сикерткәләп тә куя, төшереп тә калдыргалый. Ныклап тотынуың мәслихәт! Габделнур да уйсыз-аңсыз егет түгел. Дөрес, ул кемнәргә тотынырга, үзен кайсы яктан күрсәтергә кирәклеген белә. Егет изге идеал өчен үзен корбан итә белә. Моны "корбан ителү" дип атау уңышлы түгел, анысы. Чөнки автор ул хакта сүз дә кузгатмый сыман. Әмма мондый адымга герой табигый рәвештә, әсәр вакыйгалары эчендә үзеннән-үзе бара. Хәер, башкача була да алмый. Әсәр тукымасында ул сурәтләр соралып тора. Тормышның үзен тасвирлаганда, автордан фәлсәфә кору таләп тә ителми. Болай да аңлашыла. Бөек максатлар шәхесләрне вак-эре дәрәҗәләргә корбан булудан саклый. Габделнурның да бөтен сыйфатлары шундый шәхес икәнлеге хакында сөйли. Әмма бөек максаты нидән гыйбарәт соң? Монысын бер-ике урында укучыга аңлатып китәргә дә мөмкин иде. Хәтта кирәк иде! Сурәтне ул тагын да конкретлаштырыр иде. Ә менә Габделнурның бәхетле гаилә корырга теләве моны аклый түгелме соң? Бик тартып-сузып кына. Санаулы хезмәт хакына риза булып, бөек эшләр башкарган артистларны, җырчыларны, галимнәрне, язучыларны азмы беләбез? Габделнур, бу яктан, ягъни иҗтимагый эш ягыннан, дивар газетасы чыгаручы буларак кына сурәтләнеп, укучы каршында әллә ни отмый. Аңлашыла ки, егеткә эшче булу тормышын көйләп җибәрү өчен генә кирәк. Тиздән ул бөек максатына хезмәт итүгә күчүе белән укучыда шәхесенә карата соклану хисләрен көчәйтергә тиеш иде. Болай гына булса, барысы да китапча килеп чыгар иде. Бездә ул тема инде шактый эшләнелгән. Р.Кәрами - акыллы, эзләнүчән, талантлы язучы. Ул безгә тормышта шәхеснең һәртөрле үзгәрешләргә, аяк чалуларга, түбәнсетүләргә әзер булырга тиешлеген күрсәтә. Әдәбият фәнендә "тәнкыйди реализм" исеме белән йөртелгән "җитди реализм" алымнарын яңадан тергезеп, аларга заманча юнәлеш бирә. Габделнур - җәмгыятьтә гади кеше булып яшәүне өстен күргән шәхес образы. Беренче карашка гади генә тоелган герой, шул рәвешле, бөтенләй дә яңача сурәтләнә. Монысы өчен Р.Кәрамигә рәхмәтлебез! Трилогиянең беренче китабы асылы белән яшьлек романтикасына нигезләнгән күренешләрне үз эченә ала. Ашкын хисләр, матур сурәтләр һәм аларга бәйле туган тойгылар арта һәм көчәя бара. Габделнурның һәр адымын илдәге сәясәт алдан ачыклап куйган. Бәхетнең колачын ул аңа киң җәя. Хәрби хезмәткә алынуы, Балтыйк диңгезе буенда матрос булуы, яшьлек, командирларының башбаштаклыклары, ФӘРИТ ЯХИН начармы-яхшымы, коммунистлар партиясе сафына басуы, Казанга кайтуы, күңелендә Рәйсәнәгә карата мәхәббәт хисләрен саклавы - болар төп геройның тәкъдири тормыш юлы. Икенче китапта без аны - Казанда Оргсинтез заводы төзелешендә, ә өченчесендә - карьера баскычында күрәбез. Һәм Габделнур тирәсендә утызкырыклап герой. Алар әсәрдә фрагментлар рәвешендә яшиләр, күренгәләп кенә алганнары да байтак. Бу геройлар трилогиянең роман жанрында язылган булуын искәртә. Структур яктан караганда, роман ул - ике яки берничә сюжет линиясеннән гыйбарәт киң пландагы әдәби жанр, тормышны тулы канлы итеп күрсәтүне максат итеп куя. Әсәрнең эчтәлек ягыннан катлаулы тормыш материалларыннан гыйбарәт булуы роман жанрына гына карамый, анысы. Әмма бу очракта, стиль үзенчәлекләрен дә искә алып, "Озын юл да сикәлтәле" трилогиясе "яңа типтагы роман" буларак бәяләнергә хаклы. Мондый тәҗрибәне З.Хөснияр да "Терсәк сугышы"нда ясады. Сюжетны фрагментлардан коруны уңышсыз дип әйтмәс идек. Р.Кәрами моны аңлап эш иткән. Композиция ягыннан трилогия М.Горькийның "Клим Самгин" әсәрен хәтерләтә. Бу форма - бүгенге татар әдәбиятында әдәби күренеш буларак яши һәм үсә бара. Трилогиянең беренче китабы "Олы юл да сикәлтәле" дип атала (без аны шушы трилогиянең төп исеме буларак та кабул итәбез, чөнки автор әсәрнең башка кисәкләрендә шул хакта искәртә), һәм ул 2007 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Икенчесе 2011 елда шул ук нәшрият тарафыннан бастырып чыгарылды, "Сөеп туймас чакларың" дип атала. Өченчесе әле күптән түгел (2015 ел) халыкка иреште. "Казан утлары" журналы да аңа берничә санын багышлады. Анысы "Кая чабасың, гомер юртагы?" дип атала. Трилогиянең беренчесе - Габделнурның тормыш юлында төрле сикәлтәләргә очравы, рухи яктан формалашуы һәм үсеше, үзенең максат һәм идеалларын яңабаштан барлаулары, үзгәртүләре белән бәйле, менә шуңа да "олы юл", менә шуңа да "сикәлтәле". Икенчесе - мәхәббәт маҗараларын яктырта, аның "Сөеп туймас чакларың" дип аталуы да юкка түгел. Өченчесе - гомер узу фәлсәфәсенә корылган, аны безгә автор "гомер юргасының чабуы" белән искәртә. Болар барысы да - кеше тормышы, кеше гомере. Әгәр дә һәркемнең дөньяда бер генә тапкыр яшәп алуын истә тотсак, укучыга бу трилогия башкаларның тормыш тәҗрибәсе (бу очракта Габделнурның) белән танышырга мөмкинлек тудыра. Бу яктан әсәр бөтен, тулы канлы һәм мәгънәле. Төп геройдан яки башкалардан үрнәк алу гына түгел, әсәрне укып, "тормыш ничек башлана һәм дәвам итә?" дигән сорауга да җавап алабыз. Монда типлар - җитәрлек. Үз бәхетеңне ничек корырга соң? Яшьлектә Габделнур кебек бер "иләнеп" алыргамы, әллә Гөлзәрия кебек булыргамы, башкасымы? Р.Кәрами аларны юкка гына, "баллы-шикәрле" вакыйгалар белән матурлап, укучыны мавыктырыр өчен язмаган, билгеле. Алар һәркайсы - кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе. Габделнурның язмышында уңышлы һәм уңышсыз хәл-вакыйгалар җитәрлек. Әмма ул үз тормышын дөрес юнәлешкә бора алган, бу яктан үрнәк була ала. Аның дусты Ирек (Гайнемов, Мәкыймович) гаилә корганда гыйбрәтле хата ясый. Ул әсәрдә аерым тема итеп бирелгән, аерым тукталып китүне сорый. Тормышта була торган, совет чорында типиклашып киткән вакыйгаларның берсе ул. Ирек милициягә эшкә керә, чөнки аның теләге - юридик факультетта уку. Органнарда хезмәт итсә, аңа белем алу да бермә-бер җиңелләшәчәк. Һәм менә ул, тәүфыйк иясе егет, Фәнирә исемле кызга өйләнә. Шунысы хикмәт: әсәрдәге татар хатын-кызлары арасында азып-тузып йөрүчеләре дә байтак. Бу - социалистик җәмгыятьнең эчке тәртипләреннән чыгып кабул ителә, милли фаҗига буларак та аңлашыла. Эшче халкындагы ирекле мәхәббәт әсәрдәге вакыйгалар барышында гадәти, хәтта табигый күренеш итеп тасвирланган. Вөҗдан, җан газабын алар кичермиләр дә сыман. Хәер, Габделнур үзе дә кызларны алдау юлына кереп, башта яшь хатыннар янына "сукмак сала", аннары Тамара исемле кызга "мәхәббәте төшеп", аны алдауга ирешә. Кыз исә бу юньсез егеткә гашыйк булырга өлгерә. Аны эзләп, СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛ КЕШЕСЕ ничәмә-ничә тапкыр артыннан килгәли, әмма таба гына алмый. Габделнур аңардан качып йөри. Кыз, рәнҗеп, егетне күрә алмас хәлгә төшә. Әмма кияүгә чыгуы, күңел хисләренең суынып җитмәве өченче китапта ачыла. Университет дипломын алган көнендә Габделнур аны очрата. Кияүгә чыккан, үз иреннән көмәнле Тамара, бәхетле булуын әйтә, тик күңелендәге хисләренең "күмер очкыны" әле дә калуын сиздерә. Габделнурның аның белән очрашырга теләге дә юк түгел, әмма Тамараның "авызы бер пешкән", ул моны һич онытмаячак. Ә менә Ирекнең хатыны Фәнирә - бөтенләй башка, аңа ир өстеннән йөрү берни дә түгел, алдый да, тиранлык та күрсәтә. Аңарда иман, тәүфыйк һәм кешелек сыйфатлары бөтенләй юк. Әмма ул үзен иң акыллы, иң булдыклы, иң ышанычлы, хөрмәткә иң лаеклы, ягъни чын мәгънәсендә һәрьяктан өстен итеп тоя. Аны "эгоист" дип тә атап булмый, күңеле дә, кочагы да, байлыклары да башкалар өчен ачык. Кем икәнлеген хезмәттәшләре дә белеп тора. Ул - чын пролетариат холкына ия, хәтта Ирек тә аның өчен бары тик иптәш кенә. Ир булуы-булмавы да кадерен арттырмый. Ә Иректә - башка холык. Хатынын ярата. Әмма аны әхлак принципларының үзара туры килмәве түгел, бәлки Фәнирәнең хәтта баласының да аныкы түгеллеген, башка ирдән икәнлеген әйтүе генә "айныта", ул гаиләдән китәргә, хатынын ташларга мәҗбүр була. Мондый вакытта Ирек үзенә башка хатын табарга тиеш. Бу - табигый. Һәм менә ул Нуршидәне очрата. Ул - яшь ханым, бакча яшендәге бала анасы, ире - милиция лейтенанты һәлак булган. Чибәр, акыллы, тугры. Аларның гаиләләре матур, төзек, ышанычлы булачак. Монда шик юк. Шунысы сәер: совет чорында пролетариат шулай әхлаксыз, тотнаксыз, тәмам ирекле хәлдә яшәгән иде микәнни? Укырга кергәнче һәм уку барышында Габделнур җилбәзәк була, әмма диплом алган елында без аны холкы утырып җиткән егет итеп күрәбез. Вакыйгаларның сурәтләнеше укучыны шулай уйлауга этәрә. Димәк, гыйлем, мәгърифәт кешеләрнең аңын, акылын, күңелен сафландыру, холкын тәртипкә китерү көченә ия. Әгәр бу чыннан да шулай икән, кешелек дөньясы өчен аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Шулай да монда белем-мәгърифәтнең әллә ни катнашы юклыгын искәрергә тиешбез. Юккамы автор студент кызларның "итәгенә" кызыккан доцент белән бәйле вакыйганы сөйләп ала, аның көлкегә калуын тасвирлый? Кешеләрнең сафлыгы, җәмгыятьнең әхлакый чисталыгы гаилә принципларының тотрыклы саклануына бәйле икәнлеген искәртүе белән Р.Кәрами хаклы түгелме? Аң-белем, мәгърифәт, холык - болар шәхесне тәрбияләүдә генә түгел, җәмгыятьнең аң ягыннан күтәрелешендә дә төп рольләрне башкара, әмма гаилә принципларының төгәл саклануы, аларның кагылгысыз булуы иҗтимагый тормышта әйдәп баручы көчкә ия. Язучы үзенең әсәрендә менә шуны әйтергә тели. Р.Кәрами үз геройларын бәхетле кешеләр буларак күрсәтә. Аларның күбесе авылдан чыккан. Тормышта туктаусыз алданалар, ялгышалар, әмма максатларына ирешә баралар. Аларның яшәү рәвешләре дә гади. Барысы да диярлек - тулай торак кешеләре. Совет тормышы башкача булмады да инде. Анда казарма системасы иде. Пролетариат өчен бараклар төзеделәр, күпкатлы йортлар да шул баракларның тәрәккыйләштерелгән бер рәвеше генә иде. Әсәрнең геройлары ял көннәрен кино-театрларда, паркларда уздыра. Табын корып, кәефләнеп алган чаклары да булгалап тора, әмма бу җәһәттән аларга ирек юк. Тәртипләрен даими күзәтеп торалар. Үзләре - патриотлар. Кайнар нокталарга да үз теләкләре белән китәргә әзерләр, булып та кайтучылары бар. Бездәге патриотик хисләр сәеррәк шул, ул башка халыкларга кимсетеп карауга, сукыр мәхәббәт стихиясенә корылган, бәхетне, иминлекне яклауга түгел. Бу яктан татар әдәбияты җитди югарылыкка иреште. Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек бөекләребезне генә искә төшерик, алар бу теманы шактый тирәнтен ачкан. Менә шул советча, патриотик хиснең трилогиядә вакыт-вакыт күрсәтелеп алуы Р.Кәраминең дә бу мәсьәләдә җитди уйлануы хакында сөйли. Хөкүмәтнең, илдәге ФӘРИТ ЯХИН җитәкчелекнең барча гамәлләре дә дөрес дигән уй-тойгы өченче китапта кире кагыла. Бу инде сукырларча мәхәббәт идеясеннән арына баруны да күрсәтә. Габделнурның дусларыннан Хөрмәт автор тарафыннан шулай ук аерым игътибарга алып сурәтләнә. Ул - спортчы, башкаларны да милли көрәш серләренә өйрәтә. Мәнвия белән гаилә кора. Матур, тигез мәхәббәт учагын тергезәләр. Ул да, югыйсә, пролетариат сыйныфыннан, әмма Фәнирә кебек җилбәзәк, бөтенләй иреккә чыгучылардан түгел. Ничәмә генә ханым һәм туташның "җиләкләрен ашап" йөрмәсен, Габделнурның электән, яшьли сөйгән кызы да бар. Ул - Рәйсәнә. Әмма егетнең ышанычын акламаган, башка кешегә кияүгә чыккан. Хәрби хезмәттә чагында бу хәсрәтен авыр кичергән Габделнур, аны Казанда китап кибетендә очрата. Урамда көтеп алып, сүз ката. Егетнең өметендә күңел хисләрен яңартырга омтылыш барлыгын Рәйсәнә дә сизенә, моның һич тә мөмкин хәл түгеллеген дә искәртә. Аның үз гаиләсенә тугры булуы, хатын-кыз намусын саклавы Габделнурга тәэсир итми калмый. Әсәрдәге вакыйгаларның үстерелешендә егетнең беренче мәхәббәт хисләрен оныта баруын тоябыз. Аның күңеле утыра, хатын-кызга кызыгу гамәлләреннән ул баш тарта. Хәер, башка яклары белән Габделнур тәүфыйклы, әдәпле, тәрбияле. Егет - "фортовый". Автор бу сүзгә аерым мәгънә сала. Ул "күзгә кереп, аерылып торучы" мәгънәсен ала. Шушы "фортовый" егет трамвайда чибәр кызны очрата һәм аңа тиздән гашыйк та була. Менә шушы Гөлзәриягә мәхәббәтендә Габделнур яңа яклары белән ачыла. Аңардагы тәүфыйк, сөйгән ярына карата хөрмәт, аны ялган сүзләрдән сакларга тырышу омтылышының көче укучыга да уңай тәэсир итми калмый. Каракүл якалы пальто. "Москвичка" бүреге кигән бу фырт егет бик тә булган, акыллы, уңган, чибәр кеше сыман тоела башлый. Аның инде сүзләре дә кеше хәленә керү омтылышы белән сугарылган. Әмма иске хаталарын танышлары онытмаган, тәүфыйк юлына баскан егетне алар төрлечә "сыныйлар", хәтта аздырмакчылар да. Ул бирешми. Ышанычлы, бозыклыкка адым да атламаган, чиста Гөлзәриянең "кулын алу" бәхетенә ирешә. Аларның алдагы тормышы уңай якка таба бара башлый. Партком секретаре Афанасий Митрохин, техника куркынычсызлыгы сагындагы инженер Солтангир Шәйгазамов, башка җитәкчеләр дә Габделнурның карьерасын кайгырталар. Тиздән ул профком рәисе була. Эшен белә, ярата. Әмма иске хатасы монда аңа аяк чала. Энҗе Фиразовна егетнең юлына аркылы төшә, аның хәтта карьерасын бозып ташлый. Яшь вакытларында араларында булган вакыйгалар аркасында килеп чыга бу хәл. Энҗе Фиразовна - чибәр, акыллы, белемле туташ буларак сурәтләнә, әсәрдә аерым урын алып тора. Габделнур аның белән "мәхәббәт уены" корып җибәрә. Алар - университетта бергә укып йөрүче эшче яшьләрдән. Габделнур аңа ияләшеп китә. Кыз - тугры түгел, үзендә шулай ук пролетар холкы. Аның әнисе белән сөйләшүләре егетнең дә колагына кергәләп ала. Әмма аралары аңа карап кына бозылмый. Кызның ниндилеген белгән егет аның кочагына ныграк елыша. Энҗе аңарга гашыйк та кебек. Әнисе дә Габделнурның яхшы ир булачагын тоя. Әмма Энҗе аны үзенә тиң күрми. Аралары кискен өзелә. Габделнур Энҗене ташлый. Кызның да моңа исе китми төсле. Чөнки аны Энҗе Фиразовна күптән читкә этәргән инде, йөрүләре дә - болай гына, вакыт уздыру өчен икән. Икесе дә моны белә. Әмма ни өчен Энҗе Габделнурның карьерасына аяк чала соң? Әллә бу мәсьәләне авторның үзенчәлекле чишүеме?! Энҗе Фиразовна белән Габделнурның юллары берничә тапкыр кисешә. Егет райкомга партия взносы акчаларын тапшырырга килгәч, коридорда очрашалар. Ханым аны танымыйча уза. Аннары, бәйрәм алдыннан урамга транспарант-шигарь элгәндә, Габделнур Энҗе Фиразовнаның әмерен тыңламый, киреләнә. Аларның бер-берсен хөрмәт итмәве автор тарафыннан ачылып җитмәгән, әмма нәкъ менә шул сыйфаты аркасында Габделнурның бәхетенә зыян килгәнлеге әсәрдә аерым игътибарга алынып искәртелгән. Әйе, асылда, Энҗенең өстенлеген Габделнур таный алмый. Бу - аның хатасы. Әгәр дә үзенә карата аңардан хөрмәт хисен сизсә, ханым бәлки башка төрле булыр иде? "Бәлки", дидек, чөнки әсәрдә аларның шушы СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛ КЕШЕСЕ вакыттагы мөнәсәбәт-хәлләрен тирәнрәк ачарлык вакыйгаларның азлыгы сизелеп ала. Төп геройның карьерасындагы зур үзгәрешнең сәбәбе җитдирәк рәвештә тасвирлана да ала иде, әлбәттә. Хәер, дөньяның тотрыксызлыгы кешеләрнең көнчелегенә бәйле. Габделнурның тәүфыйкка ирешүен, рухына хас табигатен Гөлзәрия белән бәйле вакыйгалар ничек тәэсирле һәм матур ачса, шундый урыннар монда да кирәк иде. Моның өчен әсәрдә материал җитәрлек, югыйсә. Әмма нәрсәләрнеңдер яшерелеп калдырылганын, ачыкланып җитмәгәнлеген тою укучыда тумый калмый. Авторның үз биографиясенә мөрәҗәгать итсәк, ул үзе дә яшьлегендә төзелештә профком рәисе вазифасыннан Язучылар берлегенә җаваплы эшкә күчә. Димәк, кайсы очракларда кешеләрнең олы карьерадан баш тартуларын, үз тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ул яхшы белә. Әсәрдә Габделнур белән бәйле булган шундыйрак бер вакыйга кирәк иде. Монда бөтен бәлане партком аппаратындагы Энҗе Фиразовнага сылтап калдыру аклануга омтылу төсмерен ала. Аннары, әсәрнең морален чыгару өчен дә кулай әле ул! "Габделнурга тормышында яшьлек хаталары комачау иткән", дисең дә - бетте-китте. Бу нәкъ мәгърифәтчеләрчә була да чыга. Җәмгыятьтәге бүгенге көндә таралган фикерләргә дә туры килеп тора. Әмма Р.Кәрами - хәзерге татар әдәбиятында үсеш алган җитди реализм вәкиле. Аның шулай булуын бу трилогиясе раслап тора. Җитди, шулай да көлкеле урыннары да җитәрлек. Аларны бигрәк тә кеше исемнәре тудыра: Фәнирә (Фанера), Рәйсәнә, Фәүҗәт, Сәрим, Дөбәрис, Хөрмәт, Мәнбия, Мәсния, Дәнисә, Әлфит, Әлфәс һ.б. Болар исем уйлап чыгаруда милли чиребездән килә. Безгә Камил, Габдулла, Фатих ише исемнәр ярамый, Трактор, Ракета, Комбайн кирәк, Дөбәрис, Гөлзәрия яхшы. Моны автор оста тотып алган, әсәрендә дә чорга бәйләп файдаланган. Бу исә язучының стиль үзенчәлеген көчәйтү өчен дә хезмәт итә. Шулай итеп ул "урта стиль"не "түбән стиль"гә якынайта төшә. Моның өчен автор үз туган ягына хас сөйләм телендәге "апаем" сүзен егет кешеләргә дә бәйле куллана, очраклы сүзләрне, тезмәләрне әсәр теленә кертеп җибәрә (мәсәлән, азу ярган эчкече). Моңардан тыш, сурәтләү манерасы мөмкин кадәр гадиләштерелгән җөмләләр агышыннан гыйбарәт, фәлсәфи, тарихи вакыйга-күренешләр аерымаерым, әсәр тукымасына "ябыштырылган" формада бирелеп барыла, хәтта әсәр геройлары да, көтелмәгәндә бүлмәгә килеп кергән яисә урам чатында, коридорда очраклы очраган кешеләр төсле. Әсәр шуның аркасында таркау сыман да тоелырга мөмкин. Әмма боларның хикмәте бар: Габделнур үзе шундый, ул күп кешеләрне белә, алар белән очраклы яки максатлы рәвештә аралаша һәм, шунысы әһәмиятле: аның өчен һәммәсе дә кадерле. Аннары, бу геройлар-образлар татар халкының төрле төбәкләрдән Казанга җыелуын сиздерү өчен дә кирәк табылган кебек, табигый төс ала. Трилогия татар әдәбиятының бүгенге хәлен, аның яңа формаларга һәм эчтәлеккә омтылышын аңларга, тоярга, ачыкларга ярдәм итә. Һәр чор үз үзгәрешләрен алып килә, аны язучыларга җәмгыять үзе тәкъдим итә. Фәрит ЯХИН, профессор ЙОЛДЫЗНЫҢ СЕРЛЕ ДӨНЬЯСЫ Фантастика... Уеңда һәм Каләмеңдә менә шушы сыйфат булмаса, балалар өчен язылган шигырьләр тәэсир көченә ия булмас иде. Китапның "Каен алмасы" дигән исеме үк сискәндереп куя: ничек инде каен ботакларының очында алсу алма булсын икән? Бактың исә... Көне буе кояшның ал нурын җыйган болыт каен очында кып-кызыл алма сыман эләгеп калган икән! Кыскасы, баланың фантазиясен үстерә һәм дөньяны танып-белүгә ярдәм итә торган китап бу. Автор балалар психологиясен, алар яшәгән-кайнашкан мохитне яхшы белә. "Начар булма!" дип маңгайга бәреп акыл сатмый ул, кызыклы, гыйбрәтле, шаян яисә җитди вакыйгалар аша бала күңеленә үтеп керерлек үтемле сәнгати чаралар белән тәрбияви сабак бирә, үзенең яшь укучыларын уйланырга мәҗбүр итә. "Әни йөрәге" дигән шигырьдән менә нинди юллар укыйбыз: Әнинең кочагы җылы - Урлама да ялкауланма, Куенына кереп яттым. Кыл һәрвакыт изгелек. Йөрәге сөйли икән бит! Шатланып та, сөенеп тә Тыңлап торып шаккаттым. Сөйли йөрәк "тек" тә "тек". Шигырьдә нәтиҗә көтелмәгәнчә ясала - һәр әнидә әнә шундый йөрәк бар, тыңлый белергә генә кирәк икән ләбаса! Бик табигый, елмайта торган шигырьләр дә күп китапта. Әнә, малайның әнисе ерак юлга җыена, арырсың-еларсың дип, кечкенә улын сәфәргә алмаска ниятли. Ә малай, баш вата торгач, җаен таба: иң зур чемодан эченә җай гына кереп ята. Хәйләкәр елмеп, үзе безгә дәшә: Менә инде минсез генә Китеп карасын хәзер! Икенче бер "Герой" (апасының энесе) кышны бик ярата. "Ярамый!"га карамыйча, кар өстендә рәхәтләнеп ауный. Апасы бирелергә мәҗбүр: Әйтеп булмый "Шапшак" дип. Пычранмаган - Ап-ак бит! Ә инде җитди шигырьләр дисезме? Алары да бар әлеге шигъри бакчада. "Коралсызлану" дигән үткен шигырь белән танышып китик. Малай, бүтән сугышлы уйнамыйм дип сүз бирә дә уенчык мылтыкларын чүплеккә ташлый, атмасыннар әле диеп, уенчык танкларын да вата. Үлем кораллары икән, Һәммәсен, ташлыйм, диеп, Кирәкми миңа алар: Бер читкә куйдым өеп. Мылтыклар, сөңге, кылычлар, Өлкәннәр дә миннән үрнәк Танклар һәм бомбалар. Алмаслар микән, диеп. Вәт ичмасам акыллы малай! Зурлар акылы бар аңарда, өлкәннәрне әнә нинди мәслихәт үрнәккә чакыра бит ул... Зур булып үсеп җикәч, мин аның оборона министры булуын теләр идем. Вәт ичмасам ут-ялкынга, дәһшәткә сусап торган сугыш чукмарларының кулына суга белер иде ул! Алай гына да түгел, Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) иң зур башлыгы итеп куяр идем мин аны. Чөнки үлем коралларын ясаучы, аларны гел камилләштереп торучы конструктор галимнәргә кыю чакыру ташлый бит ул! Чыннан да шулай: кеше үтерүче коралларны чөеп мактамаска кирәк, конструктор абыйларга орден-медальләр тагуны да гамәлдән чыгарырга вакыт. Чөнки болар бөтенесе - кешегә, кешелеккә каршы эш. Ә малайның исән-сау үсәсе килә. Гомумән, авторның иҗаты балаларны да, хәтта әти-әниләрне дә сискәндерә, төртеп "уята" торган шигырьләргә бай. Мин аның тагын бер сыйфатына игътибар иттем - балалар өчен языла торган шигырьләр аңа үзләре "йөгереп" килә кебек. Моның сәбәбен фантазиягә бай булудан гына түгел, тагын бер "фактор"га бәйләп тә аңлатырга кирәк икән. Йолдыз - биш бала анасы, дүрт малай, бер кыз үстерүче әни. "Әгәр балаларым, алар белән куаныч-мәшәкатьләрем күп булмаса, мин бу кадәрле темаларны тапмас та, күп-күп итеп шигырьләр язмас та идем, мөгаен", - дип ихластан сөйләде ул миңа. Үзенең шигырьләренә матур, истә калырлык исемнәр кушкан кебек (әйтик, "Антенналы бәрәңге", "Тылсымлы түбәтәй", "Кәефсез куян", "Колаклы коймаклар" һ.б.) аның гаиләсе үзләренең балаларына да бик күркәм, милли исемнәр куша белгән: Сәйдәш, Ядкарь, Айнур, Газиз, Әдилә. Булачак шагыйрәнең үзенә дә әнисе матур, тылсымлы исем кушкан ич - Йолдыз. Ул - яшәү үрнәге, гаилә тормышы һәм иҗаты белән дә үзенең исемен аклап яши. Китапка кереш сүз язган Роберт Миңнуллин болай ди: "Йолдыз үзенә кадәрге иҗат иткән әдипләр мирасыннан үрнәк алып, алардан өйрәнеп, үзеннән өр-яңа төсмерләр өстәп иҗат итә". Моның белән килешми мөмкин түгел. Әйе, аның шигырьләрендә юмор да, хикмәт тә, хәтта моңсулык микъдары да бергә диярлек үрелеп бара. Иҗатын мактау белән бергә, сүз уңаеннан һәм киләчәк өчен дип, авторга кайбер тәнкыйть фикерләрен дә җиткерәсе килә. Әйтик, "Ялкау тел" шигырендәге: Ялкаулансаң һәрвакытта, Шулай була шул ул, бел! - дигән юлларны укыганда, укучы, һичшиксез, "абынып" китәчәк. Чөнки өч тапкыр рәттән "л" һәм "у" хәрефләренең янәшә килүе берничек тә аллитерация кануннарына туры килми. "Бу машина - уенчык тик" дигән җөмләне укыганда да сөрлегеп китәргә ерак түгел. "Салават күпере" дигән шигырьдә, төсләр күп булса да, аның ныклы үзәге, хикмәте табылып җитмәгән. "Энем белми" шигырендә бар да әйбәт кенә бара: бакчага йөри башлаганчы, татарча уйлый һәм татарча елый белгән бала менә ничек дип мактана: Сөйләвем дә урысча, Көлүем дә урысча. Хәтта урысча уйлыйм, Хәтта урысча уйныйм. Мин бу шигырьнең азагы "туган телне яхшы белергә кирәк" дигәнчәрәк берәр хикмәт белән тәмамланыр дип көткән идем. Ә бит бик күпләребезнең, хәтта татар язучыларының да оныклары, шушы шигырьдә әйтелгәнчә, бакчага йөри башлау белән, туган телен оныта һәм ватып-сындырып диярлек урысча сөйләшә башлый. Мондый хәл - милләтебез өчен зур фаҗига дип саныйм мин. Юкса безнең буынны заманында Шәйхи ага Маннур бик матур кисәткән иде: Урысча да яхшы бел, Татарча да яхшы бел... Икесе дә кирәк тел. Шөкер, әлеге китапта мондый уңышсыз җөмләләр һәм шигырьләр бармак белән генә санарлык. Мин балалар шагыйрәсенең җиденче китабына юлыкканмын икән. Аның инде җәмгысе дистәдән артык китабы дөнья күргән. Төркиядә "Кардәш каләмнәр", Азәрбайҗанның "Мәдәният" журналларында шигъри бәйләмнәре басылып чыккан, мәктәп дәреслекләрендә иҗади үрнәкләре бирелгән. Кыска гына мәкаләдә Йолдызның иҗатын, барлык китапларын колачлау мөмкин түгел һәм максатым да ул түгел иде. Иң мөһиме - ул үз балачак илен, балачак дөньясын тудырган һәм шушы серле дөньяны яшь дусларына бүләк иткән. Рашат НИЗАМИ Тукай һәм татар әдәбияты "ШИГЫРЬ ТӘСБИХЕНЕҢ БИСМИЛЛАСЫ..." РИФӘ РАХМАН кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга гизеп, думбра уйнап, үләң әйтепҗырлап йөрүче бер акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә караганда, ул һәр елның җәендә Трейдинга барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы җырлары белән билгеле булган җырчы Мирфайза Бабаҗановның кымызханәсендә бераз үләң әйтеп кайта икән. Ул чактагы күпчелек казакъ акыннары кебек үк, бу акын да укый һәм яза белми иде. Ләкин, шулай булуга карамастан, ул аңсыз һәм артта калган бер кеше түгел. Ул бик күп белә һәм бик күп нәрсәне хәтерендә саклый торган кеше булып чыкты. Шуның аркасында аның сүзләре җырлар, мәкальләр һәм хикмәтле әйтемнәр белән бергә үрелеп бара. Аның телендә Абай һәм Акмулла акыннарның исемнәре һәм сүзләре бик еш кабатланып тора. Ул шагыйрь Акмулланы мактап хәтергә алды. Аның Троицк төрмәсендә утырган чакта, казакъ бае һәм түрәсе Исәнгилдене әрләп язган шигырьләренең бер бүлеген сүз арасына кыстырып җибәрде. Шуның өстенә бу акын, ниндидер бер татар укытучысының ярдәме белән, Тукайның кайбер шигырьләрен дә ятлап алган. Ул гына да түгел, акын Тукайның "Күңел" дигән билгеле шигырен "Тәфтиләү" көенә җырлап та күрсәтте. Акынның әйтүенә караганда, ул 1912 елның җәендә Тукайның Троицк шәһәренә килүен дә ишеткән. Шагыйрь белән танышыр һәм, шигырь әйтешеп, ярышып карар өчен, эзләп, Габдрахман мулла Рахманкуловның өенә дә барган булган. Ләкин ул, кызганычка каршы, үзе әйтмешли, нугайның өлкән акынын күрә алмаган. Чөнки ул эзләп барган чагында инде Тукай Казанга кайтып киткән булган икән. Ул Тукайны, казакъ җәйләүләрендә йөртеп, кунак итәргә бик теләгән, ләкин барып чыкмаган. Акын моның өчен әле булса үкенеп бетә алмый. Әгәр дә Тукай тагын бу якка килеп чыга торган булса, ул аны, мотлак (һичшиксез), барып күрәчәк..." Киләчәктә Г.Тукай энциклопедиясенә өстәмәләр хәзерләгәндә, С.Кудаш публицистикасы төп таянычларның берсе булырга тиеш. Анда башкарылган белешмәлектә Тукайга бәйле шәхесләр даирәсенә караган материаллар эчендә моңа кадәр телгә алынмаганнарның исемнәре шактый очрый. С.Кудаш язганнар Тукай турында киләчәктә иҗат ителәчәк нәфис әдәбият өчен дә бер чыганак була алыр иде. Аларда Тукайны югалту көннәрендә халык кичергән ачы хәсрәт хисләре дә реаль күренешләрдә чагылыш тапкан: "...Беркөнне шулай, көндәге сәяхәттән кайтып кергән җиребезгә, безне әлегә кадәр булмаган бер күренеш һәм яңа бер мосафир каршы алды. Җиткән һәм тузган кара чәчле утыз яшьләрдәге бер кеше елый-елый гармун уйнап утыра иде. Без килеп кергәч тә, ул күтәрелеп карамады. Бәлки, һичбер нәрсәгә игътибар итмәстән, тирән бер кичереш белән онытылып, һаман да уйнавында дәвам итте. Гаффан Сафаров әле гармунчыга, әле постоялый двор хуҗасына карап торды да: "Әллә бераз төшереп алганмы?" - дип, тамагына чиртеп күрсәтте. Моңа каршы постоялый двор хуҗасы, юк, алай сөйләшергә ярамый, дигән кебек итеп, башын чайкап һәм кулын селтәп куйды. Ләкин хуҗаның бу бернәрсә дә аңлатмый торган җавабы Гаффанны канәгатьләндермәде булырга кирәк. Ул хуҗага якынрак барды да: - Нәрсә, моны сөйгән кызы алдаганмы әллә? - дип сорады. - Юк, белмим, - диде хуҗа. - Алай булгач, ата-анасы берьюлы үлгәнме әллә? - дигәч, хуҗа: - Соңыннан сөйләрмен, - диде дә Гаффанның яныннан ук китте. Гармунчы бу сүзләрне ишетмәде дә, Гаффанны күрмәде дә кебек. Уйнавында дәвам итте. Тирән итеп бер көрсенеп алды да, тыйнак кына моңлы тавыш белән, гармунга кушылып җырлап та җибәрде. Шулвакыт гармун тавышының моңы белән - тынлыкка талган өйдә Тукайның: Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем, /.../ Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем, - дигән юллары яңгырады. Гармун чыңлаудан туктады. Моңлы җыр тавышы тынды. Өйдәге тынлык тагын да куера төште. Өйдәгеләр, кай җиреннән тотып сүз башларга белмәгән кешеләр сыман, гармунчыга текәлгән хәлдә, сүзсез тордылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Аны башлап гармунчы үзе бозды:" - Нигә гаҗәпләнәсең, әллә дөньяга бүген генә тудыңмы? - диде ул Гаффанга. Кешегә туры карап сөйләшергә ярата торган кыю Гаффан кинәт бирелгән бу сораулардан бөтенләй аптырап калды һәм: - Юк, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмим, - диде, ничек җавап бирергә дә кыймыйча. - Белмәсәң бел, туганкай, мин бүген аракы эчеп исермәдем. Сөйгәнем дә алдаганы юк. Әтием белән әнием дә тереләр. Бүген мин бөтенләй башка кайгыдан исердем. Бу кайгыдан кайгырмаган татар, ике акыллы булса да, кеше түгел ул. Үз кайгысы - кайгы түгел кешенең, Үз хәсрәтем өчен түкмим яшемне. Мең кат янып, бүген мең кат өшедем, Халкым кайгысы идерде башымны... - дип, мосафир үзенең сүзләрен дәвам итте: - Халкыбызның шатлыгы да, кайгысы да. аның йөрәге аркылы үтеп, җырга һәм шигырьгә әйләнә иде. Хәзер инде менә шушы шигырь тәсбихенең бисмилласы өзелде - бөек шагыйрь Габдулла Тукай юк! Рәхимсез үлем аны безнең арабыздан тартып алды... Ләкин аны безнең йөрәкләребездән тартып алырга бернинди көчнең дә кулыннан килмәячәк!.. - диде һәм тагын да гармунын уйный башлады. Без, бу көтелмәгән хәбәрдән аптырашып, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып, хәрәкәтсез һәм телсез калдык. Гармунчы бераз тынычлана төште. Аннан тагын да безгә күтәрелеп карады һәм, әле беребезгә, әле икенчебезгә төбәлеп: - Ышанмыйсызмы? Ышанмагыз! Чөнки бу - кеше ышанырга яраклы хәбәр түгел. Мондый хәбәрләр һәрвакытта да дөрес булмый калсыннар иде! Ләкин алар дөрескә чыгалар икән шул. Ышанмасагыз, әнә Габдрахман Мостафинның китап магазинына барыгыз. Анда әллә ничә төрле газет килгән. Ләкин барчасы да шул бер шомлы хәбәрне раслап сөйлиләр, - диде һәм эчәргә салкын су сорап алды. Әлегә чаклы бернәрсә дә аңламыйча гаҗәпләнеп, бер як читтә басып торган украинец, Гаффан янына килде дә, яшерен бернәрсә турында сораган кебек итеп, әкрен генә тавыш белән: - Нәрсә булган? Бу кеше нинди бәхетсезлеккә очраган? - дип сорады. - Татар халык шагыйре Габдулла Тукай үлгән, - диде Гаффан, авыр көрсенеп. - Нигә, бик зур шагыйрь идемени? - дип сорады украинец, кайгының шул чаклы зур булуына ышанасы килмәгән бер кыяфәттә. - Татарның Пушкины һәм Тарас Шевченкосы иде, - диде Гаффан, үзенең горурлыгын яшерә алмыйча. Бу сүзләрне әйткәч, Гаффан минем алдымда кинәт үсеп киткән төсле булып күренде. Димәк, ул, ничек кенә булмасын, бөек Пушкин һәм Тарас Шевченконы да белә торган бер егет! Без теге гармунчы мосафир әйткән Габдрахман Мостафинның "Тәрәкъкый" исемле китап магазинына, ягъни Кустанай шәһәренең бердәнбер культура учагына юнәлдек. Без, магазинга барып җиткәнче, гармунчы сөйләгән хәбәрнең ялганга чыгуына исәп тоткан идек. Ләкин, анда баргач, теләсәк тә, теләмәсәк тә, ул хәбәрнең чын икәнлегенә ышанып кайтырга мәҗбүр булдык. Шул көннең истәлеге итеп, без кесәдәге барлык байлыгыбыз булган 17 тиен акчаның 12 тиененә Тукайның үзе тере чакта чыккан һәм иң соңгы җыентыгы булган "Җан азыклары" китабын алып кайттык". С.Кудашның поэзиясендә дә Тукай темасына мөһим урын бирелә. Аның 1917 елда язылган "Тукай" шигыреннән түбәндәге өзекне күпләр яттан белә, һәм ул еш кына шагыйрь иҗатына бәйле мәкаләләрнең, ана теле хакындагы әдәби кичәләрнең шигаре рәвешендә сайлана: Телсез идек, Тукай безне телле итте. Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Күгебезгә балкып торган йолдыз булып, Кара төндә өстебезгә энҗе сипте. Рифә РАХМАН СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ Атласиның Казан чоры "милләтче-пантюркист" буларак җавап бирә, аны хөкем итү өчен шушы да җиткән булыр иде. Имеш, халыкның хәлен җиңеләйтерлек чын революция әле булмаган, һәм тиздән совет власте бәреп төшереләчәк икән. Имеш, акыл ияләре дин белән фәнне бергә алып барырга чакыралар икән, шул сәбәпле марксизм-ленинизм фикере дә ялгыш икән... "На первый вопрос Атласов ответил так: "В России ещё нет и не было действительной революции, могущей обеспечить интересы рабочих и крестьян, и поставила их в тяжёлое положение. Высказывая эту мысль, Атласов сослался на мыслителя-революционера Каутского". На второй вопрос Атласов ответил так: "Великие учёные осознали неверность теории несовместимости религии с наукой, поэтому они встали на защиту религии, приблизили её к государству и религия там торжествует. Поняли несостоятельность марксизма-ленинизма. Исходя из этого нельзя даже допускать мысли об уничтожении религии. Ответами Атласова Фахрутдинов остался доволен". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Бу сүзләрнең кайсы ялган, кайсы чын икәнлеген аеру кыен, дин турындагылары дөрес булырга да мөмкин. 1937 елның 10 маенда Иманкулов белән кара-каршы очраштыру (очная ставка) вакытында Атласи аның сөйләгәннәренең бер өлешен кискен рәвештә кире кага. Әйтик, Уфада казыйлар алдында "Известия" газетасыннан Кытайда Синь-Цзянь мөселман дәүләте төзелгәнлеге турында хәбәрне укып, Атласи аны "Бөек Туран дәүләте төзелүнең башы", дип бәяләгән. Имеш, бу эшкә Төркия дә катнашкан булырга тиеш, чөнки киләчәктә ул да Туран дәүләтенә керергә тиеш икән. Ул гына да түгел, бу яңа дәүләт СССРның көнчыгышындагы милли төбәкләр аерылып чыгу хисабына киңәйтеләчәк икән. Кадыйров-Иманкулов бу күрсәтмәләрен раслый, ә Атласи, андый сөйләшү булмады, дип кире кага. Имеш, Бубыйлар шушы Бишмунча кешесе барында Атласига бәйсез төрки-татар дәүләте белән идарә итәрлек кадрлар әзерләүләре турында сөйләп тора икән... Шулай ук, имеш, Үзбәкстанда шушы төрки-татар дәүләте төзү буенча контрреволюцион оешма бар икән. Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый. Кара-каршы очраштыру вакытында Уфада барган тагы ниндидер яшерен сөйләшүләр, серле хатлар, шикле эшләр турында да ишарәләр бар. Имеш, Атласи мөфти Ризаэддин Фәхреддингә ниндидер хат күрсәткән, тегесе бик шатланган икән. Имеш, Атласи бу Бишмунча кешесенә үз идеяләренә ахыргача тугры булуы, яшерен эш алып барырга кирәклеге турында әйткән, Диния нәзарәтендә дә серләр күпләргә билгесез икән, ә менә Бубыйлар һәм Атласи биредә ышанычлылардан санала икән. Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый. Әле 1936 елның 14 ноябрендә үк, үзеннән сорау алганда, Кыям КадыйровИманкулов Атласиның хакимияткә каршы яшерен эшчәнлегенә ишарәләр ясый. "Вопрос: Говорил ли Вам Атласов в эту поездку в Уфу и при последующих с ним встречах об организованной его к-то работе? Ответ: Атласов об организованной к-р работе как своей, так и других мне прямо не говорил, но о наличии такого рода работы намекал. Это я сужу из следующих конкретных фактов: 1. Однажды в данную поездку в г.Уфу в беседе со мной Атласов сказал: "Наше дело очень большое и строго секретное. Наши дейтвуют на строгих началах конспирации, работают дружно". 2. Он говорил примерно так: "Я за свою идею и за свою партию отдал всю свою жизнь и никогда никому не продавался. Ведь если бы я продался, мне бы заплатили большим золотом, но я предан своей идее". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Бу сорау алуларны г/б лейтенантлары Мозаффаров һәм Әхмәтов алып баралар. Җаваплар ни дәрәҗәдә дөрес булуын һәм дөрес язылуын хәзер исбатлап булмый, әмма Атласига каршы эш башта ук аны контрреволюцион эшчәнлектә гаепләүгә юнәлдерелгән була. Инде тагы 1934 елга әйләнеп кайтыйк. Атласи Уфада эшкә урнаша алмый, әмма элеккеге дуслары белән аралашып, рухланып кайтып китә. Ул гына да түгел, сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә, Уфадагы дин әһелләре дә Атласи белән очрашудан бик канәгать калалар, аларда киләчәккә ниндидер өмет уяна. "Кыям Кадыйров-Иманкуло сүзләренә караганда, галимнең килүе һәм әңгәмәләре ярым ач казыйларны һәм мөфтиләрне терелтеп җибәрә, - дип яза тарихчылар. - Ул, оптимист буларак, дусларына күңел күтәренкелеге биргән, рухларын, киләчәккә өметләрен уяткан". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. - Казан, 2007, Б..) Атласи Бөгелмәдә дә, Уфада да эш таба алмый, төрмәдән кайткан карт милләтчегә күпләр шикләнеп карый, һәркем үзе өчен курка. 1934 елда Атласи ишле гаиләсе белән Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була, әмма биредә дә шактый вакыт эшсез йөри. "Казанда әтинең танышлары Яңа бистәдә квартира табарга булыштылар, - дип яза улы Угыз Атласов. - Казанда да әти бер елдан артык эш таба алмады. Аптырагач, күрәсең, Сталинга хат яза. Үзен гаиләсе белән Төркиягә җибәрергә рөхсәт сорый. Җавап булмый, ләкин 1935 елның көзендә 12нче мәктәпкә немец теле укытучысы итеп алалар. Озак вакыт та узмый, 1936 елның башында мәктәптән куалар". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. - Казан, 2007, Б..) Бу урында кайбер даталарга төгәллек кертү сорала. Атласи тормышын махсус өйрәнгән галимә Алсу Мөхәмәтдинова, мәсәлән, архив материалларына нигезләнеп, аның 12нче мәктәпкә немец теле укытырга урнашуын яза, бу - 1934 елның көзе булырга тиеш. "1935 елның мартында Һ.Атласи сәяси ышанычсызлык сәбәбе белән эшеннән чыгарыла, - дип яза тарихчылар. - Илдә сәяси репрессияләр дулкыны көчәя. Бөтен Россия буенча халык дошманнарының советка каршы эшчәнлеген фаш иткән эшләр ачыла. Куркынычсызлык органнары Һ.Атласи өстеннән күзәтүне яңадан көчәйтә. ...Соңгы ел ярымда Һ.Атласи эшсез торган. Аның тирәсендә кабат "кара болытлар" куера. 1936 елның 28 июлендә Һ.Атласи кабат кулга алына". (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.-43.) Ягъни, Атласи Казанга күчкән елының көзендә эшкә керә, ә киләсе елның язында инде эшсез кала, 1935 елның 3 февралендә эштән чыгарыла, дигән мәгълүмат та бар. Угыз Атласовның истәлекләрендә ул даталар башкачарак. Эшкә урнаша алмагач, Атласи Совнарком рәисе Абрамовка керергә тырышып карый, әмма кабул итүгә ирешә алмый. Соңгы чик итеп, Сталинга хат яза. Алдарак телгә алынган әлеге хат 1935 елның 22 маенда языла. Бу хат турында мәгълүматны Алексей Литвинның "Операция "националисты" дип аталган мәкаләсеннән табарга була, ул аның "Запрет на жизнь" китабында басылып чыккан: "В мае 1935 г. он обращается с письмом к Сталину: "Теперь я без работы, голоден, по моему адресу делается ряд незаслуженных издевательств". Атласов просил Сталина помочь ему устроиться на работу, дать пенсию, не мешать детям получить образование, или разрешить "выезд на постоянное жительство с семьей в Турцию". Ответа он не получил". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Ул хатның караламаларын соңгы тентүләр вакытында алып чыгып киткәннәр. Күргәнебезчә, Атласи соң чиккәчә золым иленнән котылырга омтыла, бу хакта хәтта тиранның үзенә хат язырга мәҗбүр була, нәтиҗәдә, аннан йөрәгенә кургаш ядрә ала... Хатның Солтангалиев турындагы өлешен без инде язмабызда файдаланган идек, Атласи Бакуда кулга алынгач, азәрбайҗан сәясәтчеләренең Сталинга мөрәҗәгатен дә искә алган идек, биредә аларны кабатлап тормыйбыз. Атласиның Сталинга язган хатының бер өлешен укучыларыбызга тәкъдим итәбез: "Атласов, 1935 елның 22 мае. Мин, төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән эшлеклесе, революционер, шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим. ...Мин - беренчеләрдән булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы сугыш ачканнарның, беренче булып татар мәктәпләрендә география, табигать белеме, физика һәм астрономия кебек фәннәрне укыта башлаучыларның, аз санлы татар революционерларының берсе. Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем. II Дәүләт Думасы әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә тордым. Бу партиядә 1905 елдан 1918 елга кадәр әгъза булдым. Алардан китүемнең сәбәпләре - Брест килешүе һәм сугыш мәсьәләләре буенча социаль революционерлар белән карашларыбызның туры килмәве. СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... 1906 елда язган брошюрам һәм революцион эшчәнлегем өчен 1909 елда мине крепостька ябарга хөкем иттеләр һәм шул елны эшемнән кудылар. 1908 елдан 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында яшәдем һәм хокукларымнан мәхрүм ителгән идем". (Алексей Литвин. "Милләтчеләр" эше // Һади Атласи, 2007, Б..) Әйткәнебезчә, Сталинның Атласига бернинди ярдәме дә булмый, ул Төркиягә дә китә алмый, эшкә дә урнаша алмый, үзен сырып алган шымчылар арасында бу хәлләрнең ахырын көтеп яшәргә мәҗбүр була. Атласи белми - әле 1934 елның язында ук Казанга Мәскәүдән әмер килә - мөселманнар тагын Туран дәүләте турында хыяллана башлаганнар икән, аларның үзәген табарга һәм юк итәргә. Әлбәттә, ул үзәк - Казанда, ә аның җитәкчесе - Атласи булырга тиеш була. Шулай итеп, карт милләтчене чекистлар алдан әзерләп куйган мәкерле кысаларга куып кертәләр һәм туранчы татарларны гаепләү буенча зур эш башлана. "В апреле 1934 года из Москвы в национальные республики была направлена разработка ОГПУ о том, что мусульмане возобновили агитацию за создание независимого "Туранского государства", что необходимо найти, разоблачить и ликвидировать центр по созданию такого государства. Казанские гэпэушники решили, что настал их час отличаться: "центр" находится в Татарии и во главе его - Атласов". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Мондый шартларда Атласиның иртәме-соңмы кулга алыначагы котылгысыз була. Сталинга хатны да ул шуны сизенеп язгандыр, әмма тиранга бер татар зыялысының үткәндәге хезмәтләре дә, бүгенге тормышы да кирәкми. Гомумән, Солтангалиевтән соң татарларга карата җене котырган Сталин җай чыккан саен алардан үч ала, сөргеннәргә сөрә, аларны җир йөзеннән юк итү турында хыяллана. Ә Мәскәү даирәләрендә, бигрәк тә чекистлар арасында Атласига Мирсәет Солтангалиев эшен астыртын дәвам итүче куркыныч милләтче итеп карыйлар, алар өчен аның язмышы инде хәл ителгән була. Кулга алынганчы, Һади Атласи Казанда татар зыялылары белән аралашырга тырышып карый, аны бигрәк тә яшьләр якын итәләр, чөнки Атласи алар өчен тере легенда була. Патша заманында ук милләт өчен төрмәләрдә утырган, татар халкының күзен ачкан тарихи әсәрләрен язган, Идел-Урал бәйсез татар дәүләте төзибез, дип, Милләт Мәҗлесләре оештырып йөргән, Соловкиларның үзендә зинданнарда яткан атаклы Һади Атласи бит ул! Яшь язучылар, шагыйрьләр, журналистлар Атласи тирәсендә кайнаша, ул аларга киңәшләрен бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Атласи бигрәк тә Сирин Батыршин исемле яшь шагыйрьгә зур өметләр баглый. "Сирин: прерванный взлёт" дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә ала: "1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында, үзенең башка әсәрләре белән беррәттән, Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп җитмәгән, әмма Б.Солтанбәков аның эчтәлеген китерә. Анда "Сандугачым, һәр җырыңда син Сталинны мактап җырла. Шул чагында сине күреп алырлар һәм сиңа "СССРның атказанган сандугачы" исемен бирерләр", дигән сүзләр була. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр кайнап торган бер заманда Сириннең башка сыймас кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе". (Әнвәр Шәрипов. "Горур башым түбән иелмәс..." // Мәйдан, 2015, №12, Б..) Атласи фатирында советка каршы шигырьләрен укыган шагыйрь Сиринне 1935 елның августында кулга алалар, 1938 елның февралендә аны биш елга Себер төрмәсенә сөрәләр, ул аннан тәмам ватылып, сынып чыга. Бу вакытта инде язучыларны, галимнәрне кулга алулар, төннәрен килеп алып китүләр башланган була, ышанычсызлар исемлегендә йөргән Атласи да күзәтү астына алына. Һади Атласины исә, әйткәнебезчә, 1936 елның июлендә, 60 яшьлек юбилеена бер ай кала кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә атып үтерәләр. Атласи тирәсендәге шымчылар өере арасында аның якын туганы, олы кызы Сәлмәнең ире Җиһанша Дунаевның булуы да бик аяныч. Ул - Каменка туберкулёз больницасының баш врачы булган, Атласилар гаиләсе өчен ышанычлы кеше саналган, аннан серләрен яшермәгәннәр. "НКВД органнарына Һ.Атласиның кияве Җ.Дунаев та хәбәр җиткереп торган, - дип яза тарихчылар. - Ул органнарга Һ.Атласиның сәяси фикерләре, теге яки бу мәсьәләгә карашлары турында мәгълүмат биреп барган. Менә, мәсәлән, 1936 елның 25 декабре көнне булган сорау алу вакытында Дунаев Һ.Атласиның "коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең милли мәсьәләдәге сәясәте - патша хөкүмәтенең шул ук урыслаштыру сәясәте инде ул. Рус милләте элек тә бөекдержавачыл иде, хәзер дә шундый", дигән сүзләрен хәбәр итә һ.б." (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Атласиның бу сүзләрендә бернинди ялгыш юк, Рәсәйдә нинди хакимият булса да, ул башка милләтләрне урыслаштыруга кайтып кала. Әмма Атласиның милли мәсьәләдә коммунистлар партиясен патша хөкүмәте белән тиңләштерүе, шулай итеп, гасырларга сузылган урыслаштыру сәясәтен ачып салуы совет властена ярамый, карт татар милләтчесен дошман дип игълан итәргә сәбәп була. Һади Атласины кулга алганда, Хөсникамал абыстай өйдә булмый, улы Угыз белән шул шымчы кияүләренә киткән була. Бәлки, органнар үз агентлары белән килешеп шулай эшләгәннәрдер, болай ул җинаятьнең шаһитлары да, тоткынга ярдәм итүче дә юк бит. Бу хәлләр турында Угыз Атласов менә ниләр язып калдырган: "1936 ел. Җәй. Без әни белән - апаларда, Каменка санаториенда. Ире Дунаев Җиһанша анда баш табиб. Беркөнне көндезен, әтине кулга алдылар, дигән хәбәр килде. Кайтсак, Сылу апа елый: "Төнен әтине алып киттеләр", - диде. Тентү ясаганнар, хатларын, Соловкида алып барган ике калын тышлыкта көндәлек дәфтәрләрен дә алып киткәннәр. Нинди вәхшилек, кешене үзен генә түгел, аның хәтерен дә бетерергә тырышалар". (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Әйе, Һади Атласины соңгы тапкыр кулга алалар, соңгы тапкыр аның архивын, кулъязмаларын юк итәләр, соңгы тапкыр ирегеннән, гаиләсеннән, милләтеннән аералар... Аннан - ел ярым буе төрмә газаплары, кыйный-кыйный сорау алулар, судлар һәм атып үтерелү - Мәңгелеккә күчү... Ә хәзергә гаиләсе, Хөсникамал абыстай, яралы, ялгыз аккош кебек, аны эзли, бөтен Казан төрмәләре, органнар буенча, сөекле ирен - Мөхәммәтһадиен эзли... Аның ире белән аралашкан кешеләрнең күбесе инде шулай юкка чыккан, кайда икәнлекләрен дә белмиләр, кулга алынмаганнар бар нәрсәдән, хәтта аралашудан да курка. "Тем временем тучи над головой Хади Атласова сгущались, - дип яза тарихчылар. - В недрах НКВД спешно прорабатывались новые операции, призванные задушить любые проявления инакомыслия в обществе. Особенно усилились они после загадочного убийства Кирова, использованного как "детонатор" для нового витка репрессий. Важную роль в этой системе террора против своего народа играли операции, направленные на ликвидацию многих представителей национальной интеллигенции тюркских народов и, в первую очередь, татарской, как наиболее развитой и многочисленной. Волей судьбы Хади Атласов оказался одним из немногих оставшихся в стране крупных татарских интеллигентов, выдвинувшихся на авансцену общественно-политической деятельности еще до 1917 года. Поэтому к нему и Ильясу Алкину было приковано сугубое внимание "органов". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Тригические судьбы. - Казань, 1996, С.-94.) Шулай итеп, Атласины "СССРны җимереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенган, шушы максатлардан, контрреволюцион оешма оештырган, илдә шпионлык эшләре алып барган, чит илләрдәге агентлары ярдәмендә диверсияләр әзерләгән" террор төркеменең җитәкчесе итеп "билгелиләр". Бер караганда, кеше ышанмаслык сүзләр, кеше ышанмаслык гаепләүләр, дәлилләр булмау сәбәпле, бу җинаять эше башлану белән туктатылырга тиеш кебек иде. Әмма - Россия бит бу, кешесе булса - статьясы табылыр. Атласины кулга алуны һәм өендә тентүләр оештыруны "үз татарымыз", чекист Әхмәтов башкарып чыкса да, алга таба эшкә Мәскәү чекистлары Айзенберг һәм Ратнер килеп кушыла. Атласидан "җиң сызганып" сорау алулар башлана, бөтен татар милләтен фаш итәрлек, башын идерерлек, азатлык хыялыннан мәңгегә баш тарттырырлык хөкем әзерләнә... Ул арада аның гаиләсе, якыннары берни белми, аны таба алмыйлар. Бу хакта Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган: "Әни 4 ай чамасы төрле Атласиның дүртенче төрмәсе һәм мәңгелеккә күчүе... ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА "1937 елның 2 маенда сорау алу беркетмәсеннән: (Һади Атласиның 1923 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә илче Мохтар-бәй белән очрашуы турында.) ВОПРОС: Изложите сущность Ваших переговоров с Мухтар-Беем? ОТВЕТ: Мои переговоры с Мухтар-Беем выразились в следующем: Я в начале переговоров дал Мухтар-Бею в подробной форме информацию о политико-экономическом и культурном состоянии тюрко-татарских народов, населяющих СССР. Конкретно, в своей информации я, насколько мне теперь помнится, говорил: 1. Советская власть разрушила тюрко-татарские медресе, разрушила религиозные учреждения, т.е. то, что имеет существенное значение для роста тюрко-татарского народа. 2. Что тюрко-татарская деревня в условиях Советской действительности находится в тяжёлом экономическом положении. 3. В условиях Советской действительности тюрко-татары ассимилируются, вырождаются. И дальше я высказал Мухтар-Бею сомнение в возможности дальнейшего существования Советского государства. В заключение этой, контрреволюционной по содержанию информации, я высказался перед Мухтар-Беем о том, что тюрко-татарскому народу необходимо создать своё самостоятельное государство и при этом просил его (а в его лице Турции) оказать нам - тюрко-татарам соответствующую помощь. Мухтар-Бей внимательно выслушал мою информацию, после чего стал расспрашивать меня подробно о дислокации тюрко-татарских областей в СССР. Численности в них коренного населения, их экономике и т.п. На все эти вопросы я дал Мухтар-Бею исчерпывающие справки со статистическими и фактическими данными, что тут же записывал присутствующий при этом секретарь посольства Анас-Бей". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Шушы ук көнне Атласидан "контрреволюцион оешмасының" программасы турында да җентекле сорау алалар. Әлбәттә, андый оешма да, аның программасы да булмый, әмма Атласи үзенең бу хакимият турындагы уй-фикерләрен, татар халкының авыр хәле турында программа рәвешендә сөйләп бирә. "ВОПРОС: Сообщите программу Вашей контрреволюционной организации. ОТВЕТ: Написанной программы организация не имела, но я, как руководитель её, исходил в работе организации из следующих программных установок: 1. Политика Коммунистической Партии и Советского Правительства в национальном вопросе не обеспечила полного уничтожения неравенства между тюрко-татарами и русскими (великороссами). 2. Что в силу этого русская нация с ее инстинктом господства над другими нациями и в условиях Советской действительности продолжает оставаться великодержавной нацией, находясь в более привилегированном положении по сравнению с тюрко-татарами. 3. Тюрко-татары в условиях Советской действительности в вопросе языка остаются неравными по сравнению с русскими, ибо их язык не имеет достаточно полного применения у государства. 4. В вопросах национальной культуры тюрко-татары лозунг Коммунистической Партии и Советского Правительства "культура национальная по форме, социалистическая по содержанию" не обеспечивает сохранения и роста национальной культуры тюрко-татар в её подлинно-национальном облике. Поэтому и в противовес ему выдвигался другой лозунг: "Культура национальная и по форме и по содержанию". 5. Что в силу вышеуказанных факторов в условиях Советской действительности происходит процесс ассимиляции тюрко-татар в направлении их русификации, что ведёт к их вырождению. Плюс к этому в программных установках организации имели отражение ещё следующие моменты: СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... 1. В условиях Советской действительности в экономическом отношении тюркотатары не имели и не имеют роста в силу таких явлений, как сокращение посевов, сокращение животноводства, применение продовольственной развёрстки в годы военного коммунизма, а в последующие годы - коллективизации сельского хозяйства. 2. Национальные традиции во всей её разновидности и религия тюрко-татар в условиях Советской действительности уничтожаются. Исходя из этих основных предпосылок в программных установках организации делался вывод, что тюрко-татары в условиях Советской действительности продолжают вырождаться, вымирать, что для предотвращения этого необходима борьба за независимость - для достижения конечной цели - объединения тюркотатар в независимое, тюрко-татарское государство с буржуазно-демократическим государственным строем. Это тюрко-татарское государство проектировалось образовать в следующих территориальных пределах: Татария, Башкирия, Узбекистан, Туркменистан, Казахстан с присоединением к ним Восточного Туркестана. Образование этого государства мыслилось ко времени крушения Советского Союза в престоящей войне со стороны капиталистических государств". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Менә бу сүзләр Атласиныкы булырга охшаган, чөнки ул аны гомере буе шулай сөйләгән - илдә руслар белән татарлар тигез хәлдә түгел, татарлар үз дәүләтләре булганда гына милләт буларак исән калачак. Ә алга таба чекистлар өстәгән текст булырга да мөмкин, имеш, Атласи совет власте белән көрәшү өчен шушы оешмасын төзегән, моның өчен чит илләр белән элемтәгә кергән, аларның СССРга каршы сугыш башлавын гына көтеп торган һәм башкалар, һәм башкалар... Атласи боларга да уңай җавап биргән, әмма бу дөреслеккә охшамаган, йә бу сүзләрне аннан кыйнап әйттергәннәр, йә үзләре өстәп куйганнар. Шушы ук көннең беркетмәләрендә Атласидан Гаяз Исхакый, аның чит илдә бәйсез Идел-Урал дәүләте төзергә әзерләнүе турында да сораулар бар, ул моңа да уңай җавап бирә. Кайвакытта Атласи бу сүзләрне сорау алучылар өчен түгел, ә киләчәккә - безгә төбәп, махсус әйтеп калдырган кебек тоела. Әйе, ул да, чит илләрдәге мөһаҗир татарлар да үз бәйсез дәүләтләрен төзү турында хыялланганнар, шуңа омтылганнар, булдыра алганча, шушы юнәлештә хәрәкәт иткәннәр. Һәм шушы изге максатны безгә дә васыять итеп әйтеп калдырганнар. Бу очракта, төрмәдә сорау алу-допрос беркетмәләре аша булса да... "ВОПРОС: Известно ли Вам контрреволюционная работа татарской, белой эмиграции в лице Гаяза Исхакова и других по подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства "Идел-Урал"? ОТВЕТ: Да, известно. [...] ВОПРОС: Как реагировали Вы, как руководитель контрреволюционной организации на эту контрреволюционную работу татарской белой эмиграции? ОТВЕТ: Реагировал положительно, так как цели и задачи образования независимого тюрко-татарского государства, как у организации, мною возглавляемой, так и у татарской белой эмиграции, в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других - одинаковы. ВОПРОС: Значит, работа Вашей организации по подготовке образования тюркотатарского государства явилась частью указанной выше общей работы зарубежной контрреволюции в лице татарской белой эмиграции? ОТВЕТ: Да, выходит так. ВОПРОС: Была ли известна контрреволюционная работа Вашей организации по подготовке создания указанного тюрко-татарского государства заграницей, в частности татарской белой эмиграции в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других? ОТВЕТ: Вероятно была известна, так как об этой нашей работе знал ШАФЕЕВ АБДРАХМАН, который, как мне известно, был связан с ГАЯЗ ИСАКОВЫМ и другими представителями татарской белой эмиграции. ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что возглавлявшаяся Вами контрреволюционная организация, по общей контрреволюционной работе по подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства, представляла собой филиал контрреволюционной работы белой эмиграции в СССР. Признаёте ли Вы это? ОТВЕТ: Да, признаю". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Беркетмәләрдән күренгәнчә, бу көнне Һади Атласидан озак һәм бик җентекле сорау алганнар, чөнки моның җитди сәбәбе бар. Эш шунда: Атласины сак астында тоту вакыты инде 1937 елның 13 апрелендә үк чыккан була, ә эшне судка тапшыру өчен ул гаебен һаман тулысынча танымый. Һәм шул елның 27 мартында УГБ НКВД АТССР, Һади Атласиның сак астында булу вакытын 1937 елның 13 июненә кадәр озайту соравы белән, Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. НКВД карарыннан күренгәнчә, бу эш буенча инде кырыкка якын кеше кулга алынган була һәм кайберләре белән Атласины күзгә-күз очраштыралар. Ни кызганыч, ахрысы каты кыйналулар сәбәпле, Атласиның кайбер якыннары аңа каршы күрсәтмәләр бирә, контрреволюцион оешма булганлыгын, Атласиның совет властен бәреп төшереп, бәйсез татар дәүләте төзергә теләвен, боларны да шуңа котыртуын таный. Инде тагы 1937 елның 2 май сорау алу беркетмәләренә килик, аңа НКВД комиссары Рудь һәм УГБ лейтенанты Мозаффаров кул куйган, димәк, допросны да алар алган. Сорау алуның азагында Атласи барысын да кире кага башлый, аңа "Вы говорите неправду!", "Неправда!", "Это не всё!", "Вы продолжаете говорить неправду!" дип акыралар, болар да беркетмәгә язылган. Атласидан, чит илдәге татарлар безгә монда бәйсез дәүләт төзергә ярдәм итте, дип әйттерергә тырышалар, ул моны кире кага. Чекистлар шулай ук 1929 елны Төркиягә качкан Әхмәт Тимер (Яруллин) төркемен һәм кача алмыйча калган Атласов Габделбәр белән Фәттахов Зәкәрияне искә төшерәләр, "аларны чит илдәге татар эмиграциясе белән контрреволюцион элемтәләр урнаштырырга сез җибәрдегезме", диләр, Атласи моннан баш тарта. Алга таба Атласины 1936 елда чит илгә качарга җыенуда гаепләргә тырышалар, имеш, сорау алганда, Исхаков Касыйм шулай дип әйткән, Атласи моны кире кага. Шушындый провокацион сораулар арасында "бәйсез төрки-татар дәүләте" турында бик җитди сорау да куела, имеш, Атласи да аңа бик җитди, канцелярия телендә җавап бирә. Беркетмәнең бу өлешен, Атласины ахыргача батыру өчен, чекистлар үзләре өстәгәндер, дип тә уйларга мөмкин, чөнки ул, тәҗрибәле сәясәтче, болай җавап бирмәс иде. Органнарның ничек мәкерле эшләүләрен күрсәтү өчен, беркетмәнең әлеге өлешен дә язып үтәбез: "ВОПРОС: В чём конкретно заключалась работа Вашей контрреволюционной организации по подготовке создания так называемого тюрко-татарского государства? ОТВЕТ: Практическая работа организации заключалась в агитации и пропаганде, направленной: 1. На создание недовольства Советской властью и Компартией в национальном вопросе. 2. На разжигание националистических настроений среди тюрко-татар. 3. На разжигание национальной розни между тюрко-татарами и русскими. 4. На популяризацию идеи борьбы за объединение тюрко-татар в самостоятельное государство с буржуазно-демократическим государственным строем. 5. На подготовку кадров-организаторов дальнейшего движения по созданию указанного независимого, тюрко-татарского государства. Другой контрреволюционной деятельностью наша организация не занималась. ВОПРОС: Это не всё! Вы скрываете от следствия остальную контрреволюционную деятельность Вашей организации. ОТВЕТ: Другой контрреволюционной деятельностью организация не занималась". (Атласиларың шәхси архивыннан.) Алга таба, "Туйкиннар һәм башкалар әйтте", дигән яла белән, Атласины татар авылларында баш күтәрүчеләр әзерләүдә гаепләргә тырышалар, имеш, сугыш башланса, алар совет дәүләтенә каршы көрәшергә тиеш булганнар. Атласи бу гаепләүне дә кире кага. Аны шпионлык итүдә, 1934 елда оешма әгъзасына Казанның дары заводы, СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... Госбанкы, Татарстанның промышленносте һәм авыл хуҗалыгы буенча шымчылык мәгълүматы тупларга кушуда гаеплиләр - Атласи моны кире кага. Уфадагы Үзәк Диния нәзарәтен, инде вафат булган Ризаэддин Фәхреддинне дә контрреволюцион оешма белән бәйләргә тырышалар - Атласи моны да кире кага... "ВОПРОС: Следствию известно, что Ваша организация состояла в контрреволюционной связи с Центральным Духовным Управлением мусульман? Признаетёсь ли в этом? ОТВЕТ: Нет, не признаюсь, так как такой связи не существовало. ВОПРОС: Вы говорите неправду! Вы, как показали выше, вовлекли в свою организацию муфтия ФАХРУТДИНОВА РИЗУ. Вы посещали несколько раз ЦДУМ, где вели с его руководителями разговоры на политические темы. К Вам приезжал член ЦДУМ СУЛЕЙМАНОВ АБДУЛЛА, с которым Вы вели контрреволюционные разговоры. Эти факты и ряд других, которыми располагает следствие, подтверждают наличие указанной связи между Вашей организацией и Центральным Духовным Управлением Мусульман. Предлагаем признаться! ОТВЕТ: Повторяю, указанной связи между нами не было. ВОПРОС: Вы продолжаете говорить неправду. Вам зачитываются показания участника Вашей организации БИКБОВА КАМИЛЯ: "Наша организация имела в контрреволюционных целях связь с Центральным Духовным Управлением Мусульман... Связь осуществовалась АТЛАСОВЫМ Гади и ЯРУЛЛИНЫМ Рашидом... Через Центральное Духовное Управление Мусульман наша организация использовала мулл для ведения контрреволюционной агитации против Советской власти. Признаетесь ли Вы теперь? ОТВЕТ: Нет. Вновь повторяю: указанной связи не существовала". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Беркетмәләрдән күренгәнчә, шушы урында нидер булып ала. Моңа кадәр күпчелек гаепләүләрне кискен рәвештә кире кагып барган Атласи кинәт кенә үзгәрә һәм бу ялаларны үз өстенә ала. Гадәттә, сорау алулар төнлә барган, бик озакка сузылган, ахырга таба Атласины кыйнап, булмаган гаепләрен үз өстенә алырга мәҗбүр иткәннәрдер. Бу хәлне башкача аңлатып булмый. "ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что Вы создали и руководили контрреволюционной организацией, которая на протяжении целого ряда лет вела организованную контрреволюционную работу по подготовке создания так называемого независимого, тюрко-татарского государства, с буржуазнодемократическим государственным строем. Вы в этой контрреволюционной работе состояли в неофициальной, контрреволюционного характера связи с представителями иногосударства, давали им сведения, могущие быть использованными ими в ущерб Советского государства. Признаёте ли Вы себя в этом виновным? ОТВЕТ: Да, виновным себя целиком и полностью признаю. Я - старый, убеждённый националист, пантюркист. Я - бывший эсэр, участник 2-й Государственной Думы. Дважды судимый Советской властью за контрреволюционную деятельность. Имея такое политическое прошлое, я в действительности почти с первых же дней существования Советской власти встал на путь организованной борьбы с Советской властью, которую я вёл на протяжении многих лет - за осуществление основной идеи, вытекающей из моих пантюркистских убеждений, идеи тюрко-татарского объединения в самостоятельного буржуазно-демократического типа, государство. Ответы, на поставленные мне вопросы записаны правильны, мне зачитаны, в чём и подписуюсь - Г.Атласов". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Кулга алынганнан соң, шушы ун ай вакыт эчендә Һади Атласидан менә шулай газаплап, дистәләрчә тапкыр сорау алына. Атласи үзе тиз генә бирешмәсә дә, көрәштәшләренең аңа каршы биргән күрсәтмәләрен нигез итеп алып, карт милләтчене әкренләп үлем карарына әзерлиләр. Менә тагы бер сорау алу беркетмәсе, аңа 1937 елның 4 апреле датасы куелган, ул Атласиның ни дәрәҗәдә дөньякүләм масштабта фикер йөртүен күрсәтә: ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА "ВОПРОС: Ваша контрреволюционная организация, прежде всего в Вашем лице, занималась германо- и японофильской агитацией. Подтверждаете ли Вы это? ОТВЕТ: Отрицаю. ВОПРОС: Неправда! Вы, среди целого ряда лиц своего окружения, неоднократно занимались указанной агитацией. Признайтесь. ОТВЕТ: Вновь отрицаю. ВОПРОС: Вы продолжаете врать! Вам зачитывается показание известного Вам УРАЗМАНОВА Сабира, уличающее Вас во лжи: "...в разговоре, происходившем между мною и АТЛАСОВЫМ Гадыем в январе месяце 1936 года, он - АТЛАСОВ Гады - восхвалял Германию и Японию как могущественные государства, которые уничтожат Советский Союз". Признаёте ли Вы теперь? ОТВЕТ: Да, подтверждаю. ВОПРОС: Вам зачитывается показание другого, также Вам хорошо известного человека, а именно ИСХАКОВА Касыма: "...в одну из встреч с АТЛАСОВЫМ Гадыем, в период с 1934 по 1936 год, в разговоре со мной АТЛАСОВ Гады высказал своё явно контрреволюционное отношение к существующему Советскому строю. Говорил..., что Германия выступит против Советского Союза и захватит его". ОТВЕТ: Такого разговора с моей стороны не было. ВОПРОС: Вы продолжаете врать! В подтверждение этому Вам приводится показание известного Вам САТУЛЛИНА Хамида: "...в 1936 году, кажется осенью, АТЛАСОВ Гады в разговоре со мной заявил: "Сейчас во всём мире и в особенности в Германии проходит кампания гордости за свою нацию, а у нас в России (так он всегда называл СССР) гордость своей нацией относится только к русским... и дальше больше, он говорил - самая высшая культура в мире - это немецкая культура... а дальше АТЛАСОВ Гады говорил - скоро над Россией (Советским Союзом) будет хозяином Япония... Признаёте ли Вы этот факт? ОТВЕТ: Признаю частично, а именно: восхваление немецкой культуры. В остальном отрицаю. ВОПРОС: В распоряжении следствия имеются показания целого ряда других лиц, целиком и полностью подтверждающие то, что Вы, Ваша контрреволюционная организация систематически занимались германо- и японофильской агитацией. Следствие, указывая на бесполезность отрицания, предлагает Вам еще раз - признать откровенно эту сторону практической, контрреволюционной деятельности. ОТВЕТ: Я являюсь старым германо- и японофилом, поэтому, не исключаю того, что в отдельных случаях занимался германо- и японофильской агитацией". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Атласидан сорау алу беркетмәләре белән танышканда, күп кенә тарихи шәхесләрнең исемнәрен очратырга мөмкин - чекистлар аннан Гаяз Исхакый турында да, Ризаэддин Фәхреддин, Садри Максуди, Шәфи Алмаз, Галимҗан Идриси, Галимҗан Шәрәф, Әкъдәс Нигъмәти, Зәки Вәлиди, Мирсәет Солтангалиев, Бубыйлар турында сорашалар. Атласи 1926 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә төрек мәгариф инспекторы Сафган-бәй белән очрашкан була, 1936 елның 20 ноябрендә сорау алу беркетмәләрендә бу хакта да хәбәр бар: "...САФГАН-БЕЙ спрашивал моё мнение о личностях татаро-башкирских белых эмигрантов: МАКСУДОВЕ Садри, ВАЛИДОВЕ Заки и ИСХАКОВЕ Гаязе. На это я сообщил ему следующие характеристики в отношении этих эмигрантов. 1. О МАКСУДОВЕ Садри я сказал, что он имеет хорошее образование, бывший кадет, но не революционер. О том, что он бывший кадет я сказал после того, как САФГАН-БЕЙ специально спросил меня об этом. 2. О ВАЛИДОВЕ Заки я сказал, что он хороший, крепкий учёный, имеющий глубокие познания в области исторических наук и что в политическом отношении вполне устойчивый человек. 3. Об ИСХАКОВЕ Гаязе я сказал, что он известный, сильный татарский писатель, СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... бывший революционер, но политически неустойчивый человек". (Атласиларның шәхси архивыннан.) Һади Атласи башта Казан шәһәренең Дзержинский урамындагы "Черек күл" төрмәсендә утыра, аннан аны халык телендә "Пләтән төрмәсе" дип аталган төрмәгә күчерәләр. Аның төрмәдән язган бер генә хаты сакланган, ул 1936 елның ноябрендә язылган, Атласи анда инглиз телендә партия тарихы китабын сораган һәм балаларына үгет-нәсихәт биргән. Әйе, галим төрмә шартларында да укуын, гыйлем алуын ташламаган, даими үз өстендә эшләгән. Бу урында мин Атласи белән бер вакыттарак "Черек күл" төрмәсендә утырган Павел Аксёнов һәм Пләтән төрмәсендә утырган Ибраһим Салаховның истәлекләре белән уртаклашасым килә. Дөрес, алар Атласиның үзен күрмәгәннәр, әмма аның турында төрмәдә күп ишеткәннәр һәм язып та калдырганннар. "Көтмәгәндә мин эчке төрмәнең (Дзержинский урамында) 3 нче камерасына эләктем, - дип яза Аксёнов. - ...Миңа кадәр бу камерада шактый вакытлар профессор Атласов ябылып тотылган икән. Мин яңа танышларымнан Атласов һәм аның эше турында сөйләүләрен сорадым. (Бу урында Атласиның Соловкидагы төрмә чоры тасвирлана, аны алда биргән идек.) ...Соловкида утыру срогы тәмамлангач, Атласов иреккә чыгарыла һәм ул, калган гомерен тыныч кына үткәрү өчен, туган Татарстанына кайта. Элеккечә Совет властеның кан дошманы булып калса да, ул көрәштән баш тарта, үзенең тормышын мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Ничек кенә булса да, 1936 елның азагындамы, 1937 елның башындамы аны яңадан кулга алып, төрмәгә ябалар. Элегрәк судларда аның "кылган гамәлләре" ялгыз җинаятьченеке итеп кенә карала, хәзер ул зур контрреволюцион оешманың җитәкчесенә әверелә. Һәм судны да аңа аерым киңәшмә түгел, революцион трибунал ясарга тиеш була. Суд алдыннан эчке төрмәнең кизү торучы башлыгы Атласовка, кул куйдырып, гаепләү карарын тапшыра. Бу гаять куркыныч һәм дәлилләргә нигезләнмәгән документ була. Аны укыганда, профессор Атласов еш кына: "Ах, нинди хәсисләр болар!", "Хыялыйлар да соң, бәдбәхетләр дә соң!", "Бу юриспруденция түгел, бу бит кретинлык", - дигән ачулы репликалар ташлый. Суд тикшерүе барышында Атласов үзенә ялган гаеп тагучылардан: "Сезне ялганларга нәрсә мәҗбүр итте, сорау алган вакытларда сезне нык кыйнадылармы һәм восстание әзерләү турында кеше ышанмаслык гайбәтне гаепләнүче үземе, әллә тикшерүче уйлап чыгардымы?" - дип сорый. Гаепләнүчеләр аска карап дәшмиләр, аларның кайберләре генә нәрсәдер мыгырдый, тик сүзләре аңлашылмый. Судья белән прокурор исә Атласовны батыручыларга ярдәмгә килеп, аларны җавап бирү вазифасыннан азат итәләр. Судья һәм прокурор белән әңгәмәсе вакытында Атласов түбәндәгеләрне сөйли: - Сез совет властен бәреп төшерүне оештыруны миңа сылтап калдырасыз. Әмма мондый оешма өчен армия, командирлар, корал һәм башка күп нәрсәләр кирәк. Боларның барысы да кайда? Янәшәмдә утырган, тикшерү барышында газаплар кичергән, куркытылган бәхетсез кешеләрнең баш күтәрүчеләр армиясенең үзәге диюгә кем ышаныр? Әлеге мескен кешеләр армиянең йөк олауларын алып бару өчен дә эшкә яраксызлар бит. Камерада утыручы иптәшләре белән суд процессының барышы турында тәэсирләр белән уртаклашканда, Атласов үзен атарга хөкем итүләре мөмкин, дигән фикерне әйтә. Ул, мине мондый язмыш куркытмый, ди. Әмма үзеннән үч алу ни өчен бернинди гаепсез күп кенә кешеләрне юк итү юлы белән башкарылырга тиеш, дип, аптыравын белдерә. Атласовны һәм тагын берничә кешене атулары, күп кенә кешене озак сроклы хезмәт белән төзәтү лагерьларына хөкем итүләре турында төрле төрмәләрдә шактый булганнан соң гына ишеттем". (Павел Аксёнов. Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Бу истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи нинди шартларда да югалып калмый, вазгыятькә аек акыл белән бәя бирә, үзен нәрсә көткәнен белә һәм аңа әзер була. Әйе, аның белән бергә хөкем ителүчеләр дә, аңа каршы күрсәтмә бирүчеләр дә, аның белән бергә атып үтерелүчеләр дә бик нык газапланган, кыйналган, куркытылган була. Медицина белешмәләреннән күренгәнчә, имам Рәшит Яруллинның нибары өстәге ике теше генә калган була, димәк, калганнарын бәреп сындыралар. Җинаять эшендә сакланган фотодан күренгәнчә, имам Касыйм Исхаковның (Гаяз Исхакыйның туганы) чигәсендә - кан оешып каткан яра... Атласи үзе дә табиб тикшергәндә аягында чак басып тора, чайкалып, тигезлеген югалта, әмма рух ныклыгын ахыргача саклый. Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсенә 1937 елның октябрь аенда китерелә. Үзе истәлекләрендә язганча, бу вакытта инде анда татарның күренекле шәхесләре Галимҗан Нигъмәти, Гыйлем Камай, Гомәр Гали, Алкин, Сөббух Рафиков, Сәләх Атнагулов һәм башкалар утыра, күрше камераларда Галимҗан Ибраһимов үлем көтеп ята, Атласовлар төркеме дә монда икән, алар турында шомлы хәбәрләр йөри. Алда китереләчәк өзектә вакыйга Пләтән төрмәсендә, Ибраһим Салахов утырган камерада бара, ул шунда 1937 елның көзендә ишеткән хәлләрне язып калдырган: "...Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр. (...) Бераздан Алкин, аның янына килеп: - Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? - дип сүз башлады. - Яңалык чамалы, - диде егет, теләр-теләмәс кенә башын күтәреп. - Бүген төнлә мин бер укытучы белән утырдым. Әлмәттән. Аны Атласов төркемендә судлыйлар икән. - Нәрсә, инде суд та башланганмы? - Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә ди. Ябык суд. Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы гаҗәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде. Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, крагилы егет янына өерелдек. Сөббух "күз"не капларга басты. - Һади Атласов, инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзакәтле, тәрбияле, югары белемле галим. Француз, немец, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә иде, ди. - Әйе, әйе, беләбез, - диде Камай ага, - талантлы кеше. Шуннан... - Трибунал аны, Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп, Совет хөкүмәтен җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип, Бөгелмәдән, аның тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мөәзин, укытучыларны кулга алганнар. Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән. "Дөресен әйткәндә, Һади аганы судта гына күрдем", - ди үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди: "Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сәясәтне Маркс-Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртүләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич: "Бу тарихи вакыйга - көнчыгыш халыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда күпер", - дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча калды. Әмма көнчыгыш халыклары, аның васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт укыйлар һәм латин хәрефләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә - укытырга көч салалар. Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен күтәрде һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе болай тиктомалдан надан калачак. Шулай ук Сталинның телләрнең тууы, үсеше турындагы соңгы тезислары Маркс тәгълиматына капма-каршы", - дигән. Бу урында Атласов, немец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән. - Молодец, - диде кемдер урта сәкедән. Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте: - Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган: "Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре белән килешә алмау җинаять икән, мин сезнең хөкемдә. Әмма мин Совет дәүләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. Тарих - шаһит". - Дөрес, Атласов Колчак тылында безнең өчен эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде, - диде комиссар Имәнкулов. - Бүлмәгез әле! Шуннан? "Әгәр дә, - дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап, - әгәр дә, уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгызырга, Совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам, - тагын кабатлыйм, андый ният миндә булганы юк, - кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез, ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле үз акылымда. Әгәр ул кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь көчләргә таянган булыр идем. Шуның өчен бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим". Ул укытучыны бүген тагын судка алып киттеләр. [...] Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин "Бестужев әлифбасы"на күчте, идәнгә чүгеп, торбага колагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады. Сулышны өзеп, Алкинга төбәлдек: - Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен... - хәбәрне тапшыручы, бу җиргә җиткәч, пауза эшләде... Әллә инде "күз" комачауладымы. - Атласовның үзен дә а-тар-га хөкем ит-кән... Алкин, хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс, идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. "Күз" чайкалды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый. Йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп тыгылды. - Йа Алла, бу нинди бәйрәм бу? Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп, дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм - Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кыйнаулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды..." (Ибраһим Салахов. Колыма хикәяләре. - Казан, 1989, Б.-55.) Әлбәттә, Ибраһим Салахов Атласи турында бу хатирәләрне исендә калганнар буенча язган, бәлки, инде ул елларда күренә башлаган язмаларга да нигезләнгәндер. Ул дөреслеккә туры килә, әмма бераз төгәлсезлекләр дә сизелә. Әйтик, Атласи суд башланганда инде ел ярым төрмәдә утырган була, ярты ел түгел. Әсәрдә телгә алынган Алкин мәсьәләсе дә сораулар уята - әгәр сүз Ильяс Алкин турында барса, энциклопедияләрдә ул 1937 елның 27 октябрендә Мәскәүдә үлгән, дип язылган, Ибраһим Салаховта вакыйга Казан төрмәсендә нәкъ шул көннәрдә бара. Хәер, ничәмәничә төрмәләрне үтеп, кыйналып һәм имгәтелеп гомере үткән Ибраһим абый кайбер детальләрне онытырга яки бутарга да мөмкин, әмма ул үзенең әсәрендә Һади Атласи турында яхшы язган, аның якты образын тудыра алган, рәхмәт аңа! Инде әйткәнебезчә, "Атласовчылар - Атласовщина" дип аталган бу җинаять эше буенча 107 татар кулга алына, шуларның алтмыштан артыгына төрле вакытларда суд була. Чекистлар башта эшне бик зурдан кубып башласалар да, татарлар СССРны җимереп, бәйсез Туран-Татар дәүләте төзергә телиләр, дип бөтен милләтебезне хөкем итәргә җыенсалар да, бу эш киң яңгыраш ала алмый. Әйе, татарларның хыялларында мондый максат булган, тик аны тормышка ашырырлык шартлар булмаганга күрә, алар әлеге юнәлештә гамәл кылмаганнар. Әмма чекистларга бу милләтче татарларны хөкем итү, аларга җәза бирү бик кирәк булгач, сорау алу беркетмәләрендә кәгазь-дәүләт чүпрә кебек кабара, аның географик чикләре, эчке төзелеше, сәяси юнәлеше, хәтта ил башы да билгеле була, ул - Һади Атласи, әлбәттә, моны сорау алу вакытында башка тоткыннар әйтә. Тоткын татарларның мондый мәкерле эшләрдә тәҗрибәсезлеге, артык ихлас һәм беркатлы булулары күп вакыт аларның үзләренә каршы эшли. Һади Атласи да башта, бик гадел һәм дөрес сүзле кеше буларак, иректә кемнәр белән аралашуын ачылып сөйли, ә чекистлар аларның барысын да үзләре уйлап чыгарган контрреволюцион оешма исемлегенә кертеп куялар. Соңыннан бу кешеләрне берәм-берәм бөтен ил буенча чүпли башлыйлар, Атласиның баҗасы Рәшит Яруллинны - Дагыстаннан, аларның хатыннарының туганнары Фәттаховларны Урта Азиядән тотып алып кайталар. Бу эш буенча тоткыннардан сорау алганда, сезне Һади Атласов сатты, исемлекне ул бирде, диләр, аларны кыйнап һәм куркытып, Атласига каршы күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә Атласи 1937 елның октябрендә, Хәрби трибунал судында, кайберәүләргә карап: "Мин боларны белмим! Минем коем тирән, болар минем коемнан су эчәрлек кешеләр түгел!" - ди. Шулай итеп, 1937 елның 23-28 октябрендә, Казан шәһәренең НКВД клубында Һади Атласига һәм аның тарафдарларына соңгы суд була. Әйткәнебезчә, эшне гадәти суд түгел, ә Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы карый, анда башкаларны кертмиләр, хәтта яклаучыларны да катнаштырмыйлар. "-28 октября 1937 г. выездная сессия Военного трибунала Приволжского военного округа под председательством бригвоенюриста Микляева, членов: военюриста I ранга Тулина, военюриста Кутушева, секретарявоенюриста Княшевского на закрытом судебном заседании в Казани рассматривала дело Атласова и еще 24 "подельщиков". Судили татар, в основном, учителей, в качестве переводчика был вызван 3-й секретарь Бауманского райкома ВКП (б) Улунбеков. (...) Дело слушалось без участия обвинения и защиты, с вызовом наиболее важных свидетелей. Их было 16, они были напуганы и подготовлены следствием - все обвиняли и разоблачали подсудимых". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Һади Атласиның судта соңгы сүзен без инде бу язмабызда өзек-өзек кулланган идек, аларны кабатлап тормыйбыз. Аның белән бергә 24 кешене хөкем итсәләр дә, бу суд, нигездә, Атласига була, күбрәк ул сөйли, сорауларга да ул җавап бирә. Әйе, ул җәзасыз котыла алмасын аңлый, шуңа күрә, кайбер гаепләүләрне өстенә дә ала, әмма СССРны җимерергә теләү, шпионлык итү, чит илләргә сатылу, диверсияләргә хәзерләнү кебек гаепләрне кискен рәвештә кире кага. Хәрби трибунал әгъзаларының күңеле булсын, дипме, совет властен мактап та ала, урысларга да алай артык каты кагылмый, әмма татар халкының үз милли дәүләтенә, үз телендә сөйләшергә, үз динен тотарга хокуклары булуын кат-кат искәртә. Ул соңгы сүзендә, соңгы сулышында да бәйсез төрки-татар идеясеннән баш тармый! Бу урында Атласиның чын мәгънәсендә "СОҢГЫ СҮЗ"ен бирәбез, ул 27 октябрь көнне, кичке сәгать җиде белән сигез арасында яңгырый, ә икенче көнне инде аларга хөкем карары укыла... АТАРГА! "Подсудимый АТЛАСОВ сказал: Я человек бывший, а не настоящий: бывший педагог, бывший эсер, бывший член государственной думы, бывший историк. Я член и председатель управы и член национального собрания и преподаватель школы 2-й ступени. Я человек, безусловно, с определённым сознанием и идейный. Я, революционер, националист и пантюркист. Целью моей было - создание единого тюрко-татарского независимого государства, но к этому я хотел прийти только путём эволюции. Почему я был сторонником создания независимого тюркотатарского государства? Я - историк, я изучал положение тюркских народов, их историю, их вырождение и вымирание через угнетение их русским народом. Я не отрицаю, что социализм не противоречит возрождению наций, но возрождение это я мыслил по-своему. Я обвиняюсь по статьям 58-2, 58-6, 58-10 и 58-11. По ст. 58-6 я не виновен, правда, я имел переписку с НИГМАТОВЫМ Агдас. Я имел дважды связь с послом Турции. О чём я с ним говорил и что я ему сообщил, я уже показал в своих показаниях, но хочу предупредить, что делал я это не с контрреволюционной шпионской целью,аивэтом случае, главной моей целью было - ускорение и искание способов к созданию большого тюрко-татарского независимого государства. Кроме того, я встречался с представителем министерства просвещения Турции и был в связах с курьером Турецкого посольства ШАФЕЕВЫМ Абдрахманом. Вот и весь круг иностранцев, с которыми я имел связь. С Гаяз ИСХАКОВЫМ я не был связан. Я считал его первоклассным татарским писателем, но не политическим деятелем. Некоторые свидетели на суде дали более или менее правильные показания о моей националистической деятельности, но некоторые из них - ложны. Я себя считаю виновным по ст. 58-10-11. В части подготовки вооружённого Атласиның милләткә кайтуы һәм аның көрәштәшләренең якты исемнәре милләткә кире кайтты, дигәнне аңлатмый, моның өчен әле тагы утыз-кырык ел вакыт кирәк була... Хәер, Атласины пычратырга тырышучылар әле аның исеме аклангач та була. Мәсәлән, 1981 елда Казанда, Бөгелмә тарихына багышланган "Город счастливой судьбы" дип аталган китап басылып чыга, анда рус авторлары Атласины Колчак заманында төбәктәге татар укытучыларын астырып-кистереп йөрүче итеп күрсәтәләр, имеш, ул шундый исемлек төзегән икән. Моннан тыш та Татарстанда басылып чыккан кайбер фәнни хезмәтләрдә Һади Атласины "татарларның канлы палачы" итеп күрсәткән урыннар була, монысын инде "үз татарларымыз" яза. Бу хәтле кара ялганны-яланы Һади Атласиның балалары күтәрә алмый, Габделбәр һәм Угыз Атласовлар Мәскәү һәм Казан Кремльләренә, СССР һәм Татарстан җитәкчеләренә төрле хат-шикаятьләр яза башлыйлар. Хатлар шулай ук төрле дәрәҗәдәге судларга, прокуратураларга да языла. "До каких пор будет продолжаться клевета на Х.М.Атласова, казнённого в 1938 г. (реабилитирован посмертно. Справка Военного трибунала Приволжского В.О. №108 от 11..58), кому это нужно и кто приостановит эту гнусную травлю?" - дип яза Угыз Атласов 1985 елның 8 октябрендә СССР Югары Советы Президиумына. Шундый ук эчтәлекле хатны, тагы да киңәйтеп һәм җентекләп, төрле оешмаларга Атласиның олы улы Габделбәр Атласов яза. "В то время как осквернители праха лихо и безнаказанно (пока!) обливают безымянную могилу Атласова зловонными нечистотами, решение органов советского правосудия по его реабилитации скрыто в недрах архивов и неизвестно широкой общественности. Поистине, добрая слава лежит, а худая - бежит. Эту порочную ситуацию считаю нетерпимой и противоречащей социалистической законности, и на основании ст. Конституции СССР требую принятия официального акта в защиту имени Атласова от безнравственных посягателей на его честь и достоинство, дабы неповадно было нечестивым клеветникам продолжать своё подлое дело", - дип яза сугыш һәм хезмәт ветераны Габделбәр Атласов 1985 елның 15 декабрендә Мәскәү Кремленә. "Мой отец до конца отдал свою жизнь за идеалы просвещения татарского народа, за его культуру, - дип яза Угыз Атласов 1986 елның 5 мартында Мәскәү һәм Казан Кремльләренә. - Поэтому моральный долг Науки - защищать честь и достоинство своих представителей и оградить их память от надругательств и издевательств". (Бу хатлар 2007 елда Казан шәһәрендә басылып чыккан "Һади Атласи" җыентыгыннан алынды, Б.-263.) Улларының ярсып яклавы, дөньяларның үзгәрә баруы, татар җәмәгатьчелегенең Атласи ягында булуы аңа чын мәгънәсендә милләтенә әйләнеп кайтырга ярдәм итә. 1985 елның 14 гыйнварында Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдинов Һади Атласиның улы Габделбәргә рәсми хат җибәрә, ул анда бу мәсьәләнең Президиум тарафыннан җентекле өйрәнелүен хәбәр итә, алга таба Атласиның тормышы һәм иҗаты яңа күзлектән өйрәнелә башлаячагын яза. Һәм ул шулай була да. Әнвәр Баһаветдинов катнашы һәм тәкъдиме белән, татар галимнәре Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров һәм Яхъя Абдуллин, яңа тарихта беренче буларак, Атласи турында уңай мәкалә язалар һәм ул "Казан утлары" журналының 1986 елгы 11нче санында басылып чыга. Аннан галимнәр Әбрар Кәримуллин, Сәлам Алишев, Булат Солтанбәков, Алексей Литвин, төбәк тарихын өйрәнүче журналистлар Дамир Гарифуллин, Дамир Асылов һәм башкалар Атласиның тормышын һәм иҗатын яңа яктан яктырткан язмалар белән матбугат битләрендә чыгыш ясыйлар. Бер-бер артлы Һади Атласиның китаплары дөнья күрә, аның турында фәнни хезмәтләр языла, Бөгелмәдән Алсу Мөхәмәтдинова тарих буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Бөгелмә шәһәрендә Атласины бигрәк тә күтәреп алалар, чөнки аның кече улы Угыз Атласов ул чагында Бөгелмәдә яши һәм әтисенең абруйлы исемен яңадан милләткә кайтару өчен гаять күп эшләр башкарып, бакыйлыкка күчә. Шулай ук Бөгелмә шәһәрендә 1994 елдан бирле Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды эшләп килә, озак еллар аның рәисе булып Угыз Атласов тора. Алар һәр елны милләтебезнең СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... танылган шәхесләренә "Мәгърифәтче" исемен бирәләр. 15 февраль - Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән көнне "Хәтер көне" дип, җыеннар җыеп, бары тик Бөгелмәдә генә билгеләп үтәләр. Угыз Атласовның тырышлыгы белән Һади Атласи укыткан мәктәпнең диварларына 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән 9 татарның исеме уеп язылган мәрмәр такта куелган. Хәтер исән, берни онытылмады һәм онытылмас та! Бөгелмәдәге татар гимназиясенә шәһәр хакимияте карары белән Һади Атласи исемен бирү - бу Атласи идеяләренең җиңүе, дөреслекнең тантана итүе түгелмени? Бүгенге көндә гимназиядә Һади Атласи музее эшләп килә, анда Атласи белән бәйле бик күп кадерле ядкәрләр саклана, аларны карарга Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә укучылар килә. Атласи башлаган изге эшләр дәвам итә... Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүче милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт үзенең туган йортында Атласи музее һәм китапханәсе ачты, анда да халык сукмагы өзелми. Музейның түрендә рәссам Мөдәррис Минһаҗевның "Атласиның кайтуы" дип аталган панорама-картинасы тора, анда Атласи тарихы гына түгел, бөтен милләтебез тарихы тасвирланган. Бу урында Һади Атласиның үз нәселе - балалары һәм оныклары турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. 1907 елда Әлмәттә туган олы кызлары Сәлмә гомер буе гаиләсе белән Казанда яши, укытучы булып эшли, аларның Җиһанша белән дүрт балалары була, икесе яшьтән үлә. Сәлмә 2001 елда үлә. Кабере - Казан шәһәренең татар зиратында, әмма әнисе Хөсникамалдан бераз читтәрәк, ире янәшәсенә күмелгән, чөнки Җиһанша Дунаевның Атласи өстеннән шымчылык итүен нәсел онытмаган. Габделбәр Атласов - 1911 елда Әлмәттә туган, 1994 елда Мәскәүдә үлгән, хатыны - рус милләтеннән, иренең мәетен крематорийда яндырып, көлен тартма белән Казанга кайтарганнар, әнисе Хөсникамал янәшәсендә күмгәннәр. Габделбәр - шактый авыр тормыш юлы үтә, 1929 елда Төркиягә качканда, чик буенда тотылып, төрмәләрдә утыра, башта аны Мәскәү һәм Ленинград институтларына алмыйлар, чит илгә укырга да җибәрмиләр. "Әтинең гомерен өзсәләр дә, гаиләсен тынычлыкта калдырмадылар, - дип яза Угыз Атласов. - Сугыштан соң Габделбәр абыемны академик Бардин институтына - Институт сталига алдылар. Берничә елдан соң үзен эш буенча Казанга җибәрәләр. Казан университетында Арбузов үзенең квартирасына алып бара. Анда аны танышлары, күрәсең, КГБ кешеләре күрә. Мәскәүдән кайткач, күп тә узмый, институттан куып чыгаралар". Гаять талантлы егет Мәскәү институтында барыбер химия буенча югары белем ала, әмма аңа зур фәнгә юл ябылган була. Марҗа хатыныннан бер кызы була, хәзер аның үз балалары бар, әмма алар урыс инде. Сылу - 1922 елда Бөгелмәдә туа, 2001 елда Бөгелмәдә үлә, кабере Казан шәһәренең татар зиратында, әнисе Хөсникамал абыстай белән янәшә. Сылу - югары белемле медик, терапевт, әмма аңа да Казанда фән дөньясына юлны ябалар. "Сылу апам мединститутны бетергәч, профессор Адо аны үзенең ординатурасында калдыра, - дип искә ала Угыз абый. - Бер еллап вакыт узгач, ординатурага обком секретареның кызын алалар, апаның темасын ябалар, апам ординатурадан китәргә мәҗбүр була". Сылу башта Үзбәкстанда яши һәм эшли, аннан барыбер Ленинградта ординатура тәмамлый. Сылуны Калининград шәһәренә чакыралар, ул шунда больницада эшли, әнисе Хөсникамал апаны да үз янына алдыра. Хөсникамал апа соңгы елларында кызы тәрбиясендә Калининградта яши һәм 1967 елның декабрь азагында, 77 яшендә инсульттан шунда үлә, аны Казанның татар зиратына алып кайтып күмәләр. Сылуның бердәнбер кызы Фәридә яшьтән үлә, нәселе калмый. Ул соңыннан Казанга күчеп кайта, авырый башлагач, Угыз абыйлар аны Бөгелмәгә, үз яннарына алалар, ул шунда үлә һәм Казанда, әнисе янында күмелә. Угыз абый - төпчек бала, ул 1927 елда Бөгелмәдә туа, 2003 елда Бөгелмәдә үлә, кабере - Казанның татар зиратында, әнисе янында. Армиядән кайткач, Свердловскига эшкә китә, анда механика институтына читтән торып укырга керә, югары белем ала. Әнисен Сылу апасы Калининградка алып киткәч, егет туган ягы Бөгелмәгә күчеп кайта, монда 1968 елда Муфуаза исемле татар кызы белән гаилә корып җибәрә. Аларның 1970 елда - Әлфия исемле кызлары, 1980 елда Һади исемле уллары туа. Әлфия Казан ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! Шул 1922 елны Мәскәүгә Газиз Айдарский да килә - Луначарский исемендәге театр институтында укырга дип. Казанда Сәхипҗамал итеп һәм "Таһир-Зөһрә"нең Таһиры итеп күреп, бер-берсенә маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә төшеп өлгергән бу ике талант иясе ике елдан кавышалар... Илгиз Мәҗитов менә ни ди: "Сара апа турында уйлау белән аның, беренче чиратта, гаҗәеп моңлы җырчы булуы искә төшә. Шуңа күрәдер дә заманында Казанның иң матур егете - мәшһүр артист Газиз Айдарский өйләнгән бит аңа. Газиз Айдарский артыннан бик шәп бай кызлары йөргән... Сөйкемле Сара апа да үз-үзен тотышы, моңы, нәфис тавышы белән бөтен егетләрне үзенә караткан... ("Калфаклы сандугач" китабы.) 1925 елда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов "Сания" дигән беренче татар операсын иҗат итәләр. Төп автор Габәши була монда. Фатих Әмирхан болай Сарага 19 яшь. Булачак композитор булачак балеринаның әнисе инде... дип язган: "Сания" операсындагы төп рольне С.Габәши С.Садыйкованың чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышын күздә тотып иҗат итә. Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында зур сынауны бик уңышлы үтә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә истә калырлык гүзәл кыз Сания ролен тудыра". Габәши дә Мәскәүгә җибәргән хатында болай ди: "Үзегезгә мәгълүм, Сания роле, Сара, сиңа багышлап язылды... Шуңа күрә сиңа майның 15e, бик соң булса, 20ләрендә монда булырга кирәк". Ләкин Сара апабыз "Сания"нең беренче куелышларында катнаша алмый шул. Чөнки... кызлары Әлфия дөньяга килгән була! Ләкин премьерада Санияне барыбер дә Гариф белән Бибигайшә кызы уйный: Сара ападан бер яшькә генә кечерәк Разия ул! Әмма сәнгатькә кагылышлы язмалар-хезмәтләрдә Разия апа исеме телгә алынмый диярлек. Шөкер, аның турында сөйләрлек кеше бар әле. Сара апаны "Сания" премьерасына кайтудан тоткарлап калган Әлфия Айдарская ул. Инде 91 яше тулган әлеге күренекле балерина биш көн элек кенә яныма килеп китте. Сара апабызның 26 ноябрьдә Актёрлар йортында үтәчәк юбилей концертын кайгыртып йөри иде ул. Инде аның программасын да әзерләп куйган. Шөкер, Сара апаның фидакарь тормышы, ул кылган игелекләр, "Мәдәни җомга" журналисты Хәмзә Бәдретдинов әйтмешли, аның тарафына кадер-хөрмәт булып әйләнеп кайта хәзер... Әлфия апа янәшәсендә, шөкер, Гөлшат Зәйнашева да бар иде әле (2005 елны вафат). Аларның тырышлыгы яки актив катнашлыгы белән чыгарылды менә бу китаплар: 1. Гөлшат Зәйнашева. Сара Садыйкова: җырга багышланган тормыш һәм иҗат юлы турында. - Татар.кит.нәшр., 1987. - Сара апабыз дөнья куеп, бер ел үтте дигәндә чыга... 2. Сагыналар сине якын дуслар... Сара Садыйкова турында истәлекләр. - Татар. кит.нәшр., 1991. - Төзүчеләре: Әлфия Айдарская, Гөлшат Зәйнашева. 3. Калфаклы сандугач. Сара Садыйкова. - Татар.кит.нәшр., 2002. - Төзүчесе Гөлшат Зәйнашева, рәссамы Рушан Шәмсетдинов. "Бу китапны чыгаруда зур кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез" дигән сүзләр дә төшерелгән китапка. Китап Минтимер Шәймиев сүзләре белән ачылып китә. Берничә җөмләне китерик әле шуннан: "...безнең буын Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана. Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан җыр остасы..." ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! ...Гөлшат апа Сара апаны 1949 елны Татарстан радиокомитетында күргәнен хәтерләп калган. Икенче тапкыр гына күрүе була әле бу. Музыкаль тапшырулар редакциясеннән чыккач, күзләрен ап-ак кулъяулыгы белән сөртә-сөртә тын гына елап барган хәлдә күргән ул аны. Сара апаны инде радио аша да җырлатмый башлаганнар икән бит! "Сугыш елларында Карл Маркс урамындагы 59нчы йортта торганда, әнкәем белән без кечкенә генә бер бүлмәдә күп ачлыклар күрдек, салкын кышларда туңып яшәдек. Ләкин әнкәй ачлыктан, салкын кышлардан бигрәк мораль яктан кысрыклаулар өчен газапланды. Театрдан "кыскартылып" чыгарылгач, сәхнәдә җырлау юллары ябылып беткәч, әнкәемнең газаплануларының чиге юк иде. Сәхнәдә җырлау аның өчен яшәү иде. Сәнгать өлкәсендәге барлык җитәкчеләр әнкәйдән йөз чөерделәр. Әмма шул караңгы көннәрдә дә яхшы күңелле кешеләр булганлыгын искә төшереп, хәзер дә хәйран калам... Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең шул еллардагы директоры Михаил Фёдорович Боголюбов әнкәйгә ярдәм кулын сузды, зур батырлык күрсәтте, җитәкчелектән читләштерерләр дип куркып калмады, әнкәйне филармониягә эшкә чакырды. Әнкәй район, авыл җирләрендә гастрольләрдә йөри башлады, һәрвакыттагыча зур уңышлар белән концертлар биреп, арып-талып кайта иде..." (Әлфия Айдарская. "Иң кадерле кешем".) "нчы елларның башларында мин, театр эшләре буенча администратор буларак, Мәскәүгә бара идем. Һәм еш кына Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийлар белән очраша идем. Алар бик гади генә яшиләр. Хәтта ки гади дип кенә түгел, ярлы дип әйтерлек. Тулай торактагы тар гына бүлмәләре юньләп ягылмый, кышларын бик салкын була. Бер килүемдә мин шул салкын бүлмәдә керосинка җылысында гына яшәп ятуларын күреп, аларның сабырлыгына исем китте. Керосинкаларында бер генә филтә. Икенче филтә сатып алырга акчалары юк. Ашханәдә билгеләнгән ашларын ашарга да акчалары юк, нибары 30 тиенлек аштан да мәхрүмнәр. Үзләренең күңелләре гаҗәп көр, шат, шаярып сөйләшәләр... (Исмәгыйль Һилалов. "Бергә үткән юллар".) 1933 елны олы кайгы килә Сара апага. Соңгы елларда нык интектергән чир Газизен кабергә алып китә. Шуңа тагын әнисенең үлеме дә ялганып, түзеп булмаслык кайгы хасил итә болар. Сара апа 1934-1938 елларда укыган татар студиясендә (Мәскәү консерваториясендә ачыла ул) эшләгән Исмәгыйль Һилалов, хәсрәттән бераз айный төшсен дип, Ташкент якларына гастрольгә алып китә үзен. "Сара җырлый, мин мандолинада уйныйм, татар моңнарына сусаган Ташкент татарлары безне сәхнәдән чыгармыйлар. Сараның кайгысы таралгандай, күңеле күтәрелгәндәй булды", дигән Исмәгыйль агай. Филармониядә эшләгәндә яки әйбәт кешеләр ярдәмендә Бакуда, Владивостокта, Казакъстанда концертларда катнаша ул һәм һәркайда алкышларга һәм чәчәккә күмәләр, кайта-кайта җырлаталар үзен. "Сагыналар сине якын дуслар..." китабына күз салуны дәвам итик әле. Сара апаның Башкортстанны "яулавы" шаккатмалы хәл. Бер килүендә Уфаның зур концерт залларында унбишләп концерты аншлаг белән үтә! Шәриф Бикколның "Сара Садыйкова" дигән хатирәсеннән бер кыска гына өзек китерми кала алмам инде. Казандагы Сара апа белән сөйләшүе артык озакка сузылгач, телефончы кыз "Тәмамлагыз! Тәмамлагыз! Линия кирәк!" дип куыра башлый. "Мин, Сара апаның "чәйнегем эреп төшкәндер инде!" дип трубканы куеп каядыр китеп торуыннан файдаланып, телефонистка кызга үзебезчә сүз куштым: "Зинһар, ашыктырма инде, һылуым! Мин бит Сара Садикова менән һөйләшәм!" - "Ниндәй Сара Садикова ул? Әллә теге..." - "Әйе, әйе, - дип эләктереп алдым мин. - Татарстанның атаклы йырсыһы, композиторы Сара апай... Беләһеңме? Һин кайзарда йөрәйһең икән..." Миңа җырны дәвам итәргә кирәк булмады, телефонистка кыз: "...Алтыным, көләс изле иркәм?" - дип җырны эләктереп алды да: "Һөйләшегез, агай, туйгансы һөйләшегез!" - дип безгә үз фатихасын бирде. ("Талга басып, тал тибрәтеп" дигән хатирәдән). Икенче бер башкорт язучысы Нәҗип Әсәнбаев исә Сара апа турында болай дигән: "Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сара апада көч-илһам ташып кына тора иде. Ул сәхнәдә очып кына йөри, әле залга йөгереп төшә, әле сәхнәгә очып кына менә. Искитмәле кеше! ("Зәйтүн гөлгә тиңлим" дигән хатирәдән). Театр актрисасы да була бит әле Сара апабыз. Казанда Татар дәүләт академия РӘФИКЪ ЮНЫС театрында һәм Мәскәүдә асылда Газиз Айдарский тырышлыгы белән хасил ителгән "Эшче" театрында эшләп ала. Бу темага күчәм дигәндә, "Татарстан яшьләре" газетасының Актёрлар йортында үткән 50 еллык юбилей бәйрәме искә төште. Мин, редакциядә әле яңарак кына эшли башлаган егет, сәхнәнең залдан күренми торган өлеше - "артистлар биләмәсе" өчен җаваплы итеп билгеләнгән идем. Сәхнәгә менү белән күреп алдым: бер идән тактасы калкыбрак тора. Һәр артистны, шул такта турысына алып килеп, "Сөртенә күрмәгез!" дип кисәттем. Җәваһирә Сәлахова, Венера Шәрипова, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов кебек тәҗрибәле артистлар һәм актёрлар иде монда. Һәм... исемнәре игълан ителеп, сәхнәгә чыкканда сөртенми калган бер генә кеше дә булмады! Кайберләре егыла ук язды хәтта. Шунда күңелендә илаһи дәрт булмаган кешенең артист була алмаганлыгын аңладым мин. Сара апабызда исә бу дәрт бик тә, бик тә көчле булган инде. "Аршин мал алан"ны уйнаганда, режиссёр кушканча, "бик көлке булырлык итеп" егыла ул. Миңа үзе сөйләгәнчә языйм инде: "Шуннан күп тә үтми, ике кулымны селки-селки Гөлчәһрәне үгетләргә тиешмен. Ә минем нигәдер бер кулым күтәрелми, асылынып тора... Аннан музыка - миңа җырларга. Тагын музыка - миңа биергә. Ике кулымны әле бер, әле икенче якка сузып, кавказча биим дим - берсе асылынып тора. Пәрдә төште - шунда гына сызлый башлады кул". "Көтәм сине" дигән танго 1942 елны трамвай тукталышында һич көтмәгәнуйламаганда тикмәгә генә тумаган бит инде ул. Сара апаның җаны-тәне җыр-моң белән тулы, димәк. Һәм "көй" дигән, җырлауга караганда иҗадирак, татлырак сулы чишмә тирәннәнрәк, көттеребрәк бәреп чыккан инде. Ярар, ни булса шул булган, язасы җырлар язылган. Татар җыр сәнгатендә нинди урын тота икән соң алар? Җырлар турында сүзләр әйтелгәли, бәя бирелгәли инде ул үзе. Мин исә практик юл белән киттем, һәм... 1989 елны 200 меңле тираж белән чыккан "Җырларыбыз" дигән китапны кулга алдым. Төзүчесе Зиннур Мансуровның (1995 елдан ун ел буена "Мәдәни җомга"ны җитәкләячәк кеше) бу сүзе мине тагын да дәртләндеребрәк җибәрде. "Күп кенә җыр сөючеләрнең сүзләре белән әйткәндә, калын-калын җыентыкларда бик үк җырланмый торган җырларга мулдан урын бирелә, ә күңел сораганнарын кайчак тиз генә таба алмыйсың, - дигән ул. - Әледән-әле чыгып килүче җырлар китабының чираттагы яңа басмасы нигездә бөтен халык яратып башкара торган җырларга ихтыяҗны искә алып төзелде, икенче төрле әйткәндә, әлеге җыентыкка исемен укыганда ук көе хәтергә килгән мәгълүм җырлар туплап бирелде". Санап чыктым: китапка кергән 460 җырдан, көе халыкныкы булганнарын чигергәч, 356 көй калды, һәм аларны 80 автор язган. Шулар арасында "конкурс ачып җибәрдем"! Һәм иң күп "җыр җыйган" җиде авторны ачыкладым. Исемлек алдыгызда: 7. Әнвәр Бакиров - 8 җыр. 6. Мансур Мозаффаров - 10. 5. Салих Сәйдәшев - 11. 4. Җәүдәт Фәйзи - 12. 3. Фасил Әхмәтов - 16. 2. Рөстәм Яхин - 22. 1. Сара Садыйкова - 34. Сәйдәшнең җыры аз кергән диючеләр булыр. 1954 елны ук дөнья куйган композитор өчен аз түгел инде бу. Сара апаныкы исә - "шәп күп"! Икенче урынныкыннан да 1, тапкыр артык, ягъни икеләнүләргә урын калдырмаслык кимәлдә күп... Аннары менә Сара апа җырлары исемлегендәге уртарак җирдән рәттән, ягъни сикертеп үтмичә, 11ен, ягъни өчтән берен алып (34ен дә биреп бетерә алмыйм бит инде!) янә сезнең алга куйдым. Ничек бәһаләрсез икән аларны? "Әй, язмыш, язмыш", "Сусау", "Яшь күңел", "Өченче көн тоташ кар ява", "Бөркет турында баллада", "Әнкәй", "Безнең җыр", "Белегез шуны", "Дөнья матур, дөнья киң", "Җидегән чишмә", "Беренче мәхәббәт". Инде Сара апаның бу һәм башка җырлары турындагы фикерләрне дә барлап карыйк. Гомәр Бәширов: - Композиторның халык аеруча хуплап алган көйләреннән "Казан кичләре", "Дөнья матур, дөнья киң", "Татарстан - минем республикам", "Өченче көн тоташ кар ява", ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! "Җидегән чишмә", "Үз илемдә", "Уфа ни өчен матур" һ.б.ларны санарга була. Бу композитор игътибарны җәлеп иткән тагын бер "сер" - әсәрнең эчтәлеген музыка теле белән дә әйтеп бирә алу осталыгы. Сүз белән язылган мәгънәне аның музыкасы шулкадәр тәңгәл китереп әйтеп бирә ки, син инде бу эчтәлекне фәкать шушы музыка гына әйтеп бирә ала, моңа башка көй язу мөмкин түгел кебек тоясың. Бакый Урманче: - Бервакыт радиодан Мостай Кәрим сүзләренә язылган"Өченче көн тоташ кар ява" дигән тетрәндергеч җыр тапшырдылар. Хәйран калып тыңладым... Соңыннан "Җидегән чишмә", "Татарстан - минем республикам", "Казан кичләре" кебек берсеннән-берсе моңлы көйләрен тыңлагач: - Сара, син ничек мондый матур җырлар язасың? - дип сорый идем. - Мин бит халкыбыз көйләрен, музыкасын яратам. Иҗатымның нигезен шул музыкага көйлим, - дия иде. Әмирхан Еники: - Моннан 70 ел элек "Сания" операсында җырлап безне сокландырган яшь туташ - бүген әнә халкыбызның иң сөекле Газиз Айдарский "Таһир-Зөһрә" спектаклендә. Ә үз "Зөһрәсен" композиторы! тапкан инде ул! Мәсгудә Шәмсетдинова: - Консерваториядә укыганда, Сара апага карата ниндидер түбәнсетеп караучылар барлыгын тойдым... Ә минем күңелдә аның моңнары яңгырый, аның җырларындагы халыкчанлык, ягымлылык мине сокландыра. Аның җырларын мин тыңлап туя алмыйм. Бигрәк тә "Өченче көн тоташ кар ява" дигән җырын тын да алмыйча тыңлыйм, кабаткабат тыңлыйм. Бу җыр бит - симфониягә торырлык әсәр. Гариф Ахунов: - Татар сәхнәсендә җырчы булып озак еллар яшәгәннән соң, ул калган гомерен композитор булып дәвам итте. Аның усал принципиальлегеннән, ачы телле гаделлегеннән җәфа күргән кайберәүләр аны композитор буларак танымаска, санга сукмаска теләделәр. Әмма ул язган җырларны халык кабул итте, үзенеке дип санады, туй мәҗлесләрендә, әдәби кичәләрдә, концертларда җырлады, аның җырларын халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров күтәреп алды һәм халыкка барлык аһәңе-моңы, зурлыгы-матурлыгы белән китереп җиткерде. Аның "Җидегән чишмә"сен Зөһрә Сәхәбиева беренче булып ачты. Зөһрәбезнең җиңел кулыннан ул җыр яшен тизлегендә республика һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралып популярлашып китте. Озакламый бу җырның сүзләрен Гомәр Бәширов язганны да, музыкасын Сара Садыйкова иҗат иткәнен дә оныттылар. Җыр халыкның үз хәзинәсенә әверелде... Ренат Еникеев: - Сара апаның мирасы гаҗәеп бай. Без кечкенә чакларда ук, кая гына барсаң да, Сара апаның җырлары яңгырый иде. Шунысы кызганыч: үз вакытында дәрәҗәсен бәяли алмадык. Яшерен-батырын түгел, элекке елларда бит дәрәҗә берәүләргә олаулап бирелде, ә икенчеләрен, теге кешедән талантлырак булса да, күрүче, бәяләүче булмады... Халкын яраткан Сара Садыйкова үзенең үлемсез җырлары белән Салих Сәйдәшевтән соң музыкада үзе бер дәвер тотты (бусы инде көчле профессионал композитор сүзе. - Р.Ю.). Сара апабызның тагын бер зур күңел җәрәхәте була: Композиторлар берлегенә алмый йөртәләр аны. СССР Композиторлар берлеге уставы буенча консерваториянең тиешле бүлеген тәмамламаганнарны союзга алырга ярамый, дип. Җиһановны рәислектә РӘФИКЪ ЮНЫС Мирсәет Яруллин алыштыргач, ниһаять, Сара апаны союзга алалар. Бернинди кыенлыксыз, Мәскәү ягыннан аз гына да каршылык булмый. Рекомендацияләрне исә Әнвәр Бакиров белән Хөснул Вәлиуллин бирәләр. Сара апаның холык-фигыле турында да берничә сүз әйтик инде. Көнчел булмый ул, башкаларның уңышына сөенеп яши. Галия Кайбицкая белән алар икесе дә колоратур сопрано тавышлы. Опера театрында бер үк рольгә куелгалаган җырчылар - көндәшләр ягъни. Ләкин алар чын дуслар булып яшиләр. Гайбәт сөйләми Сара апа һәм янындагылардан да сөйләттерми әле... "Аның янында күңелле" - мондый сүзне күпләр әйтә иде. Куркак булмый. "Калфаклы сандугач" дигән китапка Рауза Әлмөхәммәтованың менә мондый сүзләре дә кергән: "Сара апаны мин 4-5 яшьлек чагымнан ук беләм. Ул бик йомшак, нечкә күңелле бик күркәм кеше иде. Уфага бик еш килә иде, һәрвакыт Иң авыр чакларда да шулай сөйкемле булып кала алган Сара апабыз! диярлек бездә туктый иде. 1937 елны әтиемне кулга алдылар. Шул вакытларда хәлебезне белергә теләүче кеше дә булмады, хәтта якын дуслар да бездән йөз чөерде. Ә Сара апа курыкмады, безнең гаиләбезгә килеп йөрде, хәлебезне белешеп торды. 1957 елда әтиемне реабилитацияләделәр. Шатлыгыбыз белән котлап, беренче телеграмманы Сара апа белән Галия Кайбицкая җибәрделәр". Көр күңелле зат ул. Китапка Һәҗәр Идиятуллинаның менә мондый сүзләре дә кергән: - Өстенә кигән киемнәре тузды, аягына кигән итеге тишек иде, шуңа күрә эчтән йомшак түфли киеп йөрде. Шулай да үзе бик тиз дәртләнеп китеп, кайгы-хәсрәтен иңеннән сыпырып төшергәндәй була да җырлап җибәрә иде. Ул вакытта безнең өйдә пианино юк иде, ә гармун бар иде. Сара кулына гармун ала да сәгатьләр буе үзе уйнап, үзе җырлап утыра... Кайтып киткәндә инде ул тәмам күңеллеләнеп, бер кайгысыз кеше кыяфәтенә керә... Аны бик жәлли идек. Ә моны үзенә сиздермибез, чөнки Сара жәлләгәнне яратмый, ул гел киләчәк белән яши, һәрвакыт: "Бу вакытлы гына авырлык, килер бер көн, бу кагылу-сугылуларны кызык итеп кенә сөйләрбез әле", - дия торган иде... Янә Гөлшат апаның "Сагыну"ына күз салыйк. "Тормышыбыздагы күңелсез якларны, кимчелекләрне күреп, Сара апа еш кына: "Болай булмый, болай дәвам итмәскә тиеш, безнең хөкүмәтебез мондый тормышка чик куярга тиеш", - дип, хәзер барган үзгәртеп корулар башланачагын алдан сиземләде..." Монысы исә янә Гариф абый сүзе: "Ә ул... трибуна янына баса, җыелышның көн тәртибенә турыдан-туры куелмаган нәрсәләр турында сөйли башлый. "Тел бетә бит! Нинди тел дисезме? Сыер теле түгел, әлбәттә, адәм теле бетә, туган телебез. Тукай әйткән "әткәм-әнкәм теле" бетә!.. Татарстанда татар мәктәпләре бетә! Киләчәгебезне сез кайгыртмасагыз, кем кайгыртыр? Ә бит ул мәктәпләр туган телен белмәгән түрәләргә кирәкми, ул мәктәпләр бит, язучы иптәшләр, сезнең үзегез өчен, татар халкы өчен, яшьләр өчен кирәк..." Рәхмәт Гөлшат апабызга! Урыны җәннәттә булсын. 2005 елны дөнья куйды ул. Теге алдарак аталган китапларның беренчесен - үзе язып, икенчесен - Әлфия апа белән төзеп, өченчесен үзе генә төзегән. Дүртенче китапны төзүчеләр китапка аның хатирәләрен дә керткәннәр. Шулай итеп Сара апабызның чын образын тудырган һәм тудырышкан бит ул! Хәер, ул үзе дә Сара апаның җылысын тоеп яшәгән инде. "Әллә әнисез үскәнгә, мин аңа әниемә елышкан кебек, серләремне сөйли идем, кайгыхәсрәтләрне уртаклаша идем", дигән бит әнә. Сара апаның хәзер күпләр белмәгән бер олы эше бар әле. 1954 елда Горький ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! исемендәге клубта хор оештырып, 15 елдан артык шуңа җитәкчелек итә. Халык бик яратып йөри бу хорның концертларына. Шамил Әхмәтҗанов, Флёра Сөләйманова, Рабига Сибгатуллина, Габделфәт Сафин һәм тагын ничәдер танылган җырчы шуннан үсеп чыккан икән. Сара апада эрелекнең тамчысы да юк иде. Җылы күңелле, кунакчыл кеше иде Язучылар Сара апаның җырчылар, композиторларга ул. Мин үзем Тинчу- караганда да якынрак "кардәшләренә" әйләнделәр. 1982 елгы рин урамындагы фа- бу фотода аның янәшәсендә Гариф Ахунов (сулдан уңга), Сибгат Хәким һәм Мөхәммәт Садри. тирында да, Татарстан урамындагысында да булгаладым. "Татарстан яшьләре"ндә "Шимбә сәхифәсе" чыга башлаган иде безнең. Беренче тапкыр күренекле композиторыбызны "шимбә кунагы" итәр өчен барган идем. Бик җылы гәпләштек. Шуннан соң ул мине, җырга бернинди катышы булмаган кешене, җырга тартып кертте. "Туй җыры" текстын ул кушып яздырды, көен язгач, ноталарын Зиннур Нурмөхәммәтовка илтеп бирергә кушты. Оялып кына барган идем, алыр микән, юк микән дип, "Сара ападан" дигәч, сөенде, көйли-көйли күз йөртеп алгачтын, бигрәкләр дә сөенде. Гел җырлап торды ул бу җырны, радиога да яздыртты. Бу җырга тагын ике җырыбыз өстәлде. Бер шаккаткыч сан китерим әле: Сара апага багышлап 22 шигырь язылган! Бу - шушы китапларга кергәннәре генә әле. Шагыйрьләр дә (Илдар Юзеевтән башлап), шагыйрь булмаганнар да язган аларны. Тагын кайсы җырчы, актёр яки композиторның тойганы бар икән мондый ихтирамны? Кайчандыр кыскартылган Опера-балет театрына да кайта әле ул. "Кияүләр" һәм "Мәхәббәт җыры" дигән, биредә күп тапкырлар куелган музыкаль комедияләр авторларының берсе булып кайта! Аның 95 еллык һәм йөз еллык юбилей бәйрәмнәре дә триумфаль рәвештә нәкъ менә шушы театрда үтә! Вафаты алдыннан хастаханәдә дә көр күңел белән, палатасын "музыкаль лабораториягә" әйләндереп, киләчәккә төбәлеп яши әле ул. "Сөембикә" дигән опера язу теләге бик көчле була. Туфан Миңнуллин либреттосын язарга ризалык та биргән була инде... Хәзер монда Сибгат абыйның хатыны Мөршидә апаның сүзләре бик тә урынлы булыр. "Икесе дә бер үк больницада яттылар... Атна-ун көн Сара апаның вафат булуын Сибгаткә әйтмәдем. Чөнки аның да хәле әйбәт түгел иде. Аны Сибгаткә җырчы Фәхри Насретдинов әйткән (ул да больницада ята иде). Сибгат, Сара апаның татар зиратында күмелүен ишеткәч, "Андый урында булу яхшы инде, тирә-юньдә бар да дуслар, - диде. - Хәсән Туфан, Заһид Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов, Галия Булатова, Фатих абый Булатов", - дип тә өстәде. Ә инде хәзер ике дус үзләре дә янәшә яталар". Сара апа 1986 елның 7 июнендә, Сибгат абый 3 июльдә дөнья куйган. Сара Садыйкованың халкыбыз өчен никадәр кадерле кеше булуы аның вафатыннан соң да күренә. 1988 елның 20 апрелендә партия өлкә комитеты, Татарстан Югары Советы президиумы һәм Татарстан Министрлар Советына Татарстанның барлык иҗат оешмалары һәм әдәбият-сәнгать әһелләре исеменнән мөрәҗәгать тексты җибәрелде. Аңа танылган зыялыларыбыз, җәмгысе 36 кеше кул куйган. Бу мөрәҗәгатьтә һичшиксез нинди эшләр эшләнергә тиешлеге әйтелә! Менә алар: 1. Казан шәһәренең бер урамына Сара Садыйкова исемен бирергә. Үтәлә бу. Ләкин Сара апаның да, элегрәк Сәйдәшнең дә, ягъни югары кимәлдәге затлы-нәфис эшчәнлек осталарының исемнәре пычраграк-ямьсезрәк урамнарга бирелә. Казанга, Татарстанга, татарга бернинди катышы булмаган затлар исемендәге урамнар бик күп бит юкса!.. Ун ел элек Нариманов урамы Татарстан урамын кисеп чыккач Сара Садыйкова урамына әйләнгән. Юк, әйләнеп үк бетә алмаган, ахры, ярты чакрымлап үтүгә мине янә шул ук "ул. Нариманова" дигән язу каршы алды. 2. С.Садыйкова җитәкләгән М.Горький исемендәге Мәдәният йорты хорына композитор исемен бирү. 3. Вафат булганнан соң да бүләк бирү мөмкинлеген истә тотып, С.Садыйковага Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү. 4. Горький исемендәге Мәдәният йортында музей ачу - Сара апа музеен ачу инде, ягъни. Болар өчесе дә үтәлгән иде. Тукай премиясен Сара апабыз 1990 елны "алды". 5. Якын киләчәктә композиторга Казан шәһәрендә һәйкәл кую. - Менә минем шушы хәләл акчамны кабул итеп алыгыз әле. Композитор Сара Садыйковага һәйкәл салырга тотарсыз. - Сара Садыйковага? Һәйкәл?.. - Бу сөйләшү Культура фондының Татарстан бүлекчәсендә булды. Фонд әле оештырылган гына, бу хакта хәбәр таралып та өлгермәгән дияргә була, банкта счёты да ачылмаган, ә кешеләр инде кузгалды да: күптәннән күңелләрендә сакланган теләкләрен ачыктан-ачык әйтәләр: "Салих Сәйдәшевкә һәйкәл салырга вакыт, Сара Садыйковага" - Мәдинә Маликованың "Калфаклы сандугач" дигән китапка кергән язмасыннан алынды бу өзек. Менә Язилә Абдулкадыйрованың ничәдер җөмләсе: "1996 елда Казанның К.Маркс урамында урнашкан Күргәзмәләр залында бик матур бер экспонат пәйда булды. Бу мәшһүр җырчыбыз истәлеген мәңгеләштерү максаты белән эшләнгән нәни генә һәйкәл, дөресрәге, киләчәктә булачак һәйкәлнең проекты-макеты. Проектның авторы - скульптор Рада Нигъмәтуллина. Ул аны ниндидер социаль заказ белән түгел, ә үз күңеле кушуы буенча эшләгән..." Һәйкәлне кую турында карар да чыга, ләкин Казан мэриясе аны һич кирәкмәгән урында куйдырмакчы була. "Сарасадыйкчылар" исә һәйкәлнең рухи егәре нык артачак урынны күрсәтәләр. Инде унберенче ел киткән, "һәйкәл" исә һаман бәләкәй килеш елап утыра әле... Capa апабыз вафатыннан соң да эшли торган бик көчле шәхес булып чыкты! 1993 елның июнендә аның мәдәни-хәйрия фонды булдырылды (1996 елның гыйнварында ул "Сара Садыйкованың иҗтимагый фонды" дип исем үзгәртә). Рәисе Әзһәр Хөсәенов булган ошбу фонд бик күп игелекләр эшләр әле. Иң беренчесе - һәр елны Сара апаның туган көне 1 ноябрьдә каберен зиярәт кылу, аның һәм иҗатташ дусларының каберләренә чәчәкләр салу, рухларына дога кылуны кагыйдә итеп кертү булды... Шул 1993 елның сентябрендә исә Татарстан Югары Советы органы булган "Татарстан хәбәрләре" газетасы (баш мөхәррире Ренат Харис) һәм Сара Садыйкованың хәйрия фонды "Сара Садыйкова табыны" исемле мәҗлес кичәләре үткәрә башлый. Әлеге кичәләрдә күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, композиторны якыннан белгән кешеләр катнаша. Бу табында күңел ачып кына утырмыйлар инде... Гомерен ни дисәң дә матур төгәлләгән бит Сара апабыз. Берәр төрле кайгылы гаме калмаганмы соң? Калган! Яшьрәк чактагы көчлерәк, матуррак тавышын сагынып яшәгән ул. Соңгы көненәчә! Радиода бөтен иске язмаларын юк иткәннәр шул. Тавышның сыйфаты грампластинкаларда саклануы да чамалы гына икән бит... Бу инде татар җыр сәнгатенең уртак кайгысы - бөтен иске язмалар да юк ителгән! Хәзерге буын гыйбрәт алсын иде моннан... Рәфикъ ЮНЫС Тормыш язган хикәяләр БЕРӘҮ ГЕНӘ КАЛДЫ... ЛЕНА ГАЙНАНОВА Ә бу суганнар бик эре иде. Әткәй: "Иглино суган үстерә торган җир икән", - дигән иде, очсызлыгына кызыгып, күп итеп алган, күрәсең. Безнең урам буена салынган өйләрнең икесе сүтелеп, "ак өй"гә ялгап, йорт ягына таба "яңа өй" салынган иде. Бераз вакыт ул өйдә мич чыгарылмады. Уртада тимер мич торды. Без, балалар, шул тимер мич өстенә суганнарны тезеп салабыз. Шундый да тәмле, сусыл булып пешә иде алар (суда пешкән суганда тәм калмый бит). Туган якка кайтып-китеп йөргәндә, Иглино станциясенә җиткәч, гел шул тәмле булып пешкән Иглино суганы искә төшә... Байтак вакытлар узгач, очраклы рәвештә генә, әллә элекке ачлык елларын искә төшереп утыргандамы, әткәй әлеге Иглино сәфәренә бәйләнешле бер истәлек сөйләгән иде... Иртән торып, юлдашы белән станциягә китә торган атка әйберләрен төяп, хуҗа белән саубуллашканда, шул тирәдә басып торган хатыннарның өлкәнрәк яшьтәгесе: "Сез каян?" - дип сорый. "Нәсибаш дигән авылдан. Салават районыннан", - дигән җавапны ишеткәч, хатын: "Ә мин Нәсибаш авылын беләм, анда яхшы кешеләр яши", - дип куя. "Әллә безнең авылдашмы, нәселең кем?" - дип сорый әткәй. "Юк, нәселебез юк анда. Ачлык елында без улым белән авылдан авылга теләнеп йөргән идек. Кем кертә, кем капкасын да ачмый. Барысы да ач бит инде. Ә Нәсибашта берәүләрдә без кунып та чыктык, мунча да керттеләр. Солы көрпәсеннән күмәч белән чәй дә эчерделәр. Шул кылчыклы күмәчне улым саламнан пешерелгән бик тәмле күмәч иде дип сөйли. Чыгып киткәндә, үлгән улларының бишмәтен дә бирделәр. Һич онытасым юк", - ди хатын. "Улың исәнме соң?" - дигән сорауга ул: "Аллага шөкер, сугыштан исән кайтты. Хәрби кеше ул, Мәскәүдә зур урында эшли. Ә мин монда, Иглинода төпләнеп калдым. Берберебезгә кунакка йөрешәбез", - дип җавап бирә. Шул чакларда әткәй сөйләгән хәбәрне 21нче елда безнең өйдә булган вакыйга белән бәйләп фикер йөртергә беребезнең дә башына килмәгән. Һәркемнең үз хәсрәте үзенә җиткән иде шул. Без үскәндә дә тормыш җиңел булмады бит. Өй тулы бала, төрле-төрле салымнар, заемнар буа иде крестьянны. Әти-әниләр, колхозда хезмәт көне дигән "таякка" эшләп, унбер баланы ничек итеп ач үлемнән саклап кала алдылар икән? Ничек чыдадылар икән?.. Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган бәян ачлык елында саилче хатынның безнең өйдә сөйләгәннәренә, ә әнкәйнең хәтерләгәннәренә нигезләнеп язылды. * * * Ишекне урам ягыннан кар көрте терәгән иде. Хатын, бик авырлык белән генә этәреп, ишектә үзе сыярлык кына ярык ясый алды. Менә ул тышкы якка чыкты. Кояш яктысында җемелдәгән иксез-чиксез кар диңгезе. Хатын, күзе чагылудан, беравык кулы белән йөзен каплап торды. Аннан соң, башын күтәреп, яртылаш карга күмелгән күрше өйнең түбәсенә карады. Морҗадан төтен чыкмый иде инде. Димәк, беткәннәр... Шул уйдан аның күңеле өшеп китте, күз аллары караңгыланды. Хәлсез хатын карга утырды. Өйдә калган таягы исенә төшсә дә, кире керәсе килмәде. Ул тагын карга бер чумып, бер калкып, күрше йортка таба юнәлде. Кичә генә күршедә яшәүче килендәшендә, яккан мич алдында бераз җылынып утырган иде. Икесенең дә ирләре - бертуган ага белән эне - эш эзләп, әзрәк ризык табып булмасмы дип, шәһәр ягына чыгып киткәннәр иде. Инде ике атна үтте. Нишләделәр икән мескеннәр? Шәһәргә барып җиттеләрме, әллә юлда катып үлеп калдылармы? Хатынга нибары егерме яшь. Ире белән бер генә ел яшәп калдылар. Ә килендәше аннан өлкәнрәк. Өч баласы әнә сәләмәләргә төренеп сәкедә ята. Ничәнче көн инде әниләре аларга "аш пешерә". Казанда вак таш кайный. "Аш"ның богыр-богыр килүен балалар ишетеп ята. - Әни, пештеме? БЕРӘҮ ГЕНӘ КАЛДЫ... Хәлсез тавыш ишетеп, әниләре җавап бирергә ашыга: - Хәзер пешә, балам, сез йоклагыз, аш пешкәч, уятырмын. Балалар тынычланып кала. Алар әллә йоклый, әллә аңнарын җуеп ята... Кичә яшь килендәше кергәндә, апа, сүз бик гади нәрсә турында барган кебек, тыныч кына: - Берәү генә калды, - диде. Ул балаларының үләсен белә, ләкин аларның соңгы минутларын өмет белән яшәтәсе килә иде... Хатын юлның яртысын узып, ниһаять, күрше йорт ягына чыкты. Туктап, бераз хәл алып торды. Инде кузгалыйм дип, аягын кар көртеннән көч-хәл белән тартып чыгаруга, күзе кардагы эзләргә төште. Төнлә яуган йомшак кар өстендә ярылып ята иде бу эзләр. Каракүз эзләре дияр идең, авылда калган бердәнбер этне бүре алып киткән, диделәр. Урманда киек, авылда кош-корт, терлек-туар калмагач, бүреләр дә юкка чыккан иде. Шуларның берсе исән булып, мәет ашап тереклек итә икән. Зиратта туң җирне казып, үлгәннәрне күмәрлек хәле булган кешеләр юк инде авылда. Йорты-йорты белән кырылды халык. Мәетләр йә ягылмаган өйләрдә сәке өсләрендә, ә кайберләре карга күмелгән килеш яз җиткәнен көтеп ята. Теге мур кыргыры кеше ашаучы бүре мәетләрне кар астыннан казып алып китә, имеш... Бүре! Тәгаен бүре эзе бу! Мәет исен сизеп йөриме? Хатын, йөрәге атылып чыгардай типкән килеш, ава-түнә, ниһаять, күрше өйнең ишеге төбенә килеп җитте. Кардан әрчи-әрчи, ишекне бераз ача алды. Чоланны үтеп, өй ишеге тоткасын эзләп тапты. Бик дулкынланып, эчкә узды... Килендәш апасы мич алдында аркасы белән диварга сөялеп утырган, күзе яртылаш йомык, йөзендә канәгатьләнүме, тынычланумы галәмәте... Хатын сәкедәге балаларны карап чыкты. Беткәннәр мескенкәйләр. Ул казан астындагы көлнең бер кызарып, бер сүнеп, җемелдәп ятуын шәйләде. Димәк, күршесе күптән түгел генә балалары артыннан киткән... Шулчак кинәт җир астыннан килгән кебек тонык кына тавыш ишетелде: - Әни, пештеме? Хатын тиз генә барып бала өстенә иелде. Баланың йөзе зәңгәрләнеп тора, күзләре йомык, беленер-беленмәс кенә сулыш ала. - Пешә, пешә, хәзер пешә, улым. Йокла. Син уянуга аш та пешәр. И, килендәш! Иртәрәк тынычлангансың бит. Кече улыңның бу дөньяны ташлап китәсе килми бит әле, иртәләгәнсең! Хатын кызу көл өстенә чыбыклар салды. Өреп-өреп утны дөрләтте. Бераздан "аш" тагын богырдый башлады. Хатынның бите буйлап саран күз яшьләре тәгәрәде. Үлемнән котылу юк, бер чара юк... Тышта зәмһәрир суык. Җил улыймы, әллә теге нәләт, кеше ашаучы бүре улыймы? Тукта, ишек алдында кар шыгырдый түгелме? Әйе, шыгырдый. Ыңгырашып, чолан ишеге дә ачылды. Бүре! Мәеткә килгән! Әнә өй ишеген кармалый. Хатын ике куллап кисәү агачын тотты. Бүре ишекне тартып җибәрде, ишек ачылып китте. - Өйдә исәннәр бармы? Шул тавышны ишетеп, киеренкелектән бушанып, хәлсез хатын кисәү агачын тоткан килеш авып та китте. Ишектән килеп кергән кеше элек алар авылында авыл советы рәисе булып торган иде. - Менә Әмрикә җибәргән ризыклар килде. Бераз тернәкләнербез, шәт. Язга кадәр чыдарга кирәк, аннары үлән-мазар китәр, кузгалагы, балтырганы дигәндәй. Абзый шулай сөйләнә-сөйләнә, капчыгыннан консервалар, төргәкләр чыгарды. Консерваның берсен пычагының очы белән тишеп тә бирде. - Әмрикә сөте бу, куертылган сөт. Түлке балага башта әзләп кенә, җылы суга кушып кына бир, ашказанына капмасын!.. Лена ГАЙНАНОВА Шаян сәхифә УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ Урамбашев белән Куйруков Әкәмәт халык бу татар. Инде белеп-аңлап бетердем бу ха ул яңа яклары белән ачыла да куя. Тәтеш ягына барган идем, Олы Тархан авылында булд ишеттем. Ул да булса, анда яшәүче агай-энеләребезнең фам Заманында мин бер пьесамдагы персонажга Буреев фамил фамилия юк татарда, дигәннәр иде. Җавабымда - мин ан дигән идем. Бактың исә бар икән андый фамилия Тарха әллә ниндиләрен ишеттем. Шунысы кызык: һәрбер фамили аңлаттылар. Урамбашев, мәсәлән, Урам башында торучыларга яшәүчеләргә бирелгән икән. Байтагы кушаматларны фамил Чипчиков, әйтик, чыпчыктан, Тютюков - түтек, ягъни мәсәлә - чумардан, Куйруков - койрыктан, Куркин - күркәдән, Бурее Тагын әле Шна (ышна җире), Шагаев (үлчәүче), Симу (чытырманлык), Зарма (ярма), хәтта Управляющий, Буявче, Дәҗ Мин инде ишеткән бөтен фамилияләрне дә санап бетерм утырам - нигә дип әле бер Тархан авылында гына шулай? Б ишеткән юк. Хәер, элегрәк тә сәер фамилияләр ишетелгәли и дигән фамилия ишетеп аптыраган идем. Аңлаттылар - Себер ягыннан күчеп килгән татарларны шадра аяклар дип атаган. чабата кигән булганнар, чабатадан кар өстендә шадрага о татарлары үзләре чабата дигән аяк киемен белмиләр. Гомумә түгел. Аны авыл музейларына куеп, безнең милли аяк кие Шулаен шулай, ә менә Шадраяков дигән фамилия ябышып Гомумән, безнең фамилияләр турында ныклап тикшергән Чөнки элек бит татарның үз фамилиясе булмаган бугай ул. Кем та һәм ни өчен? Бу инде зур сөйләшүне таләп итә. Ә хәзергә Олы гаҗәпләнеп, ниләр генә кыланмый бу татар дигән әкәмәт халы Мөрҗи дигән фамилия үзе генә дә ни тора. Юбилей