Марсель Галиев ТИМӘ, ЯШӘСЕН! РОМАН-НОВЕЛЛА Апрель күләгәсе Көне лә көне... Чалт аяз күк йөзеннән Апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең өрфия яшеллеккә өретелә барган кыз чагы. Әмма нигәдер... Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелерсизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы халәттә: уйлыйсым килми - уйлыйм, атлыйсым килми - атлыйм, күрәсем килми - күрәм... Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы мираж гынадыр шикелле... Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак - актарып ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе, дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да... йә Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу! Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан ияләре бара. Болар, җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка төшкән Әэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар үз җиребезнең газизлеген таптап, үле планета ясаучылар... Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның өстәге, хәтәр биектәгеләре... Әмер ияләре... Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле "Кызыл почмак"ның хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше. Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез, киселеп, туктап калды. Алдыбызда, салкын сулышын бәреп торган, алагаем тирән упкын авызы ачылды. Йә Хода! Йотарга торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән, артка чигенеп куясың. Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр. Ә монда... Адәм куәте белән, интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле җәрәхәт... Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы! - Казып та куйганнар, ә! - дип сокланып, тел шартлатты янәшәдәге татар агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул арзанлы тәмәкесен суырып, җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә: - Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, - дип сүз башлады. - Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр. Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда... Казу эшләре бара иде... Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән... Андагы зур чокырлар моның баласы гына... Бу котлованга тулы бер халык сыя... Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды: - ...Бу чокырга тулы бер халык сыя... Нәкъ шушындый чокырлар алты реакторга алтау булачак монда... Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф. Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасы - кеше затларына Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп, көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә... (Күп еллардан соң да мин ул көнне искә төшерәм дә, чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.) Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар бит: "Татарский атомный". "Атом" дигәндә, үзеннән-үзе "Атам!" дигән сүз кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә-татарһәматом... Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы "Татнефть" дип атаганнар,"Татарнефть" дип исем куярга нишләптер җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы - Хәзәр дәүләтеннән калган таулы яһүдләр - бүгенге көндә Кавказда яшиләр. Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар - татарлар, ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу? Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән. Авылының нигезен кубарып ташлап, ачы-кызыл туфрак өстендә шәһәр төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме - белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез тугайларга ишарәләп ул: - Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, - дип ирен арасына кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. - Граф Шереметьев хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр. - Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән, - дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз. "Ширәмәт" дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай. Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп йөрим мин монда? Шундый матур көндә... Атом станциясе төзүче эшчеләр белән очрашырга дип килдек тә... Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирәюньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма агай гына, тынгысызланып, безнең тирәдә кайнаша. Аңа шулай кушылган, күрәсең. - Әнә, Чехословакиядан кайтартылган кран. Мондый гигантлар бөтен илгә өчәү генә, - дип, ул безне шул кран янына алып бармакчы. Әмма, биниһая авыр реакторларны бер селтәнүдә күтәреп алып, түгәрәк кабергә төшерергә тиешле бу гулливер кранны да, нигәдер, якыннан күрәсе килми. Күңелдә - сүлпән битарафлык. Битарафлык кынамы, нидер сизенү, тирәндә өнсез сулкылдаган шом, чарасызлык... Төзелеп кенә килгән бу корылмалар фаҗигале киләчәгебезнең нигезе түгелме? Монда һәр нәрсәдән күзгә күренмәгән, исе-косы сизелмәгән радиация агуы саркыйдыр кебек. Бу - моңарчы күрелмәгән хәтәр куркыныч агуның асылында нинди дәһшәт ятканын без әле аңлап та бетермибез шикелле. Күңелгә әллә нинди шикле уйлар килә. Бермуд өчпочмагы әллә кайда, Атлантик океанда түгел, ә без туып-үскән шушы бәрәкәтле җиребездә түгелме соң?! Менә без аның бер почмагында басып торабыз. Моннан ике йөз чакрымнар ераклыкта - Мәләкәстә (исеме Димитровград дип үзгәртелгән, Ульян өлкәсенә керә) икенче почмагы, анда инде атом станциясе дистә еллар буе эшләп килә. Моннан ике йөз илле чакрымда өченче почмак - Актаныштан ерак та түгел гүзәл тугайлыкта Башкортстан атом станциясен төзү эшләрен күптән инде башлады. Менә сиңа татар милләтенең иң куе яшәгән оҗмах җирләренә өч тәмуг кисәве... Шулай итеп, халыкның асыл төш - үзәге радиация зәһәреннән мәңгегә агуланачак җир-сулары, тау-урманнары белән шул "Бермуд өчпочмагы"на керә дә утыра. Тереклек чылбырындагы иң кечкенә, күзгә күренми торган бактерия, микроб, вируслар мыжлаган яшәеш төпкеленнән алып, бөҗәкләргә, хайванат дөньясындагы җәнлек патшаларына кадәр - барысы да, имеш, кеше затына буйсынырга, фәкать ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Әмма бу - әүвәле һәм ахыры булмаган терек һәм җисми дөнья кеше акылыннан өстен кодрәткә ия. Аның һәр бөртеге - җиһаниҗанның аерылгысыз кадеренә ия. Микроблардан алып, планета-галактикаларга кадәр шушы җиһани җан тибрәнешендә кырыс канунга, бер ритмга буйсынган яшәү асылы бара; туа, үрчи, бәрелешә, чәлпәрәмә килә, таркала, яңадан туа. Җиһан кальбендәге һәр бөртекнең үз даирәсе, үз тәкъдире, үз омтылышы, үз үҗәтлеге, үз вәкаре... Син, кешем, шушы гадәләтле тормыш кайнамасына акылың белән кизән генә - көтелмәгән бәла убыла да төшә, читтән тыкшынган акыл ихтыярына бер каршылыксыз буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел. Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик: Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама, нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма - барыбер, бердәнбер көнне, һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра... Нигә шулай? Ни өчен? Ни сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып нәни бөҗәкләргә, кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә - юлбарыс филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган бу "холыксызлык" адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя. Атом-зәррә - Ходай ихтыярындагы дуамал кодрәт. Аны таркатып, эшкә җигеп, адәми зат беркайчан да тулысынча үзенә буйсындыра алмаячак. Атом станцияләренең дә гомер буе, кеше ихтыярына буйсынып, карусыз-күндәм эшләүләренә ышанасы килми. Дәһшәтле көчкә ия реактор, гел бертөрле ритмнан арып, кинәт, бер мизгелдә, чыгырыннан чыгып, холыксызланырга мөмкин. Ни сәбәптән? Кешелек акылы бу сәбәпкә китергән чараны соңлап кына ачыкларга да булдыра ала. Күпьеллык тәҗрибәгә таянып, йөз сәбәпкә каршы торырлык йөз төрле саклану чарасын алдан күрергә дә сәләт җитә, әмма уйга килмәслек, һәм бөтенләй көтелмәгән йөз дә беренче сәбәп калкып чыгып, фаҗига тудырып куйса... Мондый очракта инде аң-зиһен үткенлеге - чарасыз.. Галәмнең тереклек таҗы - Кояш үзе дә... Вакыт-вакыт көйсезләнеп "чыгымлап" ала түгелме?! Кинәт ярсып, карыныннан утлы лава төкерә дә миллионнарча чакрымнарга коточкыч тизлектә агулы-зәһәр давыл бөрки. Гомумән, атом-төш энергиясе кайнаган, акылдан өстен көч-кодрәт чәкәшкән урында ярсып-тузгып-шартлап алулар галәм тукымасында табигый халәт күрәсең. Кешенең аң-зиһене монда көчсез. Бу дуамал кодрәт уртасында ул каһарман түгел, ә корбан гына була ала. Әмма кеше затына үз-үзен аямыйча - асылында комагайлык яткан - бөек омтылыш дәрте бирелгән. Кешелек - "җылыйсы килгән бала атасының сакалын тартып уйнаган" сабый кебек, һаман сабак ала алмый, котылгысыз рәвештә үз һәлакәтенә суырылып тартыла бара. Җиһанның хасияте - илаһи канунга, мәңгелек шәкел-кагыйдәгә буйсынган атом-нейтроннарның кафияле биюеннән тора. Бу хәтәр симфониянең дирижёры - бердәнберАллаһ!Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы? Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай сизде ахры, хәер, үзе дә ул безнең белән йөрергә бик ашкынып тормый, эчтән ниндидер уй кимерәме, җан белән тәне аерылгандай, бераз тараурак шикелле иде ул. Тагын менә ашыга-ашыга каядыр китеп торды да, курач гәүдәсен җиңел генә йөртеп, әйләнеп тә килде. Кул изәп, "Кызыл почмак" бинасының ишеген төбенәчә ачып куйды. Куе яктылыктан килеп керүгә - күзләребезне тышта калдырып кергәнбезме - берни аера алмый тордык. Аннары гына төн шәүләсе онытылып калган зур бүлмәдә өстәл-урындыклар барын шәйләп алдык. Кузьма агай шыгырдап ачылмалы иске шкафтан өчпочмаклы сөт каплары чыгарып, Мисыр пирамидалары кебек итеп өстәлгә тезде, күсәбәсе белән кара ипи чыгарды: - Менә, егетләр, гаепләмәссез, бөтен сый шушы, ак шәрабне тотып куйыйк та... саубуллашабыз. Очрашу булмый, бер объектта өзеклек килеп чыкты, бөтен эшчеләрне шунда алдылар... - диде. Бусы минем өчен бик тә сөенечле хәбәр иде. Югыйсә, бу кызыл чүлгә әйләндерелгән кырда җан тарыга башлаган иде. Кузьма агай үтмәс пычак белән сөт пирамидаларының очларын "җылатып" кисте дә капрон стаканнар тезеп куйды. Сөтне агыза башлауга, өрсәң дә очып китәргә торган җиңел каурый стакан авып китте, ул арада әрсез җитезлек белән җәелгән сөт, пластик өстәл читенә җитеп, идәнгә тама башлады. Мин дерт итеп киттем. Идәнгә тып-тып сөт тама... Түм-түгәрәк тамчылар төшеп бәрелә дә челпәрәмә килә... Гүя минем балачак хатирәсеннән саркылып ак кан тамчылары шулай тама... Бик еракта, еллар аръягында калган кышкы көн... куркудан дерелдәп басып торган малай... Шуннан бирле килә бит ул сәер бер тойгы миндә: тустаганда чакта - сөт, түгелдеме, өстәл кырыеннан тып-тып тама башладымы - ак кан тамчыларына әверелә дә куя. Ширәмәтурманы дигән сүз дә шул тамчыларның чаң сугуы кебек зиһенемә кереп калган ич... Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай нидер язарга азаплана. Кул астында әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны, хәрефкә әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә җыеп укысаң, нинди дә булса сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?! Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы, түшенә яткырып салган калын чәч толымының очын тешләп, күзәтеп утыра да: - Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк кылтырап утыра, - дип энекәшенең каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый. "А" хәрефе - алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз. Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда көяз йомарланып йоклаган песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя. "А"лый торгач, кычкырыбрак әйтеп ташлады ахрысы, песи, сискәнеп уянды да, татлы төшне бүлдердең, дигән шикелле өнәмичә генә карап куйды, аннары, бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп киереп ачып, ләззәт чигеп иснәде дә малайның түм-түгәрәк "А" авазын тәмләп йотып җибәрде. Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды. - Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, - дип апасы энекәшенең башыннан сыйпады. - Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә китәргә дә күп калмый, - дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный башлады. - Бер... биш... ун... Тагын ундүрт кенә ел калган... "А"дан "Б"га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә: - Безнең авылның исеме ничек әле? - дип сорап куя. - Шулай... Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме "Б" хәрефеннән башлана, шулай бит! Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле капкалар ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә ашыктырырга! И ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә. Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле әле уңга, әле сулга тайпылып, келт-келт килеп, вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе эштән кайткач битен ертып алып укый торган численник эленгән (календарьны шулай дип атыйлар иде). Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Әнисе кече якта кайнар мич каршында булаша, бит очлары алсуланган. Тыштан, каядыр өй түбәсенәме кунган саескан, тимер шарлар бәрелешкән тавыш чыгарып, чикаклап куя. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәрләр өстенә җәелгән сөлгегә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә пешкәне - күәс кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара. Әнисе чүлмәктән ак калай кружкага сөт бүлә, пешәләнә-пешәләнә кайнар шишараны урталай сындырып куя. Өстәл янына килеп утырган улының башыннан сыйпап, һәр иртәдәгечә, бисмиллаңны әйтергә онытма, дип үз шөгыленә керешә. Малай мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыныннан тешең камаша, ипиен генә капсаң, кайнарлыгы аңкавыңны пешерә, икесен берьюлы каба белеп капсаң гына... юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә. Салкын сөт белән кайнар ипи - дөньяда иң тәмле ризык дигәнгә ышаныч аны гомер буена искәртеп торачак әле... Бар да әйбәт. Әле генә малайның аягына сарылып, тавышсыз гармун күреге сыман мырылдаган песигә дә өлеш чыкты. Мич кырыена куелган сөтле тәлинкәсенә таба бер генә сикерде. Әнә ничек, мыегын чылатып, елдам телен чулт-чулт китереп, койрык очын рәхмәтле селкеткәләп хозурлыкка бирелгән. Мондый чакта песи бәхетен бүлдерү гөнаһ. Ә малайның бисмилласын тупас рәвештә бүлдерделәр: иң элек капканың карлыккан шыгырдавы, аннары баскычта дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде, аннары ишекләрне бәрә-суга ачып, көн салкынын үзе белән ияртеп, бригадир Махиян абзый килеп керде. Каш астыннан сөзеп карый торган, һичкайчан елмая белмәс, төмсә чырайлы бригадир, керә-керешкә үк: - Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! - дип, һәр сүзен кадаклап куйгандай әйтте. Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде: - Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?! - Нинди бала ди, мәктәпне бетергән! Әнкә эчтән сызып куйды. Мәктәпне бетергән дип мыскыллап тора бит әле. Бишенче класска күчкәч, Рәзинә күрше авылдагы мәктәптән качып кайта да килә, кайта да килә. Кыйнап та карады кызын, әткәсенең сүзе дә үтмәде, тәки ташлады бит укуын. Менә, тыңлаусызлыгы нәрсәгә килеп терәлде... Чарасыз калган әнкә бригадирга инәлеп карап, җылап җибәрде. Бригадир Махиян абзый чулак иде. Сул кулын Сталинныкы сыман итеп терсәктән бөкләп йөри. Сугыштан шулай гарипләнеп кайткан. Куак төбендә бәрәңге әрчеп утырганда нимес пулясы адашып килеп тигән, дип мыскыллап сөйлиләр иде аның турында. Йөз суының яктысын гомерлеккә җуйган бу җимерек чырайның туң җаны эрисе юк дип, әнкә, билен турайтып, кычкырып җибәрде: - Беркая да җибәрмим кызымны! Каторжан түгел бит ул урман кисәргә! Шушы сүз җитә калды бригадирга. Тамак төбеннән күкле-яшелле тавыш бәреп чыкты. - Нәрсә, без каторжанмыни! Илгә утын кирәк! Анда - капиталистлар баш калкыта, пенимаеш. Ә син совет илен артка сүрәмәкче, - дип кычкырды да өстәлгә исән кулы белән шундый итеп китереп сукты, саллы йодрык астында өстәл такталары сыгылып, кире үз хәленә кайтканда, кружка сикереп, янтаеп авып төште. Өстәл өстендә, куркып кына үрмәләгән кебек, сөт яктысы җәелә башлады. - Җыеныгыз, җәтрәк! Якты күздә Ширәмәткә барып җитәргә кирәк! Өйдә мәхшәр купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр... Күз ачып йомган арада киенделәр. Ярый әле җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга ушы җитте әнкәнең. Аннары... Рәзинә апасын җылатып алып чыгып киттеләр. Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән. Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора. Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен салып Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып куйды. Әнә бит, каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп, җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тыптып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп ул дерт итеп куйды. Бая гына ул эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит... хәзер әнә тамчы-тамчы булып идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары... Шул тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып, аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән җылап җибәрде. Хәтер - күңел дәвасы. Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп сине үз артыннан ияртә. Әкияттәге кебек: тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы... дип кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям... Йәле, ни булды соң әле җылауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр елга тиң иде. Ачам да карыйм "Әлифба"ны, ачам да карыйм: анда - баганабагана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч, боегып, сулып калырлар инде... һаман шул "А" белән "Б"ны яза торгач, кәгазьне "канатып" бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли әйлән-бәйлән килеп буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр. Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин дә кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле. Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз. Ике егет җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни, и Ходаем, дип, сыгылып төште. - Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, - диде егетләрнең берсе. - Салкын тидереп, авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык... Рәзинә апаны өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар. Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны, дип соң дәрәҗәдә хәвефләнгән әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып калган иде. Чатнаган иреннәре арасыннан хәлсез генә сүз өзелде: - Борчылма, бар да әйбәт, әни... Соңрак белдек, Ширәмәт урманын кискәндә, мондый хәл булган икән. Аударган агачларны бунап, ботагын ботакка өя барганнар. Рәзинә апага шул өемнәрне яндырырга кушылган. Чи ботакларга ут элдерә алмыйча ул бер кап шырпыны исраф итеп бетергән. Бригадир килеп аны "җебегән, булдыксыз" дип аты-юлы белән керендереп сүгеп ташлаган. Апам кимсенеп, җылап, урман эченә кереп киткән, бөтенесенә кул селтәп, кайта да китә янәсе... Урман эчендә генә сизелмәгән, ялан кырга килеп чыккач, ул буран эчендә торып кала. Кай тарафка барганын белмичә, юл катысын тоеп атлый да атлый. Аннары юл катысы да бетә. Шулай урамалап йөри торгач, ул ялгыз каен кәүсәсенә бәрелә язып туктый. Каенны кешегә тиңләп ялвара-ялвара сыгылып төшә дә изрәп йокыга тала. Карлы җил итәге кызның гәүдәсен әкерен генә урый-урый күмә бара, күмә бара, шәл эченнән сулыш алган туры гына уемтык булып капланмый кала. Кичкырын атлы чаналарда урманнан кайтып баручы Ширәмәт авылы кешеләре аны табып алалар. Өйләренә алып кайтып, соң чиккә җитеп суынган тәнен зәһәр самогон белән ышкып җан кертәләр, үләнле, баллы чәй эчереп, мул, эре йонлы тунга төреп, гаҗәеп иркен, гаҗәеп кайнар мич башына яткыралар. Туңып үләсе кызны рус кешеләре, шулай итеп, үзләре генә белгән ырымнарны кулланып, янәдән тормышка кайтарганнар. Менә апа өйдә хәзер. Түр караватта, калын юрган астында "пешеп" ята. Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә элә дә әни, икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәләхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмсияттәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә: - Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса... Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да шифасы тиде ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай вакыт-вакыт "парда" тотканнары хәтердә калган. Бу юлларны язып утырганда, аңа кесә телефоныннан шылтыраттым да... "Мин базда әле", дигәч, йөрәгем жу итеп китте. "Бәрәңге алырга төшкәнием", диюеннән үзалдыма елмаеп куйдым. Азнакайда фатиры булса да, авылга кайткалап, үзе кайчандыр килен булып төшкән йортның нигезен догаландырып тора бит әле. Сиксәннән узган апам өч йөз алтмыш чакрымлык Казан арасын, баздан торып та, кесә телефоны белән тоташтыра бит әле, шөкер... Кайчакларда, кан басымым ике йөзгә җитте, аякларым сызлап тора, көн бозылыргадыр, дип уңайсызланып кына, үзалдына сөйләнгәндәй, юаш кына зарланып алгалый. Бу дөньяга ике малай, бер кыз үстереп биргән апа олыгайгач та шулай оялчан, хискә бирелеп сөйләшкәндә, бит очлары кызара торган булып калды. Менә бит, ялгыш кына сөт түгелмәгән булса, хәтер-хатирәләр чайпалыр идеме?! Юк, сөт түгел, ак кан тамчылары... идәнгә тамып челпәрәмә килгән тамчылар ничә елдан соң янә кабатланды. Әчегән күләгәле бу бүлмәдә җан тарыга башлады. Ишекне бәреп ачып тышка ыргылдым. Тыелгысыз яктылык йөзгә бәрде. Күз ияләшсә дә, акыл ияләшеп бетә алмый бит әле. Минме бу? Шушы төбәкме бу? Монда гасырлар буена Ширәмәт урманы шаулаган. Тамырларына кадәр рәхимсез суырып алынган урман каберлегендә - кызыл туфраклы ач дала уртасында басып торам. Кайчандыр апам, күшеккән хәлсез куллары белән чи ботакларга ут элдереп, яндырып җибәрә алмаган турда - дәһшәтле учак - атом учагын кабызачаклар. Монда атом станциясен төзеп, алагаем бәхет китерәчәкбез дип, тамак ялына ясканып йөрүче эшчеинженерларны ярый әле күрергә насыйп булмады. Ниһаять, безне алып китәргә автобус килде. Кузгалабыз. Кузьма агай да әнә котылу шатлыгын яшермичә хушлаша. Безне алда - Чаллы, үзәк мәйданда Шигырь бәйрәме көтә. Көне лә көне. Соклануың көчсез. Истә кала торган шундый да нурлы көн. Тагын күңелгә сагаю-шик күләгәсе сузыла инде: мондый ук та эчкерсез нурлы була алмый бит, нидән болай ук та зәһәр камашлы яктылык соң әле бу, әйтче, галәмнең мәңге йомылмас күзе - галибанә Кояш?! Бу - 1986 елның 26 апреле иде. Украинада Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогы шартлаган көн. Каядыр коточкыч фаҗига булганлыгын уйга да китермичә, Татар атом станциясе калкачак урыннан китеп барабыз. Чернобыль - Припять елгасы буена урнашкан атом станциясенең исеме. Русча - чернобыль, украинчасы - чорнобиль - бу ике телдә дә полынь, зур әрем дигәнне аңлата. Безнеңчә - кара әрем. Монда коточкыч фаҗига булганлыгы хакында бөтен ил берничә көн буена бер хәбәрсез яшәде. Мәскәү Кремленең партия бурзайлары куркып калган иде.Кол рухлы куштан матбугат - ләм-мим. Аллаһ барлыгы көчләп оныттырылган ил өстенә бу дәһшәт күк катларыннан иңдерелдеме әллә? Шунысы гаҗәп: яңа эрага кадәр, христианнарның моннан ике меңнән артык еллар элек язылган изге китабы - Кадими тәүратта (Ветхий завет) менә нинди сискәндергеч, күрәзәчел юллар бар икән бит: "...Третий Ангел вострубил, и упала с неба большая звезда, горячая подобно светильнику, и пала на третью часть рек и на источнику вод. Имя сей "Звезда Полынь"; и третья часть вод сделалась полынью, и многие из людей умерли от вод, потому что они стали горьки" (Откровение. 8-10 ). Икенче көнне Казанга кайтып төштек. Шәһәребез язгы чистарыну кичерә. Агачлар күбәләк канаты тияргә өлгермәгән саф яфраклары белән апрель яшеллегендә коена. Күз камаштыргыч кояшлы көннәр. Яшәү дәрте - кешеләр йөзендә, шаулы шәһәр урамнарында, аяз күк хозурлыгында чагыла. Кышкы туныннан котылып, җиләсләнгән күңелләр җиңел рәхәтлектә кинәнә. Берни сизмибез, берни белмибез. Кайдадыр коточкыч фаҗига булганлыгы хакында ник бер сүз ишетелсен. Без без инде, без - еракта. Фаҗиганең үзәгендә - Чернобыль якынында авыл-посёлокларда яшәүчеләр дә, хәвефкә бирелмичә, ваемсыз гына яшәп ятканнар икән бит. Ургылып таралган радиация зәһәрен йотып кына аккан Припять елгасында су коенганнар, балык тотканнар, урманкырларда истирәхәт кылып йөргәннәр. Бүгенгедәй хәтердә: Май бәйрәменә бер-ике көн кала, төштән соң кинәт кояш сүрәнәя башлады, Казан күгенә тымызык пәрдә тартылды, салкын җил чыкты. Тотрыклы җәй килгәненә ышанып, иртән җиңел-юка киенеп чыккан халыкны кичен эштән кайтканда коточкыч салкын куырып алды. Әллә нинди, җелеккә үтә торган, ябышкак бозлы, мәкерле-туң салкынлык иде бу. ("Атом кышы"ның безнең төбәккә дә килеп җитүен ул чакта белдекмени!) Кояшны үпкәләтеп, май ае да рәтсез килде: кар, боз, зәһәр җилләр. Июнь башында табигатькә чыгу гадәтем бар иде. Урман энҗесе - ландышларны сыйпап, якыннан карап сокланып, серле матурлыгыннан хозурланырга ярата идем. Әмма ул елны ландыш таҗларының купшы аклыгы көйдереп алынган кебек, җирән кунык белән өретелгән иде. Балачактан бирле тәмен татырга күнеккән юа, кузгалак ише үсемлекләрнең дә шифалы сутын сизмәдем. Гомумән, табигатьнең изүе ачык түгел, ул эчтән рәнҗегән шикелле иде... Болар минем хәтер ябалдашыннан йөгертеп узган җилсу фикерләр генә. Ул көннәрдә бар тереклекнең асылын, эчке хасиятен зәһәр агу күпме микъдарда ялмап алган - моны белү адәми зат акылына бөтен тулылыгы белән бирелмәгәндер. Көнчыгыш Ауропа илләре исә радиация таралуын фаҗиганең беренче сәгатьләрендә үк сизеп алып, чара күрә башлаганнар. Иң беренче афәтле дулкын Финляндия һәм Голландия илләренә эләккән. Аннары, отыры җәелә барып, бөтен планетаны ялмап узган. Әлбәттә, Хиросима һәм Нагасакины көл иткән бомбалардан куәтлерәк шартлауга дучар ителгән Дүртенче блокны зарарсызландыру буенча көнетөне фидакарьләрчә эш барган. Мәҗбүри дә, үз ихтыяры белән дә, белеп тә, белмичә дә үлем күзенә керүчеләр меңнәр булгандыр. Ниһаять, ике тәүлектән соң, партиянең Үзәк Комитеты карары буенча Чернобыль тирәсендә утыз чакрымлы зонада яшәүчеләрне, нигезеннән кубарып, күчерү башлана. Шартлаудан соң ике тәүлек үткәч! Йөзләрчә автобуслар китертелә. Бер әйберегезне дә алмыйсыз, дигән әмер бирелә. Халыкта паника купмасын өчен, озакка түгел, өч көннән әйләнеп кайтачаксыз, диләр (бу ялган бәлки котылгысыз, кирәкле ялган булгандыр). Күченү вакытындагы мәхшәрне күз алдына китерүе дә тетрәнгеч. Күпме күз яше, яшәүгә өмет киселү, өнне алган чарасызлык... Күз тегәп, күңел биреп үргән тормыш челтәрең көтмәгәндә, уйламаганда рәхимсез рәвештә умырылсын әле; авызыңнан өзеп җыйган бар мал-мөлкәтең кала, пешеп җитмәгән ашларың кала, утарларда күзеңә мөлдерәп карап мал-туарың кала. Журналистларның бу мәхшәрне сагаеп кына сурәтләгән язмасындагы аянычлы бер момент хәтеремә уелып калган: һәммә кешене дозиметр белән тикшереп, автобусларга төягәндә, бер сабый игътибарны җәлеп итә. Аңа якын китерелгән дозиметр шкаласы соң чиккәчә җитеп "ярсый". Тикшереп карасалар, бичара сабый куенына песи баласын яшергән икән. Коточкыч мул радиация нурланышын үзенә сеңдереп "балкыган" песи баласын йолкып алып юл читенә ыргыталар. Баланы, әнкәсе каерып алып, автобуска утырта. Бала, тәрәзәне нәни куллары белән умырып төшерергә теләгәндәй, сөекле песиенә ыргыла, илереп җылый. Юл читендә аңа инәлеп төбәлгән песи баласы үкси. Бу ике самими җан иясенең аерыласы килми. Гөнаһсыз җан ияләре гомерлеккә бәхилләшүләрен белми әле... Кошларның да үз ватаны, туган җире бар. Ул елны да Украина һәм Белоруссиянең бу төбәгенә күпме кошлар очып кайткандыр. Табигать матурлыгыннан кинәнеп сайрауларында - үрчү дәрте... оя корырга, бала чыгарырга дип, Экватор аша, тау-дәрьялар, чүл-далалар, урман-кырлар кичеп кайткан бит алар. Кеше акылының нинди саксыз гөнаһ кылганлыгын алар беләмени! Җир өсте, җир асты, су өсте, су асты, һава, җил-яңгыр-болытлар - сулыш алган, хәрәкәт иткән, йөрәге типкән барча җисем исе-төсе, тәмеҗәме сизелмәгән мәкерле агуга манылган. (Фән теле белән әйткәндә, атом төше шартлаганда, йод, цезий, теллур һәм тагын күпме шундый зәһәр радионуклидлар күпләп тарала икән. Стронций, цезий кебек изотоплар утыз елда таркалып бетсә, плутоний һәм америций кебекләренең таркалуы меңәр елга барачагы исбатланган.) Яшәешнең кагыйдәсен бозган, төш-асылын җимергән бу фаҗига агулы тырнакларын алдагы гасыр тәненә дә батырган. Ике башлы бакалар, өч мөгезле бозаулар - тагын шундый чиркангыч гариплекнең уйга килмәс төрләре туу - радиация тәэсиренең вакытка бирешмәгән астыртын эше. Аналар карынында ук яралгының зәгыйфьләнүе, өлгереп җиткәч тә гарип тууы - бу афәтнең тереклек кодына янаган иң хәтәр шомы... Әллә соң Җир йөзендәге яшәеш тарихында атом айгырын дулатып алулар инде бер тапкыр булды микән? Шайтани көчне авызлыклый алмыйча кабатланабызмы? Кадими язмаларга ышану беркатлылык түгелме? Әмма, бәхәссез хакыйкать бар бит: кайсы гына легенданың да асылында чынбарлык ята, булмаганны кеше акылы юктан уйлап чыгара алмый... Моннан егерме биш гасыр элгәре Һиндстанда санскрит телендә язылган "Махабхарата" да мондый юллар бар: "... ургылып чыккан ялкын ташкынын ияртеп Брахма Угы атылды. Төтенсез ялкын гарасаты бөтен тирә-якка дәһшәт салып таралды. Ун мең кояшка тиң балкышлы күз камаштыргыч утлы төтен баганасы коточкыч биеккә күтәрелде, кояштан саклана торган чатыр рәвешенә керде. ...Бу - бөтен кеше затларын көлгә әверелдерүче Тимер Яшен иде. Тәннәре көйде. Исән калганнарның чәчләре коелды, тырнаклары купты. Чүлмәк савытлар үзеннән-үзе чатнап ярылды, тирә-юньдәге кош кортларның канаты чаларды. Беркадәр вакыттан соң инде бөтен азык төлек агуланган иде". "...Коточкыч үлем илчесе - Яшен уты кешеләрне яндырды, елга суына ташланганнар исән калды, аларның чәче коелды, тырнаклары купты... Шуннан соң берничә елга кояш, йолдызлар, күк йөзе болытлар белән капланып һава бозылды..." "Дхапур - Веда" дигән хәрби язмада мондый юллар бар: "...Бу шәһәрдә яшәүчеләрне мин брахмаастр ярдәмендә утка тоттым. Ун мең кояштан яктырак ут кодрәте бала яралгысын аналар корсагында ук үтерде..." Ә без, ваемсызлар, узган гасырның сиксәненче елларында, Татар атом станциясе салыначагын, бөек төзелеш дәвере, дип шау килеп йөрдек, коррпунктлар булдырдык. Уе качкан каләмнәр эшкә җигелде; данлап шигырьләр язылды, яңа каһарманнар табылды. Төзелеш туктатылып, ун еллар үткәч, миңа Кама Аланында кабат булырга туры килде. Станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле зур-зур биналар моңаеп утыра. Тәрәзә пыялаларын коеп бетергәннәр, чокып чыгарылган кара-кучкыл күз уемнары сыман, афәтле сорау-рәнҗү белән дөньяга текәлгәннәр. Бөтен корылма-биналар таланган, куптарылган, каерылган, тетелгән. Гүя моннан сугыш давылы узган. Тынлыкны умырып, каргалар каргылдавы ишетелә. Шом салып, "корык, корык" козгын тавышы яңгырап китә. Бу төзелешкә кире кайту була гына күрмәсен, Ходаем, дип эчтән ялварып, шыксыз-кызганыч хәрабәләргә карап куанам. Табигый сәбәптән чыккан афәтләр күп кабатланып тора Җир йөзендә: торнадо, җир тетрәү, су басу, янгын чыгу кебекләр... Мондый афәт китергән бәла-казалар эзе дәррәү тотынып төзәтелә. Ә менә атом-төш шартлавына кагылышлы афәтнең тамыры тирәнгә китә... Иң хәтәре... Мең-мең күздән яшерелгән анакарынында җан яралу могҗизасы - Аллаһ карамагындагы тылсым бит, уйласаң. Шушы илаһи тылсым сүрүенә үлем угы кертү - бу инде кичерә алмаслык гөнаһтыр. Моннан соң Кеше затының йөгәнсезләнгән акылына Күк Иясенең каһәре төшсә дә гаҗәп түгел. Ә көн шундый аяз. Кояш талгын гына дөрли. Күләгәләр йомшак. Теге чакта... Кояшның гадәттән тыш чекерәеп балкуында, бәлки, кисәтүле тирән мәгънә кайнагандыр. Җир белән Ходай арасында калкан булып калыккан Кояш котылгысыз һәлакәтнең дуамал кодрәтен, бәлки, йомшартып кала алгандыр: "Тимә, яшәсен!" Байбаклар ватаны Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы бала чагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм - уйланам. Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу - миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен. Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы - Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар - бала чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән тәкәрлекләр - адашып калган диңгез акчарлаклары иде. Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта җан рәхәт сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек. Дөнья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәренә төрки-татар атамалары кушылган. Гасырлар буена барган бөек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен көл итәргә адарынулары да үзгәртә алмаган бу географик атамаларны! Моңа Ходай Тәгалә үзе ирек бирмәгән. Ул исемнәр шул төбәк-табигатьнең үз тынысулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган. Алтайдамы син, Уралдамы, Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер сөрәсеңме - әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин, дип, башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны аң-зиһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле. Күпләргә инде моны якынча белү дә төс түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчеп, кан бозу гына язгандыр... Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны җыеп ала алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам. Мөкәтә тавы... Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә. Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, вак, җете чәчәкле җамбул (чәбрис) учмалары сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып өлгерер алдыннан, ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый җамбул исе кызышып кушыла да... куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә... Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин йөзәмме, болытлармы... Сирпелеп киткән тымызык әрем исендә - яшәү дәрте, исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы... Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә тыелгысыз хис тула, тау, яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә. Менә ул минем туган ягым. Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак бу манзараның икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк - киртләч сукмаклы, итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы - Язулы тау. Дегет тавы. Ял таулары... Арырак, тагын да биегрәге - офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары - ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы - Чатыр тау! Тәңре тәхете!.. Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да, сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә нәүмиз-татлы яшь килә. Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала. Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә. Ә артымда, ак күбекле карабодай кыры уртасында, түм-түгәрәк гөмбәз булып, япа-ялгыз курган - Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да, арткы аягына утырып, дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя. Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары - песи белән юлбарыс кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран - Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде. Суыр әдәби телебездә "байбак" дип атала... Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар - мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре! Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш. Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла). Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга - Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа. Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында ниятенә ирешә алмый кайта. Ә бу легенданың башы каян килә соң? Төньяк Һималай төбәгендә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Әлеге хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый. Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүе хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага кадәр һәм яңа эраның 64/63-23/24 елларында яшәгән). Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да тибет телен өйрәнә һәм берничә елын Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Галим шакката: минаролар нәкъ европача кыяфәтле, зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән. Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар Будда динендә саналсалар да, һаман әле, борынгы гадәтләре буенча, Бабалачын (Зур тау ата) дигән аллага һәм әби-Лхамга (Алиһә әбигә) табыналар икән. Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да, берәү дә ул хакта берни дә белми. Сәяхәтен дәвам итеп, ул Һиндстан, Пакистан чигендәге демаркацион сызыкны үтеп чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул, үзенең юлдашлары белән, Дансар тау яссылыгына килеп җитә. Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде, җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә. Диңгез өслегеннән дүрт чакрым биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа: "Безнең ата-бабаларыбыз шушындагы оялардан алтын комы җыйганнар. Болар - алтын табучы җәнлекләр", - дигәннәр. Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын чыгарып өюче җан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит! Шунысы хикмәтле: минаро телендә бу җәнлекләр байбак дип атала икән... Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында, кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән алып, үрчетә-үрчетә, тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан алып Идел-Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарында гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның "җәнлек стиле"ндә искиткеч сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатенә тиң куярлык түгелмени! Шулай итеп, минем туган ягымның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсе - Һималай кыяларына барып тоташа. Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә, оядан чыккан суыр үрә басып сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туптуры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына ялт итеп оясына чума. Тагын аңлашып булмады... Югыйсә тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе идем: - Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган җире - бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?! Керәдер, мөгаен... Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына! Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗәнап байбаклар!.. * * * Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә, каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрҗингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләч балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар. Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә "кылыч балыклар" да эләгә. Уйламыйрак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз. И җүләр чак! Кылыч балык дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә - тыныч суга, уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле "чөгә малайларын", тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән... Эстәрлебаш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның "казлар һөҗүменә" җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып, әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да, бу балыкларны яратып бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен чытырманлыкта таланып, юешләнеп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә. Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең - үзе бер тантана! Тамагың ач, әмма бәхетлесең, күзләреңдә, борынгыдан килгән кыргый дәрт булып, сунарчы хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти үз өстенә ала. Табигатьнең сулышка иркен чаклары! Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк... Чат суыннан, үзебез дә белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән шул малай чакта. Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым, балык күргәч, әсәренеп китәләр, күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән, дип уйлаганым бар. Бәлки, безнең ата-бабаларыбыз, бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында яшәгәннәрдер. Балык аларның көндәлек-гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә? Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыршы урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган, күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак-имән урманы, ә зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар. Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда каен үстерү - монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл. Бәләкәй чакта хәтерлим әле: тау өстендәге зиратның иң калку урынында карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы төндә ул авып төште. Киң ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле-мәһабәт нарат иде ул. Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен уты күк йөзен ялмап алганда, ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына, төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый... Туган авылымның исеме - Балтач. Мондый исем каян килә? Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. "Тач-бал"лы төбәк әнә шулай тора-бара халык телендә "Балтач"ка әверелә, имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе - юк дәрәҗәсендә сирәк була торган очрактыр. Димәк, борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. Төрки бабаларыбыз һәйкәлләрнең гомере кыска булуын чамалап, шәһәр-авылларга дан алган кешеләрнең исемнәрен кушып, мәңгелеккә калдырганнар. Менә ни өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме белән аталган авыл-посёлоклар бихисап. Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде. Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Пётр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән). Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар. Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә җәмгысы ике йөз елдан артык вакыт узып киткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә, хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне менә болайрак язган: "В тёплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки". Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым. Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде... Исәнме, мәгърур тау! Туган як тәхете - Чатыр тау, исәнме!.. Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең. Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә. И бу җиһанның гадел минутлары... И бу җанның убылыр упкыннары... Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагында - рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе - юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый... Ә җиле... Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы - әле җырлый, әле көлә, әле үкси... Аннары, үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми. Рәхмәт сиңа, Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен мең рәхмәт сиңа! Җирсегән чакта җилне дә сагынасың икән... Тауларга карап күк тирәнлеген күрергә була. Башын күтәреп күк йөзенә карый белгәннәргә күпне белү язган. Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Эстәрле, Ык буе тугай-кырларын тамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!.. Балыклары сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме, еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут-кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы мөгезе белән муенын кашый-кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннарымы - бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп торган шагыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да гаҗәп түгелдер... Еллар үтсә дә онытмыйлар казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм, "Чатыр тауга сәлам әйт!" - дип, нәүмиз-кызыгып калалар. Тау артында таулар бар, дигәнгә мин, юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме, канлы язмышлар шаһиты - Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолёт канаты астыннан үрелеп калган Альп кыялары дисеңме - болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта, хәтәр упкыннар сагында... Ә Чатыр тау - башка... Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә бөтен уйвөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын, һәм, үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу, дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың. Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау - табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары... Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ... Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең бит... күз яшеңне күрсәтмәс өчен. Һәр хушлашуда - бәлки бу соңгысыдыр... дигән, бәхилләшү төсмере бар... Әмма саубуллашкан чакта безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен. Йә, хуш, Чатыр тау! Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир... Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, безкешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал! Ярабби... Ибадибалар күрдем Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә малай тапкан әнигә "Сталин бүләге" - биш метр сатин биргәннәр. Ачлык-ялангачлык патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт йомып, бер мәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр. Без түбән очта аерылмас өч дус бергә үстек. Өйләребез дә бер урамда, капкаларыбыз да күренеп тора. Зөфәр - зәңгәр күзле, куе саргылт чәчле, карлыкканрак тавыш белән сөйләшә. Әллә ниләр уйлап чыгарырга ярата. Аларның өе басу капкасы ягында. Өч яше тулып узгач, ул, арыш арасыннан юл сабып, межага барып чыккан. Шулай итеп, ул дөньяны танып белергә дип беренче сәяхәткә кузгалган. Анда - Бөгелмә юлы, ак ташлы, агарып яткан шоссе юл. Халык телендә - "сашайка". Аннан ара-тирә машиналар үтеп тора. Зөфәр агач төбенә утырган да исе китеп шул машиналарны күзәтә икән. Аны сәгатьләр буе эзләп тә ихата тирәсендә таба алмагач, арыш арасыннан сузылган эзеннән барып тапканнар. Зөфәр шулкадәр әсәренгән булган: - Әни, мин ибадибалар күрдем! - дип үзенең машиналар күрүен үз телендә аңлатып биргән. Аның бу мәзәк сүзе шунда ук бөтен очка таралды. Өлкәннәр дә аны туктатып: - Ибадибалар күргәнеңне сөйлә әле, үскәнем, - дип, Зөфәрне аптыраталар иде. Шулай итеп, аның кушаматы "Ибадиба" булып калды. Фаварис - кылыч борынлы, чем-кара күзле, маңгайдан ук башланган каты кара чәчле, безгә караганда гәүдәгә чандыррак иде. Биш апасы куенында үскәнгәме, холкы бик йомшак, чигү чигә, тальянда уйный, бии белә, хыялы - артист булу иде. Өчебез өч төрле булсак та, безне Челтер чишмә суы, Эстәрле инеше, тауүзәннәр җиле берләштереп, үсәсе килү дәртен әниләрнең уртак догалары сугарып торгандыр. Малайчакта әнигә мин күпме борчу-әрнүләр китергәнмендер. Еллар аша кайта-кайта уйлыйм да дерт итеп китәм. Ә бит кеше гомере күзгә күренмәгән упкын-үткелләр аша уза. Кайсы чатта нинди хәвеф сагалап тора - моны берәүгә дә алдан белү язмаган. Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт бер максат белән, кечтек кенә күләгәсен ияртеп, бара бит ул әнә; үлән төпләрен, җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта - кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал. Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк - көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк, куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, "Тимә, яшәсен!" дип, хәвефтән йолып кала торган фәрештәң уяу тора... Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә. Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә, һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш суы кып-кызыл булды - һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды... "Әни, әнием..." дип җылыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып йөгерде. Фаварис - югары очка, медпунктка. Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты. Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап, яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. "И, улым... и, улым..." дип эчтән ниндидер дога укына-укына яраны уч арасына кысты. Канның дулавын болай гына басарлык түгел иде. - Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән бит... Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса... - дип, әби бер малайның чалбарын буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты, балтырны, тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек. Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барысы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем. - И Ходаем, тагын ни булды инде? - дип, әни мине күтәреп алды. Өшим, өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?.. Өске урамга менеп җиткәч, күрәм: ни гаҗәп - мәчет ишегалды дип йөртелгән, без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына су буена төшеп киткән чакта ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман. - Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, - дип ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә. - Хәзер, өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, медпункттан Рәхимә апаң да килеп карар, - ди әни. Бакчалардагы агачлар да сары, әнә, Миргазиян абыйларда гына үсә торган кузгалак куагы да сары... Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын койма башына менеп ботарлый идек бит... Хәзер миңа берни дә кирәкми... Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин йокы чоңгылына төшеп йомылам. "Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган", - дип, күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән. Мин боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра ахрысы. Кем дигәнемнең тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән-өйгә кунак итәләр, һәр сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар... Ишетәм, сизәм, әни җылап та алган ахрысы. Сулышы, тавышы - яшьле... - Гел минем улыма бәла килә дә тора... Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең бозымы кергәнме?.. - Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, - ди Ак түти. - Терелер. Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса... Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә сыналыр улкаең. Өч мәртәбә... - И-и Ходаем...Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә... - дип әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан соң гына сүзгә кереште: - Бервакыт... Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай... Баланы ышанып калдырыр кеше юк... Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз кишәрлегемне бетереп, кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам... балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем, дип, җылый-җылый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле... Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте... Ята инде, үзалдына "ыгы-ыгы" дип сөйләнеп. Җыламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме-өзә. Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл... - дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк иде әле, беренче тапкыр ишетәм. - Бусы - сынау түгел әле, кисәтү генә булган, - диде Ак түти. - Ашлык сукканда ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты, бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак өстендә балаларга ясмык йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү малай... Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый каты камылга, түтикәем... әйтергә дә куркыныч... каш турысы белән килеп төшкән бит балакай... Әле дә Ходай саклаган... Күзенә керәсе булган бит... И шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты. Ишетәм, Ак түти ярымпышылдап ниндидер дога укып алды. - Шунда... тәүге сыналуны үткән... - диде Ак түти. Аллаһы боерса, өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә ирешеп, озын гомер кичерер... Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы, тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкындулкын урманнар - бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни: - Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, - дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит каптыра. Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен авыллардан монда агылалар ахрысы. Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер - берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим. - Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, - дип мышкылдап та алгач, икенче көнне безне кайтарып җибәрделәр. Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая чыкмадым. Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин таякны кулга тоткач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Мин дә Берлин, Кенигсберглардан җиңеп кайткан ветеран агайлар белән янәшә тора алам хәзер! Өйалдында, ярым караңгыда яту тәмам туйдырды. Бер аякка сандали, икенче аякка бинт өстеннән ак йон носки киеп, ниһаять, урамга чыктым. Кояштан күз чагыла. Менә бит, дөнья сары төсен җуйган, тирә-як кабат яшеллегенә кайтып бара. Яралы аякның кырые белән басып, таякка таянып, сукмак буйлап киттем. Ул арада Зөфәр белән Фаварис та килеп җитте. Мин сер бирмим. Мин - горур. Европаны гизеп кайткан солдатлардан кай җирем ким. Үзем аксыйм, кулда - таяк. Сизәм, көнләшәләр дусларым. Утырып, пәкеле уйный башладык. Бер арада Зөфәрнең теленнән ычкынды бит: - Кит әле, аксак тәре! - Мин сикереп тордым. Таякны атып бәрдем: - Кем аксак?! Әйдә, узышабыз! - Син нәрсә, яраң төзәлмәгән килеш, - дип, Фаварис аркылы килде. Юк, узышабыз икән, узышабыз инде. Бәбкә үләне йомшак, аякны авырттырмас әле. Зөфәр белән янәшә тигезлектә бастык. Фаварис та биреште, минем таякны селкеп, команда бирергә булды. Ыргылдык. Минем беркайчан да Зөфәрне йөгерүдә уздырганым юк иде. Бүген дә... Йөз метр ара үттек микән, аякның кайнарлана башлавын сизеп, күз төшереп алсам... Ак носкиның кунычы гына ак, калган җире - кып-кызыл. Бәхеткә, өйдән ерак китмәгән идек, әнинең дә төшкә кайткан чагы туры килде. "Тагын ни булды инде, улым", - дип әни манма канга манчылган носкины салдырып, бинтны сүтүе булды - әллә кай арага кан чәптерә башлады. Моны күреп торган Зөфәр белән Фаварис, Рәхимә апаны чакырырга дип, медпунктка йөгерделәр. Ул арада күрше Нургали абзый килеп керде. Мин шундый көч белән бәреп, кан сиптерүен күргәч, кинәт күз алларым караңгыланып китте, хәлсезләнеп, әнинең кочагына аудым. Бер атнадан соң гына дөньяга чыктым. Көзгегә карагач, имәнеп киттем: симез түгәрәк йөзле малайдан тәбегә кысылган шәүлә генә торып калган. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп, өскә чөелеп тора. Кичен капка төбендәге утыргычта күрше-күлән гәп куерта. Мотыйк абзый, агач аягын сузып, ботак-чатакларын кыерлап ясаган таягын кырыена куйган. Мин дә, яралы аякны сузып, янәшәсенә кәкре башлы таягымны яткырып куйдым... Аякның ярасы төзәлгәч, зур әнәйләргә кунакка бардык. Әти арба төбенә яңа чапкан үлән түшәде, аның өстенә җәймә япты. Әни кызыл шакмаклы төенчеккә күчтәнәчләр төйнәде. Юл тигез, көн матур. Мәгъмүрә исемле алмачуар атыбыз үр төшкәндә тыйнак кына юырта, үр менгәндә гәүдәсен сузыбрак атлый. Күктән тургай җыры сибелә. Мин аны гади бер кош дип, һич тә уйламыйм, күрергә теләп, күк чоңгылыннан эзләп азапланмыйм да... Миңа калса, күк гөмбәзе, галәмәт зур кыңгырау буларак, үзе шулай чурыйлап тора шикелле. Зурәнәйнең дүрт улы бар. Икесе - Әнвәр абый белән Мөнир абый - Бөгелмәдә эшлиләр. Ике улы - Индус белән Әмир - тимер юлда, берсенә -18, икенчесенә 16 яшь. Зурәнәйнең йорты да Бөгелмә белән Ютазы арасындагы урман куенында, тимер юл буенда гына икән. Әллә ничә бүлмәле, зур йорт, каралты-куралары, җиләк-җимеш бакчасы белән, тирә-юньдә бердәнбер булып, кукраеп утыра. - Җәннәт инде монда, җәннәт, - ди әни. Әти сүзсез генә көрсенеп куя. Олылар күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, атны туарып, әйберләрне урнаштырган арада, мин "җәлт" кенә тимер юлны карап килдем. Монда ниндидер сәер, ят ис аңкып килә. Бу ис минем тизрәк үсеп, ерак дөньяларны күрәсе килү теләген котырта (соңыннан белдем, шпалны буйый торган креозот исе икән бу). Кояшны тәгәрәтеп, әллә кай ераклыкларга кереп югалган серле рельсларны, тальян гармун бирналары кебек тезелеп киткән шпалларны күргәннән соң, кыбырсый башладым, бер урында утырып тора алмыйм. Кайчан күренә инде бу поезд дигәннәре, нишләп юл буш тора? Ул арада куаклар аша әнинең борчулы тавышы ишетелде. Мине эзли чыккан икән. Яфраклары лепердәп торган усак, юкә агачлары күләгәсендә озын өстәлгә табын әзерләнгән. Зурәнәйнең энә күзеннән чыккан кебек нечкә, еламсык тавышы әллә каян ишетелеп тора. Бер якта учак өстенә кара корымлы казан асылган... Өстәл түрендә түшен киергән самавыр... Өстәлдә нинди генә тәмтомнар юк. Әнвәр абыйның кызы, миннән бер яшькә кече Роза белән әлегә сөйләшеп китә алмыйбыз, бик бирелеп яшел кыяр кимерә бит әнә. Ул арада зурәнәйнең уллары - Индус абый белән Әмир абый кайтып керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да, безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып, өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына: кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?.. Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш ишетелгәндәй булды: "тык-кы, ты-кы, ты-кы..." Әнинең ике уч арасында, иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек. - Уфа поезды... - дип куйды Әмир абзый. Индус абый, кесә сәгатен чыгарып карады да: - Унбиш минутка соңарып килә, - диде. Димәк, әнә шулай "тык-кы, ты-кы" тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә. Моны күрми калалар диме, мин шым гына торып, куак арасына кереп чумдым. Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә, бөдрә төтене дә күренеп алды - килә, поезд килә! "Тык...кы, ты-кы"сы да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию пәрие кебек, зурайганнан зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул мәлдә... яман зәһәр гудок тавышы бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып, бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр. Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен. "Әй Ходаем, бетте балам", - дип хәвефләнеп йөгереп килгән әни, агарып чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып: "И бала, и бала..." - дип сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште. Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең. - Поезддан курыкты. Куркак син, куркак, - дип, телен чыгарып, үртәгән була бит әле җитмәсә... Кайтып китәр алдыннан үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары - сап-сары, борыннары - кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен бер рельска, икенчесен - икенче рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә, сары үрдәкләр, чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты. Роза сеңелнең тимер юл буеннан җылый-җылый сары каурый кисәкләрен җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән үч алуымны үкенү алыштырган иде. Үчлек энә булса, үкенү исә шул энәгә тагылган җеп икән. Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында - ләм-мим. Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир абый икесе ике велосипедта Сабан туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед иярләүчеләр икәү генә. Берсе - югары очта Малик абзый, икенчесе - күршебез Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның өр-яңа. Германиядә эшләнгән "Дайман" велосипедлары, хәтта фарасы да бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам әйләндертергә дә була. Сабан туе көнне киенеп-ясанып бәйрәм мәйданына чыгып киттеләр. Индус абый читек кебек җиңел-юка, кунычлары сыдырулы хром итек кигән, кунычыннан төсле ташлардан эшләнгән хәнҗәр тоткасы күренеп тора. Кара чалбар, җиңе сызганулы ак күлмәк кигән, кепкасы астыннан чәч учмасы ташып чыккан. Иңендә - гармун. Әмир абый гәүдәгә аннан калкурак. Ботинка кигән, чалбардан, ак күлмәктән. Кап-кара чәчен майлап тарап куйган. - Ипле генә йөрегез, - дип, әти аларны капкадан озатып калды. Читән буендагы велосипедларны янәшә китереп, терәп куйды. Киндер торыпша алып чыгып, өсләрен каплады. Кояш буявын уңдыра күрмәсен, янәсе... Әти-әниләрнең күз уңыннан китмичә генә, без дә мәйданда булдык. Зөфәр әтисе җигеп йөри торган Җирән кашканы ярышка алып чыкты. Аның тузанга батып, өченче булып килгәнен Фаварис белән ут йотып карап тордык. Зәки абзый, дәртсенеп, башын чайкап, их, яңабаштан ярышсакмы - беренчелекне бирмәс идем, дигәндәй үкенүле кешнәп куйган Җирән кашканың йөрәген суытырга дип, тезгененнән тотып, болынга алып китте. Пардан булсын дип, әниләр өчебезгә дә ак сатиннан, сыңар кесәле күлмәк тектергәннәр иде. Зөфәрнеке менә тояк тузаныннан күгелҗем төскә кергән. Кара чалбарындагы ябага йоны да кагып кына бетмәле түгел. Фаварисның аягында зәңгәр төстәге киндер чүәк, Зөфәр - шахтёр башмагы, мин исә әти тегеп биргән кара күн сандали кигәнмен. Сандали - минем мактанычым. Йөзе нәни генә түгәрәк биш тишекле, атлаганда, барлыгын искәртеп, чылтыр-чылтыр итеп куя торган тимер аеллы, үкчә туры ике катлы итеп, эченә каен тузы куеп калдырып тегелгән. Без менә шулай өчәү, кыска шәүләләребезне әле сулга, әле уңга ташлап, билле прәннек ашап, әйрән эчеп, истирәхәт кылып йөрибез. Бер читтә җиткән кызлар, егет-җилән түгәрәкләнеп басканнар, бию бара. Индус абый гармуны белән уртада. "Иң чибәр кыз авылда кем, исеме ничек?" дип әнидән сораган. Әмир абый да шунда. Әнә ул, пар толымын түшенә салган, бөтерелмә итәкле Гөлсиринә апаның кулыннан тотып бии. Их, Әмир абый урынында булсаң иде хәзер, шул түгәрәкне бер итеп биесәң иде, авылның иң чибәр кызын, каерып алып, канатлы атта очыртып алып китсәң иде - еракка, еракка... Кесәдәге компасны капшап карыйм. Төшеп калмаганмы. Мин бит Төньяк полюс белән Көньяк полюсның кайсы якта икәнен ачыкламыйча йөри торган малай түгел. Менә көрәш кыза. Быел да Сәгыйрь абзыйны җиңәрдәй кеше күренми ахрысы. Каерып ала да, баш аркан ыргыта, микылдап кына барып төшәләр. Кайсылары, башы әйләнгән кебек, аңкы-миңке килеп тора, андыйларны култыклап, читкәрәк алып китеп чирәмгә утырталар. Пәһлеван гәүдәле булгангамы, Сәгыйрь абзыйны "Өлкән Сәгыйрь" дип йөртәләр. Ул, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә дәү гәүдәле, салынып төшкән йөнтәс-куе кашлары арасыннан утлы күмер күзләре уйнап тора, таза имән ботагы кебек беләк, куллар... Печән өйгәндә эскерт очларга дигән печән күбәсен ул гына шундый биеккә чөеп бирә ала. Өч япьле агач сәнәген - кая күтәрү - кыймшата да алмыйсың, Алып батыр сәнәге диярсең, сабы шундый юан, биниһая озын. Ике потлы герне дә ул капка башыннан чөеп кенә уйный. Быел тагын кояш астында көтеп әлсерәгән тәкәне, елдагыча, Сәгыйрь абзый иңенә салдылар. Мәйдан гөр килә. Мин дә куанам. Ни дисәң дә, Сәгыйрь абзый минем әнинең бертуган апасының ире бит... Инде без өйгә кайтып чәйләр эчкән идек. Мәйдан таралса да, бәйрәм кайтавазы әле һаман авыл өстендә тирбәлә. Сызылып кына гармун тавышлары яңгырап ала. Урамнан ара-тирә кыңгыраулы атлар узып китә. Кешеләрнең йөрешендә, капкаларның шыгырдап ачылуында, морҗалардан чыккан сыек төтеннең коймаклы исендә, этләрнең этлеген итеп кенә бәйрәмчә өреп куюында - һәммә тарафта үзгә бер җанлылык сизелә. Кояш өйләдән авышып, инеш турын атлап чыккан чакта, мин бәйрәм күлмәген салып, урамга томырылам дип, баскычка чыккан гына идем, Индус абый кайтып керде. Йөзе агарып чыккан, күлмәгенең дә сыңар җиңе ертылып, чалбар каешыннан чыгып, итәге кайтарылып тора. Гармун каешын икенче иңгә күчерде дә, ашыга-ашыга торыпшаны алып ташлап, билсәпитен кузгатты, шунда гына мине искәреп алгандай: - Мин киттем, - дип капканы ачты. Юлга чыгып, тегермән межасы ягына таба ашыгып китеп барды. Бераздан хәбәр килеп җитте. Индус абый булган җирдә нинди дә булса буталыш чыкмый калмый иде. Бүген дә авыл егетләре белән чәкәләшеп алган. Мәйданнан авылга төшкәч, районнан бәйрәмдә тәртип сакларга дип җибәрелгән милиционер аның юлына аркылы төшкән. Үзе генә булганмы, янында берәр авыл егете булганмы - анысы нәмәгълүм, Индус абый теге милиционерны каерып тоткан да, кибет каршындагы коеның чиләгенә бөгәрләп утырткан. Чыгырын әйләндереп бер төшерә, суга манчытып ала да, бер меңгерә икән бу милиционерны. Унбиш метрлы тирәнлектәге кое бит ул. Бурасының эчтә бозлары җәй көне дә эреп бетми. Милиционер ялына икән моңа. - Сиңа ышанганчы, суга таянам мин! - дип, Индус абый тәртип саклаучы утыртылган чиләкне соңгы мәртәбә, туң салкыны бәреп торган караңгы су көзгесенә чаклы чупылдатып төшергән дә китеп барган. Бу хәлне пәрдә читеннән, капка ярыгыннан карап торганнар. Индус абый китеп күмелгәч кенә милиционерны бозлы коедан коткарганнар. Кичкә таба безгә авыл советы рәисе Миргалифан абый белән милиционер килде. Индус абыйны сорыйлар. Әтинең "китте" дигәненә генә ышанмыйча, өйне, абзар-кураларны, тентегән сыман, бер әйләнеп чыктылар. Яшәү урынын сорагач, әти: - Әкияттә язылган бит әле: барам шунда - белмим кая, табам шуны - белмим нәрсәне, - дип көлде. - Җил кайда яши, дип сорагыз лутчы. Әти боларны табынга утыртып, каклаган каз, казылык ише нигъмәтләр белән сыйлап, ачыбал белән йомшартып җибәрде: - Син Миргалифан дус, вакланып йөрмә инде, милициягә дә хәтәррәк эш бетмәгәндер, бәйрәм көне, яшьләр бит, буыны катмаган килеш сугып сындырмыйк, - диде. Әмир абый исә бу хәлләрне белмәгән-ишетмәгән икән. Чат урманына кызлар белән китеп, лесник өендә аулагөй ясап ятканнар. Икенче көнне иртән генә кайтты. Төштән соң мине велосипед артына утыртып, үзләренә кунакка алып китте. Башта без Яшәр дигән авылда кундык. Кичен Әмир абый, ниндидер кызларны чыр-чу китереп, капка төбендә утырган сыман булды да каядыр китеп югалды. Мин бакчада, биек агач астына урын җәелгән сәкедә берүзем ятам. Күңелсез. Ялгызлыктан кимсенеп, мышкылдап та алам. Шулай бәргәләнеп, Әмир абыйның кайтуын көтә торгач, изелеп йоклап киткәнмен. Керфекләрне аерып, күзгә кояш нуры үрмәләгәч кенә уяндым. Тагын юлга чыктык. Үр менәбез, үр төшәбез. Урманнар калка, кырлар җәелә торгач, бер авылга килеп кердек. Өйләр сәер икән бу авылда; түр тәрәзәләре белән урамга бәреп чыккан. Нигезләре ятма читән белән үрелгән. Аңа туфрак төеп тутырылган. Урыныурыны белән читән сүтелеп киткән дә, тишектән туфрак агып тора. Тәрәзәләр кечкенә, кыеш-мыеш түбәләрнең биле сынган. Безнең авылда да өйләрнең күбесе салам түбәле, әмма бездә ничектер пөхтә, җыйнак эшләнгән, наличниклар да ачык буяулы, тәрәзәләрдән эре чәчәкле гөлләр көлеп тора. - Рус авылы бу, - диде Әмир абый. Урамда очраган апаларны искәреп барам: барысы да кара-зәңгәр күлмәктән, маңгайга төшереп бәйләгән каракучкыл яулыктан. Боларга безнең әниләр кебек чәчәкле якты күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә ярамый микәнни?.. Болай бит төмсә йөзле, усал, куркыныч булып тоелалар. Кайчандыр минем адашып калган Рәзинә апаны коткарган руслар да шушындый булды микән? Әнә, чабаталы ирләре дә озын итәкле кара күлмәктән, билен буган, ямьшек киез эшләпәле. Бер капка төбендә берничә хатын-кыз җыелып тора, кара каргалар кебек. Әмир абый велосипедын шулар янына китереп туктатты. Аякларны яшел чирәмгә төшердек. Сүзгә керештеләр болар. Әмир абый да тегеләр телендә теттереп сөйләшә. Мин бер сүз дә аңламыйча, тик басып торам. Шул мәлдә күрше капкадан чиләк тоткан озын буйлы бер кыз чыгып, коега таба китте. Нечкә билле гәүдәсен ыспай сыгылдырып атлый, дулкынланып торган итәкле ачык зәңгәр сарафаны да үзенә килешле; таратып җибәргән, куе, якты сары чәче кояш шарлавыгы сыман агып бара кебек. Кара каргалар арасына әкият иленнән ялгыш кына килеп төшкән сылудыр бу! Әмир абыйның аңа йотылып карап калуын күреп, кара түтиләр елмаешып, Әмир абыйга төртә-төртә, нидер әйтешеп алдылар. "Городская" дигән сүз генә сөзелеп аңыма керде. Ни дисәң дә, быел көздә мин бит укырга керәсе. "Белмим" дип акланудан "беләм" дип мактануга күчәргә вакыт. Әмир абый болардан нидер сорый, нәрсәгәдер төшендерә торгач, кара түтиләр олы урам уртасыннан болай таба килүче хатынны дәшеп алдылар. Галушын сүс җеп белән бәйләгән, каткан ипи кисәкләре салган алъяпкыч итәген җыеп тоткан бу апага нидер аңлатырга керештеләр. Ул, башын иеп, моңсу гына тыңлап торды, кабартма битен кул аркасы белән сөртә-сөртә елап та алды, аннары сары сипкелле, тузгак чәчле бер малайны җитәкләп китерде. Миннән әз генә калкурак бу малай олы апалар әйткәнгә карышып торган сыман булды, әнисе арт шәрифенә бер шапылдатып алгач, күнде бугай, баш кагып кына тора башлады. Соңыннан аңладым: Әмир абый аны көтү көтәргә яллаган икән. Исеме - Коля, үскәч, Николайга әверелә, ди. Аны ияртеп, Әмир абыйларның тимер юл буендагы өйләренә алып кайтып киттек. Төнлә мин, яңа урында борсаланып, уянып алгаладым. Ишетәм, Коля мышык-мышык елап ята. Ничек итеп эндәшим соң аңа. Әнисеннән, туган йортыннан аерылуны авыр кичерәдер. Ул бит минем кебек кунакка килмәде, аны мәҗбүри җибәрделәр. Икенче көнне төш турында зурәнәй белән урман ягына чыктык, Коляга ашарга илтергә. Зурәнәй иртүк аңа көтүне кайда йөртергә, кайсы аланга чыгарга, кайчан урман эченә керергә - барын да төшендереп кайткан иде. Көтү дигәч тә, безнең авылдагы кебек, күз күреме җирләргә тарала торган, югары оч, түбән оч көтүе кебек ишле мал түгел инде. Коля карамагында җәмгысы - бозаулары белән бергә җиде баш сыер да, аклы-каралы утыз ике баш сарык кавеме икән. Безнең авылда берәү дә көтүче булырга теләми. Әмма өй борынча, чират җиткәч, һәммә кеше көтүче булып ала, ихатадагы мал санына карап, бер, ике йә өч көн кыр-урман-тугайларның хуҗасына әвереләсең. Зурәнәй ашъяулык җәеп, Коля белән икебезгә дә каен төбенә табын әзерләде дә үзе җиләк карарга дип, алан эзләп китте. Коля белән сүзсез генә тәгам җыеп утырабыз. Әллә ничек. Аптыраганнан, аның битендәге сипкелләрен санап чыгасымы... Минем өчен ул - телсез. Аның өчен мин - телсездер. Ике телсезне кушкач, кул хәрәкәтләре белән аңлашу, ымлыклар ярдәмгә килә. Зурәнәй янәшәдә булса, сүз ялганыр иде. Русчаны ул ярыйсы сукалый шикелле. Бераздан Коляны үзен генә калдырып, зурәнәй белән кайтып киттек. Бер турда зурәнәй мине чуен юлына алып чыкты. Мин бүген дүрт поездны каршылап, кул болгап озатып җибәргән идем инде. Паровоз машинисты минем якка күз төшереп алган сыман була, "кычкырт әйдә, кычкырт гудогыңны бар көченә, барыбер курыкмыйм!" дип, үҗәтләнеп, йодрыкны кысып калам. Әмир абый аңлатты миңа: гудок тавышы паровозның морҗасыннан чыга икән... Шпаллар буйлап күпмедер баргач, зурәнәй тукталып, авыз эченнән дога укыды. - Шакирым - әтиеңнең иң олы абыйсы иде. Син аны ишетеп беләсеңдер, - дип сүз башлады зурәнәй. - Менә шушы урында... шырпы кабы, тәмәкесе чәчелеп ята иде, кабызырга өлгермәгән мескенем... Менә шушы төштә рельска утырган булган... Төнлә бит... Урталай өзеп киткән поезд. Юл буе зурәнәй миңа үткән гомерләрен сөйләп барды. Шакир абзый бик гаярь ир затыннан булган. Эстәрлебаш авылы янында кирпеч заводы төзеткән. Анда егерме биш марҗа эшләгән. Киңәергә, заводны зурайтырга дип йөргәндә, кулак дигән бүкәй уйлап чыгарып, ил буйлап, иң булдыклы ирләрне Себергә сөрү мәрәкәсе башланып китә. Шакир абзый, алданрак сизенеп, заводын таратып өлгерә. Балтачта ул чакта ике тегермән була. Югары очта - Пауыл тегермәне, түбән очта - Шакир абзыйныкы. Бер елны шук малайлары - Мөнир белән Индус, түбә астына чыпчык оясы карарга дип менеп, ут төшерәләр. Дөрләп кабынган ут күз алдында бөтен түбәне ялмап ала, малайлар качып китәләр. Тегермән нигезенә кадәр янып, кара күмергә генә кала. - Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп урнаштык. Бер айдан соң, пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да, бисмилла әйтеп утыртса - үсә икән, бәрәкәте белән, - дип зурәнәй, күңелен ачып ташлады. Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә. Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны тоташтырган парлы рельслар зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә. Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм. Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның, көньягытөньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны кичерә алмый, уенчыкларын миннән яшереп куя. Төнлә поездлар үтүе серле дә, шомлы да. Мин шул серлелек бишегендә тирбәлеп, йокыга чумам, шомы төшкә керә... Таң монда кошлар сайравы белән куерып ата. Кояш нуры сузылып, битне сыйпап алса да, уянмыйм әле, йокы ялына чытырдап ябышам. Черки бик нәзек тавышка колакны бораулый - барыбер уянмыйм дип иркәләнеп ятканда, сарай ягыннан зурәнәйнең хәвефле тавышы яңгырады. Бу сиңа черки безелдәве генә түгел. Күз кабакларын каерып ачып, болдырга чыккач, шуны белдем: төнлә көтүче малай качып киткән! Башта моңа ышанып җитмичә, сипкелле Коляны төрле җирдән эзләп карадык. Кычкырып, урман ешлыгын уяттык, кыр ягына чыгып, офыккача күз текәдек - әллүр Коля, бирчәеп, чатнап каралган үкчәсен ялтыраткан. "Менә сиңа кунак, кунак башыңа тукмак!" - дип, үземне кызганып куйдым. Болай булгач, көтү бәласе миңа кала бит инде. Беләм мин, көтү көткәндә вакытның кереш кебек сузылганын, беләм... Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. Бездә бит сыер терлеге урманда, аланнарда аерым көтелә, ә сарык-марыкларның яраткан үләне - тауларда. Анда бит бар да уч төбендәге кебек күренә. Ә монда - урман арасы. Сыерлар да әнә әсәренгән, кигәвенгә түзә алмыйча, койрыгын туры күтәреп, байрак итеп болгыйлар. Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Каен төпләренә өелешеп, үз күләгәсен иснәп, йокымсырап торалар. Сыер-таналарның - үз дуамаллыгы, бөдрә йонлы сарыкларның - үз барлыгы. Менә шушы ике төрле холыкның җаена төшеп берләштерү - көтүче вазифасы инде. Өч көн изаланганнан соң, мин дә качып кайтып китәргә уйладым. Чуен юл буйлап китеп барсам, Бөгелмәгә барып чыгам инде... Ерактыр. Куркыныч та... Урманны кичеп, кыр юлына чыксам... Нинди юлдан, кайсы якка китәргә? Кесәңдә компас йөрткән буласың! Төньяк полюсны белүеңнән ни фәтва, авылың тарафын да чамалый алмагач... Юк, качып китсәм, зурәнәйне рәнҗетермен. Ул миңа әнә ничек күңелен ачып, якын итеп, хәтер изүен чишеп салды бит... Түзәргә, түзәргә... Бу көннәрдә урман хозурында тагын күпме кан югалттым икән? Бусында инде - сиздерми генә кунып, тәнгә энә кадаган черкиләр, авыр итеп килеп бәрелгән кигәвеннәр файдасына. Җиде көннән соң әти мине килеп алды. Бер атна эчендә мине талап тәмам көрәеп, үзләшеп беткән кигәвеннәр белән хушлашырга туры килде... Капка төпләрендә утыргыч Без сугышның кайтавазын тоеп үстек. Авылда сугыш кырларыннан Европага кадәр ил-җирләр гизеп кайткан фронтовиклар шактый иде. Аксаклары, аяксызлары - безнең өчен аерым чутта йөри. Ат караучы Шәрәфи абзый сыңар аягын агачтан үзе ясап кия, очына кыршау сугылган агач аягы, җирне төеп, түгәрәк-батынкы эз калдырып бара. Югары оч Садыйк абзый "ак эштә" - кәнсәләрдә. Аның кием шәп: куе зәңгәр френч, шундый ук төстәге галифе. Сыңар аягы да хөкүмәтнеке. Утыргач, протез аягын сузып куйса, галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел, ялтыр тимере дә күренә. Аның таягы кәкре башлы, бик матур эшләнгән. Ни гаҗәп, без малайлар өчен таякка таянып йөрүче аксак фронтовиклар гарип булып тоелмыйлар иде. Киресенчә, чын ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап, аларга кызыгып карый идек. Үзебез дә таяк юнәтеп, аксак булып уйнап мәш килә идек. Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе - фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме - гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында - тиен акчалы пилотка. Бернинди льготалар күрмичә үлеп бетәсе мондый фәкыйрьләр күпме иде ул елларда! Авылга еш кына кинолар килә, сугыш турында булмаса, без аны карап вакланмыйбыз. Кинода безнең солдатлар һәрчак сәләмә киемле була, сазлыкка батып пычранып беткән солдатлар ардыра башлагач, кайчан немецлар күренер икән дип көтәсең. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган чабата олтырагы сыман калҗаеп тора, ә тегеләр ялтыр киемнән, погоннар нәфис итеп үрелеп ясалган, ике кокардалы фуражкалары текә маңгайлы. Эчендәге тимерчыбыгын киереп, без үз фуражкаларыбызны шулай текә маңгайлы итмәкче булабыз - барып чыкмый гына бит... Немецлар хәрби киемне бик зәвык белән, малай чактан ук кызыгырлык итеп тегә белгәннәр икән шул. Ниһаять, ике кокардалы, биек маңгайлы фуражкаларны Россия офицерларына да туксанынчы елларда кияргә насыйп булды. Партизаннарны да, сугыш бетеп кырык ел үткәч, энәдән-җепкә киендерә башладылар. Кер дә кунмаган ап-ак якалы, кардай ак туннардан землянкадан чыгып киләләр, минсиңайтим... Әлбәттә, киноларда гына шул... Бик соңлап... Хәерчелектән башы чыкмаган илдә авырлыкларны сәләмә кием белән генә күрсәтү, сәнгатьтәге өтеклек культы табигыйдер, мөгаен. "Муса" операсында Җәлилне дә бер күренештә умырык гимнастёрка белән чыгаралар. Үз чорында Мусаны якыннан белгән бельгияле Андре Тиммерманс, Казанда бу спектакльне карагач, болай ди: - Муса болай сәләмә түгел иде. Һәрчак ак күлмәктән, бик пөхтә йөрде... Без караган фильмнардагы, укыган китаплардагы сугыш вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Безнекеләр таш яисә агач артына посып атып яталар, ә немецлар, үрә басып, пуля яңгыры астына өерләре белән кереп кырылалар иде. Фильм төшерүчеләр шулкадәр арттырып җибәрәләр, немецларга карата нәфрәт түгел, киресенчә, кызгану хисе уяна иде. Хыялда кырганбыз икән фашистларны, сугыш беткәч санап карасалар (алман халкында кеше кадере исәпле икән шул), әллә ничә ил белән сугышып та, алар сигез миллионга якын корбан биргәннәр. Ә безнекеләрнең әле дә очына чыга алганнары юк... Утызмы, иллеме миллион... Минем төшкә илле елга якын гел сугыш күренешләре кереп җәфалады. Баш очында граната шартлап өлгергәнче уянып китә идем. Манма тир... Мендәр коткара иде. Әгәр беркөнне уянырга өлгерә алмасам дигән курку гел миемне бораулап торды. Шөкер, хәзер инде андый мәхшәрләр төшкә керми, ничә еллар буе караган фильмнардан йоккан опиум тәэсире каннан чыгып бара, күрәсең. Онытырлыкмыни?!. Кичләрен капка төбенә фронтовиклар җыела. Китә хатирәләр... Әллә нинди серле исемнәр - Варшава, Кенигсберг, Прага... Мин, сулышымны да алмыйча тыңлап, чирәмдә ятам. Их, без үсеп җиткәч тә шулай зур сугыш булыр микән, яу кырларында батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән, дип, матур хыялларга биреләм. Соңрак, Әпсәләмов романнарын укый-укый, бу теләгем тагын дә көчәйде. Сугыш - кызыктыргыч романтика икән ләбаса! Һәлак булуың да мөмкинме?! Булса ни, совет үлеме ич ул!.. Ике дә уйламыйча ашкынып, яуга кереп үзен корбан итәргә әзер империя солдатын әнә ничек тәрбияләгәннәр икән. Ә капка төпләре башка иде... Күршебез Нургали абзый сөйли башласа, дөньяңны оныттыра да куя. Минем әти сугышка кермәгән, Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Шуңамы, ул, сугыш сөремен Мәскәү аша гына чамалаганга күрә, бик белдекле булып сүзгә катнашмый, әйбәт тыңлаучы сыйфатында көч биреп кенә утыра. Нуркалей Авыл өстендә моңлы рәшә тирбәлә. Малахай колагын җилфердәтеп, язгы кар суларын чәчрәтә-чәчрәтә, урам иңләп бер малай килә. Ярты бәхеткә ирешкән юеш танаулы малай... Бер аягына нык табанлы Америка ботинкасы, икенче аягына күтәртмәле чабата кигән. Әгәр мин рәссам булсам, узган гасырның егерме бер яшьлегенә кайтыр идем дә, шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем. Ачлык гарасатыннан сыгылып килгән авыл, яңаклары эчкә баткан бөкре карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән. Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткакчытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген! - Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр, - ди Нургали абзый. - Чират җыелды. Иң соңыннан, Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Өләшүче кулында бер пар ботинка. Бүтән әйберләре таратылып беткән. Карап торабыз инде күзенә. Икебезнең дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып... - Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә, - ди Нургали абзый. - Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган Көчтер Хөсәенне ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл советы рәисе, чыбыркы белән яра-яра, урам буйлап әйләндерде. Бурлашканы өчен Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга... "Ат үләте" дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур, тирән чокыр казыталар. Һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә. - Безнең атны да чирле дип таптылар, - ди Нургали абзый. - Ул чагында атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде... Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү - әни, түтәй, мин - тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш, дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул... Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: "Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык..." - диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте... Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар... Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән... - дип, Нургали абзый тын кала. Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен. Яңа казылган чокыр... Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның төшләренә кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат, мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында күргән. Фронт кануннары катгый. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. Гыйбрәт булсын өчендер инде, тамаша кылырга коралсыз солдатларны да җыеп китерә торган булганнар. - Берсендә шулай, - ди Нургали абзый, - Бобруйск шәһәре янында калкулык итәгенә чокыр казылган иде, безне каршыга тезеп утырттылар. Бераздан машина килеп туктады. Өч автоматчы кулы бәйләнгән бер солдатны төшерде. Чырае кап-кара тегенең, күзләре чем-кара, үзе чокыр кырыенда елмаеп басып тора. Фронтка барып яткан вагоннан төшеп кала икән дә бу, комендатурага кереп, мин үз эшелонымнан аерылып калдым, дия икән. Тегене җыелу пунктына кабат җибәреп, яңа частька билгеләгәнче, ике-өч ай вакыт үтеп китә. Шулай итеп, бу җиде мәртәбә эшелоннан төшеп кала, сугыш соңынача шул рәвешле йөрмәкче була... Команда буенча өч автоматчы берьюлы атып җибәрделәр тегеңә, ә ул ничек елмаеп торган булса, шулай басып тора. Башкалар таш кебек чокырга ава торганнар иде... Ә бу берничә секунд шулай торганнан соң гына чокырга түгел, үҗәтләнеп, кырыйга ауды. Командир килеп аның гәүдәсен аягы белән чокырга этеп төшерде дә пистолеттан тагын ике мәртәбә башына атты. Һаман да әле күз алдымда тора ул бәндә, үлемнән көлеп үлде... - ди Нургали абзый. Сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр, чуклы шәлъяулыкларын иңенә салып, төркем-төркем булып ашка баралар. Чирәмле капка төбендәге утыргычта илләр гизеп кайткан ирләр. Түбән оч парламенты шушыннан башлана... И бу газиз күренеш... Кайда соң ул, илленче елларның салам түбәле өйләре, авылның эчкерсез кунакчыллыгы, гадел ярлылыгы. Без, агач мылтык, хәрби кепка өчен җанын бирә торган малайлар, сугыш хәлләрен сөйләгән абзыйлар эргәсендә, колакларны шомрайтып, чирәмлеккә тезелгәнбез. Без үсеп җиткәч тә шулай сугыш чыксын иде дә, орден-медальләр тагып, дөнья күреп кайтсак иде, дип, аларга кызыгып карап торабыз. Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча, йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә. Карелия фронтына Нургали солдат авылдашы - югары оч Кәшфи белән эләгә. Аларны җиңел чаңгы батальонына билгеләп, Финляндия чигенә таба походка алып китәләр. Өстә җылы кием, поляр өлкәнең паёгы да мул бирелә. "Икенче тапкыр Америка ярдәмен фронтта күрергә туры килде, - ди Нургали абзый, - һәртөрле ризык салынган капта, борыч-тоз кебеген әйтмим дә инде, калак, җыелмалы стакан, теш казый торган әйберенә кадәр бар иде... Ә күпме кием, сугыш кораллары, машиналар... Ул ярдәме өчен Америкага җүнле рәхмәт сүзе бүгенге көнгә кадәр әйтелмәде бугай..." Сугышта да авыз ачып командир әйткәнне генә көтеп торсаң, әз генә дә үз башыңны уйлатмасаң, бәлагә тарыйсыңны көт тә тор. Финляндия чигенә якыная барган саен, җелекләргә үтәрлек салкын җил көчәя бара. Күпләр аягын өшетеп, госпитальгә озатыла торалар. Нургали абзый, тегүче һөнәрен белгәнгәдер, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше. Алдан ук хәстәрен күргән. 39 нчы размерлы аягына 43ле ботинка алып, аягын җиде кат чолгавыч (бишесе җылы) белән урап чыккан була. Һәр көнне солдат башына йөз грамм аракы бирелә. Нургали абзый аны аякларын көзән җыера башлап, хәле киткән авылдашы Кәшфигә эчертә. Хәмер тәэсире беткәч, Кәшфи бөтенләй аяктан кала икән. Нургали абзый аны шулай өч йөз чакрым буе чаңгысына утыртып тартып бара. Хуҗалары ташлап киткән бер авылга ялга туктагач, чистартырга дип алынган бер солдатның мылтыгы атылып китә дә, пуля, Кәшфинең табаны өстендәге чөй сөяген ватып, икенче солдатның беләге аша чыгып, стенага шартлап барып керә. Тиз арада врач-санитарлар, тикшерүчеләр килеп җитә. Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп, Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип, авызына бер шакмак шикәр каптыра. - Сине, Кәшфи, барыбер өйгә кайтарырлар, кулыңнан килгән кадәр минем әни карчыкка да ярдәм иткәлә инде... - дип, аны озатып кала. Моны сөйләп, Нургали абзый тын калгач, "ярдәм иткәнме соң?" дип, аны берәү дә бүлдерми. Бары тик әче тәмәкеләрдән, өнсез сорау булып, эчкерсез төтен генә күтәрелә. Шулчак Нургали абзый, учына төкереп, папиросын сүндерә дә: - Кәшфи минем үтенечне онытмаган, - ди. - Кладовщик булып эшли башлагач, түтәйгә бер кесә алабута оны биргән... Нургали абзыйга төрле хәрби һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Шуның иң хәтәре - элемтәче. Әгәр шул чорда чыбыксыз телефон гамәлдә булса, йөз меңнәрчә элемтәче исән калган булыр иде. Япан кырда, тычканны уйнаткан мәче кебек, финнар аларны "уйнатып" кыра торган булалар. - Бервакыт, - дип, Нургали абзый сүзен башлап җибәрүгә, капка төбе тын кала. - Июнь айлары иде, телефон чыбыгының өзелгән урынын эзләп киттем. Батареядан ерак түгел генә өзеклекне табып ялгадым да кайтырга чыктым. Карыйм, бәрәңге кыры, казылган казылуын да... бер-икене булса да җир яшереп калдыргандыр әле дип, сапёр көрәген алдым да казый башладым. Тавык йомыркасының сарысы кадәр генә берәү килеп чыкты, тагын, тагын... Котелокны тутырмый кайтмыйм, Аллаһы боерса, дип уйлап кына бетердем, финнар ягыннан миномёттан ут ачтылар. Тирә-ягымда чинашып миналар ярыла башлады, кая барырга белмәле түгел, мин суы кипкән канау төбенә йөгереп төштем дә... бөтенләй кирегә, финнар ягына таба җитмеш-сиксән метрлар чамасы йөгереп туктап калдым. Финнар канауның безгә таба киткән ягын тетепме-тетәләр, канау кырыендагы агачлар төбе-тамыры белән кубарылып һавага оча. Бераздан бу мәхшәр тукталды, мин сак кына үзебезнең якка киттем. Дустым Андреянов бар иде. Болар, Нургали харап булды, дип, блиндаждан карап яталар икән. Минем үле гәүдәмне алып кайтырга дип чыккан булган, юлда очраштык. Андреянов шаккатып тора, бер агач исән калмады, син ничекләр котыла алдың, ди. Канау буйлап финнарга таба йөгерүемне әйткәч, ну хәйләкәр татар, ди. Соңыннан котелоктагы бәрәңгене юып пешердек тә кабыгы белән бергә ашадык. Капка төбендәгеләрдән берәрсе: - Бәрәңге дип, харап була язгансың, - дип куя. Китаплардан гел геройлар турында гына укыганга, без малайларга да солдатның вак бәрәңге казып йөрүе мәзәк тоела. - Һы! Тамак йөртә кешене, - ди Нургали абзый. - Дөнья бу, туган. Безнең частьта әнә ике солдатны, азык-төлек сагында торганда, өч-дүрт сохарины алып куенына тыккан өчен, хәрби трибуналга куеп, атып үтерделәр. Сугыштан соң ун еллар үткәч, Андреянов Казаннан Нургали абзыйларга кунакка килде. Без, малайлар, Нургали абзыйның теттереп русча сөйләшә белүен шул чакта күрдек. Һәм аны үз артында, Андреяновча, "Нуркалей" дип атый башладык. Мәзәк хәлләр... Гыйбрәтле хәлләр... Кеше гомеренең хәтер тавында үзенә бер төрле маяклар булып яна. Нургали абзыйның "елъязмасында" андый телдән телгә күчәрлек хикмәтле вакыйгалар байтак. Утыз бишенче елларда яшь егет Нургалине авыл советы секретаре итеп куялар. Шуннан ул Миннебаевка әверелә. Бервакыт аңа, киңәшкә дип, түбән оч Талип абзый килә. Ул таза хәлле Шакировлар нәселеннән. Өйләнеп башка чыкканда, Талип абзыйга калай түбәле йорт тигән була. Менә шул калай түбә аркасында хәлләр башлана да инде... Район үзәгеннән атна саен киләләр дә калай түбә өчен умыртып салым салалар икән моңа. - Нишлим, Нургали энекәш, ул каһәр суккан калай түбәне кубарып ыргытмыйча котылып булмас, ахры?! - Болай ит син, Талип абзый, кубарып мәшәкатьләнмә, калай өстеннән салам белән яп та куй... Шушы сөйләшүдән соң Талип абзыйның калай түбәле йорты өр-яңа арыш саламыннан "алтын" түбәлегә әйләнә. "Йөз грамм" дигән сүз чыкса, Нургали абзыйдан тагын бер мәзәк сөйләтәләр. Йөз мәртәбә ишеткән булсалар да, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чөнки Нургали абзый һәрчак яңа төсмерләр кушып сөйли белә: - Урыс авылында торганда, сугыштан соң... Авыл советы рәисе өйгә килеп керде беркөнне, әзрәк кызмача бу. Кәшифә апагызның өстәлгә түтәрәме белән кайнар ат ите китереп куйган мәле. "Менә безнең кайбер урыслар ат ите ашамаган булып кыланалар, ә мин яратам, койрыгына кадәр кимереп бетерәм", - ди рәис. Мин өстәлгә чәкүшкә чыгарып куйдым. Бүлә башлауга, теге: "Нуркалей, мне сто грамм, больше неззя, врачи не разрешают, вот справка", - дип, түш кесәсеннән кәгазь чыгарды. Мин эчтән генә сөенеп, талымлы кунакка йөз грамм куйдым. Утырабыз гәпләшеп... Бераздан миңа төртә бу: "Нуркалей, только сто грамм, вот справка", - ди. Тагын бүләм. Күпмедер вакыттан соң справкасын кабат чыгара кунагым: "Вот видишь, только сто грамм положено, больше низзя", - ди. Шулай йөз граммлый торгач, Кәшифә апаңны кибет тарафына ике-өч мәртәбә йөгертергә туры килде. Төн җиткәч, мәлҗерәгән кунакны өенә илтеп, бусага аркылы идәнгә аударганда да: "Только сто грамм, больше низзя", - дип гырылдап йокыга китте. Нургали абзый сөйли, менә мин аның күзләрендә чиркану күрәм: кышкы салкында бер солдат - Васька-запевала - немец офицерының мәетен тенти. Бармагындагы алтын йөзеген салдыра алмагач, төптән үк кисеп ала, ул гынамы, хром итегенә кызыгып, мәетнең аякларын да тездән кисеп алып кайта, тимер мич каршында шуларны эретеп утыра... "Катюша"ны аннан да шәп җырлаучы юк иде взводта, үзе моңлы, ә күзләре нигә салкын икән дип йөри идем, ди Нургали абзый. Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә сагыш күрәм: әнә полкташы - Омск егете Нургали снаряд тутырылган әрҗә сөйрәп бара, шул мизгелдә әрҗәнең нәкъ өстенә дошман снаряды килеп төшә, коточкыч шартлау яңгырый. Нургали абзыйның күз алдында адашы, вак кына кисәкләргә таркалып, һавага оча. Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә самими елмаю күрәм: гаҗәп күпсанлы сыер көтүе тоткан монгол юртасы янында бер солдат көзгегә карыйкарый кырына. Хуҗа монгол килә дә көзгедә үзен күреп ала. Шакката бу. Көзгенең арт ягын борып та карый, гомерендә беренче тапкыр үзен көзгедән күрүе икән. Солдат хәйләкәр елмая, маңгаена мөгез куеп, ике бармагын күрсәтә. Янәсе, ике сыерыңны бирсәң, көзгене алышырга була. Монгол шунда ук риза икәнен белдереп баш селки. "Совет солдаты көзгене ике сыерга алышкан" дигән даныбыз әллә кайларга таралыр дип, солдатны командир тыеп кала. Повар - Кострома егете Капустин - эре тешләрен ыржайтып көлә: - Томана да икән бу монголлар, ә?! Танк гасырында көзге күргәне юк, тфү! Шушы чүчмәкләр безне өч йөз ел буена изеп тотканмы? Ышанмыйм, братва, билләһи ышанмыйм! Татар булса, бер хәл, шулай бит, Нуркалей! Көзгегә исе киткән монгол Капустинга елмаеп карый, аның мыскыллавын аңламый. - Бервакыт Хинган таулары арасыннан ага торган елга буена килеп җиттек. Безгә аргы якка чыгарга кирәк. Су тирән түгел, бот төбеннән, шулкадәр тиз ага үзе... Повар Капустин атка җигүле поход кухнясы белән килә бит, дилбегә тотып арба артына тәпи баскан, кухня морҗасыннан төтен чыгып бара. - Кермә суга, бетәсең! - дип кычкырабыз, кая ул, Капустин батыр... Ярдан аз гына керүгә, кухня да ауды, аты да егылды, Капустин үзе дә мәтәлде. Дулкын белән бергә бөтерелә-бөтерелә агалар. Бөтенесе харап булды дигән идек, йөз илле метрлар киткәч, Капустин, борылыштагы агач тамырларына тотынатотына, ярга чыгып ауды. Пехотачыларны аргы якка монгол солдатлары чыгарды. Рәтен беләләр икән, каһәрләр, ун баш атны йөгән тезгене белән берсенең койрыгына икенчесен бәйләп тезделәр дә... Алдагы атта - монгол, калган тугыз атка икешәр пехотачыны утыртып чыгардылар теге якка. - Йә, ничек, Капустин, монголлар томанамы?! - дип ым кагам Капустинга. Шәбәргән, тез башлары умырылган Капустин, баягы мәхшәрдән аңына килә алмыйча, тасрайган күзләре белән елмайгандай итеп, яр кырыенда ята. Хәтәр хәлләр... - Бервакыт тирән генә чокырга төшеп яттым, һөҗүмгә әзерләнәбез, - ди Нургали абзый. - Нидер ошамадымы, ара ун метрлар булыр, алдагы окопка күчәсе иттем. Борылып карыйм, артта мин калдырган окопка бер солдат килеп кенә җитте, Васька-запевала икәнен танып кына өлгердем, шул мәлдә снаряд төшеп, күз алдымда аны тетеп тә ыргытты. Кырыема нидер шапылдап төшкәнгә башымны күтәреп карасам... окоп кырыенда өзелгән кул ята, урта бармагында алтын балдак... Теге, немец офицерыннан салдырып алынган балдак... Бусы бер хәл, мине яшәү белән үлем арасындагы сизенү тетрәндерә. Нургали абзый бер окоптан икенчесенә нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, "Тимә, яшәсен!" дип нинди илаһи кодрәт аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр. * * * Капка төбендә "сугыш китабы"н актару бара. Армия хезмәтен бетереп кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр. Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән - басып алган җирдә, күпме кирәк, шулай талау, көчләү өчен, "день солдата" бирелгән. Бу сугышта ничек булды, дигән сорауга: - Андый рәсми приказ булмады, - ди Нургали абзый, - әмма тыю да сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән, диделәр. Безне исә... эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига, Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде, ничә ел окопта үтсен дә гомерең... Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт безнең вагон янында тукталды да: "И балалар, бу сугыштан исән калгансыз инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай", - диде. "Нинди сугыш?" - дип аптырап калдык. "Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде, япуннар", - дип хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык. Әгерҗе станциясендә Нургали абзый вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: "Әллә син татар әбисеме?" - дип сорый. "Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам". Нургали абзый бердәнбер байлыгын - кесәсендәге көмеш калагын ала да: "Минем исәнлеккә дога кылырсың", - дип, әбигә бүләк итә. - Сугышта да гаделлек юк иде, - ди Нургали абзый. - Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, "За отвагу" һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде. Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай ягында "Зур Хинган" операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән... Башка милләтләрдән "батырларны" тиз таптылар, грузинга чират җиткәч... Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң... бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул - Хинган елгасын кичкәндә ничә офицерның тормышын саклап калган, ул - ничаклы япон солдатына каршы берүзе сугышкан, ул - күпме дошманны кырып салган... Гаҗәп инде батырлыклары... Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы Героена әверелде дә куйды. Бер кеше - Нургали абзый мисалында минем өчен "сугыш китабы" ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам, ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми... Кабат алданмас өчен, хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга кирәк. - Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми башладылар. Күпкә китә, дип уйладылар бугай, - ди Нургали абзый. - Әгәр халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган халык та безнең татардыр әле... шулай... хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә... Судабикерга утырган бар Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде. Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп бара.Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә. Үземә өйрәнергә туры килер ахрысы... Бакаларын батырып басып, күреген киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач... гармунны нигә интектерергә... дип уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады. Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә. Әнә, Миргарифан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Бер-бер артлы тезелешеп киләләр. Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә, нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык. Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: "Нимесләр килә, нимесләр!" - дип, кычкырып җылап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап, солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты. - Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, - дип, безне кочаклап алып, тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы - Заһид абзый йөртә торган бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек кенә кала бит! "Студебеккер" дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны америкача ук әйтергә теләмичә "Судабикер" дип, үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек. Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә - Азнакай арасында яңа юл - асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада Туйкә-Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору урыны ясап куйдылар. Тимерхан дигән казакъ егете истә калган. Минем әти-әнигә ул "әткәй", "әнкәй" дип кенә эндәшә, "кызыгызны Казакъстанга алып китәм", ди. Безгә килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый. Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә аңардан күреп, төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә тере сурәтләр ярала - бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра, каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр - миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп, ярыша-ярыша сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды. Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр. Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар, әлбәттә инде, авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны белми идек. Бер иртәдә "югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән", дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәф, йолкынып калган погон, кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды - йолдызы да бар. Бу инде көннең иң бәхетле малае булды. Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Элгәләшеп алу иң әүвәл клубта башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым, хәзерге көндә булсамы... ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары үкчәсенә китәр иде...) Минем иң беренче уем: "Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты микән?" - дигән хафада иде. Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер чакыртып сорау алулар ай буена барды. Тимерхан абый берничә көннән соң судабикеры белән капка төбенә килеп туктады. Гадәтенчә, рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. "Дневальный" дигән хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа. Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта иген кырын кыл туры ярып асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел, гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән гәпләшкәндә дә, сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде. Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк. Ә бер көнне... июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны тревога белән күтәреп, каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп алып киткәннәр. Байрак күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты. Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек... юк, студебеккерлар гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле, югыйсә, танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим дигән егете (минем булачак җизни) бар иде, аны котыртып, Тимерхан исеме белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр... Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта, аларны күралмыйча, көнләшеп йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды. "Эчке гаскәрләрне, тревога белән, Мәскәү астына туплаган булганнар", - диделәр бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.) Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебеккерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа "ибадиба" гына түгел инде. Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебеккердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган. Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: "Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм", дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй - әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.) Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч, төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит, яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл салганнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт юлның вак ташлы читләрен тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар. - Болай булгач, барып чыга бу! - дип, әти тел шартлатып куйды. Азнакай үренә җитәрәк, асфальт бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган. - Монда подстанция булачак, - ди әти. - Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, - дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны "тотып" карамаган, "түбән көчәнешле"сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимер чыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри - анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да... Азнакайның шәһәр ягында шифер түбәле икешәр катлы йортлар төзелеп килә, аскы якта - бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле ди. Бакчасы, ихатасы бар. - Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, - дип аңлата әти. - Монда кемнәр тора соң? - дип сорыйм. - Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, - ди әти. - Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк ди?! Әнә, фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз (козырёк) кепкасына "Черноморский флот" дип язылган. Ул арада капка төбенә яшел "Москвич" килеп туктады. Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан бер тукмап аласы булыр, дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды. Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: "Кереп чыгыйк әле. Монда - минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа", - диде. Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле. - Азнакайга электр тогы тарата болар, - диде әти. Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым ягылып, куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк-миңне бер кырыйга тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә, кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды. Мотор тавышларын бүлеп, авызны - колакка, колакны авызга куеп әй сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар арасында ничек инде тыныч каласың ди, күңел мәтәлчек ата. Бер чатка борылып керсәм... шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем генә... Кинәт... бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине күтәреп алып, таш идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти "ул-лым", дип, мине таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да: - Тотынырга өлгермәгән... - дип, җиңел сулап куйды. - Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде, югыйсә. Әнә, кара, - дип, ул өскә таба ым какты. Анда "Кагылмаска!", "Не трогать!" дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый. - Әтиең укый-яза белә, дигәч, сине егет булгансың инде дигәнием, - дип, Хәбри абый мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды. - Заземление, - диде. - Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, - диеп, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды. - Нык курыктыңмы? - Куркырга өгермәдем - дидем дә... Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай. Әти әле һаман да тынычлана алмый, "Ничек, улым?" - дип хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле тарау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. Электр тогының тәме шундый була микән әллә, дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый. - Берәр җирең авыртмыймы? - дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде. Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле... Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле. Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул, әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерми, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый. Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда, кинәттән, ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән. - Каената йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер терлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, - ди Салиха түти. - Хәзер уйлыйм да... Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде... Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр. Безнең малайчакның әкияти дөньясы - шул Әмәт байдан колхозга калган ат абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре, утарлар бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда кайсы кая эшкә билгеләнгән халык сбруй алырга, ат җигәргә дип җыела. Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер - һәммәсе шушы келәттә, идәннән түшәмгә кадәр таслап куелган. Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе - авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул. Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта хатын-кызлар шапы-шопы сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый, атларын чишмә яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып каулый икән: - Их, Риянның ике көпшәле мылтыгы белән атарга! Риян - Талип абзыйның олы малае. Чишмә янына җыелганнар төшенеп кала: әһә, Риян, димәк, ике көпшәле мылтык сатып алган... Шул яңалыкны, атларга эндәшкән булып, халыкка хәбәр итә Талип абзый. Салиха түтәй: - Әмәт чишмәсе исәнме әле? Суы качмадымы? - дип сорагач, әллә ниләр искә төште менә. Сагына, димәк, шуңа сорый. Салиха түтәйнең әле хәзер дә кайбер тешләрендә кара лак эзе күренеп китә. Яшьлегендә ул чор кызлары тешкә кара якканнар. Һиндстаннан кайтартылган шундый махсус эмаль булган. Модага иярәм дип, кара теш балкытып йөрү чабаталы, киндер күлмәкле кызларга килешеп тә бетмәгәндер. Һәм андый буяуны теләсә кем юнәтә дә алмагандыр... Салиха түтигә һавалы тәкәббер холык яшьтән үк йогып калгандыр, мөгаен (ә, бәлки, тумыштандыр). Кемнәрдер турында сүз чыкса, ул борынын җыерып кына: "Ул да йөри бит кеше чутында", "Һи-и бетәмәт! Исәпкә бар, санга юк!", "Җан көеге булып йөри инде, акыллыдан ала туган", "Шул сантыйны авылга баш итеп сайлыйлармы?!" дип эчкерсез турылык белән бәя биреп куяр. Үзе һәр эшне иҗтиһат белән, күңел биреп, оста башкарып чыга белгәнгә күрә, аның бүтәннәргә дә таләбе зурдан. Әгәр ул байбичә булып, ялчылар тотса, аларның бер эшеннән дә канәгать булмыйча, өере белән куып чыгарып, бөтен шөгыльгә үзе барып ябышыр иде. Менә без, әти белән, түтәйнең гадәти бер адәми зат туглап ясаганына шик тудыра торган искиткеч тәмле коймагын авыз итеп, чәйләп утырабыз. Ул утырган килеш кыстый белми, басып, өстәл тирәли йөреп кыстый. Әти миңа вакыт-вакыт сынап та, кинаяле дә карап куя: "баягы хәлне телеңнән ычкындыра күрмә, янәсе..." Бирелеп ашаганда, мин капылт кына туктап, бер ноктага төбәлеп, онытылып утырам икән, моны түтәй искәреп, үзенчә юрап: - Иманга оеп утырма. Мәктәпкә барасыңны искә төшереп, пошаманга калдыңмы әллә? - дип башымнан сыйпап куйды. И түтикәй! Күп нәрсәне белгән башың белән, берни дә аңламыйсың бит минем хакта. Мин, җүләр, ток бәргән теге халәтне кабатлыйсы килеп утырам ич... Шул мизгелнең әүвәленнән алып соңына кадәрге араны әкренәйтеп, сузып, җеген-җеккә аерып, кабаттан кичереп карыйсым килә. Еллар үткәч тә, шул хәтәр көнгә кайта-кайта уйланам. Кайчакта, чынлап та, шул коточкыч мизгелне кабат кичереп карыйсым килә. Куркыныч ләззәтнең тәме әле дә истә, хәтернең тел очында тора. Ни хикмәт ята электр тогы агышында? Килеп кагылуга, юктан бар булган кодрәт иясе бәреп чыга да, гәүдәңне урамалый алып, әле - бөтен тән-әгъзаларыңны камырга әйләндереп әвәли, әле - тораташ катыра, әле - афәтле дулкынына таратып талкый, әле - күк-җир йөзе белән бергә бөтен барлыгыңны тетрәтә... Бу бит бер мизгелдә, секундның меңнән бер бүлемтегендә шулай... Иблис үзе чарасыз калырлык нинди кодрәт бу?! Күз ачып йомган арада каян ярала диген? Кем моңа фатиха бирә? Әйткәнемчә, тетрәнү халәтен кабат кичерергә теләп, шул афәтле мизгелне таркатып, әкренәйтеп, аңымда таратып карыйм. Шунысы гаҗәп: мин ул афәтле мизгелнең тиз генә үтмәвен, тагын, тагын да дәвам итүен тән күзәнәкләрем белән теләгәнмен икән бит! Акыл-зиһен туктатырга җитешә алмаган бу теләк шулкадәр көчле булган ки, җан сүрүе ертылырга микъдар гына ара калганда, галәмнең кара төннеге җанны суырып алырга әзер дигәндә... кинәт... "Тимә, яшәсен!" - дигән әмер Күк катларыннан бирелгәндер дә... бу әмергә, карусыз буйсынып, дуамал кодрәт иясе, юашланып, мине учыннан таш идәнгә төшереп җибәргәндер. Аннары кысылып, бер ноктага әверелгән гәүдә-буыннарым языла, киерелә барып, кул-аякларым элекке торышын алган да... Мин исән калганмын. Ни хикмәт, ләззәтле курку тойгысы суынгач, тән һәм акыл берлеге үз халәтенә кайткач, инде бар да онытылды дигәндә... шул афәтле, гасабилы мизгелне кабатлыйсы килү теләге тууны ничек аңларга? Моның сәбәбе нидә? Курку ләззәтенең шундый да котырткыч әфсене бар мәллә? Бәлки, бу - кулымнан эләктерә алмау үкенеченнән теге кодрәт иясенең котыртуыдыр... Юк, бу мәхшәрне яңадан кабатларга Ходай язмасын. Уйның уйнап алуы, акылның кылын тартып каравы гына булсын. "Тимә, яшәсен!" - кирәкле шәйдә бер генә әйтелә, кабатлана алмый. Ярабби, шулай булсын... Кичкырын кунактан кайтырга чыктык. Вакытлыча салынган чокырчакырлы юлны үтеп, Туйкә турыннан авыл ягына, такыр юлга борылгач, әти әйтеп куйды: - Бүгенге хәлне әниеңә әйтә күрмә! Борчымыйк аны, - диде. Мин уйланып барам. Киресенчә, әни гел борчу-хафада яшәячәк бит. Дөресен әйтеп бирсәк, хафалы уйларыннан арынып, җиңел сулап калмасмы?! Чынлыкта әти үзе өчен кайгыра, баланы күздән яздырып, харап итә язгансың, дип әни битәрләячәк бит аны. Тегермән турын узгач, зирек күләгәсеннән ыргылып аккан тар гына инеш суы ярыннан барабыз. Эстәрле арырак икегә аерыла. Бусы - кызу акканы - тегермән куласасын әйләндерү өчен аерым тармак. Шушында без тауүзәнлекләргә болыт-болыт булып таралыша торган казларны саклыйбыз. Шалаш корып, җыйнаулашып, җәйне монда үткәрәбез. Мин кәрт уйнарга өйрәнү гөнаһын шушында җыйдым. Укырга кергәч инде каз саклап ятып булмас... Зирек күләгәсендәге шалаш эргәсендә туктап, ял итеп утырдык. Әти, алдан кисеп әзерләнгән гәзит кәгазенә янчыгыннан тәмәке салып, төкрекләп ябыштырды да, кабызып җибәрде. Үткен тәмәке исе һаваны кисеп узды. Шул мәлдә мин, шыгырдавык арба тәгәрмәче сыман, юл буе күңелне кыршып килгән уемны әтигә ачып салырга булдым: - Әти, электр тогы сугып, кешене чынлап та үтерә аламыни? - дигән соравымнан ул "дерт" итеп куйды. - Ничек кенә әле... - дип, әти тәмәкесен тирән итеп суырды да, ютәлли башлады, аннары, тынычланып алгач: - "Кара күмер итә", - диде бит Хәбри абыең, - диде. - Алайса, бүген ни булганын әнигә әйтик без, - дигән идем, әти, тәмәкесен җиргә ташлап, ботинка табаны белән каты-каты басып, бөтенләй изеп бетерде. - Аяк яралангач, авырып ятканда, мин бер төш күрдем: Ак түти безгә килгән, имеш... - Ә ул чынлап та килде бит! - Мин аны төштә дип белдем. Ак түти әйтте әнигә, улың ун яшькә кадәр өч тапкыр үлем белән сынала, диде. Беренче мәртәбә арба өстеннән каты камылга күз турысы белән егылып төшә язуымны, аннары аяк ярасыннан каным агып беткәндә исән калуымны - шушы сыналуларның икенчесе булган диде ул. Әнигә догада булырга кушты. Миңа бит ун яшь тулмаган әле. Бүгенгесе - өченче тапкыры була түгелме?! Әнине, тагын кайчан өченче бәла килер, дип, ут йотып яшәткәнче, әйтик без аңа, әти, сөйләп бирик. - Мин бу хакта белми идем, әниең үзе генә йөрәгенә йомып җан асрый икән бит. Ярар. Болай итик без, - диде әти. - Мин бу өч тапкыр сыналу турында берни белмим, янәсе. Бүгенгене сөйләп бирәм, ничек бар - шулай. Электр тогының нинди хәтәр нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый инде ул. Ышандырып булса ярый ла... Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, арып-талып өйгә кайтып кердек. - Исән-имин генә барып кайттыгызмы, - дип каршылады әни. - Исән... - диде әти, көрсенеп. Салиха түтәй җибәргән күчтәнәчле төенчеген куйды да, ашыгып, тәмәке янчыгына тотынды. Төтенгә уралып, игътибарны читкә юнәлтү - нинди җиңел алым. Мин тәнем аша кереп, шайтани көч тетрәтеп чыккан гәүдәмне ястыкка аудардым. Иртән эшкә китәр алдыннан, уянганымны сизеп, әни яныма килде дә юрган аша гына тупылдатып сөеп китте. Аның кырыс холкына хас булмаганча йомшаклыгын үземчә юрадым. Димәк, сөйләшү, аңлашу булган. Әнә бит, савыт-саба, чынаяк шылтыраулары икенче. Өстәлдә мин яраткан тары тәбикмәге тәлинкәдә өелеп тора. Каты бал яксаң, җем-җем эреп, кайнар тәбикмәкнең тулган ай кебек түгәрәк йөзенә тарала инде - әх, аның тәмлелеге! Әни кәефле булса, өй эче дә нурланыбрак китә, тыштан караганда, тәрәзәләр дә елмая, хәтта төтен дә морҗа башыннан итәген бөтереп, биеп чыга. Беренче калсын беренче Ишегалды - чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә. Мөгезе белән чөеп кенә капка элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе... Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң килеп гәпләшүләре... Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы... Бердәнбер кәҗәнең, "Төкердем мин сезгә", дигән салкын карашын төбәп, күн иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве... Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез тыпырдап алуы... Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә тидерәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына - "кара халыкка" - түбәнсетеп кенә карап утыруы... Менә шул инде минем түгәрәк дөньям. Ярый әле Африканың берәр илендә тумаганмын. Коенырга дип төшсәң, суда чиркангыч крокодиллар көтеп ятар иде. Урманына керсәң, бегемотлар, юлбарыслар... Ул кыргый явызлар эргәсендә үсеп, дүрт саны төгәл калган малайлар була микән? Капканы ачып чыгуга... Бу дөньяның хикмәтләрен беренче тапкыр күрү, беренче тапкыр ишетү, беренче тапкыр татып карау, кичерү... үзе бер могҗиза бит. Күп вакыт ул "беренче тапкыр"ның ни буласын башыңа да китерә алмыйсың. Бәлки, шуның белән кызыклыдыр да ул. Икенче, өченчегә киткәч, инде күнегелә, шаккатудан гадәтилеккә күчә барасың, һәм шул гадәтилектән арып, кайчакларда беренче тәэсирнең кабатланмас хатирәсенә әйләнеп кайтып, бер чистарынып аласың. Әнә, капкасыннан Шәйми агай чыгып килә. Көрән эшләпәдән. Төтене төтәп торган төрепкә капкан. Подтяжкасын баш бармагы белән тыгыз корсагына чирттереп килә. Ул төрепкәсен кулына алып, иреннәрен түгәрәкләп, бөтен күкрәген калкытып сулышны көрәп ала, шуңа күрә без аңа "паровоз" дип кушамат тактык. Әнә, карчыгы Хөсниттәй коедан су тарта. Аларның чирәмле ишегаллары бик иркен. Онытып торам икән, бүген аларга гурт керәчәк бит! Күргән бар. Без малайлар өчен шаукымлы булачак икән бүгенге көн. - Гурт килә! Гурт килә! - дип бер-беребезне уздырып, кычкырышакычкырыша, авыл башына йөгерәбез. Әнә, тегермән яныннан ишелеп бозау көтүе килә. Колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары. Якын-тирәдәге районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар. ("Гурт" - сугымга куылучы көтү, алман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур - борынгы төрки телдә "халык", "күп" дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш.) Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны бездән кырык өч чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы - гуртотправ дип атала. Ул - бердәнбер ир кеше, калганнары - көтүче хатынкызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр. Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә, таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә ул арып-талып кайта: "Биш сыер җәнлеген суеп-тунадык..." - ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр. Безнең дә бер көздә танабыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: "Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек", - дигән. Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе... Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам: - Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?! - Табигать ялгышыдыр бу! - Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк! - Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе идек. - Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән... Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә... Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. Дуңгызның тәрәте үләнне тамырына кадәр яндыра, диделәр. Ә бүген... Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк... Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар, бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп, Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк... Казлар, ихатага кертеп япкач, кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары... арып, карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон кайтартты. Аны авызы зур итеп, кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак ягып эреттеләр. Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып, суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч җәпле тәпиләрен шуңа манып-манып алдылар. Казлар башта, моның белән риза булмыйча, гауга чыгарсалар да, соңыннан инде, аякларына ялтырап торган "кара штиблет" киеп куйгач, канәгать калдылар бугай, атлаулары икенчеләнеп китте. Шулай итеп, казлар кәрваны, кырык өч чакрым ераклыкка - Бөгелмәгә таба, дисбе кебек тезелеп юл алды. Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән тәэсирләнеп, әнидән: "Боларны Бөгелмәдән соң кая алып баралар?" - дип сораганым хәтердә. "Вагоннарга төяп, Мәскәүгә алып китәләр, - диде әни. - Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң. Ворошилов. Будённый. Тагын... Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата, кайсы каз ите, кайсы чучка... Тьфү, тьфү..." Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында гына, имеш... Һау-һаулап, безнең авыл-болыныннан шул тарафка гурт куалар. Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә Ворошилов, Будённый... Өчесе дә авызларын, мәгарә чаклы итеп, киереп ачканнар. Мал көтүләренең бер башы безнең авылда, икенче очы, борыла-сырыла, Кызыл мәйданга барып җиткән. Әнә Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә тезелешеп казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар агыла. Мыеклы иң зур авыз - Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни, тайлар көтүе уйнаклап керә. Бу төшемне сөйләгәч, әни бер мәлгә тынып калды. Авыз эченнән ниндидер дога укыды, иреннәре пышылдавыннан "...әшһәдү әннә..." дигән сүзен генә абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай... Бераздан ул миңа тыныч кына итеп: "Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым", - диде. Бер генә әйтте, һәм шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңлаган кебек, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алганын тойгандай булдым. Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем. Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән, көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр, этап белән, кешеләр төркеме, кешеләр генәме - нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә - маллар, маллар хәлендә - коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора. Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү - җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып: - Мәгез, коллар! - дип өләшергә була. Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да - чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе... Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга. Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар... Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын маңкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит. Беренче тапкыр... дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез. Бурлашу - караклыкның баласы гына. Малайчакның нәфесе, теләге кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме - өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җилкояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең арып, гүли башлаганчы кимерергә була. Караңгылык урманында, ике үр арасындагы алан-кырда яшелчә бакчасы бар. Кайчан нәрсә өлгерә - моны белеп торырга кирәк. Шалкан, кыяр, помидор, кәбестә бу кырда котырып уңа. Ләкин берсен дә үтешли генә өзеп чыга алмыйсың. Үр өстендә, урман кырыенда Габделгали абзыйның ялгыз өе тора. Куе мыеклы, эшләпәле, төрепкә капкан Габделгали абзый һәрчак уяу, җитмәсә, иңенә мылтык аскан булыр. Мылтыгын тоз белән корып, йомшак җиреңә ату гадәтен дә ишетеп беләбез. Урман кырыеннан яшелчә бакчасына шуышып кереп, аны да алдый идек бит. Авыл башында, тегермәнгә кадәр арада (ике-өч гектар булыр) сөрелмичәчелми торган җир бар. Шунда, урман булып, киндер үсә. Орлыгы җитешкәч, капчык белән җыеп кайтабыз. Әниләр аның маен да чыгаралар иде. Суган урлауның безнең авылда гына уйлап табылган үз җайланмасы бар иде. Ул бик гади: ике метрлы таяк аласың, бер башын ярасың да, чатын ачып, чөй кертеп куясың. Чөйгә бау бәйләнгән була. Шуннан, көпә-көндез, берничә малай, яшел кыяклы суганы өлгергән ихата буена килеп, сөйләшеп, шаярышып утырган буласың. Шул арада таякны астан гына түтәлгә таба сузып, чатын суган сабагына кидерәсең һәм бавыннан тартып, чөйне ычкындырасың. Таякның чаты суган сабагын кысып ала, аннары таякны бөтереп, тартып аласың. Төбе-тамыры белән йолкынган суган - синең кулда. Моны берничә тапкыр кабатлагач, суган учмасын яшереп кенә тауга менәсең. Һәр малай кесәсендә ипи-тоз алдан әзерләнгән була. Аннары инде, суганның һәр кыягын ярып, кире ягы белән тасмалап төреп, тозга манып... Валлаһи дип әйтәм, үз бакчаңдагы суган мондый тәмле булмый. Кемдә, нинди мәк өлгерәчәген дә алдан чамаларга кирәк. Чәчәгенә карап: алсу-кызыл таҗлары кечкенә булса, мәк савыты да зур булмый, өстен каплаган "тәлинкә" астында әйләнәли тезелгән ачык тәрәзәләреннән, җил искән саен, мәк бөртекләре сибелеп тора. Мондый мәк, юмарт хәерче кебек, байлыгын тарата да бетерә. Ә инде коштабак чаклы, бәрхет төсмере биреп, ут-кызыл чәчәк атканы мулдан кылана: мәк савыты чукмар чаклы, авыр, саллы була. Ярып җибәргәч, көмешсу-кара мәк бөртекләре кушучыңа сыя алмыйча ташып чыга. Бер кимчелеге бар, аны тиз генә өзеп алалмыйсың, бөтерергә дә бөтерергә кирәк. Мин моңа каршы чара таптым бит. Кесәгә кайчы тыгып чыгасың да керткерт итеп кенә барасың. Әлбәттә, мин үзем бакчага кермим, кайчан, ничек, кем бакчасына төшү планын гына сызып бирәм һәм сакта тора идем. Соңыннан малны гадел итеп бүләсе дә бар бит әле... Беренче тапкыр тотылып, сыналу да кичерергә язган икән. Кирәк бит, көпә-көндез ясалган һөҗүмдә нинди хата киткән, бәлки безне үзебезгә артык ышану, сагаеп йөри белмәү харап иткәндер. Солтан абзыйларның бакчасы аскы урамда, инеш буенда, таллыклар белән каймаланган иде. Өе дә арырак, яшелчә түтәлләреннән шактый еракта иде. Тирә-юньдә беркем шәйләнми, өянке ботакларындагы каргалар да хәтта, безгә теләктәшлек йөзеннән, тынып калган иде. Китте малайлар бакча ягына, кинодагы солдатлар сыман таралып. Балакны гына сызганып инешне кичеп чыктылар да таллар арсында кереп күмелделәр. Бервакыт купты тавыш, этләр өрә башлады, бу ярга инеш суын ертып кына чыкты малайлар. Таралышып, боларны өч-дүрт адәм куа килә, карасам, өянке төбендә, команда пунктында утырган мине дә арттан камап алганнар икән. Эләктереп алдылар. Барыбызны да. Безнең разведка ясап йөргәнне сизгәннәр болар. Ярның теге ягында бура бурап яткан чаклары булган. Алдан әзерләнгәннәр, хәтта кычытканны да себерке итеп бәйләп, тотыр урынын әрекмән яфрагы белән уратып куйганнар. Команда пунктында торган килеш, шушылай адәм мәсхәрәсенә калып тотыл инде, җә! Шул кирәк, чалбарны төшереп и пешекләп тә куйдылар зәһәр уклы кычыткан миллеге белән. Ярый әле Зөфәр белән Фаварис күрмәде, без бит өчәү бергә чакта өчебез дә акыллы. Кайчакта, алардан арып, мин үземнән яшькә кечерәк малайларны туплап, алар арасында үзем генә акыллы буласы килә. Болар бар да малайчакның зирәклеген уятып, хәрәкәттә тоткан ысул булган икән. Асылда тамак йөрткәнгә урлашу, чын караклык түгел. Ә бәлки, беренче тапкыр чит әйбергә кул сузу, урлашу, бәлки, сабак алу өчен кирәктер дә. Әгәр икенчегә, өченчегә китеп, тора-бара кәсепкә әйләнмәсә... Минем беренче һәм соңгы тапкыр әйбер урлавым болайрак булды: "бездә артезиан коесы казыйлар икән", дип авылда хәбәр таралды. Имеш, суы бик тирәннән чыгачак, махсус насос белән суыртылып, торба аша тау башына менә, анда биниһая зур чанга тула, аннан үз хуты белән фермага торба буйлап төшә дә улаклардагы җайланмага кереп туктала. Сыерның түбәнчелек белән генә килеп юеш борынын тәлинкә сыман җайланмага төртүе була, аннан йомшак кына бүлкелдәп су чыга башлый. Сыер борынын алса, су янә туктала икән. Моны ишеткәч, авылдашлар шаккаттылар, "әкият бу" дип, күпләр ышанмады. "Арты зыян" булып чыкмасмы, дип коткы салучылар да булды. Фронтовикларның гына бик исе китмәде: "Булыр, булыр... Андыйны күргән бар. Нимес әллә кайчан ясап куйган инде аны", диделәр. Тора-бара бу "әкият" чынга ашты бит. Нәкъ шулай булып чыкты. Кое казылды. Насос куелды. Торба сузып, тау башына галәмәт зур тимер чан утыртып, аны ишеге бикләүле, түбәсе ябулы бура белән төреп куйдылар. Хәзер инде ферма сыерларын гына борынны ничек төртеп су эчәргә өйрәтәсе калды. Насоска һәм аны хәрәкәткә китерәчәк моторга (такта яру да шунда булачак икән) аерым бура буралды. Менә шул тирәдә уйнап йөргән чакта без, галәмәт көчкә ия моторны күрергә дип, шул бураның ишеген каерып кердек тә инде. Әллә нинди сәер, сәерлеге белән кызыктыргыч мотор иде ул. Йокыга талган шомлы җан иясе кебек ябылуда утыра. Теге төшен борып карыйбыз, бу төшенә килеп кагылабыз - бирешми, нык бу, берәгәйле ясаганнар моны! Шунда бер хикмәтенә күзем төште бит! Гаҗәп матур, бронза төсендә, сырлы, түгәрәк башы кулга йогышып тора, билен буып торган пружинасы да бар, карышмыйча борылып тора үзе. Сүтеп алып, малайлар күрмәгәндә, кесәгә шудырдым мин моны. Шактый авыр үзе. Ярый әле каешы бар чалбарның... Алып кайтып, мин моны үзем генә кулда биетеп, туйганчы карадым да, чүпрәккә төреп, койма артына яшердем. Икенче көнне авылга хәбәр таралды. Артезиан коесын эшләтә алмыйлар икән. Бик кирәкле бер детален урлаганнар... Бу хәбәр миңа кагыла дип һич башыма килмәде, колак яныннан гына бер тәэсирсез үтеп китте. Зөфәргә дә, Фавариска да, башка малайларга да берәмберәм теге әйберне күрсәтеп, мактаным алдым: "Менә миндә нинди хикмәт бар, миндә генә!" Ике-өч көн эчендә хәбәрләр куера башлады. Кем урлаган? Бу сорау авылның пожар каланчасыннан яңгыраган чаң кебек, хәвеф салып таралды, минем аңыма да үтеп керде. Сүз, димәк, мин урлаган әйбер турында бара. Нишләргә? Шундый да кирәкле әйберне алганмын микәнни? Зуп-зур мотор шушы кепкечкенә нәрсәгә терәлеп калганмыни? Урынына илтеп ташларгамы - куркам. Шулай, ни кылырга белми йөргән көнемдә, Туйкә мәктәбеннән кайтып килүче югары оч абыйлары безнең турдан үткәндә, мине дәшеп алдылар. Капка турыннан читкәрәк, тыкрыкка алып китеп, исемемне, кем малае икәнемне тыныч кына сораштылар. Берсе кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып күрсәтте дә: - Менә бу акчалар синеке була. Велосипед алырга җитә. Артезиан коесының моторына куелган әйбер синдә бит, әйеме. Сат син аны безгә, - диде. Бүтәннәре янәшәдә аның сүзен хуплап торды. Боларның сүзенә ышанмау мөмкин түгел иде. Чүпрәккә төрелгән әйберне бик тиз алып килеп бирдем. Теге абый әйберне карап, шул икәненә ышангач, кесәсенә тыкты, яңакка чапты да, иптәшләрен ияртеп, югары очка китеп барды. Мин шулкадәр гарьләнүдән җылауны да онытып басып калдым. "Шул кирәк, сиңа димәгән әйбергә кагылма!" - диде күңел тавышы. Икенче көнне артезиан коесының су бирә башлавы турында өйдә ишеттем. Аның хуҗасы итеп минем әтине куйганнар икән... Әти янына барган саен, мин теге әйберне карап китәм. Ул көннән-көн шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына, ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле әйбер икән ул. Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк. Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан ишетелә, күз ияләшкәч кенә су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам. Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап: - Тагын ярты сәгатьтән тула, - ди. Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый. Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле. Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән карап торган әти нәкъ шул мәлдә, теге кайчандыр мин урлаган җайланманы борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы килеп җитүгә, әти газны киметә. Шулай итеп ул моторга да ял бирә, ягулыкны да янга калдыра. Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен белә идем. Моторны сүндергәч тә пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти такта кисәген янтыгына көч белән терәп торып кына аның ярсуын тыеп, бөтенләй туктатып куя иде. Мин аңа кулны сагаеп кына тигезеп карыйм. Кайнар. Берәү булса, тирә-якта бердәнбер такта ярдыручы буларак, гозер белән килгән һәммә кешедән астан гына әҗерен ала торып, шактый бөтәер иде. Әти бүтәнчәрәк иде шул. Калын дәфтәр тота. Шуңа эш көннәрен таяк белән билгеләп бара. Кем такта ярдырганын да терки. Алар бихисап, чиратка язылалар иде. Көне җиткәч, әлбәттә, үзләренчә әзерләнеп киләләр. Эш беткәч инде табын корыла, хәмер, ипи-тозга дөнья хәлләрен кушып, бер бушанып алалар. Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман шулай... Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә. Ә беркөнне... көтелмәгән фаҗига. Такта ярганда... Ибәт агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай өзелеп чыга язган. Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде. ...Ибәт абзый пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә, нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп, йөгереп чыккан. Күтәреп алганнар... Такта яручы ирләрнең берсе - медпунктка, икенчесе телефоннан ашыгыч ярдәм чакырырга дип йөгерешкәннәр. "Ике кулым белән тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып утырам. Кулым арып әз генә бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем кан ага, коточкыч инде", ди әти. Ашыгыч ярдәм машинасы районнан егерме минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар ничек кенә коткарырга тырышып карасалар да, саклап кала алмаганнар. - Тимер көрәк калган иде такта ярган җирдә, алып кайт, - дип соңгы сүзен әйткән Ибәт абзый хатынына. Әти бу фаҗигане бик авыр кичерде. Үлемнең, һәр мизгелдә сагалап, янәшә йөри икәненә мин дә үз акылым белән беренче тапкыр төшендем... Тәлгат Галиуллин И, КАРАК... БӘЯН Кайнар мич янында маташкан Зәйнәп ханым "җомга көнне Рәфигым мәктәптән бу вакытта кайта торгание", дип уйлап та өлгермәде, көткән кешесе, ишекне хуҗаларча киң ачып, язгы җил ташкынын ияртеп, үзе пәйда булды. Кулындагы табагачын сөяп куеп, ана, тәүге кат күргәндәй, карашы белән улының буй-сынын иңләп алды. Кай арада ялгыз үскән нарат кебек буйга күтәрелгән, ныгыган, әле күптәнме соң, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, абзарга керергә карышып интектергән үгез кебек, укуын дәвам итәргә теләмәгәч, атасының "кәтүк Мидхәт малае кебек гомер буе науыз изеп яшәрсеңме", дип әрли-әрли укырга озатканы бүгенгедәй хәтерендә. Борыны тозлы суга артык юмарт малае тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, чистый егет булып җитешеп килә ләбаса. Куян бүреге җылысын алыштырырлык куе, очлары бөдрәләнеп киткән кара чәче, иягендә анык беленә башлаган чокырчыгы, өстендәге киемен тарсынып киңәеп киткән җилкәләре, ак киң маңгае... Әй гомернең узулары. Нәсел агачы үзенекен итә икән, әтисе кебек җырга, моңга һәвәс булып үсә, яшел гармуннарын вакыты булганда кулыннан төшерми... Үзе тартынучан күренсә дә, дуамаллык белән чиктәш тәвәккәллеге бар. Менәзенең шул сыйфаты аның үзенә дә, якыннарына да шактый мәшәкать тудырачак әле киләчәктә. Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа карата билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы? - Кайттыңмы, улым, нәрсәгәдер борчылгансың кебек тоела, әллә берәр фәннән койрыклысын эләктердеңме? Улының төнге төнбоек кебек тиз генә ачылырга ашыкмаганын белгән ана, җавапка дәгъва итмичә, сүз юлын башкага күчерде. әлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) - язучы, тәнкыйтьче; филология фәннәре докторы, Татарстанның - Әйдә, чишен дә кулларыңны ю, - диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлы төсмер бирергә тырышып. - Хәзер бәрәңге дә пешеп җитә, ашарга утырырбыз. Чандыр гәүдәле, талчыккан кыяфәтле булса да, ак, сөйкемле йөзле, ситсы яулыгын маңгаена кыйгачлап бәйләп, аркасына җәеп салган әнкәсенең һәр күзәнәге кадерле вә газиз иде Рәфикъка. Җир йөзендә кешеләр бик күп булса да, аның әнисен алыштырырдай, әтисе үлгәннән соң, янәшә куярдай башка зат юктыр. Бу юлы анасының күзенә карамыйча, сәламләшүгә, кәлимә алышуга вакытны сарыф итмичә, яшьләргә хас кызулык белән бер тын әйләнешендә фикерен җәеп салды. - Әни, мич тирәсендә чәбәләнүеңне ташла да хәзер үк кирәк-ярагыңны алырга кибеткә йөгер! Шырпы, сабын, керосин, тоз ише вак-төякне алырга да акча юк, дип зарланып торганыең. "Ходай газиз колына чыгарып куяр юлына" гыйбарәсен кабатларга яратасың. Мин дә шулар рәтенә керәм бугай, юлдан акча таптым. Улының төрттереп, үртәшеп сөйләшүенә күнеккән ана аның сүзләрен җитдигә алмады. Урамдагы көләч яз хәерчелекне, ертык галошлар кайгысын оныттырып, иң боек күңелләрне күкләргә иңдерә, йөрәкләргә бәхет орлыгы сирпи. - Шаяртуыңны ташла әле, улым. Ачуың чүпрәгә куелган камырдай күпермәсен, син Мирсәетне куып чыгарганнан бирле, кибеткә юлны онытып барам инде. Ак абажур башлы Хрущёв бабаң акчаның кадерен бетереп, дөньяның астын өскә китергәннән соң, тиеннәр кулга сирәк-мирәк кенә тәтесә дә, бәрәкәте бөтенләй юкка чыкты. Кинәт кенә озын-озак сөйләвеннән үзе дә имәнеп киткәндәй булып, мичтәге кара чуен чүлмәкне әйләндерә-әйләндерә, "иске бәрәңге озак пешә, тәме дә әллә ни түгел, эне-сеңелләрең, әнә, ачка үләбез дип шыңшып утыралар", диде дә, һаман улы аны ирештерә диеберәк фараз итеп, үзе дә сизмәстән, ахыры хәтәр уенга тартылды. - Нәрсә, иптәш Гайнанов, әллә латарыйда, комарлы уенда мач килдеме үзеңә? Алай дисәң, билетларың да юк иде кебек. Рәфикъ "юк" дигәнне белдереп, көлтәдәй чәч тубалын биетеп алды да ашыга-ашыга әйтеп салды. - Ышансаң ышан, ышанмасаң - үз ихтыярың. Мәктәп капкасын узып, кайту юлына чыгуга, юл кырыенда, Ләйсән егылырлык кына чокырчыкта, ике унлык белән бер бишлекне күреп алдым. Мине көтеп торганнар, диярсең. Акчаларга сразы ташланмадым. Башка укучылар узып киткәнче, галошым белән каплап тордым. Берәрсе, ник бер урында катып калдың, дип бәйләнмәсен өчен, сумкамны актарган булдым, ә үзем манма тиргә баттым. Бер ачыгавызы төшереп калдырган. Ошбу бәянны соңгы җөмләсенә чаклы тыныч кына тыңлаган ананың сөттәй ак йөзе, өлгергән кура җиләге сипкәндәй, кинәт кызыл тимгелләр белән капланды, улыныкы кебек зур соры күзләрендә очкыннар биеде һәм, үзе дә сизеп, бәяләп бетермәстән, табагачын өскәрәк күтәреп, улына таба китте. - Тузга язмаганны сөйләп, миемне черетеп торма! Кемнеңдер бу авыр заманда акча төшереп калдырасына ике яшьлек Ләйсән ышанса гына. Колгадай буеңа карап тормам, табагач белән тондырырмын арт саныңа. Каян алган төшеңә илтеп куй, миңа хәрәм акча кирәкми! Рәфикъ, үҗәтләнеп, үзен дөрес аңламаганга гарьләнеп, "таптым мин ул акчаны", дип тәкрарлавын белде һәм "менә алар", дия-дия, киң балаклы, кара, арзанлы ыштан кесәсеннән Ленин башы төшерелгән ике кызыл унлыкны һәм бер бишлекне чыгарып, сәке кырыена җыеп куелган юрган өстенә ташлады. Акчаларны үз күзе белән күргәнче, улы һаман үртәп, борчак сибә дип уйлаган ана, ни әйтергә белмичә, бүрәнәләре бүртәя башлаган дүрт тәрәзәле өй уртасында тораташтай катып калды. Йөрәге "жу" итеп китте, егылудан таянып өлгергән табагачы һәм җылы мичкә сөялүе генә саклап калды. Өйнең талгын тынычлыгын алган акча ни-нәрсә булганны аңларлык гаилә әгъзаларында ике капма-каршы хис уятты. Бердән, ифрат кирәкле, көтеп алынган булсалар, икенче тарафтан, ошбу кәгазьләр куркыныч, шомлы, тәшвишле иделәр. Сәке кырыена күктән төшкәндәй килеп кунган акчаларга карап, икесе дә, телләрен йоткандай, өнсез калдылар. Төрле уйлар өермәсендә зиһене таралып киткән ананың аң төпкелендә оешкан тәүге фикере - бу тәңкәләрнең урланган булуы иде. Улының, корчаңгы сыер тиресе мисле кыршылып беткән, җитмәсә дым үткәрә торган галош миндә генә калды, нинди генә булса да аяк киеме юнәтү кирәк, дип йөрүе миен бораулады. Җитмәсә үзе дә, каны саркып торган ярага тоз сипкәндәй: син ике кат оек белән әтиеңнең итекләрен киеп йөри аласың; минем сабыным бетте; ярты әчмуха чәем, өч салырлык тозым калды; мич якканда, инде ничәнче кат утлы күмерне Хәдичә түтәңнән алып чыгам, дип, моң-зарын чиләкләп түккәне хәтеренә төште. Үзен һәм мине кызганып, кеше кесәсен яисә берәрсенең сумкасын айкаган булырга охшый. Шик юк. Нинди хәлгә төшердем газизләремне, дигән шомлы, вәсвәсәле уйлар күңелен көйдереп алды. Шундый тайгак юлга кереп китсә, эшләр харап, Ходаем. Әйүб пәйгамбәр сабырлыгын бир үземә. - И-и улым, бәгырь кисәккәем, син шундый хурлыкка төштеңме? - Нинди хурлык турында сөйлисең? Аяк астында яткан акчаны берәү дә калдырмас иде. Ана улын ишеттеме, юкмы - әйтүе кыен, мәгәр үзгәргән йөзе, кызыл чөгендер төсенә кергән колаклары кан басымының күтәрелүенә, ананың чиксез дулкынлануына дәлил иделәр. - Караклык - кешелекнең иң астыртын, үтә явыз дошманы. Безнең нәселдә иң авыр сугыш елларында да хәрәм малга кул салган, кеше кесәсенә кергән очрак булмады һәм була да алмады. Дөньяда шуннан да хурлыклы нәрсә юктыр. Кеше исәбенә баеп, чын бәхеткә тарган адәмне белмим. Мәрхүм атаң үзенекен бирмәде, кешенекенә тимәде. Бай да булмадык, хәер дә сорашмадык, тапканнан тәм табып яши белдек. Ана, тыны кысылып, туктап, авыр-авыр сулап дәвам итте. Кызым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, Зәйнәп, төлкедән куркып почмакка елышкан тавыклардай, сәке кырыенда бер-берсенә сыенып утырган Әсхәт белән Алсу өчен дә сөйләгәнен соңрак кына бәяли алды. - Караклык ул сазлык кебек, үзенә суыра, аннан вакытында котыла алмасаң, яисә тартып чыгаручы булмаса, шунда батып каласың. Ходай Тәгалә безне фани дөньяга сынау өчен җибәрә. Аның ышанычын акламасаң, мәңге тәмуг утында яначаксың. Син, Рәфикъ - гаиләбезнең өмете, ышанычы, ә карак кеше бу авыр йөкне күтәрә аламы? - Нинди карак, кем карак, нәрсә сөйлисең син, әни? - дип карышкандай булса да, үсмер егетнең сытылыбрак чыккан тавышы ышанычлы яңгырамады. Дөресен әйткәндә, Рәфикъ анасының озынга киткән нотыгын (укытучыларга кытлык булган сугыш елларында Зәйнәп башлангыч мәктәптә уңышлы гына эшләп алган иде) зиһен казанында эретеп, аңлап бетерүдән бигрәк, аның чытылган, чит булып киткән йөзеннән, боз кебек салкын, ят карашыннан куырылып төште. Ана үзе дә, хәле бетеп, гаҗизләнеп, сәке кырыена килеп сыенды һәм нәҗескә буялган кеше кебек, ашыга-ашыга кулларын алъяпкычына сөртергә тотынды. Җитмәсә, авыр хезмәттән биртәйгән куллары бизгәк тоткандай калтырыйлар иде. - Каты куллы, кырыс булса да, атаң гадел кеше иде, шунда урында ятса да, бу хурлыкка төшәр, бу хәсрәтне күтәрер идекме? Соңгы көннәренәчә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Аптыраганнан Мирсәетне өебезгә керткәч, Газизнең элеккеге дуслары, туганнарының күбесе мине күрмәс булдылар. Йомышка кергән күрше малае кебек, бусага янында таптанып торган улына рәнҗү катыш сынаулы карашын ташлап, Рәфикъ ягына борылмыйча гына: - Имтиханнарыңны тапшыруга, фермага яисә тракторга эшкә чыгарсың! Аннан күз күрер, уку - бер нәрсә, ә тормыш - бөтенләй икенче тамаша. Соңгысында инде, өйгә бирелгән эшне күршеңнән күчереп кенә яшәп булмый. Шунда аның идәнгә сеңгәндәй кечерәеп калган улына, аягындагы кыршылып беткән иске галошларына күзе төшеп, тыела алмыйча елап җибәрде. - Әй улым, улым, гафу ит, барысына да үзем гаепле, сезне кешечә яшәтә алмагач, син шул тайгак юлга бастың. Әле генә умарта күчедәй гөжләп торган, чыр-чуы белән юк-бардан тәм табып яшәгән бәхетле өйдә, әтиләре илаһига күчкән көндәгедәй, шомлы тынлык урнашты. Дүртенчене тәмамлап килгән Әсхәт белән икенче сыйныф укучысы Алсу, аш өлгергәнне көтеп, эчләрендә улаган бүреләр турында да онытып, бер-берсенә елышып, өйнең яртысын диярлек алып торган агач сәкенең кырыена ук күчеп, тынып калдылар. Кече сеңелләре, ике яшьлек Ләйсән генә, гаилә иминлегенә ниндидер афәт карачкысы төшкәнне, ни-нәрсә турында сүз барганны аңламаса да, олы абыйсының, гадәттә, хуҗаларча атлап йөрүенә, аякларын салып, сумкасын ташлап, түргә узу белән аны кулына алуына күнеккән сабый, йөрәге, җаны белән ярамаган нәрсә булуын сизенеп, Рәфикъның аягына барып сыланды. Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган, гаиләгә ярдәм итү теләге белән кылган гамәленең ахыр мәгънәсен аңлаган Рәфикъ, Ләйсәнне кулына алып, мамыктай йомшак алсу бит уртасыннан үпте дә, сеңлесен сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, үзе генә белгән катгый карарга килеп, ләм-мим сүз әйтмичә өйдән чыгып китте. Әнисенең акчасызлыктан читлектәге кош кебек бәргәләнүләрен, сыктауларын күреп, ярдәм итәм дип, киресенчә, начарлык эшләгәнен, аяз күк йөзедәй тормышларына кара болыт шәүләсе төшкәнне аңламаслык үсмер түгел иде ул. Шул чыгып китүеннән Рәфикъ авыл урамнарын, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, шактый иңләде. Күңелен шул ук каһәр суккан акчалар борчыды. Ник алды ул аларны, ачка үлмәсләр, керосиннары бетсә, караңгыда утырырлар иде. Менә аяз зәңгәр күккә битараф ай эленде. Анысы да, ачу китереп, Рәфикъны сынап карагандай яктырта, шунда көянтәсе-чиләге белән калган Зөһрә кыз, Рәфикъның гамәленнән хәбәрдар булгандай, аңа бармак янагандай тоелды. Иң дөресен хөрмәт иткән укытучысы, авылдашы Нәсим абыйсына сөйләп, киңәш-табыш итәргә ниятләп, икеләнеп, куркып, урамдагы мунча бурасы кырыенда озак таптанды Рәфикъ. Ниятен тормышка ашырырга карар кылып, укытучысы өенә таба бер адым атлауга, ул аннан чыгып килүче таныш гәүдәне - әнисен күреп алды һәм барысын да миенә сеңдереп, һәммәсен аңлап, бераз ара калдырып, ни язган булса, шуны күрермен дип, үз йортлары ягына борылды... Ни гаҗәп, Зәйнәп, берни булмагандай, улын мәктәптән кайткандагы шикелле җылы каршылады. - Әйдә, улым, бәрәңге суына, коймак авызларда эреп бетеп бара, ашамыйча каласың. Тыштан кырыс күренсә дә, нечкә җанлы, миһербанлы әтиләре, Ленинград өчен сугышта алган яралары белән көрәшә-көрәшә, фани барлыктагы тормышын уналты елга озынайта алса да, үзеннән соң шактый таушалган йорт һәм сөекле Зәйнәбенә өч бала калдырып, урын өстендә ярты ел әҗәл белән тартышып ятканнан соң, күзләрен мәңгелеккә йомды. Шуннан соң тормышлары көтелмәгән юнәлеш алды. Колхоз идарәсендә хисапчы, халык телендә "читавут" булып эшләүче, ире исән чакта йөзенә күтәрелеп карарга да курыккан чатан Мирсәет Зәйнәпкә нарат чәере кебек ябышты. Аны ихласи ошатуы, күптәннән гыйшык утында януы, тәрбияле балаларын үз итүе турында такылдавын белде. Кыскасы, колхоз ихатасына керерлеген калдырмады. Ялгыз тол хатын, сыгылма билле, төз аяклы, тулы күкрәкле, ачык йөзле булса, аңа гайбәткә урын табыла. Бармагын тидерергә өлгермәсә дә, чатан Мирсәет Зәйнәп куенында ләззәтле мизгелләр кичереп яшәүче бәхетле ирләр рәтенә керде. Тормышның уңай якка үзгәрмәве, балаларының киләчәге турында кайгыртуы, "йөриләр икән" дигән сүз дә телчә телләргә кереп, ирен Ходай хозурына тапшыруларына ике ел узгач, Зәйнәп Мирсәетне өйләренә алып кайтырга тәгаенләде. Ирле-хатынлы булуы җиңел икән, ә бу хатаны төзәтүе шактый кыен, мәшәкатьле икән шул. Зәйнәп тә гаиләләре яшәешендә яра калдырырлык хата эшләгәнен бик тиз аңлады. Колхоз малы хуҗаларының берсе артык акча чыгаруны яратмый торган, гаять кысмыр адәм булып чыкты. Элек бер-берсен аңлап, соңгы кисәкләре белән бүлешеп, абый, сеңелкәш, әни, әнкәй дип яшәгән өйгә чит ис белән тынгысызлык, борчу керде. Юкка гына халык: ач тамагым, тыныч колагым, дип үрсәләнми торгандыр. Мәгәр иң четереклесе, зрә катлаулысы башкада иде. Олы улы Рәфикъ, Мирсәет өйләрендә яши башлаганчы, әнисенә "үзеңә кара", дигән булса да, үги атасын бөтенләй кабул итмәде, бусагадан кире какты. Батыр әтиемә алмаш була алмый, тиеш тә түгел, дигән максималистик иманда тордымы, әллә төсе уңган яшел чаршау артына, шыгырдавык тимер караватка, чит ир куенына кереп яткан әнисен көнләштеме, кеше күңеле төпсез кое диләр, өздереп әйтүе кыен, тик Мирсәет белән Рәфикъның аралары көннән-көн киеренкеләнә барды. Ә кечкенәләр өчен фани дөньяда абыйларыннан да олы абруй юк иде. Чатанны ул кабул итмәгәч, аларга хәтта сирәк-мирәк булса да күчтәнәчләр алып кайткаласа да, күңелләрендә яңа әтиләре сыярлык җылы почмак табылмады. Рәфикъны килештерергә, дустанә үк яши алмасалар да, бер-берсенә авыр сүзләр әйттерүдән сакларга тырышып, Зәйнәп бозга кысылып калган бүрәнә кебек, улы белән ире арасында бәргәләнсә дә, нәтиҗәсе булмады. Һәрдаим ачык йөзле, кояштай балкып торган ханым күзгә күренеп картайды, күз төпләрендә кара тимгелләр пәйда булды. Ничарадан бичара, балаларны кешечә ашатырга, киендерергә ярдәм итәр дип, имгәкне өенә керткән Зәйнәпкә бигрәк тә кыен, диварга эленгән рәсеменнән Газизе, барысын да аңлап, рәнҗеп карап торгандай, Мирсәет аңа кагылганда исә, вафат иренең күзләрендә ялтйолт итеп ут чаткылары уйнагандай тоела иде. Чаршау артына йокларга кереп яту алдыннан, Зәйнәп ни кыйланганны карап тормасын дигәндәй, фотоны бисмилла әйтеп, ак тастымал белән каплап куеп, һәр кичне: "Син анда, яңа өеңдә рәнҗеп ятма, хыянәт итүем түгел, бу адымга оланнарыбыз өчен бардым, яныңа килгәч, барысын да аңлатырмын, синнән башка берәүне дә яратканым булмады", - дип кабатлавын белде. Яңа ире, аңардан торса, Газизнең сурәтен ерткалап, олы шпанасы белән бергә урамга ук чыгарып ташлар иде дә, терсәкне тешләп булмый шул. Балаларымны кешечә яшәтеп булмасмы дип, үзен көчләп диярлек кушылган Мирсәет белән улын татулаштырырга тырышуның, ут белән суны кушып булмаган шикелле, бер кәррә дә файдасы тимәде. Һәр икесенең бер-берсенә дәгъвалары кире кагып булмаслык артты һәм гаҗиз Зәйнәп җиңәрлек кенә түгел иде. Әнисенең ачулану катыш юмалавын Рәфикъ кабул иткән кебек башын селкеп тыңласа да, шул мизгелдә үк үз дәлилләрен, тәсбих төймәләредәй тезеп китеп, тулысынча кире какты. - Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды) сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да, үлгән дигән хәбәре расланмагач, ире кайтып төшүгә, үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып, урында ятса да, син аны калдырып башкага ябышып чыгар идеңме? Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте. - Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аягына ауган, үзе чак исән калган. Хатынының ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә. Сүзләрен катырак итеп әйтергә тырышса да, күзләре дымлануны тыя алмады Зәйнәп. - Бу адымга сезгә яхшырак булмасмы, адәм рәтлерәк яшәп китмәбезме дип кенә барган идем. Мәхәббәт шикелле үк, нәфрәт тә үзе генә йөрми икән шул. Мирсәетнең дә Рәфикъка дәгъвалары отыры арткан иде. - Малаең белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, барып чыкмады. Ата-ана тәрбиясе эләкмәгән дип әйтмәкче иде дә, Зәйнәпнең йөзе кырысланганын, күз керфекләре тартыша башлаганын күреп, үзен тыеп кала алды. - Йә, әйт әле, улым сиңа нинди начарлык эшләде дә кайсы сыйфатлары белән ошамый, Мирсәет? - Әйтсәм әйтим инде, бигрәк тә үзең сорагач! Ул минем кесәләрне тикшереп кенә тора, тәмәкене урлый, бутаган булып носкиларымны кия... - Рәфикъ тәмәке тартмый, анысын мин точно беләм. - Дуслары өчен ала торгандыр. Минем белән теш аралаш кына исәнләшә... Болай барса, без кешечә яши алмабыз. Мин эт тормышы эзләп килмәдем! - Балаларың ошый дип телеңә салынган идең бит, минем арттан йөргәндә. - Мин аларны, бигрәк тә олы малаеңны белмәгәнмен. Мирсәетнең дәгъваларын улына җиткергәч, тегесе тәмам чыгырыннан чыкты, олыларча тузынды, туарылды. - Соңгы сүзем шул: мин аны әтием салып калдырган йортта яшәтмәячәкмен. Чатан Мирсәетеңне бездән артыграк күрсәң, аның өенә күчен! Укуымны ташлыйм да эшкә чыгам. Илдә чыпчык та үлми, дисең, балаларны үзем үстерермен. Кешедән ким-хур булмабыз, нәселебез зур, туганнар да ярдәм итәр. Хуҗаларча, олыларча фикер йөрткән улына сокланып та, үзен берьяклырак аңлап чәпчегән өчен рәнҗеп тә карап торганнан соң, ана мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк тапты. Улы үскән, аның белән шаярырга ярамый икән инде. - Балакаем, Мирсәет әтиеңне алыштыра алыр дип тә, артык күңелем тартып та кияүгә чыкмадым дигән идем. Инде үзем дә үкенәм. Юлда аунап яткан ташландык бүрәнәләрдән өй салып булмый икән шул. Ишелеп төшкәнче сипләп торып кына була. Аның аягы түгел, башы чатан булып чыкты. Тиеннәрен каткат санап тамыза торган карун бәндә икәнен хәзер генә аңладым. Әнисе Мирсәет белән чәчәкле чаршау артына кереп яткач та, Рәфикъ, тавыш-мазар чыкса, сикереп торырга әзер булып, үзен чеметә-чеметә йокламаска тырышса да, яшь вакытта күзләр сиңа буйсынмый шул, бик тиз йомылалар. Олыгайгач кына алар шырпы белән терәтеп куйгандай, төн ката шыр ачык торырга мөмкин. Кыскасы, Рәфикъ күпме генә әнисен сакларга тырышса да, үги аталары, иш янына куш дигәндәй, үзе чыгып китсә дә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бүләк итеп калдырган булып чыкты. Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртергә кирәктер: Ләйсән исеменә лаек булган бала Рәфикъның иң яраткан сеңлесе булып чыкты, үсә төшкәч, абыйсы бусаганы атлап узуга, әүвәл аякларына барып сарыла, кулына алгач, нечкә беләкләре белән муенын кочаклый торган булды. Соңрак, Мирсәет янә бер тол хатынга өйләнеп, балалары булмагач, Ләйсәнне миңа бирегез, үзен бал-майда гына йөздерермен, алтын-көмешкә коендырырмын, дип сорап килгәч, инде тракторчы ярдәмчесе булып эшләүче, ныгыган Рәфикъ сүз әрәм итеп тормаган, дәгъвачыны баскычтан ук тәгәрәтеп төшергән һәм шуннан соң чатан Мирсәет алар урамын читләтеп үтүне исәнлеккә файдалырак санаган, диләр авылның төерле телләре. Авыл советы сәркатибе булып эшләүче сеңлесе Рәйсә ярдәмендә Зәйнәп Ләйсәнне үлгән ире Газиз кызы итеп яздыра. Шул сәбәпле, бала иркәләүдән мәхрүм Мирсәет, мәхкәмә аша да кызга дәгъва белдерә алмый. Мәгәр баласына якынлашырга бер омтылыш ясап карый ул. Ләйсән беренчеме-икенчеме сыйныфка укырга йөри башлагач, аны урамда туктатып, прәннекме, конфетмы тәкъдим итә. - Рәхмәт, абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми. - Мин сиңа ят кеше түгел. - Мин сезне белмим. - Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам. - Минем анда булганым, сезне күргәнем юк. Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала. - Исемеңне онытып җибәргәнмен. - Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә? - Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартып, ялтыравык сумка алырсың, бу чүпрәгеңне ташлап. - Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми, дип әйттем бит мин сезгә. - Олылар әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын томалаган Ләйсән. - Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем. Мирсәет, суга батканда теләсә нәрсәгә ябышырга әзер кешедәй, соңгы дәлилен китерергә ашыга. - Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам. Боларның барысын да читән кырыена качып тыңлап торган шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләрен бәйләнчекнең үзенә баккан да: - Минем әтием Газиз, ул - Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән, - дип, кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына ата назын алыштыра алмый күрәмсең. Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бер нәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. - Әнием, мине урамда бер абый туктатып, конфет, акча бирәм, диде. Мин берсен дә алмадым. Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап, аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин. - Тагын нәрсәләр әйтте теге? - Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, мин синең әтиең, ди. - Син ничек җавап бирдең ? - Минем әтием Газиз, ул - сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем. Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә яшереп булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми, туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп булмый. - Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит, дип Зәйнәп Мирсәет белән вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде, дип аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде. Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, сихерле бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра. - Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың, дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәде. Мин - картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, кальбе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың. - Минем күперләрем юк, - дип сүзгә кысыласы итте Мирсәет. Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде. - Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде. Мирсәет, үзенә таяныч ноктасы елмайгандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп ала. - Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиешбез! Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә: - Күңелең тыныч булсын! Минекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау алар өстендә. Улының авызыннан төшкән халык сүзләрен аңлаган хәлдә дә кабатламыйча кала алмады: - Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, дип тә ишеткән идем. - Минем балам да ачлы-туклы яшәрме? - дигән Мирсәетнең сүзләрен Зәйнәп колагына да элмәде. - Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә! Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан шиңә барды. Үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күреп, "мин ул маңкадан курыкмыйм", дип үзен ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төште, начар төш кебек борчып торып гел күңеленә килде. Авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык, дип үзен юатып, аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, үпкәләүгә охшатып, чыраен чыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды. Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп үзен кызганмыйча, төрле эшкә алынып җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен ышанычлары бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле, Чаланка исемле сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алуга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды. - Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде. - Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен. Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы белән янә әнисе бүлдерде. - Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең карарсың. Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып салды. - Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен. - Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, может, киләчәктә тормышыбыз рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына савытлар юарга ком кулланам... Әтиең үләр алдыннан, ничек тә балаларны укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде, дип әйтеп калдырган иде. * * * Әнисе белән ихлас аңлашу Рәфикъның чираттагы ял көненнән соң, күрше Әлмәт авылына укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгыхәсрәт турында уйланырга да урын калдырмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр ярыша-ярыша байлыкларын Мораса елгасына ташый. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда сибелеп ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килде. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады. Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагачы белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде. Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан аңына килеп, эш киемен салып, соры бамбази күлмәгенә урнаштырып, балаларына: - Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен! - дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте. Мәгәр ул, агачтан туймаган ут кебек, акчалы кешеләр өчен ишекләрен һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче, тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, диләр) очында яши иде. Өйләре тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә балаларча ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә. Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшел төскә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде. - Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа? Үзе үк ашыгыч бирелгән соравы өчен оялгандай: - Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора. - Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, - дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды. - Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип сезгә килгәнием - Рәхим итеп түрдән узыгыз! Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип, икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып: - Беләсезме, Нәсим Кадырович, Рәфикъ юлдан таптым дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. Кирәк-яракны алырга акчабыз юк, дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән? Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төште. Коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуын һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, озак еллар директор вазифасын башкаручы, каракны тотып булуга ышанмаса да, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, бу эшне, тавышын бөердән чыгарып, Нәсимгә тапшырды. - Син, иптәш Нәсим Кадырович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, - дип, арзанлы шаяртып та куйды. Нәсимнең Замир Ярулловичтан: - Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы? - дигән соравына директорның җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакыр да егетне каталашкага озат! Ә сиңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле РОНО буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тот та директор каршысына китереп бастыр, бу очракта да синең чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруең артыр! Шул авыл кешесе буларак Нәсим Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң, мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлеген яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып малаен фаш итәргә килгән ханымнаң дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән? - Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер чыннан да төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әлләни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар - оешып җитмәгән, инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган, сәер халык. Сез - бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез. Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куя һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә имди. - Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм "берсе минем чәнчи бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер" дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Бурны хәбескә озатканнан соң, каракның бүреге яна мәкале шул вакыйгадан соң туган, диләр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагыйсәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми. Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, аның кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, үз чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын, алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип көлемсерәп, кырдан арыш камылларын кисеп ала килеп, кунарга калган укучыларга тарата. - Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә аз гына озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган (сумкасыннан урлаган дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә, камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез соңыннан, һәркайсыгыздан янәдән үлчәп, җыеп алырмын. Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап калдырмасыннар өченгә дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар. Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадырович алардан сорап та тормады. Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте. - Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз. Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз. Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының: - Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә? - дигән соравына укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, марксисттарихчы, комсомол оешмасы сәркатибе башкарак аңлатма бирде: - Гаебе булмаса, гафу үтенербез. Һәм беркадәр тантаналы төстәрәк өстәп куйды: - Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала. Укучылар йоклаган бүлмәләрне төн ката диярлек күз уңында тоткан Нәсим Рәфикъның йокыга китә алмыйча, кыбырсынып, боргаланып ятуына игътибар итми кала алмады. Укучыларны махсус иртәрәк уятып (бер гөнаһлы өчен барысының да интегүен аңласын теге), берәм-берәм чакырып, юри һәр камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына кыскарак, бер очы киселгән булып чыкты. "Әй Рәфикъ... Рәфикъ... мин сине акыллырак дип уйлаган идем, борынгылар кулланган иң гади капкынга килеп эләктең. Кыскарту, озынайту уенының психикасы зәгыйфь кешеләр өчен уйлап табылганын аңламадыңмыни?" Камыл белән "йоклаган" барча укучыларны бергә җыйгач, тарихчы башкачарак нотык тотты. - Укучылар... Сез барыгыз да ошбу сынауга җитди карап, сынамышларны измичә, сытмыйча, вакытында тапшырдыгыз... Каракның эчке халәтен сынау өченрәк, укытучы озын-озак тукталыш ясады. - Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар... мин таратканча, бертигез булып чыктылар. Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны бар дип мин юри әйттем. Безнең, сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш түгел. Шулаймы? - Нәкъ шулай, - дип, бердәм рәвештә кычкырдылар өсләреннән гаеп алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар. Олы, бигрәк тә мәктәп кебек, белемле кешеләр белән шыплап тутырылган коллективта сер саклыйм димә. Шуңардан тарихчының ниндидер сәер, хәзерге китапларда язылмаган тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә. - Ну иптәш, сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, - дип башлый сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. - Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы? - Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит. Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды. - Нәрсә дигән сүз бу? Ничек була инде, аңлатыгыз. Акчаны сез урладыгызмы? - Бик гади күренеш бу, Замир Яруллович! Туебыз өчен срочно акча кирәк булгач, кирәкле сумманы Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән. - Ну и ну, - дип, югалып калган директор русчага ук күчә. Ну и нравы у современной молодёжи... - Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга дәрескә әзерләнергә, йокларга ирек бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта РОНОга әйтмичә булдыра алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр. Беткән баш беткән, дип Нәсим янәдән алдау юлын сайлады. - Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз булачак, шул хөрмәткә РОНО шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр! Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә салганнан соң, йодрыгы белән, кулын авырттырмаслык итеп кенә өстәлгә китереп сукты. - Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде! Өлкән буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез, мәгърифәт учагы?! Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрә. Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, тавыш күтәреп, югалган акчаңны эзләп йөрмә, дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да. Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк булып, язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип, куркып ук кабул итте. - Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы? - Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады. Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми. Рәсимә аңа карап, сокланып, илһамланып, башкалар да бу гүзәллекне күрә дип көнләшеп яшәрлек кыз иде шул. Тормыш бизәкләрен бәяли белгән теләсә нинди ирне ымсындырырлык гәүдә, җилкәсенә ишелеп төшкән, ат ялын хәтерләткән чем-кара чәч, өлгергән карлыган кебек күзләр, елмайганда чокырчык ясап, эчкә батып торган бит алмалары, үбәсене китереп торган дымлы тулы иреннәр - һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде төз аяклары тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк егетнең. - Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак үзенә шөгыль тапмасын. - Йә Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды? - дип пырдымсызланды Рәсимә, Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп. Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды. - Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем. - Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме? - Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул мин хәзер шунда китәм диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам. Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте: - Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идек. - Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң, онытыбрак җибәргәнмен. Кыз егетнең сүзләренә ышандымы, юкмы, әйтүе кыен, кеше күңеле төпсез кое дип юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады. - Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, хет кунакларны оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр. Юкса, синең өеңдә шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Урындыклар - беренче уртак малыбыз булыр. - Алай ук хурлама инде, матурым, киләчәктә үзең яшәячәк өеңне. Тиздән аны син бизәячәксең. - Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын буларак бармакчы идем. - Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә, - дип кенә салам кыстырмакчы идем. Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясап, гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим "синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем", дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен биетеп, аска карады. - Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калганнар. Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады. Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк, Нәсимне коридорда борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ көтеп тора иде. - Сезгә зур рәхмәт, Нәсим Кадырович! - Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? - дигән булды тарихчы, башын юләргә салып. - Рәсимә апаның... сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин - карак. Минем урыным төрмәдә. - Соң мин аны, әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә уздырганчы күп алдан сизенгән идем. Әниеңне кызганып, бу юлга басуыңны аңласам да, гафу итә алмыйм. Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да: - Минем өчен иң изге кеше әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадырович, мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип бер сантиметрга мин кыскарткан идем. - Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде. Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны, әниең миндә калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә, өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә, үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын! Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп , укытучысына рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә, машина откандай сөенеп, тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде. Гадәтенчә, мич янында кайнашкан әнисе "эшләп алганчы бурычка батасың", дип әрләгәндәй булып, аннан да бүтән олы җанлы Нәсимнең улына "карак" тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды. Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр үтмәслек якын кешеләр булып киттеләр. Рәфикъ урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан, вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырымбур шәлен салды. Егет әүвәл төрле курслар, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, читтән торып укып, институт дипломына ирешеп, техниканы, халык әйтмешли, су кебек эчкән белгечкә әйләнде, бер олы гына предприятиедә баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелде. Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим белән Рәсимәнең иң турылыклы дусты, таянычлы ярдәмчесе булып калды. Эне-сеңелләрен дә укытып чыгарды, фани дөньяны ташлап киткәнче, әнисен өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте, аның күзләрендә Тәңре нуры балкый дип кабатлаудан туймады. Балаларына, хәтта оныкларына, җае чыккан саен, олы җанлы, миһербанлы Нәсим абыйсы һәм иң кирәк вакытта ул биргән 30 сум акча турында җылый-җылый сөйләүдән туктамады. Менә шул ул Әлмәт мәктәбе укучысы Рәфикъ Гайнановның гыйбрәтле караклык тарихы. Яңа исемнәр Айсылу Хафизова ЯЗЛАРЫМДА КАЙТЫРСЫҢ ХИКӘЯ Шомыртның, инде әле сагынылмаган кышны хәтерләтеп, ап-ак кар бөртекләредәй чәчәк атып утырган чагы иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала: агачлар - искән җилләр көенә куанып, кошлар әйтерсең лә үз уйларыннан моңаеп язны ашыктыралар. Һәм шушы язның ямьле бер аланында куе, биек булып үскән чирәм арасында күренер-күренмәс булып кына икәү ята. Егет бар җаны-тәне белән җиргә сеңгән булса, кыз бала исә, итәк астына букчасын салып утыра иде. Әйе, бу җир инде күптәннән аларның урыны. Дәресләр беткәч, алар беренче булып шунда йөгерәләр иде. Бүген дә монда, күк йөзендәге болытлар турында сөйләшеп, кырны сукалап йөргән тракторны күзәтеп шаярышалар, табигать кочагында хозурланып ял итәләр иде. - Булат, синең трактор йөртеп караганың бармы? - диде кыз, күзләрен киң ачып. - Ничек булмасын инде, син нәрсә! - дип җавап бирде малай, үзенең гомерендә тракторга утырып караганы булмаса да. - Шә-ә-ә-п, - дип куйды кыз. - Камилә, кара әле, сиңа соравым бар иде. - Әйе, тыңлыйм. - Ничек уйлыйсың, сугыш башланса, мин йөземә кызыллык китермичә, Ватанны саклый алыр идемме икән? - Син нәрсә сөйләгәнеңне үзең аңлыйсыңмы?! Нинди сугыш?! Мондый җитди әйберләр белән шаярмыйлар, Булат! - диде Камилә, кызып китеп. - Ә шулай да? - дип, үз сүзендә торды малай. - Әлбәттә инде, мин синең батырлыгыңа шикләнмим. - Ә мин менә шикләнәм... Нинди батырлыкка ия булырга кирәк бит ул, үлемнән курыкмас өчен!.. - Ярар, Булат, кайтыйк инде. Яңгыр яварга җыена, өй эшләрен дә бик күп бирделәр, - диде Камилә, кәефе кырылганны сиздермәскә тырышып. - Шуның өчен дә үпкәлиләрме инде? - Кыз җавап бирмәде. - Ярый, кайтабыз әйдә. Чыннан да, яңгыр яварга охшап тора. * * * Укуларының соңгы көннәре иде. Сыйныф җитәкчесе Сәрия апа билгеләрне әйтеп, җәйге каникулда укырга тиешле китаплар исемлеген бирде. - Сәрия апа, җәйге ялга уку елына караганда да күбрәк китап бирдегез бит! Китапханәдән кайтып җитә алмассың - авырлыгыннан. Ярый Камиләнең Булаты бар күтәрешергә, - диде Әлфия, кулларын һавада чайкый-чайкый. - Нишләп әле мин аныкы булыйм?! - диде Булат, ярсып. - Әй, бөтен кеше белә бит инде сезне: китапларын күтәреп йөрисең, ә ул синең өчен өй эшләрен эшли. Вәт, ичмасам - мәхәббәт! - Кара әле, күптән тукмаганнары юкмы әллә үзеңне?! - Мин үзем теләсә кемне тукмый алам, - диеп кабынып китте Ислам. - Йә, тикшереп карыйк соң?! - диде Булат, җиңнәрен сызганып. - Малайлар, тынычланыгыз әле! - дип бүлдерде аларны Сәрия апа. - Нинди тәртипсезлек бу тагын?! - дип ачуланып та куйды ул. Бу әйткәләшү вакытында Камилә башын иеп, берни дәшмичә утыра бирде. Соңыннан, Булат белән, һәрвакыттагыча үз урыннарыннан торып, юлларын яраткан җәйләүгә таба дәвам иттеләр. - Булат, бүген мәктәптә ни кылануың булды ул? - диде Камилә тыныч кына. - Үзе гаепле! Үртәгән була әле, "мәхәббәт", имеш, - диде янә кызып китәргә әзер булган малай. - Соң үртәсен, без үзебез моның ялган икәнлеген беләбез бит. Дуслар гына ич без, - дип төзәтергә ашыкты Камилә. - Әйе, дуслар гына... - диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты. Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул. Икенче яктан килеп караганда, сыйныфташлар төрттермәс өчен дуслар гына дип йөрүләре дә бик кулай иде кебек. Дуслыкларын олуг хисләр, мәхәббәт сүзләре белән тиңләп карарга, чынлап торып икесе дә, бу турыда сөйләшергә, оялалар иде бугай әле. * * * Җәйнең рәхәт, әмма эссе көннәре башланып китте. Урамнар, болыннар, елга буйлары яшүсмерләр белән тулды. Булат белән Камилә дә еш кына су коенырга, җиләк җыярга баргалыйлар иде. Тик барыбер үз урыннарына хыянәт итә алмадылар. Бу - гади булмаган тылсымлы урында Камилә Булатка китаплар укый, ә Булат күзләрен еракка төбәп, ләззәтләнеп татлы хыялларга чумып, тыңлап ята торган иде. Ләкин бер көнне бу якты һәм бәхетле көннәрне караңгылатып ямьсез хәбәр килде... Камилә, гадәттәгечә, өйдә идән-сәкеләрне юып йөргәндә, әтисе белән әнисе ашыгып кайтып керде. Әнисе шундук әйберләр җыя башлады: йон оеклар, бер чиләк бәрәңге, йомырка, берничә күлмәк. Камиләнең әтисе, Нурислам абый, йодрыкларын кысып урындыкта утыра иде. Берзаман ул хатынын чакырып алды да: - Әлфинур, йә, җитәр инде. Кил әле монда. Хатын ире каршына күңелсез генә чүгәләп утырды. - Нигезебезне сиңа ышанып калдырам. Газиз әнкәебезне карарга да, Камиләбез, мәхәббәт җимешебезне, күз карасы кебек саклап торырга да тик сиңа гына ышанам. Авыр булыр... Тик нишләтәсең, түзәргә кирәк булыр, - диде дә газиз һәм дә сөекле хәләл җефетен күкрәгенә кысты. Күпме ярсу катыш ләззәт иде ата күңелендә... - Йә Ходаем, ярдәмеңнән ташлама... Исән-сау гына әйләнеп кайтса ярар иде инде минем җаныем, - диеп, ярсый-ярсый елап алды ана. Нурислам аптырашта калган Камиләсе янына килде дә, аның алсу алмадай битләрен учларына алып: - Кызым-йолдызым минем... Әниеңне тыңла, яме? Һәрбер эштә дә ярдәм ит, булыша күр әниеңә. Теге иптәшең, кем әле? Булат бит? Ул да кирәк чакта булышыр дип ышанып калам. Бик акыллы егет дип күрәм мин аның үзен. - Әтием, аңлат инде зинһар, нәрсә булды? Син кая шулай җыендың? Нишләп миңа бернәрсә дә әйтмисез соң? - дия-дия өзгәләнде кыз бала. - Барысын да әниең аңлатыр, кызым, исән-сау булып тор, - дип ишеккә таба атлады ата. Кайгылы сүзләрне һич кенә дә кабатлыйсы килмәде аның. - Озата бармагыз, тиздән кайтырмын кебек тоелсын. Хушыгыз, кадерлеләрем, - диде дә чыгып ук китте Нурислам. - Әнием! Әнием, дим, ни булды соң инде бу?! Кая китте соң әти? Нишләп туктатмыйсың син аны?! Әни җавап бир инде... - дип өзгәләнде бала. - Сугыш, кызым... Әтиең сугышка китте. - Әти? Сугышка?! - дип пышылдады эченнән Камилә. Тамак төбендәге шактый каты төерне авырлык белән йотып, кызчык тәмам буталып, бернәрсә дә аңышмас булып утырды да утырды... * * * Булат исә, инде ике сәгатьтән артык, дусты-сөйгәне, Камиләсен көтә иде, аларның яраткан урыннарында. Моңарчы болай соңга калганы булмагач, Булатның башына әллә нинди шомлы уйлар да килгәләп алды. Ниһаять, толымнарын тузгыткан Камиләсе күренде, тик аның кәефе юклыгын, йөзендә борчу барын Булат шул ук мизгелдә аңлап алды. - Ай-һай, хан кызы булдыңмы әллә, болай ук соңга калырга? - диде Булат, шаяртырга теләп. Камилә нәфрәт тулы күзләре белән Булатка текәлде. - Син!.. Бары син генә гаепле! - дип кычкырып җибәрде ул. - Синең соңга калганыңамы? Һаман да шаяртырга тырыша иде әле Булат. - Сугыш башланса, йөземә кызыллык китермичә Ватанны саклый алыр идемме дип сораган идеңме?! Юраганың юш килде. Бар, сынап кара, әнә, сугыш башланган! - Камилә, нишлисең син?! Тынычлан әле, - диде малай, кинәт җитдиләнеп. - Тынычлан? Тынычлан?! Әле генә әтине сугышка алып киттеләр, ишетәсеңме?! Син... син генә юрадың! Күрәлмыйм... күрәлмыйм мин сине! Камилә күз яшьләрен сөртә-сөртә китеп барды. Булат тораташтай басып калды. Тозлы күз яшьләре генә аның битләре буйлап йөгерә иде... Кайгы-хәсрәтеннән, бер дә кирәкмәгәнгә, Булатын рәнҗетәм дип һич тә уйламады шул кыз күңеле. Җәйге кояшлы көннәр кышкы буранлы көннәргә әверелде. Авылда кайгыхәсрәт үсә барды. Камиләнең дәү әнисе авырып китте, шул сәбәпле ул аны карап өйдә утырырга мәҗбүр булды. Әнисе Әлфинур апа да атналар буе эштә югала башлады, фронтка утын әзерлиләр иде алар. Өйдә моңсулык, салкынлык хөкем сөрә. Кыш булганга түгел, ә яраткан әтиләре Нурисламнан хат булмаганга борчулы иде бу йорт. Камилә белән Булат соңгы очрашудан соң аралашмый башладылар. Элекке күңеллелеген югалткан дәресләрдә дә алар хәзер аерым утыра иделәр. Өйгә кайтыр вакыт җиткәч тә, инде бергә кайтмый башладылар. Тик бу Камилә өчен генә шулай иде. Булат исә аны көн саен диярлек читтән качып кына өенә озата торган булды. Ләкин күңелне алдап булмый шул, алар бер-берен бик юксына иделәр. Мәгәр икесе дә бер-берсенә юл куймыйча, беренче адымны, дуслашу адымын ясарга кыенсыналар иде. Көн артыннан атна, атна артыннан айлар уза барды. Сугышның да инде ике елы үтеп китте. Моңсу көннәрнең берсендә, дөньяларны ямьләндереп, почтальон кыз Әминә килеп керде. - Әлфинур апа! Әлфинур апа, хат! Нурислам абыйдан! - Бөтен өйне яңгыратып кычкырды Әминә. Әлфинур калтыраган куллары белән хатны укырга кереште, барысы да аңа текәлеп хәбәр көтәләр иде. Ана яшьле күзләрен күтәрде, күзләре яшьле булса да, йөзендә аның чиксез елмаю иде: - Кызым, әтиең исән-сау. Җиңелчә яраланган. Тиздән кайтачак. Их, белсәгез иде шушы минутта күңелдәге шатлык мизгелләренең ничек ташып акканын?! Соңгы ике елда бу нигездә күңелле хәбәрләр, гомумән, ишетелмәде шул. Ә тормыш дигәнең Камиләгә тагын бер сынау әзерләп куйган икән. Төнлә Камилә әтисе кайтачак сөенеченнән йокыга китә алмыйча ята иде, берзаман кемдер тәрәзәгә чиертә башлады. Камилә пәрдәне ачып караса - сыйныфташы Ислам тора! Камилә аяк очларына гына басып, урамга ашыкты. - Ни кирәк? Нишләп йөрисең бу вакытта, Ислам? - Вакыт юк,тыңла гына! Булат иртәгә сугышка китә. Камиләмне читтән генә күзәтеп йөреп яши алмыйм башка, сугышта, бәлки, берәр нинди файда булыр үземнән, ди. Беләсең бит, хәзер сугышка унсигезең тулмаса да алалар, ә инде үзең теләк белдерсәң, ике куллап. Нәрсә дияргә тиеш идем соң әле...Әй Алла, уйларым чуалды инде!.. Ә! Зинһар өчен, озатырга кил. Ярата ул сине. Үзеңә килеп сүз башларга кыймый ахры. Кирәкмәгән сүзләр әйтеп сине кабат үпкәләтермен, дип уйлый торгандыр. Син бу горур үпкәләшүне җиңә аласың. Мин сине бик яхшы беләм, классташ. Син тиеш аның белән очрашырга. Ишетәсеңме, тиеш! Атла беренче адымыңны! Иманым камил, уйларында гел син, тик сине генә уйлап борчылып яши ул. - Сугышка?..Тукта, бу - башка сыя алмаслык хәл! Нишләп ул? - дип гаҗәпләнде кичке салкынны да тоймыйча яланаяк торган Камилә. - Камилә, сүз бир, киләм, диген! Юкса, соңыннан үкенечкә калуы бар. Мин әйткәнне сиздермә инде үзенә, ярыймы?! Арада сүз йөрткән кешене берәү дә өнәми бит. Мин тик яхшы нияттән генә. Бик тә килешеп торасыз бит сез бер-берегезгә. Чын йөрәктән бергә булуыгызны телим. Мин киттем. Иртәгә иртүк Булатларга кил, сау бул! - дип рәшәткә аркылы сикереп, Ислам күздән юк та булды. Камилә урамда торды. Башында тик Булат һәм татлыдан-татлы мизгелләр генә иде. Күк йөзенә дә бик озак карап торды. Йолдызлардан да Булатының исеме җыела кебек тоелды аңа. Камилә дәү әнисенең сандыгыннан ниләрдер табып алып, таң атканчы, селкенмичә утырды да утырды. Әлфинур йокысыннан торганда, Камилә инде киенеп, чыгып китәргә әзерләнгән иде. Камилә әнисенең уянганын күреп, күңелендәген аңлатыр өчен сүзләр эзли башлады. - Әни... Мин... Теге... Булат бит... - дип мыгырдана башлады кыз. - Кирәкми, кызым. Мин кичә барысын да ишетеп тордым, төне буе йокламаганыңны да беләм. Кая, күрсәт бүләгеңне, матур булдымы соң? Искиткеч, кызым... Камилә, балам, дөрес эшлисең, бар, кызым, бар. Алла боерган булса, кайтыр. Ходай гашыйкларны аермый ул. Бар, кызым, соңга кала күрмә. Камилә өйдән ук кебек атылды. Тамагын төер тырмалап тора, аяклары гәүдәсен тотмый кебек. Тик күңелдә әллә нинди рәхәтлек хисе ургый. Менә Булатларның йорты. Йортта ата кулы булмаганлыгы сизелми дә иде, бар җире дә тәртипләп каралган. Менә капка төбендә Суфия апа - Булатның әнисе газиз баласын - улын кочаклап тора. Бер адым. Ике. Менә ул күзләр... Күпме күрешмәгән, тик барыбер онытылмаган, мәхәббәттән оялып та, шашып та бер-берсенә төбәлгән күзләр... - Камилә?! Син?! - диде. Аның йөзе кинәт балкып китте, күзләре тагын да нур чәчеп алды. Шушы, алдында басып торучы чын "Фәрештә", чибәр булып үскән зифа буйлы кыздан, җаны-тәне белән өзелеп сөйгән кешесеннән, күзкәйләрен ала алмыйча яна иде егетнең йөрәге. - Мин, Булат... Булат, кичер мине... Зинһар, - дип пышылдады кыз. Булат Камиләне кайнар кочагына алды. Кыз оялып читкә тайпылды. Егет аңа бик үзгәргән кебек тоелды. Әйе, ул инде хәзерге мизгелдә чын егет иде. Мәктәп арасында очрашып йөргән оялчан егет, чын мәгънәсендә үзгәреп, олыгаеп киткән иде. Күзләрендә җитдилек барлыкка килгән. Тик шулай да ул барыбер Камиләнең иптәш малае Булат булып кала бирде. - Булат... Үзем тырышып чиккән кулъяулыкны сиңа дип, мине хәтерләтеп торсын дип алып килдем. Кабул итеп алчы?! Йөрәгең турындагы кесәңдә йөрт, ул, һичшиксез, саклар сине, Аллаһы боерса. - Камилә, мин дөрес аңлыйммы? Бу. Бу синең... - нәрсә әйтергә дә белмәде егет. - Әйе, бу минем сиңа вәгъдәмне аңлата, Булат. Соң аңласам да, аңладым. Мин ялгышканмын, әтием китү кайгысыннан кирәкмәгән сүзләр әйтеп үпкәләттем үзеңне. Мин сиңа, дуслыкка караганда да көчлерәк хисләр кичергәнмен икән. Гафу ит мине, зинһар... - диде Камилә, яшьле күзләрен яшереп. - Әлбәттә, гафу итәм. Камилә, сүз бирәм, мин кайтырмын! Сау бул, озын толымым минем... Көт мине. Хуш, әнием, газизем... - диде дә ашыгып китеп тә барды ул. Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды... Аннан соң яратып очраша торган урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре яңарды, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште. Камилә хушыннан язмас өчен чирәмгә утырды. Күккә карады. Ә күктә... күктә һаман да шул ук болытлар... кырда һаман да шул трактор йөри иде. Ә астарак бер нәни кызчык белән малай утыра. Алар башларын югары тотып, бармаклары белән төртә-төртә нәрсәдер турында сөйләшәләр. Әйе... Бу нәни дуслар аларның, бары тик аларның истәлекле дә, бәхетле дә балачакларын хәтерләтә иде. Дөньяга тагын ямьле яз килде... Табигать үз тормышы белән яши... аның өчен Камиләнең борчулары да, шушы каһәр суккан сугышы да юк иде... Тик Камиләнең күңелендә яшәгән өмет шушы назлы язның һәрвакыттагыча уку елының тәмамлануын гына түгел, ә кара кайгылар китергән сугышның тәмамлануын да алып киләсенә ышана иде. "МИН ДӨНЬЯНЫ ҮЗЕМ ИҖАТ ИТӘМ..." ӘНВӘР ШӘРИПОВКА 75 ЯШЬ Холкым шундый: тормыш юлымда очраган кешеләрнең бик сирәген генә шунда ук үз итә алам. Аларга ияләшкәнче, уңай сыйфатларын күрә башлаганчы, миңа күпмедер вакыт кирәк. Яшьрәк чакта, кемнәрнедер тота-каба гына үз итеп, соңыннан шактый кыен хәлләрдә калгаларга да туры килгәне бар. Авызың бер пешкәч, өреп кабарсың, диләр бит. Шулай да, күрәсең, һәр нәрсәдән чыгарылмалар да була ала. 1975 елда мине, Әнвәр Шәрипов белән бергәләп, Кукмара районының Мәчкәрә якларына студентларның фольклор-диалектология экспедициясенә җитәкчелек итәргә җибәрделәр. Бу коллегамны әле беренче генә күрүем иде. Ул инде бу вакытта фән кандидаты булырга да өлгергән. Гәрчә икебез дә сугыш башланган 1941 елда туган булсак та, белем эстәү, фән юлына кереп китү аңа шактый иртәрәк насыйп булган. Мин исә өч елдан артык армиядә хезмәт итү һәм кайбер башка сәбәпләр белән, бу мәсьәләдә арткарак калышкан идем. Кешене әйбәтләбрәк таныйм дисәң, аның белән юлга чык, диләр бит. Без дә әле яңа гына беренче курсны тәмамлап килүче утыз-кырык егет-кыз белән минем туган якларыма юнәлдек. Менә шунда, яңа кеше буларак, мин аны да күзәтәм: пөхтә киемле, тыйнак-җыйнак, ачык йөзле Әнвәр яшьләр белән дә җайлы гына итеп сөйләшә, кирәк нәрсәләрне бөртекләп аңлата. Аларның күңелләрен аңларга омтыла. Болары инде укытучыларга хас һөнәри сыйфатлар. Аралашканда еш кына йөзендә елмаю билгеләре чагыла. Нәрсәдән дә булса кызык тапса, тыенкы гына түгел, тезелеп торган ап-ак тешләрен күрсәтеп рәхәтләнеп көлә. Минем белән дә мөнәсәбәте тигез. Баргач, авыл халкы белән дә итагатьле итеп сөйләшеп, күңелләрен яулады. Кыскасы, менә дигән кеше, студентлар өчен үрнәк булырдай остаз. Мәчкәрә - гади генә авыл түгел. Инкыйлабка кадәр монда бөтен татар галәменә билгеле мәдрәсә булган. Күренекле дин галиме, атаклы фәлсәфәче Габденнасыйр Курсави да шушы мәдрәсә шәкерте. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Шуңа күрә авыл кешеләре кулында борынгы кулъязмалар, китаплар булу мөмкинлеге дә табигый иде. Әле Казанда ук сәфәргә кайсы якка чыгу турында мәслихәтләшкәндә, Мәчкәрә төбәгенә җыенуыбызны белгәч, аның бу юнәлешне яратып хуплавына ук игътибар иткән идем. Дөресен әйткәндә, авыл халкы андый кадерле ядкарьләрне теләсә кем кулына тоттырырга бер дә атлыгып тормый. Әнвәр әби-бабайлар белән сөйләшүнең, уртак тел табуның остасы инде. Шул рәвешле, байтак кыйммәтле табышларга юлыкты ул. Бүген инде бу сәяхәткә кырык елдан артык вакыт узган. Менә шушы дүрт дистә ел буена безнең бер-беребезгә булган уңай мөнәсәбәтебез үзгәрми, аны хәтта дуслык дигән олы сүз белән дә атап буладыр. Ни өчен дигәндә, сирәк кенә очрашкан чакларда сөйләшеп сүзләребез бетми, аралашудан күңелләр ялыкмый. Бу инде әдәбиятка, фәнгә, педагогик эшчәнлеккә бердәй караш, мөнәсәбәт булудан да киләдер. Гөманымча, мондый үз итешүнең тагын бер җитди нигезе бар: ул да булса, язмышларыбызның охшашлыгы. Без - сугыш аркасында ятимнәр. Мин әтидән өч айлык булып калсам, Әнвәр исә әтисе сугышка киткәннән соң өч ай үткәч кенә туган. Мине, төпчек малаен, әти әле кулына алып тирбәткән, тартып йөрер өчен, үз кулы белән бик матур итеп бала арбасы ясаган (тимерче бит!). Әнвәрне исә әтисе бер тапкыр да күрмәгән. Минем әнием - өч ир бала, ә Маһипәрваз апа дүрт бала белән тол калган. Боларны искә алу тикмәгә генә түгел: атадан калган балалар белән әти тәрбиясен күреп үскән малайлар арасында күңел дөньясы ягыннан дисеңме, холык-фигыль җәһәтеннәнме, барыбер, күпмедер аерма була. Аталы баланы кыерсытырга җөрьәт итмиләр. Атасыз балага ни әйтсәң дә, аңа нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң дә ярый дип уйлаучылар табыла тора. Шуңа күрә ул басынкы, сабыр, әмма, хәлнең ниндилегенә карап, үзен-үзе якларлык көрәшче сыйфатына да ия булып үсә. Чөнки таянычың - үзең генә. Әнвәр Мәгъдәнур улы туган Кәрәкәшле авылы Ютазы төбәгендә яхшы мәгълүм. Бу авыл талантлы шагыйрь, Һ.Такташларның каләмдәше Сирин Хәниф улы Батыршинны, төрки дөньяга мәгълүм тел галимнәре Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевне һәм Фәһимә Миргалим кызы Хисамованы биргән. Кәрәкәшле музеенда булып, андагы бай экспонатлар белән танышканнан соң, биредә элек-электән затлы, белемгә омтылган, талантлы халык яшәгәнлегенә ышанасың. Әле хәзер дә ул тирә-якта мәгърифәтлелеге белән үрнәк булып тора. Әнвәр дә Кылы инеше буенда урнашкан шушы зур авылда беренче авазын биргән. Әмма әнисе, ире сугыштан кайтмагач, яшәү җиңелрәк булмасмы дип, балаларын алып, үзе туып-үскән авылы Зәй-Каратайга күченеп кайткан. Әнвәргә бу вакытта ун яшь була. Ул биредә дүртенче сыйныфтан укып китә. Илленче елларның икенче яртысында Ш.Бикчурин район үзәге булган Лениногорскида иҗат берләшмәсе оештыра. Төбәк гәзитенә мәкаләләр, шигырьләр җибәрә башлаган Әнвәр дә, моны ишетеп, өлкән сыйныфларда укыганда, аның утырышларына йөри башлый, әдәби иҗат белән шөгыльләнүнең хасиятләрен белергә омтыла. Нәкъ менә шушы кызыксыну 1960 елда аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә дә. Мондагы иҗади мохит тә каләм тибрәтүгә бер этәргеч була. Һәр яшь каләм әһеле кебек, ул да үзен дөньяның үзәге итеп сизә, аңа да бөтенесен үзе теләгәнчә матур итеп үзгәртеп корып булыр кебек тоела. Шагыйрь Разил Вәлиев әйтмешли, "йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм" дип, каләмен эшкә җигә. Мин дөньяны үзем иҗат итәм: Һәркөн - иртән, Көндез, кичләрен... Иҗат иткән саен камилләшә, Тулылана бара Рухи дөньям, фикер-хисләрем. Бу шигъри юлларда Ә.Шәриповның яшәү мәгънәсе аермачык булып билгеләнә - яшәүне матурлау, үзе өчен генә түгел, гомум кешелек өчен. Шул ук вакытта егет тагын бер нәрсәгә төшенә: ул, хис кешесе булу белән бергә, акыл белән эш итүгә өстенлек бирүче дә икән бит. Берәү әйтә миңа: "Уйлан, кеше, Бер минутка гына туктал да: Чынлап уйласаң бит, Тормышыңның Бар мәгънәсе - акыл туплауда!" Бу "берәү" кемдер түгел, иң әүвәл Әнвәр үзе. Иң отышлысы - кешенең үз-үзенә акыл бирүе. Табигать аңа әнә шул акыл туплауның барыннан да мөһим икәнлеген аңлауны бала чагыннан ук искәрткән. Тик акыл җыю аның өчен ахыргы нәтиҗә, үзмаксат кына түгел, акыл Әнвәргә халыкның бик ераклардан килә торган фикер хәзинәсен замандашларына ачып бирү, шуның белән килер буыннарны да коралландыру. Яшәү мәгънәсенең шушы юнәлеше үз вакытында билгеләнүе аңа бөтен гомере буена түгелмичә-чәчелмичә бер юнәлештә - затлы элгәрләребезнең күңел байлыгын туплап, аларга үз күңеленнән, фикер-хисләр хәзинәсеннән бар булганын өстәп, фәндә яңаданяңа казанышларга ирешеп яшәүне тәэмин итә. Яшәү беренче карашка гына гади кебек, таң ата да кич була, дигәндәй. Аның һәр көне шуны күрә, бәяли белгән кеше өчен бөек дәрес. Кайберәүләр уйлый: кеше яшь чагында гына өйрәнчек була, аннан соң инде ул үзен теләсә кемгә дәрес биреп яшәргә хаклы дип саный, масаеп, дөньяга сыймыйча йөри башлый. Икенчеләр алай һаваланмый, Тыныч кына туплый тәҗрибә. Ялгыша да, җиңелә дә кайчак, Акыл туплый әмма һәр җирдә. Бу инде чын галимнәргә хас сыйфат. Әнвәр Мәгъдәнур улы бу юлларда үзенең эчке тоемын, кешеләр арасында үз-үзен тотышының бар булганын бәян иткән. Ялгышуы да, кайчак җиңелеп чигенүе дә - үзенеке. Моның шулай икәнен аңлау өчен, аның "Үзем турында үзем" дигән автобиографик эссесын гына укып карау да җитә. Анда сурәтләнгән тормыш сәхифәләре белән мәгълүматлы булгач, бу шәхесебезгә, аның гамәлләренә, җәмгыятьтә үз-үзен тотышындагы үзенчәлекләрнең асылына ачкыч табасың, ул синең өчен дә аңлаешлы зат булып әверелә. Аның моңа кадәр яшәлгән гомере шигърият белән юлдаш булды, дисәк, һич тә хата булмас. Н.Юзиев җитәкчелегендә язган диплом эшенең шигърияткә кагылышлы темасы юкка гына барлыкка килмәгәндер, ул "Хәсән Туфан иҗат процессының кайбер мәсьәләләре" дип атала. Кырык еллык иҗат гомерендә ХХ йөзнең "ак шагыйре" үткән тормыш һәм иҗат юлы шигърият галиме белән студентны әсәрләрнең эчтәлеге белән генә түгел, форма катлаулылыгы белән дә җәлеп иткәндер. Хәзерге вакыт булса, "кайбер мәсьәләләр"не ачыктан-ачык билгеләп булыр иде. Әле тоткынлыктан котылуына нибары тугыз гына ел булган шагыйрьнең иҗатын гомумирәк планда гына булса да тикшерергә алыну заманы өчен билгеле дәрәҗәдә кыюлык та сорый иде. Әйе, фән белән шөгыльләнү өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе - кыюлык. Әмма университетны тәмамлаганда егерме дүрт яшьтә булган Әнвәрдә исә бу сыйфат артык тыйнаклылыгы күләгәсендә калгандыр дип уйларга урын бар. Югыйсә, аңа, ике дә уйламыйча, аспирантурада калырга да мөмкин булган бит. Ә ул дүрт ел буена район күләмендә радиотапшырулар алып бару, газеталарда эшләү, балалар укыту кебек эшләрнең берсеннән икенчесенә күчә-күчә, алтын кебек вакытын уздыра, армиядә дә бер елы үтә. Ниһаять, егерме сигез яшендә КДУда профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә аспирантурада укый башлый. Бу да очраклы түгел. Х.Госман дидекме, үзеннән-үзе күз алдына борынгы әдәбият сәхифәләре, гарәп графикасы белән кулдан язылган серле булып тоелган әсәрләр, язмалар шәйләнә башлый. Ул Әнвәрләр күңеленә дә шул әсәрләрнең затлы хасиятләрен әле студент чакларында ук сеңдерергә, күңелләрен шулар белән нурландырырга өлгергән. Менә шулар алга таба фәнни тикшеренүләремнең юнәлеше булыр дип, Әнвәр ул вакытларда башына китереп карадымы икән? Алар әле студент чагында ук гарәп язуын өйрәнгәннәр иде. Ә менә хәзер, фән яшәү мәгънәсе булып әверелгәч, аны гомуми планда гына белү җитми икән. Кулъязмалар бер-берләреннән аларның авторларының яки күчереп язучыларының шәхси язу алымнары белән шактый нык аерылалар, шул ук вакытта алар гарәп графикасының бертөрле генә үрнәкләреннән файдаланмаганнар. Әйтик, күфи, сөле, нәсх, рокъгә, дийвани кебек гарәп графикасы белән язу алымнары бар, аларның тагын әле үзләрендә дә бүленеш күзәтелә. Димәк, шушы язу үрнәкләренең кулъзмаларын ялгышмыйча укырга, аңларга өйрәнү үзе бер зур гыйлемлелек тәшкил итә. Өйрәнә Әнвәр, остазының булдыклы дәвамчысы булып әверелә. Менә шундый ныклы әзерлек белән генә XVIII-ХIХ йөз шагыйребез Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗатын өйрәнүгә керешергә мөмкин иде. Ул калдырган әдәби һәм фәнни мирасны тулысынча барлыйм дисәң, тикшеренүче гарәп, фарсы телләрен дә үзләштерергә тиеш, чөнки аның хезмәтләре һәм әсәрләре арасында бу телләрдә язылганнары да байтак. Татар телендә булганнарында да гарәп, фарсы алынмалары мул файдаланылган, төрек теле тәэсире дә шактый көчле. Ике теллелекнең бер үк әсәрләрдә очраганнары да бар. Әйтик, "Тәнзиһ әл-әфкяр фи нәсаих әл-әхйар", "Әл-карзы микъраз әл-мәхәббәт" поэмалары татарча, фарсыча аралаштырып язылган" (Казан утлары. - 1984. - №11. - Б..). Димәк, Әнвәргә әлеге көнчыгыш телләрен өйрәнүдән башка юл юк иде. Бу кадәр хәзерлек таләп ителү дә аны юлыннан тайпылдырмады, өркетеп калдырмады. Ул, теше-тырнагы белән дигәндәй, шушы гыйлем дөньясына торган саен тирәнрәк кенә керә барды. Сүз дә юк, Г.Утыз Имәни шәхесе һәм иҗаты Ә.Шәриповка кадәр үк күпмедер мәгълүм иде. Әмма бу белү шактый чикле иде әле. Мисал өчен Г.Утыз Имәни хакында 1963 елда чыккан "Борынгы татар әдәбияты" җыентыгында бирелгән бүлекне (авторы Ү.М.Беляева) Ә.Шәриповның 1986 елда әзерләп бастырган "Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари" дигән китап белән чагыштырып карасаң, шушы ике дистә елда бу мәсьәләдә никадәр алга китешне күреп була. Болар - Ә.М.Шәрипов тикшеренүләре нәтиҗәсе. Бу юлда галимнәр эшчәнлегендәге бер-берләрен дәвам иттерүдә хезмәттәшлекнең матур нәтиҗәләр бирүен дә искәртү соралып тора. Шул ук Ү.Беляева, шагыйрь Әхмәт Исхак белән бергә, яшь коллегасы Ә.М.Шәрипов хезмәтен бәяләүдә дә катнашкан. Дәвамчысының эшенә бик сөенеп фатиха биргән. Шул ук җыентыкта мәгълүм галим Миркасыйм Госмановның "Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: чор, иҗат һәм мирас" дигән зур күләмле мәкаләсе дә урын алган. Әлеге әтрафлы тикшеренүдә Ә.Шәриповка карата бернинди бәя булмаса да (шактый сәер, әлбәттә), аның ул төзегән җыентыкта урын алуы барыбер яшь коллегасын тануы дип уйларга нигез була ала. Күз алдына китерәм: никадәр зур хезмәт куелган. Кайсысы кайда таралып яткан кулъзмаларны барлау, эзләп табу, алардагы һәр тәгъбирнең нинди мәгънә бирүен ачыклау, ниһаять, аларның сүзлеген төзү, шәрехләмәләр язу өчен никадәр армыйталмый эшләү, үҗәтлек һәм фидакарьлек кирәклеген аңлау Ә.М.Шәриповка карата хөрмәт уята. Менә шулар нигезендә кандидатлык диссертациясе язу - дүрт, ә әлеге җыентыкны әзерләп чыгару унҗиде елга сузыла. Аның каравы Г.Утыз Имәни шәхесе һәм иҗаты хәзерге фән дөньясына нык тикшерелгән хәлдә тәкъдим ителә алды. Шигырьләр һәм поэмаларның оригиналларын транскрипцияләү, аларның хәзерге телебезгә юлга-юл күчермәләрен урнаштыру һәм Ә.Исхак эшкәртүендә кайберләрен хәзерге әдәби телебездә поэтик яңгырашта бирү текстларны аңлау, аларның сәнгатьчә камиллекләрен күрсәтү өчен бик әһәмиятле иде. Бу кадәр катлаулы эшне менә дигән итеп башкарып чыга алуы яшь галимнең зур казанышы буларак бәяләнде дә. Ә.М.Шәриповның бу өлкәдәге табышларын калку итеп күрсәтердәй бер генә мисал китерик. Ул үзе яза: "Алтмыш елга якын сузылган иҗат дәверендә Г.Утыз Имәни, бүгенге мәгълүматлар буенча, туксан тугыз хезмәт язып калдырган. Алар Утыз Имәнинең үз чорының олы шагыйре генә түгел, бәлки күпкырлы галим дә булганлыгын күрсәтеп торалар. Шушыларның алтмыш җидесенең тексты табылган. Егерме бере әле соңгы вакытта гына, ягъни алтмышынчы-җитмешенче елларда шушы юлларның авторы тарафыннан табылды һәм фәнни кулланылышка кертелде" (Шәрипов Ә. Гыйлем-нурдыр... // Казан утлары. - 1984. - №12. - Б..). Мондый олы шагыйрь һәм галимнең бер генә язмасына юлыгып, аны гомуми әдәби-фәнни хәзинәбезгә әверелдерү дә зур эш саналыр иде. Биредә исә ике дистәдән артык язма турында сүз бара. Әлбәттә, мәгълүм текстларның һәммәсен дә бер җыентыкка урнаштыру мөмкин булмагандыр, шуңа күрә төзүче бу басмага кермәгәннәренең исемлеген генә булса да бирә. Алар - 10 шигырь, 3 поэма, 15 проза, 6 гыйльми һәм тәрҗемә китаплар. Аларның тасвирламаларын бирү дә җитди фәнни хезмәт буларак кабул ителә. Шулай ук Г.Утыз Имәнинең басылган китапларын һәм аның иҗатына караган әдәбият исемлеген бирү дә җыентыкның фәнни тулылыгын тәэмин итә. Әйе, Ә.М.Шәрипов, фән белән мавыккан шәхес буларак, үз кызыксынуы өлкәсенә караган бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмаска тырыша. Бу очракта ул Г.Утыз Имәнигә кагылышлы басманы, нинди дә булса чыганакны, эреме, вакмы - һәммәсен тиешле урында теркәп куя. Л.Җәләй - 1937 елда, Б.Яфаров 1950 елда Г.Утыз. Имәни турындагы мәгълүматларны 8 нче сыйныф дәреслекләренә керткән булганнар. Галим аларны да чагылдыру җаен тапкан. Ү.М.Беляева исә 1949 елда ук "Утыз Имәни иҗаты" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган булган. Яшь галим, киң күңеллелек күрсәтеп, моны да әйләнеп үтми. Ү.Беляева аның 1986 елда чыккан җыентыгына бәяләмә язган. Әйе, фәнни эшнең уңышы, алга китүе, үстерелүе бары тик әнә шундый төрле буыннарның намуслы вәкилләре хезмәте белән генә тәэмин ителә. Чын галим, никадәр мавыкмасын, бер тема, проблема белән генә чикләнә алмый. Бер нәрсә белән кызыксынып тикшеренүләр алып барганда, үзеннән-үзе үтә кызыклы башка шәхесләр, аларның эшләре дә күзгә ташлана, аларга кагылышлы көтелмәгән чыганаклар килеп чыга. Әйтик, җитмешенче еллар башында Ә.Шәрипов ул чагындагы Ленинградның Көнчыгышны өйрәнү институтында, кулъязмаларны берәм-берәм күз алдыннан үткәреп утырганда, бер шигъри текстка юлыга. Әле студент чагында ук исеме колакка чалынган Кол Шәриф дигән шагыйрьнең "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" исемле әсәренең өзекләре хәтерендә эленеп калган икән. Кулъязманы укып карагач, анда язылганнарның әлеге поэмага кагылышлы икәне ачыклана. Әлегә кадәр Ә.Ясәвинеке дип йөртелгән шушы кулъязмадагы әсәрнең, шул рәвешле, беренчедән, чын авторы ачыклана, икенчедән, поэманың моңарчы билгеле булган кадәргесенә шушы текстта бәян ителгән киңәйтелгән эчтәлеге өстәлә. Кол Шәрифнең "Бакырган китабы"ннан да дүрт әсәрен туплап, Ә.Шәрипов "И күңел, бу дөньядыр..." китабын әзерләп бастыра (1994). Бу да халкыбызның рухи байлыгын барлаудагы матур бер казаныш буларак бәяләнде. Аның дөньядагы төрле илләрдән килгән татар конгрессы делегатларына таратылуы да мәгънәле булды. Бу елларда, дин әһеле һәм шагыйрь буларак кына түгел, халкыбызның азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган әлеге тарихи шәхесебезнең исеме кабат телләргә кергән иде. Шуңа күрә затлы китап һәркем өчен кадерле бүләк иде. Шушындый саллы хезмәтләрне эшләгәндә, телиме-теләмиме, галим үзенең таррак булган тикшерү юнәлешендә генә кала алмый. Ул мәсьәләгә ераграк һәм киңрәк карый башлый. Мәсәлән, Кол Шәриф, Г.Утыз Имәниләр дәвам иттергән традицияләрнең элеккерәк дәверләренә мөрәҗәгать итә, ягъни аларның элгәрләре иҗатларын барлый башлый, татар авторлары язганнарны төрки һәм шәрыкның гомуми яссылыгында күзалларга омтыла. Шулай итеп, якындагы вакытта максат итеп куйган бурычны үтәүгә юнәлдерелгән эзләнү барышында, параллель рәвештә, билгеле бер вакыт җиткәч, кирәк булыр дип, кулына эләккән, күзе күргән һәр мәгълүматны туплап бара. Алар, кәгазьдә генә түгел, галимнең күңелендә дә урнашып, аңа тынгылык бирми, уйлана торгач, ул бихисап мәгълүматлар билгеле бер системага салуны сорый башлый. Әнә шулай фәндә тагын бер зур адым ясалырлык хезмәт барлыкка килә. Ә.Шәриповка килгәндә, аның шундый хезмәте "Борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы" дип атала. Әлеге хезмәт аңа 2001 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә китерде, шул ук елда монография буларак та дөнья күрде. Ул ике зур бүлектән тора. "Сөйләмә һәм борынгы язма төрки шигырьнең килеп чыгышын өйрәнү мәсьәләләре" дигән беренче кисәк үзе өч аспектны иңли: төрки-татар теоретик поэтикасының барлыкка килүе һәм үсеше; төрки-татар шигъри жанрлар системасы теориясенең үсешендә һәм камилләшүендә гарәп-фарсытаҗик классик сәнгатьчәлегенең урыны; ХI-ХV гасырлар төрки-татар авторларының хезмәтләрендә шигъри жанрлар системасы теориясе мәсьәләләре. Икенче кисәктә исә шигъри әсәрләр жанрларга бүлеп карала, аларның һәм фольклор, һәм язма әсәр буларак барлыкка килүләре, халыкта яшәешләренең эволюциясе үзәк проблема итеп куела. Тарихи чорларның ике төрле системага бүленеп каралуын да билгеләү мөһим. Беренчесе ислам диненә кадәр һәм ислам дине дәверләренә бәйле рәвештә булса, икенчесе - дәүләтчелегебез яшәешенең төрле чорларына мөнәсәбәттә. Хезмәттә, шул рәвешле, вакыт, җәмгыяви үсеш җәһәтеннән гаять киң даирә алынган кебек, шигъри системалар жанрларының барлыкка килү һәм яшәеш үзенчәлекләре уннарча гасырларны үз эченә алган вакыт дәвамлылыгында карала. Мондый киң колачлы хезмәтне бер галимнең генә башкарып чыгуы үзе бер могҗиза булса, андагы мантыйк төзеклеге, кулланылышка кертелгән нәзари һәм гамәли нигезләмәләрнең, әйтергә яраса, очсызкырыйсыз күп булуы, аларның төзек теоретик системада каралуы тагын бер искитмәле күренеш. Галимлеген рәсми рәвештә югары дәрәҗәдә тануга китергән хезмәте белән Ә.М.Шәрипов, чыннан да, үзенең моңа лаек булуын раслады. Әгәр дә бездә Ә.Шәриповка кадәр шигъри жанрларның генезисы һәм яшәешенә кагылышлы бер төзек системаны тәшкил иткән хезмәт булмаганлыгын искә алсак, әлеге тикшеренү нәтиҗәләренең фәндәге зур яңалык буларак кабул ителүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Проблеманың һәм нәзари, һәм гамәли якларын аерым-аерым өйрәнү, ахыр чиктә икесен бербөтен итеп, үзара бәйләнештә карау - аның әһәмиятенең төп күрсәткече. Хезмәттә үзеннәнүзе эволюцияне тарихилык принцибыннан тайпылмыйча тикшерү сорала иде. Галим нәкъ шулай эшли дә: пратотөркиләр, фольклордан язма әдәбиятка килү, ахыр чиктә шигъри жанрлар системасының язма әдәбиятта җитлегүе. Шулай итеп, йолалар һәм мифлар синтезында башлангыч алган бу хәрәкәттә төрки элгәрләребезнең сәнгатьчә фикерләвенең, ислам динен кабул итүләре сәбәпле, тагын да ачыграк рәвеш ала баруы эзлекле күрсәтелеп барыла. Гарәп-фарсы-таҗик әдәбиятларының гамәли генә түгел, нәзари үсештә дә төрки әдәбиятларга да йогынтысы булуы бәхәссез иде, әмма шуны бөтен бер системада күрсәтеп бирү Ә.Шәрипов өлешенә төште. Тагын шунысы мөһим: Ә.Шәрипов төрки әдәбиятның кулъязма мирасындагы әсәрләрне җентекләү нәтиҗәсендә дә кызыклы күзәтүләр бирә. Әйтик, М.Кашгариның "Диване лөгатет-төрек" хезмәте белән Й.Баласагуниның "Котадгу белек" поэмасы иҗат ителүләре ягыннан бер үк заманга карый. Әмма М.Кашгари китергән үрнәкләрдәге һәм Й.Баласагуни кулланган сәнгатьчә чаралар бердәй түгел дигән нәтиҗә ясала. "Котадгу белек"тә, сүз дә юк, ХI гасырның җитмешенче елларындагы сәнгатьчә фикерләвебезнең торышы чагыла. М.Кашгари хезмәтендә тупланган эстетик күзаллауның географиясе дә, вакыт киңлеге дә күпкә баерак. Шуңа күрә аның хасиятләрен язылган елларына гына нисбәт итеп булмый. Без әлеге хезмәттәге тагын күп кенә кызыклы мисаллар турында сүз алып бара алыр идек. Ләкин юбилей мәкаләсе жанры мөмкинлекләре артык җәелүне өнәми. Шулай да аның фәнгә керткән өлеше турында башка коллегаларыбызның фикерләрен дә китерү урынлы булыр. 2001 елның 25 октябрендә диссертация советы утырышында күренекле галим Н.Хисамов болай дигән иде: "Бу хезмәт аңа филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирергә лаек. Аның диссертациясе татар әдәбият белемендә генә түгел, ә бөтен төрки телле әдәбиятлар белеменә дә зур өлеш булып керә" (Л.Шәрипова. Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге. - Казан: "Сүз" нәшр., 2011. - Б..). Шунда ук профессор М.Бакиров биргән бәя дә хәтердә калган: "Ул татар әдәбияты белемендә беренче буларак шигъри жанрларның функциональ үзенчәлекләрен дә, аларның синкретик табигатен һәм иерархиясен дә җентекләп анализлый. Болар барысы да бары тик хуплауга гына лаек эшләр" (Шунда ук, Б..). Мондый олы бәяләнгән хезмәтләр язу тәҗрибәсе булу Ә.Шәриповка югары уку йортларында укытуны уңышлы алып барырга да ярдәм итә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында берничә ел эшләгәнлеген исәпкә алмаганда, ул гомере буе студентларга белем бирде. Алабуга, Чаллы педагогия институтларында, Чаллының өзлексез белем бирү институтында йөзләгән-йөзләгән белгечләр әзерләде, декан, проректор, кафедра мөдире вазифаларын башкарып, укыту-тәрбия эшләренең үзәгендә торды. Чаллы педагогия институтында декан вазифасын ике ел дәвамында хәтта җәмәгатьчелек эше тәртибендә башкарды, ягъни хезмәт хакын алмыйча эшләде. Мин үзем дә шактый еллар факультетка җитәкчелек иткән кеше буларак, моның җилкәгә никадәр өстәмә мәшәкатьләр һәм җаваплылык өстәвен бик яхшы беләм. Мондый фидакарьлеккә бары тик халкына, аның туган теленә һәм әдәбиятына чын мәгънәсендә бирелгән һәм киләчәккә өмет белән караган кеше генә барырга мөмкин. Үзенең тормыш юлына багышланган бер язмасында Ә.Шәрипов татар галиме өчен Казаннан читтәрәк яшәүнең өстәмә кыенлыклар тудыруы турында әйтә. Уйлап карасаң, дөрес тә бит. Башкалада бай китапханәләрдән, чыганаклардан файдалану өчен мөмкинлекләр күп. Ә.Шәрипов үзенең төп хезмәтләрен әле интернет дигән могҗиза яшәешебезгә үтеп кергәнче башкарды. Шуңа күрә һәр мәгълүматны каядыр барып, эзләптабып кына укырга кирәк иде. Казандагы галим-голәмәләр мохите үзе генә дә кешегә уңай йогынты ясый, аның фикерен генә түгел, хисләрен-күңелен дә күпкә бай итәргә мөмкин. Әйтик, быелның 25 августында, Кремль янында булган җәлилчеләрне искә алу мәрәсименнән кайткач, мин Чаллыга шалтыратып, аңа бу хәтер җыенының ничек үткәнлеге турында сөйләдем. Чулпан ханымның бер төркем язучыларга әтисенең 110 еллыгы уңае белән чыгарылган истәлек медальләрен тапшыруын әйттем. Зыялыларыбызның һәм башка милләттәшләребезнең татарның шушындый каһарманнары белән ихлас горурлык кичергәннәрен бәян иттем. Әнвәр Мәгъдәнур улы әлеге җыенның шулай мәгънәле үтүенә сөенгәнлеген белдерде, шул ук вакытта башкаладагы андый урыннарда үзенә бик сирәк булырга туры килүенә уфтанганлыгы да сизелеп калды. Әйе, Ә.Шәрипов 1978 елдан алып бүгенге көнгә кадәр (кырык елга якын) Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә яшәгән хәлдә тикшеренүләр алып бара. Шуңа күрә үзен читкәрәк тибәрелгәнрәк тоюы бер дә гаҗәп түгел. Әмма җае туры килгән чакларда җөмһүриятебез күләмендәге әдәби хәрәкәттә дә катнаша килә. Казанның әдәби-фәнни даирәсе аны һәрвакыт үз сафында дип саный, мөмкин кадәр шушы чолганышта тотарга тырыша. Мин моны аңа карата үзем күрсәткән игътибарлылык мисалында да әйтә алам. Казан дәүләт педагогия университетында телләр буенча докторлык диссертациясе советы дистә еллар дәвамында эшләп килде. Тора-бара аңа тагын бер белгечлек - әдәбият буенча да яклау оештыру вазифасы бирелде. Советның рәисе Р.А.Юсупов белән без советка әгъза итеп әдәбиятчы галимнәрдән кемнәрне кертү турында киңәштек. Мин иң беренче булып Ә.М.Шәрипов исемен атадым. Ул елларда Әнвәр кордашыбыз Чаллыда татар әдәбияты буенча бердәнбер фән докторы иде. Аның советта булырга тиешлеге шул ягы белән дә мөһим булгандыр. Тубыл педагогия институтында да татар филологиясе буенча диссертацияләр яклау мөмкинлеге булган совет оештырдылар. Бу эштә безнең элеккеге студентыбыз, аннары Себердәге шундый ук югары уку йортында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләүче Флёра Сәгыйт кызы Сәйфулина башлап йөрде. Миннән дә шул советка керергә рөхсәт сорадылар. Әмма мин болай да ике диссертация советында эшли идем инде. Шуңа күрә бу тәкъдимне Ә.М.Шәриповка ясауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Һәм безнең Әнвәр Мәгъдәнур улы ничә еллар Чаллы-Тубыл арасында шушы вазифаны бик теләп һәм зур җаваплылык тоеп башкарып йөрде. Минемчә, аның "Юл чатында очрашу" дигән хикәясендә нәкъ менә шушы Төмән якларына сәфәрендәге хәлләр сурәтләнә. Әйе, ул бер үк вакытта үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә. Аның каләменнән бигрәк тә шигъри әсәрләр еш төшә. Аның мондый иҗат җимешләренә хас булган сыйфатларны тотып алу кыен түгел, ул - ихласлылык. Үзенең кабатланмас яшьлек мәхәббәтен искә төшереп язамы, әти-әнисенә, туган-үскән авылына, халкына, үзенә илһам биргән бөек шәхесләргә мөнәсәбәтен белдерәме, яки үзенең укытучылык вазифасы белән горурланамы - ул һәрчак ихлас күңелле шагыйрь булып кала белә. Ул катлаулы образлар белән эш итми, бары тик үзе кичергән уй-фикерләрне һәм хис-кичерешләрне укучыга түкми-чәчми җиткерергә омтыла. Әнвәр Шәрипов - бөтен күңел дөньясы белән укытучы. Ул бу эшкә барлык белемен, эрудициясен, күңел байлыгын бирә, әлеге хезмәтнең романтикасын тоя. Шуның белән горурланып, "Мин - укытучы!" дигән поэмада менә ниләр әйтә: Мин яратам бу һөнәрне... У-кы-ту-чы! Нинди горурлык! Минем алда киң, зур дөнья ачык. Бу бит - бәхет! Бу бит - бик зурлык! ...У-кы-ту-чы! Ул - зур җаваплылык Бөтен халык, милләт алдында! Халкыбызның кыз һәм улларын Олы шәхес итеп тәрбияләү Безнең бурыч, безнең кулларда! Автор тормышны җыр һәм музыкадан башка күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә ул җыр текстлары да иҗат итә. Композиторларыбыз һәм һәвәскәр көйчеләребез аның шигырьләренә байтак җырлар да иҗат иткәннәр. Әйе, Әнвәр Шәриповны замандашларыбыз кабатланмас шәхес, бер үк вакытта олуг галим, менә дигән укытучы-остаз да, шагыйрь дә, гомумән алганда, әйбәт кеше буларак беләләр һәм бәялиләр. Олыгайган көннәрендә дә аның шушы кыйблага тугры булып калачагына ышаналар. "БЕЗ БУ ҖИРГӘ ЮККА КИЛМӘГӘН!" МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВКӘ 70 ЯШЬ Язучыга иҗат юлы ныгысын өчен үз нужасы гына җитми, ул халык күргәннәрне, милләт кичергәннәрне иҗатының үзәгенә куйсын. А.Гыйләҗев Аяз Гыйләҗев архивын системага салганда, без әдипнең татар әдәбияты һәм аның тарихына һәр язучының керткән өлешенә багышланган гаҗәеп кызыклы уйлануларына тап булдык. Бу очракта язучының Марсель Галиевкә язган хаты турында сүз бара: "Без, әдипләр, тормыш дигән елгада бер көймәдә йөзәбез. Мин аның бер кадагы булсам, син икенчесе яки, киресенчә, нумерларны теләгәнчә һәм бик иркен алыштырып була. "Беренче нумерлы кадак"ны дәгъвалый икән дип уйлый күрмә, барыбыз да кирәк, беребез генә булмаса да, көймәнең таралып, сүтелеп китүе бик ихтимал. Ә елга ага, бусагалар аша үтеп, кыяларга кага-кага ага, көймәнең бер урында бөтерелеп, тыелып торган чаклары да була, кемдер кыеп яньчелгән кадак булып кереп утыргач, көймәгә су кергән мизгелләр дә була. [...] Ә мин болай яратып, ышанып уйлыйм. Көймә чайкалып аумасын өчен, кадакларның төрлесе кирәк! [...] Әдәбиятның биеклеген, урынын бары тик милләтнең язмышы гына билгели. [...] Халыкның географик урнашуы да аның холкына, характерына тәэсир итә һәм әдәбиятның, сәнгатьнең эчтәлеген билгели. Татарның таулары юк, диңгезләре ерак, елгаларының берсе дә "татарныкы!" дип горурланырлык түгел, "Волга - русская река!" [...] Каян рух алып, тарихның кайсы баганаларына таянып ныгысын татар күңеле?! Илһам каян килсен аңа?.. [...] Таралган, таркалган, йомшарган булса да, милләт калган лабаса! Тел дә әз-мәз сакланган. Без хәзер көймәдә, елга иркенә баш биреп, теләсә кая агарга тиеш түгел инде! Безгә шәп ишкәкчеләр, адашмас лоцманнар, барыннан да бигрәк, бөркет күзле, нык куллы рулевойлар кирәк. Безнең буын онытылып бара торган төп бер сорауга җавап эзләргә бурычлы: ничек сакланып калган татар халкы? Динме? ХХ гасырда диннең йөзен ертканнар. [...] Кем яшәткән татарны? Ничек яшәткән? Һәм бу яшәү куәте озак елларга бара алырмы? Менә сез, урта буыннар, яшьләр - Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Газинур Моратлар аңа ни дәрәҗәдә өлеш кертерсез? [...] Син - талантлы егет, сәләтле каләм. Синең тере җаның бар. Әйдә әле, берәүләрне шаккатыр, берәүләрне сөендер. Яз әле, татарны сикереп торырлык итеп яз әле!". Гыйләҗевнең хатлары - аның әдәби тирәлеге белән тыгыз бәйләнештә торган, язучының башкаларга булган мөнәсәбәтен күрсәткән уникаль материал. Әлеге хат 1990 елның 2 ноябрендә язылган. Олпат әдип яшь язучы Марсель Галиевнең иҗатына ничек шәфкатьле, тирән һәм зирәк итеп бәя бирә! Һәм иң мөһиме - бу сүзләрдә өмет бар: яшь каләм иясенең нәсыйхәтне ишетүенә һәм буыннар арасындагы бәйләнешнең югалмавына өмет. Без исә бу үзенчәлекле хатның ни өчен нәкъ менә М.Галиевкә язылуын һәм хат адресатының киләчәктә замандашларын гаҗәпләндерә, сокландыра, куандыра алу-алмавын ачыкларга тырыштык. Без Марсель Галиевне, иң беренче нәүбәттә, шагыйрь, классик җырлар авторы буларак кабул итәбез. Киң даирәгә ул татар эстрадасында Х.Бигичев тарафыннан башкарылган "Миләүшә" җырының авторы буларак таныш. Филологик белем алгач кына, без гади булып тоелган бу җыр артында шагыйрьнең катлаулы хезмәте яшерелүен аңладык. Үз әсәрен шагыйрь халык җырына охшатырга тырышмый, стилизация ясамый, ә бәлки традицияләрне сюжет, композиция, тел төзелеше дәрәҗәсендә иҗади эшкәртә, шул ук вакытта халыкның дөньяны тануы белән үз җыры арасындагы органик бәйләнешне дә саклап кала. Формасы һәм эчтәлеге белән бу җыр татар халкының мактау-макташу җырларына якын тора. Татар филологик фольклористикасында мактау-макташу җырларының жанры билгеләнмәгән. Мондый жанр парадигмасын, җырның вазифасын күздә тотып, фольклорист музыка белгечләре аерып чыгара. Шагыйрь игътибарын кияүгә бирерлек яшькә җиткән кызга юнәлтә. Традицион рәвештә макталу объектына бары тик иң яхшы сыйфатлар гына хас: "Авылыбызның гүзәле, дип / Бөтен халык сөйләшә, / Миләүшә!"; "Мең ел гомер теләп сиңа / Кәккүкләр дә эндәшә". Гади сүзләр, кыска җөмләләр ярдәмендә автор каһарманының портретын тудыра. Кызның зифа буен ул Миләүшә / каен параллеле аша ача. Аның хезмәт сөючән булуын "Кырда, җырда һәм җәйләүдә / Бар кыз сиңа тиңләшә" юллары әйтеп бирә. Фольклор сурәт шәркый сурәт (мәхәббәт өчен көрәш) белән кисешә: "Бер егеткә күз сирпесәң, / Җитмеш егет көнләшә, Миләүшә!". Гиперболизация алымы әсәрнең жанр формасына туры килә. Туй йоласына хас булганча, кияү дә кәләшкә туры килергә тиеш; ул - "Сабан туе батыры". Марсель Галиевнең татар халык җыры традицияләренә мөрәҗәгать итүе, беренчедән, аны формалаштырган мәдәни мохиткә, икенчедән, сәләтенең табигатенә бәйле; өченчедән, шагыйрьнең фольклорны лаеклы әдәби әсәр өчен универсаль чыганак дип санавы, халык җырының эстетик һәм дөньяга карашны булдыра торган нигезләрен аңлавы, халык милли характерын ачарга һәм үз шигъриятендә тудырырга тырышуы белән аңлатыла. "Миләүшә җырына Сабантуй, Татар иле батырын зурлаган "Көрәшчеләр затыннан без" җыры аваздаш. Бу җырда героик коннотация потенциалын үзләрендә туплаган "мәйдан", "батыр", "Казанның ак сөлгесе" кебек милли дөнья образлары бар. Үсешендә үзгәреш кичергән халкының киләчәгенә ышаныч хисе җырның буеннанбуена кызыл җеп булып сузыла: "Батырлары булган халык / Билен бирми мәңге дә". Автор тарафыннан жанры әтиләр җыры буларак билгеләнгән "Кайту" җырының тексты да бу нисбәттән игътибарга лаек. Шагыйрьнең бу әсәре "чит җирләрдә бәхет эзләүчеләр моңы" (чаг"Ир-егетләр", "Без барасы юллар") төркеменә кергән лирик халык җырларына якын тора. Ир-ат образларының героик потенциалы "яу", "атлар" образлары аша тормышка ашырыла. Якыннардан һәм Ватаннан аерылу темасы исә хронотоп бирелешендә чагылыш таба: "туган як", "олы юл", "авыл башы". "Үз" һәм "чит" ("туган як" / "ерак илләр") арасындагы чикне Марсель Галиев әсәрендә "куш нарат" саклый. Әлеге образның тамырларын шулай ук татар җыр традицияләреннән эзләргә кирәк. Борынгылар куш агачның теге дөнья белән бәйләнешле булуына ышанган, күп кенә халыкларның фольклорында нарат үлемсезлек символы булып тора. М.Галиев образларны параллель итеп бирү яклы: аның әсәрендә аерылу сагышы ирләргә ("әтиләргә") генә түгел, ә атларга да хас: "Авыл башындагы куш наратка / Атлар да бит борылып карады". Җил исә, туган яктан хәбәр китерә. Марсель Галиев турында сүз йөрткәндә, аның сәләтенә һәм иҗатына хас булган моңлылык хакында әйтмичә мөмкин түгел. Әлеге сыйфат йомшак лиризмда да, әсәрләренең аһәңле, көйле булуында да, шагыйрьнең лирик "мин"енең халык аңының тирәнлеген, үзенчәлеген табигый рәвештә чагылдыра алуында да күренә. Бу сыйфатның иң ачык чагылышы исә - Ватанга багышланган әсәрләр ("Урсай җыры", "Тымытык җыры", "Актүбә чишмәләре", "Туган җиргә мәдхия"). Ркаил Зайдулла бик дөрес билгеләвенчә, Марсель Галиев - "туган ягын яратып, аның һәр маҗигыннан фәйләсүф ясап язучы" . Бу әсәрләрнең лирик герое үзен туган җир чишмәләренең, елга-күлләренең, болын-кырларының, урман-тауларының матурлыгын мактап җырлаучы тургае итеп сурәтли: "Җырласам да, җыласам да / Сокланып туялмадым, / һәй!" ("Тымытык җыры"). Туган җирне ярату мотивы күп кенә җырларда аерылышу, сагыш мотивы белән аваздаш. Шагыйрь еш кына гаҗәеп сурәткә корылган оригиналь образлар тудыра: "Әй туган җир, тауларыңа / Таңнарда меним әле. / Кояшның тауга таянып / Чыкканын күрим әле" ("Актүбә чишмәләре"). Бу җырларындагы фольклоризм аның тирә-юнендәге күренешләрне җанландырырга (анимизация) һәм кешеләштерергә (антропологизация) теләвендә күренә һәм үзенчәлекле метафорика, символикада, параллелизмның төрле формаларында (психологик, образлы, композицион, синтаксик) чагылыш таба. Тарихи җырларга якын торган җырлар исә аерым бер үзенчәлекле төркем хасил итә. Гасырлар аша Марсель Галиев замандашларының рухи мөстәкыйльлеген күрергә тели. "Дала хәтере" җырында язучының карашы Алтын Урда тарихына, төрки тарихның алтын гасырына юнәлгән: "Күктә - тәңре. Җирдә - Илхан, / Алтын Урда уллары. / Заманында байракларны / Күтәрдек без югары". Нәкъ менә бу җырда лирик геройның бүген күңелен борчыган сорауларга җавап табасы килә. "Дала" - борынгы бабаларыбыз табынган хәрби рухның чагылышы, бөек цивилизация символы. Шагыйрь пространствоны "курган", "таш балбаллар", "әрем" образларын әсәргә кертеп җибәрү ярдәмендә миллиләштерә. "Киек каз юлы" образы исә вертикаль тудыра. Лирик герой бөек цивилизациянең таркалуы, бөтенлекнең югалуы хакында ачынып яза. Алтын Урда тормышы чәчәккә күмелгән гөлбакчага тиңләштерелә. Шәһәрләрнең сакраль үзәге булып мәчетләр тора. Шамаилләр, җырлар цивилизациянең мәдәни маркерлары ролен уйный. Тәңре һәм таш балбаллар образлары пространствоның өзеклеген җиңәргә булыша. Шулай итеп төрки тарихның борынгыдан - Билге-каган һәм Күлтәгин хөкем сөргән заманнан бүгенге көнгә кадәрге бөтенлеге яңадан тудырыла. Дәүләтчелекнең юкка чыгуы "сүнгән учак" образы ярдәмендә сурәтләнә, Алтын Урданың таркалуы даланың йөрәге туктау белән чагыштырыла. Эчке чуалыш герой тарафыннан адашу булып бәяләнә: "Кайсы юлда адаштык без, / Алтын Урда уллары?" Курганнар өстендә күтәрелгән ярымай даланы ана карыны кебек якын күргән төрки халыкларны берләшүгә чакыру кебек кабул ителә: "Кайсы телдә җырлый хәзер / Алтын Урда ирләре?"; "Кайда соң без, җиһангирлар, / Алтын Урда уллары?" Борынгы бабаларыбыз тавышы мәкальләрдән дә ишетелеп киткәндәй була: "Ана күңеле - балада, / Бала күңеле - далада". "Дала хәтере" җыры белән тематик яктан "Казанымның җиде капкасы" җыры аваздаш, бу әсәрдә Ватан - башкаласы Казан шәһәре булган Идел-Йорт төсмерен ала. Хан образы укучыны Казан ханлыгы чорына кайтара. "Җиде капка" образын әсәргә кертеп җибәрү нәтиҗәсендә шәһәр үзе дә сакральләшә. Мөселман мифологиясендә Галәм җиде җирдән, җиде диңгез һәм җиде кат күктән тора. Ханның догасы Аллаһка багышланган. Ханның ярдәм сорап ялваруы ("Идел-йортны кирәк якларга!") һәм дастаннардагы җырлар аша безгә килеп җиткән нәсыйхәте ("Казан чүксә, каза таралыр да / Нигезеннән кубар йортыгыз") хикәяләүгә драматик төсмерләр өсти. Дәүләтчелекне торгызу ярдәмендә Казан шәһәренең элекке бөеклеген кайтару идеясе җырны буеннан-буена колачлый. "Туган җир кадере" җыры туган якны ярату гимны булып яңгырый. Ил пространствосын Идел, таулар кәрваны һәм бөдрә ярлар тудыра. Безгә бабаларыбыздан мирас итеп калган васыять бар: "Ил кайгысы, ил шатлыгы / Ир-егеттә сынала". Туган ягын чын күңеленнән яратучы лирик герой замандашлары арасында илебез язмышы өчен җаваплылык алырга әзер батырлар булуына ышана: "Асыл затлар - азаматлар - / Бар ул, бар ул халыкта. / Булган ирләр мәйдан тотса, / Манаралар калыккан". Туган якны ярату темасы шагыйрь иҗатында якыннарга мәхәббәт темасы белән үрелә. Р.Фәйзуллин "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җырын "классик җырлар, киләчәккә барачак шигырьләр" рәтенә кертеп бик дөрес эшләгән, безнеңчә. "Кеше рухының нинди генә тибрәнешләре юк" бу җырда. "Шушы җырың белән әниеңә / Һәйкәл куйдың, - диләр", - ди шагыйрь үзе дә. Аның әлеге җыры сюжетлылыгы, ситуативлыгы белән аерылып тора, ул герой язмышы хакындагы кечкенә драматик новелланы хәтерләтә. Бу сыйфатлар әсәрнең хасиятен халык җырларына охшата. Су буена илткән сукмак гомер сукмагы дәрәҗәсенә җиткерелә. Беренче карашка көндәлек тормыш детале булып тоелган "каз каурые" сюжет үстерелешендә көнкүреш символына әйләнә. Билгеле булганча, халык җырларында казлар да, сандугач һәм тургай кебек, туган җир образын тудыра (чаг.: "Ишкәкче карт җыры"). Аларның очышы геройның туган ягыннан аерылуы, аны сагынуы булып аңлашыла (чаг.: "Ир-егетләр"). Җырларда еш кына ятим каз бәбкәсе образы очрый (чаг.: "Су өсләрендә бөдрә тал"). Танылган җырында Марсель Галиев бу мотивларны бер ноктага җыя. Әни - туган оя төзүче: "әни учак яккан йорт". Аның яңа йорттагы гаилә тормышы суга бару йоласыннан башланып киткән (чаг.: "чишмәдән су алган кыз чагын"), ул су буеннан узган, ә тормыш ахырында вакыт елгасында эреп юкка чыккан. "Тал мамыгы" - ел фасылын күрсәтә торган билге генә түгел, әни җылысын гәүдәләндерә торган деталь дә. Геройның күңеле җирсү хисләре, балачак хатирәләре белән тулган. Әнисенең үлеме туган яктан аерылуны символлаштыра. "Шигырь самимилеге, садәлеге белән" укучыны "үзенең колы итә" . Марсель Галиевнең мәхәббәт җырлары халык җырларының катлауландырылган һәм шәхсиләштерелгән үзенчәлекле вариациясен хасил итә, шул ук вакытта автор классик шигърият һәм ХХ гасыр лирик җырларының тәҗрибәсен дә исәпкә ала ("Көзге моң", "Айлы сагыш", "Кил минем дөньяма!", "Соңгы теләк", "Елмай син", "Көнләшмә!", "Нинди моң бар төнге күзләреңдә?", "Таныр идең микән?", "Миләшле көз" , "Гаепле түгелсеңдер"...). Алар лирик геройның монологы яисә аның сөйгән яры белән хыялындагы диалогы формасында язылган. Аларда Марсель Галиев җырның чылбырлы төзелеше, образларның баскычлы тараюы, төрле кабатлаулар, боҗралы композиция, даими эпитетлар кебек алымнардан файдалана. Анализлау өчен без шагыйрьнең иҗади тәҗрибәләренең юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә торган җырларны алырга тырыштык. "Көзге моң" әсәрендә шагыйрь элегик шәһәр романсының потенциалын тормышка ашыра. Автор игътибарының үзәгендә бөтен тирәнлегендә кешенең интим хисләре тора. Көйле-сузылмалы стихия әсәрнең эчтәлегендә дә, поэтикасында да чагыла. "Көзге моң" әсәре драматик һәм трагик төсмерләргә бай. Романска аерылышу һәм бәхетсез мәхәббәт темалары хас. Сөю тарихы үрнәк аранжировкада бирелә: көз төсмерләрен үзендә туплаган пейзаж; соңгы чәчәк таҗын өзеп сөю юрау. Очрашып, табигатьтә йөрү, диалог һәм кадр артындагы тавыш бер-берсен алыштыра. Марсель Галиев романсына әйтелмичә калганлык хас; укучы, шәхси хатирәләре, хыяллары белән тулыландырып, мәхәббәт тарихын үзе уйлап бетерергә тиеш. "Көзге моң" әсәре метафорик характерда. Хисләр үсеше этапларына бер-берсен алыштырып килүче ел фасыллары туры килә: хиснең тууы - яз, иң югары ноктасы - җәй, юкка чыгуы - көз. "Көз" һәм "җәй" образлары аеруча көчле психологик басым белән сурәтләнә. Лирик геройның драматик хисләре синтаксик яктан ике тапкыр, өч тапкыр кабатлау, шулай ук инкяр итү, сорау җөмләләрне бер-бер артлы куллану ярдәмендә чагылыш таба. Бу алымнарның барысы да авторга лирик геройның хистойгыларын җиткерергә ярдәм итә. "Төрек кызы" җыры шәрык мәхәббәт шигъриятенең традицион мотивларын бер урынга туплый. Бу әсәрдә җир йөзендәге бердәнбер һәм кабатланмас кызның матурлыгы мактала. Идеал төрек кызы - гөл антитезасы аша раслана. Портретка гомуми сыйфатлар хас, алар индивидуаль түгел: "дөньяда бер чибәрлегең", "күзләреңнән йолдыз чәчеп, / көләсеңдер", "күз карашын / өзәсеңдер". Мәхәббәт хисе сакральләшә: "гүзәллеккә сокланудан яктыра җан". Төрек кызы хисләр белән идарә итүче төсмерен ала: "күңелләрне күңелләргә челтәр итеп / үрәсеңдер". Шәркый эчтәлек һәм күтәренке эмоциональлек үзенчәлекле ритмик рәсемдә чагылыш таба; автор бу вакытта өчләштерү, эндәшү алымнарыннан һәм тойгылы конструкцияләрдән файдалана. Марсель Галиевнең дөньясы - капма-каршылыклар белән сынып беткән, шулай да берникадәр бөтенлеген саклап кала алган халык аңы һәм теле дөньясы; яңа модалы, ят шаукымнарга иярмичә, борынгылыгын, табигыйлеген, үзенчәлекле рухын җуймаган, шул ук вакытта замананың асыл сыйфатлары белән баетылган дөнья; фольклор, төрки-татар, җырлы-стихияле, ягъни хәзерге индивидуалистик-рефлектив аң фонында коллектив-аңсыз булып тоелса да, үз мифын аңлы рәвештә тудырган тирән, үтә шәхси, үз-үзен танырга, табарга тырышкан автор дөньясы; кинәт туган эчкерсез лириклык, чынбарлыкны фәлсәфи күзлектән аңларга һәм аңлатырга тырышу, тарих һәм заман дөньясы; шигъри стильләр төрлелегендә шагыйрьнең үз шәхесен күрсәтә алган дөнья. Марсель Галиев - сәләтле прозаик та. Аның "Ак абагалар" (1973-1974), "Алтын тотка", "Нигез" (1984) повестьлары, "Ерак урман авазы" (1981) романы үз укучысын бик тиз таба. Д.Заһидуллина фикеренчә, повестьларында әдип классик романтизмның иң яхшы традицияләрен тергезә, модернистик алымнарны кулланып, реализм кысаларын киңәйтә. Проза әсәрләрендә язучы кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә гәүдәләндерә. "Туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басыла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән "Догалы еллар" исемле сәнгати-публицистик әсәре язучының күңел дөньясын - уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә". Әдипнең "Догалы еллар" җыентыгына кергән әсәрләрне замандашлары үтә дә нык кызыксынып укып барганнар. А.Гыйләҗев архивында бу китап турында бик кызык фикерләр сакланган: "Кызыксынырлык әсәрләр генә үзенең шаукымы белән күңелләрне әсир итә... Марсель Галиев - үз ягының - Азнакай төбәгенең Олы бер патриоты. Китап - шул якка тирән мәхәббәтенең шаһиты. Китап "Чатыр тау җиле" исемле әсәр белән ачыла. Бу әсәр гади генә кереш сүз түгел, бу югары дәрәҗәдәге мәхәббәт поэмасы! Әдипнең һәр сүзе дога, кайнар ут бәйләме! Һәр ишарәсе - көрәшкә өндәү шигаре! Менә ул татарның, татар теленең бөеклеге, гайрәте, көче! Аерым шәхесләргә багышланган гүзәл хатирәләр заманыбызның нинди катлаулы, каршылыклы фәлсәфи, сәяси буталышларының тирәнлеген аңларга ярдәм итә. Арадан берсен, чорыбызның зур шагыйре Равил Фәйзуллинга багышланган юлларын укыганда, кан кайнарланып китә. Шагыйрь алга дәшеп, үзе артыннан ияртеп, тормышыбызның кырыс чынлыгына алып керә. Җыентык бүгенге татар дөньясына тирән мәхәббәт белән сугарылган. Шулай да китапның төп максатын "Әрем исе әрнүле" әсәре чишеп җибәрә кебек. Ул моңлы уйларга, кайнар хатирәләргә манчылган, вакыт-вакыт күз яшьләрен сытып чыгара торган тарихи истәлекләргә багышланган. Автор татар халкының бөеклеген, аның тарихының горурлыгын ачар өчен татарлар озак еллар яшәгән, милләт буларак югары күтәрелгән, үз гасырында исеме күпме телләрдә кабатланган мәшһүр Алтын Урда мәмләкәтенең башкаласы Сарай Бату каласына барып җитә. Баксаң, татарлар гадел яшәгәннәр икән! Без мәктәп елларында каһәрләп укыган Чыңгыз, Бату ханнар нинди бөекләр булганнар! Ә бит аларның бөкрәйгән, хәерчегә тартым сурәтләре уку китапларында урын алган иде, безнең каныбызга начар яктан аңлатып сеңдерелгән иде. (Канга сеңгәнне кисеп ташлап булмый...) Белемле, зирәк, кеше кайгысына игътибарлы булганнар. Төзегән шәһәрләрендә бүтән милләт вәкилләрен кимсетмәгәннәр. Башка дин вәкилләре чиркәүләр салып, урысы урысча, әрмәне әрмәнчә - әмма бөтен милләтләр бер булып, бер асылзатка - ханнарга якынаеп яшәгәннәр. Марсель Галиевнең бөек Бату ханга багышланган сәхифәләре искиткеч кызыклы. Ул аны матур сүз өчен уйлап чыгармаган. Байтак кына тарихи чыганаклардан файдаланып хан һәм заман турында хакыйкатьне әйтергә теләгән. Һәм теләгенә ирешкән дә! Бу әсәрдәге шигърият хакында, авторның үз милләтенә, үз тарихына тирән мәхәббәте хакында озаклап сөйләп булыр иде [...]. Тарих белән беркетелмәгән әдәбият та, әдәбият белән ныгытылмаган тарих та хәтәр заманнарда үзләрен-үзләре күтәреп тора алмыйлар, җимерелеп төшәләр. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Һәркем шул язмыш ияләрен эзләп табып, аларга һәм алар кылган гамәлләргә халыкның кичерешләрен ышанып тапшыра. Тарихи шәхесләр әдипнең уй-хыялларын, өметен буыннан-буынга күчереп киләләр [...]. Бар ул бездә, татарда егетләр, бар! Аларны көнгә чыгарып, яктыда күрсәтергә генә кирәк. Марсель Галиев бөркет күзе, алмаздай нык иманы белән тарих төпкелләренә төшеп китә. Нәтиҗәдә, "Догалы еллар" кебек фәнгә дә, әдәбиятка да ныклы терәк булырлык, инде күгәрә башлаган күңелләрне дә кузгатырлык әсәр туа". Безнең өчен Марсель Галиевнең китабы - ХХ гасырның икенче яртысы татар интеллигенциясе тормышының һәм эшчәнлегенең бәһасез әдәби елъязмасы. "Догалы еллар"да Марсель Галиев, үзен татар әдәбиятында 70нче еллар буынын чагылдырган иҗади шәхес итеп сурәтләп, биографик миф тудыра. Башлангыч нокта булып Казан университетының журналистика факультетында укыган еллары турындагы хатирәләре тора. Соңгы аккорды исә - "Юлына - шигъри җәймә" язмасы, монда автор замандашы Ркаил Зәйдулла хакындагы уйланулары белән уртаклаша, шул ук вакытта үзенең әдәби юлын анализлый. Язучының әдәби портретлары үзендә эссе һәм публицистика билгеләрен туплый. Алар өчен геройларны шәхсиләштерү хас, бу исә авторның сурәтләнгән геройлар белән тыгыз элемтәдә торуына нигезләнә. Әдәби портретларның структурасы ирекле, текстка хатирәләр, искәрмәләр, аерым сурәтләүләр, шәрехләүләр һәм интервьюлар кереп китә. Җәенке хикәяләү формасында геройның холкы, үз-үзен тоту манерасы, биографиясенең һәм иҗади эшчәнлегенең аерым чорлары тасвирлана. Нәтиҗәдә укучы аерым кеше турында гына түгел, ә тарихи чор образы турында да төрле һәм кызыклы материал укый ала. Заманында Ф.Сафиуллина әлеге әсәргә бик тә зирәк бәя бирә: "Бу әсәрдә - хөр фикернең ирекле агышы; бу әсәрдә - халкыбызның ачы язмышы, аның данлы үткәне белән горурлану; бу әсәрдә - "татар феномены"ның асылын аңларга тырышу; бу әсәрдә - күңелне ярып кергән риваятьләр, тарихи вакыйгалар...". 2005 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең "Рух" исемле китабы басылып чыга. Аны эчтәлеге һәм язылу стиле буенча "Догалы еллар"ның дәвамы дип карарга мөмкин. Китапның нигезен татар рухының асылын ачуга багышланган "Рух" поэмасы тәшкил итә. Поэма кысаларга утыртылган: әсәрнең иң башында билгеләп үтелгән шагыйрь һәм шигърият темасы әсәр ахырында кеше рухының мөстәкыйльлеге чыганагы булып аңлашыла башлый һәм сакральләшә. Поэманың нигезендә шагыйрьнең рухка терәк булырдай төшенчәләр хакындагы уйланулары ята. Алар тел, җыр һәм хәтер булып төгәлләшә. Сүзгә һәм Туган Телгә багышланган өч эссе бүлеп булмаслык бөтенлек хасил итә. Аларда автор кешенең үзен сүздә чагылдыру ихтыяҗы артында нәрсә ятуын белергә тырыша. Укучыга әдип туган телдәге сүзләрнең искиткеч зур потенциалын ачып бирә һәм аларның бүгенге көндә саегуына борчыла. Бу уйлануларның иң югары ноктасы булып авторның туган телгә, милләт күңелен туендырып торучы чишмәгә мәдхия укуы тора. Җыр рухны шатландырып, көчәйтеп торучы терәк итеп сурәтләнә. Эсселарның аннан соңгы циклы рухның нигезе булган хәтергә багышлана, төрки тарихның бөтенлеге аңлатыла. Автор игътибарының орбитасында - ат, җир-су, дала, фән кебек образлар. Тарихны кешеләштерү өчен, Марсель Галиев легендар хакимнәр образларын тудыра һәм аларны хронологик тәртиптә бирә: Атилла, Бөек Төрки каганлык каганнары, Чыңгызхан. Автор ихтыяры белән хәтер милләт юнәлергә тиешле офыкка әверелә. Моңарчы үсеп, киңәеп килгән автор фикере, ниһаять, тарая башлый. М.Галиев "милләт рухы" төшенчәсен һәм "татар" этнонимын аңлатырга алына. "Рух" 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять 1552 ЕЛ: ХӘТЕРЛӘР ЯҢАРУ Ни өчен татарның тарихи хәтере гел 1552 елга әйләнеп кайта? Бер карасаң, әле бит башка татар дәүләтләре соңрак та яшәгән. Кырым ханлыгы, гомумән, госманлы төрекләре кул астындагы протекторат буларак 1783 елга кадәр килеп җиткән. Шуңа да карамастан, 1552 ел бөтен татар дөньясын да борчый торган дата булып тора. Ахрысы, эш XVI гасыр уртасында татарларның дәүләт суверенитетларын югалтуында гына түгел. Казан ханлыгын яулап алудан соң, Мәскәүдән Көнбатыш илләренә киткән хәбәрдә "Возвысилась руна христианская над мусульманами" дигән сүзләр бар. Ягъни йөзләрчә еллар буена (Болгар дәүләте чорын да истә тотсак) мөселман цивилизациясенең бер өлеше булган татар дөньясы XVI гасырның икенче яртысыннан башлап чит цивилизация басымы астында кала. Бу, билгеле, колониаль халәт булган, ләкин икътисади һәм сәяси яктан гына түгел, рухи яктан да. Әмма, татарлар бу гадәттән тыш шартларда, Мәскәү дәүләте күпме генә тырышса да, сынмыйлар, рухи дөньяларын саклап калалар, ягъни тулаем алганда православ цивилизация эченә кермиләр. Алай гына да түгел, тарихтан килгән толерантлык ияләре буларак - ә бусы күпмилләтле Алтын Урда җәмгыятенең варисы - татарлар шушы урыс-православ цивилизациясенә дә уңай йогынты ясый алганнар һәм үз-үзләренең мөселман буларак яшәешләрен тәэмин иткәннәр, ә XIX йөздә илдә гомуми шартлар үзгәрүгә, мәдәни мирасларына таянып урыслар башкара алмаган нәрсәне - Аурупа өчен генә хас реформацияне (җәдитчелек шул инде ул) үткәреп, чын милләт формалаштыру эшенә тотынганнар. Әйтергә кирәк, дөньядан бу юнәлештә әллә ни артка калмыйлар алар, чөнки Көнчыгыш Аурупада башка халыклар да милләт төзелешен XIX йөздә генә башкарганнар. 1552 елдан - безнең милләтебезнең суверенитеты - эчке эшләрен үз ирке белән башкару мөмкинлеге әле безгә шул дәвердән соң кире кайтарылмады диярлек. Ләкин милләтебез исән, рухи дөньясын яшәтү һәм үстерү юлындагы көрәштә. Халык үз бәхете өчен ныклап көрәшә икән, алдагы көнгә өмет бар дигән сүз. Казан ханлыгының соңгы сәеде Кол Шәриф язганча, татар, син "китмә бу җирдән, газа өмидегәр булса". Ә Аллаһыбыз күңелләрендә һәм эшләрендә аңа таянучыларны ташламас, бу очракта исә, Коръәндә әйтелгәнчә, безне "һичкем җиңә алмас" (Коръән, III сүрә, 160 аять һәм IX сүрә, 25 аять). Дөрес, безнең эшебез өчен көрәш тиз генә тәмамланмас, шуңа күрә алга таба да бабаларыбыз тәҗрибәсенә таянып хәрәкәт итәсе булыр. Дамир ИСХАКОВ поэмасын авторның үз халкы өчен борчылуы камап алган. Һәм әдип милли рухны тергезү өмете чаткысын Коръәннән табарга хыяллана. "Догалы еллар" һәм "Рух" китапларында язучы үзен сыгылмалы, нәзакәтле сүз остасы итеп күрсәтә. Автор укучыны киң эрудициясе, фикерләренең фәлсәфи тирәнлеге белән генә түгел, туган теленең байлыгын белүе, һәр сүзнең әһәмиятен, мөмкинлеген, яңгыраш потенциалын тоя алуы белән дә җәлеп итә. Соңгы елларда язылган шигырьләрендә Марсель Галиевнең тәнкыйди фикере көчәя, тавышында аксакал ноталары ишетелгәндәй була. Бигрәк тә татар халкына адресланган "Ничек хәлең?" шигыре игътибарга лаек. Ул шагыйрьнең туган халкы белән сөйләшүенә, диалогына корылган. Укучыны татар халкы язмышы хакында уйланырга чакырыр өчен, Марсель Галиев җеп йомгагы архитипик образына мөрәҗәгать итә. Татар халкының бүгенгесе формага кермәгән бер тотам йонга охшаган. Шагыйрьнең тавышында никадәр фидакяр сөю, яшерен сызлану, көчле ярсу, гадел ачу яшеренгән! Замандашларын йокыдан уяту, иллюзияләрдән арындыру теләге дә табигый яңгырый: ("Әйтә татар: / - Булмагае!"). Шагыйрьнең диагнозы кырыс, карашы үтемле: бүгенге татар - таркау, куркак, басынкы, тырыш халык. Шагыйрь тырыш замандашларына үз эшләренең нәтиҗәсеннән файдалану язмаганлыгы хакында яза. Татар җиренең байлыкларын туздыру аеруча шагыйрьнең ачуын чыгара. Аның масштабы һәм тизлеге ат чабышы имплицит образы аша ассызыклана, бу очракта автор нефть торбаларын узышу сукмагы белән чагыштыра. Аның сүз уйнатуында (җир / "чир майлары"), чагыштыруында ("тел өзәрлек / Кармак йоткан балыкмы без?") никадәр сарказм яшеренә! Рефрен исә шигырьнең эмоциональ кызуын көчәйтү өчен кулланыла. "Шагыйрьләр түтәле буйлап", "Куркыныч төш" шигырьләрендә автор заман шагыйренең иҗат кредосын формалаштырырга тырыша. Бу әсәрләрнең беренчесендә шаярып әйтелгән мәзәк сүзләр артында авторның хәзерге татар шигъриятеннән, иҗтимагый позициясен йөзгә бәреп әйтә алмаган көчсез шагыйрьләрдән канәгать булмавы яшеренә. Икенче шигырьдә автор, антиутопия сыйфатлары хөкем сөргән төш формасына мөрәҗәгать итеп, шигъриятнең гражданлык потенциалы турында сүз алып бара. Шагыйрьнең нәтиҗәсе куандырырлык түгел: "Яши дөнья, яшьни дөнья, кешни дөнья, / Шигъри дога кысылса да..." "Дәһшәтле чибәрлек" шигыренең нигезендә "айлы алка таккан чын әниләр" - "замана чәчәге" антитезасы ята. Шагыйрь укучыларны татар хатын-кызының милли идеалы хакында уйланырга чакыра. Әсәрнең өчтән бер өлешендә ул авторның үз сатирик очлы сүзе ярдәмендә сурәтләнә (яшь ана портреты). Күңелендә исә автор моңлы бишек җырлары җырлаган, догаларында борынгы бабаларыбыз зирәклеге, буыннар арасындагы бәйләнеш сакланган әнисе турындагы хатирәләрне саклый. "Марсель Галиев үз халкының кайгысын иңенә алып, гасырлар сулышын тоеп, киселгән хәтерне, имгәтелгән тарихны дөреслек юлына алып чыгу рухы белән яши". Язучы "сүзенең тәмен, эчке аһәңен, җегәрен сиземләп яза". "Аның өчен иң мөһиме - тел. Әсәрне тәсбих тезүче сүз - [...] аның бердәнбер коралы. Бу өлкәдә ул "милләтче", - бик дөрес бәяли М.Галиевнең иҗатын Т.Галиуллин. Танылган әдип - шагыйрь, прозаик һәм драматург М.Галиев заманында әдәби эстафетаны Ә.Еники, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев кебек татар әдәбияты классиклары кулыннан кабул итеп ала. Татар мәдәнияте хәзинәсенә ул үз өлешен кертеп калдыра. Ярты гасырдан күбрәк вакыт аралыгында татар тормышы яисә бу тормышның әһәмиятле өлеше Марсель Галиев иҗатының сихри көзгесендә чагылыш таба; ул көзгегә карау - үз-үзеңне аңлау белән бер. РУХИ КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУ Бүгенге прозада татар әдәбиятының күркәм традицияләрен, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевләрдән килгән эчке аһәңен дәвам иттерүчеләр булуы сөендерә. Нәбирә Гыйматдинованың соңгы еллар прозасын шул ызанга мөнәсәбәтле бәяләп булыр иде. "Нәбирә Гыйматдинова - повесть жанрына тугрылыклы автор. Елга бер мәртәбә повесть бастырмаса, Нәбирә Нәбирә Гыйматдинова булмас иде", - диюе белән Л.Лерон тулысынча хаклы. Соңгы еллар татар прозасына бәя биргәндә, Н.Гыйматдинованың "Нурулла" бәяны проблема куелышы ягыннан да, әдәби алымнар кулланылышы җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаек. Әсәрдә татар иренең аң төпкелендә язылган тыйнак-горур, заман шаукымына буйсынмас асылы ачылу тарихы сөйләнелә. Нурулла белән бәйле вакыйгалар аша автор кешедәге курку хисенә бәя бирә, курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип раслый. Бәян экзистенциаль мотив белән өретелгән: төп герой Нурулла тарихы яшәү-үлем чикләрендә бирелә. Клиник үлем кичергән Нуруллага авылдашлары Әүлия дигән кушамат тага. Мәдәни герой образы алга чыгарыла: җиргә җаны-тәне белән береккән әүлия-Нурулла бетү юлына чыккан авыл-колхоздагы иманны тергезү өчен фани дөньяга кайтарыла: "Ике дистә елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады... Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис?! Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды..." Нурулланың рәислектән алынуының сәбәбе "авылыбызга дуңгызларны кертмибез", дип чаң сугарга йөрүе белән бәйле булса, янәдән хуҗа булгач, Нурулла, ни гаҗәп, берникадәр куркып кала: "Аннары ул үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде... Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә - шушы тукмак борыннар". Геройның портретын биргәндә, автор эчке әрнүләренең нәтиҗәсе итеп тән газабын сурәтли: "Өч айдан тәмам ябыкты Нурулла. Ә бер көнне... Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә, авырлыгын җуеп, караваттан күтәрелгән сыман тоелды". Әрнү-сызланулар сызыгы төш алымы, аң агышы ярдәмендә көчәйтелә: "...Кинәт аны торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзен уып, алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында - озын өстәл артына ап-ак киемле, ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште: "Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез, без сине мотлак кисәтәбез: хәрәмне себереп түкмәсәң - авылың бетә, углан!" Ул: "Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң?" - димәкче иде, гәүдәсе, төртеп еккан төсле, ятагына ишелде". Нурулла бетү ягына чыккан авылда (җәмгыятьтә) иманны тергезү өчен исән калырга тиеш: "...Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир шуңа орынам дигәндә генә катгый боерык ишетте: "Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!" Авыл-җәмгыятьне хәрәмнән тыелу, иманга килү генә коткарып кала ала, дигән автор карашы әрвахлар тавышы - Киләхмәт бабай сүзе кебек ишеттерелә. Нәсел-буыннар сөйләшүе төш, үлем саташуы алымнары, Чурайбатыр атамасы аша мәгълүм миф белән тоташтыру, Әүлия кабере дип бирелгән урын образын сакральләштерү аша бирелә. Экзистенциаль мотив пейзаж бирелешендә дә тоемлана: "Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите нарат өстенә кителде. Урман калтыранып куйды". Субъектив образ - хикәяләүчесе ярдәмендә автор "тавышы" яңгыратыла, буыннардан килгән милли яшәеш фәлсәфәсе үткәрелә: "Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә "әүлия" янына килеп маңгаен ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласаң - табаныңа гөнаһ тузаны сыланмыйдыр һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басармын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин". Үз туеннан качып киткән, ләкин шул ук вакытта үлем ягына борылган сөйгәнен фани дөньяга кайтарган Туйбикә-Нурулла сызыгы романтик яссылыкта. Әдәбият галиме Д.Заһидуллина Н.Гыйматдинованың 1980-2000 еллар иҗатын анализлап, аның әсәрләрендә романтик геройларның вазифаларын тәгаенләштергән иде. Бу әсәрдә язучы реалист Нурулланы олы хисләр, яшерен әрнү-сызланулар ярдәмендә "чистарта", романтик итә. Чөнки Нуруллага йөкләнгән миссияне - авыл һәм җәмгыятьне гөнаһ баткагыннан тартып алуны реалист герой гына башкарып чыга алмаячак. Әсәрдә романтик сызык авторның мөнәсәбәтен күрсәтү өчен кирәк булып чыга. Әйтелгәнчә, Нурулла-Туйбикә сюжеты шушы йөкләмәне үти. Вәгъдә - иман, дип инанган ир заты сүзендә тора: "...ун машина табылды, ЗАГС белән кафе сөйләшенде, үзе дә, энәдәнҗептән киенде... Әле моңарчы Чурайбатырда болай зурдан кубып беркемнең дә килен төшергәне юк иде". Табигать тарафыннан идеаль чынбарлык кору өчен салынган көчне тою кешене бәхетле итә - гармониягә якынайта, ди автор. Кияүне каршылаган яртылаш бөкрәйгән "ананың чырае болыт сарган сыман караңгы иде". "Туйбикәбез кичәгенәк зур укуларга дип Казанга китте" дигән сүзләр Нурулланың "гәүдәсен тораташка әйләндерә", "ул телен дә көчкә кыймылдата": "Бүг...ен без...нең ЗАГСта языл... язылышу көне! Таг... тагын бер сәгатьтән!" Автор Нурулланың эчке халәтен болай тасвир итә: "Егет тораташ гәүдәсен капкага табан сөйрәде. Хәзер инде аяк җирдә - чынбарлык аны хыял иленнән аска табан тарткан иде. Күктәге болытлар да якын, бик якын, тик алар хәзер таш кебек укмашып баш түбәсенә ышкылалар иде". "Күзен хәсрәт элпәсе каплаган" Нурулла башка сыймаган гамәл кыла - юлында беренче очраган кызга өйләнә, шулай үзеннән кача, кальбенә гамьсезлек, курку хисе кертә. Гамьсезлек - кешенең матур хисләрен үле хәлгә китерергә сәләтле халәт. Укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаша. Әмма күңелендә курку хисе урын алган кешеләр асылда үзләрендәге бу хисне күралмый, аның табигый түгеллеген белә, хөрлеккә, бәйсезлеккә ирешү юлларын эзли. Тыйнак, басынкы, "мыштым" Саҗидә Нурулланың йөрәгенә тирән оялаган әрнүләрне, билгеле, баса алмый, Туйбикә турындагы хыял берөзлексез ирнең күңелен тырнап тора, ымсындыра, кызны күрүгә, ир заты янәдән үз асылына кайтырга омтыла: "Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе - горурлык, икенчесе - ярату иде. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәгә ул һаман суынмады". Н.Гыйматдинова кешегә үзгәрер, дөрес юлга чыгар өчен бирелгән мөмкинлек турында кабатлап әйтә. Туйбикә үлеп барган Нурулланың тәнен яшәү ягына алып чыга, ләкин җанын коткару өчен яратуын танырга өйрәтергә кирәк, шуңа шарты да катгый: "Өйлән миңа, Азизов, минем капризым шул". Шул рәвешле, күңелдәге мәхәббәт хисен танып, аның өчен җаваплылык тоеп яши башлаганнан соң гына ир заты горур-буйсынмас холкын кайтара ала, үзенә ышанып яши башлый. Нурулла аң төпкелендә моңа әзерме соң: "моңарчы яшәлгән гомер"не "балта белән чабып ыргытып булмый", ләкин "яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый. Булмый! Берни эшләп булмый!" "Нурулла дәшмәде. Әйтә алмады ир, син бу юлысы да йөрәгемне телем-телем кисеп китәсең, тик монысы авыррак, монысы хәтәррәк, дия алмады". Шул рәвешле, югарыда китерелгән фикерне җөпләп китик: әсәрдә йөрәктәге курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип дәлилли әдибә. Кешелек горурлыгын гамьсезлеккә алыштырып, аны бер тапкыр әйләнеп үткәннәргә - яшәеш тәртибен курку хисенә көйләгәннәргә тормыш-яшәеш төзәлү мөмкинлеге бирми, дип Нурулланы янәдән яшәү-үлем чигендә калдыра. "Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни генә уемы каралып яшь койды. Бу - Туйбикә күзләре иде..." Туйбикәнең күзләре образы ярдәмендә тәкъдим ителгән горур-тыйнак булып үз асылыңа хыянәт итми яшәү турындагы хакыйкатьне әдибә башка әсәрләрендә дә үтемле итеп җиткерә. Милли яшәеш фәлсәфәсен әдибә милләт хәтере, нәсел тарихы төшенчәләренә бәйләп аңлата. Татарстандагы иң бай кешеләрнең берсе дип тасвирланган Минһаҗев образы аша нәсел-ыруны инша язу өчен генә барлау, үзенең дөньяга ник килгәнен дә абайламый, иренең исемен дә кыскартып әйтә торган мыштым куркак Саҗидә образы аша кем баласы икәнеңне белмичә ятимә булып йөрү проблемалары кабыргасы белән куела: "Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул", - дигән Нурулла фикере автор тавышы кебек кабул ителә. Шул рәвешле, А.Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрендә күтәрелгән мотивларны дәвам итеп, үстереп, Н.Гыйматдинова кеше тормышының мәгънәсе - рухи камиллеккә омтылу, гамәлләреңнең нигезен шул омтылыш белән үлчәү, үлем ноктасыннан бәяләү, дип раслый. Нурулла исә - үз асылына кайту юлына баскан татар ире-әмире. Н.Гыйматдинова әсәрләрендә экзистенциаль мотивлар калку билгеләнә. Еш кына өметләрнең өзелүен, рухи бушлыкны кичерү кешене яңа сынау - яшәүне, матурлыкны юкка чыгаручы үлемне кабул итәргә әзерли, дигән мотив алга чыгарыла. "Ачкыч" әсәрендә шул ук фәлсәфә дәвам иттерелә. Хикәяләүче сөйләме буларак тәкъдим ителгән автор тавышы: "...бәндәнең күкрәге бик-бик тар итеп яратылган. Тәкъдир бизмәнендә һәркемгә үз өлеше генә үлчәп бирелә. Шуңа канәгать бул, шуңа шөкрана кыл, димәк". Авыл мулласы Йосыфның кан туганы Шакир авылдагы изге урынны - ата-баба ядкәре Әүлия тавын бозып, йорт салдыра, таудагы суырлар адәм ыңгырашуы белән елый. Озак та үтми, Шакир, җыйган барлык мөлкәтен комарлы уенда оттырып, йөрәк белән егыла, үлә. Йосыф исә - балта остасы. Ул үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Йосыфның үз куллары белән эшләнгән әйберләре аның күңел матурлыгын чагылдыра: "Йа Хода! Нәрсәләр генә юк иде монда! Идәннән түшәмгә кадәр тезелгән биек киштәләрдә кечкенә күләмдәге ишек, тәрәзә, өстәл, урындык үрнәкләре... Тылсымчы кулы һәрберсенә аерым-аерым бизәкләр "чиккән". Яшәешне нәрсә матур һәм мәгънәле итә? Кешенең хезмәте, башкаларга ихлас мөнәсәбәте, җиренә җиткереп башкарган гамәлләре белән башкалар алдында ышаныч яулавы, дип җавап бирә әдибә. Шакирны соңгы юлга озатырга килгән Илсөяр язмыш борылышы алдында: "Илсөяр артистмы, әллә тамашачымы? Тамашачы икән, кәмитчелектән туеп, залдан чык. Әгәр артист икән, аның уенны өзәргә хакы юк, ул, җебен җепкә ялгап, ахырга кадәр үз ролен башкарырга тиеш". Автор хикәяләүче теле белән фәлсәфи проблеманы иҗтимагый мотивлаштыра, күз алдына "иман йортларының саны артып, бәндәдән иман югала башлаган замана" - ХХ гасырның 90нчы еллары килеп баса: "Илдәге үзгәрешләрдән явызланган нужа бабайның табиб, укытучы, галимә хатын-кызларны, дыңгычлап, сыйфатсыз чүпрәк-чапрак төялгән кул арбалары тарттырып, көтүләре белән урам базарларына куган көннәре иде. Дөньяда яңа төрдәге сәүдә туып маташа иде: монда әлегә берәүнең дә сату-алу тәҗрибәсе юк, монда һәммәсе дә тигез: алдашыргаалданырга, тәмәке тартырга, пыяла чәркәләрне чәкештереп аракы эчәргә дә барысы бергә өйрәнәчәк, соңрак кына, иләктә иләнгәч, кемдер батачак, кемдер яначак, ә кемдер акчага коеначак иде". Илсөярнең дусты Дамирә теле белән бу хакыйкать даими кабатлана, ул кызын ялагайлану, директорга төчеләнү, ясалма елмаю, ясалма көлү, гайбәт ташу талантына өйрәтергә тырышып карый. Әмма "иҗат колы" Илсөяр ни йорты, ни гаиләсе, ни акчасы булмаган мескен булып яши. Шакир белән танышу "халыкны җырлары белән елаткан" кызны үзгәртә, ир йорт ачкычын артистка Илсөяргә васыять итә. Ләкин Илсөяр йортны инде саттым, инсафлы, тыйнак Йосыфны үземнеке иттем дигәндә, Дамирә бу изге тауны бозып, халыкны рәнҗетеп салынган йортны алудан чиркануын әйтә... Автор тавышы: "Табигатьне адәм заты гына пычрата бит. Кулы белән дә, уе белән дә". Бу өлештә янәдән инде күп тапкырлар әйтелгән фикерне кабатлыйсы килә. Н.Гыйматдинова иҗатында да мифлаштыру күренешенең колачы сокланырлык. Ислам диненнән мәгълүм детальләрне, әдәби мотивларны уйнату, мәдәни мәйданга чыгару яссылыгында әдибә иҗатын фәнни якын килеп өйрәнәсе бар әле. Алда әйтелгәннәргә өстәп, Кушнарат авылы, Әүлия тавының сакральләштерелүен билгеләп үтик: "Яз уртасы иде. Әүлия тавының сул канатын кояш ныграк җылыта да, анда күзне иркәләп ямь-яшел үлән шыта иде". Әхлак югалу, эчүчелек, ришвәт һ.б. авырулардан котылу юлын бары тик дингә кайтуда гына күрә автор. Шакир нихәтле начарлыклар кылып яшәсә дә, үлгәндә асылына кайтып, Йосыфтан дога белән озатуын сорый: "Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, Аңа кайтарылырсыз..." Ә.Еникиләрдән, М.Мәһдиевләрдән килгән милли-әхлакый нигезләрне саклау проблемасы калку куелган иҗатында әдибә әхлаксызлыкны, динсезлекне каракош дип тамгалый, ак торналарның - күңелдәге изгелекнең юкка чыгуына, "уңган халкының кырылганлыгына" сызлана, Минсаралар тавышы болынны кисеп үтә: "Татар - үз-үзен санламаган халык! Һәркайсы үзенчә бәхетле һәм бәхетсез дә". Н.Гыйматдинова повестьларына фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү дә хас. "Тәкъдир" әсәре яшәү / үлем бинар оппозициясен үзәккә ала. Утыз биш яшьлек талантлы артистка "әкрен генә үлеп баручы" Нәзирәнең җан халәте ул уйнаган образ - сөйгәненең Әфганстанда үлгәнлеге хакында ишеткән Нуриянеке белән тәңгәл: "Мин исә сәхнә уртасына тезләндем дә сулыгып-сулыгып еларга тотындым. Бәгыремнән актарылган авазлар, һәр хәрәкәтемне күзәткән залны тетрәндереп, бер мәлгә сулышсыз итте. Андый мизгелләр сирәк туа, бит монда ике хатынның фаҗигасе бергә кушылган иде". Ире хыянәтен кичергән Нәзирәгә язмыш мәрхәмәтле кебек, хатын, үзен җуйган хәлдә, Саматны очрата, яшәү серен ача, ләкин "тәкъдирдә язылган роль катлаулырак" булып чыга. Нәзирә сөеклесе белән кавышканнан соң яңа, тагын да авыррак сынау кичерә. Хатынга Чечня сугышында башын салган Саматның улы нәни Саматны тәрбияләргә, тәүге мәхәббәте Илһамның таянычын тоеп яшәргә язган икән. Автор тавышы: "Бер уйласаң, тормыш үзе дә сәхнә, тик аерма шунда гына: син анда үзеңне уйныйсың". Н.Гыйматдинованың "Тыңла, сөйлим..." бәянында Мәликәнең сакраль / профан чиген үтүе тәкъдир ителә. "Бөтенесенә дә кәҗәләр гаепле иде" дип башланып киткән әсәрдә кабатлау алымы уңышлы кулланыла: төп образ Мәликәнең кушаматы да Кәҗә: "Чөнки мин "катымөгезлеләр"нең карендәше идем, минем кушаматым "Кәҗә" иде". Башка кешеләрдән үзенең нечкә күңелле булуы белән аерылып торган Мәликә образы табигатьнең, хайваннарның телен аңлый кебек: "Йа Аллам, сөтлебикә миңа шулкадәр охшаган, аңарда миндәге буй-сын, миндәге кирелек, миндәге тәвәккәллек, миндәге түземсезлек иде!" Кәҗәләрнең хуҗасы - Дәүләтша карт татар әдәбиятындагы Миңлебай картларның (Ә.Еники) һ.б.ларның рухи дәвамчысы - аксакал архетибы: "Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләре ап-ак, чәч-сакал ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән". Гармониягә ирешү юлындагы Мәликә Лариса образы белән капма-каршы куелып чагыштырыла. "Төркемдә иң чибәр кыз" булган Лариса "ике алгы теше сынык" сәрхуш хатынга әверелгән, хәзер ул "үзенә күрә кечкенә генә җитәкче вазифасы"н үти, ул - "бомжлар анасы". Мәликә исә югары дәрәҗәләргә ирешкән хатын-кыз статусында: "Без икебез ике җәмгыять вәкиле идек. Алар арасында тирән упкын ята иде. Әгәр төсләр белән тамгаласак, без контраст идек, ак белән кара идек. Шуңа күрә узган-барган берсе - сәләмәгә уранган, икенчесе - энәдән-җептән киенгән хатын-кызларда нинди уртаклык бар икән, дип гаҗәпләнә иде". Мәликәнең фатиры җентекләп сурәтләнә: "Яңа фатирым якты һәм иркен иде. Диңгез төсендәге зәвык белән тегелгән тәрәзә пәрдәләре, ак күн белән тышланган диван-кәнәфиләр, аш-су бүлмәсендә имән өстәл тирәли тезелешкән аркасы челтәрле урындыклар, шкафтагы чех пыяласыннан койган алтын каймалы савыт-саба, көмеш кашык-чәнечкеләр минем җитеш тормышка ирешүемә бер мисал иде". Лариса яшәгән урын исә Мәликәнең фатирының "кире көзгесе" итеп тасвирлана: "Идәне таш бүлмә чүплек базын хәтерләтә, дивар кырыйларына сәләмә матраслар җәелгән иде. Ә уртадагы тәбәнәк кенә такта өстәлдә консерв банкалары, буш шешәләр, кырлы стаканнар чәчелешеп ята иде". Мәликә үз язмышына туры килгән хәсрәтләрне кичерү өчен көч, егәр эзли, әрни, төрле юлдан китеп карый: "Биек таудан өстемә шыбыр-шыбыр каты әйбер яуды. Бу - хәсрәт ташлары иде... Нишлим? Бәдбәхет дип, ир бәндәсенең битен тырныйммы, әллә "ташлар" өеме астында сытылган җанымны юатыйммы? Түз, түз җан..." "Дәүләтша карт йортының ишеген бикләп, капкасын япканда, бәгыремне үткен пычак телде. Ильясның хыянәтеннән соң мин андый авыртуны тойган идем инде. Ирем мине ташлады, ә мин оямны ташлыйм... Икесе дә бер үк төрле әрнетә..." Әсәр дәвамында геройларның психологик халәтләре вакыйгага, урынга карап тасвирланып килә. Мәсәлән, Мәликәнең "җир асты"нда яшәгән "тормыш төбендәгеләр" янында психологик халәте бирелеше: "Мин, керпе сыман йомарланган нерв төене, һичничек язылалмыйм, үз энәмә үзем кадалып җәфалана идем". Яки Илдарны өйләнгән дип белгән Мәликә хисләре: "Моңарчы күтәргән авыр йөгемә тагын берсе өстәлде: монысы сагыш иде. Әнә ул, күңелемне нечкәртеп, бөтен гәүдәмне йомшарта да, атларга комачаулап, аякларыма урала..." Мәликә яратуга, назга мохтаҗ, аның күңеле берөзлексез сызлый: "Җанымны томан кебек үзәк өзгеч сагыш чолгады. Ә Илдар кайда икән? Кайда?"; "Болыт сыман баш очымда эленгән ялгызлык карлы яңгырлары белән өшетә-туңдыра иде. Мин дә җылы тансыклый идем". Мәликә үз тормышы турында уйлана, ялгыш адымнары өчен үзен битәрли: "Йөрәгемне нәрсәдер борып-борып чеметте. Көя күбәләге төсле җанымны тапаган ялгызлык иде ул, ялгызлык! Кем өчен чәчем белән җир себерәм соң мин?! Ирсез, баласыз хатын көн-төн акча эшли! Ни кызыгы, йә?!" Ул үз хисләрен аңларга тырыша: "Ә нигә җанга бетмәс-тынмас сагыш оялаган соң?! "Беркем дә түгел..." Моны телем генә тәкрарлый, ә акылымның үз мантыйгы: "Кайчакта синең күңел тәрәзәңә берәрсе бер мизгелгә генә бага, ә сурәте пыялада мәңгегә үрелеп кала... Ә көн-төн тәрәзәңне күзләгән кешенең шәүләсе дә күренми..." Автор төш мотивын яратып куллана: "Шул төнне төшемдә Илдарны күрдем. Нәкъ өндәге төсле! Бу төш сагышымны көчәйтте генә", "...Төшем буталчык иде. Ләкин матур иде... Ваннаның суы нинди җылы... Хәзер юынам да, соңгы мода белән тегелгән күлмәгемне киеп, офиска киләм... Аннары фермага юнәләм... Ап-ак кәҗәләрем белән исәнләшәм... Без Илдар белән туйга әзерләнәбез... Яшерен сөю булып күңелемдә бөреләнгән шушы дорфа ир-егет кенә мине бәхетле итәчәк..." Шул рәвешле, Н.Гыйматдинова хатын-кыз кичерешләрен тирән, үтемле, уйландырырлык итеп сөйләп бирә, моның өчен психологизмның төрле алымнарыннан уңышлы файдалана. Бу җәһәттән, "Хатыннар сагышы" әсәренә игътибар итик. Биредә дус хатыннар язмышы тасвир ителә. Ниса Әхмәрова образы эшләнешенә бәя бирик. Язучы ханымның яшәеш фәлсәфәсе - "төче ялганга караганда ачы хакыйкать кыйммәт!" дигән гап-гади канун: "Ниса теле белән көрәшмәде, эчке халәте белән һәр ялганга, һәр икейөзлелеккә каршы чыкты". "Эшсезлектән арган журналистлардан" горур хатын хәзерге җәмгыятьтә кыргый булып тоелган ялган сөймәү гадәте, китап укырга хирыслыгы белән аерылып тора: "Ниса һаман каядыр йөгерә, ул һаман кемгәдер кирәк". "Җәмгыятьтә борын чөярлек бәләкәй генә статус - ир хатыны" булу бәхете аңа әлегә тәтемәгән: "табигать мәрхәмәтсез: ул хатын-кызны сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итә, шуңа дөньяда бәхетсез хатыннар, сагышлы хатыннар күбәя". Бай ир хатыны Сандугач исә дустының кемгәдер кирәк булуына кызыгып карый, чөнки аның "өч кешелек гаиләсендә һәркемнең үз урыны". Сандугач авылын, үткәнен, бәхетсез мәхәббәтен сагынып сызлана, ире Бәдри Саматовичны хезмәтче Рокыя апаның гомер буе яратып яшәвен ул бик очраклы гына белеп ала... Икътисад бүлеге җитәкчесе Шакирә исә улын Самат Азаматовичның "акчаларына" өйләндерү хыялы белән яши. Улы "ничек инде ул, ирегеңне сат та, коллыкка төш", дигән фикердә тора, башка юл сайлый. "Көн саен таң ата да, көн саен кояш бата торган" шушы кырыс чынбарлыктан качып, "караңгы белән яктылык арасында бәргәләнүче җанына урын эзләгән" кичәге түрә Бәхтияр Сәфәров белән горур язучы Нисаның урманда очрашуын күзәтик: "Хатын яланаяк иде. Сукмакны сарган кырмыскаларны сытмас өчен, табанын ылыс инәсенә кадата-кадата, кырыйдан атлады ул. Адәм ышанмаслык хәл! Казандагы офисның урам яктагы баскычына кадәр сакчылар куйдырткан иң зәһәр түрә япа-ялгызы киселгән имән төбендә утыра, язучы аңа сөт белән ипи китерә... Арган... Карашы кайсыдыр агач яфрагында..." Әсәрләрдә субъектив фикер катламын сакраль / профан оппозициясе оештыра. Өч хатынның язмышын хикәяләүче субъектив герой автор тавышын ишеттерүче буларак кабул ителә, аңлана: "Адәм баласына тынгы юк: ул гомере буе көйсез җанын көйләп яши. Яраларымны тизрәк дәвалыйм, хаталарымны тизрәк төзәтим дип өметләнә. Ә җан, үчеккәндәй, мәшәкать арты мәшәкать өстәп тора. Чөнки ул фани дөньяныкы түгел. Аны шушы ыгы-зыгылы һәм гөнаһлы Җиргә вакытлыча гына очыртып җибәргәннәр, һәм җан, бу тарлыктан, бу кысанлыктан туеп, һаман каядыр билгесезлеккә ашкына". Табигать күренешләренең сурәте дә сакраль / профан оппозициясенә буйсындырыла. Мисалга "Икебезгә дә авыр" повестенда сюжетка керергә әзерләүче пейзаж элементына игътибар итик: "Бу төн бик караңгы иде... Әйтерсең, җиһан, күктә йолдызларын кабызырга онытып, йокларга яткан. Айдан саран гына яктылык сирпелсә дә, күңел сөенер иде. Кайчагында төн кояшы бер иптәш кебек була. Тик төпсез "Тоба"ны анысы да яктырып та кинәндерми шул: яңгырлы төннәрдә дөньяга чыраен чытып, болытлар арасына чума". Урман, бүреләр - мифологик мотивларны барлыкка китерүче символлар. Төркиләрдә изге саналган бүреләр - "җан саклар өчен Тобага төшеп утырган", ярты гомерен чокырда уздырган Зәмзәмиянең дуслары: "Угрыларны йодрыгын селки-селки орышты ул. Бүреләр ырылдамады, гаепләрен таныган сыман, койрыкларын кысып, куак эченә шылды". Үзен мәңгегә ялгыз иткән "бәндәләр буйсынган законнар белән, бәндәләр үтәгән гадәтләрне үтәргә ярамаган чокыр"да көн күрүче хатын сыкрана, зар елый: "Аның "өстәгеләр" белән уртаклыгы калмаган". Повестьта герой әнә шулай серле, могҗизалы чынбарлыкта сурәтләнә, төгәлрәге, кеше күзеннән читтә торган, шом тудырган гап-гади чокырга сакраль мәгънә салына. Әтисе Хәбир күрсәткән башка чынбарлык кызын да кешеләр җәмгыятендә хөкем сөрүче явызлык, гаделсезлектән коткара, аның киләчәк язмышын билгели. "Чәчләре арыш саламы төсендәге кызны көтеп картайган" Вәгыйзьне дә үзгә чынбарлыкның бер вәкиле итеп күрәбез. Шул рәвешле, Н.Гыйматдинованың сакраль / профан оппозициясе алга чыккан әсәрләрендә лейтмотив булып дөньяны хис аша танып-белү, мәхәббәт ярдәмендә хакыйкатькә якынаю турындагы фикер тора. Н.Гыйматдинова повестьлары - хәзерге татар прозасының энҗе-җәүһәрләре. Язучының әсәрләрендә тәкъдим ителгән дөнья сурәте чынбарлыкның үзгә моделен төзи, гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә. Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА, КФУ доценты Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез! Мөдәррис Әгъләмнең тууына 70 ел ӘКӘ Ян, йөрәгем! Ян, белеп: Гомерлек гәүдәң эчендә Тыпырчына мәңгелек. М.Әгъләм Ташка уеп язарлык әлеге шигъри юлларны шагыйрь 24 яшендә иҗат иткән булган. Ул чакта әле аның "Кыңгырау" дигән тәүге китабы гына басылып чыккан, Әкәбезне ХХ гасырның иң зур шагыйрьләреннән берсе итеп танытачак "Учак урыннары" да, "Исәнме, йөрәк" тә, "Киләчәккә кайту" да, "Мин әйттем" дә дөнья күрмәгән, "Тукайдан хатлар" поэмасы да язылмаган. Ә үзендә нинди зур вә тирән ышаныч! "Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул"дан һич кенә дә ким түгел. Тукай үзен хәкарәтләүчеләргә "Җавап" шигырен 22 яшендә язып куйган, ләкин аны беркайда да бастырмаган. Мондый янәшәлекне тыйнаксызлык булыр дип уйлагандырмы ул, әллә үз шәхесе тирәсендә әледән-әле кубып торган ыгы-зыгының тагын да көчәеп китүен теләмәгәндерме - хәзер инде әйтүе кыен. Шулай да вакыт галиҗәнаплары Тукайның әлеге "тыйнаксызлыгын" мотлак икърар итте - аны кешелек тарихындагы иң бөек шагыйрьләр янәшәсенә куеп зурлады. Әдәби даирәдә еш кына безнең дәвернең Тукаена тиңләштереп йөртелгән Мөдәррис Әгъләм дә, мәңгелеккә дәгъва кылып, һич кенә дә ялгышмаган бугай. Юк, шагыйрь бу очракта үз шәхесен, иҗатын гына күздә тотмый, ул, беренче чиратта, туган халкының мәңге яшәячәгенә иман китереп гомер кичә, иҗат итә. Шул очракта гына үз иҗатының да кадерле рухи байлыкка әвереләчәгенә ышана. Ә җаныңда шундый ышаныч йөртер өчен, халкың бәгыреннән өзелеп төшәргә кирәктер ул... Шулай туры килде: безнең яшьлек совет хакимияте йогымында гына түгел, Мөдәррис әкә йогынтысында да үтте. Билгеле, ул гел уңай гына да булмагандыр, ләкин әдәбият гыйлеме, шигърият буенча биргән сабак-дәресләре өчен безнең буын егетләре - Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лероннар аңа бик тә рәхмәтледер дип беләм. Дөресен генә әйткәндә, без студент чакта, гомумән дә, шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләм шикеллерәк булырга тиештер, дип уйлый идек. Үзе дәрвиш, үзе җитди, үзе мәзәкчән, үзе хәйямләнергә дә, үзе өчен бер файдасызга борчак шыттырып юанырга да маһир, үзе "патшалар ятлап алырлык шигырьләр дә яза". Өстәвенә буйсыны да иң кәттә шагыйрьләрнеке кадәрле генә. Шигырьне дә чәчәннәрчә осталык белән, үзәккә үтәрлек итеп уку-сөйләү куәсенә ия. Кыскасы, шагыйрь буласы килеп, тәртәгә тибәргә кыҗрап йөргән бездәй сары томшыклы яшьләргә менә дигән өлгеүрнәк иде ул. Шуңа күрә без аңа, нәкъ шәркый кардәшләребезчә итеп, Әкә дип олылап эндәшкәнбездер дә инде. Юкса ул чакта аның үзенә дә 33 яшьләр чамасы гына булган ич әле. Ә бу яшьтә күпләребезгә яшь шагыйрь статусы да бик килешеп торадыр... Мин үзем университетка укырга килгәндә, Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьне "Учак урыннары" дигән китабы аша белә идем. Яшерен-батырын түгел, китапханәдән шагыйрьләрнең куен кесәсенә җайлы гына сыешлы байтак җыентыкларын чәлдердем мин пионердан комсомолга күчеп йөргән чакларда. Роберт Әхмәтҗановның "Йолдызстан"ын, Равил Фәйзуллинның "Аҗаган"ын, Рәдиф Гатауллинның "Кояшлы утраулар"ын, Ренат Харисның "Кайтаваз"ын, Гәрәй Рәхимнең "Вәгъдә"сен, Разил Вәлиевнең "Зәңгәр кабырчыклар"ын, Зөлфәтнең "Язмышлар ярында"сын, Мөдәррис Әгъләмовның "Учак урыннары"н мин әнә шул рәвешле кулга төшердем. Мәктәп баласының үзенә күрә дәреслекләрдә язылмаганчарак, ирекле формадагы чатлыботлы шигырьләр укып карыйсы килү галәмәте булгандыр инде бу, күрәсең. Дөрес, Зөлфәт белән Мөдәррис, безнең күз ияләнгәнчә, һаман да шакмаклап яза язуын, әмма шигырьләре күңел төпкелендә гел яңача яңгырап тора. ...Үз халкыңның киләчәген, Үткәнен, бүгенгесен; Кайгысының, шатлыгының Зурлыгын белер өчен, Еракка китеп кара син, Еракка китеп кара! М.Әгъләмне бик яшьли зур шагыйрь итеп танытачак "Еракка китеп кара" шәлкеменнән бу шигъри юллар. Белмим, ул заманда әле татарда үз халкының кемлеген белер өчен еракка китеп карарга өндәгән башка берәр каләм әһеле булды микән? Ни әйтсәң дә, безнең хак тарихка тулаем табу салынган, цензорлар хәтта күпнокталардан да "криминаль" мәгънә эзләп матавыкланган, тел яшереп яшәлгән чорсыз чорлар ич бу. Тарихчы галимнәр дә "еракка китеп карау" хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә шагыйрь шигырьдән шигырьгә шушы хокукны даулап оран салуын белә. Әнә ул, галимнәргә ияреп, археологик экспедициягә чыга. Билгеле инде, археологларга чордан чорга күчеп сәфәр кылыр өчен бик еш кына утлар, сулар кичәргә дә туры килә. Менә бу юлы да аларга юлларында очраган елганың аргы ярына чыгарга кирәк була. Бирге яр буенда көймәләр дә чайкалышып тора торуын, әмма алар бәйдә - тимер чылбыр белән йозаклап куелган. Һәм шулчак без чарасызлыктан өзгәләнгән шагыйрьнең җан авазын ишетәбез: Син көймәгә басып кычкырасың Ерак бабаңнарга: "Көймә ю-ю-к!" Экспедиция. Йозакларга Күзне текәп, ятам уйланып. Әйе, ул чакларда көймәләргә генә түгел, телләргә дә амбар йозагы салынган иде. Революциядән соң гына культурага ирешкән, укый-язарга өйрәнгән, бәхет-сәгадәткә тиенгән милләтләр партия җитәкчелегендә, тигез сафларга тезелешеп, бердәм совет халкына әверелеп бара. Милли мәктәпләр, ата-аналар соравы буенча, бер-бер артлы ябылып тора. Бик күпләр бу хәлләргә күңелдән ризасызлык белдерсә дә, йә эндәшми кала, йә дөрес җирдә дөрес сүзләр сөйләп йөрүне кулайрак күрә. Билгеле, милли сәясәттәге әлеге башбаштаклыкны фаш итәргә кыюлыгы җиткән, аз санлы, гаярь "фетнәчеләр" дә була, ләкин бу илдә андыйларны игә китерүнең иң камил ысуллары да эшләнгән шул. Ә менә осталык куәсең җитсә, шигырь телендә үз заманың, үз халкың өчен иң көнүзәк, иң кирәкле сүзләрне дә әйтергә мөмкин. Һәм шагыйрь әйтә дә: Мин дә җавап эзлим әткәм кебек, Мин табышмак чишәм нәселемә. Аяк-кулын вакыт чишәр аның, Сөйләр телен кемнәр чишәр менә... ...Мин табышмак чишәм нәселемә. Моннан кырык биш ел чамасы элек иҗат ителгән шигъри юллар бу. Ни аяныч, бүген ул тагын да актуальрәк яңгырый башлады. Хәзер милли мәктәпләрне ябып куярга да, ана телен үгисетергә, хәкарәтләргә дә бернинди "ата-аналар теләге" дә кирәкми. Хәзер барысы да кануни нигездә, ачыктан-ачык эшләнә. Әмма кайбер җор теллеләрнең БДИ дигәннәрен бердәм дәүләт изасы дип тә шәрехләвен истә тотсак, иртәгә телебезне кемнәр чишәсен чамалавы кыен түгел... Мөкәммәл дәрәҗәдә иҗат ителгән гамьле шигырьнең табигате шундый: кайсы заманда, кайсы дәвердә язылуына карамастан, ул синең чордашыңа, уйдашыңа һәм әңгәмәдәшеңә әверелә. Сине җитәкләп тормыш-яшәешнең куе чытырманлыкларына да алып керә, Киек Каз Юлы буйлап күкнең җиденче катына да менгезеп куя. Үзе иҗатта бик тә гаярь, кыю, баш бирмәс, хәтта беркадәр тәкәббер зат булса да, шигырьләрен канатлы атның каурые белән йөрәк канына манып язса да, Әкәбез көнкүрештә үтә дә тыйнак, дәгъвасыз, сабыр, үз-үзен яклый алмас дәрәҗәдә карусыз, күндәм Алла бәндәсе иде. Син бу дөньяда гомерең буе диярлек паспортсыз яшәп кара әле! Андый хәлнең кыргый утрауда яки джунглида гына булуы мөмкин. Ә ул яшәде. Хәтта күп кенә бөек элгәрләреннән дә кыенрак шартларда, сукбай хәлендә, ил-көнне кайгыртып, милли гамь белән сугарылган шаһәсәрләр иҗат итеп, халкының газиз шагыйре булып, Тукай белән хатлар языша-языша яшәде. Ул утыз ике ел гомер уздырган Аккош күлендә, дөресрәге, язучыларның иҗат йортында, аның алачыгында минем үземә дә булырга туры килгәләде. Әкәнең пычкы чүбен катырып ясалган такталардан укмаштырылган, беркайчан да хатын-кыз кулы тимәгән шактый ук шыксыз, әмма шагыйранә җылы куышында, күңелләрне җилбәгәй җибәреп, озаклап сөхбәтләшкән, ара-тирә пирәшләп утырган чакларны хәзер инде сагынып искә алырга гына кала... Ә безнең якыннан аралашулар студентлык елларында ук башланды. Дөресен әйткәндә, шигырь-мигырь калыплап йөрүче бездәй яшь-җилкенчәккә ул вакытта аралашыр өчен Әгъләмнән дә иплерәк, җайлырак кеше юк та иде шикелле. Үзе зур шагыйрь булуына карамастан, һаваланмый, көязләнми, үзе буйдак, өстәвенә, безнең сымаграк, тәртипнизамны да бигүк өнәп бетерми. Менә шул тәртип ягыбыз чамалырак булу аркасында бер тапкыр без үзебез дә Әкәне шактый кыен хәлдә калдырдык бугай. Шулай бервакыт бер көтү яшьләр җыйнаулашып Аккош күленә шагыйрьнең хәлен белергә барганбыз да анда озаграк тоткарланганбыз, төн ката, язучы халкының тынычлыгын бозып, җырлашып ук утырганбыз. Мөдәррис җитәкчелегендә тәмам чыгырдан чыкканбыз, ягъни мәсәлән. Ә язучы хатыннарына шул җитә калган: алар, эшне тиз тотып, Әкәне соңгы сыену урыныннан да мәхрүм итү мәсьәләсен күтәргән. Язучылар үзләре дә, хатыннарыннан узып, шагыйрьне яклап сүз әйтә алмаган, күрәсең. Аның өчен дә кыюлык, тәвәккәллек кирәк шул. Әнә шундый хәлләрдә Әгъләм безнең университет тулай торагындагы 194нче бүлмәнең Әгъләмисинасына әйләнде дә куйды. Зөлфәт әйткәнчә, шуыша белмәгәне өчен университеттан куылган шагыйрь (ә ул уку йортыннан, чыннан да, хәрби әзерлек дәресләренә йөрмәгәнгә чыгарыла) кабат студентлык елларына кайтып төште. Шулай итеп, дүрт ятаклы бүлмәдә без бишәүләп яши башладык. Яшьрәк булу сәбәпле, Ләискәме, Ләбибкәме җыелмалы караватка күчеп ятарга туры килде. Ә Ркаил, үзегез беләсез, үз урынын алай тиз генә беркемгә дә бирә торганнардан түгел. Сират күперләрен кичә-кичә, 5нче курска кадәр барып җитә алган мине дә егетләр кузгатырга яхшысынмагандыр инде. Ни әйтсәң дә, 2нче курста гына укып йөриләр ич әле. Шуңа күрә сайлап-сайлап кына кайбер лекцияләргә дә баргалап кайталар. Мин дә бөтенләй үк түшәмгә төкереп ятмыйм, билгеле: диплом язарга үземчә түл җыеп йөрим. Диплом эшенең темасы да гел заманча - "Хәзерге татар поэзиясендә фольклор образлары" дип атала. Анысын фәнни җитәкчем профессор Хатип Госман тәкъдим итте. Тик менә эшне кайсы башыннан тотып башларга гына белгән юк. Шунда Мөдәррис әкә әйтте: "Татарның бөтен җүнле шагыйре халык иҗатыннан борынлап чыккан, кайсы турында гына язсаң да, кыек атып туры тидерерсең", - диде. Һәм без, бисмилланы әйтеп, эшкә дә керештек, тиз арада "кибән"не очлап та куйдык. Комиссия уртак хезмәтебезне югары бәяләсә дә, декан апабыз сүзенә каршы килә алмады - "биш"лене "дүрт"легә төзәтергә мәҗбүр булды. Сәбәбе дә үземә яхшы мәгълүм: заманында деканыбызның лекцияләренә сирәгрәк йөрелгән иде шул... Нинди оятсызлык!.. Юк, безнең иҗади хезмәттәшлек диплом эше язу белән генә бетмәде әле, аның дәвалы дәвамы да булып чыкты. Бүлмәдәге шагыйрь егетләр каникулга таралышкач, мин, кыюланып китеп, Әкәгә бер төргәк шигырь тоттырдым. Кыюланып дигәч тә, ул чакта күңелне барыбер дә сагаю тойгысы тулаем биләп алган иде инде анысы. Яшь чакта шигырьне бик күпләр яза, ә менә "нәни гигант" сиңа нәрсә дияр бит әле? Ни гаҗәп, ул минем язмалар белән әллә ни озак юанмады, төзәтүләре дә, нигездә, строфадагы икеюллыкларның урыннарын ара-тирә алыштырып куюдан гына гыйбарәт иде. Бактың исә шигырьнең мәгънәви егәрен шулай да арттырып, яңгырашын шулай да көчәйтеп була икән ич! Әкә мине шигырьнең әнә шундый нечкәлекләренә дә төшендерде. Һәр заман олуг шагыйрьләрен нигәдер гел үгисетеп, каһәрләп торырга яраткан. Ул Мөдәррис Әгъләмгә дә һич кенә дә миһербанлы булмады. Шагыйрь үзе дә, бер классик әйткәнчә, минем бәхетле булырга хакым юк, чөнки мин язучы, дигән принцип буенча яшәде кебек. Йә кем инде өстәгеләрдән фатир сораганда: "Әгәр миңа фатир бирергә теләсәгез - бирегез. Мин каршы түгел", - дип гариза яза?! Бездә андый кабатланмас зат берәү һәм бердәнбер - Мөдәррис Әгъләм генә була ала. "Мин киемне ел фасылы кайда куып җитсә, шунда салып калдырам", - дип әйтер өчен дә Әгъләмисина шуклыгы кирәктер. Дөрес, гомеренең соңында Әкә паспортка да, фатирга да тиенде. Вафаты алдыннан гына үзенә "Халык шагыйре" дигән шәрәфле исем дә биреп куйдылар. Ләкин "ашыгыч ярдәм" арабасы, гадәттәгечә, бу юлы да бераз гына соңарган булып чыкты. ...Җирдә чакта сабыр иңнәреңә Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә, Тукай алган биеклекне алгач, Китү ярый Яңа Бистәгә. Әлеге шигырь шагыйрьнең остазына багышлап язылса да, ул аның үзенә дә бик ятышып тора. Мөдәррис Әгъләм гомер буе бу җиһанны Тукай бизмәне белән үлчәп яшәде, иҗат итте. Ул да, Тукай шикелле, үз халкының сюрреалистик сурәтенә охшабрак тора иде... Газинур МОРАТ Мөдәррис Әгъләм КИТӘ АЛМЫЙМ ШУНЫ БЕЛМИЧӘ Баралмасам әгәр Вәгъдә биреп, вакыт җитеп, Баралмасам сиңа: — Мәгарәдә ята, — диген, — Әбүгалисина. ...Зур дөньяның ваклыклары Үзе белән торсын — Минем алда үз кодрәтен Ача шигъри тылсым. Ачылалар (ачылмый ул Шакымыйча гына). Кем ут өргән без җылынган Шигырь учагына? Рафаэль Сибатның тууына 70 ел ҮЗЕБЕЗНЕҢ "ТАТАР ШОЛОХОВЫ" "...Гадәт-холкы белән әйткән һәр сүзе гаять тә тәңгәл килә торган кешеләр күп очрамый. Әдип һәм шагыйрь Рафаэль Сибат - менә шундыйларның берсе. Хәер, олысына, кечесенә карата ифрат ихлас җанлы бу ир-егетнең күңелендә җәүһәрләр җемелдәшкәнен бер карауда гына сизеп булмый. Иң элек аның күңел тәрәзәсенә күз салырга кирәк... Рафаэль Сибатның шигъри талпынышы - сүзнең барлыкка килгән чорындагы саф хисен кайтарырга омтылу". Заманында Казан дәүләт университетының татар теле-әдәбияты бүлегендә бергә укыган сабакташыбыз һәм дустыбыз - чын мәгънәсендә халыкчан, трибун шагыйрь, ялкынлы публицист, оста драматург һәм тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) әйткән сүзләр бу. Аларда, иртәнге чык бөртегендә Кояш чагылгандай, чын хаклык ярылып-балкып ята. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Р.Сибат дигән уникаль шәхеснең, кабатланмас талант иясенең нинди затлардан булуын ачыклау өчен, иң элек укучыбызны аның үзенчәлекле тормыш юлы, иҗат өлкәсендәге ачышлары һәм табышлары белән таныштырып үтик. ...Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин (әдәби кушаматы - Рафаэль Сибат) 1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) районындагы Түбән Шөн авылында туа. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлагач, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Дипломлы яшь белгеч 1970-1978 елларда туган ягында мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры була; аннары Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында - администратор вазифасын, тулай торакта тәрбияче хезмәтен башкара. Бераздан Кукмарага кайтып, район халык театрында - режиссёр, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер булып эшли (яшьлек елларында Рафаэль үзе дә мәйдан тоткан, күп мәртәбәләр батыр калган ир-егет!) Р.Сибат 1988 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яшәде. Ике ел дәвамында Түбән Шөн авылының мәдәният йортында - сәнгать җитәкчесе, соңгы унөч елда Киров өлкәсендә татар телендә чыга торган "Дуслык" газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләде. Рафаэль Сибатның әдәби язмалары республикабыз матбугатында 1966 елдан күренә башлады. Без аның белән нәкъ шул елда - моннан төп-төгәл ярты гасыр элек - якыннан танышып, үзара аңлашып-аралашып, ихлас рухташлар булып киттек. Университетны тәмамлагач, без төрлебез төрле якта эшли башладык. Шулай да, еллар узгач, Галиҗәнап Язмыш безне яңадан табыштырды һәм - Рафаэль бакыйлыкка күчкәнче - гомерлеккә якын дуслар, сердәшләр итте. Улым Рушан ул яшәгән төбәктә, дөресрәге, Түбән Шөн күршесендәге Чарлы авылы урта мәктәбендә (Кукмара районы) директор урынбасары булып эшли башлагач, без Рафаэль белән айга ким дигәндә ике мәртәбә очраша башладык. Соңгы унбиш ел дәвамында мин аның гаҗәеп дәрәҗәдәге тынгысыз иҗади эшчәнлегенең тере шаһиты булдым. Шунысы аеруча кызыклы: Рафаэль тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һич ару-талуны белмәс "робот" кебек, бертуктаусыз каләм тибрәтүдә иде. (Ул язу машинкаларын да, компьютерларны да сөймәде - әсәрләрен кул белән генә язуны хуп күрде. Аңа кирәк кадәр кәгазьне һәм үзе бик тә яраткан "гельевай ручкалар"ны Казаннан ташып кына тора идем.) Түбән Шөн авылына Рафаэль каләмдәшебезнең хәл-әхвәлен белү өчен бергә килгәләп йөргән Татарстан Язучылар берлегенең шул чордагы игътибарлы һәм ихтирамлы рәисе - күренекле галим һәм әдәби тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллинның да күзәтүләре кызыклы: "...Р.Сибат берәр әсәр язарга тотындымы, инде бу дөнья кешесе түгел иде. Ашау-эчүне тәмам онытыр, тәүлек буе каләменнән аерылмас. Язылган кәгазь битләре һәр җиде-сигез минут саен өстәлдән идәнгә коела барыр. Бер утыруда җитмеш-сиксән бит язар. Аның каравы, әсәргә нокта куелгач, ул шунда ук өстәлгә башын куеп, йокыга да китәр..." Р.Сибат, университет елларыннан бирле күп язса да, ул аларны аерым китап итеп чыгарырга ашыкмады. Һәр жанрда - проза һәм шигърият, публицистика һәм эссеистика, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә үзен оста "ат уйнатучы" итеп танытса да, "Ялгызак" исемле 272 битле беренче романы Татарстан китап нәшриятында 2001 елда гына дөнья күрде. (Анысын да әле нәшриятка үзебез әзерләп биргән идек.) Ошбу китапның киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнүе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булуы Рафаэль каләмдәшебезнең күңелен бердән күтәреп, рухландырып җибәрде. Шуннан соң аның тылсымлы каләме бер дә тик тормады. "Көлдән күтәрелгән гөлләр" трилогиясе (2002), якын дусты - "Яңа тормыш" арендаторлар берләшмәсенең данлыклы җитәкчесе Рәфыйк ага Рәүфовка багышланган "Без дә җирдән күтәрелдек..." роман-монологы (2003), дүрт романнан торган "Кайту" тетралогиясе (2005) Рафаэль Сибатны чорыбызның күренекле язучысы, үзебезнең "Татар Шолоховы" итеп танытты. (Каләмдәшебез үзенең барлык әсәрләрен дә диярлек туып-үскән нигезендә иҗат итте.) Китапларда һәм газета-журналларда дөнья күргән 9 роман, 21 повесть, 12 поэма, дистәләрчә әдәби портретлар, эсселар, йөзләрчә әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы да әле ул. Соңгы вакытта Рафаэль дустыбыз "Дөнья әдәбиятында татар кешесе образы" дигән темага җентекле эзләнүләр үткәреп, күләмле фәнни хезмәт тә яза башлаган иде. Әмма аны төгәлләргә өлгерә алмый калды - 2003 елның 15 августында иртәнге сәгать дүрттә әдипнең тынгысыз-ярсу йөрәге тибүдән туктады. Эш өстәле артында иҗат итеп утырганда... Үзенең мәңгелеккә - бакый дөньяга тиздән күчәсен алдан сизенгәндәй, Рафаэль Шәйхуҗа улы шул ук елның 20 июль таңында көндәлегенә: Безне алда нинди еллар көтә? - Соң минутны гына беләмен... Үләр өчен диеп яшәмәдем, Яшәр өчен бер көн үләрмен... - дип язып куйган... Туган авылы зиратында зур кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләнгән Рафаэль каләмдәшебезнең рухы шат булсын: ул безнең күңелләрдә һаман да балкып яши! Моңарчы дөнья күрмәгән әсәрләрен дә, тузаннарыннан арындырып, яраткан укучыларыбызның кулларына тапшыру максатыннан, бу өлкәдә эшне, күңелебез кушканча, хәзер дә дәвам итәбез... Шаһинур МОСТАФИН, Р.Сибатның иҗади мирасы комиссиясе рәисе Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙЧА КӨЛӘМ Шул давыллы чорда чөнки туып-үстем, Шул давыллы чорны кичтем! Әхмәт Исхак Чын галим дә, чын язучы да булган каләм ияләренә, кыскасы, зур талантларга һәрвакыт сокландым. Андыйлар әдәбият һәм фәнне бер көрәккә салып этеп барган бульдозер сыман тоела миңа. Үзэткеч көрәгеннән вак-төяк коелып барган кебек, әлеге шәхесләр дә, ялкынлы да, үтемле дә каләмнәре ярдәмендә, нәфис әдәбиятны буш әсәрләрдән арындыруга зур көч куя, аның үсешенең туры векторларын билгели. Шундыйлар арасында мин гаҗәеп талантлы шәхес Әхмәт Исхакны да күрәм. Әхмәт Габдулла улы Исхаков (1905-1991) - үз чорының атаклы шагыйре, тәрҗемәчесе, тәнкыйтьчесе иде, кызганыч ки, бүгенге әдәбият сөючеләрнең зур күпчелеге инде аны сатира-юмор остасы буларак кына белә, яшьләребез арасыннан бөтенләй белмәүчеләр дә күп. Ә бит ул, сөекле Тукаебыз кебек, үз чорының төрле жанрларда эшләүче иң актив иҗатчыларыннан була, тормышның игътибарга алырлык һәр мөһим күренешенә, ил һәм хәтта дөньякүләм вакыйгаларга оператив рәвештә мөнәсәбәтен белдереп бара. Ә бу нинди кыюлык, белемлелек, күзаллау офыгының киңлеген, фаразыятка осталык таләп итә! Ә.Исхак иҗаты белән якыннан танышканнан соң, һичшиксез, инанасың: ул - Тукай мәктәбе сыйфатлары ачык күренеп торган каләм ияләреннән. Бердән, Ә.Исхак әдәбиятка Тукай чорының тәэссораты нәтиҗәсендә һәм олы шагыйрьгә замандаш әдипләрнең лаеклы алмашы сыйфатында килә. Әле һичкайсы татарның теленнән Тукай исеме төшмәгән бер вакытта - узган гасырның егерменче елларыннан аның шунда ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын яулаган шигырьләре, иҗтимагый темаларга язган мәкаләләре, очерклары көндәлек матбугатта басыла башлый. ХХ гасыр башы әдәбияты яңалыкка ничек кенә тартылмасын, анда назирәчелек һаман да - көчле күренештер. Бер яктан, бу борынгыдан килгән традицияләрнең яшәү сәләте турында сөйләсә, икенче яктан, яңачалыкның да назирәчелек аша әдәбиятта популярлаша алуын күрсәтеп тора. Өченче яктан, кайбер язучылар, яңалыкка омтылыш аркасында, укучы җанына якын һәм милли рухыбызны ачканда бик отышлы булган форма-калыпларның онытыла баруы өчен дә борчыла, ә аларның вакыты чыкмаганлыгын Тукай иҗаты аша раслау җиңелрәк, отышлырак була. Шуны аңлап алган Әхмәт Исхакның Тукайга ияреп язган әсәрләре татар әдәбиятында назирәчелекне, пассив кулланышка күчкән кайбер калыпларны җанландырып җибәрә. Оригиналь әсәрләр язарга да маһир Ә.Исхак, билгеле ки, Тукайга таянмаса да, зур язучы данына ирешкән булыр иде, әмма шагыйрьнең актуальлеген югалтмаган һәм тематик киң мирасы аның өчен тормыш китереп чыгарган проблемаларга җавапны бирә дә тора. Шәхси тормышта көймәбез комга терәлгәндә, кулыбызга Коръән алган кебек, әдәбиятта һәм иҗтимагый чынбарлыкта теге яки бу проблемалар көн кадагына сукканда, шагыйрьләр әнә шулай еш кына Тукайга килә. Ә.Исхак та, белгәнебезчә, Тукайга бигрәк тә тормышның теге яки бу күренешенә тиз арада җавап бирергә кирәк булганда мөрәҗәгать итә. Сугыш башлангач, ул "Дөнья бу!", "Тотса Мәскәүләр якаң" һәм башка әсәрләрендә, Тукайның шул исемдәге шигырьләренә ияреп, фашистларның хурлыклы киләчәкләрен фаразлый: Ни кылырсың, әй фашист җан, тотса Мәскәүләр якаң? Как ты будешь отвечать там, тотса Мәскәүләр якаң? /.../ Кол итәргә мин тудым дип, лаф орып йөргән идең, - "Ник тудым?" - дип аһ орырсың, тотса Мәскәүләр якаң? Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Тукайның халыктан алган әлеге гыйбарәсе татар әдәбиятында шулкадәр күп очрый ки, аларны туплап, хәтта фәнни хезмәт тә язарга булыр иде. "Тотса Мәскәүләр якаң" цитатасын нәкъ менә талантлы каләм ияләре, милләтпәрвәр әдипләребез куллана. Тукайдан алынган тирән һәм асмәгънәле бу юллар кайберәүләрне иҗтимагый-сәяси эчтәлекле әсәрләр язуга этәрә, текстларында алар шуңа яисә интертекстуаль бәйләнешләргә ишарәләп үтә; икенчеләр аны милли тарихны яктырткан әсәрләргә эпиграф, атама итә; өченчеләр теге яки бу вакыйга-хәлнең, проблеманың алшартын, сәбәбен ачканда, киңсыйдырышлылыгын, асмәгънәлелеген исәпкә алып, нәкъ Тукай аңлаганча куллана, ә Ә.Исхак аннан рәдиф-рифма ясаган. Кушма җөмләләрнең соңгы өлешендә килүенә карамастан, интертекст шигырьдә һәрвакыт доминанта позицияне алган һәм шул сәбәпле текст лейтмотивының кыскартыла алмый торган бер кисәгенә әверелгән. "Тотса Мәскәүләр якаң, нишләргә дә белмәссең", ди шагыйрь. Бигрәк тә бүгенге шагыйрьләребез милли теманы ачканда файдалана торган әлеге цитата Ә.Исхакта уртак Ватанны - Россияне саклауга әйдәүче, патриотик яңгырашлы һәм фашистларга янаучы әсәрдә кулланылган. Дөрес, аңа карап кына, Ә.Исхак аның мәгънәсен башка тематик яссылыкка тулысынча күчергән дип әйтеп булмый, монда татар халкының ачы тарихи-милли тәҗрибәсе бик оста яшерелгән. Без инде сезне ни көткәнен үз үткәнебездән чыгып, бик яхшы беләбез, дип әйтә кебек шагыйрь. Шунысы бәхәссез: әлеге шигырь сугыш башлангандагы урра-патриотизм әсәрләренең берсе булып тора. Ә бит ясалма пафослылыкка корылса да, үз заманында андый җыр-шигырьләрнең халыкны бердәм фронт рәвешендә дошманга каршы күтәрүдә роле бик зур булган. Ә.Исхак алга таба да Тукайга таянудан, аны пропагандалаудан туктамый. 1946 елны язган бер әсәрендә ул Тукайның, әсәрләренең халык күңелендә мәңге яшәячәген сөйли. Каләм иясенең Тукай образын әдәбиятта чагыштырмача аз сандагы һәм иҗатчыдан метафорик фикерләү, сүз үтемлелеге, композиция төзү осталыгы һәм башкаларны таләп иткән балладаларда, шул ук "Җырчы һәм үлем турында баллада"да чагылдыруы - әһәмиятле күренеш. Аның шундый әсәрләреннән "Тукай һәм яшь шагыйрь турында баллада"ны (1968) да искә алырга мөмкин. Ә.Исхак мәсәлдә дә Тукай традицияләрен дәвам итүче санала. С.Хәким, аның әлеге форманы татар әдәбиятында җанландырып җибәрүенә бәйле рәвештә, түбәндәге фикерләрне әйткән иде: "Әйтерсең, мәсәл жанры шагыйрьнең бушаганын озак вакыт көтеп торган. Мәсәлләр Ә.Исхакта үз кешесен тапты. Ул кеше үткен телле, шаян, шук, урынына карап үтергеч усал. Бу жанрда ул үзен ничектер бөтенләй җиңел сизә, иркен тота, аның чын мәгънәсендә хуҗасына әйләнә. Минемчә, таланты аның шунда: Тукайлардан, Гафурилардан соң мәсәлне яңадан безнең шартларда үстереп җибәрде ул". Шагыйрьнең балаларга аталган әсәрләре белән Тукайныкылар арасында да янәшәлекләр уздырырга мөмкин. Ә.Исхак бигрәк тә сюжетлы шигырьләрдә балаларның, үсмерләрнең көндәлек тормышын җанлы картиналарда күзаллап булырлык яктырта, җиңелчә юмор, гыйбрәтле хәлләр тасвиры аша аларга теге яки бу тискәре сыйфатларыннан арынырга ярдәм итә, аларны заман зәвыгын тоеп иҗат ителгән әкият геройлары арасында йөртә. Ә.Исхакның кече яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрендә шулай ук Тукай образын чагылдыруын билгеләргә кирәк ("Безнең урам"). Тукай иҗатында, дәреслекләрендә тәрбияләнгән һәм шигъри калыпларга, фикерләү рәвешенә өйрәнгән Ә.Исхак бигрәк тә юмор-сатира өлкәсендә Тукай традицияләрен үстерүгә көч куя. Әйтик, аның "Мещан базары яхуд киселгән тел" пародик поэмасы Тукайның мәгълүм "Кисекбаш"ына интертекстуаль бәйләнештә иҗат ителгән. Ә.Исхак иҗатында юмор-сатираның зуррак урын алып торуы бер дә гаҗәп түгел. Сугыштан соң, "Чаян" журналында эшли башлау, бигрәк тә 1963-1969 елларда аның баш мөхәррире вазифасын үтәү каләм иясенең көлү-тәнкыйть итү талантын тагын да ачып җибәрә. Ул күпсанлы эпиграммалар, чәнечкеле парчалар, актуаль яңгырашлы шаян мәсәлләр, такмаклар, мәзәкләр һ.б.ларны иҗат итә. Һәм элеккечә үк һаман да Тукайга таяна. Ә бит юкса... шагыйрь мирасын бәяләгәндә, ул да еллар барышында абынып куйгалый... Кайчандыр Тукайның халык мәнфәгатен кайгыртуына, милләтпәрвәрлегенә сокланган Ә.Исхак берара, вульгар социологизм шаукымына бирелеп алып, Тукайны үз халкын сыйныфларга бүлеп карамауда, тулысы белән бәхетле яшәтергә теләүдә, милләтне азатлык өчен көрәштә бердәмлеккә чакыруда гаепли, буржуаз-демократик инкыйлабка зур өмет баглап ялгышты, дигән фикерләр дә әйткәли, башка хата карашлары да юк түгел, әмма ул әкренләп алардан арына бара кебек... Хәер, Әхмәт Исхак бит узган чорның битлеге тулаем сыдырып төшерелгән елларда яшәргә өлгермәде диярлек. Бердән, ул үзгәртеп кору елларының тәүге этабын гына күреп калды, икенчедән, туксан беренче елда вафат Ә.Исхак инде актив иҗат эшчәнлеге алып бармый иде. Без дә партия кул астында һәм аның ныклы күзәтчелеге астында эшләгән җитәкченең чын йөзен, асылын белә алмый калдык. Әгәр дә яңадан ун ел иҗат итсә, әдипнең актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган чоры булса, туксанынчы елларда беленер иде аның Тукайның миллилеге, җәдидчелеккә мөнәсәбәте, алфавит алмаштыруга карата фикерләре һәм башка яклары турындагы чын һәм ихлас уйлары, шагыйрьнең һәр текстындагы асмәгънә идеяләргә, эчтәлеккә бәяләмәләре... Әле шуңа игътибар иттем: нәкъ менә сәяси-иҗтимагый яссылыклардан торып фикер йөрткәндә, Ә.Исхак үз чорының өстән тагылган карашларын яклый түгелме? Әллә якларга мәҗбүрме? Талант иясен теге яки бу карашлары өчен гаепләү дә кыен. Чын хакыйкать беребезгә дә ахыргача ачык түгел бит. Теге яки бу фикерне язуның асыл сәбәп-шартларын без берничек тә белә алмаячакбыз. Кайвакыт, бер кыю әйберне имгәтеп булса да халыкка ирештерү өчен, авторлар үзләренә хилафлык та кылалар, текстларга төзәтмәләр кертәләр һәм куелган шартларга да ризалашалар иде. Партия инструкцияләрен турыдан-туры тормышка ашыручы, аның үткер күзе булган юмор-сатира журналын җитәкләүче берәр журналистның ялганга бөтенләй дә бармый калганы, гел үзе инанганны гына язганы булдымы икән? Юктыр! Булса да, ышандырмас иде! Ул төр матбугат партиянең иң көчле коралы булды бит. Редакторларның, теге яки бу органнарның җавапка тартуыннан куркып, кеше текстларына тиешсез тыкшынулары турында әйтәсе дә юк! Бу күренеш исә яңадан көчәя бара! Күпләргә таныш хәл: син бер нәрсә язасың, сөйлисең, әңгәмәң яисә язмаң басылып чыккач, кайвакыт андагы иң мөһим фикерең шулкадәр үзгәртелгән була ки, күзләрең маңгаеңа менә. Элегрәк диссертацияләр яклаганда гына түгел, хәтта курсдиплом эшләре язганда да, аны башкаручылар әйтелергә мәҗбүри һәм әйтелергә тиешле карашлар турында кисәтеләләр иде. Фән өлкәсендә туксанынчы елларда шактый кыю фикерләребезне язып калдырсак та, хәзер баш өстебездә күсәкнең тагын да зуррагы, юанрагы күтәрелеп килә. Заман флюгерлары да ачыклана башлады кебек... Ә.Исхакның Тукай мирасына мөнәсәбәттә җил уңаена ышаныпмы, ышанмыймы борылулары күзәтелүгә карамастан, аның Тукайны халыкка аңлатуда, халык язучысы сыйфатында, Зур Шагыйрь буларак танытуда роле биниһая зурлыгын кире кагу мөмкин түгел. Тукайның рус әдәбияты белән бәйләнешләрен ачканда, Ә.Исхак шактый кызыклы нәтиҗәләргә килә, укучыга һәр фикерен теге яки бу әсәр ярдәмендә исбатлап, аңлатып күрсәтә, Тукайның Лермонтов, Пушкин, Жуковский һәм башкалар белән ни дәрәҗәдә һәм нинди яссылыкларда якынлыгын ача, ни өчен аның иҗатында Некрасов шигърияте тәэсиренең көчлелеген әйтеп бирә. Әхмәт Исхакның тукайчылык фәнендә алга таба калкуланачак төп юнәлеш-фикриятне билгеләгән "Татар халык шагыйре Габдулла Тукай" язмасының Сталин үлеменнән (5..3) соң, ягъни шул елның апрель аенда басылуы - кызыклы бер факттыр. Тукай шәхесенә, иҗатына багышланган конференция эчтәлегенә илкүләм афәттән котылу ниндидер үзгәреш кертми калмагандыр дип беләм. Әле ул турыда язучылар, бәлки, булыр да. Ә.Исхакның фәнни эзләнүләре арасында иң күреклесе һәм капиталь хезмәте - "Тукайның шигъри осталыгы". Ул анда Тукайның иҗат лабораториясе серләрен - поэтикасының технологик ягын ача: узгандагы мирас белән бәйләнешләрен күрсәтә; әсәрләренең көнчыгыш поэзиясеннән һәм халык җырларыннан килгән сыйфатларын, әйтик, калып-үлчәм, рифмалаштыру, яңгыраш үзенчәлекләрен билгели. Ә.Исхак Тукай кулланган сөйләм составының, структурасының, әдәби алымнарның һәм стильсурәтләү чараларының татар шигырен музыкальләштерүе, интонацион көчәйтүе һәм халыкка якынайтуы турында әйтә. Тукайның чираттагы юбилее көннәрендә әлеге китап яңадан кибет киштәләрендә пәйда булса иде. Тукайга ияреп язучыларыбыз да, Тукайны укучыларыбыз да, Тукайны өйрәнүчеләребез дә байтак, әмма арада иң-иң тукайчы дигәннәре күп түгел. Ә.Исхак - әнә шуларның берседер. КӨЛҮДӘ ДӘ ХИКМӘТ БАР Белеме буенча ул - актёр да, режиссёр да түгел, укытучы. Университетның тарих факультетын тәмамлагач, әле төрле өлкәләрдә "үзен эзли". Сәхнә исен тоя, ярата башлау хисе, бәлки, аңарда эшмәкәр чагында, камаллылар куйган "Казан егетләре"н сәхнәләштергәндә, аларга иганәче булганда ук уянгандыр... Кем белә... "Сәгате сукмаган булган", диләр кайберәүләр мондый вакытта. Чынында, үзгәртеп кору еллары күпләрдән башка һөнәр иясе ясады, берәүләр үзен тапты, икенчеләр, киресенчә, югалып, адашып калды. Мәскәү социаль-гуманитар институтында, соңрак туган ягы Буага кайтып, Буа һәм Тәтеш социаль-юридик институтында фәлсәфә фәне укыту да аңа дөньяга башка күзлектән, башка яссылыктан карарга өйрәнергә булышкандыр. Кемнәрнедер нәрсәгәдер өйрәткәндә, акыллы кеше үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә ала. Кайчандыр район театрлары арасында алдынгы саналган, нигез ташын салуга алар нәселе кешеләренең дә өлеше кергән Буа театрының сүнеп, тарала баруы тынгылык бирми аңа. Күп театрлар ябылып беткәндә, кайберәүләргә аның театрны яңадан яшәтеп җибәрү артыннан йөрүе эшкә ашмастай бер шөгыль булып кына күренә. 2002 елның 15 февралендә үзешчән яшьләр җыелып, район мәдәният сараенда Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре"н куярга әзерлек башлыйлар. Җитәкчесе Раил Садриев булган әлеге труппа, республика халык театры конкурсында җиңеп, "халык театры" статусына лаек була. Исемне аклау, үзләренең янәдән театр буларак чын-чынлап яшәргә хаклы икәнлекләрен раслау өчен көрәш әнә шул көннәрдән башлана һәм 2007 елда театрга "Дәүләт драма театры" исеме бирелә, теге заманнарда ук театрныкы булган тарихи мәһабәт бина да, заманча яңартылып, кире кайтарыла. ...Үткәнгә әйләнеп карасак, авыл театрлары юктан гына барлыкка килмәгән бит. Буа театрының тарихы да 1917 елларга ук барып тоташа. Февраль-октябрь түнтәрелешләре яшәешнең барлык өлкәләренә үтеп керә, яңача яши башлау зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнә, клублар ачылып, театр түгәрәкләре оеша, спектакльләр куела башлый, алар исә күңел ачудан бигрәк идеология вазифасын үтәргә тиеш була. Бу эшләргә авыл активистлары, укытучылар, алдынгы карашлы яшьләр җәлеп ителә. Искечә яшәүне кабул итмәгән, заман белән бергә атларга теләгән Буа яшьләре дә 1917 елның 4 маенда беренче тапкыр "Казанга сәяхәт" дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерәләр. Искелек белән яңалык көрәше, билгеле, каршылыкларсыз гына булмый, башка төбәкләрдәге кебек үк янау-куркытулар монда да үз эшен эшли, тамаша барышын кораллы солдатлар белән саклап торырга мәҗбүр булалар. 1918 елда инде түгәрәк 20 кешелек труппага әйләнә, артистлар өчен аерым шартлар тудырыла, куелган спектакльләр саны да ишәеп, халыкта кызыксыну көчәйгәнне күреп, хөкүмәт тарафыннан игътибар арта, аерым бина бирелеп, "Буа шәһәр театры" дип йөртелә С.Латыйпов. "Кодалар-кодачалар". Рольләрдә (уңнан-сулга): башлый. Буа яшьләре белән И.Солтанов, Р.Хәмидуллина, Г.Кәмәртдинова. эшләргә Казаннан Камал I, Камал II, Мутин, Камская, Айдарский һәм башка күренекле шәхесләр килә. Алар килгәч театр бермә-бер җанланып китә, халык күпләп йөри башлый, кешеләрдә театрга чын мәгънәсендә мәхәббәт уяна. (Г.Камалның "Беренче театр"ын искә төшерик...) Буа театрының иң кайнаган вакыты ул чорда 1924 елларга туры килә, театрга аерым бина, Габдулла Кариев исеме бирелә. "Колхоз-совхоз" театрларының әле терелеп, әле сүрелеп китүенә, билгеле, илдә барган сәяси вакыйгалар да йогынты ясамый кала алмый. Сугыш китергән ачлык-ялангачлык та, сугыштан соңгы илнең матди хәле дә театрларның алга таба яшәү-яшәмәвендә зур роль уйный, театрлар акрынлап таркала башлый... Әнә шундый катлаулы еллар аша бүгенге көнгә килеп җиткән Буа дәүләт театры рәсми төстә "драма театры" дип аталса да, халык арасында "сатира театры" буларак та танылу алып бара. Көлә белеп көлсәң, көлүдә дә хикмәт бар. "Театр - ул цирк түгел, анда кәмит карар өчен килергә кирәкми", - дип әйтә торган булган күренекле язучы, фикер иясе Аяз Гыйләҗев. Тамашачы акыллы фикер ишетеп, уйланып кайтып китәргә тиеш театрдан. Югыйсә, Тукай әйткәнчә: "Нигә кирәк мәгънәсе юк көлкеуен?" Сатираның асыл мәгънәсе дә фикерне юмор аша җиткерүдә бит. (Татарда исә бу йомшак җәеп катыга утырту дип атала.) "Шул да булдымы театр? Бөтен белгәннәре очсызлы юмор", - дияргә дә мөмкин кемнәрдер алар хакында. Сабый йөрергә егыла-тора өйрәнгән кебек, һәрбер иҗат төркеменең башлангыч чорында үз юлын, кыйбласын эзләгәндә, хаталары, күрепбелеп җиткермәгән нечкәлекләре дә булырга мөмкин. Адәм баласы гомер буена эшлиэшли өйрәнә, өйрәнә-өйрәнә эшли... Тормышның тискәре, кара якларын яктыртабыз, тәнкыйтьлибез дип, үзеңнең дә каралып бетүең бар. Бу урында М.Сәлимҗановның акыллы сүзләрен искә төшереп алсак та артык булмас. "Театр - кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә". Коллектив эзләнүдә, үсештә. Максатыбыз - аларны күккә чөеп мактау да, түбәнлеккә төшереп тәнкыйтьләү дә түгел, ә башлангычы узган гасырга барып тоташкан, бүгенге көндә инде дәүләт театры статусына ия, үз йөзе, башкалардан аерып тора торган үз мәсләге булган театрның эшчәнлеген яктыртып үтү. "Безнең театр - районның "фишкасы", - дияргә ярата җитәкче Раил Садриев. Яшерен-батырын түгел, кайбер театрларда куелган спектакльләрне карагач, кайчак күңелдә канәгатьсезлек хисләре дә туа, бигрәк тә классик әсәрләрнең, заманча куябыз дип, "бозылганын" күргәннән соң. "Татар театры кая бара? Милли театрның киләчәге бармы?" дигән сораулы бу чорда труппаның репертуарын җентекләп карасаң, аның киң кырлы булуына игътибар итми калып булмый. Анда танылган драматурглар әсәрләре дә, замандашларының пьесалары да, балалар өчен махсус ике телдә куелган әсәрләр дә, телевидениедәге төрледән-төрле проектлар да - барысы да бар. Бу аңлашыла да, театр Буа районы киңлегендә генә иҗат итми, елның күп вакытын Рәсәй буйлап гастрольләрдә уздыра, анда билгеле инде, Татарстан чиген узуга, мохит үзгәрә... Театр белән бәйле республика күләм чаралар уздыру да аларның эшлекле традицияләренә әйләнеп бара. Буа дәүләт театрының оешуына 100 ел тулуны театр быел март аенда "Театраль Буа - 2016" театр айлыгы белән билгеләп үтте. Биредә ай дәвамында төрле төбәкләрдән килгән дәүләт театрлары катнашты, егермегә якын кол- Р.Хоудон. "Булса да була икән..." Рольләрдә (уңнан-сулга): лектив егерме җиде спек- И.Солтанов, Г.Кәмәртдинова, Ә.Сәгыева, Б.Гәрәев. такль күрсәтте. Данлыклы Камал театры, тинчуринлылар, Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү, Чувашия, Пенза, Димитровград һ.б. бик күп театрлар өчен тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу айлыгы да булды ул. Театр үзләренә алмаш, яшь тамашачы әзерләүне күздә тотып, мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр белән "Ният" театр фестивале уздыра. Әлеге чара, бердән, талантларны барлау булса, икенчедән, татар мәдәниятен, сәнгатен тарату, балаларга үзара аралашу, танышу мөмкинлеген дә бирә, күңелләрендә матурлыкны күрә белү хисе тәрбияли, Тукайча әйтсәк, яктылыкка илтә. Барлык театрлар да өч баганага таянып яши, үсә, иҗат итә. Алар - репертуардраматургия, актёрлар, тамашачы. Хәер, соңгы багананың ныклыгы беренчесе белән икенчесенең кушылуыннан, бер-берсенә терәк була алуыннан тора да инде. Дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешкәнсең икән, үзешчәнлек белән шаккатыра алмыйсың, актёрларыңның уйнау осталыгы югары, профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш. "Ул үзе бер юмор", - диләр күпләр, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевның, сатира театры артистларына хас булганча, сәхнәгә чыгуга ук йөзкыяфәт, килеш-килбәт белән тамашачыны үзенә җәлеп итүенә, хис-фикерләрне мимикалар аша гына да тудыруына, образга бөтен барлыгы белән керә алуына сокланып. "Ул - чын мәгънәсендә комик артист", - диләр драматург дуслары аның хакында. "Әйтергә теләгән фикерләрне халыкка мәзәк аша да җиткерергә мөмкин бит. Тамашачы ял итә, проблемалы дөньяны онытып тора. Шул ук вакытта уйланырга, үз тормышыңа читтән карарга да ярдәм итә. Театр - заманның көзгесе, йөзе. Милли театрларның йөзен тамашачы билгели", - ди режиссёр, җитәкче Раил Садриев. Әйбәт актёр, талантлы режиссёр, театр җитәкчесе булу өчен, татар әдәбиятын ярату, тарихын, бүгенгесен белү кирәклеге дә бәхәссез. Аның Тукай-Җәлилләрне, Такташ-Дәрдемәндләрне, бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләве үзе бер моноспектакль. Районда әдәбият-сәнгать ияләре, язучылар белән әдәби очрашуларның даими оештырылып торуы да - әдәбиятны зурлауның бер билгесе. Билгеле, труппа туплаганда, җитәкченең күңелендә район җирлегендә яхшы артистлар туплап булырмы, яшьләр кайтырмы, дигән шик-шөбһә тумый калмагандыр. Ни генә әйтсәк тә, өметле яшь артист әле оешып кына килгән театрга түгел, башкала театрында урнашып калу җаен эзли. Труппа, нигездә, яшьләрдән генә тора, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас, биредә 70кә якын хезмәткәр, шуларның 25e - артистлар, күпчелеге - югары белемле, Мәдәният һәм сәнгать институтын, театр училищесын тәмамлаучылар. Репертуар яңарып торуга зур игътибар бирелә. Хәер, елның күп вакытын гастрольләрдә уздырган театрда шулай бул мыйча мөмкин дә түгелдер, үз кабыгыңда гына бикләнеп яшәсәң, елга ике йөзгә якын тамаша куелыр, репертуарга утызлап спектакль керә алыр идеме... Театр өч баганага нигезлә неп эшли, дидек. Буа дәүләт драма театрының беренче ике К.Людвиг. "Байбичәләр". Рольләрдә (уңнан-сулга): баганасын - репертуар һәм Ш.Шәфыйков, Г.Кәмәртдинова. актёрлар составын күздән ки черсәк, анда автор тудырган герой белән актёрның никадәр тәңгәллеге, образга туры килгәнлеге күренә. Вильнур Шәйхетдинов - врач Мансур Гәрәфиевич (К.Людвиг, "Байбичәләр"), Бәчке (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"); Айгөл Сәгыева - Камилә (Х.Ибраһим, " нумер"), Гөлфинә (Т.Миңнуллин, "Эх, кызлар"), Сабира (Р.Сәгъди, "Утын пүләне"); Ильяс Киньягулов - Роберт (М.Камолетти, "Ничарадан бичара"); Шамил Шәфыйков - Җәгърап (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"), Ленар Касыймов (К.Людвиг, "Байбичәләр"); Илфир Солтанов - Хәлис (Р.Сәгъди, "Утын пүләне"), Гөргөри (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"); Ирек Гайнетдинов - Барый (К.Людвиг, "Байбичәләр"), Ваня (Р.Сәгъди, "Алсу томан артында"); Гөлзада Кәмәртдинова - Әүдәки (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"), Сәркәй әби (Б.Сәләхов, "Көтү"), Ана, санитарка (Д.Салихов, "Киллер"); Наилә Иманголова - Биби (М.Камолетти, "Ничарадан бичара"), Үринә (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"); Рима Хәмидуллина - тылсым иясе (Х.Ибраһим, "Арыслан булса Сарбай"), Рәшидә (Л.Лерон, "Кычыткан чыпчыгы"); Булат Гәрәев - Әсхәт Нуриевич (Ә.Камалиев, "Әкәмәт кәмит") һ.б. Әлеге һәм башка спектакльләр тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителеп, башкаручылар үзләренең талантларын ача, тамашачыга җиткерә алганнар. Р.Садриев эстрадага да күп кадрлар әзерли. Бүген эстрада артистлары булып танылган Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Ринат Рахматуллин, Рамил Шараповлар һ.б.ның иҗат юллары башлангычы да әлеге театрга килеп тоташа. Тик шулай да, җиңел кабул ителә торган сәнгать - уен-көлке, җыр-бию, эстрада белән артык мавыгып китү - театрның драматик ягы аксауга китермәсен иде. Труппа "Театраль Буа - 2016" театр айлыгында тамашачыларга Р.Харисның "Афәрин, Артист" премьерасын күрсәтсә, юбилейга исә Камал театрының баш режиссёры Ф.Бикчәнтәев куелышында З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява" пьесасын сәхнәләштерә. Буа дәүләт драма театрына -100 ел... Узган юлына әйләнеп карасаң, бәлки, шулайдыр да... Алда - гомер, иҗат, еллар... Уңышлар аларга! СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ Атласиның "Сөен-бикә" әсәре Һади Атласи бу әсәренең жанрын "Тарихи хикәя" дип куйган, ханбикәнең исеме дә без өйрәнгәнчә "Сөембикә" түгел, ә "Сөен-бикә". Урыс чыганакларында да Сөембикә исеме бик буталчык һәм төрле, Атласи исә, нугай-татар гадәте буенча, "сөенмәк" сүзенә "бикә" - олуглык билгесен өстәгән. Без үзебезнең текстта Сөембикә дип язарбыз, ә Атласидан өземтәләр китергәндә, автор язганча, Сөен-бикә дип калдырырбыз. Ә инде әсәрнең жанрына килгәндә, ул күбрәк тарихилыкка тарта, чөнки чыганаклар һәм тарихи фактларга нигезләнеп язылган. Бәлки, "Казан ханлыгы"ннан аерып алып, Атласи Сөембикә ханбикә темасына бер әдәби әсәр дә язарга җыенгандыр, әмма тарихилык ягы җиңгән, шул ук вакытта анда авторның хис-тойгылары да югары дәрәҗәдә бирелгән. "Сөен-бикә" әсәре белән "Казан ханлыгы"ның тарихи чыганаклары уртак булуы күренә - шул ук урыс елъязмалары, Рәсәй һәм чит ил тарихчылары хезмәтләре, үзебезнекеләр язган китаплар, аларны кабатлап тормыйбыз. Шул ук вакытта Сөембикә образының урыс әдәбиятында да шактый тасвирлануын, аның язмышы турында поэмалар һәм драма әсәрләре булганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик, М.Херасковның 1779 елда Мәскәүдә басылып чыкка "Россияда" поэмасы тулысы белән Казанны яулап алуга багышланган һәм анда Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән. Шулай ук А.Н.Грузинцевның 1810 елда дөнья күргән "Покорённая Казань, или Милосердие Царя Ионна Васильевича IV, проименного Грозным" трагедиясендә дә Сөембикә ханбикә төп образларның берсе булып тора. С.Н.Глинканың "Сумбека или Падение Казанского царства" драмасында да Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән. Дөрес, бу әсәрләрнең барысы да урыс күзлегеннән чыгып язылган, ул замандагы рәсми шовинистик идеология белән сугарылган, аларда Казанның алынуы зур җиңү итеп күрсәтелгән, татарлар түбән җаннар итеп тасвирланган. Әмма барлык авторлар да диярлек Сөембикә ханбикәне үз дәүләтенең бәйсезлеге өчен ана арыслан кебек сугышчан булуын, урысның төп дошманы икәнлеген ассызыклыйлар. Әлбәттә, аларда тарихи ялгышлар, уйлап чыгарулар да күп, әмма бу рәсми идеологиягә һәм әдәби әсәр таләпләренә туры килгән. Һади Атласи урыс язучыларының әлеге әсәрләрен "Сөенбикә" хезмәтендә чыганак буларак күрсәтмәгән, әмма ул аларны белгән булырга тиеш. Һади Атласиның "Сөен-бикә" әсәренә үз заманында да, хәзер дә төрлечә бәя бирелә, нигездә, хезмәтнең уңай якларына басым ясала. Бары тик Зәки Вәлиди генә әсәр басылып чыккан елны ук "Сөембикә" журналында күләмле тәнкыйть мәкаләсе бастыра, ул Атласи хезмәтенең тарихчан булмавын, әдәби әсәргә тартым булуын әйтә. "Ошбу сәбәпләр өчен китап, һәр сәхифәсендәге әллә никадәр выноскаларына карамыйча, Сөен бикә хакында бер роман булып чыга да, беренче чыганаклардан алып китергән сүзләре никадәр кыйммәтле булсалар да, фәнни бер тәртипкә куелып, фәнни сурәттә эшләнмәгән, таркау һәм күп урында мөәллифнең хосусый игътикадына тугры килмәү кебек сәбәпләрдән имгәтелгән хәлдә калалар", дип яза ул. (Зәки Вәлиди. Сөен бикә // Сөембикә, 1914, №4, Б.-11; №5, Б.-6.) Зәки Вәлиди Атласиның Казан дәүләте җимерелү сәбәпләре итеп эчке каршылыкларны күпертеп күрсәтүен, шулай ук Нугай-Казан мөнәсәбәтләрен артык куертуын да кабул итми. Ул Атласины үз каһарманын - Сөембикәне артык идеаллаштыруда да гаепли, Казан ханлыгының бетү-бетмәве бер бу хатын белән генә бәйле түгел иде, кебегрәк фикер уздырырга тырыша. Зәки Вәлидичә, бетәсе дәүләт барыбер беткән булыр иде, имеш, моның икътисади-иҗтимагый сәбәпләре дә булган, килеп чыга. Ул шулай ук Атласины, автор буларак, "һәрвакыт аерым шәхесләрнең эшләренә артык әһәмият бирә һәм аерым шәхесләргә кайтырга тиеш булган хөкемне бөтен җәмгыятькә хөкем итә", дип тәнкыйтьли. "Мөәллиф карашында Сөен бикә Казан халыкларының вакчыллык һәм тойгысызлыкларына, Нугай мирзаларының имансызлыкларына корбан булып киткән бер Казанның бәйсезлеге өчен көрәшүче каһарман (героиня) булып чыга, - дип яза ул шул ук хезмәтендә. - Әгәр интрига һәм хыянәт (подлость)лар бу каһарманны харап итмәгән булса икән, Казан мәмләкәте дәвам итеп киткән булыр иде". Дөресен әйткәндә, бу мәкаләсендә Зәки Вәлидинең үз фикерләре дә шактый буталчык, язмасының шактый өлешен Атласи хезмәтеннән күләмле өземтә алып тора, ни әйтергә теләгәне ахырга кадәр аңлашылмый. Алай да аның билгесез урыс авторы тарафыннан әвәләп ясалган "Казанская история" хезмәтен кискен тәнкыйтьләве дөрес, аңа таянып әсәр язарга ярамый. Зәки Вәлиди "Сөен-бикә" әсәренең уңай яклары итеп Атласиның тарихыбыз турында урыс телендәге әсәрләргә күпләп мөрәҗәгать итүен атый. Ул шулай ук автор тарафыннан Сөембикәнең тышкы кыяфәте һәм холык-фигыле дә шактый тулы ачылуын билгеләп үтә. Шул ук елны "Йолдыз" газетасында тарихчы Габделбари Батталның "Алтай" псевдонимы белән "Сөен-бикә" әсәрен яклап язган мәкаләсе дөнья күрә, ул Атласиның бу хезмәтен бик югары бәяли, аның тарихи чыганакларга бай булуын ассызыклый. Гомумән, татар җәмәгатьчелеге Атласиның "Сөен-бикә"сен хуплап каршы ала, чөнки ул озак еллар бастырылып торган милли тарихның бер очкыны булып бәреп чыга. Атласи соңыннан Сөембикә темасына әйләнеп кайтканмы-юкмы - безгә билгесез, чөнки кулъязмалары калмаган, бу хакта хатирәләре дә юк. Әлеге китап бары тик 1992 елда гына, репринт басма рәвешендә, Казанда яңадан басылып чыга, чөнки милли кузгалыш елларында халыкның моңа ихтыяҗы зур була. Китапның анонсында ук Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә турында: "Аның авыр тормыш юлын тарихчы Һади Атласов гаҗәеп бер җылылык, тормышчан кырыслык белән тасвирлаган", дип язылган. Китапка соңгы сүз язган галим Миркасыйм Госманов та Атласиның бу хезмәтенә зур бәя бирә. Ул авторның татар-нугай мөнәсәбәтләрен көчле итеп ачып бирүен, үзара дошманлашып, ил-дәүләтне кулдан ычкындырган түрәләрне кырыс хөкем итүен яза. Миркасыйм Госманов шулай ук Атласиның Сөембикәне бик яратып, ихласлык һәм аерым бер җылылык белән тасвирлавын әйтә, шул ук вакытта аның, "фантазиягә бирелми, бәлки документаль истәлекләргә, беренче чиратта, үз чорыннан калган русча тарихи чыганакларга таянып фикер йөртүен" билгеләп үтә. "Галимнең эчтәлекле тарихи хезмәтләре, шул җөмләдән күпсанлы мәкаләләре арасында Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган, кат-кат басылган китабы аерым урын биләп тора, - дип яза Госманов. - Әйтергә кирәк, бу хезмәтен язган чакта автор шул вакытта фәндә мәгълүм булган чыганакларның һәммәсен дә файдаланган, мөһим документларны җентекләп тикшереп, кайберләрен каткат анализлап фикер йөрткән. Шул рәвешчә, Сөембикәнең фаҗигале язмышын шактый тулы, төгәл яктыртуга ирешкән". (М.Госманов. Авыр тарихның моңлы кайтавазы // Һади Атласов. Сөембикә. - Казан, 1992, Б.-67.) Шушы ук чорда, ягъни татарның милли күтәрелеш елларында, танылган китап галиме Әбрар Кәримуллин да бу темага мәкаләләр яза. Ул Һади Атласины: "Халкыбызның бик тә яраткан кешесе - аның тарихын торгызу, социаль һәм милли аңын уяту, милли азатлык өчен ару-талуны белмичә эшләгән күренекле галим, зур җәмәгать эшлеклесе, танылган педагог һәм публицист, актив журналист һәм полиглот", дип атый. Галим Атласиның "Сөен-бикә" әсәренә зур бәя бирә, аның фәнни яктан чыганакларга нигезләнеп язылуын, шул ук вакытта романга тартым булуын, теленең халыкчанлыгын әйтә. Милләтнең ачы язмышы өчен яну Атласины кайта-кайта моның сәбәпләрен эзләргә мәҗбүр итә, ул аны дәүләт югалтуда күрә, ә бәйсезлекне югалтуда төрки-татарларның үзләрен гаепли. Шуңа күрә кайвакытта артык каты әйтә, бар гаепне татарларның үз өстенә өя, "ут эчендә калган күгәрчен" кебек, җаны милләт өчен бәргәләнә... 1993 елда Һади Атласиның "Себер тарихы", "Сөен-бикә", "Казан ханлыгы" әсәрләре Казанда бер китап булып басылып чыгалар. 100 мең тираж белән дөнья күргән бу китап милләт өчен зур бүләк була, ул бик тиз таралып-сатылып та бетә. Җыентык тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев редакциясендә, аның кереш сүзе һәм искәрмә-белешмәләре белән чыккан, китап фәнни яктан бик яхшы эшләнгән, каршылыклы яки аңлашылмаган урыннарга аңлатмалар бирелгән. Шулай ук китапта тулы "Исемнәр күрсәткече" һәм "Библиографик чыганакларның тулы һәм дөрес язылышы" дип аталган белешмәләр дә урнаштырылган. Ә кереш сүздә исә Атласиның тарихи әсәрләренә төпле анализ бирелгән, аның тормыш юлы бәян ителгән. Һади Атласиның "Сөен-бикә" әсәренә тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова да җентекле анализ ясаган. Аның фикеренчә, Сөембикә урыс дошманы булса да, илен, милләтен, дәүләтен саклап калу өчен Мәскәү белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр булган, аның зирәк акылын һәм тәвәккәллеген Явыз Иван да танырга мәҗбүр булган. Әмма Сөембикәнең төп таянычы - үз халкы булган, автор фикеренчә, халкын саклап калу өчен, ул үзен корбан иткән, Атласи да Сөембикә ханбикәнең шушы соңгы адымына аеруча игътибар биргән. (А.Х Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. - Казань, 2004, стр.-104.) Һади Атласиның "Сөен-бикә" әсәре зур түгел, нибары 60 бит, шуның да илле битләр тирәсе Сөембикәнең соңгы берничә елы турында. Әмма нинди еллар бит! 1549 елның язында ире Сафагәрәй кинәт кенә үлеп китә (үтергән булулары да мөмкин), кулында - ике яшьлек улы, әле шуның өстенә Мәскәү ягыннан да, туганнары Нугай ягыннан да Казанга туктаусыз яулар килә... Илнең үз эчендә Сөембикәгә һәм Кырым төркеменә каршы әледән-әле фетнәләр күтәрелеп тора, ире үлгәч, аның үзен дә тәхеттән алып бәрү өчен астыртын эшләр бара. Ә аңа нибары утыз яшь, янында таянырлык ире дә, ата-анасы, туганнары да юк... Әмма иң авыры, иң дәһшәтлесе - ил өстенә ябырылып килгән яулар, Казанны, дәүләтне югалту куркынычы... Бу хакта Атласи менә ничек яза: "Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш-еш баскынлык итүендә вә шуның илә бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер ханлык итүендә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны русларның барысы да яратмыйлар иде. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза ушандык нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булынсалар иде, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә бинаән галәйһи русларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады". (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, Б..) Әйе, бу - Сөембикә-ханбикә өчен бик авыр еллар була, 1549-1550 елларда урыслар һәм нугайлар берләшеп, Казан өстенә яу чабалар, аны алып, тар-мар итү нияте белән киләләр. Бигрәк тә 1549 ел кайгы-хәсрәтле һәм борчулы була - яз көне Сөембикәнең ире үлә, шуны гына көткәндәй, көзен инде урыслар-нугайлар берләшеп, Казанга яный башлыйлар. Һади Атласи да әсәрендә бу елны Сөембикә өчен "кайгылы ел булды", дип билгеләп үтә. " елның көзендә руслар Казан өстенә йөрергә әзерләндекләре кеби, нугайлар да шуңа әзерләнмәкче булалар иде, - дип яза ул. - Кызганыч, Сөен-бикә бер яктан - руслар, икенче яктан үзенең ыруглары, туган вә якыннары илә орышырга тиешле иде. Бу ел Сөен-бикә өчен иң кайгылы ел булды. Иренең үлүе, баласының яшьлеге, ата вә туганнарының, руслар илә бер булып, Казан өстенә йөрергә теләүләре аны чиктән тыш борчыйлар, кайгырталар иде. (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Әмма рус-нугай армиясенең 1549 елның ноябрендә Казанга каршы башланган яулары алар өчен 1550 елның 25 февралендә хурлыклы җиңелү белән тәмамлана. Урыс-нугай гаскәре Казанны ике атна камалышта тота, әмма ала алмый. Тарихчылар моның сәбәпләрен һава торышы бозылып китүдә яки ике якның да сугышка атлыгып тормауларыннан күрсәләр дә, ул чакта ук Казан өчен каты сугышлар була. "Иван, Казанны 11 көн камап торса да, алырга булдыра алмады. Каткан күңелле нугай бәкләреннән Сөен-бикәгә ярдәм булмаса да, багышлаучы Тәңре аны ташламады. Куәтле ягмыр явып, русларның эшләренә комачауладыгы кеби, бик көчле җил чыгып һәм аларның эшләренә шактый комачаулык итте", дип яза бу хакта Һади Атласи. Рус тарихчысы Михаил Худяков та "Походы 1549 и 1550 годов потерпели полную неудачу, и русское правительство занялось пересмотром своей военной программы", дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. - Москва, 1991, стр..) Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куялар. Һәм 1552 елда шуңа ирешәләр дә. "Только на рубеже 40-х и 50-х годов XVI в. в области русской внешней политики в отношении стран Востока и в отношении Казанского ханства, в частности, происходит существенный перелом. Возникает идея проведения завоевательной активной политики к востоку и к югу от среднего течения Волги и о присоединении к Московии пространств от Волги до Урала и от Казани до Каспийского моря включительно. Орудием этого нового внешнеполитического направления Русского государства (царства) должна стать не активная дипломатия, а неприкрытая, явная и притом цинично проявленная военная сила. Территориальные присоединения должны были добываться в основном вооружённой рукой", дип яза татар-урыс мөнәсәбәтләре турында уникаль фәнни хезмәтләр калдырган һәм рәхимсез рәвештә үтерелгән галим Вильям Васильевич Похлёбкин. (В.В.Похлёбкин. Татары и Русь. 360 лет отношений. 1238-1598. - Москва, 2000, стр..) Шулай итеп, 1549-1550 еллардагы фронт сызыгы Сөембикә язмышы аша да үтә, ханбикә буларак, ул илен, милләтен, дәүләтен урыс басып алуыннан саклап һәм яклап тора. Тарихчылар бу еллардагы Казан өчен сугышны табигать шартлары сәбәпле өзелгән, дип язсалар да, татарларның дәүләтне көч-гайрәт белән яклавы да урысның җиңелүенә китерә. Без югарыда урыс язучысы М.Херасковның "Россияда" әсәрендә Сөембикә образына зур урын бирелгәнлеген әйткән идек. Бу теманы махсус өйрәнгән галим Фатих Урманче менә нәрсә яза: "Ил куркыныч бер хәлгә калганда, Сөембикә казанлыларга махсус нотык белән мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, Сөембикәнең патетик-трагик рухта яңгыраган нотыгы - поэманың иң көчле урыннарыннан. "Безнең илаһи ата-бабаларыбыз булган Чыңгыз белән Атилла алдында бөтен дөнья калтырап торадыр иде, - ди ханбикә. - Безне Җиһан скифлар дип белә иде. Җиһандагы барлык халыклар алдында шөһрәт вә дан казанган шушы халыкның варисларымы сез? Кайчандыр тик безнең рөхсәт белән генә тәхеткә утырып, безгә һәрвакыт тугрылык сакларга ант итеп, ясак түләп торган коллар хәзер безгә каршы баш күтәрмәкче булалар. Хәзер инде Казанның көче бетүгә йөз тоткан. Тау ягы безнең ихтыярга буйсынмый. Дошманнар безне үзләренә буйсындырырга тырыша! Кем соң безгә яный, безне куркытмакчы була? Безгә әле күптән түгел генә ясак түләп торган халыклар! Әгәр сез алардан куркасыз икән, барыгыз көтү көтәргә! Онытыгыз данлыклы ата-бабаларыгызны! Онытыгыз ватаныгызны! Яисә уяныгыз, булыгыз скифлар кебек!" (Фатих Урманче. М.М.Херасковның "Россияда" поэмасында - Сөембикә // Сөембикә ханбикә. - Казан, 2001, Б..) Моны бит урыс кешесе яза, ул Сөембикә ханбикәнең чын мәгънәсендә көрәшче, көчле рухлы лидер икәнлеген танып яза! Димәк ки, 1550 елда урысларның Казанны ала алмауларында Сөембикә ханбикәнең роле бик зур булган, хәтта хәлиткеч булган! Шул вакыйганың тере шаһиты Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең "Зафәрнамә-и вилаяте Казан" әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын язып калдырган. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иван турында "...ул денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде", дип яза, "...имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде", ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время. - Казан, 2005, Б..) Әлбәттә, урыс гаскәре монда бик күп күрсәтелгән, әмма аларның иксез-чиксез санда булуын тарихчылар да танырга мәҗбүр. Моның өстенә урыслар кулындагы утлы корал, алманнар идарә иткән туплар, аларның Казан өстенә көне-төне утлар чәчеп гөрселдәп атып торулары... Казан кирмәне чолганышта, урыс-нугай гаскәре инде Болак һәм Черек күл буенда... Һәм Сөембикә ханбикә үзенең гаскәре белән шушы чирүгә каршы торган, ул халкын дошманга каршы көрәшкә оештыра һәм күтәрә алган. Казанның һәр капкасында татарның батыр угланнары сакта торган, урамнарда ике гаскәр бугазга-бугаз килгән, "кыскасы, ике гаскәр, тимергә чолганып, бер-берсенә каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булдылар", дип яза бу турыда Кол Шәриф хәзрәтләре. Кол Шәриф Казан өчен бу сугыш "уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте", дип яза, ахырда "рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде", ди. Әлбәттә, сугыш булгач, ике яктан да югалтулар була, әмма Кол Шәриф язганча, урыс гаскәре тулысынча кырып салына. "Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, "аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте", - дип, Кол Шәриф изге Коръән аятьләрен китерә. - Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятырлар иде. Аяк басарлык та җир калмады". (Күрсәтелгән хезмәт, Б.. ) Әмма Сөембикә ханбикә тышкы дошманны җиңә алса да, ил эчендәге каршылыкларны җиңә алмый, һәм алар аның башына җитәләр. Бер яктан - урысларның Зөягә килеп урнашулары, икенче яктан - ханлыкның үз эчендә Сөембикәгә каршы фетнә күтәрелүе, кырымлыларның Казанны ташлап чыгулары һәм харап булулары вакыйгалар агышын кискен үзгәртә - татар ханлыгы үзенең бетүенә юл тота. Сөембикә ханбикәне нәни улы Үтәмешгәрәй белән мәскәүләр кулына тапшыру шул фаҗиганең башы була. Һади Атласи бу вакыйганы урыс елъязмаларына таянып яза, шул ук вакытта татарларның үз ханбикәсен чарасызлыктан урыслар кулына әсир итеп тапшыруларын сиздерә. "Бу чакта Казан иң уңайсыз хәлдә булынып, аның һичкайдан ярдәм алу ихтималы юк иде, - дип яза ул. - Сугышсыз вакытларда да тыныч тора алмаган казанлыларның, бу чакта гына тынычланып, ханлыкның яшәве өчен кирәкле булган эшләргә керешүләре мөмкин түгел иде". (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр..., Б..) "Сөен-бикәнең тоткын ителүе" дип аталган бүлектә ул, урыс елъязмачыларына артык ышанып, ханбикәнең Казанда соңгы мизгелләрен бик куркыныч итеп тасвирлый. Имеш, Сөембикәнең елый-елый бит-күзләре шешенеп беткән, ул йөзен кайгыдан ертып канаткан, иренең кабере өстенә егылып, чәче-башы тузып, кычкырып елап яткан икән... Имеш, кайгыдан ул инде аяк атлап йөри алмас хәлгә килгән, аны башта култыклап, аннан күтәреп йөртә башлаганнар. Моңа ышанасы килми, чөнки мөселман хатыны, бер илнең патшабикәсе, хатын-кыз булса да, халык алдында мондый хәлләргә төшмәс иде. Сөембикә горур булган, зирәк булган, искиткеч гүзәл булган, һәм нинди хәлдә дә, шушы сыйфатларын югалтмаган. Урыс елъязмаларына таянып, Һади Атласи бу әсәрендә Сөембикә ханбикәнең озын-озын ике чыгыш-монологын бирә. Аларны "Сөембикәнең сыктавы" (егълавы) дип тә атарга була, урыс әдәбиятында бу популяр жанр. Беренчесендә Сөембикә, ире Сафагәрәйнең кабере өстендә канлы яшьләрен түгеп, аңа мөрәҗәгать итә, икенчесендә ул, Идел буенча әсирлеккә китеп барганда, Казан каласына карап соңгы бәхилләшү сүзләрен әйтә. Сөембикәнең бу сыктаулары әдәби яктан да, мәгънәви яктан да югары дәрәҗәдә эшләнгән, Атласи монда чын әдип буларак ачыла, ул әсир ханбикәнең халәтен җан тетрәндергеч сүзләр аша җиткерә алган. "И-и минем сөекле падишаһым, мин сөекле углың илә Рус йортына тоткын булып китәмен, - дип сөйли ул моңлы тавыш белән. - ...Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. ...Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме - ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме - ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, - алар бит үз ирекләре илә ант итеп мине русларга бирделәр. ...Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Бер чагында синең хатының булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдан куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә еглаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чормады". (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе дә Атласи тарафыннан югары стильдә, көчле хиссият белән, нәфис әдәби телдә язылган. Ханбикә Казанның көчле, мәгърур, бәхетле чакларын искә төшерә, кат-кат әрнеп, "кайда хәзер ул бәйрәмнәр, ул шатлыклар, кайда синдәге угланнарың, мирзаларың, матур кызларың" дип сорый да, "барысы да югалды, бетте", дип нәтиҗә чыгара. "Хәзер синең ул урыныңда халыкның ыңгырашуы, уфылдавы, еглавы, үксүе генә калды, хәзерендә анда синең кешеләреңнең каннары агадыр, ачы яшьләре коеладыр, рус кылычы аларны бетергәнчегә чаклы кипмидер", дип өзгәләнә. Сөембикә бу хәлләр өчен Шаһгалине һәм казанлыларны гаепли, үзенә килгән кайгылар алар башына да килсен, дип тели. Әлбәттә, тормышта, бәлки, алай ук та булмагандыр, мөселман хатыны кеше каргап утырмас, әмма урыс елъязмалары артыннан Атласи да шуларны кабатлаган. Сөембикә Казанда кечкенә генә җирдә яшәргә дә риза булуын әйтә, атасы йортына, нугай далаларына кайтып китәсе килүен дә сөйли. Әмма аның иң көчле теләге - "Мәскәүгә баруга, Рус йортында мыскылланып, көлке ителеп яшәүгә караганда, ире янында булу артыграк, ачы үлемне тату яхшырак булыр иде", ягъни Сөембикә әсир булуга караганда. Казанында үлүне артыграк күрә. "Кызганыч син, канлы, кайгылы шәһәр! - ди ул, Казан белән бәхилләшеп. - Синең башыңнан таҗың төште. Син хәзерендә тол хатын кебек булып калдың. Син хуҗа түгел инде - кол булдың. Синең атаклылыгың барысы да китте. Син, башсыз арыслан кебек, хәлсез калып беттең. Һәрбер падишаһлык гакыллы падишаһ илә идарә ителә, көчле гаскәр илә сакланыла. Шулар булмагач, кем синең падишаһлыгыңны алмас?" (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Һәм шулай була да - моңа тарих шаһит. Сөембикә ханбикәне 1551 елның августында Мәскәүгә әсир итеп бирәләр, нәкъ бер елдан урыслар килеп, Казанны да канга батырып яулап алалар. Инде ханбикә генә түгел, милләт кол ителә, һәм бу коллык гасырларга сузыла... "Сөен-бикә" әсәрен язганда, Һади Атласи бу фаҗигане бөтен йөрәге белән тойган, аның сәбәпләрен аңлаган, шуларны милләткә дә аңлатып калдырырга тырышкан. Әлбәттә, Атласиның кайбер сүзләре, милләтне гаепләүләре кайвакытта артык кискен булып тоела, әмма аны да аңларга мөмкин - ул тарихчы, бүгенге хәлебезнең дәүләт югалту фаҗигасе нәтиҗәләре икәнен яхшы белә. Шуңа күрә ул кайта-кайта нугай мирзаларының Казан һәм Сөембикә алдында гаепләре турында ачынып яза, мөселман буларак аларның зур гөнаһлы булуларын әйтә. "Сөембикәнең авыр үлем илә вакытсыз үлүендә казанлыларның ничаклы гөнаһлары булса, нугай мирзаларының да шулчаклы гөнаһысы булды, - дип нәтиҗә ясый Атласи. - Болар Сөембикәнең аһ-ваһларыны ишетмәделәр, ул бичараның канлы яшьләрен туктатыр өчен аз гына булса да егетлек күрсәтмәделәр. Руслар Казан өстенә йөргән чагында нугай мирзалары Казанга ярдәм итсәләр, Иванның аз гына бүләкләренә алданмаенча, Рус йорты өстенә йөргән булсалар иде, Казан руслар кулына китми калган, Сөен-бикә дә шушы кызганыч хәлгә төшмәгән булыр иде." (Күрсәтелгән хезмәт, Б. 240.) Атласиның бу әсәре "Сөен-бикәне сагыну" һәм "Сөен-бикә манарасы" дип аталган кыска-кыска бүлекчәләр белән тәмамлана. Беренчесендә ул Казан халкының Сөембикәне һаман сагынуын, аның яхшылыкта һәм матурлыкта тиңе булмаган патшабикә булуын яза, "татар хатыны тагы да шундый булдыклы хатыннар тугдырсын иде", дип тели. Соңгы бүлекчәдә исә Атласи Сөембикә манарасының татар заманында ук салынган булуы турында мәгълүмат бирә, аның татар телендә "Хан мәсҗеде", дип, ә рус телендә "Сөембикә манарасы" дип атап йөртелүен әйтә. "Минем белүемчә, Сөен-бикә манарасы диеп аталуы Казаннан киткән чагында Сөен-бикәнең шушы манара янында ире Сафагәрәйнең кабере илә исәнләшүе сәбәпле булырга кирәк", дип нәтиҗә ясый Атласи. Күргәнебезчә, "Сөен-бикә" әсәре - Һади Атласиның иң яратып язган хезмәте, монда хис белән акыл, мәхәббәт һәм нәфрәт бергә кушылган, тарихчы татар ханбикәсенең олуглыгын һәм фаҗигасен бөтен барлыгы белән ачып биргән. Атласи, татар тарихчыларыннан беренчеләрдән булып, Сөембикә ханбикәне милләткә кире кайтара, аның нурлы йөзеннән тарихның канлы тузаннарын юып, киләчәккә юллый... Без дә бүген шул Сөембикәне беләбез, шуны яратабыз, шуны олылап искә алабыз... Атласиның Бөгелмә чоры һәм икенче төрмәсе 1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. Әмма Һади Атласи, хатыны Хөсникамал абыстай белән бергә, 1915 елда тагы кыз балалар өчен үз акчасына мәктәп ача, тик 1916 елда патша чиновниклары аны да ябалар. "Атласи тарих, география кебек фәннәрне укытса, хатыны Хөсникамал балаларга гарәпчә уку-язуны өйрәтә, - дип яза тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. - Бераз вакыттан соң патша чиновниклары бу мәктәпне ябалар. Һ.Атласиның укучысы Г.М.Мостафина-Рафикова истәлекләрендә язылганча, "язгы шатлыклы уку көннәренең берендә география дәресенә бер усал чиновник килеп керә. Ул дивардан хаританы тартып ала. Ә мөгаллимне - Һади абыйны - үзе белән алып китә". Күрәсең, мондый мәктәпнең эшчәнлеге властьлар тарафыннан рөхсәт ителмәгән булгандыр". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, Б..) Әлмәттә узган соңгы елларында Атласиның күләмле хезмәтләр язуы билгеле түгел, бәлки ул "Казан ханлыгы" китабының дәвамы өстендә эшләгәндер, әмма ул басылып чыкмаган, кулъязмалар калмаган. 1915 елның 28 февралендә Фатих Кәримигә язган хатында Атласи: "Бөгелмә өязе хакында да бик кыйммәтле мәгълүмат һәм иске документлар җыйган идем", дип хәбәр итә, әмма алар да соңыннан матбугатта күренми. 1915 елда Атласиның бер генә язмасы билгеле, ул "Шиһаб хәзрәт кем иде?" дип атала. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең йөз еллыгы уңаеннан язылган һәм "Мәгариф" нәшриятында уртак җыентыкта дөнья күргән. Һади Атласи Шиһабетдин Мәрҗанине "олуг муслих (реформатор)", дип атый, аны хәтта католик-реформатор Лютер белән янәшә куя, "шимал мөселманнары арасында бер мөселман Лютеры пәйда булды", дип яза. Атласи, шул рәвешле, татар динендә булган төрле ырым-шырымнарга, мәҗүси йолаларга, ишан-мөридлекләргә тагы бер тапкыр кискен рәвештә каршы чыга, боларны наданлык галәмәтләре, дип атый, Мәрҗанине саф исламны кире кайтаручы, дип бәяли. "Менә шушы меңьеллык шомлы кагыйдәләрнең картлыкларына һичбер игътибар итмичә, "әл-хакк әхакку бил-иттибаг" өндәве белән безнең мөҗаһид, мәйданга чыгып, аларның тамырларыннан тетрәтте, - дип яза ул. ...Мәрҗанинең һөҗүме исә бик уңышлы чыкты. Заманасына муафыйк бик ачы каләм кулланып, шушы зәһәрле каләмнең очын катып калган бозык галимнәрнең туңган калебләренә илтеп кадады. Иң кирәге дә шунысы иде. ...Яман шешләр кызган тимерләр белән дәваланган кебек, яман игътикадлар да фәкать Мәрҗани каләме кебек кызу каләмнәр белән генә дәваланачаклар иде". Әйткәнебезчә, Атласи һәртөрле фанатизмга, наданлыкка, ислам битлеге астында эшләнгән ырым-шырымнарга кискен каршы булган, ул һәр заман алгы урынга мәгърифәтне, гыйлемне куйган, "чын дин Коръән белән хәдистән генә гыйбарәт", дип язган. Атласи Шиһабетдин хәзрәтне бөтен барлыгы белән таный, аның хезмәтләренә зур бәя бирә, остазы итеп кабул итә. "Мәрҗаничә милләтнең тәрәккые белән исламның саф хәленчә саклануы "нигез" итеп алынганнан, аның сөйләгән җөмләләренең һәрбере шушы максатларны аңлатудан гыйбарәт булулары белән бәрабәр, дини һәм дөньяви нәтиҗәләрен биргәннәр иде", дип яза ул. Шушы мәкалә белән Атласиның Әлмәт чоры ябыла, алда аны кайнап торган яңа тормыш, шомлы тормыш, канлы язмыш көтеп тора... Атласи әле боларны белми, ул Бөгелмәгә зур өметләр һәм дәрт белән күченә. Аңа нибары 40 яшь, янында - яраткан хатыны, балалары, артта - милләт өчен язган зур-зур хезмәтләре, алда - тагы да зуррак эшләр башкарырга план-өметләр... Татар зыялылары февраль революциясен шатланып каршы ала, Һади Атласи да шулар арасында була. Ничә гасырлар буе татар милләтен изеп торган патша режимының бәреп төшерелүен алар азатлык алган кебек кабул итәләр, әмма яңа режимнарның үзләре өчен нинди коточкыч язмыш әзерләгәнен татар зыялылары белми әле... Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килгәндә, ул инде гөрләп торган шәһәр була, анда сигез мең кеше яши, биредә күпсанлы мәгариф учреждениеләре белән бергә, тимер юл вокзалы, почтасы-банклары эшләп тора, хәтта хәрби часть та була. Урыс шәһәре исәпләнсә һәм Самара губернасына караса да, Бөгелмәдә мәчетмәдрәсәләр дә, танылган татар байлары, киңәш-табыш итәрлек кешеләр дә була. Биредә Атласины мәгърифәтче буларак яхшы беләләр, аңа зур хөрмәт белән карыйлар, килү белән өяз земство идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар, ә инде 1918 ел башында ул инде бу оешманың рәис урынбасары була. Һәм Һади Атласи бөтен көчен Бөгелмәдә милли мәгарифне торгызуга, татар мәктәпләре ачуга, милли кадрлар әзерләүгә бирә. Шунысын да әйтергә кирәк: Бөгелмәдә совет власте 1918 елның 22 февралендә генә урнаштырыла, Атласины алар да, тәҗрибәле педагог буларак, үзләренең башкарма комитетларына сайлап куялар, галим милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә. Әмма Атласи, ул вакытта ук милләтнең танылган бер кешесе буларак, Бөгелмәдә генә бикләнеп ятмый, ә милләт язмышы хәл ителә торган бөтен зур җыеннарда һәм эшләрдә дә катнаша. Ул 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнаша һәм чыгыш ясый, шул ук елның июлендә Казанда үткән икенче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда өч тапкыр чыгыш ясый. Атласины бигрәк тә, тәҗрибәле тарихчы буларак, бу яңа власть-режим шартларында татарларның милләт буларак Россиядә тоткан урыны, алга таба хокукый-дәүләти статусы мәсьәләләре борчый. Исегезгә төшерәбез - бу әле Вакытлы хөкүмәт заманы, 17нче елның җәе, большевикларның октябрь түнтәрелешенә кадәр әле берничә ай вакыт бар. Һәм татарлар, форсаттан файдаланып, җиң сызганып, гасырлар буе хәл ителмәгән үз проблемаларын чишәргә алыналар, эшне милләтнең дәүләти статусын билгеләүдән башлыйлар. Бу заманда "автономия" сүзе-термины бик популяр була, Габдрәшит Ибраһим хәтта шул турыда махсус хезмәт тә яза. Татарлар автономия-мохтариятне милли дәүләтчелеккә бер адым итеп карыйлар, гасырларга сузылган коллыктан соң аны милли үзбилгеләнү, дип кабул итәләр. Татар зыялылары арасында "милли-мәдәни мохтарият" яки территориаль автономия статусы турында айлар буе кайнар бәхәсләр бара, Мәскәү корылтаенда туфракчы-территория тарафдарлары җиңгән булса, Казанда инде милли-мәдәни автономия яклылар өскә чыга. Һади Атласи, төркиче-туранчы пантюркист буларак, милли-мәдәни мохтариятне яклый, чөнки бөтен Рәсәй империясе буйлап сибелгән төрки-татарларны бер Татарстан канаты астында гына саклап калып булмасын яхшы аңлый. " елның июлендәге мөселман корылтае утырышында Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә, - дип яза галимнәр. - Садри Максуди җитәкләгән Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашыру коллегиясенә Һади Атласи да сайлана. Соңгысы ул вакытта әле Россия составында татарларның милли үзбилгеләнүен тормышка ашыру идеясенә ышана торган була. Һ.Атласи Вакытлы хөкүмәт белән бәйле демократик үзгәрешләргә шактый өмет баглый. Әмма бу өметләр акланмый. Тора-бара Атласи Россиядә ирекле һәм тигез хокуклы милли үсеш өчен реаль мөмкинлекләр һәм шартлар юклыгы турындагы фикергә килә". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б..) Һади Атласи бу фикергә килгәнче, әле ил тормышында да, милләт тормышында да давыллы вакыйгалар булып уза, вазгыять яшен тизлегендә үзгәрә, һәм бу үзгәрешләр алга таба татар файдасына булмый. 1917 елда, искечә октябрьдә, яңа стиль белән 6 ноябрьдә хакимиятне большевиклар басып ала, шул ук айның 20 ноябрендә (3 декабрь) Уфада Милләт Мәҗлесе эшен башлап җибәрә, Һади Атласи да анда депутат буларак катнаша. 120 депутаттан торган Милләт Мәҗлесе иллешәр кешелек ике зур фракциягә - "төркче"ләргә һәм "тупракчылар"га бүленә, тагы берничә вак төркем дә була. Һади Атласи "төркче"ләргә, ягъни милли-мәдәни мохтарият төркеменә керә, Гаяз Исхакый да шунда була, Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди дә шушы идея тарафдары була. Милләт Мәҗлесе шунда ук комиссияләргә бүленеп эшли башлый, Һади Атласи исә яңа кануннар проекты комиссиясенә һәм тупраклы мохтарият комиссиясенә әгъза булып керә. Шунысын да әйтергә кирәк: Атласи соңыннан "тупракчылар", ягъни территориаль автономия тарафдары булып китә, чөнки бу идея дәүләтчелеккә якынрак торганын аңлый. Милләт Мәҗлесе ике айга якын баш күтәрми эшли, каршылыкларны, икеләнүләрне, бәхәсләрне җиңә-җиңә, Идел-Урал дәүләтен игълан итәргә әзерләнә һәм 1917 елның 20 декабрендә, яңа стиль буенча 1918 елның 2 гыйнварында Галимҗан Шәрәф тарафыннан булачак татар дәүләте проектлары тәкъдим ителә. Һади Атласиның яңа кануннар проекты комиссиясендә эшләвен истә тотсак, Идел-Урал дәүләте проектын булдыруда аның да катнашы бар икәнен аңларбыз. Галимҗан Шәрәфнең чыгышыннан бер өзек: "Үткән көннәре шанлы, алдагы көннәре парлак татарларның (төрктатарларның) мөхтәрәм вәкилләре! Бөек дәүләт эшлеклесе Блунчлу "дөньяда никадәр милләт булса, шуның кадәр дәүләт булырга тиеш", дип әйткән. Аның теләгенә кайсыгыз кушылмый? Дөньяның башка милләтләре белән кулга-кул тотынышып яшәргә кайсыгыз теләми? Милядтан элек V гасырда Аурупаны басып алган һун төркләре, VI йөздә Азияне басып алган түкью төркләре, XII гасырда бөек яулап алучы Чыңгыз һәм аның балалары дәүләт корганнары өчен түгел, шулай ук бабаларыбыз Болгар ханлыгын яки Казан ханлыгын төзегәннәре өчен түгел, бәлки киләчәктә безнең дә яшәргә хакыбыз булганы өчен үзебезгә аерым дәүләт төзү фикерен алга сөрәбез. Ата-бабаларыбыздан калган тарихи әсәрләр һәм исемнәр исебезгә төшкәндә, кайсыбыз гына "кайчан без мөстәкыйль ил төзү уңышына ирешербез соң?" дип уйламый икән? Моңарчы ясаган һәр адымыбызны бу теләгебезгә якынлашу өчен ясый иде". (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе. - Казан, 2008, Б.-228.) Бу текстны әзерләүдә тарихчы, Милләт Мәҗлесе депутаты, ике мөһим комиссиянең әгъзасы Һади Атласиның да кулы, тәэсире сизелә. Әйе, борынгы төркиләрнең даншөһрәте, һуннар һәм скифлар турында, Чыңгыз хан, Болгар вә Казан ханлыклары турында моңа кадәр ул язды, милләтне гафләт йокысыннан уятып, янә шул бөеклекләргә әзерләде. Һәм менә ул көн килде - дүрт гасырлык коллыктан соң, 1918 елның 6 гыйнварында Милләт Мәҗлесе Идел-Урал дәүләтен төзү турында карар кабул итә! Проектта ул "Идел-Урал өлкәсе" дип язылса да, соңрак "Идел-Урал штаты" дип әйтелсә дә, бу - бәйсез татар дәүләтен игълан итү була. Нибары 7 маддә-статьядан торган бу тарихи карар 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советында кабул ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә тәңгәл килә. Һәм бу изге эшләрнең башында, Садри Максудилар, Гаяз Исхакыйлар белән бергә, татар тарихчысы Һади Атласи да тора. ". Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе үз милләтенең күпчелеге яшәгән Көньяк Урал белән Урта Идел даирәсе арасында бу җирләрдә яшәгән башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, мохтар (автономия) ил (өлкә) төзүне кирәкле тапты", дип башланып китә бу тарихи документ. Әйе, анда да, монда да - милләтләргә һәм диннәргә тигез хокуклар, Россия белән Кушма Штатлар дәрәҗәсендә эш йөртү, әмма шул ук вакытта, кайбер вәкаләтләрне Россия карамагында калдыру... Соңгысы күбрәк Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә туры килә. Милләт Мәҗлесе үзенең эшен 1918 елның 11(24) гыйнварына кадәр дәвам итә, бу вакыт эчендә Милли идарә-хөкүмәт, министрлыклар төзелә, Конституция кабул ителә, бюджет раслана, милләт өчен мөһим мәсьәләләр карала, болар барысы да матбугатта яктыртылып барыла. "Әйтергә кирәк, Милләт Мәҗлесенең беренче чакырылышы депутатлары парламентар системаны бик уңышлы эшләтеп җибәргәннәр, - дип яза галим Надир Дәүләт. - Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 365 ел үткәч, бу региондагы татар-башкорт халкының тәүге тапкыр үз иреге, үз ихтыяры белән демократик сайлаулар нигезендә Русиядәге бик буталчык вазгыять шартларында милли парламент оештыруы, әлбәттә, тәкъдир итәрлек вакыйга". (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе..., Б..) Милләт Мәҗлесенең икенче чакырылыш сессиясе шул ук елның 1 маенда җыелырга тиеш булса да, ул булмыйча кала. Инде тарихтан билгеле булганча, большевиклар Казанда Идел-Урал штаты игълан итәргә ирек бирмиләр, 28 февраль төнендә корылтай җитәкчеләрен кулга алалар, 1918 елның язында совет хакимияте Милләт Мәҗлесе карарларын юкка чыгара. Кызганычка каршы, милләт алдында, тарих алдында кылынган бу җинаятьчел эшләрдә үзебезнең татар коммунистлары да катнаша. Бу хакта тарихчы-галим Индус Таһиров менә нәрсә яза: "В записке на имя В.И.Ленина 7 августа 1919 г. М.Султан-Галиев писал: "Ликвидация Всероссийского Мусульманского Совета, Всероссийского Мусульманского Национального Совета, Национального парламента мусульман внутренней России в момент, когда все они угрожали превратиться в активных противников большевизма, - вот моя основная заслуга перед революцией." В записке особо подчёркивается, что "декреты об их устранении были изданы лишь после совершившегося факта". (И.Р.Тагиров. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. - Казань, 2000, стр..) 1918 елда милли корылтайларны һәм оешмаларны куып тараткан, милли лидерларны кулга алуда катнашкан Мирсәет Солтангалиев ун елдан үзе дә шушы хакимият тарафыннан кулга алына, Соловки төрмәләренә озатыла. Бирегә шулай ук Һади Атласи да сөргенгә сөрелә һәм алар биредә очрашалар... Дөрес, соңрак Мирсәет Солтангалиев та төрки берлек, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга, әмма аларның бу хыяллары тормышка ашмый кала, Атласи - 1938 елда, Солтангалиев 1940 елда төрмәдә Сталин палачлары тарафыннан атып үтерелә... Хәзер тагы 1918 елның яз айларына кайтыйк. Милли лидерларның бер өлеше кулга алынган, бер өлеше чит илләргә чыгып качкан, бер өлеше ил эчендә качкынлыкта йөри... Атласи исә яңадан әйләнеп Бөгелмәгә кайта. Ул арада Бөгелмә дә кулдан-кулга күчеп йөри башлый, аны әле аклар, әле кызыллар ала, ул чехлар кулында да була, Колчак явын да күрә. Нинди хакимият килсә дә, укытуларны алып барырга, эшне дәвам итәргә кирәк, һәм Һади Атласи шулай эшли дә. Ул Бөгелмәдә Укытучылар семинариясендә белем бирә, төрле урыннарда тарих, география буенча лекцияләр укый, алман телен укыта. Бу чорда Атласины укытучылар съездында консультант итеп сайлыйлар, ул шулай ук Бөгелмәдә балалар йорты ачтыруга ирешә, милли мәгариф өлкәсендә күп көч куя. Һади Атласи мәктәбендә белем алган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән күренгәнчә, 1918 елның маенда Казанда үткән мөселман укытучыларының Бөтенроссия корылтаенда төбәкләргә ярдәмгә алты төркем җибәрелә, Бөгелмә төркемендә Һади Атласи, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Сабир Уразманов та була, соңыннан аларны бергә атып үтерәләр. Бу төркем өстендә урында наданлыкны бетерү, укытучылар әзерләү курслары оештыру, милли белгечләр әзерләү бурычы була, болар барысы да советлар күзәтүе астында алып барыла. Милләткә белем бирү хакына, Атласи монысына да риза була, Бөгелмә төбәгендә мәгариф өлкәсен җигелеп тарта башлый. Ул арада Бөгелмәне Колчак яулары басып ала, советлар шәһәрдән чыгып кача, Атласи исә, һәрвакыттагыча, халык белән кала, эшен дәвам итә. Тәҗрибәле бу педагогны яңа хакимият тә күреп ала һәм аны земство идарәсе рәисе итеп куялар. Менә шушы хәл алга таба Атласи язмышына зур үзгәрешләр кертә һәм хәтта куркыныч астына куя. 1919 елның маенда аклар Бөгелмәне ташлап чыкканда, земство идарәсен дә башка урынга күчерәләр, аның җитәкчесе Атласи да шәһәрдән китеп торырга мәҗбүр була. Менә шушы вакыттан Атласиның бер елга сузылган, билгесезлеккә юнәлгән сәяхәте башлана. Башта ул колчакчылар белән Уфа, Златоуст шәһәрләренә килә, аннан - Чиләбе, биредә Атласи, алардан аерылып, үз юлын дәвам итә. Ни өчен Атласи Колчакка ияреп, ахыргача бармаган соң? Чөнки ул акларның да, кызылларның да милли мәсьәләдә бертөрле карашта булуларын, татарларга да, башка милләтләргә дә ирек бирмәячәкләрен шушы сәфәрендә яхшы аңлаган. Аклар үзләре дә бу татар милләтчесеннән шикләнә башлаганнар, аны теләсә кайсы урында атып үтерергә мөмкиннәр иде. Һәм Атласи алардан аерыла. Әмма Бөгелмәгә кире кайту да куркыныч булган - ул бит советлар өчен инде ышанычсыз кеше! Галимнәрнең язуынча, Һади Атласи алга таба Европага, Германиягә китәргә уйлаган, әмма чикне уза алмаган. Көзгә таба ул Троицк, Актүбә, Гурьев, Петровский калалары аша Иранга килеп чыга, бу хәл 1919 елның 28 сентябрендә була. Бер караганда, менә ул - ирек, Рәсәй коллыгыннан да, советлар эзәрлекләвеннән дә котылу! Алга таба Иран аша Төркиягә дә, гарәп илләренә, хәтта Европага да чыгып китәргә була! Әмма бәндәне тәкъдир йөртә, диләр шул... Иранда яшәүче татарлар Атласины анда калырга күпме үгетләсәләр дә, мәдрәсә-мәктәпләр ачып бирергә вәгъдә итсәләр дә, ул Азәрбайҗанга чыга. Беренчедән, әле ул вакытта Азәрбайҗанда совет власте урнашып өлгермәгән була, икенчедән, биредә аның Думада депутат чакларыннан танышып калган фикердәшләре, көрәштәшләре яши. Бәлки, Азәрбайҗанда урнашып калып, гаиләсен дә шунда китертергә уйлагандыр. Атласиның 1920 елның сентябрендә Бакуда узган Шәрык халыклары корылтаенда катнашуы да билгеле. "Иранда озак тормыйча, ул Бакуга кайта, - дип яза бу чор турында тарихчылар. - Биредә Һ.Атласи элек бергә II Дәүләт Думасында эшләгән мөселман җәмәгать эшлеклеләре белән очраша. Бакуда ул Халык мәгарифе комиссариатының төрки нәшрият бүлегендә эшли. "Азербайджанец" газетасында берничә мәкаләсен бастыра. Һ.Атласига Баку университетында Шәрык тарихын укытырга тәкъдим итәләр, ләкин галим тарафыннан бу чакыру кире кагыла." (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б..) Дөресен әйткәндә, Атласиның бу Баку чоры бик аз өйрәнелгән, ул хакта язмалар, хатирәләр юк дәрәҗәсендә. 1920 елның сентябрендә Азәрбайҗанда да совет власте урнаша, инде халык арасында күренә башлаган Һади Атласига да чират җитә һәм ул кулга алына. Сәбәп тә бик өстә ята - Атласиның Колчак хакимияте белән хезмәттәшлек итүе, ягъни советларга каршы эшләве. Чистай Ревтрибуналы документларыннан күренгәнчә, Атласины кулга алуны сорап, Бакуга телеграмманы Бөгелмә идарәсе җибәргән була. "... Атласов ...в течение года находится в Азербайджане - столице демократической республики, с рядом лидеров которой (М.Э.Расул-Заде, ХанХойский и др.) он поддерживал дружеские отношения ещё с "думских времён", - дип яза бу хакта Булат Солтанбәков. - После падения Азербайджанской Республики Атласов был арестован в сентябре 1920 г. и содержался в Баиловской тюрьме вместе с Расул-Заде". (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. - Казань, 1996, стр..) Азәрбайҗанда Һади Атласи белән Рәсүл-Задәне төрмәдән коткару өчен бик зур көчләр хәрәкәткә килә, Нариман Нариманов, Тукембәтов бу хакта хәтта шул чагында Кавказда булган Сталинның үзеннән дә сорыйлар. Сталин ярдәм иткәндерме-юкмы, әмма ул чагында Атласины атып үтермичә калалар, ул гаеп белдерелмәгән килеш өч ай төрмәдә ята. Күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе И.Яһудин ревкомга Атласины яклап хат яза, Нариманов эшне тизләтергә кушып, имзасын сала. Нәтиҗәдә, Атласи артыннан Бакуга Бөгелмә милиционеры Марк Германюк килә һәм аны тоткын буларак алып кайтып китә. 1921 елның апрелендә Бөгелмәдә Атласига суд була. Аңа каршы шаһит итеп үзебезнең татарларыбыз Шәңгәрәев, Исхаков, Рахманкулов китерелә, хөкем документларыннан күренгәнчә, алар шактый буталчык күрсәтмәләр бирәләр. Әйе, Атласи Бөгелмәгә аклар килгәч, аларга хезмәт итәргә мәҗбүр булган, яңа хакимият басымы астында, Колчакка котлау телеграммасы да җибәргән, соңыннан аларга ияреп китеп тә барган. Шул ук вакытта ул шул ук Закир Исхаковны аклар төрмәсеннән коткарган, Салих Рахманкуловны да зинданнан азат иткән, ә кызыл комиссар Зыя Гыймазетдиновны аклар үтерүеннән үз өендә яшереп алып калган. Суд барышында болар барысы да ачыла. Бу суд эшен Чистай районы Революцион трибуналы карагач, күп галимнәр хөкем эшен Чистайда булган, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Атласига суд 1921 елның 22 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә була, моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, Һади Атласиның улы Угыз Атласов үзенең истәлекләрендә "1 ел. Бөгелмәдә Чистай трибуналының утырышы бара", дип яза. (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, Б..) Икенчедән, Чистай Трибуналы "Заключение"сендә Атласов эшен урынга барып (выездная сессия) тыңлау турында язылган: "...назначить к слушанию выездной сессии, представить обвинение гр. АТЛАСОВУ в службе (...) в антисоветской политике и эвакуации с белыми...", диелгән. (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Суд документларыннан күренгәнчә, Хәрби трибунал Атласины аклый, җәзадан азат итә. "...Руководствуясь революционной совестью и коммунистическим правосознанием, Суд ПОСТАНОВИЛ: АТЛАСОВА Гади, 45 лет, происходящего из граждан города (...) от наказания освободить". (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Әлбәттә, бу - могҗизага тиң котылу була, чөнки ул вакытта контрреволюцион эшчәнлек өчен терәп атканнар! Эшне Хәрби трибунал карый бит, ә алар юк-бар нәрсәгә алынмый, аклыйсы булсалар, эшне судка кадәр җиткермәсләр дә иде. Ә халык сөйләве буенча, башта Атласины атарга дип карар чыгаралар, бераздан трибунал рәисе һәм әгъзалары үзләре үк бу карарны үзгәртергә мәҗбүр булалар. Хәзер Атласиның укучысы, атказанган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән бер өзек китерик, ул бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә: "Атласи чехлар отрядына коммунистларны тотып биргән, диеп, хәрби трибунал аны атарга дигән хөкем чыгарган. Шунысы игътибарга лаек: хөкем карары чыгарылуга карамастан, Атласи судка килгән халыкка "Дарвинизм" дигән лекция сөйләргә теләге барлыгын белдерә. Трибунал рәисе аның соңгы теләген үтәргә ризалык бирә. Лекция тирән эчтәлекле була. Халык бу галимнең лекциясен сокланып та, кызганып та тыңлаган вакытта залга 3-4 кеше килеп керәләр дә: "Суд карары ничек булды?" - дип сорыйлар. "Атарга!" - дигән сүзне ишеткәч, бу карарның ялгыш булуын исбатлый башлыйлар. Аларның берсе, Җәләй Гыйльметдинов, Атласи фатирында өч көн чехлардан яшеренеп ятуын, Закир Исхаковны "үлем вагоны"ннан Атласиның ничек коткаруын һ.б. сөйләгәч, трибунал рәисе үзе үк үлем карарын юкка чыгарырга мәҗбүр була. Атласи бу юлы үлем җәзасыннан шулай котылып кала. (Миңа бу хакта Җәләй абый Азнакайда райком секретаре булып эшләгәндә сөйләгән иде.)" (Вәли Хаҗиев. Һади Атласи мәктәбе // Һади Атласи..., Б..) Әйе, ул чагында нәкъ шулай булган булырга да мөмкин, бик болганчык еллар бит! Ревтрибунал рәисенең ЛОНДОН фамилияле кеше булуы да, бәлки, хөкем карарын үзгәртүгә сәбәпчедер. Ә инде Атласиның дарвинизм турындагы лекциясенә килгәндә, ул аның яраткан темасы була, галим аны "яшәү өчен көрәш" концепциясе, дип атый. Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, халык аның әтисен суд залыннан кулларына күтәреп алып чыга. "Бу вакыйганы бер карт бабай сөйләгән иде: "Миңа 13-14 яшьләр булгандыр, - дип яза ул. - Суд барган урамда шыгрым тулган халык, андый күп җыелган халыкны күргәнем юк иде. Борчылалар, кайвакытта кычкырып әйткән сүзләр дә ишетелә. Берничә сәгать узгач, Һади аганы яшь егетләр суд бүлмәсеннән кулларына күтәреп урамга алып чыгалар. Менә ул халык казанган абруйның күренеше". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б..) Һади Атласины халык өенә кадәр кулларына күтәреп алып кайта... Ә анда аны карт анасы Сәрвиҗамал әби, яраткан хатыны, фикердәше Хөсникамал абыстай, балалары Сәлма, Габделбәр һәм сабый Илтөзәр өзелеп көтеп торалар, ул төрмәдә ятканда, 1920 елда Казанда икенче тапкыр басылып чыккан "Казан ханлыгы" китабы көтеп ята, милләт өчен эшлисе тау-тау эшләр көтеп тора... Һәм тагы төрмәләр, төрмәләр, төрмәләр... Хәер, акыл иясе Һади Атласи хәзергә әле боларны белми, хәзергә аны милләте, кулларына күтәреп, өенә алып кайта, киләчәккә алып бара... Атласиның өченче төрмәсе Һади Атласиның Бөгелмә чоры әнә шулай шау-шулы, ярсулы, тынгысыз башлана һәм шулай дәвам да итә. Хәер, бу елларда һәркемнең язмышы шундый тарих тегермәне аша узгандыр, мөгаен, бигрәк тә милләтнең танылган шәхесләренә бу яңа җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаган, хәтта ки мөмкин дә булмаган. Дәүләт идеологиясенә әйләнгән алласызлык-дәһрилек, сыйнфый дошманлык тәрбияләү, милли рухны совет пропагандасына алыштыру, пролетариат диктатурасы, башкача уйлаганнарны кабул итмәү һәм эзәрлекләүләр - болар барысы да яңа коммунистик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итәләр. Әлбәттә, Атласи кебек милли титан бу ясалмаялган кысаларга сыймый, аның карашлары әлеге кызыл идеологиягә туры килми, чөнки анда дингә дә, татарлыкка да, үзгә фикергә дә урын юк - партия кушмый, совет власте рөхсәт итми. Һәм шушы шартларда да иманыңны сатмыйча, йөзеңне, кешелегеңне югалтмыйча яшәргә, эшләргә, тормышны алып барырга кирәк... Һәм Атласи, бөтен кешелек дөньясы тарихын өйрәнгән һәм белгән, әсәрләре белән милләтнең күзен ачкан даһи Атласи, әле кайчан гына татарга үз бәйсез дәүләтен төзергә дип карарлар язган һәм кабул иткән милли сәясәтче Атласи, шушы шартларда бөтен көчен мәгарифкә, мәктәпләргә бирергә уйлый. Әмма советлар бернәрсәне дә онытмыйлар, аның Колчак олавы белән китүен дә кичермиләр, халык басымы астында суд Атласины акласа да, коммунистлар өчен ул ахыргача чит кеше булып кала, ышанычсызлар исемлегендә йөри. Шуңа күрә Атласи тиз генә эш тә таба алмый, Бөгелмәдән Зәй-Каратай, Шөгер мәктәпләренә йөреп укытырга мәҗбүр була. Әмма соңрак ул үзенең төп көчен Бөгелмә шәһәренә бирә, биредә татар укытучылары, милли кадрлар әзерләүне үзенә төп бурыч итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Һади Атласины, чын мәгънәсендә, урыс шәһәре булган Бөгелмәдә милли мәгарифкә нигез салучы дип әйтергә була. " елдан 1929 елга кадәр Һ.Атласи Бөгелмәдәге икенче баскыч мәктәбендә тарих, география, немец теле укыта, - дип яза бу турыда тарихчылар. - ...0 еллардагы ачлык вакытында Һ.Атласи Бөгелмәдә балалар йорты оештыруга булыша, өяз советында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу чорда ул илнең төрле югары уку йортларында белем алучы якташ студентларга матди булышлык күрсәтүче ярдәм комитетын җитәкли. Һ.Атласи 20нче елларда Урта Азия шәһәрләре буйлап күп йөри, Россиядән тыш белем алуларын дәвам итсеннәр өчен, балаларны чит илләргә җибәрү белән дә шөгыльләнә". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б..) Кызганычка каршы, Атласи турында фәнни монография язган Алсу Мөхәмәтдинова аның Бөгелмәдәге бу чорын тулысынча ачып бетерә алмаган, кыска-кыска хәбәрләр бирү белән генә чикләнгән. Югыйсә, бик кызыклы нәрсәләр турында хәбәр бирә бит үзе - Атласиның ил буйлап йөрүе, чит илләргә студентлар җибәрү белән шөгыльләнүе, якташ студентларга ярдәм итүе... Болар турында Атласиның үз истәлекләре юк, башкаларда да очратмадым. Кыскасы, Атласи үзенең мәгърифәт өлкәсендә эшчәнлеген Бөгелмә белән генә чикләми, зур дөньяга чыгу юлларын да эзли һәм таба. Болар - Атласиның гаять активлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар, яңа хакимият аңа барыбер шикләнеп карый, бу абруйлы затны хәтта сайлау хокукларыннан да мәхрүм итә! " елның 12 октябрендә Бөгелмә кантон башкарма комитетына язган гаризасында Һ.Атласов болай ди: "Шушы вакытка кадәр мин тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителгән булып саналам. Миңа, карт революционерга, совет властеның сигезенче ел яшәү дәверендә хокуксыз булу - аңлашылмый торган нәрсә. Минем әлеге гаризам тиз арада тикшерелер һәм тавыш бирү хокукым кире кайтарылыр дип ышанам..." (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.-38.) 1923 елның маенда Мирсәет Солтангалиев беренче тапкыр кулга алынгач һәм бөтен эшләреннән, дәүләт эшлеклесе статусыннан мәхрүм ителгәч, партиядән чыгарылгач, татар элитасына, бигрәк тә аның элеккеге милли лидерларына яшерен һөҗүм башлана. Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә үзенә каршы төшкән Мирсәет Солтангалиев өчен Сталин бөтен татар милләтеннән үч ала башлый, 20-40нчы еллардагы татарларга каршы репрессияләр шуны күрсәтә. Солтангалиевтан үз фикерләреннән баш тартуын таләп итсәләр дә, ул моңа бармый, нәтиҗәдә, аны сәясәттә "тере мәет"кә әйләндерәләр, ул Мәскәүдә шактый авыр шартларда яши. Ул чакта Мирсәет Солтангалиевне атып үтермиләр, әмма арага да кертмиләр. Аннан - 1928 ел, тагы кулга алу, Соловки төрмәләре, анда ат караучы булып эшләү, 1937 елда - тагы хөкем ителү һәм 1940 елның башында атып үтерү... Мирсәет Солтангалиев кулга алынганчы, җете большевик, ата коммунист була, партия идеаллары хакына татарларның милли һәм дини оешмаларын тар-мар итүдә дә катнаша. Әмма шул ук вакытта ул, Атласи әйтмешли, эволюция юлы белән, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга һәм шуның көчле теоретигына әйләнә. Алар Атласи белән, әлбәттә, таныш булганнар, Казанда һәм Мәскәүдә берничә тапкыр очрашканнар да. Атласиның кече улы Угыз Атласов та бу турыда язып калдырган: " елда абыем Габделбәр институтка керү нияте белән Мәскәүгә китә, - дип яза ул. - Әти аңарга Солтангалиевнең адресын бирә, урнашканчы аларда торырсың, ди. Мәскәүдә, Солтангалиевнең квартирасына килгәч, ул (Солтангалиев - ред.) хатыны белән чыгып бара икән. Ачкычларын абыйга биреп, үзләре дачага китәләр. Абый аларда берничә көн тора.". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б..) 1923 елны Мирсәет Солтангалиевне кулга алу монда калган бөтен татар милләтчеләре өчен шомлы хәбәр, сигнал була - бу илдә аларның һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин. Һәм Һади Атласи да илдән китү нияте белән йөри башлый. Мәскәүдәге Төркия илчелегендә ул аны илче Мохтар бәйгә ачыктан-ачык әйтә. "Һ.Атласи Төркиягә даими яшәргә китү теләген белдерә, үз теләген авыр матди хәле белән дәлилли. Бу вакытта Һ.Атласиның гаиләсе 6 кешедән тора, аның хезмәт хакы 9 сум 30 тиен тәшкил итә. Һ.Атласи илчегә тарихчы буларак үзенә СССРда кулланылыш таба алмавын әйтә, шул ук вакытта кайбер урындагы кешеләр тарафыннан яла ягылуы турында да искә ала. Аның үтенече канәгатьләндерелми." (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б..) Атласи моннан соң да Төркия илчелеге аша берничә тапкыр илдән китәргә тырышып карый, әмма уңышка ирешә алмый, тимер капкалар инде ябылган була... Аның бу адымнары, төрекләр белән аралашуы, илдән китәргә тырышуы соңыннан судлар вакытында үзенә каршы көчле корал булып кулланыла, кыйнау һәм газаплаулар астында Атласи болар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә мәҗбүр була... "Почувствовав над собой карательный пресс и не видя ясно смысл и перспективы своей работы, Атласов в 1923 г. дважды посетил турецкое посольство в Москве, - дип яза тарихчылар. - При встречах с сотрудниками посольства он рассказал о бедственном положении верующих мусульман, продолжающемся разрушении мечетей, выразил сожаление по поводу ускоряющейся ассимиляции татарского населения. И тогда, и в 1926 году, когда он вновь был в посольстве, Атласов сетовал на своё тяжёлое материальное и духовное состояние и просил помочь ему переехать в Турцию, где бы его знания и возможности как историка были бы более полезны. Когда же ему дали немного денег, Атласов купил в букинистической лавке в Москве тома своего любимого Гёте на немецком языке и потом с увлечением занимался переводами". (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь.- Казань, 1993, стр..) Атласиның бу елларда басылып чыккан хезмәтләре юк, язылганнары булган булырга тиеш, әмма алар да сакланмаган. Мәсәлән, аның Бөгелмәдә яшәгәндә "Элеккеге һәм яңа Россиянең тарихы" дип аталган күләмле хезмәт өстендә эшләгәне билгеле, тик ул бер җирдә дә басылмаган, кулъязмалары да сакланмаган, мөгаен, 1929 елгы тентүләр вакытында юкка чыккандыр. Шул ук елларда Атласи тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә - Сәгъдинең "Гөлстан" әсәрен фарсычадан татарчага тәрҗемә итә, әмма ул да басылып чыкмыйча кала. Ә инде "Казан ханлыгы"ның дәвамына килгәндә, Атласи аны язарга дип материал җыйса да, язганы яки бастырганы билгеле түгел, бәлки аның да караламалары хисапсыз тентүләр вакытында юкка чыккандыр. 1923 елда Казанда Михаил Худяковның "Очерки по истории Казанского ханства" китабы басылып чыккач, бәлки, Атласи бу темага язмаска да уйлагандыр, чөнки Худяков инде әлеге хезмәтендә әйтәсен әйтеп бетергән була. Худяков китабының кереш сүзендә "большая работа Атласова "Казанское ханство" ("Казан ханлыгы")", дип, аның да исемен зурлап телгә ала. Бу елларда Һади Атласиның Галимҗан Ибраһимов турында да зур хезмәт язганы билгеле, әмма ул да матбугатта күренми. Моннан тыш татарлар турында тарихи-фәлсәфи хезмәтләре дә дөнья күрмичә кала. "В те же годы Атласов продолжает работать над крупномасштабным трудом по истории татарского народа на фоне мировых событий, - дип яза тарихчылар. - К середине 20-х годов было написано более тысячи листов. Но надежда на издание не было. Такая крупная политическая фигура, как Хади Атласов, постоянно находилась в поле зрения "органов". Он был окружён осведомителями, регулярно докладывавшими о высказываниях учёного и оценках им событий". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.-89.) Әйе, Һади Атласины шымчылар, әләкче-доносчылар, провокаторлар сырып ала, алар "буржуаз милләтче"не "фаш итү" өчен ни генә эшләмиләр! Аның дәрес вакытында, эштә, урамда, хәтта өендә сөйләгән сүзләрен дә "тиешле урыннарга" барып әләкләүчеләр була. Кунакта нәрсәләр сөйләгән, совет властена мөнәсәбәте нинди, шәхси милеккә ничек карый, тарих турында язарга аңа кем кушкан - сексотшымчылар барысын да ОГПУга җиткереп баралар. "Атласов быстро обнаружил за собой негласное наблюдение, перлюстрации своей корреспонденции, только он не мог предположить, что будет окружён плотным кольцом друзей-сексотов, которые будут докладывать о каждом сказанном им слове, а главное - давать нужную начальству интерпретацию сказанного, что начнёт собираться против него компромат во многих томах, дабы "выстрелить" в него в подходящий момент..." - дип яза тарихчылар. (А.Л.Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, аларда еш кына төрле урыннарда укучы-студентлар туктала торган булган, хәтта аларның да кайберләре шымчылар булып чыккан, соңыннан Һади Атласины контрреволюционерлыкта гаепләп, имзаларын куйганнар. Хәер, Атласи үзе дә фикерләрен яшереп тормаган, бу власть турында нәрсә уйлавын да, моның нәрсә белән бетәсен дә ачыктан-ачык ярып салган. 1927 елның 11 июнендә ТатЦИК рәисе Шәймәрдан Шәймәрдановка язган хаты - шуның ачык мисалы. Бу хатны шымчылар эләктереп алалар һәм 1929 елда Атласиның үзенә каршы эш башлап җибәрәләр. Атласи, галимнәргә хас төгәллек һәм ачыклык белән, шул ук вакытта илдәге бу башбаштаклыкка җаны әрнеп, Татарстан җитәкчелегенә хат юллый. Ул чекистларның татар зыялыларын туктаусыз эзәрлекләүләрен, юк җирдән дә дошман эзләүләрен, үз фикере булган һәр татарга милләтче ярлыгы тагарга тырышуларын, шул ук вакытта шовинистларның котырынуларын күрмәмешкә салынуларын яза. Ул халыкның бу хәлләр белән риза булмавын, ил өстендә сугыш афәте куеруын, шул сәбәпле, милли мәсьәләләрнең кискенләшәсен кисәтә. Атласи коммунистлар адресына да каты-каты фикерләр әйтә, татар зыялыларының алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләре үз башларына җитәчәк әле, дип фаразлый. "Тогда же Атласов написал большое письмо на имя председателя ТатЦИКа Шаймардана Шаймарданова, - дип яза тарихчылар. - Ему внушала тревогу ухудшавшаяся жизнь людей, нехватка в деревнях школ и больниц, возможность конфронтации на национальной почве, одиозная и комплиментарная коммунистическая пропаганда. "Ведь вы, коммунисты, не любите, когда критикуют вас самих. Вы не совсем верите в то, что есть правдивые слова, правдивые мысли и у других, кроме вас. Как будто всю правду знаете вы одни, вся правда ушла в ваши головы и для других ничего не осталось. По-нашему это не так", - писал Атласов. Перлюстрированное письмо во многих копиях легло в его уже объёмистое дело". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт.) Атласины, зыялы кеше, галим буларак, илнең, милләтнең упкынга баруы, кара хаос башлану мөмкинлеге бик нык борчый, чөнки ул боларны гражданнар сугышы елларында күрде инде. Шуңа күрә ул хәтта шушы совет властеның яшәвенә дә ризалашырга мәҗбүр, аңа каршы эшләми, әмма кисәтә, кисәтә, кисәтә... "Почему же всё-таки я стараюсь за Советскую власть, желаю её существования? - дип яза ул Шәймәрдановка. - Если бы кончились только вы, то я бы сказал, пусть кончаются, дохнут, да пойдут их души в ад. В том-то и дело, что кончаетесь не только вы одни, а вместе с вами кончаемся и мы, братец..." (Рамзи Валеев. Признаю себя невиновным. - Казань, 2007, стр..) "Без дә бетәбез", дигәндә, Атласи илне, милләтне күздә тота, халык өстенә киләсе зур афәтләр турында кисәтә. Кызганычка каршы, ул әйткәннәр барысы да диярлек дөрескә чыга - башта кулак һәм халык дошманнары, дип миллионлаган халыкны кырып салалар, аннан сугыш тегермәнендә тагы миллионнар кырыла, Атласи кисәткән милли бәрелешләр, илнең таркалуы, совет хакимиятенең җимерелеп төшкән көннәре дә килә... Атласиның "сезнең белән бергә без дә бетәбез", дигән сүзләре дә дөреслеккә чыга... "Впрочем, всё это было гласом вопиющего в пустыне - власть не была заинтересована в правде, - дип нәтиҗә ясый тарихчы Булат Солтанбәков. - Конец письма звучит пророчески - война или внутренний кризис, полагает Атласов, приведут к распаду страны на многочисленные национальные образования, "пойдут убийства на национальной почве. СССР из государства братства превратится в государство врагов, и его захлестнёт волна мятежей, убийств и грабежей". От этого пострадает в первую очередь интеллигенция, которой не простят сотрудничества с коммунистами, особенно татарской. "Мы погибнем вместе с вами, мулла Шаймардан", - заканчивает это письмо-предупреждение Хади Атласов". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.-91.) 1927 елда Атласи хакимиятнең җенен котыртырлык тагы бер адым ясый - латин әлифбасына каршы чыга. Билгеле булганча, ул инде егерме ел буе татар милләте өчен гарәп әлифбасын, мөкатдәс Коръән хәрефләрен саклап калу өчен көрәшә, шуның өчен хәтта 1909 елда төрмәдә дә утырып чыга. Бу юлы исә совет хөкүмәте ныклап тотына, татарны меңьеллык әлифбасыннан, әдәбиятыннан һәм мәдәниятеннән мәхрүм итәр өчен, аңа латин алфавитын көчләп тага һәм бу мәкерне тагы үзебезнең милли коммунистлар кулы белән эшли. Хәреф алыштыру фаҗигасенең милләтне меңьеллык мирассыз калдырасын Атласи шул вакытта ук яхшы аңлый, бу турыда чыгышлар ясый. Һәм 1927 елда, Атласи кебек милли рухлы 82 татар латин әлифбасына каршы Сталинга хат яза, шундый ук хат ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумына да җибәрелә. Әмма бернигә карамый, 1927 елда, хөкүмәт карары белән, гарәп әлифбасы латинга алыштырыла, ә инде 1939 елда татарлар латиннан кириллицага күчәргә мәҗбүр булалар. Милләт ун ел эчендә ике тапкыр хәреф алыштыра, ике тапкыр барысын да яңадан башлый, моңа кадәр бөтенләй язуы булмаган халыклар рәтенә куела һәм меңьеллык язма мирасыннан мәхрүм кала... Ә инде латинга каршы кул куйган татар зыялыларының күпчелеген төрмәләргә утырталар, атып үтерәләр, сөргеннәрдә черетәләр... Һади Атласиның баш өстендә дә кара болытлар куера башлый. Әйткәнебезчә, 1928 елда башта яңадан Мирсәет Солтангалиевне кулга алалар, аннан, "солтангалиевче"лектә гаепләп, йөзләгән-меңләгән татарны төрмәләргә ыргыталар. Һади Атласига чират 1929 елда җитә. Хәзер Атласиның ул вакыттагы шәхси тормышы турында да бераз мәгълүмат бирик. Аларның Сәлма һәм Габделбәр, Илтөзәр исемле балалары турында язган идек инде, 1922 елда Сылу туа, 1925тә - Көн, 1927дә - Угыз, 1929 елда - игезәкләр Илсөя һәм Илсөяр. Соңгы исемлекләрдә Илтөзәр юк, мөгаен, ул вафат булгандыр, карт анасы Сәрвиҗамал турында да бу вакытта мәгълүмат юк. 1920 елның көзендә Әлмәттән Бөгелмәгә Рәшит Яруллин гаиләсе дә күчкән була, ә ул - Һади Атласиның баҗасы, ягъни хатыннары Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстай - бертуганнар. Бу ике гаилә бик дус, фикердәш булалар, Рәшит хәзрәт Бөгелмә мәчетендә имам була, Атласи мәктәптә укыта, хатыннары да мөмкинлек булган урыннарда белем бирәләр, хатынкызлар арасында актив эш алып баралар. Атласи һәм Рәшит хәзрәтнең балалары да бик дус була, хәзер исә оныклары, туганлыкны онытмыйча, якыннан аралашалар. Ә Рәшит хәзрәт белән Атласины бергә атып үтерәләр... Мөхәммәтрәшит хәзрәт Яруллинның улы, танылган галим Әхмәт Тимернең шәхес буларак формалашуына, тарих фәнен яратуына, алман телен камил өйрәнүенә җизнәсе Һади Атласиның да тәэсире бик зур була. Истәлекләреннән күренгәнчә, Һади Атласи, гомумән, нинди заман булса да, бөтен милләт өчен сынмый-сыгылмый торган абруйлы шәхес, лидер булып исәпләнә. Әхмәт Тимер аны үзен милләт өчен корбан итүче, дип саный, үзеннән соң татарлар турында бик күп тарихи хезмәтләр калдырды, ди. Җизнәсе аның хәтерендә баһадир кыяфәтле, зур башлы, көчле тавышлы, үзфикерле, максатчан, тугры кеше булып сакланып калган. "У татарского народа в то время были лидеры, которые поддерживали национальное самосознание нации, они без оружия в руках, словом и делом вели борьбу против ненавистного режима, - дип яза ул. - Это были некоронованные короли нации. В Бугульме одним из таких лидеров был наш зять, народный учитель и борец за независимость Хади Атласов". (Ахмет Тимер. Возвращение. - Казань, 2012, стр..) Әлбәттә, Һади Атласиның милләт тарихында һәм тормышында нинди урын тотканын яңа хакимият тә яхшы белгән - ул татарның иректә калган соңгы азатлык көрәшчесе, соңгы могиканы булган. Атласи мәгариф өлкәсендә никадәр бирелеп эшләсә дә, аңа ышанмаганнар, аннан курыкканнар, аннан арынырга тырышканнар. Һәм ул җай килеп чыккан - "солтангалиевче"лектә гаепләп, Һади Атласины 1929 елның 29 гыйнварында кулга алалар. "Мин 29 елның 29 гыйнварында тотылып, бер көн Бөгелмә төрмәсендә кунганнан соңында Казанга алып кителгән идем, - дип яза ул апасы Хәлимәгә сөргеннән. - Анда ике ай чамасы яттыктан соңра Москвага озатылдым. Москва төрмәседә 17 айлар чамасы яттым. ... елның 5 августында Москвадан концлагерьга озатылган идем". (Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, Б..) Атласи белән бергә Бөгелмәдә тагы җиде кешене кулга алалар һәм хөкем итәләр, алар арасында Рәшит хәзрәт Яруллин да булган булырга мөмкин, чөнки ул шушы елларда беренче тапкыр сөргенгә сөрелә. "Атака начинается и на всю татарскую интеллигенцию, - дип яза тарихчылар. - Особенно усердствует начальник ОГПУ ТАССР Кандыбин. По его инициативе, в том же году в Бугульме обнаруживается "антисоветская националистическая группа" во главе с известным историкомучёным, учителем Хади Атласи. Было перехвачено одно из писем, написанных им Шаймарданову". (Рамзи Валеев. Признаю..., стр..) Язган хатларыннан күренгәнчә, 1928 елда Һади Атласи эшсез кала, димәк, моның сәбәпчесе чекистлар тарафыннан астыртын башланган эш була. Әйткәнебезчә, Атласи 1929 елның гыйнварында кулга алына. Бу вакытта игезәк балалары әле тумаган булгандыр, алар 1929 елгы, дип язылган, ә ел әле башланган гына булган. Ишле гаиләне яшәгән өйләреннән урамга куып чыгаралар, бөтен милекне тартып алалар, бәхетле ояны пыран-заран китерәләр. Рәшит Яруллин гаиләсен дә шушы хәл көткәнгә, алар нәселләре белән урамда калалар. Болар хакында Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган: " ел. Әтине 10 елга концлагерьга хөкем итәләр. Бөтен милек: өй, әтинең китапханәсе (3меңнән артык китап), киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, сыер конфискацияләнә. Безне өйдән куып чыгаралар. Әнинең кулында биш баласы: Сылу - 1922 елгы, Көн - 1925 елгы, мин - 1927, игезәк Илсөяр белән Илсөя - 1929 елгылар. Безгә киемнәрне дә бирмиләр. Өйдән куганда, бу ноябрь аеның башларында була, җыелган халык кычкырган: "Сабый балаларга юрганнарын бирегез!" Көн белән миңа бер пальто биргәннәр, аякларыма кияргә дә аяк киемен бирмәгәннәр. Шулай безнең гаиләгә фаҗигале еллар башлана. Подвалларда, мунчаларда өстерәлеп йөргәндә, Көн чирләп китә. Әнием үзенең көндәлек дәфтәренә язып калдырган: "Көн. Әнием, син миңа оя ясап бир, мин шунда торыр идем. Әни. И балам, бу сүзләрең җанымны өзәләр." Тиздән Көн үлә. Аның артыннан озакламый игезәкләр дә берсе артыннан берсе үләләр. Бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый икән". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. - Казан, 2007, Б.-64.) Әйе, бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый. Болар бит - меңнәр, миллионнар, үз илләрендә, үз җирләрендә тереләй тәмуг газабы кичкән золым корбаннары! Милләтнең иң асыл, иң затлы балалары, акыл ияләре, догачылары! Шушы ерткычлыкларны кылган бу илне аңлап та, гафу итеп тә булмый! Һәм алар үзләре дә моның өчен милләттән гафу үтенмәделәр, үз явызлыкларын танымадылар, мәкерле эшләрен дәвам иттеләр... Угыз абый китергән исемлектә Атласиларның олы балалары Сәлма һәм Габделбәр күрсәтелмәгән, чөнки алар инде зурлар булган. Габделбәр Атласов турында да бераз мәгълүмат биреп үтим. Әтисен кулга алгач, Габделбәр иптәшләре белән Төркиягә качарга уйлый, бу вакытта аңа 18 яшь була. Әхмәт Тимер истәлекләреннән күренгәнчә, алар 1929 елның җәендә, ике төркем булып Бөгелмәдән чыгып китәргә һәм Батумида очрашып, Төркия ягына качып чыгарга тиеш булалар. Әмма Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов төркемен Кавказда тотып алалар һәм төрмәгә утырталар, ә бераз соңрак юлга чыккан Әхмәт Тимер һәм юлдашы таулар аша Төркиягә качып чыга ала. Һади Атласиның хатыны ягыннан туганы булган Зәкәрия Фәттахов һәм аның әтисе Барый Фәттахов 1938 елның 15 февралендә Казанда Һади Атласи белән бергә атып үтерелә... Ә улы Габделбәр белән Һади Атласи Мәскәүдә, Бутырка төрмәсендә очраша! Кирәк бит - ата белән ул төрмәдә очраша! Нинди зур дөньяда - нинди тарлыкта күрешү... Бу вакытта Габделбәрне Төркиягә дип качкан җиреннән Батумида тотып алып, Мәскәү төрмәсенә китерәләр, ә Һади Атласи исә биредә хөкем карары көтеп ята... Бу очрашу турында Угыз Атласов менә ничек яза: "Әтине кулга алгач, Бөгелмәдән 5 егет: Әхмәт Яруллин (Әхмәт Тимер), Әхәт Биккулов (Урал), Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов, Төркиягә укырга китү нияте белән ике төркемгә бүленеп, Батумида очрашырбыз, диеп, Бөгелмәдән чыгып китәләр. Беренче төркемне, өчесен, Батумида тоталар да Мәскәүгә алып кайталар. Әхмәт белән Әхәт, уңай юлын табып, Төркиягә китәләр. Тотылганнарны Мәскәүдә Бутырка төрмәсенә утырталар. Беркөнне, абый әйтүенчә, прогулкадан камерага кайтышлый, икенче төркем тоткыннар белән очраштык, шул вакытны Зәкәрия миңа төртте: "Әнә әтиең". "Әтием", - дип кычкыргач, әти мине күрде дә гаҗәпләнде. Икенче көнне миңа өстәге камерадан, тәрәзәдән, ботинка җибәрәләр. Әти очрашуда күреп алган икән минем яланаяк булуымны. Үзе икенче яктагы камерада булса да, тоткыннар аркылы миңа ботинка тапшыруны оештырган". (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Мәскәү. Бутырка төрмәсе. Аталы-уллы Атласилар да биредә тоткын. Атасы улының яланаяк икәнен күргәч, аягындагы ботинкаларын салып аңа бирә... Үзе исә яланаяк килеш, Себер төрмәләренә чыгып китә... Бу мизгелләрдә миңа Атласи, кул-аяклары богауланган хәлдә, Себер юлы буйлап атлаган карт каторжанны да, кыя-тауларга чылбыр белән кадаклап куелган Прометейны да хәтерләтә... Ә аның бавыр-бәгырен - балаларын көн дә килеп, козгыннар чукый, козгыннар чукый... Шулай итеп, Атласиның гаиләсе бер кочак бала белән урамда кала, ә өйдән исә милиция бүлегенә төне буе алты ат йөге китап, кулъязмалар ташыйлар... Аннан Һади Атласиның үлемсез хезмәтләренең битләрен базарда җимеш төреп саталар, тәмәке тартучыларга саталар... Бөгелмә халкы танып, кайберләрен Хөсникамал абыстайга да китереп бирә. Ә дистә еллар җыелган бу бай архив, китап булып чыгып өлгермәгән кулъязмалар, хатлар һәм истәлекле фотолар мәңгегә юкка чыга. Угыз абый язып калдырганча, "...Риза Фәхретдиновның 20 хаты, Фатих Кәриминең 14 хаты, фотоальбомында татарның бөек шәхесләре белән төшкән рәсемнәре. Шулай шәхеснең иҗади хезмәтләре белән аның хәтерен дә сызып ташларга керештеләр". (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) Хәзер тагы Мәскәүгә, Бутырка төрмәсенә кайтыйк. Һади Атласины биредә ел ярым тоталар һәм "солтангалиевче"лектә гаепләп, ун елга каторгага хөкем итәләр. Атласига Мирсәет Солтангалиев белән танышлыгын да, латин әлифбасына каршы булуын да, коммунистларны тәнкыйтьләвен дә, советларны яратмавын да исенә төшерәләр. Тарихчы-галим Булат Солтанбәков Атласины берничек тә Солтангалиев белән бәйләп булмый, дип яза, суд барышында Һади Атласи да шул ук сүзләрне кабатлый, Мирсәет Солтангалиевне лидер түгел, ди. "Впрочем, никаких его связей с Султан-Галиевым и его соратниками даже с помощью натяжек и фальсификации доказать не удалось, - дип яза ул. - Причём Атласов с искренним возмущением отверг саму мысль о вхождении в группу, возглавляемую Султан-Галиевым, ибо тот, по его мнению, не обладает качествами лидера и теоретика, и Атласов считал бы для себя унизительным идти у него на поводу". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр..) Апасы Хәлимәгә сөргеннән язган хатларында Атласи үзе дә "солтангалиевче"лектә һич катнашы булмавын, мөгаен, үзенең бу исемлеккә "Туран-Төрек берлеге уртаклыгы" сәбәпле эләгүен яза. "Солтангалиев мәсьәләсенә мине катнаштыру чынында нахак, төпсез, яшерен вә әшкярә уларак ялган иде. Шулай да булса минем абруем һәм халык арасындагы игътибарым тоткынлыгыма сәбәп булды булса кирәк", дип фаразлый. (Һади Атласи. - Казан, 2007, Б..) Бераз алга китеп, Атласиның Солтангалиев, "солтангалиевчелек" мәсьәләсендә 1935 елның 22 маенда Сталинга язган хатыннан да өзек китерик. "В письме Сталину (1935 г.) Атласов писал, что был арестован в Бугульме и обвинён в султангалиевщине. "Хотя я и был знаком с Султан-Галиевым, - писал Атласов, - но к султангалиевщине не принадлежал. Верно, я в национальном вопросе имел свои собственные взгяды, как то: представление великорусского шовинизма слишком широким и глубоким. Я считал, что пролетарская диктатура, хотя и уничтожила великорусское владычество, но она не могла искоренить закоренелый инстинкт господства великорусов над другими нациями". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.-56.) Атласига һәм аның тарафдарларына (7 кеше) җинаять эше ачу һәм аларны төрмәгә яптыру өчен ОГПУның ул чагындагы Татарстан бүлеге җитәкчесе, надан, кансыз Дмитрий Кандыбин күп көч куя. Заманында Төньяк Кавказ, Тамбов, Воронеж халкын канга батырган бу палач Татарстанга килеп тә шул кара эшен дәвам итә, татар зыялыларын һәм дин әһелләрен юк итү юлына баса. 1930 елның башында ук бу явыз бәндә халыкка каршы җәза алымнарын катылату турында директива чыгара, ул анда "кулак һәм дин әһелләренә каршы рәхимсез көрәшергә, совет дошманнарының тамырларын корытырга" чакыра. Бу кара исемлеккә шулай ук башка төрле фикер ияләре, кайчандыр башка сәяси партияләрдә торучылар, чит илләрдә укучылар, бигрәк тә зыялы интеллигенция вәкилләре дә кертелә, аларны кулга алырга һәм юк итәргә рөхсәт бирелә. Куллары канга баткан кандыбиннар булган җирдә милләт улы атласиларга, әлбәттә, урын булмый... "Назначенный в 1927 году начальник Татотдела ОГПУ Дмитрий Кандыбин был опытным и вероломным провокатором, - дип яза бу хакта тарихчылар. - Для него люди, стремящиеся сохранить старую татарскую письменность, были контрреволюционерами, а родители, отправляющие детей в национальные школы, националистами. ...Это он утвердил в 1928 году разработку об антисоветской группе в Бугульминском кантоне, возглавляемой Атласовым. Согласно этому документу, в группе было 7 человек (Атласов, учителя Кабир Туйкин, Хабиб Кадыров и др.), которые ставили целью пробудить у учащихся национальное самосознание, а среди населения посеять неудовлетворённость правами автономной республики и понимание того, что улучшение положение тюрко-татарского народа невозможно при существующем строе. Это по приказу Кандыбина было систематизировано досье Атласова и утроено число сексотов вокруг него". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) Бераз алга китеп, шунысын да әйтик: 1935 елда бу кабахәт Кандыбин СССР Югары судының Хәрби коллегиясе әгъзасы итеп сайлана һәм меңәрләгән кешегә, шул исәптән, бик күп татар зыялыларына үлем карары чыгара. Һади Атласиның 1936 елда соңгы тапкыр кулга алынуында һәм атып үтерелүендә дә шушы явызның кулы уйнаган булырга мөмкин. Инде тагы утызынчы еллар башына кайтыйк. Менә шушы ялган-ялалар нигезендә һәм кандыбиннар тырышлыгы белән, Атласины, "солтангалиевче"лектә гаепләп, ун елга хөкем итәләр һәм 1930 елның 5 августында этап белән төньякка җибәрәләр. Атласиның апасы Хәлимәгә язган хатларыннан күренгәнчә, башта аны Мурманскига китерәләр, аннан - "Апатит" дигән урынга, ноябрь азагында - "Үлем атавы" дип йөртелгән Конд утравына китереп ташлыйлар. Атласи монда ачлыктан һәм йокысызлыктан бик интегә, каты авырып, хәтта шифаханәгә эләгә. 1931 елның җәендә аны Соловкига озаталар, монда ул ел ярым концлагерьда була, хокуксыз тоткын нинди газаплар кичерсә, Һади Атласи башыннан да бу авырлыклар уза. Истәлекләрдән күренгәнчә, бу вакытта Соловки төрмәләрендә бик күп татар зыялылары утыра, алар арасында Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче һәм башкалар да була, һәм Атласи биредә алар белән кабат очраша. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи бер очрашуда Бакый Урманчега "Туран" дип аталган җыр җырлап күрсәтә (кайбер истәлекләрдә "Туран" шигырен укыган, диелә), әмма рәссам соңыннан аның сүзләрен оныта. "Наказание отбывалась в Соловках, - дип искә ала бу хакта Булат Солтанбәков. - Там был сосредоточен цвет национальной интеллигенции многих народов СССР. Учитывая возраст и состояние здоровья, к тяжёлым работам Атласова не привлекали. В одном из писем Султан-Галиев, встречавшийся с ним в лагере, не без иронии писал, что Хади-абзы научился хорошо плести лапти для лесорубов и скотников, сам же автор, ухаживавший за лошадьми в лагпункте Анзер, не преминул заметить, что дело это знает с детства". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр..) Шулай, милләтнең асыл ирләре, үз бәйсез дәүләтләре булса, патша булып тәхеттә утырасы кешеләре, Сталин концлагеренда чабата үрәләр, ат карыйлар... Үзләренең гаять тырышлыклары һәм чыдамлыклары белән, бу юлы бу тәмугтан да исән калалар, әмма Сталинның кургаш ядрәсе аларны барыбер куып җитә һәм гомерләрен өзә... Дала бөркетләренең азатлыкка таба җиһани очышларын өзә, ирек турында мәңгелек җырларын өзә, хыялларын өзә... Әмма киләчәккә юллаган өметләрен, васыятьләрен өзә алмый, алар, азатлык авазы булып, милләткә килеп ирешәләр... Матбугат битләрендә Һади Атласиның Соловки сөргене чорын башкачарак тасвирлаган истәлекләрне дә очраттык. Утызынчы елларда Казан шәһәре рәисе урынбасары булган, партия-совет җитәкче эшләрендә эшләгән, үзе дә репрессияләр корбаны Павел Аксёнов Атласиның Соловки лагерьларындагы тормышын башкачарак сурәтли. Хәбәрләрдән ишетелгәнчә, Атласи анда инглизләрдән калган китапханәне тәртипкә китергән һәм шушы эшеннән зур ләззәт тапкан. Аксёнов аның Соловки лагерендагы бу эшен "Профессор Атласовның кечкенә бәхете" дип атаган. "Атласов татар милли-азатлык хәрәкәтенең иң күренекле эшлеклеләреннән санала, - дип яза Аксёнов. - Зур ихтыяр көченә һәм акылга ия булган югары белемле бу кеше үзенең бөтен гомерен татар халкының азатлыгы өчен көрәшкә багышлый. Рус патшалыгының дошманы буларак, ул күп тапкырлар төрмәләрдә утыра, сөргенгә сөрелә. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, ул аны кабул итмичә, Совет властеның актив дошманнары арасында кала. Һәм яңадан төрмәләр, лагерьлар, сөргенгә сөрелүләр... Атласовның бөтен гомере шулай үтә. Картлык белән бергә көрәшнең өметсезлегеннән туган хәлсезлек, күңел төшенкелеге килә. Шәхси тормышны җайга салу ихтыяҗы туа. Шунысы гаҗәп: мондый бәхет аңа 30нчы еллар башында, СССР Эчке эшләр министрлыгының аерым киңәшмәсе белән җибәрелгән Соловецк лагерьларында эләгә. Атласовның профессор икәнлеген, шуның өстенә инглиз телен су урынына эчүен белгәч, лагерь чиновникларыннан берәү лагерь башлыкларына Атласовка инглиз интервентлары тарафыннан ташлап калдырылган зур китапханәне барлап чыгу һәм тәртипкә китерү эшен тапшырырга тәкъдим ясый. Таш биналарның берсендә гаять зур китаплар байлыгы күп еллар дәвамында үзенең хуҗасын көтеп ята. Һәм менә шушы китаплар патшалыгына Атласов хуҗа булып килә. Иксез-чиксез хәзинә арасына кергәч, Атласов үзен иң бай, иң көчле һәм бәхетле кеше итеп тоя. Боларга өстәп аңа урманда йөрергә, гөмбә, җиләк җыярга, гөмбә киптерергә һәм тозларга, варенье кайнатырга һәм башка иреклекләр рөхсәт ителә. Бу шөгыльләр аның тормышына яктылык бирә, авырлыкларны оныттыра". (Павел Аксёнов. Соңгы ышаныч // Казан. 1993, №1, Б.-161.) Әлбәттә, китаплар дөньясында яшәү һәм эшләү Атласовның төрмә тормышына бераз яктылык биргәндер, әмма моны барыбер тулы бәхет дип әйтеп булмый. Соловки сөргенендә китапханәдә эшләве турында Атласи апасы Хәлимәгә әйтми, әмма Архангельскига күчерелгәч, "тегендә хөкүмәт торагында торамыз, аның азыгын ашыймыз һәм аның киемен киямез идек", дип яза. Шулай берничә ел Соловки лагеренда булгач, Атласины, сәламәтлеге начараю һәм картлыгы сәбәпле, концлагерьдан азат итеп, өч елга Архангельскига сөргенгә сөрәләр. Бу хәл 1932 елның декабрендә була. Дөресен әйткәндә, бирегә Атласины да, аның кебек башка мәхбүсләрне дә ачтан үләргә җибәрәләр, һәм күпләр монда мәңгегә ятып кала да... Үзегез уйлагыз - торырга урын юк, ашарга ризык юк, акча юк, барысын да үзеңә табарга кирәк. Шуның өстенә, син сөргенгә сөрелгән тоткын, тулысынча ирекле түгел, көн дә комендатурага теркәлергә барырга кирәк, башка чикләүләр дә бар. Атласи чагыштырмача ирекле булуына, сакчысыз йөри алуына башта сөенсә дә, кунарга урын, ашарга ризык таба алмыйча тилмерә башлагач, хәленең ни дәрәҗәдә яманлыгын аңлый. Гаиләсеннән ярдәм сорый алмый - алар үзләре ачлы-туклы, кеше мунчаларында, подвалларда яшәп көн күрәләр. Элеккеге дуслардан һәркемнең үз хәле хәл, күпләр төрмәдә утыра яки күзәтү астында, "халык дошманы" белән аралашудан куркалар. Сөргендә вакытта Атласига иң нык ярдәм иткән кеше - аның бертуган апасы Хәлимә була. Иж-Бубый авылында яшәгән бу мәрхәмәтле хатын үзенең һәм гаиләсенең авызыннан өзеп диярлек энесенә ярдәм итеп тора - аңа каклаган итен дә, сары маен да, сохариен да җибәрә, акча да сала. "Кайда җитте, шунда кунып йөрим, - дип яза ул сөргеннән апасы Хәлимәгә. - Чакчак кына урамда кунарга туры килмәде. ...Өйләр, бүлмәләр шыгрым тулы. Кешеләрдә башкаларны кызгану, аларга мәрхәмәт итү кебек тойгыларның эзе бик калмаган дияргә була. ...Килгәннән бирле тамагым туйганы юк, көн буенча ач йөри идем. Бара торгач, ихтимал, эшемне рәтләр, хезмәт өчен дә бер урын табармын. Ләкин хәзергә бик яман булды. Кулымдагы акчам, ярым ач торганда, коры икмәк белән генә яшәгәндә, берәр атнага җитәр, айга да җитәрлек түгел. Менә минем хәлем шуннан гыйбарәт. ...Үзең беләсең, минем һәр җирдә абруем бар иде. Монда аның да бер тиенлек кадере, хөрмәте һәм әһәмияте юк". (Һади Атласи. - Казан, 2007, Б.-169.) Шушы ачлы-туклы, авыр сөрген тормышында Һади Атласиның сәламәтлеге нык какшый, үзе язганча, гәүдә авырлыгы чирек өлеш кими. Әмма ул шушы адәм чыдамаслык сөрген шартларында да кешелек сыйфатларын саклап калырга, күңелен төшермәскә тырыша, рухын сындырмый. Хәер, Атласи Соловкида да "иң рухлысы, иң чыдамлысы, иң кайгырмаучысы" булып санала бит, ягъни ул сабырлык күрсәтә, өметен өзми, үзен юк-бар белән бетерми. Ул хәтта концлагерьның да "файдалы" якларын күрерә өйрәнә. "Әллә ниләр күрдем, әллә ниләр белән таныш булдым. Аларны күрү, алар белән таныш булу минем өчен лязим иде", дип яза ул апасына. "Шулай булса да, мине бик йөдәгәндер, гаҗиз булгандыр, мәлҗегәндер дип уйлама. Мин ул хәлгә төшкәнем юк һәм төшмәм дә. Башкалар ачыккан кебек мин дә ачыктым. Ләкин бик йөдәмәдем, тилмермәдем", дип Атласи апасын тынычландыра. Ул сөргендә дә гыйлем иясе булып кала - өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнә, күп укый, хәтта көн саен рус телендә "Известия" һәм инглиз газетасын да укып бара, ни әйтсәң дә, Архангельски зур шәһәр бит, анда китапханәләр дә, почта-киосклар да булган. "Үземнең тамагым бик үк тук булмаса да, рухым тук. Күп укыйм, күп моталәгә итәм, һичбер вакытым әрәм китми. Гел китап уку өстендә үтә. ...Күбрәк тән туклыгының кимчелеген дә җан туклыгы белән сипләргә, матди ачлыкны мәгънәви туклык белән ямарга туры килә", дип яза ул Хәлимә апасына. Гомумән, Атласиның сөргеннән язган хатлары - үзе бер тарих, алар аның авыр тормышын да, кырыс холкын да, акыл-фигылен дә ача. Атласи, әлбәттә, гаиләсенә дә хатлар язган, әмма алар сакланмаган, 1936 елгы соңгы тентүләр вакытында юкка чыккан булырга мөмкин. Апасы Хәлимәгә исә Атласи бу хатларны сакларга, алардан оялмаска куша, Сталин золымының, большевиклар режимының адәм баласын нинди коточкыч шартларга куюын, бәлки, шулай тарихта теркәп калырга тырышкандыр... Атласи апасына сөргеннән дистәдән артык хат язган, алар арасында галимнең фәлсәфи уйланулары, дини юатулары да чагылып китә. Кайвакытларда ул, сөргеннән торып, апасын рухландыра, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, үгет-нәсихәтләрен бирә. "Ярлы булсам да, иманым, өметем байдыр, - дип яза ул апасына. - Агъланган, егъланганым булмаган кебек, уфылдаган, дөньядан ваз кичкәнем дә юктыр. Чынында бу тормыш егълаудан үтте, көләр хәлгә килде инде. Сиңа да өмидсезләнмәскә киңәш бирәм. Кайгырма, борчылма, өмидсез һәм инанычсыз булма! Нимес хәкимнәренең иң олугларыннан булган Гёте "кешеләрне бәла диңгезләреннән сагъ, кечерәк (сәламәт алып чыгачак) бер көймә булса, ул да - диндер", диде. Син бит динле, иманлы кеше, кайгырмак һәм өмидсезләнмәк сиңа килешеп бетмәс, ярап та бетмәс, диясем килә". Хәлимә - Төркиягә китеп, шунда яшәп калган танылган галим Габделхәмит Зөбәер Кошайның Иж-Бубыйда яшәүче туганы Мансур Зөбәеровның хатыны, бу ике нәсел элек-электән дус һәм фикердәш булган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи сөргендә вакытта Хәлимәнең ире Мансур да вафат була, энесе аңа юатып һәм тынычландырып хатлар яза. Дөресен әйткәндә, Хәлимә апасының ярдәме Һади Атласины сөргендә ач үлемнән коткарып кала, ул аңа гомер буе рәхмәтле була. "Мин синнән бик разыймын, күп ярдәм иттең һәм итәсең, - дип яза ул аңа сөргеннән. - ...Син уңган, булдыклы һәм тормышка яраклы кеше. Синең кебек булдыклы һәм уңган кешегә яшәү өчен ул кадәр кайгыру килешеп һәм ярап бетмәс дип беләм. Бөтен кеше үлгәндә дә, син үлмәссең, бөтен кеше ачыкканда да син ачыкмассың дип ышана алам. Син бит Чәке авылында үскән, һәртөрле агыр эш эшләп тормышка чыккан һәм ипләнгән. Олы Чәке авылы белән Буа мәдрәсәсе мине дә тормыштан курыкмас хәлгә китергәннәр иде. Аларны күрмәгән булсам иде, бүген җир өстендә булмас, күптән җир астында булыр идем". Атласиның бу сүзләре аның кыйбласын ачыклау өчен бик мөһим - димәк ки, холкының төп нигезе дә туган якларында салынган, бетмәс көчне һәм сынмас рухны ул шуннан алган! Сабантуй батыры, уку алдынгысы, пәһлеван кыяфәтле татар егете Буа-Чүпрәле якларыннан килеп, милләтне уяткан, милләткә хезмәт иткән, милләт өчен корбан булган... Һәм иң авыр вакытларында тагы туган якларын искә төшергән, Аллаһ сүзен, ислам динен алга чыгарган. "Рәхәт көннәрдә һәркем динле була ала, ләкин агырлык көннәрендә генә үзенең кай дәрәҗәдә идекен чынлап күрсәтә ала. Шул көннәрдә генә ялган динлектән аерыла... Мин дә үлмәм, син дә үлмәссең "Вә ля ләһләку вә ля тәхрәмну вә әнтум әл-әгълун" (кайгырмагыз, мәлҗерәмәгез, киләчәктә сез өстенсез) сүзе сиңа түгел, миңа да юл күрсәтүче ула белер", дип яза Һади Атласи сөргеннән апасына. "Киләчәктә сез өстенсез..." Бу бит мөселманнарга карата әйтелгән Коръән аяте, димәк, Атласи тормышының иң авыр көннәрендә Аллаһ сүзен үзенә таяныч итеп алган, шул өмет белән исән калган. Дин белән башланган тормыш тагы дингә килеп чыккан, әмма күпме сынаулар үтәргә, күпме газаплар күрергә туры килгән! Һәм әле алда тагы күпме күрәсе бар... Сәламәтлеге начараю сәбәпле, Атласины сөрген срогы тулмыйча азат итәләр, бу хәл 1933 елның җәендә була. Сөрген шартлары буенча, тоткынны гаиләсеннән кем дә булса килеп алырга тиеш була, Атласи бу хакта өенә хат яза. Һәм 8 август көнне Хөсникамал абыстай Архангельскига килеп тә җитә. "Сөргенлек мөддәте тулганчыга чаклы азат ителде" дигән мөһерле документларны кулга алгач, 12 август көнне Атласилар гаиләсе кайтыр юлга чыга. "Димәк, сөргенлектән котылдым була, - дип яза ул бу хакта апасына. - Ахыры хәерле булсын! Киләчәктә тынычлык, саулык, иркенлек һәм ирек белән яшәргә насыйп булсын иде дип өмид итәргә генә кала". 16 август көнне алар Бөгелмәгә кайтып җитәләр. Ә анда инде элеккеге өй, элеккеге тормыш юк, сабый балалары ул сөргендә вакытта ачтан үлгән, эш юк, элеккеге танышлар кайсы атылган, кайсы төрмәдә, кайсы моннан бөтенләй күчеп киткән. Баҗасы Рәшит Яруллин да сөрген срогын тутыргач, гаиләсе белән Махачкалага күчеп киткән. "Кайту кызыклы булса да, кайткач ул кадәр кызыклы тоелмады, - дип, ул моннан да апасы Хәлимәгә хат юллый. - Тормышым ватылган, нигезем тузган һәм яшәр өчен таяныч булачак бер генә нәрсәм дә калмаган. Шулай булса да артык борчылмыйм, аһ-ваһ ормыйм, кайгырмыйм. Сагълык, тынычлык булса, шаять, тормышны көйләп булыр дип өмид итәм". Шулай итеп, Атласиның Бөгелмәдә сөргеннән соңгы чоры башлана, әмма ул бик кыска була. Эшсезлек, яшәү шартлары булмау, кирәксезлек һәм кадерсезлек аны бу хәлдән чыгу юлларын эзләп Уфага һәм Казанга илтә, элеккеге танышларын барларга этәрә. Әмма репрессия золымы инде барлык тармакларга да үтеп кергән була, кешеләр куркытылган, күпләр Атласи кебек төрмәдән кайткан карт милләтчедән ерак торырга тырышалар. "Монда да тормыш бик үк матурдан түгел кебек сизелә, - дип яза бу еллар турында Атласи. - Хосусилә безнең кебек кырык кат кыркылган кешеләр өчен җиңел түгел, шактый читен булыр төсле тоела. Көлгән вә шаркылдаган тавышларны монда да бик сирәк ишетергә тугры килә. Көлүчеләр бардыр, алар бездән ерак, без булса алардан еракмыз. Шунлыктан, күбрәк уфылдаучылар беләнрәк эш итәргә һәм аларның аһваһларын ишетергә тугры килә". Бөгелмәдә эш таба алмагач, Һади Атласи 1934 елда гаиләсе белән Казанга күчеп китә. Шул китүдән ул инде Бөгелмәгә яңадан кайтмый, бары тик ярты гасырдан соң гына, хәтер булып, исеме кайта, әсәрләре кайта, улы һәм оныклары кайта... Алары турында алдагы бүлектә бәян итәрбез, инша Аллаһ! Фәүзия БӘЙРӘМОВА (Ахыры киләсе санда.) КАЛӘМНЕ - МИКРОФОНГА, МИКРОФОННЫ КАЛӘМГӘ ТИҢЛӘП Татарстан радиосы үзенең киләсе елны узачак 90 еллык юбилеена әзерлеген башлап җибәрде. Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган. Безнең язучыларыбыз гомер бакый Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнештә торды, үз әсәрләрен шушы радио эфиры аша халыкка ирештерде, күбесенең ул хәтта хезмәт урыны да булды әле. Шуңа да карамастан, әдәбиятыбызда яшәп килгән радио жанры ни өчендер җитди эш итеп күзалланмады, өйрәнелмәде. Ә бит шушы бер гасырга якын чор эчендә никадәр әсәр эфир өчен махсус язылган, йөзләгән радиоспектакльләр, радиотамашалар әзерләнгән - яңа бер жанр үсеш алган. Радиога Ленин ук зур игътибар бирә: радио дулкыннары аша халык аңына, аның зиһененә нинди көчле йогынты ясап булачагын ул бик яхшы аңлаган, күрәсең. Ләкин Татарстанда адәм акылы уйлап чыгарган бу могҗизага артык әһәмият бирмиләр. Башка җөмһүриятләр башкалаларында бер-бер артлы радиостанцияләр аваз сала башласа да, Казан радиосы һаман телгә килми. Үз заманының техник яңалыклары, казанышлары белән тирәннән кызыксынган һәм мавыккан язучы Шамил Усманов бөтен күңелен салып, бу эшкә җиң сызганып керешмәсә, әлеге хәл күпмегә сузылган булыр иде икән, әйтүе кыен. Ул хыялланып, көне-төне Татарстанның үз радиосын булдыру артыннан чаба. Бу эшнең нинди мөһим икәнлеген дәлилләү өчен, Татарстан Халык Комиссарлары Советына җентекле язмалар юллый, өлкә партия конференцияләрендә ялкынлы чыгышлар ясый, газетажурналларда русча һәм татарча мәкаләләр бастыра, җөмһүрият җитәкчеләре белән күзгә-күз күрешеп сөйләшә. Ярты юлда туктый белми торган кеше буларак, башлаган эшне җиренә җиткерергә тырыша, кулдан килгәнне барсын да башкарырга омтыла. Һәм, Октябрьнең якынлашып килүче 10 еллыгын да искә алып булса кирәк, җитәкчелек тә, ниһаять, "хыялый" Шамил Усманов тәкъдимнәре турында уйлана башлый. Шулай итеп, яңа оешма туа һәм аның башлыгы итеп язучы Шамил Усманов үзе үк билгеләнә. Ул башы-аягы белән оештыру эшләренә чума, зур кыенлыклар белән булса да тиешле техник җиһазлар юнәтә, үз янына үзе кебек фидакарь, фанатикларча эшкә бирелгән хезмәткәрләрне туплый. Һәм менә зур түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитә. 1927 елның 7 ноябрендә радиоалгычтан: "Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли! Сынау тапшыруларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун еллыгы белән тәбрик итәбез!" - дигән тарихи сүзләр яңгырый. Бу - татар халкы радио дулкыннары ярдәмендә дөнья киңлекләренә чыккан көн! Бу - чәчелеп-таралып яшәгән халкыбызны берләштерүче яңа көч барлыкка килгән көн! Бу - сәнгатебезнең радио дип аталган яңа төре туган көн дә! Һәм аның башында Шамил Усманов дигән язучы тора. Радио - сәнгатебезнең яңа төре, дидек. Әйе, нәкъ шулай! Радиода, беренче көннәреннән алып, сәясәт белән бергә әдәбият-сәнгатькә дә зур әһәмият бирелә. Тиз арада Шамил Усманов тирәсендә язучылар, композиторлар, артистлар, Шамил Усманов . җырчылар, музыкантлар оеша. Беренче диктор - язучы Гадел Кутуй (ул тапшыруларны татар һәм рус телләрендә алып бара), беренче әдәби мөхәррир шагыйрь Хәсән Туфан була. Башлангыч чорында радиостудия Татар академия театры бинасында төпләнә һәм концертлар, спектакльләр шуннан турыдан-туры эфирга трансляцияләнә. Тәүге концертлар, нигездә, Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов, Солтан Габәши катнашында үтә. Әдәби тапшыруларга килсәк... Ул заманда Язучылар берлеге юк әле. Яшь язучылар, яшь шагыйрьләр хәзерге ТЮЗ бинасында урнашкан "Татар мәдәнияте йорты" каршындагы әдәби түгәрәккә берләшкән була. Ул түгәрәккә йөрүчеләрне - Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Фәхри Әсгать, Мөхәммәт Гали, Мәхмүт Галәү Беренче диктор Гадел Кутуй кебек әдәбиятыбызның күренекле вәкилләрен - үз канаты астына ала. Әдәби тәҗрибә уртаклашып, иҗатларына юнәлеш биреп, аларга зур сәнгатькә юл ярырга ярдәм итә. Бу әдипләр үзләре дә, алар тәрбияләгән яшь каләм ияләре дә яңа ачылган радиога тартыла, радиотапшыруларда әледән-әле чыгышлар ясап, аның актив авторлары булып китәләр. Яшьләр монда үз иҗат офыклары мөмкинлекләрен ачыклый, җегәр канатларын сыный. Радио көннән-көн зуррак популярлык ала, абруй казана. Сүз арасында шундый бер вакыйганы да әйтеп үтәргә кирәктер: 1928 елда атаклы шагыйрь Владимир Маяковский Казанга килгәч, радиодан аның чыгышы оештырыла. Маяковский бик канәгать калып, соңыннан берничә тапкыр микрофонга ишарәли: "Моннан мине ничаклы халык тыңлады бит, ә!" - ди. Язучылар берлеге булмаган кебек, композиторлар берлеге дә, консерватория дә, филармония дә ул чорда әле ишетелмәгән нәрсә. Мансур Мозаффаров, Нәҗип Жиһанов, Александр Ключарёв, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек композиторлар үзләренең әсәрләрен, беренче чиратта, радионы күздә тотып иҗат итәләр һәм аларны халыкка җиткерү юлын да шунда табалар. Студия каршында халык уен кораллары оркестры барлыкка килә, Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә җыйнак кына симфоник оркестр оеша. Шагыйрьләр яңа туган шигырьләрен иң әүвәл микрофоннан укыйлар, язучылар хикәяләрен, әсәрләреннән өзекләрне башта радио аша яңгырата. Радио ул чорда язучыларга да, композиторларга да, җырчыларга да, артистларга да киң дөньяга чыгарга чиксез мөмкинлекләр бирә. Тора-бара барлык әдәбият-сәнгать көчләре дә радио тирәсенә сыена башлый һәм Татарстан радиосы Беренче әдәби мөхәррир Хәсән Туфан язучылар җитәкчелегендәге төрле иҗат төркемнәрен берләштерүче бер мәдәни мәркәзгә әверелә. Шулай итеп, тиңе булмаган яңа әдәбият-сәнгать үзәге туа. Ул замандагы радио - әдәбият учагы да, театр да, филармония дә, консерватория дә. Ерак араларны якынайтып, өеңә үк килеп кергән җан дустың, остаз-киңәшчең, күңел юаткычың да. Менә нәрсә ул шул еллардагы радио! Шәхестән дә күп нәрсә тора шул, әле бүген дә: "Безнең телевидение ачылганда, их, үзенең бер Шамил Усмановы булган булса!" дигән көрсенүле сүзләр ишетергә туры килә... Һәм тагын бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк дип уйлыйбыз: Татарстан радиосы, барлыкка килгән көннән башлап, нинди генә идеология басымы астында булмасын, нинди генә кыен шартларга куелмасын - татар халкына хезмәт итәргә омтылды, аның әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен үстерергә, гореф-гадәтләрен, телен саклап калырга тырышты. Ул Татарстан радиосы гына түгел, ул һәрвакыт ике телдә сөйләүче чын Татар радиосы булды. Моның өчен без татар язучыларына аеруча бурычлы. Беренче чиратта, анда хезмәт куйганнарына. Радио оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр анда 60ка якын язучы хезмәт иткән (алга китеп булса да, шуны билгеләп үтик: совет әдәбияты чоры классикларыбыз барысы да диярлек шушы радио мәктәбен узган кешеләр). Монда сүз СССР һәм Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булган кешеләр турында гына бара. Ә Язучылар берлегендә теркәлмәгән, үзләренең сәләте, иҗади куәсе белән профессиональ язучыдан бер дә калышмаган, үз эшенең чын остасы булган күпме каләм иясе эшләгән радиода бу дәвердә! Чын талант ияләре Ләбиб Айтуганов, Эльс Гадел, Рим Шириязданов, Рим Кәримовларны гына искә алыйк... Язучы дигәч тә, ул әле гел әдәбият-сәнгать Гомәр Бәширов, 1942-1944 елларда радиокомитет рәисе урынбасары редакцияләре тирәсендә генә кайнашучы кеше түгел, кирәк булса, язучы пропаганда бүлеге мөдире дә, яшьләр тапшыруы хәбәрчесе дә, авыл хуҗалыгы редакциясе мөхәррире вазифасын да башкарган. Административ өлкә дә чит-ят булмаган язучыга, аңа җитәкче урыннарны да биләргә туры килгән. Радиода турыдан-туры хезмәт итмәгән язучыларның да радио эшенә керткән өлешләре зур. Мәсәлән, шагыйрь Мөхәммәт Садри штатта тормаса да, гомеренең шактый өлешен радио белән бәйләгәнгә күрә, үзен чын радио кешесе итеп саный иде. Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Әхсән Баян, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, галим һәм язучы Миркасыйм Госманов, Тәлгат Галиуллин, Рөстәм Кутуй, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Айдар Хәлим, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм башка бик күпләрнең иҗат эшчәнлеген радиосыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Халык "Турыдан-туры элемтә" дигән тапшырулар барганда, аларның тере тавышларын ишетеп кенә калмады, хәтта алар белән эфир аша аралашып, фикер алышып та торды. Тапшыруларда чыгыш ясамаган, анда катнашмаган, һич югында шигыре яки нәсере булса да яңгырамаган бер генә шагыйрь дә, язучы да калмагандыр. Язучылар һәрвакыт радионың актив авторлары булдылар, радио белән тыгыз элемтәдә тордылар, тормышыбызның төрле актуаль мәсьәләләренә караган чыгышлар ясадылар, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә багышланган программаларның түрен бизәделәр. Һәм иң мөһиме, аларның шигырь-поэмалары, хикәя-повестьлары, әсәрләре буенча эшләнгән радиокомпозицияләр, радиотамашалар, радиоспектакльләр тыңлаучыларның иң яраткан, иң көтеп алган тапшыруларына әверелделәр. Шул рәвешле, татар әдәбиятында радиодраматургия дигән яңа бер жанр барлыкка килде. Аларның күңелләренә уелып калганнары бүген дә Татарстан радиосының хәтер сандыгы - алтын фондында саклана һәм, даими хәрәкәткә китерелеп, эфирдан яңгырап тора. * * * Беркадәр хронологик тәртип саклап, 30нчы еллар башына әйләнеп кайтыйк. Ул вакытта әдәбиятыбыз-сәнгатебез кискен күтәрелеш чорын кичерә. Әдәбиятка яңа алмаш килә, сәнгатьнең яңа төрләре үсеп чыгып, композиторлар, музыкантлар, рәссамнар, сынчылар пәйда була. Радиода яңарыш уты белән янган бер төркем яшь язучы эшли башлый. Алар арасында Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Гамир Насрый, Мин Шабай, алда телгә алынган Гадел Кутуй һәм Хәсән Туфан кебек киләчәктә татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырачак шәхесләр була. Төрле тармакларда эшләсәләр дә, төрле вазифалар башкарсалар да, бу яшь йөрәкләрне милли әдәбиятны, сәнгатьне үстерү теләге, халыкка ихластан хезмәт итү хисе берләштерә. Радиотапшыруларның формалары һәм жанрлары турында бәхәсләр шактый күп булса да, шушы чорда радио эшчәнлегенең төп юнәлешләре ачыклана һәм аның структурасы формалаша. Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси, әдәбият сәнгать, музыка, балалар өчен тапшырулар секторлары, бүгенгечә итеп әйтсәк, редакцияләре булдырыла һәм әйтергә кирәк, кайбер Студия - театр сәхнәсе үзгәрешләрне санамаганда, редакцияләрнең мондый бүленеше, төзелеше әлегә кадәр сакланып килде. Үзгәреш шунда гына: барлык секторлар ике баш редакция - нәфис тапшырулар һәм иҗтимагый-сәяси редакцияләр канаты астында берләште. Җитәкчелек тарафыннан иҗтимагый-сәяси редакциягә игътибар һәрвакыт зуррак булса да, аңа гел өстенлек бирелеп килсә дә, нигездә, язучылар хезмәт иткән нәфис тапшырулар редакциясе эшчәнлеге халыкка күпкә үз һәм якын иде. Тыңлаучылар күңеленә хуш килгән тапшырулар әзерләү белән бергә, аның әдәбият-мәдәният, музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше дә әйтеп тә, бәяләп тә бетергесез зур булды. Тора-бара әдәбият-сәнгать редакциясе әзерләгән тапшырулар союзкүләм эфирга да юл яра башлый. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев бергәләп иҗат иткән "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасы Бөтенсоюз радиосыннан трансляцияләнә, шуннан ук радиофестивальләр өчен әзерләнгән татарча концертлар да яңгырый. Яшь алмаш тәрбияләү мәсьәләсе дә читтә калмый. Радио әкренләп балалар дөньясына да үтеп керә. Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Гариф Гобәй, Фатих Кәрим кебек язучылар, берсеннән-берсе мавыктыргычрак тапшырулар әзерләп, сабыйлар, яшүсмерләр күңелен яулый. Гадел Кутуйның кайбер өлешләре атаклы "Рөстәм маҗаралары" китабына керәчәк "Яшь герой маҗаралары" тапшырулар циклы да язучы нәкъ менә балалар редакциясендә эшләгәндә языла. Дөрес, бу инде соңрак чорга - сугыш елларына карый... Әйе, бу чорда радио чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгатьнең бөтен төрләрен берләштергән, мәгърифәт нурын чәчкән, халкыбызның рухи офыкларын киңәйткән тиңдәшсез бер үзәк була. Безнең төп сүзебез язучылар турында булса да, монда алар белән бергә иңгә-иң куеп эшләүче һәм иҗат итүче Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Василий Виноградов, Александр Ключарёв кебек композиторларны, Исмәгыйль Һилалов, Фәйзи Биккинин, Мөхәммәт Яушев кебек музыкантларны, Гөлсем Сөләйманова, Галия Кайбицкая, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Усман Әлмиев кебек җырчыларны, Мохтар Мутин, Хәким Сәлимҗанов, Камал III, Кәшифә Тумашева кебек артист-режиссёрларны да тирән ихтирам белән искә алырга тиешбез. Ул заманда радиодан яңгыраган җырлар, музыкаль әсәрләр, радиотамашалар - болар барсы да аларның уртак хезмәте, уртак иҗат җимешләре. Ләкин, ни үкенеч, ул чордан безгә бернинди язма да килеп җитмәгән. Ник бер язучының, композиторның чыгышы, ник бер артистның, җырчының тавышы сакланып калсын! Дөрес, техник мөмкинлекләр бик чамалы булу сәбәпле, ул чакта күпчелек тапшырулар турыдан-туры студиядән барган. Шулай да бик гади, бик примитив булса да, тавыш яздыру җиһазлары булган лабаса. Шуларның берсе - тасма урынына балавыз валик кулланып эшләнгән җайланма - фонограф. Ул фонографка шактый чыгышлар, тапшырулар язылган булган. Үзенә күрә бай бер фонд булдырылган. Моны шул чор кешеләре дә раслый, ул язмаларны юк итү турындагы акт кәгазе дә дәлилли (1975 елларда бу документ радионың нәфис тапшырулар баш мөхәррире Рим Кәримовта саклана иде). Радионың музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина имзасы да теркәлгән, биш-алты җөмләдән торган бу акт барлык язмаларның да чүплеккә чыгарылып яндырылуы хакында сөйли. Аларның исемлеге актта чагылмаган. Кем белә, бәлки бу тапшырулар эчендә Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Мохтар Мутин, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек олпат шәхесләрнең тавышлары да янып көлгә әверелгәндер?! Нинди 1939 елдан 2007 елга кадәр радио Горький урамындагы тарихи язмалар, нинди рухи шушы бинада эшли. байлык, бәяләп бетергесез хәзинә юкка чыгарылган бит! Чыгарылган түгел, чыгарганнар! Күчереп калсалар ни булган?! Әлбәттә, Зәйнәп Хәйруллина бу эшнең төп инициаторы була алмый, ул кушканны күндәм үтәүчеләрнең берсе генәдер, ихтимал. Түрәләрнең милли әдәбиятсәнгатькә, әдәби-мәдәни мираска, тарихи һәйкәлләргә (монда Татарстан радиосы да күздә тотыла) бүгенге мөнәсәбәтен күрәсең дә инде үткәндәгеләрнең бернәрсәсенә дә гаҗәпләнмисең. Ә бу вәхшилек акциясенә килгәндә, документ кул астында булмагач, төгәл датасын әйтү кыен, шулай да ул 50нче еллар башына карыйдыр. Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, бу елларда Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Әмирхан Еники кебек карышып булса да әлеге язмаларны саклап калырлык милли җанлы, олпат шәхесләр инде радиода эшләми. Икенче сәбәп: бу - магнитофоннар кулланышка керә башлаган заман. Татарстан радиосы фонды (фондының яңа тарихы дип әйтикме?) нәкъ менә тапшырулар магнитофон тасмаларына язылып, аларны сакларга да, кабат кулланырга да шактый уңай шартлар туган чор исәпләнә. Утызынчы еллар - шанлы-данлы еллар гына түгел, бу шомлы еллар - репрессия еллары да. Татарстан радиосының чишмә башында торган атаклы җитәкче, язучы Шамил Усманов халык дошманы дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Радионың беренче әдәби мөхәррире Хәсән Туфан да егерме елга якын сузылган Сталин лагерьлары "сәфәренә" юл тота. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй өстендә дә болытлар куера. Дөрес, алар инде бу вакытта рәсми рәвештә штатта тормыйлар, ләкин радио белән араны беркайчан да өзмиләр, аның эшендә турыдантуры катнашып киләләр, хезмәттәшлекне дәвам иттерәләр (гомумән, радиода бер эшләп, аның белән "агуланган" кеше тиз генә читкә китә алмый, китсә дә, күп очракта кире әйләнеп кайта. Шуңа күрә кемнең күпме һәм кайсы вакытларда эшләгәнен кистереп әйтү дә кыен). * * * Дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә. Күп кенә газета-журналлар чыгудан туктап кала. Аның вакытында чыкканнары да әле, кәгазь юклыктан, юлсызлыктан, башка сәбәпләр аркасында, укучысы кулына атна-ун көн дигәндә генә барып ирешә. Бу шартларда, берәү әйтмешли, "сукырның да колагына кергән", бернинди чиккиртәләрне белмәгән радио иң җитез, иң оператив, иң күп "тиражлы" бердәнбер мәгълүмат чарасына әверелә. Бу ифрат та газаплы елларда бөтен авыр йөк язучылар җилкәсенә төшә дисәк, бер дә хата булмас. Бөек Ватан сугышы башланган чорда радиода язучылардан Гариф Гобәй, Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Мин Шабай, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләр эшли. Аларның ялкынлы сүзе көрәш коралына әверелә. Хәер, бик тиздән Гадел Кутуй, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләргә кулларына чын хәрби корал алып чын сугыш кырларына юл тотырга туры килә. (Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: фронттан Казанга Кутуй бер кайта. Югары җитәкчелек белән килешеп, аннан радиода эштә калуын үтенәләр. Кутуй күнми. "Фронтта шундый авыр сугышлар барганда, ничек мин тылда утырып калыйм?" - ди.) Ә Мин Шабайны Хәсән Туфан язмышы көткән булып чыга. Ул кулга алына һәм этап белән Себер якларына озатыла. Радиода язучылардан Гариф Гобәй, Кави Нәҗми һәм Мирсәй Әмир кала. 1942 елның җәендә аларга ярдәмгә Гомәр Бәширов килеп кушыла. Дөресрәге, аны монда өстән билгелиләр. Радиокомитет рәисе Гариф Гобәй, партия өлкә комитеты вәкиле буларак, гомеренең күп өлешен районнарда үткәрә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Бөтен җаваплылык, тапшырулар әзерләү башлыча әлеге дә баягы шушы өч кеше - Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир һәм яңа килгән Гомәр Бәшировка йөкләнә. Әлбәттә, бөтен тапшыруларның үзәгендә - сугыш темасы: фронттагы батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт. Ул чорны тулырак күз алдына китерү өчен, язучы Гомәр Бәширов истәлекләренә мөрәҗәгать итик: "Чиксез кыен шартларда дәүләткүләм әһәмиятле һәм җаваплы җитди вазифалар башкаруыңны сизеп-тоеп эшләргә туры килде. Көн саен эфирга тапшырылган материал калын бер том тәшкил итә иде. Эш сәгатьләренә сыеп булмый, гадәттә, бер хезмәткәр ике кеше эшен башкарып килде. Иң киеренке вакытларда мин, баш мөхәррир буларак, иң җитди бүлекләрдән берсе булган агитация-пропаганда бүлеге җитәкчесе Кави Нәҗмигә мөрәҗәгать итә идем. Янына барып утырам да: "Ялкынлы сүз кирәк бит, Кави, бик кирәк!" - дим. Без аның белән яшьтәшләр, икебез дә Гражданнар сугышында катнашкан кешеләр. Болай да бер-беребезне аңлап, бик тату эшли идек. Кави урыныннан торып китә дә, папиросын көйрәтеп, бераз йөренгәләп ала. Белеп торам: аның хәле болай да җиңел түгел. Ул көн саен иң актуаль сәяси темаларга 20-30 минутлык югары сыйфатлы материал биреп торырга тиеш. Шуның өстенә ул елларда Кави, өенә кайткач, төне буе "Фәридә" операсының либреттосын яза иде. Ләкин нишләмәк кирәк?! Сугыш вакыты берни белән дә исәпләшми ләбаса! Кави папиросын суыргалап йөри-йөри дә сорап куя: - Кайчанга кирәк? - ди. - Ашыгыч кирәк, Кави. Беренче кичке тапшыруга өлгертсәң, шәп инде! - дим. Кави кичекмәстән эшкә керешә. Ул гаҗәеп тиз эшли торган иде. Берничә минут эчендә үзәк газеталарны актарып чыга. Шул арада кемнәргәдер шалтыратып, нәрсәдер сораштырып алырга да өлгерә. Ул да түгел, папиросын төтенләтеп язарга да тотына. Мин исә тынычланып үз эшемә керешәм. Чөнки Кавиның беркайчан да кыен хәлгә калдырганы булмады. Тагын бер-ике сәгатьтән аның 15-20 минутлык һәйбәт, шома язылган җитди мәкалә кертеп бирәчәгенә нык ышанырга мөмкин иде. Әдәби-драматик тапшырулар өчен дә борчылырга туры килмәде. Чөнки бу бүлектә "Агыйдел" повесте һәм талантлы хикәяләр авторы буларак күптән танылган, сугыш вакытында "Миңлекамал" кебек мәшһүр пьеса язып чыккан тәҗрибәле һәм талантлы язучы Мирсәй Әмир җитәкчелек итә иде. Әдәби-драматик һәм музыкаль тапшыруларга без аеруча игътибар итәргә тырыштык. Аңлашылса кирәк, бу тапшырулар тылда яшәүчеләргә рухи азык та булырга, күңелләрен дә ачарга, фронттан кайгылы хәбәр алучыларга кайгы-хәсрәтен җиңелрәк кичерергә ярдәм итәргә тиеш иде". Гомәр ага Бәшировның истәлекләреннән алынган өзек шушының белән тәмам. Озынга китмәсен өчен без истәлекләрдән радио хемәткәрләренең төнге сәгать икедә, өчтә торып эшкә килүләре, ягылмаган бүлмәләрдә пәлтә-тун киеп, каләмнәрен бозланып беткән карага манып тапшырулар әзерләве турындагы өлешләрен монда китереп тормадык. Аларның нинди шартларда нинди олы йөк тартканнарын болай да чамалап була. Ләкин сугыш еллары кыенлыклары радио хезмәткәрләрен, үзләре үк әйткәнчә, бер-берсенә якынайткан, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга гадәтләндергән, бер гаиләдәй яшәргә, соңгы телем икмәгеңне бүлешергә, авырлыкларын сыкрану, зарланусыз җиңеп чыгарга өйрәткән. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: радиода алыштыргысыз кешеләр булсалар да, башта Гомәр Бәшировка, аннары Мирсәй Әмиргә партиянең өлкә комитеты юлламасы белән Төньяк-Көнбатыш фронтта татарча чыга торган "Ватан өчен" газетасы редакциясенә китеп, өч-дүрт ай фронтта йөреп кайтырга да туры килә. Сугыш чоры истәлекләре... Аларны тетрәнмичә укып булмый. Менә сугыш чорында балалар редакциясендә эшләгән Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева хатирәләреннән өзек: "Көннәрнең берендә икенче катка күтәрелим дисәм, репродуктордан үзәкләрне өзеп Гөлсем апаның "Гөлҗамал"ы агыла. Сулга кереп китә торган ишек яңагына терәлеп, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, шундый ук кара чәчле бер офицер онытылып, дөньядан тәмам аерылып, җыр тыңлый. Бу - бик азга фронттан кайтып, ашкынып радиокомитетка килгән Фатих Кәрим иде. Шушы кешенең, кабат фронтка китеп, бер атнадан үлем хәбәрен ишетү безне һуштан яздырды. Моңа берничек тә ышанып булмый иде. Һәм бүген дә, радио бинасының икенче катына күтәрелсәм, Гөлсем апаның "Гөлҗамал"ын ишетермен, ишек яңагына сөялгән килеш онытылып, сулыгып-сулыгып җыр тыңлаган сөекле шагыйребез Фатих Кәримне очратырмын сыман..." * * * Ниһаять, Бөек Ватан сугышы тәмамланып, тыныч тормышка күчү, илне аякка бастыру, сугыш җәрәхәтләрен дәвалау чоры башлана. Радио да җанланып, тернәкләнеп китә. Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмирләр сугышның иң авыр елларында үз вазифаларын намус белән үтәп, хәзер инде тынычланып, үзләрен иҗат эшенә багышлыйлар, аларга алмашка фронтовик язучылар кайта: әдәби драматик тапшырулар редакциясен Әмирхан Еники җитәкли, пропаганда бүлеген Гамир Насрый алып бара, балалар өчен тапшыруларны Мостафа Ногман әзерли. Газиз Иделле, Әсгать Җәүдәт Фәйзи 50нче елларда музыкаль тапшырулар мөхәррире булган. Айдар кебек элеккеге тәҗрибәле хезмәткәрләр дә кабат радиода эшли башлый. Аларга яшь фронтовик язучылар Әдип Маликов, Мөнир Мазунов кушыла. Киләчәккә зур өметләр баглап, иҗатка, тыныч тормышка сусаган бу яшь язучылар дәртләнеп эшкә ябыша. Радиога 1945 елның язында урнашкан күренекле язучыбыз Әмирхан Еники бу вакытны болай дип искә ала: "Минем өчен бәхетле көннәр башланды. Аз гына вакыт эчендә бик күп эш эшләнде, зур-зур радиопостановкалар дөнья күрде. Лев Толстойның заманында бөтен СССРда шаулап барган "Анна Каренина"сы татар тыңлаучысына да ифрат көчле тәэсир итте. Гомәр Бәшировның "Намус" романына нигезләнгән радиопостановка да тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Фронтовик язучыларның әсәрләре эфирда шулай ук даими яңгырап торды". "Сугыштан соң озак та үтмәде, - дип дәвам итә Әмирхан ага, - хәл кискен үзгәрде. Сугышка кадәрге режим яңадан көчәйде. Халыкны үз тарихы, үз халәте, бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланырга, уянырга мәҗбүр итә торган әсәрләр партия сәясәтенә комачаулый башлады. Минем дә ярты ел элек кенә яратып, хупланып, алай гына түгел, макталып кабул ителә торган тапшыруларым инде җитәкчеләрнең тешләрен сызлата, үзәкләренә тия иде", - ди ул. Шулай итеп, нибары ел ярым чамасы гына эшләп, Әмирхан ага яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ни генә булмасын, нәкъ менә шушы елларда, элеккечә әйтсәк, радио эчтәлек һәм форма ягыннан үз йөзен таба. Аның структурасы, ягъни редакцияләрнең үзара бүленеше, алар башкарасы эшләрнең юнәлешләре, максатлары тәмам ачыклана һәм конкретлаштырыла. Радиожурналистиканың бөтен төр жанрлары да үзләштерелә һәм үсеш ала. Әдәби-драматик, музыкаль, яшьләр һәм балалар редакцияләрен үз эченә алган нәфис тапшырулар баш редакциясенең дә хәле җайланып китә. Штат арттырыла, эш һәм финанс шартлары яхшыртыла. Бу инде төрле радиокомпозицияләр, инсценировкалар, радиотамашалар әзерләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта республика театрларының иң яхшы спектакльләрен, радиога язып алып, эфирдан тапшыру өчен дә юл ачыла. Бу матур традицияләр 1990 еллар ахырына хәтле дәвам итте дияргә була... Радиотамашаларга килгәндә... Әмирхан ага Еники алда телгә алган радиопостановкалар бу юнәлештә эшләнгән беренче җитди адымнар булгандыр, мөгаен. Аның җиңел кулы беләнме, әйтүе кыен, һәрхәлдә бу еллардан алып, радиода уенлы тамашаларга киң урын бирелеп, радиопостановкалар чоры башлана. Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: сөекле язучыбыз Әмирхан Еники радиода ел ярым чамасы гына эшләсә дә, радио аннан беркайчан да аерылмады, аның һәр яңа әсәре түземсезлек белән көтеп алынды һәм радио дулкыннары ярдәмендә меңләгән һәм меңләгән тыңлаучыга ирешә торды. Аларның күбесе радиопостановка рәвешендә барды. "Әйтелмәгән васыять", "Гөләндәм туташ хатирәсе", "Йөрәк сере", "Без дә солдатлар идек", "Матурлык", "Төнге тамчылар", "Бер генә сәгатькә", "Ялгызлык" һ.б. шундыйлардан. Әсәрләреннән шулхәтле радиотамаша эшләнгән тагын бер башка татар язучысы бар микән?!. Бүгенге көндә Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Зәки Зәйнуллин, Миргазиян Юныс, Ринат Мөхәммәдиев һәм башка бик күпләрнең әсәрләре буенча эшләнгән радиотамашалар, моноспектакльләр Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил итәләр һәм халкыбызда газиз ана телебезгә, гасырлар буена буыннанбуынга күчеп килгән изге гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт уятып киләләр. Халыклар дуслыгын әдәбиятлар дуслыгыннан тыш күз алдына китереп булмый, диләр. Чыннан, әгәр дә без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшырак белсәк, безнең бер-беребезгә хөрмәт тә, ихтирам да күпкә артыр иде. Без барыбыз да бер күк астында яшибез. Халыкларның үзара тату һәм дус яшәве күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат чараларына, шул исәптән радиога да бәйле. Татарстан радиосында, кайчак ул декларатив төс алса да, моңа зур игътибар бирелеп килде. Шуңа күрә тыңлаучыларны илебез һәм чит ил халыклары әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, иң яхшы үрнәкләре белән таныштырып баруны изге бурычларының берсе дип санады. Монда да радиода иң популяр жанрларның берсе - радиотамашаларга мөрәҗәгать ителде. Шулай итеп, радио фонды элеккеге СССР чикләрендә яшәгән язучылар Тулен Абдиколы, Чыңгыз Айтматов, Виктор Астафьев, Мар Байжиев, Нар Дос, Константин Паустовский һ.б. әсәрләре нигезендә эшләнгән радиотамашалар, моноспектакльләр белән баеды. Шулай ук ерак чит ил язучылары да радиога чит-ят булмады, аларның геройлары да эфир аша саф татарча сөйләште. Республикабызның профессиональ театрлары спектакльләрен язып алып эфирга бирү эше дә тора-бара тәмам җайга салына. Телебез уртак диярдәй якын булу сәбәпле, шулай ук ут-күрше Башкортстан театрлары да, үзебезнең һәвәскәр иҗат коллективлары да радио игътибарыннан читтә калмый. "Театр - микрофон алдында" дигән циклдан барган спектакльләр радиотыңлаучыларның һәр якшәмбе көнне зур түземсезлек белән көтеп алган һәм яратып тыңлаган тапшыруларына әверелә. Шуны да искәртеп үтик: Татарстан радиосы ул берничек тә шәхси оешма түгел, ул һәрвакыт дәүләт рупоры, аның идеологик коралы булып килде. Шуңа күрә аның фондында сакланган кайбер әдәби-драматик тапшырулар, хәзерге күзлектән караганда, артык сәясиләштерелгән, артык беркатлы булып тоелырга мөмкин. Нишлисең, алар да тарих, алар да үз чорының көзгесе. Шөкер, андый язмалар әлләни күп түгел! Сөенеп әйтергә була: күбесе, бик күбесе вакыт сынавын үткән, бүген дә, иртәгә дә, киләчәктә дә рәхәтләнеп тыңлана торганнар! Радиода рус әдәби редакциясе дә зур абруйга ия иде. Аның эшен үз һөнәренең чын остасы, нечкә зәвыклы, киң эрудицияле, фәлсәфи әңгәмәләргә һәвәс кеше - Эльза Гобәйдуллина алып барды. Дөресен әйткәндә, ул вакытта безнең җирлектә мәйдан барыбызга да тар иде, үз фикерләрен кешеләргә җиткерергә, әсәрләрен ничек дөньяга чыгарырга белмәгән рус һәм рус телендә язучы әдипләргә ул редакция күңел юанычы да, иҗат йөгеннән беркадәр бушану урыны да булды. Бу редакциянең икенче бер зур миссиясе - татар язучыларының әсәрләрен рус телле тыңлаучыга ирештерү иде. Бу юнәлештә дә эш бик уңышлы барды. Һәр яңа тәрҗемә ителгән юньле әсәр беренче булып радиога килеп керде һәм бернинди тоткарлыксыз эфирда яңгырады. Татар язучылары әсәрләреннән шактый гына радиотамашалар да әзерләнде. Инсценировкаларның авторы күп очракта шул ук Эльза Гобәйдуллина булды. Үз тирәсенә Рөстәм Кутуй, Геннадий Паушкин, Диас Вәлиевне, татарча язучылардан Сибгат Хәким, Рафаэль Мостафин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин кебек язучыларны туплаган бу редакциянең эшчәнлеге радио тормышында матур бер сәхифә булып калыр. Тормыш алга бара. Радиода төрле елларда язучылардан Зыя Мансур, Гөлшат Зәйнашева, Марс Шабаев эшләп ала. Зыя Мансур белән Марс Шабаев әдәби редакциянең эшен алып барса, Гөлшат Зәйнашева музыкаль редакциянең мөхәррире була. Алар радиода урнашкан ныклы традицияләрне дәвам иттереп, классик язучыларыбызның үрнәкләрен, музыкаль мирасыбызны халыкка җиткерәләр, тыңлаучыларны әдәбиятсәнгать яңалыклары белән таныштырып торалар, әдәби-музыкаль тапшырулар жанрын эзлекле рәвештә үстерү юнәлешендә эшлиләр. * * * 1960-1980 еллар Татарстанда гигант төзелешләр, индустриянең яңа тармаклары барлыкка килү, нефть чыганакларының яңа ятмаларын үзләштерү чоры буларак тарихка кереп калды. Әлеге зур үзгәрешләр башка мәгълүмат чараларында да, радио эшендә дә чагылмыйча калмады, әлбәттә, җитәкчеләрнең бөтен кайгысы Түбән Кама, КамАЗ һәм нефть яклары иде. Иҗтимагый-сәяси редакция хезмәткәрләре моңарчы күрелмәгән бу башлангычларның төп елъязмачылары булды. Әдәбият-сәнгать бүлекләренә дә үз чаралары белән агымдагы вакыйгаларны яктыртып бару бурычы йөкләнде. Бу уңайдан редакция "Язучы мөнбәре" дигән яңа тапшырулар циклы Сулдан уңга: Рөстәм Акъегет, Җәүдәт Дәрзаман, Минвәгыйзь Зәйнетдинов, Әхмәт Рәшит. ачып җибәрде. Анда чыгыш ясаган язучыларның цензура иләге аша узган чыгышлары никадәр ихлас, чын күңелдән булгандыр да, алар тыңлаучыларга ничек тәэсир иткәннәрдер, әйтүе шактый кыен, чамалап кына була. 1960-1980 еллар торгынлык чоры булып исәпләнсә дә, бернәрсә дә бер урында тормаган кебек, татар әдәбияты да үз юлын яра барды. Ул вакытта әле әдәбиятыбызның аксакаллары Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникиләр исән. Алар ышыгында атаклы язучылар Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Нурихан Фәттах, Миргазиян Юныс, Туфан Миңнуллиннар бар көченә иҗат итә. Шулчак көтмәгәндә генә татар әдәбияты түрендә Мөхәммәт Мәһдиев пәйда була, аның артында Зәки Зәйнуллинның шәүләсе шәйләнә. Шигърият күгендә Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Әхмәтҗаннар йолдызлары белән бергә Равил Фәйзуллиннар буыны дип аталган шагыйрьләрнең йолдызлыгы балкый. Ходайның күге киң, анда башка бик күпләрнеке белән бергә Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Моратларның да үз йолдызлары кабына. Менә шундый заман. Бу исемнәрнең күбесе ул елларда радионың актив авторлары иделәр, чыгышлар ясадылар, әсәрләрен укыдылар. Ул чакта радио әдәбият-сәнгать кешеләре өчен үз йорты, үз иҗат мәйданы иде. Аларның тавышыннан радио коридорлары яңгырап, диварлары зыңгылдап торды... Радионың баш мөхәррире Рим Кәримов белән дус булгангамы, радионы Мөхәммәт Мәһдиев аеруча ярата иде. Язган әсәрләрен дә иң әүвәл радиога китерер иде. Йә үзе укый, йә артистка тәкъдим итә. Ә артист халкы аның әсәрләрен көтеп торды, аларны радиодан башкаруны зур дәрәҗә дип кабул итте. Мөхәммәт ага радио өчен махсус чыгышлар да ясады. Аларның күбесе ана телебезгә карата игътибарлы һәм сак мөнәсәбәттә булу, аның сафлыгын, җегәр-куәтен саклап калу турындагы Дикторлар Камал Саттарова һәм Эльс Гаделев. уйлар белән сугарылган иде. Бу чыгышлар, нигездә, "Тел күрке - сүз" тапшыруында барды. "Тел күрке - сүз" тапшырулары циклы нәкъ бүгенгечә, илдәге халыкларны бер халык итеп карау, урыс телен барлык халыклар өчен дә бердәнбер тел итү сәясәте алып барылган 1970 еллар уртасында, шәһәрләрдә татар мәктәпләре инде тәмам бетте дигәндә, авылларда урысча укытыла башланган караңгы бер чорда ачылды, ягъни тоталитар система чәчәк аткан чакта. Бу тапшыруларда ана телебезнең бүгенге хәле, хәзерге торышы нинди, әдәби тел кагыйдәләрен дөрес кулланабызмы, элек-электән килгән укыту традицияләрен дәвам итәбезме, сүзләребезнең килеп чыгышын, тарихын беләбезме, башка халыклар үз телләре язмышы турында ниләр уйлыйлар кебек бик күп сораулар куелды һәм аларга хәлдән килгәнчә җавап бирергә тырышылды. Шуны да истә тотарга кирәк: тәҗрибә алырга башка төрки халыкларда мондый тапшырулар юк иде. Кырык елдан артык барган "Тел күрке - сүз" тапшыруларында Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Нурихан Фәттах, Хәсән Сарьян, Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Вахит Хаков, Хуҗи Мәхмүтов, Илдар Низамов кебек күренекле каләм осталары һәм тел галимнәре даими катнашып килделәр, дистәләгән, йөзләгән чыгышлар ясадылар, тыңлаучыларыбызда туган телебезгә карата ихлас ярату хисләре уяттылар, аны камил итеп үзләштерергә, киләчәк язмышын кайгыртып яшәргә өндәделәр. Олы юл башында әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан кебек шәхесләр торгангамы, Татарстан радиосы беренче көненнән алып ана телебезнең сафлыгын һәм чисталыгын һәрвакыт күз уңында тотып яшәде. Үзе дә 1960-1970 елларда радиода эшләгән, дистә еллар буе "Тел күрке - сүз" тапшыруларын алып барган язучы, әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин үзенең бер интервьюсында бу уңайдан болай ди: "Туган телебезне саклауда, татар телен популярлаштыруда, дөрес сөйләшүне тәэмин итүдә искиткеч роль уйнады радио. Ул вакытта теге яки бу сүзнең әйтелеше ничек дип бәхәсләшкәндә, "әнә радио шулай әйтте бит" дип җөпләп куя иделәр. Радио дөрес сөйләшүнең эталоны, үрнәге дигәнне аңлата бу". Радионың бу мәсьәләдә үрнәк булуы бер язучы-журналистлар, мөхәррирләргә генә бәйләнмәгән. Күп нәрсә дикторларның эрудициясенә, профессиональ осталыгына бәйле. Соңгы сүз аларда, соңгы төзәтмә кертүчеләр дә алар. Шушы җәһәттән күп еллар радиода диктор булып эшләгән Данил Ибраһимов фикерләре кызыклы: "Дикторның иң изге бурычы, - ди ул, - татар теленең иң яхшы сыйфатларын саклау һәм үстерү. Диктор, әдәби телнең матурлыгын, аһәңен миллионнарга җиткереп, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Тыңлаучы аның укуына карап үзенең сөйләм телен барлый, камилләштерә. Тел - мәгълүм булганча, милләт байлыгы. Тел бетте исә милләт бетә. Димәк, диктор - мәгълүм дәрәҗәдә милләт сакчысы да". Бик дөрес һәм акыллы сүзләр! Дикторлар, "туган тел аһәңнәрен миллионнарга җиткерүчеләр" турында сүз чыккан икән, монда без берничек тә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арслановны телгә алмыйча үтә алмыйбыз. Рәсми рәвештә радиода эшләмәсә дә, Татарстан радиосы тарихын аның исеменнән башка күз алдына китереп булмый. Тапшыруларда ул диктор буларак та катнашты, кирәк чакта аларны алмаштырып та торды, ләкин Айрат ага күбрәк нәфис сүз остасы буларак танылды. Аның башкаруында язучыларыбызның йөзләрчә әсәрләре эфирга чыкты һәм күбесе радиобызның алтын фондын баетты. Рус телен камил белгәнгә, ул татар әдәбиятын рус телендә пропагандалауга да зур көч куйды. Әгәр дә аның ягымлы тавышы белән радиобыздан Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев хикәяләре, Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, Сибгат Хәким шигырьләре һ.б. бик күп язучыларыбызның әсәрләре даими яңгырап тора икән, димәк, ул әле һаман да халкыбызга хезмәт итә. Ана телебезне эталон итеп тотуда без ул елларда радиода эшләгән язучылар Фарсель Зыятдинов, Әхмәт Рәшит, Мидхәт Миншин, Зиннур Насыйбуллин, Фәнзаман Батталларга да бурычлы. Алардан соң язучылар эстафетасын дәвам итеп килгән Флүс Латыйфи, Җәүдәт Дәрзаман, Рөстәм Акъегет, Зиннур Хөснияр, Лена Шагыйрьҗан, Рафис Корбан, Зиннур Мансуров, Заһид Мәхмүди, Дания Гайнетдинова, Шәмсия Җиһангирова да туган тел мәсьәләсендә радиода урнашкан матур традицияләргә тугрылыклы калдылар. Язманың телгә кагылышлы өлешен йомгаклап, шуны гына билгеләп үтәсе килә: Татарстан радиосы әле дә төрле шивәләрдә сөйләшкән халкыбызны әдәби тел канаты астында берләштерүдә бик зур роль уйнады һәм бүген дә уйный. Без моны сизмибез генә. * * * Сиксәненче еллар уртасыннан дөньялар үзгәрә башлады, иҗат көчләренә яңа мөмкинлекләр ачылды. Бу яңарыш халык тавышына әверелгән радио эшчәнлегендә дә үзен нык сиздерде. Башта шагыйрь Зиннур Мансур, соңрак Әхмәт Рәшит җитәкчелегендә әзерләнгән әдәбият-сәнгать редакциясе тапшырулары бар көченә яңгырый башлады. Кол Галинең күләгәдә калып килгән "Кыйссаи Йосыф", халкыбызның моңарчы тыелып килгән "Идегәй" дастаннары эфир дулкыннарына чыкты. Борынгы тарихыбызны чагылдырган "Мирас", "Еракка китеп кара", "Веков связующая нить", читтә яшәүче милләттәшләребез тормышын чагылдырган "Кардәшлеккә чикләр юк" кебек яңа тапшырулар цикллары ачылды, "Иман иңсен күңелләргә" дигән дин дәресләре бирелә башлады. "Кардәшлеккә чикләр юк" тапшыруы, соңрак эчтәлеге һәм эфирда яңгырау вакыты киңәйтелеп, "Татарстан дулкынында" исеме белән дөнья күрде. Аны ул заманда Россиянең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Язучы, "Щит России" төбәкара фестивале лауреаты тыңлап була иде. Дания Гайнетдинова. 80нче еллар урталарында алдагы чор хакимияте шартларында хаксыз рәвештә әдәбиятыбыздан, халкыбыз язмышыннан читләштерелгән милләтебезнең асыл улларын кайтару өчен көрәш башланды. Шуларның иң күренеклесе, һичшиксез, халкыбызның бөек улы, әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакый иде. Аның исеме өстеннән кара болытлар тарала башлагач, Гаяз Исхакый иҗаты турында татар телендә иң беренчеләрдән аваз салган иҗат оешмасы радионың әдәби-драматик тапшырулар редакциясе булды. Ул, үз традицияләренә тугры калып, бу эшне эзлекле дәвам итте. Әдипнең эфирда яңгыраган "Теләнче кызы", "Башкорт бәхете", "Сөннәтче бабай", "Мулла бабай", "Локман хәким" һ.б. әсәрләреннән соң "Зөләйха" спектакле һәм "Жан Баевич" комедиясенең радиотамашасы әзерләнде. Шулар белән бергә башка язучыларның да моңарчы тыелып килгән әсәрләре халыкка кире кайтты. Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр", Фатих Әмирханның "Шәфигулла агай" исемле повестьлары нигезендә эшләнгән радиотамашалар шундыйлардан. 90нчы еллар ахырларына кадәр диярлек Татарстан радиосы армый-талмый гөрләп эшләде, эфирга чыгу вакыты гомердә булмаганны тәүлегенә 17 сәгатькә җитте, көн саен "Азатлык" радиосы трансляцияләнеп барды һәм, алда әйткәнебезчә, "Татарстан дулкынында" дигән программабыз Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, дөньяның бөтен почмакларында да яңгырады. Көне-төне радиодан әдәбият-сәнгать әһелләре өзелмәде. Алар радионың актив авторлары, ышанычлы терәге булды. Әдәби-драматик редакция хезмәткәрләре дә ул вакытта җиң сызганып, дәртләнеп эшләде һәм алар эзерләгән тапшырулар, радиокомпозицияләр, радиотамашалар эфир дулкыннары аша бик еракларга ирешеп, бихисап үз тыңлаучысын таба торды. * * * Кызганыч ки, дөнья куласамы, ак өметләр белән көтеп алынган егерме беренче гасыр башы Татарстан радиосына шатлык-сөенеч китермәде. Киресенчә, бу еллар аны бик тә катлаулы, авыр, сикәлтәле, хәтта хәвефле юлларга алып керде... Ниләр генә кичерелмәгән - җитмеш еллап гомер кичергән, икенче туган йортка әйләнгән, шәһәр үзәгендәге үз тарихи бинасыннан китәргә мәҗбүр ителү, Бөтенроссия телерадиокомпаниясенең хокуклары һәм функцияләре тәмам чикләнгән бер филиалына әверелү, эфирга чыгу вакыты нык киметелү, дулкыннар үзгәртелеп, бихисап тыңлаучыларны югалту, әдәбият-сәнгать тапшырулар редакциясе, кайбер милли җанлы депутатлар һәм җитәкчеләр ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә сакланып калса да, оргиналь нәфис тапшырулар эшләргә бернинди матди җирлек калмау, шул сәбәпле информацион программаларның өстенлек итүе, сафлар шактый сирәгәю һәм сәләтле кадрларга зур кытлык кичерү һәм башкалар, һәм башкалар... Адресы саташтырылгач, мондый радиога әллә ни ихтыяҗ калмагач, язучыларның да, шулай ук башка сәнгатькярләрнең дә аңа сукмагы өзелде. Ни гаҗәп, бары тик халык кына, электән калган гадәт буенчамы, бу үзгәрешләрне сизсә дә, аларны көн саен Татарстан гимны белән уяткан, гасырга якын узган юлы булган радиога һаман да әле тугрылыклы, һаман да әле рәхмәтле булып кала килә. Ләкин, кем әйтмешли, бу инде бөтенләй башка кыйсса, бөтенләй башка тарих... Шулаен шулай да... Өметсез шайтан гына, диләр, Ходай кушып, заманалар үзгәрсә, үзенең нәсел-нәсәбе, халкы алдында җаваплылык тойган җитәкче кешеләр яшәгәндә, бүгенге көндә аз санлы булуына карамастан, радио әле яңадан аякка басарга, элеккеге хәленә кайтырга сәләтле дип уйларга кирәк. Тапшыруларына караганда, моңа анда эшләүчеләрнең иҗади куәте дә, тәҗрибәләре дә, рухи потенциаллары да, үҗәтлекләре дә җитәрлек кебек. Заманында Татарстан радиосының иң абруйлы җитәкчеләреннән берсе Рәис Төхфәтуллин радионың 75 еллыгы алдыннан биргән интервьюсын тәмамлаганда: "Тирән аккан елганы ләм басмас. Татарстан радиосы үзенең йөзен саклап калыр, аның дәрәҗәсе югалмас!" - дигән иде. Моңа бик ышанасы килә. Бу сүзләр әйтелгәнгә инде унбиш еллап вакыт узса да... Татар хикәяләре хәзинәсеннән Габделхәй Сабитов БИЗӘКЛЕ ЧИЛӘК Минем бүлмәгә беренче кат кергән кеше беразга аптырап кала. Почмакта акай күзле ябалак утыра, ике тузбаш твист бии. Киселгән агач төбе янында шүрәлеләр домино суга. Бөкресе чыккан карт аю, зур таш өстенә утырып, үзенең иске чабатасын ямый. Сихерче карчык киледә ярма төя... Миңа калса, боларның әллә ни аптырар нәрсәсе юк. Төрле ботак-сатактан, тамыр-томырлардан үзем юнып ясаган әкәмәтләр. Агач шүрәлеләрне тамаша кылып күз ияләшкәч, кергән бер кеше иң соңыннан түр стена каршысына килеп туктый. Анда чатлы-ботлы зур мөгез - поши мөгезе эленеп тора. Мөгезнең бер чатында ак бизәкле кечкенә генә зәңгәр чиләк. Кунак бу мөгез янына килдеме, аның нинди сорау бирәсен мин инде алдан ук чамалыйм. - Балан куагымы? Бусын да үзең әтмәлләдеңме? - Юк, агач түгел монысы. Чын мөгез, поши мөгезе, - дим. Бу җавапны ишеткәч, кайберәүләр сәерсенеп тынып кала, ә кайберәүләр сак кына сорап куя: - Ничек соң, рөхсәт белән аттыңмы? Әллә болай гына чәпәдеңме? - Юк, атмадым. Бу мөгезнең хуҗасы хәзер дә карурманның иңен иңләп, буен буйлап йөридер әле, - дим. Никтер ышанмыйлар. Шул мөгезгә, шул уенчык чиләккә бәйләнешле шактый кызыклы бер вакыйганы баштанаяк сөйләп чыгарга туры килә. Моңарчы инде, теге кем әйтмешли, йөз кат сөйләгән булсам да, бер сүз башлагач, сезгә дә сөйләми булмас. Тыңлагыз. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр. Үземне бүре диюем түгел, әмма тумыштан авыл баласы булгангадыр инде, язлар җиттеме, күңел гел урман-кырларга ашкына. Әгәр дөнья бимазасы белән берәр язда шомыртлар чәчәк атканны күрми калсам, арышлар серкә очырганда җир исен, кырлар һавасын сулый алмасам, кыш буе эшем эш түгел. Көннең көнозын берьялгызым урман сукмакларында каңгырап йөрергә яратам. Шыбырдык усакларның үзара серләшүен тыңлап, сәгатьләр буе аунап ятарга яратам. Минем шулай иләс-миләсрәк хыялый бер бәндә икәнемне инде дус-ишләр белеп бетергән. Узган кыш художниклар күргәзмәсендә яшьтәшем Госман белән очрашкач, ул турыдан-туры шул хакта сүз башлады: - Син, урман шүрәлесе, яз җитү белән берәр яры чыгып таярга җыена торгансыңдыр инде. Кил әле безнең дачага. Рәссам кешегә җан азыгы җитәрлек анда. Рәссам дип алай авыз тутырып әйтүе күңел хушлыгы өчен генә инде, әлбәттә. Гап-гади эшче мин. Хезмәтем гел тимер-томыр арасында. Шул җан азыгы итеп кенә кайчак кәгазь-киндер буяп, агач сырлап маташкалыйм. Тик дустым шулай ачык йөз белән чакырып торгач, артык ялындырмадым. Ялга каршы буяуларымны, этюдникларымны төяп, художниклар дачасына, Касә-күл буена киттем. Эңгер-меңгер чакта гына барып төшсәм дә, төнге урман авазларын тыңлап бер әйләнеп кермәкче идем, Госман ирек бирмәде, якамнан алып, өстәл артына утыртты. Шулай итеп, ул көнне җан азыгы урынына шулпалы бәлеш белән хушланырга туры килде. Аның каравы иртән кояш белән бергә кузгалдым. Хуҗаларны уятмаска тырышып, шыпырт кына ишеккә юнәлдем. Верандага килеп чыгуга, таң балкышыннан күзләрем чагылды. Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный. Яшь алмагачларның һәр яфрагында, өй тирәсен уратып алган чыршыларның һәр ылысында меңләгән чык бөртекләре җемелди. Әйтерсең урман, мин килгәнне сизеп, болай да иләс-миләс күңелне тагын да җилкетү өчен, хәзинәсендәге барлык энҗе-сәйләннәрен чыгарып чәчкән. Күргәнең бар идеме әле мондый хозур дөньяны, янәсе. Күр инде менә, күргәнең булмаса!.. Чыннан да... Белми сайламаган икән художник халкы дача урынын. Көнгә каршы йөз куеп яткан ямь-яшел тау иңе. Тау дисәң, тау да түгел, гөрләвекләр гөлдерәп агарлык кына авыш бер алан. Хәтфә келәм җәелгән театр идәне диярсең. Биниһая зур бу театрның түшәме - зәңгәр күк, стеналары - өч яктан яшел урман. Тик бер ягы гына тоташтан ак каенлык. Бусын инде яшел түрләмәле ак чаршау корылган сәхнә дияргә була. Баксаң, артистлары да бар икән бу театрның. Хәйран тамаша күрсәттеләр үземә. Дачаны уратып алган биек койма артыннан сәер бер чытырман күренеп китте. Кемдер берәү урманнан агач тамыры күтәреп кайта дип торам. Ләкин шулчак озын сакаллы котсыз зур баш койма аша эчкә сузылды. Мин аны-моны абайлап та өлгермәдем, чытырман мөгезле, озын торыклы ата поши, ыргылып, эчке якка төште. Ул, миңа һич игътибар итмичә, тәкәббер генә атлап, дача йортлары арасыннан узды да яшь бер алмагачның сусыл ботагын шырт итеп сындырып алды. Тәмен татыгандай, ашыкмыйча гына чәйнәде. "Ничава, ашарга ярый" дигән кебек, баш кагып, сакалын селкетеп куйды. Тик ни сәбәпледер башка агачларга кагылмады, ничек килгән булса, шулай салмак атлап кире китте. Шунда гына күреп алдым: тышкы якта аны кечкенә бозавы белән ана поши көтә икән. Алар койма аша башларын сузып, бераз иснәшеп тордылар. Үз телләрендә нәрсәдер сөйләшеп, серләшеп алдылар, күрәсең. Мәгънәсе тиздән миңа да аңлашылды. - Иснәгез әле минем авызны! Рәт бар монда, керегез! - дигән, ахры, Мөгезбай. Шулай инде ул ата күңеле. Баласы авыз күтәреп торганда, тамагыннан аш узамы соң?! Кинәт кенә бераз артка чигенде дә күкрәге белән коймага китереп бәрде. Ихатаның ун-унбиш адымнар чамасындагы бер кисәге шатырдап җиргә ауды. Ана поши, бозавын ияртеп, шул ачыклыктан эчкә узды. Әле күптән түгел генә яшел төймә тезгән яшь алмагачлар кызганыч тоелды миңа. Верандадан төшеп, һай-һайлап кычкырырга керештем. Һич исләре китмәде. Тик ата поши гына, "Нинди җир корты бимазалап йөри монда!" дигәндәй, өстән генә миңа карап куйды да тагын алмагач ботарларга кереште. Чакырылмаган кунакларның бу тикле әрсезлегенә ачуым кабарды. Өй почмагына сөяп куелган көрәкне алып һөҗүмгә киттем. Поши бозавы, куркынып, әнисенә сыенды. Әнисе дә бер-ике адым читкәрәк тайпылды. Әмма Мөгезбайга бу минем тәвәккәллек ошамады, ахры. Ул кинәт кенә каты итеп пошкырып куйды. Алай да чигенергә исәбем юклыгын күргәч, чытырманлы башын түбән иеп, бөтен гәүдәсе белән алга омтылды. Аннары, кинәт тукталып, тоягы белән җир актарырга кереште... Тана башы кадәрле зур-зур кәсәнкәләр, алмагачлардан биегрәк күтәрелеп, әллә кайларга очтылар. Мин, көрәгемне ташлап, читкә тайпылдым. Баскычка килеп җитәрәк абынып егылдым. Дөресен әйткәндә, бу вакытта эшләр мөшкел иде минем. Котым ботыма төшеп, башым ни дә булса уйлау сәләтен тәмам югалткан иде. Тик колак төбемдә генә яңгыраган көчле шартлау авазы аңыма китерде. Күтәрелеп карасам, пошилар, гамьсез генә юыртып, үзләре ачкан "капка"дан урман ягына чыгып баралар. Ә янәшәмдә, кулына мылтык тотып, базык кына гәүдәле бер малай басып тора. Аның аягындагы резин итекләре, юка сатин чалбары тез тиңентен үлән чыгына баткан. Өстендә сары майка, башы ялангач. Минем кычкырганны ишетеп, әле генә йокыдан уянып чыккан, күрәсең. Күрер күзгә сигез-тугыз яшьләрдән ары булмаса да, малай шактый кырыс табигатьле күренә. Тавышы да, хуҗаларча, бөердән чыга: - Кем син? Нишләп йөрисең монда таң тишегеннән? Аның шулай дорфарак дәшүенә бераз кәефем кырылса да, үземне бәладән коткарган кешегә каты бәрелмәдем, сүзне уенга бордым: - Кунакка килгән идем дә, алай бик ачылып каршыламый икән шул мондагы хуҗалар. Сөзеп егарга торалар. - Коры кул белән бозаулы пошига якын бармыйлар аны. Әле ярый килеп җиттем. Күрсәтер иде күрмәгәнеңне! Һәм ул баягы соравын кабатлады: - Каян килдең? Кемгә? - Шәһәрдән. Госманнарга. Бу җавапны ишетүгә, малайның йөзе яктырып китте. - Ә-ә-ә! Назыйм абый инде син, алайса. Син дә художник бит, абый. Әйеме, абый? - Художник дип... Мин ясаган рәсемдә усакны каеннан, бурсыкны куяннан аерырга була инде. Малай урман яңгыратып көлеп җибәрде: - Шаярма-а! Сөйләде миңа Госман абый. - Таныштырырга өлгергән икән. Миңа әйтмәде тагын. - Рөстәм исемле мин. Каравылчы Фарук малае. Әти өйдә юкта үзем каравылчы... Белеп тор, Назыйм абый, якын барма кабат бу гыйфриткә! Күрдеңме әнә мөгезен? - Килмәсләр бит инде кабат. Куркыттың. - Һи! Исе китә аның кысыр патрон шартлатканга. Кыштан бирле шушы тирәдә. Күл буендагы яшь усаклыкны талкыйлар. - Күлегез еракмы соң? - Кул сузымы гына. Әнә шул сукмак туп-туры алып бара. Көтсәң, соңрак бергә төшәрбез. Калган ашны җылытып Юлбарыска бирәм дә... - Бик назлы икән Юлбарысың. Ашны да җылытып ашаткач. - Чучкамыни ул салкын апара чөмерергә! Европа овчаркасы! Бүре буа торган нәселдән. Малайның тавышы тагын бөердән чыга башлады. Минем аны бераз үртәп карыйсым килде. - Эт симерсә, иясен тешли, диләр, сак бул! - Тешләде ди! Койрык болгап кына йөри ул минем алда. - Соң, койрыгы булгач, нишләтсен аны. Мин ашатсам, миңа болгар иде. - Ашатып кара! Ят кеше кулыннан сынык алырга урам көчеге ди ул сиңа!.. Юлбарыс! Юлбарыс! Маһ-маһ!.. Баягы вакыйгадан соң әле һаман тез буыннарым калтырап тора иде. Инде бу малай Юлбарысын чакыра башлагач, күңелгә тагын пошаман төште. Этюднигымны алу сылтавы белән тизрәк өйгә шылдым. Бүре буа торган холыксыз этнең кәефен күтәреп булмасмы дип, өстәлдәге савыттан кесәгә шикәр-конфет тутырдым. Тик бу юлы юкка курыкканмын икән. Мин чыкканда, малай китеп барган иде инде. Аның әйләнеп килгәнен көтеп тормадым, яшел коридор кебек тар гына урман сукмагыннан күл буена төштем. ...Касә-күл! Исеме җисеменә туры килә икән. Һәрьяктан урманлы таулар чорнап алган. Тирән яшел касә төбендә яткан көзге кебек, кечкенә генә, түптүгәрәк күл. Бөдрә толымлы зифа каеннар, миләш, юкә агачлары, су буена ук килеп, һәммәсе шул көзгегә текәлгәннәр. Тал-тирәкләр исә, күл эченә үк кереп, тубык тиңентен суда торалар, әз генә җил исеп куйдымы, иелеп-сыгылып үзләренең яшь яфракларын юалар. Күлнең бер читендә ярга якын ук кечкенә генә утравы да бар. Анда сирәк-мирәк кәрлә каеннар, зирек, тал куаклары үсә. Ярдан утрауга кадәр басма урынына нечкә генә ике каен сузылган. Шул басма аша утрауга кердем. Сәер утрау иде бу. Баскан саен җир өсте тирбәлеп куя, аяк асты йомшак ястык кебек батып керә дә, чупырдап саз суы сыгылып чыга. Күпме эзләсәм дә, бер коры түмгәк таба алмадым. Әмма күл буеның этюдын ясау өчен моннан да уңай урынны табу мөмкин түгел иде. Нечкә куакларны җиргә иеп, шулар өстенә киндерле урындыгымны җайлап куйдым да эшкә керештем. Сагындырган эшем белән артык мавыгып, вакыт узганын сизми дә калганмын. Кинәт кенә төрле яктан ишетелгән сәер авазлардан сискәнеп башымны күтәргәндә, кояш урманлы таулар өстеннән сөңге буе күтәрелгән иде инде. - На-а-зыйм... А-аыйм... А-шар-га... А-га-га... Госман мине эзләп чыккан иде, күрәсең, ләкин тавышларның кайсы яктан килгәнен һич абайлап булмый. Әйтерсең йөзләгән кеше йөзләгән юнәлештән бөтен урманга сөрән сала. - Мин монда-а... Минем җавабым да күлне әйләндереп алган урманлы тауларга бәрелеп челпәрәмә килде, сүзләремнең ватык-санаклары кат-кат яңгырап үземә кире кайтты. - Мин... о-он... а-а-а... Ин... о-он... а-а-а... Кешегә мәшәкать ясаганым өчен уңайсызланып, тизрәк кайтырга җыендым. Әмма басма турысына килеп чыгуга, бөтенләй аптырашта калдым... Утрау белән яр арасындагы бугаз икеләтә киңәйгән. Әле күптән түгел генә үзем басып кергән каен киртәләр утрау кырыенда суда ята. Күзләремә ышанмыйча, бер киртәне ярга таба сузып карадым. Җитми. Хәтта икесен бергә ялгасаң да җитешле түгел... Сәер күренеш иде бу. Су арткан дисәң, куаклар да үз урынында, яр комындагы киртә эзләре дә пичәт кебек ярылып ята... Инде нишләргә?.. Йөзеп чыгудан башка чара юк. Киемнәремне салып, барысын бергә чалбар каешы белән бәйләдем дә, чалкан йөзеп, ярга чыгардым. Этюдникларым өчен икенче кат керергә туры килде. Аларны кулга күтәрергә уңайсыз иде. Теге ике каен киртәне бәйләп, сал сыманрак нәрсә әмәлләдем дә әйберләремне шунда төядем. Салымны күкрәк белән этә-төртә, ярга таба йөзеп киттем. Чыгып җитәргә ун-унбиш адымнар ара калгач, башымны күтәреп карасам... Тагын бер хәйран тамаша! Әлеге пошилар! Нәкъ минем киемнәр янында, яр читенә тезелеп, күлдән су эчәләр... Китәргә һич исәпләре юк. Эчеп туйдылар да шул тирәдәге яшь усакларны ботарлый башладылар. Мин әле һаман муен тиңентен су эчендә. Ярга чыгып, өстемә киенергә йөрәгем җитми: бая алган сабагым бик яхшы хәтеремдә. Күл суы боздай салкын. Озакламый бөтен тәнем бизгәк тоткандай калтырый башлады. Андый чакта теше тешкә тими, диләр дә бит, тимәгән кая!.. Сыерчык томшыгыдай шыкы-шыкы бәрелә тегеләр! Түзәр хәлем калмагач, кире утрауга чыгып, бераз җылынырга уйладым. Әмма анда бер газап урынына мең газап. Канечкеч озынборыннар шунда ук бөтен тәнемне кара капкачтай каплап алдылар. Яңадан суга кердем. Тагын ярты сәгать чамасы сыерчык булып сайрадым. Ярдәм сорап кычкырырга да җай юк. Авыздан бер аваз чыктымы, чытырман башлы теге гыйфрит, "Кычкыр, якты дөньядан туйган булсаң" дигәндәй, күзләрен акайтып карый... Туңып, бөтенләй эштән чыкмас өчен бердәнбер чара - анадан тума, шәрә килеш дачага йөгерү... Тик шунда минем бәхеткә дача сукмагыннан Рөстәм килеп чыкты. Бер кулында кармак таягы, икенчесендә кечкенә генә зәңгәр чиләк. - Ве-ве-ве... Вөстә-әм... - дидем мин аңа. - По-по-по... По-ши чы-чычыгармый!.. Сүзләремне аңлавы ничек булгандыр, әмма төшенде малай минем хәлне. Дөньяга сөрән салып маташмады, юкә куаклары артына посып килде дә кулындагы зәңгәр чиләкне кинәт кенә ата пошига томырды. Чиләк шалтыршолтыр итеп пошиның чытырман мөгезенә барып эленде. Көтелмәгән бу хәлдән Мөгезбай, кинәт сискәнеп, арт санына чүкте. Аннары, яр балчыкларын чәчрәтеп, урман ешлыгына атылды. Мин, өстемә киенеп, бераз сүз әйтерлек хәлгә килгәндә, Рөстәм яр буенда кармак салып утыра иде. - Бик мәзәк икән сезнең бу утравыгыз, - дидем мин аңа. - Бер карасаң, кул сузымы, бер карасаң, күл уртасында. Әллә юкса йөзеп йөри инде, әкәмәт! - Әйе шул, йөзмә утрау ул, - ди Рөстәм, һич исе китмичә. - Җил уңаена күчеп йөри. Кояш чыгышыннан исә бит җил. Күчмә утраулар турында моңарчы аннан-моннан ишеткәләгәнем булса да, дөресен әйткәндә, юньләп бернәрсә дә белми идем. Шуңа күрә, артык сер бирмичә генә, читләтеп, Рөстәмнән сөйләтергә тырыштым: - Аргы як ярга бәрелеп, су төбенә китмәсә ярый инде... Ләкин Рөстәм шәрә кармакка каба торган малай түгел иде, күрәсең. - Китмәс. Тамырлары җибәрми аны, - диде ул, хәйләкәр елмаеп. - Син, Назыйм абый, безнең түгәрәккә языл. Яшь натуралистлар түгәрәгенә. Ике айда бөтенесенә төшенерсең. Әнә кара, су читендә черегән ботак-сатаклар өелеп ятамы... Алар өстенә агач башларыннан тагын әллә никадәр вак ботаклар сынып төшә, көз көне тау кадәр яфрак өелә. Шунда үлән, агач орлыклары да очып төшкәли. Урман ышыгында булгач, җил туздыра алмый. Язын шул орлыклар шытып чыга. Зуррак үскәч, тамырларын күл төбенә үк җибәрәләр. Әнә теге утрауны да каен тамырлары якорь бавы кебек тотып тора. Бер чамадан ары җибәрми. Наданлыгымны ачып салганчы, сүзне икенче якка борырга уйладым: - Каптыр инде әйдә бер зур балык. Уха ашасак, эчкә җылы керер иде. - Һи, бар ди монда. Узган ел Госман абый зур гына бер чуртан тоткан иде. Шуннан бирле юньле балык тоткан юк. - Тота белмисең инде алайса. - Булса, белер идек анысы. - Соң, Госман тоткан бит. - Шул берәү булган инде ул. - Һавадан төшмәгәндер бит ул ялгыз чуртан? - Һавадан төшкән шул менә. - Сәяхәтче бака турында ишеткәнем бар иде. Әмма сәяхәтче балык турында белмим. Рөстәм, бу мәсьәләдә дә үзенең өстенлеген сиздереп, тагын елмаеп куйды. - Сәяхәтче балык түгел, сәяхәтче уылдык. Зур суларда йөзгәндә балык уылдыгы үрдәк каурыена ябыша да шушындый урман күлләренә күчә. Аның сүзен раслагандай, шулчак калкавыч тирбәлеп куйды. Рөстәм чәнчә бармак кадәрле генә балык тартып чыгарды. - Әһә, мая бар. Ярап тора ул Юлбарыска. Юлбарыс! Юлбарыс! Маһ-маһ!.. Мин тагын итәк-җиңемне җыя төштем. Кесәмнән конфет алып, ашыгаашыга, кәгазен сүтә башладым. Әмма куркаклыгым бераздан үземә үк көлке тоелды. Рөстәмнең бүре буа торган Юлбарысы йомраннан әз генә калкурак, мәчедән кайтышрак кәкре аяклы бер көчек булып чыкты. - Юлбарыс! Конфет яратасыңмы? Мә, Юлбарыс! Көчек соры йомгактай тәгәрәп яныма килде. Рөстәм, корт чаккандай, кармак таягын бер читкә ыргытып, эте артыннан ташланды: - Юлбарыс! Чужой! Ярамый, ташла! Әмма көчек шоколадлы йомшак конфетны кабып йоткан иде инде. Тагын өмет итеп, кырыемда биеп тора иде. Рөстәм аны күтәреп алды да әзрәк арт санын чәбәкләп куйды: - Әйттемме сиңа! Әйттемме, чит кеше кулыннан азык алма, дип! - Чит күрмәгән ул мине, Рөстәм. Үз кешегә санаган. Әмма бу юлы малайның миңа хәтере калган иде, ахры. Бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, сукмакка таба атлады. Бу килүемдә мин Рөстәмне кабат күрә алмадым. Көз көне килгәндә дә өйдә булмады. Интернат-мәктәптә торып укый, диделәр. Шуннан соң елдан артык вакыт узгач, һич көтмәгәндә ул үзе минем фатирга килеп керде. Башта танымый да торам. Үсеп киткән, тәмам егет булган. Өстендә кара костюм, ап-ак күлмәк. Муенында кызыл галстук. Җитен сүседәй сары чәчләрен кыйгачлап тарап җибәргән. Күзләре ут яна егетнең. Авызы колагына җиткән. - Җыеныгыз, Назыйм абый, сезне алырга килдем. Бер кызык бар, - ди. - Тизрәк булыгыз, тизрәк! Соңгы автобус китә. Юлда барганда, болай ут капкандай эзли килүенең сәбәбен сорап, күпме төпченсәм дә, бер сүз дә ала алмадым. Көлә генә: - Алдан әйткәч, кызыгы бетә. Баргач күрерсез, - ди. Килеп төшүгә, туп-туры урманга алып кереп китте. Юлсыз, сукмаксыз караңгы ешлыклар аша күкрәк белән юл ярып шактый баргач, Рөстәм юан бер имән төбенә килеп туктады. Имәнгә сыенып үскән чикләвек куакларын аралап, өскә таба ымлады. Күтәрелеп карауга, мин ирексездән кычкырып җибәрдем: - Поши мөгезе! Синең чиләк бит!.. Әйе, җирдән ике метр чамасы биеклектә имән ботагында поши мөгезе асылынып тора иде. Ә мөгез чатында әлеге дә баягы шул зәңгәр чиләк. - Бүген иртән гөмбә җыярга чыккач тап булдым, - ди Рөстәм. - Күрү белән сезгә йөгердем. Алып барырга уйлаган идем дә, ни кызыгы булсын үзең күрмәгәч... Рөстәм, тиз генә агачка менеп, мөгезне алып төште дә миңа сузды: - Бүләк булсын. Истәлек. Сезне туңдырып үтерә язган теге Мөгезбай истәлеге. - Мөгезбай түгел, Мүкләкбайдыр инде, болай булгач. - Булыр сиңа! Күптән түгел күрдем мин аларны. Яңа мөгез үстерә башлаган. Монысыннан да хәтәррәк булмакчы! - Аннары тагын өстәп куйды: - Укыганыгыз бардыр инде, яз башында бөтен пошилар да мөгез сала. Март аенда... Ярты ел буе шушы чиләкне шалтыратып йөргән икән, сакаллы сабый... Без кайтырга борылганда, урман эчендә күз бәйләнә башлаган иде инде. Касә-күл буена җиткәндә, бөтенләй төн булган иде. Кара бәрхет ябынган җәйге тымызык төн. Меңләгән йолдызларга бизәлгән сихри төн. Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята. Ниндидер илаһи зат аның тирәсенә учлап-учлап йолдызлар сипкән. Су өстендә вак балыклар уйнаганда, алар челпәрәмә килеп ватылалар да тирә-якка сибеләләр. Ул очкыннар берсен-берсе эзләп табып, яңадан кушылалар, аннары тагын чәчелеп китәләр. Яр буендагы агачлар этешә-төртешә тыгызланып күл читенә елышканнар да хәйран калып шул тамашаны күзәтәләр. Киң итәкле яшел чапан кигән мәһабәт карт чыршылар, башкалардан бераз читтәрәк, үзләре бер төркемгә җыелганнар. Аз гына җил истеме, "Ай-һай! Бар бит бу дөньяның хикмәтләре" дигәндәй, очлы бүрек кигән башларын уңга-сулга чайкап куялар. ...Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре. Исәпләсәң исен китәрлек могҗизалары бар. Әле аның кеше ачмаган, кеше акылы ирешмәгән яшерен серләре күпмедер! Юбилейга барышлый Габдрахман Даллин ҺАДИ ТАКТАШ КЫЗЫЛ АРМИЯДӘ 1920 елда миңа - Ташкенттагы мөселман пехота командирлары әзерләү курсларының укытучысына (мин курсантларны атта йөрү осталыгына өйрәтә идем) Төркестан фронтының штабы Төркестан Үзәк Башкарма Комитетына турыдан-туры буйсынган аерым эскадрон оештыру бурычын тапшырды. Эскадрон төрле милләт вәкилләреннән төзелде. Анда руслар да, үзбәкләр дә, казакълар да, төрекмәннәр дә, кыргызлар да, каракалпаклар да, башкортлар да, татарлар да, кытайлар да бар иде. Эскадронга чит ил вәкилләрен каршылау, дәүләт өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган аерым йортларны һәм объектларны саклау кебек эшләрдән тыш, сугышчан бурычлар да йөкләтелә иде. Эскадрон, тиз хәрәкәт итә торган удар группа буларак, басмачыларның төрле районнарда очраган бандаларына, хәтта сирәк-мирәк Ташкент тирәләренә кадәр килеп чыккан аерым төркемнәренә һөҗүм ясап, аларны тар-мар итәргә, коралсызландырырга тиеш иде. Эскадронны бик ашыгыч рәвештә оештырып яткан көннәрнең берсендә безнең военком иптәш Наумов мине бер яшь егет белән таныштырды. Әлегедәй ачык хәтеремдә калган: бу егет яланбаштан, шуңа да артка ятып торган озын чәчләре аеруча күзгә ташлана иде. Аягында шактый дөнья күрергә өлгергән ботинка. Үзен кыюсыз, оялчан тота, ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп, үзен гаепле тойган кешесыманрак елмаеп карый. Наумов миңа бу егетнең эскадрондагы җирле халык сугышчыларын укыту, аларның белемнәрен күтәрү өчен җибәрелүен, фамилиясе Такташ икәнлеген әйтте. Мин Оренбург газетларында Һ.Такташ имзасы куелган берничә шигырь укыган идем. Шуңа күрә Наумов алып килгән егеттән: - Сез Һади Такташ түгелдерсез бит? - дип сорадым. Егетнең күзләренә шаян чаткылар йөгерде, ул бөтен йөзе белән мөлаем елмаеп, үзенең ара-тирә шигырьләр язу белән дә шөгыльләнүен, ләкин әле бу өлкәдә уңышка ирешә алмавын белдерде. Кулыма төшеп укыган шигырьләре үземә ошаганга күрә минем сүзләремә каршы аның үзен шулай тотуын артык гадилек дип атадым. Ул тагын елмайды, ләкин бу турыда сүзне артык озайтмады: - Монда эшләячәк эш миңа бик кызыклы тоела, ошый, - дип, безнең сөйләшүнең темасын икенче якка борып җибәрде. Без Такташ белән дусларча кул кысышып аерылыштык. Мин аңа эшендә һәм иҗатында уңышлар теләдем. Һади Такташка Наумовның рөхсәте белән хәрби кием бирделәр. Шул көннән Такташ безнең эскадронның алдынгы бер сугышчысы, солдаты булып китте. Такташ эскадронда бик тырышып, бөтен көчен, энергиясен салып, зур дәрт белән эшләде. Үзенең төп эшеннән тыш ул стена газетлары чыгаруда, газетжурналларны сугышчылар алдында кычкырып укуны оештыруда да актив катнаша иде. Еш кына үзенең шигырьләрен дә укый иде. Такташка сугышчылар аеруча зур хөрмәт белән карый иделәр. Аны үзе укыткан җирле халык сугышчылары гына түгел, руслар да, башкортлар да, дунганнар да, төрекмәннәр дә бик яраталар, зурлыйлар иде. Дунган һәм төрекмәннәр Такташны олылап "муллахан" дип атап йөртәләр иде. Такташ һәрвакыт сугышчылар арасында булды, алар белән бергә ашады, еш кына алар белән бергә казармада йоклады. Такташның эше аеруча күп иде. Шуңа күрә политбүлек аңа үзенә бер ярдәмче алырга рөхсәт итте. Такташ ярдәмчене бик тиз тапты. Эскадронда наданлыкны бетерү буенча шул көннән башлап Һади Такташ эшне киң җәелдереп җибәрде. Нәтиҗәдә эскадронда бөтенләй надан булган кешеләр калмады. Элек яза да, укый да белмәгән, культура ягыннан артта калган кешеләр, аеруча дунганнар һәм төрекмәннәр, укый-язарга өйрәнеп, өйләренә ана телләрендә хатлар яза башладылар. Бу - безнең өчен дә, Такташ өчен дә зур шатлык иде. Командование эскадронда шундый талантлы укытучыөйрәтүчеләрнең булуы белән чын-чыннан горурлана иде. Бервакытны мин Такташны очратып, аның укыту эшен ничек шулай оста итеп оештыра алуы турында сораштым: - Һади, син бит җирле халыкларның телләрен белмисең, ничек алар белән эшли аласың? Ул миңа аларны укыту, өйрәтү белән генә чикләнмичә, үзенең дә укуын, аларның телләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнүен сөйләп бирде. - Төркестан халыкларының телләрен өйрәнү миңа киләчәктә ул халыкларның әдәбиятларын өйрәнергә ярдәм итәчәк, - диде ул. Такташ, тәрбия-укыту эшенең уңышлы нәтиҗәләр бирүен күреп, үзе дә чын күңеленнән шатлана иде. Ул эшен яратып, сөеп башкара иде. Шуңа да курсантлар арасында аның авторитеты зур булды. Безнең часть Фәрганә фронтына киткәндә, миңа Такташ белән аерылышырга туры килде. Без кочаклашып саубуллаштык. Армиядән кайтканнан соң, миңа инде аны күрергә туры килмәде. Күп еллар үтте һәм мин аерылышканда Такташка әйткән теләк тормышка ашты - ул чыннан да татар халкының сөекле һәм зур шагыйре булып танылды. Ләкин, кызганычка каршы, аның нәфис шигъри сазы күп уйнамады - иҗатының чәчәк аткан бер вакытында сүнде. Шулай да күңелдә ул һаман да тере кебек... Аның шаян, үткен сүзләре, матур шигырьләре, сөйләп бирергә дә кыен булган гаҗәп көчле оптимизмы хәтергә төшә, үзенә нәрсәсе беләндер тартып торган нурлы йөзе күз алдына килә. Ул гаҗәп киң белемле, югары культуралы, интеллектуаль бер кеше иде. Без, гражданнар сугышы ветераннары, шагыйрьне ул елларда якыннан күреп белгән сугышчылар, бу гади, күркәм һәм чын кешене, зур шагыйрьне һәрвакыт истә тотабыз. Шаян сәхифә УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ Марсель ГАЛИЕВ Рапорт Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. Ул чактагы студент Зөлфәт дежурлыкны курсташы Мөдәррис Әгъләмовка тапшырган. Менә-менә ишектән майор Шакиров килеп керергә тиеш. Мөдәррис рапортын инде йөз мәртәбә авыз эченнән кабатлаган. "Товарищ преподаватель! Во время моего дежурства..." дип башлыйсың да... Менә ишек ачыла, класс дәррәү аягүрә баса. Майор Шакиров рапорт кабул итү кебек ләззәтле мизгелгә әзерләнә. Мөдәррис "Смирно-о!" командасы бирә дә җитез адымнар белән майор каршына килеп баса, киноларда немец солдатларыннан күреп калганча, үкчәсен үкчәгә бәреп честь бирә. Чатнап торган тавышын яңгыратып рапорт бирә башлый: - Товарищ предатель!.. Аһ, каһәр суккан чытырманлы рус теле! Җиңел генә әйтәсе иде бит... Класс гөр килеп көләргә тотына. Мөдәррис тотлыгып кала. Майор Шакиров агарып чыга. Дулкынланган чакта шундый гадәте бар аның: сул күз кабагы тартыша башлый, уң терсәге белән ул үз касыгына төртеп куя. Совет майорына "предатель" дигән хәтәр сүз әйтүдән каушап калган Мөдәррис тә нәкъ Шакиров хәрәкәтләрен үзе дә сизмәстән кабатлый: сул күз кабагы тартыша, уң терсәге белән үз касыгына төртеп куя. Моны ук көтмәгән майор кычкырып җибәрә: - Ещё дразнишься!.. Вон из класса! Шул китүдән Мөдәррис Әгъләмов хәрби кафедрага бүтән әйләнеп кайтмый. Университет белән дә хушлаша. Шуннан бирле, урамда хәрби кеше күрсә, Мөдәррис Әгъләмнең сул күз кабагы тартыша, уң терсәге касыгын эзли торган була... Фәлсәфи төкерек Америка Кушма Штатларында йөргән чакта мин бәхетле очракка туры килдем. БМОның Генераль секретаре Бутрос Гали безнең атаклы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмне милли мәсьәләләр буенча киңәшкә чакыртып алган икән. Утыз ике катлы штаб-квартира каршында журналистлар җыелган, кара болыт кебек. Кайсы гына илдән килмәгәннәр. Мин дә шулар арасына барып кысылдым. Көтәбез. Бөтенесенең дә телендә "Мөдәррис..." Кытайлар, Мү-Дәлли, диләр, аларда "р" авазы юк бит. Греклар - Мударриссиус, абхазлар - Амөдәррис, грузиннар - Мударриссилиани, кхмерлар "Мө!" дип кычкыралар. Менә бервакыт ишекләр ачылып китте. Яхшы ашаган таза-таза адәмнәр арасында безнең курач гәүдәле Мөдәррисебез күренде. Гәүдәгә озынлык ягыннан кыска буйлы Мөдәррисне Бутрос Гали иелеп кочаклады да өч мәртәбә үпте. Ирләр белән үбешү тәрбиясе алмаган Мөдәррис Әгъләм кул аркасы белән битен сөртте, аннары капкара тәрәзәле, гаҗәеп озын "Линкольн" лимузинына утырыр алдыннан, полиция кордоны чак тыеп торган журналистлар ягына вәкарь белән генә карап, бармагын Ренат Харисча пистолет итеп төзәп торды да, мине күреп алгач, ым какты. Ул арада мине, күтәреп диярлек алып килеп, "Линкольн"га утырттылар. Машина эче гаҗәп икән: телевизор эшләп тора. Экранда - бер-берсенә уралышып беткән лесбиянкалар. Көмеш чиләкләрдәге боз эченнән шампан шешәләренең кукрайган борыны күренә. Арттарак - яшькелт зәңгәр сулы бассейн. Машина кузгалып китүгә, Мөдәррис Әгъләм киемнәрен салып ташлады. Тетелеп бетсә дә, социализм чорының карасу төсен җуймаган трусигын да таслап төреп куйды. БМОның Азия-Африка илләренә ярдәм фондыннан бирелгән, крокодил тиресеннән эшләнгән затлы плавкины киеп карады. Чылатырга кызгандымы, киредән салды, бассейнга кереп, бөтен дәүләтен таратып та ташлады. Су астыннан ике бармагын чыгаргач, мин аны, Черчилль кебек, "Виктория" дигән билгене күрсәтә микән, дип уйлаган идем, кырыйда утырган хезмәтче негр малае, шундук аның теләген аңлап, сигара кабызды да Мөдәрриснең ике бармагы арасына кыстырып та куйды. Мөдәррис Әгъләм, алкалы төтеннәр чыгарып, Манһеттен небоскрёбларына таба өрде дә: - Арылды... Бутрос Гали белән җиде илнең азатлыгын хәл иттек инде, - диде. Кымырҗып торган салкын шәраб эчкәч, күзләрен йомып, су өстендә яткан килеш бераз черем итеп алды. Күзләрен ачып, тәрәзәдән небоскрёблар урынына тәбәнәк-иске йортлар күргәч: - Әллә Казанга кайтып та җиттекме?! - дип сорады. - Юк, сэр, - диде шофёр. - Нью-Йоркның негрлар яши торган кварталы бу. Мөдәррис, тынычланып, бассейнга башы белән чумды, бөтенләй күмелеп, Җир йөзеннән, тарихтан, татар халкыннан ике минутка югалып торды. Милләт язмышы өчен хәвефле минутлар иде бу... Бассейнга Һималай кыялары арасында үскән җитмеш ике төрле үләннән кайнатылган, Тибетның далай-ламалары гына куллана торган ислемай салынган иде. Зәй ягының ярым керәшен авылында үсеп тәрбия алган Мөдәррис тәненә чат килешеп тора иде бу хушлык. Менә ул судан чыкты. Негр малае тәнен корытып, изрәтеп массаж ясый башлагач, егерменче гасырның фәлсәфә ташын йоткан бу бөек шәхескә мин бер сорау бирмичә түзә алмадым: - Мөдәррис әфәнде, сезнең Президент булырга ниятегез юкмы? - Равил Фәйзуллин дөрес эшли, - дип башлады ул җавабын. - Дөрес эшли үз акчасына үз һәйкәлен ясатып. Киләчәккә ышаныч юк хәзер. Шәйхи Маннур да әнә исән чакта үзенә ике һәйкәл ясаткан иде. Берсен, Ленин һәйкәлен этебрәк, шуның урынына Мамадышның үзәгенә куйдылар. Икенчесе - туган авылы Тулбайда. - Мөдәррис әфәнде... - Әйе, әйе, аңлашыла соравың... Зөлфәтне сакларга кирәк, туган. Әгәр аны, төрмәгә утыртып, өч ай одиночный камерада тотсаң, өч томлык шигырьләр язып өлгертә, билләһи! Әлбәттә, шартлар тудырып... Шәп ашау-эчү, атнага бер хатын-кыз. Чибәрлеге мөһим түгел. Чит күзләр кызыгырдайларны Зөлфәт өнәми. Юк, мин гомуми халык төрмәсе хакында әйтмим. Казан тирәли "Поле чудес" кырында төзелә бит әле икешәрөчәр катлы, тәрәзәләре рәшәткәле... - Коттеджларны әйтәсеңме? - Коттеджмы, кат тизме - анысын белмим... Шәһәр читендә унбиш сутый җире булган, ишек-тәрәзәләре рәшәткәле ике-өч катлы суверен төрмә кирәк иде инде Зөлфәткә дә... - Минем сорау... - Батулланы әйтәсеңме?! Әй изделәр дә бит Батулланы Брежнев чорында, әй сыттылар... Унсигез ел буена талкыдылар. Хәтерлисездер, шул дәвер эчендә Батулла 12 китап бастырып чыгарды, СССРның төрле театрларында 7 пьеса куйдырды. Өч театрда бер-бер артлы баш режиссёр булып эшләде. Партийный булмаган килеш, юри, сынар өчен куйдылар Батулланы. Шул чорда ул тагын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булып алды. Православие динендәге хатынын аерып, егерме җиде яшьлек чибәр татар кызына өйләнде. Казанның епискобы күршесендәге йортын сүткәч, ике җирдән фатир алды. Беренче машинасы бәрелеп хыянәт иткәч, анысын үз хакына җибәреп, яңаны юнәтте. Шушы кадәр эшкә ничек чыдамак кирәк! Болай ук бәхетле изелгән бүтән берәр язучы булды микән ул елларда! Дөрес, хикәяләрен бастырмадылар. "Черек күл"гә чакырып: "Язма хикәя, язма хикәя!" - дип, өстәл сугып, Төркиягә чыгарып ташлау белән куркытып, көнаралаш сүгәләр иде үзен. Шул еллардагы тыелган хикәяләрен Батулла күптән түгел редакциягә китергән иде... Берсен дә басарлык түгел. КГБда да җүләр малайлар утырмый, теге елларда ук сизгән булганнар ни язып йөргәнен. Батулла КГБга мәңге рәхмәтле хәзер. Йөрер иде әле һаман шырдый-бырдый хикәяләр язган булып. Әнә күр, бүген нинди романнарга тотынды. - Сез Президент булырга телисезме, дип сорау бир-рр... - Бер көрәшчебез бар иде бит әле. Яшьләрнең "Азатлык" оешмасы башлыгы. Мәйданнарда сөйләргә өйрәнеп килә дисәм, Австралиядә яшәүче татар кызына кияүгә чыгып китте дә барды. Хәзер анда верхолаз булып эшли, ди. - Кем, кем дисең? - Верхолаз. Баскыч куеп менә дә жирафның колак артын кашып утыра икән. Безнең министрларныкы дәрәҗәсендә, ди, хезмәт хакы. - Мөдәррис әфәнде, без төп сорауга кайтыйк әле... - Ә! Туфан Миңнуллинмы?! Хельсинкига киткән ул. Поезд белән булмыйча! Самолётка аллергия ич аның. Союз председательлегеннән аласы елны кызык иттек без аны, ә! Якутларның съездына өч ай алдан җибәрдек моны поезд белән. Съезд беткәч, өч айдан соң кайтып төште. Кем инде мондый заманда алты ай юлда йөри. Әнә, Гариф Ахунов кабинетын алты көнгә дә калдырып китми иде. Туфан кайтып кергәндә, күпме үзгәреш: Союз ишегалдында пропискадагы кәрлә эт үлгән, вахтёр - җүләрләр йортында, секретарь карчык урынында колагына кадәр менгән якты боттан гына торган мадонна утыра. - Сез кайсы авылдан, иптәш? Керергә ярамый! - дип каршы ала Туфан әкәне. Җитмәсә, кабинет ишеген дә биегәйтеп, озын буйлы кешегә чамалап яңаны куйганнар, йозак та алышынган. Шуннан соң депутатлыкка китеп барды бит Туфан әкә. Әле Хельсинкидан интервью биргән. Базарлы Матакка кадәр ишетелә торган Бөтендөнья татар радиосына. Казанга кире кайтасым юк, юбилейга бүләк ителгән өй бурасын Мәрәтхуҗадан Тампере шәһәренә тракторлар белән тарттырып китерсеннәр, дигән. - Нигә кайтмаска булган, үпкәләгәнме әллә? - Академия театрында Зөлфәт Хәким диктатурасы урнашып килә, миңа көн бетәчәк, дибәйтеп әйтә, ди. - Минем сорау... Тукай премиясе... - Премия дигәннән, Роберт Миңнуллин күренәме? Ул алырдай премия бетсә, яңасын уйлап чыгарырга кирәк. 2038 елда аңа туксан яшь тула. Сөн суында юынганнар озак яши, ди. Ике тапкыр туксанга җитә әле ул, Аллаһы боерса. Тәки соравыма туры җавап алырга өлгермәдем. Машинабыз Кеннеди аэропортына сызгырып кына килеп керде дә "Боинг" самолёты янында тукталды. Трап тирәсендә берсеннән-берсе чибәр стюардесса кызлар, сөлгеле подносларга чәкчәк куеп, Мөдәррисне көтеп зарыкканнар иде. Бөегебез өч бармагы белән ике чәкчәк эләктереп капты да, тозы әзрәк булган, дип, траптан өскә күтәрелә башлады. Мин, баядан бирле тулгаклаган соравымны кабатларга дип, аның артыннан иярдем. Трапның иң биек ноктасына җитеп, самолётның буаз корсагына кереп китәр алдыннан Мөдәррис Әгъләм борылды да, Америка киңлекләренә мәгънәле караш ташлап: - Президентлыкка кадәр миңа бабаларыбыз уңлы-суллы өләшеп калдырган җирләребезне бер кулга тупларга кирәк әле, - диде. - Америка да безнең әмирлек икәнен искәртә башларга вакыт. Майялар безнең бабаларыбыз түгелмени! Арканзас, Ак аю, Алабама. Тел яңгырашын гына тыңлап кара. Барысын да кайтарып алырбыз! Төркидән башланган дөнья төрки белән бетәргә тиеш! Мөдәррис Әгъләм, Атлантика җиленә аркасын куеп, ике теш арасыннан черт итеп нәзакәтле төкерде. Америка маңгаена чәпәлгән фәлсәфи төкерек иде бу... Укучыларыбыз иҗаты ТОРМЫШЧАН ХИКӘЯЛӘР Ул безне бәйли иде... Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: "Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле", - диде. Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым. Әлбәттә, Сәгыйдә аны күреп белми. Ләкин Илнур хакында мин аңа еш сөйли идем. Кызык итеп кенә, чөнки Илнурның тормышы үзе бер романтика иде. Балачак шуклыклары, Себердә Совет Армиясе сафларында хезмәт итү. Аннары шунда калу, тауметаллургия комбинатында эшләү. Илнурның Казандагы хәзерге тормышы. Аларның һәрберсе маҗаралы вакыйгаларга бай иде. Илнурның читтәге тормышын мин хатлардан гына күз алдына китерәм һәм сөйләгәндә аларны кызыклырак, тулырак итәргә тырыша идем. Әйе, мин аларны башта кызык итеп кенә сөйләдем. Ләкин вакыт узган саен, Илнур Сәгыйдә белән безне бәйли кебек тоела башлады. - Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле. Сәгыйдәнең икенче мәртәбә әйтелгән бу сүзләре мине айнытып җибәргән кебек булды. Тынлык озакка сузылмады. Мин кабаланып кесәгә тыгылдым. Ниндидер серле әйбер алган кебек, аннан хат чыгардым. Хат эченнән чыккан фотоны минем һәр хәрәкәтемне күзәтеп торган Сәгыйдәгә суздым. Ул аны ашыкмыйча гына кулына алды. Ә фоторәсемдә соңгы мода белән киенгән, кара чәчле, шундый ук мыеклы дустым Илнур елмаеп тора иде. - Йә, ничек? - дидем мин. Сәгыйдә дә минем бу сүзләрне: "Йә, сөйләгәннәр туры киләме?" - дигән мәгънәдә аңлады шикелле. Килешле йөзенә кызыллык йөгерде. Ул фотоны кире миңа сузды. Бары тик: "Моданы ярата икән!" - дип кенә куйды. Бу очрашуга күп көннәр үтте. Мин Сәгыйдәне Казанга озаттым. Ул сәүдә техникумына укырга керергә тиеш иде. Озатканда: "Сәгыйдәне каршыла", - дип Илнурга телеграмма сугарга кушуым да әле генә кебек. Кузгалып киткән поезд вагоны ишегеннән кул болгап: "Сау бул!" - дип кычкыруы да әле һаман колагымда яңгырый. Ләкин Сәгыйдәдән хат килмәде. Хатларында дустым Илнур гына аны каршы алуын, тулай торакка урнашырга ярдәм итүен, имтиханнарга бергә әзерләнүләре турында язган, аңа карата булган беренче хисләре белән уртаклашкан иде. Хатны тагын да бер мәртәбә укып чыктым. Сәгыйдәне күз алдына бастырдым. Ул шулвакыт: "Хавис, әйдә, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле", - дип эндәшкән кебек булды. Чыннан да, күңелдә Илнурның хаты тудырган яңа хисләр турында Сәгыйдәгә нәрсә дә булса сөйләү теләге туды. Әмма бу мөмкин түгел иде. Сәгыйдә сәүдә техникумында укый башлады. Ләкин мин аның тормышын бары тик дустым хатларыннан гына күз алдына китерәм. Илнур, гүя, безне әле һаман да бәйли иде... Көтүдә Авылда чиратлап сыер көтү дигән нәрсә тормышка керде. Чөнки хәзер беркемнең дә профессиональ көтүче буласы килми. Ул һөнәр дип аталудан туктады дисәң дә ялгыш булмас. Шәһәрдән ялга кайтуымның бер көнендә мин дә көтүгә чыгасы иттем. Чөнки эш-мәшәкать белән мавыгып, табигать кочагына чыгарга форсат-җай табып булмый иде. Монда вакыт күп, хозурлык. Дөрес, кайберәүләр көтүдә вакытның әкрен үтүенә зарлана. Ә мин - юк. Миңа ошый. Мин җирдәге бөҗәкләрне, үләннәрне кызыксынып күзәтәм. Аяк астында очраган җир җиләкләрен өзеп кабам. Без бала чакта маллар күп иде. Шуңа күрә бу җирләрдә җир җиләге үсә алмады. Ул вакытта болынлыклар кистерелгән газонны хәтерләтә, алар өстеннән йөрү бик җиңел иде. Ә хәзер кайбер урыннарда үлән биеклеге тезгә җитә. Минем көтү дә зур түгел - егерме баш тирәсе генә. Сыерлар әкрен генә Тол буена таба бара. Мин артларыннан атлыйм. Алар кырын карап кына мине күзәтә: мин берәр нәрсә белән мавыгып, малкайларга игътибарны киметсәм, читкәрәк китүдән дә баш тартмыйлар. Менә шундый бер күңеллелек белән елга буена якынлашам. Һәм шунда үземне сискәндергән бер күренешкә тап булам: Тол буенда өлкән яшьтәге ике исерек хатын йоклап ята. Яннарында шешәләре дә күренә. Боларның инде үзләренә күрә табигатькә ял итәргә чыгулары. Күңелемдәге шатлык, күтәренкелек каядыр югалды. Алар урынына бу хатыннарга карата нәфрәт һәм бер үк вакытта үзләрен кызгану хисләре дә туды. Мин әкрен генә көтүне икенче якка бора башладым. Әмма бу күренештән тиз генә арынып булмады. Әле хәзер дә Тол буе турында уйлый башлыйм да, шул хәл искә төшеп сискәнеп китәм. Мин аны юксынам Мин аның турында уйласам, күңелемне ниндидер сагыш, юксыну биләп ала. Югыйсә, без аның белән бик аз гына аралаштык. Үткән гасырның 80нче еллары уртасы иде. Махсус шифаханәдә кемдер тикшерү уза, кемдер дәвалана. Ашханәдә бергә җыелабыз. Безнең өстәлгә бик тәкәббер, горур кыяфәтле, төксе бер кеше туры килгән. Ул миңа кадәр үк монда булган инде. Аны Пермь драма театрының атказанган артисты, диделәр. Бер-ике көн үткәч, күрәм, шул кеше урынында яңа пациент пәйда булды: ягымлы карашлы, чал сакаллы, элеккесенең нәкъ капма-каршысы. Ул рәссам Анатолий Тумбасов икән. Таныштык. Миңа күчтәнәчләр һәм Төньяк боз океанына иҗатын багышлаган бер рәссам турында альбом күтәреп керде. Аралашу вакытларында без нәрсәләр турында сөйләштек - анысы истә калмаган. Әмма без дуслар булып аерылыштык. Соңрак мин аның остаханәсендә булгаладым, ул районга килгәндә, миндә кунак булып китте. Очрашканда китапларын да бүләк итә иде. Аннары мин башка шәһәргә күченеп киттем. Күпмедер еллар узгач, Пермь картиналар галереясендә аның хакында сораштым. Аны инде вафат, диделәр. Бу минем рухи дусларымның берсен югалту иде. Шуннан соң аның язмаларын тагын бер кат игътибар белән укып чыктым. Очраклы рәвештә генә Барда районы газетасында аның шул районда иҗат сәфәрендә булуы хакындагы язмасы һәм шунда төшергән эскизлары белән таныштым. Аларның берсендә - түбәтәйле, өстенә мөселман күлмәге кигән картның чәй эчүе, икенчесендә мөселманча яулык ябынган хатынның елгада кер чайкавы сурәтләнгән иде. Димәк, рәссам безнең гореф-гадәтләребезне, динебезне хөрмәт иткән, аларга иҗаты белән дә игътибар биргән, ошбу күренешләрне күңеле аша үткәргән. Һәр милләткә тигез караган. Ул, гомумән, кешелекне, яшәүне яраткан, аңа үз йөрәге җылысын өстәргә тырышкан. Ягъни, ул чын кеше булган. Юксынам мин сине, Анатолий Николаевич! Күпме хөрмәт күрсәтсәк тә аз Мин бу тормышта үземне бик тә бәхетле саныйм, чөнки аның төп өлеше әни белән аралашып, әни дип эндәшеп үтте. Яшьрәк чагымда ата-аналары вафат булучыларны күз алдына китерәм дә, алар моны ничек кичерә ала икән, дип уйлый идем. Үземә мин моны кичерә алмам төсле тоела иде. Шуңа күрә мин әниемнең гомерен озынайтырга тырыштым. Булдыра алганча аңа игътибар, хөрмәт-тәрбия күрсәттем. Ике-өч атна саен дүрт йөз чакрым җир үтеп, аның янына кайта идем. Кышларын әнине шәһәргә ала торган булдым. Авылда чагында аңа игътибартәрбия җитмәүне күреп, бик тә әрни идем. Әмма берни эшли алмыйм: гел әни янында гына да утырып булмый. Авылдан: "Әни ашамый башлады", - дигән хәбәр килсә, тиз генә кайтып, аңа аякка басарга ярдәм итә идем. Берчакны зур бер чарага әзерләндек: озак кына кайтып булмады. Әнием шул вакытта ашаудан бөтенләй калган. Мин тиз генә кайтып, элеккечә, аны аякка бастырырга омтылдым. Шуңа ышана идем. Әмма әни инде бу юлы тамагына ризык алырлык хәлдә булып чыкмады. Ике көннән ул бакыйлыкка күчте. Аны хөрмәтләп җир куенына иңдердек. Безгә олы мирас булып аның яшәү үрнәге генә калды. Әниемнең бөтен гомере көрәштән генә тора. Шуңадыр, ахры, ул кинәт кенә вафат булмады, ә еллар дәвамында әкренләп сулды. Ул яшәү өчен соңгы сулышына кадәр көрәште. Мин моның шаһиты булдым. Соңгы сәгатьләрендә авыр-авыр сулаучы әниемнең нинди хәлдә икәнен беләсем килеп, колагына иелеп: "Әни, мине ишетәсеңме?" - дип сорыйм. Ул ап-ачык итеп: "Ишетәм", - дип җавап бирә иде. Мин аның тормышын күз алдына китерәм: ул тулысынча яшәү өчен көрәштән гыйбарәт. Авыр сугыш елларында халыктан сөт җыю, эремчек, сөт калдыклары алып кайтып, ятим балаларга өләшү... Аны авылда хөрмәтләп "Эремчек апа" дип атаганнар. Әти эчүгә сабышкач, ул тормышны үз кулына алган. Берәүләрдән абзар сатып алып, аны өй дәрәҗәсенә җиткергән. Әнинең тырышлыгы белән без кечкенә чакта ук сыерлы булдык. Әни безне, кечкенәдән ятим калган дүрт баласын, беркайчан да какмады-сукмады. Бай рухи тормыш белән яшәргә дә ихтыяр көче, вакыт тапты. Олыгая башлагач, энем алып биргән радиотапшыргыч аша "Азатлык" радиосын тыңлап, андагы дини тапшыруларның эчтәлеген башкаларга да сөйли иде. Бик күп вафат булучыларны юып соңгы юлга озатты. Авылның үзе кебек намаз укучы апалары аңа киңәшкә килә, безнең алда аңа эч серләрен сөйлиләр иде. Ул безгә үзенең тарикать юлында булуын, диндәге остазы - үз әтисе, ягъни безнең картәти икәнлеген искәртә килде. Хәер, без моны үзебез дә күреп, аңлап үстек. Әни кешегә күпме генә хөрмәт күрсәтсәң дә, ул аз икән. Вакыт узган саен, бу миңа ачыграк аңлашыла бара. Макталуларсыз ничек яшәр? Без кайчандыр аның белән бик тә якын дуслар идек. Миңа аның романтик рухы, татар җанлылыгы ошый иде. Ул инде студент булганчы шактый тормыш кичкән, Поляр яктагы бер шәһәрдә эшләргә дә өлгергән. Андагы күренекле татарлар турында Татарстан гәҗит-журналларына язарга өлгергән. Беркөнне ул Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" китабын алып кайткан. Аны хикәянең соңгы юллары аеруча тәэсирләндергән иде. Ул шул юлларны безгә кат-кат укып: "Автор менә ничек көчле әйткән бит ә?!" - дип, соклануын белдерә иде. Без бергә бер ел да укымадык - юлларыбыз аерылды. Ул икенче уку йортына күчте. Әмма безнең бәйләнешләр өзелмәде. Мин аның моннан соңгы тормышыннан хәбәрдар идем. Ул шактый уңышлы карьера ясый башлады. Инде дустым теге чактагы кебек хисләргә бик бирелеп тормый. Аның өчен иң мөһиме - байлык, дәрәҗә. Шулай уңышлы гына үсеп килгәндә, ул, никтер, югары хуҗаларына ошап бетмәде һәм урамда калды. Мин ул вакытта күптиражлы бер газетаның мөхәррире идем. Эш сорап килгәч, аны үземә сыендырыр өчен, штатны киңәйтеп, үземә беренче урынбасар ясадым. Әмма күпмедер вакыт узгач, бу аны канәгатьләндерми башлады. Ачык рәвештә булмаса да, ул мөхәррир урынын дәгъвалады. Шуның аркасында танышым белән саубуллашырга туры килде. Ул вакытта аның элеккеге хуҗасы алышынган иде. Дустым милли хәрәкәт лидерларына ышанычка керде, алар аша төрле интригалар ясап, үз урынында калган мөхәррирне эшеннән бушаттыруга иреште. Яңадан шул элеккеге кәнәфиенә кереп утырды. Ул инде хуҗалар белән саграк эш итә, аларга ничек тә ярарга тырыша иде. Шул ук вакытта ул үзен дә онытмады, тапшыру уңышлы булса, авторлар исемлегенә үзен беренче яздырта, зур җитәкчеләр, киң публикага билгеле кешеләр килсә, кытыршырак итеп булса да, алар белән әңгәмәне үзе үткәрә. Мөмкин булганча эфирда үзен мактата. Бу эшкә сәбәп чыкмаса, аны ясалма рәвештә булса да эзләп таба. Озакламый бу аның чиренә әйләнде, чөнки ул, ни сәбәпледер, шактый гына хезмәтләре булуга карамастан, үз-үзенә, үз көченә ышанып бетми иде. Танышым үз шәхесенә, үз истәлекләренә бәйле тапшырулар әзерләтә башлады. Хәтта эфир аша болында печән дә чабып күрсәтте. Мөмкин булган барлык бүләкләрне, дәрәҗәле исемнәрне яулап алды. Яше лаеклы ялга китәргә җиткәч, аны кечерәк мәгълүмат чарасына - газетага күчерделәр. Инде шул газета битләре аның фоторәсемнәре, истәлекләре, хикәяләре белән тулып чыга башлады. Ул биредә дә үзенә мөмкин булган барлык дәрәҗәле исемнәрне, бүләкләрне алды. Һәм, ниһаять, аны чын-чынлап лаеклы ялга озаттылар. Киткәндә, шул газета битендә аның "Мин, мин, мин..." дигәнрәк язмасы күзгә чалынып калды. Соңгы елларда якын мөнәсәбәттә булмасак та, мин аның турында уйланам, борчылам. Танышымның кулында инде эфир да, газета да юк. Шундый мактауларга күнеккән, алардан башка яши алмаучы бу дустым киләчәктә ниләр кичерер? Ул аңа артык авыр сынау булмасмы? Чын кеше Мин бу хакта таныш-белешләргә сөйләгәнем булмады диярлек. Сөйләсәм дә, аңа күпләр игътибар бирмәс иде. Әмма ул вакыйга күңелемә нык кереп калган. ...Совет чоры. Авылда бер колхозчы агайны урманга утын кисәргә яллап алып бардым. Безнең якта элегрәк утынны язын урманда кисеп, шунда ярып, кибәргә өеп калдыралар иде. Аны көзен генә авылга кайтаралар. Агай дигәнем безгә бик үк ят кеше түгел. Аның җәмәгате белән әнием дуслар. Алар бергәләшеп намаз укыйлар, мәет юарга да йөриләр иде. Ә агай эчәргә ярата. Намаз әһеле түгел. Ул үзе шундый кеше - беркемгә дә авыр сүз әйтмәс. Колхозда ат җигә. Өендә сугым-фәлән булса, өйдән чыгып китүне кирәгрәк саный. Шуңа күрә мал чалдыруны хатыны оештырырга мәҗбүр була. Үсә төшкәч, шуңа ахры, бу эшкә уллары өйрәнде. Менә шушы агай белән утын кисәбез. Мин шактый юан каен агачларын "Дружба" пычкысы белән кисеп аударам. Ә ул аларны ботакларыннан арындыра. Шулай бик бирелеп эшләгәндә, бер мәлне, ул миңа кинәт кенә ачуланып кычкыра: "Син нәрсә, егылган агачларны төпләреннән өзеп бетермисең. Алар бит җаннары чыга алмыйча интегеп ята". Мин шундук ул әйткәнчә эшли башладым. Һәм бер үк вакытта аның сүзләре мине сискәндереп җибәрде, аптырашта калдырды. Ул агачларны тере итеп күрә, аларның шундый язмышка таруы белән килешеп бетми иде. Күңелемдә йөргән шушы вакыйганы мин соңрак - дин иреге бирелгәч - бер мәдрәсә мөгаллименә сөйләдем. Һәм аңа да бу шактый нык тәэсир итте. Танышым бераз сүзсез торгач: "Мәчеттәгеләр түгел, ә менә әлеге абзый - чын дини кеше", - дип әйтеп куйды. Кайтаваз ҮЗЕМ ӨЧЕН ЯҢА АВТОР АЧТЫМ "Казан утлары"ның 6нчы санында берничә хикәя басылды. Роберт Батулланың "Аклы-каралы хикәятләр"е һәм Фоат Садриевның "Тургай"ы укый башлау белән үзләренә җәлеп итте. Бу авторларны күптән беләбез, яратабыз. Ә менә хикәясе шул ук санда чыккан Илдус Диндаров дигән автор минем өчен яңалык булды. "Боз өстендә" дип аталган хикәяне баштарак, берәр балыкчы турындадыр инде бу, дип, теләмичәрәк кенә укый башлаган идем, мавыгып китеп, укып чыкканымны сизми дә калганмын! Бу хикәя белән мин үзем өчен яңа автор ачтым дип саныйм. Әсәрнең башында җәй уртасы тасвирлана. Рәхәтләнеп йоклап яткан сабыйны ачы таңнан көтүгә кәҗә куарга уяталар. "Сынык мөгезле киребеткән, сумаладай чем-кара кәҗә" турында укыганда, әлеге кәҗә каршыңа килеп баскандай була. "...Инсаф, җиңел сулап, "инде котылдым кәҗә тәресеннән", дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, тагын яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу..." Малай адымнарын ешайтса, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, гаепсез кыяфәт белән нидер чемченгәндәй итә. Кызык бит! Йорт хайваннарының да үз холыклары була һәм монда бу холыкфигыль бик тулы, тере, чын итеп тасвирланган. Хисмәтулла - әсәрнең төп герое. Аның турында укыганда ашыгырга ярамый, һәр сүзне сеңдереп, игътибар белән укырга кирәк. Миңа аның күзләрен сурәтләү бигрәк тә нык тәэсир итте, күзләренең икесе ике төстә булуы гаҗәпләндерде һәм уйландырды. Мондый күзләр, мөгаен, бик үзенчәлекле кешеләрдә генә була торгандыр. Ник дигәндә, мин андый күзле кеше белән якыннан таныш идем. Нуриханның (язучы Нурихан Фәттах - Р.Ф.) күзләре турында төп-төгәл әйтә алам. Аның күзләре тиктормас, тере, очкынлы иде. Кайчакта ул күзләр ут чәчә, андый вакытта дәшмәвең хәерлерәк, шып буласың. Нык борчылганда яисә гадәттән тыш берәр хәбәр ишеткәндә, күзләренең берсе үз төсендә кала, ә икенчесе куе яшел төскә керә иде. Һәм, тынычлану белән, үзгәргән күз үз төсенә кайта торган иде. Нуриханның холкы үзенчәлекле булуын күпләр беләдер, бу хакта күп яздылар, ә менә күз төсенең үзгәрүчән булуын беренче тапкыр әйтәм. "Боз өстендә" хикәясенә кире кайтыйк әле. Әсәрнең соңгы юллары, бер караганда, кеше ышанмаслык хәл кебек. Әмма бу өлешне укыгач, күптән булган бер хәлне искә төшердем. 1995 ел тирәсе иде бу. Минем Биектау районындагы, тәртипсез авырулары белән даны чыккан Каменка хастаханәсендә эшләгән чагым. Беркөнне урта яшьләрдәге бер авыруны кабул итеп, дәваланырга яткырдым. Чистай якларыннан иде бугай ул, милиционер. Икенче көнне эшкә килсәм, дежур табиб әлеге кешенең больницада кунмавын хәбәр итте. Икенче, өченче көнне дә килмәде бу. Шуннан, рәсми документ тутырып, диспансерга хәбәр иттек тә (кабул ителгән авыру дәвалану процессын өзеп, табибларга әйтми-нитми больницадан китеп барса, шулай эшләргә тиешбез) оныттык, дияр идем. Әмма дүртенче көнне килде бу. Моны ашыгыч рәвештә эшенә чакырганнар булып чыкты, районда ЧП булган икән. Бик зур комиссия килгән, тикшерүләр уздырылган. Ә ЧП менә мондый: кайсыдыр авылдамы, дачадамы бер исерек бәндә бакчасындагы алмагачка асылынган. Күршеләре, йөгерешеп килеп, тиз генә элмәктән төшергәннәр, коткарганнар һәм милициягә шалтыратканнар. Ә дежур милиционер, асылынган адәмнең исән булуын әллә аңлап җиткермәгән шунда: "Что вы наделали! Нельзя было его трогать, с вами прокурор разберётся!" - дип кычкыра ук башлаган. Һәм "прокурор" сүзеннән котлары очкан күршеләре бу адәмне тиз генә кире асып куйганнар! Нәрсә бу? Наданлыкмы, әллә хакимият вәкилләреннән курку шул дәрәҗәдә канга сеңгәнме?.. Шуңа әсәрдәге соңгы абзац, трактор астына кысылып калган кешене коткармаулары да ышандыра мине. Чыннан да, авторның соңгы сүзләре дөп-дөрес. Авторга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калам.