ОНЫТЫРГА ЯРАМЫЙ Кайбер тарихчы галимнәрнең раславы дөрес булса, 1917 елдан банглап илдә урнашкан тоталитар режим шартларында язмышлары пыран-заран килгән - махсус оештырылган ачлык фаҗигаләрендә һәлак булган, йорт-җир һәм туган төбәкләреннән сөрелгән яки, бер гаепсезгә кулга алынып, нахак хөкем карары белән гомерләре киселгән, концлагерьларга озатылып, ерак Себер тайгаларында, кырыс табигатьле төньяк өлкәләрдә, Казакъстанның сусыз далаларында иза чиккән, авыр кол хезмәтеннән, кыйнау-рәнҗетүләрдән шунда әҗәлен тапкан яисә, иреккә сәламәтлекләрен тәмам югалтып, инвалид булып, рухи сүнеп чыккан кешеләрнең, ягъни репрессия корбаннарының гомуми саны утыз-кырык миллионга җитә икән. Бу - ил халкының якынча чиреге дигән сүз. Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Бу яктан ул чын мәгънәсендә интернациональ күренеш - илдәге милләтләрнең уртак фаҗигасе. Хәер, соңга таба, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, репрессив сәясәт, теге яки бу милләтнең аерым шәхесләрен йә мәгълүм бер төркемен - "контрреволюцион элементларын", "җинаятьчел оешмаларын" юк итү белән генә канәгатьләнмичә, бөтен бар халыкларга, милләтләргә каршы геноцид мәгънәсендә дә кулланыла башлый. Сугыш һәм сугыштан соңгы беренче елларда Кырым татарларының, калмыкларның, Идел буе немецларының, кайбер Кавказ халыкларының (чечен, ингуш, карачай, балкар һ.б.) егерме дүрт сәгать эчендә туган җирләреннән сөрелеп, гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителүе һәм мөстәкыйль милләт булып яшәү өчен бөтенләй яраксыз, кыен шартларга куелуы әнә шул геноцид сәясәтенең бер мисалы иде. Башка халыклар кебек үк, татар халкы да тоталитар режим аждаһасына үзеннән күп корбаннар биргән. Октябрьдән соңгы беренче елларда ук "буржуаз сыйныф вәкилләре" буларак репрессияләнгән һөнәри сәнгать эшлетслеләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләре, зыялылар, Гражданнар сугышы корбаннары, 1921 елгы ачлык фаҗигасендә һәлак булган меңнәрчә гаиләләр, көчләп күмәкләштерү чорында "дошман сыйныф", "кулак", "кулак иярчене", "нэпман" тамгасы астында судсыз-нисез атып үтерелгән яки бөтен гаиләләре белән Себертә озатылган меңнәрчә крестьяннар, җир хуҗалары, җәмәгать-дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галимнәр, язучылар, мөгаллимнәр, табиблар, рәссамнар һ.б. - татар халкы биргән бу корбаннарның төгәл санын хәзер, мөгаен, ачыклап та бетереп булмыйдыр. Репрессияләр иң беренче нәүбәттә милләтнең, халыкның әнә шул иҗат эше белән шөгыльләнгән өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган хөр карашлы катлавына таба юнәлтелгән була. Мәгълүм ки, татар әдәбияты, XX йөз башында аеруча бер иж,ади күтәрелеш чоры кичереп, революцияне тотрыклы милли-демократик традицияләргә нигезләнгән, үзенчәлекле, күп жанрлы, җитлеккән, яшь талантларга бай, киләчәге өметле бер әдәбият булып каршылый. Дөрес, милли азатлык хәрәкәтендә чыныгу алган өлкән буын әдипләрнең бер өлеше (Г.Исхакый, С.Максуди, Г.Баттал, Ф.Туктаров һ.б.), Октябрьне кабул итмичә, Ватанны ташлап читкә китәргә мәҗбүр булалар. Монда калганнары исә, яше-карты, революция вәгъдә иткән якты киләчәк һәм милли үсеш хакына чын күңелдән илһамланып, иҗади эшләрен дәвам иттерергә тырышалар, яңа хакимият белән якын хезмәттәшлектә булмасалар да, һичьюгы, аңа карата лояль мөнәсәбәт саклыйлар (мәсәлән, Ф.Кәрими, Дәрдемәнд). Әмма егерменче еллар башында ук илдә диктатура көчәю һәм бөтен иҗтимагый тормышны идеологик кысалар эченә көчләп кертү нәтиҗәсендә, язучыларның иҗат хөрлеге көннән-көн кысыла-тарая бара, язган әсәрләренең кыйммәте фәкать сыйнфый көрәш күзлегеннән генә бәяләнә башлый. Әдәбият белемендә "вульгар социологизм" дигән исем алган ялган теория әдәби мираска карата да мөнәсәбәтен үзгәртә. Мәсәлән, Тукайга "вак буржуа интересларын яклаучы милләтче шагыйрь" ярлыгы тагыла, Дәрдемәнд белән Ф.Әмирханга - "эре буржуа әдипләре", Г.Камалга - "либераль буржуа" язучысы, С.Рәмиевкә "индивидуалист, символист шагыйрь" дигән мөһерләр сугыла. Г.Газиз, Җ.Вәлиди, Г.Рәхимнәр исә, гомумән, пролетар әдәбиятка татар буржуасының милләтчелек карашларын үткәрергә тырышучы агентлар итеп күрсәтелә. 1925-1926 елларда гарәп хәрефен латин әлифбасына күчерү мәсьәләсе буенча матбугатта һәм гыйльми конференцияләрдә кабынып киткән кызу бәхәсләр барышында гарәп шрифтын яклаучылар (Г.Ибраһимов, Г.Алпаров, Г.Шәрәф һ.б.) чыгышлары соңыннан, "солтангалиевчелек" шаукымы башлангач, мәдәният тарихы ноктасыннан бәяләнеп түгел, бәлки "татар буржуасының сыйнфый интересы белән бәйләнгән" сәяси бер вакыйга итеп карала. Гарәп әлифбасын яклап матбугатта мөрәҗәгать белән чыккан татар зыялыларына (" имза" мәгълүм) "Болар - турыдан-туры пролетариат диктатурасына, марксизм идеологиясенә каршылар, алар ачыктан-ачык эре буржуа сыйныфларының яклаучылары булганга, яңалиф хәрәкәтенә провокация төсен бирергә тырыштылар, алар бу хәрәкәтне үзләренең контрреволюция оешмалары өчен файдаланырга тырыштылар" дигән гаеп ташлана. Гомумән, 1928 ел ахырында Сталинның шәхси күрсәтмәсе буенча ОГПУ органнары тарафыннан фальсификация юлы белән мәйданга чыгарылган һәм "Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы" дип исемләнгән сәяси процесс татар интеллигенциясенең милли кадрларын системалы рәвештә юк итүгә юнәлтелгән беренче зур террор була. Бу "эш" буенча җитмеш җиде кеше җавапка тартыла. Аларны буржуаз милләтчелектә, бөтен төрек-татар халыкларын бергә җыеп, бербөтен милли дәүләт төзү өчен яшерен әзерлек эше алып баруда гаеплиләр. Асылда исә бу милли сәясәт өлкәсендә Сталин җитәкчелегеннән ризасызлык күрсәткән милли интеллигенция вәкилләренең авызларын томалау максаты белән эшләнә. 1930 елның 28 июлендә ОГПУ коллегиясе "солтангалиевчелек"тә гаепләнүче җитмеш җиде кешенең егерме берен иң югары җәзага - атарга, унбер кешене - ун елга, егерме дүрт кешене - биш елга, унбер кешене - өч елга концлагерь хезмәтенә һәм тугыз кешене өч еллык сөрген җәзасына хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнварында шул ук ОГПУ коллегиясе, алдагы карарын үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын ун еллык концлагерь белән алыштыра. Әмма монда шуны искәртеп үтәргә кирәк: соңрак, 1937-1938 елгы "олуг террор" вакытында, "солтангалиевчелек"тә гаепләнгән бу кешеләрнең һәммәсе диярлек, шул ук "җинаятьләре" өчен кабат җавапка тартылып, НКВД "өчлек"ләре ("тройка") карары белән атарга хөкем ителәләр. Танылган җәмәгать, дәүләт, партия-совет эшлеклеләре белән бергә бу исемлектә күренекле язучылар, журналистлар, сәнгать кешеләре дә була (Ф.Агиев, С.Сүнчәләй, һ. Ат лаен, Б.Урманче, Г.Мансуров, И.Терегулов Һ.6.). "Солтангалиевчелек"не тар-мар итү сылтавы белән Татарстанда контрреволюцион милли төркемнәрне һәм оешмаларны "фаш итү" кампаниясе тагын да көчәеп китә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумы үзенең 1929 елның 9 ноябрь карары белән барлык партия әгъзаларын "солтангалиевчелек"не тамырыннан йолкып атарга, артта калган халык массалары арасында милли хорафатларга каршы көрәшне көчәйтергә, әлегә кадәр безнең аппаратларда сакланып калган "солтангалиевчел" идеологияне алга сөрүче кешеләрне фаш итәргә чакыра. Шундый карарларны, күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән язучылар даирәсендә мифик бер "Җидегән" оешмасы уйлап табыла, матбугатта ул "контрреволюцион яшерен оешма" әгъзалары Н.Исәнбәт, Ченәкәй, Г.Кутуй, Г.Минскийларның "пычрак эшләрен" фаш итә. Алар, әдәбият мәйданыннан куылып, бүтән эшкә күчәргә яисә бөтенләй Казаннан чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Мәсәлән, Г.Минский башта Чиләбегә, аннан Бакуга кача, Казанга сугыштан соң - 1952 елда гына әйләнеп кайта. Н.Исәнбәт "Спартак" фабрикасына гади эшче булып яллана, аннан, авылга китеп, мәктәптә эшли. Г.Кутуй да, язучылар даирәсен ташлап, Казан техникумнарында студентлар укытып йөри. Бу чорда һәр татар язучысының иҗатында нинди дә булса сәяси хата эзләнә. Ф.Бурнаш - "солтангалиевчеләр" тегермәненә су коючы милләтче әдип - "сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре" (Яңалиф. 1929. № 22), Ченәкәй - "Диния нәзарәте, сыраханә, лото, алимент һәм чүп-чарлар шагыйре" (Яңалиф. 1931. № 1) дип игълан ителә. К.Тинчурин "милли демократизм" тарафдары, ягъни "иске авылның горефгадәтләрен, халык уеннарын идеаллаштыра"; Ш.Усманов фәкать "татар комиссарларына гына игътибар итә", бары аларны гына "алгы планга чыгара"; Г.Ибраһимов "авылны шәһәргә каршы куеп" яза ("Адәмнәр" повесте күздә тотыла). Менә шундый ярлыклар уңга да, сулга да ябыштырыла башлый. Хәтта "пролетар шагыйре" Мансур Крыймов иҗатыннан да "вак буржуа карашларыннан арынмаган шигырьләр" эзләргә керешәләр. "Бер-берсен мактау, пролетариат язучыларына, пролетариат әдәбиятына күчү юлында булган юлаучыларга аяк чалу, шулай итеп, оешу ягыннан милли демократизмга нык җирлек тудыру - менә ал арның алга сөргән контрреволюцион хәрәкәтләре!" - дип нәтиҗә ясый Г.Толымбай үзенең бер мәкаләсендә, "җидегәнчеләр"не "фаш итеп" (Яңалиф. 1929. № 9-10). Пролеткультчылар тәнкыйтендәге мондый "фаш итүләр", өркетүләр, әлбәттә, әдәбиятыбызның табигый үсешен тоткарлаган, аның сәләтле кадрларына иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ачарга комачаулаган. Революциягә хәтле үк исемнәре танылган кайбер әдипләрнең (Н.Думави, М.Укмаси, З.Ярмәки, Ә.Сәгыйди, Б.Рәхмәт, З.Бурнашева һ.б.) утызынчы елларда актив иҗат эшеннән читләшүләре, бәлки, әнә шушы идеологик чикләүләр, өркетүләр белән аңлатыладыр. Ләкин парадокс хәл: егерменче һәм утызынчы елларда әдәби тәнкыйтьтә туктаусыз дәвам иткән һәм торган саен кискенләшә барган әлеге "сыйнфый көрәш" (Сталин тезисы!) әһелләре һәммәсе диярлек - тәнкыйтьчеләре дә, тәнкыйтьләнүчеләре дә - 1937 елгы "олуг террор" афәтеннән котыла алмыйлар. Бу чорда инде диктатор режимы талымлап тормый: милли интеллигенциянең исеме күзгә ташланырдай һәрбер вәкилен таш капчыкка җыя бара. Хөкем тегермәнен тизрәк эшләтү һәм закон таләпләре, кагыйдәләре белән мәшәкатьләнмәс өчен һәр республикада, өлкәдә өч кешедән (партия өлкә комитетының беренче секретаре, эчке эшләр халык комиссары, хәрби прокурор) торган махсус "өчлек"ләр ("тройка"лар) булдырыла. Татарстанда, мәсәлән, шундый ике "өчлек" - махсус "өчлек" һәм гади "өчлек" эшләгән. Махсус "өчлек" гаепләнүчегә һәрвакыт үлем җәзасы биргән. Гади "өчлек"нең сирәк кенә очракларда лагерь срогы бирү белән канәгатьләнгән чаклары да булгалаган. 1937-1938 еллар арасында бу "өчлек"ләр аша меңәрләгән "халык дошманы" узып, үзләренең гомер юлларын төгәллиләр. Мәсәлән, шул ике ел эчендә партиянең өлкә комитетына әгъза булып сайланган алтмыш бер кешенең илле дүрте, өлкә комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайланган егерме бер кешенең уналтысы юк ителә. Татарстан Язучылар берлеге дә нәкъ шушы елларда иң зур югалтуларга дучар була. 1934 елда СССР Язучылар берлеге төзелгәч, Татарстаннан әгъза яки әгъзалыкка кандидат (стажер) итеп рәсмиләштерелгән утыз татар язучысының уналтысы репрессиягә эләгеп, шул арның унысы НКВД тырнаклары астында һәлак була. Язучылар берлегендә теге яки бу сәбәпләр аркасында (күп очракта шул ук идеологик сәбәпләр) әгъза булып тормаган, әмма иҗатлары, исемнәре белән халыкка танылган баттгка. репрессияләнгән каләм әһелләрен дә кушсак, әлеге сан берничә дистәгә җитә. Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне, гаделлекне торгызу, ал арның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапны юып төшерү, шуңа бәйле рәвештә тормыш юлларына ачыклык кертү, биографияләрен фактик хаталардан арындыру юнәлешендә шактый гына уңышлы эшләр эшләнә. Укучыларда, бигрәк тә яшь буында әдәбиятыбызның үткәненә, ул әдәбиятны тудыручыларга, аларның тормыш юлларына булган кызыксынуны күздә тотып, утызынчы-кырыгынчы елларда һәм илленче еллар башында репрессияләнгән әдип-мөхәррирләребез хакында мәгълүматлар бирелә башлады. Бу, бер яктан, аларның саф-пакь исемнәрен тагын бер мәртәбә хөрмәт белән искә төшерү булса, икенче яктан, кеше язмышлары белән уйнаган диктатор режимнарының халыкны нинди афәтләргә салырга мөмкин икәнлегенә бер ишарә-кисәтү дә булыр. ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШ (Язучы Мин Шабай турында яңа мэгълцматлар) Куе кара мыеклы, уйчан карашлы, чалара башлаган чәчләрен Такташныкына артка ташлаган бу мөлаем кеше әле дә кцз алдымда тора. Бервакыт, Язучылар берлегенең коридорында тыйнак кына елмаеп баруын кг/ргәч, мин аннан шатлыгының сәбәбен сораган идем. - Соң, Рафаэль энем, яз җитә ич, яз! - дип, чын кг/ңелдән шатланып җавап кагЪпарды ул. Февраль урталары иде. Тышта чатнама суык. Урамнан узучылар якаларын кгрпәреп, борыннарын бияләй белән каплап, тиз-тиз атлап йөриләр... Ә ул, яз, ди... — Ленин бакчасыннан узышлый колагыма песнәкләр сайрашуы ишетелде. Борыныма шундый татлы, тансык ис бәрелде. Кг/тәрелеп карасам - ак тирәк бөреләре кояш нурлары астында җылынып, чак кына бг/ртеп, яз исе бөркеп торалар... Мин Шабай яз килг/ен башкалардан алдарак сизеп, шуңа шатланып яши белде. Бу аның соңгы язы иде... Уйналмаган скрннка Мин Шабайны беренче чиратта оста хикәяче дип саныйм мин. Аның шактый шома язылган очерклары, яратып укыла торган повестьлары, заманы өчен уңышлы гына чыккан пьесалары, хәтта бер романы да бар. Әмма әдәбият тарихына уд үзенең искиткеч тәэсирле, җыйнак, моңы аңкып торган хикәяләре белән кереп калды. Шулар арасында күңелемә иң якыны - "Уйналмаган скрипка". Хикәянең төп герое, ятим авыл малае, ниндидер могҗиза белән кулына бик затлы, кыйммәтле скрипка төшерә. Чит-ятлар күзеннән яшереп, ул аны җиргә, тирес өеме астына күмә. Күпмедер вакыттан соң скрипканы уен коралларын нечкә аңлый торган Фәтхи бабайга күрсәтә. Бабай скрипканы бик хөрмәтләп кулына ала, колагын салып чиертеп карый, озак-озак тыңлап тора да иясенә кайтара. Тирес астында яткан скрипкага черек тигән, ул элекке моңын, матур тавышын югалткан инде... Бу күренешнең бик тирән эчке мәгънәсе бар. Кеше җанын, шул исәптән язучы күңелен дә затлы уен коралы белән тиңләп булыр иде. Аны да шулай тирес астына күмеп әрәм итү ихтимал... Мин Шабайның ниндидер җыелыштан соң ачынып әйткән сүзләре әлегәчә колагымда яңгырый: - Нишләп аз язасың, диләр... Мин бит ярты гомеремне төрмәдә черетеп үткәрдем... Ярты гомеремне! Чыннан да, М.Шабай үз гомеренең илле елыннан уналтысын төрмәләрдә, колонияләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә үткәрә. Бер бит кәгазь, сынык каләм кисәген таба алмыйча интегә. Исәнлеген югалта, имгәнә, гангрена башланып, чак үлми кала... Кайвакыт, ачы шаяртып: "Миндә нинди генә авыру юк! - дип әйтә иде ул. - Врачлар, бавырыңны, бөерләреңне, ашказаныңны дәваларга кирәк, диләр. Югыйсә үләсең, имеш. Ә мин, аңа хәтле мин әллә кайчан инфаркттан үләчәкмен, дип әйтәм. Икесе булды инде, өченчесен көтәм... Алайса, йөрәгеңне дәваларга кирәк, диләр. Ә мин әйтәм, мин аңарчы яман шештән үләмен. Миндә ул да бар. Аяк-кул сызлавын әйткән дә юк инде!" Ул үлгәч, хатыны, көндәлекләреннән шундый юлларын табып, миңа күрсәткән иде: "Биш минут язам, бер сәгать ятып ял итәм...". Врачлар, аннан зарланып, ничә мәртәбә Язучылар берлегенә шалтыраттылар: "Аңа больницага ятарга кирәк. Ә ул, бездән качып, дәваланмыйча йөри... Хәле бик начар, кисәтеп куябыз...". Ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Мирсәй ага Әмир аның белән кат-кат сөйләшеп карады. "Гомеремнең соңгы көннәрен шифаханәдә тончыгып ятаммы соң! - дип җавап кайтара иде Мин Шабай. - Санаулы көннәремне үзем теләгәнчә яшәп калыйм, ичмасам..." Һәм ул үзенекен итте: аның йөрәге 1963 елның кояшлы сентябрь иртәсендә якын дусты белән алма бакчасында серләшеп утырган чакта тибүдән туктады... "Мин хулиган идем..." Мин Шабай 1913 елның 28 апрелендә Башкортстанның хәзерге Кушнаренко районы Каратәкә авылында дөньяга килә. Алты яшеннән, әнисе үлеп, ярым ятим кала. Әтисе акча эшләргә читкә чыгып китә, ә ул үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була. Байларга тамак хакына ялланып хезмәт итә. Бервакыт абзар түбәсеннән кар чистартканда егылып төшеп аягын имгәтә. Бай аны шундук өеннән куып чыгара: авыру баланы бушка ашатып яткырырга аңарда әндри казнасы юк, имеш... Берничә елдан, әтисе бераз акча юнәтеп кайткач, тормышлары яхшыра төшә. Әтисе мал-туар, ат сатып ала, чын-чынлап дөнья куа башлый. Улын мәктәпкә бирә, тегесе бик яратып укып йөри. Ләкин колхозлашу еллары килеп җиткәч, аларны "раскулачить" итәләр, бөтен мал-мөлкәтләрен тартып алалар, әтисен мылтык белән алып китәләр. Мин Шабай исә качып котыла. Унбиш яшьлек үсмер малай 1928 елдан ил буенча йөри. "Мин хулиган идем, - дип сөйли иде Мин ага бу еллар турында. - Карак шайкаларына кушылып урлаштым да, сугыштым да, кеше таларга да туры килде. Кайда эләксә, шунда йоклый идек, нәрсә эләксә, шуны ашый идек... Ярым ялангач, ачлы-туклы яшәлде. Ул елларда безнең ише ятим балалар буа буарлык булды. Бөтен вокзаллар, базарлар, тимер юл стансалары шулар белән тулы иде... Күбесе минем шикелле "кулак" балалары..." 1931 елның көзендә милиция хезмәткәрләре аны тотып алып, Уфа төрмәсенә утырталар. Бераздан аны Мәскәү янындагы Болошево станциясендә урнашкан 1 нче номерлы ОГПУның яшүсмерләр колониясенә күчерәләр. М.Шабай бәхетенә, бу А.С.Макаренко алымнарын кулланып эшли торган яшьләр коммунасы булып чыга. Монда яшь тоткыннарны җәберләмиләр. Киресенчә, аларга ышанып, шәхесләрен ихтирам итеп, тәрбия эше алып баралар, тәмам бозылып беткән бандитларны да аякка бастырып, кеше итәләр. Саф күңелле, тырыш М.Шабай ударникларча эшли, яратып укый, колониядә килеш урта мәктәпне тәмамлый. Бик күп китап укый. Аеруча классик язучылар әсәрләрен укырга ярата. Шулар тәэсирендә үзе дә кулына каләм ала. Һәм колониядә утырган елларында (утызынчы еллар башы) аның беренче очерклары матбугат битләрендә басылып чыга. 1934 елның көзендә М. Шабай иреккә чыга. Казанга килеп, педагогия институтының әдәбият бүлегенә укырга керә. Ләкин тормыш шартлары авыр булганга, икенче курстан укуын ташларга мәҗбүр була. Коммунасын сагынып, тагын шунда кайта, күпмедер вакыт йөк төяүче булып эшли. Армиягә алынып, ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, яңадан Казанга килә, төрле урыннарда эшли. ЕЕиһаять, "Яшь сталинчы" газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша. 1940 елда беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Ул, әдәбият өлкәсендә үз сукмагын табып, елдан-ел осталыгын үстереп, дәртләнеп иҗат итә. Яшьләр газетасында эшләгән вакытта М.Шабай яшь журналист, шагыйрь Рәхим Саттар белән дуслаша. (Соңыннан Р.Саттар Муса Җәлилнең көрәштәше буларак таныла.) Алар бергә эшлиләр, бергә ашыйлар дигәндәй, икәүләшеп кызлар артыннан йөриләр. Серләре дә уртак була. Араларына кергән исемсез шымчы исә аларның ни турыда сөйләшкәннәрен көне-сәгате белән түкми-чәчми тиешле органнарга җиткереп тора. Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 0354351 нче номерлы эштә теркәлгәнчә (архив номеры 18928), дуслар күбрәк милләт язмышы турында сөйләшкәннәр. Татарларны урыслаштыру, ассимиляция бара, дип зарланганнар. Татар теле бетүгә бара, болай булса, озакламый халык та бетәчәк, дип ачынганнар. Большевиклар сәясәте белән килешмәү л әрен дә бер-берсеннән яшермәгәннәр. Р.Саттар сугышка китеп котыла һәм, озакламый әсирлеккә эләгеп, дошман тылында һәлак була. М.Шабайны исә, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, армиягә алмыйлар. Әмма шымчылар аның артыннан күзәтүне дәвам итәләр. Бервакыт ул, "Сугышка ник үз теләгең белән китмисең?" дип сорагач, болай дип җавап бирә: - Ни өчен сугышыйм ди мин? Кемне яклыйм? Атамны юк иткән большевикларнымы? Халкымны җәберләгән, телен бетүгә дучар иткән Сталиннымы? Алай гына да түгел, Советка каршы юнәлгән мәзәк сөйли, СССР хәрефләрен русчалатып болай аңлата: Смерть Сталина Спасет Россию. Шымчы үз шикаятендә бу сүзләрне ишетеп торган шаһитларны да күрсәткән. (Шикаять 1942 елның май аенда язылган.) Икенче бер вакыт, Сәхаб Урайский һәм Гали Хуҗи белән чак кына кәгеп утырганда, ул "халык дошманнары" Г.Исхакый һәм Г.Ибраһимовларны уңай яктан телгә алган, Г.Ибраһимовны кулга алу белән килешмәвен белдергән. Совет язучысы А.Толстойны бер чыгышы өчен "кара урыс", "шовинист" дип сүккән. Шундый ук карашларны ул башкорт дуслары Максуд Сөндекле һәм Баязит Бикбай белән аралашканда да ачыктан-ачык белдергән. "Колыма планетасында" Мин Шабайны 1942 елның 21 ноябрендә кулга алалар. Төн уртасында килеп тентү ясыйлар, бүлмәнең астын өскә китерәләр, барлык кулъязмаларын җыеп алалар һәм "кара козгын"га утыртып алып китәләр. Хатыны Мәгдүдә, һуштан язып, идәндә аунап кала. Ике айлык балалары Идегәй елаган тавышка гына аңына килеп, көч-хәл белән аякка баса. Баса дип, шул төннән алып аның йөрәге авырта башлый, бераздан ул инвалидлыкка кала. Сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә, М.Шабай "контр" сүзләр сөйләнеп йөрүен инкарь итми, ләкин бернинди оешмада да тормадым, Советка каршы яшерен эш алып бармадым, ди. Тик бу озакка бармый. Нәкъ унсигез көн үтүгә аны тәмам сындыралар, һәм 1942 елның 8 декабрендә ул үз кулы белән түбәндәге белдерүне ясый: "Дальнейшее сопротивление считаю бесполезным. Осознав тяжесть совершенного мною преступления и желая искупить свою вину перед советским народом, я решил рассказать всю правду". Белдерү урысча язылган. Бу юлы инде ул үзенә өелгән барлык гаепләрне дә таный. Янәсе, ул яшерен оешмада да торган, Советка каршы актив көрәш тә алып барган, "бәйсез буржуаз татар дәүләте" турында да хыялланган. Күп еллар үткәч, 1957 елда, реабилитация сорап язган гаризасында ул әлеге белдерүен болай аңлата: "Тикшерүченең көчле басымы астында (в силу насилия и угроз) үз-үземә яла ягарга мәҗбүр булдым". Бу басымның ни икәнен без хәзер күз алдыбызга бик яхшы китерәбез. Ләкин болай тиз сынуның икенче сәбәбе дә була. Тикшерүче аны алдый - гаебеңне танысаң, сиңа берни дә булмый, имеш. Гаебеңнең әллә ни зур булмавын яхшы аңлыйбыз, күп сөйләгәнсең генә. Шуңа күрә суд сине аклаячак яки, шартлы рәвештә хөкем итеп, сугышка җибәрәчәк. Беркатлы М.Шабай аның сүзләренә ышана. Һәм, әлбәттә, алдана. 1943 елның 1 гыйнварында - нәкъ Яңа ел бәйрәме көнне - ул барлык булган-булмаган гаепләрен санап чыккан беркетмәгә кул куя. Монда болай диелгән: "Входил в состав антисоветского формирования, проводил антисоветскую националистическую работу, проводил вербовочную работу среди молодежи - работников литературы - для антисоветской работы, восхвалял фашистских оккупантов и высказывал клевету на состояние татарской культуры и советской литературы". Шул ук елның 19 февралендә тикшерү тәмамлана. Әмма хөкемне М.Шабайга бер елдан артык көтәргә туры килә. Бу арада ул сугышка җибәрүләрен сорап берничә гариза язып карый. Берсенә дә җавап килми. 1944 елның 8 март көнне Махсус киңәшмә (өч кешедән торган законсыз оешма) аны җиде елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем чыгара. Шул ук елның 23 июнь көнне аны этап белән Колымага озаталар. Ул "Пионер" приискасына эләгә. Бангка. тоткыннар белән бергә забойда эшли, алтын казый. Эш авыр, азык нормасы бик аз, җан сакларга да җитми. Таптаза ир-атлар да, уртача алганда алты ай чамасы эшләгәч, хәлдән таеп егылалар. Аларны, "расходка чыгарып", бозлы чокырга күмәләр. Алар урынына яңаларны китерәләр. Мин Шабайның "шәхси эш"еннән күренгәнчә, 1944 елның октябрь аенда аны забойдан эшкә яраксыз дип "списать итәләр", лагерь шифаханәсенә җибәрәләр. Монда ул нәкъ бер ел үлем белән тарткалашып ята. Көч-хәл белән аякка баса, һәм авыру булуга карамастан, башкаларга ярдәм күрсәтеп йөри башлый: кемгә су китереп эчерә, кемнең астын-өстен алмаштырырга булыша... Хәтта соңгы икмәк сыныгы белән дә уртаклаша. Тоткыннар аны "изге җан" дип атап йөртәләр. Иң усал, бозылып беткән бандитлар да М.Шабайны җәберләмиләр, әйберләренә дә кагылмыйлар. 1945 елның октябрь аеннан ул шул ук лазаретта санитар булып хезмәт итә. 1948 елда аны "Ледяной" исемле лагпунктка фельдшер итеп күчерәләр. Ә 1949 елдан М.Шабай "Северный" лагереның лазаретында врач ярдәмчесе - лекпом булып эшли. Әлбәттә, лазареттагы эш забойдагы каторжан эшенә тиң түгел. Әмма монда да кеше гомере бер тиен дә тормый. Менә, әйтик, бервакыт лазаретка кайдандыр зур начальник килеп төшә, шифаханәне "эштән качып яткан әрәм-тамаклардан" ("придуроклардан") арчырга боерык бирә: барысын да чыгарып атарга! Ярым ялангач, хәлсез бәндәләрне карга чыгарып тезәләр. Шунда катнашкан прокурор М.Шабайны күреп е1Л е! - Туктагыз, монысын атмый торыгыз! Мин аны беләм, ул бит "изге җан". Күпме эшләп тә андый кешене очратканым юк иде... Шулай итеп Мин Шабай үлемнән кала. Икенче мәлдә, бер лагерьдан икенче лагерьга күчергәндә, уголовниклар, кәрт уенында оттырып, аны үтерергә җыеналар. Бу юлы аны конвой начальнигы коткарып кала. Эшнең кая барганын сизеп, ул, кагыйдәләрне бозып булса да, "изге җанны" үзе янына ала. Соңыннан Мин Шабай аңа рәхмәт йөзеннән үзенең соңгы галифе чалбарыннан баш киеме тегеп бүләк итә. 1949 елның 28 июнендә Мин Шабайны, яхшы эшләгәнен искә алып, срогыннан элек лагерьдан азат итәләр. Ләкин Казанга кайтырга рөхсәт бирмиләр. Шул ук "Колыма планетасында" кала. Эш урыны гына үзгәрә - хәзер инде ул Водопьянов исемендәге приискада башта склад мөдире, соңыннан завхоз булып эшли. Кулында паспорты яки башка документы булмау сәбәпле, беркая да чыгып йөри алмый. Хәтта туганнарына хат язарга да рөхсәт итмиләр. Шулай итеп бер ел чамасы "иректә" яшәгәннән соң, 1950 елның 22 июлендә тагын бер суд була. Бу юлы бернинди гаеп-фәлән эзләп тормыйлар. Элекке гаепләре өчен мондыйларны "повторник" дип атыйлар, аны, үзен дә чакырып тормыйча, мәңгелек сөргенгә хөкем итәләр. Сөрген урыны итеп шул ук Магадан өлкәсенең Спорный поселогын билгелиләр. М.Шабай, шул ук елның 31 августында яңа урынга килеп, лагерьның хуҗалык эшләрен алып бара башлый. Казанга ул тагын биш ел үткәч, Сталин үлеп, сәяси һавалар йомшара башлагач кына кайтып төшә. Ә тулы реабилитацияне өч ел үткәч, 1958 елның 13 мартында ала. 1959-1964 еллар арасында язучының "Бездә ел буе яз" исемле очерклар китабы, "Тормыш баскычлары", "Тормыш чакыра" исемле хикәя җыентыклары һәм "Уяну" исемле тарихи-социаль романы басыла (беренче кисәк). Ләкин сәламәтлеге бик начар булу сәбәпле, ул күпчелек иҗат планнарын тормышка ашыра алмый кала. "ӨЗЕЛЕРГӘ ҖИТЕП СЫКРЫЙ КҮҢЕЛЕМ..." (Шагыйрь тормышындагы "ак таплар") "Татар әдәбияты тарихымның 5 нче томында (95 б.) шагыйрь гомеренең Ватан сугышы алды еллары турында нибары бер җөмлә белән әйтелә: "Бөек Ватан сугышы чорына Ф.Кәрим шәхес кулыпы белән бәйле репрессияләр, төрмәләр, лагерьлар аша цтеп ныгыган, чыныккан шагыйрь буларак килеп керде". Башка басмаларда да Ф.Кәримнең 1938 елның башыннан 1941 елның ахырынача булган гомере бөтенләй< диярлек яктыртылмаган. "Беренче таш" Утызынчы еллар репрессияләренең үзенә күрә бер кануны була. Иң элек берәр газетада теге яки бу язучы турында үтергеч мәкалә басыла. Аннары әлеге мәкалә уңае белән "чаралар күрү" башлана: башта корбан буласы кешене партиядән яки комсомолдан куалар, аннан соң эшеннән чыгаралар. Ә тагын бераздан әлеге бәндә суга төшкәндәй эзсез югала. Әсәрләре басылмый, җырлары башкарылмый, исеме әдәбият тарихыннан сызып ташлана... Фатих Кәрим белән дә нәкъ шулай була. Аңа беренче "ташны" "Яшь ленинчы" газетасы һәм "Пионер катәме" журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Гыйльми "ата". "Кызыл Татарстан" газетасында (1937 елның 29 март саны) басылган мәкаләдә ул Ф.Кәримне "чит элемент", ягъни "халык дошманы", "Советка каршы коткы таратучы" дип атый. Мәкатә авторы яшь шагыйрьне үзенең социаль чыгышын яшерүдә (янәсе, мулла матае була торып, шуны яшергән дә алдау юлы белән комсомолга кергән), әсәрләрендә комсомолга, Совет иленә яла ягуда һәм, иң әшәкесе, рус шагыйре, "троцкийчы" Павел Васильев белән элемтәдә булуда гаепли. Ф.Кәрим, чыннан да, моннан берәр ел элек Мәскәүдә үзенең яраткан шагыйре Павел Васильев белән очраша. Атар бер кич утырып гәп коралар, шигърият турында сөйләшәләр. Ә бераздан П.Васильевны "троцкизм"да гаепләп кулга алалар. Димәк, ул чор карашлары буенча Ф.Кәрим дә "троцкийчы" булып чыга. Әлеге мәкалә тарихы турында Ф.Кәрим үзенең хатыны Кадриягә болай сөйләгән. Берничә ел элек Л.Гыйльми - ул вакытта әле комсомолның Татарстан өлкә комитетының икенче сәркатибе - китап нәшриятына үзенең яңа гына тәмамланган "Чын мәхәббәт" исемле романын алып килә. Нәшриятта балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире булып эшләүче Ф.Кәрим, романны укып чыккач, авторга кире кайтара. "Әсәр әлегә чиле-пешле, аның өстендә шактый эшлисе бар", - дип әйтә. Республика күләмендә идеология эшләрен алып баручы, бу өлкәдә үзен зур белгеч дип санаучы Л.Гыйльминең моңа бик хәтере кала. Дөрес, ул романы өстендә эшләвен дәвам итә, аны шактый яхшырта, шомарта һәм 1936 елда аерым китап итеп бастырып та чыгара. Әмма җае чыгу белән үчен ала. Калганнары инде югарыда телгә алынган тәртип буенча эшләнә. Ф.Кәримне комсомол сафыннан чыгаралар, бераздан нәшрияттан куалар. Тиздән кулга алачакларын сизенеп, 1937 елның җәендә Ф.Кәрим йөкле хатынын кечкенә баласы Ада белән Уфага, туганнары янына "ял итәргә" җибәрә. Үзе, бер тиен акчасыз калып, ачлы-туклы яшәп, иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Берничә ай эчендә ул Марк Твенның "Том Сойер маҗаралары"н тәрҗемә итеп чыга. Ялкынланып, ихлас күңелдән тырышып эшли. Ипи алырга да акчасы булмаганлыктан, ул базардан иң арзанлы әчегән эремчек сатып ала һәм шуны ашап ята. Хатыны, Уфадан кайткач, бу "эт ашамас әче тваругны" ташларга җыена, шунда Ф.Кәрим, мыек астыннан гына елмаеп, әйтеп куя: "Алай димә, сөеклем. Ул булмаса, ирең ачтан үлгән булыр иде..." Шунда гына Кадрия ханым иренең нинди хәлдә калуын аңлый башлый: моңача Ф.Кәрим аңа үз хәлләре турында бер сүз дә ычкындырмаган. Хәтта Уфадан пароходның яхшы каютасында кайтыр өчен, әҗәткә алып торып, акча да җибәргән... "Том Сойер маҗаралары"н Ф.Кәрим нәшриятка, үзе урынында калган язучы Гариф Гобәйгә илтеп бирә. Күп тә үтми, Ф.Кәримне кулга алалар. Төрмәдән язылган запискаларында ул хатыныннан нәшриятка барып, тәрҗемәнең язмышы турында белешүен үтенә. Гаиләсенә матди яктан бераз ярдәм булыр дип ышана. Кадрия ханым Гариф Гобәй янына баргач, тегесе: "Том Сойер маҗаралары"ның кулъязмасы бездә юк, ул югалган", - дип җавап бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң бу китап нәшриятта басылып чыга. Тик аның тәрҗемәчесе Г.Гобәй дип күрсәтелгән була. Кадрия ханымның күңеле моңа бик әрни, ул бу турыда үзенең көндәлекләрендә кат-кат яза. Ләкин нишләмәк кирәк?! Ф.Кәрим төрмәдә утыра, ә тәрҗемәнең кулъязмасы аларда калмаган! 2-5956 нчы эш Фатих Кәримне кулга алганда (1938 ел, 3 гыйнвар) аңа әле утыз яшь тә тулмаган була. Егерме тугызынчы туган көнен ул берничә көннән, 9 гыйнварда, ялгыз камерада каршылый. Бу вакытта ул инде язучы, унлап китап авторы буларак (сигезе - шигырь, икесе - проза) татар укучылары арасында шактый танылган була. Е1әрсәдә гаеплиләр соң Ф.Кәримне? Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-5956 нчы эш моңа беркадәр ачыклык кертә. Яшерен шымчыларның хәбәр итүләренә караганда, Ф.Кәрим, бервакыт якын дуслары белән сөйләшкәндә: "Бездә талант партбилетсыз үзенә юл яра алмый", - дип ычкындырган. Тәнкыйтьче Гомәр Галине кулга алгач, Хәсән Туфан фатирындагы мәҗлес вакытында ул күз яшьләрен агызып елаган, Г.Галинең тизрәк котылып, исән-сау әйләнеп кайтуы өчен тост күтәргән. Барлык гаебе менә шушы. Моңа өстәп тагын аны социаль чыгышын яшерүдә гаеплиләр. Менә шушыларга таянып, НКВД хезмәткәрләре Ф.Кәримне "милләтче", "пантюркист", "буржуазияне яклаучы", "троцкийчылар белән элемтәдә булучы" дип атыйлар. 1937 елның 29 декабрендә язылган кулга алу турындагы ордерда аны ниндидер уйдырма "хәрби контрреволюцион троцкийчы оешмада" булуда гаеплиләр. Бу оешмада хәрбиләрдән Якуб ага Чанышев, язучылардан Кави Нәҗми, Газиз Иделле, Сафа Гыйльфан һ.б. торган, имеш. Оешма әгъзалары С.Кировны, М.Горькийны һ.б. үтерүдә катнашкан, имеш. Ул чор гадәтләре буенча, НКВД хезмәткәрләре кулга алынганнарның барысын да террор әзерләүдә гаепләп иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәргә җыеналар. Конкретрак алганда, Ф.Кәримнең бу яшерен оешмадагы роле "оборона темасына язылган әдәбиятны тоткарлап, аны дөньяга чыгармаудан" гыйбарәт була. Менә шуннан соң китә инде сорау алулар, кыйнаулар, тәүлекләр буе аягүрә бастырып тотулар, йокысыз төннәр һ.б. Әмма Ф.Кәрим алай җиңел генә сыгылып төшүчеләрдән булмый, нык тора, бернинди гаебен дә танымый, беркетмәләргә кул куймый. 1938 елның беренче яртысында эчке эшләр наркомы Ежов урынына Берия килгәч, һавалар беразга йомшарып ала. А.Солженицын бу күренешне "временный откат" - "вакытлыча йомшару" дип атый. Атарга өлгермәгән яки кыйналып-изелеп тә кул куймаган кайбер тоткыннарны иреккә чыгаралар, икенче берәүләрнең "эш"ләрен судка әзерлиләр. Әлбәттә, суд шул ук хакимият кулында кала һәм НКВД хезмәткәрләре күрсәтмәләрен төгәл рәвештә үтәп тора. Шулай да суд өчен ниндидер дәлилләр кирәк була, һәм бу дәлилләрне ашыгыч рәвештә оештыралар да... Иң элек үз кул асларында булган, ихтыярлары сындырылган тоткыннарны файдаланалар. "Эш"тән күренгәнчә, Ф.Кәримне берничә мәртәбә К.Нәҗми белән күзгә-күз очраштыралар. Кыйналган, изелгән, тәмам кешелеген югалткан К.Нәҗми, язучы иптәшенең күзенә туры карамаска тырышып, тикшерүче кушканнарны кабатлап утыра. Янәсе, ул Ф.Кәримне "контрреволюцион яшерен оешмага" әле "Кызылармияче" газетасында бергә эшләгән чорда ук тарткан. Янәсе, шагыйрь аның кушуы буенча Советка каршы яшерен эш алып барган. Ф.Кәримнең "Бу эш нәрсәдән гыйбарәт иде соң?" дигән соравына каушап кала, нәрсә әйтергә дә белми, Ф.Кәрим "тоткарлаган" бер генә әсәрнең дә исемен атый алмый. Шуннан соң аны төрткәләп-суккалап алып китәләр. Яңадан инструкцияләр биреп, тагын очраштыралар. Ниһаять, тиешле беркетмәне төзиләр. Шулай да К.Нәҗми НКВД зобаниларының ышанычын тулысынча аклый дип булмый. Билгеләнгән көнне аны судка сак астында шаһит буларак китерәләр, һәм ул алдан язылган, мәҗбүр ителгән язма мәгълүматларны укып чыга. Адвокат төпченә башлагач: "Әйе, мин Ф.Кәримне яшерен контрреволюцион оешмага тарттым, ләкин ул үзе бу турыда белмәде", - дип җавап бирә. Соңыннан адвокат, аның бу ялгыш кына ычкынган сүзләренә таянып, Ф.Кәримне яклау җаен таба... Башка тоткыннардан да шул рәвешле кирәкле шаһитнамәләр алалар. Әмма мондый шаһитнамәләрнең чын бәясен үзләре дә яхшы аңлаганга, болар белән генә суд алдына чыгарга җөрьәт итмиләр. Иректә, алар кулы астында булмаган "белгечләр" кирәк була, һәм андыйлары да табыла: атаклы совет язучылары Нур Баян, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс. Алар НКВД хезмәткәрләре кушуы буенча Ф.Кәрим иҗатына идеологик күзлектән экспертиза ясыйлар. Бу документ КГБ архивында әлегәчә саклана. Монда, нигездә, Ф.Кәримнең "Аникин" поэмасы тикшерелә. Шигъри юлларны аннан-моннан йолкып, үзләренчә аңлатып, "белгечләр" бу зур күләмле, тирән эчтәлекле, патриотик хисләр тәрбияли торган әсәрне идеологик яктан зарарлы дип табалар. Шагыйрьнең бангка. әсәрләрендә дә алар "кулак идеологиясе", "Советка, революциягә каршы коткы тарату" күрәләр. Менә шушы документ суд барышында хәлиткеч роль уйный һәм Ф.Кәрим язмышын хәл итә дә инде... Болардан тыш судка шаһит буларак Ибраһим Газины чакырталар. Башта аның белән Черек күл бинасында тиешле "әңгәмә" үткәрәләр, ризалыгын алалар. Шул ук архив материаллары күрсәткәнчә, 1939 елның 15 февралендә НКВДга Хәсән ага Туфанны да чакырталар. Ул Ф.Кәримнең үзендә кунакта чакта Г.Галине жәлләп сүз әйтүен таный, ләкин шулай да аны үзенчә яклап маташа. "Ф.Кәрим халык дошманы түгел, аның бөтен иҗаты халык мәнфәгатьләрен яклауга багышланган", - дип әйтә. Соңыннан суд барышында да ул бу сүзләрен кабатлый, НКВД хезмәткәрләренең ачуын чыгара. Нәтиҗәсе билгеле. Татарстанның Югары суды Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарганнан соң башкаларга кагылмыйлар, ә Туфанны озакламый кулга алалар һәм шул ук Черек күл төрмәсенә ябып куялар. Татарстан Югары суды чыгарган хөкем карарыннан: "Каримов Ф.В. обвиняется по ст. 58-2, 58-10, 58-11 Уголовного кодекса РСФСР в том, что он являлся членом контрреволюционной право-троцкистской националистической организации и проводил активную контрреволюционную деятельность на культурно-идеологическом фронте, возводя на страницах художественной литературы клевету на советскую действительность. На основании вышеизложенного Каримов Ф.В. приговаривается Судебной коллегией по уголовным делам Верховного суда ТАССР к десяти годам тюремного заключения с поражением в избирателъных правах сроком на пять лет. 14 марта 1939 года". Тоткын язмыш ы Кадрия ханым көндәлекләрендә суд булган көн турында тәфсилләп язылган. Март аеның кояшлы, җылы, матур көне... Кадрия ханым, ирен судка кайчан алып киләчәкләрен алдан белеп, Чернышевский (хәзерге Кремль) урамында коляска белән аны көтеп йөри. Коляскада кечкенә кызы Ләйлә мышный-мышный йоклап ята. Менә Югары суд бинасы янында "кара козгын" машинасы туктый. Машинадан төшкәндә берничә мизгелгә генә ябыккан, йончыган, саргаеп беткән Фатих Кәрим йөзе күренеп кала. Ул хатынын күреп киң итеп елмая, аңа кул изи. һәм шундук аны этеп-төртеп суд бинасына кертеп җибәрәләр. Документларга караганда, бу 1939 елның 13 мартында була. Судтан соң да Ф.Кәрим бер елдан артык Казанда була әле. Башта 1 нче номерлы төрмәдә утыра. Аннан соң аны шул ук төрмә күршесендәге 1 нче номерлы колониягә күчерәләр. Монда обойлар җитештерү цехында тоткыннар төрле өй җиһазлары - диваннар, урындыклар, пружиналы матраслар һ.б. ясыйлар. Суд карарыннан соң Ф.Кәримгә аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул Кадриядән күлмәк-ыштан, кашык-тәлинкә, бераз тәмәке сорый. Киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң Кадрия, ике яшьлек Ләйләне ияртеп, төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: "Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!" - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып, бәргәләнә-бәргәләнә тыңлый... Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек килеп чыгуга, Хәсән Туфан сыман, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Аның тоткынлык чорында язылган шигырьләре аеруча лирик җылылыгы, эчкерсезлеге, мөлаемлыгы белән аерылып торалар. Фикере һәрвакыт ачык, хисләре кайнар, тын алышы иркен. Ул һич көчәнмичә, һава сулаган сыман, иркен яза: Тәрәзәмә кунган күгәрчен Гөрли-гөрли канат кагына. Кагына да уйнап очып китә Син яшәгән өйләр ягына. Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, Тимер рәшәткәгә баш иям. Өзелергә җитеп сыкрый күңелем Сагынудан сине, Кадриям! Бу шигырьләрдә тоткын хәле бик ачык чагыла. Алай гына да түгел, шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә. Диңгез төбендәге кораб сыман, Караңгыга чумган төрмә. Таш төрмәнең цемент идәнендә Йоклап яткан ристан төш күрә. Хурланудан калтырана ристан, Язмыш, язмыш, аны нишләттең? Башын япса, аягына җитми Тик ямаудан торган бишмәте. Хөкем карары белән килешмичә, Ф.Кәрим 1939 елның 25 мартында кассацион гариза яза, "эш"ен яңадан тикшерүне таләп итә. Хатыны Крылова фамилияле адвокат яллый. Ул кассацион гаризаны рәсми яктан дөрес, дәлилле итеп язарга булыша, Ф.Кәрим янына колониягә дә килеп йөри, аны коткару өчен шактый көч түгә. Гаризада Ф.Кәримнең ул вакыттагы адресы болай күрсәтелгән: Казан, Зур Вахитов урамы, 18, ИТК № 1, обой цехы. Үлем баржасы 1940 елның 26 июнендә Ф.Кәрим хатынына болай дип яза: "Мине бу ген этапка алдылар. Мин икенче төрмәдә булырмын. Юлдан хат язып торырмын, борчылма. Иптәшләр бик яхшылар, без бик куп". Берәр айдан аңардан икенче хат килеп төшә: "Без хәзер Ак диңгез буендагы Молотовск исемле яңа шәһәрдә (Архангельск өлкәсе) зур төзелеш эшендә эшлибез. Килгәч тә бераз уңайсыз булды, чөнки яңа климат узенекен итте - һич ашап булмады. Хәзер рәтләнеп киләм..." Хат 1940 елның 15 июнендә язылган. Тоткыннарның хатларын энә күзеннән үткәреп тикшергәнгә күрә, Ф.Кәрим дөресен әйтә алмый, бик сак яза. Сөекле хатынын да борчыйсы килмәгәндер. Ә менә соңыннан, дусты X.Туфан белән Кремль асты төрмәсендә очрашкач, ул аңа бу "бераз уңайсыз хәл" турында тәфсилләбрәк сөйли. Бервакыт этап белән төньякка барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаталар. Берничә көн көткәннән соң, аларны иләмсез зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутыралар. Утырган чакта ук Ф.Кәрим баржаның бик иске булуына игътибар итә. Буяулары уңып-кырылып төшкән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңентен салкын суда басып торалар. Баржаны буксир белән тарттырып, каядыр алып китәләр. Шактый барганнан соң, тоткыннар төтен исен сизә, дөрләп янган ут тавыигы ишетелә. Ярыклардан күреп алалар: конвой солдатлары, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китәләр. Китә мәхшәр - ачыргаланып кычкыру, ләгънәт уку... Кайберәүләр, такта сыныкларын табып, баржаны эчтән җимерә башлый, палубаның пожар капмаган ягына чыга, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма бозлы су бик салкын - әллә ни ерак китеп булмый. Бераздан баржа су тулып бата башлый. Ф.Кәрим, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзә. Күбесе батып үлә. Ярга берничә кеше генә исән чыга. Алар арасында Ф.Кәрим дә була. Сакчылар аларны берни булмаган сыман көтеп ала да, берәм-берәм җыеп, яңадан лагерьга китереп урнаштыра. Ф.Кәрим сүзләренә караганда, бу махсус шулай эшләнә: тоткыннар шулкадәр күп була, аларны урнаштырырга урын, ашатырга азык-төлек җитми. Шул рәвешле диңгезгә батырып, артык авызлардан котылалар. Соңыннан Ф.Кәрим бу вакыйга турында туганнарына да сөйләгән. Алар әйтүенчә, бөтен баржадан ике генә кеше исән калган. Ул арада Казанда Ф.Кәрим язмышына кагылган бик җитди вакыйгалар була. "Хәрби оешма" эше буш куык булуы ачыклана. Я.Чанышев, К.Нәҗми, Г.Иделле һәм бангка. тоткыннарны тулысынча аклап төрмәдән чыгаралар. Ә бит Ф. Кәримне ала рның сүзләренә нигезләнеп, алар группасында булуда гаепләп хөкем итәләр. Бу турыда ишетү белән, Ф.Кәрим СССРның Генераль прокуроры исеменә бик дәлилле итеп тагын бер гариза яза. Аның гаризасына кушылып Кави Нәҗми дә Генераль прокурор исеменә бик җентекләп гариза яза. Төрмәдән чыгу белән, К.Нәҗми үзенең Югары суд барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, барысы да физик басым астында, кыйналып яздырылган дип аңлата. Ф.Кәримне яклап бер генә язмый - кат-кат яза, үзе дә суд сукмакларын таптый. Бу эштә Якуп ага Чанышев та катнаша, ^адвокат Крылова да бик нык ярдәм итә. Йөрүләре нәтиҗәсез калмый. 1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Ф.Кәримне гаепләү нигезсез дип таба. Дөрес, тоткынны иреккә чыгармый чыгаруын, ләкин аның "эш"ен яңадан тикшерергә дигән карар кабул итә. Тикшерү "эш"ен яңабаштан үткәрү өчен, Ф.Кәримне кайтару турында күрсәтмә бирелә. Коми тайгасында Фатих Кәримнең гаиләсенә язган хатларына караганда, тоткыннарны Ак диңгез аша Печора елгасы бухтасына илтергә тиеш булалар. Ләкин беренче баруда алар төялгән пароход боз тауларына килеп төртелә. Җәй уртасы булуга карамастан, пароход үтә алмый. Бозваткыч та бу очракта ярдәм итми. Тоткыннарны кире Молотовск шәһәренә кайтаралар. Бераздан, күрәсең, бозлар тарала төшә, һәм тоткыннарны Коми тайгасы уртасына илтеп ташлыйлар. 1940 елның 6 июлендә язган хатында Ф.Кәрим үзенең яңа урында, Ягрын лагеренда булуын хәбәр итә. Адресын ул болай күрсәтә: Коми АССР, пос. Кожва Усть-Усинского р-на, Печлагстрой, НКВД СССР 3-е отделение, колонна номер 40. Хатына шагыйрь юл тәэсирләрен чагылдырган шигырен салган, шигырьнең бер генә данәдә булуын һәм аны аеруча нык сакларга кирәклеген искәрткән: Бәйсезлектә ярсып дулый-дулый, Сырты күбекләнгән дулкыннар Озаттылар мине Ак диңгездән, Алда үлчәү җитмәс упкыннар. Алда кыргый бозлар океаны, Җир шарының төньяк түбәсе, Бу түбәгә каршы йөзеп килгән Боз тауларын җимереп менәсе... Яңа урында да Ф.Кәрим шигырь язуын дәвам итә. Әлеге шигырьләрдә ул яшәгән мохит ачык чагыла: Ерып чыгалмаслык чиксез тайга. Җәй дә монда ике ай гына. Тын алмыйча тоташ улаган җил Сала мине кара кайгыга. Бөтен тормыш - көн-төн сыкрап эшләү. Кәгазь дә юк монда, каләм дә... Ф.Кәримне Казанга күчерү турындагы карар 1940 елның ноябрь башында ук кабул ителгән булса да, аны үтәргә бик ашкынып тормыйлар, төрле сәбәп табып, Коми лагерьларында тоталар. Шагыйрь бу турыда үзенең 1941 елның 6 мартында язылган хатында ачынып яза. Аның язуына караганда, аны әле 18 февральдә үк Казанга кайтарып җибәрергә тиеш булалар. Ләкин бюрократик сәбәпләр аркасында ("эш"е әзер булмау) аны тоткарлап калдыралар. Ул бик авыр хезмәттә - Воркута ягына тимер юл салу эшләрендә катнаша. Тоткыннар тачка белән сазлыкка ком, таш, балчык ташыйлар. Нормасы зур, үтәрлек түгел. Ә норма тутырмаган кешегә паек бирелми. Соңыннан, сәламәтлеге какшау сәбәпле аны бухгалтериягә күчереп, исәп-хисап эшен алып барырга кушалар. Хат саен диярлек ул Кави ага Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр апаларның хәлен сорашып тора, башка язучы иптәшләренә дә сәлам юллый. Үзеннән хатлар килеп торса да, лагерьга Кадрия язган бер хат та килеп җитми. Ә бәлки, килеп тә тапшырмаганнард ыр... Кожва поселогыннан соңгы хаты 1941 елның 27 мартында язылган. Шуннан соң, күрәсең, аны этап белән Казанга алып китәләр. "Муса Җәлил дә, Фатих Кәрим дә - сугышка кадәр үк формалашкан, дөньяга карашлары нык булган талантлы шагыйрьләр. Аларның озак вакыт әзерләнгән рухи көче ачылып китү өчен бары моментны гына көткән. Шәхес, шагыйрь үзен зур бәрелешләрдә таба", - дип язды Сибгат Хәким Ф.Кәрим китабының кереш сүзенә. Хәсән Туфан белән очрашу Шулай итеп, 1941 елның язында, тынчу төрмәләрдә, чиксез тайгаларда үлем белән күзгә-күз тарткалашып бер елга якын гомер узуга, Ф.Кәрим яңадан Казанга кайтарыла. Әлбәттә, сак астында - тимер рәшәткәле Столыпин вагонында. Әмма зур өметләр белән, якты киләчәккә, хакыйкатьнең җиңүенә ышанып... Бу турыда шагыйрь "Сагынып кайтам сине" исемле шигырендә бик үтемле итеп яза: Казан! Казан! Сагынып кайтам сине, Килеп җиттем менә Иделгә. Ә шулай да якынайган саен Нәрсәдер ят тоела күңелгә. Кайда гына барып күз салсам да, Кул бирерлек кеше табылмас. Элек бергә җитәкләшеп йөргән Дуслар хәзер инде танымас. Әлеге юллар X.Туфанның "Кайсыгызның кулы чиста? Бәйлисе бар йөрәкне" (беренче вариант) юллары белән аваздаш. Бу елларда Ф.Кәрим җан дусты Туфанны еш искә ала. Ул әле аның да кулга алынуын белми: Иске капчык асып, конвой белән Урамнарың аша узганда, Очраса, күрмәгәнгә салышып, Узып китәр хәтта Туфан да. Шагыйрь Туфанга булган үпкәсен яшерми, бу турыда йөрәк әрнүе белән яза. Әмма шигырьне җентекләбрәк укыгач, шуны аңлыйсың: Туфанга мөрәҗәгать иткәндә, Ф.Кәрим баттгка. язучы-дусларын, экспертизага кул куйган, көндәшен батырып орден-медаль алырга хыялланган элекке дусларын истә тота: Тупас вөҗдансызлар көннәрендә Син тезләнеп мескен булдыңмы? Дусларыңның авыр язмышына Чирканмыйча кулың куйдыңмы? Соң әллә син, медаль алмак булып, Кафияләр сайлап йөримсең? Менә шулай Казан белән исәнләшеп, күңеленнән дусты белән сөйләшеп барганда, Ф.Кәримне Казанның Кремль асты төрмәсенә (ул пересыльный, ягъни вакытлыча төрмә була) китереп, Хәсән Туфан утырган камерага биклиләр. Була бит язмышның да шундый шаярган чаклары! Хәсән аганың сөйләве буенча, бу камерада берничә дистә тоткын утыра. Утыра дип, басып торырга да урын булмый анда. (Пугачев заманында бу камерада ике генә кеше утырган.) һава шулкадәр авыр, тынчу - тоткыннар, идәнгә ятып, чиратлашып ишек астыннан кергән һаваны сулап торырга мәҗбүр булалар. Прогулкага алып чыкмыйлар. Аттгау хөрти... Менә шушы тәмугка дыңгычлап диярлек тагын бер тоткынны китереп тыгалар. Хәсән абыйның караңгыга ияләшкән күзләре дустын шундук танып ала. Хәсән абый әйтүенә караганда, Ф.Кәримнең киеме иске булса да, таза, ямалган иде. Аркасында киндер биштәр, аягында автомобиль покрышкасыннан эретеп эшләнгән, тоткыннар телендә "трактор" дип аталган авыр, әмма теләсә нинди пычракта да аякны җылы, коры тоткан аяк киеме була. Алар кочаклашып күрешәләр, Хәсән абый елап ук җибәрә. Бу көтелмәгән очрашу турында Ф.Кәрим бик тәэсирле итеп язып калдыра: Ничек онытыйм Кремль буендагы Пугачевлар яткан төрмәне! Юк, онытмыйм тынчу камерада Сулар һава тапмый йөргәнне. Ишек ярыгыннан томанланып кергән Бәдрәф исе катыш һаваны, Балык кебек, авызларны ачып, Алмаш-тилмәш икәү суладык... Хәсән абый сөйләмәгән булса, мин бу юлларның мәгънәсен аңламаган булыр идем. Хәсән абый яшь ягыннан тугыз яшькә өлкәнрәк булса да, аңардан өч елга алданрак кулга алынган Ф.Кәрим "төрмә университетларын" күбрәк узган. Дустының авыру, тәмам хәлдән таю дәрәҗәсенә җиткәнлеген күреп, ул Туфанга ярдәм кулы суза, аны лазаретка урнаштыру юлларын таба, шулай итеп, котылгысыз үлемнән йолып кала. Шигырьләрендә Ф.Кәрим бу турыда да яза: Яшь ягыннан абый син булсаң да, Ристанлыкта абый мин идем. Шуңар, ахры, моң-зар, нәфрәт уты һәм әрсезлек миндә күп иде. .. .Иске-москы салган капчык асып, Төрмәләрдә байтак сөйрәлдек. Катлы-катлы вә тәшдитле итеп Сүгенергә яхшук өйрәндек. X.Туфан сүзләренә караганда, Ф.Кәрим Кремль асты төрмәсендә ярты елга якын утыра. Аңа хәтта башкисәр бандитлар да зур ихтирам белән карый. Моны раслый торган шундый вакыйга турында сөйләде ул. Югарыда әйтелгәнчә, Ф.Кәрим чиста-пакь йөрергә ярата. Тоткыннарның сакал-мыек баскан, йончыган йөзләренә карап, ул: "Нишләп берегез дә кырынмыйсыз әле?" - дип сорый. "һе, - дип җавап кайтаралар аңа. - Ничек кырынасың? Пәке юк бит! Пәке ише әйбер тоткан кешене тапсалар, пгундук карцерга утырталар ич!" Ләкин Ф.Кәрим югалып калмый: бервакыт конвой астында бәдрәфкә алып барган чакта, юыну бүлмәсенең тәрәз төбеннән калай кисәге сындырып алып кайта. Бу калайны цемент идәнгә ышкып үткенлиләр дә, бөтен камера - утызлап кеше - ялт итеп кырынып чыга. Сакчылар моны күргәч аптырап калалар. "Кайсыгызның пәкесе бар?" - дип эзләтә башлыйлар. Бөтен камераны астын өскә китереп тентеп чыгалар, ләкин берни дә тапмыйлар. Ачулары чыгып: "Әгәр әйтмәсәгез, бөтен камераны да карцерга утыртабыз", - дип яныйлар. Янап кына калмыйлар, болай да әз бирелгән азык нормасын (400 грамм кылчыклы солы катыш арыш ипиен) кисеп, көненә 100 граммга калдыралар. Шуннан Ф.Кәрим: - Утыз кеше газап чиккәнче, мин берүзем генә газап чигим, ичмасам, - дип алга чыгып, "Мин гаепле" дип әйтә, таш ярыгына яшерелгән әлеге калай кисәген күрсәтә. Аны шундук юеш карцерга илтеп биклиләр. Көненә бер стакан су, бер телем күгәргән икмәк бирәләр. Башкаларга исә элекке нормаларын кайтаралар. Ф.Кәримне алып киткәннән соң, камерадаш иптәшләре, үзара киңәшеп, шундый карарга киләләр: һәркем үзенең көндәлек нормасыннан берәр телем кисеп аңа калдыра. Бу ипи кисәкләрен киптереп, күз карасы кебек саклап, Ф.Кәрим өчен тоталар. Дүрт тәүлектән соң ябыккан, йөзе киткән шагыйрь камерага кайтарыла. Иптәшләре аны кочак җәеп каршы ала, әлеге ипи сыныклары белән туйганчы сыйлыйлар... Яңа экспертиза Фатих Кәрим Кремль асты төрмәсендә яткан вакытта аның шигырьләрен яңа экспертизага бирәләр. Бу юлы әлеге четерекле эшне язучыларга түгел, рәсми кешеләргә, партия өлкә комитетында эшләүче пропаганда бүлеге мөдире Ф.С.Семеновка һәм матбугат бүлеге мөдире И.Х.Сабитовка тапшыралар, һәм ттгушы "кәҗүнни" кешеләр (җитмәсә, берсе рус кешесе дә әле) "Аникин" поэмасында да, Ф.Кәримнең бапгка. әсәрләрендә дә "Советка, революциягә каршы бернинди идеологик диверсия дә юк" дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп, Ф.Кәримнең ялганга, гайбәткә корылган "җинаять эше" җимерелеп төшә. 1941 елның 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: "Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить", - дигән боерык бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән, 1941 елның 3 декабрендә Ф.Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар. Татарстан НКВДсы карарыннан: "Следственное дело в отношении Каримова Ф.В. прекратить за отсутствием. улик, как недоказанное (реабилитировать). 1 декабря 1941 года". Бу көн Кадрия ханым күңеленә мәңгегә уелып калган. 1941 елның декабрендә зәмһәрир суык көннәр тора. Кәримнәрнең Миславский урамындагы фатирлары бик салкын була, чиләктәге су боз булып ката, йокларга ятканда да өске киемнәрен салмыйча ятарга туры килә. Кадрия ханым көн саен, эшеннән алданрак кайтып, мичне ягып җибәрә, шуннан соң кызларын алырга балалар бакчасына йөгерә. 3 декабрь көнендә дә ул шулай ашыгып-кабаланып кайтып керә. Фатир ишегендәге зур тимер йозак белән маташкан чакта аңа күрше бүлмәдә (элек анда кухня булган) яшәүче Даша исемле дворник хатын дәшә: - Бер генә минутка безгә кереп чык әле. - Кит әле, - дип кул гына селти Кадрия ханым. - Соңыннан, соңыннан... Бер минут вакытым юк. Мичне генә ягып җибәрәм дә балалар артыннан чабам... - Шулай да кереп чык әле, - дип кабатлый тегесе. Серле елмаюыннан нәрсәдер сизенә башлаган Кадрия ханым күршесенә керә. Караса, тәрәзә янындагы урындыкта, читкәрәк карап, таушалган бушлат кигән, сукбайга охшаган кеше утыра. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе ябык, төсе сапсары. Тик күзләре генә аныкы - кара күмер бөртекләре сыман ялтырап торалар. - Фатихым! Синме бу? Булмас, булмас... - Кадриям! Алар бер-беренә ташланалар. Елашалар, көлешәләр. Кадрия ханымның буыннары йомшап китә, аягында да басып тора алмый, сыгылып төшә. Бераздан, аңнарына килгәч, балалар бакчасына кызларын алырга йөгерәләр. Шулай итеп, Фатих Кәримнең дүрт елга сузылган - төрмәләрдә, лагерьларда үткәрелгән "чыныгу чоры" тәмамлана. Шул ук елның декабрь азагында Ф.Кәримне армиягә алалар, һәм ул фронтка китеп бара... хыянәт 2008 елның 13 гыйнварында кг/ренекле драматург, "Таһир-Зөһрә", ЩЯшъ йөрәкләр" һ.б. бик кцп пьесалар авторы, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнаитың (Фәтхелислам Закир улы Бурнашевның) тууына 110 ел тулды. Фәтхи Бурнаш иҗаты шактый тулы һәм тирән өйрәнелгән. Аның турында дистәләрчә мәкаләләр, рецензияләр, хәтта аерым монографияләр язылган, диссертацияләр якланган. (Бу очракта беренче нәубәттә тәнкыйтьче, әдәбият һәм театр белгече Азат Әхмәдуллин хезмәтләрен кг/рсәтергә кирәк.) Әмма аның кайбер тормыш нечкәлекләре, бигрәк тә аның сраҗигале г/леме әлегәчә кг/ләгәдә калып килде. Уфа төрмәсендә 1918 елның апрелендә РКП(б)ның Сембер губерна комитеты яшь драматург, шагыйрь һәм журналист Фәтхи БурНашны шәһәрдә чыга башлаган "Көн" газетасының мөхәррире итеп билгели. Дөресрәге, Сембердәге беренче татар газетасын егерме яшьлек Бурнаш үзе оештыра, үзе үк аның төп авторы һәм нашире дә була. "Көн" битләрендә ул Октябрь инкыйлабын яклаган большевистик рухтагы мәкаләләрен, Сембер байларын, инкыйлабның һәртөрле дошманнарын фаш иткән үткен эпиграммаларын, ялкынлы шигырьләрен, хикәяләрен бастыра. Ак чехлар баш күтәреп, Сембер контрреволюцион көчләр кулында калгач, яшь мөхәррир Уфага качып китәргә мәҗбүр була. Ләкин аклар контрразведкасы монда да аның эзенә төшә һәм Ф.Бурнашны кулга ала. Өч ай буе (1918 елның август башыннан октябрь ахырына кадәр) язучы сасы төрмә камерасында үлем көтеп ята. Һәм өч ай буе аның миен бер фикер кимерә: хыянәтче кем? Кем аны дошманнарга саткан? Югыйсә аның Уфага качып килүен бары берничә кеше генә белә. Барысы даышанычлылар, дуслар, фикердәшләр... Аларга да ышанмасаң, бу дөньяда кемгә ышанырга, кемгә таянырга мөмкин? Кызыллар Уфага якынлашкач, тоткыннарны, эшелонга төяп, Себергә озаталар. Юлда чакта Ф.Бурнаш ниндидер могҗиза белән үлем эшелоныннан кача. (Бу Октябрь инкыйлабының нәкъ берьеллык юбилей көнендә, 1918 елның 7 ноябрендә була.) Мең михнәтләр белән ул кабат Сембергә кайта, "Таң" газетасында (элеккеге "Көн") мөхәррир вазифасын дәвам иттерә. Аңа ул вакытта нибары 20 яшь була. "Хыянәтче кем?" дигән соравы шул килеш җавапсыз КЙЛЙ. Йөрәк ярасы Ф.Бурнаш гомере буе кыйналып, этелеп-төртелеп яшәде. Инкыйлабка, марксизм идеяләренә ихлас күңелдән ышанса да, ул хакимият тирәсенә оялаган түрәләргә яраклаша белмәде. Коммунистлар фиркасенә ул Гражданнар сугышының иң кызган чорында - 1919 елның апрелендә керә. Беренче адымнарыннан ук совет хакимиятенең ышанычлы ярдәмчесе була. Партия-совет органнары эшендә катнаша. "Кызыл Армия" газетасының (ул вакытта бу иң популяр татар газетасы булып санала, аның тиражы 40 меңгә җитә) баш мөхәррире булып эшли. 1921 елдан 1924 елга чаклы җөмһүриятнең төп басмасы булган "Татарстан" (соңыннан "Кызыл Татарстан") газетасын җитәкли. Аннары Татар дәүләт академия театрының директоры була, театрны үстерүгә, аның репертуарын туплауга күп көч түгә. Үзе дә күп яза, ел саен диярлек яңа пьеса яки шигъри җыентык чыгара. Аның әсәрләре Академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Шунысы да игътибарга лаек: башка татар шагыйрьләре төрле "изм"нар белән артык мавыккан чакта, Ф.Бурнаш реалистик сурәтләүгә тугры кала. Ул укучы күңеленә, аңына тәэсир итәргә тырыша, күпчелек очракта үз максатына ирешә дә. Шул ук вакытта 20-30 нчы еллар тәнкыйте аны бертуктаусыз диярлек "милләтчелектә", "буржуаз идеологияне әдәбиятка сөйрәп кертүдә" һәм бангка. шуның ише гөнаһларда гаепли. Аның романтик рухта язылган, кешенең рухи көрлеген, эчке иреген зурлый торган "Таһир-Зөһрә" трагедиясен "реакцион әсәр" дип игълан итәләр. Чорның иң атаклы тәнкыйтьчесе булып саналган Ф.Сәйфи-Казанлы аны "сарайлар, ханнар, кенәзләр, мәчетләр шагыйре" дип атый (Яңалиф. 1929. № 15). Бәла аяк астында ята, диләр. 1924 елда Ф.Бурнаш партия Үзәк Комитеты исеменә адресланган һәм Татарстанның милли мәсьәләләрен практик хәл итү кирәклеген күтәргән хат астына кул куя. Соңыннан бу документ "39 кеше белдерүе" (имза куючылар ганы буенча) дип йөртелә башлый, һәм имза куючылар барысы да диярлек "милләтчеләр", "оппортунистлар", "партиягә каршы группировка әгъзалары" дип эзәрлекләнә башлый. 1929-1930 елларда партия сафларын чистарту башлангач, кул куючыларны партиядән чыгаралар, кайберләрең кулга алалар, Соловкига җибәрәләр. 1930 елның 17 июнендә Ф.Бурнашны да, "уң тайпылышта", "буржуаз милләтчелектә" гаепләп, партиядән чыгаралар. Ул, төннәр буе йокламыйча, кулга алынуны көтеп ята. Менә шулай язмышы кыл өстендә торган чакта ГПУ исеменә аның өстеннән шикаять килеп керә. Монда язучы "солтангалиевчеләр" белән тыгыз элемтәдә булуда, алар кулга алынгач, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүдә гаепләнә (мәсәлән, Борындыков һәм Солтангалиев гаиләләренә). Ул чор өчен моннан да яман, моннан да куркыныч гаепләүне күз алдына да китереп булмас иде... Шундый яман яланы кем яккан дисезме? Бурнашның тормыш иптәше, сөекле хатыны, бөек артист, татар сәхнәсенең йөзек кашы Фатыйма Ильская... Алар 1928 елда өйләнешәләр һәм бергә өч ел чамасы яшиләр. Әгәр әлеге шикаятьне үз күзләрем белән КГБ архивында күрмәсәм, ышанмас идем. Үз ихтыяры белән язганмы ул бу шикаятьне, әллә кемнеңдер кушуы, куркытуы буенчамы? Соңгысы дөреслеккә якынрак булырга тиеш, чөнки шикаять 1930 елның 1 сентябрендә язылган. Ә берничә көн элек, 27 августта, Ф.Ильскаяны Черек күлгә чакыралар, аның белән "әңгәмә" үткәрәләр (шул ук архив мәгълүматлары буенча). Ничек кенә булмасын, олы артистканы бу вакыйга һич тә бизәми. Ф.Бурнашның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән белгеч А.Әхмәдуллин Ф.Ильская турында болай дип яза: "Мондый катлаулы шартларда (сүз 1929-1930 еллар турында бара. - Р.М .) Ф.Бурнаш өйдә дә күңел тынычлыгы таба алмый. Аның тормыш иптәше Фатыйма Ильская белән мөнәсәбәтләре көннән-көн начарлана бара. Сәхнәдә бөек артистка булган, татар театры тарихында күренекле эз калдырган бу хатын тормышта дорфа һәм тәкәббер, үз-үзен генә яратучы һәм вакчыл була. Нәтиҗәдә алар аерылышалар". Шулай да Ф.Бурнаш җебеп төшми, үз-үзен акларга, хакыйкатьне якларга көч таба. Ул ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе исеменә аппеляция яза, шактый җитди дәлилләр китереп, үзен партия сафларында торгызуны таләп итә. Гаризасын җентекләп тикшергәннән соң, Үзәк комиссия аны партиягә кире кайтара. Бу карар 1930 елның 12 ноябрендә кабул ителә. Ә шул ук елның 24 ноябрендә Ф.Бурнаш матбугат аша "39 кеше белдерүе" астына куелган имзасыннан һәм "солтангалиевчеләр" хәрәкәтеннән рәсми рәвештә баш тарта. (Күрәсең, аны партиядә һәм иректә калдыруның төп шарты шул булгандыр.) Язучы өстендә куерган болытлар тавы шуннан соң бераз сирәгәя төшә. Ләкин төзәлмәс йөрәк ярасы кала... 1937 ел Дәһшәтле 1937 ел килгәч, "39 кеше белдерүе" астына кул куйган барлык "оппортунист"лар эшен яңадан кузгатып, берсен-бер калдырмыйча чүпләп алалар. Үзләрен генә түгел, гаиләләрен, туганнарын, дус-ишләрен, таныш-белешләрен утыртып бетерәләр. Әмма Ф.Бурнаш бу чорда иректә кала. Дөрес, аны Язучылар берлегеннән "буржуаз милләтче" дип куып чыгаралар, әсәрләрен бастырмыйлар, пьесаларын сәхнәгә куймыйлар. Ләкин 1940 елга кадәр кулга алмыйлар. Моның сәбәбе нәрсәдә? Ф.Бурнашның соңгы көннәре турында язып чыккан А.Әхмәдуллин белән Ф.Баһаветдинов түбәндәгечә фараз кылалар. Билгеле булганча, Ф.Бурнаш совет чорында тәнкыйть өлкәсендә гаять актив эшли. Аның тәнкыйть уклары ул вакытның шактый дәрәҗәле кешеләренә - Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б. каршы да юнәлә. 1937 елда исә Ф.Бурнаш тәнкыйть иткән олы әдипләрнең үзләрен, "халык дошманы" дип атап, кулга алалар. "Күрәсең, Ф.Бурнашның бу язучыларга карата кайчандыр тәнкыйть белән чыкканлыгы билгеле бер рәвештә аның репрессияләрнең иң кызган вакытында иректә калуын озайткан", - дип язалар авторлар. Мин мондый фараз белән һич тә килешмәс идем. Ул чорда кем кемне тәнкыйтьләмәгән дә кем кемне фаш итмәгән? Әйтик, әллә шул ук Ф.Сәйфи-Казанлы башкаларны фаш итмәгәнме, режимга охшарга тырышмаганмы? Органнарда утыручы ярты надан, татарча укый-яза да белмәгән тикшерүчеләр өчен моның бер тиенлек хаҗәте дә булмаган. Барысын да җыеп утыртканнар, "дошман" иткәннәр, атып үтергәннәр. Язучының бертуган энесе Вафаның кызы Йолдыз Бурнашева икенче төрле фараз кыла. Абыйсының башкалардан шактый соңарып кулга алынуын ул рус язучысы Максим Горький белән Ф.Бурнаш арасындагы җылы мөнәсәбәтләрдә, дуслыкта күрә. Моның белән дә килешеп булмый. Мәсәлән, әллә шул ук К.Нәҗми М.Горький белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрдә булмаганмы? Ул бит Горький кушуы буенча 1934 елда совет язучыларының Беренче съездында татар әдәбияты турында махсус доклад белән дә чыга! Миңа калса, сәбәбе бик гади. 1936 елдан 1939 елга чаклы Ф.Бурнаш Мәскәүдә яши һәм Татар опера студиясендә эшли. Мәскәү оешмалары өчен ул вак балык санала, шуңа күрә җәтмәгә эләкми кала. Казанга кайту белән, ул яңадан Черек күл күзәтүе астына юлыга... Гаделсез хөкем 1940 елның 24 августында Ф.Бурнашка чират җитә. Бу көнне ул Иделнең аръягында, Югары Осландагы дачасында була. Җиң сызганып язып утырганда, хәрби киемдәге берничә кеше килеп керә. Ф.Бурнашны бер читкә бастырып, дачаның астын өскә китерәләр, тентү үткәрәләр, аннан язучыны үзләре белән алып китәләр. Җинаять эшеннән күренгәнчә, кулга алынуның төп сәбәбе итеп шул ук Ф.Ильская язган шикаятьне файдаланалар. 15 сентябрь көнне элекке хатыны белән күзгә-күз очрашу үткәрәләр. Протоколдан күренгәнчә, Ф.Ильская Ф.Бурнашның "солтангалиевчеләр" белән якыннан таныш булуын, гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүен яңадан раслый. Тикшерүче исә моны "солтангалиевчеләр" хәрәкәтенә матди ярдәм иткән" дип теркәп куя. Башка гаеп таба алмагач, барлык булган-булмаган гаепләрен Ф.Бурнашның үзеннән яздыралар. Язучы, берни яшермичә, кайсы әсәрендә Троцкий исемен уңай яктан телгә алуын, кайсында бангка. "халык дошманнарын" атаган булуын бәйнә-бәйнә язып бирә. Ләкин тикшерүчене бу гына канәгатьләндерми. Ул Ф.Бурнаштан үз-үзен фаш итүне, "Советка каршы көрәше" турында язуны таләп итә. Ф.Бурнаш исә моңардан баш тарта, тикшерүче сорауларына кирәкле җавап бирми. Ачуы чыккан тикшерүче тоткынны 1940 елның 2 октябрендә ун тәүлеккә салкын юеш карцерга утырта. Файдасы тимәгәч, яңадан утырта, аннан тагын, тагын... Дүрт-биш ай эчендә Ф.Бурнаш 103 тәүлекне карцерда үткәрә. Шулай да сыгылып төшми, ялганнарга кул куймый. 1937 елда кулга алынган башка бик күп тоткыннардан аермалы буларак, Ф.Бурнаш "эш"ен Республиканың Югары суды карарга тиеш була. Бурнаш камерасына хәтта аны якларга тиеш булган адвокатны да кертәләр. Бу очрашудан соң тоткынның күңеле күтәрелеп китә - ул совет судының гадел хөкеменә ышанып яши башлый. Суд 1941 елның 24 гыйнварында була. Суд кушуы буенча Ф.Бурнашның әсәрләренә әдәби экспертиза ясала. Эксперт комиссиясенә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Н.Терентьев, И.Гази, Ә.Камал кертелә. Соңыннан Ф.Бурнаш үтенече буенча X.Хәйри һәм Т.Имаметдиновлар өстәлә. Комиссия язучының кайбер кимчелекләрен күрсәткән тәкъдирдә, "тулаем алганда, Ф.Бурнаш әсәрләрендә Советка каршы тенденция юк" дигән нәтиҗәгә килә. Судка шаһит рәвешендә чакырылган Т.Имаметдинов эксперт комиссиясе исеменнән шул ук нәтиҗәне кабатлый, Ф.Бурнаш әсәрләрендә бернинди контрреволюцион идея үткәрелми, ди. Тагын бер шаһит Ф.Ильская элекке күрсәтмәләреннән баш тарта, Ф.Бурнаш белән бергә торган гомердә аңардан Советка, партиягә каршы бернинди сүз ишетмәдем, дип дөресен сөйли. Шулай итеп, Ф.Бурнашка тагылган гаепләү җимерелә дә төшә. Әмма суд мәсьәләне шулай уңай якка хәл итәргә торганда гына, бөтен эшне адвокат боза. Язучыны яклау урынына ул, прокурордан да уздырып, аның "солтангалиевчеләр" хәрәкәтенә катнашкан булуын раслый, тоткынның үзеннән ишеткән яңа фактлар китерә. Адвокатның мондый позициядә булуын күреп, суд, әлбәттә, Ф.Бурнашны акларга батырчылык итми, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә, дип хөкем чыгара. Соңгы хыянәт Суд карары, нинди генә нахак һәм гаделсез булмасын, тоткынга ниндидер өмет тә калдыра. 42 яшьлек ир уртасы ун елдан соң да әдәбият эшенә яңадан кайтырга хыяллана. Ләкин... язмыш тагын аңа арты белән борыла. 1941 елның 21 мартында Ф.Бурнашны этап белән Сарытау өлкәсендә урнашкан Исемсез лагерьга (Безымянлагка) күчерәләр. Монда ул башкалар белән берлектә авыр физик хезмәттә эшли, кыенлык белән булса да лагерь шартларына җайлаша, яңа иптәшләр таба. Аеруча Яков Ильенков дигән бер рус тоткыны белән дуслаша. Я.Ильенков элек армиядә командир булып хезмәт иткән, партия члены булган, Ф.Бурнаш шикелле үк бер гаепсезгә сигез елга хөкем ителгән. Алар икәүләшеп бергә эшкә йөриләр, бергә ашыйлар, бер сәндерәдә уртак бушлатны ябынып йоклыйлар. Фикерләре дә уртак була. Ф.Бурнаш яңа дустыннан үзенең сәяси карашларын, иң тирәндәге уйларын да яшерми. Тик беркөнне элеккеге дуслар арасында низаг чыга, кызганнан-кыза барып, алар бер-берсе белән сугыша башлыйлар. Шунда Я.Ильенков, икенче бер тоткын белән берләшеп, Бурнашны кара канга батырганчы кыйный. Бурнаш аның өстеннән отряд начальнигы исеменә шикаять яза. Ачуы чыккан Ильенков элекке дустын сәяси тотнаксызлыкта гаепли, Ф.Бурнашның эчкерсезлеге аркасында аңа сөйләгән барлык сәяси яктан хата булган сүзләрен лагерь җитәкчелегенә җиткерә. Шуны гына көтеп торгандай, лагерь җитәкчелеге Ф.Бурнаш өстеннән "яңа җинаять" эше башлый һәм унике көннән аны иң югары җәзага - үлемгә хөкем итә. 1942 елның 1 августында үлем карары җиренә җиткерелә. Монда барысы да ачык кебек тоелса да, мин, архивта сакланган бу "җинаять эше" белән танышканда, бер нәрсәгә игътибар иттем. Тикшерү материаллары буенча Ф.Бурнаш белән Я.Ильенков арасындагы низаг 1942 елның 12 гыйнварында булган. Гаделсез суд өчен нигез булган Я.Ильенков гаризасы исә дүрт ай элек, 1941 елның 24 сентябрендә, ягъни алар әле бик тату, дус яшәгән чакта ук язылган. Димәк, Бурнашның иң якын дусты баштан ук Ф.Бурнаштан ишеткәннәрне түкми-чәчми тиешле органнарга җиткереп торган. Дөрес, башта лагерь җитәкчеләре моңа тиешле бәя биреп җиткермәгәннәр. Кем нәрсә сөйләмәс дип уйлаганнар, күрәсең. Низаг чыгып, Я.Ильенков бу мәсьәләне яңадан кузгаткач кына чарасын күрергә керешкәннәр булса кирәк. Димәк, монда да хыянәт... Кем әйтмешли, кеше башын бүре дә ашамый, арыслан да ашамый - хыянәт аттгый... Ф.Бурнашның әдәби мирасы турында кыска ча белешмә Ф.Бурнаш 1916 елдан башлап 1940 елга чаклы 22 сәхнә әсәре, 30 поэма, 150 дән артык шигырь, 5 опера либреттосы, 500 гә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, берничә дистә хикәя һәм фельетоннар яза, башка язучыларның биш-алты томлык әсәрләрен тәрҗемә итә. Аның пьесалары әледән-әле төрле сәхнәләрдә куелып, китаплары басылып тора. Ф.Бурнашның татар әдәбиятында тоткан урыны зур, эшчәнлеге чын ихтирамга лаеклы. КАРА ӘЛӘМ Сөббух Рәфыйковны кулга алганда аңа нибары егерме дүрт яшь була. Яшь шагыйрь, прозаик, журналист, "Кызыл яшьләр" газетасында бүлек мөдире, соңыннан Татарстан китап нәшриятында редактор... Педагогия институтының читтән торып уку бүлегенең икенче курс студенты. Берничә хикәя, бер шигырь җыентыгы авторы. Әле өйләнергә дә өлгермәгән ялгыз егет. Бервакыт мин аңардан: - Кулга аласыларын алдан белә идегезме? Әллә бәла көтелмәгәндә башыгызга килеп төштеме? - дип сораган идем. - Сизендем, - дип җавап кайтарды Сөббух ага. - Минем баш өстендәге болытлар 1937 елның башыннан ук куера башлаган иде. Комсомолдан гына да өч мәртәбә чыгардылар - март, июль, октябрь айларында. Әүвәле кулак малае, сәүдәгәр токымы дип бәйләнделәр. Урта хәлле крестьян баласы икәнемне исбат иткәч, яңадан торгыздылар. Аннан соң "троцкийчылар", "халык дошманнары" белән бәйләнештә булуда гаепләделәр. Анысын да кире кактым. Ахырдан инде Галимҗан Ибраһимовны юбилее белән котлап язган адреска кул куйган өчен персональ эшемне тикшерделәр. Комсомолдан чыгару - бер хәл, эшемнән кудылар, хезмәт иткән газетада "мораль яктан череп таркалуда" гаепләп язып чыктылар. Ул вакытта шулай иде бит: синең турында газетада мәкалә чыкты исә, бер-ике көннән Черек күлдән килеп алып китәләр. Чөнки мәкаләне дә алар кушуы буенча бастыралар, барысы да план буенча эшләнә иде. "...Кулак малае, комсомолдан куылган Сөббух Рәфыйков салган баштан Матбугат йортында: "Бетте баш, иртәгә булмаса, берсекөнгә мине кулга алырга тиешләр", - дип, елыйелый сөйләп утырды..." - дип күрсәтелгән билгесез шымчының 1937 елның октябрендә язылган шикаятендә (КГБ архивы, 2-5220 нче номерлы җинаять эше). Җинаять эшеннән күренгәнчә, аны 1937 елның 17 октябрендә кулга алалар. Педагогия институтында оешкан "контрреволюцион, троцкийчы, террорчы оешмада" торуда, шуңа өстәп "Советка каршы агитация" алып баруда гаеплиләр. Шымчылар аның: "Элек, патша заманында, татар крестьяны яхшырак яшәгән", - дип сөйләнеп йөрүен хәбәр итеп торган. Соңгысын С.Рәфыйков таный, әмма "бернинди оешмада да тормадым" дип нык тора. Шулай да Черек күл җәлладлары аны бераздан сындыралар, бар гаепләрен танып кул куярга мәҗбүр итәләр. - Кыйнау, бозлы карцер, тәүлекләр буе стена янында бастырып тоту - бер хәл... Менә, әйтик, җәлладлар сине чишендереп идәнгә яткызып сала. Берсе итек үкчәсе белән синең җенси әгъзаларыңа китереп баса. Иә хәзер үк барысына да кул куясың, йә фәлән әйбереңне сытып ташлыйм, имеш. Шунда нишләр идегез? - дип ачынып искә ала иде С.Рәфыйков. - Тикшеренүчеләрнең исем-фамилияләрен хәтерлисезме? - дип сорагач: - Үлгәнче онытасым юк! - дип җавап бирде. - Ләкин әйтмим. Чөнки әйтмәскә дип кул куйдым. Җинаять эшеннән күренгәнчә, С.Рәфыйковны кулга алырга дигән документларга Татарстанның НКВД наркомы В.И.Михайлов һәм аның урынбасары М.Шелудченко кул куйган. Сорау алу барышында да алар катнашкан. Тикшерү эшен исә Э.М.Маркович һәм В.С.Юрченко алып бара. 1938 ел азагында аларның барысын да "тикшерү вакытында законсыз алымнар кулланган өчен" җавапка тарталар. Михайлов белән Шелудченконы - атарга, Марковичны - 10 елга, Юрченконы 5 елга хөкем итәләр. Ләкин алар алып барган эшләрнең берсен дә яңадан карамыйлар, физик басым астында "үз гаебен танырга" мәҗбүр ителгән тоткыннарның берсен дә иреккә чыгармыйлар. Суд 1938 елның 12 маенда була. С.Рәфыйков аңа зур өметләр баглый, шунда барысын да сөйләрмен, бер гаепсез икәнемне исбатлармын дип уйлый. Ләкин суд дигәннәре нибары биш минут чамасы дәвам итә. Шаһитларны да чакырып тормыйлар, яклаучы-фәлән дә булмый. Гаепләү актын укып чыгалар. "Гаебеңне таныйсыңмы?" - дип сорыйлар. "Юк" диюгә җилтерәтеп алып чыгып китәләр. С.Рәфыйков сүзләренә караганда, бу көнне меңләгән тоткынның эшен карыйлар, күбесен үлемгә хөкем итәләр. Һәм шул ук көнне подвалга алып төшеп атып үтерәләр. С.Рәфыйковны исә ун елга хөкем итәләр. Бу документ та Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган. Аңа корвоенюрист Матулевич, бригада хәрби юристлары Ждан һәм Колпаков, сәркатип, өченче ранглы юрист Козлов кул куйган. Казаннан С.Рәфыйковны атаклы СЛОН (Соловецкий лагерь особого назначения) лагерена, Соловкига алып китәләр. Бер елдан соң Норильскида урнашкан зур лагерьга күчерәләр. Ул монда җир казый, никель рудасы чыгара, металлургия комбинатын төзүдә катнаша. Ниндидер могҗиза белән исән кала (яшьлеге, тазалыгы ярдәм иткән, күрәсең). 1947 елның октябрендә, ун елын көненә-сәгатенә кадәр тутырып, ул лагерьдан чыга. Ләкин Норильскидан китәргә рөхсәт итмиләр - тагын биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителгән кеше буларак, ул шул ук комбинатта НКВД күзәтүе астында яшәргә тиеш була. Биш елның дүртесе үтеп, туган якларга кайту турында хыяллана башлагач, 1951 елның июнендә тагын бер суд була. Монысында яңа гаеп эзләп тормыйлар - иске "гаебе" өчен, элеккегә өстәп, мәңгелек сөргенгә хөкем итәләр. Сөрген урыны итеп шул ук Норильск комбинатын билгелиләр. Шулай итеп, ул тоткынлыкта һәм сөргендә гомеренең егерме елын үткәрә һәм Казанга, реабилитация алып, 1957 елның августында гына кайта. Сөрген еллары турында Сөббух ага шундый бер вакыйга сөйләгән иде: - Кырыгынчы еллар ахыры - илленче еллар башы булса кирәк. Сталин әле исән, һавалар йомшара башламаган чор. Мин Норильскида управдом булып эшли идем. Октябрь бәйрәме якынлашкач, кызыл флаглар эләргә куштылар. Ә кызыл материя юк - теләсәң кайдан тап! Ничектер кызыл буяу юнәттем дә, ак материяне кызылга манып, флаглар ясап элдем. Икенче көнне иртән-иртүк, әле ашарга да өлгермәгән идем, зобанилар килеп җиттеләр. "Син, контра, панимаешь, нишләп кара әләм элдең? Әллә анархистлар яклымы?" Бернәрсә дә аңламыйм. Урамга алып чыгып күрсәттеләр. Чыннан да, мин элгән әләмнәр кап-кара. Коелдым да төштем... Ярый әле НКВД начальнигы ипле кеше булып чыкты. Өйдә калган кызыл материя кисәкләрен күрсәттем. Шул ардан яңа әләмнәр ясап элеп карадык. Бер-ике сәгатьтән каралдылар да чыктылар. Җил юк, салкын томан, сарылы-яшелле төтеннәр бар да җиргә ята... Ул төтендә нинди генә газлар булмагандыр... Ниндидер химик реакция булган, күрәсең. Менә сиңа экология! Ул вакытта аны уйлаган кеше бар идеме соң... Чираттагы бәйрәм алдыннан шуңа охшаш тагын бер вакыйга булып ала. Тоткыннар НКВД сакчылары өчен яңа торак йорты төзиләр. Шуны кабул итү комиссиясе белән карап йөргәндә, Сөббух ага су кранын ачып карамакчы була. Әллә катырак борганмы, әллә эшләнеше шундый гына булганмы - ул кагылу белән, торба каерыла да чыга. Китә су ташкыны. Шулкадәр каты басым астында ага - астан өскә кадәр бөтен катларны су баса. НКВД хезмәткәрләренең ачулары куба, С.Рәфыйковны "корткычлыкта" гаепләп атарга җыеналар... Экспертиза ярдәме белән генә хаклыгын исбат итеп, котылып кала. Тормышының соңгы ундүрт елын ул Зәй якларында үткәрә, бер шигырь китабы, өч роман язып бастыра. Аеруча уңышлы "Беренче яз" романы кат-кат басылып чыга. Укучылар аны әлегә чаклы яратып, кулдан-кулга йөртеп укыйлар. С.Рәфыйков 1971 елда, алтмыш яшен дә тутырмыйча, вафат була. ҮКЕНЕЧЛЕ АЧЫ САГЫШ УЯТА ТОРГАН ЯЗМЫШ Галим Мөхәмитшин татар шигъриятенә Такташның иң нык шаулаган чорында - утызынчы еллар башында килеп керде. Поэзия күгендә гөлт итеп тагын бер якты йолдыз кабынды. Ул чор талантларга искиткеч бай булса да (Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Кави Нәҗми Һ.6.), егерме яшьлек Дөбъяз егете алар арасында югалып калмады, үз тавышын табып, үз юлын ярып иҗат итте. Г.Мөхәмитшин аһәңе сафлыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Аның шигырьләренә Эдуард Багрицкийда булган илаһи бер романтик көч хас иде: Төннәр зәңгәре өстендә Каннар чәчрәтеп, Ил өчен сугышты яшьлек, Җан әлсерәтеп. Без дошманга телдән түгел, Туплардан дәштек... Иҗат юлы бик кыска булуга карамастан, Г.Мөхәмитшин татар поэзиясенә биш шигъри җыентыгы һәм берничә поэмасы белән кереп калды. Аларда зур талантларга хас образлы фикерләү, сүз кодрәтен тоеп, тел җегәрен җигә белеп эш итү сизелә. 1937 елның көзге төнендә егерме алты яшьлек егетне - әле педагогия институтын да тәмамларга өлгермәгән студентны кулга алалар, "халык дошманы" дип игълан итәләр. Берничә айдан хатыны да кулга алына, ике нарасый баласы (берсенә өч, икенчесенә ике яшь тә тулмаган була) ятим кала. Хатыны 1943 елны, лагерьда биш еллык срогын тутырып, Казанга кайта, ире турында сорашып, Черек күл юлын таптый башлый. Аңа: "Галим Мөхәмитшин, хат язу хокукыннан мәхрүм ителеп, ун елга хөкем ителде", - дип җавап бирәләр. Ун ел да үтә, тик иреннән бернинди хат-хәбәр булмый. Сталин үлеп, кырыс һавалар бераз йомшара башлагач, аңа "Г.М.Мөхәмитшин 1941 елның 7 октябрендә лагерьда үпкә авыруыннан вафат булды" дигән белешмә тоттыралар. Әлеге дата Г.Мөхәмитшинның моңа кадәр чыккан барлык биографияләрендә дә күрсәтелеп килде. Каршымда 2-6643 нче номерлы соры папкага салынган "эш", "уң троцкист оешмада катнашучы", "контра", "халык дошманы" Г.Мөхәмитшин эше. Моннан күренгәнчә, аны кулга алырга 1937 елның 25 октябрендә рөхсәт бирелгән, шул ук көнне ордер да тутырылган. Ә икенче көнне, өендә тентү ясап, аны алып китәләр. Кулга алынуның сәбәбе - яшь шагыйрь, башка каләмдәшләре белән берлектә, Галимҗан Ибраһимовка 50 яшь тулу уңае белән язылган котлау хатына үз имзасын куйган. Бар гаебе шул гына... Тикшерүчеләр Михайлов, Шелудченко һәм Маркович аны берничә ай буе җәзалыйлар, кыйныйлар, бозлы карцерларда тоталар. Педагогия институтында контрреволюцион оешма төзүдә, ниндидер фашистик илнең шымчысы булуында (хәтта нинди ил икәнен дә әйтеп тормастан), террор оештыруда гаепле булуны тануын таләп итәләр. Башта яшь шагыйрь бер гаебен дә танымый, нык тора. Әмма күпмедер вакыт үткәч, йокысызлыктан, җәзалаулардан тәмам көче-мәдәте бетеп, ярым һушсыз хәлдә "гаебен" танып кул куя. Бераз аңына килеп хәл җыйгач, 1938 елның 26 февралендә ул әлеге сүзләреннән баш тарта, мине кул куярга көчләп мәҗбүр иттеләр дип аңлата. Ләкин аның сүзләренә колак та салмыйлар. 1938 елның 9 маенда суд була. Югары судның хәрби коллегиясе бер утырышта йөзләгән кешенең язмышын хәл итә. Г.Мөхәмитшин эшенә бары берничә минут вакыт бирелә. Җәзалаулар-кыйнаулар турында авыз да ачтырмыйлар. Шулай да "Гаебеңне таныйсыңмы?" дигән сорауга ул: "Юк, танымыйм, барысы да яла ягу, чеп-чи ялган!" - дип җавап бирә. Тагын берничә минут киңәшкәннән соң, суд "халык дошманы" Г.Мөхәмитшинны "иң югары җәзага", ягъни үлемгә хөкем итә. Мәрхәмәт сорап апелляция-фәлән язарга гаепләнүченең хакы булмый. Суд карары шул ук көнне гамәлгә ашырыла. Дөрес, икенче бер документта "Г.Мөхәмитшин 1938 елның 10 маенда Черек күл подвалында атып үтерелде" дип әйтелә. Бәлки, монда документ тутырылган көн күрсәтелгәндер? Гомәр ага Бәширов берничә ел элек Г.Мөхәмитшин белән бер чорда Черек күл төрмәсендә утырган, соңыннан котылып, иреккә чыга алган карт бер укытучыны очрата. Аның сүзләренә караганда, шагыйрь төрмәдә дә иҗатын дәвам итә, палачларыннан көлеп, ачы сатира рухында шигырьләр яза. Г.Мөхәмитшин шигырьләре, кулдан-кулга күчеп, камерадан камерага йөри. Кемдер бу турыда тикшерүчеләргә хәбәр итә. Менә ни өчен, янәсе, Г.Мөхәмитшинны атуга хөкем итәләр, ә аның белән бер үк эштә гаепләнгән Ибраһим Салахов, Сөббух Рәфыйковка унар ел бирү белән чикләнәләр, һәм алар исән калалар. Дөресме бу сүз, юкмы - әйтүе кыен. Г.Мөхәмитшин "эш"ен алып барган тикшерүчеләрне исә тикшерү вакытында законсыз алымнар кулланган өчен шул ук 1938 елны үзләрен кулга алалар, кайсын аталар, кайсын НКВД органнарыннан куалар. Суд шагыйрьнең барлык "шәхси милкен конфискацияләргә" дигән карар да чыгара. Әлеге "эш"кә Г.Мөхәмитшиннан алынган әйберләрнең исемлеге теркәлгән. Менә ул: 1. Тимер карават, зәңгәр төстә, иске - 1. 2. Пружиналы матрас - 1. 3. Балалар караваты - 2. 4. Язгы-көзге ирләр пальтосы, киелгән - 1. 5. Юкә өстәл - 1. 6. Клеенка, тишек - 1. 7. Мамык мендәр, иске - 3. 8. Стена сәгате - 1. 9. Тумбочкалы көзге (трюмо) - 1. Бар байлыгы-мөлкәте шул була. Бу документ утызынчы еллардагы татар шагыйрьләренең ничек яшәгәнлеген бик ачык итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Ләкин Г.Мөхәмитшинның "шәхси милке" моның белән генә чикләнми. Аның шигырь һәм поэмалары ("Язгы чәчәкләр", "Масаюсыз кыз", "Очучыга", "Безнең яшьлек", "Яңадан корылу", "Мәхәббәт хикәясе" һ.б.) шакшы кулларга эләкми, исән кала, безнең көннәргә хәтле килеп җитә. Г.Мөхәмитшинның сайланма әсәрләре 1958 елда бер басылып чыккан иде, киләчәктә тагын да басылыр дип ышанабыз. ИҢ АВЫР ЕЛЛАРДА Мин Хәсән абый белән егерме биш ел буе аралашып яшәдем. Бу дәвер эчендә кичләрен озак-озак итеп сөйләшеп утырырга да (Аккош кулендәге дачаларыбыз куршедә генә иде), бергә командировкаларга чыгып йөрергә дә туры килде. Бу язмаларда мин фәкать Хәсән Туфанның төрмәдә һәм сөргендә кургәннәрен генә сөйләргә булдым. Бу чор аның биографиясендә бөтенләй диярлек яктыртылмаган. Ул узе дә әлеге коточкыч авыр елларны искә төшерергә яратмый иде, Зарланырга, бигрәк тә кемнедер гаепләргә аның теле әйләнми иде. Аннан соң, Хәсән абый теләсә кемгә бу турыда сөйләргә дә ашыкмады. Мин узем дә аның йөрәк ярасын кузгатып сорашырга батырчылык итмәдем. Тик суз уңаенда, кәесре туры килеп, узе сөйләсә генә... Кайбер вакыйгаларны ул кайта-кайта, төрле якларына тукталып, берничә кат сөйләде. Кайберләрен әйтеп тә бетермәгәндер. Өйгә кайткач, мин аның сөйләгәннәрен кәгазьгә теркәп бардым. Еллар уткәч, әлеге истәлекләрне, карап-эшкәртеп чыктым. Хәсән абый исеменнән суз алып барырга батырчылык итмим, хәтеремдә калганнарын гына язам. Кулга алыну Хәсән Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Моңа хәтле биш елга якын матбугат битләрендә аның турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басылып килгән. Сүз, нигездә, "Ант" поэмасы турында барган. С.М.Киров истәлегенә багышланган бу поэмада кайберәүләр "җитди идеологик хаталар", "политик сукырлык", хәтта "бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягу" кебек читкә тайпылулар күргәннәр. Ул чорда мондый гаепләүләрнең баш бәясенә торуын аңлавы читен түгел. Хәсән абыйның үз сүзләренә караганда, ул Кировны кем, ничек һәм ни өчен үтергәнен бөтен нечкәлекләре белән белмәгән, әлбәттә. Бу мәсьәләнең әлегә кадәр ачыкланып җиткәне юк. Әмма шагыйрьләргә хас эчке сиземләү белән Киров һәм Сталинның ике төрле, хәтта кайбер сыйфатлары белән капма-каршы кеше, төрле метод кулланган юлбашчылар булуларын ул теге елларда ук сизенгән, Киров үлеменең кем файдасына булуын да эчке сизенү белән аңлаган, һәм бу эчке сизенү, теләсә-теләмәсә дә, аның поэмасында ниндидер чагылыш тапкан, күрәсең. Миңа калса, эш анда гына да түгел. Поэманы бүгенге күзлектән карап укыганда, аңарда бернинди идеологик хата яки сәяси яктан гаепләрлек урыннар табылмый. Шулай да әсәрдә, ул чор догматлары карашы белән якын килгәндә, бәйләнерлек моментлар бар. Шагыйрь тарихи һәм диалектик материализм тәгълиматын шигырь белән бирергә ниятләгән. Ә бит поэзиянең максаты да, мөмкинлекләре дә башка. Шагыйрь, теләсә-теләмәсә дә, марксистик философия кануннарын үзенчә аңлый, гадиләштерә, догмага әйләнгән әзер калыплардан читкә тайпыла. Шигырьдә цитата китереп булмый ич! Булса да, ритм һәм рифма таләпләренә буйсынып, алар котылгысыз рәвештә башкачарак яңгырый башлый. Шуннан чыгып, авторны марксизм тәгълиматын бозуда гаепләү өчен нигез бөтенләй булмаган түгел. 1937 елда X.Туфанны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары, ул аралашып яшәгән язучылар кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Әмма матбугатта бик яман мәкаләләр басылуга карамастан, аңа ул вакытта кагылмыйлар. Ахырдан, 1937 ел репрессияләре бераз сүрелә төшкәч, аңарда өмет чаткылары кабына башлый. Шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә күренгәли, исемен дә яманлап кына түгел, мактап та телгә ала башлыйлар... Беркөнне Хәсән абый гадәттәгечә Бауман урамындагы Матбугат йортына кереп бара. Ишек төбендә аны таныш булмаган яшь, таза, гражданский киемдәге кеше көтеп торганын күреп ала. Бу кеше, Хәсән абыйны таныган төсле, бик итагатьле итеп исәнләшә, елмаеп сүз куша һәм, тавышын әкренәйтә төшеп, аңа үзе белән барырга тәкъдим итә. Хәсән абыйның аңламыйча, сәерсенеп карап торуын күргәч: "Наркомның сезне күрәсе килә, ул сезне үз янына чакыра", - дип - Шулай берсүзсез киттегезме? - дип сорадым мин Хәсән абыйдан. - Ә ни эшлисең? Бармый чараң юк... Башыңа төшсә, барасың шул... Бер үк вакытта аның өендә дә тентү була. Бүлмәсенең астын өскә китерәләр, бөтен кәгазьләрен капчыкларга төяп алып китәләр. Шунда Хәсән абыйның гомер буена җыйган китапханәсе дә юкка чыга. Бер уч тәмәке Туфанны, Черек күлдәге бинаның өченче катына алып менеп, ялгыз камерага ябалар. Монда кергәндә ул шушы тар, караңгы һәм дымлы камерада бер ел ярым тирәсе утырачагын, әлбәттә, күз алдына да китерми. Беренче атналарда аны нарком янына да, сорау алуга да - гомумән беркая да чакырмыйлар. Кесәсендәге әйберләрен һәм каешын алып калалар да әйтерсең аның турында бөтенләй оныталар. Хәсән абыйның үзе белән башланмаган бер пачка папиросы, бер кап шырпысы була. Ул көн буена папирос пыскытып, уйланып утыра. Икенче көнне кичкә аңына килә: моннан тиз генә ычкынып булмас, мөгаен, ә папирослар санаулы гына. Шуннан соң ул үзенә норма билгели: көненә өч папирос. Аннан - икене, ахырдан - берне. Соңгы папиросын ул ике-өч көнгә суза. Кабызып бераз тарта да сүндерә. Тагын бераз тарта да тагын сүндерә. Шырпыларны да саклап тотарга туры килә аңа. Монысына ул шундый хәйлә таба: бәдрәфкә алып барган чакта юынгыч янындагы тутыккан калай кисәген сындырып ала да (аны сакчы күзәтүе астында бик сак эшләргә, юынган булып кыланып, өченче килүдә генә сындырырга мөмкин була), камерага кайткач, цемент стенага ышкып, аңардан пәке сыман нәрсә әмәлли. Шул пәке белән шырпыны башта икегә, соңыннан, остара төшкәч, дүрткә яра. Шулай итеп, бердәнбер ләззәтен мөмкин кадәр сузарга тырыша. Ләкин бернәрсә дә мәңгелек түгел шул. Тартырга папиросы калмый. Кара кайгы, тагын да куерып, җилкәләренә авыр йөк булып төшә. Ни эшләргә белмичә, Хәсән абый кесәләрен актарырга керешә. Бөтенесен карап чыккач, бер-ике тәмәке бөртеге таба. Хәсән абый аларны уч төбенә салып, тегеләй дә, болай да әйләндереп, иснәп карый, нәрсә эшләргә белмичә үрсәләнә. Шул чакта "кормушка" дип аталган агач капкач (аның аша арестантларга ашарга бирә торган булганнар) кинәт ачылып, анда яшь сакчы солдатның әле сакал-мыек та төртмәгән йөзе күренә. Як-ягына каранып, ул тәрәзәчеккә кулын тыга да шуның астындагы киштәгә мул итеп бер уч тәмәке сала. Хәсән абый аны-моны абайлап өлгергәнче, "кормушка" шапылдап ябыла. Мөгаен, сакчы ишектәге күзчек аша Туфанның газапларын күреп торгандыр һәм бераз ярдәм итәргә булгандыр. - Моннан да зур бүләкне гомеремдә алганым булмады, - дип сөйли иде Хәсән абый. - Эш тәмәкенең минем өчен никадәр кыйммәт булуында гына түгел. Сакчыларга тоткыннар белән аралашу, сүз кату кискен рәвештә тыела. Әгәр белсәләр, солдатны ким дигәндә берничә тәүлеккә карцерга утыртачаклар иде. Берничә көннән - 1940 елның 9 декабрендә - Хәсән абыйга кырык яшь тула. Шул бер уч тәмәкене "юбилей бүләге" дип кабул итәргә дә була, чөнки бүтән бүләк-фәлән юк. Хәсән абый башкасын өмет тә итми. Бу тәмәке вакыйгасын ул миңа берничә тапкыр сөйләде һәм сөйләгән саен: - Чын кешеләр кайда да бар алар... Тик аларны күрә белергә генә кирәк, - дип өстәп куя иде. Тикшерүче белән "әңгәмәләр" Ялгыз камерада үткәргән беренче көннәр никадәр авыр булмасын, чын авырлыклар алда булган икән әле. Ниһаять, Туфанны ул түземсезлек белән көткән сорау алуга чакыралар. Тикшерүче - утыз яшьләр чамасындагы ыспай гәүдәле, салкын карашлы, елан кебек зәһәр адәм - гадәттәгечә, исем-фамилияләрен, туган-торган җирләрен сорашканнан соң, Хәсән абыйга аны нәрсәдә гаепләгәннәрен әйтә. Ул, контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән элемтәгә кереп, совет властен таркатырга маташуда гаепләнә икән. Оешманың ничек төзелүе, эше һәм әгъзалары турында аңа баш ватасы да юк - барысы да язылган, кәгазьгә теркәлгән. Хәсән абыйга гаебен танып кул куярга да үзе белән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемнәрен атарга гына калган икән. Әлбәттә, Хәсән абый мондый тәкъдимне җирәнү катыш нәфрәт белән кире кага. Тикшерүченең исә моңа бер дә исе китми. "Куярсың, - янәсе. - Бүген булмаса - иртәгә, иртәгә булмаса - берсекөнгә... Синең ише контрларны күп күрдек, - янәсе. - Барысы да баш тарткан була. Ләкин, вакыты җиткәч, һәммәсе кул куя". Һәм менә шуннан соң башлана да инде... Көне буена сорау алуда ач тотканнан соң (тикшерүчегә исә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр; ул тоткынның ач күзләре каршында тәмләп-тәмләп ашый, тәмәкесен кабыза, төтенне арестантның битенә үк җибәрә; Хәсән абыйның исә эчендә ач бүреләр улый), аны, ниһаять, кичкырын гына камерасына илтеп ябалар. "Кормушка"да калдырылган ярты миски салкын баланда белән бер телем кара икмәк капкалап алганнан соң, Хәсән абый йокларга ята. Әмма йокыга китәргә өлгерми, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны урыныннан тартып төшерәләр дә типкәләп-төрткәләп яңадан допроска алып китәләр. Бу юлы икенче тикшерүче сорау ала (алар шулай сменалап, алмаш-тилмәш эшлиләр). Монысы ул кадәр усал кыланмый, Туфанның иң изге идеалларын мыскыл итәргә тырышмый. Кул куй дип тә бәйләнеп тормый. Аңардан тик бер нәрсә генә сорала - арестантка йокларга ирек бирмәскә. Үзе арып, беразга чыгып торса, сакчылар тоткынга этеп-төртеп, штык очы белән кадап, ә артык миңгерәүләнеп ава башласа, колак төбенә берне кундырып булса да күз йомарга мөмкинлек бирмиләр. Камерага подъем алдыннан гына алып кайталар. Ә иртә таңнан яңадан шул ук хәл... Ялгызлык-ачлык җәзасына инде күнегә башлаган Туфан бу яңа җәзаны бик авыр кичерә. Көннән-көн хәлсезләнә, мие түнә. Күпләр, мондый җәзага чыдый алмыйча, йә барлык "гаепләрен" таныйлар, шул исәптән башкаларны да батыралар. Иә акылдан шашалар... Туфанның да ахыр чиккә җитеп, ихтыяры какшый башлаган чаклары була. "Кул куеп, бу җәзадан котылып торыргамы инде әллә? - дип уйлый ул. - Судта барыбер баш тартачакмын. Аңларлар, күрерләр - барысы да мондый ук хайван түгелдер әле..." Ләкин ул моның белән күпме кешенең кулга алынуына сәбәпче булачак... Әнә тикшерүче исемлекне дә әзерләп куйган ич! Барысы да аның танышлары, дус язучылары. Тикшерүче ал арны Туфан өстеннән үзләре язып биргән дип әйтә әйтүен, ләкин Хәсән абый моңа ышанмый. Шулай булган тәкъдирдә дә ул кулларын яла белән пычратмас, кеше өстеннән гайбәт сөйләмәс. Шулай итеп, ул үлсәм дә кул куймаска дигән катгый карарга килә. Карар - бер хәл. Аны үтәү өчен көч тә кирәк бит! Шулай да әмәлен таба. Төнге сорау алулар отбойдан алып подъемга кадәр бик төгәл алып барыла. Көндезгеләре исә күп вакытта шактый соңга калып башлана, кайбер көннәрдә бөтенләй булмый. Күрәсең, тикшерүченең башка эшләре дә булгандыр. Әмма подъемнан соң төрмәдә беркемгә дә йокларга ирек бирмиләр. Иртәнге сәгать алтыда урыныңны җыештыр, торып утыр. Алай-болай утырган көенчә черем итә башласаң, сакчы кереп изеп таиглый яисә тездән бозлы су тулы караңгы карцерга илтеп яба... Туфан болай эшли: идәнгә беркетелгән утыргычка утырып, терсәгенә таяна да бер аягын өстәл астындагы себерке өстенә куя. һәм шул килеш берничә минут черем итеп ала. Сакчы күзчектән карый - Туфанның бер аягы өскә күтәрелгән. "Кеше алай йоклый алмас", - дип уйларга тиеш була ул. Әгәр инде чынлап йокыга китә башласа, күтәрелгән аягы себерке башыннан ычкынып төшә дә Хәсән абыйны уята. Көненә берничә мәртәбә шулай итеп күз йомып алса, Хәсән абый төн буена бирешми. Корыч ихтыяр Тикшерүчегә башта Туфанны сындыру әллә ни авыр булмас кебек тоелгандыр, күрәсең. "Черек интеллигент", җитмәсә, шагыйрь. Күрер күзгә дә йомшак буынлы, ябык-хәлсез кешегә охшаган. Ләкин атналар-айлар уза тора, әмма киребеткән тоткын һаман буйсынмый да буйсынмый... Көн-төн барган сорау алуларга тикшерүчеләр үзләре түзә алмый: әле берсе ял алып төнге сменага чыкмый кала, әле икенчесе авырып китә. Болай да ябык Хәсән абый шыр сөяккә кала, күзләре эчкә бата, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Шулай да "гаебен" танымый. Әйтергә кирәк, тикшерүчеләр кулында бердәнбер, ләкин ул чор өчен шактый җитди дәлил - бер төркем язучылар кул куйган экспертиза акты була. Анда турыдан-туры: "X.Туфан әсәрләрендә дошман идеологиясе үткәрелә", — дип язылган. Кулында шундый документ була торып, тикшерүче, әлбәттә, Туфан эшен үз ихтыяры белән генә яба алмый һәм ябарга теләми дә. Вакыт узган саен ул тагын да үчләшә, яңадан-яңа җәзалар эзләп таба. Туфанның үзсүзлелеге аны чыгырыннан чыгара. Әйтүе генә җиңел, туктаусыз барган сорау алулар ярты елдан артыкка сузыла! Бу эшкә бирелгән вакыт күптән уза, начальниклары ачулана башлый, ә "эш"нең ахыры һаман күренми... Бервакыт мин Хәсән абыйдан турыдан-туры: - Кыйнаулар, физик җәзалаулар кулландылармы? - дип сораган идем. - Тән газабы нәрсәу л, - дип, сүзне икенчегә борды Хәсән абый. - Иң авыры - җан газабы. Тикшерүченең бөтен максаты - кешелек сыйфатыңны юкка чыгару, ихтыярыңны сындыру. Бер сындырдымы, ул инде сине курчак урынына уйната ала, теләсә нәрсә яздыра да, кул да куйдыра. Туфан өчен иң авыры - аның демократия идеяләренә таянган эчке иманыннан көлү, шуны юк итәргә тырышу. Имеш, монда эләккән кеше өчен конституция юк, бернинди хокукның булуы да мөмкин түгел. Ул тикшерүчегә генә буйсынырга, әйткән һәр сүзен раслап кына торырга тиеш. Шулай эшләсә генә исән калуы ихтимал. Ә инде киреләнеп маташа икән - үзенә үпкәләсен... - Мин суд барышында барыбер дөресен сөйләячәкмен, сезне фаш итәчәкмен, - дип әйтеп карый Туфан. Тикшерүче көлә генә: - Сакаллы сабый син, сука. Суд та, чурт та - барысы да үз кулыбызда. Ахырга таба сорау алулар тагын да кискенләшә. Туфанга хәзер утырырга да ирек бирмиләр: аңын югалтып, гөрселдәп авып төшкәнче аягүрә тоталар. Күрәсең, тикшерүчеләрнең үзләрен дә ашыктырган булганнардыр. Кинәт, һич көтмәгәндә, сорау алулар туктала. Туфанга иркенләп йокларга да, вакытында ашарга да, ял итәргә дә мөмкинлек бирәләр. Башта Хәсән абый моны берәр хәйлә генә дип уйлый. Ләкин сакчыларның үз-үзләрен тотышыннан, пыш-пыш сөйләшүләреннән, төрмәдәге ыгы-зыгыдан нәрсәдер булганын сизенә. Бервакыт, бәдрәфкә алып баргач, ул анда пычрак газета кисәген табып ала. Кран астында юа да, камерага кайткач, авырлык белән булса да укып чыга. Өзек-өзек җөмләләрдән Туфан Германия белән сугыш башланганын белә. "Җан рәхәтем — шигъриятем..." Сугыш башлану белән, Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Аны сорау алуга бөтенләй йөртми башлыйлар. Ул хатлар, передачалар ала. Үзенә дә хат язарга ирек бирәләр. Хатыны азык-төлек җибәреп тора. Дөрес, яртысын сакчылар алып кала. Ләкин калган өлеше дә Туфанга бераз гына хәл җыярга, тернәкләнеп китәргә мөмкинлек бирә. Сөякләренә әзрәк ит куна, ул яңадан элекке хәленә кайта башлый. Туфанның хатыны - ул чорның атаклы артисткасы Луиза (Гайникамал) Салиәскәрова - бу азык-төлекнең нинди бәягә төшүен үзе генә белә. Туфан шактый соң - утыз дүрт яшендә өйләнә. Яшь аермасы зур булуга карамастан, алар бик тату яшиләр. Туфанны кулга алганда аның дүрт яшьлек кызчыгы һәм дүрт айлык нәни улы кала. Ире "халык дошманы" дип игълан ителгәч, Луизаны театрдан чыгаралар, кечкенә балалары белән квартирасыннан куалар. Ул акчасыз гына түгел, ипи карточкасыз да кала. Ә ул чорда карточкадан тыш акчаң булса да, беркайдан бер грамм ипи табып булмый... Бангка. чарасы калмагач, Луиза Академия театры дирекциясен судка бирә. Театрның бөтен коллективы аны яклап чыга. Берничә айга сузылган суд (өстәмә тикшерүләр, яңаданяңа экспертизалар, өстәмә шаһитларны чакыртулар һ.б. - ул чор өчен бик сирәк хәл!) "Луиза Салиәскәрованы эшенә кабат алырга, квартирасына кайтарырга" дигән карар чыгара. Ләкин, атна-ун көн үтми, Луизаны яңадан эштән куалар, балалары белән урамга чыгарып ташлыйлар. Ул, үҗәтләнеп, тагын судка бирә. Суд тагын шундый ук карар чыгара. Мондый хәл өч мәртәбә кабатлана! Ачлы-туклы, кешедән кешегә йөргәндә, Луизаның нәни улы каты авырый башлый. Кирәкле дару да, тиешле ризык та булмаганлыктан, 1942 ел башында үлә. Луиза, әлбәттә, боларның берсе турында да иренә язмый. Киресенчә, аны мөмкин кадәр юатырга, күңелен күтәрергә тырыша. Шулай да икейөзлеләнә алмый. Хәсән абый: "Хатларында ул кызчыгыбыз турында бик тәфсилләп яза. Кыланышлары, матур-матур сүзләре - барысы-барысы турында да... Ә улыбыз хакында - ләм-мим. Мин сорап та карый идем. Башыма әллә улыбызны яратмый, үз итми микән дигән уйлар да килә иде", - дип искә ала иде. Казанда ул вакытта мәктәп саен госпиталь була. Яралыларга бик күп кан кирәк. Кан тапшырган кешеләргә он, май, ит, бангка. шуның ише азык-төлек биргәннәр. Күпләп түгел, әлбәттә, берничә көнлек кенә, тапшырылган канын яңадан торгызырлык кына. Ә Луиза, үзе ашамыйча, шул ризыкларны иренә җибәреп торган. Кулга алынганнан соң беренче мәртәбә Туфан шигырьләр яза башлый. Яза дип... Аның кәгазе дә, каләме дә булмый. Күңеленә беркетеп куя. Туган әдәбиятыннан аерылган булса да, ул чын мәгънәсендә шигърият белән яши. Тукай, Такташ, башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен искә төшереп, яттан укый. Үз иҗатын яңадан барлап, теге яки бу юлларны төзәткәли, редакцияли (күңелдән генә, әлбәттә). Күзчектән караучы сакчылар аны, бәлки, җиңеләйгәндер бу дип уйлаганнардыр. Ул, кулларын селти-селти, камера буйлап йөри, иреннәрен кыймылдатып нидер мыгырдана, кайвакыт кычкырып көлеп җибәрә... Шигърият аңа иманын, кешелек горурлыгын саклап калырга мөмкинлек бирә. "Җан рәхәтем - шигъриятем... Шул коткарды мине. Мин хәтта вакытны да поэзия ярдәмендә белә идем", - дип сөйли иде Хәсән абый. Әйтик, аны төрмә ишегалдына унбиш минутлык прогулкага алып чыгалар. Ә сакчыларның җил-яңгырда, кышкы суыкларда басып торасылары килми, тизрәк кире алып керү ягын карыйлар. Туфан исә: "Юк, әле нибары алты (яки сигез, яки унбер) минут вакыт үтте, керергә иртә әле", - дип каршы төшә. Тегеләр сәгатьләренә карыйлар - дөрес әйтә. Үзенең сәгате-ние юк. Кайдан белә икән? дип сәерсенеп, гаҗәпләнеп карыйлар. Ә сер бик гади. Утызынчы елларда радиода эшләгәндә, Туфан күп әсәрләрен радио аша укыган, кайсы ничә минут яңгыраганын яхшы белгән, һава суларга чыккач, "Юкмыш бабай әкияте"н яттан укып, күпме вакыт узуын да төп-төгәл белгән. Хөкем Хәсән абый, үзе әйтмешли, шулай тын гына, дәшмичә генә утырса, бәлки, аның эше уңай хәл ителгән булыр да иде. Сугыш башлану белән, үз "гаебен" танымаган, кул куярга өлгермәгән бик күпләрне иреккә чыгарып, йә сугышка, йә тылдагы завод-фабрикаларга җибәрәләр. Туфанның бөтен хыялы - сугышка барып, илен сакларга, ил алдындагы бурычын үтәп, булмаган гаебен кан белән юарга... Ул фронтка җибәрүләрен сорап берничә мәртәбә гариза яза. Хәтта исән калу ихтималы булмаган, үз-үзен корбан итәрлек берәр сугышчан задание бирүләрен үтенеп карый. Җавап-фәлән булмый... Менә шуннан инде ул, югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, хатлар яудыра башлый. Моңа хатынының хатлары да берникадәр сәбәпче була. "Гаепле булмасаң, нигә тик ятасың? Яз, үз хаклыгыңны расла, берсе аңламаса, икенчесе аңлар, берсенә барып җитмәсә, икенчесенә барып җитәр". Бу сүзләр Туфанның күңеленә таш булып утыра, һәм ул яза. Кызып китеп, төрмә тәртипләрен, тикшерүче кулланган законсыз ысулларны фаш итеп тә яза. Ә аның тикшерүчесе бу вакытта шактый зур постка күтәрелгән була, һәм Туфанның барлык хатлары аның кулына килеп керә. Бервакыт ул Туфанны чакыртып ала да мыскыллап эт итеп сүгә. Ачуы килгәне әллә каян күренеп тора: "Син әле безнең өстән язасыңмы, контра? Менә без сиңа күрсәтербез күрмәгәнеңне. Белерсең кемнең кем икәнен..." һәм үз сүзендә тора. 1942 елның 7 мартында суд була. Хәсән абыйның әйтүе буенча, суд курчак уенын, дөресрәге, комедияне хәтерләтә. Туфанны шул ук бинадагы бер бүлмәгә алып керәләр. Өстәл артында "өчлек"нең башлыгы - әлеге тикшерүче утыра. Бер ягында аның ярдәмчесе " Туфанны төннәр буе җәзалаган зобани. Ә бер ягында - өлкән яшьләрдәге бик гади киенгән хатын. Тышкы кыяфәте буенча йә идән юучы, йә мич ягучы. Ул уңайсызлана, кулларын кая куярга белми, оятыннан җир тишегенә керергә әзер. Күзләрен мөлдерәтеп чын теләктәшлек белән Туфанга карый. Тикшерүче аңа ачулы караш ташласа, өстәлгә сеңә, башын күтәрергә дә базмый. Тикшерүче алдан әзерләп куелган Туфанга күптән таныш гаепләү актын укый. Туфан "контрреволюцион оешма оештыруда", "фашистик Германия һәм империалистик Япония файдасына шпионаж алып баруда", тагын әллә нәрсәләрдә гаепләнә. Соңгы сүз бирсәләр, Туфан бер кешедән генә оешма була алмавын, гаепләү актының чеп-чи ялган булуын әйтергә тели. Ләкин аңа сүз бирмиләр... Гаепләү акты укылганнан соң бердәнбер "шаһитны" алып керәләр. 19-20 яшьлек сакчы-солдат, Хәсән абый ягына карамаска тырышып, тотлыга-тотлыга, Туфанның Япония һәм Германия разведчиклары белән очрашып сөйләшүен үз күзләре белән "күргәнен" раслый. Хәсән абый түзми: - Тукта әле, энем, 1921 елда сиңа ничә яшь иде соң? - дип сорый. (Гаепләү актында ул Япония разведкасына 1921-1922 елларда, Ерак Көнчыгышта булган чагында сатылган дип әйтелә.) Солдат, ни әйтергә дә белмичә, күзләрен йомгалап, начальникларына карап тора. Шуның белән суд бетә. Туфанның сүзләрен беркетмәгә теркәүдән баш тарталар, ә үзен иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәләр. Үлем белән күзтә-күз Үзен эчтән ничек кенә әзерләмәсен, бу карар Туфанның миенә тондырган тукмак кебек тәэсир итә. Колагында хөкемнең соңгы сүзләре яңгырый: "Приговор окончательный и обжалованию не подлежит... Привести в исполнение в течение семидесяти двух часов с момента вынесения". Димәк, аның бу якты дөньяда күп булса өч тәүлек гомере калган булып чыга. Аның хәзер бердәнбер хокукы кала: миһербанлык сорап, Мәскәү оешмаларына гариза язу. Әмма бу хокук белән дә исәпләшергә теләүче күренми. Аны подвалдагы дөм караңгы камерага илтеп ябалар. Бераз хәл алып, аңына килгәч, Туфан камерасының тимер ишеген дөбердәтә башлый. Башта беркем дә моңа игътибар итми. Берничә сәгать үтеп, Туфан хәлдән таеп беткәч кенә, кемдер ачулы тавыш белән: "Нәрсә кирәк?" - дип сорый. Кәгазь-каләм турында ишеткәч, яман сүгенеп китеп бара. Икенче тәүлек үтеп барганда гына Туфан камерасында ут кабызалар, бер бит кәгазь, кара һәм ручка бирәләр. Ярты сәгать тә үтми, гаризасын язылып бетмәгән көенчә тартып е1Ле1Ле1р. Шулай, башын кая куярга белмичә, бәргәләнеп-суккаланып йөргәндә, аяк тавышлары ишетелә. Камера ишеге ачыла, Туфан янына урта яшьләрдәге бер ир кешене этеп кертәләр. Камерада берүзе түгеллеген абайлагач, яңа кеше: - Что, тоже на Луну? - дип сорый. Күптән инде тикшерүче-сакчылардан гайре тере кеше күрмәгән Туфанга бу рус кешесе беренче аваз салуыннан ук үз-якын булып китә. Аңа хәтта оят була. Әнә бит, бу кеше дә үлемгә хөкем ителгән. Ләкин шуңа карамастан шаярырга көч таба. Үлемгә дә, теге дөньяга да түгел - Айга җыенасыңмы, янәсе. Яңа иптәше, кесәсеннән тәмәке чыгарып, пыскытып җибәрә. Туфанга да тәкъдим итә. Хәсән абый баш тарта - тәмәке булмаганга, ул күптән инде тартуын ташлаган була. "Ташласаң соң? - дип каршы килә әлеге кеше. - Гомер буена тарттым, дисең ич... Әйдә, рәхәтләнеп туйганчы бер тартып кал, ичмаса". Хәсән абый, кулын селтәп: "Да-вай, алайса" , - ди һәм шул минуттан башлап сиксәнгә җиткәнче диярлек тарта. Алар бу кеше белән ике ай чамасы бергә утыралар. Күп нәрсә турында ачыктан-ачык, яшереп тормыйча сөйләшәләр. Сталинның властьны ничек үз кулына алуы, Ленин политикасын бозуы, партиянең иң кыйммәтле кадрларын - Ленин гвардиясен юк итүе турында да... Туфанның ялгыз камерада төннәр буена уйланып ятканы, хәтта үз-үзенә дә әйтергә базмаган фикерләре - барысы да бу кеше тарафыннан раслана. Үлем турында да алар күп сөйләшәләр. Әлбәттә, беркемнең дә үләсе килми. Ләкин һәркем иртәме-соңмы үләргә тиеш. Шулай булгач, тормышка тешең-тырнагың белән ябышып ятуның ни хаҗәте бар? Үләргә икән - горур кыяфәт белән, башыңны имичә, кешечә үләргә кирәк! Беркөнне сакчы адымнары ишетелә. Туфан фамилиясен атыйлар. Камерадашы белән кочаклашып-үбешеп саубуллашканнан соң, Туфан үлемгә чыгып китә. Ләкин аның язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Туфанны тикшерүче бүлмәсенә алып керәләр дә үлем карарының ун елга каты режимлы колониядә утыру белән алышынуын игълан итәләр. Үлем белән татын бер очрашу Хөкем карары чыгарылып, подследственныйдан тулы хокуклы арестантка әверелгәч, аны, Черек күл төрмәсендә артык тотмыйча, Кремль астындагы пересыльный төрмәгә күчерәләр. (Хәзер монда онкология диспансеры урнашкан.) Бу борынгы төрмәгә килгәч, теләсә нинди сынауларга әзер булган Хәсән ага да таң кала. Тар караңгы коридор буйлап аны камера янына алып киләләр. Ишекне ачсалар, камера халык белән шыгрым тулган. Ишек ачылган саен, кешеләр тышкы якка егыла язалар. Борынга сасы ис катыш тынчу һава бәрелә, төрле яктан ыңгырашу, яман сүгенү тавышлары ишетелә. Аяк басарга берәр урын бар микән дип торганда, Туфанны дыңгычлап тутырылган камерага этеп кертәләр дә шапылдатып ишекне бикләп куялар. Туфан бер-берсенә кысылышып, аягүрә килеш асылынып диярлек торган хәлсез гәүдәләр арасында кала. Аны, терсәкләр белән төрткәләп, арткы почмакка, тапгып тулган параша - нәҗес мичкәсе янына ук китереп териләр. Монда сасы искә һич түзәрлек түгел. Парашаны тәүлеккә бер мәртәбә генә чыгаралар икән, сасы сыекча, мичкәдән ташып, идәнгә агып тора. Пугачев заманында мондый камераларда икешәр кеше утырган. Туфанны бирегә китергәндә исә, камерада сиксәнләп тоткын була. Рәшәткәле тәрәзә такта белән кадакланган. Чак кына һава керерлек бердәнбер урын - ишек астындагы ярык. Шул ярык янына ятып, чиратлашып һава сулыйлар икән... Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Аларны аякларыннан сөйрәп алып китәләр дә тагын берничәне төртеп кертәләр. Прогулкага чыгарып тормыйлар. Ашату да бик хөрти: Черек күлнекенә караганда күпкә начар. Камерадашларының барысы да "политический"лар булып чыга. Колониягә җибәрүне көтеп яталар икән. Дөресрәге, әкренләп, берәм-берәм үлеп баралар. Хәсән абыйның да чатнап башы авырта башлый. Судан чыгарылган балык сыман, авызын ачып, еш-еш сулый. Яңаклары яна, температурасы күтәрелә. Кайчандыр, моннан бер ун ел элек, ул туберкулез белән авырган булган. Шул кузгалган булса кирәк. Ул үзенең мондый шартларда озак яши алмаячагын яхшы аңлый. Туфан шушы җәһәннәм камерасында тоткынлык елларындагы иң зур шатлыгын да татый. Беркөнне камерага крестьянча гади, әмма таза-пөхтә киенгән бер тоткынны китереп тыгалар. Аркасында киндер биштәр. Аякларында автомобиль покрышкасыннан эретеп эшләнгән "тракторлар" - иләмсез авыр, ләкин су үткәрми торган, язгы-көзге пычрак өчен бик уңайлы аяк киеме. Хәсән абыйның караңгыга ияләнгән күзләре бу кешенең түгәрәк, каратут йөзендә ниндидер таныш чалымнар абайлый: "Фатих энем, әллә синме?" - дип сорый. Әйе, бу чыннан да Фатих Кәрим булып чыга. Алар кочаклашып исәнләшәләр, елашалар, баштан кичкәннәрне сорашалар. Ф.Кәрим 1938 ел башында ук кулга алынып, дүрт елын төрле колонияләрдә үткәргән. Биштәр төбендә сакланган бер-ике сохари белән ул Туфанны сыйлый, аның йончыган, хәлсез кыяфәтен күреп бик пошына. Алар берничә көн бергә булалар. Бер-берсенә шигырьләрен укыйлар. Ф.Кәрим ел ярым вакыт эчендә Хәсән абыйның беренче тыңлаучысы була. Ул да үзенең төрмә-колония шартларында язылган, Хәсән абый сүзләренә караганда, искиткеч көчле, йөрәк өзгеч шигырьләрен укый. Бу шигырьләрнең әлегә беркайда да басылганы юк. Алар, гомумән, сакландылар микән? Хәсән абыйның хәле минут-сәгать саен авырая. Күзе тоныклана, аякларында басып тора алмый башлый... Соңгы чиккә җиткәндә генә көтелмәгән хәл була: аны табиб янына чакырталар. Туфан моңа чын-чынлап аптырый, чөнки үлеп яткан кешеләрне дә табибка алып бармыйлар. Шулай да, Фатих Кәрим белән киңәшеп алгач, аякларын көчхәл белән сөйрәп, ул китә. Аны яшь кенә, мөлаем гына бер татар егете кабул итә. Хәсән абыйны иҗаты буенча яхшы белә икән. Бик итагатьле итеп сөйләшә, температурасын үлчи һәм, тавышын әкренәйтә төшеп, мондый тәкъдим ясый: - Хәсән абый, сез бу камерада үләчәксез... Мин сезне башка, яхшырак камерага күчерә алам. Хәсән абый икеләнеп кала: берәр хәйлә түгел микән? Әллә Фатих Кәрим белән бер-беренә шигырь сөйләгәннәрен хәбәр иткәннәрме? - Мөмкин булса, мин иртәгәгә кадәр уйлап карар идем, - Табиб риза була. Ләкин Хәсән абыйны шул көенчә кайтарып җибәрми - эчке бүлмәгә алып кереп, бер телем кара ипи белән шикәрле чәй эчерә (үз паегы булса кирәк), дарулар каптыра. Камерага кайткач, Туфан дустына барысын да сөйли. Фатих Кәрим аңа бу тәкъдимне берсүзсез кабул итәргә куша. "Хәзерге вакытта сиңа бу камерадан котылып, исән калырга кирәк", - ди. Үзе ул күптән инде фронтка язылган була. Шунда җибәрүләрен көтеп ята. Туфан да бик язылыр иде, статьясы башка. Мондый статья белән фронтка якын да җибәрмиләр. Икенче көнне Хәсән Туфан фельдшерга ризалыгын бирә. Аны төрмә лазаретының изоляторына күчерәләр. Бу шундый ук камера була. Ләкин анда сиксән түгел, бары дүрт кеше генә утыра, һәрберсенә аерым сәке, салам тутырылган матрас. Аттгау да бераз яхшырак, прогулкага да алып чыгалар. Өстәвенә әлеге фельдшер, Хәсән абыйны көн саен янына чакыртып, ярдәм итеп тора. Кирәкле даруларны эчерә, бераз тамагын ялгап алырга да мөмкинлек бирә, Хәсән абый әкренләп яңадан аягына баса. Бандитлар белән бер камерада Хәсән абыйның камерадашлары кеше үтереп, кеше талап көн күрүче рецидивист-бандитлар булып чыга. Алар бөтен төрмәне кулларында тотып, тоткыннарны дер калтыратып, буйсындырып торганнар. Бу камераны коры һәм җылы булганга сайлап алганнар. Хокукларын яхттгы белеп, сакчылар берәр шартын үтәми башласалар, бугаздан тотып диярлек таләп иткәннәр. Туфанны башта өнәмичә генә кабул итәләр. Куркытып, пычак белән янап карыйлар, шестерка (ягъни үзләренә буйсынучы кол) итәргә телиләр. Әмма Хәсән абый бандитлар алдында җебеп төшми. Шул ук вакытта, масаеп, аларга кимсетеп карамый, һәрхәлдә, тикшерүчегә караганда бандитлар белән уртак тел табуы аңа җиңелрәк була. Ул үзе турында барын да ачыктан-ачык сөйләп бирә. Шагыйрь икәнлеген белгәч, тегеләр кызыксыналар, шигырь укуын сорыйлар. Берсе татар булып чыга. Хәсән абый аңа "Юкмыш бабай әкияте"н укый. Тегесе балалар беркатлылыгы белән эче катып көлә. Башкалары: "Нәрсә диде? Нәрсә диде?" - дип кызыксынып сорау биреп торалар. Шуннан китә инде танышлык. Хәсән абый аларга русча шигырьләр укый, кичләр буе укыган китапларының эчтәлеген сөйли. Беркайчан да кулларына китап алмаган бандитлар авызларын ачып тыңлыйлар. "Граф Монте-Кристо"ны сөйләгәндә таңга хәтле йокламыйлар. Хәсән абый аларга Л.Толстой, Ф. Достоевский, Г.Ибраһимов әсәрләренең эчтәлеген дә сөйли: әкият тыңлаган кебек, эһ тә итми тыңлап торалар. Шулай итеп ул, үзе дә сизмәстән, төрмәнең абруйлы кешесенә әверелә. Уголовниклар аңа тимиләр генә түгел, кулдан килгәнчә ярдәм дә итәләр. Кайсы аяк киеме табып бирә, кайсы - күлмәк-ыштан йә берәр кисәк сахарин (чәй тәмләткеч), кайсы китап, кәгазь, газета яки бангка. кирәкле әйбер юнәтә. Әлеге фельдшер да Туфанга ярдәм итеп тора. Бервакыт ул Туфанга семьясын табып, хәлен белеп чыгарга уйлавын әйтә. Туфан, бераз икеләнеп торгач, адресын бирә. Фельдшер Луизаны табып сөйләшә. Хәсән абый аңардан улының үлеме турында ишетә. Төрмәдә язылган шигырьләрен фельдшер аркылы иреккә чыгарасы бик килә. Ләкин батырчылык итми. Фельдшер кылган яхшылык махсус задание белән аның шигырьләрен кулга төшерер өчен эшләнгән тозак түгел микән дип шикләнә. Тоткын бәхете озын булмый. Бу юлы да Туфан бераз көч җыеп, аякка басуга, аны Красин урамындагы төрмәгә күчерәләр. Бу төрмә турында Хәсән абый күп сөйләмәде. Ул монда озак утырмый, лагерьга җибәрер алдыннан берике атна чамасы гына була. "Тәртипләре каты, - ди торган иде. - Тик монда да мин кешелекле кешеләрне очраттым". Башы авыртып, түзәр хәле калмагач, Хәсән абый табибка языла. Аны бик тә матур, искиткеч мөлаем доктор ханым кабул итә. Туфан аның матурлыгы, кешелеклелеге турында шундый тәэсирләнеп сөйләде ки, мин хәтта әллә бераз гашыйк та булды микән дип уйлап куйдым. Хәсән абыйны җентекләп карап чыккач, доктор баш авыртуның сәбәбе, күзе начар күрә башлап, күзлексез йөргәннән дигән диагноз куя, күзен тикшертергә җибәрә. Красин төрмәсендә андый кеше булмаганлыктан, Хәсән абыйны Пләтән төрмәсенә алып китәләр. Татарстан урамы буйлап йөк машинасында барганда, хәзерге Академия театры бинасы тирәсенә җиткәч, Хәсән абый каршыга килүче ачык өсле җиңел машина күрә. Арткы утыргычка Туфанның җан газапчысы, тикшерүче һәм... атаклы артистка Фатыйма Ильская утырган. Ильская бизәнгән-ясанган, матур киенгән, йөзләре көләч. Нәрсә турындадыр көлә-көлә сөйләшеп баралар. Бу очрашу Хәсән абыйга бик көчле тәэсир итә. Фатыйма Ильская Луиза белән бер театрда эшли... Хатыны белән җан дуслар... Бер хатында Луиза Ильскаяга аеруча рәхмәтле булуын әйткән була. Хәсән абый фикеренчә, Ильская, тикшерүченең фамилиясен белеп, аның белән махсус танышкан, шулай итеп, Хәсән абыйны башка камерага күчертеп, үлемнән коткарган булып чыга... Пләтәндә Хәсән абыйга рецепт язып бирәләр. Теге доктор ханым ярдәмендә ул күзлек ясатып кия, һәм аның баш авыртуы чыннан да бетә. Лагерьда Хәсән абый лагерьда бераз җиңелрәк булмасмы дип өметләнә. Әмма ялгыша. Туфанны иң авыр эшкә - урман кисәргә билгелиләр. Нормасы таза-сау, физик хезмәткә күнеккән һәм әйбәт ашый торган кешегә исәпләнгән була. Көчкә аякларын сөйрәп йөргән Хәсән абый, ничек кенә тырышып караса да, әлбәттә, нормасын үти алмый. Ә норманы үтәмәдеңме - хәлләр хөрти. Болай да җан асрарлык кына бирелгән паекның яртысы киселә. Закон - тайга законы, тәртипләр кырыс. Бер Хәсән абый белән генә түгел, күпләр белән шулай була. Тоткыннар тәмам хәлсезләнеп бетә. Аяк-куллары шешенә, күзләрендә нур сүнә. Андыйларны лагерьда "мөселман" дип атыйлар, һичнигә юньләп игътибар итмичә, һәрнәрсәгә, шул исәптән үз үлемнәренә дә битараф карый торган андый кешеләр лагерьның бер башыннан икенче башына күләгә сыман селкенеп йөриләр-йөриләр дә егылып үләләр. Хәсән абый да беркөнне үзенең "мөселман"га әйләнүен аңлый. Тире белән сөяк арасына ниндидер яман сыекча җыела. Бармак белән басып торсаң, аксыл чокырчык шул көенчә уелып тора. Туфан ризык тәмен һәм шуның белән бергә тормыш ямен дә югалта. Өлешенә тигән ярты кружка сасы баланданы йотканда әллә аш каба, әллә балчык суы - бер аермасын да сизми. Хәсән абый, аптырагач, тоз ялап карый, әмма тозның ачысын да аермый. Димәк, аның күп булса бер-ике көн гомере калган. Мондый уйлар Хәсән абыйны борчуга салмый инде, аңа барыбер. Тик бу юлы да әҗәле җитмәгән икән. Комендатурага чакыртып, аңа бер төенчек тапшыралар. Ачып караса, пәрәмәчләр, өчпочмаклар... Бу бит 1942 елның җәендә, сугышның иң кызган чагында, бөтен ил ач-ялангач яшәгән чакта! Хатыны ничек итеп аны Свияжск лагеренда эзләп тапкан да ничек передачаны тапшыра алган? Сакчылар да бу тәмле әйберләрне ничек үзләренә алып калмаган? Хәсән абый, үз күзләренә үзе ышанмыйча, пәрәмәчнең бер читеннән чеметеп, авызына каба. Һәм гаҗәп хәл! Ит тәмен, кабарып пешкән ак камыр тәмен тоя. Беренче омтылышы - урыныннан кузгалмыйча, барысын да ашап бетерергә. Ләкин Хәсән абый яхшы аңлый: алай эшләсә, шундук үләчәк. Мондый хәлләрне аның ишеткәне дә, күргәне дә була. Ул барагына кайта, күчтәнәчне иптәшләренә дә авыз иттерә. Үзе дә бик сак кына, чеметеп-чеметеп кенә каба. Передачалар атна саен диярлек кабатлана. Туфан кешеләр сөйләве буенча илдәге хәлләрне белеп тора. Шуңа күрә хатларында хатыныннан әллә ни затлы ризык салмавын, бары тик суган, катык ише гадирәк ризык җибәрүен сорый. Шулай да хатыны аңа тәмледән тәмле ризыклар җибәреп тора. Озакламый Туфанны җиңелрәк эшкә - фронт өчен кием тегү цехына күчерәләр. Ул бик тырышып эшли. Кечкенәдән үк Урал заводларында йөреп, техника белән якыннан таныш булганга, Хәсән абый тегү машинасын үзе ремонтлый. Аның машинасы һәрвакыт майлаган-көйләнгән була. Нормасын ул ким дигәндә ике йөз процентка үти. Ә бу ике паек дигән сүз. Озакламый аны бригадир итеп куялар. Бригадасында да ул эшне шулай ук матур көйләп җибәрә. Кырыклап кешене, күбесенчә тәмам хәлсезләнгән хатын-кызларны канат астына алып, ач үлемнән коткара. Озакламый аны передача алу һәм хат язышу хокукыннан мәхрүм итәләр. Ләкин бу вакытта ул инде аякларына ныклап баскан була. Хәсән абыйның миңа әлеге вакыйгалар турында берничә тапкыр сөйләгәне булды. Бик ачынып, җан газабы белән сөйли иде. Үзенә ничек кенә авыр булса да, ул хатынының хәлен тулысынча аңлый да, күз алдына да китерә алмаган. Соңыннан гына, сөргеннән кайткач кына белә. Хәсән абый авыру яки хәлсезләр белән үз паегын бүлешә, ничек тә кешене ач үлемнән коткарырга, аякка бастырырга тырыша. Шуңа күрә аны барысы да ихтирам итә. Алай гына да түгел, "изге җан" дип йөртәләр. Лагерьда "изге җан" дип аталу ирекле тормыштагы "лауреат" исеменнән күпкә югарырак була. Әйтик, аның үзенә яки әйберләренә кагылырга беркемнең хакы булмый. Хәтта карак-бандитлар да бу кагыйдәне төгәл үтиләр. Берәрсе кагылса яки тырнак очы белән генә Хәсән абыйга тисә, үтерәләр. Бервакыт Хәсән абыйның бердәнбер затлы әйберен - үзе теккән кара костюмын урлыйлар. Лагерь каракларының башлыгы, Пахан кушаматлы бандит, бу турыда ишеткәч, ни эшләргә белмичә үрсәләнә: - Кайсы мөртәтнең кулы күтәрелде икән? Борчылма, Александр Иванович (Хәсән абыйны руслар шулай дип атыйлар), әйберең беркая да китмәс, табып бирербез... Бер сәгатьтән яшь кенә малай (аны яңарак кына бу лагерьга күчергәннәр икән), канаган танавын тарта-тарта, костюмны Хәсән абыйга кайтарып бирә. "Мин бит сезнең изге җан икәнегезне белмәдем... Бу хәл беркайчан да кабатланмас, Паханга әйтегез, Александр Иванович кичермәсә, үтерәм, диде". Әлбәттә, Хәсән абый малайны яклый. Алай гына да түгел, бригадасына ала, кеше итә. Егет производство алдынгысына әверелә, срогыннан алда иреккә чыга, матур-тату гаилә корып җибәрә. Соңыннан Хәсән абыйга рәхмәт хатлары язып тора. Әлеге Паханга да Туфанның тәэсире шактый көчле була. Яшьтән үк бандитлык юлына баскан бу бәндәне беткән җанга саныйлар. Үзе дә ул моның белән килешә. "Миңа моннан чыгу юк, төрмә минем өчен туган йорт", - дип сөйләнә. Үзе шактый акыллы, башлы була, кешеләр белән җитәкчелек итә ала, аларны буйсындыра белә. Туфан аның белән сәгатьләр буена сөйләшә, бөтен кайгы-хәсрәтләрен уртаклаша. Әкренләп Пахан кәрт сугуны, чифирь белән мавыгуны ташлый. Бераздан аны бригадир итеп куялар. Ә берничә елдан Пахан зур төзелештәге атаклы бригада җитәкчесенә әверелә, рәсеме мактау тактасыннан төшми. Иҗат Колония шартларында ничек шигырь язмак кирәк? Ә бит Туфан иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ шул тоткынлык елларына туры килә. Мондый сорауларыма каршы Хәсән абый, ягымлы елмаеп: - Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр, дөресрәге, ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши. Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми, - дип җавап бирә иде. Шулай булган тәкъдирдә дә шигырьне ничектер кәгазьгә теркәргә кирәк бит. Ә колониядә берәр кешедә берәр ярамаган кәгазь кисәге тапсалар, йә карцерга утырталар, йә срок өстәп куялар. Тентүләр исә көн саен булмаса да, ике-өч көнгә бер булып тора. Хәсән абый башта шигырьләрен фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Ләкин, күбрәк языла башлау белән, хәтердә тоту авырлаша. Ә иң аянычлысы: үзең үлеп китсәң, бөтен язганнарың юкка чыгачак. Бу вакытта X.Туфан Мордовия җирендәге металлургия заводында, кайнар цехта эшли. Күбесенчә үз теләге белән төнге сменага йөри. Эш җиңелдән түгел. Әмма мичләргә тутырган корыч эреп беткәнче бер-ике, кайчакта өч-дүрт сәгать буш вакыт булып ала. Башкалар черем итәргә ята. Ә Хәсән абый иптәшләренең күзлекләрен җыя да, өч-дүрт күзлек киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза. Ул миңа үзе белән алып кайткан берничә шундый кәгазьне күрсәтте. Баш бармак киңлегендәге кәгазь кисәгенә (ул аларны чыннан да папиростан аерып алган) Хәсән абый өч йөз юллап шигырь сыйдырган. Егерме-утыз бит кәгазь җыелгач, аларны түгәрәкләп төргән дә сохари эченә яшергән. Тишекләрне ике яктан да ипи белән ябыштырып, мич янында кыздырып киптергән. "Лагерьда нинди генә тентүләр булмады, - дип сөйли иде Хәсән абый. - Анадан тума чишендерәләр, бөтен әйбереңне җентекләп тикшереп чыгалар. Ләкин капчыктагы сохариларга беркайчан да тимәделәр. Сохари лагерьда изге нәрсә санала иде". Шулай итеп Хәсән абый лагерьда язганнарын саклап кала. Дөрес, барысын да түгел. Бервакыт Туфан ОТК контролеры булып эшләгән. Эше авыр түгел, ә төнге сменада эш бөтенләй юк диярлек. Төннәр буе утырып, шактый шигырь язган. Шомартырга, эшкәртергә кирәк булганга, ул аларны папирос кәгазенә күчереп тормаган. Бервакыт аны лагерь начальнигы чакырта. Хәсән абый шигырьләрен яшерә дә чакырылган урынга бара. Килсә, аны башка лагерьга күчерәләр икән. Яшерелгән шигырьләрен алырга мөмкинлек булмый: алар шул көенчә кала. Хәсән абый шигырьләренең даталарын караганда бер нәрсәгә игътибар иттем: 1947 елда шактый күп (берничә мең юл) шигырь язылган. Ә 1948-1949 елларда берничә генә шигырь. Сәбәбен сорагач, Хәсән абый болай дип аңлатты. Бу чорда ул аз кешеле, ташландык баракта яши. Шигырьләрен идән астындагы ышанычлы урында тота. Бу юлы да аны алдан әйтми-нитмичә чакыртып алалар һәм эшелон белән Себергә җибәрәләр. Ә ике ел буе язылганнары идән астында КӘЛӘ,. .. Иреккә чыккач та Хәсән абый барлык язганнарын бастырмаган, күрәсең. Бервакытны, Маяковский урамындагы квартирасында сөйләшеп утырганда, ул миңа әлегәчә басылмаган шигырьләре кайда саклануын күрсәтте. Китап шкафының бер тартмасын тартып алды да, астагы фанерын шудыртып (тартманың төбе ике катлы булган икән), нечкә итеп җәелгән папирос кәгазьләрен күрсәтте. Бу, әлбәттә, зур ышаныч билгесе иде. Мәңгелек сөрген Хәсән Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Нәкъ ун ел, арестантлар әйтмешли, "от звонка до звонка". Коточкыч йончый, хәлсезләнә. Күрәсең, төрмә ризыгы җан асрарлык булса да, аңарда ниндидер кирәкле матдәләр, витаминнар җитешми. Ә бәлки, рухи яктан да арылгандыр... Срогы бетәр алдыннан үткәрелгән медицина комиссиясе аны бернинди эшкә дә яраксыз дип таба. Мондый нәтиҗә белән колониядә гадәттә тотмыйлар, өйгә үләргә кайтарып җибәрәләр. Хәсән абый түземсезләнеп иреккә чыгу көнен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча, хәтта әйберләрен алырга да ирек бирмичә, аны Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. Мал ташый торган вагонга шыгрым тулып, көнчыгышка таба барганда шундый бер вакыйга була. "Иртә таңда уянып китсәм, тып-тын, поезд туктап тора. Ярыктан карасам, станциягә "Бөгелмә" дип язылган, йөрәгем жу итеп китте. Әллә шушында, Татарстанда гына калдыралармы дип уйладым. Ләкин, бераз туктап торгач, поезд яңадан кузгалып китте", - дип сөйли иде ул. Свердловск, Чиләбе, Төмәннәрне үтәләр. Кырларны калын кар каплаган була. Бер станциядә бушатып, аларны машиналарга төйиләр дә төньякка таба алып китәләр. Тагын шактый гына баргач, Устарка дигән район үзәгенә җитәләр. Колхозлардан олаучыларны чакыртып, олауларга утыртып, аларны колхозларга тараталар. Туфан Покровка авылына эләгә. Олаучыларга өләшер алдыннан сакчылар аларга шундый күрсәтмә бирә: "Сез халык дошманнарын алып барачаксыз, контраларны... Бернинди ташлама, кызгану булмасын. Алар монда җинаятьләре өчен җибәрелгәннәрен онытмагыз...". Сөргенгә җибәрелгәннәрнең өсләре бик юка: бер кат чалбар, иске фуфайка, аякларында тишек штиблет. Утыз градуслы суык җелеккә үтә. Сакчылар күздән югалып, урманга керү белән, чаналар кинәт туктый. Олаучылар өсләрендәге толыпларын, җылы бияләйләрен, туннарын салып бирә: юл ерак, янәсе, без чыныккан кешеләр, ә сез туңып үләрсез... Авыруларны печәнгә күмеп утырталар, башкаларга хәрәкәт итәргә, чана артыннан йөгерергә кушалар. Шулай итеп, барысын да исән-имин алып кайталар. "Себердә, - дип сөйли иде Хәсән абый, - мин халкыбызның ни дәрәҗәдә киң күңелле, ярдәмчел булуын күрдем, халыкны алдау мөмкин түгеллегенә тагын бер мәртәбә ышандым". Покровка авылына алар егерме биш кеше килеп төшәләр. Барысы да югары белемлеләр. Араларында химиклар да, физиклар да, математиклар да, астрономнар да була. Фән докторлары, кандитатлар... Фәннәр академиясе филиалы ачып җибәрерлек. Барысын да өй борынча бүлеп, квартирга урнаштыралар. Туфанны мал караучы итеп куялар, фатирга бер колхозчы гаиләсенә беркетәләр. "Килеп төшү белән, - дип искә ала иде Хәсән абый, - алар миңа кайнар аш ашаттылар, баллап чәй эчерделәр, мунча ягып керттеләр. Алдагы елларда да (аңа монда алты ел яшәргә туры килә) табыннарыннан аермадылар. Бары - бергә, югы уртак иде". Ә бит колхоздан тигән хезмәт көненә җан асрарлык та булмый. Икенче көнне иртә белән Туфан эшкә җыена башлый: аягына киярлек киеме булмый. Аяк киеме тәмам тузып, бау белән астан бәйләп куелган. Хуҗа кеше хатыны белән карашып ала да сандыктан менә дигән җылы унты алып бирә. Хуҗа бу затлы аяк киемен Германиядән алып кайткан икән. Туфан баш тартып карый, әмма хуҗалар чын-чынлап үпкәли башлагач, рәхмәтләр әйтеп риза була. Шуңа өстәп хуҗа аңа, бик үк яңа булмаса да, җылы сарык тунын, колакчын бүреген, күн бияләйләрен бирә. Кыскасы, баштанаяк киендерә. Бер тонналы үгез Прометей Җәйгә чыгу белән Хәсән абый көтүче булып эшли. Бераз җаена төшенгәч, ярдәмчедән баш тартып, берүзе кала. Иртә яздан кар төшкәнче колхоз сыерларын көтә. Кайвакыт Хәсән абыйның эче пошып, төшенкелеккә бирелгән чаклары булган. Бигрәк тә хатынының үлеме турында ишеткәч аңа бик авыр була. Туган якларын, туган телен сагынуга түзәр әмәле калмый. Ул, җиргә капланып, беркемгә дә күрсәтмичә елый. Әйтерсең Туфанның халәтен сизенеп, сыерлар аның янына җыела, боҗра сыман уратып алалар. Туфанга барыннан да бигрәк колхозның Прометей кушаматлы нәсел үгезе ияләшә. Хәсән абый аны иткә тапшырудан коткарып кала. Мондый матур малны әрәм итеп буламы соң, янәсе. Бозау чагыннан алып үзе карый: сөт эчерә, хуш исле печән ашата, сабынлап юа... Берзаман бозау иләмсез зур, бер тонналы үгезгә, көтүченең беренче ярдәмчесенә әверелә. Көтүне кирәк якка алып бара, читкә тайпылган яки артта калган сыерларны куып китерә. Төннәрен көтүне бүреләрдән саклый. Бүре исен сизсә, күзләрен кан баса, шул якка ташлана... Прометей булганда, Туфан ерткычлардан курыкмый. Йокларга да алар Прометей белән бергә "яталар": Туфан үгезнең җылы сыртына аркасын тери дә тыныч йокыга тала. Шулай итеп, табигать кочагында йөреп, яңа сауган сөт эчеп, ул бераз хәл җыя, яңадан аягына баса. * * * 1953 елның 5 мартында Сталин үлә. Әкренләп аның хаталары-ялгышлары турында сүзләр йөри башлый. Башта пышын-пышын гына, соңыннан "шәхес культы" дигән сүзләр матбугат битләрендә дә күренә. Хәсән абыйның фараз кылып йөргән уй-фикерләре барысы да диярлек раслана. Аның сөргендәге иптәшләрен берәм-берәм кайтара башлыйлар. 1956 елның 19 мартында СССРның Генераль прокуратурасы карары буенча Туфан тулы реабилитация ала, аның бер гаебе дә булмавы, ялгыш утыртылганы таныла. Бу карарны әдипнең кулына 9 апрель көнне тапшыралар. Әмма Устарка районында карантин игълан ителү сәбәпле, Хәсән абый тагын өч ай чамасы монда яшәргә мәҗбүр була. 21 июньдә генә аңа тиешле документлар бирелә, һәм ул туган якларына кайтып китә. ОЛЫ ӘДИПМЕ, "КЫЗЫЛ КЫҢГЫРАУ"МЫ? (Гомәр Толымбай турында капма-каршы фикерләр) 2008 елның май аенда Гомәр Толымбайның фаҗигале г/леменә 70 ел тулды. Бу тг/гәрәк дата уңаеннан аның турында тагын бер уйланасы килә. Г.Толымбайны каршылыклы шәхес, бәхәсле фигура дип атыйлар. Бу чыннан да шулай. Матбугат битләрендә генә тг/гел, минем кг/ңелдә дә аның турында капма-каршы срикерләр яши. Ак фикер Гомәр Толымбай (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә Сембер губернасының Буа өязе Толымбай (Адав-Толымбай) авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Егерменче еллар башында Казан көндәлек матбугатында (бигрәк тә "Безнең юл" журналында) аның "Г.Толымбай" псевдонимы астында бер-бер артлы сугышчан рухлы мәкаләләре һәм агитация характерындагы әдәби әсәрләре басыла башлый. Егерме елга якын сузылган иҗат гомерендә Г.Толымбайның утыздан артык китабы басылып чыга. Алар арасында әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендә заман идеологиясе белән сугарылган хезмәтләр дә ("Татар буржуа теле безнең тел түгел", "Фатих Әмирхан" һ.б.) реалистик рухта язылган матур-матур хикәя, повестьлар да бар ("Түбән елгада", "Куян солдат", "Әндәр бабай", "Кызыл Армиядән кайткач", "Мужик фәлсәфәсе", "Яз көне", "Дүрт туган" һ.б.). Г.Толымбай балалар өчен дә хикәяләр яза. Аның бу төр хикәяләре "Без үскәндә", "Кечкенә чакларда", "Минем әти" җыентыкларында тупланып чыга. Г.Толымбай гомеренең соңгы елларында Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторы мөдире булып эшли. 1937 елның 10 апрелендә ВКП(б) сафларыннан чыгарыла. Шул ук елның 8 июнендә НКВД органнары тарафыннан кулга алынып, "контрреволюцион троцкийчы оешма"да катнашуда гаепләнә. 1938 елның май аена кадәр Г.Толымбай Пләтән төрмәсендә утыра. 1938 елның 8 маенда СССР Югары судының күчмә сессиясе аны иң югары җәзага - атарга хөкем итә. Карар шул ук көнне җиренә җиткерелә. Олы әдип, сәләтле язучы, таләпчән тәнкыйтьче, әдәбият белгече, журналист, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе татар әдәбияты мәйданында нибары ун ел чамасы эшләп кала - егерменче еллар уртасыннан утызынчы еллар уртасына кадәр. Ләкин шул кыска дәвердә дә утызга якын китап чыгарып өлгерә. Шул чорның вакытлы матбугат битләрендә аның ялкынлы, кызу канлы мәкаләләре, матур-матур хикәяләре, публицистик рухтагы чыгышлары, бәхәсле фикерләре даими рәвештә басылып тора. Ул дискуссияләрдә актив катнаша, кайвакыт аларны үзе үк башлап та җибәрә, әдәби оешмалар төзи, әдәби судларда чыгышлар ясый. Кыскасы, Гомәр Толымбай фигурасыннан тыш бу чор татар әдәбиятын күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның турында нинди генә каршылыклы фикерләр яшәмәсен, бу олы шәхесне татар әдәбияты тарихыннан сызып ташлау мөмкин түгел. Кара фикер Әйе, ул күренекле язучы, эре фигура. Эре булганга күрә аның әдәбият дөньясына китергән зарары да шактый зур була. Тәнкыйтьче-публицист сыйфатында ул бөтен игътибарын татар әдәбиятының идеологик һәм социологик якларына юнәлтә. Әмма бу проблемага пролеткультчылык һәм раппчылык рухында якын килә, җитди вульгар тайпылышлар ясый. Шуңа күрә аның карашлары әдәбият байлыгын объектив, дөрес бәяләүгә бик нык комачау итә. Артык кызылланып, большевистик рухта язарга тырышып, ул әдәбиятта буржуаз агымга каршы аяусыз көрәш алып бара. Бу агымга ул Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Ф.Бурнаш һ.б. язучылар иҗатын, хәтта Г.Ибраһимовның да кайбер әсәрләрен кертә, аларны туктаусыз фаш итә. Г.Рәхимнең "Идел" хикәясе, Ф.Әмирханның "Тәгъзия"се, Ф.Бурнашның "Оҗмах коттгы", Г.Ибраһимовның "Адәмнәр"е турында Г.Толымбай әйткән фикерләрне укыганда чәчләрең үрә тора. Барысы да "дошман рухында", "революциягә каршы", "буржуаз милләтчелек" белән сугарылган, имеш. Г.Толымбай һәм аның ише баттгка. вульгарчылар (Х.Наум, Ф.Мөсәгыйть, С.Атнагулов һ.б.) фикерләренә таянып, бу талантлы язучыларны, намуслы зыялыларны әдәбияттан куалар, басылырга ирек бирмиләр, соңыннан кулга алып юк итәләр. Кыскасы, утызынчы еллар атмосферасын, 1937 ел репрессияләрен әзерләүдә Г.Толымбайның да роле бик зур. Үз фаҗигасен ул үзе әзерли, үзе тудырырга булышкан канлы агымда үзе батып үлә дип әйтергә була. Ак фикер Шулай да бөтен гаепне аерым шәхесләргә генә аударып була микән? Әллә Г.Ибраһимов ялгышмаганмы? (Аның Г.Исхакый турында әйтелгән фикерләрен генә исегезгә төшерегез.) Әллә М.Солтангалиевнең җитди хаталары булмаганмы? Мисал өчен аның "Болак арты республикасы"н таркатудагы ролен алыйк. Ләкин моңа карап кына без бу олы шәхесләрне тарихтан сызып ташларга җыенмыйбыз ич! Һәр тарихи шәхескә шул чор таләпләреннән чыгып якын килергә кирәк. Г.Толымбай революция идеяләренә чын күңелдән ышанган, аларга ихластан хезмәт итәргә тырышкан. Унтугыз яшеннән большевиклар партиясенә кергән. Егерме яшендә үз теләге белән Гражданнар сугышына киткән, ак полякларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, каты яраланган. Әдәбият мәйданында да ул буржуаз карашлар белән бугазга бугаз сугыша, кылыч-каләмен кавалеристларча уйната. Гадел Кутуй белән берлектә "Сулф" ("Сул фронт") оешмасын төзи, әдәби агымның алгы рәтендә барырга тырышып, үткәндәге мираска, революциягә кадәрге культура казанышларына үтә сул фикердә тора. Шуны да онытмыйк: Мәскәү Әдәбият институтында укып, ул "кызыл профессор" исеме ала, шул исемгә лаек булырга тырыша. Ялгышса да, чор белән бергә ялгыша. Нәрсә генә булса да, Г.Толымбай әдәбият тарихына әлеге ялгышлары белән түгел, үзенең матур хикәяләре, реалистик рухтагы повестьлары белән кереп кала. Аның әсәрләре калын-калын китап булып үзе үлгәч тә, 1959-1980 елларда басылып чыга. Аның "Түбән елгада", "Дүрт туган", "Куян солдат", "Мужик фәлсәфәсе" һәм бангка. бик күп әсәрләре буенча XX гасыр башындагы татар авылын, аның кешеләрен, шул чор үзенчәлекләрен шактый тулы итеп күз алдына китерергә мөмкин. Кара фикер Кызганычка каршы, Г.Толымбай "кызыл профессор" гына булып калмый, егерменче-утызынчы еллар татар җәмгыятендә үзенә күрә "кызыл кыңгырау" ролен үти. Барысыннан да уздырып, иң алдан, иң беренче итеп чаң сугарга тырыша. Ләкин халык дөрес әйтә: алдан кычкырган күкенең башы авырта. Г.Толымбай да шундыйлардан. Аларны, әлбәттә, яклап та, жәлләп тә була, ләкин аклап булмый. Реалист язучы, оста каләм иясе... Чыннан да, Г.Ибраһимов яки Ф.Әмирхан дәрәҗәсенә җитмәсә дә, Г.Толымбай шул вакыт өчен матур гына әсәрләр калдырган. Әмма шул ук вакытта ул үзенә-үзе каршы килә. Язучының төп эш коралы нәрсә? Тел! Ә ул "татар буржуаз теле безнең тел түгел" дип (шул исемдәге китабы да бар), Тукайлардан, Г.Исхакыйлардан, Ф. Әмирханнард ан, Г.Ибраһимовлардан калган, алар чарлаган телне инкарь итә. Имештер, яңа чор өчен "мәчет", "мулла", "мәзин" ише "иске, буржуаз" сүзләр ярамый, яңа, дөньяда булмаган сүзләр эзләргә кирәк... һәр язучының төп таянычы нәрсә? Борын-борыннан килә торган милли традицияләр. Ә ул шул традицияләргә каршы чыга, Ф.Әмирхан ише олы әдипләрне тарих чүплегенә чыгарып ташларга чакыра (аның Ф.Әмирхан турындагы китабын карагыз). Кыскасы, ул үзе утырган ботакны үз кулы белән кисә. Ак фикер Әйе, Г.Толымбай башкаларны кискен рәвештә тәнкыйтьләгән, "пролетар әдәбият" таләпләреннән чыгып эш иткән. Ләкин аның үзен дә туктаусыз диярлек фаш иткәннәр бит. Менә, мәсәлән, "Кызыл Татарстан" газетасында (1934, 4 июнь) Идрис Туктар һәм Төхфәтуллин имзасы куелган мәкаләдә аны кулак идеологиясен үткәрүдә гаеплиләр. Соңыннан бу гаепләү, җыелыш саен диярлек кабатланып, НКВД гаепләнүенә әйләнә. Шуның өчен аны партиядән чыгаралар, Язучылар берлегеннән куалар һәм 1937 елның 8 июнендә кулга да <1.1 <1.1 <1 р . Урынлымы бу гаепләү? Бер карасаң, юк сыман. Г.Толымбай чын художникларча гади татар авылы турында яза, гади кешеләрнең Совет яклы булуларын күрсәтә. Әмма, тирәнрәк уйласаң, бу гаепләүләрнең бөтенләй үк урынсыз булмауларын аңлыйсың. Рәсми пропаганда нәрсә ди? Имештер, революциягә хәтле крестьян халкы ач-ялангач булган, аның тормышында бер генә якты ягы да булмаган. Фәкыйрьлек, мохтаҗлык, ачлык кына булган, янәсе. Күмәкләшү башлангач кына татар авылы, имеш, якты матур тормыш юлына чыккан... Г.Толымбай әсәрләре исә бу калыпка сыймый. Художник-реалист буларак, ул тормышта булганнарны яза, реаль дөреслекне чагылдыра. Менә шуннан аның прозасы һәм тәнкыйть мәкаләләре арасындагы каршылык килеп туа да инде. Бу каршылык язучының йөрәге аша да узган. Менә аның фаҗигасенең чыганагы кайда! Кара фикер Бу каршылык аның шәхси каршылыгы гына булып калмаган шул. Мондый карашларга таянып, татар халкының үткәндәге зур рухи байлыгын инкарь итәләр, М.Галәү, Г. Рәхим, Җ.Вәлиди ише зур әдипләрне башта әдәбияттан кысрыклап чыгаралар, аннан үзләрен дә юк итәләр. Хәтта кулга алынып, совет хакимиятенең чынында нинди икәнен үз күзләре белән күргәч тә, ул үзенең фаш итүен дәвам итә, дистәләгән татар язучылары өстеннән шикаять яза, аларны гаепли торган кәгазьләргә кул куя. Шуңа да аның исеме әдәбият тарихында кара таплар белән генә түгел, канлы таплар белән пычранган рәвештә кала... Г.Толымбайның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-9009 нчы номерлы гаепләү эшен алып карыйк. Бу "эш" күрсәткәнчә, ул Г.Гобәйдуллин, К.Тинчурин, X.Туфан, Г.Сәгъди, К.Нәҗми, Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи-Казанлы һәм бангка. бик күп татар язучылары турында кирәкле "мәгълүматлар" биргән. Ф.Кәрим белән М.Әмир турында ул: "Контрреволюцион яшерен оешмага мин ал арны үзем тарттым", - дип әйткән. Бәлки, ул, башкаларны батырып, үзе исән калырга теләгәндер. Әмма НКВД кулына эләккән "шаһит"ларны үзләрен дә юк иткәннәр шул. Шулай итеп, җеп очын яшергәннәр, тарих өчен бернинди эз калдырмаска тырышканнар. Ләкин чынбарлыкны яшереп булмый, вакыты җитү белән хакыйкать су астыннан да калкып чыга. Ак фикер Соңгы гаепләү бик җитди булганга, әйдәгез әле, бу "эш"не җентекләбрәк тикшереп карыйк. Юк, Г.Толымбай кара эчле кеше булмаган. Кулга алынганчы ук шымчылар аның һәр адымын күзәтеп, тиешле оешмаларга хәбәр итеп торганнар. Менә, мәсәлән, Зәки Гыймранов белән сөйләшкән чакта ул: - Дөреслекне язарга кирәк, дип әйтәләр... Ә тормышта булганны язсаң, берәр уклонга эләгүеңне көт тә тор. Хәзер өстеңә "эт үләксәләрен" элә башлыйлар. Безнең чорда язучы булырга бик читен. Совет тормышының чын фактлары кемгәдер ямьсез, яла ягу булып тоелуы ихтимал. Уңай образларны тудырырга кирәк, диләр. Әмма ала рны чын тормыштан ерак булган хыял ярдәмендә генә тудырырга мөмкин, - дип зарланган. Димәк, утызынчы еллар уртасында, кулга алыну алдыннан, ул күп нәрсәләрне аңлый, элекке карашларыннан ваз кичә башлаган. Шул ук шымчыларның хәбәр итүенә караганда, Г.Толымбай, өлкән язучы Г.Рәхим биш ел утырып кайткач, аны эшкә урнаштырырга ярдәм итә. Икенче "оппортунист" С.Атнагулов партиядән чыгарылып, эшеннән куылып, бер тиен акчасыз калгач, аңа матди ярдәм мәсьәләсен күтәреп карый. Кыскасы, үзен кешечә тота. Ул чор өчен бу бик җитди гаеп була шул! Инде башкаларга каршы күрсәткән мәгълүматлары турында. "Эш" күрсәткәнчә, Г.Толымбай башта үз гаебен танымый, башкалар турында да бер нахак сүз әйтми. 1937 елның июнь аеннан декабрьгә кадәр сорау алу саен барысын да инкарь итә, бер гаепләү кәгазенә дә кул куймый. Шуннан кинәт күндәмләнә, бар гаебемне дә таныйм, тиешле мәгълүматларны бирергә әзермен дип, үз кулы белән НКВД җитәкчесе исеменә гариза яза. Бу гариза тик торганнан гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Г.Толымбайны сындырганнар. Ничек булган бу хәл? Башына тимер кыршау кидереп, винтлар белән кысып җәзалаганнармы? Хәзер инде моны беркем дә төгәл генә әйтә алмас. 1 нче номерлы төрмәдә Г. Толымбай белән бер чорда утырган И.Салахов үзенең "Колыма хикәяләре"ндә болай дип яза: "Бервакыт, төрмә әлифбасы белән стенага шакып: "Толымбай допроста акылдан язган", - дигән хәбәр тарала". Бу истәлек барысын да аңлата шикелле. Әгәр дә кешене акылдан язганчы җәзалыйлар икән, аны гаепләп буламы? Юк, әлбәттә. 1938 елның 8 маенда суд була. Суд нибары ун минут бара. Беркетмәдә күрсәтелгәнчә, Г.Толымбай "үз гаебен тулысынча таный, үз-үзен аклап берни дә әйтми". Аны иң югары җәзага, ягъни үлемгә хөкем итәләр. Һәм бу карарны икенче көнне үк, ягъни 1938 елның 9 маенда тормышка ашыралар: Черек күл подвалына төшереп атып үтерәләр. КАТЛАУЛЫ ШӘХЕС Сәләх Атнагуловны бүген белсәләр дә, үтә кызыл, милли мәдәниятләрне бетереп, алар урынына ниндидер төссез, интернациональ пролетар культураны яклаучы, бу мәсьәләдә Галимҗан Ибраһимовка каршы чыккан "сул"чылар башлыгы буларак кына беләләр. Ә бит егерменче-утызынчы елларда ул шактый билгеле, эре, тарихта эз калдырган фигураларның берсе иде. С.Атнагулов - Мәскәүдә чыга торган "Эшче", Казандагы "Кызыл Татарстан" газеталарының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты (ЦИК), ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы. Г.Ибраһимовтан соң ул заманында фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә бик зур роль уйнаучы оешма - Академцентрның җитәкчесе (1927-1929), B. И.Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, аларны бастырып чыгару өчен төзелгән бик җитди һәм җаваплы комиссиянең рәисе була. Казан педагогия институты доценты, дистәләгән китап, брошюра, мәкалә, рецензияләр авторы... Утызынчы елларның икенче яртысыннан илленче елларның икенче яртысына кадәр Атнагулов исеме телгә алынмый, бөтенләй юкка чыга. Соңыннан бу исем сирәк-мирәк булса да күренгәли башлый, нигездә, бер гаепсез кулга алынып юк ителгән шәхес культы чоры корбаны буларак. Тарихчылар, әдәбият белгечләре исә аны вульгар социологизм тарафдары, тәнкыйть һәм әдәбият белемен турыдан-туры идеологик көрәш мәсьәләләре белән бәйләүче, егерменче елларда барган идеологик көрәшнең сул канатында торган "кызыл авыз" дип атыйлар, аның эшчәнлеген исә күбесенчә зарарлы булган дип бәялиләр. Мондый караш белән, нигездә, килешкән тәкъдирдә дә C. Атнагуловның шактый катлаулы, күпкырлы фигура булуын, аның эшчәнлеген дә бертөсле буяу белән генә билгеләп булмаганлыгын ассызыклап әйтеп китәргә кирәк. Югыйсә аның беренчеләрдән булып, массакүләм репрессияләр башланганчы ук, 1936 елның уртасында кулга алынуы һич аңлашылмый. Большевиклар платформасын даими яклап килгән, "солтангалиевчеләр"гә каршы "аяусыз көрәш" алып барган, Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Галәү кебек "буржуаз милләтчеләр"не фаш иткән, гарәп әлифбасыннан латинга да күчеп тормыйча турыдан-туры рус алфавитына күчүне яклап килгән кешенең совет власте, партия каршында нинди гаебе бар иде икән? Шуны белергә теләп мин С.Атнагуловның Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында сакланган 2-68-51 нче номерлы җинаять эшенә мөрәҗәгать иттем (архив номеры П-408051). "Эш"тән шунысы аңлашыла: С.Атнагуловның шактый эре, үз чорында зур роль уйнаган фигура булуы ГПУ-НКВД органнары игътибарын аңа күптән үк җәлеп иткән. Берничә ел дәвамында ул, татар халкының башка зур шәхесләре кебек, даими күзәтү астында торган. Күзәтү түбәндәге нәтиҗәләргә китергән: 1. С.Атнагулов - чыгыигы ягыннан ышанычсыз кеше. Әтисе башкорт старшинасы булган, урман белән сәүдә иткән. Үзе исә Уфада "Галия" мәдрәсәсен тәмамлаган, хәрби мулла таныклыгы алган. Димәк, ул чор терминнары белән әйткәндә, чит элемент. 2. 1917 елның маеннан 1918 елның башына кадәр эсерлар партиясендә әгъза булып торган. Ә элек эсер булган кешеләрне ул вакытта барысын да диярлек җыеп төрмәгә утыртканнар, юк иткәннәр. Г.Ибраһимовның кулга алынуының төп сәбәбе дә нәкъ шул була. 3. Уфада чакта, эшчәнлегенең башлангыч чорында, татарларның мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә хокуклы булуларын яклаган. Мәсәлән, 1918 ел башында ул Милләт мәҗлесендә катнаша. Алай гына да түгел, чыгыш ясап, татарларның, хәтта казакъларның, украиннарның бәйсезлеген яклый, милли мәсьәләдә большевистик сәясәт белән килешмәвен әйтә. Мәҗлестә катнашучылар белән бергә ул Уфа ЧКсы тарафыннан бер мәртәбә кулга алынган да булган, ләкин аны бик тиз (шул ук көнне) иреккә чыгаралар. С.Атнагулов, Казанга килгәч, "буржуаз" Хәрби шура әгъзасы була, "Болак арты республикасы"н яклый, баш күтәрүчеләр арасында йөри. Димәк, "буржуаз милләтче". Дөрес, соңрак ул мондый карашлардан баш тарта, большевиклар платформасына баса, кайвакыт аларны уздырып та җибәрә. Тик күзәтү органнары монысын үз карашларын яшерү өчен киелгән битлек кенә дип исәплиләр. 4. "Совет властеның явыз дошманы", "басмачы" Зәки Вәлиди белән тыгыз бәйләнештә булган, кайчандыр аның кушканнарын үтәүче йомышчы офицер булып хезмәт иткән. Көндәлек дәфтәрләрендә (органнар аларны да актарып чыкканнар) С.Атнагулов З.Вәлидине "зур галим", "бик акыллы кеше" дип атый, башка "дошманнар"га да (мәсәлән, Гаяз Исхакый, Муса Бигиев кебекләргә) "уңай бәя" бирә. 5. Заманында С.Атнагулов М.Бөдәйли китабына уңай рецензия язган. М.Бөдәйли "солтангалиевчеләр" рәтендә булганы өчен кулга алынган. И.Рәми китабына да эчке рецензия язган булган, шуның белән аның дөньяга чыгуына ярдәм иткән. И.Рәми исә шулай ук "солтангалиевчеләр" рәтенә кергән кеше буларак фаш ителгән. Димәк, телдән Солтангалиевне фаш итсә дә, чынлыкта үзе дә шулар оешмасында булган, янәсе. Менә шуның ише гаепләүләр нигезендә 1936 елның 5 августында С.Атнагуловны партиядән чыгаралар. Казан шәһәре партия оешмасының Молотов райкомы карарында боларга өстәп "икейөзле кабахәт троцкистлар Эльвов, Ищенко һәм Фатих Сәйфи-Казанлы белән элемтәдә булганы өчен һәм бу хәлне партия оешмасыннан яшереп, алдау юлына басканы өчен" дип әйтелгән. 1936 елның 25 августында НКВД хезмәткәрләре капитан Веверс һәм лейтенант Марголин тарафыннан "буржуаз милләтче", "солтангалиевче", "уң троцкист" Сәләх Садри улы Атнагуловны кулга алу турында нигезләмә (обоснование) язылган. Аңарда югарыдагы гаепләүләр китерелгән. Партия өлкә комитеты ризалыгын алу белән, 1936 елның 2 сентябрендә С.Атнагуловны кулга алалар. Тентү вакытында бик күп китаплар, кулъязмалар һәм баигка. әйберләр белән бергә С.Атнагуловның шәхси коралын - пистолетын да конфискациялиләр. Корал йөртергә рәсми рөхсәте булса да, террор әзерләүгә бер дәлил буларак ул да ярап куя. Ул чорга хас булганча, озакламый С.Атнагулов "эш"енә пединститут директоры З.Гыймранов, язучы һәм шул ук институт укытучысы Ф. Сәйфи-Казанлы һәм тагын берничә кеше "эш"ләрен куигып, "группа эше" әвәлиләр. Ә группада, ягъни "Советка каршы контрреволюцион оешма"да булган өчен ул чорда иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәләр. Тикшерүне лейтенант Марголин алып бара. С.Атнагулов үзенең эсер булганлыгын инкарь итми. "Яшь идем, күп нәрсәне аңламый идем, аңлап алуга, эсерлар белән араны өздем, большевиклар ягына чыгып, Коммунистлар партиясенә кердем", - ди. Зәки Вәлиди белән бергә башкорт гаскәрендә хезмәт итүен дә таный. "Ләкин мин бит аны кызыллар ягына чыгарга үгетләдем, башкорт армиясе белән кызыллар арасында элемтәче булдым һәм, ниһаять, максатыма ирештем. Буржуаз милләтчелек хаталарыннан да арындым, ди. Киресенчә, бәлки, мавыгып китеп, "бөек державачыл", "шовинистик" хаталар җибәргәнмендер", - дип тә әйтә. С.Атнагулов позицияләрен төптән үзгәртүен тирән белеме, нигезле эрудициясе булмау белән аңлата. "Тагын нинди хаталарыгыз булды?" - дигән сорауга Ленин әсәрләрен тәрҗемә иткәндә сүзгә-сүз, механик рәвештә тәрҗемә итүен, татар телен рус сүзләре белән чуарлап, аны бозуын күрсәтә. Кыскасы, кулга алынгач, С.Атнагулов күп нәрсә турында уйлана, эшчәнлегенә бик таләпчән, тәнкыйть күзлегеннән карый. С.Атнагулов китапларына рецензия-экспертиза язуны Главлит башлыгы Әхмәтовка тапшыралар. Республиканың баш цензоры ал арда түбәндәге хаталарны таба: 1. "Җимерек Ватанны торгызу алымнары" ("Способы восстановления разрушенной Родины", Мәскәү, 1920) китабында автор, имеш, Октябрь революциясен пролетариатның буржуйлардан үч алуы итеп кенә күрсәткән. 2. "Россиядә профсоюзлар" (Казан, 1922) китабында, цензор фикеренчә, Россия профсоюзлары татар-башкорт эшчеләренә җитәрлек игътибар итмиләр дигән ялгыш фикер үткәрелгән. 3. "Эшче-корреспондент" (Мәскәү, 1923) китабында, янәсе, большевистик партиянең матбугат белән җитәкчелек итәргә тиешлеге тулы итеп яктыртылмаган, пролетариат культурасына да дөрес бәя бирелмәгән. 4. "Татар теленең орфографиясе" (Казан, 1929) китабында исә "халык дошманы" Гаяз Исхакый исеме уңай яктан телгә алына. Шул ук рухта дәвам итеп, цензор С. Атнагуловның башка китапларында да "җитди политик хаталар" таба. Күрәбез ки, С.Атнагулов ничек кенә кызыл булырга, марксизм-ленинизм идеологиясенә туры килергә тырышмасын, власть вәкилләренә барыбер ярый алмаган. Элек ул үзе башкаларны марксизм идеологиясеннән читкә тайпылуда гаепләп фаш итсә, хәзер үзенең чираты җитә. Сорау алу вакытында әлеге экспертизаны күрсәткәч, С.Атнагулов кайбер хаталарын таный. Тик бер нәрсәдә генә нык тора: бу аңлы рәвештә эшләнгән хаталар түгел, очраклы хаталар гына дип аклана. Тикшерүче исә аны "уң троцкийчы", "контра", "халык дошманы" итеп күрсәтергә тырыша. Тик С.Атнагулов мондый гаепләүләр белән һич килешми. Өч ай ярым шулай тарткалашып иза чиккәннән соң, Марголин урынына икенче тикшерүче - Каменщиков билгеләнә. Монысы эшне шактый коры тота. 1936 ел ахырына мәхбүсне тәмам сындыралар - ул инде барлык нахак гаепләрне дә тулысынча таный, теләсә нинди беркетмәгә кул куеп, тикшерүче сүзләрен раслап кына тора. Мондый күндәмлекне аңларга Атнагулов эшендә сакланган медицина белешмәсе ярдәм итә. 1937 елның 3 июнендә язылган бу документта тоткынның сул кулында ике бармагы, уң аягында тагын берничә бармагы имгәнеп, хәрәкәтләнүдән мәхрүм булуы күрсәтелгән. Дөрес, 1937 елның 3 июлендә С.Атнагулов элек биргән мәгълүматларыннан баш тарта, "Мин аларны авыру, башым миңгерәүләнгән чакта биргән идем", - дип аңлата. Ләкин аның сүзләренә колак салучы булмый. 1937 елның 16 августында Махсус киңәшмә дип аталучы законсыз орган үзенең ябык утырышында шаһитларны һәм яклаучыларны чакырмыйча гына, берничә минут эчендә С.Атнагулов "эш"ен тикшерә. Киңәшмә беркетмәсеннән күренгәнчә, С.Атнагулов гаебен танымый, элекке күрсәтүләрен "мәҗбүр итеп алынган иде" ди. Шуңа да карамастан әлеге киңәшмә аны иң югары җәзага хөкем итә. Суд карары шул ук көнне җиренә җиткерелә. Шулай итеп, бу катлаулы, каршылыклы шәхеснең биографиясенә куркыныч нокта куела. ТАРИХ ХӨКЕМЕ НӘРСӘ ӘЙТЕР? Ләбиб Гыйльми турында еш кына каршылыклы фикерләр ишетергә туры килде. Берәүләр аны сәләтле шагыйрь, заманында шактый популяр прозаик, танылган балалар язучысы дип атаса, икенче берәүләр, аның исемен ишетүгә, йөзләрен генә чыталар. Ничек кенә булмасын, Ләбиб Гыйльми исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калган. "Совет Татарстаны язучылары исемле биобиблиографик белешмәдә (Казан, 1986) аның унбер китабы күрсәтелгән, тугызы үзе исән чакта (1930-1937), икесе реабилитация алганнан соң, 1958-1961 елларда басылып чыккан. Алар арасында заманында шаулап алган "Сәнәкчеләр" поэмасы, балалар өчен язылган "Аучы Хәмит", "Чимит Дурже", "Чалкаш" хикәяләре (балалар аларны чыннан да яратып укыйлар, кайберләрен хәтта мәктәп программаларына да кертәләр), "Кайгылы җыр" пьесасы, шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары бар. Л.Гыйльминең иң уңышлы, иң шаулаган әсәре - "Чын мәхәббәт" романы (1936). Бу әсәрне яшьләр, аеруча авыл яшьләре, кулдан-кулга йөртеп, таушалып беткәнче укыйлар. Әлбәттә, хәзерге күзлектән караганда, авторның кеше күңеленнән бигрәк сыйнфый көрәш идеяләре белән мавыгуы бераз сәеррәк, хәтта примитив булып тоелуы ихтимал. Шуңа да карамастан ул заманда роман күпләрнең күңеленә хуш килә. Моннан тыш Гыйльми 1935-1937 елларда балалар матбугаты органнары оештыруда һәм чыгаруда актив катнаша, "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасы һәм "Пионер каләме" (хәзерге "Ялкын") журналының җаваплы редакторы булып эшли. Ләкин ул тарихка бөтенләй икенче, кара ягы белән кереп кэлэ,. Татарстанның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында Л.Гыйльми тарафыннан 1937 елның 29 мартында язылган ямьсез эчтәлекле шикаяте саклана. Ул анда партия, Совет хөкүмәте һәм Дәүләт куркынычсызлыгы органнарына Язучылар берлегендә оешкан "яман шеш" - контрреволюцион оешма турында хәбәр итә. К.Нәҗми, Г.Толымбай, Г.Нигъмәти, Г.Гали кебек атаклы татар язучыларын (барлыгы унбишләп исем) "Советка каршы коткы таратуда", "партиягә каршы яшерен эш" алып баруда һәм башка шуның ише сәяси гөнаһларда гаепли. Менә шуннан башланып китә дә инде Язучылар берлегендәге мәхшәр! Шикаятьтәге хәлләрне тикшерү өчен партия өлкә комитеты тарафыннан Махсус комиссия төзелә. Комиссиягә Л.Гыйльминең үзен дә кертәләр. Моңарчы Язучылар берлегенең рәисе булган Кави Нәҗмине халык дошманнарына "либеральлек", "буржуаз оппортунизм" күрсәткән өчен эшеннән азат итәләр. Дилбегәне Л.Гыйльми үз кулына ала. 1937 елның 28 апреленнән 5 майга кадәр Язучылар берлегендә үткәрелгән җыелыш аның инициативасы һәм аның җитәкчелегендә үтә. Докладны партия өлкә комитеты хезмәткәре Т.Имаметдинов ясый. Бу җыелыш әдәбиятыбыз тарихына юылмас кара тап булып кереп кала. Кемне генә "фаш итмиләр" дә нинди генә әшәке гаепләр такмыйлар анда! НКВД органнары исә фаш ителгән язучыларны берәмберәмләп тә, күмәкләштереп тә чүпләп бара. Әлеге җыелыш уңаеннан Муса Җәлил хатыны Әминәгә шундый бер мәзәк сөйләгән. Мәскәүдәге СССР Язучылар берлегенә килеп кергәч, ниндидер рус язучысы, шаярып: "Ничек анда татарлар, ат итен һаман ашыйлармы?" - дип сорый. СССР Язучылар берлеге генераль сәркатибе Александр Фадеев моны ишетеп кала. Ул: "Юк, хәзер татарлар ат итен ашамыйлар, алар бер-берсенең башын ашыйлар", - дип әйткән, имеш. Шулай да бер җыелышта гына барысының да башына җитеп булмый. Ай ярымнан соң, 1937 елның 12-14 июнендә, шул ук Л.Гыйльми җитәкчелегендә язучылар идарәсенең киңәйтелгән утырышы була. Монда К.Нәҗми, X.Туфан, Г.Толымбай, Ә.Фәйзи һәм Ф.Кәримнең персональ эшләре тикшерелә. Рәиснең тырышлыгы бушка китми: идарә әлеге язучыларның барысын да халык дошманнары дип игълан итә, Язучылар берлегеннән чыгара. Күп тә үтми, "кара козгын" машинасы барысын да диярлек җыеп чыга; бер Ә.Фәйзи генә Мәскәүгә китеп котыла. Алай гына да түгел, иң актив фаш итүчеләрнең үзләренә дә чират җитә: Язучылар берлегенең рәисе булып берничә ай эшләргә дә өлгерми, Л.Гыйльминең үзен дә күн курткалы зобанилар Черек күл камерасына китереп ташлыйлар. Ул вакыйгалардан соң алты дистә ел вакыт узды, берничә буын язучылар алмашты. Ләкин йөрәктәге яралар балалары, оныклары күңелендә һаман төзәлми, әрни, төн йокыларын качыра. Тарихны үзгәртеп тә, яхшыртып та булмый - булганы булган. Әмма тарихтан сабак алырга теләсәк, дөреслекнең күзенә карарга тиешбез. Ни этәрде икән утыз бер яшьлек язучыны, заманының күренекле җәмәгать эшлеклесен мондый әшәке эш эшләргә? Карьерачылыкмы, көнчелекме, даһиларны күралмаумы? Башкаларны батырып, үз-үзен саклау теләгеме? Ә бәлки, ул моны чын күңелдән ышанып, партия бурычын үтим дип башкаргандыр? Л.Гыйльми 1906 елның 12 июнендә Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Иске Баграж (Елховой) авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бик иртә ятим калып, тормышның ачысын-төчесен татый, байларга ялланып мал көтә, иң авыр кыр эшләре башкара. Соңыннан ул үзенең "саф ярлы", "чын пролетар" чыгыигы белән горурлана, байларга сыйнфый нәфрәт күзлегеннән карый. Революциянең беренче көннәреннән үк Л.Гыйльми авыл яшьләре арасында аңлату эшләре алып бара. Комсомол ячейкасы оештыра, үзе үк ячейканың сәркатибе, авыл яшьләрен оештыручы, яңа тормыш өчен актив көрәшүчеләрнең берсе була. Тәбәнәгрәк буйлы, балаларча мөлаем йөзле, тырпаеп торган кара чәчле, җитез хәрәкәтле бу егетнең яшьлеге беркадәр Муса Җәлил язмышын хәтерләтә. Җәлил шикелле үк, ул да партия-совет мәктәбен тәмамлый, Мөслимдә (Чистай өязе) һәм Иске Әлмәттә волость ячейкасы сәркатибе булып эшли. Нәкъ кечкенә Муса сыман, пионер оешмасы оештыруда да катнаша. Чистай кантонында беренчеләрдән булып пионер оешмасы төзи, аның беренче җитәкчесе була. Көче таигып торган тәвәккәл егетне, яшь коммунистны (ул 1928 елда партия сафларына керә) Казанда да күреп алалар, Татарстан комсомолының өлкә комитетына инструктор итеп билгелиләр һәм ялгышмыйлар: Л.Гыйльми армый-талмый яшьләр арасында пропаганда эшләре алып бара, яңа ячейкалар төзи, яшьләрне якты киләчәккә өнди. Социализм идеяләреннән чыгып дин белән көрәшә, мәчет манараларын кисә, мулла-мәзиннәрне авыллардан кудырта, кайберләрен кулга алуда актив катнаша. Күмәкләшү башлангач, Казанга кайтмый да диярлек, күмәк хуҗалыклар төзи, кулакларны, алар кубызына уйнаучыларны фаш итеп сөргенгә җибәрә (әлбәттә, үзе генә түгел, ГПУ-НКВД органнары белән берлектә). Мондый тырыш, ихлас күңелдән партиягә, социализм идеяләренә бирелгән егетне хәтта Мәскәүдә дә күрәләр һәм аеруча җаваплы халыкара эшне үтәү өчен файдаланалар. 1930 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты аны Монголиягә яшьләр эшләренә киңәшче сыйфатында җибәрә. Ике ел чамасы Л.Гыйльми монгол яшьләренә коммунистик идеяләр тирәсендә тупланырга, яңа тормыш корырга, социализм юлына басарга булыша. Шунысын да әйтергә кирәк: монда да ул ГПУ-НКВД органнары белән тыгыз элемтәдә була, партия күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үти, комсомол намусына тап төшерми. Моңарчы басылган мәкаләләрдә Л.Гыйльмине "партиянең турылыклы солдаты", "татар яшьләренең абруйлы җитәкчесе" дип атадылар (мәсәлән, З.Курмашев, Ш.Сидаев. "Картаймас яшьлек". Социалистик Татарстан. 1966. 17 апрель). Сибгат ага Хәким исә үзара сөйләшкәндә аның турында: "Артык кызыл иде шул мәрхүмкәй... Шул кызыллык аркасында башкаларның да башын ашады, үз башына да җитте... Их, шундый кызыл авызлар азрак булса, күпме кеше исән калыр, әдәбият та башкарак юлдан китәр иде", - дип әйтә иде. Әлбәттә, Л.Гыйльми үз белдеге белән генә эш итмәгән. Беркатлы яшь егет органнар кулындагы корал, уенчык кына булган. Аны бик оста файдаланганнар. Кирәге калмагач, үзен дә юк иткәннәр. 1937 елның 21 сентябрендә Л.Гыйльми кулга алына. Элек ул башкаларны "контрреволюцион эшчәнлектә" гаепләп фаш итсә, хәзер инде үзенә нәкъ шундый гаепләр тагалар. Әйтик, НКВД органнары белән шулай ук тыгыз элемтәдә булган, ләкин ничектер исән калган, язучы исемен күтәреп йөрүче икенче бер бәндә - Хан Җәмил - "Кызыл Татарстан" газетасында (1937, 26 октябрь) болай дип яза: "Л.Гыйльми иң нечкә битлек астына яшеренә. Ул үзен моңа кадәр халык дошманнары тарафыннан кыерсытылып килгән кеше итеп күрсәтә. Матбугатта һәм аерым җыелышларда кызыл фаразларга төренеп чыгышлар ясый. Ул Язучылар союзының эшен тикшерү өчен төзелгән комиссиягә член булып үтүгә ирешә..." Л.Гыйльминең идарәне җитәкләп башкаларны фаш итүе "күз буяу" гына, эшне "эчтән таркату" өчен генә башкарылган булып чыга. Төкермә коега, суын эчәрсең, дип халыкта бик дөрес әйтәләр. Мин Л. Гыйльминең 3389 нчы номерлы җинаять эше белән Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында танышып чыктым. Безнең ышанычлы кешебез, безгә ярдәм иткән дип кәнфитләнеп тормаганнар. Берничә ай эчендә үз "гаебен тулысынча танырга" мәҗбүр иткәннәр. "Уң троцкийчы", "Советка каршы оешмада булган", "контра", "халык дошманы" дип кул куйгач, аны 1938 елның 9 маенда үткәрелгән Махсус киңәшмә (Особое совещание) карары белән иң югары җәзага - үлемгә хөкем итәләр һәм шул ук көнне Черек күл подвалында атып үтерәләр. 1957 елның 25 маенда бу карар законсыз дип табыла, һәм Л. Гыйльми тулысынча реабилитацияләнә. Әмма гаиләсенә бирелгән белешмәдә үлеменең сәбәбе дә, елы-көне дә алдап күрсәтелә. (Имештер, ул 1947 елның 20 февралендә үпкә авыруыннан вафат булган.) Шулай итеп, Югары суд тарафыннан Л.Гыйльми тулысынча аклана, бер гаепсез булуы таныла. Әмма дөньяда аннан да югары суд - тарих хөкеме бар. Ул нәрсә әйтер икән? БАТЫР ЙӨРӘКЛЕЛӘР, ЧЫН КӨРӘШЧЕЛӘР ДӘ БУЛГАН... Гадәттә, без репрессия корбаннарын бер калыптан карап күз алдына китерәбез: чын патриотны, ялкынлы коммунистны тик торганнан, бер гаепсез кулга алалар, хәлдән тайганчы кыйныйлар, җәзалыйлар, булмаган гаебен танырга мәҗбүр итәләр һәм ахырдан бөтенләй юкка чыгаралар. Күпчелек очракта чыннан да шулай булган... Әмма арада чын көрәшчеләр дә, большевистик режимның асылын аңлап эш итүчеләр дә булган. Әле дә исән әдип, талантлы язучы, татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстереп җибәрүчеләрнең берсе - Адлер Тимергалин - әнә шундыйлар рәтеннән. 1949 елның ахырында Татарстан Дәүләт куркынычсыз" лыгы комитетына кулдан язылган өндәмәләр керә башлый. Дәфтәр битендәге өндәмәләрдә коточкыч, акылга сыймый торган нәрсәләр күрсәтелгән була. Мәсәлән, русча язылган өндәмәләрнең берсендә хезмәт хакын күтәрү, бәяләрне төшерү, налогларны киметү таләп ителә. Икенчесендә газеталардагы ялганнар фаш ителә, халыкның чынлыкта ач-ялангач яшәве турында, Мәскәүнең, Коммунистлар партиясенең, шәхсән Сталинның милли сәясәте никадәр шовинистик, икейөзле булуы турында бик ачык итеп, тәфсилләп әйтелә. Алай гына да түгел, язучы халыкны булачак сайлауларда катнашмаска, катнашкан очракта исә "Мәскәү колларына", депутат-большевикларга каршы тавыш бирергә өнди. Өндәмә "Сталинга үлем!" дигән коточкыч лозунг белән тәмамлана. Мондый өндәмәләрне халык күп җыелган урыннарда - базарларда, кинотеатрларда, кибетләрдә, трамвай-троллейбусларда табатар. Ике телдә басма хәрефләр белән язылган булсалар да, атарның бер кеше тарафыннан язылган булуы Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты тикшерүчеләре өчен көн кебек ачык була. Ашыгыч рәвештә КГБ хезмәткәрләреннән махсус төркем төзелә, һәм атар бер минут кичекмәстән эшкә керешәләр. Өндәмәләрнең укымышлы, әмма бик яшь кеше тарафыннан язылган булуы күренеп тора. Шуңа күрә мәктәпнең югары классларында, вузларда, техникумнарда укучыларның язу рәвешләрен тикшерә башлыйлар... Өндәмәләр күбрәк үзәк урамнарда табылганга, милиция хезмәткәрләре белән берлектә бу тирәдә йөрүче яшьләрне аеруча нык күзәтү астына алалар. Бу эш нәтиҗәсез калмый, 1950 елның 2 гыйнварында җинаятьчене җинаять урынында: Колхоз базары янында, Киров урамында, халык арасында өндәмә ташлаган вакытта күреп, артыннан иярәләр. Дәлиллек өчен ул ташлаган ике өндәмә алына. "Җинаятьченең" үзендә тагын биш өндәмә кала. Дөрес, күзәтүне сизеп, ул алардан котылырга тели. Банковская урамының 8 нче номерлы йорты янында ташлап калдыра. Тик артыннан күзәтеп баручылар аларны да, "җинаятьченең" үзен дә эләктереп алалар. Кем икәнлеге ачыклангач (ул Казан университеты физика факультетының икенче курс студенты Адлер Камил улы Тимергалин булып чыга), ул яшәгән фатирда тентү үткәрәләр. Тагын берничә шундый ук өндәмә, язу өчен әзерләнгән кәгазь, каләм, караларны табалар. "Җинаятьче" баш тартмый, барысын да танырга мәҗбүр була. Ничек баш тартасың - хәтта аның көндәлекләрен дә табып алалар. Ә ул анда барысын да җентекләп язган. Ничек итеп большевистик режимның җинаятьчел асылына төшенә башлаганнарын да, колхозчыларның нинди шартларда яшәүләре, татар халкының теле, мәдәнияте, киләчәге турында да - кыскасы, ничек итеп режимга каршы көрәшә башлавы - барысы да теркәлгән. Шуннан китә инде дәһшәтле төрмә чынбарлыгы: сорау алулар, ялгыз камерада ярым ач тотулар, салкын карцерлар, йокысыз төннәр... Яшьтәшем бу турыда үзе болай сөйли: - Юк, кыйнау-фәлән дә, җәзалау да булмады... Ә нигә җәзаларга? Мин бит берсеннән дә баш тартмадым, барысын да таныдым. Әйе, мин яздым, дим. Әйе, совет властен җаным сөйми, Сталинны күралмыйм... Халкым кичергән авырлыкларның барысында да ул гаепле... Кыскасы, җебеп төшмәдем, үземне шактый кыю, хәтта горур тоттым... Ни өченме? Беренчедән, бик яшь идем әле... Мине 2 гыйнварда кулга алдылар. 1 гыйнварда миңа унтугыз яшь тулган иде. Икенчедән, мин күптән инде җанымны фида кылырга әзер идем. Мондый коллыкта, ачлыкта-ялангачлыкта яшәгәнче, үлүең мең кат яхшырак дип уйлый идем. Шуңа да Черек күл җәлладларының янауларына исем китмәде... А.Тимергалинның сүзләрен аның белән бер чорда шул ук төрмәдә утырган А.Гыйләҗев, Г.Тавлин, М.Рәфыйковлар да раслый. Алар әйтүенчә, аның батырлыгына, үзен кыю, горур тотуына бөтен төрмә сокланган. Барлык тоткыннар да аны чын күңелдән ихтирам иткәннәр... Тоткынның үзен шулай тотуына хәтта тикшерүчеләр дә аптырап калалар. Акылы сәламәт кеше үзен болай тота алмас , психик яктан зәгыйфь булган кеше генә үзен шулай тота алыр иде дип уйлыйлар. Моны сизеп алгач, Адлер үзе дә тиле булып кылана башлый. Башын җүләргә салып, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли, тикшерүче белән шактый куркыныч уен алып бара. Әлбәттә, Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында башын җүләргә салучыларны гына аерырлык белгечләр юк түгел. Ләкин, күрәсең, ал арның үзләре өчен дә тоткынны тиле итеп күрсәтү кулайрак була. "Сталинга үлем!" дигән сүзләр белән тәмамланган өндәмәләрне акыллы баштан язып булмый ич! Ә булса, алар нәрсә караган, обком кайда булган дигән сораулар туу ихтимал ич. Кыскасы, медицина экспертизасы А.Тимергалинны акылы сау-сәламәт түгел, психик яктан зәгыйфь, димәк, кылган эшләре өчен җавап бирерлек түгел дип таба. Кем белә, бәлки, табиблар бу ябык, ак йөзле яшүсмер егетне жәлләп, тормыш юлын җимермәскә теләп тә шулай эшләгәннәрдер... Экспертиза нәтиҗәсендә А.Тимергалинны җаваплылыктан азат итәләр һәм мәҗбүри рәвештә махсус шифаханәгә дәваланырга җибәрәләр. Ул ел ярым гомерен психик авырулар хастаханәсендә үткәрә. Бу турыда сорагач, Адлер кул гына селтәде: "И, яшьтәш, син сорама, мин әйтмим... Хастаханәнең дә ниндие бит - төрмә режимындагы... Чын тилеләр арасында... Ничек әле чыннан да акылдан язмадым - шуңа рәхмәт укырга гына кала..." Махсус лагерьдан чыгу белән, Адлер күпмедер вакыт Сарман районында, ата-аналары янында яши (алар авыл мәктәбендә укытучы булып эшлиләр), аннан соң Ташкентка китеп, укытучылар әзерли торган Учительский институтка кереп укый (Казанда аңа барыбер көн күрсәтмәсләр иде - егет моны яхшы аңлый). Институт тәмамлаганнан соң, ул шул ук Урта Азия якларында укытучы булып эшли, техник түгәрәкләр җитәкли, балалар тәрбияли... Һәм акрынлап яза башлый. Аның "Роберт, уян, сөеклем!" исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда "Идел" альманахында басылып чыга. Моннан соң ул унбишләп китап чыгара, фантастик жанрда эшләүче иң актив, нәтиҗәле эшләүче язучы данын ала. Мин аның яшь чагында күрсәткән батырлыгы турында моннан биш-алты ел элек үк язарга җыенган идем. Ләкин, үзенә әйткәч, ул ризалыгын бирмәде. "Мин үлгәч язарсың", имеш... Шуңа күрә бу юлы Адлерның үзенә әйтмичә генә язып чыгарга булдым. Ни өчен әле без чын көрәшчеләрне, халык өчен җаннарын фида кылырга әзер булучыларны үлгәннән соң гына хөрмәтләп искә алырга тиешбез? ШАМИЛ УСМАНОВ ТУРЫНДА ӨЧ РИВАЯТЬ Язучылар вафат булгач, алардан китаплар гына тг/гел, кцптөрле риваятьләр дә, колактан колакка йөри торган кызыклы сцзләр һәм хәтта имеш-мимешләр дә кала. Әлеге сг/зләр, риваятьләр теге, яки бу язучы хакында басылып чыккан монография яисә мәкаләләр хәтле гҗ мәгълцмат бирергә мөмкин. Шамил Усманов та - цзе хакында байтак риваятьләр тудырган легендар шәхес. Аны исән чагында ук "татар Фурмановы" дип йөрткәннәр. Чыннан да, Усманов та революциягә хәтле цк большевиклар фиркасендә тора, Гражданнар сугышында комиссар була, ә аннары популяр язучы-драматург, прозаик, очеркист, фантастик әсәрләр иҗат итцчё. буларак таныла. Шамил Усмановка багышланган кг/псанлы мәкалә һәм монографияләрнең исемнәре генә дә кцп нәрсә турында сөйли: "Революция тарафыннан чакырылган", "Кызыл легион комиссары", "Революция сугышчысы һәм елъязмачысы", "Революция солдаты", "Каләмне штыкка тиңләп", "Гасыр каһарманлыгы" һ.б. Бу язмамда мин Шамил. Усманов иҗатына анализ ясауны максат итеп куймыйм, берничә риваяупькә генә тукталып г/тмәкче булам. Беренче риваять Бу хәл 1917 елның феврале белән октябре арасында була. Унсигез яшьлек Шамил ул чагында Акчуриннарның туку фабрикасында (Сембер губернасы) слесарь булып эшли. Әлбәттә, бу инде тынгысыз еллар, давыллы чор. Күпсанлы фиркаләр төзелә, митинглар шаулый. Эшчеләр дә "соңгы һәм хәлиткеч һөҗүмгә" әзерләнеп коралланалар. Шул ук вакытта фабрикантлар да йоклап ятмый. Эшчеләр арасында шундый сүз тарала: имеш, Акчуриннар корал һәм башка сугыш кирәк-ярагы туплыйлар икән, аны Тимошкинодагы йортларында яшереп саклыйлар икән. Фирканең Гурьевтагы большевиклар секциясе Шамил Усмановка бик җитди эш куша: кызылгвардиячеләрнең кечерәк кенә бер отряды ярдәмендә Акчуриннар йортына тентү үткәрергә! һәм менә өстенә күн куртка кигән, биленә наган таккан Шамил отряды Акчуриннар ихатасына килеп керә. Әмма язмышның усал шаяртуы диген: Акчуриннар бусагасында аны үзенең бертуган абыйсы - патша армиясенең поручигы — икенче Усманов каршылый. Ләкин ул, Шамилдән аермалы буларак, либераль карашларда тора, Акчуриннар белән дә дуслашып алган, хәтта туганлашырга да исәбе бар кебек. Менә шул егет "пролетариатның сугышчан отряд"ына юлны бикләмәкче була диген! Шамил шундук кобурасыннан корал тартып чыгара: - Яки син безне үткәрәсең, яки мин сине үз кулларым белән... - Ат! - дип катгый җавап бирә аңа абыйсы. Шундук, күрәсең, катырак сүзләр дә өстәгәндер инде. Ату тавышы яңгырый. Шамил, абыйсының гәүдәсе аша атлап, өй эченә үтә. Анда җентекләп тентү ясый, табылган коралны алып чыга. Әлеге вакыйга тирә-яктагы татар авылларында яшәүче халыкны шаккаттыра - бертуганнар бер-берсен үтерә башлады бит! Ул хакта хәтта бәет тә чыгаралар. Бу бәет илленче еллар уртасына хәтле телдән телгә күчеп йөри. Шунысы кызык: бәеттә моның ише хәлләрнең бөтенхалык фаҗигасе булып тәмамланасы алдан әйтелә, кисәтелә. Шул ук вакытта бәет Усманов гаиләсе тормышындагы конкрет вакыйгаларны да теркәп калдырган. Анда, бу хәлне ишеткәч, ана кешенең акылдан язуы һәм шактый вакытлар үз акылына килә алмый йөрүе әйтелә. Ә Шамилнең хак динле әтисе (ул Мәккәгә барып хаҗ кылган кеше) башкисәр малаен чын күңеленнән каргый, туган йорт бусагасын атлап керүне гомерлеккә тыя. Ләкин инде большевистик идея белән тәмам очынган Шамил моны уйлап та бирми. Ул һаман "дөнья болгатуын" дәвам итә, "архиреволюцион адымнар"ны бер-бер артлы ясап кына тора. Әле генә без сөйләп үткән бу риваять чыннан да дөрес микән соң? Үз әтисе турында озак еллар буена материал туплаган һәм "Хәтер күзләре" дигән китап чыгарган Айсылу Сагайдак бу вакыйга хакында бөтенләй искә дә алмый. Бервакыт мин аннан: "Әлеге хәлне нигә бер дә искә алмыйсың?" — дип сораган идем. Аның җавабы шундыйрак булды: "Бәеттән бангка. бүтән бер генә дәлил дә юк шул". Үз туганын үтерү кебек фаҗига чыннан булса да, Ш.Усманов атмаган булырга да мөмкин. Аның отрядындагы берәр кызылармеец аткан булу ихтимал... Ә халык фантазиясе моны Шамилгә яккандыр... Икенче бер тикшеренүче Альберт Яхин (аның да бу хакта китаплары һәм бер пьесасы бар) атуын чынлап та Шамил аткан дип бара, ләкин үзенең абыйсын түгел, ә туган тиешле кешесен. А.Яхин әйтүе буенча да биредә ачыкланып җитмәгән нәрсәләр бик күп. Шуңа күрә ул да бу вакыйганы үз китабына кертмәгән. Икенче риваять Ә менә бу вакыйга исә күпкә соңрак була. Инде Гражданнар сугышы беткән. Дивизия комиссары булып алган Усманов (хәзерге дәрәҗәгә күчерсәң, бу генерал дигән сүз) Казандагы пехота командирлары курсында политбүлек начальнигы булып эшли. Башта Шамил Усмановның бик чибәр кеше булуын әйтеп узыйк. Атаклы артистка Галия Кайбицкая аны хәтта чын ир-ат үрнәге дип тә атый. Ул буйга озын түгел, әмма нык, таза гәүдәле була, һәрвакыт гимнастеркадан һәм галифе чалбардан йөри, ялтырап торган хром итекләр кия. Хәрби фуражкасы яшьләрчә бер якка янтайтыбрак киелгән, аңа сыеп бетмәгән коңгыртрак чәчләр бүселеп чыгып тора. Биленең бер ягына кавалерия кылычы, ә икенчесенә маузер таккан. Менә шушы кеше, буш вакыт таптымы, кулына каләм ала... Бу вакытта инде ул беренче хатыны белән аерылган, анда аның Айсылу исемле кечкенә кызы үсеп килә. Ә Шамил Усмановның күңелен инде ул чактагы татар сәхнәсенең йолдызы булган Асия Измайлова биләгән. Бервакыт Асия Измайлова концерт бирергә дип Урта Кабан күле буена урнашкан командирлар курсына килә. Элек Аркадий бакчасы дип йөртелгән урын. Менә шушы ямьле урында концерт беткәннән соң, алар бик күптән утыртылган паркның матур аллеялары буйлап йөриләр. Шундый тыныч җәйге төн була бу. Күктә ай яктырта. Сандугачлар сайрап тора. Шул чагында кинәт мылтыктан аткан тавыш ишетелә, һәм куркынган хатын-кыз тавышы яңгырый. Шундук курсантлар йөгереп килә, һәм алар мондый күренешкә тап була: комиссар Шамил Усманов җиргә утырган да аягыннан итеген салырга азаплана. Ә итек эченнән кан ага. Янәшәсендә артистка Измайлова. Ул аңа итеген салырга булышып маташа. Билгеле инде, йөгереп килгән курсантлар шундук булышырга телиләр, кайберләре исә, тирә-юньгә таралып, комиссарга аткан дошманны эзләп тапмакчы була. Ләкин гаҗәп: комиссар үзе аларны туктата. - Кирәкми... Мин үзем бит... Аякка ялгыш үзем аттым бит МИН, - ди ул. Курсантлар яралы комиссарны күтәреп күл буена хәтле киләләр һәм, көймәгә утыртып, госпитальгә алып китәләр. Соңрак исә Шамил Усманов үзенең дусларының берсенә серне болай дип чишә: - Аягыма үзем аттым бит мин, юләрлек белән. Асиягә булган мәхәббәтемне раслыйсым килеп!.. Югыйсә ул минем яратуыма ышанмый йөри. Яратуымны раслардай дәлилләр таләп итә бит. Менә шуңа мин кызып киттем инде. Әлбәттә, бер гөнаһсызга яраланган аяк табаны шактый нык җәрәхәтләнгән була, ул әле озак төзәлми, Шамилне байтак газаплый. Ләкин безнең комиссар үз максатына ирешә - Асия Измайлова аңа кияүгә чыга. Бу бер риваять кенә булса, шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин бөтен хикмәт тә шунда шул - бу вакыйга чынлап та булган икән. Соңга таба гына ул риваятькә әйләнгән, һәм аңа тора-бара төрле-төрле үзгәрешләр кергән. Кыскасы, халык авыз иҗаты "эшли" башлый. Гайбәтчеләр дә тик ятмаган, әлбәттә. Ахыр чиктә шундый түзә алмаслык хәл килеп туа ки: гаилә, Казанны ташлап, Шамилнең яраткан эшен калдырып, Мәскәүгә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ләкин аларның уртак гаилә тормышы анда да килеп чыкмый. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, мөгаен, чөнки икесе дә баш бирергә яратмый торган көчле шәхесләр. Бер-берсен битәрләүләр, гаепләүләр торган саен ешая бара, һәм, аптырагач, алар аерылыша. Шамил Усмановның моңа бик исе киткәндер дип әйтәсем килми. Чөнки яраткан кызы белән аерылышуның беренче трагедиясен ул яшь чагында ук, әле өйләнгәнче үк, бер мәртәбә кичергән була инде. Ул вакытта Шамилнең үлеп гашыйк булган кызы бүтән кешегә кияүгә китеп бара. Бу хакта белеп алгач, Шамил нишләргә дә белми, шундый нык газаплана, хәтта үз-үзенә кул салмакчы була һәм йөрәгенә төбәп ата. Ләкин ул йөрәкнең кайда урнашканлыгын гына белмәгән икән. Аны уң якта дип уйлап, күкрәгенең шул ягына аткан була. Үпкәсен генә яралый. Өченче һәм соңгы риваять Бу Шамил Усманов гел дә үзенә һәм туганнарын атып кына йөргән икән дип уйламасын иде укучы. Юк, ул барыннан да элек язучы булган — һәм андый-мондый гына язучы да түгел, ә бик тә актив иҗат итә торган әдип. Егерменче-утызынчы еллар әдәбиятында сизелерлек эз калдырган язучы. 1919 елда Шамил Усмановлар гаскәре Оренбург шәһәрен сугышып алганнан соң берникадәр вакыт тыныч көннәр була. Менә шул чагында инде ул үзенең беренче пьесасын - "Канлы көннәрдә"не яза. Билгеле, бүгенге көн биеклегеннән торып караганда әсәр бик примитив тоелырга мөмкин. Аның буеннан буена сыйнфый көрәш идеясе белән сугарылган булуын да ошатмаска була. Чөнки әсәрдә революциягә каршы кеше шәхес буларак та иң начар, иң җирәнгеч кеше итеп сурәтләнә. Инде революция яклы булса, ул - каһарман, ул - фидакарь, ул - сатылмас һәм нык рухлы, киң күңелле, имеш. Ләкин шунысы бар: пьеса солдатлар тарафыннан бик яратып, җылы кабул ителә. Аны, күбәйтеп, төрле-төрле хәрби частьларга җибәрәләр. Татар гаскәрләре булган бер генә полкта да әлеге әсәр сәхнәгә куелмыйча калмый диярлек. Кайвакытта пьесаны хәтта профессиональ труппалар да куя. Бу уңайдан Шамил Усманов үзе еш кына болай дип сөйли торган була: "Менә Америкада бер драматург үзенең пьесасын мең мәртәбә куйдырган да миллион доллар акча эшләгән..." Аның "Канлы көннәрдә" һәм "Беренче адым" дигән пьесалары шулай ук күп куела куелуын, ләкин алар авторга бер тиен дә акча китерми. Революция эшенә файда итү - менә шул була авторга иң зур бүләк. Хәзер, безнең көннәрдә, Шамил Усманов яклап көрәшкән коммунистик идеяләргә төрлечә карарга мөмкин, билгеле. Ләкин, ничек кенә булса да, Шамил Усмановның ихласлыгы, аның омтылышының саф йөрәктән чыгуы сокландыра. Үзенең 1926 елда язган "Памирдан радио" исемле фантастик повестенда ул революциянең дөнья күләмендә җиңүен һәм коммунистик хыялның чынга ашуын тасвирлый. Авторның ышануынча, бу хәл инде Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң егерме ел үтүгә үк тормышка ашарга тиеш була. Бу вакытта инде җир йөзендә изүчеләрнең һәм изелүчеләрнең берсе дә калмаска тиеш була. Имеш, сугышлар да бетәчәк, төрле җинаятьләр дә... Төрмәләрне җимерәчәкләр, ә алтыннан - ул беркемгә дә кирәк булмаганга күрә - бәдрәфләр салачаклар... Ләкин... ләкин бик тә кызганыч: Шамил Усманов уйлаган егерме ел узар-узмас, илдә бөтенләй икенче төрле хәлләр башлана. 1936 елның август аенда Мәскәүдә кайчандыр Ленинның якын көрәштәшләре булган Г.Зиновьев белән Л.Каменевка - большевиклар партиясенең күренекле эшлеклеләренә - ачык суд процессы башлана. Аларга үлем карары чыгарылып ике көн дә үтми, Казанда Язучылар берлеге партия оешмасының шулай ук ачык җыелышы була. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә - "Троцкий-Зиновьев иярченнәре эше уңаеннан язучыларның революцион уяулыгын арттыру турында". Бу җыелышта доклад белән чыккан Язучылар берлеге җитәкчесе Кави Нәҗми "дошман элементларга" карата каты тәнкыйть сүзләрен бер дә кызганып тормый. "Дошманнар" дигән исемлеккә исә билгеле язучылар Ф.Сәйфи-Казанлы, М.Крыймов, И.Рәми һәм тагын байтак әдип эләгә. Шул исәптән Шамил Усманов та. Ш.Усмановны, әсәрләрендә җитәрлек дәрәҗәдә аңлы булмаган кызылармеецларны сурәтләгәне өчен, Гражданнар сугышы чорында партизанлык чагылышлары өчен гаеплиләр. Булган җиңелүләр һәм чигенүләр турында да тәмләп сөйләргә иренмиләр. Әсәрләрендә тискәре геройлар әйткән сүзләрне авторның үзенеке дип әйтүчеләр дә табыла. Гражданнар сугышы каһарманы Блюхер образын түбәнәйтеп күрсәтергә тырышуда гаеплиләр. Ә инде бераздан, Блюхер халык дошманы дип кулга алынгач, аның уңышларын күпертүдә гаепли башлыйлар. Аннары Шамилне үз энесе белән бәйләнешен өзмәүдә дә гаеплиләр. Ә аның энесе, сәяси яктан гаепләнеп, кулга алынган була. Әйе, теләк булганда, кешегә теләсә нинди гаепне дә тагарга мөмкин икән. Ике көнгә сузылган бу җыелыш карарында Шамил Усманов әсәрләрендә "буржуаз милләтчелек идеяләрен үткәрергә тырышкан" өчен гаепләнә. Ул "Гражданнар сугышы тарихын начар якка бозып күрсәтергә дә тели икән". Карарда катгый таләп тә куела: "татар Язучылары берлеген дошман контрреволюцион элементлардан арындырырга". Менә шушы куркыныч карар чыгарылып күп тә үтми, Татарстан НКВДсы партия өлкә комитеты секретаре Лепага коммунист Усмановны кулга алуга санкция сорап мөрәҗәгать итә. Бу санкция, әлбәттә, бик тиз бирелә дә. Сүз уңаеннан, Лепа үзе дә бу урында озак утыра алмый. Аны да бик тиздән кулга алалар. Ә Шамил Усманов исә 1937 елның 8 апрелендә Черек күлдәге мәгълүм бинаның ишеген атлап керә. Ш.Усмановның кунакханәдәге бүлмәсендә тентү үткәргән вакытта (хәзерге "Казан" кунакханәсе) төрле язулар белән тулы 23 папка, 36 данә калын дәфтәр, 14 блокнот, бүләк итеп бирелгән исемле корал һәм бик күп китапны да алып чыгып китәләр. Шәхси милкенә килгәндә исә, ул кыршылып беткән портфельдән һәм иске чемоданнан гыйбарәт була. Тентү актына шундый искәрмә дә язып куелган: "Усмановның конфисковать итәрлек башка милке юк". Шамил Усманов менә шушы кара язмыштан котылып кала ала идеме соң? Юктыр, мөгаен. Чөнки революция дигән нәрсә балаларын ашый торган ерткыч җанвар сыман. Усмановның ул чордагы күренекле шәхесләрдән Блюхер, Тухачевский, Каменев, Зиновьев һәм башкалар белән якыннан аралашкан булуы, Троцкий янына кергәләп йөрүе һәм аның приказларын үтәве - болар барысы да аны тиешле органнарның авыр чүкече астына илтеп тыга да инде. Моннан тыш Шамил Усманов, дуслары һәм танышлары белән сөйләшкәндә, НКВД органнары хакында, аларның артык көчәюе белән килешмәве хакында да сүзләр ычкындыргалый. Бу сүзләрне тиешле урынга җиткерүчеләр тиз табыла, әлбәттә. Органнарга хәбәр җиткерүчеләрдән берсенең язуына караганда, Шамил Усманов Сталинның яңа конституциясенә зур өмет баглаган, ул шәхес иминлеген тәэмин итәр дип ышанган. Ә күпләп кулга алуларны ул болай аңлаткан: әлеге әйбәт конституция кабул ителгәнче НКВД органнары үзләренә ярамаган кешеләрдән тизрәк котылырга телиләр, имеш. Кулга алынган кешеләрне, әлбәттә инде, тулысынча изоляцияләргә тырышалар. Ләкин шуңа да карамастан тоткыннар Шамил Усмановның сорау алу вакытларында үзен чын ирләрчә тотуын һәм беркемне сатмавын, Советка каршы оешмаларда катнашу гаебе барлыгын танымавын - һәммәсен белеп торалар. Аны иң каты җәзага тартуларын да, "конвейер"га куеп атналар буе йоклатмыйча, тикшерүчеләрнең берсен-берсе алыштыра-алыштыра сорау алулар да, сулы карцерга утыртулары да (монда инде тоткын тәүлекләр буе билдән яисә муеннан ук салкын суда тотыла), кыйнаулар, кыерсытулар, ачка интектерүләр дә билгеле була. Соңгы сорау алуларның берсеннән соң аны тәмам хәлсезләнгән, коры сөяккә генә калган һәм бөтенләй һушсыз диярлек хәлдә сөйрәп барганнарын күрәләр. Ә бит әле аңа бу вакытта кырык яшь тә тулмаган була. Физик яктан ныклык, чыдамлык һәм хәрби әзерлек ягыннан татар язучыларыннан берәү дә аның белән тиңләшә алмый. Ә тиздән Черек күлдәге эчке төрмәдә Шамил Усмановның үзен-үзе үтерүе турында хәбәр тарала. Сөйләүләргә караганда, ул соңгы сорау алу вакытында әллә нинди гаепләр тагылган беркетмәгә "кул куярга риза булдым" дигән сылтау белән тимер каләмле ручка сорап ала. Карага манып яза торган гап-гади каләм! Усманов аны кулында әйләндергәләп тора-тора да бермәлне бөтен көче белән күзенә китереп кадый! Ул шулхәтле ачу белән кадаган күрәсең - каләм баш миенә үк барып җитә. Шамил Усманов тикшерүче бүлмәсендә үк дөнья белән хушлаша. Легендар шәхес тормышындагы соңгы риваять бу. Сиксәненче еллар уртасына хәтле ул риваять халык телендә йөрде. Ә инде илгә яңарыш килеп, әлеге куркыныч оешмаларның архивлары ачыла башлагач, чынлыкта эшнең ничек булганын ачыклау мөмкинлеге туды. Шамил Усмановны гаепләп 1937 елның 3 декабрендә тутырылган 2-5187 нче эштә менә мондый язу бар: "Минем, ягъни НКВД санчасте начальнигы Шулутко Л.И. тарафыннан түбәндәге хакта 1937 елның 3 декабрендә акт төзелде: тоткын Усманов Ш. 1937 елның 3 декабрендә иртәнге 7 сәгатьтә кинәт вафат булды. Бөтен билгеләр буенча үлем йөрәк параличыннан булырга охшаган". Бер караганда бу инде чын, дөрес документ кебек. Ул бөтен шартын китереп төзелгән, шуңа күрә мәсьәлә дә ачык шикелле. Ләкин без НКВД дип аталган оешманың эш стилен бик яхшы беләбез. Андагы документлар хакыйкатьне теркәп калдыру өчен түгел, ә чынлыкны яшерү, эз югалту өчен төзелә. Мин, менә шушындый шикләр белән КГБ архивында казына торгач, икенче бер документка юлыктым. Ул 1899 елда туган, элек Татарстан НКВДсының дүртенче (сәяси) бүлеге начальнигы вазифаларын башкарган Лазер Ефимович Марголинны гаепләү "эш"е. Аны 1939 елның 29 мартында, ягъни органнарга Берия килеп Ежов кешеләрен кулга алулар башлангач эләктерәләр. Марголинны Шамил Усмановтан сорау алу вакытында физик көч куллануда һәм нәтиҗәдә 1937 елның 4 декабренә каршы төндә Усмановның сорау алу вакытында үлемендә гаеплиләр. Икенче төрле итеп әйткәндә, Шамил Усмановны кыйнап үтергәннәр икән. Ә инде шушы кабахәт дөреслекне яшерү өчен ялган акт төзегәннәр. Мәетне инде, әлбәттә, ярып та тормаганнар. Марголин мондый ерткычларча алымны бер Шамил Усмановка карата гына кулланмаган, билгеле. Мисал өчен аның Еналиев дигән татар кешесен кыйнап үтерүе дә мәгълүм. Тикшерү вакытында Марголин үзе бу хакта сөйли. Ләкин моны "тулаем эш стиле шундый иде" дип акламакчы була. Әлеге сүзләр дөреслеккә дөрес, билгеле. Күп тикшерүчеләр шулай ерткычларча кыланган. Күрәсең, соңрак Марголинның үзенә карата да шушы "стиль"не кулланганнар. 1939 елның 16 октябрендә тап-таза Марголин кинәт вафат була. Әйе, бер караганда Шамил Усманов турындагы өченче риваять расланмый сыман. Чөнки аны Черек күл төрмәсендә кыйнап үтергәннәр бит. Ләкин, минем фикеремчә, әлеге риваять Шамил Усмановның холкын, табигатен бик тә ачык итеп күз алдына китереп бастыра шикелле. Бары тик аның кебек кыю, тәвәккәл ир-ат кына әнә шундый адымга бара ала! Әгәр дә киләчәктә кем дә булса Шамил Усмановның легендар шәхесе турында ниндидер әдәби әсәр: роман, пьеса яисә кинофильм иҗат итәргә алына икән, менә бу трагик риваятькә чынлап та нигезләнә, таяна ала. Чөнки ул - иҗади дөреслеккә туры килә торган риваять! ГПУ ТОЗАГЫНДА (С-эгыйть Сг/нчәләй биографиясенең билгесез сәхисрәләре) Сәгыйтъ Сг/нчәләй татар әдәбияты тарихына иң элек Тукайның бик якын даирәсендәге шагыйрь һәм аның тугрылыклы дусларыннан берсе буларак кереп калган."Болгар" кунакханәсенең атаклы 40 нчы бг/лмәсендә ихлас сөйләиа/ләр белән мавыгып, алар озын кичләрне бергә уздырганнар. Утыргычларны ятак итеп һәм баш астына Тукайның иске бишмәтен салып, Сг/нчәләй еш кына кунарга кала торган булган. Тукайның дусты Бөек шагыйрьнең биографлары кызыклы гына һәм Тукайга нисбәтле бик уникаль шундый бер факт китерәләр: ул Сүнчәләй җибәргән Байронның "Шильон мәхбүсе" тәрҗемәсен хуплап кына калмый, үзе аны редакцияләп басарга әзерли, үз кулы белән акламага күчерә, кереш сүз-фатиха язып, аерым китап итеп чыгара. Тагын бер кызыклы факт. Туксанынчы еллар башында, әдәбият галиме З.Рәмиев Тукайның еш кына цитатага атына торган "Сөй гомерне, сөй хатыкны, сөй халыкның дөньясын!" дигән мәшһүр шигыре чынлыкта Сәгыйть Сүнчәләйнеке икәнлеген исбатлады. Хәер, бу фактны ике мәгънәдә: Сүнчәләйнең шигъри остатыгы дип тә, шагыйрь Тукай шигъриятенең көчле йогынтысында булуына дәлил итеп тә шәрехләп булыр иде, Сүнчәләй, әлбәттә, гади эпигон-тәкълитче генә булмаган. "Татар әдәбияты тарихы"ның 3 нче томында аның исеме һәр бит саен диярлек телгә алына. Сүнчәләйнең иҗаты чәчәк ату 1910-1914 елларга туры килә. Бу вакыт эчендә ул лирик-үтемле, романтик-күтәренке 250 дән артык оригиналь шигырен бастырып чыгарган. Шулар белән бергә Сүнчәләй талантлы балалар шагыйре һәм уңышлы гына эшләп килүче тәрҗемәче дә булган. Әле инкыйлабка кадәр үк ул Пушкинның, Жуковский, Крылов, Лермонтов, Некрасов, Никитин, Майков, Надсон, Блок, Бальмонтның күп кенә шигырьләрен, Генрих Ьейненың танылган "Әлмансур" поэмасын татарчага тәрҗемә иткән. (Бу тәрҗемәне бастырып чыгару цензура комитеты тарафыннан "татарлар арасында панисламизм пропагандасы"ның бер формасы дип бәяләнә. Сүнчәләйнең квартирасында тентү үткәрәләр, ә ул үзе патша охранкасы эзәрлекләвенә дучар була.) Прозаиклардан ул Л.Толстой, И.Тургенев, В.Гюго һәм башка язучыларны тәрҗемә итә. Тукай үлгәннән соң, Сүнчәләйне хәтта аның эшен дәвам итүче, ә инде драматургиядә - Г.Камал, прозада Ф.Әмирхан белән беррәттән татар әдәбиятында өч классикның берсе итеп карый башлыйлар. Сүнчәләй иҗатының үзеннән соңгы буын шагыйрьләренә йогынтысы турында да аз язылмады. Мәсәлән, яшь Такташ "Шильон мәхбүсе"нең тәрҗемәсе белән саташкан дисәң дә була, ул поэманы яттан белгән һәм үзенең "Җир уллары" шигъри трагедиясен шушы әсәрнең көчле йогынтысына бирелеп язган. Инкыйлаб алды елларында һәм Октябрь инкыйлабы белән Гражданнар сугышы чорында Сүнчәләй үз иҗатында "абстракт гуманизм"нан, "мәгърифәтчелек һәм гомумдемократик иллюзияләр"дән "чын революционлык"ка, "пролетар идеология"гә күчеш ясый, һәрхәлдә, "Татар әдәбияты тарихы" авторлары шулай яза. Революцион татар яшьләренең Октябрьгә кадәр үк Сүнчәләй сүзләренә язылган "Марсельеза"ны җырлавы мәгълүм. Бераз соңрак ул тәрҗемә иткән "Интернационал" белән "Матәм маршы" да киң тарала. Болгавыр 1918 елда Сүнчәләйнең "Ихтилал шигырьләре" җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь илдәге революцион үзгәрешләрне кайнар каршылый, Идел белән Урал өстеннән узган сафландыргыч ут өермәсеннән чын-чынлап ләззәтләнә. Бу идеяләр публицистик хисләр белән баетылып, тагын да турырак итеп Сүнчәләйнең 1919 елда чыккан икенче, "Революцион шигырьләр" җыентыгында әйтелгән. Бу китап ун мең тираж белән Үзәк мөселман коллегиясе тарафыннан нәшер ителә. Соңрак Сүнчәләй үзе ГПУга "Аңлатма язуы"нда язганча, җыентыкның төп идеясе - Колчакка каршы көрәшкә чакырып, татар халкына мөрәҗәгать итү. Сүнчәләйнең кайбер шигырьләре ("Фетнә", "Васыять", "Сугышка", "Марсельеза" тәрҗемәсе) прокламация итеп бастырылып фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратылган. Болардан тыш Сүнчәләйнең шул ук "Аңлатма"сында хәбәр итүенчә, аның тарафыннан татар һәм башкорт телләрендә тугыз агитацион пьеса язылган була. Аларның кайберләрен Казандагы, Уфа, Оренбург һәм башка шәһәрләрдәге үзешчән сәнгать коллективлары белән профессиональ труппалар сәхнәләштергән. Минем карашымча, Сүнчәләйнең революция еллары иҗаты, идея-тематик офыкларын киңәйтсә дә, күп нәрсәсен югалткан. Ихлас, җылы интонацияләр җуелган, лирик башлангыч көчсезләнгән. Ал арның урынын шартлап торган рәсмилек, лозунгчылык, маңгайга бәреп әйтелгән публицистлык биләп ала. Сүнчәләйнең әлеге чордагы тормышында поэзия ирексездән икенче планга күчә. Ул баштанаяк революцион көрәшкә чума, яңа революцион газета һәм журналларда хезмәттәшлек итә, халык мәгарифе өлкәсендә актив эшли. Башта сул эсерларга карый, соңыннан, 1919 елда, РКП(б) сафына керә. Шуннан нәкъ бер ай үткәч, яңа пешеп чыккан большевикны Мирсәет Солтангалиев рекомендациясе белән, революцион хәрәкәт оештыру өчен, Наркомнац вәкиле буларак аклар яулап алган Кырымга җибәрәләр. Сүнчәләй "врангельчеләр" кулына эләгә язып кала, Төркиягә качып кына котыла. Синоп, Трапезунд һәм Новороссийск аша урау юллардан Мәскәүгә кайтып төшә һәм Кырымдагы хәл турында ЧКда доклад сөйли. Ярымутрауны азат иткәч, аны янә шунда совет властен ныгытырга җибәрәләр. Аннары ул берничә ел Уфада яши һәм эшли. 1923-1924 елларда Башкортстан Наркомпросы коллегиясенең әгъзасы булып тора, 1925 елда шул Наркоматның сәнгать бүлегенә мөдирлек итә, аннан соң Уфадагы сәнгать музеен җитәкли. 1926 елда чит ил эшләре Наркоматында эшләү өчен аны Мәскәүгә чакырталар һәм генераль Совет консуллыгы составында баштан Сүриягә, аннары Төркиягә тылмач итеп җибәрәләр. 1929 елда Сүнчәләйнең исеме кулланыштан кинәт төшеп кала. Китапханәләрдән аның шигырь һәм тәрҗемә җыентыклары алына. Аның тәрҗемәсендәге партия гимнын җырлау рәсми төстә тыела (аны әле озак җырлыйлар). Шагыйрьнең гаилә әгъзалары да репрессиягә дучар була. Фәкать утыз елдан соң гына, илленче еллар азагында, Сүнчәләйнең исеме яңадан матбугатта искә алына башлый. 1961 елда Г.Халит кереш сүзе белән аның "Сайланма әсәрләр" җыентыгы чыгарылды. Әмма шагыйрьнең язмышы турында "нигезсез репрессиягә дучар ителде" дигән сүзләрдән гайре элеккечә ачык кына берни дә әйтелмәгән. Хәтта аның үлү датасы да төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә. Мәсәлән, "Совет Татарстаны язучылары" дигән биобиблиографик белешмәдә кыска гына итеп болай дип бирелә:"С.Сүнчәләй 1941 елның 27 октябрендә вафат булды". Аның иҗатын өйрәнүче З.Рәмиев исә, туганнарының сөйләвенә нигезләнеп, Сүнчәләйне 1938 елда атканнар дип бара. Фәкать безнең көннәрдә генә, элек бөтенләй яшерен КГБ архивларына үтеп керү мөмкинлеге арткан саен, бу исем тирәсендәге серләр пәрдәсе ачыла төшә. Беренче кулга алыну КГБ архивларында сакланган документларга караганда, Сүнчәләйне күнегелгән "контрреволюцион эшчәнлек"тә гаепләп беренче тапкыр 1927 елның 1 июнендә кулга алганнар. Тентүгә һәм кулга алуга рөхсәт бирүче 7125 нче номерлы ордер икенче көнне, 2 июньдә язылган. Күрүебезчә, "формальлекләр" белән инде ул чакта ук артык хисаплашмаганнар. Ордерда адрес күрсәтелгән: Мәскәү, Старая Площадь, "Восток" кунакханәсе, № 57. Тентү беркетмәсендә кулга алганда табылган әйберләр санап үтелгән: патроннары белән бергә револьвер (күренекле партия эшлеклесе буларак Сүнчәләйнең корал йөртергә хокукы булган), китаплар, кулъязмалар, хатлар, шул исәптән Габдулла Тукайның өч хаты. Бөек шагыйрьнең биографлары Тукайның Сүнчәләйгә барлыгы унике хат язганлыгын санап чыгарды. Галимнәр кулына ал арның сигезе генә килеп иреште. Хәзер инде без Тукайның билгесез өч хаты ГПУ лабиринтларында эзсез юкка чыккан дип әйтә алабыз. Сүнчәләй тормышында моңа кадәр үк инде беренче дәһшәтле кисәтү булган. 1926 ел башында "актив солтангалиевче" дип аны партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан ҮК, кисәтү белән чикләнеп, аны янә ВКП(б)га кабул иткән. Инде менә яңа гаеп табыла. Кулга алу ордерына Сүнчәләй "татар буржуаз эмиграциясе лидерларыннан берсе", "совет дошманы" һәм "басмачылык хәрәкәтен оештыручыларның берсе" Зәки Вәлид и белән элемтә урнаштырып, бәйләнештә торган: Истанбулда чакта аның белән очрашкан, ә Союзга кайткач, аның үтенече буенча татар, башкорт китаплары һәм журналлары җибәргән дип әйтелә. Сүнчәләй беренче сорау алуда ук очрашу фактын таный, ләкин үз теләге белән түгел, ә турыдан-туры ГПУ күрсәтмәсеннән чыгып элемтәгә керүен дә әйтә. Чит илгә чыгып китәр алдыннан, ул елларга хас булганча, аның белән ГПУ хезмәткәре Ә.Алмаев сөйләшә. Тылмачка татар Мөһаҗирләре даирәсе белән элемтәгә кереп, аларның кәефләрен белергә һәм кемне дә булса Совет ягына авыштырырга да ул куша инде. Сүнчәләй сөйләгәнчә, Вәлид и белән нәкъ шулай була да. Вәлиди аны "контрреволюцион эшчәнлегемә үкенәм, баигка. "шакшы сәясәт" белән шөгыльләнәсем килми", "тулысынча фәнни эшкә бирелер идем" дип ышандыра. Ул, шәхси иминлек гарантияләнсә, Ватанга кайту мәсьәләсен уйлашырга да каршы түгел икәнен Сүнчәләйгә аңларга мөмкинлек бирә. "Контрреволюцион эшчәнлек"тә гаепләр өчен нигез дә юк кебек. Әмма күзгә-күз очрашуга чакыртылган Алмаев, мондый инструкция "биргәнем юк һәм бирә дә алмас идем" дип, үз сүзләреннән баш тарта. Сүнчәләйнең хәле тагын да кыенлаша. "Без үз чекистларыбызга тулысынча ышануыбыз" сәбәпле, "тикшерү эшен ялган юлга кертергә тырышучы" ялганчы нәкъ менә ул - Сәгыйть булып чыга. Тикшерүче Петросян гаепләнүчегә бер минут тын алырга да ирек бирмичә ашыктыра, кабалана. Сорау алулар тәүлек буе диярлек дәвам иткәч, Сүнчәләй күрсәтмәләрен үзгәртергә мәҗбүр була. Үз кулы белән язган "Аңлатма язуы"нда ул болай дип тәүбә итә: "Вәлидов белән очрашуымны зур ялгышлык гамәле дип таныйм. Гаепне уземә алам, булдыксызлыгымны, беркатлылыгымны гаеплим һәм мине, бөтен калебем белән Пролетар Революция эшенә бирелгән шагыйрьне, кичеруегезне утенәм. Гөнаһымны йолу юлында теләсә нинди корбанга, теләсә нинди җәзага әзермен. Сунчәләев". Намус турында инкыйлабка кадәрге карашларда тәрбияләнгән, кадим зыялы Сүнчәләй чит "гөнаһ"ны үз өстенә алып вөҗданлылык эшлим дип уйлаган, күрәсең. Ләкин ул моның белән тикшерүчедә "партия каршында ихлас булмау"да шик уята. Югыйсә читлектәге кош чыгып оча да алмый бит инде... Кемнеңдер пычрак уенында вак акчага әйләнүен белдеме, абайладымы икән Сәгыйть Сүнчәләй? Берникадәр вакыттан соң Әхмәтхан Алмаевка "солтанталиевчеләр эш"е буенча тикшерү группасын җитәкләүне тапшырачаклар. Ул үзен алдашу, ялган документлар ясау, күрәләтә хәрәмләшү, унлаган һәм йөзләгән гаепсез корбаннар каны белән таплаячак. Аннары, кирәге беткәч, артык шаһит буларак, күп кенә корбаннарыннан да алдарак аяусыз юк ителәчәк. Тик болар соңрак булачак. Хәзергә әле ул тантана итә. Итмичә, ул бит карьерасында башың әйләнерлек үсеш ясарга мөмкинлек бирердәй, "йомгак очы"н тапты! С.Сүнчәләй - М.Солтангалиевнең Казанда Учительская школада бергә укыган сыйныфташы, аның канат астындагы кеше. Сүнчәләйне Сталинга Наркомнацта эшләргә дә ул - Мирсәет тәкъдим иткән. Дөрес, алар сирәк очрашканнар. Мәгәр "элемтә" әле Солтангалиевне барлык постлардан төшергәч тә дәвам иткән. Агентура Сүнчәләйнең Солтангалиев белән ТТТнһаб Әхмәров квартирасында, соңрак Салих Сәйдәшевтә очрашуын җиткерә. Сүнчәләй үзе дә моны инкяр итмәгән. Эзләгән нәрсә табыла да. Ничек кенә боргаласаң да, Сүнчәләй Төркиягә "Солтангалиевнең партиягә каршы группасы эмиссары" сыйфатында "буржуаз-контрреволюцион татар эмиграциясе даирәләре белән бәйләнешкә керү" өчен җибәрелгән булып чыга. Сүнчәләйне чит илгә җибәрү, янәдән партиягә алу, ГПУның Төркиядә эмигрант даирәләре белән элемтәгә керү бурычын йөкләве - болар барысы да, минемчә, алдан уйланып эшләнгән. Кем ничектер, ә ГПУ җитәкчеләре генсекның сәяси дошманына нәфрәтен һәм "солтангалиевчелек"нең тамырын корыту" турындагы яшерен теләген бик яхшы белгәннәр. Бик ашыгыч "компромат" кирәк булган. Сүнчәләй намусына тугры кала, тикшерүчеләр Алмаев белән Петросян әвәләп биргән күрәләтә ялганга кул куймый. Ә басым адәм күтәрмәслек булган. Дөрес, ул вакытларда "махсус алымнар"ны кулланмаганнар (диярлек). Сүнчәләй Тукай кебек үк үпкә туберкулезы белән авырган. Дымлы камерада, авыр кичерешләр тәэсирендә авыру кискенләшкән. Күрәсең, иректәгеләргә кемгә дә булса дип ул хат яза, бирермен дигәндә аны алып "эш"кә тегеп куйганнар. Ул болай дигән: "Чыдый алмам дип шикләнәм. Сырхавым көчәя. Мине, мөгаен, бүген үк хастаханәгә күчерерләр. Һәм гомумән, - дип дәвам итә ул, - болар бөтенесе дә гаять авыр". Ләкин ничек кенә ялварып сораса да, аны "башта кулыңны куй..." дип, хастаханәгә күчермиләр. Сүнчәләй "элеккеге танышы" генсекка мөрәҗәгать итәргә булып, аңа озын хат яза, очрашуларын искә төшерә, үзенең бер гаепсез икәнен әйтә, эшнең нидә икәнен бәйнә-бәйнә яза. Беркатлы да кеше инде! Барысы да юлбашчының фатихасы һәм даими күзәтүе астында эшләнүе, күрәсең, аның башына кереп тә чыкмагандыр. Хат (аңа 30 июнь, 1927 ел датасы куелган) тикшерүчедән ерак китмәгән һәм шунда ук тегелгән. С.Сүнчәләйнең ачык формалы туберкулез һәм кискенләшү стадиясендәге геморрой белән авыруы хакында медицина белешмәсе дә бар. Сүнчәләй кан коса, югары температурадан изалана. Дару, саф һава һәм яхшы ашаудан мәхрүм хәлдә ул күренеп сула һәм ахыр чиктә түзми. Юк, "Солтангалиев кушуы буенча ак эмигрантлар белән бәйләнешен" тануына кул куймый. "Хезмәттәшлек итәргә" риза була. Тикшерүчеләрнең мәкерле логикасы якынча мондыйрак: ярый, яхшы, без сезгә ышанабыз. Тик сез партиягә турылыкны эш белән исбатлагыз. "Яшерен дошманнар" белән очрашачаксыз, аларның күңелендәгене, планнарын белеп, һәммәсе турында да ГПУга җиткереп торачаксыз. Шымчы Бу хакта язу авыр булса да, факт факт булып кала. Тукайның дусты, үзе исән чакта ук классик булыр дип уйланган татар әдәбиятының күренекле эшлеклесе - шымчы-сексот. Мин, истәлекләргә, хатларга нигезләнеп, талантлы, күп нәрсәгә сәләтле бу кешене күз алдына китерергә тырышам. Сүнчәләй шигырьләр генә язмаган, скрипкада да уйнаган, җырлаган, музыка иҗат иткән. Күп укыган, киң белемле булган. Байрон белән һейнены турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә иткән. Гарәп, фарсы, төрек телләрен белүен әйтмим дә. Инкыйлабка кадәрге татар зыялылары өчен бу гадәти хәл булган. Сүнчәләй - йомшак табигатьле, үтә хәрәкәтчән, хисле кеше. Сөяк җелегенә кадәр шагыйрь, ничек кенә булса да дипломат түгел. Әйбәт укытучы, ләкин начар сәясәтче. Ул, бәлки, шигъриятне ташлап тулысынча иҗтимагый-сәяси тормышка чумуы белән тәкъдирендәге иң зур хатаны ясагандыр? Яки Сталинның турыдан-туры кушуы һәм ЧК ярдәме белән, тормышын куркыныч астына куеп булса да, Кырым подпольесын төзегәндә ялгыш адым ясагандыр? Бөтен йөрәге белән инкыйлаб эшенә, большевиклар партиясенә бирелгән кеше буларак, ул партияне ГПУдан аера алмаган. Алар исә чынлыкта икесе дә бер үк нәрсә булган... Моңа охшаш тарихи очраклар булганмы соң? Булган... 1916 елда Тукай даирәсенең башка бер шагыйре һәм Сүнчәләйнең дусты Сәгыйть Рәмиевне Уфаның жандарм идарәсенә чакырталар. Куркытылган һәм алданган шагыйрь, калтырый-калтырый, хезмәттәшлеккә кул куя. Аңа, аена 25 сум жалованье билгеләп, татар зыялылары арасында панисламистик һәм пантюркистик настроениеләр турында җиткереп тору бурычы йөклиләр. Тик Рәмиев әләкләрен охранкага илткәнче, анда кем турында сүз бара, шуларга күрсәтә торган булган. Начарлык эшләмәскә тырышкан. Бурычларына салкын карау сәбәпле, бер елдан аны әләкчеләр исемлегеннән сызып ташлыйлар. Инкыйлабтан соң, жандарм идарәсе архивлары җәмәгатьчелек кулына күчкәч, шагыйрьгә суд була. Суд С.Рәмиев шымчылык белән шөгыльләнмәгән дигән нәтиҗәгә килә һәм аны аклый. С.Рәмиев бу хәлне авыр кичерә, суд карарына карамастан, үзен мораль яктан пычранган дип саный. Ул шушы газаптан мантый алмый, берничә елдан вафат була. Сүнчәләй, һичшиксез, әлеге эштән хәбәрдар була. Бу чорда ул Уфада яши һәм С.Рәмиев белән еш аралаша. Агентура Сүнчәләйнең һәр адымын күзәтә. Аңа яңадан-яңа бурычлар йөклиләр һәм тәгаен хисап бирүен таләп итәләр. Ул исә гомуми сүзләр, төрле имеш-мимеш, гайбәт белән чикләнгән. Мәсәлән, "бозылган һәм юлдан язган артистка Ильская" белән яшәүче драматург Фәтхи Бурнашны ул "солтангалиевче", Борындыковның якын дусты дип характерлый. Галимҗан Шәрәфне "Идел-Урал дәүләте проектын төзүче һәм яңалифкә каршы кампания оештыручы" дип җиткерә... Органнарга болар Сүнчәләйдән баигка. да яхшы билгеле инде югыйсә. Әдәбият галиме Галимҗан Сәгъдине "сәнәкчеләр фетнәсенең идея илһамчылары"ннан берсе, ә тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәтине кирәкле һәм файдалы эш эшләүче "асыл кеше" дип бәяли. Әлбәттә, әләк әләк инде, болар турында уку да күңелле түгел. Мин башка, нәрсәгә гаҗәпләндем. Егерменче елларның икенче яртысыннан ГПУ кемнәрнең яманатын чыгарырга теләп материал туплый соң? Шагыйрь Гадел Кутуй һәм тәнкыйтьче Гомәр Гали; журналистлар Парсин белән А.Максудов ("Йолдыз" журналының элекке редакторы, эмигрант Садри Максудиның туганы) турында, татар әдәбиятының Фатих Сәйфи-Казанлы, Сәләх Атнагулов, Гомәр Толымбай һ.б. кебек "ультрареволюцион" эшлеклеләре турында. Аларны "сул милләтчеләр" дип атыйлар һәм җае чыккан саен "уңнар" белән талаштыралар (Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Садри Җәләл һ.б.). Ашыкмый гына, ипләп-нигезләп кенә кәгазьләр тутырыла. Бу гамәлдә Сүнчәләй генә ярдәм итмәгән, әлбәттә, хәбәрләр баттгка. каналлардан да килеп торган. Ун елдан соң башланган татар мәдәнияте эшлеклеләрен киң күләмдә репрессияләү "очраклы" да , "нигезләнмәгән" дә түгел булып чыга. Биредә милләтнең чәчәк бөреләрен аңлы һәм планлы юк итү хакында сүз бара. Боларның күбесе татар милләтенең үз әһелләре, әйтик, Ә.Алмаев кебекләр кулы белән эшләнгән. М.Солтангалиевне икенче кат кулга алганда, ГПУны иң әүвәл Борындыков, Мансуров, Сабиров, Вәлитов, Фирдәвес, Агиев, Мортазин һәм баттгка "солтангалиевчеләр" турындагы яла-әләк материаллары кызыксындыра. Яшерен документларда алар шулай, инициаллары һәм вазифалары күрсәтелмичә язылган да. Әлегә алар иректә, тик яман мөһер белән тамгаланганнар. Болар үз фикерләрен булдырырга яисә Мирсәет Солтангалиев белән якыннан танышырга җөрьәт иткән "бәндәләр". Белмим, бу кешеләр Сүнчәләйнең яшерен вазифаларын сизендеме икән, әллә чыннан да Советка, партиягә каршы фикер башларына да кереп чыкмадымы икән. Әгәр, С.Сүнчәләй белән очрашып "тайдыргыч темалар"га сүз башланса, алар йә шунда ук тынып кала, йә тырышып-тырышып "акыл иясе һәм укытучы юлбашчы"ны мактарга керешкән. Сүнчәләй шулай итеп үз отчетларында элеккечә үк гомуми, берни дә сөйләмәүче характеристикалар белән чикләнә. Мәсәлән, Солтангалиевне ул "сакаллы мактанчык" яисә "мактанчык" (Ленин һәм Сталин белән дуслыгыннан мактанган), "чын кооператор" (мөгаен, аның фикердәшләр группасы төзергә омтылуы күз алдында тотыладыр) дип атый. Бер генә тәгаен факт та юк... Уфа чекистлары (соңгы вакытларда Сүнчәләй белән элемтәне алар тота) агентка тынгы бирми, эчкерлеген, органнардан иң мөһимен яшереп калырга тырышуын фаш итәләр. Ахыр чиктә "әләк җиткереп торучы агент буларак эш күрсәтмәү"дә гаепләп, җавапка тарталар. 1929 елның 28 февралендә Сүнчәләйне Уфа ГПУсына чакырталар һәм "ялган күрсәтмә биргән өчен" 95 нче статья нигезендә, ягъни органнарны алдарга тырышкан өчен кулга алалар. Фаҗигале финал С.Сүнчәләй "эш"ен укыганда, ГПУ пәрәвезенең ничек оста, мәкерле, артык сизгер итеп үрелүенә ис-акылың китәрлек. Бер караганда, кеше иң әүвәл "солтангалиевчеләр эмиссары" буларак кирәккәндә, нәрсәгә дип аны бармактан суырып алынган 95 нче статья буенча гаепләү кирәк иде әле? Кешенең зиһенен томалау өчен. Бер гаебеннән акланганда үзе дә сизмәстән икенче гаепне дә танысын өчен, һәрнәрсәнең ак җеп белән тегелгәнлеге, бернинди дә җинаять факты юклыгы, бернигә дә бәйләнеп булмавы тикшерүчеләргә, башкаларга караганда ачыграк булгандыр дип уйлыйм. Шулай итеп Сүнчәләй эшенә яшь рәссам Бакый Урманче "эш"ен куигып җибәрәләр. Рәссам чит илдән әйбәт буяулар һәм пумалалар салуны соравы белән "гаепле" булып чыга. Берсе "контрреволюцион эмиграция" белән Төркия аша, ә икенчесе Германия аша "элемтәдә торуны" исбатлар өчен байтак фантазия һәм ялганчы осталыгы таләп ителә. Сүнчәләйне кабат кулга алганда, пистолеты инде булмый, аның каравы яңа "дәлил" - 80 Америка доллары табыла. Мөгаен, алар чит илдә эшләгәннән соң калган булгандыр. Беренче өстән-өстән сорау алулар, анкета мәгълүматлары тутырулардан соң берничә көн үткәч, 5 мартта аны махсус конвой белән Мәскәүгә озаталар. Ул нәкъ менә анда, бөтен "солтангалиевчеләр"нең эшләре тупланган җирдә кирәк. Биредә аңа әллә ни тәкәллеф күрсәтмиләр, "сәяси икейөзле бәндә", "империализм агенты", "партия һәм совет властеның кан дошманы" итеп карыйлар. Барлык шушы дәлилсез, һичнинди нигезсез гаепләүләр озакламый матбугат битләренә дә күчә. Аларны сүзен сүзгә диярлек "аяусыз тәнкыйтьче" һәм "партиянең булышчысы" Ф.Сәйфи-Казанлы кабатлый. Шунысы кызык: әгәр берәү аңа үзенең досьесын күрсәтеп, берничә елдан аны да шундый ук дәлилсез гаепләр ташлап атачакларын күрәзә итсә, ул нәрсәләр кылыр иде икән? С.Сүнчәләйнең "эш"е башка "солтангалиевчеләр"неке шикелле үк ОГПУ Суд коллегиясенең ябык утырышында, адвокатсыз, шаһитларсыз тыңлана. Хөкем карары: социаль яклауның иң кырыс чарасы - ату. Шунысы мөһим: ул вакытларда хөкем карарын аттгыгааттгыга үтәмәгәннәр, апелляция язарга, суд карарыннан риза булмыйча жалоба бирергә мөмкин булган. Ярты ел буе С.Сүнчәләй, карарның үтәлүен көтеп, үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында ята, ә 1931 елның 13 гыйнварында ОГПУның шул ук коллегиясе, апелляцияне тикшереп шәфкать күрсәтә: атуны "ун елга концлагерьга ябу" белән алмаштыра. Шагыйрьне башка "солтангалиевчеләр" белән атаклы СЛОНга озаталар. Аннан кайтучы сирәк була. Шундый сирәкләрнең берсе - Бакый Урманче. Ул Сәгыйть Сүнчәләй белән якыннан аралашуын, бала уенчыклары ясау цехында бергә эшләүләре турында сөйләгән иде. Урманче шагыйрьне ышанычлы, гадел, иптәшләре белән соңгысын да бүлешергә әзер кеше иде дип, олы ихтирам белән телгә алды. Кеше күңеле - табышмак! Иректә чакта да көч-хәл белән өстерәлеп йөргән, хастаханәдән башы чыкмаган Сүнчәләй экстремаль шартларда мораль һәм физик яктан ныгый төшә, туганнарына көр авазлы хатлар яза, тиздән азат ителүенә өметләнә (аның ел ярымнан азрак срогы калган була). Мин Бакый агадан: "Ничек исән кала алдыгыз?" - дип сорый идем. "Балык коткарды, - диде ул. - Тирә-юньдә бит диңгез, бихисап каналлар, култыклар. Кайчакта ятьмәләргә, ясалма сөкәләргә балык үзе килә. Тозлап, каклап кышка да әзерли идек. Барыбыз булмаса да, күбебез исән калды". Ләкин "акыллы юлбашчы һәм укытучы"ның хәтере әйбәт булган. 1937 елның 9 октябрендә Ленинград өлкәсе УНКВДсының "өчлеге" бюрократик волокитасыз гына, гаепләнүчеләрнең үзләренә дә җиткермәс борын, исән калган "солтангалиевчеләр"нең "эш"ләрен тиз-тиз генә карап чыгып, һәммәсен дә атарга хөкем итә. Тиешле кәгазьләр Соловкига килеп җитүгә, 1937 елның 27 октябрендә шулай эшләнә дә. "Солтангалиевчеләр" эшенә әнә шулай соңгы нокта куела. 1941 елның 27 октябрь датасы каян килеп чыкты соң дип сораулары мөмкин. 1958 елның мартында Сәгыйть Рәмиевнең туганы М.Х.Сүнчәләй мәхбүснең язмышын сорашып запрос язган. Аңа җавап итеп ялган белешмә биргәннәр. Анда үлемнең сәбәбе дә, елы да үзгәртелгән, ай һәм чиелоны ни өчендер шул көе калдырганнар. Тукай даирәсе шагыйренең язмышы фаҗигале булып чыга. Төрле ялгышулар, буталулар булса да, С.Сүнчәләй исеме Тукайның якын дусты булганга гына түгел, тоталитар режим корбанына әйләнгән үзенчәлекле, оригиналь шагыйрь буларак татар әдәбияты тарихына мәңгелеккә язып куелды. ЯЗУЧЫ-ДИССИДЕНТ САЛИХ БАТТАЛ ИҖАТЫ ТУРЫНДА Шулай бервакыт, архивымда актарынып утырганда, саргаеп беткән, г/тә кг/ренмәле папирос кәгазенә шыплап тутырылган бер язмага тап булдым. Язманың "Мин ваз кичәм!!!" дигән исеме кулдан язылган булып, ахырдан өч өндәг/ билгесе куелган иде. Текст соңында исә "Моңарчы Салих Баттал тәхәллг/се белән язып килгән "Иван Иванович Иванов" дигән имза тора иде. Шул мәлдә минем кцз алдымнан чор "уенында" г/зенә хакыйкый урын таба алмаган диссидент-язучы, г/тә дә сәер холыклы шәхеснең җанлы сурәте йөгереп узгандай булды. Күлмәк итәгенә тагылган медаль Мөгаен, бер генә татар язучысы турында да Салих Баттал турындагы кебек имеш-мимешләрне һәм гыйбрәтле хәлләрне сөйләми торганнардыр. Менә ал арның берничәсе. Фәрваз Миңнуллин, әдәбият тәнкыйтьчесе: - Салих Баттал үзенең иҗади эшчәнлеген, шигырьләр язу белән бергә, драматург буларак башлый. Аның "Оештыручы" дип аталган беренче пьесасы Мәскәүнең Үзәк Татар эшчеләр театрында (соңыннан ул ябыла) куела. Аны танылган режиссер Газиз Айдарский сәхнәләштерә. Пьеса Мәскәүнең күп кенә сәхнәләрендә бара һәм билгеле бер күләмдә уңыш та казана. Соңрак аның берничә пьесасы Г. Камал исемендәге Татар академия театрында дөнья күрә. Әйтергә кирәк, драматург буларак аңа зур өметләр баглыйлар. Ләкин... көтелмәгән бер хәл килеп чыга. Салих Баттал театрга чираттагы бер пьесасын алып килә. Ә ул һаман тузан җыеп ята: ни куймыйлар, ни кире кайтарып бирмиләр. Кем әйтмешли, йә режиссерның вакыты юк, йә театр гастрольләрдә. Шулай ярты ел: уза, бер ел... Автор йөреп-йөреп карый, ә "тегеләр" тәгаең генә анык җавап бирмиләр. Ниһаять, ике еллап вакыт узгач, Салих Баттал кулына автор хокукы турында бер документ килеп керә. Анда "әгәр театр пьесаны үзендә бер елдан артык тотса, аны авторга кайтарып бирмәсә, ул кабул ителгән исәпләнелә, һәм автор театрдан гонорар таләп итәргә хокуклы" дип язылган була. Дөрес, язылуын язылган, әмма көндәлек тормышта бу канун кулланылмый. Ни генә булмасын, Батталга хәтле аннан берәү дә файдаланмаган. Ә ул, икеләнеп тормастан, тота да судка мөрәҗәгать итә. Камал театрының баш режиссеры, бу хакта ишетеп белгәч, драматургны чакырып ала да әйтә: "Син, әлбәттә, безне судка бирергә хокуклысың, - ди. - Ләкин шуны белеп тор: әгәр син моны эшлисең икән, моннан соң бер генә пьесаң да беркайчан да сәхнә йөзен күрмәячәк. Бездә генә түгел... Моның өчен мин барысын да эшләячәкмен..." Ләкин Салих Батталны сез яхшы беләсез - ул бит төп кебек киребеткән бер кеше иде. "Юк, - ди ул, - әгәр минем андый хокукым бар икән, мин аннан файдаланачакмын. Үзем зыян күрсәм күрәм, әмма театр да сабак алсын". Ни гаҗәп, ул процессны ота! Театр, бик авырлык белән булса да, Батталга куелмаган пьесасы өчен тулы күләмдә авторлык гонорары түләргә мәҗбүр була. Дөрес, моннан соң аның бер генә пьесасы да Камал театры сәхнәсендә генә түгел, республиканың бангка. театрларында да дөнья күрми. Марсель Галиев, прозаик: - Очраклы рәвештә генә миңа Җиңүнең бер юбилей бәйрәме көннәрендә Ватан сугышында катнашучыларны медальләр белән бүләкләү тантанасында булырга туры килгән иде. Партия һәм совет җитәкчеләре катнашында үткәрелгән кичә гадәттәгечә җай гына агып бара. Катнашучыларның йөзләренә шатлык хисләре йөгергән, күренеп тора, шушы истәлекле вакыйга уңае белән һәрберсенең партиягә һәм хөкүмәткә рәхмәтләрен җиткерәсе килә. Менә Салих Батталга да чират җитә. Ул эндәшми-тынмый гына медальне кулына ала да кире урынына барып утыра. Медален исә күлмәгенең итәгенә үк кадап куя. Әйе, әйе, Салих ага галстуксыз, костюмсыз гына түгел, ә бәлки итәген чыгарып салган күлмәктән генә килгән иде. Аңлашылса кирәк, бөтен кеше аңа сәерсенеп карап-карап ала, җитәкчеләр исә, моны күрмәмешкә салынырга теләп, карашларын читкә бора. Ә ул үзенең кыланышын янәшәдә утыручыларга бөла й дип аңлата: "Минем күкрәгем бөла й да сугышчан орден-медальләр белән тулы. Ләкин алар - тормышымны куркыныч астына кую бәрабәренә яулап алынган бүләкләр. Ник дисәң, мин хәрби очучы булдым. Ә монысы нәрсә өчен дисезме? Чираттагы юбилейга исән-аман килеп җиткән өчен. Шуңа күрә дә аның урыны... итәктә. Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь: - Салих ага Батталның дачасы Обсерваториядә иде. (Ул Казан янындагы кечерәк кенә бер поселок. - Р.М .) Кышларын җирле малай-шалай дачаларны талый, астын өскә китерә торган була, кай очракларда тәрәт билгесе куеп китәргә дә күп сорап тормыйлар. Кемнәрдер, бу афәттән котылырга теләп, тәрәзәләргә такта кадаклый, ишекләрен ат башы кадәр йозак белән бикли. Салих Баттал исә дачасына бернинди бик элми (йозакны барыбер ваталар лабаса!) һәм бервакыт көзен: "Керегез, җылынып утырыгыз, минем исәнлеккә салып куегыз, ләкин бернәрсәне дә җимермәгез һәм а-ай итмәгез!" - дип язу яза да аның өстенә бер ярты утыртып куя. Язын килсә, барысы да тәртиптә, ни гаҗәп, яртының да яртысы гына эчелгән, ә теге язуның бер кырыена болай дип өстәлгән: "Хуҗа кеше, рәхмәт, ашадык-эчтек, сиңа да үз өлешеңне калдырдык..." Менә шулай ул, кайда да кеше белән кешечә сөйләшә белергә кирәк. Шулай бервакыт, инде гомеренең соңы якынлашып килгән көннәрдә, Салих Баттал азга гына өеннән чыгып тора. Шул вакытта аның фатирына угры-карак кереп өлгерә. Хуҗа кайтып керә, ни күзе белән күрсен, аның бүлмәсендә бер сөрхәнтәй актарынып маташа. Баттал вәкарь белән генә аның янына килеп баса да бер кулы белән якасыннан эләктереп алып өскә күтәрә, икенче кулының йодрыгын тегенең борын төбенә китереп тери: - Нәрсә эшләтергә инде сине, адәм актыгы? Милициягә тапшырыргамы, әллә исәп-хисапны үземә генә ясаргамы? Карак кисәге күрә - аның каршында әзмәвердәй берәү басып тора. Үзе болай яшь түгел, әмма җилкәләре киң, кулы каты, йодрыгы чукмар кебек. Ә пеләш башы бильярд шары кебек ялтырап тора. Ул куркуга төшә һәм елый-елый ялына: - Абыкай, тукмамаг ына... Милициягәг енәт апшырак үр... Билгеле, Баттал аның белән чиләнеп маташмый, артына бер тибә дә баскычтан төшереп җибәрә. * * * Минем уйлавымча, Салих Батталның гадәти булмаган, катлаулы холыклы шәхес икәнлегенә ышану өчен шушы мисаллар да җитәдер кебек. Исеме җисеменә туры килә дигән кебек, иҗатында да ул шундый иде. Дөрес, кайберәүләр аның иҗатына салкын карадылар. Ләкин, ни генә булмасын, татар әдәбиятында ул үзенең эзен калдырырга өлгерде. һичьюгы шуннан башлап китим булмаса, яшь шагыйрьләр иҗатына ясаган күзәтүендә аның шигырьләренә Муса Җәлил дә игътибар итә. Соңрак исә алар дуслашып китәләр, еш кына очрашалар һәм бергә фотосурәтләргә дә төшәләр. Үзенең бер шигырендә Хәсән Туфан да Батталны җылы хисләр белән искә ала. "Олы юл буйлап" Танылган шагыйрь Степан Щипачев (XX гасырның илленче елларында ул әйдәп баручы совет шагыйрьләреннән исәпләнә иде) СССР язучыларының II съездында (1956) доклад белән чыгыш ясап болай дигән иде: "...Без үз вакытында татар шагыйре Салих Батталга ярдәм итә алмадык һәм, "конфликтсызлык теориясе"нең җирле тарафдарлары юк итәргә тырышкан бер мәлдә, аңа берничә ел дәвамында бер үзенә талантлы язылган "Олы юл буйлап" дигән кискен конфликтлы поэмасы өчен көрәшергә туры килде". Хәзер моңа ышануы да кыен, әмма илленче еллар башында, чыннан да, шундый "теория" яшәп килә иде. Янәсе, аерым бер илдә социализм тулы җиңү яулагач, кискен конфликтлар да хәл ителә. Конфликт булса да, ул "яхттгы" белән "бик яхшы" арасында гына булырга мөмкин. Ә "начар" дигәнең бездә бөтенләй булырга мөмкин түгел, имеш. Салих Батталның бу поэмасы исә андый тар кысаларга сыймый. Аның әсәрендәге колхоз рәисе, ришвәтче һәм дуамал бер кемсә, үзенең кул астындагылар алдында крестьяннарга күперенгән алпавыт кебек кылана: "Кем дә кем минем сакалымны кыра, шуңа хезмәт көне язам!" Колхозлардан соранып ришвәт җыючы МТС (машинатрактор станциясе) директоры да аннан ким түгел. Юкка гына колхозчылар үзара: "МТСка ришвәт итеп дуңгыз баласын илтүче Сәфәр түгелме соң?" - дип пышылдашалар. Татарстанның Язучылар берлеге идарәсе утырышында поэма "идеологик яктан зарарлы" дип табыла, ә авторны "совет хакимиятенә пычрак атучы" дип гаеплиләр. - Аңлыйсыңмы, һәр МТС директоры партия Үзәк Комитетында аерым исәптә тора, - диләр аңа. - Синеңчә, алар арасында ришвәтчеләр бар булып чыгамыни? Ул елларда Үзәк Комитет дигәндә Сталин шәхесе күз алдында тора, әлбәттә. Шәт, шулай икән, тирә-юньдәгеләрнең нинди куркуга төшүен һәм авторның рухи халәтен бик яхттгы чамаларга мөмкин. Әмма Салих Баттал бирешми. Поэмасын русчага турыдан-туры тәрҗемә иттерә дә Мәскәүгә, шәхсән "Новый мир" журналының баш мөхәррире Александр Твардовскийга юллый. Берникадәр вакыт узганнан соң, Салих Батталга Мәскәүдән чакыру кәгазе килеп төшә. Алдагы вакыйгалар хакында автор үзе болай сөйли: "Мин ашык-пошык җыендым да юлга чыктым. Мәскәүгә ял көнне килеп җиттем. Билгеле, "Новый мир" журналы редакциясе эшләми иде. Шунлыктан СССР Язучылар берлеге идарәсенә сугылып чыгарга булдым. Бәхетемә каршы дип әйтимме, анда минем "эш" белән таныш кизү торучы кебек бер кеше белән таныштым. Ул миңа Твардовскийның минем кулъязмамны укып чыгуын һәм поэма өстендә кабат эшләгәннән соң аерым бер бүлеген журналда бастырырга теләвен хәбәр итте. Икенче көнне мин "Новый мир" редакциясендә Твардовский белән очраштым, һәм без эшкә керештек. Твардовский миңа "яла ягу" дигән кара тамга сугылган һәм татарча басманы әзерләгәндә аяк терәп көрәшүемә дә карамастан төшереп калдырылган өлешләрне кабаттан торгызырга тәкъдим ясады". Тагын берникадәр вакыттан соң Салих Батталның әлеге поэмасы "Новый мир" журналында басылып чыга. Минем уйлавымча, ул елларда "Новый мир" кебек мәртәбәле рус журналында татар язучысының яңа әсәре басылып чыгуы, жңтмәсә, Твардовскийның үз кулы белән редакцияләнеп дөнья күрүе үзенә күрә бер гадәттән тыш хәл була. Әлеге дә баягы Степан Щипачев поэма хакында болай дип белдерә: "Мин тугандаш халыкларның тулаем шигъриятен күзалларга җыенмыйм, бу минем кодрәтемнән килмәс. Шулай да татар шагыйре Салих Батталның колхоз тормышыннан алып язылган шигъри повестеның бүлекләре турында (алар Н.Гребнев һәм С.Липкин тарафыннан бик шәп тәрҗемә ителгәннәр) берничә җылы сүз әйтмичә үтә алмыйм. Бу бүлекләрдә күпме җанлы, чын шигъри үрнәкләр, нечкә юмор, авыл хезмәтчәннәренә карата ярату хисләре тупланган! Шагыйрь сатира өлкәсендә дә уңышка ирешкән. Шикләнмим, бу бүлекләр укучыларга зур шатлык алып килер" (Литературная газета. 1954. 5 гыйнвар). Соңрак Александр Твардовский үзе дә бу поэма өстендә эшләү вакытын зур дулкынлану белән искә ала. Үзәк матбугатта шундый "алкышлы" хуплау тапканнан соң, поэма турында республикада да фикерләр үзгәрә. 1955 елда ул, төшереп калдырылган урыннар да кабат торгызылып, татарча тулаем басылып чыга. Поэма җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Ул вакытта әле яшь прозаик Гариф Ахунов үзенең рецензиясенә "Шигъриятнең олы юлыннан" дигән баш куя. Шушындый бөтенсоюз күләмендә уңыш казанганнан соң, шагыйрьнең үзенә карата да мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш иде дә бит... Ләкин юк шул! "Сигезенчесе кем?" Шушы хәлләрдән соң озак та үтми, Салих Баттал "Сигезенчесе кем?" дигән зур күләмле проза әсәре яза. Хатхәбәрләр, документлардан өзекләр һәм шаһитларның күрсәтмәләреннән сөземтәләр кулланып, детектив рухында язылган бу повесть бик тә мавыктыргыч була һәм, гаҗәп тә түгел, бер тын алуда укып чыгыла. Ләкин аны бастырып чыгару җиңел эш булмый. Язучылар берлегендә тикшерү вакытында түрәләр повестька теше-тырнаклары белән каршы чыгалар. Бу хакта Салих Баттал үзе болай дип искә ала: "Миңа: "Син - милләтче!" - дип тамга салдылар. - Чөнки синең рус гаиләсендә тәрбияләнеп үскән персонажың ватанын сатучыга әйләнә. Инде дә килеп, син моны милләтчелек дип атамыйсың икән, димәк, син милләтчелек баткагына кереп баткансың!" Ләкин Салих Баттал авырлыклар каршында куркып кала торган кеше түгел иде шул. Бу очракта ул, бернәрсәне дә үзгәртмичә генә, тота да үзлегеннән русчага сүзгә сүз тәрҗемә итәргә керешә. Тәрҗемәсен иң беренче булып Татарстан Язучылар берлеге каршында эшләп килүче рус секциясенә тикшерергә бирә. Рус язучылары, әсәр белән танышып чыкканнан соң, повестьта бернинди дә милләтчелек хорафатлары юк дигән нәтиҗәгә киләләр. Мәгълүм ләбаса, хыянәтче һәрбер халыкта да булырга мөмкин. Ләкин нәшриятта бу фикергә колак салырга теләмиләр. Шуннан соң ул тәрҗемәсен Мәскәүгә, "Советская Россия" нәшриятына юллый. Анда әсәрне бишкуллап каршы алалар: ул озакламый Е.Имбовец тәрҗемәсендә 150 мең данә тираж белән басылып та чыга (1974). Билгеле ки, шушы вакыйгадан соң җирле түрәләр даирәсендә дә повестька карата фикерләр үзгәрә төшә. Тәнкыйтьче-галим Фәрит Хатипов уңай эчтәлекле рецензия белән чыгыш ясый. Башка берәү булса, шушы хәлләрдән соң тыныч кына яшәп, иҗат итеп ятар иде. Тик Салих Баттал гына алай тиз тына алмый... "Батый ханга хат" Озак та үтми, әдип тагын да "зәһәррәк" эчтәлекле әсәрен - "Батый ханга хат" поэмасын иҗат итә. Аның әлегә кадәр тулысынча туган телебездә басылып чыкканы юк. Кыскасы, мин бу поэма белән кулъязма хәлендә танышып чыктым. Бүгенге күзлектән караганда, анда бернинди дә ярамаган нәрсә юк, әлбәттә. Әдип Батый ханга бары тик бөек һәм дәһшәтле яулап алучы, күп илләрне һәм халыкларны буйсындыручы буларак кына мөрәҗәгать итә. Сүз дә юк, әче ирония белән аның традицияләренең бүген дә дәвам итүен билгеләп үтә. Әлеге традицияләрне дәвам итүчеләр сыйфатында ул Кытай императоры Мао Цзе-дунны һәм дөньяны яулап алырга теләүче башка хәкимдарларны күрә. Ләкин Батый исеменә мөрәҗәгать итү үзе генә дә (язучы-әдипләр даирәсендә генә түгел!) зур шау-шу тудыра. Татарстан АССРның Верховный Советы Президиумы рәисе С.Г.Батыев, КПСС өлкә комитетының чираттагы пленумында чыгыш ясап (1963, 5 июль), болай ди: "Күптән түгел Татарстан җәмәгатьчелеге шагыйрь Салих Батталның Русияне яулап алучы һәм аңа яу йөрүләрне оештыручы Батый ханны күкләргә чөеп мактавын бик тә хаклы рәвештә һәм партиячел принципиальлек белән тәнкыйть итеп чыкты". Салих Батталның матбугатта дөнья күрмәгән поэмасын КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев тә игътибар үзәгеннән читтә калдырмый. Татарстан өлкә комитеты пленумында (1963, 5 август) ясаган чыгышында ул түбәндәгеләрне әйтә: - Иҗат көчләренең элекке киңәшмәләрендә без шагыйрь Салих Батталны партиячел хисләрен югалтканы өчен каты тәнкыйтьләдек. Без аның карашларының ялгыш икәнлеген бик тә үтемле итеп аңлаттык. Әмма, күргәнебезчә, аның ялгышулары шулкадәрле тирәнгә киткән, ул үзеннән партия нәрсә таләп иткәнен дә танып җиткерми. Аңлашыла ки, республика җитәкчелегенең мондый чыгышлары эзсез үтми, әлбәттә. Һәм Салих Батталны, 1927 елдан партия әгъзасы булып торган кешене, 1964 елда КПСС сафларыннан азат итәләр. Бу хакта Баттал үзе болай дип искә ала: "...Язучылар берлегеннән машинада икәү килделәр дә "Мөрәҗәгатьнамә" нең кулъязмасын алып юлга җыенырга куштылар. Мин әйтәм, ниһаять, мине дә тыңлыйлар икән, дим. Матбугат йорты каршында туктап, икенче катка күтәрелдек. Без килеп кергәндә, идарә һәм партбюро әгъзалары җыелып беткән иде инде. Рәислек итүче Мирсәй Әмир телефоннан сөйләшкән җиреннән әңгәмәсен тиз генә туктатты да: "Башладык..." - диде. Миңа урынны аның яныннан бирделәр. Мин "Батыйга хат"ымның чираттагы вариантын укып чыктым да тын калдым. Тынлык урнашты. Телефон шалтырады. Трубкада "Иә, ничек?" дигән тавыш ишетелде. Мирсәй Әмир: "Хәзер хәл итәбез", - дип җавап кайтарды һәм, утыручыларга күз йөртеп чыкканнан соң, телефондагы сорауны кабатлады: - Иә, ничек? Тагын тынлык урнашты. Беренче сүзне Сталин премиясе лауреаты Гомәр Бәширов алды һәм: - Салих Баттал бу әсәре белән үзен безнең партия сафларыннан читкә куйды, - дип нәтиҗә ясады. Кыскасы, мине бертавыштан, күмәк рәвештә утлы табага бастырдылар. Чираттагы "Иә, ничек?" дигән телефон тавыигына рәислек итүче, кыска гына итеп: "Чыгардык", - диде. Аңа каршы: "Бик дөрес эшләгәнсез", - дигән җавап ишетелде". Обкомның җитәкче әһелләре мондый карашта торганда, С.Баттал ничек кенә тырышмасын, партиягә кире кайту турында сүз дә алып барырга мөмкин түгел иде. Шулай да ул КПСС Үзәк Комитетына мөрәҗәгать итеп карарга була. Ләкин Мәскәү элегрәк аны яклап килсә, бу юлы исә хәл бөтенләй башкачарак тора. Хәер, тагын әдипнең үзен тыңлап багыйк: "Кыскача гына Үзәк Комитетта миңа ничегрәк "ярдәм" итүләре хакында сөйләп үтәм. Мин анда партиядән чыгару уңае белән язган гаризам буенча барып чыккан идем. Мине Иванова дигән бер инструктор кабул итте. Әңгәмә барышында ул мине: - Ничек, ничек дип әйттегез? - дип бүлдерде. Мин әле генә әйткән сүзләремне кабатладым. Иванова: - Алай сөйләмиләр! - диде дә мине төзәтеп куйды. - Гафу итегез, - дидем мин, - рус теле минем туган телем түгел, шуңа күрә сөйләшкәндә кайбер хаталар җибәргәлимдер. Төзәткәнегез өчен рәхмәт! - Күрәсең, Иван Грозный сезне акылга утыртып җиткермәгәндер... - дип көрсенеп куйды Үзәк Комитет инструкторы". Бу сүзләр әдипне шулхәтле чыгырыннан чыгаралар ки, ул әлеге шовинист ханым белән башка эш йөртмәскә дигән карарга килә. Ә эш дигәнең шуның белән төгәлләнә: Үзәк Комитет аның гаризасын кире кага һәм әдипнең партиядән чыгарылуын раслый. С.Баттал Казанга әйләнеп кайткач, аны күп тапкырлар әле обкомга, әле КГБга чакырып алалар һәм поэмасыннан ваз кичүен үтенәләр. Ләкин "бөгелү"нең нәрсә икәнен дә белмәгән әдип бирешү турында уйлап та карамый, үз дигәнендә нык тора. Дус-ишләре шаяртканча, аның "бөгелүчәнлек" геннары үзсүзлелек белән алышынган була шул. Шулай да җирле хакимиятне нәрсә шулай куркуга сала соң? 1937 елдан соң "милләтчелек" дигән тамга шундый өрәккә әверелә, аннан уттан курыккан кебек куркалар. "Батыйга хат язу - Гитлерга мөрәҗәгать итү белән бер", - дип авторның колак итен ашыйлар. Ә ул, үз исеме тирәсендә гауга куптарылуга да карамастан, бирешергә уйлап та карамый. Поэмасын рус теленә тәрҗемә итә дә Мәскәүгә "Литературная Россия" газетасында эшләүче танылган тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Александр Дымшицка юллый. Тегесе аңа болай дип җавап бирә: - Хәтта бик үк камил булмаган, "чи" тәрҗемәдән дә күренеп тора, бу - шовинистик һәм тоталитаристлык омтылышлы Мао Цзе-дунлыкка каршы рәхимсез күралмаучылык рухы белән сугарылган көчле вә үзенчәлекле поэзия әсәре. Минем уйлавымча, бу поэманы, рус теленә тәрҗемә итү өчен, ялкынлы метафорик өслүбкә ия булган, зәһәр, кайнар, кискен монологы итеп тәрҗемә итәрлек рус шагыйренә бирергә кирәк. Шушындый бәяләмәдән соң поэманы "Литературная Россия" газетасында бастырып чыгарырга да әзерләнәләр. Ләкин бу хакта белеп алгач, җирле хакимият аны тоткарлауга ирешә. Шуннан соң автор, беркемгә бер сүз әйтеп тормыйча, поэмасын "Байкал" журналы редакциясенә җибәрә. Монда ул 1978 елда В.Липатов тәрҗемәсендә басылып та чыга. Һәм, ниһаять, "партия сафларының чисталыгы" өчен көрәшүчеләр дә телләрен тешләргә мәҗбүр булалар. Баксаң, поэмада "Батыйны мактап" язылган бер генә сүз дә юк икән, киресенчә, аның заман шовинистлары тарафыннан күтәреп алынган кыланышлары һәм омтылышлары фаш ителә икән ләбаса! Ахыр килеп, озак һәм кискен көрәш нәтиҗәсендә Баттал партиядә торгызыла. Шул рәвешле, партиянең җирле комитетында да, өлкә комитетында да, хәтта Үзәк Комитетында да гади бер татар шагыйре Салих Батталның хаклы икәнлеген танырга мәҗбүр булалар. Биредә шунысын да искәртеп үтү мөһим: Салих Баттал - Абдулла Батталның (Муса Җәлилнең көрәштәше, легионда фашистларга каршы көрәш алып барган яшерен оешма әгъзасы, гитлерчылар тарафыннан гильотинада башы чабылган каһарман Баттал) бертуган абыйсы. Чыннан да, алар икесе дә көрәшчеләргә хас сынмас рухлы һәм хаксызлык каршында бил бөгә белмәс холыклы шәхесләр иде. "Мин ваз кичәм!!!" Шулай бервакыт, 1970 елның май аенда, Париж Коммунасы урамындагы фатирыма (4 нче йорт) Салих ага Баттал килеп керде. Обком һәм Үзәк Комитет белән булган бәхәсләре хакында озак кына сөйләп утырганнан соң, ул миңа саклау өчен 80 битләрдән артыграк булган бер кулъязма тапшырды. Язма бик тә сәер исем белән - "Мин ваз кичәм!!!" дип атала иде. Кулъязма дигәнең, дөресрәге, Коммунистлар партиясенең ялганга, икейөзлелеккә һәм руслаштыруга нигезләнгән сәясәтен фаш итүче памфлеттан гыйбарәт иде. Автор анда зур газаплар һәм рухи тетрәнүләр белән тудырылган "Батый ханга хат" әсәреннән ничек итеп ваз кичәргә таләп итүләрен бик тә үтемле итеп тасвирлаганнан соң, һич көтелмәгәнчә чигенеш ясый: "Мин кинәт кенә аңлап алдым: минем иҗатым башыннан ахырынача - тоташтан - череп таркалуга корылган! Мин кырыктан артык ел эчендә минем тарафтан язылган, бастырып чыгарылган һәм сәхнәдә барган әсәрләремнән ваз кичәм". Алай гына да түгел, С.Баттал хәтта үзенең милләтеннән, аны тапкан һәм баккан әнисеннән, аны туган төбәге һәм Татарстан белән бәйләп торучы бар нәрсәдән ваз кичә һәм моннан ары Иван Иванович Иванов булып китәчәген белдерә. Алга таба исә әнә шул Иванов исеменнән - чеп-чи русофил һәм шовинист тарафыннан сафсата сату итә. Билгеле ки, бу милли азчылыкка каршы алып барылган сәясәтнең кайчак ахмаклыкка китереп җиткерүен һәм мәгънәсезлеген күрсәтүе өчен кулланылган үзенчәлекле сатирик алым иде. Дөрес, шул ук вакытта язучы бик тә мөһим бер чигенеш ЯСЙП ЯЛЯ! "Мине тәнкыйтьләгән җитәкчеләрнең чыгышлары татар һәм рус телләрендә партия матбугаты битләрендә басылып чыкканга һәм шулай ук ике телдә бөтен дөньяга радио аша яңгыратылганга күрә, мин ышанам, минем ваз кичүем дә безнең партия матбугатында басылып чыгар һәм радиодан хәбәр ителер. Бары тик шул очракта гына минем ваз кичүем закон көченә керәчәк". Автор шулай ук ул чактагы яман гадәт буенча илдәге барлык нәрсәнең "русныкы" дип аталуыннан - рус кышы, рус каены, рус көзе, рус киңлекләре, рус җәнлек тиреләре (гәрчә аны Эвенкия аучылары әзерләсәләр дә) кебек гыйбарәләрдән ачы көлә. Аннары ул мондый вакыйга хакында сөйләп үтә. Севастопольгә барышлый, бер сизгер постовой, татарларга керү тыела дип, бер татар агаен автобустан төшереп калдыра. Гәрчә ул атаклы Севастополь оборонасында катнашса да, шуның өчен сугышчан бүләкләргә лаек булса да, хәтта анда аягын калдырса да... Авторның нәтиҗәсе шуннан гыйбарәт: милләтләрнең тигезлеге, әгәр ул чыннан да мөмкин икән, бары тик юләрләр йортында гына булырга мөмкин. Чөнки анда һәркем теләсә нәрсә турында, теләсә кайсы телдә сөйли ала. Анда гына тигезлек һәм бердәмлек хөкем итә. Анда "Чыңгызхан" белән "Наполеон" бер-берсен аңлашып яшиләр. Кайчак татарда коеп куйган диссидент булмады дигән фикерләр ишетергә туры килгәли. Әмма С.Баттал белән бул ган мисал моның киресен раслый. Әйтик, аның "Мин ваз кичәм!!!" памфлеты студент яшьләр арасында "итәк астыннан" йөрде; шул рәвешле ул күп кешеләрнең кулына килеп керде. Кыскасы, памфлет матбугатта басылып чыкмаса да, сиксәненче еллар ахыры - туксанынчы еллар башында милли үзаңны уяту мәсьәләсендә билгеле бер роль уйнады. Салих Батталның үзен исә "татар Солженицыны" дип атап йөртүләре бер дә юкка гына булмагандыр. Басылып чыкмаган поэмалар "Казан утлары" журналы архивында С.Батталның "Уяну" һәм "Яктырту" дигән ике поэмасы саклана. Икесе дә автобиографик характерда. Беренче поэмада автор үзенең яшьлеге турында - Мәскәүнең бер заводында гади эшче булып эшләгәндә комсомолга керүе, аннары партиягә тәкъдим ителүе хакында, моның белән чиксез горурлануы хакында сөйли. Аннары, очучылар әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби очучы булып китүе, Валерий Чкалов белән очрашулары, атаклы парашютчы рус кызына өйләнүе, аңардан татарны күрә алмаучы бер шовинист малай актыгы тәрбияләнүе турында сүз бара (имеш, анасы рус булгач, ул да рус)... Менә шул рәвешле тасвирлау әкренләп автор өчен бик тә авыр һәм актуаль темага - милли мәсьәләгә күчә; ул хәтта, шигъри сөйләмнән чәчмә сөйләмгә кереп, марксизм классикларыннан сөземтәләр дә китерә. С.Баттал әлеге поэмасына Казан ханлыгы турындагы фикерләрен дә кертә һәм, теге еллар күзлегеннән караганда, бик шикле күзәтүләр дә ясый: Грозный тар-мар итте "татар җәбре Ныгытмасын" - Казан ханлыгын; Сталин бетертте бу сугышта Аның "Кырымдагы калдыгын". Поэмада бик кыю чагыштырулар да бар. Әйтик, автор компартия сәясәтен Гитлерның Кырымны "чит-ят" элементлардан азат итеп, аны "югары" ария расасының ял итү урынына әверелдерү хыялы карашларыннан чыгып бәяли. "Яктырту" поэмасында да шул ук милли тема дәвам итә. Биредә автор төрек шагыйре Назыйм Хикмәт белән очрашулары, аның чын интернационалистлыгы; беренче, ленинчыл совет хакимиятенең романтикасы хакында сөйли. Әсәрдән аңлашылганча, ул моңа чын күңелдән ышанган булса кирәк, шуңа күрә дә ул хәзер ленинчыл милли сәясәттән аз гына да тайпылуны гафу итә алмый. Салих Баттал 1995 елда 90 яшендә якты дөньядан китеп барды. Нәкъ үзенчә китеп барды: чөнки аның үлеме дә тормышы кебек үк фаҗигале һәм беркемнекенә дә охшамаган иде. Ә хәл болайрак була. Көзге салкын көннәрнең берсе. Баттал өендә ялгызы бөрешеп утыра (аның икенче хатыны да күптән вафат иде инде) һәм, аяклары тәмам өши башлагач, ачык спиральле рефлекторны тоташтыра. Аннары исә, җәймәгә төренеп, тирән кәнәфигә кереп чума. Һәм... рәхәтләнеп аякларын сузып җибәреп, тирән йокыга тала. Иокы аралаш ул, күрәсең, кызган спиральгә тиеп киткәндер - җәймә дөрләп яна башлый. Шул рәвешле, язучы чын мәгънәсендә утларда янып үлә... "МИН ИКЕ МӘХШӘР АША ҮТТЕМ..." 2007 елның гыйнвар аенда кг/ренекле татар язучысы һәм драматургы, Дәг/ләт премияләре лауреаты Мирсәй Әмирнең тууына 100 ел тулды. Аның тормышы һәм иҗаты һәрвакыт җәмәгатьчелекнең игътибар г/зәгендә булды. М.Әмиргә җирле һәм цзәк матбугатта дистәләрчә срәнни мәкаләләр, йөзләгән рецензияләр, мөстәкыйль монографияләр һәм кандидатлык диссертацияләре багышланды. Гаять тә популяр һәм һәркемнең ихтирамына ия булган, исән чагында ук татар әдәбияты классигы итеп танылган, исеме мәктәп хрестоматияләре һәм вуз дәреслекләренә кертелгән бу аксакалның биографиясендә "ак таплар" калмаска тиеш кебек тоела. Әмма... Ни өчен? Бервакыт, икәүдән-икәү сөйләшкәндә, Мирсәй ага миңа менә нәрсә диде: - Минем тормышымда яшәү белән үлем арасында торган бик кыен ике чор булды. Беренчесе - Башкортстандагы 1921 елгы ачлык... 11кемчесе - 1937-1939 еллардагы канлы мәхшәр... Ә бит Мирсәй Әмир әле фронтта да булган, фронт газетасы редакциясендә эшләгән, бомбалар, атышлар астында катган... Ачлык елның корылыклы җәендә Гражданнар сугышы һәм өзлексез реквизицияләр тарафыннан хәлсезләндерелгән татар авылының тамыры белән кырылуы турында еш искә ала иде ул. Кешеләр алабута, агач кайрысы ашаган... Тирәюньдә этләр, песиләр юкка чыгып беткән. Каргаларга кадәр кешеләрдән курыкканнар, кулына таш тоткан ябык малайшалайны чамаласалар да, ямьсез каркылдап, һавага күтәрелгәннәр... Мародерлык... Талау... Үтерешләр бер сынык икмәк өчен дә түгел, ә бәлки берәр төрле алабута орлыгы яисә Исләнгән ат ите кисәге өчен бит... Җирләүчеләр кешеләрне күмеп өлгерә алмаганнар; каралган, күбенгән мәетләр атналар буе юл читләрендә аунап яткан. Шул елда Әмировларның да бөтен гаиләсе диярлек - әтиәнисе, дүрт бертуганы, ерак һәм якын туганнары үлеп беткән. Ул үзе могҗиза белән генә исән калган. Тире белән сөяккә калып ябыккан, кипкән, ачлыктан юләрләнер хәлгә җиткән малайны балалар йортына урнаштырганнар... Ә менә икенче чор турында Мирсәй ага сөйләргә яратмый иде. Кайчагында аерым фактларны искә төшерсә яки берәр фикер әйтеп куйса гына инде. Бу хакта үзенең автобиографик повестенда язарга җыенган иде ул. Тик өлгермәде - утызынчы елларга гына барып җитә алды... Аның биографлары да бу хакта бер сүз белән дә искә төшермиләр. Хәтеремдә, мин аңардан кайчан авыррак булганлыгы турында сораган идем. Мирсәй ага, моңсу елмаеп бераз эндәшми торгач, болай диде: - Анысында да, монысындад а кеше барлык белән юклык арасында. Мондый чакта бик сирәкләр генә, үзенең намусын, чисталыгын-абруен саклап, кеше булып кала ала. Шуны гына әйтәм: егерме беренче елда мин бер генә нәрсә турында уйлый алдым - ничек исән калырга, ач корсагымны нәрсә белән тутырырга. Ә утыз җиденче елда... анда, киресенчә, ничек үләргә дә, бу мәхшәрдән ничек котылырга дигән уйлар били иде... Хәтта үлем үзе буй җитмәслек котылу чарасы булып тоела иде. Мин шунда язучылар арасында ишеткәннәремне искә төшердем: Мирсәй Әмирнең башына тимер кыршау кидерәләр дә, шөрепләрен бора-бора, тагын да тыгызлыйлар икән. Мирсәй ага бу хакта кемгәдер: "Ул чакта баш мием менә-менә күзләремнән чәчрәп чыгар төсле тоела иде", - дип сөйләгән. Тик миңа ул боларны сөйләмәде. Мин аны ни өчен кулга алулары турында сорадым. Мирсәй ага, миңа кызганулы караш ташлап, тамагын гына кырып куйды, җавап бирмәде. Әдәпсез сорау биргәнлегемне мин соңыннан гына аңладым. Хәтерләргә уелып калган 1937 елда кешеләрне ни өчен кулга алганнар соң? Игътибар үзәгендә булганга, абруй, дәрәҗә казанганга... Җитәкчелек вазифасын башкарганга... Кулга алулар дулкын рәвешендә барган. Утыз җиденче елда гына да өч көчле дулкын бәргән. Ел башында республиканың барлык җитәкчелек составын һәм партия-хуҗалык активын кулга алып бетерә язганнар. Кави Нәҗми җитәкчелегендәге Язучылар берлеге идарәсен тулысынча диярлек кулга алганнар. Икенче дулкын күтәрелеше җәй айларына туры килгән. Бу юлы Язучылар берлеге рәисе Ләбиб Гыйльми булган яңа идарә дә кулга алынган. Ә инде ел ахырындагы өченче дулкын обком, горком, райком секретарьлары, завод директорлары, төрле оешма һәм иҗат союзлары җитәкчеләренең кабинетларын "ялап" алган, аларга бернинди бәйләнеше булмаган башка "ботак-тармак"лар да шул агымга "эләгеп" киткәннәр. Билгеле инде, ул елларда берәүнең дә җитәкче буласы килмәгән. Утыз яшендәге язучы, унлап китап, шул исәптән һәркемгә мәгълүм "Агыйдел" повестеның авторы Мирсәй Әмир дә бу эшкә теше-тырнагы белән каршы торган. Әмма берничә альтернатив кандидатура арасыннан аны яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап куйганнар. (Мондый ысул ул чакта бик сирәк кулланылган!) Коллегалары аны шул рәвешчә куркынычтан йолып калырга өметләнгәннәр. Чөнки элекке рәисләрне, республиканың җитәкче органнарын җимергәннән соң, "халык дошманнары тарафыннан куелган" дип кулга алган булалар. Тик НКВД органнары гына моңа карамый. Кулга алыну Мирсәй Әмир хатыны Фәүзия Әмирова сөйләгәннәрдән (мин аның белән 1989 елның гыйнварында очраштым): "Бу хәл 1937 елның 4 декабрендә булды... Кемдер ишекне шакыганда, төн уртасы узган иде инде. Икеләнергә урын юк: таләпчән, каты итеп шакыйлар, өстәвенә: "Хәзер үк ачыгыз! Юкса ишекне ватып керәбез!" - дип кычкыралар. Караклар, талаучылар алай шауламый, җитмәсә, без коммуналь фатирда яшибез бит... Ул чакта минем Мирсәйгә кияүгә чыкканыма да ике генә ай. Юрган астында бөгәрләнеп, дерелдәп ятам, аңа ишекне ачарга рөхсәт итмим. Әйтерсең моның белән генә язмышны тоткарларга, үлемне туктатырга була... Шулай да Мирсәй торды, иңенә пиджагын элеп, ишекне барып ачты. Аның борын төбенә ниндидер кәгазь китереп төрттеләр - тентүгә һәм кулга алырга рөхсәт ордеры булгандыр инде ул, аннары үзен читкә этәрделәр... Миңа да тиз генә торып киенергә һәм стена янына басарга боерык бирелде... Урын-җирне, китапларны, кулъязмаларны селкеп аттылар. Хәер, тентү озакка сузылмады. Нәрсәбез генә бар иде соң? Тимер карават, аш өстәле, урындыклар һәм китап шкафы. Бутлеров урамындагы сигез метрлы кечкенә генә бүлмәдә яши идек... Мине Мирсәйнең тынычлыгы шаккатырды - әйтерсең ул бу хәлне көтеп торган һәм эченнән әзерләнгән. Күп тә үтмәде, мине шушы тәртипсезлек уртасында һәм башыма көтмәгәндә ишелеп төшкән бәхетсезлек янәшәсендә ялгызымны калдырып, аны алып чыгып киттеләр..." М.Әмир сөйләгәннәрдән: "Мине төрмәгә алып киткән чакта, җайлырак булыр дип, итек кияргә җыенган идем. Моны күреп торган яшь кенә солдат-конвойчы, башын чайкап, янәшәдәге киез итек ягына ымлады - янәсе, шунысы яхшырак булыр. Соңыннан бу киңәш өчен мин рәхмәтләр укыдым! Безне, төнге тоткыннарны (берничә дистә кеше идек), йөзебез белән стенага каратып, кулларны күтәртеп һәм аяк очларын плинтуска терәтеп, коридорга тезеп бастырдылар... Бәлки, буш камералар булмагандыр. Төнге төрмә туздырылган умартага тиң иде: тоткыннарның яңадан-яңа төркемнәрен китерә торалар, кемнәрнедер каядыр чыгаралар, күчерәләр. Конвойчыларның дөп-дөп иткән итек тавышлары, надзирательләрнең чабышканы ишетелә. Шуларга сүгенү сүзләре, кыйнау, төрткәләүләр куигылып китә... Һәм менә шундый ыгы-зыгы уртасында без, кыймылдарга да, борылып карарга да куркып, хәрәкәтсез басып торабыз. Кемдер берәү оеган кулларын түбән төшергән иде, шул арада конвойчылар, очып килеп җитеп, аны кыйнап ташладылар. Мескен, тыела алмый йөткерә башлады, авыз читеннән кан саркып чыкты... Берничә сәгатьтән соң талчыккан кешеләр бер-бер артлы шапылдап аварга тотынды. Андыйларны, бөерләренә туры китерергә тырышып, типкәләп кыйныйлар, чиләктән салкын су белән коендыралар. Торып баса алмаганнарын, аякларыннан сөйрәп, каядыр аска, подвалга алып төшеп китәләр. Сөйрәлеп баручы башның таш баскычларны "санаган" тонык тавышы безгә дә ишетелеп тора..." Аның төрмәдәге беренче тәүлеге әнә шулай үтә... "Аннан соң да менә шундый "стойка"лар һәр төн саен диярлек кабатлана. "Гаебеңне танымыйсыңмы, елан? Партия алдында коралсызланмыйсыңмы? Алдашма, бездә юкка утыртмыйлар! Стенага - йөзең белән, аягыңны - плинтуска... Кулыңны өскә күтәр!" Һәм төн буена шулай. Иртәнгә аяклар шул дәрәҗәдә шешеп чыга, сеңерләр шартлап, канлы яралар пәйда була. Итекләрне сала алмыйча, кунычларын ярырга туры килә. Киез итек белән ничек тә җиңелрәк, йомшаграк..." Фәүзия Әмирова сөйләгәннәрдән: "Танышлар аша Мирсәйне Пләтән төрмәсенә утыртканнарын белә алдым. Берничә сәгать чират торганнан соң, ниһаять, мин дә "тылсымлы" тәрәзәчеккә килеп җиттем. Эчке яктагы кеше, мин әйткән исем-фамилияне ишеткәч, кызыксынып, бу якка үрелеп карады: "Агыйдел"не язган язучы түгелме ул?" Ул, ул, дим. Әлеге кеше повестьны укыган һәм бик ошаткан икән. Рөхсәт булмауга да карамастан, ул минем алып килгән әйберләремне алды һәм хәтта үзенчә юатты да: "Азат итәрләр, андый кеше халык дошманы була алмый", - диде сүз уңаеннан. Әйе, андыйлар да аз түгел иде. Теләктәшлек тә белдерделәр, кайчакта булыштылар да. Тик беркем берни эшли алмады - барысы да өстән килә иде... Яманатлы 58 нче Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Сафа Борһан һәм башка татар язучылары кебек үк, Мирсәй Әмир дә "атарга" дигән 58 нче статья белән хөкем ителә. Шул рәвешчә, алар Гражданнар сугышы герое Якуб Чанышев җитәкчелегендәге Казан гарнизоны төркеме белән берләштерелә. Бу "эш" аша югары комсоставтан берничә дистә кеше уздырыла. Язучыларны исә, шул исәптән Мирсәй Әмирне дә, "оборона әдәбияты өлкәсендә алып барган корткычлык" эше өчен гаеплиләр. Ә инде чынбарлыкта ни "хәрби террорчылык оешмасы", ни аның "частьлар һәм гарнизоннардагы күпсанлы филиаллары" булмаганлыктан, җинаять дәлилләре шул ук кешеләрнең "гаепләрен таныту" юлы белән табыла. Вышинскийның "Гаебен таныту - исбатлауның патшасы" дигән тимер формуласы берсүзсез тормышка ашырыла. М.Әмирдән сорау алу беркетмәләрен карасаң, бу тигезсез көрәшнең ничек алып барылуы шунда ук күз алдына килеп баса. Тикшерүче Усманов, тоткынга ачкыч табарга тырышып, аның биографиясен энәсеннән җебенәчә тикшерә. Тик бәйләнер урын таба алмый. Социаль чыгышы? Ярлы крестьяннардан. (Бу хакта Башкортстан АССРның Җиргән авыл советы рәисе кул куйган белешмә бар.) Партиялелек? Ундүрт яшеннән - комсомолда. Комсомол ячейкасының бюро члены һәм секретаре булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. ВКП(б)дан башка бер генә партиядә дә тормаган, оппозицияләрдә катнашмаган. Якын туганнарыннан чит илдә түгел, туган илебездә дә беркеме калмаган. Димәк, алар арасында хөкем ителүчеләр дә, репрессиягә таручылар да юк. Менә 1938 елның 2 гыйнварында сорау алу беркетмәсе. Тикшерүче язучыны "С.Баттал, X.Туфан, Н.Исәнбәт, Г.Кутуйның Советка каршы әсәрләрен матбугатта фаш итеп чыкмавы" өчен гаепләргә маташа. Ә бит ул чакта аларның берсе дә кулга алынмаган әле! Бәлки, тикшерүчегә ал арны гаепләргә материаллар кирәк булгандыр? "Әйе, - дип җавап бирә М.Әмир, - фаш итмәдем, чөнки аларның әсәрләрен Советка каршы дип санамадым һәм санамыйм да". Кем белә, бәлки, нәкъ шушы җавап аларны өсләренә салынган бәладән йолып калгандыр? Моннан соң сорау алу беркетмәләрендә дүрт ай чамасы тәнәфес ясала, күрәсең, бу чорда тоткын көчле "эшкәртелүләргә" дучар ителгәндер. 1938 елның 26 апрелендә тикшерүче аңа яңа гаепләү ташлый - янәсе, ул "Локаф" "контрреволюцион" хәрби оешмасында торган. "Әйе, - ди М.Әмир, - чыннан да тордым. Ләкин бит "Локаф" - литературная организация Красной Армии и флота (Кызыл Армия һәм флотның әдәби оешмасы). Ул - Кызыл Армиянең сәяси идарәсе тәкъдиме белән төзелгән һәм хәрби темага язучыларны берләштергән легаль иҗади оешма". Яңа ялыктыргыч сорау алу, күрәсең, "конвейер" ысулы белән бөтен бәйрәм көннәрендә дәвам иткәндер, һәм ул 4 май иртәсендә генә тәмамланган. Ахырда шундый традицион сорау куела: күрсәтелгәннәр буенча үзегезнең гаебегезне таныйсызмы? М.Әмирнең җавабы: "Юк, танымыйм". Беркетмә өстенә куелган имза гадәти түгел - хәрефләр сузылган, төрле якка авышкан, имзасын куйган кеше кулын көчкә генә кыймылдаткан яисә хәрәкәт координациясен югалткан кебек тоела. Төркем эшләре шундый өстенлеккә ия булган: анда һәркемнән дә гаебен тануны таләп итеп тормаганнар. Берничә кеше сындырылса, алар үзләре өстенә генә түгел, башкалар өстенә дә яла яга башлаганнар. Шул рәвешчә, "эш"тә "коткаручы" формула барлыкка килгән: кулга алынучы гаебен танымый, әмма фәләннәрнең һәм төгәннәрнең сөйләүләре аша ул җитәрлек дәрәҗәдә фаш ителә... Тикшерү эше материалларын өйрәнгәндә, шундыйрак сүзләрне Шамил Усмановтан да алырга тырышулары күренә. Әйе, ул чыннан да хәрбиләргә турыдан-туры бәйләнештә торган, бригада комиссары дәрәҗәсенә күтәрелгән, бүгенге ранглар табелендә ул генерал званиесенә тиңләшә. Тик тикшерүчеләр "аз гына" арттырып җибәргәннәр - Шамил Усманов сорау алганда һәлак булган. Әйе, аны үтергәнче кыйнаганнар. Шуннан соң төп басым Кави Нәҗмигә төшкән. Аңа карата нинди генә ысуллар кулланылмаган: "стойкалар" да, "конвейерлар" да, карцерның күп төрләре, кыйнаулар... Кави Нәҗмидән сорау алган тикшерүче турында мондыйрак сүзләр йөргән: ул, "киребеткәннәрнең" җенес органнарын ишеккә кыстырып, алар сөйли башлаганчы, ишекне җилкәсе белән этеп тора икән... Беркетмәләргә караганда, Кави Нәҗми ярты елга якын бирешмәгән - барысын да кире каккан, бер кәгазьгә дә кул куймаган. Ләкин ахыр чиктә түзә алмаган. Моның өчен аны гаепләргә ярыймы соң? А.Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ"ында язылганча, кешенең мөмкинлекләре чиксез түгел. Җәзалау эше осталары теләсә кемне сындырырга сәләтле булган. Җәзалау вакытында үз-үзенә һәм башкаларга яла яккан өчен тоткынны гаепләү ул җәлладларны аклау булыр иде... 1938 елның 14 февралендә М.Әмирне К.Нәҗми белән күзгә-күз очраштыралар. Бу вакытта инде К.Нәҗми сындырылган, тиешле күрсәтмәләргә кул куйган була. Ул тикшерүче артыннан М.Әмирнең "Советка каршы яшерен хәрби оешмада торганлыгы" һәм үзен дә шәхсән аның шушы оешмага тартуы турындагы сүзләрен кабатлый. М.Әмир моңа ни дип җавап биргәндер, беркетмәдә әйтелмәгән. Бары тик беркетмәнең ахырында гына ул үз кулы белән: "К.Нәҗметдинов күрсәтмәләрен расламыйм", - дип язып куйган. Күпмедер вакыт узгач, күрәсең, М.Әмирне дә тиешенчә "эшкәрткәч", ал арны кабат очраштыралар. К. Нәҗми бер дәлилсез һәм исбатлаусыз гына тагын шул ук сүзләрне әйтә. М.Әмир исә имза куелырга тиешле урынга тагын: "Гаепләнүче Нәҗметдиновның күрсәтмәләре шыр ялган, шуңа күрә мин ал арны расламыйм..." - дип яза. Әлбәттә, мин К.Нәҗминең нинди коточкыч, кешелексез басым астында торганлыгын бик яхшы аңлыйм. Һәм шул ук вакытта М.Әмирнең ныклыгы тагын да зуррак ихтирам уята... Ә бит аларның эшләрен бер үк тикшерүче алып барган! Мин монда җәзалау юлы белән алынган күрсәтмәләргә бөтен цивилизацияле дөньяның игътибар итмәве турында сөйләп тормыйм инде. Җәзалый торгач, шулай ук тиешле күрсәтмәләр биргән язучы С. Гыйльфанов (Сафа Гыйльфан) белән күзгә-күз очрашу март башында була. Әмма Гыйльфанов көтмәгәндә үз күрсәтмәләреннән баш тарта һәм М.Әмирне "искиткеч намуслы кеше, ялкынлы патриот, талантлы совет язучысы" буларак белүен әйтә. Тикшерүче бу сүзләрне беркетмәгә кертми һәм күзгә-күз очраштыруны бөтенләй оештырмаган кебек кылана (Гыйльфанов бу хакта судта сөйли). Процесс вакытында бу турыда М.Әмирдән сорагач, ул: "Гыйльфанов белән очрашу булды, тик беркетмә язылмады, - дип җавап бирә. - Гыйльфанов киткәч, тикшерүче мине алып калды һәм совет тикшерүчесе өчен нормаль булмаган ысуллар белән төне буе миннән сорау алды". Суд беркетмәсенең шушы саран юллары артына ниләр яшерелгәнен күзаллавы авыр түгелдер. 1938 елның 28 мартында Х.ӘҺлетдинов белән очрашу була. Ул да шулай ук сындырылган һәм, попугай кебек, гаепләү нәтиҗәсен кабатлый. М.Әмир беркетмә ахырына болай дип яза: "Әһлетдинов күрсәтмәсен бер генә дәлил белән дә расламыйм, ал арны ачыктан-ачык яла дип саныйм". Ай-Һай, бу сүзләре аңа бик кыйммәткә төшмәдеме икән? Сорау алулар арасында шактый озынга сузылган тагын бер тәнәфестән соң "эш"кә төрмә табибының мондый эчтәлектәге белешмәсе теркәлгән: "Тоткын М.Әмиров хәзерге вакытта чагыштырмача сәламәт һәм тикшерүне дәвам итәргә мөмкин..." Хакыйкать таләп иткәнчә, Мирсәй Әмирнең дә йомшаклык, икеләнү минутлары кичерүен, хәтта җитди генә хаталар ясавын да билгеләп үтәргә кирәктер. Мәсәлән, Кави Нәҗминең хатыны Сәрвәр Әдһәмованың җинаять эшендә М.Әмир кулы белән язылган шикаять сакланган. Аны кулга алу сәбәпләренең берсе шушы күрсәтмә белән дә бәйле. Бу шикаять вакыйгасы турында М.Әмир үзе миңа болай сөйләде. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә, кабинетына бик нык дулкынланган С.Әдһәмова атылып килеп керә. Ул бер язучының китабын тәрҗемә иткән булган. Ә бу язучыны кулга алганнар һәм Әдһәмованың хезмәтенә түләүдән баш тартканнар. Һәм ул "Язучылар берлегендә урнашкан капиталистик тәртипләрдән" канәгатьсезлеген белдерергә килгән. М.Әмир сүзләренә караганда, җитәкче буларак, ул бу хакта органнарга җиткерергә тиеш булган. Өстәвенә бу сөйләшүне баттгка. кешеләр дә ишеткән. М.Әмир шикаятьне язган, әмма тиешле адреска җибәрмәгән. Бу язманы аны кулга алган чакта тапканнар. Шулай итеп, ул үзе дә, ирексездән булса да, бер гаепсез кешенең кулга алынуына сәбәп тудырган... Кем дус, кем дошман... "Балалар әти-әниләрен әләкләгән, "Ватанга хыянәт иткән өчен" хатыннары гомер иткән ирләреннән ваз кичкән, намус һәм абруй төшенчәләре юкка чыккан заман иде ул. Һәм кемнең дус, кемнең дошман булуын аңлау кыен иде", - дип сөйли иде Мирсәй Әмир. Әмировлар гаиләсендә М.Әмирнең "тегеннән" язган хаты тәмугның үзеннән килгән тарихи истәлек кебек саклана: ак чүпрәк кисәгенә гарәп хәрефләре белән татарча болай дип язылган: "Фәүзия, йөрәккәем!" Язучы хатта тиздән суд булачагын хәбәр итә һәм хатыныннан яхшы адвокат табуын, аны кирәкле материаллар (китаплар, мәкаләләр, рецензияләр) белән тәэмин итүен сорый. Әлеге язу адресатына ничек барып җиткән соң? Фәүзия апа сөйләвенчә, 1939 елның гыйнвар ахырларында төн уртасында ишек шакыйлар. Үзен алырга килгәннәр дип уйлап, аның эче жу итеп китә. Әмма, тынычланып, ишекне алай итеп түгел, ә бәлки сак кына, тырнаган кебек кенә шакыганнарын чамалый. Барып ача. Тузган киемле, ак чырайлы, кырынмаган бер кеше килеп керә. Газапланган, куркынган кыяфәтле үзе. Фәүзия апа шунда ук аңлап ала - "тегеннән". Ул Кремль астындагы төрмәдә Мирсәй Әмир белән бер камерада утырганын һәм аннан хат китергәнен әйтә. Озак тормый. Хатны (ул аны кием эченә теккән була) һәм сәламне тапшыра. Азат ителүгә өмет барлыгын, озакламый суд булырга тиешлеген әйтә. Нәрсә эшләргә - анысы хатта язылган, ди. Фәүзия апа таңга кадәр керфек какмый - хатны укый да елый, укый да елый. Ә иртәгесен эшкә тотына... Нинди суд? Яклаучы нигә кирәк булган? Ә бит моңа кадәр утыз җиденче-утыз сигезенче елда 58 нче статья буенча кулга алынганнарны йөзәрләп-меңәрләп бернинди судсыз-нисез юкка чыгара барганнар. 1934 елның 1 декабрь указы буенча, моның өчен ОСО, ягъни "Особое совещание" ("Махсус киңәшмә") карары бик җиткән... Эш шунда, М.Әмир белән аның иптәшләре дулкын кире каккан чакка туры килгән. Ежов төшерелеп, Татарстан НКВДсының җитәкче өслеге кулга алынганнан соң (алар, үз корбаннары кебек үк, Черек күл подвалында атып үтереләләр), күпләрнең эшләрен яңадан карарга керешәләр. Беренче чиратта бу "хәрбиләр эше"нә кагыла - Сталин хакимияте, ниһаять, җитәкче хәрби кадрларның тулысынча диярлек юкка чыгарылуын абайлап ала: ә ничек сугышырга соң? Билгеле инде, аларны шунда ук азат итмиләр, гафу үтенмиләр, тулысынча реабилитация ясамыйлар, ә бәлки "эш"ләрен гадәти судка тапшыралар. Менә ни өчен М.Әмир хатыныннан яклаучы эзләвен үтенә. Бу вакытка инде "террорчылык максатын күздә тоткан Советка каршы хәрби оешмада тору"да гаепләүнең әһәмияте югала. Шулай итеп, "хәрбиләр эше" тарала, исән калганнарны "серне ачмау" турында кул куйдырып, берәм-берәм иреккә чыгаралар. Мирсәй Әмиргә исә тагын яңа гаеп тагыла: янәсе, ул Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге "контрреволюцион милләтче оешма"да әгъза булып торган. Әгәр кеше контрреволюцион оешмада тора икән, ул ниндидер гамәл кылырга тиеш. Мирсәй Әмирне, озак уйлап тормыйча, "үз әсәрләре белән контрреволюцион пропаганда алып бару"да гаеплиләр. Һәм бу гаепләү М.Әмирнең якын дусларының берсе Ибраһим Гази күрсәтмәләренә нигезләнә. Мин Мирсәй аганы дөрес аңлаган булсам, эш болай була. М.Әмирне кулга алганнан соң, язучыларның партия оешмасы секретаре вазифаларын вакытлыча башкаручы И.Газига райкомнан шалтыратып, М.Әмирне тиз арада партиядән чыгаруны таләп итәләр. Мондый эш кулга алынган һәркемгә карата автомат рәвештә диярлек башкарыла. Тәртипле коммунист буларак, И.Гази бюро карарын яза һәм, таләп ителгәнчә, аның янына "гаепленең иҗади характеристикасын" да терки. Бюро карары белән бергә Партархивта сакланучы бу документ гаепләүләрнең коточкыч мәгънәсезлеге белән шаккатыра. Ул үзе язганнарга чынлап та ышандымы икән? И.Газиның егерменче-утызынчы елларда матбугатта ясаган кайбер чыгышларына караганда, бу бик мөмкин... Әмма аның ышануы яки ышанмавына да карамастан, бу гамәле М.Әмир язмышында чак кына хәл кылгыч роль уйнамый кала. И.Гази имзасы куелган характеристиканың бер нөсхәсен "эш"кә теркәсәләр, икенчесе НКВДга җибәрелә (бәлки, ул башта ук шушы максат белән эшләнгәндер?). Шулай итеп, якын дусның үтергеч бәяләмәләре турыдан-туры гаепләү актына күчкән (тикшерүче үзе әдәби нечкәлекләрне алай ук тоемлый алмас иде). Өстәвенә тикшерүче, И.Газины чакыртып, аннан шаһит буларак сорау алган һәм аңардан, гаепләүне тагын да киңәйтеп һәм көчәйтеп, рәсми акт төзүен таләп иткән. И.Гази һәм өстәмә рәвештә чакыртылган язучылар Р.Ильяс һәм Т.Имаметдинов имзалары куелган бу акт шулай ук "эш"кә теркәлгән. Нәкъ менә шул акт гаепләүнең төп пунктына әверелгән дә инде. Нәтиҗәдә Мирсәй Әмир иҗатының бөтен мәгънәсе "контрреволюцион", "корткычлык" эшчәнлегенә кайтарып калдырылган. Суд Бу гадәти генә суд булмый. Шунысына игътибар итү дә җитә: тикшерүне НКВД хезмәткәрләре алып бара, ә ТАССР Югары суды, ягъни гадәти гражданлык суды хөкем итә. Әлбәттә, кулга алулар белән куркытылган һәм партия органнарының турыдан-туры басымы астындагы суд ул. Ябык утырышка халык түгел, гаепләнүченең якын туганнары да кертелми. Әмма монда шаһит итеп алдан эшкәртелгән тоткыннарны гына түгел, һәр ике яктан - гаепләүче һәм яклаучылар ягыннан - ирекле кешеләрне дә чакыралар. Яклаучы Бабаджанның берничә төпле, уйланылган соравы (аның принципиальлегенә, профессиональ осталыгы һәм гражданлык батырлыгына сокланырга була!) М.Әмир иҗатын "Советка каршы юнәлеш"тә гаепләүләрне кар тавы сыман ишеп төшерә. Экспертизага кул куючыларның берсе (Р.Ильяс) характеристиканы юньләп укымаган һәм "басым астында" кул куйган булып чыга. Икенчесе (Т.Имаметдинов) әсәрләрнең үзләрен укымаган. Өстәмә шаһитлар итеп чакыртылган Н.Баян һәм Д.Әминов та М.Әмирнең "идеологик ялгышлары" турында берни әйтә алмый, ә инде яклаучының сораулары белән стенага китереп терәтелгәч, үз күрсәтмәләреннән баш тарта. И.Гази гына башкалардан озаграк үҗәтләнә. Ул бит элеккеге дустының бөтен әсәрләрен дә укыган һәм аларның йомшак урыннарын яхшы белә. Әмма бу вакытта гаепләнүче үзе дә процесска актив катнашып китә: кулына цитаталарын тотып, бер уңайдан ал арны тәрҗемә итә-итә, үзен гаепләүнең мәгънәсезлеген раслап күрсәтә. Ахыр чиктә И.Гази "М.Әмир әсәрләрендә Советка каршы бернәрсә дә юк"лыгы белән ризалашырга мәҗбүр була. Тагын бер шаһит: үзе дә гаепләнүче, сулган, физик һәм әхлакый яктан изелгән Кави Нәҗми кала. Судның беренче ике көнендә (16-17 мартларда) ул тикшерүче сүзләрен кабатлый. Ә инде өченче көндә (19 мартта) кычкырып елап җибәрә һәм алда әйткәннәреннән ваз кичә. Беркетмәгә аның сүзләре болай теркәлгән: "Мин бик көчле басым астында, юеш карцерда утырам". (Бу - билдән бозлы суда дигән сүз. Судка да аны шуннан алып килгәннәр. Кеше күпме түзәргә мөмкин!) Суд коридорында утырган кайбер кешеләрнең сүзләре дә беркетмәгә кергән. Тикшерүче Усманов үтеп барганда Кави Нәҗми сикереп торып баскан, калтырана ук башлаган. Кешене шундый хәлгә китереп җиткерсеннәр әле! Судта катнашучылар әйтүенчә, Мирсәй Әмирнең үзен батырларча тотуы Кави Нәҗминең халәтендә кискен борылыш тудыра. Моннан соң Кави Нәҗми күзгә күренеп үзгәрә. Аңа кешелек горурлыгы кайтуы беркетмәдә дә сизелеп тора. Ул зур кыюлык белән ачыктан-ачык дөресен сөйли: "Яшерен оешма турында мин тикшерүчедән генә белдем... Моңа кадәр әйткәннәремнән ваз кичәм. Мин аларны тикшерүче язганнардан күчереп алдым. Ул (тикшерүче. - Р.М .) миңа: "Барысын да танысаң, хөкем ителүеңне дә сызып ташлап, иреккә чыгарачаклар. Суд синең ахыргача коралсызлануыңны аңлап, азат итәр", - диде... Мине судка кадәр шулкадәр эшкәрттеләр, мин хәзер генә конституция буенча хөкем итүче суд каршында торуымны аңлый башладым. Тикшерүләр барышында мин төннәр буе аягөсте басып тордым. Шулай итеп, тикшерүче мине махсус рәвештә ялган сөйләргә мәҗбүр итте. Тикшерүче, әгәр мин гаебемне танымасам, апам белән улымны кулга алу белән куркытты... Моңарчы ул хатынымны кулга алу белән куркыта иде һәм сүзендә торды. Ә улымны... - ул тагын елап җибәрә, - минем күз алдымда җәзалап, атып үтерәчәкләр, диде". Кави Нәҗминең тикшерү эшендә чыннан да шундый документ бар. Анда балалар йортына тапшыру нияте белән К.Нәҗминең ун яшьлек улы Тансыкны туганнарыннан алырга дигән күрсәтмә язылган. НКВД хезмәткәре әлеге йөкләмә белән күрсәтелгән адрес буенча барган да булган, тик малайны аңа кадәр яшереп өлгергәннәр... Гаепләүче, искитәрлек берни дә булмаган кыяфәт чыгарып, К.Нәҗмидән үзен гаепле саныймы-юкмы икәнлеген сорагач, ул: - Мин үземә һәм башкаларга яла ягуда гына гаепле, - дип җавап кайтарган. Кави Нәҗминең шушы сүзләре өч көнлек суд процессының кульминация ноктасына әверелә, һәм суд киңәшергә чыга. Аннары карар игълан ителә: Мирсәй Әмирне тулысынча акларга һәм сак астыннан хәзер үк азат итәргә. Сулышын кысып тын калган залда әлеге сүзләр яңгырагач, М.Әмир, аңын югалтып, идәнгә авып төшә. Апгыгыч рәвештә чакырылган табиб йөрәк өянәге кузгалганлыгын ачыклый. Ахыр чиктә Мирсәй Әмирне теге дөньяга да шушы йөрәк авыруы алып китә. Ә К.Нәҗмине, 58 нче статьяның кайбер пунктлары буенча гаепле дип табып, ун елга төзәтү-хезмәт эшләренә һәм биш ел дәвамында хокукларын чикләүгә хөкем итәләр... Монда язучының улы Т.Нәҗметдиновның хак сүзләре белән килешмичә булмый: бу очракта да "дөньядагы иң гадел суд" тиешенчә эшләмәвен һәм берни белән аклап булмаслык вәхшилеген күрсәтә. Шулай да М.Әмирнең аклануы, Татарстанда 1937-1939 еллар процессларында беренче буларак, сәяси мотивлар белән җәберләүнең бетон стенасына атылган тәүге ядрә була. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә соңрак К.Нәҗми, С.Әдһәмова, Ф.Кәрим, Г.Иделле һәм башка кайбер язучылар тоткынлыктан азат ителә. Әлбәттә, бу кечкенә генә өлеш - ГУЛАГ архипелагының чиксез киңлекләрендә газапланган, атып үтерелгән, һәлак ителгәннәр диңгезеннән нәни бер тамчы гына... ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ фС-овет Татарстаны язучылары" исемле биобибли ограсрик белешмәдә (Казан, 1986) атаклы язучы, кг/ренекле җәмәгать һәм дәг/ләт эшлеклесе Галимҗан Нбраһимовның соңгы көннәре турында болай язылган: "1927 елдан башлап Г.Нбраһимов көчәеп киткән ь/пкә авыруы аркасында Кырымда даими яшәргә мәҗбг/р була. Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам итә. Г.Нбраһимов 1938 елның 21 гыйнварында Казанда больницада вафат була". Монда китерелгән мәгълг/матлар барысы да чынбарлыкка туры килә килг/ен. Ә тулаем алганда исә — чеп-чи ялган... Кулга алыну Моннан берничә ел элек мин Галимҗан Ибраһимовның Ялтада яшәгән йортын эзләп тапкан идем. Үзәктән читтәрәк, тау итәгендә, шактый югарыда урнашкан ике катлы, зур тәрәзәле, иркен верандалы агач йорт... Баскыч-баскычменә торган плитә тротуар буенда төз кипарислар шаулый... Иорт болай да тыныч, аз хәрәкәтле урамнан читтәрәк, аулак җирдә, тоташ яшеллек, үрмәле гөлләр, аксыл розатар, чем-кызыл гладиолуслар арасында урнашкан, һавасы коры, татлы, сулыш алуы җиңел. Бер як тәрәзәләрдән офыкка хәтле җәелгән нурлы диңгез, икенче яктан зәңгәрсу томан белән өртелгән Ай-Петри тавы күренә. Хәзер монда ниндидер санаторийның торак бүлмәләре... Көләч йөзле, кара тәнле ярым шәрә ирләр һәм хатын-кызлар йөренә... Музыка, җыр, көлү, кәрт сугу, савыт-саба шалтыраган тавышлар ишетелә... Ә кайчандыр шушы иркен такта верандада җиңел камыш урындыклар, көрсиләр, ак ашъяулык ябылган түгәрәк өстәл, китап киштәләре торган. Бөек әдип моңсу тынлыкта карасу-яшел кипарисларга карап уйланып, язып яки укып утырган. Хатыны Хәдичә чыгып аңа дару каптырган, стакан белән су биргән, җил бәрмәсен дип, сөякчел җилкәләренә ак пиджак элгән... 1937 елның 29 август көне дә шундый ук эссе, коры, чалт аяз булгандыр. Көннең иртәнге ягында йорт янына НКВД формасы кигән ике кеше килеп чыга. Берсе өске катка илтә торган текә баскыч алдында кала, икенчесе пүнәтәйләрне алырга дип китә. Бераздан өске катта гадәти булмаган ыгызыгы башлана: урыныннан кузгатылган авыр шкафлар, идәнгә гөрселдәтеп ташланган китаплар, елаган, борчылып пышылдашкан тавышлар ишетелә, ярылган мендәр-түшәкләрдән ак мамык оча... Якын-тирәдә яшәүчеләр арасында: "Йортның өске катында яшәүче атаклы татар язучысы халык дошманы булган икән, Сталинның үзенә каршы яшерен оешма төзегән, имеш", - дигән гайбәтләр тарала. Имештер, төннәр буе утырып ул Советка каршы өндәмә-прокламацияләр язган, ала рны машинкада баскан һәм халык арасында тараткан... Имештер, кеше күзенә күренми кереп-чыгып йөрер өчен йорты астында җир асты юлы казыган һ.б. Әлбәттә, Г.Ибраһимовны якыннан белгәннәр мондый имеш-мимешләргә көлеп кенә карый. Бер үпкәсе генә калган, анысында да тавык йомыркасы хәтле куыш булган, күкрәгеннән резин көпшә аша туктаусыз "чир" тамып торган хәлсез кеше нәрсә майтара алсын? Хәтта бик теләсә дә... Ләкин ышанучылар да табыла... Әдип күршеләренең истәлекләрен күп еллар үткәч язучы М.Мәһдиев язып ала. Төш вакытларында гадәттәге тәртип буенча Г.Ибраһимов янына аны дәвалаучы врач Зәминә Мостафовна Дагҗи килә. Ләкин аны авыру янына кертмиләр, хәтта эренле бинтларны алмаштырып бәйләргә дә рөхсәт итмиләр. Язучының кулга алынуын белгәч, врач үзенчә протест белдереп карый: "Авыруны урыныннан кузгатырга ярамый, һава алмаштыру аның өчен үлем белән бер", - дип кисәтә. Ләкин аның сүзләренә колак салучы булмый. Г.Ибраһимовның гаепләү кәгазьләре арасында медицина белешмәсе саклана. Ул Ялта табиблары тарафыннан (имзалары танырлык түгел) 1937 елның 30 августында язылып бирелгән. Монда Г.Ибраһимовның диагнозы - "үпкә һәм бөер туберкулезы" һәм шул вакыттагы хәле "үпкәсендә ачык процесс, авыру кан йөткерә, төкерегендә туберкулез таякчыклары табылды" дип күрсәтелгән. Димәк, НКВД хезмәткәрләре авыруның хәлен күз алдына китермәгәннәр дип әйтергә нигез юк. З.М.Дагҗи сүзләренә караганда, яңа гына илле яшьлек юбилеен үткәргән язучы, әлеге фаҗига булмаса, шактый еллар яши алыр иде әле. 1936 елда үткәрелгән операциядән соң аның хәле бераз яхшыра: үпкә ярасының шеше кайта төшә, эрен азая, температурасы нормальләшә, үзе күзгә күренеп тазара башлый... Сүз уңаенда З.М.Дагҗи истәлекләрендә булган бер төгәлсезлекне дә күрсәтеп китәргә кирәк. "Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр" (Казан, 1966, төзүчесе А.Шамов) китабында басылган язмасында ул, язучыны 29 сентябрьдә кулга алдылар, дип яза. Соңгы елларда төрле архивлардан табылган документлар бу вакыйганың 1937 елның 29 августында булганын ачыклады. Шул ук архив документлары нигезендә язучының нәрсәдә гаепләнүе дә билгеле булды. Гаепләү акты Юстиция капитаны, Татарстанның Дәүләт иминлеге комитеты өлкән тикшерүчесе И.В.Селивановский кул куйган белешмәдә болай диелә: "Ибрагимов Г.Г., татарский писатель, член ВКП(б), был арестован в г. Ялте, где находился на излечении, 29 августа 1937 года органами НКВД ТАССР. В ходе следствия Ибрагимову Г.Г. было предъявлено обвинение в том, что "он в 1920 году примкнул к контрреволюционной националистической группе так называемых "левых" в татарской партийной организации, а в 1925 году с определенной частью этой группы вошел в контрреволюционную националистическую организацию, в которой играл роль одного из руководителей, проводил практическую контрреволюционную работу на культурно-идеологическом фронте, то есть в совершении преступлений, предусмотренных ст. 50-10, ч. 1 и 58-11 УК РСФСР". Күрәбез ки, бер җөмләдә "контрреволюция" сүзе өч мәртәбә кабатлана!.. Революция өчен җанын-тәнен биргән, патша чорыннан ук үзенең бөтен иҗатын һәм практик эшчәнлеген революциягә багышлаган, революциягә кадәр дә патша төрмәләрендә утырган, полиция күзәтүе астында яшәгән язучыны "контрреволюция"дә гаепләргә мөмкинме? һәр әсәреннән халык, милләт, эшче һәм крестьян сыйныфы мәнфәгатьләрен кайгырту, революцион идеалларга бирелгәнлек аңкып тора ич! Утызынчы елларда органнарда эшләгән, хәзер пенсиядә яшәүче берәү (фамилиясен атарга рөхсәт итмәде) моны болай аңлатты. 1935-1936 елларда "троцкийчы-зиновьевчыбухаринчы блок" "фаш ителгәч", Татарстанның НКВД органнары, әллә үз теләкләре белән, әллә өстән килгән күрсәтмә буенча (соңгысы дөреслеккә якынрак булса кирәк), бездә дә әлеге "оешманың" тармакларын эзлиләр. Төгәлрәк итеп әйткәндә, булмаганны булды, юкны бар дип күрсәтергә ният тоталар. Мәскәүдәге зур дәүләт эшлеклеләренә тиң булырлык, республика күләмендә шулар дәрәҗәсендә тора алырлык иң зур, иң күренекле шәхесләрдән оешма "төзиләр". Алар арасында атаклы галимнәр, популяр язучылар, халык ихтирамын казанган сәнгать эшлеклеләре дә була (Ф.СәйфиКазанлы, С.Атнагулов, С.Борһан, Г.Ризванов Һ.6.). Меңәрләгән кешене эченә алган шушы "оешмага" җитди "идеолог" та кирәк була, һәм бу вазифаны Ялтада берни белмичә үлем белән тарткалашып яткан Г.Ибраһимов өстенә "йөклиләр". Язучының кандидатурасы бөтен яктан да бик "туры килә": беренчедән, чын мәгънәсендә зур фигура, исән чагында ук классик дәрәҗәсенә күтәрелгән язучы, ил күләмендә танылган атаклы галим, зур җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе... Икенчедән, кайчандыр сул эсер булган кеше. Билгеле булганча, баттгка. партия әгъзаларын, бигрәк тә эсерларны Сталин берсен-бер калдырмыйча, токымына кадәр үк юк итәргә куша. Өченчедән, заманында латин әлифбасын кертүгә каршы чыккан кеше. Димәк, "буржуаз-милләтче", "реакцион пантюркист". Бу версияне күптән ишеткән булсам да, озак еллар буена аңа ышанмыйчарак йөргән идем. Ләкин ябык архивларда сакланган һәм соңгы вакытта җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән яңа документлар бу версияне тулысынча раслый. Әйтик, НКВД җитәкчеләре тарафыннан 1937 елның 20 июлендә төзелгән Г.Ибраһимовның гаепләү акты нәкъ шул күзлектән язылган. Бу документ Татарстанның партия архивында саклана. Аның турында әдәбият белгече Ф.Ибраһимова "Татарстан яшьләре" газетасында язып чыккан иде инде. Шуңа күрә мин бу мәсьәләгә җентекләп тукталып тормыйм. Мәскәүнең Үзәк әдәбият һәм сәнгать архивында (ЦГАЛИ) тагын бер кызыклы документ сакланган. 1936 ел ахыры - 1937 ел башларында Татарстанның партия өлкә комитеты тарафыннан Язучылар берлегенең эшен тикшерү буенча махсус комиссия төзелә. Аның башына өлкә комитеты хезмәткәре Төхфәт Имаметдинов куела. Нәкъ шушы комиссия карарлары нигезендә Татарстан Язучылар берлеге тар-мар ителә. Комиссия карарларындагы Г.Ибраһимовка ташланган гаепләр НКВДның гаепләү актыннан әллә ни аерылмый - бер үк кул белән язылган булуга охттгый. Әлеге карар "халык дошманы", "эсер", "троцкийчы-бухаринчы" Г.Ибраһимовны, тагын бик күпләрне дә батыруга, юк итүгә юнәлдерелгән. "Элеккеге эсерлар Октябрь революциясеннән соң даими рәвештә партия һәм совет хөкүмәтенең барлык эшләренә каршылык күрсәттеләр. Араларында иң абруйлы һәм башкаларга йогынты итүче идеолог Галимҗан Ибраһимов булды. Ул үзенә алмашка, тиешле кадрлар - Г.Толымбай, Г.Нигъмәти, К.Нәҗми, Г.Галиләрне әзерләде. Ә бу дүрт кеше үз нәүбәтендә тирәләренә X.Туфан, Ф.Кәрим, Ишморатовларны туплады. Әлеге дүрт бәндә Г.Ибраһимовны беркайчан да тәнкыйть итмәде, гел мактап кына торды, кылган җинаятьләрен яшерде. Югарыда саналган кешеләрнең барысы да Г.Ибраһимов белән киңәшеп, аңардан тиешле күрсәтмәләр алып торды, аны бердәнбер марксист дип санады. К.Нәҗми, мәсәлән, Г.Ибраһимовны революциягә кадәр үк марксисттәнкыйтьче булган дип язды, гәрчә Г.Ибраһимовның "Пролетар әдәбияты турында" китабында Троцкий һәм Бухариннан өзекләр китерелгәнен белсә дә" (ТТГА.7ТИ, ф. 331, оп. 6, ед. хр. 194, л. 68). Иң аянычы шул: бу ялган документка кайбер язучылар да кул куйган. Әлбәттә, бүгенгесе көндә, җылы кабинетта утырган килеш, башкаларны гаепләү җиңел. Кысканнардыр... Чакыртып куркытканнардыр... Үзе турында уйламаса, балалары, хатыны, туган-тумачалары турында уйларга тиеш була... Әмма кул куючылар бер нәрсәне генә аңламыйлар. Башта әлеге кәгазьдә күрсәтелгән язучыларның барысын диярлек кулга алалар (Р.Ишмораттан тыш). Аннан соң инде "икенче дулкын" да кул куючыларның үзләрен дә җыеп-себереп утыртып чыгалар. Габделхак Батталов истәлеге Союз күләмендәге персональ пенсионер, карт коммунист Габделхак ага Батталов Г.Ибраһимов белән 1938 елның башында Пләтән төрмәсенең шифаханәсендә очраша. Г.Батталов утызынчы елларда Бондюгта (хәзерге Менделеевск) партия шәһәр комитетының икенче секретаре булып эшли. 1937 елның октябрендә җитәкче кадрларны тоташтан себереп кулга алулар барганда аны да кулга алалар, партиядән чыгаралар һәм, Казанга китереп, Черек күл төрмәсенең ялгыз камерасына ябалар. Көн-төн сорау алулар башлана. Ләкин Батталов каты чикләвек булып чыга. "Гаебен" танымый, бер кешене дә атамый, бер кәгазьгә дә кул куймый. Тикшерүче чыгырыннан чыгып физик алымнар куллана башлагач, протест йөзеннән ачлык игълан итә. Башта моңа артык игътибар итүче булмый. Ашамыйсың икән, дөмек шунда, бик кирәгең бар, янәсе... Ләкин тәмам хәлдән таеп, үлем чигенә җитеп аңын югалта башлагач, аны Пләтән төрмәсенең шифаханәсенә илтәләр, резин көпшә аша тамагына су һәм шулпа салалар, көчләп диярлек үлемнән коткарып калалар. Аңына килгәндә ул үзен дүрт кешелек сигезенче номерлы палатада күрә. Акрынлап иптәшләре белән сөйләшә, утырып тора, аннан стенага тотынып йөри дә башлый. Күпмедер вакыт үткәч, палатага Г.Ибраһимовны китереп Се1Ле1Ле1р. Г.Батталов аны язучы буларак та, кеше буларак та яхттгы белә. "Безнең көннәр", "Тирән тамырлар", "Казакъ кызы" әсәрләрен йотлыгып укый. 1932-1933 елларда Ялтада ялда булганда сөекле язучысы яшәгән йортны эзләп табып, Г.Ибраһимов янына кереп, озак кына сөйләшеп утыра. Соңыннан да әледән-әле кереп, аралашып, хәлен белеп тора. Язучы бу вакытта да авыру, хәлсез була. Ләкин шул арада ул танымаслык булып үзгәрә: тагын да ябыга, кечерәеп, кипшенеп кала, эчкә баткан күзләрендә моңсу-рәнҗү тирәнәя... Калку яңаклы озынча йөзе саргая, кан тамырлары күгәреп-калкып чыга. Ул зур авырлык белән, гыжлый-гыжлый тын ала, кайвакыт бер кәлимә сүз әйтерлек хәле булмый. Шулай да алар бер-берсен танып, куанышып исәнләшәләр. Г.Батталов, язучы янына килеп, сәгатьләр буена сөйләшеп утыра (Г.Ибраһимов үзе ул вакытта аякка баса алмый). Әдип әйтүенчә, ул моңа кадәр икенче номерлы палатада берүзе яткан икән. НКВД хезмәткәрләреннән бик зарланган. Алар үзләрен бик тупас, дорфа тотканнар. Кулга алганда бөтен әйберләрен, кадерле кулъязмаларын тузгытып-ертып идәнгә ташлаганнар. Өйнең астын өскә китереп, җинаять дәлилләрен эзләгәннәр. Таба алмагач, отыры узынганнар. Ахырдан, шикле күренгән кулъязмаларны әрҗәләргә тутырып, үзен носилкага салып, үзләре белән алып киткәннәр... Казанга ничек килеп җитүен язучы ачык хәтерләми: аңын югалткан чагы туры килгән булса кирәк. Килеп җитү белән, сорау алулар башлана. Тикшерүчеләр, язучының тикшерү беткәнче үк үлеп китү ихтималын истә тотып булса кирәк, аеруча ашыгалар. "Телен чишү" өчен аерым җәзалар уйлап табу да кирәк булмый - янына врач кертмиләр. Һәм ул, көчәеп киткән туберкулез авыруыннан җәфаланып, үпкәсендә җыелган үлеккә буылып, сасы бинтлар арасында кызышып ята. Ләкин үзенең "халык дошманы", "контрреволюцион оешма башлыгы", "милләтче пантюркист" булуын танымый. Язучы булуын истә тотып, башта аның үзеннән "гаепләрен" яздырып карыйлар. Әмма кулына каләм алырлык хәле дә булмавын күргәч, үзләре язып бирәләр - кул гына куй, имеш. Г.Батталовка ул бу кәгазьдә нинди әшәке гайбәт-ялалар булуын сөйләгән... Хәтта аның әдәби әсәрләреннән дә гаеп тапканнар. Имештер, ни өчен ал арда бер генә мәртәбә дә бөек Сталин исеме телгә алынмый? Әлбәттә, Г.Ибраһимов бу кәгазьгә кул куймый, "контрреволюцион оешмада булган" бер кешене дә атамый. "Мин аның янында көннәр буе кызышкан сөякчел кулын тотып, су яки сыек баланда биреп, баттгка. төрле ярдәм күрсәтеп утыра идем, - дип сөйли Габделхак ага. - Ике-өч көнгә бер врач килеп карап чыга иде. Ләкин кулында кирәкле дарулары, тиешле инструментлары булмаганлыктан, әллә ни файдасы тими иде. Авыруның хәле бераз яхшырган чакларда сөйләшкәләп ала идек. Сәламәтлеге чамадан тыш начар булса да, акылы аек, хәтере яхшы иде. Үзе турында кайгыртмый: мин барыбер үләчәк кеше, имеш. Иптәшләренең кәефен бераз күтәрергә, күзләрен ачарга тырыша иде. "Бу хәлләр вакытлы фаҗига генә. Партия моны аңлар, берничә елдан булса да төзәтер... Син, Габделхак, яшь әле... Алай үз-үзеңне юк итәргә тырышма... Үлем ул болай да киләчәк, озак көттермәс... Шуны яхшы аңла: ун-унбиш-егерме ел үтәр, ләкин хакыйкать барыбер җиңәр. Син акланып иреккә чыгарсың. Минем турында дөреслекне дә халыкка җиткерерсең. Юк, мин халык дошманы түгел. Беркайчан да хаин булмадым. Үлгәндә дә большевик булып үләм..." Бу сүзләрне ул ышанып, чын күңелдән әйтә иде", - дип искә ала Г.Батталов. Г. Ибраһимов Г. Батталовка бер атаклы язучы турында бик рәнҗеп сөйләгән. "Минем өстән НКВДга шул шикаять язган. Сорау алганда да гел аның яласына таяндылар", - дигән. Хәтта тикшерүче бүлмәсендә аның белән күзгә-күз очрашу (очная ставка) да оештырганнар. "Хәлем булса, йөзенә төкерер идем, тел кыймылдатырлык хәлем булмады", - дип сөйләгән. 28 февраль көнне Г. Ибраһимовны үлем бизгәге тота башлый. Бөтен тәне тартыла, куллары калтырый... Берничә көн буе ризык валчыгы да каба алмаган авыруның соңгы минутлары җитә. Г.Батталов, тимер ишеккә йодрыклары белән кагып, надзирательне чакыра, врач кирәк, дип әйтә. Ләкин аның үзенә карцер белән яныйлар. Ул язучының кипшенгән, күм-күк булып күгәргән иреннәренә кашык белән су тамызып тора, һәм Г.Ибраһимов, соңгы мәртәбә тартылып җан биргәч, күзләрен йома. Бу турыда сакчыларга әйткәч, ишек ачыла, һәм сакчылар кереп Ибраһимовның мәетен шундук алып чыгып китәләр. Әйтерсең лә шуны гына көтеп торганнар. Берничә көннән Г.Батталовны яңадан Черек күлгә күчерәләр. Ике елга якын ялгыз камерада тоталар. Сорау да алмыйлар, гаепләү акты белән дә таныштырмыйлар. Ахыр чиктә, тәкате калмагач, ул янә ашаудан баш тарта, тагын үлем чигенә җитә. Шулай тарткалаша-көрәшә торгач, берничек тә сындыра алмагач, аны иреккә чыгарырга мәҗбүр булалар. Ул Бөек Ватан сугышында геройларча сугыша, соңыннан, пенсиягә чыкканчы, Аракчино поселогындагы гипс заводында эшли. Әлеге истәлеген ул алтмышынчы еллар башында ук язучы Афзал Шамовка тапшыра, берничә журналист һәм язучыга сөйли, редакцияләргә җибәрә. Ләкин торгынлык елларында бу турыда матбугатта язып чыгу мөмкин булмый. 1989 елны гына Г.Батталов турында "Татарстан яшьләре" газетасында кыскача бер мәкалә басыла. Ачыклыйсы нәрсәләр күп әле... Г.Батталов сүзләрен башкалар да раслый. Г.Ибраһимов белән бергә шул ук палатада яткан тагын берәү (фамилиясен күрсәтергә кушмаган), алтмышынчы еллар башында Ш.Даутовка әдипнең соңгы көннәре турында сөйләгән. Бу хатирә "Г.Ибраһимов турында истәлекләр" китабында басылган. Әлеге кеше хәбәр иткән мәгълүматлар Г.Батталов сөйләгәннәрне тулысынча раслый. Әйтик, әдипнең соңгы сүзләре аның хәтерендә болай калган: - Революция гел шома юлдан гынаб армый шул ул. Аның юлында күп кенә кытыршылыклар, киртәләр дә очрау ихтималы бар. Зигзаг ясап та бара икән ул... Ярый, хакыйкать кайчан да булса өстенлек алыр. Партия дөреслекне күрсәтер. Исән калганнар бәхетле яшәсеннәр. Әлбәттә, киләчәк буыннар бездән күпкә бәхетле булырлар. Язучы үлгәч, тумбочка ишегенең эчке ягында түбәндәге язуны күрәләр: "Партия каршында, халык каршында һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих уз сузен әйтер. Галимҗан Ибраһимов". Бәлки, числосы да күрсәтелгән булгандыр, тик ул әлеге тоткын хәтерендә калмаган. Язучы Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсендә 1938 елның башында утыра. Г.Ибраһимовның үлеме турында ул төрмә әлифбасы аша ишетә, бу турыда үзенең "Колыма хикәяләре" исемле әсәрендә яза. И.Салаховның үзен дә "Г.Ибраһимовның контрреволюцион төркеменә" кертәләр. Сорау алу вакытында тикшерүче Бикчәнтәев, башына төя-төя: "Халык дошманы Галимҗан Ибраһимов кушкан контрреволюцион эшләрне сөйләп бир!" - дип алҗытып бетерә торган була. Шул ук "гаепне" яшь язучылардан Ләбиб Гыйльми, Сөббух Рәфыйков, Галимҗан Мөхәмитшин һ.б.ларга да такканнар. Шул вакытларда Пләтән төрмәсе тоткыны булган Җәләй ага Галәветдинов Галим аганың бәдрәф идәненнән игуыигып барганын күреп калган. Күрәсең, аны озата чыгарга рөхсәт итмәгәннәр. Үзенең исә аякка басарлык хәле булмаган. Пләтән төрмәсенең сакчысы булып эшләгән Зарипов фамилияле икенче берәү шулай ук Галимҗан Ибраһимов белән очрашып, сөйләшеп ала. "Үлемнән курыкмыйм, - дип әйткән, ди, аңа язучы. - Халык алдында пычратуларына гарьләнәм. Барлык язганнарым юкка чыга..." Кыскасы, Г.Батталов истәлегенең дөреслеккә туры килүендә бернинди шик калмаска тиеш. Шулай да бер нәрсәгә ачыклык кертергә кирәк: Г.Батталов Г.Ибраһимовның үлемен февраль ахырларында булды дип сөйли. Дәүләт иминлеге комитеты тарафыннан бирелгән белешмәдә исә 21 гыйнвар күрсәтелә. Кайсысы дөрес? Озак тикшеренүләрдән соң бер нәрсәгә инандым: Г.Батталовның хәтере бу урында хилаф кылган. Тарихчы А.Литвин Пләтән төрмәсенең архивында түбәндәге документны таба: "Акт № 3 от 21 января 1938 г. Мы, нижеподписавшиеся, врач ОМЗ Маврина, лекпом Байкиев и старший надзиратель Петров, составили настоящий акт о том, что лишенный свободы Ибрагимов Галимзян, прибывший из Казанской тюрьмы № 1 21.10.37 умер 21.1.38 от туберкулеза легких и туберкулезного плеврита". Бу документ төрмә шифаханәсе журналындагы язулар белән дә раслана. Журналларның берсендә: "Сообщено о смерти Ибрагимова началънику тюрьмы №1 т. Нугуманову 24.1.38, т.к. 22 и 23 числа января были нерабочими", дип язылган. Бераз түбәндәрәк: "Схоронен в общем порядке следственной болъницы 27.1.38", - дип өстәлгән. Бу яңа табылган документларга таянып, без Г.Ибраһимовның үлгән көнен 1938 елның 21 гыйнвары дип шикләнмичә әйтә алабыз. Тагын бер нәрсәгә игътибар итегез: язучы Казанга сентябрь башларында китерелгән, әмма төрмә шифаханәсенә 21 октябрьдә генә күчерелгән. (Бу турыда И.Салахов та үзенең "Колыма хикәяләре"ндә яза.) Үлгәч тә мәетне атнага якын җирләмичә яткырганнар. "В общем порядке" дигән сүзләрне ничек аңларга? Гадәттә болай булган. Башта мәетләрне подвалдагы бер салкын базда тоталар. (Тоткыннар сүзләренә караганда, Г.Ибраһимов үлгән көнне шул ук шифаханәдә тагын җиде кеше җан биргән.) Утыз-кырыклап мәет җыелгач, өсте ябык йөк машинасына төяп, Архангел зиратына илтеп күмгәннәр. Моның өчен зиратның төньяк өлешендә зур чокыр казылган булган. Шунда китереп аударгач, мәетләр өстенә сүндерелмәгән известь, аннан бер кат туфрак сибеп чыкканнар. Бер чокыр тулгач, икенчесен, аннан өченчесен казыганнар. Архангел зиратында Г. Ибраһимов каберендәге һәйкәл шартлы рәвештә генә куелган. Г.Ибраһимов кабере турында әлегә хәтле бернинди рәсми документ табылганы юк. Бәлки, ул булмагандыр да... һәм, ниһаять, тагын бер җитди мәсьәлә: Г.Ибраһимовның кулъязмалары язмышы. Билгеле булганча, Кырымда ул "Безнең көннәр" романының икенче китабын тәмамлый, аны нәшриятка тапшырырга әзерләп куя. Романның беренче китабына да җитди үзгәрешләр кертә. Редакцияләү белән генә чикләнмичә, яңабаштан язып чыга. "Казакъ кызы" романын да редакцияли һәм әсәрнең икенче кисәге өстендә эшли. Шактый күп публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр яза. Кызганыч, бу кулъязмаларның берсенең дә әлегә кадәр табылганы юк. Бу мәсьәлә буенча Дәүләт иминлеге комитетына Язучылар берлеге идарәсе дә, партиянең өлкә комитеты да, Татарстанның Министрлар Советы рәисе урынбасары М.Х.Хәсәнов та мөрәҗәгать итеп карадылар. Нәтиҗәсе булмады. Миңа бирелгән рәсми җавапта, мәсәлән, болай диелә: "При аресте Г.Ибрагимова была изъята папка с документами, какими конкретно не указано, которая в настоящее время не сохранилась, попытка обнаружить эти документы успехом не увенчаласъ". Нинди папка турында сүз бара икән? Истәлекләргә караганда, кулъязмалар берничә әрҗә тәшкил иткән бит! Бәлки, араларында ниндидер рәсми документларны туплаган папка да булгандыр. 1937-1938 елларда җәйнең иң эссе көннәрендә дә Черек күлнең котельный морҗасыннан куе кара төтен бөркелеп торган - кулга алынганнарның рәсми кәгазьләрен, документларын, кулъязмаларын яндырганнар... Шундый ук аяныч хәл Г. Ибраһимовның Ялтага киткәндә Дәүләт музеена тапшырып калдырган өй җиһазлары һәм искиткеч бай китапханәсе белән дә була. Рәсми рәвештә опись төзеп, расписка алып калдырган булсалар да, бернәрсә дә сакланмаган. Хәтта Г.Ибраһимовның булачак музеена куярлык бер әйбер дә калмаган. Тарихның аяусыз упкыны безне күп кенә хәзинәләрдән мәхрүм иткән. ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ Гомәр Гали (1900-1954) ~ кь/ренекле татар язучысы, әдип, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, егерменче-утызынчы еллар әдәби мохитендә зур урын биләгән җәмәгать эшлеклесе. Ул - Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның берсе. Озак еллар дәвамында "Безнең юл" (хәзерге "Казан утлары") журналының баш мөхәррире булып эшли. Кулга алыну Гомәр Галине 1937 елның 10 март төнендә кулга аталар. Иртә белән бу хәбәр инде бөтен Казанга тарала. Таныш-белешләр, атан-йолан карап, чышын-пышын гына бер-берсенә атаклы тәнкыйтьче Гомәр Гатинең "хатык дошманы" икәнлеген җиткерәләр. "Троцкийчы" булган, "солтангалиевчеләр" белән бәйләнештә торган, имеш..." Бу гаепләүләргә шик-шөбһә белдерергә беркем дә җөрьәт итми. Тик яшь шагыйрь Фатих Кәрим генә, Хәсән Туфанның өендә утырганда, барлык кунаклар атдында үзенең ризасызлыгын күрсәтергә курыкмый. - Гомәр Галинең халык дошманы булуына һич ышанмыйм! - дип ярсый ул. - Үтерсәгез дә ышанмыйм. Ул - намуслы, чиста күңелле кеше. Хәер, бу сүзләре өчен аңа бераздан бик күп кыен ашарга туры килә. Әлбәттә, самими җанлы Фатих кебек кычкырып әйтмәсәләр дә, бик күпләр Гомәр Галинең нахакка кулга атынуына шикләнмиләр. Бөтен тормыш юлы күз алдында бит... Аннары ул вакыттагы байтак әдипләр кебек мулла малае да түгел, хәерче гаиләдән - бала чагында байга батрак булып эшләгән. Гражданнар сугышы вакытында Гомәр Кызыл Гаскәргә языла, кулына корал тотып, совет властен яклый. Унтугыз яшендә аның исеме матбугатта күренә башлый. Ә егерме биштә инде ул - калын әдәби журналның баш мөхәррире. Гомәр Гали үзенең хикәяләре, публицистик мәкаләләре белән тиз арада әдәби җәмәгатьчелекнең ихтирамын казана. Аның Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ь.Такташ, X.Туфан, М.Крыймов турында язган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре бүген дә әдәбият белгечләрендә тирән кызыксыну уята. Моңарчы исеме телдән төшмәгән кеше әдәбият мәйданыннан юкка чыга. Китапханәләрдән аның китапларын юкка чыгаралар, аның исеме күренгән газета-журналлар "спецхран"га озатыла. Хәтта Гомәр Галине яхшы белгән кешеләр дә кулга алына. Кунакта әйтелгән саксыз сүзләре өчен Фатих Кәримне дә "кара козгын машинасында" алып китәләр. "Фаш ителгән халык дошманы, троцкийчы Г.Галине яклавы" аның төп гаепләреннән берсе булып кәгазьгә теркәлә. Күрәсең, теге кичәдә утыручыларның берсе органнарга барып тизрәк үзенең уяулыгын күрсәтергә ашыккан... Әлбәттә, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең кинәт юкка чыгуы әдәби мохиттә үзен сиздерми калмый. Бу хәлне җәмәгатьчелеккә ничек тә аңлатырга кирәк. Шикләнүчеләргә - кисәтү, башкача уйлаучыларга сабак булсын! Әлеге эшне Язучылар оешмасының ул вакыттагы рәисе Ләбиб Гыйльмигә тапшыралар. "Кызыл Татарстан" газетасында (1937, 29 март) аның Гомәр Галине тетеп язган пычрак мәкаләсе басыла. Ул анда НКВД төрмәсендә интегүче әдипкә төрле ялалар яга. Имеш, Г.Гали, "Совет әдәбияты"ның мөхәррире буларак, яшьләргә юл бирмәгән, халык дошманы Фатих Кәримне күкләргә чөйгән (ә бу вакытта әле шагыйрь кулга алынмаган була!), кыскасы, "контрреволюцион троцкийчыл эшчәнлек алып барган". Биредә, билгеле, барлык гаепләүләр дә түшәмнән алынган, бер генә дәлил дә юк. Бераздан Ләбиб Гыйльминең үзен дә кулга алалар һәм атып үтерәләр. Чекистлар ерткычларча җәзалаганда, Гомәр Галигә яккан яласын искә төшердеме икән ул? "Фаш итеп" язылган берничә мәкаләдән соң Г.Галинең исеме егерме елга якын диярлек күз уңыннан югала. 1955 елда аны аклыйлар. Ләкин без моңарчы аның тоткынлыктагы тормышын белми идек әле. Шөкер, яшерен архив ишекләре акрын гына, ыңгырашып кына ачыла башлады. Шул сәбәпле Гомәр Галинең гомер юлына да яктылык төште. Гаепләү "Галеев Гомәр Билалович... Татарстандагы контрреволюцион троцкийчыл-милли оешманың әгъзасы була. Бу оешманың җитәкчеләре троцкийчыл-зиновъевчыл террористик цзәкнең барлыгы һәм эшчәнлеге турында беләләр, троцкийчыларның ВКП(б) җитәкчеләре һәм Совет хөкцмәте белән көрәштә террористик ысулларга кцчце турында хәбәрдар булалар. Оешмада катнашучыларның Советка каршы эшчәнлекләре сәнәгатькә (промышленность), авыл хуҗалыгына, мәдәнияткә зыян-зәцрәт салудан гыйбарәт. Алар уз араларына яңа әгъзаларны кодалыйлар, авылларда фетнә кузгатырга котырталар. Галеев Г.Б., троцкийчыл-милли оешма әгъзасы буларак, әдәбият фронтында зыян-зәцрәт салган, Баембәтов, Абдуллин, Сәйфи, Гафуров һәм башка троцкийчы-милләтчеләр белән тыгыз элемтәдә торган. Галеев Г.Б.ның җинаятьчел эшчәнлеге тцбәндәгеләрнең (фамилияләр санала) шаһитнамәләре белән раслана". Әлеге сүзләр Гомәр Галинең гаепләү кәгазенә язылган. Документтан күренгәнчә, язучыны "троцкийчыл-милли оешма" әгъзасы булуда гаепләгәннәр. Бүген инде без бу оешманың НКВД хезмәткәрләре хыялында гына тууын беләбез. Нәкъ менә Черек күлдә бу оешманың структурасын, кешеләр санын, җитәкчелеген уйлап чыгарганнар. Шуңа күрә әлеге документның бер кәлимә сүзенә дә ышанырга ярамый. Ә хакыйкать шундый: татар милләтенең иң асыл улларын максатчан рәвештә берәм-берәм юкка чыгарганнар. Гомәр Галинең дә төп "гаебе" шунда - әдәби һәм иҗтимагый тормышта күренекле бер урын тоткан, әдәби журналның баш мөхәррире буларак, җөмһүрият җитәкчеләре белән дә аралашкан. Бигрәк тә алар "солтангалиевче" дип гаепләнеп кулга алынган дәүләт эшлеклесе Баембәтов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булалар. Бәйләнер өчен баигка сәбәпләр дә шактый җыела. 1925 елда Г.Гали Парижда үткәрелгән Бөтендөнья декоратив сәнгать күргәзмәсендә Татарстан вәкиле буларак катнаша. Органнар фикеренчә, ул анда, әлбәттә, дошман разведкасына ялланган! Бервакыт ул Берлинда яшәүче мөһаҗир Галимҗан Идрисидән хат ала. Алар анда очрашкан булганнар икән. Димәк, гаепләнүче "чит илдәге ак эмигрант мәркәзләре белән даими элемтәдә торган!" Гомәр Галине кулга алу турындагы карар 1937 елның февраль - март пленумыннан соң түгел, ә шактый элегрәк туган дип уйларга нигез бар. 1936 елның 8 сентябрендә аны көтмәгәндә эштән алалар һәм партиядән чыгаралар. Бу хәл Язучылар оешмасының ул чактагы рәисе Кави Нәҗминең хәер-фатихасыннан башка гына эшләнә. Гомәр Галине яклап Гомәр Толымбай чыгыш ясый. Кави Нәҗми дә, бу эзәрлекләүнең төп сәбәбен белмәгәнгә күрәме, әлеге карарны раслаган партгруппаны башбаштаклыкта гаепли һәм өлкә комитетының беренче секретаре Лепа янына керә. Шулай итеп, Г.Гали тагын берничә ай "Совет әдәбияты" журналын җитәкли. Ләкин баш өстенә җыелган болытлар таралмыйлар. Хәер, К.Нәҗми белән Г.Толымбайның үз хәлләре дә сөенерлек булмый. Гомәр Галине кулга алу турындагы карар 1937 елның 9 мартында чыгарылган, аңа Дәүләт иминлеге идарәсенең дүртенче бүлеге начальнигы капитан Веверс һәм аның урынбасары лейтенант Каменщиков кул куйган. Өен тентегән вакытта, әдипнең "браунинг" пистолетын (шәхси корал), Бухарин, Радек, Зиновьев китапларын (гаҗәп, нигә ул аларны юкка чыгармаган?) һәм кулъязмалар, хатлар, документлар тулы бик күп папкаларын алып китәләр. Бәһаләп бетергесез архив юкка чыккан. Гомәр Галинең хатынын кулга алганда, аның калган өлешен дә алып киткәннәр. Тентү турындагы беркетмәдә бер җөмлә кызыклы тоелыр, мөгаен. "Конфискацияләнерлек бәһале әйберләр тентү вакытында табылмады", - дип язылган анда. Хөкем Г.Галине башта 58 нче статьяның 11 нче пункты (Советка каршы оешмада катнашу) буенча гаеплиләр. Ә ике айдан гаепләүгә шушы ук статьяның 8 нче пункты да өстәлә (чит ил файдасына шпионлык). Май аенда аны Пләтән төрмәсенә күчерәләр. Бик күп башка тоткыннардан аермалы буларак, Гомәр Галигә карата сорау беркетмәләре юк дәрәҗәсендә. Ә бит аның эшен тикшерү ярты елга кадәр сузылган. Бәлки, ул авыргандыр... Тикшерү эшенә ике медицина белешмәсе дә теркәлгән. 1937 елның 24 маенда бирелгән белешмәдә Г.Галинең бронхит белән авыруы турында язылган. Икенчесендә (вакыты күрсәтелмәгән) кискенләшкән хроник простатит хакында сүз бара. Әгәр дә бу белешмәләргә ышансак (күп очракта әлеге кәгазьләр җәзалауларны яшерер өчен генә язылган), авыруларның төп сәбәбе бозлы һәм сулы карцерларда утыруның нәтиҗәсе дип тә уйларга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк, тоткын тикшерүче таләп иткән җавапларны бирсә генә беркетмәләр тутырылган. Ә Гомәр Гали, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, үзенең гаепләрен танымаган һәм бер генә "тарафдарының" да исемен атамаган. Ул Әүхәдиев һәм Каменщиков дигән тикшерүчеләр карамагында була. Соңрак ала рның икесен дә "тикшерүдә законсыз ысуллар кулланган өчен" хөкем иткәннәр. Болар тоткыннарга карата даими рәвештә "стойка" һәм "конвейер" ысулларын кулланганнар. Билгә кадәр бозлы су тутырылган карцерга яисә акылдан язарлык эссе "мунча"га утырту да бу палачлар өчен гадәти тоелган. Алар тоткыннарны үтергәнче кыйнаудан һәм төрлечә җәзалаулардан да тайчынмаганнар. Каменщиковның үз кулы белән язылган гаризасы сакланып калган. Ул анда тыелган ысулларны начальниклар кушуы буенча куллануы һәм "үз бурычын намуслы рәвештә үтәве" турында яза. Соңгы вакытта гына, дип дәвам итә ул, аңа тапшырылган егерме биш тикшерелүче үзләренең гаепләрен тулысынча таныды һәм хөкем ителде. Егерме биш кешенең унҗидесе атып үтерелә... Горурланырлык та шул! Шундый кансыз тикшерүчеләргә дә "гаебен" танымаган Гомәр Галинең ныклыгына кабат-кабат сокланмый мөмкин түгел. Билгеле, мондый ныклык алдында палачлар каушап калмаган. Г.Галинең эшенә Сәгыйдуллин, Габдуллин, Ф.СәйфиКазанлы, Г.Гыйльмиләрнең нахак гаепләре теркәлгән. Мондый ялаларның нинди җәзалар бәрабәренә тартып алынганын без хәзер яхшы беләбез. "Совет әдәбияты" журналында Гомәр Гали урынына баш мөхәррир булып калган Т.Имаметдиновның имзасы да бар бу кәгазьләрдә. Утызынчы елларда язучылар өстеннән профессиональ доносчы булып торган бу бәндә турында иркенләбрәк язасы бар әле. Тоткын Гомәр Галинең төрмәдәге тормышы турында безгә бик аз билгеле. Документлардан күренгәнчә, ул башта Владимир, аннары Орел төрмәләрендә утыра. Тоткынлыкның төп өлешен ул төньякта, Норильск лагеренда үткәрә, анда металлургия комбинатын төзүдә катнаша. Г.Гали концлагерьның бөтен дәһшәтен үз башыннан үткәрә һәм исән кала. 1947 елның 10 мартында аны азат итәләр. "Азат ителү" дигән сүз биредә, бәлки, туры да килеп бетмидер, чөнки ул шушы ук заводта хуҗалык мөдире булып эшен дәвам иттерә. Бары тик июль аенда гына Гомәр Гали туган авылы Иске Тинчәлегә (Буа районы) картайган әти-әнисе янына кайтып егыла. Ярты елдан соң Гомәр Галигә Казанга гаиләсе янына да кайтырга рөхсәт бирәләр, һәм ул медицина институтының иске клиникасына статист булып эшкә урнаша. Моңардан да аз түләүле эш шәһәрдә, мөгаен, бүтән булмагандыр да... Күрәсең, тоткынлыктан котылган әдип күләгәдәрәк яшәргә омтылгандыр. Ләкин барыбер иҗат итәргә омтылу хисен үтерү мөмкин түгел икән шул. Бу хакыйкатьне язучының балалар өчен 1948 елда язылган бер повесте да раслап тора. 1948 елның 28 февралендә Гомәр Гали СССР Югары Советы Президиумына үзен аклау һәм гражданлык хокукларын кайтару турында зур хат яза. "СССРда яшәүче ике йөз миллионлы халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам", - дигән юллар бар анда. Мәрхүм Сибгат ага Хәким Гомәр Галине бервакыт очраклы рәвештә урамда очратуы турында сөйләгән иде. Ул, әлбәттә, атаклы тәнкыйтьченең исәнлеген күреп сөенгән. Сөйләшә башлаганнар. Гомәр Гали үзе турында бер кәлимә сүз әйтмәгән, бары тик әдәбият хакында, язучылар хакында сораштырган. Ул үзеннән соң ун ел дәвамында дөнья күргән "Совет әдәбияты" журналы саннарын башыннан ахырына кадәр укып чыккан икән: "Егерменче еллар белән чагыштырганда әдәбият вагайган, ярлыланган..." - дип авыр сулаган атаклы тәнкыйтьче. Үз вакытында, билгеле, Гомәр Гали дә вульгар социологизм авыруыннан азат булмаган. Төрле ярлыклар тагу аңа да хас иде. Әмма, Сибгат Хәким әйтүенчә, әлеге очрашу вакытында аның инде шактый гына карашлары үзгәргән, ул инде әдәби процесска аеграк, төрле яктанрак карый башлаган... Кызганыч, бу карашлар аның языласы әсәрләрендә чагылмый калды. Гомумән, тоткынлыктан исән кайткан кешеләр "тегендәге" газаплар турында сөйләргә яратмаган. Хәер, бу куркыныч та булган - кемнең тагын ул тәмугка кире кайтасы килсен? Гомәр Галинең кызы Алсу ханымның сөйләвенә караганда, аның әтисе дә концлагерьдагы, төрмәдәге хәлләр турында сүз кузгатырга яратмаган. Башка бик күпләр кебек ул да бу афәтне партия яисә система түгел, ә аерым кешеләр тудырган дип уйлаган. Шушы фикер аның Мәскәүгә язган хатыннан да күренә. Хәер, рәсми хатны башкача, язып та булмагандыр инде. Мәгълүм ки, тоткынлыктан исән кайтучыларны кырыгынчы еллар ахырында яңадан кулга ала башлыйлар. НКВД бер мәртәбә тырнагына эләккән корбанын ычкындырмаган! Кабат кулга алынучыларга хәтта яңа гаеп тә тагып маташмаганнар. Биредә мантыйк гади: "халык дошманнары"ның урыны Себер дә! Гомәр Галине 1949 елның 23 июнендә алып китәләр. Менә минем алда аның шул вакытта төшерелгән төрмә фотосы. Бу арыган, таушалган өлкән кешенең күзләрендә шулкадәр әрнү һәм сагыш, аңа карагач, ирексездән йөрәк сыкрап куя. 10 июльдә Г.Галине тикшерүче Казаков янына китерәләр. "Үзеңне гаепле дип саныйсыңмы?" Җавап шул ук: ул үзен беркайчан да гаепле дип санамаган, аны гаделсез рәвештә хөкем иткәннәр... Билгеле, тикшерүче сорау бирергә тиеш, аның сораулары әзерләп куелган, сорау бирү - аның вазифасы. "Лагерьларда Советка каршы эшчәнлегең нидән гыйбарәт иде? Монда кайткач Советка каршы нинди сүзләр сөйләдең?" Җавап кыска һәм төгәл: "Юк! Сөйләмәдем, эшчәнлегем булмады..." Сорау бирү шуның белән төгәлләнә. Бу юлы карцерлар да, төрле җәзалар да кулланылмаган. 1949 елның 18 июлендә язылган бердәнбер беркетмә нигезендә хөкем карары чыгарыла. Ул карар сүзгә-сүз унике ел элек язылган карардан күчерелгән. Махсус киңәшмә Гомәр Галине мәңгелек сөргенгә хөкем итә. 6 августта аны этап белән Краснояр краендагы Казачин районының Подпорожье авылына озаталар. Үлем Илленче еллар уртасында Гомәр Галинең фаҗигале үлеме турында Казанга томанлы хәбәрләр килеп җитә. Имеш, ул сөргендә хисапчы булып эшләгән, кайдандыр акчамы, алтынмы алып кайтканда аңа юлбасарлар һөҗүм иткән. Моңа кадәр бу имеш-мимешләрне раслап та, кире кагып та булмый иде. 1989 елның ахырында мин Татарстанның Дәүләт иминлеге комитетына Гомәр Галинең язмышын ачыклауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Өлкән тикшерүче капитан И.Селивановский кул куйган җавап хатында: "Галиев Г.Б. 1954 елның 5 июлендә Краснояр краеның Подпорожье авылында сөргендә үлде", - дип язылган иде. Әдип сөргендә санитар булып эшләгән. 1954 елның 30 мартында, Сталинның үлеменнән соң ук, ул үзен аклауларын үтенеп Мәскәүгә хат җибәрә. "Шаһитларның миңа яккан ялалары төрле җәзалаулар нәтиҗәсе, - дип яза ул. - Алар минем Советка каршы бер генә эшемне дә әйтә алмадылар, "троцкийчылар оешмасына яллаган" бер генә кешенең дә исемен атамадылар. Ә "иректәге бердәнбер шаһит Т.Имаметдиновның сузләренә ышанырга ярамый, чөнки 1942 елда аның узен дә әхлаксызлык өчен партиядән чыгарганнар һәм эштән куганнар". Шушы хатында Гомәр Гали үзенең бөтен тормыш юлын күз алдыннан кичерә. Иҗат юлын тулаем туган халкына һәм әдәбиятка багышлавын әйтә, 1919 елда Сембердә чыгучы татар газетасында басылган беренче мәкаләсеннән башлап үзенең совет властена тугрылыклы булып калуын исбат итә. Аны милләтчелектә гаеплиләр. Ә Г.Гали - гомер буе чын интернационалист: аның "Совет әдәбияты" (1937, № 1) журналында дөнья күргән соңгы мәкаләсе дә Пушкин иҗатына багышланган, ул нәшер иткән соңгы китап Пушкинның татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгы булган. Г.Гали үзенең унбиш китап һәм көндәлек матбугатта басылган йөзләрчә мәкаләләр авторы икәнен яза. Татар язучыларының җитмеш китабы Г. Галинең сүз башы белән яисә аның редакциясендә чыккан. "Безнең юл", "Атака", "Совет әдәбияты" журналларының йөз илле саны Гомәр Гали мөхәррирлегендә укучыларга барып ирешкән. Егерменче елларда Г.Гали даими рәвештә пролетар әдәбиятының принципларын гамәлгә кертү өчен көрәшкән, Кави Нәҗми белән "Октябрь" әдәби берләшмәсен оештырган. 1925 елда Г.Кутуй белән бергә пролетар язучыларының Мәскәүдә уздырылган Беренче бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашкан. Гомәр Гали РАПП идарәсе әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның иң күренеклесе булган, СССР язучыларының I съездында катнашкан. Әдипнең үз кулы белән теркәлгән түбәндәге фактлар Г. Галинең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүчеләр өчен киләчәктә бик мөһим материал булачак әле. ...1954 елның 6 июлендә кич белән Гомәр Гали янына Иванова фамилияле сөргендәге хатын килеп керә. Бу хатын аңардан үзе өчен кассацион шикаять язуны үтенә. Мондый үтенеч белән аңа еш мөрәҗәгать итәләр, һәм ул һәр кешегә булышырга тырыша. Бераздан хатын чыгып китә. Күп тә үтми, Гомәр Галинең бүлмәсенә хатынның сөяркәсе, рецидивист үзбәк Бүребай атылып керә. - Кайда минем хатын? - дип акыра ул. Бәхетсезлеккә күрәме, Гомәр Гали теге хатынның бирегә кермәве турында ялганлап әйтә. Күрәсең, аңарчы Бүребайны кемнәрдер котырткан булганнардыр, ул, Гомәр Галинең сүзләрен ишеткәч, ерткычланып аңа ташлана, һәм куенындагы балтаны алып аның башын чаба. Аннары гәүдәсен идән астына ташлый, туфрак белән күмештерә. Өйдән чыкканда, бандитка ыңгырашу тавышы ишетелгәндәй тоела, ул яңадан идән астына төшә, "көндәшенең" башына тагын бер-ике тапкыр балта белән ора. Әлбәттә, бу җинаять турында шул ук көнне беләләр. Бүребайны хөкем итеп, аңа тагын ун ел өстиләр. Ләкин киселгән гомерне яңадан кайтарып булмый шул. Гомәр Галинең канлы гәүдәсен авыл зиратына җирлиләр. Хәзер инде бу урыннар Краснояр диңгезе астында... Бу вакытта аның хаты буенча яңадан тикшерү башлана. КГБга К.Нәҗмине, И.Газины, Г.Кашшафны чакыралар. Алар барысы да Г.Гали иҗатына югары бәя бирә. 1937 елда чыгарылган хөкем карары да, сөрген дә гаделсезлек дип табыла: 1955 елның 24 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Гомәр Билал улы Галине "җинаяте булмау сәбәпле" тулысынча аклый. Тоталитар системаның көче шунда: ул бүген үтерергә, иртәгә ярлыкарга мөмкин. Ләкин халыкка мондый ярлыкаулар кирәк түгел, аның үз асыл улларын гаепләгәне булмады. Гомәр Гали язганча: "...халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам, һәм беркем дә мине кайчан да булса ниндидер җинаять эшләде дип әйтергә җөрьәт итмәс..." ИКЕ ОЛЫ ӘДИП ЭЛЕМТӘСЕ Әдәбиятыбыз тарихында аеруча изге һәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, Галимҗан Нбраһимов. Зур язучы, классик әдип. Аның зурлыгын һәм әдәби кыйммәтен цз вакытында аңлаган икенче изге зат — Гомәр Гали: зур галим, ялкынлы публицист, сәләтле тәнкыйтьче. Икесенең дә язмышлары фаҗигале рәвештә тәмамлана. Икесе дә, озак еллар буе "халык дошманы" дип аталып, томан пәрдәсе артында кала бирде. Әмма соңгы еллардагы эзләнг/ләр бу пәрдәне, бөтенләй алып ташламасалар да, бераз кгрпәрә төштеләр. Билгеле булганча, 1927~1937 еллар арасында атаклы язучы, галим, җәмәгать һәм дәь/ләт эшлеклесе Галимҗан Нбраһимов көчәеп киткән цпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда, Ялтада яшәргә мәҗбг/р була. Авыруның торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм срәнни иҗат эшен дәвам иттерә. Татарстан белән дә араны өзми, татар язучылары белән туктаусыз язышып тора. Кызганычка каршы, Г.Нбраһимов 1937 елның көзендә кулга алынганнан соң, аның баьI архивы юкка чыга (соңгы мәгъль/матлар кг/рсәткәнчә - тулысынча яндырыла). Шулай итеп, аның кыйммәтле кулъязмалары да, тәмамланып бетмәгән, беркайда да басылмаган романы да, көндәлекләре дә, хатлары да - барысы да көл булып һавага оча. Әмма, рус язучысы Михаил Булгаков әйтмешли, кулъязмалар янмый. Янса да, эзсез югалмыйк Бу юлы да Г.Нбраһимовның баьI мирас эзе шул ук Черек кцл архивында калган. Бу кыйммәтле документны Г.Галинең туганнан туган энесе Мөбарәк Лотфулла улы Мусин табып миңа тапшырды. Ният нигезендә 1937 елгы кулга алулар очраклы рәвештә, тәртипсез үткәрелгән дигән караш та бар. Янәсе, вазифасына карап (әйтик, өлкә яисә район партия комитетлары җитәкчеләре) яки чагу нәтиҗәсендә (әләк кемгә килсә) шуларны алып киткәннәр. Әйе, еш кына шулай да булган. Әмма, асылда, НКВДның эше план нигезендә алып барылган. Үтә дә эре кешеләрне кулга алулар алдан ук уйланылган һәм әзерләнгән. Мондый очракларда иң элек ялалар җыйналган, "шаһитлар" билгеләнгән. Моның иң яман дәлиле - татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов "эш"е. Атаклы язучы буларак та, галим буларак та Г.Ибраһимовны Татарстанда гына түгел, ә бәлки бөтен мөселман шәрык дөньясында белгәннәр. Аны тикмәгә генә "татар Горькие" дип атамаганнар. Ул 1927 елга кадәр Татар академия үзәген җитәкләгән, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак танылган. Г. Ибраһимов - республикабыздагы беренче инкыйлаби басмаларның мөхәррире, сул эсерларның татар-башкорт фиркасен оештыручы һәм җитәкчеләренең берсе, Уфадагы Милли мәҗлес (1918-1919) депутаты. Ул Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариат оештыруда катнашкан, ТАССР төзүдә зур роль уйнаган. Г.Ибраһимов - илдәге хезмәт геройларының иң беренчеләреннән (соңра бу дәрәҗә Социалистик Хезмәт Герое дип йөртелә башлый). Каты авырый башлаган 1927 елдан соң да - үпкә туберкулезы белән авырып Кырымда дәваланган чагында - Г.Ибраһимов язучы, галим, тәнкыйтьче-публицист эшчәнлеген дәвам итә, Татарстан белән элемтәсен һич тә югалтмый. 1937 ел башы. Матбугат, Г.Ибраһимовның иҗат эшчән - легенә 25 ел тулуны зурлап, бик күп чаралар уздыра. Аны "тере классик" һәм яңа татар әдәбиятына нигез салучы дип атыйлар. Әсәрләре Казанда, Мәскәүдә, Урта Азия халыклары телләрендә нәшер ителә. Нәкъ шушы вакытта Черек күлдәге бүлмәләрдә аны "батыру" өчен материаллар тупларга керешәләр. Кулымда Миңлегәрәй Сәгыйдуллиннан 1937 елның 14 февралендә сорау алу беркетмәсе. Тикшерүче аңа алдан ук әзерләнгән сорауны бирә: "Сезгә Гомәр Галиев белән Галимҗан Ибраһимов арасындагы элемтәләр билгелеме?" Миңлегәрәй Сәгыйдуллин болай дип җавап бирә: "Сәяси яктан да, әдәби юнәлештән дә Гомәр Галиев Галимҗан Ибраһимовның тарафдары булды. Г.Ибраһимовның Кырымга күчеп яши башлавы эшне үзгәртмәде: Г.Галиев, әдәбиятта Г.Ибраһимовның теләктәше буларак, аңа Татарстандагы сәяси хәлләр, татар эшлеклеләре арасындагы эчке хәрәкәтләр, төркемнәр көрәше барышы хакында даими хәбәрләр биреп барды. Шушындый хәл-әхвәл нигезендә Г.Ибраһимов көн кадагына караган мәкаләләрен Казан матбугатына җибәрә, хатлардан чыгып, кайбер хезмәткәрләргә киңәшләрен биреп тора". Сәгыйдуллинның Гомәр Галине "Ибраһимов тарафдары, аның вәкиле" дип атавы игътибарга лаек. Бу ахыр чиктә чыннан дә шулай була. Гомәр Галинең республикадагы хәл-әхвәлләрне Г.Ибраһимовка хәбәр итеп торуы да хак. Моны КГБ архивларында сакланган "эш"ләр дә раслый. Сорау алу беркетмәсеннән күренгәнчә, тикшерүче бөтен эшне Г.Ибраһимовка гаепләү материаллары туплауга борып бара. Ә моның өчен башта Г.Ибраһимовның җан дусты Гомәр Галине гаепләргә һәм кулга алырга кирәк була. Тикшерүче түбәндәге сорауны бирә: "Гомәр Галинең сәяси характеристикасы нинди?" Сәгыйдуллин җавап бирә: "Үзенең төссез сәяси мәкаләләрендә ул әз-мәз һәм бик яссы идеяләрне үткәрә: татарлар мәдәни яктан үсәргә тиеш. Аның өчен алар барча нигезләрдән дә - марксизмнан да, Каюм Насыйридан да (җәдитче) һәм аеруча мөгаллим, ягъни Галимҗан Ибраһимовтан да файдалана алалар". Монда бераз чигенеш ясап алу кирәк булыр. Сәгыйдуллин бу вакытта, әллә инде тәне вә әхлагы сындырылганга күрә, "тегеләр" таләбенә барча "күрсәтмәләрен" биреп тора, әллә инде тикшерүче үзенә кирәкле сүзләр, гыйбарәләрне өстәп яза. Ә бу нәрсә тикшерүчегә Г.Гали белән Г.Ибраһимов исемнәрен бергә бәйләү генә түгел, ә бәлки Г.Галине ничек тә каралту, аны кулга алу нигезен кору өчен кирәк. Һәм, ниһаять, бер ай үтәр-үтмәстә - шул ук елның 10 мартында - аны кулга алырга килеп тә җитәләр. Беркетмәне ары таба укыйк әле. Сәгыйдуллин: "Гомәр Гали тын һәм куркак милләтче, ул һәрвакыт чираттагы редакция канцеляриясеннән чыгарып атуларыннан курка. Ул теге яки бу милли юбилейлар вакытында гына тернәкләнеп китә. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һ.б. юбилейларында. Мондый күтәренке вакытларында ул бигрәк тә буталчык, өзек-төтек мәкаләләрен яза. Г.Ибраһимовның 25 еллык әдәби эшчәнлеген бәйрәм иткәндә, Г.Гали моны башлап йөрүчеләрдән булды һәм Ибраһимов турында күтәренке, юбилярны эсерлардан "ортодоксаль марксист"ка әйләндереп, күләмле мактау мәкаләсе язды". Бу ялаларның берсен дә җитди гаепләү дип булмый, әлбәттә. Алар бернинди дәлилләрсез ярлык тагуга корылган. Палачларның әйтеп торып яздырганы сизелеп тора. Сорау алулар озакка сузыла. Ә өстәмә сорауларны НКВДның Татарстандагы Дәүләт куркынычсызлыгы идарәсенең IV бүлеге башлыгы - дәүләт куркынычсызлыгы капитаны Веверс алып бара. Ул Сәгыйдуллиннан Г.Галинең сәяси багланышлары - арадашчылары, карашлары һәм аеруча милли иҗади зыялыларга мөнәсәбәте турында сораштыра. Монда "милли" дигән сүз һәрвакыт диярлек бөтен урында "милләтчелек", ә еш кына "буржуаз милләтчелек" мәгънәсендә кулланыла. Күрәсең, Веверс сорау алу беркетмәсен "чара күрер өчен" шул ук бүлек тикшерүчесе - үз кул астындагы Каменщиковка тапшыргандыр. "Милләтче" һәм "эсерлардан ортодоксаль марксистка әйләндергән" дигән сүзләр калын итеп ассызыкланган. Соңыннан бу сүзләр Каменщиковның Г. Галине кулга алу хакындагы ордерга да күчерелә. Аны 10 мартта кулга алалар. "Эш"тән күренгәнчә, алып китү Г.Ибраһимовка карата компромат җыю өчен кирәк була. Г.Галинең намуслы, туры сүзле булганлыгын күз алдында тотканда, аның берничә атна буена Г.Ибраһимовка карата кирәкле "күрсәтмәләр"дән аяк терәп баш тартканын күзалларга була. Черек күл базларында кабул кылынган тәҗрибәләргә караганда, аны ачлык, йокы бирмәү, тагын да тәэсирлерәк җәзаларга тарткан булсалар кирәк. Ә болар ул чагында "бөек юлбашчы" тарафыннан хуп күрелгән, кирәк саналган. Комнан бау ишү Ахыр килеп, Гомәр Гали үзенең кул астына көчләп тагылган беркетмәләргә имзасын салырга мәҗбүр булган, күрәсең. Тик ул үз остазын хәл кадәри акларга һәм якларга тырыша. Г.Галигә: "Галимҗан Ибраһимов белән багланышыгыз турында сөйләгез әле?" - дип сорау бирәләр. "Галимҗан Ибраһимовны мин 1923-1925 еллардан - ул безгә әдәбият укыткан вакыттан беләм. 1925 елда чит илдә командировкада булып кайткач, мин Ибраһимов белән бергә "Безнең юл" журналында сәркатип булып эшләдем. Галимҗан Ибраһимов җаваплы мөхәррир иде. Г.Ибраһимов Казанда яшәгән вакытта мин еш кына аның фатирында кайвакытта ялгызым, ә кайвакытта Толымбайский (Гомәр Толымбай, тәнкыйтьче. - Р.М .) белән булгаладым. Г.Ибраһимов Кырымга китеп баргач, мин аның белән хатлар алышып тордым һәм, Ялтага курорт дәвасы алырга баргач, Г.Ибраһимовның фатирында булгаладым. Шулай ук аның Казанга әйләнеп кайткан чакларында да очраша идек. Шулай итеп, минем Г.Ибраһимов белән элемтәләрем соңгы вакытка кадәр дәвам итте. Кулга алынуыма чаклы мин аның әдәби эшчәнлеген өйрәнү белән мәшгуль булдым..." - дип сөйләп бирә Г.Гали. Күргәнебезчә, Г.Гали үзенең Г.Ибраһимов белән багланышларын чәчми-түкми тикшерүчегә җиткерә, әмма остазына тап төшерердәй һични әйтми, киресенчә, төрле юллар белән аны аклап бара. Тикшерүче Г.Ибраһимовны "контрреволюцион эшчәнлек" алып барган дип күпме генә исбатларга тырышмасын, ул моны эшли алмый. "Сезнең Г.Ибраһимов белән алып барган элемтәләрегез нинди иде дә, алар нинди сыйфатта иде?" - дип тагын сорау бирәләр. "Минем Г.Ибраһимов белән булган элемтәләрем көндәлек диярлек иде. Мин Ибраһимовның соравы буенча аңа дарулар, йорт кирәк-яраклары һәм әдәбият җибәреп тордым. Аның әсәрләрен нәшер итү мәсьәләсе белән хатлар алмаштым. Мин Г.Ибраһимов белән контрреволюцион сурәттәге сүзләр алып бармадым, һәм ул миңа контрреволюцион төсмердәге бернинди дә бурычлар бирмәде..." - дип җавап бирә Г.Гали. Шулай итеп, Г.Ибраһимовка һәм Г.Галинең үзенә дә каршы куелган барча гаепләүләр комнан ишелгән бау сыман тарала да төшә. Ләкин беркетмәләр барыбер төзелгән, ә теге "өчлек"ләрнең карарлары аларга карамаган шул. 1937 елның 1 августында тикшерү төгәлләнә, һәм "эш" Мәскәүгә җибәрелә. 15 августта СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең яшерен утырышы була, ягъни атаклы "өчлек" җыела. Хөкем итү бары тик ун-унбиш минутка сузыла. "Үзегезне гаепле дип саныйсызмы?" - дигән сорауга Г.Гали: "Юк, санамыйм", - дип җавап бирә. Аңа шаһитларның яла сүзләрен укып күрсәтәләр. Гаепләнүче аларны ялган дип кире кага. Ләкин мондый очракларда гаепне тану-танымауның әһәмияте булмый. Гомәр Галине ун елга төрмәгә ябарга һәм тагын биш елга хокукларыннан мәхрүм итәргә дип хөкем карары чыгаралар. Ә ярты ай үтәр-үтмәстә, Ялтада авыр хаста белән интеккән Галимҗан Ибраһимов та, кулга алынып, Казанга кайтарыла. Икесенең дә язмышлары фаҗигале. Г.Ибраһимов берничә айдан соң Пләтән төрмәсендәге хастаханәдә вафат була. Ә Гомәр Гали исә лагерьдан Казанга исән-имин әйләнеп кайтканнан соң тагын кулга алына да ераграк - Себергә сөрелә, ахырда анда бер җинаятьче аның җанын кыя. Галимҗан Ибраһимовнъщ варисы Күренекле шагыйребез Хәсән Туфан: "Галимҗан Ибраһимов әдәбиятыбызның президенты, рухи җитәкчесе булса, Гомәр Гали әдәбиятыбызның баш министры иде", - дип бик хаклы рәвештә әйткән иде. Чыннан да, 1920-1930 елларда Г.Ибраһимов татар әдәбиятында җитәкче ролен уйный. Казаннан киткәч тә, Г.Ибраһимов иҗтимагый һәм әдәби мәсьәләләргә битараф булып калмый. Үзенең хатлары, файдалы киңәшләре белән тиешле юнәлеш бирергә тели, әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кала, һәм бу эштә ул Гомәр Галигә таяна, аны үзенең варисы дип саный. "Ни өчен Гомәр Галигә?" — дип сораулары мөмкин. Искә төшерик, Г.Ибраһимов тарафыннан яңа әдәби журнал - "Безнең юл" мәҗмугасы оештырылгач, әдип Гомәр Галине журналга әдәби хезмәткәр итеп ала. Берничә ел алар бергә кулга-кул тотынып эшлиләр. 1925-1927 елларда исә Гомәр Гали "Безнең юл" журналының баш мөхәррире булып кала. Ә 1927 елдан алып ун ел дәверендә әдәбиятның бик җаваплы (ә ул чорларда аеруча мөһим!) постында: Татарстан китап нәшриятының өлкән мөхәррире, матур әдәбият секторы җитәкчесе булып эшли. Моннан тыш 1925-1932 елларда Г.Гали - ул чорның төп әдәби оешмасы - Татарстан пролетар язучылар ассоциациясенең рәисе, ә 1929-1930 еллар арасында революцион язучыларның Бөтендөнья берләшмә идарәсенең әгъзасы. Шуның өстенә Г.Гали - киң карашлы, аек фикерле әдәби тәнкыйтьче. Аның тирән акыл, поэтик үткенлек белән язылган әдәби һәм публицистик мәкаләләре бүгенгә кадәр әдәби һәм фәнни әһәмиятен югалтмадылар. 1925 елда Г.Галине Г.Ибраһимов тәкъдиме буенча П.Дульский белән бергә чит илгә - Париждагы сәнгать күргәзмәсен карап кайтырга җибәрәләр. Ул чорда Г.Гали чит илгә чыгучы татар совет язучыларыннан беренче була. Тырнак астыннан кер эзләү НКВД хезмәткәрләрен "элекке эсер" Галимҗан Ибраһимов хатлары салынган папкалар гына кызыксындырган, 144 хатның кыскача эчтәлеген дә теркәп куйганнар. Мәшһүр язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар өчен алдан ук әйтеп куйыйм: бу хатларның берсе дә сакланмаган. Күрәсең, алар К.Тинчурин, М.Горький, К.Нәҗми, А.Серафимович, Г.Толымбайларның Г.Галигә атап язган хатлары кебек үк юк ителгәннәрдер. Тасвирлама 1937 елның 15-20 мартында Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты кече лейтенанты М.Каменщиков тарафыннан төзелгән. Хатларны татарчадан русчага Таһиров дигән кеше тәрҗемә иткән. Оригиналлары сакланмаганга, хатларның эчтәлеген русчадан татарчага кире тәрҗемәдә бирергә туры килә. Ни өчен кирәк булган әле НКВД хезмәткәрләренә алты көн буе Галимҗан Ибраһимов хатларын укып, сүзгә-сүз тәрҗемә итеп, ал арның эчтәлеген теркәп бару? (Тасвирлама шактый зур - 38 бит тәшкил итә.) Әлбәттә, Г.Ибраһимов зур әдип, классик язучы булганга гына түгел. 1937 елның мартында Г.Ибраһимов әле иректә, Ялтада каты үпкә авыруы белән тарткалашып ята. Аны кулга алганчы әле ярты елга якын вакыт бар. Ләкин НКВД җитәкчеләре аны кулга алу планнарын күптән инде корып, алдан уйлап куйганнар. Әдәбиятны әллә ни аңламасалар да, алар Г.Ибраһимовның "эре балык" икәнен яхшы белгәннәр. Ә "эре балыкны" болай гына, җиңел генә ятьмәгә эләктереп булмый. Мондый эшкә алдан әзерләнергә, "гаепләүче фактларны" тупларга, нигезен корырга кирәк була. Бәлки, Г.Галине кулга алу сәбәпләренең берсе дә шул булгандыр әле... Гомумән, Галимҗан Ибраһимовның үзеннән гаеп таба алмагач, тикшерүче аның хатыны аша ничек тә язучыга кара күләгә ташларга тырышып карый. Менә, әйтик, ул Гөлсем ханымның моннан берничә ел элек техникумнан эштән киткәнен ачыклаган. Ни өчен? Сәбәпләре (тасвирламада теркәлгәнчә): 1. Квалификация җитмәү (Г.Мөхәммәтова техникумда укыткан); 2. Уйнаш (русчасы - "разврат"); 3. Эчкечелек. Имештер, техникум месткомында Гөлсем ханымның үз исеменә илле шешә эчемлек (аракы һәм кызыл шәраб) алуы турында кәгазь сакланган. "Кем эчкән аларны?" дип "бик җитди" сорау куя тикшерүче. Хатлар Г.Гали остазы белән 1926 елда ук языша башлый. Әмма иң актив рәвештә хат алышу 1927 елдан башлана. Бу елны язылган бер хатында Г.Ибраһимов "Тирән тамырлар" романының сигнал экземплярын алуын хәбәр итә. "Безнең юл" журналының соңгы санын җибәрүен үтенә, үзенең хәлләре турында да яза (ике хат). 1928 елда инде Г.Ибраһимовның унбиш хаты теркәлгән. Олуг әдип хатларда әсәрләрен бастырып чыгару турында кайгырта, акча җибәрүләрен тизләтүне сорый. Шул ук вакытта ул әдәби хәрәкәткә дә турыдан-туры катнаша. ВАПП (Всероссийская ассоциация пролетарских писателей) рәисе итеп Кави Нәҗмине тәкъдим итә. "Безнең юл" журналын, матди авырлыкларга карамастан, ничек тә дәвам итәргә кирәк, дип яза. Бу эштә ярдәм итү өчен обкомдагы Исхак Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Бер хатында ул Шамил Усмановтан хат алуын хәбәр итә. Әмма, Ш.Усманов адресын язарга онытканга күрә, Г.Ибраһимов аңа язылган хатны да Г.Гали адресына юллаган. Тагын бер хатында Г.Ибраһимов X.Туфан, Ь.Такташ, К.Нәҗми, Г.Кутуй, М.Таһиров әсәрләрен даими укып баруын хәбәр итә һәм аларга сәлам тапшырырга куша. Тагын берсендә Ялтага килеп чыккан Сәйфи Кудаш белән очрашып, озак кына аралашып утыруы турында яза. Шул ук 1928 елның 28 февралендә Г.Галигә Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәтова да хат юллаган. Хатта сүз Г.Ибраһимовның юбилеена әзерлек турында бара. Г.Мөхәммәтова Г.Ибраһимов турында зур гына мәкалә язган булган, әмма ул ни өчендер һаман басылмый ята икән. Г.Мөхәммәтова бу мәкаләне Г.Сәгъдидән алып "Безнең юл" журналында басарга яисә үзенә кайтарырга тәкъдим итә. 1928 елда язылган икенче бер хатында әдип Г. Галине гаиләсе белән Ялтага чакыра, үзендә туктарга тәкъдим итә. Хат саен диярлек ул Гомәр Галигә аны кайгыртып, булышып торуы өчен рәхмәтен белдерә, хатыны Хәрирә ханымга кайнар сәламен юллый. Тикшерүче: "Кыскасы, Галимҗан Ибраһимов белән Гомәр Гали үзара дус булып кына калмыйлар, гаиләләре белән дә дуслашып, якын туганнарча яшиләр", - дип өстәп куя. 1929 елда Г.Гали Г.Ибраһимовтан унөч хат алган. Бу хатлардан без олы әдипнең Гоголь әсәрләрен өйрәнүен күрәбез (Гогольнең беренче томын җибәрүне тизләтергә кирәк, ди). Шул ук вакытта ул Татарстан хәбәрләре белән дә даими кызыксынып тора. Г.Толымбайның хәлен сорый. М.Таһировның үз-үзен үтерүенә уфтана, сәбәпләре турында баш вата. ТАПП делегациясенең Кырымга килүенә бик шатланып риза булуын хәбәр итә. Тагын бер хатында Г.Ибраһимов "Әдәби энциклопедия" дә (рус телендә) чыккан татар әдәбияты турындагы мәкалә белән килешмәвен яза. Бик күп җитди хаталар киткән, ди. Бу турыда аңа Фатих Сәйфи-Казанлы да язган икән, Мәҗит Гафури да аның фикере белән килешә, ди. Ялтада, Г.Ибраһимов янында, язучы Исмәгыйль Рәми булып киткән икән. Ул 1929-1930 ел планы буенча Г.Ибраһимовның егерме биш табак әсәрләре басылачагын хәбәр иткән, язучы моңа бик куанган. 1930 елда Г.Гали Г.Ибраһимовтан унҗиде озын хат алган. Хатларның күбесендә Г.Ибраһимов Казандагы язучы - лар арасында барган низаглар турында борчылып яза, мондый үзара талашуларны ничек тә бетерергә кирәк иде, ди. Читтән караганда низагларның нигезендә бары үз мәнфәгатьләрен кайгырту, карьера артыннан куу ята, дип яза. Кайбер очракта низагны туктату өчен обкомга мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди. 1931 елда Г.Ибраһимов Г.Галигә егерме дүрт хат язган. Кайбер хатларында яңа китап сораган, кайберләрендә укылган әсәрләре турында үз фикерен җиткергән. Бер хатыннан шунысы билгеле була: Таҗи Гыйззәт аның "Тирән тамырлар" романын сәхнәләштерергә теләгән икән. Г.Ибраһимов ризалыгын белдерә. Бер хатында ул "Атака" журналында атаклы рус тәнкыйтьчесе Л.Авербахның бер мәкаләсен тәрҗемә итеп басарга киңәш бирә. Бу урында тикшерүче, үзеннән өстәп: "Л.Авербах - яңарак фаш ителгән троцкийчы", - дип яза. Иң күп хат алышкан ел - 1932. Бу елда Г.Гали Г.Ибраһимовтан егерме тугыз хат алган. Шул елда Казанда Г.Ибраһимовның күптомлыгы чыга. Әлеге уңай белән ул үз киңәшләрен яза, кулъязма, гранкаларын җибәрә. Төзәтмәләр шактый күп була. Нәшрият эшчеләре зарлангач, Г.Ибраһимов Лев Толстой мисалын китерә. Билгеле булганча, рус язучысы атаклы "Сугыш һәм солых" романын тугыз кат яңабаштан күчереп чыккан, ди. Г.Ибраһимовның 1933 елда язылган егерме сигез хаты теркәлгән. Бу елда ул шактый озак Пирогов исемендәге санаторийда дәвалана. Әмма иҗат эшен туктатмый. Казан язучылары эшләре белән дә һәрвакыт кызыксынып тора. Язучылардан иң еш телгә алынучы - Кави Нәҗми. Г.Ибраһимов аңа Г.Гали аша иң җаваплы эшләрне тапшыра, күптомлыгын чыгаруда да аның белән бергә киңәш тотып эшли. Шул ук 1933 елда да ул Казанның әдәби тормышында читтән аеруча яхшы күренгән төркемчелек (групповщина) турында борчылып яза. Әсәрләрен русчага тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә. Мәскәү тәрҗемәчеләрен көтеп тормыйча, үзебездә тәрҗемә итәргә кирәк, ди. Соңгы хатларында, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Г.Ибраһимов үзен Мәскәүнең Кремль хастаханәсенә күчерүне сорый. Врачлар аңа бик җитди операция кирәк дигән фикергә килгәннәр. Хәле авыр булуга карамастан, Г.Ибраһимов татар әдәбияты белән кызыксынуын дәвам итә. Мәсәлән, әдәбият дәреслекләренә эчке рецензия сыман булырлык озын хат җибәрә. Шулай итеп, бу тасвирлама Г.Ибраһимовның тәрҗемәи хәлен һәм иҗат биографиясен тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. РЕПРЕССИЯЛӘНГӘН БАШКА ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ТУРЫНДА КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ Фәхрелислам Атиев Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елда элеккеге Тамбов губернасы Тимникәү өязенең Тениш авылында мулла гаиләсендә туа. 1907 елдан яза башлап, Казанда чыга торган "Әлислах", "Әхбар", "Кояш" газеталарында, соңрак "Аң", "Мәктәп" журналларында күп кенә мәкалә һәм хикәяләрен бастыра. Мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку китаплары төзү эшенә дә үзеннән өлеш кертә. 1913 елдан үз нәширлегендә "Ак юл" исемле балалар журналы чыгара башлый. Әдипнең балалар психологиясен тирән аңлап язган хикәяләре, шигырьләре, тәрҗемә әсәрләре күбесенчә әлеге журнал битләрендә дөнья күрә. Аның "Кәкре аяклы тавык" исемле шигъри әкияте заманында балаларның яратып укый торган китапларының берсенә әверелә. Революциядән соң Ф.Агиевның әдәби иҗат .чичәнлеге, идеологик чикләүләргә бәйле рәвештә, шактый сүлпәнләнә. Бу чорда ул нигездә әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр, истәлек язмалары авторы буларак билгеле. Ф. Агиев - 1928 ел ахырында ОГПУ тарафыннан фальсификация юлы белән оештырылып, "Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы" дип исемләнгән эш буенча кулга алынган кешеләрнең берсе. 1930 елның 28 июлендә ОГПУ коллегиясе аны иң югары җәзага - атарга хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнварында шул ук коллегия, алдагы карарын бераз үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын унъеллык концлагерь белән алыштыра. Ләкин бу эш белән гаепләнүчеләрнең күбесе, 1937-1938 елларда кабат җавапка тартылып, НКВД "өчлек"ләре карары белән атарга хөкем ителәләр. Шулар исемлегенә Ф.Агиев та эләгә. Ул 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атылган дип фараз кылына (әлегә төгәл вакыты ачыкланмаган). Әсгать Айдар Әсгать Харис улы Айдаров 1906 елның 6 июнендә элеккеге Самара губернасының Иске Сорочи авылында мулла гаиләсендә туа. Язучының әдәби мирасы күләм ягыннан артык зур түгел. Сугышка кадәр аның ике шигъри җыентыгы һәм берничә кечкенә күләмле повесте басыла ("Ак каенлыкта", 1929; "Ташбай", 1932; "Соңгы сулышта", 1935). Сугыштан соңгы елларда тагын ике күләмле повесте - "Солдат хикәясе" һәм "Таулар легендасы" дөнья күрә. Талантлы әдипнең мондый сүлпәнлеге җитди социаль сәбәпләр белән аңлатыла. Ә.Айдар 1935 елда Сирин һәм тагын берничә язучы белән берлектә кулга алына. Нахак җинаятьләрдә гаепләнеп, берничә ел төрмәдә утырып чыга. 1938-1941 елларда, Казанда репрессияләрнең иң нык кызган чагында, Урта Азия якларына китеп, Сәмәрканд өлкәсендә яшәргә мәҗбүр була. Ватан сугышы елларында фронтта батырларча сугыша, орденмедальләр белән бүләкләнә. Демобилизацияләнеп Казанга кайта, яңадан әдәби эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. Әмма эзәрлекләү дәвам итеп, яңадан кулга алыну куркынычы тугач, ул 1948 елда янә Урта Азия якларына китә һәм, әдәбияттан читләшеп, гомеренең соңгы көннәренә чаклы культураагарту учреждениеләрендә эшли. Ә.Айдар 1959 елның 24 гыйнварында вафат була. Гыйлемдар Баембәтов Җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, тәрҗемәче Гыйлемдар Солтан улы Баембәтов 1886 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Чакмагыш авылында земство фельдшеры гаиләсендә туа. Г. Баембәтовның совет чорында язган һәм аерым китап булып басылган әсәрләре: "Сәяси икътисад" (политэкономия буенча фәнни-популяр очерк), 1922; "Асылган" (өч пәрдәлек пьеса), 1924; "Патша төшерәләр" (авыл тормышыннан пьеса), 1924. "Асылган" пьесасы 1924 елда Казанда Татар дәүләт театры сәхнәсендә дә куела. Г. Баембәтов шулай ук тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән: русчадан татарчага сәяси-фәнни эчтәлектәге брошюралар, Н.Бухаринның "Тарихи материализм" исемле китабын һәм Этель Лилиан Войничның атаклы "Кигәвен" романын тәрҗемә итеп бастыра (1932). Татар, башкорт халыклары арасында совет властен ныгыту өчен җаны-тәне белән тырышып йөрүенә карамастан, Г. Баембәтов утызынчы еллардагы репрессияләрдән котылып кала алмый. Хәзер мәгълүм булганча, егерменче еллар ахырында, ил экономикасында, бигрәк тә авыл хуҗалыгында җибәрелгән җитди ялгышларны корткычлыкка, дошман сыйныфының "контрреволюцион эшчәнлегенә" сылтап калдыру максаты белән, Сталин һәм аның тарафдарлары хөр, мөстәкыйль фикерле партиясовет, хуҗалык, гыйлем-фән эшлекләренә каршы һөҗүм башлыйлар. Моның өчен ОГПУ органнары ярдәмендә үзәктә һәм республикаларда "контрреволюцион оешмалар" уйлап чыгарыла. Шул рәвешчә Татарстан җирлегендә дә Галимҗан Әминев, Гыйлемдар Баембәтов һәм Миңлегәрәй Сәгыйдуллин җитәкчелек иткән һәм "Крестьяннар иттифакы" дип аталган ялган "террорчы кулаклар оешмасы" пәйда була (янәсе, башында галим-экономист А.Чаянов, Н.Кондратьевлар торган уйдырма "Крестьян-хезмәт партиясе"нең "филиалы"). 1932 елның декабрендә "иттифакчы"ларны җыю башлана. Барысы илле сигез кеше кулга алына. 1933 елның 10 һәм 28 маенда ОГПУның махсус коллегиясе, җавапка тартылганнарның җинаятьләрен тикшереп, хөкем карарын игълан итә. "Иттифакчы"лардан биш кеше, шулар арасыннан Г.Баембәтов, иң югары җәзага - атарга, ә калганнары төрле срокка хезмәт колониясенә хөкем ителә. Зариф Бәшири Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда элеккеге Казан губернасы Чивил өязе (хәзерге Апае районы) Чүти авылында мулла гаиләсендә туган. Мәдрәсәләрдә укыган чорында ук әдәбият белән кызыксына башлый, шигырьләре һәм публицистик мәкаләләре вакытлы матбугатта басыла. 1907 елда Казанга килеп "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый. Шул ук елда аның "Милләт кайгысы" исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шуннан соң бер-бер артлы тезмә һәм чәчмә әсәрләре басылып тора. Ул тәрҗемәче һәм журналист буларак та бик актив эшли. Туган теленнән тыш чуваш, уйгур, үзбәк телләрендә дә яза, шактый бай әдәби мирас калдыра. Иң җитди әсәрләре - "Язгы кояш", "Иртәнге азан" поэтик җыентыклары, "Чуваш кызы Әнисә" повесте, "Замандашларым белән очрашулар" исемле истәлекләр китабы. 1958 елда төп хезмәтләре "Сайланма әсәрләр" җыентыгында тупланып чыга. 1938 елда аны кулга алалар һәм, контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, Колыма лагерена җибәрәләр. Аннан исән котылып кайткач та ул сөргендә, Башкорт АССРның Бәләбәй районында берничә ел тора. 1956 елда реабилитация алып Уфага күчеп килә. 1962 елның 21 октябрендә шунда вафат була. Сафа Борһан Сафа Борһан (Сафа Вафа улы Борһанов, әдәби псевдонимнары - С. Борһан, Сабур) 1899 елның декабрендә Уралдагы Серебряный приискасында шахтер гаиләсендә туа. 1921-1924 елларда Мәскәүдә Коммунистлар университетында укый. Аны тәмамлагач, 1926 елга кадәр ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1926 елда С.Борһан Казанга килә һәм Татарстан дәүләт нәшриятының баш мөхәррире итеп билгеләнә. 1928-1929 елларда ул - "Кызыл Татарстан" газетасының баш мөхәррире, 1931 елдан "Красная Татария" газетасында баш мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире, Казан авиация заводының күптиражлы газетасы мөхәррире, ә 1934 елдан "Известия" (Мәскәү) газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе булып эшли. С.Борһан үз чорының матбугат дөньясында публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары, театр сәнгате турындагы рецензияләре белән таныла. "Үткәндәгеләр" (1928) дигән озын хикәясе һәм "Бозлар арасында" (1929) исемле очерклары аерым китап булып басылып чыга. Аның техникумнар өчен татар әдәбияты буенча төзегән хрестоматия-дәреслек китабы, дини йолаларга, диннәр тарихына багышланган "Ураза, корбан, сәдакалар", "Алла исеме белән" дигән публицистик хезмәтләре берничәшәр басмада дөнья күрәләр. С.Борһан 1936 елның 30 декабрендә "солтангалиевчелек"тә гаепләнеп кулга алына. Казан төрмәләрендә ярты елдан артык утырганнан соң, 1937 елның 3 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үзенең күчмә сессиясендә әдипне башка бик күп тоткыннар белән бергә үлем җәзасына хөкем итә. Карар шул ук көнне җиренә җиткерелә. Кабере билгесез. Мәхмүд Бөдәйли Мәхмүд Кәшфел Һади улы Бөдәйли 1895 елда Татарстанның Мамадыиг районы Ямаш авылында туа. Революция алды елларында типографиядә хәреф җыючы, Троицк шәһәрендә "Акмулла" журналы идарәсендә сәркатип, казакъ телендәге "Айкап" журналында корректор булып эшли, аннары "Акмулла", "Шура" журналлары, "Вакыт" газетасының Төркестандагы хәбәрчесе була. Ташкентта чыга торган "Садаи Төркестан" (1914-1915) газетасында "Мөселманнар хәятыннан бер ләүхә" исемле мәкаләсе өчен төрмәдә дә утырып чыга. М.Бөдәйли - юмор-сатира жанрында язылган күпсанлы кыска хикәяләр, шигырьләр, фельетоннар, пародияләр, лөгатьсүзлекләр авторы. Алар төрле имзалар астында (Кигәвен, Автолиф, Кәшфелзадә, Дулкын, Карт студент һ.б.) шул заманның газета-журналларында ("Акмулла", "Кармак", "ТТТәпи агай", "Чаян" һ. б.) дөнья күрәләр. М.Бөдәйли "М.Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы" дип игълан ителгән "эш" буенча 1929 елда кулга алына. 1930 елның 28 июле һәм 3 августында, аннары 1931 елның 8 һәм 13 гыйнварында узган суд утырышларында ОГПУның Махсус коллегиясе әлеге "эш" буенча җавапка тартылган җитмеш җиде кешене (М.Бөдәйли, Ф.Агиев, С.Сүнчәләй, Б.Урманче, И. Биккулов, Ь.Атласи кебек күренекле әдәбият-сәнгать, фән әһелләрен) төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм итәргә карар чыгара. М.Бөдәйли, ун ел срок алып, хезмәт концлагерена (Соловкига) озатыла. Анда хөкем срогын тутыргач та, 1955 елга кадәр сөргендә иза чигәргә мәҗбүр була. Казанга ул 1955 елда, ягъни 24 елдан соң гына кире әйләнеп кайта. "Гаепләреннән" тәмам акланып, гражданлык хокуклары кире кайтарылган булса да, Хрущев-Брежнев заманындагы "негласный" чикләүләр аңа матбугат дөньясында җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирми. Гомеренең соңгы елларында тырышып төзегән "Татар матбугатында псевдонимнар" исемле хезмәте дә үз вакытында дөньяга чыкмый кала. М.Бөдәйли 1975 елда Казанда вафат була. Җамал Вәлиди Тәнкыйтьче, әдәбият белгече, тарихчы һәм тел галиме Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) 1887 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Апае районы) Апае авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм "Буби" мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911 елдан алып 1917 елның ахырларына кадәр Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә, бер үк вакытта "Шура" журналына һәм "Вакыт" газетасына актив языша. 1918 елда, Казанга килеп, укытучылык хезмәтен дәвам иттерә, төрле оешмаларда эшли. Җ.Вәлиди шул чорның күренекле язучылары (Ш.Камал, Г.Ибраһимов һ.б.) иҗатын тирән анализлый һәм тулы бәя бирә. Бигрәк тә аның Г.Тукай иҗаты турындагы хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Революциядән соң ул тел белгече буларак бик актив эшли, берничә җитди монография бастыра. 1931 елның май башында, Җ.Вәлиди Казан көнчыгыш педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты булып эшләгән вакытта, аны кулга алалар, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр. Җ.Вәлиди гаебен танымый, нык тора. Аны бик каты җәзалыйлар, мыскыл итәләр. Бу җәзалауга түзә алмыйча, ул, допрос вакытында үз-үзен үтерергә теләп, тәрәзәдән ташлана. Ләкин үлми, аяк-кулларын сындыра, бик каты җәрәхәтләнә. Бераздан шуның нәтиҗәсендә аңарда гангрена башлана. Медицина ярдәме күрсәтелмәгәч, Җ.Вәлиди 1932 елның көзендә төрмә хастаханәсендә вафат була. Кабере билгесез. Галътаф Гальгаф - язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Гали (Нургали) Галиевнең (1902-1940) псевдонимы. Газета-журналларда бу исем егерменче еллар башыннан күренә башлый. Соңга таба өч мөстәкыйль китабы - "Буталчык көннәрдә" (1925) дигән бер пәрдәлек пьесасы, "Авылыма хат" (1927) исемендә шигырьләр җыентыгы һәм "Маневрдан соң" (1927) исемле хикәяләр китабы басылып чыга. Моннан тыш аның берничә тәрҗемә хезмәте дә билгеле. Мәсәлән, рус язучысы А.Неверовның заманында зур популярлык казанган "Ташкент - город хлебный" дигән повесте татарчага Гальгаф тарафыннан тәрҗемә ителгән ("Ташкент - икмәкле шәһәр", 1929). Гомумән, Гальгаф егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә өметле яшь каләм иясе буларак телгә алына. Гальгаф 1929 ел ахыры - 1930 еллар башында "солтангалиевчелек"тә гаепләнеп кулга алынган булса кирәк. Шундый ук "гаеп" белән кулга алынып хөкем ителгән М.Бөдәйлинең бер язма таныкламасына таянганда, Гальгаф 1940 елда Соловки концлагеренда авыр хезмәт һәм ачлыктан вафат була. Г. Газиз Г.Газиз (Газиз Салих улы Гобәйдуллин, әдәби псевдонимнары - Г.Газиз, Г.Сәлман, Әбү Сәлман һ.б.) 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Студентлык елларыннан башлап тарихи хезмәтләре һәм әдәби язмалары белән көндәлек матбугатта катнаша. Әдипязучы буларак, 1913-1917 еллар арасында өч дистәдән артык сатирик һәм юмористик хикәясе, күпсанлы фельетоннары, рецензияләре дөнья күрә. Революциядән соң ул нигездә тарих һәм әдәбият фәннәре буенча эшли. Галимнең "Россия тарихы" (1919), "Татар тарихы" (1922), "Татар әдәбияты тарихы" (Г.Рәхим белән бергә язылган, 1922-1924), "Борынгы болгарлар" (1924), "Татарларда сыйныфлар тарихы" (1925), "Пугачев хәрәкәте һәм татарлар" (1927), "Хазарларның килеп чыгышы" (1927), "Тимуридлар империясенең таркалуы һәм үзбәк чоры" (1928), "Азәрбайҗанда коллык" (1930) кебек татар, рус, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән хезмәтләре төрек-татар халыкларының тарихын өйрәнү юлында үзенчәлекле казаныш булып торалар. Егерменче еллар уртасында әдәбият белемендә һәм иҗтимагый фәннәрдә вульгар социологизм карашлары көчәеп китеп, төрле эзәрлекләүләр, "буржуа идеологы" кебек ярлыклар тагыла башлагач, 1925 елда Г.Газиз Баку шәһәренә күчеп китә. Шул ук елда ул Азәрбайҗан дәүләт университетының приват-доценты итеп сайлана. 1928 елда аны көнчыгыш тарихы кафедрасы профессоры, ә 1930 елда Беренче Мәскәү университетының штаттан тыш профессоры итеп раслыйлар. 1937 елның март аенда Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең зур бер төркем галимнәре белән бергә Г.Газизне дә кулга алалар. Аны "солтангалиевчелек"тә, фәнни хезмәткәрләр ярдәмендә студентлар арасында милләтчелек, пантюркизм идеяләре таратуда, яшерен контрреволюцион оешмада әгъза булып торуда, Төркия, Германия, Япония файдасына шпионлык эше алып баруда гаеплиләр һәм, шул елның сентябренә кадәр өзлексез дәвам иткән сорау алу, тән җәзалары нәтиҗәсендә, әлеге "гаепләрне" танырга мәҗбүр итәләр. 1937 елның 7 сентябрендә әдип-галимнең "эш"е буенча тикшерү төгәлләнеп, шул ук елның 12 октябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Җинаятьләр кодексының 631, 64, 69, 70, 73 нче маддәләре буенча "Газиз Салих улы Гобәйдуллинны, шәхси милкен конфискацияләп, иң югары җәзага - атуга" хөкем итә. Шул ук төнне, ягъни 1937 елның 13 октябрь таңында, Газиз Гобәйдуллинның гомере өзелә. Кабере билгесез. Мәхмүт Галәү Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның сентябрь аенда Казан губернасының Арча өязе Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Иҗатын 1906-1907 елларда Баку һәм Әстерханда чыга торган газеталарда кечкенә мәкалә-фельетоннары белән башлый. Соңыннан Оренбургта публицистик мәкаләләр, иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган брошюралар бастыра, үзе мөхәррир булган "Кармак" исемле көлке журналда сатирик, юмористик язмалары, фельетоннары белән катнаша. Егерменче еллардан башлап нәфис әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. Очерклар, хикәяләрдән тыш берничә пьеса иҗат итә (алар арасында иң җитдиләре "Салам-торханнар", "Пугач явы") һәм "Канлы тамгалар" исемле зур тарихи эпопея өстендә эшли башлый. Туктаусыз эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә дүрт томлык эпопеяның беренче ике китабы гына язылып тәмамлана. Алары да ул елларда татарча басыла алмый, 1931 һәм 1933 елларда Мәскәүдә "Муть" һәм "Мухаджиры" исемнәре белән русча басылып чыга. Татар әдәбиятында тарихи реалистик прозага нигез салган бу романнарның татарча оригиналлары язучыны кулга алганда конфискацияләнеп юкка чыга. Фәкать җитмешенче елларда гына алар, русчадан кабат тәрҗемә ителеп, беренче тапкыр Казанда татарча басмада дөнья күрәләр. М.Галәүнең кайчан һәм ничек кулга алынуы төгәл билгеле түгел. Истәлекләргә караганда, аны Мәскәүдән Казанга сорау алырга китерәләр. Махсус киңәшмә утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була (карары билгесез). НКВД белешмәсенә караганда, язучының гомере 1938 елның 12 ноябрендә өзелә. Аяз Гыйләҗев Танылган прозаик һәм драматург, Татарстанның халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. 1948-1950 елларда ул Казан дәүләт университеты студенты. 1950 елда аны, "Советка каршы агитация" алып баруда гаепләп, кулга алалар һәм ун елга хөкем итәләр. Биш елын ул төрле лагерьларда, нигездә, Казакъстанда үткәрә. Иң авыр эшләрдә: ташчы, бетон коючы, соңыннан бригадир һәм десятник булып эшли. 1955 елда реабилитация алып азат ителеп Казанга кайта. Университетта укуын дәвам итә, шул ук вакытта төрле редакцияләрдә хезмәт итә һәм үзе дә иҗат эшенә башы-аягы белән чума. Төп әсәрләре: "Өч аршын җир" (1962), "Зәй энҗеләре" (1963), "Урталыкта" (1969), "Язгы кәрваннар" (1972), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973), "Мең чакрым юл" (1977-1978), "Җомга көн кич белән" (1979), "Әтәч менгән читәнгә" (1979-1980) повестьлары, берничә роман, егермеләп пьеса һәм мемуар китаплары. А.Гыйләҗев 1983 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. Танылган язучы Казанда 2002 елның 13 мартында вафат була. Газиз Иделле Газиз Иделле (Габделгазиз Сәлах улы Усманов) 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Беренче хикәяләре, очерклары һәм фельетоннары 1925-1926 елларда Свердловск шәһәрендә чыга торган татар газетажурналларында басыла. Г.Иделле укучыларга иң элек проза әсәрләре авторы буларак билгеле. Аның "Ерак Чытырманлыда", "Рәүфнеңбалачагы", "Комсызлык", "Очрашулар", "Күпер", "Терсәк" кебек хикәя-повестьлары заманында укучылар тарафыннан җылы каршылана. "Дәүләт Бәдриев" исемле драмасы исә утызынчы елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Язучының публицистика, мемуар, әдәби тәнкыйть, тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Г.Иделле 1937 ел ахырында, М.Әмир белән бер вакытларда кулга алына. 1939 ел ахырында иреккә чыга. Ләкин исәнлеге шактый какшаган була, рухи яктан да аны сындырып, горурлыгын таптап чыгаралар. Сиксән яшенә чаклы яшәсә дә, шуннан соң ул әдәбиятта әллә ни зур эшләр башкара алмый. Газиз Иделле 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат була. Гата Исхакый Гата Исхакый (Гата Камалетдин улы Исхаков) 1887 елда Уфа губернасының Бөре өязе Габдулла авылында крестьян гаиләсендә туа. 1904 елдан Троицк мәдрәсәсендә, 1909 елдан Уфада "Галия" мәдрәсәсендә укып белем алгач, Бөре, Дүртөйле мәдрәсәләрендә милли әдәбият дәресләре алып бара. Күпьеллык педагогик тәҗрибәсенә таянып язылган "Әдәбият юллары" дигән дәреслек китабы 1920 елда Казанда "Сабах" нәшриятында басылып чыга. Татар әдипләренең биографияләренә кагылышлы мәгълүматларны да үз эченә алган бу хезмәт, әдәби-фактик чыганак буларак, хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Авторның 1913 елда дөнья күргән "Нота мөгаллиме" (мандолинада уйнарга өйрәткеч) дигән хезмәте дә үз заманында яшьләр арасында киң популярлык казана. Гата Исхакый халык авыз иҗатын җыйнау, тәртипкә салу буенча да нәтиҗәле эшли, әмма аның җыйган материаллары матбугатка чыкмый кала. 1937 елда ул кулга алына. Аның шуннан соңгы язмышы турында әлегә төгәл мәгълүматлар табылмады. Мансур Крыймов Мансур Кәрим улы Крыймов 1898 елда Татарстанның хәзерге Апае районы Чүри-Бураш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1918 елдан яза башлый, егерменче елларда Мәскәү һәм Казан көндәлек матбугатында еш басылган агитацион-публицистик рухтагы шигырьләре, мәкаләләре, рецензияләре белән исеме таныла. Соңга таба "Кызыл Бәдавам", "Яңа көннәр алдында", "Кызыл лачыннар", "Онытылган җырлар", "Фатыйма", "Партизаннар" кебек поэмалары һәм күпсанлы тезмә агиткалары, җырлары, маршлары, декламацияләре тупланган ике дистәдән артык китабы дөнья күрә. Утызынчы елларның икенче яртысында, сәламәтлеге начараю һәм матбугатта тәнкыйть сүзләре ишәю сәбәпле, аның иҗат активлыгы шактый сүлпәнләнә. Ул, Мәскәүдән Уфага күчеп (Афзал Таһиров чакыруы буенча), гомеренең соңгы айларын шунда яшәп уздыра. Ләкин НКВД тырнагыннан качып котыла алмый. А.Таһиров кулга алынганнан соң, М.Крыймовка да чират җитә. Аны 1938 елның 1 августында Уфа төрмәсендә атып үтерәләр. Кабере билгесез. Фатих Кәрими Фатих Кәрими (Фатих Гыйльман улы Кәримов) 1870 елның 18 мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында ахун гаиләсендә туа. Ф.Кәрими - татар мәдәнияте, әдәбияты, татар халкының иҗтимагый фикере үсеше тарихында тирән эз калдырган мәшһүр шәхесләрнең берсе. Иң элек ул үзенең XIX гасыр татар тормышының аерым күренешләрен, милли үзенчәлекләрен реалистик җирлектә, гуманистик рухта тасвирлаган әдәби әсәрләре белән билгеле. Аның 1899-1902 еллар арасында басылып чыккан "Бер шәкерт илә студент", "Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы", "Мирза кызы Фатыйма", "Салих бабайның өйләнүе" кебек хикәя-повестьлары татар мәгърифәтчелек әдәбиятының классик үрнәкләреннән саналалар. Икенчедән, талантлы оештыручы, ялкынлы публицист-журналист буларак, Ф.Кәрими татар халкының революциягә кадәрге милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаша, татар милләтенең гражданлык хокукларын, мәнфәгатьләрен яклап, аның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, милли телен саклап калу өчен патша хөкүмәтенең колониаль сәясәтенә каршы армый-талмый көрәш алып бара, үзе җитәкләгән нәшрияты-матбагасы, мөхәррирлек иткән "Вакыт" газетасы аша халык арасында гыйлем-мәгърифәт тарату эшенә үзеннән зур өлеш кертә, шул рәвешчә халыкның иҗтимагый-милли аңы үсүенә уңай йогынты ясый. Әдипнең милләт язмышы, аның демократик чаралар белән мөстәкыйльлеккә омтылуы турында алга сөргән фикер-карашлар әле хәзер дә заманча яңгырыйлар. Әдипне 1937 елның 4 августында Мәскәүдә кулга алалар. 1937 елның 27 сентябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Ф.Кәримине үлем җәзасына хөкем итә. Хөкем карары шул ук көнне гамәлгә кергән булырга тиеш. Кабере билгесез. Ярлы Кәрим Ярлы Кәрим (Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов, Фатих Кәримнең бертуган абыйсы) 1901 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Оренбургның "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. 1918 елда Коммунистлар партиясенә кереп, Гражданнар сугышы чорында Кызыл Армия сафларында төрле фронтларда сугышларда катнаша, солдатлар арасында политик тәрбия эшләре алып бара. Каты яралана, шуңа да карамастан вакытлы матбугат органнарында эшли, үзе дә яза. Аның иҗат мирасы әллә ни зур түгел, берничә дистә шигырьләрдән генә гыйбарәт. Әмма ул энесе Фатих Кәримнең шагыйрь булып формалашуында зур роль уйный. 1937 елгы репрессия вакытында кулга алынып, юкка чыга. Ничек һәлак булганы әлегә билгесез. Галимҗан Нигъмәти Галимҗан Нигъмәти (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин) 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасы Чишмә районына кергән Үдрәкбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Иҗат эшчәнлеге Гражданнар сугышы чорыннан ук башланып, егерменче елларда яшь совет матбугаты һәм әдәбиятының теоретик һәм практик мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре һәм брошюралары белән исеме таныла ("Октябрь һәм әдәбият", "Ленин һәм пролетариат революциясе", "Коммунизм турында", "Әдәбият мәйданында" Һ.6.). 1927-1932 еллар арасында ул аеруча нәтиҗәле эшли: дүрт китап, иллегә якын мәкалә бастыра. Бу хезмәтләрендә тәнкыйтьче-галим татар язучыларыннан М.Гафури, Г.Коләхмәтов, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, К.Нәҗми, Ь.Такташ, А.Шамов, И.Гази, Г.Толымбай һ.б. иҗатларына тирән анализ ясый, ал арның иҗтимагый һәм эстетик карашларына шул чорның әдәбият белеме принципларыннан чыгып бәя бирергә омтыла. Г.Нигъмәтинең бай әдәби мирасы хәзерге көндә дә тарихи һәм фәнни кыйммәтен югалтмаган. Г.Нигъмәти 1937 елның 16 сентябрендә кулга алына. Берничә елга сузылган тикшерү барышында Казан һәм Алабуга төрмәләрендә утыра. Аны "троцкийчы контрреволюцион оешма"да әгъза булып торуда гаеплиләр. 1940 елның 17 гыйнварында махсус "өчлек" әдипне биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карарын игълан итә. Язучы-галимне Устьвымлаг исемле тоткыннар лагерена җибәрәләр. Шунда ул 1941 елның 4 декабрендә вафат була (ачлыктан, хәлсезләнүдән булса кирәк) һәм Коми АССРның Тимер Юл районы Вожаель поселогы каберлегенә күмелә. Кави Нәҗми Кави Нәҗми (Кави Ьибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элеккеге Сембер губернасы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Петрякс районы Красный Остров авылында крестьян гаиләсендә туа. Беренче шигырьләре 1918 елда "Эшче" газетасы битләрендә басыла. Егерменче елларда, зур иҗади активлык күрсәтеп, әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайный, поэзия өлкәсендә дә, проза жанрында да шактый уңышларга ирешә. Аның "Чыныгу" (1923), "Иң соңгысы" (1924), "Шобага" (1925), "Миңлебикә кодагыйның кайгысы" (1926), "Таштугайга кайтмыйбыз!" (1928) исемле хикәяләре һәм бигрәк тә "Яр буенда учаклар" (1928), "Якты сукмак" (1929), "Кояшлы яңгыр" (1930) повестьлары шул чор татар прозасының җитди казанышлары буларак кабул ителә. 1932 елдан К. Нәҗми Татарстан Язучылары берлеген оештыру буенча зур эш башкара һәм 1934 елда татар язучылары оешмасының беренче рәисе итеп сайлана. 1934 елның августында Мәскәүдә узган Бөтенсоюз язучыларының I съездында ул татар матур әдәбияты турында зур доклад ясый. К.Нәҗми, татар язучыларыннан беренче буларак, СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана. 1937 елның язында К.Нәҗмине кинәт рәислектән төшерәләр, партиядән чыгаралар, ә 2 июльдә ул кулга алына. Ике елга якын дәвам иткән сорау алулар, кыйнау-мыскыллаулар, тәүлекләр буе аяк өсте бастырып торулар, юешсалкын карцерларга ябып җәфалаулардан соң, ТАССР Югары судының 1939 елның 16-19 мартында үткән утырышы аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Әдип, бу карар белән килешмичә, бер-бер артлы гариза-шикаятьләр яза. Ниһаять, "эш" яңадан каралып, шул ук елның 29 декабрендә әдипне, тулысынча аклап, иреккә чыгаралар, матбугат аша аның гаепсез булуын игълан итәләр. 1948 елда К. Нәҗми үзенең иң күләмле һәм иң җитди әсәрен - "Язгы җилләр" исемле тарихи революцион романын тәмамлый. 1951 елда бу әсәр СССР Дәүләт премиясенә лаек була, бик күп телләргә тәрҗемә ителә. К.Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. Гали Рәхим Язучы һәм галим Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов) 1892 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Башта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый, аннан соң Казандагы сәүдә училищесында һәм Мәскәүдәге сәүдә институтында укый. Уку елларында ук иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Иң җитди әсәрләре - "Идел" повесте (1921), күпсанлы хикәяләр һәм шигырьләр. Ул - "Татар әдәбияты тарихы"ның авторларыннан берсе (1923-1927). Тел белеме, тарих, халык авыз иҗаты һәм археография буенча да җитди фәнни хезмәтләр калдыра. Г. Рәхим 1931 елның май аенда Җ. Вәли ди һ.б. белән бергә кулга алына һәм биш елга хөкем ителә. 1934 елга кадәр "Беломорканал" төзелешендә иң авыр шартларда эшли. Стахановча тырышып эшләгән өчен срогыннан алда азат ителә. Ләкин 1938 елда шул ук "гаепләре" өчен янә кулга алына һәм 1940 елга кадәр гомерен төрмәдә үткәрә. Үлем дәрәҗәсенә җитеп хәлсезләнеп, сукыраеп, бик каты авыргач, аны иреккә чыгаралар. Һәм ул, озак яши алмыйча, 1943 елда вафат була. Мәҗит Рәфыйков Мәҗит Мәгъсүм улы Рәфыйков 1925 елның 17 апрелендә Башкортстан Республикасының хәзерге Күгәрчен районы Күгәрчен авылында укытучы гаиләсендә туа. Беренче иҗат тәҗрибәләре (татарча һам русча язылган шигырьләре) 1944-1945 елларда, Ватан сугышында каты яраланып (арка сөяге имгәнеп) кайтканнан соң, Күгәрчен район газетасында басыла. Әдәби иҗат эшен Башкорт дәүләт педагогия институтында (1944-1946) һәм Казан университетында (1946-1950) укыган елларында дәвам иттерә. Ләкин сугыштан соң кабат көчәеп киткән репрессияләр студент шагыйрьне зур сынау алдына китереп бастыра: 1950 елның 1 апрель төнендә, диплом эшен якларга нибары берничә көн калгач, М.Рәфыйковны кинәт кулга алалар. Аны Җинаятьләр кодексының дәһшәтле 58 нче статьясы (10 һәм 11 нче пунктлары) буенча, "контрреволюцион яшерен оешмада әгъза булып торуда" һәм "совет властена каршы пропаганда алып баруда" гаеплиләр һәм, Махсус киңәшмә карары белән ун елга ирегеннән мәхрүм итеп, Иркутск өлкәсендәге төзәтүхезмәт лагерена җибәрәләр. 1951 елның языннан алып 1955 елның июленә кадәр ул сәяси тоткын сыйфатында Тайшет-Братск юлы төзелешендә эшли. Фәкать Сталин үлгәннән соң гына, амнистиягә эләгеп, иреккә чыгарыла. М.Рәфыйков лирик җылылык белән өретелгән документаль-мемуар характерындагы повестьлары һәм нәсергә тартым кыска хикәяләре белән танылды. Ул шулай ук сәләтле тәрҗемәче дә иде. Аның тәрҗемәсендә рус телендә үз әсәрләре тупланган берничә җыентык һәм күп кенә татар язучыларының аерым әсәрләре (Г.Тукай прозасы, Ш.Камал, Н.Дәүли, X.Сарьян роман-повестьлары, М.Әмир, И.Гази, Г.Әпсәләмов һәм башка авторларның хикәяләре) китап булып басылып чыга. Әдип гомеренең соңгы елларында каты авырудан җәфалана һәм 1986 елның 24 гыйнварында Казанда вафат була. Ибраһим Салахов Шагыйрь һәм прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низами улы Салахов 1911 елның 30 августында хәзерге Казакъстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1928-1931 елларда Казан педагогика техникумында укый. Шул ук елларда шигырьләре, әдәби парчалары белән вакытлы матбугатта актив катнаша башлый. Армиядә өч ел хезмәт итә, педагогия институтында укый. 1937 елда кулга алынып, ун ел буе Колыма приискаларында эшли. Шунда аягын имгәтә, исәнлеген какшата. Әмма исән калып, туган ягына кайта. Бу турыда автор үзе бик җентекләп "Колыма хикәяләре" исемле искиткеч оста һәм үтемле язылган әсәрендә бәян кыла. Моннан тыш ул берничә роман һәм повестьлар авторы: "Дуэль" (1937), "Күкчәтау далаларында" (1965), "Имәннәр тамыр җәйгәндә" (1986) һ.б. И. Салахов 1998 елда туган ягында вафат була. Фатих Сәйфи-Казанлы Язучы-прозаик, драматург, публицист, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) 1888 елның 22 мартында элеккеге Казан губернасы Спас өязе Карамалы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, җәдит мәктәпләрендә мөгаллим булып эшли башлый, 1915-1917 елларда "Галия" (Уфа) мәдрәсәсендә, революциядән соң Казан техникумнарында, хәрби курсларда, Татар Коммунистлар университетында, педагогия институтында тарих һәм иҗтимагый фәннәр укыта. Февраль революциясе көннәрендә Уфада татар эсерлары органы "Ирек" газетасының нәшире (редакторы Г.Ибраһимов), ә совет чорында "Кызыл Татарстан" (1923-1925) газетасы, "Яңалиф" (1927-1929) журналының мөхәррире була, республика Мәгариф һәм Җир эшләре комиссариатларында төрле җаваплы вазифалар башкара. Ф.Сәйфи-Казанлының нәфис әдәбият, публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге дә революциягә кадәр үк ныклы эзгә салына. 1907-1917 еллар арасында язылган "Мөкатдәс хезмәт", "Безнең заман", "Ямьсез тормыш", "Җәмәгать кадиме" пьесалары, күпсанлы публицистик мәкаләләре, совет чорында иҗат ителгән повесть-хикәяләре, "Өч нарат" романы, "Дошманнар", "Зәкуан мулла шәҗәрәсе", "Зөбәрҗәт" кебек драмалары, популяр характерда язылган тарихи хезмәтләре, брошюралары - болар барысы да татар әдәбияты хәзинәсенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Ф.Сәйфи-Казанлы 1936 елның 14 сентябрендә кулга алына. Кайчандыр эсерлар партиясендә әгъза булып торганлыгына нигезләнеп, аны хөкүмәт башлыкларына һәм партия җитәкчеләренә каршы һөҗүм әзерләүдә, милләтчелектә һәм башка шуның ише уйдырма җинаятьләрдә гаеплиләр. 1937 елның 3 августында Махсус киңәшмә үзенең ябык утырышында әдипнең "эш"ен карап, аны иң югары җәзага - атуга хөкем итә. Хөкем карары ике көннән соң - 1937 елның 5 августында гамәлгә ашырыла. Күмелгән урыны Казанның Архангел зиратында дип фараз кылына. Гурий Тавлин Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасының Зәй районы Урта Баграж авылында туа. Күрше авылларындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1942 елда хезмәт юлын Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәптә укыган елларында ук "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасының актив хәбәрчесе була. Аның тәүге шигырьләре дә шул газетада дөнья күрә. 1943 ел башында Кызыл Армия сафларына чакырылып, сугышчан юлын, танкист буларак, Курск дугасында башлый. Аннан соң Днепрны кичү дәһшәтендә катнаша. Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашист юлбасарлардан азат итү өчен аяусыз бәрелешләрдә күрсәткән фидакарьлекләре өчен өч орден һәм төрле медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда армиядән демобилизацияләнгәч, Г.Тавлин Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Студентлык елларында "Кызыл Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") һәм "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре") газеталарында берничә шигырен, Г.Әпсәләмовның "Алтын йолдыз", В.Ажаевның "Мәскәүдән еракта", В.Бхаттачарианың "Ачлык" романнарына караган рецензияләрен бастыра. 1950 елның 23 гыйнварында нахак яла нигезендә кулга алынып, совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнә һәм, Татарстан Югары суды тарафыннан ун елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Себергә озатыла. 1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды, Татарстан Югары судының Г.Тавлинга караган хөкем карарын юкка чыгарып, Татарстан Дәүләт иминлеге комитетыннан аның "эш"ен яңабаштан тикшерүне таләп итә. Яңадан тикшерү Г.Тавлинның бернинди җинаять тә эшләмәгәнлеген ачыклый, һәм ул 1954 елның 22 сентябрендә, тулысынча реабилитацияләнеп, тоткынлыктан азат ителә. Ирек яулагач, партиядә торгызылып, педагогия институтын тәмамлый. Әмма элекке "халык дошманы"на, утсыз төтен булмый, аны юкка гына биш елга якын сак астында тотмаганнард ыр дип, яшь буынга белем, тәрбия бирүне ышанып тапшыруны кулай күрмиләр. Тавлин башта Казанны судан саклау буенча инженерлык корылмалары төзелешендә, Казан елгасы аша дамба-күперләр төзүдә эшли. Аннары төрле район газеталарында хезмәт куя. "Кызыл Татарстан" газетасында әдәби хезмәткәр, бераз вакыт сәркатип була, китап нәшриятында, хроникаль фильмнар студиясендә мөхәррирлек итә, Биектау районында радиотапшырулар оештыра. 1972 елда, педагогия институтын тәмамлаганнан соң унҗиде ел гомере узгач кына, мәктәптә эшли башлый. Гурий Тавлин - "Сары яфраклар коела", "Йолдызлар безгә янәшә", "Тәвәккәл таш яра", "Алгы сызыкта" һ.б. исемнәрдәге китаплар авторы. Аның беренче зур әсәре булган "Дунай дулкыннары" романы кулъязма килеш Татарстан Дәүләт иминлеге комитетында юк ителә. Үзе кичергән вакыйгаларга нигезләп язылган "Афәт" романы (беренче һәм икенче кисәкләре - 1996, өченче кисәге 2007 елда) басылып чыга. Гурий Тавлин 1998 елда вафат була. Кәрим Тинчурин Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Демьян Бедный районы Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. К.Тинчурин беренче сәхнә әсәрен - "Моназәрә" ("Бәхәс") комедиясен 1906 елда, мәдрәсәдә укыган чорда ук яза. 1910 елда беренче профессиональ театр труппасы "Сәйяр"гә актер булып керә, шул вакыттан башлап үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Ул ел саен диярлек бер-ике пьеса иҗат итә һәм татар драматургиясенең классигы дәрәҗәсенә күтәрелә. 1922 елда аның җитәкчелегендә Казанда Татар дәүләт театры ачыла (хәзерге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры). Драматургның "Беренче чәчәкләр", "Сүнгән йолдызлар", "Американ", "Җилкәнсезләр", "Казан сөлгесе", "Зәңгәр шәл" кебек әсәрләре, татар әдәбиятының классикасына әверелеп, бүген дә театр тамашачысына көчле эстетик тәэсир ясыйлар. Атаклы драматург илле яшьлек юбилееның икенче көнендә, 1937 елның 16 сентябрендә кулга алына. Аңа нинди генә гаепләр такмыйлар, хәтта Япония шымчысы булуда да гаеплиләр... Әдип сүзендә нык тора, нахак гаепләрнең берсен дә танымый, палачларның йөзенә төкерә. 1938 елның 14 ноябрендә Махсус киңәшмә аны атарга хөкем итә. Шул хөкем карары нигезендә 1938 елның 15 ноябрь төнендә, 1 сәгать 50 минутта, төрмә палачлары әдипне атып үтерәләр. К.Тинчурин Казанның Архангел зиратында күмелгән булырга тиеш. Сәрвәр ддһәмова Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә элеккеге Оренбург губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә туа. Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре белән якыннан аралашу, ниһаять, күренекле язучы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы корып җибәрү аны әдәби иҗат эшенә якынайта. С.Әдһәмова балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, пьесалар иҗат итә. Егерменче еллар уртасында аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә башланып китә. Ул Л.Толстой, Н.Тихонов, А.Чехов, А.Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итә. 1938 елның 4 гыйнварында С.Әдһәмова "халык дошманы хатыны" буларак кулга алына. Шул ук елның 11 августында Махсус киңәшмә аны 58 нче статьяның 10 һәм 12 нче пунктлары буенча ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм биш елга хокукларын чикләргә хөкем итә. С.Әдһәмова төньяк лагерьларында урман кисә, аяк-кулларын өшетә. 1940 елның 16 октябрендә аны кассация буенча тулысынча аклап иреккә чыгаралар. Казанга кайткач, С.Әдһәмова тәрҗемә эшләрен дәвам итә, дистәләрчә рус һәм дөнья классикларының китапларын татар укучысына җиткерә. Кызыклы мемуар-истәлекләр язып бастыра. Ул 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була. Садри Җәләл Садри Җәләл (Садретдин Хәйретдин улы Вәлидов) 1891 елда Казан губернасының Тәтеш өязе Апае авылында мулла гаиләсендә туа. Буби мәдрәсәсендә һәм Казандагы Учительская школада белем ала. Соңгысында укыган елларында каләм тибрәтә башлап, "Аң", "Ак юл" журналларында беренче хикәяләрен бастыра. Татар морзалары тормышыннан алып язылган һәм 1914 елны "Аң" журналында дөнья күреп, шуннан соң аерым китап рәвешендә берничә мәртәбә басылган (соңгы басмасын 1991 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарды) "Дим буенда" исемле романтик повесте аңа аеруча шөһрәт китерә. С.Җәләлнең Октябрьдән соңгы иҗат эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Хикәяләр язуын дәвам иттерү белән бергә, ул көндәлек темаларга мәкаләләр, яңа чыккан китаплар турында рецензияләр яза, М.Горький, Дж.Лондон, Ф.Шиллер, Д.МаминСибиряк кебек классик әдипләрнең аерым әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра, юмор-сатира жанрында күп кенә фельетоннар, сатирик парчалар иҗат итә. С.Җәләл - сталинчыл репрессия шаукымына эләккән татар әдипләренең беренчел әреннән. Аны 1931 елның 6 маенда шифаханәдә дәваланып яткан җиреннән алып китәләр. Шул ук көнне кулга алынган туганнан туган абыйсы Җамал Вәлиди, галим-язучы Гали Рәхим белән берлектә, аны да "солтангалиевчеләр"нең Казандагы яшерен "филиалын" төзүдә гаеплиләр. 1932 елның 11 маенда ОГПУның Махсус киңәшмә С.Җәләлне биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Хөкем карарын үтәү өчен әдипне Ак диңгез - Балтыйк каналы төзелешенә, хезмәт колониясенә җибәрәләр. Срогын тутыргач, авыр хезмәттән, ачлы-туклы яшәүдән сәламәтлеге тәмам какшаган, ярым сукырайган С.Җәләл 1935 елда Казанга гаиләсе янына кайтып егыла. Гаиләсе тәрбиясендә азмы-күпме хәл алгач, ул сукырлар җәмгыятендә эшли башлый. Аннары, кыска вакытлы курсларда укып, якын танышы профессор Л.И.Шулутко (1897-1971) ярдәме белән ортопедия һәм травматология институтына массажчы булып эшкә урнаша. Әмма утызынчы елларның икенче яртысыннан тагын да көчлерәк кабынып киткән репрессияләр шаукымы С.Җәләлне 1937 елда кабат тимер читлеккә китереп кертә. Пләтән төрмәсендә күпмедер ябылып ятканнан соң, аны, каты авырып китүе сәбәпле, төрмә шифаханәсенә күчерәләр. Тагын бераздан, хәле бөтенләй начараюын күреп, төрмә машинасы белән өенә кайтарып куялар. Шуннан соң инде ул озак яши алмый: 1943 елның 29 июлендә дөнья куя. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында.