Гомерлек бурыч Гаҗәеп хәл, тормышымда ниндидер җитди үзгәрешләр көтелгәндә яисә нәрсәдәндер җаным тетрәнгән вакытларда минем төшемә әни килеп керә. Һәрвакыт шулай. Тормыш упкыннарын үтеп чыга алмый изаланганда төшемә әни кереп, миңа төрле символик сүзләр, ишарәләр белән дөрес юлны табарга булыша. "Күкрәк көчем белән мул җимешләр җыеп алсам әгәр эшемдә, әллә нигә иркәләгән кебек, әни керә минем төшемә. Кинәт кенә хәсрәт уты кабып, янып йөрсә әгәр эчемдә, кемнәргәдер үпкәләгән сыман, әни керә минем төшемә..." Аның ишарәләренә, кыска гына итеп әйткән сүзләренә озын-озак уйланганнан соң гына төшенәм. Төш юрау дигән нәрсә, мөгаен, шулай буладыр инде... Менә бүген дә әнием ап-ачык булып төшемә керде. Нәкъ исән вакыттагыча, кәшемир яулыгын ияк астыннан алдырып бәйләгән, мине юлга озатырга әзерләнеп, мич алдында юкалар, чәкчәкләр пешереп йөри. Борчулы йөзен эш арасында гына миңа борды да: "Улым, онытмадыңмы?" — диде. "Нәрсәне, әни?" "Бурычларыңны түләргә",— диде әни. Мин кемгә бурычлы булуымны сорамакчы идем, өлгерә алмый калдым — уянып киттем. Шуннан озак кына төш белән өн арасында уйланып яттым. Ни әйтергә теләде икән миңа әни? Мәрхүмнәр рухына атап һаман хәер биргәләп торам, әни, әти исемнәрен башлап телгә алам югыйсә... Төшемнең дәвамын күрергә өметләнеп, күзләремне йомам. Әмма йокым ачылган инде. Йөгерек уйларым мине җәһәт кенә туган ягыма — Әлки районының Татар Мулла авылына алып китте. Уй өчен күперсез елгалар да, асфальтсыз юллар да комачау була алмый бит. Уйларым, Хуҗалар тавына, андагы Изгеләр чишмәсенә сәлам бирдереп, мине Зариф урманы авызына китереп төшерде. Уйсулыкка посып кына утырган туган авылым моннан уч төбендәге кебек ап-ачык күренеп тора. Әнә урман кебек бакчасы белән яшелләнеп күренгәне — безнең нигез. Кайчандыр абыйларым белән бергәләшеп салган йортның шифер түбәсе күзгә чалына. Әнә күршедәге йортның морҗасыннан сыек кына төтен тартып утырганы — ат караучы Габделхак әзиләрнеке. Кыш көннәрендә, юллардан машина уза алмаганда, ул мине район үзәгенә кадәр ат белән озаттыра иде. Әнә югары очтагы биек итеп салынган өйдә тракторчы Фәлах абзыйлар яши. Сугыштан соңгы елларда "дизель" дип аталган кибән кадәр зур трактор кайткач, аны башлап Фәлах абзый иярләгән иде. Машина, трактор ише техника яныннан безнең ише малайларны башкалар пыранлатып куган чакта Фәлах абзый яклый, дизель кабинасына күтәреп утыртып, кырларны әйләндерә торган иде... Шәп гәүдәле, Левитанныкына охшаган шәп тавышлы бу абзыйның яшьлеге фронтта, сугыш ялкынында өтелеп калды... Фәлах абзыйлар ягалый шахтер-зимагур Готфан абыйларның калай түбәле йорты күренә. Юан-юан бүрәнәләрдән салынган (кунакка бер кайтуында Готфан абый салдырып киткән иде) бу матур йортның тәрәзәләре күп еллардан бирле инде кадакланган килеш тора. Шулай бервакыт Готфан абый чемодан тутырып акча төяп кайткан да бер әрҗә аракы алып авылның барлык ирләрен сыйлаган. Аннары сугыш елларында халыкны чыбыркы белән куалап "таякка" эшләткән колхоз рәисе Әслах абзыйны уңлы-суллы яңаклаган. "Нәрсә өчен болай кыланасың, энем?" — дип сораган тегесе. "Хәтерлисеңме, — дигән Готфан абый, — сыер белән сабан сөргәндә, чи калдырасың, малай актыгы! дип, мине, ундүрт яшьлек үсмерне, буразнага сугып егып кыйнаган идең. Шул бурычны түләдем. Хәзер без квиты!.." Шунда карап торган ирләрнең берсе дә Әслахны яклап сүз катмаган, дип сөйләделәр. Сугыш елларында һәм аннан соң безнең ишле гаилә дә нужаны вә һәртөрле җәбер-золымны аз күрмәде. Әмма бездә кинә тоту юк, үзебезне җәберләүчеләргә "бурычыбызны" Готфан абый кебек итеп "кайтара алмадык". Хәер, безнең җәфалы тормышыбызның төп сәбәпчесе рәис Әслах кебек бәндәләр генә идемени? Аның бит бөтен системасы халыкка каршы эшли торган заман иде! Шул системаның әмерен үтәмәгәннәрнең үзләрен утлы табага бастыралар иде бит. Әслах булмаса башкасын — аннан да зәһәррәген табарлар иде. ...Хыялымда шулай авылыма кайтып җиткәч, кыркапкадан чыгып киткәнче озатып калган газиз әниемнең гомергә онытылмас моңлы күзләре, хәер-фатихалы ягымлы сүзләре, әтиемнең район үзәгенә кадәр ат белән озата баруы, ак яулыклы күрше кызы, авылдашларым, балачак һәм яшьлек дусларым хәтеремдә яңара... Басу капкасыннан олы тормышка аяк атлаганнан соң байтак юллар үтелгән икән инде... Әлбәттә, алар шома гына, каршылыксыз гына узылмагандыр. Анда ил белән кичергән бәла-казалар да, кайбер якын дусларның хыянәте дә, шәхси тормыштагы югалту-табышлар да, төрле хата-ялгышлар да, инде төзәтергә соң булган үкенечләр дә — һәммәсе бар. Ни генә димә, яшияши үзеңнең рухи яктан бик күпләргә бурычлы икәнлегеңне, еллар узган саен ул бурычларның һаман арта барганлыгын аңлыйсың... Замандашларым, балачак һәм яшьлек дусларым, газиз әти-әнием, туганнарым, якташларым турындагы хатирә-хикәятләрем әнә шушы рухи бурычымны кайтару ниятендәге гамәлләремнең берсе буларак та кабул ителсен иде. Моңсу хатирәләр Әтиурманы Авылга кайтканда мин иң әүвәл Зариф урманы белән күрешәм. Киткәндә иң соңыннан Зариф урманы белән саубуллашам. Кайтыр юл да, китәр юл да шушы урман аркылы уза. Җил-җиләсле агачлар арасына килеп керүгә, яфраклар кыштырдавында әтием тавышын ишеткәндәй булам. ...Үземне белә-белгәннән бирле минем әти урман каравылчысы булып эшләде. "Мәгыйз абзый ул — урманны да тунатмас, утынсыз да калдырмас",— диләр иде авылдашлар аның турында. "Урман җене кагылгандыр сиңа, шуннан кайтып кергәнең юк. Ялгыз ничек кенә эчең пошмыйдыр урманда",— ди әни дә еш кына. Әти исә нарат сагызыдай саргылт мыегы астыннан елмая гына: — Урманда кеше ялгыз буламыни?! Урман җанлы бит ул. Чыннан да, әти урманга җитте исә агачлар белән сөйләшә башлый: — Иһи-һи, матурым, сугыш зәхмәте сиңа да кагылган икән,— ди ул, корыган имән янына тукталып.— Шыр сөяккә калгансың лабаса. Кышлары зәһәр килде шул, кышлары. Сугыш узган урманнарның хәле сезнекенә караганда да мөшкелрәк булды. Агачлар да солдатлар кебек сугышты фашистка каршы. Күпме партизан туган өе итте урманны... Әти, агач тамырлары кебек кытыршы бармаклары белән әле бер кәүсәне, әле икенчесен сыйпыйсыйпый, һаман эчкәрәк атлый. Ә минем тизрәк авылга, дуслар белән уйнарга кайтасым килә. Әледән-әле: — Әти, кайтыйк инде-е,— дип куям. — Кайтырбыз, улым, сабыр әйлә,— ди әти.— Әниеңнең чәе дә өлгермәгәндер әле. Күрәсеңме, никадәр агач корыган, алар урынына язын яшь үсентеләр утыртырга кирәк булыр. Ир-егет үз гомерендә, ким дигәндә, бер өй салырга, бер булса да агач утыртырга тиеш. Ниһаять, без кайтыр юлга борылабыз. Урманны чыккач, әти ике көпшәле мылтыктан һавага атып җибәрә. Бу аның әнигә "Без кайтырга чыктык, чәеңне әзерли тор!" дигән шартлы сигналы. ...Кайчандыр бөтен мәктәп белән бергәләп утырткан яшь агачлар инде үсеп җитте. Алар да урманга кушылып шаулыйлар. Без дә җиткән егет булдык. Тик әти генә картайды. Күптән ялга чыгарга вакыты җитсә дә, урманын ташламады ул. Тамырланып китә алмаган үсентеләр урынына яңаларын утыртып, шуларның төпләрен йомшартып йөри бирде. Тагын шунысы бар: өлкәнәйгән саен агачларны кайгыртуы, урманга булган сакчыллыгы һаман арта барды аның. Ул инде утынга да үсеп утырган агачларны кисми, төпсәләр генә кубара башлады. Иртә таңнан балтадыр, ломдыр алып урманга китә. Күлмәге лычма тир белән аркасына ябышканчы төпчек кубара. Яфрак-туфрак белән томаланган булсалар да, аларны тиз таба ул. Кайчандыр шул урында мәгърур гына шаулап утырган имән егетләрен, каен кызларын, усак малайларын яхшы хәтерлидер, күрәсең. Үзе төпчек кубара, үзе иске танышын очраткандай сөйләнә: — Мынатыраккынасы, сиңа да вакыт җитте, матурым. Картаймыш көнеңдә тагын бер ялкынланып алырга насыйп икән әле... Инде мин бала вакыттагы кебек әтине ашыктырмыйм, шулай да төпсәләрне арбага төяп, олауны әйбәтләп бәйләгәннән соң да, әтинең һаман ашыкмавын абайлагач, әйтми булдыра алмыйм: — Кайтырга вакыт түгелме икән, әти? — Кайтырбыз, улым, кайтырбыз,— ди әти,— бераз сулу алыйк. Урман агай белән дә сөйләшеп туймадым бит әле... ...Инде мин дә урман телен аңларга өйрәнеп киләм бугай. Аның әкрен искән җилдә моңлы гына шаулавы миңа әтием тавышы булып ишетелә. Тамырлар Без Кадыйр абый белән өлгереп килгән иген басулары буйлап атлыйбыз. Күпме күзәткәнем бар: сәхрәгә чыктымы, аның җилдә каралган йөзе яктырып-балкып китә, иркен кырлар, тургайлы күк чагылган зур коңгырт күзләре тагын да ягымлылана төшә, хәтта ки ул үзе дә янә бер карышка калкуланып-үсеп киткәндәй була. Бөдрә чәчләрен тузгытып искән җил кебек, иген кыры, тургай моңы кебек табигый тота ул үзен биредә. Аның белән ни турында гына гәпләшмик, сүз, ничектер, үзеннән-үзе игеннәр иленә килеп тоташа. Ул, һәр басуга туктала-туктала, уңышның күпме чыгасын күзе белән үлчәп-чамалап ала, теге яки бу сортның үзенчәлеге, холкы-фигыле турында мавыгып сөйли. Үзе, барган уңайга, басу кырыйларында аллы-гөлле булып көязләнеп утырган билчән, сөтле үлән, солыча кебек чүп үләннәрен йолкып-йолкып ыргытырга да өлгерә. — Болардан бик матур букет ясап булыр иде,— дим мин. Кадыйр абыйның зур коңгырт күзләре миңа елмаеп-сынап карый. — Иген арасында чәчәк дигәнең дә чүп үләне генә булып кала шул, энекәш... Имәнсәр янына җитәрәк ул, ниндидер хикмәт очраткандай тукталып, карашын бер ноктадан аермыйча торды. Аннары иелде дә сак кына йолкып алды. Челән борыны кебек нечкә генә кузаклы торна борчагы иде бу. Агроном абый аны башка чүп үләннәре кебек итеп читкә атмады, кузакларын җыеп, икегә бүлде дә кулларын аркасына яшерде: — Кайсы кулдагысын аласың?— диде ул, елмаеп. Нәкъ бала вакыттагы шикелле... ...Без Кадыйр абый белән куышып диярлек үстек. Бәйрәм көннәрендә генә авызга "ару" аш эләгә торган сугыш заманы иде ул. Башка көннәрдә әни ашны һәртөрле үлән яфракларыннан пешерә. Ә бу "витаминнарны" җыеп кайту безгә — ике малайга йөкләнгән. Иртә таңнан көтүне куып кайтуга әни тегеп биргән капчыкларыбызны алабыз да урманга, Болан сазлыгына юнәләбез. Монда нинди генә нигъмәтләр юк: балтырган дисеңме, какы, дәгел дисеңме, елан көпшәсе, кузгалак дисеңме, зәрдә яки каз тәпие дисеңме — бары да бар. Шулар белән капчыкларны шыплап тутыргач, баеп барган кояшка аркан борылып, кайтыр юлга кузгалабыз. Кадыйр абый алдан атлый, мин — аның артыннан. Капчык авырлыгыннан иелгәнгә мин аның үзен күрмим, бары тик аю табаныдай билсез аяк эзләренә генә карап кайтам. Эзләр алга таба ераклаша бара, ераклаша бара. Капчык бавы тирләгән кулларымнан акрынлап түбән таба шуыша. Урман авызына чыгып җитәбез дигәндә капчык кулдан бөтенләй ычкынып китә. Мин, гарьләнеп-үҗәтләнеп, аны кабат күтәрмәкче булам, ләкин никадәр генә азаплансам да, капчыкның яңадан минем арык җилкәләремә менәсе килми. Мин, еларга җитешеп, ачудан капчыкны типкәлим. Кадыйр абый туктый, тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөрткәләп миңа карый: — Нәрсә, чыгымчылыймыни? Шулай, үлән ашы ул барганда гына алып барам, кайтканда миңа ышанмагыз, дип әйтә ди шул, энекәш. Ярый, борыныңны салма, хәзер тыңлатабыз аны. Ул ике капчыкның авызын юкә кабыгы белән тоташтырып бәйли дә үз җилкәсенә атландыра. — Киттек! Булдыксызлыгыма кәефем кырыла, авыз салына, гаебемне аклыйсым, Кадыйр абыйга ничек тә ярдәмләшәсем килә. Теләк кенә булсын, җае табыла дигәндәй, юл читләрендә сузаеп утырган торна борчакларын җыя башлыйм. Вак кына әчкелтем борчакларны кузакларыннан бөрчим дә Кадыйр абыйның авызына каптырам, бөрчим дә каптырам. — Молодец, энекәш, атны шулай чыбыркы белән түгел, солы белән куарга кирәк аны!— Бу сүзләр мине тагын да дәртләндереп-канатландырып җибәрә. Борчак белән мавыгып, ындыр артына кайтып җитүебезне сизми дә калабыз. Шул көннән башлап мин торна борчагын алдан ук хәстәрләп бара торган булдым. — Әйдә, сугыштан кайткан төшенә әтигә дә торна борчагы җыеп куябыз! Бу тәкъдим икебезгә дә бик ошады. Инде җыелган борчакны өчкә бүлә башладык. Ике өлешен үзебез тәмләп ашыйбыз, бер өлешен әтигә дип яшереп куябыз. ...Соңыннан, әти фронттан кайткач, үзен торна борчагы белән сыйлавыбыз турында кеткелдәп көлә-көлә искә ала торган булды... ...Солдат хезмәтеннән соң Кадыйр абый туп-туры авыл хуҗалыгы институтына кайтып керде. Авыз тутырып "ару ипи" каба алмый үскән авыл малаеның бу адымына берәү дә гаҗәпләнмәде. Сугыш елларында күбесенчә кысыр калып, чүп үләннәре баскан туган туфракта һәммә кешегә җитәрлек икмәк үстерергә хыяллануы табигый хәл иде. — Кыргый үсемлекләрнең генетик мөмкинлеге гаять зур.— Кадыйр абыйның күкрәктән чыккан ягымлы тавышы мине яңадан бүгенгегә, рәшә уйнап торган кырга кайтарды.— Утыйсың, йолкасың, гербицид белән агулыйсың — барыбер үсәргә җаен таба, шайтан. Кадыйр абый туфрак галимнәренең, башлыча Нобель премиясе лауреаты Норман Борлаугның бу өлкәдәге гаҗәеп эшләре турында сөйли. Галимнәрнең әйтүенчә, чүп үләннәрнең культуралы үсемлекләр өчен зарары гына түгел, файдалы яклары да бар икән ләбаса. Каршылыклы бу дөнья дигәнең... Агроном абый, минераль ашламаларга күчеп, аларны сакларга биналар җитенкерәмәүдән, шул сәбәпле никадәр кыйммәтле-туклыклы матдәләрнең ачык һавада исраф булып юкка чыгуыннан зарланып ала да янә кулындагы торна борчагына кайта: — Тамырга ашлама кирәк, ләкин ашламаны суырып алыр өчен тамырның да нык булуы мөһим,— ди ул, торна борчагының тырпаеп торган калын тамырларын аралаштыргалап.— Әйтик, менә шушы кыргыйларның тамыр көчен ипекәйгә күчерәсе иде. Тамырда бит хикмәт... "Әйе, хикмәт тамырда шул",— дип кабатладым мин, үзебезнең нәсел-тамырларыбыз шәҗәрәсенең игенчеләргә тоташкан булуын уйлап. Ачы какылар Туган авылыма кайткан саен мин зират яныннан урап килмичә калмыйм. Бу изге урынга аяк басуга күңелне чиксез бер дулкынлану хисе биләп ала, ниндидер сәмави бер моң сара. Кайчандыр шул тирәгә, түбән очка, болын ягыннан көтү каршыларга төшүләр, көтү кайтканны көткән арада зиратка какы җыярга сугылган чаклар хәтердә яңара. Менә әле дә карт тирәкләр, мине таныгандай, талгын җилдә шыбырдашалар. Ә шул тирәкләрнең ябалдашына оя корган каргалар да, нәкъ балачактагы сыман: — Кар, кар, ка-ар! Кар, ка-ар!— дип сәламлиләр. Әнә кемдер иске бер кабернең тузган рәшәткәсен алыштырып маташа. Якынрак киләм. Күршем Гомәр ләбаса. Агроном Гомәр. Янында чем кара күзле, йомры башлы малай да бар. — Бу — күрше абыең булыр,— диде Гомәр, аңа мөрәҗәгать итеп.— Хәтерләмисеңмени? Узган ел конфет алып кайткан иде бит үзеңә. Бераз дәшми торганнан соң малае: — Бабайны да сурәтеннән генә күреп беләм ич мин, әти,— дип куйды. Аның тоныграк күкрәк тавышы миңа бик тә таныш, бик тә үз тоелды. Әйе, Гомәрнең дә балачакта сөйләшүе нәкъ шундый иде. Аның шушы зиратта: "Әти-и, мин монда-а..." дип еламсырап әйткән тавышы яңгырап киткәндәй булды. ...Күрше Галим абый сугыштан яраланып кайткан иде. Янында чибәр генә бер апа да бар. "Шәфкать туташы икән. Галимне әҗәл тырнагыннан шул гына алып калган икән, инде өйләнешкәннәр..." — дип сөйләделәр авылда. Тиздән аларның улы — Гомәр туды. Ләкин яшәү белән үлем янәшәдә генә йөргән икән. Улының: "Әттә!" — дип теле ачылуын да ишетә алмыйча, иске яралары ачылып, Галим абый вафат булды. Үзеннән берничә яшькә олырак булсам да, Гомәр күбрәк минем белән уйнап үсте. Хәер, бик күп уйнарга да туры килмәде безгә. Буразнада абынып егылмаслык булып җирдән калкуга әниләрнең кул арасына керә башладык. Безнең иң зур эш — иртән көтү куып, кичен терлекләрне каршы алу иде. Юл уңаенда киртә арасыннан кысыла-кысыла зиратка керәбез, "бисмилла"бызны әйтә-әйтә, какы җыеп чыгабыз. Тамак тәмугка кертә, диләр бит... Шунысы гаҗәп, зиратка кердекме, Гомәребез агачлар арасына кереп китә дә гаип була, югала. Аннары, ничек кинәт югалган булса, шулай искәрмәстән килеп безгә кушыла. Үзенең кулында какысы да бик аз, күзләре дә кызарган шикелле. — Җыйган берен ашап барасың инде әллә?— дип сорыйм. — Әйе. — Ә күзләрең нишләп кызарды? — Какы ачысыннан. Көннәрдән бер көнне без сиздермичә генә аның артыннан сагалап бардык. Гомәр зиратның аргы башындагы кызыл йолдызлы чардуган каршына килеп тезләнде. Әтисенең истәлеккә калган, кояшта уңып беткән пилоткасын, башыннан салып, кулына тотты. Бу якка искән җил белән аның: — Әти, мин монда-а... мин быел укырга керәм... Әни әйтте... Әти-әти... — дигән өзек-өзек сүзләре ишетелде. Без, яшеренгән урыннарыбыздан чыгып, Гомәр янына килдек. Үзен зурлар кебек тотарга яратучы Әнвәр әйтеп куйды: — Нишлисең бит, малай, үлгән артыннан үлеп булмый. Үлгәннәр дә кире кайталмый. — Дөрес түгел, минем әти кайтачак! — диде Гомәр, яшенә буылып.— Әни беләме, әллә синме? — Әле хет синең әтиең авылга кайтып җитә алды... Минем әтинең кабере дә билгесез... Без, юатырга тырышып, Гомәргә үзебезнең какыларыбызны бирдек. Ул бер сабакны кабарга дип авызына китергәндә какыга күз яше тәгәрәп төште. Малай какыларны кире сузды: — Ачы...— диде. Күршем рәшәткә куйган арада без әнә шуларны искә алып хатирәләргә бирелдек. — Ә шулай да, әти кайтачак дип дөрес сукалаганмын бит,— диде Гомәр, зур учлары белән улының кара бөдрә чәченнән сөеп.— Менә Ирек улымны гел дә бабасы кебек диләр... — Ә какы ачы дип дөрес әйтмәгәнсең, әти,— диде малай.— Какы бер дә ачы түгел, какы бик тәмле. Без Гомәр белән гаҗәпләнеп бер-беребезгә карашып куйдык. Әтисе әйтте: — Без ашаганнары ачы иде шул, улым. Сезгә андый ачыны татырга язмасын инде берүк! — диде. Сутәме Авылдан хат килде. "Абый, кышкы каникулда барып чыгарга уйлыйм. Сезгә берәр әйбер алып киләсе түгелме? Бал, бәрәңге, ит-мазар кирәктер, бәлки..." — дип язган Салих энекәш. Мин уйга калдым. Йомышым юк түгел. Авылдан китертергә ниятләп, нык сагынган-тансыклаган әйберем бар минем. Тик ул энекәш язганнарның берсе дә түгел. Бәлки, энекәшкә сәер булып та тоелыр. Чөнки мин тансыклаганы шәһәрдә дә дефицит түгел — торбадан фатирыма шаулап килеп тора. Кранны гына борасы. Әйе, әйе — су. Идел янында да суга сусыйсың икән шул. Хәлбуки, мин тансыклаган су гади генә түгел, ә туган авылым суы! Үзебезнең ындыр артында кайчандыр әти белән икәү тапкан чишмә суы... Бүгенгедәй хәтеремдә: әтинең сугыштан, Бөек Ватан сугышыннан кайткан елы иде. Солдат итеге белән нык-нык басып бәрәңге бакчасы казый. Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, дымлы туфрак исе, яшь бөреләр исе борынны кытыклый. Рәхәт. Бервакыт әти мине үз янына чакыра. — Күрәмсең, улым? — ди. Карасам, көрәк эзеннән мөлдерәп чыккан су буразна буйлап эз салырга азапланып ята. Мин көрәгем белән туфрак сибеп караган идем, шундук яңадан бәреп чыкты. Әти: — Чишмәне томаларга ярамый, улым, гөнаһ була! — диде дә учларын төкерекләп су чыккан урынны казый, тирәнәйтә башлады. Көрәк сабының яртысы күмелерлек булгач, су яхшы ук тибә башлады. Шуннан соң әти аны янәшә генә агып яткан инешкә борып төшерде. Чишмә суы, үзенә бертөрле тавыш белән челтерәп, зур суга кушылды. Гүяки ул үзенә юл сапканга шатлана, безгә рәхмәт әйтә иде. Икенче көнне әти чишмәгә каен бура төшерде. Ян-якларына түгәрәкләп тал утыртты. Ялга туктаган арада сугыш хатирәләрен дә сөйләп алды. Әти сугышта артиллерист булган. Дөресрәге, туп тартып йөрүче атларны караган. — Дошман — елан, үзе чигенгәндә еш кына суларны да агулап калдыра иде,— дип сөйли әти.— Шунлыктан атларыма суны буралы чишмә, коелардан алмыйча, яңа гына төшкән снаряд чокырларыннан эчертә идем. Җир, улым, безнең халык күңеле кебек бит ул, аз гына кагылдыңмы, чишмә булып ургый. Дошман гына агулап бетермәле түгел аны. Әйе!.. Үзебезгә дә шул яңа чишмәләрдән су алып чәй куя идек... Кичен әти чәйне яңа чишмә суыннан кайнатырга кушты. Самавырны Кенигсбергтан алып кайткан иде. Янбызына дистәләгән медаль төшерелгән Тула самавыры. Фашистларның да чәй эчеп карыйсы килгән, күрәсең, бездән талап алып киткән булганнар. Әти чәй яратканга аны калдырмаган, үзе белән алган, тик самавырның юлда борынын гына югалткан. Әти аңа яңа борын куйды. Солдат самавыры, күпне күрсә дә, гамәлгә яраклы иде. Әти, беренче чәшкәне агызып "каплап" куюга, самавыр җизе төсендәге мыекларын сыпыргалап: — Булган бу, әкәмәт! — дип куйды.— Кәүсәр чишмәсеннән бер дә кайтыш түгел икән ләбаса. Шул көннән башлап әти самавырны үзебезнең чишмә суыннан гына куйдыра торган булды. Күршедә генә кое да бар югыйсә. Суы да көмеш кебек чип-чиста, алып чыгу да җиңелрәк. Үзебезнең чишмәдән китергәндә тау менеп, тау төшәсе бар. Ә бу эш минем өстә... Кайвакыт суны күрше коедан алам да чишмәдән китердем дип хәйләлим. Буламы соң! Әти иренен тидерү белән үк сизеп ала. — Нинди судан куйдыгыз самавырны? — дип сорый. — Чишмә суы белән,— ди әни, мин әйткәнчә. — Кил әле, эчеп кара әле. Әни татып карый да: — Әллә инде тагын. Сукыр тавыкка бар да ярма. Су — су инде, — ди. Әти җиз мыегын учы белән сыпыргалый: — Мин үзебезнең чишмә суын дөньядагы бернинди су белән буташтырмыйм да, алыштырмыйм да. Ә сез, әкәмәтләр, тәмен дә аермыйсыз...— дип куя. Аннары, чәшкәсен читкә этәреп, ачусыз гына әйтә: — Малай, тагын бер мәртәбә алдашсаң, матри,— ди. "Су булгач, барыбер түгелме икәнни. Әти аның тәмен ничек аера икән?" дип шакката идем. Инде хәзер төшендем. Үзем дә су тәменә сизгерләнә барам. Туган җир суы башка сулардан аермалы була икән шул. Чит җирләрдә йөреп, туган ягын өзелеп сагыну сусавын кичергән кеше генә тоядыр аның чын тәмен... "Кибән башы" Кешеләр күп уза биредән, әмма чүплек савыты янында, тәмәке төпчекләре арасында тилмереп яткан "кибән башы"на илтифат итүче юк. Инде мин дә узып киткән идем. Шулай да нидер исемә төшкәндәй тукталдым, акрын гына кире борылып килдем. Ипи телеменең кабылган урыны, авыз шикелле булып, миңа нидер әйтте кебек. "Оныттың дамыни?! Хәер, хәтерләмәсәң дә, гаеп итеп булмый. Ул вакытта сабый гына идең шул әле син..." — Ипи телеме миңа гүя шулай эндәште. ...Онытып буламыни ул көннәрне?.. Безгә бик күп кеше җыйналган иде. Менә ишекне киң ачып, өйгә бер өер салкын ияртеп, әти кайтып керде. Керде дә мине көчле кулларына алып күкрәгенә кысты. Аның җиз мыеклары битемә орынды, муенымны кытыклады. Тик мин башка вакыттагыча көлә алмадым — әтинең кызарган күзләрендә яшь тамчысы елтырый иде... Әни өстәлгә мичтән яңа алынган түм-түгәрәк ипи китереп куйды. Әти "кибән башы"н кисеп алды да, читеннән тешләп, калганын әнигә бирде. Әтинең нигә шулай эшләгәнен мин соңыннан гына белдем. — Ипи телеме аны ашый башлаган кешенең исән-сау әйләнеп кайтуын тели, улым. Адәм баласын ризыгы тартып кайтара,— диде әни. Шуннан без әтине сагынган-юксынган саен сандыктагы кадерле икмәкне алып карый, караган саен әтине ныграк сагына торган булдык. Әти булмагач, ничектер өй дә салкын, ашта тәмле түгел кебек иде. Ашка кычыткан, балтырган кебек нәрсәләр кушылды. Хуш исле арыш ипиен черек бәрәңге кәлҗемәсе алыштырды. Инде теге "кибән башы"на караган саен, әтине генә түгел, авыз тутырып тәмле ипи ашаган бәхетле көннәрне дә сагынабыз, авызга ирексездән сулар килә иде. Эх, бер генә кабып карарга! Юк, ярамый. Мин ашамыйча да түзәрмен, тик әти генә исән-сау әйләнеп кайтсын! Шулай да "кибән башы"н бер көнне чак кына ашамый калдым бит, әй. Авырып тора идем. Кичкә таба төшләнә-саташа башлаганмын. Имеш, әни мич тутырып ипи пешергән. Өйгә тәмле булып яңа пешкән ипи исе таралган. Әни зур гына бер телем кисеп миңа суза: — Аша, улым, аша,— ди. Күзләремне ачсам, чыннан да, әни минем кулыма ипи тоттырып маташа иде. Әлеге "кибән башы"н. — Аша, улым, әтиең болай да исән-имин кайтыр, Алла боерса, аша. Сугыш туктагачтын, моннан да тәмлерәк ипиләр пешерербез әле,— ди әни, үзе яшьле күзләрен миннән читкә яшерә. Мин хәлсез кулларым белән ипи кыерчыгын күкрәгемә кыстым. Шул килеш кабат изрәп киткәнмен. Уянып, күзләремне ачсам, өйгә кояш нуры тулган. Баш авырту да, күңел болгану да беткән кебек. Күкрәгемдә нинди каты нәрсә бар дисәм, "кибән башы" икән. Ярый әле ашамаганмын дип сөенүемнең чиге булмады. ...Сугыш бетте. Әти яраланган килеш булса да әйләнеп кайтты. Ул алып кайткан "куян калачы" белән мавыгып, сандыктагы кисәк турында чүт кенә онытып җибәрмәгәнмен. Сандыкны ачып, "кибән башы"н алдым да әтигә суздым. — Әти, ипекәйнең кешене сугыштан исән-сау алып кайтуы дөресме? —дип сорадым мин. Әти, "кибән башы"н тамырлары бүртеп торган кулына алып, учы белән сыйпый-сыйпый бераз уйланып торды да әйтте: — Дөрес, улым, хак әйтелгән сүз ул,— диде.— Гитлер мәлгуньне җиңәргә булышучы да, безне сугыш мәхшәреннән саклап алып чыгучы да шушы — туган як ипекәе булды... ...Уйларымнан айнып, чүплек савыты янында аунап яткан ипи телеменә карадым. Ул да үзен ташлап калдыручының яңадан кадерләп кулына алганын көтәдер шикелле тоелды миңа. "Әгәр, балам, син кайтмасаң..." Әнием Сәрмәдия Зариф кызының Якты рухына багышлыйм. Тәпи йөреп киткән көннәреннән алып соңгы сәфәренәчә адәм баласын изге дога — ата-ана догасы озата бара. Шул дога кешене тормыш карурманнарында адаштырмый, төрле бәла-казалардан исәнимин алып чыга, һәртөрле уңышларга рухландыра. Сугыштан соңгы авыр елларда аякка чабата киеп, күрше авылга мәктәпкә чыгып киткәндә дә, яшем җитеп, солдатта хезмәт иткәндә дә, соңыннан Казан университетында гыйлем эстәгәндә дә, аннары гәзит-журнал редакцияләрендә эшләү елларымда да әти-әниемнең хәер-догасы таяныч булды миңа. Хәзер дә шулай... "Ата-ана догасын алып калырга кирәк..." дигән сүзнең асыл мәгънәсен яши-яши аңлыйсың икән ул. Ул доганы алуның никадәр җаваплы вә кыенлыгын төшенәсең икән. "Әх, әти-әни сүзен нишләп колак яныннан гына шудырып җибәрдем икән? Акыллы киңәшләрен ник кенә хәтеремә салып куймадым икән? Газиз кешеләремнең кадерен үзләре исән чакта нигә белеп җиткермәдем икән соң?!" — дип, үкенеч утларында янарлык булмасын иде ул... Ә туган илеңнең, туган халкыңның догасын алу аннан да кыенрак. Моның өчен гомерең дә җитмәс шикелле... Әни безне гомер буе юлга озатты, солдатка озатты. Башта ул әтине Бөек Ватан сугышына озатып җибәрде. Аннары Зур абыебыз — Нургазиз абый комбайнын күрше Нурҗиһан апага тапшырды да фронтка чыгып китте. Аларга әни бик күп шигъри хатлар яздырта иде. Кызганыч, ул хатлар сакланмаган, тик шунысы хәтердә: аларның һәркайсында Гитлер мәлгуньне җиңеп, исән-сау кайтсагыз иде, дигән изге теләкләр күп булды. Тирә-күрше, дус-иш, авылдашлар да үзләренең сугыштагы сөекле кешеләренә "шигырь чыгарып бирүен" үтенеп, безнең әни янына киләләр, әни исә ялындырмый, чәй кайнап чыккан арада алар теләгәнне рифмага салып әйтеп тә бирә иде... Сугыш бетеп, әти белән Зур абыйның яраланып булса да исән кайтулары сөенечен кичерүгә, әни берәм-берәм башка абыйларны солдатка озату хәстәрен күрә башлады. Каюм абый китте дә авиациядә офицер хезмәтендә торып калды. Аның артыннан Кадыйр абыйны озаттык. Ул, өч ел солдат хезмәтен тутырып, Казанга укырга кайтты. Аларга да шигырь белән бик күп хатлар язылды. Ниһаять, миңа — төпчек малайга чират җитте... Мин әни яздырган шигырьләрне җыеп бардым. Чөнки дөньяның ачысын-төчесен шактый татыган әни соңгы елларда нык картайган, шунлыктан мин аның үзен дә, ул яздырган кадерле шигырьләрне дә югалтудан курыктым... Һәм менә еллар үткәч, ул шигъри хатларны кабат-кабат кулыма алам, аларны укыган саен әлегәчә күрелмәгән яңа мәгънәләрен тапкандай булам, яңа хисләр кичерәм. Җилләр исә... Җил каксын дип, Киртәгә элдем керемне. Җырга салып сиңа язам Эчемдәге серемне. Көлә-көлә утырдың, Улым, син машинага. Киткән юлларыңа карап, Күзләремнән яшь тама. Төрлегез төрле яры Таралдыгыз, улларым. Шул улларым уйлый-уйлый, Адашамын юлларым. Төпчек улым, син дә киткәч, Кызык бетте яшәүдән. Нинди хәбәр килер диеп, Хатлар көтәм Мәскәүдән. Бу шигъри юлларын әни миңа Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән чагымда яздыртып җибәргән иде. Еллар узудан сары яфракларга охшап калган бу хатлардан миңа әниемнең моңсу йөзе, җанымны җылытучы нурлы күзләре карый сыман. Сагыну-сагыш тулы бу караш, бу шигырьләр солдат гимнастеркасы кигән яшьлегемне хәтердә яңарталар, мине якты дөньяга тудырган, изге күкрәк сөтен имезеп, өзелеп-колкынып, зур өметләр баглап үстергән газиз кешемә түләнмичә калган биниһая бурычым турында искә төшерәләр, йөрәкне үкенү-сагышлар кыса... Көлә-көлә утырдың, Улым, син машинага... Әни-әни... Син бит үзең миңа: "Улым, аерылышканда елама. Елаганда кеше ямьсезләнә. Сер бирмә! Мин дә сине озаткач кына, артбакчага төшеп, синең киткән юлларыңа карый-карый иркенләп бер яшь түгәрмен..." — дигән идең. Артыбызда ярлар биек, Биек булса да су ташый. Минем йөрәгемне, улым, Сагыш утлары ашый. Кошлар сайраганда елыйм Күңелләрем тулганга. Бигрәк тә сине сагынам Төпчек улым булганга. Шушындый кыска-кыска шигырьләрне әни каядыр, хат азагына гына яздырып куйган була. Башта: "Сезки данлыклы Совет Армиясе сафларында тырышып хезмәт итүче углыма, безки әнкәеңнән һавадагы кошлар, судагы балыклар санынча күптин-күп сәламнәремне иртән искән йомшак җилләр аша җибәреп, хәер-догаларымны кылып калдым..." — дип, чәчәкләп-чуклап сәламнәрен әйтә. Аннары авыл хәлләре, үз тормышларына күчә. Бик тәфсилләп хезмәтем турында сораша һәм хатны җыр белән төгәлли. Боларны укыганда әнинең почмак (безнең якта аш әзерләү бүлмәсен шулай атыйлар) белән түр арасында эшләрен башкарып йөри-йөри энекәштән (Зур абый малаеннан) хат яздыруы күз алдыма килә. Әнә аның уйчан йөзе илһамланып-нурланып киткән, үзе әледән-әле: "Яздыңмы? Булдымы? Сүземне төшереп калдырмадыңмы?" — дип сораштыргалап куя. Соңыннан хатны кычкырып укып күрсәтергә куша. Укылгач, авызын кәшемир яулык чите белән каплап көлә: — Баш-аяк боткасы булган лабаса бу... Йә, ярар, килешмәгән җирләрен үзе килештереп укыр әле... Менә бу шигырьне дә язып куй: Өстемдәге күлмәгемне Ничек киеп туздырыйм? Минуты — ай, сәгате — ел,— Ничек кенә уздырыйм?! Бала дисең, бала дисең,— Балдан татлы була икән. Балалар таралып беткәч, Баш дивана була икән. Каеннар яфрагын коя, Көз җиткәнен сизенә. Ризыкларың монда булып, Кайтсаң иде нигезгә. Шушындый эш арасында гына яздырып җибәргән шигъри юлларыңның солдат улыңа рухи көчдәрман бирүен, ил-көн, авылдашларым каршында, сезнең каршыгызда йөзем ак булсын өчен тырышып хезмәт итәргә дәрт бирүен белдеңме икән син, әни? Халык җырлары, мөнәҗәт рухы, Кандалый кебек борынгы шагыйрьләр рухы сизелеп торган бу шигырьләреңне без якташ егетләр белән бергәләшеп укый идек. Хәтта аларны рус, украин егетләре дә тәрҗемә иттереп тыңлыйлар иде... "Синең әниең дә нәкъ безнең әни кебек икән..."— диләр иде. Минем улым кайда? — диеп, Кыр казларыннан сорадым. Кыр казлары кыйгылдашкач, Бер утырып еладым. Бу гомерләрнең үтүе, Җыйган малның бетүе. Бер ай микән, бер ел микән Бер көнемнең үтүе. Җәй дә яшел бу нарат, Кыш та яшел бу нарат. Яннарыңа барыр идем Тормаенча бер сәгать... Әнинең бу хатына җавабымны мин дә шигырь белән язганмын. Күрәсең, әнинең шигърияте мине дә шундый ук дулкынга көйләгәндер. Дөньяда гел шулай бит: изгелек — изгелекне, явызлык — явызлыкны, ышанмау — ышанмауны, ышаныч — ышанычны, мәхәббәт — мәхәббәтне, шигърият — шигъриятне тудыра... Еллар узгач, үз хисләреңә читтән карау да кызыклы икән. Әни, синең җырларыңны Күңелемә беркетәм. Киңәшеңне истә тотып, Тырышып хезмәт итәм. Командирым рәхмәт әйтә, Иптәшләр дә ярата. Рәхмәтемне ничек кенә Әйтим сиңа карата? Әни, артбакчага төшсәң,— Анда ике каен бар, Ана белән бала кебек Үскәннәр бер тамырдан. Авылымда чакта шушы Каеннарга сөялеп, Киләчәкне уйлый идем Еракларга төбәлеп. Каеннар пышылдый иде Яфраклары белән: "Син киткәч, әниең калыр Хәсрәтләре белән..." Сәламемне җиткер, әни, Дусларга — каеннарга. Ил сагында тора улың,— Бирешмә кайгыларга... Әнинең җавап хатыннан: Кош, балаларын очыргач, Сайрап кала ояда. Балалар янда булмагач, Ни кызык бар дөньяда? Улым, сиңа хат яздырам Эчкенәем пошканга. Килеп җитәр матур язлар, Моңлы сайрар кошлар да. Пар каенның ботагына Элеп куйдым шәлемне. Эчем яна, тышым көя, Белүче юк хәлемне. Көннәремне уздырамын, Авыр уза төннәрем. Син кайтырсың — мин булмам дип, Куркадыр күңелләрем. Әйе, әнинең исәнлеге шәптән түгел икәнен белә идем. Ул тормыш агачында сары яфрак кебек эләгеп кенә тора иде. Сугыш елларындагы ачлы-туклы тормыш, чамасыз авыр хезмәт, итәк тулы бала-чага хәсрәте аның саулыгын бик нык какшаткан иде. Шуны белә торып та, үземә ял биргәннән соң туган авылыма кайтуны ике айга сузып, кичектереп килүемне хәзер берничек тә аклый алмыйм. Ел ярымнан соң, тантаналы бер җыелышта әйбәт хезмәтем өчен миңа да кыска вакытлы ял бирелүен игълан иткәч, үз колакларыма үзем ышанмый тордым, шатлыгымның чиге булмады. Ләкин мин кайтуны суздым. Ни өчен? Янәсе, кышын юллар авыр. Буран булып, самолетлар да очмаса, кадерле-санаулы вакытлар юлда узар дип уйладым. Моңарчы бит минем Әлкигә кайтып караганым юк иде. Әмма абыйларның кыш көне кайткан вакытларында юл азабы — гүр газабы, дип зарланганнары, әтинең дә: "Матур вакытларда — язын яки җәй көннәрендә кайту яхшы... Яман сыер гына ярда бозаулый..." дигәне хәтердә иде. Монысы бер. Икенчедән, җәйгә таба өс-баш та чибәррәк күренә. Бушлат яки шинель өстерәп йөрисе юк. Өстә — мундир, башта — фуражка. Офицердан бер дә ким түгел. Әле бит бергә мәктәптә укып, дуслашып йөргән, чигүле кулъяулыклар биреп озатып калган кызлар да бар авылда. Арада берсе — күк шикелле зәңгәр күзлесе, сине генә яратам, бәгърем, дигәне дә бар... Тик соңгы вакытларда нишләптер хатлары килми башлады әле аның. Көтеп-көтеп тә хат-хәбәре булмагач, тагын яздым. Тагын җавап юк. Җырда әйтелгәнчә, аерылып тору белән күңел сүрелә микәнни?.. Кайткач-кайткач матур булып кайтырга кирәк авылга. Шуңа күрә дә мин ашыкмаска, ничек кенә булса да язны көтәргә булдым. Бу уема командирларым да каршы килмәде, старшина хәтта хуплады да. Солдат дуслар гына: "Ничек җаның түзә кайтып китмичә?" — дип гаҗәпләнделәр. Ә ничек түзгәнемне мин үзем генә беләм. Әни әйтмешли, минуты — ай, сәгате ел булгандыр. Бу вакытлардагы халәтемне, нинди каршылыклы тойгылар уртасында калуымны әни сизеп торган диярсең, мондый шигырьләр җибәргән: Эч пошканнан бер эш диеп, Утырып чәчем тарыймын. Тәрәзәдән солдат күрсәм, Сиңа охшатып карыймын. Иптәшләрең арасында, Улым, яхшы йөрсәнә. Минем саргайган йөземне, Улым, кайтып күрсәнә. Хатның азагында әни болай дип өстәгән: "Улым, җибәрсәләр, кайт кына. Үзем исән чакта сине кунак итәрлек хөрмәт табармын. Бик сагындым. Бер күрүе — бер гомер..." Ана йөрәге сизмиме соң?! Кайтырга! Тизрәк юлга чыгарга кирәк! Чираттагы дежур смена тәмамлануга ял итеп тә тормастан, командирыбыз — өлкән лейтенант Славуновка мөрәҗәгать иттем. Ихлас табигатьле, гадел кеше, ял сәгатьләрендә гармунда уйнарга яратучы бу офицерны мин үз абыйларымның берсенә охшата идем. Шуны сизде микән әллә, ул да миңа ничектер башкалардан аерыбрак, җылырак итеп карый иде төсле. Мине тыңлагач, аның какча йөзенә елмаю нурлары чыкты: — Мин инде заявка биреп куйган идем,— диде ул.— Ике көннән китәрсең. Иңнәремә канатлар үстемени?! Буш вакытта каптеркага кереп парад киемнәремне шәпләп үтүкләп куйдым. Итекләремне көзгедәй ялтыраттым, мундирга ап-ак яка тегеп, йолдызлы сәдәпләрен гуталинлап чистарттым... Инде ялларын алдан файдаланган егетләр миңа кызыгып карыйлар иде. ...Авылга кайтып җитүемне мин көндәлек дәфтәремә болай дип теркәгәнмен: "Мәскәүдән Казанга поезд белән, Казаннан Чистайга пароходка утырып, Чистайдан Базарлы Матакка юлда очраган йөк машинасына, Матактан үзебезнең Татар Мулла авылына атка утырып кайтып җиттем. Юлда байтак гомер узды. Җәяү чыгып йөгерердәй минутлар күп булды". Авыл бераз үзгәргән, такта башлы өйләр күренгәли. Тупыллар үсеп утырган албакчабыз каршына җиткәч, арбадан сикереп төштем. Карыйм, капка төбендә әни басып тора. Нәкъ элеккечә, өстенә фуфайка, башына бүрек кигән. Капкадан кереп китәргә теләгән дә нидер тоткарлаган сыман тукталып калган, ахры. "Әни!" — дип, җиңенә кагылгач борылып карады да мине күреп чак кына егылып китмәде, бичара. Кочаклап алдым үзен. Ул күкрәгемә сыенды да: "Улым..." — дип кенә әйтә алды. Аннары гына: — Әйдә, улым, чәй кайнаган... — диде. — Без сине көттек... — Мин бит кайтасымны хәбәр итмәгән идем, әни, каян белдегез? Әни көлде. — Без сине көн саен көттек. Самавыр кайный башлагач та әтиең гел син кайтуга юрый. "Әнә самавыр да Шамилегез кайта, Шамилегез кайта! дип әйтә",— ди. Ул арада, өй ишеген киң ачып, зур резин итекләре белән лап-лоп атлап, әти үзе дә килеп чыкты. Җиз сакал-мыекларында ак төкләр күбәйгән икән. Башында — эшләпәсе, үзе күлмәкчән. Әти белән — карт солдат белән дә кочаклашып күрештек. — Саумы, солдат! — диде ул, минем өс-башымны күздән кичереп.— Мәскәүне әйбәт саклыйсызмы? Әйбәт сакларга кирәк. Без фашистлардан саклап калдык аны, инде сезнең чират... Бергәләп утырып, нәкъ элеккечә итеп, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтек. Юк, элеккечә дип әйтү дөрес үк булмас. Элеккегә караганда күп тапкыр җылырак, якынрак, мәгънәлерәк иде безнең бу табын... Кичен клубтан кайтуыма почмактагы киштәдә нәкъ элеккечә, өстен ак ашъяулык белән ябып, әни яңа сауган сөт калдырган иде... Бер күрешү, чыннан да, үзе бер гомер икән шул. Шушы ун көнлек ял вакытында авылдашларым белән очрашуларым, мин солдат хезмәтендә вакытта күңелем тарткан кызның башка берәүне үз итүеннән алган йөрәк ярасының өзелеп әрнүләре дә, авыл комсомоллары җыелышында мине зурлап президиумга чакырып алулары, мәктәптә укытучыларым белән күрешеп чыгуым...— һәммәсе күңелемә җуелмаслык булып уелган. Арада минем өчен иң авыры — сөйгәнемне югалту иде, билгеле. Зәңгәр күзләр алдый, дигән сүз хактыр, күрәсең... Зәңгәр күзле Рәзинә турындагы уйлар мине кабат үткәннәргә алып китә. Хыялдагы "төсле телевизор" экранында өзек-өзек хатирәләр чагыла башлый. ...Әнә яланаяклы бәләкәй Рәзинә югары оч чишмәсеннән судан кайтып килә. Ябык иңнәрендә көянтәгә аскан бизәкле чиләкләре чайкала. Без, малайлар, яшел каз үләне өстенә сузылып, карта уйнап ятабыз. — Кара, кара, әллә кем булган, исәнләшми дә узып бара! — ди озын буйлы булганы өчен "Әләкси" кушаматлы Радик.— Әйдәгез, малайлар, шуның чиләгенә туфрак салабыз. Үлчәп кайтсын әле тагын бер кат су юлын. Йә, кем булдыра, кайсыгыз батыр? Күрше Миңнулла кузгала башлаган иде, Радик сөякчел бармакларын аның иңенә басты. — Синең булдырганыңны беләм, әнә Шамил күрсәтсен үзенең кем икәнен. Йә-йә, әллә шүрләп калдыңмы, ә? Кемнең инде үз ишләре арасында куркак булып күренәсе килсен? Акрын гына кузгалып, Рәзинәнең артына төшәм һәм юлдан тузан учлап, мөлдерәмә чиләгенә салам. Рәзинә зәңгәр ут шикелле күзләрен миңа юнәлтә. Бөтен урамга ишетелерлек итеп чәрелдәп кычкыра: — Нишлисең син, бүксә тәре, каз муен! — ди һәм чиләген дә түкми, суга да яңадан китми, өенә теркелди. Гаеп үземдә булса да, күңелдә ачу кузгала. "Бүксә тәре, имеш. Әнинең муенында зоб авыруы булганга шулай мыскыл итә. Үзен белми, Челән..." — Молодец! — дип мактый мине Радик.— Бик үртәшсә, икенче чиләгенә дә тондырасың калган.— Кинәт аның зур күзләре тагын да зурая төшә: — Малайлар, беттек! — ди ул.— Теге Челәннең әнисе килә! Карасам, чыннан да, түбән очтан үрдәк кебек алпан-тилпән басып Гашия апа күтәрелә. Кулында — таяк. Ул арада дусларның кайсы кая качып беттеләр. Мин таралып калган карталарны тиз генә җыештырам да кыел артбакчага. Сугышка кадәр үк әти утыртып калдырган карлыганнар куе безнең, арасына кереп качсаң, шайтан да табарлык түгел. Ләкин мине эзләп төшүче булмады. Бераздан курка-курка гына өйгә кайтам. Ишектә тыңлап торам: юк, Гашия апаның гөрелдек тавышы ишетелми. Керми торгач, әни үзе каршы чыга. Кайтып килүемне күргәндер, ахры. — Бар, улым, чишмәдән су алып кайт,— ди ул тыныч кына.— Бер чиләк суымны Гашия апаңа биреп җибәрдем. Икенче юлысы алай тәрбиясезләнмә, кара аны! Мин җиңел сулап куям да, үзем ясаган бер тәгәрмәчле кул арбасына ике чиләк асып, шалторшолтыр чишмәгә йөгерәм... Шуннан соң Рәзинәне җәберләмәдем шикелле, киресенчә, башка малайлардан яклый торган идем. Мәктәптә кайвакыт без аның белән икәү дәрестән соң калып, стена гәзите чыгарабыз, аннары мин аны өенә кадәр сумкасын күтәрешеп, озата кайта идем. Бергә-бергә күңелле иде безгә. Тик ул, сигез классны тәмамлагач та, укуын ташлады. Бу вакытта инде аңа берәү дә "Челән!" дими, ул йомры иңбашлы, томрап торган, күк шикелле серле күзле чибәр кыз иде... Күңел экранындагы вакыйгалар алышына. Әнә мин, унынчы классны тәмамларга йөргән ябык егет, язгы таңда тирәктәге каргаларны уята-уята Рәзинә яныннан кайтып киләм. Иренемдә аның кайнар иреннәре тәме, колагымда: "Тагын аз гына утырыйк әле..." дигән назлы тавышы... Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, әни әйтә миңа: — Улым, синең бик җаваплы вакытың. Сынауларыңны бирәсең бар,— ди.— Болай йокламый, ял итми йөрсәң, сабагың башыңа кермәс бит...— ди.— Әгәренки берәү сине ярата икән, ул синең хәлеңне аңларга, болай капка төбен озак саклатмаска тиеш...— ди. Җүләр түгел диген инде мине. Әнинең шушы сүзләрен кызга сөйләп торам бит. Ә ул алсу иреннәрен турсайтты да: — Әйтче шуны: кайсыбызны күбрәк яратасың, минеме әллә әниеңнеме? — ди. Көтелмәгән сораудан аптырап калам. Әниеңнеме әллә әтиеңнеме күбрәк яратасың, дигәннәрен ишеткәнем бар. Әмма сөйгән кыз белән әнине бер үлчәүгә кую чамага туры киләме икән? Әниең бит сине якты дөньяга тудырган, назлап сөя-сөя хәләл күкрәк сөтен имезеп аякка бастырган, иң тәмле ризыгын үзе капмыйча, сине ашатып үстергән, кеше иткән газизең. Ә яраткан ярың... Ул да киләчәктә ана буласы кеше. Ул да үз балалары өчен иң газиз кеше булыр, мөгаен... Безнең яратуыбызны бары тик башка кыз яки егеткә карата булган мөнәсәбәтебез белән генә ачыклау мөмкиндер. Бу нисбәттән, һич шикләнмә, Рәзинә, мин бары тик сине генә яратам! Рәзинәгә шулайрак җавап бирдем шикелле. Аңлагандырмы-юкмы, белмим, мәгәр бүтәнчә бу турыда сүз куертмады... Шулай да, ни белән күңелен биздердем дә, ничек үземнән читләшергә мәҗбүр иттем икән соң мин Рәзинәне? Алай гына да түгел, мине ташлап, дустым булып йөргән Радикка күңелен салырлык дәрәҗәгә кем җиткергән аны? Радик миннән берничә яшькә олы булганлыктан, солдат хезмәтен үтәп кайткан һәм... Рәзинәне алып, нефтьле Әлмәт якларына китеп барган иде... Китәр алдыннан Рәзинә әни янына кереп саубуллашкан, балавыз да сыгып алган. "Язмыш-язмыш... Моряк тельняшкасы белән башымны әйләндерде шул... Шамилгә әйтерсең инде, үпкәләмәсен, ул миннән дә әйбәтрәкләрне табар әле... Тагын ике ел көтеп, миңа өйләнмәсә, сазаган кыз булып калудан да курыктым",— дип сөйләгән. "Үгетләп, гыйбрәтләр сөйләп тә карадым, тыңламады, хәерлегә булсын инде,— диде әни.— Юлына ак җәймә!" — Нигә миңа шундук хәбәр итмәдегез соң? — дидем мин. — Хезмәтеңә зарар килмәсен, дидек, улым. Әтиең рөхсәт итмәде. Кайткач белерсең, дидек. ...Безнең якта шундый бер ырым бар: имеш, төн уртасында уянып, көзгегә карасаң, булачак парыңны күрәсең. Мин күңел көзгемдә Рәзинәнең нурлы йөзен һаман күрә идем. Ләкин еллар узган саен ул нурлы йөз тоныклана-тоныклана барды да аннары бөтенләй томанга уралды... Кыен булды миңа ул нурны югалту, әрнүле булды. Ләкин күңел күгемдә мине беркемгә дә алмаштырмаячак, гомер буе барыр юлларымны яктыртачак газиз әниемнең җуелмас нурлы йөзе калды. Дусларыңның мөмкин онытуы, Сөйгән ярның мөмкин ташлавы. Бу дөньяда ана күңеленнән дә Тугрылыклы күңел тапмадым. Минем кичерешләремне аңлап, минем өчен борчылып калган әнигә мин әнә шундый юлларны язып җибәрдем. Тиздән безнең араларны шигъри күпер яңадан тоташтырды. Әнидән дә хат килде: Асламчы килгән урамга, Асыл алдым юрганга. Сүземне әйталмый калдым Күңелләрем тулганга. Кояшка каршы ялтырый Клуб тәрәзәләре. Безгә дә бер килер әле Хакның вәгадәләре. Җилбер-җилбер җилләр исеп, Тибрәтәдер тирәкне. Хәсрәт хәлләре авыр хәл,— Тетрәтәдер йөрәкне. Бөтен кеше хәйран кала Язган шигырьләреңә. Исән булсаң, күп калмады Кайтасы көннәреңә. Әти-әни, минем солдат хезмәтен тәмамлап, бөтенләйгә авылга, үз яннарына кайтуымны көтәләр иде. Ләкин күңелемдә күптәннән йөрткән хыялым — Казан университетына укырга керү теләгемне алар белмиләр иде шул. Мин читләтеп кенә шул турыда язып җибәрдем. Һәм мондый җавап алдым: Урамнарына ташлар Тезәләр һәрбер калага. Бер Ходаем ташламасын,— Ышаныч юк балага. Агыйделдән көймә килә, Көймәсе җиргә тия. Ни килсә дә миңа килә, Шуңарга җаным көя. Аклы ситса күлмәгемне Бер дә киясем килми. Балакаем, син булмагач, Бер дә көләсем килми. Киткән чакта аклы күлмәк Кигән идең түгелме? Әни, сине ташламамын, Дигән идең түгелме?.. Артыбызда карлыган, Ашамыйча туярмын. Син — улымны уйлый-уйлый, Башым җиргә куярмын... Уң кулымда роза гөле, Сул кулымда — корганы. Әгәр, балам, син кайтмасаң, Булам сагыш корбаны. Кыен булды миңа бу шигырьне уку. Хәлбуки, әнигә моннан да кыенрак булгандыр. Ләкин нишлим: белем аласы килү, киләчәкнең алгысытып торган хыяллары барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Әлегәчә булган теләкләрнең барысына тагын бер — мине ятларга алыштырган "зәңгәр күз"гә үземнең күгәргән калай түгеллегемне күрсәтәсе килү дә кушылган иде бугай... Әти-әнинең иртәме-соңмы миңа барыбер фатиха бирәселәренә исә иманым камил иде. Солдатлар арасында урта белемле егетләрдән укырга кайтырга теләүчеләр күп булса да, барысына да андый бәхет эләкмәде. Егермеләп кешедән уныбызны сайлап алдылар. Хезмәт чорында бер генә тапкыр тәртип бозучы да бу исемлеккә эләгә алмады. Укырга җибәрүнең яхшы хезмәтебез өчен бүләк икәнен саубуллашу митингында командирыбыз Славунов та кат-кат әйтте. Ул мине үзенең бишекле мотоциклына утыртып, Дорохово станциясенә кадәр озатып куйды. — Син фәкать укырга тиешсең! — диде ул, аерылганда кулымны каты кысып. Әлбәттә, миңа укырга китәргә кирәк иде. Китмә дип күземә карыйсың, Күзләреңдә синең карурман, Күзләреңдә синең иген кыры, Тавышыңда — тургай моңы. Күкрәгемдә типкән чишмә Ашкындыра мине алга. Акмый тора алмый чишмә Еракларга-еракларга. Бер кайтырмын әле күкрәп, Яңгыр булып явармын мин. Яңгыр тамчылары булып, "Бик сагындым, әнием",— дип, Керфегеңә тамармын мин... Шулай да әти-әни янына, яланаяк тәпи йөреп киткән туган туфрагыма кайтып, турыдан-туры шунда игелек күрсәтә алмавым өчен үкенеч хисенең еллар узган саен зурая, әрнүлерәк була барачагын ул вакытта мин белми идем әле... ...Тукай шигырьләреннән укып, бер күрергә хыялланып үскән нурлы Казан мине — өстенә солдат киеме кигән егетне — үз тормышына бик тиз алып кереп китте. Университетка укырга керү бәхетенә ирешкәч, Кызыл Позиция урамындагы тулай торагыннан бер почмак та бирде ул миңа. Солдат казармасы тормышыннан соң биш кешелек бу бүлмә оҗмах түре булып күренде. Үзенең мәһабәт Сөембикә манарасы белән, төннәрен миллион утлардан балкып торган шау-шулы урамнары белән, шагыйрьләргә куелган һәйкәлләре вә әллә нинди серле бәхетләр вәгъдә итеп, тынган бакчалары белән яшь күңелемне әсир итте Казан. Солдат хезмәтен үткән чакта Мәскәүнең матурлыгы болай ук тәэсир итмәгән иде ләбаса. Анда йортлар артык биек булганга микән, сине әллә ничек басып, изеп торган сыман, сине кечерәйтеп мескен итеп күрсәтәдер сыман иде. Ә Казан исә бөтенләй башкача. Карап торышка фәкыйрьрәк тоелса да, сине кимсетми, хәтта мең мәшәкатьләре тулып ятуга карамастан, хәлеңә керергә әзер сыман. Әллә аз булса да милли бизәкләре аның карашын шулай җылыта микән?.. Кесә ягы такыррак булса да, кайчандыр Тукайлар, Сәйдәшләр, Такташлар йөргән урам ташларына басып узганда, мин үземне бәхетле итеп сизә идем. Шулай булмыйча, күкрәктә яшьлек дәрте тулы, тәндә — сәламәтлек рәхәтлеге, күңелдә — бер матурга мәхәббәт хисләре белән өртелгән шигъри илһам нуры, алда — киелмәгән матур кием кебек әле яңа гына башланган гомер, хыялда — кояшлы киләчәк... Тик әледән-әле авылдан килгән сәлам хатларыннан әнинең саулыгы һаман начарлана баруы, әтинең дә күзе әйле-шәйлегә әйләнүе турында белеп тору бәхет кояшымны күләгәли, күңелне боектыргалый иде. Ләкин яшь тәндәге яралар тиз төзәлгән кебек, күңел китеклеге дә тиз түгәрәкләнә, шау-шулы таш кала озын-озак уйга уелып утырырга ирек бирми иде. Биш ел уку дәверендә ул мине күренмәс җепләр белән үзенә бәйләп куйган, яшь гомер агачы таш араларына тамыр җибәрергә дә өлгергән иде бугай... Әмма укуны тәмамлап, үзендә яшәп калырга ниятләвемне белгәч, ташкаланың йөзе сүрәнләнде, ул миңа вакытлыча килеп тә, инде китәргә ашыкмаган кунагына караган хуҗа булып күренә башлады. Ул мине — әлегәчә неон утларына гашыйк булып һавада очкан шәкертне — көзге пальто чабуымнан тартып, гөнаһлы җиргә төшерде. Тәрәзәләрендә нурлар балкыткан мәһабәт йортларның берсендә дә мине көтеп тормауларын татар бистәсендәге җиргә чүккән иске өйләрдә, уртак коридорлы тар фатирларда, хәтта элеккеге байларның ат сарайларында гомер кичерүчеләрнең үз хәле дә мөшкел икәнен төшендергәннән соң, күзләремә туры карап болай дип сорады: — Балакай, сиңа яшәр өчен фатир вәгъдә итә алмыйм. Тукай бабаң күргән мәхрүмлекләргә түзәргә ризамы син?.. Мин әти фронтта чакта безне ач үлем тырнагыннан саклап калган моңсу күзле сыерыбызны сатып, әллә нинди салымнар түләвебезне хәтерләдем, әнинең вакытсыз агарган чәчләрен күргәндәй булдым. Аның: "Янымнан җибәрәсем килмәсә дә, үзеңә ничек яхшы — шулай эшлә инде, улым..." — дигән сүзләре колагымда кабат яңгырады. Кайчандыр үз җире, ике аты, дистәләп сыеры вә башка мал-туары булган, колхозга куып кертелгәннән соң боларның барысыннан да мәхрүм ителгән әтинең авылыбыздагы салам түбәле өйдә үзе ясап куйган агач караватка утырып, чабата тукыганда: Ай-һай, дөнья, туйдым синнән, Син дә туйгансың миннән. Шушы яшьләремә җитеп, Ни рәхәт күрдем синнән...— дип, авыз эченнән генә моңаюын кабат ишеттем. Унынчы классны тәмамлаганнан соң комбайнда эшләгәндә, Тарзан кушаматлы район түрәсенең кырга килеп, сәлам дә бирмичә "өстән урасыз, анагызны фәлән итим!" дип, эт итеп сүгеп китүләрен хәтерләдем. Шунда комбайнчы Муса абыйның: "Язуыңны ташлама, энем, укы, зур кеше булырга тырыш. Безнең кебек эт типкесенә кала күрмә!" — дигән сүзләрен исемә төшердем. Һәм миннән җавап көтеп торган ташкалага: — Шартыңа ризамын,— дидем. Ташкаланың минем белән алай тиз генә килешәсе килмәде. Кабат әйтте: — Уйла, җиңел генә хәл итмә. Мин синең туачак оланнарыңны татарча юньләп укыта алмам. Алар ана телләрен онытырлар, ата-бабаларыңның күркәм гореф-гадәтләрен, үз тамырларын, нәсел шәҗәрәләренең чишмә башын белми үсәрләр. Ни татар, ни урыс булмаслар. Син шуңа да ризамы?.. Мин уйга калдым. Татар мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамласам да, татар теленең район үзәгенә җитүгә гамәлдән чыгуын, русча белү җитенкерәмәгәнгә армиядә күргән михнәтләрем, югары уку йортына кергәндә дә, гәрчә ул татар теле һәм әдәбияты бүлеге дип аталса да, рус теле вә әдәбиятыннан имтихан алулары, шунда белгәннәремне дә тиешенчә сөйли алмыйча, "сират күпереннән" аз гына егылып төшми калуым бер-бер артлы күз алдымнан үтте. Юк! Минем балаларым ике телне дә яхшы белерләр, адәм баласы ана сөте белән кергән туган телен оныта димени?! Ташкала, минем уйларымны сизгән кебек авыр көрсенеп: "Ярый. Әмма ләкин соңыннан үкенерлек булма..." — диде сыман. Әни белән әти дә хатларында шул ук сүзләрне тәкрарладылар: "Соңыннан үкенерлек булма, улым, үкенерлек булма!.." Никадәр алдан күреп әйтелгән сүзләр. Җирдән-тамырдан аерылган өчен миңа гына түгел, минем шикелле бик күпләргә үкенергә туры килде соңыннан. Бит безнең халыкны элек-электән милләт буларак җире белән дине саклап килгән. Шуны белеп, башта аның җирен тартып алдылар, аннары ничәмә еллар буе диненнән яздырырга тырыштылар. Кызыл яулыклы һәм чабаталы коммуннар изге гыйбадәтханәләрне җимерсәләр дә, мәчетләрнең айлы манараларын кисеп аударсалар да, төннәрендә авыл күгендә барыбер ай калыкты. Шөкер, авыл кешесенең иманлы күңелендәге ярым ай нурын кибетләрдә бурычка стаканлап сатылган "иблис суы" юып төшерә алмады. Ә ташкалада... Ташкаланың балалар бакчасында ук: "Балагызны өйдә татарча сөйләштермәгез, югыйсә ул бутала, иптәшләре белән аралаша алмый..." — дип, ата-ана колагына тукыйлар иде шул. Аннары инде баланың туган теленә булган кызыксынуы акрынлап югала, соңыннан ул үзе сине урысчага өйрәтә башлый... Шушындый күңелсез уйлар чолганышында калган чакларымда мин кабат әни рухына сыенам: Бәла җиле башым идергәндә искә алам сине, әнием. Киңәшеңне әллә тотмаганга төште микән, димен, рәнҗүең. "Канатыңнан бәйләп куеп булмый, хәерле юл, балам..." — дисәң дә, күзләреңдә рәнҗү күрдем сыман төп нигездән чыгып киткәндә. Тик белмәдем авылыңнан китү — тамырыңнан кубу икәнне, чит-ят җирдә янә тамырлану бигрәкләр дә кыен икәнне. Нигезеңнән китү — динеңнән дә, телеңнән дә китү икәнне, мирасыңнан китү — үзеңне дә мирасчысыз итү икәнне белмәдем шул... Шушы соңгарган үкенеч мине, үз җиренә үзе хуҗа булып, үз өендә үз телендә сөйләшү өчен азатлык даулап, мәйданнарга чыгучылар арасына чакыра. Мин анда үзем шикелле бәхет эзләп таш калалар арасына кереп адашкан күпләгән җир улларын — кадерле якташларымны очратам. Алар, минем кулымны кысып: "Әлегә соң түгел, туган!.." — диләр. Нишлим, соң булса да тәвәккәлләп, кайтыр юлга җыенам. "Кайтырсың да танымассың диеп, үсәлмичә калдык син юкка..." — дип үпкәләп төшләремә керүче яшьтәшләремнең хәлен белешәсем, әти-әниемнең йомылган күзләре шикелле томаланган чишмәбезне ачасым, кычыткан, шайтан таяклары урап үскән туган нигездән тезләнеп гафу сорыйсым бар... Акмаңгай Беренче мәхәббәт онытылмый, диләр. Мин моны үземчәрәк аңлыйм. Әлеге сүзнең мәгънәсе, яшьлек ярыңны гомер буе яратып, хыялый мәхәббәт белән яшәүне аңлатуга гына кайтып калмый. Хикмәт шунда ки, яшьлек хисләренә бәйләнешле рәвештә адәм баласында бик күп хатирәләр саклана. Мәңге онытылмас беренче мәхәббәт дигәнебез әнә шул үзе инде. Миңа да яшьлек хатирәләрем бик кадерле. Шуларның кайберләрен — гомер буе онытылмаслык итеп хәтергә уеп калдырган бер сылуны мин һәрвакыт тирән дулкынлану хисләре белән искә алам. Күптән түгел генә әнә шул хыялый вакытларны күңелдә кабат яңартырлык, тын гына яткан күңел дәрьясының йөгерек дулкыннарын кузгатырлык бер очрашу булып алды. Көтмәгәндәуйламаганда дигәндәй, колхоз базарында мин аның ахирәт дусты Кәримәне очраттым. Ул үзе мине танып эндәште: — Пәрәмәч! Бу син түгелме соң, күрше? — диде ул, кояшта янып каралган йөзен нурландырып.— Җир түгәрәк шул, юллар кайда да очраша... Бытбылдык Кәримә һаман шулай сүзчән икән, мин авыз ачарга өлгергәнче үзе тезеп китте: — Ит сатарга килгән ием дә, менә бер уңайдан кәҗә эзләп йөрешем әле... — Хәзер авыл көтүен шәһәргә килеп каршылыйсызмыни? — дидем мин, шаяртырга теләп. Кәримә кеткелдәп көлде. — Әйтмә дә инде, малай. Авылда да кәҗәләр калмады, каладан да табып булмый. Үземә түгел, Мәүлия ахирәт бик гозерләгән иде, акча да биреп җибәрде. Минем сораулы карашымны күреп, Кәримә ачыклый төште: — И-и, малай, былтырдан бирле сырхап йөри шул ахирәткәем. Йөзенә сары сукты бичаракайның. Үпкәсендә грипп шаукымы калган, дигәннәр брачлар, кәҗә сөте эчәргә киңәш иткәннәр үзенә. Тик менә ире кәҗә сөтен өнәми икән. Туйдым шул кәҗә сөте белән дару исеннән дип әйтә, ди. Ну Мәүлия ахирәт аңа карап тормый инде, кешедән алып булса да эчкәли. Инде үзе кәҗәле булмакчы... Кәримәнең шуннан соңгы сүзләрен әллә ишеттем, әллә юк. "Кәҗәле булмакчы" сүзе дә, ничектер, "әҗәле, әҗәле" булып кына ишетелде шикелле. Шул сүздән буыннарымның хәле киткәндәй тоелды. Язмышның астыртынлыгына аптырап, исемне җыя алмый тордым. Колак төбендә күптән онытылган җыр сүзләре яңгырап киткәндәй булды: Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй — Сөте куе, мамыгы җылы, Налогы да бәләкәй... Сугыштан соңгы еллар, налогыннан һәм азык мәшәкатеннән гарык булган авыл халкының, сыерны бетереп, кәҗә асрауга күчкән вакытлары иде. Безнең гаилә ишле булганга, йорт тулы кәҗә асрыйбыз. Сөте дә куе, мамыгы да җылы кәҗәнең, әмма ул ристаннарның мәшәкате дә муеннан. Кеше бакчасына кереп, әр-хур ишеттергәннәрен әйткән дә юк. Көн саен йә берсе, йә икенчесе көтүдән кайтмый кала, еш кына мөгезләреннән сөйрәп алып кайтырга туры килә. Хәлбуки, ул ристаннарны карау, көтүгә куып, көтүдән каршы алу минем өстә. Минем исә начармы-яхшымы егет булып килгән чак. Бизәкле көянтәләрен йомры иңнәрендә уйната-уйната безнең оч чишмәсеннән су алып кайтучы яшь кызларны кызыксынып күзәтә башлаган вакыт. Шундый бер вакытта кәҗә көтүчесе булып йөр, имеш. Җитмәсә, көтүгә чыгуның беренче көннәрендә үк бер бәтине сыер таптады. Мин аны көтүче Кәшаф абый әйткән урыннан — Бәрәңге төбәгеннән табып, күтәреп алып кайттым. Шуннан соң инде ул минем кулымнан төшмәде. Имгәк булмасын дип, әти аны чалып кына ташламакчы булган иде дә, әни каршы килде. Моңсу коңгырт күзләрен тутырып, әле пычак кайрап торган әтигә, әле арт санын күтәрә алмыйча бәргәләнгән бәрәнгә карады да: — Тимә, яшәсен, нарасый гына бит әле, кызганыч...— диде. — Һе, ә кем карар соң аны? — Менә улым белән икәү карарбыз, шулай бит? — диде әни, аркамнан сөеп. Әнинең ягымлы итеп әйткән сүзенә каршы килеп буламы соң?! Безнең әни, әти фронтта вакытта күргән авырлыклардан саулыгын җуеп, төрле сырхаудан йөдәгән кеше булгангамы, көчсез-зәгыйфьләрне, авыруларны жәлләүчән, аларга ничек тә ярдәм итәргә тырышучан иде. Шулай итеп, миңа тагын бер нәрәт — гарип кәҗә бәрәнен карау эше йөкләнде. Иртән көтү куып кайтканнан соң, шуны күтәреп, ындыр артындагы чирәмлеккә илтеп куям. Ул кырын яткан килеш керт-керт иттереп үлән ашый, мин исә урамга дус малайлар белән уйнарга чабам. Бераздан янә кәҗә бәтие янына йөгерәм. Ул инде тирә-юнендәге үләнне такырайткан була, ак маңгае белән яктырып мине көтә. Мөлдерәп торган зур күзләрендә ялвару-үтенү — үзен азыклырак җиргә күчерүемне көтә. Мин аны үләнле урынга күчереп куям да тагын урамга элдерәм. Кайвакыт уен белән мавыгып озаграк торыла. Андый вакытларда бәрәнем миңа күтәрелеп карамый. Ак маңгайлы башын озак ятудан изелеп-чәбәләнгән йонлы янбызына салып, күзләрен йомган була. Мөгез төрткән маңгаен сыйпагач кына мәэлдәп куя. Әйтерсең лә шулай соңгарып килүемә үпкәләвен белдерә иде. Куе сусыл үләнгә борыны тигәч кенә үпкәсе басылгандай "керт-керт" итеп ашый башлый. Янә миңа карап-карап ала. Янәсе, бар инде уйнасаң уйна. Тик болай озаклама гына. Ул инде хәзер үзен күтәреп күчергәндә элеккечә җиргә төшәргә дип каерылмый-талпынмый, бала кебек куенга сыена, дымлы үлән исе килгән җылы иреннәрен битемә тидереп-тидереп ала, гүяки миңа рәхмәтен белдерергә тели. Без әнә шулай бер-беребезгә шактый ук ияләшеп, дуслашып киттек. Мин аңа бик матур исем дә уйлап таптым — Акмаңгай. Бәти үзенең бу исемен ошатты булса кирәк, "Акмаңгай, Акмаңгай!" дип дәштемме, әллә каян ишетеп, башын күтәреп карый, яңгыравыклы тавышы белән: "Мәэ-э-ә-ә!" дип җавап кайтара. Аның бу авазы миңа нишләптер гел: "Мәү-ли-я! Мәүлия-я!" дигән шикелле булып ишетелә. Кызык, әллә инде Акмаңгай минем Мәүлия исемле түбән оч кызына күз аткалап йөрүемне сизә микән? Шул кара күзнең, шомырт чәчкәседәй ак алъяпкычын җилфердәтеп, ындыр артыннан безнең югары очка чишмә суына килгәнен күргәндә дөньямны онытып торуымны сизми дә калмагандыр шул. Мәүлиянең дә кайвакыт күз карашы белән мине иркәләп узгалавын шәйләми калмагандыр Акмаңгай. Шулай берберебезгә караштырып йөргәннән соң, ниһаять, якынлашып-дуслашырга җай да чыкты. Мәүлия белән дуслашу ничектер көтмәгәндә генә булды шикелле. Мин, Акмаңгайны үләнгә куеп, урамнан кайтып килә идем. Йөгереп барган мәлдә тыкрыкны борылуга аңа килеп бәрелдем. Егылып ук китмәде китүен, әмма чиләкләре көянтә башыннан ычкынып җиргә тәгәрәде дә, кыйгач кашлар астындагы ике кара күз мине көйдереп карады. — Тиле. Әллә бәйдән ычкындыңмы?! — диде ул. Ачуланса да аның тавышы чишмә чылтыравы кебек матур булып ишетелде. Кулларым аның зәңгәр чиләкләрен күтәреп алды. Аякларым аның белән янәшә атлап китте. Чишмәдән кайтканда да аның кулында — көянтә, минем кулларда аның чиләкләре иде. Тыкрыкка җиткәч, ул тукталды. — Ярар, моннан үзем генә... Йә кеше күрер, тиле...— диде. Ул чиләкләрне, көянтә башындагы ыргакларга эләктереп, үз иңенә күтәрде дә тиз-тиз китеп барды. Шул көннән башлап мин аны тыкрык башында көтеп ала идем дә, чишмәгә кадәр озата барып, суын күтәрешеп кайта идем. Мин шактый авыр чиләкләрне ике кулыма күтәреп (кызлар кебек көянтәгә асмам бит инде) кайтам, ә ул мине төрлечә шаярта-үрти, үзе кара күзләрен кысып яңгыратып көлә. Тыкрык башына җиткәч: — Йә бар инде яраткан Акмаңгаең янына, сагынгандыр үзеңне,— дип куя. Ни хикмәттер, соңгы вакытларда Мәүлия су юлында күренми башлады. Дөресрәге, ул, матур көянтә-чиләкләрен күтәреп, чишмәгә бара, әмма элеккечә ындыр артыннан түгел, урамнан гына кыяклый икән. Бу турыда миңа аның дус кызы такылдык Кәримә әйтте. Кәримә — күрше кызы, үзе безгә чыбык очы гына булса да туган тиеш, шунлыктан минем белән һәрвакыт үз итебрәк сөйләшә. Гомумән, ул шундый ачык холыклы кыз инде, һәркем белән бик тиз аралашып китә. Минем шикелле йомыкый түгел. Тик менә Кәримәнең авызында сүз тормавы гына начар. Югыйсә аның белән серләрне дә уртаклашып булыр иде. Ник хәзер ындыр артыннан йөрми икән Мәүлия чишмәгә? Эх, үзен күреп сөйләшәсе иде... Язгы кояш Зариф урманы артына төшә башлагач, Акмаңгайны күтәреп алдым да ашыгып авылга атладым. Акмаңгай: "Иртәрәк түгелме соң? Әле бит ашап та туймадым",— дигәндәй, миңа карап-карап алды. Алып кайтып, абзардагы коры салам түшәгенә салдым да, юынып, өс-башымны алыштырып, түбән очка киттем. Өй каршындагы албакчаларында шомыртлары ап-ак чәчәктә утыра. Әйтерсең лә ак алъяпкычын бәйләп Мәүлия чыгып баскан. Чыгамы соң?! Башка кызлар чишмә юлын берничә кат урап кайтырга өлгерделәр, ә ул һаман күренми дә күренми. Чү, капка келәсе шылтырап куйды түгелме? Әллә йөрәкнең кыңгыраулары шулай чыңлыймы? Әйе, кемдер бар капка артында. Ләкин чыгучы Мәүлия түгел, әлеге дә баягы Кәримә иде. — Пәрәмәч! Нәрсәңне югалттың монда, әллә кәҗәләреңне табалмыйсыңмы? — дип төрттереп алды ул, кыйгач кашларын уйнаткалап.— Көтмә дә, барыбер чыкмый ул... — Кем чыкмый? — дидем мин, Кәримәнең чая күзләренә карамаска тырышып. — Кем булсын, койрыклы җен. Белми дип уйлыйсыңдыр... Мин үтенү тонына күчтем: — Соң, Кәримә, чакыр әле алайса үзен, ә? — Беспользительно, малай,— диде Кәримә. — Ник икән? Кәримә, "Әйтергәме-әйтмәскәме?" дигәндәй, песинеке кебек яшькелт күзләрен кыскалап куйды. Аннары кулын селтәде дә ярып салды: — Синнән кәҗә исе килгәнен яратмый ул,— диде.— Кәҗә көтүчесе дип көлгәнен үз колагым белән ишеттем. Хәлемә керергә теләү тонында әйтелсә дә, бу сүзләр авызга суккандай итте. Күз алдымнан аллыгөлле чаткылар очкандай булды. Янә үз халәтемә кайтканда янымда Кәримә юк иде инде. Каршымда ак чәчәк атып утырган шомырт агачы салкын кар өеме булып күренде. Күңелемдәге беренче җылы тойгыларымның чәчәк атарга җыенган нәфис бөреләре әлеге салкыннан өшеп-куырылып калгандай булды. Алар урынына гарьләнү, үпкә һәм рәнҗү хисләре тулды. Үземнең, чыннан да, кәҗә көтүчесе булганыма гарьләнү, мине шул хәлгә төшергән гарип бәрәнгә, аны чалдырмыйча яклап калган әнигә карата үпкә һәм рәнҗү хисләре иде болар. Өебезгә ничек кайтып җиткәнемне дә, кулыма ничек балта алганымны да, ничек итеп абзарга атылып керүемне дә юньләп хәтерләмим. Үземә төбәп караган зур моңсу күзләрдән генә кинәт айнып киткәндәй булдым. Акмаңгай яткан салам өстеннән миңа... әни күзләре карап тора иде! Сугарга дип күтәрелгән балтам кулымны аска сөйрәп төшеп китте. Шул минутта колагыма гарип бәрәннең мәэлдәве килеп бәрелде. Бу юлы аның кычкыруы миңа иң матур тоелган исем булып түгел, ә бәлки сулкылдап елаган бала авазы булып ишетелде... Үзем дә Акмаңгайның нечкә муеныннан кочып, елап җибәрүдән чак кына тыелып калдым... ...Эх Акмаңгай, Акмаңгай! Яшьлекнең кайсы тугайларында яшел чирәм чемченеп калдың икән син?! Әнә бит Мәүлия дә сине юксына хәзер. Бик соңгарып юксына шул инде... Ахирәт дустына гозерен әйтеп җибәргәндә ул да шомырт чәчкәседәй ак алъяпкычлы яшьлеген, албакчаларында үскән шомырт янында тузгак башымны иеп басып торган чагымны хәтерләгәндер бәлки. Хәтерләми калмагандыр. Яшьлек язында күңелгә уелган хисләрне еллар бөтенләй юа аламыни?! Моң Филармониядән килгән егет баянын сайрата. Бу моң минем йөрәгемдә күптән тамырланган. Тик тормышның эреле-ваклы мәшәкатьләре вакыт-вакыт аны томан эченә күмгәндәй итә. Авыл чирәмендә бергә тәгәрәп үскән Адашларда (икебезнең дә исемебез бер булганга, без берберебезгә шулай эндәшәбез) бәйрәм ясап утырганда әлеге моң һич уйламаганда-көтмәгәндә яңадан кузгалды. Җыр-көйне үлеп яратканымны белгәнгәме, Адаш кунакка баянчы егетне дә чакырган булып чыкты. Филормониядән икән. Егет, чыннан да, көйләрнең хасиятен белеп, барлык бормаларын табып, бөтен шартын китереп уйный. Шулай уйнап-җырлап утырганда күзем өстәл читендәге бәләкәй тальянга төште. Сәерсенепме, дим, хәйран булыпмы, аңа карап телсез калдым. — Таныдыңмы әллә, Адаш? — диде авылдашым һәм гармунны сузылып алды. — Танымыйча! Кыңгыравына, күрегенең һәр сырына кадәр таныш лабаса. Сәгыйтваккас гармуны ич бу! Сәгыйтваккас... Авылыбызның атаклы гармунчысы иде ул. Яшькә бездән әллә ни өлкән булмаса да, күбрәк зурлар арасында үсте. Безнең ише малай-шалай якын да килә алмаган кичәләрдә, аулак өйләрдә, мәҗлес-мазарда башына чиккән түбәтәен кигән, кулына тальянын тоткан Сәгыйтваккасның урыны һәрвакыт түр башында булыр иде. Уйнавын да уйнап карый иде шул: чылтырап аккан чишмә тавышыдай гаҗәеп авазлар күңелне сихерли, җанны иркәли, сине гүяки тылсым канатларында еракка-еракка, әлегәчә күрмәгән-белмәгән гаҗәеп ямь дөньясына очыртып алып китә иде. Ил өстенә яу ябырылып, авылыбызның ир-егетләрен сугышка озата башлагач, Сәгыйтваккасның гармуны тагын да моңлырак уйный башлады. Кыңгыраулы тальян гармун фронтка китүчеләрне җырлатып урам әйләндерә, авылны чыкканчы озата бара, аннары, үзәкләрне өзеп, ялгыз гына моңаеп кайта. Ялгыз дип, гармунчы ялгыз каламы соң? Без аны хөрмәт йөзеннән "уфалла" арбасына утыртып кайтабыз. Ә ул уйнавын гына белә. Башын кыңгыр салган. Бизәкле кәләпүше эченнән бүселеп чыккан саргылт чәчләре җилдә тузгый. Җилдәнме, әллә болай гынамы бераз дымсуланган зәңгәр күзләре әллә кая — Чирмешән буйларыннан да узып, офыкка төбәлгән... Ә көннәрнең берендә аның үзенә дә чират җитте. "Сәгыйтваккасны каралырга чакырганнар икән" дигән хәбәр һәммәбезне әсәрләндерде. — И-и, наныкаем, гармунчысыз калырбыз микәнни?! Безнең күңел моңын синеңчә матур итеп кем генә әйтер инде?! — диештеләр фронтовик хатыннары. Саулыгы чамалы булган, күрәсең, сер бирми генә йөргән — Сәгыйтваккасны солдатка алмадылар. Мәгәр ул үзе моңа бер дә шатланмады. Район үзәгеннән кайтып килешли гармунын да кулына алмады. Кичен дә тальянның тавышы-тыны чыкмады. Берничә көннән соң гына яңадан телгә килде тальян. Элеккегә караганда да моңлырак-хәсрәтлерәк иде аның тавышы... "Сәгыйтваккас, сыер җигеп чәчүлек орлык ташыганда, язгы суга баткан, шунда аякларын салкын алган. Чирмешән аша ничәмә-ничә капчыкны корыга чыгарган бит. Шунда җилегенә үткән суык хәзер йөрәгенә төшкән икән..." — Авылда әнә шундый хәбәр йөрде. Сугышның дүртенче язында без Чирмешән бозлары өстенә яккан утлар белән бергә кайгыхәсрәтләребезне дә агызып җибәрдек шикелле. Язгы талгын җилләр: "Сугыш бетте! Фашистлар Германиясе тар-мар ителде!" дигән шатлыклы хәбәр китерде. Яу кырына төркем-төркем булып киткән ир-егетләр берән-сәрән генә кайттылар. Әйләнеп кайтучылар арасында Сәгыйтваккасның әтисе дә юк иде. Кара кайгы, төпсез тобадай тирән хәсрәт иде бу аның өчен. Иллә мәгәр кайгы кочаклап кына яши алмый бит тәнендә җаны бар кеше! Егетнең гармуны күңелле-дәртле көйләрдән дә йөз чөермәде. Киресенчә, дәртле көйләрне юлдаш итте. Армиягә китүчеләрне озатканда да тальян шулкадәр сагыш-моң түкми иде. Китүчеләр дә: Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар,— дип моңаймады. Исән-имин кайтасын беләләр, аяз күккә, тонык суларга карап, ил сагына көр күңел белән китәләр иде. Тик гармунчының зәңгәр күзләре генә моң белән мөлдерәмә тулы иде. Мине дә гармун уйнап, җырлатып, Сәгыйтваккас озатты. — Яхшы хезмәт ит, ә мин гармун уйнап, әниеңне дә, үз дигәнеңне дә юата торырмын,— диде ул, көлемсерәп. Күңелгә бәлзәм булып яткан гармун моңыннан соң аның үз тавышы гадәттәгедән тонык булып ишетелде. — Ярый, Сәгыйтваккас дус, гармун уйнап каршы да алырсың инде,— дидем мин. Ул дәшмәде. Моңсу гына елмайды да тальянын сузды. Тик... аңа безне каршылау насыйп булмады. Сагынып көтеп алган хатларның берсе миңа авыр хәбәр китерде: "Сәгыйтваккас вафат!.." Мин ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Бик ышанмас идең, тәфсилләп язганнар: "Башын тальяны өстенә куеп тынсыз калган. Духтырлар, йөрәге капыл гына туктаган, диделәр..." ...Сәгыйтваккасның үзе юк, гармуны безнең белән. Ил-көн өчен иң кыен елларда авыл халкын юаткан да, елаткан да тальян гармун... Сугыш дәһшәте һәм тальян гармун моңы... Бер-берсеннән чиксез ерак тоелган шушы ике төшенчә минем күңелдә бер-берсенә бәйләнеп калды. Каһәрле сугыш булмаса, бәлки, меңләгән Сәгыйтваккаслар бүген үзләре дә безнең арабызда булыр иде. Бәлки, минем мөлаем авылдашым да консерватория тәмамлар, исеме ерак-еракларга яңгырар иде. Хәер, күпне өметләнмичә, шушы тальянда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә җыелган мәҗлестә бер генә көй сыздырса да, бик риза-канәгать булыр идек әле... Тугрылык Юлыгыз төшеп, безнең авылга килеп чыксагыз, атлы бер кешене очратмый калмассыз. Моңсу зур күзләре беләнме, саллы-салмак адымымы, кайсы ягы беләндер үзе дә эшчән атны хәтерләткәнрәк бу кеше минем күршем, ат караучы Габделхак абый булыр. Ул ике куллап күрешкәндә дә йөгәнен ычкындырмас. Хәл-әхвәл сорашсаң, үзе турында түгел, атлар хакында әйтер: — Барысы да яхшы, наныем, тик менә атлар гына кими бара, атлар гына... Габделхак абыйның атларга булган яратуы күптәннән килә. Аның әтисе Габдулла абзый да ат караучы иде. Ул вакытта әле колхозда бер-ике бөртек чылбырсыз трактор белән дыңгыр-дыңгыр килеп чабучы полуторка машинасыннан башка техника булмаганлыктан, төп йөкне атлар тарта иде. Әтисен фронтка озаткач, Габделхак абый ат караучы булып үзе генә калды. Хәер, үзе генә дип әйтү дөреслеккә туры ук килмәс. Шат күңелле, җор телле кеше ялгыз кала димени?! Без, тирәкүрше малайлары, үзебездән аз гына өлкәнрәк булса да, "Габделхак әзи дә Габделхак әзи!" дип, һәрвакыт ат караучы тирәсендә әвәрә килә идек. Төнлә, әниләрдән рөхсәт алып, Габделхак абый белән болынга атлар саклашырга чыгабыз. Малларны утлатырга җибәргәч, учак ягабыз, чикмәнле бәрәңге пешереп ашыйбыз. Аннан китә әкият сөйләш. Габделхак абый әкиятләрне галәмәт тә күп белә. Аның һәр әкиятендә диярлек батыр егет белән алтмыш колачлы Акбүз ат булмыйча калмый. Батыр егет әнә шушы Акбүз атның ялыннан эләктереп ала да, теге ничек кенә егып төшерергә тырышмасын, кулын ычкындырмый. — Тормыш дигән чаптарның да ялын нык тотарга, какса-сукса да егылмаска, егылган очракта да еламаска кирәк, наныйларым,— ди иде Габделхак абый, кыйссадан хисса чыгарып. Шулай да булса, үзенең бер тапкыр елаганын хәтерлим әле. Юк, әтисен фронтка озатканда да түгел, көтүгә бүре һөҗүм итеп, шуның белән сугышкан төннән соң да түгел, бүре буган кырыкмыш тай хакын бер өй бала-чаганы ач үлемнән саклап торган сыерларын сатып түләргә мәҗбүр иткәннәреннән соң да түгел... Хикмәт шунда: бервакыт ир-егетләрне алган шикелле, атларны да сугышка озата башладылар. Шулар арасында Габделхак абый елның-елында Сабан туена бәйгегә әзерләп килгән Җирән кашка да бар иде. Шуны колыныннан аерып алу ифрат та кыен эш булып чыкты бит, әй. Борыла да үзәкләрне өзәрлек итеп кешни, борыла да кешни Җирән кашка, аратада калган колынын чакыра, мескенем. Авылны чыгып, үргә күтәрелә генә башлаган идек, карасак, җан-фәрманга чабып бер тай килә. Җирән кашка тае. Ябып калдырган аратасыннан ничек чыга алган диген син аны. Килеп тә җитте, әнисенә барып та сыенды. Габделхак абый башта аны ачуланды, аннары колынның муеныннан кочаклап әйтте: — Кая бармакчы буласың син, наныкаем?! Авылда болай да атлар аз кала лабаса. Габделхак абыйның, сагыш тулы тавышы өзелеп, үксеп куюыннан Җирән кашканың да күзенә яшьләр килде шикелле... Авылдан төркем-төркем булып киткән ир-егетләр сугыш беткәч берән-сәрән генә кайттылар. Фронтка алынган атларның исә берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Алар урынына башка атларны — немец ломовойларын китерделәр. Габделхак абый: — Фронттан кайталмаган атларга да һәйкәл куясы иде...— дип сөйләнгән, диләр. Дөрестерме бу сүз, юктырмы — гөнаһсына керә алмыйм, тик шунысы хак: корыч аргамаклар тере атларны елдан-ел кысрыклый барса да, укып механизатор таныклыгы алса да, күрше абый атларга мәхәббәтендә тугрылыклы булып калды. — Ат ул әкияттәге Сәмруг кошы үтә алмас юллардан да кичә, узган сугышлар моның шаһиты булды,— ди ул. Аннары бераз уйланып торгач өсти: — Тик менә атлар гына һаман кими бара, атлар гына... Мондый минутларда мин ат караучы абыйның тавышында Җирән кашканы фронтка озатканда колынны кочаклап үксегәндәгечә сагыш авазлары ишетәм кебек. Вәгъдә Авыл урамында автомашина күптән инде яңалыкка саналмый. Хәлбуки, юл тузанында аунаган тавыкларны пыр туздырып, кыр капкадан маңгаена "КамАЗ" дип язылган яшел фургон килеп кергәч, игътибар итми калучы булмады. Көтү каршыларга килгән малай-шалай аның артыннан чапты, кулларын каш өстенә куеп карт-коры карап калды. Яшел машина албакчаларында өянкеләр җилбердәшкән йорт турына җиткәч кырт борылды да туктап калды. Кабина ачылып китте. Аннан җирән чәчләре янга тараулы, өстенә тужурка кигән ир-егетнең нык гәүдәсе күренде. — Сәлам, авылдашлар! — диде ул, "р" авазын-да аз гына сакаулабрак. Әнвәр ләбаса бу! Бергә авыл чирәмендә уйнап үскән Әнвәр. Кара син аны, дөнья ничек үзгәртә кешене. Күрешмәгәнгә байтак шул инде. Аның турында армиядән соң Горький автозаводында эшләгән, хәзер КамАЗда машиналар сынап йөри икән, дип сөйләгәннәр иде. Кунакка кайткандыр, күрәсең. Тик нишләп әле ул үз өйләренә җитмәс борын, Фәлах абыйларга туктады. Әнә, капканы киң ачып, хуҗа үзе дә килеп чыкты. Әнвәр, безнең сорауны сүзсез аңлагандай, тигез ак тешләрен балкытып елмайды да: — Нихәл, Фәлах әзи! Мин вәгъдәмне үтәргә кайттым,— диде. Фәлах абый аптырау чагылган яшькелт күзләрен челт-челт йомгалап алды. Эшләпәсен арткарак шудырып, ындыр табагыдай зур, такыр башын кашыштырды. — Ниткән вәгъдә ул тагын, наный? — Оныттыңмыни? Фәлах абый башын кашыштырган арада, хәтердә, рәшә уйнагандай, балачак вакыйгалары чагылып китте. ...Әнвәр безне нинди дә булса яңалык белән шаккатырырга ярата иде. Беркөнне ул башына машина көпчәгедәй сырлы-сырлы резин-күн бүрек киеп чыкты. — Бу каз оясын нәп-нәзек муеның ничек күтәреп тора? — дип көлә башлаган идек, ул безне бик тиз туктатты: — Бик беләсегез килсә, шлемофон бу! — Кайдан алдың? — Фәлах әзи бирде. Танкист ич ул. Шушы шлемофон белән Берлинны алган ул! Әнвәрнең әтисе дә, абыйсы да сугыштан кайта алмагангамы, Фәлах абый аны һәрвакыт үз канаты астына сыендыра иде. Улы диярсең. Ул заманны Фәлах абый шофер иде. Бүтәннәрдән аермалы буларак, безне машинасы яныннан куып җибәрми, утыртып, урам да әйләндергәли. Әнвәрне исә үз янына, кабинага ала. Ә тегесе шлемын төймәләп үк куя. Танкка керәмени. Шатлыгыннан битендәге һәр сипкеле елмая. — Әй Фәлах әзи, синең кебек шофер булмасаммы! Сине дә машинама утыртып, дөнья гиздермәсәмме бер. ...Әнвәр Фәлах абыйның күзләренә елмаеп караган килеш кабатлады: — Оныттыңмыни? Теге, берзаманны, дөнья гиздерәм әле үзеңне, дигәнне. Фәлах абыйның калын иреннәре колагына җитә язды: —Ә-ә, исемә төште, наный. — Утыр алайса! — Әнвәр миңа борылды.— Син дә кер, яшьти, бөтен авыл сыя бу әзмәвергә. Утырыгыз, малайлар! Без кузгалып киттек. Киң урамны тар итеп барабыз. Әнвәрнең бу машинаны сынап йөреше икән. Ул да булмый, җырлап та җибәрде: Утырабыз да китәбез Чирмешән бозларына, Күрсәгез сәлам әйтегез Муллавыл кызларына. — Әх, Фәлах әзи, башка теге шлемофонны да киеп җибәрсәң, ә? — Син аны әйтәсең, наный, мин үземнекен уйлыйм. Безнең заманда булсын ие мондый машиналар!.. Урам әйләнеп кайткач, малайлар, рәхмәт әйтеп, янә көтү каршыларга чапты. Кем белә, бәлки, шушы минутта аларның берәрсе Әнвәр абыйсы кебек шофер булырга, аны үз машинасына утыртып, урам әйләндерергә күңеленнән вәгъдә беркетеп куйгандыр. Эт гомере Сары йомгак сыман бу маэмайны каяндыр Кадыйр абый алып кайтты. Сары булганы өчен без аңа Сарбай дип исем куштык. Сарбай, күптәнге танышлары янына кайткан кебек, беребездән дә ятсынмады. Исеменә дә тиз күнекте. Без дә аны бер күрүдә яраттык. — Минем мыек төсле икән, йортка төс булыр,— диде әти, көлемсерәп. Тик әни генә өнәп бетермәде. — Йортта болай да мал-туар җитәрлек, тагын бер тамак өстәлде,— дип куйды. — Үзебез карарбыз, әни,— дидек без Кадыйр абый белән беравыздан һәм шундук эшкә керештек. Иске-москы такталардан оя әмәлләдек, эченә калын итеп салам түшәдек. Сарбаебыз сары саламга кереп күмелгәч күренми дә икән... Шул көннән башлап мәктәптән кайтканда анда-монда уйнарга сугылыш юк, турук өйгә ашыгабыз. Безне, койрыгын болгый-болгый, ишегалдында нәни дустыбыз каршылый. Ул да сагыныпзарыккан, сумкабызны куйганны көтәргә дә тәкате юк, шундук ыр-ыр килеп ишегалды чирәмендә тәгәри-тәгәри уйнарга тотына. Беркөнне Кадыйр абый әйтә: — Мунча төнлегеннән чыгарсаң эт усал була икән,— ди. Алып киттек Сарбайны мунчага. Башта, пар салып, каен себеркесе белән чаптык үзен, аннары ай-ваена карамыйча этә-төртә төнлектән чыгарып җибәрдек. Әллә шуның файдасы тиде — Сарбаебыз, чыннан да, усал эт булып үсте. Усал, ләкин акыллы һәм гадел иде ул. Бик якын танышларыбызны, дусларыбызны гына үз итә, башкаларны капкага якын да китерми. Хәтта чит-ят кош-кортка кадәр таный. Тавыклар янына күрше әтәче керсә, шундук пыран туздырып чыгара. Кыскасы, йортка төс булуы белән Сарбаебыз торган саен үзен яраттыра барды. Әни генә: "Тавыкларны куркытып бетерә!" яки: "Ахирәт дустымны кертмичә интектерә" кебек сүзләр белән ризасызлык белдергәләп тора. Сарбай аңа сарылып аякларына сырпаланып та карый, әмма әни йомшармый. — Кит әле, әрәмтамак! — дип кенә җибәрә. Еллар үтте. Без дә үсеп җиттек. Сары йомгак — Сарбаебыз да бүрек колакчыннарыдай салпы колаклы, томрап торган эт булды. Мәктәпне тәмамлагач, Кадыйр абыйны армиягә алдылар. Аны озатканнан соң әни ничектер боегып-уйчанланып калды. Ә иң гаҗәбе: Сарбай турында кайгыртучан, хәтта артык кайгыртучан булып китте. Кадыйр абыйга хат язганда: — Ә Сарбуштан — сары туптан сәлам яздыңмы соң? — дип куя. Яки: — Сарбушыңны ашаттыңмы әле? — дип, әледән-әле искә төшерә. Беркөнне чик буеннан килгән зәңгәр конверттан фоторәсем дә чыкты. Кадыйр абый автомат тотып төшкән. Янында колакларын тырпайткан ниндидер эт тә бар. Әни башта: — Анда да шул гадәтен ташламаган икән,— дип көлде. Аннары: — И-и, бу эт безнең Сарбайга бөтенләй охшамаган, эт түгелдер, бүредер бу,— дип, көнләшүгә якын бер хис белән кашларын җыерып куйды. Фотоны Сарбайга да күрсәттем. Абый янындагы овчарканы күргәч, һау-һаулап өреп куйды. Ул да көнләште, ахрысы. ...Гаиләдә иң яшь саналган Сарбаебыз барыбыздан да алда картайды. Кадыйр абый хезмәтен төгәлләп кайтканда, ул инде колакка да катыланган, сизгерлеге дә кимегән иде. Солдат шинеле кигән хуҗасына башта карлыга-карлыга өреп маташты. Аннары, шуның оятыннан булса кирәк, атна буе оясыннан чыкмый ятты... Чиратым җитеп, солдатка киткәч, әни миңа да Сарбайдан сәламнәр яздырып торды. "Хәзер инде Сарбайга синең төсең итеп карыйм, улым,— дип яздырды ул.— Тәрбиядә генә тотам үзен, озаграк яшәтәсем килә..." ...Инде яраткан этебез дә, газиз әти-әниебез дә күптән дөнья куйдылар. Ләкин әнинең: "Сарбайны озаграк яшәтәсем килә",— дигән сүзләре минем хәтеремдә һаман кабатланып тора. Ул сүзләр еллар узган саен фәлсәфи мәгънәгә ия була бара шикелле. Кешенең әти-әни канаты астында булуы, иң күңелле яшәү еллары эт гомере кадәр генә икән бит... Шуңа күрә дә Сарбайны озаграк яшәтәсе килгәндер әнинең. Мин гармунга ничек өйрәндем (Бабам хикәясе) Уф! Килеп җиттем. Ләкин кулым ишек тоткасының боз кебек салкын тимеренә орынуга, калтыранып, артка чигендем. Чү, ашыкма! Бу бит мунча. Әйе, алдымда, төн караңгылыгына төренеп, нәрсәдер сагалаган сыман, серле тынлыкта Гариф бабайлар мунчасы утыра. Бирегә ялгышып яки адашып килдемме соң? Юк шул, ялгышып та, адашып та түгел. Култыгымдагы шушы гармунны күтәреп, өченче төн килүем инде монда. Беренче килүемдә дә, икенчесендә дә менә шулкаһәр суккан ишек бавы харап итте. Кулым тиюгә, салкыны, электр тогыдай, бөтен тәнемә йөгерә. Эчкә керергә йөрәк җитми. Ә бит мунчага керә алсам, күптәнге хыялыма ирешү, гармунга өйрәнү бәхетенә ирешер идем. Ничек, дисезме? Белмисезмени? Алайса, сезнең гармунчы Гариф бабай турындагы хикәятне ишеткәнегез юктыр. Безнең якта аны яхшы беләләр. Кичләрен Гариф бабай, үз бакчасындагы эскәмиягә утырып, саратский гармунын тартып җибәрүгә, яшьләр җыела башлый, безнең капка төбендәге әбиләр яшьләнгән күзләрен сөрткәлиләр. — Әй өздерә дә соң, бу Гарифулланы әйтәм. — Ул гармунга мунчада өйрәнгән шул. — Аны мунча иясе өйрәткән диләр бит. Әгәр дә мәгәр җиде төн уртасында гармун алып мунчага барсаң, мунча иясе шул ук төнне гармун уйнарга өйрәтеп җибәрә, имеш... Бу сүзләрне тыңлаганда минем йөрәк кыбырсып куя. Бер төн эчендә гармунга өйрәнү!.. Шүрләмәскә генә кирәк. Сез, бәлки: "Әбиләр әкиятенә ышандыңмы?" — диярсез. Баштарак мин ышанмаган да идем. Ә Гариф бабайның үзен күреп сөйләшкәннән соң, шигем эреде дә бетте. Ике сүздән аңлашылды. — Бабай, сине гармунга мунчада өйрәнгән, диләр. Шул сүз дөресме? — диюемә, ул эш арасында гына: — Рас бу сүз, улым, рас,— диде. Урра! Мин дә өйрәнәм гармунга. Өченче классны тәмамлагач, әти бүләк иткән тальян гармун өстәлдә, тын тартмыйча, җитәрлек утырды. Өйрәнәм булгач өйрәнәм! Күңелне кытыклап торган сөенечне малайларга да әйтеп салдым: — Фи,— мин әйтәм,— иртәгә минем гармунда уйнавымны тыңларга килегез. Алар авыз гына ердылар. Шулай да үзләре икенче көнне килделәр. Ә мин... Ул төнне мунчадан гармунның "г" хәрефен дә өйрәнә алмыйча кайткан идем. Гаеп үземдә булды, эчкә керергә курыктым. Бүген соңгы төн. Йә керәм мунчага, яисә малайлар алдында дәрәҗә бөтенләй төшәчәк. Эх, керәм дигәндә генә төн карасыдай шомлы уйлар башка килмәсә иде. Әйтик, кердем, ди. Керүгә мунча иясе өскә "гөрс" итеп сикереп төшсә... Әй, керәмме соң! Ә малайлар?.. Алар, белеп торам, иртәгә җыелышып килерләр дә: — Кая әле, гармунчы, сыздыр булмаса,— дип авыз ерырлар. Эх, шул вакыт "тиндер-тиндер" иттереп уйнап җиббәрәсе! Керәм! Гариф бабай да минем кебек вакытында кергән, үлмәгән бит. Ишек үзеннән-үзе диярлек ачылып китте. Һәм мине мунчага гүя артымнан этеп керттеләр. Борынга каен себеркесенең юеш исе килеп бәрелде... Нинди кызу, бүген генә ягып кергәннәр, ахрысы. Капшанып эскәмияне табам. Гармунны мең бәла белән тезгә күчерәм. Калтыранган бармакларым шома баскаклар өстендә шуыша башлыйлар. — Тран-тран-тринь! Бу ни хикмәт, мин "Көмеш телле гармун" көен уйнамакчы булам, ә гармунымның көмеш телләре майланмаган арба тәгәрмәче сыман шыгырдый да тора. Чү, нәрсә ул ләүкәдән шап итеп идәнгә сикерде? Мунча иясе! Мөгаен, шул. Гармунны тагын да тырышыбрак тартырга тотындым. — Бга, бга, бак-бак! Кинәт шундый ук икенче бер тавыш, минем гармуннан уздырырга теләгәндәй, шәрран ярып салды: — Бака-ка-как! Квак-квак! Тфү! Бака икән ләбаса. Таң ата башлады. Тирә-якны яңгыратып, әтәчләр кычкырдылар. Мунчадан чыгуыма, мине талтирәктәге каргалар каркылдашып каршы алды. Гүя алар миннән шаркылдашып көләләр иде. Көләрләр дә шул, юк-бар сүзгә ышанып йөргәч. Ә соң Гариф бабай... Алдады микәнни? Туктале, үзен күрим әле. Гариф бабайны бакчасында таптым. Ул: "Кара инде, яшь ботакларны кояш нурыннан тәмам томалаганнар бит",— дип, алмагачларның корыган ботакларын кисеп йөри иде. Эшеннән тиз генә тукталмаячагын белгәнгә, мин аны бүлдерергә булдым: — Бабай,— дидем,— мин ни дип... килгән идем... Гариф бабай, миңа күтәрелеп карамыйча гына, җитен мыегы астыннан көлемсерәде: — Күрәм. Йомышың култыгыңда. — Бабай, син бит гармунга мунчада өйрәндем, дигән идең? — Рас әйтәсең, рас,— дип җавап кайтарды Гариф бабай, эшен дәвам итеп. Мин түзмәдем. — Расын рас, бабай, расың дөрес булып чыкмады бит әле менә. Төн буе мунча саклап кайтып киләм ләбаса. Гариф бабай эшеннән туктап миңа текәлде. Маңгаенда гармун кабыргалары кебек җыерчыклар хасил булды. Ул җитен сакалын бераз сыйпап-тарткалап алды. Йөзендәге җыерчыклар елмайдылар: — Бәй, әнә син нәрсәгә ышангансың икән. — Ничек инде ышанмаска ди синең сүзгә. Син Озын Әптерәш түгел лә инде алдашырга. — Ә мин алдашмадым. Дөресе шулай. Мунчада өйрәндем мин гармунга. Әмма ләкин ник мунчада өйрәндем? Син бу хакта сорамадың бит. Тыңла алайса, үзем сөйлим. Әйе... Сезнең хәзерге нигездә элек Насрый мулла яши иде. Андыйларны Хода үзе күрсәтмәсен. Җыр-көй дигәнне җене сөймәс иде шуның. Гармун шыгырдатканны ишетте исә, таягын тотып тукмакларга ташланыр иде. Минем дә үткен чак. Әмәлен таптым: ярканат кебек, караңгы төшкәнне сагалап торам да, элдерт мунчага. Мулла бабаң төнлә мунчага түгел, үз кирәгенә чыгарга да шүрлидер иде. Һе-һе. Тик яктыргач кына, урамга чыгып, әтәч кебек кагына-кагына, үткәнбарганга кычкыра: "Зада малае мунчада шәйтаннардан яэҗүз-мәэҗүз үнәренә өйрәнә! Авылның бәрәкәтен качыра!" Ә хәзер нигә мунчага качарга, ди. Җыр-көйгә — кадер-хөрмәт, шуның өчен зур-зур мәптекләр салынган. Маһирлыгың бар икән, рәхим ит, өйрән генә. Һай, заманасы башка, улым, хәзер заманасы... Чү, син ник борыныңны салындырдың әле. Күрәм, гармунга һәвәслегең зур. Бик әйбәт. Килгәлә, үзем өйрәтермен. Кая әле, әбиең иртәнге чәйгә чакырганчы, икәүләп берәр көйне шыгырдатып карыйк әле... ...Гармунны теземә утырттым. Бармакларыма Гариф бабайның эштә кытыршыланган кулы кагылды, һәм Гариф бабай яратып уйный торган таныш көй сызылып кына чыга баш-лады. Матурым Аклы-каралы, бәләкәй генә бу маэмайны безнең ишегалдында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул күрендеме, олысы-кечесе илтифат күрсәтмичә калмый: — Матурым, Матурым, кил монда! Тегенең теләсә кемгә ягылыр исәбе юк. Килер сиңа, көтеп тор! Маңгай бөдрәләре арасыннан елтыраган түм-түгәрәк соры күзләре белән башта хуҗасына күтәрелеп карый. Мине чакыручы бу бәндәгә ышанырга ярыймы, янәсе. Ә маэмай хуҗасы Имаметдин кәефләнеп елмая. Ал-гарак чыгып торган нечкә иреннәре, вак кына үткен тешләре аның үзен дә акыллы маэмайга охшата сыман. Мал иясенә охшый дигән сүз бар. Күрәсең, хуҗа да кайчак үз малына охшый торгандыр. Этенә күрсәтелгән игътибар Имаметдинның үзен зурлаудан да болайрак. Ул шундук ачылып сөйләшә башлый. Үзе этне бер секундка да күзеннән ычкындырмый. Тегесе аз гына ераккарак китте исә, Имаметдинның йөзенә борчылу галәмәте чыга. Хафаланып кычкыра: — Машина юлына барма, Матурым! Мәйданчыкта гына уйна, Матурым. Эт бөдрә башын күтәреп карый да, гаепле сыман, бантиклы койрыгын болгый-болгый кире борыла. Имаметдинның йөзен янә елмаю яктырта. Ул, бөтен дөньясын онытып, эте турында, аның кызыклары турында сөйләргә керешә. Аның сөйләвенә караганда, Матурым өйгә кергәндә ишек төбендә аягын сөртә, ашау-эчү, йоклау, саф һава суларга чыгу вакытын белеп тора, хәтта көйләрне дә бер-берсеннән аера икән. Радиодан ял концертын рәхәтләнеп тыңлый, телевизор карый. Мультфильмнарны, хайваннар дөньясын аеруча ярата. Курайда яки скрипкада уйнасалар, Матурым да сузып кына шыңшый. Үзенчә ул да җырлый, янәсе. Джаз яки поп-музыканы җене сөйми. Ишетте исә, кәефсезләнеп өрергә тотына. Аннары хәмер исен бер дә генә яратмый икән Матурым. Ишегалдындагы салмышлар Матурымны әллә кайдан урап узу ягын карыйлар. Тешләвен дә тешләми, әмма ләкин ишек төпләренә кадәр чәңгелдәп, аякларына уралып бара инде. Кайвакыт Матурым иркәләнепме, көйсезләнепме, биргәнне ашамый. Мондый чакта Имаметдинның хәйләсе әзер: — Ашамасаң, урамга чыкмыйбыз!— ди ул. Шулай әйтүе була, табакның төбе генә ялтырап кала. Имаметдин сөйли: — Беркөнне шулай эштән сырхап кайттым. Диванда ятам. Кулыма ниндидер йомшак нәрсә кагылудан күземне ачсам, ни күрим: Матурым минем кулыма кабартма төртә. Аның колбасадыр, кабартмадыр кебек тәм-томны запаска җыеп куюын белә идем. Авырганга мине жәлләп, үз ризыгын китергән бит, әй. Әйтәм ич, бөтенесен аңлый ул бөдрә баш, кайтарып әйтергә теле генә юк. Татарча да, русча да аңлый. Адәм акылы бар аңарда. Хатынга: "Әнисе, бу егетне коендырырга вакыт түгелме?"— дисәм, диван астына кереп кача, мошенник. Коенырга яратмый. Судан курка. Шул, Игъламетдинебез белән булган фаҗигадән бирле судан куркынып калды... Улының исемен телгә алуга күршемнең соры күзләре дымлана. Ул еш-еш тамагын кыргаларга тотына. Әйе, аның малае Игъламетдин онытылырлык хәсрәт түгел шул. Тупырчык кебек ул малай минем дә күз алдымнан китми. Аклы-каралы бу маэмайны да әллә каян ул алып кайткан иде. Аны "Матурым" дип атаучы да шул булды. Бер язда Имаметдин семьясы белән диңгез буена ял итәргә китте. Күктүбә дигән җиргә. Аннан исә малаеның җансыз гәүдәсен күтәреп кайттылар... Фаҗига болай була. Диңгез ярына кызынырга төшәләр. Игъламетдин су читендә комнан ныгытмалар ясап уйный. Матурым да аның янында чуала. Җилле көн була. Тау-тау дулкыннар яр буена ишелеп киләләр дә малай төзегән ныгытмага җитәр-җитмәс, арып, кире чигенәләр. Игъламетдин моңа сөенә, кулларын чәбәкли, аннан тагын төзи башлый. Ул, шулай мавыгып, куәтле бер дулкынның үзен күтәреп алуын һәм диңгезгә чигенүен сизми дә кала. Башларын комга терәп яткан ата белән ана уйламаган-көтелмәгән бу хәлне шулай ук искәрмиләр. Яннарында Матурым шыңшып-чабулап йөри башлагач карасалар, яр буе буп-буш. Малай юк! Игъламетдинне икенче көнне Күктүбәдән ун-унбиш чакрым ераклыктагы бер урыннан табалар. Малай белән туйганчы уйнаган дулкыннар аны ярга чыгарып куйганнар, күрәсең. Ләкин алар Игъламетдиннең сулышын үзләрендә алып калганнар. Әйе, диңгезнең шаяруы хәтәр... Малайны бөтен ишегалды кызганды. Бик ягымлы, җан җылымлы бала иде. Хайваннарны да бик ярата иде. Хуҗасын җирләгәннән соң Матурым бик озак әйле-шәйле йөрде. Ашау-эчүенең дә рәте булмады. Берничә тапкыр аны малайның кабере өстеннән табып алып кайттылар. Каберне казып ята икән. Хуҗасын коткармакчы күрәсең, бахыр... Бу фаҗигале вакыйгадан соң инде байтак еллар узды. Матурым, үсеп, әти булырга да, бабай булырга да өлгерде. Хәзер безнең ишегалдында аның үзе шикелле аклы-каралы бөдрә малайлары, оныклары чабып йөри. Ә Имаметдинның бүтәнчә бала-чагасы булмады. Ул бөтен мәхәббәтен улының яраткан эте Матурыма күчерде шикелле... — Кунак булып кер әле, күрше,— диде Имаметдин миңа.— Малайларыңны да алып кер. Алар Матурымны ярата бит. Бергә-бергә уйнарлар. Матурымның кызыкларын үзең дә күрерсең. — Керермен, Имаметдин, һичшиксез, керермен,— дидем мин, Матурымның йомшак йонлы аркасыннан сөеп. Чуаркай Күз ачкысыз буранлы көннәрнең берсендә бәләкәй Мәнзүрәнең яраткан песие — Чуаркай югалды. Башта кыз аның: "Мияу-мияу!", ягъни "Бик туңдым лабаса, ишекне тизрәк ачсагыз ла!" дип кайтып керүен көтте. Бер-ике көннән дә күренмәгәч, чынлап ук пошынды Мәнзүрә, Чуаркаен эзләргә тотынды. Чорма башларын да, печән сайгагын да, баз өстен дә, кыскасы, качыш-качыш уйнаганда яшеренә торган бер җирне дә калдырмады. Тик Чуаркай, көрткә күмелгәндәй, беркайдан да табылмады, шөйлә юкка чыкты. Мәнзүрәнең битендәге сипкелләре кайгы күләгәсе белән тагын да куера төшкәндәй булды. Бу — аның инде икенче кат нык кайгыруы иде. Җәй көне әнисе аны җитәкләп әбиләренә күчеп килгәч тә, шулай күңелсез булган иде. Оясы туздырылган каз кебек, башын иеп калган әтисен бик-бик жәлләде кыз. Әнисе ник яратмагандыр инде шундый яхшы әтисен. Эштән кайткан җиренә чәй дә әзерләми, ял көннәрендә урамга чыкканда да гел әтисен читтә калдырырга, Мәнзүрә белән генә чыгарга тырыша иде. Ә бит алар элек шундый күңелле торалар иде. Барысы да шул балдактан башланды бугай. Әтисенең кесәсеннән кулъяулыгын алганда идәнгә шылтырап килеп төште ул. Мәнзүрә шундук бу тәтине эләктереп, тәгәрәтә-тәгәрәтә уйный башлады. Тик әнисе Мәнзүрәнең кулыннан балдакны тартып алды да, шикле күзләре белән яндырып, әтисенә карады. Әтисе, ничектер, гаепле кеше сыман, кызарып куйды. Әлеге балдакны фермада табуы турында нәрсәдер аңлатырга тырышып карады. Әнисе исә тыңларга да теләмәде. — Шикләнеп йөри идем аны, уйга килгән алга килә, диләр, шул — Нәсимә кәнтәйнеке, менә кашыннан ук таныдым,— дип, йөзекне учына йомарлап каядыр чапты. Шуннан китте, китте... Нигә ачулангандыр инде әнисе. Әтисе ул балдакны урламаган бит, тапкан гына. Хуҗасына кире кайтарган булыр иде. Тапкан — табыш, таныган — алыш. Бер-берсе белән булашып, Мәнзүрәнең дөньяда барлыгын да онытты алар. Инде әтисе дә элеккечә эштән елмаеп кайтып керми, гел кашы-күзе җимерелгән була. Һәм, ниһаять, җәй көне әнисе әйберләрен җыештырды да, Мәнзүрәне җитәкләп, әбиләренә күчеп килде. Мәнзүрә әтисен дә килер дип көтте. Тик әтисе килмәде дә килмәде. Инде менә кайчандыр әтисе алып кайткан Чуаркай да югалды. Мәнзүрәне берәү дә яратмый, күрәсең. Яратсалар болай барысы да ташламаслар иде. Әллә соң ул Чуаркаен рәнҗеткән идеме икән? Чынлап та булган иде шул андый хәл, булган иде. Беркөнне аны чәченнән тартып уяттылар. Башта кыз, ни булганын аңламыйча, иләс-миләс якягына карангалап торды. Тагын авырттырып чәченнән тарттылар. Әйләнеп караса, Чуаркай икән. Ачуын тыеп кала алмады шул, сукты да очырды тегене. Катырак эләкте, ахры, чырыйлап мич астына шылды бичара. Ул көнне песи баласы гел кәефсезләнеп йөрде, гадәттәгечә, кыз белән идәндә тәгәри-тәгәри дә уйнамады, йомшак борыны белән битләрен кытыклап, мыр-мыр да килмәде. Нигә генә шулай каты бәрелде икән Мәнзүрә яраткан дустына. Исән-сау кайтсын гына, инде бер дә, бер дә кыерсытмас иде ул аны. Уенчыкларын туздырган өчен дә ачуланмас иде, әйдә уйный бирсен. Курчаклар теп-тере песи баласын алыштыра аламыни соң?! — Мал иясенә охшый, атаң алып кайткан нәрсә, мут күз, берәрсендә кунак булып йөридер,— дип, кызны юатырга тырышты әнисе,— көннәр җылынгач, туп итеп кайтыр да керер әле. Кыш үтте, яз җитте. Тәрәзә төбендәге уенчыкларның йөзләре дә яктырып киткәндәй булды. Алар да гүя Чуаркайның тиздән кайтасына ышаналар иде. Ләкин песи һаман күренмәде. Ул, күзләрен тутырып карап, моңсуланып, Мәнзүрәнең төшләренә генә керде. Төзәлми торган яра, узмый торган кайгы булмас дип әнисе белмичә генә әйтмәгән икән. Вакыт узган саен Мәнзүрәнең сагыну-юксынулары да,яңгыр юган рәсем кебек, тоныклана барды. Көз җитеп, мәктәпкә йөри башлагач, песи турында онытып җибәргән чаклары тагын да ешайды. Инде бөтенләй истән-хәтердән чыкты гына дигәндә кайтып керде Чуаркай. Үзе генә дә түгел. Мәнзүрә дәресен әзерләп утыра иде. Ишектән әтисенең елмаюлы йөзе күренде. — Менә песиеңне китердем, кызым,— диде ул керә-керешкә.— Күптәннән сугылмакчы идем дә, ничектер туры килмәде. Тавышка кухнядан әнисе дә чыкты. Мәнзүрә бер әтисенә, бер әнисенә карады. Аннары, әнисенең кисәтүле күз карашыннан да курыкмыйча, йөгереп барып, әтисенең муенына сарылды. Әтисенең муен төере еш-еш хәрәкәтләнеп алды. Тамак кыргалап сөйләнде: — Төп йортны сагынган, яңа урынга хайван да озак күнегә бит... Мәнзүрә әтисенең кочагыннан шуып төште дә Чуаркайга иелде. Песи аны ятсынган кебек. Ул үзгәргән дә бугай, әүвәлге назлы-иркә Чуаркай түгел иде. Мәнзүрә Чуаркай белән яңадан элеккечә тәгәри-тәгәри уйныйсын, аны элекке шикелле үк өзелеп яратасын ничектер күз алдына китерә алмады. Чуаркай югалганнан соң кичергәннәргә караганда да читенрәк, моңсурак булды аңа бу минутта. Мәнзүрә әтисенә күтәрелеп карады. Гаҗиз булып әнисенә төбәлгән әтисе дә ул уйлаганнарны кичерә кебек тоелды Мәнзүрәгә... Койма Габделбәр тагын ямьсез төшләр күреп, саташып-бастырылып уянды. Янә күзен йомарга куркып ятты, хәлбуки, йокыга китте исә, кабат шул төшнең дәвамы керә иде. Ниндидер күп серияле фильм кебек иде бу төш. Күрше Гаяз бабайның гүр иясе булганына да биш былтыр инде, югыйсә нишләп кенә болай төшкә кереп бимазалыйдыр. Рухы тынычлансын дип, Габделбәр ялгыз-ятимә карчык Маһруй әбигә хәер дә биреп карады, тик алай да файдасы тимәде. Йокларга дип ятагына башын куйды исә, ап-ачык булып Гаяз бабай күренә. Аның арпа башагы кебек сары кашлары астыннан өтеп ала торган күз карашы, чөйсыман сакалы, нечкә зәңгәрсу иреннәре арасыннан кысылып чыккан сүзләре нәкъ үзе исән вакыттагыча яңгырый: — Күчер койманы, Габделбәр күрше, болай хилаф эш эшләмә. Җир ул барыбызга да җитәрлек. Инде бит Габделбәрнең әлеге каһәр суккан койманы сүтеп алганына гына түгел, өен бүтән нигезгә күчереп салганына да ничәмә ел узды лабаса. Исән күршеңнән китеп була, ә үлгән күршең рухыннан качып та котыла алмыйсың икән ул. Бигрәк тә, сиңа рәнҗеп үлгәннәрдән. Әйе, рәнҗеп китте шул Күрше бабай, Габделбәр аның бәхиллеген ала алмыйча калды. Ә бит Гаяз бабайдан күргән кадәр игелекне аның башка берәүдән дә күргәне булмагандыр, мөгаен. Киңәш-уңашка да, тегесе-монысы кирәксә дә, һаман шул Күрше бабасына йөгереп керер иде Габделбәр. Хәер, ул вакытта әле Гаяз бабайның күкрәп торган ир уртасы вакытлары булып, аңа олылап "Абзый" дип дәшәләр иде. Балтадыр, пычкыдыр кирәк булса, аның ишеген шакыйлар: "Күрше абзый, биреп торсана, утын кисәдериек..." Мунча керәселәре килсә, янә Гаяз абзый кирәк: "Мунчагызны ягып торыйк әле, Күрше абзый?.." Ул мунчасын үз утыны белән ягарга рөхсәт итә. Мунчасын яккач, себеркесе, мунчаласы да кирәк бит инде аның. Гаяз абзый аларын да һич кызганмый. "Алыгыз, улым, сихәте белән булсын",— ди. Ә үзе ягып кергән вакытларда беренче яки соңгы парда сихәтләнеп чыгарга берәр күршесенә әйтмичә калмый диярлек. Хәер, Гаяз абзыйның игелеге күршеләренә генә түгел, бөтен авылга җитә иде. Нинди дә булса гозере төшеп килүчеләрне буш кул белән борып җибәргәне булдымы икән аның?.. Үзе сугыш мәхшәреннән исән котылып кайтканга микән, фронтта ирләре үлеп калган тол хатыннар гозеренә аеруча илтифатлы иде Гаяз абзый. Кайсына чалгы таптап бирергә кирәк, кайсының балтасы үтмәсләнгән, кемнең кө-рәк сабы сынып чыккан, кемгә, әлеге дә баягы, мунчала кирәк. Гаяз абзый мунчала батыру өчен бәрәңге бакчасына кечерәк кенә күл казыды. Һәр яз урманнан утынга дип алган юкә агачларының кайрысын каезлап, күп итеп әлеге күлгә батыра, көзгә таба шулардан ефәк кебек мунчала төшерә иде. Габделбәр: "Бу кадәр мунчаланы базарга чыгарып сатсаң, баеп беткән булыриең инде",— дисә, Гаяз абзыйның җавабы әзер: "Акчаны тавык та чүпләми аны, ә бер рәхмәт мең бәладән коткара..." Кайсы берсе бушка алырга уңайсызланып, йә йомырка, йә бераз атланмай кыстырып килә. — Абзыкаем, ярдәм итсәнә. Бәрәңге бакчамны казырга чыкканием, көрәгем үтми. Шуны гына рәтләштереп бирсәнә. Менә берничә йомырка да алып килгәнием... Гаяз абзый верстак янында нидер ышкылаган-юнган җиреннән күтәрелеп карый. Каешланган киез эшләпәсе астыннан зәңгәрсу күзләренең көлемсерәве күренә. Бөдрә йомычкаларны имән ботаклары сыман таза бармаклары белән алъяпкычыннан каккалап төшерә-төшерә, килүчене ачык йөз белән каршылый. — Әйдүк, әйдүк. Ә йомырканы үзебезнең титибикәләр дә җитәрлек салып тора, шөкер. Анысы кирәкмәс, кем килен. Балаларыңа пешереп ашатырсың,— дип, хезмәте өчен берни дә алмый. — И-и, рәхмәт кенә инде, Гаяз абзыкаем, кул-аякларың сызлаусыз булсын, ярабби! — Шулай булсын, амин,— ди Гаяз абзый.— Без, мөселман кардәшләр, бер-беребезгә булышырга тиешле. Синең ирең фронттан исән кайткан булса, минекеләргә булышыр иде. Рас мин кайтканмын икән, бу эш миңа фарыз. Кешегә игелек итүдән тәм таба торган иде Гаяз абзый. Тик аның хәләл җефете Сәрәфия җиңгинең генә, карты янында тол хатыннарның әвәрә килүләрен күреп, азрак эче пошкалый иде бугай. Күп вакытта сер бирмәскә тырышса да, яшьрәк киленнәр килгәндә карты артыграк ачылып сөйләшә кебек тоела иде аңа. Мондый очраклардан соң, чәй янында җаен туры китереп кенә әйткәли иде: — Артыграк юмартланасың түгелме, карт?— ди иде. Гаяз бабай аңа да җавапсыз калмый, җиз мыекларын сыйпаштырып болай ди: — Дөнья малы — дуңгыз каны ул, карчык. Кайгырма, синең белән миңа гына җитәр әле... Елмаеп-көлеп кергән хатыннарга эче пошкаласа да, Сәрәфия җиңги юмартлыкта үзе дә картыннан әллә ни калышмый иде. Ул бакчаларындагы карлыганны җыеп, күп итеп кагын ясый һәм шушы нигъмәттән бөтен тирә-күршегә, туган-тумачага, дус-ишкә өлеш чыгара. Ә күрше Габделбәрнең хатыны Зөлхәбирәгә атап, берничә куакны үзенә җыярга калдыра иде.— Күрше хакы — Алла хакы. Түлке сындырмыйча гына җыегыз,— ди торган иде.— И-и, безгә, картым белән ике бөртек җанга күпме генә кирәк соң?! Ике бөртек җан дигәннән, аларның Габделбәрдән ике яшькә генә олы бердәнбер улларын Әфган сугышына җибәреп һәлак иттеләр. Әфисәр иде ул. Цинк табутта кайтаргач, Сәрәфия җиңгинең чәче вакытсыз агарды. Үз оланнары булмагангамы, Габделбәр белән Зөлхәбирәне үз балалары кебек якын итәләр иде. Яшь күршеләре дә баштарак яхшылыкка яхшылык белән дигәндәй җавап бирә килделәр. Әмма ләкин Габделбәр совхозда управляющий булып алгач, күрше абзасына ялынычы бетеп китте. Инде Габделбәргә ни теләсә, шуны китереп кенә бирә башладылар. Гөнаһ шомлыгына каршы, бу вакытта инде Гаяз абзый картаеп, Гаяз бабайга әйләнеп бара иде. Нишлисең бит, яшьләрнеке алга таба, картларныкы — артка, дигәндәй, Габделбәр тиз арада ак мунча да салдырып куйды. Анысы бер хәл, тик менә Гаяз бабай бакчасына аршын ярым чамасы кертеп салдырды ул мунчасын. Моңа Күрше бабайның эче пошты пошуын, мәгәр аршын ярым җир өчен орынып торган күршесе белән әчелешле буласы килмәде, эчтән тынды. Әмма ләкин Габделбәр ике арадагы сукмак буйлап утыртылган өрәңгеләрнең тамырларына үткен көрәге белән чаба-чаба канау казый башлагач, түземе төкәнде: — Карале, Габделбәр улым, сиңа җир җитмимени соң? Агачларымны харап итәсең бит!— диде. Габделбәр ык-мык итте, акланырлык сүз табалмый торды. Аннары: — Әмрикәнски өрәңге чүп үләне күк әрсез ул, чурт та булмый аңа,— дип, өенә кереп китү ягын карады. — Әйттем мин сиңа,— диде ул, бала имезеп утырган хатынына ярсып,— канауны аннан казымыйк, дип. Күрше бабайны үпкәләттек. Зөлхәбирәнең кара тут йөзе тагын да карала төште сыман: — Үпкәләсә үпкә ашасын әнә,— диде.— Бөтен бакчаны агач белән тутырды. Агачлары безнең бәрәңгеләрне күләгәли. Тамырлары бакчаның ашламасын суыра. Ул агачларын илаһи уптым кисеп кенә ташлыйсы бар. Бусы да шулай узып киткән иде инде. Көннәрнең берендә Гаяз бабай янә сүз катты: — Карале, Габделбәр улым, безнең ике арадагы койма баганалары черегән, койма авам-авам дип тора. Кешегә калган көн — таң атмаган төн, дигәндәй, әүвәлрәк мондый эшләрне үзем генә эшләгән булыр идем дә... Инде миннән булмас, син яңартып куясыңмы әллә? Кирәк түгел дисең икән инде, сүтеп алсаң да була. — Ярый, уйлашырбыз,— диде Габделбәр. Тик уйлашу озаккарак сузылды. Елдан артык вакыт узып китте. Ул арада баганалар бөтенләй авыш-тәвешкә әйләнде. Балалары өстенә койма аумасын өчен, Габделбәр аны Гаяз бабайның өй почмагына ук китереп сөяп куйды. Мәгәр Гаяз бабайның коймада гаме юк иде инде. Әле күптән түгел генә карчыгы үлеп китте. Ашказаны шешеп, бер генә атна авырып ятты, мескенем. Кеше кулына гына калмасам ярар иде, дигән теләге кабул булды. Ашказаны авырткан килеш тә бер көн калдырмый ураза тотты шул, бахыр. "Тотма уразаңны!"— дип, ничә әйтте карты. "Гөнаһсын кая куярмын?"— ди иде шул мәрхүмә. "Гөнаһсын үземә алырмын",— дип тә карады Гаяз бабай, әмма ләкин һәр сүзен тыңлап килгән карчыгы бу юлы аңа буйсынмады. Хәзер Гаяз бабай ишегалдында да сирәк күренә. Сарыкларына печән сала да тизрәк җылыга — өйгә ашыга. Дөрес, кереп китәр алдыннан коймага карап, көрсенеп куя куюын. Утыннары Габделбәр ягында калганга эче поша. Койманы бөтенләй алып кына куясы югыйсә. Чыннан да, ичмаса Габделбәр малайларының уйнаганын карап торырга җай чыгар, бер юаныч булыр иде карт кешегә. Беркөнне шулай уйланып торганда Габделбәрнең тыз-быз кайтып килүен күрде ул. Артыннан ук әрҗәсенә каен утыны төялгән "КамАЗ" машинасы күренде. Габделбәрнең инде ишегалды тулы утын, хәтта урамда да печән кибәне кадәр утын әрдәнәсе өелгән. Туймаса да туймый икән адәм баласы, тагын алып кайткан... — Карале, Габделбәр улым, койманы сүтеп кенә ташла булмаса. Минем утыннар синең якта калды бит югыйсә. Кирәге дә булмаган ул "кытай стенасының". Теге вакытта әтиең мәрхүм тотып калдырган иде. Соңыннан сүтәргә кулым бармады. — Ярый, уйлашырбыз,— диде элеккечә Габделбәр. Гаяз бабай өенә кереп китте. Аңа көзге суык чиркандыра башлаган карт сөяген җылытырга кирәк иде. Чыбык-чабык белән мичтә ут тергезде. Бераз күмер төшкәч, кече морҗаны ачып, самавыр куеп җибәрде. Ләкин аңа тынычлап чәй эчәргә туры килмәде. Кинәт стенага тукылдата башладылар. Кем булыр бу? Гаяз бабай, ни уйларга да белмичә, аягына галошларын эләктереп, ишегалдына чыкты. Чыкса, ни күрсен, Габделбәр койманы элекке урынына түгел, ә аның өй почмагына ук кадаклап маташа. Ике арадагы утыннарны бу якка ташлаган. Үз гомерендә хикмәти хәлләрне күп күргән, узган сугышларда утны-суны кичкән ветеранның аптыраудан авызы ачылып калды, беравык сүзен әйталмый торды. — Чү! — дип гыжылдады ул, ниһаять.— Нишләвең бу, әкәмәт? Габделбәр күтәргән чүкечен төшермичә генә җавап бирде: — Ник? Нәрсә булган? Үзең куштың бит... — Соң мин койманы минем ызбага кадакла дидеммени?! Син нәстә илбасар кебек кеше җиренә басып керәсең? Мунчаңны булды мунчаңны минем бакчага кертеп салдың. Җир җитмимени? Габделбәрнең дә кара күмер кебек күзләрендә ачу чаткылары кабынды. — Җитмәс шул! Бөтен бакчаны урман ясадың да безгә кояшны томалап куйдың! Бәрәңге уңмый. — Хатының сүзен сүлисең, әкәмәт,— диде Гаяз бабай, тавышын күтәрмәскә тырышып.— Бакчаңны яхшылап ашларга иренмәсәң, бәрәңгең булыр... Ул арада кулына юынтык су чиләге күтәреп, өйдән Габделбәрнең хатыны килеп чыкты. — Син нәрсә, Гаяз бабай, тотасың да Габделбәргә бәйләнәсең, тотасың да Габделбәргә бәйләнәсең. Ул бит сиңа карчыгың Сәрәфия әби түгел. Үз улы кебек күргән малайның шушы әрем телле хатынга өйләнгәннән бирле танымаслык үзгәрүенә, мал өстенә мал җыюга хиресләнүенә Гаяз бабайның болай да эче пошып йөри иде. — Син, Зөлхәбирә килен, ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай, кысылмый тор, яме. Юкса, тартып алучы булмас. Җиңәрсең Зөлхәбирәне болай гына, бар! Ул сиңа "ә" дигәнгә "җә" дия торган Сәрәфия карчыгың түгел. — Сәрәфия әбине ураза тоттырып, ачка үтердең. Инде миңа ябышыргамы исәбең! Минем тәртәм бик кыска! Ат башыннан да курыкмыйм мин. Гаяз бабай тагын авызын ачып калды. Болай җавапка күршегә керә торганнардан булмаса да, оятсызлык, гаделсезлек алдында аптырап кала торган гадәте бар шул аның. Ул лач иттереп җиргә төкерде. — Тефү! Имансыз ук икәнсең! Синең кебекләр белән каберең янәшә булмасын! Карт, исерек кеше кебек, стенага тотына-тотына ишеккә таба атлады. Әрем телле хатынның үз артыннан: "Каргышың — кара башыңа!"— дип, тәкрарлавын ишетте ул. Картның йөрәге ватык сәгать сыман аксый-туксый тибә, тәне бизгәк тоткандагы кебек калтырый иде. Ул кайчандыр үзе ясап куйган агач караватына менеп ятты. Өстенә карчыгының мамык шәлен ябынды. И-и, гомерләр. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән бу шәлне ул хәләленә туй бүләге итеп биргән иде бит. Мәрхүмәкәй, бик кадерләп кенә, кунакка барганда гына бәйли торган иде. Нишләп шулай саклагандыр инде рәхәтен күрмичә. Үзе алданрак тузды, шәле әле гамәлгә ярарлык. Фани дөнья. Дөнья малы — дуңгыз каны, дип белмичә әйтмәгәннәр шул. Үзең белән гүргә бернине дә алып китеп булмый. Ә кеше дигәнең бу дөньяга мәңгегә килгән кебек яши, кайберәүләр малга хиресләнеп китә, чик-чаманы онытып җибәрә, шул юлда башкаларны рәнҗетүдән дә тайчынмый. Әнә генә бер комсызына җир җитмәгән, кеше өлешенә керә. Теге, Израил дигән нәмәрсә гарәпләрне кыерсыткан кебек. Әнә генәк, стенаны җимерергә теләгәндәй, шак та шок кагуын белә. Гаяз карт, бу котсыз тавышны ишетмәс өчен, сугышта контузия алган колагын өскә куеп, ишетә торганын мендәргә томалап ятып та карый, юк, барыбер ишетелә, колагы белән генә түгел, йөрәге, тәненең һәр күзәнәге белән ишетә ул аны. "Тук-тук! Тук-тук-тук! Әллә соң чыгып, коймасын кул пычкысы белән шытыр-шытыр гына кисеп төшерергә микән? Эх, яшьрәк вакыты булса. Бар иде бит Гаяз бабаңның җегәрле вакытлары, икешәр потлы ике герне бау белән бәйләп, уртасыннан теше белән эләктереп күтәргән чаклары... Эх-хе-хе! Ит изгелек — көт явызлык, ди торганые мәрхүмә карчыгы. Рас әйткән икән. Дөрес, Гаяз бабай, дип аһ итеп торучылар да бар-барын. Әнә генәк, уң як күрше Хәлимә, һәрдаим кереп, хәлен белә, кибеттән ипи алып кайтып бирә. Идәнен, керләрен дә юарга әзер, тик аларына бабайның үзенең рөхсәте юк. Әлегә, әүкатендә чакта үз керен кешедән юдыртамы соң? Ходаем, бөтенләй аяктан егылып, кеше кулына калудан сакла. Үзең азапланып, кеше азаплап ятарга язмасын. Картның уйлары яңадан Хәлимәгә кайтты. Күрше авылдан килен булып төшкәненә шактый ел узды инде. Бәхете булмады бичараның. Ире Нургата әйбәт малай иде, әмма яшел елан белән дуслашып харап булды. Урман караучысы иде. Гозер белән килгән бере ярты кыстырып килә яки чакырып кертеп сыйлыйлар. Малай йомшак холыклы, каршы килә алмый. Ие. Халык үзе харап итте. Шулай пирәшләнеп кайтуының берсендә Хәлимә тегенең кесәсендәге документларын алган да яшереп куйган. Шүрләтергә уйлаганмы, әллә югалтмасын дип җыеп куйганмы? Нургата, уянгач, баш төзәтергә ниятли. Караса, кесәләр буш, җилләр уйный. Акча да, документлар да юк. Партбилет та юк! Моның өчен баштан сыйпамыйлар иде бит элегрәк. Тегендә сугыла Нургата, монда сугыла, өйдә актармаган җирне калдырмый. Хәлимә бу вакытта әниләренә киткән була. Шул. Нургата тота да лапаска чыгып асылына. Җүләр димә инде шуны. Мордар китүдән дә курыкмаган. Хәзер инде ул кызыл билетларын кешеләр теләсә кая ташлый, яндыра. Үзгәртеп кору дигән нәрсә кемнең кемлеген ачыклый башлады. Үзләре ашаган табакка төкерәләр, әкәмәт. Хәер, Габделбәр, управляющий булгач, партбилетын бер дә ташламады. Түлке аның партийный булуыннан кемгә файда килде соң? Булса да үзенә генәдер. Иң башлап, кеше булырга кирәк шул адәм баласына... Әйтик, Хәлимә кебек. Әле дә булса газаплана, иренең үлеме өчен үзен гаепле саный. Картларны, карчыкларны җыеп, ике тапкыр Коръән укытты... — Бабай, сиңа әпәй кирәкме, кибеткә барышым? Шул Хәлимә тавышы бит, рәхмәт төшкере. Тукта, кызым, тукта, хәзер чыгам. Алырсың миңа да әпәй, алырсың. Ике бәхетсез бергәләп чәй эчәрбез. Мин Габделбәрнең мәрхәмәтсезлеген, Зөлхәбирәнең оятсызлыгын сөйләп, эчемне бушатырмын. Тукта, чү, йөрәк кенә әллә нишләп чәнчә башлады әле. Ай-ай! Бабайның ыңгырашуын ишеткән Хәлимә ашыгып өйгә керде. Ни бу? Бабайның болай бер дә көндез ятып торганы юк иде шикелле. Ул гел кыштыр-кыштыр эш белән мәшгуль булыр иде. Инде ял итәргә уйласа, элеккеге гарәп хәрефләре белән язылган берәр китабын алдына куяр да, калын пыялалы күзлеген киеп, укып утырыр иде. "Нишләп бу арада керми узасың?"— дип, үз итеп кенә әрләп тә алыр иде. Хәлимә моңа үпкәләми, ул бабасының гадәтен яхшы белә, яраткан, үз иткән кешесенә генә шулай битәрләп дәшә, кырку булып кылана ул. Бүген дә гадәттәгечә ачуланып каршыласын иде дә соң... — Бабай, бабай, дим, әллә сырхаулыйсың инде? Гаяз бабайның чөй сакалы хәрәкәтсез. Хәлимә, ашыга-кабалана, учын аның маңгаена куйды. Картның маңгаена салкын тир тамчылары чыккан иде. Ул, күз кабакларын көч-хәл белән ачып, чүкеч тавышы килгән якка ымлады: — Ишетәсеңме, кызым... нишлиләр?.. Стенама койма кагалар... Хәлимә эшнең нидәлеген аңлап алды. — Тынычлан, бабай, хәзер мин бураннарын туздырам ул каруннарның! Гаяз бабай сөякчел бармаклары белән Хәлимәнең кулына кагылды: — Кирәкмәс, кызым. Бу — Газраил шакый. Чыкма, сине танып калмасын...— диде. Хәлимә төнгә Гаяз бабай янына картларны чакырды. Алар алмаш-тилмәш аның янында тордылар. Гаяз бабай һаман саташулы-уяулы ятты. Габделбәр дә кереп ишек төбенә чүмәшеп утырды. Гаяз бабай аны күрмәде, ә Габделбәр барысын да күреп, ишетеп торды. Карт саташканда еш кына, аларның исемнәрен телгә алды. "Өстемә Зөлхәбирә килә!"— дип гыжылдады. Ә иртәнге якта, ирләр уяулы-йокылы чакта, Гаяз бабай фани дөнья белән бәхилләшкән иде инде. Габделбәр күршесенең бәхиллеген алалмыйча калды. Шул көннән башлап аның рухы Габделбәргә тынгылык бирмәде, һәрдаим төшләренә кереп йөдәтте, йокыдан шабыр тиргә батып уянырга мәҗбүр итте. "Күчер коймаңны!" дигән тавышы колагыннан китмәде. Инде Габделбәрнең, ул нигезен ташлап, йортын икенче урынга — түбән очка күчерүенә дә биш былтыр. Зөлхәбирәне паралич сукканнан соң качты ул каһәр суккан урыннан. Ләкин яңа нигездә дә тынгылык тапмады. Үлгәндә әйтте Зөлхәбирәсе: — Безгә Гаяз бабай каргышы, аның бәддогасы төште ахры,— диде.— ...Мине әни янына җирләгез,— диде. Ул әйткәнчә эшләде Габделбәр. Габделбәр авыр уйлары белән бергә өстендәге юрганын тибеп төшерде дә, ничек кирәк алай киенеп, зиратка таба юнәлде. Әле таң атарга өлгермәгәнлектән, тирәкләрдәге каргалар уянмаган, зират өсте тын һәм моңсу иде. Габделбәр таныш өрәңгеләрне ерактан ук танып алды, чыклы үләнне ерып, шунда таба атлады. Ләкин килеп җиткәч, гаҗәеп бер күренеш алдында шаккатып калды. Янәшә кабер өстендәге өрәңгенең бер ботагы, Зөлхәбирә каберенең тимер рәшәткәсе арасына кереп, аны җирдән бер-ике сөям чамасы югары күтәрттергән иде. Гүяки агач-куллар бу чардуганны моннан алып ташламакчы. Габделбәр мәрхүмәнең чардуганын үз урынына утыртырга тырышып карады, әмма ботак-кул аны нык тоткан. Тагын берәр елдан аның бу чардуганны кабер өстеннән йолкып ук алачагын чамалавы кыен түгел иде. Бу ботакны кисеп кенә ташламасаң... Кинәт башына килгән бу уйдан Габделбәрнең тез буын-нары калтырады. Өрәңгенең икенче бер ботак-кулы якасыннан эләктереп алырга сузыла башлаган кебек күренде. Габделбәр, күзләрен зур ачып, Зөлхәбирәнеке янындагы кабергә текәлде. Чү! Бу теге... Гаяз бабай бакчасындагы тамырына көрәк белән күпме чапсаң да үҗәтләнеп үсә торган өрәңге түгелме соң?! Шул ич! Кабере дә Гаяз бабайныкы лабаса. Сул якта — Зөлхәбирә әнисенең кабере. "Әни янына җирләгез..." — дигәч, каберне шунда казыганнар иде. Икенче якта Зөлхәбирәгә рәнҗеп үлгән Күрше бабайның мәңгелек йорты икәненә ничек игътибар ителмәгәндер. Хәер, соңыннан Хәлимәнең: "Бабай белән янәшә кемне җирләгәннәр бит, кемне җирләгәннәр бит!" — дип, тузынып йөрүләре хәтерендә калган. Ә ул вакытта хәсрәттән Габделбәрнең зиһене томаланган булгандыр, күрәсең... Габделбәр үзе белгән догаларны укырга, дөресрәге бер үк сүзләрне дога итеп кабатларга тотынды: "Бисмиллаһир-рахманиррахим... Күрше бабай, гафу итә күр... Соң булса да бәхиллегеңне бир..." Әх, бәхиллекне адәм баласы үзе исән вакытта сорап калырга кирәк икән шул. Ә иң дә яхшысы, аны рәнҗетүдән сакланырга кирәк икән. Бигрәк тә күрше булган кешене. Күрше хакы — Алла хакы, дип борынгылар юкка гына әйткәнмени?! Мәңгелектән елмаю Ниндидер бер акыл иясе: "Адәм баласының күңелендә хосусый милекчелек хисен дөрләтим дисәң, аңа ашъяулык кадәр генә булса да җир бирергә кирәк",— дигән, имеш. Әйе, бик дөрес әйткән. Мисалга әллә кая барасы юк, үземнән беләм. Васильево белән Атлашкино арасындагы сыек кына урман буеннан дача өчен җир алганнан бирле күңел әллә нишләде. Аунап яткан такта-токта күрсәм эләктерә кайтам. Чүплеккә иске урындыклар, арурак тактадыр, фанердыр, әрҗәдер ташлаган булсалар — алам. Дачада ярап куяр. Элек мондый иске-москыны үзем чыгарып ташлый торган идем югыйсә, ә хәзер ташлау кая, һәммәсен җыям. Инде шундый "байлыктан" фатирымның аран кадәрле лоджиенда борылыр урын да калмады. Бу хәлгә хатыным Асылбикә баштарак ризасызлыгын белдереп караса да, соңыннан үзе дә мине уздырып тегене-моны ташый башлады. Әле менә бүген җир казып арыгач, бераз бил яздырып кайтыйк дип, дачабыз янындагы урманга чыктык. Монда да кул кушырып бер-беребезгә карашып йөрергә вакыт юк. Күзебез, теге-бу очрамасмы дигәндәй, тирә-юньне күзли. Әнә нечкә генә каен кәүсәсе аунап ята. Кайсыдыр юньсезе, себеркегә дип, ботакларын аннан-моннан гына ботарлаган да ташлап калдырган. Урынын билгеләп китәбез. "Кайтышлый алырбыз, теплица ясаганда кирәк булыр бу!— ди хатын.— Нечкәрәк ботаклары помидорларны бәйләп куярга ярар". Әнә тагын... берничә кызыл кирпеч тәгәрәп ята. Иске учак урыны. Болары — сарай нигезенә менә дигән! Чү, мондый затлы мәрмәр плитәне кайсы бае китереп ташлаган тагы? Иһи, шактый авыр икән үзе. Әмма арба алып килсәк хатын белән икәү ничек тә өстерәрбез әле. Плитәне, җирдән кубарып, икенче ягына әйләндереп салган идем — имәнеп киттем. Ташның кыеклатып киселгән почмагыннан миңа яулыклы бер кыз елмаеп карап тора. Бу хәлгә аптырап хатынга карыйм. Аның, киресенчә, күзләрендәге елмаюы сүнгән, йөзенә моңсу күләгә яткан. Мин яшел үлән сабакларын йолкып, шулар белән плитәне сөрткәләгәч, елмаеп торган кыз сурәтенең астына ташны уеп язылган сүзләрне аермачык күрдем. "Сабирова Мәгъмүрә Әхмәр кызы. 1934—1955 санә" һәм шунда ук ике юллык шигырь: Үлгәннәрнең каберен бел, Исәннәрнең кадерен бел! Үлгәннәрнең каберен бел... Ә бу каберне онытканнар, күрәсең... Шуңа да карамастан, якты дөньяда нибары егерме бер ел яшәп, җир куенына кергән бу матур кыз һаман елмаеп тора... Үлгәннәр үпкәли белмидер, күрәсең. Мәрхүмә шушы тирәдәге берәр авылдан булгандыр инде. Авыллары йә таралып беткән яки, "перспективасыз авыл" дип, башка урынга күчергәннәрдер. Ә менә зират күченмәгән. Ул калган. Чардуганнар ауган, җир белән тигезләнгән, кабер өсләренә утыртылган агачлар гөрләп үсеп киткән дә кечерәк әрәмәгә әйләнгән... Каберләр онытылган... Ә бәлки онытылмагандыр, бу кызның якын туганнары үз сеңелләрен яисә сөекле апаларын һаман да хәтерлидер, тик дөнья куып, бирегә килергә, ауган чардуганны торгызып, туганнарының моңсу елмаюлы йөзен сөртеп китәргә вакыт тапмый торганнардыр. Бәлки, башка сәбәпләре бардыр... Менә үземнең дә Кама аръягындагы ерак бер авылдагы газиз әти, әни, сөекле Кечкенә апам (Факиһә апама мин шулай дәшә идем) каберләрен кайтып күрергә, зиярәт кылырга күптән инде вакыт таба алганым юк түгелме соң?! Минем апамны бит чәчәк кебек вакытында сугыш еллары кыравы суккан иде. Ул барлы-юклы киеме белән, ач-ялангач килеш дүрт-биш чакрымлы күрше авыл мәктәбенә укырга йөрде. Абыйга булышырга дип, бәләкәй чана тартып, урманга утынга да бара иде. Шуннан кайткач: "Тирләгән килеш утырып ял иткән идем, йокымсырап киткәнмен. Утын кисү белән мавыккан Кечкенә әзи дә мине онытып җибәргән. Уянып китсәм, агач кебек катканмын, шундый туңганмын, әни!"— дип, әрнеп әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. Шуннан соң ул шактый авырып ятты. Аннары терелгәндәй булып укуын дәвам итте. Үзенең кулы, вакыт-вакыт ниндидер җайсызлык сизгәндәй, иңбашы аша аркасына сузылып, шунда тукталып кала торган иде. Җылы вакытта да, аркам туңа, дип, кәҗә мамыгыннан үзе бәйләгән шәлен ябынып утырыр иде. Ул укуда да бик тырыш, эшкә дә бик уңган, чирак кыз иде. Сәламәтлеге шәптән булмаса да, яшьтәшләреннән калышырга теләми, җәйге каникул вакытларында, бигрәк тә урак җиткәч, колхозга төрле эшләрдә булышып йөри, йә ындыр табагында ашлык җилгәрешә, йә басудагы чабылган борчакны әйләндереп-әйләндереп киптерешә. Фаҗига буласы көнне дә Кечкенә апа, иптәш-дус кызлары белән тырма күтәреп, борчак басуына киткән иде. Алар көне буе баш түбәсендә янып торган кояш кызуын сулап, борчак теземнәрен әйләндереп йөриләр. Үлеп эчәселәре килә, телләре беләүләнеп аңкауларына ябыша. Күзләрен мөлдерәтеп, авыл ягына карап-карап алалар, мәгәр кайтып китәргә ярамый. Әнә Имәнсәр буенда кара айгырына атланган колхоз рәисе Әслах абзыйлары күзәтеп тора. Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ат караучы Хәмәтьяр абзыйны берничә тапкыр җилкәсеннән умырып, башы аша ташлаганы бар. Ат караучыларны да куркытып, дер калтыратып торган бу юньсез Иблис пырагы, ни гаҗәп, рәиснең үзеннән генә курка иде... Аның камчысы бик зәһәр иде шул. Әнә ул кызларга да: "Тизрәк кыймылдагыз!" — дип, кулындагы шушы зәһәр камчысын һавада болгап куя. Шулай да, төштән соң, түземнәре төкәнә кызларның. Алар, көтүчене тыңламаган кырыкмыш тайлар кебек, күтәрелеп, авылга йөгерәләр. Кызлар чаба, алар артыннан атка атланган рәис чаба. Кызлар, арган-талган булуларына карамастан, җан-фәрманга элдертәләр. Әмма рәиснең яллы бүре сыман айгырын узып буламыни? Әнә генә Әслахның, арттарак калган кызыйларны чаж-чож иттереп, камчы белән пешергәне ишетелә! Ниһаять, кызлар, югары очтагы Габделлатыйф абзыйлар бакчасына җитеп, шунда агачлар арасына чумалар. Рәис чыбыркысыннан котылу дигән сүз инде бу, чөнки Габделлатыйф абзыйның бакчасы үзе кечтеки бер урман шикелле. Урман булгач, чишмәсе дә бар инде аның. Кызлар шул чишмәдән туйганчы сап-салкын су эчәләр, тирләп-пешкән битләрен, муеннарын юалар. Рәис Әслах бакча киртәсе буенда сүгенгәләп йөри-йөри дә, кулын селтәп, китеп бара. Үзе күрмәсә дә, кызлар аңа тел күрсәтеп, үртәп-көлеп калалар. Тынычлап, тагын учлары белән көмеш суга үреләләр. "Әй яратам да соң шул, Габделлатыйф абзыйлар чишмәсенең суын! Мин бит чәйгә дә суны гел шуннан китерәм..." — дип, мактый-мактый, рәхәтләнеп эчә апам. Ләкин бу рәхәтлекнең үзенә әҗәл угы булып кадаласын белми шул ул... Кечкенә апамның, каты салкын тиеп, тәннәре ут кебек кызышкан хәлдә авырып ятуы, көтмәгәндә шаулатып кан косуы, ике атна чамасы үлем белән тартышуы һәм, керосины беткән лампа шикелле, таң алдыннан тетрәп сүнүе гомергә онытылмаслык әрнү булып бәгыремә уелып калган... Мин беренче мәртәбә үлемнең ни икәнен шул вакытта аңладым, газиз кешеңне югалту хәсрәтен, ятимлек ачысын беренче мәртәбә шунда кичердем. Кечкенә апам — мине җырлыйҗырлый бишектә тирбәтеп үстергән туганым, урамда ата казлардан, усал малайлардан яклаучым иде бит. Кечкенә апа дисәм дә, ул минем өчен зур иде. Район Сабан туйларында да, башка яшьтәшләре белән күңел ачыйм әле, дип, мине олау янында калдырып китмәс, кулымнан җитәкләп төрле кызыклар күрсәтеп йөрер, ашыйсым килгәндә соңгы кисәген миңа бирер иде. Аның: " И энем, нигә син кыз булып кына тумадың икән?.." — дип, миңа яулык бәйләтеп караулары, шомырт кара чәчләрен туздырып, Тукайның Су анасы булып кыланулары, минем куркып калуымнан кәефе килеп, башын артка ташлап шаркылдап көлүләре — барысы да бүгенгедәй күз алдымда... Мин янә кабер ташыннан моңсу гына елмаеп карап торучы кыз сурәтенә текәләм. Күземә чыккан яшь элпәсе аша ул җанлы булып, иреннәре хәрәкәтләнгән кебек күренә. "Әйе, апаң сине ничек яраткан, ә син аның мәңгелек йортын зиярәт кылганың бармы соң?"— дип сорый шикелле ул миннән. Ни әйтим, еллар узган саен туган төбәккә кайтулар сирәгәйде шул. Бигрәк тә әти-әни вафат булганнан соң. Соңгы кайтуымда апам каберенең агач рәшәткәсе инде туза башлаганын күрсәм дә, яңартып торырга вакыт табалмадым. Казна эше белән берничә көнгә генә кайткан идем шул... Инде минем Кечкенә апамның каберендәге чардуган да шулай авып-түнеп, тузыптаралып ятмый микән? Әх! Ә мин менә дача җирен рәшәткәләү өчен такта-токталар җыеп йөрим... Бу дөньяның фанилыгы, алдаучанлыгы турында күп укыганым да, еш ишеткәнем дә бар югыйсә. Билгесез мәрхүмә алдында миңа бик уңайсыз булып китте. Карашымны янә хатыныма күчердем. Ул да исәпкә-уйга калгандай тын гына басып тора. — Әйдә, кайтырга вакыт...— диде ул, кемнедер уятудан курыккандай әкрен тавыш белән. — Әйе, шул, кайтырга кирәк... Кайтырга... Без кайтыр юлга борылдык. Дачабызга ала кайтырбыз дип карый килгән "төзелеш материаллары" онытылды. Бакый дөньядан елмаючы кыз кабере яныннан болай да күп нәрсә алып китеп бара идек без... Шуның өчен дә адымнарыбыз салмак-басынкы, башларыбыз аз гына иелгән иде... Скрипка ни әйтә? Аның исем-шәрифен дә, кайсы авылныкы булуын да хәтерләмим инде. Аны без Скрипкачы бабай дип кенә атый идек. "Скрипкачы бабай килгән!" дигән хәбәр ишетелүгә, түбән очка — кибет янына йөгерә идек. Чөнки ул, кеше күп йөри торган урын дипме икән, кибет янына туктала, кибет белән колхоз идарәсе арасындагы мәйданчыкта яшел чирәм өстенә утыра да скрипкасын сыздырып җибәрә. Тагын шунысы: аның борыны юк, борын урынында алсуланып ике тишек кенә күренеп тора иде. Беренче дөнья сугышында әсирлеккә эләккән дә, нимесләр кисеп алганнар, ди борынын. Кайсыбер кеше, төче ашаган, имеш, дип тә әйтә. Ләкин борыны булмау, ничектер, аны кимчелекле итеп күрсәтми, бик табигый кабул ителә, хәтта ки, скрипкачылар нәкъ менә шундый, борынсыз булырга тиешледер кебек тоела иде безгә. Хикмәти кода, скрипкасына кушылып җырлаганда әнә шушы ике алсу тишектән чыга торган авазлар, ничектер, аның уенына аерым бер төсмер бирә, ярдәм итә кебек иде. Хәтта скрипка моңы да аның әнә шушы борын урыныннан чыгадыр сыман. Скрипкачы бабай еш килми. Күрәсең, ул башка авылларга да баргалыйдыр. Аны соңгы күрү, соңгы кат тыңлау аеруча хәтердә калган. Сугыш вакыты иде бу. Язгы ташудан соң, юллар ачылгач та, килеп чыкты. "Скрипкачы бабай килгән!" дигән сөрәнне ишетүгә мин дә, абыйга ияреп, кәнсирт карарга киттем. Без кибет янына килеп җиткәндә Скрипкачы бабай үзен урап алган халык уртасына баскан килеш (утырырга әле җир юеш иде) үзе уйнап, үзе җырлый иде инде: Германнар туп аталар, Крипесне ваталар. Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, Кычкырышып яталар. Халык тын калып тыңлый. Ак алъяпкычлы җиңгиләрнең йомшарган борыннарын лышыклышык тартып куюлары гына ишетелә. Шунда кемдер: "Их бичаракайларым!.." — дип өзгәләнеп куя. Арадан кайсыдыр: "Вәт маладис, бабай! Шәп әйттең, афәрин!"— дип дәртләндерә. Скрипкачы бабай моңланган, хәсрәтләнгән вә нәфрәтләнгән гавәмне бераз ял иттерим, кәефен ачып алыйм дип микән, күңеллерәк җырларын әйттерә башлый: Скрипкам тарый-тарый, Тарый булса да ярый. Кая безгә матур кызлар, Хатын булса да ярый. Сыер сука сукалый, Бозау тырма тырмалый. Яз җиткәнен шуннан беләм: Кызлар артын боргалый. Халык күтәрелеп көлә. Яшь кызлар да, чырык-чырык көлешеп: "И-и, оятсыз!"— дигән булалар. Бабай шундыйларның берсенә күз кысып ала да җырын дәвам иттерә: Скрипкамның кыллары Борыла-сырыла башлады. Кая барсаң да тол хатын — Күңел аза башлады. Аннары бабай авыз эченнән генә хикмәтле бер җыру әйтеп куя: Калхуз каз ала микән, Сәвит тары ала микән? Казы да юк, тарысы да — Кайдан табарга икән? Каз ала — кадала, тары ала — тарала булып ишетелгәнгә, бу җырдан да тыенкы гына көлешеп алалар. Скрипкачы бабай кәнсиртенең ахырына якынлашты бугай, болай дип җырлады: Скрипка ни әйтә?— Ун тин акча, дип әйтә. Ун тин акча бирмәсәләр, Кайтып китик, дип әйтә. Чыннан да, бабаң бушка гына җырлап тормас бит инде. (Югары очның Галимҗан абый гына ул һәр кичне клубтан урам ярып, бушлай җырлап кайта.) Кешеләрнең күзе шунда гына аның алдына куелган буш эшләпәсенә төшә. Эшләпәгә өч тиенлек, биш тиенлек бакыр акчалар төшкәли. Бабаң үз бәясен яхшы белә. Шаярган булып тешләшеп тә ала: Биш тиен дә биш тиен, Биш тиенгә нишлием? Үзең карсак, дөмбер корсак,— Синең белән нишлием? Нишлисең, халык үзе дә ярлы шул. Кем әйтмешли, авызын ачса, үпкәсе күренә. Скрипкачы бабай вак акчаларны алып учында чылтыраткан булды да бишмәт кесәсенә салып куйды. Ә скрипкасын ашъяулыкка кадерләп төреп куенына яшерде һәм, тамашачылары белән саубуллашып, күрше авылга таба кузгалды. — Яңадан кил, безне онытма, Скрипкачы бабай! — дип озатып калдылар аны. Ләкин ул безнең авылда бүтән күренмәде. Аның югалуын төрлечә гоманладылар. Кайсы, язгы ташу вакытында Чирмешәнгә батып үлгән икән, дип, кайсыберсе, авылларда сәвиткә каршы коткы таратканга Себер җибәргәннәр икән үзен, дип сөйләделәр. Ни генә булмасын, Скрипкачы бабай суга төшкәндәй югалды. Әмма аның җырларын авыл онытмады, җае чыккан саен җырлыйлар иде. Адәм гомере чикле булса да, җыр үлемсез икән ләбаса. Җыр суда да батмый, утта да янмый. Җырны Себергә сөреп тә, күңелләрдән җуеп та булмый икән... Бәлки, скрипка безгә әнә шуны әйтергә теләгәндер... Дуслык Шәһәр тирәсендәге санаторийларда булган кешеләр игътибар иткәннәрдер: әлеге сихәт алу урыннарында койрыклы ял итүчеләр — песиләр һәм маэмайлар шактый очрый. Хәер, ял итүчеләр дип әйтү дөрес үк булмастыр,— алар биредә даими теркәлгәндәй яшиләр, бала үстерәләр, картаялар. Шуңадыр, күрәсең, үзләрен табиблар, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр кебек үк табигый тоталар, кунак булып түгел, хуҗа булып йөриләр. Тик кайбер хезмәт күрсәтүчеләрдән аермалы буларак алар ял итүчеләргә карата бик тә ягымлы, бик тә итагатьле мөнәсәбәттә. Шулай булмый хәле дә юк, биредә сихәт алучылар койрыклы хуҗаларга дәгъва-мазар белдерми, теге яки бу дәваны таләп итми, юк даруларны сорап аптыратмый, киресенчә, үзләре аларның күңелләрен күрү җаен карый. Ашханәдә тамак ялгап чыгучылардан мыраубикә вә алабайларга калган кәтлит кисәгедер, сөяк-санак яисә балык койрыгы ише тәм-томнар эләгә тора. Койрыклы хуҗалар сихәтханәдәге гомуми тәртипләрне дә яхшы беләләр. Бигрәк тә ашау һәм йокы вакытын. Шул мәл җиттеме, ашханә тирәсендә урала башлый болар. — Беләсеңме, канәт, мәчеләр алар — хатын-кыз нәүгыннан, этләр исә — ир-ат сыман, талымсыз...— дип, аңлатма бирде миңа "Крутушка" санаториенда бергә ял итүче танышым Габделбарый абый. Абый, дим, чөнки заманында сугыш мәхшәрен узып, инде җиденче дистәне ваклап килүче булса да, җиңел сөякле какча гәүдәсеме, ачык күңеллелегеме, аны шактый күркәм, яшь күрсәтә иде. Менә шул абый ял итә башлавының тәүге көннәрендә үк бер кәкре койрык белән дуслашты. Башкалары арасыннан ул нишләптер арт аягына аксаклап йөри торган юаш кына маэмайны сайлап алды. Бу этнең төсе үк мыегы кебек сары булуы җәлеп иттеме, әллә инде аның башка ишләре сыман ашханә ишек төбенә үк килеп әрсезләнмичә, моңсу гына күзләрен мөлдерәтеп бер читтә утыруы ошадымы, аксавы кызгану хисе уяттымы, белмим. Янына килеп чүгәләде дә: — Нихәл, Сарбай?— дип, этнең башыннан сыйпады. Теге алабае да, күптәнге хуҗасын очраткандай, йөнтәс койрыгын болгаштырып дуслык билгесе күрсәтте. Аның электәге исеме ничек булгандыр, кем белсен, әмма ул үзенең яңа атына да тиз күнекте. "Мине хет чүлмәк дип атагыз, тик кызган мичкә генә утыртмагыз",— диләрме әле? Шуның шикелле, Габделбарый абыйның ашханәдән кайтышлый: "Сарбай! Сарбай!"— дип дәшүенә культик-культик аксап шундук килеп җитә торган булды. Бу абыйның ягымлы тавышы да, кәгазьгә төреп китергән күчтәнәчләре дә, "Аша, аша тартынма",— дип, башыннан сыйпаштырып куюлары да күңеленә бик хуш килә Сарбайның. Ул, койрыгын рәхмәтле болгый-болгый, алдындагы ризыкны бик тиз ялмап бетерә дә: "Ай-һай тәмле булды, тагын юкмы соң?"— дигәндәй, яшькелт күзләрен мөлдерәтеп, Габделбарый абыйсына карый. — Йә-йә, нибарына канәгать бул, күп ашасаң, йөгергәндә авырга килер үзеңә,— ди мәрхәмәтле абый, чал керә башлаган җиз мыегын боргалап. Йөгерү димәктән, Габделбарый абый, һава хәленең нинди булуына карамастан, һәр иртәдә урман юлыннан сигез-тугыз чакрымны урап кайта, шунда Сарбайны да үзе белән ала. Бергәләшеп йөгерә алар. Санаторийда булу мөддәте төгәлләнер алдыннан Габделбарый абыйның дүрт аяклы дустына булган илтифаты-кайгыртуы тагын да арта төште. Ул еш кына: — Мин киткәч бу мәхлук нишләр инде?— дип уфтангалый башлады. — Яңа килүчеләр арасында синең кебек мәрхәмәтле адәмнәр булмый калмас әле, иншалла,— дип юатырга тырышам мин аны. Габделбарый абыйның какча йөзен янә елмаю нурлады: — Беләсеңме, канәт, хайваннар белән дус булуның саулыкка да файдасы бар бит. Хәтта ки аларны сыйпау да кешене тынычландыра. Әнәтерә, дәвалаучы песиләр турында гәзитләрдә дә яза башладылар.— Ул, нидер исенә төшкәндәй, иңбашыма кагылып алды.— Карале, канәт, соңгы вакытта Сарбайга игътибар иткәнең бармы синең, ә? — Нигә?— минәйтәм.— Берәр хәл булдымы әллә? — Булды шул. Әйдә, күрсәтәм... Ул мине үзебез торган өченче бинаның кояшлы ягына алып чыкты. — Сарбай, тихий час тәмам!— дип эндәште ул. Бина эргәсендә сары йомгак булып бөгәрләнеп яткан маэмай елтыр кара танавын күтәреп йөнтәс кашлары астыннан елт кына карап алды да яныбызга йөгереп килде, дустының аякларына сырпалана, иркәләнә башлады. Хәтта ул ап-ак казык тешләрен күрсәтеп елмая да шикелле иде. — Күрдеңме, канәт? Күрдеңме, нинди егет булды безнең дустыбыз? Күрмимме соң? Сарбайның элеккеге йолкыш туны шомарган-матурайган, гәүдәсе елгырланганҗитезләнгән, ә иң гаҗәбе: ул инде хәзер аксамый диярлек. Габделбарый абый мыек астыннан елмая-елмая сүзен дәвам итте: — Минем карчыкка да күрсәтәсе иде Сарбайны. Юкса картаймыш көнеңдә бала-чага кебек йөгереп йөрүдән нинди хикмәт табасыңдыр, дип битәрли ул мине. Менә Сарбайның йөгерәйөгерә төзәлгән яралы аягын күрсә, хикмәтнең нидәлеген үзе дә аңлар иде. Шулаймы, Сарбай дус? Сарбай, сүзнең ни турында икәнлеген аңлаган шикелле, йөнтәс койрыгын болгый-болгый: — Һай-һау!— дип өреп куйды. Гүяки ул: "Шулай, шулай!"— дип әйтергә тели иде. Озын гомерле әлмәндәр Әлдермешнең Әлмәндәре... Чал гасырга тиң тормыш юлын узып та Кешегә хас асыл күңел җәүһәрләренең бөртеген дә җуймаган, гомере буе халык мәнфәгате, ил-дөнья гамен кайгырткан, хаксызлык белән кат-кат якалашып, хәтта Әҗәлнең үзен дә җиңеп чыккан Әлмәндәр бабай 1976 елдан бирле безнең арабызда яши, безгә тормыш дәресе бирә. Шул көннәрдән бирле "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән төшкәне юк. Һәм һәрвакыт аншлаг белән бара. Бу спектакль өчен драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм Әлмәндәр ролен башкаручы күренекле артист Шәүкәт Биктимеров 1979 елда К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булдылар. Спектакль илебезнең бик күп театры репертуарларына кертелде, бу тамаша вә анда катнашучылар турында төрле республика гәзит-журналларында матур-матур фикерләр әйтелде. "Бу спектакль вакытында актерлар белән тамашачылар арасында аерма югала... Тамашачылар, Әлдермеш авылы кешеләренә, Әлмәндәрнең күршеләренә әверелеп, аның белән бергә сөенә, бергә көенә... Әлмәндәр — һичбер вакыт рухын төшерми, сыртын җиргә салмый торган герой, халыкның борынгыдан килә торган хикмәтен үзенә туплаган замандашыбыз ул". "Театральная жизнь" журналы 1980 елгы 7 санында әнә шулай дип язып чыккан иде. Нәкъ шундый шатлыклы көннәрдә мин әлеге спектакльне кабат карарга бардым. Гадәттәгечә зал шыгрым тулы иде. Алгы рәтләрнең берсендә Әлмәндәргә кордаш булырлык аксакал язучыларыбыз Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким утыралар иде... Спектакль тәмамланганнан соң алар да, аягүрә басып, артистларны алкышладылар. Мин, алдан уйлап килгәнемчә, әкрен генә сәхнә артына чыктым. Әле гримын сөртергә, Әлмәндәр бабай роленнән чыгарга өлгермәгән СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровны очраттым. Ниятемне белгәч, ул ак сакалын сыпыргалап елмайды: — Әҗәлдән качып котылсаң да, журналист халкыннан ансат кына котылып булмавын беләм инде, әйдә, гәпләшик соң алайса. — Сез, Әлмәндәр бабай, һаман шул, картаймыйсыз да, үзгәрмисез дә. — Беренче сүзең хак, энем. Җыр сүзләре белән әйткәндә, картаерга бер дә ашыкмыйм. Картаерга вакытым да юк. Тик менә үзгәрмисең, һаман шул көе торасың, диюең белән килешеп булмый. Туктаусыз үзгәреп торган заман, тамашачы үзе үзгәрергә мәҗбүр итә мине. Ә театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗановны әйткән дә юк инде. Һәр спектакль саен, тамаша башланыр алдыннан кәефем, саулыгым белән кызыксынган шикелле, тамаша тәмамланганнан соң да сәхнәдә ничек яшәвем турында фикерләрен әйтеп, мине һаман яхшы якка үзгәрергә мәҗбүр итә. Пьеса авторы Туфан Миңнуллин да һәр спектакльгә диярлек килеп, читтән генә карап тора. Хәйләкәр ул, карт кешенең күңелен калдырмыйча гына, мактаган булып, киңәш-тәкъдимнәрен әйткәли тора. Ә иң мөһиме — тамашачы хөкеме, әлбәттә. Тамашачы мәхәббәте безнең өчен чәчәк-гөлләр сибелә торган су шикелле шифалы. Аннары Камал театрының күпьеллык уңай традицияләре туктаусыз камилләшергә булыша безгә. Нәтиҗәдә, спектакль дә һаман яхшыга таба үзгәрә, образлар чарлана, вакыйгаларда драматизм арта бара. Башта тамаша өч сәгатькә сузыла иде, хәзер ул ике сәгатьтән артмый диярлек. Хикмәт шунда: кирәкмәгән паузалар бетте, кирәкмәгән яки әһәмияте артык зур булмаган детальләр белән мавыгулар төшереп калдырылды. Кыскасы, спектакльнең темпы, ритмы табылды. — Бәхеткә каршы, артистлар составы гына үзгәрешсез тора. Монысы инде яхшы фал. Сезнеңчә әйтсәк, иҗади операция ясалмавы хәерле. — Артистлар составының бертөрле торуы чыннан да әйбәт нәрсә. Дөрес, минем рус дустым Евстигней генә алышынды. Өлкән артистыбыз Гали Надрюков лаеклы ялга китте. Әмма Һидаят Солтановның Евстигнее белән дә без, ягъни мин һәм тамашачы дуслаштык инде... — Әлмәндәр бабай, Мәскәүнең күренекле театр белгече, сәнгать фәннәре докторы Н.А.Абалкин билгеләп үткәнчә, Сез — татар халкының бетмәс-төкәнмәс яшәү көчен, уен-көлке яратучы сәламәт рухын, инсафлылыгын, кешелек горурлыгын, ватандарлык вә интернационализм кебек матур сыйфатларын чагылдыручы халык характеры. Шулай да, ничек уйлыйсыз, драматург, режиссер һәм актер әлеге гомумиләштерелгән ил картына хас сыйфатларны Сезгә биреп җиткерә алдылармы? — Әсәрнең драматик ягыннан эшләнеше буенча Туфанга бернинди дә үпкәм юк. Мин аңа сокланам гына. Ул мәңгелек тормыш фәлсәфәсен — яшәү мәгънәсен, хәят вә үлемнең кискен көрәшен алып, аңа заманча яңгыраш бирә алган, шул мәсьәләләрне бүгенге таләпләрдән чыгып сәнгатьчә чишә алган. Әлмәндәр комик образдан бигрәк, трагик образ. Автор үз әсәрен юкка гына "моңсу комедия" дип атамаган. Әлмәндәр абзагыз үзен соң мәртәбә алырга килгән Әҗәл белән көрәшә. Табигый ки, үлем Җирдәге һәр җан иясенә бер киләчәк котылгысыз хәл. Ә бу дөньядан берәүнең дә үзе теләп, үлемгә җиңел генә буйсынып, теге дөньяга китеп барасы килми. Ә үлемне ничек итеп үлемсезлеккә әверелдерергә соң? Артистка әнә шушы фәлсәфәне, ачыграк буяулар табып, тамашачыга төшендеребрәк җиткерү бурычы куелган. — Яшәү белән Үлем көрәшендә Сез ялгыз түгел бит. Сезгә көч, дәрман биреп торучылар булмаса, фаҗига ягы басып төшәр иде... Хәлбуки, Әлмәндәр бабай, Сез бит үз тормышыгыз өчен генә көрәшмисез. Әҗәл Сезнең җаныгыз урынына улыгыз Искәндәрнең җанын (артист Ирек Баһманов) алырга мөмкинлек барын әйткәч, Сезнең Әҗәлгә булган нәфрәт ташкыныгызны тамашачы бик ачык күрде. Тамашачы аңлады: озын-озак яшәргә теләү Сезнең өчен үзмаксат, эгоистик бер теләк кенә түгел икән. Бөек Ватан сугышында яшьли гомерләре өзелгән улларыгыз өчен дә яшәргә, алар башкарырга өлгермәгән эшләрне дә төгәлләргә ниятегез бар. Җиңү кадерен белгән, яшәүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынганлыгын бер генә минутка да хәтерегездән чыгармаучы кеше буларак, Сез үлемне кабул итә алмыйсыз, аның белән килешмисез. Үзеңнең башкаларга кирәкле булуыңны аңлау, кешеләрнең сиңа ихлас теләктәшлек итүен һәрвакыт тоеп тору да бетмәс-төкәнмәс көч бирәдер... — Хак әйтәсең, энем. Ләкин шунысы да бар: озын гомерле булуның тагын бер серен әйтим әле. Ул — минем шәҗәрәм. Минем бабаларымның нәсел җебе атаклы Хуҗа Насретдиныбызга, Алпамшаларга, Шомбайларга, Камыр батырларга барып тоташа. Башка халыкларда да бар андый геройлар: Дон Кихотлар, Тиль Уленшпигельләр... Гади хезмәт халкы үз бәгыреннән алып тудырган вә халыкның үзе кебек үк үлемсез ул геройлар. Шулар аша халык үз-үзен таныткан, уйфикерләрен, дөньяга карашын, тормыш тәҗрибәсен, күңел җәүһәрләрен киләчәк буынга мирас итеп калдырган. "Әлдермештән Әлмәндәр"не театрыбызның иң абруйлы спектакльләреннән берсе итеп таныткан мөһим сәбәпләр болар, минемчә. — Әйе, һәр халыкның рухындагы асыл сыйфатлар күпмедер дәрәҗәдә тәңгәл килә шул. "Әлмәндәр"не башка халыкларның да үз итүе, яратып каравы шуны раслый. Башка республикаларда гастрольләрдә театрның беренче спектакль итеп нәкъ менә шул тамашаны куюы очраклы түгелдер. Шулай бит? — Әлбәттә. Бу спектакльне бөтен җирдә рәхәтләнеп карыйлар. Тамашачылар: "Әлмәндәрне туксан бер яшьтә күрдек, тагын йөзгә, йөз иллегә җиткәч тә килегез!"— дип озатып калалар. Кайвакыт кызык кына хәлләр дә булгалый гастрольләрдә. Шулай бервакыт Бишкек шәһәрендә спектакльдән соң сәхнәгә, ашыга-ашыга, бер ханым күтәрелде дә мине үзенә кунакка чакыра башлады. "Киленең дә бик явыз нәмәрсә икән, теләсәң, үземдә үк торып та калырсың,— ди.— Бу явыз,— ди, Өммия ролендә уйнаган Нәҗибә Ихсановага төртеп күрсәтә,— сиңа барыбер көн күрсәтмәс. Улыңны да ал, тормышым яхшы, икегез дә сыярсыз",— ди. Тамаша өстенә тамаша булды бу. Зал гөр килеп, көлә-көлә кул чапты. Урамда очраган тамашачыларның: "Нихәл, Әлмәндәр бабай?"— дип сәлам биреп үтүләрен күрү дә күңелгә рәхәт. Үзләре өлкән яшьтәге агайлар да шулай. "Әлмәндәр бабай" диләр. Елмаялар. Ә кешеләр сиңа карап елмаялар икән, бу бик күңелле хәл. Димәк, алар елмаеп башка кешеләрнең дә кәефен күтәрәләр. Димәк, минем аркада күпме кеше елмая дигән сүз. Ә елмаеп-көлеп яшәгән адәм баласының эше дә әйбәт бара, гомере дә озын була. Кыскасы, елмаеп яши бел, башкаларны да елмайта бел! Татарлар фашист гильотинасына башларын куйганда да елмая белгәннәр ләбаса... — Әлмәндәр бабай, Сез үзегез белән рәттән тагын нинди геройларны күрергә теләр идегез? — Туган җиребез Татарстан — нефть республикасы. Кара алтын иле. Әмма аның алтыны безгә бик тәтеми, ә карасы бик күп йогып кала. Елга-суларыбыз, чишмәләребез, җиребез пычрана. Инде Әлмәт якларында чишмәләрдән тозлы-нефтьле су чыга башлаган, диләр. Уйландыра торган хәлләр болар. Әгәр без, шушы җирнең хуҗалары икәнне онытып, аңа битараф карыйбыз икән, киләчәк буын безгә ни дияр? Каберләребезгә кырын карап үтмәсме? Татарстан җирендә гигант төзелешләр бик күбәйде. Шагыйрь Равил Фәйзуллин әйтмешли, Татарстан — төтенстанга, дәүләт тимерчелегенә әйләнде. Экология проблемасы, мохитне саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән алдыбызга килеп басты. Крестьянны — безне туендырып торучы фидакарь җаннарны — чынчынлап җирнең хуҗасы итеп булырмы? Болар өстенә, миңа калса, милли мөнәсәбәтләр дә борчылырлык. Татар яшьләренең шактые безнең спектакльләрне наушник киеп, тәрҗемәдәтыңлап карый. Республикабызда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, милли мәктәпләрнең һаман кими баруы нәтиҗәсе бу. Ә үзара мөнәсәбәттә — тәүфыйксызлык, мәрхәмәтсезлек, җинаятьчелек — азмы күңелне борчыган нәрсәләр! Менә шушы хәлләрне чагылдырган әсәрләр сорала хәзерге драматургларыбыздан, шушы мәсьәләләрне хәл итәрлек геройларны сәхнәгә күтәрәсе иде. Киләчәкнең озын гомерле Әлмәндәрләре күбрәк тусын иде. Амин. "Илһам Шакиров кайсы рота солдаты?" Минем солдаттагы хезмәтем югалтулардан башланды. Частька килеп төшүгә безне сафка тезеп мунчага алып киттеләр. Табигый ки, юыну бүлмәсенә юл биштәрен алып кереп булмый. Без аларны командирның әмере буенча чишенү бүлмәсендәге эскәмияләргә куеп калдырдык. Шулай да кул сәгатемне һәм күрше авыл кызы бүләк иткән кулъяулыгымны үзем белән алырга баш җитте. Хәлбуки, болар минем өчен аеруча кадерле әйберләр иде. Сәгатьне комбайнда эшләп, беренче хезмәт хакыма сатып алдым, ә кулъяулык, әйткәнемчә, кызлар бүләге... Бүләкнең дә ниндие әле! Җырлап торганы. Чит-читләре ефәк җепләр белән каймаланган, почмакларына роза чәчәкләре белән бергә мондый җыр юллары чигелгән иде: Алсу чәчәк саф мәхәббәт булса, Зәңгәр чәчәк — өзелеп сөюче. Ак чәчәктәй күңелең керсез булса, Сагынып көтәр бүләк бирүче... Ярый әле мунчага үзем белән алып кергәнмен, чөнки юынып чыккан арада эскәмиядә калдырган әйберләребездән җилләр искән иде. Әлфирак! Биштәрем белән бергә әни бәйләп җибәргән йон оекбаш-бияләйләр дә, шигырь һәм җыр дәфтәрләрем дә югалды. Аеруча шулары кызганыч булды. Бигрәк тә җырлар дәфтәрем... Ярый инде, хәтер хәзинәмдәгеләре дә җитәрлек әле, дип, юаттым үз-үземне. Җыр — иптәш тә, юлдаш та бит инде ул. Чит-ят җирләрдә туган халкың җырларының кадере тагын да арта икән. Сагыну-сагышлардан җан дәвасы да икән әле. Мин хезмәт итә торган частьта дистәгә якын татар егете булып, очрашкан вакытларыбызда авыз тутырып ана телебездә сөйләшә, буш вакыт булганда җырлашып та утыра торган идек. Күбесенчә аулакта җырлыйбыз, чөнки урыс, украин егетләре: "Сезнең көйләр гел бер төрле генә икән",— дип, ачуны китерәләр. Шулай инде, сукыр тавыкка бар да ярма. Телеңне аңламагач соң, җырыңны ничек аңласыннар. Шулай беркөнне "Маяк" аша Казаннан концерт бирәләр иде, Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров концерты. Туган якның урманнарын, андагы кәккүк тавышларын искә төшереп, татлы хисләр кичереп утырганда, кинәт Гнеденков дигән шадра солдат: "Надоела эта каля-валя!"— дип куйды. Алай дип кенә калса бер хәл, урыныннан торып радиоалгычка таба китте бу. Борып сүндерергә иде бугай исәбе. Шулвакыт йомыкый гына йөргән алып гәүдәле Рәис дигән якташыбыз тегенең юлын бүлде. Пешекче Васяның озын саплы зур чүмеч кадәр йодрыгын иснәтеп алды тегеңә. Гнеденков, сүгенә-сүгенә, тәмәке тартырга чыгып китте. Башка солдатлар да, кече командирлар да аны яклап бер кәлимә әйтмәделәр. Киресенчә, артыннан көлеп калдылар. "Молодец, Ахмадеев!"— дип, Рәисне мактаучылар да табылды... Шуннан бирле безнең җырлардан "каля-валя" дип көлүче күренми. Тик барыбер аулактарак җырларга тырышабыз. Аңламаган-санламаган бәндәләргә йөрәккә май булып ягыла торган моңнарыбызны әрәм итәсебез килми. Ә аулак урын табылып тора. Әле менә керәшен егете Мишага солдат кухнясы өчен симертелә торган чучкалар карауны тапшырдылар. Азык ташырга Васька исемле үшән генә җирән алаша да бирделәр үзенә. Без, буш ара булдымы, җыелышып Мишаның ат сараена ычкынабыз. Үзебез белән ленкомнатадагы хромка гармунын да эләктерәбез. Миша безне кояштай балкып каршылый, яңа чабылган хуш исле печән җәеп утырырга урын әзерли. Әгерҗе районының Тугызбуй авылы егете Рифкат Садыйков чандыр иңбашына гармун каешын киеп ала, "кәнсирт" башлана. "Артистлар" шактый, тик менә тамашачы берәү генә. Ул да булса, җирән алаша — Васька. Үзе кымтыр-кымтыр иттереп яшел сусыл печән ашый, үзе колакларын шомрайтып безнең җырлаганны тыңлый. Ара-тирә, алкышлаган сыман, тоякларын шап-шоп иттереп арата такталарына бәргәләп ала, борын яфракларын киереп, "пуфр!" итеп, пошкыргалап куя. Монысы үзенчә "афәрин!" дип әйтүедер инде, күрәсең. Бервакыт шулай туган якларны сагынып җырлашып утырганда яныбызда гына: "Привет, хлопцы!" — дигән тавышка сискәнеп куйдык. Күтәрелеп карасак, сарай ишеге төбендә хром итекләрен ялтыратып подполковник Руденко басып тора. Полк командирының хуҗалык эшләре буенча урынбасары. Җыр белән мавыгып, аның сарайга килеп кергәнен абайламый калганбыз, әкәмәт. Җәһәт кенә сикерешеп торып, честь бирдек, Устав кушканча аны сәламләдек. — Утырыгыз, утыр,— диде Руденко, тамак төбеннән гөлдерәп чыккан украин шивәсе белән.— Әйдә, җырлагыз әле тагын, мин дә тыңлармын, әгәр каршы килмәсәгез... Һе, каршы килмәсәгез, имеш. Каршы килеп кара! Командирның үтенече дә боерык дәрәҗәсендә икәнен белмибезме әллә? Шуңа күрә телибезме-юкмы, "кәнсиртебезне" дәвам итәргә туры килә. Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... Руденко, чыдамы җитеп, безне азаккача тыңлап торды да: — Ни турыда соң бу җыр? — дип сорады. Без, бер-беребезне тулыландыра-тулыландыра һәм урысча сүз хәзинәбез җиткәнчә, җыр сүзләренең эчтәлеген сөйләп бирдек. — Кхм! Бик төшенке җыр икән. Заманалар авыр, дисез инде, алайса? Кхм. Кем шулай язган аны? А? — Кем язганын кем белгән,— диде Миша, подполковникның тел төбен чамалап.— Халык җыры бит ул. Борынгы җыр. Аның исеме дә "Иске кара урман" дип атала. — Алай икән. Заманы өчен шәп җыр булгандыр бу, конешно. Мелодиясе күңелгә үтеп керә...— диде Руденко безнең белән килешкән сыман. — Һи, иптәш подполковник, сез аны Илһам Шакиров җырлавында тыңласагыз аһ итәр идегез! Руденко итеге кебек ялтырап торган каты козыреклы фуражкасын салып, пеләшен кашып алды. — Илһам Шакиров? Кайсы рота солдаты соң ул? Шаян холыклы Шәйхул "пырх" итеп көлеп җибәрә язган иде, вакытында учы белән ерык авызын каплап өлгерде. Без дә елмаюларыбызны күрсәтмәскә тырыштык. — Илһам Шакиров — Казан филармониясе артисты ул,— дип, белдекле кыяфәт белән аңлатып бирде Рифкат. Үзе, гадәтенчә, күзләрен мәзәк кенә кыскалап башын чайкап куйды. — Илһам — минем райондашым, ул да Сарманнан бит.— Монысын горурланып Ләке авылы егете Асанов әйтте. — Ала-а-ай икән,— дип сузды Руденко.— Значит, сезнең Шакировыгызны солдат дип мин дөрес әйткәнмен. Ул — культура фронты солдаты икән, алайса. Һәр бәхәстә өстен чыгарга яраткан Рифкат монда да тыелып кала алмады. — Эһем! Алайга китсә, Илһам ул — безнең татарлар хезмәт итә торган һәр ротаның да солдаты инде... Подполковник бу сүзләрне колак яныннан гына уздырып җибәрде. Ул, фуражкасы белән пеләшен каплап куйгач, сөйләшүгә йомгак ясагандай әйтте: — Шулай, хлопцы, җырның күңеллерәген җырларга кирәк, күңеллерәген. Юкса заманалар авыр, имеш. Яхшы атлар кирәк, дескать... Кхм! — Ул үшән алашага карап алды, тагын нидер өстәмәкче иде дә кире уйлады, ахры. Елмаюын мыек астына яшереп эчтән тынды һәм саубуллашмыйча гына хром итекләрен шыгырдата-шыгырдата китеп барды. Үзебез генә калгач, Шәйхул, Руденко булып, тамак төбе белән: — Илһам Шакиров? Кайсы рота солдаты соң ул?— дип, кабатлап безне көлдерергә тотынды. Яшел печән паласыбызга тәгәрәшеп, озак шыркылдадык. Безнең көлешүгә "Миха-ха-хай!" дип, җирән алаша да кушылды. Охшашлык эзләү Хәзер "торгынлык еллары" дип төрле кеше төрлечә (кайсы — каргап-тиргәп, кайсы — мактапсагынып искә алган елларда партия өлкә комитеты кимәлендә уздырылган зур чараларның азагы банкет заллары, эчү мәҗлесләре белән төгәлләнә иде. Чувашстандагы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә исә, ул эчүчелеккә вә алкоголизмга каршы каты көрәш башланган вакытка туры килгәнлектән, әлеге йола бозылды. "Чувашия" кунакханәсенең банкет залында утырсак та, өстәлләрдә минераль судан башка шешә юк иде. (Ул елларда партиянең Генераль секретарен да "минераль" секретарь дип җибәргәлиләр иде.) Шул. Өстәлләрдә "шайтан малайлары" көлеп утырмагач, безнең дә йөзләр сүрән, күңелләр төшенке күренә. Күрәсең, инде без хәмердән башка табында күңелле итеп утыруны да оныткан булганбыздыр. Өстәлдә ризык та мул югыйсә. Барыбер, авыз ачарга нидер җитмәгәндәй, кашыкка үрелмичә тын гына утыра бирәбез. Шулвакыт якташым Нәби ага Дәүли өстәлдә тирләп утырган бер шешәне үрелеп алды да, бөкесен ачып, бокалларга чыжылдатып су койды һәм: — Тост әйтәбезме, әллә болай гына салып куябызмы?— дип сорады. Сулы фужерын уң кулына тоткан килеш Ләбибә апа Ихсанова торып басты. — Күнегелгән гадәт инде, ансыз булмас,— диде ул үзенең көйле тавышы белән. Һәм татар вә чуваш әдипләре арасындагы дуслыкның бик күптәннән килүе, тормыш иптәше Шәрәф Мөдәррис исән вакытта үзләрендә Педер Хузангай, Яков Ухсай кебек язучыларның бик еш кунак булулары, Шәрәф абыйның чуваш шагыйрьләрен татарчага тәрҗемә итүдә илһамланып эшләве турында сөйләп, шушы дуслыкның дәвамлы булуы өчен тост тәкъдим итте. Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын, дип юкка әйтмәгәннәр икән, мондый матур сүзләрдән соң су гына эчсәк тә, телләр чишелгәндәй булды бит, әй. Язучылар турында мәзәк сөйләү китте. Ул да түгел, Ринат Мөхәммәдиев өлкән шагыйрь Сибгат абый булып сөйләп алды: — Мына-а Муса Җәлил, дибез. Ул — Геркулес, дибез. Ә бит Муса-а (Ринат кулы белән үзенең күкрәк турына күрсәтә) мына-а минем шушы төшемнән генә иде. (Бәләкәй иде, янәсе.) Сүзгә Шәүкәт Галиев кушылды: — Нәби ага, сез инде Муса Җәлилне күреп белгән кеше, төскә-башка, буйга-сынга, дигәндәй, ниндирәк иде ул?— дип сорады. Нәби абый бераз уйга калды. Шул арада: — Җәлил ул буйга минем кадәр булган,— дип куйды Роберт Миңнуллин, мыек астыннан елмаеп. — Юк,— диде Нәби абый, зур күзләрен Робертка юнәлдереп.— Муса Җәлил синнән калкурак иде. Җилкәгә дә киңрәк иде. Разил Вәлиев тә "бәхетен" сынап карарга булды бугай. Әйтте: — Җәлилне белүчеләр, аны миңа охшаган иде, диләр... — Юк,— диде янә Нәби абый,— дөрес, буең туры килә, әмма синең гәүдәң томатрак. — Безнең Ренат Харис охшаган булырга тиеш Җәлилгә,— диде Рәдиф Гаташ, үзе эшли торган "Казан утлары" журналының баш мөхәррирен тәкъдим итеп. Тагын кемнәрнеңдер исемнәрен атап карадылар, ләкин туры сүзле Нәби Дәүли, кемнең-кем булуына карамастан, "Юк!"тан башканы белмәде, ярарга тырышып, кемне дә булса менә ул Муса Җәлилгә охшаган, дияргә ашыкмады. Азактан, үзенең тирән җыерчыклар белән чуарланган йөзен бераз тигезләргә теләгәндәй, учы белән сыпырып куйды да өстәл читендәрәк тын гына утырган, бернинди пост биләмәүче, профессиональ шагыйрь Әхсән Баяновка карады: — Мына ул бераз тартым Мусага... Ә тулаем, монда Җәлилгә охшаган шагыйрь күренми әлегә...— диде. — Ә үзегез, үзегез ничек соң? Охшаганмы Муса Җәлилгә?— дип сорады Ләбибә апа, хәйләкәр елмаеп. Нәби Дәүли бу юлы да Нәби Дәүли булып калды: —Бухенвальд лагеренда фашистларга каршы яшерен оешмада катнашуым белән язмышым Җәлил язмышына охшаган охшавын. Әмма, гильотинада башым киселмичә, туган җиремә исәнсау кайта алуым сәбәпле, кызганыч ки, мин дә Мусага охшамаган шул...— диде. Кылы бураннар Төрле кеше хәтердә төрлечә кала. Шагыйрь Хәсән ага Туфанның чәчәкләр яратканын белүчеләр, ихтимал, аны Аккош күлендәге бакчасында чәчәк-гөлләргә су сибеп йөргән килеш хәтерлидер. Мин исә Хәсән аганы ак чәчәкләр арасында түгел, ак бураннар эчендә күрәм. Әнә ул, колакчыннары күтәреп бәйләнгән бүреген артка чөя төшеп, җиңел адымнар белән буранга каршы бара. Озын чал чәчләре көзге пальто якасына агылып төшкән. Бара-бара да биегәндәге кебек тыптып басып, аягындагы карларны каккалап ала... Бу күренеш, бәлки, кышкы очрашулар тәэсиреннәндер, бәлки, шагыйрьнең "тышы гына салкын, эче җылы дөнья" турындагы шигырьләре тәэсиреннәндер, ә бәлки, башка сәбәптәндер... Бер очрашу аеруча хәтердә. Җитмешенче елның кыш башы иде. Салкын җил-бураннан якам белән ышыклана-ышыклана өйгә кайтып киләм. Декабристлар урамындагы үзем яши торган йорт янына җитәрәк, күрәм, янәшә аллеядан җәһәт кенә атлап, егетләрчә буй-сынлы берәү килеп чыкты. Хәсән Туфан?! Бу тирәдә нишләп йөрүе икән? Пальто якамны төшереп куюымны сизми дә калдым. Җилгә каршы ачык йөз белән килүче шагыйрь алдында борынымны җылы яка эченә яшереп тору уңайсыз иде. Мин Хәсән аганы сәламләргә җыендым. Без танышлар идек. Газета хезмәткәре буларак, аның фатирына барып, шигырьләрен, мәкаләләрен алып кайтканым бар. Яшьләр поэзиясе турындагы уйлануларын эченә алган "Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә" дигән күләмле мәкаләсен дә редакция үтенече буенча язган иде ул. — Мин бу тирәгә күчендем бит,— диде Хәсән абый, каршыдагы биш катлы панель йортка ишарәләп.— Бишенче фатир. Кергәлә,— дип тә өстәде. Мин зур шагыйрьнең күршем булуына горурланып та, сөенеп тә куйдым. Әмма шигырьләремне күтәреп керергә ашыкмадым. Кыюлыгым җитмәде. Аннары, Хәсән абыйның бик принципиаль булуын белгәнгә, аның хөкемен ишетергә бераз шүрли дә идем. Дөрес, ул яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби берләшмәдә башкалар рәтеннән минем дә берничә шигыремне мактап телгә алган иде алуын... Шулай да "Тамырлар" дигән шигъри җыентыгымны әзерләп бетергәч (бу минем өченче мөстәкыйль китабым булырга тиеш иде), нәшриятка тапшырганчы аны Хәсән ага Туфанга күрсәтеп аласы килү уе миңа тынгылык бирмәде. Тагын бер очрашу вакытында үзеннән ризалык алдым да шыплап тутырган калын папканы Хәсән абыйга кертеп бирдем. Ул шигырьләрне алып калды һәм... онытты шикелле. Чөнки очрашканда алар хакында ләм-мим дәшмәде. Мин дә сорарга җөрьәт итмим, ул да кузгатмый. Шулай кыш азагы да җитте. Ниһаять, көннәрнең берендә редакциягә шалтыратты ул: — Вакытың булганда бер кереп чыгарсың әле, шигырьләрең турында сөйләшәсе бар,— диде. "Кулъязмаларың" димичә, "шигырьләрең" дип әйтүе эчкә аз гына җылы керткәндәй булды. Шулай да дулкынланып кердем мин. Хәсән абый һәм Мөнҗия апа ачык йөз белән каршыладылар. Мөнҗия апа безгә комачауламас өчен микән, минем "хәлне җиңеләйтер" өчен микән кухняга кереп кул эшенә утырды. (Ул чакта аларның фатиры бер генә бүлмәле иде.) Хәсән абый мине үзе белән янәшә өстәл янына утыртты. Елтырап торган тимер кысалы күзлеген киде, кулына яшел каралы ручкасын алды һәм шигырьләрне берәм-берәм "сүтә" башлады. Ул үзе ясаган ниндидер "билгеләр"гә, гарәп хәрефләре белән язган тамгаларга карый-карый сөйләде. — Син инде татар шигыре мөмкинлекләреннән файдалана беләсең,— диде ул.— Менә бу шигырьләрнең детале отышлы. "Алина" да дулкынландыра... Ә менә "Җир утлары"нда ферма утларын йолдызларга тиңләү табигый түгел. Мөмкин кадәр сурәтләп язарга, күңел җылысын биреп язарга кирәк... Бу җәһәттән Хәсән абый минем солдатта язылган, инде үземә беркатлырак булып тоела башлаган шигырьләремне хуплады. — Монда синең фикерләвеңдә самимилек, ихласлык бар, җан хәрәкәте сизелә, монда син битараф түгел. Миңа иң ошаган сыйфатың шул. Боларда рифма, ритм ягы да төгәлрәк эшләнгән. Хәсән ага кинәт "син"нән "сез"гә күчте: — Сез инде образлы итеп язу серләренә төшенеп киләсез, ә менә телнең затлылыгына, шигырьнең эчке моңына тиешенчә илтифат итмисез, авыр форманың укучыга авыр аңлашылганын сизеп җиткермисез шикелле. Әнә бит Тукай шигырьләре ничек ипле яңгырый. Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. Хәсән абый 60 нчы елларда шигърияткә килгән яшьләрнең фикри сүз әйтергә омтылуларын хуплады, әмма аларның "яңачалык" белән артыграк мавыгулары, Тукай һәм аннан элгәреге шагыйрьләрнең инде халкыбыз күңелендә сыналган бай традицияләренә тиешенчә игътибарлы булмаулары өчен борчылуын белдерде. (Менә ни өчен "сез"гә күчкән икән ул.) Болар турында өлкән шагыйрь "Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә" дигән мәкаләсендә дә язган иде: "...Һәр шагыйрьнең үзен табуының, үзенә кайтуының иң ышанычлы, сыналган кыска, туры юлы — бары тик әдәби традиция күперләре һәм урамнары аша үтә торган юлда гына..." (Х. Туфанның "Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә" дигән мәкаләсе "Татарстан яшьләре" газетасының 1957 ел, 9 май санында басылды.) Дөрес, заманында "юкны эзләргә түгел" дигәнен Туфанның яшь шагыйрьләрне эзләнүдән туктап, "әзер сукмактан барырга" өндәве дип аңлаучылар да, шул нигездә аның белән бәхәскә керүчеләр дә булмады түгел. Әмма вакыт — гадел хаким, диләр бит. Вакыт Хәсән ага Туфанның нигездә хаклы булуын раслады. Дөресен әйтим, башта миңа да өлкән шагыйрьнең шигырь буыны, цензура шикелле нәрсәләр белән артык "ваклануы" ошап ук җитмәгән иде. Алар турында безгә университетта да җитәрлек аңлатканнар иде бит. Мәгәр, конкрет үз әсәрең өстендә бирелгән Туфан дәресләренең әле ныгып җитмәгән яшь каләм иясе өчен никадәр файдалы булганлыгын мин соңыннан гына төшендем. Шулай да миңа "Тамырлар" җыентыгымны яңабаштан карап-эшләп чыгарга, яңа шигырьләр белән тулыландырырга туры килде. Китап басылып чыкканнан соң җылы сүзләр язып, Хәсән абыйга да кертеп бирдем. Ә ул миңа матбугатта басылып чыккан кайбер шигырьләремнең кисемтәләрен тоттырды. "Бәлки файдасы тияр",— диде. Аларда "яхшы", "ярый бу" шикелле сүзләр белән янәшә "тел", "авыр укыла", "ритм" дигән искәрмәләр язылган иде. Кайсы газетадан, кайсы саннан икәнен билгеләп куярга да онытмаган хәтта. Башка яшь авторларны да шулай җентекләп күзәтеп бара иде Хәсән абый. (Кайвакыт ул кемне дә булса туктатып: "Фәлән әсәреңне укыдым, шәп язгансың лабаса!" — дип, башкаларыбызны көнләштергәләп тә куйгалый иде.) Хәсән абый яңа китабымның эчтәлегенә күз йөртеп алды да урта бер битне ачты. Күреп торам: "Тамырлар" шигырен укый бу. Мин аның еллар чуарлаган җыерчыклы какча йөзенә карап уен белергә тырышам. Йөзе яктыра бара, һәрвакыт кызыксынып һәм мөлаем карый торган зәңгәр күзләрендә елмаю чаткылары кабынып-кабынып куя төсле. Минем дә эчкә җылы йөгерә. — Ярый, иркенләп укып чыгармын,— дип "Тамырлар"ны киштәгә куйды. Аннан зәңгәр тышлы калын бер китапны алып миңа сузды: — Бусы — миннән булыр,— диде. Тышлыгына зур итеп "Хәсән Туфан" дип язылган бу китап аның "Давыллы еллар лирикасы" иде. "Автографыгыз белән бирмәссезме икән?"— димәкче идем, тыелып калдым. Аның әрсезләрне өнәмәвен белә идем. Өйгә чыккач, китапны ачып карасам, шагыйрьнең фотосына каршы як титул битендәге таныш почерк, таныш кара белән пөхтә итеп язылган сүзләрне күреп алдым. "Энем һәм күршем Шамилгә, әдәбият урамнарында да күрше булуыңны теләп, Х. Туфан". 21.VI.73. Шунда ук китапка кереш рәвешендә язылган шигырьдәге "чордаш" сүзен "ш" хәрефен генә калдырып сызган да "Шамил" дип төзәткән. Үзгәрткәннән соң шигырь болай укыла: Ничек икән синең йөрәк? дисәң, Ничек икән гомер көннәрең? Кулыңдагы китабымда, Шамил, Шигырьләрдә — минем йөрәгем. Гаять сөендерде мине бу бүләк. Бу — остаз шагыйрьнең мине яшь каләмдәше буларак тануы, язарга хәер-фатиха бирүе шикелле булып тоелды. Сөендерде дә, зур җаваплылык хисе дә йөкләде ул миңа. Китаптагы "Бәлки, шагыйрь булмас та идем..." дигән кереш мәкаләне укып чыккач, кулына каләм алган кешенең гомер буе "әйбәт тынгысызлыкта", "иҗади накалда" яшәргә, "җанның-күңелнең-йөрәкнең-бәгырьнең дөрләгән, кайнаган, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган" чакларына "гүзәл гамь" дип карый белергә тиешлеген тагын да ачыграк төшендем. Хәсән абый мине үз янына утыртып аңлаткан нәрсәләрне бу китабында иҗади биографиясе белән бәйләп, гыйбрәт алырлык итеп язган. Мин аларны әле дә кайта-кайта укыйм һәм шагыйрь белән әңгәмәбез дәвам итә кебек. "Әгәр дә шигырьне бер җепкә, алтын бауга тезеп тоткан нәрсә, ритм дигән нәрсә булмаса,— ди Хәсән абый,— халыкның шигъри энҗеләре, бавы өзелгән муенса төймәләре кебек таралып, югалып беткән булыр иде..." Хәсән абыйлар Вишневский урамындагы яңа фатирга күчеп киткәч тә, безнең очрашулар, күршелек мөнәсәбәтләре өзелмәде, дәвам итте. Хәсән абый миңа һаман "күрше" яки "якташ" дип дәшә торган иде. Аның белән соңгы очрашуларның берсен мин көндәлек дәфтәремә болай теркәп куйганмын: "23 декабрь, 1980 ел". Хәсән ага Туфан шалтыратты. "Шамил күрше, минем юбилейга башкорт дуслар да киләчәк. Аларга атап язган шигырьләремне бергәләп карап аласы иде бит",— диде ул. Миңа ишекне Мөнҗия апа ачты. Уң як бүлмәдән Хәсән абый да килеп чыкты. Кул биреп күрештек тә, бүлмәгә кереп, кулъязмаларны карый башладык, Мөнҗия апа, гадәтенчә, икенче бүлмәгә чыгып китте. Анда аның язу машинкасында шыкылдаганы ишетелә иде. Хәсән абый Сәйфи Кудашка, Мостай Кәримгә һ. б. шагыйрьләргә багышлаган шигырьләрен күрсәтте. — Боларны гәзиткә бирсәм, ничек булыр икән?— диде. — Болай гел багышлаулар гына бертөрлерәк килеп чыгар бит, Хәсән абый. Башка әсәрләрегезне дә кушып, бер бәйләм итеп булмыймы?— дидем мин. Ул килеште: — Син гәзитне яхшы беләсең инде,— дип, яңа язган әсәрләрен минем алга китереп куйды. Без Хәсән абый белән шигырьләрне сайлап тордык, Мөнҗия апа аларны машинкада баса барды. — Минем секретарь әйбәт эшли ул!— дип мактап алды аны Хәсән абый, елмаеп. Хәсән абый элеккечә уйнап-көлеп сөйләшсә дә, мин бу юлы аның шактый талчыккан кыяфәтенә, күкрәгенең тигезсез сулавына, анда — күкрәк читлегендә — нәрсәнеңдер һаман борчып, сулыш алырга комачаулап торуына игътибар итми калалмадым. — Хәсән абый, Сезгә тартуны ташларга кирәкмиме икән?— дидем. Ул өстәлдәге гарәпчә язылган этикеткалы елтыравык сигарет кабына карады, буш икәнен белдерү өчендерме, сөякчел озын бармаклары белән аңа шакылдатып алды. — Ташлаганга бер ай була инде... ...Ул көнне дә тышта буран уйный иде. Декабрь бураннары. Хәсән ага буранга кереп китүемне тәрәзәсеннән карап калгандай тоелды миңа. Бу кыш Хәсән ага Туфан өчен соңгы кыш, бу бураннар соңгы бураннар булган икән... Ә мин аны һаман бураннарга уралган килеш күрәм. Чөнки Туфанның үз бураннары тынмады. Ул бураннар шагыйрьнең давыллы лирикасында һәм гыйбрәтле мәкаләләрендә, йөрәккә үтә торган моңлы җырларында шулай ук аның шигъри мәктәбен узу бәхетенә ирешкәннәр иҗатында дәвам итә. Җирдәге чәчәк-гөлләрне дөньяның суыкларыннан саклап, язларга илтүче җылы бураннар алар... Әзәл — үлемсезлек дигән сүз Муса Җәлилнең атаклы "Моабит дәфтәрләре" туган илебезгә исән-имин кайтып ирешкән еллар иде. Ул үлемсез шигырьләрне безнең Әлки якларына якташыбыз — күренекле нәфис сүз остасы Әзәл Яһудин алып кайтты дисәм, ялгышмамдыр. Хәлбуки, татар шагыйренең фашист тоткынлыгында какшамаган иманлы рухын, баш очында палач балтасы торганда да елмаерга-көләргә көч табуын бөтен йөрәгебез белән тоярга ул вакытта безгә Әзәл Яһудин ярдәм итте. Беренче тапкыр "тере артист" күргәнгәме (артистның да ниндие генә әле: үзе сөйли, үзе гармун уйнап җырлый, кирәксә, тыпыр-тыпыр биеп тә китә), йә булмаса Муса Җәлил шигырьләренең тәэсиреннәнме, без — Алпар урта мәктәбе укучылары — искиткеч халәт кичергән идек. Тамаша залын бер артистның сәгатьләр буе үз авызына каратып тота алганлыгын безнең моңарчы күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк иде. Менә шигырьне ничек яңгыратырга мөмкин икән! Сөйли белеп сөйләгәндә әсәрнең аһәңе, кодрәте ничек арта икән бит. Менә ул профессиональ сәнгать дигәннәре нинди була икән! Дөрес, татар әдәбияты укытучыбыз, яшьлегендә үзе дә шигырьләр язгалаган Хасиб абый Рахманов оештырган әдәбият-иҗат түгәрәгендә без дә әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнәбез, ләкин кая инде ул безгә болай сөйли алу. Җитмәсә күбебездә — мишәр акценты... Ул еллардан соң инде шактый җилләр исте, шактый сулар акты. Солдатта хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда, аннары гәзитжурнал редакцияләрендә эшләү елларында миңа Әзәл ага Яһудин концертларын күп тапкыр күрү-тыңлау, якташ артистның үзе белән дә якыннан танышып, аралашып яшәү бәхете насыйп булды. Әмма аны авылыбыз сәхнәсендә беренче мәртәбә күрүем хатирәсе күңелемдә аеруча якты бер нур булып саклана. Күрәсең, ул безнең сәнгатькә сусаган яшь күңел кырларыбызга бик вакытлы яңгыр булып яугандыр. Шундый очрашуларның берсендә безнең арада үзеннән-үзе эстрада сәнгате, нәфис сүз сәнгатенең серләре, Әзәл абыйның үз иҗат юлы турында әңгәмә башланып китте. — Иртәгә үзебезнең "Мишәрстанга" китәм әле,— диде Әзәл ага,— Чистай якларына. Утызлап авылда чыгыш ясарга исәп. Филармониядән барасы нәфис сүз остасы авырый икән, шуңа үзләрен бәладән коткаруымны үтенделәр. Без пенсионерларга нәрсә, ала каргадан хәбәр генә булсын. Кирәгебез чыкканга сөенәбез генә... — Ярты гасырдан артык сәхнә хезмәтегездә шактыйга җыеладыр мондый сәфәрләр, Әзәл ага? — Һи-и, санасаң, башымдагы чәчем дә җитмәс. Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә генә дә 400 дән артык шефлык концертында катнашырга туры килде. Ул вакытта мин Татар дәүләт академия театрының шефлык комиссиясе рәисе идем. Бу комиссиягә кертелгән артистларыбыз барысы 600 ләп концерт куйдылар... Илленче еллардан соң янә исәп-хисап алып бара башладым. Бүгенгәчә 6 меңгә якын концерт биргәнмен. Мин кайда нинди әсәрләр сөйләгәнемне махсус дәфтәргә язып барам. Бу инде, хәзергечә итеп әйткәндә, хезмәтне фәнни оештыру, хуҗалык исәбе алып бару кебегрәк нәрсә була. Болай эшләү теге яки бу урында кабат чыгыш ясаганда үз-үзеңне кабатламас өчен дә кирәк. Югыйсә кайларда гына булынмады бит инде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә, башка сәхнә осталары белән берлектә, гастрольләрдә Балтыйк буе республикалары белән Ерак Көнчыгыш арасындагы шәһәрләрдә, илебезнең иң зур промышленность үзәкләрендә, шахтерлар янында булдык. Урал, Себер якларындагы төзелешләрдә, Урта Азия, Кавказ республикаларында, Украина һәм Идел буе өлкәләрендә күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килде. Безнең сигез миллионга якын татар халкын язмыш кайларга гына таратмаган... Ә үзебезнең Татарстан җөмһүрияте районнарын берничәшәр тапкыр йөреп чыктык. Җырда әйтелгәнчә, кабат-кабат урадык. Шуңа күрә үз-үзеңне кабатламас өчен, заман рухын күздә тотып, репертуарны гел яңартып торырга туры килә. — Әлбәттә, репертуар төзегәндә беренче шарт — сәхнәдән халыкка көнүзәк әһәмиятендәге әсәрләр җиткерү. Икенче шарт — аларны югары сәнгатьле итеп башкару. Сез репертуарыгызны төзегәндә тагын нәрсәләргә әһәмият бирәсез, Әзәл ага? — Өченче шартка да әһәмият итәм мин. Ул да булса, әсәр тыңлау өчен күңелле булсын, ялыктырмасын. Ләкин шунысы да бар: һәрбер яхшы әсәр сәхнәдән тиешенчә яңгырамаска да мөмкин. Аннары һәр артистның үз амплуасы, үз мөмкинлекләре дә бар бит әле. Кем әйтмешли, юрганыңа күрә аягыңны сузасың. Мине "тыңларга теләмәгән" кайбер шигырьләр, мәсәлән, бүтән артистлар тарафыннан менә дигән итеп башкарылырга мөмкин. Халык йөрәгенә үткәрерлек итеп сөйләүгә иманың камил булмаганда, әсәрне сәхнәдән сөйләп әрәм итмәү хәерлерәк. Югыйсә артист буларак үзеңнең дә, әсәр авторының да абруен гына төшерүең ихтимал. Мин, башлыча, юмор-сатира әсәрләрен уңышлырак башкарам дисәм, ялгыш булмастыр. Менә шуның өчен кайбер бик хөрмәтле шагыйрьләребезнең әсәрләренә минем "тешем үтми". Мисал өчен, халык шагыйре Сибгат Хәкимнең шигырьләрен мин сәхнәдән яңгырата алмадым. Берничә тапкыр алынып та карадым, ләкин күңелем канәгать булмады. Ә менә аның 1972 елда Габдулла Тукайга багышланган "40 нчы бүлмә" поэмасы дөнья күргәч, бу әсәр мине шундук әсир итте, канатландырды, илһамландырды. Һәм мин бу әсәрне өйрәнеп халыкка җиткерергә ният кылдым. Хәл кадәри сәләтемне, тырышлыгымны куеп өйрәндем. Нәтиҗәдә бу әсәр минем башкаруымда төрле очрашуларда да, телевидение аша да яңгырады. — Әзәл ага, Сезнең холкыгызга да, иҗатыгызга да шаянлык хас. Шуңа күрәдер, репертуарыгызда Габдулла Тукайның юмористик шигырьләре зур урын тота. Сезнең башкаруда "Ысулы кадимче" шигырендәге "...Ходай орган караклар, уңмаганнар, кесәмнән пыртманитны урлаганнар" дигән юллар әле дә колагымда яңгырап тора сыман. Аннары, "Гыйшык уты" шигырен укыганнан соң, сезгә бер тамашачы егетнең: "Әзәл абый, сез бу әсәрне шундый образлы итеп укыйсыз ки, тыңлаганнан соң бер кызга да карыйсы килми",— дип шаяртканы хәтердә. Сезнең башкаруда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләрен, "Хат ташучы" поэмасын, Габдрахман Әпсәләмовның "Алтын йолдыз" романындагы "Шаһиевнең өйләнүе" турындагы өзекне, Мөхәммәт Садриның "Бәхет турында җыр" поэмасын, Хәсән Туфанның "Соңгы мамонт" поэмасыннан "Башлана башлады" өзеген һәм, әлбәттә, Фатих Кәримнең атаклы "Кыңгыраулы яшел гармун"ын тамашачылар бик яратып кабул итә. Сез үзегезнең "Артист язмалары"гызда "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен башкару өчен Фатих Кәримнең үзеннән фатиха алуыгыз турында язып та чыккан идегез... — Әйе... 1942 елның җәендә фронттан яраланып кайткан Фатих Кәрим бу әсәрен Казан госпиталендә дәваланып ятканда иҗат итте. Беренче тапкыр аны сәхнәдән Хәким ага Сәлимҗанов сөйләп күрсәтте. Мин бу әсәрне бик тә ошаттым. Шунда башыма, бу мәшһүр әсәрне җыр-музыка белән бизәп эшләргә мөмкин түгел микән? дигән уй килде. Әсәр үзе шуны сорап тора кебек иде. Мин көйләрнең халыкчан булганын сайладым. Финалга шул елның җәендә гастрольдә өйрәнеп кайткан "Дөм-дөм" көен керттем. Җыр өчен музыка сайлауда миңа композитор Җәүдәт Фәйзи ярдәм итте. Шуннан соң, "Кыңгыраулы яшел гармун" госпитальләрдә (ул елларда Казан госпитальләр шәһәренә әйләнеп, безгә аларда һәрдаим шефлык концертлары куярга туры килә иде. Ә бу әсәр нәкъ менә шундагы яралылар турында язылган диярсең!), концерт залларында, төрле кичәләрдә зур уңыш белән бара башлады. 1942 елның декабрь азагында Фатих Кәрим сәламәтләнеп чыкты. Фронтка китәр алдыннан без аның белән язучы Фатих Хөсни оештырган мәҗлестә очраштык. Менә шунда мин "Кыңгыраулы яшел гармун"ны сузып җибәрдем. Фатих Кәрим игътибар белән тыңлады. Мин башкарып чыкканнан соң, торып басты да дулкынланып кулымнан кысты: "Рәхмәт, Габделәзәл туган, әйбәт чыккан бу. Минем йөрәктәген әйтеп бирдең! Халыкка да нәкъ шулай җиткер..." — диде. Менә шул вакыттан бирле үлемсез бу әсәрне 4000 тапкырдан артык башкардым инде. Бу әсәр миңа авыр сугыш елларын, госпитальләрдә чыгыш ясап йөргән вакытларны хәтерләтә. Поэманы тыңлаган яралыларның җанланып, рухланып нурланган йөзләрен кабат күргәндәй булам. Бу әсәрне башкарган саен үзем өчен дә яшәү көче, җан рәхәте алам, нинди булса да яңалык ачам мин... — Һәм Сез әнә шушы ачышларны тамашачыга да җиткерергә тырышасыздыр. Бер үк әсәрнең кат-кат тыңлап та туйдырмавы шуның белән аңлатыла торгандыр, мөгаен. Атаклы тәнкыйтьче Белинский әйткәнчә, актер үзе башкара торган әсәрне ничек бар, шулай сөйләп чыгучы гына түгел, ә бәлки үз уены белән автор идеалын тулыландыручы да ул. Мәгълүм ки, сатира-юмор әсәрләрен тамашачыга җиткерүдә нәфис сүз остасының вәкаләте зур. Биредә әсәрнең сүзләреннән тыш, артистның тавыш үзенчәлекләре дә, үз-үзен тотышы да, кирәкле сүзләрне логик басым белән әйтә белүе дә әһәмияткә ия. Тамашачыны көлдерә алу һәрбер нәфис сүз остасына да бирелмәгән... — Ләкин тамашачыны көлдерә алу, аны елмаерга мәҗбүр итү — үзмаксат түгел, ә бәлки кеше күңелен кытыклап, аңа яшәешнең мөһим фикерләрен җиңелрәк итеп җиткерү чарасы ул. Кайвакыт тамашачының кирәк-кирәкмәгәндә көлеп утыруына борчылган чакларым да була. Мәсәлән, хәтерлисеңдер, Һади Такташның "Киләчәккә хатлар" поэмасында Мохтар карт турында мондый юллар бар: Ул авылда тырышып колхоз төзегән. Оештырган ярлы, ялчыны. Шул эш өчен аны кочагыннан Мәхрүм иткән сөйгән карчыгы. Кайбер нәфис сүз осталары тамашачыны көлдерү өчен шушы куплетның соңгы юлларына басым ясыйлар. Ә биредә баштагы ике юлдагы фикер мөһим. Биредә сүз күмәк хуҗалыклар төзү, яңа тормыш формалашу турында бара. Сыйнфый аңның үсүе, крестьян психологиясендәге үзгәрешләр турында әйтергә тели Такташ. Әсәрне башкарганда әнә шуңа басым ясап сөйләргә кирәк тә, минемчә. — Осталык турында сөйләгәндә шуны да әйтсәгез иде, Әзәл ага, нәфис сүз остасы, Сезнеңчә, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сезнең эш бик тә четерекле бит. Сәхнәдә ялгыз килеш, ярдәмчесез-нисез тамашачы игътибарын бик тиз яулап алырга, аның ихтыяры белән идарә итә белергә кирәк. Бу яктан Сезнең эш гипноз ысулы белән дәвалаучы табиб хезмәтенә тиң. — Минемчә, эстрада артисты сәхнәгә чыгу белән үзен залның хуҗасы итеп тоярга, нур бөркеп торырга тиеш. Ул кешеләрне яратырга, аларга игелек эшләргә әзер торуын сиздерергә тиеш. Моның өчен теге яки бу әсәрне яттан өйрәнеп, сөйләп чыгу гына аз. Үзең сөйләгәнне җисем итеп күрү зарур. Мәсәлән, мин Муса Җәлилнең "Күршеләр" шигырен сөйләгәндә теге, кәбестә кимереп йөрүче мут кәҗәне шундый итеп карыйм ки, алгы рәттәге тамашачыларның башы ирексездән шул якка таба борыла. Көтелмәгән төрле хәлләрдә югалып калмау, каласың икән, аннан оста гына чыга белү — нәфис сүз остасы өчен шулай ук бик кирәкле сыйфат. — Шундый хәлләргә юлыккан чаклар да булдымы? — Булмыймы соң? Шулай бер концертта бер егет "шайтан суы" кабып килгән. Шул, ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай, кычкырынып утыра бит. Мин, концерт программасында булмаса да, Илдар Юзеевның "Ачуланма, энем!" дигән шигырен сөйләп җибәрдем. Анда салмышларга карата бик ачы әйтелгән. Теге әлкәшнең күзенә карап дигәндәй сөйлим. Зал бер миңа, бер теге егеткә карый. Көлә-көлә кул чаптылар. Салмыш малаең башына суккандай шым булды. Кайсыбер вакытта кыек атып туры тидерәсең. Концертларымның берсендә Башкортстан язучысы Ибраһим Абдуллинның "Иремне ничек акылга утырттым" дигән әсәрен укыдым мин. Анда эчүче бер адәмнең кунаклар алдында ничек мактануы, шапырынуы һәм хатынының шуны магнитофон тасмасына язып алып, икенче көнне иренә тыңлатуы турында тасвир ителә. Халык минем сөйләвемне көлә-көлә тыңлый, ә уртада җәелеп утырган юан бер ир, калын кашларын җыергалап, ризасыз кыяфәттә күренә. Аның тирәсендәге тамашачылар бу кешегә: "Әнә үзеңә кара..." дигән төсле төрттерәләр. Ахырда бу адәм түзә алмыйча сикереп торды да: "Дөрес түгел бу, артист дөрес сөйләми, мин алай ук кыланмыйм!"— дип, ачулана-ачулана, клубтан чыгып китте. Әй, көлде дә соң халык! — Әзәл ага, Сез юлларда күп йөргән кеше. Халкыбыз күңеленә сәнгать нурын җиткерүдә төрле кыенлыкларга, көтелмәгән хәлләргә шактый очрарга туры килгәндер... — Артистларга эләгә инде ул. Бигрәк тә гастрольләргә йөреп, күчмә тормыш белән эшләүчеләренә. Мин шактый вакыт халкыбызның яраткан җырчысы Рәшит Ваһапов җитәкләгән концерт бригадасында чыгышлар ясап йөрдем. Салкын җил-яңгыры да, зәмһәрир суыклары да, көйдереп ала торган эсселәре дә, юл газаплары да эләкте безгә. Юньле-башлы транспорты да юк иде бит әле аның. Ә авылларга чыгып китсәң, юллары чокыр да чакыр. Үгез җигеп тә, Донбасс якларында күмер вагонеткаларына утырып та юл узган чаклар булды. Бервакыт шулай әлеге дә баягы Чистай якларында "полуторка" әрҗәсенә утырып барабыз. Яңгыр явып кына үткән. Юл пычрак. Көтмәгәндә машинабыз бер якка ава башлады. Чүт кенә капланмый калды. Иптәшләремнең йөзенә карыйм: бар да, куркудан, агарынып калганнар. Ниһаять, Рәшит Ваһапов телгә килде, шаяртып: "Әҗәлне үзебез белән (миңа төрттерә) йөрткәч, шулай була инде ул, җәмәгать!"— диде. Баянчыбыз Рокыя Ибраһимова көлеп мине яклаган булды: "Юк, диде, Әҗәл түгел, Әзәл. Әзәл ул, беләсеңме, үлемсезлек дигән сүз. Үлемсезлек безнең белән бергә булганга гына без исән калдык бугай". "Шул-шул, миннән башка эшегез харап иде сезнең",— дип, мин дә мактанып алдым. "Үзебез үлемле булсак та, сәнгатебез үлемсез безнең, җәмәгать!.." — дип, нәтиҗә-йомгак ясап куйды Рәшит Ваһапов. — Рокыя Ибраһимова дигәннән, Сезне фронтта солдатларга концерт куеп йөргәндә утлы һөҗүм астында калгансыз, шунда гармуныгыз "яраланган" булган дип сөйлиләр. Ничегрәк булды ул хәл, Әзәл ага? — Шефлык концертлары куеп йөргәндә дөрестән дә гармуныбыз яраланган иде. Әмма бомбага эләгеп түгел, баянны күтәреп баручы иптәш бозлы юлда таеп егылды. Баян "кыйк!" итеп бер кычкырып алса да, без башта аңа илтифат итмәдек. Концерт башлангач, әлеге баянны күтәреп Рокыя Ибраһимова сәхнәгә чыкты. Ул Салих Сәйдәшевның "Совет Армиясе маршы"н уйнарга тиеш иде. Ләкин баяннан марш урынына һава гына пышылдап чыкты. Аның телләре коелган булган икән. Көтелмәгән хәлдән әлеге дә баягы нәфис сүз остасы — конферансье коткарырга тиеш. Мин: "Әй, иптәшләр, безнең баян фронтта яраланып кайткан иде бит, күрәсең, әле савыгып та җитмәгән",— дип, сәхнә артыннан тиз генә үземнең венский гармунымны алып чыгып, Рокыяга бирдем. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, минем гармунның да бер теле батып кычкыра булып чыкты. Нишлим, Рокыя янына басып, гармунымның "түбәсенә" йодрык белән төя тордым, ул уйный торды. Шулай итеп кактык-суктык, барыбер ерып чыктык! — Әзәл абый, эстрадага ничек килүегез хакында да сөйләгез әле? — Биш яшемнән үк Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләвем хәтердә. Билгеле, бер нәрсә дә буш урында үсеп чыкмый. Тамырың, нәсел-нәсәбең нинди — үзең шундый. Минем әти элекке Куйбышев районының Көек дигән авылында Абдулла Алишның бабасы тоткан мәдрәсәдә мөгаллим иде. Шуңа күрә мин укырга-язарга да бик бәләкәйдән өйрәндем. Соңрак инде тормышны танып белүдә, карашларым калыплашуда Габделәхәт абыемның йогынтысы зур булды. Габделәхәт абый — авылда беренчеләрдән булып комсомолга кергән кеше, шигырьләр яза, аларны сәхнәдән матур итеп сөйли, спектакльләрдә уйный иде. Рәсем ясауга да бик маһир егет иде ул. Ул мине дә үзенә ияртә, малайлар ролендә спектакльләрдә катнаштыра, һич булмаса суфлерлыкны тапшыра иде. Ләкин иске мәдрәсәләр тузанын бик күп йоту микән, кыен тормыш шартлары микән — аның сәламәтлеген какшатты. Ул Тукай шикелле япь-яшь килеш үпкә авыруыннан вафат булды... Әтинең туган җиренә — Әлки районының Яңа Чаллы авылына кайткач, үзешчән сәнгатьтә тагын да активлаштым. Дөрес, ул вакытта авылларда хәзерге кебек зур-зур клублар, культура сарайлары юк иде. Спектакль, концертларны кую өчен зуррак өйле агайларга ялынычыбыз төшә иде. Мәгәр, ул елларда авылда культурага омтылыш, сәнгатьне, әдәбиятны ярату хәзергегә караганда көчлерәк иде шикелле. Соңрак Спаска барып җидееллык мәктәптә уку, шунда әдәбиятны-сәнгатьне яраткан яшьтәшләрем белән "Зәңгәр блуза" түгәрәгенә йөрү мине 1925 елда Казанда ачылган Татар театр техникумына алып килде. Техникумны тәмамлаганнан соң башта Әстерхан татар театрында драма артисты булып эшләдем, аннан кайтып, районда үзешчәннәрне җитәкләдем, мәктәптә җыр-музыка дәресләре алып бардым. 1935 елда мине Казан академия театрына артист итеп чакырып алдылар. Эстрадага мин әнә шундый шактый борылмалы юллар, тормыш мәктәпләре аша килдем дия алам. Әлеге мәктәпләрдә алган белем-тәҗрибәм соңыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлагач, эстрада сәнгатендә миңа бик тә ярап куйды. — Мәктәбе булгач, аның укытучы-остазлары да була инде... — Остазлар дигәндә, иң башлап, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ул еллардагы режиссеры Гомәр Исмәгыйлев, художество җитәкчесе Гали Ильясов, филармониядә бергә эшләгән Кәшифә ханым Тумашева, композитор Җәүдәт Фәйзи исемнәрен зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Алар миңа һәрвакыт бик теләп ярдәм иттеләр. Мин алардан өйрәндем. — Зур Совет Энциклопедиясендә эстрада турында "Эстрада ул — заманча, көн кадагына суга торган әсәрләрдән төзелә" диелгән. Сез, Әзәл ага, күрүебезчә, еллар узган саен үз репертуарыгызны һаман яңарта торасыз. Тукайлардан алып бүгенгәчә Сез шигырьләрен сөйләмәгән шагыйрьләр аздыр. Шигърияткә илленче һәм алтмышынчы елларда килеп кергән шагыйрьләр дә Сезнең иҗатыгызга азыкны мул бирде. Инде нәфис сүз осталарының аксакалы буларак, язучылар иҗатында нинди әсәрләр күрергә теләр идегез? — Тамашачы яратып тыңларлык, тирән эчтәлекле, югары сәнгать дәрәҗәсендәге, юмор-сатирага бай әсәрләр күбрәк булсын иде. Әйтик, "Кыңгыраулы яшел гармун", "Хат ташучы" кебегрәк... Үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы иҗат кешеләре өчен киң мөмкинлекләр ачты. Әмма бу мөмкинлекләр һаман да әле үткәнебезне яманлауга гына кайтып кала шикелле. Ибрай абзый хикәятләре Ачык йөрәк һәм ябык ишекләр Аяклары җиргә казып утыртылган өстәлдә домино сугабыз. Көннәр язга авышканлыктан, кул туңарлык түгел. Ибрай абзый, гадәтенчә, транзисторының "колагын борып" куйды. Казаннан кичке концерт башланды. Таныш җыр яңгырады: Килегез сез миңа, кешеләр, Йөрәгем һәркемгә шар ачык... Шулвакыт һич көтмәгәндә, тәмәкедән саргайган эре тешләрен ыржайтып, Ибрай абзый хихылдарга тотынды. Без моңа аптырап карадык. — Ни булды, Ибрай абзый, әллә шайтан кытыклый инде үзеңне? Ул шаркылдап көлүдән атылып чыккан күз яшьләрен шарф очы белән селтәп ташлады да: — Бу җырның сүзләрен язган Рамай Рәхмәтидә кунакта булуым искә төште,— диде. Ибрай абзыйның җырга-көйгә, шигырьгә бик мөкиббән кеше икәнен дә, менә шушы транзисторны алу өчен күптән түгел Казанга барып, кәҗәсен сатып кайтуын да беләбез. Әмма шагыйрь хәтле шагыйрьдә кунакта булуын әлегәчә ишеткәнебез юк иде. — Ну борчакның эресен сибәсең дә инде, абзыкаем! Ул колакчын бүреген арткарак шудырып куйды: — Билләһи газим, алдамыйм, нанилар. Менә сезнең белән сөйләшкән кебек янәшә утырдык. — Соң, аның нинди көлкесе бар? — Вәт анысы башка мәсьәлә. Тәки төбенә кадәр төшәсез бит. Шушы җыр капчыгы (ул транзисторга чиертеп алды) өчен калага барганымны беләсез инде. Паром соңарганлыктан Казанга кичкырын гына барып төштем. Итне базар складына урнаштырдым да, инде үземә кая барып сыенырга, дип уйладым. Кышкы кич, шактый суык. Кунакханә дигәннәренә бардым — урын юк, диделәр. Шәһәрнең бер-бер йортына безнең авыл халкы кереп сыярлык та бит, белмәгән килешкә кайсы ишекне кагасың. Шулай баш ватып торганда шалт — искә төшмәсенме: бәй, Рамай Рәхмәти яшәргә тиешле бит монда. Радиодан көн саен диярлек "Килегез дә килегез!" дигән җырын җырлыйлар. Исеме генә түгел, үзе дә рәхмәтле адәмдер ул, мәйтәм, югыйсә шулай өзелеп-өзелеп чакырмас иде. Киттем радиокәмититне эзләп. Анда Рамайның әдрисен бик тиз табып бирделәр, рәхмәт төшкереләре. Колхоз базарыннан әллә ни ерак та тормый икән. Ишекне көрәк сакаллы ир-ат ачты. Буйга зур түгел үзе. Кылыч борыны өстендә күзлек эзе кызарып тора. Китапларыннан Рамайның сурәтен күргән бар, ул сакалсыз булырга тиеш иде. — Миңа Рамай Рәхмәти кирәк иде. — Бик хуп, агайне, ул сезнең алда,— ди бу. — Һм-м. Рәсемдәге Рамай сакалсыз иде шикелле. Ул пеләшләнә башлаган башына ишарәләде: — Чәч урынына, төк санын киметәсе килми. — Анысы шулай,— мәйтәм,— сакал үстерү — иген игү түгел, үсә бирсен. Тик сез күзлекле идегез бит. — Ә мин сезне күзлексез дә күрәм, агайне. Ни йомыш? — Йомыш дип, әйтерлек йомыш юк та. Тик менә... — Ярый, әйдә керегез әле, аяк өсте сөйләшү әйбәт түгел. Фатиры ару гына икән. Диванда, җәмәгатедер инде, бер хатын сузылып яткан килеш телевизор карый. Ул әллә сәламемне ишетмәде, әллә ишетеп тә илтифат итмәде — күзен экраннан алмады. Рамай мине икенче яктагы кечерәк бүлмәгә алып керде. Монда китап та китап, минсиңайтим, идәннән түшәмгә кадәр. Вәт, мәйтәм, яфрак калынлыгы китап язу өчен күпме укырга кирәк икән. Ә бер почмакта кармак таяклары кебек нәрсәләр. — Балыкка да баргалыйсыз, ахры,— мәйтәм. Рамай, уңайсызлангандай, сакалын сыпыргалап алды. — Сирәк-мирәк. Еш ычкынып булмый, агайне,— диде. Һәм, нәрсәләрдән ычкынып булмавына ишарә ясагандай, башта карашын күзлеге аунап яткан язу өстәленә, аннары хатыны яткан теге бүлмәгә юнәлтеп алды. — Без танышмадык та бит әле,— дидем мин.— Ибраһим булабыз. Авылда Ибрай гына диләр. Рамай көлеп куйды: — Язучылар теле белән әйткәндә, псевдонимыгыз була инде ул, алайса. Язмыйсыздыр бит? — Ю-у-ук. Шту сез. Кеше язганны укуны гына мәслихәт күрәм. Мин базарга ит апкилдем. Транзистор аласы бар ие. Ә кунакханәдә урын юк икән, кадалгыры. — Шулаймыни?— диде Рәхмәти, хәлемне аңлагандай.— Гостиница ягыннан шәһәрдә читенрәк шул. Берәр туган-тумачагыз юкмыни соң? — Хикмәт тә шунда шул. — Ә нигә нәкъ менә миңа керәсе иттегез? Гостиницага минем ни катышым?— диде Рәхмәти, күземә туры карамаска тырышып. — Соң, аптыраган үрдәк арты белән суга чума дигәндәй, сезнең теге, "Килегез миңа" дигән җырыгыз искә төште дә... Рәхмәти өстәлдә яткан күзлеген алып кылыч борынына атландырды, ни сөйли бу адәм, дигән сыман миңа текәлде. Аннары, нык көләсе килсә дә, тавышын тыеп кына хихылдады. Хәтта сакал төпләре алсуланудан кара сакалы җирән төскә кергәндәй булды. — Хи-хи-хих. Вәт кәмит. Соң ул бит — җыр, агайне. Җырның ертыгы юк. Мин дә бирешергә теләмәдем: — Чын ихластан түгел икән, ничу чакырырга! Алгы бүлмәдән теге хатын тавышы ишетелде: — Нәрсә кешнисез анда? Башны авырттырып. Бетмәде бу җилкуарлары да. Авылдан килделәрме — күзләрен акайтып монда чабалар. Постоялый дворга әйләндерделәр чистый! Рамай, бер карыш кечерәеп калгандай булып, урындыгына сеңде. — Кхым. Ярый, агайне, мин сиңа (ул "сез"дән "син"гә күчте) булышырга тырышырмын. Киттек. Урамга чыккач өстәде: — Ерак түгел минем бер дус яши. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр — Зыя Ихласины? — Теге "Йолдызларың белән кил син миңа", дип язучымы? Рәхмәтинең күзлек пыялалары елтырап китте: — Оһо, агайне, син безнең братны гомумән дә шәп беләсең икән бит! Болай булгач, чәйли-чәйли сөйләшеп утырырга була синең белән. Тик Зыя Ихласи дигәне кайсыдыр районга командировкага киткән булып чыкты. — Кайгырма,— диде Рәхмәти,— безнең Гадел Идеалов та шушы тирәдә генә... Ул үзе, болай корырак булса да, деловой егет. — Гәзиттәме, журналдамы — кайдадыр укыганым бар шикелле ул шагыйрьне. — Шагыйрь түгел, драматург. Элегрәк шигырь яза иде. Соңыннан драмага күчте. Драма язганнарга сәмәнне күбрәк түлиләр. — Безнеңчә әйткәндә, театр куючы икән. Идеалов дигәннәре безне кочак җәеп каршы алды. Яшь. Җегәрле күренә. — Оһо-һо! Әйдүк. Түрдән узыгыз, егетләр,— диде ул.— Как раз хатын да өйдә юк чак. Утырыйк әле бер иркенләп. Хәл-әхвәл белешкәннән соң тагын да ачыла төште: — Һо-һо, миллионлы шәһәрдә кунып чыгарга урын юк диң, ә? Шәп конфликт бит бу! Идеалов учын-учка шапылдатып алды: — Ну, нинди чәй пешерим, һинд чәенме, сәйлүннеме? — Безгә сәйлүне дә ярый,— диде Рәхмәти, ачылып елмайды. — Мәтрүшкә дә салыйммы? — Иллә дә тәмләтә инде ул чәйне! — Бөтнек тә өстәргәме, егетләр? Гадел шулай сөйләнә-сөйләнә кухняда әвәрә килде. Нәрсәнедер шалтыратып төшереп җибәрде, нәрсәнедер дөбердәтеп аударды. Аннары янә безнең яныбызга чыкты. — Газ юк икән, егетләр. Бигайбә инде,— диде. Аннары: — Ну, хәзер нишлибез, егетләр?— дип сорады. — Инде китсәк тә буладыр, шәт,— дидем мин, кузгалып. Гадел каршы килмәде. — Ярый алайса, бигайбә, егетләр. Хатын өйдә булмады. Пилмән дә ашаган булыр идек. Минем хатын бик шәп әмәлли пилмәнне... Төнге урамга чыккач, беркавым сүзсез тордык. — Хәзер нишлибез инде, егетләр?— дип куйды Рәхмәти әллә шаярып, әллә чынлап... Ибрай абзый, сүзеннән туктап, кесәсеннән "Астра" кабы чыгарды. Тартучыларга өләшкәннән соң үзе дә сигарет алып капты. Кабызып авызыннан төтен алкалары чыгара башлады. — Шуннан нишләдегез соң?— дип сорады арадан берәү. — Шуннан утырган да шуган, чалбары тишек булган, тишегеннән кар тулган. Ибрай абзый шулай, бәясен арттыргандай әз генә көттереп алганнан соң, сүзен дәвам итте: — Ул төнне кунакханәләргә дә кабат сугылып карадык, әмма ләкин берсендә дә аякны сузып ял итү насыйп булмады. Шуннан Рамай Рәхмәти гаҗиз булып әйтте: — Ярый, Ибраһим абый,— диде,— үземә генә кайтырбыз инде булмаса. Хәзер, ялгыз кайтсам да, барыбер миңа хатыннан мәрхәмәт булмаячак,— диде. Безгә ишекне озак ачмый тордылар. Аннары хатынының тавышы ишетелде: — Кем бар анда? — Без әле бу, Муза,— диде Рәхмәти.— Ач әле. — Ач булсаң, ашап кайталар аны! Шуннан, нанилар, ишек сызык кына ачылды, аннан кызыл тырнаклы йомры гына кул сузылды да Рәхмәтинең якасыннан эләктереп алды. И Рәхмәтине син күр дә, мин күр. Күз ачып йомган арада әлеге кул артыннан суырылып өйгә керде дә китте. Ишек шапылдап ябылды. Мин подъездда япа-ялгыз калдым. Нишлим, бераз таптангалап тордым да вокзалга юнәлдем. Анда, үзегез беләсез, һәрвакыт кеше була. Шунда, эскәмиядә чүмәшеп, төнне уздырдым. Икенче көнне, эшне бетереп, шушы транзисторны элдем дә авылга сыпырттым. — "Килегез, кешеләр, сезгә йөрәгем шар ачык",— диде арадан берәү. Ибрай абзый сигаретын чытырдатып тагын бер суырды да төпчеген җепшек карга ташлады! — Нишлисең бит, нанилар, ачык йөрәктә төн кунып булмый шул, ишекләр бикле булга-а-ач,— дип сузды ул. Кәкре каенлы Полковник абзый Узган сугышта безнең авылдан шактый кеше катнашса да, алар арасыннан зур командирлар чыкмаган, әй. Әле соңгы елларда гына кайбер егетләр, хәрби училищеларга китеп, офицер дәрәҗәсе ала башлады. Элек патша да белмәгән йөз йортлы кечкенә генә авылдан Бөек Ватан сугышы өчен хәрби җитәкчеләр табылмавы әллә ни гаҗәп тә түгелдер. Шулай да бер Полковник абзый бар безнең авылда. Урман караучы Ибрай абзыйны олысы да, кечесе дә әнә шулай атый. — Полковник абзый зелпе тамыры тапшырганнарга печән чабарга рөхсәт итә икән. — Яшь үсентеләр утыртырга барасы: Полковник безне үзе идарәдән сораган. Хәтта үзен очратканда да аңа шулай дәшәләр: — Полковник абзый, исәнлек-саулыкмы? Ул аркасындагы ике көпшәле мылтыкны рәтләштергәләп куя да, сынын туры тотарга тырышып: — Так-тучны, тимер кебек! —дип җавап бирә. Печтик кенә "тамак чылатып" алган — кәефле вакытларында үзенең ничек итеп полковник булуы турында сөйләргә дә ярата ул. Сөйләвенә караганда, Ибрай абзый сугыш башында самолетта кочегар булган, имеш. Һөҗүм вакытында бомбалары беткәч, фрицларга зур-зур антрацит кисәкләре тондырырга да күп алмаган. Әй, качалар икән тегеләр, әй, йөгерәләр! Утлы табага басканнар, диярсең. — Самолетка күмер ягалармыни?— дип, берәрсе шик-шөбһә белдерсә, җавапны тәмәке янчыгы белән бергә тартып чыгара ул: — Бензиның бетсә, күмер түгел, салам да ягарсың, нанилар. Ибрай абзый сөйләгәндә терсәктән киселгән сул кулы белән каз канатыдай итеп кагыныпкагынып куя. Бу аның сөйләвенә янә дә җорлык өсти сыман. Олыраклар: "Әй, килештереп тә алдый бу",— дигәндәй, мыек астыннан гына елмаеп утыралар, ә без, малайлар, күзләребезне дүрт итеп, колакларыбызны биш итеп тыңлыйбыз. — Шуннан, нанилар,— дип дәвам итә урман караучы,— сәләтемне белеп алган башлыклар мине җәяүле гаскәргә күчерде. Тик мимечне куып барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең полк командиры сырхаулады. Эченә кату төште. Кату да төшәрлек, фрицны һич куып җитеп булмый, яман да каты сыпырта, каһәр. Шуннан эчен тоткан полковник әйтә миңа: "Иптәш Ибрай, мин бәдрәфкә кереп чыкканчы гына портупея белән планшетымны тотып тор әле",— ди. Үзегез беләсез, командир фәрманы — солдат өчен закон. Ул арада фрицлар да туктап күзлекләрен ялтырата-ялтырата безнең якка карап тора башладылар. Борылып һөҗүм итәргә, ахры, исәпләре мәлгуньнәрнең. Шуннан мин полковникның портупеясын киеп алдым да полкны ияртеп алга ыргылдым. "Ур-ра!" кычкырабыз, гранаталар томырабыз. Лимонкалар, минсиңайтим, Австрия казлары шикелле оча. Дошман, хәлдән таеп, каршыдагы урманга кереп качты. Ә урманда мин судагы балык кебек икәнне үзегез беләсез. "Эһ" дигәнче куып чыгардык дошманны. Башта, ялтын-йолтын каранып, күзлекле янарал килеп чыкты. "Һенде һох!" дип кычкырдым моңа. Безнеңчә: "Кулларыңны күтәр, собакы!" дигән сүз була бу. Колга буе кулларын һавада бутап ялына башлады теге: — Киндер-миндер, арбайт-марбайт!— ди. Ягъни мәсәлән, егетләр, һәлак итмәгез. Мин дә "уфалла" арбасы тартып үскән малай, мин дә эшче-крәстиән яклы, дигәне. — Әһә,— минәйтәм,— хәзер син дә безнең яклымыни?! Алайса, ни пычагыма эшче-крәстиән дәүләтенә каршы корал күтәрдең? — Гитлер капут! — ди бу. Гитлер кушты, янәсе. — Шәһәр, авылларны җимерергә, бер гөнаһсыз бала-чагаларны, хатын-кызларны, карт-корыны үтерергә, урманнарны яндырырга да шул тилергән эт куштымы?— дип, әй сал-лып җибәрмәкче идем тегеңә, бәхете — безне куып җиткән командир җиңемнән тотып калды. — Коралсыз дошманны кыйнау егетлек түгел, иптәш Ибрай,— ди. Башта шулай ачуланса да, соңыннан стройны тезеп, фашистларны үзеннән башка йөз чакрым куганым өчен миңа рәхмәт әйтте тагы. "Әле, бәлкем, орденга да тәкъдим итәрмен үзеңне",— дип өстәде. Шунда арбадан беребез сорап куя: — Бирделәрме соң орденны, Полковник абзый? — Сугыш беткәч, берәр атна көт, орденың килеп җитсен,— дигәннәр иде дә, җан түзмәде. "Урмандагы кәкре каенымны, Шүрәлемне сагындым",— дип кайтырга чыктым. Кайчан да булса килеп җитәр әле ул бүләк. Шүрәлемне сагындым шул, нанилар, Шүрәлемне... Ул арада без Ибрай абзыйны яңадан йолыккалый башлыйбыз: — Ә Шүрәлеңне безгә кайчан күрсәтәсең? Ул зәңгәр очкынлы күзләрен кыса төшеп елмая: — Хет бүген үк, әйдәгез соң. Тик үзегез белән китмән, көрәкләр алырга онытмагыз. Шүрәле ул эшсез кул кушырып торганны бер дә өнәми. Без, шаулаша-сөйләшә кыркапкадан чыгып, авылга ук авып торган урманга юнәләбез. Ибрай абзый безне туп-туры яшь имәнлеккә алып бара. — Узган юлы Шүрәлене шунда күрдем. Былтыр кыскан бармагын чүпрәк белән бәйләп утыра иде,— ди ул.— Хәзергә менә шушы яшь имән төпләрен йомшарта торыгыз. "Урман сарыгы" күренгәч тә, мин сезгә әйтермен. Урман караучының төрле мәзәкләрен тыңлый-тыңлый эшләп кояш баеганын да сизми калабыз... Кайтыр юлга чыгар алдыннан Шүрәле янә исебезгә төшә. — Әй, Полковник абзый, кайда соң синең Шүрәлең? Ибрай абзый, чын-чынлап гаҗәпләнгәндәй, тирә-ягына карана. — Күрмәдегезмени соң, нанилар? Сез эшләгәндә ул ә-әнә теге кәкре каен артыннан ялтынйолтын каранып китте бит. Минем сезне эштән генә бүлдерәсем килмәде. Ярый инде, башка вакытта... Бу вакыйгадан соң: — Безне дә кәкре каенга терәткәч, фрицларны терәткән дә терәткән инде Полковник абзый! — дип көлештек. Мунча пәриләре Уку ялыктырып, уен туйдыргач, малайларның билгеле инде — берәр яңа кызык эзли башлыйлар. Ә кызыкны аны әллә кайдан аласы түгел. Әнә ул, әбиләр чуагының җылымса көнендә башына зур колакчын бүрек, аягына киез итек киеп, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган. — Нихәл, Ибрай абзый? Ул, уң кулын каш өстенә куеп, безгә күтәрелеп карый. Шаярып җавап бирә: — Сезне күргәч бетте хәл, нанилар, сезне күргәч бетте хәл. Башлап сәлам бирүче, гомумән, өлкәннәр белән гәпләшергә яратучан, белдекле Миңнәхәт аптырап калмый: — "Саумы?"— дисәң, "Әллә син духтырмы?"— дисең, сиңа, Ибрай абзый, сүз табып та бетерә алмассың. Әйдә булмаса, үзең күргән-белгәннәрне сөйләп җибәр әле. Сөйләргә артык күп хәл дә кирәкми. — Һе, алай икән. Күргән-белгәннәр сезнең елтырык борын төбеннән бик ерак китми шул инде хәзер. Аякта рматиз бит... — Йә инде, Ибрай абзый, ялындырма,— дип, без дә ябырылабыз. Ул кожан кесәсеннән чигүле янчыгын ала, ашыкмый гына "кәҗә аягы" төрергә тотына. — Нәмәстә сүлим икән соң сезгә, нанилар? Хәзер бит сез туганда ук нивирситет бетереп туган, ахырзаман кувшиннары. — Э-э, әнә теге Болан сазлыгындагы Шүрәлеләр туе турында сөйлә! — ди Миңнәхәт. Авызын һәрвакыт карга баласы кебек ачып йөри торган һөҗүмчән холыклы Сәпәр аңа каршы төшә: — Таптың сүз! Шүрәлеләр түгел, урман талаучы исерек браконьерлар турында бит ул. Шуны да аңламадыңмыни? Миңнәхәт, Сәпәрнең сүзен колагына элмәгән булып кыланса да, фикерен үзгәртә: — Алайса, Латыйф абзый мунчасында күргән мунча пәрие турында. Ибрай абзый безнең бәхәсләшкәнне кәефе килеп, тәмәке төтененнән саргайган мыек чылгыйлары астыннан елмаеп тыңлап тора да тәмәкесен кабызып җибәрә. — И-и, нанилар, Латыйф кордаш мунчасындагы пәри пүчтәк икән ул. Мунча хуҗасының үз карчыгына охшаган әлеге мәхлукның миңа зәррә-бөртек тә зарары тимәде. Ә менә кала мунчасындагыларын күрсәгез икән сез! Әле дә, исемә төшкән саен, салкын тиргә батам. Ибрай абзый аз гына көттереп-тынып торганнан соң дәвам итә: — Шул, калага баргачтын булды бу хәл. Аякларымны берсәк парлап кайтыйм дип, мунчага ниятләдем. Теге Сазгурттагы иске мунчага. Кызым каршы да төшеп караган иде. Ваннада гына рәхәтләнеп чупырдап ят, ди. Тыңламадым шул. Без, авыл кешесе, каен миннеге белән парланып керергә күнеккән бит. Ну, кызны тыңламаганга соңынтын үзем дә үкендем-үкенүен, тик терсәк кенә ерак инде. Баштук чират сиратына барып төртелдем. Анда ике рәкәгать намаз укырлык вакыт узды. Аннары мунчага кердем — ут сүнеп китте. Мунчачы карчыкның сукрануына караганда, электрикслесарь исереп кайтып киткән. Капланып эчә торган вакыты башланган икән мөртәтнең. Капшана-капшана бер урын табып килеп утырдым. Мәгәр уңмадым. Ике тарафымнан да юынтык сулар сибәргә тотындылар, абзыкаем. — Нишлисез! — мәйтәм.—Мин үзем дә юына алам лабаса! Тик кычкыру-ялваруларым һичнинди файда-нәтиҗә бирмәде. Тондыралар гына, рәхмәт төшкереләре. Ул да булмады, баш өстеннән выж да выж миннекләр оча башлады. Мин шик-хафага төштем. Бабай мәрхүмнең сүләгәннәре кылт итеп искә төште. Элек мәдрәсәләрдә төнлә бәйдән ычкынган шайтаннарның мендәр, киез ката, себерке ише нәрсәләр атышып уйнаулары турында сүли иде ул. Мәйтәм, мөгаен шул мәлгуньнәр! Адәми зат булсалар, яхшылап әйткәнне аңламаслар идеме? Белгән догаларымны укый-укый, бу шаукымлы урыннан тынычрак почмакка күчәсе иттем. Әмма дә ләкин, почмакка җитәрәк, торбадан чыккандай гөрелдек тавыш туктатты мине: — Стой! Хту идет? — Бывши гвардин, стрелок первого класса Ибрай Хамраев! — дип, чатнатып җавап бирдем. — Ә-ә, минем кебек картлач икәнсең, утыр әйдә,— ди теге тавыш. Бу очракта минем бәхет басты, әлеге абзагыз шайтан түгел, адәми зат булып чыкты. Зарымны тыңлагач көлеп кенә куйды. Шул, бер-беребезнең аркасын юыштык. Дөрес, мин сабынлануга кайнар су килми башлады. Ярый әле теге запаслы кеше икән. Җыеп калган бер таз суы бар иде, шуны икебезгә җиткездек. Тик шайтаннарның миңа хассынуы моның белән генә бетмәгән икән әле. Чыга башлагач ни күрим: киемнәремнән җилләр искән. Ертык подштаннигым гына калган. Анысы да калмаган булыр иде, бер йонлач күкрәкле шайтан үз астына салып утырган да тәмәке пыскыта. Мин әйберләремне эзләп чабулый башлагач акаеп бер карады да салкын парнойга кереп китте. — Кая минем әйберләрем?— дип сорыйм мунчачыдан. — Мин каян белим. Бу караңгыда үземне урлап китсәләр дә бернишләп булмый,— ди бу. — Син җен карчыгы кемгә хаҗәт,— мин- әйтәм. Ә теге, минем белән юынган карт, көлә генә: — Ярый әле, кордаш, карчыгыңны алып килмәгәнсең, юкса аңардан да колак кагасы икәнсең,— ди. Үзе миңа артык-портык киемнәрен бирде, рәхмәт төшкере. Шуларга төренеп кызым фатирына чак кайтып егылдым... — Их, шәһәр мунчасы, көн дә шулай булсачы! дип җырламадыңмы соң, Ибрай абзый? — Һә, җырларсың, бар. Шайтаннар шаукымыннан әле дә айнып җитеп булмый, абзыкаем. Рматизым да куәтләнде. Әбиләр чуагы җиткәч тә киез итек өстерәп йөр инде менә хәзер...— дип түгәрәкләде сүзен Ибрай абзый. "Птичий табак" Сүз арасында минем еш кына: "Ибрай абзый әйтмешли..." — дип кыстыра торган гадәтем бар. Рамил улым моны колагына салып барган икән. Беркөнне сорады бу миннән: — Һаман шулай дисең, әти. Ә кем соң ул Ибрай абзый? — Ибрай абзаң, улым, безнең авылның иң җор телле, иң тапкыр кешесе иде. Юк кына бер вакыйгадан да әллә нинди кызыклы хикәятләр чыгара иде. Алай гынамы соң? Һи-и, Ибрай абзаңны белмәскә. Хәер, ул вафат булган елны син туып кына калдың шул әле. Ибрай абзый әйтмешли, арба чәкүшкәсе кадәр генә идең... Мин улыма Ибрай абзый белән бәйле вакыйгаларны сөйләп киттем. — Ибрай абзаң, улым, безгә сугышта һәлак булган әтиләребезне дә, абыйларыбызны да алыштырды. Өстәвенә, ул авылдагы сирәк кенә урысча белүчеләрнең берсе иде. Уку ягы болай ике класс, бер коридордан артмаса да, гыйлемгә ул "кара исәбе" белән ирешкән, үзе әйтмешли, "тормыш ниверситетын" тәмамлаган кеше иде. Ә урысча сукаларга ул фронттан өйрәнеп кайтты. "Ибрай абзый сугыштан кайткан!"— дигән хәбәрне ишетүгә, бөтен күрше-тирә аларга хәл белергә агылды. Малайларга ияреп, мин дә киттем. Кердек. Өй тулы халык. Кайсылары утырган, урын җитмәгәннәре басып тора. Ә Ибрай абзый — түр сәкедә, гәлифиле озын аякларын салындырып утырган да исән кулын селти-селти сөйли. Сөйләгәндә ак бинтка уралган сул кулы, минем барлыгымны да онытма, дигәндәй, селкенгәләп тора. Ибрай абзый сөйли: — Ызначитсы, болай: күпме атакага барып, пуля да тырнамаган иде үземне. Бер высотаны алырга күтәрелгәч кемдер күкрәккә күсәк белән органдай булды. Егылдым. Карыйм, пличә башы уже ранный... Немецның тересен дә, үлесен дә үз күзләре белән күргән кешенең һәр сүзе мичтә пешкән бәрәңгегә бәрабәр иде, улым. Аны кат-кат сөйләттеләр. Азактан халык теленә: "Карыйм, пличә башы уже ранный",— дигән сүзләре керде дә китте фронтовик абзаңның. Әйтик, көтмәгәндәискәрмәгәндә булган берәр хәл турында озын-озак сөйләп торганчы, кыска гына итеп: "Карыйм, пличә башы уже ранный",— дип кенә куялар. Мин Ибрай абзыйны урысча сукаларга фронтта өйрәнеп кайтты, дигән идем. Ялгыш. Әле сугышка кадәр үк, абыйсы белән Аристов урманына утынга баргач, урысчага һәвәслеген күрсәткән ул. Утын төяп кайтып килгәндә арба көпчәге ватыла боларның. "Урыс авылы янәшәдә генә, тик менә көпчәкне ничек сорарга?"— дип башын кашый абыйсы. "Һәй, исең киткән икән иске чикмәнгә,— ди Ибрай.— Үзем сөйләшермен". "Ничек сөйләшерсең икән? Син бит урысча бер авыз сүз дә белмисең, энем". "Чепуха,— ди Ибрай,— нәстәсе бар аның". Киләләр болар урыс авылына. Көпчәк ясау остасы Әндри дәдәйне табалар. Ибрай абзаң әйтә шунда чатнатып: "Без утынга барски, куляса ватылгански. Абый катюш, мин калуш, абый акча алып килүш тә бирүш!" Аннары үзе дә җиргә ятып, көпчәк сыман тәгәрәп күрсәтә. Баштарак аптырап, җирән сакалын сыйпаштырып торган Әндри дәдәй тәки төшенә бит Ибрайның сүзенә. "Галош не надо, ызнакум, а деньги принесете в другой раз",— дип, яңа көпчәк биреп җибәрә. Игътибар белән тыңлап торган улым кыбырсып куйды: — Ә теге, "птичий табак" дигәнең нәстә, әти? — Анысы болай. Без, малайлар, гел Ибрай абзый тирәсендә әвәрә килә идек. Янгын сүндерүче булып эшләгәч, аның аты да бар иде. Ул, атына печән чабып кайтырга дип, ике көннең берендә урманга юнәлә. Ә без, аңа утырып, җиләккә барабыз. Кайсыбызның кулында — солдат котелогы, кайсыбызда — пыяла банкадыр, калай кружкадыр... Мин исә өйдәге бердәнбер затлы савытны — бизәкле агач коштабакны алып барам. Шул коштабакка кып-кызыл җир җиләге җыя-җыя урман хуҗалыгы чалуына кереп китүемне сизми дә калганмын. Бервакыт: "Малайка!"— дигән тавышка күтәрелеп карасам, котым ботыма җитте. Миннән ун-унбиш адымда гына чалгы тоткан, кирпеч кебек кызыл йөзле әзмәвер басып тора. Бетте баш, калды муен тырпаеп! Лесхоз кешесе бу! Коштабакны эләктердем дә җанфәрманга йөгерергә тотындым. Борылып карасам: теге кирпеч бит тә минем арттан чаба. Чалгысын калдырган. Үзе: "Стой!"— дип кычкыра. Инде мин аның лаштыр-лоштыр печән ерып килгән галош тавышын ишетәм, хәтта муен тамырыма кайнар сулышы бәрелеп бара шикелле. Тизрәк йөгерер идем, кулдагы савыт комачаулый. Мин, ике уйлап тормастан, коштабакны читкә аттым да алга ыргылдым. Баш кадерлерәк бит. Бераздан тагын борылып карыйм: теге әзмәвер күренми, калган. Ибрай абзый янына килеп җиткәндә дә мышкылдавым бетеп җитмәгән иде әле. — Әллә аю кудымы үзеңне? — дип сорады Ибрай абзый. Ул инде чапкан печәнен арбасына төяп маташа иде. — Ыһ-ыһ, ике аяклы аю куды... Ибрай абзый артыгын төпченмәде. Хәлне аңлады бугай. Бераздан курку тойгысы басыла төшкәч, янә пошаманга калдым мин. Коштабаксыз ничек кайтырга инде өйгә? Әнигә ни дип җавап бирермен? Күземә мөлдерәп яшь килде. — Иһи-һи,— диде Ибрай абзый, аптырап.— Ни дип соңыннан балавыз сыгарга булдың әле син? Янгыннан соң су сипкәндәй... Дөресен сөйләп бирүдән башка чара юк иде. Ибрай абзый бу юлы да аптырап калмады: — Ярар, ничу юкка кайгырырга. Хәзер алып киләбез аны,— диде дә, солдат итеге белән куе печәнне ера-ера, лесхоз аланы ягына юнәлде. Ул күздән югалып бик озак торды шикелле. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Әллә адашып мине табалмый йөри микән дип уйлап, кычкырырга ниятләп торганда, ниһаять, куаклар арасыннан Ибрай абзый күренде. Кулында — минем бизәкле коштабак! Төбендә бераз җиләге дә калган әле. — Мә, бүтән алай ташлап йөрмә.— Фронтовик абзыйның йөзе җитди иде.— Сугышта коралын ташлап качкан солдат, беләсеңме, кем була? Дезертир, диләр аны. Арттан куалар дип, без дә корал ташлап качсак, ни булыр иде, ә? Их, малай актыклары! Без хуш исле печән өстенә утырып кайтырга чыктык. Башта мин, Ибрай абзыйның кабат ачуын китерүдән шүрләп, дәшми-тынмый гына кайттым. Урманны чыгып, түгәрәк уйсулыкта җәйрәп утырган авылыбыз, аннары тал-тирәкле бәрәңге бакчабыз күренә башлагач, кыюлыгымны җыеп, сорыйсы иттем: — Коштабакны ничек алалдың, Ибрай абзый? Аның бит урысча исемен дә белергә кирәк әле... Ибрай абзый, мыек астыннан гына көлемсерәп: — Һе, анысын гына беләбез инде аның,— диде.— Коштабак ике сүздән ясалганмы? Кош и табак. Кош, ызначитсы, птица, ә табак — табак инде ул. Ызначитсы, птичий табак була инде. И мин шулай сорадым да. "Отдай птичий табак!"— дидем. — Шундук бирде дәме? — Ну, башта авызын синең коштабагың кадәр ачып, аңламаганга салышып торды. Аннары: "Малайкадан отнял",— дип тә өстәгәч, елмайды да савытыңны китереп бирде... Әнә шуннан бирле "Отдай птичий табак!" дигән сүз дә телдән төшми. Монысын әҗәткә алып та кире бирергә онытучыга әйтәләр. Ибрай абзаң, улым, соңгы елларда болай дип әйтергә ярата иде: "Урысча белмәү — бер оят, үз телеңне оныту — икеләтә оят..." Бигрәк тә каладан кунакка кайткан оныкларының урысча шәп белеп тә, үз ана телен аңламауларына эче пошып әйтә иде ул әлеге сүзләрен... Шулвакыт улым әйтә куйды: — Кызык кеше булган икән Ибрай абзый. Кызганыч, хәзер үзе юк... Вәт йомры баш, ничек уй йөртә белә! — Үзе булмаса да, сүзе бар аның, улым. Ибрай абзыйның үзе әйтмешли, гамәлгә яраклы сүз — үлемсез ул... "Әүлия" киңәше Безнең авылда һәртөрле киңәш-уңашка иң кулай кеше — Ибрай абзый булыр. Аңа юкка гына "әүлия" димиләр, күрәсең. Нинди генә гозерең төшеп, сүз кушсаң да, аның сине борчу-хафадан арындырырлык алтын киңәше әзер булыр. Әйтик, Фәридә апа еш кына аңа зар кыла. Улы белән килене калада, ә сала тормышы аның канына сеңгән. Ибрай абзый белән Фәридә апа — ут күршеләр. Шунлыктан сөйләшүләр такта-токталары кубарылган койма аркылы гы-на бара. Фәридә апа сөйли: — Туйдым бу утын хәсрәтеннән, мич ягып чиләнүдән туйдым! Ялгыз башым аран кадәр ызба саклап ятудан гарык булдым. Әллә, күршекәем, малаем янына гына китеп барыйм микән? Ибрай абзый, ишегалдында кар көрәвеннән туктап: — Мин сиңа әллә качан әттем ләбаса, бар, рәхәтләнеп үз оланнарың янында, килен рәхәтен күреп яшә, дидем. Соң, абзыкаем, кала кадәр калада шундый терәге булган кеше монда ялгыз-ятим килеш каңгырып яшиме?! Кышын — карга, җәен балчыкка батып. Шәһәрдә пыртуар буйлап асфальт шыкылдатып йөрмичә. Минем анда фатирлы малаем булсамы?! Бу тирес базында минут тормас идем... Үз оланнарың белән бергә яшәүләргә ни җитә. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, ди халык,— дип җавап кайтара. — Анысы шулай да, Ибрай абзый, өлкәнәя башлагачтын агачны да күчереп утырту авырлаша бит. Әле кунакка барган вакытларда да әй сагындыра, әй җирсетә — белмисең... — Нишләп белмим, ди, бик матур беләм. Дүрт елдан артык фронтта гына булдым... Сагындыра, канишны. Тем боли малай үзеңнеке булса да, килен — кеше баласы бит. Ә кешедә кунакның кадере өч кенә көн, дигәннәр. Җаның тыныч булмаса, каланың уңайлыклары да күзеңә күренмәс. Асфальтына капланып елардай булырсың, абзыкаем. Яшә инде лутче шунда — үз куышыңда. Ярты икмәгең булсын — җаның тыныч булсын, дигән бит бабайлар... Кар күмеп китәр дип тә курыкма, казып чыгарырбыз. — И, рәхмәт инде, Ибрай абзый, ярый әле киңәшкә син бар... Шулвакыт ишектән Ибрай абзыйның хәләл җефете Ниса апа килеп чыга. Кара күзләрен түгәрәкләндереп, картына дәшә: — Нишләтергә инде бу малаеңны, атасы? Иртүк районга сөт илтергә нәрәт әйттеләр ие, ә ул һаман йокыдан арына алмый. — Алмас шул,— ди әти кеше,— нишләп алсын ул, һәр тумыш көн таң әтәчләре кычкырганда кайткач. Иркәләп үзең бозып бетерәсең. Ничә әттем мин сиңа, соңгарып кайткан тәкъдирдә, ишекне бикләп куй дип. Ачма да и баста. Әнә мунча ләүкәсендә йокласын. Эшкә бармый икән, ашарына да бирмә. Өстен-башын да үзе юсын. Солдатта кирәк булыр. Упшым, кем эшләми — шул ашамый, ди халык мәкале. И шул вакыт тәртип булыр. Ниса апа картының киңәшләрен сабыр гына тыңлап торганнан соң әйтеп куя: — И-и, атасы, никрут елы бит, күңел ачып та каласы киләдер шул инде. Әрмедә акыл кертерләр әле... Әлегә яшьлек җүләрлеге баса төшәдер, күрәсең... — Анысы да дөрес, канишны,— ди Ибрай абзый, колакчын бүреген тирләгән маңгаеннан арткарак шудырып куя.— Үзебезнең дә яшь чаклар, җүләр чаклар бар ие анысы, бар ие... Шушы киңәш-уңаш итешүләрдән соң бер елга якын вакыт узды. Таң әтәчләре кычкырганда гына кайтып, йокы симертергә яраткан малай инде солдатта. Инде "төпчек" дигәннәре егет булып килә. "Яренгә абый тракторына үзем утырам",— дип сөйләнә. Күрше Фәридә апаны исә улы белән килене кайтып үзләре янына алып китте. Менә Фәридә апа каз өмәләре башланыр вакытта түзмәгән, су китергән чишмә буйларын күз читем белән генә булса да тагын бер күрим дип, кайтып төшкән. Койма аша Ибрай абзыйга сәлам биреп, болай ди: — Ярый әле, синең киңәшне тоттым, күршекәем. Балаларым өрмәгән урынга да утыртмыйлар. Ни теләсәм — шул алдымда. Оныгым, оныгым шундый кызык, тегеләр эштә вакытта мәш килеп уйныйбыз. Ахирәт дуслары булдык чистый. Ибрай абзый маллар астын җыештырган җиреннән тукталып: — Соң, мин сиңа нәстә дидем? Әллә качан "бар!" дидем төгелме?! Рәзе, абзыкаем, ирекле көннән сыңар канат булып интегәләр. Аерылганны аю ашар... — Тик, күрше, сагыну-сагышлар гына җанны сыза. Канатым булса, балконнарыннан күтәрелеп, очып кайтыр идем,— ди Фәридә апа. — Алай бик ямансулатса, кайтырга да мөмкин, канишны. Авылда тормышлар яхшырганнан-яхшыра бара. Дөнья рәхәте. Ничек кенә булмасын, илдә чыпчык үлми. Бакчи, без дә үзебез генә кылдый-былдый яшәп ятабыз. КамАЗда эшләүче олы малай фатир алгач, чакырып та карады — кузгаласы итмәдек. Нигезне ташлап ничек китәсең?! — Калага баргачтын — саланы, салага кайткачтын балаларны сагынам шул... Ярый әле киңәшуңашка син бар, күрше, рәхмәт яугыры!.. Әлегәчә Ибрай абзый әнә шулай рәхмәтләр генә ишетеп яшәде. Ник шулай булмасын, аның киңәшләре үлчәү тәлинкәләренә бердәй салына диярлек, ике ягы да тип-тигез — теләгәнең сайлап ал. Кайсы киңәшен тотсаң да, киңәш бирүче хак булачак. Килегез Ибрай абзагызга, рәхәтләнеп бирә ул киңәшне. Ләкин ни гаҗәп, Фәридә апа быелгы кайтуында күршесен танымады. Койма ярыгыннан борынын сузып: — Нишлим икән, Ибрай абзый, әллә бөтенләй кайтыйм микән? Сагынуга...— дия генә башлаган иде, тегесе эшеннән туктап та тормыйча әйтеп куймасынмы: — Үзеңә кара инде, абзыкаем, үзеңә кара. Кеше киңәше кешегә ярамый,— башкалар киңәшен тыңла да үзеңчә эшлә... Фәридә белән күрешергә дип чыккан хатынының: — Атасы, нишләтергә инде бу төпчек малаеңны? Аңа эшенә барырга вакыт, ә ул һаман йокы симертә,— дип сукрануына да тозлы-борычлы бер-ике сүз белән кисеп куйды: — Кашың кара, күзең кара — үз җаеңны үзең кара... Җүләргә киңәш бирсәң, билеңдә балтаң булсын, дигәннәр бабайлар. Хатыны яулыгы белән авызын томалап бер елмайды да сүзне артык озайтмады. Фәридә апа гына аптырашта калып: — И-и, әүлия кебек кеше идең бит син, күрше, әллә мин шәһәрдә чакта алыштырып куйганнар инде үзеңне-е?— дип сузды. Ибрай абзый җәйге кояш астында да салмый торган күн бүреген башыннан йолкып алып җиргә бәрде. Куркынган тавыклар читкә сибелде. — Соң, алтын киңәшең акыллы башыңа бәла булып төшкәч, нишлисең, абзыкаем!.. Ул, бүреген кага-кага, өйгә кереп китте. Авызын кәшемир яулык чите белән каплый төшеп, көлүен чак тыеп торган хатыны әле йөзендә аптырау галәмәте таралмаган Фәридәгә аңлатуны кирәк тапты: — Ялгышлык үземдә булды шул, күрше канатым. Әрмедәге малайны тәрбияләү тигентен биргән киңәшләрен картымның үзенә карата кулланган идем шул. Нишлим соң, шешә белән дуслашып, эшеннән бик соңлап кайта башлагач, ишекне бикләп куймый хәлем калмады. Факырым, берничә тапкыр "мунча саклады" шул. Эшкә бармыйча махмырдан аунаган көннәрендә ашарга да пешермәдем. Үзем апаларга кунакка фиют! Өстен-башын да юмаган чаклар булгалады. Вопщем, тәртип өчен кыстым моны берәзрәк. Сизде эшне Шүрәле дә... Акыллы киңәшнең файдасы тимичә калмады. Соңгы вакытта яшел елан суын тамчы да капканы юк әле. Эштән дә бик вакытында кайта башлады. Тфү-тфү, әйтмәгәнем генә булсын... Аздякылы нигез Без үсмерлектән егетлеккә чыгып килгән пәрәвезле җылы көздә авылыбызның янгын каравылчысы булып минем җор сүзле күршем Ибрай абзый эшли иде. Җылан җылыга ияләшә дигәндәй, без, тирә-күрше яшьләре, буш вакытта аның янына, янгын сараена юнәләбез. Ничек бармыйсың — пожарный өе яныннан терәлеп диярлек колхозның бәрәңге басуы сузылып киткән. Мич ягарга утыны да янәшәдә генә. Атлар сарае читәннән үреп ясалган. Читәне искереп-тузып беткән, тарттың исә чыртлап сынып чыга. Менә дигән коры утын. Инде янәшәсендә бүрәнәдән яңа атлар сарае төзепяталар, анда да йомычка, бүрәнә башлары җитәрлек. Басудан чиләк тутырып бәрәңге алып керәбез, мичне ягып җибәрәбез дә алланып күмер төшкәч, бер яккарак тартып куеп, мич төбенә әнә шушы "кыр тәкәләрен" тәгәрәтәбез. Әй, тәмле була да инде шул мичтә кызарып пешкән кабыклы бәрәңге! Шуның өстенә, барган саен Ибрай абзый, гадәтенчә, безгә нинди дә булса гыйбрәтле хәл турында сөйли, алары бәрәңгедән дә кадерлерәк. Ул килүебездә күрше абзый мичне үзе ягып куйган, бәрәңгесен дә тәгәрәткән, каравыл өендә җылы, бәрәңге исе таралган иде. — Бүген соңара төштегез, әллә кызлар озатып йөрисез инде?— дип, гадәтенчә шаяртып каршылады ул безне. — Безгә дигән кызлар мич алдында күмер ашый әле, Ибрай абзый,— диде Радик, керпе инәләре кебек кыска һәм каты чәчләрен артка сыпырган булып.— Менә гармунчы Миңнәхәткә кызлар балга кунган шөпшә кебек сарыла, ул озатсын. Миңнәхәт башын югары күтәрде, күзләрен кыскалап алды: — Ник озатмаска, озатырбыз да, мәк чәчәге күк алсу иреннәреннән чуп иттереп үбеп тә алырбыз, ни эшләсә шул килешә өйләнмәгән егеткә, шулаймы, Ибрай абзый? — Анысы шулаен шулай да, нани,— диде күрше абзый, никтер авыр сулап,— тик менә соңыннан ярларыгызга аздякы ияләшерлек булып чыкмасын... Аздякы дигәч, безнең колаклар торды. — Сөйлә әле, күрше абзый, шул аздякы турында. Аны бит элек безнең авыл кешеләрен тинтерәтеп бетергән, диләр. Ә чын дөресен белеп сөйләүче юк,— дидем мин. — Йә, Ибрай абзый, ялындырма инде,— дип, иптәшләрем дә мине куәтләде. Үзе ташлаган "җим"гә безне каптыра алуына кәефе килепме, Ибрай абзый имән ботагыдай нык һәм кыска бармаклары белән җиз мыегын сыйпаштырып елмайды. — Аздякы ул, нанилар, Шүрәле яки мунча пәрие ише генә түгел, бик куркыныч нәрсә. Сөйләсәм, төнлә өегезгә кайтырга шүрләмәссезме соң? — Менә ул шүрләсә генә инде рәзе, аның юлы зират яныннан уза,— дип, бу юлы миңа төрттерде Радик. — Безгә кич утырырга килгән чагында үзеңне дә миннән озаттырганыңны оныттыңмыни, хәчтерүш?— "Кунак ашы — кара-каршы" дигәндәй, мин дә Радикны дусларча шулай шаяртып алдым. Көләргә яратучы Миңнәхәт бу сүздән бөгелеп төшеп хихылдарга тотынды. Тик Ибрай абзыйның сөйли башлавын ишетеп шым булды. — Сугыш чыккач, иренең һәлак булуы турындагы кара хәбәр иң әүвәл түбән очның Бәриягә килеп төште,— дип, сүзен ерактан башлады Ибрай абзый.— Их, нанилар, авылда бер матур, багалмасы төсле яшь хатын иде ул. Кыз вакытында аңа үзем дә кызыгып йөргән идем. Хәер, мин генә түгел, күп егетләр аны уйлап төн йокыларын югалтты. Әмма ләкин Бәрия үзенә яр итеп гармунчы Гарифҗанны сайлады. Ходай аларны бер-берсе өчен яраткандыр, күрәсең, иллә дә пар килгәннәр иде. Эштә уңганлыклары өстенә, берсе гармунда уйный, икенчесе матур итеп җырлый. Үзләре өчен генә җырламый, ә халык өчен тырыша иделәр. Гарифҗан клуб мөдире булганлыктан Бәрияне дә шунда тартты. Алар кәнсирт куйганда клубта алма төшәрлек тә урын булмыйдыр иде. Бу парга карап, сокланмаган кеше калмагандыр... Хәер, Бәриянең моңлы тавыш белән әкрен генә җырлаганын үземә дә ишеткәләргә туры килде. Аеруча бер җыры истә калган: Айлар да юк, төн караңгы, Кырларда кунам инде. Сине уйлап, ямансулап Дивана булам инде... Менә шул Бәриябез ире турында публик кәгазе алганнан соң әллә нишләде. Элек гел елмаепкөлеп йөргән хатынга кара пәрәнҗә ябып куйдылар диярсең. Болай кеше алдында күз яшен чыгармады үзе, әмма ләкин өенә кайткач кызын кочаклап: "И ятимкәем, әтиеңнән башка ничек кенә яшәрбез, бу нужага, бу сагынуларга ничекләр генә түзәрбез!.."— дип сызлануларын ишеткән күршеләре кызганып сөйлиләр иде. Мин дә аулак өйләрдән кайтканда Бәриянең өе турыннан тыныч кына узып китә алмыйча, караңгы тәрәзәсенә карап, озак-озак басып тора идем. Шундый төннәрнең берсендә мине өнсез иткән хәл булды. Бүрек кадәр ут Керән тавы ягыннан очып килде дә Бәриянең морҗасына кереп китте. И һәм өй эче беразга гына яктырып алган төсле булды, аннары янә караңгылык. Мин ни уйларга да белмәдем. Әллә мәйтәм, ут, киресенчә, морҗадан чыктымы, дим. Алай дисәң, төн уртасында мич ягып нәрсә пешерер икән Бәрия? Әле бит пешерер өчен ризык ягы да такы-токы вакыт. Рәзе черек бәрәңге кәлҗемәсе пешерсә генә инде? Икенче төнне тагын күзәтергә булдым мин моны. Тагын шул ук хәл кабатланды, әкәмәт. Төн урталары җитәрәк янә теге ут йомгагы очып килеп морҗасына чумды Бәриянең. Нинди тамаша бу, минәйтәм? Нүжәли, минәйтәм, теге... мәлгунь... аздякы булыр бу?! Өченче төндә дә шушы шомлылыкның шаһиты булгач, шигем тагын да көчәйде. Нишләргә? Бу хәлне кешегә сөйләсәң төрле гайбәт китәчәк инде. И һәм сөйләми калып та булмый. Бәрия кызганыч, аннан да битәр бәләкәй кызы жәл. Тупырчык кебек үсеп килүче ул бала беренчеме, икенчеме сыйныфта укып йөри иде инде. Кем белән киңәшергә? Бәриягә ничек ярдәм итәргә? Уйладым-уйладым да эчемне бушатырлык кеше — Маһруй әби дигән фикергә килдем. Маһруй әби, бердән, тирә-юньдә атаклы им-томчы, аны нөҗүм гыйлемен белә, диләр, икенчедән, ул — барыбызның да кендек әбисе, өченчедән, минем әнинең ахирәт дусты. Бәй, әни аша гына да әйттерә алам лабаса мин аңа. И һәм шулай эшләдем дә. Хәлне әнигә бәйнәбәйнә сөйләп бирдем, әни ахирәт дусты белән киңәште. Соңыннан хәбәрләр янә безгә әйләнеп кайта торды... ...Маһруй әби килеп кергәндә, Бәрия йокларга урын-җир җәеп йөри икән. Чакырылмаган кунакны ул өнәмичә генә каршылый. "Нихәл соң, Бәрия кызым, исән-имин генә торасызмы?"— ди Маһруй әби. "Яшибез инде шунда, исәпкә — бар, санга — юк, дигәндәй. Башны ташка бәреп булмый..." "Сабыр итәргә кирәк, кызым. Әссабыр — рахман, бисабыр — шайтан, ди китап. Саулыгыңны сакла. Менә кызыңны үстерәсең бар. Саулыгың ничек соң? Йөзең сулыгып, ябыгып киткәнсең әле. Авырмыйсыңдыр бит?" "Болай ятып сырхауларга вакыт юк, башым авырткалый, начар йоклыйм шул",— ди Бәрия, әбинең һаман чыгып китмәвенә пошынганы күренеп тора. "Ягарга утыным бетеп китте,— ди Маһруй әби,— өем салкын. Утын китерткәнчегә хәтле берничә кич сездә генә кунгалыйм әле?"— ди. "Караватым да берәү генә инде, белмим шул, сине кайда яткырырбыз икән соң?" "Кайда да ярый миңа. Гомергә урын талымламадым",— ди әбиең. "Алайса, әнә Нурия янына сәкегә ятсаң гына инде..." "Ярый-ярый, бик әйбәт булыр, Нурия кызым белән бер-беребезне җылытып йокларбыз,— ди Маһруй әби.— Шулаймы, кызым?" — дип, дәрес хәзерләп утыручы кызның бөдрә башыннан сөеп куя. "Ә син миңа әкият сөйләрсеңме соң?"— дип сорый Нурия, каш астыннан гына карап. "Мин әкиятләр белмим шул, кызым, син зур кыз инде, китаплардан үзең укырсың. Аннары миңа да сөйләрсең". "Әй, сез берегез дә әкият сөйләмисез. Әни дә сөйләми. Әти генә сөйли иде миңа әкиятне...— ди кыз, нәүмизләнеп.— Әни йокла ди, янына да яткырмый әле". "Ярар, телеңә күп салынма! Йокла, иртәгә мәктәбеңә соңгарырсың ату",— ди әнисе. Яталар болар йокларга. Бәрия үзе чыбылдык эчендәге караватына сузыла. Кызы белән Маһруй әби — сәкегә. Бераздан Нурия мыш-мыш йоклап та китә, ә Маһруй әбинең күзенә йокы керми. Менә бервакыт өй эче бер мизгелгә генә яктырып алгандай була. И һәм шуның артыннан ук Бәриянең кем беләндер пышылдап кына сөйләшкәне ишетелә: "И Гарифҗан, бүген бездә ят кеше бар бит..." Шуның артыннан ук ир-ат тавышы: "Нинди кеше?! Ник керттең?!" "Әй, кызымның кендек әбисе инде шунда. Өендә салкын икән дә... бездә кунарга булды инде". "Аңа минем турыда әйтмәгәнсеңдер бит?" "Юк-юк, Аллам сакласын". Ир-ат тавышы ысылдап чыга: "Әйтмә, бүтәнчә шул алла дигән сүзеңне, кара аны!" Маһруй әби дөньяны күп күргән булса да, коты алына. Шулай да ул югалып калмый. Алла дигән сүзне ишетү аңына китерә моны. Кычкырып торып дога укый башлый: "Әгузе билләһи минәшшайтан ирраҗим бисмиллаһир-рахманир-рахим!.." Шулай дип әйтүе була, өй эче янә яктырып ала и һәм казан капкачы шалтыраган тавыш ишетелә. Юрган астыннан борынын гына сузып караган Маһруй әби күрә: ут йомгагы башта казан капкачына сикереп менә, аннары кече морҗадан чыгып китә. Маһруй әби торып кече морҗаны карый: юшкәсе ябылмый калдырылган икән, бисмилла әйтеп ябып куя. И һәм берни дә булмагандай янә урынына барып ята. Бәриянең "Уф! Уф!" дигәләп куюы ишетелә, аннары янә бар да тына. Йоклап китәләр. Икенче көнне Маһруй әби йокларга ятар алдыннан Бәриягә сиздермичә генә кече морҗаны дога укып яба. Ул төн тыныч уза. Өченче төнне дә, хәвеф узды бугай инде, дип, тынычлап йоклап китә Маһруй әби. Әмма ләкин төн урталарында Бәриянең бәргәләнеп ыңгырашуына уяна. Уяна да кычкырып дога укый башлый. Шулвакыт Бәрия караватыннан бер шәүлә идәнгә сикереп төшә дә зыр-р итеп әйләнә и һәм,ут йомгагына әверелеп, башта казан капкачы өстенә очып куна, аннан кече морҗа ярыгына кереп китә. Кечкенә Нурия дә йокысыннан куркынып уяна, калтыранган нәни куллары белән Маһруй әбине кысып кочаклый. Акыллы үзе, дәшми, шым гына ята. Маһруй әби кызның кулларын әкрен генә үзеннән ычкындыра да торып кече морҗа янына килә. Караса, юшкә ачык. Күрәсең, Бәрия төнлә торып ачып куйгандыр. Яба башлагач, Бәриянең: "Япма-япма, өйдә бөркү, җаным тыгызлана минем!"— дигән тавышы ишетелә, үзе һаман ыңгыраша. Маһруй әби аның чаршавын күтәрә дә янына килеп утыра. Белгән догаларын укып өшкерә Бәрияне. Хатын тынычлана төшкәч сорый: "Кызым,— ди,— мин барысын да күрдем, хәлең әйбәт түгел икән,— ди.— Синең яныңа кем булып килә ул?"— ди. Бәриянең күзеннән ике бөртек яше сытылып чыга: "Әй, Маһруй әби, ник Гарифҗанны качырдың инде?! — ди.— Синең аркада ул мине бүген буа башлады бит, үләм дип торам",— ди. "Шулай инде,— ди Маһруй әби әйтә,— ирләр алар башта гына яхшы булып кыланалар, аннары буа ук башлыйлар",— ди. Аннары җитди итеп өсти: "И-и, кызым-кызым, ул синең ирең түгел, аздякы килеп йөри шулай Гарифҗан булып. Китермә аны яныңа!"— ди әби әйтә. "Ни генә кылыйм соң инде, үзем куркам да, үзем аңардан башка тора да алмыйм шул. Киңәш бир, Маһруй әби җанашым!"— ди Бәрия. Ибрай абзый кисәү агачы белән мичтән бер бәрәңгене тәгәрәтеп чыгарды да каешланган учына алып, бармаклары белән сак кына кыскалап карады. "Әһә, булган бу!"— дип калган бәрәңгеләрне дә чиләккә сыпырып төшерде һәм өстенә күпне күрүдән мыек чылгыйлары кебек саргая башлаган киез эшләпәсен каплап куйды. Кабыгы яхшы әрчелсен өчен, шулай бераз купшындыра ул бәрәңгене. Дөресен әйткәндә, хәзер инде бездә ашау кайгысы юк, аздякы ияләшкән бичара хатын вә бәләкәй кызының язмышы күңелләребезне биләп алган иде. Ибрай абзый моны сизгән кебек бер тын алды да сүзен дәвам итте: — Әйе... Маһруй әби киңәш бирә Бәриягә: "Син,— ди,— аздякы килер алдыннан күршегә кереп кара. Ул сине югалтыр, иншалла". И һәм шулай эшли дә Бәрия. Караңгы төшкәч кызын җитәкли дә күршесе Хәсәннәргә кереп китә. Хәсән, сугыштан яраланып кайтканнан соң, түбән очның Нәсимәгә өйләнгән генә иде әле. Ул вакытта, хәзерге кебек, яңа өйләнешүчеләргә ширбәт айлары үткәреп, ял итүләр тәтеми иде. Хәсән — көне-төне амбар янында, каравылда. Күршесе килеп кергәндә Нәсимә кабага йон бәйләп, эрләп утыра икән. "Ялгыз эч поша, кич утырырга кердек әле,— ди Бәрия,— син дә үзең генә икәнсең, әйбәт булды әле". "Әйдүк, әйдүк, түрдән уз, күрше апа",— дип, каршы ала аларны яшь килен, чәй куеп җибәрә. Чәй дә эчәләр, кызының йокысы да килеп утыра, әмма ләкин Бәрия чыгарга ашыкмый. Төн урталары узгач кына саубуллашып чыгып китә ул. Урынын җәеп, ятарга җыенып торганда ни күрсен яшь килен: мич аралыгыннан бер ир-ат шәүләсе чыгып килә! Коты алынган Нәсимә өеннән ишегалдына атыла, аннан — ире янына, амбарга таба элдертә. Тынына кабып килеп җитә ул: "Хәсән, Хәсән, анда... өйдә кемдер бар!"— дип елап җибәрә. Хатынының кыяфәтен күреп, Хәсән дә аптырап-каушап кала бермәл, битендәге шадраларына тир бәреп чыга, бал кәрәзе диярсең. "Кем соң ул? Сиңа тидемени?!"— дип сорый. "Белмим, кемдер, шәүләсен генә күрдем мин аның, мич арасыннан чыгып килә иде..." Хәсән елмаеп җибәрә: "Һи-и, күзеңә генә күренгәндер, кем чыксын безнең мич арасыннан. Чикерткә, йә бака, яки тараканнар чыкса гына инде... Бар, кайт, йөрмә җүләрләнеп". "Юк-юк, мин синнән башка атламыйм да анда",— ди хатыны. "Мәйлең, алайса",— дип, Хәсән берданкасын ала да хатынына иярә. Кайталар, өйдә беркем дә юк. Хәсән кесә фонаре белән яктыртып ишегалдын, абзарларны да тикшереп чыга — тыныч кына күшәп яткан кысыр кәҗәсеннән башка берни дә юк. "Курыкканга — куш, койрыгы белән биш... Әйтәм бит, күзеңә генә күренгән",— ди дә Хәсән яңадан каравылына китә. Ләкин икенче көнне дә, өченче көнне дә хатынының кәефе яхшырмый. Дөрес, инде ул куркынып, ире янына чабып килми, әмма Хәсән сизә: нидер борчый хатынын. Иртә белән йокысы туймаган кебек, авызын ачып еш-еш исни, кайвакыт уйга-исәпкә калып уелып утыра. Дәшсәң, куркып-сискәнеп китә. Үзе кичне борчылып та, сагынып та көткән кебек. Элек Хәсәнне төнге каравылга җибәрәсе килмичә: "Әллә бүгенгә өйдә генә каласыңмы?" — дия торган иде. Хәзер алай әйтми, киресенчә, тизрәк озатырга гына тора шикелле. Туктале, ди Хәсән, монда нидер булырга охшый. И һәм төннең бер вакытында искәрмәстән өенә кайтып төшә. Аерылмас иптәше — берданкасын да үзе белән ала, билгеле. Кайтып керү белән хатынының ятагына кесә фонаре утын юнәлтә. Нәсимә үзе генә. Әмма ләкин аның йокы аралаш сөйләшүен ишетеп, Хәсән чак кына егылып китми. "Галләметдин җаным, килдең дәмени, әле иртәрәк түгелме соң? Ярты төндә генә килә торган идең бит?"— ди хатыны. Хәсән аны җилтерәтеп торгыза. "Нинди Галләметдин ул синең яныңа килеп йөрүче?!" — дип, Нәсимәне селеккәли. Башта хатын уен-көлкегә борырга маташып карый, әмма ләкин ире бик кыскач түзми: "Әйтсәм, ачуланмассыңмы соң?"— дип сорый. "Ачуланмам, әйт!" "Ул — теге... батыр Галләметдин..."— ди Нәсимә, бөтен гәүдәсе белән калтыранып. "Соң, ул өченче ел ук Донбасска китте ләбаса! Кайтканмыни?!"— ди Хәсән, аптырап. "Белмим-белмим,— ди хатыны.— Мин дә аны киткән дип уйлаган идем, ә ул төн урталары җиттеме, безгә килә дә керә. Килмә, ирем ачуланыр дип тә әйтеп карадым мин аңа, тыңламый... Әле бүген дә килергә тиеш ул!" "Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме синең?!"— дип, Хәсән кызулык белән берикене тамызып та ала хатынына. "Хет кыйна, хет үтер — мин бернишли дә алмыйм!"— ди Нәсимә, елап урынына каплана. "Килергә тиеш дисеңме? Ярый, җанын җәһәннәмгә җибәрәм мин аның. Сугышка бармас өчен качып йөриме әллә ул, дезертир?! — ди Хәсән и һәм чишенә дә хатынын бер ягына, мылтыгын икенче ягына алып йокларга ята. Ибрай абзый кинәт учы белән шап иттереп үзенең маңгаена сугып куйды: — Һа, бәрәңгене онытып җибәрә язганбыз ласа. Әйдә суындырмыйк әле, суынгач хикмәте бетә аның,— дип, чиләк өстендәге эшләпәсен алып башына каплый да,— әйдә, җитешегез, бәрәңге корсаклар! — дип, безне кыстый башлый. Бу юлы ризыкны әллә чәйнәдек, әллә шул килеш кенә кабып йоттык — бөтен игътибарыбыз күрше абзый сөйләгән вакыйгаларда иде инде. Ул исә мыекларын сыпыра-сыпыра, тәмләп кенә чәйнәвен белде. — Йә-йә, шуннан соң ни булган, Ибрай абзый?— диде Радик, түземсезләнеп. Радик ул шундый: кызыклы китап укыганда да, ничек тәмамлануын тизрәк беләсе килеп, азагын ачып карый.— Йә, ялындырма инде, Ибрай абзый! — Сабыр иткән — морадына җиткән,— диде күрше абзый һәм шартын китереп "Аллаһе әкбәр"ен әйтеп, битен сыпырып куйганнан соң хикәятен дәвам итте: — Шул, нанилар, Хәсән хатынын бер ягына, корылган берданкасын икенче ягына алып ятты бит инде. Озак кына йокламыйча, әйләнеп-тулганып азаплана бу. Аннары ничектер күзенә йокы эленә дә оеп китә. Бервакыт таң әтәчләре кычкырган тавышка уянып, күзен ачса, янында хатыны юк! Җилләр искән Нәсимәдән! Тышка чыккандыр дип, көтеп ята бераз — юк, керми. Киенеп, мылтыгын алып ишегалдына чыга, анда да күренми хатыны. Тирә-күршеләрнең ишеген шакый — аларга да кермәгән. Түбән очка — әбисенә сугыла. "Юк, кияү, килгәне юк. Ай Аллам, кайда булыр икән бу бала?!" — ди Фәгыйлә карчык, пошаманга төшеп. Шуннан Хәсән тыны-көне бетеп миңа йөгереп килде. Мин — кыр каравылчысы, гадирәк әйткәндә полевод идем ул вакытта. "Шулай-шулай, Ибраһим энем,— ди,— хатын югалды бит, нишләргә? — ди.— Әйдә әле Галләметдиннәргә барыйк икәү,— ди.— Ул килеп йөри дип әйткән иде хатын",— ди. Мин эшнең асылын шундук төшенеп алдым. Ә-ә, минәйтәм, бу болай икән. Бәрия котылган, ә күршеләре тотылган икән, минәйтәм. Маһруй әбинең әнигә сөйләгәннәре раска чыга, дип уйлыйм. "Юк, Хәсән, Галләметдиннәргә барудан файда булмас. Ул, үзең беләсең, күптән читтә. Монда безгә Маһруй әби генә ярдәм итсә итә ала",— дидем. Киттек күрәзәче әби янына. Маһруй әбинең кечкенә генә өе авыл читендә берьялгызы моңаеп утыра. Кайчандыр ул авыл уртасында булган, диләр. "Керән тавы ягы — җенле як, тыныч түгел",— дип, түбән оч кешеләренең кайсы югары очка — Чишмә башына күченеп утырган, кайсылары бөтенләй читкә үк китеп барган... Маһруй әбигә килеп җиткәч, күченүләр тукталган. Ул күченмәгән. Үзсүзле карчык ул. Гомере буе колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәде. Колхозга кермәгән өчен картын — Сәлмән мулланы районнан килеп, кулакка чыгарып, Себергә сөрделәр. Мин бала гына идем әле ул вакытта, томанлы гына хәтерлим. Авыл кешеләре елап озатты. Игелекле кеше булган, диләр үзен. Сәлмән мулланың өен сүтеп, күрше авылга урта мәктәп итеп салдылар. Сез укып йөри торган мәктәп инде ул, нанилар. Ә мәчетнең манарасын кистереп клуб ясадылар. Сез хәзер идәнендә биеп йөргән бина инде анысы, нанилар. Әйе, Маһруй җиңги картын алып китүне бик авыр кичергән, диделәр. Тик барыбер колхозга кермәгән. Бәрәңге бакчасына арышын да, бодаен да, тарысын да, киндерен дә и һәм башкасын да чәчеп үстерә иде ул. Уңышын гел диярлек мин чалгы белән чабып бирә идем. Урагы белән үзе дә чыгып маташкан була иде. "Нишләп калхузга кермисең, Маһруй әби?" — дип сорасаң, "Анда буш хезмәт көненә батрак булганчы, ач тамагым — тыныч колагым!" — дип җавап бирәдер иде. Ач тамагым, дисә дә, бервакытта да ризыкка аптырамады ул. Өшкергән, им-том иткән өчен дә, кендек әбисе булган өчен дә аңа хәер-сәдаканы жәлләмичә китерәләр иде. Төп сүздән читкәрәк киттем бугай. Әйе, без килеп кергәндә карчык иртәнге намазын укып утыра иде. Намазны бүлдерергә ярамый, тыныч кына көтеп тордык. Ниһаять, ул дога кылды, намазлыгын җыеп куйды и һәм без авыз ачарга өлгергәнче үзе сүз башлады: "Ник килгәнегезне беләм, балалар, барыгыз тизрәк Керән тавы ягыннан эзләгез. Яраткан кешесе булып, аздякы алып чыгып киткән аны. Йа Алла, без — адәмнәргә сабырлык вә инсаф бир, үзең ярдәмеңнән ташлама..."— дип сөйләнде әбиебез. Хәсән белән кайтып, минем атны җиңел арбага җиктек тә Керән тавына чаптырып киттек. Ул тирәдә элек безнең болгар бабайларның каберлекләре булган, дип сөйлиләр. И һәм җенле диләр ул урынны. Ишеткәнегез бардыр, кышкы бураннарда адашкан юлчылар гел шунда килеп чыгалар икән, и һәм тәки әйләнеп йөриләр икән шул Керән тавы тирәли юл табалмыйча. Разбой салганнарын ишетеп, ничә кешене үзем барып коткардым. Ул үзе авылдан ерак та түгел, беләсез инде, нибары ике чакрым булыр. Чирмешән буенда. Хәзер анда дуңгызлар кардасы ясадылар. Андагы нәҗес искә ата шайтаннар да качып беткәндер. Әйе... Барабыз шулай атны чаптырып. Керән тавы тирәли әйләнеп эзлибез, юк кына бит! Әллә, без әйтәбез, Чирмешәнгә ташланды микән? Анда да алдап төшерергә мөмкин бит ул аздякы мәләвен! Көз мәле, салкын булса да, ятьмә алып килеп, сөзеп карарга дигән ният белән кире авылга борылдык. Кайтышлый аска салам салырга дип, эскерт янына борылып кердек. Карасам, нанилар, эскертне кемдер йолыккалаган. Ах, мәйтәм, кайсыдыр төнлә саламны шудырган, дим. Арбадан төшеп, якынрак килгәч, саламны урламаганнарын, ә кемнеңдер казып кергәнлеген күрдем. Хәсән ялт, арбадан сикереп тә төште теге куышка кереп тә китте. Аннан... хатынын күтәреп килеп чыкмасынмы?! Эчке күлмәктән генә, тәмам агач булып каткан бичара. Йөзендә җан әсәре юк, кәфен кебек ап-ак. Арбага салам җәеп, минем шинельгә, Хәсәннең фуфайкасына яхшылап төрдек тә үзен арбага салып, кайтырга чыктык. Чыгуын чыктык, әмма ләкин атыбыз бик авырсынып тарта арбаны. Бераз бара да туктый, бераз бара да туктый. Киерелеп тарта инде, минсиңайтим, әйтерсең лә бер тонна йөк төялгән. Җан-тиргә батты хайван. (Соңыннан әйтте Маһруй әби, арбагызга аздякы да утырган булган, кычкырып әгузе-бисмилла әйтергә, алай да булмаса, урысча сүгенергә кирәк иде, диде.) Ярар. Алып кайтып сәкегә салдык Нәсимәне. Мин ат белән тиз генә күрше авылдан фельдшер Галимәне алып килдем. Ул Нәсимәнең беләген тотып карады, йөрәген тыңлап бакты да үлгән дип, күмәргә рөхсәт кәгазе язып калдырды. Ә Маһруй әби Нәсимәнең борын турысына көзге куеп карады да: "Ашыкмагыз әле, җәмәгать, көзге парланды, ул үлмәгән,— диде.— Тәнен җылы аракы белән уарга кирәк",— диде. Хәсәннең башланган яртысы бар икән, ул шуны тартып чыгарды. Тәнен ууны Хәсән белән Маһруй әби үзе башкарды. Без өйдән чыгып тордык. Бераздан әйттеләр, юк, тереклек әсәре күренми, диделәр. Кичен "төн әйтеп" чыгарга карчыклар җыелды Хәсәннәргә. Без Хәсән дус белән келәткә чыгып тәмәке көйрәтеп утырабыз. Бер заман өйдә шау-шу купты. Карчыклар ишегалдына өерелеп чыкты. "Мәет торып утырды!"— диләр. Өйгә керсәк, Маһруй әби генә Нәсимәнең башын тотып, чәшкә белән чәй каптырып тора иде. Аның: "И-и, балам, тагын чакырса, бара күрмә аның белән. Галләметдин түгел ул, аздякы ул!"— дигәнен ишетеп калдым. Карчыклар таралды, мин дә атыма атланып кырны әйләнеп чыгарга киттем. Маһруй әби Хәсәннәрдә калды. Төн урталары булгандыр, кайтып киләм шулай. Авылга килеп керүем булды, Хәсәннәр ягында "гөрс" итеп мылтык аткан тавыш ишетелде. И һәм шуның артыннан ук шул турыдан һавага көлтә тәүмәллеге ут күтәрелеп, Керән тавы ягына таба очып китте. Атымны куалап килеп җиттем, өйләрендә ут бар иде, кердем. Өйдә Маһруй әби: "Әй, тәһарәтемне боздың, әй, тәһарәтсез калдым!"— дип угаланып йөри, Хәсән мылтыгына таянган хәлдә, тузган башын иеп, хатыны янында утыра иде. Эш болай булган икән: халык таралгач, Маһруй әби бисмилла әйтеп, дога укып, ишек, тәрәзәләрне сыпырып чыга, морҗаны ябып куя да Нәсимәнең бер ягына Хәсәнне яткыра, икенче ягына үзе ята. Төн уртасы җитеп, шайтаннар бәйдән ычкынган вакытта Нәсимә сәкедән төшәргә азаплана башлый. Маһруй әби аны шытырдатып кочаклый, дога укып, өшкерә моны. Җибәрсәнә, әби, мине әнә Галләметдин йортка (безнең якта ишегалдын шулай атыйлар.— Ш. М.) чакыра, дип үрсәләнә хатын. Шулвакыт Хәсән сикереп тора да берданкасы белән мич арасына, нүешкә таба атып та җибәрә. Көлтә хәтле утның идән ярыгыннан кысылып төшеп китүен барысы да күреп калалар. Маһруй әби кече морҗаны да бисмилла әйтеп ябып куйган, ишек-тәрәзәләрне дә дога укып сыпырып чыккан иде дә бит, рәзе авыл өйләрендәге тишек-тошыкны алай гына томалап бетереп була?! Ул вакытта, нанилар, иске ызбаларның ярыкларына ябыштырырга пуртянкапуртянка заем кәгазьләре дә җитми торганые... Мылтык аткан тавышка микән, әллә теге аздякы утын күргәнгәме, Нәсимә дә акылына килә. "Аллага шөкер, котылдым!"— дип кычкырып җибәрә... Әмма, нанилар, аздякыдан алай гына котылып булмый икән шул. Нәсимә һаман ябыкты, йөзенә сары сукты. Кайларга гына дәвалатырга-өшкертергә алып барып карамады ире; нәзерләр әйтеп Ходайга ялварды; Хуҗалар тавына алып барып, корбан чалып, ярлы-ябагайны сыйлап кайтты, әмма ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Аздякыны хатын-кызга бер ияләшсә, саргайтып, кабергә кертмичә китми, диләр иде, хак икән... Ибрай абзый мич капкачын ачып кисәү агачы белән эссе көлне буташтырып карады: күмерләре калмаганмы? Аннары авыз эченнән генә ниндидер дога укыды, юшкәне ябып куйды. — Аздякы килеп кермәсен дисеңме әллә?— диде Миңнәхмәт, көлеп. Күрше абзыйның елмаюдан мыек чылгыйлары уйнаклап алды. — И-и, нани, аздякы минем кебек карт-коры белән нишләсен, яшьләрне, ашкын йөрәкле гашыйкларны эзли ул... — Шулай да, азагы ничек бетте соң?— дип кызыксынды Радик. — Азагы, нанилар, әкияттәге кебек күңелле бетмәде шул. Хәсәннең: "Аздякыңны син генә бездә калдырып чыккан!"— дип битәрләүләреннән гарык булыпмы, әллә нужа кыскангамы, ә бәлки, сугышта һәлак булган иренең истәлекләреннән ераграк булырга теләгәндер, ызба тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадаклады да бер кулына кызын, икенчесенә бәләкәй генә төенчек тотып, Бәрия читкә чыгып китте. Ярыслауга торф эшенә урнашкан икән, диделәр. Шунда аяксыз калып, саргаеп үлгән, мескен. Кызын детдомга урнаштырганнар, дип сөйләделәр. Әйе, онытып торам икән әле, Нәсимәне җирләгәннән соң, озак та үтмәде, теге зимагур Галләметдин кайтып төште бит. Бер ярты кыстыра да бу Хәсәннең кайгысын уртаклашырга килергә чыга. Ә Хәсән аның кайтканлыгын ишетмәгән булган, күрәсең, тәрәзәдән шәйләп ала да Галләметдинне мылтыгына ябыша. Тәрәзәне ачып, амбразура ясый, шуннан мылтыкны төзи дә тегеңә, кычкыра: "Тукта, аздякы! Юкса атам!"— ди. Галләметдин аз гына кызмача икән. "Шаяртма әле, яшьти, менә кунак итәргә киләм үзеңне!"— дип, куеныннан теге яртыны алып югары күтәрә. "Назад! Тагын бер адым атласаң, мин сине пуля белән кунак итәчәкмен!" — дип акыра Хәсән. Ә теге авызын ерган да ап-ак тешләрен балкытып тәки килә юньсез. Мылтык аткан тавышка мин дә йөгереп чыктым өйдән, тирә-күрше җыелды. Галләметдинне урап алдык. Ә ул, дивана, ватык шешәсенә караган да башын селкеп тик тора. Әллә инде Хәсән шешәгә төзәп аткан, әллә туры тиюе шулай булган — белмәссең. Мылтыгын ташлап, теге мәргән үзе дә килеп чыкты. Йөзе ап-ак булган куркудан. "Фу, шайтан, син икәнсең, зимагур! Чүт кенә харап итмәдем ләбаса. Гафу ит!"— дип килеп күреште. Галләметдингә дә җитдилек иңде. Ул Хәсәннең иңбашыннан кочаклап болай диде: "Юк, яшьти, син үзең мине гафу ит, әгәр гафу итә алсаң... Вәгъдәмә хыянәт иткәнем өчен Нәсимәнең бәхиллеген алып калалмадым, хет син кичер мине. Мин бит аны да, сине дә бәхетсез иттем. Үзем дә читтә бәхет табалмадым..." — диде ихлас үкенеп. Хәтта ки күзләре яшьләнде бахырның. Галләметдин авылда озак тормады. Әнисен алырга гына кайткан булган ул. Әмма әнисе, улын бик яратса да, авылны ташлап китә алмады. Соңыннан үзе дә үкенде үкенүен. Чөнки китеп берничә ай үткәч тә, "Галләметдинне шахта басып үтерде" дигән хәбәр килде. Авылга кайтарып, зурлап күмде шахтер дуслары. Кабере өстенә ярымайлы чардуган да куеп киттеләр. Әнисе аз гына акылыннан язмады, мескен. Ходайның һәр бирмеш көнендә зират янына килер иде дә, киртәләргә тотына-тотына ерактан гына улының каберенә карап: "Галләметдин улым, Галләметдин бәбкәм, ник дәшмисең? Мин килдем, мине дә үз яныңа ал, күз нурым!.."— дип сөйләнер иде. Зират эченә керми, чөнки мөселман дине хатын-кызга зиратка керергә рөхсәт итми, нанилар. Менә шулай тәмамлана ул аздякы риваяте...— дип сүзен төгәлләде Ибрай абзый. ...Без өйгә кайтырга чыкканда төн урталары җитеп киләдер иде инде. Йортлары сирәкләнеп калган авылыбыз күген Ибрай абзыйның иске толыбы сыман эленке-салынкы болытлар томалаган. Керән тавы ягында караңгылык аеруча куе. Чү, бу ни: шул якта җирдән бүрек кадәрле ут йомгагы күтәрелеп һавада бераз чайкалып торды да эреп күздән гаип булды! Дулкынлануымны сиздермәскә тырышып, юлдашларыма карадым. Алар да елтырап торган сораулы карашларын миңа текәгәннәр иде. Күргәннәр, димәк! Аздякы! Ул якында гына. Димәк, кайдадыр ерак түгел үкенечле аерылышулар, хыянәт һәм үлем белән бәйләнгән ашкын йөрәкләр, хыялый гашыйк җаннар бар...