КЕРПЕ ШАТЛЫГЫ Бүген дә иртән уянды Керпе Һәм юынгычка су салды Керпе. Бик әйбәт итеп юынганнан соң, Алмагачлыкка юл алды Керпе. Алмагачларда — хисапсыз алма: Яшеле дә бар, бик күп алы да... Уйлана Керпе, аптырап тора: — Бу алмаларны ничек алырга? Шулвакыт, кинәт, яман сызгырып, Алмагачлыкта көчле җил исте... Алмалар җиргә коелган чакта Керпе башына бер алма төште. Җил-давыл тынды, балкыды кояш. Керпе, шатланып, җыйды алмалар: Тырысы тулды, аркасында да Алма сыярлык урын калмады. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР ӨЙ САЛА Көтмәгәндә-уйламаганда биш әкәмәт зат очрашты. Таныштылар. — Минем исемем Тапкыр! — диде марсиянга охшаганы. — Җәйлән мин! — диде су сипкеч тотканы. — Ә мин — Чытлыкай! — дип чытлыкланып алды күбәләкне хәтерләткәне. — Мин Шаркыл булам,— диде төсле чәчлесе. — Мин — Ашамсак. Тәм-томыгыз юкмы? — диде бүксәлесе. — Бергә булсак, югалмабыз! — диделәр дә киттеләр болар юл буйлап. Бара торгач, юлдан бер тиен акча таптылар. — Туйганчы ашыйбыз икән! — дип сөенде Ашамсак. — Миңа матур күлмәк алыйк! — диде Чытлыкай. — Су сипсәм, акча күбәймәсме? — диде Җәйлән. — Син сип, мин җыярмын! — дип көлде Шаркыл. — Өй салабыз. Безгә өй кирәк! — диде Тапкыр. Килештеләр. Киңәштеләр. Керештеләр өй салырга. Тиз арада өйле дә булдылар. Күрше-күләнне өй туена дәштеләр. — Бер тиенгә өй салдык, рәхәтләнеп ашап алдык! — диештеләр әкәмәт затлар. Мондый хәлләр булмый, димә. Үзем шаһит — ышан миңа. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР МАШИНА ЯСЫЙ Беркөнне әкәмәт затлар бик озак җәяү йөрделәр. Ашамсак, бүтән атлый алмас хәлгә килеп, лып итеп җиргә утырды. — Их, машина булса! Җилдереп кенә йөрер идек! — диде ул дусларына. Тапкырның башына шундук шәп фикер килде: — Машина ясыйбыз! Хәзер үк эшкә тотынабыз... — Ур-р-ра! — Тапкырның тапкырлыгына сокланып, дуслар шулай дип кычкырдылар. Таптылар тәгәрмәчләр, тимер-томыр, шөреп-мөреп һәм калай ише бүтән кирәкяраклар. Тотындылар эшкә: Тапкыр эшли, Ашамсак ашый, Шаркыл башын кашый, Җәйлән чәчәк җыя, Чытлыкай булачак машина тирәли очып йөри... Тимер-томыр өеме, ниһаять, машина кыяфәтенә керде. — Моны матурларга кирәк! — диде Җәйлән һәм тиз генә чәчәкләр белән бизәп тә куйды. — Супермашина булды бу! — дип елмайды Шаркыл. — Моңа нидер җитми,— диде Ашамсак. Ни җитмәгәнен үзе әйтеп тә бирде: азык-төлек, тәм-том төяп йөртергә арба да кирәк икән. Ясадылар. Ашамсак арбага җайлашты. Төялешеп, кузгалып киттеләр. Шактый ара үткәч: — Бензин салырга оныттык бит! — дип кычкырды Шаркыл. — Бензинсыз да йөри ала торган машина бу,— диде Тапкыр. Ашамсак алар сөйләшкәнне ишетмәде: ашау белән мәшгуль иде. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР БҮЛӘК САЙЛЫЙ — Бүген Чытлыкайның туган көне! Бүләк әзерләргә кирәк,— диде Шаркыл дусларына. — Әйдәгез, һәрберебез аерым бүләк әзерлик! — дип тәкъдим итте Тапкыр. Ашамсакның бүләге күптән әзер иде инде. — Мин Чытлыкайга "Ашап туймаслык" дигән торт бүләк итәм! — диде ул. — Минем... минем бүләгем әзер түгел әле,— диде Җәйлән. Тапкыр видеокөзге бүләк итәргә булды. Уйлады, тырышты, тәки үзе ясады. — Көзгедән үткәнне дә, киләчәкне дә күреп була! — диде ул. — Минем бүләгем һаман әзер түгел,— диде Җәйлән. Шаркылның да бүләге, ниһаять, әзер булды. — Сабын күбеге очырткыч түгел бу, шатлыклар очырткыч! — дип, үзенең бүләгенә аңлатма бирде. Дуслар Чытлыкай янына килделәр дә: — Чытлыкай, туган көнең белән котлыйбыз! — диделәр. Бүләкләрне берәм-берәм бирделәр. Җәйлән: "Үзем су сибеп үстердем!" — дип, салават күперен бүләк итте. — Ә синең бүләгең кайда? — дип сорадылар Ашамсактан. — Мин... мин... тортны... ялгыш ашап бетергәнмен...— дип, авыз эчендә ботка пешереп алды Ашамсак. Әкәмәт затлар дәррәү көләргә тотындылар. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР КОНЦЕРТ КУЯ — Дусларым, әйдәгез, балаларга концерт куябыз,— дип тәкъдим итте беркөнне Тапкыр. — Мин клоун булып чыгыш ясыйм,— дип, Шаркыл шундук Тапкырның тәкъдиме белән килеште. — Мин җырлый беләм! — дип, концертта җырчы буларак катнашачагын белдерде Чытлыкай. — Мин чәчәкләр турында шигырь сөйләрмен,— диде Җәйлән. Тапкыр фокус-мокуслар күрсәтергә булды. — Ә синең нинди һөнәрең бар? — дип сорадылар Ашамсактан. — Тамак тук чакта мәзәкләр сөйләргә яратам мин,— диде Ашамсак. Концерт буласы көн бик тиз килеп җитте. — Күбәләк гөлләргә куна, Гөлдә булгач оясы...— дип җырлап, биеп, концертны башлап җибәрде Чытлыкай. Аннан соң Җәйлән дәвам итте: Ал чәчәк тә гөл чәчәк Бүләк итәм бер бәйләм. Бүген бәйрәм бетүгә, Иртәгә тагын бәйрәм... Тапкырның шундый оста күз бууына, Шаркылның кәмитләренә исләре китте балаларның. Сәхнәгә Ашамсакны чакырдылар. Ул: — Мин... мин... диярмен... Ашап килгәч, сөйләрмен...— диюгә, тамашачылар шаркылдап көләргә тотынды. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР ДӨНЬЯ ГИЗӘ — Их, чит илләргә барып, татлыдан-татлы ризыклар ашап кайтсаң иде! — дип хыялга бирелде беркөнне Ашамсак. — Минем дә бер дә чит илдә булганым юк! — дип, Чытлыкай да уфтанып куйды. — Борчылмагыз, дусларым,— диде Тапкыр.— Хәзер мин сезне чит илгә алып барам. — Ничек итеп? — дип җанланып алдылар әкәмәт затлар. Өреп кабарттылар шарлар, җеп-бауларын бер әрҗәгә бәйләделәр. Әрҗәгә утыруга һавага күтәрелделәр. — Менә бу безнең Казан инде, — диде Шаркыл, түбәнгә карап. — Сау бул, Казан! Без тиздән кайтырбыз! — диде Чытлыкай. — Әле без һаман Казан өстендә,— диде Шаркыл. — Әнә безнең Ашамсак алпан-тилпән килеп йөри,— дип, түбәнгә төртеп күрсәтте Җәйлән. Әрҗәгә Ашамсакның утыра алмый калганын шунда гына белделәр. Җиргә кире төштеләр. — Туган җирдән дә кадерле җир юк! — дип каршылады аларны Ашамсак һәм пешкән кабыклы бәрәңгене чәйнәми-нитми генә йотып җибәрде.— Банан, әфлисунны чит илгә бармыйча да ашыйм мин... Дуслар дәррәү көлештеләр. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР МӘКТӘПКӘ БАРА Әкәмәт затлар мәктәпкә барырга җыендылар. Кузгалабыз дигәндә генә Шаркылның юклыгы беленде. Эзләделәр — таптылар: Шаркыл әле йокыдан да уянмаган булган. Шаркылны таптылар, Ашамсак юкка чыкты. Тотындылар эзләргә. Аны үзенең караваты астыннан таптылар. Шаркылны эзләп кергән дә кире чыга алмаган. "Мин монда!" — дип әйтергә авызына тыгылган торты комачаулаган икән. Ниһаять, юл тоттылар мәктәпкә. Юлда аларга Акбай, Йөнтәслимә, Мырат белән Мыяусәмия, Чичибанат белән Чичилия килеп кушылды. — Әйдәгез, җырлыйбыз! — диде Тапкыр. Ашамсакның авызындагы ризыгын чәйнәп йотканын көттеләр дә җыр башладылар: Без мәктәпкә барабыз, Анда белем алабыз: Санарга өйрәнәбез, Укыйбыз һәм язабыз... Җырлый-җырлый мәктәпкә килеп җиттеләр. Ишектән иң беренче булып Чытлыкай очып узды. Юан Ашамсак, гадәттәгечә, ишеккә сыялмыйча бик озак азапланды... — Китап-дәфтәрләрең кайда? — дип сорады укытучы Ашамсактан. — Онытканмын...— диде ул. — Ашарга тутырырга онытмагансың бит! — дип, укытучы Ашамсакның тәм-том белән тулган биштәренә ишарәләде. Башкалар эчләрен тотып көлделәр. Ашамсакка оят булып китте. ӘКӘМӘТ ЗАТЛАР — ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕНДӘ — Дусларым, Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Бәйрәмдә без дә катнашабыздыр бит?! — диде беркөнне Тапкыр. — Әлбәттә! Катнашабыз! — диделәр әкәмәт затлар. — Мин оча торган Кар кызы булып киенәм! — дип, иң беренчеләрдән булып чәтелдәде Чытлыкай. Тапкыр — Кар малай, Җәйлән — Яшел Керпе, Шаркыл Шамакай (клоун!) булып киенергә җыенды. — Мин Кыш бабай булып киенермен, ахры. Аның бүләк-күчтәнәч тулы биштәрен күтәрергә миндәй таза кеше кирәк,— диде Ашамсак. Бәйрәм көне бик тиз килеп җитте. Әкәмәт затлар, җырлый-җырлый, бәйрәм буласы урынга юл тоттылар. Ашамсак, дуслары сизмәгәндә генә, биштәрендәге тәмтомнардан авыз итә барды. Әкәмәт затлар матур итеп бизәлгән чыршы тирәли кулга-кул тотынышып әйләнгән балаларга килеп кушылдылар. Һәркем, бердәм булып, җырлый башлады: Чыршы,чыршы, без сине Сагынып көттек ел буе... — Кыш бабай! Күчтәнәчләреңне өләш,— диде Чытлыкай. — Мин... мин... тәм-томнарны... ялгыш ашап бетергәнмен...— диде Ашамсак. — Борчылмагыз, балалар! — дип, Чытлыкай-Кар кызы икенче биштәрдән күчтәнәчләр алып өләште. УРМАН КЫЗЫ Ләйлә яшәгән авылны урман әйләндереп алган. Авылга терәлеп үк торгангадырмы, Ләйлә менә шул урманда еш булырга ярата. Яз көне ул кар астыннан калкып чыккан тәүге чәчәкләргә — умырзаяларга карап соклана, җәй көне әбисе белән — каен, кура җиләкләре, көз көне әтисе белән гөмбәләр җыя, кыш көне исә ябалдашларын бәс сарган агачлар белән сөйләшеп йөри. Менә бүген дә ул, чаңгыларын киеп, урманга юл тотты. Үзе белән кураен да алырга онытмады. Музыка мәктәбенә йөри Ләйлә. Курай уйнарга өйрәнә. Шуңа күрә, кураен үзеннән бер дә калдырмаска тырыша... Таныш юл буйлап агачлар арасына килеп керүгә үк Ләйлә: — Исәнме, урман! — дип исәнләште. — Саумы, Ләйлә! — дип җавап кайтарды урман. Һәр агачка ягымлы, матур-матур сүзләр әйтә-әйтә, урман читеннән шактый ераклашканын сизми дә калды Ләйлә. Ул арада, буран чыгып, чаңгы эзләрен ап-ак кар каплап китте... Адашты Ләйлә, кайтыр юлны югалтты. Моңарчы болай адашканы юк иде аның. Хәер, урман эченә бүгенге шикелле кергәне булмады ич әле Ләйләнең. Күңеленә шом, курку керде-керүен, әмма еламаска, түзәргә тырышты Ләйлә. "Мин бит — урман кызы. Миңа еларга ярамый!"— дип үз-үзен юатты, тынычландырды ул. Кураен исенә төшерде. "Берәрсе ишетмәсме?"— дип, курай уйнарга кереште. Шулвакыт аның янында Урман иясе пәйда булды. Шуннан соң агачлар арасыннан Убырлы карчык, Дию пәрие, үзе бер карыш, сакалы биш карыш булган Кәрлә килеп чыкты. Алар да бирегә курай тавышын ишетеп килгәннәр икән. Ләйлә, курай уйнавыннан туктап, үзенең адашканын әйтте. — Борчылма, Ләйлә. Без сине авыл читенә кадәр озатып куябыз,— диде Урман иясе. — Әгәр теләсәң, безнең белән Курчак театрына бара аласың. Без хәзер шунда барабыз! — диде Кәрлә.