Марат үзен газаплаган шушы сәер халәтне аңлый алмый. Бер карасаң, күзгә-башка бәрелеп торган җитди сәбәбе дә юк. Ләкин һаман бер үк уйлар тынгы бирми. Аның ниндидер эчке мәгънә, табигый бер эзлеклелек тоемланган бу сурәтләрне кайдадыр күргәне бар кебек. Тик кайда? Кайчан? Нигә алар төштә күргәндәй томанлы, өтек-төтек булып кына күз алдына килә? Юкса Маратның хәтер дигәне үткен, бер тапкыр күзенә чалынганны, төн уртасында торгызып сорасалар да, ул, гадәттә, бик җиңел генә сурәтләп бирә ала торган иде!.. Ә бу юлы бөтенләй башкача. Ул хәтта шул рәсемнәрне төшләрендә күреп, саташып уяна башлады. Әмма күпме генә уйланмасын, хәтерендә казынмасын, аларны кайда һәм кайчан күргәнен исенә төшерә алмады. Әйтерсең аларны бүгенге белән тоташтырып торучы ниндидер җеп өзелгән иде. Инде байтактан дәвам итүче шушы хәл Маратны борчый, ул аның күңел тынычлыгын алды, үз-үзенә ышанычын да киметте кебек. Борынгы тарих белән җенләнгән дусты, журналист Лотфидан башланды бу. Гадәттә, сәлам бирү-хушлашуны олы бер йола санаучы һәм үзенә бер тәм табып иркенләп, кул кысып күрешергә яратучы Лотфины ул көнне әйтерсең алыштырып куйганнар иде. Ул лабораториягә атылыпбәрелеп килеп керде дә, бер сүз әйтеп тормастан, ашыгакабалана, Марат өстәленә ниндидер кәгазьләр тезәргә кереште. Җай чыкканда дустының шушы гадәтеннән көләргә һәм юк-юкта төрттереп куярга да күп сорамаган Маратка җитә калды. Эшенә комачаулаганын да яратып бетермәгән иде, Лотфиның үз сүзләре белән төксе генә эндәште: - Нәрсә, ничек?.. Хәзер исәнләшми дә башладыкмыни инде? Лотфи, аны ишетмәгән дә кебек, кәгазьләрен таратуын белде. - Синнән башка булмый, Марат, - диде ул, ниһаять, кәгазьләрен таратып ташлагач. - Тиз генә компьютерда анализлап, шушының бер эзлеклелек тәртибен чыгарасы иде. Шуны тапсак!.. Их! Аннан соң безнең белән бәхәсләшеп карасыннар! Давай, компьютерыңны эшләт! Син маташканчы, мин чәй куя торам... Чәйнек урынына йөрүче зур калай банканы тәрәзә төбеннән эләктереп, ничек кергән булса, шундый ук тизлек белән Лотфи су алырга чыгып та китте. Ул арада кәгазьдәге сурәтләрне карап өлгергән Марат, көлемсерәп, яшькелт күзләрен Лотфига текәде: - Нәрсә, үзең дә аңламаган бу таракан эзләрен компьютер җәягә — системага салып бирә алыр дип уйлыйсыңмы? Сүзләреннән җитдилек бөркелеп торса да, Маратның яратып шаяртканын аңлап алган Лотфига җитә калды. - Соң, апаем, болар синең үзеңә дә кирәк бит! Фәнни эшеңнең нигез ташы буласы язмалар алар, - дип тезәргә кереште ул. - Аннан соң үзең үк миңа рәхмәт укырсың әле... - Шушы таракан эзләре өченме? - Әйе, шулар өчен дә! Бик беләсең килсә, рун язуына хәтле үк борынгы бабаларыбыз кулланган хәрефләр булуы ихтимал аларның. - Аны сиңа кем әйтте инде? - Кем әйтте, кем әйтте? Ала саескан әйтте, - дип үчекләде Лотфи. - Мин әйтсәм ярамыймыни? - Син әйткән - бер нәрсә, галим әйткән икенче нәрсә инде ул, - дип шаяртуын дәвам итте Марат. - Карале, Марат, үртәмә, җитте сиңа. Мин башласам, тагын да яманрак буласы. - Ярый, апаем, тыңлыйм һәм буйсынам. - Ниһаять, Марат җитди кыяфәткә керде һәм Лотфиның үзе яраткан "апаем" сүзен урынлы кыстыруына куанып, хәтта кулларын угалап куйды. - Борынгы бабаларыбыз шушылай итеп корректура кәгазенең чиста ягына язып йөргәннәр инде, алайса... Берсе - мишәр, берсе типтәр ягыннан килеп, Казанда агылый белән тагылыйга әйләнгән ике дус еш кына шулай бер-берсен мишәрчә йә типтәрчәләп үчекләргә яраталар иде. Аның төрттерүен аңлап алган Лотфи үпкәләмәде, рәхәтләнеп көлде дә тәфсилләп аңлатырга кереште: - Хикмәт шунда, кабәм: университетның тарих кафедрасы галимнәре моннан берничә ел элек җәйге экспедициядән бик борынгы бер көмеш савыт табып кайтканнар иде. Шул савытның кырыена әнә шундый хәрефләр белән нидер язылган. Рун язуына охшаса да, болар рун язуы түгел. Охшашлык бар, ләкин ниндидер ачкычын табып җиткермиләр. Менә күр: болары - рун хәрефләре. Болары - таныш түгел язмалар. Шуларны чагыштырып анализ ясарга, үзең әйтмешли, бер җәягә салырга кирәк. Аннан соң Лотфи тамгалар төшерелгән кәгазьләрне алды да серле һәм тантаналы итеп, тавышын ясалма калынайтып укырга кереште: - Көрк мңзи трһүмәкм чкәтү олрупнем керн срулун чгрлүн мунлун счулн срулун икил мңзилүн олан сзлли дрниг ном сүз сзлн... Йә, берәр нәрсә аңладыңмы инде? - Аңлавын аңламадым, - диде Марат. - Әмма дә ләкин ниндидер таныш бер яңгыраш бар. һәрхәлдә, син укыганны чамалап була. - Синең шул булыр инде... һич югы, берәр тапкыр гына кешечә, галимнәрчә димим дә инде, җитди була аласыңмы?! -дип кабынып китте Лотфи. - Бу фараз гына... Бу сүзләрне әле беркемнең дә укый алганы юк... - Менә син укыдың бит инде. Көрек меңзи төрһүмәкем, әйт әле, аңларбыз, бәлкем, - дип теленә салынса да, тарих белән Лотфидан ким җенләнмәгән Марат язмалар белән чынлап торып кызыксынып китүен сизми дә калды. - Кайда тапканнар инде аларны? - Борынгы шәһәр калдыкларын казыганда килеп чыккан. Ниндидер олуг хөкемдар күмелгән кабер булырга тиеш. Казанда да, Мәскәүдәдә, Истанбул белән Әнкарада да инде икенче ел баш ваталар. Барысы да рун язуына охшашлык таба. Кыскасы, давай, тамгасарыңны эшкә җик. Синнән башка моны беркем дә эшли алмый. Хәрефләр системасында синнән дә күп казынучы компьютерчы-җөяче Казанда гына түгел, илдә юк, - диде ул, Маратның салпы ягына салам кыстырып. "Ай-Һай, борчакны тиз дә куырмакчы", - дип көлемсерәп куйды Марат. Хәер, үзенә кайчагында "компьютер" дип эндәшкәнен яратып бетермәсә дә, ул Лотфига ачулана алмый, дустының эчкерсезлеген белә, аның юкка йөрмәгәнлеген дә чамалый. Тик бүген эше ашыгыч, аның әле иртәгә сөйләячәк лекциясенә материаллар туплыйсы, инде күптәннән чират көтеп ятучы фәнни мәкаләсен карап чыгасы бар. Редакциядән, ашыктырып, инде өч-дүрт мәртәбә генә шалтыратмаганнардыр. "Әйдә, чәй эчеп алу зыян итмәс, аннан соң күз күрер..." Дөресен генә әйткәндә, аның башлаган эшеннән бер дә аерыласы килми иде. Хәер, кайчагында сагыз кебек сылана белүче Лотфидан тиз генә котылырмын димә! Монысын да чамалап өлгергән Марат ачусыз гына йодрыгы белән учына сугып куйды. * * * Ниһаять! - Сиземләү дөрес булган! Эврика! Баш та юк түгел инде үземдә, ә!.. Шатлыгыннан нишләргә белмәгән Марат сикереп торып биеп киткәнен сизми дә калды. Бу минутларда аңа кысан лаборатория генә җитми, кулыннан килсә, ул, канатланып, шәһәр өстеннән, юк, шәһәр генә түгел, бөтен җир йөзе өстеннән очып үтәр иде. - Булды! Булды бит. Ялгышу мөмкин түгел! Тагын бер талпынып алсак, бөтен тарих фәненең астын өскә китерәчәкбез! Марат туктый алмый. Авыз эченнән көйли-көйли, очынып бии иде. һәм кинәт... биеп торган җиреннән аның аяклары әйтерсең идәнгә ябышып калды, уч төбе белән маңгаена китереп сукты. "Ничек онытканмын?! Болар белән компьютерда казынып утырасы түгел! Транспьютер бар ич!.. - Әле генә мәсьәләне хәл итү юлларын табу сөенеченнән үзен үзе белештерми тыпырдаган Марат шундый ук тизлек белән үзен битәрли дә башлады. - Ах, надан, ах, башсыз!.." Лотфи биргән язмаларны гап-гади компьютерда эшкәртү белән йотылган Марат, чыннан да, әле күптән түгел генә лабораториягә бөтен шәһәрдә беренче һәм бердәнбер супертранспьютер урнаштырылганын, аның биниһая олы мөмкинлекләрен онытып җибәргән иде. Маратны иң кызыктырганы - супертранспьютерга, ясалма акылга турыдан-туры тоташу мөмкинлеге. Электрон ми кешенең геннарында йоклап яткан, моңарчы төшенә дә кермәгән мөмкинлекләрен ача, акылы колачлый алмаган гаять киң, чын мәгънәсендә гигант араларны, тикшереләсе проблеманың вакыт-галәм вариацияләрен күзалларга ярдәм итә ала. Тик... яңа машинада ректорның шәхси рөхсәте белән генә эшләргә мөмкин. Моны лабораториягә кагылышлы һәркемгә махсус боерык белән җиткерделәр. Машина сынау өчен кайтарылган һәм һәр тәҗрибә белгеч-экспертлар күзәтүендә һәр минуты исәпкә алынып башкарыла иде. Кат-кат кисәттеләр: суперэлектронакылга тоташкан кешенең зиһененә хилафлык килүе бар; нәселнәсәбе җиде буынгача тикшерелгән, токымнарында дуамаллар булмаган, тотрыклы психикалы, таза-сәламәт кешеләр генә сайлап алыначак. Ул гына да түгел, СТП (супертранспьютер) кайсыбер очракларда энергияне гаять күп йота. Меңәрләгән-меңәрләгән ватт энергия бернинди сәбәпсез һәм эзсез ниндидер пространствога китеп югала иде. Кайсы очракларда икәне әле хәзергәчә ачыкланмаган. Шунлыктан шәһәр энергохуҗалыгына зыян килүдән дә шикләнәләр иде. Марат супермашинаның ак пластик корпусына, ут яктысында тонык кына ялтыраган экранына сихерләнгәндәй карап торды. Шушы пластик эченә яшеренгән куәтле ясалма акыл белән тоташу аның бөтен шик-шөбһәләрен бер мизгелдә таратып ташлый, чын дөреслекнең кайда икәнлеген әйтеп бирә ала. Гадәти компьютерларда атналар буе барасы ялыктыргыч эштән котылу юлы да бик гади нерв җепселләре төйнәлгән урыннарга ябышкак махсус контактларны тоташтырып, эче махсус элементлар белән капланган шлемны башыңа киясе дә дисплей каршындагы энергонурланыш үткәрмәүче пыяла капсулага кереп утырасы... Калганы исә - супертранспьютер эше... - Их, - дип куйды Марат һәм, җанлы кеше белән аралашкандай, үз-үзен белештермичә, машина белән сөйләшергә кереште. - Фаразларымның дөресме-түгелме икәнен бер секундта әйтеп бирә алыр идең бит, ә! Башым тулы уй-план. Кайсына гына өлгерим?! Ә син менә тик ятасың. Жәлләмисең дәме мине?.. Юкса без синең белән әллә ниләр майтара алыр идек бит! Шулаймы?.. Аның бармаклары үзеннән-үзе тоташтыргычка үрелде. Тагын бер хәрәкәт... һәм гигант акыл эшли башлаячак... Ләкин сузылган кулын тартып алды. Марат, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, машинадан читкәрәк китеп утырды. Күзләре исә бер - шлемга, бер - капсулага, бер дисплейга төште. Аның бармаклары кычыта башлады. "Әллә барысына да кул селтәп тәвәккәлләргәме соң?" Аннан тагын бу уеннан кире кайтты. Супертранспьютер турындагы уйларга йотылган Марат телефон шалтыравыннан сискәнеп китте һәм, эшеннән бүленгәнгә үртәлеп, трубканы күтәрде. - Тыңлыйм! - Хәерле кич, Марат Галиевич! Тәрәзәңдә ут күреп шалтыратуым. Үзең генә эшлисеңме? Эшләр барамы? Телефоннан яңгыраган тавыш иясенең ясалма кырыс кыяфәтен күз алдына китереп, йөзен чытып куйды. Проректорның нәкъ менә шулай иң кирәкмәгән чакта, йотылып эшкә чумган бер мизгелдә шалтырата торган гадәте бар. - Бара кебек иде! - Ничек кебек? Хәтерем ялгышмаса, ул эшең инде күптәннән комиссия өстәлендә булырга тиеш иде. Шулай түгелме?! - Тиешен тиеш тә... Бөтенесе дә гел син теләгәнчә генә бармый бит аның... - Причём монда теләк! Тиеш дигән нәрсә дә бар. Марат Галиевич, соңгы тапкыр кисәтәм, тагын ике көннән исәп-хисапларың өстәлдә булмаса, үзеңә үпкәлә! Халыкара конференциядә чыгыш ясау майлы ботка ашау түгел... Институт абруе дигән нәрсә дә бар! Дөнья галимнәрен шаккатырмакчы идең түгелме соң? Үткәннәр белән бүгенгене тоташтыру алгоритмында вакыт компоненты!.. Тема шәп, кәнишне... Марат проректорның мыскыллы елмаюын күз алдына китерде. Институтны берничә ел гына алданрак тәмамлаган Әхмәт Сихәтович үзен бик зурга куеп сөйләшергә һәм кирәксә-кирәкмәсә дә шул дәрәҗәсен сиздерергә ярата иде. Бикяшьли проректорлыкка күтәрелгән бу кеше шуннан башка аралашу ысулын белми дә кебек иде. - Булыр, булыр, - диде Марат үртәлеп. - Инде соңгы исәпләрне ачыклап бетереп киләм. - Соң, тагы ни җитми?! Мин кисәттем! Бүтән сүз булмаячак... Кинәт Маратның фикере яктырып китте. "Туктале, супертранспьютерда эшләү өчен рөхсәт сорарга җай чыкты түгелме соң? Әхмәттән шушындый чакта сорап калмасаң..." Хәер, бу өметенә Марат үзе дә ышанып бетми иде. Ләкин тәвәккәлләргә булды. Кем белә!.. Әгәр транспьютерда эшләү мөмкинлеге алса, соңгы вакытта башын авырттырган күпме проблеманы чишү юллары табылыр иде! Бу инде сиңа атналар, айлар буе иске компьютерда казынып утыру түгел. - Кара әле, Әхмәт, теләсә кайчан ни дә булса сорап җанга тия торган кеше түгелмен... Шулай да бер үтенечем бар иде, - диде ул, Әхмәтнең ризасызлыгын сизмәмешкә салышып. - Тыңлап карыйк, нинди үтенечтер бит! - Кыскасы, транспьютерда эшләп карыйсы иде. Бөтен исәп-хисапны бүген үк алдыңа китереп салам. Шул!.. - Аны эшләтү өчен ректорның шәхси рөхсәте кирәк. Оныттыңмыни? - Ул өйдә юк, син ректор вазифаларын башкаручы... Син ничек әйтсәң, шулай булачак... - Шулаен шулай, - дип гөрелдәде Әхмәт. Дәрәҗәсен сиздереп куюдан аның күңеле булганлыгы телефон трубкасындагы көр тавышыннан ук сизелеп тора иде. Проректорның мин-минлеген үсендереп рөхсәт алачагына шикләнми башлаган Марат канәгатьләнеп кулларын уды. - Шулаен шулай, - дип кабатлады Әхмәт. - Ләкин син медкомиссия үтмәдең бит әле... Анда эшләргә, кем әйтмешли, допускың юк. Өстәлгә шундый белешмә китереп салмыйча, мин рөхсәт итә алмыйм. - Мине беренче ел гына белмисең. Тулай торакта бергә аунаган елларны оныттыңмы? Нәсел-нәсәбемдә акыл ягыннан да, физик яктан да авыру-сырхау юклыгы сиңа мәгълүм. Тагын нинди белешмә ди ул? - Ни кирәген беләсең. - Әхмәт Сихәтович! Эшләтеп карыйсы иде бит... Бер биш кенә минутка... Лабораториядә кеше-фәлән юк. Җаваплылыкны үз өстемә алам. - Юк инде, Марат Галиевич! Андый эшне син үз өстеңә ала алмыйсың. Монысы минем вазифага керә. Аңлагансыңдыр дип беләм. - Исәп-хисапның, фаразыбызның дөреслеген тикшерү минем өстә түгелмени? - Әйе, анысы синең өстә, һәм мин аны вакытында таләп тә итәчәкмен. Давай, эшләвеңне бел! Кара аны, транспьютерга кагыла-нитә калсаң, үзеңә җавап бирәсе... - Апайсаң, Әхмәт, ат дагалаганда бака ботын кыстырган дигәндәй, эшләргә комачауламасаң иде, ә... - Минме? Мин комачаулыйммы? Артыграгын әйтеп ташлаганын аңлаган Марат трубканы колагыннан читкәрәк этәрде. Әхмәтнең ярсулы тавышы мембрананы ертып чыгар дәрәҗәгә җиткән иде: - Үкенергә туры килмәсен! Марат трубканы куйды да, авыр сулап, үз-үзенә кабатлады: - Үкенечнең дә ниндие әле! Тагын берничә минуттан яңадан телефон телгә килде. Теше сызлаган кешедәй, теләмичә генә трубканы алды. - Кайта беләсеңме син, юкмы? Балалар йөзең нинди икәнне онытып бетерде инде. Сине көтәләр бит. - Бусы хатыны тавышы иде. - Шул эш дип үләсең инде. - Тагын бераз тынлыктан соң уфтанып өстәп куйды: - Эшлисеңме син анда, әллә башка бер-бер нәрсә белән шөгыльләнәсеңме? Белмим, белмим!.. - Инде син дә җанымны кыйнама! Беләсең бит нәрсә эшләгәнне... Марат ачуыннан телефонны атып бәргәнен сизми дә калды. Үзенең ни эшләгәнен, дөньядагы иң якынына карата гафу ителмәслек тупаслык ясаганын шунда ук аңлап алды һәм, ашыга-ашыга, яңадан трубканы күтәрде. - Синең ни булды анда? Нәрсәдер шартладымы соң? - диде Рәхимә трубкадан, берни дә булмагандай. Аның моңлы, наз тулы карашын, үпкәләп турсайган иреннәрен күз алдына китереп, Марат ирексездән үзалдына елмаеп куйды һәм, юатырга теләгәндәй, йомшаграк итеп әйтергә тырышты: - Юк-юк! Берни дә булмады. Хәзер компьютерларны гына сүндерәм дә кайтырга чыгам. Балаларны йоклата тор! Кесә сәгатен чыгарып карады. Уникенче ярты җитеп килә. Еш кына лабораториядә кунып та калгалаучы Марат бүген кайтмыйча булдыра алмый иде. Иртәгә малаеның туган көне. Инде күптән вәгъдә иткәненчә, аның белән су коенырга Иделгә чыгасы да бар. Аннан яңадан лабораториягә! Шундый план корып куйгач, җиңеләеп киткәндәй булды һәм инде күптән әзерләнгән бүләген - атлы җайдак рәвешендәге уенчык нәни роботны кесәсенә тыкты. Шәһәр читенә, ерак микрорайонга соңгы автобус китәргә егерме минутлап вакыт бар. Өлгерергә кирәк! Юкса тагын лабораториядә кунып калырга туры килмәгәе! Марат, ашыга-ашыга, компьютер янына килде. Аны электр челтәреннән аерырга иде исәбе. Кулы исә үзеннәнүзе янәшәдәге транспьютерга үрелде, һәрьяктан камил яңа машина әйтерсең кеше кулы кагылганны, үзенә җан өргәнне көтә иде кебек. Аның ярымтүгәрәк ак корпусында, супершлемга таба сузылган төсле кабельдә, дөньяга тонык күзен төбәгән экранында ниндидер хәрәкәт, күзгә күренмәс кан тибеше - пульс тойган кебек булды Марат һәм... үзе дә сизмәстән тоташтыргыч кнопкага кагылып узды. Галәмәт электроник акылга ия машинаның эреле-ваклы лампочкалары кабынды, зур күзне хәтерләткән дисплейга җан керде. Ни эшләгәнен үзе дә белештермәгән хәлдә, Марат тиешле режимны сайлап алды һәм, сихерләнгәндәй, экранга төбәлде. Берничә мизгелдән зәңгәр экранда талгын сирпелүче яшел хәрефләр пәйда булды, шул ук сүзләр ягымлы тавыш белән динамиктан кабатланды: - Син әзерме? Машина кеше белән берлек санда, беренче заттан сөйләшергә көйләнгән икән. Марат, дулкынлануын яшерергә тырышып, микрофонга "әйе" диде һәм иске компьютерлардагыча кнопкага да басып алды. Очыш полосасына чыгып килүче самолёт белән элемтә тотучы диспетчерны хәтерләтеп, транспьютер бер-бер артлы күрсәтмәләр бирергә, аларның үтәлүен тикшерергә кереште. Ниһаять, катлаулы һәм ялыктыргыч акрын барган кебек тоелган бу мәҗбүри процедура төгәлләнде. Машина соңгы командаларын бирде: - Капсуладагы кәнәфигә җайлап утыр, фикереңне бер ноктага тупла! Марат, машина кушканны үтәгәнен белдереп, тагын кнопкага басты. - Әзерлек номер бер! Соңгы сорау: теләгеңнән баш тартырга җыенмыйсыңмы? - Юк! Экранда төрле төстәге утлар биешеп алды, һәм бер-бер артлы Марат көткән сүзләр килеп чыкты: - Башыңа супершлемны ки! Сеанс егерме минут дәвам итәчәк. Үзен тулаем машина иркенә тапшырган Марат башына супершлемны киде, СТПның әмеренә буйсынып, тиешле кнопкалар өстендә бармакларын биетте. * * * Төн кочагына кереп барган шәһәр бер генә мизгелгә, күз ачып йомганчыга кадәр генә, караңгылыкка күмелеп алды. Сумаладай куе һәм тыгыз караңгылыкның салкын сулышы лаборатория тәрәзәләренә килеп бәрелде, һәм ут шулай ук көтмәгәндә, кинәт тагын да көчлерәк балкыш белән яңадан кабынды да. Ул шулхәтле куәтле булды ки, инде йокыга талып баручы шәһәр урамнарында, төнге режимдагы заводларда лампочкалар янып төште, байтагында электр аппаратлары сафтан чыкты. Соңыннан моны Европаның бердәм энергетика системасындагы ниндидер авария белән аңлаттылар. Ләкин боларның берсен дә Марат белми иде инде. Аның күз алдында бер-бер артлы төрле сурәтләр биеште. Гәүдәсендә аңлатып булмый торган җиңеллек, башында исә канатланып, дәртләнеп, онытылып нидер эшләгәндә генә була торган ачыклык, фикри хөрлек тойды. Әйтерсең аны җиргә бәйләп тоткан авыр чылбырларны чабып өзгәннәрдә, күккә, очсыз-кырыйсыз киңлекләргә ашкынган җаны, юк-юк, җаны гына түгел, бөтен барлыгы, тәне-гәүдәсе әнә шул илаһи биеклеккә ашты. * * * - Галиҗәнап Морат бәк! Бүген иртән хан сараенда диван мәҗлесе буласын онытмадыгызмы? Сарайдан чапкын килде. Шуны исегезгә төшерим дидем. Юкса мин йокыгызны бүләргә батырчылык итмәс идем... Гафу, галиҗәнап!.. Ачуыгызга юлыгасым килми... "Нинди галиҗәнап? Нинди хан сарае?.. Морат бәк, диме? Бөекләрнең бөеге Габделмарат җәнаплары... Шәп бит, ә... Франция короле Людовикуналтынчы түгелме тагы? Шул гына җитмәгән иде. Кайсы шаярта инде?!" Марат хатынының шаяртып еш кына "галиҗәнап" дип эндәшә торган гадәтен исенә төшереп елмаеп куйды. Ләкин тавыш хатын-кызныкы түгел, әмма ниндидер гаять тә якын һәм таныш иде. Тукта, кайда ишеткәне бар соң аның бу тавышны? Бик күптәнге бер дустымы, сабакташымы эндәшә. Монда ничек килеп чыккан соң әле ул? Аннан соң, мин нишләп Морат булыйм ди?! Ә ничек инде, әлбәттә, Морат! Тузга язмаганча Марат булмам бит инде!.. Марат, башындагы уйларның мәгънәсезлегенә гаҗәпләнеп, үзалдына сөйләнде дә сөйләнде. Тфү! Керсә керә бит башка тузга язмаган нәрсәләр!.. Кинәт айнып китте һәм... мәгънәсез фикерләрне туктатырга теләгәндәй, кулын йодрыкка төйнәп, боерулы ишарә ясады. * * * Бала башы чаклы йодрык күккә ыргылды. - Туктагыз! Иртә таңнан сарайга барырга чыккан Морат бәк, гаскәриләр озатуындагы олау кәрванын күреп, җирән айгырның тезгенен тартты, тавыш-тынсыз гына артыннан юырттыручы җан сакчылары да шушы хәрәкәтне кабатлады. Утны-суны бергә кичкән, аяусыз бәрелешләрдә аркадашы булган гаярь егетләр, каршыдагы атлылар үтмәслек итеп, урамны буып та куйдылар. Таш диварлар арасында Морат бәкнең тамак төбеннән чыккан калын тавышы бәргәләнде: - Каян кайтып килү, егетләр? Хәлбуки Морат бәк бу гаскәриләрнең кайда йөрүләреннән, нинди табыш белән кайтып килүләреннән дә хәбәрдар иде. Мин-минлеге котырган Сихәт бәйнең диван рөхсәтеннән тыш рус кавемнәре өстенә барымтага йөргәнлеге, дала ягындагы төркиләрне дә читләтеп үтмәве аңа мәгълүм иде. Ачуы да шуннан. Берләшеп, тупланып яшисе бер заманда Сихәт башкисәрләренең юк-юк та күрше төбәкләрне кан елатып кайтуы мәмләкәткә файдага караганда күбрәк зыян китерүче бер гамәл иде. Дөрес, Сихәт бәй казнага да өлеш чыгара анысы. Тик комсыз Сихәттән әллә ни артык таммый. Тамган хәтлесе дә күз буяр өчен генә. Морат бәк шушыларны уйлап алды һәм эчтән генә беркетеп куйды: "Җитте, Сихәтне акылга утыртырга вакыт!" Әмма гаскәр арасында Сихәт үзе юк иде. Аның урынына бәйнең якыннарыннан берсе - сәргаскәр Касыйм җавап бирде: - Дала ягыннан бай табыш белән кайтып киләбез, галиҗәнап Морат бәк. Юлыбыз уңышлы булды... Карт сәргаскәрнең мактанганы, батыр яугир икәнен сиздерәсе килгәнлеге әллә каян күренеп тора иде. "Картаеп беттең, акыл кермәде", - дип, эчтән генә уйлап куйды Морат бәк. Ләкин монда карт яугирнең тамчы да гаебе юк, ул, табигый ки, Сихәт боерыгыннан чыга алмый һәм үзен мәмләкәт өчен бик тә кирәкле бер эш башкарам дип йөри иде. Морат бәк боларга ачуын күрсәтүнең мәгънәсезлеген белә иде, шуңа күрә, эчендә кайнаган ярсуны басарга тырышып, кыска гына әмер бирде: - Йә, күрсәтегез! Олуг ханның иң ышанычлыларыннан саналган һәм мәмләкәтнең гаскәр остазы дәрәҗәсенә ия Морат бәккә беркем дә каршы килә алмый, киресенчә, аңа ярарга тырышалар, аның бер генә теләге дә үтәлми калмаячак иде. Касыймның куе кара сакал баскан йөзендә киң елмаю җәелде. - Боерыгыз, и бөекләрнең бөеге! Арада җаныгызга хуш килгән теләсә кайсы мал сезнеке! Аның кул ишарәсеннән гаскәр икегә аерылды, һәм Морат бәк каршында төрледән-төрле асыл мал төягән олаулар пәйда булды. Затлы кием-салым, савыт-саба, йорт әйберләре... Олауларга мичәүләнгән тайлар, тиреләре уйнаклап торган бияләр, дәртләре ташыган, баскан урыннарында тик тора белмәгән нәселле чаптарлар... Ләкин боларның берсе дә Моратны кызыксындырмый иде. Аның битендә бер генә төк тә селкенмәде, кырыс яшькелт күзләрендә соклануда, кызыгуда юк иде. Бәкнең һәр хәрәкәтен, ымын, кул ишарәсен күзәтеп торган Касыйм Морат бәккә якынлашты һәм ялагайланып колагына пышылдады: - Асылрак мал күрсәтикме, бөегем? Боерыгыз! Морат бәк, теләсәгез нишләгез дигәндәй, битараф кул селтәде. "Тагын нәрсә генә күрсәтә алырлар икән?" Касыймның тавышсыз ишарәсенә буйсынып, кәрван алга узды. Морат бәк каршына өсте бөркәүле олауларны китереп туктаттылар, гаскәриләрнең берсе кычкырып әмер бирде: - Шым булыгыз! Каршыгызда ил хөкемдарларының берсе! Бөркәүләр астыннан елау, сыктау авазлары ишетелүен Морат бәк шунда гына абайлап алды. Гаскәриләр олауларга ташланды. Кайсын кулыннан йолкып, кайсын күтәреп, кайсына камчы белән орып, җиргә берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе яшь кол кызларны төшерә башладылар. Елап арыган бу кол-кәнизәкләрнең берәүләре - сары чәчле, берәүләре ак йөзле булса, кайберләре тау якларында гына була торган кара чәчле, калын кыйгач кашлы, талдай сылу төрки чибәрләр иде, һәм аларның барысының да колкәнизәкләрдән түгеллеген дә аңлап алды Морат. Болар ирекле адәм балалары, тиң ярларын табып, ирләрен угыл балалар белән сөендерәсе гүзәл затлар иде. Азатларның - ирекле кешеләрнең балаларын кол итеп алуны өнәп бетермәгән Морат бәк кашларын җыерды, көч-гайрәт ташып торган йодрыклары төйнәлде, әмма Касыймга барып бәреләсе әр сүзләре иреннәре арасында йотылып калды, аның күзе кол-кәнизәкләр арасында иң артка яшерелгән озын кара толымлы бер кызга төшкән иде. Кызның күзләре зур булып ачылган, киерелгән җәядәй дугаланган куе һәм озын керфекләре астыннан Морат бәккә дулкын-дулкын булып нәфрәт һәм ачу агыла кебек иде. Кыз бер кулы белән аерылып төшкән изүен капларга тырышты, икенче кулы исә, нәрсәдер эзләгәндәй, билбавы янында капшанды. Аның үз-үзен белештерми хәнҗәр эзләгәнен дә аңлады Морат. Тау ягы кызларының билбауларында нәни генә хәнҗәр була. Кыз башка кәнизәкләр шикелле башын аска иеп сыгылмады, киресенчә, сынын төз тотып, алга таба бер-ике адым ясап куйды. Шул чакта Морат аның иреннәренең чиядәй алсулыгына, йөзенең сафлыгына, ачык якасыннан күренеп торган ак муенының әллә нинди гайре табигый сыгылмалылыгына игътибар итте. Буй-сыны да Казансу буендагы таллардай зифа, нәфис иде. Талгын искән җилдән тәненә сыланган күлмәге кызның гәүдәсендәге һәр сызык, һәр бөгелешне тагын да калкурак, тагын да гүзәлрәк итеп күрсәтә иде. Моратны янә бер нәрсә җәлеп итте: кызның бөтен кыяфәтендә ниндидер бәйсезлек, хөрлек, иреккә омтылып талпынган кошныкыдай эчке бер калтырану бар иде. Гүяки ул үзенең бөтен кыяфәте белән әйтеп тора: "Кулга алсагыз да, мин сезнеке түгел, мин хөр кеше, беркайчан да сезнеке булмам!" Әллә шушы сыйфаты белән, әллә моңарчы күрелмәгән серле чибәрлеге белән кыз Морат бәктә соклану катыш кызгану хисе уятты, күңел төбендәге сагыш, сагыну, әрнү сулкылдый башлады. Хәер, ул теләсә, шушы мизгелдә үк бу тоткын аныкы була ала. Сәргаскәрләр остазының моңа хакы бар. Моны Касыйм да, Сихәт бәй дә бик яхшы белә. Шуңадыр, бәлки, аны иң артка яшергәннәрдер дә әле. Хатын-кыз дигәндә нәфесе котыра торган Сихәт бәй мондый асыл кошның бәһасен яхшы белә булыр. Шундый кәнизәк кулга төшерә алган Касыймның дәрәҗәсе дә хуҗасы алдында бермә-бер күтәрелеп китәрдер. Морат бәк авыр сулап куйды һәм юлын дәвам иттерергә җыенды. Монда аңа карар нәрсә калмаган. Хуҗаларына әйтәсе сүзне хезмәтчеләргә тишмиләр. Казан бәкләренең эшенә кирәксә дә, кирәкмәсә дә тыкшыну артык хуплана торган гамәл түгел. Шулчак сакчыларның берсе тау кызының чекрәеп алга атлавын өнәп бетермәде булса кирәк, горур баш өстендә камчы уйнаклады. Кәнизәкнең алсу битенә канлы эз сызылды, муенына, изүенә кызыл тамчылар тама башлады. Ләкин кыз ачыргаланып ярасын капламады, аның эһ иткәне дә ишетелмәде. Ул әле һаман тирәсендәге кораллы ирләргә ниндидер бер өстенлек белән, нәфрәт һәм ачуын яшермичә карый иде. Җан сакчыларына әмер бирергә дип борылган арада, Морат бәк шушыларны абайлап өлгерде. Кол кызы бер генә мизгелгә карашын аңа күчерде. Сизде Морат бәк: ул күзләрдә елау-ялвару да, хәлемә керсәгез сана дип үрсәләнү-үтенүгә охшаш чалым да юк, ә бәлки түбәнсетелүеннән, ирексезлегеннән шашар дәрәҗәгә җиткән гаҗизлек кенә бар иде. Күңелдәге яра тагын сызланып куйды. "Бу да кеше баласы, кемнеңдер газизе бит!.. Бу хәлгә ул да үз ирке белән төшмәгән..." Морат бәк кискен бер карарга килгәнен сизми дә калды. - Бу кызны минем йортка җибәрерсез! - диде ул төркем башлыгына. Бәкнең төксе карашыннан, ачулы һәм кискен әмереннән Касыймның эчендә ниндидер бер җеп өзелеп киткәндәй булды. Ләкин каушавын сиздермәде, тавышына көрлек чыгарып, ярарга тырышып җавап бирде: - Баш өсте, бөекләрнең бөеге. Әмерегез үтәлер! Ләкин хуҗасы шикелле үк хәйләкәр һәм шома бу кешенең теләсә нинди этлек эшли аласыннан бер кәррә дә шикләнмәгән Морат бәк җан сакчыларыннан иң ышанычлы саналган һәм үзен бер сүздән аңлаучы егетләренә эндәште: - Әмеремне үтәгез! Морат бәккә илткәнче, алып кайтып башта Сихәт бәйгә күрсәтермен, ул үзе аннан соң хәл итәр, дип өметләнеп торган Касыймның йөзе караңгыланды. "Асыл малны саклый белмәдем, тиешенчә яшерсәк, күрсәтмәсәк ни була иде инде", - дип, эчтән генә үз-үзен битәрләргә кереште. Ләкин терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый дигәндәй, нәрсәдер кылырга соң иде инде. Хатын-кыз таифәсенә карата артык таләпчән һәм гүр иясе булган хәләленә һәмишә тугрылык саклап яшәгән, тәкәббер һәм горур бәкнең мондый гамәлгә барасын, әлбәттә, ул алдан белә алмый иде. Ул гына да түгел, Морат бәк кебек затларның әмерен тиешенчә үтәмәүнең ни белән төгәлләнәчәген дә бик яхшы белә Касыйм. Аңа, эчтән генә үз-үзен сүгә-сүгә, бәкнең җан сакчыларына буйсынудан башка чара калмады. Морат бәк исә җан сакчылары башлыгына фәрманын җиткерде: - Әйт, ак йортка урнаштырсыннар. Кирәгенчә киемсалым карасыннар, тамагын туйдырсыннар. Ул минем колым түгел, кунагым булыр, - диде. Әле һаман һушын җыя алмаган төркем башлыгы алдына бер янчык тәңкә килеп төште. - Синең белән исәп-хисапны өздек дип сана. Әҗерен тулысы белән бирдем. Бүтән гозерең юктыр... Сәргаскәрләр остазының, беренче кәнизәкне бушлай алу хокукыннан баш тартып, аңа, әмере белән бер көн эчендә мәмләкәттән куа ала торган кешесенә, бер янчык акча ташлавы Касыймны бөтенләй телсез калдырды. - Юк-юк, бөекләрнең бөеге. Рәхмәттән гайре бер сүзем дә юк, - дип гырылдады ул, бер мәлдә тыңламаска әйләнгән иреннәренең калтыравын басарга тырышып. * * * Диван утырышы нәкъ вакытында башланды. Бөек хан галиҗәнаплары, Казан падишаһы Сәхибгәрәйнең диван әһелләре соңга калганны җене сөймәвен бөтенесе дә белә. Ханның кәефе әйбәт иде. Ул дәрәҗәсенә һәм мәмләкәттә тоткан урынына, нәселенә карап тәхет тирәли утырышкан бәкләргә, морзаларга, гаскәр башлыкларына игътибар белән күз йөртеп чыкты да сүз башларга җыенып тамак кырды. Шул чакта тышта шыгавылларның тавышланганы ишетелде. Сәхибгәрәйнең киң ак маңгаеннан кара күләгә йөгереп узды, ул ишек төбендәге сакчыларның берсенә ишарә ясады. Аның ни теләгәнен сүзсез дә аңлаучы егет күз ачып йомганчы юк булды. - Сихәт бәй кертүне сорый. Сез галиҗәнапларга сөенечле сүзе бар, - диде ул, керә-керешкә бөек ханга баш орып. - Диван мәҗлесенә соңга калганнар гадәттән тыш хәлләрдә генә кертелә. Сихәт бәй шуны да белмиме? Хан шыгавылдан бигрәк диван әһелләренә төбәп әйтте. Усаллыгы, кырыслыгы белән даны чыккан Сәхибгәрәй хан үтә гаделлеге белән дә аерылып тора. Ләкин шуңа да карамастан беркемнең дә аның ачуына дучар буласы килми иде. Бүген исә башка вакытта кискен, үтергеч бер сүз белән кире кагылучы үтенеч тә анда ярсулы ачу тудырмады, мыскыллы елмаюга гына сәбәп булды кебек. Диван әһелләре җиңел сулап куйды. Сүзсез генә үзенә текәлгән би-морзалар, карачыларның уйларын сизгәндәй, Сәхибгәрәй хан рөхсәт ишарәсе ясады. Шыгавыл тагын ишеккә ташланды. Морат бәкнең ирексездән йөзе чытылды. Сихәт бәй башкисәрләренең диван белән киңәшми-нитми вакытлы-вакытсыз барымтага чыгып йөрүе ачуын китерсә, ханның бүген үз гадәтләренә хыянәт итүе дә күңелендә ихтыярсыздан канәгатьсезлек хисе уяткан иде. Ишектә Сихәт бәйнең олуг ханга ярарга тырышкан ялагай йөзе күренде, ашыга-ашыга тезәргә кереште: - Тәхетең синең тауга охшар, затың синең мисале айга охшар, гаделең синең болытка охшар, фигылең синең шәфкатькә охшар, хәерең синең диңгезгә охшар. Ил ашасын, йөз яшәсен аты яхшы Сәхиб хан!.. Сәхибгәрәйнең кашлары җыерылды. Сарай итагате кушканча, чит мәмләкәт илчеләре килгәндә һәм алар алдында әйтелә торган мактау, хөрмәт сүзләренең бу очракта урынсызлыгы бөтенесенә дә аңлашылган иде инде. Бәкләр, морзалар бер-берсенә аптыраулы караш ташлады. Әмма Сихәт бәй аларның берсен дә күрмәгән шикелле тезде дә тезде: - Соңлаганым өчен түбәнчелек белән гафу үтенәм, алдыгызда гаеплемен, и бөекләрнең бөеге! Әмма сәбәбе юк түгел. Апаемдагы угланнар дала якларыннан бай табыш белән кайтты. Гадәт-йоламызны үтәү - изге канун. Шуның уннан берен сез галиҗәнаплар иркенә, янә дә уннан берен мәмләкәт казнасына тапшырам. Кабул кылып алсаңчы... Аның ни өчен шулай артык юмартланганын беркем дә, шул исәптән Морат бәк тә аңлый алмады. Барымтадан кайткан табышның уннан бере казнага тапшырыла. Бу - гадәт, бу - ата-баба йоласы. Ә менә тагын бер мәртәбә уннан берен шәхсән ханның үзенә әле беркемнең дә Һәдия кылганы юк. Мондый хәлне беркемнең дә ишеткәне юк иде. Сихәт бәйнең хан алдында яхшатланырга тырышуын барысы да сизеп, тоеп утырды. Мәҗлескә соңга калып килгәннең гаебен йолу өчен генә Сихәт мондый да юмартлыкка бармас - кешесе андый түгел. Бу - диван хәтле диван алдында чик-чаманы оныту, гадәт-йоланы бозу иде. Бөтенесе дә олуг хан Сәхибгәрәйнең сүзен көтте. Сихәт бәйне тезгенләрме, әллә аның мактавыннан мин-минлеге кытыкланып, тыңлавын дәвам иттерерме? Кырым мәмләкәте хөкемдары олуг хан Мөхәммәтгәрәйнең туганы Сәхибгәрәй Казан тәхетенә моннан өч ел чамасы элек утырган иде. Дөнья кыйтгаларының яртысыннан артыгын дер селкетүче госманлылар белән, Истанбул белән якын мөнәсәбәттәге хөкемдарның борадәреннән Казан карачылары, морзалар, диван әһелләре олылык һәм үз сүзен кистереп әйтә белүне көтәләр иде. Моңа хәтле ул шулай иде. Бүген нишләптер Казан падишаһы дигән олуг мәртәбәгә ия ул артык хушкүңеллелек күрсәтә иде сыман. Аның дәшмәвен хуплау дип кабул иттеме, Сихәт бәй тагын да кыюлана төште. Ул, тирә-яктагыларга җиңүле караш ташлап, тагын хан алдында бил бөкте, хәйлә катыш мәкерле елмаюы Морат бәк өстеннән йөгереп узды. - Бөекләрнең бөеге! Батыр угланнарым сез галиҗәнапларына тагын да кадерлерәк бер сауга белән кайткан. Дала күчмәләре кулыннан гүзәлләрдән гүзәл, тал чыбыгыдай зифа, бер бите ай, бер бите кояшка тиң чибәр кол-кәнизәкне кулга төшергәннәр. Әмма дә ләкин... Сихәтнең нәрсәнедер әйтеп бетерми туктап калганын, әмерен көтеп күзенә текәлгәнен яратып бетермәгән Сәхибгәрәй ачулы гөрелдәде: - Сузма, Сихәт би! Әйтеп бетер. Тагын ни көтәсең? Сихәт бинең тавышы тантаналы да, үчле дә яңгырады: - Анысын әнә Морат бәк әйтсен, - диде ул бер тында. Сихәт бинең мәкерен шунда гына аңлады Морат бәк. Үзенә эләкмәгән чибәр кәнизәк үчен ул Сәхибгәрәй хан кулы белән алмакчы иде, күрәсең. Дөрес, Морат бәк мәмләкәт кануннарына, хан ихтыярына каршы килерлек бернинди яман гамәл кылмады. Барысы да ташка язылганча, гадәткә кергәнчә. Диван бер мизгелдә тынлыкка чумды. Морат бәктән көнләшүчеләр, эчләрендә ут йөртүчеләр сөенеп, эчтән генә каһкаһә белән көлеп куйды, кемнәрдер гадел һәм тугры бәк өчен борчылды. Битарафлар юк иде. Нинди җавап бирер? Хан хәтле ханга тәгаенләнгән сауганы алып калу ул инде бернинди кагыйдәгә дә сыймый торган гамәл иде, әлбәттә. - Әйе, галиҗәнап хан, бүген иртән мин барымтадан кайтучылар кулыннан бер әсир кызны йолып алдым, - диде Морат бәк. Диван шым булды. Күпләр карашынча, Морат бәкнең хан өлешенә керүен үз авызы белән әйтүе, гаепне өстенә алуы иде бу. Бераз тын торганнан соң, бәк, беркемгә дә карамыйча һәм беркемгә дә төбәп әйтмичә, акрын гына сорау бирде: - Хан галиҗәнапларына тәгаенләп алып кайтылган кәнизәкне саталармы? Кемгәдер мәкерле, кемгәдер хәйләкәр, кемгәдер артык туры тоелган сорауга җавап бирүче табылмады. Бәк тагын сорады: -Андый кәнизәкнең йөзен камчы белән сыдыралармы? Гүзәллеккә каршы кул күтәрелгәндә, ир-ат битараф карап торырмы? Диван әһелләре тагын дәшмәде. Морат бәк күзләре белән бүлмәдән Сихәт бәйне эзләде, тапты, ләкин йөзендә бер генә чалымы да үзгәрмәде. - Синең угланнарың аның ханга тәгаенләнгәнен белми идеме? Минем алтыннарым аларгахан мәрхәмәтеннән кадерлерәкме? - дип сорады ул тагын. Диван түрендә киерелгән Сихәт бәй күзгә күренеп шиңде, кан баскан үчле күзләре исә Морат бәкне сөзде. Кулыннан килсә, ул аны шушы мизгелдә тураклап ташларга әзер иде кебек. Сәхибгәрәйнең ярсулы ачуыннан шөбһәгә төшкән мәҗлес бер мәлгә чебен очса да ишетелерлек тынлыкка чумды. Барысы да Сихәт бәйнең мөртәтлеген, хөсетлеген, хан кулы белән Морат бәктән үч алырга ниятләвен сизде. Ханның хөкемен көттеләр. Үз исеме белән авыз чайкаганны яратмаган Сәхибгәрәй ни кылыр?.. - Сихәт би белән без әле сөйләшербез, - диде, ниһаять, Сәхибгәрәй хан. - Бүген мондый ваклыклар белән маташыр чагыбыз түгел. Анысы соңыннан. Ләкин әйтеп куям, якынымыз Морат мирза, хуш күреп, безгә күңелләрен фәгыйль иткәйләр ирде, андаг кем мәмләкәткә иткән игелекләренә, аның биргән малларының хисабына сачымыз берлән сакалымыз һәм җитмәгәй... Безгә күңелен хәләл итеп, хуш иткән адәмнәрнең бере. Гаскәр остазы мирзаның гамәле дөрес! Мин аның хокукын кысмыйм һәм кысарга да теләмим. Морат бәкнең кылганы үз көчендә кала. Сихәт бәкнең генә йөзеннән кара күләгә йөгереп узды. Диван утырышы, йола кушканча, үз тәртибе белән дәвам итте. Сәхибгәрәй хан иң мөһим мәсьәләләрне мәҗлеснең азагына калдырган икән. Аның гөбедән чыккандай калын тавышы, сарайга гына сыймыйча, шәһәр урамнарында да яңгырыйдыр кебек тоела башлады. - Әйе, монда бүген кемнәрдер дала якларына барымтага баруы белән мактанырга, чибәр кол-кәнизәк кулга төшерүе белән уяулыгыбызны сүндерергә теләде. Янәсе, хан казнасына нинди асыл маллар кайта... Әмма бүген безнең андый көнебезме?! Мәгъриптән аяусыз көчләр янаганда, без дала төркиләрен, күршеләребезне зар елатып көч җыябызмы? Әйт, Сихәт би! Синең барымтага баруың мәмләкәтебезгә ни файда бирде? Аның көч-куәте арттымы? Башка мәмләкәтләр белән мөнәсәбәте яхшырдымы? Безгә бүген ябырылып дошман килсә, даладагы төрки кавемнәр, кардәшләребез ярдәм кулын сузармы? Ник дәшмисең? Әмма Сихәт би генә түгел, башка морзалар да телен тешләде. Ник дисәң, һәммәсенең дә мондый гөнаһы бар - юк-юкта күрше-тирә кавемнәр өстенә барымтага чыгып керү гаеп эш саналмый иде. Сәхибгәрәй хан, тәхетеннән торып, ишекле-түрле йөренергә тотынды. Олы, баһадир гәүдәле хан атлаганда, идәндәге калын келәмнәр батып керде, тавышы таш диварларга бәрелеп гөрелдәде: - Без хәлиткеч бер чорга кереп киләбез. Йә алар безне, йә без аларны... Кемнәр турында сөйләгәнемне тәгаенлисез. Мин артыгын сөйләмим. Ләкин кисәтеп куям, күршеләребезгә - булсын төрки, булсын ар, булсын чирмеш, булсын чуваш - барымтага йөрү юк! Бу таләбемне бозган кеше үзенә үпкәләсен... Морат бәк! Сөйлә! Ышанычлыларың нинди хәбәр белән кайткан? Ишетик! Морат бәк салмак кына урыныннан күтәрелде. Яшәлгән еллар авырлыгы түгел, ә уйлар, йокысыз төннәр бимазасы баскан иде аның җанын. Кышкы йокысыннан уянган аюга ялгыз чыкканда да каушауның ни икәнен белмәгән, төз сынлы, бәдәненнән көч-куәт ташып торган асыл ирнең әйтәселәре бик күп иде. - Урыс башкаласыннан сәүдә кәрваннары кайтты. Хәбәрләр күп. Аларның барысын да бүген сезгә җиткереп тору кирәк имәстер. Күбесен үзегез дә беләсез. Сәүдәгәрләр, малтабарлар, базаркәннәр өченче көн инде Казанны болгата: имеш, Мәскәү белән сату итү - файдалы, табышлы эш, Мәскәүгә борылыйк, Мәскәү белән эш йөртик... Анысы шулайдыр. Сәүдә эшенең үз кануннары. Кем белән сәүдә итү дә файдалы. Табышы кермәсә сатмаслар, аралашмаслар иде. Сәүдәгәргә базар кирәк. Илең-көнең, гадәт-йолаң бер якта торсын. Ләкин без бер нәрсәне онытабыз: сәүдәгәрләребезгә ачык чырай күрсәтеп, Мәскәү уяулыгыбызны йоклатмакчы. Мин моны тәгаен белеп сөйлим. Морат бәк үзенә төбәлгән диван әһелләренә күз йөртеп чыкты. Аларның кайберләре аннан ниндидер хәлиткеч яңа сүз көтә, кайберләре, битараф кына мендәргә таянган хәлдә, үз уена чумган. Сәүдәгәрләр белән алышбирешләре булганнары исә, ирен чите белән елмаеп, Морат бәккә каршы төшәр өчен сүз эзли кебек иде. Ләкин иң мөһиме әйтелмәгән иде әле. Морат бәк тамагын кырып куйды да кистереп, өздереп әйтте. - Җәй уртасыннан да калмый, Мәскәү Казанга яу чабачак, - диде. - Без монда хушкүңеллеләнеп, оеп, үзара тарткалашып утырабыз, эч пошканга кардәшләребез ягына барымтага чыгып йөрү дә гадәти хәлгә кереп бара. Ә урыс, яшереп, гаскәр туплый, корал җыя. Чиркәүләрдә поплар кенәзләргә фәтва бирә: мөселманны кыру фарыз, тамырын корыту - Алла теләгән эш! Мин белеп сөйлим. Кенәз катында колакларыбыз юк түгел... Кемдер авыр сулап куйды, кемдер көрсенеп тамак кырды. Тынлыкны Сәхибгәрәй хан бүлде: - Бер әзерлексез без бүген әллә ниләр хәл итә алмабыз. Ишеткәнегез - дәүләт сере. Уйлагыз. Күпме чирү җыя алабыз. Минем әмерем шундый: бүгеннән, шушы сәгатьтән үк яшерен әзерлек башлыйбыз. Иртәгә һәркем диванда хисап тотачак. Мәҗлес таралды. Морзалар, бәкләр һәркайсы үз уена чумып сарай ишегалдындагы атлары янына чыкканда, кемдер Морат бәкнең җиңеннән тартты. Сәхибгәрәй ханның ышанычлы йомышчысы, тирә-якка каранып, шыпырт кына колагына пышылдады: - Бәгем, сезне галиҗәнап Сәхибгәрәй хан күрергә тели. Минем арттан иярсәгез лә. Сарайның эреле-ваклы зиннәтле бүлмәләрен үтеп, ниндидер ярым караңгы хөҗрәгә килеп керделәр. Сәхибгәрәй калын пәрдә белән капланган тәрәзә янында уйга чумып басып тора иде. Ул кулы белән янәшәдәге урынга күрсәтте дә, авыр гәүдәсен күн мендәр өстенә ташлап, акрын гына сүз башлады: - Мин диван әһелләренең барысына да ышанып җитмим, - диде ул, Морат бәккә туп-туры карап. - Шуңа да бүген артык җәелеп сөйләшүне урынлы тапмадым. Ләкин сине беләм. Казан тәхетенә тугрылыгыңны бәялим. Сиңа ышанам. Сизәсеңдер, Мәскәү белән тарткалашу елдан-ел авырая. Әгәр бер-бер чара тапмасак... Олуг хан уендагысын әйтеп бетермәде, баш чайкап куйды. Тын гына утырдылар. Тагын бераздан ул үзе үк сүзен дәвам итте: - Без таркалабыз, урыслар берләшә. Алар басымына ни-нәрсә белән, нинди көч белән каршы тора алачакбыз?.. - Безнең дә юлыбыз бер генә - берләшеп кенә, тупланып кына каршы торып булачак, - дип куйды Морат бәк, күптән уйланганнарын әйтергә җай чыгуына сөенеп. - Ләкин кем кул астында тупланырга?! Бөтен төркиләрне, мөселманнарны оештырып үз артыннан ияртерлек көч кайда? Юкса безнең дә шанлы көннәребез бар иде. Апарны кире кайтара алырбызмы? - дип куйды Сәхибгәрәй, үзалдына сөйләнгәндәй, һәм көтмәгәндә аягүрә басты да әмер биргәндәгедәй тавыш белән кискен итеп әйтте: - Бар андый көч! Бар! Сөләйман бине Сәлим солтан хәзрәтләре. Андагы көч... Андагы гаскәр!.. Кырым, Казан, Хаҗитархан, Себер, нугайлар... Без солтан кулы астында бер була алабыз... Сәхибгәрәй хан, бераз тынычлана төшкәч, Морат бәккә якынрак килеп утырды һәм акрын гына сүзен дәвам иттерде: - Мин хәл иттем, - диде. - һәм серемне сиңа гына ачам. Башка чарам булмаганга... Мин Истанбулга китәргә карар кылдым. Максатымны беләсең. Безгә ярдәм кирәк. Без, төркиләр, Истанбул янында берләшергә тиеш. Без әле шанлы көннәребезне кайтарырбыз... Иң мөһиме: минем Казанда юклыгым никадәр озак сизелмәсә, шулкадәр яхшырак булыр. Монысын сиңа йөклим. Юлга чыгар алдыннан хәбәр җиткерермен! Белеп тор! Хан тантаналы тавыш белән көлеп куйды һәм Морат бәкнең кулын учына алып, ирләрчә көч белән каты итеп кысты. - Уйла! Госманлыларның сугыш сәнгатеннән бихәбәр түгелсең, әмма без күпне белергә, күпне күрергә тиеш. Шунсыз урыска каршы тора алмаячакбыз. Изге Казан, хөр мәмләкәт хакына, динебез, көнебез хакына... Калын ефәк белән әйләндереп алган хөҗрә эчендә ил язмышын кулларына алган ике асыл ирнең анты яңгырады, һәм Сәхибгәрәй Морат бәкне каты итеп иңнәреннән кочып куйды, бәкнең сөякләре шыгырдады. * * * Колак төбендә генә кемнәрдер мыдыр-мыдыр сөйләште дә сөйләште. - Әйтегез әле, профессор, аның аңына зыян килмәячәкме? - Кистереп кенә җавап бирүе кыен. Ул гаять көчле һәм интенсив энергия тәэсире алган. Мондый очракларны әле минем күргәнем юк иде. Шулай да өметне өзмик. - Шулай да... Хәле шикләнерлекмени? - Мин алай ук дип әйтмәс идем. Ләкин кем белә... Андый биоэнергонурланыш кешенең миендә генә түгел, бөтен организмында генетик хәтерне уятырга сәләтле. Ә аның ничек тәмамланачагы әлегә билгесез. - Генетик хәтер уяну... Ы-ы... Моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз, профессор? - Бер карашка бик гади нәрсә... Ягъни ул уенда, фикерләвендә генә түгел, тора-бара биологик төзелешендә дә борынгы бабалары рәвешен ала башларга мөмкин. Чөнки билгеле бер микъдардагы энергия белән тәэсир итү баш миенең потенциаль мөмкинлекләрен уятып, аны гений дәрәҗәсендә фикерли башларга этәрсә, артык киткән энергия исә аны ерак гасырларга алып ташларга да сәләтле. - Димәк, үткәннәргә?.. - Энергия фазасының ничек тәэсир итүенә карап. Бер очракта үткәннәргә, икенче бер очракта исә, киресенчә, киләчәк гасырларга. Ничек кенә булмасын, авыруны ныклап тикшерегез һәм бер генә минутка да ялгыз калдырмаска киңәш итәр идем. - Бер нәрсәне аңлап җиткерә алмыйм, профессор, хәтер уяну... Ләкин киләчәк турында хәтер... Бу үзе үк абсурд түгелме соң? - Юк! Вакыт абсолют төшенчә түгел. Гаять көчле энергия йомарлагы тудырып, аны тиешле юнәлештә җибәрсәк, без киләчәккә дә карый алыр идек. - Ярар, шулай да булсын. Ләкин ничек итеп хәтер кешенең биологик төзелешен үзгәртергә мөмкин? Ул матди җисем түгел. - Бөтен хикмәт тә шунда. Акыл ул - энергия дигән сүз. Ә энергия кайчан да булса барыбер матди җисем рәвешен ала, ягъни материальләшә. Бу очракта үзара тоташкан савытлар законын күз алдына китерегез. Әйтик, Марат Галиевич хәзер шул хәлдә дә. Супертранспьютер биргән энергия йомарлагы аны, бәлки, егерме бишенче гасырга илтеп ташлагандыр. Бәлки, ул бу минутларда мамонт аулап йөридер. Энергия әкренләп бу якка күчә барган саен, ул безнең көннәргә якынлаша бара. Димәк, энергия үз урынына кайта. Безгә шул процессны тизләтергә кирәк. Марат Галиевичнең ерак үткәннәрдәге бер ялгыш адымы безнең бүгенге көнебезне танымаслык итеп үзгәртергә мөмкин. Киләчәктәгесе миңа мәгълүм түгел. Без аның кайсы чорларда йөргәнен белмибез, һәм нишләячәген дә күз алдына китермибез. Ул хәтер каналы буенча үзенең борынгы бабаларына күчә, алар булып яши башлады ди... Ярый да бит... алар тарихка тәэсир итәрлек даирәдән булмаса... Өметләнергә генә кала. - Аңлатканыгыз өчен рәхмәт, профессор. Ә безнең тикшерүләр аңа зыян-зәүрәт салмасмы? - Юк дип уйлыйм. Чөнки сез аңа транспьютердагыча энергия белән тәэсир итмисез. Шулай да барысын да хәбәр итеп торыгыз һәм янына минем рөхсәттән башка беркемне дә кертмәгез. Транспьютер... Профессор... Биоэнергонурланыш... Нинди таныш та, шул ук вакытта сәер дә яңгырый торган сүзләр!.. Тукта! Мин кайда соң әле? Әле яңа гына хан сараенда, диван мәҗлесендә утыра идем түгелме соң? Йоклап кителгән, ахрысы... Нинди сәер төш бу! Бәкләр, морзалар, карачылар янында нинди профессорлар, компьютерлар?.. Тфү! Саташаммы соң әллә? Тизрәк уянасы да бу сәер халәттән чыгасы иде. Диванда хәл ителмәгән күпме мәсьәлә калды. Сәхибгәрәй хан галиҗәнаплары көтә торгандыр. Ул соңга калганны, кичектергәнне яратмый. Мәскәүгә тагын ышанычлы кешеләр җибәрәсе бар. Ашыгырга, ашыгырга кирәк! Соң булмасын! Беразга югалып торган тавышлар тагын янәшәдәге кебек ишетелә башлады. - Йокы аппаратына тоташтырыгыз. Ял итсен... Аның уянган хәтерен сүндерергә, юк итәргә кирәк. Юкса өметле яшь галимебез урынына йә бер кыргый вәхши алачакбыз, йә, киресенчә, безне аңламас дәрәҗәдә алга киткән даһи белән очрашачакбыз. Икесе дә безнең өчен кирәк түгел. Әле вакыты җитмәгән. Андый эшне акрынлап, ни булачагын тәгаен белеп эшлиләр. - Кызганыч! Нинди шәп эксперименттан колак кагабыз. - Кеше язмышы... һәм эксперимент! Аның урынында үзең булыр идеңме соң? - Кем әйтмешли, Аллам сакласын! - Шул-шул... - Безнең бүтән чарабыз юк. Йоклатыгыз! Марат беләгенә кемнеңдер сак кына кагылганын тойды, күкрәгенә ниндидер салкын тимергә охшаш әйбер ятты, һәм ул тагын бушлыкка төшеп китте. * * * Сарайдан соң кайтылды. Морат бәк арыган, йончыган иде. Тирлек изүен ачып җибәрде дә күкрәген салкын калкан тимеренә куйды. Йөрәк яна. Йөрәк януын салкын белән генә басып булмый! Кырыс булса да, йортташларга гадел һәм кешелекле бәкнең холкын бик яхшы үзләштергән пешекчеләр, хезмәтчеләр, капка тавышы ишетелүгә үк, тыз-быз йөгерешергә кереште. Бәк көттергәнне яратмый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өстәлдә кайнар ризык торсын. Кунак-төшемнең, тугрылыклы дусларның кадерен белгән бәк, якыннарын ияртеп, төн уртасында да кайтып керә ала. Элек шулай иде. Әмма бәк ялгызы иде. Ул озаклап өс киемнәрен алыштырды, озаклап юынды. Аның эчке халәтен күз сирпел алудан ук сиземләүче хезмәтчеләр бер-берсенә ымлашты, хәбәр җиткерде: бәкнең кәефе юк, чамалагыз! Чыннан да, Морат бәкнең эче пошып кайтты. Ашсу бирүчегә дә еш кына елмаеп эндәшә торган бәкнең иреннәре кысылган, күзләрендә күтәреп булмаслык дөнья гаме. Мондый чакта аннан читтәрәк булуың хәерле. Өйдә авыр тынлык урнашты. Өстәл янына да бәк ялгызы утырды. Аш-су бирүче егет белән ишек сакчысы - шыгавыл - аның һәр хәрәкәтен күзәтәләр һәм бер-бер әмер ишетүгә аны үтәргә ташланырга әзерләр иде. Тик бәк аларга әйләнеп тә карамады. Теләртеләмәс кенә ашагандай, тәгам җыюын белде. Җамаякка кымыз койдырды, көмеш савытның бизәкләрен беренче кат күргәндәй, озаклап аларга карап утырды. һәм кинәт башын күтәреп, шыгавылга эндәште: - Эчкәредәгеләргә әйт, кунак кызын кертсеннәр! Авыр тынлыктан изелгән ишек сакчысы, җиңел сулап, кушканны үтәргә ташланды һәм күз ачып йомганчы кереп баш иде, яңа әмер көтеп, ишек катында басып калды. - Әмерегез үтәлде, галиҗәнап! Хәзер кертерләр... Бәк кулы белән җиңелчә ишарә ясады һәм аның ни теләгәнен сүзсез дә аңларга өйрәнгән хезмәтчеләр күз ачып йомганчы юк булдылар. Ишек артында кемнеңдер тамак кырганы ишетелде, калын чаршау акрын гына икегә аерылды. Бүлмәгә, кәнизәк тау кызын җитәкләп, карт хезмәтчеләрдән берсе килеп керде. Ул кызны алга таба этәрде дә идәнгә кадәр бөгелеп баш иде һәм, арты белән чигенә-чигенә, чаршау артында югалды. Битен-күзен каплаган кызга Морат бәк озаклап карап торды, аннан соң өстәл янына чакырып ишарә ясады. Кыз җавап бирмәде. Яңа хуҗасының ишарәсен әллә аңлап җиткермәде, әллә аңламаганга салышты. Тынлыкны бәкнең күкрәктән чыккан мәрхәмәтле калын тавышы бозды: - Өстәл янына уз! Кызның тау боланыдай калтыранганын Морат бәк шунда зо гына сизеп алды, коңгырт күзләрен томалаган куе, җәядәй киерелгән озын керфекләре дә дерелдәп-дерелдәп куя иде кебек. - Йә, кыенсынма! Син минем колым түгел, кунагым. Үзеңне кунактагыча хис ит! - диде, ниһаять, кызның үзеннән бөтенләй башка мөгамәлә көткәнен аңлап алган Морат бәк. - Ил-көн мәшәкатьләреннән соң миңа да, күп кайгылар кичергән сиңа да бергәләп тәгам җыеп алу зыян итмәс. Шулаймы?.. Аның бүген, аңлавынча, шактый күп газап кичергән шушы яшь һәм садә кыз янында бераз бушанасы, тынгысыз җанына ял табасы килгән иде. Гаскәрдә һәм диванда үзен аңламаган һәм кайчагында юри дә аңларга теләмәгән бәкләр, сәргаскәрләр арасындагы кырыслыктан арыган, байтактан инде гаилә җылысыннан мәхрүм бәк хатын-кыз тавышын, хатын-кыз карашын да тансыклаган иде. Ләкин бу кыз балага карата аның күңелендә бер генә тамчы да ирлек нәфесе уянмаган иде. Кызның күзләре зур булып ачылды. Йөзендәге оялутартыну тоныклангандай булды, күрәсең, ул үзенчә нәрсәдер хәл итте, бәккә таба атлады, җиңелчә хәрәкәт белән иңнәрен селкетүгә, юка ефәк япма идәнгә коелды да төште. Япма астыннан тау гүзәленең мәрмәрдән уеп ясалгандай камил, чин ефәгедәй ак, нәфис һәм зифа сыны килеп чыкты. Өстәвенә кыз бер кашык су белән йотарлык чибәр дә иде. Бүлмәне җәелеп, тугарылып көлгән калын тавыш күмеп китте: - Ха-ха-ха!.. Морат бәк тыела алмый көлде дә көлде. - Йх син, тау чыпчыгы! Карт бәкне шушы нәфис гаурәтләрең белән алдыйм дидең инде ә, - диде ул, ниһаять, көлүен басарга тырышып. Оялуыннан нишләргә белмәгән кыз ашыгып идәннән япмасын күтәрде, кабалана-кабалана күкрәкләрен, муенын гына түгел, йөзен дә капларга тотынды. Мөлдерәмә күзләреннән көмеш сыман тамчылар бәреп чыкты, алар яңагы, ияге буйлап зәңгәр ефәккә тамды. - Менә монысы кирәк түгел инде, - диде Морат бәк йомшак тавыш белән. - Мин әңгәмәдәшемнең йөзен күрергә яратам. Йә, әйдә, бергәләп тәгам җыйыйк. ...Күк гөмбәзендә берәм-берәм йолдызлар сүнә башлады. Хезмәтчеләр әллә ничә тапкыр кереп, көмеш шәмдәлләрдәге утны алыштырды. Тыштагы сүрән яктылык калын тәрәзә пәрдәләре аша да бүлмәгә үтеп керде. Әмма карт гаскәрбашы белән яшь тау кызының сүзе һаман да бетәрлек түгел иде әле. - Мин моннан бик ераклардагы, тау ягында көн күрүче алан дигән кавемнең илбашы - бәгенең кызы идем. Чын атым - Залинәдер. Атам колларына, хезмәтчеләренә каты куллы булса да, миңа ягымлы әти иде, мин, гөлбакчадагы асыл бер чәчәк кеби, кайгы-хәсрәт белми уналты яшемә җиттем. Үзем күз аткан ярым булмаса да, күрше кавемнәрдән яучылар килә башлаган иде инде. Тик әтием берсенә дә бирергә теләмәде. Аның көчле вә гайрәтле, ил-көнебезгә таяныч булырдай көчле мәмләкәт белән туганлашасы килә иде... Күптән узган хәлләр исенә төшеп бәгыре телгәләнгән кыз яңадан моңсуланды, керфекләре дерелди башлады. Ләкин үзен бик тиз кулга алды. Атасыдай ягымлы һәм кайгыртучан бәкнең илтифатыннан, кол кызына, җария-кәнизәккә әйләнгән заттан җирәнми-тарсынмый тыңлавыннан, үзенә тиң күреп сөйләшүеннән мәмнүн кыз бүген бер дә зарланырга теләми иде. Әмма сүзләре үз иркеннән башка актылар да актылар: - Тыныч көнебезне дала баскыннары килеп бозды, ак көнебез кара төнгә әйләнде, гөлбакчадай илебез көл-күмер эчендә калды. - Аңлыйм, аңлыйм, - дип куйды Морат бәк. - Бөеклек һәм түбәнлек янәшә йөри. Коллык хурлыгы, кол язмышы җиңелләрдән түгел! Белүемчә, тау халкы - горур халык, үзен түбәнсеткәнне сөйми торган халык... - Башыңа төшкәч түзәсең икән, - дип көрсенде кыз. - Баскыннар алып кайтып кабилә башлыкларына сонды. Авызында теше калмаган хәлсез бер картның хәрәмендә утыз беренче кәнизәккә әйләндем... Ирегем юк, шулай да артык ким-хурлыкларга да дучар түгел идем. Яшь кәнизәкнең күзләре дымланды, бүрткән күкрәкләре, сулыш алган саен, юка ак ефәкне тишеп чыгардай булып калкынып-калкынып куя иде. Бәк аның сүз төбендә ни ятканын, тыйнак хатын-кызларча кыяр-кыймас сиздерелгән ризалык ишарәсен аңлады. Әмма шактый бимазалы тормышта яшәгән, гаскәр-чирү башында дөньяны аркылыга-буйга айкап чыккан бәк хатын-кыз мәсьәләсендә үтә дә талымчан, нәзберек бер зат иде. Юкса мәмләкәт башындагы күрекле гаярь ирләрнең берсе белән туганлашырга теләүчеләр Казан аксөякләре арасында да аз түгел иде. Каршында җиләктәй яшь кәнизәк утыруын да оныттырып, Морат бәкнең күңелендә бәгырен телгәләүче хатирәләр баш калкытты. Алар Морат бәкнең җанына тынгылык бирми, искә төшкән саен, үкенечле хис баш калкыта, йокысын качыра, киң бүлмәләрне тар итеп бәргәләнергә мәҗбүр итә. Ул вәхшәткә, йөрәккә мәңге төзәлмәс канлы яра салган вакыйгага быел нәкъ ун ел туласы икән, һай, ни аяныч!.. Тагын ун ел гомереңне бирсәң дә кайтарып булмаслык югалту! Мәмләкәтнең күрше-тирә белән тынгысызрак яшәгән чуалышлы бер көннәре иде. Морат бәк барымтага килгән дала баскыннары артыннан куа китте, һәм нәкъ шул көнне җәйге йортка күчкән гаиләсен икенче бер яктан - Иделнең өске агымыннан, урыс ягыннан килүче ушкуйниклар суеп чыкты. Сөекле хатынының туракланган гәүдәсен күргәндә, ул дошманнан аяусыз үч алырга ант эчте. Сүзендә торды Морат бәк. Идел юлбасарларының байтагы аның кулыннан үтте. Ләкин мең юлбасар үлеме белән дә хатынының, үсеп килүче берсеннән-берсе матур, сөйкемле балаларының гомерен кире кайтарып булмый иде шул инде. Ярый, Алла мәрхәмәтеннән ташламаган, Морат бәк нәселен тамыры корып бетүгә дучар итмәгән: ниндидер бер могҗиза белән биш яшьлек улы - тугыз айлык чагында ук теле ачылган, бер яшь дигәндә йөгереп йөреп киткән төпчеге Гали исән калган иде. Каты елаудан шешенеп беткән малайны ат сараенда каплап куелган улак астыннан табып алдылар. Куркыныч килгәч үзе кереп качканмы, әллә бер-бер мәрхәмәтле бәндә яшергәнме - анысы гомерлек сер булып калды. Артык зур тетрәнү кичергән сабый исә үзе бернәрсә дә хәтерләми иде. Морат бәк Залинәгә шушыларны сөйләргә теләде. Күптән, инде күптән ачылып, күңелендәгеләрне бушатканы юк иде. Бәкнең сүзсез йомылуын тау кызы үзенчә аңладымы, алга таба иелә төшеп, акрын гына пышылдады: - Урынсыз сүз әйткән булсам, зинһар, гафу итә күрегез мин фәкыйрәне! Кәнизәкләр арасында аларның яман гадәтләрен дә үзләштергән бер мәхлукамын... Сезне борчуга саласым килмәгән иде. Шул чакта Морат бәк кызның колак йомшагында киндер орлыгы хәтле генә ярымай рәвешендәге сәер кара миңне абайлап алды. "Тамгалы кыз икән бу", - дип уйлап куйды һәм үзалдына көлемсерәде. "Мондый тамгалыларны бәхетле була диләр. Димәк, бәхете алда әле". Ләкин бөтенләй башка сүзләр әйтте: - Зыян юк, - диде. - Мәмләкәт кайгысы башымнан чыкмый. Шуларны уйлыйм, - диде. - Йокыдан уянып кына килүче шәһәрне сискәндереп, таш урамнан ялгыз җайдак чабып үтте. Озак та үтми, капка дөбердәтергә керештеләр. Төн буе черем дә итмәгән капка сакчысының ачулы тавышы ишетелде: - Таң атар-атмас кем бимазалап йөри анда? Бәгем үзен борчымаска кушты. * * * "Тагын шул Әхмәт Сихәтович кычытмаган җирне кашый торгандыр инде", - дип уйлап куйды Марат ачусыз гына. - Эшнең барганын белгән көе дә бер генә минут та тынгылык бирми! Никләр генә вакытыннан элек әйттем. Белмәсә, тыныч кына эшләп яткан булыр идем! Менә тагын ашыгыч йомышы бардыр инде. Аның барысы да ашыгыч..." Теленнән исә бөтенләй башка сүзләр ычкынды: - Кертегез! Хан сараеннан килгән чапкыннарга Морат бәкнең ишеге һәрвакыт ачык! Әмма аңа капка сакчысы да, чапкын да җавап бирмәде. Колагына ниндидер ягымлы хатын-кыз тавышы килеп керде. Үзен ишеткәннәрен белмичә, ул үзалдына нидер сөйләнә иде булса кирәк. -Төш күрә... саташа, ахрысы... һушына да килә башлады кебек... Чыннан да, чибәр егет икән шул Марат Галиевич дигәннәре. Әйтәм аны, бөтен институт хатын-кызлары Марат та Марат дип авыз суын корыта. Хәер, барысы да әйбәт булыр... Хәзер менә башына салкын компресс куеп җибәрим дә... Марат маңгаена йомшак җылы кулның назлы гына кагылып киткәнен дә тоеп алды. Бу тавыш таныш та, таныш түгел дә кебек иде. "Тукта, тукта, бу тавыш иясе ничек итеп лабораториягә килеп кергән соң әле? Нишләп ул минем маңгаемнан сыйпый? Кем ул? Нишләп йөри? һәм ничек ул миңа кагылырга җөрьәт итә?!" Әмма сорауларына җавап таба алмады. Чыннан да, кемдер ишек шакый иде. Төш күрәмме соң, әллә чынлап та саташаммы дип уйлап өлгергән Марат күзләрен ачып җибәрде һәм, янында ак халатлы кыз күреп, тагын бер кат сәерсенде. Теле исә тагын үз теләгеннән башка, аңа буйсынмаган кебек әмер бирде: - Ишек шакыйлар! Кертегез! - диде. Ак халатлы кызның күзләре зур булып ачылды, ул ике кулы белән яңагын учлады һәм, электрон сигналга буйсынган робот шикелле чайкала-чайкала, ишеккә таба китеп барды. Ишектә исә Лотфиның кояштай балкыган йөзе күренде. - Ну, куркыттың, малай! - дип сөйләнә-сөйләнә, ул Марат янына килеп тә җитте һәм ашыгып аның кулын кысарга кереште. - Кыяфәтеңә караганда, барысы да әйбәт булырга тиеш. Мин инде әллә ниләр уйлап бетергән идем... Шәфкать туташы шунда гына аңына килде булса кирәк, йөгереп килеп тә җитте, Лотфиның иңсәсенә кагылды. - Иптәш, сезне кем дип әйтергә белмим, монда керергә ярамый. Хәзер үк чыгып китегез! Баш врач сизсә, сезгә дә, миңа да яхшы булмас, - диде ул, ялынган сыман итеп. Лотфи кул гына селтәде. - Шул гына җитмәгән иде. Төрмә режимы түгелдер ич, - диде ул, туташка ачулы караш ташлап. - Аны күрмәгәнемә инде өч көн... Чыкмыйм. Чыгарсагыз да, шул бәйләп кенә алып чыга алырсыз... "Нинди өч көн! Әле көндезен генә күрешеп сөйләшкән идек бит. Лотфи ялгышамы, минме?" Марат аптырап дустына карады. Теленнән исә бөтенләй башка сүзләр ычкынды: - Бүген нинди көн? Лотфи, гаҗәпләнеп, Маратка текәлде. - Син нәрсә, кайсы дөньяда яшәгәнеңне дә оныттыңмы әллә? Шәфкать туташының йөзе бер мизгел эчендә ап-ак булды, ул, Лотфига бүтән сүз әйтмәскә кирәклеген ишарәләп, иреннәренә имән бармагын куйды, йөзенә шелтәле караш чыкты. Боларның барысын да күреп яткан Марат шунда ук үзе белән ниндидер гайре табигый хәл булганлыгын аңлап алды. Ул әле яңа гына үзенең Морат бәк булып йөргәнен, борынгы Казанда бик мөһим эшләр башкарырга тиешле кеше икәнен оныткан иде инде. Тик нигәдер аның үтереп башы авырта, чигәләре кыса, маңгаена әйтерсең кемдер чүкеч белән туктаусыз сугып тора. Марат, ни булганын аңларга теләп, бөтен ихтыяр көчен җыйды. Аның киң маңгаена гына түгел, каратут йөзенә, борынына тир бөртекләре бәреп чыкты, артык дулкынланудан калтыранган бармаклары исә дулкынланып торган куе кара чәчләрен араларга кереште. Лотфи үзенең ниндидер ярамаган сүз әйтеп ташлаганын һәм, шулай итеп, Маратка кирәкмәгән тәэсир ясаганын төшенгән иде инде. Ул, ярдәм сорагандай, шәфкать туташына текәлде. Ләкин кызның үз кайгысы кайгы иде булса кирәк, ул ашыгып ниндидер приборларга тотынды, кабалана-кабалана шприцка дару суыртырга кереште. Рәсми коры тавыш белән әйтте: -Хәзер үк чыгып китегез! Сез авыруга комачаулыйсыз... Үзенең гаебен сизгән Лотфига чыгып китүдән башка чара калмады. Ул, Мараттан күзен алмаган көйгә, акрын гына ишеккә таба чигенә дә башлаган иде инде. Шул чакта Маратның арыган, әмма үз-үзенә нык ышанган таләпчән тавышы яңгырады: - Калсын! Ул миңа кирәк! Лотфи артыннан ишекне ябарга дип килгән шәфкать туташы ярты юлда туктап калды һәм кискен итеп әйтеп куйды: - Монда тәртип өчен мин җавап бирәм. Ә миңа артык кеше комачаулый, һәм, күрәм, миңа гына да түгел... - Калсын! Ул миңа комачауламый. Әгәр аны чыгарып җибәрсәгез, мин сездә дәваланудан баш тартачакмын. - һәм үзенә генә хас ягымлы тавыш белән өстәп куйды: - Сеңлем, зинһар, сүземне тыңла! Минем Лотфидан яшерен серем юк, һәм аның монда булуы миңа үземне тизрәк аңларга ярдәм генә итәчәк. Мине акылыннан язган кешегә санамыйсыңдыр ич? Ниндидер үзенә хас сере бармы, әллә бер-бер тылсымын беләме, Маратның сүзен, гадәттә, бер генә хатынкыз да кире какмый торган иде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Аның соравына шәфкать туташы үпкәләгән шикеллерәк итеп җавап бирде: - Аллам сакласын! Кем сезнең хакта алай уйлый ала?! - Аннан соң килешкән сыман өстәп куйды: - Ярый, калсын, алайса. Тик баш врачка барып җитсә, җавапны үзегез бирерсез... Яме... - Йә, йә... Марат шифаханә халаты астыннан да буй-сынының нәфислеге, камиллеге сизелеп торган бу мөлаем кызның әллә нинди үзенә генә хас, менә мин дип чекерәеп күзгә кермәгән, әмма караган саен игътибарны җәлеп итә баручы чибәрлеген дә абайлап өлгергән иде. Тагын башыннан сәер уй йөгереп узды: "Кайда күргәнем бар соң минем бу кызны?" Сорауларына җавап таба алмады. Аның уйлыйсы килми, үтереп башы авырта, бөтен ихтыяр көчен җыеп, шул авыртудан котылырга тырыша иде. Шунда тагын әллә нәрсә булды, күзләре ярдәм итәргә теләп тә ярдәм итә аямаганлыктан гаҗиз булган Лотфи күзләре белән очрашты. "Минем бу күзләрне дә элек кайдадыр күргәнем бар иде, - дип уйлап куйды ул. һәм сәерсенеп үз-үзенә сорау бирде. Ничек элек? Әлбәттә, күргәнең бар! Лотфи бөтен Казанында иң якын дустың түгелме соң? Юк, аннан да элегрәк күргәнем бар! Кайда? Анысын белмим. Шуны белсәм, мин монда ятмас та идем". һәм шулчак әллә нинди хатирәләр, яшен ташыдай, зиһенен яктыртып уздылар. "Кайчандыр Казан тәхетендә утырган Габделлатыйф хан күзләре ич болар. Әйе, әйе, нәкъ аның күзләре. 1497 елда тәхеткә утырган яшь хан белән Морат бәк үз вакытында шактый ук дуслардан санала иде. Әмма аның патшалык итүе озак булмады". Баш авыртуын кул белән алып ташладылармыни. Марат инде элеккеге Марат, кем әйтмешли, Марат Галиевичкә әйләнде. Шул ук вакытта ул төштә күргән кебек сәер, маҗаралы вакыйгаларны да хәтерли, андагы кешеләрдән кемнең кем икәнен, ни эшләячәкләрен дә белә, әмма... үзе аларда катнашмый иде инде. Кинәт аның шаяртасы килеп китте һәм ул, үзе дә сизмичә: "Вә өмара, вә хөккям, вә садати гозам, вә казати ислам, вә мавали зәвил-ихтирам, вә арбабы вәкәлатан, вә мәкаман, вә илҗиан, вә багҗиан, вә кишти-банан, вә гөзәр-банан, вә тоткаулан, вә тамгаҗыян, вә җөмһүр сәкәнә, вә гомум вилаяте Казан", - дип сөйләнергә кереште. - Банан ашыйсым килә, банан тоттыр дисеңме? - дип сорады сүз уйнатырга яратучан Лотфи. - Син үзең банан! Тарих дип, тел дип йөргән буласың, шуларны да белмисең. Шаяртудан Лотфи да, шәфкать туташы да көлеп җибәрде. Чөнки Маратның йөзендә катып калган газап, авыр кичерешләр юкка чыккан, алар шаян елмаю белән алышынган иде. - Әмирләргә, хакимнәргә, олуг сәетләргә, ислам казыйларына, хөрмәтле хуҗаларга, вәкаләтле кешеләргә, урыннардагы түрәләргә, урам-төбәк башлыкларына, сакчыларга, тамгачыларга, барча халыкка, барлык Казан өлкәләренә... - дидем мин. - Менә сиңа, дускай, Казан дәүләтенең рәсми теле. Өйрән дә диссертация якла. Ниндидер ватык савыт төбендәге таракан эзләрен тикшереп йөрү түгел ул сиңа! Вот так! - Син боларны каян беләсең? - дип сәерсенеп пышылдады Лотфи, математик дустының кинәт борынгы телдә сөйли башлавына шаккатып. - Беләм инде. Беләм!.. - Шаяртмыйсыңмы? Җавап урынына Марат әллә нинди борынгы көйгә җыру әйтергә тотынды: Туарлыксыз кара өйгә Ту бәйләмәк ни кирәк? Туганы җукҗалгызга Күп эчендә суырылып Җауга чапмак ни кирәк! Ниндидер сизенүдән Лотфиның күзләре зур булып ачылды, үз-үзен белештерми иңсәләрен җыерды да, Маратка якын килеп, зур бер сер әйткәндәй, колагына пышылдады: - Син борынгы чор телен кайчан өйрәндең? Белгәнеңне миннән яшереп йөри идеңме әллә? Сәер, артык сәер хәлләр бу... һич кенә дә аңлый алмыйм... һәм, соравына җавап та көтеп тормастан, кул селтәп куйды да тагын сорауларын тезәргә тотынды: - Анысы соңыннан... Ә хәзер сөйлә, ни булды? Ничек булды? Нәрсәләр хис иттең? Теге хәрефләрне аңлап булырлыкмы? Үзеңнең эшеңә чишелеш таптыңмы? Сорау арты сорау биргән дустына карап Марат тагын бер елмайды да янында урын күрсәтте: - Утыр. Булдыра алган хәтле аңлатырга тырышып карыйм. Хәер... Әле мин үзем дә моның ничек булганын аңлап бетермим. Кайбер фаразлар гына... Алар яннарында шәфкать туташы барлыгын бөтенләй онытканнар иде. Кыз исә Маратның үзенә игътибар итмәгәненә үпкәләгән шикелле әйтте: - Терелә башлагач, мин кирәк түгелме инде? - диде. - Юк-юк, сине онытып буламы соң?! Сеңлем, ачуланма, без бераз гына сөйләшеп алыйк инде, яме... Син безнең җан сакчыбыз, дөресрәге, саклаучы фәрештәбез булырсың. Кәефе бердән күтәрелгән кызый Маратның беләген ачып кан тамырына ниндидер дару җибәрде, карават янындагы тынычландыргыч аппаратны тоташтырды да ишеккә таба атлады. - Сез үзегез генә сөйләшеп алыгыз инде. Мин сакта торам, - диде ул егетләргә һәм шаяртып күз кысты. - Юкса менә-менә профессорның килеп керүе бар... Лотфи ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Марат сөйләгәннәр ниндидер тылсымлы, маҗаралы әкияткә, дөресрәге, катлаулы фантастик хикәягә охшаган иде. - Юк, булмас! Ышануы кыен, - диде ул, шикләнүен сиздермәскә тырышып. Вакыт кысан, менә-менә шәһәрнең иң абруйлы, тәҗрибәле табибларыннан, галимнәреннән төзелгән махсус комиссия кешеләрен ияртеп профессор килеп керергә мөмкин. Аннан соң, күрештерү түгел, Лотфины клиникага якын да җибәрмәячәкләр. Болай эшләргә ярамаганын белсә дә, Лотфи, Маратны ашыктырып, сорау артыннан сорау яудырды: - Сәхибгәрәйне ул чактагы иң көчле, кырыс хөкемдарлардан дип беләбез. Ул нәрсә тәкъдим итә? - Ярдәм сорап солтан янына, Истанбулга бармакчы. - Тукта, тукта! Ничәнче ел соң бу? - Туккыз йөз утызынчы сәнәдер. Лотфи ачуланып каш җыерды. - Шаяртма инде, болай да вакытыбыз аз. Безнеңчә генә әйтеп булмыймы шуны! Аның ачулануыннан югалып калган Марат: -Хәзер, хәзер... И газиз дустым, милади белән 1524 сәнә буладыр, - дип җавап кайтарды. Лотфи шунда гына Маратның зиһенен туплый алмый интегүен, бер-береннән дүрт ярым гасыр чамасы вакыт аралыгында калган чорларны ялгауның нинди газап белән бирелүен аңлап алды. Аңа каты бәрелүенә эчтән генә үзен әрли-әрли, ничек ярдәм итәргә белмичә гаҗизләнеп Маратка текәлде. Зыян салмаслык итеп, ризасызлыгыңны сиздерми генә сөйләшергә кирәк. Ул гына да түгел, аның шушы халәтеннән файдаланып, тагын бик күп, бик күп нәрсәләрне сораштырырга теләсә дә, үзен тыеп кала алды. - Әһә, - дип, авыз эченнән сөйләнергә кереште ул. - 1524 ел. Ялгышмасам, шул елны урыс Казанга һөҗүм итә. Ы-ы... Ләкин без тарихтан беләбез. Солтан хәзрәтләре Сөләйман бине Сәлим ярдәм итәргә атлыгып тормый. Киресенчә, форсаттан файдаланып, Сәхибгәрәйне Кырымга хан итеп җибәрә. Казан тәхетендә исә аның унөч яшьлек энесе Сафагәрәй... Канга сусап килгән аяусыз дошманга каршы унөч яшьлек малай!.. Шулчак Лотфиның башында үзе уйлаганча грандиоз план туып та өлгерде. Караватта яткан Маратның сакланып кына маңгаена учын тидерде дә сорады: - Хәлең әйбәтме? Сөйләшикме? Марат, ризалыгын белдереп, керфекләре белән генә ым какты. Күрәсең, ул инде яңадан үткән гасырларга төшеп китеп бара иде. "Ашыгырга, ашыгырга кирәк. Соңгы мизгел. Соңгы ышаныч..." - Марат, син андагы вакыйгаларны күзәтәсең генәме, әллә үзең дә аларда катнашасыңмы? - Турыдан-туры катнашам, тәкъсир. Бән мәмләкәттә сүзе үтә торган затларданмын... - Хәтта хан гадамы? - Әйе, галиҗәнап... -Алайса, әйт, Марат, Сәхибгәрәй Истанбулга бармасын. Син бит моны тарихтан беләсең, барыбер ярдәм булмаячак. Ул Казанда чакта исә Кырым чирүе дә таяныч. Тагын егерме сигез елдан, 1552 сәнәдә ни буласын син беләсең... - дип, ашыга-ашыга тезәргә кереште Лотфи. - Әле вакыт бар... Теләсә нинди чара тап, Сәхибгәрәйне җибәрмә. Дәүләтне ныгытсын. Ул Казанга кирәк. Әле вакыт бар, мөмкинлекләр кулда. Соңармыйк. Фаҗигане булдырмый калу мөмкинлеге, Алла рәхмәте беләнме, башкачамы, синең кулга килеп керде. Бәлки... Кинәт Лотфиның теле тотлыкты. Ул күңелендәге иң яшерен сүзләрне ничек әйтергә белми азаплана иде. һәм, кискен карарга килгәндәй, кулын селтәде дә үзенә нык ышанган тавыш белән пышылдарга кереште: - Бәлки... аннан соң ниләр булачагын әйтерсең. Белеп торсалар, юл куймаслар иде. Марат көч-хәл белән телен әйләндереп әйтте: - Бән тырышырмын. - Кулымыздан килгәннең барын да эшләрмен, галиҗәнап. Үзен кайчандыр Казан ханы булган Габделлатыйф белән сөйләшәм дип уйлаган Маратның соңгы сүзләре иде бу. Дару тәэсир иттеме, әллә йоклаткыч аппарат эшкә керештеме - аның күзләре йомылды. Бераздан Маратның керфекләре дерелди, бармаклары нервланып хәрәкәтләнә башлады. Лотфи аңлады: Марат инде яңадан үткән гасырларда. Ул ил-дәүләт язмышын хәл итүдә катнаша. Четерекле, авыр сөйләшүләр алып бара. Лотфи, аяк очларына гына басып, коридорга чыкты да шәфкать туташына якын килеп, ялынып әйтте: - Зинһар, Маратны саклый күрегез! Безнең алтын баганабыз ул. Терелсен генә... - һәм кызның кулына визиткасын төртте. - Уянса, Алла хакы өчен дип сорыйм, миңа шалтыратыгыз. Беренче булып аны мин күрергә тиеш. * * * Капканы каты итеп дөбердәттеләр. Кемдер, карт бәкнең ачуына юлыгудан да курыкмый, тимер ишекләрне төя иде. Иртәгесен сахрага чыгып күңел ачарга ниятләгән бәк ау этләрен сарайга кайтарттырган иде. Алары һау-һаулап бөтен мәхәлләне уятты. Төн буена күз дә йоммаган Морат бәк ачуланып каш җыерды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды. Ялгыз җайдакның хан сараеннан чапкын булуы ихтимал. Башка кеше кара таңнан мондаен шау-шу кубарырга батырчылык итмәс иде. һәм бәк ике тапкыр каты итеп кул чапты. Ишектә хезмәтченең йокылы-уяулы йөзе күренде. - Бар, бел, кем килгән? - Баш өсте, галиҗәнап! Бераздан йөзендә ачу катыш гаҗәпләнү катып калган капка сакчысы ашыгып килеп керде дә Морат бәккә баш орды: - Ниндидер таныш түгел егет килгән, бәгем. Сез галиҗәнапларга гына тапшырасы ашыгыч сүзем бар, ди. Киеменә караганда гади йомышчыга да охшамаган. Гаскәриләр кавеменнән булса кирәк... Кертикме? Рөхсәтме? - диде. Күзенә бер тамчы йокы кермәсә дә, Морат бәк үзен яхшы, үтә яхшы хис итә иде. Әйтерсең ул сахраларга чыгып ял итеп кайткан, эссе мунчада имән катыштырылган каен себеркесе белән чабынган, салкын хавызда коенган да йомшак урында хәл җыеп ята. Беренче теләге "Кертегез!" дип әмер бирү иде. Ләкин кинәт башына китереп ордылармыни. "Нишләп кара таңнан мин таныш түгел чапкынны кабул итәргә тиеш ди әле", - дигән уй йөгереп узды. Гомерендә икеләнү, шикләнүшөбһәләнүнең ни икәнен белмәгән Морат бәк ни кылырга белмичә катты да калды, һәм нәкъ шул мизгелдә башын әйтерсең тимер кыршау белән китереп кыстылар. Коточкыч авыртуга түзә алмыйча, ул ике куллап башына ябышты, баһадир гәүдәсе чайкалып куйгандай итте. Авызыннан ыңгырашуга охшаш өн чыкты. Бәкне мондый хәлдә күрмәгән капка сакчысы куркынып артка чигенә башлады, тау кызы Залинә исә бәкне, иңнәреннән кочып, акрын гына ятакка таба әйдәде. -Аз гына ятып торыгыз, бәгем. Хәзер барысы да үтәр... Арыгансыздыр. Таянып торыгызчы, - дип, ягымлы тавыш белән колагына пышылдады. Морат бәк бу мизгелләрдә капка сакчысын да, Залинәнең зур кара күзләрен дә күрми, аның кулларының кайнарлыгын да тоймый иде. Аның күз алдында икенче бер егет - ниндидер ят киемнәр кигән, ирен өстеннән сызылган кара мыеклы, арган кыяфәтле егет сурәте пәйда булды. Ул таныш та, таныш түгел дә кебек иде. Аңа карата үзендә ниндидер якынлык хисе дә тоеп өлгерде Морат бәк. Ләкин аңлый алмады. Миен өермәдәй бөтерелгән сораулар бораулый башлады. Каян гына килеп чыкты соң бу сурәт? Кем ул һәм аның бу шаһзадәгә тиң чибәр егетне кайда күргәне бар? Нишләп аның йөзендә шулхәтле арыганлык, газап?! Аңа ничек ярдәм итеп була? Сорауларына җавап эзләп изаланган, авыртудан котылырга теләп башын учлаган Морат бәк кинәт җиңел сулап куйды. Авырту бетте. Әйтерсең аны кул белән алып ташладылар. Ләкин шул ук мизгелдә Морат бәкнең миен икенче бер уй-ачыш яндырып үтте: ул Морат бәк түгел, ә ниндидер Марат Галиевич икән ләбаса. Күз алдында пәйда булган егет сурәте Морат бәк үзе икән ич! Ул боларны әле аңлый алмый һәм, бөтен ихтыяр көчен җыеп, фикерен бер ноктага тупларга, үзенең шушы сәер халәтен аңларга тырыша иде. һәм кинәт күк капусы ачылдымыни, күз алдыннан институт лабораториясе, дусты Лотфиның үзенә текәлгән сораулы карашы, серле язмалар, супертранспьютер, шифаханәдәге аерым палата һәм... кәнизәк кыз, Сәхибгәрәй хан сарае, диван мәҗлесе, Сихәт бәйнең мыскыллы елмаюы йөгереп узды. Ханга биргән вәгъдәсе исенә төште. Мәмләкәтнең шомлы көннәргә кереп килгәнлеге, аны булдырмау өчен ниндидер чаралар күрә башларга кирәклеге янә бер кат миен яндырып алды. Әйе, аңа, Маратка, Морат бәккә, олы, искиткеч катлаулы миссия йөкләнгән. Моны бөтен Җир шарында бары тик бер Морат бәк кенә булдыра ала. Үзен Морат бәк дип хис итү Маратка рәхәт иде. Ул хәтта шунысын да уйлап өлгерде һәм вакытының чиксез аз икәнлеген тоемлаудан бөтен тәне куырылып килде. Транспьютерның тәэсире беткәнче, яңадан егерменче гасырга кайтканчы эшләп бетерәсе эшләр әле искитмәле күп иде. Эшне тиз йөртергә! Кискен һәм хәлиткеч карарлар кабул итәргә! Вакытны, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска! Морат бәктәге үзгәрешне Залинә дә, куркынып артка чигенә башлаган капка сакчысы да сизмәмешкә сабышты. Аз гына йомшаклык күрсәткән бәкнең күз ачып йомганчы яңадан элеккечә кырыс төс алуы алар өчен табигый бер хәл иде. Бу шулай булырга тиеш эш иде. Марат җилкәсеннән кызның кулларын ипләп кенә алды, кинәт йомшаклык күрсәтүеннән читенсенгәндәй, тешләрен кысып, кистереп, әмерен дә әйтте: - Кертегез! Бераз уйланып торганнан соң, тагын өстәп куйды: - Керсен. Күрик, танышыйк... Бәкнең һәр сүзен сеңдереп барырга өйрәнгән капка сакчысы ишек янына килеп җиткән иде инде. Ул, әмернең соңгы сүзләрен ишетми калдым дип булса кирәк, кинәт туктап калды һәм борылып баш иде. - Бар, бар, әйткәнне үтә, - дип кабатлады Марат, кулын селтәп. Капка сакчысы сүзсез генә чыгып китте дә башын чайкады. Нишләптер бәк бүген бераз сәеррәк кылана сыман иде. Әле тагын үзалдына сөйләнде: "Аксөякләрнекен аңламассың. Кайчагында янына килергә дә куркыта торган гаярь ир юкса. Бер кол-кәнизәк әнә башын ничек әйләндерде дә куйды..." Ишектән ашыгып, артыннан кугандай кабаланып, сугыш киемендәге яшь егет килеп керде. Килеп тә керде, Маратның аякларына да егылды. - А, бөекләрнең бөеге Морат бәк! Мин сиңа бик зур үтенеч белән килдем, - диде. - Тыңла мине. Кума! Без килешә алырбыз дип беләм... - Тор! Бәккә үтенеч белән килгәннәр идәндә аунап сөйләшми. Без үзебезгә тиңнәр белән генә аралашырга күнеккән. Егетне алыштырып куйдылармыни, ул ничек егылган булса, шундый ук тизлек белән аягына да басты. Борын канатлары дерелдәде. Күзләрендә усал чаткы кабынды. - Мин далада иң күрекле Буранбай ыруының туруны, - диде ул, бәкнең күзенә туп-туры карап. - Мин дә синең белән башкача сөйләшә алам... Эссе җәй көне булуга карамастан башына затлы йонлач бүрек, кыйммәтле тимер көбә өстеннән кырыйлары тире белән каймаланган камзулга охшаш кием кигән, тире чалбарлы дала егетенең сарай итагатеннән бихәбәр икәнлеге аңлашылган иде инде. Аның күз ачып йомганчы шулай үзгәрә алуына гаҗәпләнсә дә, Марат дәрәҗәсен саклап һәм булдыра алганча тынычрак итеп әйтергә тырышты: - Бән сәне тыңлыйм, углан. Йомышыңны әйт, - диде. Ләкин шул мизгелдә егетнең күзләрен кан басты, ул, үз-үзен белештерми, алга ыргылды. Аны алып кергән ишек сакчыларыннан берсе гөрзи белән селтәнеп өлгермәсә, моның ни белән бетәчәге ачык түгел иде. Көлтәдәй ауган егет, шактый нык эләксә дә, һушын җуймаган иде. Ул, кулларын йомарлап, идәндәге паласка тырнакларын батырды, үзе авыз эченнән мыгырданды да мыгырданды: - Залинә! Залинә... Мин бит сине эзләп килдем... Миңа син кирәк! Мин синнән башка яши алмыйм... Кыз турында инде бөтенләй онытып өлгергән Марат бүлмәнең иң түрендәге почмакка сеңгән Залинәгә шунда гына борылып карады. Башыннан аягынача ефәк япмасына төренгән кызның бите кәгазьдәй агарган, күзләре зур булып ачылган, үзе, куркыныч бер җанвар күргәндәй, дер-дер калтырана иде. Марат аны тынычландырырга ашыкты: - Курыкма, - диде. - Минем өемдә сине беркем дә рәнҗетә алмый. Ләкин тынычлану гына түгел, Залинә, япмасына тагын ныграк уранып, күзләре белән идәнгә ымлады. Дала егете торырга азаплана икән. Аны күтәреп алдылар да ишек катындагы урындыкка утырттылар. Егетнең ярсулы ачуын кул белән алып ташладылармыни, ул түбәнчелек белән сөйли башлады: - Залинә - минем атаемның колы, кәнизәге. Минем дә аңа хакым бар. Мин - атаемның варисы... Ул минеке булырга тиеш! Мин беләм: барымтада кулга төшкәнне кайтарып бирү юк. Барымтачылар миңа әйтте, Морат бәк аны кәнизәк итеп түгел, кунак итеп алды диделәр. Мин монда Залинәне эзләп килдем. Миңа аннан башка тормыш юк!.. Ул, урындыктан төшеп, тагын идәнгә тезләнде һәм Маратка таба шуыша-шуыша ялынырга кереште: - Атаемның җыпкы көтүләре хисапсыз. Елгыр чаптарлары да, дөя, сыер, куй кебек башка терлек-туарлары да җитәрлек. Сора, күпме мал кирәк. Барысы да Казан капкасы төбендә булыр. Без, дала халкы, кирәктә малны кызганмыйбыз. Сора! Тик Залинәне генә кайтар! Марат ирексездән Залинәгә борылып карады һәм бер тында барысын да хәл итте. "Миңа монда озаклап юанырга ярамый. Кыз чибәр, әлбәттә. Ләкин ул уналтынчы гасыр кызы. Аның урыны монда. Үзләре аңлашырлар, үзләре хәл итәрләр. Күрәсең, егет ничек өтәләнә. Мәхәббәткә маңка мишәйт итми, диләрме әле... Кызны егеттән аерсам, минем, бәлки, киләчәктә туасы күпме нәселне харап итүем бар. Язмышларын белмим. Үзгәртергә, катнашырга хакым юк. Барысы да үз урынында калсын!" һәм егетнең күзенә туп-туры карап, елмаеп әйтте: - Иң әүвәле Залинә минем кунагым. Минем өемнән кунакны сорап та, ялынып та алып китеп булмый. Бусы - бер. Икенчедән, мин аны азат иттем. Бүгеннән ул кол да, кәнизәк тә түгел. Ул - азат кеше, ирекле кеше. Ничек тели, барысын да үзе хәл итә. Аннан сора: ул синең белән китәргә телиме? Аның теләгенә мин каршы килмәм. Егет вакыйганың мондый борылыш алуын көтмәгән иде. Кеше язмышларын үзләреннән сорап тормыйча гына хәл итәргә күнеккән ыру башлыгының угланы ышанмады, бер - Маратка, бер Залинәгә карады. Кинәт аның йөзендә мыскыллы елмаю пәйда булды, бераздан ул тәкәббер караш белән алышынды, сыны турайды, Залинәгә карап, эре генә ташлады: - Җыен! Китәбез! Кызның җавабы көтмәгәнчә кырыс һәм кискен яңгырады: - Мин синең белән китмим! - Өсте-өстенә ишелеп килгән хәлләрдән айнып та җитмәгән кыз ашыгып тезде дә тезде: - Ишеттеңме, бәгем мине азат итте. Мин кәнизәк түгел. Мин - ирекле кеше. Теләгән ягыңа кит, мине оныт. Мин сине белмим... Мин синеке түгел! - Аннан кинәт Маратка таба борылды һәм ачыргаланып кычкырып җибәрде: - И мәрхәмәтле бәк, Алла хакы өчен мине җибәрмә! Монда калыймсана! Мондый да кискен һәм мәсхәрәле җавап көтмәгән дала егетенең яңагына чаптылармыни, аның бите кып-кызыл булды, куллары йодрыкланды, сыны катты. - Син безнең сөюебезне, минем вәгъдәләремне оныттыңмыни? - дип пышылдады ул. - Нинди сөю? Кол кызы белән атасының хәрәменә качып кергән углан арасында нинди мәхәббәт?! Колкәнизәккә бирелгән нинди вәгъдә тагын?! Әйе, мин синең җанлы товарың идем. Әмма мин бүгеннән ирекле кеше. Ишеттеңме, мин азат кеше! -Тагын бер кат сорыйм. Әйт, минем белән китәсеңме? Атаемның бер аягы кабердә. Иксез-чиксез җәйләүләрдәге көтү-көтү җыпкы, дөя, куй сыер - барысы да минеке. Димәк, синеке дә буласы. Син миндә дә кол булмассың, хәләл хатыным итәрмен... Уйла!.. Кызның җавабы кыска булды: - Мин әйтәсен әйттем! Егетнең йөзе чалшайды, инде кул җитмәс биеклеккә ашкан кызның җавабы аны үч-ачу, мәхәббәт һәм нәфрәт арасында бәргәләнергә мәҗбүр итте. Аның башка чарасы юк. Ул кыз йөрәгенә яра ясарлык һәм шул ук вакытта бәк каршында аның дәрәҗәсен, бәясен дә төшерерлек усал сүзләр эзли иде. һәм аның карлыккан тавышы ишетелде: - Син... Сиңа Буранбай ыруы ирләре генә җитмәдемени? Инде Казан апайларының айгырлары да кирәкме?.. Буранбай углының кыланышы киртәгә сыймый башлады. Вакыйгаларның агышын сүзсез генә күзәтеп торган һәм аларга катнашырга теләмәгән Маратның ачуы кабарды. Моңа чик куяр вакыт җитте. Ул ишек сакчыларына ым какты: - Алып китегез! Ике ягыннан килеп тоткан сакчылардан кулларын иолкыи-иолкыи, егет карышып азапланды, сүгенде, тешләрен шыгырдатты. Ишек катына җитәрәк, аның тамак төбеннән гырылдап чыккан сүзләре дә ишетелде: - Белеп тор, бәк! Дала егетләре сүзләрен аяк астына ташламый. Калагыздан кара күмер калыр. Мәңге онытмассыз. Әмма Залинә барыбер минеке булыр! Көтегез, өстегезгә яу артыннан яу килер. Үкенерсез әле... Үкенерсез... Марат бу күренештән тәмам туйды, нәҗес, җирәнгеч бернәрсәгә кагылган шикелле, чыгып кулларын юып керәсе килә башлады. Әмма, Морат бәк буларак, ул бөтенесен дөрес эшләдем дип белә, шуннан канәгать иде. Ул вакыйгалар агышына үзе теләгәнчә тәэсир итмәде, барысын да үз агымына куйды. Мондый мәсьәләләрдә аеруча сак булырга кирәк. Юкса, яңадан егерменче гасырга кайтып төшкәч, әллә ничә кешенең юкка чыгып, алар урынына бөтенләй башка берәүнең утыруына шаһит булырга туры килмәгәе! "...Ашыгырга кирәк! Транспьютерның тәэсире беткәнче башкарасы эшләр муеннан. Алар өчен, бәлки, бер кеше гомере генә дә җитмәс. Иң-иң мөһимнәрен, кичектереп булмый торганнарын гына күздән кичерергә. Вакыйгалар агышына сизелер-сизелмәслек кенә йогынты ясап, тарихка үзең теләгән юнәлеш бирерлек чаралар табарга кирәк иде. Ләкин ничек? Ничек? Киңәшер, ярдәм сорар кеше дә юк бит, ичмасам! Сәхибгәрәй хан белән дә, морзалар белән дә сөйләшеп булмый. Акылына зыян килгән дип, диваннан ук читләштерүләре бар. Аллам сакласын!" Марат үзенчә уйлый, Морат бәк үзенчә сукалый. Бер кешедә ике акылның көрәше бара, әмма инде бөтен өстенлек егерменче гасыр егете Марат кулына күчкән иде. - Әһә, Сәхибгәрәй хан! - дип куйды ул үзалдына. - Беренче эш итеп, әлбәттә, аның янына барырга! Марат Залинәгә китәргә ишарә ясады, аш-су китертте. Ашык-пошык капкалап алды да ат иярләргә боерды. Кыска-кыска әмер-боерыкка, соңгы вакытта инде ишарә-ымга күнегеп баручы аш-су бирүче егет, сакчылар, хезмәтчеләр бәкнең сәерлегенә тагын бер кат игътибар иттеләр. Кырыс, аз сүзле бәк бүген артык күп һәм артык йомшак сөйләшә иде. Хан сарае капкасы төбендәге сакчылар айбалталарын зыңгылдатып сәлам бирде, диванда иң күрекле бәкнең әмерен көтеп үрә катты. Морат бәк сакчылар ясавылын чакыртты: - Хан галиҗәнаплары кабул кылырмы, олуг йомыш белән килдем, - диде. Ясавыл бәккә гаҗәпләнеп карап алды да: - Галиҗәнап хан иртән иртүк сахрага чыгып китте, ауга, -диде. Бераздан аптырагандай өстәп тә куйды: - "Нишләп тугры юлдашым Морат бәк күренми", - дип тә сорады. Сез бергә чыгасы түгел идемени?.. Марат чак кына гадәтенчә маңгаена сугып куймады. Чыннан да, Казан аксөякләренең шулай күмәкләшеп, ау этләре белән сахрага чыгу йоласы бар. Юкса ул да сунар этләрен калага ук кайтартып куйган иде бит. Ничек онытылган соң болар?.. Тамагы кибеп китте. Карлыккан тавыш белән сорады: - Кайчан кайтасылар? - Кичсез булмас, галиҗәнап бәк. Кичен тәгаен кайтырлар. Илчеләр кабул итәсе бар... Марат атын китап йортына борды. Кирмәннең нәкъ урта бер җирендәге калын таш пулатта мәмләкәтнең алтынга тиң хәзинәсе - үткәннәр һәм бүгенгеләрдән хатирәләр, акыл байлыгы саклана. Институтның борынгы кулъязмалар бүлегендә тәүлекләр буе казынырга яраткан Марат шаккатты, теленнән чак кына "Их, боларны алып кайтып шунда куярга иде" дигән сүзләр ычкынмады. Китап йорты гаҗәеп бай иде, зур иде. Дивар буйлап тезелеп киткән калын имән киштәләрдә аңлаешсыз тамгалар белән чуарланган таштакталар, пөхтәләп киселгән, еллар үтү белән карала башлаган төргәк-төргәк каен тузлары, Чин ягыннан кайткан ап-ак кәгазь язмалар, ярлыклар, серле көмеш йозак белән бикләнгән каптырмалы калын китаплар... Марат аларның әле берсенә, әле икенчесенә ташланды. Гаҗәпләнү, шаккату галәмәте тиз узды. Китап йортыннан чыкмый диярлек яшәгән аксакаллы мөлаем картка бер-бер артлы сораулар яудырырга тотынды: - Иң борынгы хәзинәгез нәдер? - диде. Олуг бәкнең керүенә, эш-шөгыле белән кызыксынуына кәефе килгән хадим бәйнә-бәйнә аңлатты: - Моннан мең ярым ел элек үк яшәгән бабаларыбыз - сән хөкемдарларының әмерләре, васыятьләре төшерелгән бакыр такталарыбыз, тузга язган хикәятләребез бар, - диде. - Башка кавемнәрнең акыл гыйлеме үрнәкләре дә байтак. Аң-белем җыю, хәтерне үтермичә саклау - безнең бурыч, - диде. "Сөннәр, димәк, бездәгечә һуннар була инде", - дип уйлап куйды Марат. Бер күргәнен фоторәсемгә төшереп алгандай, күңеленә бикләү сәләтен искә төшереп, сөн язуларын күрсәтүне үтенде. Карт хадим бик матур итеп эшләнгән көмеш савыт тотып килде. Марат телсез кала язды. Андагы тамгалар нәкъ менә Лотфи алып килгән кәгазьләрдәге кебек иде. - Бу ни була? - дип түземсезләнеп сораганын сизми дә калды ул. - Моңа кадәр очратканым юк иде... - Гаҗәпләнер урын юк, - диде карт. - Чөнки болар моннан алты гасырлар элек бездә йөргән рун язуыннан да мең ел элегрәк язылган. Рун дигәнебезнең төбендә дә шушы тамгалар ята. Телләрен аңларга гына кирәк... Менә күрәсеңме, сөннәрнең хыялый хөкемдары бу. Савытка уелган рәсемдә, чыннан да, дүрт куллы ниндидер зат сурәтләнгән иде. Аның уң кулында кояш, сулында - ай. Астагы сул кулы буш, уңында исә падишаһлык билгесе - алтын таяк иде. Карт сөякчел кулларына алды да көмеш савыттагы язмаларны борынгы мәкам белән укып та җибәрде: Керк меңизи торһумәкем, Чөкәтү улурупәнем, Көргун сорылун, чөкәрлүн, Моңлан, сәчилән, соралун... - Моның мәгънәсе нәдер? - Без дә инде аны төгәл генә белеп бетермибез, - диде карт хадим. - Табыну сүзләре.. Куркам мәңгелек түрендә торганда бән, Чүгәләп утырубәнем... Күр дә сора, баш и, Моңлан, сайлан, сора, Табын, сөен, Бертуктаусыз сөйлән Тылсымлы инану сүзләрен... Маратка шушы җитте. Ул инде кайсы тамганың ничек яңгыраганын хәтеренә сеңдереп өлгерде. "Кызганыч, моннан бернәрсәне дә алып кайтып булмый!" Шушы тиңдәше булмаган хәзинәнең юкка чыгачагын уйлап көрсенеп куйды. Ашыгып-ашыгып, карт хадимгә сөйләргә кереште: - Бу хәзинәне күз карагыз кебек саклагыз! Моны киләчәк өчен югалтырга ярамый, - диде. - Сугыш-фәлән чыкса, калага яу керсә, әрәм буласы бит... Бу бит безнең акылыбыз, тарихи хәтеребез... Җир астында мәгарәләр казыгыз, дым үтмәслек итеп ныгытыгыз, иң кирәкле, иң кыйммәт нәрсәләрне шунда урнаштырыгыз. Су да, ут-күз дә тиярлек булмасын... Карт, үпкәләгәндәй, баш чайкады. Дөрес, мәмләкәттә гаскәриләр өйрәтү, сугыш серләрен укыту-хәстәрләү белән мәшгуль бәкнең китап йорты белән кызыксынуы аның минминлеген үсендереп җибәргән иде. Ләкин акыл өйрәтүен ошатып бетермәде. - Без шулай итәбез дә инде, галиҗәнап, - дип җавап кайтарды ул. - Мәгарәнең серләрен Сәхибгәрәй хан белә... Артыгын сораштырырга ярамый иде. Монысын Маратка миенең бер почмагына поскан Морат бәк кисәтте. Хан гына белгән һәм ул гына белергә тиешле нәрсәләр белән кызыксыну мәмләкәттә хупланмый. Аның ахыры ни белән бетәсен кем дә әйтә алмый. Көне буе чапты Марат. Коралчылар янына барды, кылыч чүкү, туп кою эшләрен карады. Ук-җәяләрнең ныклыгын тикшерде. Зәргәрләр рәтеннән узды. Төзүчеләрнең калакирмән диварларын ямаганын күзәтте. Болар барысы да үзләре белгәнчә, кирәк тапканча, дөрес һәм максатка ярашлы итеп эшлиләр иде. Тегендә, егерменче гасыр Казанында компьютерлар белән математикадан, тагын азмы-күпме тел белеменнән (анысы да үзенә күрә бер хобби гына) гайре нәрсәне белмәгән Марат аларга бернинди дә эшлекле киңәш бирә алмады. Болар - горур затлар. Болар ни эшләгәннәрен беләләр. Боларның серләрен белергә чит мәмләкәтләрдән киләләр. Шулай да түзмәде, ташчы, балтачы осталарның башлыгын чакырып алып сорады: - Астына дары салып шартлатсалар, бу диварлар түзәрме? - диде. Оста гаҗәпләнеп баш чайкады да сорауга сорау белән җавап бирде: - Анда ничек итеп дары салсыннар? Дивар җир астына гына да тагын биш терсәк тирәнлеккә төшкән таш өстендә утыра... - Әйтик, җир астыннан казып килсәләр... Оста бер генә минутка уйланып торды, башын кашып алды да кистереп әйтте: - Сугыш сәнгате андый нәрсәне белми. - Шулай да фараз итеп карыйк әле. - Галиҗәнап бәк, сезләрнең сугыш сәнгатен кәттә белүегезгә иманым камилдер... Әмма төзү эшендә мин дә төшеп калган адәмнәрдән түгел. Мондый диварлар әлегә ни Мәскәвендә, ни Пыскауында, ни Нократында юк! - Анысы шулай, - диде Марат. - Әмма сугыш миендә иң яман хәлне дә алдан күрә белү ярты җиңүгә тиң, дигән безнең бабайлар. - Әйе, хак сүзләр, бәхәсләшмим, олуг бәк, диварларны тагын да калынайтырга боерырмын, - диде оста, ризалашкан сыман. Ләкин Марат күрде, ул моны бәк белән сүз көрәштерүдән котылыр өчен генә әйтте. Кирмән диварларын коруны Сәхибгәрәй хан шәхсән үзе күзәтеп тора, нинди дә булса җитди үзгәрешне ул гына кертә ала иде. Бәк киткәч, оста якыннарын чакырып алды да: - Күңелем сизә: Морат бәк юкка гына йөрми, нидер казына, эзләнә... Сәхибгәрәй ханга бер-бер хәл булмагандыр ич, - дип сорашты. Якыннары берни белми иде. Оста үзенчә нәтиҗә чыгарды: - Алайса, йә мәмләкәттә бербер хәл буласы, йә Морат бәк нәрсәдер эшләргә җыена... Сәер, бик сәер, -диде. Шул ук көнне Казанда сүз йөрде: Морат бәккә нидер булган! Урамнан урамга, тыкрыктан тыкрыкка, базардан базарга, колактан-колакка пышылдаштылар. "Сәхибгәрәй хан сахрада, калада Морат бәк нидер кылырга җыена. Тагын тәхет бүлә алмыйлармы инде?" Көне буе Казан каласын аркылыга-буйга иңләгән Марат, ниһаять, бер нәрсәне яхшы аңлады: аның киңәшләрен баш иеп тыңлыйлар, түбәнчелек белән җиргә кадәр бөгелеп рәхмәт әйтәләр, әмма барысын да үзләренчә эшли бирәләр иде. Еллар, гасырлар дәвамында урнашкан гадәтне, канга сеңгән йоланы, ата-бабалардан килгән эш ысулларын, бәк булмагаең Алланың кашка тәкәсе булсаң да, бер көндә, бер киңәш белән генә үзгәртеп булмый. Моның өчен олуг хан дәрәҗәсе, аның Колчурадан алып карачы-морзаларга хәтле барысын да буйсындыра торган дәһшәтле сүзе, фәрманы кирәк. Моны эшләсә шул Сәхибгәрәй хан гына эшли алыр да. Аның кулында чикләнмәгән хакимлек. Аның кодрәте чиксез! Шәһәр өстендә иренеп кенә кичке эңгер куерды. Зәңгәр күккә омтылган дистәләрчә манарадан азан тавышы яңгырады. Көне буе дөнья куып арган казанлылар эрелеваклы мәчетләргә кереп югалдылар. Вакытның кысылганнан-кысыла барганын җаны белән тойган Маратка сәгатьнең һәр минуты ай кебек тоела. Ул инде хан кайтасы юлга чыгып чабарга да әзер иде. Ләкин үзен тыйды. Андый сүзне ат өстендә, юлда, уңышлы аудан кәефләнгән һәм арыган чакта сөйләмиләр. Әмма аның бүтән чарасы юк! Ул барыбер Сәхибгәрәй белән сөйләшәчәк. Бу - мәмләкәт язмышы! Бу - киләчәк көннәрнең язмышы... Ләкин хан һаман күренмәде дә күренмәде. Саклау манараларының иң биегенә менеп, ерактан күрсәтүче көпшәдән текәлеп-текәлел, күзләре авырта башлаганчы карады, якын-тирәне айкады. Хан юк иде. һәм, ниһаять!.. Арча юлы өстендә тузан туздырып, һайһулап чапкан зур төркем атлылар күренде, алар алдыннан уйнаклап ау этләре чаба иде. Маратның өстеннән тау төшкән кебек булды. Озакламый яраннарын иярткән хан кала капкасы төбенә килеп җитәр, шәһәр өстендә хан көйчесенең быргы авазлары яңгырар. Көне буе авызына бер тәгам ризык капмаган, ачлыктан бигрәк нервлары соң дәрәҗәгә җитеп киерелгән Марат, аруын, талчыгуын онытып, биек манарадан аска атылды. Җирән тупларына сикереп менде дә өзәңгеләрен атның кабыргасына батырды. Хуҗасын көтеп, тик торудан арган чаптар кирмән капкасына таба ыргылды. Тизрәк! Тизрәк барып җитәргә! "Тизрәк ханны күрергә!.. Барысын да сөйләп бирергә..." Аның артыннан, биш-алты адым ара калдырып, җан сакчылары томырылды. Марат инде үзенчә хәл итеп тә куйды: тотарга да Сәхибгәрәй ханга киләчәктән хәбәр җиткерергә! Тагын егерме сигез елдан ниләр булачагын, Казанны ниләр көтәсен белсә, тыныч кына Истанбулга китеп бара алмас. Әле мәмләкәтнең дә, төрки кавемнәрнең дә көчле чагы, горурлыклары сүнмәгән, дәртләре сүрелмәгән, алар әле коллык мескенлеген белми. Әйтермен, Казан язмышын да, Кырым язмышын да... Урысның кәсафәтен белеп торсын. Ул инде бүгенгечә таркау һәм килешүчән, талымсыз кавем булмас, каныбызны гына түгел, миебезне сыгар... Бүгеннән шуны булдырмаска керешик диярмен. Мин булмасам, монда Морат бәк кала. Ул барысын да белә. Ул киңәшче, ярдәмче булыр!.. Уйларына чумып атын җан-фәрман куган Марат кинәт чайкалып куйды, йөрәгендә утлы авырту тоеп, җан ачысы белән ыңгырашканын сизми дә калды. Күкрәгенә килеп кадалган очлы укны тартып алды да чаптары өстенә иелде. Әмма соңгы көчен җыеп, тагын күтәрелде. Ярадан ургылып кан чыкты. Канлы күкрәген учы белән кыскан Марат күзенең бер кырые белән генә җан сакчыларын күреп алды. Алар урамның икенче ягындагы капка куышлыгына поскан дала егетен кылыч белән тураклап бетереп киләләр иде инде. ...Карт бәк шатырдатып күзләрен кысты. Олпат морзаны еллар авырлыгы түгел, уйларының ерып чыккысыз тирәнлеге сыкты. Ярасыннан кан ургыган саен, үкенече артты: "Аһ, нинди үкенеч! Нинди мөһим эшләрем калды!" - дип уйлап куярга өлгерде ул... һәм үзен очсыз-кырыйсыз тирән коега төшеп киткәндәй хис итте. Коеның төбендә исә күз камаштыргыч аклык, үзенә чакырып җемелдәүче илаһи яктылык балкый иде. * * * Марат күзләрен ачып җибәрде дә аклыкка, яктылыкка чыдый алмый тагын йомды. Кемдер сискәнеп "Аһ" дип кычкырып җибәрде, нәрсәдер шыгырдады, кемнәрдер акрын гына сөйләште... Маратка чиксез рәхәт иде. Маңгаенда җылы, йомшак кул. Ул моны сизгән хәлдә дә шактый озак күзләрен ачмый ятты, аның шушы мизгелләрне чиксез сузасы килә башлаган иде. Үзе иренеп кенә уйлап куйды: "Яраланганмындыр, кайтарып салганнардыр, тау кызы Залинә маңгаемнан тотып зар елыйдыр..." -Чираттагы кризисны уздырды бу, - дип куйды кемдер. - Авыр уздырды, - дип җөпләп куйды икенчесе. - Шушысыннан чыга алмаса, өмет беткән иде... Марат тагын онытылды. Егылганчы эшләп арыганнан соң гына була торган татлы, изрәткеч йокыдан Марат тәмам ял итеп, көч җыеп уянды. Беләгендә ике потлы гер чөеп уйнарлык дәртдәрман ташып тора, һәр буыны, һәр күзәнәге хәрәкәт, эш сорап сулкылдый иде кебек. Ләкин бер нәрсәгә шаккатты: янына ак халатлы бихисап табиб һәм табибәләр, институт хезмәткәрләре җыелган иде. Әйтерсең аның йокысын консилиум җыеп карап торганнар. Арадан дусты Лотфиның вакытыннан иртә коела башлаган сирәк чәчле башы ялтырап күренеп китте. Уянгач беренче сүзе дә шул булды: - Нәрсә, минем ничек йоклаганны консилиум җыеп тикшерәсезме әллә? - диде. Аның уянып җитмәс борын шаярта башлаганын аңлап алган Лотфи җәелеп елмайды, башын сузып күз кысты. Кысынкы күз кабаклары арасыннан чаткыланган карашында исә әйтеләсе сораулары эленгән иде. - Булдырдыңмы? Киңәшләреңне бирә алдыңмы? Теге сорауларга җавап таптыңмы? Марат бары тик ул гына аңларлык итеп, сизелерсизелмәслек кенә итеп иңсәсен җыерып куйды. Монысы исә "Кайсысы булды, кайсысыдыр барып чыкмады" дигәнне аңлатырга тиеш иде. Шулчак карават янындагылар, нәрсәдер пышылдашапышылдаша тавышсыз гына икегә аерылып, кемгәдер юл бирделәр. - Сезнең проректор Әхмәт Солтанович килде, - дип пышылдады Лотфи, Маратка таба иелә төшеп. Карават янына үзенә бик килешеп торган джинсы чалбар, ак пуловер кигән, куе кара чәчле, Кавказ халыкларыныкыдай туры борынлы, зур кара күзле мөлаем бер кеше килеп басты. "Безнең проректор Әхмәт Сихәтович иде түгелме соң? Аннан соң ул табак битле, карсак буйлы, чәче дә көдрәрәк иде... Бәрәңгегә охшаган тукмак борын... Гомерендә дә костюм-галстуксыз кешегә күренмәс иде". Маратның башыннан бер генә мизгелгә шундый уйлар чагылып үткән кебек булды. Ләкин алар шул ук мизгелдә, бер дә булмагандай, сызылып юкка да чыктылар. - Тәҗрибә уңышлы чыкты, Марат! Көтмәгәнчә гаҗәеп уңышлы булды. Котлыйм сине! Без инде күп нәрсәне беләбез: супертранспьютер барысын да диярлек язып барган. Ләкин аларны син генә анализлый алачаксың. Әйдә, тизрәк аякка бас та эшкә! Фәндә, тарихта яңа сүз әйтәчәксең әле син. Котлыйм, чын күңелдән котлыйм! - Әхмәт Солтанович Маратның кулын ирләрчә каты итеп кысты да, үзләре генә белгән яшерен нәрсә турында искәрткәндәй, күзләре белән генә елмаеп куйды. - Ә хәзер, әйдәгез, аны ялгызын калдырыйк. Аңа тынычлык кирәк. Уйласын. Ял итсен! - Бер атналап яттыгыз бит... И, шулхәтле сезнең өчен курыккан идем!.. Борчылган идем... Көтмәгәндә килеп кергән шәфкать туташының тавышыннан сискәнеп киткән Марат ялт итеп кызга борылып карады. Чибәр кызый икән. Аңа бик-бик рәхмәт әйтәсе килде. Ләкин сүзләре ирен арасында кысылды да калды. Шприц тотып үзенә иелгән кызның колак йомшагында киндер орлыгы хәтле генә ярым ай рәвешендәге кара миңе бар иде. Марат, хәтерен эшкә җигәргә тырышып, маңгаен җыерды. Мондый сәер миңне кайдадыр күргәнем бар ич минем! Май, 1994 Казан соңгы КИСӘТҮ Кинәт кенә Лотфи кара тиргә батты. Бүлмәдә чыдап булмаслык эссе иде. Бер як стенаны тулаем биләгән зур тәрәзәне киереп ачып җибәрде. Салкынча, саф һава урынына бүлмәгә эссе, тынчу ташкын ургылды. Борынына машина төтене, янган май, тузан исе килеп бәрелде. Җәй челләсенең бетон шәһәрләргә генә хас тыгыз һәм куе, тәнгә тозлы тир булып сыланучан тынчу бөркүлегеннән берничек тә котылырлык түгел иде. Ул тәрәзәне ашыга-ашыга япты да өстәлдәге җилләткечне тоташтырып җибәрде. Унике катлы бетон йортның унынчы катында, көньякка караган кысан бер бүлмәдә бикләнеп утыручы Лотфи тәмам әлсерәде. Җилләткеч тә, бөтен куәтенә эшләп утырган кондиционер да ярдәм итми иде. Күлмәк-майкасын гына түгел, чалбарын да салып сыгарлык дәрәҗәгә җиткән Лотфи берьюлы ике сәдәф дару капты да алдындагы кәгазьләрне караштыра башлады. Шул мизгелдә генә күрше бүлмәдә радионы ачып җибәрделәр. Аннан, колак элпәсен ярырлык булып, рок-музыка авазлары ишелеп керде. Сүрелә белмәгән кояшны, бөркүлекне, мәгънәсез күршеләрен, теләсә нигә ярсып, кабынып китәргә әзер холкын сүгә-сүгә, Лотфи ике кулы белән колакларын томалады да яңадан кәгазьләренә үрелде. Бер-ике юл укырга да өлгермәде, ишектә редакциянең сөйкемле сөяге - теләсә кайсы бүлектә һәм теләсә кем белән уртак тел таба белгән сәркатип кыз күренде. Гадәттәгене бераз суза төшеп, үзен яратканнарын белгән кешеләрчә иркәләнеп эндәште: - Керергә ярыймы? Мөмкинме... Лотфи сиздерми генә уфтанып куйды. Ләкин ачык йөзле һәр журналистны Алла урынына күрүче яшь һәм чибәр кызның ягымлы карашына төксе җавап бирә алмады. "Эш күп. Минем янга беркемне дә кертмәгез", - дип кисәткәнен дә онытып, язмыш иркенә бирелде. Лотфи абыйсы янында үзенең эреле-ваклы яңалыкларын бушатып чыгарга күнеккән кызый исә, киң юбкасының итәкләрен җилләтеп, каршыдагы кәнәфигә үк килеп утырды һәм, зур бер сер сөйләгәндәй алга иелә төшеп, пышылдарга кереште: - Лотфи абый, көчкә борып җибәрдем. Өзми дә куймый: "Мин Лотфи абый янына килдем, мин аның үзен күрергә тиеш", - дип, җаныма тиде бит. Язган әйберләрен алып калдым тагы. Киләсе атнада кереп чыгарга куштым... Сәркатип кыз, "Кушканыңны үтәдем менә. Шәп иткәнмен бит, иеме" дигәндәй, мактау сүзләре көтеп Лотфига елмайды да өстәлгә бер төргәк кәгазь белән шактый таушалган көрән тышлы калын дәфтәр китереп салды. Башка вакытта беркатлы яшь кызны сөйләндерүдән тәм таба торган Лотфи, вакыты кысанлыгын сиздерергә җай таба аямаганлыктан, артык исе китмәгән кыяфәт белән сорады: - Кем иде соң ул? Нәрсәләр язган? Сораштырмадың дамы? - Сораштырмадыңмы дип, сорадым, әлбәттә. Редакциядә беренче ел гына эшләмим, - диде сәркатип кыз, үпкәләгәндәй. -Ярар, әйбәт иткәнсең, алайсаң... Йә, кем иде инде ул? - Кем дип... Миңнурый исемле яшь кенә бер кыз инде. Әллә кем түгел әле... Кызның, чыннан да, үпкәли башлавын сизеп, Лотфи үзалдына елмаеп куйды да, шаяртуга күчеп, сорашуын дәвам итте: - Тагын нәрсәләр әйтте инде ул "әллә кем түгел" дигәнебез? - Дөрес аңлаган булсам, бу язулар аның үзенеке түгел, - дип турсайды кыз. - Ниндидер Ришат исемле егетнеке, ди. "Минем белән андый-мондый хәл булса, Лотфи абыйга бирерсең", - дип калдырды, ди. Лотфи сискәнеп китте, сикереп торып басканын сизми дә калды, нилектәндер тавышы, карлыгып, тамак төбеннән чыкты: - Кайда ул кыз? Көтәме?.. - Юк! Китте ул... - И-и-их! - дип, уфтанып өстәлгә сукты Лотфи. - Ник кертмәдең инде, һич югы, көтәргә кушарга иде бит... - һәм, сәркатип кызны тагын бер кат гаҗәпкә калдырып, ишеккә ташланды. Күз алдыннан шомырт кара күзле, озын толымлы, оялчан Миңнурыйның кыяфәте йөгереп узды. Аның янында Ришатны күз алдына китерде. Нинди бәхетле иде ул көнне яраткан шәкерте. Чү! Тукта! Ниндидер шиген, күңелен бимазалаган шөбһәсен әйтеп бетерә алмый калды ич ул... Лотфи, ашыга-ашыга баскычтан төшкәндә, соңгы очрашуның һәр мизгелен хәтереннән үткәрде. * * * Кич якынлашып килә иде инде. Лотфи алдында яткан кәгазьләрнең барысын берьюлы күче белән өстәл тартмасына шудырып төшерде дә сөякләре шыгырдый башлаганчы рәхәтләнеп киерелде. Ай буе авылда, табигать кочагында, редакциянең мәңге бетмәс ыгы-зыгысыннан читтә буласы бит! Ык буендагы күлләргә балыкка йөреячәк, теләсә кайчан комда аунаячак. Аһ, ял алдыннан хыяллану ләззәте! Боларны күз алдына китереп, Лотфи кулларын угалады һәм, дәртләнеп, ишеклетүрле йөрергә кереште. Җомга көнне эштән тизрәк таю җаен караган хезмәттәшләре исә, мәҗбүри бер вазифа үтәгәндәй, ишеккә баш тыгып кына хушлаша тордылар. - Ялың күңелле узсын, туган! - Нәрсә, отпускыңны юмыйбызмыни? - Көнләшәм, туган, көнләшәм. Җәйнең иң матур чагында ялга китәсең. Лотфи исә аларның барысына да елмаеп сүзсез генә баш кага торды. Чөнки болар җавап таләп ителми торган сораулар, рәхмәт укылмый торган теләкләр иде. Лотфи белә, болар, бик теләсәләр дә, аның белән отпуск юып йөрмәсләр. Кайсысының бакчага китәсе, кайсысының Идел буена чыгасы бар. Җәй челләсе! Лотфи тагын бер кат бүлмәгә күз йөртеп чыкты да кулына портфелен алды. Шул чакта ишек ярыгында элеккеге шәкертләреннән Ришатның башы күренде. Тупсаны атлап керергә кыймаган кеше шикелле эндәште: - Менә килдем әле, Лотфи абый... Керергә ярыймы? Үз кеше булып беткән, инде, кем әйтмешли, ишекне тибеп ачып кына керә башлаган егетнең артык әдәплелек саклавына сәерсенгән Лотфи күзлек өстеннән генә карап алды да шаярту катыш яратып эндәште: - Килгәч керми китмәссең. Әйдә, уз! Күптәннән күренгәнең юк иде... Ришат, уңайсызлангандай, биш бармагын болай да тузгыган куе чәчләренә батырды, йөзенә оялчан кызларныкыдай алсулык йөгерде: - Мин үзем генә түгел идем шул, Лотфи абый... Без... - Аның бераз теле тотлыгып алган кебек булды, - без... икебез дә керикме? - диде. Аның һаман тәкәллеф саклап азаплануыннан, нәрсәдер әйтергә теләп тә, әйтә алмый изалануыннан Лотфи рәхәтләнеп көлде: - Соң, кермичә, Алла бәндәсе, коридорда тормассыз бит инде. Җитмәсә әле, икәүдә булгач... Ришат күз ачып йомганчы юк булды. Лотфи портфелен яңадан урындыкка ыргытты да кулына электр чәйнеген алды. Тамак кырган тавышка барылып карады һәм телсез кала язды. Ишек төбендә тал чыбыгыдай зифа буйлы япь-яшь кыз басып тора иде. Күзенә беренче ташланганы хәзерге заманда көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмаслык озын толымнар булды. Кызның шомырттай кара күзләре исә керфек астыннан гына Лотфины сагаеп күзәтә иде. Лотфи чәйнекне тоташтырырга да онытып, сокланып торды. Аннан гына үзенең кызны уңайсыз хәлгә куйганын сизенеп, ашыгып тезәргә тотынды: - Әйдәгез, әйдә, үтегез, - диде. Елмаюын тыя алмады. Эчтән генә үзен шелтәләде: аһ, син карт җүләр! Яшь кыз күрдем дигәч тә тагы. Теленнән исә дежур сүзләр тәгәрәде: - Менә хәзер иркенләп танышыйк инде. Мин Лотфи абыең булырмын. Синең исемеңне ничек дип белик, сеңелкәш?.. Кыз өчен Ришат җавап бирде: - Миңнурый ул!.. - Исеме матур икән! Сирәк исем! Нишләп үзе бер сүз дә әйтми соң әле ул? - Ояла ул, - диде Ришат. Миңнурыйны җитәкләп алып килеп өстәл янына утыртты да, салкын суда чирканчык алырга җыенган шикелле, тирән итеп сулап куйды. Аннан бер тында чыгарды да салды: - Лотфи абый, Казанда синнән дә якынрак бүтән олы кешем юк. Миңнурый белән таныштырырга махсус килдем. Без, ничек дип әйтим инде, гомер юлларыбызны бергә кушарга, ягъни өйләнешергә җыенабыз. Загска гариза биреп кайтып килүебез... Лотфи шунда гына егетнең ак күлмәктән, кара костюмнан икәнен, кызның бәйрәмчә киемнәрен, кулындагы ап-ак чәчәкләрне абайлап алды. Ришатның сүзләреннән Миңнурыйның йөзенә куе кызыллык йөгерде, керфекләре дерелдәп куйды. - Сеңлем, оялып торма, өеңдәге кебек бул! Изге юлда йөрисез икән. Ришат миңа бертуган энем кебек. Аның шатлыгы миңа да шатлык, аның кайгысы миңа да кайгы. - Рәхмәт сезгә, абый, - диде, ниһаять, Миңнурый да, телгә килеп. Үзе әле Лотфига, әле Ришатка карап елмайды. Елмайганда бит очлары батып керде, аны тагын да чибәррәк һәм серлерәк итеп күрсәтте. Сизде Лотфи: кызның эче-тышы бәхет белән тулган. Ул шул бәхетеннән яктырып, балкып тора иде кебек. Үзе тагын күз алдында кыюланды, Ришатка күз сирпел, нәрсәдер әйтергә кирәклеген искәрткәндәй сиздерми генә ым какты. Ришат җилкәгә асмалы букчасыннан торт чыгарды, аның янына тагын башка тәм-том өстәлде. Өстәл янында да Лотфи яшьләрнең үзара мөгамәләсендәге җылылыкка, уй-хыялларының садәлегенә сокланып, яратып утырды. - Яңа Бистәдән бер карчыктан өй белештек инде, - диде Ришат. - Үзебезгә аерым бүлмә. Карчык үзен бераз караштырып, суын китереп, идәнен юып торганга да риза. - И-и, анысы кыен түгел лә аның, - дип, сүзгә кушылды Миңнурый. - Идән юу, су китерү рәхәт кенә бит ул. Шәһәр җирендә авылдагыча тору үзе бер кызык бит, иеме? Чәй эчкәч, Миңнурый җитез һәм килешле хәрәкәтләр белән чынаяк-савытларны җыеп алды да чайкаштырып керергә дип чыгып та китте. Лотфи Ришатка әйтми булдыра алмады: - Бигрәк тә сөйкемле кыз икән. Акыллы, тәүфыйклы балага охшаган. Бәхетегез була күрсен инде! - Рәхмәт. Язганы булса, барысы да булыр, - диде Ришат. Аннан бераз гына уйланып утырды, күзләреннән исә кара күләгә йөгереп узды. - Күптәннән кергәнем юк иде, гафу итә күр, Лотфи абый. Мәшәкатьлерәк чак булды. Мине икенче бер нәрсә борчый. Шул хакта киңәшәсем дә килгән иде. Әллә нинди аңлаешсыз бер халәт димме, очраклылыкларның сәер тезмәсе димме... Аңлап бетерә алганым юк әле... Кайчагында куркыныч төштәге шикелле булып китә. Шулай да күп нәрсәне сизенәм... - Соң, әйдә, уйлашыйк, киңәшик. Әгәр минем генә баш җитә торган булса... Шул чакта бүлмәгә очынып Миңнурый килеп керде. Үзен борчыган ниндидер шиге белән уртаклашырга җыенган егет, аңа сиздерми генә, Лотфига үтенечле карап күз кысып алды. "Серен Миңнурыйга белдерергә теләми, яисә вакыты ул түгелдер", - дип, үзенчә нәтиҗә ясады Лотфи һәм бу хакта яңадан сүз кузгатуны яхшысынмаган иде. * * * Лотфи пыяла ишекләрне каерып ташлады да урамга атылды. Нәшрият ягындагы кешеләрне күздән кичерде, таныш чалымнарны эзләде. Яшьләр үзәге ягына чыкты. Миендә исә хәтеренә уелып кергән сүзләр бәргәләнде. "Минем белән андый-мондый хәл булса..." Андый сүзләр белән шаярмыйлар! Ришат юктан гына Миңнурыйны җибәрмәс. Тукталышта халык күп иде. Кемдер тәмәке көйрәтә, кемдер нервланып сәгатенә карый. Түземсезрәкләр инде, урамның уртасына диярлек чыгып, машина туктата башлаган. Күзләренә керерлек булып караса да, Миңнурыйдай чибәр, зифа, төсе-бите табигыйлеген саклаган кыз таба алмады. Лотфи кул селтәде. "Кичен Ришатның тулай торагына кереп чыгарга кирәк булыр" дип, күңеленә беркетеп куйды да, инде бер чыккач саф һава сулап, башын ял иттереп алу нияте белән, Яшьләр үзәге ягындагы бакчага атлады. Як-ягына камырлык, миләш куаклары, кыргый алмагачлар утыртылган бормалы сукмакларда һичбер җан иясе күренми иде. Бакча уртасында фонтан гөжли. Тимер көпшәләрдән ургылып чыккан су тамчылары җилгә кушылып оча да төбенә чуар таштан сигезаяк һәм башка җанвар сурәтләре ясалган бассейнга ишелеп төшә. Казансу ягыннан искән талгын җил томандагыдай вак тамчыларны биткә, беләкләргә сылый. Лотфи фонтанга таба бер-ике адым да атларга өлгермәде, сукмакның аргы башындагы эскәмиядә озын толымлы бер кызны абайлап алды. Адымнары үзеннәнүзе кызуланды. Ипләп кенә эндәште: - Миңнурый! Син түгелме бу?.. Кыз акрын гына күтәрелеп карады. Аның ике яңагы буйлап яшь ага иде. Лотфи кесәсеннән кулъяулык чыгарып сузды да кыз янәшәсенә чүгәләде. - Тынычлан, Миңнурый! Тынычлан... Йә, йә, җитте... Әйт, ни булды? Ришат кайда? Нишләп үзең генә?.. Миңнурый күзләрен зур ачып карап торды-торды да, Лотфиныңҗилкәсенә сыгылып төшеп, тагын елап җибәрде: - Лотфи а-а-бый! Ришат юк бит! Көтелмәгән хәбәрдән Лотфи дерт итеп китте "Ничек юк? Кайда ул? Ни булды аңа?" димәкче булды. Ләкин яшьләренә буылган кыз бер сорауга да җавап бирерлек хәлдә түгел иде әле. Фонтан янындагы эскәмиядә алар шактый озак утырдылар. Икесенә дә авыр иде. Нинди генә сүз әйтсәң дә, ул Ришатка барып тоташа һәм икесенең дә күңелендәге җәрәхәтне сызлата башлый иде. - Ярый, мин китим инде, Лотфи абый, - диде, ниһаять, Миңнурый. Аннан соң авыр итеп, сыкранып әйтте: - Ичмасам, көмәнем дә юк бит, аның төсе итеп, аның дәвамы итеп, сөеп карар идем... Акрын гына кайтырга чыктылар. Дөньяга бөтенләй башка төрле күз белән карый, аны үзенчә аңлый һәм аңлата белгән ачык йөзле, төз сынлы егетнең дөньяда юклыгына ышанасы килми иде. - Мин бернәрсә дә аңлый алмыйм, - диде Миңнурый. Тавышы калтырый башлады. - Тик торганда, тиктомалдан түгелдер ул... Кемнеңдер, нәрсәнеңдер үче түгелме дип шикләнәм. Әйтергә куркам хәтта... Гомерендә беренче тапкыр коточкыч авыр югалту кичергән кызны юатырлык сүзләр таба алмады Лотфи. - Ни генә кылсак та, нишләсәк тә, без инде Ришатны кайтара алмыйбыз... Миңнурый тагын шактый озак сүзсез генә барды. Лотфиның сүзләре тәэсир иткән идеме, әллә башка берәр сәбәп булдымы, адымнарын акрынайта төште дә якындагы эскәмиягә күрсәтте: - Утырыйк әле, Лотфи абый. Сезнең янда ничектер тынычланып калдым. Тагын бераз сөйләшик әле... Юкса бу кадәр газапны үзем генә күтәрә алмам кебек. Ничә көннәр бит инде... Бөтен дөньясында берьялгызым калдым бит. - Лотфи сүзсез генә Миңнурыйга буйсынды. - Искә төшерү бик авыр миңа, - дип башлады кыз. - Сезгә дә сөйләп бирә алмамдыр. Сөйләрлек кенә түгел... Ришатның соңгы ыңгырашуы колагымда яңгырый. Ахыргы минутында күзләрендә чагылган гаҗәпләнү-рәнжүне күрәм мин. Исемә төшә дә, бөтен тәнем тораташ булып ката. - Йә, йә, тынычлан, Миңнурый. Үзеңне кулга алырга тырыш, - диде Лотфи ипләп кенә. - Яныңда мин бар бит... Ришат миңа бертуган энем кебек иде. Әйдә, бергәләп искә төшереп карыйк. - Гомеремдә дә онытасым юк, Лотфи абый. Безнең иң бәхетле көнебез булырга тиеш иде бит ул. Мин Ришат янына радиокомитетка кердем. Горький урамына... Беләсездер... - Әйе, әйе, - дип җөпләп куйды Лотфи. - Кайчандыр анда урнашырга үзем ярдәм иткән идем... - Ришат эшен бетергән иде инде. "Әйдә, сиңа туй күлмәге карарга барабыз", - диде. Баумандагы "Новинка" кибетендә бер күлмәкне бик ошатып кайткан икән. Җәяү генә төшеп китәргә булдык... Кекин йорты янында урам аша чыга гына башлаган идек, уртадан килүче ап-ак "Волга" кинәт безнең якка ыргылды. Эһ итәргә дә өлгермәдем. Аңыма килгәндә, Ришат, канга батып, тротуар читендә ята иде инде. Машина аны үзе аша күтәреп бәргән дә ыжгырып китеп тә барган... - Аһ! - диде Лотфи, ирексездән кыскан тешләре шыгырдады. - Номерын күреп калмадыңмы соң, ичмасам?! - Күрдем. Нигә күрмәскә, - дип гаҗәпләнде Миңнурый. - Шунда ук кире әйләнеп килде бит ул. Лотфи бөтенләй аптырашта калды: - Ни... ничек дип әйтим?.. Ничек бәрдергән соң ул? Сезне күрмәгәнмени? - Мин берни дә аңлар хәлдә түгел идем. Шофёр егетнең ике кулы белән башын учлап, исерек шикелле машина янында алпан-тилпән йөргәне генә истә калган. - Миңнурый тагын елап җибәрде. - Кулымда җан бирде бит... Башы тезләремдә иде... Аның тынычлана төшкәнен көтеп алгач, Лотфи тагын сорашырга кереште: -Аннан нишләдегез? Ришатны нишләттегез? - Шул арада халык җыелды... Мин араламасам, шофёрны бәреп үтерәселәр иде... Чыраена ябышасы урында үзем аралап калдым бит... Минем хәлне дә аңлагыз! Аннан машинага салып, травматология институтына илттек. Әле һаман өметем бар иде... - Соңыннан шофёр белән сөйләштеңме соң? - Бер-ике сүз генә алыштык. Мин сөйләшер хәлдә түгел идем, ул да шундый бер халәттә иде. Куллары калтырый, теше тешкә тими... - Нәрсә әйтте соң? - диде түземсезләнеп Лотфи. - Машина үзеннән-үзе сезнең өскә китте. Әле үтеп киткәч тә туктата алмый интектем, - ди. - Тормозлар тотмады диме... - Ул егетне яңадан күрмәдеңме? - Юк. Аны бит институттан ук милициягә алып киттеләр. Бу сорауны бирер алдыннан, Лотфи бераз уңайсызланып куйгандай булды: - Сеңлем, шулай да әйт әле, кемнең дә булса Ришатта үче юк идеме? Юкка алай дип әйтмәгәнсеңдер. Серләрегез уртак булгандыр ич. Көнләшүче-фәлән юк идеме, дим... Сорауны ишетүгә, Миңнурыйның битенә алсулык йөгерде, керфекләре дерелдәп куйды... һәм кинәт аны алыштырып куйдылармыни, шомырт кара күзләре зур булып ачылды, кемнәндер курыккандай як-ягына каранып алды да Лотфига иелә төшеп, ашыга-ашыга пышылдарга кереште: - Безнең көнләшер кешебез юк иде лә ул, Лотфи абый. Мин икенче бер нәрсәдән шикләнәм... Нәрсә әйтсәм дә дөрес булмас кебек. Куркам мин. Бу хакта бары тик сезнең белән генә, анда да әле Ришат әйтеп куйганга күрә генә сөйләшәм. - Нәрсәдән куркасың? Яныйлармы? Куркыталармы? Ник әйтмисең? - диде тәмам аптырашта калган Лотфи. Миңнурый коелып төште, дерт итеп китте һәм тагын якягына каранып алды: - Юк! Янамыйлар да, куркытмыйлар да... Мин болай гына... Сизенеп кенә... Сораштырмагыз. Лотфи абый, кирәкми. Үзегезгә начар булмасын! Ул үзенең ни сөйләгәнен аңламый, ни эшләгәнен белештерми торган кешегә охшый башлады. Лотфи аны да, үзен дә бүтән газапламаска карар бирде. Эченнән генә ант итте: "Юк! Монда нәрсәдер бар. Мин моны, Алла кушса, болай гына калдырмыйм. Чәчәк кебек гомерне киссеннәр дә... Инде әнә Миңнурыйны нишләткәннәр..." Хушлашыр алдыннан исә, түземлеген җыярга тырышып, сабыр гына сорап куйды: - Ришатның җеназасына нигә мине чакыртмадыгыз? - И Лотфи абый, ике-өч килдем, сезне ялда диделәр. Кайда икәнлегегезне беркем дә әйтә алмады. Аннан... Ришатны туганнары авылларына алып кайтып китте бит, - диде Миңнурый һәм тирән итеп көрсенеп куйды. - Ичмасам, теләгән чагымда каберен генә дә күрә алмыйм. * * * Тянь-Шань таулары... Төн. Ике тау сырты арасындагы тар иңкүлектә учак дөрли. Ялкын телләре җәйге кояш нурларында кибеп корыган ботакларны ялмап-ялмап алалар да, баш очында җемелдәүче йолдызлар белән кавышырга ашыккандай, күккә ыргылалар. Бәгыренә ут үрләгән ботаклар шартлапшартлап куя. Тирә-якка очкыннар чәчри. Марат, тезенә терәп, берничә озын ботакны сындырды да утка тагын агач өстәде, җилкәсенә яшькелт штормовкасын салып, учак янына чүгәләде. Тирә-якта күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык. Иксез-чиксез бушлык. Үзәк Азиянең җете кара күгендә ап-ак булып исәпсез-сансыз йолдызлар җемелди. Тынлык. Ул шулкадәр тирән һәм шулкадәр көчле ки, әгәр нидер ишетергә теләп тыңлана башласаң, киеренкелектән хәтта колаклар авырта башлый. Шылт иткән тавыш та юк. Бары тик учактагы ботаклар шартлаганда гына, тынлык бозыла да синең фани дөньяда, йолдызлар астында, таулар арасында бер ялгыз икәнеңне, синең бу галәмдәге бер тузан бөртеге икәнеңне искәртә кебек. Иптәшләре инде күптәннән палаткада. Бернәрсә сизмичә, тауларның төнге матурлыгыннан, тынлыкның сихри тантанасыннан мәхрүм булып изрәп йоклыйлар. Тянь-Шань тауларының кеше аяк басмаган үткелләре, карлы-бозлы сыртлары аша ярты айлап дәвам иткән авыр һәм газаплы юлдан талчыккан, алҗыган таугизәрләр тирән йокыда. Ләкин Маратның йокысы килми. Инде ничә көн буе кар-боз арасында коры спирт яндырып кына җылынган, ризыкны да шул коры ягулык белән генә җылытып ашаган, тере утны тансыклаган Марат өчен бу үзәнлектәге җылы һава, анда-монда аунап яткан коры агач кәүсәләре могҗиза кебек табыш булды. Маратның бу рәхәтне - учак янында уйларың белән ялгыз калу ләззәтен - үзе генә татыйсы килде. Төнге дежурлыкны да ул үзе теләп алды. Ничә көн юлда уздырсалар да, куллары, бармаклары кыя ташка сыдырылып, канап, тырналып бетсә дә, аның тәнендә бернинди ару, талчыгу галәмәте юк иде. Экспедиция уңышлы үтте. Ничә еллар буе җанын борчып, талкып килгән күпме сорауга җавап табылды! Әллә нишләп күңеле тулды. Еракта калган Казан, дусишләре, гаиләсе, кечкенә улы, аннан да кечкенәрәк нәни кызы исенә төште, һәм, гомерендә булмаганча, ул учак янындагы мех эчле йокы капчыгына сузылып ятты да акрын гына сузып җырлап җибәргәнен сизми дә калды: Гомер уза тиз генә, Гомер юлы төз, димә. Сөюсез гомер зая ул, Сөю сүзен тез генә. Сөйгәнең булсын гына, Юлларың уңсын гына, Сөйгәнеңнең мәхәббәте Җаныңа тулсын гына. Марат үзе авыз эченнән генә моңланды, үзе уйланды да уйланды, һәм шаккатып телсез калды. Әллә каян, күңел төбеннән саркып кына чыккан бу моңны, бу сүзләрне аның әле беркайчан да ишеткәне юк иде. Әйтерсең кемдер аның җанындагы иң нечкә кылларга кагылып үткән дә, шул кыллар менә шушы космик тынлыкта, космик бушлыкта моң булып кабынган, җыр булып агып чыга башлаган иде. Марат сикереп торды да, яңа туган көйне онытмас өчен, авыз эченнән генә көйли-көйли, учак янында арлыбирле йөрергә кереште. Моннан меңнәрчә чакрымдагы Казанда калган дусты Лотфины уйлап куйды. Әле күптәнме генә бәхәсләшеп, үзләре әйтмешли, мосахәбә кылып утырганнар иде. - Беләсеңме, Лотфи, әллә нинди сәяси мәкаләләрне, очеркларны күп яздың, әйдә, берәр мәхәббәт кыйссасы да язып ташла инде. Йөрәкләрне әрнетә торганны, җанны тетрәтеп, парә-парә телгәли торганны, - дигән иде Марат. Лотфи көлде генә: - Мине кодалама инде син, үзең генә яз. Күңелеңдә бар икән, аны кәгазьгә төшермичә барыбер тынычлана алмассың. Чын иҗат шундый була ул... Телне беләсең, хыял-фантазияң җитәрлек. Юктан гына бәхәсләшеп киттеләр. - Телне беләм, дип әйтә алам. Студент чагында кызып китеп, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"н, өч томын да башыннан ахырына хәтле укып, сүзләрне барлап чыккан идем. Филфакта укучылар белән аралашырга яратканны беләсең. Әйе, сүзләрне беләм. Ләкин яза алмыйм, - диде Марат. - Язар өчен сүзләр белү генә җитми. Менә мин дә бөтен саннарны беләм. Кушу, алу, тапкырлау гамәлләрен. Бүлү гамәлен беләм. Әмма ләкин миннән математик чыкмый. Чөнки ул саннарның поэзиясен, җанын тоймыйм мин, - диде Лотфи. - Иҗат ул - кеше җанының аерым бер халәте. Менә шул халәткә, күңелеңне шул дулкынга көйли белгәндә генә, нәрсәдер иҗат итәргә мөмкин. Моның өчен аерым шартлар да кирәктер әле. Җанның бөтен галәмгә тулып тоташуы дип әйтимме, - дигән иде Лотфи. һәм Марат үзалдына елмаеп куйды. Димәк, бу мизгелләрдә минем җаным да шушы космик киңлеккә, галәмгә барып тоташкандыр... Бу күтәренкелек, күңелдәге, җандагы хөрлек тауларга килгәннән соң башланды. Ул хис көннән-көн көчәя, тирәнәя бара иде. Хәер, моңа бер таулар, аның чиста һавасы, мондагы киңлек, биеклек, тынлык кына да сәбәп түгелдер. Моны Марат инде байтактан сиземләп килә. ...Сәяхәт барышындагы иң авыр һәм куркыныч үткелләрнең берсе исән-аман үтелде. Газаплы авыр сәяхәттән тәмам арган таугизәрләр биек бер калкулык итәгендә чатыр корып ялга тукталдылар. Мәҗүсиләрчә утка табына белүче Марат, утын эзләп, якында гына каралҗымланып күренгән тарлавыкка кереп тә китте. Бәхетенә, күбекләнеп аккан җитез елга ярында коры-сары шактый мулдан иде. Кайтырга чыкканда гына, кинәт ыңгырашу авазы ишетелгәндәй тоелды. Тын алырга да шикләнеп, шактый озак тыңланып торды Марат. Кыргый җанварлар, ерткыч киекләр мыжлап торган аулак тауларда ни булмас дисең. Ерак та түгел текә ярдан асылынган биниһая олы кыя ташны шунда гына абайлап алды. Сызланулы ыңгырашу шуннан килә түгелме? Бил каешына кыстырылган балтаны кулына алды да саклык белән генә кыя ташка үрмәләде. Сулуы кабып менеп җиткәч, бер мизгел сокланып басып торды әле. Таш артында ямь-яшел чирәм белән капланган кечкенә генә тигезлек бар икән. Кеше кулы белән корылгандай уңайлы ятак - өн иде ул. Өннең иң түрендә исә, кыяга терәлеп, ап-ак сакаллы карт утыра иде. Эссе җәй көне булуга карамастан, өстендә кайры тун, башында үзбәк түбәтәе өстеннән чорналган ак чалма. Сөякчел кулларында үзе шикелле үк күпне күргән ике көпшәле иске мылтык. Таугизәрләр белән мәгъдән эзләүче геологлар аягы да басмаган таш-тау арасында нишләп ята бу Алла колы? Башыннан йөгереп үткән беренче уе шул булды. Аяк тавышларын ишетепме, карт кыймшанып куйды һәм күз иярмәс тизлек белән мылтыгын Маратка төбәде. - Ай-бай... Килмә! Кит! Кит! -дип кычкырды ул һәм, авыз эченнән мыгырданып, дога укырга кереште. Бер кулында мылтыгын тоткан көйгә, икенче кулының тыңлаусыз бармаклары изү кесәсеннән ниндидер таш чыгарды. Карт, аны учына кысып, догасын укып бетерде дә йодрыгын Маратка таба селти-селти, ашыгып кабатлады: - Кит, Җенния! Җакшы чакта кит! Мин синнән көчлерәкмен... Мин Җомабай... Бер генә ялгыш адым ясаса да, ул ике дә уйламый мылтык тәтесенә басачак иде. Карт үз-үзен белештерми. Артка чигенергә дә соң. Марат инде өннең уртасына ук кереп җитә язган иде. Башы бу четерекле хәлдән чыгу юлын эзләп котырып эшләргә тотынды. - Мин җен түгел, мин адәми затмын, әкә. Курыкма, - диде ул, ниһаять, теленә килгән беренче кыргызча һәм үзбәкчә сүзләрне катыштырып. - Мин адәми затмын... Курыкмаң... Карт җавап бирмәде. Мылтык көпшәсе астында хәрәкәтсез катып калган Маратка бу мизгелләр сәгатьләр сыман тоела башлаган иде инде. Карт кинәт кеткелдәп көлеп җибәрде: - һа, курыктыгызмы гуй. Куркырсыз шул... - Аннан бераз гына уйланып торды да сынагандай әйтте: - Адәми затмын дисеңме? Адәми зат булсаң, укы бисмилла догасын! Укый аласыңмы? Йә, укы... Маратның өстеннән тау төшкән кебек булды. - Курыкмыйм, әкә, нигә куркыйм, мин дә бер мөселман баласымын, - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды һәм, әбисе өйрәткәнчә, бөтен рәвешен китереп укый да башлады. - Бисмилла-иррахман-иррахим... әгузе-билләһи-минәшшайтан-ирраҗим... Шул ук мизгелдә картның хәлсез кулыннан мылтыгы төшеп китте. Иреннәре арасыннан сыкранып чыккан сүзләре һавада эленеп калды: - Йа Хода! Бу тарлавыкта да мөселман баласы йөреп җатады гуй... Ни эшләргә белмичә шактый озак изаланды Марат. Флягасында берничә йотым ром калганлыгы исенә төшкәч, шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Тезенә картның башын куйды да иреннәренә берничә тамчы тамызды. Кыргыз картының башта керфекләре дерелдәп куйды, бераздан күзләре ачылды. Гаҗәпләнеп Маратка текәлде: - Сине тауларда күргәнем җуктыр. Кай яклардан килеп чыктың, балам? - диде ул, ниһаять, телгә килеп. - Нугайча сүләп җатасың гуй... - Әйе, татар егете мин, - диде Марат һәм үз чиратында картка да сорау бирүне кирәк тапты. Аулак тауларда кем булмас та кем йөрмәс дисең. - Ә син, әкә, үзең монда ничек килеп эләктең? Күктән төтмәгәнсеңдер ич... - Күктән үк түгел түгелен, - диде карт, ыңгырашуын басарга тырышып. - Таулардан төшеп килешем иде. Аягымны каймыктырдым менә... - И-и әкә! Тауларда йөрер чагыңмы? Анда сиңа ни калган? - диде Марат, картның инде шактый өлкән яшьтә икәнлегенә ишарәләгәндәй. - Тауда җөрергә беркайчан да соң түгел, гуй. Тауга менү яшәүнең үзе булады, - диде карт, әмма сорауның икенче өлешен җавапсыз калдырды. "Тормышта үз фәлсәфәсе бар икән моның", - дип уйлап куйды Марат. Инде ашасын ашаган, яшәсен яшәгән, битен буразна-буразна җыерчык баскан картның күзләренә шаккатты. Алар гаҗәеп дәрәҗәдә яшь һәм тирә-якка әллә нинди җылылык бөрки иде кебек. - Авылың еракмы, әкә? Анда ничек барып була?.. - Бу минутларда ул чатыр корып ятучы иптәшләрен дә, арган-талчыкканлыгын да оныткан иде. - Туган җорт тау артында җатса да ерак булмас. Анау сыртны үтсәң, туган җортымны да күрерсең, кадерле кунак булырсың, - диде карт. - Изге күңелле кешегә кыргыз җорты һәрчак ачык булыр. Авылда Маратны бала-чага, кыз-кыркын, яшь-җилкенчәк сырып алды. Баштарак алар ятсынып, читсенебрәк торсалар да, кызыксыну үзенекен итте, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, гаҗәпләнеп тел шартлата-шартлата сөйләнергә тотындылар: - Ай-бай, Җомабай әкә табылган гуй! - Ай, җегет, аулыбызның аксакалын коткаргансың, игелегең үзеңә кайтсын! Шул арада әллә каян гына ике тәгәрмәчле арбага ишәк җиккән агай килеп чыкты. Карт авылның иң мөхтәрәм кешеләреннән иде булса кирәк, аны кадер-хөрмәт белән арбага менгереп тә утырттылар. Инде монда озаклап юанырга ярамый иде. Марат, ике кулын картларча сузып, хушлашырга арба янына килде: - Ярый, әкә! Сау бул! Исән-аман яшә! Мин кузгалыйм. Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Иптәшләрем югалткандыр... Карт исә сөякчел куллары белән Маратны яшьләрчә каты итеп кысты да көтмәгәнчә кискен җавап кайтарды: - Юк, китмисең, улым! Иптәшләреңне монда алып килерләр. Адәм адәмгә сыенмыйча, агачка, ташка сыенмас. Сезне дә кунак итмәсәк, өстебезгә гөнаһ алу булыр, - диде. Каршы төшәргә җай калдырмаслык итеп сорады: - Кайда алар, кайда калдылар? - Теге таш кыядан ерак түгел... Астарак, елгадан бер илле-алтмыш адымлап кына булыр. Чатырыбыз шунда, - диде Марат. Карт сискәнеп китте, янындагы ир уртасы кешегә ашыгып пышылдады: - Җенния тарлавыгында җаталардыр гуй. Озакка калдырырга ярамас. Бар! Ул-бу булганчы, тизрәк алып кайтсыннар, - диде. Марат имәнеп китте. - Нишләп анда калырга ярамый? - дип сораганын сизмәде дә. Карт җавап урынына ым гына какты, берничә егет аны күтәреп тирмәгә алып кереп тә киттеләр. Озакламый берсе чыгып Маратка баш иде һәм хөрмәт белән: - Бабабыз сиңа керергә боерды, - диде. Тирмәгә кереп, аякларын бөкләп дәстәрхан янына утыргач, Марат, җаен табып, соравын тагын кабатларга мәҗбүр булды. Карт исә, фикерен җыйгандай, озак кына уйланып утырды, кечкенә пыяла савыттан салкын кымыз йота-йота, ашыкмый гына фикер җебен сүтә башлады: - Сез - нугай халкы. Калада яшәргә күнеккәнсез. Урыс кавеме кебек, табигатьтән читләшә барасыз. Табигатькә тоташкан кендегегезне югалта барасыз, димме... Безнең ырым-ышану сезгә ят та тоелыр, бәлки, - дип, бик ерактан суктыра башлады ул. - Ә без табигатебез кушканча яшәргә күнеккән. Шуңа күрә аның ни теләгәнен, нинди нәрсәне яратмаганын беләбез. Сез тауларга да, Җенния тарлавыгына да ят кеше. Ятларны Җенния кабул итми... - Җенния кем ул? Нишләп ул безне кабул итмәсен икән? - дип куйды Марат, җилкәләрен җыерып. - Без дә бит монда күңел ачарга килмәгән. Кемнәрнеңдер тынычлыгын бозып йөрмибез. - Анысы шулайдыр да, бәлки, - диде карт, күзләрен кыса төшеп. - Кем белә? Таугизәрләр тауның тәненә яра сала, бәгырен актара. Таш эзли, мәгъдән юллый. Тау үзен борчыганны яратмый. Аның да җаны бар... - Бәлки, шулайдыр да, - дип килеште Марат һәм картның сүз сөрешенә, зиһененең үткенлегенә, үз дигәнен җай гына сукалый белүенә эчтән генә сокланып та куйды. Әмма төп сорауга җавап һаман алынмаган иде әле. Тагын сорады: - Шулай да Җенния дигәнебез кем була инде ул, әкә? Авыл аксакалы - Маратның тыйнак үҗәтлегеннәнме, әйтелгән кадәресен үпкәләмичә кабул итүеннәнме - разый калды, ахрысы, кеткелдәп көлеп куйды да кулындагы дисбесен тарта-тарта дәвам итте: - Җенния - тарлавыкның хуҗасы. Айлы төннәрдә ул сез туктаган җирдә, нәкъ җиде төн уртасында тау башына чыга. Ир-атка - хатын-кыз, аелларга ир-егет сурәтендә күренер. Төнлә анда эләккән адәм баласы исән кайтмый. Әллә нишләп Маратның тәне эсселе-суыклы булып китте. - Ә син, әкә, анда берне кунгансың түгелме соң? - дип сорады ул. - Син ничек исән калдың? Кыргыз карты акрын гына йөткереп куйды: - Мин бүтән исәптәге кешемен гуй. Минем явыз көчләргә - җеннәргә каршы торыр көчем бар, - диде. Кесәсеннән куе көрән белән зәңгәр төс үрелеп катышкан берничә таш чыгарды. - Миңа монау ташлар ярдәм итә. Алар булмаса, бәлки, мин дә бүген монда угыл-оныкпарымны күрә алмаган булыр идем... Ул әйткәннәргә ышануы кыен иде. "Мине җибәрмәс өчен юри шаяртты", - дип уйлап куйды Марат. Таулар арасына поскан ялгыз кышлакта һәр яңа килгән кеше - олы кунактыр, күрәсең. Җитмәсә, ямь-яшел агачлыклар белән капланган, уйнаклап аккан саф сулы, чирәмле тарлавыкта нинди явыз көчләр ди тагы? Тауларда, чыннан да, аңлаешсыз хәлләр булгалавыннан мәгълүматлы Марат, ышанса-ышанмаса да, картка һәм аның күпсанлы угылларына, оныкларына, килен-киленчәкләренә буйсынмый булдыра алмады. Бик ерактан, тигез далалар, урманнар иленнән, Казан дигән ташкаладан килгән таугизәрләр авылда иң кадерле кунакка әйләнде. Йөзьяшәр аксакал Җомабай картның Җенния тауларында кунып та исән-имин кайтуы авылның яшен-картын шаккатырды. Ул гына да түгел, аның авылга йөзләре кояшта янган, яшь, таза һәм чибәр егетләр белән кайтуы бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Яңа кешеләрне күрергә тансыклаган авыл туй итте. Ике көн буе учак өстеннән казан төшмәде. Ике көн буе авыл уртасында бәйрәм учагы дөрләде. Җәйләүләрдән, таулардагы көтүлекләрдән симез-симез куй-сарыклар дистәләп кенә кайтты. Турсыкларда кымыз чымырдады. Хәер, Марат һәм аның иптәшләре дә китәргә ашыкмадылар. Инде байтактан бирле тауларда йөреп арган, соңгы чиккә җитеп талчыккан егетләр үзләре дә мондый ялга, җирле халык белән аралашуга, дустанә мөнәсәбәткә мохтаҗ иде. Марат, җаен китереп, тагын бер кат аксакалның кылын тартып карыйсы итте. Артык кызыксынганын сиздермәс өчен, ярым шаяртып, ярым җитди итеп әйтергә тырышты: - Безнең начар егетләр түгел икәнне күрдең, әкә. Инде әйтсәң дә ярыйдыр, нинди сере бар ул тарлавыкның? Әйтмәсәң, бүген төнлә тотам да шунда китәм. Кунып кайтып, авылыгызны шаккатырыйм әле, - диде. Карт: "Әстәгъфирулла тәүбә!" - дип куйды, кесәсеннән ташларын чыгарып, аларны үлчәгәндәй, уч төбендә биетеп алды да, кызыксынып, Маратка туп-туры карап торды. Ләкин җәелеп сөйләргә ашыкмады, сакалын сыпырып, шактый озак уйланып утырды. - Яман уең юклыкны сизәм, балам, - диде. - Яшьлек ваемсызлыгыңа барасың. Дөньяны ваемсызлык бетерә. Белеп тор: ваемсызлыктан да яман нәрсә юк. Җенния тарлавыгы шаяра торган җир түгел. Алар мине сынады: картаймаганмы, йөрәгендә егәре, беләгендә көче бармы? Сәлперәйгән карт түгелме, янәсе. Бу юлы алар миңа артык зыян китерә алмады. Кем белә: икенче баруымда, бәлки, башка төрле кыланырлар. Алар белә: авылны, халыкны мин саклыйм. Мин авылга керергә ирек бирмим. Шуңа авылыбызда иминлек. Олыны олы, кечене кече итә беләләр. Ата-баба йоласын ташлаган кеше җук. Шуңа күрә берәүдә ата йортын ташлап китми. Мин инде ашын ашаган, яшен яшәгән кеше. Тарлавыкка юкка гына бармадым мин, балам. Явыз көчнең кәсафәтен бетерердәй таш бар. Ул Җенния тарлавыгында. Аны юк итәргә тырышалар, ләкин әлегә кулларыннан килми. Якын килә алмыйлар. Шул ташны алырга килгән адәмнәргә зыян-зәүрәтен сала да инде алар. Ә сез, белепме-белмичәме, нәкъ шул җирдә тукталгансыз. Моның ахыры бик яман беткән булыр иде... Алла саклаган сезне. Алла саклаган! Артыгын сөйли алмыйм. Сезгә кирәк тә имәс, сез китәсе кеше. - Яман көч бер тауларда, сездә генә түгел, - дип куйды Марат, аның белән килешкәнлеген белдергәндәй. - Кешенең яманлыгы үзе белән... Яманлыкның башы кешедәдер. - Яшь булсаң да, ил агаларыдай фикер йөртәсең, сөбханалла, балам. Инде, сер булмаса, үзегезнең ни кылып, ни эшләп йөрүегездән дә хәбәр алыйк, - диде Җомабай карт канәгать кыяфәт белән. - Яраса... - Аннары хәйләкәр елмаеп куйды. - Сез нугайларда ничек диләр әле: тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр, диләрме?.. Шулаймы? Җомабай карт тирмә янындагы яшел чирәмгә җәелгән киезгә аяк бөкләп утырды да янында Маратка урын күрсәтте. Ишек янындагы киленчәкләрнең берсенә кымыз чыгарырга кушып ишарәләде һәм таугизәр егетнең хикәясен тыңларга әзерләнде. Марат тауларда нишләп йөргәнлекләрен түкми-чәчми сөйләргә кереште: - Без бик ерактан, Казан дигән каладан, - дип башлады ул сүзен. - Фәнни экспедиция белән йөрибез. Тирбәлеш нурларының тауларда кешегә, аның үз-үзен тотышына тәэсирен өйрәнәбез. Безнең карашка, ай һәм планеталарның тартуы нәтиҗәсендә җир тышчасында барлыкка килгән дулкыннарның тәэсире монда башкачарак. - Студентлар алдында лекция укыгандай кабынып сөйләп киткән Марат, кыенсынып, бер мизгелгә туктап калды. - Артык фәнни сөйләп ташладым бугай, - диде ул, уңайсызланып. - Аңлашыламы? Гадирәк итеп, аңлаешлырак итеп ничек әйтергә икән... -Дөрес! Тауларда табигать чистарак, балам. Табигате дә, кешесе дә. Ул хәтлесен үзебез дә беләбез гуй. Әйдә, тартынма, сөйлә, - диде карт. - Аңларга тырышырбыз. Без дә адәм баласы бит... Марат ирексездән кып-кызыл булды. Аның "нурланыш, тирбәлеш, дулкын, тышча" дип фәнни терминнар белән аралаштырып сөйләгәнен, аңлый алмас дип уйлаганының чын мәгънәсен Җомабай карт гап-гади иттереп, үзенчә бик дөрес әйтте дә бирде түгелме соң? - Галимнәр күптән раслый, - дип дәвам итте ул, - тауларда тормыш энергиясе күп. Таулылар азрак ашый, азрак йоклый. Ләкин алар иңкүлектә һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән озынрак гомерле. Шуның да сәбәпләрен ачыкларга исәп. Җомабай карт тавышсыз гына көлеп куйды: - Мин сезнең кебек фән кушканча сөйли белмим, - диде ул. - Тауларда да, һавада да хикмәт бардыр... Әмма серен таулардан гына эзләп ялгышмыйсызмы гуй? Тау кануннары кырыс: бер-береңә ярдәм итмичә яшәп булмый. Менә шул озак яшәтә торгандыр да инде адәм баласын... Ләкин озак сөйләшеп утыра алмадылар. Казан кунакларының иртәгә юлга чыгасын белгән авыл халкы, йола кушканча, Җомабайның ак тирмәсе янына җыела башлаган иде инде. Киң тирмәгә Җомабайның нәсел-ыруы, угыллары, киленнәре, кызлары, кияүләре, көне буе тышта чабып, уйнап арган эреле-вакпы оныклары кереп тулды. Бөтенесе бергә уртак табын янына тезелделәр. Түр башына, Җомабай әкә янына, кулына тәсбих тотып, карт мулла менеп утырды. Килен-киленчәк ашсу ташып йөргән арада, ул, күзләрен йомып, акрын гына нидер сөйли башлады. Баштарак тонык кына чыккан аваз көчәйгәннән-көчәя барды һәм бераздан бөтен тирмәне тутырды. Бу тавыш гүя каяндыр күктән төшкән сыман тоела иде. Әйтерсең мулла күзләрен йомган да каяндыр ерактан килүче тавышларны эзли, ишетә һәм аларны акрын гына, вәкарь белән янында утырганнарга тапшыра. Көне буе эссе кояш астында көтүлектә чабып арган, талчыккан кешеләрнең алҗуын әйтерсең кул белән алып ташладылар. Бер-берсе белән төрткәләшеп, шаярышып утырган бала-чага шым булды. Гарәпчә катыштырып сөйләнгән вәгазьне аңласалар да, аңламасалар да, алар тынычландыргыч рухи дулкынга буйсындылар. Марат та, бу очрашуга картның бер капризы дип кенә караган башка таугизәрләр дә күңелләрендә ниндидер тынычлык, ипле бер рәхәтлек тойдылар. Янындагы иптәшләреннән берсе Маратның янтыгына төртте һәм колагына пышылдады: - Сиздеңме, мулла агайның сөйләвендә гипнозга тартым тәэсир бар... Белә, гипноз серләрен белә бу... Маратны да баштарак шуңа охшашрак уй биләп алган иде. Ләкин ул моның бөтенләй башка нәрсә икәнен дә бик яхшы сизеп, тоеп утырды. Иптәшенә акрын гына каршы төште: - Монда безгә табышмак артыннан табышмак бирәләр, дустым. Без баш ваткан нәрсәләрне болар инде күптәннән кулланып ята түгелме? һәрхәлдә, без эшлисе өлкәдән ниндидер серне беләләрме, тоемлыйлармы, анысын әлегә анык кына әйтә алмыйм. Әнә тыңла, аның ни сөйләгәнен шаярышып утырган бала-чага аңламый бит. Ләкин алар тавыш дулкынына буйсындылар, тынычланып калдылар. Гипноз серләре белән кызыксынганым бар минем. Тәгаен әйтә алам, бу гипноз түгел, биредә күбрәк тавыш дулкынының тәэсире. Күрәсең, монда кеше тавышының аерым көчен куллана беләләр. ...Казан галимнәрен зурлап озаттылар. Җомабай карт, чукмарлы артыш таягына таянып, авыл башына кадәр үзе килде. Барысы белән дә кул биреп саубуллашты, рәхмәт укыды. Аннан соң Маратны аерып читкәрәк алып китте. - Холкың-фигылеңне ошаттым. Ата-анаң изге затлардандыр... Сиңа бер әманәт тапшырасым килә, - диде ул һәм кулъяулыкка төрелгән ниндидер төенне актарырга кереште. Бармаклары чишә алмый озак азапланды. Аның, бер караганда, яшьләрчә фикер йөртүенә сокланган, икенче караганда, картларча хәлсезлегенә дә игътибарсыз калмаган Марат күптән кызыксынганын сорамыйча булдыра алмады: - Бабай, сиңа ничә яшь инде? Урынсыз сораганым өчен кичерә күр, - дип тә өстәп куйды. - һи, балакаем, сорасаң-сорамасаң да, яшәлгән кадәресе барысы да үземнеке. Йөз дә егерме дүртне куып барам, Алла боерса, - диде карт, көлемсерәп. - Тагын менә шушы кече оныкларымның да кеше булганын күрәсем килә әле. Ниһаять, кулъяулыктан нечкә зәңгәр җепселләр йөгергән, бармак башы зурлыгында гына көрән төстәге таш килеп чыкты. Карт аны уч төбенә куеп озаклап карап торды, авыз эченнән нәрсәдер укыды-укыды һәм Маратка таба өрде: - Мин әфсен укыдым. Яман көчләр сиңа зыян салмасын. Алар кәсафәте синнән читтә йөрсен. Ташны үзең белән ал. Безнең таулардагы тынлык, иминлек шушындый ташлардан да килә. Аларда көч бар, без аны тылсым дибез, шул сине яман күзләрдән, яман эшләрдән саклар. Марат сакланып кына картның ташлы кулын читкә этте. - Юк-юк, бабай, кирәкми! Үзеңә калсын, кирәге чыгар. Тагын да Җенния тарлавыгына барасың булыр... Ләкин күпме генә карышмасын, карт ай-ваена куймады, акрын гына үзенекен сөйли-сөйли, ташны Маратның кесәсенә шудырды: - Сиңа кирәгрәк тә әле ул!.. Садә кешесең. Андыйларга җеннәр каныгучан. Хәер, җеннәр генәмени?! Адәмнәр арасында да җаннарын иблискә саткан бәндәләр бар. Көнчелектән, хөсетлектән аяк чалмасыннар. Бу таш сине алардан да, аларның явызлыгыннан да саклар... Картның сүзләренә, әлбәттә, ышанып җитмәде Марат. Әмма чын күңелдән бирелгән бүләктән баш тарта алмады. Ташны кояш нурларында җемелдәтеп озак карап торды да түш кесәсенә салып куйды. Аның бу хәрәкәте кысынкы күз кабаклары арасындагы үткен күзләрдән читтә калмады, ахрысы. Карт тагын бер кат кисәтте: - Ташны күз караңдай сакла! Аның әле сиңа файдасы тияр. Аның хикмәтен син озакламый сизәрсең... Вә ләкин аны кирәкмәс кешегә бирмә дә... Марат нишләптер тагын бер кат Лотфины исенә төшерде. Бу таш һәм Җенния тарлавыгы хакында, бәлки, авыл халкы арасында берәр риваять йөридер. Буыннанбуынга килә торган тарихы бардыр. Менә шуны ишетеп кайтырга иде дә Лотфига сөйләргә иде. Менә дигән "Кыргыз хикәяте" килеп чыгар иде. * * * һәлакәттән соң инде шактый вакыт үткән. Күп нәрсәнең ачыкланган булуы да ихтимал. Бәлки әле, Миңнурый сөйләгәннәр дә - фаҗигадән айный алмаган кызның хыялында туган шик-шөбһәләр, чарасызлыктан үрсәләнү генәдер. Бер көнне дә югалтырга ярамый. Яраткан шәкертенең үлеме сәбәпләрен ачыклый алмаса, көпәкөндез шәһәр урамында кеше таптаткан адәм актыгының күзләренә карап җанында актарылган сорауны бирә алмаса, гомер буе үзен гаепле санап йөреячәк. Лотфи эзләнү-тикшеренүне кичекмәстән ГАИдан башлап җибәрергә карар бирде. Белсәләр, фаҗиганең нечкәлекләрен, сәбәпләрен анда беләләрдер. Әйтерләр, аңлатырлар, ярдәм итәрләр. Кеше хәтле кешене таптату ул тавык сытып китү генә түгел! Лотфи бөтен сорауларына да берьюлы җавап тапмакчы иде. Шуңа инана иде. Ләкин монда аның белән сөйләшеп тә тормадылар. - Казанда көн саен ничә һәлакәт була, беләсеңме? - дип, аның соравына сорау белән җавап кайтарды дежур офицер. - һәркемдә машина, "Волга", "мерседес", "вольво"... Белгәне дә чаба, белмәгәне дә... һәммәсен дә каян истә тотып бетермәк кирәк?! - Мин бит сездән булган бөтен һәлакәтләр турында сорамыйм. Миңа конкрет кеше, конкрет очрак турында белергә кирәк, - диде Лотфи, офицерның ризасыз тонда сөйләшүенә үртәлә башлап. - Мин бит сездән бер кеше турында гына сорыйм... - Әйе, булды андый хәл. Ул шофёрга җинаять эше кузгатылды инде. Берничек тә ярдәм итә алмыйм, - диде дежур офицер һәм, сүзе беткәнне аңлатырга теләгәндәй, Лотфига әйләнеп тә карамыйча, өстәлгә таратып салган кәгазьләрен актарырга кереште. - Иптәш майор, минем кайбер нәрсәләрне төгәлрәк беләсем килә иде. Мөмкин булса... - Сезгә әйтелде бит инде, җинаять эше кузгатылган. Бар материал да угрозыскта. Всё! Бетте! - дип, өстәлгә ике кулы белән шапылдатты дежурный. - Всё! Минем вакытым юк! - Монда сүз кеше язмышы турында бара. Шуны белергә дә минем хакым юкмыни?! - Ачуы чыга башлаган һәм тавышын күтәреп эндәшкән Лотфига офицер текәлеп карап алды да бераз уйланып торгач сорады: - Сез аның кеме буласыз? Лотфи аңламады, кайтарып сорау бирде: - Ничек? Кемнең кеме? - Минем түгелдер инде. Шофёрның кеме буласыз, дим. Шунда гына Лотфи үзенең сорауны бик үк төгәл бирмәгәнен аңлап алды. - Шофёрның беркеме дә түгел. Тапталган егетнең... - Ул ни әйтергә белмичә тукталып калды, - дусты булам. - Алайсаң, менә нәрсә, иптәш дус! һәлакәт булганга инде бер айлап вакыт узган. Ие бит! Моңынчы кайда йөрдегез соң сез? Бусы - бер. - Офицер баш бармагын бөкләде. - Мин сезгә әйттем, эш угрозыскта, дидем. Бусы булды - ике. - Тагын бер бармак бөкләнде. - Бик теләсәм дә, мин бүтән нәрсә әйтә алмыйм. Чөнки фаҗига булган җирне мин күрмәдем. Бусы - өч. Тагын кирәкме? Кара төк белән капланган тагын бер йонлач бармагын бөкләргә җыенган офицерны Лотфи үзе туктатты. - Соң, әйтегез, зинһар! Кем белән сөйләшим, - диде ул, түземсезләнеп. - Күптән шулай диләр аны, Алла бәндәсе. Угрозыскка керегез. Капитан Нигъмәтуллинга. Әйтсә, ул әйтер... Баядан бирле шуны аңлатырга маташам лабаса. Эчендә ярсуы кайный башлаган Лотфи тешен кысып урамга чыгып китте. ГАИда йомшаклык күрсәтеп бер тапкыр авызы пешкәч, ул бу юлы бөтен шартын китереп, рәсми төстә сөйләшергә карар бирде. Киң вестибюльдән пыяла стена белән бүленеп алынган дежурлар янына үтте дә сөйләшер өчен калдырылган кечкенә уентыкка журналист кенәгәсен сузды, үзләренчә корырак итеп әйтергә тырышты: - Миңа капитан Нигъмәтуллин кирәк иде. Милиция майоры аның кенәгәсен әйләндереп-тулгандырып карап алды, бер сүз дә дәшми генә, алдындагы эреле-ваклы кнопкаларның берсенә үрелде: - Әхәт Мансурович! Сезнең янга пресса вәкиле килгән. Кабул итәсезме? - диде. Аннан соң Лотфиның исемфамилиясен, хезмәт урыны һәм вазифасын да өстәп куйды. Сөйләшү җайланмасыннан үз-үзенә нык ышанган яшь тавыш ишетелде: - Керсен! Чәчләрен артка яткырып тараган, йөзеннән балалык чалымнары да чыгып бетмәгән уртачарак буйлы, почык борынлы капитанны күреп, Лотфи эчтән генә уйлап куйды: "Инде икенче бер коры куыкка эләктем, ахрысы!" Егетнең чәчләре арасыннан тырпайган колак яфраклары исә аның бу фикерен тагын да көчәйтте кебек. Капитан исә, аның уйларын сизгәндәй, өстәл янындагы урындыкка утырырга ишарәләде һәм Лотфига туп-туры карап, тыныч кына әйтеп куйды: - Тыңлыйм сезне, Лотфи әфәнде! Ни йомыш иде... Кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышырбыз. Кырыс итеп һәм дәрәҗәсен белеп сөйләшергә ниятләп кергән Лотфи капитан дигәнебездән көтмәгәнчә кешелекле һәм хәлен аңларга тырышу күреп югалып кала язды. Ул аны нәкъ шулай итеп, соңгы вакытта татар зыялылары арасында гадәткә кергәнчә, "әфәнде" дип атады. "Заман җилләре болар арасына да килеп җиткән икән", - дип уйлап куйды Лотфи һәм, үзенең эчендә бөреләнгән уйлары өчен гафу үтенгәндәй, басынкы тавыш белән сорады: - Мин моннан бер ай чамасы элек булган фаҗига хакында төгәлрәк мәгълүматлар белергә теләр идем. Ул көнне Горький урамында Ришат исемле журналист егетне ак "Волга" бәрдереп киткән. Берәр нәрсә ачыкланмадымы әле? Капитан, авырткан җиренә кагылгандай, йөзен чытып куйды һәм уң кулы белән ияген ышкып алды: - Да, табышмак булды ул безнең өчен... Җентекле хикәяләү ишетергә әзерләнгән Лотфи бөтен игътибарын туплады да, бераз алга иелә төшеп, җайлабрак утырды. Шактый озак сүзсез торганнан соң гына, капитан һәр сүзен үлчәп, акрын гына сөйләп китте: - Гаҗәпләнер нәрсәләр күп ул очракта. Егетне нәкъ менә шушы машина бәрдергәнлеген күргән әллә ничә шаһитыбыз бар. Бусы - расланган, кире каккысыз факт. Урамда кан. Кеше һәлак булган. Әмма машинада бер генә дә тырналган эз юк. Ни бәрелгән, ни яньчелгән җир таба алмадык. Әгәр шофёр качып киткән булса, безгә хәтта эзләнү эшен алып бару җиңелрәк тә булыр иде. Машинасын юган дияр идең, капотын алыштырган дияр идең. Ә монда бер тотыныр нәрсә юк. Лотфи түземсезләнеп, урынында кымшанып куйды. - Ә шофёр үзе нәрсә ди соң? Аннан сорау алгансыздыр бит?! - Сорадык. Озак сөйләштек, - диде капитан, кулындагы каләмен әйләндерә-әйләндерә. Ләкин ул бернинди ачыклыкта кертә алмый. Урам уртасыннан барган машина үзеннән-үзе тротуар янындагы кешегә ыргылып, аны таптатып китә алмый бит. Гәрчә шофёр шулай дип расласа да, без мондый версияне кабул итә алмыйбыз. Ул гына да түгел, янәсе, машина әле һәлакәттән соң да үзеннән-үзе алга чапкан, имеш. - Машинаның тормозларын, руль җайланмаларын тикшереп карадыгызмы? - Монысы - тагын бер гаҗәп нәрсә, - диде капитан. - Машина яңа гына заводтан чыккан шикелле. Тормозлары да, идарә итү җайланмалары да, моторы да өряңа. Сәгать кебек эшли. - Егет үзе нәрсә дә булса аңлата аламы соң? - дип гасабиланып тагын бер кат сораганын сизми дә калды Лотфи. - Безне дә нәкъ менә шушы мәсьәлә борчый инде, - диде капитан. - Чөнки, үзенең әйтүенчә, нәкъ менә соңгы минутта, һәлакәт булган мизгелдә егет ни булганын, ничек бәрдергәнен хәтерләми генә түгел, ул бу хакта бернәрсә дә белми. - Туктагыз, туктагыз, иптәш капитан, белгәнемчә, егет бит һәлакәт булган урынга үзе әйләнеп килгән, - дип, аны бүлдерергә ашыкты Лотфи. - Димәк, ул белгән булып чыга түгелме соң? - Әйе, анысы шулай... Берничә мизгел һушсыз торган арада, ул инде урам буйлап илле-алтмыш метрлап китеп өлгергән. Көзгесеннән халыкның аһ-ваһ килүен, нәрсәдер күрсәтүен абайлап, һәлакәт урынына кире кайткан. Ләкин һәлакәт булганын белеп түгел... - Мин моңа ышанмыйм, - диде Лотфи. - Очы очка ялганмый бит. Машинасы белән кешене күтәреп бәрсен дә, үзе хәтерләмәсен, имеш. Машинасында бер генә эз дә калмасын... Мин техник түгел. Җинаятьчеләр белән көн дә очрашып тормыйм, аларны эзләү белән дә шөгыльләнгәнем юк. ГАИ эше дә миңа караңгы. Әмма бу минем акылыма сыймый. Сыйдыра да алмыйм. Сез бит тәҗрибәле кеше, әйтегез әле, эшегездә мондый аңлаешсыз, гайре табигый очраклар еш буламы? Капитан урыныннан күтәрелде һәм очсызлы "Идел" сигареты кабызып, тирән итеп төтен суырды, аны боҗра ясап һавага өрә-өрә, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренергә тотынды: - Бөтен хикмәт тә шунда шул, - диде ул, тирән сулап. - Мондый нәрсә элегрәк бөтенләй юк иде. Соңгы бер ел-ел ярымда безнең районда гына да дистәдән артык шушындый фаҗига. Ничек дип әйтим, технологиясен төшенә алмыйбыз. Иң гаҗәбе: кемнеңдер үлеменә сәбәпче булган кешеләр үзләре дә бернәрсә хәтерләми. - Сәер, - дип куйды Лотфи. - Егеттә кемнең дә булса үче юк идеме? Аның якын дуслары әллә ни күп булмаган шикелле, һәрхәлдә, миңа шулай тоела... Сез аны үзегезнең дустыгыз дип атадыгыз. Бәлки, сезгә берәр нәрсә мәгълүмдер. Лотфи уйга калды. Тукта! Чыннан да, Ришатта кемнең үче булырга мөмкин соң? Аны юлыннан алып ату өчен, кем шушындый җинаятькә бара алыр? Ләкин, ничек кенә уйламасын, андый кешеләр барлыгын ул белми иде. Дөрес, Ришат ачы телле, үткен каләмле журналист иде. Үзе күргән, белгән бер генә тискәре нәрсәне - ришвәтчелекме ул, урлашумы, әхлаксызлыкмы - берсен дә битараф кына уздырып җибәрә белмәде. Радиодан сөйләде, гәҗиткә язды. Бер эшне башласа, ахырына җиткермичә туктый торган гадәте юк иде. Кинәт Лотфиның миен бер уй яндырып үтте. Ләкин ул шиктән үзенең үк тәне эсселе-суыклы булды. "Миңнурый бар бит әле! Миңнурыйга кызыгып йөргән, аның Ришатка мәхәббәтеннән көнләшкән кем дә булса булырга мөмкинме?" Ләкин уйларыннан үзе үк сискәнеп китсә дә, аны капитанга да әйтмичә булдыра алмады. Капитан аның сүзләреннән көлеп кенә куйды. - Тикшердек без аны, белештек. Кызның бер кәррә гаебе юк. Авылдан күптән түгел килгән. Шәһәрдә танышлары аз. Булганнары да өлкән кешеләр, әти-әниләренең элеккеге танышлары, дус-ишләре... Бу версия дә бармый. Эшләми. Лотфи аптырап иңсәләрен җыерып куйды һәм инде байтактан күңел төбендә кымырҗыган сорауны бирде: - Сорыйсы килгән тагын бер нәрсәм бар: шофёр егетне психиатрларга күрсәтеп карамадыгызмы? Шигем бар минем. - Күрсәттек. Тик алар да егеттә бернинди психик тайпылу тапмадылар. Без кабат кисәткәннән соң, икенче бер табиблар яңадан тикшерү үткәрде. Хәтта монысын әйтергә рөхсәт ителми иде, шулай да сезгә ярый дип беләм: ялган детекторында да тикшереп карадылар. Шунысы сәер: чыннан да, шофёр һәлакәт мизгелен хәтерләми. Әйтерсең аны хәтереннән уеп алганнар. Әмма... - Капитан, әйтергә микән, әйтмәскә микән дип шикләнгәндәй, маңгаен җыерып уйланып торды. - Аңлашылып җитмәгән бер нәрсә бар анда барын... Гипнозга дучар иткән психиатр аның нәкъ һәлакәт мизгелендә ниндидер рәвешсез йөнтәс нәрсә күргәнлеген әйтә. Әмма катгыян раслый да алмый. Милициядән чыккач та, шактый озак уйланып барды Лотфи. Әйе, һәлакәт сәбәпләренең очына чыгарлык түгел. Ришатның нәрсәнедер әйтеп бетерми калганлыгы, Миңнурыйның нәрсәдәнме, кемнәнме курыкканлыгы, шикләнгәнлеге исенә төште. Ләкин аларны да милициягә әйтерлек түгел, аларда тотынырлык бер генә җеп очы да юк иде. "Бәлки, сорауларга җавап Ришатның язмаларында бардыр?" Башына килгән бу уйдан Лотфи сискәнеп китте. Моңа кадәр аларны укып, һич югы, актарып карамаганлыгына үз-үзен битәрләргә кереште: "Шерлок Холмс табылган, имеш. Милициягә бара да белешә, имеш. Тот капчыгыңны! Сине генә көтеп торалар ди анда". Миңнурый белән дә тагын бер кат сөйләшеп, белешеп була иде ич. Ул нидән, нәрсәдән шикләнгәнлеген әйтмәде ләбаса. Юктан гына курыкмагандыр ла. Ләкин үзен эчтән никадәр сүксә дә, Лотфи милиция хезмәткәрләренең эшенә бәйләнер җай таба алмады. Алар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр һәм Лотфи шикелле үк ниндидер сәер билгесезлек алдында туктап калганнар иде. Аңа ачкыч исә Ришат белән бергә китеп барган. Боларны сораштырып, тагын бер кат Миңнурыйны газаплаудан да артык мәгънә чыкмас кебек. Хәер, олы тетрәнүдән айный алмаган кыз Казанда озак тора алмас. Монда үткән һәр көн, үтеп йөргән һәр урам аңа Ришатны хәтерләтә һәм югалту газабын тагын да тирәнәйтә генә торгандыр. Лотфи, кайткач та дәфтәрне, язмаларны күздән кичерергә, аннан ничек тә Миңнурыйны табарга ният итеп ашыга-ашыга, Үзәк ял паркына таба атлады. Ләкин типтигез асфальттан бер-ике адым ясарга да өлгермәде, аягы ниндидер бушлыкка төшеп тә китте. Ушына килгәндә исә, ул пычрак су җыелган канализация коесында ята иде. Лотфи, кулларына таянып, гәүдәсен өскә ыргытты һәм, бер читкә китеп, үзенә күз салды. Өстеннән шыбырдап шакшы су ага, тез башыннан чалбар балагы умырылып чыккан, тирән җәрәхәттән пычрак белән аралашып кан тибә иде. Лотфи кулъяулык белән ярасын кысып бәйләде дә титаклый-титаклый трамвай тукталышына таба китеп барды. Әмма, тезендәге яндыргыч авыртудан тешләрен кысып, якындагы өйнең стенасына сөялергә мәҗбүр булды. Поликлиникада яраларын юып бәйләгән таныш врачы шаккатып тел шартлатты: "Бәхетең бар икән әле. Батып үлмәгәнсең. Дүрт-биш метр тирәнлектәге кое бит ул! Алла саклагандыр сине", - диде. * * * Экспедициядән ашкынып, канатланып кайтты Марат. Әгәр уйлаганнарын, фаразын тәҗрибәләр һәм анализлар белән исбатлый алса, галимнәр байтактан баш ваткан четерекле бер мәсьәләгә нокта куелачак. Лабораториянең әзер булмавы гына кәефен кыра иде. Киткәндә, төзүче осталарга кат-кат гозерләде: "Зинһар, бер айда эшләп бетерергә тырышыгыз", - диде. Дөрес, ул үзе Казанда калса, ремонтны да, җиһазлауны да тизләтә алган булыр иде. Әмма Тянь-Шань тауларындагы табышлар бернәрсәгә алыштырырлык түгел. Ике көймәнең койрыгын берьюлы тотып булмый шул! Тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк анализ ясарга, тәҗрибәгә керешергә... Марат ишекне ачып керде дә беренче очраган эшчене туктатты, бер-бер артлы сорауларын яудыра башлады: - Җиһазлар урнаштырылдымы? Стенага, идән-түшәмнәргә изоляция ясадыгызмы? Яңа приборлар кайтып җиттеме? - Булды, барысы да булды, - диде төзүче егет. Аннан соң үзалдына мыгырдагандай әйтеп куйды: - Чистый башны катырдылар инде. Тавыш керми торган бүлмә буламыни? Ул хәтле тырышмасалар... Тавыш сөймәсәң, сейф эченә кереп утырып эшләргә буладыр ла... Марат аның сүзләренә мыек астыннан гына елмаеп куйды да, җавап биреп тормыйча, ашыгып лабораториягә керде. Егет, белепме-белмичәме, дөресен әйтә иде шул. Маратка, чыннан да, нәкъ менә сейф кебек ышанычлы, тавыш һәм нурланышны үткәрмәслек ныклы бина кирәк иде. Керде дә борынгы, калын таш стеналы бинаның идәнен, диварларын каккалап-суккалап тикшерергә кереште. Егет дөрес әйткән, барысы да ул көткәнчә ясалган иде. һәммәсе дә тавыш йотучан махсус тышча белән каплатылган, атмосферадагы электр тирбәнешләрен үткәрмәслек изоляция салынган иде. Бары тик приборлар һәм компьютерлар өчен өстәлләр, киштәләр урнаштырасы гына калган да кайбер җирләрне буяштырып чыгарга кирәк. Беренче карашка үтә гади тоелган бу эшләр исә шактый озакка сузылды. Марат үртәлде, ярдәм итәргә теләп монтажчыларга кушылуыннан исә аларга комачаулаудан башка нәрсә килеп чыкмады. Көтелгән көн килеп җитте. Марат компьютерларны тоташтырды, приборларны әзерләде, кирәкле аппаратларны барлады да уйга калды. Әллә нишләп Тянь-Шань таулары, кунакчыл кыргыз авылы, таулардагы тынлык, авыл аксакалы йөзьяшәр Җомабай карт исенә төште. Колагында картның сүзләре яңгырады: "Бу ташның хикмәтен озакламый син үзеңдә сизәрсең!" Кыргыз аксакалы киләчәктән хәбәре бар кеше шикелле бик белеп сөйли, ниндидер көч белән үзенә ышандыра да иде шикелле. Әйтерсең кулыннан кемдер тотып йөртә башлады, Марат сихерләнгән кебек, үз-үзен белештермичә кесәсеннән зәңгәр ташны чыгарды да куәтле пресс астына куйды. Электр тоташтыргычка үрелде. Манометр угы дерелдәп өскә таба үрләде. Маңгаена тир бәреп чыкты. Теләсә нинди таш инде әллә кайчан көлгә әйләнгән булыр иде. Кыргыз аксакалы биргән сәер әманәт исә хәтта чатнамады да. Марат тагын басымны өстәде. Әмма таш коточкыч югары басымны сизми дә иде кебек. Марат, башын кыегайта төшеп, "һы!" дип куйды да артык югары көчәнештән калтырый башлаган прессны туктатырга ашыкты. Бераздан химкорпуска, аспирант чактан ук таныш дустына шалтыратты: - Карале, туган, сезнең анда бераз гына... патша аракысы дисезме әле... табылмасмы? - Табабыз аны. Нәрсә, әллә башың авыртамы? - дип шаяртты химик егет. - Авыртмас җиреңнән авыртыр... Бер каты чикләвек тапкан идем. Шуны ватып булмасмы дип маташу... - һы, эшләрең шәптән түгел икән, егеткәем, чикләвек тә вата алмагач. - Аннан өстәп куйды. - Әйдә, алып кер, бергәләп ватып карыйк. Синең башыңны төзәтү өчен, җаным фида булсын. Химик егет тирләде, пеште, изүләрен ычкындырып җибәрде дә, урындык аркасына терәлеп, кулларын салындырды. - Патша аракысы да алмый, утта да янмый... Юкса бер пластмасса кебек кенә әйбер. Нәрсә алып кердең син миңа? - диде ул, ниһаять, Маратка текәлеп. - Мондый кислотада хәтта алтын да эри. Марат иңнәрен генә җыерды. - Үземнең дә аның ни икәнен беләсем килә иде шул, - диде дә, химикны аптырашта калдырып, кесәсеннән кечкенә радиотелефон чыгарды, ашыгып, физика факультетында эшләүче икенче бер танышының номерын җыярга тотынды. - Карале, матурым, сезнең лазерлы спектроскобыгыз эшлиме анда? Бер төймә хәтле таш кисәге бар. Шуны тикшереп карыйкмы әллә димәкче идем... Телефоннан яшь тавыш ишетелде. - Син дигәндә аяк идәндә, Марат абый. Шырпы кабыннан егылып төшәргә дә риза. Әйдә, кер! Әле күптән түгел генә үзендә лекцияләр тыңлап йөргән аспирант кыз ташны әиләндереп-әиләндереп карады да ирен чите белән генә елмаеп куйды: - Син табасың инде, Марат абый, баш вата торган нәрсәләрне. Бер дә күргән әйбер түгел бү Кристалл дисәң кристалл түгел, пластмасса дисәң, аңа да охшамаган. Лазер нурына бирешмәгән нәрсә дөньяда юк. Тикшереп карыйк соң, - дип, сөйләнә-сөйләнә, ташны көчәйткеч блогына ныклап урнаштырды. Лазер нурын ташка төбәп, көчәнешне арттыра башлады. Кинәт икесе дә гаҗәпләнеп, башларын чайкап куйдылар. Ташның нур тигән өлеше кинәт кенә агарды да нурны көзге шикелле лазерның үзенә кайтара башлады һәм яңадан зәңгәр төсен алды. Никадәр генә тырышсалар да, башка нәтиҗәгә ирешә алмадылар. - Моны, бәлки, электронлы микроскоп белән тикшереп караргадыр, - диде, ниһаять, аспирант кыз. - Нәрсә, анысына да тәвәккәллибезме? - Ярар, анысы үземдә дә бар. Кайтыйм әле. Бәлки, берәр нәрсә чыгарып булыр. Билгесез таш бөтен уен биләп алган иде инде. Аның төзелешен һәм хикмәтен белми торып, тынычлап башка эшләренә керешә алмаслыгын да төшенгән Марат кайтты да куәтле электрон микроскопны кабызып җибәрде. Экран янында гаҗәпләнеп, сүзсез калып шактый озак утырды әле. Нихәтле генә боргаламасын, ташның төзелеше аңа билгеле бер генә минералныкына да охшамаган иде. Тагын химиклар яисә геологлар белән киңәшләшмичә булмас дип күңеленә беркетте дә анализ нәтиҗәләрен кәгазьгә теркәп куярга җыенды. Башлаган эшен бетермичә туктамый, үз дигәнен итмәсә, җанына тынычлык таба алмый торган Марат тәмам сихерләнде: Алла каргаган ниндидер таулар арасында яшәп ятучы бер кыргыз карты биргән ташның серен ача алмаудан иреннәрен чәйнәр дәрәҗәгә җитте. Үҗәтлеге артты гына. Җенния тарлавыгында айлы төннәрдә пәри кызы күренә дигән сүзләр кылт итеп исенә төште. Тукта, тукта! Ташка, бәлки, көчле нурланыш белән тәэсир итеп караргадыр. Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма, Тәмуг гөлен тотып нечкә кулларыңа? Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың Уйнап-уйнап мине тәмуг утларына? Марат күңеленә әллә каян гына килеп кергән шигырь юлларын кабатлады. Кәефе күтәрелеп китте. Җомабай карт аңа үзе юл күрсәтә түгелме? Ташны махсус бокска урнаштырды да компьютер дисплее каршына килеп утырды. Бармаклары көйләгеч төймәсен боргаларга кереште һәм кинәт аның күңеленә суырылып әллә каян астыртын шом килеп керде, аяклары хәлсезләнде, бераздан ул үтергеч сызлауга әйләнде. Аннары сызлау чәкәннәренә, тезләренә күтәрелде һәм бермәлне Марат аларның барлыгын тоймас булды. Ботын бар көченә чеметеп карады, бернинди авырту юк, аларны хәтта үтмәс пычак белән кисәргә дә мөмкин иде кебек. Әйтерсең тәне астан өскә таба үлеп килә. Шунда Марат тагын бер нәрсә тойды: гүя аның барлык күзәнәкләре телгә килде дә ярдәм сорап кычкыра башлады. Аларның үләсе, бетәсе килми иде. Кабер салкынлыгы күкрәгенә менеп җитте. Марат үзен инде ярыммәет хәлендә хис итә башлаган кебек булды. Моңа түзәр, чыдар әмәл юк иде. Бүлмәдә өзлексез яңгыраган сызгыру басынкы гүләүгә алышынды. Маратның маңгаена салкын тир бәреп чыкты, тешләрен кысып, экранны күзәтүен дәвам итте. Күрсәткеч прибор угы инде алты герц тирәсендә тирбәлә башлаган. Гомерендә кичермәгән авырту һәм шомнан онытылган Марат янында гына зәһәр өермә уйнаганын тоеп сискәнеп китте, борылып карады һәм чак кына кычкырып җибәрмәде... Икенче мизгелдә исә чәчләре үрә торды. Бүлмә түрендә хасил булган рәшәдән ниндидер гәүдә материаллашып килә иде. Күзләре атылып чыгарга җитеште. Гүләү авазы көчәйгән саен, рәвешсез нәрсә дә күзгә күренеп үсә, зурая иде. Марат, ахыр көчен җыеп, көйләгеч төймәсен киметү ягына борып җибәрде, һәм колачын җәеп инде аңа таба килә башлаган йөнтәс нәрсә кинәт томан шикелле таралып төште дә ачык ишектән агып чыгып китте. Марат исә хәлсезләнеп урындыкка ауды. * * * Лотфи көрән тышлы дәфтәрне алды да уйга калды. Чыннан да, бу дәфтәрдә Ришатның сәер үлеме сәбәпләрен аңлатырлык язмалар бармы? Әгәр бар икән, димәк, ул ниндидер һәлакәткә якынаюын сизгән, тоемлаган булып чыга түгелме? Моңа ышануы кыен иде. Тормышын яңа гына кора башлаган, беренче чын мәхәббәте бөреләнгән егет алдын-артын уйламый дуамал эш итмәс. Әллә... дошманнары үтә дә мәкерле булганмы? Аны сиздермәстән, акрынлап һәлакәткә алып барганнармы?! Мондый уйлардан тагын эсселе-суыклы булып китте. Ләкин аннан башка бу эшне ерып чыгардай бүтән кеше юк иде. Тикшерүне икенче яктан дәвам иттерергә кирәк, һәр язманы карап, анализлап чыгасы булыр. Язган икән, димәк, кәгазьгә иң борчыганын, уйландырганын төшергәндер. Җеп очы чыкмый калмас. Иренең чыгып китәргә җыенуын, портфеленә кәгазьдәфтәр тутыруын күргән хатыны ризасыз мыгырданды: - Ичмасам, бер ял көнне өйдә утырыр идең, һич югы, бакчага барып кайт әнә. Атна бит инде, яшелчәләргә су сипкән юк... Кеше ирләре әйткәнне көтеп тормый. Бакча, бакча дип үлә... Күз көеге шикелле йөрисең шунда... - Эш күп, бакча кайгысы түгел әле, - диде Лотфи, ачуы чыгып. - Кеше язмышы турында сүз бара монда... - һаман кеше язмышы, кеше язмышы... Ә минеке язмыш түгелмени сиңа? Мин дә кеше түгелмени, - диде хатыны, еларга җитешеп. Лотфи, теше авырткандай, йөзен чытып куйды. Сиздермәскә тырышып уфылдады. Ялдан кайтканнан бирле, өйдә ниндидер мәгънәсез киеренкелек хөкем сөрә, хатынының ризасызлыгы, теләсә кайсы сүзгә кабынып китәргә торуы аның бөтен барлыгын агулый башлаган иде. Югыйсә күзгә күренеп торган бернинди сәбәбе дә юк кебек. Ләкин белә, сизә Лотфи: кичекмәстән бер-бер нәрсә хәл итмәсәләр, алга таба да болай яшәп булмаячак. Бала кызганыч! Нарасыйның аларның үпкәләшүендә гаме юк. Аңа әти кеше кайгыртуы кирәк. Аңа ана белән бергә ата назы да кирәк. Иртәдән үк көннең яме югалган иде инде. Лотфи барысына да кул селтәде дә эшенә чыгып китте. Анда, ичмасам, тынычлап укып була, анда уйланырга комачауламыйлар. Яшь дустының эч серләре белән танышасын уйлап авыр сулап куйды. Акрын гына урындыкка утырды. Утыргычта исә нәрсәдер чырт итте. Күзлеген эзләп өстәл тартмасына үрелгән Лотфи сикереп торды һәм үртәлеп, черт итеп төкереп куйганын сизми дә калды. Әле яңарак кына эшләтеп алган сөяк кыса да, яктылык тәэсиренә карап төсен үзгәртә торган фотохром пыялалар да челпәрәмә килгән иде. "Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дигәннәре шушы буладыр инде..." Күзлексез көйгә үзен ике кулсыз кебегрәк хис итүче Лотфи үртәлеп кәгазьләрен җыярга кереште. Өйдәге авыр тынлыкны сизмәмешкә салышып эчке бүлмәгә үтте дә, иске күзлеген киеп, диванга сузылып ятты. Ничә көннәрдән бирле укылырга тиешле булып та кул тимәгән көндәлек дәфтәре кулларын пешерә башлагандай тоелды. Әйтерсең Ришат аны тавышсыз гына битәрли кебек иде. Беренче битен ачуга исә, урамда, тәрәзә астында, кемнәрдер пневмочүкеч эшләтергә тотынды. "Нинди каргалган көн соң бу?" Лотфи балконга ташланганын сизми дә калды. Ә анда, ял көне булуга карамастан, әфлисун төсендәге җиңсез куртка кигән юанюан хатыннар асфальт ватарга керешкән иде. Боларны инде хәзер кичсез туктатырмын димә! Лотфи, җәзага хөкем ителгән җинаятьче кебек, язмышына буйсынды һәм, колакларын мендәр белән каплап, көндәлекне актарырга кереште. Язмалар күп иде. Кайсыберләре һәр хәрефнең бөгелешләрен бизәкләп, Ришатка хас төгәллек белән матурлап тезелгән булса, кайсыберләре исә ашыгып, өтек-төтек кенә сырланган иде. Апарга карап та Ришатның ул көнге халәте рухиясен бик ачык күз алдына китерергә мөмкин иде. Лотфи, шундый урыннарны сайлап, ашыгып укый башлады. "...Спорт сараена концертка бардык. Мәскәүдән рок-группа килгән. Гаҗәпләндем әле: концерт кешеләрне әллә ничек ярсытты, үрсәләндерде. Үзем дә ул шаукымга бирелә яздым... Яшь-җилкенчәк сәхнә янына чыгып, котырына-котырына бии башлады. Минем дә сакалым билемә җитмәгән, Миңнурыйны җитәкләп, мин дә чыктым. Чыккан идем... янымдагы кешеләрнең күзендә бушлык күреп имәнеп киттем. Күзләре пыяла кебек иде, буш иде. Миңнурыйга карадым. Аның күзе дә шундыймы дигән уйдан тәнем эсселе-суыклы булды. Аллага шөкер! Ягымлы елмаюдан башка нәрсә юк иде. Уңайсыз булып китте. Миңнурыйны җитәкләп, тизрәк урынга барып утырдым. Пыяла күзләр арасында биегәнче... Концерттан соң яшьләр идарә итеп булмый торган кыргый бер төркемгә әйләндемени. Хәзер генә белдем, музыка белән кешене фәрештә ясап та, аны ерткыч итеп тә була икән! Бәлки, музыка кеше җанындагы ниндидер бер үтә нечкә регуляторга кагыладыр... ...Аптырыйм әле мин. Радионы ачсаң, Чумак сихерли, телевизорны ачсаң - Кашпировский. Әллә нинди Лонголар, Тарасовлар. Тылсымчылар, гипнотизёрлар, сихерчеләр, ак магия, кара магия... Меңләгән кеше кич саен экран янына чүмәшә. Чынлап та ышаналар микәнни? Әгәр дә телевидение яисә радио аша миллион-миллион кешене гипнозлап, аларны бертөрле уйлау-фикерләүгә димме, бертөрле хис итүгә көйләп була икән, димәк, сүз белән (сүз белән микән әле?) кешене ниндидер юнәлештә программалап була! Бу бит коточкыч! Кемнәрдер кешелек дөньясы белән усал тәҗрибә ясап карыйдыр сыман тоела миңа. Чәчләрең үрә торырлык бит!.. Уйланган саен уйларым чуала гына. Гап-гади сүзләр белән... Бәлки, аларның тавыш тембрына берәр төрле, моңарчы без белмәгән тибрәнү салынгандыр. Кызыксынып карарга кирәк. ...Кызык! Матбугат гөр килә. Әле анда, әле монда ОЙБОлар, тәлинкәләр җиргә төшә. (ОЙБО - очып йөрүче билгесез объект, урысча НЛО диләр.) Ниндидер кешегә охшаган гуманоидлар... Кемнәрдер ул тәлинкәләргә кереп чыккан, шуннан төрле чирләрне дәвалый алу сәләтенә ия булган, имеш. Миңа калса, алар берсе дә космик корабль түгел. Башка планеталарга килеп йөрерлек югары цивилизациягә ия акыллы затлар, һичшиксез, безнең радиотелевидение тапшыруларын инде күптән тойган булырлар иде. Дөнья электромагнитлы тирбәнешләрдән тора. Алар бу тапшыруларны өйрәнеп, кешелек дөньясы турында бөтен кирәк мәгълүматны алган булырлар иде. Сукыр түгелләрдер. Күрерләр иде. Җир шарындагы шәһәрләрне дә, авылларны да... Нью-Йорк, Лондон, Париж, Токио кебек шәһәрләрне... Атом полигоннарын... Бертуктаусыз шартлаган бомбаларны. Күккә ашкан йөзәр катлы биналарны. Җир тирәсендә күпме ясалма юлдаш әйләнә, космик корабльләр бар. Ни өчен ул акыл ияләре "контакт өчен" Җир шарындагы иң билгесез гап-гади кешеләрне сайлап ала? һәм, чыннан да, сайлап алалармы? ...Күбрәк уйланган саен, сорауларым арта гына. Без акрынлап зомбиларга, манкортларга әйләнергә тиешме? Кемнәргәдер кешенең сүзсез буйсына торган тыңлаучан корал булуы кирәкме?! Гитлер концлагерьларында башланган, коточкыч тәҗрибә бүген дә дәвам итәдер? Яңа баскычта. Яңа югарылыкта... Бөтендөнья күләмендә... Элеккеге СССР - сынау өчен иң уңайлы полигон. Иҗтимагый строй җимерелгән, җәмгыять коллапс хәлендә. Халык җитмеш ел буе рухи сындырылган һәм надан, диннән аерылган. Иманы, кыйбласы юк. Алласыз халык - киләчәксез халык. Тиешле орлыкны сип кенә, теләсә кайсысы мул шытым бирәчәк". - Әйе, егетнең башы эшли, - дип куйды Лотфи. Тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын гына ачкан иде, күрше бүлмәдә ачыргаланып елаган тавыштан сискәнеп китте. Дәфтәрне бер якка ташлап сикереп торуын сизми дә калды. Рәхәтләнеп йоклаган һәм тавыш-тыны чыкмаган нәни кыз идәндә ята иде. Аның өсте ачылган, көчәнеп кычкырудан бөтен тәне күм-күк булган иде. Ашыгып кызны кулына алды да иркәләп йоклатырга кереште. Кухнядан, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, хатыны килеп керде. - Тагын нишләттең инде? Шул балага тимәсәң булмыймыни? - дип, үпкәле караш ташлады ул. Лотфи бер сүз дә дәшмәде. Мондый чакта сөйләшү мәгънәсез. Бүген барысы да аңа юри комачаулыйлардыр сыман тоела башлады. Балконга чыгып тәмәке кабызды да, уйларыннан арынырга теләгәндәй, башын чайкап куйды. "Иртән үк бакчага чыгып китәсе булган икән. Рәхәтләнеп ял итәр идем, тынычлап укый алган булыр идем". Күгелҗем офыкка карап уйланып балконда шактый озак басып торды ул. Күңеле белән ерак илләргә китте, бер кайгысыз, рәхәт яшәүче кешеләр дә бардыр дигән уйдан нишләптер күңеле тулды. Барысын ташлап туган якларына, авылга кайтып китәсе килә башлады. Бераз ял итеп алганнан соң тынычланып калгандай булды һәм, бүлмәгә кереп, тагын көндәлек дәфтәрен кулына алды. "...Бер атна больницада ятып чыктым. Эшкә барганда, троллейбуска КамАЗ бәрелде. Үч иткәндәй нәкъ мин утырган җиргә. Башка берни хәтерләмим. Больницада гына һушыма килгәнмен. Баш мие селкенгән диделәр. ...Нигәдер эшләрем һаман кирегә таба бара. Соңгы хәлләр турында уйлый башлауга башым авырта. Күп нәрсәне онытам. Хәзер барысын да кәгазьгә төшереп барырга тырышачакмын. ...Получкага хәтле тагын акча җитмәде. Көч-хәл белән ялынып, кассадан аванс алдым. "Монысы соңгы тапкыр, бүтән сорама", - диделәр. ...Кичә Фәннәр академиясе яныннан университетка таба менеп килә идем. Нәкъ аяк астымда гына нәрсәдер шартлады. ЙаХода! Ничек исән калганмындыр... Бишенче кат түбәсеннән кирпеч төшсен әле! Ярый әле башка эләкмәде. ...Ниһаять! Теләгәнемә ирештем! Билләһи, эт белән эзләсәң дә табарлык җирдә түгел. Иске Танкодромның иң караңгы почмагында. Бөтен Казанны шаулатучы сихер остасы, җитмәсә. Әкияттәгечә убырлы карчык күрермен дигән идем. Тот! Ха-ха! Илле-илле бишләрдәге хатын. Ни чегән, ни марҗа, ни татар түгел. Кайчандыр чибәр булгандыр үзе. Кайсы кавемнән икәнен генә тәки аңлый алмадым. Ну күзләре! Искә төшсә, хәзер дә тәннәрем чымырдап китә. Әйтерсең, эчеңә кереп, әгъзаларыңны, уйларыңны капшый. Сөйләшүен генә кара. Сорашу, белешү юк. "Саклан, өстеңдә болытлар куера. Бу эшең кирәксез. Яратмыйлар борын тыкканыңны", - диме! Шәп бит, ә! Кемнәр яратмый? Анысын әйтми, анасын корт чаккыры... Бер сәгатьләп сөйләшеп утырдык. Ләкин ул нәрсәдер әйтеп бетерми. Белмим... белмим! ...Экстрасенс хатын белән сөйләшүдән менә дигән тапшыру чыгасы иде. Бөтен Татарстанның астын өскә китереп шаулатасы идем... Аптыраш!.. Чажлап эшләп утырган магнитофонның тасмасы чип-чиста. Кат-кат тикшергән идем бит югыйсә. Кемнеңдер этлеге бу! Хәер... Үземнән калдырып та йөрмәгән идем кебек. Шулай дигәч, баш редактор аты-юлы белән сүкте. "Кемнәндер этлек эзләгәнче, магнитофонда юньләп эшләргә өйрән әле", - ди. Багучы хатын янына тагын барырга туры килер, ахры... Нишләптер аяк тартмый. ...Очраклыклар артык күпкә китте әле. Автобус көтеп тора идем. Урамнан ниндидер машина үтеп китү булды, тукталыш өстендәге бетон плитә җимерелде дә төште. Чак кына авыз ачып торсам, астында калып бака буласы идем. Гөрселдәп, күз алдымда челпәрәмә килде. Тимербетон плитә! Башка сыйдырып булмый. Бу аларның мине кисәтүе түгелме! Хәер... Минем ни уйлаганны алар кайдан белсен?! ...Авариядән соң әле һаман мантып булмый. Йөрәк кага, баш әйләнә. Җитмеш яшьлек картмыни, билләһи! ...Гайре табигый, аңлатып булгысыз фаҗигаләр артык күпкә китте түгелме? Быел яз гына дистәләрчә үлем! Башта техник университетта үтә четерекле фәнни мәсьәлә өстендә эшләүче яшь доцентның гомере өзелде. Аннан соң - танылган музыка белгече. Тагын берничә көннән - радиоастроном... Галимнәр, инженерлар, конструкторлар, язучылар, рәссамнар... Барысы да яшьләр бит, җитмәсә. Киләчәктә татарның рухи байлыгын, гыйльми хәзинәсен тудырасы кешеләр бер-бер артлы юкка чыга. Юри сайлап алалармыни?! Кем тарафыннандыр әзерләнгән, эзлекле рәвештә алып барылучы астыртын акция түгелме бу? Берсе дә үз үлеме белән түгел бит! Йә машина таптый, йә ток суга, йә башка төрле һәлакәт... Барысы да фаҗигале. Кем каргаган безнең киләчәкне? Шушы хакта язып чыгарга кирәк әле. Чаң сугарга! Җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәк. Юкса озакламый өметле бер генә кешебез дә калмаячак". Лотфи ирексездән кулын күкрәгенә куйды. Йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгардай булып тибә башлады, теле, тамагы кипте. Әйтерсең күбрәк укыган саен, көндәлектәге кичерешләр, Ришатны эзәрлекләгән хисләр, шикләнүләр аңа да күчә кебек иде. Күңелен шом басты. Тик торганда кабынган бу имәнеч хисләрдән, йөрәген кыскан тәшвиштән арыныр өчен, ул дәфтәрне ташлады да кухняга чыгып китте. Пешәләнә-пешәләнә кайнар чәй эчте, яңа гәҗитләрне караштырды. Бераз тынычлана төшкәч, кече бүлмәгә чыкты. Ничек кенә булса да, дәфтәрне укып бетерергә кирәк иде. "...Ярый әле Миңнурый бар! Аның янында җаным, күңелем тынычланып кала. Эштәге бөтен күңелсезлекләр, соңгы вакыттагы сәер хәлләр хакында уйлануларым кул белән алып ташлагандай юкка чыга. Аның бер көлүе, елмаюы мине шулай бәхетле итә ала микәнни? Кадерлем минем! Газаплы уйларымнан бары син генә коткарасың. Синең янда онытылам мин. ...Ура! Миңнурый белән загска гариза бирдек. ...Танкодромда фал ачучы хатынга тагын чиратка язылып кайттым. Бу юлы чиратсыз кертмәде. Искитмәле. Иртәнге биштән килеп язылалар. Шунда ишеттем әле. Бу теләсә бозым сала, теләсә сөйдергеч тә ясый белә икән. Берсе сөйләп торды, имеш, кемдер шушы хатын биргән ниндидер "сихер" белән көндәшен яндырып үтергән. Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма. Ак һәм кара магия, сихер, тылсым, экстрасенслар турында кулга эләккән барлык китапларны, гәҗит-журнал мәкаләләрен карап чыктым. Чыннан да, болар бар нәрсә микәнни соң? Хәтта кайчагында ышанасы да килә. Теге багучы хатынга ике-өч катлы кәттә сораулар әзерләдем әле. Вәт хәзер җавап биреп карасын инде... Без дә төшеп калганнардан түгел. ...Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Миңнурыйга әкәмәт шәп туй күлмәге таптым. Искиткеч! Ну сөендерәм әле бәгырькәйне. Иртәгә бергәләп карарга барабыз. Күктән эзләгәнне җирдән бирде, дигән кебек булды бу". Язмалар шушы җирдә өзелде, Лотфи, үтә дә кадерле, уалучан нәрсәне тоткандай, дәфтәрне ипләп кенә өстәлгә куйды да бүлмә буйлап ишекле-түрле йөрергә тотынды. Башында мең төрле уй бәргәләнде. Ришат үзенең үлеме белән дә исән калганнарны кисәтә түгелме соң? Әйе, Ришатны инде кире кайтарып, кабат терелтеп булмый. Ул гына түгел, дөньядан үз үлеме белән китмәгән әнә ул яшь галимнәр, рәссамнар, язучылар, музыкантлар да - һәммәсе, бәлки, исәннәрне, якыннарын кисәтәләрдер: мин дучар булган фаҗигадән качыгыз, дип тә әйтә торгандыр... Алай гына да түгел, минем өчен дә яшәгез һәм минем гомеремне өзгән җаһилләрне җәзасыз калдырмагыз, ди торгандыр әле... Көтмәгәндә башына килгән бу уйлардан Лотфи сискәнеп китте һәм ашыгып дәфтәр битләрен актарырга кереште. Сихерче хатынның адресы юкмы?! Бәлки, янына барып чыгарга да туры килер... Юк! һичшиксез, барырга кирәк! Ришатның үлеме сәбәпләрен ул гына әйтә алыр. Фалчы гына түгел. Нәрсәдер белә ул. һәм белгәнен Ришатка әйтеп тә бетермәгән. Магнитофон тасмасыннан язмалар юкка чыгу да - аның хикмәте. Лотфиның куллары калтырый башлады. Хәер, инде үз язмышы да шул багучыга бәйле түгелме соң? Башка вакыт булса, юк-барларга ышана башлавыннан рәхәтләнеп көләр генә иде. Ләкин Ришат белән булган хәлләр, үзенең гомердә булмаганча тиктомалдан баш өянәге кузгалу, ул гына да түгел, көпә-көндез канализация коесына төшеп китүе дә аңа шул бер чылбырның буыннары шикелле тоела башлады. Ришат - алдын-артын уйлап эшли торган егет. Ул, шиксез, багучы янына юкка гына бармаган һәм кайда да булса аның адресын да язып калдыргандыр. Бармакларын төкерекли-төкерекли, ашыгып дәфтәрне актарырга кереште, һәм, ниһаять, үз иркеннән башка "Аһ!" дип куйганын сизми дә калды. Көндәлекнең иң азаккы битендә вак кына хәрефләр белән таныш булмаган урам исеме, йорт номеры күрсәтелгән һәм эре иттереп "Онытма! Иртән 7.00. С-рчех-н. Сора+саклан" дип язып куелган иде. Лотфи боларны күңеленә беркетеп куйды да өстеннән таш төшкән кебек җиңеләеп калды. Ләкин берничә мизгелдән үтереп башы авырта башлады. Әйтерсең аны бу хакта уйланмаска мәҗбүр итәргә телиләр иде. - Күземә күренәме инде әллә?! Марат, үз-үзенә ышанырга теләмичә, күзләрен уды, як-ягына каранып торды да бер сикерүдә бүлмәнең барлык почмакларын тикшереп чыкты, коридорны карап керде. Ләкин әле яңа гына дәү булып бүлмә уртасыннан күтәрелеп килгән йөнтәс нәрсәдән дә, томанга охшап агып чыгып киткән җисемнән дә бернинди эз калмаган иде. Марат үзалдына елмаеп куйды. Шаяртырга яратучы хезмәттәшләреннән берәрсе компьютерга юри голограмма кертеп калдырмаганмы? Бер-берсен төп башына утыртырга да күп сорамаган һәм моны үтә бер тапкырлык белән эшләүче яшь галимнәрдән теләсә нинди "этлек" көтәргә мөмкин иде. Ләкин шиген шунда ук үзе юкка чыгарды да. Ул бик яхшы белә: яңа гына урнаштырылган компьютерларга, приборларга үзеннән башка әле беркемнең дә кулы тигәне юк. Марат яңадан дисплей каршына килеп утырды да уйга калды. Әле бая гына кичергән ниндидер шомнан, йөрәген кыскан авыртудан айнып та җитмәгән иде. Шунысы сәерсендерде: томан чыгып китүгә, ул хисне әйтерсең кул белән алып ташладылар. Әле, җитмәсә, бүлмәдә ниндидер киңлек, сафлык, күңелендә исә, Тянь-Шань тауларында йөргәндә, Җомабай карт авылында мулла вәгазен тыңлагандагыча рәхәт бер талгынлык хөкем сөрә башлаган иде. - Юктан гына түгел бу мәрәкә! Күрәсең, ташның, чыннан да, ниндидер хикмәте бар. Карт аны, бәлки, кистереп кенә әйтә алмаган яисә әйтеп бетерергә теләмәгән. Юкка гына кат-кат кисәтмәс, кирәге чыгарына ишарәләмәс иде, - дип сөйләнде ул үзалдына. - Ярый, инде тынычлап анализлап карыйк. Әгәр хәзер генә кичергәннәр... күргәннәр дөрес булса, димәк, мәгълүм бер ешлыктагы нурланыш тәэсирендә таш кеше күңеленә курку, шом салса, икенче бер ешлыкта инде хөрлек, рәхәт талгынлык хисе уятуы да ихтимал. Хәтта ул галлюцинация тудыра булса кирәк. Тау кыргызларының айлы төннәрдә Җенния тарлавыгында пәри кызы күренә дип раслаулары шуннан килмиме? Марат аптырап башын кашып алды. Сораулар, сораулар... Алар күп иде, хәтта кирәгеннән артык иде. Җавапларын тиз генә табармын димә. Ләкин үзе өчен бер нәрсәне аныклады һәм күңеленә ныклап беркетеп куйды: авыл мулласы да, аксакал Җомабай карт та ташның хикмәт-хасиятен беләләр, кирәктә ипләп кенә, сиздерми генә аннан файдаланалар да. Ярый да бит ул хикмәт әдәбе-әхлагы мөкәммәл картларга гына мәгълүм булса... Әгәр алар кара эчле, ач күзле, иманнан йөз чөергән хөсетле бәндәләр кулына төшсә?! Бу хакта хәтта уйлавы да куркыныч иде. Инде хәзер нурланышның нинди ешлыкта тәэсир иткәнен карыйсы гына калды. Тәҗрибә тулаем компьютер хәтеренә язып алынган булырга тиеш. Марат бармакларын клавишлар өстендә уйнатып алды да язмаларны кәгазьгә төшерү программасын тоташтырды. Аларны җентекләп, берәмтекләп карап чыгарга, анализларга иде исәбе. Ләкин ни гаҗәп, суперкласс исәпләнүче өр-яңа принтер ниндидер үтә катлаулы формуланың берничә юлын гына чыгарды да, тагын өч-дүрт юлны бушка сикереп үткәч, үзенең ни язарга тиешлеген аңламагандай туктап калды, өстеннән нечкә генә төтен баганасы күтәрелде. Марат чыккан хәтле язманы алды да гаҗәпләнеп, сәерсенеп баш чайкады. Мондый формуланы күргәне юк иде әле. Ләкин абайлап өлгерде, төзелеше белән ул үтә катлаулы транзистор кристаллыныкын хәтерләтә иде кебек. Әгәр, чыннан да, шундый токым була алса, мондый кристалл хакында галимнәр хыяллана гына аладыр... Борынгыдан калган, бүлмәнең түшәменә кадәр җиткән имән шкафтан белешмәлекләрне алды да ашыгып актарырга кереште. Бәлки, ялгышамдыр, бәлки, мондый формула кайдадыр инде чыгарылгандыр, дигән уе бар иде. Әмма күпме генә актарынмасын, компьютер күрсәткәнчә гаять тә катлаулысын, хәтта аңа охшашын таба алмады. Монысын Марат яхшы ачыклады. Чит илдә чыккан икенче төр белешмәлекләрне дә карарга җыенып шкафка үрелгән иде, китаплар арасыннан затлы кәгазьдән ясалган ачык сары төстәге конверт килеп төште. Америкадагы коллегасы, кайчандыр хат аша танышкан Джон исемле егеттән иде ул. Ул да Марат шикелле үк нурланыш ешлыгының җан ияләренә, терек һәм терек булмаган табигатькә тәэсирен өйрәнә. Кызыклы гына күзәтүләре дә бар. һәм кылт итеп исенә төште, соңгы хатларының берсендә американ егет кайчандыр Лондонда булган вакыйганы бик тәфсилләп язган иде шикелле. Тиз генә конвертны ачты да биттән биткә тезелгән төз-тигез хәрефләргә чумды. Хат американнарга хас булганча кыска һәм эшлекле язылган иде, һәм ул чакта артык әһәмият бирелмәгән, тарихи бер риваять дип кенә каралган мәгълүматлар бөтенләй башка яктан ачылды да китте. "- Игътибарыңны бер фактка юнәлтәсем килә, син дә уйланып кара, - дип язган иде Джон. - Унтугызынчы гасыр ахырында Лондондагы король театрында фаҗигаи спектакль әзерлиләр. Драматург үзенең бер физик дустыннан, аның дәһшәтле тәэсирен тамашачыга ныграк җиткерү өчен, берәр прибор ясап булмасмы, дип сорый. Тегесе исә үзе белгәнчә ниндидер җайланма ясап бирә. Премьера көне килеп җитә. Халык спектакльне искиткеч яхшы кабул итә. һәм менә, шомлы күренеш вакыты җиткәч, әлеге приборны тоташтыралар. Шул мизгелдә театрдагы халык, актёрлар, премьерага килгән драматург үзе, композитор, берни белештерми, ишек-тәрәзәләрдән урамга ташлана. Болар тарихи документларда теркәлгән. Моны ул вакытта беркем дә аңлата алмый. Ялгышмасам, хәтта ул театрны берничә тамашадан соң сүтеп ташларга мәҗбүр булганнар шикелле. Миңа калса, ул физик үтә түбән ешлыктагы тавыш тирбәлеше тудыручы органга охшаган прибор ясаган булырга тиеш. Андый тавышның кеше күңеленә коточкыч шом салу сәләтен син беләсең. - Моны ни өчен язам соң әле, - дип дәвам итә Джон. - Соңгы вакытта Атлантик океандагы "Бермуд өчпочмагы" дип аталган мәгълүм бер җирдә корабларның, самолётларның юкка чыгуы хакында матбугатта еш язалар. Аларны син дә караштырып барасыңдыр. Шунысы гаҗәп: кораблар исән, ә аларда бер генә җан иясе дә калмаган була. Бермуд өчпочмагында да, минемчә, шушы түбән ешлыктагы тирбәнешләр тәэсир итми микән? Уйлап карыйк әле. Диңгез төбендә җир кабыгының хәрәкәте нәтиҗәсендәме яисә фәнгә билгеле булмаган ниндидер тау токымнарының һәм су асты агымының нәтиҗәсендәме шушындый түбән ешлыктагы авазлар туарга мөмкин бит. Мин бу юнәлештә инде кайбер нәрсәләр эшләдем. Тәҗрибәләр үткәрү өчен, махсус тавыш аппаратын әзерләп бетереп киләм. Әзер булгач, тагын бер хәбәрләшербез. Р.З. Минем коллегаларым сезнең эзләнүләр һәм аларның кайбер нәтиҗәләре турында беләләр. Кызыксыну зурдан. Эш болай барса, халыкара симпозиумнарның берсен киләчәктә Казанда үткәрү ихтималы да юк түгел. Америкада яисә дөньяга Татарстан дип танылып килүче Сезнең илегездә тиз арада очрашуга өметләнәм". "Хикмәти Хода!" дип куйды Марат. Артык гаҗәпләнгәндә яисә берәр катлаулы мәсьәләнең чишелешен тапканда гына әйтелә торган сүзләр ычкыну аның дөрес юлга кереп баруы хикмәте иде. Ул сөенеп учын учка сугып куйды. Җепнең очы, чыннан да, шушында ич! Әле күптәнме генә үзе дә кечкенә улына шундый бер күренешне аңлаткан иде ләбаса. Циркта булды ул. Улы саный белүче этләргә шаккатты. Кыска балаклы ыштан кигән, муеннарына кара күбәләк бантик беркеткән эреле-ваклы этләр куштылар, тапкырладылар, бүлделәр... Хисап фәненең дүрт гамәлен әйтерсең алардан да яхшы белүче юк иде. Ул гына да түгел, төрле саннардан хәтта квадрат тамыр алып та бирделәр. Этләр иясе кычкырып сорый: - Егермедән унҗидене алгач ничә була? Йә, әйт әле, Бим. Синеңчә ничек? Әрекмән колаклы ап-ак эт малае шартлатып җавап бирә: өч тапкыр өреп куя, ягъни өч, ди. И кылтайдылар да инде алабайлар. Бер-берсен төзәттеләр, бүлдерделәр, астан гына әйтеп тордылар. Улының күзләре генә түгел, авызы да ачылган көйгә калды. Рәхәтләнеп көлде Марат, һәм цирк серләрен шактый гына белгән, үзе дә балаларны җыеп фокус күрсәтергә яраткан ата кеше түзмәде, эт өйрәтүченең серен ачты да бирде: - Өйрәтүченең авызында кечкенә генә сыбызгы бар, - диде. Аның тавышын без, кешеләр, ишетә алмыйбыз, чөнки ул ультратавыш. Ә этләр ишетә. Алар шулай өйрәтелгән дә инде, хуҗалары ничә тапкыр сызгыртса, шулчаклы өреп куялар. Инде аңладыңмы хикмәт нидә икәнен, - диде. Малайның борыны салынып төште. - Юк, алай түгел, - дип киреләнде ул. - Алар үзләре саный. Әнә бит әле бер-берсенә әйтеп тә торалар... Шул чакта ник әйткәненә үкенгән иде Марат. Чөнки, үзе дә сизмичә, малайның тылсымлы дөньясының бер читен җимерде, аның хайваннарга булган яратуын да киметә төште кебек. Үскәч үзе аңлар иде әле... Хәзер исә җәелеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрүен сизми дә калды. Джон хаты һәм малаеның шул чактагы төпченүе аның яңа тикшеренүләренә ачкыч табарга ярдәм итте ләбаса. Марат тынычлап компьютер янына утырды да тәҗрибәсен кабатларга кереште. Ләкин ничек кенә тырышмасын, ул яңадан йөнтәс нәрсәне дә, томанга әверелгән җисемне дә чыгара алмады. Бар ирешкәне исә күкрәген, йөрәген басып алган шом, коточкыч курку хисе булды. Ул хәтта соңгы чиктә, дисплей алдында утырырга мәҗбүр итәр өчен, үзен урындыкка бәйләп куяр дәрәҗәгә җитте. Тешен кысып түзде, җаны кыйналды, әмма тәҗрибәләрен туктатмады. Күп нәрсә аңлашыла башлаган иде инде. Әмма бер сорау һаман җанына тынгы бирмәде: йөнтәс нәрсә белән томанлы җисем пәйда булуның сере ачылмаган иде әле. * * * Ул көнне Казанның Куйбышев мәйданында, шәһәрнең Горки һәм Танкодром дип йөртелүче ерак төбәкләренә баручы троллейбус тукталышында казанлылар сәер бер вакыйганың шаһиты булдылар. Җил дә исми, яфрак та селкенми торган эссе бер көн иде. Кинәт кенә күктә бүрек хәтле генә болыт пәйда булды, күз алдында йомарланып, бөтерелеп зураерга тотынды һәм кургашыңдай каралып, авыраеп Казан өстенә томырылды. Җиңелчә киенгән кешеләр барысы да тукталыштагы түбә астына кереп тулды. Күп тә үтмәде, күк гөмбәзен яшен кайчысы кисеп үтте, йөрәкләргә шом салып, якында гына күк күкрәде, һәм җир өстенә урман чикләвегедәй эре-эре тамчылар ишелеп төште. Күз ачып йомганчы, бөтен дөнья манма су булды, агачлар шәбәрде, асфальт өстеннән күбекләнеп гөрләвекләр агарга кереште. Яңгыр бер дә туктамастай шикелле котырып яуды да яуды. Тирә-якка су чәчрәтеп троллейбус килеп туктауга, көтеп арган пассажирлар, ашыга-кабалана, бер-берсен этәтөртә, ишеккә ташландылар. Шул чакта арт ишектә кемдер үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Әле яңа гына бернәрсә күрмичә алга ыргылган кешеләр куркынып артка чигенделәр. Кыска җиңле күлмәктән, сөтле чәй төсендәге җәйге чалбар кигән утыз биш-кырык яшьләрдәге бер ир-егет кулы белән троллейбус ишегенә тотынып катып калган иде. Гәүдәсе артка таба каерылган һәм көянтә хәленә килгән. Йөзе газаплы кыйшайган, күзләре пыяладай хәрәкәтсез иде. Тирә-яктагылар нәрсә эшләргә белмичә аптырашып тора бирделәр. Беркем дә мондый хәлдә ни эшләргә кирәген белми иде, күрәсең. Хатын-кызлар әче тавыш белән "Водитель, водитель" дип кычкырып алга ташланган чакта, кара мыеклы яшь кенә бер егет кинәт уртага сикерде дә килгән шәпкә ирнең аякларына тибеп җибәрде. Кыска җиңле, кисеп аударылган агачтай лапылдап, асфальтка килеп төште. Авызыннан бер генә өн чыкты, җиңеләеп куйгандай, "Аһ!" дигәне ишетелде. - Ток сукты. Ток тотты аны. Үлмәгән булса ярый да, - диештеләр якын-тирәдәгеләр. Кыска җиңле исә бераздан күзләрен ачты һәм троллейбусны, янындагы кешеләрне гомерендә беренче тапкыр күргәндәй сәерсенеп карап куйды. "Ни булды? Нәрсә булды миңа?" - диде ул, ыңгырашкандай, авырлык белән. Ләкин аңа сөйләшеп торырга ирек бирмәделәр, таза гына ике ир ике ягыннан җитәкләп троллейбуска алып керде дә арттагы урындыкка утыртып та куйды. Коеп яуган яңгыр астында беркемнең дә сөйләшеп, аңлашып торыр чамасы юк иде. Кыска җиңле дигәнебез Лотфи иде. Ул үзенең коточкыч мәгънәсез үлемнән котылып калуын шунда гына аңлады. Бу инде берничек тә күз алдына китерергә мөмкин булмаган, юри уйлап утырсаң да башка китермәслек мәгънәсез бер фаҗига белән тәмамланасы очраклылык иде. Лотфи юлын дәвам иттерә алмады. Тынычланганчы бер-ике тукталышны үтте дә Эсперанто урамында троллейбустан сикереп төшеп калды. Сихерче карчык янына барырлык дәрте дә, дәрманы да калмаган иде инде. һәм нигәдер аңа бу фаҗига очраклы хәл түгелдер кебек тоелып китте. Бу - соңгы кисәтү. Бәлки, кисәтү генә түгелдер. Очраклы котылып калудыр әле, бәлки. Ришатка шулай булган түгелме соң?! Аның тәне эсселе-суыклы булып китте. Ни эшләргә? Бу мәгънәсез афәттән, шомлы билгесезлектән ничек котылырга? Ләкин ул моның юлын да, чарасын да белми. Яңа бәлане каян көтәргә икәнен дә күз алдына китерә алмый. Аның боларны кемгәдер сөйлисе, кем беләндер уртаклашасы килеп китте. Әмма бу бит ышанырлык түгел. Кемгә сөйләсәң дә ышанмас. Ычкынган, ахрысы, бу дияр. Бердәнбер сер сыйдырыр кешесе Марат! Бары тик аңа гына сөйләп була. Бары тик аның белән генә уртаклашып була. Тәүлекнең кайсы вакытында килсәң дә ачык йөз белән каршы алучы дустын исенә төшереп елмаеп куйды. Рәхәт булып китте. Аның янына барырга кирәк! Сөйләшергә кирәк! Болай бер ялгызың акылдан шашарга мөмкин. Көтмәгәндә килгән яңгыр көтмәгәндә туктап та калды. Тагын елмаеп кояш чыкты. Акрын гына җил исеп куйды. Ләкин Лотфи боларны күрми дә, сизми дә иде. Ул, асфальт өстенә җыелган күлдәвекләрнең нәкъ уртасына чапылдатып баса-баса, яңадан шәһәр үзәгенә таба китеп барды. Менә барыр да дусты белән бөтен шик-шөбһәләрен уртаклашыр, барысы да үз урынына утырыр. Бәлки бу, чыннан да, очраклы хәлдер. Кемнеңдер кәсафәте дә, аяк чалырга маташуы да, аның үлемен теләве дә түгелдер. Рәхәтләнеп көлерләр, фикер уртаклашырлар. Күңелдә җиңел булып калыр. Мәҗбүр ителгән кешедәй өстерәлеп атлаган Лотфи кинәт күзгә күренмәс киртәгә бәрелгәндәй шып туктады. Башына килгән уйдан сискәнеп китте. Юк! Көндәлекне Маратка бирергә ярамый. Аңа бу хәлләрне сөйләргә дә кирәкми. Ришатка булган бөтен кабахәтлек нишләптер миңа күчте. Кемнәрдер Ришатка булган үчне миңа юнәлтте. Маратка сөйләсәм, димәк, шушы ук кабахәтлек аңа төшәчәк. Юк инде! Үзем белгәч җиткән! һәм башына икенче бер уй килде: әгәр дәфтәрне милициягә илтеп бирсәм? Алар нәрсә дә булса аңлата яисә таба алырлар идеме? Хәер... Ышанулары икеле. Ришатның үлемендә кемне гаепләп була? Шофёр егет болай да рәшәткә артында. Бер гаепсез көйгә. Анда тагын кемнедер тыгып куюдан гына җиңеллек килерме?! Милициянең эше - җинаятьләрне ачу. Монда җинаять бармы? Булса, аларны исбатлап күрсәтергә дә кирәк ич. Мин юлыккан бу бәхетсезлекләрдә беркемне дә гаепләп булмый лабаса. Лотфи барысын яңабаштан уйлап, үлчәп карарга булды. Юк! Серле йомгакны инде сүтәргә керешкән икәнмен, азагына кадәр дә үзем җиткерергә тиешмен! * * * Марат күзгә күренеп ябыкты, суырылып калды. Болай да үзен аямый эшләүче егеткә көн җитми, вакыт җитми иде. Лаборатория, китапханә, тәҗрибәләр... Аның тәүлектәге бөтен сәгатьләре шушы өч төшенчәгә сыйды да бетте. Күңеле белән инде тоемлый башласа да, ул озак уйланулар, тәҗрибәләр, күзәтүләр, баш ватулар, йокысыз төннәрнең нәтиҗәсен язып чыгу түгел, кемгәдер әйтергә дә базмый иде. Болар гадәти акыл кысаларына сыймый. Үзең тулаем ышанып бетмәгәнне - кешелекнең асылына янаучы серле дәһшәтне кычкырып әйтергә мәгълүм дәрәҗәдә батырлык һәм тәвәккәллек тә, бәлки әле, бераз дуамаллыкта кирәктер. Өстенә бу кадәр йөк алу өчен, аны күтәрә алачагыңа чынлап инануда кирәк. Тагын бер нәрсәне аныклады: ул бары тик лабораториядә генә фикерен җыеп уйлана, төрле фаразларны тикшереп карый ала. Башка җирдә исә башын тимер кыршау белән кысып тарттыралармыни, авыртуга чыдап булмый, йөрәкне авыр шом баса. Миендә әйләнгән фикерләр кул белән алып ташлагандай юкка чыга. Хәер, янында Җомабай карт биргән таш булганда, бу афәтләрнең тәэсире йомшый, аны сәер газаптан коткара иде. Марат хәзер аны бер генә мизгелгә дә үзеннән калдыра алмый. Хәер! Таш микән әле ул?! Башка планеталардан килгән ниндидер акыл ияләреннән калган җайланмамы, әллә кайчандыр Җир планетасында яшәп тә ваемсызлык һәм әхлаксызлыклары белән үзләрен һәлакәткә дучар иткән элгәргә цивилизациядән калган мирасмы? Колакка ишетелмәгән, әмма организмга җимергеч тәэсир ясаучы дулкыннарны йота яисә аларны читкә тибәрә алучы бу минералны берничек тә гадәти таш диеп булмый иде. Киресенчә, ул әле кеше күңелендәге иң пакь, саф хисләрне уята, аларны көчәйтә һәм үстерә ала. Маратның башында уйлар өермәсе бөтерелде. Ул ясаган "таш-кристалл", Җомабай картныкы шикелле, бәлки әле, аннан да яхшырак үзлекләргә ия буласы. Тикшеренүләр шулай күрсәтә. Җайланманы тоташтырыр алдыннан, ул боларның барысын да яңадан үлчәп, барлап чыкты, каткат тикшерде һәм... тәвәккәлләде. Көтеп утыру ялыктыргыч була башлады. Марат кулларын артка куйды да, приборларга караштыргалап, лаборатория буенча арлы-бирле йөрергә кереште, һәм кылт итеп фәнни эше турында "Татарстан" журналына мәкалә язарга вәгъдә биргәнлеге исенә төште. Инглизчәгә, төрекчә һәм урысчага да тәрҗемә ителеп чыга торган бу мәҗмугада басылу эшеңне бөтен дөньяга таныту белән бер. Марат ашыгып язмаларын актара башлады, һич югы, караламасын әзерләп куярга кирәк иде. * * * Ул аны ерактан ук күреп алды. Тез башлары агарып беткән джинсы белән футболкадан йөрергә яраткан Марат бүген алыштырып куйгандай үзгәргән иде. Көн эссе булуга карамастан, өстендә бик сирәк очракларда гына кия торган вак шакмаклы көрән костюмы, муенында ефәк галстук. Кара мыегының каралыгын тагын да каралтып күрсәтүче ап-ак күлмәк. Хәер, киеме генә түгел, үз-үзен тотышында да азмы-күпме саллылык барлыкка килгән кебек иде. Гадәттә, трамвайдан төшүгә үк университетка күтәрелеп, тар урамга йөгерә-чаба кереп югалучы Марат, салмак кына атлап, мәшһүр химик Бутлеров һәйкәле яныннан Черек күл бакчасына кереп китте. Аны чаттагы фотоателье янында көтеп алырга һәм сиздермәстән каршысына чыгып гаҗәпләндерергә ниятләгән Лотфи, посып торган телефон будкасыннан чыгып, Марат артыннан йөгерергә мәҗбүр булды. Эченнән дустын ачуланды: "Вәт тиктормас җан, ә..." Бераздан бөтен бакчаны яңгыратып кычкырып җибәрде: - Марат! Мар-а-а-ат, дим! Аның тавышын ишетүгә дөньясын онытып атлаган Марат тукталып борылды һәм дусты кочагына килеп керүен сизми дә калды. Авыртуны да тоймыйча, бер-берсенең аркасын шапылдатырга керештеләр. - Сизелә... Ял иткәнең сизелә, - диде, ниһаять, Марат, аның кочагыннан ычкынып. Читкәрәк китеп карап торды да тагын өстәп куйды. - Кояшта янгансың, каралгансың... Әллә ябыгып ук киткәнсең димме... - Йә, сөйлә, ниләр кырдың анда? Нинди тауларга күтәрелдең? Тянь-Шаньның кайсы биеклекләрендә исемеңне мәңгеләштердең? - дип тезде Лотфи үз чиратында. - Шәп булды. Көткәннән дә артыграк. Иң мөһиме: фаразым дөрескә чыга. "Наполеон"ыңны әзерләп куй!.. - Коньякны үзеңнән чыгарырга туры килмәсен. Фаразыңмы ул, аксиомаңмы, белмим, дөрескә чыгамы ул, юкмы - анысы да мәгълүм түгел. Тәк, кайчан очрашабыз?.. Аңа җавап бирәсе урынга Марат шап иттереп маңгаена сукты. - Ай, онытып та торам икән. Үзем генә түгел мин. Менә... таныш бул... Америкадан Джон Кеннет. Индиана университетыннан. Дөньяга танылып килүче галим. Лотфи шунда гына ике-өч адым читтәрәк елмаеп басып торган озын буйлы таныш түгел егетне абайлап алды. Журналист буларак чит ил кунаклары белән еш аралашып шактый шомарган Лотфи бар белгән инглиз сүзләрен чыгарып түкте. Сезнең белән танышуыма шатмын, диде. Мөстәкыйль Татарстан туфрагында сезгә уңышлар телим, диде. Тагын үзе белгән берничә итагать сүзен дә кыстырып куйды. Сүз запасы саеккач һәм, кем әйтмешли, халыкара йола кушканны үтәп бетергәч, колагына пышылдады: -Дөньяда танылган галим булырга бик яшь бит әле бу!.. Маратның кашлары дугаланып өскә күтәрелде. - һы, - дип куйды ул. - Карама беләккә, кара йөрәккә, диләрме әле... Фәндә төп сүз яшьләргә калып бара хәзер. Бигрәк тә Америка кебек алга киткән илләрдә. Аның сүзенә ак сакаллы академиклар да колак сала, бик беләсең килсә. - Имәндә икән чикләвек! Болай кәттә киенеп кая китеп баруыгыз соң әле? - Академиядә халыкара симпозиум бара бит, - диде Марат, кинәт җитдиләнеп. - Американнар шулай теләде. Алар үтенече белән Казанда оештырдылар. Тәнәфес вакытында үземнең лабораторияне күрсәттем. Охшаш тема өстендә эшлибез. Хәзер яңадан утырышка... Журналист һөнәре хасиятләре канына сеңгән Лотфи кызыксынып китүен сизми дә калды, сиздерми генә Маратның терсәгенә кагылды: - Сора әле, ни өчен Казанда үткәрелүен теләгәннәр икән. Джон Кеннет Маратның тәрҗемә итүен игътибар белән тыңлап торды да, ап-ак тешләрен күрсәтеп, нәкъ американнарча киң итеп елмайды, һәр сүзен уйлап, үлчәп сөйләргә кереште: - Сәбәпләренең берсе шунда ки, Америкада планетаның уңай энергия, без аны ак энергия дибез, бүленеп чыга торган урыннарын тикшерү үзәге эшли. Андый энергия, гадәттә, кайчандыр борынгы цивилизация чәчәк аткан урыннарда була. Идел белән Урал арасы, элеккеге Болгар һәм Казан дәүләтләре биләгән җирләр, ягъни хәзерге Татарстан һәм аның янындагы кайбер төбәкләр нәкъ менә шундый җирләрдән. - Ул, Лотфига текәлеп, аңлата алдыммы дип сорагандай, тагын бер кат елмаеп башын чайкап куйды. - Әмма, дөресен әйтик, без сезнең илнең - Татарстанның тарихын яхшы белмибез. Нинди цивилизация булган монда? Ул кайчан юкка чыккан. Юкка чыкмаган булса, нишләп бүгенге көндә билгеле түгел?! Дөньяда сезнең тарихны урыс тарихы белән генә бәйләп карау гадәткә кергән. Безнең исә аны аерып карыйсыбыз килә. Шулай иткәндә генә төгәл фәнни анализга ирешергә мөмкин. -Андый урыннар, ак энергия тупланган урыннар диюем, җәмгыять тормышында бер-бер ягы белән аерылып торамы, әллә ул географик яисә геологик төшенчә генәме? Джон Кеннет уң кулының урта бармагы белән маңгаен сыйпап куйды да, бераз уйланып торгач, акрын гына сөйләп китте: - Мөгаен, ул - күбрәк җәмгыяви төшенчәдер... Чөнки андый энергия тупланган урыннар халыкның сабырлыгы, түземлеге, тынычлык сөючәнлеге белән, татулыгы белән аерылып тора. - Димәк, безгә бу мәсьәләдә борчылырга кирәкми, - дип, үзенчә нәтиҗә ясады Лотфи. Америка галиме, "юк" дигәнне аңлатып, баш чайкап куйды. - Киресенчә, сез бу феноменны тикшерергә, кара көчләрнең басымына каршы тору өчен, аны ныклап өйрәнергә тиешсез. Соңгы вакытта планетаның күп җирләрендә, хәтта сездәге кебек борынгы цивилизация хакимлек иткән җирләрдә дә кара көч, кара энергия өстенлек итә башлады. Русиядә ул бигрәк тә Мәскәү тирәсендә көчле. Җирнең дә аурасы, ягъни күзгә күренмәс биоэнергетик тышчасы бар. Мәскәү тирәсендә ул ерткаланган, юкарган. Бу үзе үк кеше психологиясенә, аның үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясый. Кеше агрессивка әйләнә, җинаятьчелек үсә башлый. Сөйләшүне сабыр гына тыңлап торган Марат та үзенекен өстәп куярга ашыкты: - Джон әфәнде, монда мин сезнең белән бик килешеп бетмәс идем. Мәскәү һәрвакыт, һәрхәлдә, соңгы дүрт йөз илле елда күрше-тирә илләр, халыклар өчен агрессия учагы булып килде. Моны беркем дә, хәтта урыс галимнәре үзләре дә инкяр итә алмый. Шулай бит... Минем төп сәбәпне аерып күрсәтәсем килә. Симпозиумда сөйләячәк докладымның асылы шул. Аны Лотфига да кыскача гына әйтеп китү кирәк саныйм, "Наполеон"ны оттырганын белеп торыр, ичмасам, - дип шаяртып куйды Марат һәм җитди тонга күчеп дәвам итте: - Без җиһан дип атаган нәрсә ике өлештән тора. Аның берсе - матдә, икенчесе - информацион кыр. Кыр - матдә булырга, матдә исә кыр булырга омтыла. Әнә шул тартылу һәм капма-каршылыкларның берлеге галәмне тәшкил итә дә инде. Адәми затның фикерен матдиләштерергә, нидер ясарга омтылуы да шул күренешнең бер чагылышы булса кирәк. Шулай итеп, шушы ике өлешнең бер-берсен тулыландырып килүе, үзара җайлашуы - тормышның, яшәешнең дә нигезе ул. Безнең заманда шул җайлашу бозылып килә. Кешеләрнең бер-берсенә хөсетлеге, кабахәтлеге, начар уй-ниятләре, мин-минлеге, үз мәнфәгате хакына барысын изеп-таптап китәргә әзерлеге җирдә кара энергиянең көчәюенә китерде. Җир планетасындагы бердәм организм авыру. Ул хәтта табигатьнең торышына зыян китерә башлады. Сугышлар, кешеләрнең бер-берсенә яманлыгы арткан җирдә җир тетрәүләр, башка афәтләр күзәтелә. Иң куркынычы: кешелек цивилизациясен алыштыру өчен, ҖИРнең информацион кыры параллель рәвештә яңа бер цивилизация тудырып маташа. Бәлки, ул җан ияләре башка вакыт һәм пространство яссылыгында, башка үлчәмдә яши торганнардыр. Ләкин алар бар. Алар инде кешелек тормышына тыкшына да башлады. Соңгы вакытта исә алар инде күзгә дә күренәләр, игътибарны җәлеп итәләр. Моны сәяси тел белән әйткәндә, көч күрсәтү (демонстрация) дияргә мөмкин. Җир шарының теге яки бу кыйтгасында янәдән-янә ОЙБОлар: оча торган тәлинкәләр, ниндидер самолётка да, ракетага да охшаш җисемнәр күренү шуның чагылышы. Алар белән контактка кергән кешеләрнең гайре табигый сәләткә ия була баруы да шуннан. Ләкин сөенергә ашыкмыйк. Җир шарында кара энергия, кара көч арткан саен, ул сәләт тә кешелеккә дошмани рәвеш ала бара. Алдын-артын уйламаган кешелек яңа цивилизация кочагына ташланырга әзер. Ләкин ул аның үзе өчен һәлакәт икәнен, кешелек дөньясының яңа цивилизация бакчасына тирес булып ятарга тиешлеген белми әле. Джон Марат сөйләгәнне йотылып тыңлап торды да, аның белән килешүен белдергәндәй, иңсәсеннән кагып куйды. Нәрсәнедер әйтергә теләп авызын ачарга да өлгермәде, Лотфи үзе инде ничә көннәр газапланып уйлаганын әйтеп калырга ашыкты. - Алай итеп агрессивлыкны да, җинаятьчелекне дә аклап була ич. Миңа калса, сәбәпләр тирәндәрәктер. Аерым алганда, җинаятьчелек үсүнең сәбәпләрен илнең, җәмгыятьнең хәерчелегеннән эзләргә кирәк. - Әйе, анысы да бар, - дип җөпләп куйды Джон. - Ләкин уйлыйк әле, хәерчелек нәрсәдән килә? Ялкаулыктан! Ә кара көч, кара энергия төзүче, барлыкка китерүче түгел. Ул - төзелгәнне җимерүче, юкка чыгаручы. Бер яктан алганда, кара энергия ялкаулык тудыра кебек. Икенче яктан карасак, нәкъ киресенчә: ялкаулык үзе кара энергия туплануга төп сәбәпләрнең берсе. - Аңлавы кыенрак, - дип куйды Лотфи, үзалдына сөйләнгәндәй. - Димәк, җәмгыятьнең көчсезләнүе, ягъни ялкаулануы кемгәдер файдалы... Ләкин үзенә әйтелгән бу сүзләрне дә Марат инглизчәгә тәрҗемә итеп өлгергән иде инде. Америка галиме, Лотфи белән килешкәндәй, кулларын җәеп, җилкәләрен җыерып куйды: - Бөтен хикмәт тә шунда. Без әле бу проблеманы өйрәнә генә башладык. Ул инде җәмгыяви кануннар гына түгел, физика, математика кебек төгәл фәннәрнең дә асылына яңача карарга мәҗбүр итә торган хәл. Безнең очрашу, көчебезне берләштерү дә әнә шуңа кирәк. Мин коллегам мистер Марат белән очрашуыма шат. Аның бу ачышы - кешелек цивилизациясен коткару юлында беренче адым, - диде Джон, Маратка таба ымлап. - Безнең тикшеренүләр, асылда, бер юлдан бара һәм, әйтергә кирәк, кайбер нәрсәләрдә коллегам безне узып та киткән. - Без никадәр тизрәк уртак тел тапсак, фикер алышып, тәҗрибә алышып яшәсәк, серне ахырынача шулкадәр тизрәк ачарбыз, аңа каршы тору юлларын киң колач белән башлап җибәрә алырбыз. Мин - оптимист. Мин шуңа ышанам... Марат, тәрҗемә итеп бетергәч, сәгатенә күз салып, гафу үтенгәндәй гаепле елмаеп, Лотфига карады: - Син ачуланма инде... Унбиш минуттан утырыш башлана. Англиядән килгән бер галимнең кызык кына эзләнүләре бар. Аны тыңламыйча калырга ярамый. - Кызганыч, - диде Лотфи. Йөзе караңгыланды. Аның әйтергә теләп тә әйтергә кыймаган нәрсәседер бар иде кебек. Дустын биш бармагыдай белгән Марат моны бик яхшы аңлады һәм китә башлаган җиреннән борылып кире килде. - Йә, ни булды? Син үзгәргәнсең. Күзеңдә элеккеге очкыннар сүнгән, димме. Артык авыр әйтсәм, ачуланма тагы, - диде. - Ял вакытында бер-бер хәл булдымы? Гаиләңдәме... - Ни әйтсәм дә ышанмассың, - диде Лотфи сүрән генә. - Мин әллә нинди бер караңгы полосага кердем бугай. Ни генә эшләсәм дә, кулым ятмый. Сизәм, болай артык яшәп булмый. Кайчагында башымны элмәккә тыгар хәлгә җитәм. Ләкин сәбәпләрен димме, ничек икәнен димме, сөйли алмыйм. Шаукымы сиңа да тияр дип куркам... Марат сискәнеп китте. Лотфиның күзләренә туп-туры карап, ышандырырлык итеп әйтте: - Яшермә, сөйлә. Мин дә ярдәм итмәсәм, сиңа тагын кем ярдәм итәр? - Йодрыгын төйнәп күрсәтте. - Бергә чакта без - көч. Ялгыз башың кара көчне җиңеп булмый. Бу юлы инде Лотфи сискәнеп куйды. - Кара көчләр, дидең. Алар инде безнең эшкә дә тыкшынамыни? Белеп әйттеңме? - диде. Теле тотлыгып куйды һәм, нәрсәдәндер курыккандай, як-ягына каранып алды. Шунда гына Марат Лотфиның, чыннан да, бик нык йончыганлыгына, гасаби бер кешегә әйләнгәнлегенә игътибар итте. Элек алай түгел иде бит. Бик шаяртырга теләсә дә булдыра алмады. - Белеп әйттем, - диде. - Минем янда сиңа берни дә булмас, курыкма. - һәм, яратып, Лотфины иңеннән кочты. - Йә, көтәм... Дустының җылы мөнәсәбәтеннәнме, әллә аның үзенә нык ышанып әйтүеннәнме, ничә көннәр буе җанына тынгылык таба алмаган Лотфи кинәт кенә таралды да төште. Портфеленнән көрән тышлы дәфтәр алып Маратка сузды: - Монысын бер буш вакытыңда карап чыгарсың әле. Сәбәпнең башы да шунда бугай, - диде дә, ашыгып-кабаланып, сүзләрне йота-йота сөйләргә кереште. Аның сөйләгәнен башта сабыр гына тыңлап торган Марат, уфтанып, башын чайкаганын сизми дә калды. Таулардан кайтканнан бирле үзен изгән хәлләрне Лотфиның да кичерүе аны тетрәндереп җибәрде. Башыннан исә яшен тизлеге белән бер уй йөгереп узды: "Димәк, ашыгырга кирәк! Эш уеннан узып бара икән". Кабаланып түш кесәсенә тыгылды, өстенә зәңгәр төстәге җепселләр йөгергән көрән таш чыгарып Лотфига сузды. Ачуланып, үртәлеп әйтте: - Нишләп моны миңа элегрәк сөйләмәдең. Бер-бер чарасын тапмас идекме? - Аннан ризалашкан шикеллерәк итеп төгәлләп куйды: - Менә моны инде үзеңнән калдырма. Хәтта йоклаганда да. Ул сиңа ярдәм итәр. Гади таш түгел ул... Кабатлап әйтәм, әнгелен йомыркасын саклагандай сакла! Лотфи көлеп җибәрә язды. Әнгелен йомыркасы! Өфөф итеп тота торган, пакь, затлы нәрсә. Гади бер ташны шулай атап, Марат үзе дә сизми аның кайгы-борчуларын оныттырды да ташлады. - Бу ни бу? - диде ул, аптырап. - Тиле таш җыяр дигәндәй... - Җитәр, акыл сатма, үзеңә калмас, - дип бүлдерде аны Марат. - Соң, син акыл җыйганда, мин дә таш санап йөрмәдем! Ике дус үзләре өчен гадәти сүз көрәштерүгә кереп киткәннәрен сизми дә калдылар. Марат аңа тагын да кәттәрәк җавап кайтарырга дип авызын гына ачкан иде, сәгатенә күрсәтеп баш чайкап торучы Джонны күреп алды, һәм Лотфига кулын сузды: - Йә, апаем, мин киттем. Борчылма, таш дигәнең таш түгел. Тискәре энергиянең, халыкча әйтсәк, кара көчнең тәэсирен алып атучы яңа прибор ул. Бусы - әлегә тәҗрибә үрнәге. Эш радиусы да артык көчле түгел, ун метрлап кына. Шулай да ярдәме тими калмас. Ярый, симпозиумнан соң күрешербез. Шалтыратырмын, - диде дә Джонга таба ашыгып китеп барды. * * * Күптән инде дөньясын онытып, тугарылып ял иткәне юк иде. Лотфи җыелып килгән ял көннәрен алды да өй мәшәкатьләренә чумды. Кәгазьләрен, таралып яткан китапларын тәртипкә китерде, укылмыйча җыелып барган гәҗит-журналларны караштырды. Аңа рәхәт иде. Кызын бакчага җибәрми юри алып калды, аның белән уйнап кинәнделәр. Уйнап арыдылар да киң, йомшак диванның икесе ике ягына тәгәрәделәр. Кызы аңа карап ятты-ятты да көтмәгәндә зурлар шикелле әйтеп куйды: - Әти, син әйбәтләндең хәзер, - диде. - Әни дә шулай ди. Ачуланмыйсың да. Минем белән уйныйсың. Мин сине бик-бик яратам, - диде. Ничек нык яратканын күрсәтер өчен, күзләрен кысып, кулларын йодрыклап та күрсәтте әле. Лотфи телсез калгандай булды, ирексездән күзләре яшьләнде. Балага, гаиләгә игътибары бөтенләй беткән иде шул. Соңгы көннәрдә үзен искиткеч яхшы хис итә башлаганын шунда гына сизде. Ләкин ул моны Марат биргән таш белән бәйләп карамый, ә бәлки, үзеннән-үзе шулайдыр дип саный, кризис полосасыннан чыктым дип белә иде. Сабый авызыннан әйтелгән сүзләр исә аны кинәт айнытып җибәрде. Аның шәһәргә чыгасы, баш авыртуга, йокысыз үткән төннәргә, мәгънәсез газапларга сәбәп булган уйларын кычкырып әйтәсе, бернәрсәдән курыкмыйча, шикләнмичә йөрисе, үзен сынап карыйсы килеп китте. Юкса инде ул урамга чыгарга, хәтта ялгызы бүлмәдә калырга да шикләнә башлаган иде. һич кенә дә аерылырга теләмәгән кызын: "Туңдырма алып кайтырмын", - дип, юмалап, күрше карчыгына кертеп калдырды да шәһәр үзәгенә таба төшеп китте. Тротуарның әле бер кырына, әле икенче кырына чыкты, машина юлына төшеп тә атлап карады. Эченнән генә дә, кычкырып та күктә буталып йөрүче ОЙБОларны сүкте, кара магия осталарын, үзләрен экстрасенс дип атаган шарлатаннарны да калдырмады, сихерчеләрне тозлап-борычлап телгә алды. Берни дә булмады. Лотфи күкрәген җилгә куеп атлады да атлады. Урам буп-буш иде һәм... кинәт тораташтай катты да калды. Якындагы урам чатыннан көтмәгәндә чия төсендәге "тойота" килеп чыкты да үкереп аның өстенә ташланды. Каядыр сикерергә, котылып калырга соң иде инде. Язмыш иркенә бирелергә мәҗбүр Лотфи чатырдатып күзләрен йомарга гына өлгерде. "Беттем! Барысы да бетте!" Көтелгән һәлакәт исә килмәде. Аңа инде минутларсәгатьләр үткәндәй тоела башлады. Әле чын мәгънәсендә куркырга да өлгермәгән иде. Күзләрен ачып җибәрде һәм үз күзләренә ышанмады. Аннан берничә адымда гына бетон баганага бәрелеп яньчелгән, капоты сытылып кергән чия төсендәге "тойота" тора. Ниндидер могҗиза белән исән калган, аптыравыннан ияге салынып төшкән шофёр машина янында әйләнеп йөри һәм, башын кашып, әле машинасына, әле Лотфига карый иде. Лотфиның башына суктылармыни, миеннән яшен тизлегендә шомлы уй чагылып үтте. Бөтен тәне эсселе-суыкпы булды. Марат шаяртмаган! Бер генә минутны да югалтырга ярамый иде. Ул якындагы телефон-автомат будкасына атылып керде һәм калтыранган бармаклары белән Маратның номерын җыярга тотынды. Җавап булмады. Икенче бер мизгелдә күз алдында Миңнурыйның моңсу кыяфәте пәйда булды. Ул бала нишләгәндер? Бер ярдәмчесез япа-ялгыз көйгә язмыш иркендә калдырдым бит! Кызыксынганым да юк, ичмасам... Лотфи телефон трубкасын атып бәрде дә, кулын күтәреп, беренче очраган машинаны туктатырга ташланды. "Ничек булса да приборны Маратка кайтарырга кирәк. Хәзер ул аңа миңа караганда ныграк кирәк. Көрән тышлы дәфтәр анда... Аннан соң Миңнурый янына!" ...Урам чатларында светофорның яшел утын үзе төшеп яндырырдай булып ашкынган Лотфига машина артык акрын бара кебек тоелды. Ул инде күптән төшеп җәяү чабар дәрәҗәгә җиткән иде. Ләкин көн азагында шәһәр үзәгенә илтүче урамнар, үч иткәндәй, машина белән тулган иде шул. Лотфиның йөрәге шартларга җитеште. Бөтен барлыгы, күңеле шомлы сизенүдән куырылып килде. Ул үзе дә аңламый, әмма белә, тоемлый: шәһәр өстендә ниндидер коточкыч афәт куерып килә иде кебек. Ниһаять, ташбакадай акрын кыймылдаган "Жигули" Сул Болактан күпер аша Астрономия урамына борылды да тауга күтәрелә башлады. Шул мизгелдә алда коточкыч шартлау тавышы ишетелде, аннан утлы ялкын бәреп чыкты, күккә таш-тузан өермәсе ургылды. - Университетта нәрсәдер шартлады, - дип кычкырды шофёр, гөрелтене күмәргә тырышып, һәм, тешләрен кысып, бар көченә тормозга басты. Тормозлар чыелдады. Өстенә вак таш һәм агач кисәкләре убылып төшкән машина салулап китте һәм бөтен хәрәкәтне бөяп, аркылы басып туктап калды. Күзе белән урамны йотардай булып алга текәлгән Лотфи хәлсезләнеп урындыкка авып төште. Ноябрь, 1994 Казан Игезәкләр Канаш ягыннан кайтучы кичке электричка Казанга якынлашып килә. Шәһәр якынайган саен, Маратның уйлары, авыл хатирәләре белән бәйләнешен өзеп, институт тирәсенә, андагы эшләргә күчә бара. Эксперимент шундый көтелмәгән нәтиҗәләр бирде ки, аларны ачыклап, бер җәягә салып, закончалыгын ачыклау өчен, әле шактый баш ватарга туры килер. Әмма ничек кенә булмасын, башланган эш - беткән эш, диләр, Марат аларны җиңеп чыгачагына ышана, аның нәкъ үзе фаразлаганча булачагына чын күңелдән инана иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел... Ул чорлар бәйләнешенең кешеләр күзеннән яшеренгән серләренә юл сапты бит! Поезд тәгәрмәчләре исә талгын гына бер көйне көйлиләр дә көйлиләр. Тыңлабрак барган саен, Маратка бу күңелле тыкылдауда ниндидер бер мәгънә бардыр сыман тоела. - Булки-чулки, пудра-мудра... Булки-чулки, пудрамудра... Вагонда күпме кеше булса, шулкадәр язмышлар, ялгышлар... - һәр кеше - кабатланмас бер дөнья. Әмма аларны, шушы поездда Казанга юл тотучыларны, гомуми бер уртаклык берләштерә. Бу мәлдә алар язмышларын шушы электричкага, дөресрәге, аны йөртүче кешеләргә тапшырганнар. Әйе шул, адәм баласы никадәр генә үзбаш яшәргә, үзен башкалардан аерым бер мөстәкыйль җан иясе итеп күрергә тырышмасын, ул барыбер кемнәргәдер бәйле, ул язмышыннан, башкаларның аңа мөнәсәбәтеннән һәм үткәннәрнең бүгенгегә ясаган котылгысыз йогынтысыннан азат була алмый. Бүген ясаган һәр адымы белән дә адәми зат иртәгә буласы ниндидер бер гамәленә нигез сала торгандыр. Әнә бит вагон тәгәрмәчләре дә шуны белеп үртәшә: - Булки-чулки, пудра-мудра... Булки-чулки, пудрамудра... "Никадәр генә тырышсагыз да, барыбер барыгыз да бертөрле, - ди сыман алар. - Авылга кайтканда һәммәгезнең дә букчасында: булки-чулки, пудра-мудра, булки-чулки, пудра-мудра..." Авылдан килгәндә исә авыр йөк сөйрәп арган тәгәрмәчләр болай дип ухылдый, имеш, "түшкә-түшкә казүрдәк, түшкә-түшкә каз-үрдәк..." ИГЕЗӘКЛӘР ачык муенын, алсуланып күренүче күкрәген каплый алмый изалана. Мөлдерәмә тулы күзләре үзен газаплаучыларга инәлгән, иреннәре дер-дер килә иде. Шул ялварулы караш, вәхши тупаслык, кабахәтлек каршында югалып калган җанның тетрәндергеч халәтен аңлау барысын да хәл итте. Эш шаярудан узган. Марат алар янына ыргылды. Сикергән шәпкә йомарланган йодрык берсенең ияк астына бәрелде, аяклары икенчесенең билдән түбән өлешенә китереп типте. Теш арасыннан ачулы кисәтү сүзләре ычкынды: - А ну ка, ычкыныгыз әле моннан... Юкса!.. Калган вакыйгалар маҗаралы Америка кинофильмнарындагы шикелле күз ачып йомганчы булды. Шул ук мизгелдә колак төбендә генә янаулы тавыш ысылдады, борынын ярып аракы исе, сарымсак катыш колбаса исе килеп керде. - Нәрсә... юкса? Әллә тормыштан туйдыңмы? Ашыгудан тирә-ягына яхшылап карап та өлгермәгән Марат шунда гына тамбурда аларның аклы-кызыллы спорт чалбары кигән тагын ике иптәше дә барлыгын абайлап алды. Чыраен сыткы басканы иренен мыскыллы чалшайтты да, ике бармагын аерып, Маратың йөзенә таба сузылды. Боларның чыраенда иман юк иде. Боларның җүләр көче ташыган чак. Боларны шундый ук усаллык һәм көч белән генә җиңеп була! Барысын да тизлек, тәвәккәллек хәл итәчәк: йә Марат кызны йолып ала, йә алар аның үзен изеп китәләр. Чигенер урын юк! Ул чолганышта! Студент чагында карате секциясендә дә кайнашып алган Маратның башы котырып эшли башлады, бу котылгысыз хәвефтән чыгуның җиңелрәк юлын ничек табарга? Ләкин уйланып торырга вакыт калмаган иде инде! Марат күзләренә таба якынлашып килүче юан йонлач бармаклар арасына кирпеч ватып өйрәнгән уч кырые белән китереп тә бәрде. Сөякләр чытырдады. Сыткылы йөзнең авыртуга чыдый алмый акырып җибәргәне ишетелде, әзмәвердәй гәүдә, кулын учлап, урталай сыгылып та төште. Бөтенләй көтмәгәндә икенче бер егет арттан һөҗүм итте, Марат корыч кыскычлар шикелле таза беләкләрнең култык астыннан үтеп муенына үрелгәнен сизми дә калды. Башын аска идертеп, аны ачык ишекләр янына сөйри дә башладылар. Тагын берничә секунд, һәм аның гәүдәсе чәнечкеле куаклар каплаган ташлы-таулы текә яр астына тәгәрәячәк. Казанга якынлашып килүче поезд тизлеген арттырганнан-арттыра, вагон тәгәрмәчләре, үчекләгәндәй, һаман бер көйне такылдый да такылдый: - Булки-чулки, пудра-мудра... Булки-чулки, пудрамудра... Көчсезлегеннән тешен кысып бәргәләнгән бер мизгелдә иң мәгънәсез һәлакәткә очравына үкенү хисе йөрәген телгәләгәндә, тәгәрмәчләрнең шундый көй көйләвенә гаҗәпләнеп куярга да өлгерде әле Марат. Үзе бөтен көчен җыеп, аякларын терәп, егетләргә бирешмәскә тырышты, юлында беренче очраган нәрсәгә теше-тырнагы белән ябышырга әзер иде. Стоп-кранга сузылган кулына кемдер каты иттереп китереп бәрде. Тагын борынына укшытып аракы катыш махмыр исе килеп бәрелде. "Стопкранга басасы иде бит! Яки ике кеше бул идең дә, берең шул кранга үрелсен иде!" - Яшен тизлеге белән миеннән шундый уй йөгереп үтте. Тир исе, махмыр исе аңкыган гәүдәләр йомарламы, Маратны да ияртеп, ишек төбенә килеп җитте. Барысы да бетте! Инде каршы торырлык көч калмады! Шул киеренке мәлдә стоп-кранга күз ташларга өлгергән Марат күзләренә ышанмады: мышный-мышный кара җинаятьләрен майтарып яткан бу кабих җаннар артында бишенче бер егетнең шәүләсе пәйда булды. Ул яшен тизлеге белән стопкранга үрелде, поезд тәгәрмәчләренең шаяртып көйләве ачы чинау белән алышынды. Боларны инде ул вагоннан очып чыгып барганда гына ишетте һәм әлеге егетнең бер тамчы судай үзенә охшаганлыгын да абайлап өлгерде. - Юк, Марат, күзеңә генә күренгәндер. Ышана алмыйм. Син һаман бәйләнчек бер идеягә ябышып ятасың. Бетте. Аңа нокта куярга вакыт, - диде Лотфи, бик озак уйланып утырганнан соң. һәм тагын бераздан өстәп куйды: - Вагонда бит син үзең генә булмагансыңдыр. Шулай бит? Тамбурда кемнәрнеңдер ызгышканын, ыгы-зыгы килгәнен син генә ишетмәгәнсеңдер! Табигый ки, кемдер чыккандыр, күргәндер дә, стоп-кранга басып, поездны туктаткандыр... Шулай дип фикер йөртергә дә була бит. Килешәсеңме? Поезддан ыргытып калдырылган җирдән аксап-туксап, көч-хәл белән Лотфиларга кайтып егылган Марат яргаланган иреннәрен ялап куйды, әмма килешергә ашыкмады: - "Дыр" белән "бугай"га ышанма, дырылдап төшеп калырсың, апаем, - диде, дустын үчекләгәндәй. - Стопкранга аның басуы хак булган кебек, аның бер тамчы судай нәкъ менә миңа охшаган булуында да бер тамчы шигем юк. Йә ул китмәгән, йә булмаса... Ялгышмасам, стоп-кранга басуга ук ул эреп юкка да чыкты. Хәер... Монысын төгәл үк раслый алмыйм... Бүлмәдә тынлык урнашты. Марат та, Лотфи да әйтелгән кадәресенең яшерен мәгънәсен күзалларга тырышалар иде. Сүзсезлек озакка китә башлагач, Лотфи түземсезләнде. - Әйтеп бетер инде, ичмасам. Табышмак таптыручы нинди хыялый кеше соң син? "Йә булмаса" дип, нинди вариант күздә тотасың? Әле генә уфтанып, бәрелгән-сугылган җирләрен карап, сыйпаштырып утырган Маратны алыштырып куйдылармыни. Күзләре елтырый башлады, аксый-аксый ишекле-түрле йөрергә тотынды. Лотфи сизде: ул ниндидер анык фикергә килде булса кирәк, әмма әлегә аны кистереп кенә әйтергә базмый кебек иде. - Бу вариантта нинди мөмкинлекләр ачылуын әлегә мин үзем дә уйлап бетермәдем, - диде, ниһаять, Марат авыртуга чыдый алмыйча, ирен чите белән генә елмаеп. - Ләкин төгәл беләм, бүгенге вакыйга бик күп нәрсәгә яңача карарга мәҗбүр итәчәк. Чөнки стоп-кранга басучы... мин ул үзем идем! Әйе, хәзер аңладым, ул икенче мин иде, - дип кабатлады ул, йодрыгы белән уч төбенә сугып. Лотфиның күзләре шакмак булды, ул имән бармагын чигәсе янында уйнатып алды да: - Ничек син үзең? Әле яңа гына шуның нәкъ киресен раслап утыра идең түгелме?! - дип әйтеп ташлаганын сизми дә калды. Ләкин Марат аңа җавап биреп тормады. Башында айкалган уйлар җебен чуалтмаска теләгәндәй, бер ноктага текәлеп ишекпе-түрле йөренүен дәвам итте, комачауламаска кирәклеген искәртеп, бармагын ирененә куйды. Авыру кешедән ни көтәсең дигәндәй, Лотфи башын чайкады һәм дустының сүзләренә аерым игътибар бирүне дә кирәк тапмады. Әле яңа гына шундый тетрәнү кичергән кешенең ялкынсынган миендә нинди уйлар тумас дисең?! Онытылып, үз-үзен белештерми йөренгән Марат, кинәт күкрәген тотып, бүлмә уртасында сыгылып төште. "Ашыгыч ярдәм" табиблары Маратны әйләндерә-тулгандыра озаклап карадылар. - Баш мие селкенгән, анысы хак, башкасын кистереп кенә әйтүе кыен, - диде өлкәнрәге. - Ничек кенә булмасын, без аны үзебез белән алып китәбез. Атна-ун көн хастаханәдә ятарга туры килердер, шәт. Төгәл диагнозын рентгеннан карагач әйтерләр... * * * ...Җәйге кыска төн керфек очларында чуалып алырга да өлгермәде, сызылып таң атты. Кояшның беренче нурлары юка ак пәрдә аша үтеп керде, палата диварларында рәшә булып уйнады. Янәшә караватта тыныч кына мышнаган күршесенә комачауламаска теләп, Марат торып йөрүне яхшысынмады. Әмма яңадан йоклап та китә алмады. Меңгә кадәр санап карады, кемдер әйткән киңәшне исенә төшереп, күз алдына сарык көтүен китерде һәм, арадан сайлап, ак сарыкларны саный башлады. Ләкин, никадәр генә боргаланмасын, йокы дигәнең әйләнеп кайтмады. Ул барысына да кул селтәде һәм, күкрәк турысындагы чәнчеп авыртуны да онытып, уйларына бирелде. Моңа хәтле булган сәер һәм табышмактагыдай аңлаешсыз вакыйгалар аңа тынгы бирми, маҗаралы кино күренешләре шикелле, алар берәм-берәм күз алдыннан йөгереп үтә башлады. * * * Институтның төнге вахтёры Маратны күргәч нишләптер сискәнеп китте, йокысызлыктан карлыккан тавыш белән эндәште: - Кайчан чыгып киткән идең соң син, энем? - диде ул, олы йодрыклары белән күзләрен угалап. - Төне буе керфек тә какканым юк ласа... мәгәр чыгып киткәнеңне күрми калганмын... Инде тагын килеп тә җиткәнсең димме... Әле таң атып кына килә ләбаса... Аның күзләре кызарган, кыяфәтенә дә ару, талчыгу галәмәте чыккан иде. Ул, сынагандай, тагын бер кат Маратка карап алды да ачкычлар эленә торган пыяла тартма янына барып басты, бер пыяласы чатнаган иске күзлеген борын очына элеп, үз-үзенә ышанмыйча, хуҗалыгын барларга кереште. Җиз калайчыкка беркетелгән ачкыч исә көндәгечә урынында асылынып тора иде. Гадәттә, төне буе йокы симертеп, иртән үз эшләре белән чыгып югала торган абзыйны әйтерсең алыштырып куйганнар. Ул авыр сулап тагын бер кат башын чайкады да калтыранган бармаклары белән ачкычка үрелде. "Минем инде атна-ун көнләп институтта булганым юк" дияргә теләгән Марат вакытында телен тыеп калды. Абзыйның сүзе бетмәгән икән әле. - Кемнең күпме эшләвендә минем катышым юк анысы... Өченче көн дә төне буе казындың. Кичә дә нидер маташтырганыңны сиздем. Инде тагын, таң атмас борын... - диде вахтёр карлыккан тавыш белән. Аның күзләрендә ниндидер сәер шикләнү, Маратка ышанмау ярылып ята иде. Марат чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. "Әйе, картая абзыебыз, картая. Әллә кичә байтак кына төшереп тә алган инде", - дип уйлап куярга өлгерде ул. Ләкин уйларын кыяфәтенә чыгармаска тырышты, вахтёр абзыебыз каршы төшеп киресен сукалаган яисә үзе сөймәгән кешеләргә карата бик тискәре һәм үҗәт тә була белә иде. - Нәрсәгә шулхәтле газапланасыңдыр, - дип дәвам итте вахтёр, аның сүзсез калуын үзенчә аңлап. - Әйтәм бит, төне буе сине жәлләп утырдым. Галим-голәмә дигәннәренең дә эше, Аллам сакласын, бер дә җиңелләрдән түгел, мин сиңайтим. Тфү, тфү... Аллам сакласын, шулкадәр интегеп эшләрлек булгач. Кем беләндер сөйләштең дәме, бәхәсләштең дәме әле тагын... Шешә белән шаярганыңны күргән юк анысы. Шулай да сак бул, энем! Яхшылыкка илтә торган нәрсә түгел. Марат ачкычны алды да башын чайкап куйды. Тизрәк супертранспьютер янына кереп утырырга ашыккан егет, үзләре шаяртып әйткәнчә, институтның "төнге ректоры" сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәде. Йокыдан исәнгерәгән картның колагына нәрсә ишетелмәс тә, күзенә нәрсә күренмәс! Проректор әйтте бит, супертранспьютерга синнән соң кеше кагылганы юк, синең программаңны, машина хәтеренә язылганнарны бозудан курыктык, диде. Лабораторияң пичәтләнгән, синнән башка беркем дә керә алмый, диде. Шушыларны уйлап, Марат тагын бер кат башын чайкап куйды һәм җиңел адымнар белән лаборатория урнашкан икенче катка менеп китте. Лаборатория караңгылыкка чумган иде. Тәрәзәләрдә тоташтан калын кара пәрдә. Атна-ун көн буе кеше аягы басмаган бүлмәдә гадәттә була торган тынчу ис юк, киресенчә, әле яңа гына узган яшенле яңгыр исе дулкынлана, һава саф, һәм ниндидер җиләс бер дулкын йөзә иде кебек. Марат күнегелгән хәрәкәт белән ишек янындагы тоташтыргычка үрелде. Түшәмдә шәмдәлгә охшатып ясалган борынгы җиз люстра гөлт итеп кабынуга чак кына кычкырып җибәрмәде. Чәчләре үрә торды. Чыгып йөгерергә теләсә дә, аяклары тыңламады, әйтерсең лә алар идәнгә ябышып калган иде. Күргәненә ышанырга теләмәгән Марат күзләрен ачып-йомып карады, вахтёр агай шикелле, аларны авырттырып, йодрыгы белән уды. Әмма миражга да, чын-чынлап кеше карачкысына да охшаган шәүлә юкка чыкмады. Киресенчә, йөзәр ваттлы алты лампочкадан сирпелгән саргылт электр уты яктысында ул тере булып, ныклы беләкләрендә бүртеп чыккан тамырларында кан йөреше сизелерлек дәрәҗәдә җанлы булып күренә башлады. Юк! Бу мираж түгел. Чынбарлыктан да чынрак иде. Марат, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, баскан урынында катты да калды. Ни кылырга белмичә шактый озак басып торды әле ул. Әмма күз алдындагы мираж эреп югаласы урында хәтта селкенеп куйган кебек булды. Йокысыннан яңа гына уянып килгәндәй киерелде, авызын ачып иснәп алды. Маратның беренче теләге телефонга ташлану булды. Әмма үз-үзен тыеп калды һәм капсулага якынрак атлады, тагын бер мәртәбә чәчләре үрә торды. Башына супершлем кигән ир заты бер тамчы судай аның үзенә охшаган иде. Марат тагын күзләрен угалады. Әйе, охшаган гына түгел, ул коеп куйган Марат иде. Бераз селкенгәләгәннән соң яңадан тыныч кына йокыга талган затны Марат җентекләп карарга, охшаш чалымнарны барларга кереште. Аныкы шикелле итеп кыскартып кистерелгән куе чәчләре арасыннан ул бу затның чигәсендә нәкъ үзенеке шикелле, борчак зурлыгындагы миңне дә абайлап алды. Бу кадәресен үк көтмәгән иде: егетнең сул беләгендә, терсәктән өстәрәк тагын бер кызгылт миңе бар икән. Анысы да нәкъ Маратныкына иде. Маратның егетне капсуладан тартып чыгарасы, алдына бастырып якасыннан дер селкетәсе: "Син кем? Монда ничек килеп эләктең?" - дип сорыйсы килде. Кемнеңдер мәгънәсез шаяртуына, лаборатория егетләренең чик-чаманы онытуларына ачудан куллары йодрыкланды. Кемнең шулай кыланганын белсәмме?! һәм кинәт тукталып калды. Үзенең урынсыз кайнарлануыннан, миражга карап шаккатканлыгыннан, алай гына да түгел, үзе танырга теләмәсә дә, шүрләп калуыннан тыела алмыйча көлә башлады. "Әлбәттә, капсула эчендә мин үзем. Тфү! Ялгышып әллә ниләр әйтерсең. Минем сурәт ич ул!" Марат кул селтәде һәм ирен читләре белән генә елмаеп куйды. Сурәтләрне экранда гына түгел, голография ысулы белән дә күрсәтә алучы супертранспьютер, табигый ки, аның образын хәтеренә сеңдереп калдырган! Хәзер исә әнә капсула эчендә кукраеп аның голограммасы утыра... Марат ике кулы белән башын кысты да көлүеннән туктый алмыйча сөйләнергә кереште, теленнән беренче эләккән сүзләр ычкынды: - Вәт тамаша! Адәм көлкесе! Билләһи, кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас... Әле яңа гына сискәнүдән телсез кала язган, тәнендәге бөтен төкләренә хәтле кабаруын тойган Маратны алыштырып куйдылармыни?! Үзенә ышанычы кире кайтты. Ныклы адымнар белән супертранспьютер тоташтырылган трансформатор рубильнигын ычкындырып җибәрде һәм пыяла капкачны ачуга эреп югалуын күз алдына китереп, үртәгәндәй миражга күз кысты, ул гына да җитәрлек тоелмагач, телен чыгарып күрсәтте. Янында Лотфи юклыкка уфтангандай, аның яратып әйтә торган сүзләрен исенә төшереп, миражга эндәште: - Менә хәзер юк итәбез сине, игезәк, апаем... Юкса кеше куркытырга бик оста икәнсең. Анысын без үзебез дә булдырабыз аның... Ах шушында Лотфины чакырып кызык итәргә иде, ә... Беләгендәге сәгатькә карап алды. Әле иртәнге биш тә тулмаган. Лотфи - таң йокысыннан бүленүне авыр кичерә торган кеше. Дустын кызганып, Марат аңа шалтыратып тормаска карар бирде. Бу сөйләгәннәргә гомергә дә ышанмаячак инде ул. Хәер... Голограмманы машина хәтеренә сеңдереп калдырырга кирәк. Лотфины чакырып, голограмма янына кертеп җибәрәсең дә... Шкаф артыннан карап торасың... Шәп мәзәк ясап була лабаса! Аны ничек кызык итәчәген күз алдына китереп, Марат рәхәтләнеп елмайды һәм капсуланың капкачындагы кнопкаларга үрелде. Пыяла капкачны ачып җибәрде, игезәкнең (миражга ул эченнән генә шундый исем биреп өлгергән иде инде) башыннан ябышкаклы супершлемны салдырып алды. Менә хәзер ул аның күз алдында эреп югалачак! Күнегелгән хәрәкәтләрне автомат шикелле онытылып башкарган егет шул мизгелдә чак кына кычкырып җибәрмәде. Игезәк авыр итеп ыңгырашып куйды һәм лапылдап аның аяк астына килеп тә төште. Әллә нинди аңлаешсыз чиркану хисеннән Маратның бөтен тәне куырылып килде. Супертранспьютер программасындагы ниндидер хата, билгесез ялгыш барлыкка китергән, Маратның тән төзелешен тулаем кабатласа да, гәүдәсен тота алмаган бу сәлкәү биомасса анда ниндидер җирәнү хисе тудырып өлгергән иде. Хәер... Менә тагын берничә мизгелдән ул барыбер эреп юкка чыгачак! Марат яхшы белә: компьютер хәтерендәге кеше, дөресрәге, аның уйтойгылары, фикри копиясе материальләшә, ягъни биокопиягә әйләнә алмый. Моның өчен супертранспьютер булмагае, әле кешелек дөньясы уйлап тапмаган суперсуперпьютер булсын, аңа мондый мөмкинлек салынмаган, һәм, иншалла, салынмаячак та!.. Марат үз-үзен тынычландырырга тырышты. Әгәр мондый хәл мөмкин булса, ул бит үлгәннәрне терелтү белән бер булыр иде. Ләкин дөнья фәне әле мондый нәрсәне белми һәм якын арада белә дә алмаячак. Ул бөтен Галәм күләмендә иң бөек бер казаныш, кешелек дөньясындагы кыйммәтләрне яңабаштан карап чыгарга мәҗбүр итәчәк бер ачыш булыр иде! Аяк астында аунаган гәүдәдән чиркануын җиңеп, җентекләбрәк карау исәбе белән аңа таба иелгән Маратның шул мизгелдә тагын бала йоннары кабарды. Игезәк күз ачып йомганчы аның кулына ябышты, иреннәре арасыннан ыңгырашулы карлыккан тавыш чыкты: - Бән яралымән. Ташлама бәне, углан! Ташла-а-ма-а!.. Морат бәк игелекне онытмый! Марат сискәнеп китте. Телен авыз куышлыгында көч-хәл әйләндереп авырлык белән әйтелгән бу сүзләрдә ниндидер үтә таныш бер өн, үтә дә якын бер яңгыраш бар кебек иде. Никадәр тырышса да, чатырдатып ябышкан куллардан ычкына алмаган Марат, теләсә-теләмәсә дә, авыр гәүдәне күтәреп торгызырга һәм янәшәдәге кәнәфигә утыртып куярга мәҗбүр булды. Шунда гына келәшчәдәй кыскан бармаклар йомшарды, тирән итеп сулыш алган тавыш ишетелде. Марат хәтта аның керфекләре дерелдәгәнен дә күргән кебек булды. Тагын берничә мизгелдән ул, күрәсең, һушына килер... Марат җиңел сулап каршыдагы урындыкка кунаклады һәм вакыйгаларның нинди агыш алуын сабыр гына көтәргә карар бирде. Монда инде хәзер бернәрсә дә аның ихтыяры белән эшләнми. Биокопия генә булса да, күрәсең, игезәк билгеле бер дәрәҗәдәге аңнан үз-үзен тоя, хис итә белүдән, аңлаша алу сәләтеннән дә мәхрүм түгел иде. һәм тагын шуны бөтен кискенлеге белән аңлап алды Марат: кулыннан килсә дә, ул аны инде кире капсулага тыгып, яңадан юклыкка, бушлыкка җибәрә алмаячак. Галим кызыксынуына, тикшеренүчеэкспериментатор азартына икенче бер аңлаешсыз хис тә өстәлде - бу хәлсез гәүдәгә Маратның үзеннән дә ниндидер бер өлеш кергән түгелмени, аңарда аның җанының да ниндидер бер кыйпылчыгы чагылмыймыни?! Киеренке көтү мизгелләре озакка сузылды. Әйтерсең лә вакыт агышы туктап калды. Көтәргә, сабыр итәргә карар биргән Марат кулына беренче эләккән китапны алды да фәнни формулалар сибелгән битләрне актарырга кереште. Карашы хәрефләр өстеннән йөгерде, башына исә бер фикер әсәре дә кермәде. Нәрсәдер уйларга, хәл итәргә әзер түгел иде әле ул. Бушка вакыт үткәрүнең шушы ысулыннан башкасын белмәгән Марат гаҗизләнеп китап тотып утыруын белде. Куе тынлыкны бары тик игезәкнең авыр итеп сулаганы гына боза иде. Кинәт нәрсәдер шылт итте, аяк тавышлары ишетелде. Онытылып утырган Марат сискәнеп күтәрелеп карады һәм имәнеп китте. Каршында игезәк басып тора иде. Аның Маратныкы шикелле үк чаткылы яшел күзләрендә кызыксыну да, гаҗәпләнү дә һәм бераз гына шикләнү катыш куркуда чагыла иде кебек. Хәер, үзен читтән торып күзәтә алмаган Марат игезәкнең күзләрендә уйнаган шаян очкыннарны аера алмый иде шул. Игезәк, озак күрешми торган кешедәй, үз итеп исәнләшергә кулын сузды. Аның кулын учына алуга, Маратның тәнен ниндидер яндыргыч авырту телеп узды. Мондый сәер һәм яшен тизлеге белән бөтен гәүдәсен - аяк бармакларыннан чәч төпләренәчә яндырып үтүче чиксез газапны һәм шул ук вакытта әллә нинди татлы да авыртуны аның тойганы юк иде әле, һәм шул мизгелдә ул үзен ат өстендә итеп күрде. Уйларына чумып, атын җан-фәрман куган Марат кинәт чайкалып куйды, йөрәгендә утлы авырту тоеп җан ачысы белән ыңгырашканын сизми дә калды. Күкрәгенә килеп кадалган очлы укны тартып алды да чаптары өстенә иелде. Әмма соңгы көчен җыеп тагын күтәрелде. Күз ачып йомганчы булып узган һәм сискәнүгә охшаш тойгылар уяткан бу халәттән айнырга да өлгермәде, игезәгенең дә нәкъ шундый ук газаплы кичереш тулы күзләрен күреп телсез калды. Ул да, күрәсең, нәкъ Марат шикелле үк үзе белән ни-нәрсә булганын аңлый алмый интегә иде. * * * ...Карт бәк шатырдатып күзләрен кысты. Олпат морзаны еллар авырлыгы түгел, уйла рының ерып чыккысыз тирәнлеге сыкты. Яра сыннан кан ургылган саен, үкенече артты: "Аһ, нинди үкенеч! Нинди мөһим эшләрем калды!" - дип уйлап куярга өлгерде ул... һәм үзен очсыз кырыйсыз тирән коега төшеп киткәндәй хис итте. Коеның төбендә исә күз камаштыргыч аклык, үзенә чакырып җемелдәүче илаһи яктылык бал кый иде. Аклыкка, күзне камаштыргыч яктылыкка таба озак очты Ул. Очкан саен, кое киңәйде, яктырганнан-яктыра барды. Бу яктылыктан күзләр камаша иде. Бераздан исә Ул иксезчиксез бушлыкка, илаһи нур белән тулып балкыган киңлеккә килеп чыкты һәм үзен канатларын һава дулкыннары ирегенә куеп ирекле очышта тибрәлүче бөркет кебек хис итә башлады. Тәнендәге авырту, газап бетте, алай гына да түгел, Ул хәтта гәүдә авырлыгын сизми, үзен шушы һава дулкынының, җилнең бер кисәге итеп тоя иде. Болай очу рәхәт иде, гомердә татып карамаган татлы бер мизгелнең озын-озак, мәңге-мәңге дәвам итүе кебек чиксез ләззәт китерә иде. Ул әле генә җанында бәргәләнгән борчу-шөбһәләрнең, кайгы-газапларның, үкенеч һәм әрнүләрнең дә җиңеләеп калганын тойды, әйтерсең алар да җил иркенә бирелделәр дә кайсы кая таралып очтылар. Ул онытылды. Бу халәт күпме дәвам иткәндер, Ул белми. Әмма бермәлне тәнендәге җиңеллек кимегән кебек була башлады, гүяки аны кемдер аска сөйри, җирдәге мәшәкатьләренә кире кайтырга чакыра иде. Бу чакыру башта тавышсыз бер өн булса, соңга табарак якыннарының, дусларының, туганнарының елау-сыктавына әйләнде дә газап-әрнүләрне яңартты, бераздан исә дуслык һәм мәхәббәтнең татлы мизгелләре булып бөтен тәнендә, гәүдәсенең һәр күзәнәгендә сулкылдарга кереште. Әмма Ул моңа үзенең бөтен барлыгы белән каршы тормакчы булды, аның бу иркен һәм татлы киңлектән китәсе килми, теше-тырнагы белән ябышырга әзер иде. Алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, Ул үзен гомере буе озатып килгән мәшәкатьләргә кире кайтырга теләми иде инде. Җан газаплары өстенә тән газаплары кушылды, һәм Ул биреште. Өермәләнеп килгән һава чоңгылы аны яңадан уйнаклатып коега сөйрәп алып кереп тә китте. Күз аллары караңгыланды, алдында утлы боҗралар биешә башлады. * * * Акрын гына күз кабаклары хәрәкәткә килде. Керфекләре арасыннан түшәмдәге алты лампочканың сүрән яктылыгы саркылып керде. Бу сүрән ут әле күптәнме генә күргән илаһи яктылык белән чагыштырганда тычкан утын хәтерләтә кебек тоелып китте. Шушыларны уйлап өлгерде дә Ул тагын онытылды. Баш миендәге бу татлы хатирәләр, җилсез көндә тыныч су өстеннән узган көймә эзедәй, бернинди дулкын да, эз дә калдырмыйча таралып юкка чыктылар, юылып беттеләр. Иреннәре кыймылдады, әмма Ул үзенең ни әйткәнен хәтерләми дә, белми дә иде инде. * * * Алты лампочка... Шәмдәл сыман борынгы җиз люстра... Почмакларына лалә чәчәге рәвешендәге элмәк бизәкләр төшерелгән ак түшәм... Стенага эленгән тупас агач рамнарда мәшһүр математикларның сурәтләре... Иске имән шкафларда таушалган китаплар... "Чынбарлык төштәгечә түгел, монда коточкыч ямьсезлек, шыксызлык хөкем сөрә - ул тереклек ияләренең котылгысыз яшәү рәвеше. Төш бетте. Хыялдагы тылсымлы дөньядан аерылыр чак җитте. Озакка сузылган татлы да, газаплы да, саташулы һәм шигъриятле дә бу йокыдан айнырга вакыт". Миенә килгән беренче уйлары шул булды. Бу ни бу? Гаҗәпләнүдән Ул баштарак телсез калгандай булды. Ни әйтергә, ни уйларга белмичә, стена буендагы урындыкка чүмәшкән сурәткә карап катты да калды. Чөнки анда аның икенче бер нөсхәсе, кем әйтмешли, копиясе, бергә-бер нисбәттә эшләнгән карачкы-сурәте утыра иде. Беркавым уйланып торгач кына, Ул аягына басты да кулына китап тоттырып сурәтләнгән карачкы янына килеп кулын сузды, шаяртып эндәште: - Нихәл, Марат туган? Хәл җыеп утырабызмы? Исән чакта ук үзеңә куелган һәйкәлне күрү шәп инде ул, ә... Карачкы исә сикереп торып басты, кулындагы китабы шапылдап идәнгә төште, нидер әйтергә дип ачылган авызын ябарга да онытып аңа текәлде. * * * -Син... син мине каян беләсең? Син кем? М-мон-мон-да ничек... кайчан... килеп эләктең? - диде, ниһаять, Марат, ушын җыеп, һәм алдында ниндидер бер ясалма курчак, пот торуын да онытып, акылга ия бер зат белән сөйләшкәндәй тезәргә кереште: - Лаборатория тәҗрибә тәмамланган көнне үк бикләп куелган булырга тиеш иде. һәрхәлдә... миңа шулай диделәр... Марат тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде дә, ләкин моның биокүчермәсе алдында аклануга охшаш мәгънәсез бер эш икәнлеген аңлап тукталып калды. Ул нәрсәләр белә? Хәтерендә нинди вакыйгалар язылып калган? Бәлки, кайбер ятлап алган сүзләрне генә әйтә белүче дебил копиядер. Биомассадан нәрсә сорап була?! Белсәбелмәсә дә, ни генә кыланса да, барыбер шул ук компьютер бит инде ул. Башыннан йөгереп узган уйлардан аңа җиңел булып китте. Тагын дусты Лотфи һәм аның үзенә еш кына "Әй син, компьютер" дип эндәшергә яратуы исенә төште. "Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң - имгәк", - дип юкка әйтмиләр, күрәсең. Менә аның шаяртканы чынга да ашты. Каршыгызда әнә чып-чын "компьютер Марат" басып тора, и-и бөек галим Марат әфәнде. Шушындый сәер бер мизгелдә башына килгән мәгънәсез уйлардан, гомумән, буталчык һәм аңлаешсыз бу вакыйгадан бичарадан ни чара булып гаҗиз калган Марат нәүмиз генә үзалдына елмаеп та куйды. Игезәге көтмәгәндә шаяртуга охшаш җавап кайтарды: - Кайчан? Ничек? - диде дә, нәкъ Марат шикелле иттереп, ирен читләре белән генә елмайды. - Кайчанничекләреңне Лотфига әйтерсең, апаем. Беләсең килсә, минем моннан чыкканым да юк. Ә менә син үзең монда ничек килеп кердең? Лаборатория, татарча әйтмешли, почти секретный. Кем сиңа рөхсәт бирде? Әлбәттә, әгәр син бер биоробот булмыйча адәми зат булсаң... Маратның тәне эсселе-суыклы булып китте. Игезәкнең беренче карашка әрсезлек булып тоелган сүзләре, икенче яктан карасаң, мантыйк буенча аларның нәкъ шулай булырга тиешлеген аңлау аны тәмам гаҗиз итте. Каушау һәм аптыраудан иреннәре дерелдәп куйды. Ул гына да түгел. Ничек? Ул Маратның иң якын дустын да, икесе генә кулланабыз дип уйлаган шаярту сүзләрен дә белә булып чыга түгелме соң?! Хикмәт монда шактый ук тирәндә булса кирәк. Менә сиңа копия, менә сиңа игезәк! Бәлки әле, аңа минем башка уй-фикерләрем дә, күңел төпкелләрендә генә сакланган, кемгә дә әйтергә базмаган яшерен "серләрем" дә таныштыр. Әгәр шулай булса, бу бит коточкыч!.. Юк-юк! Булырга мөмкин түгел!.. Марат үз-үзен тынычландырырга ашыкты. Робот, металлдан яисә биомассадан ясалса да, барыбер робот инде ул. Кешенең асыл хисләре: дуслык, мәхәббәт, ярату, нәфрәт кебек көчле тойгылар аңа таныш түгел. Аңа бары тик уйлау, ягъни логик бер эзлеклелектәге мәгълүматларны математик ысуллар белән анализлау мөмкинлеге генә бирелгән. Кинәт башына килгән шикләрдән зиһене чуалган Марат: - Син үзең биоробот! һәм мин биороботтан кеше белән кешечә сөйләшүне таләп итәм. Роботлар ияләренә зыян китерми, китерә алмый. Онытылма! Бу аларның төп кануны, - дип ычкындыруын сизми дә калды. Көтмәгәндә игезәкнең кашлары күтәрелде. Күзләрендә исә ачулы очкыннар биеште. - Сине дөрес программалаштырмаганнар, дустым. Үзеңне кем әвәләгәндер, анысы миңа мәгълүм түгел, белмим, әмма хуҗаңның артык дорфа кеше икәнлегендә шигем юк, - диде ул һәм нәкъ менә Маратча иттереп Маратның күзенә текәлеп карады. Аның яшел күзләрендәге саргылт чаткыларда бер тамчы ясалмалык яисә шаярту кебек нәрсә дә тоемланмый иде. Марат сүзсез калды. Аңардан ул мондый да тәрбиясезлекне, хамлыкны, кем әйтмешли, нахаллыкны көтмәгән иде. - Лабораториядә мин эшлим, дустым, - диде, ниһаять, Марат, "дустым" сүзенә аерым басым ясарга тырышып. - Әле генә син утырган супертранспьютердагы экспериментны да мин үткәрдем, беләсең килсә. Лаборатория ректорның махсус боерыгы белән турыдан-туры миңа беркетелгән. Кем бүлмәсендә утыруыңны аңлабрак сөйләшергә киңәш итәр идем. Син, ялгышмасам, минем тәҗрибәләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән бер затсың... Минем тырышлык белән, мин тырышмасам... һәм ул артыграк әйтеп ташлаганлыгын сизеп тукталып калды. Игезәк чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. - Аңлыйм... Аңлыйм сине... Димәк, мин сиңа әти дип әйтергә тиеш булам инде?.. Шулаймы? - Маратның сүзсез калуын күреп, тавышына җитдилек, сабыйлар белән сөйләшкәндәгечә бер өстенлек төсмере чыгарып тагын тезә башлады: - Әйе, миңа синең фикер сөрешең аңлашыла. Болар барысы да миңа яхшы таныш. Мин дә нәкъ шундый ук сүзләрне әйтә алыр идем. Ләкин, уйлап кара, бу минутта әгәр дә супертранспьютерда мин утырганмын икән, димәк, тәҗрибәне мин үткәргән булып чыгам түгелме соң? Мин монда синеңчә кайдан кереп утырган? Күктән төшмәгәнмендер бит инде! Үзен оригинал дип, игезәкне исә ялгышлык белән барлыкка килгән икенче нөсхә дип санаган, үзен беркадәр өстенлек белән һәм бәйсезрәк тотарга тырышкан Марат тагын бер кат гаҗәпләнмичә булдыра алмады. Игезәкнең фикер сөреше аңа үтә дә аңлаешлы һәм таныш иде. Аны берничек тә мантыйксызлыкта гаепләп булмый. Шуның өстенә аны игезәкнең үзен оригинал санавы шаккатырды. Инде мәгънәсезгә әйләнә башлаган бу бәхәсне чиксез дәвам итәргә мөмкин булыр иде. "Кем алдарак барлыкка килгән? Йомыркамы, тавыкмы?" Сүз көрәштерү дөньяда әле беркем дә җавап таба алмаган шушы шаян сорауга охшый башлаган иде инде. Бөтен сабырлыгын җыеп сөйләшкән, фикерен нигезләрлек дәлилләр китергән саен, аңа игезәк нәкъ үзе төсле үк иттереп кире каккысыз җаваплар бирә торды. - Әйдә, вакытлыча булса да килешү ясыйк, - дияргә мәҗбүр булды, ниһаять, Марат. - Без икебез дә үзебезне оригиналга, ягъни чын Маратка саныйбыз. Ләкин болай була алмый. Телибезме-юкмы, безнең беребез, - чыннан да, икенчебезнең копиясе. Моны танымыйча мөмкин түгел. Ачыклаганга кадәр булса да, шулай килешеп торыйк. Син дә Марат, мин дә Марат дип фараз итик. Әмма "Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала" дигәндәй, без икебез дә бер исем астында йөри алмыйбыз. Беребез Марат булып калсын, икенчебез, ягъни син Морат бул. Килештекме? - Килешергә була, - диде игезәк, бераз уйланып торганнан соң. - Сүзләреңдә мәгънә бар. Ләкин нишләп мин Морат булыйм ди әле? Монысына кул куя алмыйм. Миңа калса, шобага тартабыз. Кемгә - Марат, кемгә Морат чыга, анысын галиҗәнап язмыш үзе күрсәтсен. Марат эчендә кайнаган ачуыннан тешләрен шатырдатып кысты, әмма игезәк белән килешми булдыра алмады. Вакытлыча булса да аның бу шартларына күнәргә туры киләчәк. Аннан соң ни булыр? Аларын вакыт үзе күрсәтер. Әле, бәлкем, биокопия, вакыт сынавына түзә алмыйча, кем әйтмешли, таралып та төшәр. Шулай гына була күрсен иде. Моның янында бер сәгать кенә янәшә утыруга да инде түземем төкәнде, һаман бергә булудан Аллам сакласын! Чыннан да, үзенә бер тамчы судай охшаш копиясенең әрсезлеге, бернинди оят әсәрен белмичә, гүяки Аллаһы Тәгалә биргән киемнән генә икәнен дә сизмәгәндәй, алдында йөренеп торуы, кулларын болгый-болгый туктаусыз сөйләнүе аны тәмам чыгырыннан чыгарды, һәм шул мизгелдә Марат чак кына үзенең маңгаена китереп сукмады. Ирексездән бите кып-кызыл булды. Йа Хода, йа Алла! Чыннан да, бу бит мин үзем! Үземнең кыланмышларымны миңа күрсәтә бит бу... Күңелендә кайнаган ачуны кул белән алып ташладылармыни! Аны исә шунда ук игезәгенең, дөресрәге, үзенең көзгедәгедәй чагылышының кыланмышына үртәлү һәм оялу хисе алыштырды. Почмактагы борынгы имән шкафны ачып җибәрде дә Марат өмәләр вакытында яисә эштән генә бакчага китәргә туры килсә кияргә дип китереп куйган иске киемнәре арасында актарынырга тотынды. Кыршылып беткән, тез башлары бүлтәйгән джинсы табып алды, арадан әле шактый ук яңа шакмаклы күлмәк тә килеп чыкты. Апарны игезәккә ыргытты. Алмашка кия торган туфлиләрен бүлмә уртасына тибеп җибәрде. - Әйдә, киен, ичмасам, нудистлар пляжында түгелсең, - диде ул, сүзләрен ачу белән теш арасыннан гына чыгарып. - Юньле кеше супертранспьютерга анадан тума кереп утырмый! Кулларын баглап, горур кыяфәткә кереп, аның һәр хәрәкәтен көлемсерәп күзәтеп торган игезәкне алыштырып куйдылармыни, бите генә түгел, колак очларына хәтле кып-кызыл булды, ашыгып джинсыга үрелде, кабаланудан аякларын балакка тыга алмый интексә дә, бирешергә теләмәгәндәй, шаяртуын белде: - Үзеңнең гәүдәңнән үзең оялмыйсыңдыр ич! Үзең уйлаганча, мин бит - син! Мин әле үземне фигурам белән горурланырлык кеше дип беләм. Шулчак Маратның күңелендә әллә нинди бер кыл авырттырып чыңлап куйды, бернинди ярдәмчесез, таянычсыз, каяндыр килеп чыккан һәм якты дөньяда үзенә урын дәгъвалап маташучы ялгыз бу егетне жәлләү хисе бугазына төер булып утырды. Эчтән генә: "Бу да Алла бәндәсе бит! - дип куйганын сизми дә калды. - Моңа да бит кемнеңдер күңел җылысы, яратуы һәм дуслыгы кирәктер. Буда кешеләрнең җылы сүзенә, җылы карашына мохтаҗдыр". Шушы кызару барысын да хәл итте. Егетнең кинәт югалып калуы, ояла белүе Маратның күңелендәге каршылыклы хисләрне актарды да ташлады. "Юк, мин моңа ничек тә ярдәм итәргә тиеш. Телимме-теләмимме, ул минем ихтыяр белән дөньяга килгән. Аның өчен хәзер мин җаваплы!" * * * Марат кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды да ике битне ертып алды, өстәлдәге каләмгә үрелгән кулы исә кинәт һавада асылынып калды. Тукта! Нишләп мин язарга тиеш ди. Ул язып карасын. Бәлки әле, бөтенләй яза да белми торгандыр! Башына килгән беренче уе шундый иде. Шиген белдермәскә тырышып, игезәккә эндәште: - Әйдә, дускай, инде чират синдә. Кәгазьләргә тамгаңны төшер! Кайсыбызның нинди исем йөртәсен хәл итәбез... Игезәк исә, гомер буе шушы каләм белән шушы өстәл янында язып утырган кеше шикелле, ышанычлы хәрәкәтләр ясап, бер дә авырыксынмыйча, кәгазь кисәкләренә "Марат" һәм "Морат" дип язып та куйды. Керфек тә какмый күзәтеп торган Марат, кәгазьләрне кулына алгач, күзләренә ышанмады. Кысып, имән бармакны беренче буыныннан бөгеп, каләмне тоту рәвеше дә, язу өслүбе дә нәкъ аныңча, үзенчә иде. Хәтта "р" хәрефен куйганда аска элмәк ясап төшерүе дә аныкы иде. Дөньядагы бер генә криминалист та аларның язу рәвешен, кулъязмаларын аера алмаячак. Бу шиксез иде. Гаҗәпләнүеннән хәтта башын чайкап куйды. Кәгазь кисәкләрен яхшылап бөтәрләп, ниндидер компьютер деталеннән бушаган катыргы тартмага салып, озаклап селкетеп тордылар. Шуннан соң гына Марат игезәккә тәкъдим итте: - Әйдә, син беренче булып ал! - Мин дә сиңа шулай дип әйтмәкче идем... Хәер, ни булса да, Алла язганча булыр. Тәвәккәллим. Ул, кулын тартмага тыккач та, кайсын алырга белмичә шактый кармаланды, әле берсен, әле икенчесен тотып карады булса кирәк һәм кинәт кенә тәвәккәлләде, тартып чыгарды да ашыгып кәгазьне сүтеп тә җибәрде. Шул ук мизгелдә йөзеннән кара күләгә йөгереп узды. - Ә мин барыбер Марат, - диде ул кинәт карлыгып киткән тавыш белән. - Бу уен аркасында гына мин Марат булудан туктамыйм. - Уговор дороже денег, - дип куйды Марат, урысчалатып. - Берни эшли алмыйсың. Шушы минуттан мин Марат булып калам, ә син Морат булып яши башлыйсың. - һәм, шобага салу нәтиҗәләрен ныгытып кую өчен, аны тынычландырырга, юатырга ашыкты. - Барыбер бер үк исем инде ул. Берсе искечәрәк әйтелеше, икенчесе - заманчарак. Шул гына! Миңа чыгарга да мөмкин иде бит ул. Хәзер берни дә эшләп булмый! - Ярый, хет чүлмәк дип атасыннар, тик мичкә генә тыкмасыннар дигәндәй, мин риза, - диде Морат, иңсәләрен җыерып. - Ләкин, әйтеп куям, миңа синең кайдан килеп чыгуың нәмәгълүм. Ничек кенә булса да, барыбер мин Марат. Ә бу очракта бары тик син тәкъдим иткән уенга кушылам. Алга таба күз күрер. Син ни кылырсың икән?.. - һәм елмаеп Маратның җилкәсеннән кагып куйды. - Шәп егеткә охшагансың! Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә, дуслар була алырбыз дип беләм. "Бер казанга ике тәкә башы сыймый", - димәкче булды Марат. Ләкин әйтмәде. Игезәгенең нәкъ аныңча уйлавы, фикерләрен нәкъ аның үзе шикелле нигезләве, дәлилләве аны шаккатырган иде. Чөнки ул үзе дә нәкъ шушы ук сүзләрне әйтергә теләгән иде бит. Аның да башына шушы ук уйлар килүенә йөз процент гарантия биреп булыр иде. Шунлыктан ниләр уйлаганын йөзенә чыгармаска тырышты: - Инде нишлибез? - дип кенә куя алды. Морат исә шаян елмайды да аңа үз сүзләре белән җавап кайтарды: - Бастырыклаган, бәйләгән, нәрсә эшлисе билгеле... Бер-берсенең күзләренә карашып тордылар да тыела алмыйча шаркылдап көлеп җибәрделәр. Күрәсең, һәр икесе бу сүзләрне яшереп чыгарган мәзәккә тартым хәлне исенә төшергәндер. Бераздан Марат тагын телен тешләргә мәҗбүр булды. Авылларындагы җор телле бер агайның ни эшләргә белмичә аптыраганда әйтә торган сүзләрен дә белүе аны эсселе-суыклы итте. Башындагы уйдан чәчләре үрә тора язды. Чыннан да, бу минем копиямме, әллә мин үзем аның копиясеме? Эчен шик корты кимерә башлады. Барысын да ахырына кадәр ачыкламый торып, күңелгә тынычлык керерлек түгел иде шул! * * * Лаборатория бер, Маратлар икәү... Эш тә, уй-фикерләр дә, планнар да бертөрле. Янәшәдәге ике өстәл янына утырдылар да, эшләгән кыяфәт чыгарып, уйларына чумдылар. Хәлбуки икесенең берсе нәрсәдер эшләргә әзер түгел иде. Кайсысына тотынсаң да дүрт кулга бер эш! Берсе дә аны бүлешергә атлыгып тормый, һәм бу хакта уйлыйсы да, сөйләшәсе дә килми. Чөнки ул яңа бәхәскә, яңадан сүз көрәштерүгә генә сәбәп булачак. Монысын икесе дә бик ачык аңлыйлар иде бугай. Марат авыр сулап куйды да, чәй кайнатып алырга ниятләп, урыныннан кузгалды. - Тфү, кайда гына тыккан идем соң? - дип сөйләнде ул үзалдына һәм, үртәлгәнен сиздермәскә тырышып, өстәл тартмаларын актарырга кереште. Анысын ачты, монысын ачты. Читтән караган кешегә тәртипсез рәвештә таралып яткан булып күренүче, үзенә исә мәгълүм бер тәртибе булган, һәркайсы тиешле урында ята дип исәпләнелгән кәгазьләрен күтәреп карады. Электр кайнаткычны кая куйганын ул тәмам оныткан иде. Аның һәр хәрәкәтен елмаеп күзәтеп торган Морат, ниһаять, түзмәде, сабыр гына эндәште: - Шкаф башыннан кара әле! Мин аны шунда куеп калдырган идем бугай... Марат тагын дерт итеп китте, фикере чуалды. Моның хәтере минекеннән яхшырак микәнни соң дигән уй белән бергә күңелендә йокымсырый башлаган шик корты тагын кымырҗып куйды. Шунда ук кылт итеп исенә төште, нәрсәдер язганда комачаулаганга ачуы килеп, кайнаткычны ул янәшәдәге шкаф өстенә үзе томырган иде ич! Кайнаткыч, чыннан да, шкаф өстендә иде. Аны алды да, каш астыннан гына сынап, Моратка текәлде. Янәшә өстәл янында утырган игезәк исә, су кайната торган калай банканы тотып, ишек янына ук барып җиткән иде. Ул да борылып карады һәм, елмаюын яшереп тә тормастан: - Икебезнең дә тамак кипкән, ахрысы... Сәйлүн чәе белән хушланып алу беребезгә дә зыян итмәс, - дип, сөйләнә-сөйләнә, ишектән чыгып та китте. ...Аның һәр хәрәкәтен, һәр кыланмышын каш астыннан гына күзәтеп утырган Маратның ахырда теше сызлаган кешедәй йөзе чытылды. Ул башын кашыса, игезәктә шул ук хәрәкәтне кабатлый, торып, бүлмә буйлап йөренергә керешсә, ул да утырган урынында кымырҗый башлый иде. Ниһаять, түзмәде: - Син нәрсә, мине үртисеңме соң? һәр хәрәкәтемне кабатламасаң да ярыйдыр, - дияргә мәҗбүр булды. Мондый ук кискенлекне көтмәгән идеме, Морат беренче мәлгә югалып калгандай булды, әмма ризалашкан, гафу үтенгәндәй тавыш белән җавап бирде: - Бәлки, шулай килеп чыгадыр... Үзем дә аңламыйм. Нәкъ шул чакта гына минем дә нәкъ шуны эшлисем димме... нәкъ шул ук хәрәкәтләрне ясыйсым килә. Әйтерсең кемдер кытыклап тора. Нишлим соң? Әгәр дөрес булса, без бит бер үк эксперимент корбаннары. Минекеме? Әллә синекеме? Мин дә шуларны уйлап газапланам лабаса! Марат тагын авыр сулап куйды. Моңа каршы төшеп сүз әйтер урын юк иде. Игезәк дөрес сөйли. Әллә Маратның үзеннән түземрәк, сабыррактамы? Шул ук хисләрне тоеп, борчылып, үрсәләнеп утырса да, кисәтү, үртәлү сүзләрен беренче булып ул әйтмәде... - Үзеңне читтән күзәтү артык кызык нәрсә түгел икән, - диде ул, ахырда аның белән килешкәндәй. - һәрхәлдә, минем өчен... - Шулай да сабак алырдай нәрсәләр байтак булырга тиеш. Күз алдымда яхшы якка үзгәрәсең... гафу, ялгышрак ычкынды... ягъни үзгәрәбез, - диде Морат, күзләрен кысып. - Мин инде, мәсәлән, һәр хәрәкәттә, һәр ымда сине кабатламаска тырыша башладым. - Артык уңышка ирешкәнеңне күргәнем юк әле, - дип төрттерде Марат. - Теләк булса, анысын гына күрерсең, Алла боерса, - дип җавап кайтарды игезәк, бер дә исе китмәгәндәй. - Безгә бер-беребезгә охшамаска тырышырга кирәк. Юкса икебезгә берьюлы бер җирдә урын җитми. Сыймыйбыз бит! Әмма сыярга туры киләчәк. Бу якты дөньяда тәгаенләнгән урыныбыз, күрәсең, берәү генәдер. * * * Лабораторияне бикләп чыккач та, Марат өйгә кайтырга ашыкмады. Аңа ничек тә ялгызы гына калырга, бу артык фантастик тоелган вакыйганымы, маҗаранымы анализларга, үзе әйтмешли, җиз иләктән үткәреп карарга кирәк иде әле. Ул, нинди дә булса аулаграк берәр җиргә кереп утырырга ниятләп, Моратка кул сузды: - Мине көтмә! Минем бүгенгә планнарым бар... Морат, теләр-теләмәс кенә хушлашкандай, аның кулына сугып алды, һәм... шул мизгелдә икесе дә электр тогы суккандай сискәнеп киттеләр. Маратның гәүдәсеннән яндыргыч авырту йөгереп үтте, үзе дә сизмәстән күзләрен чатырдатып йомды. Әйтерсең әйләнә-тирәдәге һәммә нәрсә берьюлы эреп томанга әйләнде. Гаҗәпләнүдән телсез кала язды: ул, имеш, Бауман урамында түгел, ә ниндидер үтә таныш борынгы кирмән диварлары янында басып тора. Якында гына сәүдәгәрләр кайнаша, ук-җәя, түтәләре сырлап бизәкләнгән мылтыклар белән коралланган сугышчан адәмнәр күренеп китә. Кала өстендә биниһая зур барабаннарның дәһшәтле тавышы бәргәләнә. Аларны "дум-думбак" дип йөртәләр бугай. Марат хәтта шуларны уйлап куярга өлгерде. Күзләрен ачканда исә боларның берсе дә калмаган иде. Мондый көтелмәгән сәер халәтнең инде икенче тапкыр кабатлануына Маратның эче пошып куйды. "Супертранспьютердагы эксперимент, күрәсең, сәламәтлек өчен эзсез генә узмаган", - дип уйлап алды ул. Игезәк исә, берни дә булмагандай, Маратка текәлеп баскан һәм аның ниндидер аңлаешсыз хисләр өермәсеннән чыгып җитә алмаганын сәерсенеп күзәтә иде кебек. Тавышы да ерактан ишетелгәндәй яңгырады: - Өйгә кайтасыңмы соң? - ди иде бугай игезәк ниндидер нәүмизләнеп калган тавыш белән. - Кайтам! Бераз соңрак, - дип кистереп җавап бирде Марат һәм, сәер кичерешләреннән ераграк качарга теләгәндәй, кичке сәгатьләрдә аеруча ишәйгән, казандай кайнап торган кешеләр төркеме арасына кереп тә югалды. Маратның җан тынычлыгы бетте. Ничек кенә баш ватса да, ул бу хикмәтле хәлләрнең берсенә дә җавап таба алырлык хәлдә түгел иде әле. Бауман урамыннан казанлылар "Кольцо" дип йөри торган үзәк мәйданга таба узды, Тукай һәйкәле яныннан Кабан күленә килде дә тагын уйларына чумды. Ничек булды соң әле бу? Программаның кай җирендә ялгышлык киткән дә, нинди хата аның биокопиясен тудыруга сәбәп булган? - Биомасса... Биокопия, - дип сөйләнгән җиреннән ул кинәт башына күсәк белән органдай туктап калды, әйтерсең аяк табаннары кызган асфальтка ябышты. Миен үкенечле уй яндырып узды. "Туктале! Тукта! Мин моны бөтенләе белән язмыш иркенә калдырып киттем түгелме соң? Япа-ялгыз кая барсын ул?!" Шул ук мизгелдә үкенү хисе шик белән, курку белән алышынды. Үзүзен үртәп әйтеп куйды: "Кая барсын, имеш?! Әлбәттә, өйгә кайта! Синең өеңә. Синең хатының янына. Синең балаларыңны сөяргә! Ул бит Марат! Әйе, Марат! Ә син үзең кем? Ул кайтыр да Марат булыр. Ә син кем булырсың? Син үзең дә аера алмаганны Рәхимә ничек аерсын, балалар ничек аера алсын, каян белсен?" Шикләнү, борчылу, шөбһәле уйлар өермәсе Маратны адымнарын кызулатырга, кешеләрне аралап, этеп-төртеп троллейбус тукталышына ташланырга мәҗбүр итте. Ирексездән башланган сәер бу уендагы иң зур җиңү дә, иң зур югалту да шушы минутларда хәл ителергә мөмкин ләбаса! * * * Игезәгенең кызыл шакмаклы күлмәк, төсе уңган джинсы кигән төз сынын Марат ерактан ук күреп алды. Әллә керергә базмаган, әллә йорт янындагы өянкеләр күләгәсендә ял итеп утырырга җыенамы - монысы Марат өчен караңгы иде. Хәер, бу хакта уйланып торырга аның вакыты да, теләге дә юк иде. Эче тулы шик өермәсе. Сулуы кабып килеп җитте дә, күзләрен кыса төшеп, сынап карагандай сүзсез генә игезәгенә текәлде. - Нишләптер бик иртә кайттың әле, - диде Морат, каш астыннан гына елмаеп. Яшел күзләрендә исә шаян чаткылар биеште. - Юкса инде мин син кайтканчы әллә берәр җиргә кинога-фәләнгәме кереп чыгыйммы дип уйлана башлаган идем. Аның кызларныкы кебек озын керфекләре арасыннан үзенә төбәлгән күзләреннән Марат барысын да аңлады, урынсыз шикләнүеннән, шөбһәләнүеннән хәтта уңайсыз булып китте. Ирексездән битенә кызыллык йөгерде. - Әйе, күрәсе кешемне туры китерә алмадым шул, - дигән булды Марат, эчендә уйнаган борчу-шөбһәсен сиздермәскә тырышып. - Аңлыйм... аңлыйм хәлеңне, дускай. Лотфи янына керәсе булгансыңдыр инде. Юкса, аны бер көн күрми торсаң, чиргә сабышасың бит... - Морат хәйләкәр елмаеп куйды һәм, Маратның битендәге кызыллыкны күрмичәме, әллә күрмәгәнгә сабышыпмы, сөйләнүен белде. - Бәлки... Ләйлә янына сугыласы булгансыңдыр? Унбиш көнләп түгелме соң инде күрешмәгәнгә... Маратның аркасы чымырдап китте. Морат янында ул үзен ярып микроскоп астына салынган бака хәлендә сизә башлаган иде инде. Моннан бернәрсә дә яшереп булмый. Әйтерсең ул аның уйларын гына түгел, яшерен хисләрен һәм ниятләрен дә белеп тора, һәм тагын бер нәрсәне бик яхшы абайлады Марат: игезәге керсез бер җан иясе иде шикелле. Инде шушы бер көн эчендә генә дә берничә тапкыр ул үзенең Мараттан олы җанлырак икәнен сиздерде түгелме соң?! - Ярар, иртәгә бергә кереп чыгарбыз, Лотфи белән дә таныштырырмын, - диде ул, уңайсыз хәлдән чыгарга теләп. - Мине алар белән таныштырасы юк. Лотфи белән без инде биш елдан артык аерылмас дуслар, - диде Морат сабыр гына һәм, Маратны сынавын дәвам иттергәндәй, каш астыннан гына карап тагын елмайды. - Ләйләгә килгәндә, ул очрашуларны гомеремдә онытасым юк. Минем син икәнне онытасың, апаем. Лотфи әйтмешли, ашыгуларың барысын да харап итә дә ташлый. Ахири дустының сөйләү рәвешен, кул хәрәкәтләрен һәм йөз чалымнарын ул шулкадәр оста сурәтләп күрсәтте ки, Марат, күңелендә кымырҗый башлаган шөбһәле хисләрен онытып, уңайсыз гына елмайганын сизми дә калды. Аның бу очракта көндәше шикеллерәк кыланучы игезәге белән Ләйлә хакында сөйләшәсе килми иде. Бу халәттән чыгу юлын эзли башлады һәм, чарасын тапканга җиңел сулап, кулын игезәгенең иңенә салды да өйгә таба этәрде: - Керик! Рәхимә көтә торгандыр... Аш та пешкәндер... - Мин дә нәкъ шулай димәкче идем... Юкса эчтә бүреләр улый. Безнең авылда ничек диләр әле, "ашагым кели" диләрме?.. * * * Маратның күңеленнән Ләйләгә бәйле хатирәләр йөгереп узды. Бу аның беркем дә белергә тиеш түгел, яшерен, иң татлы һәм газаплы кичерешләре иде. Ләйләгә бәйле һәрнәрсә аның өчен изге, һәм ул аларга беркемнең дә, хәтта барысын да белүе мөмкин булган игезәкнең дә кагылуын теләми иде. ...Маратның аспирантура тәмамлап, лекцияләр укый гына башлаган чагы иде әле. һәр дәрес - аның өчен яңалык, һәр дәрес - бер сынау, һәр лекция - үзенә күрә бер бәйрәм. Баштарак аудиториядәге студентларны тоташ бер масса кебегрәк итеп кабул итә иде. Ияләшкән, осталыгы арткан саен, ул инде һәр студентның йөзен, дәрестә ни эшләп утырганын да ап-ачык күрә, тоемлый башлады. Язгы матур көн иде ул. Тәрәзәдән кояш елмая. Киереп ачылган форточкалардан машина тавышларын да күмеп сыерчыклар сайраганы ишетелә. Марат, аудиториядә атлап йөри-йөри, лекция сөйли. Әллә нинди көн иде шул ул! Сөйләгән сүзе аңлаешлы, кәефе әйбәт, студентлар тырышып-тырмашып аның әйткән һәр сүзен кәгазьгә төшереп бара. һәм шулчак күзен бер студенттан икенчесенә күчерәкүчерә йөренгән Марат, кинәт фикер җебен югалтып, бүлмә уртасында туктады да калды. Алгы рәтләрнең берсендә өстәл янында ялгызы гына утырган озын толымлы сылу кызга күзе төшкәнен, аның матурлыгына сокланудан телсез калганын ул үзе дә аңламый иде әле. Башында математик формулалар белән матурлык кануннары бәрелеште. Кызның толымнары астыннан ап-ак булып ефәктәй шома муены күренеп китте. "Булса да булыр икән бу кадәр нәфислек! Моны бит сакларга, якларга да кирәктер", - дип уйлап куйганын сизми дә калды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды һәм, югалган җеп очын табып, яңадан лекцияне дәвам иттерде. Хәер... лекциянең рәте киткән иде инде. Маратның күзләре, аның ихтыярына буйсынырга теләмәгәндәй, һаман-һаман алгы рәттә тукталды. Башында фикерләре чуалды, һәм кинәт ул эчке бер сискәнү белән кызның да үзенә караганын сизеп алды. Аның карашыннан оялгандай, кызый кинәт кенә кып-кызыл булды һәм, башын аска иеп, дәфтәренә капланды. Барысы да әнә шул көннән башланды. Үзе танырга теләмәсә дә, Марат бу группага керәсе көнне көтеп ала торган булып китте. Ул көн йөрәк бәйрәме иде. Бу бернинди акыл кысасына сыймый торган әллә нинди сәер тартылу, шул күзләрне, толымнарны, ефәктәй ап-ак муенны күрмичә түзә алмау кебек шашкын бер хис иде. Марат сизенде, кызның да күңеле урынында түгел. Ул да аның кебек бу лекцияләргә бәйрәмгә килгән кебек килә. Күзенә чалынмаска теләп кенә, Маратны көтеп ала. Ләкин Марат сизә, барысын да йөрәге белән тоемлый. Кызый алдагы рәттән иң артка күчеп утырды. Моңа карап кына алар арасындагы тартылу көче кимемәде. Ләкин ни Марат, ни кызый хисләрен бер-беренә сиздертергә теләмиләр иде. Баштарак бу шашкын хисне авызлыкларга, үз-үзен тыярга, оялтырга тырышып карады. Син бит укытучы! Чибәр кызлар группа саен... һәрберсенә гыйшык тота башласаң, дип үзен битәрләргә маташты. Әмма барысы да юкка. Торабара кыз оялудан, тартынудан узды, группадашларының күзенә артык чалынмаслык итеп кенә Марат янына килеп сөйләшү, аралашу җаен да тапты. Кызның фантазиясе чиксез иде. Мәхәббәт, ярату хакында бер кәлимә сүз әйтмәгән килеш аралашу озак дәвам итә алмый иде. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме - җәй җитте, укулар тәмамланды. Кулына диплом алган кызны кайсыдыр ерак бер шәһәргә эшкә җибәрделәр. Шушының белән барысы да бетәр дип уйлаган иде Марат. Әмма юкка гына өметләнгән икән! Бу хис Рәхимәгә булган тотрыклы яратудан, балаларны сөюдән дә көчлерәк, татлырак һәм газаплырак икән! Шушыларны белгән, аңлаган хәлдә, Марат аның китүенә сөенеп тә куйды әле. Тик сөенү озакка бармады. Икенче көнне үк инде ул ак муенга салынып төшкән калын толымнарны, кызның сихерләнеп үзенә караганын сагына башлады. Эшенең яме, тәме китте. Үзен кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә изаланды. Соңарып килгән шушы шашкын хис, сүзсез мәхәббәт уты Маратның бөтен барлыгын биләде дә алды. Әгәр "Сине Ләйлә көтә" дисәләр, ул, дөньясын онытып, Җир шарының теләсә кайсы почмагына чыгып китәргә әзер иде. Ләйлә белән хыялланып яши башлаганын ул үзе дә сизми иде инде. * * * Очрашу, аңлашу бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Кышкы тымызык төн иде ул. Ябалак-ябалак кар ява. Казан вокзалының буш перронында иңсәсенә сумка аскан бер егет сикергәли. Читтән карап торган кеше аны күшеккән чыпчыкка охшатыр иде. Башына килгән шушы уйдан Марат рәхәтләнеп елмайды. Туңса да, күшексә дә, аңа рәхәт иде. Озакламый Мәскәүдән Себер ягына үтүче поезд килеп җитәр. Билет кесәдә. Поездда таң аттырып, кичкә инде Свердловскига барып төшәр. Ә анда аны дуслары, коллегалары, яңа танышулар, яңа фикердәшләр көтә... Урал якларының башкаласына әверелеп баручы бу шәһәргә аны кайчандыр институтта бергә укыган дусты чакырды. "Ясалма акыл мәсьәләләре буенча шактый кызыклы сөйләшү көтелә, килсәң оттырмассың, күптән күрешкән дә юк, үзең берьюлы ял да итеп китәрсең, командировкаңны озаккарак ал", - дип язган иде ул. Аякка җиңел Марат исә ике дә уйлап тормады, әллә нинди эчке бер тартылу белән шул ук көнне юлга да җыенды. Ниһаять, еракта поезд утлары күренде. Үзе утырасы вагонның кай тирәдәрәк туктыйсын абайлап көтеп алган Марат баскычка сикерде һәм керә-керешли проводник хатынга сүз кушарга да авырыксынмады: - Чәй булырмы, хуҗабикә? - Йөриләр монда төне буе... Төнге унбердә каян чәй алыйм ди мин сезгә... Күпме ялынсаң да моннан бер стакан кайнар су алып булмаячагын аңлап өлгергән Марат ярым караңгы купега узды. Бәхете бар икән. Астагы бер урында кулына китап тотып яткан хатын-кызны исәпкә алмаганда, купе буш иде. Марат, очраклы юлдашына ничек сүз катарга икәнен уйлый-уйлый, сумкасын киштәгә ыргытты һәм ашыкмый гына юыну кирәк-яракларын барлый башлады. Иңсәсенә сөлге асып, кулына сабын тотып борылып каравы булды, теленә салынырга дип әзерләп куйган сүзләре башыннан очып чыкты да китте. Агачтай катып калган иреннәре арасыннан исә, көч-хәл белән әвәләнеп, пышылдау авазы ишетелде: - Ләйлә... Юк! Ялгышырга мөмкин түгел! Аскы ятакта, аякларын бөкләп, нәкъ менә Ләйлә утыра иде. Ул да, күрәсең, үзенә ышанмый һәм, түшәмнән төшкән сүрән яктылыкта күзләрен зур ачып, Маратка текәлгән иде. - Син ничек монда? - диде ул, ниһаять, нәрсә сорарга кирәклеген белмәгәндәй. - Ә син?.. Телләреннән башка бер сүз чыкмаса да, аларның күзләре аңлашты, күзләре сөйләште. Моңа кадәр бер-берсенә туры карап әйтергә базмаган күпме хис, бер-беренә тартылу, ярату бар иде аларда. Шул мизгелдә Марат Ләйләне җәймәсе-ние белән бергә кочып күтәреп тә алды. - Чү, нишлисең, ай җүләр, - дисә дә, кыз бөтен гәүдәсе белән Маратка сеңүен сизми дә калды. Аңа Марат кочагында әйтеп бетергесез рәхәт иде. Аларның бер-берсенә орыну түгел, хәтта беркайчан да ачыктан-ачык хисләрен белгерткәннәре дә юк иде бит әле. Бу хәл булырга да мөмкин кебек түгел иде... һәм алар һич көтмәгәндә кабынган шашкынлы ялкын иркенә бирелделәр. - Ялда чакта Мәскәүдә китапханәдә эшләдем. Менә хәзер яңадан кайтып барышым, - диде Ләйлә. -Свердловск өлкәсендәге бер шәһәрдә эшләп яткан булам. Сине кайчан да булса күрә алырмын дип башыма да китерми идем. Алла каргаган ул шәһәргә мин бит синнән, сиңа булган мәхәббәтемнән качып киттем. Онытырмын дигән идем. - Аның иреннәре дерелди башлады, керфекләре арасыннан энҗе бөртегедәй яшь күренде. Маратның аны тынычландырырлык, юатып әйтерлек сүзләре юк иде. Шашкын хис сүз сорамый. Ул сумкасыннан Свердловскидагы дустына дип алган шәфталулы шампан шәрабын чыгарды. Күбекләнеп атылган шәрабка икесе бергә иреннәрен куйдылар. Ләкин Марат бер нәрсәне яхшы белә, тоемлый: әгәр кулыннан килсә, ул бу төнне, бу бәхетле мизгелләрне мәңгегә, мәңгегә сузар иде. Шушы очрашу, аңлашу Марат тормышына да, Ләйләнекенә дә көтелмәгән үзгәрешләр кертте дә ташлады. Свердловскидан кайтып, ике-өч ай үттеме-юкмы, лабораториядә Ләйләнең йончыган йөзе күренде. - Мин синнән башка яши алмыйм. Борчылма, минем сиңа бернинди дәгъвам юк. Миңа аена бер генә мәртәбә булса да сине күреп тору кирәк. Шунсыз миңа яшәүнең мәгънәсе юк, - диде ул, яз аенда тиктомалдан Казанга кайтып төшүенең сәбәбен аңлатып. Марат белеп торды: бер кашык су белән йотарлык кыз янында бөтерелүчеләр күп иде. Әмма Ләйлә барысын да кире какты, ир-ат заты белән аралашмады, кияүгә чыкмады. Аның бөтен барлыгы, тормышының мәгънәсе аена бер-ике мәртәбә генә булса да Марат белән очрашуга әверелгән иде инде. Ул үзен шуның белән хәтта бәхетле саный иде. * * * - Әллә күземә ике булып күренәсең инде?! - дип каршы алды аларны Рәхимә һәм, нишләргә белмичә, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, кухня ишегендә катты да калды. - Энең Рушат дисәм... аңа охшап ук җитмәгән, кече энең Фаил дисәм, ул бераз түгәрәк йөзлерәк димме?.. Ул башта Маратка, аннан озак итеп Моратка карап торды һәм үзалдына мыгырданып куйгандай итте: "Әллә акылымнан язам инде?!" Тагын бераз аптырап торганнан соң, кыяр-кыймас кына итеп, анда да кемгә атап әйтергә белмичә, икесенә берьюлы сүз кушты: - Сезнең кайсыгыз Марат димме соң?! Маратның тагын эче жу итеп китте. Ун елдан артык бер ятакны уртак итеп яшәгән, тәненең һәр күзәнәген, чәченең һәр бөртеген яттан диярлек белгән Рәхимә хәтле Рәхимә дә югалып калгач, башкаларга ни сан? Экспериментның көтелмәгән бу табышмагы әллә нинди коточкыч аңлашылмаучылык китереп чыгарырга мөмкин ич! һәм, ул-бу булганчы дип, дилбегәне тизрәк үз кулына алырга ашыкты. - Таныш бул, бу - минем игезәк туганым, - диде ул, Моратны алга табарак этәреп, аннан соң, сер әйткәндәй иелеп, колагына пышылдады: - Бар инде, җиңгәң белән күреш! Нәрсә каккан казыктай торасың? Морат исә ни кылырга белмичә катты да калды. Ул алга да атлый алмый, артка да юл юк иде инде. Аның эчендә нинди хисләр актарылганын, күңелендә нинди рәнҗү, үпкә һәм чарасызлык бәргәләнгәнен, табигый ки, Марат күз алдына да китерә алмый иде. Ун ел бергә гомер кичергән хәләлеңне җиңгәң дип таныштырырга азаплансыннар әле! Ләкин уен кагыйдәләре шобага салганда ук кабул ителгән иде инде. Алардан чигенү хәзер берничек тә мөмкин түгел! Морат, авыл картлары шикелле иттереп, ике кулын сузып Рәхимәгә таба атлады: - Минем исемем Морат булыр, - диде. Тавышы исә калтырап чыкты, күзләрендә ниндидер моң да, газап та шәйләнә иде кебек. - Игезәгең турында бер сүз дә әйткәнең юк иде бит, - диде Рәхимә, ышанырга да, ышанмаска да белмичә. - Нишләп моңа кадәр аны бер дә искә алмый идең? Бу кадәр бер-берегезгә охшасагыз да охшарсыз икән! Бер тамчы су да болай ук булмас... - Аның исән икәнен, кайда яшәгәнен... мин үзем дә белми идем шул, - дип, тамак кыра-кыра сөйләп китте Марат, уңайсыз хәлдән чыгарга тырышып. Башында исә мең төрле фараз-гөман бөреләнде. Ничек кенә әйтсә дөреслеккә охшар да Рәхимәдә артык шик һәм төпченәсе килү хисе уятмас микән? Бу минутларда аның артыгын, кирәкмәсне сорашуы барлык уй-гамәлне бутап ташлавы мөмкин иде. Бер тамчы судай миңа охшаган бу егетне, супертранспьютер капсуласына утыртып, мин үзем ясадым, дип, үзем барлыкка китердем, дип әйтә алмыйсың бит инде. Аннан Моратка карап, дәшми торырга ишарәләп, күз кысакыса тагын тезеп китте: - Аны бик кечкенә чактан ук әтинең агалары тәрбиягә алган булган... Ташкентка... Бу хакта мин үзем дә бик соңга калып белдем шул. Анда, ялгышмасам, 1966 елдамы әле... бик көчле җир тетрәү булды... Шул зилзилә вакытында адреслары югалган... Дөреслеккә бик охшаса да, ашык-пошык әвәләнгән, очы очка ялганып бетмәгән шушы уйдырма Рәхимәне канәгатьләндерде булса кирәк, ул ашыгып кухняга кереп китте һәм каударланып өстәл әзерләргә кереште. Үзе исә гаҗәпләнеп сөйләнде дә сөйләнде: - Шушындый туганың булсын да, шуны белмә, имеш... И, бу дөнья дигәнең, кайларга гына ташламый адәм баласын. Нинди генә язмышларга дучар итми. Өстәл янында сүз иярә сүз чыкты. Хатын-кыз кызыксынучанлыгы белән Рәхимә бөртекләп-бөртекләп Ташкент хәлләрен, базар бәяләрен сорашты. Морат, күрәсең, бөтен фантазиясен, хыялын эшкә җикте, аның теле телгә йокмый иде. Хәтта Урта Азиянең ерак һәм табышмаклы бу шәһәрен үз гомерендә шактый айкаган Марат булып Марат аны сокланып һәм шаккатып тыңлап утырды. Морат үзе сөйләде, үзе кечкенә Наиләне алдыннан төшермәде. Анысы да "Абы-ы-ы-ем!" дип Моратка чат ябышты. Игезәк исә тезләрендә утырган кызчыкның колакларын кытыклады, кысып-кысып сөйде, өстәлдәге иң тәмле ризыкларны алып суза торды. Ул да Марат шикелле үк каршылыклы һәм бу минутларда тагын да ачыла һәм үткенләнә төшкән ләззәтле һәм үкенеч тулы хисләр дулкынында йөзә иде булса кирәк. Марат боларны игезәкнең Рәхимәгә карап-карап алуында, балаларны озак күрми торганнан соң гына була торган әллә нинди кайнарлык, шашкын хис белән кочаклап-кочаклап сөюеннән сизде. Аның күзләрендә әйтеп бетергесез тирән газап чагыла иде. һәм шул чакта Марат үзе өчен олы бер ачыш ясады: Рәхимәнең, балаларының үзенә никадәр дә якын, кадерле, алыштыргысыз җаннар икәнен аңлап алды. Әйе, Марат урынына кемдер килергә мөмкин, ләкин инде ул Марат булмас. Болар Марат өчен дөньяда бердәнбер, кадерле һәм нарасый затлар икән. Болардан башка тормыш инде тормыш булмаячак икән! Боларны беркем белән дә алыштырып булмый. Рәхимә Моратның бер алдына, бер артына төште. - И-и, табышуыгыз яхшы да булган. Маратның туганнары миңа үз туганнарым кебек. Элегрәк табышкан булсагыз, бигрәк тә яхшы буласы икән бит! Бергә-бергә аралашып, ярдәмләшеп яшәр идек. - Аннан соң рәхәтләнеп көлде. Бер Маратка, бер Моратка карап елмайды. - Куанычтан әллә нәрсәләр сөйләп ташладым тагы... Соң булса да, уң булсын, ди. Табышкансыз бит инде. Тагы ни кирәк? Монысы нинди сөенеч! Марат сүзсез генә ашавын белде. Башында исә алга таба ни эшләргә, Моратны кайда һәм ничек урнаштырырга дигән уйлар бәргәләнде. Ләкин Рәхимә барысын да үзенчә хәл итеп өлгергән икән инде. - Хәзер Ташкент якларыннан бик күпләр Казанга күчеп кайта. Син дә шулайдыр инде иеме? - диде ул. Аннан соравына җавап та көтеп тормастан өстәп куйды. - Торыр җир табулары ай-һай авыр хәзер. Урын тапканчы, урнашканчы үзебездә торып торырсың. Шулай бит, Марат! Бүлмәбез кысан булса да, күңелебез киң... Яшь галимнәр өчен махсус салынган йортның бер бүлмәле кечкенә генә фатирында гомер итеп ятучы Марат монысын бөтенләй уйламаган иде. Рәхимәнең хуплау көтеп үзенә төбәлгән күзләренә туры карамаска тырышып, ризалыгын белдерергә мәҗбүр булды: - Монда тормый, кая барсын инде ул?! Марат хатынының кешегә ачык күңелле була белүен, олы җанлылыгын тагын бер кат күрде. Рәхимә чибәрләнебрәк тә киткән кебек тоелды. Аның сызылып киткән кара кашларын карлыгач канатларына охшатты, игезәккә төбәлгән шомырт кара күзләрендә Моратның сурәтен дә абайлап алды. Шул чакта әллә ничек кенә йөрәге дерт итеп куйды. Нишләптер Рәхимә һаман Моратка карый, тәлинкәсенә дә тәмлерәк кисәкләрне салырга тырыша кебек булып китте, үртәлә башлады. Рәхимә исә бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде. Моны күреп, һәр әйткәнен йөрәк бизмәненә салып утыруның иренә никадәр газаплы икәнен, аның гомерендә беренче мәртәбә көнчелек утында янганын бичара хатын башына да китерә алмый иде шул. * * * Морат йоклый алмый. Инде ничәнче көн керфек тә какканы юк. Идәнгә җәелгән иске матрастагы һәр төер аны бимазалый, тәнен авырттырып, йокларга ирек бирми. Шуның өстенә бүлмәдә чыдап булмаслык эссе. Тимербетоннан йортлар салуны кем генә уйлап чыгарган, үзләрен җәй челләсендә шушындый бүлмәләрдә ябып асрарга иде, дип уйлый ул. Ләкин йокысызлыкның сәбәбе бүтәндә. Аның янында гына икенче мендәрдә нәкъ шундый ук икенче баш ята. Ләкин Морат белә, тоемлый: мышнап йоклаган булып кыланса да, Марат та йокламый. Ул да нәкъ Морат шикелле үк борсалана, онытылып китеп уфтана, тешләрен шыгырдата. Ул да кеше!.. Ул да борчыла, уйлана, газаплана булыр. Икесенә уртак бер хатын да уртак ике бала... Ул да бит Рәхимәне үзенең хатыны дип белә. Үз чиратында ул да Моратны бу очракта чит-ят итеп, артык кеше дип хис итәдер. Караватта балалар янында Рәхимә мышнап йоклый. Йоклыймы ул, әллә ике туган арасындагы мөнәсәбәтнең көннән-көн кырыслана баруына үртәлеп елап ятамы? Әллә башка сәбәп бармы? Морат күрми түгел, күрә: иртән торуга мендәре лычма юеш була. Морат акрын гына торды да кухняга чыкты. Өстәл янында стенага беркетелгән нәни лампочканы кабызды, кулына очраган беренче гәзитне алып уйларына чумды. "Алга таба ничек яшәргә? Яннарына сыендырган бу дус һәм бердәм гаиләнең кара көненә сәбәпче булып һаман шушында аунаргамы?!" Уйларының иң ачысы һәм үзенчә иң мәгънәсезе дә шушы иде. Никадәр генә "Мин дә бит син, мин дә Марат бит!" дип үҗәтләнмәсен, ул үзенең, "чын кеше" булмыйча, эксперимент корбаны икәнлеген дә аңлый-чамалый башлаган иде. Уңышлымы-уңышсызмы, кирәк булганмы андый тәҗрибә, юкмы - анысын киләчәк буыннар ачыклар. Әмма Моратка бүген яшәргә, кемлегеңне, кайда, ничек яшәргә кирәклеген бүген билгеләргә кирәк. Ләкин тынгысыз уйлары белән ялгызы гына озак кала алмады. Бүлмәдә яланаяк чәпелдәгән тавыш ишетелде, бераздан кухня ишегендә Маратның тузгыган башы күренде. Тәмле йокыдан яңа гына уянган кеше кыяфәте ясап, ул тәмләп киерелде дә игезәге янына килеп утырды. Йокысызлыктан, йоклый алмаудан интегүен яшерергә теләп булса кирәк, ясалма күтәренке тавыш белән сүз кушты: - Нишләп йокламыйсың? Төн узып бара бит инде... - Узсын!.. Төннәр узар ул! Менә көннәрне ничек уздырырбыз? - диде Морат, уфтанып. - Нигә барлыкка китердең син мине? Нигә кирәк булдым мин? Марат, телсез калгандай, игезәгенә текәлде. - Моның минем ихтыярдан башка килеп чыкканын син бит яхшы беләсең, - диде ул, ниһаять, һушын җыеп. Кулын игезәкнең җилкәсенә куйды да үзенә таба тартып әйтте. - Барыбер начар түгел бит, ә? Мин туганлы, игезәкле, яңа дуслы булдым, һәр туган да дус булмый бит әле ул. Ә без дустан да, туганнан да якынрак... Морат кинәт кенә җилкәсеннән туганының кулларын алды да, уфтанып: - Яратмыйсың бит син мине, ярата да алмыйсың, - дип куйды. Авыр сулаганы ишетелде. Тиктомалдан гына мондый ачыну, уфтану көтмәгән Марат аптырый калды: - Ничек? - дип куйганын сизми дә калды. - Син бит мин. Ә үз-үзен яратмаган кеше дөньяда булмый торгандыр да... - Юк, - дип каршы төште Морат. - Без - ике кеше. Берберебез белән танышкан көннән башлап инде без икебез ике кешегә әйләнеп барабыз. Дөрес, ул көнгә кадәрге булган бөтен яшәешебез, барлыгыбыз, кичерешләребез, хәтта хыял-өметләребез - барысы да уртак. Чөнки без - бер җанның икегә бүленеше. Җан икегә бүленә аламы икән?! Бүленсә, аннан нинди хикмәтләр килеп чыгасын беребездә белми. Яхшыгамы ул, начаргамы? Үз-үзеңне көзгедәгедәй көн саен, минут саен күреп, икенче кешедә үзеңне хис итеп тору нәрсәгә илтә. Бәлки, ул хис - үз-үзеңә карата чиксез нәфрәт уятырга сәләтле бер көчтер. Бусы - әгәр алар икесе дә тигез булса. Ләкин, син беләсең, дөньяда ике бертөрле әйбер була алмый. Бу очракта кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә дә шулай. Телибезме-теләмибезме, безнең кайсыдыр беребез икенчебезгә буйсынырга тиеш. Әмма икебезгә дә үҗәтлек, мин-минлек хас. Син мине супертранспьютерда үзеңнән алынган күчермә генә дип беләсең. Ә мин исә, синең икенче нөсхәң булган хәлдә дә, нәкъ сиңа хас булган каршылыклы хисләр төенләнгән, синең шикелле үк баш бирмәс бер затмын, һәрхәлдә, үземне шулай дип тоям. Ә инде дуслык, ярату дигәннән, мин үземә ачыш ясадым. һәр дуслыкның төбендә эмоциональ якынлык, хисси бердәмлек ята. Ятарга тиеш. Аннан башка ул меркантиль мөнәсәбәтләргә, ягъни бу кеше миңа теге яки бу ягы белән файдалы бит дип эш итүгә генә кайтып кала. Шуны күпләр "дуслык" дигән изге сүз артына яшерә. Кыскасы, без синең белән беренче мәгънәдәге дуслар була алмыйбыз. Мин бит синең хәтта мине күралмас дәрәҗәгә җиткән чакларыңны да ачык тоям. Миңа да нәкъ шундый ук хисләр килми торгандыр дисеңме? Ә икенче мәгънәдәгесе буласым килми. Чөнки минем үземә генә хас башка тормыш белән яшисем килә. Икебезгә уртак булган хыял-өметләрнең син моңарчы тормышка ашыра алмаганын сайлап, шул юлдан барып карыйсым килә. Аңлыйсыңмы? Бер-беребезгә комачаулап интекмик! Марат ни дип тә әйтергә, ничек җавап кайтарырга да белмәде. Бите кызарып чыкты. Чөнки игезәге, бәгыренә үтәрлек сүзләрне никадәр йомшак итеп әйтергә тырышса да, аның асылы бер - ул яшереп кенә "Син үз-үзен генә яратучы бер бәндә" дигән фикерне үткәреп ята түгелме соң?! Хәер... Игезәк үзенең дә шул хисләрдән өстен түгеллеген таный лабаса. Ләкин сөенер урын юк! Моратның фәлсәфәсе дә, мантыйгы да төзек һәм, чыннан да, Маратың бу көннәрдәге халәте рухиясен дөрес тоемлый иде. - Син миңа үпкәләмә дә, ачуланма да, - дип дәвам итте Морат. - Миңа икенче тормыш бүләк итеп, син олуг могҗиза эшләдең. Артык купшы сүзләр сөйли дип уйлама. Башкача әйтә алмыйм. Әмма бу, чыннан да, шулай. Дөнья тарихы, бүгенге заман фәне әле мондый хәлне белми. Бу үзе үк инде сине егерменче гасыр ахырының иң бөек галимнәре рәтенә күтәрәчәк могҗизалы ачыш! Димәк, син дөньяда, тормышта үз урыныңны таптың, димәк, юлын дөрес сайлагансың. Ә инде хәзер миңа нишләргә? Аңла, минем сиңа, кем әйтмешли, бушлай кушымта булып кына яшисем килми. Кем соң мин? Әйт! һәм ул көтелмәгән җитезлек белән Маратның кулын учына алды да каты итеп кысты. Шул мәлдә Маратның күз аллары караңгыланып китте, ниндидер бушлыкка төшеп киткәндәй булды. Берничә мизгелдән ул үзен ат өстендә күрде. Уйларына чумып, атын җан-фәрман куган Ма рат кинәт чайкалып куйды, йөрәгендә утлы авырту тоеп, җан ачысы белән ыңгырашканын сизми дә калды. Күкрәгенә килеп кадалган очлы укны тартып алды да чаптары өстенә иелде. Әмма, соңгы көчен җыеп, тагын күтәрелде. Шушы ук мизгелдә игезәгенең йөзе каты авыртуга чыдый алмаган кешенекедәй куырылып килде, иреннәре арасыннан ыңгырашуга охшаш өн чыкты. ...Карт бәк шатырдатып күзләрен кысты. Ол пат морзаны еллар авырлыгы түгел, уйларының ерып чыккысыз тирәнлеге сыкты. Ярасыннан кан ургылган саен, үкенече артты: "Аһ, нинди үкенеч! Нинди мөһим эшләрем калды!" - дип уйлап куярга өлгерде ул... һәм үзен очсыз-кырыйсыз тирән коега төшеп киткәндәй хис итте. * * * Марат каты итеп кысылган кулын көч-хәл белән тартып алды да, гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, игезәгенә текәлде. Аның борын тишекләре киңәйгән, яңа гына чабыштан кайткан ат шикелле еш-еш сулый иде. Күз ачып йомганчы булып узган шушы кул кысышу әйтерсең аларны гасырлар төпкеленә илтеп ыргытты да яңадан тартып та чыгарды. Шушы мизгелдә аларның хәтерендә гасырлар, чорлар гарасаты гөрселдәде, берберсен алыштырып килүче котылгысыз һәм аянычлы һәлакәтләр өермәсе дулап узды. Кемнәрнеңдер язмышлары язылды, алар өстенә яңа дулкыннар китереп бәрде. Алар, бер-берсенә карап, сүзсез генә бик озак утырдылар. Күз ачып йомганчы хәтерләрендә яңарып өлгергән гасырлар кайтавазыннан айну өчен әле шактый вакыт кирәк булды. Бу башка сыярлык хәл түгел иде. Кайчандыр Марат кичергәннәр Морат өчен сер булмаган кебек, Моратның ерак үткәндәге яшәеше дә Маратка ят түгел иде инде. "Бер компьютердан икенчесенә программа күчереп яздыру кебек булды бу. Чынлап та компьютерга әйләнеп барам, ахрысы", - дип, көлемсерәп уйлап куйды Марат. Аның көлемсерәвен үзенчә аңладымы, игезәге моңарчы аңа хас булмаганча олылык белән, әллә нинди сәер бер итагать белән сүз катты: - Әйа, углан, бер вәхши хыянәтче кулыннан янаган котылгысыз үлем тырнагыннан йолып, бәне бу якты дөньяга сән кайтардуң. Тәшәккерем чиксез! - диде. Копиясенең бүгенге һәм борынгы сүзләрне кушып сөйләвеннән көлеп җибәрергә әзер Марат кинәт ачы бал кабып чәчәгән кешедәй булды, бугазыннан күтәрелә башлаган көлү авазы тамак төбенә утырып калды. Башыннан яшен тизлеге белән коточкыч ачыш ясаганлыгы йөгереп узды. Ялгышырга мөмкин түгел! Каршысында аның кыяфәтен алган борынгы бабасы басып тора! Морат бәк үзе! Тәне эсселе-суыклы булып китте. Шул ук мәлдә икенче сорау баш калкытты. Ә ул үзенең кем икәнен беләме? Белсә, нишләп һаман-һаман "Мин ул син, син ул мин" дип тәкрарлый бирә, һәм шунда гына Марат үзе өчен тагын бер котылгысыз ачыш ясады. Әйе, ул бер үк вакытта Марат та, Морат бәк тә! Ләкин моңа кадәр ул моны үзе дә белмәгән, тоемламаган, аңламаган. Игезәкне супертранспьютер капсуласыннан чыгарганда, кулларына тотынуга үзен яшен суккандай хис итүен, башында аңлаешсыз хатирәләр яңаруын исенә төшерде. Яңадан Моратның кулын кысып карыйсы килеп китте. Ләкин әле генә сынаган кичерешләр шулхәтле газаплы иде, галимнәргә хас кызыксыну, үҗәтлек никадәр генә көчле булмасын, ул тәҗрибәне кабатларга базмады. Анысы соңрак, бераз тынычлана төшкәч, насыйп булса! Аңлашу озакка сузылды. - Мин Казанга, кешеләренә рәнҗим. Сез хөрлегегезне җуйгансыз, - диде, ниһаять, бик озак сүзсез утырганнан соң Морат. Тар, кысан кухняга күз йөгертеп чыкты да авыр итеп көрсенеп куйды. - Сез кем икәнлегегезне оныткансыз, горурлыгыгыз югалган. Әллә нинди таш капчыктай йортларга, зиндан шикелле хөҗрәләргә кереп бикләнгәнсез. Бу шәһәрдә минем тыным кысыла. Бу Казан түгел! Бу безнең патшалык имәс! Кайда безнең хөрлек, иркенлек?! Дин беткән, ден беткән Казанда... Иман беткән! Ул гынамы? Тел беткән, кайчангы дошманыбыз телендә дөрес итеп сөйләшә, аңлаша алуны дәрәҗә саный башлагансыз, - диде ул уфтанып. - Аның сәбәпләрен син минем шикелле үк яхшы беләсең, - дип акланмакчы булды Марат. Ул игезәгенең үзе белән Морат бәк булып, аның исеменнән сөйләшкәнен, ерак үткәннәрдән бүгенгегә килгән сорауларны, үпкә-рәнҗешне тыңлап утырганын аңлап алган иде инде. - Әйе, никадәр аяныч булмасын, сез, бабаларыбыз, Казан мәмләкәтен саклап калырга, аяусыз дошманга каршы торырга көч таба алмадыгыз, - дип дәвам итте ул. - Юкса иң соңгы көндә тагын бер селтәнү җитә иде бит!.. Соңгы хәлиткеч мизгелдә бирештегез... Безнең бүгенге бу халәтебездә сезнең гаебегез дә юкмыни?! Төп гаеп, бәлки, сездәдер дә әле... - Әйе, гаепләү җиңел эш... Миңа да, сиңа да... Анысы шулайдыр да, - дип, килешкәндәй баш селкеп куйды Морат бәк. - Ләкин, ничек кенә булмасын, син үз буыныңның, чорыгызның гаебен аклый алмыйсың! Бүген беркем дә сезне дин тотмаска, татар иманын сатмаска мәҗбүр итми. Иманлы, динле, денле булу - авыр, ай-һай авыр эш! Яулап алган халыктан сезгә җиңүчеләрдә тамыр җибәрә торган рухи ялкаулык иңгән. Шуннан котылмыйча торып, Казан горурлыгын, татар иманын яңартмыйча торып, сез бу йокылы-уяулы сәрхуш тормыштан, имансызлык баткагыннан чыга алмассыздыр, шәт. Аңла, без кайчандыр дөньяны тетрәтә идек... Барлык юллар Казанга илтә иде. Җир йөзендәге барча кыйтгалар белән аралашкан, мал алышкан, үз сүзебезне үткәргән халык без! Шулар белән яшәргә, аны гелән-гелән искә төшерергә кирәк. Хәтер көчен, хәтере көчле халыкны беләк көче белән җиңеп булмый. Кызганыч, хәтер ягыгыз саеккан, бигрәкләр дә нык саеккан шул... Марат аның сүзләренә кистереп кенә ничек җавап бирергә дә белмәде. Үз чорын, үз буынын карт морза каршында акларлык, якларлык сүзләр юк иде шул. Ничек кенә аяныч булмасын, ул хаклы иде, барысы да ул әйткәнчә иде. Дөрес сүзгә җавап юк, диләр. Ахыр чиктә Морат кинәт кенә урыныннан күтәрелде, ашыгып киенде дә ишек янына барып басты. - Күңелем уйный башлады... Ачуланма, Марат, ялгызым гына чыгып, бераз һава сулап керим әле! Акрын гына ишек ябылды. Марат кухня тәрәзәсе янына килеп басты да пәрдәләрне ачып җибәрде, шәмәхәләнеп балкыган күк йөзенә карап, уйларына чумды. Игезәк белән аралашу, аңлашу, чыннан да, көннән-көн кыенлаша бара иде шул. * * * Морат яңадан әйләнеп кайтмады. Төне буе аны көтеп керфек тә какмаган Марат эшкә килүгә үк беренче эше итеп Лотфига шалтыратты һәм: - Сәлам! Карале, Лотфи, кичә дип әйтимме, бүген иртән димме, мин синең янга кермәдемме? - дип әйтеп ташлаганын сизми дә калды. Лотфи шаркылдап көлде. - Инде кая кереп каян чыкканыңны да белми башладыңмыни? - Аннан хәленә кергәндәй өстәп куйды. - Нәрсә, әллә бераз тоткан идеңме? - Тотты ди... Ташла әле урынсыз шаяртуыңны... Бернәрсә хакында да белмәгән Лотфига сүзләренең ничек тәэсир иткәнен шунда гына аңлап алган Марат хәлне төзәтергә ашыкты: - Юк ла... Берәр әйбер кертеп калдырмадыммы, дип әйтергә теләгән идем, - дип җаен тапты ул. Ләкин кайчан да булса барыбер Лотфига барысын да бәйнәбәйнә сөйләячәген аңласа да, хәзер аны тәфсилләп торыр чак түгел иде. - Үтенәм, синең янга миңа бер тамчы судай охшаш кеше керергә мөмкин. Үзен Марат яисә Морат дип әйтер. Ул мин булмам... Соңыннан барысын да аңлатырмын... Бер үтенеч кенә бар. Ул, ягъни мин килеп керсәм, шул минутта миңа... минем эшкә шалтырат. Мин булмасам әйтеп калдыр. Бик мөһим эш. Зинһар... Югалту артык зурдан булырга мөмкин... - Ярар соң... Шалтыратырмын, - диде дустының сүзләрен чынлап кабул итмәгән Лотфи. - Синең шул булыр инде, аңлатып кына сөйли белмисең... - һәм аптыравыннан башын чайкап алды. Супертранспьютер дигән нәрсә белән матавыклана башлаганнан бирле, егетне алыштырып куйдылармыни?! Күңеленә шик корты кергәнен сизми дә калды: бәлки, чыннан да, акылына зыян килгәндер... Уен эш түгел! * * * ...Марат игезәкне лабораториядә көтеп утырды, аннан соң ашыгып өйгә чапты. Биокопия әйтерсең лә эреп юкка чыккан иде. Маратның башында өмет, шик-шөбһә бәргәләнде. Юк! Морат болай гына юкка чыга алмый. Ул әйтергә тиеш иде, ул аңа белдермичә нәрсә дә булса эшләргә тиеш түгел иде! Иң аянычы шул: Марат аның хакында ни институтта, ни лабораториядә беркемгә бер сүз әйтмәгән, тикшеренүләрнең бер-бер нәтиҗәсе булмый торып, аны фәнни җәмәгатьчелеккә күрсәтүдән тыелып торырга карар биргән иде. Бер файдасыз эзләүдән тәмам гаҗизләнгән Марат барысына да кул селтәргә мәҗбүр булды. Үзенчә нәтиҗә ясады: күрәсең, ерак гасырларда һәлак булган бабасының җаны яңа тышчада тотрыклы субстанция хасил итә алмагандыр. Никадәр чын һәм табигый тоелмасын, ул кайчан да булса килгән юлыннан кире китәсе энергия йомарламы! Их, кызганыч! һич югы, тагын бер-ике атна тормады. Күпме мәсьәлә хәл ителәсе иде бит! Игезәкнең, дөресрәге, Морат бәкнең югалуына күнегә дә башлаган иде инде. Бәлки, шулай яхшырактыр да әле. Чөнки ул Маратка туктаусыз рухи газап өстәп торачак, җанын бимазалаячак иде. Ләкин шул ук вакытта Марат үзенә нәкъ менә Моратның җитмәгәнен, аның белән аралашу, аның тәнкыйтен, анализын ишетеп, үзен, кем әйтмешли, төрткәләп тору җитмәгәнне дә бөтен ачыклыгы белән тоя башлады. Икенче "мин" аңа су кебек кирәк була башлаган иде инде. ...Көтмәгәндә килгән уйдан Маратның чәчләре үрә торды. Әлбәттә! Ничек башына килмәгән? Морат, табигый ки, Ләйлә янында. Тагын кайда булсын ул?! Казанда Маратка аннан да якынрак икенче бер кеше бармы? Үзен Марат дип белгән биокопия нишләсен?! Марат гасабиланып учын учка сукканын сизми дә калды. Бу фикернең башына элегрәк килмәгәненә үзен үзе битәрләде. Тизрәк, тизрәк Ләйлә янына! Барырга да күрергә, аңлатырга!.. Ләйлә янында Моратны күрү үзенә үлем белән бер булачагын аңлаудан аның бөтен тәне куырылып килде. Шәһәр читендәрәк урнашкан тулай торакка канатланып очарга әзер иде ул. Йөгереп урамга чыкты һәм кулын күтәреп машина туктатырга ташланды. Янында гына тормозларын чыелдатып килеп туктаган "Жигули"ныңалгы урындыгына гәүдәсен ыргытты һәм, әмер биргәндәй, кыска гына итеп әйтте: - Әбҗәлилов урамына... Тизрәк! Шофёр абзый, хәлеңне аңладым дигәндәй, башын гына селкеп куйды һәм газга басты. Мондый пассажирлар акча санап тормый. Итәгенә ут капкан, күрәсең... Безнең өчен кайда барсаң да барыбер түгелме?! Маратның теле исә һаман бер үк сүзләрне кабатлады: -Тизрәк... Мөмкин булса, зинһар, тизрәк!.. Тулай торакның әйләнмәле җил капкасын бәреп кенә ачты да, ике-өч басманы бер итеп өченче катка сикереп менгәнен сизми дә калды. Юеш кер исе, арзанлы сабын һәм кыздырган бәрәңге исләре аңкып торган коридордан йөгереп кенә узды һәм Ләйлә яшәгән бүлмә ишегенә килеп төртелде. -Ләйлә! Син өйдәме? Ач, мин килдем! Марат бу... Тавыш булмады. Бераздан йодрыгы белән ишекне төяргә тотынды. Җавап булмады. Аптыраган Марат, күпме торса да барыбер Ләйләне көтеп алырга ниятләп, стенага сөялде һәм газаплы, каршылыклы уйларына чумды. Тавыш тынуга, янәшәдәге ишек кәгазь сыярлык кына булып ачылды, тузгыган аксыл чәчле хатын-кыз башы күренде. -Ай!-диде ул куркынып һәм яңадан ишекне шартлатып ябып та куйды. Бераз тынычлана төшкән Марат ипләп кенә ишекне шакыды: - Сеңлем, ач әле? Курыкма! Күршең хакында гына сорыйсым килгән иде... Ишек артында нәрсәдер кыштырдады, ниндидер чылбыр ычкынганы ишетелде, инде бераз таралган, тәртипкә китерелгән баш яңадан күренде. - Курыкма, сеңлем! Ләйлә кайда икән? Шуны гына беләсем килә иде... - Белмисезмени? Китте бит ул, - диде аксыл чәч сүзләрен сузып кына. - Кая китте? Күпмегә? -Анысын белмим. Бөтенләйгә китте бугай ул... - Кайчан? - диде түземсезләнеп Марат. - Байтак бар инде... - Аһ! - дип, стенага сукканын сизми дә калды Марат. - Сеңлем, зинһар, әйт, тагын ниләр беләсең? Үзе генәме? - Белмим лә, - диде кызый. - Без аның белән артык дуслар түгел идек. Йомыкыйрак иде бит ул... Күпме тырышса да, Марат кызыйдан бүтән бер яңа сүз дә ала алмады. * * * Ярты еллап вакыт узды. Зәмһәрир салкын кышның тынны куырып ала торган зәһәр бер көне иде. Утыз градус суыкта да юка пальтодан гына йөрергә күнеккән Марат лабораториягә ашыгып килеп керде дә күшеккән кулларын батареягә куеп җылытырга кереште. Аның килгәнен көтеп кенә торган диярсең, очынып, сәркатип кыз килеп керде, кулындагы хатны баш очында болгый-болгый, такмакларга кереште: - Марат абый, биемичә бирмим! Бөтен институтта иң оста биюче дигән даныгыз йөри. Күрү бәхетенә һаман ирешә алганым юк әле. Менә җае да чыкты... Марат җиңел сөякле кеше. Биергә дигәндә, бигрәк тә кызлар сораганда ялындыра торган гадәте юк. Бүлмә уртасына чыгып басты да туңган сөякләре язылганчы, рәхәтләнеп тыпырдады, һаман чытлыкланып маташучы кызның кулына үрелде. Кулъязмаларын компьютерда җыя-җыя Маратның язу рәвешен өйрәнеп беткән сәркатип кыз конвертны сузды һәм, "Менә, алдадым бит!" дигәндәй, сәер генә елмаеп куйды, һаман сөйләнүен белде: - Марат абый, әллә үзеңә үзең хат яза башлагансың инде... Кайсыдыр бер галим эшлисе эшләрен онытмас өчен шулай иткән диләр түгелме?.. Кем диләр әле аны?.. Марат җавап биреп тормады. Кабаланып хатка үрелде. Күңеле нидер сизенә башлаган иде инде, калтыранган бармаклары белән ашыгып конвертны ачты да шакмаклы дәфтәр битенә тыгызлап язылган юлларга текәлде. Әйе! Беркем белән дә бутарлык түгел. Хат нәкъ аның үз кулы белән язылган иде. Аның кемнән икәнен бер карауда ук чамалап алган Марат сөенеченнән чак кына кычкырып җибәрмәде. Ләйләдән түгел микән дип күңелендә бөреләнгән яшерен өмет икенче бер хис - яндыргыч кызыксыну белән алышынды. Үзенең җилбәзәклегеннән үртәлеп, ирексездән кашын җыерып куйды һәм ашыкмый гына укырга кереште. "Бернәрсә әйтми-нитми чыгып китүемә ачуланма, Марат, - дип башланган иде хат. - Теге көнне сөйләшеп утыру күп нәрсәгә күземне ачты. Никадәр генә якын итсәм дә, синең янда артык калып булмый иде инде. Синең мине җибәрмәскә тырышачагыңны да белә идем. Мин Казанны, казанлыларны рухыгыз сүнгән дип гаепләдем, сүктем. Ләкин сезнең, ягъни безнең дә, бүгенге хәлебездә үземнең дә гаебем бар икәнен яхшы аңлыйм мин. Син хәтта бүгеннән торып тарихка тәэсир итәргә тырышып карадың. Ләкин булдыра алмадык бит... Ә шулай да мин көчле рухлы кешеләр янында тагын бер кат талпынып карарга булдым. Үз көчем белән. Тәҗрибәм дә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хәзер мин Кырымда. Мондагы халык үз чорының иң вәхши кысрыклавыннан да горурлыгын, көчле рухын җуймаган. Алар янында үземне кирәгрәктер дип беләм. Мине яңадан тормышка кайтарганың, икенче гомер биргәнең өчен, иртә дә, кич тә рәхмәт укыйм сиңа, Марат. Олуг җанлы кеше син. Тамырларыңда морзалар каны юкка гына акмый икән. Ләкин аңла: без икебез бер Казанга сыя алмый идек. Рәхимәне, балаларны күрү миңа әйтеп бетергесез газап иде бит. Мин дә аларны синең шикелле үк сөям! Көнчелек утында ничек янганымны белсәң иде. Андыйны сиңа Ходаем күрсәтмәсен. Мин бит аларны бер күрүдә яраттым. Ләкин шул ук вакытта аларның минеке түгел икәнен, минеке була алмавын да яхшы аңлыйм, әмма йөрәккә боерык, фәрман биреп булмый бит. Аларны күрмәскә тырыштым. Күрмәгән саен газабым артты гына. Аңла мине: мин синнән түгел, шул газаплардан качып киттем. Миңа икенче гомер биреп мине бәхетле иттең, әмма якыннарыңа якын була алмау - үлем газабыннан да көчлерәк. Син юкта берничә тапкыр супертранспьютер капсуласына кереп утырдым, үземне яңадан ерак үткәнгә алып ташларга теләдем. Ләкин... Аларны бүтән күрә алмаячагымны аңлау аркасында, соңгы чиктә тукталып калдым, бер кнопкага басарга кулым күтәрелмәде. Бигайбә, үземне көчле кеше дип белә идем, соңгы мизгелдә үземне җиңә алмадым. Хәзер бераз онытылып киләм. Үземә авыр эш таптым. Кырым мәмләкәтен торгызасы бар, Кырым халкының хакын дауларга кирәк. Шул эштә йотылдым. Шул миңа яшәргә дәрт бирә, яшәү мәгънәсен бирә. Алар булмаса, бу фани дөньяда минем бүтән урыным да юктыр. Р.З. Ләйләне эзләмә. Ул минем янда. Уртак язмышыбызның дәвамын мин аңарда күрәм. Ул булмаса, мәгънәсезгә әйләнәчәк бу тормышымны чикләүнең бербер әмәлен мин барыбер тапкан булыр идем. Аның минем янда икәнен белү сиңа әйтеп бетергесез газап китерәсен дә беләм... Ачуланма! Үпкә саклама! Минем күңелемдә сиңа карата бер кәррә хөсетлек тә, үпкә-рәнҗү дә юк. Үзең дә беләсең, син инде барыбер Ләйлә белән бергә була алмый идең. Сиңа булган мәхәббәте аңа да газаптан башка берни дә китермәгән... Үзеңә дә шулай түгелме икән әле... Монысыннан да бихәбәр түгелсеңдер. Башта ул мине син дип белде. Шуңа ышанды һәм гаиләңне бозганына, синең тормыш рәвешеңне җимергәненә чиксез газапланды. Хәзер аңлаштык. Минем син дә, шул ук вакытта син түгел дә икәнлеккә ышандыру ай-һай кыен булды. Аны аңлатып бетерү өчен, аерым бер роман язу кирәк булыр иде. Монысын Морат бәк булып язам, замана кызлары да Йосыф-Зөләйха кыйссасында җырланырлык икән. Белеп әйтәм: мин карт бүре бит! Быел миңа нәкъ 512 яшь тула. Артык та түгел, ким дә түгел... Шуңа күрә белеп, бик белеп сөйлим. Вакыт барысын да дәвалый. Вакыт агымы йөрәк җәрәхәтләрен юа, тазарта. Адресымны язмыйм. Бер-ике елдан хәбәр бирермен, Рәхимә белән парлап кунакка килерсез. Ул вакытта инде без дә, мөгаен, тулысынча икебез ике кешегә әйләнеп өлгерербез, яшьлек хатирәләрен бергәләп искә алырбыз. Рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырбыз, ичмасам! Ә хәзергә мине оныт! Эзләмә! Минем дә тормышта үз урынымны табасым килә. Сәлам белән, игезәгең, "улың", ә бәлки бабаңдыр, белмим. Шуңа күрә Морат дип менә кул куям". * * * Әллә нинди сәер тавыштан уянып китте Марат, ләкин күзләрен ачмады. Колагына ишетелгән тавышларның чынлыгына ышанасы килми иде. Ыңгырашу, сыктану, уфтану авазлары әллә кайдан, якыннан гына ишетелә кебек, һәм кинәт ул аңлап алды: имеш, ул сугыш кырында ятып калган икән. Гаскәр инде күптән яу белән алга киткән, имеш. Япан кырда үлекләр белән авыр яралылар гына... Офыктан офыкка кадәр сузылган иксез-чиксез кыр өстендә үләксә козгыннары даулаша. Алар каркылдашып, комсызланып үзара тарткалашалар, әйтерсең лә аларга мәет җитми, урын җитми. Йа Хода, кешеләр арасында да шулай лабаса, дип уйлап куярга өлгерде Марат. Шул ук мизгелдә башына икенче бер уй килде. Туктале, тукта! Нишләп мин болар арасында ятам соң? Миңа ни булган? Нинди сугышта яраландым мин? һай, сугыш афәтләрен күп, чиксез күп күрергә туры килде шул. Кайсысы соң бу? Хан пайтәхетен яклагандамы, әллә Мәскәүгә яу чапкандамы? Бәлки, атлы җайдакларны әйдәп, Париж урамнарын гизгәндәдер?.. Әллә соңрак Берлин урамнарын яңгыратып татарча биегәндәме? Маратның миендә гасырларның тузаны өермәләнде. - Мин кайда?! Бугазыннан ыңгырашуга охшап чыккан сорау җавапсыз калды. Акрын гына күзләрен ачты һәм баш очында ап-ак түшәм күрде. Тирә-ягына карады һәм шаккатты, больница палатасында икән ләбаса! Соңгы көндәге вакыйгалар берәм-берәм хәтерендә яңарды. Канаштан килүче поезд, исерек хулиганнар, алар кулыннан бер кызыйны якларга омтылу, вагоннан очып төшү һәм... стоп-кран! Палатада ул ялгызы гына иде. Әмма ыңгырашу һаман туктамаган иде әле. Тик инде ул зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнә бара... Бөтен игътибарын җигеп колак салды: ыңгырашу күрше палатадан ишетелә. Юка гипс стена аркылы кемнеңдер тимер караватта бәргәләнгәнен дә абайларга була иде. Ничек ярдәм итәргә соң аңа?! Йөрәге тотканмы, башка бер кизүдән җәфа чигәме?! Марат, бөтен көчен җыеп, урыныннан күтәрелергә теләде, әмма гипска катырылган гәүдәсе аны тыңламады, һәм шул мизгелдә Марат үзен бер генә кешелек кысан палатада күрде. Стена буендагы караватта яткан хатынның йөзе күм-күк булган иде. Кичекмәстән, хәзер үк бер-бер ярдәм күрсәтелмәсә, аның гомеренең санаулы гына калганлыгы медицинадан шактый ерак кешегә дә ачык аңлашырлык иде. Бик теләп тә ярдәм итә алмау гаҗизлегеннән югалып калган Марат күзе белән тумбочка өстен айкап узды һәм җиңел сулап куйды. Бар! Калтыранган бармаклары белән нитроглицирин кабын ачты һәм хатынның каты итеп кысылган иреннәрен көчхәл белән ачтырып, тел астына бер сәдәф дару салды, һай, Алланың рәхмәте! Нәкъ вакытында өлгергән икән! Бераздан авыру хатынның сулыш алуы тынычлана төште, йөзенә гадәти алсулыгы кайтты. * * * Лотфи трамвайдан төшкәндә, иртәнге җиде тулып килә иде инде. Вагоннан сикереп төште дә, тимер юл полотносын турыдан гына кисеп чыгып, больницага элдертте. Врачлар килгәнче, Марат янына кереп чыгарга кирәк. Соңрак, больницаның гадәти ыгы-зыгысы башлангач, аның янына кереп булу шиклерәк. Шуңа кабалана, шуңа ашыга Лотфи. Ишек төбендәге дежурный яныннан сиздерми генә үтеп китте дә икенче катка күтәрелде. Баскыч яныннан борылып төп коридорга чыгуга телсез калды: һушын югалтып, носилкага салып алып кителгән Маратыбыз аның күз алдында гына бер палатадан чыкты һәм, мөһим бер эш эшләгән кешедәй, ышанычлы адымнар белән янәшәдәге икенче бер бүлмәгә кереп тә китте. Гаҗәпләнүеннән авызы ачылган Лотфи хәтта аңа эндәшергә дә өлгерә алмый калды. "Билләһи, таш астыннан чыккан егет бу!" дип горурланып уйлап куйды ул. Дустының шулай тиз аякка басуына шатлану хисе йөрәген биләп алды. Рәхәт булып китте, һәм тиз генә Марат кереп киткән палатага таба атлады. Әмма берничә адым да ясарга өлгермәде, аны әллә каян гына килеп чыккан шәфкать туташының боеручан тавышы куып җитте: - Кая барасыз? Рөхсәтсез кая керәсез тагы?! - Мин... Мин... Марат янына килгән идем... - диде югалып калган Лотфи, акланырга теләгәндәй. -Хәтерлисездер, кичә без аны "ашыгыч ярдәм" машинасында алып килгән идек. Нинди сөенеч, инде аягына да баскан икән... Шәфкать туташы, күзлеген күтәреп, дивана кешегә карагандай, Лотфига текәлде. - Сез нәрсә? Шаяртуыгыз урынсыз, - диде ул, үртәлгәнен яшереп тә тормыйча. - Үзегез дә беләсез ләбаса. Кичә гипска салганнан бирле юньләп аңына да килгәне юк. Бәргәләнә, саташа. Балаларын, хатынын чакыра, ниндидер Моратны эзли, тагын Ләйлә дип өзгәләнә. Төне буе аны саклап чыктым... - Соң... Әле яңа гына әнә теге палатадан чыгып монысына кереп китте бит ул... - диде Лотфи, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. - Әле генә үз күзләрем белән күрдем! - һы! Гипска катырылган, шуның өстенә юньләп һушына да килмәгән кеше ничек йөри алсын икән? - дип куйды шәфкать туташы һәм, ышанмасагыз, менә күрегез дигәндәй, Лотфиның борын төбендә генә палата ишеген ачып җибәрде. Тәрәзә буендагы тимер караватта, чыннан да, бөтен күкрәге гипска чорналган Марат ята иде. Аның күзләре йомылган, йөзе ап-ак булган, һәм Кавказ халыкларыныкын хәтерләтүче туры борыны тагын да очлаеп калган сыман иде. Лотфи дерт итеп куйганын сизми дә калды, башыннан мең төрле уй йөгереп узды. Үз күзе белән күргәненә ышанмыйча булдыра алмый иде ул. Янәшә бүлмәдән чыккан егет нәкъ менә Марат иде бит! Йөгереп барып икенче палатаны да ачып карыйсы килеп китте. Ләкин бу уеның мәгънәсезлегеннән үзе дә көлемсерәп куйды. Абсурд! Бер кеше берьюлы ике урында ята алмый лабаса! Ләкин шул ук мизгелдә Маратның аңа нәрсәдер төшендерергә тырышуы: "Поезд... стоп-кран... аңа кемдер басты, әмма ул мин үзем иде", - дип аңлатырга маташуы, соңгы көннәрдәге сәерлеге исенә төште һәм... телен тешләде. Димәк, Марат аңа барысын да сөйләп бетерә алмаган. Соңгы вакытта сирәгрәк очрашырга туры килде шул. Бәлки, ул, чыннан да, нәрсәдер ачкандыр, бәлки, ул ниндидер гайре табигый үзлеккә ия була башлагандыр?.. Ләкин моңа ышанасы килми иде. Хәер... шундый булмаса, ул инде, бәлки, Марат та булмас иде! Лотфи палатага кереп утырды һәм уйларына чумды.