Карчык янә учындагы акчага карады. Бу ирне ул беренче тапкыр моннан бер атна элек күргән иде. Хәерфәлән бирмәде ул вакытта, бары тик ниндидер саклык һәм үҗәтлек белән теләнче карчык артыннан күзәтеп кенә йөрде. Ярты көн буе күзәтте ул шулай. Фатыйма карчык башта бик игътибар итмәскә тырышкан иде. Ни генә әйтсәң дә, Казанда кызыксынучан кешеләр бетәсе түгел. Кайберләре теләнчеләрне күзәтеп тә тәм таба торгандыр. Ләкин ир икенче көнне дә, аннан соң да күренгәч, куркуга калды. Теләнчеләрнең акчасын талаучы бандитлар да бар икән, дип сөйлиләр бит. Шуның ише берәр явыз булмагае. Мондый таза гәүдәсе белән бер дә юктан гына урам буен үлчәп йөрмидер. Хәзерге яшьләр бушка берни кылмас. Телләре кечкенәдән акча дип ачыла ал арның. Ләкин ирнең меңлек тоттырып китүе бу уйларын да сыпырып ташлады. Таларга йөргән кеше сиңа шулкадәр хәер бирә димени?! Тоттырыр! Берәр туганың-фәләнең генә булмаса. Ләкин Фатыйма карчык аның кыяфәтендә бернинди таныш чалымнар да тапмады. Бу кеше аның бернинди туганы да була алмый иде. Бу бөтенләй ят адәм. Карчык беренче көн генә хәер сорашмый ич инде. Яшәренә пенсиясен генә җиткерә алмагач, ул әледән-әле шулай урам буенда йөрергә мәҗбүр. Икенче ел китте бугай инде. Кайберәүләр аны танып ук тора. Кемнәрнедер үзе дә белә. Исәнләшеп, хәл белешеп йөрүчеләр дә бар. Бу тирәдә шушылай итеп йөрүче бердәнбер татар әбие булгач, бөтен татар хәерне аңа бирергә тырыша. Зар плата алган көннәрдә, махсус килеп, йөзәр тәңкә тоттырып китүчеләр дә бар. Фатыйма карчык иренмичә һәркайсына атап аерым дога кыла. Тегеләрнең шуңа да күңелләре булып кала. "Әбекәй, сиңа хәер биреп юлга чыксам, гастрольләр гел уңышлы була", — дип килүче бер танылган җырчы да бар әле. Башка милләт кешеләре дә сасы ис аңкытып йөрүче бүтән теләнчеләргә түгел, ә нәкъ менә аңа хәер бирәләр. Әлбәттә, моңарчы берсенең дә меңлек тоттырып киткәне юк иде. Ләкин көн озынына ярыйсы ук җыела. Ипилек-сөтлек була... Берүзе генә яшәсә, хәер сорашкан акчасы тулысы белән җитеп барыр иде дә бит. Ашарына да, кияренә дә, тулай торактагы бүлмәсенә түләргә дә... Җитәр иде! Әмма Радик юньсез бар шул. Аңа җиткереп булмый... Шуның аркасында бурычтан баш чыкмый. Тулай торак өчен дә ел буе түләнмәгән бит. Комендант инде күргән саен, куып чыгарам, дип куркыта. Соңгы көннәрдә никтер дәшми әле. Карчык меңлекне кесәсенә тыкты да тукталышка атлады. Бүгенгә җитеп торыр. Кулга эре акча эләккәндә, бурычларны түләп куярга кирәк. Кичә пенсия дә биргәннәр иде. Иш янына куш булыр. Югыйсә бүлмә бурычы гына да егерме меңгә җиткән. Ничек түләп бетермәк кирәк. Трамвайда кеше күп түгел иде. Карчык ишек төбендәге буш урынга кереп утырды. Трамвайда йөрергә яратмый ул. Ләкин маршрут таксиларына акча күп китә. Теләсәң-теләмәсәң дә, трамвай кала. Монда инде яратам-яратмыйм дип тора алмыйсың. Алайга китсә, ул шәһәр тормышын да бик өнәп бетерми. Авылда яшәп картайган кеше өчен түгел инде бу Казан. Һавасына кадәр икенче. Монда килүенең бердәнбер сәбәбе Радикны кеше итеп булмасмы дигән теләк иде. Соңгы елларда төпчеге бигрәк нык эчә башлады шул. Шул шайтан суына алданып бөтен дөньясын онытты. Хатыны түзде-түзде дә ике баласын ияртеп чыгып китте. Аны да гаепләп булмый инде. Бөл ай да аз газапланмады килене, нинди генә врачларга йөртмәде. Усаллык белән дә, изгелек белән дә ипкә кертә алмагач, китәргә мәҗбүр булгандыр. Аннан соң, иреннән бер рәхмәт тә ишетмәде бит бахырың. Күз төбенең күгәрмәгән чагы булмады. Соң, шулкадәр мәсхәрәгә түзеп яшәргә. Алма кебек хатын-кыз бит ул. Балаларын да үстерергә кирәк. Юк, берничек тә гаепләми ул киленен. Хәзер Чаллыга күчеп киткән, кияүгә чыккан дип ишетте. Ярый, бәхетле булсын. Хатыны киткәч, улын авылга алып кайткан иде. Бер атна түзде Радик. Эчмәде. Эшкә дә чыкмады чыгуын, тик монысы вак нәрсә иде. Авылда да хәзер аракының кимен куймыйлар, кеше арасына чыкса тагын эчә башлар дип, Фатыйма карчык үзе дә ашыктырмады. Ә беркөнне малае авылда яшәргә теләмәвен әйтте дә салды. — Шәһәргә китеп эшкә урнашам, — диде ул, — монда бик үз итеп торган кеше дә юк. Акчасы да ташка үлчим генә. Әлбәттә, авылда да менә дигән итеп дөнья көтүчеләр бар иде. Ишеп малын асрыйлар, итен-сөтен сатып тормыш итәләр. Шәхси трактор, йөк машинасы тоталар. Җиңел автомобильләр турында сөйлисе дә түгел инде. Фатыйма карчык бу хакта әйтеп караган иде дә, малае ипкә килмәде: — Юк, әни... Казан Казан инде ул. Өйрәнгән җир. Фатыйма карчык Радикны күргән фаҗигаләреннән сабак алгандыр дип уйлаган иде. Гаиләңне, балаларыңны югалту уен эш түгел. Бик сиздерергә теләмәсә дә, эченнән генә ут булып янадыр. Казанга китеп, хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрергә дә нияте бардыр, бәлки. Эчүеннән туктаса, алама малай түгел лә ул. Эчми башласа, хатыны да карышып тормас, яңадан ярашып яши башларлар. Шулай уйлады карчык һәм улының теләгенә артык карышып маташмады. Ләкин улы гына ияләшкән җиренә кабат килү белән өйрәнгән шөгыленә тотынды, һәм карчык, улымны эзгә керталмаммы дигән исәп белән, үзе Казанга күченеп килде. Эчүен генә ташлатырга кирәк иде. Эчүен ташласа... Им-томчылары да, башкасы да калмады, кодировать итеп тә, дәвалап та карадылар... Булмады. Ахыр чиктә карчык менә шулай хәер сорашып җан асрарга мәҗбүр ителде. Ул акчаны да әле Радик йә урлап алды, йә талап дигәндәй... Кыскасы, дошманыңа күрсәтмәсен инде. Трамвай туктады. Фатыйма карчык урамга күз салды да бер мизгелгә генә катып калды, ләкин шундук һушына килеп ишеккә ташланды. Тукталыш янындагы тәрәзәгә капланган кешене ул шундук таныды. Бу ул иде. Абына-сөртенә атлап, киоск янына килеп басты да сулышын җыеп торды. — Рәхмәт! — Кара күн курткалы ир сдачаларны кесәсенә тыкты да китәргә борылды. — Пастуй , сынок ! — Ә-ә-ә, сез дә мондамыни?! — дип елмайды ир. Карчык аның югалып, һичьюгы, аптырап калуын көткән иде. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенең фикере таркалып китте. Нәрсә дип әйтергә соң әле? — Балам, син ник мине күзәтәсең ул? — Фатыйма карчыкның тавышы шаян да, шелтәле дә иде. һәм ул, тел ачкычы биргән өчен Ходайга күңеленнән генә рәхмәт әйтеп дәвам итте: — Күзең төшмәгәндер бит? Карчык аның елмаеп, хәтта көлеп җибәрүенә өмет иткән иде. Ләкин ир җитдилеген җуймады: — Мин сезне күзәтмим, әбекәй. — Ир бернинди дә тупас сүз әйтмәде, йөзен дә чытмады, әмма аның кыяфәтендәме, тавышындамы ниндидер канәгатьсезлек бар иде. — Сез кем беләндер бутыйсыз. Карчык икеләнеп калды. Ирнең тавышы үлгән кешене үгетли алырлык иде. — Ләкин менә бу акчаны сез бирдегез, — диде карчык, теге меңлекне кесәсеннән алып. — Сез миңа мең сум хәер бирдегез. — Гафу итегез, апа... Мин сезне кимсетергә теләмәгән идем... — Бу кимсетү түгел. Ләкин мин сезнең якыннарыгыз рухына дога кылырга теләр идем. — Минем якыннарым юк. — Әти-әниең бардыр бит? — Мин детдомныкы. — Ләкин сез... — Гафу итегез, апа... — Ир, ашыгып, тукталыш янындагы җиңел машинага кереп утырды, карчык шул якка таба бер-ике адым атлаганчы, машина китеп тә барды. Бары тик аның магнитофоныннан агылган җыр гына колак төбендә яңгырап калды: Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз барыбер, Таш булмаса әгәр җаныгыз... Ничек кенә уйлап карасаң да, бу кеше начар ният белән йөрүче түгел иде инде. Хәзер моңа шик калмады. Һәрхәлдә, карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. Ләкин ни өчен соң? Ник күзәтә ул? Ник шулкадәр акча тоттырып китте? Фатыйма карчык тулай торак ишеге төбенә җиткәнче шушы сорауга җавап эзләде. Комендант бүлмәсенең ишеге ачык иде. Карчык, аның күзенә чалынмаска тырышып, ашыгып үтеп китте. Вахтёр карт белән дә баш кагып кына исәнләште. "Хәзер үк төшереп бирермен, Алла боерса, — дип уйлады ул, баскычтан күтәрелгәндә, — аз булса да кими торыр". Бүлмәгә керү белән, сасы искә борынын җыерып куйды. Алан-йолан каранып түргә узды да шкаф шүрлегендәге иске китапларына үрелде. Радик йоклый иде. Йоклый... Тагы ләх исергән инде ул... Акчалары шушында гына булырга тиеш иде. Радикның китапка кагыла торган гадәте юк. Бөтен кесәләреңне, табак-савытны, хәтта аяк киемеңнең олтырагына кадәр тентесә дә, китапка якын килми ул. Якын килми торган иде. Әмма бүген Фатыйма карчык акчасын тапмады. Кичә алган пенсия дә, җыеп-җыеп килгән өч меңгә якын акча да юкка чыккан иде. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, карчык китапларны янә бер актарып чыкты. Аннан соң караватта пошкырып яткан улына карады. Аны тукмап ташлыйсы, бәреп үтерәсе килде. Башкайларын өзеп алсаң да аз инде бу бәндәнең... Ләкин ул теш арасыннан гына "кабахәт!" дип пышылдады да хәлсезләнеп утыргычка ауды. Күз алдыннан әллә нинди куркыныч күренешләр үткән сыман булды. Бераз тынычлангач, кесәләрендәге тиеннәрне өстәлгә бушатты да күз кырые белән улына карый-карый чутлый башлады. Ваклары йөз сиксән сумга якын җыелган, Ходайның рәхмәте! һәм теге мең тәңкә. Тагын бу мәлгуньгә эләгеп әрәм булганчы, комендантка төшереп бирергә кирәк. Фатыйма карчык тагын бер тапкыр китапларын актарып карады да комендант бүлмәсенә төшеп китте. Бүгенге керемнән күңеле булса да, җыеп килгән акчасының юкка чыгуына үкенә иде ул. Их, никләргә генә алу белән төшереп бирмәде икән? Соң, улының ышанычсыз, юньсез икәнен белеп тора лабаса! Үзе гаепле инде... — Фатыйма, бая әйтергә онытканмын... — дип каршылады аны вахтёр карт, — сиңа бит хат бар иде. Карчык бөтен булмышы белән комендант янында иде, шуңа аның сүзен игътибарсыз калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! "Сиңа хат бар!" Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальонның көн саен юлына аркылы төшә: — Хат юкмы, кызым? — Юк шул, апа. — Бүген дә юкмы, кызым? — Юк шул... — Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән соң? Почтальон үткәнен күрмичәрәк калса, аның өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда аңа балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалады. Тора-бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай яшәргә йөрәкләре җитмәс, исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядән дә хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шылтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит аның. Эх, кадерен белмәде шул юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элеккедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде?! Әле менә вахтёр картның сүзе аңына барып җиткәч, күңеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисәң? Юктыр... Юк... — Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен, — дип, комендантка акча сузды. Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкның коты очты. Әллә куып чыгарырга җыеналар микән? — Фатыйма әби, сезнең өчен акча түләделәр инде, — диде ул, елмая биреп, — өченчекөн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши алачаксыз. Карчыкның буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да, шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде. — Чынлап әйтәсеңме, балам? — Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсәмени? — Бәй... Ни бит әле... Кем түләде соң аны? — Белмим, апа. Исемен әйтмәде. — Ир кешеме, хатын-кызмы диюем... — Ир кеше. — Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме? — Юк . — Ниндирәк иде соң? Кыяфәте ниндирәк? — Нинди дип... Ир кеше инде... Кырык яшьләр тирәсендә... — Моңарчы күренгәне юк идеме? Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды. — Радикка охшаган җире юк идеме? — Радикка?! — дип көлемсерәде комендант. — Юк. Аңа тамчы да охшамаган. Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә таба атлады. Соңгы соравын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант кешегә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде югыйсә. Улларының инде тереләр арасында юклыгына күптән ышанса да, карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады. Үле гәүдәләрен күрмәде ич, каберләрен белми. Ә бу тиклем күп акчаны үз балаңнан башка беркем дә күчермәс. Бурычын гына түләмәгән бит ул, киләсе ел өчен дә исәпхисап ясап куйган. Утыз меңгә якын акча дигән сүз бу! Әйтергә генә ансат. — Фатыйма, сиңа хат бар. — Ә ? — Хат килгән сиңа. — Кемнән? — Адресын таный алмадым. Үзең укырсың әле. Карчык хатны алды да, әйләндереп карый-карый, бүлмәсенә атлады. Аның фикерләре чуалган иде. Бәлки, чынлап та, берәр баласы исәндер. Акчаны ул күчергәндер, әлеге хатны да ул язгандыр. Бүлмәгә кергәч, тирә-якка күз салып торды да хатның почмагын ертты. Ләкин кинәт туктап калды. Аңа рәхәт иде. Шушы рәхәтлекне озаккарак сузарга теләде. Хатны ачар да бөтенләй көтелмәгән яман хәбәргә юлыгыр сыман тоелды. Шулай да кызыксыну тойгысы көчле иде. — Радик! Улым! Исерек улы аны ишетмәде. Карчык бер мизгелгә генә тынып калды да калтыранган куллары белән хатны ачарга тотынды. Ләкин хатка күз салу белән, ул моның үзе көткән изге нәрсә түгеллегенә төшенде. Кулдан язылмаган иде ул. Басма хәрефләр белән җыелган рәсми текст иде. Фатыйма карчык кашларын җыера биреп укып чыкты да күзләрен челт-челт йомгалап алды. Башта анда язылганнарның нәрсә икәнен аңламый торды, аңлагач, ышана алмый азапланды. Хат Радик исеменә иде. Күңелен тибрәнергә мәҗбүр иткән юлларга ул тагын бер кабат күз йөгертте: "Сез, "Алтын башаклар" спиртлы эчемлекләр заводы үткәргән лоторея уенында катнашып, 100 мең сум акча оттыгыз". Йөз мең! Моңа кадәр кулга тотып та караган акча түгел. Әле дә чын икәненә ышанасы килми. Ләкин менә ич, акка кара белән шулай дип язылган. Бүләкне алу өчен кайда килергә кирәклеге дә күрсәтелгән. Петербургка! Юл хакы, торак, ашау-эчү тулысынча завод исәбеннән түләнә, диелгән. Чын булса, бу шатланып туймаслык нәрсә инде дә, тик Фатыйма карчыкның күңелен көнләшүгә тартымрак тойгы кыздырып үтте. Чөнки ул гомере буена хәләл тирен түгеп эшләсә дә, бу кадәр акча күрә алмады, ә монда дөньясын оныткан бер эчкечегә... Хәер, юк... Күпсенергә кирәкмидер. Үз баласы ич. Карчык янә йоклап яткан улына эндәште: — Радик, балам!.. Тор әле!.. Уян әле! Радик уянмады. Карчык уйга калды. Моның үзен генә җибәрергә ярамый инде, бөтен акчасын бетереп кайтыр. Кемне ияртергә соң? * * * Ново-Михайловка. Мәскәү өлкәсе — Хуш, Михайл туган! Ходай ярдәм бирсен сиңа! — Хушыгыз, туганнар! Чиркәүне әйләндереп алган тимер капкадан чыкканда, ул тагын артына борылып карады. Кайчандыр күңеленә тынычлык биргән шушы урыннан китү аңа рәхәт түгел иде. Тик ул башкача монда да кала алмый. Җанында нәрсәдер үзгәрде, үзе тоткан юлның хаклыгына шикләнү көчәйде, мондагы тормышын тәмугка әйләндерде. Чиркәү — изге урын. Ә Михаилның үткәне изгеләр арасында яшәрлек түгел иде. Ул дин тәгълиматларын өйрәнде, рухи туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, килүчеләр дә аны үз итеп тора иде. Кыскасы, монда барысы да әйбәт, барысы да изгелеккә корылган. Ләкин шушы изгелек аның җанын талады, көннәрен төн итте. Урам чатына җиткәч, янә чиркәү гөмбәзенә күз салды да уңга борылды. Монда аны барысы да диярлек танып тора. Хәзер чиркәүдән генә түгел, ә шушы шәһәрчектән дә китәргә туры киләчәк инде. Берничә көнен монда үткәрер дә юлга кузгалыр. Чиркәүдән киткәч, яшәп торырга дип, бер бүлмәле фатир да белешеп куйды. Фатир хуҗасы Татьяна Сергеевна аны подъезд төбендә үк көтеп тора иде. Дөресрәге, ул аны түгел, ә моннан ике көн элек телефон аша фатирга заказ биреп, очрашу урынын сөйләшкән ирне көтә иде. Ә менә хәзер, үзенә туп-туры атлаучы дин әһелен күреп, югалып калгандай булды. Михаилга да җиңел түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән аркасындагы биштәрен төзәтеп куйды. — Татьяна Сергеевна? — диде ул аптырабрак калган ханымга. — Михаил?.. — Хатынның бар кыяфәте әлеге очрашуның чынлыгын тануга карышкан төсле иде. Михаил баш какты. Хатын, әлеге халәтен яшерергә теләгәндәй кинәт борылып, подъездга атлады. Михаил аңа иярде. Берни дә сөйләшмәделәр. Фатир беренче катта иде. Ишектән уздылар. — Михаил атакай, сез үзегез генә булачаксызмы? — диде Татьяна Сергеевна, үз соравыннан үзе уңайсызланып. — Савыт-саба да, урын җиһазлары да бер генә кешелек алынган. Әгәр кунакларыгыз булса, савыт-саба менә бу шкафта... Ә постельне хәзер үк китереп китәрмен... Михаил баш какты. Бай да, ярлы да булмаган бер фатир иде бу. Кирәге тиярдәй нәрсәләрнең барысы да диярлек бар, артыгы юк. — Яхшы, — диде Михаил, шкафка күз салып. — Ә костюм турында онытмадыгызмы? Хатын залга атлады: — Юк. Әйтергә генә онытып торам икән. Менә ул. — Татьяна Сергеевна кием шкафыннан костюм алып Михаилга сузды. — Үзегез киеп карарсыз. Ярамаса шылтыратырсыз. Мин якында гына торам. — Яхшы. — Ярый, Михаил атакай, үзегез җайлап урнашыгыз. Берәр нәрсә кирәгеп куйса, телефонымны беләсез. Татьяна Сергеевна чыгып киткәч, Михаил бүлмә уртасында бер мизгел басып торды да тәрәзә янына килде. Монда күренеш ямьсез түгел иде. Әмма Михаилның игътибарын шундук бүтән нәрсә суырып алды. Ул! Башта үз күзләренә ышаныргамы-юкмы дип торды, аларны ачып-йомып алды... Өстенә кара күн куртка, зәңгәрсу джинсы чалбар кигән кара күзлекле кеше югалмады. Киресенчә, ул, Михаилның халәтен аңлап, аның кыланышларын күреп, сизелер-сизелмәс елмаеп тора иде. Ләкин бу ягымлы елмаю түгел, бу ниндидер зәһәр, агулы елмаю иде. Михаил салкын су белән коенгандагыдай сискәнеп китте. Кем соң бу бәндә? Нәрсә кирәк аңа? Михаил кинәт ишеккә ташланды, ниндидер җиңеллек белән подъезд алдына чыкты. Теге таныш түгел адәм торган урынга күз атты, һәм катып калды. Беркем дә юк иде инде... Фатирга кабат кергәч, ул Татьяна Сергеевна калдырып киткән костюмны күздән кичерде дә өстендәге киемнәрен салды. Аннан соң, биштәреннән кирәкяракларын алып, ванна бүлмәсенә юнәлде. Көрәктәй кара сакалын сыйпап, көзгегә карап торды. Күзләрендә чиксез моң иде. Бераздан, катгый бер карарга килеп, кулына кайчы алды. "Үткәннәрне дә шулай җиңел генә кисеп ташлап булса икән", — дип уйлады ул, кайчы белән беренче киртек ясап. Һәм, үзенең кире уйлап куюыннан курыккандай, ашыгып-ашыгып кисәргә тотынды. Ул, әлбәттә, гөнаһлы иде. Юк, чиркәүдән күңеле кайта башлаган өчен генә түгел. Әлбәттә, төрмәдән чыгып беркая да урнаша алмый йөргәннән соң, монда урнашып дөрес эшләде ул. Ялгыш юлдан тагы да тирәнгәрәк тәгәрәүдән сакланып калды. Күңеленә беркадәр тынычлык тапты. Аның үткәндәге гөнаһларын да дин әһелләре гафу иттеләр шикелле, һәрхәлдә, аңа үзләренең тиңе итеп, бер изге зат итеп карадылар. Ләкин шушы тигезлек аны чыгырыннан чыгара иде. Чөнки аның күңел төбендә үзе генә белгән әрнүләр, үткәнендә фәкать үзенә генә билгеле вакыйгалар бар. Боларны ул беркайчан да, бернинди рухи туганына да белдерәчәк түгел иде. Менә шул тойгылар туктаусыз уйлануга этәрде. Ә уйланулар чиркәүнең хаклыгына шикләнүгә китерде. Юк, аның гөнаһы динне шик астына алуда гына түгел иде. Ал айга китсә, чиркәү үзе үк гөнаһ оясы. Хәзер ул моны яхшы белә инде, һәм монда "Начар заманда яшибез. Хәзер бер изге нәрсәне дә калдырмадылар" дип лаф оруларның кирәге юк. Заман бервакытта да аклыктан гына тормаган. Чиркәү дә шулай ук. Чиркәү үзе үк Христос сүзенә каршы килә торган нәрсә әле ул. һәм Михаил күңеленнән генә кабатлады: "Господу Богу твоему поклоняйся и Ему одному служи". Гадәтенчә, әлеге тәгъбирнең чыганагын да күңеленә теркәп куйды: "Евангелие от Луки 4:8". Бер дә "чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз" димәгән бит. "Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына" дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугрыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гөнаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала лабаса. Нәрсә әле ул чиркәү?! Ходайның үземе әллә?! Андагы гадидән гади бәндәләрнең Ходай вазифасын үз иңенә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкның беркатлылыгына таянып, аларның күңел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманның начарлыгы белән генә аңлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән. Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасыннан тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнең күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур тетрәнү булды. Аның тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәңгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет, һәм бу хакта онытырга тырышты. Үзе белә һәм Ходай белә — ул үтерүче түгел. Ул үз гомерендә беркемнең дә гомерен өзмәде. Ул бары тик кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга барып чыкты һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алмады. Кызык бу тормыш, бер уйласаң. Гаепсез булып яшәвең генә җитми, үз гаепсезлегеңне исбатларга да тиешсең... Ләкин барысы да үтте инде. Берсен дә кире кайтарып булмый. Кирәкмидер дә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше... Сакалын кырып бетермәде. Бөтенләй шәрә итеп кырынса, әллә кемгә охшап китүдән куркып, бармак калынлыгы гына калдырырга булды. Күкрәгенә җиткән сакал иде бит! Хәзер ничек пөхтә булып калды. Сакаллы икәне сизелгән кебек тә түгел. Ничектер бөтен барлыгы җиңеләеп киткәндәй тоелды. Ул, башын әле уңга, әле сулга боргалап, үзенең кинәт яшәреп калган йөзенә күнегә алмый торды. Һәм ни өчендер көләсе килде. Беркадәр вакыт бүлмәне яңгыратып шаркылдады да кинәт тынып калды. Күзләре моң белән тулды. Дымландылар. Менә-менә күз яшьләре тәгәрәп төшәр сыман тоелды. Ул карашын түбән кадады һәм идәндә өелеп яткан күбек катыш кара сакалына карап тынып калды. "Гөнаһларыңны да шулай җайлы гына кисеп ташлап булса икән!" — дип уйлады тагын. Ул гөнаһлы иде. Гөнаһ турында уйлауга, бая тәрәзәдән күргән кара курткалы ирне хәтерләде, һәм кинәт бер ачыш ясады. Әлеге уйларының көчәюенә, гөнаһ турында ныклап, төн йокыларын калдырып уйлана башлавына шушы бәндә сәбәпче икән бит. Аны беренче кат күргәннән бирле, Михаилның тынычлыгы югалды. Кара куртка ул көнне гыйбадәткә килгән иде. Үзенең үткән бөтен тормышын сөйләп, гөнаһларын ярлыкауны үтенде ул. Михаил атакай аны гөнаһлардан арындырырга тиеш иде. Ләкин Кара куртка сөйләгән саен, ул үзенең хәлсезләнә баруын тойды. Ахырда, моңарчы меңәр тапкыр әйткән сүзен көч-хәл белән кабатлап, үз бүлмәсенә узды. Ул агарынган иде. һәм, күзләрен бер ноктага текәп, бер хәрәкәтсез озак утырды. Чиксез озак. Менә шул көннән бирле керфегенә йокы эленмәде. Төннәре ерак үткәннәрне, бала чагын, туган авылын хәтерләп үтте. Күңелен чиксез сагыш биләп алды. Үзенең бүгенге халәтеннән канәгатьсезлек тойгысы уянды, һәм нәкъ шушы кара курткалы ир аны чиркәүдән китәргә мәҗбүр итте. Әлбәттә, очраклы хәлләр дә еш була тормышта. Әмма әлеге кара киемле ирнең килүе очраклылык түгел иде. Ярлыкау соравы да... Нәкъ менә Михаил атакай эшләгән көнне килеп ярлыкау соравы очраклы була алмый иде. Хәтта боларның барысы да очраклы хәл булганда да аның бөтен тормышы... Юк ла, үз тормышын сөйләмәде бит ул. Ул Михаил атакайның үткәннәрен сөйләде. Шулар өчен ярлыкау сорады. Ул хәтта Анна турында да белә иде. Анна турында хәтерләүгә, Михаил, уйларыннан арынып, идән себерергә тотынды. Кырылган сакал-мыекларын, пөхтә итеп төреп, чүп савытына салды. Аннары ваннага юынырга кереп китте. Чыккач, чиркәү киемнәрен, матурлап төреп, капчыкка тутырды. Аннан соң биштәреннән алып эчке киемнәрен алыштырды. Футболка белән трико да киеп алгач, көзге алдына басып, елмая биребрәк, үзенә карап торды. Гади тормыш киемнәре аңа шулкадәр килешәдер сыман иде. Бераздан биштәрендәге бөтен нәрсәне өстәлгә бушатты. Хәер, әллә нәрсәсе калмаган иде инде. Документлар, калын дәфтәр, полиэтилен капчыкка тутырылган эчке алмаш киемнәр, калын гына кошелёк. Ул ярлы кеше түгел иде, саклык банкында да акчасы җитәрлек. Әле акча янчыгын калынайтып җибәрүе яңа тормышның көтелмәгән хәлләре алдында югалып калмас өчен. Аннан соң биштәрнең үзен дә баягы капчыкка салды да аны күтәреп урамга чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп керде. Гаепле кешедәй елмаеп куйды. Михаил атакай чиркәү киемнәрен чүплек башына ыргыткан, дисәләр, моңа беркем дә ышанмас иде, мөгаен. Моннан берәр ай элек булса, үзе дә елмаеп кына куяр иде. Ләкин бүген... Кухняга чыгып чәй куюга, кесә телефоны шылтырады. Бу Настя иде. Парикмахер. — Мин килеп җиттем, — диде хатын, — сезнең ничәнче фатир иде әле? Бераздан Настя үзе дә күренде. Бу таза гына гәүдәле, кыска буйлы мөлаем ханым иде. Керү белән, хуҗаны танырга тырышкандай карап торды да: — Сез безнең шәһәрдән түгел, ахры, — диде, елмаеп, һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды. — Әйдәгез, эшне башлыйк. Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште: — Нинди причёска? Михаил иңнәрен генә сикертте. — Сез рокер-фәлән түгелдер бит? Михаил баш селкеде. — Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем, — дип акланды хатын. — Телевизордан күрсәтәләр бит... Ничек кисәбез соң? Кыскартабызмы? — Спортивный. Кыска. — Дөрес, — дип елмайды хатын. — Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен. Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады. — Безнең якка нинди җилләр белән соң? — Командировка. — Кунакханәдә урын юк идемени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич? Михаил иңнәрен генә сикертеп куйды. — Командировкалы эш яхшы инде, — диде хатын ниндидер хыялыйлык белән. — Күп җирләрдә йөрисең, яңа кешеләр күрәсең. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк. Михаил дәшмәде. Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды: — Ничек, үзеңә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдың. Михаил елмаеп баш какты. Аның үзенә ошый иде. — Мулла... — Нәрсә? — Укыганда бер ахирәтем белән аларның авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларның мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит. Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды. — Кайсы авылга? — диде ул, үзе дә сизмәстән. — Кайсы авылга кайткан идегез? — Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул. Михаил дәшмәде. Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте. Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде. — Мулла... — дип, моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына: — Мулла... Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә, күңеленнән генә бер сорауны тукыды: "Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?" Һәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч, Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң, гадәтенчә, дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер... Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән, шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбадәт кылган чакларында да ул ал арны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гөнаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әле дә Анна бар аның тормышында. Әле дә Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, кешечә яши башларлар. Һәм Сергей да аңа кайдандыр пәйда булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас... Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр... Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды: — Хәлләрең ничек, кадерлем?! — Яхшы, — дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды. — Менә җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә. — Нинди хат? Ничек минем исемгә? — Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем... — Тукта әле... Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле... — Мин дә сәерсендем шул. — Кем бирде соң аны? — Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исемфамилияң генә язылган. — Нинди ир кеше? — Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле... Уртача буйлы. Шундый танышың бармы? Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй, бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды, һәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде. — Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футболка, кара куртка, зәңгәрсу джинсы кигән, ә аякларында... Аякларында... Хәзер әйтәм... — Син аны беләсеңмени?! — Ул әле минем тәрәзә алдында тора... — Михаил ашыгып ишеккә атлады. — Мин сиңа аз гына соңрак шылтыратырмын. Ә әлегә бу серле кунак белән танышырга ашыгам. Хуш! Ул аягына ни эләксә, шуны гына элде дә урамга йөгереп чыкты. Минуттан да артык вакыт үтмәгәндер. Ләкин теге кеше урынында юк иде инде. Ул каядыр китеп югалган иде. Михаил тирә-якка күз ташлады. Күренмәде. Подъезддан ерак түгел генә күрше ишегалдына чыга торган арка бар. Шунда таба киткәндер инде ул. Башкача булуы мөмкин түгел. Михаил йөгерә-атлый арка ягына китте. Ләкин анда да беркем дә юк иде. Янә, тирә-ягын энә күзеннән үткәргәндәй, беркадәр атлады. Ышыграк булып торган урыннарны капшап чыкты, подъезд ишекләренә күз салды. Ләкин ул юк иде. Нибары бер минут эчендә юкка чыкты да куйды. Болай була алмый. Җир ярылып, шунда төшеп китмәгән бит инде ул! Михаил, тирә-юньдәге бер генә күренешне, бер генә хәрәкәтне дә күзеннән ычкындырмаска тырышып, кире борылды. Шул рәвешле әкрен генә фатирына керде. Игътибарны җәлеп итәрдәй бер генә сәер күренеш тә очрамады. Ишектән узгач, бүлмә эченә күз йөгертте. Нәрсәдер үзгәргән сыман тоелды. Әлбәттә, барысы да үз урынында, бернинди үзгәреш тә юк иде. Бары тик кире кергәндә, ишеген ябарга онытканлыгын күреп кенә күңеленә шундый шик килгәндер. Бернинди дә үзгәреш юк. Шулай да... Михаил сак кына атлап кухняга чыкты. Шкафларга, юынгычка, савыт-сабага күз төшерде. Бары тик шуннан соң гына өстәлдәге конвертка игътибар итте. Ләкин аны алырга ашыкмады. Кабат залга чыгып, бүлмәне тагын бер кабат тикшерде. Тәрәзәгә күз салды. Кара курткалы ирнең чагылышын күреп калырга теләгән иде. Тик анда беркем дә күренмәде. Бераздан ул, кабат кухняга кереп, теге конвертны алды. Алды да куз тоткандай тетрәнеп китте. Арка үзәге буйлап ниндидер салкынлык узды. Гади конвертка салынган гади хат иде бу. Ләкин Михаилны сискәндергән нәрсә хатны алырга тиешле кешенең исеме иде. Конверттагы "кемгә" дигән юлда бөтенләй ят исем тора иде. Ләкин бу хат аңа иде. Михаилга, һәм әлеге исем дә аңа таныш иде. Шултиклем нык таныш. * * * Хәсәнбай. Башкортстан Хәмит дертләп уянды да бернәрсә дә аңлый алмый торды, тирә-якка күз йөгертеп чыкты, татлы мышнау тавышыннан башка бернәрсә дә шәйләнмәде, өй эче күзгә төртсәң күренмәслек иде. Бераздан тәрәзәдән кергән сыек яктылыкта чикләре җуелган шәүлә булып идәнгә тезелеп яткан балаларына карап торды да, аларга абынмаска тырышып, хатыны яткан караватка килде. Сөялләнеп каткан бармаклары белән аның чәчләреннән сыйпады, бит очыннан үбеп алды. Хатын назлы мыгырданып борылып ятты. Уянмады. Йокласын әйдә. Хәмит, тын алырга да куркып, аның янында тагы бераз басып торды. Карындагы баланың йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. Елмаеп куйды. Хатынының корсагына кулын куеп улы белән "сөйләшергә" дә теләге зур иде, әмма тыелып калды. Карында бала юк иде инде. Хатынының авыры өч атна элек төшкән иде. Ләкин Хәмит кенә моның белән килешергә теләмәде. Аңа гел Лена авырлыдыр сыман тоелды. Ишек төбендәге чөйгә эленгән сырмасын беләгенә асып, галошын кулына тотты да, ишекне шыгырдатмый гына ачарга тырышып, өйалдына чыкты. Утны кабызып җибәрде. Сырмасын киде. Аның кесәсеннән тәмәке алып кабызды. Әле генә сәер төш күреп уянып китте ул. Ишектән үзләренең буаз сыеры кереп килә икән. — Түгәнәй! Анаңны!.. Хәмит сикереп торып аны шулай куалый башламакчы иде, сыер телгә килде: — Кумый тор әле син мине. Йомыш белән килдем бит. — Син... — Хәмит ачкан авызын ябарга да онытып катып калды. — Гафу ит, — диде сыер, җитди сөйләшүгә килгән эшкуар шикелле, — мин сине куркытырга теләмәгән идем. Ләкин кичектергесез эш килеп чыкты. Безгә сөйләшергә кирәк. һәм ул кайдандыр ике тәмәке алып, берсен Хәмиткә сузды, икенчесен авызына капты, кучкардан шырпы алып кабызды да гомер буе тәмәке көйрәткән ирләр кебек төтен суырды һәм аңа төбәлде: — Монда сөйләшәбезме, әллә ихатага чыгабызмы? Хәмит хатыны яткан караватка күз йөгертеп алды. Бәхеткә каршы, ул уянмаган иде. Аннан сыерга борылды: — Тәмәкеңне сүндер. Күрмисеңмени? — Алайса чыгып сөйләшик, — сыер ишеккә борылды, — өйдә тартырга ярамыйдыр. — Сиңа бөтенләй тартырга ярамый, — диде Хәмит, сыерның корсагына ишарәләп, — бозаудан язасың киләмени?! Сыер кычкырып көлеп җибәрде: — Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килгән идем. Хәмит ишектән чыкканда тупсага абынып егыла язды да дертләп уянып китте. Күзләрен ачканда, тирәюньдәге шомлы караңгылыктан бернәрсә дә аңлый алмыйча, үзенең өнендәме-төшендәме икәнен чамаларга тырышып ятты. Хатынының һәм балаларының татлы мышнавыннан башка бернәрсә дә ишетелми иде... Бу төшне ул нәрсәгә юрарга да белмәде. Хәер, ник юрап торасы инде аны, абзарында буаз сыеры ята ич. Керергә дә карарга кирәк. Сыер бозаулау — авыл кешесе өчен изге нәрсә. Кышкы салкын төн уртасында, тәрәз шакып, "Сыерыгыз бозаулады!" дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнең. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар, бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде һәм бер аның белән генә дә түгел. Шуңа да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә. Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрүгә елмаеп тәмәке көйрәтеп торган сыерны күрер төсле тоелып, тәне эсселе-суыклы булып киткән иде, әмма алай булмады. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә, ул назлы мөгрәп куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит аңа бертын карап торды, аннан соң янына ук килеп муен астын сыпырып иркәләде дә исән-имин котылуын теләп чыгып китте. Сыер күзләрен мөлдерәтеп аның артыннан карап калды. Хайванның хәлен белеп чыкканда, Хәмитнең күңеле әйтеп бетергесез наз, бөтен җан иясенә булган чиксез мәхәббәт белән тулган иде. Бу дөньяга туачак яңа җан иясе кем карынында ятуына да карамастан күңелне иркәли, тормышка якты күз белән карарга, аны яратырга мәҗбүр итә. Хәмит янә тәмәке кабызды. һавадагы йолдызларга карап торды. Авыл өстендә ниндидер һәлакәт, ләгънәт эленеп тора, дип сөйлиләр... Йолдызлар якты яна, баш очында ләгънәткә охшаш нәрсә күренми иде. Бер генә томан заты да, болыт әсәре дә юк. Һавадан якты нур гына тарала. Кинәт абзар ягыннан ниндидер ыңгырашуга охшаш аваз ишетелгәндәй булды. Хәмит бер мәлгә катып калды. Тавыш кабатланмады. Ул инде өйгә керергә дип ишек тоткасына үрелгән иде. Тагын нидер ишетелгәндәй булды. Бу юлы пышылдап сөйләшүгә тартым. Ул янә бераз тыңлап торды. Өйгә керү теләге сүрелгән иде инде. Сыер бозаулап ятмасын. Болай иртәнгә кадәр түзәрлек сыман тоела иде дә тоелуын. Хайван хәлен белеп буламыни, әйтергә теле юк бит. Хәмит кабат абзар ягына юнәлде, һәм шунда кинәт абайлап алды, тавыш бит абзар эченнән түгел, ә тыкрык яклап абзар артыннан ишетелә иде. Тыкрык буенда берәр исереге йоклап китте микән әллә? Хәмит шул якка атлады. Атлаган саен тавыш якыная барды, ул инде мышнауыңгырашу авазларын аермачык ишетә башлады һәм нәрсә булыр бу дип баш ватты. Берәр нәрсә урлап маташалармы? Төн уртасында бурлар гына йөрергә мөмкин инде. Ләкин авазларның берсе хатын-кыз тавышы икәнен һәм аның көчәнеп нидер күтәрүгә тамчы да охшамаганын тойгач тукталып калды. Алар Хәмитләрнең абзар почмагындагы салам эскерте артында иде. Эшнең нидәлеген аңлагач, Хәмит елмаеп куйды һәм кире борылып абзар эченә керде дә эскерткә чыга торган капканы аз гына ачып, ал арның кем икәнен чамаларга теләп күзәтә башлады. Иң кызыгы үткән иде, ахры. Алар башкача ыңгырашмадылар. Ир, ай нурында к... битләрен ялтыратып бер-ике генә ялкау хәрәкәт ясады да тынып калды. Бераздан тезенә басып чалбарын күтәреп куйды. Хатын аның кулына ябышты. — Ашыкма...— дип пышылдады ул, — миңа җитмәде. Ир аның кулын тупас кына читкә этәрде: — Китәргә кирәк. Хатын үпкәләгән булып иркәләнде: — Китмә инде... Тик бу сүзләренең тәэсире юклыгын күргәч, читтә генә торган шешәне капшап алды да борыныннан гына күтәреп уртлап куйды. — һу, б... — Кул аркасы белән авызын сөртеп, иргә борылды: — Ә син чын ир кеше, Нәсим. Ир инде торып баскан иде. — Мин Нәсим түгел, — диде ул тупас кына. — Кая, берәр йотым калдымы? — Ә син кем соң ? — Нинди аерма?! Кая? — Монда бетте. Эчеп бетергәнбез. Түгелгән. Ха-хаха!.. — Сау бул. — Мине озатмыйсыңмыни?! — Нәрсә?! — Ха-ха-ха!.. Эшләде дә китте... Ә миңа җитмәде... Ир инде аны тыңлап маташмады. Ул, тавыш-тынсыз гына атларга тырышып, киртә аша чыкты да күрше урамга юнәлде. Ул исерек түгел иде. Хәмит атлап йөрешеннән аның кемлеген танып алды. — Иди ты на... — дип сүгенде хатын һәм шешә борыныннан тагын уртлап куйды: — Ирләрнең юне бетте хәзер. Ни туда, ни сюда... Ә миңа җитмәде. Җитмәде... — Һәм ул саламга туңкаеп еларга тотынды. Хәмит иргә ачулы иде. Хатын-кызны шул хәлгә җиткереп исерт тә кемнеңдер абзар артында ташлап кит, имеш. Ләкин ачуы озакка бармады, аны бүтән тойгы алыштырды. Хәмит "ач" иде. Хатыны янына күптән инде якын барганы юк. Ярамый. Ә бу хатынның ай нурында алтынсу төскә кереп балкыган шәрә очалары ымсындыргыч иде. Хәтта аның исереклеге дә, бернинди кануннарны санламыйча, "Ә миңа җитмәде..." дип, үзе үк сорап торулары да канны аерым бер дулкында кайнарга мәҗбүр итә иде. Хәмит акрын гына шул якка атлады. Сулкылдап яткан исерек хатын аның якынлашуын сизми дә калды. Бу иргә тагы да ныграк дәрт өстәде. Ул, чалбарын ычкындырып, акрын гына тезләнеп, хатынның артына басты. Назлы, әмма нык итеп аның биленнән эләктереп алды. Хатын бу көтелмәгән хәлдән дертләп куйды, карышып маташты, әмма үзен бер куркыныч та сагаламавын аңлап тынычланып калды, ә бераздан үзе үк, очаларын уйнатып, Хәмиткә ныграк ышкылырга тотынды. Хәмит аны таныды. Бу моннан ике ел элек мәктәпкә рәсем дәресләре укытырга килеп, авылдагы мәктәпне япкач, эшсез торып калган Ләйлә иде. Шул ике ел эчендә кемнәрнең генә рәсемен төшереп бәхетле итмәгәндер. Кулы алтын иде аның. Йөргән егете Уфага китеп үзеннән ун яшькә өлкән бер хатынга йортка кергәч, кыз да эчештереп йөри башлаган, дип сөйлиләр иде. Менә бит... Ләкин Хәмит өчен боларның бер тиенгә дә кирәге юк иде. Ләйлә исерек булса да, яңа гына бер ир куеныннан калган булса да, аның яшь тәне әйтеп-аңлатып булмаслык гайрәт тарата, йөрәкне якты назга күмелеп тибәргә мәҗбүр итә иде. Аның татлы ыңгырашулары, мизгел арасында гына гәүдәсен әллә нинди кыяфәтләргә кертеп боргаланып, тартышып алулары җанга изге бер ләззәт бирә һәм әлеге гамәлне азгынлык күренешеннән бигрәк изге шөгыльгә, фәрештәләр биюенә әйләндерә иде. Хәмит уйларын читкәрәк юнәлтергә, ләззәтне озаграк сузарга тырышып караса да булдыра алмады. Наз упкынына башы белән чумды да эреп юкка чыкты. Һәм, еш-еш сулап, тәне дә, җаны да таралып томанга әйләнгән бер халәттә эскерт төбенә сузылып төште. Ул үзен аз гына гаепле итеп тойды. Ләйлә тагын "Миңа җитмәде..." дип әйтер сыман тоелды. Әмма хатын алай итмәде. Ул җанны тибрәндерер бер тавыш белән ыңгырашты да назлы итеп Хәмитнең күкрәгенә ягылып ятты. Тын калдылар. Олы бер гомер үтте. Хатынның назлы бармаклары Хәмитнең чәч араларында уянды. — Рәхмәт сиңа!.. Назлы бу шыбырдаудан бөтен дөнья кабат сөю назына күмелде. Хәмит хатынны күкрәгенә кысып иркәләргә тотынды һәм бераздан алар, ярсу хисләргә уралып, дөньяда бернәрсә белән дә исәпләшмәс давылга әйләнделәр. Тойгы давылына... Ләззәт диңгезендә аркылы-буй йөзеп хәлдән тайгач, Хәмитнең дөньяга карашы да бераз үзгәрә төште. Әлеге төнге маҗара аңа инде гомернең изге балкышы, күңелгә канат куяр якты тылсым булып тоелмады. Бу — азгынлык, әйтеп-аңлатып булмаслык кабахәтлек иде. Ул ниндидер күзгә күренмәс сызыкны атлап чыкты, ул ниндидер күзгә күренмәс пычраклыкка батты, һәм моның сәбәпчесе Ләйлә иде. Уйнашлык һәм хәмер шаукымыннан мәлҗерәп төшеп аяк-кулларын җыялмыйча эскерт төбендә яткан азгын яшь хатын. Хәмит баягы шешәне алып борыныннан гына эчеп куйды. Утлы көмешкә эчендәге әрнүләрен юып алып киткәндәй булды. Аннан соң көмешкәне учына агызып гаурәтен юарга тотынды. Хәмер бөтен хуҗалыгын чеметтереп әрнетсә дә түзде, бу әрнү аңа чистарынуның сиземләрлек билгесе булып тоелды. Спирт үз эшен эшли, димәк. Алла сакласын, мондый сөйрәлчек белән бәйләнеп чир-чорга юлыгуың да бар. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды, һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. Аннан соң шешәне җиргә утыртты да чалбарын эләктерде. — Үкенәсеңме?.. — диде Ләйлә. Ул урыныннан торып күлмәк-ыштаннарын кия башлаган иде инде. Хәмит дәшмәде. Ләйлә ашыкмый гына киенеп бетте дә чәчләрен төзәтергә тотынды. — Гафу ит... — Ләйлә эскерт артына атлады. Хәмит кинәт һушына килгәндәй булды. — Тукта! Китми тор, — диде ул, аның артыннан ияреп, — сабыр ит. Ләйлә туктап калды: — Нәрсә? Хәмит дәшмәде. — Мин чирле түгел, — диде Ләйлә ниндидер бер ягымлы дошманлык хисе белән. — Мин синең хакта беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син нәрсә телисең, шуны уйла, ни телисең, шуны сөйлә. Миңа пофиг. Сау бул. — Хатынның тавышы калтыранып куйды. Ул кинәт борылды да китәргә омтылды. — Ләйлә! Тукта! — Ир аның беләгеннән эләктереп алды. — Мин... Ни... Мин сине... — Хәмит кинәт туктап калды. Ниндидер бер ярсу белән Ләйләне куенына кысты да кайдан эләгә, шуннан үбә-үбә пышылдады: — Рәхмәт сиңа! Хатынның баштарак дошманлашып, читсенеп карышкан тәне йомшара төште, бераздан ул әйтеп бетергесез назлылык белән Хәмиткә сыенды да сулкылдап калтыранырга тотынды. — Мин ярамаган эш эшләдем, гөнаһ кылдым, — дип пышылдады Хәмит. — Тик мин... мин үкенмим... Дөресрәге, үкенәм... Тик синең белән булганга түгел... Ул үзенең болай дип әйтүенә үзе үк гаҗәпләнеп куйды. Ләкин сүзләре дөрес иде. Үзенең гөнаһ кылуына, хатынына хыянәт итүенә чиксез нык үкенсә дә, аның нәкъ шушы гүзәл белән булуына ир шат иде. Бу Ләйләдә ниндидер сафлык, тән халәте белән бәйләнмәгән бер чисталык, күңел керсезлеге бар сыман иде. — Бүген минем туган көн... — дип шыңшыды Ләйлә. — Мин... Минем елдан артык инде ир күргәнем юк иде... Ә бүген... Бүген барысына да бирдем... Кем очрый... Мин ирләрдән издевалась, как могла... Мескеннәр... Беләсеңме нәрсә?.. Ирләр хатын-кызны әбрәкәй кебек кенә күрә. Эшен эшли дә китә һәм вәссәлам!.. Хәмит дәшмәде. Мәхәббәт сукмагына аяк басу белән үк җанын имгәтергә өлгергән кыз хаклы иде бугай. Ул үзе дә теләген канәгатьләндергәч, Ләйлә хакында шулайрак уйлады түгелме соң? Үз бозыклыгына сәбәп итеп Ләйләне күрсәтергә маташты. — Син андый түгел... — диде Ләйлә, бераз тынычлана төшеп. — Син үзең хакында гына уйлый торган түгел. Синең хатының нинди бәхетле! Ире төн уртасында өеннән чыгып, кем беләндер уйнаш итеп йөргән хатын бәхетле була аламы? Хәмит дертләп китте. Моны хәтта Ләйлә дә сизде шикелле. — Юк, ул чынлап та бәхетле, — диде ул. — Бүгенгесе чутланмый. Бүгенге төн очраклылык кына. Бүгенге төн маҗараларының очраклылыктан уза башлаганын ир тоемлый иде инде. — Бүген минем туган көнем иде, — диде Ләйлә. — Син иң зур бүләк булдың. Ул Хәмитнең ирененнән суырып үпте дә кинәт кузгалып китеп барды. Ир бернәрсә әйталмый, берни кылалмыйча баскан урынында катып калды. Азрак һушына килгәндәй булгач та өенә керергә ашыкмады. Ят хатын-кыз исе тәненә, киемнәренә сеңеп калгандыр да өйгә керү белән бөтен дөньяга таралыр сыман тоелды. Беркадәр ихатада җилләнергә кирәк иде. Хәмит тәмәке алып кабызды. Куллары җиңелчә калтырый иде бугай. Үзеңнең йомшаклыгыңны, көчсезлегеңне тоеп үкенгәндә гел шулай була. Ник аз гына соңга калыбрак чыкмады инде ул?! Ник тыелып кала алмады?! Гөнаһ сызыгы аша узу гына җиңел шул. Бер атлап чыктыңмы, кирегә юл юк. Ул күрше бакчасы гына түгел. Үз көчсезлегеңне, үз мескенлегеңне эчеңә йомып яшәргә мәҗбүр буласың. Хәмит, әлеге уйларын калдырырга теләгәндәй, кинәт кенә капка ягына атлады. Тоткага үрелгәч, урамга чыгарга кыюлыгы җитми тукталып калды. Тирә-якка карангалап, күз эләгер нәрсә, уйлар уй эзләде. Әмма бернәрсә дә күренмәде, баягы күренеш күз алдыннан китми интектерде. Аптырагач, ул урамга чыкты. Кешекара күренми бугай. Күренсен иде шул. Берәрсе белән бер-ике авыз сүз алышсаң да ярар иде. Тормышның зо һаман элеккечә акканына, дөньяның бер чите дә кителмәгәненә ышанычы артыр иде. Ләкин адәм заты табылмады. Хәмит, капка баганаларына карап, бәйләнерлек җир эзләде. Бәйләнерлек түгел иде. Ләкин сокланырлык та түгел. Матурын матур, әлбәттә. Тик мондый чакта сокланып булмый. Бернәрсәгә дә. Кинәт почта ящигына күзе төште дә күңелен шатлык ялмап алды. Кичәге газеталарны алырга онытканнар бит! Ящик эченнән "Тулпар" журналы да килеп чыккач, сөенече тагы да артыбрак киткәндәй тоелды. Монда укып онытылырлык нәрсәне табарга була! Караңгы иде әле. Хәмит веранда утын яндырып куйды да, тәмәкесен кабызып, баскычка утырды. Журналның беренче битен генә ачкан иде, аннан хат килеп чыкты. Хәмит дертләп китте. Үзе хат язарга яратмый ул. Гомумән, алар беркем белән дә хат алышмыйлар. Ләкин кайдан да булса ниндидер сирәк хат килеп төшкән саен, Хәмит сискәнеп куя. Үзен чиксез гаепле итеп сизә. Әлеге хат эчендә аны мәңгелек утка салырдай кара хәбәр бардыр сыман тоела. Әле дә шулай булды. "Иртәгә үк китәм! Иртәгә үк! — дип уйлады ул хатны күрү белән: — Бүген үк! Бер минут та тормыйм..." Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хәмит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге галошларга текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен, авызы ерыла барды, һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады. Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында бөтенләй оныткан иде инде. * * * Нью-Йорк. Америка Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхэттенга юл алды. Ә Хәлил, мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да, тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса, кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә, ирекле кеше булып яшисе килде, һәм шушы теләгенә иреште дә бугай, һәрхәлдә, бүгенге тормышы зарланырлык түгел. Нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә илле биштән узып барган ир өчен бу начар түгел. Соң, шулай булгач... Ник әле күңелен әллә нинди сәер тойгы били?! Палубадан түбәнге Манхэттен да, Бруклинның көньяк өлешендәге Нью-Джерси да, Сайт-Айленд та һәм ерактагы Верразано күпере дә ачык чалымлана иде. Хәлил бертын шулардай күз алалмыйча торды. Искиткеч гүзәл манзара иде бу. Кинәт ул каршыга килүче сәүдә корабына игътибар итте. Кораб әйтерсең йөзми, ә күз алдында зурая бара иде. Ул дертләп куйды. Аны да кайчагында ниндидер сәер халәт биләп ала, онытырга, еллар томаны артында калдырырга теләгән тормышы ерактагы кечкенә нокта булып күз алдына баса да әлеге кораб шикелле кинәт зурая башлый һәм бөтен дөньясын яулый. Әле дә шулай булды. Корабның күләгәсе бөтен дөньяның яктылыгын каплап алгандай тоелды. Тик ул узып китте. Ул үткәч, тирә-як тагын яктыра төште. Ә күңелдәге теге авыр тойгы үтмәде. Сагыну дигәнең шулай тилертә микәнни инде?! Әллә үзеңне гаепләү тойгысы тынгы бирмиме? Хәер, икесе дә бардыр. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. Ә хәзер, тормышы көйләнеп, яше зурайган саен, үткәннәренә күз сала да хаталарын аңлап үкенәдер. Моны ачыктан-ачык танырга теләмәсә дә, күңел дигәнең үзенекен итә торгандыр. Башта ук дөрес эшләмәде шул. Беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, чит илгә чыгып китте. Хәер, заманы да мондый нәрсәне кычкырып сөйләп йөри торган түгел иде. Әмма иң якыннарына гына серен чишәргә мөмкинлеге бар иде ич инде. Тик Хәлил алай итмәде. Соңыннан да бер хәбәр дә бирмәде. Баштарак гаиләсенә шик төшерүдән, аларның тормышын катлауландырудан курыкты, ә аннан соң үзенең бер хәбәрсез китүе өчен уңайсызланды. Аны күптән тереләр исемлегеннән сызып ташлаганнардыр инде. Югалуы белән килешкәннәрдер. Хәзер үткәннәрне искә төшереп, күңелләрендәге яраны казып азапланмыйм дип уйлады. Әлбәттә, аның кинәт юкка чыгуы гына гаиләләрендәге тормышны әллә ни үзгәртеп җибәрмәгәндер. Ни генә әйтсәң дә, ул әти-әнисенең бердәнбер улы түгел, картайган көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтерлек тагын өч ир туганы бар. Ул яктан Хәлилнең күңеле тыныч. Ләкин... Катердан төшкәч, Беттери паркы аша чыгып, машиналар һәм җәяүлеләр белән шыгрым тулы урам буйлап атлап китте. Бернәрсә турында да уйламады бугай. Җанында тик бушлык кына иде. Бродвейның очына килеп чыккач тукталып калды, тирә-ягына күз салды. Мескен генә булып утырган чиркәүгә карап торды. Монда килгән беренче мәлләрендә аның өчен бердәнбер таныш нәрсә чиркәү иде бугай. Казанда да күп иде алар. Шуңадырмы, чиркәү яныннан узганда, күңелен ниндидер сәер хис биләп ала иде. Ул беркая да китмәгәндер, Казан урамында гына йөридер сыман тоела иде ул чакларда. Әле алай булмады. Хәзер ул мондагы тормышка өйрәнеп җиткән иде инде. Шулай да урамнардан узганда, һичьюгы, берәр тапкыр гына татар телендә сөйләшкән кешене очрату теләге тынгы бирми иде. Ничә еллар буе шушы уй тормышка ашмаслык хыял булып җанында яшәде. Хәтта бервакыт урам чатындагы кибетчек янында ике хатынның татарча сөйләшкәнен ишеткәндәй дә булды. Сүзләр агышы шулкадәр таныш, йөрәкне назлар дәрәҗәдә ягымлы иде. Ул ирексездән тукталып калды, колакларын торгызып тыңларга кереште. Ләкин болар төрекләр булып чыкты. Шулай да якын, рәхәт иде. Ә икенче вакыт базарда ир-ат тавышының татарча кычкырганын ишетеп дертләп китте: — Унбер алла! Унбер алла! "Нинди унбер алла булсын! Алла берәү генә!" — дип уйлады ул, әлеге тавышның таныш моңын тыңлап. Ләкин якынрак килгәч, арзанлы зонтиклар сатып торган пакистан картын күреп, тәгәрәп китә язды. Ә карт, аны үчекләгәндәй, һаман сатып алучыларны чакыруын белде: — Umbrella ! Umbrella ! Моңа охшаш алданулар аз булмады, әлбәттә. Шуңа да әлеге теләге беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоела башлады. Аның акчасы җитәрлек иде. Кайчакларда: "Урамда татарча сөйләшкән берәр кешене очратсам, ике дә уйлап тормыйча чек язып бирер идем", — дип уйлаган чаклары да аз булмады. "Нәрсә теләсә, шуңа риза булыр идем", — дия башлады соңрак, бу теләгенең тормышка ашудан никадәр ерак икәнен аңлый башлагач. Ләкин андый адәм очрамады. Әлбәттә, татарлар аз түгел иде монда. Алар берсен берсе яхшы беләләр, еш кына очрашып та торалар. Андый чакларда татарча сөйләшәләр дә. Ләкин бу исәпкә керми. Урамда очрату бөтенләй башка. Баштагы мәлләрдә үзе көлемсерәбрәк күзәткән күренешләрне ул хәзер яхшы аңлый иде инде. Аның монда очраткан беренче татары Габдулла Хәмит булды. Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, Сталин төрмәләрендә башын черетергә теләмичә башта Көнбатыш Германиядә яшәп, аннан соң Америкага килгән бу карт Хәлилгә бик кызык тоела иде. Ул татар җырын беркайчан да тыныч кына, еламыйча гына тыңлый алмый. Татарларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында тәүлек әйләнәсенә гәпләшергә мөмкин. Шуннан башка аны чын мәгънәсендә дулкынландырган бүтән тема юк та сыман тоела иде кайчагында. Казанга еш йөргән танышлары аша кайтарткан татар китапларын кычкырып укырга ярата иде. Шигырь түгел... Шигырь булса аңлашылыр да иде әле... Шигырь түгел, ә хикәя китапларын кычкырып укый иде ул. һәм күзләренә яшь бәреп чыга иде. Хәлил нәкъ менә шушы гадәтен сәерсенә иде аның. Ничек инде хикәяне кычкырып укып була?! Һәм ничек елап була ул хикәяне укыганда?! Гаҗәп! Ләкин хәзер чамалый инде, Габдулла бабайга китапта язылган вакыйгалар гына түгел, ә телнең агышы, аның ягымлы матурлыгы тәэсир иткән. Ул чакта мистер Хәмиткә сиксән яшь иде. Ә Хәлилгә күпме генә әле. Болай барса, ул да нәкъ Габдулла бабай көненә төшәр, мөгаен... Ләкин тормышта могҗизалар булмый тормый икән. Кичә Хәлил ял алды. Эштән чыгып арыганлыктан түгел, әлбәттә. Улы Робертның да буш вакытлары. Бергәләп берәр кайда ял итеп кайтырбыз дип уйладылар. Ялның рәсми вак-төякләрен хәл итү белән, өенә җилдерергә иде исәбе. Кайда китәчәкләрен улы белән ачыкларлар да юлга җыена башларлар. Дөресен генә әйткәндә, Хәлилнең үзенә кайда барса да барыбер иде. Хатынын югалтканнан бирле, менә биш елдан артык инде, ялга чыкканы юк аның, эш белән онытылырга тырыша. Роберт кына озак сайлана, аңа әле Рим, әле Париж ошый... Эш урыныннан чыгып, такси тотарга дип юнәлгән иде Хәлил. Кинәт колагына ниндидер ягымлы дулкын килеп бәрелде дә, ул туктап калды. Юк, гәүдәсе генә түгел, ә бөтен барлыгы белән катып калды ул. Тәненең һәм җанының бөтен күзәнәкләре әлеге хәлнең чынбарлык икәненә ышанырга теләмичә карыштылар. Моның чынлап та булуы мөмкин түгел иде. Мондый хәл берничек тә була алмый иде. Булырга тиеш түгел иде. Ләкин ул бар иде. һәм ул Хәлилнең бөтен булмышын катып калырга мәҗбүр итте. Ә таныш авазлар акрын гына бөтен барлыгына үтеп керде, күзәнәкләренә таралды, җанына үрелде, һәм Хәлилнең җанын ләззәтле бер дулкында тибрәлергә мәҗбүр итте. Ул үзен авыл өенең матчасына эленгән бишектә тирбәлүче бала сыман тойды. Менә-менә әнисенең ягымлы йөзе дә күренер төсле... Шундый рәхәт... Җанны назлаган дулкын акрын гына көчәя барды, һәм Хәлил аның сүзләрен дә аермачык ишетә башлады. Ягымлы, моңлы тавыш белән кемдер җырлый иде: Онытылмас һич тә. Төшәр әле искә Үзегезнең туган ягыгыз. Бер мизгелгә Хәлил үзенең чынлап та Нью-Йорк урамында торуына шикләнеп куйды, бу төш кенәдер сыман тоелды. Төш кенә булса да, бу шундый ләззәтле иде. Хәлил, уянуыннан курыккандай бер хәрәкәтсез калып, моңны йотты: Кайтырсыз әле бер... Кайтырсыз барыбер, Таш булмаса әгәр җаныгыз. Бугазына төер тыгылды. Сулышлары ешайды. Бөтен тәнен калтырану алды, һәм Хәлил, әлеге хәлнең чынлап та өндә икәненә, җырчының чынлап та үз артында гына икәненә ышанырга теләп, артына борылды. Хәрәкәте ничектер кискен килеп чыкты бугай, җырлаучы кинәт тынып калды. Бер мизгелгә генә тукталып, аңа текәлеп торды. Һәм елмайды: — Нәрсә, буржуй? — диде ул шаян тантана белән. — Куркасыңмы безнең җырдан?! Хәлил авызын ачарлык та көч тапмады. Ә теге адәм киң елмайды: — Син курыкма. Матур җыр ул. Телисеңме, сине дә өйрәтәм? Хәлил бер сүз дә әйтә алмады. Кара футболка өстеннән кара күн куртка, джинсы чалбар кигән бу адәм аннан унбиш яшьләр чамасы кечерәк иде. Чәчен алга тарап, кара күзлек киеп куюы аны тагы да яшьрәк итеп күрсәтә. Һәм ниндидер таныш кешене хәтерләткән сыман... Ә елмаюы!.. Америка — елмая торган кешеләр иле. Ләкин болай ихлас елмаю, күңелеңдәген ачып салып елмаю, татардан башка беркемдә дә юктыр. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик тавышы чыкмады, шуңа да башын кагарга ашыкты. Ир кычкырып көлеп җибәрде: — Икәү кычкырып җырлыйбыз, яме. Син җырлый беләсеңме, мистер... — Хәлил... — Ниһаять, ул сүз әйтерлек хәлгә килде. — Хәлил мин... Хәзер теге ир аптырап калды. Ул, Хәлилгә төбәлеп, үз күзләренә үзе ышанмагандай катып калды. Аннан соң уң кулы белән аның иңен капшап карады: — Син дә татармыни?! Менә инәңнең... бәрәңге тәкәсе! — Туганым! — Хәлил аны кочаклап алды. — Татар малае! Көтелмәгән очрашуның исерткеч шатлыгы узгач, Хәлил үзенең күңелдән кабатлаган нәзерен искә төшерде: — Урамда татарча сөйләшкән кешене очратсам, аның нинди дә булса бер теләген үтәрмен дип вәгъдә биргән идем. Син бездә озак яшәмисең шикелле, нинди ярдәм кирәк, кыенсынып торма. Кара куртка уйга калды: — Нинди теләк булса да үтисеңме? — Кулдан килердәй булсын инде... — дип елмайды Хәлил. — Үтим, әлбәттә. Кара куртка күз алдында балкып китте: — Минем теләк берәү генә, һәм кулыңнан килердәй. Үтәрлек булсаң гына әйтәм. — Ярый. Килештек. Кара куртка бер мизгелгә тынып торды. Икеләнүле карашын Хәлилгә төбәп алды һәм тәвәккәлләде: — Син безгә кунакка кил. Гаиләң белән. Хәлил мондый нәрсәне көтмәгән иде. Ул аптырабрак калды, һәм өстеннән авыр йөк төшкәндәй елмаеп куйды: — Килештек. — Вәгъдәме ? — Вәгъдә! — диде Хәлил, елмаеп, һәм иргә текәлде: — Ә сез кайда яшисез соң? — Казанда. Хәлил бер мәлгә югалып калды. Ул аны Нью-Йоркта, һичьюгы, Америкада яшидер дип уйлаган иде. Аның хәлен Кара куртка да аңлады: — Проблема бармы әллә? — дип елмайды ул. — Юк-юк! — дияргә ашыкты Хәлил. — Тик мин сезне Казанда яшисездер дип уйламаган идем. — Димәк, килешү үз көчендә кала? — Әлбәттә . — Бик яхшы. Кайчан киләсез? — Белмим... Без улым белән ялга җыенган идек. Бәлки, Рәсәйгә кайтырбыз да. Шунда сезгә дә... — Яхшы. Алайса, болай сөйләшәбез. Сез бүген кайтып, гаиләгез белән киңәшегез дә миңа шылтыратырсыз. — Бик әйбәт булыр, — диде Хәлил, елмаеп, һәм үзенең татар гадәтләреннән читләшә баруы өчен уңайсызланып өстәп куйды: — Бәлки, башта миндә кунак булырсың. Минем әле өйгә кайтыш иде... — Юк, — дип елмайды Кара куртка. — Рәхмәт. Башка вакытта. Аның белән аерылышканнан соң да күңелдәге рәхәт тойгы таралмады. Бары тик өенә кайткач кына ул әлеге кешенең исемен дә сорамавы өчен үкенеп куйды. Ләкин бу үкенеч озакка бармады. Роберт аның тәкъдимен ишетү белән үрә сикерде: — Менә яхшы була! Казанны да күрәбез! Бу көтелмәгән очрашуның тәэсире көчле булды. Хәлил төне буе йоклый алмады. Әти-әнисе, туганнары, авылы күз алдыннан китмәде. Бөтен дөньясын сагыш, моңсу бер яктылык биләп алды. Рәхәт тә, кыен да иде. Катердагы кичерешләре дә әлеге хисләр давылының хәлсезләнгән дәвамы иде. Уйларына бирелгән Хәлил көтелмәгән тавыштан дертләп китте. Елмаеп басып торган яшь кенә ханымны күреп, үзе дә елмаерга ашыкты. — Гафу итегез, мистер Хәлил, — диде ханым, кулындагы конвертны сузып. — Дустыгыз үзе килә алмады һәм кичерүегезне сорады. Монда бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар. Иртәгә юлга кузгаласыз. Көттергәнем өчен тагын бер кат гафу үтенәм. Хушыгыз. Хәлил нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, ул китеп тә барды. — Рәхмәт! — дип пышылдады Хәлил, конвертны куен кесәсенә салып. — Рәхмәт, сеңлем! Татар егете белән очраша алмавына аз гына кәефе кителгәндәй булса да, ул шат иде. Ниһаять, ул үз иленә кайта. Утыз өч елдан соң! Унҗиде яшьлек улы белән. Әти-әнисе исән микән? Исән генә булсыннар иде. Америкада туып үскән оныкларын күреп, аның да үз балалары икәнен тоеп сөенсеннәр иде. Хәлил елмаеп куйды. Елыйсы да, көләсе дә килә... * * * Ул кара курткасын салып урындыкка ташлады да йомшак креслога җәелеп утырды. Бераздан аякларын американча итеп журнал өстәленә күтәреп куйды. Мондый күренешне киноларда еш күргәне бар иде. Ничектер сәер булып тоела иде ул. Теләсә кайда йөргән ботинкаңны ничек өстәлгә куеп утырмак кирәк инде. Ләкин монда килгәч, сере ачылды. Барысы да гади генә икән. Урамнар монда бик тә чиста, аягыңа бернинди дә пычрак эленми, һәм өстәлгә күтәреп куйган ботинканың пычрак булу ихтималы хакында бары тик Рәсәй кешесе генә уйларга мөмкиндер. Ләкин бераздан ул аякларын кабат идәнгә төшерде. Болай уңайсыз иде. Хәлилне шулай тиз генә, җиңел генә эләктерермен дип башына да китермәгән иде. Ничектер бик тә беркатлы ялганга капты американлы. Хәер, ал арның барысы да шундыйрак, ахры. Михаил Задорнов: "Алар бар да лох", — дип, белмичә генә көлми торгандыр инде. Монда кешегә ышану көчле шул. һәркемгә ышанычлы, якты кеше итеп карыйлар. Шулай яхшырактыр да. Ышанычка корылган җәмгыятьтә генә тыныч күңел белән эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин. Бары тик шул ышанычыңны югалтма гына. Ә бездә бүтәнчәрәк. Кемдер сине мактый башласа да, "Бу ник болай кылана әле, нәрсәгә өмет итә?" дип шикләнә башлыйсың. Уйланган эшләрнең барысы да уңышлы үтте. Ләкин бу артык сөендермәде. Хәзер ул үзенең бу юләрлеккә ни өчен тотынуына үкенә башлады. Кирәк түгел иде. Менә шушында, Америкага килеп, тыныч кына ят, дөнья күр, яңа кешеләр белән аралаш — шул җитеп ашачак иде. Юк, ул болай булдыра алмый. Аңа нинди дә булса бер ахмаклык кылырга кирәк. Башы җиңел генә башланса да, ахыры ни белән бетәчәген күзаллау кыен иде. Әгәр нинди дә булса фаҗига килеп чыкса, ул үзен мәңге дә гафу итмәс, һәм башкалар да кичермәячәк. Ул бер дә юктан гына үз язмышын кыл өстенә куйды. Үз язмышы гына бер хәл иде әле, ул куркыныч адымнарга барудан ләззәт кенә ала. Башкалар язмышын кыл өстенә куйды — менә монысы инде начар. Вакыйгаларның ничек тәмамланырын күзалламаган хәлдә, бу сәяхәттә катнашкан һәркемнең язмышы куркыныч астында иде. Бәлки, тукталыргадыр? Өстәвенә Кояшлы күлдәге утраулар турында, чынлап та, төрле имеш-мимешләр йөри иде. Ул үзе дә бу хакта яман хәбәрне аз таратмады. Ләкин ул тараткан гайбәт бер нәрсә, ә шушы төбәктә буыннан-буынга яшәгән кешеләрнең сүзе бөтенләй икенче. Урындагы халык аның берсен Әҗәл утравы дип йөртә һәм якын барырга түгел, ә исемен телгә алырга да курка. Күлнең аркылысын-буен иңләгән балыкчылар исә бу утрауда төрле сәер хәлләр булуы хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Кемнәрдер аны шайтаннар оясы дип исәпли, кемнәрдер параллель дөньяларга керү ишеге шунда урнашкан дип уйлый, кемнәрдер вакыт упкыны шушында дип җибәрә... Ләкин ул боларга бик ышанып та җитмәде. Күптән түгел генә, әлеге сәяхәтне әзерләгәндә, шул утрауга барып берьялгызы җиде көн торып кайтты. Бик күп еллар элек кемдер төзеп куйган ике катлы зур гына йорт бар анда. Ләкин бернинди дә сәер хәлгә юлыкмады. Әлбәттә, бу бернәрсәне дә исбатламый иде. Гаҗәп хәлләр, сәер күренешләр көн саен булып тормыйдыр. Бар да уңышлы үтәчәгенә ышанып кайткан иде ул вакытта. Бүген менә тагын күңелен икеләнү биләп алды. Утрау гадидән дә гадирәк булган хәлдә дә кешеләрнең нәрсә эшләрен алдан күреп бетереп булмый ич. Бәлки, чынлап та, тукталыргадыр? Тукталырга әле соң түгел иде. Барысын да җайлап кына, сиздермичә генә тәмамларга мөмкин. Хәтта сиздерсәң дә, әлеге матавыкның ни өчен оештырылганын аңлатсаң да, беркем дә гаеп итмәячәк. Әлегә барысы да контрольдә, безнең сәясмәннәрчә әйтсәк. Ләкин аның тукталасы килми иде. Вакыйгаларның нәрсә белән бетәре кызык иде. һәм куркыныч иде. Ул соңгысы турында уйламаска тырышты. * * * Санкт-Петербург. Рәсәй Ниһаять, алар елга вокзалына килеп җитте. Таксидан төшүгә үк ниндидер мөлаем ханым каршы алды. Роберт җиңел сулап куйды. Бу ханым Рәсәйдә аларга ягымлы елмаеп караган беренче кеше иде. Ләкин бу ханым да аларны башка туристлар янына озатып кую белән юкка чыкты. Кояшлы күлдәге утрауга сәяхәт кылырга җыелучылар утыз-кырык кеше иде. Роберт тирә-ягына күз йөгертеп чыкты. Монда алар шикелле бер гаилә булып килүчеләр бармак белән генә санарлык. Калганнары унлап кешедән торган төркем булып укмашканнар, кайсыларының кулларында сыра шешәләре. Кычкырышып нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр. Яшьрәк егетләр үзара төрткәләшеп, шаярышып та ала. Мондыйлар белән аның әтисе берничек тә уртак тел таба алмастыр шикелле. — Әти, ә теге дустың үзе юкмыни? — Белмим. Күренми бит әле. Урамда очраган таныш түгел кешенең сүзенә ышанып юлга чыгуына Хәлил үзе дә үкенә иде булса кирәк. Роберт кабат сораулар биреп аны ялкытмаска тырышты. Аның Рәсәйдә булганы юк иде. Әтисе ялны шунда уздырабыз дигәч тә шатланып ризалашты. Бу илдә моңарчы беркайда да очрамаган бер могҗизага юлыгыр сыман тоелды. Әтисенең туып үскән җирен, туганнарын да күрер. Истәлекле урыннарда да булырлар. Ул шулай уйлаган иде. Ләкин монда аяк басу белән күңелен бөтенләй башка уй, ник ризалашуына үкенү сыманрак бернәрсә биләп алды. Барысы да ничектер чит-ят, кырыс сыман тоелды. Тирә-якның матурлыгын карап, ләззәтләнеп йөрергә бик вакыт та булмады, кайдадыр ашыктылар. Өстәвенә көтелмәгән бәла килеп чыкты. Ул туры Татарстанга барырбыз, ә анда барысы да тик татарча гына сөйләшәдер диебрәк уйлаган иде. Ләкин алар Санкт-Петербургка килеп төштеләр, аннан соң тагын такси белән хәтсез генә ниндидер посёлокка килделәр. Ул посёлокның исеме истә калдырырлык та түгел иде. һәм Рәсәйгә аяк басканыннан бирле ул ни инглизчә, ни татарча бер сүз дә ишетмәде. Ә русча белми иде. Шуңа да үзен ниндидер ят, салкын дөньяга килеп эләккәндәй тойды. Җитмәсә, мондагы халыкның йөзе үк ниндидер усал, кырыс булып тора. Күзәтә торгач, мондагы кешеләрнең йөзендә ул усаллыктан бигрәк гаҗизлек өстенлек иткәнен аңлады. Нәрсәгәдер өметләнеп, көтеп-көтеп тә көтеп ала алмаган кыяфәт иде боларда. Бәлки, теплоход көтү озакка киткәнлектән йончыганнар гынадыр. Әнә тегендәге эскәмиядә бер сакалбай ир белән хатын, кечкенә балаларын алларына аркылы салып, башларын бер-берсенә терәп утырганнар да шар ачык күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калганнар. Баядан бирле шулай утыралар инде. Ник бер хәрәкәт ясасыннар. Робертның фантазиясе инде аларның тере кеше икәнлекләренә шикләнә башлаган иде, кинәт хатын иреннәрен генә хәрәкәтләндереп нәрсәдер әйтеп куйды. Егет аның "Михаил" дигәненнән башка сүзен аңламады. Ләкин ире елмаеп куйды. Ничектер күңелгә рәхәт булып калды. "Бу илдә күргән икенче елмаю". Алар янындарак сәер генә киенгән бер ир башын күкрәгенә салындырып йоклап утыра. Янында кызыдыр инде, яшькә Роберт белән бер тирәләрдә. Ул, әтисенең әлеге кыяфәтеннән кыенсынгандай, беркемгә дә карамаска тырышып, башын читкә борган. Иңнәренә төшеп торган сары чәчләр. Ә кашлары кара. Тулышып пешкән калын иреннәр. Әгәр йөзендә үз халәтеннән кыенсыну, канәгатьсезлек чалымнары булмаса, ярыйсы матур гына кыз. Хәтта шушы көенә дә күз алырлык түгел. Ни өчендер моңсулык килешә ул кайбер кызларга, назлырак итеп җибәрә, юатасы килү теләген уята. Арырак сумка-чемоданнарын уртага алып баскан дүртәү. Әти-әнисе белән сәяхәткә чыккан апалы-энелеләрдер инде. Болар башкалар шикелле боек та, ярсулы да түгел. Ара-тирә сүз кушышып, сабыр гына көтәләр. Әтиләре тыныч холыклы кешегә охшаган, әниләренең кыяфәтендә ниндидер тәкәбберлек сизелеп калган сыман. Ул гаилә хуҗасыдыр инде. Ара-тирә балаларына кисәтү ясап та ала бугай. Сүзләре ишетелми. Ләкин кыланышлары шуңа охшаган. Балалары икесе дә Роберт чамасы бугай. Алар арт белән басканнар, йөзләрен күреп булмый, әмма буй-сыннарына караганда шулай булырга тиеш. Менә болар белән аралаша алыр иде Роберт. Кызлары бик зифа буйлы күренә, калак сөякләренә кадәр төшеп торган кара чәчләрен таратып җибәргән. Әйе, монда Робертка иптәш булырлык өч кеше бар әле. Көтмәгәндә кыз артына борылып карады, һәм карашлары Робертныкы белән очрашты. Бер мизгелгә алар икесе дә катып калдылар. Дөньяларын оныттылар. Беренче булып кыз һушына килде, ул, гафу үтенгәндәй оялчан елмаеп, кире борылды. Роберт әлеге мизгелнең өндә булуына ышанмагандай катып торуында булды. Ничектер күзләрен ала алмады шул яктан. Ахырда, очраклы бер елмаю өчен изрәп басып торуын килештермичә, карашларын ары күчерде. Һәм күз кырые белән генә күреп калды: нәкъ шул вакытта кыз аның ягына тагын бер кат борылып карады. Ялт итеп кенә. Бер генә мизгелгә. Ләкин карады. Монысы инде баягы елмаюның очраклы түгеллеге турында сөйли иде. Робертның бөтен барлыгын ниндидер ләззәтле дулкын тибрәндереп үтте. Һәм ул, әлеге халәтен башкаларга сиздермәс өчен, бөтен тирә-якны шаулатып сөйләшепкөлешеп торган төркемне күзәтергә тотынды. Болар егерме-утыз яшьләр тирәсендәге унлап кеше. Күптәнге танышлар, дуслар, күрәсең. Бәлки, хезмәттәшләрдер, ә бәлки... әйе, болар ялларын бергә уздырырга уйлаган берничә пар иде. Бала-чагалары юк, бәлки, ирлехатынлы да түгелләрдер... — Роберт, син арымадыңмы әле? — Әтисенең тавышы кинәт бүлдерде. — Бәлки, маташып тормабыз бу сәяхәт белән? Бәлки, Казанга гына китәрбез? Егет ялт кына баягы кыз ягына борылып карады. Кыз ничектер җаен табып, әтисе янына килеп баскан, хәзер ул Робертка йөз белән тора иде. Һәм ул егетнең борылып караганын күрде. Сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Ләкин Роберт елмаймады. Ул, җитдилеген җуймаска тырышып, әтисенә карады: — Үзең ничек телисең соң, әти? Казанга баруга мин каршы түгел, ләкин әлеге утрауны карап китсәк тә зыян булмас иде. Вакыт бар бит әле безнең. Әтисе яратып елмайды: — Сиңа күңелсез булмасын дип әйтүем генә. Ничектер боегып киткән сыман булдың. — Ә монда барысы да шундыйлар. Мин бер канәгать йөзле кеше дә тапмадым. Монда бары тик исерекләр генә елмая. Күрәсең, монда сыра эчмичә бәхетле булып булмыйдыр. Хәлил кычкырып көлеп җибәрде: — Юк... Бездә еш елмаялар, анысы дөрес. Ләкин мондагы елмаю бөтенләй бүтән. Монда сиңа берәрсе елмаеп карадымы, ул сине якын итә дигән сүз. Мондагы елмаю "син минем өчен бик тә якын кеше" дигән сыманрак яңгырый һәм аны бөтен кешегә дә әйтмиләр. Ә бездәге елмаю ул нибары бер гадәт кенә. Сиңа карап авызын ерды һәм бер мәлдән дөньяда барлыгыңны онытты... — Кызык... — Рәсәй, гомумән, кызыклы ил. Ул сиңа ошаячак, улым. Роберт сүз беткәнен аңлатып читкә борылды, ә бераздан, әтисе карашлары белән дустын эзли башлагач, теге кыз ягына карады. Кыз аны күзәтә иде. һәм Роберт күңелендәге бөтен яктылыгын иреннәренә чыгарып аңа елмайды. Кыз бер мәлгә бу көтелмәгән хәлгә каушабрак калды, ә аннан соң үзе дә елмаю булып балкыды һәм, янында торган якыннарыннан кыенсынып, артка борылды. Янындагылар аның халәтен сизмәделәрме, сизмәмешкә салыштылармы, игътибар бирүче табылмады. Бары тик бераздан гына кыз янында торган егет Робертка борылды. Бәйләнчегрәк карашы белән аны өйрәнгәндәй итте дә, теләктәшлек белдергәндәй, сизелерсизелмәс кенә елмаеп куйды. Роберт та елмайды. * * * — Ләйсән, син егетләр белән күз атыша да башладыңмы инде?.. — дип пышылдады Ләис, әти-әнисе киоскка киткәч. — Кара аны... — Үзеңне бел... Әнә теге йокы пирүге янында утырган Сары чәчтән күзеңне дә алмыйсың ич! — Лэненең кинәт югалып калуын күреп, кычкырып көлеп җибәрде һәм аны үпкәләтүдән курыккандай өстәп куйды: — Ә ул ничауа гына күренә! Ләис Роберт ягына ымлады: — Аны әйтәсеңме? Ярарлык. — Юк, — дип елмайды Ләйсән, — синең Сары чәчеңне әйтәм, матур кыз. Ләис, чынлап әйтә микән дигәндәй, бертын сынап торды да елмаеп җибәрде: — Теләсә кемгә күз төшереп йөрмим бит инде. Менә җиңгәң дә итеп куярмын әле. — Киленең диген, агач тел! Син миннән ярты сәгатькә кече әле. — Ярты сәгать тә булдымы аерма?! — Канатлы ракета Америкага нәкъ ун минутта барып җитә. Ә ярты сәгатьтә бөтен дөньяны шартлатып бетереп була. Димәк, син миннән нәкъ бер дөнья бетәрлек вакытка соңга калып тугансың, энекәш! — Ну ярый, "килен" диярсең... — Диярмен. Тик син башта таныш әле аның белән. Әйдә бәхәс — шушы сәфәр азагына кадәр ул кызга бер сүз дә эндәшә алмаячаксың. — Минме?! Хәзер барып танышам мин, кирәк булса. — Булмый! Әйдә бәхәс! Кәрәзле телефонымны сиңа бирәм. — Ә миңа телефон бик кирәкми дә... — Куркасың шул. Кызлар алдында гомергә шул мәмәй авыз булдың инде. Бик беләсең килсә, кызлар алар кыю егетләрне ярата. Мин синең урыныңда булсам, аңа хәзер үк барып эндәшер идем. — Син бит ул ... Ләис Сары чәч ягына тагын бер карап куйды. Башын да күтәрми, ичмасам. Ул арада ялга җыенучылар арасында ниндидер хәрәкәт башланды. Кычкырып сөйләшкәннәр тынычланыбрак калды, йоклап утырганнар күзләрен ачты. Ләис моның сәбәпчесен тиз тапты. Алар арасында турагентство формасындагы мөлаем ханым пәйда булган иде. "Бу ханымга монда йөрисе түгел, ә һинд киноларында гына уйныйсы бар", — дип уйлады Ләис, аңа карап. — Ничек, дуслар? Көтеп арымадыгызмы әле?! — диде ул яңгыравыклы якты тавыш белән. — Ярый, башларыгызны салындырырга ашыкмагыз. Якынрак торганнар арасыннан кемдер канәгатьсезлек белдереп, мыгырданып куйды. Ләкин ханым моңа тамчы да ачуланмады: — Хәлегезне аңлыйм. Барыгыз да ерак юлдан килгәнсез, йончыбрак та киткәнсездер, — диде ул ягымлы тавыш белән, — ләкин күңелегезне төшерми торыгыз. Безнең сәфәр әле башланмады. Бүген теплоходка утыргач, иркенләп ял итәрсез. Ә иртәгә иртә белән сезне иң күңелле күренешләр көтә. Әлбәттә, сез матур урыннар күрми яшәгән кешеләр түгел, әмма мондагыдай хозурлыкны әле беркайда да очратканыгыз юктыр... — "Кояшлы күлгә сәфәр" дигәннән бернәрсә дә аңламадым. Кая барабыз соң без, нинди күлгә? — Баягы салмыш тавыш кабат ишетелде. — Без барасы күл Европада иң зурлардан исәпләнә. Ләкин эш анда гына түгел, суы кристаллдай саф, су асты дөньясы аермачык күренеп тора. Ә су асты искиткеч бай монда. Үсемлекләрнең дә, җан ияләренең дә ниндиләре генә юк. Әгәр үзегез төшеп карарга теләсәгез, махсус җайланмалар ярдәмендә су астында да берничә сәгатьлек сәяхәт кылырга мөмкин булачак. — Туйганчы сыра чүмерәсең дә, исергәч күл төбенә төшеп, айнып чыгасың. Во, блин, кайф! Яшьләрдән торган төркем бу сүзләрдән җиңелчә көлеп куйды. Ләкин ханым аңа игътибар итмәде: — Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең ширбәт айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдәникәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар, һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора... Ләис күз чите белән генә күреп торды, апасы сиздермәскә тырышып кына теге егет ягына күз салды. Ләкин егет үзе дә аннан күз алмый иде. Тагын карашлары очрашты да, елмаешып куйдылар. Ләис Сары чәчкә карады. Аның әтисе инде күзләрен ачкан иде. Үзен дөньяның бернәрсәсе дә кызыксындырмаган бер кыяфәт белән сыра чөмерүче яшьләр төркемен күзәтә. Ә кызы ничектер ачулы сыман. Юк, алай да түгел, монда килеп эләгүенә үкенгән шикелле ул. Әйтерсең кемдер мәҗбүр итеп җибәргән. Эх, шуның күңелен күтәрерлек берәр нәрсә эшләсәң иде! Ханым һаман сөйли: — Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны Җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм. Суда йөзәргә, су астына сәфәр кылырга теләүчеләр өчен махсус урыннар бар. Балык яратучылар өчен аеруча кызыклы булачак. Сез монда кармак салып яки җәтмә тотып йөрмәячәксез. Эре-эре балыклар белән кочаклашып йөзү, шул халәттә кинога яки фотога төшү мөмкинлегегез булачак. Шулай ук парашюттан суга сикерү, су чаңгыларында йөрү, зур тизлекле су мотоциклында узышу... Бу — күл белән бәйле нәрсәләр. Ә җирдә булырга яратучылар өчен махсус ял паркы бар. Ә анда нәрсә генә юк! Кыскасы, андагы хозурлыкны әйтеп-аңлатып кына бетермәле түгел. Җаныгыз нәрсә тели! Бу кечкенә әкият шәһәрчеге. Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Аның соңгы сүзе Ләиснең күңеленә сеңеп калды да беркая да ычкындырмады. "Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Теләгегез кабул булу алдында... Теләгегез..." Егет башкача аны тыңламады. Ул әйтеп-аңлатып булмаслык моңсулык эчендә утырган гүзәлдән күзен ала алмады. Ничек кенә күңелен күтәрергә? Шушы халәтеннән ничек чыгарырга аны? Апасы дөрес әйтә, ул кызлар алдында гел мәмәй булды. Ләкин моңа кадәр шулай бар игътибарын үзенә тартырлык кыз очраганы юк иде дә инде. Кыю булырга кирәк. Янына барырга да нәрсәдер әйтергә. Ә ни әйтәсең: "Болай моңсуланып утырма, әйдә, башыңны күтәр, шатлан, чөнки мин сиңа гашыйк булдым!" — дисенме. Нәрсә әйтергә була кызлар белән танышыр өчен? Шайтан белсенме аны?! Ләкин ни дә булса әйтергә кирәк. Әнә теге егеткә рәхәт ул, аның апасына карап бер елмайды да әсир итте. Хәзер сүзне нәрсә дип башласа да була. Ә Ләис?.. Юк инде, гомергә шулай невезучий булды. Башын күтәрсен иде шушы Сары чәч. Ләискә карасын иде. Елмаешсыннар иде. Юк! Ләис, ниндидер киңәш ишетергә теләгәндәй, апасына карады. Тик Ләйсәндә аның кайгысы юк иде, үз егете белән елмаешып торалар. Мин апа, дип мактанырга ярата бит әле үзе. Бар син шул кыз янына, апа булсаң, үзең танышып ал. Кызларга кыз кеше белән танышуы күпкә җиңелрәк бит. Үзең таныш та энекәшең янына алып кил. Таныштыр. Юк инде, бу Ләйсәндә дә юньле эш булмады. Нинди дә булса ярдәм табарга теләгәндәй, Ләис тирәягына күз салды. Әтисе белән әнисе күренми иде әле. Менә шушы мизгелдән файдаланып калырга кирәк тә бит. Тик ни эшлисең?! Кинәт аның күзе вокзал почмагындагы китап-журналлар сатыла торган киоскка төште. Әйе, шулай эшләргә кирәк. Берәр китап алып, кызга бүләк итәргә. Кызыклы китап булсын ул, рәхәтләнеп көлеп укырлык булсын, һәм кыз шуны укый башлар да бөтен моң-зарын онытып көлеп утырыр, һәм көлгән саен Ләискә елмаеп карап алыр. Егет киоскка элдерде. Тизрәк чамаларга тырышып, китапларга күз салды. Әмма яраткан кызыңа берсүзсез бүләк итәрдәй нәрсә күренмәде. Детектив ул малайларга гына кызык буладыр. Мәхәббәт турындагы китаплар бар да, тик исемнәре әллә ниндирәк. Секс буенча кулланмалар. Китап бүләк итәрсең дә, ә кыз аны алмас: "Рәхмәт, мин аны кичә генә укып чыккан идем. Ошамады", — дияр. Юк инде, таныш булмаган кешегә китап биреп булмый. Кинәт ул катып калды. Чәчәкләр турында журнал! Менә нәрсә кирәк икән аңа! Ул янә тирә-ягына күз салды да чәчәк кибетен күреп, шатлыктан адымнарын көчкә тыеп шунда атлады, һәм иң матур булып күренгән букетны сайлады. Кыйбат иде, әлбәттә. Булсын! Акча килә дә китә ул, ә гомернең матур мизгеле мәңгегә кала. Кыз һаман шул халәтендә иде. Таныш түгел егетнең янына килеп басуын ул сизмәде дә. Әтисе битараф караш ташлап алды да үз дөньясына чумды. Аннан махмыр исе килә иде. Менә ни өчен аралары салкын икән боларның. Ләис кыз каршына килеп туктады. — Гафу итегез... Кыз башын күтәреп карарга мәҗбүр булды. Ләис чәчәкләрне аның алдына салды да: — Болар — сезгә! — дип, китәргә ашыкты. — Тик ни өчен?.. Егет бер сүз дә әйтә алмады. Кызның йөзендә гаҗәпләнү һәм рәхмәт хисе иде. һәм кызыксыну. Ләис сүз әйтә алмады, бары тик елмайды гына. Ихлас йөрәктән. Ләйсән янына килеп баскач та авызын җыя алмады. Апасы аның кайдадыр югалып торуын да сизмәгән иде бугай. Ләис, елмаеп, аның егетенә күз атып алды да апасына эндәште: — Китер телефоныңны. Кыз аны ишетмәде. Ишетмәве яхшы булды да. Сары чәч аңа үзе карап тора иде. Елмаеп. Ләкин Ләйсәнне күрүгә, йөзеннән аз гына күләгә үткәндәй булды да шундук юкка чыкты. Аларның туганнар икәнен аеру өчен әллә ни кирәк түгел иде. Ләис тә елмаеп җавап бирде. Бераздан әтисе Сары чәчкә нәрсәдер әйтте. Кыз теләр-теләмәс кенә җавап бирде. * * * Айгөл бу сәяхәткә үз теләге белән чыкмаган иде. Картыйсы килеп, эшнең нидәлеген аңлатып биргәч, ризалашырга туры килде. Башкача чара юк, әнисе дә, үги әтисе дә (кем үгирәктер әле) эштә, ә Радик әтисен үзен генә җибәрү куркыныч иде. — Йөз мең тәңкә акча, дип язганнар бит, — диде картыйсы. — Болай гына калдырсаң, булдыксызлык чиге. Бер егерме меңен Радик белән безгә бирсәгез, калганы үзегезгә булыр иде. Балалар хакы дигәндәй... Укырга да керәселәре бар, азрак ярдәм булыр иде. Шулай дигәч, берсе дә каршы килеп тормады. Хәер, болай да карышмаслар иде. Ни генә әйтсәң дә, картыйсын барысы да хөрмәт итәләр. Айгөл дә карышмады. Ул аны болай булыр дип уйламаган иде. Барырлар да, акча алырлар да кайтып китәрләр дип күз алдына китергән иде. Ләкин монда килү белән утрауга сәяхәт турында сөйли башладылар. Премияне шунда бирмәкчеләрдер инде. Кыз төпченеп сорарга уңайсызланды, ә әтисенә бернәрсә дә кирәкми иде. Ул үзенең ни өчен килгәнен дә бик аңлап бетерми шикелле. Баштарак, озак кына күрми дә торгач, әтисе белән очрашу ниндидер якты вакыйга булыр сыман тоелган иде. Ләкин алай булмады. Ир аны бар дип тә белмәде. Һәм кызның күңелендә ярала гына башлаган якты хис шундук юкка чыкты. Кечкенә чагында аның көн дә исереп кайтып тавыш куптарулары, әнисен кыйнап ташлаулары хәтеренә килде дә, әлеге адәм бөтенләй чит булып, дошман булып тоелды, һәм Айгөл шуның белән тагын ничә көн бергә булырга мәҗбүр иде. Сәяхәткә җыенучылар арасында да танышып дуслашырлык адәм күренмәде. Хәер, кыз эзләмәде дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән, һичьюгы, сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябышты. Кыз башта аны әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. "Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм", — дип, авыз суын корыта да качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әллә ни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча картыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә... Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң. Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрерлек хәлдә иде. Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һуш җыялмыйча утырды ул. Тамагына төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде. Һәм ул тагын, бер генә булса да күрергә теләп, шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды, һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр аңа рәхәт иде. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде. — Кем инде бу егет? — дип сорады әтисе бераздан. — Ә сиңа барыбер түгелмени?! Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде. * * * Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч... Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатып булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте, һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен чамалады һәм шушы мизгелдә беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды. Тирә-ягына күз салды. Монда барысы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән — анысы мөһим түгел. Алар парлы иде. Берберсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган икәүгә кара син. Сыра чөмереп уйнаклашкан төркемгә кара. Һәр урында бер-береңә кирәк булу тойгысы ярылып ята. Әнә тегендәрәк аталы-уллы икәү. Юньләп сөйләшмиләр дә, икесе ике якка караган, икесе ике нәрсә турында уйлый. Ләкин араларында якынлык барлыгы һәр хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Ә Радик... Ул да кызы белән янәшә утыра лабаса. Кызлар әтиләрен ныграк ярата, дигән сүз дә бар әле. Ләкин... Моны ул ничектер яңа гына сизде. Бәлки, бөтенләй таныш булмаган теге әрсез егетнең чәчәк тоттырып китүе сәбәп булгандыр. Ләкин моңа кадәр дөньядан ваз кичеп утырган Айгөл, күр, ничек балкып китте. Елмая башлады хәтта. Ләкин ул да, Радик та, Айгөлнең күңелен күтәрә алган булыр иде бит. Кызының иң яраткан кешеләреннән берәү булыр иде ул бүген. Шулай булырга тиеш иде. Әмма барысы да бүтәнчә килеп чыкты. Ярый, үткәне үткән инде. Аны мәңгегә дә кире кайтарып булмас. Ә булганын сакларга кирәк. Айгөлне алай читкә җибәрергә кирәкми. Бердәнбер карап торган баласы лабаса. Яратуларын яулый алмасаң да, ихтирам белән карарга мәҗбүр итеп буладыр әле. Соң түгелдер монысына. Соң түгелдер. Бары тик үз-үзеңә ихтирамың югалмасын. — Кызым, мин юынып килим әле, — дип урыныннан кузгалды ул, — кеше кыяфәтенә керергә вакыт җитте. Айгөл сәерсенеп кенә карап куйды да берни дә дәшмәде. Ул аны тагын эчәргә китте дип уйлый инде. Каршы килүнең файдасызлыгын аңлап, өнсез генә тора. Ярый. * * * Турагентство формасы кигән теге ханым утрауда көткән рәхәтлекләр турында сөйләп бетергән иде бугай инде. Ул хәзер сорауларга җавап бирә иде. Кинәт аның янына бер ир килде дә кәгазь сузды. Пышылдашып кына нәрсәдер сөйләштеләр һәм ханым, тавышын көррәк чыгарып, туристларга эндәште: — Кадерле кунаклар! Көтелгән мизгелләр якынлаша. Ләкин сезгә бер яңалык бар. Без утрауга берничә төркемгә бүленеп барачакбыз. Мин хәзер путёвкалар номерын әйтеп чыгам. Сез игътибар белән тыңлагыз. Исемлектә булганнар хәзер үк юлга кузгалачак. Ә калганнарның теплоходы чак кына соңрак киләчәк. Шулай итеп, игътибар белән тыңлагыз! Моңарчы шау-гөр килеп торган төркем мизгел эчендә тынып калды. Исемлектә булганнар, сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты. — Аз гына сабыр булыгыз, дуслар! — дип тынычландырды аларны хатын. — Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз, һәм ул тиздән килеп җитәчәк. Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авыррак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар. * * * Казан. Татарстан Фатыйма карчык трамвайдан төште дә, кечкенә базар аша үтеп, тар тыкрыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын-артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкрыкны чыккач, уңга борыласы да беренче йортның өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да, күңеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әллә ни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур^булмасын инде. Йөз мең, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатыйма карчыкның андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер. Ләкин Фатыйма карчык хәлләрнең болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны йә килене озата барыр, йә ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер... Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады анысы... Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора-бара күңелен шик кимерергә тотынды. Беркемнең дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүең яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик — алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Аңа ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Анысы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнең беркайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча, шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде. һәм Фатыйма карчык тынычлыгын җуйды. Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шылтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә эндәшми башлады. Кайчан гына шылтыратсаң да, телефон гел "Абонент находится вне зоны действия" дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки... Ләкин аның өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шултиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мең булса, ни әйтер идең әле. Йөз мең бит! Ун тапкыр ун мең дигән сүз! Ул бизнесменнарны төн йокламый чаба, бер тынгылык күрми яши, диләр. Баер өчен шулай кылана бит инде алар. Мөлкәт җыю өчен. Шулкадәрле малны бер алкашка тоттырып җибәрерлек булсалар, алай итмәсләр иде. Хәтта үзләрен күрсәтергә, башкаларны кызыктырырга шулай кылансалар да, Радикны түгел, ә берәр арурак бәндәне сайларлар иде. Үзләренә файда китерә торган кешене. Ә моның... Радикның аның телевизорга төшереп мактанырлык та кыяфәте юк бит. Өч көн эчми торса, мескенгә әйләнә, эчеп алса, өч сүзне дә ялгый алмый. Шуңа йөз мең тоттырып җибәрү өчен сантый булырга кирәк. Бу уйлары дөрес иде аның. Көтмәгәндә килеп төшкән отыш бернинди канунга да туры килми иде. Ләкин ул отыш бар һәм аны барып алырга кирәк — монысы да хак иде. Менә шушы ике дөреслек, бер-берсенә каршы килә торган ике хакыйкать тынгы бирмәде карчыкка. Әгәр акча отуы дөрес түгел икән, ни өчен чакырып хат язганнар соң?! Эшкуар затларның болай да вакыты тар була. Хәтта әниләренә дә хат җибәрә алмыйлар. Ә болар язган. Куллары кычытканга күрә генә түгелдер бит инде. Ни өчен соң? Уйлап-уйлап та фикерләренең очы очка ялганмагач, карчыкның күңелен шом басты. Шунда ул Хәдичә карчыкны исенә төшерде. Аның белән былтыр базар почмагында танышканнар иде. Фатыйма карчык ул чакта менә бер атнага якын инде кызыл прәннек алып ашарга кызыгып йөри иде. Бәләкәй чакларында ахирәт кызлары белән алып рәхәтләнә торганнар иде. Хәзер дә тәмтом сата торган бүлектә шуны күргәч, авызыннан сулар килде, кыз вакытлары исенә төште. Тик аның акчасы җитми иде. Әлбәттә, бөтен кайгың бер прәннек кенә булса алыр да идең. Алай гына түгел шул, бүлмә бурычы да хәттин ашкан, башка нәрсәсе дә кирәк. Бер атна буе әлеге урыннан үтеп-сүтеп йөрде ул. Күреп кенә калса да күңеле тынычлангандай тоелды. Ул көнне аның хәер акчасы хәтсез җыелган иде. Шуңа да уйланып тордыторды да тәвәккәлләргә булды. Ярты гына кило, ике генә йөз грамм булса да алыр, тәмләп карар. Базар почмагында үзалдына елмаеп тәм-том кибетенә китеп бара иде. Көтмәгәндә кемнеңдер тавышы ишетелде: — Акчаңны әрәм итмә. Ул прәннек безнең теш үтмәле түгел. Фатыйма карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да, тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Аның артыннан гына диярлек бер карчык атлый иде. Фатыйма карчыкның аптыраулы йөзен күргәч, ул гаепле елмаеп куйды. — Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма, — диде, аннан соң карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып, — акчаңны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде... — Ә син... Син каян белдең? — Прәннек алырга теләгәнеңнеме? — Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды: — Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам дигәндәй... — Шулай диген, ә... — Фатыйма карчык ни әйтергә дә белмәде, — ярый, рәхмәт инде, нәрсә булса да. — Үзеңә рәхмәт. Рәхмәтең өчен. Югыйсә миңа гел үпкәлиләр генә. Борыласың да мыни?! Теләсәң барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсың... — Шушы якта яшисеңме әллә? — диде карчык, сүзне бөтенләй икенчегә борып. — Алай дисәң, моңарчы бер дә күргәнем булмады. — Юк, мин бөтенләй икенче җирдә... — Шунда карчык адресын әйтте. — Монда берәүне дәваларга дип килгән идем дә... Хәле аруланмас, ахры. — Син имчемени ?! — Шул чамарак инде... Хәдичә минем исемем. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле... Фатыйма карчык иңнәрен генә җыерып куйды. — Алай икән... Мин бик ерак тормыйм, чәйгә кереп чыкмыйсыңмы соң? — диде Фатыйма һәм үзенең ник болай диюенә үкенеп куйды. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык аның: "Кермәсә ярар иде", — дип кенә әйтүен дә аңлар да рәнҗер төсле тоелды. Ләкин менә болай, ордым-бәрдем генә дә китеп булмый иде. Ни әйтсәң дә, алар хәзер олы кешеләр, бармак белән генә санарлык калып баралар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтмичә торырлыклары юк. һәм фикерен шомартыбрак куйды: — Әллә ни сыем юк югын да... Сөйләшеп утырсак та күңелле булыр иде... — Башка вакытта, Фатыйма малай, — диде Хәдичә, ягымлы карап. — Бүген үзеңнең дә тынгылыгың бик булмас төсле... Башка вакытта. Очрашмый тормабыз әле. Әдрисемне беләсең, килеп чык, сөйләшеп утырырбыз. — Рәхмәт инде чакыруың өчен. Ходай насыйп итсә, бармый да булмас әле. — Ярый, Фатыйма малай, хуш иттек. Шул очрашудан соң башкача күрешкәннәре юк иде. Бер танышы Хәдичә карчыкка дәваланырга баруы турында сөйләп, бик мактаган иде бермәлне. Тик аның янына үтү кыен, кешедән бушап тормый, дигән иде. Фатыйма карчык шуларны искә төшерде дә адымын тизләтте. Бер генә кешегә булса да алданрак керер. Бик озак та атлыйсы калмады инде. Бары тик өйдә генә булсын. Өйдәдер әле ул, өйдәдер. Күңеленә гел шулай сыман тоела. Ишек төбенә җиткәндә сулышы капкан иде. Баскыч култыксасына тотынып беркадәр хәл алып торды. Бары тик тынычланып калгандай булгач кына кыңгырау төймәсенә үрелде. Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде дә, ишек ачылып китте. — Уз әйдә, Фатыйма малай... Хәдичә карчык исәнләшеп тә тормады. Башмакларын сөйрәп кенә атлап түргә узды да җәелгән урынына барып ятты. — Авырып киттем әле соңгы арада. Ятып кына торам. Бер дә юктан да хәлем бетә. Картлык шатлык түгел инде... — дип тезеп китте ул. — Син кыенсынып торма, әнә теге урындыкны якынрак шудырып утыр. Менә шулай. Китер әле монда уң кулыңны. Син бер дә бирешмәгәнсең әле. Былтыр ничек булсаң, әле дә шулай. Чир алып килмәде инде миңа сине. Балаларың турында борчылып килдең инде. Фатыйма берни дип тә эндәшә алмады. Кулын Хәдичә карчыкның учына салу белән ниндидер сәер халәт кичерде ул. Бөтен гәүдәсе, бөтен күзәнәкләре таралып тибрәнгәндәй булды. Ниндидер җиңеллек биләп алды. Ул хәтта тирә-якта ниләр барлыгын да, хәтта Хәдичә карчыкның үзен дә күрмәде. Бары тик аның тавышын гына ишетте. — Ә мин менә сиңа тиешенчә ярдәм итә алмамдыр. Бирешебрәк киттем соңгы арада. Элеккедәй барысын да күрә алмыйм, күңел күзләрем томаланды. Мин менә су күрәм. Чиксез-кырыйсыз су. Моның диңгезме-күлме икәнен дә әйтә алмыйм. Ә бәлки, ул бөтенләй су да түгелдер әле. Бәлки, ул галәм яки вакыт диңгезедер, һәм шуның уртасында бер түгәрәк күрәм. Бу түгәрәкнең дә ни-нәрсә икәнен әйтә алмыйм. Ләкин балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. Алар... — Кинәт Хәдичә карчык туктап калды. Тирәнтирән сулап куйды. Бераздан дәвам итте: — Менә шул, Фатыйма малай. Күргәннәремнең барысын да әйттем. Авыр нәрсәләр булса, мине гаепләмә. Алдамадым. Артыгын күрә алмыйм. Хәзер хәлем элеккечә түгел. Элек мин күпкә кодрәтлерәк идем. Ә син... Син, Фатыйма... Син бит элек минем сәләтемә ышанмагансың. Шикләнебрәк карагансың. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исеңә төшергәнсең икән. Ярый, рәхмәт ышанычың өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сиңа күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы. Фатыйма карчык күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнең хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты: — Гаепләп калма инде, малайкаем... Миңа азрак ятып торырга кирәк... Сөйләшеп утырып булмый инде бүген... Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә... Хуш булыйк, малайкаем... Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр ишетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күңелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсәң, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикның авыр юлга чыгулары һәм бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкның сүзе аермачык булып колагында яңгырады: "...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау". * * * Нева — Кояшлы күл. Россия Алар бөтен уңайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен уңайлык — как эскәмияләр һәм катерның борынындагы кечкенә мәйданчык иде. — Без шушының белән төне буе барабызмы инде?! — диде яшь бала күтәргән марҗа, күңеле кайтып. — Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз, имеш... Пассажирларның барысы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте. — Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласал ар да аптырамам хәзер... — Теге хатын иренә борылды: — Карале, Миша... Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?! Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды. — Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!.. Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да маңгаеннан үбеп алды: — Тынычлан, Анна. Барысы да тәртиптә булыр... Чынлап та, Анна тынычланды. Башкача аның тавышы ишетелмәде. Ләкин аның сүзе эзсез үтмәде. "Кыргый татар" сүзе ишетелү белән, Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте: — Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә "кыргый" дип тә көлүләрен теләмим. — Ә нигә?.. Хәмит каршы кил мәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты: — Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит. Хәмит елмаеп куйды: — Ярый, синеңчә булсын... — Исемнәребезне дә русчалатып кына әйтербез. — Синең болай да урысныкы бит инде. Елена. Ә менә без нишләргә тиеш? Урыс телендә "х"га башланган исем юк. Сүгенү сүзеннән башка. — Әти, ә сине Митя диярбез. — Ләйсәннең күңеле күтәренке иде. — Туры килә бит — Ха Мит... — Юк белән баш катырмагыз әле... Аннаның сүзе Хәлилне дә уйга салды. Күптин-күп үзгәрешләр булса да, Рәсәй һаман шул икән әле. Татарга булган караш үзгәрмәгән. Шовинизм дигән нәрсә күсәк күтәреп тукмамаса да, менә шулай астыртын гына чеметеп тора. Ярый, болар арасында татар булып күкрәк сугып йөреп булмас. Роберт барыбер русча белми. Инглизчә генә сөйләшерләр. Нәрсә генә дисәң дә, американнар ич әле алар. Ә американнарга русиялеләрнең карашы бөтенләй башка. Һәм ул малаена борылды: — Роберт, бирерәк кил әле. Сиңа әйтер сүзем бар... Катер ярдан кузгалып китте. Елга вокзалында каршы алып, озатып җибәрүче ханымның бер сүзе дә дөрескә чыкмады. Беренчедән, аларны бөтен уңайлыклары булган теплоход көтмәде, икенчедән, әлеге "иске тагарак" Нева ярларының матурлыгын карап барырга ирек бирмәде, ярдан кузгалып беркадәр ара үтү белән, җан-фәрманга алга омтылды һәм, зур суга кереп, офыкның дүрт читендә дә тик су гына күренгәч тә тизлеген киметмәде. Күл эченә кергәч кайда барганыңны аңларлык түгел иде. Пассажирларның кайберсе хәтта катер йөртүчеләр үзләре юлны белә микән, адашмаслар микән дигәнрәк шик белән дә баш ватты. Тик башкаларның көлүеннән куркып, әлеге сүзләрен кычкырып әйтергә курыктылар. Хәер, сәбәбе ул гына да түгел иде. Әле алар беркем белән дә ныклап аралашмыйча, бер-берсен читтән генә күзәтәләр иде. Юл озын, кирәк булса, танышырга өлгерерләр. Ә әлегә... Бу өлкәннәргә кагыла иде. Күңелләре мәхәббәткә бөреләнгән яшүсмерләр, әлбәттә, алай уйламады, һәм өлешләренә шушы "иске сал" эләгүенә алар сөенделәр генә. Беренчедән, монда каюталар юк иде. Һәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнмәгәч, бер-берсен күрү, күзләр белән генә булса да аралашу мөмкинлеге бар. Икенчедән, катер бик тиз бара һәм караңгы төшкәнче, бәлки, Җәннәт утравына килеп тә җитәр. Ә анда инде күзең төшкән кеше белән туйганчы аралашырлык аулаграк урыннар да табылыр. Утрауның матурлыгы күреп туймаслык, диделәр бит. Елга буйлап барганда, катер бик кызу җилдергәндәй тоелса да, зур суга кергәч, тизлек сизелмәде. Моторның ялкыткыч бертөрлелек белән гүләве астында вакыт бик акрын үтте. Кайчагында алар бу халәттән мәңгегә дә чыга алмаслардыр, гомерлеккә шушы суда дулкын яруга хөкем ителгәннәрдер сыман тоелды. Юлга кузгалганда ниндидер күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде. Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шылтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул аның номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды. Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны, башын аның иңенә терәп, күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде. Кинәт ул үзләре ягына кемнеңдер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз ал арга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Аның кыяфәтендә арыганлык та, күңел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә. Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән: — Әфәнделәр һәм ханымнар! — диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды: — Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе кызыклы нәрсә сөйләр?! Әлбәттә, һичьюгы, шулай иткәндә тамчы да начар булмас иде. Әмма тыңларга әзер булсалар да, сөйләргә җыенучылар күренмәде. — Үзегез сөйләсәгез генә инде... — диде кемдер авыз эченнән генә. — Без ни ул... — Безнең арабызда бөтен Җир шарын аркылыга-буйга урап чыккан мәшһүр сәяхәтче Андрей Николаевич бара, — дип, күршесендәге иргә борылды Анна, — бәлки, ул күргән-белгәннәре белән уртаклашырга теләр? — Белмим, нәрсә турында гына сөйлим икән... — дип, иңнәрен сикертте Андрей Николаевич. — Күп җирләрдә йөрелде инде. — Һинд стан турында сөйләгез! — дип кычкырды Ләйсән, мәхәббәт темасын өмет итеп. — Әйе, иң куркыныч вакыйганы! — дип элеп алды Анна. — Менә болай йоклап барырга түгел, ә күзне йомарга да куркырлык булсын. Пассажирларның бер ише елмаеп, бер ише кул чабып куйды. Андрей Николаевич кыенсынып кына уртага чыгып басты да тынып калды. Бу уртачадан калкурак буйлы, нык гәүдәле ир иде. Күрер күзгә утыз биш яшьләр тирәсендә генә булса да, кыяфәтендәге ниндидер сыйфат олпат кеше итеп карарга мәҗбүр итә. Бәлки, дөнья гизеп, күпне күргән, күпне кичергән затларның барысы да шулайдыр. — Куркыныч нәрсә дисез инде... — диде ул, тамак кыра биреп. — Куркыныч нәрсәләрне күп күрдем мин. Әмма шуларның берсе мәңгегә дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калды. Миңа Непалдагы Кали алиһә храмында булырга туры килде. Анда керү бары тик индусларга гына рөхсәт ителә, ә башкаларга бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, аяк киемнәреңне салып, тездән кан елгасы буйлап атларга кирәк. Иртәдән кичкә кадәр монда чират өзелми. Килүчеләр үзләре белән корбан китерә. Әйтик, кәҗә алып киләсең икән, аны ишек төбендә үк су белән коендырасың һәм мәхлукның ризалыгын сорыйсың, бары тик ул ризалык белдереп кагынса гына дин әһеленә тоттырасың, ә ул аны шунда ук чала да каны белән храм стеналарын юа. Киселгән башын шундагы шүрлеккә утыртып куялар. Храмнан ерак түгел изге ут янында китерелгән корбанның итен ашарга мөмкин. Монда көненә әллә ничәшәр мең хайван чалына, һавада кан пары, кан һәм үлем исе. Мин анда, урындагы гадәт буенча, ап-ак киемнән барган идем. Кинәт артымда нәрсәдер чыжлап узды, ул да булмый, өстемне нәрсәдер юешләп үтте — кемнеңдер корбанын суйдылар. Урындагы халык мондый нәрсәләргә тыныч карый. Барысы да кан эчендә йөри, стеналар канга каткан, храм үзе дә ерактанрак караганда кан парына күмелеп утыра. Стенада куерган кан кичкә кадәр уч яссылыгы булып ката. Кич җиткәч, аны су белән юып алалар. Кали алиһә культына меңнәрчә еллар элегрәк бу храмда кешеләрне дә корбанга китергәннәр. Ниндидер җитди эштә зур уңышка ирешергә телисең икән, үгез белән генә алдырып булмый, монда инде зуррак корбан кирәк. Корбанга адәм затын китерү алиһәдән җаның теләгәнне сорарга мөмкинлек бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң һиндстанда һәм Непалда кешене корбан итү катгый тыела. Непалда мин җитәрлек озак яшәдем. Үзем дә буддизм һәм индуизм нигезләре белән таныш булгач, акрынлап ышанычлы кешеләрнең берсенә әверелдем. Сүз арасында урындагы бер егеткә мин алиһәгә "җитди корбан" китерү күренешендә катнашырга теләвемне белдердем. Ул башта куркуга калды. Чит ил кешесенең анда катнашуы башка сыймаслык хәл. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. Ләкин мин өч мең доллар турында сүз кузгаткач, ул уйлап карарга вәгъдә бирде. Бу алар өчен чиксез зур акча һәм аның хакына гомереңне куркыныч астына куярга да мөмкин. Бер атна үтте, ике, өч... Мин инде бу сөйләшү турында оныта да башлаган идем, көннәрнең берендә әлеге егет килде дә үзе хәбәр салды: — Синең теләгеңне үтәргә мөмкинлек бар. Әгәр акчаңны күрсәтсәң, әзерләнә башлыйбыз. Акчаны ул бармакларын төкерекли-төкерекли җентекләп санады да кире бирде. Мин ничек булырын күз алдына да китермәгән идем. Зоопаркка яки берәр театрга барган шикелле, хәзер барырбыз да карарбыз төсле тоелган иде. Егет миңа мәктәп баласына карагандай итеп карап куйды да аңлатырга тотынды: — Синең йөзеңне үзгәртергә кирәк. Дүрт көн чамасы кырынмыйча торсаң, сакал-мыек басар да каралык өстәр. Ә чалма белән чапанны, гомумән, кием-салымны үзем алып килермен. Бер атна чамасы вакыттан соң килешенгән урында мине искедән иске машина көтеп тора иде инде. Егет хәтта акчаны кабаттан чутлап та тормады, калтыранган куллары белән кесәсенә яшерде. Без таулар арасына барып җиткәч кенә туктадык. Минем кыяфәттән ул канәгать калды. Кырынмаган, юынмаган, кара тузанга баткан, өстәвенә беркадәр ябыккан да. Ярты сәгатьләп барганнан соң, без ярым җимерек храмга җиттек. Егет шунда пышылдап кына әйтеп куйды: — Әгәр тотылсак, мине үтерәчәкләр. Мин бу эшкә ник тотынуым өчен үкенә идем инде. Храм эче ярым караңгы иде. Бары тик бүлмә уртасында гына яктырак, анда торымбашлар яна, җимерек түшәмнән яктылык төшә. Калганын юньләп хәтерләмим. Ниндидер сәер халәттә идем. Гипнозланган сыман. Якында гына кемдер бала күтәреп тора иде. Ниндидер чүпрәккә төрелгән шәрә кыз. Ул тигез сулап йоклый, куллары салынып төшкән, чәчләре җилкәсенә җыеп таралган иде. Кызга алты яшь тә, уникене дә бирергә мөмкин иде. Кал и алиһәгә корбан китерү өчен кызлар кулайрак санала. Аларны кечкенә чакларыннан ук сатып алалар да билгеле бер яшькә кадәр үстерәләр. Ундүрткә җиткермиләр, куркыныч... Мин икегә бүленгәндәй булдым. Моңарчы бер генә ауропалы да күрмәгән нәрсәне күрәсе килә иде, әлбәттә. Шул ук вакытта мин моның үтереш икәнен яхшы аңлыйм һәм әлеге җинаятькә каршы төшәсем килә иде. Ләкин бармак очын селкетерлек тә көчем юк сыман иде. Йола ни рәвешле үткәнен ачык хәтерли алмыйм. Башта ниндидер җырулар, дога укулар булды, аннан соң кайдадыр якында бик матур хәнҗәр ялтырап китте. Кызның бугазын шултиклем пөхтә итеп кистеләр ки, бернинди тартышу-чәбәләнү дә, кычкыру да булмады. Каны да теләсә кайда чәчрәмәде, махсус кәсәгә генә акты. Көмеш белән йөгертелгән бу кәсә кечкенә баланың баш сөягеннән ясалган иде. Бераздан кызның өзелгән башын, югарыга күтәреп, читкә алып киттеләр. Мөлдерәмә тулы кәсәне түгәрәк буйлап җибәрделәр. Кемнеңдер дога укыгандагы кебек тавышы ишетелде. Теләк телиләр иде булса кирәк. Бераздан кәсә миңа да җитте. Мин, әлбәттә, эчмәдем. Иренемне кәсә читенә тидереп, йоткан хәрәкәт ясадым да ары җибәрдем, һәм бернинди теләк тә теләмәдем. Миндә бер генә теләк котыра иде — моннан тизрәк чыгып качу һәм кабат беркайчан да килмәү теләге. Кәсә түгәрәк буйлап әйләнеп чыкканнан соң, кызның гәүдәсен алып киттеләр. Мин инде косар чиктә идем. Аякларымны киереп бастым, ә алар калтырыйлар иде. Шунда юлдашым миңа кагылды. Китәргә вакыт иде. Пассажирлар дөньяларын онытып тыңлыйлар иде. Сөйләүченең теле бик үткен булмаса да, вакыйгалар коточарлык иде. Шуңа да алар һәрнәрсәне күз алдыннан үткәреп, үзләре күргән шикелле итеп тыңладылар, һәм Андрей Николаевич тынып калгач та, ниндидер хәрәкәт ясап, тынлыкны бозарга җөрьәт итмәделәр. — Бетте, — дип елмайды Андрей Николаевич, мондый чиркангыч нәрсәне сөйләүдән котылуына шатлангандай. — Бетте. — Берәр күңеллерәк нәрсә турында сөйләсәң булмый идеме инде, — дип шелтәләп алды хатыны. — Болай да билгесезлек эчендә йөзгән кешеләрнең йөрәген кузгатмасаң. — Шулай шул, карчык... — дип елмайды сәяхәтче, — гафу итәсез инде... — Ә Кал и алиһә кем була ул? — Бу Радик иде. Ул әле махмырдан чыгып җитмәгән, аңа болай да куркыныч. Ләкин әлеге сәяхәтчегә ул рәхмәт укыды. Андрей Николаевич, пассажирлар арасында курку атмосферасы тудырып, аны, Радикны, ялгызлыктан коткарды ич. Әгәр Николаевич булмаса, ул берьялгызы гына курку эчендә чәбәләнергә мәҗбүр булыр иде. Ә хәзер барысы да курка, шулай булгач, барысы да бертигез. Радикның әлеге халәттән чыгасы килми иде, ул куркынычлар темасын дәвам итәргә теләде. — Кали алиһәме?! — Андрей Николаевич куркыныч нәрсәләр сөйләргә теләми иде инде. Ләкин кыскача гына аңлатып бирерлек сүзләр дә таба алмады, — Кали алиһә... Ягез, кем аңлатып бирә?! Лена алгарак омтылып куйды: — Хәзер... — Ул, рөхсәт сорагандай, Хәмиткә күз ташлады. — Миңа әле күптән түгел генә индуизм белән кызыксынырга туры килде. Белүегезчә, һинд мифологиясендә борынгы дәвер, явызлык белән изгелек көрәше сурәтләнә. Бу алышу бик тә аяусыз булган һәм һәр ике яктан да меңләгән корбаннар таләп иткән. Бу хакта "Деви Махатмья" китабы җентекләп сөйли. Шушы ук трактатта алиһә хакында да әйтелә. Дөньядагы барлык явызлыкны юк итүче алиһәнең исеме берәү генә түгел. Шакти, Лолита, Деви... Хәтта "Аллаһ" дигән сүз дә аның бер исемен аңлата. Ходайның кодрәте чиксез һәм ул явызлык белән дә, изгелек белән дә идарә итә ала. Аның нәфрәте коточкыч көчкә ия. Моны күз алдына китерү өчен Коръәндәге Кыямәт көнен, йә булмаса, Библиядәге замана ахыры күренешен исегезгә төшерү дә җитә. Шулай итеп, алиһәгә бирелгән исемнәрнең күплеге ачыклана төшә. Аны Нәфрәт чыганагы, Галәм ләгънәте дип әйтү дә, шул ук вакытта Шатлык диңгезе, Бәхет бирүче дип әйтү дә дөрес булып чыга. Кали Ходайдагы җимергеч көчнең бер чагылышын аңлата. Кызганычка каршы, динне дә үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышучы кешеләр бар. Кали культының барлыкка килүенә шундыйлар сәбәпче. Авыл халкының наданлыгыннан файдаланып, аларны алиһә хөрмәтенә адәми заттан корбан китерүгә кадәр этәргәннәр. Әлбәттә, дин әһелләренең Ходай хакына үтерүне акларга тырышуы яңалык түгел. Мөселманнарның шәһитләрен, христианнарның тәре йөртүчеләрен генә искә алу да җитә. Ләкин Кали культы вәкилләрен бары тик сатанистлар белән генә чагыштырырга мөмкин. Хәмит, хатынына карап, мыек астыннан гына елмаеп куйды. Укытучы. Чир китә, гадәт китми, дигәннәре шушыдыр инде. Һәркайда үзенең өстенлеген исбатларга күнеккән хатын канәгать иде. "Үзебез авылдан гына булсак та, менә нинди нәрсәләрне беләбез әле без!" дигәнрәк кыяфәт белән басып тора иде ул. Бәлки, Лена дөрес сөйләгәндер. Хәмит ул кадәресен белми. Ләкин хатыны аңа аз гына кызганыч булып тоелды. Үзен башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә тырышканда, ул гел шулай тоела иде. — Рәхмәт! — диде Радик, әлеге теманың туктамавына күңеле булып. — Ләкин нигә без гел чит илләр турында сөйлибез әле, шайтан алгыры! Бу төбәктә дә җан өшеткеч хәлләр еш булып тора бит... Андрей Николаевич аңа рәхмәтле караш ташлап алды. Коточкыч вакыйгалар турында сөйләшү аның өчен дә кирәк иде. — Ә сезнең Әҗәл утравы турында ишеткәнегез бармы? — диде ул, үзалдына елмая биреп. — Безгә турагентсво хезмәткәре Мәхәббәт утравы турында да, Оҗмах утравы хакында да күп сөйләде, әлбәттә. Ләкин шушы күлдә, кайдадыр Әҗәл утравы дигән урын да бар бит... — Анда, мөгаен, җен-пәриләр оясыдыр инде... Бу тагын Радик иде. Әтисенең күңелсез күренешләрдән тәм табып утыруын Айгөл өнәмәде. Акрын гына урыныннан торды да палубага чыгып китте. Радик нидер әйтергә дип укталып куйды, әмма эндәшмәде. — Кызыклы утрау ул. Анда адәм баласына яшәү өчен нәрсә кирәк, барысы да бар. Ризык та, куыш та... Хәтта алтын-көмешләр дә тулып ята. Ләкин утраудан бернәрсә дә алып чыгарга ярамый икән. Нәрсәдер алып кайтырга теләгән кешеләр һәрвакыт фаҗигагә эләгә... Ләис инде күңеле белән бөтенләй пассажирлар арасында түгел иде. Ул урыныннан кузгалды да акрын гына ишеккә юнәлде. Туганының кайда киткәнен чамалаган Ләйсән ялварулы карашын Робертка төбәде. Күзләре очрашкач, ул да Ләис артыннан иярде. Роберт русча бөтенләй диярлек аңламый иде. Ул да әтисенә карап алды да, тегесе ризалык биреп баш каккач, ишеккә атлады. — Сезнең анда да булганыгыз бармы? — дип сорады Анна, елмая биребрәк. Ул йоклап барган пассажирларны кузгата алуына шат иде бугай. Ләкин Михаил гына әлеге сөйләшүләрне бик өнәп бетермәгәндәй тоела иде. — Юк, минем анда булганым юк. Булырга да язмасын. Чөнки соңгы елларда ул утраудагы хәлләр бигрәк куркынычка әйләнгән дип сөйлиләр. Монда ниндидер сәбәп белән килеп эләккән кешеләр кире кайта алмый, алар ничектер кинәт юкка чыгалар икән... Элек алай булмаган. Хәзер исә... Миңа кунакханәдә берәү сөйләп торган иде. Күл буйлап сәяхәткә чыккан бер гаилә, катерлары ватылып, шушы утрауга эләгә. Яннарында балалары да була аларның. Биш бала, һәм һәр кич саен аларның бер баласы юкка чыгып тора. Биш көн эчендә боларның бер баласы да калмый. Һәм ничек кенә эзләмәсеннәр, берсен дә таба алмыйлар. Ә балалары югалып беткәч, кинәт катерлары төзәлә дә ниндидер көч боларны шунда куып кертә,^кире өйләренә кайтырга мәҗбүр итә... — Йа Ходай!.. — Әгәр без дә шунда эләксәк?! Андрей Николаевич пассажирларның котын ала алуына шат иде бугай. Ул бик тәкәббер кыяфәт белән иңнәрен генә сикертеп куйды: — Кем белә?! Барысы да Ходай кулында... Анна инде үзе башлаган уенның шулай куркыныч тонда тәмамлануына үкенә иде шикелле. Ул таяныч эзләгәндәй Михаилга карады. — Без бит анда эләкмәячәкбез, Михаил? Эләкмәячәкбез бит? — Юк, кадерлем... — Михаил елмаерга тырышты, ләкин авыз еру гына килеп чыкты. Ахырда ул, үз йөзен күрсәтмәс өчен, хатынын куенына кысарга мәҗбүр булды: — Юк, без андый хәлгә юлыкмабыз. Ләкин Анна тынычланмады: — Син үзгәрдең, Миша. Син дулкынланасың. Мин беләм, син нәрсәдер сизенәсең... Син һәрвакыт алдан сизәсең... Михаил карышып нидер әйтмәкче иде, тик тиешле сүзләр табалмады. Хатыны хаклы иде. Михаилның күңеле тыныч түгел, җанын нәрсәдер кимерә кебек иде. Ләкин моны хатынына белдерергә ярамый, ниндидер җылы сүз табып, аны барысы да яхшы икәненә ышандырырга кирәк. — Юк, кадерлем... Бары тик гөнаһ сүз сөйләткәнегезгә генә эчем поша. Ходай андый сүзләр сөйләшергә кушмый бит... Аларның сүзен барысы да ишетте һәм барысының да күңеленә шом оялады. Лена Хәмиткә карап куйды: — Балаларга күз-колак булырга кирәк. — Алар бит яшьләр... — дип каршы төште ир, — үз тиңнәре белән үзләренә кызыклы темаларга сөйләшсеннәр. Әллә син аларның шушында кирәк-кирәкмәс сүз ишетеп торуын теләр идеңме?! Хәмит, әлбәттә, дулкынлана иде. Тыныч чагында ул бу тиклем озын сөйләми. Лена дәшмәде. Хәзер ул ире белән килешергә тиеш иде. Шулай яхшырак була. Хәлил ишеккә күз салды, ләкин тышка чыгып китәргә кыенсыныбрак калды. Бары тик балаларның дүртәүләшеп гәпләшеп торганын тәрәзәдән күреп алгач кына тынычлангандай булды. Радик та күзләрен кая куярга белми азапланды. Ул курка иде. Нәрсәдән икәнен дә белми хәтта. Махмыры интектергәндә гел шулай була. Әле шуның өстенә ниндидер куркыныч һава бар иде. Сулыш алганда да салкынлык булып тын юлларына урала ул, бала йоннарын кабарырга мәҗбүр итә. Бая теманы тирәнгәрәк җибәрергә тырышып дөрес эшләмәде. Үзе генә курыкса, бу халәте озакка барачак түгел иде. Хәзер барысы да куркуга калды, һәм дөнья чынлап та куркыныч сыман тоела башлады. Андрей Николаевич белән аның хатыны гына тыныч иде бугай, һәрхәлдә, аларның йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. Ләкин куркыныч белән тулы бүлмәдә тыныч кала алу үзе үк шомлы сыман тоела иде. Пассажирлар бер мәлгә тынып калдылар. Мотор гүләгәне һәм тыштагы яшьләрнең катер тавышын күмәргә тырышып нәрсәдер сөйләгәне генә ишетелде. — Сәлам ! Айгөл колак төбендә генә яңгыраган тавыштан дертләп китте дә артында кем торганын күреп елмаеп җибәрде: — Рәхмәт сиңа... — Леон... — Ләис үз сүзеннән үзе елмаеп җибәрде, — Леон мин. — Рәхмәт сиңа, Леон. Ә минем исемем Ай... Аида була... Кыз, назлы елмаеп, кулын сузды. Ләис кыздан күз алмыйча гына иелде дә үбеп алды. — Ниһаять! — диде ул, җиңел сулап. — Нәрсә "ниһаять"? — Мин инде синең белән танышудан өмет өзә язган идем, һәм менә, ниһаять... — Мин дә бик шат, — дип елмайды кыз. — Кара әле боларны! Кияү белән кәләш! — Елмаеп әйтелгән бу сүзләрне икесе дә шатланып кабул итте. Ә Ләйсән, аларның янына ук килеп, икесенә дә сокланулы караш ташлады: — Нинди бәхетле парлар! Хәерле сәгатьтә! Айгөл-Аида аз гына уңайсызлангандай тоелды. — Ә мин Люда, — диде кыз һәм Ләискә күрсәтеп өстәп куйды: — Менә бу иптәшнең бертуган апасы. — Бу иптәшнең исеме бар. Картлыгың белән хәтерләмәсәң, исеңә төшерәм, мин синең Леон абыең булам. Ә бу — Аида... Ул арада ишектән Робертның башы күренде. ЛәисЛеон апасына карап күз кысты. Айгөл-Аида аңлап елмайды. Люда-Ләйсән егеткә карап кул болгады: — Кил монда . Роберт елмаеп алар ягына атлады. Килеп җитү белән, кызларга елмаеп карады да Леонга кул сузды: — How do you do? My name is Robert. Бер мәлгә барысы да аптырабрак калды. — Леон... — диде егет, тагы нәрсә әйтергә белмичәрәк, — Ле-он... — Ә мин — Люда, — дип кул сузды Ләйсән, — танышуга шатмын. — Аида... — Excuse me, but I do not talk on russian. — This bad, — дип елмайды Ләйсән. — My english simply terribly... — You are an american? — дип елмайды Ләис. — Never saw the alive American! Dead too... — Үои all speak in english? — Yes! Signifies, all shall talk in english... Дөнья кы зы к, әти-әниләре яныннан китү белән бөтенесе дә руска әйләнде. Ә Робертны күргәч, барысы да инглизчәгә күчте, һәм алар танышуны дәвам иттеләр... Коточкыч вакыйгалар хакындагы хикәяттән куркып тынып калган өлкәннәр дә бераздан һушларына килде. Дөресрәге, аларны бу халәттән Радик алып чыкты. Арада иң нык курыкканы ул иде. Ничектер авыр иде аңа. Ниндидер бәлагә юлыгыр да һәлак булыр, ә аның дөньяда кайчандыр яшәгәнлеге хакында бернинди дә хәбәр-хәтер дә калмас сыман иде. Ә аның бу дөньядан бер эзсез үк китәсе килми иде. Шуңамы, кинәт торып басты да, барысы да ишетерлек итеп: — Минем исемем — Роман! — диде. Юк, ул кыланмады да, алдашмады да. Ул бу дөньяда әнисе өчен генә Радик иде. Ә калганнар инде унсигез яшеннән бирле Роман дип йөртә. Ул үзе дә моңа күнеккән иде. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Һәм бераздан берәмберәм исемнәрен атарга керештеләр: — Минем исемем — Елена. Ә ирем — Николай. Улыбыз — Леон, кызыбыз — Люда. — Минем исемем — Хенк. Нью-Йорктан. Улым — Роберт. Инглизчә генә сөйләшә... — Андрей. Хатыным — Ольга. Кинәт бөтен дөньяны яңгыратып тыштан тавыш ишетелде. Бераздан ишек ачылып китте һәм анда яшьләр күренде. Алар шатланышып кычкыралар иде: — The Land! The Island! Өлкәннәр берни аңламыйча аптырап калды. Бары тик Хәлил-Хенк кына елмаеп тәрәзәгә бакты һәм башкаларга тәрҗемә итте: — Җир! Утрау! Барысы да бер булып тышка атылып чыкты. — Җир! — дип кабатладылар барысы да бертавыштан. — Утрау! Михаил гына бернәрсә дә дәшмәде. Баштарак кечкенә бер нокта булып күренгән утрау котылгысыз тизлек белән якынлаша иде. Хәзер инде андагы таулар да, тау итәкләрендә үскән агачлар да аермачык күренә. Утрау әллә ни зур түгел иде. Ләкин анда бернинди ял итү комплекслары да, парклар да, затлы коттеджлар да юк, бары тик ярдан ерак түгел урында бердәнбер ике катлы йорт кына бөршәеп утыра. Моңа әле беркем дә игътибар итмәде бугай, әмма Михаил барысын да искә алып бара, һәм аның күңеле тыныч түгел иде. Ул елга вокзалындагы мөлаем ханымның сүзләрен искә төшерде: "Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны Җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм... Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз..." Бер мизгелгә генә барысы да күз алдына килеп басты. Әмма бу вәгъдә ителгән утрау түгел иде. Бу бөтенләй башка утрау иде. Хәер... Ник шулай шомлы уйларга бирелә әле ул?! Теге ханым бит кечкенә утраулар турында да сөйләгән иде. Бәлки, бу шул арның берсе генәдер?! Әлбәттә, шулай, һәм ул озатучы ханымны кабат күз алдына китерде: "Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең ширбәт айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар, һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора..." Бу ханымны әледән-әле исенә төшерүе, бәлки, аның таныш кебек тоелуыннан гынадыр. Беренче күрүдә үк ул кемнедер хәтерләткән сыман тоелды бит... Михаил янындагыларга күз салды. Бөтенесе дә алга карап илаһи бер халәттә катып калган иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Әллә кайдан серәеп торган бердәнбер йортны исәпкә алмаганда, монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек күренә һәм шуның белән ул Җир шарының яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә, әйтерсең Җир шары суга баткан да аның иң матур бер өлеше генә күренеп калган. Зур да түгел, түбәтәй хәтле генә. Шушы кечкенә урынның чиксез зур матурлыгы сине телсез итә, күңелеңне әллә нинди хисләр белән бизи. Хәтта үзеңне җирдә дә итеп тоймыйсың, ә галәмнән галәмгә күчеп, яңа планеталар ачып йөрүчедәй сизәсең. Үзең ачкан матурлыктан үзең сафланып каласың. Моны аңлап та, аңлатып та булмый, бары тик тоеп, кичереп кенә буладыр. Син бөтенләй яңа үлчәмгә күчәсең... Тик Михаил тулысынча тынычлана алмады. Әлбәттә! Үзеңне алданган дип хис итәргә, күңелеңне төшерергә бер генә сәбәп тә юк иде. Барысы да туры килә. Озатучы ханым да, иртәгә иртән генә билгеләнгән урында буласыз, диде ич. Ә бу утрау бары тик юлда очраган вак утрауларның берсе генә. Шулай булырга тиеш, һәм тамчы да борчылырга, шомланырга ярамый. Ләкин аның күңеле шомнан арынмады. Барысы да мантыйк буенча булса да, монда җанга тынгылык бирми торган нидер бар иде. Пассажирлар, чемоданнарын һәм башка кирәк-яракларын алып, утрауга төшәргә җыена башлады. Аларның күңеле күтәренке иде. Катер тизлеген киметә барды, бөтенләй әкренәйде һәм бераздан сул як кабыргасы белән ярга килеп төртелде. — Әйберләрегез белән ярга чыгыгыз! — дигән көр тавыш ишетелде. — Килеп җиттек. Барысы да трапка атладылар. Бары тик Михаил гына капитан янына килде: — Ләкин бу безгә вәгъдә ителгән утрау түгел... — диде ул, болай дигәне өчен үзе гаепле сыман. — Без чынлап та дөрес килдекме? — Без дөрес килдек, — диде капитан, аны үчекләгәндәй. — Әйберләрегезне алыгыз да ярга чыгыгыз. Озакламый караңгы төшәр, шуңынчы әнә теге йорттан бүлмәләр алып, урнашып куегыз. Монда электр уты да, башкасы да юк. — Ничек инде?! — Шулай. Ә иртәгә таң белән тагы юлга кузгалырсыз. Сезне икенче теплоход килеп алыр. Без ары баралмыйбыз, тагарак авыр хәлдә. Көтелмәгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм. һәм ул Михаилны култыклап дигәндәй ярга чыгарды да кире күтәрелде. Шундук трапны алдылар. Моторлар гүләве көчәйде. Катер кузгалып китте. — Ә безне беркем дә каршы алмыймыни?! — диде Анна, барысына да ишетелерлек итеп. — Каршы алучылар булырга тиеш бит инде. Беркем дә эндәшмәде. Зур тизлектә ераклашкан катерның кире борылуын көткәндәй, барысы да күл ягыннан күз алмады. Хәтта ул кечкенә ноктага әйләнеп күздән югалгач та урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Күңелләрне шомлы тынлык басты. — Ә Серёжа һаман уянмый... — дип, иренә елышты Анна. — Ишә генә йокыны... * * * Санкт-Петербург. Россия Ир кара курткасының түш кесәсеннән конверт алып хатынга сузды: — Бар да сөйләшенгәнчә. Санап алыгыз. — Рәхмәт. — Лолита конвертны, ачып та тормыйча, портфеленә салып куйды. Елмайды. Өстәл артыннан күтәрелде. Ул инде турагентство формасында түгел иде. Кара озын чәчләрен иңенә таратып салган, һәр ирне әсир итәрлек гәүдәсенең бөтен матурлыгын ассызыклап торган кофта, кыска итәк кигән, шоколад төсендәге тәне дә бөтен булмышына ниндидер татлылык өсти, ирексездән аны тәмләп карыйсы килә, ә кара кашлары астыннан ягымлы нур сирпеп балкыган күзләре аның ихтыярына берсүзсез буйсынырга мәҗбүр итә, өлгергән чиядәй тулышкан иреннәре, ул иреннәрдәге серле елмаю аңа искиткеч назлылык өсти, бу ханымның яныңда торуы гына да җанга рәхәтлек биргән сыман тоела иде. Лолита номердан чыгарга дип бер-ике адым атлагач, туктап калды. Өстәл яныннан торып өлгермәгән ир янына кабат борылып килде. — Бер генә нәрсәне сорарга мөмкинме? Ир сагаеп калды. Хатынны беренче күргәндәй баштанаяк күз йөгертеп чыкты. Елмайды. "Мин сезне юкбар сораулар биреп баш катырыр өчен ялламаган идем. Ләкин матурлыгыгыз хакына рөхсәт итәм инде..." — аның кыяфәте шулай дигән сыман иде. — Нәрсә инде тагын, Лолита? Хатын бер мәлгә икеләнеп калды. — Ә сез курыкмыйсызмы? — диде, аннан соң сүзләренә икесенә генә аңлаешлы яшерен мәгънә салып. — Курыкмыйсызмы, әллә бернәрсә дә белмисезме? — Нәрсәдән? — Бу сүзләр беркатлылык белән әйтелсә дә, ирнең тавышындамы, кыяфәтендәме аның нәрсәдән куркырга кирәк икәнен яхшы төшенгәнлеген сиздерә торган бер чалым бар иде. Ләкин хатын качышлы уйнап тормаска булды. Ул портфеленнән кечкенә файл алып, ирнең алдына салды һәм карарга кушып баш какты. Ир файлга күз салды да елмайды. — Гәзит укырга кушасыңмы? — диде ул, файлны кире этәреп, — рәхмәт. Тик мин үземә кирәкле мәгълүматлар белән нәкъ үз вакытында танышып барам. Хатын файл эченнән берничә газета тартып алды да, аларны ачып, ирнең алдына тезде. Мәкаләләрнең исемнәрен ул кызыл кара белән түгәрәк эченә алып куйган иде. — "Әҗәл утравында булып кайтканнан соң, бер хатынның чама белән өч айлык көмәне үзеннән-үзе юкка чыга..." — диде ир, күзенә эленгән беренче газетаны укып. — Шуннан нәрсә?! Бу әллә сезнең хактамы? Лолита аның шаяртырга маташуын игътибарсыз калдырды: — Сез әле генә бер төркем кешене шул утрауга җибәрдегез. — Ә монда утрауның ни катнашы бар? — Ә көмәннең үзеннән-үзе югалуы сезгә гаҗәп булып тоелмыймы? — Бер тамчы да! Ана карынындагы бала яралгысының башлангыч чорда юкка чыгуы гайре табигый нәрсә түгел. Мондый мисаллар тулып ята. Табиблар аны "әле җитлегеп бетмәгән яралгыны организм кире үзенә сеңдерә" дип аңлаталар. Бары тик шул гына. Хатын мондый җавапны көтмәгән иде бугай. Бер мәлгә югалып калгандай тоелды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды: — Ләкин... Ләкин өч айлык баланың юкка чыгуы... Һәм бу бер генә очрак түгел... Сез башкаларына да күз салыгыз. Ир аңа акылы зәгыйфьләнә башлаган кешегә карагандай кызгану катыш елмаеп кына җавап бирде. — Көлмәгез миннән. Менә нәрсә дип язалар: "Күлгә чыккан балыкчылар төркеме, көймәләре ватылып, Әҗәл утравына туктала. Монда алар берничә төн кунарга мәҗбүр булалар. Беренче көннәре тыныч кына үтә. Ә икенче көннән кешеләр югала башлый..." Ир кычкырып көлеп җибәрде: — Ә сез беләсезме, кунакханәнең бу бүлмәсе нәрсә белән дан тота. Әлбәттә, аның хакында бик кычкырып сөйләшеп бармыйлар. Әмма нәкъ шушы бүлмәдә төннәрен өрәкләр йөри. Ә теләсә нинди ир-егет, монда бер кич кунганнан соң, шушы бүлмәгә кергән чибәр ханымнарны көчләп, кыйнап, үтереп ташлый торган маньякка әверелә. — Сез миннән көләсез? — Көлмим, Лолита. Бу хакта әлегә гәзиттә бернәрсә дә язмадылар дисезме?! Гаеплемен. Иртәгә үк редакциягә илтеп бирәм, һәм ул берәр атнадан каныңны суытырлык исем белән басылып чыгачак. — Җитте. — Гафу итегез. Ләкин гәзиттә басылган һәртөрле вак-төяккә ышана башласаң, акылдан шашарга мөмкин. Акча, тираж хакында гына баш ваткан журналистлар хәзер теләсә нәрсә уйлап чыгарырга әзер тора. Ә сез шул арның сүзенә чынлап ышанасыз. Хатын бер мәлгә тын торды. Әйткән сүзләренең әлеге бәндәгә бер тамчы да тәэсир итмәве аның хәтерен калдырды бугай. — Сез безнең як кешесе түгел. Шуңа күрә барысына да көлеп кенә карыйсыз... — диде ул өметсез бер тавыш белән. — Әгәр мондагы хәлләрне белсәгез, утрау турында нинди хәбәрләр йөрүен ишетсәгез, алай итмәс идегез. — Мин сезне аңлыйм, Лолита. Кисәтүегез өчен рәхмәт. — Рәхмәт... — диде ханым, үчекләгәндәй итеп. — Сез бернәрсә дә аңламыйсыз. Иргә ул кызганыч булып китте. — Мин әлеге адымга барыр алдыннан ул утрауда берьялгызым бер атна яшәдем, һәм бернинди гадәттән тыш хәлгә дә юлыкмадым. Кунакларым да исән-имин булыр. Сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз. — Ходайдан ялварырга гына кала инде... Ә ни өчен кирәк соң боларның барысы да?! Сезгә ул нәрсә бирә? Ир тынып калды. Бу хакта ул үзе дә уйламады түгел. Ләкин канәгатьләнерлек җавап кына таба алмады. — Белмим. Мин шулай телим. — Әгәр берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса? — Чыкмас. Чыкмаска тиеш. — Ярый... — Хатын тагын ишеккә борылды. Нәкъ шушы мизгелдә ир бер нәрсәне аңлады. Бу гүзәл ханымның китүен теләми иде ул. Ир үзе дә аралашуга, аңлауга мохтаҗ иде. Ул үз хаклылыгына үзе дә шикләнә, ялгыз төн аны куркыта. — Миңа китәргә вакыт... Хатын аңа моңсу карашын төбәп бер мәлгә тынып калды. Ул да китәргә теләми иде. — Ә сез ни өчен миңа барысын да сөйләдегез? — диде хатын, бераз кыюсызланып торганнан соң. — Кемнәрне каршы алып, кайда утыртып җибәрергә кирәген әйтү дә җитә иде бит... — Белмим, Лолита. — Ир урыныннан кузгалды: — Сез беркая да ашыкмыйсызмы? Хатын, дөрес ишетәмме дигәндәй, карашын аңа төбәде: — Тагын берәр эш бармы әллә? Ир аның каршына ук килеп басты. Бер-берсенә карашып катып калдылар. — Сау булыгыз... — диде хатын, үз сүзенә үзе дә ышанып җитмәгән бер халәттә. — Сау булыгыз... — Аның тавышы карлыккандай иде. — Лолита... Ир акрын гына аның чәчләреннән сыйпады, һәм назлы гына итеп үзенә тартты да иреннәренә үрелде. Ханым карышмады... 2. Саташулар төне Бераздан Андрей Николаевич тынлыкны бозды: — Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Әйдәгез, чынлап та, йортка кереп урнашыйк. Караңгы төшәргә дә күп калмады. — Монда безне беркем дә каршы алмый микәнни?! — дип, һаман үзенекен сөйләде Анна. — Шултиклем утрауда без үзебез генә. Кызык. — Әйдә, кадерлем. — Михаил сумкаларын алды да йортка таба атлады. Башкалар аңа иярде. Тар сукмак буйлап берәмләп кенә үргә күтәрелделәр. Йөкләре дә авыр гына, юл да текә иде. Шуңадырмы, сөйләшүче табылмады. Билгесезлек һәрвакыт авыр тәэсир итә. Оҗмах кебек урынга эләгәм, гомер буена хәтердә калырлык матур урыннарда ял итәм, күңел ачам дип барганда, менә шундый адәм аягы басмаган җиргә килеп кабу беркем өчен дә күңелле хәл түгел иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Зур да түгел. Ләкин анда барысы да бар, тауны каплап үскән куе агачлар да, агачлар арасыннан ыржаеп торган текә таш ярлар да... Күңелгә, бәлки, шунысы да шом саладыр әле аның. Гомум мәйданы дүрт-биш чакрымнан артмаса да, куе агачлык үз куенында ниндидер сер яшергән шикелле. Тоташ бер тауны хәтерләткән утрау әллә нинди сәер уйларга этәрә. Тавы булгач, мәгарәсе дә бардыр, һәм анда күз күрмәгән куркыныч затлар яшидер сыман тоела. Беренче карашка чиксез матур булып тоелса да, берничә минут үтүгә, утрау үзгәрде. Үз "тәнендә" чит-ят затлар барлыгын тоеп, алардан котылырга тели сыман иде ул. Әлбәттә, болай дип уйларлык бер генә үзгәреш тә булмады әле. Утрау элек ничек булса, шулай калды. Әмма бу тыштан гына шулай тоела, ә асылда... Юк, утрау үзгәрми иде, ул бары тик кешеләрнең күңелен үзгәртә һәм үзеңне монда бөтенләй үги итеп сизәргә мәҗбүр итә иде. Бәлки, Михаилга гына шулай тоелгандыр. Хәер, аңа гына түгелдер... Әнә бит, барысы да ничектер кечерәеп, басылып калган. Берсе-бер сүз дәшми. Бәлки, моңа утрау да гаепле түгелдер әле. Кешеләр юлдан килеп арыганнардыр гына, һәм тиешле урынга бүген барып җитәбез дә рәхәтләнеп ял итәбез дигән өметләре белән хушлашу авырлыгы гына моңаебрак калырга мәҗбүр иткәндер. Бүлмәләргә урнашып, тамак ялгап, ял итеп алганнан соң, барысы да үзгәрер һәм утрау яңадан үз төсендә, искиткеч матур булып күренер. Беркадәр вакыттан йорт урнашкан кечкенә тигезлеккә менеп җиттеләр дә барысы берьюлы тукталып, ачык ишеккә карап тын калдылар. Бу агачтан салынган ике катлы иске зур йорт иде. Иске булса да, горурлыгын югалтмаган, дөньяның тулы хокуклы бер әгъзасы булып күкрәген киереп тора. — Кызык, кем монда йорт салып куйды икән?! — диде Ләис-Леон. — Ә бит начар түгел... Беркем дә эндәшмәде. Иңбашларын гына сикерттеләр. — Ә ни өчен ташлап китте икән? — дип шомлы елмайды Андрей Николаевич бераздан. — Бик матур урын бит югыйсә! — Ә бәлки, ташлап та китмәгәндер... — Ольга иренә карап куйды. — Бәлки, ул монда онытканда бер генә килеп йөри торгандыр... Якын җир түгел бит. — Андрей Николаевич, — Елена алгарак чыкты, — сез күпне күргән кеше бит инде, белмисезме?.. Ә бу утрау ничек атала икән? — Юк, бүген әйтмим... Иртәгә, юлга кузгалгач әйтермен... — Ә хәзер әйтсәгез ни була? — Ярамый. Әйдәгез, монда вакыт үткәрмик... Кереп урнашыйк... Алар, шуны гына көткәндәй, алга атладылар. Йорт тыштан караганда җыйнаграк күренгән икән әле. Эченә кергәч, ул бик иркен һәм уңайлы иде. Бүлмәләр дә барысына да җитәрлек булып чыкты. Һәркайсы үзенә ошаганын сайлап алгач, сумкаларын куеп кире чыктылар. Адәм аягы басмаган утрау сыман күренсә дә, монда шактый уңайлы иде. Су кергән, газ плитәсе бар, хәтта туалет бүлмәсе дә өйдә. Болары көтелмәгән куаныч булып чыкты, боларны ачыклаганда алар, балаларча гаҗәпләнү белән, бер-берсенә хәбәр салдылар: — Карале, газ плитәсе! Эшли! — Хәтта су да бар! — Туалет! Гомереңдә ышанырлык түгел, ул да өйдә! — Монда менә дигән итеп яшәргә була ич! — Телевизор да булса! — Яки радио... — Тик монда электр юк... — Кызлар, табын корып җибәрергә кирәк булыр... — Ә нәрсә пешерәбез? — Әлегә үзебез белән алып килгән ризыкларны күмәк табынга куярбыз. Капкалап алгач, берәр җай табылыр. Әнә ирләрне балык тотарга, ауга чыгарып җибәрербез... Чынлап та, кереп урнашкач, утрау җайсыз урын булып тоелмады, һәрхәлдә, монда яшәргә, күнегелгән шау-шулы тормыштан ял итәргә мөмкинлек бар сыман иде. Ә чәй кайнатып, булганы белән бераз капкалап алгач, күңелләр дә күтәрелеп киткәндәй тоелды. Тормыш ямьсез дә, салкын да түгел иде. * * * Табындагы күтәренкелек озакка сузылмады. Кайсы балыкка барырга, кайсы ауга чыгарга, кайсы җиләкҗимеш карарга дип урыннарыннан кузгалсалар да, бераздан бу фикерләреннән кире кайтып, утрау белән танышып чыгарга уйладылар һәм ахырда, тәннәрендә ниндидер изрәү тоеп, өй тирәсендә беркадәр буталып йөрделәр дә ял итеп алырга булдылар. Ул арада инде караңгы төште. Бу беркемнең дә кәефен кырмады. Утрау буйлап сөйрәлеп йөрү мәшәкатеннән шулай җиңел генә котылуларына сөенеп, барысы да үз бүлмәләренә таралды. Роберт белән Ләйсән өчен моннан да кулайрак хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Алар башта ук, бөтенесе дә ишегалдына чыгып, якын-тирә белән танышып йөргәндә үк, ничектер бергә туры килделәр дә бүтәннәрдән аерылыбрак калдылар. Бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Анда барысы да бер-берсенең күз алдында булгач, әллә нәрсә сөйләшә дә алмадылар. Ә сөйләшәсе, аңлашасы килә, бер-берсенә сөйләр серләре мәңгегә дә бетмәс шикелле тоела иде. Кеше арасында алай серләшеп булмый, әледән-әле юк-бар сүзләр алышып тору канәгатьлек бирми, канны гына кыздыра иде. Шуңа да алар аулаккарак тартылдылар, әмма очрашканның беренче көнендә үк әти-әниләре алдында урманга кереп китү ничектер уңайсыз кебек тоелды. Бәхеткә каршы, караңгы төшә башлау белән, барысы да акрын гына өйгә шудылар. Иң ахырдан ишекне япкан Елена да кызына бары тик бер генә мәгънәле караш ташлап алды да, сүз әйтмәде. Гадәттә, әнисе малайлар мәсьәләсендә каты тора торган иде. Бу юлы Робертны ошаттымы, башка нәрсә сәбәпче булдымы, белмәссең. Ләкин икәүдән-икәү генә калу белән, дөньяда алар сөйләшерлек сүз беткәнлеге ачыкланды. Хәзер юк-бар нәрсәләргә тел әрәм итәсе килмәде. Ә әйтергә теләгәнен әйтер өчен кыюлык та, сүз запасы да җитмәс сыман тоелды, һәм алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарга белмичә басып тордылар. Ләкин аларга кыен түгел иде. Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. Бары тик "Ә аңа минем белән бөл ай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?" дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. Әмма кирәкле сүз барыбер табылмады. Хәер, нәрсә әйтүең мөһим дә түгел иде инде. — Ә мин Россиядә беренче тапкыр, — диде, ниһаять, Роберт. — Моңа кадәр бер дә булганым юк иде. Ләйсән эндәшмәде. Робертның тавышы ягымлы иде, сөйләшкән кебек түгел, ә иркәләгән кебек. Тын тордылар. — Мин хәтта русча да белмим, — диде егет, — бер сүз дә... Син мине өйрәтерсеңме? — Өйрәтермен... — Кинәт кыз җанланып китте: — Әйдә, хәзер үк башлыйбыз. — Башлыйк. — Я тебя люблю! — диде кыз, Робертның күзләренә туп-туры карап. — Я тебя так сильно люблю! Егет бер сүз дә аңламады. Әмма кызның ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде. — Я тэбэ льубью! — дип кабатлады ул, җитди итеп. — Ә нәрсә дигән сүз бу? Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күңелдән, ихлас итеп көлде. Роберт та аңа кушылды. Ул көлде һәм бераз тынычлана төшү белән тагы кабатлады: "Я тэбэ льубью!" Бераздан кыз көлүеннән туктап җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертның күзләренә текәлде: — Мин сине яратам ! Мондый көтелмәгән хәлдән егет, үз колакларына ышанырга куркып, катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акрын гына күтәреп, бармак очлары белән кызның чәчләренә кагылды. Аннан соң елмайгандай итте: — Мин дә сине яратам... Робертның назлы бармаклары кызның чәч араларына үтте һәм, әкрен генә сыйпап, аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. һәм уңайсыз да. Кыз кеше аз гына горуррак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнең кайнар сулышы инде яңакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертның тулы иреннәренә иренең белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк. Инде битләр биткә терәлә язгач, кыз бармагын егетнең ирененә куйды: — Юк, Роберт... Син мине дөрес аңламадың... Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай, һушына килгәндәй, күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм, гаепле елмаеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды. — Я тебя люблю! — диде кыз, елмаеп. — Я тэбэ льубью ! — Мин сине яратам. Инглизчәсе шулай була. Роберт бер мәлгә исәңгерәп торды да кычкырып көлеп җибәрде: — Ә мин, сантый... — Юк, Роберт... — дип, аңа мөлдерәп бакты кыз, — син сантый түгел... Ул ялгыш сүз ычкындыруын аңлап, бер мизгелгә катып калды. Моны Роберт та сизде. Кыз елмайды. Егет үзе дә сизмәстән аңа талпынып куйды да елмаерга мәҗбүр булды. — Син сантый түгел, — дип, үз хатасын төзәтергә ашыкты Ләйсән. — Син телне тиз үзләштерәсең. Тагын нинди сүз өйрәнәбез? — Россия — матур ил, — Роберт елмаеп кызга текәлде, — чөнки анда Люда бар. Кыз елмайды. — Син килгәч кенә матурланды ул. — Монысын кыз татарча әйтте: — Син Россияне генә түгел, дөньяны матурладың. Роберт телсез калды. Беренчедән, кызның сүзләре тилерткеч иде. Икенчедән, аның татарча белүе. Ул да кызга татар телендә нәрсәдер әйтергә теләгән иде, бер мизгелдә балкып сүнгән уй тыелырга мәҗбүр итте. Әлегә сиздерми торырга кирәк. Кызык булсын. — Аңламадым, — диде ул, кызның күзләренә туры карамаска тырышып. — Тагын бер кабатла әле. Кыз мут елмаеп куйды да Россия турындагы сүзләрне русча кабатлады. Иҗекләп. Ә "чөнки анда Люда бар" дигәнен әйтмәде. — Люда ! Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан кыз сискәнеп киткәндәй булды. Бу Ләис иде. — Люда! — дип пышылдады ул тагын. — Сез кайда? — Нәрсә, адаштыңмы әллә? — Сине эзлим. — Аидаңны чакырырга кирәкмени? — Юк, сиңа керергә куштылар. — Хәзер... Син керә тор... Бераздан Ләис артыннан ишек ябылганы ишетелде. — Үзең күрдең инде, — дип гаепле елмайды Люда. — Ярый, дәресне иртәгә дәвам итәрбез. — Аз гына тор инде... — Юк, Роберт... Әни үзе чыкса, яхшы түгел... — Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды. — Иртәгәгә кадәр... — Карале... Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды. — Нәрсә инде? — дип, назлы елмайды ул һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды. — Тыныч йокы. — Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме. — Урларга киләсеңмени?! — Юк, төшеңә керәм. — Ярый. Төштә очрашканга кадәр. — Кыз ишеккә йөгерде. Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул, яңагын каенга терәп, күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк... Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды — теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга яки кычкырырга, нәрсә дә булса эшләргә кирәген белсә дә, егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады... * * * Радик бүгенге көненнән канәгать иде. Ул үзен кеше итеп тойды. Ул бүген көне буе махмырдан интекте һәм кичкә кадәр бер йотым да капмады. Дөрес, иртәнге якта азрак шаярыштырып алган иде, әмма кызы белән булган теге чәкәшүдән соң үз-үзенә эчүне ташларга, Айгөлнең ихтирамын кайтарырга дип вәгъдә биргәннән соң, хәле ничек кенә мөшкел булмасын, хәмер турында уйлап та карамады. Юк, монысы дөрес түгел, уйлады, әлбәттә. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул бары тик хәмер турында гына уйлады. Бүтән уйлар башына килгән икән, алар бары тик аракы турындагы хыялдан читкә тайпылу өчен генә иде. Ул көнозын баш төзәтү, бер илле грамм гына эчеп, ашказанын сөендерү турында уйлап йөрде. Әмма эчмәде. Ә монысы батырлык иде. Җиңү! Әлбәттә, аның башка вакытларда да айнык баштан йокларга яткан чаклары булгалады. Ләкин монысы бөтенләй бүтән. Башка вакытларда ул акчасызлыктан, аракы алырга мөмкинлеге юклыктан гына айнык килеш кала һәм урынга яткач та йокыга китә алмыйча боргалана иде. Көне әрәмгә үткәндәй тоела иде ул вакытларда. Һәм үзен кимсетә башлый иде: "Мужик була торып көн озынына бер яртылык та рәт тапма инде. Юкка гына Машаларга кереп карамадым, аның, билләһи, запассыз торган чагы юк. Тәмле телемне кызганмый сорасам, ярты рюмка булса да чыгарыр иде әле". Шулай өзгәләнә иде. Ә бүген ул үзен чынлап та җиңүче итеп сизде. Бүген аның кесәсендә бераз акчасы да, аракы алырлык мөмкинлеге дә бар иде. Хәтта алай гына да түгел. Пинжәгенең түш кесәсендә яссы шешәле бер чүлли бар иде. Теләсә нинди почмакта эчеп була. Ләкин ул алай итмәде. Түзде. Җиңде. Хәтта үзендә теге шешәне форточкадан ыргытырлык көч тапты! Болай булгач, эчүен ташлый алачак ул. Кабат кешечә итеп яши башлаячак. Кара әле, Айгөле нинди чибәр кыз булып үсеп җиткән. Шундый балаң бар көенә болай адәм мәсхәрәсе булып йөрергә ярыймыни?! Беренче очрашкан мәлләрдә ул әтисен ничектер үз итебрәк тә торган сыман иде. Бары тик юлда исереп, тиеше-тиешсезне сөйләп килә башлагач кына карашы үзгәрде. Дөрес эшләмәде Радик, һичьюгында, юлдан урап кайтканчы гына түзәргә кирәк иде. Кызының хәтеренә әйбәт әти булып кереп калса, нәкъ шушы вакытта гына кала ала ул. Аннан соң, бер өметен өздеңме, баламны югалттым дип уйла, һәм Радик бүген үзеннән канәгать иде. Ул үзен бик тә көчле итеп, ни теләсә, шул кулыннан килерлек итеп тойды. Эчеп йөргән чагында Радик ниндидер зур акча откан, имеш. Әле шуны алыр өчен барулары икән. Бик зур акча! Йөз мең! Кара исәп белән генә дә бу акчага мең шешә яхшы аракы тия, ә аны өч ел чамасы эчеп ятарга була. Ләкин Радик аңа якын да бармаячак. Акчаны алу белән Айгөлнең кулына тоттырачак ул. Теләсә нишләтсен. Үзенә булсын. Бала өчен бернәрсә дә жалкы түгел. Ул елмаеп куйды. Киң күңелле булудан да рәхәтрәк нәрсә юк дөньяда. Үзеңнең әйбәт кеше икәнеңне тоюдан да ләззәтлерәк хис юк. Радик бәхетле иде. — Кызым... Җавап бирүче булмады. Һәр гаилә берәр бүлмәгә урнашкан иде. Беренче катта барлыгы биш бүлмә, өчесе ике урынлык, икесе дүртәр урынлык иде. Алар дүрт урынлыкны алдылар. Бу бүлмә такта стена белән үзе үк икегә бүленгән һәм бала-чагалары белән бергә яшәргә теләүчеләр өчен бик кулай иде. Мондый бүлмәләрнең икенчесен Николайлар алды. Калганнар ике урынлыкка урнаштылар. Икенче катка беркемнең дә менәсе килмәде. — Айгөл... Стена аша, йокласа да, Айгөл аны ишетергә тиеш иде. Ләкин ул эндәшмәде. — Кызым... Син мине барысы өчен дә гафу ит, яме... Мин башкача... Эчүемне ташларга булдым, кызым... Синең өчен... Ишетәсеңме мине, кызым... Җавап булмады. Айгөл йоклыйдыр, мөгаен. Үпкәләп кенә яткан булса, берәр ничек җавап бирер иде. Йоклыйдыр. Ярый, йокласын. — Тыныч йокы, кызым... Бераздан Радик та татлы, бәхетле йокыга талды. Әмма бәхетлелек хисе озакка сузылмады. Тәрәзәдән ниндидер караңгы томан керде дә аны төреп алды. Бу, әлбәттә, төш кенә иде. Томанны ул төшендә генә күрде, һәм ул томан Радикны юргандай төреп алды да бер мизгелдән үк юкка чыкты. Кайда югалганлыгын да аңларлык булмады. Әмма шул хәлдән соң кинәт нәрсәдер үзгәрде. Радик инде үзен бәхетле итеп тоймады. Юк, алай да түгел... ул бөтенләй икенче дөньяга күчте. Ул бөтенләй бүтән кешегә әверелде. Ул әйтерсең төш күрми, ә кино карый иде. Ләкин ул әлеге киноның бер үк вакытта тамашачысы да, катнашучысы да иде. Хәтта Радик үзенең ниндидер сәер төш күргәнен дә аңлый иде. Ләкин әлеге сәер халәттән чыгарга бернинди мөмкинлеге генә юк. Ул кечкенә малай иде. Шәһәр малае. Илнур белән... Монысы кем тагын? Илнур... Илнур... Алар Илнур белән шәһәр урамыннан атлыйлар иде. — Әйдә, киоскыга кагылып китәбез! — диде кинәт Илнур. — Минем акча юк. — Минеке бар. Әйдә. — Кичә дә синекен тоткан идек... — диде Радик, иптәшенә уңайсызланып карап, — мин әтидән сорарга онытканмын. Сорарга онытмаган иде ул, әлбәттә. Әтисенең соңгы көннәрдә айныганы юк иде. Көн дә эчеп кайтып тавыш куптаргач, әнисе дә кайдадыр китеп торган иде. Мондый хәлнең дә гомердә бер булганы булмады... Радикның әтисе бөтенләй эчми иде... Нинди сәер төш соң әле бу? Һәм ул ничек үзенең төш күргәнен аңлап ята ала? Моны берничек тә башына сыйдыра алмады ул. Ахырда карышмыйча гына күзәтергә булды. Ул бер үк вакытта тамашачы да, катнашучы да иде... — Ярый инде, кызлар сыман ялындырып торма. Акча дигәч тә, исең киткән икән... Ил нур кесәсеннән иллелек алып, Радикның учына йомдырды, һәм җитәкләп диярлек кибет ягына сөйрәде. — Әйдә, берәр тәмле су алып эчәбез дә... Радикка уңайсыз иде. Әмма Ил нурның "кызлар сыман" дигәне саруын кайнатты, һәм ул дәшми-тынмый гына иптәшенә иярергә мәҗбүр булды. Илнур аннан бер яшькә зур, ул инде унөченче яшь белән бара. Дуслары да, танышлары да күп. Радик аннан бераз көнләшеп тә куя, ул үзе андый түгел, кеше белән артык аралашмый, кыюсыз. Шуңа да дус-ишләре бармак белән генә санарлык. — Илнур... — Нәрсә?.. — Әллә барып тормыйбыз гынамы? — Менә бит инде, килеп җитә яздык. Ни булды сиңа? Бер дә болай киреләнми идең... — Аяк тартмый. — Аяк сине тартмый икән, син аны тартасың инде. Әйдә. Радик башкача карышмады. Чынлап та, кибеткә ерак түгел иде инде. Менә бу тугыз катлы йортның аркасы аша чыгып, төзелеш мәйданчыгы арасыннан егерме адымлап атладыңмы, киоск алдына килеп тә басасың. Аннан соң, көн эссе, кояш кыздыра, малай ярыйсы ук кибеккән иде. Радик чамалап тора, хәзер алар тәмле су белән бергә сагыз да, шоколад та, берәр пакет каймак та алачаклар һәм кесәләрендәге иллелектән тиеннәр генә торып калачак. Илнур — акчаның иң зур дошманы. Кулында иллелек булса да, биш йөзлек булса да, соңгы тиененә кадәр тотып бетермичә өенә кайтмас. Кичә дә базардан бер кило колбаса алып әнә теге йорт подъездындагы песиләрне сыйлап йөргәннәр иде. Илнур әллә нинди сәер малай, мәхлукларны, кош-кортларны ярата. Аны үзләре ишегалдындагы бөтен җан иясе таный. Илнурны күреп калсалар, эте дә, песие дә, дошманлыкларын онытып, берьюлы йөгереп килеп сырпаланалар. Малай шуннан тәм табып, аларны иркәләргә тотына, мондый чакта авызы колагына җитә, бөтен дөньясын оныта. Әлбәттә, Радик та ярата җәнлек-җанварны, тик Илнур бөтенләй башка. Боларны уйлауга, Радик ирексездән елмаеп куйды: — Бүген дә песи сыйлыйбызмы? — диде ул, кулындагы иллелекне кесәсенә шудырып, һәм төзелеш мәйданын уратып алган тимер киртә башына ымлады. — Әнә синең без койрыгың койма башына менгән. Кая барса да койрыгын үрә тотып йөри торган Актүш, түшендә генә уч яссылыгыдай агы булган кап-кара мәче, аларның сүзен ишеткәндәй тукталып калды, бертын карап торды да авызын елмайгандагыдай киң ачып: "Мияу!" — диде. Илнур шаркылдап көлеп җибәрде: — Сәлам, туганкай! Ул, койма башына үрелеп, песинең башыннан сыйпарга иткән иде, тегесе кинәт кенә эчке якка сикерде. — Әх, әле син... — Илнур бу мизгелдә малае белән шаярган әти кеше кебек иде. — Әх, әле сер бирмәгән буласыңмы? Хәзер мин сине!.. Илнур ялт кына койма аша сикерде. Радик бертын елмаеп торгач, аның артыннан иярде. Песи, кирпеч өемнәре өстенә басып, күзләрен ялтыратып карап торды да, малайлар якынлаша башлагач, ялт кына шифер өеме астына кереп качты. — Пес-пес-пес! Әх, әле син мине санга сукмыйсыңмы?! — Илнурның тавышындагы ягымлылык Радикның да җанын иркәләде, ул дустының шундый якты күңелле булуына сокланып куйды. — Ә мин сине барыбер тотам. Тотып алам да без кибеткә китәбез. Мин сиңа шундый... Мин сиңа шундый тәмле нәрсә... Ну, мин сиңа барысын да күрсәтермен, үзең теләгәнен сайлап алырсың. Песпес-пес... Радик песинең кибетләр буйлап ризык сайлап йөрүен күз алдына китереп елмайды. Башына эшләпә кидереп, кулына кәрзин тоттырып кына куясы бар. Песидән дә яхшы сатып алучы булмас. Хе-хе-хе!.. Актүш яртылаш төзелеп беткән йортның ишегеннән кереп китте. Малайлар аның артыннан иярде. Әмма песи шундук кире атылып чыкты һәм аларның аягына бәрелеп каядыр качып китте. — Нәрсә булды сиңа?.. — Илнурның тавышында ягымлы гаҗәпләнү чагылды. — Кемнән курыктың?.. Радик, йорт эчендәге ярым караңгылыкка төбәлеп, песине куркыткан нәрсәне табарга тырышты. Кинәт түрдә ниндидер кара шәүлә селкенеп куйды. Радикның арка үзәге буйлап салкын йөгерде, бала йоннары кабарып чыкты. Күзгә күренгән нәрсә чамасыз зур һәм котсыз булып тоелды. Ул, таяныч эзләргә теләп, артына борылып карады, Ил нур юк иде. Күрәсең, песи артыннан йөгергән. — Кайда югалдың син?.. Пес-пес-пес... — дигән тавышы гына ишетелде аның, — Радик, син күрмәдеңме? — Ю... Малай башлаган сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кемнеңдер көрәк кулы авыз-борынын каплап алды. Радик котылырга теләп чәбәләнде, әмма кул көчле иде, ул чыдап булмаслык итеп кысты да салкын сулышы баш миләрен туңдырырлык итеп малайның колагына пышылдады: — Тавышланма! Тының чыгарасы булма! Юкса... Малайның күз алдында нәрсәдер ялтлап китте һәм котны алыр салкынлыгы белән муенына килеп терәлде. Пычак! Аның пычагы бар! Радик куркудан тартышып куйды, әмма муен тиресен кечкенә сызык булып тупас әрнү телде, күлмәк якасына ябышкак кайнар тамчы тәгәрәде. "Кан! Ул мине суйды!" — Мин шаяртмыйм! — дип пышылдады теге тавыш, — әгәр берәр кискен хәрәкәт ясасаң, башыңны өзәм! Аңлашылдымы?! Радик җавап бирергә дә өлгермәде, ниндидер салкын нәрсә белән авызын каплап куйдылар. Скотч булды, ахры, һәм ул салкын ташка йөзтүбән барып төште. Күзеннән утлар күренде дә дөнья алсу томан артына шуышты. — Радик, шаяртма әле. Кая качтың?.. Илнурның тавышы да башта тонык кына булып ишетелде дә кинәт ниндидер кисәкчәләргә таркалып юкка чыкты. Кинәт ул Радик булудан туктады. Ул кинәт бөтенләй икенче кешегә әверелде. Ул подвалда малайларны эләктереп алган явыз бер зат иде. Малай тирә-ягына каранып алды. Төзелеп бетмәгән йортның подвалында күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Монда кем генә керсә дә, абынып егылып имгәнмичә калмастыр. Кем генә булса да. Әмма ул түгел. Ул караңгылык кешесе һәм әлеге подвалда ул аяз көн яктысында йөргәндәй иркенләп йөри, ул барысын да күрә иде. Ул! Ул — караңгылык кешесе. Адәм балаларының чиксез-чамасыз гөнаһыннан кара сөремгә күмелеп барган Җир шарын ул һәлакәттән коткарырга тиеш, Ходай аны шуның өчен дөньяга яралткан иде. Бәндәләр азды, алар беркемне дә, Ходай Тәгаләне дә, үзләрен уратып алган дөньяны да санга сукмый башладылар. Хәтта күңелләргә Алла сүзләрен сеңдерергә тиешле булган руханилар да үзләренең изге бурычын кәсепкә әйләндерде, алар бары тик күз буяу, үзләренә мөлкәт туплау өчен генә дин юлында йөри. Ә күңелләре... Күңелләре кара мәкер белән, чиксез пычраклык, бетмәс кабахәтлек белән тулы. Хәтта руханилар шулай! Башкаларга инде бер сан да юк. Адәм балалары, азгынлык һәм пычраклыкның соңгы чигенә җитеп, дөньяны һәлакәткә сөйри. Алар белән якалашыр көч юк. Аннан башка. Ул бар. Ходайның бердәнбер күз терәп торган ышанычлы кешесе. Таянычы. Ул! Һәлакәткә юл куймаска тиеш! Әмма ул бер генә. Кешеләр күп. Бер илле елдан соң карт-корылар гына түгел, ә бүген үзләрен дөнья кендеге дип санап йөргән әзмәверләр дә үз үлеме белән үлеп бетәчәк. Алар куркыныч түгел. Бу тик вакыт эше генә. Иң куркынычы — алар дан туган балалар. Менә кемнәрне юк итәргә кирәк бүген. Азгынлыкка чумган пычрак кешелекнең киләчәген корытырга кирәк. Фәкать шунда гына Җир шары кеше дигән корткыч вирустан котылачак. Бары тик шунда гына Ходай Тәгалә иркен сулап куячак. Әмма ләкин бәндәләр тик ятмыйлар. Бала табып, үрчеп кенә торалар. Алар күпләр. Тик ул берәү генә. Ул берүзе генә өлгералмый. Әмма кулдан килгәннең барысын да эшләп калырга кирәк. Хәтта кулдан килмәгәнен дә! Моңа кадәр дә ул балаларны бер-бер артлы Ходай каршына озатты. Күп озатты. Әмма моңа кадәр ул кечкенә шәһәрләрдә, анда-санда адашып калганнарны гына яшәүдән коткарды. Хәзер мөмкинлекләр чиксез артты. Бу шәһәргә күчеп килү аның өчен зур хәзинә булды. Шушы йортның нигезендә генә күпме сабый ята! Бу зур җиңү! Бу иң-иң олы савап! Үсеп, буй җиткереп баш китәрлек гөнаһларга батудан котылып, саф һәм чиста килеш җан биргән бу сабыйлар кыямәт көнендә аңа чиксез рәхмәтле булачак әле. Бу сабыйлар аңа табыначак! Ул елмаеп куйды. Елмаюыннан бүлмә эче тагы да яктырыбрак киткән төсле тоелды. Как идәндә хәлсез чәбәләнеп яткан ике малай. Ике җиңү. Гөнаһ кылып өлгергәнче яшәүдән котылачак ике бәхетле җан! Ул янә елмайды. Менә бит нинди изге аның эше. Күңеле менә нинди изге аның. Соклангыч. Ул үз күңелендәге шушы изгелек җылысына иркәләнеп башын кырын салып малайларга карап торды. Бу малайлар шундый матур иде. Саф! Гөнаһсыз. Кешеләргә матурлык бүләк итүчеләр бар. Рәссамнар, җырчылар, шагыйрьләр. Ул да үз эшенең шагыйре иде. Ул да матурлык бүләк итә. Ясалма матурлык түгел, ә тере матурлык бүләк итә ул. Һәм кешеләргә, шул кабахәт затларга түгел, ә Ходайның үзенә! Ул Ходайга матурлык бүләк итә! Сафлык... — Бәләкәчләрем минем... — Ул искиткеч бер назлылык белән малайларга карап торды да пычагын алып кечкенә буйлысы янына атлады. Күңелендә тик изгелек иде. Күңелендәге якты хисләр бөтен тәненә рәхәт бер дулкын булып таралды. Бу мәхәббәт иде. Бу Ходайга булган тылсымлы мәхәббәт иде. Чиксез мәхәббәт хисләре белән ул Радик янына иелде. Куркудан коты алынып, дер-дер калтырап яткан малайның чәчләреннән сыйпап иркәләде. Шундый яктылык, шундый изге хисләр аның күңелен тибрәндерде, тилерткеч тойгылардан күзләренә яшь эркелде. — Гөнаһсыз җан... — диде ул, малайның битләреннән иркәләп, — өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син... Кинәт тагын теге томан узды. Бер мизгелгә генә күзгә күренеп алды да таралды. Ләкин Радик өчен тагын нәрсәдер үзгәрде. Ул Радик түгел иде. Ул баягы караңгылык кешесе дә түгел. Ул песигә әверелгән иде. Песи иде ул. Актүш иде. Подвалдан атылып чыкты. Подвалдан атылып чыгу белән туктап калды. Аның коты алынган иде, әлбәттә. Ул караңгылык кешесен таный, аннан килгән салкын әҗәл сулышын тоя һәм аз гына игътибарсызлык күрсәтсә, караңгылык кешесенең ихтыярына тулысынча буйсынып, гомеренең соңынача аңа хезмәт итәчәген белә иде. Ләкин подвалда аның дуслары иде. Подвал ишегенә карап, бер мәлгә икеләнеп калды. Әллә ничек сәер килеп чыкты. Дусларын махсус рәвештә караңгылык кешесенең кулына тоттыргандай булды. Югыйсә Актүш аларга үзенчә яхшылык эшләргә генә теләгән иде бит. Бүген иртән Назлыбикә белән якын-тирәдәге йортлар буйлап сәяхәт кылып йөргәндә, шушы подвалга да кергән иделәр. Бу йортка аяк баскан саен, аның күңелен курку ала, әллә нинди сәер дә, шомлы да авазлар ишетелгәндәй була, танавына котны алырдай исләр килеп бәрелә. Ялгызы гына чагында ул монда якын килмәскә тырыша иде дә, Назлыбикә янында куркуын сиздерергә кыенсынды. Иртән караңгылык кешесе юк иде әле. Шунда ул почмактагы ташлар арасында, күннән ясалган капчык сыман нәрсәдә, адәм балалары бик ярата торган кәгазь кисәкләрен күреп калган иде. Дуслары белән очрашкач, башта бераз шаярып алырга теләде дә, соңрак шул капчыкны хәтерләп, ал арны монда алып килде. Болай булырын башына да китереп карамады шул. Ә гомумән, кешеләр — сәер затлар, аларга яхшылык кылырга теләсәң, гел нинди дә булса бәлагә юлыгасың. Бермәлне кибет алдындагы бала арбасында елап яткан кечкенә малайның имезлеген авызына каптырып куйгач та аны чак бәреп үтермичә калдылар. Үзе вакытында качып өлгерде инде. Элегрәк мондый хәлләрдә еш кала иде Актүш, тора-бара кешеләр тормышына бик катышмаска өйрәнде. Теләсәләр ничек яшәсеннәр. Аннан соң адәм балалары турында артык югары фикердә түгел иде ул. Коточкыч гайрәтле, куркак һәм ышанычсыз җан ияләре. Алар теләсә кайсы вакытта сине авыр хәлгә калдырырга мөмкин. Бу гомумән алганда, ә араларында камил җанлылар да җитәрлек. Әле подвалда караңгылык кешесенең пычагы астында яткан икәү шундыйлардан иде. Актүш подвалга омтылып куйды да туктап калды. Куркуы үткән иде инде. Шулай да караңгылык кешесе алдында ул көчсез иде. Әлбәттә, дошманының өстенә сикереп, аның бугазын чәйнәп ташларга да була. Бу тиклеменә үк йөрәгең җитмәсә, йөзен тырмап төшерергә, пычак тоткан кулын гарипләндерергә мөмкин. Ләкин Актүш болай итәргә теләмәде. Бу гамәлләр аның канунына сыймый иде. Беренчедән, песиләр алласы булган Бөек Зат адәм канын чыгарырга кушмаган, һәм дөрес эшләгән дә, адәм канына бер манчылсаң, аннан гомер буе котылырмын димә. Икенчедән, подвалдагы зәгыйфь акыллы бәндәнең бугазын чәйнәү караңгылык кешесен юк итү дигән сүз түгел әле ул. Әлбәттә, адәм балалары нәкъ шулай эшләр иде: алар караңгылык кешесенә утлы кургаш атарлар да, тегенең мәетен күрүгә, аннан мәңгелеккә котылдык дип уйларлар иде. Шуңа да Бөек Зат ал арны адәм баласы гына итеп яралткан шул, песи итмәгән. Актүш карашын күккә төбәде. Күктә кояш кыздыра иде. Кояш. Нур. Кояш нуры бозларны да эретеп парга әйләндерә ала. Ул теләсә нинди матдәне соңгы күзәнәгенә кадәр эретеп, үзе теләгән рәвешкә кертеп кабат җыя ала. Салкынлыкка каршы бер генә корал бар. Ул — җылылык. Караңгылыкка каршы бер генә корал бар. Ул — яктылык. Җылылык һәм яктылык чыганагы — нур. Нур. Актүш тәнендәге һәрбер күзәнәкнең ягымлы нур белән тулуын тойды. Аның бөтен барлыгы хәтта көн яктысында да балкып торадыр сыман иде. Ул ләззәтләнеп киерелеп алды да назлы адымнар белән караңгы подвалга атлады. Бу һаман шул ук подвал иде, Актүшнең борынына котны алырдай исләр, колагына сәер-шомлы авазлар килеп бәрелде... Радик тагын ниндидер үзгәреш тойды. Ул караңгылык кешесенә әйләнде. — Гөнаһсыз җан... — диде караңгылык кешесе, малайның битләреннән иркәләп, — өлкәннәр төшкән сазлыкка төшмәвең белән нинди бәхетлесең син... — һәм аяк астына куеп торган пычагын алды. — Сизми дә калырсың. Үлем авыр түгел. Үлем шундый җиңел һәм ләззәтле. Син сизми дә калачаксың, сабыем... Пычакны назлы гына бер хәрәкәт белән малайның муенына китерде. Әйтерсең ул аны суярга түгел, ә иркәләргә, назларга тели иде. Ул аңа үлем бүләк итәчәк. — Син бәхетле... Моңа кадәр малайның чәченнән сыйпаган сул кулы аны нык итеп җиргә кысты. Бөтен тирә-якка чиксез ләззәт таратып малайдан саф гайрәт, керсез энергия сибелә иде. Якты энергия. — Мин сине азат итәм... — Ул пычак тоткан кулын катырыбрак куйды. — Алла хакына! һәм кинәт сызып җибәрде. Тирә-юньгә якты бер нур, ә аның кулларына җылы сыекча таралды, һавага кан исе бөркелде... Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш иде. Моңа кадәр гел шулай була иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Кулы аны тыңламады. Мускулларын киерергә, кинәт килгән гайрәт белән малайның муенына сызарга теләсә дә, куллары камыр булып таралып төште, куллары аны тыңламады. Яклау эзләгәндәй, тирә-ягына каранып алды. Каршыдагы почмактан аңа ике янар күз текәлеп тора иде. Бу ике күз, акрын гына зурая барып, ике кояшка әверелде. Аның бөтен гәүдәсе камырга әйләнде, мускуллары, сеңерләре, ми күзәнәкләре... Барысы-барысы да бер мизгелгә таралып томанга әверелделәр дә кабат җыелдылар. Әмма кабат җыелганда нәрсәдер үзгәрде. Моңарчы беркайчан да болай булганы юк иде. Нәрсәдер үзгәрде. Нәрсәдер дөрес җыелмады. Нәрсәдер... Юк, барысы да үзгәрде. Барысы да башкачага әйләнде. Ул бөтенләй башка дөньяда уянып китте. Караңгылык кешесе бөтенләй башка булып уянып китте. Идәндә яткан ике малайны ул түгел, ә бөтенләй бүтән кеше, ниндидер авыру, явыз бәндә бәйләп салган иде. Бу малайларның беркем алдында да бер гаебе дә юк иде. Әмма кемдер аларны һәлак итәргә теләгән. Аларны кичекмәстән коткарырга, теге бәндәнең явыз тырнагыннан азат итәргә кирәк иде. Ул тиз генә малайларны бәйдән ычкындырды да эткәләп-төрткәләп ишеккә юнәлтте. — Барыгыз! Барыгыз тизрәк! Теге ерткыч уянганчы китегез моннан! — диде ул, аларның язмышы өчен ихлас кайгырып, — тиз булыгыз. Малайларның коты алынган сыман иде. Әмма озынрак буйлысы телгә килде. — Курыкмагыз, абый... — диде ул, нәрсәгәдер гаебе бар сыман. — Ул ерткыч уянмаячак. Ул үлде. Сез терелдегез. Гомерлеккә. Ул бу сүзләрдән аптырап катып калды. Бары тик аның мәгънәсе бар тулылыгы белән аңына барып җиткәч кенә малайга борылып нидер сорамакчы булды. Тик алар юкка чыккан иде инде. Ул хәлсезләнеп таш идәнгә чүгәләде. Яманнан-яман төш күреп коты алынып уянган кеше хәлендә иде. Әмма күргәненең төш түгел, ә коточкыч чынбарлык икәнен ул аңлый иде. Күпме баланың гомерен өзде, күпме чәчәкне харап итте ул. Бу гөнаһлары өчен аңа мәңгегә дә бер дөньяда да кичерү-ярлыкау юк. Ул — Иблис. Ул Иблис иде... Ул чирле иде. Ул терелде. Әмма терелү аның өчен үлемнән дә авыр иде. Ничек якты дөньяга чыгар, кешеләр күзенә ничек карар?! Юк, ул шушы подвалдан мәңгегә дә чыкмаячак. Ул шушы подвалда калачак. Шулай тиеш. Бүтән юл юк. Ләкин яктылыкка чыгарга кирәк иде. Бу подвалда калсаң, тагын караңгылык кешесенә әйләнүең бар. Ул хәзер яктылык кешесе. Ул яктыга чыгарга тиеш! — Мин яктыга чыгарга телим! — дип кычкырды ул. — Яктыга чыгачакмын! Кызым хакына! Яктыга. Күпме караңгыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга! — Әти ! Әти !!! Кемнеңдер көчле селкетүенә ул уянып китте дә бернәрсә дә аңлый алмый ятты. — Әти ! Уян ! Әти ! Кинәт ул барысын да хәтеренә төшерде. Илнур... Илнур аның үз малае иде. Ә Актүш кем?.. Радик бераз айнып киткәндәй булды. Алар кызы белән утрауга килгәннәр иде ләбаса. Аны уятучы Айгөл иде. — Айгөл... Кызым... — Әти, барысы да тәртиптәме? Син нык саташтың... — Кызым... — Су эчеп ал, әти... Мә... — Кыз аңа чынаяк сузды. — Тынычлан. Радик комсызланып су эчте, һәм кинәт күңеле тулып китте. — Кызым. Балакаем минем... — Ул кызының учын яңагына кысты да сабый баладай үксеп елап җибәрде. — Гафу ит мине, кызым... Гафу итегез берүк... Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым... Кинәт кемнеңдер кычкырганы ишетелде... * * * Анна бармаклары белән матрас читен тырнап соңгы тапкыр тартышты да хәлсезләнеп тынып калды. Өзәрдәй итеп тешләгән мендәр почмагын ычкындырып, авызы белән тирән сулыш алды. Михаил аның янына хәлсезләнеп сузылып төште. Бер мәлгә бүлмәдә тынлык урнашты. Анда бары тик йөрәк тибешләре генә ишетелгәндәй булды. Бераздан хатынның уң кулы хәрәкәткә килде. Ул ирнең шәрә тәне буйлап карманып өскә менде дә аның яңакларыннан иркәләргә кереште. Михаил хатынының учларын эләктереп ирененә кысты. Анна терсәгенә таянып кырын әйләнде дә, башын ирнең күкрәгенә салып, чәчләре белән кытыклатып уйнады һәм үбәргә тотынды. Михаил аны култык астыннан эләктереп өскәрәк шудырды, иреннәрен эзләп тапты. Назлы, рәхмәтле үбешү озак сузылмады. Бераздан хатын башын күтәрде дә елмаеп иренең күзләренә текәлде: — Ерткыч син!.. — Үзең соң... Үзең... Син теләсә кемне ерткычка әйләндерә аласың... — Рәхмәт сиңа, җаным! — Бердәнберем минем. Иреннәр тагын кыска вакытка гына бергә кушылды. — Күршеләр сизмәде микән?.. — дип гаепле елмайды хатын. — Сизсәләр харап инде... — Юк... Тавышланмадык бит... — Тавышланмадык?! Йорт селкенеп торды! — Үзебезгә генә шулай тоела ул... — Әй, сизсәләр... — Хатын янә ирнең иреннәренә сарылып алды. — Рәхмәт сиңа, бер генәм... Мин үләм икән дип торам... Ир дәшмәде. Елмаеп кына куйды, һәм хатынын үзенә кысты. Беркадәр хәрәкәтсез яттылар. Сулышлар тигезләнде. — Тыныч йокы, кадерлем... — дип, йокы аралаш пышылдады хатын. — Мин сине яратам... — Мин дә сине яратам... Башкача сөйләшмәделәр. Бераздан Анна улы янына күчеп ятты да тыныч кына мышнарга тотынды. Михаилга ул йокысында да елмаеп ятадыр сыман тоелды. Ир назлы гына итеп аның башыннан сыйпады, чәчләреннән үбеп алды. Ул бәхетле һәм рәхмәтле иде. Тиздән бөтен тәненең изрәвен тоеп, йокларга дип күзләрен йомды. Ләкин ул йоклый алмады. Утрауга аяк баскач та ниндидер сәер халәт кичергән иде. Утрау аны ятсына, читкә тибәргә тырыша кебек тоелган иде. Хәзер ул моның алай түгеллеген аңлады. Ул үзе бу утрауны ят итеп күрә, ул үзе аннан канәгать түгел. Иксез-чиксез күлнең онытылган бер почмагында урнашкан бу онытылган утрау кайсыдыр ягы белән аңа үз тормышын хәтерләтә иде. Ул да бит нәкъ шушы утрау шикелле. Барысының да борын төбендә генә. Ләкин беркемгә дә күренми, аның кемлеген дә, ниндилеген дә белүче юк. Хәтта аның өчен җанын бирердәй булып яшәгән Анна да белми аның кем икәнен. Ул Михаилны мәхәббәт хакына Алласыннан ваз кичкән бер дин әһеле дип уйлый. Үзенең Алланы да оныттырып гашыйк итәрлек хатын булуы өчен горурлана, һәм иренә булган мәхәббәте ярларына сыймый. Бу, әлбәттә, бәхет. Бәлки, Михаилның тормышында очраган беренче һәм бердәнбер бәхеттер бу Анна. Бердәнбер һәм кабатланмас. Шуңа да ул үзенең үткәннәрен аңа сөйләргә курка. Бәлки, Анна аңлар да иде. Ә бәлки... Кем белә... бернинди дә гарантия юк. Хәтта аңлаган хәлендә дә... Михаилның кем икәнен белгәч, ул үзенекен тукый башлаячак. Болай итәргә ярамый бит, әйдә, туган ягыңа кайтып әйләник. Әтиәниеңне, туганнарыңны күрик, диячәк. һәм Михаил моңа риза булачак. Аннага каршы торырлык кодрәте юк аның, һәм үзенең дә теләге зур. Туып үскән җиреннән бер генә әйләнеп килү өчен әллә ниләр бирергә риза. Ләкин җанында курку яши. Гомер буена ниндидер курку яшәде аның күңелендә. Шул курку барысы белән дә идарә итте, барысын да бутап бетерде. Башта ук җиңә алган булса, хәзер бүтәнчәрәк килеп чыккан булыр иде. Барысы да. Һәм болай яшерен газаплар эчендә өзгәләнмәс иде ул. Ләкин барысы да башкача килеп чыкты, хәзер курку да башкачага әйләнде. Үсте, ныгыды. Ул авылына кайтуның нәрсә белән бетәчәген хәзер ачык чамалый иде. Иң кимендә дә Аннаны югалтачак ул. Ә Анна аның өчен бөтенесе дә. Һәм ул бу адымга бармаячак. Нәтиҗәдә әти-әнисенең рәнҗешен алып, каргалып кире китәчәк. Моңа аның тамчы да шиге юк иде. Беренче тапкыр түгел бит. Абыйсының нинди хәлләргә юлыкканын ул яхшы хәтерли иде... Башта төрмәгә эләгүен хәбәр итәргә курыкты. Кайгырырлар, дөрес аңламаслар, гаепләрләр дип уйлады. Аннан чыккач, беркайда да үзенә урын табалмыйча, монастырьга керергә мәҗбүр булды. Монда беркадәр вакытка җан тынычлыгы тапкан кебек булды. Ә күңелен корт кимерә башлагач, үзенең дөньяда барлыгын хәбәр итәргә тагын курыкты. Аны беркем дә аңламаячак иде. Хәзер тагын... Әгәр адәм баласының гомерен бер генә сүз белән билгеләргә кирәк булса, Михаилның тормышын билгели торган ул сүз бар иде — курку. Ни өчен соң? Нигә барысы да болай килеп чыкты әле? Ә бит ул бернәрсәдә дә гаепле түгел иде. Ул чорда авыл яшьләре Себергә күпләп китә иде. Акчаны мул түлиләр, эшкә урнашу мөмкинлеге бар, өйләнгәнче кесәңне калынайтып, тормышыңны бөтәйтеп алу өчен менә дигән форсат. Егет тә, армиядән кайткач, бергә укыган иптәше белән Сургутка юл алды. Себерне ул ташландык урын итебрәк күз алдына китерә иде. Элек сөрген урыны булган җир ич инде. Ә юньле урынга беркемне дә сөреп җибәрмиләр. Шундыйрак уйлар белән, тормышның бөтен кырыслыгына түзәрдәй булып килеп төште. Ләкин шәһәр матур иде. Кечкенә, пөхтә генә. Хәтта Татарстанның ваграк шәһәрләре дә моның белән ярыша алмый. Бөтен нәрсә дә кыйбаттыр дип уйлый иде башта. Әмма бәяләр артык аерылмый диярлек. Кием-салым кыйммәтрәк, әлбәттә. Аның каравы азык-төлек арзан. Шәһәр аңа шундук ошады. Төпләнеп калсаң да үкенерлек түгел. Бер атна чамасы эш эзләп йөргәч кенә монда аны беркемнең дә көтеп тормаганын аңлады. Эш табу җиңел нәрсә түгел икән. — Кайгырма юкка, — дип күңелен күтәрде дусты. — Тормыш үзгәрмичә тормый ул. Сиңа да берәр җирдән урын табылыр. Мин бер айдан артык яттым беренче килгәндә. Чынлап та, беркадәр вакыт үтүгә, эш табылды. Акчасын да ярыйсы түлиләр, һөнәре буенча да туры килә. Бары тик бер генә кыенлык бар — пропискасыз алмыйлар. Ә эш урының булмагач, беркем дә яшәү урыны бирергә атлыгып тормый. Шайтан куласасы килеп чыкты: эшең булмагач, яшәү урыны бирмиләр, яшәү урының булмаса, эшкә алмыйлар. Тәмам күңеле сүрелгән иде инде егетнең. Дусты бу юлы да ярдәмгә килде. — Пропискага үземә алам мин сине, — диде ул. — Ләкин бездә озак яшәрсең дип ышандыра алмыйм. Яңа гына өйләнешкән кешеләрне аңларга тырыш инде. Җиңгәңнең бик көйсез чагы, бәби көтәбез бит. Эшкә урнаш та тору урынын хәстәрләрсең. — Әлбәттә... — Дустына ул чиксез рәхмәтле иде. Чын дөресен ярып әйтүенә дә үпкәләмәде. Барысы да егетләрчә. — Рәхмәт, дускай. Болай да җитәрлек интектердем сезне. — Ансыз гына булмый ул... — дип елмайды дусты. — Без кемнедер интектереп киләбез дә, бер урнашып алгач, бергәләп гомер итәбез. Эшкә урнаша торган җиреңнең тулай торагы бармы соң, белешмәдеңме? — Прописка сорарлык булгач, бүлмә бирергә бик атлыгып тормыйлардыр инде. — Анысы да дөрес... Нишләргә уйлыйсың соң? — Белмим әле... Дусты әйтергәме-юкмы дигәндәй бермәл икеләнеп торды: — Бер вариант бар ул. — Ул тагын туктап калды. — Әйтсәм ачуланма түлке, яме. — Юк инде. Нишләп ачуланыйм ди. — Мин әйтеп кенә карыйм. Кабул итсәң яхшы. Кабул итмәсәң яхшы. Барысы да үзеңнән тора. — Әйтсәң әйт инде. Әйтмәсәң, башны катырма. — Бездә бер тол хатын эшли. Ире сөяркәсенә күчеп киткән. Баласы юк. Теге көнне безнең конторага килгән идең бит. Шунда сиңа күзе төшеп калган. Сораштыра. Ну, мин сөйләп бирдем инде. Ул үзенә фатирга кертергә каршы түгел. — Йортка кертергә диген инде. — Йортка кертергә түгел. Фатирга кертергә каршы түгел. — Күпме түләргә кирәк инде? Дусты пырхылдап куйды: — Анысын үзегез килешәсез. Бик дәртле хатын инде. Аңа кочаклап ятарга ир кеше булса, бүтәне кирәкми дә. Ну, ашарга-эчәргә алырсың, анысы сүзсез дә аңлашыла. Егет уйга калды. — Бер яклап карасаң, ярамаслык түгел. Өстең бөтен, тамагың тук була. Баш очыңда вакытлыча түбә дә бар дигән сүз. Аякка басканчы ярап торырлык. Ә тора-бара үзең хәстәрлисең. Килешеп китсәгез, бергә яшисез. Килешмәсәгез, башыңны алып китәсең. Егет дәшмәде. — Үзең карыйсың инде. Эшкә урнашкач, бөтен шәһәрне бер итеп яшәр урын эзләде. Ләкин бернинди дә җай килеп чыкмады. Урын тәкъдим иткән җирдә хакны кыйбат сорыйлар, очсызлысында буш урыннар юк. Кайда барсаң да бер балык башы икән бу дөнья — берсе булса, берсе юк икән. Әле вокзалда, әле бергә эшләгән иптәшләрендә, әле "җир"дәге танышларында кунып айдан артык йөрде дә, дустының теге сүзен исенә төшереп, тәвәккәлләргә булды. Башкача булмый иде. Югыйсә эшләгән бөтен акчаң күчтәнәчкә китеп бара. Хатын ярамаслык түгел иде. Егеткә ул беренче күрүдә үк ошады. Ниндидер назлы, үзенә тартып тора торган бичә. Мондыйлар белән бер бүлмәдә яшәргә дә, эшләргә дә, кочаклашып ятарга да була. Беренче күрү белән шулай уйлады егет һәм күңеленең кайсыдыр почмагы белән тойды — әлеге фикерләрнең тууына чарасызлык та беркадәр сәбәпче иде. Шулай итеп бер кыек астында яши башладылар һәм беренче төнне үк бер юрган астында очраштылар. Иртән уянганда икесенең дә күз төпләрендә зәңгәрсу түгәрәкләр хасил булса да, икесенең дә карашлары канәгатьлек белән балкый иде. Мәхәббәт түгел инде бу. Күрер күзгә бик назлы күренсә дә, бу хатынны үз түшәгеңә яткыру өчен әллә ни зур егетлек тә кирәкми. Шуңа күрә аның белән йоклауның шатлыгы да шул чама гына. Ләкин кот очыргыч кайгы да, зур югалту да түгел. Ул вакытта шулай уйлаган иде егет. Хәзер аңа болай булып тоелмады. Гомеренең әллә нинди чит-ят сукмакларга кереп китеп, чуалып-чияләнеп бетүе өчен нәкъ аның шушы хатынга фатир керергә риза булуы сәбәпче булып тоелды бүген. Чөнки барысы да шуннан башланды бит. Себергә күпләр китә. Күпләр йортсыз, эшсез йөри. Ләкин барысы да үз юлын таба. Эшен дә, яшәр урынын да. Аз гына сабыр булса, вакыйгаларны үзе теләгәнчә ашыктырырга тырышмаса, ул да коры калмас иде. Ләкин ул сабырлыгын тиз җуйды һәм җиңелрәк юлны сайлады. Ә ул юл менә нинди хәлләргә китереп җиткерде! Әлбәттә, бу ханым бер иргә генә канәгать булып ята торган булса, болай килеп чыкмас иде. Шулай әкрен генә үз көннәрен үзләре күреп, өлешләренә төшкәне белән канәгать булып, беркемгә дә комачауламыйча гына яши бирерләр иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Егетне тиздән вахталы эшкә күчерделәр. Ул унбиш көн тайгада ятты, унбиш көн әлеге хатын янында. Вахтадан кайткан вакытларында фатирда бик зур кәеф-сафа эзләрен дә күргәләде. Хатынның йокысызлыктан шешенеп беткән йөзе дә, анда-монда тәгәрәшеп яткан шешәләр дә булды. Хәтта карават астыннан кулланылган презерватив та чыкты. Ләкин егет тавыш куптармады. Хәтта кырын күз белән дә, шаяртып та эчендәген сиздермәде. Аңа, әлбәттә, уңайсыз иде. Куеныңда дөньясын онытып, кайнар сүзләр пышылдый-пышылдый, акылыннан шашардай булып назланган хатынны башка берәүнең кочагында күз алдына китерү бер иргә дә җиңел түгел. Әмма егет артык пошынмады да. Ул аның хатыны түгел ләбаса. Ул егет яшәгән фатирның хуҗасы гына. Акча сорамый, юкка-барга бәйләнеп бармый, хаҗәтен үтәп тора... Ә көнләшү дигән нәрсә булмады. Ул моңа кадәр дә кемнәрнеңдер куенында эрегән, моннан соң да шулай дәвам итәчәк, һәм вәссәлам. Егет аны беркемнән дә көнләмәде. Ләкин... Ләкин бу чибәр ханымны, түшәктә сиңа оҗмахның бөтен почмакларын күрсәтеп чыга алган дәртле ханымны, чын лап яратучылар да булгандыр. Чынлап яратучылар һәм анда фатирда торган егеттән ("Ә без аның белән бернинди дә мөнәсәбәттә түгел. Ул мине бөтенләй кызыксындырмый".) көнләүчеләр булгандыр, һәм бер аннан гына да түгел. Ә бәлки, ире шушы йортка ияләшкән берәр хатынның түземлеге соңгы чиккә җиткәндер. Алай булуы да мөмкин иде. Чөнки чибәрбикә өчен өйләнгән-өйләнмәгән дигән төшенчә бервакытта да булмады. Ярарлык дәрәҗәдәге матур һәм сәламәт ир булса, калганы әһәмиятсез иде. һәм аңа Ходаймы, табигатьме шундый сәләт биргән, хатын теләсә кемне дәрте ташкан айгырга әверелдерә ала иде. Кайчагында егет болай да уйлап куйгалады: "Җенси куәтен җуйганнарны җыеп дәваласа, бу дөньядагы иң бай хатынга әверелер иде, шайтан алгыры! Мин беркайчан да үземне шундый сексуаль ирмен дип белми идем. Искиткеч бит, искиткеч!" Үзенең яшәү рәвеше белән телгә керсә дә, кемнәрнеңдер җирәнүле карашына дучар булса да, бу ханымны хөрмәт итә иде ул. Аңлап та, аңлатып та булмый торган ниндидер үзенчәлекле ярату белән ярата иде. Вахтага киткән чакларында аңа тартыла, озаграк күрешми торсалар сагына иде. Ул көнне дә сагынып кайтты егет. Ләкин кайту белән фатирга ашыкмады. Аңа тулай торактан бүлмә бирергә тиешләр иде, караңгы төшкәнче шунда барып, бүлмәсен карап кайтырга булды. Ачкычын кулына алса, бүген хатын белән төн үткәрер дә иртәгәдән шунда күчәр. Ни әйтсәң дә үз бүлмәң булу яхшы. Ә хатын белән араны өзәргә теләмәсә, баргалап йөрер, куна калгалар... Тиз булыр, бүлмәмнән бер урап чыгармын да кайтырмын дип уйлаган иде. Алай килеп чыкмады. Ачкычын бирде комендант. Бүлмә соклангыч иде. Бер карасаң, артык әллә нәрсәсе дә юк. Бүлмә тек бүлмә инде. Ләкин ул бүлмәнең үзеңнеке булуы соклангыч иде. Кечкенә булса да, үз дөньям бар дигән сүз бу. Үз тормышым белән яши башладым дигән сүз. Егет вахтадан кайткан сумкасын шунда калдырды да коридорга чыкты. Комендант аңа елмаеп күз кысты: — Иртәгә минем ял көне. Синең дә ялга кайтыш. Бүлмәне юып алабызмы әллә? Егетнең моңа теләге юк иде. Ләкин карышырга да кыенсынды. — Ныклап урнашкач, иркенләп юарбыз әле... — Анысы берсүзсез шулай. Ләкин минем бүген эчәргә кәеф бар. Шуңа күрә без бүлмәне икәүләп чылата гына торыйк. — Ярый алайса. Хәзер кибеттән урыйм. — Юк, син аңламадың... Аракы минем үземдә дә бар. Берүзем эчә алмыйм ич инде. Аннан соң, сөйләшер сүз дә юк түгел. Бүлмәгә кире кереп утырдылар. Комендант кәрәзле телефоныннан кемгәдер шылтыратты да озакламый закускалар белән бер ярты китерделәр. — Сине бик яхшы сварщик дип ишеттем... — диде комендант, икешәр рюмка түңкәреп куйгач. — Халык сөйләсә, дөрес сөйли бит инде. Ә мин бүгеннән яхшы сварщикка мохтаҗмын... Егет, әлбәттә, риза иде. Йомышларын йомышлап килешкәч, тагын берешәр рюмка җибәрделәр дә комендант чыгып китте. Аның фатирындагы торбаларны алыштырырга гына кирәк икән. Ике-өч көнлек эш инде. Бушка, әлбәттә. Ләкин яшәр урын тапкан егет өчен акча әлегә бик мөһим дә түгел иде. Ул шатланып калды. Өстәлне җыештырды да фатирына кузгалды. Комендант белән берне төшергәч, аппетиты ачылган сыман тоелды һәм ул, юл уңаендагы мәйханәгә кереп, йөз граммлап чыкты, аннан соң фатир янындагы супермаркеттан күчтәнәчләр җыйды. Күтәргесез иде алган нәрсәләре. Ул моңа сөенде генә. Ни генә әйтсәң дә, фатир хуҗасына рәхмәте чиксез иде аның. Иң авыр вакытта зур таяныч булды. Бүгенге көнне дә бәйрәмгә әйләндерергә кирәк. Табын корып җибәрерләр. Туй табынын хәтерләтеп торсын. Дәртле адымнар белән баскычтан күтәрелде. Кыңгырауга басты. Ишек ачучы булмады. Бераздан ул ишекне үзе тартып карады. Ачык иде. Ул инде Себернең сәер гадәтләренә күнегә төшкән иде, шуңа да уйлап та бирмәде. Монда ишек бикләү әллә ни әһәмиятле булып исәпләнми. Ул бикле булырга мөмкин, мөмкин ачык булырга. Тик сиңа бернинди дә карак кермәячәк. Тәртибе шундый. Ишек төбенә сумкаларын куйды да аягын салды. Ишекне бикләде. Хәзер хатын аның тавышын ишетеп атылып чыгачак, егетнең куенына ташланачак. Ә аннан соң булачак хәлләр өчен ишекнең бикле булуы бөтенләй үк әһәмиятсез түгел иде. Егет елмаеп куйды. — Тук-тук-тук! Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр! Ул кычкырып әйтте. Өйдә кеше булса, ишетмичә кала алмый иде. Сүзен тагын кабатлады. Җавап булмады. Инде аның иренендәге елмаю җыелыбрак калды, һәм ул эчкә атлады. Бер мизгелгә күңелен рәнҗү уты телде. Түрдәге караватта хуҗабикә ниндидер ир белән ята иде. Шәп-шәрә килеш. "Ник монда килдем әле мин, тиле, — дип уйлады ул. — Үз бүлмәм бар көенә нишләп йөрим монда? График буенча иртәгә генә кайтырга тиеш идек бит. Нишләп әле шуны онытып җибәргәнмен?!" Күңелендәге үкенү, рәнҗү ачысын кинәт гаҗәпләнү алыштырды. Ир дә, хатын да селкенмиләр иде. Кинәт ул ак простыня буйлап идәнгә тамчылаган канны күреп алды. Боларны кемдер үтереп чыгып киткән иде. Күптән түгел генә. Кычкырып җибәрде, һәм, уйларының дөреслегенә ышанырга теләгәндәй, аяк астында яткан пистолетка үрелде. Пистолет җылы иде. Ул әлеге пистолетның чын икәненә ышанырга теләмәде. Бу уенчык пистолет кынадыр. Моның белән кеше үтереп булмыйдыр, һәм караватта яткан ир белән хатын да үле түгелләрдер. Алар бары нәрсәдер уйнаганнар гына һәм хәзер үлгәнгә сабышып яталар гына. Бәлки, чынлап та шулайдыр... Ул көч-хәл белән аякларын сөйрәде. Ләкин аларның күкрәгендәге пуля эзен күргәч, моңа тамчы да ышанычы калмады. Кычкырырга итте. Тавышы чыкмады. Ул, җаны суырып алынган бәндәдәй, бүлмә уртасында аңгыраеп басып торуын белде. Бары тик өйгә кемнәрдер атылып кереп, үзен идәнгә егып салгач кына нинди хәтәр хәлгә юлыгуын аңлады. Тик ул гаепсез иде. Ул үтерүче түгел. Ләкин ул үзенең үтерүче түгеллеген судта исбатлый алмады. Һәм унбиш елга төрмәгә эләкте. Хәзер аңлый инде, үтерүче булмаса да, гаебе юк түгел иде. Ул үз тормышын гөнаһтан башлады, ә сафлыктан башланмаган юл сафлыкка илтми. Гөнаһ... Иректә чагында бу сүз аның төшенә дә кереп карамады бугай. Бары тик картәтисе, ә кайчагында әнисе дә гөнаһ турында искә алалар иде. Ләкин егет аларга бернинди игътибар бирми, бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып ычкына. Дин турында да артык югары фикердә булмады. Бары тик төрмәгә килеп эләккәч кенә мәңгелек төшенчәләр турында уйланырга вакыты күбәйде. Үтерүчеләрне, гадәттә, җансыз һәм таш күңелле кешеләр итеп күзаллыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Алар да бөтен кешеләр шикелле үк яхшы һәм яман сыйфатлар җыелмасыннан тора. Һәм бөтен кеше шикелле үк газапланалар, шатланалар, сокланалар, җирәнәләр. Алар да гади һәм гадәти кешеләр. Бары тик тормышның билгеле бер мизгелендә холыкларының тискәре ягы өстенлек алган. Кылган гөнаһлары өчен чын күңелдән үкенүчеләр дә, Алладан да, шайтаннан да өметен өзеп башларын сантыйга салучылар да — барысы да бар алар арасында. Төрмә тормышында әйбәт якларыңны күрсәтү өчен шартлар юк, әлбәттә. Монда усаллык хөкем сөрә. Ерткычлар зонасы. Хәтта күңеле белән бик үк явыз булмаганнар да әйбәтлеген яшерергә мәҗбүр. Изгелек монда йомшаклык билгесе шикелле кабул ителә. Ләкин төрмә яхшы эшләрдән, изге гамәлләрдән мәхрүм түгел, һәм тоткыннарның күңелен яшерен кимергән бер нәрсә — "ник әле болай килеп чыкты?" дигән сорау — аларны уйланырга, бөек төшенчәләр турында фикер йөртергә мәҗбүр итә. һәм дин юлына этәрә. Әлбәттә, бүтән сәбәп тә бар. Төрмә кырыслыгыннан качарга, беразга гына булса да реаль чынбарлыктан аерылып торырга, үзеңне дә башкалар кебек үк Алланың тигез хокуклы бер бәндәсе итеп тоярга тырышу. Адәм баласы һәрвакыт аңлауга, күңел җылысына мохтаҗ. Ләкин төрмәдә аны табып булмый, эзләнеп тә булмый. Бу йомшаклык. Әмма ул җылылыкны Ходайдан эзләү — табигый нәрсә. Аларга төрле дин әһелләре килә иде. Баптистлар да, иудейлар да, православныйлар да. Муллаларның гына никтер күренгәне булмады. Әлбәттә, православныйлар еш килә, бу дин ни өчендер дәүләтнең рәсми дине рәвешендәрәк кабул ителә иде. Михаил да шуңа тартылды. Аннан соң, зонага килгән поп үзе дә яхшы кеше иде. Тормышның ачысын-төчесен күргән егет һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә. Һәм аның белән аралашкан саен, күңелне ниндидер җылылык, киләчәккә ышаныч биләп ала иде. Михаил... Ул чакта үз исеме белән яши иде әле ул... Ул бөтен поплар да шундый изге күңелледер дип уйлый, моңа бөтен барлыгы белән ышана иде. һәм диннең тәгълиматлары да, һәм поп та аңа якын булып тоелды. Ул алар белән якынайган саен, күңеленә тынычлык тапты. Һәм кайсы вакытларда: "Ник безнекеләр христиан динен өнәп бетермәделәр икән. Менә дигән якты дин ич. Ник бөтен ил шуны тотмый икән?" — дип уйлады. Бары тик соңыннан гына, төрмәдән чыгып, чиркәүгә урнашкач кына, үзенең никадәрле хаталануын аңлады. Төрмәгә килеп йөргән поп кебекләрне сирәк очратты ул иреккә чыккач. Һәм бер нәрсәне аңлады: дин әһелләре дә бөтен кешеләр шикелле үк яхшы һәм яман сыйфатлар җыелмасыннан тора. Һәм бөтен кеше шикелле үк алдашалар, урлашалар, талашалар, берберсенә мәкер коралар икән... Алар да гади һәм гадәти кешеләр. Бары тик тормышның билгеле бер мизгелендә холыкларының яхшы ягын гына күрсәтеп алалар. Ләкин боларны аңлау Михаилга җиңеллек өстәмәде. Дин әһелләренең изге күңелле булуы аның өчен күпкә яхшырак буласы иде. Бу аның туган ягына кайту мөмкинлеген өзде. Улын күрсә, әнисенең йөрәге ярылачак иде. "Кем минем улым?! — диячәк ул, рәнҗүле күз яшьләрен түгеп. — Түремчик, поп!" һәм ул малаеның төрмәгә эләгүен, хәтта адәм үтерүен кичергән очракта да попка әверелүен күтәрә алмаячак. Боларны аңлау җиңел түгел иде. Михаилның йөрәген утлы хәнҗәр белән кисеп алдылар шикелле тоелды. Ул мәңгегә дә төзәлмәслек хата ясады. Үз йөрәгенә үзе хәнҗәр кадады егет, һәм ул хәнҗәр үләргә дә, бәхетле булып яшәргә дә ирек бирмәячәк. "Минем улым Михаил — түремчик һәм поп! — дип күңеленнән кабатлады Михаил. — Ә киленем — марҗа!" һәм әтисенең тавышын ишеткәндәй булды: "Әнкәсе, тавыкларыңа җим сибеп кер әле!.. Малай белән сөйләшер чак җитте..." Әлеге тавышны ул аермачык ишетте, һәм гаҗәпкә калды. Тагы ишетелмәсме дигәндәй, колак салып торды. Ләкин әтисенең тавышы бүтән ишетелмәде. Хатын-кыз тавышы ишетелде. Коридордан. Өзгәләнеп кычкырган тавыш... Михаилның бөтен уйлары мизгел эчендә очып юкка чыкты. Ул сикереп торып утырды. Кемдер ярдәм сорап кычкыра иде. * * * Бүлмәгә кергәч, Хәлил тагын телефонына үрелде. Телефон үле иде. Ул аны ачу белән караватына ыргытты. Россиянең мәңгегә шул инде — монда бернәрсәгә дә тулысынча ышанырга ярамый. Монда һәрвакыт уяу булырга һәм алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк. Ул үзен Америкадагыча хис итте, онытылып китте, һәм менә... Көтмәгәндә-уйламаганда әллә нинди сәер хәлләргә юлыкты. Соңгы ике-өч көндә генә^аны беркайчан да булмаганча итеп алдадылар. Нью-Йорк урамында очраган татар кешесе төп башына утыртып китте — бер. Телефон эшләми — ике. һәм Россиягә кайтып, җанга якын урыннарда йөрисе урынга ул Ходайның хәтереннән төшеп калган ниндидер утрауда ята — өч. һәм бу хәлдән ничек чыгарга икәнен дә белми — дүрт. Шайтан алгыры! Юк, монда кайтып җиткәч, Казанга кул сузым ара гына ич инде. Ник ул шунда түгел? Бүген туганнары белән күрешеп, елашып-көлешеп таңнар атканчы сөйләшеп утырасы кеше бит инде югыйсә. Әллә нинди бер алдакчы татар сүзенә ышанып, чүплек башына да ташларга җирәнерлек иске тагаракка утырып кит, имеш, һәм менә... Башың эшләмәсә, шулай шул ул... Ләкин ул мондый уйларын йөгәнләргә тырышты. Күңелендәгесен Робертка сиздерергә ярамый. Ни генә әйтсәң дә, Россия — Хәлилнең туган иле. Әтисенең Ватаны турында улы күңелендә начар фикер калмасын. Иң мөһиме — шул. Калганы үз вакыты белән җайланыр әле. Бөл ай уйлагач, чынлап та җиңелрәк булып калгандай тоелды. Әйе, артык хәвефкә бирелерлек сәбәп юк иде, бер карасаң. Утрау матур. Сәяхәт күңелле узды. Һәрхәлдә, Роберт, телне белмәсә дә, бер генә минут та боегып тормады. Дуслары да шундук табылды. Инглиз телендә ничек оста сөйләшүләрен әйт әле шушы балаларның. Дөньяның төрле почмагыннан җыелган кешеләр түгел, ә бергә уйнап үскән яшьтәшләр диярсең. Россиянең дә искиткеч яклары бар шул. Кеше монда ясалма түгел. Әллә нинди, әйтеп-аңлатып булмаслык халык. Урысы ни, татары ни — аерма зур түгел. Барысында да ниндидер уртак яктылык бар. Ихласлык. Әнә бит Робертны ничек якын итеп, туганнары кебек күреп үз араларына керттеләр. Америкада булса, аз гына башкачарак булыр иде. Читтән килгән кешегә анда барыбер чит итеп карыйлар. Елмаялар, көләләр, ә барыбер син үзеңнең чит икәнеңне тоясың. Монда киресенчә, монда читләрне якын итеп кабул итәләр. Үзенекен таптап узса уза, әмма читтән килгәнгә хөрмәт күрсәтми калмый. Борын заманда әнә татарлар ханнарны да читтән чакыра торган булган. Халыкның борын-борыннан килгән бер үзенчәлеге инде бу. Робертның теге кыз белән калуын Хәлил, әлбәттә, күреп торды. Елга вокзалында ук күз-каш сикертешәләр иде. Тәки үз дигәнен иткәннәр. Ярый, бер-берсенә ошагач, теләгәннәрен кылансыннар. Бары тик соңыннан бәла генә булырлык булмасын. Бу хакта улы белән күп тапкырлар сөйләшкәне бар, Роберт юләр егет түгел, башын югалтмас. Аның өчен Хәлил тыныч иде. Кызы да чибәр күренә. Яшь чагы булса, ул үзе дә берәр нәрсә уйлаган булыр иде. Молодец, малай! Җебегән түгел. Күзе күргәнне кулга төшерә белә. Боларны уйлауга, кәефе күтәрелеп китте. Ул монда килүеннән канәгать шикелле иде. Әлбәттә, канәгать иде. Бары тик арыткан гына. Баштарак кәефсезләнүе дә шул алҗу аркасында иде бугай. Ярый, ял итәргә кирәк. Йокларга. Ә иртәгә барысы да тәртиптә булыр. Хәлил улы кайтуына урын җәеп куйды. Аннан соң үз түшәген әзерләде. Өс-башын алыштырып урынга ятты. Күзләрен йомды. Күзләрен йому белән, әтисенең канәгатьсез йөзе пәйда булды: — Университетка керә, имеш, берәү! Ха! — Ә нигә?! Мин кемнән ким?! Әтисе авыр сулап куйды: — Анда безнең ишеләрне барыбер алмыйлар. Вакыт уздырып йөрмә. — Алалар. — Мин сиңа эш белешеп кайттым. Берәр ярты ел тракторда йөрерсең дә, тәртибең әйбәт булса, бригадир итеп куярлар. Авылда бригадирдан да яхшырак урын юк. Моны ычкындырырга ярамый. Хәлил дәшмәде. Әтисе хаклы иде. Бригадир — авылның хуҗасы, бөтен нәрсә үз кулында. Ләкин авыл кечкенә, ә егетнең хыяллары зур һәм аның бригадир буласы килми иде. Хәлил берни дә эндәшмәде, башын иеп, өйдән чыгып китте. Өнсез генә күзәтеп торган әнисе аңа иярде. — Әтиеңә ачуланма, улым, — диде ул җанны эретерлек тавыш белән. — Гади колхозчы баласының укырга керә алуына ышанмый ул. Ә кирәкле кешесен табып "майларга" безнең акчабыз юк... Хәлил аны кочаклап алды: — Әни... — Егетнең тавышы назлы да, катгый да иде: — Мин үз көнемне үзем күрер яшькә җиттем инде. Мин үзем теләгән җиргә китәчәкмен. Тик син ачуланма, яме. Әнисе дәшмәде. Тулган күңелен чайпалдырмас өчен, аскы иреннәрен кысып тын калды. — Ярый, миңа димәгәе, хет Әмерикәгә кит, — диде аннан соң, үпкәләү катыш наз белән, — тик бәхетле генә бул. Кинәт әтисенең дәһшәтле тавышы яңгырады. Ул, күрәсең, барысын да ишетеп торган иде. — Китми беркая да! Карчык, бар әле, тавыкларыңа җим сип... Әтисенең бу сүзе улы белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә кирәк дигәнне аңлата, һәм мондый сөйләшүнең нәрсә белән бетәчәге билгесез иде. Малаен ул каеш белән каезлап алырга да, ниндидер авыр эшкә йөгертергә дә, ихатаның берәр почмагына бастырып куярга да мөмкин. Тик нәрсә белән генә тәмамланса да, малай файдасына түгел. Бүген бигрәк тә. Әтисенең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде. Икәүдән-икәү генә калгач, әтисе озак кына сүзсез торды. — Һәркемгә үз баласы кадерле, — диде аннан соң көтелмәгән йомшак тавыш белән. — Авылда калсаң, күз алдында булырсың. Кирәк чакта ярдәм итешеп яшәрбез. Җаныбыз тыныч булыр... — Әти, энекәшләр бар бит әле. Алар авылда калыр... — Һәр бала бердәнбер. Бердәнбер һәм кабатланмас. — Мин укырга керергә телим. Әтисе тагын тын калды. Тәмәке алып кабызды. Тартуын берничә ел элек ташласа да, ул кесәсендә гел берәр пачка "Астра" йөртә иде. Ютәлләп алды һәм сүгенеп тәмәкесен сытты. Тагын бертын уйланып торды. — Ярый, — диде аннан соң әрнүле елмаю белән. — Әниең хаклыдыр... Миңа димәгәе, хет Әмерикәгә кит, тик бәхетле генә бул. ...Хәлил яңагы буйлап тәгәри башлаган күз яшьләрен сөртеп куйды. Торып утырды. Әтисе дә, әнисе дә сайлауны шул рәвешле малайның үз иркенә калдырсалар да: "Мин укырга китәм инде. Әти, әни, сау булыгыз. Уңыш теләп калыгыз", — дип китәргә аның йөрәге җитмәде. Бу сөйләшүдән соң Хәлил турында башкача сүз кузгатылмады. Энекәшләре инде аны авылда калырга булды дип уйлап сөенә дә башлаганнар иде бугай. Ләкин Хәлил көннәрнең берендә энекәшләрен җыеп алды да һәркайсына кечкенә бүләк өләшеп чыкты. "Мин шәһәргә китәм, егетләр, — диде аннан соң, — тик бу хакта әти-әнигә әле әйтми торыгыз. Кич җиткәч кенә әйтерсез. Борчылмасыннар. Барып җитү белән хат язармын. Хушыгыз". Бүләкләр өчен сөенгән малайлар аның китүе турында уйлап та бирмәделәр. Хәлил, кеше күзенә күренмәскә тырышып, ындыр артлап кына олы юлга чыгып китте. Олы юлга... Хәлилнең тамагына төер килеп тыгылды. Күзләре янә яшькә чыланды. Роберт кайтуына елап утыру яхшы түгел иде. Тынычланырга, йокларга кирәк. Тынычланырга һәм йокларга... Ул, сумкасында актарынып, йокы даруын эзләп алды. Бер төймә йотып куйды. Бераз уйланып торды да тагы ике төймә алып йотты. Артык булмас әле. Аның ярсыган йөрәген тынычландырыр өчен бик таман гына булыр. Хет Америкага кит... Ул зур компаниянең җитәкчесе һәм әти-әнисе хыяллана да алмаганча бай әфәнде иде. Аның белән очрашкач ук күпләрнең күзенә майлы ялагайлык саркылып чыга, телләрендә ярарга тырышу теләге сайрый башлый. Ләкин Хәлил бәхетлеме соң? Бәхетлеме ул? Хәлил бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирә алмый иде. Бераздан бөтен булмышында арыганлык тоеп, ул урынга ятты. Аркасы түшәккә тигәч, бөтен тәнен ниндидер ләззәт биләп алды. Утрау ташландык урын сыман тоелса да, карават яхшы иде. Йомшак, назлы. Бераздан Хәлил җиңелчә генә гырылдап йокыга китте. Төшендә ул кабат үз кабинетында иде. Кинәт ишек ачылып китте... Кемдер керде... Аның хәтта йөзе дә күренмичә калды... Керүченең ишектән узуга ук аяк астына ташланып туфли очларын үбә башлавы ук сәер иде. Хәлил бу күренештән кычкырып көләргә дә, аны җитди кабул итәргә дә белмәде. Ул, әлбәттә, абруйлы кеше иде, әмма бу дәрәҗәдә баш орырлык зат түгел. Хәзер солтаннар, әмирләр алдында да болай кыланмыйлардыр. Ул бер мизгелгә югалып калды да аяк очына баш оручыны күтәрергә ашыкты. Әмма керүче идәнгә тамыр җәйгән сыман иде. — Зинһар өчен, коткарыгыз безне, — дип ялварды ул, идәнгә бар гәүдәсе белән сеңеп бетеп, — Алла хакы өчен рәхимегездән ташламагыз. Югыйсә бар авылыбыз белән һәлак булачакбыз. Зинһар, моңа юл куймагыз. Үтенәбез. Хәлил нидер әйтмәк булган иде дә, каушап, дулкынланып калды, һәм уңайсызланып тирә-ягына каранып алды да керүчене торгызырга укталды. — Зинһар, коткарыгыз! — дип дәвам итте тегесе, идәнгә чат ябышып. — Афәт килде, афәт! Бары тик сез генә ярдәм итә аласыз... Хәлил сакчыларын чакырып кертергә дә уйлаган иде, бу сәер бәндәне идәннән кубарып алып кәнәфигә утыртып куйсалар, аңа сөйләшү күпкә җиңелрәк булачак, тик бу уеннан ни өчендер кире кайтты. Керүче кыланмый, артистланмый, аның ялварулары ихлас күңелдән шикелле иде. Гади адәм баласының аяк асларына егылып ялынырга мәҗбүр ителгән бу хәсрәтле бәндәгә көч куллану түбәнлекнең дә түбәнлеге булыр төсле тоелды. — Сез соңгы ышанычыбыз. Берүк безне яклаучысыз калдырмагыз инде. Рәхим-шәфкатегездән ташламагыз... — дип тезде керүче. Хәлил уйга калды. Шушы рәвешле тоташ гомер басып торса да, бернәрсә дә үзгәрмәячәк, ул бернәрсәне дә ачыклый алмаячак һәм таныш түгел бәндәнең еламсырап ялваруы аны акылдан яздырачак иде. — Без болай вакыт кына үткәрәбез, — диде ул, керүченең җилкәсеннән тартып, — Сез басыгыз әле. Утырып, кешечә сөйләшик. Әмма теге бәндә аны ишетми иде. — Авылыбызга үләт килде, — дип үзенекен тукыды ул. — Бернәрсә дә ярдәм итми. Берни дә коткара алмый безне, бары тик сез генә... Һәм кинәт катып калды. Хәлил әйткән сүзләрнең мәгънәсе аңына барып җитте булса кирәк. Акрын гына, ниндидер гөнаһ кылып хөкем көткән эт сыман сак кына башын күтәрә төште һәм ярым пышылдау белән сорап, хәтта сорап та түгел, ә үз колакларының ялгыш ишетмәвен расларга теләгәндәй әйтеп куйды: — Утырып сөйләшик, дисезме?.. Керүченең йөзен күрүгә, Хәлил дертләп китте. Аның чырае скелет башына яшькелт-сары төстәге җилем кидереп куйган сыман иде. Өстәвенә юка тиресе астыннан зәңгәрсу кан тамырлары беленеп тора. Бу тере кешедән бигрәк борынгы заманнардан калган мумияне хәтерләтә иде. Шул ук вакытта аның йөзендә кешене аерып алырлык ниндидер бер сыйфат, моны мөлаемлык дип тә, күңел яктылыгы дип тә булмыйдыр, ниндидер бер тылсымлы нур катламы бар иде. Шуңа да Хәлил башта дертләп куйса да, аның кыяфәтенә тиз ияләште. — Әйе, утырып сөйләшик. Болай без бер-беребезне аңлый алмаячакбыз. Таныш түгел бәндә бер мизгелгә катып калды: — Гафу итегез... Зинһар, гафу итегез... — һәм ул акрын гына, кешедән бигрәк күз алдында үскән гөл шикелле торып басты. — Гафу итегез... Минем сезнең кебек зур кешеләр белән аралашканым юк, тәртибен дә бик белеп бетермим... Мин авылдан килдем... Ул үзенә берничә размерга зуррак соры пинжәк, алсу төстәге стрейч чалбар кигән, ак күлмәге өстеннән сары шакмаклы галстук тагып куйган. Моңа башындагы түбәтәен һәм аягындагы зәңгәрсу кроссовкаларын да өстәсәң, авылдан килүенә тамчы да шикләнерлек түгел иде. Ул гына да түгел, соңгы утыз елда бу кешенең авылыннан беркая да диярлек чыкканы юк һәм аны юлга озату өчен авылдашлары үзләренең иң затлы киемнәрен җыеп китергәннәрдер дип тә уйларлык иде. Хәлил елмайды. Керүче дә аңа ияреп елмайды. Моңсу ялагайлык булып түгелгән күзләренә карасаң, ул хәзер койрыгын да болгап куяр төсле иде. — Утырыгыз, — дип, кәнәфигә ишарәләде Хәлил. Керүче, күзләрен аннан алмыйча гына арты белән чигенеп, креслога барып утырды. — Чәй яки кофе эчәргә теләмисезме? Бу сорау аңына барып җитүгә, керүченең күзләрендә урлашып тотылган песинекенә охшаш хыянәтчел бер теләк ялтлап китте. Тик ул шундук, карашын яшереп, башын какты. "Каян исеңә килде мондый фикер?! Рәхмәт сиңа! Килә, әлбәттә! Шултиклем нык эчәсем килә!" — дип кычкыру ишетелер сыман иде. Әмма абзыйның авызыннан: "Юк... Рәхмәт..." — дигән пышылдау гына сытылып чыкты. — Шулай да чәй китертик әле, — диде Хәлил, елмаюын яшерергә тырышып. — Сезнең дә сүзегез озакка сузылыр сыман. Хәлил үзе дә авыл малае иде. Шуңа да шәһәргә ни чарадан бичара чыгып киткән бу абзый аңа якын да, бераз гына кызганыч та булып тоелды. Институтка имтихан бирергә килгәндә ул үзе дә өстенә училище формасы, аягына кедалар киеп килгән иде. Гади колхозчы малае, кулына киндердән тегелгән иске сумка тотып, аягына кедалар киеп укырга килгән малай. Анда да әтиәнисеннән качып киткән иде әле, хәтта кире авылына кайтырга да акчасы юк иде. Уйласаң еларлык... — Рәхмәт... — Абзый кыюсыз гына елмаеп куйды, — сезне мин бик тәкәббер кешедер дип уйлаган идем. Бер өстәл артына утырып чәй эчү... Менә сез нинди икән!.. Рәхмәт! Хәлил елмаеп куйды. Ул арада ярдәмче кыз сый-нигъмәт белән тулы тәгәрмәчле өстәлен китереп җиткерде. Абзый ярым түгәрәк лимон салынган кечкенә чынаяклар гына көткән иде бугай, мондый сыйны күргәч, ул каушабрак калды. Бер өстәлгә, бер Хәлилгә карап алды. — Сез әллә берәрсен көтә идегезме? — Юк. Бу сезнең өчен. Ерак юлдан килгәнсез бит, карыныгыз ачкандыр. Ашагыз да бераз ял итеп алырсыз. — Рәхмәт, түлке... Ни бит... Мин бит кунакка түгел, ә йомыш белән... Зур йомыш белән... — Абзый бер мәлгә тынып торды да Хәлилнең игътибар белән тыңларга җыенганын күреп дәвам итте: — Авылыбыз белән бәлагә юлыктык бит без. Менә берничә ел инде балаларыбыз гел үле туа. Баштарак мондый күренеш сирәк-саяк кына иде, ә хәзер... бөтен авыл... Балалар үле туа, ә өлкәннәр акрын гына ябыга, саргаеп кибеп коры сөяккә калалар. Хәлил аның йөзенә карап алды. — Минем кебек кенә дә түгел... Бу коточкыч хәл. Коточкыч. Абзыйның тел төбе кая барганын Хәлил чамалап алган иде инде. Шуңа күрә каршы төшәргә ашыкты: — Мин, әлбәттә, читтә калмам. Ләкин бик күп акча күчерергә вәгъдә итә алмыйм... Абзый тагын аның аяк очына баш орып ялварырга керешер сыман иде. Әмма ул Хәлилнең сүзләрен тыныч кына тыңлап бетерде дә дәвам итте: — Без кая гына барып җитмәдек... Врачлар да, экологлар да килеп тикшерде. Нинди генә белгечләр килмәде инде. Әмма берсе дә бернинди хилафлык та таба алмады. Табигый мохиттә бернинди дә үзгәреш юк, кешеләр организмында бернинди дә чир табылмый. Бу проблема белән Хәлил бераз хәбәрдар иде. Альберт, аның якын дусты, нәкъ шушы өлкәдә эшли, медицинадагы аномаль күренешләрне өйрәнә. Тик Хәлил абзыйны бүлдермәде. — Күптән түгел генә профессор Давыдов килеп киткән иде. Альберт Артурович. Ул сезгә барырга киңәш итте. — Альберт Артурович? Абзый тынып калды. Алдындагы чынаяктан чәй уртлап куйды. — Әйе. Бу хакта үзегезне дә кисәтеп куярмын дигән иде... Әйтмәгән, ахрысы... Өлгермәгәндер... — Күрәсең... — Ул моның сәбәпләрен бик тәфсилләп сөйләгән иде дә... Минем хәтердә калмаган... Дөресен әйткәндә, бик аңлап та бетмәдем мин аны... Тик бер нәрсәне төгәл аңладым... — Ул янә тынып калды. Икеләнеп торды. Дәвам итте: — Безне бәладән бары тик сез генә коткара аласыз. Дөресрәге, сезнең улыгыз. Сезнең улыгыз бар бит? Хәлил баш кагып кына куйды. — Роберт хакында... Минем улым хакында Альберт Артурович ни сөйләде? — Ул бернәрсә дә әйтмәде. Ул сезгә мөрәҗәгать итеп карарга гына кушты. — Роберт нәрсә эшләргә тиеш була инде? — Бернәрсә дә. Аның күпмедер вакыт безнең авылда яшәп торуы гына кирәк, һәм барысы да үзеннән-үзе көйләнәчәк. Давыдов шулай диде. Хәлил уйга калды. Роберт аңа шултиклем кадерле иде. Ниндидер таныш түгел авылга, чирле кешеләр арасына җибәрсә, ул аны югалтмасмы? Роберт бит ул! Аның улы! Өзелеп сөйгән хатынының улы! Тынлык урнашты. Фикерләр очканы ишетелерлек тынлык. — Юк... — диде бераздан Хәлил, — мин улымны беркая да җибәрмим. — Ул абзыйның күзләренә карамаска тырышты. — Аңлыйм... — дип көрсенде абзый һәм акрын гына урыныннан кузгалып ишеккә юнәлде. — Хушыгыз. Бүлмәдәге һава катып калды. Дөнья катып калды. Бер мизгелгә. Хәлил үзен җинаятьче итеп тойды. Тоташ бер авылны һәлак иткән үтерүче итеп. Ә бит бу авылның фаҗигасендә ул да гаепле иде. Ул да нәкъ шушы авылдан иде. Башта ул әти-әнисеннән качып укуга чыгып китте. Укуны тәмамлагач, бөтенләй чит илгә, һәм беркайчан да кайтып күренмәде, үзе турында бер хәбәр дә бирмәде. Әтиәниләре балаларын карап үстерделәр дә ятим калдылар. Башта Хәлил шулай эшләде. Аның артыннан башкалар. Һәм Ходай Тәгаләнең ачуы килде. "Болай итеп ата-аналарыгызны интектерерлек булгач, мин сезнең барыгызны да туганда ук үле итеп тудырам! — диде ул туачак балаларга. — Ичмасам, уты-ялкыны бергә булыр. Барлыгыгыздан юклыгыгыз хәерле!" һәм бу авылда балалар гел үле туа башлады. Моңа Хәлил гаепле иде. Әгәр ул авылын, әти-әнисен ташлап китмәсә, беркем дә мондый хәлгә калмас иде. Әле менә үзеннән ярдәм сорап килгән картны да кире борып җибәрде. Ярдәм итәргә теләмәде. Хәзер бу авыл юкка чыгачак инде. Үләчәк. Һәм аның үтерүчесе Хәлил булачак. Аның үтерүче буласы килми иде. һәм ул урыныннан кубып ишеккә атылды: — Туктагыз!.. Абзый! Сабыр итегез!.. Ләкин аңа беркем дә җавап бирмәде. — Мин риза, абзый! — дип кычкырды ул. — Мин Робертны бирергә риза... Кинәт аның каршысында Хәдичә карчык пәйда булды. Гомерендә бер генә кат күргәне булмаса да, ул бу карчыкның Хәдичә икәнен белә иде. — Тукта! — диде карчык коточкыч салкын тавыш белән. — Тукта, тиле! Үз балаңны үлемгә бирәләр димени?! — Нинди үлем?! — Хәлил ни әйтергә, ни кылырга белмичә катып калды. — Ул авылны дәваларга бара... Үлемгә түгел... Карчык дәшмәде. Ул кинәт кенә борылды да юкка чыкты. Хәлил аның артыннан омтылып куйды. — Тукта әле... Нәрсә буташтырасың син?! Карчык киткән яктан кемнеңдер коты алынып кычкырганы ишетелде. Бу хатын-кыз тавышы иде. Тавыш тагын кабатланды. Тагын, һәм кинәт аяк тавышларына, кемнәрнеңдер быдыр-быдыр сөйләшүенә күмелеп юкка чыкты. Төш тә югалды. Хәлил бер мизгелгә генә йокысыннан уянгандай булды да борылып ятты һәм тагын гырлый башлады. Ул инде төш күрми иде бугай. * * * Минем исемем Анна... Шушы сүзне ишетү белән, Хәмитнең күңеле тынычлыгын җуйды. Тирә-якта барган күренешләр аның өчен әһәмиятен югалтты. Зиһенендә бары тик бер генә сүз бөтерелде. Анна... Болай булырга тиеш түгел иде. Ул инде иллене куган ир, буйга җиткән ике баласы, гомер буе терәк булып янәшә атлаган хатыны бар. Ул инде үсмер егет түгел, тормышка аек күз белән карарга тиешле кеше, ил агасы булырдай зат. Болай ярамый иде. Ләкин күңелендә бары тик бер сүз яңгырады: "Анна", һәм шул исем тынгы бирмәде. Кинәт кенә үзгәреп китүен хатыны да сизде бугай. Ләкин ул моңа артык әһәмият бирмәде — күз алдында пәйда булган утрау барысының да игътибарын суырып алды, үзенең серлелеге, матурлыгы белән әсир итте. Ә утрауда үзләре генә калгач, барысының да йөрәген шом алды. Алдагы билгесезлек бөтен уй-хисләрне үзенең ачы авырлыгы белән бастырып куйган шикелле тоелды. Моңа күнегелгән дөньяларын ташлап, ниндидер хатка алданып чыгып киткәннәре өчен үкенү дә кушылды, һәм һәркайсы үз эченә бикләнеп, үз шикшөбһәләре белән бер булды. Кешедә кеше кайгысы юк иде. Ләкин шул вакытта да Хәмитнең күңелендәге теге аваз тынмады. Ул, сагышлы күренешләрнең музыкаль фоны шикелле, күңелдә яңгырап торды. Бераздан, йортка урнашып, тамак ялгап алгач, кәефләр күтәрелеп киткәндәй булды. Хәмит тә гомум күтәрелештән читтә калмады, нәрсәдер әйтте, шаяртып та алды. Балалары белән дә ягымлы итеп, сүзләре күңелгә дәрт өстәрлек итеп аралашты. Ләкин теге аваз һаман туктамады. Ул аваз йокларга яткач та туктамады, һәм Хәмит бер нәрсәне ачык аңлады. Әле генә, бүген генә ишетелгән аваз булмаган ул. Шушы сүз, шушы исем гомер буе аның күңелендә яңгырап торган. Бары тик көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән бул ашып, моңарчы Хәмит аны сизмәгән генә. Анна... Еллар томаны акрын гына таралды да аның җитен чәчләре, алсу яңаклары, озын керфекләре арасыннан сихри нур сирпеп караган зәңгәр күзләре пәйда булды. Аның күзләре тилерткеч бер гайрәт белән яналар иде. Йөрәгеңне эретерлек наз да, җаныңны телгәләрлек үкенү дә бар сыман иде бу күзләрдә. Бәлки, Хәмиткә генә шулай тоелгандыр. Югыйсә Анна аны гаепләп бер генә сүз дә әйтмәде, бер генә шелтәле караш та ташламады бит инде. Беркайчан да. Анна белән ул бәхетле иде. Беркайчан да, беркем белән дә булмаганча, һәм үзләрен очраштырган, яратыштырган язмышка алар рәхмәтле иделәр. Дөнья түгәрәк, тормыш матур иде. һәм ул киләчәктә тагы да яктырак, назлырак, матуррак булыр сыман иде. Моңа ал арның ышанычы көчле иде. Әлбәттә, егерме яшьлек чагыңда тормышка бүтәнчәрәк карыйсың. Гомерең алда, һәм аның һәрбер көне сиңа чиксез шатлык, зур уңышлар гына алып килер төсле тоела. Моңа ышанырга бер сәбәбең булмаган хәлдә дә, киләчәктән тик яктылык кына көтәсең. Шуңа ышанасың. Ләкин аларның ышанычы коры өметкә генә корылмаган иде. Берсен берсе өзелеп яраталар, ә ярату — теләсә кемне кодрәтле итә торган тылсымлы көч. Җаныңда ярату, яныңда сөйгән ярың барда тормышның бернинди авырлыклары да сине җиңә алмас сыман тоела. Син — дөньяның кендеге, син барысыннан да көчле. Ходай сиңа шундый зур ярату биргән икән, димәк, ул үзе дә сине үз итә дигән сүз. Өнәмәгән бәндәсенә ул шултиклем зур кодрәтне, шултиклем зур тылсымны ышанып тапшырмас иде. Хәмит бәхетле иде. Аның Аннасы бар. Анна да бәхетле иде. Аның Хәмите бар. Анна, район үзәгендәге музыка училищесында укыган күрше кызына ияреп, кунакка кайткан иде. Хәмит аны автобус тукталышында ук күреп калды да калтырап беткән иске матае белән тузан туздырып яннарыннан узып киткәч кире борылып килде. — Сәлам, Гөлчәчәк, — диде ул, кунак кызыннан күз дә алмыйча, — ялга кайтып килешмени? Гөлчәчәк нәрсәдер җавап бирде дә сумкаларын матай арбасына куйды, һәм кунак кызына арткы утыргычка утырырга ымлап, үзе коляскага кереп чумды. Хәмит аңа шултиклем нык рәхмәтле иде. Кунак кызы ике аягын да бер якка салындырып утырды да, егылып китмәс өчен, сак кына итеп Хәмитнең биленнән эләктерде. Кем булса да шулай итәр иде. Әмма Хәмит шат иде. Кыз аны үзе кочаклап алган сыман тоелды. Болай уйлаудан ул чак һушын җуймады. Бөтен тәнендә ниндидер рәхәтлек тоеп, дәрт белән газны ачты. Матай кинәт алга ыргылды. Тик егет урам аша чыгып барган каз бәбкәләрен күреп тормозга басты. Матай кинәт тизлеген киметте, һәм кунак кызы бөтен тәне белән аның аркасына сарылды. Бары тик бер генә мизгелгә. Ләкин бу мизгелне аның мәңге онытачагы юк. Ул аркасына кызның тыгыз күкрәкләре терәлүен, колак төбендә аның назлы сулышын тойды. Ул хәтта аның йөрәк тибешен дә ишеткәндәй булды, һәм кинәт башы әйләнеп китте. Ярый әле Гөлчәчәк бар иде. Ул, урыныннан калкына биреп, егетнең җилкәсенә кагылды: — Хәмит ! Егет шунда гына һушына килде. Юл читенә утыртылган агачларга таба юнәлгән мотоциклын тигезләде. Тизлекне киметеп кызга борылды: — Нәрсә дисең, Гөлчәчәк?.. — Туктап тор әле. Хәмит туктады. — Хәмит, бу кыз минем ахирәтем. Анна исемле, — диде Гөлчәчәк шаян бер усаллык белән, — Анна, ә бу — Хәмит, безнең күрше мала... егете. Анна белән без бер атна буе авылда булачакбыз, Хәмит. Сез әле теләгәнчә сөйләшә дә, дуслаша да алырсыз. Ә әлегә... Хәмит, пажалыста, исән-имин генә кайтарып җиткер безне. Хәмит дәшмәде. Аңа уңайсыз иде. Көзгедән Аннага күз салды. Ул Гөлчәчәккә рәхмәтле караш ташлап алды да Хәмитнең көзгедән күзәтүен күреп елмаеп куйды. Анна елмая иде. Ләкин бу мәсхәрәле елмаю түгел, ә теләктәшлек белдерү сыман иде. Хәмит хәтта аның сүзләрен дә ишеткәндәй булды. "Гөлчәчәк дөрес әйтә, Хәмит. Безнең әле танышырга да, дуслашырга да вакытыбыз күп булачак. Өстәвенә син дә миңа ошыйсың..." һәм Хәмит ниндидер якты бер тынгысызлык белән кайтырга кузгалды. Капка төбенә килеп туктагач та, ул бер сүз дә эндәшмәде. Нәрсәдер әйтергә кирәген тоя иде, әлбәттә. Болай үпкәләгән кеше сыман торырга ярамый иде. Тик ул берни дә әйтә алмады. Хәтта карашын Аннадан аера алмаячагын тоеп, күзләрен дә күтәрмәде. — Рәхмәт, Хәмит! — диде Гөлчәчәк, сумкаларын алгач. — Рәхмәт... Хәмит дәшмәде. Ул күзләрен күтәрде дә Аннаны күрде, һәм... тораташ сыман булып катып калды. Юк, тораташ сыман түгел... Бу читтән караганда гына шулай тоелгандыр, ә асылда, ул киеренкелекнең соңгы чигенә җитеп бер мизгелгә генә тынып калган вулкан хәлендә иде. Юк, алай да түгел... Ул гашыйк иде. һәм ул Аннаның күзләрендә дә гашыйклар карашында гына балкып китә торган очкынны күреп калгандай булды. Ул бәхетле иде. Мотоциклын кабат кабызып тормады. Койма буена гына этәреп куйды да ләззәтле бер исерү астында верандага кереп ятты. Беренче мәхәббәтнең аяктан егарлык беренче ләззәте иде бу. Шушы көннән алып ул гел бәхет эчендә яшәде. Вактөяк мәшәкатьләр, күңелсезлекләр булса да, боларның барысы да бәхет эчендә иде. Ә күңелсезлек булды. Анна белән яратышып йөргәннәрен сизеп торган әнисе көннәрнең берендә, гадәтенчә, йомшак кына кисәтеп куйды: — Яшьлек — тиле, мәхәббәт сукыр була, балам... Үз хәлеңә күзеңне ачыбрак кара әле... — Нәрсә булган, әни? — Белмим, балам... Әтиеңә кичә, "өйрәнә тор" дип, татарча-урысча сүзлек биреп кайтарганнар. Мытымы ирләре. Бу аптырашта калган. Шуннан синең марҗа артыннан чабуыңны җиткергәннәр. Киленең марҗа булса, кирәк булыр. Урысчаңны ныклап яңарта тор, янәсе. Хәмит телсез калды. — Ә кемнең кем белән йөрүендә кемнең ни эше бар?! — диде ул бераздан, тупаслыгын җиңәргә тырышып. — Белмим, балам... Безнең авылда марҗага өйләнеп берәүнең дә бәхетле булганы юк. Бәлки, шуңа ишарәлиләрдер. — Нинди аерма?! Марҗа ни, татар ни, башка ни... Барысы да кешенең үзеннән тора ич! Татарның да төрлесе бар, ал айга китсә. — Анысы да дөрес, балам... Татарның да төрлесе бар... — Әнисе бертын уйланып торды да сөйләп китте: — Әнә югары очтан Хафиз абыеңны беләсең инде. Әнисе белән икесе генә яшиләр. Менә ул да марҗага өйләнеп читкә чыгып киткән иде. Олыгайган көнендә, ике баласын ияртеп, авылга кайтып төште. Хатыны куып кайтарган. Бу шахтада күмер кискәндә, өстеннән йөргән икән. Балалары да башка кешедән дип сөйлиләр. Ләкин үзләре "әти" дип кенә торгач нишлисең... — Барысы да андый булмый бит инде. — Фәрит абыеңны да белә идең инде син. Аның да Начтясы үз туганнары җыелган саен "дикий татарин", "Мамай" дип мыскыллый торгач, Фәрит түзмәгән, хатынының яңагына чабып җибәргән. Ә тегеләргә шул гына кирәк булган, кыйнап имгәтеп ташлаганнар. Гарьлегенә түзә алмыйча асылынып үлде. — Әни... — Тыңлап бетер, балам. Марҗага өйләнгән унике кеше бар авылда. Мин һәркайсын сөйләп чыга алам. Тик берсе дә бәхетле булмадылар. Гел нинди дә булса фаҗига килеп чыкты. Минем урысны яманлыйсым килми. Үз татарыңа биргесезләре бар араларында. Ләкин без ике халык. Капма-каршы ике халык. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр бит. Менә без дә шулай. Без бер кыек астында тату гына яши алмыйбыз. Чөнки каныбызда гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән дошманлык хисе ага. Ул хисне бернинди сәясәт тә, аерым кешеләр арасындагы дуслык та, хәтта мәхәббәт тә җиңә алмый. Ул хәтта безнең аңыбызга да буйсынмый, ул хис безгә буйсынмый... — Әни... — Әйе, улым. Әтиең дә, мин дә риза түгелбез. Хәмит тынып калды. — Тик мин аны... Әни, әгәр мин аңа өйләнсәм нәрсә була? — Авылда унике адәм бар, дидем бит... Син унөченче буласың, балам... Бу сөйләшүдән соң Хәмит һушына килә алмыйча озак йөрде. Әнисе сүзләренең хаклыгын тикшерергә теләгәндәй, авылдагы теге унике кешенең язмышы белән кызыксынды. Барысы да дөрес иде. Ләкин моңа ул күңеле белән ышанырга теләмәде. Шундыйлар арасында бәхетле кешеләр дә бардыр бит инде. Аз гына булса да, бер генә булса да. Күрше авылларда булса да. Ул күрше авылдагы дус малайлары аша шундыйлар турында белеште. Тик күңелен канәгатьләндерерлек бер генә җавап та ишетмәде. Әнисе хаклы иде. һәм аның борчылуын да, малаеның әлеге гамәленә каршы килүен дә аңлап була иде. Алар урынында булса, Хәмит, бәлки, үзе дә нәкъ шулай эшләр иде. Ләкин... Доктор сиңа болай ди: "Йөрәгеңдә чир бар. Бу йөрәк белән син озак яши алмаячаксың. Син бу йөрәк белән бәхетле була алмаячаксың", һәм нәкъ шушы авыру белән бәлагә юлыкканнарны санап китә. Син, әлбәттә, аның сүзләре хак икәнен беләсең. Ләкин йөрәгеңне йолкып ыргыта алмыйсың. Анна аның йөрәге иде. Әлеге күңелсез сөйләшү башкача кабатланмады. Хәмит эчтән әллә нинди тетрәнүләр кичерсә дә, бу хакта Аннага бер сүз дә әйтмәде. Бергә чакта мондый нәрсәләр үтә дә кечкенә булып күренде. Аларның мәхәббәте янында ул чынлап та бәләкәй, әһәмиятсез бер нәрсә иде. Алар бәхетле һәм бәхетләренә бернәрсә дә комачауламаячак кебек иде. Бераздан Анна училищены тәмамлап, музыка укытучысы булып Хәмитләр авылына килде. Монда, әлбәттә, егетнең дә кулы уйнады. Район мәгариф бүлегенең юлын хәтсез таптады ул. Ә теләгенә ирешкәч, шатлыгы эченә сыймады. Тик ул куанычны уртаклашырга гына кеше юк иде. Әти-әнисе бу хакта сөйләшүдән гел читләштеләр. Энеләре армиядә иде. Ә дус-ишләре аның шундый эчкерсез мәхәббәтен аңлап җиткермиләр сыман тоелды. Ләкин ул бәхетле иде. Анна авылга күчеп килгәч, фатирга да Гөлчәчәкләргә урнашты. Күршегә генә. Көн дә күрешеп тордылар. Кирәксә-кирәкмәсә дә, гел бергә булдылар. Хәзер инде бер-берсен өзелеп яратуларына берсенең дә күңелендә шик юк иде. Үзләрен әдәп кануннары белән артык чикләп тә маташмадылар. Сөюнең тилерткеч назларына икесе дә бер куркусыз һәм зур теләк белән ташланды. Алар сөюдән тәм табып, шуның белән бәхетле булып яшиләр, калганында берсенең дә бер эше юк иде. Авылда башта таралган имеш-мимешләр, мәсхәрәле сүзләр тына төште. Хәмит белән Аннаның керсез мәхәббәтенә барысы да күңелләреннән генә сокланалар, һәм алар турында начар сүз әйтү ниндидер пычраклык сыман тоела иде. Аннаның тиз арада татарча өйрәнүен күреп, кайберәүләр хәтта уфтанып та куйгалый: "Эх, нигә бу татар кызы түгел икән?! Бигрәкләр дә соклангыч бит..." — дип әйткәли торган иде. Чынлап та, Анна татарча өйрәнүе белән генә түгел, ә үз-үзен тотышы, якты күңелле булуы белән дә авыл халкының ихтирамын тиз яулады. Аңа инде чит итеп карамадылар, үз кеше булып китте. Шул ук вакытта аларның шушындый соклангыч мәхәббәтеннән барысы да фаҗига көтте. Бу тиклем илаһи яктылык, бу хәтле соклангыч мәхәббәт озын гомерле була алмас, нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыгырлар, диделәр. Берсенең татар егете, икенчесенең урыс кызы булуы әлеге шикне көчәйтте генә. Һәм аларның хисләренә тыкшыну, гайбәткә күмү килешсез бер гамәл булып тоелды. Авыл халкы алар хакында бер генә юньсез хәбәр дә сөйләмәс булды. Ә бу гашыйкларның киләчәккә ышанычын арттырды гына. Хәтта теге вакытта әнисенең әйткән сүзләре дә бөтенләй башкача яңгырады. "Син аңа өйләнмәячәксең!" — димәде бит. "Син унөченче буласың", — диде. Димәк, әти-әниләре аларның өйләнешүенә аркылы төшәргә җыенмый. Бергә чакларында бик бәхетле булсалар да, соңгы арада Аннаның күзләренә оялаган моңсулык Хәмитнең игътибарыннан читтә калмады. Башта ул бу хакта берни дә әйтмәде. Әмма тора-бара эндәшмичә кала алмады. Ләкин Анна бернинди дә анык җавап бирмәде. — Юк ла... Сиңа гына шулай тоеладыр, — дип елмаеп кына куйды. — Тоелмый, — дип каршы төште Хәмит, — син ни өчендер үкенәсең, нәрсәдәндер куркасың шикелле. Анна аңа беренче тапкыр күргәндәй текәлеп торды да җанны эретерлек итеп елмайды: — Юк ла, тилекәем... Нәрсәгә үкеним инде мин?! Ә курыксам, бары тик сине югалтудан гына куркамындыр. Ләкин аның күзләрендә елмайганда да югалмый торган сагыш бар иде. Егет моны сизми калмады. Әмма төпченеп кызның мазасына төшүне хуп күрмәде. — Син курыкма мине югалтудан, һәм бернәрсәгә дә үкенмә, яме. Без бәхетле булачакбыз. Беркадәр вакыт үтүгә, ул Аннаның авырга узуын белде. Хәмит, аның күзләрендәге моңсулыкны таратырга тырышып, үзләренең киләчәктә ничек бәхетле булачаклары турында хыялланып утыра иде: — Без синең белән икәү... Без икәү шундый итеп яшәрбез... Без синең белән... Анна шушы сүзләрнең еш кабатлануын елмая биребрәк тыңлап торды да егетнең ирененә бармагын куеп туктатты. Бертын аның күзләренә карап торды. Аннан соң назлы итеп башын аның күкрәгенә терәп алды һәм егетнең уң кулын учына алып, эченә кысты. — Хәзер без икәү генә түгел инде, Хәмит... — диде Анна, кыенсынып кына. — Мин... Безнең бәләкәчебез булачак. Бу сүзне Хәмит көтмәгән иде. Башта ялгыш ишетмимме дигәндәй сагаеп калды. Аннан соң елмаеп торган Аннаны шашып кочаклады һәм тилереп үбәргә тотынды: — Бердәнберем минем! Кадерлем! Хатыным син минем! Хатыным! Рәхмәт сиңа, җаным! Тәүге хисләрдән тынычлана төшеп башын күтәргәч, Аннаның яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күрде. Ул сулкылдап елый иде. Хәмит бер мәлгә телсез калды. Аннан соң назлы бармаклары белән хатынның яңагын сөртте: — Елама, бер генәм. — Синең белән шундый бәхетле мин, Хәмит! — диде хатын күз яшьләреннән калтыранган тавыш белән. — Син ташлама мине, яме. Бер генәм минем... — Мин сине беркайчан да... беркайчан да ташламаячакмын... Аннаның авырга узуын белү белән, Хәмит өйләнү турында сүз кузгатты. Җаен туры китереп, әтисенең дә, әнисенең дә кәефле чагын эләктереп башлады ул сөйләшүне: — Әти... Әни... Мин... мин өйләнергә булдым... Бу сүз икесен дә салкын су белән коендыргандай булды. Алар мизгел эчендә башка сурәткә керделәр. Әнисенең йөзен ниндидер соры күләгә каплады. Әтисе кара болытка әйләнде: — Кемгә ? Бу сорау вакытны сузу, зиһен туплау өчен генә иде, әлбәттә. Хәмит бераз тын торды. Аннан соң, үз күңелен төшермәс өчен елмая биребрәк: — Аннага , — диде . Әтисе дәшмәде. Әнисе шелтәле карашын егеткә төбәп алды да идәнгә кадады. Тынлык озакка сузылды. Әле генә син дә мин булган гаиләдә ниндидер дошманлык рухы пәйда булды. Ул рухны тотып карарга мөмкиндер сыман тоелды, һәм Хәмит, үзе дә сизмәстән: "Никадәр ят һәм чит икән миңа бу кешеләр, — дип уйлап куйды. — Алар минем бәхетемә аркылы төшә. Алар мине дошман итеп күрә", һәм үзенең шулай уйлый алуы өчен гаҗәпләнеп калды. Үзеңне җил-яңгыр тидермичә карап үстергән кешеләр бит. Ата белән ана. Адәм баласы өчен изге затлар. Күктә Алла бар да, җирдә — болар. Ләкин уйланасы уй уйланган иде инде. — Мин синең өйләнү хәбәреңне көткән идем, — диде атасы бераздан. — Үз балаңның өйләнү турындагы сүзеннән дә яктырак нәрсә юк ата өчен. Абыең әнә чыгып китте дә югалды. Ни хаты, ни хәбәре. Әллә исән, әллә юк. Ә син монда — безнең күз алдында, һәм өйләнү турында сөйләп утырасың. Күптән көтелгән нәрсә турында. Бүген минем иң бәхетле көнем булырга тиеш иде. Ләкин син шушы бәхетле көннең бар ямен җибәрдең. Йөрәк тибеше ишетелерлек тынлык урнашты. Ләкин беркемнең дә йөрәк тибеше ишетелмәде. Әйтерсең бу өйдә бер генә йөрәк тә юк иде. Һәм әтисе кырт кисеп әйтеп куйды: — Өйләнмисең марҗага! Әлеге сүз яшен булып сугарга тиеш иде. Ләкин Хәмит тыныч калды. Ул бу сүзгә әзер иде. Ул бары тик шушы сүзне генә көткән шикелле иде. — Авылда унике кеше марҗага өйләнгән, — диде ул тыныч кына. — һәм барысы да ниндидер бәхетсезлеккә очраган. Мин моны беләм. Сез минем дә алама хәлгә калуымнан куркасыз. Ләкин аңа өйләнмәсәм, мин барыбер бәхетсез булачакмын. Тагын тынлык урнашты. — Әнкәсе, тавыкларыңа җим сибеп кер әле... Әнисе теләр-теләмәс кенә чыгып китте. Әтисе, акрын гына урыныннан кузгалып, тәрәзәгә капланды. Шул кыяфәтендә озак басып торды. Хәмитнең инде түземлеге бетә башлады. — Әти... Әтисе кинәт борылды да урыныннан калкынган егетне сугып очырды. Хәмит идәнгә барып төште. Торырга итте. Ләкин әтисе аны тагын эләктереп алды. Тагын берне кундырды. Егеткә җиңел түгел иде. Аның йөрәгендә әрнү дә, үпкә дә, мәсхәрәләнү тойгысы да, нәфрәт тә — барысы да бар иде. Ләкин әтисе бу тойгыларга тамыр җәяргә ирек бирмәде, күз ачыргысыз бер көч белән улын дөмбәсләде. Аннан соң, көч-хәл белән сулыш алып, урындыкка барып утырды. Ул бер сүз дә әйтмәде. Бары тик йөзе генә коточкыч кара көйгән дә куллары гына сизелерсизелмәс дерелди иде. Хәмит тә акрын гына торып идәнгә утырды. Кул аркасы белән канаган борынын, ирен читләрен сөртеп алды. Авыртуны ул бик сизмәде. Ләкин кимсенүдән елыйсы килә иде. Шуңа бер сүз дә дәшмәде. Сүз әйтергә дип авызын ачса, елап җибәрер төсле булды. Әтисе торып, бәләкәй якка чыгып китте дә бераздан ярты литрлы банка белән көмешкә алып керде. Ике чынаяк алып өстәлгә утыртты. Бертын улына карап торды. Кулын сузды. Хәмит сузылган кулга карап кына куйды да үзе торып басты. — Утыр, — диде әтисе, өстәл артына ымлап. — Берне җибәрмичә булмый. — Мин эчмим . — Эчәсең . Әтисе ике чынаякка да яртылаш көмешкә салды: — Әйдә . Хәмит аракы белән артык дус түгел иде. Әтисе алдында беркайчан да эчкәне юк. Ул бертын кыенсынып торды да салып куйды. Аракы ирендәге яраны ачыттырып төшеп китте. Хәмит чыраен сытты. Әтисе аңа көлемсерәп карап куйды. — Туйны кайчанга дисең? — Ә ?! Хәмит моны көтмәгән иде. Кинәт аның бөтен үпкә, бөтен әрнүләре юкка чыкты. — Тизрәк эшләргә инде... — Сез, яшьләр, барысын да тиз эшләргә тырышасыз шул... — Рәхмәт сиңа, әти! — Рәхмәт... — дип ирештерде аны әтисе. — Татарда кыз беткәндер... Бар, чыгып ычкын, йә тагы өлеш алырсың... Хәмит шатланып чыгып чапты. Анна белән очрашкач, ул аны сөендерергә ашыкты: — Минекеләр риза, кадерлем! Син сөйләштеңме? Туйны кайчангарак чамалыйбыз? Анна дәшмәде. Ул берара күзләрен йомып торды да: — Минекеләр риза түгел... — диде ниндидер бер сабырлык белән, — татарга бирер өчен кыз үстермәдек, диләр... — Ярый, ризалашырлар әле. Олыларны беләсең бит инде... Минекеләр дә бераз карышып торганнар иде башта. — Минекеләр күптән риза түгел. Синең белән йөргәнемне ишеткәч тә башланган иде. Кайткан саен колак итемне ашап тордылар. Әни хәтта ронога да барган. Башка авылга күчерүне сорап. Әле өйләнешү турында әйткәч, өйдә гауга купты. Хәмит аны үзенә ныграк кысты: — Ә йөкле икәнеңне әйттеңме соң? — Әйттем... — Анна елап җибәрмәс өчен иреннәрен кысты. — Төшертергә кушалар... — Төшертергә?! Хәмит мондый нәрсәне көтмәгән иде. — Тотынып кына карасыннар! — Алар тотыначак, Хәмит... Безгә бергә булырга язмагандыр инде... — Анна егетнең күкрәгенә капланып елап җибәрде. Егет бер мәлгә тын калды. Аннаның күзләреннән аккан яшь утлы нәфрәт булып аның күкрәгенә тула сыман иде. — Әгәр ризалык бирмиләр икән, алар сине кабат күрмәячәк, — диде ул. — Нәрсә?! — Без синең белән качып китәчәкбез. Еракка. — Бердәнберем минем!.. Ике көннән соң кызның әти-әнисе янына баргач та Хәмит шул сүзләрне әйтте. Ләкин тегеләрнең исе дә китмәде. Алар хәтта Хәмитнең киләчәген белеп, әзерләнеп көтеп торганнар иде. Бу хакта хәбәр итүче булмаса да. Һәм һәр сүзенә җаваплары әзер иде. — Татардан кыз алырга мөмкин әле... — диде әтисе. — Ләкин татарга кыз бирергә... Юк, күгәрченкәем, юк. Башыңа да китереп карама. Без Аннага да гел әйтеп килдек. Араңны өз, рөхсәтебез юк, дидек. Эшләр тирәнгә киткәнче үк бәйләнешне өзәргә иде. Мәхәббәт туйда гына кирәк ул, өйләнешеп биш-ун ел үтүгә бернәрсәсе дә калмый. Татарга чыгып рәхәт күргән хатын-кыз юк әле. Шулай булгач... — Безнең өчен барысы да хәл ителгән инде, — диде Хәмит, тынычлыгын җуймаска тырышып, — әгәр каршы киләсез икән, кызыгызны башкача күзегезгә дә күрсәтмим. — Егет! Егет кеше сүзе! — дип көлде ата кеше. — Синең рус булмавың кызганыч миңа. Ике дә уйлап тормас идем. Ә болай... — Мин шаяртып әйтмим. — Беләбез, — дип сүзгә кушылды әнисе. — Без синең килереңне дә белдек. Нәрсә әйтереңне дә. Һәм син дә бел, кайда гына чыгып китсәгез дә, безнең күз уңыннан ычкынмаячаксыз. Сихерче Мария үзебезнең кеше. Бер әфсене җитәр... — Ха-ха-ха! — Хәмит бу сүзләрне җитдигә алмады. — Ярый алайса, килештек. Мин Аннаны читкә алып китәм. Ә сез шушында теләгәнегезчә әфсенләп ятыгыз. Аңа чынлап та кызык тоелды. Авылга кайтып кергәнче көлде ул бу сүзләрдән. Сихерче Мария, имеш... Татар, имеш... Милләтләргә, төркемнәргә бүленү ул шартлы күренеш кенә. Асылда, кешене мәхәббәт яшәтә. Мәхәббәт идарә итә барысы белән дә. һәм аның өчен бернинди милләт тә, бай да, ярлы да юк. Аның өчен кереп ояларлык саф йөрәк кенә бар. Ләкин күңелендә аз гына юшкын да калды. Аның килерен белеп, көтеп торганнар бит. Табын әзерләп куйганнар. Шулай булгач, сүзләренең дөреслектән ераклыгына бик ышанмалы да түгел сыман иде. Ләкин егет моңа артык әһәмият бирмәскә тырышты. Аннаның Мария сихерче хакында курку катыш сокланып сөйләвен дә колак яныннан гына уздырды ул. Хәер, болай дип әйтү дә дөрес түгелдер. Аннаның Мария турындагы сүзләре аның уеннан читтә калмады. Киресенчә, тиз арада чыгып китәргә карар кылуына нәкъ шул сихерче турындагы сүзләр сәбәпче булды. Чынмы-ялганмы, әмма бәласеннән башаяк — сихерчеләрдән ераграк булуың хәерле. Кызның әти-әнисе каршы килүен өйдәгеләр шатланыбрак кабул итәр дип уйлаган иде Хәмит. Әмма ялгышкан булып чыкты. Бу хакта ишеткәч, әтисе сүгенеп үк куйды: — Атаң башы... Хәзер көт инде бәланең хәтәрен... Ул нигә болай дигәндер, Хәмит аңламады. Бәлки, улының йорттан китәчәген чамалап әйткәндер. Мөгаен, шулай булгандыр, чөнки читкә китәргә уйлавы турында ишеткәч, әтисе, бу сүзне күптән көтеп йөргәндәй, җиңел генә ризалашты: — Ярый... Үз башың, үз язмышың... Безне онытма. — Һәм бик тә кадерле сер әйткән төсле итеп тагын бер кабатлады: — Безне онытма. Хәмит аны аңлый иде. Абыйсы "укырга китәм" дип китте дә, бер хәбәре дә булмады. Хәзер Хәмит китә. Балаларының ата-анасы турында уйлап та бирмәве, бер хат кисәге дә язып салмавы күңелле нәрсә түгел, әлбәттә. Һәм ул үзенең дә тиз арада әйләнеп кайтачагына, хатлар яудырып торачагына ышана да, ышандыра да алмый иде. — Беркадәр хәбәрсез булырга туры килер инде, — диде ул. — Борчылып тормассыз. Аннан соң, барысы да тынычлангач, кайтып урарбыз. — Ходай насыйп итсен инде. Әтисенең сүзләрендә өметсезлек чалымы сизелеп китте. "Ихтыярыгызда инде. Без сезне карап үстердек, калганы барысы да үзегездән тора. Онытмасагыз бик рәхмәт, онытсагыз, берни кылып булмый..." Ул моны теле белән әйтмәде, әлбәттә. Хәмит аның тавышында әлеге мәгънәне тойгач, аз гына үпкәләгән кебек тә булган иде. Нигә шултиклем ышанмаучылык белдерергә инде? Нигә үпкәләргә? Тәнендә җаны юк түгел ич, күкрәгендә йөрәге дә тибә — күрәләтә әтиәнисен онытып яшәргә ни! Ләкин әтисе хаклы булып чыкты. Анна белән җитәкләшеп чыгып киттеләр дә... кабат кайтмадылар. Әллә сихерче дип куркытканнары дөрескә чыкты, әллә башка сәбәп... Казанда гына тукталсак, бик якын булыр дип, алар Уфага юлландылар. Монда Хәмитнең армиядә бергә хезмәт иткән дусты яши иде. Шул ярдәм итте. Бару белән эш тә, яшәп торырга тулай торак та табылды. Үзләренчә мул гына табын корып, загска барып никахлашып та куйдылар. Тормыш көйләнеп киткән сыман булды. Алар, әлбәттә, бәхетле иде. Бер-берсе өчен үлеп торган ике гашыйк бәхетсез була аламыни инде?! Өстәвенә көннәренә-сәгатьләренә кадәр санап көткән малайлары туарга тора... Хәбәр бирү, туган яктан урап килү теләге вакыт-вакыт җанны телгәләп алса да, сабыр иттеләр. Бала тусын инде дип көттеләр. Сихерче турындагы сүзнең кодрәте кими төшсә дә, сакланырга булдылар. Хатны да шул тирәдәрәк язарлар. Әйтеп-кисәтеп киттеләр ич. Әтиәниләре гаепләрлек түгел. Бәла шатлык көткәндә килде. Вакыты җитеп, Аннаны больницага салдылар. — Мин нигәдер куркам... — диде Анна, иренең күзләренә мөлдерәп карап. — Гел нәрсәдер булыр сыман. — Курыкма, җаным... Бер син генә түгел бит... Бөтен хатын-кыз да бала таба. Һәм барысы да менә дигән була! Синең дә яхшы булачак. Күр дә тор менә! — Тик минем белән бер-бер хәл булса, улыбызны ташлама, яме... — Юкны сөйләмә әле! — Ташламассыңмы? — Анна иренең кулларына ябышты. — Ташламассыңмы улыбызны? — Ташламам, җаным. Тик бел, барысы да яхшы булачак. Барысы да! Анна елмайды. Ул үзе дә күпмедер дәрәҗәдә балага охшап калган сыман иде. Тик күзләрендә генә ниндидер моң бар. Хәмит ул төнне керфек тә какмады. Сәгать саен диярлек телефоннан шылтыратып, шатлыклы хәбәр көтте. Ләкин аңа сөенче әйтмәделәр. Бер ханым трубкадан әрләп үк ташлады: "Бер син генә түгел монда, эшләргә комачаулыйсың, башка шылтыратсаң, хатыныңны кайтарып җибәрәбез!" Хәмит бүтән шылтыратмады. Таң алдыннан аның үзенә шылтыраттылар. Хәмит дулкынлана иде. Трубканы кую белән ул шатлыктан үрә сикерәчәк иде. Әмма аны беркем дә шатландырырга ашыкмады. Ниндидер салкын тавыш исем-фамилиясен сорады да тиз арада больницага килергә кушты. Хатынының хәле турында сораганын көтеп тә тормыйча трубканы ташладылар. Баруына хатыны да, баласы да үлгәнлеген хәбәр иттеләр. Шултиклем яктылык белән килгән мәхәббәттән үз хәленең авырлыгын сизгән Аннаның хәлсез кулы белән язылган кәгазь кисәге генә калды. "Синең белән очраштырган язмышыма шундый рәхмәтлемен. Бергә үткәргән көннәребезнең һәр мизгеле бер гомергә торырлык булды. Бәхетле бул, бердәнберем. Улыбызны да бәхетле ит. Хуш". Барысы да бетте. Анна... Баштагы мәлләрдә ул үзенә кул салырдай булып йөрде. Көннең — яме, яшәүнең тәме юк иде. Ләкин адәм баласы акрынлап барысына да күнегә. Ул да күнекте. Сызлануларын тормышның башка вак-төякләре күмгән кебек булды. Тормыш Аннасыз гына, ямьсез һәм тәмсез генә акты да акты. Ә көннәрнең берендә ул Уфа урамында Аннаны күргән кебек булды. Үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, беркадәр вакыт артыннан ияреп барды, һәм болай йөрүеннән уңайсызланып, кыз янына килде. — Гафу итегез, ә сез... сезнең исемегезне белергә мөмкинме? Кыз аңа сынаулы караш ташлады. Егет шаяртырга уйламый иде. Иләс-миләс килеп йөри торган бәндәгә дә охшамаган, һәм ул исемен әйтмичә калырга уңайсызланды: — Лена мин... Ә сез кем буласыз? — Хәмит... — Егет соклануын яшерә алмыйча елмайды. — Сез... сез кайсы яктан? Лена да елмайды. Бу егет аңа ошый иде. — Хәсәнбайдан... — Хәсәнбайданмыни?.. Шулай танышып киттеләр, һәм бер ел чамасы йөргәч өйләнештеләр. Лена, әлбәттә, йөзе белән генә Аннага охшаган иде. Шулай да алар начар яшәмәделәр, берберсен хөрмәт итеп, бер-берсенең кадерен белеп тормыш көттеләр. Хәзер менә үсеп җиткән балалары бар. Хәмит тора-бара Анна турында да еш хәтерләмәс булып китте, ә берничә елдан бөтенләй онытты, һәрхәлдә, үзе оныттым дип уйлый иде. Юк икән шул, онытмаган икән. Әнә бит, теге ханымның бер сүзен ишетү белән барысы да яңарып күз алдына басты. Хәзер ул теге сихерче турындагы сүзгә беркатлы ахмаклык итеп кенә карамый инде. Бәлки, Анна белән сабыйның вафат булуында да сихер кулы уйнагандыр. Бәлки, үзенең туган ягына кайта алмыйча каңгырып йөрүенә дә шул сәбәпчедер. Моны берничек тә исбатлап та, кире кагып та булмый. Ләкин шунысы хак: авылына ул башкача кайта алмады. Нәрсәдәндер курыкты. Бөтен авылдашлары, җыелып: "Аннаны кайда куйдың?!" — дип әйтер сыман тоелды. Болай булмасын белсә дә, әлеге куркуын җиңә алмады. Авылда барысы да Аннаны хәтерләтәчәк иде. Танышкан, бергә йөргән урыннар, беренче тапкыр үбешкән, беренче тапкыр сөю назына бирелгән, "яратам!" диешкән җирләр... Монда барысы да аны хәтерләтәчәк һәм аны таптырачак иде. Хәмит курыкты... Хәтта әти-әнисе алдындагы бурыч хисе дә шушы куркудан аралый алмады. Хәтта баштагы мәлләрдә Ленаның: "Туган ягыңа кайтыйк. Әти-әниеңнең хәлен белеп килик. Болай яшәү мәгънәсезлек була бит!" — дип сөйләнеп, хәтта тиргәшеп йөрүләре дә файда бирмәде. Югыйсә Хәмит хатыны сүзенә колак сала торган кеше иде бит. Бермәлне хәтта җыенып та беттеләр алар. Иртәгә юлга чыгабыз дигән көнне Хәмит матайдан егылып аягын сындырды, һәм кайту уе яңадан кичектерелде. Моның да очраклы хәл генә булуын исбат итеп булмый. Әле менә шушы утрауда, яшьлектә сөйгән ярының исемен ишеткәч, моңа кадәр тупасланып калган тойгылар кабат уянды, һәм бөтен нәрсә турында да оныттырды. Әлеге утрау маҗараларыннан котылу белән, беренче эш итеп авылга кайтырга кирәк. Болай булмый. Болай ярамый. Хәмит бүлмәдәгеләрнең тигез сулышын тыңлап ятты. Монда аның иң кадерле кешеләре иде. Лена борынын иренең күкрәгенә төртеп йокыга киткән. Теге якта Ләис белән Ләйсән икесе ике караватта ауныйлар. Кич белән бик боргаланып, нәрсәдер пышылдашып яталар иде. Хәзер инде тынып калганнар. Утрауга килгәндә икесенең дә күңелендә мәхәббәт чаткысы уянды, җаннарына ятардай кешене таптылар бугай. Шуңа бүген сөйләшеп сүзләре бетмәде. Эх, яшьлек, яшьлек... Көтмәгәндә коридордан ниндидер ачы тавыш ишетелде... * * * Айгөл Леонга аз гына үпкәләде. Соң, кыюрак булып булмыймыни инде?! Әнә бит, Роберт кеше күплегенә дә артык игътибар итмәде, Людасы белән аулактарак калу чарасын тапты. Ә бу... пешмәгән. Югыйсә Айгөл, башкаларга артык сиздермичә генә, берничә кат Леонга елышырга тырышып карады бит. Ә егет уйлап та бирмәде. Бәлки, Айгөл аңа бөтенләй кирәкмидер... Юк инде, алай түгел. Янында кемнең уралганын күргәч, Леонның үз-үзен тотышы бөтенләй үзгәрде. Ләкин ул бер сүз дә әйтә алмады, хәтта кыз ягына борылып карарга да курыкты. Бигрәк оялчан малай инде. Аз гына кыюрак булса, алар да Роберт белән Люда шикелле берәр аулак урында серләшеп утырган булырлар иде. Ярый, соңгы көннәре түгел. Иртәгә берәр җаен тапмый калмаслар. Бүген йокларга, ял итәргә кирәк. Шундый уйлар белән күзләрен йомса да, йокыга китә алмады, уйлары гел Леон тирәсендә бөтерелде. Ә аны күз алдына китерүгә, күңелен ниндидер тылсымлы яктылык биләп алды. Яктылык... Ул шушы якты хисләргә бирелеп йокыга китәр иде. Ләкин әтисенең әле бер, әле икенче якка әйләнеп, туктаусыз боргаланып ятуы, әллә нинди сәер тавышлар белән ыңгырашуы хыялга күмелергә дә, йокыга китәргә дә ирек бирмәде. Кыз әтисе яткан караватка үртәлеп карап куйды. Баштарак күңелендә "әти" дигән сүз кадерле нәрсә булып яңгыраса да, юлга чыккач, Радикның туктаусыз хәмер чөмерүе, өнендә теләсә нәрсә кыланып, төшендә саташып ятуы үзәгенә үтте. Әти дигән кеше аның өчен әллә ни кадерле түгел иде инде. Бу бәндә белән бергә яши алган әнисе аңа кызганыч та, соклангыч та иде. Вакытында аерылышып дөрес эшләгән. Югыйсә алар һаман моның белән шушылай интегерләр иде. Ә үги әтиләре начар кеше түгел. Ул аракы да эчми, авыр сүз дә әйткәне юк. Менә дигән кеше, һәрхәлдә, аның янында үзеңне мондагыдай итеп тоймыйсың. Аның янында үзеңне тынычлыкта хис итәсең. Ләкин Айгөлнең күңелендә якты тойгылар бөтенләй үк үлеп бетмәгән иде әле. Ул әтисенең элекке вакытларын онытмаган иде. һәм оныта алмастыр да. Көн саен диярлек эштән кайтканда балалары өчен генә нинди дә булса уенчыкмы, тәм-томмы күтәреп кайтулары. "О! О-һо-һо, минем кызым!" — дип күтәреп алулары. Урамга чыккач, балалары уңаена йөгереп, алар белән бер булып кычкырып көлә-көлә уйнап йөрүләре. Мондый вакытларны берничек тә онытып булмый. Ул беркайчан да салкын булмады, һәрвакыт, хәтта әле дә аннан ниндидер җылылык, якты бер нур сирпелеп торган сыман. Җанга ятышсыз, күңелсез гадәтләре белән йөрәгеңне әрнетсә дә, үзенә тартып тора торган ниндидер бер сыйфаты бар. Бу, бәлки, аның яратуыдыр. Балаларын һаман да ярата бит ул. Моны күрер өчен әллә нинди зур сәләт кирәкми. Бу аның һәр сулышында сизелеп тора. Бары тик хәмер сазлыгыннан чыгалмаганга гына ул үз яратуын тиешенчә сиздерә алмый. Бары тик хәмер сазлыгыннан чыгалмаганга гына аның яратуы да чиркангычрак булып кабул ителә. Ә эчүен ташласа... — Юк... — дип ыңгырашты әтисе. Айгөл бер мизгелгә куркып китте. Әтисе аның уйларын сизеп ятадыр, әле аның уйларына җавап итеп шулай эндәшкәндер төсле тоелды. Әтисе кинәт каядыр омтылды да карават янындагы стенага бәрелде. — Мин яктыга чыгарга телим! — дип кычкырды үзе. — Яктыга чыгачакмын! Кызым хакына! Яктыга! Күпме караңгыда яшәргә мөмкин инде! Яктыга! Кыз торып утырды. Әтисе саташа иде. — Әти !.. Әтисе янә стенага ташланды. Әйтерсең ул шушы стенаны җимереп кенә яктыга чыгачак иде. Кыз аның янына килде. Һәм бар көченә аны селкетергә тотынды: — Әти ! Уян ! Әти ! Кинәт әтисе тынып калды. Чалкан әйләнеп тирәягына күз йөгертте. Һәм ниндидер әйтеп бетергесез наз белән: — Айгөл... Кызым... — диде. — Әти, барысы да тәртиптәме? Син нык саташтың... — Кызым... — Су эчеп ал, әти... Мә... — Кыз аңа чынаяк сузды: — Тынычлан. Әтисе суны комсызланып эчте, һәм чынаякны идәнгә утыртты. Кармаланып кызының учын эзләп тапты. Аны назлы итеп яңагына кысты. Һәм сабый баладай үксеп елап җибәрде. — Кызым, балакаем минем... — Ул кызның учын күз яшьләренә чылатып такмаклады: — Гафу ит мине, кызым... Гафу итегез берүк... Болай булырга тиеш түгел иде. Мин сезне бәхетле итәргә тиеш идем. Кызым... Балакайларым... Бу ул иде. Бу Айгөлнең әтисе иде. Әрни, сөя, сагына белгән кеше. Балалары өчен җанын бирергә дә әзер торган кеше. Үзе дә сабый бала булып, алар белән бергә уйнап йөргән кеше. Менә ул елый. Ул кайтты. Хәмер томаннарында ничәшәр еллар буе адашып йөргәннән соң, ул кызы янына кайтты. Айгөл моны бар күңеле белән тоя иде. Моны тоюдан аңа шундый рәхәт иде. Моны тоюдан ул бәхетле, чиксез нык бәхетле иде. Ул әтисен тапты! Айгөлнең дә яңаклары буйлап яшь тәгәрәп төште. Ул да өнсез генә сулкылдый иде. — Әтием !.. Айгөл әтисенең чәчләреннән сыйпады, һәм, ни гаҗәп, шушы керле чәчләр арасында тормышның бөтен юанычлары җыелгандыр сыман тоелды. Әйтерсең ул бөтен гомере буена шушы чәчләрне сыйпарга хыялланып яшәгән дә, хәзер, хыяллары тормышка ашкач, ничектер канәгатьләнеп, тынычланып калган. Ул чынлап та тынычланып калды. Күңеле саф, якты нур белән тулды. Ул елмайды. Кинәт коридорда кемнеңдер кычкырганы ишетелде. Айгөл бер мизгелгә тынып калды. Тавыш тагын кабатланды. Кемдер ярдәм сорый иде. Айгөл, тынычландырырга теләгәндәй, әтисенең башыннан сыйпап куйды да ишеккә юнәлде. "Син борчылма, әти. Барысы да тәртиптә. Ышанмасаң, менә хәзер үзем ишекне ачып күрсәтәм. Син ят. Тынычлан. Барысы да яхшы, әти". Ишекне ачу белән, коридорның теге башында багананы хәтерләткән ниндидер яктылык томаны күренде. Беренче карашка ул матур иде. Айгөл аңа омтылып берничә адым атлады да кинәт катып калды. Бу багана түгел, кеше, ахры. Озын чәчләрен иңенә таратып ташлаган хатын-кыз. Аның йөзе ачык күренми, әмма идәнгә тиеп торган ак күлмәге ак нур чәчә. Шуңа да ул беренче карашка ак томан сыман булып күренгәндер. Хатын аны күрде. Уң кулын болгап чакырды, һәм кызның бер хәрәкәтсез басып торуын күреп, чишмә суыдай салкын тавыш белән кеткелдәп куйды. Шушы тавыштан күчкән салкынлык Айгөлнең арка үзәге буйлап йөгерде. Кызның бала йоннары кабарып чыкты. Ул барысын да аңлады. Аның алдында өрәк иде. Өрәк кызга якынлашты. Ул атлап түгел, ә идәндәге күзгә күренмәс дулкыннар өстендә йөзеп кенә йөридер сыман тоелды. Айгөл, моның чынлык икәненә ышанырга теләмәгәндәй, күзләрен ачып-йомып алды. Ләкин өрәк югалмады, һәм Айгөл үзәк өзгеч тавыш ишетте. Куркып кычкырган хатын-кыз тавышы. Бу аның үз тавышы иде. Ләкин кыз моны аңламады, һәм әлеге тавыштан тагы да куркынычрак булып китте. Өрәк кире чигенде дә икенче катка күтәрелә торган баскыч янында тукталып калды. Бераздан башка бүлмәләрдә дә ишекләр ачылды һәм башлар күренде. Алар бер мизгелгә генә катып калдылар да эшнең нидәлеген аңлап, кычкырып җибәрделәр. Бер мизгел эчендә бөтен йорт куркудан коты алынып кычкырган тавышлар белән тулды. Ә икенче мизгелгә теге яктылык юкка чыкты, күрәсең, ул икенче катка менеп китте. Караңгыда анда-монда йөгерешкән, кайдадыр бәрелгән, егылган, сүгенгән тавышлар ишетелде. Шушы тавышлар эчендә Айгөл бер мәлгә дөнья белән бәйләнешен өзде. Һушына килгәндә шундый ук хәл иде әле. Тик ул инде кемнеңдер кочагында иде. Әтисе. — Тынычлан, кызым... — диде ул, аның башыннан сыйпап. — Барысы да үтте. Мин сине беркемгә дә бирмим. Тынычлан. Радик кызын ныграк кысты. Ул ни өчендер Андрей Николаевичның теплоходта сөйләгән хикәятен хәтерләде. Төн уртасында пәйда булган өрәк теге алиһәдер, ул корбан сорап килгәндер төсле тоелды. Бераздан кемдер ут яндырды. Ниндидер таяк башына чүпрәк урап ясалган торымбаштан төшкән яктылыкта чагылып киткән кешеләрнең йөзе үзе үк котыңны алырлык иде. Радик кызын җитәкләп алга атлады. Айгөл аңа бер карышусыз буйсынды. Ул әле аңына килеп бетмәгән иде шикелле. Бераздан Айгөлне җитәкләгән кул ычкынды. Тик шундук диярлек аны тагын җитәкләделәр. Айгөл күпмедер вакыт үткәч кенә тулысынча һушына килде, һәм курку катыш елмаеп куйды. Ул Леон белән җитәкләшеп тора иде. Егет бернәрсә дә эндәшмәде. Бары тик кызның учын гына әледән-әле наз белән кысып алды. Кыз да аңа шундый ук җавап бирде. Ал арда беркемнең дә эше юк иде. — Хатын-кыз өрәге иде... — диде кемдер. — Икенче катка менеп китте... Күпмедер вакыттан соң куркуның тәүге дулкыны юкка чыккандай булды. Барысы да тынычланып калдылар. Моңа, бәлки, кисәү башларының күбәюе сәбәп булгандыр. — Бәлки, икенче каттан урап төшәрбез?! — диде Хәмит. — Өрәкләр ут яктысыннан курка. Без аны бер куркытсак, таңга кадәр тынычлап йокларбыз. — Йокларбыз?! Тынычлап?! — дип пышылдады Анна. — Михаил, синең тәрең үзең белән иде бит... Михаил дәшмәде. Хәлләр котыңны алырлык булса да, аның дин белән кабат маташасы килми иде. — Ул хатынның куллары күп иде... — дип пышылдады коты алынган Ольга. — Ыһ-һыы... — дип куйды Анна. — Ул теге... Кал и алиһә түгел иде микән?.. — дип куйды Ольга. Айгөл дә өрәкне күрде ич. Куллары күп кебек түгел иде. Икәү генә иде. Бәлки, Айгөл барысын да күреп бетермәгәндер. Ул дәшмәде. — Хатыннар һәм балалар, бер бүлмәгә җыелыгыз, — диде Андрей Йиколаевич, — ә без, ирләр, икенче катны карап төшик. Ләкин Ольга ярсып каршы килде: — Син бармыйсың! Мин синнән башка куркам. — Курыкма, кадерлем... — дип юатты аны Андрей Николаевич. — Курыкма. — Мин дә куркам... — дип пышылдады Анна. — Өрәк теге алиһәгә... Кали алиһәгә охшаган иде... Бәлки, сез икенче катка менеп киткәч, ул безнең балаларыбызны суяр... — Алайса, бергә меник... — Бәлки, таңга кадәр көтәрбез, ә? — Лена һаман тынычланып җитмәгән иде әле. — Бик озак та калмады бит инде... — Иң яхшысы шул булачак! — дип җөпләде аны Ольга. — Без барыбер өрәкне җиңә алмыйбыз. Шулай булгач, нигә котыртып, үртәп йөрергә?! — Ярый без бу юлы аның килгәнен барыбыз да берьюлы сизеп калдык, — дип үзенекен итте Хәмит, — ә сизмәгән булсак?! Әйтик, ул аерым бер бүлмәгә генә кергән булса. Үзегез бит, Кали алиһәгә охшаган, дидегез... — Юк, ул аңа охшамаган иде, — диде Андрей Николаевич, — гап-гади хатын-кыз... — Куллары дүртәү иде бугай... — Анна үз сүзеннән үзе курыккандай тоелды. — Мин шулай күрдем. — Мин дә... — Димәк, без аны табарга тиешбез, — диде Хәмит, — һичьюгы, аның нәрсә теләгәнен белергә кирәк. Ялгыш балаларыбызга кагылмасын... Кемдер кычкырып көлеп җибәрде. Бу Андрей Николаевич иде. — Сез барыгыз да сабыйлар шикелле, — диде ул, һаман көлүеннән туктый алмыйча. — Мин бит теплоходта чынлап та булган вакыйганы сөйләмәдем. Ул вакыт үткәрү өчен сөйләнгән бер уйдырма, Интернеттан укыган хикәят кенә иде. Ә сез чынга алдыгыз. Кал и алиһә, имеш... Юк андый нәрсә! Бер мизгелгә тынлык урнашты. — Куркырга да бернинди сәбәп юк, — дип дәвам итте Андрей Николаевич, — беркем дә сездән корбан сорап йөрми. — Ләкин өрәк чын иде бит, — диде Лена. — Аны барыбыз да күрдек. — Өрәк чын иде. Ләкин ул корбан сорап йөрми. Ташландык йортларның һәркайсында диярлек өрәкләр яши. Ләкин бу аларның кемгәдер зыян салырга җыенуы хакында сөйләми әле. Киресенчә, файда китерүчеләре дә була. — Кызганыч, без өрәкне куркытып җибәрдек, — дип төрттерде Хәмит, — ә ул безгә бишек җыры җырлар өчен килгән булган... — Йортны тулысынча тикшереп чыкмый булмый, — диде Михаил, — шунсыз беркем дә тынычланмаячак. Әлбәттә, без өрәкне кабат күрә алмабыз. Ләкин өйнең бөтен почмагын да карап чыгу күңелгә тынычлык өстәячәк. — Дөрес, — диде Хәмит. — Кемнәрдер аерылып калырга курка икән, бергәләп йөреп чыгыйк. Ул тиклем күп кеше түгелбез әле. Андрей Николаевич аңа каршы төште: — Ләкин болай итсәк, бер куркыныч бар. Ниндидер бәлагә юлыксак, барыбыз да һәлак булачакбыз. Шуңа мин төркемнәргә бүленергә киңәш итәм. — Тик без... Андрей Николаевич аңа башланган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Ә бәлки, икенче катны мин үзем генә тикшереп төшәрмен?! Тынлык урнашты. Әлбәттә, бу начар булмас иде. Ләкин кемнедер күрәләтә куркыныч юлга җибәрергә берәүнең дә йөрәге җитмәде. — Мин дә сезнең белән! — диде яшь тавыш. Барысы да аңа борылып карадылар. Бу Леон иде. — Икәү бергә меник. — Өчәү! — дип өстәде аның янында торган Айгөл. — Мин дә менәм. — Юк! — Хәмит алгарак чыкты. — Балалар эше түгел бу. Андрей Николаевич белән икәү менеп төшик, ә сез монда торырсыз. Берәр куркыныч аваз чыгу белән ярдәмгә килерсез. Бу тәкъдимгә барысы да риза булды. Әмма Андрей Николаевич кына каршы килде: — Яхшы тәкъдим. Ләкин сезнең ике балагыз бар. Болай итәргә кирәк. Без Ольга белән икәү менәбез. Безнең балаларыбыз юк. Ә сез монда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торыгыз. Бер-бер куркыныч чыкса, шундук килеп җитәрлек булсын. Мәгънәсез бәхәс ялкыта башлаган иде инде. Каршы килүче булмады. Тиздән алар икенче катка менеп китте. Көтеп калучылар баштарак бертынсыз булып тордылар да бераздан кечкенә төркемнәргә бүленеп пышылдаша башладылар. Айгөл, тирә-ягына каранып, әтисен эзләде. Радик күренмәде. Ә Леонның әти-әнисе аларга игътибар итми төсле иде. Моны Леон да сизде бугай, ул кызны сак кына итеп читкәрәк алып китте. Моны күреп торган Люда кызга ягымлы караш ташлап алды да моңсу елмаеп куйды. Айгөл дә елмаеп җавап бирде, ул Люданы аңлый иде, Люда әле ялгыз иде. Роберт та, аның әтисе дә күренмәделәр. Ләкин бу хакта артык баш ватасы килмәде. — Рәхмәт инде бу өрәккә... — дип пышылдады Леон, башкалар яныннан читкәрәк киткәч. — Ул булмаса, бүген синең белән күрешә алмый идек. Әлбәттә, Айгөл дә шат иде. Ләкин сер бирергә теләмәде: — Тиле... Ә минем котым алынды. — Мин дә курыктым анысы... Тик хәзер... — Леон ничектер сизмәгәндә генә кызны кочаклады да чигәсеннән үбеп алды. — Хәзер мин өрәккә табынырга риза. "Ул тиклем үк җебегән дә түгел инде бу Леон", — дип уйлап алды кыз, ләззәт диңгезенә чумып. Ә егетнең иреннәре бөтен тәнгә назлы дулкыннар таратып, колак яфрагына төште. Аның кайнар сулышы котып бозларын да эретергә сәләтле сыман иде. Ләкин кыз назга бирелүдән курыкты. Тагын аз гына... һәм ул үзе өчен җавап бирә алмаячак. Рәхәтлек тә, аңа омтылу да чамасыз көчле иде. Ул егетнең куеныннан арынырга ашыкты: — Тукта... Әле түгел... — Мин сине яратам!.. — дип, дәртенә тончыгып пышылдады егет. — Үлеп яратам! — Мин дә... Тик син тукта... сабыр ит... Кеше күрә бит... Кызның карышуына бирелеп, егет читкәрәк тартылды. һәм гаепле кеше сыман катып калды. Аның сулышы кабынган, йөрәк тибеше ешайган иде. — Гафу ит... Кыз елмайды. — Мин үзем дә синең хәлдә... — дип назлы пышылдады ул. — Тик син бүтән алай кыланма, яме. Булыр, барысы да үз вакыты белән килер әле. Егет аны чиксез хөрмәт белән үзенә кысты: — Мин бүген төне буе гел сине уйлап кына чыктым. Сине күргән мизгелдән бирле, мин бәхетнең ни икәнен белдем. — Кадерлем минем... Сулышлар тагын ешайды. — Әйдә, башкалар янына барыйк, — дип пышылдады кыз, беркадәр тынычланып калгач, — юкса... — Ярый... — диде егет, ә үзе аны ныграк кысты. — Яратам мин сине! Бер генәм син! — дип пышылдады ул бераздан саф татар телендә, — бердәнберем минем... Айгөл, үз колакларына үзе ышанмагандай, бер мизгелгә катып калды, һәм татлы елмаеп куйды. — Мин дә сине яратам... — диде ул. Бу юлы егет аптырап китте, һәм шатлыклы елмайды. — Син татар кызымыни? — Әйе, Леон... — Ләис мин... — дип елмайды егет, — җыен урыс арасында аерылып тормыйк дип кенә кыланган булдык. Безнең әни хәтәр бит ул яктан. Сизгәнсеңдер инде... — Ә мин — Айгөл... — Кыз көлеп җибәрде, — ахирәтләрем Аида дип тә әйткәли... Мин дә башкалардан аерылмыйм дигәнмендер инде... — Ә аерылсак ни була?! Әйдә, моннан ары гел татарча гына сөйләшәбез. — Белмим... Ну әйдә... Ләис Айгөлне тагын күкрәгенә кысты. Бу юлы ул ниндидер аерым бер ләззәт тойгандай булды. Хәзер аларның мәхәббәттән башка да ниндидер уртаклыгы бар иде. Икесе генә белгән сер дисәң... Бераздан алар сиздермичә генә икенче каттагыларны көткән төркемгә кушылдылар. — Килдегез дә мени?! — дип пышылдады Люда. — Килдек, Ләйсән... — диде Ләис, мыек астыннан елмаеп, — Айгөл — татар кызы. Ләйсән башта шелтәләмәкче иде, Айгөл турында ишеткәч, елмаеп куйды. — Роберт та татарча аңлый, — диде ул, үзе дә төшеп калганнардан түгеллеген искәртергә теләгәндәй. — Ул моны сиздермәскә тырышты. Ә мин барыбер сиздем. — Ул нигәдер күренми... Ләйсәннең елмаюы шундук юкка чыкты. — Күренми шул... — диде, үртәлгәндәй итеп, — йокы симертәдер инде. Йә йөрәге ярылып үлгәндер. — Бәлки, бүлмәләренә кереп, хәлләрен белеп чыгарбыз. — Тилеме әллә син?! — Ярый, күрешерсез әле... Бераздан икенче каттан төшә торган баскычта ике шәүлә күренде. Барысы да тынып калдылар. Шәүләләр ашыкмыйча гына төшеп җитте. Бу Андрей Николаевич белән Ольга иде. Айгөлгә аларның үз-үзен тотышы сәер булып тоелды. Гадәттә, куркынычны бергә кичкән кешеләр арасында күзгә күренмәс ниндидер уртаклык, бердәмлек барлыкка килә. Боларда ул юк иде. Бәлки, кыз гына тоя алмагандыр. Әмма боларның атлап йөрешендә үк бер-берсеннән канәгать түгеллек, берберсенә үртәлгәнлек сизелгән сыман иде. — Берни дә юк... — диде Андрей Николаевич, баскыч төбендәгеләрнең өнсез соравына, — бернәрсә дә! — Бөтен урыннарны да тикшердегезме соң? — Барысын да карап чыктык. Ольга дәшмәде. Ул, төркемдәгеләрне барларга теләгәндәй, һәркайсына текәлеп карады. — Ә Роман кайда? — дип сорады аннан соң. — Ул бүлмәгә кереп китте, — дип алдашты Айгөл. Икенче каттан төшкән бу икәүнең үз-үзен тотышы аңа ошамый иде. Монда ниндидер сер бар иде. — Алай икән... — дип куйды Ольга. — Без икенче катны тулысы белән тикшереп чыктык, — диде Андрей Николаевич, — куркырлык бернәрсә дә юк. Хәзер һәркем үз бүлмәсенә таралсын. Иртәгә таң белән юлга чыгасы. Коридорда өелешеп, бер-беребезгә комачаулап йөрмик. Тавышында рухи күтәренкелек, хәвефсезлеккә тулы ышаныч көчле иде. Ләкин шуның белән бергә нәрсәгәдер кәефе кырылганлык чалымы да сизелә иде. Әйе, ни өчендер ачуы килгән кебек иде аның. Бәлки, Айгөлгә генә шулай тоелгандыр. — Ләкин без әле икенче катны гына тикшердек, — дип сүзгә кушылды Анна. — Ә бәлки, өрәк беренче каттадыр. Бәлки, баздадыр. Бу йортның базы бармы? — Үзегез тикшерегез, — диде Андрей Николаевич, — ә без арыдык. Һәм бүлмәбезгә кереп ятабыз. — Ләкин алай эшләү гадел булмый. — Монысы Лена иде. — Без бергәләп тикшерергә тиеш... Ольга бүлмәсенә борылган иренең терсәгеннән эләктерде: — Андрей Николаевич... Гафу итегез, Андрей арыды... — диде ул, ире өчен акланып. — Ләкин кызлар хаклы. Башта без барысын да тикшереп чыгарга тиешбез. Һәм ул кире борылып килде дә баскыч буйлап аска төште. — Монда подвал юк, — диде, стенага суккалап караганнан соң, — димәк, беренче кат кына кала. Ә беренче катны җентекләп тикшерүнең бер генә юлы бар. һәркайсыбыз үз бүлмәсенә тарала. Ләкин ишекләрне ачык калдырырга онытмагыз. Бер-бер хәл булса, башкалар ярдәмгә килерлек булсын. Аның белән килешмичә мөмкин түгел иде. Бераздан барысы да үз бүлмәләренә таралышты. Өрәк бер бүлмәдә дә юк иде. Кисәү башлары сүнгәч, бөтен дөньяны караңгылык каплагандай булды. — Әти... — дип пышылдады Айгөл, бүлмәдә ялгызы гына калгач. Җавап бирүче булмады. Тынлык куркыныч иде. Кайда югалды соң әтисе? Нигә Айгөлгә берни дә әйтми китте? Ә бәлки... Бәлки, аны өрәк юк иткәндер... Болай уйларга ярамый иде. Болай уйласа, ул йөрәге ярылып үләчәк иде. Эх, нигә коридорда гына тормадылар икән? Нигә бүлмәләренә таралдылар... Эх, нигә ул Ләисне дә үзе белән ияртмәде икән? Әлбәттә, ярамаган эш эшләрләр иде... Ләкин менә мондый курку янында Ләис белән бергә булу... Юк, алай да ярамый инде... Тизрәк әтисе кайтсын иде... Бәлки, ул пес итәргә генә чыккандыр әле. Суны күп эчте бит... Әйе, шулайдыр ул... Шулайдыр... Әтисе тиздән килеп керәчәк... Әнә аяк тавышлары да ишетелә бугай... Әйе, ишетелә... Тавышланмаска тырышып кына атлый... Сизелер-сизелмәс кенә... адымнары якыная... Менә ул ишек янына җитте... Тынып калды... Хәтта сулышы да ишетелә башлады... Еш-еш сулый... Аягын күчерде... Ишек тоткасына үрелде... Тотканы бора... Ура, әтисе кайтты! Әтисе кайтты! Ә бәлки... Ә бәлки, бу бөтенләй аның әтисе түгелдер... Бу теге өрәктер... Яки аннан да куркынычрак башка нәрсәдер... — Әти !.. Җавап ишетелмәде. Ишек акрын гына ачыла башлады. Кыз, куркудан кычкырып җибәрмәс өчен, авызын учлары белән каплады. Ләкин моның кирәге юк иде инде. Аның тавышы югалган иде. Ишек ачылып китте, һәм анда кара шәүлә пәйда булды. — Кем бар?! Җавап ишетелмәде. Бераздан ишек ябылды. Кара шәүлә нәрсәнедер идәнгә куйды, һәм шунда гына телгә килде: — Кызым ! Айгөл таныш тавышны ишетеп сикереп торды. Йөгереп әтисенең каршысына килеп басты. Һәм әлеге кешенең чынлап та ул, әтисе икәненә ышанырга теләгәндәй, бертын карап торды. — Кызым... Һәм чынлап та үз әтисе икәнен күреп, бар көченә аның яңагына чабып җибәрде, һәм күкрәгенә ташланып еларга кереште. — Яратмыйм мин сине, яратмыйм!.. Син миңа әти түгел... Син мине үтерә яздың... — дип пышылдады ул. — Кайда йөрдең? Нигә дәшмәдең? — Тавышланма, кызым... Бүтәннәр ишетмәсен... Мин... Мин өрәкнең серен ачтым... Кыз елавыннан туктап, аңа карады: — Нәрсә?! — Әйе, кызым... Ә куркытканым өчен гафу ит... Кешеләр ишекләрен ачып йоклый. Тавышланырга теләмәдем... Ә син молодец! Кычкырмадың. Кычкырсаң харап иде. — Ә өрәкнең сере?.. Ул нинди сер? 3. Фатыйма "...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау". Фатыйма карчык төне буе йоклый алмады. Юкка гына барды ул күрәзәчегә. Бер юньле сүз дә ишетмәде. Әлбәттә, анда бармаса да төне төн булмас иде, ләкин Хәдичә карчык аның шик-шөбһәләрен ныгытты гына. Ә аңа юаныч кирәк иде. Юаныч... Дөреслек түгел. Юрганга төренеп ятса да, аңа салкын иде. Урамда җәй. Көне буе кояшта кызган бүлмә стеналары кулыңны пешерерлек. Ләкин Фатыйма карчыкка салкын иде. Юк, картлык галәмәте генә түгел бу. Картлыкның монда бер катнашы да юк. Ялгызлык салкынлыгы шундый. Ире дә ашыгып китеп барды бит, ичмасам. Ул исән булса, бүгенге төн болай котсыз булмас иде. Ул исән булса, берәр чарасын табар иде. Картайган көнеңдә, ят шәһәрнең тулай торак бүлмәсендә ялгызлыктан өшеп ят инде менә. Фатыйма карчыкның күңеле тулды. Тик ул елый алмый иде инде. Күңелендә күз яшьләре күптән кипкән. Ул бары тик өшеп калтыранды гына. һәм юрганын атып бәрде. Көннең җылылыгы да, юрган да берни дә аңлатмый иде. Аларның ярдәме тимәячәк. Салкын тыштан керми иде. Салкын аның үз эченнән чыга. Сөяк җелекләреннән чыга да канына кушылып бөтен тәненә тарала... Бу салкынлыкны җиңәрлек бер генә кояш та, бер генә кодрәт тә юк иде. Ни әҗәле килми. Үзен эзләп табып, тезләнеп ялынганны көтә диярсең. Ул да, азгын ирләр шикелле, күрәсең, яшьрәкләрне, матурракларны карый. Әҗәлне каратырлык җирең дә калмасын да, яшәп яткан бул инде менә. Шәһәр урамына чыгып теләнеп йөр, һич айнымас улыңны ачтан үтермим дип тырышкан бул. Адәм тәганәсе... Дөрес яшәлмәде бугай бу дөньяда. Дөрес яшәлсә, ахыры болай бетәргә тиеш түгел иде. Бер карасаң, пычраклыкка батып та гомер итмәде бит инде. Азып-тузып йөрмәде, аракы затын якын китермәде, урлашмады, алдашмады, мәкер-хәйлә белмәде... Нәкъ тә изге китапта язылганча гомер сөрде. Тик аңа карап кына бер бәхете дә булмады. Бәхете булган кеше картайган көнендә шушы хәлгә каламыни?! Эх, рәхәт чаклары бар иде дөньяның. Рәхәтлек турында уйлауга, Фатыйманың күз алдына гел бер күренеш килеп баса. Алар Хәтмулла белән ат арбасының ике ягына аякларын салындырып утырганнар да аркаларын аркага терәп урманга китеп баралар. Тәгәрмәчләр тавышын күмеп, чикерткәләр җыры, чебен-черкиләр гүләве ишетелә. Борынны чәчәкләр исе иркәли. Әмма барысыннан да рәхәтрәге, барысыннан да ләззәтлерәге — иреңнең арка җылысын тою. Шушы җылылык җанны туендыра. Ә Хәтмулла авыз эченнән генә бер җыр көйли: Бер алманы бишкә бүләек, Беребез өчен беребез үләек... Кайда барганнарын тәгаен генә күз алдына китерә алмый Фатыйма. Заманында алар урман юлын аз гизмәделәр. Печәненә дә, утынына да бергә йөрделәр. Хәтмулла әллә нинди сәер зат иде шул. Ишегалдында матае утырса да, келәттә бензин пычкысы булса да, утынга балта белән йөри иде. — Пычкы ул, әнкәсе, дилауай агач өчен. Утынны балта белән әзерләргә кирәк. Утын әзерләү урман тазарту бит инде ул. Корган-ниткәнен, үсәр-үсмәсен кисәр өчен балта кулай. Балта хәле җитмәгән агачны әрәм итәргә ярамый. Шулай дигән була торган иде. Башкаларның юанюан агачлар кайтарып, утынга тураганын өнәми иде. Кайчагында Фатыйма: — Мондый киртә-корта алып кайтканыңны күреп, булдыксыз дип көләргә дә күп сорамаслар әле, — дип шелтәләп алгалый иде. — Аннан соң, эре агач ырый да бит инде ул. — Карчык, — ди торган иде андый чакларда Хәтмулласы, — артыгы кирәкми аның. — Болай вак-төяк белән үзең интегәсең бит. — һым... — дип кенә куяр иде ире. һәм, балтасын тотып, агачлыкка кереп китәр иде. Эшләгәндә җен шикелле эшләр, Фатыйма аның артыннан вак ботакларны җыеп та өлгералмас, кирәк кадәрен кискәч, Хәтмулла үзе аңа ярдәмләшер иде. Беркадәр булышыр да, тракторга төяргә уңайлы булсын дип, агачларны бер тирәгә ташып куяр. Эшне бетереп кайтырга чыгар алдыннан кискән өеменә карап торыр-торыр да, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп: — Рәнҗемәгез инде сез безгә... — дип куяр. Аның тавышында гафу үтенү дә, рәхмәт хисе дә булыр. Аннан соң Фатыйма янына килер. Кочаклап алыр. Хатынының чәчләрен иснәп мыек астыннан елмаеп куяр да күтәреп арбага утыртыр. Һәм юлга кузгалырлар. Аркага арка терәп, бер-берсенең тән һәм җан җылысын тоеп. Печәнгә барсалар да шул булыр. Ат арбасын келтерәтеп кенә йөрерләр. Иртә таң белән беренче булып кузгалсалар да, беркадәр вакыт үтүгә, выж да выж килеп, матайлар, җиңел машиналар узып китәр. Кайберләре туктап кызыксыныр: — Хәтмулла, нигә матай белән генә йөрмисең? Болай акрын да... Атны кигәвенгә түздерүе дә авыр бит... Ә Хәтмулла иңнәрен генә сикертеп куяр: — Матайның утыргычын дөрес эшләмәгәннәр аның. Икәүләшеп йөрергә рәхәт түгел. Иренең тел төбендә нәрсә ятканын аңлаган Фатыйманың күзләренә шатлыклы очкын кунар. Ә сораучы башын чайкап алыр да юлын дәвам итәр. — Беләсеңме, нигә алар матайда йөри?! — дияр ир, дилбегәне бушайта биребрәк, һәм үзе үк җавап кайтарыр, — аларның Фатыймалары юк. Арка терәп утырырлык. Боларны хәтерләүгә, Фатыйманың арка үзәкләре җылынып киткәндәй булды. Хәтта колагына Хәтмулланың яратып җырлаган җыры ишетелде: Бер алманы бишкә бүләек, Беребез өчен беребез үләек... Ул, ирен күрергә теләгәндәй, артына борылып карады. Төнге таш бүлмәдә караңгылыктан башка нәрсә юк иде. Фатыйма торып утырды. Караваттан аякларын салындырып, үзен ат арбасындагыдай хис итәргә тырышты. Җиңелчә генә селкенеп караватны тирбәтеп алды. Тәгәрмәчләр келтерәве, чикерткәләр җыры ишетелер сыман иде. Тимер пружиналар гына шыгырдашып куйды. "Эх, без сиңа ул чакларны хәтерләтә алмыйбыз шул..." — дип ыңгырашкандай тоелды алар. Фатыйма көрсенеп куйды: "Хәтерләтә алмыйсыз шул... Югыйсә нәкъ шушындый пружиналы караватта да дөньяның ямьле чаклары бар иде... Менә шушындый юрганга төренеп, менә шундый нәни генә булып ята иде ул... Ә мин менә шулай талгын гына тирбәтә идем... һәм гел бер хикәят сөйли идем. Дөньяга туар алдыннан бала Ходайдан сораган: — Ник мин ул дөньяга барам инде. Анда нәрсә эшләргә тиеш булам? Ходай әйткән: — Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синең белән булыр һәм барысын да төшендереп бирер... Яхшы хикәят иде ул..." Фатыйма карчык юрганны алып караватка җәеп салды да, аны бала төргәндәгедәй итеп төреп, сак кына тирбәтергә кереште. Читтән берәрсе карап торса, аны чынлап та бала йоклата дип уйларга мөмкин иде. һәм авыз эченнән генә көйләргә тотынды: Әлли-бәлли итәр ул, Йоклап кына китәр ул... Фатыйма карчыкның тавышы талгын гына көчәя барды. Анда тыелгысыз дәрт, өмет, киләчәктән көткән яктылык чаткылары пәйда булды. Әлеге тавышка ышансаң, тормыш тик ихласлыктан, сафлыктан, куанычтан гына торадыр, анда бернинди дә караңгылык, моң-зар, сагыш һәм сабырлык төшенчәләре юктыр сыман иде: Йоклап киткәч, төшендә Әллә ниләр күрер ул... Җыр көчәйгәннән-көчәйде. Аның белән бергә киләчәккә, димәк, яктылыкка булган ышаныч та ныгыды: Тәпи басып китәр ул, Йөгереп кенә йөрер ул... Җәй иде. Яңгыр иде. Елга буенда бәбкә саклап йөргән малайлар ыштан балакларын сызганганнар да яланаяк өйгә йөгерәләр. Зуррак икесе бәбкәләр салынган каз оясын ике яктан күтәргән, Малик ана казны култык астына кыстырган, ә Радик бернәрсә дә тотмаган, ул артыннан йөгергән ата каздан куркып чаба. — Мине ата каз ашаса, әтигә әйтеп каеш белән суктыртам! Малик, меләт, көт әле! Боларны күреп торган күрше хатыны буынсыз булып көлә. Аңа Фатыйма да кушыла. — Ипләбрәк! Ипләп! Бәбкәләрне имгәтәсез ич! — ди ул, аларга каршы атлап. — Егыла күрмәгез... Малайлар янына җитүгә, Фатыйма кулындагы япма белән бәбкәләрне яңгырдан ышыклап куя. Ул арада Радик кычкырып җибәрә: — Әни, мине ата каз ашады! — Кайсы төшеңне тешләде, балам?.. — Менә, арткы аякны... Абыйлары көлә: — Юк, әни, тешләмәде ул. Канаты белән генә тиеп китте. — Ата каз мине канаты белән ашадымыни? — дип сорый малай абыйларыннан. — Әни, ата каз канаты белән дә ашый белә, әйеме?! Әниләре төпчегенең башыннан сыйпап ала да каз оясын күтәреп абзарга кереп китә. Ә малайлар кабат елга буена йөгерәләр. Яңгыр астында яланаяк йөгерү алар өчен бәйрәм. Шатлыклы авазлары бар урамны яңгырата... Тәпи йөрер-йөрер дә Үсеп буйга җитәр ул... Балаларның шатлыклы авазлары, еллар аша үтеп, Фатыйма карчыкның колагында яңгырады. Шатланышып көлешкән тавышлар... Кинәт алар бергә буталды да кабат аерылды. Бу юлы инде шатлык авазлары юк иде. Ниндидер шау-шу, талаш... — Юк, китмисең! — Китәм ! — Мин сиңа эш сөйләшеп кайттым... — Ә мин китәм . һәм әлеге тәртипсез шау-шуны ертып, Хәтмулланың тыныч, әмма көр тавышы ишетелә: — Әнкәсе... Тавыкларыңа җим сибеп кер әле... Һәм, аның кайтавазы булып, бер үтенеч яңгырый: — Безне онытмагыз, улым... Безне онытмагыз... Үсеп буйга җиткәчтен, Далаларга китәр ул... Фатыйманың җыры, тулай торак бүлмәсенең түшәмнәре аша узып, югарыга күтәрелде һәм, далаларга киткән балаларын эзләп табарга теләгәндәй, Җир шары буйлап таралды. Биек-биек йортлар, кара урманнар, очсызкырыйсыз далалар, шаулы диңгезләр аша урап кайтты да, хәле бетеп тынган давыл сыман, кабат тулай торак бүлмәсенә ауды. Далаларга киткән балаларны ана моңы гына табалмады. Ул моңда инде тыелгысыз дәрт тә, өмет тә, киләчәктән көткән яктылык чаткылары да юк иде, ул моңда тик ятимлек ачысы гына сулкылдады. "Моңсызларны моң табалмый..." Фатыйма карчык юрганын кысып кочаклап тынып калды. Юрган аның баласы иде. Ул баласын беркемгә дә бирәчәк түгел, беркайда да җибәрәчәк түгел. Аның кабат ятим каласы килми. Моннан ары аны үстермәс тә. Үсмәсен. Шушы килеш кенә калсын. Шушы килеш кенә... Гел янында булсын... Үз янында. "Баласы бар ана ятим булмый". Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. ...Фатыйма ындыр артындагы таллыкта иде. Ала каргаларның бик яман кычкырышып өерелгәнен күреп килде ул монда. Кычкырып та, каткан балчык ыргытып та каргаларны куркытырга тырышты. Тик моның бер файдасы да тимәде. Тавышы көчсез иде, ыргыткан балчыгы ике-өч атламнан ерак китмәде. Аның каравы хәле бетте. Сулышы капты. Көч-хәл белән килеп җитте. Хәле карга куркытып йөрерлек түгел иде шул, карынындагы җан иясе инде якты дөнья күрер мизгелен көтә иде. Башка нәрсә булса, бәлки, болай итеп йөрмәс тә иде Фатыйма. Ала каргаларның котсыз тавышы күңеленә шом салды. Каз бәбкәләрен кыйратып ятмагайлары! Ындыр артындагы кечкенә яланга җиткәч, борчылуы юкка түгеллеген аңлады. Ике каз гына коты алынып сибелгән бәбкәләрен саклый алмый иде. Алар, яман ысылдап, әле бер башка йөгерәләр, әле икенче якка. Ә каргалар күп, бәбкәләрне берәм-берәм чүплиләр генә. Фатыйма килеп җиткәндә, каргаларның эше беткән иде инде. Бәбкәләр юк иде. Бары тик ятим казлар гына, үзәк өзгеч тавыш белән анда-монда чабып, бәбкәләрен эзләп йөри. Әлеге коточкыч хәлне күрүдән Фатыйманың тыны кысылды, һәм колагында ниндидер сәер тавыш яңгырады. Дыңкдыңк-дыңк-доң!.. Фатыймага ни өчендер каргалар килеп үзен чукый башлагандыр сыман тоелды. Бер мизгелгә генә. Кинәт эченең аскы өлешендә утлы әрнү тойды. Атлаган җиреннән катып калды. Ул үзе генә түгел, бөтен дөнья, вакыт бер мизгелгә тукталып калгандыр төсле булды. Авырту шулай эләктереп алды да талгын гына ычкындырды. Фатыйма эшнең нәрсәдә икәнен сизенгән иде инде. Ул кирегә борылды. Тиз-тиз адымнар белән өенә кайтмакчы иде, теге әрнү тагын эләктерде. Фатыйма тирә-ягына күзләрен тәгәрәтте, башын борырлык рәте юк иде, якын-тирәдә ярдәмгә килерлек кеше күренмиме?! Күренсен иде! Тик күзенә берәү дә чалынмады. Ул, эчен куллары белән тотып, акрын гына җиргә чүгәләде. Ул курка иде. Монда егылудан. Баласын монда табудан курка иде. Баласын тапкач, азга гына һушын җуяр да, бәләкәчен каргалар алып китәр төсле иде. "Юк! Юк, монда табарга ярамый! Әле түгел! Берьялгызым чагында түгел. Хәтмулла! Хәтмулла! Җаның бармы синең, юкмы, ә?! Нәрсәне карап йөрисең анда?! Кил! Кил, баласыз калырга теләмәсәң! Хәтмулла, дим!" Юк, ул кычкырмый иде. Ул кычкыра алмый иде. Уртыңны чәйнәрдәй булып көчәнгәндә тавышың чыкмый. Ләкин аның җаны кычкырды. Өнсез кычкыру белән. Ботлары буйлап ниндидер кайнар дулкын йөгергәндә, ул янә ирен чакырды: "Хәтмулла! Кил! Баланы каргалар ала. Кил! Кил!" Ул бер мизгелгә тирә-як белән бәйләнешен өзде. Әллә нинди сәер халәт иде. Әйтерсең аны кемдер эләктереп алды да беркадәр вакытка гына тәмугка тыгып торды. Тәмугтагы газап чыдарлык түгел иде. Тәнендәге киеренкелектән сөякләре шартлап сынган, җепселләре мертләп өзелгән төсле булды. Ул үзен тере капчык итеп тойды. Кемдер ул капчыкны әйләндереп-әйләндереп кага иде. Кинәт барысы да тукталды. Ул кабат тормышка кайтты. Бала елаганы ишетелде, һәм шундук җанын каргалар турындагы уй чукып алды. "Баласы бар ана ятим булмый!" — диде ниндидер карт тавыш. Фатыймага ул башта карга тавышы сыман - рак ишетелде. Хатын күзләрен ачты. Кендек әби иде. Тик ул чынлап та мондамы, әллә күзгә генә күренәме? — Фатыйма! — диде ир тавышы, — Фатыйма!.. Хатынның күңеле тынычланып калды. Ул елмайды. Бәлки, иреннәре елмаймагандыр, тик аның җаны елмайды. Ул бәхетле иде. — Хәтмулла, мә, улыңны тот... — Улыңны... Фатыйма, безнең улыбыз бар... Кендек әбисе малайны әтисенә сузды да, ир кеше җебебрәк калгач, анасының күкрәгенә салды. Һәм ал арны кемнәрдер күтәреп каядыр алып киттеләр. — Каргалар алмады... — дип пышылдады Фатыйма, — бәбкәмне карга алмады. Хәтмулла аның маңгаеннан сыйпап куйды. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. — Каргалар алмады, — дип пышылдады Фатыйма карчык, юрганын күкрәгенә ныграк кысып. — Далалар алды... һәм кинәт чынбарлыкка кайтып катып калды. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. "Ишек кагалар түгелме соң?! Әйе! Радик! Айгөл! Кайтканнар, балакайларым!" Карчык утны яндырды да ишеккә ташланды. — Кайттыгызмы?! — Тётя Фая! Карчык болай кабалануына үкенеп куйды. Тик ишекне ачкан иде инде. Ишек төбендә нәни баласын күтәреп, бот буе малаен җитәкләп басып торган Зөһрәне күреп куркып китте. Зөһрәнең күз төбе кара янган иде. Ул, Фатыйма карчыкның җавабын да көтмичә, ачык ишектән эчкә узды. Артыннан ук үзе йозакны бикләп куйды. — Тимур котыра, тётя Фая. Сезгә кереп торыйм инде. Урамда калдырма, зинһар... — Әйдә... — диде Фатыйма карчык, ишек төбендәге тумбочкада утырган электр плитәсен кушып: — Чәй эчеп алырбыз. — Ул төн уртасында гына кайтып керде... — Зөһрә һаман үз проблемасында кайный иде әле. — Төнлә йөрмә, әллә кемнәргә эләгерсең, кыйнап ташларлар, дигән идем, тавыш чыкты. Син мине берәрсенә әйтеп кыйнатырга йөрисеңме әле? ди... Адәм көлкесе... Кешечә яшәп булмады инде. Бер талашмаган көнебез юк. Эчә дә кайта, эчә дә кайта. Шул да булдымы тормыш?! Фатыйма карчык дәшмәде. Алар яшь чакта мондый хәлләр булмый торган иде. Өч йөзгә якын хуҗалыктан торган авылга нибары бер эчкече Иван иде ул вакытта. Иван аның кушаматы иде. Чын исемен белүче дә булмагандыр, бәлки. Фатыйма белми иде. Менә шул Иван эчеп алыр да, хромкасын тартып, урам буенча җырлап йөрер иде. Беркемгә бер авыр сүз әйтмәс, очраганкүргән кешенең, олы булсынмы ул, кечеме, хәлен сорашып китәр: — Хәлләрең ничек, туганым?! Ник моңаебрак торасың әле, берәр кайгың бармы әллә?! Проблемаң булса, Иван абзаңа әйт син. Момент юкка чыгарырбыз... Һәм Иванга да беркем түбәнсетеп карамас, каты кагылмас иде. Аның эчкече икәнен бөтенесе дә белеп тора инде. "Эчмә, болай кыланып йөрмә" диюнең дә файдасызлыгын беләләр. Аның исереклегеннән беркемгә дә зыян да, файда да юк. Авылның бер шамакае урынына яши бирә. — Берүк аракыны якын китерә күрмәгез, әнә Иван абыегыз кебек булырсыз. Хатыныгыз да булмас, мал да тота алмассыз, ашарга да кешедән теләнеп, ярым җимерек йортта гомер итәрсез, — дип, балаларын кисәтә иде өлкәннәр. — Хәмерне якын китерә күрмәгез! Эчүче юк та иде. Утын алып кайтсалар да, печән китерсәләр дә, бер "ярты" чыгарыш бар. Табында ун адәм утырса да, шул бер шешә җитә, хәтта бетми дә торган иде. Кая инде ул талашып, хатын кыйнап йөрүләр. Эчүдән бервакытта да тавыш чыкмый торган иде. Әлбәттә, ирләрнең хатынына кул күтәрүе бар иде. Хәтмулла да берничә тапкыр Фатыйманың яңагына менеп төште. Ул вакытта хатынның күңелен бер уй телгән иде: "Хәтмулла мине кыйнады... Хәтмулла миңа сукты! Сукты!" Ире аңа бөтен көче белән суккандыр, ул аны үтерергә яки имгәтергә теләгәндер сыман тоелган иде. Һәм үз иренә чиксез нәфрәт белән карый башлаган иде. Ләкин соңрак Хәтмулланың яңаклавы бары тик кисәтү генә булганлыгын аңлады. Берничә елдан соң булды ул хәл. Күрше авыл Сабан туеннан кайтып киләләр иде. Алар, гадәттәгечә, ат арбасында арка терәшеп утырганнар. Ике малай аякларын сузып артка карап утырган. Ә Малик, ул чакта имчәк баласы гына, Фатыйманың кулында. Урман куелыгына җиткәч, кемдер атның авызлыгыннан эләктереп алды. Ул вакытларда акча сорап бәйләнү гадәте бар иде. Һәм менә шундый өч адәм ал арга да юл басты. Нәрсәдер кычкырдылар. Фатыйманың коты ботына төште. Хәтмулла да дәшми. Юлбасарлар андыймондый гына түгел, өчесе дә озын буйлы, киң җилкәле. Хәтмулладан күпкә яшьрәкләр дә. Болардан котылу юк иде инде. Юлбасарлар үзләре дә моны сизеп тора, әнә бит ничек иркен кыланалар. Берсе, Фатыйманы арбадан ук сөйрәп төшерергә итеп, хатынның беләгенә үрелде. Тик шул мизгелдә үк каядыр очып барып төште. Хатынның күз алдында Хәтмулланың беләге генә ялтлап калды. Ул арада агачлар сынган тавыш ишетелде һәм икенче юлбасар да юкка чыкты. Агачлар арасына качкан өченче ирнең аркасы гына күренеп калды. Хәтмулла дәшми-тынмый гына арбага килеп утырды да дилбегәне тартты. Менә ничек суга икән Хәтмулла! Үзеннән бер башка озын һәм таза ирләрне исәңгерәтерлек итеп. Фатыйма шунда Хәтмулланың үзенә суккан чагын хәтерләде. Аның кул күтәрүен сугу дип әйтү гөнаһ булган икән. Бары тик кисәтеп кенә куйган ул, үзенең ир кеше икәнен искәртеп кенә алган. Әлбәттә, авылда андый "искәртүләр" гадәти күренеш иде. Әмма бер генә хатын-кызның да күз төбен кара яндырып йөргәне булмады. Аракы юк иде шул ул чорда. Шуңа күрә хатыннары — хатын, ирләре ир төсле иде. Хәзер хатын-кызын да тыярлык түгел бит аның, ирен кешегә дә санамаганнар бар... — ...Аерылып кына китәр идең дә, кем сине көтеп тора инде ике бала белән... Тимур да жалкы. Үзе генә калса, бөтенләй эштән чыга бит ул... Фатыйма карчык ирексездән караватка күз ташлады. Анда исереп йоклап яткан Радигын күрер төсле иде. Ул да аракы диңгезенең төбенә төшәргә тырышты бит инде. Ул да хатынын шулай интектереп йөртте микән?! Эх бу ирләрне... Гитлер басып ала алмаган илне аракы басып алды да ирләрне ниндидер бер мәхлукка әйләндерде. Үзе дә рәхәт күрми, башкаларга да рәхәт күрсәтми торган бер ерткычка. Мескен ерткычка. Хәтмулладан туган баланың менә шундый хәшәрәтлеккә төшүе икеләтә аяныч иде. Фатыйма карчык бүтән балалары өчен ул тиклем үк әрнемәде дә кебек. Бернигә карамыйча шәһәргә чыгып качкан өлкәнен ул аңлый иде. Үз дигәненә ирешергә тырышу. Атасы холкы. Дөньяның берәр ташландык почмагында исереп йоклап ятмаса, аны гафу итеп тә буладыр. Марҗасына ияреп чыгып киткән Хәмитне дә аңларга мөмкин. Хәтта кызу канлылык белән ниндидер матавыкка эләгеп һәлак булса да, ул хөрмәткә лаек. Тик менә Радикны гына аңлап та, гафу итеп тә булмый. Хәтмулладан туган баланың менә шундый пычраклыкта аунап яшәве бернинди канунга да сыймый. Зөһрә Фатыйма карчыкка үз киленедер сыман тоелып китте. Ул әнисенең артынарак яшеренеп торган малайны җитәкләп алды да суыткыч янына алып килде. — Мә, улым... — диде, суыткычтан алма алып, — боегып торма, синең кебек малайларны бик яратам мин. Малай кызарган күзләрен бер алмага, бер әнисенә йөгертеп алды. Әнисе елмаеп баш каккач, алмага үрелде. — Рәхмәт, апа!.. — Үзеңә рәхмәт, бәләкәчем! — диде ул, икенче караватның җәймәсен алып. — Соңгы егерме елда апа дип әйткәннәре юк иде әле. Һи-һи-һи... Әйдә, Зөһрә кызым, бәләкәчеңне менә монда яткыр. Кулга өйрәнмәсен. — Әй, рәхмәт инде... — Зөһрә баланы караватка салды да өстен юка юрган белән каплаттырып куйды. — Төн уртасында коридорда йөрү дә уңайсыз. Берсе күрмәсә, берсе күрер... Рәхмәтләр генә яусын инде сиңа! — Ярый бәләкәчең уянмаган әле... — диде Фатыйма карчык, Зөһрәнең игътибарын яхшырак нәрсәгә юнәлтергә теләгәндәй. — Иң мөһиме шул. Калганы үтә аның... — Әйе... Куркып калса, яхшы булмас иде... — Зөһрә күзен чәчләре белән капларга азапланды. — Сугам дип сукмады ул... Селтәнгәндә кулы ялгыш кына тиеп китте... — Минем дә Хәтмуллам кызу була торган иде... — диде Фатыйма карчык, аны юатырга тырышып, һәм тагы ни әйтергә белми туктап калды. "Бер син генә мондый хәлгә төшмәгәнсең, юкка кыенсынма. Бөтен хатынкызның да өлешенә язган нәрсә ул. Аның каравы ир кулы тигән урын тәмугта янмый, диләр". Шул чамарак итеп юатасы иде. Ләкин Хәтмулласының исеменә кара ягу бик пычрак нәрсә сыман тоелды. Хәтмулланың кулы ялгышып та болай каты кагылмады аңа. Ир була белде Хәтмулла. — Әйдә, өстәлгә якынрак килегез әле... — диде карчык, әлеге хәлдән котылу юлын табуына сөенеп, һәм, чыжлап утырган чәйнекне алып, чәй пешерергә тотынды. — Үзем дә йоклый алмый азапланып ята идем. Керүегез бик әйбәт булды әле. Күсегә үлем, песигә көлке дигәндәй... Чынлап менә, Зөһрә кызым, берүзем бер бүлмәдә. Ни керүче, ни чыгучы юк. Үлеп китсәң дә хәлеңне белмәсләр... Әлдә сез кердегез әле. — Радик кайтмаган идемени? — Ул балалары янына дип киткән иде. Шуңа күңелем тынычсызланыбрак тора. Исән-имин йөрсен инде. Алкаш булса да, үз балаң бит. Ул булмагач, өйләрнең яме юк сыман менә. Зөһрә дәшмәде. Кинәт Фатыйма карчык нәрсәгәдер төшенгәндәй булды. Әлеге фикерен эләктереп алырга теләгәндәй, ул бер мизгелгә туктап калды да, бераздан, җиңелчә көрсенеп, чынаякларны кунаклар алдына утыртты. Зөһрәгә, аның улына... Аның улына! һәм үзенә. Менә шунда бая калкынып куйган фикер кисәген тотып алгандай булды, һәм үзалдына кеткелдәп куйды. Бик җитди кыяфәттә өстәл караган әбинең кинәт көлеп җибәрүен сәерсенгәннәрдер дип, сәбәбен әйтмичә булдыра алмады: — Без бәләкәй чакта авылдагы елга буена төшеп кармак салып утыра торган идек, — диде ул, баягы кызыктан һаман күңеле булып. — Әле дә шуны искә төшердем. Кармак салып утырасың шулай. Калкавыч тибрәнеп куя. Бөтен тәнең жу итеп кала. "Эләкте!" — дип уйлыйсың. Ә кармакны тартып алсаң, берни дә булмый. Булса да, кечкенә нәрсә эләккән була. Бая да шуның сыман тоелып киттем. Башымда ниндидер фикер ялтлап куйды. Хас та менә теге калкавычның тибрәнүе инде! Бөтен тәнем жу итеп калды. Ә аның нинди фикер икәнен белгәч, балык кармаклаган чакны уйлап көлеп җибәрдем. Һе-һе-һе!.. — Бик бәләкәй нәрсә "эләктеме" әллә?! — Зөһрә дә елмайгандай итте. — Нинди фикер булды соң? — һи... Фикер дип әйтүем бүтәнчә ничек атарга белмәгәннән генә инде... Әйдә, балам, кыенсынып утырма, җитеш әле... — Карчык өстәлдә булганын малай алдынарак этәрде. — Бүлмәгә кергәнеңдә киленемә охшаткан идем... Бая менә уйладым да, без синең белән фронтның ике ягындагы кебек булабыз икән... — Фатыйма карчык тагын кеткелдәп куйды. — Менә мин, ал каш улымның исәнлеге турында кайгырып, төн йокысы күрми ятам. Ә син, шул исерек иреңнән качып, өеңнән чыгып киткәнсең. Ниндидер каршылык бар монда, сизәсеңме?! — Уртаклыгы да бар, — дип елмайды Зөһрә. — Эчкече ирнең хатыны да, анасы да төн йокысы күрми. — Анысы шулай... — Фатыйма бер мизгелгә тынып торды да тагын кабатлады: — Анысы шулай аның... Ә менә каршылык та бар бит?.. Сезгә төн йокысы күрсәтми торган ирләрне без үстерәбез сыман... — Белмим... Бу турыда бер дә уйлаганым юк иде... — Минем дә уйлаганым юк иде... Бая шуны уйлап куйдым... Кайчагында адәм башына әллә ниләр килә икән ул... Уйламаганга гына яшисең, уйласаң, акылдан язарлык бар... — Уй уйлама, җырлар җырла, эчләрең пошкан чакта... — дип куйды Зөһрә, күңеле төшкәнен яшерергә тырышып. Фатыйма карчык әлеге сүзләренең хатынга авыррак булып ишетелерен чамалый иде. Әйтми дә кала алган булыр иде ул. Тик нигәдер әйтәсе килде шул. Бик алама булып күренмичә генә усал итеп чагып аласы килде. Болай кыланырга ярамаганын белсә дә, тыела алмады карчык. Әле менә Зөһрәнең кинәт күңелсезләнеп калуын күреп, аны кызганып куйды, үзенең ник болай итүенә үкенеп бетә алмады. Зөһрә аңа бик якын иде, әлбәттә. Ул аны кызгана да, аңлый да, хәтта ярата да шикелле. Әмма шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр почмагында яшерен дошманлык, гаепләү хисе дә юк түгел иде. — Син үпкәләп куйма инде ялгыш, — дип акланырга ашыкты үзе. — Шул уем кызык шикелле булып тоелды да әйттем дә ташладым шул... Кортка кешенең юне буламыни... — Юк, — дип елмайгандай итте хатын. — Нинди үпкәләү ди... Бер мизгелгә икесе дә тынып калдылар. — Үпкәләмим, — дип дәвам итте Зөһрә, баягы сүзенең бик ышандыргыч килеп чыкмавын сизеп. — Дөресе дә шул бит аның. Без икебез ике якта калабыз. Малайның әнисе белән хатыны турында әйтәм инде. Син яхшы бала үстереп бирдем, шуны тота белмәде дип мине гаеплисең. Мин, киресенчә, юньле бәндә итеп тәрбияли белмәгән дип, сине сүгәм. Ә чынында икебез дә дөрес түгелбез. — Ә кем дөрес соң? — Фатыйма карчык елмаеп куйды. Зөһрәнең шулай ачыктан-ачык сөйләшүе аңа рәхәт иде. Үпкәләп яки аңламаганга салышып утырмады, уендагысын әйтте дә бирде. — Белмим... Беркем дә хаклы түгел. Мондый очракта хаклылар булмыйдыр ул... — Ярый, барысы да Алла кулында инде... — Фатыйма карчык үзенең хәлсезләнүен тойды да сөйләшүне тәмамларга ашыкты. — Барысы да Алла кулында. Ходай рәхмәтеннән генә ташламасын. Зөһрәнең күңелен ниндидер ләззәтле хис биләп алды. Соклану иде бугай ул. Картайган көнендә урамда хәер сорашып, эчкече улын асраучы шушы карчыкка соклану хисе иде бугай. Бер уйласаң, тормышның төбенә төшеп җиткән бит инде. Зарланудан башканы белмәскә тиеш шикелле. Әмма ул зарланмый. Киресенчә, алдагы көненә ниндидер якты өмет белән карый. Ходайның рәхмәте булып, яхшырак яши башларына ышанычы зур. Менә кайда ул сынмас-сыгылмас рух көче! — Барысы да яхшы булыр әле, — диде Зөһрә. — Минем дә, синең дә тормышлар яхшыга үзгәреп китәр. — Шулай булсын, кызым. Шулай булыр... Тик ышанычыңны гына югалтмаска кирәк. Фатыйма карчыкның арыганлыгын Зөһрә дә сизми калмады. Әмма ул тагы бер нәрсәне сорамаса, бүген төн йокысын йоклый алмас шикелле тоелды. — Ә син Радикның... эчүен ташларына ышанасыңмы? Фатыйма карчык аңа кинәт сәерсенеп карап куйды. Һәм елмайды. Зөһрәне башта килененә охшаткан иде ул. Әмма ялгышкан икән. Бу бөтенләй дә аның килене кебек түгел, бу бөтенләй башка камырдан. Әлеге соравының да төбендә нәрсә ятканын аңлады карчык. Зөһрәне Радикның киләчәге түгел, ә үз иренең язмышы борчый иде. Ул Фатыйманың улы турында белешми, ул үз уйларына таяныч эзли. — Ышанам, кызым. Бәлки, аның кеше булырына бөтен дөньяда бер мин генә ышанамдыр да. Ләкин мин аңа ышанам, һәм беләм, кызым, аны минем ышанычым хәмер сазлыгыннан сөйрәп чыгарачак. — Ышаныч кына чыгара алыр микән?.. Зөһрә бу сүзләрен кычкырып әйтергә теләмәгән иде бугай, башында ялтлап киткән уйны колаклары белән ишеткәч, кыенсыныбрак калды. Әмма карчык моңа игътибар итмәде. — Ышаныч — зур нәрсә, кызым, — диде ул, һәр сүзенә басым ясап. — Ышаныч — тылсым. Тын калдылар. Бераздан өстәлдән кузгалдылар да карчык урын җәяргә кереште, Зөһрә савыт-сабаны юып куйды. Улы, урындык аркасына сөялеп, күзләрен йоммаска тырышып утыра иде. — Баланы монда яткырырсың инде, — диде Фатыйма карчык, раскладушка җәеп. — Бик арыган бугай, бәләкәчем... — Ярый, өчебез дә бер караватка сыйган булыр идек әле... — диде Зөһрә. — Әйдә алайса, үзем җәя торыйм. Карчык җәймәләрне аңа тоттырды да үз урынына барып ятты. — Әллә нишләп кинәт арып киттем әле, — диде ул, аклангандай. — Картлык шатлык түгел инде ул... Сез үзегез карагыз инде барысын да... Мин йоклап-нитеп китсәм... — Ярый, ярый... Тыныч йокы... "Ышаныч — тылсым..." — дип күңеленнән генә кабатлады Фатыйма карчык, урынга яткач. Әлбәттә, бу сүзләрнең дөреслеген инкяр итәсе килми инде. Әмма ышаныч тылсым булса, аның балалары әллә ничә ел элек кайтып күренерләр иде инде. Шултиклем зур ышаныч, шундый зур өмет белән көткән аналары янына кайтмыйча түзә алмаслар иде. Тик алар кайтмадылар. Ә кем әйтә алар кайтмаслар дип?! * * * Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Фатыйма карчык йокыга киткән иде инде. Кинәт төшендәме, өнендәме ишетелгән шушы тавыш миен телеп үтте. "Балаларым дүртәү генә булмады ич минем, — дип уйлады ул. — Күптин-күп булды алар. Хәтта санап та бетермәле түгел. Улларымны соңгы тапкыр күргәннән алып, кемнәрне генә балам итмәдем дә, балаларга тиешле йөрәк җылымның бер өлешен кемнәргә генә бирмәдем... һәй дөньялар!.." Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Кинәт аның бар күңелен тетрәнү алды. Актүш! Актүш тә әнә шундый балаларының берсе иде. Хәтта авыл кешеләре дә аны "Фатыйманың төпчек малае" дип шаяртырлар иде. Төшендәме, әллә өнендәме, Фатыйма карчык Актүш белән булган вакыйгаларны кабат кичерде. * * * "Аһ, туңып кына үлмәсә ярар иде". Уянып, кышкы тулган ай нурында яп-якты күренгән тәрәзәгә багу белән, Фатыйма карчыкның беренче уе шул булды. Утны кабызуга, төне буе кетер-кетер нидер кимергән күсенең койрыгы гына күренеп калды. Кичтән генә мичкә якса да, өй эче салкынча иде. һай, быелгы суык үзәкләргә үтте инде... Иске генә өе дә юньләп каралмаган, ягар утыны да чамалы булган ялгыз карчык өчен кышкы салкыннан да усалрак нәрсә юк сыман. Карт сөяк болай да суыкка тиз бирешә, ә салкында ялгызлык сулышы бөтенләй ачы булып тоела, җанны ярып керә. Өендә күселәр күренгәләсә дә, Фатыйма карчык аларга каршы көрәшергә уйламады да. Киресенчә, күселәрнең кетердәтеп нәрсәдер кимерүендә дә, вакыт-вакыт нәзек итеп чинап җибәрүләрендә дә ул ниндидер моң таба иде, ялгыз төннәрнең юанычы иде алар. "Туңып кына үлмәсә ярар иде", — дип кабатлады ул, ашыгып сырмасын кия-кия. Өйдән чыгу белән салкын һава тынын куырып алды. Җелегеңне киптерердәй суык, ач черкиләр өередәй, битләренә, тәненең юкарак капланган урыннарына ташланды. Фатыйма карчык базар оегы белән тышланган иске сачинкәсен сөйрәп абзарга юнәлде. Колагына ниндидер ачы чинау тавышы ишетелгәндәй булды. Тик карчык моңа игътибар итмәде, аның үз хәсрәте хәсрәт иде. Куыклы лампа яктысында калын тавыш белән мөгримөгри яңа туган бозавын ялап торган сыерны күргәч, күңеленә җылы керде. — И-һи-һи-и, Алланың рәхмәте!.. Өлгергәнмен икән әле... — дип, аның муеныннан кашып иркәләде. — Каяле, чүбеңне салганчы, су җылытырга куйыйм. Бала тапкач бик эчәсе килә ул, — дип сөйләнә-сөйләнә, өйгә кереп китте. Кабат әйләнеп чыкканда аның кулында иске кожан иде. Як-ягына каранып алды — төн таңга авышкан мәл. Бу вакытта кеше ишеген шакып йөрү уңайсыз иде, үзенә тырышырга туры килер. Фатыйма карчык утын сараена сөяп куелган агач чанасын сөйрәп абзарга керде. Сыер чүбен салган иде. Аны тиз генә сәнәк белән алып абзар артына чыгарды. Ярый, бик вакытлы булды әле, чүбен ашаса, сөте тәмсез була ул сыерның. Фатыйма карчык чанасын калтыранып торган бозауның янына ук китереп куйды да: — Әйдә, бәләкәчем, өйгә керик. Монда туңып үлүең бар, — дип, аны чанага җәелгән кожан өстенә төртеп екты, аннан соң аякларын җайлабрак салды. Чана авырлык белән генә кузгалды. Әрсезләнеп бозавына ияргән сыерны көч-хәл белән чигендереп абзар капкасын япты. Кардан сөйрәү авыр булмады. Тик өй ишеге төбенә җиткәч кенә хәтсез азапланырга туры килде. Бозау ни үзе атламый, ни карчыкның күтәрерлек хәле юк. Аптырагач, кожаны-ние белән сөйрәргә тотынды. Монысы да җиңел булмады, өйгә кереп җиткәнче шабыр тиргә батты, сулышы капты. Кергәч, кулдан ясалган урындыкка утырып озак кына хәл җыйды. — Менә шулай инде, бәләкәч, — диде ул, бозауга карап. — Бөтен җан иясе дә авырлык белән килә бу дөньяга. Әниеңне күрдеңме әнә... Синнән аерылмас өчен ни генә кыланмады... Үсәрсең әле бермәл син дә, җиткән үгез булырсың. Ул чакта әниеңне бар дип тә белмәссең инде. Бөтенегез дә шулай бит. Адәм ни, хайван ни... Фатыйма карчыкның да уллары бар иде. Хәер, әле дә бар инде алар, кайлардадыр яшәп яталар. Радигы Казанда. Гаиләсе бар. Оныклары үсеп беткәндер инде. Сирәк кайталар шул. Печән өстендә бер урыйлар да сугым чорында бер. Кайчагында бәрәңге алганда да кайткалыйлар. Гаепләп тә булмый инде, үз дөньялары бар хәзер, заманы да авыр, бер карчыкка ябышып ятсыннармыни?! Сыерын, кош-кортын да шуларга була дип асраган баш инде. Аз булса да ярдәм булмасмы дип. Хәер, алай гына да түгелдер. Гомере буе терлек-туар тотып картайган кеше өчен мал асрау, файда өмет итүдән бигрәк, яшәү рәвешенә дә әйләнәдер инде. Шуның белән мунисләнгән бит ул. Сыерына су алып чыкканда, теге ачы тавышка тагы игътибар итте Фатыйма карчык. Тик тоткарланмады. Чиләген сыер алдына куйды да, сәндерәдән салам төшереп, аны мал астына җәйде, аннан соң тагын менеп печән алып төште. Шулай эшен бетергәч, өйгә юнәлде. Теге чинау тавышы өйдән чыкканнан бирле колагына чалынып торды. Фатыйма карчык башта аны берничә төн рәттән юньләп йокламыйча, бозаулыйсы сыерын саклап чыкканга шулай микән әллә диебрәк уйлаган иде. Тик өйгә якынайгандарак теге тавыш аермачык ишетелә башлады. Йа Ходай! Песи ләбаса бу. Хуҗасыздыр инде бахыр йә яралыдыр. Югыйсә җиде төн уртасында болай мескенләнеп йөрмәс иде. Карчык тавыш ишетелгән якка, урамга юнәлде. Һәм ап-ак кар өстендә бөрешеп, хәлсезләнеп беткән чем-кара песи баласын абайлап алды. — Һәй, бәләкәчем, кемнәр ташлап калдырды сине? — дип күтәреп алды ул аны. — Бөтенләй беткәнсең бит... Калтыранып кына торасың бит... Карчык кечкенә йомгакны, зур саклык белән генә куенына тыгып, өйгә алып керде. Идәнгә куйды. Песи инде бернинди дә тавыш чыгармый, бары тик туктаусыз дерелди генә иде. — Ничекләр җылытыйм соң сине?! Ничекләр җылытыйм? Шкаф тартмасыннан мамык шәлен алып, мәхлукны шуңа төрде дә мичкә ягып җибәрде. Юрган астында үзе түзәр иде әле. Тик менә бу җан иясен тизрәк терелтәсе килде аның, яңа туган бозауга да зыян тимәс. Ни әйтсәң дә җылы сөяк сындырмый ул. "Бозау дигәннән..." — Карчык эленеп торган иске сырмасын алып аңа япты. Ә песи баласы мамык шәл белән бергә дерелди иде. — Ничекләр җылытыйм соң?.. — Шунда күзе тәрәзә төбендәге ярты литрлы банкага төште. Картайгач, сөтсез чәйнең тәме буламыни, Фатыйма карчык көнаралаш күрше-күләннән берәр банка сөт алып чыга иде. Банканың яртысы кадәрле сөт калган икән әле. Карчык аны чүмечкә салып плитәгә утыртты. Җылытып алгач, песи баласының алдына куйды. Тегесе башта тартыныбрак торды да комсызланып ашарга кереште. Мичен томалагач, песи баласын мамык шәлгә төреп, киң кучкарга куйды. Ул инде сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде. — Менә шулай... Терелерсең, ут сиптереп йөри башларсың әле, — дип, башыннан сыйпады карчык, һәм бераздан йокларга әзерләнә башлады. Урамда таң беленеп килә иде инде... Фатыйма карчык яшь сабыйны карагандай тәрбияләгәч, песи баласы сырхаулап озак ятмады. "Актүш!" — Карчык аны шулай атады. Моңа чем-кара мәхлукның түшендә бармак башы хәтле генә агы булып, Фатыйма карчыкның элек асраган песиенә охшавы сәбәпче иде. Чынлап та, элекке песие уңган да, акыллы да иде аның. Авыз чапылдаган саен, мич башыннан сикереп төшеп, өй сасытып ятмады, үз көнен үзе күрде. Ул исән чагында йорты да бөл ай суык булмады, капчык ямап та интекмәде. Актүш дип кушуы әлеге песи баласының тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә елгырлыгы, уңганлыгы белән дә элеккесенә охшавын өмет итүдән иде. Актүш, чынлап та, үзенә булган ышанычны артыгы белән аклады. Хәлләнеп, мич башыннан төшү белән, шкаф арасына кереп китте һәм бер күсене эләктереп тә чыкты. Шул арада аны кая куйгандыр, тиз генә ашап бетерүенә ышанырлык та түгел, карават янындагы стенада эленеп торган келәмгә үрмәләп менеп китте дә стена буйлап ары-бире чабуларга тотынды. — Йа Хода! — Фатыйма карчыкның стенада йөргән песине моңарчы күргәне юк иде әле, ул шаккатып калды. — Әллә цирк арбасыннан төшеп калдыңмы соң син?.. Сокланып та гаҗәпләнеп озак кына күзәтеп торды. Тик Актүшнең келәмнән төшәргә исәбе дә юк иде. Бераздан песине караватка куйды да, бу ни өчен шулай кылана икән соң дип, келәмне күтәреп карарга булды. Стена белән келәм арасы азрак аерылуга ук Актүш шунда ташланды һәм бер күсене эләктереп карават артына кереп сызды. — Йа Хода! — дип кабатлады карчык тагын, ни әйтергә дә белмичә. Баштарак Актүшнең күселәрне шулай рәхимсез кыйратуы күңелен тибрәндереп алса да, хәзер ялгыз түгеллеген, янында песи баласы һәм яңа туган бозау барлыгын уйлап тынычланды. Ни генә әйтсәң дә, күсе кешегә иптәш түгел инде. Зыяны күп. Актүшнең мутлыклары моның белән генә бетмәде әле. Ул Фатыйма карчыкны әледән-әле шаккатырып торды. Әле багана башыннан сикереп, абзар-кура тирәсендәге үзе зурлык комакларны чүпләде, әле күршенең эте белән арка терәшеп ятып гаҗәпкә калдырды. Гомумән, Актүш этләрдән курыкмый иде. Аны күрүгә янына ташланган бозау чаклы этләр дә килеп җитәр-җитмәстән туктап кала, ә бераздан, койрыгын бот арасына кыстырып, мыштым гына читкә сыпыра иде. Моның серен берничек тә аңлый да, аңлата да алмады карчык. Гомумән, Актүш сәерлекнең үзе иде. Фатыйма карчык аны, гадәтенчә, "пес-пес" дип кенә түгел, ә "Актүш!" дип тә чакыра һәм, ни гаҗәп, песи моны аңлый, борылып карый яисә поскан җиреннән чыгып хуҗасы янына килә иде. Ә беркөнне Фатыйма карчык аның кабак төше ашаганын күреп хәйран калды. Актүш аны шултиклем оста итеп кабыгыннан аралап ашый иде ки, хәтта кеше дә алай булдыра алмыйдыр. Актүшнең әнә шундый сәер һәм соклангыч сыйфатлары ялгыз карчыкның соры көннәрен бизәп, балкытып җибәрде. Мәчесенең уңганлыгын күргән саен, карчык гаҗәпләнеп кенә калмады, теге салкын төндә үзенең нинди изге һәм саваплы эш эшләгәнен тоеп куанды, түбәсе күккә тиде. Менә шундый якты куаныч-юанычлар белән кыш үтте. Песи гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әверелде. Фатыйма карчык аны үз баласы кебек күрә, хәтта күршеләре белән сөйләшкәндә дә "Менә безнең Актүш..." дип сүз башлый иде. Фатыйма карчык песине яраткан кебек, Актүш тә аны Алласы кебек күрә, хуҗасы кайчак шелтәләп алса, гаепле баладай, күзләрен мөлдерәтеп башын түбән ия, яисә, башкача алай итмәм дигәндәй, үкенечле мияулап куя иде. Хәтта әнә шул гадәтләренә кадәр ярата иде Фатыйма карчык... Яз җитте. Болын-кырлар яшәрде, агачлар яфрак ярды. Актүш инде күбрәк вакытын тышта үткәрә башлады. Әлбәттә, өйгә дә керми тормады ул. Мондый чакларда ишек ачканны көтеп, мияулап утырмады, Фатыйма карчыкның япкан саен бераз кире чигенә торган ишеген үзе ачарга гадәтләнде. — И бәләкәчем!.. Адәм булып кына туасы калган сиңа, — дип иркәләде аны карчык. — Синнән дә чос кешене табып булмас иде. Актүш багана башыннан яки башка биегрәк урыннан көтмәгәндә күсе өстенә сикерергә генә түгел, агач башында йөрергә дә бик ярата иде. Фатыйма карчык сөекле песиенең ындыр артындагы усаклыкта ботактан ботакка сикереп уйнаганын бөтен дөньясын онытып, сәгатьләр буе карап утыра иде. Якын-тирәдә берәр кеше үтеп барган чак булса, карчык аны чакырып китерә дә агачка төртеп күрсәтә: — Күр әле әнә минем Актүшне! Карчыкның тавышында аналарча горурлык сизгән узгынчы башта аңа сәерсенеп елмая да азак үзе дә сизмәстән тамашага бирелеп китә, һәм алар, ярсу көярмәнгә әйләнеп, песи уенын күзәтәләр иде. Кайчагында тамашачылар дистәгә тула яза. Авыл зур булгач, анда тирә-якта даны чыккан күренекле кешеләр дә хәтсез иде. Район администрациясендә эшләүче Гата малае, тимерче Фирдәвес, җырчы Салих, гармунчы Шәйхи... Халык алар турында һәрвакыт һәм һәркайда тирән ихтирам белән сөйли иде. Соңгы вакытта ал арга Фатыйматтәйнең песие дә өстәлде. — Фатыйматтәйнең песие чемечке ашый икән... — Фатыйматтәйнең песие ишекне үзе ачып, үзе ябып йөри икән... — Фатыйматтәйнең песие агач башыннан сикерә дә әллә кая хәтле очып бара икән. Авылның икенче очында яшәүчеләр аны күрер өчен махсус киләләр дә йомарланып яткан сыңар учка сыярлык песи баласын күреп могҗиза көткән күңелләре сүрелеп кала: — Карале, малай, гап-гади песи кебек үзе, ә?! Әй Ходайның рәхмәте... — дип тел шартлаталар иде. Авылның мутрак адәмнәре аны кулга төшерергә, урларга да тырышып карады. Ләкин Актүш бары тик Фатыйма карчыкны гына санлый, башкаларга якын да бармый иде. — Фатыйматтәй, сат миңа Актүшеңне. Берәр йөк утын китерермен, — диючеләр дә булгалады. — Һи-һи-һи!.. Ничек сатыйм ди инде. Үз балам кебек бит ул, — дип җавап бирде карчык андыйларга. Песие аркасында Фатыйма карчыкның абруе да күтәрелә төште. Йомышы-фәләне төшеп барган кешеләр бернәрсәгә дә ике әйттереп тормады. Йомышын үтәгән арада: — Актүшнең ни хәлдә соң?— дип сораштырырга да онытмадылар. — Бик әйбәт кенә яшәп ятабыз әле, Аллага шөкер, — дип җаваплый иде карчык, бу сорауга күңеле булып. Көтмәгәндә Актүш Фатыйма карчыкның йөрәген тетрәнергә мәҗбүр итте. Карчык тавыкларына җим сибәргә дип ихатага чыккан иде, өй кыегы буйлап төшеп килгән Актүшнең авызында чәбәләнгән кошны күреп, кулыннан табагы төшеп китә язды. — Актүш! — дип кычкырды ул ачулы таләпчәнлек белән. Үз исемен ишетүгә, песи хуҗасы алдына килеп басты. — Син нәрсә, акылыңны җуйдыңмы әллә?! — Фатыйма карчык песинең авызында чәбәләнгән чыпчыкны учына алды. Ул тере иде әле. Шушы бер гөнаһсыз, бер яклаучысыз нәни кошчык аңа шулкадәр кызганыч булып тоелды. Ә аны нәкъ менә Актүш шушы хәлгә төшергәнен аңлаудан җаны әрнеде. Фатыйма карчык өчен бу үз баласының ерткычларча җинаять кылуы белән бер иде. Аның бердәнбере, шулкадәр акыллы, әйбәт, инсафлы, шаян нарасые... Ничек ул бу эшкә базнат иткән?! Явыз! Кабахәт! Хуҗасының хөкемен көтеп күзләрен мөлдерәтеп карап торган песи баласын Фатыйма карчык җан ачуы белән тибеп очырды. Чыпчыкны тәрәзә төбенә алып кереп, ашарына куйды. Яулык читен ертып, яралы урыннарын бәйләде. Ул терелгәнчегә кадәр Актүшне өйгә кертмәскә булды. Тик Актүш аның рөхсәтен сорап тормады, ишекне үзе ачты да керде. Кош-корт арасында йөреп керүгә песиен өйдә күреп, Фатыйма карчыкның йөрәге жу итеп куйды, ялт кына тәрәзә төбенә күз салды. Чыпчык анда юк иде. Карчык нәфрәт тулы карашын песигә төбәде. Актүш исә гөнаһсыз күзләре белән текәлеп алды да мияулап башын читкә борды. Карчык ирексездән шул якка күз ташлады. Анда яралы кошчык чүпрәкләрен чукып тыпырчына иде. Карчыкның күз күргәне аңына барып җиткәнче, Актүш чыпчыкны, бәйләнгән чүпрәкләреннән генә эләктереп, хуҗасы алдына китереп салды. Песинең бу гамәле карчыкның күңелен йомшартып җибәрде. Кошчык ике көндә терелеп җитте. Фатыйма карчык аны иреккә чыгарганда Актүшне кисәтеп алырга да онытмады: — Башкача кош-кортка зыян саласы булма! Бу вакыйгага атна үттеме-юкмы, Актүш янә хуҗасын утка салды. Фатыйма карчыкны күршеләре мунчага чакырган иде ул кичне. Мунчадан соң чәй эчеп, гәп корып озак кына утырдылар. Өенә кайтып керүгә, идәндә канлы эзләр күреп коты алынды. "Комак белән сугышып яраланып кайткан икән!" — Беренче уе шул булды. Ләкин күтәрмәдә дә, тупсада да эз-фәлән юк иде. Өйдә дә комак-фәлән бар микәнни? Тик бу хакта озак баш ватуның мәгънәсе аз иде, тизрәк Актүшкә ярдәм итәргә кирәк. — Актүш ! — Ми-и-и! — Карават астыннан кызганыч тавыш ишетелде, бераздан песи үзе дә күренде. Карчык аны кулына алды да сак кына әйләндереп яраларын барларга кереште. Әллә ни зур җәрәхәт юк иде бугай, сыртыннан бераз кан саркыган да, алгы тәпиенең тиресе сыдырылган. Комак белән сугышкан инде бу, башка нәрсә түгел. Бахыркаем... Үзе генә тынгысыз булгач та, яшь бит әле ул, бөтенләй сабый гына бит әле. Карчык үзенең бәләкәченә ничек ярдәм итәргә дә белмәде, яраларын чиста сөлге белән тазартты да, сыер җилененә сөртә торган вазелин сылап, идәнгә җибәрде. Тәүдә тавышы мескен төслерәк ишетелсә дә, Актүш сырхауга охшамаган иде. Аннан соң Фатыйма карчык канлы эзләрне юып чыкты. Мич арасында сугышканнар, күрәсең, монда кан күбрәк иде. Тик комакның үләксәсе табылмады, йә аны песи ашаган, йә качып өлгергән иде. Шушы хәлдән соң Актүш, тәмам терелеп беткәнче, мичкә якын да бармады. Фатыйма карчык каз асрамый, һәр язда чебеш сатып ала да җәйге мәшәкатьләрен тавык ите белән күтәрә иде. Гадәтенчә, быел да иллене сатып алды. Бу язда бәяләр бөтенләй бәйдән ычкынган икән — бөтен пенсия акчасын чыгарып салырга туры килде. Алай да канәгать калды карчык, исән-аман гына үсеп җитсәләр, үз хакын бише белән аклаячак алар. Чебешләрен җылы урынга, мич башындагы махсус ящикка җибәрде, яктыга, җылыга интекмәсеннәр дип, ул ящикның ике башына да электр лампочкалары куйды. Мал асрауның, кош-корт карауның тәртибен белә иде карчык, чебешләрне туйдырыр өчен генә дип кыш буе җыйган азыгы да җитәрлек иде. Гомумән, Фатыйма карчык мал кадерен белә торган кеше иде, гомере эчендә үзе асраган бер генә мәхлук та, сыер булсынмы ул, бозау яки сарыкмы, каза күреп җан бирмәде. Чебиләре дә шундый була иде, ул аларны җентекләп сайлап кына ала, мәгәр унны ала икән, унысы да исән үсә, йөзне алса — йөзе дә. Соңгы елларда ул чебиләрнең санын илледән дә арттырмады. Шул җитә иде. Чебиләрне җайлап урнаштыргач, күңеленнән генә аларны бүлгәләргә тотынды: "Фәләне бәрәңге утыртырга китсә, фәләне утын китертергә, фәләне печән өстенә... Җитә, Алла боерса! Артыгы белән җитә..." Үзенең иң әйбәт чебиләрне генә сайлап алуын, ал арның тиздән ихата тутырып йөриячәген уйлап, күңеленә дәрт өстәлде, сөякләре җиңеләеп киткәндәй булды. Эшләрен бетереп, йокларга ятканда да кәефе күтәренке иде аның, ул хәтта йоклаганда да вакыт-вакыт елмаеп алды бугай. Тик бу күтәренкелек иртән торып чебиләргә ашарга бирү белән юкка чыкты. Алар азаеп калган иде. Ишек ачык, ә мич янында Актүш бөтерелеп йөри. Хуҗасын күрү белән, ул гаепле карашын аңа төбәде. Песинең карчыкны сокланырга мәҗбүр иткән әлеге сыйфаты бу юлы чиксез нәфрәт кенә уятты. — Эх, әле синең эшеңме бу?! — Фатыйма карчык песигә сугардай нәрсә эзләп як-ягына каранды, тик берни дә күзгә чалынмагач, аны бар көченә тибеп җибәрергә мәҗбүр булды. Песи чыгып качмады, ә тагын нишләтәсең инде мине дигәндәй, очып барып төшкән урынында күзләрен мөлдерәтеп утыра бирде. Карчык аны күтәреп чебиләр янына китерде дә, борынын ящик читенә бәрә-бәрә: — Боларга тияргә ярамый, аңлыйсыңмы?! Тияргә ярамый! Ярамый! — дип кабатлады җан ачуы белән. Тик бу да аның ярсуын басмады, ул песине ихатага чыгарып, утын сараеның баганасына томырды. Башы чәрдәкләнеп очса да үкенәчәге юк иде, тик төбәгән җиренә тидерә алмады. Актүш өеп куелган түмәрләр өстенә барып төште дә бөтен дөньядан өмет өзгән бер кыяфәттә утырып калды. Ярсыганда шулай кыланса да, тынычлангач үз баласыдай күреп үстергән Актүшнең шундый ерткычлыкка баруына ышанып җитә алмады Фатыйма карчык. Аның уйлавынча, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Аның бердәнбере, шулкадәр акыллы, әйбәт, инсафлы, шаян нарасые... Күңеле белән песине якласа да, акылы үзенекен тукыды. Моңа кадәр бер генә чебиен дә үтермичә үстерә иде бит... Беркем дә тими иде. Ә Актүш... Аның күптән түгел генә чыпчык тотуын да исенә төшергәч, бөтенләй кыен булып калды. Шул Актүш эше инде бу, башкача нәрсә булсын. Моннан ары аны өйгә якын да китермәскә кирәк, һәм карчык шулай итте дә. Актүшне йорт янында күрсә дә куып җибәрде. Ләкин икенче көнне дә чебешләр кимегән иде. Ишек ачык, ә Актүш мич янында бөтерелеп йөри. Моңа кадәр мичкә бик якын килми иде бит бу песи, ә менә чебеш алгач... Шул Актүш эше инде. Әлеге хәл өченче көнне дә, дүртенче көнне дә кабатланды. Фатыйма карчыкның шиге калмады. Ул хәзер Актүшнең ерткычлыгына гаҗәпләнми, ә бу афәттән котылу юлын эзли башлады. Актүшнең чебеш тотуы турындагы хәбәр дә бөтен авылга таралды. Моңа кадәр песигә сокланып, хәтта көнләшеп караучылар аны төрлечә яманларга тотынды. Күрше-күлән исә үз ихатасында күрсә, таяк, таш атып куып җибәрә башлады. Теге вакытта Актүшкә булган мәхәббәткә караганда халыкның хәзерге нәфрәте икеләтә-өчләтә көчле иде. Нишлисең, гомер буе яхшылык кылып дан алсаң да, бер генә кимчелегеңне яки бер генә ялгышыңны сизеп калалар икән, сине иң яман җинаятьчедән дә явызрак күреп тапаячаклар, сытачаклар. Бөекләрнең ялгышын, түбән төшүен кичерә белми адәм балалары. Актүшнең чеби тотуы авыл халкы өчен район администрациясендәге Гата малаеның исереп канауда ятуы белән бер иде. — Песи чебешкә бер ияләштеме — бетте инде ул, мәңгегә дә казадан котыла алмыйсың. — Ул үзеңә генә зыян салып калмас әле, безгә дә килеп җитәр. — Үтермичә котылып булмый инде ул андый явыздан. Мондый киңәшләр белән килешмичә мөмкин түгел иде. Фатыйма карчык үзе дә дөнья күргән кеше, бу сүзләрнең дөреслеген ишетеп кенә белми, башыннан кичергәне бар. Ләкин кайчандыр яраткан песие күзенә җен кебек күренсә дә, үзе дә "үтерергә" дигән карарга килсә дә, хөкем көнен сузды да сузды. Ә чебешләр һаман кими барды. Фатыйма карчык песиен ничек кенә өйгә якын китермәскә тырышмасын, адәм акыллы Актүшне тыярлык түгел иде. Ул инде таңга тиклем хуҗасының хөкемен көтеп утырмый, төнлә кереп кыйрата да юкка чыга иде. Ишекне кеше дә ачалмаслык итеп тарттырып бәйләп куйсаң да уйлап та бирми. Юк, ишектән керми инде ул хәзер, кайдандыр башка юлын тапкан, мәлгунь. Хөкем көнен сузып йөри торгач, илле чебешнең бишесе генә торып калды. Фатыйма карчыкның сабырлыгы сынды. — Актүш ! Песи шуны гына көтеп торган диярсең, өй базын җилләтер өчен куелган төннектән пылт итеп килеп тә чыкты. Фатыйма карчыкның нәфрәте чиксез булса да, ягымлы булып күренергә тырышты, Актүшне кулына алып башыннан сыйпады, ияк асларын кытыклап алды. Хуҗасының мондый назына сусаган песи рәхәтләнеп иркәләнде, аның күзләрендә шатлыклы очкыннар балкып киткәндәй булды. Фатыйма карчык шулай иркәлииркәли песине алдан әзерләнгән капчык эченә тыкты да бәйләп тә куйды. — Ми-и-и... Актүшнең тавышы аңа: "Нәрсә эшләтергә уйлыйсың мине, нигә капчыкка саласың?" — дип үпкәләгәндәй тоелды. — Үзең гаепле, — диде карчык, аңа җавап итеп. — Кадеремне белмәдең. Югыйсә бөтен авылның сөекле мәхлугына әверелеп бара идең бит... Ә хәзер... Хәзер синең хәтта миңа да кирәгең юк. Һәм капчыкны күтәреп фермага, мал врачы янына китте. Өенә килеп песиен ток белән үтерергә яки асып куярга теләк белдерүчеләр дә бар иде барын. Бер-ике рюмка салып бирүгә дә риза иде үзләре. Әмма карчык өчен мондый үлем ерткычлыкның тагы бер төре төсле тоелды. Мал врачы укол гына кадар, Актүш шундук мәңгелеккә сүнәр. Бер ярты гына сорар инде ул, ярый утын китертергә дип тоткан аракысы бар әле, шуны бирер. — Ми-и-и... Ми-и-и-ияу-у... — Ярый, ярый, курыкма, авыртмый ул, — диде карчык назлы тавыш белән. Актүшнең мияулавы аңа авыр тәэсир итә, йөрәген тырнап алган сыман тоела иде. — Соклангыч песи идең дә бит менә... Мал врачы Гатаулла Фатыйма карчыкны күрү белән, шприцларын әзерли башлады... — Юк-юк... Ярты кирәкми, — диде ул, эш беткәч, Фатыйма карчыкның сүзенә каршы. — Сиңа гына зыян салмый бит ул... Күршеләргә дә керер иде... Кайтканда карчык Гатаулланың атына утырып кайтты. Ә песине капчыгы-ние белән юл уңаендагы чүплеккә ташлап киттеләр... "Элек урының түрдә иде, ә хәзер менә чүплек башында", — дип уйлап куйды карчык ачы бер моңсулык белән. Ул төндә Фатыйма карчык юньләп йоклый алмады. Әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташып бетте. Әле песине җәзага тарттыручы хөкемдар итеп күрде үзен, әле аны юкка үтергәненә үксеп елады да елады... Берничек тә тынычлана алмагач торып утырды. Утны кабызды. Өй эче яктырып китү белән, чебешләр ящигыннан бер нәрсә елт итеп сикерде дә мич арасына кереп югалды. — Актүш! — дип өзелде кинәт аның күңеле. — Актүш! Актүшкәем!.. Яшен тизлегендә мич арасына кереп киткән нәзек озын җан иясенең нәрсә икәнен ул абайлап өлгергән иде. Шуңа да сөекле песие өчен әрнү, үзенең ялгышын аңлау җанын телгәләде. Карчык ящик янына килде. Чебешләрнең берсе генә калган иде, анысы да буып ташланган. Актүш тотмаган икән бит аларны, мич арасына кереп киткән ләтчә явызлыгы икән бу! Ә песинең мичне тирәләп йөрүе, баздан чыкмый утыруы әнә шул ләтчәне эләктерү ниятеннән булган икән. Теге вакытта яраланган иде бит Актүш, шуның белән алышканнардыр инде. Боларны ачыклаудан Фатыйма карчыкның тамагына төер утырды. "Соклангыч песи иде бит ул! Асыл зат иде! Теге чакта бер кисәткәч, чыпчыкка да бүтән кагылмады бит. Эх, ни өчен асыл затларны гади үлчәм белән үлчибез икән", — дип өзгәләнде ул. Икенче көнне бу хәбәр бөтен авылны урап чыкты. — Шундый соклангыч, акыллы песинең чебеш тотуына шикләнгән идем аны... — Эх, ниләргә ашыгып үтерде икән?.. — Бөтен песи дә бертөсле булмый шул... Авыл халкы нәрсә генә әйтсә дә, сүзләрендә дә, йөзләрендә дә ачы үкенеч ярылып ята иде. Ә мал врачы Гатаулла беренче кат өенә дөпел исереп кайтты. — Врач түгел мин... Палач мин... — дип шыңшыды ул, тупсага башын салып. Фатыйма карчык Актүшне чүплектән алып, авыл зираты янына илтеп күмде. Гатауллага әйтеп, аны кечкенә киртә белән әйләндертте. Бераздан Актүшнең каберендә чәчәкләр пәйда булды. Кыска гына гомере эчендә адәм балаларына үзләренең кемлеген төшендереп киткән Актүш моңа лаек иде... Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Ул балаларын гына түгел, хәтта шушы соклангыч песиен дә югалтты. Үз гаебе белән. Актүшнең һәлакәтендә турыдан-туры ул үзе гаепле иде. Ә менә балалары... Бәлки, анда да гаебе бардыр. Актүш белән булган вакыйгада гөнаһы күзгә бәрелеп торса, улларын югалтудагы гаебе бик сизелми торгандыр. Сизмичә кылган гөнаһлар, бәлки, әрнүгә әйләнеп үзен хәзер сиздерәдер... Кинәт колагында үткәннәр авазы яңгырап киткәндәй булды: — Юк, китмисең! — Китәм ! — Мин сиңа эш сөйләшеп кайттым... — Ә мин китәм . һәм әлеге тәртипсез шау-шуны ертып, Хәтмулланың тыныч, әмма көр тавышы ишетелде: — Әнкәсе... Тавыкларыңа җим сибеп кер әле... Фатыйманың кош-корты караулы иде инде. Ул алар ягына борылып та карамады. Ул, ишегалдына чыгып, тавыш-тынсыз гына күз яшьләрен түкте. Күзләрне әчеттереп чыккан яшь бөртекләренең яңаклары буйлап әрнүле шуышканын ул әле дә тоя сыман иде. Әй балалар... Фатыйма карчык бүлмәдә йоклап яткан сабыйларның сулышына колак салды. Алар шундый татлы итеп, рәхәт итеп мышный иде. Тормышның ләззәтләре әйтеп бетерерлек кенә түгел шул аның. Дикъкать биреп тыңласаң, менә бу балаларның мышнап ятуы да бәхетнең бер төре инде. Көн саен оныкларының сулышын ишетеп яшәгәннәр нинди бәхетле икән! * * * Фатыйма карчык Хәтмулласын сагынды. Кайчагында ниндидер эш белән маташып йөреп, ашау турында бөтенләй онытасың да, бермәлне кинәт кенә карының ачып китә. Өзелеп! һәм бөтен булмышыңны шушы ачлык биләп ала. Күз алларың караңгылана, башың әйләнә, буыннарың йомшара. Сиңа тормышның бернәрсәсе дә кирәкми, син аларның барысы хакында да онытасың. Бары тик бер сынык ризык кына кирәк. Синең дөньяң бары тик шуңа гына мохтаҗ. Булу-булмавың бары тик шуңа гына барып терәлгән кебек. Фатыйма карчыкның күңелен биләп алган сагыну хисе дә шушы ачлык шикелле иде. Ул башка бернәрсә турында да уйларга ирек бирмәде. Ул бары тик Хәтмулла турында гына уйлатты. Аңа бернәрсә дә кирәк түгел иде. Хәтта балалары да. Аңа бары тик Хәтмулла гына кирәк иде. Хәтмулласы исән чагында Фатыйма карчык бернинди газап та кичермәде. Хәтта балаларының юкка чыгуын да җиңелрәк үткәрде ул чорда. Ә хәзер... Хәтмулласы исән булса, ул әле дә болай ук өзгәләнмәс иде. Хәтмулла!.. Фатыйма карчык, инде үзе булудан туктап, Хәтмуллага әйләнде. Ул үзен Хәтмулла рухы итеп тойды. Мәңгелекнең биек кыясыннан тереләр дөньясына карап торучы карт, юк, карт та түгел, ә җисемсез-нисез бер рух. Кыялар очына кагылып искән җилләр Фатыйма карчыкның да чәчләрен тибрәндереп куйгандай тоелды. Ләкин ул моңа әһәмият бирмәде. Югары рухлар ваклануны белми. Ул югары рух иде. Хәтмулла рухы. Мәңгелекнең бөек аксакалы. Ул үз бөеклегеннән түбәнгә бакты... ...Ул түбәнгә бакты, һәм күңелен чиксез сагыш уты ялмап алды, югарыдан очсыз-кырыйсыз дала булып күренгән җирне, аның гади генә кешеләрен, шул кешеләрнең авыр да, бәхетле дә тормышын сагынудан йөрәге ярылырдай булып типте, колачларын җәеп шул тормышка ташланасы килде, ташланасы, ярын җуйган аккош сыман һәлак буласы, сөякләреңнең кара җиргә сеңеп калуы да аның өчен бүген олы бәхет, чиксез бәхет булып тоелды. Ләкин бар да хыял гына иде. Ул инде бу җиргә ташланалмый, ташланса да, һәлак була алмый, ул мәңгегә шушы газап белән янып, үз тормышы белән яшәргә хөкем ителгән иде. Ә җир тарта. Балачакның якты урамнарын, җәйге яңгырларда яланаяк йөргән вакытларын, ялантәпи аша җир җылысын, аның ана назы сыман якты назын, саф җилләрнең җанга ягылганын, бергә уйнап үскән дус-ишләрен сагынмаган бер кеше дә юктыр. Сагына кеше. Бу сагыну яшьлек бусагасын узу белән бөреләнә дә, еллар үткән саен тулыша барып, гомер үрләренә якынайгач, чыдап булмаслык бер якты әрнүгә әйләнеп, ләззәтле дә, газаплы да бер йөк булып яши. Аның балачагы җирдә иде. Тәүге сөю назын кем оныта ала?! Тәүге сөю ул җиләс җил булып килеп керә һәм моңа кадәр нигә туганын да белмичә йоклап яткан хәлсез тойгыларга җан өрә; ул якты нур булып килеп керә һәм яңа гына терелгән хисләрне мең төсләргә кереп балкырга мәҗбүр итә; ул якты моң булып килеп керә, күңел кылларын тибрәнергә, бар дөньяны тетрәтерлек җыр булып тибрәнергә мәҗбүр итә. Яшь йөрәктә Сөю уяна. Кеше гашыйк була. Бар дөньяны куенына алып, якты назга күмәр Хис ярала. Яшәү туа, тулы канлы яшәү. Җан эзләнә башлый. Үз язмышын уртаклаша алган, үз хисләрен аңлый алган Җанны эзли Җан. Аның сөю назы җирдә иде. Гомеренең менә шул чагын кеше беркайчан да оныта алмый. Ахыргача сагынып яши аны, ахыргача шуңа табынып яши. Җан сөйгәнен таба алмаганнар да, газиз яры белән кавышканнар да гомеренең кабатланмас шушы мизгелләрен күңелендә мәңге саклап килә, тормышының авыр мәлләрендә көч алалар, яраларын шунда дәвалыйлар. Илләр төрле, диннәр төрле булып, аллалар да төрле булсалар да, адәм балаларын чын күңелдән, ихлас табынырга мәҗбүр иткән бер нәрсә бар. Ул — үткәннәр. Үткән көннәр ерагайган саен, тарту көче үсә генә бара, аның кадере арта. Аның үткәннәре җирдә иде. Ул түбәнгә бакты, һәм күңелен чиксез әрнү телде. Йөрәге сагышлардан шартлар чиккә җитсә дә, күзләреннән ачы яшь таммады, йөзен болыт күләгәсе капламады, күкрәген ертып, иңрәү авазлары яңгырамады. Тыштан караганда ул тыныч иде. Сабырлыкның үзе. Ничә дистә еллар буена кичергән газапларына ул күпмедер күнегә төшкән, һәрхәлдә, ал арның котылгысызлыгын аңлар дәрәҗәгә җиткән иде. Җил исеп үтте. Югарыда җилләр салкын иде. Мондагы җил шаяруны белми, чәчләреңне сыйпап уйнамый ул, сөягеңә кадәр үтеп керә. Югарыда кояш кырыс иде. Ул бик күпкә яктырак булган кебек, күпкә кайнаррак иде. Югарыда төннәр кара иде. Югарыда сулар һава азрак, иркенлекләр күпкә чикле иде. Югарыда тормыш авыр иде. Мондагы аяусыз кырыслыкны гади җир кешесе кичерә алмый, ул көнендә һәлак була иде. Шуңа да ул гади кеше өчен түгел, шуңа да ул югарылык иде. Югарыда тормыш кырыс иде. Әмма барыбер ул югарылык иде. Ул үзенең мондагы тормышыннан берничек тә зарланырга теләми һәм зарлана алмый да иде. Түбәндәге тормыш белән чагыштырганда, мондагы шартлар гади кеше өчен коточкыч булып тоелса да, аның өчен бу авырлык түгел иде, ул бу шартларга күнеккән, ул монда үзен судагы балык кебек хис итә иде. Үз яшәвеннән зарланмаса да, түбәнгә караган саен күңеле теленә, шул тормышны сагыну бетми иде. Ул, әлбәттә, җир тормышын белә. Кешеләрне аңлый, алар хакында һич тә югары фикердә булмаса да, бу аяусыз һәм кызганыч җан ияләрен гаепләргә тырышмый, аларның аңгыралыгын һәм гариплеген аклар өчен мең сәбәпләр эзләп таба иде. Ниһаять, ул үзе дә кеше, һәрхәлдә, гомер юлын адәм баласы булып, шулар арасында башлаган зат иде. Ул түбәнгә бакты. Кайчандыр, миллион еллар элек, Ут бүләк итүче дә үз биеклегеннән кешеләргә карап тетрәнгәндер, аларның көчсезлегенә, сантыйлыгына, санаулы гына көннәрен ничек файдаланырга белми аптырап, уйсыз һәм максатсыз гомер чигүләренә хәйран калгандыр. Аның күз алдына миллион еллар элек булып узган күренешләр килде. Җылы җәйләрдән соң кыш булырын, үзәк өзгеч салкыннарда туңачакларын да аңламый торган аңгыра һәм хәтерсез кавем. Буранлап кар ява. Гамьсез җил кар бөртекләрен киемнең ни икәнен белмәгән, салкыннан күгәреп беткән тәннәргә бәрә. Коты алынган кешеләр, калтырана-калтырана яшь балаларын үз тәннәре белән ышыклап, тау куышлыгына ашыга. Соңгы чиккә җиткәннәре хәлсезләнеп авып кала, башкалары, аларны таптап үтеп, ышык урынга чаба. Буран уйный. Ятып калган хәрәкәтсез бәндәләрне кар күмеп китә... — Боларга ярдәм итәргә кирәк, — дип уйлый күзәтүче, — ярдәм итәргә... Куй-сарык, ат, сыер ише көтүләрдән үз-үзләрен тотышы белән бик аерылмаган бу мәхлуклар Ут бүләк итүче күңелен кай ягы белән үзенә тарткандыр. Бәлки, ал арның артык көчсезлеге, мескенлеге кызгану уяткандыр, әмма ул ныклы бер фикергә килә: — Ярдәм итәргә. Тик аны тиңдәшләре ишетергә дә теләми. Өстәвенә күк күкрәүләрен хәтерләтеп бөек тавыш яңгырый: — Оныт бу уйларыңны! Шул пычрак кавем хакында исемә төшерәсе булма! Шуышсын җир буйлап үз көенчә. Бәлки, әлеге сүзләрне әйтүче хаклы булгандыр. Бу җан ияләренә аның үз исәбе булгандыр, бәлки. Ләкин... — Мин ярдәм итәчәкмен сезгә, — ди Ут өләшүче, Алла ихтыярына каршы төшеп, — мин сезне бәхетле итәчәкмен! һәм ул кешелеккә Ут бүләк итә... Ут... Ут турында уйлауга, ул яшьлеген кабат исенә төшерде, һәм күңелендә беренче хисләр, тәүге Сөю уянгандай тоелып китте. Ул чакта да бөтен тәнен ялмап ниндидер ут, ләззәтле бер сихри ялкын алган иде. Егет үзендә бөтен дөнья белән идарә итәрлек көч, тылсымлы гайрәт тойгандай булган иде ул чагында... Ут бүләк итүче турында уйлагач, ирексездән Иблисне исенә төшерде, һәм колагында һәркемгә таныш сүзләр яңгырап киткәндәй булды: — Алмагачтан бер алма өзеп ашасагыз, күзләрегез ачылыр... Аллага тиң булырсыз... Ул түбәнгә бакты һәм адәм балаларының миллион еллар элек булган хәлдән әллә ни ерак китмәгәнен күрде. Аларның хәзер җил-яңгырлардан ышыкланыр урыны бар, ерткыч-җанварлар артык зур куркыныч тудырмый, болар инде ут белән генә түгел, әллә нинди катлаулы күренешләр белән идарә итә. Әмма барыбер алар элеккечә үк яклаучысыз һәм кызганыч хәлдә. Алар һаман санаулы гына көннәрен нәрсәгә сарыф итәргә белмичә, уйсыз һәм максатсыз гомер чигәләр. Элек таулардан куыш тапсалар, хәзер куышлардан тау өяләр. Элек тә тамак хәстәре белән яшәсәләр, хәзер дә кеше җаны белән корсак хаҗәте идарә итә. Элек җәйләрдән соң көзләр, салкын кышлар килерен аңламасалар, хәзер дә киләчәккә карый белмиләр, тик бүгенге заман хәстәре белән генә яши бирәләр. һәм ул беренче тапкыр Алланың хаклылыгы турында уйлады. Кешеләргә Ут бүләк итүче хаталанган, ныкнык хаталанган. Иблис тә хаталанган. Хәер, ике исем белән аталса да, боларның асылы бер үк ич. Үзләренең ялангач һәм аңсыз тормышын оҗмахка тиңләп яшәгән кешеләргә ут, аң бирү хата гына түгел, ә зур гөнаһ, миллион еллар буена төзәтеп булмаслык җинаять булып чыга түгелме соң?! Бала һәм ут... Җирдәге тормышында ул бер кызны белә иде. Шундый җор сүзле, хөр күңелле. Шуклыгы һәм кыюлыгы, ягымлылыгы белән әллә кайдан үзенә тартып торган бу баланы очраган саен үзе дә сөеп, күчтәнәч-фәләнен биреп китә, аны бертуган сеңлеседәй якын итә иде. Көннәрнең берендә шул бала бозык җанлы явыз бәндә кулына эләккән һәм исән калган. Яшәү кадерен, гомерләрнең мәңге түгеллеген аңлаучы кеше булса да, ул озын-озак вакытлар буена дәваланып чыккан кызны күргәч, аның исән калуы өчен тетрәнгән иде. Баланың инде танырлыгы калмаган, ул елый да, көлә дә белми торган хиссез һәм акылсыз бер мәхлукка әверелгән, ул инде яшәми, ә сантыйлар сабырлыгы белән әҗәлен көтә иде. Бу вакытта ул инде дөнья күргән ир иде һәм хатын-кызлар өчен сафтан саф хис-тойгылар, чиксез Сөю, әгәр ул җенси тотанаклык белән ныгытылмаган икән, бернәрсә дә аңлатмаганын яхшы белә һәм, уенынчынын бергә кушып: "Тирән хисләреңне хатын-кызга тирәнрәк кереп аңлатырга кирәк", — дигәнрәк фикердә тора иде. Җенси бәйләнеш — адәм балалары өчен иң зур хаҗәтләрнең берсе, ансыз тормыш юк, аннан башка тулы канлы яшәү туктап кала, һәм кеше өрәккә әверелә. Ләкин теге бозык җанлы явыз бәндә (андыйларны "маньяк" диләр бугай ) дә кызны кыйнамаган, үтерергә уйламаган, ул бары тик аның белән җенси мөнәсәбәткә генә кергән иде. Әгәр ул шушы теләген ир-ат белән бер кунарга зар булып, төннәр буена боргаланып яткан ялгыз хатыннарның берәрсенә юнәлтсә, рәхмәттән башканы ишетмәс иде, әмма әлеге кыз баланы ул үлемнән дә коточкычрак газапка дучар итте. Кызчык моңа әзер түгел иде әле, аның аңы да, тәне дә мондый бәйләнешләр өчен өлгермәгән иде. Кешеләргә Ут бүләк итүченең гамәлендә дә менә шушы күренешкә охшашлык бардыр сыман тоелды. Юкка гына Алла аңа каршы төшмәгән бит, юкка гына авыр газапларга дучар итмәгән. Адәм балаларының аңы да, тәне дә Ут белән уйнар өчен өлгермәгән булган, күрәсең. Ул түбәнгә карады һәм кешеләрнең үз-үзен тотышында әлеге кызчык белән охшашлык күрде. Түбәндә тормыш кайный иде. Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоелды, асылда, мондагы ыгы-зыгы вокзалдагы шау-шудан бернәрсә белән дә аерылмый, кешеләр бернәрсә дә иҗат итми, алар бары тик, вакытларын ничек кыскартырга белмичә, автобус көтәләр иде. Әҗәл автобусын... Тик бу кешеләр аңа шундый якын иде. Аның нәкъ менә тере чагындагыча итеп җырлап җибәрәсе килде. "Бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек..." Тик ул инде җырлый алмый иде. Ул бары тик рух иде. Кинәт түбәндәге җирне, кешеләр дөньясын, ниндидер кара нур сыман боҗра әйләндереп алды. Боҗраның нурлары яктыра барып, зәңгәрсу төскә керде. Ул киңәйде. Адәмнәр дөньясын уратып алган боҗра зур су иде. Диңгез. Диңгез уртасында кечкенә бер утрау пәйда булды. Утрауда инде кешеләр юк иде. Анда бердәнбер җан иясе Фатыйма карчык иде. Ул үзенең йөзен аермачык күрде. Сагыш диңгезе уртасындагы утраудагы карчыкның йөзе сап-сары иде. Кинәт аның колагында ниндидер килбәтсез тавыш яңгырады: "...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау". * * * Зөһрә төне буе юньләп йокламаган, күрәсең, таң беленә башлау белән, урыныннан торды да җиңел сулап куйды һәм, бүлмәгә күз йөртеп алгач, аяк очларына басып кына ишеккә юнәлде. Тоткага үрелгәч тукталып калды, Фатыйма карчык яткан карават ягына бер-ике адым атлады. Тагы тукталды. — Хәлен белеп төшәргә булдыңмы? — диде Фатыйма карчык. — Ярый, ишекне шулай гына калдырып тор. Барыбер йоклый алмыйм мин... — Менеп төшим инде... — диде гаепле тавыш, — бербер хәлгә тарып ятмасын... һәм ул тавышланмаска тырышып кына ишекне ачты. Бераздан коридор буйлап башмаклар шуышканы ишетелде. Ул чыгып киткәч, Фатыйма карчык та урыныннан кузгалды. Төне буена әллә нәрсәләр күреп саташып чыкты ул. Күргәннәренең өндәге уйлармы, саташулармы икәнен дә аермачык кына әйтерлек түгел. Әлеге уйлардан котылу өчен ниндидер хәрәкәт кирәк иде. Фатыйма карчык та торып урынын җыйды. Чәй куеп җибәрде. Юынып керде. Чәй кайнауга, Зөһрә әйләнеп төште. — Ишек төбенә сузылып яткан. Уятып булмады, — диде ул. — Балаларны алып меним инде... Иртән тавыш кубармый ул... — Бәләкәчләреңне уятып тормасаң да ярар. Йокласыннар рәхәтләнеп. Бүген барыр җирем юк бугай әле. — Йокларлар... Мин аларны уятып тормыйм, — дип елмайды Зөһрә, олы улын күтәреп. — Бәләкәчем минем, әйдә, үзебезгә кайтыйк инде... Малай, әлбәттә, аны ишетмәде. Ул рәхәтләнеп йоклый иде. Өлкәнен бүлмәсенә менгереп салгач, Зөһрә төпчеген төшеп алды да рәхмәтләр яудыра-яудыра чыгып китте. Ул киткәч, бүлмә бөтенләй бушап калгандай тоелды. Фатыйма карчык әлегәчә беркая барырга да җыенмый иде. Ләкин кинәт бар дөньясын тутырган бушлыктан котылу уе белән кайдадыр чыгып китәр җай эзләде. Тик кая? Теләнчелеккә бару авыр уйлардан котылу чарасы түгел. Ә башкача барыр урыны юк иде аның. "Авылда яшәсәм, эчем пошканда күршеләргә кереп булса да вакыт уздырыр идем. Ә монда кая барасың? Юк инде... Шәһәр үзе зур булса да, барыр урыны юк". Шунда Хәдичә карчык турында исенә төшерде. Аңа барып хәлләрне тагы бер тапкыр ачыкларга тырышып карасаң начар булмас иде дә. Тик ул да "авырып торам" диде шул. Чирле кешене бимазалап йөрү килешеп бетмәс. "...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау". Тагын шушы сүз зиһененә уралды. Фатыйма карчык күрәзәченең сүзләрен аң җитәрлек дәрәҗәгә китерергә тырышты. Нинди түгәрәк эчендә? Нинди зур сынау тора алар алдында? Әмма әлеге сораулардан да мөһимрәк булып тагы бер нәрсә эләктереп алды. "Балаларың". Әлеге сүз берничек тә ычкындырмады, бөтен уй-фикерне үзенә суырды. "Балаларың". Кем соң ул "балаларың"? Радик белән Айгөлме? Әлбәттә, шулардыр... Ләкин карчык аны башкачарак кабул итте. "Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың". Мондый сүзнең бары тик Радик белән Айгөл турында гына булуы шикле сыман тоелды. "Синең балаларың". Димәк, Фатыйма карчыкныкылар. Димәк, алар барысы да ниндидер күзгә күренмәс түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Нинди түгәрәк? Үзен Хәтмулланың рухы итеп тойган чакта да шундый түгәрәкне күрде түгелме соң? Ул боҗра соңрак утрауга әйләнде. Зур су уртасындагы кечкенә утрау. Моны Фатыйма карчык ниндидер зур ачыш сыман кабул итте. Хәзер аның күрәзәчегә бару-бармавы хәл ителгән иде инде. Кыенсынып-нитеп торасы юк. Барырга һәм сорарга кирәк. Бөтен балаларым да шул боҗра эчендәме? Ул боҗра утраумы? Нинди утрау? Шушы өч сорауга җавап тапмыйча, аңа күңел тынычлыгы кайтачак түгел иде. Фатыйма карчык нәрсәнедер исенә төшереп бүлмәгә күз йөгертеп чыкты. Ул нәрсәдер табарга, шуңа күз салырга теләгән иде. Тик ни эзләгәнен шундук онытты да кабат хәтерли алмады. Исенә төшерергә тырышып маташты. Ахырда әлеге теләгенә кул селтәп өстенә киенә башлады. Чыгып китәргә дип ишек тоткасына үрелгәч, тагы туктап калды. Беркавым уйланып торды. Кесәләрен капшап карады, "һи, шайтан. Акча алырга онытканмын бит". Кире борылып кереп, карават астындагы чемоданын тартып чыгарды. Аны ачып, кулъяулыкка төрелгән унлыкларны чутлады. Яртысын алып, җәенкышын өстеннән төшмәс камзулының кесәсенә тыкты. Кулъяулыкны кабат урынына куярга итте. Ләкин кире уйлап, анысын да кесәсенә салды да чемоданны ябыпнитеп тормыйча гына кабат карават астына шудырды. "Барысын да алып бетерим әле, дөнья хәлен белеп булмый. Запассыз чак түгел, Аллага шөкер". Ишек төбенә җиткәч, тагы борылып, карашы белән барысын да тикшереп чыкты да тоткага үрелде. Вахтёр карт чәй чөмереп утыра иде. Фатыйманы күргәч, ул сискәнеп китте. Аннан соң, уңайсызлануын яшерергә теләп, елмайган булды. — Кая кузгалдың болай таң тишегеннән?.. — диде, дәшми калудан кыенсынып. — Иртә бит әле. Фатыйма тәрәзәгә күз салды. Чынлап та иртә иде. Шулай да автобуслар йөри башлагандыр инде. Бәлки, озак көтәргә туры килмәс. — Барып кайтасы җирем бар иде, — диде Фатыйма карчык. — Берәрсе сорап килсә, көтеп торырга куш. — Ярый, шулай итәрмен, Фатыйма. Беркемнең дә сорап килмәячәген икесе дә беләләр иде. Шуңа да моны уенлы-чынлы итеп сөйләштеләр. Бу хәтта сөйләшү дә түгел, ә бер-берсен хөрмәт иткән ике карт кешенең үзара игътибар күрсәтүе иде. Җәяүле адәм заты бик күзгә чалынмаса да, машиналар белән урам тулган иде инде. Урамның икенче ягына чыгу өчен хәтсез генә көтәргә туры килде. Казанның шул ягын яратмый Фатыйма карчык. Урамнары тар гына, шул тар урамда машина өстенә машина өелгән кебек. Җитмәсә, шофёрлары аны-моны белми, сытып китәрдәй булып, күзләрен тондырып өстеңә киләләр. Кулларында тиешле көч булса, башкаларга көн яктысы күрсәтмәсләр иде. Бары тик урамга чыккач кына бүлмәсендә чакта нәрсә эзләгәнен исенә төшерде. Радик исеменә килгән чакыру кәгазен ул, андый-мондый хәл килеп чыкса дип, ксерокстан чыгартып алган иде бит. Шуңа күз салырга теләгән иде. Берәр җирендә утрау-фәлән дигән язу юкмы икән? Утрау дигәне булмаса да, адресы булмый калмас. Кирәк булып-нитеп куйса, Радикларны юллап табу бик кыенга төшмәс. Тукталышта да кеше-фәлән күренмәде. Гадәттә, иртәнге якта монда бик тыгын була торган иде. Барысы да эшкә ашыга. Кирәкле автобуслары килеп туктаса, этә-төртә ишеккә ташланалар. Беркемнең беркемдә эше юк. Бары тик аяк астында буталып кына торма. Ә юлларына аркылы очрасаң, рәхим-шәфкать көтмә инде, йә үзләре белән ияртеп автобус эченә алып керерләр, йә, аяктан егып, таптап узарлар. Гадәттә, шулай була торган иде. Ә бүген тыныч. Иртәрәктер әле. Иртәдер. Фатыйма карчык, узган машиналардан күзен алмыйча, теге кара курткалы адәмнекенә охшаганын эзләде. Берсенең кыяфәте килсә, төсе килмәде, икенчесенең төсе шундый да, рәвеше бүтән булып тоелды. Ахырда ул үзенең нинди машина эзләгәнен дә онытып буталып бетте. Шулай да теге адәмне табасы, бер күреп сөйләшәсе иде. Шул кешене күргәненнән соң, дөньясында көтелмәгән нәрсәләр пәйда булды ич. Ниндидер серле иде ул. Шул бәндәнең серен беләсе килде Фатыйма карчыкның. Бөтен мәрәкәләренең сәбәбе шуңа барып тоташадыр сыман тоелды. Тукталышта ул хәтсез генә торган кебек булды. Ләкин сирәк-саяк та кеше күренмәде. Шултиклем үк иртә чыкты микәнни соң?! Кинәт башына бер уй килде дә карчык шатланудан сикереп куйгандай итте, һәм ашыгып кесәсенә тыгылды. Ходайның рәхмәте! Акчаны ул хәтсез генә алган иде. Бәс, шулай булгач! Фатыйма карчык юлга якынрак атлады да урамга карап кулын күтәрде. Шундук янына бер җиңел машина килеп тә туктады. — Кая барасыз, әби? Карчык адресын әйтте. — Ярый, утырыгыз, — диде шофёр, елмаеп, — акчагыз бармы соң? — Тукта, күпме сорыйсың соң әле син? — Йөз илле инде. — Әй, балам, миндә ул тиклем үк юк иде бит әле. — Күпме бар соң ? — Йөзгә ризамы соң? — Утырыгыз әйдә. — һәй, рәхмәт яугыры... — дип, чын күңелдән сөенде карчык. Аның, әлбәттә, акчасы җитәрлек иде. Әмма саф татарча сөйләшкән шофёр егетнең хисләрендә уйнап, изгелеген күреп калырга булды. Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, татар кешесе татар карчыгына ташлама ясамый калмый ул. Базарда әйбер сатканда булсынмы, башка урындамы — кайда да шулай. — Ходай сине игелегеннән ташламасын, улым. Гаиләңне, балаларыңны сөендереп яшәргә язсын. — Нәрсә болай таң атмас борын кузгалдыгыз соң? — диде шофёр, аның рәхмәтенә җавап биргәндәй. — Берәрсе куып чыгармагандыр бит?.. — Юк... — Шофёр шаяру катыш сораса да, карчык җитди җавап бирде. — Балаларым юлга чыгып киткән иде. Күңелем бик тыныч түгел. Төне буе начар төшләр күреп, борчылып чыктым. Шуңа күрәзәче карчык янына барып карыйм әле. Бәлки, берәр юньле нәрсә әйтер. — Хәдичә әбигә барасыз инде алайса... — Аны син дә беләсеңмени ?! — Былтыр әнине алып килеп дәваладык. Буыннары бөтенләй тотмас булган иде. Хәзер таш кебек булып йөри, күз тимәсен. Хәдичә карчыкның кулы җиңел аның. Шофёрның сүзләре Фатыйма карчыкка шултиклем рәхәт булып ишетелде. Хәтта ул сораган йөз илле тәңкәне күпсенгәне өчен үкенеп тә куйды. Ярый, изге эшкә беркайчан да соң түгел. Төшкәндә бирер. Ләкин төшкәндә дә йөз илле сум бирергә туры килмәде. — Хәдичә карчыкка баргач, апа, сезгә бер үтенечем бар, — диде шофёр, бик җитди итеп. — Менә шушы конвертны гына тапшырыгыз әле, зинһар. Күптән кереп чыгармын дип йөри идем инде, җае чыкмый. — Соң, әйдәгез, бергә керик. — Юк... Уңайсыз... Таң тишегеннән... Үзегез генә бирегез инде, зинһар. Фатыйма карчык конвертны алып кесәсенә тыкты да акчасын чыгара башлады. — Юк-юк, кирәкми, — дип каршы төште шофёр, — акча алып тормыйм. Олы кешегә миннән бер изгелек булсын. Дога кылырсыз. Рәхмәт. Сау булыгыз. һәм ул китеп тә барды. Фатыйма карчык рәхмәтләр укып басып калды. Менә бит нинди кешеләр бар дөньяда, Ходайның рәхмәте! Иртәдән үк уңып башланган көн начар тәмамланмас әле, Аллаһ теләсә. Шул ук вакытта карчыкка бераз моңсу да иде. Шофёр егет аның Хәлиле белән бер яшьләр тирәсендә булырдыр. Нинди игелекле бала! Шундый яхшы кешенең үз улы түгеллегенә үкенү хисе сыманрак нәрсә күңелен телеп үтте. Нигә бу минем улым түгел икән? Нигә минем улым да шундый яхшы күңелле түгел икән?! "Әнинең буыннары тотмый башлаган иде, Хәдичә карчыкка китереп дәваладык". Аның улларының кайтып күренгәне дә юк. Буының тотмау түгел, үлеп китсәң дә, кабереңә кайтып туфрак салучы табылмас. Ни Радигының бер рәте булмады, һәй, узды инде гомерләр. Әле дә менә ("Әнинең буыннары тотмый башлаган иде, Хәдичә карчыкка китереп дәваладык".) шул малайның машинасына утырып (бушка, бер тиенсезгә!), үз балаларының язмышын белешер өчен Хәдичә карчыкка китеп бара... * * * Ул да бермәлне аяксыз калган иде... Кышның ямьле бер көнендә малларын карарга дип абзарга чыккан иде Фатыйма, бер дигән атлап барган җиреннән кинәт нәрсәгәдер абынып китте дә мәтәлеп барып төште. Тиз генә торып китмәкче булган иде, аягына баса алмады, бөтен булмышын чиксез авырту телеп үтте. "Алла-алла-алла... — дип ыңгырашты ул, җиргә бөгелеп төшкән хәлендә ике кулы белән уң балтырын тотып, — ниләр генә булды икән аяккаема?" Нәрсәгә абынганын чамаларга тырышып, тирә-ягына күз йөгертеп алды, тик абынырлык әйбер күренмәде. "Авыртуга абынганмын инде", — дип уйлады ул. Тагын дүрт аяклап басарга тырышты. Авырту бетмәде, шулай да ул егылмыйча кала алды. Бертын хәл җыеп торды. Монда торып булмый иде, дүрт аяклап булса да өйгә керергә кирәк. Әмма шул рәвешле атларга тырышу белән, ялгыш уң аягына таянды да, авыртуга чыдый алмыйча, тагын барып төште. Беркадәр һушсыз ятты... "Аллакаем сакласын инде. Берәрсе күрсә, Фатыйма исерек дип тә уйлар әле..." Ләкин карчык урыныннан кузгалырлык көч тапмады. Җир салкын иде. Үзеңнең чарасызлыгыңны тоюдан дөнья да шыксыз булып тоелды. Суык аның бөтен күзәнәкләренә үтеп керде. "Үлеп тә китәрсең әле шулай көтмәгәндә..." Ул инде яшәрен яшәгән, үлем артык куркыныч булып тоелмады. Ләкин... Фатыйманың тамагына төер тыгылды. "Менә шулай... Берьялгызың... Абзарда... Тирес арасында..." Ул монда үләргә җыенмый иде. "Монда үләргә ярамый. Әниләре абзарда үлеп ятса, улларым кеше күзенә ничек күренерләр?! Алла сакласын! Өйгә керергә кирәк". Шушы уйлар белән ул тагын дүрт аякланды. Уң аягына таянмаска тырышып, башта кулларын, аннан сул аягын алга шудырды. Ул инде яшь көчле кеше түгел, болай атлау бөтен хәлен ала, өстәвенә уң аягындагы авырту, селкенгән саен сулкылдап, көчле әрнү дулкыны булып йөрәгенә бәрә иде. Абзар эченнән ишегалдына чыкканчы Фатыйма шабыр тиргә батты. Ихатага чыккач, берәрсе күренмәсме дип, алан-йолан каранып торды, "һәй! Берәрегез юкмы? Килегез әле! Аягымны авырттырдым бит!" — дип сөрәнләп тә карады. Ахырда башын иеп тынып калды. "Күрүче дә, ишетүче дә юк..." Тамагына янә төер килеп тыгылды. Күзләреннән яшь атылып чыкты. Җан әрнүе белән авырту онытылып торды. Ул тагын алга омтылды. "Шайтан алгыры! Бияләй дә кимәгән идем". Күгәрчен тәпие сыман кулларын күрүгә, бөтен тәне белән калтыранып куйды. "Болай торырга ярамый. Кулларым туңачак..." Ул тагын беркадәр җир үтте дә бармакларының әрнүенә чыдый алмыйча туктап калды. Әрнү туктамады. Фатыйма, өреп җылытырга теләп, кулларын авызына китерде һәм, тигезлеген җуеп, йөзе белән карга капланды. Салкын каты кар битләрен сыдырып алды. Ул егылып китте. Аста калган уң аягы чыдап булмаслык булып әрнеде. "Кабахәтләр! Нигә мине шулай интектерәсез инде!.. — диде ул, кемне сүккәнен үзе дә аңлап җиталмыйча. — Ерткыч түгел лә сез... Сез бит адәм балалары... Сез юньле булсагыз, мин болай итеп йөрер идеммени!.. Мин бит сезне... мин бит..." Аның сүзләре елауга әверелде. Күңелендәге бөтен әрнүләре, бөтен сызланулары ташкын булып тышка томырылды. Ул ярсып елады. Ул ярсып урыныннан купты. Йөрәген телгән ялкынны да, сөякләренә кадәр үтеп кергән салкынны да җиңәргә тырышып, җан ярсуы белән алга шуышты... Төн уртасында идәндә уянып киткәндә, ул үзенең ничек итеп өйгә кергәнен хәтерләми иде. Ул моны соңыннан да исенә төшерә алмады. Бары тик тәмуг газаплары аша узганын гына хәтерли иде. Ул өч көн буена аяксыз ятты. Өстәвенә салкын да тидергән иде. Өч көн буена тамагына бер ризык әзерләп каба алмады. Хәтта хаҗәтен дә көч-хәл белән шуышып барып, ишек төбендә генә үтәде. Искә төшерсәң, бүген дә тәннәр чемердәп китә... һәм өч көн буена Хәтмулланың кайтып, үзе белән теге дөньяга алып китүен теләп ялварды. Бу көннәрдә аның өчен үлемнән дә зуррак бәхет юктыр сыман иде. һәм беркөнне ишек шакыдылар. "Хәтмуллам кайтты! — дигән уй ялтлап китте аның башында. — Аллага шөкер, Хәтмуллам кайтты!" Тик шундук әлеге уеның дөрес түгеллеген аңлады. Хәтмулла ишек шакып тормас иде. — Кер, улым, кер!.. — дип кычкырды ул, тик тавышы үзеннән ерак китмәде. — Керегез, балакайларым. Шулай да аны ишеттеләр бугай. Ишек ачылды. Идән уртасына шуышып килеп җиткән Фатыйма ишек төбендәге тасны берәр нәрсә белән каплап куярга өлгерә алмавы өчен гарьләнеп куйды. Ләкин керүченең кем икәнен күрүгә үк кояштай балкып китте. — Кайттыңмы, балакаем?! — дип, аның аяк астына ташланды ул һәм хәлсез учлары белән үкчәсен кочаклап еларга кереште: — Ничә еллар буе көттем бит инде... Кайчагында исән икәнеңә дә шикләнеп куя идем... Балакаем!.. Менә чирләп киттем әле... Керүче аны кочакларга ашыкмады. Ул акрын гына карчык янына чүгәләде дә башыннан сыйпап алды, һәм талгын гына аның башын күтәрде. Фатыйма күз яшьләре аша елмаеп улына карады: — Балакаем... Син ничек үзгәргәнсең... Озаграк караган саен, улының никадәр нык үзгәргәнен төшенде. Кинәт аның йөзендәге елмаю катып калды. Күзләрен ачып-йомып алды, һәм бөтен йөзен курку ялмады. — Китмә... — дип әрнеп пышылдады ул, — китмә, улым... — Китмим, Фатыйма апа... — дип, башыннан сыйпады аны керүче. — Беркая да китмим... Тик син тынычлан, яме... — Фатыйма апа... — дип пышылдады карчык, бу сүзне үлчәп карагандай, — Фатыйма апа... һәм аның күз алдындагы йөз акрын гына күрше Рәмзилгә әверелде. Бу аның улы түгел иде. һәм карчык һушын җуйды. Соңыннан, айга якын больницада ятканда, ул төшендә гел шушы мизгелне күрде. Улының аякларын кочаклап: "Китмә, балам! Беркая да китмә!" — дип шатлыктан елый да күзләрем талганчы карап калыйм әле дип башын күтәрсә, күрше Рәмзил булып чыга... * * * Хәдичә карчык йоклыйдыр әле, чирле кешене бимазалап, таң йокысыннан аерып йөрим дип кыенсынган иде. Подъезд ишегенә җиткәч тә беркавым тукталып торды. Әллә берәр җирдән әйләнеп килергәме соң? Ләкин кая барырга да белмәде. Аннан соң балаларының язмышын ачыклау теләге дә көчле иде. Ул акрын гына эчкә узды. Подъездга керү белән ниндидер салкын бушлык эләктереп алгандай тоелды да, Фатыйма карчык ирексездән бөтен тәне белән җыерылып куйды. Салкынлыктан бигрәк караңгылык чиркандырды бугай аны. "Кар базына төшкән шикелле..." — дип үзалдына кабатлады ул. Әмма бу сүзләрне кычкырып әйтүе башына килгән башка уйны (кабергә төшкән кебек!) куу өчен генә иде. Шушы ярым караңгы салкынлыктан ниндидер коточкыч җанвар (җанвар кыяфәтенә кергән Газраил) килеп чыгар төсле тоелды. Ул, тирә-ягына карамаска тырышып, тиз-тиз атлап баскычтан үрмәләде. Икенче катның мәйданчыгына җиткәч, идәндә аунап яткан презервативка басып аягы таеп китте. — Шайтан алгыры... Фатыйма карчык "хәзерге яшьләр..." дип сукранып тормады. Ул шәһәргә бер бүген генә килмәгән һәм әлеге хәлләргә күнегә төшкән иде инде. Лайлалы җилем кисәген аяк очы белән читкәрәк тибәрде дә юлын дәвам итте. Бары тик үзенә кирәкле ишек янына җиткәч кенә бераз тынычланып калгандай тоелды, һәрхәлдә, куркуы узды. Сулышы капкан иде. Бер югары күтәрелеп, бер түбән төшкән күкрәкләре аның ихтыярына буйсынырга теләмәде. Йөрәге дөпелдәп типте. Күз алдында төрле төстәге дүңгәләкләр биеште. Ул баскыч култыксасына таянып беркадәр вакыт хәл җыеп торды. Азрак адәм кыяфәтенә килгәч кенә ишеккә карады. Кыңгырау төймәсенә үрелмәкче иде, ишекнең ачык икәнен күреп туктап калды. Тоткага омтылып куйды. Әмма башта ишекне шакылдатырга булды. Аннан соң сак кына ачып җибәрде. Түр яктан кемнеңдер аягын сөйрәп атлаганы ишетелде. — Ни хәлләрдә генә, Хәди... Фатыйма карчык исәнләшергә дип ачкан авызын ябарга да онытып катып калды. Аның ягына атлаучы бөтенләй бүтән кеше иде. — Саумысыз, Фатыйма ханым, — дип моңсу елмайды каршы алырга чыккан карчык, — әйдәгез, түрдән узыгыз. Хәдичә абыстай сезне күптән көтә инде. Бу сүзләрдән Фатыйма бөтенләй сүзсез калды. Хәтта исәнләшә дә алмады ул. Бары тик каршы алучының артыннан иярергә генә мәҗбүр булды. Өйдә тагын берничә кортка бар иде. Алар түрдәге караватта яткан Хәдичә карчыкны тирәләп утырганнар. Кайсы кулына иске китап тоткан, кайсы кулъяулык. Якынрак утырганының алдында чынаяк. Күрәсең, ул Хәдичә карчыкка нәрсәдер эчереп-эчереп тора. Фатыйма карчык баш кагып кына исәнләште. Башкалар да сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйдылар да күрәзәче яныннан читкәрәк күчеп утырдылар. Фатыйма ни әйтергә, ни уйларга белмичә ишек төбендә басып калды. Каршыларга чыккан карчык аңа борылды. — Якынрак кил, Фатыйма ханым, — диде ул, ягымлы итеп, — ул сезне күптән көтә инде. Фатыйма карчык күрәзәчегә якынлашты: — Ни хәлләрдә, Хәдичә?! — диде ул, ни әйтергә дә белмичә, — авыраебрак киттеңме әллә? Хәдичә карчык дәшмәде. — Менә бер кеше сиңа тапшырырга кушкан иде. Онытканчы биреп куйыйм әле. — Карчык конвертны Хәдичәгә сузды, әмма тегесе бер хәрәкәт тә ясамады. Аптырагач, Фатыйма аны күрәзәченең күкрәгенә куйды. — Сез аның әнисен буын чиреннән дәвалагансыз. Бик күп итеп рәхмәтләр әйтте. Хәдичә карчык дәшмәде. Ул бер хәрәкәт тә ясамады. Кинәт Фатыйма үзен мәет белән сөйләшкәндәй тойды, һәм, әлеге хәлнең дөрес түгеллегенә ышанырга теләгәндәй, Хәдичәгә текәлде. Дөрес түгел иде, әлбәттә. Күрәзәче әле исән иде. Тик яшәү инде аның күзләрендә генә калган. Кинәт ул ниндидер кискен хәрәкәт ясады, һәм шул мизгелдә үк кытыршы бармаклар Фатыйманың беләгеннән кысып алды. Мондый көтелмәгәнлектән карчыкның җаны алкымына килде. Ул сикереп куйды. Әмма бармаклардан беләкләренә, кулбашына, бөтен тәненә таралган ниндидер рәхәт җылылык тәэсирендә бик тиз тынычланып калды, хәтта бераз изрәп киткәндәй булды. Бер мизгелдән тирә-яктагы карчыклар да, бүлмә дә, Хәдичә карчык яткан карават та томанга күмелеп юкка чыкты. Алар ничектер бөтенләй башка үлчәмгә күчтеләр. Бу үлчәмдә бернинди авыру да, картлык та юк иде. Тирә-якта бары тик эреле-ваклы йомгак булып төрле төстәге нурлар гына биешә. — Мин сине көткән идем, — диде Хәдичә карчык, — әлбәттә, иртәрәк килүеңне теләгән идем. Әмма хәзер соң инде. Минем соңгы минутларым якынлаша. Тавышланма! Нәрсәдер әйтеп карышырга теләгән Фатыйманы шулай кискен бүлдерде дә бер мәлгә тынып калды. Бу тынлык мәңгегә сузылгандыр төсле тоелды. — Минем соңгы минутларым якынлаша, — дип кабатлады ул тагын, — балаларыңа куркыныч яный. Сиңа да бик ашыгырга кирәк... Аларны кисәтергә... Мин сиңа үз көчемнең бер өлешен калдырам... Хуш... Фатыйма карчык нидер әйтмәкче иде, әмма өлгерә алмый калды. Кинәт, меңәрләгән яшен бергә килеп чәкешкәндәй, көчле нур пәйда булды да аны каядыр алып ыргытты. Бөтен тәнен чиксез әрнетеп ялкын көйдерде. Фатыйма карчык үзен ниндидер тар көпшә аша узгандай хис итте. Аны бер үк вакытта рәхимсез бер гайрәт белән кысалар да, тартып сузалар да иде. Әлеге коточкыч газап ничек кинәт башланган булса, шулай ук юкка да чыкты. Газабы югалды, әмма тормыш тиз генә кире кайтмады. Чынбарлыктагы дөнья, ниндидер куе томанга төренеп, озак кына читтә адашып йөрде. Шуннан соң гына мизгел саен көчәя барып, томан аша сыек нур үтә башлады, бераздан тормышның шау-шулары ишетелде. Ләкин чынбарлыкка кайткач та Фатыйма карчык ниләр булганына тиз генә төшенә алмады. Күзен ачу белән, кояшның үткен нурлары көйдереп алды. Зәңгәрсу болытлар чалынып калды. Ул кояш нурыннан яшеренергә теләп башын күтәрде һәм ак халатлы берәүнең аркасын күрде. Бары тик шунда гына кайдалыгын аңлагандай булды. Аны җилтерәтеп кемнәрдер... (әлбәттә, санитарлар!) каядыр... (әлбәттә, моргка!) алып баралар иде. Шайтан алгыры?! Каян килә диген шундый уйлар адәм башына! Аны "ашыгыч ярдәм" белән больницага алып керәләр ич! Ашыгыч ярдәм... Ул монда ничек килеп эләккәнен дә, кайдан алып киткәннәрен дә белми иде. Теләнеп йөргәнендә егылып киткәндер, күрәсең. Көн эссесе карт кешегә файда бирәмени?! Ул боларның берсен дә хәтерләми иде. Ләкин колагында Хәдичә карчыкның тавышы ачык яңгырый: "Балаларың куркыныч астында. Сиңа ашыгырга кирәк!" һәм ул әлеге тавышның Хәдичә карчыкныкы икәнен белә иде. "Балаларың куркыныч астында..." Ә бармы соң синең балаларың? Бар, әлбәттә. Кемнәр? Фатыйма карчык аларны хәтерләргә тырышты. Әмма берсен дә күз алдына китерә алмады. Ул бары тик юрганга төрелгән имчәк балаларын гына күрде. Аларның барысы да бертөсле иде. Бераздан аларның үсеп буйга җитүен күз алдына китерергә тырышты. Тавышлары калынайса да, йөзләреннән малайлык китмәгән үсмерләрне күрде. Йөзләрен хәтерләде. Ләкин боларның берсе дә аның малайлары түгел иде. Карт ич инде хәзер Фатыйма карчык. Аның шундый үсмер балалары була алмый. Болар аныкылар түгел иде. Ә аның малайлары кайда соң? Бар идеме аның балалары? Бәлки, булмагандыр... Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Баягы тавыш тагы яңгырап китте: "...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора..." Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. "Балаларыңа куркыныч яный. Сиңа бик ашыгырга кирәк..." Ашыгырга!!! Кинәт Фатыйма карчык торып утырды. Носилка күтәреп килүче врачлар моны көтмәгәннәр иде. Ярым үлек дип уйлаган карчыкның шулай кылануыннан аларның йөрәкләре табан астына төшә язды. Ләкин эш дәверендә төрле хәлләргә юлыккан ак халатлылар куркудан кычкырышырга да, карчыкны ташлап качарга да ашыкмадылар. Алар үзләрен тиз арада кулга алып өлгерде. Носилкадан сикереп диярлек төшкән Фатыйма карчыкны берсе култыгыннан эләктерде: — Әбекәй, курыкмагыз. Без врачлар. Әбекәй кинәт туктап калды. Ак халатлы ирне башыннан аягынача карап чыкты. — Балам, мин һушымны югалткан идемме? — Әйе, әбекәй... һушыгызны югалткан идегез... Әгәр шулай дип кенә әйтергә мөмкин булса. — Балам, мин һушыма килдем инде. Җибәрегез мине. — Әбекәй, без сине берничек тә җибәрә алмыйбыз, — дип сүзгә кушылды яшьрәге, — урамда егылсаң соң... — Мин бик ашыгам, балалар. Миңа китәргә кирәк. — Әбекәй, бик җибәрер идек тә... Ярамый... — Ак халатлы ир, бу әбине ничегрәк ипкә китерергә дигәндәй, бер мизгел уйланып торды. — Безне эштән куачаклар бит... — Үз ризалыгы белән китте, диярсез. Күз алдында ныгый барган карчыкка карап, икесе дә елмаеп куйдылар: — Нишлибез? — Белмим... — Яшьрәк ир иңнәрен сикертте. — Әби, өеңә кайтып җиталасыңмы соң хет? — Җитәм, балам, җитәм. — Алайса, менә бу кәгазьгә кулыгызны куегыз инде. Үз теләгем белән китәм, бер-бер хәл булса, башкаларны гаепләмим дигәнрәк нәрсә ул. — Кая, балам, тиз генә бирегез дә... — Фатыйма карчык чынында ул кадәр үк ашыкмый иде. Кая барырга, нәрсә эшләргә кирәген дә белми иде әле ул. Каударлануының бар сәбәбе әлеге ирләрнең кире уйлап куюыннан куркудан гына иде. Ак халатлы биргән кәгазьләргә исем-атын сызгалады да китәргә ашыкты. — Рәхмәт, балалар! Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын! — Менә сиңа кирәк булса! — дип тел шартлатты аның артыннан карап калган ак халатлыларның яшьрәге. — Ун-унбиш минут элек кенә мәет иде. Әле яшь кызлар сыман җилдерә. — Һмм... — Өлкән ир башкача бер сүз дә әйтә алмады: — Да-а-а... * * * Эшкә ашыга торган вакыт үткән генә иде әле. Тукталышта нибары дүрт-биш кенә кеше басып тора. Бик тыгын булмаса да, озак кына көтәргә туры килде. Моңарчы тыз да быз килгән автобуслар, халык саегып калгач, ялга туктый, ахрысы. Тукталышка җитү белән, Фатыйма карчык үзендә ниндидер сәер халәт сизде. Аның күз алдында гына нәрсәләрдер ялтлап алгандай була да юкка чыга. Баштарак моңа һуштан язып егылуның нәтиҗәсе итеп кенә караган иде. "Тиздән бетәр әле". Тора-бара курка башлады. "Бетми ич һаман, көчәя генә бара. Юкка гына врачларга күренеп чыкмадым. Чынлап та юлда егылып калмасам ярый". Хәзер инде күз алдында ниндидер шәүләләр генә күренеп калмый, колагына кемнәрнеңдер пышылдашкан авазлары да ишетелгәндәй була башлады. "Әллә берәр зәхмәтле урын булдымы соң бу?!" Фатыйма карчык икенче җиргәрәк барып басты. Әлеге халәт югалмады. Төбәге белән шундый булды бугай дип, җәяү атларга уйлаган иде, автобус килеп туктады. Автобуска кереп утырганда әлеге сәерлек юкка чыгып торды. "Мөгаен, баягы урын гаепле инде моңа. Зәхмәтле җир булгандыр". Әмма буш утыргычларның берсенә чумып, тынычланып калу белән тагын күз алдында өзекертык шәүләләр биешергә тотынды. Фатыйма карчык нык шүрли башлады. Зиһененә зыян-фәлән килеп куймагае. Колагына буталчык авазлар ишетелгәндәй булды. Әмма Фатыйма карчык бирешмәскә тырышты, "һәммәсе дә безнең карашка мөнәсәбәтле ич. Без күрмәгән, күрергә теләмәгән нәрсәләр чынлап та әһәмиятен югалта, юкка чыга". Бу фикерне ул каяндыр ишетеп калган иде. Әле шуңа чат ябышты һәм бөтен игътибарын... бөтен игътибарын бер ноктага юнәлтергә теләгән иде ул. Әмма карашы эләгеп калырлык нокта таба алмады. Урамдагы күренешләр аның өчен бик тә әһәмиятсез булып тоелды. Аннан соң, автобуста узып барышлый урамдагы әйбергә игътибарыңны юнәлтеп тә булмый. Инде шул нәрсә турында уйлый гына башлауга, ул юкка чыга да куя. Ә автобус эчендә карап күз сөенерлек бер генә кеше дә, бер генә нәрсә дә табылмады. Аптырагач, ул каршысындагы буш утыргычларга карап бара башлады. Чын лап та, бераздан күз алдында биешкән шәүләләр юкка чыкты. Ул бары тик коба күн белән тышланган йомшак утыргычларны гына күрде. Хәтта шул утыргычның сыртындагы торба буйлап йөргән чебен дә шәйләнде. Югыйсә Фатыйма карчыкның күзләре ул кадәр үк үткен түгел иде инде. Моңа карчык сөенде генә. Юк, акылын җуймый әле ул, димәк. Үз уйлары белән идарә итә ала икән, монда зиһенеңә зарар килү турында сөйләргә иртәрәк. Үҗәтләнеп утыргычка карап бара торгач, күзе талды. Керфек очларында инде яшь бөртекләре тибрәлә башлады. Әмма карчык күзләрен читкә алырга кыймады. Бер генә минутка йомшаклык күрсәтсә дә, теге шәүләләр кабат пәйда булыр төсле тоелды. Карашлары инде соң чиккә җитеп арыды. Күз алмаларына гер тагып куйгандай тоелды һәм карчык үзе дә сизмәстән күзләрен йомып алды. Ул бер генә мизгелгә күзләрен йомып алды, һәрхәлдә, үзенә шулай тоелган иде. Әмма алай булып чыкмаган, ахрысы. Каршыдагы утыргычка инде унҗиде яшьләр тирәсендәге ике кыз килеп утырган иде. Фатыйма аларга күз генә салды да карашын читкәрәк алды. Әмма сүзләрен тыңламый булдыра алмады. Ул чарасыз иде. — Прикинь, ул миңа кичә нәрсә диде?! — Кем, Виталикмыни? — Юк, Антон... Виталикны теге төннән бирле күргән юк аны... — Ә ул чагында ничек текә типтергән идек, ә! Прикинь, биш малайга ике кыз. Тишек саен бер егет. Гомердә алай сыйланганым юк иде... Кичә нәрсә диде? — Кем ? — Антон ? — Нинди Антон? — Соң, үзең бит сөйли башлаган идең... — Ә-ә... Мобила бүләк итәм, ди. Приколись. — Нәрсә өчен? — Ну, билгеле инде. Но мин дурамыни?! Кафега кереп пиво алырлык акчасы юк, ә ул мобила, имеш... Әлеге сүзләр бая гына колагына ишетелгән өзек-ертык авазлардан күпкә мәгънәсезрәк тә, эчпошыргычрак та иде. Әмма карчык ничек котылу чарасын гына таба алмады. Аптырагач, ул карашын читкә алды да чәчен кыска итеп алдырган урта яшьләрдәге ирнең чигәсенә текәлде. Бер генә мизгелгә колагында ачылып-ябылган радио тавышы яңгырап киткәндәй булды. Әмма тиздән барысы да тынып калды. Карчык моңа шатланырга да өлгермәде, ниндидер тавыш ишетелде: — Тә-әк... Егерме меңне чүпрәк-чапрак алуга тотсам... Хәзер су керү киемнәре хутта инде... Егерме меңлек купальник кайтартсам, кай арада очырып бетерермен икән? Ә бәлки ул кадәр үк кирәкмәстер? Хәер, бөтен нокталарга да таратып чыксам, өч көнлек эш инде ул. Аннан кырык мең алсам... Тәк... Тегеннән илле килә... Блин... Барыбер җитми әле... Бу автобуска ни пычагыма дип утырдым, бигрәк акрын бара... Киләсе тукталышта төшеп, таксига күчәргә кирәк. Бу сарыклар йөрсен автобуста. Әйдә инде... Тагын светофор күрде... Тә-әк... Кайдан табарга соң әле бу миллион ярымны ике атна эчендә... Карчык башта әлеге авазның кайдан килгәнен аңлый алмады. Бары тик теге ир кузгалып ишеккә юнәлгәч кенә, тавышның ерагая баруыннан абайлап, үзенең әле генә бу ирнең уйларын укыганын белде, һәм тагы да ныграк куркуга төште. Урам тулы халык. Әгәр барысының да уйлары шулай колагыңа бәреп керә башласа, ниләр генә кылып чыдамак кирәк?! Менә ул чарасыз калып, үзенең алдындагы утыргычка бакты, һәм коты алынудан чак кычкырып җибәрмәде. Анда баягы ике кыз юк иде. Фатыйма карчык кызларны эзләп тирәягына каранды. Тапмады. Автобус әле беркайда да тукталыш ясамады. Ә теге ике кыз юкка чыккан иде. Ул башта чиксез куркуга төшеп катып калды. Әле генә уйларын укыган ирнең дә юкка чыгуын өмет итеп күзләрен ачып йомды, башын чайкап алды. Әмма ир һаман ишек төбендәге торбага тотынып басып торуын белде. Ул юкка чыкмады. Ә кызлар югалган иде. Куркудан аның бөтен тәнен боз ялмап алгандай булды. Шушы боз салкынлыгы җанына үрмәләде. Чәчләре үрә баскандыр сыман тоелды, һәм ул курку катыш карашын кондуктор хатынга төбәде. Кондуктор чын иде. Ул аны автобуска кергәнче үк күрде. — Нәрсә карап каттың, үләксә?! — диде кондуктор. — Акчаң юкмы?! Катар вакытыгыз җиткәндә өегездә генә ятмыйча нәрсә дип чебенләп йөрисездер инде... Ярый, йөрәгең тотып куймасын тагын... Пенсионер кенәгәң бардыр бит?^Хәер, кенәгәң булса, шулай өркеп торыр идеңмени... Йөреп кал әйдә. Миннән бер изгелек булсын. Үләксә. Кондукторның авызы ачылмый иде. Фатыйма карчык аңа тагын бертын карап торды да, тисә тиенгә, тимәсә тияккә дигәндәй, әйтеп куйды: — Мин үләксә түгел. Акчам да бар. Мә. Кондуктор кинәт коты алынып кычкырып җибәрде һәм шундук авызын каплады. — Мә, — дип акча сузды аңа Фатыйма карчык, — карт кешеләр турында башкача начар уй уйлама. Әмма кондукторда акча кайгысы калмаган иде инде. Ул, койрыгын боты арасына кыстырып чапкан эт сыман, карчыкка борылып карый-карый, шофёр янына шылды. Ул арада автобус тукталышка җитте. Ишекләр ачылу белән теге ир сикереп төшеп калды. Бераздан шул ук ишектән баягы ике кыз кереп, Фатыйма каршысындагы урындыкка утырдылар. Бу аның өчен шултиклем көтелмәгән хәл иде. Үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, карчык күзләрен йомды. Хәтта бу да ярдәм итмәс кебек тоелып, битен куллары белән каплады. Башын селкетеп алды. Мондый хәлнең юньлегә булуы мөмкин түгел иде. Фатыйма карчык, белгән догаларын кабатлап, үзенә кагылган зәхмәтне куарга тырышты. Әмма бер генә догасын да хәтерли алмады. Ул моңарчы да динилеге белән аерылып торган кеше түгел иде. Шулай да карт кешегә белмәү оят дип, ятлаган догалары бар иде. Тик менә хәзер ал арның берсен дә исенә төшерә алмады. Дөньяның коточкыч күренешеннән аерырга теләп күзләрен кыскан куллары арыды. Күз кабаклары талды. Һәм ул, кулларын алып, күзләрен ачарга мәҗбүр булды. Каршысында буш утыргычны гына күрергә теләгән иде. Ләкин алай булып чыкмады. Каршыдагы утыргычларда баягы ике кыз һаман утыра иде. Фатыйма карчык аларга күз генә салды да карашын читкәрәк алды. Әмма сүзләрен тыңламый булдыра алмады. Ул чарасыз иде. — Прикинь, ул миңа кичә нәрсә диде?! — Кем, Виталикмыни? — Юк, Антон... Виталикны теге төннән бирле күргән юк әле... Бу коточкыч күренеш иде. Карчык чиксез куркудан кычкырырга итте. Тик тавышы чыкмады. Аның хәтта авызы да ачылмады. Читтән караган кешегә ул бер хәрәкәтсез утырган кебек тоелыр иде. Әмма Фатыйма карчыкның җанында давыл котырды, һәм иң куркытканы бер генә нәрсә булды: "Акылымнан язам икән. Моңа кадәр күргән-кичергәннәрем генә җитмәгән, әле дивана булып урам буенда йөриселәрем дә бар икән, Ходаем". Ләкин шушы ук уе аны чынбарлыкка алып кайтты. "Әгәр диванага әйләнүем хак икән, ник мондый уйлар уйлыйм әле мин?! Димәк, сантыйга сабышуым түгел. Түгел. Тик әлеге күренешләрне ни белән аңлатырга? Эх, ичмасам, Хәдичә карчык та юк бит... Хәдичә карчык... Хәдичә... Хәдичә..." Хәдичә карчык турында уйлауга, күңеле бераз тынычланып калгандай тоелды, һәм ул үзенең хәленә бәя бирер дәрәҗәгә килде. Юк, әлбәттә, акылдан шашмый ул. Ул үзенең өенә кайтып бара. Тулай торакка. Ул Хәдичә карчык янына барган иде. Ни өчен барган иде соң әле? Монысына бер җавап та таба алмады. Ә анда нәрсә булды соң? Ул ни өчендер Хәдичә карчыкка барган иде. Анда нәрсәдер булды, һәм ул больницага эләкте. Хәдичә карчык. Больница. Кинәт ул барысын да аермачык итеп күз алдына бастырды. Әйе, акылдан шашмый ул. Бу акылдан шашу түгел. Бу — Хәдичә карчык биреп калдырган көч. Күрәзәчелек көче. Хәдичә карчык кинәт аның беләгеннән эләктереп алды да болай диде ич: "Сиңа бик ашыгырга кирәк... Аларны кисәтергә... Мин сиңа үз көчемнең бер өлешен калдырам... Хуш..." Ул үзенең көчен Фатыймага калдырды. Тик кемнәрне кисәтергә кушкан иде соң әле ул? Әйе. Барысы да аңлашылды. Аңа хәзер чынлап та ашыгырга кирәк. Фатыйма карчык барысын да аңлады. Хәзер аның хәтерендәге упкыннар юк иде инде. Әмма шуны аңлау белән кинәт теге халәт юкка чыкты. Күз алдында бернинди шәүләләр дә биешмәде. Колагына шау-шулы авазлар ишетелмәде. Ул хәтта каршысында утырган кызларның берсенә карап, аның уйларын укырга да тырышып карады. Әмма берни дә килеп чыкмады. Ул кабат гадәти кешегә әверелде. Моңа сөенде, әлбәттә. Ләкин күңелендә чиксез үкенү дә бар иде. Эх, нигә балаларымның хәлен белешмәдем икән?! Хәдичә бит "үз көчемнең бер өлешен генә бирәм" диде. Хәзер бу халәт тагын кабатланамыюкмы? Ниләргә генә балаларым турында уйламадым икән?! Аларны күз алдына китерергә тырышсам, булдыра алган булыр идем бит. Эх... * * * Автобустан төшкәч тә баягы халәтен кабат кайтарырга, кешеләрнең уен ишетергә, үткәнен яки киләчәген күрергә тырышып карады. Әмма берни дә майтара алмады. Ярый, ничек кенә булмасын, Хәдичә карчык янына баруы бушка китмәде. Балаларына куркыныч янавын һәм аларны кисәтергә кирәген белде ич. Хәзер ул аларны эзләп юлга кузгалырга тиеш. Ярый әле теге хатның күчермәсен үз вакытында ясатып алган. Анда адресы булмый калмас. Шул адрес белән юлга кузгалырга. Шулай уйлап дәртләнеп кенә беткәндә, кинәт бер уй хисен тышаулады. Бик якын юл түгел, акча күп кирәк булыр, мөгаен. Ә аның маясы чамалы. Шунда ул ни өчендер Зөһрәне искә алды. Бик акыллы балага охшаган, ярдәм итми калмас. Үзендә булмаса, берәрсеннән булса да алып торыр. Ярдәм итәр әле Зөһрә. Шуларны уйлап та өлгермәде, үзенә таба килеп яткан таныш хатынны күреп елмаеп җибәрде дә аңа каршы атлады. Әмма хатынның Фатыйма карчык турында хәбәрендә дә юк иде. Ул, күзләрен әле уңга, әле сулга йөгертеп, тирә-яктагы йортларга караган булып, Фатыйманы таптый язып узып китте. Моңа карчыкның бик ачуы чыкты. Шушы юньсезгә ышанып торган була бит әле. Иртәнгесен төшкә оныткан нәрсәгә. Болай икәнен белсә, кичә ишеген дә ачмаган булыр иде. Күңеле нык кителде карчыкның. Ул дәшми генә узып китә алмады: — Бик хәтәр нәрсә икәнсең! — диде ул, тавышына бөтен әрнүен салырга тырышып, — күзеңне тондырып, таптап та узарсың әле... Бәреп ексаң, борылып та карамассың... Хатын кинәт туктап калды да тавыш хуҗасын эзләде. Карчыкны күргәч, гаепле елмаеп куйды һәм аның янына атлады: — Апа, зинһар, гафу итегез инде... Эзли торгач, чистый күзем тонды... Берүк гафу итә күрегез. Мин сезне рәнҗетергә теләмәгән идем. — Нәрсә, тагын эчеп йөриме әллә? — Юк... — Инде дә эчсә, ояты булмас юньсезнең... Нәрсә юллыйсың соң болай пыр тузып? — Апа, гафу итегез... сез... — Син нәрсә бик культурный булып киттең әле?! Бер караганда, таптардай булып узасың, бер караганда, аксөяк булып сөйләшәсең... Чирләмисеңдер бит? — Юк, апа, сез мине кем беләндер бутыйсыз бугай... Фатыйма карчык Зөһрәгә тагын бер караш ташлады. Монысы инде чамадан ашкан иде. Әле колагына ниндидер ят авазлар ишетелә, күзенә әллә нәрсәләр күренә. Хәзер килеп, Зөһрәнең Зөһрәсе: "Сез мине кем беләндер бутыйсыз..." — дип тора. Бу тиклем дә акылдан шашкан дөньяга башкача чыдар әмәл юк. Барысы да саташкан диярсең... Фатыйма карчык бик тозлап-борычлап нәрсәдер әйтмәкче булып Зөһрәгә караган иде, кинәт аның күз төбен абайлап телен тешләде. Кичә Зөһрәнең күз төбе кара янган иде. Бу хатынның бернәрсәсе дә юк. Җитмәсә, кулында юл сумкасы да бар икән. Шайтан алгыры! Бу юлы чынлап та үзе буталган шул! Карале, малай. Шултиклем дә охшаш кешеләр булыр икән! — Әллә апамны беләсезме? Зөһрәне?! Фатыйма карчык ык-мык итеп калды. Берни дә әйтә алмады, бары тик ризалык белдереп, баш кына какты. — Мин шуларның йортын эзләп йөрим бит! — Мин шул йортта торам, — диде Фатыйма карчык шаян шелтә белән. — Ә син мине таптап китә яздың... — Гафу итегез инде... — Зыян юк... Зөһрә шулай кыланып узып бара дип ачуланган идем. Ә син йорт эзлисең, имеш..ь— һәм ул үз тапкырлыгына үзе сөенеп өстәп куйды: — Йортларны да кешеләргә карап эзләргә кирәк, кызым. — Сез апамнар белән бер йортта яшисезме? — Әйе. Әйдә минем арттан. — Фатыйма карчык тулай торак ягына атлады. — Мин Фатыйма карчык булам. Синең исемең ничек соң? — Ләйлә, — дип елмайды хатын, — без Зөһрә белән игезәкләр. Ул берничә минутка алдарак туган. Күптән күрешкәнебез юк иде инде... — Хәзер туганнар бер-берсе белән бик аралашмый шул, — диде Фатыйма карчык, битәрләгәндәй итеп, — әллә нишләде халык... — Юк, без хатлашып торабыз. Бары тик соңгы арада гына... Мин авылга киткәч кенә еш күрешми башладык. — Тормыш итүең авылдамыни? — Фатыйма карчыкның бу соравы "Кайсы авылдан соң син? Безнең яктан түгелме?" дигәндәйрәк килеп чыкты. — Тормыш дип... — Ләйлә моңсу елмайды, — укытучы булып барган идем бер авылга... Хәзер нәрсә?! Мәктәпне яптылар, яратып йөргән кешем шәһәргә китте... — Син шуның артыннан килгәнсеңдер әле? — Бу сорау башка кеше авызыннан тупаслык сыманрак яңгырар иде. Тик Фатыйма карчык аны әллә нинди бер ягымлылык белән, хатынның бу адымын хуплагандай итеп әйтте: — Мәхәббәт йөртәдер сине. — Юк. Ул бөтенләй башка шәһәрдә. Уфада. Бер хатынга йортка кергән инде. Ә мин... Авылда ямь калмады. Монда берәр җиргә урнашып булмасмы диебрәк килгән идем. — Урнашырсың әле. Эше дә, яшәр урыны да табылыр. Казан — зур шәһәр. Ләйләнең шулай ихлас итеп сөйләшүе Фатыйма карчыкка бик ошады. Ул аңа канат куярлык сүзләр әйтергә теләде. Тик шуннан да артыгын өсти алмады. Тиздән алар тулай торакка килеп тә җиттеләр. — Рәхмәт инде сезгә, Фатыйма апа, — диде Ләйлә. — Минем кайда тукталганны беләсез. Кирәгем тиярлек булса эндәшегез. Рәхәтләнеп ярдәмләшермен. — Үзеңә рәхмәт, кызым, яхшы сүзең өчен... — дип елмайды карчык һәм үзенең дә бүлмәсен әйтте. — Зөһрә, бәлки, эштәдер әле ул. Ишекләре бикле булса, интегеп торма. Миңа төш. Бүлмәне исеңдә калдырдыңмы? * * * Бүлмәгә кереп өстәлдәге чәйнеккә күз салу белән ачыгуын исенә төшерде дә чәй куеп җибәрде. Картлыкның шул ягы рәхәт инде, бер чынаяк чәйдән дә тамагың туеп китә, һәм шундук караваты астындагы чемоданны тартып чыгарып эчкәрәк ишерелгән кулъяулыкны актарырга кереште. Монда бер мең тирәсе булырга тиеш. Бу, әлбәттә, җитмәячәк инде. Кайдан акча табарга соң әле? Кемнән сорап торырга? Урамда теләнеп тамак туйдырган карчыкка якын-тирәдә берәү дә акча бирәчәк түгел инде. Акчасы булса да бирмәячәк. Фатыйма үзе дә шулай итәр иде. Бөтен өмет Зөһрәдә кала. Ә ул өйдә юктыр. Ә бу бала... Ләйлә ничегрәк икән? Эшкә урнашу нияте белән шәһәргә килгән кеше бөтенләй үк буш булмас. Акчасы юк түгелдер. Әмма бирү-бирмәве генә икеле. Ә тагын кайдан табып була? Шайтан алгыры!.. Фатыйма карчык кулъяулыгын тотып акрын гына торып басты. Аны камзул кесәсенә салды һәм шунда кулы ниндидер ят әйбергә тиеп сискәнеп китте. Кесәсендәге нәрсәнең кәгазь кисәге икәнен аңлагач тартып чыгарды да үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Бу дүрткә бөкләнгән конверт иде. Теге таксист Хәдичә карчыкка тапшырырга кушкан конверт. Соң, биргән иде ләбаса аны Фатыйма. Нәкъ шушы конвертны Хәдичәгә сузган иде ул. Үлем түшәгендә яткан күрәзәче бер хәрәкәт тә ясамагач, күкрәгенә куйган иде. Шулай булгач, кабат үз кесәсенә ничек килеп эләкте икән ул? Янындагы карчыкларның берәрсе салып куйды микән? Күрәзәченең рөхсәтеннән башка берәү дә болай эшләмәс. Хәер, кем белә... Фатыйма һушын югалтып ауды ич. Андый чакта барысының да башы эшләп бетәмени?! Бәлки, Хәдичә карчык үзе кушкандыр. Теле булмаса ни! Әйтергә теләгәнен Фатыймага аңлата алды ич. Әгәр башкаларның уен укый белә икән, үз уен да аларга җиткерә алмый дип кем әйтала?! Күрәзәче бит ул! Ничек кенә булмасын, конверт аның кулында иде. Ә бу конвертта нәрсә булырга мөмкин икәнен Фатыйма карчык бөтен җаны-тәне белән тойды. Бу конвертта анасын савыктырган өчен таксистның Хәдичә карчыкка булган рәхмәте иде. Ә рәхмәт бүгенге көндә сумнар белән үлчәнә, һәрхәлдә, эш көчендәге халык аны шулайдыр дип аңлый. Ләкин икенче нәрсә — хакы бармы Фатыйма карчыкның бу конвертны ачарга? Әлбәттә, ул моны кире Хәдичә карчыкка илтергә тиеш иде. Күрәзәче инде исән түгелдер. Бернинди дәлиле булмаса да, Фатыйма карчык моны беләдер сыман иде. Ул моңа ышана иде. Ләкин... Хәдичә карчыкның дөньядан китүенә үз күзләре белән күреп ышангач кына, ул бу конвертны ачарга хаклыдыр. Шунсыз ярамый. Намуссызлык була. Ә зур юлга чыгарга торганда, эшне намуссызлыктан башлау юньлегә илтми. Ә икенче яктан карасаң... Хәдичә карчык үзе үк ашыгырга кушты бит. Ә ашыкканда ике уйлап тормыйлар. Ашыкканда, кеше хатага да хаклы. Ләкин... Ләкин Фатыйма карчыкның конвертны ачарга кулы бармады. Хәләл тирен түгеп тапкан нәрсә түгел бит ул. Бүтән кешегә бирелгән әйбер. Аннан соң, әллә акча әле аның эчендә, әллә башка нәрсә. Фатыйма үзе генә акчадыр дип уйлады лабаса. Уйлады да шул уена берсүзсез ышанды. Юк, Хәдичә карчыкның йортыннан кабат урап килергә кирәк. Шунсыз булмый. Ярамый. Ләкин аңа өеннән чыгарга насыйп булмады. Күрәзәчегә барам дип ишек тоткасына үрелүгә үк баягы халәте кире кайтты. Күз кырыенда ниндидер шәүлә ялтлап китте, Фатыйма карчык шул якка борылу белән караватны, караватта яткан Хәдичә карчыкны күреп калды. Күрәзәче кемнеңдер беләгеннән эләктергән дә тынып калган иде. Кинәт аның янында басып торган карчык чайкалып китте дә хәлсезләнеп идәнгә ишелеп төште. Тирә-яктагы карчыклар бер мизгелгә катып калдылар һәм барысы да бердән кузгалып аңа иелделәр. Хәдичә карчыкның кулы карават буйлап тартышып килде дә кемнеңдер җилкәсенә кагылды. Бераздан ул хәлсезләнеп шуып төште. Әле генә иңендә күрәзәченең бармакларын тойган карчык торып басты, Хәдичәнең күкрәгендә яткан конвертны алып сораулы карашын авыруга төбәде һәм конвертны дүрткә бөкләп идәндә аунап яткан Фатыйманың камзул кесәсенә салып куйды. Кинәт бәйләнеш өзелде. Фатыйма карчык үзен упкыннан очкан сыманрак итеп сизде. Ләкин бер мизгелдән үк күз алдында баягы бүлмә кабат пәйда булды. Анда инде башка күренеш иде. Барысы да тынып калган. Бу бүлмәдә вакыт тукталып калгандыр сыман. Бары тик кулларын күкрәгенә кушырып яткан Хәдичә карчыкның баш очына утырган мулла гына ягымлы-моңлы тавыш белән ниндидер дога укый. "Ул ясин чыга, — дип уйлады Фатыйма карчык. — Ясин чыга..." һәм җанын чиксез югалту ачысы телеп үтте. Ул әле күңеленнән генә Хәдичә карчыкның исәнлегенә, аның ничек тә булса ярдәм итәренә өметләнә иде. Ниндидер яшерен өмете бар иде. Хәзер ул да сүнде. Хәдичә карчык белән бергә. Кешеләрнең өмете булып яшәгән күрәзәче... Хәзер Фатыйма япа-ялгыз калды. Хәзер аның ышаныр кешесе юк. Хәзер ул үзе кемнеңдер өмете булырга тиеш. Аның бөтен булмышын әрнү алды. Әмма шушы әрнүләрне икегә аерып ниндидер көч пәйда булды да, Фатыйманың колагында таныш тавыш яңгырады: "Сиңа да бик ашыгырга кирәк! Балаларыңа куркыныч яный!" Күз алдында куе томан, колак төбендә шул сүзләр генә калды. Кабат үз хәленә кайтканда да югалту ачысы басылмаган иде әле. Шул ук вакытта чиксез рәхмәт хисе дә бар иде. Әллә нинди, әйтеп-аңлатып бетергесез рәхмәт хисе иде аның күңелендә. — Рәхмәт сиңа, Хәдичә! — дип кабатлады ул. — Рәхмәт, Хәдичә! Рәхмәт сиңа, Хәтмуллакаем! (Хәтмулла? Ә сиңа ни өчен?) Рәхмәт сезгә! Рәхмәт! Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын! Фатыйма карчык тәмам үз хәленә кайткач та: "Хәтмуллага нигә рәхмәт әйттем икән?" — дип уйлап куйды. Әмма моның турында баш ватып тормады, тагын балалары турында хәтерләде һәм аларның хәлен тагын белешә алмавы өчен үкенде. Ләкин бу үкенеч инде авыр түгел иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Хәзер юлга җыенырга кирәк. Ул кулындагы конвертка күз салды. Баягы халәтендә ул аны ачкан иде инде. Конверт эчендәге ике зур купюраны күргәч, күңелендә тагын шатлык ташты. Хәзер аның акча ягыннан мохтаҗлыгы юк иде. "Рәхмәт сиңа, Хәдичә! Рәхмәт яусын!" Егерме мең аңа тулысынча җитәргә тиеш иде. Кинәт гайрәт белән ысылдаган тавыш ишетелде. Карчык сискәнеп китте һәм шул якка борылып карады. Чәйнек кенә икән. Чәйнеге кайнап утыра. Рәхмәт яугыры! Фатыйма карчык плитәне сүндерде дә чәй пешерү белән нәрсәнедер хәтерләп шкаф янына килде. Ашыгып-ашыгып тартмаларны актарырга кереште. Радикны чакырып язган кәгазьнең күчермәсен шушында гына куйган иде бит. Шушында гына иде. Беркем дә тимәде дә бит инде. Бу төшкә үзеннән башка берәү дә якын килмәде. Бөтен шкафны пыр туздырып эзләсә дә, кәгазь табылмады. Аңа беркем дә тияргә тиеш түгел иде. Беркем дә тия алмый иде. Зөһрәдән башка кеше өйгә кермәде. Әмма ул да шкаф янына якын бармады. Димәк, беркем дә тимәгән. Бәлки, башка урынга куйгандыр Фатыйма. Юк. Ул моны бүгенгедәй хәтерли. Бүтән бер җиргә дә түгел, ә шушында, башка документлары белән бергә куйды. Башка документлар белән... Бәлки, Радик алып тыккандыр. Махмыр дан башы эшләр-эшләмәс көйгә күчермәне дә эләктергәндер. Шулай булуы бик мөмкин иде. Фәкать шулай гына була ала иде. Өйдән чыгып киткәндә, бернәрсә дә онытылып калмаганмы дип, кабат тикшереп чыкты ич. Шунда эләктергән инде ул аны. Кәгазьнең табылырына тәмам өмете өзелде. Әмма бу да Фатыйма карчыкны уйлаган эшеннән кире кайтарырлык сәбәп түгел иде. Конверттагы "Петербург" дигән язуны ачык хәтерли иде ул. Тик аның якын-тирәсендә нинди диңгез барлыгын гына белми. Нинди диңгезләр эчендә нинди утраулар бар икән? Бәлки, алар Петербургта җыелып, бергәләп башка урынга киткәннәрдер. Ничек кенә булмасын, әлеге сорауларга җавапны Казанда утырып кына табарлык түгел иде. Эшне шуннан, Ленинградтан башларга кирәк, һәм ашыгырга кирәк. Чәй эчеп алырга да юлга кузгалырга. Ишек шакылдаттылар. — Керегез. Ачык, — диде Фатыйма карчык, икенче чынаякка чәй ясап. Ул керүченең кем икәнлеген чамалый иде. Зөһрәләр әле эштәдер. — Ләйлә, кызым, синме? — Мин әле, Фатыйма апа. Бүлмә бикле. Бераз көтеп тордым да сезгә керергә булдым. Беркая да китәргә җыенмыйсызмы? Кинәт карчыкның башында бер уй ялтлап китте. Ялт лады да югалды. Әмма шул да җитте. Фатыйма Ләйләгә сынаулы караш ташлады. — Нәрсә булды, Фатыйма апа? — Булмады, кызым... Мин юлга җыена идем... Юк юк, синең керүең вакытсыз булмады... Киресенчә... Син... син бит эш юллап, монда яшәргә дип килгән кеше инде... — Әйе . — Әзер урының юктыр бит? Фәләненче числодан эш башларга дип көтеп тормыйлардыр? — Юк инде. Әллә?.. Әллә сезнең берәр тәкъдимегез бармы? — Юк, кызым... Эш турында сүзем юк... Мин башка нәрсә тәкъдим итәсе идем... — Фатыйма карчык бертын сүзсез торды. — Мин юлга җыенам. Карт кешемен бит инде. Әллә иптәш булып барасыңмы, балам? — Кая барырга уйлыйсыз соң? — Э-э-э... Кая икәнен дә бик төгәл генә белмим әле. Башта Ленинградка инде. Аннан күз күргән якка. Юлдаш булып бара алсаң, бик яхшы булыр иде. Исән-имин урап кайтсам, бурычлы булып калмас идем, кызым. Ләйлә бер мәлгә тынып калды. Ул мондый тәкъдимне көтмәгән иде, әлбәттә. Егерме биш яшьлек хатын өчен... "Кыз, шайтан алгыры! Кыз! Егерме биш яшендә кем хатын булсын?! Рәхмәт яугыры!.. Кияүдә дә түгел бит әле ул. Баласы да юк". Егерме биш яшьлек кыз өчен ниндидер карчыкны сөйрәп юлга чыгу бик күңелле сәяхәт түгел. Фатыйма карчык аның урынында булса, үзе дә тиз генә ризалашмас иде. — Балам, сиңа, беренче күргән кешегә, болай дип тәкъдим итмәс тә идем. Әмма бик кирәк. Бу минем өчен бик мөһим сәяхәт. Мөмкинлегең булса, баш тартма инде. Изгелегең үзеңә бише белән кайтыр. Ләйлә дәшмәде. Ул ник монда кергәненә үкенәдер инде. Ярый, ризалашса да, ризалашмаса да, аның эше. Башкача кыстап бимазаламас Фатыйма карчык. Ләкин ул начар эшләмәде. Әйтеп карарга кирәк иде. — Сиңа бик мәшәкать тудыра торган булса, сүземне кире алам, кызым. Үз планнары белән килгән кешенең һәр минуты кадерле булырга мөмкин. — Кайчан кузгалырга уйлыйсыз соң? — Якынрак утыр әле, Ләйлә кызым. Өстәлем бик мулдан түгел инде дә... Җәй көне чәй дә хәл кертә ул. Әйдә, якынрак утыр. — Рәхмәт, апа, — Ләйлә өстәл янына килде, — үтереп тамагым кипкән иде. Бик яхшы булды әле. Рәхмәт. Бер мәлгә тынлык урнашты. Өрә-өрә чәй чөмергәннәре генә ишетелде. — Кайчан кузгалырга дисез соң, Фатыйма апа? — Бүген. — Нәрсә? — Бүген, хәзер үк кузгалырга кирәк. Балаларым бик авыр хәлгә калырга мөмкин. Мин аларны кисәтергә тиеш. Һәм Фатыйма карчыкка үз сүзләре ахмаклык булып тоелды. Карт кешенең акылдан шашуы булып. Ул балаларының кайда икәнен дә, ал ар га нинди куркыныч янаганын да белми ич. Моңа бернинди дә дәлиле юк. Үлем түшәгендә телсез яткан Хәдичә карчык әйтте, дип кенә кешене ышандырып буламы?! Аны беркем дә җитди кабул итмәячәк. Ә бәлки чынлап та ул хаклы түгелдер? Ләкин камзул кесәсендәге егерме меңне нәрсә белән аңлатасың? Тулай торак өчен бурычларының юкка чыгуын? Автобустагы кондуктор ханымның куркуын? Боларның берсен дә аңлап та, аңлатып та булмый, шуңа да алар гади кеше өчен мәгънәсез бер нәрсә булып тоелалар иде. Әлбәттә, Ләйлә дә ышанмаячак инде аңа. Юкка гына балалары турында сүз кузгатты әле. Барысын да сөйләп бирсәң, Ләйлә аны саташканга санаячак. — Озаккамы? — Нәрсә? — Ленинградта озак торасызмы? — Белмим... Тагын тын калдылар. Фатыйма карчык өчен хәзер барыбер иде. һәрхәлдә, ул күңеленнән Ләйләнең ризалашмасына әзер иде. — Ярый, — диде Ләйлә, чынаягын өстәлгә утыртып. — Петербурга икән Петербурга! — Нәрсә?! — Фатыйма үз колакларына үзе ышанып җитмәде. — Син ризамы әллә?! — Барып кайтыйк. 4. Утрау Андрей Николаевичның кәефе юк иде. Башка вакыт булса, пыр тузып алырга да күп сорамаган булыр иде, әмма әлегә сабырлыгын җуймаска тырышты, башкалар ишетмәсен дип, пышылдап кына тузынды. Юк, әллә нинди алама сүзләр әйтмәде, бары тик тавышындагы зәһәрлек белән генә Ольганың җанын игәде. Аның һәрбер сүзе елан ысылдавы сыман иде. — Әйдә, баштан башлыйбыз, — диде ул, акланырга маташкан хатынны ачулы бүлдереп. — Син котың алынып кычкырдың. Беркадәр вакыттан кешеләр бүлмәләреннән чыкты. Шулаймы? — Әйе . — Иң беренче кайсы бүлмәдән чыктылар? Кем? — Кем дип... Иң читтәге бүлмәдән теге алкашның кызы чыкты башта. Чыкты да тынсыз катты. — Алкашның кызы?! — Әйе. Ул коты алынып кычкырды. — Шуннан? — Шуннан соң башкалар чыкты. Әлеге тавышка өелешеп чыктылар. Бер мизгелгә генә катып калдылар да, өрәкне күргәч, котлары алынып акырышырга тотындылар. Беразга паника купты. Караңгыда анда-монда йөгерешкән, кайдадыр бәрелгән, егылган, сүгенгән тавышлар ишетелде. — Шуннан? — Шуннан мин дә курыктым. Баскыч янына җиткән идем инде. Тиз генә икенче катка йөгереп менеп киттем... — Шуннан? — Нәрсә "шуннан" да "шуннан"?! Мин барысын да дөрес эшләдем. — Капчык кайда соң, алайса? Нигә без аны тапмадык? — Белмим... — Ә кем белергә тиеш?! — Син! — Ольга инде ярсый башлаган иде: — Син белергә тиеш. Син бит куркыныч күренешләр остасы. Шулай булгач, кешенең башын черетмичә генә барысын да үзең ачыкла. — Ярый, тынычлан... — Андрей Николаевич бу сүзне әллә Ольгага, әллә үзенә әйтте, — тынычлан... Тавышланырга ярамый. — Ярамагач тавышланма. Һәм кешенең җанына тимә. — Җитте! — Җитмәде! Эшләрең ал да гөл булса, син әйбәт. Берәр аламалык килеп чыкса, мин гаепле. Андрей Николаевич дәшмәде. Ул хатын-кызның психологиясен чамалый иде. — Синең белән башкача бер җиргә дә барасым юк... — Гафу ит , Ольга ... — "Гафу ит..." Теге авыл малае әйтмешли... "Шәһәрдә бигрәк рәхәт икән — кешене төртеп егасың да гафу үтенәсең, төртеп егасың да гафу үтенәсең... Гафу итәләр..." — дип әйтте, ди... Син дә шуңа әйләнә башладың. — Син... Син гафу ит инде... — диде Андрей Николаевич, — без бит эшне боза яздык. — Берни дә бозылмады... — Ольга аңа юри каршы сөйли сыман иде. — Барысы да уйланганча бара. Син теплоходта ук куркыныч халәт тудырырга тиеш идең. Тудырдың. Хәтта өрәкне дә берсүзсез ышанып кабул иттеләр һәм аны Кал и алиһә итеп күрүчеләр булды. Бу утрауда гадәттән тыш хәлләр барлыгына хәзер беркем дә шикләнми. Без алдагы эшләр өчен менә дигән җирлек әзерләдек. Ә капчыкның югалуы пүчтәк. Барысы да менә дигән! Андрей Николаевич уйга калды. Бер карасаң, Ольга хаклы иде. Әлегә, чынлап та, артык борчылырлык сәбәп күренми. Барысы да план буенча бара. Бер генә деталь аларча килеп чыкмады. Хәтта бу тайпылу да артык әһәмиятле түгел кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Аларның эшендә хатаның олысы-кечесе булмый. Кечкенә ялгышлык та зур фаҗигагә китерергә мөмкин. — Син баскычтан төштең... — диде Андрей Николаевич, ягымлырак булырга тырышып, — төшкәндә, каршыңа беркем дә очрамадымы? — Юк. Игътибар итмәдем. — Нәрсәгә игътибар иттең соң? — Бернәрсәгә дә. Мин үзем дә курыккан идем. Андрей Николаевич янә тынып калды. Ольгадан сорау алуның бернинди дә файдасы юк иде. Ул инде әйтәсен әйтеп бетерде. Хәзер ирнең сораулары ачуын гына китерә. Китерсә соң?! Әллә аның җаваплары Андрейның саруын кайнатмыймы?! Ир елмаеп куйды. Шулай булгач, һич кичекмәстән туктарга кирәк инде. Ләкин ул туктый алмады. — Син барысын да дөрес эшләгәнсең, — диде ул, — ләкин без нигә аны тапмадык соң? Ольганың усал сулышы ишетелде. Хәзер ул тагын ниндидер тупаслык ыргытачак иде. Андрей Николаевич аннан алдарак әйтеп өлгерде: — Син бу хакта ничек уйлыйсың? Әй Ходайның могҗизасы! Әле генә тузынырга җыенган хатынга шушы сүз дә җитә калды. Ул ачуын онытты. Андрей Николаевич аның җанына тими, ә киңәш сорый икән бит! Мондый вакытта ничек үпкәләп торасың инде... — Белмим. — Аның тавышы тигез һәм җитди иде. — Коридорда шау-шу купкач, димәк, кемдер икенче катка менеп киткән. Безгә кадәр. Андрей Николаевич канәгать елмайды. Ольга, әлбәттә, моны күрмәде, әмма ул бик яхшы тойды. Андрей Николаевич аның җавабыннан канәгать иде. — Кем ? — Ну... — Ольга бертын уйланып торды, — белмим... Без төшкәндә, теге алкаш башкалар арасында түгел иде. Кызы аны бүлмәгә кереп китте, диде. Ә менгәндә... Мин игътибар итмәдем... — Без икенче катка менеп киткәндә дә ул коридорда түгел иде. — Һәм, әлбәттә, американлылар күренмәде. — Алары чутланмый, — Андрей Николаевич Ольганың иңеннән кочаклап алды, — димәк, безгә кадәр икенче катны актарып төшкән кеше Роман булырга мөмкин. — Әлбәттә , шулай . — Әгәр ул чынлап та, кызы әйткәнчә, бүлмәсенә кереп киткән булса? — Әле дә бүлмәсендә булырга тиеш. — Бәлки, тикшереп килерсең? Хатын-кыздан хатынкыз ни генә сорап тормый инде... — Тукта! — Ольга кинәт кычкырып җибәрә язды. — Ә ни өчен "төшкән"? Бәлки, ул төшмәгәндер? Бәлки, ул яшеренеп калгандыр? — Ул очракта, — Андрей Николаевич ишеккә атлады, — миңа урарга туры киләчәк... Ишек төбенә җиткәч, Андрей Николаевич туктап калды. Нәрсәдер пышылдарга җыенган хатынга, борылып: "Тсс!" — диде. Алар бер хәрәкәтсез калып тыңларга тотындылар. Бүлмәләргә таралышкан халык тынычланып өлгермәгән иде әле. Ачык калган ишекләрдән әле генә булып үткән хәл турында сөйләшүләр ишетелә иде. Ләкин Андрей Николаевичны бөтенләй бүтән тавыш сагайтты. Кешеләрнең бедер-бедер сөйләшүе арасында ишетелер-ишетелмәс булып кына кемнеңдер аяк тавышы килә иде. Андрей Николаевич ишектән башын сузып күзәтергә кереште. Караңгылыкка күзләр өйрәнгән иде инде. Сак кына атлап (баскычтан төшкән булырга тиеш) коридорның теге очына юнәлгән шәүлә дә, аның кулындагы капчык та аермачык шәйләнде. Шәүлә, тавыш чыгармас өчен, аяк киемнәрен дә салып кулына тоткан иде. Бүлмәләре төбенә җиткәч, беркемнең дә юклыгына ышанырга теләгәндәй, алан-йолан каранып алды да ишеккә үрелде. Андрей Николаевич кабат үз бүлмәсенең түренә узды. Ольга һаман ишек төбендә басып калды. Караңгы коридорда кара капчыкны табу җиңел нәрсә түгел иде. Хәтта аның барлыгын белеп эзләгән кешегә дә. Ә Роман тапкан. Монда инде икенең бере генә: яки очраклылык, яки Ольганың хатасы. Андрей Николаевич очраклылыкка бик ышанмый иде. Шуңа ул икенче вариантка ныграк тартылды. Ул барысын да күз алдына бастыргандай булды. Өрәк киеме кигән Ольга, халыкның котын алып, коридорда шау-шу тудырып, икенче катка менеп китә. Аңа тиз арада чишенеп, киемнәрне капчыкка салып яшерергә һәм куркудан айнымаган кешеләргә кушылырга кирәк, һәм Ольга моны җиренә җиткереп башкара, аның ничек икенче каттан төшкәнен беркем дә сизми кала. Ләкин ул өрәк киемнәре салынган капчыкны тиешенчә яшерми. Ә Роман? Ул ни өчен икенче катка менәргә уйлый соң? Бөтен кеше куркуга бирешкәндә, ник бер ул гына башын җуймый кала? Монысы да аңлашыла сыман тоелды. Ул махмырдан интегә иде. Күрәсең, юлда ару гына хәмер чөмергән. Шуның аркасында кызы белән дә аралары бозылган, һәм ул, кызы алдында үзен аклар өчен, теләсә нинди куркыныч адымга да әзер. Өрәкне иң беренче булып аның кызы күрә ич. Андрей Николаевич өчен бу мәсьәлә чишелгән иде инде. — Син мине гаеплисеңме? — дип пышылдады Ольга. — Юк, кадерлем. Син барысын да дөрес эшләгәнсең. — Юк... Мин дөрес эшләмәдем... Мин капчык авызын бәйләргә оныттым. Ә баскычның яртысына җиткәч, аның ауганлыгын күрдем. Костюмның бер очы капчык авызыннан чыгып, ак нур булып ялтырап тора иде. Ләкин мин кире борылырга курыктым. Куркудан котырынган кешеләр сизеп калыр да, мине өрәк дип уйлап үтереп ташларлар сыман тоелды. Андрей Николаевич аны кочаклап алды: — Бер нәрсәне мәңге онытма, кадерлем. Безнең эштә хаталану гөнаһ түгел, ә хатаңны яшерү гөнаһ. Капчык турында син төшү белән миңа әйтергә тиеш идең. — Андрей Николаевич хатынны үзенә кысты. — Ярый, барысы да үтте инде. Без нәрсәдер уйлап табарга тырышырбыз. Синең белән. — Мин куркам... — дип пышылдады Ольга. — Әлеге кешеләр ничектер күңелемә якын була башлады. Ә без ал арны кайгыга салырга тиешбез. — Син ул хакта уйлама. Бу бәндәләрнең барысы да газапка лаек. Хәзер менә нәрсә мөһим: Роман. Ул безнең сөйләшүне ишеткән булырга тиеш, һәрхәлдә, өрәк белән маҗараны без оештырганны ул яхшы белә. Аның урынында булсаң, син нәрсә эшләр идең? * * * — Леон һаман күренми... — диде Лена, сүзне бөтенләй икенчегә борып, — бөтен дөньяны өрәк куркытканда нишләп йөри икән... Хәмит елмаеп куйды. Дәшмәде. — Кызлар кырындадыр... — диде Ләйсән, үзенең дә әле Роберт белән түгеллегенә үкенеп. — Тагын кайда булсын? — Шул марҗа дип, өрәк кулына эләкмәсен... — Гашыйкларга өрәк кагылмый ул, — дип елмайды Хәмит. — Кайтыр әле. һәм кинәт катып калды. Аның Ленасы да кайчандыр әнисе әйткән сүзләрне кабатлый түгелме соң?! Тагын шул "марҗа"... Ә Ләис... Әтисенең язмышын кабатламаса, татарда кыз беткәнмени инде аңа! Ярый, башын югалтып кына куймасын инде, һәм колагында әнисенең сүзләре яңгырап китте: "Авылда унике ир марҗага өйләнде... син унөченчесе буласың..." һәм күз алдында Аннаның сыны чагылып узды. Ул кайсыдыр ягы белән Ләисне караткан әлеге кызга охшагандыр сыман иде... — Ул кыз марҗа түгел, — диде Ләйсән, ниндидер яңалык ачкан сыман, — ул саф татар кызы. — Нәрсә?! — Хәмитнең тавышы шатлыклы иде. — Нәрсә дисең? Лена аңа сәерсенеп карап куйды да берни дә дәшмәде. — Айгөл — татар кызы, — дип кабатлады Ләйсән. — Шулайдыр инде... — Ленаның кинәт кәефе үзгәрде, — бөтен кешегә дә американнар җитмидер... — Роберт та татар егете, — диде Ләйсән, әнисенең чәнчеп торуына тамчы да үпкәләмичә, — татар күп ул, барысына да җитә... Хәмит кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсәнгә ул рәхмәтле иде. Аның көлүе Ленага тагы да авыррак булып ишетелде. — Җитте! — дип тавышын күтәрде ул. — Бала-чагаланып тормагыз. Гомергә әти була белмәдең. Юньле кешенең кызлары атасы янында егет сөйләп тормый ул. Хәмит аны кочаклап алды: — Сөйләсеннәр, җаным... Безне яратканга шулай бит ул... Лена бер мәлгә генә киреләнеп торды да иренә сыенды. — Юкка гына өйдән чыгып киттек, — диде, аннан соң үзенең кәефсезлеген акларга теләгәндәй. — Бер рәхәт күргән юк... — Булыр әле рәхәте дә... — Хәмит аны юатырга тырышты, — Оҗмах утравы вәгъдә иттеләр бит... — Үтә инде гомер шул вәгъдәләргә ышанып, — Лена моңсу елмайды. — Өйдә генә яткан булсак. — Монда да кызык лабаса... — Ләйсән тагы нидер әйтмәкче булган иде, Роберт турында сүз башланырыннан кыенсынып тукталып калды. — Теге өрәкне әйтәм, мин аны чынлап та әллә ничә куллы итеп күрдем... Әгәр ул чыннан да теге Кал и алиһә өрәге булса... Ә Ләис һаман юк... — Кайдадыр шушында гына инде алар, — Хәмит хатынын ныграк кысты, — чыгып эндәшсәң, хәзер кереп җитәрләр. — Чакырыйммы соң? — диде Ләйсән. Ул энесенең бәхетеннән аз гына көнләшә иде. — Юк, ашыкмый тор, — диде Хәмит һәм хатынының сораулы карашын сизгәндәй булып өстәп куйды: — Үзе керер әле. Ашыктырмыйк. Күп вакыт үтмәде бит. — Нишләп мондый урында өрәк булырга тиеш соң ул? — диде Лена, үзалдына сөйләнгәндәй. — Утрауның тарихын беләсе иде. Әллә Андрей Николаевичка барып киләбезме? Аның белмәгән нәрсәсе юк бит. — Ташландык утрау бит бу, — Хәмит аны тынычландырырга тели иде, — адәм аягы сирәк баса торган урын. Мондый җирдә кешенең күзенә әллә нәрсәләр күренергә мөмкин иде. Җитмәсә, юл буена куркыныч вакыйгалар турында сөйләшеп килдек... — Син нәрсә?! — Лена аның куеныннан арынды. — Өрәк чынлыкта юк иде. Ул безнең күзгә генә күренде дип әйтмәкчесеңме? — Алай да булырга мөмкин... — Хәмит елмаюын яшерергә тырышты. — Ул бөтенебезнең дә күзенә күренде бит... — Ә мин күрмәдем, — диде Ләйсән. — Мин кешеләрнең үрле-кырлы сикерүеннән генә курыктым. — Мин дә күрмәдем. — Хәмит елмайгандай итте. — Мин синең кычкыруыңны гына ишетеп чыктым. Ул вакытта өрәк юк иде. — Ә мин күрдем, — Лена үз сүзләренә үзе ышанырга тырышкандай иде. — Мин күрдем. Өрәк бар иде. Хатын-кыз өрәге. Аның бөтен гәүдәсеннән тирә-якка яктылык тарала иде. — Бәлки, аны бер син генә күргәнсеңдер... Ләйсән пырхылдап куйды. — Нәрсә көлеп торасың... — Лена Ләйсәнгә борылды. — Мине ялган сөйли дип уйлыйсыңмы әллә?! Яки акылдан шашкан дип... — Юк, — Хәмит тынычландырырга ашыкты, — аны синнән башка да күрүчеләр булган. Без бит коридорда кычкырган тавыш ишеттек. Син иң беренче булып шунда ташландың, һәм бераздан куркып кычкырып җибәрдең. Өрәкне синнән башка да күрүчеләр булган. Ләкин аны барыбыз да күрмәдек. Бер мәлгә тын калдылар. — Ул өрәк беркемгә дә зыян китермәде, — диде Лена бераздан. — Ул бары тик күренеп кенә узды. Үзенең барлыгын сиздерергә теләгәндәй. Әгәр өрәк кешеләрнең күзенә күренә икән, ул нәрсәдер әйтергә, кисәтергә тели. Шулай булмаса, ул бөтенләй күренмәс иде. Ә бу өрәк ни әйтергә теләде соң? "Икенче катта мин яшим, анда якын барасы булмагыз", — дияргә теләмәгәндер бит инде. Ә бәлки ул безнең икенче катка менүебезне теләгәндер? Кайчандыр икенче катта ниндидер фаҗига булгандыр да, өрәк безгә шул хакта хәбәр итәргә телидер. — Ярый, юк белән баш катырмыйк, Лена... — диде Хәмит һәм үзенең ник авыз ачуына үкенеп куйды. — Нишләп юк белән баш катыру булсын. Безнең ике балабыз бар. һәм иртәгә таң атканчы монда торасыбыз бар. Әгәр теплоход килеп җитми икән, бәлки, озаграк та торырга туры килер. — Барысы да тәртиптә булыр, Лена... — Булмый. Әгәр без өрәкнең ни өчен килүен, аңа нәрсә кирәген ачыкламыйбыз икән, бернәрсә дә тәртиптә булмый. — Бөтен өмет синдә инде, — диде Хәмит ягымлы тавыш белән. — Минем әлифбадан соң китап укыганым юк. Ләйсән көлеп җибәрде: — Ә үзең мине тирги-тирги укыта идең. Беренче сыйныфларда. "Өчле" дә алганым булмады, имеш... — Минем чынлап та "өчле" алганым булмады, — дип елмайды Хәмит. — Гел "икеле" генә куялар иде. Шаяртам, әлбәттә. Ләкин син миннән яхшырак укырга тиеш. Гомумән, балалар бездән яхшырак яшәргә тиешләр. Шулай булмаса, тормышның мәгънәсе югала. Әгәр син юкка чыгасың икән, димәк, әниең белән безнең гомер әрәмгә узган. — Ярый, ярый, әти, аңлашылды. Без сезнең гомерегезне әрәм итмәскә тырышырбыз... — Бу бик матур утрау, — дип үз уйларын дәвам итте Лена. Ул ата белән кызны ишетмәде дә шикелле. — Шушы утрауда кемдер бик матур йорт салып куйган. Ләкин ни сәбәптәндер аны ташлап китәргә мәҗбүр булган. Мондый урынны, мондый йортны бер дә юктан гына ташландык хәлгә калдырмыйлар. Нәрсәдер булган монда. Ниндидер коточкыч хәл булган, һәм өрәк безгә шул хакта сөйләргә телидер. — Алай булмаска да мөмкин, — дип каршы төште Хәмит. — Мондый утрауда йорт салу өчен дә, килеп-китеп йөрү өчен дә зур акча кирәк. Димәк, моны төзеткән кеше бик бай булган. Заманында ул монда дуслары белән дә, үзе генә дә килеп ял итәргә яраткандыр. Ләкин бермәлне ул ярлыга калган. Акчасы ни сәбәптәндер җилгә очкан һәм утрауга килеп йөрерлек рәте калмаган. Болай да булырга мөмкин. — Ләкин ярлылана башлавын сизү белән ул әфәнде бу утраудагы йортын ниндидер бай дустына сатар иде, — диде Лена, иренең шул сүзен генә көткәндәй. — Бу бәләкәй нәрсә түгел. Зур гына акча китерердәй әйбер. — Икенче төрле дә булырга мөмкин, — Хәмит тә бирешергә теләмәде, — йорт хуҗасы картаеп үлеп китә. Ә балалары өчен бу утрау бернигә дә кирәк түгел. Сатарлар иде, акчалары җитеш. Монда килеп йөрергә вакытлары да, теләкләре дә юк. Һәм утрау онытыла башлый, әкренләп кенә ул ташландык хәлгә килә. — Алай булуы да мөмкин, әлбәттә. Ләкин өрәк?! Аны нәрсә белән аңлатасың? — Элек-электән үк: "Ташландык йортларга җен ияләшә", — дип сөйләгәннәр. Монда ниндидер өрәкнең барлыкка килүе өчен фаҗига булу мөһим түгел. Хәтта безнең авыл очындагы Гайшә карчыкның өендә дә җеннәр бар икән, диләр иде. Карчык үзе үлгәч, өй биш ел буе хуҗасыз торган. Биш ел буена анда адәм аягы басмаган. Ә төннәрен тәрәзәләре яктырып-сүнеп ала торган булган. Хәтта электр утын аерып куйгач та бу хәл дәвам иткән. Гайшә карчык диндар кортка иде. Аның йортында ниндидер канкоеш, фаҗига булганын беркем дә хәтерләми. Шулай булгач, бу утрауны да фаҗига оясы дип карау дөрес булмый. Өрәк булсын өчен фаҗига гына кирәк түгел. — Шулайдыр, — дип елмайды Лена, — ләкин ул йорттагы җеннәрне беркем дә күрмәгән, шулай бит? — Күргән кеше бар димиләр иде... — Бу бары тик кешеләр сөйләве генә. Гайбәтнең бер төре. Һәм ул әлеге очрак белән берничек тә уртак була алмый. Минем укыганым бар. Өрәкләр бары тик фаҗига булган урында гына барлыкка килә. Хәтта алай да түгел, озак еллар буенча кешеләрнең теленнән төшми сөйләнерлек тетрәндергеч фаҗига булган җирдә генә. Әлеге фаҗига еллар үтү белән онытылмас легендага әверелә. Һәм ул көннән-көнгә, елдан-елга сөйләнелеп килә. Шул рәвешле әлеге вакыйгада катнашучыларның энергетик образы тулылана бара, һәм шушы урынга эләккән һәрбер кеше, күңел тынычлыгын җую белән, ал арны күрергә мөмкин. — Ә тиз онытылган фаҗигаләр урынында өрәкләр булмыймы? — Юк. Булмый. Өрәк ул — үткәннәрнең энергетик образы. — Үткәннәрнеке генәме? — Белмим. Кешегә көн дә "тиле" дип торсаң, ул чынлап та исәрләнергә мөмкин, диләр бит. Кешенең көчле хис-тойгылары да өрәккә әйләнеп, кемнеңдер күзенә күренергә мөмкин. Әйтик, әгәр син гомер буена матур йорт төзергә хыялланасың икән, ул йорт синең күзеңә күренә башларга мөмкин. Яки башкаларга күренергә, әйтик, миңа. Хәтта алай гына да түгел, ул йортны син чынлап та төзергә мөмкинсең. — Йорт төзергә? — дип елмайды Хәмит. — Юк, йортны мисал итеп кенә алдым, — Лена аның шаяртуын аңламады. — Әйтик, синең кемгәдер бик хәтерең калган. Ул кеше сине чиксез рәнҗеткән, һәм син аны берничек тә гафу итә алмыйсың. Гафу итәргә теләсәң дә. Акылың белән сабыр итсәң дә, күңелең белән аны шул гамәле өчен җәзаларга телисең. Һәм еллар буена шулай дәвам итә. Син хәтта үзең бу турыда уйламыйсың да. Бары тик күңелең генә теге кешегә җәза сорый. Шул җәзаны күз алдына китерә. Һәм еллар үтү белән, синдәге җәзалау теләге өрәккә әйләнергә мөмкин. Өрәккә әйләнеп теге кешене җәзаларга. Син, әлбәттә, бу хакта берни дә белмәячәксең. — Аңлап җитмәдем, — диде Хәмит, — әйтик, мин сиңа бик рәнҗеп, кыйнап ташларга телим икән, минем шушы теләгем өрәккә әйләнеп сине кыйный башлаячакмыни? — Нәкъ шулай. Кешенең һәрбер уе, һәрбер теләге ул — энергия. Әгәр ул еллар буена кайдадыр тупланып, бикләнеп, кысылып килә икән, уңайлы вакыт җитү белән, читлекне бәреп чыгарга һәм үзаллы тормыш белән яши башларга сәләтле. — Ничек инде?.. — Машинаңның камерасын күз алдына китер. Син аңа һава тутырасың, һава ул — энергия, һава тутырган саен, камера кабара. Ә син туктамыйсың, син тутыруыңны дәвам итәсең, һәм бермәлне камера шартлый. Аның эчендәге энергия инде беркемгә дә буйсынмый. Ул иреккә чыга. — Ул иреккә чыга да таралып бетә... — Әйе. Һава таралып бетә. Ләкин шул һава урынында син ниндидер бер эшкә юнәлтелгән энергияне күз алдына китер. Ул һаваның һәр молекуласы, һәр атомы бер якка юнәлтелгән дип уйла. Мондый очракта ул таралмый, ә тыелгысыз бер көч булып хәрәкәт итә башлый. — Карале, Лена... — диде Хәмит, елмая биребрәк, — ә син боларга үзең ышанасыңмы? — Минем ышану-ышанмау монда мөһим түгел. Китапта шулай язылган. Ә аны җитди тикшеренүләр нәтиҗәсендә язганнар. Хәтта без бернәрсәгә дә ышанмасак та, хәл үзгәрми. — Ләкин өрәкләрнең изге ниятлесе дә була. Сыер бозаулаганын хәбәр итүчеләр, мәсәлән... — Хәмит кинәт төртелеп калды. Аның күз алдына теге вакытта абзар артында булган хәл килеп басты. Ләйлә хәзер кайларда йөри икән? Авыл ирләре белән буталышканның икенче көнендә үк авылдан чыгып киткән, дигәннәр иде. Ләкин бу хакта уйларын ерак җибәрмәскә тырышты. Лена андагы үзгәрешне, әлбәттә, сизмәде. Аның үз уйлары иде. — Изге өрәкләр дә була. Ләкин алар да бер дә юктан гына барлыкка килмиләр. Изге өрәкләр дә ниндидер куркыныч хакында хәбәр итү максатында күзгә күренәләр. Димәк, өрәк бар икән, сине нинди дә булса куркыныч хәл сагалый. Без әлеге өрәкнең ни теләгәнен ачыкларга тиешбез. Ләйсән, гадәттә, әнисенең белдеклелегенә көлемсерәп кенә карый иде. Тик бу юлы аны җитди кабул итте. Әнисенең белеме анда ихтирам да, курку да уятты. Сөйләгәннәре хак булса, авыз ерып торырлык нәрсә түгел икән шул. Ә Ләис... — Ләис никтер һаман кайтмый... — дип куйды ул. — Хәтсез генә вакыт үтте бит инде. — Хәзер карап киләм, — диде Хәмит, — ерак түгелдер... — Юк, Хәмит, — Ленаның тавышы җитди иде, — мин үзем чакырам аны. Өрәк күренсә, ни өчен килүен дә ачыкларга тырышырмын. Ә сез монда торып торыгыз. — Ләкин... — Берәр нәрсә булса, мин кычкырырмын, — дип елмайды Лена, — уяу бул. * * * Анна салкын суда чылатылган тастымалны караватта яткан иренең башына урады да аның янына утырды. — һаман авыртамы? Эх, шул өрәкне... — диде ул, ни әйтергә белмичә. — Өрәк күренмәгән булса... — Юк, — дип бүлдерде Михаил, — өрәк кенә гаепле түгел... Хәтта өрәк монда бөтенләй дә гаепле түгел. Эш утрауның үзендә. Мин моны беренче кат аяк басу белән тойдым. — Нәрсә?.. — Әйе, бу утрауда ниндидер сер бар... Ул безне яратмый... Ул безнең китүне тели... — Җаным... — Анна иренең башыннан сыйпады, — бәлки, тагын дару эчеп карарсың?.. — Эчтем бит инде... — Йокы даруы. Бәлки, тынычлап йоклап алсаң... — Анна!.. Син мине сантыйлана башлаган дип уйламыйсыңдыр бит?! — Юк, кадерлем, юк. — Бернинди дару да ярдәм итмәячәк. Эчкән даруларны санап кара. Мин күптән тынычланып йоклап китәргә, һичьюгында, авыртудан котылырга тиеш идем инде. Анна дәшмәде. Иренең сүзләрендә хаклык бар иде. — Менә шул... Даруларның бер файдасы да тимәячәк... Эш утрауның үзендә. Бу утрау безне яратмый. Ул безне күралмый. Ул безне куа. Һәм без тиз арада моннан китәргә тиешбез. Әгәр китмибез икән, барыбыз да һәлак булачакбыз. — Ләкин... — Юк, кадерлем... Хәер, син миңа ышанмыйсың... — Ышанам, җаным... Тик син тынычлан гына... — Ярый... — Михаил бер мәлгә тынып калды, — ярый... Мин тыныч... — Соңгы вакытта син тормышыңны бөтенләй диярлек үзгәрттең. Киеренке уйлар эчендә яшәдең. Сиңа ял итәргә кирәк, кадерлем. Анна хаклы иде. Бәлки, чынлап та, акылына көч тә килә башлагандыр. Михаил үзен кулга алырга, тынычланырга, йоклап китәргә тырышты. Аннаның куллары назлы да, шифалы да иде. Бераздан ир хатынының назлы бармаклары тәэсирендә чынлап та тынычланып калды. Бөтен тәне изрәп киткәндәй тоелды. Ул ниндидер рәхәт дулкыннарда талгын гына тирбәлә иде. Тирәякта тик яктылык кына, назлы җилләр чәчләреннән сыйпый. Баш очында ак болытлар ага. Кошлар сайрый, яфракларның серле шыбырдавы ишетелә. Рәхәт. Кинәт ул җилнең көчәя баруын тойды. Җил көчәю белән, яфракларның шыбырдавы да ныграк ишетелә башлады һәм тоташ гүләүгә әверелде. Михаил күзләрен ачты. Баш очындагы ак болытлар юк иде инде. Бөтен тирә-якны каплап, кара томан килә иде. Томан бар дөньяны каплап алды да кинәт таралып җиргә төште. Аның эзләреннән төрле төстәге түгәрәкләр генә калды. Ул түгәрәкләр киңәйгәннән-киңәя барып зәңгәрсу төскә керде һәм бераздан зур суга әверелде. Су бөтен тирәякны ялмап алды. Бөтен дөнья тик судан гына тора иде. Ләкин кинәт Михаил шул су уртасындагы кечкенә утрауны күреп калды. Күрде дә дертләп китте. Бу утрау аңа таныш иде. Шултиклем таныш. Утрау, әлбәттә, матур иде. Матур иде... Монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек иде. Шуның белән ул Җир шарының яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Җир шарының... Яшь чагын... Малай чагын... Ындыр артында бәбкәләр саклап йөргән малай чагын... һәм әнисенең сүзләре яңгырап китә: "Улым!.. Ашарга әзер. Кайт!" Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә... Кечкенә бер Җир шары суга баткан да аның иң матур бер өлеше күренеп калган. Түбәтәй хәтле генә өлеше. Әтисенең кунакка барганда гына кия торган чигүле түбәтәе. "Әнисе, тавыкларыңа җим сибеп кер әле. Малаеңа иман кертергә вакыт җитте". Ул да яшел төстә иде... Шушы кечкенә урынның чиксез зур матурлыгы сине телсез итә... Хәтта үзеңне җирдә дә итеп тоймыйсың, ә галәмнән галәмгә күчеп, яңа планеталар ачып йөрүчедәй күренәсең. Үзең ачкан матурлыктан үзең сафланып каласың. Моны аңлап та, аңлатып та булмый, бары тик тоеп, кичереп кенә буладыр. Син бөтенләй яңа үлчәмгә күчәсең... Яңа үлчәмгә... Син яңа үлчәмгә күчәсең... Тик артыңнан үткәннәрең сөйрәлә... Алар яңа түгел... Алар иске үлчәмнеке... Син яңа, якты дөньяга керәсең... Ә аякларың... Аякларың пычрак... Итекләреңә кемнеңдер күз яшьләре сеңеп калган... Канлы яшьләр... һәм син шул канлы итекләрең белән якты дөньяга аяк басасың... Рәхәт!.. Сиңа рәхәт, әмма утрау тетрәнеп куя. Ул бөтен булмышы белән сине үзеннән себереп ташларга тели. Ләкин моңа көче җитми һәм сабыр итеп түзәргә була... Әмма аның түзүе вакытлыча гына, ул түзми, ул сабыр итми, ул бары тик сине куып төшерерлек корал эзли, һәм таба... Утрау ниндидер кодрәтне суырып ала. Ул, тылсымлы чишмәдән су эчкәндәй, ниндидер чыганактан көч ала. һәм коточкыч бер ерткычка әверелә. Ләкин ул ерткычлыгын сиңа күрсәтми әле. Ул сине яхшылык белән куарга тырыша, һәм утрау уртасында томаннан яралган карчык пәйда була. Карчык. Бу карчык шултиклем таныш... Бу карчыкны аның кайдадыр күргәне бар... Тик кем икәнен генә хәтерли алмый. — Кем син ? Карчык дәшми. Михаил тагы сорый: — Кем син ? — Фәрештә, — дип елмая карчык, тешсез авызын кулы белән каплап. — Син беләсең мине... Хәтерләп кара әле. Мин онытмадым. Ә син? Син дә онытырга тиеш түгел идең... Син мине онытмаска тиеш идең... Син онытырга тиеш түгел идең... — Мин сине белмим, — дип кычкыра Михаил курку катыш нәфрәт белән. — Кем син? Нигә әйтмисең? Мин сине каян белергә тиеш? — Кил әле якынрак, — ди карчык, күзләрен майландырып, — кил, мин сиңа кемлегемне әйтәм. Михаил курка. Ул якын килергә теләми. Ләкин аның бик беләсе килә. Һәм ул карчыкка терәлеп үк баса. — Йә, кем син? Карчык кинәт елмаеп җибәрә. Аның иреннәре акрын гына ерыла... Ерыла һәм ерылудан туктамый... Иреннәре колагына җитә... Җилкәсенә... Киң ачылган авызында тирес кортлары күренә... Анда бары тик кортлар гына мыжгып тора... Төрле төстәге кортлар... һәм Михаил ул кортларның нәрсә эшләгәнен дә күрә. Алар кемнеңдер йөрәген кимерәләр. Вак-вак кына кабып. Ашыкмыйча гына, һәм бер мәлгә Михаилны күреп, кимерүләреннән туктап, башларын күтәрәләр. Берсе күз кысып ала. һәм, Михаилның коты алынуын күреп, кычкырып көләргә тотына. — Кем син? — дип сорый Михаил. — Кем син? — Мин — синең гомерең, — ди корт һәм тагы да котсызрак итеп көләргә тотына, аңа башкалары кушыла. Һәм бөтен тирә-якта бары тик бер генә аваз яңгырап тора: — Мин — синең гомерең ! — Мин... Ха-ха-ха! — Синең!.. Ха-ха-ха! — Гомерең!.. Ха-ха-ха! — Китегез! Югалыгыз! — дип кычкыра Михаил. — Минем сезнең белән бер уртаклыгым да юк! Китегез! Югалыгыз! Ләкин тегеләр аны ишетергә дә теләми. Алар бары тик бер сүзне кабатлый: — Мин — синең гомерең ! — Мин... Ха-ха-ха! — Синең!.. Ха-ха-ха! — Гомерең!.. Ха-ха-ха! Һәм Михаилга ташланалар. Ир аларны өстеннән кагарга тырышып чәбәләнә. Әмма җитешә алмый. Кортлар хәзер аны сырып ала. Тешләүләреннән җан әрни. — Михаил! Җаным! — дип кычкыра кортларның берсе. — Тынычлан, кадерлем! Тынычлан! Ләкин ир тынычланырга теләми. Ул белә, аз гына тынычланып калдыңмы, кортлар сине кимереп бетерәчәк. — Тынычлан, җаным!.. — һәм кемдер аның яңагына суга. Михаилның күзеннән утлар күренә, һәм шушы утлар ярдәм итә, кортлар яна башлый. Бераздан ул кортлардан тик көл генә кала. Ә теге тавыш һаман ишетелә: — Михаил, кадерлем, нәрсә булды синең белән? Михаил күзләрен ачты. Анна елар чиккә җитеп аның өстенә иелгән иде. — Кадерлем, син саташтың... — диде ул. — Син нык саташтың... — Юк, җаным... — Михаил ни әйтергә белми иде, — рәхмәт сиңа!.. — Бердәнберем... Мин сине шундый яратам... — Мин дә... — Михаил тулысынча уянды. — Ә бәләкәч ни хәлдә? — Ул йоклый... — Уятмадыммы? — Юк, син кычкырмадың... Бары тик чәбәләндең генә... Өстеңнән ниндидер кортларны куган кебек... Мин сине яратам, җаным. Мә, су эчеп ал. Михаил суны бер тында эчеп бетерде. Ләкин шундук күңеленә шик килде. Дөресрәге, стакан эчендә тирес корты күренгән кебек булды. Ул аны башта ук күргән иде бугай. Тик сусавы көчле иде. Шуңа тыела алмады. Эчеп куйды. Хәзер ул тагы стаканга карады. Ул буш иде. Димәк... димәк, Михаил кортны да эчкән... Шул ук мизгелдә аның эчендә ниндидер корт йөргән кебек тоелды. Тирес корты ашказанын кытыклый иде. Михаил укшып җибәрде. Сикереп торып утырды да, коты алынган Аннаны бәреп ега язып, бүлмәнең бер почмагына капланды һәм косарга тотынды. Эчендәге бөтен пычрагы берьюлы тышка ургылып чыккандай булды. Дулкын-дулкын булып килгән косык аңа тын алырга да ирек бирмәде. Михаилның күзләрен яшь каплады, башы әйләнде, ашказанын суырып алалардыр сыман тоелды. Анна аның янына барып, ничектер ярдәм итмәкче булган иде, үзе дә укшып җибәрде һәм читкәрәк барып басты. Бүлмә сасы искә күмелде. Анна авыз-борынын тастымал белән урап куйды. Стаканга тагын су салды. Даруны күбрәк эчте шул Михаил. Бу бары тик шуның галәмәте генә инде. Сулы стакан тотып ире янына килде. — Кадерлем, су эчеп җибәр... Михаил бер мәлгә башын күтәреп карады. Аның күзләре акайган иде. Анна куркып артка чигенде, һәм стаканны иренә сузды. Михаил аны алып, тәрәзә яктысына китереп озак итеп карап торды. Шикләнерлек нәрсә күренмәде. Ул эчеп җибәрде. Яртылашын калдырып, авыз читләрен су белән сөртеп алды. Анна аңа сөлге сузды. Барысы да үткән шикелле булгач, Михаилны урынга илтеп яткырды да үзе идәнне җыештырырга тотынды. Берничә тапкыр укшып алды. Аңа укшу уңайсыз иде. Ире сизеп калыр да мәхәббәтенә шикләнер сыман булды. Әмма косык тазарту җиңел нәрсә түгел. — Җаным... — дип ыңгырашты Михаил, — изаланма, хәзер аз гына хәл җыям да үзем тазартырмын. Үзем эшләрмен, җаным... — Ярый, — диде Анна. — Бетә инде... Син тик тынычлап кына ят. Тик чирләмә генә. Михаил, урыныннан торып, Анна янына килде: — Кая, үзем... — Юк, кадерлем, бар, ятып тор. Сиңа ятарга кирәк. Михаил эшкә тотынмакчы булган иде, иелү белән чайкалып китте. — Бар, кадерлем, ятып тор, — диде Анна чиксез ягымлылык белән. — Мин хәзер килермен. — Рәхмәт сиңа, Анна... — Михаил урынга барып ятты. Анна идәнне юып бетергәч, чиләкне тотып коридорга чыгып китте. Туалет бүлмәсенә барып чиләкне бушатты, аннан соң кулын-битен юып алды. Бу мизгелдә ул өрәк турында бөтенләй оныткан иде. Юлына беркем дә очрамады. һәрхәлдә, Анна бернәрсәгә дә игътибар итмәде. Ул үзенең кайда икәнен дә оныткан сыман иде. Ул бары тик Михаил турында гына уйлады. Михаил гына исәнсау булсын. Калганы пүчтәк кенә. Бүлмәгә керү белән, ире яткан караватка күз салды. Михаил мендәргә капланып сулкылдый иде. Анна караватка килеп, аны иңнәреннән кочаклап алды. Михаил сабый бала сыман үксеп елый иде. — Нәрсә булды, җаным? Михаил дәшмәде. Бераздан ул хатынының учларын битенә кысып такмакларга тотынды: — Их, нигә син элегрәк очрамадың икән... Синең белән бергә булсак, барысы да башкача килеп чыккан булыр иде... Бердәнберем минем... Бердәнберем... — Әле дә соң түгел, — диде Анна, аны юатырга тырышып. — Без иң бәхетлеләр булып яшәячәкбез әле... — Бу утраудан китәргә кирәк безгә, — диде Михаил, күз яшьләрен һаман тыялмыйча. — Тик без китә алмыйбыз. Ә утрау үз дигәнен эшли. Бу утраудан китмәсәк, безнең киләчәк юк. — Китәрбез, кадерлем, — диде Анна. — Иртәгә таң белән теплоход киләчәк. — Килсен иде дә бит... Тик мин ышанмыйм, җаным... Бу утраудан китә алырыбызга ышанмыйм... Без мәңгегә монда калачакбыз... Их, нигә синең белән алдарак очрашмадык? Синең белән бергә булсак, барысы да бүтәнчә килеп чыгар иде... — Тынычлан, җаным... — Юк, Анна... Мин тынычлана алмыйм... Син бит мине белмисең әле... Син минем кем икәнемне белмисең... Эх, Анна... Анна... Кинәт ул торып басарга итте... Әмма утырып кына калды. Хәтта утырган килеш тә чайкала башлады һәм кабат урынга егылды. Бертын хәрәкәтсез ятты. Аннан соң хәлсезләнеп калган куллары белән Аннаның учларын эзләп тапты. — Җаным, ял ит... — Анна... — дип ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады Михаил. — Минем хәлем юк... — Ял ит, кадерлем. Хәл дә керер... — Анна, китәргә кирәк бу утраудан. Барысына да әйт... Хәзер үк китәргә кирәк... — Ярый, җаным, ярый... — Анна... Мин... Беләм... — Михаил кинәт сүзсез калды. Бер хәрәкәт тә ясамады. Хәтта тын да алмагандай тоелды. Анна бертын куркып күзәтте дә аның сулышын, йөрәк тибешен тыңлады. Михаил йоклап кына киткән иде. Хатын тагы берничә минут аннан күз дә алмыйча торды. Ир тигез сулап йоклый иде. Анна да тынычланыбрак калгандай булды. Кинәт күрше караватта яткан бала тынгысызлана башлады. Анна аның янына күчте... * * * — Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм, — Айгөлнең тавышында калтырану юкка чыккан иде инде, — ни өчен кирәк икән соң бу аларга? Карап торуга, бик шаян кеше дә түгелләр бит инде. Үзен Андрей Николаевич дип, атасының исемен әйтеп таныштырган җитди адәм, һәм кинәт... Радик башын чайкап кына куйды: — Белмим . — Балаларның җәйге ял йортында шундый хәл булса, мин аптырамас та идем. — Айгөл капчык авызын ачып, тагы өрәк киеменә үрелде. — Әмма Андрей Николаевич һәм Ольга... — Бәлки, алар да бик шук кешеләрдер, — дип елмайды Радик. — Теплоходта да ул, күңелсез булмасын дип, гел әкият сөйләп килде. Менә монда да нинди маҗара уйлап тапканнар. Әгәр алар булмаса, без йокымсырап килер идек тә, бүлмәләребезгә кереп урнашкач, тагы йокыга чумар идек. Ә болай... Соңыннан көлешеп сөйләрлек истәлекләр кала. Ә Андрей Николаевич — ил гизгән адәм, вакытны ничек кызыклы итеп үткәрергә белә. — Әти... — Айгөл өрәк киемен тартып чыгарды, — син чынлап та шулай уйлыйсыңмы? Радик дәшмәде. Ул, әлбәттә, болай уйламый иде. Икенче катта, өрәк күлмәге салынган капчыкны табалмагач, Андрей белән Ольганың ничек талашканын ул ишеткән иде. Алар акырышмадылар, әлбәттә, әмма пышылдашып кына әйткән сүзләрендәге агу тал тамырын корытырлык иде. Ә шуклык белән генә эшләнгән гамәл өчен бу дәрәҗәгә җитеп ачуланышмыйлар. Димәк, бу икәүнең утрауга килүчеләрне куркытырга теләвендә ниндидер җитди сәбәп бар. һәм ул кисәк кенә уйланып эшләнгән эш түгел. Алдан әзерләнеп, һәр хәрәкәтеңне уйлап куймасаң, бернәрсәне дә бу дәрәҗәдә чиста башкарып булмыйдыр. Менә бу өрәк киемен генә ал, карале, ничек оста эшләнгән, төн карасын телеп, зәңгәрсу яктылык чәчеп тора. Хәтта аның кием генә икәнен белгән килеш тә күңелне курку кытыклап куя, бу серле күлмәк менә-менә терелер дә чынлап та өрәккә әверелеп, алдыңа басар сыман тоела. Теплоходта чагында ук Андрей куркыныч нәрсәләр турында сөйләп килде. Кали алиһә турындагы хикәяте дә төнге вакыйгаларга әзерлек кебек нәрсә булган, димәк. Ләкин Радик бу хакта әйтеп кызын куркуга салырга теләмәде. Ә Айгөлнең күңеле күтәренке иде. — Бәлки, мин дә коридордан бер әйләнеп керермен? — дип елмайды кыз, күлмәкне өстенә ябынып. — Карале, ничек килешеп тора. — Җитәр... — Радик кызына карады да куркып китте, — сал ул күлмәкне. Әллә нинди зәхмәтле нәрсә булыр... Айгөл күлмәкне рәтләп киде дә төймәләрен каптырып бетергәч, кулларын алга сузды: — Мин — өрәк! Мин сезне өркетергә килдем!.. Радик үзе дә сизмәстән артка чигенеп куйды. Әлеге киемдә куркуга сала торган ниндидер яшерен көч бар сыман иде. Өстәвенә Айгөлнең тавышы да үзгәреп китте, ниндидер салкын тавышка әйләнде. — Мин сезне бу утраудан куарга килдем!.. — дип салкын пышылдады ул. — Бу утрау минеке!.. — Җитәр, — дип кабатлады Радик, — котымны аласың... Айгөл кеткелдәп куйды да ишеккә юнәлде: — Мин сезне... Шундый салкын тавыш белән пышылдаган җиреннән ул кинәт туктап калды. Бүлмә ишеге ачылып китте. Аннан ниндидер хатын-кыз шәүләсе килеп керде дә бер мизгелгә генә катып калды. — Әнкәй! — дип пышылдады керүче, үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй. — Аллакаем! һәм кинәт кычкырып җибәрде. Радик болай да берәрсе килеп кермәсен диебрәк шүрли иде. Ул шундук һушына килде һәм коты алынган хатынның авызын учлары белән томалады. Тавыш ишетелмәде. — Лена, зинһар өчен, тынычланыгыз һәм кычкырмагыз, — дип пышылдады ул хатынның колагына, — тавыш куптарып башкаларны куркытырга кирәкми. Мин сезгә хәзер барысын да аңлатам. Көтелмәгән хәлдән үзе дә куркуга төшкән Айгөл хатынның күз алдында ук өрәк күлмәген салып ташлады. Моны күргән Ленаның күзләре маңгаена менде. — Коридорда күренгән өрәк барыбызны да куркуга салгач, мин икенче катка мендем, — диде Радик, кулларын һаман хатынның авызыннан алмыйча, — һәм баскыч төбендәге капчык авызыннан чыгып, ялтырап яткан менә шушы костюмны күрдем. Бу гадидән дә гади кием генә. Сез курыкмыйсызмы инде? Хатын баш какты. Радик аны җибәрде. — Безне, димәк, кеше куркыткан? — диде Лена. — Димәк, өрәк юк? — Һәрхәлдә, безне куркыткан нәрсә өрәк түгел. Ә шушы киемнәрне кигән хатын. — Кем соң ул? — Лена шикле карашларын Айгөлгә төбәде. — Кем ул безне куркытучы? — Ольга. — Кем ?! — Хәтереңдәме, алар Андрей Николаевич белән икенче катка менделәр? Алар анда өрәк эзләмәделәр, ә менә шушы киемне эзләделәр... — Ә ни өчен мин сезгә ышанырга тиеш? — Белмим. Ләкин мин дөп-дөресен сөйлим. — Мин сезгә ышанмыйм, — диде Лена, ишеккә атлап. — Ышанмыйм. Ул ишек тоткасына үрелде дә кинәт туктап калды. Нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй уйланып торды. Аннан соң Айгөлгә төбәлде. — Туктагыз әле... Ә минем улым кайда? — диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй, һәм бераздан Айгөлгә эндәште. — Сез бергә түгел идегезмени? — Юк, кешеләр бүлмәгә таралышканда, ул да кереп китте... — Хәзер Айгөл аптырап калды. — Туктагыз әле... Ләис өйдә түгелмени? — Ләис? — Лена татарчага күчте. — Юк, ул өйгә кермәде. Ләйсән аны синең белән диде. — Туктагыз әле... — Радик та татарчага күчте. — Сезнең улыгыз... Ә Айгөл бит күптән инде... Бәлки, улыгыз башка җирдә йөридер? Хәер, ул кайда йөрергә тиеш?! — Ә нигә сез аны шундук эзләргә чыкмадыгыз? — диде Айгөл, ачуын яшерергә дә теләмичә. — Без аерылышканга хәтсез вакыт үтте бит инде. — Мин аны синең яныңдадыр дип уйладым, — диде Лена, аның кәефенә бөтенләй дә игътибар итмичә. — Егетләрне кызлар яныннан әниләре барып алмый ич... — Гафу итегез... — Айгөлнең тавышы калтыранды. — Ләкин кайда йөри икән соң ул? — Белмим... — Лена инде чыгарга борылган иде. Кинәт ул туктап калды. — Ә бәлки, ул чынлап та монда булгандыр? Беркем дә дәшмәде. — Юк, монда кермәде, — диде Радик бераздан, — кермәде. — Аны эзләргә кирәк. — Бәлки, кирәкмидер дә?! — дип, Айгөлгә төбәлде Лена. — Бәлки... Мин сезгә ышанмыйм. Әле өрәк... Әле кеше югала... Ул кинәт кузгалып чыгып китте. Шапылдап ябылган ишек тавышы Ленаның хөкем карары сыман тоелды. Кыска, көчле, аяусыз. Аның артында бүлмәдә урнашкан тынлык та кырыс хөкемдар төсле иде. "Минем улымның югалуына сез гаепле. Ничек кенә акланырга тырышсагыз да, мин сезгә ышанмыйм", — дип әйтә шикелле иде ул тынлык. Тынлык озакка сузылды. Бераздан Айгөл өрәк киемен кире капчыкка тыгып куйды да ишек төбендәге почмакка ыргытты. Радик су алып эчте. Аннан соң тәрәзәне ачып җибәрде. Бертын тышка карап торды. Колак төбендә черки безелди башлагач, ишек төбенә карап алды да тәрәзәне япты. Бәлки, капчыкны шуннан атып бәрергә генәдер? Ләкин бу котылу юлы түгел иде. Әгәр Ләис чынлап та югалган икән, димәк, коточкыч хәлләр башланган дигән сүз. Айгөлне күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Ләис урынына аның кызы да югалырга мөмкин иде бит. Хәер... Бәлки, берәр җирдә нәрсәдер эзләнеп кенә йөридер. Радик үзе дә бер мәлгә юкка чыгып торды бит... Кинәт ул американнар хакында исенә төшерде. Кичтән бирле күренгәннәре юк. Алар кайда икән? Бәлки, алар да... — Әти, Ләисне эзләргә кирәк... — Әйе, кызым... Тагын тынлык урнашты. Бераздан Радик ишеккә атлады. — Син кая, әти? — Хәзер керәм, кызым... Хәзер... — Мин куркам... — Курыкма. Мин озак тормыйм. Американнарга гына күз салып чыгам. — Озак торма... Әтисе чыгып киткәч, бер мәлгә генә бүлмәне шом басты. Күзгә күренмәс куркыныч бөтен тәнеңне кысып аладыр, сулышларыңа уралып, эчеңә үтеп керәдер сыман тоелды. Ләкин бу халәт озакка бармады. Кинәт Айгөл һушына килде, һәм аның аңында бары тик бер генә уй дулады. Ләис юкка чыккан! Әлбәттә, егет, бәлки, кайдадыр тоткарланып кына торадыр. Алай да булуы бар. Әмма Айгөлнең күңеле моңа ышанмады. Ләисне күрмичә, аның куркыныч хәлдә түгеллегенә ышана алмый иде ул. Хәзер дөньяның бөтен котсызлыклары да артка чигенде. Ләисне югалту афәте янында алар бик кечкенә иде. Кыз коридорга атлады. * * * — Ләис кайтмадымы? — диде Лена, ишектән керүгә үк. — Ул теге кыз янында юк. Кызның әйтүенә караганда, күптән аерылышканнар. — Кайда икән, алайса? — Белмим. Мин чакырып карадым. Дәшмәде. Аннан соң... — Ярый, үзем карап килим әле, — Хәмит ишеккә юнәлде, — әллә кайда түгелдер. — Тукта әле... Тыңла... — Лена аның каршына ук барып басты, — мин теге кызларга кергән идем. Ишекне ачып та җибәрдем, катып та калдым... Бүлмәдә теге өрәк тора. Һәм беләсезме нәрсә? Өрәк Ләисне үзенә караткан кыз булып чыкты... — Нәрсә?! — Аида дисезме әле?.. Менә шул кыз өрәк киемендә басып тора иде. — Айгөл... — Берни дә аңламадым... — Әни, син нәрсә сөйлисең? — Чынында бернинди дә өрәк булмаган да, юк та. Бары тик, өрәк киеме киенеп, безне кемдер куркыткан гына. Аңладыгызмы инде?! Безне өрәк түгел, ә кеше куркыткан, һәм ул кеше мин кергән бүлмәдә иде. Минем улым белән бергә булырга тиешле кыз иде ул. Аида... Айгөл... Хәзер аңладыгызмы?! — Ничек, — Ләйсән ишеткәненә ышана алмый иде, — безне Айгөл куркытканмыни? — Нәкъ шулай! — Ләкин моның булуы мөмкин түгел, — диде Ләйсән. — Айгөл безне берничек тә куркыта алмас иде. Чөнки ул дер калтыранып безнең янда торды. Өрәкне күреп үзенең коты алынган иде. — Димәк, юри кыланган... — Туктале, — Хәмит хатынының беләкләреннән эләктереп үзенә тартты, — тынычлан әле, Лена. — Ә мин тыныч... — Син өрәкне күрдең. Аннан соң нәрсә булды? Хатын барысын да аңлатып бирде. Бер мәлгә тынлык урнашты. — Мин аларга ышанам, — диде Ләйсән. — Чынында ул нәкъ шулай булгандыр. Тик безгә Ләисне эзләргә кирәк. — Ярый, кызлар, матур гына торыгыз... Хәмит коридорга чыгып китте. — Син Айгөл безне куркытмагандыр дип уйлыйсыңмыни? — диде Лена бераздан. — Әгәр ул өрәк булмаса, Ләис кайда соң? — Белмим, — кыз ишеккә атлады, — мин хәзер... Ләкин тоткага үрелгәнче үк, ишек үзе ачылып китте, һәм хатын-кыз шәүләсе пәйда булды. — Куркыттыммы әллә?.. — диде Айгөл, үз хисләрен яшерергә тырышып. — Ләис кайтмадымы, Ләйсән? — Айгөл!.. Юк, кайтмады. Әле мин синең яныңа җыенган идем. — Аны эзләргә кирәк. Берәр бәлагә юлыкмасын. — Әти чыгып киткән иде дә... — Бергәләп эзләргә кирәк. Барыбыз да бер булып. Бу йортта ниндидер серле нәрсәләр бар... — Өрәкме? Айгөл дәшмәде. Ул коридорга атлады да бөтен тирәякны яңгыратып кычкырып җибәрде: — Ләис! Син кайда? Без сине югалттык! Егетнең хәбәре ишетелмәде. Үзе дә күренмәде. Аның каравы кешеләр бүлмәләреннән чыга башлады. Бераздан кисәү башы кабынды. Өй эче яктырыбрак киткәндәй булды. — Нәрсә булды? — диде сулышы кабып килеп җиткән Анна. — Улыгызны югалттыгызмыни? — Әйе... — Әллә нинди газаплы төн булды... — диде Анна, авыр сулап, — минем дә Михаил авырып китте. Саташа. Бу утраудан тизрәк китегез, югыйсә бәлагә юлыгачаксыз, ди. һәм менә сезнең улыгыз да... Бәлки, ул берәр җирдә йоклап кына киткәндер... Бераздан, кисәү башы тотып, Радик та килеп җитте. — Улыгыз табылмадымы? — диде ул борчулы тавыш белән. — Юк... — Мин әле американнарның бүлмәсенә кереп чыктым... — Радик кисәү башын җайлабрак тотты. — Хенк үзе генә йоклап ята. Улы юк. — Нәрсә?! — Ләйсән кинәт кычкырып җибәрде дә үз тавышыннан уңайсызланып тынып калды һәм Робертлар бүлмәсенә йөгерде. Бер мизгелгә шомлы тынлык урнашты. — Нәрсә соң бу?! — диде Анна. — Хәзер ачыклыйбыз. — Радик Андрей Николаевичлар бүлмәсенә атлады. — Андрей Николаевич! Ольга ханым! Аңа җавап бирүче булмады. Ишек ачык иде. Радик бүлмәгә узды. — Роберт чынлап та юкка чыккан! — дип кычкырды Ләйсән. — Әтисе йоклап ята, ә ул юк... Айгөл, кил әле монда! — Ләкин ул Айгөлне көтеп тормады, шундук диярлек үзе әйләнеп килде. — Робертлар бит кичтән бирле күренмәгәннәр иде. Өрәк куркытканда да алар булмады. Һәм менә... — Андрей Николаевич! — дип кычкырды Радик. — Ольга! Сез кайда? — Ләис! — Икенче каттан Хәмитнең тавышы ишетелде. — Улым! Ләис! — Ләис! — дип аңа кушылды Лена да. — Ләис! — Роберт! Роберт! Ләис! — Ләйсән дә тын гына кала алмады. — Ләис! Роберт! Робертның әтисен дә уятырга кирәк... — Уята алмадым мин, — диде кабат алар янына килеп җиткән Радик, — һушсыз булып йоклый. — Минем дә Михаил... — Анна, башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, бүлмәсенә йөгерде, — йа Ходай... — Бераздан аның ачыргаланып кычкырганы ишетелде: — Серёжа! Бәләкәчем минем!.. Барысы да шунда ташландылар. — Нәрсә булды? — Бәләкәчем!.. — дип өзгәләнде Анна. — Бәләкәчем минем... Михаил! Уян әле, Михаил! Безнең улыбыз юкка чыккан!.. Михаил уянмады. Ә Анна, сантыйланган кеше сыман, бүлмәнең бер почмагыннан икенчесенә чәбәләнеп йөрүен белде. Үзе туктаусыз кабатлады: — Улым минем... Бәләкәчем минем... Михаил... Уян... Улым минем!.. — Тынычлан, Анна... — Лена аны юатырга тырышты, ләкин кирәкле сүзләр таба алмады, аның үзенең дә күңеле тулган иде һәм ахырда хатынны кочаклап еларга тотынды. Бу хәлне күзәтү авыр иде. — Елашмагыз әле, — диде Радик. — Эзләп карыйк. Бәлки, алар урамга чыгып кына киткәннәрдер... — Кечкенә баламы? — диде икенче каттан төшеп җиткән Хәмит. — Өлкәннәре бер хәл инде... — Айгөл, сез Ләис белән ничек аерылыштыгыз? — диде Ләйсән. — Берәр шикле нәрсәгә игътибар итмәдегезме? Аңа җавап бирүче булмады. — Айгөл, сиңа әйтәм бит. Ник дәшмисең? Айгөлнең тавышы ишетелмәде. — Айгөл! — дип кычкырды кинәт Радик. — Кызым! Тавыш ишетелмәде. — Айгөл !!! Юк. Кинәт өйнең үзәк ишеге шапылдап ябылды. Барысы да шунда ашыктылар. Иң алдан йөгергән Радик ишеккә килеп бәрелде дә авыртудан кычкырып җибәрде. Әмма үзен шундук кулга алып, ишек тоткасын боргаларга кереште. Ләкин моннан бер файда да булмагач, ул бөтен гәүдәсе белән этәргә тотынды. Ишек бикле һәм нык иде. Хәмит белән бергәләп тә кузгата алмадылар. — Тәрәзә! — дип кычкырды Ләйсән, һәм барысы да тәрәзәгә капланды. Ләкин тышкы якта бернинди дә күз иярер нәрсә күренмәде. Ул арада ачы шыгырдаган тавыш ишетелде, һәм бая ике иргә дә бирешмәгән ишек акрын гына үзе ачылып китте. Бер мизгелгә өчесе дә катып калдылар. Радик, иң беренче һушына килеп, ишеккә ташланды: — Айгөл ! Кызым ! Ләкин тупса аша узу белән нәрсәгәдер таеп китте дә күтәрмәдән мәтәлеп төште, һәм тынып калды. Хәмит аңа ярдәмгә ашыкты. Ул тупсаны зур саклык белән генә атлап чыкты, баскычтан игътибар белән генә төште. Күтәрмә алдында сүнәргә азапланып маташкан кисәү башын күтәреп алды да бер як читтәрәк яткан Радик янына иелде. Хәрәкәтсез калса да, Радик һушын җуймаган иде. Ул торырга тырышып башын күтәрде. — Аягымны гына авырттырдым... — дип пышылдады ул. — Айгөл күренмиме? — Хәзер эзләрбез... Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Кемнеңдер кулы кинәт авызын томалады. Тын юлларын тәмсез ис ярып үтте. Хәмит, буынсыз булып, чирәмгә сузылып төште. Үз өстенә иелгән иптәше белән нәрсә булганын да аңлап өлгермәгән Радикның да битен юеш чүпрәк белән капладылар. Күзгә сылашырлык кискен истән котылырга теләп, ул башын читкә борды һәм, талгын гына бушлыкка чумып, дөнья белән бәйләнешен өзде. — Әти! — дип кычкырды ишек төбендә калган Ләйсән. — Әти, сез кайда? Җавап булмады. Ләйсәннең арка үзәге буйлап салкын йөгерде. — Әти ! Ул әтисе янына чыгарга дип бер адым атлауга, шапылдап ишек ябылды. Кыз сискәнеп китте дә бертын хәрәкәтсез басып торды. Аннан соң ишекне этеп карады. Тиз генә бирешерлек түгел иде. Бу эшенең файдасызлыгын уйлап, ул тәрәзәгә капланды. Бертын карап торгач, агачлыкка кереп барган ике шәүләне шәйләде. Берсе кисәү башы тоткан иде. Әтисе белән Радик абый булырга тиеш. Кыз җиңел сулап куйды. * * * Бүлмәдә шундук тамакка килеп кадала торган ниндидер авыр ис бар иде. Өстәвенә рухыңны кысучы караңгылык һәм баласын югалткан яшь ананың илереп елавы. Ленаның монда бер генә минут та торырлыгы юк иде. Әмма ул Аннаны ялгыз калдырып китәргә курыкты. Бар күңеле белән улын эзләргә омтылса да, шушы чит хатынны ташлап чыгып китү таш бәгырьлелек сыман тоелды, һәм аны юатырга тырышты. Хәмит бар, Ләйсән бар. Башкалар... Ал арның барысы да эзли. Табарлар, Ходай насыйп итсә. Ә менә бу марҗаның беркеме дә юк. Ире үлеп йоклап ята. Анна аны күпме генә тарткалап карамасын, берничек тә уята алмады. Аптырагач, өстенә салкын су китереп сипте: — Михаил! Җаның бармы синең, юкмы, ә? Тор! Тор, твою мать! Әмма ир селкенеп тә карамады. Ленаның күңеленә шик йөгерде. Исәнме икән соң бу ир?! Үлеп-нитеп ятмый микән? һәм ул ярсып ирен тарткалаган хатынны җай гына кочаклап, читкәрәк алды да Михаилның муен тамырын капшап карады. Җаны бар иде. Сулышы да тигез шикелле. Ник уянмый икән соң? — Анна, иреңне җәфалама, — диде ул. — Син аны бик интегеп чирләде дидең бит... Хәзер тынычланып тирән йокыга талгандыр. Тиз генә уянырлык түгел. — Уянсын! Серёжаны мин берүзем генә кайдан эзли белим?! — Бергәләп эзләрбез. Минеке дә югалды бит. — Синеке берәр җиргә генә киткәндер, — диде Анна, еларга җитешеп. — Ә минекен... Серёжа бәләкәй бит әле... Ул караңгыда кая бара белсен?! Лена аның сүзен берничек тә кире кага алмады. Ләкин күңеленең бер почмагын рәхәтлеккә тартым хис җылытып алды. Чынлап та шулай булсын иде. Ләис берәр җиргә генә киткән булсын да шул арада үзен югалтуларына аптырап кайтып керсен иде. Чынлап та шулай булсын иде. — Кайтыр әле, — диде Лена, уйларын теленә күчереп, — бары тик исән-сау гына булсын! — Кем кайтыр? — Безнең малайлар. — Синеке кайтыр... Ә минем Серёжамны кемдер алып киткән бит... — Ул төнлә уяна идеме? — Нәрсә? — Бәдрәфкә чыгар өчен? — Төрлечә инде... Уянганда уяна, кайчагында астына гына җибәрә... Аннаның улы турында шундый назлы итеп сөйләве Ленаның күңелен рәхәт земберләтеп куйды, һәм ул бөтен йөрәгеннән Серёжаның табылуын теләде. — Бәлки, үзе генә киткәндер... Бәдрәфкә. Анна сикереп куйгандай тоелды. Бер мизгелгә генә шулай дертләп алды да таш кебек катып калды. Аннан соң башын селкеде. — Юкты^... Юк... Таныш түгел җирдә ул мине уятыр иде... Йә әтисен... — Син бит бүлмәдә түгел идең, ә Михаил... Ләкин Анна моны үзе дә аңлап алган иде инде. Ул, хатынның сүзен тыңлап та тормыйча, коридорга ташланды. Артыннан бары тик ялварулы сүзләре генә ишетелеп калды: — И Ходаем!.. Шунда булса гына ярар иде!.. — И Ходаем... — дип кабатлады Лена да, — балаларыбыз исән-сау гына булса иде. Бераздан Аннаның улын чакырган тавышы ишетелде. Ул баштарак бик дәртле һәм өметле кебек тоелса да, бераздан шомлырак, әрнүлерәк, рәнҗешлерәк була барды. Малай анда түгел иде. Кинәт караватта нидер селкенеп куйды. Бу Михаил иде. — Анна... — дип, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады ул. — Әйттеңме барысына да?.. — Мин Анна түгел... — диде Лена, — хатыныңны чакырыйммы? Әмма Михаил аны ишетмәде. — Анна, китәргә кирәк бу утраудан. Барысына да әйт... Хәзер үк китәргә кирәк... Хәзер үк, ишетәсеңме?! Монда калсак һәлак булачакбыз... — Нәрсә булачак? — Анна ! — Анна! — дип, коридорга чыгып кычкырды Лена. — Кер әле тизрәк! Михаил уянды! — Нәрсә?! — Хатын шундук бүлмәгә атылып керде. — Мишка! Җаным! Тор! Тор, кадерлем... Серёжа юкка чыкты! Серёжа... Әмма Михаил бу сүзләргә илтифатсыз калды. Ул һаман бер үк сүзне кабатлады: — Анна, китәргә кирәк бу утраудан. Барысына да әйт... Хәзер үк китәргә кирәк... Хәзер үк, ишетәсеңме?! Монда калсак һәлак булачакбыз... — Нәрсә?! Тор, ахмак! Син ни сөйләп ятасың?! Серёжа юк! Анна кинәт килгән ярсу белән аны җилтерәтергә тотынды. Бу тиклем кылануга берәүнең ире булса бәреп тә җибәрергә мөмкин иде. Лена сугышып китмәгәйләре дип куркыбрак та куйды. Ләкин Михаил бернинди каршылык та күрсәтмәде. Ул, табактагы камыр сыман, нишләтсәләр шуңа риза булып ята бирде. — Тор! Ничек түзеп ятасың син?! Лена кинәт барысын да аңлады. Ул акрын гына Анна янына килде дә кулын аның иңенә куйды. — Тынычлан, Анна... — диде ул гафу үтенгән сыман, — мин ялгышканмын. Михаил уянмаган. Ул саташа гына. Саташа. Анна, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, бер Ленага, бер иренә карап торды да читкәрәк китте. — Мин аны тапмадым... — диде ул, бераз тын торгач, — ул өй эчендә түгелдер инде. — Белмим... — Лена сүзне икенчегә борырга ашыкты. — Ә Михаил нинди китү турында сөйли ул? — Саташа, — диде Анна нәфрәт белән, — утраудан тизрәк китәргә кирәк, югыйсә барыбызга да куркыныч яный, ди. Яратмады ул бу утрауны. Беренче тапкыр аяк баскач та ничектер өнәмәде. Чирләве дә шуннан булды бугай. Тын калдылар. — Ә бәлки, ул хаклыдыр?.. — диде Лена бераздан. — Безгә моннан чынлап та китәргә кирәктер. Әнә бит ничек килеп чыга. Бер караганда, өрәк белән һушны алалар, икенче караганда, балалар югала... — Хаклы булса соң... — Анна өстәлдәге савыттан чынаякка салкын су койды. — Ә кая китәсең?! Теплоход иртәнгә генә килә ич. Балалар табылмаса, китеп тә булмас әле... "Балалар табылмаса..." Бу сүз шундый шомлы булып яңгырады да, икесе дә тынып калдылар. Сөйләшүдән файда юк иде, сөйләшү күңелгә курку гына өсти. Ләкин дәшми тору да җиңел булып чыкмады. Сүзләр тыну белән, күңелдәге курку хисе бөтен бүлмәгә таралды да, мең мәртәбә көчәеп, кабат күңелне төреп алды. Караңгы бүлмә. Үле тынлык. Җан өшеткеч билгесезлек. Лена моңа кадәр улының табылмасына ышанырга теләми иде. Куркуы чиктән ашса да, күңелен әрнү кимерсә дә, аның йөрәгендә өмет балкый иде әле. Ә менә бу тынлыкта кинәт ул үз хәленең мөшкеллеген бөтен тулылыгы белән тойгандай булды. Чынлап та улы табылмаса?! Чынлап та... Моны күз алдына да китереп булмый иде... Ул кинәт үзенең калтырануын тойды. Моны сизүгә, җелекләренә кадәр өшетеп ниндидер салкынлык ялмап алды. Ул куырылып калды. — Анна... — дип пышылдады ул, үз тавышыннан үзе куркып, — син мондамы? һәм Аннаның дәшмәвеннән, аның да көтмәгәндә юкка чыгуыннан курыкты. — Монда... — диде Анна. Аның хәле дә Ленаныкы сыманрак иде бугай. — Карале, бөтен дөнья кинәт тынып калды. Барысы да үлеп беткән кебек. — Әйе... — Ярый Мишаның сулышы ишетелә әле... Мин шуны тыңлыйм... — Ә мин аны да ишетмәгән идем... Кинәт нәрсәдер шыбырдап селкенеп куйды. — Миш ?.. Икесе дә Михаил яткан караватка борылды. Ир ничек ятса, шул килеш иде. Сулышы да тигез. Бу күңелгә шом гына өстәде. Хатыннар тын алырга да куркып катып калдылар. Тавыш бүтән ишетелмәде. — Михаил булмады бугай... — диде Анна, дәшми торудан куркып. — Тавыш кайдандыр астан ишетелде. — Монда баз бар микән? — Белмим... Тагын нәрсәдер шыбырдады. Хатыннар тагын куырылып катып калды. Колак салып озак кына тордылар. — Идәннән ишетелгән кебек... — диде Лена, — баз бардыр монда. — Болай торудан файда юк... — Аннаның ярсуы тавышына ук чыккан иде. — Акылдан шашарга мөмкин. Әйдә, эзләргә китик. — Кая? — Бәлки, өйнең берәр почмагында... — Хәмит өйне тикшереп чыкты... — Кем ? — Минем ирем . Хәмит исемле ул ... Хәмит тотынса , эшне җиренә җиткерә. Без өйдән бернәрсә дә таба алмаячакбыз . — Кешеләр урнашкан бүлмәләрне дә карамагандыр ич? — Юк. Юктыр... — Әйдә, без карап чыгыйк. Бәлки, берәрсенең бүлмәсендәдер алар. Хәзер беркемгә дә ышанып булмый. Ленаның тәне эсселе-суыклы булып китте. Чынлап та шул! Ник элек үк башына килмәгән?! — Әйдә әле, — диде ул, тәвәккәлләп, — чынлап та, тикшерик әле бүлмәләрне. Тик безгә яктылык кирәк булачак. Берәр чүпрәгең бармы? Кинәт баягы тавыш тагын кабатланды. Бу юлы ул аермачык булып ишетелде. — Карават астында, — диде Лена, — карават астында. — Ё моё! — дип кычкырып җибәрде кинәт Анна һәм карават астына ташланды. — Ничек башыма килмәгән! Аның тавышыннан Ленаның эченә җылы кергәндәй булды. Бөтен куркулары, шик-шөбһәләре таралып юкка чыкты. Тилеләр! Менә алар, котлары алынып, куркып, кайгыга бирелеп утыралар. Ә Серёжа... Йокысында идәнгә егылып төшкән Серёжа карават астында берни белмичә йоклап ята. Ләис белән дә шуңа охшаш хәлдер әле. Аналардан да тилерәк кеше юк инде бу дөньяда. Балаларын аз гына күздән яздырып торсалар, әллә ниләр уйлап, акылдан шашар чиккә җитеп кайгыралар. — Леночка! Бердәнберем, — дип шатланып кычкырды Анна, — менә кайда ул минем Серёжам! Эх без^ юләрләр! Синең дә улың берәр җирдә йөридер әле. Йә балыкка төшеп киткәндер шунда... Әй, минем бердәнберем... Бәләкәчем... Егылып төшкән дә уянмыйча да йоклап ята. Бу тиклем дә әтиеңә охшарсың икән! Анна улын караватка җайлап яткырды да, очып килеп, Ленаны кочаклап алды: — Рәхмәт сиңа, кадерлем! Ялгызым калсам, акылдан шашасы идем. Ярый син булдың янымда. Рәхмәт! Синең улың да ерак түгелдер әле... Кинәт акрын гына ишек ачылып китте... * * * Тыштагы кешеләрне күреп башта җиңел сулап куйса да, Ләйсән бераздан борчыла башлады. Кисәү башы тотып агачлыкка кереп киткән кешеләр әтисе белән Радик абый түгелдер сыман тоелды. Юк, шулар иде. Шулар иде бугай. Шулар булырга тиеш. Ләйсән аларга аз гына үпкәле иде. Үзләре белән ияртсәләр ни була инде? Ә алар Ләйсән хакында уйлап та карамадылар. Әтисе башка вакытларда кызым да кызым дип өзгәләнеп торган була, ә бу юлы... Балаңны шулай бер караңгы почмакта ташла да кит, имеш... Ярый, тышта нәрсә генә булмас... Кызын үзе белән ияртергә курыккандыр инде әтисе. Өй эчендә, әнисе янында калсын дигәндер. Ләкин әйбәтләп әйтеп китәргә була бит. Ләйсән үзен хуҗасына ияреп барып, ишек төбендә онытылып калган лискә эт кебек итеп тойды. Шуның хурлыгыннан, куркуын да онытып, хәтсез генә басып торды. Бераздан тынычланып калгандай булды. Ярый инде, үз әтиеңә озак ачуланып булмый. Исән-имин генә әйләнеп килсеннәр. Төнге утрауга сәяхәткә чыгып киткән малайларны ияртеп кайтсалар, бигрәк тә күңелле булыр иде. Ләйсән тагы тәрәзәгә күз атып алды. Алар күмәкләшеп көлешә-көлешә кайтып киләләрдер сыман тоелган иде, тышта бернинди дә хәрәкәт-фәлән сизелмәде. Ярый, кайтырлар әле. Бүгенге төн әллә нинди сәер булып чыкты. Башта өрәк котларын алды. Соңрак ул өрәкнең сере ачыкланды. Хәзер менә малайлар юк. Айгөл дә күз ачып йомган арада әллә кайда булды. Бер карасаң, боларның барысы да коточкыч хәл иде. Ләкин Ләйсән кайгыра алмады. Хәтта игезәк туганының югалуы да аңа әрнү алып килмәде. Дөресрәге, ул аның югалуына ышанмый иде. Үсеп буй җиткергән сау-сәламәт егетнең шулай көтмәгәндә генә юкка чыгуы, аның югала алуы берничек тә башка сыя торган хәл түгел иде. Яки Айгөл... Син дә мин булып сөйләшеп торган җирдән кинәт кенә юк бул да кабат беркайчан да табылма, имеш. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Тормышта гына түгел, хәтта кинода да андый могҗизалар сирәк була. Егетләр дә, Айгөл дә бер килеп чыгачак. Табылачак алар. Шулай булырга тиеш. Бүтәнчә була алмый. Үзенең бу уена ышану белән, күңелен тагы бер шик ялмап алды. Әгәр әтиләре агачлыкка кереп киткән икән, ишекне кем япты соң? Аның борын төбендә генә шапылдап ябылды ич ул. Ләйсән куркып кына ишек янына килде дә аны кыюсыз гына этеп карады. Бикле. Тагын көчлерәк итеп этте. Ишек селкенеп тә карамады. Радик абыйсының ничекләр итеп ачарга тырышуын күз алдына китерде. Таза ир кеше дә, хәтта Ләйсәннең әтисе белән бергәләп тотынгач та ача алмадылар. Шулай булгач, аны ачам дип бул ашасы да юк инде. Ләйсән йорт эченә атлады да кая барырга белмичә аптырап калды. Анналар бүлмәсеннән тавыш килә иде. Ләкин кызның анда барасы килмәде. Ул бүлмә хакында уйлауга ук, тамак төбенә килеп каплана торган авыр исне кабат тойгандай булды. Ә Аннаның өзгәләнеп, үрсәләнеп йөрүен, әнисенең дә мышкылдый башлавын күз алдына китергәч, тагын да кыенрак булып калды. Монда шомлы караңгылыкка төренеп тын гына басып тору да андагы мәхшәрдән җиңелрәк шикелле иде. Әлбәттә, йортның бөтен бүлмәләрен дә карап, тикшереп чыгу теләге көчле иде анда. Нәрсәдер күрер, кемнедер очратыр сыман иде. һич югы, икенче катка менеп әйләнеп төшкәндә... Ләкин кыз курыкты. Өрәктән калган кот алыну тиз генә үтәрлек түгел иде. Кешеләрнең ул чакта ни кылануын күз алдына китерүдән дә арка үзәге салкыная башлый. Өрәкне үз күзләрең белән күрү генә мотлак түгел икән. Котың алыныр өчен, курыккан кешеләрне күрү дә җитә. "Курку — йогышлы чир, — дип, күңеленнән генә кабатлады кыз, — йогышлы һәм аяусыз". Хәтта аның чынлап та өрәк түгел, ә ниндидер махсус кием кигән кеше икәне ачыклангач та курку бетмәде. Киресенчә, ул көчәйде генә. Ничектер очраклы рәвештә күзгә күренеп киткән өрәк булса, бер хәл иде әле. Аның әллә зыяны тия, әллә юк. Ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Ә кемнеңдер өрәк киеме киенеп бу йортта куна калучыларны куркытырга тырышуы гади һәм аңлаешлы чынбарлык һәм шунлыктан күпкә куркынычрак та иде. Әнисе өрәкне Айгөлләр бүлмәсендә күрүен әйткән иде... Айгөлдән шул хакта сорашырмын дип уйлаган иде Ләйсән, тик очрашкач, ничектер онытып җибәрде. Ә хәзер Айгөл юк. Кайдалыгын да белүче юк. Берничә минут элек кенә шушында иде. Боларны уйлау куркаклык упкынына сөйри. Әлеге хәлләрнең чынлап та булганлыгына ышандыра. Ә мондый акылга сыймас нәрсәләрнең чынбарлык икәнен аңлаудан үзеңне кечкенә һәм көчсез итеп тоясың. Бөтен булмышыңны курку салкынлыгы били башлый, тамагыңа чарасызлык төере килеп тыгыла. Әлеге афәтнең мәңге дә чиге булмастыр кебек була. Бу хакта уйлау үзе үк өметеңне сүндерә. Шушы караңгы һәм котсыз урында өметең дә сүнсә, акылдан шашарга мөмкин. Бу хакта уйламаска кирәк. Матуррак нәрсәләр турында уйларга кирәк. Ә нәрсә бар иде әле андыйлардан? Бернәрсә дә... Юк, бар иде... Роберт. Роберт әле аның янында булса, бүгенге төннең бөтен кыенлыклары юкка чыгар иде. Хәтта үкчәңне тәмуг уты көйдерсә дә, Роберт янында ул сизелмәс шикелле. Ләйсән, күзләрен йомып, ул күренешне кабат терелтергә, ул чакта кичергәннәрен кабат кичерергә тырышты. Алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарга белмичә басып калдылар... Ләкин аларга кыен түгел иде... Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. — Я тебя люблю! — дип пышылдады кыз, хыялындагы Робертның күзләренә туп-туры карап. — Я тебя так сильно люблю! Егет бер сүз дә аңламады. Әмма кызның ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде. — Я тэбэ льубью! — дип кабатлады ул, җитди итеп. — Ә нәрсә дигән сүз бу? Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күңелдән, ихлас итеп көлде. Аның көлүеннән бөтен йорт эче яктырып киткәндәй тоелды. Роберт та аңа кушылды. Ул көлде һәм, бераз тынычлана төшү белән, тагын кабатлады: "Я тэбэ льубью!" Бераздан кыз, көлүеннән туктап, җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертның күзләренә текәлде: — Мин сине яратам ! Мондый көтелмәгән хәлдән егет үз колакларына ышанырга куркып катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акрын гына күтәреп, бармак очлары белән кызның чәчләренә кагылды. Аннан соң елмайгандай итте: — Мин дә сине яратам... Робертның назлы бармаклары кызның чәч араларына үтте һәм әкрен генә назлап аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. һәм уңайсыз да. Кыз кеше аз гына горуррак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнең кайнар сулышы инде яңакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертның тулы иреннәренә иренең белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк. Инде битләр биткә терәлә язгач, кыз бармагын егетнең ирененә куйды: — Юк, Роберт... Син мине дөрес аңламадың... — дип пышылдады Ләйсән, тавышын башкалар ишетүдән куркып. — Син мине дөрес аңламадың... Юк, дөрес аңладың син мине... Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай, һушына килгәндәй, күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм, гаепле елмаеп, сизел ер-сизелмәс кенә баш кагып куйды. Кыз күзләрен ачарга куркып озак кына торды. Күзләрен ачу белән, күңелен биләп алган әлеге тылсымлы халәт юкка чыгар төсле тоелды. Аның шушы сихри мизгелдән аерыласы килми иде. Кайчан гына булган иде әле... Бүген кич кенә! Ә шушы татлы мизгелләр бик күп еллар аръягында калгандыр, хәтта бөтенләй икенче гомердә булгандыр кебек тоела. Сагындыра. Кешенең гомере яшәлгән вакыт белән түгел, ә кичерешләр тыгызлыгы белән үлчәнә, күрәсең. Ләйсән күзләрен ачты да, котсыз караңгылыктан куркып, тагын чытырдатып йомды. Эх, кайтмаска иде әлеге чынбарлыкка. Эх, нигә кеше хыялларында гына яшәми икән? Ләкин чынбарлыкка кайтырга туры килде. Анналар бүлмәсендәге тавыш башта ничектер шомлы һәм куркыныч булып ишетелә иде. Хатыннарның бертөрлелек белән аккан тавышы башта кемнеңдер дога укып нәрсәнедер өшкерүенә тартымрак булып ишетелә, йортның ялангач стеналарына бәрелеп вакланган авазлар төрле почмактан яңгыраганлыктан, монда кешеләр түгел, ә күзгә күренмәс рухлар, башка дөнья вәкилләре сөйләшәдер төсле тоелып, теңкәңә тия иде. Юк, ул тавыш сине сискәндерми дә, куркуга да салмый. Ул бары тик акрын гына җаныңны кимерә. Кинәт ул туктап калды. Өй эчендә колакны ярырдай тынлык урнашты. Шушы шомлы тынлык Ләйсәнне кабат чынбарлыкка сөйрәп чыгарды. Бөтенесе дә үлеп беткәндер, ул шушы ташландык утрауда берьялгызы гына торып калгандыр сыман тоелды. Хәтта бер мәлгә ул үзенең мускулларын да тоймыйча торды. Нәрсәдер эшләргә кирәк икәнен белсә дә, бер хәрәкәт тә ясый алмады. Әгәр тынлык тагын озаккарак сузылса, бәлки, Ләйсән тораташка әйләнеп катып калган булыр иде. Бәхеткә каршы, теге бүлмәдәгеләргә тагын җан керде. Алар, баягыдан да тынычрак пышылдап, нәрсәдер сөйләшә башладылар. Сүзләрен аңларлык түгел иде. Хәер, аны аңлау кирәкми дә, бары тик тавышлары гына ишетелсен. Бары тик бу дөньяда үзеңнән башка тагын ниндидер җан иясе барлыгына гына ышанырлык булсын. Шул да җитә. Хатыннарның тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Аның саен Ләйсәннең күңеле җылылык белән тулды. Бераздан Анна бөтен көченә кычкырып җибәрде: — Ё моё ! Бу юлы аның сүзе аермачык ишетелде. Хәтта ул колак төбендә генә яңгырагандай тоелды. Ләйсән сискәнебрәк тә китте шикелле. Ләкин аны тораташ кебек катып торудан нәкъ менә шушы аваз, нәкъ шушы сискәнү тартып чыгарды. Мускуллары кабат хәрәкәткә килде. Бүлмәдәге тавышлар шатлыклы иде. Анна белән әнисе хәтта үзләренең кайда икәнен дә, нинди халәттә калуларын да онытканнар иде бугай. Бәлки... Бәлки, алар өйгә кайтып килүчеләрне тәрәзәдән күреп калганнардыр? Ләйсән абына-сөртенә тәрәзәгә капланды. Тик тышта караңгылыктан башка бернәрсә дә юк иде. Ләйсән, караңгылык аша нәрсәдер күрергә теләп, бертын басып торды да Анналар бүлмәсенә таба атлады. — Леночка! Бердәнберем! — дип шатланып кычкырган тавыш ишетелде бераздан. — Менә кайда ул минем Серёжам! Эх без, юләрләр! Синең дә улың берәр җирдә йөридер әле. Йә балыкка төшеп киткәндер шунда... Әй, минем бердәнберем... Бәләкәчем... Кинәт Ләйсән туктап калды. Ул барысын да аңлады. Аннаның улы табылган, димәк. Бәлки, Ләис тә тиздән табылыр. Ә Роберт? Ул кайда икән? Бәлки, ул инде урынына кайтып яткандыр? Ләйсән, артык икеләнеп тормыйча гына, Робертлар бүлмәсенең ишеген ачты. Бертын карап торды. Ул Робертны күрергә теләгән иде. Ләкин бүлмәдә бернинди дә үзгәреш юк иде. Робертның әтисе генә тыныч сулыш алып рәхәтләнеп йоклый, ә улы һаман юк. Кайда йөри икән? Ләйсән ишекне ябарга гына теләгән иде, кинәт ниндидер көч аны бүлмә эченә этеп кертте. Кыз кычкырырга уйлап та өлгерә алмады, сасы чүпрәк белән авызын томаладылар. Ул акрын гына сыгылып төште... * * * Акрын гына ишек ачылды. Лена белән Анна икесе дә бер мизгелгә катып калдылар. Тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Керүче үзе дә бер мизгелгә югалып калды шикелле. — Кызлар, сезме бу? — диде ул бераздан. — Лена? Анна? — Ольга! Котыбызны алдың бит... — Курыкмагыз, кызлар... — Бер хәбәр дә юкмы? — дип, хатынга текәлде Лена. — Беркем дә табылмадымы? — Сабыр итегез әле. — Ольга карават башына килеп сөялде. — Анна, берәр йотым суың юкмы? — Анна! — дип түземсезләнеп кабатлады Лена да. — Су бир әле... Болай дип әйтүнең кирәге юк иде инде. Анна тиз генә су алып Ольгага тоттырган иде. Хатын стаканны бушатып куйды. Көрсенеп алды. Аның сүз башын түземсезлек белән көткән Ленага Ольганың һәрбер хәрәкәте эчпошыргыч әкрен булып тоелды. Ул аны тотып җилтерәтер чиктә иде инде, әмма үзен кулга алырга тырышты. — Сөйлә инде, Ольга! — Ленаның түземсезлеге тавышына ук чыккан иде. — Нәрсә дип сузасың?! Ольга хәзер акрын гына барысын да сөйли башлар сыман иде. Әмма ул кинәт торып басты. — Нәрсәсен сөйлим? — диде ул, берни булмагандай. — Балаларыгыз исән-сау. — Кайда соң алар? — Белмим... — Ольга бер мизгелгә генә тын калды. Әмма Лена өчен бу мизгел гасырга тиң иде. — Ничек белмисең?! — дип ашыктырды ул. — Син ал арны күрдеңме соң? — Сабыр ит әле, — диде Ольга, чебен кугандай хәрәкәт ясап, — сүз әйтергә дә ирек бирмисең... Бер мизгелгә тынлык урнашты. — Балаларның барысы да яр буенда, — диде Ольга. — Әйдәгез, бергәләп шунда барыйк. Башкалар кайда соң? — Айгөлне эзләп киткәннәр иде. Бәлки, алар яр буендадыр инде... — Әйдәгез, — диде Анна, — вакытны сузып тормыйк... — Син монда кал, — диде Лена, — монда гына тор. — Юк, минем дә яр буена барасым килә. Сезнең дә балаларыгыз исән-сау булуына ышанасым килә. — Анна, син монда каласың. — Лена тавышын күтәрә төште. — Шулай кирәк. — Кирәкми! — Анна караваттагы баланы төреп кулына алды. — Без Серёжа белән яр буена барабыз. — Анна... Анда безне нәрсә көткәне билгеле түгел... — Әйдәгез инде, — дип ашыктырды Ольга. — Барсын Анна да. Анда тамчы да куркыныч түгел. — Менә күрдеңме, — дип елмайды Анна. Әлбәттә, караңгыда аның елмаюы күренмәде, әмма тавышындагы елмаю яктысы колакны иркәләгәндәй булды. — Ярый, Анна. Әйдә! Алар, ашыга-ашыга, урамга атладылар. Өйдән чыгып күтәрмәдән төшүгә үк, урман авызында бер шәүлә шәйләнде. Ул иңенә сыер салган аю сыман алпан-тилпән атлый иде. — Әй, — дип кычкырды Лена, — кем син?! Җавап ишетелмәде. Шәүлә шундук диярлек урман эченә кереп югалды. — Ишетмәде... — диде Анна, — ныграк кычкырырга иде... — Ныграк кычкырсаң да ишетелми, — диде Ольга, адымын тизләтеп. — Монда ун-унбиш адымнан бербереңне ишетеп булмый. — Без килгәндә алай түгел иде бит... — Алай түгел иде. Әмма утрау ничектер үзгәргәндәй булды. Сизәсезме, һавасы да ничектер куе, тәнгә сылашып торган сыман? — Чынлап та... Кичтән алай түгел иде... — Ә безнең балалар ничек яр буена барып чыккан соң? — Ленаның тавышында курку ишетелде. — Барысы да бер урынга?.. — Белмим . Алар агачлар арасына керделәр. Тирә-як дөм караңгылыкка төренде. Баядан бирле тәнгә җиңелчә сылашып килгән һава инде кысып кочаклап алган сыман тоелды. — Урманда, гадәттә, агачлар шаулый, — диде Анна курку катыш гаҗәпләнү белән. — Ә монда тып-тыныч. Бернәрсә дә ишетелми. — Чынлап та... — Лена юлына аркылы торган агач ботагын уң кулы белән читкә этәрде, ул тавыш-тынсыз гына чирттереп куйды. — Хәтта яфрак та кыштырдамый. Хәтта аяк астында ботаклар сынганы, үлән өзелгәне ишетелми. Хәйран! — Утрау үзгәрде, — диде Ольга, үзалдына сөйләнгәндәй, — без килгәндә, ул бөтенләй бүтәнчә иде... — Минем Миша да шулай дигән иде... Утраудан тизрәк китик, юкса һәлак булачакбыз, дигән иде... — Миша?! — Ольга кинәт туктап калды. — Михаил шулай дидеме?! — Әйе . — Кызлар... — Ольга нидер әйтмәкче булган иде, үзен кулга алды. — Ярый, кызлар. Юк-бар сүзгә вакыт әрәм итмик. Ашыгырга кирәк. һәм ул кызу-кызу атлый башлады. Бүтәннәр дә аңа иярде. Агачлыкны чыгуга ук, офыккача җәйрәп яткан күл күренде. Яр буенда баягы шәүлә шәйләнеп калды. Ул, әүвәлгечә алпан-тилпән атлап, тагы да зуррак караңгылыкка кереп югалды. — Без утырып килгән теплоход лабаса бу! — диде Анна бераздан. — Күргәч котым алынган иде. — Бәй, ул бит... — Ашыгырга кирәк! Ольганың таләпчән тавышы үзенекен итте. Нәрсәгәдер төшенгән сыман булып, әллә нинди сораулар яудырырга җыенган хатыннар, бер мизгелгә дөньяларын онытып, Ольга артыннан йөгерделәр. Бу, чынлап та, аларны утрауга алып килгән теплоход иде. Хатыннар килеп җитүгә, өч ир каршы чыкты. Боларның берсе Андрей Николаевич, икесе теплоход йөртүчеләр иде. — Әйбәт кенә килеп җиттегезме? — дип хәл белеште Андрей Николаевич. — Барысы да уңышлымы? — Яхшы, — дип җавап бирде Анна. — Ә балалар кайда? Андрей Николаевич аңа шелтәле караш ташлады да ирен чите белән генә елмаеп куйды. Бу сорауны ул Ольгага биргән иде. — Барысы да тәртиптә, — диде Ольга, — ләкин... Андрей Николаевич матросларга ым какты. Тегеләр, шуны гына көткәндәй, хатыннар килгән сукмак белән йорт ягына атладылар. Ул алар артыннан бертын карап торды да Ольгага борылды: — Нәрсә "ләкин"? — Утрау... Ул мине куркыта... Михаил да шулай дигән... Бу утраудан тизрәк китәргә кирәк, дигән... — Шулаймыни? — Андрей Николаевич Аннага борылды. — Михаил нәрсә ди? — Бу утраудан китәргә кирәк, юкса һәлак булачакбыз, диде. Саташканда да ул шуны кабатлады. Утрау безне яратмый, ул безгә каршы ниндидер мәкер әзерли, диде. — Ха-ха-ха! — Андрей Николаевичның көлүендә ясалмалылык та юк түгел иде. — Сез кешенең саташканда әйткән сүзләренә ышанып йөрисезме?! — Җитте! — дип кычкырды кинәт Лена. — Сез нәрсә юк-бар сөйләп торасыз?! Балалар кайда? Балаларымны күрсәтегез миңа! — Балалар дисеңме?! — Андрей Николаевич тыныч иде, әйтерсең ул Ленаның кычкыруын ишетмәде дә. — Балалар исән-сау. Ләис баядан бирле йокы симертә. Ә Ләйсәнеңне яңа гына күтәреп алып килдем. Ул да йокыда. — Нәрсә?! — Балаларның барысы да теплоходта. Йоклап яталар, — дип, сабыр гына кабатлады Андрей Николаевич. — Әйдәгез, кереп карап чыгыйк. — Ә сез кайдан беләсез?.. — Мин күп нәрсәне беләм, — диде Андрей Николаевич, — күп нәрсәне... Әйдәгез. Ул, Ленаны култыклап алып, теплоходка күтәрелде. Анна да алар артыннан омтылып куйган иде, Ольга тыйды. — Ашыкмый торыйк. Анна карышып нидер әйтмәкче булды да дәшмәде. Урыныннан да кузгалмады. Алар палубага узу белән, ут кабынды. Чынлап та, балаларның барысы да монда иде. Барысы да йоклый. Лена, үзенекеләрне күрү белән, аларга ташланды. Ләис белән Ләйсәнне янәшә салганнар. Эскәмияләргә тар гына матраслар җәелгән, баш очында мендәр дә бар. Бер мизгелгә Ленага алар йоклап ятмыйдыр сыман тоелды һәм ул, ашыгып, балаларының пульсын капшап карады, күкрәкләренә башын салып, сулышын тикшерде. Исәннәр. — Улым... — дип, сак кына эндәште ул. — Ләис! Җавап бирүче булмады. Балаларның сулышы тигез, йокысы тирән иде. Ахырда, аларның чынлап та йоклап ятуына ышангач, сораулы карашын Андрей Николаевичка төбәде. Тегесе иңнәрен җыерып елмаеп кына куйды. Әмма бу Ленаны канәгатьләндермәде һәм ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, сүз башлады: — Мин — аларның әнисе. Андрей Николаевич, ни өчен минем балаларым шушы хәлдә? Ни өчен сез аларны монда алып килдегез? Һәм ни өчен алар йоклап ята? Хатынның тавышында нәфрәт тә, җелегеңне туңдырырлык салкынлык та бар иде. Әмма Андрей Николаевич аны игътибарсыз калдырды. — Ни гаебе бар ул балаларның?! — дип кайнады хатын. — Минем ни гаебем бар?! Ник шулай интектерәсез безне? Андрей Николаевич бер мәлгә тын торды. — Бу дөньяда бер кеше дә үзе өчен генә яшәми. Үзе өчен генә шатланмый, үзе өчен генә газапланмый. Безнең һәр гамәлебез үзебезгә һәм якыннарыбызга әйләнеп кайта. Бумеранг канунын хәтерлисезме?! — Ләкин... — Сабыр итегез, — дип бүлдерде аны Андрей Николаевич, — сезгә борчылырга бернинди дә сәбәп юк. — Тик мин белергә телим... — Вакыты җиткәч... — Кайчан җитәчәк соң аның вакыты?! — Ленаның кинәт кычкыруыннан Андрей Николаевич дертләп китте. — Кайчан? Балаларым уянмыйча, мин тынычланмаячакмын! Нишләттегез сез аларны?! — Балалар тиздән уяначак, — диде Андрей Николаевич, үзен кулга алып, — һәм мин сезгә барысын да аңлатачакмын. Ә әлегә... Ул чалбарының арткы кесәсеннән кулъяулык алды да аны яшен тизлегендә Ленаның борынына китерде. Хатын сизми дә калды, ә азак карышырга маташып карады, тик соң иде инде, ул, буынсыз булып, тыны чыгып беткән җилем курчак сыман, идәнгә сыгылып төште. Ләкин Андрей Николаевич аңа егылырга ирек бирмәде, бала күтәргән җиңеллек белән эләктереп алды да эскәмияләрнең берсенә илтеп салды. — ...сезгә бераз ял итеп алырга кирәк. Бераздан Лена да башкалар кебек тыныч сулыш алып йокыга чумды. Андрей Николаевич кулъяулыгын кабат урынына тыкты да, түш кесәсеннән кәгазь салфетка алып, кулларын сөртте. Яу яланын барлаган полководец сыман, бүлмәгә күз йөртте. Кечкенә матрас җәелгән эскәмияләрнең икесе буш иде әле. * * * — Эш утрауның үзендә. Бу утрау безне яратмый. Ул безне күралмый. Ул безне куа, — диде Анна, иренең сүзләрен хәтерләп. — һәм без тиз арада моннан китәргә тиешбез. Әгәр китмибез икән, барыбыз да һәлак булачакбыз. Ул шулай диде... Ольга бер мизгелгә тынып калды. — Бу, әлбәттә, саташу гына да булырга мөмкин, — диде ул, үз-үзен ышандырырга теләгәндәй. — Ләкин... Ләкин мин дә... мин дә шуңа охшаш тойгы кичердем. Утрау безне өнәмидер төсле тоелды. Ә һавасы... Син дә тойдыңмы аны? Синең дә тәнеңә сылашкан сыман булдымы? — Әйе... — Анна, һаваның басымын тоеп, үлчәп карарга теләгәндәй, бер мизгелгә тынып торды. — Шулай бугай. Өй эчендә мин бернәрсә дә сизмәгән идем. Ә тышка чыккач... — Бәлки, мин кисәткәнгә генә шулай тоелгандыр? — Бәлки... белмим. Хәзер минем бу утраудан китәсем генә килә. Юк, хәтта китәсем дә килми... Мине кемдер куган сыман... Ниндидер күзгә күренмәс көч читкә этәргән шикелле. Монысын һич икеләнми әйтә алам. — Ә өйдә чагында алай түгел идеме? — Юк... Хәер, мин анда үзем турында бөтенләй дә уйламадым бит. Әле Михаил белән бер булдым. Аннан соң Серёжаны югалттым дип котым алынды... Хатын улының өстенә ябылган юрганны төзәтеп куйды. — Мин әле дә куркам. Серёжа йоклый да йоклый. Теплоход көткәндә генә тынгысызланып алды да... Йоклап киткәч, уянып та карамады. Хәтта егылып төшкәч тә уянмаган... — Анысы өчен курыкма, — диде Ольга, — йокының зарары юк. — Ләкин ул беркайчан да болай йокламый торган иде. Үлем йокысы белән... Ольга бер мәлгә тынып торды. Аннан соң тәвәккәлләде: — Йоклаганы өчен борчылма. Бер зыяны да юк. Аңа мин укол ясадым. — Нәрсә?! — Юл авыр. Утрауда шартлар кырыс. Өстәвенә балаң да тынгысызланып интектерсә, нишләр идең?! — Ләкин син... — Яшь балаларның суга төшеп киткән очраклары да, урманга кереп адашканы да юк түгел. Син, ничек кенә теләсәң дә, аңа гел генә күз-колак булып тора алмаска мөмкинсең. Хәвефсезлек максатында укол ясарга туры килде. — Ә син миннән сорадыңмы? — Гафу ит... Ләкин... Сорасам, син каршы килгән булыр идең... Шулай бит?! — Шулайдыр... Ул арада теплоходтан төшеп килүче Андрей Николаевич күренде. — Анна, — диде ул ягымлы тавыш белән, — яр буенда балагызга салкын булыр. Эчкә узыгыз. — Чынлап та, — дип эләктереп алды Ольга, — әйдәгез теплоходка керик. — Тукта әле... — Кызлар, бик иркенләмәгез! — Андрей Николаевичның таләпчән тавышы Ольга өчен иде. — Әнә егетләр дә күренде. — Нинди егетләр? — Анна артына борылды. — Ә-ә-ә... Теплоход йөртүчеләрмени?! Йәрсәләр күтәргәннәр соң алар? — Анна... Әйдә... — Юк! — Хатын алга омтылды да кинәт туктап калды. — Михаилдан башка беркая да бармыйм. Сез утраудан китәргә җыенасыз, шулай бит?! — Әйе, — диде Андрей Николаевич, аның каршысына ук килеп басып, — без утраудан китәргә тиешбез. Һәм сез дә. — Мин китмим. Михаилдан башка беркая да китмим. Ул авырый. — Сез китәчәксез, — дип елмайды Андрей Николаевич. — Ә Михаил да, башка ирләр дә утрауда калачак. Аңлашылдымы? — Ни өчен?! Юк, Михаил барыбызга да китәргә кушты. Алар утрауда калсалар һәлак булачаклар. Михаил шулай диде. Әйдәгез, аларны да алыйк. Барыбыз да китик. Андрей Николаевич чалбарының арткы кесәсенә үрелде. — Безгә ирләр кирәкми, — диде Андрей Николаевич, җан өшеткеч елмаеп, — безгә балалар һәм хатын-кызлар гына кирәк. — Ләкин... — Кинәт Анна катып калды, нәрсәнедер исенә төшергәндәй итте, баласын ныграк кысып, артка чигенде. — Аңлашыла... Димәк... димәк, Кали алиһә турында сөйләвегез очраклы хәл булмаган... — Юк, — Андрей Николаевич Аннаның күзләренә карарга тырышты, — мин бернәрсәне дә очраклы эшләмим. — Димәк... Сез балаларны корбанга китерергә телисез... — Аннаның тавышы калтыранды. — Сез — ерткыч! Сез!.. — Җитте! — дип кычкырды Ольга. — Туктагыз! — һәм Аннаның авызын кулъяулык белән томалады. Аны Андрей Николаевич ягынарак этеп җибәрде дә хатынның кулындагы баланы алды. — Тынычлан, кадерлем, — диде Андрей Николаевич, Аннаның гәүдәсен күтәреп, — утрауда барысы да тәртиптә. Бары тик нервларың какшаганга гына шулай тоела. — Белмим инде... — Мин беләм . Андрей Николаевичның үз-үзенә нык ышанган тавышы хатынны беркадәр тынычландыргандай булса да, күңелендә шик тә юк түгел иде. — Ләкин тынлык... Хәтта яфраклар да шыбырдамый бит... — Ул сиңа гына шулай тоела. Алар Анна белән Серёжаны теплоходка кертеп салуга, сумкалар күтәреп, матрослар килеп җитте. — Булдымы? — диде Андрей Николаевич. — Барысы да тәртиптәме? — Әйе... — диде берсе, — менә Павканың гына коты алынды. — Нәрсәдән? — Бүлмәләрнең берсендә ул әби күргән. — Нәрсә? — Әби кешене күргән, шулай бит, Павка? Павка дәшмәде. — Нинди әби? — диде Ольга, коты алынып. — Нинди әби?! — Юк... — диде, ниһаять, Павка, үзенең көлкегә калуыннан кыенсынып. — Бернәрсә дә күрмәдем. Бары тик Юраны куркытырга гына теләгән идем. — Куркыттың кәҗәне кәбестә белән! — дип көлде Юра. — Ха-ха-ха! Карчык белән куркытырга теләгән мине! Сантый син, Павка! Сант... Кинәт ул күзләрен утрау ягына төбәп катып калды. Йөзе чиксез курку белән җыерылды. Күзләре акаеп чыкты. Авызлары зур ачылды. Әмма бер аваз да чыгармады, тавышсыз-нисез катып калды. Барысы да ул караган якка борылдылар. Тик беркем дә бернәрсә дә күрмәде. — Нәрсә булды сиңа?! — дип, аны җилтерәтергә тотынды Ольга, — Юра! — Юра, анаңны сатыйм! — дип кычкырды Павел. — Син нәрсә күрдең?! — Сез баскан эздә пычрак кала, — диде кинәт Юра җир астыннан чыккан тавыш белән. — Китегез һәм башкача килмәгез. Пычракларыгызны да калдырып китмәгез. Китегез. Барыгыз да! — Юра ! — Син нәрсә сөйлисең?! — Юра, анаңны! Юра аларны ишетмәде. — Китегез! Барыгыз да! һәм башкача килмәгез! — дип кабатлады ул. — Китегез. Килмәгез. — Кем син? — Андрей Николаевич тынычлыгын җуймаска тырышып сорау бирде: — Кем син? Барысы да тын калдылар. Андрей Николаевичның фикер сөрешен аңларга була иде. Юраның аңына ниндидер көч үтеп кергән дә хәзер ул Юраның теле белән аларга, кешеләргә эндәшә. Әлеге көчнең кем икәнен һәм нәрсә теләгәнен белгән очракта... — Китегез! — дип, бер үк сүзне кабатлады Юра. — Килмәгез! — Ник син безне яратмыйсың? — диде Андрей Николаевич, сабырлыгын югалтмаска тырышып. — Син нигә безне куасың? Кем син? — Сез аяк баскан һәр урында пычрак кала, — диде Юра, — сез — корткычлар. — Әмма без яман ният белән түгел... — Сез — корткычлар. — Ә син кем ? — Сез — корткычлар. — Әйттем бит... — дип пышылдады Ольга, — бу утрау безне яратмый... — Без китәбез. Тик... — Китегез. Хәзер үк. һәм килмәгез. Беркайчан да. — Бу утрау безне... — Сантый син, Павка! Ха-ха-ха! — дип көлә башлады кинәт Юра. — Мине карчык белән куркытырга теләгән! — Кинәт барысының да эчке киеренкелектә басып торуын күреп катып калды: — Нәрсә булды сезгә? — Юра... — Андрей Николаевич сүзне ничек башларга белмәгәндәй төртелебрәк торды. — Син әле генә нәрсә булганын хәтерлисеңме? — Ә нәрсә булды? — Син кинәт нәрсәдәндер куркып катып калдың... Син шуларны хәтерлисеңме? — Ха-ха-ха! — дип көлде янә Юра. — Хәтерлим, әлбәттә! Павка мине карчык белән куркытырга теләгән, ә мин карчыксыз да куркыттым. Сезне! Барыгызны да! Ха-ха-ха! Юраның тавышында ясалмалылык бар иде, әлбәттә. Әмма аның чынлап сөйлиме, әллә юри кыланамы икәнен төгәл ачыкларлык дәрәҗәдә түгел. — Син барыбызның да котын алдың, — диде Андрей Николаевич. — Әгәр шаярткан булсаң, максатыңа ирештең. Ләкин, Юра, шаяртмаган булсаң, әле генә ниләр булганлыгын хәтерләмәсәң, дөресен әйт. Чөнки бу уен түгел... — Шаярттым гына, Андрей Николаевич!.. — диде Юра, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып. — Шаярттым гына. — Ярый, әзерләнегез. Егетләр эшкә тотынды. — Шулай да мин ышанып җитмим, — диде Ольга, икәүдән-икәү генә калгач. — Юра дөресен әйтмәде. Ул көлкегә калудан куркып кына... — Белмим... — Андрей Николаевич бертын уйланып торды. — Без, әлеге утрау турында төрле куркыныч хәбәрләр таратып, пассажирлар арасында паранойя тудырырга тиеш идек. Алар һәрбер билгесезлектән куркырга, һәр эштә мистика күрергә тиешләр иде. Балаларның кинәт юкка чыгуына әтиләре берсүзсез ышансын һәм мистик затлар, гайре табигый төшенчәләр турында уйлансыннар, бездән шикләнмәсеннәр өчен шулай кирәк иде. Без бу бурычны җиренә җиткереп үтәдек кенә түгел, хәтта чамадан аштырып җибәрдек һәм үзебез тараткан ялганга үзебез үк ышана башладык. Без үзебез үк паранойяларга әйләндек. Миңа шулай тоела. — Шулай гына булса ярый да бит... — Әнә бит Анна да шундук Кали алиһәне исенә төшерде... — Андрей Николаевич елмаеп куйды. — Билгесезлектә адәм аңы һәрвакыт иң хәтәр нәрсәләр турында уйлый, шуңа ышана. Безнең күңелдәге шик тә шуннандыр. Әгәр яхшы кәеф белән күңелле эш башкарган булсак, утрау да башкача булып күренер иде. Утрауның шундый серле, шомлы булып тоелуы бары тик безнең кәефкә генә бәйле. — Әйе... — Ольга үзен нәрсәгәдер ышандырырга тырыша сыман иде, — шулай... — Син нәрсә ? — Күралмыйм үз-үземне... Күралмыйм! — Тынычлан, кадерлем... — Андрей Николаевич хатынның иңеннән кочаклады. — Иң пычрак эш бу түгел... — Арыдым мин... — Ольга менә-менә елап җибәрер яки истерикага бирелер сыман иде, — арыды-ым-мм... Андрей Николаевич бер мизгелгә тынып калды, һәм кинәт чалбарының арткы кесәсенә үрелде дә, шул мизгелдә үк кулъяулыгын алып, Ольганың борын астына каплады. Хатын бер мәлгә генә аңа аптыраулы карашын төбәде дә дөнья белән бәйләнешен өзеп сыгылып төште. "Безгә ирләр кирәкми, — дигән уй ялтлап үтте. — Безгә балалар һәм хатын-кызлар гына кирәк". 5. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Каяндыр килгән ниндидер тавышлар билгесезлеккә китеп югалды. Бөтен тирә-як тынып калды. Хәтта бөтен дөньяны ниндидер соры билгесезлек чорнап алгандай булды. Тик бу күренеш бары бер мизгел генә дәвам итте дә, барысы да кабат үз төсенә кайтты. Зәңгәрсу күк йөзе. Гамьсез шаян дулкыннар. Серле утрау. Юк, киресенчә... Серле утрау. Гамьсез шаян дулкыннар. Зәңгәрсу офыкта югала барган теплоход шәүләсе... Утрау тып-тын иде. Теплоход күздән югалгач та, инде тавышы ишетелми башлагач та, ул тынлыгын җуймады. Утрау, дошман һөҗүмен кире кагарга әзерләнгән оста сугышчы сыман, читтән килгән һәр хәрәкәтне тоярлык булып катып калган иде. Бары тик бераздан гына күл ягыннан җил исеп куйды. Әлеге назлы җил чамасыз киеренкелекне юкка чыгарды — шундук диярлек яфраклар шыбырдавы, үлән араларындагы бөҗәкләрнең тынгысыз тавышы ишетелде. Әлеге тереклек яр буйларында башланды да акрын гына утрауның үзәгенә таба шуышты. Яфраклар шавы, кошлар сайравы, үләннәр тибрәнүе, бөҗәкләр мыжлавы — барысы берьюлы, ниндидер гайрәтле ташкын булып, җирдән дә, күктән дә һөҗүм иткән чамасыз көчле гаскәр шикелле, утрау уртасына юнәлде дә кеше кулы белән салынган йортны әйләндереп туктап калды. Утрау яши иде. Утрауда тормыш кайный иде. Фатыйма карчык аның сулыш алышын да ишеткән шикелле булды. Бу утрау тере кеше сыман тоелды. Бары тик кеше кулы белән салынган йорт кына чамасыз тынлыкка чумган. Тирә-юньдәге гомумхәрәкәт янында ул берьялгызы үле тынлыкка чорналып, үги булып тора. Хәтта күкрәген киерә биребрәк утыруы да кызгану тойгысыннан башка бер хис тә уятмый. Ул аягүрә басып үлгәндер, тик үлгәнлеген әле үзе дә төшенеп җитмидер шикелле тоела, һәм ирексездән аның авып төшүен көтәсең... Әмма ул җимерелеп төшмәде, бераздан тормыш әлеге йорт эченә дә керде. Әлеге йорт та үз тормышы белән яши башлады. Бүлмәләрдән татлы мышнап йоклаган тавышлар ишетелде. Кемдер төшендә кызын чакырды. Кемдер кешеләрне ниндидер афәт якынлашуы турында кисәтергә тырышып кычкырды. Кемдер, үзенең әрәмгә үткән гомере өчен үкенеп, күз яшьләрен түкте. Йорт яши иде. Беркадәр вакыт үтүгә, төн караңгылыгы сыеклана башлады. Шул рәвешле бар тирә-юньне җиңелчә зәңгәрлек биләде дә, тиздән ул да юкка чыкты. Офыкта кызгылт кояш нурлары күренде. Тагын беркадәр вакыт үтүгә, әлеге нурлар төссезләнә барып, бөтен тирә-якны куе томан чолгап алды. Томан утрау өстендә озак кына асылынып торды. Аннан соң акрын гына утрауның уртасына җыелды һәм, баягы авазлар шикелле шуышып, кеше кулы белән салынган йортны каплап алды. Кешеләр йоклаган йорт томан уртасында калды. Кинәт томан тарала төште һәм, ниндидер кара нур сыман боҗрага әйләнеп, йортны уратып алды, бер үк вакытта боҗраның нурлары, яктыра барып, зәңгәрсу төскә керде. Ул киңәйде. Хәзер инде ул бөтен утрауны чолгап алган зур суга әверелде дә бераздан тагын, җыела барып, кара нурга әйләнде һәм, баягы йортның ишек төбенә килеп, кара-кучкыл багана булып туктап калды. Томан, куерганнан-куерып, кеше сурәтенә керде. Баштарак шәүлә рәвешендә генә булса, бераздан гәүдәсенең төсмерләре ачыклана төште, ә ахырда аның йөзен дә танырга мөмкин булды. Ләкин аның кемлеген белүдән Фатыйма карчыкка җиңеллек өстәлмәде. Аның кем икәнен күргәч, карчык башта үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Ышангач, бөтен булмышын чиксез гаҗәпләнү ялмап алды. Ахырда ул котың алынып куркуга әйләнде дә, Фатыйма карчык үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде. Утраудагы йортның ишек төбендә томаннан яралган зат Фатыйма карчык үзе иде. Ул, кычкырудан туктап, карчыкка тагы бер күз салды һәм үзенең йөзен аермачык күрде. Кинәт аның колагында ниндидер килбәтсез тавыш яңгырады: "...балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә — синең балаларың. Сиңа аларның, кайда булуыннан бигрәк, исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Ха-ха-ха!.." Әлеге тавышның котсыз көлүе ярлардан ярларга бәрелеп кабатлангандай булды. Ха-ха-ха!.. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Фатыйма карчык шабыр тиргә батып уянып китте. Хәер, ул йоклаган да кебек түгел иде. Бу төш тә, саташу да түгел, ә Хәдичә карчыктан калган күрәзәчелек сәләтенең бер дулап алуы гына булды шикелле. Әлбәттә, Хәдичә карчык үзе булса, әлеге вакыйгалардан дөрес нәтиҗә чыгара алыр иде, әмма Фатыйма күргәннәрен нәрсәгә юрарга да белмәде. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бөтенләй юк иде. Өстәвенә соңгы вакытларда кичергән аңга сыймас күренешләр башын бутап бетерде, ә арыган акыл белән тиешенчә фикер йөртеп булмый иде. Карчык уйларга тырышмады да. Бөтен гәүдәсен йомшарткан хәлдә күзләрен йомып, тәгәрмәчләр тавышын тыңлап ятты. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Дыңк-дыңк-дыңкдоң!.. Поезд ашыкмый-кабаланмый гына, үз җае белән чакрымнарны кимерә иде. Ләкин карчыкның тынычлыгы озакка бармады. Ул күзләрен ачты. Купе эче ярым караңгы иде. Тәрәзәдә дә зәңгәрсу караңгылык. Кинәт дөнья шултиклем шыксыз булып күренде, ул үзен илсез-йортсыз бер мосафир итеп тойды, күңелен билгесез авыр хис биләп алды, һәм ул юлдашына эндәште: — Ләйлә... Кемнеңдер җавап биреренә ышанычы бик юк иде. Ләйлә дә, көнозын аяк өсте булып, бер маҗарадан икенчесенә күчеп килгән кыз, арыгандыр, йоклыйдыр. Әмма кыз җавап бирде: — Нәрсә булды, Фатыйма апа?.. — Булмады... — карчыкка Ләйләнең янда икәнен белү дә бик җиткән иде, — болай гына... — Йоклап булмыймы?.. — Әйе... — Фатыйма карчык сүзне үз халәте тирәсеннән читкәрәк алырга тырышты. — Үзең соң?.. Сәгать ничә әле? — Дүртенче ярты. — Соң бит инде. Нигә йокламыйсың?.. — Китап укып киләм... — дип елмайды, Ләйлә. — Шушы караңгыдамы?! Тапкансың... — Аерылып булмый, — Ләйлә тагын елмайды. — бик кызыклы китап. Бәлки, яшь чагында Фатыйма карчыкның да төннәр буе йокламыйча китап укып ятканы булгандыр, тик әле ул, ничек кенә тырышмасын, андый вакытын хәтерли алмады, һәм Ләйләнең йокысын калдырып китап укып ятуы сәердән сәер булып тоелды. Көне буе чабып арыган кеше төнлә рәхәтләнеп йокларга тиеш. Алҗыган кеше өчен татлы йокыдан да ләззәтлерәк башка бернәрсә дә юк. Була да алмый, һәрхәлдә, Фатыйма карчык өчен шулай тоелды, һәм ул Ләйләнең, китапка алданып, шундый рәхәтлектән баш тартуын берничек тә акылына сыйдыра алмады. Аптырагач, әлеге серле китапны күрәсе, кулына тотып карыйсы килде. — Кая әле, карыйм әле шул китабыңны... — Нәрсәсен карыйсың инде аның... — дип көлде Ләйлә, әмма китапны карчыкка сузды, — рәсемнәре юк... Фатыйма карчык сәкегә торып утырды. Ләйлә биргән китапны, авырлыгын билгеләргә теләгәндәй, кулында тибрәтеп алды. Аннан соң битләрен актарып карады, һуш китәрлек бернәрсәсе дә юк иде. Тапкансың кызыгыр нәрсә дигәндәй, иреннәрен бөрештереп куйды да, китапны ябып, тышлыктагы сурәтенә текәлде. Кызның ахмаклыгына аптырап, башын селкеп алды. Валлаһи, менә бер генә дә искитәрлек әйберсе юк. Китапны кызга кире сузарга омтылган иде, үз уйларының дөреслегенә тагы бер кат ышанырга теләгәндәй, аның беренче битен ачып карады, һәм аны чак кулыннан төшереп җибәрмәде. Бөтен күзәнәкләре тетрәнеп куйды. Әллә күземә генә күренәме соң дигәндәй, китапны япты да тагын ачып, беренче битенә текәлде. Берничә кат шулай эшләде. Ахырда, күзләренең ялгышмавына тәмам ышангач, китапның беренче битендәге сурәткә бармаклары белән кагылды. Рәсем дә, бармаклары да юкка чыкмады. Ләйлә, өстәге сәкедән башын сузып, аны тынсыз булып күзәтә иде. Кинәт ул кычкырып көлеп җибәрде. Читтән караганда, карчыкның кыланышы көлмәслек тә түгел иде шул. — Нәрсә, Фатыйма апа, гашыйк булдыңмы әллә? Фатыйма дәшмәде. Ул язучының рәсеме буйлап бармакларын йөртүен белде. Ахырда, китаптагы рәсемгә төртеп, Ләйләгә эндәште: — Ә бу кешене мин беләм . — Искәндәр безнең иң танылган язучы, — дип канәгать елмайды Ләйлә. — Аны барысы да диярлек яратып укый... — Юк... — Фатыйма карчык бер мизгелгә төртелеп торды. — Мин аны... Минем аны күргәнем бар... Ул миңа акча биргәне бар... Мин сиңа сөйләгән идем микән?.. Кара курткалы кеше турында... Бу әнә шул кеше... Бу — Кара Куртка. Ләйлә тагын көлеп җибәрде. — Син, әлбәттә, бутыйсың, Фатыйма апа... — диде ул, карчыкның беркатлылыгына күңеле булып. — Бу язучы белән әңгәмә үткәрер өчен хәтта тележурналистлар да елга якын ут йотып йөри, диләр... — Бутамыйм, — дип бүлдерде аны Фатыйма карчык, — минем бу егетне күргәнем бар. Ләйлә, әлбәттә, карчыкка ышанмады. Әмма бәхәсләшеп тә тормады. — Ярый, синеңчә булсын... — диде ул, кулын сузып, — тик китапны бир инде, Фатыйма апа. Аз гына калды. Укып бетерим. — Нәрсә турында яза инде ул? — Төрле куркыныч вакыйгалар, гадәттән тыш хәлләр турында, — диде Ләйлә һәм авторның һәр китабында диярлек булган тәгъбирне кабатлады: — "Сез үз тормышыгыздан канәгать түгелме? Сез тәмугта яшим дип уйлыйсызмы? Искәндәрне укыгыз, һәм сезгә үз тормышыгыз оҗмах булып тоелачак!" — Мин андый язучыларны яратмыйм, — диде Фатыйма карчык, — андыйлар арасында маньяклар да була, диләр... Үзләре кеше үтерәләр һәм үзләре үк шул хакта китап язалар... — Пүчтәк сүз! — дип көлде Ләйлә. — Мин коточкыч әдәбиятны күп укыйм, һәм, беләсеңме, андый нәрсә иҗат итүчеләрнең барысы да диярлек сабый баланы хәтерләтә. Бредберины ал син, Кингны, Баркерны, рәсемнәрен генә кара — һәркайсының күзләрендә малайлык шуклыгы, эчкерсезлек, яктылык. Андыйлар беркайчан да явызлыкка бара алмыйлар. Карчык дәшмәде. Әлеге язучыларның рәсемен күрү генә түгел, исемнәрен дә ишеткәне юк иде аның. Ә менә чибәр кызларны үтереп, матур киемнәр киендереп су астына җыйган бер язучы турында кино караганы бар иде. Нык тетрәнгән иде ул чагында. Чөнки ул кечкенәдән үк язучыларның пәйгамбәр затыннан булуына ышанып үскән кыз иде. һәм, хәбәрдарлык чоры җитеп, бик күп әдипләрнең "чын йөзен ачу" модага кереп киткәч, кайсының азгын, кайсының ал каш, кайсының намуссыз бәндә икәнлеген дәлилләгән хәбәрләр фонында әлеге кинофильм (исеме хәтердә калмаган инде) аның язучы халкына булган ышанычын тамырыннан йолкып ташлаган иде. һәм аның карашын Ләйләнең сүзләре генә үзгәртә алырлык түгел иде. Кара Куртканың язучы булуы, өстәвенә куркыныч темаларга язучы булуы Фатыйма карчыкның фикеренә куәт кенә өстәде. Тыныч бертөрлелек белән аккан тормышның бозылуына фәкать шушы язучы гына сәбәпче, һәм бөтен җепләр дә шул Кара Курткага барып тоташа иде. Карчык моңа тамчы да шикләнмәде. — Мин укып бетерим инде... — дип кабатлады Ләйлә. — Соңыннан карарсың... — Ярый ... Хәзер ... Фатыйма карчык, һәрбер нечкәлеген күңеленә бикләргә теләгәндәй, рәсемгә текәлде. Аннан соң күзләрен йомып торды да кабат сурәткә ябышты. Беркадәр шулай этләнгәч, китапны Ләйләгә сузды. — Тизрәк укып бетер, кызым... — Нәрсә, әллә син дә кызыктыңмы?! — дип елмайды Ләйлә. — Бирермен. Күп калмады. Алар башкача сөйләшмәделәр. Кыз китапка чумды. Фатыйма карчык урынына ятты да, әлеге рәсемне хәтерендә яңартып, Кара Куртканы аңында тергезергә тырышты... * * * Тук-тук-тук!.. Кемдер ишек шакыган кебек иде. Искәндәр уянгач та, әлеге тавышны ишетергә тырышып, беркадәр тынсыз ятты. Шаку кабатланмады. Ишек төбендәге кешенең аяк тавышы да, ишетелмәде. Искәндәр татлы мышнап йоклап яткан Лолитаның беләген күкрәгеннән сак кына шудырды да тавыш-тынсыз гына торып, аяк очларына гына басып, ишеккә юнәлде. Беркадәр басып торды, һәм кинәт кенә ишекне ачып җибәрде. Ишек артында торучы мондый көтелмәгән хәлдән бер мизгелгә генә коелып төшәргә тиеш иде. Әмма анда беркем дә юк иде. Искәндәр, башын тыгып, коридорга күз салды. Тып-тын. Күрәсең, ишек шакулары төштә генә булган. Гаҗәп! Лолита белән иркәләшкәннән соң булган ике-өч сәгать татлы йокы Искәндәргә тулысы белән җиткән иде. Хәзер ул йоклый алмаячак. Искәндәр электр чәйнеген кушып җибәрде дә ваннага кереп юынып чыкты. Аннан соң, ноутбугын һәм кичә Лолита алып килгән кәгазьләрне алып, кухняга чыкты да кофе йота-йота актарынырга кереште. Кичтән бик сер бирмәскә тырышса да, Лолита алып килгән материаллар арасыннан берсе аның игътибарын җәлеп иткән иде. Искәндәр, гәзит кисентеләрен актарып, шуны эзләде. Монда күбесенчә үзе тараткан яки заказ белән яздырган уйдырмалар һәм имешмимешләр иде. Ул ал арны йомарлап бер өемгә җыйды да кәрзингә ыргытты. Болар үз эшләрен эшләгән һәм хәзер бер әһәмиятләре дә юк иде. Ахыр чиктә өстәлдә бер генә язма калды. Искәндәр кофе уртлады да, урыныннан торып, форточканы ачты һәм тәмәке кабызды. Аны тәмләп берничә тапкыр суырды. Тагын кофе йотып куйды, һәм өстәл артына барып утырды. Гәзиттәге мәгълүмат һуш китмәле түгел иде, дөресрәге, анда телевидение программасындагы "Блокада" дигән сүздән башка бернәрсә дә юк иде. Әмма Искәндәрнең игътибарын нәкъ шушы сүз, шушы төшенчә җәлеп итте. Блокада. Блокада вакытында Ленинградка нәкъ шушы күл аша ярдәм күрсәтелүен дә, әлеге күл һәм андагы утраулар хакында һәртөрле гаҗәп хәлләр, мифлар, имеш-мимешләр күплеген дә ул яхшы белә иде. Шулай да Бөек Ватан сугышы чоры ни өчендер аның игътибарын тартты һәм ул бу турыда Интернет аша мәгълүматлар эзләп карарга булды. Озак кына утырса да, әллә ни яңалык табалмады. Сугышка кагылышлы язмалар, нигездә, коммунизм дәвере рухындагы "Ура! Менә без нинди батырлар!" рәвешендә иде. Күрәсең, бүгенге чор журналистлары өчен бу тема инде кызык түгел, аңа тотынучы юк. Ә бераз соңрак дәвергә кагылышлы мәгълүматларның күпчелеге — утрауларда атом-төш коралы буенча эзләнүләр алып барылуы, хәрби сынаулар үткәрелүе — шуларның нәтиҗәсе буларак, бүгенге экологик хәлнең начараюы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының һәлакәте турында иде. Искәндәр аларга өстән-өстән генә күз йөгертеп чыкты. Әлеге утрауны ул кеше күзеннән читтәрәк, аулактарак ятканы (шулай булмый ни, каныңны туңдырырлык хәбәрләр тудырган утрауга кем атлыгып торсын!) һәм анда кәрәзле телефон тотмаган өчен дә сайлаган иде. Интернет мәгълүматлары белән танышканда: "Ә телефоннарның тотмавында хәрби сынаулар нәтиҗәсе белән бәйләнеш юкмы икән? Радиация яки һәртөрле магнит кырлары сәбәпче түгелме моңа? " — дип уйлап куйды да шуның белән бетте. Кызыклы итеп язылган гадәттән тыш хәлләр дә җитәрлек иде. Күлдә өч алтылы саны төшерелгән өрәккораб йөрүе, аны сугыш елларында да, аннан соң да, хәтта безнең дәверләрдә дә күрүчеләр барлыгы турындагысын тулысы белән укып чыкты. Авторы күрсәтелмәгән иде. Койган да куйган Эдгар По! Шулай ук мондагы утрауларның берсенә ял итәргә килгән югары партия җитәкчеләренең көтмәгәндә-уйламаганда хәбәрсез югалуы хакындагы язма да кызыклы булып тоелды. Илленче елларда бер төркем җитәкчеләр күлдәге кечкенә утрауларның берсендә җәйге ялларын үткәрергә була. Сый-хөрмәтне мул итеп алалар, үзләре белән сөяркәләрен дә ияртәләр. Кыскасы, зурдан кубып пәри туе уздырып типтереп ятуда була исәпләре. Максатларына ни дәрәҗәдә ирешкәннәрдер, әйтү мөмкин түгел. Берничә көннән соң Ленинградка алып кайтырга дип килүчеләр ал арны кабат таба алмыйлар. Утрауда калдырып киткәннән соң, ал арны бүтәнчә беркем дә күрми. Мәкалә авторы партия җитәкчеләренең биографиясен тикшерә һәм кызыклы бер нәрсәгә юлыга — аларның барысы да эчке эшләр органнарында азмы-күпме вакыт эшләп киткән һәм репрессияләрдә катнашкан шәхесләр була. Әлеге иптәшләр, хөкемгә тарттырган тоткыннарның бер өлешен шушы күлдәге утрауларның берсенә алып килеп, "совет фәне өлкәсендәге бөек казанышлар хакына" төрле тәҗрибәләр үткәрәләр һәм ахырда җәзалап үтерәләр. Шушы факт нигезендә автор үзенчәлекле нәтиҗәгә килә: "Тоткыннарның рәнҗешен, нәфрәтен, тискәре энергиясен ниндидер көч үзенә сеңдереп барган, — ди ул, — һәм, горизонтта шушы вакыйгаларга катнашы булган иптәшләр күренү белән, әлеге начар энергияне аларга юнәлткән". Мәкаләне тулысы белән укып чыккач, Искәндәр елмаеп куйды. Кызыклы нәрсә. Шушы идея нигезендә берәр хикәя әтмәлләргә дә мөмкин булыр иде. Әйтик, ниндидер утрауда сәяси тоткыннарны адәм күтәрмәс җәзаларга дучар итәләр. Монда һәрбер көн — тәмуг. Укучы күз алдына бастырсын һәм тетрәнсен өчен берничә канлы эпизод та күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән... Мәсәлән, кеше үзенең яраланып чери башлаган аягын кисә... Яки кулын... Үзе кисә... Чөнки, баш тартса, аның якыннарын һәлак итәчәкләр. Һәм ул иң кадерле кешеләрен югалту куркынычы астында үз әгъзасын үзе кисәргә мәҗбүр, һәм аның күңелендә үзен шушы хәлгә төшерүчеләргә (бер гаепсез көйгә шушы газапларга дучар итүчеләргә!) чиксез нәфрәт. Тыелгысыз нәфрәт. Яралардан, газаплардан, әрнүдән кеше үлә. Шул рәвешле тоткыннарның барысы да бер-бер артлы үлеп бетә. Ләкин, үзләре үлсә дә, нәфрәтләре, каргышлары җирдә кала, һәм шушы тискәре энергия, материальләшеп, җәлладларыннан үч алырга керешә. "Мәетләр таңы"ннан бернәрсәсе белән дә ким түгел!.. Кинәт Искәндәргә күңелсез булып китте. Син менә, яңа китап язам дип, әллә нинди авыр уйларга төшеп бетәсең, тетрәнүләр кичерәсең... Төн йокылары күрмисең... Ә асылда, моның бер кирәге дә юк. Берсе-бер хаҗәтемә дә кирәкми. Интернетны гына актар да — вәссәлам! Монда теләсә нинди темага мәгълүмат табып, әллә ничә китапка җитәрлек белем җыеп була. Ә ул, ахмак... Шушы уйлар белән Интернеттан чыгып, ноутбугын ябып куярга җыенган иде. "Эзләгеч"тә бер нәрсәне күреп тукталып калды. "Кешеләр һәм әйберләр юкка чыга". Бу бөтенләй дә ул эзләгән нәрсә түгел иде. Аны кызыксындырган мәгълүматларга бөтенләй катнашы юк. Әмма әллә теге партия чиновникларының югалуы турындагы хәбәр тәэсирендә, әллә бүтән сәбәп белән, бу мәкаләне дә укырга тотынды: "Кенияның төньягындагы Рудольф күлендә Энваитенет дип аталган кечкенә утрау бар. Утрауның исеме күл ярларында яшәүче эльмоло кабиләсе телендә "кире кайту юк" дигәнне аңлата. Байлыгы һәм уңайлыклары бермә-бер күбрәк булса да, урындагы халык вәкилләре Энваитенетка күченеп китүдән курка, аны зәхмәтле урынга исәпли, һәм моңа сәбәп тә бар". "Шулай булмый ни!" Искәндәр елмаеп куйды. Шомлы исеме таралган утраулардан кешеләрнең ничек куркуын ул яхшы белә иде. Хе-хе-хе... "1935 елларда күлдә инглиз галиме В. Фуш җитәкчелегендәге экспедиция тикшеренүләр алып бара. Бу төркемнең ике әгъзасы М. Шефлис һәм Б. Дайсон әлеге утрауга китә. Ике көн үтүгә, алар, "барысы да тәртиптә" дигәнне аңлатып, яктылык сигналы бирәләр, һәм бу аларның соңгы хәбәре була. Унбишенче көнне иптәшләренең озакка югалуына борчылган өч тикшеренүче утрауга килә. Әмма алар беркемне дә таба алмыйлар. Гомумән, монда бернинди дә тереклек эзе булмый. Марсабиттан чакырылган вертолёт ике көн буена утрау өстеннән оча, аннан соң В. Фушның зур бүләк вәгъдә итүенә алданган ике йөз кеше утрауның һәрбер ташын диярлек әйләндереп чыга. Ләкин бу юлы да бернәрсә дә таба алмыйлар. М. Шефлис белән Б. Дайсон бөтенләйгә юкка чыга. Вакыт үтү белән бу хәл онытыла башлый, һәм эльмоло кабиләсеннән берничә яшь гаилә әлеге утрауга күчә. Алар ярыйсы гына урнашып алалар, базарга әле балык, әле тире һәм сөт сатарга чыгалар. Ә кайвакыт тугантумачаларын да кунакка чакыргалаштыралар. Шулай итеп, утрауның элекке яман исеме бөтенләй онытылган сыман була. Ләкин кинәт утрауда яшәүчеләр базарда да, башка урыннарда да күренми башлый. Аларның шулай күздән югалуы өчен борчылган Лоиенгалани кешеләре сал белән утрауга килә, һәм экспедиция әгъзалары белән булган хәлне кабат хәтерләргә мәҗбүр булалар. Монда бернинди дә тереклек эзләрен тапмый алар. Күченеп киткән кешеләр дә, аларның әйберләре дә тулысынча юкка чыккан була". Искәндәр бер мизгелгә коелып төште. Буыннары йомшарып, башлары әйләнеп киткәндәй тоелды. Бу язманы ул шаярып кына дигәндәй укый башлаган иде. Чираттагы бер маҗара сыманрак. Әмма әлеге вакыйганың ниндидер утрауда баруы турында уйлауга, күңелен шом ялмап алды: "Кечкенә утрау. Шайтан алгыры. Әгәр дә..." Аның фантазиясе бер генә мизгел эчендә әллә нинди коточкыч хәлләрне сурәтләп өлгерде, һәм ул, кызыксынудан бигрәк, үз күңелендәге картиналардан котылырга теләп, янә экранга текәлде. "Югалган авыл турындагы иң борынгы хәбәр 1585 елга алып кайта. Бу вакыйганы кабат-кабат казып чыгаралар, ләкин беркем дә тиешенчә аңлый да, аңлата да алмый. Раноке утравында (хәзерге Төньяк Каролина штаты) Уолтер Рейли инглиз күченүчеләре белән бергә авыл оештыра. Табигать яхшы, җирләр уңдырышлы булгач, ул зурайганнан-зурая бара, һәм сэр Рейли, яңа чәчүлекләр өчен орлык, кирәкле корылмалар хәстәрләргә, бер уңайдан яңа күченүчеләр дә ияртеп килергә дип, Европага кузгала. Ләкин, кире әйләнеп кайтканда, авыл инде юкка чыккан була. Бернинди көчләү яки ашыгыч рәвештә качып китү эзләре дә булмый монда. Шкафлардагы һәм сандыклардагы киемсалымнар, бизәнгечләр шул килеш калган. Коралларга да, азык-төлеккә дә кагылучы булмаган. Бернинди мөлкәт тә югалмаган, таланмаган, таркатылмаган. Бары тик кешеләр генә юкка чыккан. Һәм җәнлек-җанварлар. Бу вакыйга әле дә сер булып кала бирә". Партия чиновниклары турындагы мәкаләне ул барыбер дә тынычрак укыган иде. Хәтта беркадәр гамьсезлек белән укыган иде. Аларның югалуы берничек тә күңелен кузгата алмаган иде. Бәлки, моңа картәтисенең дә совет лагерьларында хәбәрсез вафат булуын белүе сәбәп булгандыр. Хәтта ниндидер хикәя турында да уйлаган иде әле. Ә бу юлы дөньяның эт олаккан бер почмагында булган хәлләр турында укып... Санның сыйфатка әйләнүе шушымы соң әллә?! Шайтан алгыры!.. Юк, сәбәп бөтенләй дә монда түгел иде. Эш әлеге вакыйганың кайда һәм кемнәр белән булуында түгел. Эш аның, гомумән, булуында. Моңа кадәр булган икән, димәк, моннан соң да булырга мөмкин. Димәк, моңарчы кешеләр югалган икән, моннан соң да... Шайтан алгыры!.. "...Неваданың көньягындагы Үлем үзәне дә шундый ук шомлы дан белән билгеле. Үлем үзәненең серләренә ярты гасыр элек монда атом бомбасын сынауларны һәм бүгенге көнгәчә әлеге төбәк өстеннән өчпочмак рәвешендәге тавышсыз аппаратлар очып йөрүен дә өстәргә кирәк. Югалучылар армиясенә соңгы вакытта автомобиль йөртүчеләр һәм пассажирлар да өстәлде..." Моны укуга, баягы уе исенә төште. Петербург янындагы күл, аның утраулары турында укыган чагы. Анда да хәрби сынаулар үткәргәннәр ич!.. "Ә телефоннарның тотмавында хәрби сынаулар нәтиҗәсе белән бәйләнеш юкмы икән? Радиация яки һәртөрле магнит кырлары сәбәпче түгелме моңа?" Шулай дип уйлаган иде бая гына. Уйлаган да оныткан иде. Шайтан алгыры!.. Шайтан алгыры!.. Ул Интернеттан чыкты да ноутбугын ябып куйды. Сантыйга сабышуың бар. Инде суына төшкән кофены йотлыгып эчеп бетерде дә тәмәке кабызды. Аны тәмләп суырды. Бернәрсә турында да уйламады. Дөресен әйткәндә, уйларга курка иде ул. Утрауга киткәннәрдән хәбәр көткәндә, шундый коточкыч мәгълүматлар фонында бер генә уй да юньлелек вәгъдә итә алмый иде. Бер генә уй да! Лолита турындагы уйдан башкасы, әлбәттә... Искәндәр тәмәкесен тартып бетерде дә, ваннага кереп, битләрен юып чыкты һәм, ял итеп алу нияте белән, залга атлады. Аның йокысы туйган иде инде. Ул кабат йоклый алмаячак. Ләкин ул йокларга җыенмый да иде... 6. Бер көнлек билгесезлек Ул күзләрен ачты. Бертын үзенең кайда икәнлеген аңлый алмый торды. Тирә-якка күз салды. "Утрау... Бүлмә... Айгөл кайда икән?.. Бәлки, уянып, яшьтәшләре янына чыгып киткәндер. Тукта, ә ул монда йокладымы соң? Кичә нәрсәләр булды соң әле?" Ул берни дә хәтерләми иде... Кинәт Радикның күңелен чиксез зур әрнү, үкенү телеп үтте. Сүзендә тора алмаган ул... Кызына һәм үзенә биргән вәгъдәсен үти алмаган. Тагын хайван булганчы эчкән. Әнә ич кичә кичтән ниләр булганын да хәтерләрлек хәлдә түгел. Ниләр сөйләп, ниләр кыланып адәм көлдерде икән инде тагын? "Айгөл... Ул әтисенең шундый алкаш булуы өчен җир тишегенә кереп китәрдәй булып гарьләнгәндер. Мөнәсәбәтләр көйләнеп кенә килә дигәндә... Хәзер Айгөл эндәшмәс тә инде..." Боларны уйлауга, җаны тәнен ертып чыгардай булып чәбәләнде, яшәвенең бер мәгънәсе дә юк шикелле тоелды. Балаң белән бергә булганда да, бер генә көн дә эчмичә тора алмагач, аның чынлап та мәгънәсе юк иде инде. Бәлки, шушы утрауның берәр агачына барып асылынырга гынадыр. Яки суга ташланырга? Ул бермәлне суга ташланмакчы булган иде инде. Хатыны белән талашып өйдән чыгып киткәч (ызгышу, әлбәттә, шул эчкечелек аркасында булды), үзенең беркемгә дә кирәксезлеген ныграк тоюдан тормыш белән исәп-хисабын өзәргә иткән иде. Әмма елгага муен тиңентен керү белән, каны суынды, "Мин үләрмен дә котылырмын, ә балаларымны кем карар?" дигән уй ярга сөйрәп чыгарды. Күшегә-күшегә киемнәрен сыкканда да, шул уй җылытты: "Хатынга ир табылыр ул, — дип кабатлады Радик, — ә балаларыма кем әти булыр?" Чынлап уйласаң, аны балалары үлемнән саклап алып калган булып чыга бит. Чынлап уйласаң, шулай... Ләкин Радик бу хакта юри дә уйлап карамады. Суга батарга маташуын эчкечелек дуамаллыгына гына япсартып куйды да бераздан бөтенләй онытты һәм элеккечә хәмер чөмерүен белде. Һәм менә... "Аракы убыры..." Әнисе бермәлне шулай дигән иде. "Ничә ел буена канымны эчеп яшәдең", — диде хатыны да. Мин сиңа башкача түзә алмыйм. Сайла: яки без, яки аракың". Әлеге сүзләрнең хаклыгын аңлый иде Радик. Һәм ул, мотлак, гаиләсен сайлаячак иде. Аз гына вакытка яктырып киткән аңында үзенең шушы хәлгә төшүе өчен гарьләнү сыман бер тойгы ялтлап ала иде. Ләкин ул тойгының гомере бик тә кыска була, аны шундук кысыр горурлык чире күмеп ташлый: "Нәрсә?! Минме алкаш?! Мин әле!.." һәм сайларга тиешлегеңне дә, нәрсәне сайларга кирәген дә оныттыра. Сайласа, ул, мотлак, гаиләсен сайлаган булыр иде. Тик Радик сайламады. Ә бу очракта хәрәкәтсезлек һәлакәткә тиң иде. "Аракы убыры... Канымны эчтең..." Бу сүзләр бүген аның аңында бөтенләй башкача яңгырады. Хатыны да, әнисе дә шулай дигәннәр иде... Радик бу сүзләргә артык игътибар итмәгән иде... Әле менә аның асылына төшенде дә, арка үзәкләре буйлап салкын йөгерде. Ул үзен кеше итеп түгел, ә убырга әйләнгән бер куркыныч зат итеп тойды, һәм бу тойгыга ышанмыйча мөмкин түгел иде. Ул үзенең беренче рюмканы кайчан күтәргәнен хәтерләми иде. Әйтерсең ул вакытта ниндидер гипноз астында яки тирән йокыда булган. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Әйе, шулайдыр, һәрхәлдә, ул вакытларны берничек тә уяу чор дип атап булмый иде. Ул төш кенә иде... Төш кенә... ...Ул ялгызы гына түгел иде. Егет ай яктысында бүлмә идәне буйлап сузылган аяк эзләрен абайлады. Бу эзләр аның үзенеке иде. Ай яктысында ул үзенә каршы утырган өч хатын-кызны күрде. Ханымнар яшь иде. Ай нурына арт белән утырсалар да, ханымнарның күләгәсе төшми иде. Бераздан алар урыннарыннан тордылар, кызгылт яктылык белән балкыган серле күзләрен төбәп, Радикка терәлеп диярлек бастылар да үзара нәрсәдер пышылдаша башладылар. Бу ханымнар аңа таныш шикелле, кайдадыр күргәне бар, тик кайда икәнен генә хәтерли алмаган кебек тоелды. Өчесенең дә тешләре күз явын алыр дәрәҗәдә ак иде. Назлы зөбәрҗәттәй иреннәр арасында алар энҗе булып балкыйлар. Акылга буйсынмас хисләрне кузгатырлык һәм үзеңнең шул хисләреңнән үзең оялырлык ниндидер тылсым бар иде бу ханымнарда. Радик ирексездән аларның назлы иреннәренә тартылды, әмма ул кыюсыз иде, ул аларның үзләре башлап бәйләнүен көтте, бөтен дөньяңны оныттырырлык итеп үбүләрен теләде. Алар нәрсә турындадыр пышылдаштылар да өчесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Аларның көлүе, бәллүр бокаллар чыңын хәтерләтеп, төн караңгылыгын телгән яктылык булып яңгырады, аларның көлүендә якты моң бар сыман иде. Ханымнарның җитен чәчлесе чытлыкланып башын селкеде, ә калганнар аны дәртләндерде: — Әйдә, син башла... Ә без синнән соң. — Ул яшь, чибәр... Ул әле барыбызга да җитәр... Радик, үзен көткән ләззәттән хәлсезләнеп, хәрәкәтләнергә дә куркып ята бирде. Бер генә ялгыш хәрәкәт ясаса да, әлеге ханымнар юкка чыгар, аның бәхетле үбешү турындагы хыяллары челпәрәмә килер төсле тоелды. Җитен чәчле ханым аңа иелде, Радик инде аның балдай татлы сулышын да тойды. Ханымның сулышы башларыңны әйләндерерлек дәрәҗәдә татлы да, шул ук вакытта анда ниндидер ачылык та бар шикелле иде. Ул күзләрен ачарга да курыкты, әмма ябылып бетәрбетмәс керфекләре арасыннан барысын да ачыктаначык күреп торды. Җитен чәч тезләнеп басты да аңа иелде. Наз белән тулы ярым елмаюлы иреннәрен ялмап алды. Иреннәре арасыннан алтын казык булып балкыган энҗе тешләре күзне чагылдырды. Татлы салкынлыкка төренгән дәртле сулышы йөрәкне ярсып тибәргә мәҗбүр итте. Радик ирексездән иреннәре белән Җитен чәчкә омтылды. Ләкин ханымның башы акрын гына түбәнгә шуышты һәм назлы салкын иреннәре Радикның муенына сарылды. Ул муенының уң як өлешендә, бармак белән җиңелчә чирткәндәге шикелле, сизелерсизелмәс кытыклану тойды, ханымның ике үткен теше кагылуга, татлы тетрәнеп куйды, ләззәттән ыңгырашып һәм күзләрен йомып, тилерткеч ләззәт көтте. Кинәт бөтен булмышын яшен көйдереп алгандай тартышып куйды. Ул хәтерләде... Әлеге ханымнарны кайда күргәнен ул яхшы хәтерләде. Җитен чәчле ханымның рәсемен ул аракы шешәсенең этикеткасында күргән иде. Ә кара чәчлеләрен одеколон һәм ниндидер денатурат шешәсендә... Ул күзләрен ачты һәм идәндә торган өч шешәне күрде. Ханымнар юк иде. Алар урынында өч шешә генә калган. Шешәләр, кинәт күз алдында зурая барып, баягы ханымнарга әверелде. Аларның, зөбәрҗәт иреннәрен ертып, азау тешләре балкып тора, ә иякләреннән куе кан агып төшкән иде. — Югалыгыз! Китегез! — дип, рәнҗү катыш нәфрәт белән кычкырды Радик. — Югалыгыз! — Без югалдык, — дип елмайды Җитен чәч. — Син дә югалырсың... — Югалыгыз! — Син хәзер безнеке, — дип, назлы елмайды кара чәчле ханым. — Син — безнең беребез. Менә ничек булган аның беренче тапкыр рюмка күтәрүе! Радик күзләрен йомды. Керфек читләренә ачы яшь саркылып чыкты. Беренче рюмкасын күтәргәндә, чынлап та, ул йокылы-уяулы килеш булган шул. Шулай булмаса, үзенең нинди вампир белән бәйләнгәнен күрә алган булыр иде. Ул күрмәде. Бүген менә бик яхшы аңлый да, тик соң инде... Ул аракы эчә... Юк, аракы аны эчә, ул башкаларны, әнисен, балаларын, якыннарын... Ул бит башкача эчмәскә булган иде. Шулай дип үзенә сүз биргән иде. Тик сүзендә тагын тора алмады. Кичә нәрсә булганын да, ничек кайтып ятканын да хәтерләми. Адәм гарьлеге!.. Үкенү-әрнүләре ничек кенә көчле булмасын, үз-үзеңә кул салу турында уйларга ярамый иде. Тормышыңны шултиклем түбәнлеккә төшереп, гомереңне ботарлап ташлагач, дөньядан китү гадел түгел. Бу гөнаһ кылып, аның җәзасыннан качып киткән шикелле була. Ничек кенә авырга төшмәсен, үзең бозган буразналарны төзәтергә, һич югы, моңа омтылыш ясарга кирәк. Бүген ул сүзендә тора алмады. Булсын... Тагын ташлап карарга кирәк. Тырышкан ташка кадак каккан, диләр ләбаса. Башлаган ниятеңне ярты юлда калдырырга ярамый. Ирләрчә түгел. Әлбәттә, бу үз-үзеңне юату гына иде. Радикның соңгы елларда бер генә тапкыр да башлаган эшен ахырынача җиткергәне булмады. Ул бары тик эчүне генә... көн дә башлады да исереп егылмыйча ташламады. Калганнары исә... Ләкин мең тапкыр гөнаһ кылгансың икән, мең дә беренче эшең дә гөнаһ булырга тиеш дигән сүз түгел бит әле. Адәмчә юлга чыгарга беркайчан да соң түгел. Ул җиңел булмас, әлбәттә. Шулкадәр нәрсәләр майтарып ташлаганнан соң бигрәк тә! Кузгалырга кирәк. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Болай түшәктә аунап ятудан гына берни дә яхшырмас. Урыныннан торып утыргач, ишеккә карады. Аны ачып чыгу куркыныч иде. Оят иде. Кичә нәрсәләр кыланды икән инде. Айгөл дә кайтмый, ичмасам. Кичәге кыланышларын берәр ничек сиздерми калмас иде. Ул үткән кич нәрсәләр булганын хәтерләргә тырышты. Утрауга килделәр... Утрауга килделәр. Урнаштылар, тамак ялгап алдылар. Радик шунда шешәсен ыргытты. Тукта! Кабат авызына да алмаска карар итеп, аракысын форточкадан ыргытты лабаса ул. Аннан соң... Аннан соң йокларга яттылар. Һәм ул беренче тапкыр... (Юк, монысын гомергә дә онытачагы юк!) һәм ул, беренче тапкыр айнык килеш йокларга ятуына сөенеп, татлы йокыга талды. Татлы йокыга талды һәм... һәм әллә нинди яман төшләр күреп саташып чыкты. Радикның йөрәк тибешләре ешаеп китте. Ул калтыранган куллары белән өстәлдәге графиннан су алып эчте, һәм беренче тапкыр... (Монысын да онытмаска кирәк!) Беренче тапкыр стаканнан перегар исе килмәде. Һәм су да әллә нинди җиңеллек белән үтте, һәм кулының калтырануы да юкка чыкты. Стаканны кабат өстәлгә утырткач, ул бармакларын язып карап торды. Алар калтыранмый иде. Мускулларында да тиреңне ертып чыгарлык басым тоелмады. Башы да әйләнмәгән кебек. Нәрсә соң бу? Шайтан алгыры!.. Әллә бу утрауда махмыр шулай җиңел үтә микән? Ә бәлки, ул... Бәлки, ул кичә эчмәгәндер?! Эчмәсә, ниләр булганын хәтерләр иде... Радик тагын бар акылын җикте. Ул үзенең беренче тапкыр айнык килеш төнгә керүенә сокланып йокларга ятты. һәм... һәм төн уртасында ниндидер тавыш ишетеп... Әйе, шайтан алгыры!.. Өрәк!.. Радик атылып барып кичә почмакка ыргыткан капчыкны карамакчы иде, бер адым атлау белән, аягы авыртуга чыдый алмыйча чайкалып китте. Ләкин моңа артык әһәмият бирмәскә тырышты. Аксаклап барып, почмакка текәлде. Капчык юк иде. Ул шкафны актарды, чүгәләп, карават асларына күз салды. Капчык юкка чыккан иде. Бәлки, өрәкне дә төшендә генә күргәндер ул? Бәлки, күп эчүдән күзенә шундый зәхмәтле нәрсәләр күренгәндер? Ләкин ул кичә айнык килеш йокларга яткан иде. Монысын онытып булмый. Бу — вакыйга. "Ярый, шуннан нәрсә? Ә аяк? Шайтан алгыры, аякны нәрсә эшләткәнмен икән?" Кинәт ул барысын да хәтерләде. Ирексездән Айгөлнең караватына күз атып алды, һәм бар булмышын курку ялмады. * * * Хәлил йокысы туеп уянды. Яктырган иде инде. Робертның караватына күз салды да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Үсә малай. Кичә үк теге кыз белән күз-каш сикертешеп торалар иде, бүген кунарга да кайтмаган. Эшләре җитдигә киткән, ахрысы. Ярый, үзләре беләләрдер. Шул ук вакытта күңелен аз гына моңсулык та телеп үтте. Күз терәп торган бердәнбер улы да читкә китсә, бөтенләй япа-ялгыз кала инде ул. Ләкин бу тойгыга ирек бирмәскә тырышты. Нишлисең, табигатьнең кануны шундый. Балаңны гомер буе канат астында тотып булмый, ул кайчан да булса үз тормышы белән яши башларга тиеш. Кичә бик иртә йокларга яткан иде. Роберт кайда икәнлеген әйтеп берәр язу калдырмаганмы дип, өстәлгә күз йөгертте дә, сумкасыннан юыну әсбапларын алып, коридорга чыкты. Душ-фәлән юк иде монда, һәрхәлдә, кичә ул аны тапмаган иде. Бүген дә бүлмәләрнең ишегенә күз йөгертеп кенә алды да эзләнеп тормаска булды. Туалет бүлмәсендәге уңайлыклар белән генә файдаланырга туры килер. Кранда җылы су юк иде. Хәлил тагын елмайгандай итте. Адәм аягы басмаган бу утрауда каян су җылытып куйсыннар инде сиңа. Әле монысы өчен дә бик рәхмәт. Ул тешләрен генә тазартты да, кырыныргамы-юкмы дигәндәй, бер мәлгә икеләнеп торды. Аннан соң юыну әсбапларын җыя башлады. Ярый, тегендә барып урнашкач кына яхшылап тазарыныр. Кырыныр да, душ та керер. Ә әлегә... Озакламый теплоход та килеп җитәр инде. Әйберләрне әзерләп, барлап куярга кирәк. Робертны да табып кисәтергә. Дөньясын онытып йөрмәсен. Бүлмәгә кергәч, урынын җыеп, артык-портык әйберләрен сумкасына тутырып куйды. Тәрәзәгә күз салды. Кояш күтәрелеп килә инде. Тышта кеше заты күренми. Роберт кайда йөри икән? Тышта түгелдер инде. Иртәнге якта салкын була, озак түзә алмаслар иде. Бүлмәләрнең берәрсенә кереп утырганнардыр. Хәлил, ишектән башын тыгып, бертын колак салып торды. Роберт белән теге кыз пышылдашып кына серләшеп утыралардыр сыман тоелган иде аңа. Әмма бер тавыш та ишетелмәде. Болай дип әйтү генә дөрес түгел. Тирә-якта бернинди, бернинди тавыш та ишетелмәде. Бөтенләй дә. Бөтен нәрсә туктап, катып калгандагыдай идеаль тынлык иде. Бу Хәлилгә сәер булып тоелды. Кешеләр әле уянмаган булса да, аларның сулыш алуы, әйләнеп ятуы, гомумән, монда тормыш дәвам итүен аңлаткан нинди дә булса берәр аваз ишетелергә тиеш иде. Ул, әлеге тынлыкны бозмаска тырышып, сак кына ишекне япты. Аннан соң, үзе дә сизмәстән, аяк очларына гына басып, тәрәзә янына килде. Монда тирә-як бик ачык күренми иде. Бары тик болдыр алдындагы буш мәйданчык кына. Бер генә мизгелгә ул мәйданчык үләннәр үскән болынны хәтерләтеп эшләнгән келәмгә охшап китте. Тирә-юньдәге агачлар да чын түгелдер, ниндидер декорациянең бер өлеше генәдер шикелле тоелды. Хәлил форточканы ачты. Аны ачу белән, бүлмә эче җанланып китәр, кошлар сайравы, яфраклар шавы, бөҗәкләр безелдәве, үләннәр чайкалуы булып табигатьнең тынгысыз авазлары кереп тулыр сыман иде. Ләкин форточканы ачкач та берни үзгәрмәде. Юк, үзгәрде. Тынлык моңарчы бары тик бүлмәдә, йорт эчендә генә иде. Ә хәзер тышта да бер аваз юклыгы ачыкланды, һәм моны тоюдан Хәлилнең арка үзәкләре буйлап салкын йөгерде. Тормыш агышы, вакыт туктап калгандыр, шушы үле дөнья арасында ул бердәнбер тере җан ияседер сыман тоелды. Ул хәлсезләнеп караватка утырды. Һәм үзенең әле булса бернинди дә тавыш чыгармаска тырышуын тойды, әйтерсең ул кемнедер уятудан курка иде. Ул чынлап та нәрсәдәндер курка иде. Бер мәлгә караватта утырган килеш үзе дә тып-тын булып калды. Бер генә хәрәкәт тә ясамады. Аның сулышы тукталгандыр, алай гына да түгел, уй-фикерләре дә, хис-тойгылары да бер мизгелгә катып калгандыр шикелле тоелды. Чынында да шулай иде бугай. Көтмәгәндә килгән уйдан ул дертләп китте. Әйтерсең күпмедер вакытка буылып торган уйлары вулкан атылгандай көчле басым белән бәреп чыкты да, тирә-як селкенеп куйды. Әлеге көтелмәгәнлектән ул тагы беразга югалып калды. Бая гына тетрәнергә мәҗбүр иткән нәрсәнең нинди уй, нинди фикер икәнлеген исенә төшерә алмыйча торды, ә хәтерләгәч, аңа ышанырга курыкты. Моның булуы мөмкин түгел иде. Дөресрәге, булуы мөмкин... Ул инде дөньяны җитәрлек күргән кеше һәм булуы мөмкин булмаган нәрсәләрнең юклыгын яхшы белә иде... Ләкин мондый хәл булырга тиеш түгел, булса да, аның белән булырга тиеш түгел иде. һәм әлеге уе чынга чыкса, тормышның гаделсезлегенә бик тә рәнҗиячәк иде. "Бәлки, барысы да элеккечәдер, бары тик мин генә үзгәргәнмендер? Бәлки, мин саңгырауланганмындыр?" Хәлил, каударланып, телефон трубкасына үрелде. Урыныннан торганда, карават пружиналары чыжылдап калды. Моны ишеткәч, ул бәхетле елмаеп җибәрде. Телефон төймәләренә баскалаганда да ихлас елмаюга җәелгән авызын җыя алмады. Төймәләргә баскан саен чыккан җиңелчә пипелдәү авазлары да аңа якты моң булып ишетелде. Нью-Йорк урамында танышып кунакка чакырган татарны бик нык тиргәргә иде исәбе. Ләкин үзенең сау-сәламәт икәненә ышангач, бу уе шундук юкка чыкты. Әгәр бәйләнеш булып, Кара Куртка белән сөйләшү мөмкинлеге булса, ул аңа, кунакка чакырып, шундый бәхетле мизгелләр бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерүдән тыела алмас иде. Ләкин телефон тотмады. Тиздән аның зарядкасы да бетте, һәм Хәлил аны өстәлгә куйды. Ул шат иде. Өстәлгә үрелгәндә, ниндидер кәгазь кисәгенә игътибар итте. Моңа кадәр ничек күрмәде икән, Роберт берәр язу калдырмаганмы дип күз салган иде бит инде. Кәгазь дә өстәлнең нәкъ уртасында ята. Хәер, күңел күзең күрмәсә... Кәгазьгә үрелгәндә, Хәлилнең күңелен сәер бер шик телеп үтте: "Бәлки, ул монда булмагандыр? Әгәр электән шушылай ятса, күрми калмас идем ич? Күзгә бәрелеп ята лабаса". Ләкин ул моңа бирелмәскә тырышты, ә кәгазьне кулына алгач, бөтенләй тынычланып калды. Роберт турында бер-бер яман хәбәр булмагае дип тә курыккан иде. Ә язу бөтенләй Роберт турында булып чыкмады. Ул ниндидер таныш түгел кеше кулы белән язылган иде. һәм бу кәгазь бөтенләй дә Хәлилгә аталмаган. Хәлил, әлеге фикерен тагын бер дәлилләргә теләгәндәй, аны кычкырып укып чыкты: "Дөньяга туар алдыннан, бала Ходайдан сораган: — Ник мин ул дөньяга барам инде? Анда нәрсә эшләргә тиеш булам? Ходай әйткән: Бу бернәрсә дә аңлатмый торган, бер әһәмиятсез кәгазь кисәге, күрәсең, моңа кадәр утрауда булып киткән кешеләрдән калган. Нәрсәдер язылган йомшак катыргыны ниндидер хаҗәткә ертып алганнар да, бу өлеше чүп булып өстәл уртасында торып калган. Хәлил аны учына йомарлады да, чүп савытын эзләп, тирәягына каранып алды. Тапмады. Ә туалет бүлмәсенә шуның өчен генә барып йөрергә иренде. Һәм кесәсенә салып куйды. "Бер чыкканда ташлап китәрмен әле". Кәгазь һәм телефон матавыклары белән бик сизелмәгән иде, шөгыльдән туктагач, тагын игътибар итте — бүлмә дә, йорт та һәм утрау үзе дә һаман тыптыныч икән бит. Үле тынлык. Таң атты бит инде. Бу кешеләр ник уянмый икән соң һаман? Озакламый теплоход та килеп җитәргә мөмкин ич. Россия мәңге шулай төгәллекне яратмый торган кешеләр иле булып калыр, ахры. Әнә бит, әбиләренә кунакка килгән кебек итеп, дөньяларын онытып йоклап яталар. Һәм ярлы яшибез, тормыш шартлары начар дип зарланалардыр әле үзләре. Ике рәхәт бергә килми шул ул. Яки тыныч йокы, яки мул тормыш. Теләгәнеңне сайлап ал да зарланмый гына яшә. Россияннарның уянуына чәй булса да кайнатып кую нияте белән ул ишеккә юнәлде, һәм кинәт туктап катып калды. Исенә төште! һәм ул кесәсенә тыгылды. Баягы кәгазьне алып, тагын бер кат укып чыкты. Татарча язылган иде. Татарча! "Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Хәер... Татарның җитмәгән җире бармыни аның..." Әлеге хәлдә бернинди хилафлык булмаса да, кәгазьнең татарча язылуы аңа сәердән дә сәеррәк булып тоелды. Ләкин бу хакта уйларга бирелеп озак тора алмады, бүлмәләрнең берсеннән ир-ат тавышы ишетелде, һәм Хәлил үз колакларына үзе ышанмыйча торды. Ир татарча кычкыра иде. * * * Бүлмәдәге караватында төш күреп яткан Михаил бу хәлләрнең бары тик төш кенә икәнлеген белә иде. Әмма ул уяна алмады, һәм барысын да өндәгечә кичерде. Төш аның өчен чынбарлык иде. Михаилны Ново-Михайловка чиркәвеннән Мәскәүгә, иң зур Хөкемдар бүлмәсенә китерделәр. Төрмә камерасын хәтерләткән бүлмәдә алар икесе генә иде. Хөкемдар түрдәге өстәл башында ниндидер борынгы китапны актарып утыра. Михаил ишек төбендә бертын басып торды да тамак кырып алды. Ул үзенең гөнаһсызлыгын белә иде. һәм бар кыяфәте белән Хөкемдарга шуны күрсәтергә тырышты. Куркып, кыенсынып тора, гөнаһы бардыр дип уйламасын. Әмма Хөкемдар аңа игътибар итмәде дә бугай. — Сине монда ни өчен китерделәр? — дип сорады ул бераздан, китабыннан күзен алмыйча гына. — Нинди гаебең бар? Михаил сөенеп куйды. Димәк, аның гаепсезлеген сизенгән Хөкемдар. — Белмим, — диде Михаил, елмайгандай итеп, — мин сездән сорарга теләгән идем... Хөкемдар бермәл тын торды. Аннан соң, өстәл артыннан чыгып, Михаилның каршысына килеп басты да күзләренә текәлде. — Сезне еретиклыкта гаеплиләр... — диде ул, моңа үзе дә ышанырга теләмәгәндәй. — Изге чиркәү кушканча яшәмәүдә. — Сез минем гаепсез икәнемне яхшы беләсез, — диде Михаил, тыныч булырга тырышып. — Үз динебезгә, чын христиан диненә, минем беркайчан да хыянәт иткәнем булмады. Хөкемдар, карашларын Михаилдан алып, стенадагы ике башлы сәмруг кош сурәтенә карап торды. Аннан соң кабат өстәл артына барып утырды. Бер як читтәрәк яткан таҗын алып киде. "Патша таҗы! — дип уйлады Михаил. — Әллә ил белән чиркәү идарә итә башлады микән?.." — Сез үз динегезне чын христиан дине дип атадыгыз, — диде Хөкемдар. — Бу безнең динне ялган дип исәпләгән өчен. — Ул бер мизгелгә генә Михаилның күзләренә карап елмайгандай итте. — Тик мин сездән башка нәрсә турында сорыйм. Мәскәү чиркәве хак дип исәпләгән диннән башка бернинди чит дин дә кабул итмәдегезме? — Мин Мәскәү чиркәве ышанган дингә ышанам, һәм сез өйрәткән тәгълиматны гына чынга исәплим. — Бәлки, Мәскәүдә сезнең сектага караган берничә аерым шәхес бардыр һәм алар үзләрен Мәскәү чиркәве дип атыйдыр. Мин үземнең өйрәтмәләремдә, чынлап та, сезнең белән уртаклыгыбыз барлыгы турында әйтәм. Мәсәлән, Алла бар, дим. һәм сез шушы уртак нәрсәләрне хак дип таныйсыз, шул ук вакытта ышанырга кирәк булган башка тәгълиматларны инкяр итәсез. — Мин христианны ышанырга тиешле булган нәрсәләрнең барысына да ышанам. Хөкемдар янә, өстәл артыннан торып, Михаил янына килде. Бертын аның күзләренә текәлеп торды да елмаеп куйды. "Аның елмаюы ясалма, — дип уйлады Михаил. — Күзләре дә пыяла шикелле. Алары да ясалма түгел микән? Бәлки, бу төштә булганга гына шулайдыр?" Ләкин бу хакта озаклап уйланып торырга форсат булмады, Хөкемдарның ясалма ягымлы тавышы яңгырады: — Мондый хәйләләрне мин яхшы беләм. Христианин сезнең секта әгъзалары ышанган нәрсәләргә ышанырга тиеш, дисез сез. Ләкин без болай итеп вакыт кына үткәрәбез. Турысын әйтегез, сез Аллага ышанасызмы? — Ышанам. — Сез Иисус Христка ышанасызмы? — Ышанам. — Сез Изге Мариянең улы Иисус Христка, газаплар кичергән, яңадан туып күккә ашкан Иисуска ышанасызмы? — Ышанам, — диде Михаил һәм Хөкемдарның чираттагы соравын кичектерү өчен өстәп куйды: — Мин моңа ышанырга тиеш түгелмени? Әлбәттә, бу гамәле Хөкемдарга ошамады. Аның тавышындагы ягымлылык мизгел эчендә юкка чыкты. — Мин сездән тиешме-түгелме дип сорамыйм, — диде Хөкемдар тупас кына, — ышанасызмы, дим. — Мин сез һәм башка яхшы гыйлем ияләре ышанырга кушкан бөтен нәрсәгә дә ышанам. — Ә сезнең сектадагы ул "яхшы гыйлем ияләре"нең тәгълиматы минем өйрәтмәләремә каршы килсә? Хөкемдарның шулай юк-бар сораулар белән баш катыруы Михаилның ачуын китерә башлады. "Карт тәре! Өнемдә шулай кылансаң, мин сине кайда олактырырга белер идем". Ләкин ул уен сиздермәде. — Мин сезнең өйрәтмәләргә ышанам. — Ярый. Алтарьдагы тәхеттә безнең Аллабыз Иисусның гәүдәсе торуына ышанасызмы? — Ышанам, — диде Михаил көтелмәгән кискенлек белән һәм бераз йомшартырга теләп өстәп куйды: — Ә сез үзегез ышанасызмы? — Һичшиксез. — Мин дә ышанам. — Минем ышануыма ышанганыгызны беләм. Үзегез ышанасызмы, дип сорыйм. — Әгәр сез минем әйткәнемне аңларга түгел, ә теләсә ничек боргаларга телисез икән, мин сезнең белән ничек сөйләшергә кирәген белмим. Мин гади кеше һәм һәр сүземә бәйләнмәвегезне үтенәм. — Гади кеше булсагыз, гади генә итеп дөресен әйтегез. Ник боргаланырга? — Мин әзер. — Ул чагында... Хак диннән беркайчан да читкә тайпылмавыгыз хакында ант итегез. Михаил агарынып китте. — Әгәр ант итәргә тиешмен икән, мин ант итәм. — Мин сездән тиешме-түгелме икәнен сорамыйм. Сез ант итәргә телисезме? — Сез боерасыз икән, мин ант итәм. — Мин сезне мәҗбүр итмим. Әгәр сез тыелганлыгын белгән килеш моңа барасыз икән, гөнаһысы миңа булачак. Ләкин сез ант итәргә теләсәгез, мин сезнең антыгызны кабул итәргә әзер. — Алайса, әгәр сез боермыйсыз икән, мин ни өчен ант итәргә тиеш?! — Гаепсезлегегезне исбатлау өчен. — Тик мин ничек башларга белмим. — Әгәр ант итәргә туры килсә, мин кулларымны күтәрер идем дә: "Хак диннән беркайчан да тайпылганым юк, Ходай шаһит", — дип кабатлар идем. Хөкемдар өстәле артына барып утырды да, елмая биреп, каш астыннан гына Михаилны күзәтергә тотынды. Михаил кулларын күтәрде. "Тиз генә ант итәргә дә уянырга кирәк. Әнә таң да аткан инде. Бу карт исәр дә җитәрлек дәрәҗәдә ялкытты". Ул авызын ачарга гына уйлаган иде, кинәт күңеленә шик килде. Бу Хөкемдар юри шулай юк-бар сораулар белән баш катыра ич. Асылда, ул барысын да белеп тора. Ул хәтта Михаилның ни уйлаганына кадәр белә. "Дин ул бетеп бара инде. Ә син һаман еретиклар ачыклыйсың. Урамда урта гасыр түгел, урамда — XXI гасыр, һәм чын күңеленнән дингә ышанган бер адәм дә юк. Аңладыңмы, карт ишәк?!" — Килде-китте уйлар белән башыңны чүпләмә, — диде Хөкемдар. — Урамда, бәлки, XXI гасырдыр. Тик син урамда түгел. Әгәр үз гөнаһларыңны танып, Ходайның ярлыкавына ирешмәсәң, ул урамга чыга да алмассың. Әйдә, сузма. Хөкемдар хаклы иде. Михаил, ант итәргә теләп, кулларын күтәрде. — Ходай шаһит... — Тик ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады. Кинәт нәрсәдер үзгәрде, бүлмә юкка чыкты, ә өстәл артында утырган Хөкемдар попка әверелде. Алар кемнеңдер, бик борынгы кешенең ишегалдында иделәр. Шул арада кемдер, башыннан бүреген алып, поп алдына килеп басты. — Василийны мулла күмде, — диде килүче ялагай тавыш белән, — бөл арның туен да мулла итте. Сибгатуллаларның улын да мулла укыта. Василийның зиратын да беләм. Теләсәгез күрсәтермен! — Мулла монда килдеме? — диде поп, моның чынлап та була алуына ышанып җитмәгәндәй. — Килде, чалма берлә килде. Никах укыды. Коръән укыды... Михаил әлеге күренешнең нәрсә икәнен дә аңлый алмый баш ватты. Бүреген тотып поп алдында ялагайланган әләкче аңа таныш та, таныш түгел дә иде. — ...мәчеттә намаз укыта, иман өйрәтә, — дип, сүзен тәмамлады әләкче. — Яз, яз! — диде поп кемгәдер һәм әләкчегә борылды: — Синең исемең кем? — Әхмәт Мөхәммәтшин . Кинәт әләкче Әхмәт Михаилны күреп калды. Күзләрен кыса биреп, бертын аңа карап торды да елмаеп куйды. Әлеге адәмне бик белеп бетермәсә дә, Михаилның тәне эсселе-суыклы булды. Әхмәтнең күзләрендәге ниндидер очкын аны куркырга мәҗбүр итте. — Ә бу кешене мин беләм, — диде Әхмәт, көтмәгәндә алтын тапкандай шатланып. — Ул — татар. — Мин татар түгел...— дип кычкырды Михаил, — мин — христианын. — Ха-ха-ха! — дип көлде әләкче. — Христианын! Кабат Хөкемдар кыяфәтенә кергән поп сораулы карашын Михаилга төбәде: — Син татар? — Юк, мин татар түгел! Түгел! — Ул — татар, — дип кабатлады әләкче, — Казан янындагы бер авылда туып үскән татар малае. Ышан масагыз, әнә әнисеннән сорагыз. Хөкемдар кинәт каяндыр пәйда булган карчыкка карады. Бу карчык Михаилга таныш иде. Утрау уртасында томаннан яралып алдына баскан теге карчык иде бу. Михаил югалып калды. — Син кем? — диде ул бераздан. — Син кем?.. Ләкин әләкченең сүзләре колагына кереп калган иде инде, һәм ул аңа ышанмый булдыра алмый иде. Әлеге карчык аның әнисе булып чыга. Аның әнисе... — Ә син үзең хәтерләп кара, — дип елмайды карчык, тешсез авызын кулы белән каплап. — Хәтерләп кара әле. Мин онытмадым. Ә син? Син дә онытырга тиеш түгел идең... Син мине онытмаска тиеш идең... Син онытырга тиеш түгел идең... — Мин сине белмим, — дип кычкырды Михаил курку катыш нәфрәт белән. — Син минем әни түгел. Мин синең улың түгел. Мин татар түгел. — Син — саф татар, — диде карчык, улын табуына шатлангандай, һәм Хөкемдарга борылды: — Минем улым татар. — Ха-ха-ха! — Әләкче Әхмәт шашып көләргә тотынды. — Ха-ха-ха! Хөкемдар, "китегез әле" дигәнне аңлатып, кулын селтәде, һәм барысы да юкка чыкты. Алар баягы бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. — Димәк, син — татар кешесе, — диде Хөкемдар, барысына да нәтиҗә ясагандай. — Ә үзең христианмын дип ант итәргә җыенасың. — Мин татар түгел! — дип кабатлады Михаил һәм сүзенең нәтиҗәсез икәнен күреп өстәп куйды: — Мин — чукындырылган кеше. Ул, ашыгып, изүен ычкындырды. Тәресен алып, Хөкемдарга сузды. — Менә, күрәсезме?! Мин чукынган! — Ә нинди аерма? — Аерма зур! Мин бөтен яклап та татардан аерылам. Мин бөтенләй икенче, бөтенләй бүтән... Аңлыйсызмы?! Мин... Мин татар түгел... — һәм кинәт Михаил үзенең саф татарча сөйләшүен тоеп тынып калды да ярсып кычкыруга күчте: — Мин татар түгел. Мин бөтенләй башка. Татар түгел! Түгел! — Мин сине аңладым, — диде Хөкемдар тыныч кына. — Ләкин аерма нәрсәдә? Михаил аңламады. — Ничек инде? — Син әле генә үзеңнең анаңны танымадың, — диде Хөкемдар, астыртын елмаеп, — син үзеңне дөньяга яралткан заттан ваз кичтең. Шулай бит?! Михаил дәшмәде. — Шулай булгач, татар булдың ни дә, урыс булдың ни... — Ул Михаилга мәгънәле караш ташлады: — Анаңнан ваз кичкәнсең икән, нинди илдән, нинди диннән, нинди милләттән булуыңның аермасы юк. — һәм ул үзенең кул астындагыларга кычкырды: — Тәмугка! Шул арада кайдандыр пәйда булган бер әзмәвер Михаилны җилтерәтергә тотынды. Ул карышмакчы булган иде, әзмәвер кире каккысыз көч белән якасыннан тотып сөйрәп алды. — Тор, анаңны! — дип кычкырды ул, колакны ярырлык итеп. — Күпме саташырга була! Тор, диләр, сиңа! Уян! Христиан, анаңны себерим... Михаил куркып кына күзләрен ачты, һәм гаҗәпләнүдән артка чигенде. Аның алдында Роман тора иде. — Роман? — дип пышылдады ул. — Нәрсә булды? — Булмады, — диде Радик коры гына. — Син саташканда гына татарча сөйләшәсеңме? — Ничек?! * * * Михаил, торып утыргач, су эчәргә теләп, өстәлдәге стаканга үрелде дә бер мизгелгә катып калды. Стаканны күрүгә, төнлә ниләр булганы исенә төште, һәм кибегүе шундук юкка чыкты. — Нәрсә, кире уйладыңмы, христиан? — дип елмайды моны күзәтеп торган Радик. — Хәзер сөйлә инде, син ни өчен "Михаил" һәм ни өчен татар түгел? Михаил бер мәлгә тотлыгып калды. Үз үткәннәрен сөйләргә җыенмый иде ул. Шулай да бу кешегә тупас кагылырга теләмәде. — Ярый, анысына да вакыт җитәр. — Михаил сүзне икенчегә юнәлтер җай эзләде. Һәм өстәлдә яткан кечкенә кәгазьне кулына алды, — монысы нәрсә тагын?.. "Анна бәләкәч белән урамда йөреп керергә чыгып киткәндер инде, уянса югалтып тормасын дип, язу калдыргандыр". Ләкин иске открытканы хәтерләткән катыргыдагы язу Анна кулы белән язылмаган иде. Михаил, Романның соравыннан качу ниятендә, аны кычкырып укыды: "— Фәрештә сине үз теленә өйрәтер. Ул сине барлык газаплардан, бәла-казалардан саклап яшәр. — Ә мин синең яныңа кайчан кайтырмын? — Фәрештәң сиңа барысын да аңлатыр, — дигән Алла. — Ә ул фәрештәнең исеме ничек?" Ләкин Радик аның бу гамәлен игътибарсыз калдырды. — Син татар егете, шулай бит? — диде ул, һәр сүзенә басым ясап. — Шулаймы? — Шулай. — Михаил кәгазьне кире өстәлгә ташлады. — Ә моның нәрсәсе бар? — Болай гына... Ә үзең Михаил исемле... Сиңа сәер тоелмыймы? — Юк. Ә сиңа? Радик дәшмәде. Чынлап та, хәзер балаларга нинди генә исемнәр кушмыйлар. Аннан соң, керәшен егете булуы да бар бит әле бу Михаилның. Хәзер ул сүзне ни өчен бу рәвешле башлавы өчен кыенсынып куйды. — Ә сиңа сәер тоелмыймы? — дип кабатлады Михаил. — Үзең саф татар егете, ә үзең — Роман. — Радик исемле мин, — дип елмайды ул. — Роман кушамат кына... — Радик?! — Михаил кинәт дертләп китте. Радикка игътибарлабрак текәлде. — Әйе. Ә нәрсә булды? — Юк... Болай гына... Радик әлеге хәлнең болай гына түгеллеген сизгән иде инде, әмма сүз куертмаска булды. — Беләсеңме нәрсә... — диде ул җитди кыяфәт белән, — без монда биш гаилә, һәм өчебез татар. Син, мин һәм Хәмит... — Кем ?! Михаил тагын баягыдай дертләп китте. — Хәмит, дисеңме?! — Әйе. Ә нәрсә булган? — Болай гына... Ә ул... кайсы яктан? — Башкортстаннан. — Ә син ? — Казаннан. Ә син? — Михайловскидан. — Менә таныштык та, — диде Радик, — ә хәзер колагыңны ачып тыңла. Минем кызым кичә кич юкка чыккан иде. Хәтерлисеңме өрәк белән булган маҗараны? Айгөлне эзләп чыкканда, мин күтәрмәдә таеп егылдым. Хәмит ярдәмгә килде, һәм безнең белән нәрсәдер булды. Мин һушымны җуйдым. Ә бүген иртән үз караватымда уянып киттем. Кичә ниләр булганын искә төшергәч, Хәмиткә кердем. Ул да үз караватында йоклап ята иде. Уянгач, ул да үзе белән ниләр булганын исенә төшерә алмый изаланды. Димәк, безне кемдер эшкәрткән... — Мин кичә...— Михаил кичә авырып ятканлыгын әйтергә теләгән иде, ләкин саташуын хәтерләп тынып калды. — Кичә... — Кичә ни булды? — Булмады. Мин кичә яман төшләр күреп саташтым. Мин томан күрдем. Томан эченнән бер карчык пәйда булды, һәм ул карчык... Ул карчык минем әни булырга тиеш... Радик аңа сәер караш ташлады да сүзен дәвам итте: — Карчыклар мәсьәләсен соңрак хәл итәрбез, — диде ул, җитди итеп, — Хәмитнең дә гаиләсе бүлмәсендә түгел иде. Ул берүзе генә йоклап ята иде. Аңлыйсыңмы? Михаил баш какты. — Ә синекеләр кайда? — Белмим... — Михаил кинәт агарынып киткәндәй булды. — Утрау! Утрау безне яратмый. Мин моны килү белән сиздем. Бу гади утрау түгел. Ул безгә һәлакәт әзерли. Без моннан китәргә тиеш идек. Китәргә. Тик... Без китә алмадык... Радик аны бүлдермичә генә тыңлады. — Ә хәзер... соң инде... — Тукта! — диде Радик кискен генә. — Мин мистикага ышанмыйм. — Бу мистика түгел... — Михаил кинәт үзенең чәүчәләкләнүен аңлап туктап калды. Чынлап та, болай паникага бирелергә ярамый иде. Башта утрауны карап чыгарга кирәк. Бәлки, гаиләләре якында гына йөриләрдер. — Тыңлап бетер, — диде Радик ачусыз-нисез генә, — без ал арны эзләргә чыгабыз. Син киен, әзерлән. Ә мин Хәмит белән Хенк янына... — Бәлки, алар якында гынадыр? — Юк, — диде Радик, ишек тоткасына үрелеп, — мин мондагы бөтен бүлмәләрне дә карап чыктым... һәм тирәюньне дә карадым. Хәзер безгә бөтен утрауны бер итеп эзләргә кирәк. Әйткәнемчә, Андрей Николаевич белән Ольга да юк. — һмм ... — Ярый. Яхшылап әзерлән. — Радик ! Радик инде коридорга чыгып өлгергән иде. Ул, канәгатьсезлек белдереп, ишектән башын тыкты: — Нәрсә тагын? — Ә син... Казанның үзеннәнме? — Һы... Нинди аерма?! Радик ишекне шапылдатып япты да китеп барды. "Нинди аерма?!" — дип күңеленнән кабатлады Михаил. "Нинди аерма?! Башкортстан... Казан... Михайловка... Син кайсы яктан? Михайловкадан! Җиңел, җайлы... Син кайсы яктан? Казаннан... Яки Башкортстаннан... Нинди аерма..." һәм ул баягы язу кисәгенә үрелде. Аны кабат-кабат әйләндереп карады. Открытка түгел иде бу. Открытка түгел... Бу фотография кисәге иде. Моннан бик күп еллар элек төшерелгән... Михаил кабат язуга текәлде. "— Фәрештә сине үз теленә өйрәтер. Ул сине барлык газаплардан, бәла-казалардан саклап яшәр. — Ә мин синең яныңа кайчан кайтырмын?.." Михаил янә фотога карады. Берни дә аерырлык түгел иде. Ләкин ул үзенең ниндидер зур ачыш алдында торганын яхшы төшенде. * * * Кемнеңдер кычкырганын ишетеп коридорга чыккан Хәлил тавыш ишетелгән бүлмәгә кермәкче иде. Кинәт кенә якында ишек ачылды да анда Роман пәйда булды. — Син әзерләнә тор, — диде Роман бүлмәдәге кешегә, — мин тегене уятам да... һәм Хәлил белән баш кагып кына исәнләште дә ары китте. — Монда кер, буржуй, — дип дәште ишектән башын тыккан Николай, — татарчага өйрәтермен... Хәлил аның бүлмәсенә атлады. — Ә мине өйрәтәсе юк, — диде ул, тегене чиксез гаҗәпкә калдырып, — мин үзем татар. — Менә сиңа кирәк булса! — Хәмит аны кочаклап алды. — Американ түгелмени син? — Булса соң?! — дип елмайды Хәлил. — Син дә рус бит... — Мин Хәмит булам... — дип елмайды Хәмит тә. — Башкортстаннан. — Хәмит?! — Хәлил аңа сынап карап торды. — Башкортстаннанмы?! — Әйе. Ә үзең соң, буржуй? — Мин — Хәлил. Казаннан. — Нәрсә?! — Хәзер Хәмит аңа сәерсенеп карады. — Казанның үзеннәнмени? — Юк... Мин ярты гомеремне Америкада үткәрдем... Казанда туганмын гына... Хәмит аннан күзен алалмый торды. — Нәрсә? — Юк, болай гына... — диде Хәмит, үзенең әрсез карашыннан уңайсызланып. — Монда ялгадыр инде? — Әйе... — Хәзер Хәлил күзләрен алалмады. — Ә сез? — Без дә ялга... — Ә гаиләгез... — Хәлил сүзсез торудан уңайсызланып кына сорашты, — алар яр буена киткәндер инде? — Белмим... — диде Хәмит, — шулайдыр... Сез утырыгыз әле... Хәмит өстәл артындагы урындыкны шудырыбрак куйды. — Юк, — диде Хәлил, уңайсызланып, — мин сезне борчып тормам... Очрашырбыз әле... — Утырыгыз... — Хәмитнең тавышы катгый иде, — сүз бар. — Ләкин сез... Мин сезне... Бәлки, соңрак?.. — Юк, — диде Хәмит ягымлы үҗәтлек белән, — хәзер үк сөйләшергә кирәк. Җитди мәсьәлә. Хәлил шундук Роберт турында уйлады. Кичә бу адәмнең кызы белән бик күз-баш уйнатышалар иде. Өстәвенә бүген кунарга да кайтмады. Уеннан уймак чыгарып куймасалар ярый да... — Радик чәй куйган... — диде Хәмит, ишеккә атлап, — мин хәзер алып керәм дә... Чәйләп сөйләшербез... — Радик?! — дип сорады кинәт Хәлил. — Радик, дисезме? — Әйе. Роман. Ул да татар егете булып чыкты. — һәм кинәт үзе дә сискәнеп китте: — Радик!.. һәм Хәмит, уңайсыз хәлдән котылырга теләгәндәй, бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты. Хәлил үзенә тәкъдим ителгән урындыкка барып утырды, һәм кинәт өстәл читендәге кәгазь кисәгенә карап катып калды. Бу нәкъ аның үз бүлмәсендәге кәгазьгә охшаш иде. Бер мизгелгә ул ни уйларга белмичәрәк торды да кәгазьгә үрелде. Ләкин нәкъ шул мизгелдә ишек ачылып китте. Хәлил, уңайсызланып, кулын тартып алды. — Әнә теге гәзитне шудырып кына куй әле, — диде Хәмит, — чәйнеге белән генә алып кердем инде. Ул өйрәнелгән җитез хәрәкәтләр белән чәй әзерләде. Өстәл артына утыргач, сүз башлады: — Роберт та өйдә кунмагандыр инде? — Юк бугай... Ә нәрсә булган? — Нәрсә булганын белмим... — диде Хәмит һәм бертын дәшми торды. — Безнең дә балалар кичә юкка чыкты... — Үзләре килешсә инде... Хәмит аңа сәер караш ташлады да елмаеп куйды: — Ә-ә-ә... Сез бит кичә күренмәдегез... Белмисездер әле... — Ә нәрсә булды? Хәмит кичәге хәлләрне кыскача сөйләп бирде. — Бәлки, алар берәр аулак урын гына тапкандыр? — диде Хәлил, үз сүзләренә үзе дә ышанып җитмичә. — Бәлки... — Белмим. Радик бөтен тирә-якны тикшереп чыккан. Беркемне дә тапмаган. Хәтерегездәме, кичә без килгәндә, утрау табигатьнең күңелле бер почмагы кебек иде. Ә бүген ниндидер сәер тынлык. Игътибар иттегезме? — Ләкин моның... — Бу сәер хәл, шулай бит. Балаларның һәм хатыннарның югалуы да сәер. Мин, әлбәттә, барысы да яхшы бетәр дип өметләнәм. Ләкин көтелмәгән хәл дә булырга мөмкин... Шуңа күрә без, җентекләп әзерләнеп, аларны эзләргә чыгарга тиешбез. — Бәлки, ашыгырга кирәктер... — Ашыгырга кирәкми. Беренчедән, без җитди әзерләнеп чыгарга тиеш. Һәрбер көтелмәгән хәлгә әзер булып. Икенчедән, моның ниндидер шаяру гына булуы да ихтимал. Кичә өрәк белән булган хәл шикелле. Кичә бит барыбызның да коты алынды. Ә ул кемнеңдер, костюм киеп, шаяртып йөрүе генә булган. Без инде моны Ольга белән Андрей Николаевичның эшедер дип уйлыйбыз. Шулай ук Андрей Николаевич аларны ниндидер кызыклы сәяхәткә алып китәргә дә мөмкин... — Әгәр алар чынлап та юкка чыкса... — Юктыр, һәрхәлдә, моңа ышанасы килми. Әлеге сәяхәткә чакыру кәгазендә "Онытылмас маҗараларга тулы сәяхәт көтә. Мондый маҗаралардан соң сез тормышның һәм бер-берегезнең кадерен белеп яшәячәксез!" дигәнрәк сүзләр бар иде. Һәм мин әлеге билгесезлекне сәяхәт программасына кергән бер маҗара дип карау ягындамын. — Әмма мин андый путёвка белән килмәдем. Минеке бөтенләй бүтән... — Беләм. Радикка да йөз мең сум отышын алырга чакыру килгән... Ләкин... — Радикка ?.. — Әйе. Хәзер бит туристлык фирмалары күп. Шуңа күрә, ял итүчеләрнең игътибарын тарту өчен, алар һәртөрле оригиналь идеяләр уйлап табарга тырышалар... Хәлил дәшмәде. Ул аны тыңламады да бугай. — Димәк, без өй эчендә дүртебез генә калганбыз... — диде Хәлил бераздан, бик зур уйларга йомгак ясагандай, — дүртебез генә... Хәмит нәрсәдер сөйли иде. Ул аның бөтенләй башка темага сүз ачуына сәерсенебрәк калды да дәшмәде. Хәлилнең әлеге сүзләреннән нәрсәдер аңларга теләп, үзе дә уйга чумды булса кирәк. Әмма Хәлил аңа ирек бирмәде. — Дүртебез генә, — дип кабатлады ул тагын һәм бая өстәлдә күргән кәгазьгә үрелде. — Мөмкинме?.. Мин бая ук карарга иткән идем... — Мөмкин... — диде Хәмит битараф кына. Ул уйлары белән бөтенләй әллә кайда иде бугай. — Дүрт кеше... Дүрт ир... Хәлил, Хәмит, Михаил, Радик... Ләкин Хәлил аны ишетмәде. Ул теге кәгазьгә текәлгән иде. Кәгазьдәге язулар аңа нәрсәдер сөйләр сыман иде. "— Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синең белән булыр һәм барысын да төшендереп бирер. — Ләкин мин бит фәрештәләр телен белмим. Аны ничек аңлармын соң? — дип борчылган бала". Хәлил кинәт сикереп торды да үз бүлмәсенә йөгерде. Хәмит аның бу кыланмышына сәерсенеп калгандыр инде, әмма Хәлилнең башына килгән нәрсә алдында барысы да вак мәсьәлә иде. Әмма Хәмит аның чыгып киткәнен сизмәде дә бугай. Ул билгесезлеккә төбәлеп озак кына утырды да кинәт башын күтәрде. — Сез Казанның үзеннән түгел, — диде аннан соң, — сез... Һәм катып калды. Бүлмәдә ул үзе генә иде. * * * Сабый бала сыман атылып чыккан Хәлил үзләренең ишек төбенә җитәрәк Радикка бәрелә язып туктап калды. Ул, тиз генә гафу үтенеп, юлын дәвам итәргә уйлаган иде, кинәт борылды да Радикның якасыннан эләктерде. Мондый көтелмәгән хәлдән тегесе нишләргә белми аптырады, ә Хәлил, кулындагы кәгазь кисәген аның борынына ук терәп, бер сүзне кабатлады: — Радик! Радик!.. — Һәм үзенең сәер гамәленнән кыенсынып, кулын бушата төште. — Әйт әле... Яшерми генә әйт әле... — Ярсудан аның тамагы кипте, теле көрмәкләнде. — Радик, әйт әле... — диде ул, җавапны Радикның авызыннан суырып алырдай булып, — әйт әле, синең... Синең Хәлил исемле абыең бар идеме? Ниһаять, ул иң мөһим сүзне әйтте дә җиңел сулап куйды. Радикның якасына ябышкан куллары салынып төште. Тамагына тыгылган төер дә язылгандай булды. Көтелмәгән хәлдән югалыбрак калган Радик аңа бермәл сәерсенеп карап торды. Сорауның мәгънәсе аңына барып җиткәч, йотардай булып Хәлилгә текәлде. Авызын ачты. Нәрсәнедер йотып җибәрергә теләгәндәй, хәрәкәтләр ясап алды. Аннан соң карлыккан тавыш белән сыгып чыгарды: — Бар... Хәлил бар... — һәм ул үз сүзләренең мәгънәсен яңа гына аңлап алгандай дәвам итте: — Хәлил... бар... Хәлил бар... Хәмит... Хәмит бар... Абый бар... Хәлил аның авызыннан чыккан һәрбер сүзне йотып алгандай булып күзәтте. Һәр иҗек саен башын кагып торды. Һәр сүз саен иреннәре елмаюга җәелде. — Хәлил... — диде ул, авызындагы аркылы сүзләрне тәртипкә китергәндәй итеп. — Хә-лил... Ул... мин... Мин... Хәлил... Син... Радик... Алар бер-берсен беренче кат күргәндәй катып калдылар. Зур акайган күзләренең читендә кечкенә тамчы пәйда булды. Иреннәре калтыранды, битләре тартышты. Алар үзләренең шушы халәтенә, ничә еллардан соң кабат очраша алуларына шатланалар да, ышанып та җитмиләр иде бугай. Шул кыяфәттә бертын басып тордылар да бер-берсенең кочагына ташландылар. Хәлил артыннан чыккан Хәмит аларны кочаклашып сулкылдаган кыяфәттә күреп чайкалып китте. Буыннары тотмас булды. Ул үз уйларының дөреслегенә ышанырга да, ышанмаска да белми иде әле. Ләкин, боларны күрү белән, бөтен шикләре юкка чыкты. Бөтен булмышын рәхәт тә, газаплы да бер дулкын яулап алды. Әлеге дулкын аның башын әйләндерде, буыннарын буйсынмас итте, һәм Хәмит, чайкала-чайкала, алар янына барып җитте дә, хәле бетеп ауган дулкын сыман, кочаклашкан ике ир өстенә капланды: — Туганнарым минем! Ләкин аның сүзләре беркемгә дә аңлашылмады. Ул сүзләр яралы ерткычның гырылдавы сыман ямьсез дә, газаплы да иде. Берсен берсе кочаклаган өч туган озак кына шул халәттә калды. Бераздан алар, кабат һушларына килеп, кара-каршы басып катып калдылар. — Әти-әни ни хәлдә? Исәннәрме? — дип пышылдады Хәлил чиксез гаепле кыяфәт белән. — Исәннәрме? Әтиәни ничек?.. Радик нәрсәдер әйтмәкче булган иде, тавышы чыкмады. — Белмим... — диде Хәмит. — Белмим... — һәм бераздан күз яшьләре белән өстәп куйды: — Сез дә кайтмалыгызмыни? ! Авыр тынлык урнашты. — Әни исән... — дип пышылдады Радик, үз тавышыннан үзе куркып. — Әни исән... — Әти ? — Ул... — Күптәнме? Радик дәшмәде. Ул хәтерләми иде. * * * Очрашуның беренче дулкыны узгач, алар Хәмитнең бүлмәсенә җыелдылар. Барысы да шат иде. Әлегә авыр хәлләр турында сөйләшмәскә тырыштылар, әмма кайда үрелсәң дә, авырткан бармак бәрелә дигәндәй, анысын да бөтенләй читләтеп булмады. — Мин синең Америкадан икәнеңне белү белән Хәлил турында сорашмакчы булган идем, — диде Хәмит, — тик форсат кына тимәде... — Чын исемнәрегезне белү белән, минем дә күңелгә шик төште, — диде Хәлил. — Бер дә юктан гына шулай туры килү булыр микән, мәйтәм... — Бу — туры килү түгел инде, — дип елмайды Малик, — безне махсус рәвештә җыйганнар бу утрауга. Кемдер махсус эшләгән моны. — Әйе. Очрашу, табышу шатлыгын аулакта үткәрсеннәр дип, гаиләләребезне дә читкә алып киткәннәр. Барысы да махсус эшләнгән моның. Менә күр дә тор, кичкырын балалар кайтып төшәр әле. — Әлбәттә, шулай булыр. Тик кем оештырды икән боларның барысын да? — Һәрберебезгә аерым хат язып, мотлак рәвештә барырлык итеп... — Кем булса да, башлы адәм инде. — Һәм изге кеше. — Мине Нью-Йорк урамында эзләп тапты. Нью-Йорк урамында саф татарча җырлап килә! "Нәрсә, буржуй, куркасыңмы безнең җырдан?" — ди. Ха-ха-ха... — Кем ? — Нәрсә "кем"? — Кем шулай ди? — Белмим. Исем-атын әйтмәде. Кара куртка, джинсы чалбар кигән ир иде... — Кара куртка... — диде Малик, үзе белән булган вакыйганы хәтерләп. — Мин дә күрдем аны... — Сине ничек каптырды? — Башта чиркәүдән чыкканда күрдем... — Кайдан? — Чирк... — Кинәт ул туктап калды. Барысы да шик белән аңа төбәлделәр. Тынлык урнашты. — Мин барысы турында да соңыннан сөйләрмен. Тормышны көйләп җибәрү өчен беркадәр чиркәүдә эшләп алырга туры килде миңа... — Ничек "эшләп алырга"? — диде Радик, Маликның саташуын хәтерләп. — Син чынлап та христианмыни?! — Ну-у... Ничек әйтергә... — Ә син дөресен әйт. — Әйе. Төрмәдә безгә поплар килеп йөри иде. Азат ителгәч, беркая да урнаша алмадым... һәм... һәм чиркәүгә барырга туры килде... — Сатлык! — диде Радик тыелгысыз нәфрәт белән. — Христиан! — Юк, син ашыкма әле... — Иван Грозный чукындырган татарлар да бераздан үз диненә кайткан... — диде Хәлил, балаларга дәрес аңлаткандай. — Динен сатмас өчен үз-үзенә кул салучылар булган. Ә син үз теләгең белән... Аңламыйм. Аңлый алмыйм! — Юк, бу бөтенләй башка нәрсә... — Аерма юк. Динен саткан кеше кеше түгел инде ул. — Ярый, юкны чокымагыз әле, — диде Хәмит, эшнең җайсызлана баруын күреп. — Менә син, Радик, үзең дин тотасыңмы? — Тотаммы-юкмы, әмма мин чукынмадым. — Алай түгел. Бездә инде дин күптән үз асылын җуйган. Мөселманлык күптән юкка чыккан бездә. Алласызлар булып беткәнбез. Ә Малик... Аның, һич югы, табыныр Алласы бар... Ул Алласыз түгел... Бәлки, әлеге бәхәс шуның белән бетәр иде, Малик үзе кыздырып җибәрде: — Ярый, мин динне сатканмын ди... — Ул Хәлилгә текәлде. — Ә бит син дә илеңне саттың. — Мин илне сатмадым. — Син үз Ватаныңны башкага алыштырдың. Нәрсә хакына? Бай, мул тормышта яшәү хакына, һәм аның кемгә файдасы тиде? Синең читкә китүеңнән кемгә рәхәтлек килде? Илеңәме? Туганнарыңамы? Әнкәңәме? Бары тик үзеңә генә. — Бер абыем илен саткан, — дип, күңелсез такмаклады Радик. — Бер абыем динен саткан... Берсе, марҗа сихереннән куркып, читкә чыгып качкан... Бездә икән җыен имгәк... — Ә үзең соң?.. — Мин нәрсә?.. Әни белән бергәләшеп, очын очка ялгап яшибез шунда... Радик үзенең сүз озайтуына үкенә башлаган иде инде. Нинди хәлдә яшәүләре турында төпченә башласалар, барысын да сөйләп бирергә туры килмәгәе. Әле ул мондый сөйләшүгә әзер түгел иде. Шуңа да сүзне икенчегә борырга ашыкты: — Ярый. Бераз бәрелешеп алдык. Тик теге Кара Курткага әйләнеп кайтыйк әле. Аның кем икәнен ачыкласак, бу сәяхәтне ник оештырганын да чамалый алырбыз. — Мин аның кем икәнен әйтә алмыйм, — диде Малик. — Йөзгә таныйм. Ләкин... — Минем бөтенләй күргәнем юк. — Хәмит Хәлилгә борылды. — Кайда эшләгәнен дә әйтмәдеме? — Юк . — Мин дә белмим, — диде Радик. — Кара Куртканың кем икәнен, димәк, беребез дә белмибез. Аның шәхесе билгесез килеш кала. — Тагын бер нәрсә бар, — диде Хәлил, баядан бирле кулында әйләндергән кәгазьне күрсәтеп. — Менә бу — фоторәсемнең бер өлеше. Артында сүзләр язылган. Ул һәрберебездә дә бар. Бармы? — Бар. — Малик кесәсеннән кәгазь алды. — Менә. — Синдә, Радик? — Белмим. Хәзер бүлмәдән урап киләм... Ул әйләнеп кергәч, Хәлил кәгазьләрне бергә җыйды да килеп чыккан язуны барысына да күрсәтеп чыкты һәм кычкырып укырга тотынды: "Дөньяга туар алдыннан, бала Ходайдан сораган: — Ник мин ул дөньяга барам инде? Анда нәрсә эшләргә тиеш булам? Ходай әйткән: — Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синең белән булыр һәм барысын да төшендереп бирер. — Ләкин мин бит фәрештәләр телен белмим. Аны ничек аңлармын соң? — дип борчылган бала. — Фәрештә сине үз теленә өйрәтер. Ул сине барлык газаплардан, бәла-казалардан саклап яшәр. — Ә мин синең яныңа кайчан кайтырмын? — Фәрештәң сиңа барысын да аңлатыр, — дигән Алла. — Ә ул фәрештәнең исеме ничек? — Анысы мөһим түгел. Аның исемнәре бик күптөрле. Тик син аны "әни" дип йөртәчәксең". Барысы да тын калдылар. Тынлык озакка сузылды. Бераздан Малик кәгазьнең артына күз салды, һәм дертләп китте. Фоторәсемнән аңа төшенә кергән карчык карап тора иде. Томаннан яралган карчык. Аның үзгәреп китүен барысы да тойды һәм сораулы караш ташладылар. Ләкин Малик дәшмәде. Ахырда Радик та әлеге рәсемгә карады. Елмаеп куйды. Һәм барысына да күрсәтеп чыкты. — Таныш булыгыз һәм хәтерегездә калдырыгыз. Бу — безнең әни! Әниләре турында искә төшерү барысына да кыен иде. Тагын тын калдылар. Бераздан Малик телгә килде: — Безгә гаиләләребезне табарга кирәк, — диде ул кире каккысыз катгыйлык белән. — һич кичекмәстән! — Бераздан алар үзләре кайтып җитәчәк, — дип елмайды Хәлил. — Бу — махсус оештырылган нәрсә. Утрауның берәр урынында сәяхәттә йөриләрдер әле. — Алар кайтмаячак, — диде Малик. — Без эзләп тапмасак, алар кайтмаячак. — Сәер кеше син, — дип көлде Радик һәм төпчек абыйсын рәнҗетмәс өчен өстәп куйды, — ярый, эзләргә икән эзләргә. 7. Хатын-кыз сурәтендә Санкт-Петербург. Россия. Бу коточкыч ләззәт иде... Искәндәр, әлбәттә, хатын-кыз күрмәгән ир-ат түгел, кәефе килгәндә, ул аларны рәхәтлектән тилерер дәрәҗәгә җиткерә, беренче карашка салкын һәм хиссез булып тоелган гүзәлләрне дә, дөньяларын онытып, яратышуның тылсымлы дулкыннарына биергә, хайвани авазлар чыгарып, үз-үзен белештермичә чәбәләнергә мәҗбүр итә ала. Һәм аларның газаплы да, татлы да авазлар белән шыңшый-шыңшый, рәхәтлек капкынына эләккән ерткычтай бәргәләнүен, ләззәттән тартышкан йөзләрен, атылып чыгардай булып зур ачылган күзләрен күрү ирнең үзенә дә чиксез куаныч өсти иде. Мәхәббәт түшәгендә, гадәттә, ул хаким иде. Тик бу юлы бөтенләй башкача килеп чыкты... Кай арада үзенең хакимнән колга әверелүен ул сизми дә калды... һәм ялкынланып янган учакка ялантәпи баскан кешедәй илереп бәргәләнде... Ул, чынлап та, учакта иде... Ләззәт учагында... Ул бер генә нәрсә теләде... Әлеге тилерткеч татлы газапның тәмамлануын һәм шул ук вакытта мәңге дәвам итүен... һәм аңының җуелмыйча калган бер өлеше белән дөньяда шундый ләззәт тә була алуына гаҗәпләнде... Бераздан барысы да тынып калды... Ул вулкан булып атылды да күккә ашты... Һәм беркадәр вакыттан үз караватында уянып китте. Тәненең бөтен күзәнәкләре дә чиксез ләззәттән хәлсез тибрәнә иде әле... һәм колагында ягымлы да назлы бер җыр яңгырый... Искәндәр аның сүзләрен дә аңлый кебек... Аңламый да... "Уйла-си-не... Ви-ла-си-ни... Бу-ла-сө-ю... Ви-ла-си-ни..." Юк, Искәндәр җырның сүзләрен аңламый иде. Ул бары тик әлеге моңнан таралган ләззәт диңгезендә генә тибрәнде... Лолита да, һушсыз булып, аның янәшәсенә сузылып төшкән иде бугай... Искәндәр аның озын кара чәчләреннән иркәләде... Лолита назлы бармакларын аның эченә куйды... Шул рәвешле бер мәлгә тын калдылар... Көтмәгәндә телефон шылтырады. Күпме вакыт үткәндер, әйтүе кыен. Бәлки, алар йокыга киткән булганнардыр, бәлки, татлы изрәү белән онытылып кына торганнардыр, әмма телефон тавышы икесен дә кабат бу дөньяга алып кайтты. Лолита да, Искәндәр дә бер үк вакытта торып утырдылар, һәм, эшнең нидәлеген аңлап алгач, Лолита елмаеп куйды да, назлы очаларын биетеп, ваннага атлады, ә Искәндәр трубканы алды. — Әйе, — диде ул, канәгатьсезлеген яшерергә дә җыенмыйча, — тыңлыйм. — Искәндәр! — дигән таныш тавыш ишетелде теге очтан. — Уяттыммы?.. Телефон тотар зонага җитү белән шылтыратырга булдым... — Хәлләрең ничек? — диде Искәндәр, тавыш хуҗасын танып. — Көтә-көтә көтек булып беттем инде. Тыңлыйм сине, Андрей Николаевич. — Барысы да тәртиптә, — диде Андрей Николаевич. — Утрауда дүртесе генә калды. Гаиләләре безнең белән. Әлегә барысы да йоклыйлар. Тиздән уянырга тиешләр. Хәлне аңлатып бирәбез дә ял базасында калдырып китәбез. Үзгәрешләр юктыр бит? — Юк. Димәк, барысы да тәртиптә? — дип сорады Искәндәр, Андрей Николаевичның җавабына ышанып җитмәгәндәй. — Бернинди көтелмәгән хәл дә килеп чыкмадымы? Әлбәттә, ул Андрей Николаевичка ышана иде. Бары тик үз шикләрен генә таратырга теләде. — Юк, — диде Андрей Николаевич, — көтелмәгән нәрсә юк. Бары тик... — Нәрсә?! — Искәндәрнең елмаюга ерыла башлаган авызы кинәт җыелды. — Нәрсә булды? — Бары тик Ольга гына арыды. Аңа утрау ниндидер сәер булып күренә башлады. Гадәттән тыш тынычлык... Һәм... Йөк артыннан киткән егетләр дә... Юра белән Павка... Алар да ниндидер сәер хәлгә тарыган шикелле тоелды... Ләкин соңыннан бары тик безне куркыту өчен генә шулай кыланганнарын әйттеләр. Әлбәттә, алай булуы да мөмкин. Бәлки, моңа артык әһәмият бирергә кирәкмидер, тик мин сине кисәтергә булдым инде. Гаепләмә. — Зарар юк... — Искәндәр бер мәлгә тынып торды. — Үзең ничек уйлыйсың соң? — Ирләр утрауда калды. Балалар һәм хатын-кызлар безнең белән. — Андрей Николаевичның тынычлыгы Искәндәргә һәрвакыт ошый иде. — Без, гаиләләрен ял базасында калдырганнан соң, утрауга кабат барырга мөмкинбез. Ул-бу була калса, ирләр күзәтү астында булыр. Тик мин куркыныч хәл килеп чыгар дип уйламыйм. — Яхшы. — Мин бәйләнештә торырмын әле. Хуш иттекме? — Рәхмәт сиңа, Андрей Николаевич. Ходай ярдәменнән ташламасын! Бәйләнеш өзелгәч, Искәндәр җиңел сулап куйды. — Ничек, — диде Лолита, — яхшымы? — Әйе, — Искәндәр елмайды, — барысы да Аллага шөкер генә сыман... һәм ул Андрей Николаевичның сүзләрен Лолитага җиткерде. — Мин бик шат, — диде хатын ихлас күңелдән, — мин дә курыккан идем... Искәндәр дәшмәде. Андрей Николаевичның хәбәре бераз тынычлык өстәсә дә, ул һаман борчыла иде әле. Әлбәттә, аның кәефе Лолитаның игътибарыннан да читтә калмады. — Ә синең ул кешең... Андрей Николаевич... Ышанычлы адәмме соң? — Ник алай дисең? — Ну... — Лолита уңайсызланыбрак калды, — акча өчен генә йөргән кеше, бәлки... Бәлки, ул... Хәзер аферистлар да җитәрлек бит... Искәндәр, елмая биреп, аның аркасыннан сөйде. — Эш акчада гына түгел... — Бераздан ул сүзен куәтләбрәк куйды: — Эш бөтенләй дә акчада түгел. Мең тугыз йөз туксан өченче елда миңа хәрби корреспондент исеме астында Таҗик — Әфган чигендә эшләргә туры килде. Ә Андрей Николаевич... Кем дип әйтим... Кыскасы, без аның белән утны-суны бергә кичтек һәм берберебезне берничә тапкыр үлемнән дә алып калдык... Ул — бик ышанычлы кеше. — Мин бик шат, — Лолита елмайды, — мин хәзер барысы да уңышлы тәмамланырына тулысынча ышанам инде. Рәхмәт сиңа! Искәндәр аптырабрак калды: — Ни өчен ? — Барысы өчен дә, — диде Лолита, серле елмаеп, — барысы өчен дә! Искәндәр аны үзенчә аңлады һәм, әле генә ләззәт диңгезендә йөзгән чакларын уйлап, татлы елмаеп куйды. — Үзеңә рәхмәт! Лолита аны ирен очыннан гына үбеп алды. — Сәер кеше син, Искәндәр. Аптырыйм мин сиңа, билләһи... — Нәрсә?! * * * Лолита чынаягындагы кофены болгаткан арада беразга гына тынып торды да тагын дәвам итте. Сөю ләззәтләрен бергәләп татыганнан соң, Искәндәр аңа тагын да кадерлерәк тоела башлаган иде. Шушы кадерле кешенең күңелен аңларга азапланды бугай. — Син — җитеш тормыш белән яшәүче кеше. Танылган язучы, — дип тезеп китте Лолита, — бөтен халык күз төбәп торган талант иясе... — Бөтен халык?! — Искәндәр көлеп җибәрде. — Син бөтен халык китап укый дип беләсеңме әллә?! — Барыбер, — Лолитаның үз сүзе сүз иде, — китапны халыкның иң каймагы укый, һәрхәлдә, милләтнең асыл затлары үз язучыларын, зур язучыларын белеп, танып тора. — Шулай булсын иде дә ул... — Искәндәр моңсу елмайды, — тик мине беркем дә танымады... Лолита аның тел төбен аңламады. — Нәрсә, син үзеңне белмиләр дип уйлыйсыңмы әллә?! — дип кызып китте ул. — Алайса, китапларың нигә шундый зур тираж белән тарала? Һәр әсәреңне көтеп алалар, һәм, ниһаять, котырган гонорарларны сиңа ни өчен түлиләр?! Бәлки, син бөтен язучы да үзең кебек мул тормышта, кайгы-хәсрәтсез яши дип уйлыйсыңдыр?! Хәер, алай уйлавың да мөмкин... Синең шикеллеләр гади адәм балаларының хәле белән артык кызыксынып тормый. Хәтта рәсми сөйләшүләрне дә башкалар аша алып баралар. Ә монда... гап-гади бер карчык... теләнче карчык сине нәрсәсе белән җәлеп итә алды? — Белмим... — Аны елмая биребрәк күзәткән Искәндәр уйга калды, — чынлап та белмим. — Кызык... — дип, үзенекен тукыды Лолита. — Олы бер китап гонорарын туздырып, аның балаларын эзләп табу. Фатир чыгымнарын күтәрү, һәм шушы адәм ышанмаслык нәрсәне оештыру... Язучы гаепле елмаеп куйды. Әйе... Искәндәрнең мондый сәер эше һәркемгә дә гаҗәп булып тоелыр иде... — Мин бу хакта яңа китап язам, — диде, ниһаять, Искәндәр, үзенең шулкадәр акча туздыруы өчен акланырга теләгәндәй. — Нәшрият белән килешү дә төзелгән инде. Тема эзләп баш ватасы түгел, нәрсәләрдер уйлап чыгарасы да юк. Барысын да ничек булган, шул килеш язып кына барасы. Язучы өчен иң җиңел эш. Боларның барысы да дөрес кебек иде. Ләкин Лолита моның белән генә тынычланмады: — Юк, мин бөтенләй ул хакта түгел. Әлеге карчык сине ничек җәлеп итте икән, дим... Хәтта китап язсаң да... Бу бит бөтенләй синең жанр түгел. Син — куркыныч вакыйгалар остасы. "Сез үз тормышыгыздан канәгать түгелме? Сез тәмугта яшим дип уйлыйсызмы? Искәндәрнең әсәрләрен укыгыз һәм сезгә үз тормышыгыз оҗмах булып тоелачак!" Синең һәрбер китабыңда диярлек шундый тәгъбир тора, һәм китабыңны кулына алган һәрбер кеше, аны укыганда, үзен сират күпере аша чыккандай тоячагын белә. Ләкин кинәт... Ниндидер бер карчык... Дөресен генә әйткәндә, Искәндәр үзе дә моңа Лолитадан ким гаҗәпләнми иде. — Белмим, — диде ул, әлеге уйның нәрсәдән кабынып киткәнен хәтерләп, — Казанга мин гонорар алырга гына килгән идем. Бер повестем буенча кино төшерергә җыенган "Оскар рекордс" студиясенә дә кереп чыгарга булдым. Анда Илфак Шиһапов дигән бик талантлы бер язучы эшли. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле. Шуның белән тәмәке тартып, төрле темаларга сөйләшеп торганда... Әлеге дә баягы шул татар тормышы турында сөйләшә идек бугай... Ул көтмәгәндә әйтеп салмасынмы: "Әнә фәлән урамда бер апа хәер сорашып йөри. Беркөнне сөйләшеп тордык. Дүрт малай карап үстергән. Янындагысы — ачыган ал каш, ә калган өчесенең яшь чакта чыгып киткәннән бирле кайтып күренгәннәре юк икән". Шушы хәбәрне ишеткәч, мин салкын су белән коендырган сыман булдым. Күз алдымнан хәер сорашып йөргән теге апа китмәде. Төштән соң ук эшләрем бетсә дә, Казанда калырга булдым. Аны эзләп табып, кичкә кадәр читтән генә күзәтеп йөрдем. Бу эшнең мәгънәсезлеген аңласам да туктый алмадым. Икенче көнне дә күзәттем... Өченче көнне дә... Исем-атын белгәч, үз каналларым буенча балаларының кай төбәктә икәнен ачыкларга тырыштым. Танылган кеше булуның рәхәт яклары күп ул, һәркем сиңа ярдәм итәргә әзер тора. Ачыклау кыен булмады, һәм... малайларының кай якларда икәнен белүгә, әллә нинди тетрәнү кичердем. Берсе — Америкада, берсе Башкортстанда яшәп ята, имеш. Ә берсе, христиан динен кабул итеп, чиркәү әһеленә әйләнгән. Белмим... Бәлки, болай чагыштыру урынсыздыр, әмма ул апа миңа Казанның, Татарстанның үзе шикелле тоелды... Тын калдылар. Бераздан Лолита тагын телгә килде: — Мин синең әсәрләреңне дә, журналистлар белән әңгәмәләреңне дә укып, күзәтеп барам, — диде ул, елмая биребрәк, — ләкин сине милләт өчен бик исе китә торган кеше дип белми идем... Искәндәр чынаягын ирененә тидергән генә иде. Кинәт ул аны кире өстәлгә утыртты. — Нәрсә?! — Ул, үз колакларына ышанырга теләмәгәндәй, Лолитага текәлде: — Нәрсә дисең?.. — Син бит һәр әңгәмәңдә диярлек "Мин сәясәт белән шөгыльләнмим!", "Милләтне саклау минем эш түгел!" дип кабатларга яратасың... — дип, гаепле елмайды Лолита. — Шулай түгелмени?! Искәндәр дә елмайды. — Шулайдыр... Ләкин эш бөтенләй дә анда түгел. Мин сәясәт белән шөгыльләнмим, сәясәт минем белән шөгыльләнә. Менә нәрсәдә мәсьәлә! һәм милләт белән дә шулай. Минем эш, урамга чыгып, "Яшәсен татар!" дип кычкырып йөрү түгел. Мин юньле әсәр язам икән, аны татар укыячак. Татар укый икән, теле сакланачак. Әсәрләремне үз иткән башка милләт кешеләре дә татарга хөрмәт белән караячак. Шулаймы? — Шулай да... — Шуңа күрә мин сәясәт белән дә, милли мәсьәләләр белән дә шөгыльләнмим. Алар белән минем әсәрләрем шөгыльләнә. Лолита пырхылдап көлеп җибәрде: — Вампирлар турындагы әсәрләр... Зомбилар хакындагы... — Кинаяңне аңлыйм... Ләкин тоташ авыллары белән үз телен югалтып барган халык вампирга әйләнгән кешедән нәрсәсе белән артык? Русның уртакул җырчылары куйган концертларга икешәр меңгә кереп, үз җырчысын: "Билет хакын биш йөз иткән, бирән!" — дип сүккән халык кайсы ягы белән зомби түгел? Лолита җитдиләнде: — Ә син халык турында артык югары фикердә түгел... — Үзе хакында халык үзе югары фикердә булырга тиеш. Ә безнекеләр үзенең мескенлегенә җуелмас ышаныч белән рәхәтләнеп яши бирә. Үз Илһамын урысның иң беткән җырчысыннан да түбән бәяли ул... һәм үзе шуны тыңлап юана... — Бу нәфрәтме? — Юк, әрнү. Тын калдылар. Бераздан Искәндәр дәвам итте: — Фатыйма карчык турында белгәч, шушы әрнү кабат кузгалды. Татарның да бит бер өлеше чит илләрдә, бер өлеше Башкортстанда, бер өлеше чит диннәрдә. Ә ата йортын сакларга тиешлесе исерек. Юк, хәмердән генә түгел... Белмим нәрсәдән икәнен дә. Тик ул — исерек. Ул айнык кеше кебек, алдын-артын карап, иртәгәсен уйлап эш йөртми... — Искәндәр бер мәлгә тынып калды да тагын дәвам итте: — Татар өчен шуннан да куркынычрак нәрсә булырга мөмкин?! Ә син моны минем жанр түгел дисең... Коточкыч вакыйгалар өчен мистика гына кирәкми. — һәм елмаеп куйды. Күзләрендәге моң гына таралмады. — Беләсеңме, Фатыйма карчык минем өчен иң кадерле бер шәхескә әйләнде. Мин бит детдом малае... Бәлки, үз әти-әниемә насыйп булырга тиешле хисләр дә шушы корткага юнәлгәндер, һәм мин аңа ярдәм итәргә тырыштым. Тулай торак өчен түләп куйдым. Балаларын табып бирәсем килде. Дөресен генә әйткәндә, мин аларны бик мескен сурәттә яшиләрдер дип уйлаган идем. Мин аларны тормыш сазлыгыннан тартып алырга әзер идем. Ләкин һәркайсының җитеш тормышта нормаль кеше кебек гомер сөрүен күреп ачуым килде. Балда-майда йөзеп яшә дә әти-әниеңнең хәле турында уйлап та бирмә, имеш. Мин "әти-әни" дигән сүзгә Аллага табынгандай табынып үстем. Тик Алланы да, әти-әнине дә күргәнем булмады. Минем гомер эченә бер генә тапкыр да "әти" дип әйткәнем юк. Аңлыйсыңмы?! Син аны аңламыйсың. Ә болар... һәм Фатыйма карчыкның балалары миңа дошман шикелле тоелды. Мин аларны җәзага тарттырырга теләдем. Үз балаңны югалтуның нәрсә икәнен татытып карыйсым килде, һәм мин аларны төрле сәбәпләр белән шушы утрауга җыйдым. Калганын син беләсең инде... — Ә син, чынлап та, ул утрауда яшәдеңме? — Әйе. Бер атна буе. — Мин анда сине күрдем... — дип елмайды Лолита. Тик Искәндәр аның шаяруына игътибар итмәде: — Мин башта көн саен бер баланың югалуы турында уйлаган идем. Бүген Хәлилнеке, әйтик, иртәгә Радикныкы... Ләкин утрауда яшәгәндә, бу уйдан кире кайттым. Ул чиксез авыр җәза булып тоелды. Аннан соң гөнаһсыз балаларны да, аларның әниләрен дә кызгандым, һәм аны менә шушы рәвешле символик җәза белән алыштырдым. Монда бернинди курку да, коточкыч хәлләр дә түгел. Бары тик билгесезлек кенә. Үз әниләре турында оныткан ирләр балаларының кайда икәнлеген белмичә иза чигә. Исәнме алар, түгелме? Кая киткәннәр, нигә кайтмыйлар? Бер көнлек билгесезлек. — Ләкин утрауның даны... — Беләм. Утрау турындагы яман хәбәрләр электән дә бар иде. Ләкин күбесен, соңгы вакытларда таралганнарын, мин оештырдым. Бу әллә ни кыен булмады. Гәзитләр, кызыклы булса, һәр хәбәрне бастырырга тора. Чынмы-ялганмы икәнендә аларның эше юк. Радио-телевидение белән дә шул ук хәл. Ә коточкыч вакыйгалар уйлап табу минем өчен... үзең беләсең... — Димәк, син утраудагы гадәттән тыш хәлләргә ышанмыйсың? — Юк, әлбәттә... — Искәндәр бераз икеләнеп торды. — Башта аз гына шикләнү бар иде... һәм... шикләнүнең иң зурысы, гадәттән тыш хәлләрдән бигрәк, кешеләрнең үз-үзен тотышына кагыла иде бугай. Җиткән кызлар, сөлектәй егетләр... Бер-берсенә гашыйк булып, җенси мөнәсәбәткә кереп куйсалар дип тә курыктым. Хәзерге яшьләр анысын да бик озакка сузып тормый бит... Әти-әниләренә дә бик ышанасы түгел... Талаш-сугыш чыгуы да мөмкин иде... Дөресен әйткәндә, мин әле дә бераз шикләнәм. Бер утрауда дүрт ир. Дүртесенең дә гаиләсе юкка чыккан. Бер-берсен гаепләп, юләрлек эшләп ташлаулары да бар. Әлбәттә, алар иртә белән үк үзләренең бертуганнар икәнен аңлаячак. Ләкин... һәм мин түземсезлек белән таң атканын һәм кич җиткәнен көтәм. Кичкә без аларны барып алачакбыз. Һәм бары тик шунда гына мин тынычланып калачакмын. Тулысынча. Искәндәр кофесын уртлап куйды. Әлеге сүзләрне тирән ышаныч белән әйтсә дә, күңелендә ниндидер корт кыбырдый иде. Ул, әлбәттә, игътибар итмәскә тырышты. Ләкин корт туктамады. — Тиле син... — Лолита Искәндәрнең чәчләреннән сыйпады. — Тиле... — Ник? — Язучы моңсу елмайды. — Хәер, шулайдыр шул... — Анага тәкъдим иткән гамәл — Аллага тәкъдим иткән гамәл, — диде Лолита, үзалдына сөйләнгәндәй. — Бу дөньяда бөтен нәрсә дә хатын-кыз сурәтендә. Хәтта Алла да. Бу аның Искәндәрнең эшен акларга тырышуы иде бугай, һәрхәлдә, иргә шулай тоелды. — Искәндәр... — Лолита сүз башлады да әйтергәмеюкмы дигәндәй туктап калды, — син... Ир аңа төбәлде. Ул көтә иде. — Беләсеңме... Мин әле башланган эшеңнең уңышлы бетүен телим. Бар күңелем белән. Бөтен булмышым белән. Мин бу дөньяда кемгәдер табынам икән, ул кеше — син. Мин сиңа бернинди дә газап теләмим. Син, чынлап та, бәхетле тормышка лаек шәхес. Ләкин... Искәндәр аның бармакларын, учына алып, күкрәгенә кысты. Бу мизгелдә аңа иң кирәге шушы сүзләр иде. Бу аның аңлауга, җылы сүзгә иң мохтаҗ чагы иде. — Әйе... — дип пышылдады ул, Лолитаның күзләренә чиксез наз белән төбәлеп, — барысы да уңышлы тәмамланыр. Изге эш начар бетми ул. Лолитаның күзләрендә кайгыртучанлык һәм наз артыннан газап та карап тора сыман тоелды. Бу, бәлки, Искәндәрнең хәлен җиңеләйтә алмавы өчен әрнү тойгысы булгандыр. — Ләкин... — дип сүзен дәвам итте Лолита, — ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта да син гаепле булмаячаксың. Беркайчан да үзеңне гаепләмә, ярыймы?! Искәндәр баш какты. — Беркайчан да үзеңне гаепләмә! — диде Лолита, сабый балага сабак биргән сыман. — Беркайчан да! — Ярый... Лолита, өстәл артыннан чыгып, Искәндәрнең каршысына килеп басты. Ир дә күтәрелде. Хатын аның муеныннан кочып алды да назлы иреннәре белән язучының иреннәренә сарылды. Озак үбештеләр. Сулышлар — сулышка, җаннар җаннарга үрелде. Бераздан Лолита бармагын Искәндәрнең иреннәренә аркылы куйды. — Сабыр бул! — диде ул, елмая биребрәк. Һәм җитдиләнеп өстәде: — Миңа вакыт җитте. — Нәрсә?! — Мин китәргә тиеш, Искәндәр... — Шушы вакыттамы?! — Мондый көтелмәгән хәлдән Искәндәр ни әйтергә дә белмәде. — Әйе, — диде хатын, — шушы вакытта. Нәкъ шушы вакытта. Тик син борчылма. Искәндәр дәшмәде. Ул үзләренең беренче кат очрашкан чагын хәтерләде. Елга вокзалында тора иде Искәндәр, Лолита аның соңгы китабын тотып килеп җитте: зоо — Гафу итегез... — дип, кыяр-кыймас кына елмайды ул, — ә сездән автограф алырга мөмкинме? — Әйдәгез соң... — Искәндәр, ручкасын эзләп, кесәсенә тыгылды, — кем дип языйм? — Лолита. — Матур исем, — дип елмайды Искәндәр. — Кайсы якка кайтасыз соң? — Монда эшлим мин... — диде Лолита, үзенең монда эшләвенә гаепле сыман. — Ял итүчеләрне каршы алып, кирәкле маршрутка озатып торам. Сез дә ялгамы? Искәндәр аңа карап алды да тынып калды. Ханымның турагентство формасында булуына бөтенләй дә игътибар итмәгән икән. Чибәрлегенә дә. Мондый гүзәл ханым белән танышып каласы иде дә, вакыты ул түгел. Ә бәлки... Кинәт аның башында бер фикер туды. — Ә сез миңа ярдәм итмәссезме? — диде ул, аның күзләренә төбәлеп. — Бик зур бер йомыш бар иде... — Әлбәттә! — Лолита балкып китте. — Рәхәтләнеп ярдәм итәчәкмен! — Сез нинди эш икәнен дә сорамадыгыз... — дип елмайды Искәндәр. — Әгәр минем кулымнан килердәй булмаса, сез сүз башлап та тормас идегез бит, — диде Лолита һәм, күзләрен кыса биребрәк, аңа төбәлде. — Ә кулымнан килердәй нәрсәне мин сезнең өчен бик теләп башкарачакмын. — Сез хаклы, — дип елмайды язучы. — Вакытыгыз бармы? Лолита баш какты, һәм алар якындагы кафега кереп утырдылар... Танышуларына күпме генә вакыт узган... Шул кыска гына аралык эчендә гомер буе бергә яшәгән кешеләрдәй якынайдылар. Күңелләрендә мәхәббәт яралды, һәм кинәт... Моның сәбәбен Искәндәр берничек тә аңлый да, аңлата да алмады. Бәлки... — Лолита, син миңа үпкәләмәдеңме?.. Лолита аңа ягымлы шелтә белән бакты: — Искәндәр... — Әү, Лолита... — Беркайчан да үзеңне гаепләмә! — дип кабатлады тагын Лолита. — Беркайчан да! Син вәгъдә бирәсеңме? Искәндәр баш какты: — Тик нигә... — Шулай кирәк. Искәндәрнең сораулары күп иде, әлбәттә. Тик ул төпченүдән уңайсызланды. Шулай да бер сорауны бирми булдыра алмады: — Тагын кайчан очрашабыз? — Белмим, — Лолитаның тавышы әрнүле иде. — Бәлки, беркайчан да... — Димәк, син... — Юк, Искәндәр, мин сиңа үпкәләмәдем, — диде Лолита, сагыш тулы карашын аңа төбәп. — Синнән аерылу минем өчен олы газап. Әгәр мөмкин булса, гомеремне синең белән яшәп бетерер идем. Беркая да җибәрмәс идем сине. Яныңнан беркая да китмәс идем. Ләкин бу мөмкин түгел, һәм миңа китәргә кирәк. — Ни өчен? — Искәндәрнең җаны өзелгәндәй булды. — Ни өчен мөмкин түгел? Лолита яшьле күзләрен читкә алды. — Искәндәр... — дип сулкылдады ул, — газапланырга мәҗбүр итмә мине!.. Сорашма берни дә!.. Бар... Бар, син залга чыгып тор. Ә мин... Мин аз гына тынычланыйм... Бар, Искәндәр... Үтенәмен... Аңа башка чара калмады. Лолитага якты бер тылсым булып сарылган карашын көч-хәл белән кубарып алды да, хәлсез сөйрәлеп, залга чыкты. Аңа авыр иде. Ул үз гомерендә күп кешеләр белән хушлашты, иң-иң якыннарын югалтты, чамасыз әрнүләр кичерде. Бер карасаң, алар алдында әлеге күренеш вак кына бер аерылышу сыман иде. Бүгенгә хушлашалар. Лолита каядыр китә. Бәлки, кабат беркайчан да очрашмабыз, дигән була ул. Ләкин Искәндәр аны эзләп таба ала ич. Ул Лолитаны эзләп табачак, һәм кабат очрашачаклар. Бәлки, иртәгә үк бергә булырлар?! Лолитаның китүе югалту түгел. Бу тик вакытлыча аерылышу гына. Ләкин шушы вакытлыча гына аерылышу ни өчен зур югалтулардан да газаплырак булып тоела соң? Лолитаның китүе ник аны газапларга сала? Ник? Искәндәр моңа берничек тә җавап бирә алмый иде. Үзен төрлечә юатырга тырышса да, Лолита белән бүтән беркайчан да очраша алмаячакларын ул күңеле белән сизә иде. — Хуш, Искәндәр!.. Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан ул дертләп китте. Ул да булмый, ишек ябылган тавыш ишетелде. Искәндәр шунда ташланды. Лолитага, һич югы, бер сүз әйтергә, һич югы, соңгы кабат карап калырга теләде ул. һәм аның артыннан ук атылып коридорга чыкты. Хатын монда гына булырга тиеш иде. Баскычка тиклем коридор буйлап хәтсез генә атларга кирәк әле. Искәндәр аны баскычка тиклем озатып куячак, һәм... һәм соңгы кабат үбеп алачак. Мәңгегә дә онытылмаслык итеп. Шул уйлар белән коридорга атылып чыкты да көтелмәгән хәлдән катып калды. Лолита юк иде. Монда яшеренер, ышыкланыр урын да юк — барысы да уч төбендәге кебек. Кайда булган соң? Бәлки, ялгышканмындыр, Лолита бүлмәдән беркая да китмәгәндер дип, ул кабат керде. Бүлмәләрне, шкафны тикшереп чыкты, хәтта карават астын да калдырмады. Тик Лолита гына табылмады. — Лолита! — дип әрнеде аның җаны. — Лолита... Һәм колагына назлы тавыш ишетелде: — Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта да син гаепле булмаячаксың. Беркайчан да үзеңне гаепләмә, ярыймы?! Искәндәр, тавышның үз аңында гына яңгыраганын белгән хәлдә, баш какты. — Беркайчан да үзеңне гаепләмә! Беркайчан да! * * * Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Поезд ашыкмый-кабаланмый гына, үз җае белән чакрымнарны кимерә иде... Фатыйма карчык, Искәндәрне аңында тергезергә теләп, озак этләнде. Үзенең бөтен рухын, бөтен көчен шуңа җикте ул. Ләкин язучының дөньясына үтеп кергәч, үзен бик кечкенә, бик әһәмиятсез бер җан иясе итеп тойды. Бу чынлап та олы бер дөнья, бүтән бернәрсәгә дә охшамаган, берни белән дә чагыштыргысыз катлаулы мохит иде. һәм язучы шушы дөньяның Алласы иде. Аны үзе тудырган тормыш, үзе яралткан кешеләр уратып алган һәм ул кешеләрнең һәркайсы үз язмышы белән яши, үзенчә сулыш ала. Безнең дөньяда Алланың ни уйлап, ни кылырын белеп булмаган шикелле үк, Искәндәрнең аңына үтеп керү дә мөмкин түгел иде. Фатыйма карчык үзен бик катлаулы лабиринтка эләккәндәй тойды. Әлеге дөньяга бер адым гына атласа да, ул кабат чыгу юлын тиз генә табачак түгел иде. Әлбәттә, Хәдичә карчык үзе булса, бәлки, нәрсәдер майтара алыр иде дә, тик Фатыйма, тәҗрибәсе булмау сәбәпле, үз көченә ышанып җитмәде һәм кабат чынбарлыкка кайтуны хушрак күрде. — Хуш, Искәндәр!.. Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан ул дертләп китте. Бу Фатыйма карчыкның тавышы түгел иде, ул язучы белән саубуллашырга уйлап та карамады. Шундук диярлек ишек ябылган тавыш ишетелде. Фатыйма карчык янә куркуга калды. Ул бернинди ишек аша да кермәгән иде бу дөньяга, һәрхәлдә, ул шапылдап ябыла ала торган матди ишек түгел иде. "Ишек. Шапылдап ябыла торган". Шунда аның аңында әлеге ишекнең сурәте пәйда булды, идәненә затлы келәмнәр җәелгән якты коридор... Коридорга атылып чыгып, кемнедер эзләгән Искәндәрне дә күреп калды ул. Аның йөзендә чиксез гаҗәпләнү иде. Бер мизгелгә генә күреп калды. Аннан соң ниндидер көч урыныннан кубарып алды да, ачык тәрәзә аша чыктылармы, әллә башка җирдәнме, Фатыйма карчык монысын абайламый калды, алар урамда пәйда булдылар, һәм ул әле генә үзләре чыккан йортны күрде. Бу кунакханә иде. "Искәндәр шушы кунакханәдә урнашкан булырга тиеш" дигән уй ялтлап китте һәм шундук аны шом алыштырды. "Мине кемдер алып бара. Кемдер эләктереп алды һәм очыртып алып бара". Ул карышырга, үзе белән үзе идарә итәргә тырышып карады. Әмма берни дә килеп чыкмады. Чынлап та, аны кемдер алып бара иде. Күз иярмәс тизлек белән очып, алар ниндидер зур су өстенә килеп чыктылар, ә бераздан аста кечкенә кара нокта күренде һәм, якынайганнан-якыная барып, кечкенә бер утрауга әйләнде. Утрау, ерактан караганда, ярым түгәрәк рәвешендә иде, әйтерсең Җир шары суга баткан да аның иң караңгы бер өлеше генә күренеп калган. Тауны каплап үскән агачлар, агачлар арасыннан куе караңгылык булып ыржаеп торган текә таш ярлар таң алдының сыек зәңгәрлегендә ничектер шомлы булып күренде. Алар, утрауның уртасына узып, ике катлы йорт өстенә килеп туктадылар, һәм Фатыйма карчык, үзенең чит-ятлар тәэсиреннән азат ителүен тоеп, өскә күз салды, һәм мизгел эчендә генә, бары тик бер мизгелгә генә үзен тартып китерүче көчнең кем икәнен дә чамалап-күреп калгандай булды. Бу озын кара чәчле хатын-кыз иде. Аның кыяфәтен күреп, Фатыйма һушын җуя язды — кешенең баш сөякләреннән ясалган таҗ кигән, ажгырып торган еланнарны муенса итеп таккан. Фатыйма күргәненең чынбарлык икәненә ышанырга теләмәде. Бу бары тик коты алынган аңның уйнап алуы гына булгандыр. Чөнки аны күтәреп килүче затның куллары да санап бетергесез шикелле иде. Уң кулларында ул ялтырап торган зур хәнҗәр һәм кеше башы тоткан. Фатыйма карчык аны бары тик мизгел эчендә генә күреп калды. Ә бәлки, бөтенләй дә күрмәгәндер. Чиксез куркудан әлеге гыйфрит аның күзенә генә күренгәндер. Әмма моның чынлап та шулаймы-юкмы икәнен ачыклау чарасы булмады, икенче мизгелгә үк аны монда сөйрәп китергән көчнең эзе дә калмады, ә тагы бераздан ул үзенең улларын күрде. Әлеге йортның бүлмәләрендәге караватларда йоклап яткан ирләр Фатыйма карчык күз алдына китергән, аның төшләренә кергән балалар түгел иде инде. Болар олы ирләр иде. Әмма Фатыйма карчык аларның үз балалары икәнен шундук аңлады. Барысы да тирән сулыш алып, татлы мышнап йоклыйлар иде. Фатыйма карчыкның күңеле рәхәтлеккә тулды. Ләкин шундук игътибары тынгысызланып боргаланган Маликка төште дә, Фатыйма карчык сак кына аның янына килде. Малик ниндидер куркыныч төшләр күреп саташа иде бугай. Ул боргаланып, тартышып алды, һәм ниндидер аңлаешсыз сүзләр сыгып чыгарды. Фатыйма карчык аны уята да, тынычландыра да алмый иде. Гомумән, әлеге хәлендә ул күзгә күренмәс күзәтүче генә була ала, беркемгә дә ярдәм итә алмый, бернәрсә дә үзгәртә алмый иде. Моңа бераз күңеле кителгәндәй тоелса да, улларының исән-сау икәнен күрүдән ул бәхетле иде. — Син кем? — диде Малик бераздан. — Син кем?.. Фатыйма карчык дертләп китте. Улы аны күргәндер сыман тоелды. Әмма ул Маликның бу сүзләре саташып кына әйтелгәнен дә белә иде. Шулай да дәшми кала алмады. Улы белән сөйләшү, аралашу теләге тыелгысыз көчле иде. Әлбәттә, бу әлеге хәлдә мөмкин түгел, ни генә әйтсә дә, Малик аны ишетмәячәк. Әмма карчык өчен, Маликның ишетүеннән бигрәк, улына үзенең эндәшә алуы мөһимрәк иде. — Ә син үзең хәтерләп кара, — диде ул. Чынбарлыктагы тормышта булса, Фатыйма карчык бу сүзләрне шелтәле елмаю белән әйтер иде. — Хәтерләп кара әле. Мин онытмадым. Ә син? Син дә онытырга тиеш түгел идең... Син мине онытмаска тиеш идең... Син онытырга тиеш түгел идең... Ләкин Маликның җавабы Фатыйма карчыкның котын алды. — Мин сине белмим, — дип кычкырды Михаил курку катыш нәфрәт белән, — син минем әни түгел. Мин синең улың түгел. Мин татар түгел. Юктыр, бу да саташуда гына әйтелгән сүзләрдер. Шулай булырга тиеш. Башкача була алмый. Ул берничек тә Малик белән аралаша алмый. Моның шулай икәнен аңлаган хәлендә, ул җавапсыз кала алмады. — Син — саф татар, — диде карчык шатлыклы сабырлык белән, — минем улым — татар. Кинәт аны ниндидер көч йорт алдына сөйрәп чыгарды. Андагы томан баганасы куерды да кеше кыяфәтенә керде. Һәм ул моңа кадәрге күрәзәләрендәге карчыкны күрде. Бу Фатыйма карчыкка ике тамчы судай охшаш иде. — Кем син? — диде Фатыйма карчык, кыяр-кыймас кына. — Мин — син, — диде томаннан яралган карчык. Аның шулай җавап биререн көткән иде Фатыйма карчык, шуңа да сабый бала белән сөйләшкәндәгедәй итеп кабатлап сорады: — Юк, мин ул — мин. Ә син кем? — Син ул — мин, — дип елмайды карчык, тешсез авызын каплап. — Ә мин — син. — Синең исемең кем? — Фатыйма ... — Син кайдан соң? — Син беләсең... Фатыйма карчык тагын нәрсә сорарга белмичәрәк торды. — Балаларың бармы? — Бар. Дүрт улым бар... — Исемнәре ничек? — Мөһим түгел... — Ничек инде "мөһим түгел"? — Алар — минем балаларым. Ә исемнәре мөһим түгел. — Ә әти-әниең кем? — Син беләсең... Фатыйма карчык тагын тукталып калды, һәм кинәт сорап куйды: — Монда ничек килеп эләктең? — Син белерсең... Кинәт ниндидер кул аны кабат күккә күтәреп алды. Бу юлы ул үзен күккә күтәрүчене аермачык күрде. Бу бернинди дә гыйфрит түгел иде. Башында коточкыч таҗы да, еланнардан торган муенсасы да юк. Бу бары тик озын кара чәчле, утыз яшьләр тирәсендәге гүзәл ханым иде. — Сәяхәт тәмам, — диде ул, моның өчен үзе гаепле сыман елмаеп. — Сез мине гафу итегез инде... — Ни өчен ? Карчык аңа рәхмәтле иде. — Барысы өчен дә... — дип, гаепле елмайды ханым, — гафу итегез... Кинәт барысы да юкка чыкты. Дыңк-дыңк-дыңк-доң!.. Поезд, ашыкмый-кабаланмый гына, үз җае белән чакрымнарны кимерә иде. Фатыйма карчык бертын тәгәрмәчләр тавышын тыңлап ятты да, дөньяда үзенең ялгыз түгеллегенә ышанырга теләгәндәй, аваз салды: — Ләйлә... — Әү, Фатыйма апа, — диде Ләйлә, шуны гына көткәндәй. — Син дә йокламыйсыңмыни? — Ерак калдымы әле? — Бар әле, — диде Ләйлә, аның түземсезлегенә елмая биреп. — Иртәнге унбердә генә барып җитәбез... Фатыйма карчык беркадәр вакыт дәшми ятты да өзелгән сүзне дәвам иткәндәй сорап куйды: — Ләйлә, ә кунакханәләрнең рәсеме төшерелгән китап буламы икән? — Белмим, — диде Ләйлә, — хәзер вокзалларда шәһәрнең карталары сатыла бит. Шунда гына булмаса. Нигә кирәк соң ул? Фатыйма карчык торып утырды: — Мин Искәндәрнең кайсы кунакханәдә тукталганын беләм бугай. — Искәндәрнең?! — Ләйлә дә торды. — Син берни дә бутамыйсыңмы? — Бутамыйм, кызым... — Фатыйма карчык үз сүзенә үзе дә ышанган кебек түгел иде, — бутамыйм. — Ярый, — Ләйлә, күңеленнән аның белән килешмәсә дә, сүз озайтып тормады, — кайсы кунакханәдә икәнен белгәч, такси гына яллыйсы кала инде. Карчык кеткелдәп куйды. — Алай ук гади эш түгел шул... — диде ул, җитдиләнеп. — Мин ул кунакханәнең исемен дә, адресын да белмим. — Монысы инде яхшы түгел, — Ләйләнең тавышында ягымлы шелтә ишетелеп калды. — Алайса, бәлки, безгә хатта күрсәтелгән адрес буенча гына барыргадыр? — Юк, анда күңелем тартмый. — Фатыйма карчык бертын дәшми торды. — Кунакханәнең рәсемен күрсәм, мин аны таный алыр идем... — Белмим инде... — Ләйләнең кәефе төшкәндәй булды. — Андый китапны тиз генә таба алырбыз микән? — Бәләкәй кунакханә түгел ул... — диде Фатыйма карчык, үзенең аз белүе өчен үкенгәндәй. — Ун-унбиш катлы. Түбәсендә зур хәрефләр белән исеме дә язылган. Тик мин аны укый алмый калдым... Әллә укып оныттыммы... Әмма рәсемен күрсәм... — Андый зур кунакханәләр күптер инде хәзер... — Ләйлә кинәт балкып китте. — Шәһәргә багышланган открыткалар тупланмасында да булырга мөмкин... — Карталарда, открыткаларда... — диде карчык, Ләйләнең фикерен куаларга тырышып. — Тагын кайда? Уйла, кызым, уйла. Хәзер эш синнән генә тора. — Карталарда, открыткаларда, истәлекле китапларда, — дип кабатлады Ләйлә. — Петербургта чыга торган гәзит-журналларда... Тагын кайда?! Карчык дәшмәде. — Тагын кайда?! — дип үзалдына сөйләнде Ләйлә. — Тагын... Вокзалларда белешмә бүлекләре эшли... Аларда кунакханәләр турында мәгълүмат булырга мөмкин... Тагын... Ун-унбиш катлы булгач, бик бәләкәй дә түгел бит инде... Андыйлар күп дигәндә дә иллегә тулмыйдыр... Аннан соң... Зур кунакханәләрнең вәкилләре, һич югы, рекламалары булырга мөмкин вокзалларда. Тагын... Тагын... Ләйлә сөйләгән саен, Фатыйма карчыкның күңелендә ышаныч арта барды. Ни генә әйтсәң дә, унбиш катлы кунакханә салам эскертендәге энә түгел. Табарга мөмкин. Ләкин Фатыйма карчыкка аны бик тиз, бик ашыгыч рәвештә табарга кирәк иде. — Тагын, Ләйлә, тагын... — дип кабаландырды ул. — Уйла инде, кызым... — Тагын... — Ләйлә кинәт туктап калды. Тынлык урнашты. Фатыйма карчык, бик сабырсызланса да, тынлыкны бозарга кыймады. — Ник башта ук башыма килмәгән?! — дип кычкырып җибәрде бераздан Ләйлә һәм идәнгә сикереп төште. — Интернет! — Нәрсә? — Фатыйма карчык компьютерлар дөньясы белән бөтенләй диярлек таныш түгел иде. — Нәрсә нит дидең? — Интернет... — дип кабатлады Ләйлә. — Интернетта кунакханәләр турында мәгълүмат була. Кайберәүләр номерларга шуннан гына заказ бирәләр. Монда аларның рәсемнәре дә, адреслары да, уңайлыклары да күрсәтелгән була. Бөтен мәгълүмат! Бермәлне, укучыларны экскурсиягә алып барганда, Уфадагы кунакханәләрне шуннан эзләгән идем. Бөтен шәһәрнеке дә бар анда. Ә Интернет салоннары һәр шәһәрдә адым саен. Без синең кунакханәне эһ иткәнче табачакбыз. Фатыйма карчык кызлар җитезлеге белән сикереп торды да аны кочаклап алды: — Ләйлә! Балакаем! * * * — Беркайчан да үзеңне гаепләмә! Беркайчан да! — дип кабатлады Искәндәр, һушына килгәч. Ул чишенмәгән дә килеш караватта ята иде. Лолитаның чыгып китүенә бер генә мизгел үткәндер сыман тоелды. Ул аны эзләргә чыкмакчы булып сикереп торды да, тәрәзәдәге яктылыкны күреп, сәгатькә карады. Унике тулып килә иде инде. Шултиклем озак йоклады микәнни?! Бу гаҗәп иде. Хәер, соңгы вакытларда киеренке тормыш белән яшәвен исәпкә алсаң, артык аптырарлык нәрсәсе дә юктыр. Ничек кенә ныклы булып тоелма, организм барыбер үзенекен итә. Һәм әле дә Лолита белән хушлашу авырлыгы бөтен хәлен алгандыр да, ул берни сизмәслек тирән йокыга талгандыр. Искәндәр, кухняга кереп, чәйнекне кушты да ваннага атлады. Шул арада телефонына да күз салырга онытмады. Аның зарядкасы беткән иде. Искәндәр, авыз эченнән генә сүгенеп, телефонны зарядкага куйды. Ваннага кергәч, озаклап юынырга иде исәбе. Әмма бу насыйп булмады, тешләрен чистартып, битен чайкау белән, ишектә кыңгырау чылтырады, һәм ул чыгып ачарга мәҗбүр булды, һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Ишек төбендә Ольга басып тора иде. — Ольга?! — Искәндәрнең күңелен шик алды. — Нәрсә булды? — Мондый хәл... — диде Ольга, бүлмәгә узып, һәм Искәндәрнең кыяфәтен күреп елмайгандай итте. — Син борчылма. Борчылырлык бернәрсә дә юк. — Алайса, ник син... — Без хатын-кызларны һәм балаларны тиешле җиргә илтеп куйдык, — диде Ольга, тыныч булырга тырышып. — Барысы да уңышлы килеп чыкты. Бары тик үсмерләрнең генә кәефе бераз кырылды бугай. Алар, бик беләсең килсә, бер-берсенә гашыйк булырга да өлгергәннәр. Ләкин зарар юк. Барысы да әйбәт. — Ольга елмаеп куйды. — Ал арны калдыру белән, утрауга кабат барырбыз дигән идек. Ул миңа ничектер сәер тоелды. Утрауны әйтәм... Андрей Николаевич сөйләгәндер инде... Утраудагыларны күзәтүсез калдырмаска дип килешкән идек. Әмма Юра белән Павка бу хакта ишетергә дә теләмәде. Икесенең дә сүзе бер генә. "Бармыйбыз и всё!" Сәбәбен берничек тә аңлатып тормадылар. Кыскасы, аларны ипкә китерү мөмкин түгел. "Теплоходны бирәбез, үзегез теләсә нишләгез", — дип тик торалар. Андрей Николаевич алар урынына кеше эзләп калды, ә мин сезнең янга килдем... Мин машина белән... Хәзер үк китсәк... Сез әзерме? — Хәзер... — диде Искәндәр, җыена башлап. — Бер минуттан... — Ярый, мин аста гына көтәм... — Ольга ишек тоткасына үрелде. — Монда торыгыз... — Ярый, озакламагыз... — Хатын чыгып китте. — Бер минут. Ольганы күргәч коты алынса да, Искәндәр тынычланып калды. Әлбәттә, монда куркырлык нәрсә юк иде. Андрей Николаевич һәрбер эшне алдан хәстәрләп, ваклыкларына кадәр бөртекләп эшләргә күнеккәнгә генә Ольганы җибәргән инде. Өстәвенә телефон да дәшмәгәндер. Теплоход йөртерлек кенә кеше табачаклар алар. Аннан соң утраудагыларны барып алачаклар. Барысы да искиткеч дәрәҗәдә яхшы иде. Шулай да Искәндәр тиз җыенды. Артык озакка сузудан фәтва юк. Караңгыга калганчы, ирләрне утраудан алып китәргә кирәк. Озакка сузылса, гаиләләре дә борчыла башлар, анда-монда хәбәр итәргә дә күп сорамаслар. Әйберләрен җыештырган арада, кофе әзерләп эчте. Һәм бар эшен дә бетергәч, бер нәрсәне дә онытмадыммы дигәндәй, бүлмәгә күз йөгертеп чыкты. Онытылган әйбер юк шикелле иде. Чыгып китәргә дип ишек тоткасына үрелүгә, кыңгырау чылтырады. "Монысы кем тагын?Ольга әле яңа гына төшеп киткән иде, берәр нәрсәне онытып кире борылмагандыр бит..." Искәндәр ишекне ачып җибәрде дә үз күзләренә үзе ышанмыйча катып калды. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. һәрхәлдә, ул моны башына да китермәгән иде. — Саумысез... — диде Ләйлә, бераз каушабрак. — Без сезнең янга... Искәндәр, Фатыйма карчыкны күрү белән, барысын да аңлап алган иде инде. Әлбәттә, аның янына. — Сез... Ничек таптыгыз? — диде ул, сүзсез тормас өчен. — һәм ни өчен... Моңарчы читтәрәк торган Фатыйма карчык аның каршысына ук килеп басты. — Йөз мең вәгъдә итеп сез хат язган идегезме? — диде ул дорфа гына. — Сезме?! — Мин... — Сез, әлбәттә, ул акчаны бирергә җыенмаган идегез? — Дөресен әйткәндә, юк... — диде Искәндәр, һушына килеп. — Мин... Карчык кинәт ягымлы елмайгандай итте. — Ярый, вакыт әрәм итмик... — диде ул, Искәндәрнең беләгеннән алып, — калганын юлда аңлатырсың, балам... Хәзер безгә ашыгырга кирәк... — Кайда ашыгырга? — Утрауга, — карчыкның бөтен кыяфәте "Шуны да белмисеңме әллә?" дигәнне аңлата иде, — утрауга ашыгырга кирәк... — Тик сез... — Каян беләмме?! — Фатыйма карчык елмайгандай итте. — Анысын да юлда аңлатырмын... Минем улларыма куркыныч яный... һәм без һич кичекмәстән аларны утраудан алып китәргә тиешбез. Юкса... — Юкса нәрсә? — Коточкыч хәл булачак, — диде карчык, Искәндәрне бүлмәдән сөйрәп дигәндәй чыгарып. — Бикләргә онытма... Искәндәр тиз генә ишекне бикләде дә, лифтка таба атладылар. Карчык коридорга күз йөгертеп алды. Бу урын аңа шултиклем таныш иде. — Белмим, — диде карчык, лифтка кергәч, — мин сиңа рәхмәт әйтергә тиешмендерме, әллә ләгънәт укыргамы... Әлегә бернәрсә дә әйтә алмыйм... Ләкин без ашыгырга тиешбез... * * * Ашыгырга кирәк... Машинага кереп утырганнан бирле Фатыйма карчыкның авызыннан шул сүз төшмәде. Ашыгырга кирәклеген Искәндәр үзе дә бик яхшы белә иде. Тизрәк утрауга барып, анда калган ирләрне гаиләләре янына илтеп куйсалар, аның җилкәсеннән — йөк, күңеленнән авырлык төшәчәк, һәм аның өчен иң мөһим нәрсә — үзе пешергән шушы боткадан тизрәк котылу иде. Әмма Фатыйма карчыкның туктаусыз рәвештә бер сүзне кабатлавы эчен пошыра башлады. Шулай да аңа каты кагылмаска тырышты. Шәһәр урамы буйлап барганда, бер-ике тапкыр гына коры итеп кисәтеп куйды да башкача дәшмәде. Әмма Ольга дулкынлана иде. Карчыкның чәйнәнүе аның нервысына тия, ахры. Бу хатынның машина йөртү рәвешеннән үк күренеп тора. Искәндәр аңа карап күз кысты да карчыкны сөйләндерергә маташып карады: — Мин бит бары тик сезгә ярдәм итәргә генә теләгән идем... — диде ул. — Ә сез кайдандыр ишеткәнсез дә куркуга төшкәнсез... — Мин сине гаепләмим, — диде карчык, кырыс кына итеп, — мин синең нәрсә уйлаганыңны үтәдән-үтә күреп торам. Искәндәр көлеп җибәрде. — Нәрсә көләсең?! — Карчык үтә җитди иде. — Әле син минем ашыктыруыма чыдаша алмыйча барасың... Искәндәр көлүеннән кисәк туктады. — һәм бер дә юктан шулай борчылуымны картлык галәмәте дип уйлыйсың. Янәсе, мин балаларның утрауда икәнен каяндыр белгәнмен дә әбиләрчә сукыр куркуга төшкәнмен. Әмма син ялгышасың. Минем улларыма чынлап та куркыныч яный. Мин нинди куркыныч икәнен дә, ничек ярдәм итәргә мөмкинлегемне дә белмим. Әмма аларга бары тик мин генә ярдәм итә алам. Бары тик мин генә. Искәндәр аңа берничек тә җавап бирә алмады. Карчыкның зирәклегеннән ул телсез калды. Шулай да нидер әйтергә кирәк иде. — Ниндирәк куркыныч соң ул?.. Сез генә ярдәм итә алырлык... — Белмим... — Карчыкның тавышындагы корылык таралгандай тоелды. — Мин генә ярдәм итә алырлык булгач, монда яки хис, яки акыл көче турында сүз барадыр инде. Башкасына чамам юк. — Сезнең яшьтәге кешегә балалары үзләре ярдәм итәргә тиеш, — диде Ольга, газга ныграк басып. — Ә сез "бала", имеш... Чуртым да булмый аларга... Ул үзен яхшы хис итми иде. Әлеге сүзе дә урынсыз ишетелде. Хатын моны үзе дә сизде. Искәндәр аның хәлен аңлап эләктереп алды: — Әйе, берни дә булмый аларга. Без юкка гына хәсрәтләнәбез. Ул утрауда мин бер атна буе яшәдем. Бернинди дә гадәттән тыш хәлгә юлыкмадым. Бермәл тын бардылар. — Син башка мәсьәлә, — дип куйды карчык, — син бөтенләй бүтән... Искәндәр елмайды. — Әгәр утрауда ниндидер алама зат булса, ул башкачарак уйлар иде... Әзмәвердәй дүрт иргә ташланганчы, ялгыз кешенең башына җитү күпкә... — Кызым, бик иркенләмә, — дип, тагын үзенекенә тотынды Фатыйма карчык, — туйга бармыйбыз... Бу юлы аның сүзе Искәндәргә авыр ишетелде. Ул нәрсәдер сөйләп маташкан була, ә карчыкның исендә дә юк, бөтенләй башка нәрсә уйлап бара. Шулай да ул дәшми калды. Машина тагын светофорга килеп туктады. Фатыйма карчык ялт итеп көзгегә карап алды. Аның карашын күргән Ольга көрсенеп куйды. — Светофорларны күп куйганнар сездә, — дип сөйләнде карчык. — Ун адым саен берәү. — Шәһәр читенә җитәбез бугай инде... — дип сүзгә кушылды моңача тын барган Ләйлә. — Трассага чыккач, тизрәк барырбыз әле. Фатыйма карчык аңа сәер караш ташлады. Ләйлә ник авызын ачканына үкенеп куйды. — Ә теге күрәзәче нәрсә диде соң? Фатыйма карчык, карашлары белән йолкып атардай булып, светофорга кадалган иде, ул Искәндәргә игътибар да итмәгәндәй тоелды. — Күрәзәче нәрсә диде? Фатыйма карчык машина кузгалгач кына авызын ачты: — Балаларың куркыныч алдында тора. Аларга бары тик син генә ярдәм итә аласың, диде. Ашыгырга кирәк сиңа да, диде... Искәндәр кинәт тавышын күтәрде: — Ничек "сиңа да"?.. — Ничек икәнен әйтмәде. — Юк... — Искәндәр ярты гәүдәсе белән карчык ягына борылды. — "Сиңа да" дип әйттемени? "Сиңа да" булгач, тагын кемдер ашыгырга тиеш булып чыга бит. Шулай түгелмени?! Карчык бертын уйланып торды. — Шулай булып чыга... — диде ул күңелсез генә. — Тагын кемдер ашыгырга тиеш булып чыга. Тик ул кемдер ашыгырга уйлап та карамый. Ләйлә тамак кырып куйды. Ольга дәшмәде. Искәндәр һаман үзенекен тукыды: — Кемдер ашыгырга тиеш тагын. Ә кем? — дип, карчыкка текәлде ул. — Тагын кем ашыгырга тиеш? Шушыны ачыкласак, бәлки, нинди ярдәм кирәклеген дә төшенә алырбыз. Бер мәлгә барысы да тынып калдылар. Ольга радиоалгычны кабызды, һәм үзалдына гына елмаеп куйды. Ник башта ук башына килмәгән?! Карчыкның мыжгуын тыңлап барганчы, мең тапкыр яхшырак. — Акыртма әле шул урысны, — дип, музыканы күмәргә тырышып кычкырды Фатыйма карчык. — Кемгә тансык ул... — Урыс түгел бит бу... — диде Ләйлә, кыенсынып кына. — Майкл Джексон бит... — Яп әле, яп... Үз урысың булса да бер хәл иде... Сүзен дә аңламаган нәрсәне ни дип тыңлаган була торганнардыр... Яп әле, уйларга комачаулый. Башка каба. — Татарча кассетаң юкмы соң? — дип елмайды Искәндәр. — Менә моны куй, булмаса. Ольга радиоалгычны сүндерде дә Искәндәр биргән кассетаны җибәрде. Магнитофоннан җыр яңгырады: Онытылмас һич тә, төшәр әле искә Үзегезнең туган ягыгыз... Фатыйма карчык нәрсәдер әйтте. Искәндәр магнитофонны ишетелер-ишетелмәс итеп басыбрак куйды. — Минем соңгы минутларым якынлаша, диде миңа теге вакытта Хәдичә карчык. — Фатыйма үзенең әлеге хәлне сүзгә сүз диярлек хәтерли алуына бик канәгать иде. — Балаларыңа куркыныч яный. Сиңа да бик ашыгырга кирәк... Аларны коткарырга, диде... Барысы да тын калдылар. — Балаларыңа куркыныч яный, сиңа да бик ашыгырга кирәк, — дип кабатлады бераздан Искәндәр. — Бу сүзне шушылай дип тә аңларга мөмкин... Фатыйма карчык баш кагып куйды. Беркем дә дәшмәде. Бераздан Искәндәр тагын кабатлады: — Һәм болай да аңлап була: минем соңгы минутларым якынлаша, сиңа да бик ашыгырга кирәк. Ләйлә, ирененә кунган елмаюны яшерергә теләп, тәрәзәгә капланды. — Алай да булырга мөмкин, — диде Фатыйма карчык бернинди шаяру сыз-нисез. — Әмма бу акылга сыймый. Әгәр мин үләм икән, аларны ничек коткара алам? — Ярый, бу вариантны ташлыйк, — диде Искәндәр, — чынлап та, акылга сыймый... — Ул утрауда... — Ольга сүзен әйтеп бетермичә туктап калды. Утрауда үзен сискәндергән нәрсәләр турында әйтсә, карчык тагын борчыла башлар төсле тоелды. Әле ул бераз тынычланып калган сыман иде. һәрхәлдә, ашыктыруын оныткан иде. Фатыйма карчык күңелсез елмаеп куйды: — Ул утрауда башка сыймаслык нәрсәләр җитәрлек инде... Машина кинәт дертләп китте. — Теплоход йөртүчеләрегез кабат утрауга барудан ник баш тартты? — диде Фатыйма карчык. — Алар нәрсәдәндер курыкканнар. Син дә, Ольга кызым, нәрсәдәндер куркасың, шулай бит?! Утрауда ниндидер яман көч бар. Ольга, үз колакларына ышанырга теләмәгәндәй, ялт итеп карчыкка борылып карады. Карчык аның уйларын үтәдән-үтә күрә сыман тоелды. — Әйе, — диде Ольга көтелмәгән ягымлылык белән, — утрауда сәерлек бар. Бу карчыкка булган үртәлүе таралган иде инде аның. Фатыйма карчык урынында булса, һәрбер ана шулай кыланыр, шулай ашыктырыр иде. Теплоходта чагында Ольга үзе дә Андрей Николаевичка шулай үрсәләнмәдемени?! Бәлки, ирләрне дә алып китәрбез, аларны монда калдырырга ярамый, дип җанына тиде. Һәм бары тик шул киребеткән өчен генә балаларны кирәкле урынга илтеп куйгач, утрауга кире барырга дип килештеләр. Фатыйма карчыкны берничек тә гаепләп булмый, балаларына куркыныч яный дип уйлаганда, һәрбер ана шулай итәр иде... — Утраудагы сәерлекне мин дә тойдым... — Ул көзге аша карчыкка ягымлы караш ташлады. — Моңа сезнең улыгыз Михаил да игътибар иткән. Анна әйтте... Хатыны... Утрау безне яратмый, ул ниндидер һәлакәт әзерли, безгә моннан китәргә кирәк, дигән... Фатыйма карчык нәрсәдер әйтергә җыенган җиреннән сөрлегеп калды. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Тынлык шомлы иде. — Әгәр утрау тере булса... — диде Ләйлә үз сүзләреннән үзе кыенсынган бер кыяфәт белән һәм аннан көләргә җыенучы юклыгын күреп дәвам итте: — Утрауның җаны булса... Утрау үзенә килгән кешеләрне өнәмәсә... Ул нишләргә тиеш? Фатыйма карчык әрнүле иде, ул, үзе дә искәрмәстән, Ләйләгә кимсетүле караш ташлады. — Утрау аларны куарга тиеш, кызым... — диде ул ясалма ягымлылык белән. — Әмма ни өчен ул яратмаска тиеш минем улларымны?! "һәм ни өчен яратырга тиеш?" — Монысын ул үзендә калдырды. "Ә үзең... — дип уйлады Ләйлә, — үзең аларны гел генә яратып тордыңмы соң? Нәфрәтләнгән чагың булмадымы?" Тик бу уйларын кычкырып әйтмәде. — Ул ничек куа ала? "Мин сезне яратмыйм, барыгыз, китегез моннан!" дип кычкыра алмый ич. — Төрле шомлы хәлләр белән куркытырга тиеш, — диде Искәндәр, — андагы кешеләрнең котын алырга тиеш. Димәк, теплоход йөртүче егетләр... — Әйе! — дип кабынды Ольга. — Юра! Без яр буенда чакта ул нәрсәдер күрде. Күзләрен бер ноктага төбәп, коты алынып катып калды да бер сүзне кабатлады: "Сез баскан эздә пычрак кала, — диде ул җир астыннан чыккан тавыш белән. — Китегез һәм башкача килмәгез. Китегез. Барыгыз да!" — Ләкин куып-куып та куып җибәрә алмаса... — Ләйлә кинәт кыенсынып туктап калды һәм ник кычкырып әйтүенә үкенеп куйды. Бәлки, һәркем шулай уйлагандыр, әмма берсе дә эчендәгесен сиздермәде, моны әле кычкырып әйтергә ярамый иде. Әмма Фатыйма карчыкның ясалма ягымлылык белән әйтелгән баягы сүзләре аның хәтерен калдырган иде, һәм ул, бер авызын ачкач, тәмамламыйча кала алмады: — Ул әлеге кешеләргә каршы юнәлтелгән тискәре энергияне, рәнҗешләрне, каргышларны үзенә туплый һәм кире каккысыз коралга әйләндерә... Бер мизгелгә тынлык урнашты. Үле тынлык. Кешеләрнең уйлары да, хисләре дә катып калгандыр төсле тоелды. Кинәт Фатыйма карчык барысын да аңлагандай булды. Ул бит гомере буе балаларын көтте. Алар кайтмый калган саен әрнеде. Кайсы вакытларда өзгәләп ташлардай булып нәфрәтләнде. Әгәр шул рәнҗешләрне бергә җыярдай көч булса... Ул әрнүләрнең чирек өлешен генә бергә тупласаң да, әллә кемнәрне һәлак итәргә җитәрлек иде. Коточкыч!.. Бераздан Фатыйма карчык, акрын гына калкына биреп, алда утырган Искәндәргә ябышты. Уң кулы белән түбә чәчләрен йолкып, сулы белән авыз тирәсеннән эләктереп җилтерәтергә кереште: — Син... Нигә болай кыландың син? — Аның сүзләре еландай ысылдап, сыгылып кына чыкты. — Ни хакың бар иде?! Кем син?! Чәчләренә ябышкан кулның гайрәтеннән бигрәк, авыр тойгылар изүеннән югалып калган Искәндәр берни дә әйтә алмады, берничек тә карышмады. — Тынычланыгыз, Фатыйма апа, — диде Ольга. — Сез машина йөртергә комачаулыйсыз... Әмма карчык кызган иде, ул тукталырга уйлап та карамады. — Фатыйма апа... — дип, арттан кочаклап алды Ләйлә, — тынычланыгыз, барысы да әйбәт булачак... — Ә син!.. — Фатыйма карчык Искәндәрне ычкындырды да кинәт Ольгага ябышты. — Син... Нигә утрауда калдырдың аларны?! Нигә алып китмәдең?! һәм ул җан ярсуы белән хатынны җилтерәтергә тотынды. — Искәндәр! — дип кычкырды Ольга. — Ал аны миннән!.. Бетәбез... Машина котылгысыз рәвештә юл читендәге баганага бара иде. Искәндәр моны күреп торды. Әмма ул өлгералмый калды. Карчыкка үрелү белән, тормозлар сызгыруы ишетелде, һәм шул мизгелдә үк диярлек машина баганага килеп бәрелде... Ольга машинаны начар йөртми иде. Иң соңгы мәлдә ул рульне борып өлгерде, һәм автомобиль, турыдан-туры орылмыйча, сул ягы белән баганага ышкылып кына үтте. Бөтен дөнья дер селкенеп алды, коточкыч тавыш ишетелде. Һәм бераздан барысы да тынып калды. Искәндәр, һушына килү белән, башының алгы өлешендә әрнеп торган ярага үрелде, куллары акрын гына яңаклары буйлап шуып төште, гәүдәсен, аякларын капшап карады. Бераздан ул, үзенең тере икәненә ышанып җитмәгәндәй, сак кына башын күтәрде. Ольга рульгә башын салып тынып калган иде. Искәндәр, аның чәчләрен аралап, уң кулы белән муенын капшады. Хатын исән иде. Ул ыңгырашып куйды, акрын гына гәүдәсен турайтты, креслога аркасын терәп утырды да күзләрен билгесезлеккә төбәп тынып калды. Маңгаеның сул өлешендәге алсу дүңгәләкне исәпкә алмаганда, йөзендә яра-фәлән юк иде. Искәндәр, сулкылдау тавышы ишетеп, артына борылды. Алдына аркылы сузылып төшкән Фатыйма карчыкның канга баткан чәчләрен сыйпап, Ләйлә елый иде. — Син ничек? — дип сорады Искәндәр. — Әйбәт... — Ләйлә канлы кулы белән күзләрен сөртеп куйды. — Фатыйма апа... Ул тын алмый... Искәндәр карчыкның беләген капшады. — Ул исән... — Мин исән! — дип пышылдады Ольга. — Мин исән! Аның күзләренә нур өрелде. Агарган битләренә алсулык йөгергәндәй булды. Кешене үзенең исәнлеген белү генә дә яшәтәдер сыман иде. — Мин исән! — дип шатланып кычкырды Ольга, тик шундук тавышы өзелеп калды да, ул елауга күчте. — Мин исән... Сез ничек? Сез исәнме?.. Искәндәр үзен ярсып кочаклап алган Ольганы башыннан сыйпап тынычландырырга тырышты. Бераздан ишек тоткасына үрелде. — Фатыйма апа авыр хәлдә... — Врач чакырырга кирәк... — Ольга кинәт айнып киткәндәй булды, — "ашыгыч ярдәм"... * * * Фатыйма карчык караңгы упкынга очты. Монда бары тик бушлык кына иде. Бүтән берни дә юк. Бераздан буй җитмәс биеклектә, ниндидер кыя өстендә торган чал чәчле Хәтмулланы күреп калгандай булды. Койрыгын үрә катырып баскан Актүшнең шәүләсе дә күз алдыннан үтте... Һәм кайдандыр ала каргалар болыты килеп чыкты да, ул кабат караңгылыкка чумды. Шул рәвешле тоташ мәңгелек үтте. Бәлки, бер мизгелдер. Караңгы бушлыкта вакыт исәбе дә юк иде. Тыныч иде монда. Рәхәт иде. Ләкин караңгылык акрын гына тарала барды. Аны соры яктылык алыштырды. Яктылык белән бергә ниндидер тавышлар да кайтты. Ул тавышлар таныш та шикелле тоелды. Бераздан күз алдында кешегә охшаш шәүләләр пәйда булды... Калган барысын да Фатыйма карчык югарыдан күрде. Хастаханә бүлмәсенә тартым нәрсә иде. Тәгәрмәчле носилкада ниндидер котсыз карчык чалкан ята. Кайчандыр ак булган чәчләре куе кызылга әйләнгән. Битләре канга буялып беткән. Киемнәренә... Шунда Фатыйма бу карчыкның үзе икәнлеген аңлады. Шултиклем ямьсез булды микәнни ул?! Мондый котсыз кеше янына балаларының кайтмавы да гаҗәп түгел инде, бер карасаң. Шунда ул барысын да хәтерләде. Үзенең нинди юләрлек эшләгәнен дә. Болай кыланырга тиеш түгел иде. Кем әле бу балалар аның өчен?! Ни хакы бар аның кеше баласына кул күтәрергә?! Югыйсә барысы да аңа ярдәм итәргә тырышып йөргән кешеләр бит. Ләйләсен әйт... Гомерендә беренче тапкыр күргән кортканың сүзен сүз итеп, эт олаккан җиргә кадәр ияреп китте. Әле дә, кулына мамык тотып, Фатыйманың йөзендәге канны сөртергә маташа. Әй балакай... Монысы — руль артындагы марҗа. Ольга... Аркасын как стенага терәп, көч-хәл белән сулыш алып утыра... Күкрәген дә имгәткән, күрәсең... Бичаракаем... Ә монысы... Кара курткасын берәр вакыт сала микән бу?.. Карале, ничек гайрәтләнеп маташа... Кулларын болгап, төкерекләрен чәчеп, докторга нәрсәдер аңлаткан була. Ә тегесе якын да килми, кайдадыр төртеп күрсәтә... Фатыйма карчык, аларның сөйләшүен ишетергә тырышып, бөтен игътибарын туплады, һәм бераздан сүзләр ачыклана төшкәндәй булды. Болар талашалар иде. — Син минем кем икәнне беләсең... — дип ярсый Искәндәр. — Әгәр шушы карчык үлә икән, бүтән беркайчан да... бер җирдә дә врач була алмаячаксың! Ул яшәргә тиеш, һәм мин ашыгыч рәвештә аны кабул итүеңне үтенәм... — Мин барысын да аңлыйм, — дип каршы төшә доктор, — әмма больницада бүтән белгечләр юк. һәм сезгә бер операция ясап чыкканчы сабыр итәргә туры киләчәк. — Ул операцияне соңыннан ясарсың, — дип үзенекен сөйли Искәндәр. — Карчык үлем хәлендә, аңлыйсыңмы? ! — Операция өстәлендәге ир дә үлем хәлендә, һәм аның гаиләсе, балалары бар. — Моның да балалары бар... — Кем? Синмени?! — дип мәсхәрәли доктор. — Өстәлдәге ир дә нәкъ синең яшьтә, һәм ул үлсә, ике улы кала. Ә бу карчык яшисен яшәгән инде... — Син... кабахәт! — дип якасына ябыша Искәндәр. — Син... — Җитте! — дип чыгырыннан чыга доктор. — Син минем вакытымны аласың. — Мин синең вакытыңны түгел, ә җаныңны алачакмын!.. Шунда Ләйлә аның йодрыкланган кулына килеп асылына. — Искәндәр!.. Искәндәр аны җиңелчә генә селтәп җибәрә. Докторны ычкындыра. Үзенең тупаслыгыннан кыенсынып кала: — Гафу ит, туган... — ди ул докторга, — гафу ит... Ишектә яшь кенә ханым пәйда була: — Доктор... Зинһар өчен... — Хәзер... — дип, үзен тәртипкә китерергә ашыга доктор, — хәзер... Бер минут... Искәндәр аның иңенә кагыла. Доктор ишеккә ымлый: — Аның хатыны... — ди ул, китәргә кузгалып. — Мин ашыгам. Көтегез. Искәндәр, күңелсез генә атлап, бүлмәдән чыга. Туктап кала. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге ике баласын ияртеп доктор артыннан атлаган хатынга төбәлә. — Әни... — ди малайларның берсе, — әтине яңадан ясыйлармыни?.. Әниләре, бер мизгелгә генә туктап, аның башыннан сыйпый... Боларны күзәтү Фатыйма карчык өчен авыр газап иде. Аның гомере өчен шулай тарткалашкан кешенең үз улы түгеллегенә үкенү әрнетте карчыкның күңелен. Гомер буе аны чит кешенең балалары яклап, курчалап килде. Үзенекеләр сәлам дә бирмәделәр. Әллә исән, әллә юк булдылар. Хәтмулла да, карчыгына сиздермәскә тырышып, күңеленнән генә моңаеп йөрде дә китеп барды. Бер алманы бишкә бүләек, беребез өчен беребез үләек, дип җырлый торган иде ул, малайлары үскән чагында. Алар читкә китеп гаип булгач, бу җырын да җырламас булды... Болай булырга тиеш түгел иде бит... Шундый искиткеч, соклангыч балалар иде бит алар... Кечкенә йомшак юрганга төренеп, нәни генә булып яталар иде... Ә Фатыйма, карават кырыена утырып, талгын гына тирбәтә иде... һәм гел бер хикәят сөйли иде: "Дөньяга туар алдыннан, бала Ходайдан сораган: — Ник мин ул дөньяга барам инде? Анда нәрсә эшләргә тиеш булам? Ходай әйткән: — Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрчак синең белән булыр һәм барысын да төшендереп бирер..." Яхшы хикәят иде ул... Тик балалар гына аңламады... Ул гомере буе ятим фәрештә булып яшәде... Гомер буе балаларын көтте. Бер күрергә генә өмет итеп. Кояш аңа таңнар өчен түгел, балаларын күрү өчен иде. Көннәр аңа яшәр өчен түгел, балаларын күрер өчен иде. Көн артыннан көннәр узып торды. Тик уллары гына кайтмадылар. Менә гомер ахыры да җитте... Аның җаны тоташ яра иде... Яралары әрнеп яна иде... Әрнүләр ялкынына уралып, күз алдына таныш күренешләр кайтты... Мәңгелекнең биек кыясыннан тереләр дөньясына карап торучы карт, юк, карт та түгел, ә җисемсез-нисез бер рух. Кыялар очына кагылып искән җилләр Фатыйма карчыкның да чәчләрен тибрәндереп куйгандай тоелды. Колагында Хәтмулланың тавышы яңгырады: — Элек таулардан куыш тапсалар, хәзер куышлардан тау өяләр. Элек тә тамак хәстәре белән яшәсәләр, хәзер дә кеше җаны белән корсак хаҗәте идарә итә. Алар шундый инде... Нишләтәсең... Бары кичерергә генә кала... Фатыйма карчык Хәтмулланың тавышы белән килешә иде. Тик ул акрын гына баш селкеде. — Ми-и-и... — Кинәт кайдандыр кызганыч тавыш ишетелде, бераздан песи үзе дә күренде. Фатыйма карчык дертләп китте. Актүш алдында ул чиксез гаепле иде. — Ми-и-и... — дип, күзләренә төбәлде Актүш, — мин сине гафу иттем... Син дә... Гафу ит... Фатыйма карчыкның бугазына төер тыгылды. Күзләре яшькә тулды. Ул белә иде... Ул гафу итәргә кирәген белә иде. Ул гафу итәргә тиеш иде. Кинәт хәтер томаннары арасыннан "Хәдичә" карчыкның тавышы ишетелде: — Балаларыңа куркыныч яный, — диде ул. — Сиңа да бик ашыгырга кирәк... Аларны тик син генә коткара аласың! — Ми-и-и... — дип мөлдерәп кабатлады Актүш, — мин сине гафу иттем... Син дә... Гафу ит... Гафу ит... һәм тавышлар, гайрәтле бер һөҗүм булып, аның колагында яңгырап торды: — Аларны тик син генә коткара аласың! — Мин сине гафу иттем... Син дә... Гафу ит... Гафу ит... — Син генә коткара аласың! — Гафу ит... Фатыйма карчык балаларын гафу итәргә кирәген белә иде. Ул гафу итәргә тели иде. Ләкин... Беркемгә сиздермичә, беркайда чәчмичә, гомер буе күңелендә җыелган рәнҗешләре чиксез иде. Алар алдында ул көчсез иде. Шушы рәнҗешләрне җиңәр өчен улларының, һич югы, бер җылы сүзе кирәк иде. — Юк... — дип ыңгырашты Фатыйма карчык, үзенең нинди зур ялгышлык эшләвен дә белгән килеш, — юк... Мин кичерә алмыйм... Мин булдыра алмыйм... Шушы сүзләр белән ул күзгә күренмәс бер сызыкны атлап чыкты. Бу сызык үлем белән яшәү арасындагы чик иде. — Син улларыңны коткара ала идең, — дип каршылады аны Хәдичә карчык. — Моның өчен тик гафу итүең генә кирәк иде. — Аңлыйм... — дип ыңгырашты Фатыйма. — Хәзер нәрсә инде?.. — Бар да Алла кулында. Кинәт Фатыйма карчыкның күңеле тынычланып калды, бөтен газаплары, рәнҗешләре юкка чыкты. Әйтерсең аларны җыеп-себереп кайдадыр алып киттеләр. Рәнҗешләрнең кайда һәм ни өчен юлланганын карчык белә иде. Тик ул бернәрсә дә эшли алмый иде. Ул фәрештә түгел иде инде. — Рәхимеңнән ташлама, Ходаем! — дип пышылдады ул. — Рәхим-шәфкатеңнән ташлый күрмә берүк... — Һәм үз теләкләренең инде мәгънәсезлеген аңлап өстәп куйды: — Сайлау мөмкинлеге бир аларга... Ике юл бир, Аллам... Ике юл бир... * * * — Без башка больницага китәбез, хәзер машина килә... — диде Искәндәр, бүлмәгә килеп керү белән, һәм идәндә яткан Ләйләне күреп катып калды. — Нәрсә булды? Ләйлә һушына килгән иде инде. Ул акрын гына торып басты. — Белмим, — диде ул күңелсез тавыш белән, — Фатыйма апаның битен сөртә идем... Кинәт ул беләгемне эләктереп алды да... Мин очып барып төштем... Күздән ут кына күренде, башкасын хәтерләмим... Ольга Фатыйма карчык янында катып басып тора иде. — Син ничек? — дип, аңа борылды Искәндәр. — Түзә аласыңмы? Ольганың күкрәге бик нык бәрелгән һәм хәле начарайганнан начарая иде. — Ул үлде... — дип пышылдады Ольга, — үлде... Барысы да тын калдылар. 8. Алтын алма Утрауда туктаусыз рәвештә кычкырган, кемнәрнедер чакырган тавышлар ишетелеп торды: — Айгөл ! Кызым ! — Анна! Серёжа! — ... сез кайда? Тавышлар утрауның әле бер, әле икенче очында яңгырады. Баштарак аларда дәрт, өмет чаткылары ишетелсә, соңрак борчылу, курку белән алышынды, ахырда арыганлык галәмәте генә калды. Бераздан ирләр авыр адымнар белән йорт алдына килеп туктадылар. Арыган йөзләрендә борчылудан бигрәк — әлеге мәгънәсез эш белән шөгыльләнүләренә үртәлү чагыла сыман иде. Өчесе дә каш астыннан гына Маликка карап алдылар. — Нәрсә, тагын берәр кабат урап чыгабызмы? — Радик лач итеп җиргә төкерде. — Утрау зур түгел... Малик дәшмәде. — Инде бер ташын калдырмый актарып чыктык бит. — Хәмит, читкәрәк китеп, үләнгә җәелеп утырды. — Берни дә юк... — Соң, мин бит сезгә башта ук әйттем, — Хәлилнең тавышында абзыйлык хисе чагылгандай булды, — алар утрауда түгел... — Әйе. Бу махсус оештырылган нәрсә инде... — Радик та Хәмит янына утырды, — Андрей Николаевичның мутлыгы. — Сәер... — дип куйды Малик. — Ә нәрсәсе сәер?! — Радик башлаган сүзен әйтеп бетермичә туктап калды. — Барысы да... — диде Малик, үзалдына сөйләнгәндәй, — барысы да сәер... Радик бу юлы аның белән килешмичә кала алмады. Абыйларына булган үпкәләү хисе һәм үз үткәннәреннән оялу үкенече аның аңын томалаган иде бугай. Үзләренең бертуганнар икәнлеген белгән мизгелдән алып әллә нинди аңлаешсыз бер халәттә йөрде. Күңелендә нәфрәт тә, кызгану да, сабый чагын сагыну да, гаеплелек тә — тагын әллә нинди кичерешләр болганды. Үзен авыру кеше сыман итеп тойды, юкка да кәефе кителде, үртәлеп үрсәләнде. Шуңа башы да бик эшләп җитмәде бугай. Әле менә фикере ачылып киткәндәй булды да әйтер сүзен дә әйтеп бетермичә туктап калды. Чынлап та сәер иде шул. Кешеләр бит кичә төнлә үк югала башлады. Хәмитнең улы гаип булды. Үзенең Айгөле... Бергәләшеп сөйләшеп барган җирдән кинәт юкка чыкты ич! Аның артыннан йөгереп аягын авырттыргач, үзе дә һушын җуйды. Кемдер авызын томалады. Нәрсәдер иснәттеләр... Ни өчен? — Уйлап карасаң, баш та җитмәле түгел бит... — Хәмит торып басты. — Кичә безне кемдер йоклатты... Бүген иртән генә уянып киттек... Дүрт туган... Бер утрауда... Гаиләләр юк... Моны кемдер махсус оештырган, дибез... — Әлбәттә, шулай... — Хәлил елмайгандай итте. — Безнең шушы утрауга килеп эләгү очраклылык дип уйламыйсыңдыр бит?! Көтмәгәндә-уйламаганда... Димәк, кемдер оештырган булып чыга. Без аның кем икәнен дә беләбез. Кара Куртка. — Ләкин ул безнең янда түгел иде... — Безнең янда аның вәкиле Андрей Николаевич иде, — диде Хәлил. — Сезнең сүзләрегезгә караганда, кичә алар өрәк киеме белән сезне куркытып алганнар. Әмма бу кызык өчен түгел. Бу болгавырлык тудырыр өчен. Сез өрәктән куркып бар дөньягызны оныткан арада, алар... — Аңлашылды... — Радикның бу сүзе рәхмәт әйткән сыман ишетелде. — Без өрәктән куркып арлы-бирле килгәндә, алар безнең балаларны чүпләгәннәр... — Гафу итегез, — диде Хәмит, — адәм баласы тавык чебеше түгел, ул карышырга, кычкырырга мөмкин иде... — Ә үзебез кычкыра алдыкмы соң? — Радик Хәмиткә төбәлде. — Икебезне дә күтәрмә төбендә һуштан яздырдылар ич. Һәм икебез дә караватта уянып киттек. Мин синең ни дә булса кычкырганыңны хәтерләмим. Карышып та тормадың бугай. Бәлки, син мине хәтерлисеңдер?.. — Юк... — Хәмит йокы аралаш сөйләшкән сыман иде. — Димәк... — Әйе, — үзе башлаган фикерне авызыннан энекәшләре өзеп алганга, Хәлилнең аз гына кәефе китте бугай. — Төртеп күрсәтсәң, күзегез үткен сезнең... Барыбызны да төнлә үк йоклатып чыкканнар да гаиләләребезне кайдадыр алып киткәннәр, ә без монда калганбыз... — Барысы да дөрес, — Хәмит тирә-якка карап алды. — Ләкин ни өчен өрәкләр белән булашып торырга иде? Менә шунысы аңлашылмый. — Әлбәттә, шау-шу тудырыр өчен, — диде Хәлил, энесенең башсызлыгына үртәлә биреп. — Болганчык суда балык тоту җиңел диләрме әле... — Безне бернинди шау-шусыз да йоклатып була иде ич, — дип, һаман үзенекен сөйләде Хәмит. — Без бит болай да йокларга яткан кешеләр идек, һич югында, эчкән чәйләребезгә йокы даруы кушарга мөмкин иде... — Әлбәттә, алай итәргә дә мөмкиндер... — Алай хәтта күпкә җайлырак та килеп чыга. — Хәмит үз уйлары белән мавыгучы малайны хәтерләтә иде. — Нәрсәдер эчертеп йоклаттың — бөтен эшеңне дә рәхәтләнеп, ашыкмыйча эшлә, һәм күпкә текәрәк тә. Бергәләшеп йоклап китәсең, ә уянуга — берүзең генә. — Чынлап та шул, — дип куйды Радик та, — алай җиңелрәк булыр иде. — Ә безнең бертуганнар икәнебезне теплоходта ук әйтсәләр, тагын да җиңелрәк булыр иде, — диде Хәлил, елмая биреп. — Димәк, боларга җиңеллек кирәкми, сәяхәтне кызыклырак итәргә телиләр... — Юк, — диде Хәмит, — барыбер сәер. — Ярый, бу сорау ачык килеш кала... — Радик урыныннан кузгалды. — Тагын бер нәрсә бар. Алар утраудан ничек киткән? — Монысы аңлашыла, — диде Хәлил, — теплоход белән. Безне, сәбәп табып, утрауда калдыралар да үзләре кайдадыр китеп баралар. Ләкин еракка түгел. Андрей Николаевич эшен бетерүгә, алар килеп җитә һәм, барысын да төяп, юлга кузгалалар. Монысы ахмакка да аңлашыла. Бер мәлгә тын калдылар. Барысы да алар уйлаганча булса, әллә ни куркырлык, борчылырлык сәбәп юк иде. — Тагын сораулар бармы? — диде Хәлил күтәренке тавыш белән. — Сораулар булмаса, кереп, тамак ялгап алыйк. — Аны бөтенләй онытканбыз, — диде Хәмит. — Төш күптән узган икән бит инде... Йорт ягына атларга гына иткәндә, моңарчы бер сүз дә дәшми торган Малик телгә килде: — Барысы да дөрес, — диде ул тыныч кына. — Әмма бер сорау бар? Бөтенесе сәерсенеп аңа карадылар. — Сора, — Хәлил кулларын җәйде, — христиан дусларымызга ярдәмгә без һәрчак әзер... Туганнар кеткелдәшеп алды. Малик моны игътибарсыз калдырды. — Берегез дә бер сәер нәрсә дә сизмәдегезме? — диде ул шомлы тынычлык белән. — Бүген иртән торганнан алып бер сәерлек тә сизмәдегезме? Азга гына тын калдылар. Радик астыртын елмайды: — Мин сиздем . — Нәрсә? — Абыем попка әйләнгән. — Ха-ха-ха!.. Маликның йөзеннән болыт шәүләсе узды, әмма ул тынычлыгын җуймаска тырышты: — Ә башка сәерлек? — Син нәрсә турында әйтәсең? — Хәлилнең тавышында икеләнү тойгысы бар сыман тоелды. — Димәк, син нәрсәдер сиздең? — дип, аңа текәлде Малик. — Әйтик, сиздем дә ди... Шуннан нәрсә? — Тагын кайсыгыз? Бер мизгелгә тынлык урнашты. Малик үткен карашы белән өч туганын да бораулап чыкты: — Кичә сез килгән вакытта утрау нинди иде? Бүген йокыдан уянган чагыгызда? һәм хәзер? Берәр нинди аерма күрдегезме? Тагын тын калдылар. — Нәрсә син юк белән баш катырасың әле... — Әйе... Әйтсәң әйт сүзеңне. — Бу гади утрау түгел, — диде Малик. — Бу — җанлы утрау. Ул үзгәреп тора. Әгәр бермәл ул адәм теле белән сөйләшә башласа, мин моңа аптырамаячакмын. Бу утрау гадәттән тыш көчкә ия. — Нәрсә, — Радикның тавышында ачыктан-ачык дошманлык чагылып китте, — чиркәүдә чукындың да бөтен нәрсәдә шайтан күрә башладыңмы әллә?! — Хи-хи-хи... — дип көлде калган икәү. Малик бер мәлгә телсез калды. Ул моны көтмәгән иде. Әлбәттә, анасы, туган гаиләсе алдында гаебе бардыр. Әмма бу хакта сөйләшергә мөмкинлек булачак әле... Алайга китсә, боларның берсе дә изге түгел ич. Барысы да аналарын, туганнарын оныткан затлар, һәм аны гаепләргә берсенең дә хакы юк. Радикның сүзен ул, бәлки, үткәреп тә җибәрер иде, әмма калган ике туганының астыртын көлүе җанын игәде. Бу бәндәләр арасында ул үги иде. Ничек кенә яхшы күңелле булмасын, нинди генә файда китермәсен, аны барыбер чит итеп караячаклар. Бу кешеләр, кан туганы булсалар да, аңа инде туган түгелләр иде. Маликның куллары ирексездән йодрыкка йомарланды, һәм ул, чиксез нәфрәтен яшерергә тырышып, күзләрен җиргә кадады да читкә атлады. Аңа игътибар итүче булмады бугай. Ярый... Түзәргә кирәк... Мондый хәлдә ызгыш-фәлән чыгарырга ярамый. Сабыр итәргә кирәк. Ни генә әйтсәң дә, бер ата балалары бит алар. Бәлки, ул кадәр төшенкелеккә дә бирелергә ярамыйдыр. Бәлки, берәр вакыт аңлашырлар, килешерләр... — Поп, анаңны... — дип сүгенде Радик, — сатлыкҗан... — Ярый... Кызма әле. — Хәлил аның иңенә кагылды. — Тавышланышып ятар чак түгел. — Уянганнан бирле бер сүзне кабатлый, — Радик җиргә төкерде, — "Утрау безне яратмый. Утрау зәхмәтле". Өшкереп чык син аны! Чукындыр! Аннан изге утрауга әйләнер... — Тынычлан, — Хәмит коры иде, — барысы хакында да соңыннан сөйләшербез дип килештек ич. Ләкин Радик тиз генә тынычланырга теләмәде: — Шуның сүзенә карап ничә сәгать буе утрауда кычкырып йөрдек. Сантый кеше сыман. Хәлил абый әйткәнне тыңлаган булсак... — Ярый, — Хәлилнең "абый" сүзенә күңеле булды, — әйдәгез, өйгә кереп капкалап алыйк. — Сабыр итегез әле... — Хәмитнең дә тавышында шом ишетелгәндәй булды. — Без ни өчен икәнен ачыкламадык. Ни өчен безнең гаиләләрне утраудан алып киткәннәр? — Син җыен юк-бар сорау белән баш катырырга яратасың икән, — диде Хәлил. — Бая нәрсә белән алып киткәннәр дип аптырый идең... Соң, сантыйга да билгеле ич инде — дүрт бертуган берсен берсе табышсын өчен. Үзләре генә калып аралашсын өчен. — Шулаен шулай да ул... — диде Радик, тынычлангандай булып. — Ләкин ничектер... — Менә мин нәрсә турында уйладым. — Хәмит ачыш ясау алдындагы галим шикелле иде. — Әйт әле, Радик, син өрәк киемен таптыңмы? — Соң, күпме сөйләргә була инде... — Син аны үзең эзләп таптың, шулай бит? — Шулай булып чыга... Ә нәрсә? — Ләкин өскә Андрей Николаевич белән Ольга ханым менеп киткәннәр иде... — Әйе... Тик алар миннән соң... — Димәк, өрәк киемен алар табарга һәм яшерергә тиешләр иде. Шулай булып чыга бит?! Әгәр син өлгермәгән булсаң, алар өрәк киемен яшерерләр иде дә, без чынлап та бу өйдә өрәк бар икәненә ышаныр идек. Шулаймы? Барысы да бер мәлгә тын калдылар. Бу чынлап та ачыш иде. — Хәзер күз алдына китереп карагыз. Шундый картина. Без төнлә өрәк күрәбез. Әлбәттә, куркабыз. Өрәк юкка чыга. Без аны эзләсәк тә кабат таба алмыйбыз. Ул башкача күзгә күренми, әмма безнең балалар югала башлый. Үзебез белән сөйләшеп торган җирдән. Кинәт. Һәм без кемне гаепләргә тиеш булабыз? — Кемне? Өрәкнемени?! — Әлбәттә! Без бу өйдә гадәттән тыш хәлләр, югары көчләр булуына тулысынча ышанабыз, һәм балаларыбызның югалуына да шул көчләр сәбәпче дип уйлыйбыз. Аңлашыламы?! — Әйе... — Радик бу ачышка үзенең башы җитмәвенә аптырый иде бугай. — һәм иртән торгач, гаиләләребезне өрәк юк иткән дип уйларга тиеш булабыз... — Әлбәттә, шулай... — дип дәвам итте Хәмит. — Без балаларыбызны һәм хатыннарыбызны югалту ачысын кичерергә тиеш идек. Без аларны эзләргә тиеш идек. Тапмаска һәм чиксез зур кайгыга батарга. Һәм бер үк вакытта безнең бертуганнар икәнебез ачыклана... — Гаҗәп! — диде Радик. — Искиткеч! — Ләкин бу ни өчен кирәк? — дип аптырады Хәлил. — Нигә кирәк безне кайгыга төшерү? — Без балаларыбызны югалтабыз... Аңлыйсыңмы?! Хәлилнең иреннәре калтыранып куйды: — Балаларны... — Әйе... — Хәмит дәвам итте: — Без үзебезнең әни хәлендә калабыз... — Ләкин ул бит... — Ул да безне югалтты бит... Алар да безне югалттылар... — Коточкыч... — Әйе, — дип дәвам итте Хәмит, — без коточкыч хәлдә калырга тиеш идек. Әмма Радикның өлгерлеге нәтиҗәсендә өрәкнең чынлыкта булмавын белдек һәм Кара Куртканың планын ачыкладык. Без җиңдек. — Димәк, гаиләләребезгә бернинди дә куркыныч янамый. Без бары тик ал арның кабат әйләнеп кайтуын яки безне гаиләләребез янына алып барачак теплоход килүен көтәргә генә тиешбез. Бер кайгысыз, хәсрәтсез. — Димәк, җиңү! — Җиңү! Өч ир шатланышып кочаклаштылар да "ура!" кычкыра-кычкыра сикерешеп алдылар. Һәм күтәренке кәеф белән өйгә атладылар. * * * "Уянганнан бирле бер сүзне кабатлый... "Утрау безне яратмый. Утрау зәхмәтле". Өшкереп чык син аны! Чукындыр! Аннан изге утрауга әйләнер..." Малик, игътибарын читкә юнәлтергә тырышса да, Радикның бу сүзләрен ишетмичә кала алмады. Җанын чиксез әрнү көйдереп узды. Әлбәттә, гөнаһлы иде ул. Әмма үз туганы болай рәнҗетергә тиеш түгел иде. Ни генә әйтсәң дә, борынгы заман түгел бит. Дин белән яшәми хәзер кеше. Урысы ни, татары ни — аракысын да эчә, уйнашлык та итә, башкасын да кылана... Алла дип өзелеп торган адәм юк. Шулай булгач, динне тоттың ни, тотмадың ни — барыбер ләбаса, һәм нинди динне тотуың да барыбер. Ә болар харап кыланмакчы. Сатлыкҗан, имеш... — Утрау безне яратмый... — дип үчегеп кабатлады ул. — Өшкереп чык син аны... Кинәт аңа кемдер җавап бирде. — Ә син каян алдың?.. Утрау яратмый дигән уй каян башыңа килде? — дип пышылдады хатын-кыз тавышы,— Нишләп яратмасын сезне бу утрау? Ярата ул. Малик, гүзәл тавышлы бу ханымны табарга теләп, як-ягына борылып карады. Әмма беркем дә юк иде. Ул үзенең сәерлегенә аптырап елмаеп куйды. Уйларга артык бирелергә ярамый иде. Акылдан шашуың да бар болай итеп. Өйалдындагы яланда туганнар нәрсә турындадыр сөйләшә. Дөресрәге, Хәмит нидер сөйли. Калганнары авызларын ачып тыңлап тора. Нәрсә сөйли икән? Балаларның югалуы турындадыр инде... Кинәт Малик та шул хакта уйлана башлады. Юк, уйлана башлады түгел, моңарчы тынгылык бирми башында бөтерелгән сорауга җавап тапты ул кинәт. Ни өчен аларны бу утрауга җыйганнар? Ни өчен балалары югалган? Әлбәттә, туганнарны аулакта очраштырып, ал арга бәхетле мизгелләр бүләк итү өчен түгел. Югалту ачысын үз җилкәләрендә татып карасыннар өчен эшләгәннәр бу эшне. Төшенә кереп йөдәткән карчыкның үз әнкәсе белән тамчы судай охшашлыгы да берәр мәгънәгә иядер әле. Ул, шушы уйлары белән уртаклашырга теләп, туганнары ягына борылды. — Утрау бик ярата сезне, — дип пышылдады баягы хатын-кыз тавышы. — Ул сезне беркая да җибәрергә теләми. Ул сезнең белән яшәргә тели. Малик янә як-ягына күз атты. Бу гаҗәп хәл иде. Тавыш аермачык ишетелә, ә беркем дә күренми. Һәм бу куркыныч та иде. Әлеге тавыш белән япа-ялгыз калсаң, акылдан шашуың көн кебек ачык. Ул адымнарын тизләтте. — Ә бит менә дигән утрау бу, — дип кабатлады хатынкыз тавышы. — Анна һәм Серёжаң белән бергәләп гомер итсәгез... Беркем дә сине сатлыкҗан дип гаепләмәячәк, беркем дә комачауламаячак... Малик кулы белән колакларын каплады. — Юк... — дип ыңгырашты үзе, — юк... Безгә бу утраудан китәргә кирәк... — Тик сез беркая да китмәячәксез... — Китәргә... Кинәт нәрсәгәдер абынып егылды. Терсәкләре сыдырылды, битен ниндидер куак чеметтереп үтте. Ул коты алынып сикереп торды да ары йөгерергә итте. Ләкин шунда куаклар арасында ялтырап яткан нәрсәне күреп калды. Кечкенә кояш шикелле иде ул. Кинәт карауга, күзләре чагылып куйды. Малик күзләрен чытырдатып йомды, бераздан тагын ачып-йомып алды һәм кабат баягы урынга карады. Күзенә генә күренмәгән инде, куак төбендә чынлап та кечкенә кояш бар иде. Малик, иелә биребрәк, кулын каш өстенә куйды. Хәзер, кояш нурлары бөтенләй башка юнәлештән төшкәч, ул куак төбендәге ялтыравык нәрсәнең ни икәнен абайлый ала иде. Ике потлы гер зурлыгындагы сары алма иде бу. Әмма Малик үз күзләренә һаман ышанырга теләмәде. Бу тиклем зур алма булмаганын ул яхшы белә иде. Аннан соң... Аннан соң бөтен утрауны бер итеп тентеп тә чыктылар ич. Бу тиклем зур һәм ялтыравыклы нәрсәне алар табарга тиешләр иде. Димәк... Ләкин алма мондый зур булмый... Алма ялтыравыклы булмый... Бу чынбарлык түгел... Колагына ишетелгән хатын-кыз тавышы шикелле үк, бу алма да иллюзия генә. Малик шушы уйлар белән ары атларга теләде. Хәтта берничә адым ясады да. Әмма, узып киттем генә дигәндә, ниндидер көч карашын суырып алды. Малик кабат алмага караш ташлады да... кире борылды. Алма аның учларына үзе сикереп менәрдәй булып ята иде. Малик алмага иелде. Кайдадыр еракта теге ханымның челтерәтеп көлгәне ишетелде... * * * Радик үз бүлмәсенең тәрәзәсе алдында арлы-бирле йөренде, үлән араларын актарып карады. Кичә ул форточкадан ыргыткан иде бит. Шушында гына төшәргә тиеш иде. Бер дә әллә кайда китмәгәндер. Шушында гына булырга тиеш. Әмма эзләгәнен таба алмады. Юк, аның эчәсе килми иде. Ул бары тик бүгенге җиңү хөрмәтенә абыйларын гына сыйларга тели иде. Хәер, әз генә җибәрсәң дә артык зыяны булмас. Туганнарыңны көн дә табып тормыйсың ич. Мондый вакыйгалар гел генә булып тормый. Юкка гына ташлаган булды инде кичә. Ташларга кирәкми иде. Ятсын иде шунда кесәдә. Ашарга сорамый иде ич. Хәзер менә... Ярый инде, нишләмәк кирәк... Ул, өметен өзеп, өйгә керергә уйлаган иде инде. Шунда яфраклар арасында яшеренеп яткан шешәне күреп калды да, ялт итеп үрелеп, кесәсенә тыкты. Ирененә елмаю кунды. Адымнары, хәрәкәтләре җиңеләеп киткәндәй булды, һәм дәртле сызгырып ишеккә атлады. Баскычка җиткәндә, нәрсәдер күтәреп килгән Маликны күреп туктап калды. Авыз эченнән генә сүгенеп куйды. Ни өчендер ярата алмады ул аны. Сәбәбен аңлата да, аңлый да алмый Радик. Тик шушы Маликны күрсә, җене котыра башлый. Ничек тә булса төртеләсе килеп кенә тора. Әлбәттә, болай ярамаганын аңлый ул, бая да юкка рәнҗетте. Алай кыланырга тиеш түгел иде. Әле аның килеп җиткәнен көтеп торды. Бик күрәсе килгәннән түгел, аның нәрсә тапканлыгын белергә теләүдән генә. Әнә ич, ерактан ук ялтырап тора. — Малик, син миңа ачуланма инде, — диде ул, аптыраганнан гына сүз башлаган кебек, — сине рәнҗетергә теләмәгән идем дә... Гафу ит инде, Малик. Малик күтәреп килгән нәрсәсен үләнгә ташлады да кул селтәп куйды. — Ярый... — Радикның гафу үтенүе аның күңелен эретеп җибәрде, — бәлки, син дә хаклыдыр... — Рәхмәт... — диде Радик, үләндә яткан алмадан күзен алалмыйча. — Нәрсә ул? — Алма... — Малик алма ягына борылып та карамады. — Без бит бертуганнар... Төрле чаклар булыр... Туган булып калыйк... — Әйе... Каян таптың? — Куаклар арасыннан... Беребез дә гөнаһсыз түгелбез бит... Гөнаһсыз булсак, монда җыймаслар да иде... Без, әлбәттә, аңлашырбыз да, гафу да итешербез... Әмма шуңарчы бер-беребезне кимсетмәскә тырышыйк. — Ялтырап тора... — Радик, баскычтан төшеп, алмага үрелде, — әллә тимердән инде... — Алтын алма ул... — Малик елмаеп куйды. — Мин безне монда ни өчен җыйганнарына төшендем... — Ярый. Чынлап алтынмы? — Алтын. Безне монда... — Алтын? — дип бүлдерде аны Радик. — Ә син гади таш тапкан кебек торасың... — Ә мин нишләргә тиеш?! — Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тавышны уйлап тынып калды, бераздан гына өстәп куйды: — Туганнарны табу алтын табу ише генә түгел... Радик әкрен генә чүгәләде, аннан соң дүрт аяклап басты да алманы тешләп карады, һәм шундук сикереп торды. Кинәт килгән шатлыктан кычкырып җибәрмәкче булган иде, тыелып калды, һәм чамасыз куаныч белән Маликка текәлде. — Чынлап та алтын ич бу! — дип пышылдады ул бераздан. — Алтын! — Әйттем бит инде... — Малик нидер әйтмәкче булган иде, Радикның күзләрендәге очкынны күреп тукталып калды. — Син нәрсә?! Алтын күргәнең юкмыни?! — Карале, Малик, — дип пышылдады Радик, — теге вакытта... мин сиңа бәйләнмәгән булсам, син беркая да китми идең, шулай бит? — һәм туганының җавабын да көтеп тормастан дәвам итте: — Әгәр шул вакытта мин сине рәнҗетмәгән булсам, син беркая да китми идең, һәм бу алтынны да тапмый идең. Шулай бит?! Шулай булгач, бу алмада минем дә өлеш бар! — Өлеш?! — Малик бер мәлгә аны танымагандай икеләнеп калды. — Нинди өлеш?! — Синең алтын табуыңа мин сәбәпче булдым... Бу алтын минеке дә! — Радикның күзләрендә куркыныч очкыннар ялтлап китте. — Миңа да тиеш... Малик, аны тулысынча аңлагач, кычкырып көләргә тотынды. — Нәрсә көләсең? — диде Радик, бернинди мәзәк тә тапмыйча. — Көләрлек нәрсә бар? — Ал үзеңә, — дип елмайды Малик, — миңа жәл түгел... — Нәрсә?.. Малик иңнәрен генә сикертеп куйды. — Син чынлап әйтәсеңме? — Чынлап, әлбәттә... — Малик баскычка таба атлады. — Миңа ул кирәкми... — Туктале!.. — Радик аның юлына аркылы басты. — Чынлап алтынмы соң ул? — Соң, үзең тикшердең бит... — дип көлемсерәде Малик. — Ышанмасаң алма. Радик бер Маликка, бер алмага карап торды да тагын пышылдауга күчте: — Туктап тор әле... Ни... Син бу хакта берсенә дә әйтмә, яме... — Кемнән куркасың? — дип көлде Малик. — Туганнарыңнанмыни? ! — Юк та... Шулай да берәүгә дә әйтмә, яме. Әйтмисеңме?! — Ярый, әйтмәм. — Малик янә алга омтылып куйды. — Антмы ? — Мин ант итмим, — диде Малик, елмаеп. — Тик беркемгә дә әйтмәм. Егет сүзе бер була. Әлбәттә, Маликка алтын алманы кулдан ычкындыру, аннан да бигрәк Радикның комагайлануын күрү кыен иде. Әмма әлеге мәлдә ул Радикның кыланмышына сөенеп бетә алмады. Хәзер алманы урманга илтеп яшерер дә вәссәлам. Туганнар арасында бернинди дә тавыш-гауга чыкмаячак. Аңа бары тик бер генә нәрсә мөһим иде. — Тик син миңа ярдәм итәргә тиешсең, — диде Малик, алтынны шулай җиңел генә бирүенә дәлил эзләгәндәй. — Миңа бу утраудан китәргә ярдәм итсәң, беркемгә дә әйтмим. — Шул гынамы? — Радик аның күзләренә текәлеп торды да алмага иелде. — Мин моны яхшылап урнаштырыйм инде... Син керә тор, бар... Мин сиңа ярдәм итәрмен. * * * Хәлил белән Хәмит өстәл әзерләп йөриләр иде. Өйгә узгач, Малик аларга бертын карап торды да тагын бер кат сүз башлап карарга булды. Уратып кына, күзгә күренмәс ханым бернәрсә дә сизмәслек итеп... — Син безне гафу ит инде... — диде Хәмит, аны күрү белән. — Әллә ничегрәк килеп чыкты... — Ярый, була торган хәл, — Малик инде үпкәсен оныткан кебек иде. — Тик мин баягы сүзне дәвам итәргә тиешмен. Сез бернинди дә сәерлек сизмәдегезме? Хәлил чәйнекне өстәлгә утыртты да Маликның каршына ук килеп басты. Аның җилкәсе аша ишек ягындагы тәрәзәгә карап алды. — Без үзебезнең монда ни өчен җыелганыбызны аңладык, — диде ул бераздан. — Сиңа да... — Мин дә беләм... — Малик кинәт туктап калды. Үзе белән булган вакыйганы сөйләү теләге көчле иде. — Онытырга кирәк. Онытырга... — Шулай булгач, — Хәлил аның яныннан китте дә тәрәзәгә килеп җитәр-җитмәстән туктап калды, — син гаиләләребезгә бернинди дә куркыныч янамаганын да беләсеңдер инде. — Анысын да беләм... Әгәр алар бу утрауда түгелләр икән, димәк, борчылыр урын юк. Куркыныч безгә яный... — Нәрсә? — Мин янә соравымны кабатларга мәҗбүрмен. — Малик җитди иде. — Сез бернинди дә сәерлек сизмисезме? Хәлил аңа тагын карап торды да икеләнеп кенә сүз башлады: — Мин... Әгәр моны шулай дип әйтергә яраса... Иртән торгач, мин үземне саңгырауланган кебек тойдым. Бөтен утрауда бер тавыш та ишетелмәгән кебек... Хәмит ипи кискән җиреннән туктап, сәерсенеп карап куйды. — Нәрсә?! — Хәлил аңа үпкәләгәндәй итте. — Мин бит нәкъ шулай булды дип расламыйм. Миңа гына тоелгандыр. — Юк, — диде Хәмит, — андый хәл минем белән дә булды. Кайчан икәнен дә төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма "Утрауда вакыт туктап калганмы әллә? Әллә барысы да үлеп беткәнме?" дигән уй берничә тапкыр килде. Тик мин моңа игътибар итмәдем. Дөресрәге, шулай уйладым да ул хакта бөтенләй оныттым. — Без утрауны аркылыга-буйга әллә ничә тапкыр урап чыктык... — Малик янә үзенең кирәкмәгән нәрсәне сөйли башлаганын сизеп тынып калды, өстәл янына килеп утырды. — Хәтерегездәме, кичә кич, табында чагында, ауга чыгарга, балыкка барырга кызышкан идек... Ә бүген... Бүген без утрауда бернинди дә җан иясен очратмадык. Кем берәр кош, һич югы, берәр чебен күрде? Ирләр бер-берсенә карашып катып калдылар. — Мин берни дә күрмәдем бугай... — диде Хәмит. — Берни дә... — Мин дә... — Хәлил тәрәзә яныннан өстәл каршына килде. — Юк, берни дә күрмәдем... — Сәер, — дип дәвам итте Малик. — Әмма без моңа тамчы да гаҗәпләнмәдек. Без хәтта аны сизмәдек тә. Әле мин тыштан кердем. Анда колакны ярырлык тынлык. Ә Радик... ул да тышта иде, берни дә сизмәде... Барысы да кинәт тынып калдылар һәм тирә-якка колак салдылар. Чынлап та тынлык иде. — Ләкин... — Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел... — Бу утрауда нидер дөрес түгел, — диде Малик, — монда сәер нәрсәләр артык күп. Һәм без ал арны сизмибез дә. Әйтерсең кемдер безнең белән идарә итә. — Кызык... — Хәлил ишеккә атлады, — тышта да тынлык микән?.. Башкалар аңа иярде. Алар баскычка чыгып басканда, Радик агачлык арасыннан килеп ята иде. — Кайда йөрисең син? — диде Хәлил, шелтәләгән төсле. — Нәрсә таптың анда? Радик ялт итеп Маликка карап алды. — Көн матур бит... — диде аннан соң. — Менә һава сулыйм... — Радик, кил әле бирерәк, — диде Хәлил һәм аның иңенә кулын салды. — Чынлап та, матур утрауда яшибез, әйеме?! Игътибар ит әле син, кошлар ничек моңлы сайрый, яфраклар шыбырдый, чикерткәләр... Радик ул әйткәннәрне ишетергә теләп колак салды да авызын ачып катып калды. Маңгаенда сырлар күренгәнче, колагын киерде, һәм аптырап әле берсенә, әле икенчесенә карады. Аннан соң кычкырып җибәрде: — Тик мин берни дә ишетмим... Беркем дә дәшмәде. — Мин берни дә ишетмим, — дип кабатлады Радик. — Мин саңгырауландым микәнни?! Җавап бирүче булмады. — Мин ишетмим! — дип кычкырды Радик. — Кошлар тавышын да, агачлар шаулаганны да... Бер тавыш та ишетмим... — Без дә ишетмибез, — диде Малик, елмая биреп, — һәм үз ишетмәвебезне сизмибез... — Ничек инде... — Менә шулай... — Безгә бу утраудан тиз арада ычкынырга һәм гаиләләребезне дә кисәтергә кирәк, — диде Малик. Әлбәттә, утраудан алай тиз генә китеп булмаячагын ул яхшы белә иде. Әмма туганнарның бөтен уй-теләген шушы эшкә юнәлткәндә, алтынның бәясе кимрәк булып күренер сыман тоелды. — Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? — Бәлки, алай ук куркуга калырга ярамыйдыр. — Хәлил үзен абыйларча тотарга тырышты. — Бәлки, теплоход килгәнче сабыр итәрбез... Әлеге тынлык бит ул иртә таңнан ук бар иде. Тик моңа кадәр беребезгә дә зыяны тимәде. Шулай булгач... — һәр утрауның үз климаты дигәндәй инде... — Радик Маликка карап алды. — Бәлки, бу тынлык утрауның бер үзенчәлеге генәдер... Паникага бирелергә ярамый. — Белмим, — Хәмит иңнәрен сикертте, — кичә болай түгел иде бугай... — Курыкмагыз бер дә юкка! — Радикның тавышы көр иде. — Кичә дә шулай иде ул. Мин утрауга аяк басу белән сиздем. Тик соңыннан онытканмын гына... — Ярый, — дип сүзгә йомгак ясады Хәлил, — башта ашап алыйк әле. Аннан соң берәр нәрсә уйлашырбыз. — Нәрсәсен уйлап торасың инде аның?! — дип, үзенекен тукыды Радик. — Теплоход килгәнне көтәбез. Һәм вәссәлам. — Кайчан килә әле ул?! — диде Хәмит. — Караңгы төшәргә дә берничә сәгать кенә калып бара... — Ә син ничек китәргә уйлыйсың бу утраудан?! — Радик тантаналы иде. — Берничә сәгать эчендә көймә ясыйсыңмы?! Ха-ха-ха! — Сал эшләсәк?.. — Син бит елганың бер ярыннан икенче ярына чыгарга гына җыенмыйсың... — Сал белән генә булмас шул... — Нишлибез соң?.. — Көтәргә генә кала инде... Хәлил укшып җибәрде. — Әллә нигә күңел болганып тора, — диде аннан соң, акланырга теләгәндәй. — Балык капкан идем... — Ярый, узар әле... Бераздан алар дәшми-тынмый гына өйгә атладылар. — Ә? — дип як-ягына каранды кинәт Радик. — Нәрсә дисең? һәм беркемнең дә дәшмәгәнен аңлап тынып калды. Яшереп кенә карашын тирә-юньгә атып алды. Аннан соң ишеккә йөгерде. — Нәрсә булган моңа? — Хәмит башын чайкап куйды. — Эче бормыйдыр бит... — Ул нәрсәдер ишетә, — дип елмайды Малик. — Ә сез ишетмисезме? — Юк... — Хәлил тукталып калды, укшып җибәрде. — Сез керә торыгыз... Мин хәзер... Ул, косарга әзерләнеп, агачлыкка атлады. Куелыкка кергәч, коскан хәрәкәтләр ясап, ишек ягына күз атып алды. Беркем дә юк иде. Ул малайлар җитезлеге белән урман эченә шуды. Бая ул, тыштагыларны ашарга чакырырга дип, тәрәзә янына килгән иде. Малик белән Радикның нәрсәдер сөйләшкәнен күреп, бераз күзәтеп торды. Нәкъ шул вакытта үләннәр арасында ялтырап яткан алманы шәйләде. Радик аны тешләп маташа иде. һәм Хәлил шундук төшенде — алтын! Әлбәттә, ул начар кеше түгел һәм туганлык хисләрен югары бәяли. Ләкин ат башы зурлык алтын янында үз принципларыңа аз гына ташлама да ясарга мөмкин, һәм Хәмиткә сиздермичә генә күзәтә башлады. Бераздан Малик берни булмагандай өйгә керде, сүз башлады, Хәлил уңайлы урын сайлады да күзәтүен белде. Әлбәттә, ул алтынны күтәреп урман эченә кереп киткән Радикны күрми калмады. Аның күпме вакыт югалып торуына карап, кайда яшергәнлеген дә чамаларга мөмкин иде. Берәр куак төбенә ташлап киткән булырга тиеш. Ныклап яшереп тормагандыр. Ул бит әле алтын хакында беркем дә белми дип уйлый. Әлегә бары тик аны туганнары күзеннән читкәрәк алырга гына кирәк. Ә бераздан ныклап яшерәчәк. Хәлил елмаеп куйды. — Алтын сиңа кабат тәтеми инде, — диде ул, Радик турында уйлап, — моңарчы ансыз да яшәгәнсең... Моннан соң да... Ул үзен тамчы да гаепле дип уйламады. Моның артык гөнаһы да юк, адәм үтерергә җыенмый ул, таларга да җыенмый. Бары тик алтын алманы башка урынга күчереп кенә куя. Ышанычлы урынга. — Урлашырга ярамый бит... — дип пышылдады ниндидер хатын-кыз тавышы. — Туганың бит ул синең... — Туган... — дип елмайды Хәлил. — Ә мин аңа ярдәм итәрмен. Бераз акча бирермен... — Ләкин ул бит синең алмаң түгел... Хәлил бары тик шунда гына үзенең ялгыз икәнен, бернинди дә тавыш ишетергә тиеш түгеллеген аңлады да катып калды. Тирә-ягына каранып алды. Беркем дә юк иде. Колагына гына ишетелде, күрәсең... — Син бит илеңне сагынып яши идең... — диде теге тавыш. — Нью-Йорк урамында татарча сөйләшкән кешене очратсаң, бөтен мөлкәтеңне бирердәй була идең... Менә син илеңә кайттың... Монда барысы да үзеңнең телдә сөйләшә. Ә син үз байлыгыңны бирәсе урында кеше байлыгына кызыгасың... Хәлил инде тирә-ягына каранып тавыш хуҗасын эзләп интекмәде. "Бу — намус авазы, — дип уйлады ул. — Каршы төшеп маташа... Ярый, беренче кат түгел әле... Намусның күңеле киң аның..." Әмма шундук теге тавыш яңгырады: — Мин синең намусың түгел... Хәлил сискәнеп китте. Бу тавыш аның белән сөйләшә түгелме соң?! Әмма озак уйланып тора алмады, күзе, куаклар арасында күренер-күренмәс булып, аннан-моннан өзелгән үләннәр белән капланган сары алмага төште. — Таптым ! Ул, акрын гына иелеп, өстендәге үләннәрне сыпырып төшерде дә алманы кулына алды, һәм күңеленнән генә әлеге малның ничә доллар торганын исәпләп, шатлыклы елмаеп куйды. Кинәт хатын-кыз тавышы, бөтен тарафтан да ишетелгән туктаусыз шыбырдау булып, бөтен утрауга тулды. Ул нәрсәдер сөйли иде: "— Фәрештәң сиңа барысын да... барысын да аңлатыр, — дигән Алла. — Ә ул фәрештәнең... фәрештәнең исеме... исеме ничек? — Анысы мөһим... мөһим түгел... Аның исемнәре... исемнәре бик күптөрле..." Шыбырдау бер мәлгә туктап калды, һәм чалт аяз тавыш аңа эндәште: — Фәрештәңнең исеме кем? Хәлил үзенә эндәшкәннәрен төшенә иде. Әмма ул нинди фәрештә турында сүз барганын аңламады. Беркадәр уйланып торды. Әмма бернәрсәне дә хәтерли алмады. — Фәрештәңнең исеме? — дип кабатлады теге тавыш. — Нәрсә мөһим сиңа бу дөньяда? Иң мөһиме нәрсә? Хәлил алтынга күз ташлап алды. Әлегә иң мөһиме шушы иде. Ләкин тавыш тынгы бирмәде. — Фәрештәңнең исеме ничек? — дип кабатлады ул, Хәлилнең шуны да белмәвенә үпкәләгәндәй итеп. — Син аны онытырга тиеш түгел идең. Беркайда да, беркайчан да... Фәрештәңнең исеме?.. Хәлил белми иде. Нәкъ шул вакытта аның кулындагы алтын алма хәрәкәткә килгәндәй булды. Хәлил аптырау катыш алмага төбәлде, аның күзләре шартлап чыгар чиккә җитеп акайдылар, киеренкелектән йөзендәге бөтен мускуллары тартышты, авызы ертылырдай булып зур ачылды. Һәм бөтен арка үзәге буйлап чамасыз салкынлык шуышты... — Бу кешеләр кемнәр , нигә аларның куллары бәйләнмәгән ? Ни өчен китерделәр? — дип сорарлар. Болар шунда: — Без — Коръәнле, пәйгамбәребез — Ахырзаман пәйгамбәре! — дип елашырлар, әмма исемен исләренә төшерә алмаслар". Ф. Яхинның "Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт" китабында бирелгән тәмуг күренешенә аллюзия. * * * — Озакладылар әле болар, — диде Хәмит, чынаягын өстәлгә куеп. — Әллә яннарына барып килергәме икән? Малик елмаеп куйды. — Өелешеп бара торган урында түгелләр шул... — һәм бераз уйланып торгач өстәде: — Бәлки, чынлап та, хәлләрен белергәдер... Урыннарыннан кузгалуга, туалет ягыннан Радик килеп чыкты. Аның күзләре акайган, адымнары чалышайган иде. — Нәрсә, быратлар!.. — диде ул, ямьсез елмаеп. — Закуска калмадымыни?.. — Суынып бетә инде... — һай, дусларым, дусларым ла, дусларым, дус-ишләрем... — дип такмаклады Радик, Хәмитне кочаклап. — Дусларым, туганнарым... Кем уйлаган, малай... — Син исерек... — диде Малик чиксез гаҗәпләнү белән. — Радик, син эчкәнсең... — Туганнарның табылган чагы... — дип җырларга маташты Радик. — Отмечать итәргә кирәк бит инде... — Ләкин син нык исергәнсең... — һуффф... — Радик урындыкка ауды. — Менә кичә бер чәкүшкә бар иде, әйеме... Бүтән эчмим дип, шуны кичә форточкадан атып бәргән идем... Әйе, диген... Әйе... Шул чәкүшкәне бүген ялгыш табып алдым... Әйе, диген... Әйе... Шул чәкүшкәне бүген табып алдым да эчтем... Ваще-то мин сезне сыйларга теләгән идем... Но ялгыш үзем эчтем... Әйе, диген... Әйе... Ялгыш үзем эчтем дә, пинжәк кесәсен карасам, анда тагын бер чәкүшкә килеп чыкты... Оф-фи-гееть!.. — Сиңа ял итәргә кирәк, Радик... — Молчать, попа! — Радик йодрыгы белән өстәлгә тондырды. — Христиан, анаңны... Ха-ха-ха!.. Беләсеңме нәрсә... Горько миңа, абый... Бәхетсез мин... Менә син — поп, әйеме... Ә мин — алкаш... Хатын — тю-тю... Балалар — тю-тю... Әни — тю-тю... Менә син бүтән дингә күчсәң дә — кеше... Ә мин — алкаш... Менә син миңа ат башы хәтле алтын бирдең... Ну, мин алдым... Ну, кирәк, патамушта... Эх, абыйлар... Әгәр сез кайтып йөрсәгез, әгәр сез кайтып, хәл белешеп йөрсәгез... Энекәш, эчмә дисәгез... Мин, мужыт, бүтән кеше булыр идем... Ә сез... Кайтмадыгыз... Фули, хәзер сезнең табылуыгыз... Әти үлгән... Әнинең үләр вакыты җиткән... Мин — беткән баш... Кемгә кадерле сез хәзер, ә?! Радик терсәге белән өстәлдәге чынаякларны сыпырып төшерде дә кулларына башын салды. Малик белән Хәмит тә бер сүз дәшмәделәр. — Мин башкача эчмәм дигән идем... — дип ыңгырашты Радик. Бераздан ул бөтен гәүдәсе белән сулкылдарга тотынды. — Эчмәм дигән идем... Тик мин сезне табу шатлыгыннан... сезне табу газабыннан... Нигә кайтмадыгыз соң сез?.. Нигә?.. Радик үкседе-үкседе дә тынып калды. — Нинди алтын турында сөйли ул? — диде Хәмит бераздан. — Син аңа алтын бирдеңмени? — Юк, — диде Малик, алдаганын сиздермәскә тырышып, — исерек бит... Тагын тын калдылар. Радикны моңарчы усал теле өчен күралмаса да, Малик аны кызгана иде. Әлбәттә, Радикны да аңлап була... Һәм әлеге сүзләре... Үзе дөм исерек булса да, сүзләре аек кешенеке иде. Бу аның рәнҗүе иде. һәм гел каты кагылып торуының сәбәбе дә шунда булгандыр. Эш бөтенләй дә диндә түгел... Шуларны аңлагач, Маликның тамагына төер килеп тыгылды. Керфекләре дымланды. Ул Радикны аңлый, аның әрнүләрен тоя, кичерә иде. Малик Хәмиткә карап алды. Ул да күңеленнән генә елыйдыр шикелле тоелды. Әмма Хәмит тыныч иде бугай. Маликның карашын сизеп, ул елмайгандай итте һәм урыныннан кузгалды: — Син монда торып тор инде... — Хәмитнең тавышында күңел кичерешләре чагылмады. — Мин Хәлил абыйны карап килим... Малик баш какты. Хәмит ишекне ябуга ук елмаеп куйды. "Юк, алтын бирмәдем, — дип кабатлады ул күңеленнән, Маликны үчекләргә тырышып, — исерек бит... Нәрсә сөйләгәнен белми..." Карале, болар ничек кыланалар!.. Хәмитне сантыйга санап маташалар, янәсе... Булмый гына торсын әле. Табын әзерләгәндә, Хәлилнең тәрәзәдән нидер күрергә маташып, үрле-кырлы сикергәнен сизми-тоймый калды дип уйлыйлар инде. Урамга чыккач, укшыган булып, агачлыкка кереп китүен дә аңламады диләрдер. Радикның Маликка мәгънәле караш атып алуларын да. Нәрсә яшерәләр икән дип баш ваткан иде Хәмит. Менә Радик барысын да үз теле белән әйтеп бирде. Ә Хәмит дивана түгел, ул картинаны шундук күз алдына бастырды. Радик белән эләгешеп, урманга кереп киткәч, Малик алтын тапкан һәм аны керешли Радикка биргән икән. Хәлил исә тәрәзәдән моны күреп торган... Үрлекырлы сикерүләре шуның өчен булган аның... Ә Хәмит үз чиратында Хәлилнең кайсы тирәгә кереп киткәнен хәтерләп калды. Барысы да җиңел генә килеп чыккандай тоелса да, урманлыкка кергәч, Хәмитнең күңелен шом басты. Сәер тынлык иде. Тынлыктан бигрәк, бер сорау борчыды аны. Нигә Малик алтынны Радикка бирде икән? Үзара мөнәсәбәтләре ташка үлчим генә иде ләбаса. Әллә тыштан гына шулай кыланалармы? Әйтеп булмый... Бернәрсә дә әйтеп булмый... — Сиңа алтын нигә кирәк инде? — дип пышылдады кинәт хатын-кыз тавышы. — Барыбер шушы утраудан китә алмыйсың ич. Сиңа монда туганнарың кирәгрәк булачак. Алтын түгел. Хәмит туктап калды. Тирә-ягына колак салып торды. Беркем дә күренмәде, һәм елмаеп куйды. Тынлыкның да куркыныч яклары бар икән, әллә ниләр ишетелгән кебек булды... — Мин тынлык түгел... — дип пышылдады ягымлы тавыш. — Туганлыкны малга алыштырма син... Хәмит тагын туктап калды. Чынлап та, ни пычагыма кирәк әле аңа алтын?! Тормышы җиткән, балалары үсеп килә... Ә балаларны кем кеше итәргә тиеш? Хәмит, әлбәттә! Моның өчен мотлак акча кирәк. Алтын — акча. Акча — киләчәккә ышаныч. Менә бит ул кая барып терәлә, чынлап уйлап карасаң. Ә туганнар?.. Туган да кирәк, әлбәттә. Әмма хәерчелектә гомер сөрсәң, синнән туганың да читләшә. Туган белән акча — икесе ике нәрсә. Аннан соң... Аннан соң кайчандыр бергә үскән бу кешеләрнең туганлыгы да инде... Моңарчы берсен берсе белмичә яшәгәннәр бит әле. Моннан соң да яшәрләр... — Нәрсә, син Хәлилне үтерергә җыенасыңмы әллә? — диде теге тавыш. — Әгәр ул алтын янында булса? Сиңа аны бирергә теләмәсә? Хәмит бу хакта башына да китермәгән иде. Юк, әлбәттә, үтерергә җыенмый ул аны. Хәлил үзе үк моңа юл куймаячак. Ул алтынны шундук бирәчәк аңа. Хәмит кулъяулыкка төреп носки эченә тыккан пычагын барлап куйды. Ә карышып маташса? Юк, карышырга тиеш түгел. Ул бит абый кеше. Аның үсеп килгән улы бар. Шулай булгач, нишләп карышып торсын ди инде. Ниндидер ялтыравыклы таш өчен малаен ятим итәргә ул сантыймыни?! Карышмаячак Хәлил. Пычакны күрү белән шыр җибәрәчәк. Ә карышса?.. Ну... карышса инде... Анысы бөтенләй башка мәсьәлә... — Син алай итәргә тиеш түгелсең... — дип пышылдады теге тавыш. — Үз туганыңны... — Мин синең кемлегеңне белмим, — дип батырланды Хәмит. — Тик өнең тыгылсын! Кабат тавышыңны ишетмим, аңладыңмы?! Хатын-кызның челтерәп көлгәне ишетелде. Бу аның ачуын кабартты. — Нәрсә, кәнтәй! — дип кычкырды Хәмит. — Тавышың чыкмасын!.. — Ә син хәтерлисеңме?.. — Тавыш ягымлы иде. — Син хәтерлисеңме? — Нәрсәне? — Теге риваятьне... Фәрештә турында... Юк, мондый хәлнең чынбарлык булуы мөмкин түгел иде. Ниндидер күзгә күренмәс зат аның белән сөйләшеп килә. Бәлки, ул акылыннан шашадыр? Бәлки, шулайдыр? Бәлки, кире борылыргадыр? — Кире борыл! — дип җөпләде аны тавыш. — Кире борыл һәм син яшәячәксең. — Сантый ! Бу аның үз-үзен битәрләве иде. Бернинди дә тавыш юк. Ул бары тик үз-үзе белән сөйләшеп бара. Бу аның күңелендәге икеләнүләр генә. — Мин икеләнү түгел, — диде тавыш. — Мин бар. һәм мин бөтенләй дә синең күңелеңдә түгелмен... "Кайда соң син, сука!" Тик ул бу уен кычкырып әйтә алмый калды. Күзе куак астында ялтырап яткан алмага төште. Алтын алма! — Кире борыл, — дип кабатлады тавыш. — Әлегә соң түгел... Ләкин Хәмиттә инде тавыш кайгысы юк иде. Ул, иелеп, алтынны кулына алды. — Фәрештәңнең исеме ничек? — дип сорады хатынкыз тавышы. Хәмит сорауның үзенә аталганын белә иде... * * * Радик өстәлгә капланып тынсыз калса да йокламый иде. Ул үзенең ярамаган эш эшләвен аңлый, күңеле әрнү белән тулы иде. Эх, ниләргә генә нәфесен тыя алмады соң?! Ник эчте?.. Ул эчмәскә вәгъдә биргән иде ич. Вәгъдәсендә торырга тиеш иде. Шундый җаваплы мизгелдә, сансыз дәүләтнең хуҗасы булырга гына торганда, ул тыелырга тиеш иде. Мондый чакта аек акыллы булу кирәк. Ә ул... Лыкынганчы эчте дә менә абыйлары алдында елап утыра. Оят! Гарьлек! Аны бит абыйлары да хөрмәт итә башлаганнар иде югыйсә... Кызы да "әти" дип өзелеп тора иде... һәм кинәт баеп та китсә, балалары белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк якынайтачак иде. Бай булса, туганнары да читкә тибәрмәсләр, ара-тирә кайтып йөрерләр иде... Ичмасам, яхшылап та яшереп өлгермәде алманы. Әлегә читкә алып куйыйм да соңрак ышанычлы урынга күчерермен, дип уйлады. Ә хәзер... Ахмак! Эчеп исерде дә сүзенең ничек чыгып очканын да сизми калды... Ачыгавыз!.. Әгәр абыйлары тапса, шулкадәр байлыктан колак кактым дип уйла инде. Берсенә дә ышаныч юк. Тукта! Кинәт ул нәрсәнедер исенә төшерде дә башын калкытып куйды. Әмма кире уйлады, бүлмәгә күз йөгертмәде. Аны йоклый дип уйлыйлар, шулай уйласыннар. Ул тыңлап кына ятты. Ләкин беркем дә бер сүз дә дәшмәде. Хәлил күренмәгән иде бугай. Әйе, ул юк иде. Америка буржуе алтынның бәясен яхшы беләдер, әгәр аның кулына эләксә, куак төбенә ташлап кына китмәс... Радик торырга укталып куйды. Әмма шундук кире уйлады. Үлеп йоклап яткан адәм булып кыланды, хәтта гырлап та алды. Аңа беркем дә игътибар итмәде бугай, һәрхәлдә, сүз әйтүче булмады. Бу тынлык эчпошыргыч иде. — Нинди алтын турында сөйли ул? — диде Хәмит бераздан. — Син аңа алтын бирдеңмени? — Юк, — диде Малик, — исерек бит... Тагын тын калдылар. Радик кына тынычлана алмады. Малик аны сатмады... Эчкән баштан үзе ычкындырды ул алтын турында. Шулай диде шул... Син миңа алтын бирдең, диде. Аңгыра... Эх, эчәсе түгел иде. Аракының кайчан юньлегә илткәне бар... Эх... Ләкин болай үкенеп утыруның әллә ни файдасы тиячәк түгелен ул аңлый иде. Хәлил юкка гына тышта йөрмидер инде... Нәрсәдер уйларга кирәк... — Син монда торып тор инде... — Хәмитнең тавышыннан Радик дертләп киткәндәй булды. — Мин Хәлил абыйны карап килим... Хәмит тә бик гади кеше булып чыкмады. Карале, ничек ачыклады ул Кара Куртканың планын?! Башы эшли, каһәр... Әле дә авыз ачып йөрмидер, һәрхәлдә, бер дә юктан гына чыгып китмәде ич инде ул Хәлил абыйсын эзләргә. Башта алтын турында сорады, аннан соң... Ярый, чыксын. Аларның бер-берсенә комачаулавы Радикка файда гына иде. Хәмит чыгып киткәч, Малик бераз тын гына утырды да идәнгә төшеп ватылган чынаяк калдыкларын җыярга кереште. Аннан соң өстәлне җыештырып алды. Табак-савытларны юарга дипме, берничә тапкыр туалет бүлмәсеннән дә урады бугай. Ә соңгы килүендә ниндидер сәер ис ияртеп килде. Букка баткан кебек. Һәрхәлдә, мондый ис Радикка таныш иде. Малай чакта сарык абзарын тазартканда... Вокзалларның туалетында... Менә кайда көчле иде мондый ис. Тамакны ертып керә торган... Әмма монда, бу йортта андый ис булырга тиеш түгел иде. Кинәт Радик нәрсәдер аңлаган кебек булды. Малик аны шушы ис белән тончыктырырга уйлый лабаса! һәм коты алынды. Башына әллә нинди уйлар килде. Бәлки, ал арны йоклаткан кеше бөтенләй дә Андрей Николаевич түгел, ә шушы Малик булгандыр?! һәм ул, сикереп торырга дип, өстәлдән калкынды. Әмма буыннары тотмады, ул урындыкка кабат утырды да, башын күтәреп, тирә-якка күз салды. Берни дә күренмәде. Маликның кулындагы сасы тастымал исе танавын ярып керде дә бөтен күкрәген айкап ташлады, күзләрен яшькә чылатты. Радик, котылырга теләп, башын боргалады. Әмма Малик аны нык итеп тоткан иде, бер хәрәкәт ясарга да ирек бирмәде. Бөтен күзәнәкләргә кадалган ис бераздан тарала төште. Радик куллары белән күзләрен угалады. Дөнья азрак ачылып киткәндәй тоелды. Әмма шундук эчендә ниндидер давыл уянды да бугазына атылды. Ул, учлары белән авызын каплап, кайдадыр омтылып куйды. Тик ул беркая да киталмады, аны Маликның көчле кулы эләктереп алды һәм Радикның башын идәндә, өстәл янында торган чиләккә каплады. Ирнең эчендәге давыл тышка ургылды. Ул коса иде. Эчендәге бөтен нәрсә дулкын-дулкын булып, кире каккысыз гайрәт белән чиләккә ургылды. Радик үзенең бөтен эчке әгъзаларын косып бетергәндер сыман тойды. Бераздан ул, хәлсезләнеп, дүрт аяклап чиләк янында басып калды, һәм, үзенең чынлап та исән икәненә ышанырга теләгәндәй, куркып кына башын күтәрде. — Юын, — Малик аңа су белән тулы чүмеч сузды, — юын, авызыңны чайка, битеңне ю. Радик нидер әйтмәкче булган иде, аңкавының авырлыгын тоеп туктап калды һәм чүмечтәге су белән авызын чайкатырга мәҗбүр булды. Юынып эшен бетергәч, Малик аны җилтерәтеп урындыкка утыртып куйды да, чиләкне күтәреп, туалет ягына китте. Радик тирә-якка күзләрен тәгәрәтеп алды, һәм шатлыгыннан сикереп торды. Ул айныган иде. Малик шундук диярлек кире әйләнеп килде дә чәй ясап, Радикның алдына куйды. — Эч, — диде ул, кире каккысыз итеп, — сиңа айнырга кирәк. Радик аңа сораулы караш ташлады да, үзенең бу карашыннан кыенсынып, чәйгә үрелде, һәм күңелен шундук ниндидер рәхәт яктылык биләп алды. "Менә нинди рәхәт бит абыйларың белән! — Тик аны шундук үкенеч алыштырды. — Нигә янымда булмадыгыз сез?! Сез янымда булсагыз, миңа алкашка әйләнергә ирек бирмәс идегез!" Күңелендәге югалту ачысы бераздан рәнҗүгә, ә соңрак дошманлыкка әйләнде. "Сез гаепле минем алкаш булуымда! Әтинең вакытсыз үлемендә дә сез гаепле. Сез ташлап китмәсәгез, ул йөрәк чиренә уралмый иде. Ул бүген дә исән булыр иде әле. Кабахәтләр!" һәм кинәт килгән ярсу белән чынаякны атып бәрде. — Нәрсә? — Малик аптырап аңа төбәлде. — Кабахәтләр сез! — Радикның тавышы калтыранды. — Күралмыйм берегезне дә! Малик дәшмәде. — Киттегез дә... югалдыгыз... — Радик кинәт пышылдауга күчте: — Күралмыйм!.. Малик тагын чәй ясап, Радик алдына утыртты. — Эч. Тынычлан, — диде ул сабыр таләпчәнлек белән. — Ул хакта соңрак сөйләшербез. — Сез булсагыз, барысы да башкача була иде. — Ул алдындагы чәйгә борылып та карамады. — Яхшы була иде барысы да. Малик дәшмәде. Иреннәрен генә кысып куйды. — Әти дә исән була иде, — дип дәвам итте Радик. — Ул сезне югалту кайгысыннан үлде. — Тынычлан... — һәм мин дә алкашка әйләнми идем. — Радик торган саен ярсый бара иде. — Мин — эчкече, аңлыйсыңмы?! Малик кинәт аны сөйрәп алды да стенага кысты. — Ярый... Мин киткәнмен дә югалганмын ди... — Аның сүзләре зәһәр сулыш булып сыгылып кына чыкты. — Ә син... Син, минем энекәшем, нигә эзләмәдең?.. Син мине эзләдеңме? Гомереңдә берәр кабат мине табарга тырышып карадыңмы? Радик аптыраудан зур ачылган күзләрен аңа төбәде. Һәм акрын гына башын чайкады. — Син кайсыбызны эзләдең? Берәребезне эзләдеңме? — Юк, — дип пышылдады Радик, — юк... Малик аны кабат үз урынына утыртып куйды. — Син безнең хакта бөтенләй дә уйлап карамадың, — диде Малик, аның каршысына утырып. — Рәхәт яшәгән чагыңда оныттың, авыр хәлгә төшкәч курыктың... Ә хәзер... — Ә син... — дип пышылдады Радик, — син каян беләсең? — Беләм... Без барыбыз да шундыйлар... Тын калдылар. Бераздан Малик энесенең алдындагы чынаякка ымлады: — Эч... Чәй суына төшкән иде. Радик комсызланып эчеп куйды. Рәхәт булып китте. — Хәлил дә, Хәмит тә юкка чыктылар, — диде Малик. — Әллә карап киләбезме? Радик дертләп китте. Әлеге сорау аның аңында икенчелгә әйләнә барган алтын алманы кабат калкытып чыгарды. Абыйлары нәкъ шул алма артыннан киткәннәр иде ләбаса. Исбатлардай дәлиле булмаса да, моны ул бар күңеле белән сизеп-тоеп тора иде. Һәм әле булса кайтмыйлар. — Син, арысаң, бераз ял итеп тор, үзем урап килермен, — диде Малик. Радик, үзе дә сизмәстән, аңа сагаюлы караш ташлады: — Сабыр ит... Радик үзендәге кискен үзгәрешкә үзе дә аптырады. Әле генә Маликка карата ниндидер якынлык хисе кичергән сыман иде. Кинәт аны дошманлык алыштырды. Абыйлары сантый түгел аның. Бик хәйләкәр нәрсә монысы да. Карале, ничек җайлап-майлап кына Радикның ышанычын яулады да хәзер алтын алманы эзләп китмәкче. Башта ул аны бүләк итте. Берсүзсез. Ләкин Хәлил каяндыр белеп калган... Каян? Әлбәттә, Радиктан түгел инде... Аңлашыла... Ләкин... — Алтын алманы... — диде Радик, бу хакта сүз кузгатуына үкенгән шикелле, — син аны урманда ук яшерә ала идең... Ник монда алып килдең? Малик аңа төбәлде: — Белмим... Мин аны бөтенләй дә яшерергә теләмәгән идем... — Ләкин ул бит алтын... — Куаклар арасында соклангыч булып балкып ята иде, — диде Малик, урыныннан кузгалып. — һәм мин аны алмыйча киталмадым... Шул гына... — Ә син... — Радик та торып басты, — син аның турында беркемгә дә әйтмәдеңме? — Юк, әлбәттә. Ә нәрсә булган? — Булмаган... — Радик әйтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды. — Мин аны агачлыктагы куак төбенә илтеп яшергән идем. Теге вакытта... Чукрак калганмын икән дип курыккан чагында, шуннан килә идем... — Мин сиздем аны, — дип елмайды Малик, — һава сулап йөри, имеш, берәү... — Бер син генә сизмәгәнсең бугай шул... — Радик елмайгандай итте. — Абыйлар тыштан да керми... Малик аңа озак итеп сынап карап торды. — Ә сиңа жәлме? — диде ул, елмая биреп. — Үзебезнең туганнар бит... Кайсы баеса да үзебезнеке... Читкә типмәсләр әле... — Белмим... — Бәлки, аны тигез итеп бүлешергә кирәк булгандыр? — Бүлешергә?! — Радик аңа сәер караш ташлады. — Алманымы? — Алманы булмаса, аннан килгән акчаны тигезләп бүлешергә мөмкин. — Дүрт өлешкәме? — Әйе . — Ләкин син ул алманы миңа бүләк иттең, шулай бит? Малик елмаеп баш какты. — Шулай булгач, ул алма минеке. Шулаймы? — Радик аның җавабын да көтеп тормады. — Шулай. Ә абыйлар минем алтынны урларга йөриләр. Үз туганыңның алтынын урларга ярыймы? Малик көлеп җибәрде. Ул мондый борылышны көтмәгән иде бугай. — Соң, алай булгач... Аны шундук өйгә алып кереп, барысын да кисәтеп куясың калган. "Бу минем алтын, абзыйлар, берегез дә тимәгез!" дисәң... Хәзер Радик көлеп җибәрде: — Алар каян алуым белән кызыксынырлар, һәм мин синең хакта әйтергә тиеш булыр идем. — Әйтсәң соң... — Алтын алманы аларга түгел, ә миңа бирүеңне белгәч, син аларның беренче дошманына әйләнереңне чамалыйсыңмы? Менә шулай ул!.. Малик баш кагып кына җавап бирә алды. — һәм мин дә аларның дошманына әйләнер идем. Чөнки, минем белән ниндидер бәхетсезлек килеп чыкса, алтын аларга кала. Шуңа күрә мин аны, өйгә алып кермичә, урманга илтеп яшердем. — Димәк, син бүлешү ягында түгел... — Юк, — дип кырт кисте Радик, — бүлешү ягында түгел. Бәлки, өйгә кайткач, ныклап аралашкач, ул хакта уйлармын да. Ләкин әле алтын турында сүз кузгату, аның барлыгын сиздерү куркыныч нәрсә... Аңлыйсыңмы? Малик тирән уйга калып баш какты. — Без бит бертуганнар, — дип пышылдады аннан соң, — бертуганнар... — Алтын янында туганлык юкка чыга, — дип елмайды Радик. — Хәлил белән Хәмит юкка урман әйләнеп йөриләр дисеңмени?! Тын калдылар. — Мин абыйларны искә алып киләм, — диде бераздан Радик. — Син монда калып тор. Шулай яхшырак булыр. Малик баш какты. — Ярый... — Радик ишеккә атлады, — искә алып тор әле... Ул-бу килеп чыкса, тавыш бирермен... Малик аны агачлыкка кереп киткәнче тәрәзәдән карап озатып калды. Бер арада күңеленә килгән яктылык тәэсирендә артыннан чыгып чакырырга да омтылып куйган иде, ни өчендер бу ниятеннән кире кайтты. — Бәхил бул!.. — дип пышылдады ул, Радик күздән югалгач. — Син бик юньсез дә кеше түгел идең бугай... Тик нишлисең... Аннан соң өстәлдәге савыт-сабаларны җыештырды да бүлмәсенә атлады. Кинәт күңелен ялгызлык хисе, әллә нинди котылгысыз шыксызлык биләп алды. Ул бөтен утрауда гына түгел, бар галәмдә ялгызы калгандай тоелды. Бертуганнар иде бит алар. Бергәләшеп авырлыкларны да, шатлыкларны да уртаклашып яши алырлык кешеләр иде. Бәхетле булып яши алырлар иде алар, башкаларны көнләштереп, сокландырып. Тик нишлисең... Бүлмәсенә кергәч, хәлсезләнеп караватка ауды. Шушы урында күргән төшләрен, саташуларын хәтерләде. "Утраудан китәргә кирәк безгә! — дип тынгысызланган иде ул. — Юкса безне һәлакәт көтә!" һәлакәтне дә ниндидер гайре табигый нәрсәләр, кот алырлык гыйфритләр сынында күзаллаган иде. Ә барысы да гади генә килеп чыкты. Ул һәлакәт алтын алма сынында, имеш... Гадидән гади металл... Эх, ниләргә урман эченә керде дә ниләргә генә күрде шул алманы?! Хәер, ул күрмәсә, бүтәне күрер иде... Эш бөтенләй анда түгел... Әлбәттә, Радикның кире кайтырга да мөмкинлеге бар иде. Һәрхәлдә, аның сайлау ирке бар. Әмма Малик энесенең исән-сау кайтачагына ышанмады. Хәлилнең дә, Хәмитнең дә бар иде андый мөмкинлекләре. Һәркайсының сайлау ирке бар иде. Һәм алар сайладылар... Эх, нишлисең инде... * * * Алманы яшереп киткән урында үләннәрнең тапталып беткәнен күрү белән, Радикның йөрәге жу итеп куйды, бөтен булмышын югалту ачысы көйдереп үтте. Ахмак! Шундый зур байлык кулыңа эләккәч, аннанмоннан гына яшерәләрмени инде?! Җитмәсә, телен дә тыя белмәде. Эчеп исерде дә дөньясын онытты... Менә хәзер учлап тот инде капчыгыңны... — Борчылма, — дип юатты аны хатын-кыз тавышы, — синең алтыныңны беркем дә алмас... — Авызыңа бал да май!.. — диде Радик, елмая биреп. Бу тавышның юк-бар сөйләмәвенә ул ышана иде. — Рәхмәт яусын сиңа! Кем булсаң да... Урман авызына кергәч, нәрсәдәндер башы буталып, бөтенләй икенче якка китеп бара иде. Шунда тагын әлеге тавыш ишетелде: — Ялгыш барасың бит... — диде ул, челтерәтеп көлеп. — Үзеңнең кайда яшергәнеңне оныттыңмыни?! Радикның башта коты алынды. Моңа кадәр дә берничә кабат әлеге тавышны ишеткәндәй булган иде ул. Тик әле урманда, ялгызы чагында, шундук шомга төште. Тавыш та бик якыннан, аның колак төбеннән генә ишетелгән кебек иде. Радик, тукталып, тирә-якны энә күзеннән үткәрде дә, беркемне дә тапмагач, отыры куркуга калды. — Кем син ? — Анысы мөһим түгел, — дип көлде тавыш. — Иң мөһиме, син кем? Радик аптырап калды. — Мин — Радик, — диде ул, гөнаһсыз сабыйларча кыланып. — Алтынны эзләп барышым. — Анысын гына беләм... — Тавыш янә көлде. — Син кем? Менә эш нәрсәдә! Ярый, анысы соңрак ачыкланыр. Ә алтының... — Рәхмәт! Искә төште... — диде Радик һәм, әлеге затны таба алуыннан өметен өзеп, яшергән урынга атлады... һәм әле дә куак төбенә җиткәч, тавыш аны тынычландырырга тырышты. — Ләкин... — диде Радик, баягы куаклык астыннан торып, — алма бит юкка чыккан... — Син аны табарсың... — дип көлде тавыш. — Эш анда түгел... Радик тирә-ягына күз йөгертте: — Нәрсәдә соң? — Өйдә синең туганың калды... — диде тавыш. — Алтынны ул сиңа бүләк иткән иде бит... Бәлки, бүлешерсең?.. Радик, иелгән җиреннән күтәрелеп, тавыш хуҗасын эзләде. Аның бу сүзе иргә тамчы да ошамый иде. Хәтта бу уеның уйдырма икәнен белсә дә. "Малик мине куркытыр өчен берәрсен агач башына утыртып куймады микән?" — дип тә уйлап алды. Әмма якындагы агачларда адәм заты күренмәде. — Юк, — дип кырт кисте Радик, — бу хакта сүз дә булуы мөмкин түгел. Тавыш янә көлеп җибәрде. — Ә нәрсә?! — диде ул яшь кызлар кыланчыклыгы белән. — Туганың синдә алтын барлыгын белә, һәм ул бөтенләй дә синең байлыгыңа өметләнми. Ул барыбер кире кагачак. Син бары тәкъдим итеп кенә кара. Ул алмаячак. Радик икеләнеп калды: — Шулай дисеңме? — Әлбәттә! Син аңа алтынны бүлешү турында тәкъдим ит кенә... Ул риза булмаячак. Әмма нык шатланачак. Ул сине ярата башлаячак. Һәм сез икегез дә бәхетле булачаксыз! — Тавыш Радикның риза булырын сизеп сөенә иде булса кирәк. — Син саранланма гына. Бар, әйт аңа, бүлешик, диген... Радик икеләнеп калды: — Ә ул бүлешергә уйласа? — Уйламас. Ул андый түгел... — Ә ул бүлешик дисә? — Бүлешерсез... — дип көлде тавыш, — алма зур бит. Икегезгә дә җитәрлек. Бер уйласаң, тавыш хаклы иде, чынлап та, алма зур иде. Чынлап та, шулай эшләргә кирәк иде. Бу гадел булыр иде. Әмма Радикның күңелендә башка уй яралды. Алтынны башка урынга яшереп куярга да Маликка "таба алмадым" дип әйтергә. Югалган. Абыйлар каядыр күчереп куйганнар, һәм вәссәлам! Чыраена кайгылы кыяфәт чыгарып, зарланып, үз-үзен сүгеп утыру аның өчен тамчы да кыен булмаячак. Болай да кәефе артык яхшыдан түгел... Әмма бу уйларын чыгарып салырга ашыкмады. — Алма табылмады бит әле, — диде ул, ягымлы булырга тырышып. — Юк әйберне бүлешеп буламыни?! — Ә тапсаң бүлешәсеңме соң? Радик уйга калды. Ул, бүлешергә ризалашмаса, алтынны табалмаячагын чамалый иде. — Ярый... — ул авыр сулап куйды, — бүлешергә икән бүлешергә... — Димәк, син риза?! — диде тавыш. Радикка ул шатлыгыннан үрә сикергәндер сыман тоелды. — Туганың белән бүлешәчәксең алайса! — Әйе... — бу сүзне әйтү генә дә авыр иде, — бүлешәчәкмен... Һәм кинәт үзе яшергән куаклыктан берничә адым читтә генә яткан алманы күреп калды. Ник башта ук искә алмаган?! Аяк астында гына булган лабаса! Әллә нинди вәгъдәләр биреп торуның да кирәге калмас иде ул чагында. Ә хәзер... Хәер, әле ни булган?! Ниндидер күзгә дә күренә алмаган бичәнең сүзен үтәп торыргамыни?! Радик алманы иелеп алды. Һәм сокланып аңа бакты. Менә кайда иде хәйран матурлык. Матурлык, муллык, бәхет... Ул хәзер язмышының хуҗасы иде. Кулыңда шушындый асыл мал барда, син чынлап та асыл затка әйләнәсең... — Син — язмышыңның хуҗасы! — диде тавыш та, аның уйларын сизгәндәй. — Синең язмышың үз кулыңда. .. — Әйе... — Радик башын кагып, кипкән иреннәрен ялап алды, — шулай... — Син бәхетле булачаксың! — Тавыш шундый моңлы булып тоелды. — Туганың да бәхетле булачак... — Ә мин... — Радик тагын иренен ялап куйды. — Ә мин бүлешмәскә булдым. — Син бит вәгъдә бирдең! — Тавышның коты алынды. — Егет сүзе бер була бит. — Мин кире уйладым... — Ләкин... — Аңа алтын кирәк түгел, шулай бит? — Әйе, ул кире кагачак... Тик син бүлешергә тәкъдим ит. — Соң, ул барыбер риза булмагач, ник мин аңа тәкъдим итеп торырга тиеш?! — Шулай кирәк. Бәлки, ул кире какмас... — Менә шул шул! — Радик комсызлыгы өчен туганын битәрләгән төсле иде. — Ул алтыннан баш тартмаячак. Радик бераз тын торды да өстәп куйды: — Бу сөйләшү мине ялкыта башлады... Гел бер үк нәрсәне кабатлыйсың. Ялыктым мин синнән. Хатын-кызның челтерәтеп көлгәне ишетелде. — Мин бары тик сине бәхетле итәргә генә телим, — диде ул гадәттән тыш ягымлылык белән. — Мин синең һәлак булуыңны теләмим. Радик, алманы күтәреп, урман эченә атлады: — Ә мин синең тавышыңны башкача ишетергә теләмим. Бетте. — Синең язмышың үз кулыңда... — диде тавыш. — Мин бүтән борчымам... Тавыш чынлап та башкача ишетелмәде. Радик, әлеге урыннан ераккарак китеп, тавыштан бөтенләй котылу ниятендә, ашыгып-ашыгып урман куелыгына атлады. Ул шат иде. Барысы да җайлана. Хәзер алтынны яхшылап яшерер дә Малик янына кайтыр. — Табалмадым... — диде ул, күз алдына Маликны китереп. — Кайсыдыр юньсезе күчереп куйган... Туганнарга да ышанырлык түгел хәзер... Бу сүзләре шултикле газаплы булып чыкты да, үз сәләтенә күңеле булып, ул кычкырып көлеп җибәрде, һәм аның көлүенә шундук диярлек ниндидер аваз кушылды. Яфраклар шыбырдавы дисәң... Юк, бу теге хатын-кыз тавышы, тик ул хәзер утрауның бөтен почмагыннан да ишетелә иде. Ватык авазларга колак салып торгач, Радик аны аңлады. Бу хикәятне ул белә иде... "— Фәрештәң сиңа барысын да... барысын да аңлатыр, — дигән Алла. — Ә ул фәрештәнең... фәрештәнең исеме... исеме ничек? — Анысы мөһим... мөһим түгел... Аның исемнәре... исемнәре бик күптөрле..." Кинәт әлеге авазлар туктап калды да, колак төбендә генә чалт аяз тавыш ишетелде: — Фәрештәңнең исеме ничек? Радик үзенә эндәшкәннәрен төшенә иде. Әмма ул нинди фәрештә турында сүз барганын аңламады. Беркадәр уйланып торды. Әмма бернәрсәне дә хәтерли алмады, аңында тик алтын алма гына ялтырады. — Фәрештәңнең исеме? — дип кабатлады теге тавыш. — Син аны онытырга тиеш түгел идең. Беркайда да, беркайчан да... Фәрештәңнең исеме?.. Радик ни әйтергә дә белми иде. Нәкъ шул вакытта аның кулындагы алтын алма хәрәкәткә килгәндәй булды. Радик чиксез гаҗәпләнү белән алмага төбәлде һәм бер мизгелгә катып калды, тик шундук йөзендәге бөтен мускуллары тартышты, күзләре шартлап чыгар чиккә җитеп акайдылар, авызы ертылырдай булып зур ачылды... Радикның кулында алтын алма түгел, ә каны да суынып бетмәгән кеше башы иде. Ул бу башка күз ташлады һәм коты алынып кычкырып җибәрде, әмма тавышы чыкмады, бары тик бугазына гына ниндидер төер килеп тыгылды. Чәч бөртекләре арасыннан салкын җил искәндәй тоелды. Бөтен булмышын биләп алган чиксез куркуга гаеплелек хисе дә өстәлде. Ул үзен үтерүче итеп тойды. Ул чынлап та үтерүче иде. Югыйсә кулындагы бу баш каян килеп чыккан?! Радик, бу кешене ничек үтергәнен хәтерләргә теләп, кулындагы башка тагын бер күз атты һәм коты алынудан бөтен күзәнәкләре шартлардай булып киерелде. Бу баш аңа таныш иде. Бу кешене ул үзен белгәннән алып хәтерли иде. һәм Радик аны... үтергән... һәм ул үзенең кайчан үтергәнен дә аңлый иде. "Фәрештәңнең исеме ничек?" — дип сорады тавыш, ә Радик җавап бирә алмады. Җавап урынына аның кулында хәнҗәр пәйда булды. Җавап тапса, хәнҗәр юкка чыгачак иде, әмма ул җавап тапмады. Җавап тапмады, һәм хәнҗәр хәрәкәткә килде... Ул үтерде... Гәүдәсе кай арададыр юкка чыкты, ә баш Радикның кулында калды. Радик аны күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпады. — Кичер мине, әнием... — дип пышылдады ул, ә күзләреннән канлы яшь агып төште. — Кичер мине, бердәнберем... Әмма баш бернәрсә дә дәшмәде. Радик аны яңагына кысты. — Мин гомер буе синең бер җылы карашыңны, ягымлы сүзеңне көтеп яшәдем, — диде баш. — Тик көтеп ал алмадым. Син мине күрмәдең, яратуымны тоймадың... — Гафу ит, әнием... — дип үкседе Радик, — гафу ит!.. — Мин сине гафу итәм, улым... — дип, әрнүле пышылдады баш. — Ә үзең соң... Гафу итәсеңме?.. — Әнием... — Радик, сүзен дә әйтә алмыйча, гаҗәпләнүдән катып калды. Аның яңакларына терәлеп торган баш кинәт юкка чыкты. Ул бер генә мизгелгә юкка чыкты да кабат барлыкка килде, бу юлы ул гүзәл кыз кыяфәтендә иде. Куенындагы гүзәлнең кыяфәтен Радик күрә алмады, әмма ул моның бая үзе белән сөйләшкән хатын-кыз икәнен ачык төшенә иде. — Тынычлан, — дип юатты аны ханым, — үкенүдән файда юк инде. Хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Радик аның куеныннан чыкты да күзләренә ышанырга теләмичә катып калды. Ул мондый гүзәлне күрермен дип уйламаган иде. Кара озын чәчләрен иңенә таратып салган, һәр ирне әсир итәрлек гәүдәсенең бөтен матурлыгын ассызыклап торган кофта, кыска итәк кигән, шоколад төсендәге тәне дә бөтен булмышына ниндидер татлылык өсти, ирексездән аны тәмләп карыйсы килә, ә кара кашлары астыннан ягымлы нур сирпеп балкыган күзләре аның ихтыярына берсүзсез буйсынырга мәҗбүр итә, өлгергән чиядәй тулышкан иреннәре, ул иреннәрдәге серле елмаю аңа искиткеч назлылык өсти, бу ханымның яныңда торуы гына да җанга рәхәтлек биргән сыман тоела иде. һәм Радик бөтен дөньясын онытты. Бу мизгелдә аңа алтын да, анасы да кирәкми сыман иде. — Кем син? — дип пышылдады ул, кипкән иреннәрен ялап. — Син... Ханым челтерәтеп көлде: — Син беләсең... — Юк... — Радик тотлыкты. — Минем сине күргәнем юк... — Синең фәрештәң иде бу... — диде ханым, шелтәле елмаеп. — Хәтерләмисеңмени?.. Кинәт Радик коты алынган чагын хәтерләде дә шатланып сорап куйды: — Син мине коткарырга килдеңме?! Ханым елмайды: — Юк . — Ник?.. — Радикның күкрәгеннән сыкрау саркылып чыкты. — Ник син мине коткармыйсың? — Син фәрештәңне сакламадың... — дип үпкәләде ханым. — һәм ул үзгәрде... Ханым да акрын гына үзгәрә барды. Озын кара чәчләре арасыннан куе кызыл кан саркыды. Башында — кешенең баш сөякләреннән ясалган таҗ, муенында ажгырып торган еланнардан муенса пәйда булды. Иңнәреннән еланнар үсеп чыкты да кулларга әверелде. Уң ягындагы кулларында ул ялтырап торган зур хәнҗәр, ялкынланып янган кисәү башы һәм кеше башы тоткан. Радик коты алынудан ни уйларга, ни кылырга белмәде. Бу гыйфрит ханымның кулындагы башның Хәмитнеке икәнен аңлагач, бөтен булмышын әйтеп бетергесез салкынлык ялмап алды. Ул, күз алдында кечерәеп калган чарасыз мәхлук булып, калтыранып басып торуын белде. Кулларның берсе Радикның муеныннан эләктереп алды да сак кына үзенә тартты. Ир карышмады. Ул карыша алмый иде. Ханым аны сак кына, ягымлы гына итеп үзенә китерде дә кулларының берсе белән башыннан сыйпап алды һәм элеккечә назлы чия иреннәре белән үбәргә кереште. Радик күзләрен йомды. Иреннәр назы бөтен дөньяңны оныттырырлык иде. Ул, хәтта гыйфрит белән үбешүен дә онытып, ләззәткә бирелде, эченең аскы өлешендә ялкын кабынды. Әмма шул мизгелдә үк бугазын нәрсәдер чеметтереп алды һәм кинәт үпкәсен суырып чыгаргандай авырту тоеп чәбәләнергә кереште. Тик ул беркая да китә алмады. Кысып тоткан куллар бирешерлек түгел иде. Бераздан ханым аны ычкындырды да читкәрәк этәрде. Радик нәрсәдер әйтергә маташты, әмма теле урынында бушлык кына калган иде, ахырда ул, канлы авызын учлары белән каплап, акайган күзләрен гыйфриткә төбәде. Ханымның назлы иреннәре арасыннан канлы еландай озын тел асылынып тора иде. Ул авыз читләренә буялган канны һәм чи ит кисәкләрен ялап алды да Радикның аяк астына төкерде. Радик шунда карады да күзләрен алалмый торды — анда аның төбетамыры белән йолкып алынган теле ята иде. Ханымның уң аягына сарылып торган ак түшле кара песи шундук, йөгереп килеп, канлы итне иснәп карады да кире урынына барып утырды. Ханым елмаеп куйды. — Тел сезгә кирәк түгел, — диде ул күңеле кайткан бер кыяфәттә, — чөнки сез тел белән әйткәнне аңламый башладыгыз. Сезнең алда сүзләр үзенең көчен югалта. Сез сүз кадерен белмисез. Радик башын кагып куйды. Бу аның ризалыгы да, ялагайлануы да түгел иде. Бу хакыйкать иде һәм ир аның белән килешми булдыра алмады. Ул үзенең эчүне ташларга дип әнисенә дә, хатынына да биргән исәпсез-сансыз вәгъдәләрен хәтерләде... Алтын алманы бүлешергә сүз бирүен... Гомумән, адәм баласы телне фәкать алдашу өчен генә файдалана иде. — Бу дөньяда башта сүз яралды, — диде гыйфрит. — Сүздән сез яралдыгыз. Радик аны аңлый алмады. Моны ханым да сизде. — Сез барысын да онытасыз шул... — диде ул, моның өчен үзе гаепле сыман. — Барысын да... Хәтта анагызны да... Ана — Алланың бер кисәге, аның җирдәге илчесе... Ул Радикка текәлеп торды да, юкка вакыт әрәм итүенә үкенгәндәй, уң кулларының берсен селтәп куйды. Тынлык урнашты. Гыйфритнең аяк астындагы песи, күзләрен мөлдерәтеп, Радикка карап тора иде. Радик аны кайдадыр күргән сыман булды. Тик хәтерли алмады. Төшендә күрде, ахрысы... Песи, аның уйларын сизгәндәй, койрыгын күтәрде дә авызын ергандай итте. Радик дертләп китте. Песи аны аңлап елмая сыман иде. Ул, әлеге куркыныч күренештән котылырга теләп, күзләрен күтәрде. Ханым кулындагы башны атып бәрде. Хәмитнең башы каядыр бушлыкка кереп юкка чыкты. Ханым, моңсу елмаеп, Радикка бакты. — Мин сине сакларга түгел, ә җәзаларга килдем, — диде, күптәнге сөйләшүне дәвам иткән сыман. — Уйланырга да, чистарынырга да вакытың күп әле синең... Алда — мәңгелек... Мәңгелек газап... Газап сүзен ишетүгә, моңарчы ничектер онытылып торган авырту Радикка кабат кайтты. Ул авызындагы әрнүне тоеп ыңгырашып куйды. Ханым моны күреп елмайды. — Телең барда кадерен белергә кирәк иде... — диде аннан соң. — Телсезлек шулай әрнетә ул... Радик нидер әйтмәкче булды... һәм авызындагы канлы яраның сызлавына җан ярасы өстәлде. Ул бер сүз дә әйтә алмый, ул мәхлук хәлендә иде. — Нәрсә юк — шул әрнетә, — диде ханым, кылычын уйнатып. — Кызганыч, әлбәттә... Радик, берьюлы ике иңендә дә җиңелчә чеметүгә тартым нәрсә сизеп, башын борды, һәм күзләре шар булды — куллары урынында кып-кызыл тигезлек кенә торып калган иде. Ир еландай тартышып аякларына бәрелгән нәрсәдән куркып сикереп куйды да, ул, "еланнарның" үз кулы икәнен күргәч, тамак төбеннән хәлсез гырылдау авазлары чыгарып, күзләрен акайтты. Шул арада иңнәрен чыдап булмаслык утлы әрнү ялмап алды, ярасыннан кан сиптерә башлады. Кан арасыннан нәрсәдер ялтлап алды. Радик кинәт үлән буйлап тәгәрәп китте, күз алдында зәңгәр күк белән җир кочаклашып вальс әйләнгәндәй тоелды. Бераздан барысы да кинәт туктады, аны кемдер күтәреп алды, һәм Радик үләндә чәбәләнеп яткан гәүдәсен күрде... Ханым, Радик белән эшен бетергәч, анда-монда таралып яткан кул-аякларны бер өемгә ташлады да, аларның өстенә басып, кулларын җәйде. Ул басып торган урында куе томан хасил булды. Тирә-якка чәчрәгән кан тамчылары да, парга әйләнеп, шушы томанга кушылды. Бераздан томан акрын гына күккә күтәрелде. Һәм, тарал ганнан-тарала барып, бөтенләй күздән югалды. Әле генә коточкыч вакыйгалар булган урында бернинди эз дә калмады. * * * Туганнары артыннан чыгарга, аларны, һич югы, исем өчен генә булса да эзләп карарга кирәк икәнен белсә дә, Малик караваттан торырлык көч тапмады. Өметсезлек һәм хәлсезлек бөтен булмышын тышаулап куйган иде. Моңа кадәр алманы тапкан чагын исенә төшерергә дә курка, кемдер аның уйларын сизеп алыр да хыянәттә гаепләр, "сатлыкҗан" дип кычкырыр сыман тоела иде. Хәзер куркуы узды. Утрауда аны гаепләрлек адәм юк иде инде... һәрхәлдә, Малик шулай уйлады, һәм алтын алманы тапкан чагын тагын бер кат күз алдыннан үткәрде. ...Кечкенә кояш шикелле иде ул. Кинәт карауга, күзләрен чагылдырып куйды. Бу тиклем дәү алма булмаганын ул яхшы белә иде. Аннан соң бөтен утрауны бер итеп тентеп тә чыктылар ич. Бу тиклем зур һәм ялтыравыклы нәрсәне алар табарга тиешләр иде. Бу чынбарлык түгел... Колагына ишетелгән хатын-кыз тавышы шикелле үк, бу алма да иллюзия генә. Малик шушы уйлар белән ары атларга теләде. Хәтта берничә адым ясады да. Әмма... Алма аның учларына үзе сикереп менәрдәй булып ята иде. Малик алмага иелде. Кайдадыр еракта теге ханымның челтерәтеп көлгәне ишетелде. Тавыш якынайганнан-якыная барды. Малик алманы кулына алды. Алтын, әлбәттә, кызыктыра иде. Тик ул курыкты. Әгәр ат башы зурлык алтын тапканын белсәләр, болай да ничек бәйләнергә белми торган туганнары аны бөтенләй ашап бетерәчәк. Өчесе бер булып, үтереп ташларга да күп сорамаслар. Бер сынык икмәкне бүлешү авыр түгел... Ә менә мондый мөлкәт янында кешелегеңне саклап калу өчен чын мәгънәсендә КЕШЕ булырга кирәк. Яки ахмак булырга. Малик ахмак түгел иде. Малик алманы кабат җиргә куйды. "Юк... Моны беркемнең дә күзенә күрсәтергә ярамый. Ызгыш алмасына әйләнәчәк. Куркыныч коралга. Шушында гына ятып торсын әле. Утраудан киткәндә, берәүгә дә сиздермичә генә алып китәрмен..." — Утраудан киткәндә?! — дип кабатлап сорады хатын-кыз тавышы. — Сез бу утраудан беркая да китмәячәксез. — Китмәячәкбез?.. — Малик әлеге тавышның чынлыгына бик ышанып җитмәсә дә, җавап бирми кала алмады. — Ничек?! Хатын-кыз тавышы янә көлеп җибәрде. — Мин сезне беркая да җибәрмәячәкмен, — диде ул бераздан җан өшетер тынычлык белән. — Сез монда кыямәт көненәчә балаларыгызны көтеп яшәячәксез. Әниегез кебек. Маликның арка үзәге буйлап салкын йөгерде. Ул торып басты да, кемнедер күрергә теләп, як-ягына каранды. Беркем дә юк иде. Бу тавыш чынбарлык түгел. Иллюзия. Шайтан кәсафәте. Малик мондый очракта нинди дога укылырга тиешлеген хәтерләргә тырышты. Тик исенә төшерә алмады. Ә күзгә күренмәс ханым һаман көлде генә. — Синең мөмкинлегең бар иде, — диде ул бераздан. — Шайтаннарыңны куарга мөмкинлекләрең күп иде синең. Ә хәзер соң. Бернәрсә дә ярдәм итмәячәк. — Ә Серёжа?! Тавыш янә көлде. Ул инде иллюзия булып тоелмады. Ул чынбарлык иде һәм ул Маликны мыскыллый иде. — Ә баланың нинди гаебе бар? — диде Малик. — Ул ятим үсәргә тиеш түгел. Көлү кинәт өзелеп калды. — Балаң турында кайгырту анаң турында кайгыртудан башлана, — диде тавыш тыныч кына. — Анасы бәхетсезнең баласы бәхетле булмый. Маликның тамагына төер тыгылды. Ул барысын да аңлаган кебек булды. Гомеренең азагына кадәр адашып йөреп, үз юлын таба алмаган, үзе кылырга тиешле гамәлләрнең берсен дә кыла алмаган бер бәндә иде ул. Һәм бу коточкыч иде. Аны үлем куркытмый иде. Аны дөньядан бер мәгънәсез китү куркыта иде. — Бәлки, соң түгелдер... — Маликның теле көрмәкләнде. — Хаталарны төзәтеп китәргә соң түгелдер, бәлки... — Әгәр бу утрауга килеп эләккәнсең икән һәм минем тавышны ишетәсең икән, димәк, соң. — Ләкин алай булырга тиеш түгел бит... — дип әрнеде Малик. — Мин исән бит әле... Мин ниндидер яхшы гамәл кыла алам! — Сез мине уяттыгыз, — диде тавыш салкын гына. — Мин сезне йоклатам. Мәңгелеккә. — Зинһар өчен!.. Балам хакына... Анам хакына... — дип тезде Малик, әлеге тавышның бөтенләйгә югалуыннан курыккандай. — Без, туганнар, яңа табыштык. Моннан ары барысы да бүтәнчә булачак. Барысы да яхшыга... Соңгы көннәрендә булса да әниебезне кадерхөрмәттә яшәтергә мөмкинлек бир. Үтенеп сорыйм!.. — Малик тавыш ишетелгән якка карап тезләнде. — Үтенеп сорыйм, — дип кабатлады ул күз яшьләре белән, — бир безгә бер мөмкинлек! Тынлык урнашты. Малик инде тавышның бөтенләйгә югалуыннан курка башлады. — Бер мөмкинлек кенә! — дип кайнар пышылдады Малик. — Тик бер генә... Тагын тынлык. Маликка озын бер гомер үткәндер сыман тоелды. — Ярый, — диде тавыш тыныч ягымлылык белән, — син ни телисең соң? — Безне бу утрауда калдырма... — Малик каушап китте. — һәрберебез кабат үз дөньясына кайтсын. Әгәр сүзебездә тормыйбыз икән, иң газаплы үлем белән... Тавыш көлеп җибәрде. — Сез сүзегездә тормаячаксыз, — диде ул, көлүеннән тыелырга тырышып. — Сез бу утраудан китү белән барысын да онытачаксыз. — Без онытмаячакбыз... — Ярый, — тавыш катгый яңгырады, — мин риза. Тик бер шартым бар. Малик сүзләрне йотып алырдай булып тынып калды. Әмма тавыш ишетелмәде. Алтын акрын гына җирдән күтәрелде дә Маликның кулына килеп кунаклады.^ — Йортка алып кайт, — диде тавыш. — Нәрсә?! — Малик, алтынны ташларга теләп, учларын җәйде, ләкин алтын, җиргә төшмичә, куллары тәңгәлендә торып калды. — Юк... Юк! Аны өйгә алырга ярамый... Кинәт ниндидер көч алтынны кысып тотарга мәҗбүр итте. — Әгәр моны ызгыш алмасына әйләндермисез икән, мин сезне азат итәм. Малик дәшмәде. — Әгәр киресенчә булса... Җәза һәм үлем... Күзгә күренмәс ханымның бу шарты Маликка зур шатлык өстәмәде. — Ни өчен?.. — дип тотлыкты ул. — Ни өчен алма?.. — Әнкәгезнең... балаларыгызның... сезгә ни дәрәҗәдә кадерле икәнен беләсем килә... — диде тавыш. — Ризасыңмы? — Риза булмасам? — Син үзең үтенеп сорадың. — Тавыш инде үртәлә башлаган сыман тоелды. — Мин сезнең алга сайлау мөмкинлеге куям. Яки ирек, яки... — Риза... — Малик аның кире уйлавыннан курыкты, — мин риза. — Тик син туганнарыңа безнең сөйләшү турында берни дә сиздерергә тиеш түгелсең. Сиздерсәң... Барыгызны да үлем көтә... Малик күңелсез иде. Шартлар җиңел түгел, һәм иң авыры ул туганнарының алтын янында тыныч кала алырына ышанып җитми иде... ...Аның ышанычы акланмады. Малик караваттан торып утырды. Озакламый Андрей Николаевичлар килеп җитәргә тиеш. Алар килми калмаслар инде. Килерләр. Ләкин аларга кадәр күзгә күренмәс ханым килер, һәм үз хөкемен чыгарыр. Хәзер бу утраудан китү юк инде аңа. Монысын Малик яхшы төшенә иде. Ә бәлки... Бәлки, ничек тә булса котылу мөмкиндер? Болай җиңел генә бирелергә ярамый. Көрәшергә кирәк, һич югы, качып котылырга. Ә теплоход килсә, аңа мотлак ярдәм итәчәкләр. Бәлки, догалар ярдәм итәр?! Коточкыч күренешләр хакындагы киноларда Алла сүзенең кодрәте була бит, тәре күрсәтү дә күп явызларны юкка чыгара... — Ха-ха-ха!.. Көтмәгәндә яңгыраган көлү тавышыннан Малик куырылып калды. — Бу сиңа кино түгел, — диде хатын-кыз тавышы. — һәм мин явыз зат түгел. — Кем соң син ? — Кем соң син? — дип кабатлады тавыш. — Сез бу сорауны артык күп бирәсез. Һәм беркайчан да дөрес җавап ала алмыйсыз. Чөнки соравыгыз дөрес түгел. "Кем соң мин?" — дип сорау дөресрәк була. Малик торып басты. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Ул ишеккә карап алды, Моңа кадәр ачык торган ишек шапылдап ябылды. Малик тәрәзәгә карады. Ике катлы тәрәзә пыяласы аша ул урамга сикерә ала иде. Тик шулай уйлап та бетермәде, пыялалар арасында тимер рәшәткәләр пәйда булды. Бернинди дә котылу юлы юк иде. Малик бермәл баскан урынында тирә-ягына карап әйләнеп торды. Кинәт исенә төште, һәм ул теленә беренче килгән доганы укый башлады: — Избави мя, Господи, от оболыцения богомерзкого и злохитрого антихриста, близгрядущего, и укрой меня от сетей его в сокровенной пустыне Твоего спасения... Моны уку урынлы иде микән? Малик аңлап җиткермәде. Аның күңелендә бары тик сукыр өмет кенә иде. Һәм ул дәвам итте: — Даждь ми, Господи, крепость и мужество твердаго исповедания имени Твоего святого, да не отступлю страха ради дьявольского, да не отрекусь от Тебя, Спасителя и Искупителя моего, от Святой Твоей Церкви. Бүлмәдә хатын-кыз көлүе ишетелде. Ул башта сизелер-сизелмәс кенә башланды да көчәйгәннән-көчәя барды. Малик та тавышын күтәрә төште: — Но даждь мне, Господи, день и ночь плачь и слёзы о грехах моих, и пощади мя, Господи, в час Страшного Суда Твоего. Аминь. Көлү туктамады. Дога берничек тә ярдәм итми иде. һәм Малик, тагын бөтен акылын эшкә җигеп, мөселман догасын хәтерләде: — Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһу лә иләһә иллә һүвәл хәййүл-каййум, лә тәэхүзүһү вә лә нәүм, ләһү мә фис-сәмәвәти вә мә фил-ард... Көлү көчәя генә барды. Әмма Малик өметен өзмәскә тырышты: — Мән зәл-ләзи йәшфәгу гыйндәһү иллә би-изниһ, йәгъләмү мә бәйнә әйдиһим вә мә хәлфәһүм вә лә йухыйтүнә би-шәйим-мин гыйлмиһи... — Иһи-иһи-һи-һи, — дип көлде тавыш, — иһи-һиһи... Малик догасын тәмамлый алмады, сорарга мәҗбүр булды: — Нигә көләсең? — Кызык кеше син... — Тавыш көлүдән туктады. — Алла хөкеменнән дога саклар дип уйлыйсың... — Син Алла түгел! — диде Малик, әмма үзенең хаклыгына ул бик ышанып җитми иде. — Син — Иблис... Тагын көлү тавышы яңгырады. — Минем исемнәрем күптөрле, — диде тавыш, — ләкин моннан берни дә үзгәрми. Газапны төрле сүзләр белән аңлатырга мөмкин, әмма аннан гына газап җиңеләйми. Шатлык та шулай ук. Мин шатлык та, кайгы да, мәхәббәт тә, нәфрәт тә. Барысы да. — Син — явызлык... — диде Малик чарасыз нәфрәт белән. — Нинди исем белән генә аталсаң да, син — явызлык... — Мин — явызлык, — дип ризалашты тавыш көтелмәгән җиңеллек белән. — һәм минем өчен иң зур бәхет — йокы. Тик сез миңа йокы бирмәдегез, сез мине уяттыгыз. Сезнең гаделсезлек, гамьсезлек мине уятты. Әтиегезнең ничә еллар буена борчылып һәм газапланып сезне көтүе, көтеп ал алмыйча чиргә сабышып үлеп китүе, әниегезнең төннәр буена сезнең кайтуны ялварып чыгуы миңа тынгылык бирмәде, һәм мин сезне бер урынга җыйдым. Туганнарның табышуы якты хисләр тудырыр дип өметләндем. Мин сезнең тәүбә итүегезне, әти-әнил әрегез хакында җылы хисләрегезне көттем. Әмма аны көтеп ал алмадым. Сез үткәннәрегезне оныткан идегез. Сез үзегезнең фәрештәгезне ятимлеккә дучар иттегез, һәм мин сезне юк итәргә булдым. Әмма хәтта шул хәлемдә дә мин синең сүзләреңә колак салдым... Мин сезгә сайлау куйдым... Шулай булгач, мин явызлык кына булып чыкмыйм. Сезнең алда ике юл бар иде... Һәммәсе дә тик үзегездән генә тора иде... Һәм сез сайладыгыз... Малик бер хәрәкәт тә ясый алмыйча тыңлап торды. Тавыш хаклы иде. Аңа каршы бернинди дә төпле сүз әйтерлек түгел. Алар барысы да гаепле иде. Җәза дөрес иде. Малик бертын башын иеп торды. Хәзер ул көрәшү яки качу турында уйламый иде инде. Ул тыныч иде. Кинәт бүлмәдәге һава куергандай булды, сулыш алу авырлашты. Малик, моның сәбәбен белергә теләп, башын күтәрде һәм дертләп китте. Бу чынлап та Ул иде. Миллионнарча исем белән йөртелүче. Тик бу юлы Ул җәзалаучы кыяфәтендә иде. Уң кулларында ялтырап торган зур хәнҗәр, ялкынланып янган кисәү башы һәм кеше башы тоткан. Башны Малик шундук таныды. Бу Радикныкы иде. Малик тамагына утырган төерне йотарга тырышты. Ханым аңа карап елмаеп куйды да ниндидер күз иярмәс хәрәкәт ясады, һәм кулындагы баш шундук алтын алмага әверелде. Малик бу могҗизага аптырамады. — Синең шартың гадел түгел иде, — Малик алтын алмага карады. — Урамда нинди дәвер! Бөтен нәрсә мөлкәткә корылган, нәрсә генә кылырга теләсәң дә, эш байлыкка барып төртелә. Акчасыз бер адым да атлап булмый. Акчаң юк икән, син дә юк. Шундый дәвер кешеләренә син мондый шарт куярга тиеш түгел идең. Бу заманда беркем дә байлыктан баш тарта алмый... Ханым уң кулындагы хәнҗәр белән алтын алманы дүрт өлешкә бүлде дә берсен Маликка тоттырды. Өлеш зур гына иде. "Балаларның балаларына да җитәрлек", — дип уйлап куйды ир. — Эш бөтенләй дә байлыкта түгел, — диде ханым, елмайгандай итеп. — һәм син моны яхшы беләсең. Эш бөтенләй дә алтын алмада түгел. Малик кулындагы алма кисәгенә карап торды да аны кире ыргытты. Ханым елмаеп куйды. Аның кулындагы алма кабат бербөтенгә әверелде. — Син мине нишләтергә җыенасың? — диде Малик бөтен дөньядан өмет өзгән бер кыяфәттә. Ханым дәшмәде. Тынлык урнашты. — Син миңа ошыйсың, — диде ханым һәм Маликның күзләренә текәлде. — Белмим, ни өчендер... һәм мин сиңа бүләк әзерләдем... Малик сискәнеп китте. Бөек затларның киң күңеллелеге, көтелмәгән мәрхәмәтлелеге хакында ул белә иде. Бер мизгелгә күз алдына улы, хатыны, әнисе белән кочаклашып торган чагы килде, һәм ул татлы елмаеп куйды: — Нинди бүләк? Ханым бертын серле елмаеп аңа карап торды: — Җиңел үлем, — диде ул ягымлы тавыш белән һәм күз иярмәс хәрәкәт ясады. Малик аның сүзләренә моңсу елмаеп куйды. Ул күбрәккә өметләнгән иде. Шунда ханым кулындагы хәнҗәрнең үзлегеннән канга манчылуын күреп сагаеп калды. Бу юньлелек вәгъдә итми иде. Хәнҗәрдәге кан нәрсә аңлата соң?.. Малик сораулы карашын ханымга төбәде. Кинәт муенының уң ягында чыдап булмаслык кычыту тоеп, шунда үрелде. Нык итеп кашырга теләгән иде ул. Тик уң кулы колак төбенә кагылу белән, башы идәнгә төшеп китте. Ниндидер шартлау тавышы ишетелде, күз алдында тиңсез яктылык пәйда булды, һәм мизгел эчендә бөтен дөнья кызгылт томанга төренеп юкка чыкты... 9. Сине кешеләр ашаячак Искәндәр кайдадыр бара идеме, кайта идеме, үзе дә аңламастан, ниндидер төркем уртасында торып калды. Үзен уратып алган бу кешеләрнең кем икәнен тәгаен генә әйтә алмаса да, болар бөтенләй үк чит-ят затлар түгел, Искәндәрнең ал арны кайдадыр күргәне, кайберләре белән хәтта кул биреп күрешкәне дә бар шикелле иде. Гадәттә, яңа китабы чыгу уңаеннан уздырылган очрашулардан соң аны шулай төреп алалар, автографлар сорыйлар иде. Ләкин бу юлы аны ураткан кешеләр башка камырдан, ахры, боларның кулларында китаплар да, йөзләрендә ягымлы нур да юк. Бу адәмнәрнең йөзендәге салкын битарафлык бөтен дөньяңны туңдырырлык, күзләрендәге кыргый ачлык исә үзеңне кеше итеп түгел, ә бүре тырнагына эләккән сарык итеп тоярга мәҗбүр итәрлек иде. Искәндәр аңлады: бу кешеләр өчен ул бернинди дә танылган язучы, зур шәхес түгел, бу кешеләр өчен ул, гомумән, кеше түгел. Заманча роботлар шикелле салкын төгәллек белән хәрәкәт итүче бу бәндәләр өчен ул нибары ризыкның бер төре иде. Моны аңлаудан бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Әмма соң иде инде, ул калын стена булып үзен кысып алган төркемнән берничек тә чыгып ычкыначак түгел иде. Кинәт кемдер, ниндидер ир аның аягына иелде, һәм шул мизгелдә үк Искәндәр чиксез авырту тоеп кычкырып җибәрде. Ир аны балтырыннан тешләп алды һәм, бернәрсәгә дә исе китмичә, тешләре белән Искәндәрнең балтырын тарткалавын белде. Ул арада башкалар да килеп җитте. Кемдер кулыннан, кемдер аягыннан умырып каптылар, кемдер кабыргасына, кемдер күкрәгенә килеп ябышты. Искәндәр инде кычкырмады. Аның карышырлык та, кычкырырлык та чамасы юк иде. Миен бары тик бер уй, коточкыч бер уй гына телде: "Мине ашыйлар... Мине тереләй ашыйлар..." Бөтен тәнен чиксез авырту алса да, кешеләрнең канлы авызларында үз итен күреп торса да, Искәндәр әлеге хәлнең чынлык икәненә ышанырга курыкты. Мондый хәл тормышта була алмыйдыр сыман тоелды. Ләкин ул барысын да ачык күрде... Каршысында гына комсызланып сөяк кимергән яшь ханымның кулында Искәндәрнең беләге иде. Ә арырак бер ир аның аягын тоткан. Хәтта туфлиен дә салдырып тормаган, чалбар балагын гына аяк йөзенә шудырып төшергән дә рәхәтләнеп кимерүен белә... Ләкин кинәт адәм ашаучыларның барысы да туктап калды. Битлеккә охшаш йөзләрендә бернинди хис тә чагылмады, әмма Искәндәр аларның нәрсәдәндер чамасыз куркуын аңлады. Кешеләр бер мизгелгә катып тордылар да, авызына капкан итләрен чәйнәргә дә онытып, артларына борылдылар. Кайсыларының кулыннан сөякләре төшеп китте. Искәндәр дә шул якка карады. Ниндидер галәмәт зур затның аякларын гына күрде һәм карашын югарырак күтәрде. Адәм ашаучыларның котын алучы зат чамасыз зур карчык иде. Кинәт ул иелде дә зур учлары белән берьюлы ун-унбиш кешене күтәреп алды. Искәндәр әлеге хәлдән югалып калды. Бары тик бераздан гына кемнеңдер боты шапылдап җиргә төште дә, Искәндәр башын күтәреп карады. Карчык авызын тутырып нидер чәйни иде... Искәндәр тиргә батып уянды да әлеге хәлнең чынлап та төш кенә икәненә ышана алмыйча озак ятты. Бары тик үз караватында, үз бүлмәсендә икәненә тулысынча төшенгәч кенә җиңел сулап куйды, һәм колагында Ләйләнең сүзе яңгырап киткәндәй булды: "Сине кешеләр ашаячак. Ә кешеләрне карчык ашаячак. Барысын да. Зур карчык". Моннан ике ел элек, теге утраудан киткәндә, Ләйлә аңа шулай дигән иде. Әлеге саташуларына да шушы сүз сәбәпче булгандыр, ахры. Ләйлә һәм утрау турында уйлауга, Искәндәрнең йөрәген әрнү телеп үтте. Теге вакытта беркемне дә таба алмадылар алар. Фатыйма карчыкның үлеменнән соң ярты сәгать үтүгә үк үзендә сәер үзгәрешләр тоя башлаган Ләйлә ашыктырды. "Фатыйма апаның күрәзәчелек сәләте миңа күчте бугай... — диде ул. — Мин аның балаларын күрәм. Алар исән әле. Аларны коткарырга була. Әгәр утраудан читкә алып китәбез икән, исән калачаклар". Искәндәр аның сүзләренә ышанды, бөтен бәйләнешләрен җигеп, вертолёт та тапты, һәм алар артык озакламадылар... Әмма Ләйлә генә күңелсез иде. Ул бернәрсә дә дәшмәде. Бары тик, беркадәр өнсез баргач кына: "Хәлил..." — дип куйды. "Нәрсә "Хәлил"? Аның белән нәрсә булды?" Ләйлә дәшмәде, иңнәрен генә җыерды. Бераздан ул тагын телгә килде: "Хәмит..." һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй сорап куйды: "Хәмит?!" Башкача Ләйлә бер сүз дә әйтмәде. Тирән уйга чумып тынып калды. "Утрауга җиттек", — диде пилот. Искәндәр иллюминаторга үрелде. Ләкин артында Ләйләнең сулкылдавын ишетеп кире борылды. — Без соңладык... — дип, аның күкрәгенә капланды Ләйлә, — соңладык. Без инде аларга берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Утрау чынлап та үзгәргән иде. Искәндәр бер атна торып киткәндәге кебек түгел иде ул. Монда бернинди тереклек заты да калмаган шикелле иде. Хәтта агачлар да тере түгелләрдер, алар үсмиләрдер, тамырлары белән туфрактан дым тартмыйлардыр, җилләрдә селкенмиләрдер, алар хәтта агач та түгел, ә кемдер тарафыннан эшләнгән бер декорация гынадыр сыман тоелды. Ләкин болар турында уйлап торырга мөмкинлек булмады. Ләйлә ашыктырды. "Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, — диде ул, — юкса үзебез дә һәлак булачакбыз. Утрауда Фатыйма карчыкның караңгы ягы йөри". Нәрсә турында сүз барганын чамаласа да, Искәндәр кабатлап сорамый булдыра алмады. Ләйләнең сүзләре аңа адәм ышанмаслык булып тоелды. — Фатыйма апаның рәнҗешләре, нәфрәтләре йөри бу утрауда, — дип аңлатты Ләйлә. — Мин аны кара томан рәвешендә күрәм. Кара томаннан яралган карчык сынында... Ул безне дә юк итәргә мөмкин... Ләкин Ләйлә әйтә дип кенә утраудан качып китеп булмый, Фатыйма карчыкның балаларын эзләргә кирәк иде. Һәм алар эзләделәр. Һәм бернәрсә дә тапмадылар. Йорт эчендә дә, башка урыннарда да монда кичәлебүгенле генә кешеләр булганлыгын дәлилләрлек бер генә нәрсә дә юк иде. Ләйлә берничә кабат ашыктырды да тынычланып калды. Ул беркемне дә эзләми, монда берәүне дә таба аямаячакларын белә иде бугай. Ахыр чиктә Искәндәр дә моңа ышанды. — Безне карчык һәлак итмәде, — дип елмайды ул, вертолёт кунаклаган мәйданчыкка борылгач. — Ә син курыккан идең... Ләйлә елмаймады. — Ул безгә якынайган иде. Ул безне йотарга җыенган иде. Аны Кыз туктатты. — Безне йотарга?! — Әйе... — диде Ләйлә, үтә дә җитди итеп. — Карчык бу утрауны да йотачак. Барыбызны да карчык йотачак. .. — Мине карчык йотмаячак... — дип елмайды Искәндәр. Авария мәшәкатьләре белән йөреп соңга калдылар... Андрей Николаевич белән бәйләнешкә керә алмадылар... Һәм Искәндәрнең "Бәлки, утраудагыларны Андрей Николаевич алып киткәндер" дигән өмете юк түгел иде. Мондагы хәлләр сәердән сәер булса да, ул күңелен төшермәскә тырышты. Ләйләне ирештерергә азаплануы да шуннан иде. Ләкин Ләйлә аның шаяруын бар дип тә белмәде. — Сине кешеләр ашаячак, — диде ул аяусыз җитдилек белән. — Кешеләрне карчык йотачак. Барысын да. Зур карчык. — һы-һы... — Искәндәр көлмичә түзә алмады. Ләйләнең сүзләре әбиләр әкиятенә тартым иде. — Ә ул карчык ник безне әле йотмый соң? — Аны Кыз тыеп тора. — Нинди кыз? — дип елмайды Искәндәр. — Синме әллә? — Юк. — Ләйлә башын селкеде. — Кәгазь белән каләмең бармы? — Монда юк шул... Ә нигә? — Мин аның сурәтен ясар идем. — Кайткач ясасаң гына инде... — Ярый... Ә Кыз сине белә. Кыз барыбызны да белә. Әмма ул сине ныграк белә... — Ләйлә кинәт елмайгандай итте. — Ул сине ярата. Ләкин сине Кыз да саклый алмаячак... Ул вакытта да, соңыннан да Искәндәр Ләйләнең бу сүзләренә игътибар бирмәгән иде. Хәтта кайткач, Ләйлә эшләп биргән сурәтнең, утраудагы Кыз сурәтенең, ул белгән һәм ул яраткан Лолитага ике тамчы судай охшаш булуын күргәч тә, моны ниндидер очраклылык кына дип кабул иткән иде. Хәер, ул чорда моның ише уйларга бик вакыты да булмады бугай. Суд юлында да хәтсез генә йөрергә туры килде. Ахыр чиктә, туганнарның югалуында аның гаебен исбатларлык дәлилләрнең җитмәве сәбәпле, Искәндәрне иреккә чыгардылар. Әмма эш хөкем органнарының нинди карарга килүендә генә түгел. Аның дәрәҗәсендәге танылган кеше өчен суд эскәмиясенә эләгү үзе үк җәзага тиң иде. Бу нәшриятлар белән дә, укучылар белән дә ярыйсы гына четереклелекләр китереп чыгарды. Ләкин эш анда да түгел иде. Искәндәр үзен гафу итә алмады. Әлеге нәрсәне оештыручы кеше ул иде һәм гаебен исбатлый алалармы-юкмы, дүрт ирнең юкка чыгып, гаиләләренең ятим калуында бары тик Искәндәр генә гаепле иде. Әлбәттә, аны төрлечә юатырга тырышучылар да, монда аның бөтенләй дә гаепсезлеген исбатлап бирүчеләр дә күп булды. Тик берсе дә Искәндәрне ышандыра алмады. Ул үзен гаепләде. Ятим калган дөньяга бераз ярдәм булыр дип, булган мөлкәтенең барысын да диярлек төп-төгәл дүрт өлешкә бүлеп, дүрт гаиләгә бирде. Аңа, әлбәттә, рәхмәт әйтүче булмады, элеккечә иң гаепле кеше булып калды. Әмма аңа рәхмәт тә, аклау да кирәкми иде. Якын кешеңне бернинди миллионнар да алыштыра алмавын ул яхшы аңлый. Баш тартмаулары өчен ул үзе аларга рәхмәтле иде. Кешеләрнең кырын карашын да тоеп торды ул, гаепләү сүзләрен дә, янауларны да гел ишетеп торды. Тик ул өнсез генә түзде, тормышының һәр газабын хәләл җәза сыман кабул итте. Әлбәттә, җиңел түгел иде бу. Ул — язучы, кешеләрнең һәр сулышын үз җанында тоя ала торган сизгер күңелле шәхес иде. Үзен беркемгә дә кирәкмәгән артык җан, үз халкының үги баласы итеп сизгән мәлләре дә аз булмады. Мондый чакларда ул гел Лолитаны уйлады. Аның хушлашырдай алда әйткән сүзләре колагында яңгырап киткәндәй булды: "Беркайчан да үзеңне гаепләмә. Беркайчан да..." Ул үзен гаепләмичә булдыра алмый иде. Ләкин янында Лолита булса, аның ягымлы карашын, якты хисләрен тойса, яшәү җиңеләеп калыр сыман булды. Ул аны эзләп тә карады. Ул аны эзләде. Бөтен бәйләнешләрен эшкә җигеп эзләде. Тик бер җирдән дә таба алмады. Турагентствода ул эшләми һәм беркайчан да эшләмәгән булып чыкты, һәм шуның белән җеп өзелде дә. Лолитаны хәтерләткән ханым беркайда да пәйда булмады, һәм Искәндәр өчен бердәнбер юаныч — Ләйлә ясаган рәсем калды. Ул әле дә аның өстәлендә тора. Ул Искәндәр белән яши. Аның бердәнбер сердәше, юанычы, таянычы булып. Танышлары, дуслары, иҗатын яратучылары һаман күп булса да, йөрәген ачып салырдай кешесе ул гына. Лолита. Бердәнбер һәм кабатланмас. Лолита турында уйлауга, Искәндәрнең күңелен яктылык били барды, һәм ул төшендәге коточкыч күренешләрдән, өнендәге аяусыз әрнүләрдән арынып калгандай булды. — Лолита... — дип пышылдады ул, һәм иреннәре елмаюга җәелде. — Лолита... Һәм үзенең бу исемне ничәнче тапкыр кабатлавы турында уйлап куйды, һәр көн иртән уянганда. Авыр чакларда. Рәхәт чакларда. Исәбе-саны да юктыр... Урыныннан торып, юыну бүлмәсенә атлаганда, фатирга керә торган ишеккә күз салды. Моңсу елмаеп куйды. Ишекне барып ачты. Шундук идәнгә карады, һәм аяк астында яткан кара конвертны алып, эш бүлмәсенә атлады. Искәндәр монда кара конверт ятарга тиешлеген дә, аның эчендә нәрсә язылганын да, хәтта моның кемнән икәнен дә чамалый иде. Шулай да ул конвертны ачып күз йөгертеп чыкты. Барысы да гадәттәгечә, бернинди дә үзгәреш юк. — Үтерүчегә — үлем! — дип кабатлады ир, моңсу елмаеп. — Гомерне сатып алып булмый... Ул, өстәл тартмасының өстәгесен ачып, конвертны шунда куйды. Бу тартма кара төстәге конвертлар белән шыгрым тулы иде. һәм тагын баягы төшен хәтерләде. Теге коточкыч кешеләр шушы конвертлар эченнән чыкканнардыр сыман тоелды... * * * Сәгать беренче ярты булып килә иде инде. Аны беркайчан да соңга калып йөрми диләр... Балалар йорты директоры тынычсызлана башлады. Уникедә үк килергә тиеш иде. Әллә кире уйлады микән?.. Бәлки, нәрсәдәндер кәефе кырылып... Юк, алай булуы мөмкин түгел, хезмәткәрләрнең барысы да нык итеп кисәтеп куелган ич. Тиешенчә матур итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп каршыларга кирәклеген яхшы беләләр. Монда миллионерлар көн дә килеп тормый, килсәләр дә, ярдәм итәргә атлыкмыйлар. Ә бу кеше... Монысы бөтенләй бүтән... һәм ул килергә тиеш... Ул алдый торган түгел... Көтмәгәндә ишек ачылды. Директор дертләп китте. Урынбасар икән. Тәнзилә ханым. Ул да борчыладыр. — Һаман юк... — диде ул, керә-керешкә үк. — Бәлки... Директор, аның нәрсә әйтергә теләгәнен белеп, шундук каршы төште. Мондый уйдан ул курка иде. Бер миллион бит! Күпме нәрсәләр эшләргә була бу акчага! Директор инде тиенен тиенгә исәпләп, барысын да чутлап куйган. Кулга акча гына эләксен, иртәгәдән эш башланачак, һәм шундый якты хыяллар белән яшәп ятканда, бернинди дә "бәлки..." кирәкми иде. — Юк, Тәнзилә... — диде директор, елмаерга маташып. — Урамнарда пробкалар бит хәзер. Машинадан күп нәрсә юк. Шунда эләккәндер. Ә болай... Ул — сүзендә тора торган кеше. Узган ел әнә картлар йортына берсүзсез бер миллион тоттырып киткән. — Картлар йортына бит ул... — Тәнзилә һаман шик эчендә иде. — Утрауда югалган ирләрнең гаиләләренә дә... — Директор бер мәлгә тынып торды. Бүген аның бу хакта искә төшерәсе килми иде. Ирләрнең утрауда юкка чыгып, гаиләләрнең ятим калуында язучының гаепле икәнен ул белә иде. Тик бер башлагач, сүзен бетермичә кала алмады. — Аларның һәр баласын миллионер ясаган кеше бит ул. Әтиләре исән булса, мондый байлыкны гомерләрендә дә күрәсе түгелләр иде ич инде. — Анысы шулай... — дип сузды Тәнзилә. — Тик күренми бит... — Әйтәм бит, юлда тоткарланып кына торадыр... Күңелендә шик тынмаса да, директор Искәндәрнең бер дә юктан гына килми калырына ышанмый иде. Бу язучыны ул әсәрләре аша да, кешедән ишетеп тә белә һәм бик хөрмәт итә иде. Искәндәр — үзен үзе кеше иткән шәхес. Мондый шәхесләрне ул аңлый, алар бер дә юктан гына сүз әйтмиләр, ә әйткәннәр икән, эшлиләр. Бәлки, тормышның төбеннән югарыга күтәрелә алуларына шул холыклары да сәбәпчедер әле. һәм директор Искәндәрнең мотлак килеренә, вәгъдә ителгән ярдәмне күрсәтеренә нык ышана иде. Беркем дә аңа соранып бармады бит. Язучы үзе тәкъдим итте. Шылтыратты да әйтте: "Фәлән көнне фәлән сәгатькә сезгә киләм. Шундый-шундый нәрсә турында сөйләшәчәкбез. Үзегездә булыгыз", — диде, һәм ул мотлак киләчәк. Ә күңелендәге шикләре директорның моңа кадәр авызы күп пешеп, вәгъдә ителгән нәрсәне кулына алмыйча тынычланмаска күнеккәнлегеннән генә. — Киләчәк ул, — директор сүзен көррәк чыгарырга тырышты, — мин ышанам. — Мин дә ышанам, — диде Тәнзилә моңсу гына. — Тик юлда бер-бер хәл булмагае, дим... — Булмас. * * * Сәгать унбер җитүгә, ул, компьютерын сүндереп, язу өстәленнән кузгалды. Кухняга чыгып, һәрвакыт диярлек кайнап торган чәйнектән кофе ясап куйды. Аны бер-ике уртлады да, янә эш бүлмәсенә кереп, кирәкле документларын папкага салды. Кәгазьләрнең барысы да әзер иде инде. Бары тик директорның кулына тоттырырга гына кирәк. Култамгасын куйсын да банкка йөгерсен. Искәндәр барысын да алдан әзерләп, җайлап куйган иде. Әлбәттә, ул директорны үзенә чакырып та кәгазьләрне биреп җибәрә алыр иде. Ни өчендер балалар йортын тагын бер тапкыр күрәсе килде. Дөресен әйткәндә, детдом аның үзәгенә үткән иде. Үзаллы тормышка аяк басканнан алып, ул бер генә тапкыр да бернинди балалар йортының да бусагасын атлап кермәде. Кайда гына булмасын, балалар йорты булган җирне урап үтәргә тырышты, һәм моның сәбәбен ул аңлый да, аңлата да алмый иде. Ә бу юлы... Бу юлы үзенең барып күрәсе, шундагы балалар белән аралашасы, аларның хәлен белешәсе килде. Бәлки, кемнәрдер аның ярдәменә, бер җылы сүзенә мохтаҗдыр. Бала чакта әтиәни кебек кешеләрнең аркаңнан сөеп, башыңнан сыйпап китүе дә чиксез бәхеткә тиң була бит ул. һәрхәлдә, Искәндәр өчен шулай иде. Ниндидер бер абзыйның, алдына утыртып, "улым" дип сөюен ул әле дә хәтерли. "Әтием булса, гел шулай итәр иде дә", — дип уйлаган иде ул вакытта. Тик аның әнисе дә, әтисе дә юк иде. Аны, талчыбыктан үрелгән кәрзингә салып, детдом алдына ташлап киткәннәр. Шулай диләр. Моңа ул беркайчан да ышанмады. Әле дә ышана алмый. Ничек инде нәни генә тере кешене тере кешеләр шулай ташлап китә алсын ди. Юк, әлбәттә. Аны беркем дә ташлап китмәгән. Әти-әнисе аны бары тик югалткан гына. Югалтканнар да таба алмаганнар. Ул гомер буена үзен әти-әнисенең эзләвенә һәм көннәрнең берендә табачакларына ышанып яшәде. Әле дә ышана. Аны әле дә эзлиләрдер. Танымыйлардыр гына... Папкасын әзерләп куйгач, кухняга чыгып тагын берике йотым кофе уртлады да стенадагы Лолита янына килеп басты. Бармак очлары белән аның битләреннән иркәләде. Һәм моңсу елмаеп куйды. Елмаерлык сәбәп юк иде. Елмаюы бары тик елап җибәрмәс өчен генә булды бугай. Лолита янында тагын бераз басып торды да, акрын гына чигенеп, ишек төбенә килде, аннан соң, кара курткасын элеп, өйдән чыгып китте. Лифт кайдадыр еракта иде бугай. Искәндәр тәмәке кабызды да баскыч буйлап җәяү генә төшәргә булды. Аста кемнәрнеңдер шаулашканы ишетелде. Яшьләрдер инде. Өченче катның баскыч мәйданчыгына җиткәч, бер төркем яшьләрнең шаугөр килеп торганын күрде. Аның белән исәнләштеләр. Искәндәр баш какты. Ул боларны бик танып бетерми иде. — Сез чынлап та Искәндәр буласызмы? — дип сорады арадан берсе, саф татарча итеп. — Сез язучымы? — Чынлап та Искәндәр булам... — дип елмайды ул. — Ә сез?.. — Автограф алырга мөмкинме?.. — Бер кыз Искәндәрнең яңа китабын сузды. — Зинһар өчен... Язучы китәргә кузгалган җиреннән кире борылды... Язып бирде... Башкаларның да китабы бар иде... Урамга чыкканда, аның кәефе күтәренке иде. Китабын алып, ишек төбендә көтеп торган шушы яшьләр язучы күңелендә ниндидер яктылыкка өмет уятты. Подъезд алдында торган машинасына карады, һәм башында бер уй ялтлап китте. Ә нигә җәяү генә бармаска әле! Балалар йорты ерак түгел иде. Ашыкмый гына атласа да, Искәндәр төп-төгәл сәгать уникегә барып керәчәк. Ул елмаеп куйды, һәм җәяүләп китте. Машинада утырып йөргәндә, кешеләр башкачарак булып күренә. Алар ничектер бүтән, үзеңнеке түгел шикеллеләр. Ә җәяүләп барганда, менә бөтенләй икенче төрле. Алар да синең кебек, син дә алар кебек. Барың да бер, барың да туган шикелле. Ничектер рәхәт... Бер агым булып, иңгә иң терәшеп атлыйсың... Җир асты чыгышына борылуга, колак төбендә генә кемнеңдер пышылдаганы ишетелде: — Искәндәр... Искәндәр артына борылып карады, һәм уңайсызланып куйды. Кешеләр күп иде. Борыннарын синең арт чүмечеңә терәп диярлек баралар. Кемнең кем икәнен дә чамаларлык түгел. Мондый халәттә артыңа борылу үбешергә үрелү сыман икән... Кинәт сул як калак сөяген нидер көйдереп үтте. Башта ул ничектер җиңелчә чеметү шикелле генә тоелды. Ә бераздан утлы әрнүгә әйләнде. Утлы әрнүгә әйләнеп, акрын гына бөтен тәнгә тарала барды. — Үтерүчегә — үлем! — дип пышылдады кемдер. Искәндәр бер сүз әйтерлек тә хәлдә түгел иде. Ул борыла да, уңга-сулга үрелеп карый да алмады. Һәм аркасына пычак кадаучының кем икәнен дә белмәде. Хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә барган адымнар белән үзеннән беркая да җибәрми торган кысага әйләнгән агымга ияреп атлады да атлады. Бераздан үз уңаена атлый алмаган кешене агым читкә төртеп чыгарды. Искәндәр, аркасы белән стенага елышып, акрын гына идәнгә чүгәләде. Кулындагы папкасы төшеп китте. Искәндәр, бик теләсә дә, аны үрелеп ала алмады һәм папка, аяктан аякка ияреп, күздән югалды. Ул берничек тә ярдәм сорый алмады. Ярдәм сорау түгел, сулыш алу да авыр иде. Бары тик күкрәк төбеннән канлы ыңгырашу гына саркылып чыкты. Аның дөньяга әйтер сүзе дә, Ходайга кылыр догасы да шушы ыңгырашу иде сыман. — Ә-ни-и...— дип ыңгырашты Искәндәр. — Ә-ни-и... Бу аның беренче һәм соңгы тапкыр "әни" дип әйтүе иде... Бераздан бәндәләр агымы кайдадыр китеп югалды да, ниндидер якты нур пәйда булды. Әлеге нур, якынайганнан-якыная барып, кеше сурәтенә керде, һәм Искәндәр күңеленә тулган яктылыктан балкып елмайды: — Лолита!.. — Кайттыңмы?! — дип пышылдады Лолита, аны кайнар кочагына алып. — Мин сине башкача беркая да җибәрмим. Беркайчан да... Уфа, 2004-2005