Яшәеш һәм теллек җырчысы Ил-көннең иминлеге, тормышыбызның матурлыгы иң әүвәл, әлбәттә, хатыклар дуслыгына, атарның бер-берсен аңлап үзара тату һәм бердәм булып яшәвенә килеп тоташа. Бу җәһәттән ике тугандаш милләт - татар белән башкорт халыкларының дуслыгы күпләргә матур үрнәк булып тора. Чал гасырлар сынавын узган бу бөек багланышның мисаллары бихисап, без ал арны һәрдаим тоеп яшибез. Инде күп вакытлар дәвамында Татарстан белән Башкортстан китап нәшриятларының елның-елында башкорт әдипләре китапларын татар телендә - Казанда, ә татар каләм әһелләренекен башкорт телендә Уфада нәшер итеп килүләре шушы хакта сөйли. Бу инде хәзер күркәм гадәткә әйләнде, Кадерле укучым! Менә бүген сез кулыгызга алган "Озынтал" дип аталган китапның авторы - Ринат Камал. Моңарчы Башкортстанда яшәүче каләмдәш дусларымнан аның хакында уңай фикерләр ишетеп белсәм дә, иҗаты белән алай ук якыннан таныш түгед идем. Югыйсә ут күршебез Башкортстан белән чиктәш Актаныш районы егете буларак Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате кечкенәдән каныма сеңгән дип әйтсәм, һич арттыру булмас. Чөнки без балачактан бирле иртәнге сәгать биштә үк башкорт радиосын тыңлап уяна идек, шушы тапшыруларда Мәгафур Хисмәтуллинның күкрәк тутырып, дөньяларыңны оныттырып озын, моңлы халык көйләрен җырлавы бүген дә колагымда яңгырап тора сыман. Мин дә күпләр кебек мәктәп елларыннан бирле шигърияткә гашыйк идем. Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәр янәшәсендә Мостай Кәримнәр, Әнгам Атнабаевларның, Наҗар Нәҗмиләрнең тылсымлы шигъри аһәңнәре күңел офыгымны киңәйтте. Бүген исә чордашларыбыз Равил Бикбаев, Марат Кәримов, Тамара Ганиева, Ирек Киньябулатов, Кадим Аралбаев һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укып кинәнәбез. Башкорт әдәбиятының алтын фондына кергән проза әсәрләре дә игътибарымнан читтә калмады. Мәсәлән, Кирәй Мәргәннең "Нарыштау итәгендә", Баязит Бикбайның "Акчелән ташкайда", Әкрам Вәлинең "Май яңгыры", Һәдия Дәүләтшинаның "Ыргыз", Зәйнәп Биишеваның "Кимсетелгәннәр" кебек күләмле повесть-романнары шулай ук мине башкорт дөньясына алып керделәр, кардәш халыкның бай тарихлы буйсынмас, көчле рухлы һәм киң күңелле икәнен ачып бирделәр. Бүгенге башкорт прозасы шупты бәрәкәтле нигез-туфракка таянып үсә. Хәзерге вакытта әдәбият йөген төптән җигелеп тартып баручы, киң колач белән иҗат итүче Ринат Камал да үзенең элгәрләре мирасын тирәнтен өйрәнеп, дөньяга яңача күзлектән карап, һәр хәл-вакыйганы йөрәге аша уздырып, намусы һәм күңеле кушканча яза. Чордашлары, каләмдәш дуслары, әдәбият белгечләре аның күпкырлы иҗатына шулай бәя бирәләр. Язучының йөрәк җылысы белән җан иңдерелгән "Таня-Таңсылу", "Түмгәк", "Убыр", "Ят бавыр", "Озынтал", "Сабыр җан" кебек күләмле әсәрләре һәм тагын бик күп хикәя-новеллалары Ринат Камалны хаклы рәвештә бүгенге башкорт әдәбиятының әйдәп баручы күренекле әдипләре сафына алып чыккан. Татар һәм башкорт язучыларының күпчелегенә хас булганча, Ринат Камал да төптән, тирәннән, ягъни халык арасыннан күтәрелгән. Әдәбиятка, олы тормыш тәҗрибәсе туплап, озын һәм урау юллар аша килгән. Аның гомер чишмәсе Башкортстанның гаҗәеп матур табигатьле Мәчетле районыннан башланып китә. Ул 1954 елның 28 июнендә Дуван-Мәчетле авылында туа. Әтисе Әлтаф гап-гади колхозчы, әнисе Мәрьям кибеттә сатучы булып эшли. Ул чорда авыл малайлары ни башкарса, Ринатның кулыннан да шулар уза. Урта мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламыйча Әй елгасы буенда урнашкан авылында кала. Мал-туар асрый, тракторист булып эшли. Район газетасында үзен иҗатта да сынап карый. Аның мәкаләләре укучы күңеленә хуш килә. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Башкорт һәм рус теленнән укыта. Моннан чирек гасыр элек ишле гаиләсе белән Уфага күчеп килә. Башкортстан радиосында репортер булып эшкә урнашкач, республиканы аркылыга-буйга урый. Язучылар берлегенең пропаганда бүлеген җитәкли. Ә инде 1991 елдан бирле аның эш һәм иҗат урыны "Агыйдел" журналы белән бәйләнгән. Гомер юлында Ринатка авыр фаҗигаләр кичерергә туры килә. Уфага күчеп килүенә ел да узмый, әнисе Мәрьям апа 58 яшендә дөнья куя. Ә аңарчы гомерлек юлдашы, сөекле хатыны Әлфирә, өч улын әтисенә калдырып, мәңгегә күзләрен йома. Кемнең дә башын идерерлек, юлдан яздырырлык авыр кайгы кичерә ул. Тик Ринат әфәнде сыгылып төшми. Яшәүгә булган омтылышны ул иҗат учагында күрә. Әнисенә багышлап "Банубикә" романын, "Ике гомер" повестен яза. Ә инде яраткан хәләл җефете Әлфирәне автор "Кәрсез ир" повестенда Ниса, "Таня-Таңсылу" романында Фәнисә кебек персонажларның прототибы итеп ала. Әйе, ир белән хатын мәхәббәте, берсе бакыйга күчкәч тә, гомерлеккә дәвам итә икән. Ринатка да күп очракта илһамны Әлфирәсе мулдан өләшкән. "Таня-Таңсылу" һәм "Талак" романнарының сюжетын аңа Әлфирә сөйләп биргән. Тикмәгә генә автор соңгы романнарыннан берсен "Әлфирә" дип атамагандыр. Чыннан да, Ринат Камал тема эзләп җәфа чикми. Ул аны үзәгендә үзе кайнаган тормыштан ала. Менә бу җыентыкка кергән "Озынтал" романы да уйлап чыгарылмаган. Алкын сулы Әй елгасында коенып үскән Ринат атлы егет нәкъ шушы Әй буенда яшел Билбауны хәтерләткән Әпшән авылы тормышын, шул авыл кешеләре язмышын тасвирлый. Ул барыбыз да яхшы белгән, үз күзебез белән күреп торган, күп вакыйгаларның шаһиты булган гап-гади бер авылның күңелләрне тетрәткән давыллы тормышы... Коммунистлар җитәкчелек иткән совет чоры авылларының, ал арны берләштергән колхозларның күпчелеге нәкъ шундый тормыш белән яшәде ләбаса. Ләкин кода-кодагыйлыкка, күрәләтә торып алдауга, күзгә төтен җибәрүгә, ришвәтчелеккә корылган коллектив хуҗалыкта, шундый хуҗалыклардан оешкан җәмгыять үзе дә, әлеге әсәрдә символик рәвештә сурәтләнгәнчә, Озынтал-сазлыкка кереп чума, ахыр килеп череп таркала. Без барыбыз да Галимҗан Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романын "Фәхрине үтереп ташладылар" дип укучыны кисәк сискәндергән җөмлә белән башланып китүен яхшы беләбез. Ринат Камал да, күпмедер кимәлдә шушы алымнан файдаланып, "Әй өстеннән җай гына, ак кәфенне ачкандай, аксыл томан күтәрелә" дигән беренче җөмләсе белән безне үзе бәян кылган, әсәрнең төп героиняларыннан берсе Рәшидәнең язмышын челпәрәмә китергән, аны кара кайгыга салган, авыл кешеләрен тетрәтеп, фаҗигале вакыйга уртасына алып керә. Иртәнге сәгатьтә Озынтал сазлыгында трагедия уйнала - көтүче Фазылетдинне үтереп ташлыйлар. Нигә, ни өчен? Дөреслекне күзгә карап әйтә белгән кыю коммунист булганы өчен. Әсәр шундый катлаулы, мавыктыргыч сюжетка корылган. Җинаять ачылырмы? Бусы - бер. Икенчедән, Рәшидә ике ут арасында: кызы Нурания әтисен үтергән кешенең улы Гыйлемханга кияүгә чыкмакчы... Әсәр күп тармаклы. Ул бер авыл кешеләре тормышын, ал арның үткәнен, шәҗәрәсен генә тасвирлап калмый. Без бу әсәрдә сүнүгә йөз тоткан җәмгыятьне күрәбез. Шушы күзлектән караганда да, язучы үз морадына ирешкән. Кадерле дуслар! Сез бу китапны укып чыккач, башкортлар белән татарларның да бер үк уй, бер үк хис белән януларын тоярсыз. Туганлыкка, дуслыкка илтүче ялкынлы хисләр алар! Илфак Ибраһимов, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Роман Беренче бүлек Әй өстеннән җай гына, ак кәфенне ачкандай, аксыл томан күтәрелә. Тирә-якта тынлык шул әле. Дөнья томанга чорналган, йокыга талган: иркә кыздай киерелә-сузыла, һаман җылы түшәгеннән аерыла алмый. Мамык болытыдай томан иренеп кенә сирәгәя; әкренләп җиһан кошлар өне, кайдадыр малтуар күшәве, эт чинавы белән тула. Елга буен сискәндереп, Озынталда чыбыркы шартлаттылар, шуннан тагын тавышлар өзелде. Әй исә, минем җан ияләрендә эшем юк дигәндәй, һаман алга тартылуын белде. Ул шулай бихисап дулкыннарын алга әйдәгән, ярындагы әллә ничәмә буынның көненә шаһит; һаман тынмый, һаман талмый. Буыннар килә, китә, заманны заман алыштыра, бәндәләр үзләренчә кылана. Сәер дә, кайчакта ис-хуш китәрлек тә ал арның холкы, тик Әй - өнсез. Көтүче таналарын Озынталга куалады. Озынталда аулак, тыныч. Әүвәлгечә алан-сыртлар буйлап күчереп йөртергә исәбе юк иде аның - малларны Озынталдагы токынга тупларга да мизгел хозурлыгына сокланып ятарга, хыяллар чоңгылына батарга. Көтүче хыялый кеше бит ул! Озынтал! Озын-озын буйларыңда, шомлы төпкелләреңдә хикмәт бар. Әллә карурман син, әллә төпсез саз, әллә малтуарга зиндан... Очың-кырыең юк, берәүнең дә синең ахырыңача җиткәне, буең-аркылыга үткәне юк, чын зиндан... Сукмакларың әллә кая илтә! Әле генә такыр җирдән барган кебек буласың, искәрмәстән баткак-сазлыкка килеп төртеләсең; карамаларың һавага аша, күз аллары караңгылана, сулышлар тарая. Төпкелгәрәк кергән саен хәтәррәк: зиндан диварлары сымак каршыга шөкәтсез карама-зирекләр баса, аяк астында - коры-сары... Усак, тал-өянкеләр түш киерә, колмак сабакларыдай, үзләренә урый. Инде сиңа артка юл юк, бәндә, күзләреңне йом да тәкъдиреңә буйсын! Алда - күрәчәгең, инде берни дә кыла алмыйсың... Маңгаеңа язганын ... Кара зиндан, ерткыч авызыдай, үзенә суыра да суыра. Ерткычмы, буар еланмы? Күз буа, хәлне ала... Озынтал рухыңны сындыра, Озынтал күз буа, Озынтал буынсыз итә! Көтүчеләр белә: мал-туар Озынталга кердеме, башы-аягы белән бетте дигән сүз. Әлегәчә Озынталдан котылган, шул төпсез сазны кичкән кеше юк. Шуңа көтүчеләр ары узмый, көтүне Озынтал алдында гына йөртә. Якында гына корыган ботак сынуы көтүчене сискәндерде. Җил чыгыпмы, яфраклар шыбырдашты. Кемдер йөри! Көтүче уйларыннан арынып өлгермәде, алдында солы плащ кигән бәндә пәйда булды. Аягында да озын кунычлы резина итек, башында биек козыреклы фуражка. - Ә-ә, Әхмәтхан! - Көтүче, мосафирны танып, тавышына куаныч чаткылары чыгарды. - Мин, - диде тегесе, теләксез генә. Шулчак артта тагы коры ботак сынды, җир селкенде. Көтүче артына каерылып өлгермәде, яңа юлаучыны танып өлгермәде... - Кем? - Без! - дип җавап кайтарды икесе өчен дә Солы плащ, ә көтүче артында кыштырдаучы өнен чыгармады. Кәкре буйлы иде ул; яшькелт күзләрен уйнатты, һаман нидер эзләнде, әмма тынын чыгармады. - Фазылетдин, - дип башлады Солы плащ, - без кыштау эзлибез. Минем кыштау югалган!.. - Ә-ә... - дип сузды көтүче, эченә җылы кердеме, әллә сүз ялгануына куандымы. Солы плащ көтүче картлысына чүгәләде, ә Кәкре һаман баш очында торды, кымшанмады. Очрашканнан бирле ул бер сүз дә катмады - тораташмыни, шулай торды. - Башмаклар арасыннан карагыз! - дип яхшатланды көтүче. - Болай минекеләр арасында авылныкылар күренмәде . - Күренмәде дисең инде! - Солы плащ сөзеп карады, һавалы сөйләште; көтүче дә мосафирларга күнекте-өйрәнде бугай, батырланды. Сүз ялганмады. Ирләр, очрашкач, гадәттәгечә тәмәке дә төрмәделәр: хәер, Әхмәтхан тартмый иде. Кып-кызыл симез битле - "чиртсәң, каны атылып чыгар" дип шундыйларга әйтәләр. Зәңгәр йөгерек күзле. Ә көтүче Фазылетдин аның янында төп кебек. Төптән юан чыккан. Кара-коңгырт йөзле, соры күзле. - Күренмәде дисең инде... - дип кабатлады Әхмәтхан. Көтүче эндәшмәгәч, үзенекен дәвам итте: - Уч төбендәгесен күрмисең, ә бүрәнә аша бүре күрәсең! Ул бу сүзләрне ачу белән, көтүчене өркетү теләге белән әйтте. Ахырда тегесе дә түзмәде: - Син, Әхмәтхан, нәрсәгә төрттерәсең? - Нәрсәгә ди... - Кичәге бригада партҗыелышын әйтәсеңме? - Төкерәм партияңә, җыелышыңа! - Ул аяк астына лачкылдатып төкерде. - Нәрсә? - Нәрсә ишеттең, шул! - Чамалап, Әхмәтхан, төкерегең кире үзеңә тимәсен... - Көтүче күзләрендә дә усал чаткылар чагылып китте. - Хәерче баласы! Озынталны да собрание урыны дип беләсеңме? - Солы плащ көтүчегә җилләнеп барды; артта басып торган Кәкре шәүлә кебек. - Әхмәтхан... - Син һаман да миңа акыл өйрәтәсеңме? - Әхмәтханның тыны буылды. - Теге җиде атны кайдан алдың? - һе, ул турыда бөтен Әпшән сөйли... - Синнән беренче тапкыр ишетәм... - Бригаданың җиде атын кайчан, кайда озатканыгызны да әйтеп бирергәдер, может? - Көтүче дә ярсыды. - Әйт! - Егерме өченче ноябрьдә ишегалдыннан Сәмсит белән Мәҗитнең машинасына төяп Златоустка озаттыгыз... - Хәерче!.. - Әхмәтхан тешен кысты. - Коммунист буларак, шуны ничек яшереп калыйм - партия җыелышында докладывать иттем! Җиде атның ите бер отчетта да теркәлмәгән. - Бөтенесен дә белә, ревизор! - Әхмәтхан карашын көтүчегә төбәде. - Атлар актлаштырылган! - Әйе, Әхмәтхан, атлар авырган дип актлаштырылган, тик бөтен авыл, бөтен колхоз белә: атлар сап-сау иде! Ите келәткә килмәгән, эзе югалган... - Фазылетдин кулбашларын сикертте . - Синең ни эшең бар анда? - Әхмәтхан бу сүзләрне елан кебек ысылдап әйтте. - Мин - коммунист... - Ах син, хәерче... - дип ысылдавын белде Әхмәтхан. - Мин - коммунист, Әхмәтхан, кырын эшне яшерә алмыйм, намусым... - Хәерче! - Әхмәтхан үзен чак-чак тыеп торды. - Сиңа гына кирәк, син генә дөреслек өчен көрәшәсең. - Мин - коммунист, Әхмәт... - Син - хәерче! Син - әләкче! Коммуна! - Син - бур, Әхмәтхан! - Син - Ибрашка заты! Зимаг-гур! - Ә син - Бур Дәүләтхан каны!.. - Ах-х... - Әхмәтхан көтүче өстенә ташланды, Кәкре бу мәлдә аның аякларыннан эләктереп алган иде инде; Әхмәтхан көтүче Фазылетдиннең бугазына үрелде. Бу мәлдә Озынтал өнсез иде, Әй һаман алга тартылуын белде; Озынталның озын таллары, тар карамалары җай гына тирбәлде; инде көтү дә таралды, Озынтал эченә кереп тулды. Хәзер бу көтүнең башын борып алырлык та түгел иде: Озынтал бөтен бу өер-бәлане эченә яшерде, бөтен бу шомны тамагына йолды. Тыштан исә өнсез генә торды, берни булмагандай кыланды. Әй дә тынган иде, ул да, мин белмим, мин күрмәдем, мин бәндәләрнең эшенә кысылмыйм, дия иде. Янәсе, ул гаепле-җаваплы булмый, янәсе, ул актан ак, пакьтән пакь, ә шаһитлыгын ни әйтерсең? Әхмәтхан, ниһаять, коммунист Фазылетдиннең бөдрә чәчләреннән эләктереп алды, ә Кәкре, шәүләдәй, көтүченең аякларын уралтты, аларны колмак сабакларыдай бергә иште. Әхмәтхан шашынды, Фазылетдин тарткалашты, Кәкре, ясканып: "Муенын бор, муенын!" - дип кычкырды. Ниһаять, Әхмәтханның бантына барып җитте: ул җан ачуы белән корбанының башын артка каерды. - А-а-а... Хәтәр иңрәү Озынтал төпкелләренә китеп сеңде, ахрысы. Әпшән авылында Фазылетдиннең бертуган апасы Яңыл бу вакытта сыер саварга чыккан иде, шул ишетте аянычлы тавышны: - А-а-а... Яңылның йөрәге өшеде, әллә нинди бик тә якын һәм таныш сымак тоелды ул өн... Әллә кайдан, җир астыннанмы, ерак еллар ашамы килә иде ул... Шунысын гына аңлый алмады хатын. Күптән томан таралган иде, көтү киткән иде. Ә Яңыл озаклады - ире Капитан иртүк кичтән кайтмаган тананы эзләп чыгып киткән иде. Яңыл шуңа ирен көтте. Юкка болдырга чыгып баскан - ишетәсе булдымы икән? Бу вакытта яшьләр тауга күтәрелә иде. Калатауга! Бәхетлеләр! Нураниянең бөдрә чәче җилгә сибелгән, кара кашлары бергә тоташкан: шул аны тагы да сылурак итә, Кавказ кызларына тартым итә. Шуңа Гыйлемхан аны "авылда тиңе юк чибәр" дип атый. Үзе саргылт чәчле, ак йөзле буйчан егет. Беләкләре кабарып тора, үткән яз гына армиядән кайтты. - Нурания! - Әү, Гыйлемханым! - Нурания, син минем өчен яшь бит әле - силсәвиттә никахны теркәми торсалар... - Ничек? - Кыз аптырады. - Әнием әйтүенчә, син миннән өч секундка соң тугансың? - Исәр! Егет белән кыз кулга-кул тотынышып алганнар да үргә җилкенәләр, дөньяларын онытканнар. Ал арга хәзер птупты аксыл томанлы күк, дөньяда тиңе булмаган Әй, Калатау гына бар. Икесе дә почтада эшли: Гыйлемхан - монтер, ә Нурания - хат ташучы. Бу тауның һәр ташы, һәр тәңгәле аларга таныш. Күзләрен йомсалар да, адашмаслар. Бу җир аларга оҗмах кебек - птупты Кал атаудан да матуррак, затлырак урын юк җирдә. Шушы Әпшәндә тәпи басканнар, шушында гомер кичеп үләргә әзерләр. - Гыйлемхан, син Люция апага гел каршы әйтәсең... - Яратмыйм! - Ул почта начальнигы бит инде... - Хатын-кыз начальникларны яратмыйм! - Исәр! Гыйлемхан, сары егет, комсызланып, Нуранияне - каракучкыл кызны коча. Тегесе - нечкә бил, юка камыш - егет кочагында югала да бетә... Нурания актан гына киенгән, ә Гыйлемхан - зәңгәр күлмәктән... Яраткан төсе - зәңгәр. - Гыйлемхан, сабантуйдан соң туй итәбез дә ул, ә кайда торабыз? - Бездә. - Мина сездә ошамый... - Йоласы шулай! - Шулаен шулай да ул... Ә атамнар риза булырмы икән? - Хәзер заманы башка, Нурания, ата-анадан рөхсәт сорый торган чак түгел! Ризалашмасалар, урлыйм! - Әтием Әхмәтхан абыйны яратмыйча сөйли... - Нурания, миңа барыбер. - Гыйлемхан кырт кисте: - Алдымда нинди генә киртә тормасын, атлап чыгачакмын! Диңгез кичәрмен, күккә менәрмен... Син - минеке! - Хыялый, ә үзең, армиядә хезмәт иттем, ир булып җитлектем, дигән буласың, һаман бала-чага. - Нурания, синең өчен мин... - Гыйлемхан, куркытма мине. Бүген ял. Әйдә күңелле итеп сөйләшеп кенә йөрик. - Су керик! - Кит, исәр! - Мин су кердем инде, Нурания. Җылы. - Гыйлемхан, тыңла мине... - Нәрсә? - Сабантуйда көрәшкә чыкма! Йә билеңне кузгатырсың... - Әллә? - Егет ык-мык итте. - Бүген күпердә дә шакылдамыйлар. Алар да ял итә микән? - Күперчеләр туктарга тиеш түгел... - Тавышлары ишетелми. - Кара-кучкыл кыз көрсенде. - Әллә нишләп дөнья тын. Әй дә, Калатау да тынып калган, Гыйлемхан. - Кошлар сайрый бит. Әнә сандугач... - Ишетәм. Кеше тавышы юк. Әллә томан төшкәнгә авылда озак йоклыйлар инде? - Безгә ни, әйдә йокласыннар!.. - Йокласыннар! Кыз белән егет янә бер-берсенең кочагында эри. Иреннәр иреннәргә, куллар кулга кушыла. Йөрәкләр дөп-дөп тибә. Нигә шулай тәүге сөю, тәүге үбешү татлы була икән? Нигә шулай тәүге сөешү тибрәндергеч була? Чын мәхәббәт иле бу Калатау түбәсе: шунда гашыйклар очраша, йөрәк серләрен чишә. Шул Кал атауда вәгъдәләр әйтелә, мәңгелеккә чәчләр чәчкә бәйләнә. Әүвәл бу түбәне Кызлар тавы дип тә йөрткәннәр. Икенче төрле - Кызлар каласы. Ирләр, яуга киткәндә, кыз-кыркынны, бала-чаганы шушы төпкел тарлавыкка яшереп калдырган. Үтергеч алышта ирләр баш салган, күбесе кире кайтмаган. Ә тормыш дәвам итә, халык үләргә, бетәргә тиеш түгел: хатыннар бала таба, халык яңадан үрчи. Калатау электән кызлар яшеренгән тау икән. Шунда тормыш терелгән, мәхәббәт чәчәк аткан. Калатау - тормыш билгесе, мәхәббәт иле. Кал атауга гашыйклар килгән, борынборыннан монда чәчләр чәчкә бәйләнгән... Әй буендагы мәһабәт Калатау гүя күкләргә ялгана. Түшендә сандыкташлар тырпаеп тора, шул сандыкташларда - гашыйкларның эзләре... һәр буын үзенең тамгасын салган, һәр буынның шатлык-хәсрәте шул кыялар битенә сеңгән. - Нурания, җаным! - Әү, Гыйлемхан! - Нурания, мин сине беркемгә дә бирмим! - Гыйлемхан, мин сине берсенә дә алыштырмыйм! Яшьләр җитәкләшкәннәр дә үргә ашкыналар. Күлмәк итәкләре җилферди, әйтерсең лә аккош каурыйлары; куллары югарыга сузыла, әйтерсең лә аккош канатлары... Кыз кайтканда бөтен өй эче кузгалган иде. Җәйләүдән кеше килгән: Фазылетдин абый юк, ә маллары Озынталга таралган... Рәшидә килүчегә бер сүз генә тукыды: - Фазылетдин кайтмады, юк... - Тирә-юньне айкадык, күренми. Караңгы төшкәнче тагы Озынталны айкап чыктылар - Фазылетдин суга төшкән йөзек кебек булды. Авылны күтәрделәр, караңгыда кармаланып йөрү бер файда да бирмәде. Иртән тагын томан йончытты, ул таралгач әпшәннәр хәйран калды: Озынтал авызында таптылар көтүче-коммунист Фазылетдинне. Башы артына каратылган. Мәет су эчендә ята: йөзтүбән дип әйтсәң, йөзтүбән түгел, чалкан дисәң... Әйе, һичшиксез, ике аяклы җан ияләренең эше. Бөл ай атыннан суга егылып төшкән дияр идең, башы каерылган... Рәшидә таш сындай катты. Башта елый да, сүз ката да алмады. Бу ни галәмәт? Әллә дөнья алмашынамы? Әллә аның үзен алмаштырып куйдылармы? - Фаз-зы-лет-дин... - дип кенә әйтә алды хатын. Кинәт күк күкри, җир үз күчәреннән ычкына; иссез-хушсыз хатын ире күкрәгенә каплана. Җир, су, һава, нигә өнсез калдыгыз? Сез дә битараф, нигә, ичмасам, бер чарасын күрмисез? Озак, озак елады хатын, янында басып торган күрше-күлән дә ни кылырга белмәде; бичара хатынны урыныннан кузгатмадылар, балалар чыр-чу килде. Авылдашлары чарасыздан башын игән иде; озын утын арбасын алып килделәр, бичараны кызы Нурания, күрше хатыннары култыклап алды. Озынталдан Әпшәнгә шактый ара бит, - шул юлны ничек үтәсе, щул кайгылы арада, Рәшидәкәй, сиңа ничек түзәсе? Йөрәкләрең ярылмасачы, аягыңны сөйрәп атлыйсың... Озын арбада - Фазылетдин, башы артка каерылган, арттан халык ияргән... Бу нинди әкәмәт олау? Әпшән авылы ул көнне тынгысыз булды. Кулдан эш килмәде, тоткан әйбер кулдан төшеп китте. Әпшән халкы бу көнне башын күтәрә, сынын турайта алмады. Милиционерлар алып килгән эт, әлбәттә, җинаятьче эзенә төшә алмады. Күп вакыт үткән, мәет суда ята... Шулай да тикшерүчеләр шикле тоелган һәр әйбергә игътибар итте, тирәюньне фотога төшерделәр, мәетнең өс киеме эскпертизага алынды. Район прокуратурасы җинаять буенча эш ачты, тикшерүгә тәҗрибәле тикшерүчеләр җәлеп ителде. II Әпшән - яшел билбау. Әйтерсең лә Кал атауның биленә уралган... Әле кайчан гына авыл урамнары бәрхет чирәм иде - хәзер, машина, трактор таптап, җир тышкы катламын әйләндереп бетерде... Борынгы бай авыл: таштан салынган ипи кибете әнә калкулыкта түшен киерә, ике катлы йортлары да бар. Аларны шөһрәтле Дәүләтхан байдан калган мөлкәт диләр. Берсендә колхоз идарәсе, берсендә кибет, берсендә клуб урнашкан. Беренче каты тулысынча таштан салынган. Әле кайчан гына урам уртасындагы чирәмдә бала-чага чыр-чу килә иде - хәзер шунда машина, трактор гүләп тора; колхоз хәлләнде, техникага баеды. Шулай да Әпшән авылы үзенә Дәүләтхан байдан йоккан тәкәбберлеген ташламый: һаман да һавалы, горур ирәя Кал атау итәгендә. Бер ягында мәһабәт Калатау күккә ялгана, икенче очы шомлы Озынталга барып терәлә. Ә Әй елгасы биек тә, текә дә яр башында утырган авылга бик зыян-касәфәт китерә алмый, язгы ташкыннарда да юлы бикле, бәрәңге бакчаларына ук күтәрелә алмый. Дәүләтхан байларның тәкәббер борынгы авылын бик тә басып китәр, көчле кочагына йолыр иде, бик тә дер калтыратып тотар иде - кулы кыска. Шулай кирегә, көньяктан төньякка ашкынган усал Әй ташкыннарына бирешми, Калатаудан көч-гайрәт алып, караңгы Озынталыннан шом тоеп, дәртләнеп, тәкәбберләнеп яши Әпшән. Дәвер җилләренә сер бирми, Дәүләтхан заманнарындагы данын онытмый, көндәлек ыгы-зыгысына исе китми. Бүген - җеназа көн. Әпшәннәр үзләренең хөрмәтле кешесе белән хушлаша. Авыл өнсез. Җеназада да, тантаналарда да бик чәбәләнеп, күтәрелеп сугылмый алар - сабырлык саклый белә. Шатлыктан исермәгән кебек, хәсрәттә дә чәч-баш йолкымыйлар. Иң кыены - Фазылетдиннең якыннарына. Аларга Ходай үзе түземлек бирсен. Авыл иртән үк җанлану кичерде. Ирләр зияратка юл алды, ә хатын-кыз, әби-чәби, карт-коры мәрхүм өенә агылды. һава чалт аяз. "Кешесенә карата көне дә ару..." - диде зияратта Фазылетдингә урын сайлап йөргән картлар. Әпшән зияраты әйләнә-тирәдә бик борынгылардан санала. Тирәсе таш белән буратылган. Монда борынгы каберләр дә, яңалары да бихисап. Кешеләр соңгы арада тимер рәшәткә юнәтә башлады, элек таш йә агач бура гына утыртып куялар иде. Картлар киңәш-табыш итте: - Каберен нәсел-нәсәбе тирәсенәрәк казысак, агай-эне... - Әйе, - диештеләр, килешеп. - Әтисе Хәким шул үр якта бит. Бабасы Ибрай да шунДе ЯТЛ. - Бисмилла иттек. Ирләр эш башлады. Алар арасында Әхмәтханны да күреп, Әнвәрнең йөзе кара көйде. Яңылның олы улы Әнвәр Фазылетдин абыйсы белән бригадирның эт белән мәче кебек булуын белә иде. Тагын шунысы бөтен авылга мәгълүм: мәрхүм белән бригадир тынышмады. Җыелыш саен Фазылетдин Әхмәтханны тәнкыйтьләп сөйләр, урлашуын йөзенә бәреп әйтер иде. Әче телле булды шул мәрхүм: маңгайга бәреп әйтте, серен эчендә сакламады. Бригада җыелышларында Фазылетдин беренче оратор иде. Коммунист кеше җитешсезлекләр белән килешеп яшәмәде, бригададагы урлашу, ялкаулык белән аяусыз көрәште. Үзе дә элекке бригадир: эш рәтен белә шул, эш бармаса, җаны сызлый... Әйе, бар авыл шаһит: Фазылетдин түземсез җан иде, җитешсезлекләр белән килешмәде, шулай яшәде, шулай үлде. Коммунист иде, эш дип үлде... Әнвәр нигәдер бригадир Әхмәтханны гаепле кеше дип санады. Бер дәлиле дә юк, ә күңел - шайтан: Фазылетдин абыйсы үлемендә Бурларның катнашы бар! Әллә кайдан башына килде бу уй... Әнвәр бригадирга каш астыннан сөзеп карады, аны җене сөйми, хәленнән килсә, бүре кебек өзгәләп ташлар иде. Әнвәр - Яңылның олы улы. Ә Яңыл - Фазылетдиннең бертуган апасы. Сабыр, тыйнак, Әпшәндә туганнар бер-берсенә сыенышып яши. Хәзер Яңылның да бер канаты каерылды... Ярый Әнвәре авылга кайтты. Шәһәрдә институт тәмамлады, агроном һөнәре алды. Шулай да колхоз башлыгы Император Вафин күтәрмәде - белемле кешене фермада мөдир итеп тота, ә баш агроном урынында - техникум бетергән Хөснуллин. Әпшәндә укыган кешенең кадере юк шул. Колхоз башлыгы үзе килмешәк булгач... Яңыл ул көнне хәтәр иңрәү ишетүен беркемгә дә сөйләмәде, курыкты. Шигеннән өректе! Җитмәсә, бер дәлиле дә юк; килененнән аерылмады. Бу көндә үзеннән болай аңа таяныч кирәк. Туганы Фазылетдин белән килене Рәшидә берберсе өчен өзелеп торды. Тыйнак хатын шул турыда уйлады. Рәшидә исә әйтерсең тораташ. Хәсрәтеннән сүзсез калган. Көтмәгәндә-искәрмәгәндә баш түбәсенә генә тондырдылармы? Кайда, Ходай, мәрхәмәт дигәнең? Нигә җир, су, һава күрми, ярлыкамый? Фазылетдинмени үлеп ятар кеше - таптаза ир. Әле ал арның яшисе дә яшисе... Юк, Рәшидә әле ишетми дә, аңламый да бу хәлне, җир белән күк арасында гизә, өн белән төш арасында яши. Кайчан айныр, кайчан чынбарлыгына әйләнеп кайтыр? Әпшәндә бүген җеназа. Халык мәрхүм йортына агыла да агыла. Кыз-кыркын, хатын-кыз кунакка киелә торган киемен кигән, ирләр дә тыйнак, бала-чага тезелгән... Колхоз җитәкчеләре дә килеп җитте. Гүя Император Вафинга бөтен яраннары ияргән. Баш агроном Сәлах Хөснуллин да, баш зоотехник Фәрит Галимов та, баш бухгалтер Тәгъзимә Хөснуллина да монда. Император, гадәтенчә, зәңгәр галстук таккан, ак йөзле ир ялтыратып кырынган. Куе кара кашларымы, ачык чыраемы үзен чын яшеннән күпкә яшь һәм чибәр итеп күрсәтә. Чалбары да егетләрчә бозау теле белән "ялатып" үтүкләнгән, аягында да өр-яңа ялтыр туфли. Колхоз башлыгы түгел, ә министр кыяфәте. Баш зоотехник Галимов та ыспай киенгән: колхоз рәисенә ияреп, ул да галстук бәйләгән; йомыграк кеше. Баш агроном Сәлах Хөснуллин исә яшь әле, һаман зәңгәр галифе чалбарын, күн офицер итеген салмый. Партком секретаре Кәлимуллин тәбәнәк буйлы, зур корсаклы, шуңа Мәзәк Шәмгул үзенә Күпкәк кушаматы таккан. Ә завхоз Тәүфыйкның борын тишекләре зур ачылган, аскы ирене алгарак чыгып тора. Баш бухгалтер Тәгъзимә - баш агроном Хөснуллинның хатыны - юан гына әрсез кеше. Мәзәк кушкан Екатерина II кушаматы да бар. Ирләргә үтәли карый, эреләнеп көлә; әле дә тирәсендәге бичә-чәчә белән кычкырып сөйләшә. Яңа дөнья! Заман башка, гадәтләр бантка дигәндәй, хәзер Әпшән хатын-кызлары да үзләренчә кылана: йоласы кушмаса да, зиярат эченә үк керәләр. Мулласы да усалрак, дәрәҗәлерәк булса, әнә зияратта нотык сөйләүне дә тыяр иде - заманасы белән кешеләре дә нык үзгәрде. Император Вафин кыска гына сүз әйтте: - Фазылетдин абый намуслы колхозчы, тугры коммунист иде, эш дип җан атты, колхоз дисәң үлә иде... Бригаданың алыштыргысыз партгрупоргы булды. Олылар әле хәтерлидер, күрше колхозда эшләгәч, мин дә беләм: Фазылетдин абзый озак еллар Әпшән бригадасына җитәкчелек итте, алял белмәде, басудан кайтып кермәде. Колхоз малын исәнсау кышлату, югары иген уңышы җыеп алу гына түгел, халыкның бөтен мәшәкате аның җилкәсендә иде. Тыныч йокла, абый, истәлегең онытылмас, колхоз эшен - синең намус эшеңне - без дәвам итәрбез. Тагы да сөйләүчеләр булды, Рәшидә бер сүзне дә ишетмәде, хатын-кыз үзара пышылдашты, ирләр башларын иеп торды. Халык күп иде, Әхмәтхан бер арада улы Гыйлемханга зиярат күрсәтеп китте. - Улым, син минем урынга каласы кеше, борынгылар, тереләрнең - кадерен, ә ата-бабаларның каберен бел, дигән. Үзем исән чакта күрсәтеп калыйм. Ул белән ата зияратның көнчыгыш башына чыкты. - Менә Миңлехан бабаңның әтисе Дәүләтхан кабере... - Әхмәтхан таш белән буралган тәрбияле кабергә ымлады. - Бай кеше, төпле кеше булган Дәүләтхан бабам, бар тирә-юньне тетрәтеп тоткан. - Ир як-ягына каранып алды. - Чын хан дисәң дә була... Авылда өч өе булган. Өч хатынына - өч таш өй! Җәелеп яшәгән, бар халыкны учында йомарлап тоткан. Өяздә дә белгәннәр үзен... Әпшәннәр генәме, мәсәгутьләр, сарт-әптерәшләр, ач хәкәтләр, тау мәгъдәннәр баш иеп килгән! Озынталда коллар тоткан... Эх, улым, безнең кебек кеше табаны астында яшәмәгән Дәүләтхан карт, ә үзе... Әнә Император Вафинны күр, әтәч төсле кикриген киереп тора - Дәүләтхан бай аның ише генә булганмы... Гыйлемхан эндәшмәде, башын кыңгыр салып, атасы артыннан иярде. - Монысы - Миңлехан бабаңның кабере, Дәүләтханның уртанчы улы, минем әти. Йомшак тармак. Абыйсы Нух мулла хәтле дә була алмаган. Әти булса да әйтим: нәкъ шул әти малын таратып җибәргән, учында тота белмәгән, ә большевиклар барыбер гафу итмәгән. Фазылетдиннең әтисе большевик Хәким үзен дә, абыйсы Нух мулланы да Себер сөргән... Әйе-әйе, нигә аптырыйсың? Фазылетдиннең әтисе большевик Хәким эше! Шул җитә Нух бабаем башына; әтием дә Себердән коры сөяккә калып кайтты, үпкә чирле иде, ну күпкә чыдамады да инде. Шулай, улым, тарихны белеп тор, бер кирәкмәсә, бер кирәге чыгар. Ата белән ул зиярат эчен иңли. Әйе, зиярат - борынгылыкның чын музее. Ачык һавадагы музей. Монда кайчан гына җир селкетеп йөргән бәндәләр ята. Таш буралары, агач буралары - аларга чын һәйкәл. Ә тереләр өчен шул таш буралар, агач буралар, агач киртәләр, тимер рәшәткәләр - бер һәйкәл. Ата белән ул шул һәйкәлләрне тамаша кылып йөри. - Монда, әйттем инде, Нух бабамның сөяге юк, Шаһикә апам да күрше Әптерәш авылы зияратына җирләнгән. Әйтәм бит, Дәүләтхан бабамның тәүге ике хатыныннан өч баласы булган: башкорт хатыныннан Нух бабам, ә мишәр бичәсеннән - әтием Миңлехан белән Шаһикә апам... Без - мишәр бичәсе балалары булабыз. Шуңа зәңгәр күзле, ак йөзлебез. Дәүләтхан бабамның өченче хатыны да булган, балаларын белмим; ал арны раскулачивать итеп бетергәннәр. Шаһикә апамның ире Мәлик карт - Әптерәшнең беренче бае. Бөтенесе Хәким большевиклар эше. Шуларның нәселе корыткан минем затымны!.. - Әхмәтхан ярсуыннан тешләрен шыгырдатып куйды. - Ярый, әйдә, тегендә барыйк - халык таралыша. - Юл уңаенда ярсу ир тагы тешен кысып әйтеп куйды: - Бу тирәләр - аларның нәселе... Әнә зимагур Ибрашка ята, биредә - Хәким большевик, хәзер әнә монысы!.. - Ачулы бәндә яңа гына калкып чыккан кабер ягына төртте. Халык, чынлап та, сирәгәя төшкән, кабер тирәсендә аксакаллар кабат дога кылалар, мәрхүмнең якыннары шунда таптана. Аптыраштан ни кылырга белмиләрдер инде: мәрхүмгә соңгы хөрмәт тә күрсәтелде, соңгы аять чыгалар, инде калкынсаң да, торып капка ягына атласаң да була. Рәшидә, мәрхүмнең хатыны, таш баганамыни; аны төпчеге Нурания белән читтән кайткан кызлары, кияүләре уратып алган. Яңгыр астында калып күшеккән чәүкә балалары кебек бөкрәешкәннәр. Чарасызлар. Гыйлемханның йөрәге әрнеде, ничек тә сөеклесе Нураниянең хәлен җиңеләйтәсе килде. Атасыннан аерылып, кыз каршына барып басты, башын салындырды. Гүя шулай кыз кайгысының бер өлешен үзенә ала. Яңа кабер тирәсендә аксакаллар белән мәрхүмнең якыннары гына калды. Әхмәтхан да, олы улына кул селтәп, капкага таба юнәлде. Колхоз башлыклары күптән җиңел машиналарына төялешеп киткәннәр иде. Алар ни, әдәп өчен генә күзгә чалындылар да эреп юкка чыктылар, ә кайгы калды, ул - туганнарның хәләл йөге, аны алар белән берәү дә бүлешә алмый. Кайгыда, сынауда якыннар гына иңдәш шул, ә ятлар күзәтүчеләр генә. Әхмәтхан ничек итсә итте - улын шулай көтеп алды; тегесе карышса да, барыбер ай-ваена карамыйча, Рәшидәләр төркеменнән аерып, үр якка каерды. - Әйдә, әйдә, улым, кешегә кайгы килгәндә, аяк астында буталма! Ул улының Фазылетдин кызына күз атып йөрүен сизенә иде, тик исе китмәде: егет кеше үгез кебек арлы-бирле йөрер дә ташлар, өйләнгәнче әле... Әхмәтхан агай үзе дә башлыкүзле булганчы күпләрнең башын ашады. Гыйлемханы үзенә охшаса... Тынычрак вакытта улына хәбәрен җиткереп калырга тырышты. Улын биленнән тотып алды да хикәясен тезде. Гыйлемхан акыллы егет шул, атасын әллә ни якын күрмәсә дә, тыңлый. Әнисенең баласы. Башы җитеп, ата хакы бар, дидер. - Улым, син иң олысы. Мин сиңа нәселебез тарихын сөйләп калдырырга тиешмен! Бурычым калмасын! - Әхмәтхан каты итеп тамак кырды. - Шулай, улым. Дәүләтхан бабаң тирә-якта данлы бай булган, барысын учында биетеп тоткан. - Ата улына йодрыгын йомарлап күрсәтте. - Син дә, улым, данлы нәселдән, онытма. Шулай! Дәүләтхан бабам ничек баеп киткән, дисеңме? Болай булган ул. Әнә Әй аръягындагы тибенне күрәсеңме? Хәзер тибен, ә элек Иске Йорт - Мәгъдән авылының борынгы җәйләү урыны булган. Олы Авыл дип тә, Иске Йорт дип тә йөрткәннәр. Көннәрдән бер көнне иртән уянсалар, шунда урыс ята, имеш. Аптыраган әпшәннәр. Куркышкан бәндәләр: "Урыска якын бармагыз, жандарм чакыртыйк, бәласеннән башаяк", - дигәннәр. "Әйе, әйе, бәласен тагарлар..." - дип куәтләгәннәр күзләренә куш күренгән бәндәләр. Берәү дә яр башында ятучыга якынаймаган. Әйе, гөнаһыннан да, хөкем-законыннан да өреккәннәр. Шулай көн үтә. Тик арада берәү табыла. Дәүләтхан. Урыс жандармнары телендә: Хан Дәүләтка! Теге күз бәйләнүен генә көткән дә, кичү аша чыгып, мәеткә якынайган. Мәет үзе куркыныч: өстәвенә ят дин иясе. Хан Дәүләтка озын бармак очлары белән генә мәетнең кесәсен капшый. Буш! Түшен... Әһә, серле тартма! Хан Дәүләтка як-ягына алан-йолан карана, серле тартманы куенына яшерә дә мәетне - һоп Әйтә!.. Ай күрде, кояш алды. Әйдә хәзер жандармнар эзләп карасын! Ләкин иртәгесен берәү дә мәетне эзләми, хәтта исерек урыс турында уйлаучы да юк. Авылдашларының да өне басыла. Шулай онытыла бу хәл. Соңрак сүз тараталар: имеш, Дәүләтхан теге урыс тартмасыннан сансыз акча тапкан... Акча түгел, алтын! Шуның белән баеп киткән. Чындырмы-юкмы, ләкин Дәүләтхан көтмәгәндә баеп китә. Әпшәннең кыл уртасына өч таш йорт салдыра, тагын ике хатын ярәшә, хезмәтчеләр тота. - Әти, бу әкият бит! - Гыйлемхан эчен тотып көлде. - Әкият түгел! - Син олы башың белән шуны миңа сөйләп утырасың... - Исәр, әкият түгел бу, ә тарих... - Көлдермә, әти... - Син - надан, ата-бабаларыңнан көләсең! - Әхмәтхан ярсыды. - Ярый, әти, эш белән бул ашыйк, әкиятне күп тыңладык... - Исәр, надан! Борын астың кипмәгән шул! Гыйлемхан атасының соңгы сүзләрен ишетмәде, ихатада йөреп керде, тагы ишекле-түрле әйләнде. - Әти, әллә нишләп кулга бер эш тә бармый. Әллә җеназа укылганга... - Кемгә - җеназа, кемгә - бәйрәм... - дип мыгырдады Әхмәтхан. - Бар, тирес түк - менә булыр сиңа эш. Кыярга түтәл әзерләргә кирәк димәдемени сиңа әниең. Үзе бер эшсез кеше җеназасында йөри. - Рәшидә апаларга булышадыр... - Булыша. Аннан бантка ярдәмчеләре беткәндер инде. - Әхмәтхан базга яшереп куйган чәкүшкәсен чыгарды, улын тиң күреп үзе янына чакырмады. Ул - Әхмәтхан - Фазылетдин яшьтәше җеназасында бер егылганчы эчәргә тиеш лә! III Рәшидә зифа буйлы, ак йөзле нәфис зат иде, хәзер ул сулды, калку иңбашлары да салына төшкән кебек. Сызылып киткән кара кашлары сынган, аңкы-миңке баса, аяк астында ни барын тоймый; зиһене ачылмый, уйлары чуар, җаны урынында түгел. Токын эчендә калган сыман, гүя аксыл томанга чорналган да тынган, тавыш-тыны чыкмый. Әйтерсең яр читендә яткан балык. Серле балдагын салдырып алып киткәннәр. Бу арада ул өн белән төш арасындагыдай яшәде, дөресе, хушсыз йөрде, кирәк булган өчен генә ашады, эчте, кеше белән бергә җеназа йоласын башкарды. Ул әле һаман икенче дөньяда, мондагы хәлләрне аңламый, бәндәләр кыланышына төшенми. Хәтта якыннары, балалары Фазылетдиннең үлүе турында талкый... Фазылетдин үлеп ята торган кешеме, Фазылетдиннең аннан аерылуы мөмкинме? Фазылетдин белән алар бер җан-тән иде бит, Ходай үзе генә аермаса... Акыл җитми... Ул тиклем нинди гөнаһ кылдылар әле Ходай каршында? Юк-юк, бу - ялган, бөтен халык хәбәрдар - буш сүз, Ходайның шундый җәза бирүе мөмкин түгел, бу җеназа - шайтан туе, Иблис саташуы! Рәшидә тагын да мендәренә каплана. Бите - яшь, чәче - яшь, түшәге дә яшькә чыланып бетте; өй эче котсыз, дөньясы баштүбән килгән... Җеназада түзеп йөрде әле, таш сын кебек кымшанмады, хәзер, ялгызы калгач, яшенә ирек куйды. Җеназада туган-тумачасы күп, халык диңгездәй эркелә иде, хәзер, дөнья агышы әүвәлге ярларына кайткач, ниһаять, терелеп, хәлен аек акыл белән бәяләр көн туды. Котлыяр кызы Рәшидә, фельдшерга укып, кулына диплом алырга да өлгермәде, Әпшәнгә килен булып төште. Яраттылар аны әпшәннәр, бу килен бик тә кулай булып чыкты үзләренә, "духтыр килен" дип кенә йөрттеләр, һәр өйдә якты чырай белән каршы алалар, кайда утыртырга белмиләр. Авыл Әй аръягында шул, район үзәге Шидәлегә барыйм дисәң, җан чыга: елга кичәргә кирәк. Язгы ташкында харап, фельдшер әпшәннәр өчен әллә нинди докторларыңнан кадерлерәк. Туй үткәргәндә генә яшьләр ата йортында ятты. Рәшидә шул чакта ата өендә соңгы куаныч кичерүен белмәгән икән, кыз бала кеше баласы дигәннәре хактыр. Хәтерендә: әнисе Хәмидә өй эчен чаршаулар белән корып-бүлгәләп бетергән иде, шунда - яшьләрнең түшәге. Кыз белән кияү көпә-көндез дә туйлап ята. Рәхәт көннәр, бәхетле мизгелләр... Шуннан Рәшидә Мәгъдәнне онытты диярлек, сирәк кайтты, Әпшәнгә беректе. Монда, төпкелдәрәк, кеше аягы басмаган җирләр бар, дип әйтә иде Фазылетдине - хак сөйләгән. Агачлар болытларга ялгана диярлек, үләне - ат дугасына тиклем: мал кара, умарта тот, киек аула. Шул җәннәттә кинәнеп кенә яшә дә яшә. Әкият иле. Җәй көне төрле бизәкләргә төренә Әпшән, яшел билбауга буыла. Тугай-болыннарда әллә ничә төрле чәчәкләр, әллә ничә төрле бөҗәкләр, әллә нинди авазлар... Төклетуралар гөжләве, бал кортлары безелдәве, кошлар моңы... Бары башкортча гына гөжли төсле ул төклетуралар, кошлары да башкортча гына моңлана, үләннәре дә птупты җирдә генә үсә, башкортча гына тирбәлә... Олы юл өстендә утырган Мәгъдән кызына Әпшән - чын әкият дөньясы, яшел бишек... Шунда өч бала тибрәтергә язачак аңа. Фазылетдине тора да Калатауга әйди. Яңа өйләнешкәннәр, Фазылетдин ак күлмәктән, кара бөдрә чәч, чем-кара чалбардан, сөеклесен тау башына тарта. Кал атау Әй елгасының кискен генә бер борылышында югарыга калка. Әүвәл бу тарлавыкка кыз-кыркын яшеренгән дип сөйлиләр иде, хәтта шунда мәгарә урыннары да беленә... Халык Кал атауда агач аудармый, монда йөзьяшәр тирәкләр, карт карамалар, өянкеләр түш киерә, монда баланы, карлыганы, тәлгәш-тәлгәш шомырты котырып уңа... Әллә бу Ходайның сайлап алган урынымы, әллә җирдә оҗмах дигәннәре шулмы? Яшьләр Калатауга атлыга: кичләрен учак ягып, биеп-җырлап күңел ача. Фазылет диннәр балалары тугач та Кал атау сукмагын суындырмады, Кал атау ал арның мәхәббәт тавына әйләнде. Калатауда, әйе, Кызлар тавында аларның иң бәхетле мизгелләре торып калды. Фазылетдин аксөяк аристократ иде. Дөресрәге, аксөяк булып кыланды. Бервакытта да эш киемен алыштырмыйча караватка утырмады, кулын сабынлап юмыйча ашка кагылмады. Шофер егет пычранып та кайта, ә иң яраткан төсе - ак төс. Ак күлмәк кияргә ярата, плащның да агын сайлый. Тәти егет дисәң дә була - ыспай йөри. Бу гадәт сиңа кайдан йоккан, син нинди аксөяк баласы, дисәң, көлә. Соңрак аңлады Рәшидә. Фазылетдиннең бабасы Ибрай зимагур фырт карт булган, читтә озак йөргән, байлыкка тиенә алмаса да, горур икән, авыл бае Дәүләтхан белән тиң булырга тырышкан. Купшылыгы, горурлыгы өчен Ата күркә дип бик килешле исем такканнар үзенә. Ата күркә Ибраш табыннарда да Дәүләтхан бай белән янәшә утырырга тырыша, бай белән тиң сүз куерта икән. Бай башта сер бирмәсә дә, эчендә үч кузын дөрләтә, җайлы мәлен көтә... Әлбәттә, Дәүләтханга аксөяк дип караганнар, ә Ибрайны кешегә санамый кара халык күргәннәр. Ибраш ничек кенә купаеп кикриген кабартмасын, мир сүзен җиңә алмаган... Шуннан килә Ата күркәләрнең фырт булуы, горур, эре булып кылануы. Янәсе, алар кемнән ким, Дәүләтханның бездән артык ни җире бар? Ярый, ул хәзинә табып баеган да ди икән, ярый, көпә-көндез кеше таласын, ә Ата күркәләр үз кулы белән таба, беркем өлешенә дә керми, шуңа да алар бантын күркәдәй чөеп йөри! Фазылетдин дөнья баса, яшь тә бара инде, дип, егетлеген ташламады, һаман өс-башын сыйпап кына, чибәр кәләшен өф итеп кенә торды. Аларның бәхетенә көнләшерлек иде. Күз кызарлык... Ә Әхмәтхан, Дәүләтхан бай оныгы, көнләште генәме, - йөрәге янды. Шул хәерче баласы Фазылетдин тирә-яктагы бер чибәр Котлыяр кызын борын төбеннән тартып алды. Сугыштан соң Әпшән балалары югары сыйныфка егерме биш чакрымдагы Мәгъдән мәктәбенә йөреп укыды. Укыды дигәч тә, бик сирәкләр җөрьәт итте, ә менә Фазылетдин белән Әхмәтхан, дәртләнеп, сигезенче класска да барды. Әпшәннән икесе генә! Әхмәтханны атасы Йомшак Миңлехан чанада гына алып китә Мәгъдәнгә, ә Фазылетдин сунар чаңгысында... Алял белми, бер-берсенә сер бирми ярышып укыды ике Әпшән егете. Әхмәтханның күзе ата коммунист Котлыяр кызына төште; Рәшидә бөтен класста иң чибәре, иң буйчаны, иң сутлы иренлесе... Түше дә калкурак, буе да; Әхмәтхан үлеп гашыйк булды, хат артыннан хат язды, кызны эзәрлекләп аяктан екты. Ә Рәшидә - текә, юньләп сөйләшми дә Әхмәтхан белән, дөньяны яңгыратып көлә дә куя. Әхмәтхан ярсый, кызара-бүртенә, Рәшидә янмый да, көйми дә. Ул Фазылетдингә иң әүвәл үзе игътибар итте. Әйе, Фазылетдин кызга битараф та кебек иде, хәтта авылдашы Әхмәтхан юлына аркылы да төшмәде - Рәшидә аны үзе сайлады. Әхмәтхан шашты, ул бар бәлане авылдашына аударды: янәсе, хәерче Фазылетдин аның сөеклесен, аның теләгәнен тартып ала! Шул көннән Фазылетдин Әхмәтханның кан дошманына әйләнде. Рәшидә уйларының очына чыга алмады; шулай итеп Фазылетдиннең өчесе дә җитте. Мулла чакырдылар, мәрхүм рухына дога кылдылар, Коръән чыктылар. Фазылетдин үзе коммунист иде, дингә илтифат биреп тормады, шулай да авылда сәер гадәт яши: син коммунистмы, диндармы, йола буенча, тугач мулладан исем куштыралар, өйләнгәч никах укыталар, үлгәч җеназага җыелалар - бөтенесе дә шартына җиткерелеп төгәл үтәлә. Моны тагы ата коммунистлар үзләре дә хуплап торалар. Әби-чәби таралышкач та, Яңыл каенана Әнвәрнең кәләше Әпшәндә яңа гына участок больницасы врачы булып эшли башлаган Зәмбилә килене Рәшидә алдында калды. - Мин энемнең кычкыруын ишеттем ул, - дип салды Яңыл. Фазылетдингә охшап, ул да кара-кучкыл. Шул яңалы - гын әйткәч, йөзе отыры караеп, ямьсезләнеп китте; болай да моңсу карашы тагы да моңсуланды. Берәү дә аңламады. Яңыл сүзгә болай да саран, өстәвенә хәбәрен яшереп, шөбһәләнеп сөйли. Ишетсәгез ишетегез, ишетмәсәгез... дигәндәй. - Болдырга чыккан идем, тавышы миемне ярды... Йөрәгем купты... Рәшидә килен, исеңдәдер, иң беренче булып сиңа мин йөгереп килдем... - Тавышын ишеттем, дип әйтмәдең лә, каенанам... - Курыктым, килен. Хәтәр бит: кеше гомеренә кул суз да тыныч кына йөр инде... Тыйнак хатын ул иртәдә малларын көтүгә соңлатуын да, ире Капитанның тана эзләп йөрүен дә әйтмәде. Бүтән хатыннар кебек ул тишек авыз түгел, хәбәре артыннан чәчелеп-коелып бармый. Әле ул теге иртәдә болдырда нигә озаклавының серен дә ачмады. Болдырда Яңыл ирен көтте бит. Тана әле көтүгә өйрәнмәгән, анасына гына иярә... Шуңа сыерны да көтүгә кумады Тыйнак. Капитан арып-талып кайтты, ә эзләгәне әвен артында торган. - Кем ул, каенанам? - Зәмбилә сискәнде. - Мин шулардыр дип уйлыйм, Рәшидә килен... - Шуларның кулыннан гына килә! - Мин дә шулардыр дим. - Чү, килен! - Тыйнак хәзер олы килене Рәшидәне тыйды, яшь килене Зәмбилә аптырап утырды. - Сизенсәм дә куркам... Хәзер олы киленнең хәтере калды. - Без Бурның исемен кычкырып әйтергә куркабыз, ә ул эшен эшли... Тыйнак Яңыл елый башлады, кече килен берни дә аңламады . - Энемнең җиләктәй балалары калды, үзе дә өрлек кебек иде, типсә тимер өзәрлек... - Йомык хатын тыелмады, аңа киленнәре кушылды. Өч хатын аш-су әзерләгән җиреннән, эш ташлап, күз яшенә буылды. Эш торды, коштабактагы сулар суынды, ә хатыннар басылмады. Бу хәлне туктатыр көч юк иде дөньяда. Ичмасам, күз яше бар... Ул - бәндәнең дусты, тугры юлдашы... Хәсрәтләрне юа, таш булып каткан бәгырьне йомшарта. Ичмасам, ул сатып алынмый, алдамый, сатмый; сагышта бердәнбер әмәл, бердәнбер дәва. Яраларны бөтәштер син, әче яшь, ярсуларны бас, тынгысыз көнне билә, бантны ташка орырга җитешкәндә, ичмасам, арала, түгел дә түгел, коел да коел! Әче яшь, рәхмәт сиңа! Син, ахрысы, бердәнбер чара. - Ул кара йөрәкләрне нишләтергә? - Килен! - Тагын җеп очын чуалтырга маташырлар... - Безнең бер дәлилебез дә юк, Рәшидә килен, тавыш-тын чыгармыйк! - Ничек? Тагы посып калыргамы? Гел шуларга, дөнья көчленеке дип, баш иеп яшәргәме? - Белмим. Тик йөрәгем сизә, берни дә барып чыкмас. - Эт белән эт булмыйк, тизәккә кагылсаң, исе чыга, димәкче буласыңмы, каенанам? - Әйе, Рәшидә килен. Киленнәр тынычланмады. Олы килен - чая Рәшидә усалланды, яшь килен - юка иренле җитез Зәмбилә кашын сикертте . - Юк, каенанам, мин моны бөл ай гына калдырмыйм! - Рәшидә чигенмәде. - Фазылетдин истәлеге... - Мин куркам, килен. - Тыйнак Яңыл куш учын такта өстенә куйды. - Мин... - Ә мин курыкмыйм. - Рәшидә үзсүзлеләнде. - Син белмисең аларны... - Тыйнак үзенекен талкыды. - Алар кара йөрәк, кансыз зат... Мин беләм, буыннан буынга шулай килә. Бур нәселе... - Минем куркак күлмәгем күптән тузды... - Сабыр, килен, балаларың бар... Алар хакына... - Мин чигенә җиттем! Түземлегем бетте! - Килен, ал арның кулы озын; син аларны белмисең... - Мин... - Хатынның бәгыре таштай катты, күз яше коелып бетте, иреннәре кипте. - Үч алачакмын! Фазылетдинем үчен! - Килен... - Рәшидә апа... - Мин... - Хәсрәтле хатын буылды, ул тешен кысты, чытырдатып күзләрен йомды. Бар дөнья караңгылык дәрьясына чумды. Бу вакытта Нурания белән Гыйлемхан зияратта иң яңа кабер янында иде. Башлары иелгән, иреннәре кысылган, ни дип әйтергә, ни дип уйларга белмиләр. Бу нинди көн - Нурания атасының өчен үткәрәләр; бу нинди дөнья - тап-таза ир үлеп ята. Баш җитми, акылга сыймый торган хәл... Әпшәндә соңгы елларда мондый кансызлык кылындымы икән: көпә-көндез... Кемнең кулы барды? Кем, кем? Нурания иренен тешләгән, елаудан күз төпләре шешенеп беткән. Үзен чак-чак тыеп тора, елый-елый күз яшьләре калмады. Күңеле тула, әйтерсең лә пыскаклап яуган яңгыр: чак кына тора да тагы башлый, басылгандай итә дә тагы... - Нурания, нык бул! Кыз аның саен егеткә сыена. Гыйлемхан кызның бармакларын учына кыскан. Кыз, якыны янында булмаса, бу кайгыларны ничек күтәрер иде икән? Бу көйсез көннәрдә сөеклесе бер тотам да янәшәсеннән китми. Дуслык кайгыда сынала. Бу көннәрдә бер-береңә елышырга кирәк! Яңгыр пыскаклый гына. Нурания барыбер атасының кара җир куенында ятуына ышанмый. Ышана алмый. Атасы "кызларым" дип үлеп торды. Нуранияне бәләкәй чагында тезеннән төшермәде. Аяк йөзлегенә бастырып ала да үчтеки итә. - Үчтеки, үчтеки итә ул, бигрәк зирәк бала ул. - Ай! - Тизрәк үсеп җитә ул, үскәч матур була ул! - А-ай! - Тизрәк үсеп җитәр ул, кемгә кәләш булыр ул? Нурания сыны катып көлә. Атасының сүзләрен аңлап та бетерми, көлә: сөенече бантыннан ашкан, атасы басудан кайткан. - Син кайда булдың, әти? - Антлык ташыдым... - Кайдан? - Комбайннан! - Теге өй кадәрле машинаданмы? - Әйе, кызым. - Мин дә өй кадәрле машинага утырам! Нурания, чынлап та, гел тимер-томыр тирәсендә уралыр иде. Курчакларын бар дип тә белмәде, "атае" дип йөрттеләр үзен. - Син әтиеңә охшагансың, - диде кинәт Гыйлемхан. - Ә? - диде кыз, аптырап. - Син әтиең кебек, дим... - Әнием дә "син әтиеңә тарткансың, кызым" ди. Имеш, әтисенә тартса, кыз бала бәхетле була... - Без бәхетле булырбыз, Нурания, - диде егет, җилкенеп. - Зияратта кычкырып сөйләшергә, бәхет турында такылдарга ярыймыни? - Нурания шомланды. - Тукта! - Нурания, әйдә, әтиеңнең баш очында бәхетле булырга, бер-беребезне бервакытта да - шатлыкта да, кайгыда да ташламаска ант итик! - Егет тынмады. - Юк, килешмәс тә... - Кыз киреләнде. - Килешә! - Егет үз сүзендә нык торды. - Менә мин сине, аяксыз-кулсыз утырсаң да, ташламам! - Иә, ярый... - Кыз күнде. - Тик сүзсез генә, икебез дә эчтән ант итик. - Әйдә! Яшьләр, намаз укыгандай, иреннәрен кыймылдатты. Зияраттан кирегә дә юл озын иде. Озын да, авыр да: барасың-барасың, шул сагышның очы юк, шул кайгы сине томандай чорный, шул җәза синең яныңда, аны эчтән куып чыгарып та, аны изеп йә кырып-себереп ташлап та булмый. Нигә сагыш чиксез икән, нигә бәгырьләрне телә, Ходай якын җаннарны бер-берсеннән аера? Нурания сабый гына бит, тормыш сукмагына чак-чак баса, нигә, Ходай, аны атасыннан мәхрүм иттең, нигә шул яшендә йөрәген сагыш белән чорнадың, җанын төпсез хәсрәт дәрьясына батырдың? Нигә рәхимсез синең йөзең, тормыш, нигә бәгырьсез син, Ходай? Бәндәләреңә хәтәр тәкъдир, бәхетсез тәкъдир язасың, кемнән, ни өчен үч аласың, ничек тамчы гына да рәхимең юк? Кыз белән егет зиярат эченнән атлый, капкага таба юнәлгәннәр. Кояш батканнан соң зияратта калырга ярамый, йола кушмый. Әллә мәрхүмнәр рухы шулай телиме? Алар, үзләрен тереләрдән аерып, үз көннәрен үзләре күрәме, тереләрне үзләренең эшләренә катыштырмыймы? Кыз белән егет зияратны ташлап китә. Яшьлек белән зиярат яраша алмый шул. Алар бер-берсенә капма-каршы, бер-берсеннән ераккарак кача... Яшьләр әнә яңа кабергә артлары белән баскан. IV Әхмәтханны милициягә чакырттылар. Бу хәл өйдәгеләргә аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте. Мәүсифа - тыныч холыклы хатын, тавышын күтәрми генә сөйләшә, тавыш-тынсыз гына йөри. Күптән сары авыруы белән авырый инде, әллә шуңа өйдә аның сүзе-фикере юк, Әхмәтхан ничек тели, шулай бора дөнья тәртәсен, ә Мәүсифа бары ирнең теләген үти, аш-су юнәтә, кер юа, мал карый - беткәнмени мәшәкать. Инде колхоз эшенә дә йөри алмый, гомере өй белән абзар арасында үтә. Әхмәтхан тагы аны какмый да, әллә ни очындырып та җибәрми - хатын хатын урынына булырга тиеш. Әйе, өй тирәсендә эш тавык та чүпләп бетергесез, шунда чокынсын . Әлбәттә, Әхмәтхан кебек күрекле ир, өстәвенә түрә, бу күндәм хатын белән генә канәгатьләнә алмый. Совет власте бер хатын белән генә яшәргә кушса да, бөтен юлын бикләп, иркеңне тыеп, коралыңны юкә сүс белән кысып бәйләп куймаган... Әйләнә-тирәнең шәп хатыннары, җиләк кебек көе генә тол калган затлары, әлбәттә, бригадирга карый, Әхмәтхан сымак дан ир аларны буш итми. Шулай да хатынын рәнҗеткәне юк, тыңламаганда чыбыркы белән ярса да, ач тотмый, дөньясы бөтен, дөресе, ерып чыккысыз... Әйе, нәселең белән бур атын күтәр дә, ярлы-ябага бул. Сезгә мин сер итеп кенә әйтәм, Әхмәтхан үзе нәсел атыннан һич кимсенми, атам бур, бабам бур, дип җибәрә, әшнәләре җыелса... Тагы бер фәлсәфәсе бар: башкорт бур булган, мишәр - сатлык, татар - сәүдәгәр; ярый, бурлык иң хурлыгы түгел. Башкорт ат урлаган, җаны-тәне белән мал-дан яулаган. Ә урлашыр өчен дә йөрәк кирәк, җаның-тәнеңне аямау кирәк. Моны һәркем булдыра алмый. Урыс баеса, өй сала, башкорт хатын ала да мәҗлес җыя. Хатын алыр өчен дә мал кирәк, байлык кирәк, өлгерлек кирәк. Әхмәтхан өлгер булды. Партиягә керде, армиягә баруын бармады, тик авылда гел актив булып йөрде, коммунист Фазылетдиннән калышмады, атасы Йомшак Миңлехан шулай өйрәтте. "Улым, мин үзем дә, җилнең кайдан исүен тоеп, атай малын җәһәт кенә таратып җибәрдем, чикмән кидем. Очсызга гына очырдым бай малын, тик башымны саклап калдым, иң элек колхозга кердем, шулай да әнә бәлшәвик Хәким кадалмаса..." Күп акылга төшендерде, нык акылга утыртты Йомшак Миңлехан улын; Әхмәтхан атасы сүзеннән, атасы васыятеннән чыкмады... Әйе, атасы коммунист Хәким Фазылетдиннән үч алуны да аңа васыять итеп калдырган иде бит. Әйе, атасы әйткән иде... Карт төлке әллә ялгыштымы икән? Хәзер шуның аркасында бантыннан колак какса... Баш - уенчык туп, өзелде куйды, шуннан булыр муен калды тырпаеп. Әллә Әхмәтхан үзе саксыз кыландымы? Ата васыятен ул хөкем итә дә, аны тикшерә дә алмый, тик баш, баш бит әле берәү, җан кадерле... Кайда сөртенде Әхмәтхан, тик торганнан абайламый башын элмәккә тыктымы? Әхмәтхан, әйе, үзе дә кайгырды, хатыны өйдә елап калган булды; әллә шул ирнең күңелен йомшартты. Белә: бирешергә ярамый. Йң тәүдә кешенең рухы сына, ихтыяры җимерелә, инде коры гәүдәң дә, корычтай тазалыгың да чүп кенә. Рухсыз бәндә - гөмбә, ихтыярсыз ир - агач череге. Әхмәтхан прокуратурага берни булмагандай барып керде, аптыравын яшермәде. Янәсе, ул протест белдерә: көпәкөндез, түрә данын сатып, кешене милиция ала, кайда монда законлылык, социалистик гуманлылык? Ул бу башбаштаклык белән килешми, моны болай гына калдырмас, райкомга барыр, беренче секретарьга керер... Китте-китте төкерек чәчеп, хаклык даулап Әпшән бригадиры, тыеп кына булмый, тикшерүченең бер сүзенә мең сүз белән җавап кайтара, әллә кайда - Политбюрога барып җитте. - Әхмәтхан Миңлеханович, без Фазылетдин Ибраевка кагылышлы бөтен кешедән сорау алабыз, - дип акланды тикшерүче. - Мин прокурорның үзенә керәм... - Керегез! Әмма ул әлегә билгеләнмәгән, ә аның вазифаларын мин башкарам. Фамилиям Карамов булыр, танышыйк . - Яхшы, - диде Әхмәтхан, кикриге шиңеп. - Тынычланыгыз, сезне берәү дә җинаять кылуда гаепләми, безгә бөтен мәсьәләләрне ачыкларга, җинаять нинди шартларда кылынганын белергә кирәк. Сез - бригадир, Ибраев белән яшьтәшләр, тик тату яшәмәгәнсез... - Сезгә бөтенесе дә билгеле... - Әхмәтханның күзе маңгаена менде. - Алайса, нигә чакырттыгыз? - Безгә күп нәрсә билгеле... - Карамовның тавыпты тигез иде. - Җинаять кылынасы көннән элегрәк бригада партия җыелышы уздыргансыз, шунда коммунист Ибраев коммунист Дәүләтхановны тәнкыйтьләп чыккан... - Кире какмыйсыз. Коммунист Ибраев коммунист Дәүләтхановны бригада малын әрәм-шәрәм итүдә гаепли, җиде ат турында да искә төшерергә онытмый. Короче, шунда чиктән тыш зур гауга куба һәм... өченче көндә Ибраевның мәете Озынталда табыла... - Тәк, монысын да кире какмыйсыз. Әйтегез әле, җинаять кылынган көндә, ягъни егерме җиденче майда, сез кайда идегез? - Әпшәндә, бригада эшендә! - Әхмәтхан ярсып кычкырды. - Бригадир тагы кайда булырга тиеш? - Тәк, Ибраевка иртәнге тугызларда, томан тарала башлаган вакытта һөҗүм итәләр. Сез сәгать тугызда кайда идегез? - Мин тимерлектә идем, Карамов иптәш, моны Гаделша карт раслый ала. Без... Юк, мин үзем ат дагалаттым. - Тәк, тәк, язып куйдык. Ә җәйләүгә кайчан бардыгыз? - Ул көнне мин җәйләүгә бармадым. Эш тыгыз иде, чөгендер чәчүлегендә булдым, солярка артыннан йөрдем... - Яхшы, әлегә бүтән сорау юк, Әхмәтхан Миңлеханович, тагы чакыртырбыз. - Тагы сораулар булырмы, Карамов иптәш? Минем эшем бик тыгыз, хәзер үк бөтенесен дә сорагыз да... - Әлегә җитеп торыр, калганы... Соңрак күз күрер... - Тикшерүче мәгънәле генә итеп тамак кырды. Бу, күрәсең, сезнең белән сөйләшер сүз бетте дигәнне аңлата иде. Әхмәтхан Шидәледән кайтышлый туры идарәгә сугылды. Бәхетенә, колхоз рәисе Вафин урынында иде. Кабинетында - ялгызы... Бригадир юлы уңып торуына сөенде, эченә чак кына җылы кергәндәй булды. - Вафин дус... - Кем? Дус дисеңме? Ха-ха-ха... - Император кинәнеп көлде. Чын император иде ул биләмәләрендә: ни әйткәне дә чынга әйләнә, түрә ни тели колхозда, шуны эшли. Император, тач император инде Вафин. Дөресе, килмешәк. Кайсыдыр совхозда комсомол эшендә булган. Шунда "Егетләр - фермага" акциясен күтәреп чыга. Янәсе, егетләр сыер сава... Сыер да сауган Вафин! Саугач ни, югары күтәргәннәр. Райкомолның беренче секретаре! Шәп яңгырыймы, ә савымчылык даны калган. Артыннан активистлар "дояр" дип кенә йөрткәннәр. Райком "Әпшән" колхозына рәис итеп китергәч тә, берәү урыннан: "Безгә дояр кирәкми!" - дип кычкырды. Чынлап та, Вафинны тәүге тапкыр рәислеккә үткәрмәделәр. Эт халык икән бу әпшәннәр - бергә урлашалар, ләкин берберсен күрмиләр дә, белмиләр дә. Икенче юлы да кәҗә билеты белән канәгатьләнмәде Вафин. Әй үзе дә әрсез, үзсүзле малай: каныкты шул Әпшәнгә - нәкъ Әпшәндә ул рәис була! Булса Әпшәндә, булмаса... Килде Вафин Әпшәнгә, өченче тапкырында райком аны үткәреп җибәрде. Шуннан соң Вафин күрсәтте дә инде әпшәннәргә күрмәгәннәрен. Әй иште, әй чаптырды саесканнарны (әпшәннәрнең кушаматы). Какшадылар, кан еладылар саесканнар Вафиннан. Үзенә ятышлы кушамат та тактылар: Император. Император Вафин! Кушамат кушмый яши аламы әпшәннәр? Ярый, үпкәләмәде түрә, эшкә ныграк җигелде. Үзе дә эшләде, колхозчыларны да җикте. Эчкече Миргали әйтмешли, саесканнарның җиде кат тиресен тунады, Хәмзә оста әйтүенчә, кара канын агызды авылдашларның. Килмешәк шулай була инде. "Дояр" түрә шулай була, төс, төс сезгә, саесканнар! Хәер, хәзер Дояр кушаматын оныттылар колхозда - Вафин доярдан болай хаким икән, кансыз Император. "Ну эшләтә дә белә үзе - ялкау әпшәннәргә мач килде", - диючеләр дә табылды. Җиксә дә, җиде кат тиреңне тунаса да, Вафин гадел, уңганнарны күрә, күтәрә белә. "Усал булса да, колхозны күтәрде, халыкны акчалы итте". Моны әүвәле акча төсе күрмәгән колхозчылар сөйләде. "Әпшән" колхозы, чынлап та, районда алдынгы урынга чыкты, ит, сөт, ашлык планы айдан-айга үтәлә барды. Социалистик ярышта әпшәннәр алдынгылыкны бирмәде, эшләгән - тешләгән, уңганнар умырып акча алды. Бу "Этттән" колхозының үз тарихында иң югары үргә үрләгән мәле иде. Император Вафин сүзен аяк астына салмый шул, юкка гына дәртләнми, тик торганнан "үзсүзле малай" димәгәннәр аның турында туган-тумачалары. Әхмәтхан Императорның үзенә туган икәнен дә яхшы белә, хәзер шуңа өмет итте дә. Элек тә тартты Вафин Әпшән бригадирын. Туганнан туган абыйсы бит. Әхмәтханның атасы Миңлехан белән Вафинның әнисе Шаһикә - бертуганнар! Әни ягыннан булгач, фамилияләре бантка төрле, кайберәүләр башта аны-моны белми аптырый. Өстәвенә Император Шаһикәнең беренче ире Мәликтән түгел, икенче иреннән туган... Яшьләр нәсел-нәсәп җебен тикшереп тормый шул. Вафин, гадәттә, зәп-зәңгәр галстук тага, зәп-зәңгәр костюм кия, фермага барса да, басуда йөрсә дә, туфлиен салмый. Интеллигент дисәң инде, тавык көләр, тагы үтә эшмәкәр, үтә җаһил зат. Министр. Галстук буган, "Волга"да гына җилдерә, шома нотык сөйли... Ачыгавызлар аның теле генә түгел, кулы да озын, нәфесе дә хәтәр икәнен белми. Юк, башларына да китерми. - Вафин дус... - Юк, Әхмәтхан абый!.. - Император тыела алмады. Тычканга - үлем, мәчегә - көлке. Кычкырып көлә берәү. Мәзәк тапкан. - Вафин энекәш. - Шулай диген, Әхмәтхан абый, безнең туган икәнне оныттыңмы әллә? Туганнан туган - якын туган! - Шуны уйлап кердем дә инде, энекәш. Коткар! - Нәрсә дидең? - Абыеңның башын сандалга салдылар, коткар! Әхмәтхан хәлен түкми-чәчми сөйләп бирде. Эшләгән эшен яшереп тә тормады. - Ха, абыйкаем ак мыек! - Император башын чайкады. - ...Бер-беребезне какмаек та ул, мин сиңа, ул коммунистның муенын бор, димәдем лә... - Башын бор, дидең... - Ха, турыдан-туры аңлаган, надан! Сүзнең күчерелмә мәгънәсе була, - образность! - Император тагы көлде, мәсхәрә итте. Теләге бар, ирке үз кулында иде шул. Хәзер бу йолкыш та учында. - Надан, мисез баш! Тик торганнан адәм бантын каера, Газраил! Акыл белән эшләми... - Без бер сүздә идек, энем... - Тик мин сиңа, муенын борып тык, дип өйрәтмәдем, ай, акыл кирәк, баш кирәк, абый ак мыек... Әхмәтхан шунда идәнгә тезләнде. Гүя тугры эт хуҗасы алдына тезләнеп аш сорады, ярлыкау өмет итте. - Коткар, энем, ни сорасаң, шуны бирермен, ни кушсаң, шуны эшләрмен! - Ни сорасаң, шуны бирермен, дисең инде, ә... Ай надан баш, ай Газраил! Сүзең буш түгелме, абыйкаем ак мыек, ә? - Юк, юк! - Ир була беләсең микән? - Беләм, беләм!.. - Әйткәнеңә үкенмәссеңме? Утыз ике теш арасыннан ычкынган сүзеңә утыз ике тапкыр тәүбә итсәң... - Император тезләнүчегә сынап текәлде. - Итәм, итәм, энем. - Алайса, мин сорыйм - син бирәсең... - Коткару хакына! - Ха-ха, төрмәгә барасы килми, үзе муенын бора, үзе төрмәдән курка... - Әйе, куркам, куркам, энем, коткар!.. Сора! - Бу сүзен тезләнүче зур паузадан соң әйтте. - Әйтәм! Бер генә әйтәм, ^кабатламыйм: йә ишетәсең, йә юк, кабатлап сорамыйсың. Иә төрмә, йә азатлык! Кызың Дилбәрне бирәсең алмашка... - Император кырт кисте. - Аһ! - Тезләнүченең тыны кысылды. - Ул бала гына бит әле, - дигән өн кысылып чыкты утыз ике теш арасыннан. Ул өн елан ысылдавына тиң иде. Император көтте. - Энем! Ул - сиңа туган, туганнан туган ярым!.. - Бала, дисең... Ул бала югары белем алган, минем бухгалтериядә баш экономист булып утыра! Минем туганым бала... пешеп җиткән җиләк. Сиңа бала ул, сабый, ә миңа сутлы җимеш! Туганнан туган ярым, дисең - хак, тик туганнан туган ярым! Французлар туганнан туганына өйләнә. - Без французлар түгел. - Без - ир кешеләр, Әхмәтхан, шуны колагыңа киртләп куй; ул бала - сиңа бала, бүтән бер иргә - хатын; әйе-әйе, кайчан да бер хатын булачак. Бүген булмаса - иртәгә, миңа булмаса - бүтәнгә... Тик ул миңа бүген, пешкән җиләк чагында кирәк, тәме киткәч нәрсәгә ул... Әле аның сутлы чагы, әле аның кыз дигән даны бар, ә ир кешегә кыз сөю - иң олы дәрәҗә, иң олы мәртәбә! Дан! Аңламаганга салыша! Үзе кыз кочмагач... Борынгылар кыз хакына яхпты ат биргән, көтүкөтү малын жәлләмәгән, ә патшалар патшалыгын... Авыр тынлык урнашты. Ахрысы, җирдә хәрәкәт, һавада өннәр, җиһанда тавышлар тынды, ә йөрәк буш иде. - Мин риза, - диде тезләнүче. - Чтоб күз яшьсез! - дип кисәтте Император. - Ярар, - диде ата. - Дилбәр сиңа күз яшен күрсәтмәс! "Өйдә туйганчы елап килер" дигәнне аңлата иде атаның бу соңгы сүзләре. Бригадир кисәге чыгып киткәч, Император татлы хыялларга чумып утырды. Дилбәрне ул тәүге кат узган ел күрде. Юк, инде бу сеңел кәш кенә түгел, ә су сөлеге. Үзенең киенә белүен, иркә назлы зат булып кылануын әйт әле. Озын нәзек буй-сынлы чибәркәй икән Дилбәр дигәннәре. Зифа елан сынлы! Сөяксез! Үзе дә инде - азрак яшерсә була бит инде зифа гәүдәсен, аның камыт тай зифалыгын! Юк, Дилбәр, киресенчә, тәненә сыланып торган күлмәк кия. Әллә кайдан эләктергән. Кап-кара ялтыр төстә. Әллә юка затлы күннәнме? Шул тәнен зифа елан сыртына тартым итә дә инде. Тәненең һәр сырын, һәр борылмасын белгертеп тора... Ул шельманың еландай гәүдәсен боргаландырып-сыргаландырып бер үтүләре! Бөтен бухгалтерия хатыннары егыла. Ә ирләр нишләргә тиеш? Әллә Дилбәр бухгалтерия хатыннарының йөрәген яндырыр, бөтен ир затының селәгәен агызыр өчен шулай итәме? Янәсе, күрегез, таныгыз мине, ис-хушыгызны җуегыз, хатыннар, ирләр! Императорның да башы әйләнә, шул елан сынлы кызны күрсә, зиһене таркала, әллә ничаклы фикер җебен чуалтып утыра. Колагы тона - бер тавышны да аермый, күзләре томалана - берәүне дә күрми. Хәзер идарәне ташлап кына качса, бүтән аяк басмаса бу гөнаһлы җиргә... Гүя бу хәзер идарә дә түгел, ә хан хәрәме, ул шунда хан, ә бухгалтер кызлар кәнизәкләр, хан ирәя... Төшкән алмалардан ширбәт тама, өлгергән җимешләрдән сут өркелә, алма-хөрмә бакчасы уртасында - күл. Имеш, ул шул кәнизәкләр күз яшеннән хасил булган, хан шунда көн дә су коена... Исерә Император татлы төшеннән, чынбарлыгына кайта алмый интегә, ә телефоннан "сөт, сөт" диләр, "ит, йон" диләр, зоотехник керә, "ферма" дип сөйли, завферма "тирес түгелмәгән"ди, механик "подшипник юк", "шланг кирәк" ди. Нәрсәгә Императорга мал исе, йомырка, салам, сенаж, нәрсәгә аңа солярка, автол? Менә Дилбәр кабинетка керә, "Вафин абый" дип эндәшә, - Вафин аңа кайдан абый булсын - Вафин әле дәрте талттып, каны кайнап торган ир, йөрәге - вулкан, теләге - хак, дан егет. Дилбәр исә елмая... Императорга кыз юри елмайган, аны шулай ымсындырган кебек. Янәсе, кыз олы балыкка ятьмә ташлый, ауламакчы була. Дилбәр боргалана-сыргалана, әллә кыз кешенең елмаерга, тәненә сыланып торган күлмәк кияргә хакы юкмы? Хәзер ул урамга да чыкмаска тиешме? Дилбәр рәис кабинетына да эш белән кергән, юк, көн сорый икән. - Ял итеп алмакчысыңмы, сылу?.. - Больницага барам... - Әйдә су коенырга, дисеңме? - Тешем сызлый. - Кыз көлә. - Мине дә ал. Су чәчрәтешербез... - Тешем үтерә, абый... - Мин дәвасын беләм... - Сез? - Мин сихерче, сихерләрмен, тешеңә сөлек салырмын, серен беләм - сызлавың кул белән сыпырып алган кебек... - И-и, Вафин абый, шаяртасыз... - Мин шаяртмыйм. - Мин төне буе йокламадым... - Ярдәм итәм! - Вафин абый, көн бирәсезме, юкмы? - Синең өчен, Дилбәр, күгәрчен сөте табарга да әзермен! - Миңа бер генә көн кирәк - Шидәлегә теш врачына барам! - Үзем "Волга"да илтәм, сылу... - Кирәкми! - Алайса, көн юк! - И-и... - Ярар, ярар. Берәр тапкыр үземнең "Волга"га утыртып йөрермен әле, көне бүген түгел. Тирбәтеп кенә йөртермен, изрәп йоклап кына барырсың... Әгәр теләсәң, күгәрчен сөтен дә табам, әйт кенә... Балда-майда йөзәрсең, теләсәң... - И-и... - дип көлде Дилбәр. Кыз бу сөйләшүне шаяртуга борды, ә Император шаярмый иде. Кызылны күреп ярсыган үгез төсле, Вафин кызганнан-кызды. Елан сынлы кыз күрсә, бармаклары калтырана, яңак тиресе тартыша, аркасы чемерди, тезләре дерелди башлый, ни эшләргә дә белми. Шул су сөлеген эләктерсә, үлсә дә үкенмәс. Шул гомернең иң биек ноктасы, иң югары дәрәҗәсе, иң олы бүләге булыр - теләгәне бу дөньяныкы түгел, ә фәрештәләр иленнән, алиһәләр затыннан. Дилбәр балкашыкка салып йотарлык. Дилбәр җирдәге хур кызы, күзләр белән генә ашап бетерерлек. Дилбәр, күз тимәсен үзенә, күк кызы. Дилбәр, түземлекне сынама, тилмертмә адәм баласын, синең алда хәтта Император үзе баш ия. Вафин сылуның тәнен учларында, кайнар сулышын яңакларында тоя, чәчләренең иреннәренә сибелүеннән ләззәтләнә. Әгәр куш учына салса, билләһи, нечкә биле көрәктәй кулларына сыячак! Бал кортыдай нечкә билле сылу, бакчы күзләремә, зифа буй-сыныңны еландай бүтән боргалама инде. Кыздырма! Әгәр дә шул еландай буй-сын Императорга сыенса, аның сынына уралса, Император, әйе, буылып үләргә дә, бөтен халык алдында мәсхәрәгә калырга да риза - алиһә теләсен генә. Алиһә теләми иде. Хисләре ташыса да, бер кыз бала да үзеннән күпкә олы иргә ашкынмас, күңеле азса да, аңы белән сүрелер. Ә Дилбәр өчен Император кем ул хәтле? Император бәндәләр язмышын хәл итсә дә, ул аның өчен - бер күзле бүкән! Әхмәтхан олы кызын әллә кем күрде: аның белән горурланды. Дилбәр өчен әллә ниләр эшләргә әзер иде, әмма хәзер юлы киселде, ихтыяры сынды. Хәзер ул кызы алдында да бүре кыяфәтенә керергә мәҗбүр. Кызын чакырып алгач, каты торды, нык сөйләште. "Чакматаш катылыгы булсын ирдә", - дип өйрәтте Йомшак Миңлехан улын. Әхмәтхан хәзер чакматашка әверелде. - Дилбәр, сүз бар... - Тыңлыйм, әти... - Эшләрең ничек бара? Бухгалтериядә, диюем... - Әйбәт! - Председатель белән мөнәсәбәтләрегез? - Яхшы. - Какмыймы, сукмыймы? - Ул ничек каксын? - Дилбәр әле өстенә ябырыласы яуны сизми иде, шуңа җиңел генә җавап кайтарды. Ә ата кеше хәйлә юлын сайлады. - Вафинны хатын-кыз белән күп шаяра диләр... - Шаярса, минем ни эшем бар? - Бәйләнмиме, диюем?.. Дилбәр аптырады: ата кеше кызы белән шулай сөйләшәмени инде... - Бәйләнсә дә, аңа кем карый? - Вафин чибәр, таза, төсе-башы да әйбәт... - Галстук тага... - Анысы да бар... - Хатыны да бар... - Дилбәр дә төшеп калганнардан түгел, төрттерергә дә, шаяртып сүз катарга да булдыра. - Хатын - хәләл, кара икмәк, ә сөяркә - ак калач, диләрме әле... - Әти, бөл арны нигә миңа сөйлисең? Әллә... - Нәрсә? - Әхмәтханның ак йөзе тагы да агарып китте. - Бернәрсә дә түгел! - Кыз авызын турсайтты. - Мин, Вафин сиңа бәйләнәме, дим... Аның сөяркәләре белән дөнья тулган... - Бәйләнсә нишләргә, әти? Нинди киңәш бирәсең? - Дилбәр чыгырыннан чыкты. Ул сабый түгел бит инде, җиткән бала. - Кызым, син мине гафу итә алмассың инде... - Нәрсә? - Кызым, Фазылетдинне мин үтердем бит! - Ничек? - Кыз ачыргаланып кычкырып җибәрде. - Чын, кызым... - Әхмәтханның тавыпты калтыранды. - Бу икебез арасында гына калсын. Ир башка эндәшмәде. Дилбәр тораташтай катты. Нәрсәгә юрарга да белмәде. Уйлары чуалды, башы томаланды. Ни эшләргә? Атасын ничек коткарырга? Атасына нинди ярдәм кирәк? - Ә монда Вафинның ни катнашы бар, әти? - Бар шул, кызым... - Ата тагы телен тешләде. - Вафин беләме? - Белә! Мин аңа үзем сөйләп бирдем, кызым. - Нигә? - Кичә мине прокуратурага чакырттылар... Алар бөтенесен дә белә, кызым, хәтта бармак эзләрен алдылар... Шик миңа төшә, прокурор, партия җыелышында Фазылетдин сезне караклыкта гаепләп чыккан, сез аның белән дошманлашып яшәгәнсез, ди... Миңа каюк! - Ә Вафин ни эшли ала? - Дилбәрнең балтты киеренке эшли. - О, Вафин бөтенесен дә эшли ала, кызым. Вафин - император! - Ул сине төрмәдән дә алып кала аламы? - Дилбәр аптырады. - Алып кала ала! - Ата икеләнмәде. - Хәзер аңлашылды... Ата яңак сөякләрен шыгырдатты. - Хәзер... - Кыз үрсәләнде, гүя ятьмәгә эләккән балык... Бәргәләнә, дулый... Ах, нинди элмәк булды бу, тормыш - үзе элмәк, кайда сугылма - тозак, кайда орынма - саз... Ничә кат үлеп терелергә, ничә кат җиде тиреңне салдырырга... Кызның күз аллары караңгыланды, хәзер бөтен сүзләр, сораулар ачыклана барды, хәзер коточкыч чытырманлык ачылды. Тормыш - элмәк, тормыш картлысында шып-шыр ялангач; яфраклары коелгач, урман эче үтәдән-үтә күренә, бары ботак-санаклары гына тирбәлә, эчендәге бар пычрак, хәшәрәт - күз алдында. - Син кызыңны сатарга телисеңме? - Инде "әти" дип тә әйтмәде кыз, ул хәзер бары үзе, үзенең язмышы турында уйлый иде. Нигә бала үзен ата өчен корбан итәргә тиеш, нигә бәндәләр үзләре өчен яшәргә хокуклы түгел? Янәсе, Тарас Бульба кебек, мин сиңа гомер биргәнмен, мин ул гомерне синнән алам да... Дилбәр башын тотты, Әхмәтхан аскарак чүкте; кыз бәргәләнде-сугылды, һаман әлеге хәбәрне башына сыйдыра, аңына килә алмый интекте. - Син кызыңны да сатарга әзерсең! Ата тагын эндәшмәде. - Әгәр мин Вафинга, синең Императорыңа барырга ризалашмасам... Әгәр... - Дилбәр күз яшенә буылды. - Әйе, Вафин кәҗә тәкәсе, әйе, Вафин донжуан, тик миңа да аның сөяркәсенә, чираттагы хатынына әйләнергәме? Әти, мин саф, мин!.. - Кыз үкседе дә үкседе. - Әгәр мин ризалашмасам, әти?.. Ул - карт. - Ризалашмасаң, мин төрмәгә китәм... Ярар, кызым, гафу ит, булдыра алмагач булдыра алмыйсың... - Ата кеше шулай диде дә урындыгыннан калыкты. Кыз бала башын беләгенә салып елап калды. Әлбәттә, кеше үз-үзен җиңә ала, Дилбәр моны булдыра ала. Ата хакына... Яшәү хакына... Төрмә хәтәр бит, бөтен өметләрнең җимерелүе... Әмма нигә язмыш бәндәдән шундый олы хак түләтә, нигә дөньяның йөзе аяусыз, хәтәр? Син дә мин яшәп ятканда, бер-берсенә тамчыдай охшаш борчусыз көннәр агылганда, нигә зәһәр давыл куба, җир тетри? Тиктомалдан кешенең язмышы урталайга ярыла? Бу кыз да җирдә яшәргә өлгермәгән бит әле, үз бәхетен татып та, хәтта чеметеп тә карамаган... Бәлки, һәркем үзе өчен үзе гөнаһ шомлыгыдыр? Кылган эшләреңне иңең белән күтәр, бәндә! Гөнаһысын кылгач, җәзасын да таты! Бәлки, монысы гадирәктер? һәркем үз язмышын үзе яза... Кешене кешегә нәрсә тарта, нәрсә якын итә? Кешеләр бер-берсенә ничек тартыла, ничек таптыйк булалар? Кан тартуыннан да көчлерәк булган ияләнү яшь йөрәкләрне бергә бәйли, ничә еллар буе янәшә тота, күпме очрашсалар да, бу затлар бер-берсеннән туймый... Кызлар егетләрнең йә көчгайрәтенә, йә чибәрлегенә, йә буй-сынына, йә ихлас елмаюына, йә серле-моңлы карашларына гашыйк була. Ә Нурания?.. Калку буй-сынлы, ак йөзле, сары чәчле Гыйлемхан кыз белән янәшә классларда укыды. Гыйлемхан "А", ә Нурания "Б" классында. Кечкенә классларда гына бергә укып алдылар, ул чакта бер-берсенә игътибар да итмәделәр. Малайшалай, кыз-кыркын иссез-хушсыз йөри, уйсыз йөри, уйныйкөлә... Бары Гыйлемханның гына бер-ике тапкыр, шаярып: "Ә без бер көндә туганбыз, Нурания, шунда, больницада ук колакларыбыз тешләнгән", - дип әйткәне булды, соңрак бөтенесе дә онытылды, тормыш ыгы-зыгысына күмелде. Гыйлемхан, өлкән классларга җиткәч, арада иң көчле чаңгычы булып танылды. Аны стена газетасына яздылар, аның хакында мәктәп линейкасында сөйләделәр, хәтта директор мактау грамотасы да тапшырды. Тугызынчы класстан "А" белән "Б"ларның физкультура дәресләре бергә үтә башлады. Шунда тәүге тапкыр күз төшерде кыз егеткә. Гыйлемханнар классындагы шапшак Тәүфыйк әкәмәт хәлгә тарыды. Дөресе, ике класс арасындагы чаңгы ярышында югалды... Чынлап та, көн буранлап тора, егетләрнең барысы да Калатау яныннан урап килде, бары симез Тәүфыйк кына юк! Аны башта күргәннәр, соңрак күздән ычкындырганнар. Укытучы да, классташлары да хафага төште: Тәүфыйк кайда, әллә көрткә батып калдымы? Тәүфыйклар нәселе белән юан. Тәүфыйк та шапшак, гәүдәсен чак-чак сөйрәп йөри, берәр хәлгә тарыдымы, тыны буылып карга утырдымы икән? Укытучы тегеләй басты, болай сугылды. Барысы да җыелды, дәрес бетеп килә... Егетләр дә, кызлар да арыган, Гыйлемхан, гадәттәгечә, ике класс арасында беренчелекне яулады: ул җитез чаңгычы, кабарынкы беләкләр, йомры балтырлары калкып-бүртенеп торган кебек, чемпион... Сулышын тигезли... Нурания бүген әллә нигә аны күзәтә: Гыйлемхан әйтерсең лә чабышкы аты, тынмый - чаптарны да бәйгедән соң шундук туктатмыйлар, ә янмасын өчен йөртәләр - Гыйлемхан батыр да йөреп тора. - Тәүфыйк ни, абый, кайтыр... - диештеләр классташлар. - Туңып китсә... - Юанга ни була! - Тәүфыйк - макулатуртцик, иске-москыга юлыккандыр... Берәүләр көлеп, берәүләр өнсез катып торды. - Тәүфыйк чаңгыга басса да, атлап кына йөри... - Юу юлы да кисеп турыга чыгар иде, Кал атау текә... - Юк! - диде Гыйлемхан, алга чыгып. - Тәүфыйк артыннан барам! Катуы чыккандыр йә егылгандыр... - Бөтенебез дә барыйк... - Юк, сез көтегез, мин киттем... - диде Гыйлемхан, уртын чәйнәп. Хәер, берәү дә бер үткән юлдан кирегә китәргә риза түгел иде: арыткан. Табан аслары яна, тын кысылган, буыннар сызлый. Укытучы ары сугылды, бире сугылды. - Чак кына көтик, Гыйлемхан... - Юк! -Тукта, Гыйлемхан! Әллә нихәтле вакыт узды, шаян егетләрнең дә авызы ябылды, шаркылдык кызлар да телен тешләде. Чынлап та, шапшак Тәүфыйк белән ни булды икән? Әллә, чынлап та... - Мин киттем! - диде Гыйлемхан. - Бар! - диде физрук. Барысы да чемпионны дүрт күз белән озатып калды; вакыт узды, офыкта Тәүфыйк һаман күренмәде. Буран көчәйде, күз алдын ак ефәк пәрдә каплады. Бар өмет Гыйлемханда, бөтен ышаныч чемпионда! Кайберәүләр йөдәп, Кал атауга үрмәләде: янәсе, шапшак шуннан күренмиме? Ничек алар аны күздән ычкындырды, ничек бер Тәүфыйк кына артта торып калды? Гыйлемхан да күздән югалды, чаңгы юлын бары кар пәрдәсе генә каплады. Нурания дә Тәүфыйк өчен борчыла... Бар өмет Гыйлемханда. Гыйлемхан - чемпион, ул бәлагә таручыны коткарыр! Гыйлемхан мәрхәмәтле, ул кешене кызгана белә... Гыйлемхан кеше җанлы, бер ул гына көчсезгә ярдәм итә. Кызны бигрәк тә шунысы сокландырды. Гыйлемхан бөтен иптәшләреннән аерылып тора, ул бөтен яшьтәшләреннән дә өстен. Гыйлемхан кызның күңелен яулады. Нурания аны бөтенесенә караганда да өстенрәк, якынрак күрде. Шул көннән башлап кыз егетне күзәтә башлады, гел аның турында уйлады. Хыялында булса да үзен аның янәшәсендә, аның белән иш итеп тоя иде. Янәсе, алар гашыйк егет белән кыз ай яктысында йөри: су буена төшәләр, су анасы белән сунарчы егетнең кавышуын күзәтәләр... Янәсе, алар тау түбәсенә үрмәли, ай яктысында куркыныч... Сабый балалардай җитәкләшеп алганнар... Аларның классы да буй җиткерде бит, яшьләр белән кичке уеннарга йөри башлады. Калатау түбәсендә кичке учаклар дөрли, яшьләр уйныйлар: түгәрәкләшеп тә, парлашып та бииләр. "Наза", йөзек салыш... Нурания, үч иткәндәй, парлы биюдә гел бүтән белән туры килә, "Наза"да да икенче белән баса, ә үзенең күзе Гыйлемханда... Егет сизәме, юкмы, бүтән кызлар белән бии. Мәктәп белән хушлашу кичәсеннән соң да Кал атауга түгел, туры өенә ашыкты. - Гыйлемхан?.. - Әнием авырый, мәктәпкә дә килә алмады... Әпшән мәктәбен тәмамлаучылар йола буенча Калатауга менә, таңны шунда каршылый. - Гыйлемхан, безгә кем гармун уйный? - Тәүфыйк! - Хи... - Кызларның борыннары салынды. - Әнием ут эчендә, бер-бер хәл булса... Егетләр-кызлар күпме генә ялынмасын, чемпионны тыңлата алмадылар. Нурания кич буе үзенә урын, күңеленә ямь тапмады. Бу илаһи кичтә, бу хушлашу кичәсендә алар бергә булырга тиешләр иде бит. Гыйлемхан да бу көнне көтте, кызга әллә нинди мөһим сүзләр әйтер кебек иде - язмаган... Кыз тау башында аңкы-миңке басып торды, йә утыра, йә онытылып бии алмый. Тәүфыйк, кызлар үтенгәч, матур гына сыздырды, сер бирмәде: бу соңгы кич, бу соңгы вальс! Язмыш җилкәне башларны кайсы ярларга илтеп ташлар, кайчан очраштырыр әле... Ә бу кич барыбер онытылмас, барыбер еллар үткән саен күңелләрне җилкендереп торыр. "Наза"га да бастылар, йөзек тә салыштылар, Нураниянең йөзе һаман боек, күңеле урынына утырмый. Әллә ул юри ташлап киттеме, птупты кичтә юри кыландымы... Күңеле суындымы икән, чак-чак бөреләнеп килгән мәхәббәтләре, җимешен бирмичә, шулай сулырмы? Хәзер кыз аңлады: күңел яралы, егеткә гашыйк булды кебек. Юксына, аның хакында гына уйлый. Әйтерсең лә, ул булмагач, бу кичнең дә яме юк. Әллә чынлап егет качамы, Нураниядән туйдымы? Кыз төрлечә юрап карады. Йөрәге әрни, ул "Гыйлемхан, Гыйлемхан" дип тибә. Аңлады, ул җиңелде! Инде көйсез бантын кайда куйсын? Ташлап киттеләр, оялмадылар. Гыйлемхан аннан көлә. Әнисе авырый, имеш... Шундый көндә... Нурания бармакларын шартлатты, ары барды, бире сугылды. Тешендә кылган сабагы, йөрәктә вулкан. Ак каеннарга барып сарыла, төз усакларга сыена - аның хәлен кем аңлар, юатыр? Ахирәтләре онытылып биеп йөри, җыр башланса, сузып-сузып җырлый. Нураниянең күңеле тартмый, аяклары тыңламый, йөрәге елый. Ул ярата, ярата!.. Барысы да бунтка! Ул бәхетле, ниһаять, тәүге тапкыр гашыйк булды... Гашыйк та булды, бәхетсез дә булды: Гыйлемхан сизү белән читкә тайпылды, алдалап кына йөрткән башын җуйган кыз баланы - аңгыра кыр кәҗәсенең юри башын катырган. Усаклар арасына кереп киткән кызның башы тубал хәтле булды. Чү, арттан кемдер ияргән түгелме? - Нурания? - Тәүфыйк? - Мин, Нурания... - Ә-ә... - Нигә ялгызың, Нурания? Эт-кошка юлыксаң... - Нинди эт-кош ди?.. - Ә-ә, белдем, Гыйлемханны юксынасың... - Хәсрәт гармунчы телен шартлатты. - Юк! - Алдама! - Егет кисәге чигенмәде. - Ә син?.. - Мин сине күптән ошатып йөрим, Нурания, тик... "Эх, шул сүзне... шул кешедән көткән идеме Нурания?" - Нәрсә? - Әлегәчә әйтергә йөрәгем җитмәде... - Егет тотлыкты. - Бүген? - Мин әйттем... - Егет кызды. - Гыйлемхан... - Нәрсә Гыйлемхан? - Кыз элеп алды. - Гыйлемхан гармунда да шәп уйный... - Шуннан? - Кызның саруы кайный башлады. Хәзер үчен, дөньяга булган бар ачуын гармунчыга түгә... - Гыйлемханның әнисе нык авырый шул, Нурания, әбием бүген аларга кереп чыккан... - Ә-ә... - Гыйлемхан, Кал атау башында җырларбыз дип, бер көй дә чыгарган иде... - Ә-ә... Нураниянең барыбер җаны тынычланмады, уенга кушылмады. Икеләнү сазлыгына батты: Гыйлемхан да аны уйлый микән? Әллә ул Нуранияне бар дип тә белмиме? Беләсе дә, күрәсе дә килмиме? Бәлки, бүтән очрашмаслар. Гыйлемхан әнисен ярата, ул мәрхәмәтле, ул бөтен кешеләрне ярата, бөтен авыруларны, көчсезләрне кызгана, ул изге җан, тик ул Нуранияне бөтенесеннән дә ныграк яратамы? Нурания бик комсыз, кыз бары шуңа гына риза булачак! Нурания әллә бүген берәүгә гомерлеккә гашыйк булдымы? Ул бәхетлеме? Әллә шушы көннән башлап дөньяда аннан да бәхетсезрәк кеше юкмы? Нурания хәзер аңлады: ул Гыйлемханның буй-сынына да, чаңгычы, көрәшче булуына да кызыкмады - аны Гыйлемханның йомшак күңеле, миһербанлылыгы үзенә җәлеп итте, йөрәген әсир итте. Ул Гыйлемханга ышана, аны күңеленә иң-иң якын кеше дип уйлый, хәтта аның кулына язмыптын да тапшырырга риза. ...Гыйлемхан да кызга үзенең күңел тарихын бәян итте. - Тугызынчы класста укыганда, һәвәскәрләр смотры бара иде, Нурания... Син шунда классыгызда конферансье! Ике класс ярыша бит инде, кечкенәләр үзләре арасында, өлкән класслар үзләре арасында... Безнең "А" классы чыгыш ясады, чират сезгә, "Б"ларга! Син уртада конферансье, коштай талпынасың кебек миңа. Гүя һавада очарга телисең... Шундый рухлангансың, дәртләнгәнсең, классыңа, ярышка бирелгәнсең. Шундый нык җиңәсегез килә безне! Син талпыныпталпынып чыгыш ясыйсың, бөтен концертны үз кулыңа алгансың... Син нинди кыю, үткер бер кыз икәнсең... Чая... Мин исәр, белми дә, күрми дә йөргәнмен! - Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге! - Әйе, син үткер кыз икәнсең лә ул... Ике бит алмаң яна, күзләрең очкынланып тора, ә нечкә билең, ә... Ап-ак кофта белән чем-кара итәк - җиткән кызларныкы кебек! Әлегәчә син бер шәмәк кызыкай гына идең, малай-шалай... Ә бүген кинәт җиткән кыз!.. Йөзең нурлы, күзләрең... бәләкәч йөрәгең леп-леп тибә - җиңәргә, очарга! Аз гына җил чыкса, югары ашарсың кебек. Иңеңдә канатлар яралыр да... очарсың да китәрсең... Мин аста, тамаша залында... Клубтагылар шым булган, кешеләр иссез-хушсыз... Минем сиңа буем да җитми. Шунда мин тәүге кат сине күрдем. Шуннан соң гел генә синең хакта уйлый башладым, артыңнан күзәттем. Егет тотлыкты, егет кызарынды, егет ярсыды. Ә Е[урания эчен тотып көлә, Е[урания сыны катып көлә, Е[урания эчтән генә кинәнә, сөенечен көлүе белән яшерә... VI Әнисе кызы Е[уранияне көтеп ала алмады. Килендәше Зәмбилә белән Яңыл каенанасы кайтып китте, кызлары белән кияүләре дә ятты. Арып-талчыгып беткәннәр, көнозын йөгерделәр шул, аш-су әзерләү алар өстенә төште. Караңгы төште, күз бәйләнде, Е[урания генә юк та юк. "Шул Гыйлемханы белән йөриме икән?" - дип үртәлде ана. Көрсенеп, тынлыкны сискәндерде. Тәрәзә төбенә чүккән дә урамны күзәтә, карашы караңгылыкка, бушлыкка төбәлгән. Нурания кызын көтә, Фазылетдинен юксына... Әйе, Фазылетдинен дә көтә. Ышанмый, күзе күргәнгә ышанмый! Юк, юк, бу хәлнең булуы мөмкин түгел: Фазылетдин исән, җәйләүдә озаклап йөри, көтүен туплый алмыйдыр; мондый ирнең үлеп ятуы мөмкин түгел! Рәшидә ышанмый. Менә өчесен дә уздырдылар, кояш баеды - барыбер ышанмый, ышана алмый! Фазылетдин үлеп ятар ир түгел, шат, көләч йөзле бәндә, көр тавышлы, таләпчән - гел дөреслекне даулый... Шундый кеше мәңгегә югаламыни, көннәрдән бер көнне юкка чыгамы? Менә бусага аша атлап керер дә көр тавышы өйне тутырыр, Рәшидәнең дөньясы киңәеп, көне ямьләнеп китәр. Фазылетдин авазлары, көлүе яңгырап торыр. Ул көтүдән кайтса, кызлары белән шаярырга ярата, Рәшидә кече якта була, кызлар шыркылдаша, тавык кебек кытаклаша... Өй шул авазлар белән тулган, таныш өннәр, кызлар-тавыклар тавыш алыштырмый, өйне күтәреп алып бара... Әле тып-тын, гүя теге чәүкә балалары ятимлекләрен тоеп, бер почмакка елышкан, гүя яңгыр астында калып күшеккәннәр. Ал арның аңына да барып җитмидер. Күрәсең, кешеләр йолаларны үзләренең көннәрен җиңеләйтер, төрләндерер, хәсрәтләрен ничек тә басар өчен уйлап чыгаргандыр. Әле Фазылетдиннең өчесен укыттылар, янәсе, җыелышып бичара хатынның колагына пышылдыйлар: "Рәшидә, өметеңнән кире кайт, шушы көнеңә күн, Фазылетдинең бүтән кайтмый, бусаганы атлау белән гөрелдәвек тавышы һаваны ярмас, бүтән "хатыным" дип сине кочагына алмас!" Бәндәнең өчесен, җидесен үткәрү ни өчен уйлап чыгарылганын Рәшидә аңлады инде, тик шуннан ни фәтва... Барыбер хафасы искерми, ярасы бөтәйми, кайгысы басылмый. Юк, юк, үтәрлек түгел ул иңрәү, әйтерсең томан кебек: җанын чорнап, күңелне болгатып, дөньяны биләп тора, аннан котылу да, качып китү дә юк. Хәзер, торып китеп, кайда барырга, кайда барып орырга бу хәсрәтле башны? Хафа басылмый да басылмый, җавап табылмый да табылмый: кайгы, әйе, томандай уралта, күзләреңә тула, чәч араларына керә; йөрәкне кага, күкрәкне кыса, кая качарга, ни эшләргә? Хатын нишләргә дә белми. Торып китә, тагы утыра, үз өендә үзенә тынычлык таба алмый. Бу дөньяда бөтенесе Фазылетдинне хәтерләтә, бөтенесе дә аныкы, аңа бәйле! Алар - Фазылетдин белән Рәшидә - бу дөньяда икесе бергә генә! Үзләрен аерым-аерым күз алдына да китерә алмый хатын. Фазылетдинне үлде диләр, хәтта җансыз гәүдәсен дә күрсәттеләр, ләкин хатын ышанмый. Моның булуы мөмкин түгел, бу дөньяда, бу өйдә аның Фазылетдиннән башка булганы юк, ансыз яшәгәне юк. Бүтәнчә үзен күз алдына да китерми. Кешеләрнең, өчесен дә укыттык, диюләреннән башы миңгерәүләнә, зиһене тарала... Әллә бу дөньяның буталышы, акылның ялгышуымы, әллә җаны икегә, аңы урталайга ярыламы? Хатын Нураниясен көтте. Ире йөрәгендә, каршысында гына, ә кызының урамга чыгып киткәнен күрде, тагы теге Гыйлемханына иярде бугай, ичмасам, шундый көндә өйдә утырса, сердәш булса? Аңа кәҗә бәтие кебек сикерергә, егетләргә тагылып йөрергә... Ай, ана күңеле - балада, бала күңеле - далада, юк чара... Караңгы төште бит инде, Нурания, балакаем, нигә тилмертәсең? Авыр көндә нигә шулай кылануың? Егетләр беткәнме, Гыйлемхан качамы? Ә әниең ни хәлдә? Әллә бала сабыйлыгына барып аңлап җиткермиме икән? Рәшидә үзе яклаучысыз, кайгысы башыннан ашкан, хәсрәтен үзе генә күтәрә алмагач, ярдәм эзли... Зәмбилә дә, Яңыл да килеп китте, ә аңа берүзенә яшәргә, үз йөген үзенә тартырга, хәсрәт шәрабын берүзенә чөмерергә... Килгән кеше - күңел юанычы, бер бәйрәм генә, ә тормыш - михнәтле, элеккечә, төссез. Ялкыткыч көннәр теземе. Анысын үз-үзең белән япа-ялгызың калып үтәсең. Хәзер ише Фазылетдин дә юк, диләр, ансыз ничек? Тукта, ишекне тарталар түгелме? - Нурания? - Мин, әни. - Озакладың... - Гыйлемхан белән йөрдек... - Тагы шул Гыйлемхан... - Ана канәгатьсезлеген яшермәде. - Ул яхшы егет, әни, мине кыерсытмый. "Бүтәннәр дә тырнак очы белән дә тимәс", - ди. - Кызым, әйттем бит инде, алар янына якын барма, дип күпме тукыдым! - Әни... - Тыңламыйсың! Алар яман... - Ничек яман? - Кыз аптырады. - Алар нәселе белән җаһил... - Ничек җаһил? - Кыз йөдәде. - Алар... Әйтсәм әйтим, Гыйлемханның әтисе Әхмәтхан да минем арттан йөрде... - Беләм! - Ә нинди икәнен белмисең! Фазылетдинне бер суя язды. Клубтан җитәкләшеп чыгып киләбез, каршыга баскан, кулында хәнҗәр, янәсе, мине куркытып ала, Фазылетдинне өркетеп җибәрә... Фазылетдин, аңышмый да калдым, тегенең кулына типте, пычагы әллә кая очып китте... Икесе ерткыч шикелле бер-берсенә ташланды, өзгәлиләр, якын бара алмыйбыз, чыгарылыш кичәсенә дип кигән ап-ак күлмәкләрен өзгәләп бетерделәр; пычракта тәгәрәп йөриләр дә тагы торып куналар... Шуннан соң миндә Әхмәтханнан курку калган ... - Гыйлемхан... - Алма агачыннан ерак төшми! Бүтән очрашма! Тыңла, Алла хакы өчен әйтәм, әтиең хакына: зинһар, шуларга бәйләнмә, бәхиллегем булмас. Белеп тор! - Гыйлемхан икенче... - Кызлар артыннан йөргәндә алар бөтенесе дә шундый... Кармакка эләктергәнче генә!.. - Рәшидә тынмады. - Якын барасы булма шуларга, ишетсен колагың! Әнисе өзеп әйтте. Кыз башка төрле сөйли, үз ягын каера. - Әни, мин йөрәгемә боера алмыйм! - Тыңла, әнине дә азрак тыңларга кирәк. Әни бер була, ул беркайчан да начарга өйрәтми! Ул дөньяны синнән күбрәк күргән, нужа шулпасын күбрәк чөмергән, аңа яхшырак күренә, кызым... - Әни, мин дә... Әйтсәм әйтим, миңа бүтән берәү дә ошамый, бары Гыйлемхан гына... Мин аның белән җир читенә дә әзермен кебек... Хатын тынып калды, бер дәлиле дә калмады. Кызы - сукыр черки, күзгә кереп бара... Юк, күбәләк, күрә торып утка ашкына. Үтәдән-үтә күренмәле каурыйларымны көйдерермен, бөтенләй өтелермен дип тә уйламый. Исәр яшьлек, тиле кыз бала! Инде әни кеше соңгы коралын кулына алды. Зәһәр җәллад хәлендә ул, тик бүтән әмәле дә юк. Чирне чир белән куалар, вирусны вирус белән, чөйне чөй белән сугып чыгаралар. Сихерне сихер белән!.. - Кызым, мин Әхмәтхан турында әйттем, ярый, аның белән минем, әтиең белән безнең арада булганы сиңа кагылмый икән, ди, ярый, үткәннәргә - салават, без яшәрен яшәгәнбез, эчәрен эчкәнбез, әмма сез - син Әхмәтханның улы Гыйлемхан белән кавыша алмыйсыз! - Ничек? - Кыз кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Әйтеләсе әйтелгән иде инде, чигенер җир юк, бичара хатын! - Әтиеңнең газиз каны тынгы бирмәячәк! - Ничек? - Кыз тагы да ныграк кычкырды. - Әтиеңнең җиргә чәчрәгән канын атлап чыга алмаячаксыз! - Әни! - Үртәлеп җан авазы белән әйтте кыз. - Әтиеңне Әхмәтхан үтергән, диләр. - Кем әйтә? Кем? - Кыз ачыргаланып кычкырды, читлек эчендәге кошчыктай бәрелде-сугылды, түшен, канатларын рәшәткәгә бәреп яньчетеп бетерде. - Бөтен авыл сөйли! - Мин ишетмәдем! - Син - сукыр, күзең күрми, син - саңгырау, колагың тонган! - Гыйлемхан да ишетмәгән... - Сез - хыялыйлар, тилеләр... Мәхәббәт дип исергәнсез... Күзегезне ачыгыз, ялгыш юлга басмагыз! Вакытында... - Әни... - Кызым... - Мин ышанмыйм!.. - Әтиең белән Әхмәтхан кечкенәдән дошманлашкан... Юк, алар бу дөньяга туганчы ук дошман булганнар! Фазылетдиннең әтисе - Хәким ь Хәкимнең әтисе - Ибрай зимагур... Әхмәтханның әтисе Йомшак Миңлехан белән Хәким - дошман, Ибрай белән Дәүләтхан бай - дошман... - Әни, тукта! - Туктамыйм, бер башлагач... Әхмәтханны милициягә чакыртканнар!.. - Башкаларны да чакыртканнар... - Фазылетдин алдагы көнне генә партҗыелышта Әхмәтхан бригадирны бурлыкта фаш итеп чыккан! Җиде атның башына син җиттең, югарыга җиткерәчәкбез, очына чыкмыйча туктамыйбыз, дигән. Гомер буе, коммунистмын диеп, дөреслек даулады бит, колхоз милке дип үлде, үзенеке артып яткач... Җыелыш саен әйтми калмый, җыелыш саен Әхмәтханнар, Вафиннар белән авыз чайкый... Теш кайрыйлар иде аңа, син белмисең. Вафинның кушып эшләтүе дә ихтимал. Кыз әнисе итәгенә капланып иңрәде. - Әтиең гафу итмәс... - Әтиең рухы рәнҗер... Нурания әнисенә: "Нинди кансыз сез, кешеләр!" - дип әйтергә укталган иде, тик әйтә алмады, яшен генә түкте. - Кызым, тыңла мине бер. Бүтән ул Гыйлемхан белән очрашма, егетләр бетмәгән... - Әни... - Кызым, әтиең исеменнән әйтәм... - Юк. - Кыз калкынды. - Юк! Ак сын караңгыда тураеп басты (тораташка охшап калды). - Мин аннан баш тарта алмыйм! - Кызым... - Юк, без кавыштык инде, әни... - Кызым... - Ю-ук! - Ак сын кинәт тышка ташланды. - Ну-ра-ния! Кыз тукталмады, караңгылык эчендә эреде. Ана - аның артыннан... Кыз белән ана куыша... Караңгы төн дә җил шаһит. Ихата да артта калды, кыз күздән югалды, ана куа... Абына, сөрлегә... - Ну-ра-ния!.. Караңгыда кызның ак күлмәк очы ак төртке генә булып җемелдәп кала - ана шул ноктага таба омтыла, күздән яздырмаска исәбе. - Кы-ы-зым! - Инде ана үзалдына гына пышылдый, бары иреннәре дерелди. Әй ягына, Калатауга китмәсен бу бала дип уйлый, ахырда хәлдән тая, эз яздыра. Караңгы. Ана торып калды, бала китте. Ана ялгызы, хәсрәте, кайгысы белән... Җай гына кирегә өстерәлә... Нишләргә, кемгә барып карарга? Кем аңа ярдәм итә ала хәзер? Ихата. Ят та, шул ук та. Болдырга чүгә, җил котыра. Көндез тыныч кебек иде, хәзер көчәйгән. Кайдан чыккан җил бу. Кайдан үзенә дөньяның бар каһәрен, бар үчен җыйган - котыра. Шаша җил, кешене камчылый. Җилсез генә булмыймыни, җилсез урман-тау булмыймы, сулар акмый, һава яшәмиме? Җир җилсез үләме? Болытлар йөзсен өчен әле ул җил, карлар яусын өчендер... Ә кешегә җил - артык мәшәкать, болыт та, кар да кирәкми. Урман-таулар мәгърур, җир шул ук, һава да урыныннан күчмәгән, ә җил нәрсәгә? Бимазалый, кәефне боза, бу дөньяны тынгысыз итә, тормыш ямен җибәрә, кешене каезлый, җир тәнен яргычлый, кешегә дә, җир битенә дә җыерчыклар сала. Нәрсәгә кешегә җил, бу тынгысыз тормыш? Хатын, чәч-башын туздырып, көйсез көе озак котырды. Оеп та киткән, ахрысы, күзен ачса, киртәдә - ак сын... Кызы! - Ну-ра-ни-я... Җавап юк. Рәшидә ава-түнә атлап бара. Шул! Шатлык та юк, кайгы да... Кызын сабыйдай җитәкләп өйгә кертә, урынга яткыра, төне буе баш очында утыра. Юкка хафаланмаган икән: кызның тәне ут, бичара, саташа... Әллә кемнәрнең исемнәрен атый, аңларлык та түгел. Ана йөрәге сизгер, җиде кат җир астында елан күшәгәнен тоя: бала тагы уяна. Ярсый, сөйләнә. Үз акылында да кебек, түгел дә... Иртәгесен Нуранияне больницага салдылар, ә Әхмәтхан тагы прокуратурага чакыру алды. Нуранияне больницага салганда фельдшер Рәшидә белән Әпшән участок больницасы врачы Зәмбилә арасында шундый сөйләшү булып алды. - Килен, сестраларга әйт, Нурания янына кеше кертмәсеннәр инде... - Әйтмәсәң дә беләм, Рәшидә җиңги, аңа хәзер ял кирәк! - дип килеште участок больницасы мөдире. - Бигрәк тә Әхмәтхан малае Гыйлемханны кертмәсеннәр!.. - Ә-ә... - Аңламадың, Зәмбилә килен... - Рәшидә тавышын әкренәйтте. - Шул йөри бит инде артыннан. - Ә-ә... - Әтиеңә шул Гыйлемханның әтисе кул сузган, дигән идем, Нурания өйдән чыгып китте... Төне буе аягөсте чыктым, әллә кайда йөрде; ярый кайтты, ул түгел, үзем өзлегә яздым... - Аңлашылды, Рәшидә җиңги, борчылмагыз. - Зәмбилә, ягымлы гына елмаеп, әйтеп куйды: - Безнең Әнвәр дә тузынып йөри... - Әй, тәнәйемне... - Каенанам тыя... - Әнвәр акыллы ул, тыныч бул, Зәмбилә. - Вафин белән дә тынышмыйлар. Анысы хәзер Әнвәрнең үчен миннән ала: иртән керсәм, ит юк, дип утыра. Кичә сөт тә бирдермәде. Әллә минем биш тамагым бар дип белә. Император! - Бер катар әле, бирешмик. - Бирешмәбез, Рәшидә җиңги, пока. Рәшидә эшенә, амбулаториягә таба атлады. Әрсез җил биткә суга, куенга керергә маташа. Кичә дә җил иде. Төне буе керфек тә какмады тол хатын. VII Әнвәр авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлады. Авылга ашкынып, тау күчерердәй булып кайткан иде ул, дәрте-дәрманы ташып тора... Армиядә дә, укыган җирендә дә аны гел җиңәргә, җиңү яуларга өйрәттеләр. Йөгерү буенча спорт мастерлыгына кандидат булды. Спорт дисәң, үлә иде. Яшьтәшләрен җилдәй узып китә, финишка беренче булып килә... Шул теләк аның яшәү рәвешенә әйләнде: гел ярсып, алга ашкынып яшәргә, җиңәргә! Институтның җыелма командасында төрле калаларда ярышларда катнашты, көн дә күнекмәләр... Күнекмәләр аны үзүзен җиңәргә, ихтыярын ныгытырга өйрәтте. Теләмәсәң дә күнекмә ясарга, шул бурычны башкарып чыгарга! Кирәк! Спортчы - җиңүче, алга атлыгучы, спорт рухны тәрбияли, ихтыярны ныгыта. Әнвәр чыра шикелле пыскымаячак, ә дөрләп яначак. Нәрсәгә аңа көйсез, дәртсез тормыш? Ул көрәшне үз итә, ул тормышны сөя, аның хакына үзен аямый. Пыскып яшәгәнче - яшәмә, имгәк булып йөргәнче - бөркеттәй кыя башыннан егыл! Тормышта җиңүләр яуларга теләде Әнвәр, авылына "җитешсезлекләрне бетерәм, гаделсезлекне җиңәм" дип кайтты. "Әпптән" колхозының районда алда баруын да, аның Император исемле рәисе хакында да белә. Вафин нәкъ аның кумиры, Вафин артта сөйрәлгән колхозны алга чыгарды, ярышта да бүтәннәргә сер бирми. Сабантуй көрәшчесе кебек. Вафин җиңү артыннан җиңү яулый, әпшәннәрне эшләтә белә. Бәлки, нәкъ аның сымак каты куллы булу кирәктер; командир икеләнеп, төчеләнеп тормас... Яшь агроном тәүге көннәрдән үк башлык белән якынлашырга, аннан өйрәнергә тырышты. Вафин яшь белгечне яхшы каршылады. "Тәҗрибә җитенкерәми инде ул, туган, башта ферманы кабул ит, эш күрсәт, шуннан соң карарбыз!" - диде. Әнвәр риза булды. Ике тәкә башының бер казанга сыймаганын яшь белгеч ул вакытта белми иде шул. Ә Фазылетдин белән Бур Әхмәтхан арасында дошманлыкны күреп-тоеп үсте Әнвәр. Фазылетдин абыйсы - үзүзенә ышанган кеше. Ышанычлы басып йөри. Көр тавышлы... Нык гәүдәле бу ир үзен җирдә хуҗа сымаграк тоя: сүзе дә, уе да, эше дә ышанычлы. Үз фикереннән һич тайпылмас! Фазылетдин яшь белгечкә дә киңәшләр бирде. Хәзер Әнвәр нишләр? Бу фаҗига аның дөньясын баштүбән әйләндерде. Моңа хәтле егет гамьсез йөрде, киләчәген уйламадымы? Әллә беркатлы булды инде? Фазылетдин абыйсы гел янында йөрер, гел киңәш бирер төсле иде... Тайгак юлда аңа таяныр! Искәрмәстән дөнья үзгәрде, күкләр актарылды, җирне туфан суы баса. Егетнең терәк баганалары сынды, инде кемгә сыенырга, кемгә таянырга? Хәзер, абыйсы үлгәч кенә, күзе ачылдымы яшь кешенең? Хәтәр мөнәсәбәтләр өермәсенә ташлаган икән аны язмышы. Император Вафин, әлбәттә, Бур Әхмәтхан яклы - алар бертуган балалары, имеш. Әйе, рәис гел бригадирны тартты, гел аның уңаеннан торды. Бур Әхмәтхан белән Император бер сүздә! Бур Әхмәтхан, билгеле, Әнвәргә дә кырын карый, тик тыштан гына сиздерми. Очрашканда елмая, колачларын җәя. Хәйлә бу, Әнвәр сукыр түгел. Әнвәр алданмаячак! Яшь кеше аңлады: Бур белән Император аның уңышларына сөенмәячәк, җае чыккан саен аяк чалачак! Ул бер хәбәр ишетте. Имеш, кемдер теге көнне иртән, томан таралып бетәр-бетмәстән аваз ишетә... Бу өн егет йөрәген дә ярып үтте. Имеш, ул да теге хатын янына болдырга чыккан, һавада - хәтәр оран: кешеләр, коткарыгыз! Кешеләр, йоклап ятмагыз! Әнвәр үзе ишеткәндәй булды бу тавышны: Фазылетдин абыйсының җиһанга салган соңгы авазы җанын тетрәтте. Әллә кайдан ерактан, Озынтал төпкеленнән килде ул, бар булмышын биләде... Фазылетдин, күрәсең, тарткалашкандыр, җан тәслим көрәшкәндер. ...Бу яңалыкны кәләшеннән ишеткәч, тетрәнде. Башта авылда иясез хәбәрләр генә йөрде бит. Хәзер бу хәбәрнең иясе бар! Ул... - Әнием? Әнием үзе ишеткәнме бу өнне? - Әнвәр катып калды. - Әйт! - Чү, кычкырма бар дөньяга! - Зәмбилә юка иреннәрен тешләде. - Нигә куркасың? - Куркам, ялгыш әйттем. Каенанам берәүгә дә әйтмәскә кушты... - Курыкканга куш күренә! - Чү, Әнвәр! Син ишетмә... - Зәм-би-лә! - Син катышма бу эшкә, Әнвәр! - Куяннар, өркеп беткәннәр! Әнә шулай бәндә бәндәне куркытып тота инде ул, шулай явызлык эшли, җинаять эшли - безнең бахырлыктан, куркаклыктан файдаланалар! - Әнвәр тоташ лекция укып ташлады. - Әнвәр! - Әнә шулай юләр ясыйлар, бездән сарык өере ясыйлар - бер генә җикереп куялар да - безгә җитте, үзләре тантана итә, ни тели - шуны эшлиләр. Алар - бүре, без - сарык, баш иеп яшә, әйдә күн! - Әнвәр! - Юк, мин моны болай гына калдырмыйм! - Әнвәр, кайнарланып, әниләренә чыгып китте. Әнвәр, ахрысы, атасы ягына тарткандыр. Атасы да бер кызмача бәндә. Капитан дип йөртәләр Әпшәндә. Ишкилде димиләр. Капитан - бетте-китте. Ишкилде, чыннан да, сугышта капитан дәрәҗәсе ала, кавалерия эскадронына җитәкчелек итә. Чая командир, ут була ул яшь чакта. Өермә уйната, дошман арасына беренчеләрдән барып керә, турап сала. Үлән башы сымак кыеп төшерә башларын. Командование мактый кыю комэсканы, эскадронны иң авыр участокка ташлыйлар. Ишкилдегә капитан дәрәҗәсе бирәләр. Дуамал кеше була ул Ишкилде, куркуның ни икәнен белми, ак-караны аермый... Бер исерек килеш конюшняда атыш куптара: янәсе, ул приказ алган, төнен эскадронын күтәрә... Кыздыра гына солдатларны, утка бастыра конюхны... Эш зурга - атышуга китә, хәбәр югарыга ишетелә. Эчкече капитанны кулга алалар, чиныннан төшерәләр. Өлкән лейтенант булып кайта Ишкилде авылына. Ләкин әпшәннәр аның капитан булуын онытмый: тирә-якта андый зур дан-дәрәҗәгә ирешүче дә юк бит, ә Ишкилде, ни дисәң дә, вакытында капитан булган! "Әтиеңә тарткансың шул, улым, бигрәк кайнар булырсың икән", - дип сөя торган иде Яңыл малаен, ә тегесе отыры кылана. Ата бит, ордены да бар. Бәйрәмнәрдә эчсә дә, шатлыктан. Капитан аек чакта сабыр да, йомык та. Кулыннан килмәгән эше юк. Менә Яңыл ягы тыйнак. Әнвәр шул капма-каршы холыклы ике нәселнең җимеше. Берсен дә ким күрми. Бары әнисенең үтә сак булуы саруын кайната. Әле дә хәтәр ачышы чыгырыннан чыгарды. - Әни, син базда яшисеңме? - Ишектән керү белән әнисенә ябырылды ул. - Көн нуры күрмәгән ярканат! Яңыл, гадәтенчә, куш учын күкрәгенә кыскан. - Син коммунист Хәким баласы да, ата коммунист заты... - Нигә кубасың, улым? - Ана шөбһәләнде. - Белмәмешкә салышма! Син ишеттеңме теге өнне? - Нинди өн ул, улым? - Ана тәмам хафага төште. - Шул бурлардан куркасың? Фазылетдин абыем өне... - Кем әйтә? - Сүз иясе белән йөрми. Үзең әйтмешли, бөтен мирның авызын яба алмыйсың! - Бөтен мир? Булмас! - Ана һаман шик-шөбһәне җиңәргә, өстенә ябырылган яуны үзеннән читкә алып атарга омтылды. - Әни, минем беләсем килә... - Әнвәр басылмады. - Нәрсәне? - Фазылетдин абыемны кем үтергәнен? - Кайдан беләсең? - Мин барыбер ул кешене табачакмын! Син абыемның кычкыруын ишеткәнсең... - Шуннан? Әллә абыең кычкырган, әллә... - Әни! - Кызма, улым. Әтиеңнең йөрәгемне бетергәне дә җиткән, ичмасам, син... - Ә Фазылетдин абыем үлеп ята... Аның бантын... - Чү, милиция бар, ул ачыклар... ә син кысылма!.. - Ана улына ялварып карады: янәсе, газиз кошчыгын ерткычтан аулаттырмаска тырыша. - Улым, тыңла... - Әни... - Чү, әтиең эчке якта, тагы эчеп кайткан. Кысылма син! - Кысылма? Бар белгәнең шул синең! - Егетнең җаны көйде. - Әйе, кысылма. Мин куркам... - Шул бурлар нәселеннән куркасыңмы? Гомер бакый куркып-өркеп яшәргә, кемнәр алар? - Алар яман, улым... - Аждаһамы әллә? - Аждаһадан бөл ай, син белмисең әле... Алар Әпшәнне дер калтыратып тоткан нәсел! Бабалары Дәүләтхан Озынталда тоткыннар тоткан... Төрмә кебек, бар Әпшәнне учында биеткән... Алар... - Әни... - Чү, балам, булашма алар белән... - Әни, мин аларны гафу итә алмыйм! - Әнвәр тешләрен кысты. - Юк, улым, син укыган кеше... Милиция бар... син берүзең... - Милициягә ярдәм итәргә кирәк! - Улым, берүк синсез генә... - Ана ялынды-ялварды, ахыр чиктә, улын инандыра алмагач, Дәүләтхан бай тарихы хакында бәян итте. VIII Ике данлы ат карагы була. Әпшәндә - Сибәк, Мәгъдәндә - Айса. Аларны "сибиряк" дип тә йөрткәннәр. Ярты гомерләре Себердә үткәнгә шулай атаганнардыр инде. Айса белән Сибәк Себердән богаулы, колодкалы көе кача. Әй буена Озынталга килеп егылалар. Саз буенда ятып булмый, ашарга кирәк, кеше күзенә эләксәң, кабат тотачаклар. Бу көе кемгә күренәсең? Байгышларны Дәүләтхан бай үзенә чакырта. Бу вакытта инде ул хәлле зат: авылда өч зур таш өе бар, келәтләре дә таштан, кайсыбер алачыгы-шалашы гына шыңгырдап торган колач-колач карагайдан буралган. Озынталда көтү-көтү малы утлый, көтүчеләре шунда авылга кайтмыйча куна ята. Ат караклары бай сүзен ничек аяк астына салсын - киләләр. Каршыга карагайдай озын сынлы карт чыга. Үзен тотышы, адымнары нык икәнен сөйләп тора. Сакал-мыеклы, күзләре - ут. Салмак кыланса да, катгый, өзеп сөйләшә. Артык бер хәрәкәт ясамый. Байгыш качаклар, буйсынудан булмаса да, хәл-әхвәлләренең хөртилеген аңлап, хокуксызлыкларын тоеп, чарасыздан баш ияләр, сәлам күндерәләр. Теге - хаким... Аяк кагып кына исәнләшә дә капканы ябарга боера. Качкыннар кымшанмый. Хәзер артка да чигә, алга да уза алмыйлар, бай иркендә алар... Бай, өс-башларыннан чиркангандай, башта йөзен чытып куя. - Болай кайда йөрдегез? - Да-да, Айса, да, Сибәк! - Аһ итте бай. - Йөрелде инде, бай абзый... - Мунча!.. Качкыннарны "ә" дигәнче мунча кертеп чыгарды хезмәтчеләр . - Ипи!.. Ипи китерде ялчылар. - Исеме дә онытылып бетеп бара иде... - дип сөйләнде ачлар. - Аш!.. Качкыннарның алдына аш та куйдылар. - Эч эчкә ябыптып бетеп бара иде, бай абзый... - дип мыгырдады Айсасы. - Йә син коткарасың, йә кире утка тыгасың... - дип сөйләнде Сибәге. - Хи-хи-хи, - дип көлде бай. - Сезне башта азрак олы урыс миченә тыгып алганда да зыян итмәс иде, өстегезгә бет ияләшкән; селкесәң дә, ихатага - каза, дөнья буйыйсыз... - Гаеп итмә, абзый... - Гаепкә борма, бай абзый... - дип җөпләде ишен Сибәк. - Хезмәт итәрбез. - Так, так... Хезмәт, дидегез инде... - Бай көлде. - Сезнең кебек дан ирләргә хезмәт табылмый тормас... Җаныгыз теләгән шөгыль - тәнегез теләгән аш... Йә, Тазтүбә чиркәвен басасызмы? Эче тулы алтын! Шуны кулга төшерсәгез, түремдә булырсыз, әгәр риза түгелсез икән, бигайбә... - Бай качкыннарга сынаулы караш ташлады. - Риза... - Риза, бай абзый... Качкыннардан бүтән сүз тартып чыгара алмады бай бүген, әле чыкканы да баштан ашарлык, ә иртәгесе Алла кулында. Тагы качкын белән хаким сүзе бер дәрәҗәдә йөри инде ул - монысын гына белә Дәүләтхан бай... Ат караклары атна буе сый-хөрмәт эчендә ятты: берәү дә ал арны борчымады, алар да бер кыл да кыймылдатмады, балда-майда йөзделәр, һәртөрле җимешен, һәртөрле эчемлеген алларыннан өзмәделәр. Хәтта кәнизәкләре дә табылды. Дәүләтхан качкыннарның богауларын чиште, колодкаларын кисте. Киендерде, паспорт табып бирде. Җайлап чиркәүгә сәфәргә әзерлек башланды. Дәүләтхан әйбәт атларда Айса белән Сибәкне Дуван ягына өч кат сәяхәткә җибәрде. Ат караклары чиркәү приходының эш көнен, хезмәте тәртибен өйрәнде, юлларны хәтергә сеңдерде. Дүртенче юлы чиркәүнең үзенә төшәргә килештеләр. Әүвәл тарантаста йөрсәләр, бу юлы юлдашлар җайдак чыкты. Кичке гыйбадәт бик озынга сузылгандай тоелды аларга, тик сабырлыкның төбе - сары алтын. Алар көтеп өйрәнгән. Бүре дә сарык көтүенә аны-моны белмичә туры ташланмый, ә озак күзәтә, үлән артында озак җиргә сеңеп ята. Болар да тагы бер кат дикъкать белән авыл эчен айкап чыкты, җәяү, әлбәттә, юлларны өйрәнделәр, һәр тыкрык, һәр сукмак хәтергә уелды. Гыйбадәт бетте, алар сабыр итә белә. Себер дә дә үз сәгатьләрен озак көттеләр. Урысның гадәтләрен дә беләләр, аның үзеннән күп золым да күрделәр, беләләр-аңлыйлар: халык әле дә күрә. Урыс жәл түгел! Дусларның караш үткер, адым озын, зиһен шәп! Гүя хәзер кереш хәтәр итеп тартылган, аңа ук куясы, бармакны ычкындырасы гына... Болар җәза алмас, кыек атмас, кире чигенмәс. Караңгы төшеп, кешеләр татлы йокысына талгач, качкыннар тавыш-тынсыз чиркәү янындагы поп өенә үтте, иң башта попның үзен, шуннан соң хатынын, соңрак ике кызын суеп чыктылар. Кабаланмый эш иттеләр, кызгану да, күз яше дә юк, алар өчен үкенеч дигәне дә күптән үлгән. Кулга төшкән алтынны җәһәт кенә капчыкка тутырдылар да юкка да чыктылар. Ай күрде, кояш алды. Иртәгесе ал арның эше түгел. Әйе, алтынны нигез хуҗасы кулына тапшырдылар, калганын алар белми. Жандармнар, әлбәттә, туры Дәүләтхан - Хан Дәүләтка өенә килделәр. Берәү дә бу коточкыч талауның хәйләкәр байдан башка эшләнмәвенә шикләнми. Шул Дәүләтхан гына бөтен качкынны өенә яшереп ята, бер ул гына шуңа сәләтле, бөтен угрылыкның җеп очы аңа килеп төйнәлә. Зур капканы каты дөбердәтүгә бай куркынып уянып китә. - Кем бар анда? - Жандармнар капка ачтыра... - Хезмәтче бай алдында өтәләнеп тора. - Тәрәзәгә килсеннәр! - Бай икенче каттан аска текәлә. - Ни бар? Кто ходит там в такую рань? - Это мы, Давлетка! - Жандармнар тәрәзәдән байның үзен күреп, дер калтырап торалар. - Чего вам? - Да, с земской направили - маленькое дельце... - Выкладывай. - Никак нет-с, Давлетка, на улице... Пусти во двор! - Ялваралар бахырлар, хәерче юлаучылар. - Ладно! - ди бай. - Заходи кунакскую! Бай хезмәтчеләренә тиз арада табын әзерләргә боера. Теге ач жандармнарны өч сәгать тә өч минут алсыз-ялсыз сыйлыйлар, бай мактана: - Башкорт шулай кунакчыл ул, знакумнары килсә, үлә... Юк байлыгын чыгара... Сезгә үзебез ашамаган аш... - Рәхмәт, Давлетка, рәхмәт, - ди жандармнар башлыгы, - ну безнең бәләкәй генә дельце... - Иә! - дип күтәне ярылганчы акыра бай, жандарм башлыгының фуражкасы майлы шулпа өстенә килеп төшә. - Дельце, дельце... - дип өзлексез кабатлавын белә жандарм. Теле тотлыга, ияге селкенә, бите тартыша. Кабатлый да кабатлый. - Дельце, дельце... - Выкладывай. Я думал, ты - кунак... Какое тут дельце, когда вокруг байрам, и празднуешь как губернатор? - Алтын, алтын исчез, бай ага, попа зарезали... его золото... - Алтын, говоришь... - Да! - У меня есть алтын... - Посмотрим, бай ат-га... - Посмотри, только не путай! - Как, как? Бай капчыгындагы алтынны җиргә түгә. - Посмотри, который тут попский? - Бай һәр сүзенә басым ясап, теш арасыннан сыгып чыгара. Елан кебек ысылдаган аваз ишетелә. - Хорошо посмотри, не путай! Жандармнарның, бер капчык алтын күргәч, күзләре акая. Төрле-төрле зурлыктагы алкалар, ялтыр беләзекләр, бриллиантлар, саф алтын кисәкләре... Төрле-төрле төсләргә кереп җемелдиләр, балкыйлар. Гүя җиргә күкнең бар төсләре бергә коелып төшкән, бар йолдызлары җиргә яуган, патша алтын сарайларының ишеге шар ачылган... Төрле төстәге, төрле зурлыктагы зөбәрҗәтләр, гәүһәрләр, беләзекләр, алкалар, балдаклар - дөньяның бөтен зиннәтле хәзинәсе бүген Дәүләтхан ихатасына кунаклаган. Әллә бу ихата үзе берәр ханның сараемы, әллә чынлап та монда берәр башкорт ханы яшәп ятамы? Жандармнар телсез кала: бер торалар, бер утыралар, күзләрен бер зур итеп ачалар, бер йомалар, бер-берсенә карашкан булалар. Башлыклары сүз әйтергә кыймый тора, чөнки вазифасы шулай куша. Тоткалап-тоткалап караган була, бу хәзинә тавыннан попныкын танырга кирәк. - Смотри, лучше смотри! -дип боера карт, үзе дә жандармнан күзен алмый. Шулай озак күз бугандай утыралар ихатада. Ахырда бай түзми: - Как? - дип җикерә. Жандармның бармаклары дерелди, бармак очларын алтын өеменә якын китерә дә кире тартып ала, бичара, төрле зурлыктагы кисәкләрне әйләндергән-тулгандырган була. - Не могу знать, который тут... попово?.. Нет клейма! - Правильно! - Бай баш чайкый. - Алтынга аның иясе язылмый, аңа тамга сугылмый: алтын кем кулында - аңа шул хуҗа! Жандармнар буш кул белән борыла. Дәүләтхан бай, түзмәде, көлде, көрсенде, ахырда бичараны кызганды булса кирәк: бер җай туры китереп башлыкны читкәрәк алып китте дә тегенең урта бармагына юан балдак кидерде. - Это на память, кунак, - диде, мыек астыннан елмаеп. Жандарм да, күренеп тора, канәгать булды, бай йортыннан күңеле кителеп китмәде. IX Бу борынгы тәкәббер холыклы авыл хәзер Фазылетдиннең үлеме турындагы фаразлар белән тулган иде. Әлегәчә тыныч кына яткан упкын кузгалдымы, тын Әпшән илен умарта күчедәй туздырдылармы? - Нишләп властьлар чарасын күрми, гаеплене тапмый? - Көпә-көндез, зәһә... Берәү дә, мөгаен, элеккеге бригадирның исерек килеш ат өстеннән егылып төшүенә ышанмагандыр. - Фазылетдин таңнан эчеп йөрмәс... - Фазылетдин юньсез малай-шалай түгел... Бригада дип янды... Әлбәттә, бу вакытта авылда башка вакыйгалар да булып алды - тормыш бер урында гына тормый, үз җаена, үз уңаена әкрен генә ага бирә. Мәзәк Шәмгулның уртанчы улы кәләш ярәште, олы кызының малае мәктәп яшен тутырды. Мәктәптә дә кызу вакыт: чыгарылыш имтиханнары бара, ә калган балалар чөгендер утауга җәлеп ителде. Вафин мәктәп белән дуслыгы ныклыгын район түрәләренә шулай исбат итә: янәсе, мәктәп колхоз әйткәнне көтеп кенә тора, мәктәпкә ышанырга була - быел да балалар сиксән гектарлык чөгендер басуын сирәкләп бирәчәк. Больница белән сельпо, әлбәттә, үз көнен үзе күрә - колхоз да, Вафин үзе дә алар эшенә кысылмый. Киресенчә, сельпо белән больница башлыклары колхоз рәисенә баш иеп килә: "Вафин абый, базадан яңа товар кайтарырга машина бир!" - Үзегезнеке? - Иске, ватык!.. - Вафин абый, больницага сөт, ит кирәк! Соңгы вакытта колхоз җитәкчесе больницага ит, сөт бирүне чикләргә боерды. Шулай итеп, һавалы участок больницасы мөдире Зәмбилә Ибраеваны акылга утыртмакчы. Ире Әнвәр дә Императорга баш бирми маташа: янәсе, алар белемле яшь белгечләр, янәсе, Вафин искечә җитәкчелек итә. Шундый тәртип Әпшәндә: колхоз, аның рәисе Вафин - бөтен авылга баш. Хәтта мәктәп тә, сельпо да, клуб та, больница да аңа буйсына. Кәгазьдә язылганча, авылдагы бөтен бу оешмалар да сельсовет карамагында исәпләнә... Ул шулаен шулай, тик машинасы, тракторы, ашлыгы, акчасы, оныкөрпәсе, эшче кулы кем кулында? Авыл советының урындагы салымыннан, бухгалтеры белән бер кассирыннан бантка нәрсәсе бар? Конторасы бар, шунда утырышлары, иптәшләр суды да уза, әмма ул конторасын да моннан ун ел элек колхоз салып бирде түгелме? Авызын ачса үпкәсе күренердәйләр авыл советына түгел, сельпоныкылар, больницаныкылар, мәктәпнекеләр колхозга баш киемен салып килә... Колхоз дигән сүз Вафин дигән сүз инде ул! Әйе, әлегә Вафин иптәш больницага ит, сөт бирүне тыеп торды, завхоз Тәүфыйк башлыктан шундый фәрман алды. Ә Тәүфыйкка әйт кенә, ул югарыдан яуган фәрманнарны арттырып кына түгел, шаштырып үти. Берен биш итә, Вафин белеп сайлаган бу "кара тырыш"ны... Тәүфыйк Вафин башлаган һәр эшне азагынача үтәп баручы! Колхоз рәисе Вафин үзенең бер эшенә генә катыштырмый завхозын... Бары бер эшкә генә сәләтсез Тәүфыйк бу дөньяда: бәрхетнең бәрхетеннән йомшак, хатынның хатыныннан назлы, сүснең сүсеннән нечкә хатын-кыз күңелен ул аңламый. ...Гүя түгәрәк күл өстендә су иясе калыкты: камыштай зифа сын, башын чак кына кырын салган - шулай тора; кымшанмый да, көлми дә, чакырмый да. Юка күн костюм аша ир озын балтырларны, йомры ботларны таныган кебек, тик кагылырга кыймый. Зифа елан сын боргалана-сыргалана, муенына урала, ир, чынлап та, сихерләнгән, ни әйтергә белми йөзә, күзләре камаша. Ә зифа сын чакырмый да, көлми дә, кымшанмый да. Ул, ахрысы, үзенә тиешле рольне генә үти, ул - җансыз курчак. Император телсез, ни дип юрарга да белми. Исәпсез-сансыз гаскәр белән җитәкчелек иткән кеше, ә үзенең теле көрмәкләнә, бармаклары дерелди, тез буыннары калтырый. Кыз кинәт интек тоткасына үрелде. - Дилбәр! Тукта! - Коридорда аяк тавышлары басылган иде инде, ярый, түрәнең бу яшелле-күкле тавыптын берәү дә ишетмәде. Елан сынның тәне көзән җыергандай итте. Менә бичара тартышып егыла. Ләкин Ходай шаһит, җирнең асты өскә килмәде, күк җимерелмәде, кыз да үзен тиз генә кулга алды; кире болайга табан борылды. Шунда ир дә терелде... Хәзер Императорның императорлыгына бөртек кадәрле төк тә, ис тә, шик тә калмаган иде: комсыз ир кабаланды, тәмлегә ымсынып, акыл-чамасын югалтты. Кыз, киресенчә, сабыр кыланды, отыры олпатланды. Күрәсең, алдан нык уйлангандыр, чамалагандыр... Хәтәр мәл берәүне олы, берәүне бала итте. - Дилбәр, акыллым минем... - Дәрәҗәле ир кыз бала алдында өтәләнеп торды. Көтелмәгән мәл беркатлыга әйләндерә, бөтен тышкы киемнәреңне салдырып ташлый да яп-ялангач калдыра; инде кылана, рольгә керә алмыйсың, инде син вакытына карап, максатыңа ярашлы йә Алла, йә Иблис, йә игелек кыласың, син хәзер үз-үзең. - Әйтегез әле, мине өмет итүегезне кемгә сөйләдегез, кем белән килештегез? - Моның хәзер ни әһәмияте бар, сылу... - Ир аптырады. - Бар! - Сиңа кем әйтте, шул инде... - Ир ык-мык килде. - Исемен әйтегез? - Әтиең инде... - Ни дип килештегез? - Дилбәр! - Мин баштан ук килешүне ачыклап куйдым, хак-бәһамне беләсем килә. Без тычкан белән мәче уены уйнамыйбыз, без яшәү белән үлем уены уйныйбыз! Әгәр сез мине алдасагыз, әтиемә ярдәм итмәсәгез... - Дилбәр, сеңлем, туганым, килештек: бөтенесе дә син дигәнчә булыр! - Әтием дигәнчә! - Әйе, язу языйммы? - Языгыз! Рәис кабинеты, бәхеткә күрә, идарәнең икенче катында. Дөрес чамалады ир: ялан кырда диван юк, анда юеш була, йә чебен-черки мыжгып тора, кабинетта - аулак, йомшак түшәге дә бар. Ай, ни күрмәгән, ниләр кичермәгән бу кабинет, бу диван! Ир чын Вафинга әйләнде, ә кыз сер бирмәскә тырышты, бурычын азагынача үтәргә карар кылды. Маңгаена шулай язылган... Студентларның төзелеш отрядларында йөрде, палаткаларда кунды, дөм караңгы төннәрдә егетләр кочагында эреде, тик түзде, киләчәген, бәхетен көтте. Көтеп көтек булды, көтеп ала алмады, хәзер сафлыгын, иң олы байлыгын кемгә бүләк итә? Ичмасам... Елама, кыз бала, күз яшеңне түкмә, берүк үкенмә: таяк ике башлы була. Ир зәңгәр галстугын атып бәрде, кыз һаман кымшанмады. Хәзер шул зәңгәр галстугың да, кукрайган кыяфәтең дә кирәкми, Император, илаһилык алдында үз-үзеңә әверелдең, битлегеңне салып ыргыттың... Сак кына кагылды Император зифа сынга, каршылык күрсәтмәсенә иманы камил иде - хәрәмдәге кәнизәкләр ханга каршы килми! Ә Дилбәр - фәрештә, аның хыялындагы кыз! Җиргә төшкән хур кызы! Буй җитәрлекме аңа? Император нигә борчыла? Хакимдар берни алдында да тукталып калмый бит! Македонский илләр яулаган, алдындагы барлык мәмләкәтләрне, әйе, җир белән тигезли барган! Император бармаклары елан сын буйлап йөрде, тегесе дертләп куйды. Тибрәнә, курка исәр болан баласы, белми шул кадерен. Тагы хәвефне дә аңлый, ахрысы, озакламый хәтәр туачагын сиземли. Бу хәтәр аваз, бәлки, гомере буе колак төбеннән китмәс. Менә Император елан сынын муенына уралтты: инде кыз да назларга исерде түгелме? Кыз бала шулай тәүге тапкыр ир назы татый! Ир зифа елан сынны тәненә сеңдерде - үзенә дә тулгак йөгерде бугай. Ниһаять, кулбашлар язылды, иреннәр иренне, бармаклар билләрне кармады. Хәтәр иде: иркә генә, алары да уймак кына иде... Үзләре тыгыз, үзләре иркә, берәү дә кагылмаган... Янбашлар да язылды, ир оста иде шул: болан баласын үзенә җайлап кына күнектерә. Башта, елан кабыгын салса, бу суыктан өшер, бу ирнең әрсез бармакларыннан чирканыр төсле иде; соңрак бөтенесе дә онытылды, кан кызды, ирнең исе җуелды, ә кыз бала ни кичерде икән? Император үзе бу мәлне озак көтте, инде аның ирлеге алга чыкты, бәхет уты кабынды, кыз да башын, ниһаять, Императорның кулбашына салды. Рәхәтлән, болан баласы, син Император ише, сине азамат ир сөя, сиңа тиң ул, сине күтәрә... Юп-юка тән инде колачлы кочаклар эчендә югалды да калды; бигрәк тә юка икән шул кыз гәүдәсе, бигрәк татлы, тансык икән; бигрәк нечкә икән шул биле - чынлап та, куш учына сыйдырды да куйды, ир әй кинәнде: ялгышмаган. Юка, саксыз икән шул гөнаһсыз кыз бала, бал кортыдай нечкә бил... Ул ир муенына елан кебек уралды да куйды, ир тәненә йомшак тән, бәхет ягылды. Кайда сез, фәрештәләр, бәхетлеләрне яшерегез, кайда сез, Ходай илчеләре, ир шатлыгына мәдхия җырлагыз! Бу дөньяда чын бәхет бар. Ни димә, бүген берәү үзен чын патша итеп хис итә, җирдә бушка яшәмәвенә инана. Патшаларга патша бәхете: бәндәләрнең күз яшеннән сөенеч гәүһәре коялар, бәндә сөякләреннән үзләренә таҗ ясап кияләр... Елама, кыз бала, синең урамыңда да бәйрәм булыр әле, кичерә күр чынбарлыкны: күз яшеңнән әйдә бүген саф гәүһәр койсыннар, нәфис сөякләреңне шыгырдатсыннар, патшаларга - патша шатлыгы... Ә син үзең?.. Күзләрең ачылып, зураебрак киткән... Әнә ак күмәчеңне кимерәләр, аккош канатларыңны каералар, әнә... Тәүге тапкыр бит, җан иясенә язган иң олы ләззәт бит! Башлап ир тәне белән кыз тәне кушылды, туганлашыгыз! Моннан соң, телисезме-теләмисезме, күгегез аязмы-болытлымы, бармакларыгыз бер-берегезгә омтылачак, күзләрегез бер-берегезне эзләячәк... Инде сез туганнар, кайда да, кайчан да тәнегез тәнегезгә тартып торачак! Ай бу сөеш уены! Иң яхшысы - тарыма, ә тарысаң, арыма, барыбер котыла алмаячаксың. Ике тәкә башы бер казанга сыймый, Әнвәр моны соң гына аңлады. Вафин берүзе генә хакимлек итәргә тели. Үз биләмәләрендә ул хуҗа, бүтәннәр аңа аз гына да каршы әйтә алмый, ярдәмчеләрен хезмәтче көнендә тота. Баш агроном Сәлах Хөснуллин да, баш зоотехник Фәрит Галимов та, партком секретаре Күпкәк Кәлимуллин да - йомышчы малай, әйткән сүзеннән чыкмый. Император колхозда чын монархия урнаштырган. Райком да яклый, янәсе, җитәкчелек бер йодрыкта тупланырга тиеш. Вафин инде хәзер ни теләсә, шуны эшли, бөтен баш белгечләре техникум тәмамлаган кешеләр, югары белемле зоотехник Талипов өченче бригада бригадиры, ә югары белемле ветврач Рәхмәтуллин шул авылда ферма мөдире. Бер белгечнең дә үз фикере юк, алар белән эшләү рәискә җиңелме икән? Вафин "миңа ученыйлар кирәкми" дип кенә җибәрә, һәр сүзе закон урынында йөри. Теләсә кемне учында биетә, теләсә кемне бөгә Император! Әнвәр дөнья күрмәгән малай-шалай да түгел, тик туган авылында мондый монархияне күрермен дип уйламаган иде. Вафин чын император, кушаматын да сайлый белгән саесканнар. Юри генә, шаяртырга гына теләгәннәр, ә... Әнвәр дә ярдәмче түгел - ялчы, хезмәттәш түгел, патша яраны булырга тиеш. Кем арбасына утыргансың, шуның җырын җырла, кем дә кем безнең белән түгел, шул безгә каршы! Әнвәр барысын да аңлый: китапларда гына ул явызлык җиңелә, миһербанлык тантана итә, ә колхозда... Вафинны райком яклый, милиция - кулында, кем каршы әйтә, шул читкә тибелә, кем яный, шул каталажкага озатыла. Вафин тәхеттә утыра, янында телефоннары, берсе райкомны тоташтыра, икенчесе - район милициясен. Вафин ике телефонны гына белә, ике телефон белән генә исәпләшә. Ул шул ике номер буенча гына чылтыратса, бөтенесе дә аңа ялына... Вафин ике номерны гына белә... Әнвәр Ибраев үзен эштә танытырга ашкынды, көнен-төнен фермадан кайтмады. Ул "ученый" гына түгел, эшли дә белә! Ул аксөяк түгел, колхоз икмәген бушка ашамый. Вафин хәзер яшь мөдиргә очып кунарга гына тора. Мал үлсә дә, берәр савымчы эшкә соңласа да олы тавыш, гүя колхоз җимерелә... Бүтән яраннар түзәр, баш ияр урында Әнвәр сырт йонын кабарта: үзе дә кызу кеше, каршы әйтә, сүз көрәштерә... Башкалар буена сеңдерә белсә дә, уңаена тараса да, яшь баш башта ук түрәнең сөмсезлеген яратмады, нахак гаепләрне күтәрә алмады: каршы чыкты, килешмәде. Вафин - диктатор, Вафин - кешенең ихтыярын сындыручы, күңелен төшерергә генә тора. Әнвәр килешмәде. Рәис тә аны ят итә, ахрысы... Баштан ук якын итмәде, ахрысы... Яшь кеше моны соң аңлады. Идарә утырышында соңгы квартал йомгаклары карала иде. Вафин көтмәгәндә Әпшән фермасында үлгән биш баш бозауның хакын мөдирдән түләттерергә тәкъдим итте, идарәчеләр аптырап калды. Баш ветврач та, бригадир да, бүтәннәр дә эндәшмәде. Гадәттә, мондый чакта иң кыю кеше дә каушый, ә Император авызына гына карап утырган бу идарәчеләрдән ни көтәсең... Мондый вакытта, гадәттә, корбан берүзе кала, үзе генә үзен яклый. Булдыра аламы, юкмы, ул үзен якларга, ут эченә ташланырга мәҗбүр. Әнвәр дә терелде. - Вафин иптәш, ул биш баш авырып үлде бит, ветврач күптән үзе акт төзеде... Баш зоотехник Галимов та, сез дә беләсез бу хакта! - Җитте монда детсад ясарга! - Вафин кызды. - Рәхәткә өйрәндегез, мал үлә, авырып үлгән дип акт төзисез дә вәссәлам... Ә нигә үлгән ул? Нигә авырган? Завферма карамаган, малны вакытында ашатмаган, җылыда тотмаган. Эшне юньләп оештырмаган! Җитте, моннан соң берегез дә җиңел генә котыла алмаячак, моннан соң һәр үлгән мал өчен завферма персонально җавап бирәчәк! - Мин моңа риза түгел! - Яшь мөдир чигенмәде. - һәр авырган малның сәбәбе була, ул тикшерелә... Бу биш баш мал ветврач тарафыннан тикшерелде: алар тумыштан чирле булган, аларга салкын тимәгән... Идарә әгъзалары авызларына су капкандай утырды, кабинет эчендә дә бары икәүнең генә тавышы һаваны яра. - Тагын бер кабатлыйм, моннан соң актлаштыру булмаячак! Завферма һәр баш мал өчен башы йә кесәсе белән җавап бирәчәк. Әпшән фермасындагы биш баш мал бүтәннәргә дә сабак булыр! Ибраевтан башлыйбыз... - Мин каршы! - Яшь мөдир ярсыды, як-ягына каранды, гүя шулай идарәчеләрдән ярдәм көтте. Бу идарә утырышы дип аталса да, монда рәиснең генә сүзе сүз икәнен белә иде, шулай да өметен өзмәде. - Агай-эне, мин моның белән килешә алмыйм: колхоз рәисе башбаштаклык итә. Бу законсызлык, биш баш мал буенча күптән акт төзелгән, аны баш ветврач үзе төзеде, баш бухгалтер да, колхоз рәисе дә белә... һаман берәү дә сүз катмады, хәтта баш ветврач та тынын чыгармады. - Мин биш баш малның зыянын завферма гына түгел, терлекчеләр үзләре дә, баш зоотехник Галимов та, баш ветврач үзе дә тигез бүлешергә тиеш дип уйлыйм. - Партком секретаре Күпкәк Кәлимуллин урыныннан тормый гына кыюсыз әйтте фикерен. - Юк! - Император кызарынды-бүртенде. - Ибраев иптәш әле яшь, эшнең рәтен белми. Аңа баштан ук сабак бирергә кирәк, зыянын ул каплый! Ниһаять, давыл басылды, диңгезчеләр җиңел сулады. Хәзер юл ачылыр, алар бу бәладән - авыр сөйләшүдән котылыр... Идарә әгъзалары, чынлап та, җиңел сулаган иде инде, алар өчен колхоз рәисе үзе хәл итте бит, йөкне үз өстенә алды. Шунда, давылдан соң туган тынлыкны бозып, оран яңгырады: - Ә тавыш бирү?.. Тавыш бирү булмады бит! - Бу дәрья уртасында япа-ялгызы калган кеше өне иде. Идарәчеләр кабат сискәнде (әллә яңадан терелдеме), Вафин да аңлады: "Ә-ә", - диде ул, зиһенен үткерләп. Ниһаять, башлык, җиңү тантанасыннан айнып, янә утырыш дилбегәсен кулына алды: - Алайса, тавышка куям, иптәшләр. Кем дә кем... Ферма мөдире командир Вафин белән, уңган Вафин белән ярашырга тырышып карамады түгел... Җитәкчене аңларга тырышты, тик күңелгә боерып буламы? Ә Вафин үзен аның урынына куеп карыймы? Хыялый кеше. Вафин сине нигә аңларга, нигә синең хакта уйларга тиеш? Вафин - император, Вафин - патша, ә син... Төкерә ул! Хәзер башына барып җитте: Фазылетдин абыйсыннан соң ул япа-ялгызы торып калды, тирә-юнендә бушлык, шул бушлыкта башлык берүзе, гаскәре кайда? Кылычы сынды батырның, ышанычлары какшады... Хәзер генә ул үзенең алдында исәпсез-сансыз гаскәр торуын аңлады: Император өере, Әхмәтханнар төркеме... Каршы тора алырмы ул бу яуга, әллә алышсыз гына бирелергәме? Койрыкны сыртка салыргамы? Бәлки, авылдан чыгып китәргәдер? Тыныч җирдә ыгы-зыгысыз яшәр. Нигә без бу тормышны гел көрәш дип күрәбез? Бу тормыш, дөресе - бушлык... бесстолочный? Җиде башлы аждаһага каршы тора алырмы Әнвәр, йөрәге җитәрме? Авылда хәбәрләр генә йөрде, төрле кеше төрлечә фаразлады. Имеш, Әхмәтханны да милициягә чакыртканнар. Бригадир, мин ул көнне җәйләүгә чыкмадым, ә авылда йөрдем, ат дагалаттым, дип аклана... Янәсе, ул томан таралмас борын тимерлеккә барган да шуннан соң авылдан чыкмаган. Әлбәттә, Әнвәр дә иң башта Бурдан шикләнде: моңа ул гына сәләтле дип уйлады. Ләкин бер дәлиле дә юк. Бригадирның томан таралыр-таралмас ат дагалатуы сагайтты. Әнисе дә томан таралмас борын ишеткән шул авазны. Бур иртүк кайда булган? "Тикшерүче" Әнвәр тимерлеккә йөгерде. Ул белер, төпченеп, төбенә су кояр! - Гаделша абый, теге көнне бригадир атын дагалаттымы? - Нинди көнне? - Тимерче, җитдиләнеп, төрепкәсен учына кысты. - Фазылетдин абыем үлгән көнне... - Ә-ә... Дагалатты, дагалатты! Егет ышанмады. Әллә картны тегеләр ныгытып та куйганмы? - Иртә иде... - Томан да таралмаган идеме, Гаделша абый? - Эһе... - Кит, кем томанда ат дагалый? - Егет мыскыллы елмайды . - Томан дип... Томан таралып бетеп бара иде. Әнвәр калын тирене туный алмады. Карт үгез шикелле үзсүзле, үзен бирсә дә, сүзен бирмәс! Димәк, бригадир артын ныгытып куйган! - Без сезне чакырмаган идек, - дип каршылады Әнвәрне прокурор вазифасын башкаручы. - Чакырмасагыз да килдем... - Яшь кеше чигенмәде. - Берәр төрле яңалыгыгыз бармы? - Карамов әрсез кешегә тишеп карады. - Бар! - Вакыт тар, иртәгә килерсез! - Прокурор вазифасын башкаручы кырт кисте. - Юк, иртәгә килә алмыйм. Мин ферма мөдире, эшемне кемгә ^калдырыйм... - Иә, кыска гына... - Карамов ашыкты, әйберләре кесәсендә, папкасы култык астында. - Авыл хәбәрләр белән тулган... - Фактлар? Кем ул җинаятьче, сез берәрсен күз уңында тотасызмы? - Карамов кискен сөйләште. Сорауларын да кискен итеп бирде. - Кем ул? - Әхмәтхан Дәүләтханов дигән бәндә бар бездә. Аннан сез дә сорау алдыгыз... Шул "томан таралганда тимерлектә ат дагалаттым" дип сөйли... - Кемгә? - Авыл кешеләренә! - Эх, туган! - Карамов кул селтәде. - Фазылетдин Ибраевны томан күтәрелеп килгәндә үтергәннәр. Мин тимерчедән белештем, ул бригадир сүзен сөйли. Кем инде томанда ат дагалата, тавык көләр... - Бу факт түгел, туган! - Карамов аягүрә басты. - Бөтен авыл гөжли! - Авыл... Ә фактлар? Фактлар кайда? - Карамов әңгәмәдәшен стенага терәде. - Фактлармы? - Әнвәр тотлыкты. - Алар бер капчык. Дәүләтханов гел Ибраевка үч тотты. Әйе, әйе, коммунист Ибраев бригадирны җыелышларда гел тәнкыйтьләде... - Сез Ибраев Фазылетдингә кем буласыз? - Аның бертуган апасы Яңыл Ибраева улы... - Оно понятно! - Карамов баш кагып, тагы папкасына тотынды. - Мин ашыгам. Райкомга!.. - Мин әйтеп бетермәдем, прокурор иптәш... - Әнвәр пышлыкты. - Сез җинаятьчене кулга алырга тиеш, ул рәхәтләнеп иректә йөри... - Кемне? - Карамовның күзләре маңгаена менде. - Әпшән бригадасы бригадирын! - Әнвәр дә кабаланды, өзде-йотты сүзләрен. - Тукта, тукта, туган! Ничек тота салып кешегә бәла ягасыз? Дәүләтханов - коммунист... Бригадир! Карамов ишекне этте, авылдан килүче һаман кабинетта таптануын белде, һаман нәрсәгәдер өметләнде, нәрсәдер көтте. Прокурор аны тыңларга да теләми! Кайда гаделлек? Авылдан шикаять белән килүче, гүя суга батып баручы, һаман тынмый, күнми - салам очына булса да ябыша. XI Рәшидәләр Октябрь бәйрәме уңаеннан клубта концерт куйдылар. Фазылетдин, әлбәттә, җырлады. Җырла, егет, киереп киң күкрәгең, Җырла, әйдә, таңнар атканда... Фазылетдин җырласа, сыйныф кызлары чәүкә балаларыдай шиңә, бер почмакка өелә; Фазылетдин суза да суза. Әллә кайдан ургыла ул моң! Ул көр тавыш, ул моң... Егет әллә ни көчәнмәгән дә кебек, ә тавышы тау ярамыни, моңы йөрәкне сыга... Кайдан ул моң, ул шаянлык? Күрәсең, Фазылетдингә дә Ибрашка зимагурның мутлыгы, шуклыгы йоккандыр. Ул да искиткеч матур биегән, кешене илертеп җырлаган, диләр. Ә Әхмәтхан - усал егет, биюче. Баскан җирендә ут чыгара, Рәшидә белән "Дуслык" биюен башкаралар, әй килештерәләр дә соң! Кыз һавага очып китә, егет аны тотып ала, кош каурыендай биеккә чөя дә тагы эләктерә сөеклесен егет, кинәнә. Сәхнә гүя чын тормыш, гүя Рәшидә белән Әхмәтхан чәчәкле болында гизә. Әйлән-бәйлән уйныйлар, чәчәк исеннән исергәннәр, дөньяларын онытып, һавада йөзәләр, биеклекләр яулыйлар. Бу бәхет сузыла да сузыла, бу моң агыла да агыла. Егет белән кыз һавада, айкала-чайкала, болынның хуш исенә исергәннәр дә онытылганнар - бу бәхет көне, бу мәхәббәт биюе иксез-чиксез, бу сөенеч татып туйгысыз. Әхмәтхан сәхнә артына чыккач та хисләре ташуыннан җилкенгән, йомры түшләре бер калкынган бер төшкән кызны кулыннан ычкындырмый. Алай гынамы, тыелмый, сутлы иреннәреннән чуп итеп үбеп тә алды, ә кыз зәһәр карый, избач бүлмәсенә атлыга. Каршыга Фазылетдин дә килә иде инде, ул да шәйләде егетнең әрсезлеген, ашыга... Менә ике дошман бер-берсенә ташланыр... - Фазылетдин!.. - Рәшидә!.. - Юк, мин Рәшидәне җибәрмим! Фазыл, кит! - Әхмәтхан, җибәр! Билбавымны өзәсең!.. - Җибәрмим!.. - Әй-й! - Рәшидә чаяланып партнерының кулына сугып җибәрә; Әхмәтхан учын язарга да өлгерми, кыз Фазылетдингә ташлана: алар җитәкләшеп клубтан чыгып ук китәләр. Әхмәтхан да алар артыннан... Улмы инде авызына капканын йотмас, улмы инде ятларга үз өлешен ашатып йөрер кеше, Дәүләтхан нәселе... Хәерчеләргә кызын өләшә... Әхмәтхан болдырга чыкканда, гашыйклардан җилләр искән иде инде. Ары барды, бире сугылды ачулы егет, клуб яннарын урады, Олы урамга атылды, барыбер эзләренә төшә алмады. Шайтан, күз алдында!.. Борын астыннан сөеклесен алып качтылар! Күз белән каш арасында! Эче янды егетнең, йөрәге сызлады. Кайда басканын да белмичә, клуб ихатасында озак йөрде. Каңгырады. Шушы мәлдә бәхетлеләрне очратса, билләһи, бер-бер хәл ясар иде. Йә Фазылетдинне буып ташлар, йә Рәшидәнең чәченә ябышыр... Миңлехан, үзенә Йомшак кушаматы таксалар да, баласын һавалы итеп тәрбияләде, аңа бик-чик куймады. Әхмәтхан ни теләсә, шуны ашады, шуны эшләде, теләге гел алда йөрде. Яшьтәшләре арасында да шуны куды: аныңча булмаса, уен уйнамыйлар, Озынталга шомыртка бармыйлар, Әйтә су коенырга төшмиләр. Усал Әхмәтхан Котлыяр карт өенә дә барып урады, тик гашыйклар суга төшкән кебек иде. Озак уранды олы йорт тирәли, сарык буган бүре кебек шашты, күзенә ак-кара күренмәде. Шунда икесенең берсен генә күрсә дә, нишләр иде икән? Борын төбеннән бәхетен урладылар. Дәүләтхан нәселен тишек көймәгә утырттылар, үзеннән көлделәр! Әхмәтхан ата күркәдәй кабарынды, кикрикләре кызарды, ал ардан ничек тә үч алырга дигән карарга килде шунда. Аны Котлыяр картның йорт картлысына басып әйтте. XII Рәшидә төштән соң тагы стационарга сугылды. Ак палата, ак дөнья. Түбә дә, чаршаулар да, хәтта тумбочкалар да ак төстә. Ак сөт төсе ягылган дөньяга, шул җанга тынычлык бирә. Кызы һаман йоклый икән. Палатада берүзе генә. Рәшидә аяк очларына басып түргә узды. Шәфкать туташына, Нураниягә үзем күз-колак булырмын, дип ишарәләде. Кызының сулышы тигез, түше бер калкына, бер төшә. Шулай барса, савыгып китәр. Курыккан иде, "кызым акылын җуя" дип бетеренде ана. Дөнья тыныч, Нурания йоклый, ә ана кызының баш очына баскан. Уйлары - дәрья. Очы-кырые күренми. Ана бу хәлгә үзен гаепле саный. Нураниянең йөзе тыныч кебек. Гүя давыл басылган, дәрья тынган, дулкыннар үз ярларына кайткан. Кыз син дә мин: куе кашлары тоташып тора, бөдрәләре кабарынкы. Нәкъ атасы бу бала. Бөдрә, кара-кучкыл. Хәтта иреннәре дә әтисенеке кебек юка. Атасы шикелле усал булмакчы. Үзсүзле! Тик хәзер иреннәре агарып киткән. Ана ничәнче кат инде сабыеның чыраен күздән кичерә, сокланып туя алмый. Атасына охшап, карадан килешле чибәркәй, дип нәтиҗә ясый ахырда. "Шуны Бур Әхмәтхан арасына биримме?" дигән уй да йөгерә бантыннан. Диңгез дулкыннарыдай каршылыклы уйлар бер-берсенә бәрелешә: "Юк, юк, гомердә дә ризалашмам..." - "Ә ул һаман үзенекен каерса... Бәлки, тәмам ияләнеп өлгергәндер, бәлки, егет үзе дә әллә ни начар түгелдер..." Барыбер теге уй, янә: "Ул да риза булмас, бары аның гәүдәсе аша гына!" Хатын карават кырыена чүккән дә кулларын йомарлап тынган. Шул вакыт шәфкать туталтты йөгереп керә. - Гыйлемхан, Әхмәтхан абыйның улы... Җелеккә төшә... - Зинһар, кертмә! - Йоклый, дидем, врач апа кушмады, дидем. - Киттеме? - Юк, тора... - Сагыз. - Куып җибәримме, Рәшидә апа? - Ку! - "Тизәкле чыбык белән" дип өсти язды хатын, ләкин телен тешләп өлгерде. Янә тынлык урнашты. Үзем дә оеп киттем, ахрысы, дисә, кабат шәфкать туташы. - Кем? - Шул! - Тартыша! Ышанмый! - Сагыз! - Чын менә, сагыз! Ишек төбендә кунам, ди. - Бар, әйт. Нурания йоклый... юк, саташа, диген, ә әнисе баш очында елап утыра, диген. - Әйтәм! - Кыз күздән югалды, дөньяны тагы йокы сымак тынлык басты. Икенче көнне кыз егетне үзе таптыра башлады. Авыруны Зәмбилә дә бик үгетләп карады. - Бизгәк тотуы бетмәгән, сак булырга кирәк! - дип әйтте врач. - һаман аңын җуйган килеш ята, калтырана. Әй, ни хәл итәбез инде, Зәмбиләү? - Әзрәк көтик, җиңги. Аңа тынычлык кирәк. Салкын да тигән бит, температурасы бар. Өн белән йокы аралаш: "Мин кайда, әни?" - дип сорады кыз. Егетне палатага һаман кертмәделәр. Тыйнак хатын да килде Нураниянең хәлен белешергә. Элек тә Фазылетдиннең кызы белән аңлашкан иде карчык. Ул вакытта Яңыл Нураниянең ай-ваена карамыйча өенә чакырып китерде. Аулакка! - Нәрсә, Яңыл әби? - Сүзем бар. - Кинога соңлыйм... - Бер соңлаганнан дөньяң кителеп төшмәс, кызым. Тыңла, синең тәртибең миңа ошамый. Гыйлемхан белән очрашуыңны әйтәм. - Тыйнак хатын сүзләрен кабаланып тезде. - Гыйлемханның кемнәр нәселеннән икәнен беләсеңме? - Бурлар нәселеннән! Шулаймы, Яңыл әби? - Шулай гына түгел шул... Әхмәтхан әниең артыннан йөрде. - Беләм. - Бурлар безне күралмый, нәселебезгә теш кайрый... Сине дә аямаслар! Сөйләсәң... - Сөйләгез! - Туй көне билгеләнгән була. Энем Фазылетдин Мәгъдәнгә, Рәшидә киленнәргә барып йөри. Шунда чак бәлагә тарымыйлар... Әхмәтхан бур боларның артыннан калмый бит, бүре кебек кыз өе тирәсендә урала, һәр адымын күзәтә... Фазылетдин Әпшәнгә кайтып киткән, аяз көннән бөл ай айлы төн. Рәшидә тышка чыккан була, Бур поскан җиреннән өстенә каплана. Шау-шу китә, Рәшидә килен каршылык күрсәтә. Әйтәм бит, Бур киленнең беләген сыдырып бетергән иде. Теге читән буена сөйри икән. Соңыннан белдек, шунда аты торган. Тавышка киленнең абыйсы Гатият кода йөгереп чыга. Бур киленне урларга карар кылган. Читән буенда аты көткән ... - Әкияткә охшаган... - Әкият булса, ышанма! - Тыйнак үпкәләде. - Менә кояш, менә икмәк, киленнең беләге сыдырылып беткән иде. Шуннан туйны ашыктыра төштек. Тыйнак сүзенең әһәмияте булмавын сизә иде, тагы нишләсен инде. Ул кисәтте, шунысына шөкер. Өстән бурыч төшкән кебек. Ә кыз бала исәр... - Бу бала һаман туктамый, шул Әхмәтхан улы белән очраша икән... - Тыйнак, больницадан кайткач, уфтанып утырды. - И-и... - дип кенә әйтә алды Рәшидә. - Очрашу гынамы, якынаеп беткән. Шуның аркасында бантыма ут капты... - Үзең авырып китмә, килен! - дип искәртте Тыйнак. XIII - Карамов иптәш, мине эштән аерасыз! - Әхмәтхан үзе башлап һөҗүм итте. Ул шул ук озын солы плащыннан иде. Прокурор вазифасын башкаручыны тамчы да тыңламады. - Бригадада эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел, сабантуйга әзерләнәбез... - Эш бүре түгел, урманга качмас! Безнең сезгә җитди дәгъвалар бар. - Әйе, әйе, мин Фазылетдин Ибраевның дошманы булам, ул мине җыелыш саен тәнкыйтьләгән, бур дип нахак бәла яккан, соңгы партия җыелышында да бәрелеш булган... - Бу аз түгел, Дәүләтханов иптәш... - Кеше белән кеше әрләшми торамы? Без, коммунистлар, җитешсезлекләрне йөзгә бәреп әйтергә өйрәнгәнбез, бу табигый... - Ә җиде ат мәсьәләсе... - Ай әттәгенәсе, шуны китерәсез дә чыгарасыз, прокурор иптәш, китерәсез дә чыгарасыз... - Соңгы партия җыелышында Ибраев иптәш сезне җиде атны урлауда гаепли, эшнең очына чыгу белән яный... - Булды ул хәл, ләкин моны, урыс әйтмешли, к делу не пришьешь... - Если надо, пришьем, ә сез шул көнне кайларда булуыгызны шушында шәрехләп теркәгез! - Онытылган! - Әхмәтхан кулбашын сикертте. - Онытылса, искә төшерегез, без ашыкмыйбыз! Эчтә буш бүлмә бар! - Как, бу кулга алумы? Бригадада эш муеннан, сез мине эштән аерасыз, кулымнан тотарга хакыгыз юк! Мин райкомга барам, беренче секретарьга җиткерәм! - Җиткерегез! - Бер дәлилсез мине кулга ала алмыйсыз! - Әхмәтхан ярсыды. - Әлегә без сөйләшәбез генә. - Ярар, - дип, үз фикереннән кайтты бригадир, чөгендердәй кып-кызыл булып бүртенеп киткән муен төймәләрен ычкындырып. Ул ярсыган иде, күзләре урынында түгел, иреннәре агарынган, кашлары сикерә. - Ярар, бер сез генә түгел бу дөньяда, райком да бар, партия бар. Тикшерүче, кул селтәп, тәмәкесенә тотынды. Әхмәтхан кайтышлый тагы туры идарәгә кагылды. Император Вафин бу юлы мәрхәмәтлерәк сыман күренде. Шулай булмый ни, хәзер ул тук үрдәк кебек кикереп утырды Чибәркәйнең әтисе картлысында. Аһ, ул елан сынлы сылукай! Император империясенең яртысын, бар байлыгының төгәл өч чиреген бирер иде... Хәер, бер генә татып караса да шул сутлы җимешне, үкенми үләр иде, бу дөньяга туганына үкенмәс иде! Ул илаһи төн, бәхетле сәгатьләр! Ул төш түгел, ә өн иде, бөтенесе дә өндә булды, кешеләр. Императорга император өлеше! Үткән ләззәтләрен кабат кичереп, Император тагы күзләрен йомды. Картлысына шул сын килә дә баса. Күзләрен ачса, алдында Әхмәтхан. Ә-ә, Император галиҗәнапларына туганнан туган тиеш кеше!.. Аның абыйсы! Җиргә төш, Император, күзләреңне ач! - Ә, синме? Әйдә, түрдән уз! Нинди җилләр ташлады? - Эшләр начар, Вафин энем, чак кына КПЗга ябып куймадылар ... - Ничек?.. - Алар мине гаепли... Аз гына дәлилләре җитми... - Да! - Да! Экспертиза нәтиҗәләре расланса... Император телефонга үрелде. - Тукта! - Үзе үк трубканы кире куйды. - Барып сөйләшергә кирәк... - Түрә үз-үзе белән киңәшләште. - Вафин энем, өйрәтә димә, иң элек райкомны ныгыт! Райкомны үзеңә аударсаң гына... - Прокурор алмашынды шул, и.о.сы, әйе, япть баш, тыңламаса... - Тыңламаса, баш китте, калды муен тырпаеп... Вафин энем, шаярма, баш кайгысы абзыеңда... - Ярый, абзый, мин хәзер үк Шидәлегә киттем. - Килештек! - Килештек! Шулай да Әхмәтхан җанына урын таба алмады. Идарәдән туры өенә кайтмыйча, һидиятне юллап, чөгендер басуына китте. һидият - бертуган апасы Фатыйманың улы, колгадай буйлы тракторчы. Өйләнгәнме, юкмы икәнен дә, уйнап сөйләшәме, әллә чынлапмы икәнен дә белмәссең. Бер караганда хатыным бар, ди, икенчесендә — юк. Аның койрыгына басып булмый, берне сөйләп утыра, икенчене уйлый. Үзен бик тә гади, беркатлы итеп күрсәтергә тырыша. Кимсенә, бәләкәй була. Бүтәннәр борынының буена карап торганда да, ул түбәндә, нигез буенда чүкәеп утыра, бер җайга сүзләрен тезә. Янәсе, ул җиргә якын кеше, иң гади һөнәр иясе. Гәүдәсе дә холкына тарткан, кәкре-бөкре. Борыны да кыек, күзләре кылый, бармаклары тырма тешләредәй аркылы-торкылы. Иреннәр очлы, еларга җыенган баланыкы кебек, һидият үзе дә гел тормышыннан, кешеләрдән, эш хакыннан зарлана. Гел кемдер комачаулый, аны кыерсыта, аның өлешенә кул суза. Һидият мәктәптә дә юньләп укымады, укытучыларны интектерүче генә булды. Тел бистәсе иде. Бер икеле алганчы биш сүзгә җитә, укытучының түземлеге бетә... Мең төрле сәбәп таба, аңа аяк чалалар, аны яратмыйлар. Укытучының колагы тона, Һидият туктамый... Кемдер ручкасын урлаган, кемдер язганда терсәгенә төрткән, кемдер китабын ерткан... Бидиятнен бу дөньяда җиңел генә яшисе килде. Аңа гел күңелле булсын. Дәрестә шаярса да, оста гына гаепне иптәшләренә аудара. Укытучы иптәшен ачулана, ә Бидият астан гына көлеп утыра. Өйләнгәч тә ул түгел, хатыны гаепле булды. Баштагы икесен эһ тә итми аерып җибәрде. Берәүләрнең газиз балалары иде алар, бала күтәреп елап кайтып киттеләр. Кеше интектерергә дисәң, аны куш. Шуннан тәм таба. "Тагы тракторы ватылган" дип уйлады бригадир, басу читендәге тракторны ерактан күреп. Һидият күрешкәндә дә ачы итеп сүгенде: - Борыныңны җимерим, интектерде бу коробка! - Өр-яңа трактор иде бит, кайту белән яндыргач, үзең гаепле! - Әхмәтханның да җаны көйде. - Гаепле! Кем кырдан кайтмый ята? - Чөгендерең матур булып күтәрелгән. Тигез... - Шулай диген, ичмасам, бригадир... Килү белән әрләргә тотынасыз, шул да булдымы воспитание? - Һидият авыз ерды, сары кәкре тешләре елтырап китте. - Сине воспитаешь. Әнә өч хатының воспитать итә алмаганны... - Бригадир да төрттерде. - Көлмә, абый, нинди яңалыклар бар? - Ничек эшләвеңне карарга килдем... - Бригадир сер бирмәде. - Алдама! Чәчүлек җирен карарга агроном Хөснуллин бар, шуннан, чөгендер синсез дә үсәр, бу "Беларусь" синсез дә тырылдар... - Тырылдамый бит әле, энем. - Синнән сорамыйлар, борыныңны җимерим... - Һидият кырлы-мырлы сөйләште. - Үзеңне бел, берәр тапкыр трактор кабызганың бармы? - Мин ул техникага якын да бармыйм. - То-то, атыңны бел! Шуның койрык астына текәлеп гомерең үтә. - Атны ремонтларга кирәкми, энем, ул ватылып тормый. - Алып кача, киреләнә кире бия... - Би, энем, солы нәрсәгә, чыбыркы... - Иә, күп бытылдама, хәлләр ничек? Милициядә ни таптыралар? - һидият абыйсына яшькелт күзләре белән чекерәеп карады. - Өскә менеп киләләр, энем, - диде бригадир, яшермичә. - Мина итик төшә. - Күпләрне чакырталар. Кеше хәзер шул турыда гына сөйли... - Ни диләр? - Бригадир гамьсез күренергә тырышты. - Сүз күп... - Такылдык озак итеп тәмәкесен суырды. - Синең бакчаңа да таш аталар, абый; Фазылетдинне берәү дә читтән килеп үтереп китмәгәндер, диләр. Яллап үтерткәннәрдер, диючеләр дә бар. - Сине чакыртмадылармы? - Юк. - Ярый, анысы яхшы. - Әхмәтхан теш арасыннан төкереп куйды. - Менә сабан туе да мәшәкать булды. - Ел да уздырабыз, абый. - Елы елга туры килми! Элек күңелле бер мәшәкать кенә була торган иде. - Шулай. - Быел бер дә күңел ятмый. Ипптту теге малай - Еыйлемхан көрәшәм дип чабулый. - Көрәшсен, көч бар анда... - Көч белән генәме, җитезлек тә кирәк. Хәйлә! Ә ул өлгерлек малайда бармы? Юк бит ул, сыек. Тел турыдан бәрә, хәйлә белми. Бер дә безнең якка тартмаган, честный булып кылана. Бөтен дөньяда мировой революция ясарга әзер... - Коммунист Әхмәтхан Дәүләтханов баласы! - һидият мыек астыннан елмайды. Мыегы карт урысныкы кебек сапсары. Әпшәннәр белеп бетерми щул, һидиятнен әнисе^Фатыйма белән Әхмәтханның атасы Йомшак Миңлехан, ә Йомшакның әнисе мишәр була. Миңлехан белән Шаһикә Дәүләтхан байның мишәр хатыны балалары. Ә Е[ух мулла Дәүләтханның тәүге башкорт хатыныннан туган. Е[ух карт киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады. Авылда хатыны Хәниф исемле бердәнбер баласын кочаклап калды. Хәзер Хәнифнең улы Тәүфыйк колхозда зур кеше - завхоз. Әхмәтхан тиктомалдан гына туган-тумачасын барларга тотынмады... Император Вафин турында да сүз чыкты. - Мин ул кешене аңламыйм, абый, - диде һидият, кепкасын кырын салып. - Е[инди бәндә ул? I 1нчек безгә туган? Чит авылдан булгач, элек бик аралашып та йөрмәдек... - Элек аралашмадык шул, ятсынуың шуннандыр... - Бер карасаң, тарткан кебек, икенче юлы эттән алып эткә салып сүгеп китә, дивана. Е1сәр! - Вафинның безгә туганлыгы болай. - Әхмәтхан энесенең тәмәке төпчеген изгәләде. - Фатыйма апам белән минем әтием - Миңлехан; Вафинның әнисе әнә шул әтием белән бертуган - Шаһикә! Вафин Шаһикәнең икенче иреннән туган. - Сез Вафин белән бертуган балалары... - Нәкъ өстенә бастың! - Миңа туганнан туган ярым була! - Һидият авызын ачты. - Дилбәр белән сиңа шулай була! - Дилбәр ярый начальник, югары белемле, аңа җил-яңгыр тими, ә миңа... Вафин әтәч кебек очып куна, кәефе бул маса, тетмәләреңне тетә. Әле кичә иртүк килеп сүгеп китте. Нәсел үгезе, өскә менеп килә. Мин аңа хатын-кызмыни? Әнә хатыннары мең штук, шул арны эшерсен! - һидият саргылт тешләрен ялтыратып төкеренде. - Иртән коробкасы интектерә, май агыза, ахрысы; МТМга ремонтка керәм, булмый бөл ай, абый, кешедән сүз ишеткәнче. Шул бәндә синең кебек: "Яңа трактор бирдек, юньләп йөртмәдең, ялкау, өч көндә өчесен укыттың, двигательне яндырдың", - дисә. Сүзен таба инде, ярты сәгать сүкте, өскә менеп килә. Кулы озын икәнен беләм бит инде, кулдан гаечный ачкычны ычкындырмыйм. Әпшәндә генә өч кешене тукмады... - Булды анысы... - Әхмәтхан кул селтәде, аның башында икенче кайгы. - Теге Шыр Шәмсигә биргәләде, Үгез Әкрәмне иште, Идегәрне... - Сиңа тимәс ул, энем... - Тимәс! - Туган бит... - Туган сиңа, туңкайганда арт санына сугам. Кәк иттем башына! - Кәк итми тор, энем... Җилгә каршы төкерек тә чәчмә, йә төкергәнең үзеңә тияр! - һә... - Кәкре һаман авыз эченнән мыгырдануын белде. - Мин ни өчен килдем синең янга? - Беләм! Сине дә чакыртырлар, дисең... уяу тор, дисең... - Зирәк син. Бөтен Әпшәнне чакырып бетергәнне, сине дә калдырмаслар... - По-нят-но! - Ә Вафин абыең белән сак кылан, син дорфа, бер-бер дуамаллык эшләсәң... - Нәрсә? - Кәкре акаеп карады. - Ул синең туганың, араны берүк боза күрмә! - По-нят-но! - Син - чын Дәүләтхан бай заты, чын аксөяк! - Әхмәтхан мактады, Кәкре ышанмады. - Карттайлар бай, аксөяк, ә мин кем? Көлке! Икенче көнне чөгендер басуын карарга тагы колхоз рәисе белән баш агроном килде. Вафин әрләп туктагач, аңа аркаланып, Сәлах Хөснуллин да тракторчыга бәйләнде. - Беренче утауны соңлатабыз, һидият, бу көнгә син эшне күптән очларга тиеш идең! - Трактор ватык, МТМга ремонтка керәм! - Тракторчы кырлы-мырлы сөйләште. - Бригадада бүтән "Беларусь" юк, өстәвенә каникуллар башланды, балаларны чөгендер сирәкләргә төшерә алмыйбыз! - һидият тота! - дип сүз кыстырды Император. - һидият тота! - дип ныграк җикерде баш агроном. - Бөтен мәктәп бер һидияткә карап тора! Хәзер аларны суындырсак, сабантуйдан соң бер баланы да чөгендер басуына трактор белән тарттырып та китереп булмас... - Оят! - дип җөпләде баш агрономны колхоз рәисе. - Бер кеше аркасында бөтен мәктәп, бөтен колхоз тора! һидиятнең ике түрәгә дә ачуы кабарды. Туры килсә килә бит ул. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Озакламый нәкъ Бозау Хөснуллиннан үч алырмын, тегенең ялангач маңгаена мөгез куярмын дип башына да китермәгән иде Кәкре һидият. XIV Вафин кебек Хөснуллиннар да килмешәкләр: Әпшәнгә читтән килгән белгечләр. Сәлахы алдан килде. Дуван техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Өйләнгән дә икән, диделәр, һәрхәлдә, Сәлах башта Әпшәндә егетләрчә кыланды: эшен дә башкарды, кызлар артыннан да йөгерде - барысына өлгерде мут егет. Янәшәсендә кәләше-караучысы булмагач ни, рәхәтләнде. Кәләше Тәгъзимә, имеш, шәһәрдә авыл хуҗалыгы институтында укый. Менә-менә тәмамларга тиеш. Сәлах Хөснуллин иректә әле, егет-җилән, авылда күренекле егет, күз өстендәге каш. Элекке офицер да, имеш: күн итек кия, өстә күн тужурка, галифе чалбар. Ачык якты чырайлы. Тагы ниндиме? Ягымлы, җыйнак, ә күзләр зәпзәңгәр... Әпшәндә ул елларда кайда үткер егетләр, ут кызлар, кайда шаулы табын - Хөснуллин шунда булды, кызларны да чиртте, үзе дә эре чирттерде. Чибәр егетнең үзен яраталар иде шул, әллә ни өмет тә итмиләр, әмма зәңгәр күзеннән күзләрен ала, баш кына тарта алмыйлар. Ә Тәгъзимә туташ, булачак экономист-бухгалтер, шәһәрдә укый. Ул да анда буш йөрмидер: төскә-биткә киявеннән һич ким түгел, юантык тыгыз тәнле, йомры битле; ул да ачык чырайлы, кайберәүләр шикелле тамчы да эре түгел, йомшак сөйләшә, ирәеп көлә. Шундый әкәмәт затлар инде Хөснуллиннар: берсе - монда, берсе - тегендә, хөррият. Сәлахы монда, Тәгъзимәсе шәһәрдә, сарыга сабышып саргаймыйлар, яшь гомерләр бушка уза дип зарланмыйлар. Кадерен беләләр яшьлекнең, азатлыкның - юк, кайгырмыйлар. Ә теге вакытта тракторчы егетнең күңеле юкка кителгән, һәр эшнең үз әмәле, һәр әмәлнең үз чираты. Бүген бәхет сиңа елмайса, иртәгә - миңа. Бүген дөнья алдын күрсәтсә, иртәгә артын куя. Дөнья — куласа, шулай әйләнеп тик тора. һидият кичкырын Калатауга чыккан иде. Саф һава, хозур дөнья. Калатауда җәй башлары ямьле була бит, ифрат шифалы тау һавасы. - Тәгъзимә җиңәчи, кемне эзлисең болай? - дип шаярткан булды тәмәкесенең кырыен тешләп чирәмгә сузылып яткан егет. - Бозау эзли идем, һидият энем, - дип ихлас тавыпт белән җавап бирде тауга менеп баручы юантык хатын. - Мин дә эзләшимме? - Әйдә соң... Кайдан уңган юлга чыккан! Күптән көткән бәхет аяк астында уралып яткан. Әйе, бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, һидият шунда яшь хатын артыннан ияреп китмәсенме. Ияртүчесен дә әйт әле! Бозау кайгысы китте, болар аллы-артлы басып елга ягына барып чыкты. Шунда такылдык егет, дәртен башка баса алмыйча, юантык хатынны кармаларга кереште. Йомшак та икән инде бу сылукайның тәне, ничек сизми йөргән, птупты көнгәчә ничек түзгән. Ишеткәне бар иде, ишеткән иде һидият гайбәтче ирләрдән... Имеш, Хөснуллинның матуркаен Император үзе карый, дип телдән төшермәделәр берзаман. Тәне искиткеч икән шул йомшаккайның. Бармаклар үзләреннән-үзләре бата, бармакларын алгач та тәнендә эзе кала... Исерде такылдык егет, исерде, тиктомалдан банты әйләнде. - Кайдан белми йөргәнмен... - Такылдык, сөйләнә бит, ә... Такылдык кушаматын шул Тәгъзимә такты һ идияткә. Шуннан китте... - Йомшаккай... - Сөйләнмә. Тансыгы бугазына җиткән иде егетнең: йомшаккайны кысты гына, тегесе дә, шуны гына көткәндәй, җебеде дә төште, тамчы да карышмады, һидият юантык хатынны бер каршылыксыз, үз хатыныдай җайлап кына чишендерде. Тәгъзимә иссез-хушсыз ятты: янәсе, юлыма очрагач, иркең, теләсә ни эшлә! һидият, комсызлыгын яшерсә дә, ашыкты, җәһәтрәк морадына җитәргә ашкынды. Җәннәт икән ул кеше хатыны, чын әйтәләр, күрше тавыгы күркә булып күренә, хатыны... Өстәвенә Тәгъзимә - зур түрә, түрә хатыны - затлы кош! Тракторчы егет горурланды, янәсе, ул учына асыл кошны эләктерде! Имеш, учта чыпчык түгел, ә һавадагы торна - куенында, хыялы чынга әверелде: затлы кош аны үзенә тиң итте! Әй, хәтәр икән лә ул үзеңне затлылар белән затлы итеп тою! һидият гүя назлы дулкыннар кочагында тирбәлде, йокларга теләүче бала кебек иркәләнде генә. Юантык Тәгъзимә үтә дә назлы, үтә дә комсыз икән, кочагы - киң, тракторчы егетне сыгып алды да бөтенләй йотып куйды, әй кинәнә, аңа куптылып егет куана... Шулай назланалар бәхетлеләр. Юк, яшел чирәм өстендә түгел, ә көмеш Әй дулкыннарында тирбәләләр. Айкала-чайкала тирә-юнь, офыклар ян-якка әйләнә-тулгана, күк йөзе бер баштүбән килә, бер кабыргасына ята. Иомшаккай үзе тибрәнә, үзе күтәрә... һидият гомердә татымаган наз татыды, куанычы башыннан ашкан иде, ахрысы, Юантыкны уенлы-чынлы "апа" дип җибәрде. - Тәгъзимә апа, иртәгә шушы урында, шушы сәгатьтә очрашыйк ... - Тагы бозауны югалтыйммы? - дип көлде Юантык. Шаркылдап көлде, үз тавышыннан да курыкмады. Кал атау битләре аның дәртле авазыннан яңгырап торды, тыныч Әй буйлары сискәнде. - Әйе... - Бәхетле егет үртәлеп-яратып карады, ялваруы йөзенә, күзләренә чыккан иде. - Әй, шельма малай, тәмле нәрсә күп булмый ул! - Көлде, кинәнде Юантык. - Тәгъ-зимә апа... - Апаеңны бик нык яраткач, килермен, ярый! - Кил! - Бик нык яратасыңмы? - Юантык җитдиләнде. - Әйе. - Тагы? - Тагы! - Егет, гайрәте ташып, кабат Юантыкка ташланды: җигелмәгән айгырдай кешнәде, киребеткән үгездәй үкерде генә, гүя шушы мәлдә бер Кал атауны иңендә этеп бара иде, ә Юантык эх тә итмәде, түзде, хәтәр икән алымы, кочагы - иркен... Туймас, туя белмәс сымак та тоелды бу назлы хатын егеткә, тырышты гына. Үзен танытасы, исбат итәсе килде. Хатын ирәеп, бар дөньясын онытып ятты. Анадан тума килеш шушы зәңгәрсу күкләр, бихисап йолдызлар астында ятты, чак кына да тартынмады сирәк болытлардан, күксел тау сопкаларыннан... Әйдә, үз балаң, үз җимешең белән соклан, күк, әйдә, рәхәтләнеп күзәтегез, йолдызлар, җирдәге ишегезне! Озакламый, бәлки, ул да суыныр, янәшәгезгә ашар, әлегә ул җирдә, җир мәшәкатьләре белән мәшгуль. Бүген тагын килер дип өметләнде исәр егет, хыянәткә ышанмады. Кичә асыл кош тракторчы егеттән разый булган иде бит, аны үзенә тиң итеп йолдызларгача күтәргән иде. Егет көтте. Шул ук урында, шул ук сәгатьтә гүя гашыйклар - гөнаһсыз затлар, гүя алар - иманлы балалар... Тагы, тагы үч алырга! Баш агроном теге көнне ничек эре чирттерә иде. Тагы, тагы үч алырга! Егет икенче очрашуны да ашкынып көтте, кичәге очрашуны кабат-кабат күз алдына китерде... Юантыкны ул үче басылганчы кысачак һәм кочачак! Тагы шашыр иде. Затлы хатынны ишәр генә иде, шулай мәсхәрәләр иде агрономны, шулай үчен алыр! Танытыр иде үзен, агроном өстеннән тантана итәр иде. Кичә болай гына, бүген үч сөешә... И юнь төне генә шулай иркә буладыр - тирә-юньдә искиткеч матур! И юпь җиле генә шулай җиләс, әйтерсең лә угыз каймагы, битеңә сарыла. Баш очыңнан бихисап бөҗәкләр оча: җәннәт. Июнь Һавасы җай гына канатларын җәя, сине дә үзенең иңенә алган - таулар, үзәннәр өстеннән җилдерәсең. Аста Әй буе, җиләс җил кочакка тула... И юнь һавасы җылы, июнь кочагы иркә... ЕГзрәп йөзәсең. Е1юнь төне кочагында әллә егет тә оеп китте. Тәне талчыккандыр, биле каткандыр - көнозын трактор кабинасында... Беләкләре талгандыр, аркалары... Өн белән төш арасында колагына өзек-төтек сүзләр ишетелә: - Шидәледә озакладык, Тәгъзимә... - Банк тагы акча бирмәде... - Тансыкладым инде сине... - ЕГртәгә дә көн бар, Вафин абый... - Син качасың... - Тәмле нәрсә күп булмый, сизсәләр... Сәлах та шомыраеп йөри... "Бозау", - дип куйды һидият авыз эченнән. - Авызын тиз томаларбыз, яз шуңа премия! Кул куярмын! - Рәхмәт, Вафин абый... "Уйнаш", - диде егет, нәфрәт белән. - Син дә акчага табынасың... - Без хатыннар затыннан, Вафин абый... "Кыланчык!" - һидият тешен кысты. - Арыганнар таралып китте, Тәгъзимәү... Мин сине берәүгә дә алыштырмыйм! - Е Вафин абый, яңа җиңги тапкансыз, диләр... - Ялган! - Дилбәр... "Ах, үләм!.." - Егет телен тешләде. - Буш сүз... "Кабахәт!" - Егет күзләрен йомды. - Тел сөяксез, диләр... - Бухгалтерия хатыннары безнең мәхәббәттән көнләшә - шул гына! - Вафин иде монысы, өзеп әйтте. "Донжуан!" - Егет ярсыды. - Көнләшсеннәр! - Бу Юантык тавыпты. "Хыянәтче!" - Егет хәзер үлән арасыннан сикереп тора, зиначыларның өстенә барып чыга... - Ярый, хуш, Вафин абый... - Тәгъзимә... - Соң! Уйнашчыларның юлы аерыла. Вафин тау юлыннан агач арасына төшеп китә. Юантык сыртка юнәлә. - Тәгъ-зи-мәү! - Әү! Болар, ачәрвахтай, бер-берсенә укталды. Әйтерсең лә өч көн тәгам ризык та капмаганнар, юләрләр. Ярый Әй өнсез, гашыйклар оясы Кал атау сер саклый белә. Үз гомерендә күпме хәзинәне - мәхәббәт тарихын сеңдергән ул - мәхәббәт иле Калатау! Такылдык, гарьлегенә чыдый алмыйча, Әхмәтхан абыйсына чапты. Ул ятарга җыенып йөргән икән, кәефсез каршылады чакырылмаган кунакны, кырку сөйләште. - Е1и булды? - Бригадирның инде Такылдыкны күрүдән йөрәге өшеп киткән иде. "Бу төн күбәләге ни дип йөри икән?.." Хуҗа төн кунагына ачу белән текәлде. - Әхмәтхан абый, сүз бар... - Әйт! - Кеше-кара йөргән җирдә... - ЕГинди сүз? һидият сузды, теге ярсыды. - Дилбәр ни... Теге туган... - Е1әрсә? - Вафинны әйтәм лә... - Такылдык тотлыкты. - Кешеләр безнең Дилбәрне шул ЕГмператорга кушып сөйли... - Кем? - Син шуны туган да туган дигән буласың, хайван ул, өен барып басыйммы? Бугазыннан алам, мәсхәрәләсә... - һидият як-ягына каранды, күзләре ялт-йолт килде, гүя тимер авызлыкларын чәйнәп өзәргә әзер булган өйрәтелмәгән айгыр. - Кем? - Кем дә кем, имеш... Халык сөйли, бар, авызларына чүпрәк тыгып кара. - Әйт, кем? Хәзер барып үзем туздырам, ботын ботка, кулын кулга аерам. - Әхмәтханның күзләрен кан басты. - Дилбәргә шул Император тигән, ди... Әйдә, барып өен басабыз! Ботын ботка, кулын кулга аерабыз, закон безнеке... - Исәр! Шалапай! - Олы тузды гына, яше аңламады. - Дилбәр әрәм... - Чү, тавыптынны чыгарма! Бөтен кешене уятасың... - Мин ул Императорның да башын борам. - Тс-с! - Мин ул әтәчнең урта ботыннан асып куям... - Тс-с! - Мин ул кәҗә тәкәсен Әпшәннән куам! - Бәла иясе! - Олы яшьнең җилкәсен төйде. - Тыныңны чыгарма! - Абый! - Яшь буын аңламады, өлкәне тезде сүзләрен: - Кагыласы булма Вафинга, ишетсен колагың! Абыеңның хәле кыл өстендә, бары ул гына тотып тора... Ә теге гайбәткә ышанма! Кеше сүзе кеше үтерә. Вафин Дилбәрнең туганнан туган абыйсы, башыңа тай типмәгәндер бит? Вафинга хатыннар беткәнме, теләсә, җиләк кебек кызларны, унсигезе тулганны сайлап ала, туганына каныкмаса... Тыныңны чыгарма! Чтоб бүтән ишетмим! Кайтып йокла! Такылдык, банты миңгерәүләнгән эт кебек, бантын салындырып өенә атлады. Тугры эт ул хуҗасына: хуҗасы маңгаена сукса да, тыңлады, тыңламый чарасы юк. Урамда тынлык. Әпшән урамнары да бу хәтәр очыштан, олы ызгыштан тынып калган. Июнь җиле ыжгырып каршы чыкмый шул, өстеңә ябырылмый, ә иркәләп-назлап озата бара. Июнь төне Әй буйларына ирәеп җәелә. XV Рәшидә таң белән тагы больницага йөгерде. Бу больница күпне күргән бит, күп бәндәләрнең язмышы шушы җирдән дә баш алган йә шунда килеп очланган. Әүвәл монда бала тудыру бүлекчәсе дә бар иде, Рәшидә шунда акушерка булып эш башлады. Кыен иде башта, бераздан күнекте. Ни йөрәге җитеп кулдан килмәслек, хәтта өметсез дигән авыруларны да коткарырга җиң сызгана иде. Район үзәге ерак, җаваплылыкны үз өстенә ала. Күзен йома да тотына Рәшидә! Әллә яшьлек чаялыгы булдымы икән, бер дә уйлап тормас иде. Хәзер бөтенесен дә Шидәлегә озаталар, дер калтырап торалар. Акушерка Рәшидә - ак халатлы фәрештә! Хатыннар патшасы. Бәләкәчләрнең кендек әбисе. Бөтенесе дә аңа табына... Император Вафиннан да болайрак булгандыр әле заманында Әпшәндә акушерка Рәшидә! Төннәрен йә өйгә, йә больницага чакырталар. Еш кына Әпшән килене участок больницасы мөдире булып кала, читтән килгән врачлар монда озакка чыдамый, ә Рәшидәнең качар җире юк. Бөтен җаваплылык аның өстендә. Атна саен диярлек районнан тикшерү белән киләләр, үзе Шидәлегә отчет белән бара. Хәзер җан тыныч, урынын килендәше Зәмбилә алды. Ул — югары белемле терапевт. Уйларына чумып, больница ишегалдына килеп кергәнен дә сизмәгән Рәшидә. Больница бинасы иске инде. Тәрәзәләре борынгыча зур, рамнары чери башлаган. Алар да, олы кеше күзләре шикелле, Рәшидәгә сынап карыйлар, нидер әйтергә телиләр. Әллә "бирешмә" дияргә ашкыналармы икән? Гомер уза, сулар ага, бу җирдән кем генә китсә дә, тормыш дәвам итә, димәкчеләрме алар? Тәрәзәләр - тере күзләр, олыгайганнар, күпне күргәннәр. Шул ук иске болдыр, борынгы таяу - колонналар. Фельдшер Рәшидә генә ничә кат аларга кагылгандыр... Алар да Әпшән киленен таный, үз итә сымак. Баш кагып сәламләшәләр, һәр иртә шулай. Рәшидә алар белән бәхетле иде, һәр иртә аларга елмаеп карый... Ә беркөн килеп бөтенесе дә юкка чыкты: чәлпәрәмә килде тормышы, дөньясының асты өскә әйләнде. Кем гаепле, кем шулай юрады? Каян килеп чыкты бәласе, җир астыннан чыктымы әллә ул каза? Шушы биш-алты көн эчендә күкләр җимерелде, тау-таш актарылды, дәрьялар саекты, тормышының асты өскә килде... Хәзер җир белән күк арасында, аягы баскан җирне тоймый, әйтерсең лә ул томан эченнән бара, билге-баганаларны таба алмый, таяуларны күрми. Эчендә әйтерсең нидер өзелеп төште, күңеленең таяныч баганалары ауды. Үз-үзен белештерми иләс-миләс йөри иде хатын, кызының авыруы айнытып җибәргәндәй булды. Бәла килә, анысы өстенә яңасы өелә. Кеше кызык: бармагы киселсә дә үртәлә, теше сызласа, бантын ташка бәрә; тагы да хәтәррәге бар бит әле дөньяда: кайгы, югалтулар... Ә бәндәгә иң авыр җәза - бала югалту! Бәлаләрне күп күргән саен, хәзер кичергәннәрең кечерәя, күңелең кайта, алдагысы иң хәтәре сымак. Шуңа барына шөкер итәсең, булганына бишкуллап ябышасың. Рәшидә дә ире кайгысыннан айныгандай булды, бала хәсрәте бөтен зиһенен биләде. Ичмасам, Нураниямнең акылы тулы, дүрт саны да төгәл булсын. Бәлаләр кабатланмасын, кайтавазлар кабат яңгырамасын! - Нурания-гөлем! - Ана күңеленнән бер үк сүзне кабатлый. Сабые йоклый икән, иртәләгән. Кызының коңгырт йөзенә төбәлеп, ана узган көннәрне уйлый. Алар шушы Әпшән больницасында Мәүсифа белән янәшә яттылар. Әйе, Әхмәтхан да өйләнде, күрше авылдан өнсезтынсыз бер кызны алып кайтты. Анысы авылга чыгып йөрмәде, кеше күзенә чалынмады, шулай да әпшәннәргә ошады. Ипле зат икән, җаһил Әхмәтханга әрәм. Нарасыйлы, ягымлы Мәүсифа ятим бала. Уналты яше белән барганда ветеринар Әхмәтханга тоттырганнар да җибәргәннәр. - Сине ирем туганнары гел яманлап сөйләшә, - дип әйтте ачылып киткән чагында Мәүсифа. Рәшидәнең исе китмәгәнен күргәч, телен тешләде. - Сөйләсеннәр, сөйләрләр-сөйләрләр дә телләренә тилчә чыкса, тынарлар. - Әй, Рәшидә апа, сез бер дә куркыныч кеше түгел икән! - дип сөйләнде хатын. - Алар сине яңа туган баланың кендеген үтмәс пычак белән кисә, дип әйтәләр. Имеш, акушер Рәшидә балаларны сихерли, берсен икенчесе белән алмаштырып та куя... - Исәркәем, куркак куянкаем минем! - дип көлә Рәшидә. Икәүләп көлешәләр. Алар нәниләрен дә бергә тапты. Ал таң сызылып, кояш чыгып килә иде. Рәшидәнең бүгенгедәй исендә. Әй артында, карурманнар артында ул утлы шар. Әйтерсең лә сабый бала, тау битеннән ава-түнә тәгәри. Әй наян, туп шикелле сикереп-сикереп китә. Сабый бала, шаян, эре гәүдәле, җиргә, ашкынып, каты басып килә. Нидер әйтмәкче, нидер эшләмәкче үзе! Янәсе, илгә мөһим хәбәрләр, яктылык-яңарышлар алып килә. Сөенечен кешеләргә өләшмәкче, шатлыгын бүлешмәкче. Яңа көн туу бәхет түгелмени? Яңа кояш туу үзе могҗиза... Яңа көяптны күрү үзе бәхет, һәр иртәң шулай якты, җылы, тыныч булсын, кеше, таңнарың имин тусын! Яшь әниләр, елмаегыз! Бүген сез әни булдыгыз! Бүген сезнең көнегез, кояш белән җиргә яңадан тудыгыз, гүя бу борынгы җиргә үзегез дә бер яңа нәни кояш тудырдыгыз! Нәниегез дә шул утлы шар кебек кып-кызыл, итләч, тупырдап тора, колак ярып кычкыра: - Саумы, кояш, саумы, сабый кояпт! Хатыннар бу таңда икесе дә бәхетле елмайды. Гүя тәүге кат чын бәхет татыдылар, җирдә яшәүне расладылар. Гүя бу җирне үзләре яшәртте, бу янар кояшны үзләре бар итте... Дан сезгә, хатын-кызлар! Ә Әхмәтхан бу таңны белмәде, искә алып тормады, исерек иде, сөяркәсендә ятты, больницага ап-ак күлмәк, чем-кара костюм кигән Фазылетдин йөрде, болын-тугай чәчәкләре ташыды . Рәшидә аларның кайсыберләрен Мәүсифага да тоттыра иде, ә аның күз яшьләре елтырый иде. Мәүсифаның шул баласы Гыйлемхан булган икән. Әнә хәзер нинди матур буйлы, тыгыз тәнле! Нурания белән икесе бер көндә дөньяга килде шул! Рәшидә сөенергә дә, көенергә дә белми. Бер уйласаң, Гыйлемханның аның алдында бер гөнаһы да юк. Ходай теләге белән туган бала, үскән, тик нигә Нураниягә күз салган, Нураниянең юлына очраган? Әллә Иблис шулай телиме, берәр ырым бармы бу эштә? Юри шулай маңгайга-маңгай чәкештерә! Сайлан-сайлан да мең йолдыз арасыннан нәкъ шуны яр ит, нәкъ шул тырмага тары... Бичара хатын моны башына сыйдыра алмый. Өстәвенә ире үлеп ята. Бөтен дөньяны кузгатты бу хәл, шул бәла тормышның астын өскә китерде. - Кызым, уяндыңмы? - Мин кайда? - Кызым!.. - Мин кайда, әни? - Син больницада, кызым. - Нишләп? Без Гыйлемхан белән Калатауга бардык... - И кызым, төш күргәнсеңдер... - Төш микән... Әни, син монда күптәннәнме? - Яңа гына килдем. Хәлең ничек? - Әйбәт. - Башың авыртмыймы? Зәмбилә апаң бүген чыгарам, диде. - Рәшидә Нураниянең маңгаена кагылды. - Бантын ут кебек... - Әнием, әйт әле, әтием белән Әхмәтхан абыйның дошманлыгы кайчаннан килә? - Әйткәнем дә бар, ал арның дошманлыгы үзләре туганчы ук башланган. Бабайлары тынышмаган, шуннан әтиләре... Хәким коммунист була, ә Дәүләтхан улы Миңлехан, Нух карт - бай балалары. Бәлшәвик дип йөрткәннәр Фазылетдиннең әтисен, аяусыз, үзсүзле булган; шул Миңлехан белән Нух картны Себергә озатканмы, бик белеп тә бетермим. Әхмәтхан белән әтиең гел дошманлашып яшәде. Сиңа сөйләгән идем инде, Әхмәтхан артымнан йөрде, әтиең белән кавышкач та тынгылык бирмәде. Без өйләнешкәч, читкә чыгып киткән булды, озак та тормый әйләнеп кайтты. Күрше авыл кызы Мәүсифага өйләнде. Техникумда ветфельдшерга укыды, гел әтиең белән булышты. Әтиең колхозның бердәнбер полуторкасын йөртте, шуннан бригадир итеп куйдылар - Әхмәтханның отыры саруы кайнады, янәсе, Фазылетдин аның өстеннән баш, бай кебек изеп яши. Арттан гайбәт сөйли, тырнак астыннан кер эзли - ничек тә Фазылетдинне әйләндереп атмакчы. Бригаданың дворы янып китте. Атлар кешни, ялкын биткә бәрә, якын да барырлык түгел. Тын, күзгә энә белән төртсәң дә күрерлек түгел. Уянганчы, бәрелә-сугыла барып җиткән - че, ялкын бөтен сарайны ялмаган. Көч-хәл белән тайларны коткардык. Нәсел айгырына барып җитә алмадылар, ул, бахыр, янды. Йөрәк өзгеч итеп кешнәве авылның бер очыннан икенче очына хәтле яңгырап торды. Зыянны бригадир белән конюхтан түләттерделәр. Фазылетдин шундук, бу Әхмәтхан эше, диде, кая барасың, түләдек... Фазылетдинне вазифасыннан төшерделәр, урынына ветфельдшер Әхмәтханны куйдылар. Морадына иреште бу, хан кебек кылана. Бүрене сарык абзарына каравылга куйгач ни! Урлаша, тирәсенә куштаннарын җыйды. Фазылетдин да үзсүзле бит, теле тик тормый, җыелыш саен җитешсезлекләрне чыгып сөйли. Бригадирның кырын эшләрен күреп тора, әйтеп бара - кем яратсын шундыйларны, әнә башына җиттеләр. Коммунистмын, диде, гаделсезлеккә каршы көрәшәм, мин Ленин юлыннан тайпылмыйм, диде. Соңгы вакытта җиде ат хакында сүз куерды. Җиде ат ул колхоздан документсыз озатылган мал, кеше сөйли, ә Фазылетдин шуның очына чыгам дип йөрде. Сайланма гына айгырлар, ди, һәрберсе машина бәясе тора... - Таптылармы шул атларны, әни? - Юк, һаман очына чыга алмыйлар. Инде чыкмаслар да! Шаһитлары калмады, әтиеңне дә үтереп тыктылар... - Сагышлы хатын еламсырады. - Әйттем мин Фазылетдингә, күп тукыдым, кысылма, үзеңне бетермә, җилгә каршы барма, дидем. Ул - киребеткән. Ул - коммунист, ярты юлда туктап калмый, сүзен җилгә очырмый! Әхмәтханны барыбер фаш итәчәкмен, барыбер очына чыгармын, диде... Алар тырышкан икән, шул Әхмәтханнар өере Вафинны рәис итәргә йөргән. Ике тапкыр кире какты әпшәннәр, "Вафин дояр" дип кенә бордылар, өченчесендә барыбер сүзен сүз итте шул Дояр, Әхмәтханнарга хөррият килде. - Вафин белән Әхмәтхан абыйлар туган, диләр, шул дөресме, әни? - Туган булмаса, Әхмәтхан шулай шашыр идеме. Кешене күрми, ни эшләсә дә дөрес. Бер килеп муены астына керер әле, Илаһым, ул көнне дә күрербез. Әтиеңне шулар... - Бичара хатын тагы яшенә буылды. - Әни... - Нәрсә? - Елама, әни, мин сине көйдермәм! - И кызым... - Рәшидә кызының башын күкрәгенә кыса да тагы да ныграк сулкылдарга тотына. - Әни, син куштыңмы Гыйлемханны минем янга кертмәскә? Хәсрәтле хатын бу катгый сораудан читенсенеп калгандай булды. - Врач Зәмбилә җиңгәң... - Юк, син, мин белдем... - Кыз сүзендә нык торды. - Син Гыйлемханны минем янга керт! Минем аны күрәсем килә... Эһ, аңа сүзем бар... Ана кызының тавышындагы мондый катгыйлыкка аптырады . - Ярый, балам, син әйткәнчә булыр. Чынлап та, егетне Рәшидәнең артыннан ук палатага уздырдылар. Аның күзләре кызарган, иреннәрендә кан әсәре юк иде. - Нурания! - Гыйлемхан! - Терелдеңме? Сине саташа, диделәр, кертмәделәр. Мин, мин... Көн дә килдем... - Беләм, Гыйлемхан, рәхмәт. - Кыз, хисләре ташуын тыя алмыйча, елый башлады. - Минем... сиңа... әйтә-се-е... сүзем бар... Син ишетәсеңме? - Әйе... - Гыйлемхан, без бергә була алмыйбыз, әйе... безгә очрашырга ярамый... - Ни өчен? Нурания күз яшьләрен түгә. - Нурания... - Гыйлемхан, тыңла... Син мине яратасыңмы? - Әйе... - Алайса тыңла: минем савыгуымны, юк, яшәвемне теләсәң, син миннән баш тарт, мин дә синнән баш тартам, без очрашмыйк! - Нигә? - Гыйлемхан, мин әйтә алмыйм... - Әйт! - Син аңламассың... - Нурания... - Миңа кыен... Аңлыйсыңмы? Менә тамагымда төер тора. - Кыз бармагын тамак төбенә төртте. - Гыйлемхан... - Нурания... - Әйдә, очрашмыйк! - Нигә? - Шулай яхшырак булыр. Әйе, миңа җиңелрәк булыр... - Әниең тыямы? - Әйе. - Нигә? - Бөтен авыл белә... - Нәрсәне? - Әйтимме? Син ачуланмыйсыңмы?.. Юк, үпкәләмәссеңме? - Әйт! Зинһар өчен. - Әхмәтхан абый, синең әтиең, әйе, ул минем әтиемне үтергән... - Нурания... - Әйттем ышанмассың дип... - Нурания... кем әйтә? - Бөтен авыл... - Юк, юк! Ышанмыйм! Юк, юк! - Егет башын тотып урамга чыкты. - Юк, юк! Икенче бүлек Бу борынгы һәм тәкәббер холыклы авылда элек-электән ике нәсел яшәгән: Ибрайлар белән Дәүләтханнар. Ал арның берсенә — Ата күркәләр, икенчесенә Бурлар дип исем такканнар. Ата күркә Ибрайлар белән Бур Дәүләтханнар гомер-гомергә үзара дошманлашып яшәгән: бер-берсе белән тынышмаган, бер-берсенә кунакка йөрешмәгән, бер-берсенең сәламен алмаган. Еш кына алар Озынталның караңгы аралыкл арында очрашып торган, тик бер тапкыр да Кал атауның биек, якты түбәсенә бергәләп күтәрелмәгән, бәйрәмнәрдә янәшә басмаган. Озынтал, билгеле, Дәүләтхан бай биләмәләре. Ул шунда исәпсез-хисапсыз мал тоткан. Урланганын ят күзләрдән шунда яшергән, качкын-ристаннарны шунда сыендырган... Исәпсез-хисапсыз бай малы, хезмәтчеләре... Ә качкыннар? Бөтен өязнең качкыны шул Озынталда яткан. Озынтал әпшәннәр телендә катлы-катлы зиндан дигәнне аңлата. Озынтал алдында зур бер алан бар... Хәзер "Әпшән" колхозы шунда үз малын симертә. Фазылетдин, бригадирлыктан төшерелгәч, шул Озынталда таналар көтә башлады бит. Көн дә таңнан шунда юнәлә, көнозын эсседә дә, салкында да шул Озынталда ята. Әллә тәкъдир инде, Ибрашка зимагур да шунда бай малын көткән, шунда бәлагә тарыган диләр бит. Әкәмәт, Ибрайлар варисы Фазылетдинне дә маңгаена язылганы, нәсел ырымы шунда тартып китердеме икән әллә? Ул да шунда бәлагә юлыкты бит... Нишләп тәкъдире шунда әйдәде икән, әллә нәрсәгә аягы нәкъ шул Дәүләтханнар төбәгенә тартты? Юк, уңмады, мантымады Ибрайлар Дәүләтханнар биләмәсендә - аларга бу төбәкнең һавасы килешми, туфрагы каты. Алар, әйдә, бу җүләрдән ераграк йөрсен, һәрдаим күз уңында тормасын. Ата күркә Ибрайлар белән Бур Дәүләтханнарга, ахрысы, Озынтал буйларында сыешып яшәргә яки татулашырга язмагандыр. Мәзәк Шәмгул да тәмәке тарткан арада кызык бер яңалык ачып салды. Идарә болдырына җыелган халык арасында нәселләр турында сүз куерган иде ул көнне. - Хәер, агай-эне, совет властена алтмыш алты ел тулырга торса да, безнең Әпшәндә һаман Дәүләтхан байлар нәселе җитәкчелек итә. - Китче! - Әпшәннәр күзләрен акайтты. - Чын! Үзегез карагыз, Император Вафин Дәүләтханнар нәселеннәнме? Аталы-кызлы Әхмәтхан белән Дилбәр Дәүләтхановлар шулар канымы? - Мәзәк сөялле бармакларын бөгә бара, әпшәннәрнең күзләре тагы да зуррак ачыла бара. - Завхоз Тәүфыйк Нух Хәнифе улы, Такылдык Һидият... - һидият рабочий класс! - Ә өр-яңа "Беларусь"ны эләктерде!.. Мәзәк Шәмгул өркеп тормый, уенга боргалап, уен сүзгә авыштырып сиптерә генә. Ничек теленә тилчә чыкмый, ничек түрәләрдән курыкмый? - Так што, агай-эне, без һаман ярлы-ябага; ата-баба ничек крәстиян булган, алтмыш алты ел үткәч тә, без һаман крәстиян булып калганбыз. Авызыбызны ачсак, үпкәбез күренә, ә алар һаман югарыга үрли, бер җаен таба... Бай нәселе үткер нәсел, булдыклы нәсел! Безнең ише булмаган, ачыгавыз түгел, эт җигеп урам буйлап йөрмиләр... Ни диясең, алдап-йолдап та алалар, бер эләктергәнне авызларыннан ычкындырмыйлар. Дәүләтхан байлыгы кан-тир белән тупланган кебек, ал арның да хакы-хәрамы, хәләле-угрысы бергә буталган. Мәзәк Шәмгул иртән-иртүк тәмәке тарткан арада авылдашларына шундый мәзәк лекцияләр дә сөйләп ташлый, ә завхоз Тәүфыйк әзер... Озын колаклар аша йә үзе ишеткәнен түрәләргә җиткерә. Мәзәк тагы завхоз алдында да тынмый. Моңа әпшәннәр дә, идарәдәгеләр дә, Мәзәкнең үзе дә күнегеп-өйрәнеп беткән. Гадәт буенча бүген дә Тәүфыйк иртүк Императорга керде, ачышын түкми-чәчми түрәгә җиткерде. - Да, Мәзәк шулай ди инде... - Шулай ди! - Завхоз чигенмәде. - Янәсе, алтмыш алты ел үтсә дә, Әпшәнгә Дәүләтханнар баш... Да-а! - Император урыныннан кузгалды. Иптеклетүрле йөреп килде, бераздан кычкырып көләргә тотынды. - Мәзәк, чахотка, ә алтмыш алты ел үткәч тә ди икән... Чахотка, Дәүләтханнардан көнләшә! Үзе безнең кебек сайрый белми дә, аннан эче яна... - Әйе, эче яна... - Янсын, әйдә! Тагын нинди яңалыклар бар, начальник штаба? - Такылдык, һидиятне әйтәм, бүген дә исерек... - Эттән туган нәрсә... Ул да Дәүләтханнар нәселе, имеш... Көтүдә дә сасы кәҗә була... Бөтен көтүне буяучы! Император зәһәр итеп сүгенде, завхоз Тәүфыйк дәвам итте: - Онытып торам, Мәзәк тагы шуңа мактана: Мәскәү янында яшәгән кече кызы урыс кияве белән кунакка кайткан... - Тапкан мактаныр әйбер... - Зәмбилә Ибраева, теге доктормы, көн дә арттан йөри... - Ә-ә? - Көн дә, көн дә килә, малай: бальниска ит, сөт таптыра, без колхозчыларны дәвалыйбыз, без колхоздан бушлай алмыйбыз, ди. Хур булды бальнисныкыларга! Шул кирәк аларга, бигрәк эреләнеп киткәннәр иде. Ата күркәләр! Яңыл карчыгы гына тыйнак... Анысы басылды, Рәшидәсе исенә килә алмый, ә кызган Әнвәре җинаятьчене эзли... Атна саен Шидәлегә чаба... Прокуратурага! - Шулаймы? - Император урындыгыннан калкынып ук китте. - Шулай! Атна саен! - Кайдан вакыт таба ул?! Уттай эш өсте: печән, савым... - Әллә... - Ул малайның койрыгын борырга кирәк! - Кирәк! - Мин аны!.. - Император иреннәрен тешләде. - һәр адымын миңа җиткереп тор, Тәүфыйк! - Ярар! Тәүфыйк шулай Императорга колхоздагы хәл-әхвәлләрне җиткереп, белгечләрнең һәр адымын күзәтеп тора, гадәтенчә, үзе дә кешеләрне кушаматлары белән атый. Әллә искәрми, әллә аңлы-аңсыз шулай Мәзәк Шәмгулны кабатлый. Әпшәндә кешеләргә исем тагучы бер Мәзәк бар бит инде, ул һәркемгә ятышлы исем сайлый. Кем Юкә, кем Ата сыер, кем Бозау... Тагы... Завхозның "Мәзәкнең кече кызы Мәскәү ягыннан кунакка кайтты" дигәне дә хак. Мәзәк кызларга да, бала-чагага да бай бит. Яңарак уртанчы улына кәләш ярәшкән иде, олы кызының малае инде мәктәп яшен тутырды. Мәзәкнең гаиләсе ишле: хатыны юмарт, ике елга бер диярлек бәби алып кайтты. Мәзәк байый алмаса да, кызларга тиенде, өеннән беркайчан да бала-чага тавышы тынмады. Исәр, шуңа сөенеп яши. Коммунистмын, ди, бөтен гомерем колхоз дип үтте, ди, урлашмадым, хәләл көчем белән мал таптым, дип мактана. Янәсе, шулай Бур Әхмәтханнар нәселенә, Император Вафиннарга төрттерә; гомере идарәдә өстәл артында узса да, түрәләргә ярашмады, гел ал арга киресен сөйләде. Исем такты, анекдот чыгарды, мәзәк сөйләде. Үзеннән дә курыктылар: идарәдәге яңалык сәгатендә авылга билгеле була! Теге "гайбәт капчыгы" күзеңә карап сине сөйләп тора... Имеш, комсомол Вафин савымчылар бәйгесендә җиңә. Сафтагы кызлар арасында ул берүзе; беренче секретарь сөйләгәч, ферма кызлары да котлый, Вафинга кәшемир яулык яптыралар... Вафин да шунда, дәртләнеп китепме: "Мин киләсе елда Социалистик Хезмәт Герое Эльвира Гулинаны куып җитәргә сүз бирәм!" - дип әйтеп сала. - Шуннан, куып җитәме? - Җитте ди. Колхоз председателе булып китә. Имеш, шул сайлау җыелышында кладовтцик Кутузов Хәмит: "Хәзер, Вафин туган, сезгә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Гиталов иптәшне куып җитәргә туры киләчәк!" - дип әйткән. Гиталов, ярый, данлы колхоз председателе, Вафинга маяк, ә Хәмит Өметбаев ничек Кутузов исемле, данлы полководец булып киткән, дип сорарсыз... Тарихы болай. Бәләкәй чакта Хәмитнең күзенә ук тия. Малайлар ук атыша... Шуннан бирле Хәмит сыңар күзле. Башын күтәрсә, муенын бора, нәкъ данлы полководецка охшап китә. Әйтегез, монда Мәзәкнең ни гаебе бар? Ә әпшәннәргә дан: үз императорлары - Наполеоннары белән үз Кутузовлары бар. Шундый авыл ул Әпшән, борынгы һәм тәкәббер ил, мактанчыклар һәм мәзәкчеләр, Кутузовлар һәм Императорлар җире. Мәзәк Шәмгул бүген бала-чагасы белән мәш килә: ерактан олы да, тансык та кунаклар кайткан. Урыс кияү, сөекле кыз, бәләкәй нәниләре дә бар. Үзләренең җиңел машиналарында гына кайтканнар! Кияү балакай җирдән түгел, күктән йөри, канатлы очкычта оча! Ни хәл итәсең, Фазылетдин яшьтәш үлгән дип, баш иеп кайгырып кына утырып та булмый... Үлгәннәр кире кайтмый, бантны ташка орсаң да, терелми. Бухгалтер Шәмгул да көя Фазылетдин өчен, тик ни эшли алсын? Кеше кодрәтле, кулыннан күп нәрсә килә; тик, икенче яктан карасаң, бәндә бәләкәй генә, чарасыз, көчсез җан бит. Бу көнне Рәшидәләр йортында да өй хуҗасының җидесен үткәрергә әзерләнделәр. Шулай, авылның бер өендә кунак, икенчесендә искә алу көне; әби-чәбиләр, туган-тумача җыелган. Фазылетдиннең җидесенә ерак чыбык очы туганнарына да әйтелде. Башта мулла мәрхүм рухына аятьләр укыды, барысы да шартына туры китерелде. Өйдәгеләр саулыгына да дога укыдылар әбиләр, бу гаиләгә килгән кайгы шуның белән бетсен дип теләк теләделәр. Ичмасам, мәрхүмнең балалары хәвеф-хәтәр күрмәсен, мәрхүм күргәнне башларыннан кичермәсен. Янәсе, хәзер Фазылетдин рухы өенә ябырылучы бөтен казаларны кире кага инде. Әбиләр әкренләп таралышты, кызлар йөгерә-йөгерә савыт-сабаларны җыештырды. Рәшидәнең якыннары, Яңыл каенанасы белән Зәмбилә килене исә ашыкмады. - Теге кара йөз син дә мин йөреп ята, - дип нәфрәтен белдерде Зәмбилә. Бөтенесе дә сүзнең кем турында баруын аңлады, тик тавыш-тын чыгармады. - Идарәгә кереп бара, әллә нәрсәгә кабалана... - Юка иренле врач килен дәвам итте: - Әлеге дә баягы шул солы плащын эләктергән... - Ул эсседә дә, салкында да шуны салмый, - дип җөпләде киленен Тыйнак. - Юлындагы әйберләрне сытардай булып, тиз-тиз бара. - Кешене санламый. - Берни булмагандай йөри! - Зәмбилә тынычланмады. - Итәгенә ут капкан, шуңа йөгерә... Мин ул Бурны үтәдәнүтә күреп торам, - дип нәтиҗә ясады Рәшидә. Хатыннар авыр сулап утырды. - Нураниягә күз тимәсен, рәтләнгән! - диде тыйнак Яңыл. - Әйе, терелеп китсен, - дип көйләп әйтте Рәшидә. - Ул бала котны алды... Әлегә хәтле сүзләре ялганып китә алмаган хатыннар җанланды. - Күреп кайтты, җаны тынычландымы икән? - дип белеште Яңыл. - Әллә инде... - дип кискен әйтеп куйды ана. - Үзем дә каты әйттем, әни, моннан соң сине утка салмам, дигән була. - Исем-акылым китә! - Тыйнак баш чайкады. - Бурлар нәселе... Шулар арасына... Кичә Әнвәрем кызыксына, шул чынмы, юкмы, ди. Мин аңламаганга сабыштым. - Ул ни ди, каенанам? - Рәшидә бу сүзләрне элеп алды. - Ул бит кызу канлы, якын да килми, шул Бурлар нәселенә якын барасы булмасын сеңлем Нурания, ди. Үзем барам, ярып салам, ди. Больницага эләгүен ишеткәч, отыры тузынды. Мин, бу ирләр эше түгел, кысылма, дип кенә тыеп торам. Гыйлемханның безнең бусагада эзе булмасын, Нурания янына тагын бер барса, үзем акылга утыртам, ди. - Әнвәр дуамал, кирәкмәгән җиргә кысыла... Шуңа үзенә колхозда да тиешле урын юк, - дип сүзгә кушылды Зәмбилә килен. Рәшидә эчтән сөенеп куйды: Әнвәр сеңлесен якын күрә. Әнвәр чакматаш кебек, сынатмас. Ул гафу итмәс, сүзеннән тайпылмас. - Әнвәр дөрес кыза... - Хуҗабикәнең тавыпты катыланды. - Әхмәтхан малаена ризалык юк инде ул, кызыма да әйттем, бары тик минем гәүдәм аша гына, дидем. Тол хатын янына җыелганнар чарасыз утырдылар. Алар бүтән сүз катмады. Барыбер хәсрәтле Рәшидәне юату җаен таба алмадылар. Инде сүз ялганмасын да сизделәр. Тагы толларның шундый гадәте бар: җае чыкканда газиз ирләрен "терелтү"... аннан соң күз яше... Инде әйтегез: зарлы хатын янында утырудан фәтва бармы? Авырлыкларны шулай җиңеп буламы? Бүген Фазылетдинне искә алу көне. Тереләр белән үлгәннәр арасында бәйләнеш бармы, булырга тиешме? Мәрхүмнең өчесен, җидесен уздыру - Ходай хөрмәтенә йола үтәү генәме? Нәрсәгә ул өчесе, җидесе, кырыгы? Әллә мәрхүм белән бәйләнешне өзмәү өченме, вакыты-вакыты белән аның турындагы истәлекләрне яңартып торумы? Фермадан кайтышлый, Әнвәр дә Рәшидә җиңгәләренә кагылды. Нурания сеңлесе белән маңгайга-маңгай килсәләр дә, сүзләшмәделәр. Әллә абыйсы вәгъдәсен онытты, әллә... Түргә үтте, бу минутта сүз әйтеп тәмсезләнешәсе килмәдеме... Хатыны, әнисе монда, хәсрәт килгәндә туганнар берберсенә сыена шул. Нурания бу юлы зиярәт кылырга бармады. Гел генә Гыйлемханны уйлый. Гыйлемханын уйласа, күз алдына яңа туфраклы кабер килеп баса. Хәзер атасының кабере икесенең арасында тора, гүя яр... Атасы кече кызын бик ярата иде бит, ул бу эшне хуплар идеме? Фатихасын һич тә бирмәс идеме? Нигә язмыш аларны икесен ике ярда калдырды? Кыз күз яшен йота, аш-су бүлмәсе белән ихата арасын таптый. Бантында ни эшләргә, ничек хәл итәргә дигән уй кайный. Кеше үз бәхетеннән шулай җиңел генә баш тарта аламы? Мәңге шулай үч саклыймы? Гыйлемхан, бәлки, бүтән килеп тә йөрмәс, мәңгегә аерылышырлар. Нурания үзен тыйды, хисләрен җиңәргә тырышты... Тагы ис-акылын югалтса, тагы больница... Уйларга ирек бирәсең, тиле кыз бала... Син хафаланудан дөнья үзгәрәмени? Әтисе каберенең һәр бөртек туфрагы, һәр җире картлысында... Кара балчык белән бергә кызыл туфрак кисәкләре дә өскә өелде, ир-ат кабер тирәсен яшел чирәмле кәс белән ныгытып куйды. Әллә нинди веноклар да салдылар... Заманча булды... "Хәкимҗан бабаң янәшәңдә, урыны матур булды", - дип сөйләнде Яңыл әби. Юк шул, яңа кабер икесе арасында калка. Ызан. Алар икесе ике якта! Юк, ызанны атлап чыга алмаячаклар! Әнисе, әтиеңнең каны атлатмас, диде. Нураниянең күзләрен яшь пәрдәсе каплый. Шул вакыт кыз өй картлысыннан узып барган колхоз завхозы Тәүфыйкны шәйләде. Тормыш дәвам итә. Атасы фаҗигасе белән тереклек сүнмәгән, кешеләр берни булмагандай йөри, көлә, сөйләшә. Берни дә үзгәрмәдемени? Тәүфыйк - кара эчле, максатына ирешүчән кеше, җиргә ябыптып дөнья көтә. Әйе, берәү дөнья бетерә! Әнисе ялгыз дипме, әллә чирен таптылармы, армиягә бармады. Укуга, бигрәк тә кушу-алуга оста булган, диләр, хәзер завхоз. Гыйлемханның классташы, хәтта ерак чыбык очы туганы да бугай. Элек азрак Нураниянең дә кылын тартып караган иде. Хәзер өйләнгән, балалары бер көтү. II Рәшидәләр Фазылетдиннең җидесен үткәргән атна ахырына сабантуй булырга тиеш иде. Шуңа завхоз Тәүфыйкның вакыты тыгыз, өлгерми. Партком секретаре Күпкәк Кәлимуллинны комиссия башлыгы итеп билгеләделәр дә, бөтен мәшәкать завхоз җилкәсенә төште. Ул бүләген таба, сабантуй мәйданын әзерли, хәтта чабыш атларын тикшерә. Ике көн элек клуб мөдире борынгыча итеп, колга тотып, килен-кодачадан сөлге, кулъяулык, тастымал җыеп йөрде дә, хәзер заманы башка, гадәтләре бүтән шул: әллә Әпшәнгә киленнәр әз төшә, әллә алар саранланды - колгага бик аз чүпрәк-чапрак җыелды. Шуның белән, бар, колхоз сабантуен үткәреп кара, уздырмый ни. Бу сабан туе да колхоз җилкәсенә төшә; күңел ачасың, борынгы йолаларны шартына туры китереп үткәрәсең килә икән, саранланма, колхоз, сыкранма, рәис! "Әпшән" колхозы районда иң алдынгы хуҗалык, үз тарихында иң югары үргә күтәрелгән чаклары - сынатмаслар. Тәүфыйклар Бурларга урам аша гына яшәде. Ялгыз ана белән малае икәүдән-икәү генә. Атасы Хәниф Тәүфыйкны үз улына санамады да. һәрхәлдә, килеп тә йөрмәде, хәзер күптән гүр иясе. Хәнифнең туганнан туган энесе Бур Әхмәтхан да ятимнәрне туган дип белмәде, тартмады. Үз әтиең якын итмәгәнне, тагы син Әхмәтханга кирәкме? Әхмәтхан, дөрес, бай яшәде, малны болай да, яшереп тә күп тотты; бөтен бригада байлыгын өенә ташыды. Ел да әвен артына трактор чанасы белән бер кибән печән тарттырып куя, исәпсез-хисапсыз умарта тота. Бәләкәй Тәүфыйк шуны күреп, шуңа кызыгып үсте. Әнисе дә, кемнән үрнәк алырга дип ерак йөрисе түгел, дип өйрәтте. Бәләкәч Тәүфыйк тапкырлыкка да, астыртынлыкка да, байлык туплауга да Бурдан өйрәнде. Бөтенесе дә күз алдында иде. Арткы урамнар күрмәсә дә, өйгә күпме мал кайтканын ул күрде, утын-печән кергәнен ул күзәтеп торды. Ничек урлашырга, урлаганны ничек яшерергә - бу да үзенә күрә фән... һөнәр генә түгел, фән! Бәләкәй Тәүфыйк шул фәнне су кебек эчте. Гыйлемхан белән яшьтәшләр иде, бер класста укыдылар, бергә уйнап үстеләр. Ата баланы өнәсә, бала атаның кәсебен өнәми. Гыйлемханны атасы гел башсыз дип әрләр иде. Бәләкәй Гыйлемхан йә түбәтәен югалта, йә чанасын ташлап кайта, йә тауда бияләен оныта. Бур төкереген чәчә: - Әнә ятим Тәүфыйктан өйрән! Ул синең кебек өйдән ташымый, ә өйгә ташый. Башсыз, аңгыра сарык! Бәләкәй Гыйлемхан эндәшми, башын иеп, борынын тартып тора. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәмени? Бераздан тагы шул хәл кабатлана: малай йөгәнне югалтып кайткан... Җирдән түгел, һавадан йөри, күктәге йолдызларны чүпләп рәхәтләнә... - Әнә Дилбәр апаңнан үрнәк ал! Ул, ичмасам, үземә охшаган, син пешмәгән... Малай сүзсез. - Тәүфыйкны кара! Иске-москы дими, күгәргән-тутыккан дими, өенә таптый. - Әти, без аны макулатуртцик, тире җыючы Әүхәди дип үчеклибез... - Ул сиңа үрнәк! Дөнья көтә белә! - Әти, ул бур! - Нәрсә? - Ул урлап байлык җыя! Кешенекен чәлдерә, укытучы апа кичә генә әрләде... - һым... - Әхмәтхан иренен тешләде. Юк, бәләкәй Тәүфыйкның бурлыгы өчен түгел, ә улының бәләкәч бурны гаепләгәне өчен саруы кайнады. Гыйлемхан күрсәтеп күрмәде, өйрәтеп өйрәнмәде. Үз балаң үзеңә дошман. Ә күрше малай әйтмичә күрде, күрсәтмичә эшләде. Исәп-хисапка оста иде. Унынчыны бетергәч тә, сәләтен күреп, фермага хисапчы иттеләр (мәктәпкә күчкәнче Яңыл шул эштә эшләде), шуннан ул тиз үрләде. Мулла мулланы ерактан күрә, оста останы тиз таный. Хәзер завхоз Тәүфыйк - Императорның тугры яраны. Үзе дә тормышын бөтәйтә, колхозны да баета. Мал-туар гынамы, умарталар тота. Үрмәкчедән күрмәкче. Күршесе Әхмәтханнан күчерә. Завхоз Тәүфыйкның юлы әле идарәгә иде. Икенче катка күтәрелсә, кабинетта тавыш. Кемнәрнеңдер кычкырышканы гына ишетелә. - Больницада кемнәр ята ул? Колхозчылар түгелмени? - Зәмбилә сылу, больница әлегә колхоз подразделениесе түгел! - Әйтмәгез миңа сылу дип, мин Зәмбилә Ибраева! Миңа ит, сөт кирәк, мин үз йомышым белән йөрмим! - Участок больницасы врачы кызды. - Ә минем анда ни эшем бар, Зәмбилә Ибраева, сез мөдир, сез табыгыз! - Колхоз рәисе дә сүзен бирмәде. - Авырулар ач, аш салырга ит, өйрә пешерергә сөт юк... - Минем ни катнашым бар? - Сез колхоз башлыгы, завхозыгызга кушыгыз, Вафин иптәш... Сезгә килми кая барыйк? Безнең колхоздагы больницаны Уфа да, Мәскәү дә карамас! - Әллә тагын, миңа югарыдан бер күрсәтмә дә төшмәде... - Электән шулай килгән, больница итен, ярмасын сездән алган. Хәзер нишләп үзгәрде? - Безгә планны тутырырга кирәк... - Без бушка алмыйбыз! - Беттеме? - Вафин аягүрә басты. - Сез мине куасызмы? - Эш тора... Врачның да сабырлыгы сынды. - Ибраевларны җенегез сөйми, шуңа шулай кыланасыз! Әнә берсе үлеп ята... Сезнең намуста. Император, корт чаккандай, дертләп китте. - Ничек? - Шулай! Больницага ит, сөт юк, Ибраев Әнвәргә эш юк, колхоз исәбеннән укып кайтса да... - Ферма эш түгелме? - Әнвәр югары белемле агроном, фермага әнә баш зоотехнигыгыз Галимовны җибәрегез! Ибраева булганым өчен, хәзер миннән, больницадан үч аласыз. Мин райкомга барам! - Врачның юка иреннәре тагы да юкарды, йөзе дә гөлт итеп кабынды. - Каентауның как башына барыгыз! - Дөреслекне барыбер табармын, дөньяда бер Вафин гына хаким түгелдер әле, сездән югарыраклар, акыллыраклар бардыр... - Ха, завхоз үзе - ике күзе! - Император ишеккә борылып карады. - Тәүфыйк дус, менә өстеңнән жалу килгән, нишләп больницага ит, сөт бирмисең? Завхоз күптән инде бәхәснең асылын аңлаган иде, коры гына итеп: - Йөриләр шунда эшкә комачаулап, нервы туздырып, - диде. Врач агарынды. - Кем ул эшкә комачаулый, нервы туздыра? - Зәмбилә утлы карашы белән керүчене дә көйдерергә теләде, ахрысы. - Менә сабантуй җитте, чәчүлекләр караучысыз ята... - Шуннан? - Күрәсең, врачның сүзе бетмәгән иде әле, кабинеттан чыгып китәргә ашыкмады. - Чөгендер сирәкләүгә балаларны төшердек, эш бетми ул, Зәмбилә апа. - Ә больница эше эш түгелме? Анда колхозчылар ята! - Ятсыннар! - Ач ятсыннармы? Әнә син яшь кенә көе ике иякле... - Ходайга шөкер... - Ә Ходай кайчан больницага ит, сөт бирә? - Сабантуй бүтән мәшәкать... Аптыратып йөрмәгез, бетмәс монда соранучылар! - Кинәт кенә завхоз тәртәсен врач янына борды. - Мин урамнан кергән хәер сораучымы әллә? - Йөрмәгез эшне өзеп, кәефне кырып... - Калын җилкә кул селтәде. "Түрәсеннән дә болайрак", - дип уйлап өлгерде врач, тик әрнүен баса алмыйча һаман урынында тыпырдады, һаман тынмады. - Мин райкомга барам! - Каентауның как башына барыгыз! Участок больницасы врачы колхоз рәисе кабинеты ишеген шарт итеп ябып чыкты. Рәис белән завхоз телсез калды. Көләргә дә, еларга да белмәде колхоз тоткалары. III Сабантуй таңы да томанлы иде. Әйтерсең лә теге фаҗига булган көндәгечә, тирә-юньне, мулла чалмасыдай, аксыл томан чорнап алган. Кая карама ак сөт, ак буяу... Томан ла гына томан, Ай, ак томан... Бу томанкайларга ни булган? Томан су буйларын, үзәннәрне биләгән, тау өркәчләре дә әллә кайда тоныкланып калган. Ак томан ак мамык шикелле биткә, өскә сарыла, күз алдында да сыек сөт, сыек пар: буа, тончыктыра. Оеттыра. Үзенә урый да урый... Җаныңа ак буар елан шом сала, мыштым гына үзенең кочагына алырга маташкан кебек. Әллә бу томан матур, аяз көн булачаккамы икән? Әллә бу томанның табигатькә шифасы бармы? Чык та төшкән, үләннәр юеш... Табигать ирәя, сутка туена бугай, үләннәр, чәчәкләр, куаклыклар, каенлыклар. Яфраклар да ачылыбрак киткән, үлән сабаклары да терелгән... Исне-хушны алып кошлар сайрый, чәчәк исләреннән баш әйләнә. Июнь ирчәсендә генә шулай һавалар саф, күкләр аяз, июньдә генә табигать шулай тантана итә. Июнь иртәсенең матурлыгы күзләрне камаштыра, биткә ягыла, һавасы күкрәкләрне киңәйтә, карашларны иркәли, чәчне туздыра, шаяра, җәйнең бу мизгеле шулай ирәя. Бары июньдә генә табигать шулай сутка, назга тулышкан була, бары июньдә генә җиләкләр пешә, чәчәкләр тере, июньдә генә күңел өмет белән тула, көтә, хыял чатыры кора... Алда калкулыклар, иксез-чиксез шатлык мизгеле, җәелеп йөрер чак. Хәсрәтләр онытылган, мәшәкатьләр артка чиккән: июнь өметләр белән тулы, июнь - табигать яшьлеге, табигатьнең өмете, елның илаһи иртәсе... Ә иртәләр дә кеше барыбер көчле, мәрхәмәтле була. Хыялый була... Хыял исә бәхетнең үзе дигән сүз. Бары хыялында гына җан иясе чын бәхетле. Инде мәйданга батырлар да җыелды, инде халык та тамаша карарга әзер, ә Ул күренми... Егет теш арасына Калатау кылганын кыстырган да Аны көтә: Ул килсә, гайрәте ташыр, көрәшергә дәрт артыр. Мөгаен, Аның алдында мактаныйм, Аңа көчемне күрсәтим дип, батыр артыннан батырны күтәреп ташлар... Ул күренми, егет яңакларын чәйни, хисләре ташып, күзләрен йома. Көтә, Ул күренми. Инде көрәш шартларын да игълан иттеләр, комиссия башлыгы партком секретаре Күпкәк Кәлимуллин уртада йөри, малай-шалайларны көрәштереп карый, сабантуй халкы мәйданга омтыла. Хәзер инде көрәш кызар, егет тә дөньясын онытыр. Аның килүенә инанырга, нәкъ Аның өчен көрәшергә тиеш бит! Ул күзәтсә, яшь батырга бүтән берәү дә кирәкми. Әнисе Мәүсифа апа авырыйм дип өйдә калды, әтисе һаман солы плащын салмыйча чүлмәк ватучылар уенын оештырган булып йөри. Аның - улында, ә улының анда эше юк. Улының җиңәренә ышанмый да, ике тапкыр тыеп китте. - Булашма, малай, билеңне кузгатсаң йә имгәнсәң, синең кемгә кирәгең бар? Күкәй эчәм дип, әнә хәерчеләр көрәшсен, алар сатылсын йомшак тастымалга, бер саплам сатин товарга! Гыйлемхан атасын тыңламады, Аны көтте. Хәзер бу аның кызны үзенә каратуның соңгы әмәле иде. Ул барыбер сабантуйга киләчәк бит, киләчәк, Кал атауда сабантуй гөрләп, Ул өйдә ятмас. Сабантуйга чыккач, Ул мәйданга сугылачак бит, сугылачак! Ул яшь батырны күрәчәк бит, күрәчәк, үзе өчен генә көрәшкәнен тоячак... Гыйлемхан Нурания өчен Әйне биленнән күккә асып куярга, шушы Калатауны бөтенләе белән аңа бирергә әзер, кыз әйтсен генә. Кыз кушса, тәкә алып бирер, әйе, әйе! Кыз кушса, ул атасын да җилтерәтеп кыз картлысына җавап бирергә бастыра ала, әйе, әйе. Кыз теләсә... Әкияттә берәү, кыз боергач, әнисенең йөрәген китергән диме?.. Кояш ныграк кыздырды, мәйдан катырак гөжләде, егет көтте, ахырда башын иде, өметен өзмәде өзүен, ә Ул һаман күренмәде. Яшь батырның башы аска иелгәннән-иелә, кулбашлары салынып төшкәннән-төшә. Беләгеңдә көч ташудан, мускулларың кабарып торудамыни хикмәт, әгәр күңеле бул маса, йөрәгең яралы, рухың сынык булса. Кайда синдә гайрәт, егет, кайда рух? Башыңны күтәр, авызлыгын чәйнәп өзгән җигелмәгән айгыр кебек каршыңдагы киртәләрне җимер! Көрәш башланды, көрәш кызды. Ә бу вакытта күләгәдә Рәшидәләргә кояш төшми. Рәшидә үзе баш тарткан иде, әйе, күңеле дә, аягы да тартмады, кызлары, кияүләре үгетләде. Көне дә сорап алганмыни, аяз, чык ялтырап ята... Иртәсе, әйе, томанлы иртә иде, кызлары, кияүләре муенына асылынды. - Әни, барыйк, читтә генә карап утырырбыз... Тиз кайтырбыз ... - Әни, көрәшне дә, чабышны да карамабыз... - Әни... Ана кем өчен яши? Рәшидә аптыраганнан китте сабантуйга, өч бөртек кызын, ике киявен ияртте. Нураниясе дә җиткән кыз, тегеләре нурлар кебек, игезәкләр... Нәниләре дә бар. Күләгәдә чәй чөмереп утырдылар. Иртән чык төшсә дә, көн үзәгендә аяусыз кыздыра башлады, Нурания көрәш мәйданыннан күзен алмый. Ул да апалары кебек урыныннан кузгалмый түзә: тегеләр сүз биргәч ни, әниләреннән узмыйлар... Нурания дә кыймый. Сүзен аяк астына салып таптый алмый. Ананың кешенең күңел ачуын күзәтергә аягы тартмый, Нураниянең кәефе дә начар. Гыйлемханның быел көрәшергә җыенуын хәтерли. Хәтерли! Ул, чынлап та, көрәшәме икән?! Халык кайный, сабантуй умарта күчедәй гөжли, эсседән баш әйләнә, тын куырыла. Гыйлемхан көрәшәме икән? Кыз түзеп утырды, күңеле белән бәхетле кешеләр арасында йөрсә дә, әнисен, атасын уйлады... Бәйрәм итүчеләргә кушылса, атасының истәлеген рәнҗетер төсле иде. Кешедән дә оят булачак, болар аталары турында онытканнар икән, дип, берәү әйтмәсә, берәү әйтер, әйтмәсә дә шулай уйлар. Кыз түзде. Көтмәгәндә күршесе, орчыктай кыз килеп җитте. Әй тәтелди . - Нурания, белсәң иде көрәшнең хәтәрлеген... - Нурания, күрсәң иде Гыйлемханның ничек күтәреп атуын... Орчыктай кыз түзми, тагы урыныннан купты, тагы көрәш мәйданына очты. Түзмичә, тагын килеп җиткән. - Нурания, лычма тиргә баткан, кулындагы сөлгене сыгып алырлык... - Нурания, ул сары чәчәк кебек сары чәчле - чәче җилдә тирбәлә, әйтерсең лә арыш башагы, банты җилдә чайкала... Үзе дә арыган, бантын чайкап ала. Күлмәген дә атып бәрде. Нурания, ул майкадан гына көрәшә... Кыз, кәҗә бәтиедәй, тагы торып чаба. - Нурания, ул беренче-икенче урын өчен көрәшә, әйдә! Әйдә, күрми каласың! Соңгы көрәш!.. - Әни, мин көрәшне генә барып карап киләм... - Бар соң, кызым, озаклама... Кызлар күбәләктәй яшел үлән өстеннән батырлар янына оча, әй бәхетлеләр, әй очыналар. Кабат җир селкенеп китте, батырлар бил алыша. Кемне күтәреп бәрделәр? Сабантуй халкы аһ итә, Әхмәтхан малаен күтәреп аттылар. Оч Мирҗан җиңде! Сабантуй халкы күтәрелә: ура, Оч яклар җиңде, ура, Арт яклар аста калды! Әнә батырын күккә чөяләр! Аһ, аһ, Гыйлемхан батырны да һавага ыргыталар түгелме? Ул икенче урынны алды, кулында такта сәгатьме, патефонмы шунда. Аны да күккә чөяләр, кыз сөенде. Икенче урын җиңүгә тиң түгелмени? Гыйлемхан тәүге тапкыр көрәшә... үзендә нинди җитезлек! Гыйлемхан җиңүче, Гыйлемхан батыр егет, сабантуйда икенче урынны алды! Нурания егетне ерактан гына күзәтте, тегесе шәйләдеме икән? Нурания читтән генә алкышлады: йөрәге гүя очар кошчык, күкрәк читлегеннән очып чыгар кебек. Әй бичара, нигә шулхәтле сөенә икән, кеше бәхете өчен, кеше җиңүе хакына... Әй исәр, йөрәге, өзелеп төшәрдәй булып, нигә тиктомалга дулкынлана. - Гыйлемханга дан! - Мирҗан сабантуй батыры! - Безнең Гыйлемхан да батыр! Нурания бу җирдән тизрәк качып, ыгы-зыгыда дус кызын югалтты, әнисе янына йөгерде. Алдын-артын белмәде, ак-караны күрмәде, тизрәк әнисе янына, ялгызын ташлап китте бит... Әнисенә хыянәт итте, әтисенең рухын мәсхәрәләде, юләр, сабантуйда рәхәтләнеп күңел ачып йөри. Кыз үкенде, үзүзен бимазалады. Гыйлемхан икенче урынга калса да (бу да җиңү!), табын уртасында утырса да, сабантуй батыры Мирҗан, бу тәкәнең яртысы синеке, дип игълан итсә дә, җанына урын таба алмады. һаман Аны уйлады, хыялы Аның хакында булды... Ыгызыгыда кызны күрмәде, башы әйләнгән, күзе томаланган иде. Хәзер дә йөрәге сызлады, ярасыннан гүя кара кан ургылды, тынычлана алмады. Нәрсәгә аңа бу җиңү, бу мул табын, бу симез тәкә? Нәрсәгә бу мактау сүзләре, һавага чөю!.. Кайда син, хыял йолдызы, җаны теләгәне, кайда син, елак кыз бала, кайда син, җиләс җилдә җилфердәп торган юка яфрак? Батырның җанын яуладың, йөрәгенә кереп утырдың... Әйе, йөрәген биләдең, уйларын чуалттың һәм... ташлап киттең. Бахыр йөрәген таптап үттең, яралы йөрәкне иелеп алмадың, кулларыңа кысмадың... Гыйлемхан кәефсез генә утырды. Аңа да шәраб салдылар, эч, син ир арысланы бит, диделәр. Әхмәтхан, син - Дәүләтхан байлар нәселеннән, дип колагына пышылдады. Гыйлемхан ишетмәде. Тыңламый да, ишетми дә, бары табындашлар арасында күзле бүкән булып утыра. Үзе монда, уйларьүәллә кайда, гәүдәсе - шәүлә, җаны әллә кайда адашкан... Йөрәге сыкрый, күңеле елый: "Әти, син Газраилме, әти, нигә авылда безне яратмыйлар, бөтен этлекне безгә сылтыйлар? Әнә Фазылетдин абыйның да үлемен бездән күрәләр" , - ди. - Әти, әти... - Әү, улым... - Кайтыйк!.. - Киттек. - Алар сораусыз-нисез тордылар да, кыстауларга да әһәмият бирмичә, үз юлларына киттеләр. Ата белән ул. Урамны тутырып баралар. Караңгы. Әпшән урамнары тын калган, бары ара-тирә кайдадыр исерекләрнең авазы, эт өрүе ишетелеп кала, шуннан соң янә шомлы тынлык урнаша. Ул белән ата дөнья уртасыннан бара. Кайчанга хәтле шулай барырлар, юллары кайларга җитеп очланыр? Ата белән ул бергә әле. Бәлки, алар бер-берсен аңлап кына бетермидер, кабат дуслашырлар. Өйгә кереп тормадылар, бөл ай да кызу иде, Әхмәтхан нигез буена чүкте. Гыйлемхан да кабаланмады. - Әти, без Ибраевлар белән дошманмы? - Шулайрак дисәң дә була... - Ата улының соравына аптырады. - Ерактан килә ул, улым. Дәүләтхан бабам турында сөйләгәнем булгандыр, әтием Миңлехан жәл миңа, улым, кулымда җан бирде. Үләр алдыннан васыять әйтте: "ХәкимИбрай зимагурлар нәселен гафу итмә", - диде. Шулай диде, менә икмәк өсте. "Кайда йөрсәң дә, ни майтарсаң да, бәлшәвик нәселенә киресен эшлә, тәгәрмәченә таяк тык, юлына аркылы төш. Алар безгә дошман", - диде. - Дәүләтхан бабам унөченче елда үлә, әтием Миңлехан, Йомшак, дисәләр дә, хәйләкәр була. Башы җитеп Советлар килер алдыннан ата малын тарата, колхозга да беренчел әрдән булып кереп маташа. Әйе, аңа унсигезенче елгы фетнәдән соң тимиләр, ул шул чуалышларда катнашып та йөрми. Әйе, акылы җитеп өендә утыра. Акларын да, кызылларын да белми, аермый, катышмый. Ә Мәлик җизнәмне, аягын да җиргә тидерми, Себертә сөрәләр. Ул әтием белән бертуган Шаһикәнең кияве. Хатынын да, балаларын да аямыйлар... Нух, Дәүләтхан бабамның олы улы, мулла була. Тыныч кеше, дөньяви эшкә кысылмыйм, мин дин бәндәсе, Алла колымын, дип кабатларга яраткан. Ул да унсигездәге сөргенгә эләкми. Дөньялар тынычлангандай була. Нэпта әтиемнең күзе ачылып китә, әмма кабат лавкасын ачарга йөрәге җитми. Дөрес тә эшли, башы икәү түгел. Чынлап та, озакламый дөньясы тагы чуалаА мал-мөлкәтне обтций итәләр, колхозга оешалар. Әтием - Йомшак Миңлехан башлап керә колхозга! Чак кына звено бантлыгы итеп куймыйлар үзен, тагы да шул Ибрай зимагур көчеге - кызыл бәлшәвик Хәким каршы төшә. Ул заманда волисполком башлыгы, зур түрә. Күн тужурка киеп, билгә наган тагып йөри. Йә җайдак җилдерә, йә тарантасында кырын ята. Сүз сөйләргә, хәбәр таратырга дисәң, ал арга куш. Хәким дә ярык барабан, буш мичкә яки берәр киртәгә атланып ала да керешә нотык сөйләргә: "Без — кызыллар, без мировой революция яклы, байбәтчәләрне, мулла-мунтагайларны себереп түгәчәкбез!" Фазылетдине дә шул, нәкъ Хәкимнең сыңары! Җыелышны ачсаң, ул кул күтәрә, тотына тәнкыйтьләргә... Әйтерсең җыелыш шуның өчен җыела. Фазылетдин анда штатный оратор. Тәнкыйть белән башлый, тәнкыйть белән очлый, кермәгән тишеге юк, белмәгән эше... Яллап куйганнармыни? Бесплатный оратор. Атасы да шундый иде, Бәлшәвик Хәким... Егерме беренче елгы ачлыкта ихатаны көрәк-кәйлә белән ергычлап бетерүче дә шул. - ЕЕишләп? - ЕЕишләп? Ачлык! Ә Бәлшәвик Хәким унөченче елда үлгән Дәүләтхан байлыгын эзли. Әтием елап сөйли торган иде. Килеп керде продразверстка комиссиясе, ди. Кызыл көчек Хәким китергән, капка төбенә түш киереп баскан. - Халык ачыга, әй, Дәүләтхан баласы! - дип җикерә. - Теге вакытта соңгысын кырып-себереп апкиттегез дә... ЕЕитер, Мәскәү, Украина ачыга, дидегез, хәзер үзебез тамакны чөйгә элеп утырабыз... - Ах син, бай көчеге... Миңлехан, дошман сүзен сөйлисең, Советларга каршы котыртасың! - ди бу, килеп кунды, төртеп екты. Типкәләр иде дә, иптәшләре аралады. Үзебезнең авызны ачсак, үпкә күренер чак бит, ил белән бергә ачыгабыз, бу: "Дәүләтхан байның бер очы калгандыр әле, калмый булмас", - дип, ихатаны туздырып йөри, буш мичкәләрне тибеп очыра, тишек арбаны селкетә. "Әйдә ихатаны чокыгыз, әвен артын казыгыз!" - дип боера яраннарына. Бөтен өй тирәсен чучка кебек казып бетерделәр, адәм карамаслык, юк нәрсәне кайдан тапсыннар, без дә ил күргәнен күрәбез, сезне, балаларымны, бүген йә иртәгә аяк суза дип, дер калтырап торам, ә бу диваналана, чөнки кулда власть, каршы әйтүче юк. Аныңча булып чыкмады, черегән бай Дәүләтханның да исәпсез-хисапсыз малы калмаган, җиргә яшерелгән. Бу шаша: "Шундый данлы бай, тирә-юньне дер селкетеп тоткан, ә бөртек тә ашлыгы калмаганмы? Үзе белән теге дөньяга алып китмәгәндер лә..." Килештерә ниде кызыл башкисәр. Ярый, монысыннан котыла Йомшак карт, утыз беренче ел туа. Колхозда җимереп эшләп йөри бит, ал-ялны белми, махы бирми. Шунда янә раскулачивание дигән өрәк куба, инде ничәнче кат! Өяздән - волостька, волостьтан авылга исемлек төшә. Кемне исемлеккә кертергә? Әлбәттә, волисполкомда Бәлшәвик Хәким түрә исемлек башына элекке бай калдыгы Миңлеханны, Нух мулланы яза. Шаһикә карчыкны да эләктерер иде, анысы күптән сөргендә. Әтием Себергә елап китә, карт Нух мулла да чал кәҗә сакалын селкетә. Бер олауга төйиләр, сак куялар: хуш, авылым, миннән сәламнәр көт! Миңлехан карт шунда чир эләктереп кайта. Үпкә чире, ну, кайткач та мантымады... Нух карт Себер салкынына чыдамый, авылга Хәниф исемле бердәнбер улы белән хатыны гына кайтып егылды. Йомшак карт гомер бакый үпкә чире белән интекте, гомер буе Хәким бәлшәвикне каргады. Кайткач озак яшәмәде, сугыш алды иде, мин яхшы хәтерлим. Кулымда җан бирде, васыять әйтте, картның тавыпты хәзергедәй колак очында чыңлап тора... - Әти, син кол! Васыять колы! Ир бу тавышның кайдан килгәнен, кемнең хөкеме икәнен аңламый торды. Әллә малаеның эченә теге прокурор кереп утырганмы? - Аңламадым. - Ир елан кебек ысылдады. - Син сукыр, әти, еллар мүге каплаган ташны куптарасың. Аны тагын күпме куеныңда йөртерсең... Инде буыннан буынга, нәселдән нәселгә күчәргә тиешле бу дошманлык безнең эчкән суыбызны да болгандырырга тиешме? Кайчан без кан исеннән айнырбыз, әти? - Аңламадым, улым... - Елан гүя ысылдавын дәвам итте. - Үз каным авызыннан дошман сүзен ишетәм... - Тынычлан, әти, утыр! - Юк, мин аңламадым: кем өйрәтте, улым, сиңа бу акылны? - Әти, әллә мин дә хәзер шул васыятьнең колы булып яшимме, тормышымны шуның белән бозыйммы? Мин байлык та, хәерчелек тә күрмәгән, мин үземнең юлым белән барам. Мин Дәүләтхан байларны, Ибрай зимагурларны, наганлы Хәкимнәрне белмим, белергә дә теләмим! Минем үземчә яшисем килә! - Ярсып ук кычкырды егет. - Сине теге кызыкай шулай өйрәттеме? Әйт! Шул бичура сиңа дошман сүзе талкыдымы? - Үзем өйрәндем, әти. - Алдыйсың, эт баласы, шул Фазылетдин кызы талкыган, шул сине әвәләгән!.. - Бур улын ашардай булды, авызы төкерек, күзләре ут чәчте. - Әти! - Мине әти димә, кәнтәй тәтәенә бирелгән нәрсә! - Әти! - Әйтмә, дошман ялчысы! - Әти, җитәр! - Җитми торсын әле... - Бур тузынды гына, озын солы плащының итәкләрен җилдә җилфердәтеп ары-бире йөрде, бер урында гына түзеп тора алмады. - Мин сине өйдән куам! Әнә барыр юлың! Кит шуларга, кәнтәеңнең табанын яла! - Кимсетмә! - Торма юлымда! - Китәм алайса... - Егет артка чигенә башлады. - Юлыңа көл, йөзеңә бәддога! Егет капкадан чыгып китте, Бур урынында ысылдап тыпырдап торды. IV Даң-доң, чаж-чож! - Әй өстенә йомычкалар оча, Әй өстендә шәүләләр биешә; төзүчеләр ал-ял белми. 11пчек тә ике ярны тоташтырырга, күперне салып бетерергә! - Император шундый бурыч куйган. Күпер салучыларның башлыгы завхоз Тәүфыйк, ул җаваплы. Көннәр буе шуннан кайтмый. Даң-доң, чаж-чож! - Әнә Император "Волга"сы күренде! - Иптә хәзер безне! Төзүчеләр башларын ныграк иделәр, балталар агачны җитезрәк юнды, ә елга агуын белде. Аның төзүчеләргә буйсынасы юк, меңәр ел шул юлдан аккан, шул үзәненнән һич баш тартмаган. Кеше күпме генә авызлыкларга маташмасын, уе барып чыкмаган, хыялы чынга ашмаган. Әй гайрәтле дулкыннарын күпер таяуларына китереп бәрә, кайнап-быгырдап китә, тагы кире чигенә, тагы беркеткечләр түшенә китереп бәрә... Җаны көя, кешеләргә ачуы килә, ничәмә еллар бәндәләр белән янәшә яшәсә дә, ал арга иш буласы килми, этлек эшли, күперләрне аудара, көймәләрен йомычкадай уйнатып йөртә, суга төшкәнен йотарга гына тора... Әй баш бирми кешегә. Кешеләрнең, юк, дусты түгел ул, текә байбичә сымак сыртын кабарта, чибәрлеге белән масая, тыштан гына ялтырый. Ачыгавызларны, хыялыйларны ымсындыра, кызларны сихерли. Әйләндереп, кочагына ала, төпкә тарта. Озын гомерендә ни күрмәгән, ни кичермәгән Әй; йә иркә кыз сыны рәвешенә кергән, йә җигелмәгән аргамакка әверелгән, йә үги ана кыяфәтенә әйләнгән... Назлы кыз бала дип алданган бәндәләр, кочагында изрәп, төбенә баткан, барыбер Әйнең чын йөзен таный алмаганнар. Сокланудан туймаганнар, йотам дип үрелсә дә, алдап, кочагын ачса да, курыкмаганнар. Әй бәндәнең хыялы, күк йөзендәге салкын йолдыз, аяк астындагы упкын, тәкәббер хур кызы - бәндәнең кәләше түгел, ә алдакчы дусты. Император машинасы да елга ягына җилдерә, димәк, ул да бу якка таба килә. Әпшәндәге барлык юллар Әйгә илтә! Тузан болыты күтәреп ярга килеп терәлде дә ишеген шар ачты Император, арткы урындыктан завхоз Тәүфыйк төште. - Әйтмәсәң дә белеп торам, скобалар аз, төзүчеләрең көлеп утыра, шулай көн уза! Ни Аллага, ни муллага! - Император исәнлек-саулык сорашып тормады, завхозны әрләвен белде, машина эчендә үк башлаган, күрәсең. Күпер салучылар эндәшми! - Күпер стратегик әһәмияткә ия, завхоз иптәш! Чамала, гаскәр елганы кичә алмый, аръякта дошман, баш күтәрергә ирек бирми, ә күпер әзер түгел... Аръякка чыгып, дошманны тар-мар итәргә, дзотларының авызын томаларга иде, аяк кыска, күпер тота... Минем гаскәр дә урынында таптана, завхоз, син тыловик, симергәнсең колхоз җилкәсендә... Сөт әчи, Шидәлегә барып җиткәнче сорты түбәнәя; Мәсәгутькә якын да, аръякка чыгарга күпер юк! Шидәле май заводына хәтле илле чакрым. Сөт түгел, бу эсседә су әчер, ә Мәсәгутькә ничә чакрым? Кулыңны сузсаң, җитәсең әнә. Күпер давай! Император, чынлап та, сансыз гаскәр башлыгыдай, яр башыннан көнбатышка кулын сузды. Гүя имән бармагы гасыр юнәлешен, ут ноктасын күрсәтә. Артиллерия, батареяләр, көнбатышка - ут! Бер селтәнүдә ныгытмалар җимерелә, биеклек яулана! Император тантана итә! Эх сез, пешмәгән яраннар, эх син, завхоз, тыл күсесе! - Сабантуйга хәтле, ичмасам, әзер булсын, дидем, юк, һаман суза. Бүген дә күпер әзер түгел, аңлыйсыңмы, завхоз, эш тора, колхоз тора, сөт әчи! Фронтта булсаң, сине стенага терәп атарлар иде. Менә шулай Әй ярына терәрләр иде дә - бах! Күпердәгеләр шаркылдап көләргә тотынды. - Әнә күрәсеңме, рәхәтләнеп көләләр! Алар урынында булсам, мин утырып елар идем. - Вафин туган, ела-елама, Әй күз яшенә ышанмый! - Шулай шул, Әйгә махы биреп, күперне һаман бетерә алмый интегәсез, егетләр. - Материал тотты, председатель иптәш! - Аны миннән түгел, менә завхоздан таптырыгыз, кайчанга хәтле сузмакчы буласыз? - Кинәт Император кашын җимерде, йөзен ямьсезләде. - Җәй үтә бит, боз катса, ул күперегез чуртыма да кирәкми... Төзүчеләр телсез калды. - Әгәр эчкәнегезне, берәрегез ләңгелдәгәнен күрсәм, суга төртәм дә төшерәм! - Император күзләрендә утлар ялтырады. - Миргали, бүген кайда эчтең? - һе, сабантуй бит, иптәш... - Сабантуй, ярый, ә бүген нигә телең телгә бәйләнә? Өстәгәнсең... - Булды, брат... - Мин сине эштән алам! Бар, кайтып кит, Әйбикә эчкечеләрне яратмый, йә егылып төшәрсең... Бар, бар, кайт! Сиңа бүген нәрәт ябылмаячак! - Ә көне буе... Балалар хакы, председатель?.. - Иртән үк уйларга иде... - Ярый, председатель... - Янама, алайса... - Нәрсә? - Миргали рәискә акаеп карады. - Кайда? - Император ул арада Әзмәвернең җилкәсеннән эләктерде, шул арада ярга сөйри башлады. - Суга, су... - Иә, йә! - Әйт сүзеңне! - Император ярсыды. Әзмәвер авызыннан селәгәй акты. - Алкаш! -Га-а-фу, Ва-фин, га-а... - Шулай диген. - Рәис кулларын язды. - Бар, кайт! Күземә күренмә! Бераздан ирләр эчләрен тота-тота көлделәр. Шунда Миргали, гадәтенчә, "синекен эчмим" дисә, билләһи, Әйдә йөзә иде. Ярый, Миргали теленә хуҗа булды, көлкегә калса да, өсбашын каккалаган булып авыл ягына юл тотты. Император, берни булмагандай, "Волга"сына утырып ары китте. Колхоз рәисе туры Зәгъферәм коесы җәйләвенә чыкты. Соңгы ике көндә савым кимеде, әллә сабантуй дип анда да эчеп яталармы? Рәис бөтенесен дә үзе тикшерергә, үзе төбенә төшәргә тиеш! Бу Әнвәр юаш булды, ахрысы, мине, югары белемле белгечне, югарыга куймадыгыз, дип мыгырдый белсә дә, бер ферманы эшләтә алмый. Ул хатыннарга — башлык, каты кул кирәк! Тын да ала алмасыннар! Җәйләү - каты тәртип, режим, савымчылар - йодрык эчендә. Хәзер югары савым чоры, социалистик ярыш кыза, һәр колхоз күбрәк сөт саварга тырыша. "Котышлар үкчәгә басып килә", - дип, Вафин уен шоферына да әйтте. Тегесе көлә. - Куып җитә алмаслар, Вафин абый... - Ибраев тезгенне ычкындырмаса... Менә җәйләвен барып күрәм әле... Икенче көн сөте кими. Әллә бәйрәм итеп яталармы? Бәйрәм итсәләр, Әнвәрне Миргали шикелле эшеннән куам... - Беләм, подкормка барып җитмәгәндер... - Аңа да Ибраев гаепле! Тракторчыны камчы белән ярырга кирәк!.. Баш зоотехник Галимовка да әйттем: җәйләүдән кайтып кермә, сөт вакыты, подкормка көн дә булсын, дидем... - Вафин тынмады. - Җәйләүдә кунып ят, дидем... Башлары белән җавап бирәчәкләр! - Әнә Ибраев түгелме? - Шофер "Волга" каршысына җан-фәрман чабып килүчегә төртте. - Шул! Туктат! Ферма мөдире әллә кая барып туктады. - Кая? - Подкормка килмәде, тракторчы артыннан чабам... Иртүк өенә кереп чыктым, төш вакытында МТМга да әйттем... - Эчкән идеме? - Император коры сөйләште, Әнвәр сер бирмәскә тырышты. - Зоотехник Галимов беләме? - Аңа да әйттем... - Хәзер кая чаптың? - Тракторчы һидияткә!.. Шул алдалап йөртә!.. Зоотехник Фәррах абый больницага кергәч, шуны миңа подкормка ташырга беркеткән иде. - Авызыгызны каерыйм, шул Такылдыкка ышандыгызмы? - Император күзләрендә яптен яшьнәтте. - Кичә ул сабантуйда да лаякыл иде... - Шофер да сүз кыстырды. - Ярый, син бар, тап шул хайванны! Килерлек булмаса, Хәйдәргә куш, ул ышанычлы! Такылдыкны мин эшеннән алам! Савымчылар җәйләүдәме? - Әйе. - Барып күреп кайтам. Савымны төшердең, бел, егет, ышанычны акламадың... - Император күз угын ашыгып ферма мөдиренә кадады. Тегесе, колхоз дип йөргән бәндә, кимсенде. - Көн-төн чабам... - Аз чабасың, ярый, бар, соңрак сөйләшербез. Савымны тагы да төшерсәң, башың белән җавап бирәсең! Хуш! Колхоз башлыгы ферма мөдирен тыңлап тормады, "Волга" ишеген шартлатып япты да алга төбәлде. Бу "шофер, алга" дигәнне аңлата иде. Император кызган иде. Юл уңаенда МТМга сугылды, печән чапкычларның әзерлеген сорашты; мастерской мөдире Капитан аның тирәсендә йөгереп йөргәч, әзрәк басыла төште. Печәнгә әзерлек йөз процент! Чапкычлар һөҗүмгә әзер артиллерия орудиеләре сымак тора. Бүгеннән боерык бир! Җәйләүдә дә хилафлык тапмады ярсу түрә, бөтен савымчылар да урыннарында, бәйрәм дигән әйбернең әсәре дә юк, рәисне алдан көтеп торганнармыни. Әллә берәрсе башлык алдыннан чапкын җибәргәнме? Бөтен җирдә тәртип, флягалар юып капланган, сыерларны савым аппаратлары корылган станга куалыйлар, озакламый кичке савым башланачак. Колхоз рәисе, командир гаскәрен күзәткән төсле, савым сыерлары көтүен горурланып карап торды. Җәйләүдә эш сәгать кебек көйләнгән, нәкъ башлык теләгәнчә, болай булса, савым кимемәячәк, Императорның чабуы бушка китмәс. Райком алдында түрәнең йөзе кызармас, беренчелекне дә бирмәсләр әле, теге Такылдыкның муенын борслллр.. . Император, яу башлыгыдай, эштә каты куллы, кеше белән исәпләшеп тормый, бар белгәне: эш барсын, иген ителсен, сөт савылсын, маллар симерсен, техника тик тормасын... Кайберләрен, Миргали, һидият кебек такылдыкларны, җилтерәтеп ала, ике-өчен эт итеп тукмады, аннан ерак йөриләр, гаражда, котельныйда эчеп утыру бетте, ә тагы күрсә, ата-анасы күрмәгәннәрен күрсәтәчәк! Үзләренә үпкәләсеннәр! Көн бетте Әпшәндә эчкечеләргә! Вафин империясендә тәртип, көче җитмәсә, милиция бар. Төнлә белән үзе артыннан участковыйны тагып йөри, алдын-артын карап йөри. Күрше колхоздагы сымак, башына капчык кидереп куймасыннар. Колхозда ул беркемгә дә буйсынмый, районда беренче секретарь белән райсовет башлыгын гына белә: ике ягында ике телефон, берсе - Беренче, икенчесе милиция начальнигы белән тоташтырылган. Вафин бүтәннәрне белми, санга сукмый, ул - башлык, йодрыгы - закон! Әлегәчә Әпшәндә каршы әйтүче, каршы чыгучы булмады, ул үзенчә эшли, бетте-китте. Аның эше бара, колхоз алдынгы, ит, сөт планнары айдан-айга үтәлә, районда иң югары уңыш аның хуҗалыгында, тагы сиңа ни кирәк? Вафин ничек эшли, нинди юллар белән үрләр яулый, колхозчыларны ничек эшләтә - аның кайгысы, райком өчен нәтиҗә! Колхоз рәисе кайтышлый үз-үзеннән канәгатьлек тоеп барды, әзрәк булса да үз-үзен мактап та куйды. Эшең көйле булса, кәефең күтәрелә шул. Эшеннән ямь-тәм таба кеше, шуның өчен яши дә. Көн-төн йөгерергә дә, ашын, ялын онытырга да мөмкин, алда маяк йолдызы җемелдәсен, алда максатың торсын! Шуның хакына, үзенекен сүз итәргә тели ир, үзен раславы, түрә итеп танытуы, кеше итеп бәяләве шулдыр, ахрысы. Эңгердә больницага үз лапасында асылынган Миргалине китерделәр. Зәмбилә өйдә юк, Шидәлегә киткән. Бәлки, юл уңаеннан күрше колхозга да сугылырмын, дип әйткән. Врач больницага ит юллап йөри, имеш, ә монда мәхшәр. Рәшидәне чакырттылар. Бөтен ышаныч фельдшерда! Әпшәннәр аңа өйрәнгән шул. Рәшидә элек тә участок больницасы мөдире булып кала торган иде. Табиб асылынучының венасына укол салды, бәхеткә, теге аңгырага җан керде, гомере бетмәгән икән. Бу җир буйлап озак барачак әле. Бала-чагасы купкан, хатыны елый. Вафинны гаеплиләр. Имеш, ул Миргалине ярдан төртеп төшерә язган. Эшеннән куылып кайткан ирдә намус та бар бит: лапасына керә дә асылына. Хуш, авылым, балакайларым! Колхоз рәисеннән үч алыгыз! Ул кансыз, башбаштак! Хатыны, ирен яклап, әллә ниләр сөйләде, колхоз рәисенә төрле гаепләр такты. Рәшидә үз-үзеннән канәгать иде, йөзенә алсулык йөгерде. Ул үзе дә тормышка яңадан әйләнеп кайта бугай, кабат кешеләр арасына керә. Елмаюын да онытып бетергән иде түгелме? Кешеләрдән читләште, тормышка, дөньясына кул селтәде. Көчле икән әле ул, аягында нык басып тора, сәләте бар, кулы, белеме булгач, эшен башкара - шуннан ямь таба. Нигә көлмәскә, нигә ары атламаска сиңа, бәндә? Юлың такыр, максатың да бар, өметең сүнеп бетмәсен, яшьтәшләрең, якыннарың яныңда... Күкрәк киер, сыныңны турайт, кеше! Әле яшибез икән, әле гомер - синең өлешеңә язганы - очланмаган. Әйе, алдыңдагы ул касәне төбенәчә чөмереп бетермәгәнсең... Як-ягыңа кара, Рәшидә, кешеләр, балалар сиңа карап тора, сине көтә, сиңа ышана! Кешеләргә тотын, авылдашларыңа! Рәшидә канәгать елмайды. Яшәү очкыны күзләрендә кабат кабынды бит, бит алмаларында, ияк очларында. Ныграк елмай, Рәшидә, син кешеләргә, авыруларга кирәк, бу дөньяга әле күпме сабыйны каршылаячаксың. ЕЕичәмә тапкыр кендек әбисе буласың бар әле! Бүген әнә берәүне әҗәл тырнагыннан йолып калдың. Миргали эчсә дә, килде-китте сөйләшсә дә, бала атасы... Алары күзенә карап тора... Хатын сагайды, кем тәрәзәдән тәрәзәгә йөри? Караңгы, тәрәзәгә чиртеп тә маташа... Әллә? Әхмәтхан!.. Ул монда ни югалткан? Әллә хәзер өйгә килгәнме, Озынталда шашуы җитмәгән!.. Рәшидә ирексездән йодрыкларын йомарлады, кулына әллә кайдан балта килеп эләкте. Курыкты, ташлады, Ходай аралады, ахрысы, кулына көрәк тоттырды. Сукса, Иблиснең башын яра, гәүдәсендә җан әсәрен калдырса... Сак кына басып артыннан барды, селәүсендәй корбанын күзәтте; Фазылетдиннең дошманына булган бар ачуын туплап селтәнде. Инде көрәге һавада асылынган мәлдә теге артына борылды... Рәшидә бичара, Әхмәтхан урынында Гыйлемханны күреп, тынсыз калды, ә көрәк инде хатын иркенә буйсынмый, корбанының нәкъ баш түбәсенә килеп төште. - А-а-й! Хатын, ачыргаланып, солы капчыгыдай ишелеп төшкән җансыз гәүдәгә ташланды. - И-и, нишләдем мин! Нишләттем!.. - Шашынып аваз салды хатын, тавышка өйдәгеләр йөгереп чыкты. - Ни булды, әни? Рәшидә бу тавышны ишетмәде, шул арада теге җансыз гәүдәне чалкан әйләндереп өлгергән иде инде; бичара кызлары сүзенә берни дип тә җавап бирә алмый, сыны катып тора. - Гыйлемхан! Ой, Гыйлемхан үлгән, әни! - Чү! - Көч-хәл белән җансыз гәүдәнең изүен ычкындырдылар, канлы башын калкыттылар. - Әни, үлгән!.. - Чү, тере... - Әни, ни эшлибез хәзер? - Нурания баскан урынында тыпырдап торды, ни алырга, ни куярга белмәде. - Өйдән марля, йод алып чык! - Те-ре... - дип сөйләнде хатын, үзалдына. - Исәр, кеше баласының башына җитә яздым. Гыйлемхан!.. Гыйлемхан җавап урынына ыңгырашып кына куйды. Яралыны ипләп салдылар, башын мулла чалмасыдай ап-ак марляга урадылар. - Хәзер больницага, - диде Рәшидә, авыр көрсенеп. Гыйлемхан, атасы кугач, Фатыйма әбиләренә барды. Хәлен сөй ләвен сөйләп тормады, тик, чынлап та, шунда яшәргә җыенды. Фатыйма әбисе атасының бертуган апасы, аны бик ярата, үз итә бит. Сабыр холыклы кеше. Әхмәтханнан аермалы буларак, карадан килешле, соргылт зур күзле. Түгәрәк битле, калын иренле. Чибәр зат, яшь чакта егетләр аның артыннан йөргәндер, хәзер, олыгайса да, сылулыгы кимемәгән. Ипле, юкка тузынып, тик торганнан тавыш куптарып йөрми. Шуның өчен, ахрысы, Гыйлемхан гел аңа омтылды, өйләрендә тавыш купса да, гел Фатыйма әбисенә качар иде. Әле дә аяклары ирексездән таныш бусагага тартты. - Әйдүк, улым, әйдүк, - дип каршылады әбисе. - һидият һаман юк әле, кайда такылдап йөридер. Өйлән, дим, юк, болаи ялгыз хатын-кызларны каравыллый - эше җиңел, дөнья көтәсе, мал-туар, бала-чага кайгыртасы юк; монда карт ишәк - ана бар шул... Фатыйма берьюлы улын әрләп атты, ә Гыйлемханга тел тидермәде. - Көрәшкәнеңне... ахырын гына күреп калдым, - дип сөйләнде ул. - Көнозын кибет тирәсендә уралдым, дөньяның кирәк-ярагы бетәмени, Мәсхудәләр, Сәвияләр белән сүз боткасы пешереп, чүбек чәйнәп тордык... Ахырда гына мәйданга бардым. Анда да Фәһимәләр: "Гыйлемхан улыңның көрәшен кара..." - дигәч кенә. Син, каты көчәнеп, билеңне кузгатып куйма алай... - Нигә, әби? - Гыйлемхан аптырады. - Үзеңне бетерәсең! Әбиең сине жәлләп әйтә. Ал арның тәкә-мәкәсе, тастымалы нәрсәгә? Без байлык күрмәгән кешеләрме? Әнә Дәүләтхан бабай... Өер-өер мал, көтү-көтү хезмәтче тота - аларның песи авызына сылар бүләге өчен билеңне чыгарып, сөягеңне имгәтеп... Көрәшмә! - Карчык кырт кисте. - Мин, Фатыйма әби, мал, бүләк өчен көрәшмим бит... - Ә нәрсә өчен? Ни дип бил бөгәсең, имгәнәсең? һәр бәндә нәрсәдер табыйм, ниндидер мал эләктерим дип тырыша. - Даны бар, Фатыйма әби... - Нәрсәгә ул дан, юл тузаны чаң кебек бөркелеп күтәрелә дә басыла. Бераз кеше күзен томалап тора шунда. Ул данны ипигә сылап, шунда иген игеп булмый. Мал - эш, киемне киясең, ә дан коры чаң кагу, яңгырый да сүнә, аны тотып капшап та, ашап та, киеп тә булмый. Буш чаң кагуга алданма, балам! Дан ул күктә аҗаган уйнавы, җим бар - яңгыры юк. Фатыйма канәгать утырды. - Эч, эч чәй, аштан олы булма! - дип кыстады. - Төн бит инде, әби, ашыйсым да килми... - Төн ни, үзебезнеке! Ә аш... Шөкер, анысын да Ходай үзе бирә - алдыбызга, әйе, китереп тора. Без дә кешедән сорап алган, хәерчеләнеп йөргән юк. Без Дәүләтхан нәселе, улым, байлар заты, шуны онытма! Башыбыз югары, түшебез киерелгән - бездән алга чыгар нәсел юк Әпшәндә! Әнә синең җиңүең дә шуннан килә! Дәүләтханнар берәүгә дә махы бирергә тиеш түгел! "Монысы да тарихка кереп китә хәзер" дип куркып утырды Гыйлемхан. Көн буе нык арыган иде батыр. Чынлап та, бер башлагач, тыелмады сүзчән хатын. - Синең кебек көрәшчеләр әүвәл безнең нәселдә, әйе, бар иде. Ак түш Миннәхмәтне сөйләделәр. Мәҗнүн егет, юашның юашы, ә гәүдә... Пәһлеван. Дәүләтхан бабам шуны үзенең артыннан калдырмаган. Кайда барса да, артыннан колын кебек тагып йөрткән. Нигә? Ак түш Миннәхмәт - ятим, җитмәсә, чыбык очы туган. Багана буйлы, киң күкрәкле. Кулбашлары - аюныкыдай, җилкә - үгезнеке кебек. Ә йодрыгы бала банты хәтле булыр. Әүвәл бит бөтен ир заты бездә шулай калку, эре гәүдәле иде, хәзер генә ул сөякләре күренеп тора. Башкорт елкы ите генә ашый, җәен - кымыз, ә кышын сары май эчә, ашына корт яки катык ката. Шуңа эре булдылар: баганадай буй, аттай гәүдә. Ә Ак түш Миннәхмәт куян йөрәк, Дәүләтхан бабама ияреп кенә йөри. Тән сакчысы! Хуҗасы да үзеннән калдырмый, сабантуйга барамы, күрше авылга кунаккамы йә базаргамы - Дәүләтхан пәһлеванны билбавына тагып куя. Ак түш сабантуйда көрәшкә чыгарга да курка. Дәүләтхан көчләсә генә... Ул башта Ак түшне ашыктырмаган була, "көрәшсеннәр әле" ди. Иң азакка казах батыры кала. Дәүләтхан Ак түш Миннәхмәткә: "Ике кулыңны ике тубыгыңа таянып утыр!" - дип өйрәтә. Тегесе мәйданда яшел үлән өстендә тәхеттәге кебек, тирә-юньгә шом салып, дәү кулбашларын алга чыгарыбрак утыра. Әйтерсең лә карт арыслан. Бу теге казах батырын шүрләтү өчен... Казах арыган, ә Ак түш син дә мин. "Ак түш куркак, теге казах та сабантуй башыннан бирле тәхеттәгедәй утырган батырдан шыр җибәрә. Дәүләтхан Ак түшне алга төртә. Ак түш нишләсен - чыга мәйданга. Бабам әйтмәсә, ул ике аягының берсен дә басмас иде мәйданга. Барыбер ега бит казахны! Калага җыенганда, хуҗа Ак түш пәһлеванны кәрт уйнарга өйрәтә: "Йодрыгыңны колодага куеп утыр!" Янәсе, картежниклар ул-бу була калса, бу пәһлеваннан аяу булмаячак дип шыр җибәреп утырсын! Пәһлеван Дәүләтхан кушканча эшли, ә йодрыгы бала башы кадәр булыр. ...Мыгырдык хатын Гыйлемханның больницага эләгүен кайдан ишетеп калган? Килеп җиткән, төкереген чәчә, дөньясын тетә. - Көпә-көндез кешенең баш түбәсенә сугалар, көпә-көндез кешене бәреп егалар! Бу нинди заман китте, бу нинди башбаштаклык! Кайда закон, милиция ни карый? - Тынмады хатын. - Хәзер кешене чебен урынына да күрмиләр, җавап биреп тә тормыйлар! Ул Рәшидәсе кеше дәвалыйм дип йөргән була, үзе адәм башына җитә! Кайда минем балам, күз нурым? Усал хатынны палатага үткәреп җибәрделәр. Гыйлемхан нәкъ Нурания яткан палатага, нәкъ ул аунаган караватка туры килде. Шәфкать туташлары яныннан китмәде, больница мөдире Зәмбилә дә авыруны күздән яздырмады. Гыйлемханның мие селкенгән, каны күп аккан, әмма хәле түзәрлек, әллә нинди өзлегү булмаячак. Әйе, әллә нинди куркыныч юк. Шулай да хатын тынмады, авызын япмады. - Минем улымны, минем пәһлеванымны ничекләр итеп сугып екканнар. Шул зимагур заты... Шулар әүвәл-әүвәлдән теш кайрый безгә, һич акылга утырмыйлар. Мин әйттем аңа, кисәттем: яннарына барма шуларның, кагылма шуңа, дидем! Илдә кыз беткәнмени? Артта ишек шыгырдагандай булды, хатын сискәнде. Врачфәлән кереп киләме? Бәласеннән башаяк, дөньяга алар хуҗа, анысы да шулар заты... Гаугачы сүзне икенчегә борып җибәрде. - Балакаем, Гыйлемханым, хәлең ничек? Мин килдем, Фатыйма әбиең... Менә ишеттем дә... Әй, балакаем, мулла чалмасы кебек урап-чурап бетергәннәр, күзең томаланган, колагың тонган. Мине ишетәсеңме? - Э-э-йе... - И-и, иренең селкенә дә, сүзең чыкмый. Әллә әбиеңнең колагы катканмы? - Ишетәм, ә-би... - Йә, ишеткәч, хуп... Яшисең бар икән әле, көнең бетмәгән, пәһлеван. Дәүләтхан заты-тамыры корымаячак! - Артында шәфкать туташы гына булуына ышангач, хатын янә үзенең баягы сүзләрен тезеп китте. - Ярый, кыен булса, сөйләшмә, синең өчен үзем сөйләрмен. Фатыйма әбиең нык әле ул, әле кемнең кеменә бирешмәс. - Ә-би, мине чыгара-чаклар... - Чыгарырлар, чыгарырлар, син бик ашыкма. Почтада алмаш монтерың бар, эш бүре түгел, урманга качмас, ята бир. - Яр-рый, ә-б-би! - Менә әйбәт! Мине тыңласаң, улым, ак сакаллы карт булырсың. Кичә кич әнә, минем сүземне аяк астына салып, шуларга кермәсәң... - Фатыйма туктамады. Тагы ишек шыгырдады. Врач Ибраева юка иреннәрен кыймылдатты: - Саумысыз! - Исән-сау йөрешме, кызым? Менә улым янына килгән идем, каты имгәнгән микән дип котым очты... - Юк, Фатыйма апай, Гыйлемхан каты имгәнмәгән, каны күп аккан, ярасы төзәлеп бетмәгән. Шуңа берәр атна тотарбыз әле. - Рәхмәт инде, кызым, рәхмәт, үзегезгә көч-куәт, кодрәт бирсен Ходай. Улымны тизрәк кеше итегез! - Атна үтмәс, аякка бастырырбыз, апа. Сүзчән хатын, зур эш майтарган кешедәй, палатадан зурзур атлап чыгып китте. Данлы байлар нәселе Фатыйма апаң әле мин, ди иде аның бөтен кыяфәте. Без дә, янәсе, укыган, зур кешеләр белән иңгә-иң куеп сөйләшә беләбез. Врач артыннан Рәшидә керде. Йөзе суырылып, күзләре төпкә батып киткән. Ул да кичәге мәхшәрдән соң тәүге тапкыр килгән, йөрәге шом, шик-шөбһә белән тулы, ул да врач килендәшенә өмет белән төбәлгән. - Егет кеше бирешмәс. Көчле ихтыярлы, пәһлевандай таза... - Зәмбилә ханым сүзен Гыйлемханга да, килендәше Рәшидәгә дә төбәп сөйли. Көлә. - Бүтән алай тәрәз төбен сагалап йөрмәс, туры ишекне шакыр, шулаймы? Түшәктә яткан Гыйлемхан көлемсерәгән шикелле иренен кыймылдата. - Рәшидә апа, ишеккә килсә, башына көрәк белән тондырмассызмы? - Ю-ук, - дип, теләмичә генә көлемсери шөбһәле хатын. - Болай да ялгыш бит, аңышмыйча... Танысам, билләһи, кул күтәрми идем. Гыйлемхан, балакай, берүк гафу итә күр инде, танымадым, әллә җен, әллә Иблис алыштырды - кешегә кул күтәртте. Гафу итә күр инде, балакай! - Еламагыз, а-пай... үзе-ем... Үз-зем га-еп-ле! - Пәһлеван көчәнеп иреннәрен кыймылдатты: - Ну-ра-ния кил-лә-ме? - Килә, килә. Әнә үзе дә... Озак яшәгере! - Ана сүзен әйтеп бетермәде, тагы яшенә буылды. Чынлап та, ишектә Нурания күренде. Өлкәннәр, йомыш тапкан булып, палатадан чыктылар. - Гыйлемхан... - Килдеңме? - Каты сызланасыңмы? - Ю-ук! - Алдама! - Кыз җиңел сулап куйды. - Баш түбәңә көрәк хәтле көрәк төшкәч, артыңа утыра язгансыңдыр әле, шул кирәк сиңа, бур кебек тәрәзәдән тәрәзәгә йөрмәсәң... - Нишлим? Син ку-а-сың... - Юньле кеше тәрәзәдән йөрми, ә ишектән йөри, вәт... Егет тә көлде. - Сабантуйда икенче урын алуың белән котлыйм. Нигә эндәшмисең? Ә-ә, телдән котлау гына җитмиме сиңа? Комсыз! - Кыз, иелеп, җәһәт кенә егетне үбеп алды, үзе як-ягына алан-йолан караган була. Юләр, барыбер палатада берәү дә юк бит инде. - Тагы бернеме? Мә... Ә-ә, бу мин яткан палата бит, Гыйлемхан, бу минем караватым! Тор, мин ятам! Исәр, сузылып яткан минем урынга... Кыз көлеп куйды, егет тә иреннәрен кыймылдатты, йөзенә нур кунды. - Мин син-не күр-мә-дем... - Сабантуйдамы? Егет тагы ымлады. - Миңа күрше кызы әйтте: "Бар, - ди, - анда Гыйлемханың бөтен батырларны салып бетерде", - ди, шуннан тордым да йөгердем. Ә-ә, юк, кайда йөгерәсең, әнием каршымда, ничек итеп шул Гыйлемхан өчен, дөньямны, әниемне, апаҗизнәмнәрне ташлап чабыйм? Акылсыз кыз, диярләр. Тапкан икән шунда бер көрәшчене, диярләр. Кыз рәхәтләнеп көлде, егеткә дә күңелле булып китте. - Сабантуйда миңа сине генә күзәтеп йөрергә калган икән алайса, кызлар күземне дә ачырмыйлар, Гыйлемхан да Гыйлемхан. Гыйлемхан пәһлеван, Гыйлемхан... Кыз гел сөйләп торды, авыруга күңелле булсын дидеме икән. Тегесе телен чак-чак әйләндергәч, үзенә көч килде. - Нурания! - Әү!.. - Мин өйдән... Әтиемнәрдән киттем бит... - Ничек? - Шулай! Сабантуй көнне әрләшкән идек, әтием өйдән куды... - Оста! - Кыз бот чапты. - Чын! - Хәзер кайда яшисең? - Фа-тый-ма әби-емнәрдә... - Ә-ә... Әйтәм больница ишегалдыннан чыгып килә иде. Синең яныңда булдымы? Каты-каты баса... Егет кабат ымлады. - Аңлашыла. - Нәрсә? - Нәрсә дип... - Кыз тотлыкты. - Син теге хәбәрне чынга алдыңмы? - Нәрсәне? - Әтиемне... ни... Әхмәтхан абый нитте дигәнне. - Кыз ашыга-ашыга сөйләде. - Аның дөреслеген берәү дә белми бит, тел сөяксез - сөйлиләр инде... - Әл-лә, - диде егет, көчәнеп. - Мин дә кеше сүзен генә әйттем, Гыйлемхан, гафу ит! Кеше сүзе кеше үтерә, чын! - Кыз күзләрен аска төбәде. - Ярый, Гыйлемхан, бу турыда бантка сөйләшмик! Егет эндәшмәде. - Үзең тереләсеңме? - Эһе!.. - Ярый, ату әнием кичә йоклый алмады. Кеше баласын тиктомалдан әрәм иттем, дип такмаклый. Үтерә яздым, ди. Шулай каты эләктемени сиңа, Гыйлемхан? - Юк! - Алдама! - Кыз тагын киреләнеп алды. - Син гел дөресен әйтмисең. Эчең тулы ялган! - Егет э-эчендә ияр-лән-гән ат я-тар! - Ха-ха, харап икән. Кая, ярып карыйк эчне! - Кыз, кыюланып, пәһлеван күкрәгенә башын куйды, шунда кабат иреннәр иренгә терәлде, иреннән иренгә ут, сут күчте. Гәүдәләр дертләде, икесен дә ут камап алды. - Алдагансың, алдагансың! Ат тапмадым... - Кыз чәрелдәде, үзенекен сөйләде, пәһлеван көлеп ятты, канәгать иде ул. Колхоз рәисе Вафин үзенең кайсыбер белгечләрен алмаштырды. Әхмәтхан Әпшән бригадасы бригадирлыгыннан баш ветврач булып күтәрелде. Шәмгулны, теле озын булганы өчен, өлкән бухгалтердан исәп-хисап өстәле бухгалтеры итеп күчерделәр. Вафин Мәзәкне бөтенләй чыгарып ташларга җыенган иде дә, соңгы чиктә кире уйлады. Әхмәтхан үзе шулай киңәш итте. - Тимә, энем, шул чирләшкәгә... - Чирләшкә булса да, теле озын... - Вафин тынычланмады . - Чахотка анда, күпкә барыр дисеңме? - Чахотка булса да, сине-мине чәйнәп өзгәләргә может... - Может шул, может! - Әхмәтхан бу дәлил белән килеште. - Әнә шул чәйнәп ташламасын өчен без кире чигенергә тиеш, Вафин энем... - Яңа баш ветврач имән бармагын борынына тидерде. - Монда власть күрсәтү генә җитми, хәйлә дә кирәк. Шәмгулны халык ярата, Вафин энем, сүзенә колак сала. Әгәр без аны бухгалтериядән сөреп чыгарсак, ул иртәгә бөтен илне тутырачак... - Болай да теле тик тормый, идарәдәге бөтен гайбәтне халыкка җиткереп тора... - Хи, бу гына нәрсә ул, энем, әкият. Әкиятче әкият итеп сөйли, түз. Ә чынын сөйли башласа, сиңа да, миңа да хана. Әнә аталы-кызлы Дәүләтхановлар идарәдә: берсе - баш экономист, икенчесе - баш ветврач, дип оран салыр, Вафин тирәсенә туган-тумачасын җыя, бөтен идарә халкын тикшерегез, дип югарыга жалу язар, бөтен материал - кулында! Үзегез әйтмешли, җилгә каршы төкермик, Вафин. Халык Шәмгул яклы булачак... - Шул Мәзәк Әнвәр Ибраевны миңакаршы котырта! - Анысын син бер дә өскә күтәрмә! Йөрсен шул фермасында, кышын мал үлә башласа, тагы багны түләүдән, йөзе хурлыктан чыкмас. Ә Шәмгулга тимә! Йөрсен! Чыгарып җибәрергә бервакытта да соң булмас, мин әйтте диярсең. - Ярар, синеңчә булсын, картлач... - Император урыныннан калыкты. - Халыкның Шәмгул дип күтәрелеп чыгуы бар. Бер чахотканы ашатканнан колхоз кимемәс. - Эш анда түгел, картлач... - Император тагы көрсенде. - Теләсә нинди гайбәтне чыгып сөйли... Идарәдә нәрсә бар, иртәгә урамда билгеле була. Шпион! "Икенче каттан ташлыйм мин ул чахотканы" дип кызлар аша җиткергән идем, үзенә күрә түгел, ни дип җавап биргән: "Мин кесәмдә без йөртәм. Вафин тиеп кенә карасын, уйлап тормый без белән тишәм дә куям", - ди икән, черек. Кызлар көлә. Әхмәтхан да егыла-егыла көлде. Мәзәк Шәмгул белән яхшы мөнәсәбәттә алар. Бригадир чагында аңа ферманың ямь-яшел печәнен дә төяп җибәрде. Шәмгул риза, Шәмгул Әхмәтхан турында мәзәк чыгармый, кушамат такмый. Әхмәтхан идарәгә керсә, Шәмгул үчекли: - Сәмсит булып алыйк әле. Элек авылда Сәмсетдин дигән йолкыш бар иде. Юка Сәмсит дип тә йөрттеләр үзен. Шул глюкоза сәдәфләрен аракыга сала да шуны күтәреп эчә. Глюкоза стаканда быгырдап эри. Янәсе, кеше шуннан симерә. Мәзәк Шәмгул да ябык. Эче эчкә ябыптып беткән. Янәсе, Әхмәтхан аны да шулай симертә. - Әйдә, Сәмсит булып алыйк әле! Мәзәк Шәмгул почта мөдире Люциягә Балерина кушаматы такты. Янәсе, сылулыгын шулай хуплый. Комплимент әйтә. Почта мөдире башта көлә, соңрак сорый: "Нигә мине балерина дидегез?" "Аяк-ботларың бигрәк нәзек, сеңлем, монда әрәм булып йөргәнче балеринага укысаң..." Аптыраудан Люция телсез кала: "Балеринаның нәзеклеген кайдан беләсез, әллә чишендереп карадыгызмы?" - дип сораганын сизми дә кала. Тел бистәсе Шәмгулмы инде җавапсыз кала торган кеше: "Мин белмәсәм, безнең председатель белә!" Колхоз башлыгы белә! Тот та сөйләш шул кеше белән! Почта мөдире моны Императорның үзенә җиткерә... Икенче көнне Әхмәтхан, телен аркылы чәйнәп, тагы рәис кабинетына килеп керде. - Вафин энем, туганым, килешмәгәнне... - Ни булды? - Һидиятне нишләп тракторыннан алдың? - Эчкән өчен! Әнә көн саен җәйләүгә подкормка илтергә кушкан идем, лаякыл исерек. Чөгендерне дә юньләп эшкәртмәде, өр-яңа трактор биргән идек... - Мин әйттем! - Син әйттең шул, син гаепле... Сине тыңлаган мин тиле! - Тукта әле, Вафин... энем... Һидият... - Нинди гадәт ул, пүнәтәй буласың да йөрисең, картлач? Юньле кеше артыннан йөрим дисәң, кайда әкият капчыгы Шәмгул, кайда эчкече Һидият, син шунда... - Алар - колхоз, Вафин... - Куй! - Император кул гына селтәде. - Беләсеңме алар кем? Алар - колхоз, алар - дөнья тоткасы! - Бур ярсыды. - һидият белән Шәмгуллар тотып тора колхозны, аларсыз син бер адым да атлый алмыйсың. Без мондагы кеше, без беләбез, Вафин энем. Әпшән халкы тоткан җирдән сындырганны яратмый! - Ничек? - Ничек дидем, шул! - Әхмәтхан чигенмәде. - Нәрсә кирәк сиңа? - һидиятне кире тракторга утырт! - Утыртмыйм! Эчкечеләргә техникада гына түгел, күпердә дә, хәтта фермада да урын юк! - Халык сине якламаячак, Вафин... - Ничек? - Миргали, син күпердән кугач, асылынып ята... - Миңа димгәгәе... - Юк, Вафин иптәш, син председатель генә түгел, тәрбияче дә, шуңа син гаепле дә. Ярый Рәшидә аны укол кадап коткарып калган, сүзе сиңа булыр иде... - Аның муенына богауны мин кидергәнме әллә? - Императорның баш белгеч сүзләренә ачуы кабарды. - Барыбер дә син җаваплы! Ә һидиятне тракторга кире утырт! - Утыртмыйм! Кем соң әле син миңа указ бирергә! - һидият синең туганың, Вафин! - Әхмәтханның ирен читенә ак күбекләр чыкты. - Булсын! - Син имансыз кеше, Вафин, кешелек юк синдә, туганны туган дип белмисең, һидият синең туганнан туган Фатыйма апаң баласы! - Ә туган эчеп йөрергә тиешме? Подкормка илтмичә эчеп ята, маллар ач, сөт планы өзелә. Чөгендергә куйдык, тагы эчә. Колхозда техника җитешми, ә һидият өр-яңа тракторда, лаякыл исерек! Бар, син дә күземнән югал! Алайса!.. Идарәдә Әхмәтханның солы плащ чылгыйлары гына җилфердәп калды. Вафин тынычланмаган иде әле, ишекле-түрле йөрүен белде: "Пүнәтәй. Табылган миңа монда адвокат!" Ул тагы теге кичне хәтерләде. Шул кичнең ләззәте һаман учларында, күзләрендә, чәчләрендә. Татлы иде ул кич... Әхмәтханга, картлачка, җаны нык көйде. Тагы сагайды да: бу картлач, кызымны бирдем дип, башы-аягы белән сатып алырга уйлыймы? Бер адым да бара алмый, теге килә дә җитә, килә дә баса. Хәзер кем колхоз рәисе? Ә кем марионетка? Ләззәтле ул кич күз алдыннан китмәде. Андый да бәхетне бүтән татыганы булмады, бүтән татымас та, ахрысы. Шушы бәхет хакына намусыңны бизмәнгә, башыңны сандалга салырга мөмкин. Зифа буйлы чибәркәйне "Волга"сына утыртты. - Кая? - Әй буена! - Калатау артында аулак урын... - Йә! Вафин үзе руль артында, янәшәсендә - сылукай. Хәзер бер-берсенә өйрәнделәр кебек. Ир дә сизә: кыз тегенең тәнен татып белде бугай, хәзер үзе теләп бара. Бер татыганнан баш тартып булмый шул. Йаз, наз кирәк, ләззәт ымсынды - рыпмы-ымсындыра... Җимешне бер тәмләп каравы гына көчкә килә бит ул... Император кабинасында ирәеп утыра, аңа кыз хәзер үзе ташланыр сыман. Үзе назлый башлар, үзе чишендерер... Сәдәф төймәләре, запонкалар, зәңгәр төстәге галстук... Шулай да кыз урыныннан кымшанмады. - Әллә кәефең юкмы, Дилбәр? - Нинди кәеф ди... - Кыз тәрәзәдән төкерде. - Прокуратурада эш ябылмаган, тикшерү бара... Неизвестность! - Көймә, сылу, эш майланыр... - Император сөеклесен юатырга тырышты. - Син кыбырдамыйсың, кызын следующий хатының иттең дә... - Ничек кыбырдамыйм, прокурор белән ничә тапкыр сөйләштем... - Прокурорның үзе белән генә булмас, ахрысы. Первыйның үзенә керергә кирәк... - Первый качмас! - Кача! - Сылу ярсыды. - Ярар, хәзер ул турыда уйламыйк... - Сиңа ни... - Кыз мыскыллы елмайды. - Нәрсә? - Ләззәт тә хатын, хатын да... - Син хатын түгел, син хур кызы... - Кыз, имеш!.. Кызлар кайда була ул? - Әйдә, тәмсезләнешмик! - Ха-ха-ха... - Рәхәтләнеп, бөгелә-сыгыла көлде зифа буйлы кыз. Император яшь үлән өстенә байка одеял җәйде. "Әйдә!" - дип чакырды сөйгәнен, җаны-тәне теләгәнен, тегесе: "Эңк", - дип кенә җаваплады. Вакыт акты, ир түземлек күрсәтеп көтте. Бераздан озак утырудан биле талып киттеме, зифа сынлы кыз кабинадан чыкты. Юк, аның бүген ләззәт татырга теләге юк иде, башында бүтән уй... Шунда Император егетләрчә алга укталды: кызны тотып алды да чирәмгә екты. Ир белән кыз озак тартышты, тәннәрен сыдырып, изүләрен өзеп бетерделәр. Җаһил кыз, эчтән: "Әйдә, әйдә, көч-куәтеңне бетер", - дип теләде, ир бирешми, сылу тәнгә кот угын кадады гына, аның тәне янды, җаны көйде, сутын-сөтен коеп бетерде, барыбер кызны җиңә, теләгенә ирешә алмады. Тегенең елан кабыгыдай кара күн костюмы тәненә сыланып тора диярлек, һич сыпырып төшерер чама юк, төймәләре юк, чишендерәм дисәң, тиресе белән бергә сыдырып алырга гына мөмкин. Ир шашты, ярсуын баса алмый, сылукай канәгать иде. Теге ничаклы тырышмасын, тәне ничаклы янмасын, бирешмәде. Ахырда ир, әлсерәп, чирәмгә ауды, көч-гайрәте кайтты. Күпме гомер узгандыр, шунда елан кебек гәүдәле кызның башына хәтәр уй килде: Императорны мәсхәрә итәргә! Капыл урыныннан калкынды да өстендәге киемен салып атты. Шуннан соң анадан тума килеш байка одеял читенә барып басты. Гүя балерина сәхнә кырыенда аяк очларына басып каткан, па-де-па көе башлануын көтә. Елан сынлы кыз белә: ир хәзер мәсхәрәгә калачак, көчкуәте калмады! Ул инде аны түгеп-чәчеп бетерде, әлсерәп барып ятты, бүтән урыныннан тормас, ә кыз, рәхим ит - картлыда! Ела, җир тырна, Император, хурлык баганасына сине; инде кәпрәймәссең, гарем тотам, әнә кәнизәкләрем бухгалтерия тулы, дип шапырынмассың. Шул кыз бала сине хур итте, кеше көлкесенә калдырды! Шул төс сиңа, мәсхәрә башыңа! Хур кызы елмаеп тик торды. Гүя су иясе су иленнән анадан тума килеш чыгып үләннәрне, агачларны, чәчәкләрне гаҗиз иткән, күзләре камашкан йолдызларның, яфракларның, шәүләләрнең һупты киткән... Илаһи балкыш күз алдында, нурга коенган зифа сын (әллә чын, әллә әкият?) нурдан, җилдән яралган... Җил иссә дә, нур төшсә дә юкка чыгар... Бу өнме, төшме әллә, Император? Синең биләмәләреңдә илаһи балкыш пәйда булган! Шунда янә бер могҗиза булды. Әкият кызына тиң булып, яр читендә сунарчы егет калыкты. Бу әллә, чынлап та, әкият дөньясымы? Император, чын Император, зифа сын чын алиһә, императорга тиң хур кызы!.. Шунда кызның да күзләре ташты: ул да бер мәлгә өн белән төшне бутады. Вафин кинәт тураеп басты. Шул уңайга өс киеме дә үзеннәнүзе шуып төште: Вафин да анадан тума килеш калды. Бу могҗизаны күзәткән нәфис зат та чинап кычкырып җибәрде: "А-ай!" Шул уңайга ул, үз-үзен белештермичә, өермә алдыннан башын югалтып чапкан колындай, ир затына ташланды. Ир дә терелде. Зифа сын искәрмәстән муенына уралгач, шашты. Инде ул да ярсып кычкырырга, кыз белән усалрак алышырга тотынды. Зифа сын буды, теге бирешмәскә тырышты, дулады, кыз ныграк кысты, теге, бичара, тыпырчынды... Ике шәүлә бергә кушылды, юан аркандай бергә ишелде, бер-берсен капларга, йотардай булып ашкынды алар. Вафин хәзер, шул күренешне яңадан күз алдында яңартып, хыялланып утырды. Хисләреннән айный, тыела, бүтән нәрсәгә тотына алмады. VI Барды, әлбәттә, сөйләште Вафин Беренче белән. Әхмәтхан шуннан алда гына, повесткасын кәбестә яфрагыдай селтәп, тагы кергән иде. - Вафин энем, тагы повестка... Нишлибез? - Вафин энем, аяктан егалар да... - Аксыл йөзе тагы агарып киткән. - Моңа хәтле туктамагач... - Сизәм, бу юлы кулга алырлар! - Әхмәтханның йөрәге өзелеп, коты һавада эленеп калды. - Зинһар, берәр нәрсә эшлә! - Мин ике тапкыр прокурорның үзе белән сөйләштем... - Карамов беләнме? - Әйе, Карамов белән! - Зинһар, энем... - Ни эшләргә боерасың... хәзер? - Үзем дә белмим... - Әхмәтхан бер ноктага текәлеп катты. - Ярар, - диде Вафин, - мин Беренчегә киттем. Император бу юлы Әхмәтханның чын кияве сымак кыланды. Шундук "Волга"сына төшеп утырды, Шидәлегә карап юл алды. Беренченең үзенә туры керде. Беренче сорамый-белешми, кисәтми-нитми йөргәнне яратмый. - Уттай эш өстендә Шидәледә ник җил куасың, Вафин? - Эш бар... - Синдә генә эш, бүтәннәр җил сугара... - Беренче кискен кыланды, катгый сөйләште. Вафин яраткан колхоз рәисләреннән берсе булса да, хәзер кәефенең начар чагына туры килде. Өлкә комитетыннан сөт планының начар үтәлеше хакында чылтыраттылар. Урталай өзелгән елан хәлендә Беренче ... Кемнең генә нервысы чыдар икән мондый рәхимсез эштә? Берәр вакыт хупларлармы, кешечә җылы сүз әйтерләрме икән? Энә өстендә утыра, өстәвенә "Беренче", "Хуҗа" диләр, җан көйдереп. Кем хуҗа, кем Беренче, кем энә йоткан эт бу көндә? - Сүз баш ветврачым хакында... - Йә... - Авылда ике нәсел дошманлашып яшәгән, беләсез бит инде авыл гадәтен. Яңарак бер көтүчене үтергәннәр иде, әллә үзе эчеп үлгән, шайтан белгән, шуны ветврач Дәүләтханов иптәшкә сылап маташалар. Имеш, көтүче Йбраев аны җыелышта тәнкыйтьләгән... - Кит, бантка эшләре юкмы? - Беренченең саруы кайнады. - Әйе, йөриләр аяк астында... кылны кырыкка ярырдай вакытта... - Әнә прокурор, теге яшь Карамов... - Прокурор түгел әле ул, и.о. гына... - Шул башны бутый, ветврачымны эштән аерып, повестка артыннан повестка җибәрә... - Кайда? - Беренче прокурор вазифасын башкаручыны телефонга чакырды. - Карамов? Синме? Теге "Әпшән" колхозы көтүчесе Ибраев эшен син алып барасыңмы?.. Син! Шул эшкә колхозның ветврачы Дәүләтхановны да катнаштыралар икән... Менә нәрсә: бул ашма син Дәүләтханов белән, тимә аңа, аңлашылдымы? Все! - Беренче трубканы атты да иң хөрмәтле колхоз рәисенә карады. - Булдымы? Бар, эшеңдә бул! Шуның белән мәсьәләгә нокта куелды кебек. Тагы берәр нәрсәсен казып чыгармасалар... Вафин, һәрхәлдә, үзен олы эш башкарган кешедәй хис итте: ниһаять, каенатасына зур бер игелек кылды, кызы алдында йөзе кызарырлык булмас. VII Беренче чылтыратудан алда гына Карамовка "Әпшән" колхозыннан Әнвәр Йбраев кабат килгән иде. Көтүче Фазылетдин Ибраевның якын туган энесе. Ул һаман бер балык башын чәйнәде: органнарны эленке-салынкылыкта гаепләде. - Безне, Фазылетдин Ибраевның туганнарын, тикшерүнең сүлпәнлеге борчый... - Сез прокуратура эшенә кысылуыгызны дәвам итәсезме? - Карамов закон кешесе булып күренергә тырышты. - Әллә шаһитлык күрсәтмәләре бирергә уйлыйсызмы? Яңа фактларыгыз бармы? - Шаһит итсәгез дә ризамын! - Яшь кеше бирешмәде. - Миңа җинаятьчене табу мөһим. Ул иректә йөри, җәзасын алмаган. - Фактлар, фактлар, иптәпт! - Фактлар аяк астында! Дәүләтхановның бармак эзләрен алырга кирәк! Өен тентергә... - Монысы... - Тагы, ул үзе генә булмаган. Әхмәтхан үзе генә андый дастуен кешене ега алмас... - Монысы синең эшең түгел, яшь кеше! - Карамовның йөзе кара янды. - Сүзегез беттеме, ярый, иптәш, мин райсоветка!.. - Нишләп прокуратура бер чара да күрми? Җинаять тикшерелми... - Әнвәр якалашты, чигенергә теләмәде. - Прокуратура кыл да кыймылдатмый! - Җитте! - Карамов ишек тоткасына ябышты. - Монда прокурор булып килдеңме әллә? - Без протест белдерәбез, прокурор иптәпт! - Әнвәр ярсыды. - Без, мәрхүмнең туганнары, югары органнарга язачакбыз! - Языгыз! Атна тирәсе узгач, Әнвәр янә прокуратурага барды. Үз колагына ышанмый торды башта. Карамов эшне ябарга җыенулары, ә Әхмәтхан Дәүләтхановка карата белдерелгән дәгъваларның расланмавы хакында сөйләп тора. Егет акылын җуяр чиккә җитте. Күзен дә йоммый закон кешесе, тыныч кына сөйли. - Шулай, иптәш, бик буталчык "эш"... - Ә экспертиза нәрсә күрсәтә? - Экспертиза көтүче Фазылетдин Ибраевка карата берәүнең дә көч кулланмау фактын раслады, киресенчә, Ибраев, эчеп, суга егылып төшкән. Без дә шул версиягә тукталган идек. Кызган егетнең күз аллары караңгыланды, ул чак-чак үзен тыеп торды. - Ялган! Бу... - Белмим, иптәш, без фактларга, экспертиза нәтиҗәләренә таянабыз, ә хис-тойгы белән эш итмибез. Әлбәттә, сез көтүченең туганы, шуңа сезнең хәлегезне аңлыйбыз, әмма, кабатлап әйтәм, без фактларга таянабыз! - Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел! - Егет тынычланмады. - Фазылетдин абыемның эштә исерткеч эчемлекне авызына да алганы юк, бу - яла! - Белмим! - Мин сезнең дәлилләрегез белән килешмим! Сез күрә торып фактларны бутыйсыз, мәсьәләнең асылына төшәргә тырышмыйсыз! Сез ялгыш юлда! - Егет ачыргаланып кычкырды . - Иптәш, монда тавыш куптармагыз! - Мин яңадан тикшерүне таләп итәм! Мин Фазылетдин ЕГбраевның туганнары исеменнән... - Еариза языгыз! Әнвәр Ибраевның куллары калтырады, күз кабаклары тартышты, шулай да ул гаризасын язып бетерде, Карамовка тапшырды. Бур Әхмәтханның баш ветврач итеп куелуын ишеткәч, Әнвәр катып калды. Прокуратура Бурның җинаятькә катнашы бар дигән шик белдерә, ә Император Вафин югары үрләтә! Вафин туганын яклый, аңа ышаныч белдерә! Тикшерүчеләрне бутый, эз яшерә! Император Вафин да Бур белән бер яклы! Яшь кеше үз-үзенә урын таба алмады. Бу дөньяда үзеңнең көчсезлегеңне, мөмкинлекләреңнең чикләнгән булуын танудан да читене юк. Җәтмә эчендәге чуртандай бәреләсең-сугыласың, син - дәрьялар патшасы чуртан, тик чынбарлыкта кая карама стена, таш дивар, чара юк, ау челтәрен өзәр әмәл юк. Бөтенесе дә сиңа каршы, бар дөнья арты белән борылган, бар кешеләр... Кайда барып бантны орырга? Үзеңнең көчеңне дә, шушы дөнья тоткаларыннан рухың, булмытттын, теләкләрең белән югарырак булуыңны да беләсең, максатларың да якты, ләкин син богаулы, канатларыңны каералар, күзеңә ком сибәләр... Кайда юлың, яшь кеше, кайда җиңү юллары? Әллә син, чынлап та, җәтмәдә чәбәләнгән, үзен дәрьялар патшасы дип саташкан чуртан гынамы? Әнвәр Ибраев туган авылына, торган җиремне матурлыйм, авылымын күтәрәм, дип кайтты, илемнең данын арттырам, диде, ә ни килеп чыкты: монда беркемгә дә кирәк түгел, Әпптән аның мәхәббәтенә, көрәшенә, аның идеяләренә мохтаҗ түгел. Әпшәннең үз кайгысы, үз тормышы, үз казаны... Шунда кайный... Монда Әнвәрне берәү дә көтмәгән, берәү дә сагынмаган, монда ул ят... Авыр җәзага тарттырдылар аны якташлары: абыйсын үтерделәр! Ул авылга кайткач!.. Нәкъ ул Әпшәндә эшли башлагач... Бәлки, ул кайтмаса, бәлки, ул мондагы тормышка тыгылмаса, бәлки... Бәлки, моны авылдашлары Әнвәргә үч итеп эшләгәндер? Син һавалы зат, куп Ибрайлар нәселе, Әпшәнгә кайттың, властьны үз кулыма алам дип ясканган идең - шул төс сиңа! Дошман - мәргән, мишеньгә дөрес төзәгән! Алар көтүче, элекке бригадир Фазылетдинне генә үтермәде... Әнвәр абыйсы белән иңгә-иң терәшеп яшәр кебек иде: Әнвәр абыйсына таяна, халкын артыннан ияртеп бара... Бөтенесе дә чәлпәрәмә килде! Нишләргә, кайда барып бәрелергә, кемгә таянырга? Әнвәр Ибраев бөтен җаваплылыкны үз иңенә алырга тиеш, ул ярты юлда тукталып кала аламы? Коммунист Фазылетдин моңа ничек карар иде; әгәр кайгысыннан бөгелеп төшсә, башын исә... Әнвәр Ибраев алга атларга бурычлы! Кыен булса да, күңелең тартмаса да, алга кара, кеше, баш имә! Туктап калма, батыр кешем, ярты юлда - маңгаеңа шулай язылган. Синең тәкъдирең шул! Әнвәр Ибраев туган ягына гыйлем эстәп кайткан кеше, көрәшергә карар кылды. Иң беренче һөҗүм - Императорны егарга! Император артында Бур Әхмәтхан, сатлык Хөснуллиннар... Ә Император - чаршау. Нәкъ менә Император аларны каплап тора, кояш нурын үткәрми... Император егылса, Бур җинаяте ачыла, Хөснуллиннар басып торган җир дә убыла. Әнвәр Ибраев Әхмәтханнарга, Хөснуллиннарга яу ача. Нидән башларга? Бер кеше яуда яугир түгел! Озын телләр аша Әнвәр Такылдык һидиятнең сүзен ишетеп калды. Имеш, Такылдык, тракторын тартып алгач: "Мин ул Императорның башына җитәм", - дип әйткән була... Әнвәр башкалар кебек Такылдык сүзеннән көлмәде. Аны "буш сүз" димәде, ә шул юрауга ышанды... Ләкин Такылдык белән якыная алмый. Алмый! Такылдык Бур заты, Такылдык Бур Әхмәтханның туганы! Өстәвенә теге көнне... Ферма мөдире Әнвәр Ибраев җәйләүдән Әпшәнгә кайту юлында Императорның үзенә тап булды. Җәйләүгә подкормка китерелмәгән, тракторчы һидияткә кушылган бу эш башкарылмаган, әнә колхоз рәисе үзе дә түзми килеп җиткән: Такылдык кайда? - Мин аңа иртүк әйткән идем, зоотехник Галимовны да кисәттем! - һидият подкормка китермәде... - Ә син, Ибраев, кая барасың? - һидият артыннан. - Бар, мин җәйләүдән урыйм әле. Император белән аерылышкач, ферма мөдире туры мастерскойга төште. һидият шунда иде: контора арасында арлыбирле йөри, ни исереп ятмый, ни тракторга утырырлык түгел. Әнвәр ачулана башлагач, Такылдык йодрык төйде. - Мә сиңа! Әнвәр тимер-томыр өеменә барып төште, тракторчылар аерырга ашыкты. Такылдык тынычланмады. - Бетерәм мин сезне, начальниклар! Император, синекен дә, завферма, синекен дә, бантыгызны ашыйм! Миңа нипочем сез начальниклар! Такылдыкны читкә алып киттеләр. Әнвәр Ибраев гарьләнде: бер тракторчыдан кыйналу җанын изде; шулай да милициягә бара алмый - кешедән оят. Шуны да күтәрмәсә, Такылдык әйтмешли, кеше бантын ашаса, ул кем була? Ачуын эченә яшерде. Хәзер шул Такылдыктан, үз дошманыннан, таяныч эзли: аны да үз ягына аударырга! Такылдык Императорны гафу итмәс. Такылдык - дуамал, теләсә нәрсәгә әзер... Аны ут эченә тыгып була! Завферма төкереген йотарга, ачуын яшерергә, Такылдыкка йөзе белән борылырга тиеш! Әнвәр Ибраев кесәсенә бер шешә аракы тыкты да Такылдык белән дуслашырга китте. Аның кылын тартып карарга! Такылдык Такылдык шул: чәнечкеле, кире, тиз генә сүзләре ялганып китмәде. Такылдык элеп алып селкеп салып бара, сырт йоннарын кабарта, шулай да Император турында ишеткәч, җанланып китте. - Императорның башын ашыйм мин, барыбер сугып егам, ул - килмешәк... - Императорның тәхете нык, Һидият, яраннары күп... - Төкерәм мин аның яраннарына! Тик Император Әпптәндә эшләмәячәк! Ул - килмешәк, бездән, әпшәннәрдән көлә! - Тракторчы Такылдык тынычланмады. - Жалоба язам, тик анонимка түгел, имзамны куям! Миңа данныйлар кирәк! Әнвәр, син... Бухгалтерия - Императорның гаремы, Тәгъзимә - Императорның сөяркәсе, Халит хатыны, өлкән бухгалтер, тагы кем?.. Сөяркәләр Император өстеннән мәгълүмат бирмәс! Ә Шәмгул абый... Бухгалтер расчетного стола! Бөтен документ аның аша үтә! Әнвәр - син... Шәмгул абый миңа бирмәс, ә сиңа... Давай! Императорны сугып егабыз! Кирәкми безгә килмешәкләр! - Ярый, һидият, мин Шәмгул абыйның кылын тартып карармын! Тик ул әкият капчыгы... - Шәмгул абыймы? Улмы әкият капчыгы?.. Тыштан гына шулай бит ул! - Такылдык үзенекен талкыды. - Ә эчтән начальникларны күралмый! Ал арны колхоз сөлекләре, ди. Ә данныйлар анда җитәрлек! Императорга теше үткән егетләр табылса, жәлләмәс! - Килештек, һидият, тик арадан сүз чыкмасын! - Миннән? Үлсәм дә! - Такылдык муенын кискәндәй итеп күрсәтте. - Теге мастерскойдагы өчен гафу, Әнвәр, авырга алма! Үзең дә хатын-кыз кебек чәрелди башладың, гафу, онытыйк, ирләрчә булсын! - Тагы чәкешеп эчеп куйдылар. Әнвәр шешә төбендәгесен Такылдыкка калдырып кайтып китте. Шушы көннәрдә участок больницасы мөдире Зәмбилә Ибраева белән почта бүлеге мөдире Балерина Люция мөнәсәбәте кискенләште. Зәмбиләнең туганнары сөйләшүгә чакырып телеграмма сукканнар иде, врачның мәшәкате бетәмени, нәкъ вакыты җиткәндә стационарга чакырттылар, почтага бара алмады. Больницадан тоташтырыгыз дип, почта мөдиренә чылтыраткан иде, теге врачны тыңлап бетермичә трубканы атты, соңрак тоташтырмады. Икенче көнне янә телеграмма, Зәмбилә почтада да сөйләшә алмады. Ярый, соңрак чылтыратсалар, больница белән тоташтыр әле, дип үтенде. Балерина Люция тузынды, мең сүзгә җитте. - Монда һәркем үзенең указын чыгара, һәркем түрә! - Син ни сөйлисең, Люция! - дип, башта йомшак кына әйтте врач. - Ни ишеттең, шуны сөйлим! Урыс әйтмешли, чит монастырьга үз уставың белән йөрмиләр! - Тупас ханым чигенмәде. - Бәй, бу монастырьмыни әле, мин почта дип торам... - Зәмбилә аптыраган булды. - Монда мине мыскыллап тормагыз, югары белемле, авырулар начальнигы дигәч тә! - Чын тупас кеше иде бу Балерина дигәннәре. Япь-яшь кенә булса да, әтием элекке колхоз рәисе дип, бу иркә бала очыныпмы-очынды. Сез белмисез әле, ул да авылда түрә затыннан бит, ул да нидер хәл итеп утыра. - Мин начальник, димәдем, Люция сеңлем, менә сез кергән бер кешегә түрәлегегезне күрсәтеп утырасыз! - Врач шунда сүз өзелде, гаугага хәерле каза дип, кул да селтәгән иде, теге җаһил зат, тупас тел туктамады. - Төкерәм мин сезнең югары белемегезгә, әнә ирегез Әнвәр, югары белемле агроном, белемнән тизәк өеп куйган, сыер койрыгы карап йөри, сез дә... Шидәледә сезнең кебек врач кисәге бетмәгәндер әле!.. Врачның йөзе каралды. Нәрсә сөйләп утыра әле бу җаһил хатын, нигә тизәкле теле белән үлән чаба. Тукта, син әдәпле булган, эндәшмәгән саен ул шашамы? Акыллы юл куйдым, дисә, исәр җиңдем, дияр. Син авызыңны йомсаң, ул сине юашка йә бер мескенгә чыгарып куяр. - Менә нәрсә, Люция сеңлем, һәрхәлдә, синең кебек кергән бер кешегә котырган эттәй ташланмыйбыз, бүтән түрәләрнең ястыгы булып түшәлмибез! - Аһ, аһ, кем түшәк, кем ястык? - Кем-кем, мин кем дигәннең үзе - ике күзе! - Зәмбилә ханым да кызды. - Үзегез шулай гына булсагыз да, Вафин сезне белә, борыныгыз белән болыт сөзеп йөрсәгез дә, ул бишегезне бер җепкә тезә... - Аһ, аһ, апакай, авызыңны үлчәп ач! - Синнән сорамыйлар! - Сорарсыз! Телең озынаеп китсә, кыскартырбыз! - Бахыр Балерина! Почта мөдире корт чаккандай сикереп торды, участок больницасы мөдире ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Әнвәр Рәшидә җиңгәсенә керде. Нурания белән, гадәттәгечә, шаярып сөйләште. - Ничек, сеңелкәем, сәлам-хат ташыйсыңмы? - Ташыйм шул! - Кешегә сәлам ташып, үзең дә егетләр турында күп уйлама, башың авыртыр. - Нәрсә? - Нурания чәчрәп китте. - Мин сине үз итеп әйтәм... - Мин бала-чагамыни? - Абай бул, сеңлем! - Гыйлемханны әйтәсеңме? - Илдә егет бетмәгән... - Ярый, Әнвәр абый, анысы минем проблема... - Миеңә кан саумасын, диюем генә, сеңлем. Ә Гыйлемханны уйлама, бу яхшыга түгел! Нурания яраткан абыйсын үпкәләтмәс өчен генә, телен тешләп, иңбашын сикертеп куйды. Ул шулай, абыйсы әйткәнчә, бөтен мәсьәләләрне дә җиңел генә хәл итсә икән... Юк шул, башы тубалдай булды. Гыйлемхан, аның аркасында бантын ярып, больницада ята, ул ни эшләргә тиеш? Кул селтәргәме, кешегә төкерергәме? Ә нигә бөтенесе дә кысыла? Бөтенесе дә аны ничек яшәргә өйрәтә... Кемне яратырга, кемне яратмаска боера! Әнисе, Яңыл әбисе... Әнвәр абыйсы да, Зәмбилә җиңгәсе дә каршы... Бөтенесе дә акыл өйрәтә, Гыйлемханны яратмый. Алар үзләренә-үзләре хуҗа түгелме, үзләре өчен үзләре җавап бирә алмыймы? һәркем бу җирдә үз тормышын үзе кора, үз язмышын үзе яза түгелме? Нурания, ашлы су чиләген күтәреп, лапаска юнәлде. Нигәдер бу мәлдә Әнвәр абыйсы күзеннән ераккарак качасы килде. Иә тагын сүз чыгар, тагы сүзгә килер туганнар... Әнвәр эче пошканын Рәшидә җиңгәсеннән яшермәде. - Шул Бурны, төрмәгә тыгасы урынга, Император түрә итә! - Сөйләмә дә инде, энем... - Хатын кул селтәде. - Ул этләр белән нишләргә? Хокуклары үз кулларында, ни эшләсәләр дә дөрес! - Җиңги, алайса, Бур артында Император үзе тора! - Шулайдыр. - Хатын битараф сөйләште. - Прокурорда булдыңмы, энем? - Кеше ышанмаслык сүзләр сөйләп тора, җиңги, ул бу юлы... - Әнвәр сүзләрен йотты. - "Эш"не ябабыз, Әхмәтхан Дәүләтхановка булган шигебез акланмады, Ибраев, аттан егылып, үзе суга тончыгып үлгәнгә охшаган, ди... - Ходаем... - Имеш, берәү дә аңа кул күтәрмәгән... - Ә экспертизалары? - Экспертиза да шул турыда сөйли, ди Карамов. Кинәт кенә йөз дә сиксән градуска борылган да куйган... - Хәзер берәүгә дә ышаныч калмады... - Хатын төссез карашларын билгесезлеккә төбәде. - Мин яңадан гариза яздым, яңадан тикшерүләрен таләп иттем... - Ни барып чыгар икән ул "эш" белән? - Хатын көйсезләнде. - Бу дөньяда гаделлек бармы икән ул? Тамчы гына булса да хаклык бармы? Фазылетдин дә аны эзләде, тик таба алмады - гомер буе шуны талкыды. Ул дөреслек дигәнең сүздә генә микән, әкиятләрдә генәме, ә бу дөньялыкта ялган гынамы, законы шул ялганны яшерү, кешеләр күзен каплау өчен генәме? - Җиңги, барыбер очына чыгарбыз! - Яшь кеше җанланып китте. - Ничек? - Хатын ачыргаланды. Энекәш белән тол хатын сүзсез утырды. Бу дөньяның бер тынгысы юк, әйтерсең бер яме калмаган. Бу җирдә яшәүнең бер кызыгы юк, бөтенесе дә буш мичкә шалтыравы, буш барабаннар кагу, максатлар югалган, өметләр сүнгән, кылычлар сынган. Нәрсәгәдер ымсыну да, нәрсәнедер даулау да файдасыз, бөтен бу җәзалар, күз яше - сукыр бер тиен, барыбер җирдә яшәүдән бер фәтва юк, чабудан, көрәшүдән... Тормыш - тозак, дөнья тынгысыз, кешеләр өметсез, бәндәләр берсен-берсе бүре кебек өзгәләргә әзер, яшәүнең кадере, гомернең кыйммәте, тормышның мәгънәсе юк. Бәндә монысын әллә ни уйламый; шулай мәгънәсез көе, берни турында баш ватмый гомер сөрүен беләме? Мәгънәсез бу тормышка, бу котсыз булмышка үзең мәгънә сал, кеше, үзең котлы ит аны! Бәндә, әйдә, бөл ай да буталчык тормышны катлауландырма! Бәндә, син тагы бер гади генә бөҗәк әсәртәсе инде: яшәргә тугач яшисең, ә нигә икәнлеген уйламыйсың. Адәм шул ук заттан: бантка җан ияләре кебек уйсыз яши, ашый, эчә, йоклый... Шул аның көне! Шул ул тормыш! Шулмы кешечә яшәү, кешечә кылану? Әнвәр белән тол хатынның гүя максатларын юк иттеләр, кылычларын тартып алдылар - алар чарасыз калды. - Шуннан, энекәш, - диде хатын ахырда, - син ничек аның очына чыгарга, Әхмәтханны ничегрәк фаш итәргә уйлыйсың? Егет ык-мык килде. - Императорны тәхетеннән бәреп төшерергә кирәк, җиңги! - Ничек? - Рәшидә җанланып киткәндәй булды. - Император Вафин, Бур Әхмәтхан, Хөснуллиннар - шулар өере колхозны талый! - Әнвәр кызу-кызу сөйләде. - Фазылетдин абыем сөйләгән "җиде ат" тарихы, келәттән ашлык озату, камыт сату... - Завхоз Тәүфыйк бухгалтерия кешеләренә, түрәләргә тун ташый... Аларның һәрберсе мең ярым тора - каян килгән ул акча? Колхозны савым сыеры иттеләр! - Шуны казып чыгарырга кирәк! - диде яшь кеше. - Кем? - Мин! - Син? Миннән дә, синнән дә булмый! - Рәшидә кырт кисте. - Шәмгул абый! - Улмы? - Рәшидә икеләнде. - Ул булдыра ала... - Мин аңа барам... - Тыңлар микән? Әнвәр белән Рәшидә өйгә Нурания кергәнен дә шәйләмәде; соңгы сүзләрен кыз да ишетте, тик ишетмәмешкә салышты. VIII Бу котсыз көн һич бетмәс кебек. Рәшидә, тәкате корып, барлык эшенә кул селтәде дә бурлар ягына юнәлде. Тач-точ басып бара, гомердә кыланмаганны кылана. Бур эштән кайтып килә иде. - Әхмәтхан! - Әү?.. - Ир чакырылмаган кунакка акаеп карады. Чакырылмаган кунак кынамы, бу затның гомер-гомергә бусагасына басканы юк, гел читкә качты, ир кешене мәңге ят итте. - Әхмәтхан! - Ишетәм, Рәшидә, нигә бөтен урамга кычкырасың? Әйдә, керик, болай аягөсте, Мәүсифа да өйдә... Йомышың бармы? - Ир салпы ягына салам кыстырырга, ачулы хатынның күңелен йомшартырга тырышты. - Өйгә кереп, чәйләп утырыр вакыт түгел, Әхмәтхан... - Хатынның тыны кысылды. - Мин шуны гына сорашырга килдем... - Ул, сулышын тигезләп, ян-якка алан-йолан каранды. - Ярый, берүзең генә очрадың, куан. - Йә! - Йә, имеш, нигә милициягә заявить итмисең? - Нәрсә? - Ир авызын ачты, күзләрен йомды. - Нәрсә ишетәсең, шул! - Хатын сүзләрен йөзенә бәреп әйтте. - Аңламаган булып кыланма, минем алда инде. Сине кырык чакрымнан күрәм... - Син нәрсә турында? - Бурның күзләре зураебрак китте, тыны буылды. Ә хатын зәһәрләнде. - Белмәмешкә салышма! - Нәрсә? - Нәрсә, имеш, кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәр! - Син нәрсә сөйлисең, Рәшидә? - Ирнең йөзе алсуланды. - һаман кылана, һаман койрыкны яшерә. Башта уйлыйлар иде аны, башта чамалыйлар! Хәзер, эш узгач, чигенмә, бар да милициягә сөйлә, син ир кеше лә, курку белмисең, кемнең дә җанын ала аласың, куш йөрәк! Бар да әйт, мин, диген, мин үтердем Фазылетдинне, диген! Ир булгач, бүрек кигәч... - Рәшидә, син саташасыңмы? - Әхмәтхан агарынды. - Саташам, ә син күзгә ком сипмә, ир башың белән койрыкны сыртка салып маташма, бар да әйт, мин, диген... - Син акылдан язгансың, хатын!.. - Ир ярсыды. - Әйе, акылдан язар чиккә җитеп киләм! Син шулай итәсең, Газраил! - Ча-ма-лап! - Бур еландай ысылдады. - Мин чамадан үткән инде, Әхмәтхан, йөзеңә карый алмыйм, хәшәрәт, нигә үтердең Фазылетдинне? - Мин аңа тимәдем, Рәшидә, билләһи! - Газраил генә түгел, Иблис тә икәнсең! Кулың берне эшли, телең икенчене сөйли... Хәшәрәт! - Рә-ши-дә! - ...Уеңда өченче нәрсә! - Рәшидә, мин берни дә аңламыйм! - Ир ачыргаланып кычкырды. - Мин көтәм, син һаман чыдам, Әхмәтхан! - Хатын ясканды. - Син барасың, заявить итәсең: мин Фазылетдиннең җанын алдым дип. Син! Син бит ул!!! Ә мин көтәм, мин түзем, Әхмәтхан, кара! Шашкан хатын кулларын болгады, әйе, янап та маташты, ир урыныннан кузгалды. - Рәшидә!.. - Әйтмә миңа, эндәшмә миңа Рәшидә дип, син - Иблис, син үзеңә-үзең хөкем чыгардың: милициягә барасың, барысын да сөйлисең... Кулың белән эшләгәнне... - Ха! - Ир мыскыллы елмайды. - Алайса, мин үзем киләм сиңа, үзем җаныңны алам, бел! Бел, мин Әнвәр кебек прокуратура юлын таптамаячакмын, ә... Фазылетдиннең башын син бордың, мин синең башыңа җитәм, ишетсен колагың! - Хатын алга омтылып куйгандай итте. - Мин көтәм, Әхмәтхан, мин чыдам! Бүтән сүз әйтмәде хатын, җавап та көтеп тормады, кырт кына борылды да капкага таба атлады. Ай күрде, болытмы, җилме алды бу хәерсез кунакны. Ир һаман баскан урынында баганадай катып торды. Кем шундый пәһлеванны җиргә баганадай какты, кем шундый колгадай багананы берүзе җиргә "эһ" дигәнче кадап китте. IX Баштарак исәп-хисап өстәле бухгалтеры Шәмгул завхоз Тәүфыйк китергән нарядларны җиңел генә үткәреп җибәрә иде, хәзер юк-барга бәйләнгән кебек. Әллә өлкән бухгалтердан төшерелгәненә җаны көя, Императорга ачуы кабара. Кемкем, ул завхоз белән Императорның бер сүздә булуын, завхоз артында Императорның үзе торуын белә бит. -Тәк-тәк... Такс-макс, икс-микс, - дип, үзалдына сөйләнеп утырды Мәзәк Шәмгул, завхоз китергән нарядларга күз йөгертеп. -Такс-макс, тыруу! Гайнетдинов, тәк, Гайнетдинов. Арткы урамда тора, но ул төрмәдән кайтып нинди канау казып йөрсен? "Суүткәргеч торба салу өчен казылган чокырда эшләгән Гайнетдиновка 877 сум акча тиеш!" Такс-макс. Мәзәк Шәмгул җәһәт кенә завхозны чакыртып алды. - Гайнетдинов Вәли төрмәдән кайтканмы әллә, Тәүфыйк? Завхоз сүзнең ни турында барганын аңламыйчарак торды. - Гайнетдиновны әйтәм... - Ә-ә, - дип сузды завхоз, шуннан кул селтәде. - Ярый, Шәмгул абый, үткәр инде шуны... - Такс-макс, икс-микс, мин үткәрермен дә аны, ә соңыннан... - Мәзәк Шәмгул, баш бармагын бөгеп, колак артына ымлады. Завхоз Тәүфыйк үгездәй итләч җилкәсен кашып торуын белде. - Такс-макс, завхоз иптәш, мин үткәрермен аны, үткәрермен, может югары да үткәреп җибәрермен! - Мәзәк бу юлы баш бармагын һавага төртте. Завхоз Тәүфыйк һаман берни дә аңламаган кеше сымак кыланды. - Такс-макс, завхоз иптәш, учти! Завхоз Тәүфыйк һаман урынында таптанды. - Мин моны Вафинга җиткерермен! - Җиткер, җиткер, белеп торсын бухгалтерның законсыз эш эшләгәнен. - Ярар! - Завхоз китә башлаган иде, Мәзәк Шәмгул туктатты . - Тәүфыйк туган, күптән әйтергә дип йөри идем... Теге төлке тун турында әйтәм. Миңзадә киленгә бигрәк кыска тун эләкте бит! - Мәзәк Шәмгул җитди, завхоз Тәүфыйк аптырап катып калган. - Шунда тагы да берәр эт атсаң, киленгә дә озынрагы эләгер иде... Завхоз авызын ачкан, Шәмгул җитди, бухгалтерия хатыннары егыла-егыла көлә. - Ә-ә, - дигән булды Мәзәк тә елмаеп, - аңлап алдылар шельмалар. Ә син, Тәүфыйк, һаман төшенмисең... Миңзадә киленне бүтәннәрдән ким-хур иттең... - Ярар, киленеңә үкенеч белдерүеңне җиткерермен. - Ахырда завхоз да көлде. - Җиткер, җиткер, Шәмгул абый нык кайгыра, диген. Булгач-булгач, аны Хөснуллин хатыныкыдай тун кияләр! - Әй, Шәмгул абый, сез әйтерсез инде... - Баш бухгалтер юантык Тәгъзимә нык үпкәләде. Завхоз Тәүфыйк Мәзәк Шәмгул сүзләрен Императорның үзенә җиткерим дип керсә, колхоз рәисе урынында юк. Ул мастерскойга китте, дип торалар. Вафин, чынлап та, бу вакытта мастерскойга карап җилдерә иде. Комбайннарны ремонтлау графигы кыса, бу көнгә бөтенесе дә әзер булырга, райкомга күптән уңай мәгълүматлар җиткерелергә тиеш! Рәис мастерской мөдиреннән риза түгел, болай тиктомалдан бәйләнә дә алмый Капитанга, тегене бик яратып та бетерми. Капитан өлкән яшьтә, абруйлы ветеран, гомер буе техника арасында, "Почет билгесе" ордены бар. Беренче карашка эшен җиренә җиткереп, үзенә тиешне үтәп йөри кебек, тик рәис аннан канәгать түгел. Әллә картайды^ әллә кул астында эшләүчеләргә таләпчәнлеге җитми. "Йомшак, йомшак, - дип кабатлый Вафин үзалдына, - либерал, улы Әнвәр шикелле артык либерал: кешегә яхшы булып кылана. Имеш, үз кул астындагыларны җылы сүз белән эшләтә". Император, конторага кагылмыйча, туры гаражга укталды, күңеле сизде, ахрысы. Өйрәтелгән эт кебек, туры эчкечеләр өстенә барып чыкты. Тегеләр түгәрәк ясап утырышкан, күңелле дә, тавышлары да көр. - Ә-ә, Император! Уртага рәхим ит!.. - дип кенә әйтергә өлгерде Такылдык һидият, түмәре-ние белән покрышкалар арасына барып та төште. Шешәдәшләре дә берни дә аңламый калды, батып барган пароходтан качкан күселәр шикелле, ян-якка сибелештеләр, ә Такылдык канаган иренен учы белән каплап маташты. - Көпә-көндез, тапканнар урын! - Император бүтән сүз катмады, корбанын эзәрлекләгән ерткычтай ялт-йолт каранды да ишектә юк булды. Туры конторага атлады. Ап-ак чәчле озын чандыр Капитан Ймператорны күрү белән аягүрә басты. Хәрби кеше. Ә рәис үзенчә юрады: Капитан әйтерсең лә, гаебен танып, җәзасын алдан көтеп тора! - Бардак монда! Гаражда эчәләр, кайда механик? - Механик отпускада бит, Вафин иптәш... - Карт кавалерист командир алдында аягүрә торды. - Чыксын эшкә, булмый болай. Әйт, бүгеннән үк ул МТМ мөдире! Кеше тапканчы ике эшне берьюлы башкарыр... - Ә мин? - дип авызын ачты ак башлы Капитан, йөзе агарып, күзләре ал арып китте. - Син? Эш бармый, эшне оештыра белмисең... - Егерме ел мастерскойда! - Егерме елмы, утызмы, әнә мастерскойда бар дак, эчү оештырганнар ... - Кайда? - Капитанның күзләре тәгәрәде. - Кайда? Еаражда. Эшне тапшыр да бригадка чык... йә АВМга барырсың. Витамин оны җитештерүне юлга салырга кирәк. Капитан эчкән булса, "Есть!" дип честь биргән булыр иде, хәзер күзләрен тутырып карап торды. Вафин "Волга"сына утырды да чөгендерчеләр янына җилдерде. Әй буендагы аланда мәктәп укучылары чөгендер сирәкли. Ерактан күбәләкләр кебек кенә булып күренәләр, ал-ял белмиләр, баш күтәрмиләр. Мәктәп - колхозның зур ярдәмчесе. Көзен бәрәңгене, чөгендерне шул балалар җыеп ала. Әле алар тырыш, олылар өйдә ятса да, балалар кырмыска кебек эшлиләр... "Үзләренә дә чак кына өлеш чыгарырга иде", - дип уйлап алды колхоз рәисе. Акча - зур көч, кешене акча эшләтергә тиеш. Халыкта "коры кашык авыз ерта" дигән әйтем бар. Вафин кайчаннан бирле колхозчыларына районда иң югары эш хакы түләргә хыяллана. Ул чакта эшкә бригадир чыбыркысы кумас, колхоз өмәдәге кебек эленке-салынкы эшләгәнне көтеп тормас иде. Император җыелышларда үгет-нәсихәт сөйләмәс, ә акча эшләтер, акча үзе йөгертер иде. Шул көн киләчәк колхозга. Рәис чөгендер басуыннан туры дуңгыз фермасына чыкты, авмчылар янына килеп туктаганда, төш якынлашкан иде, шулай да төзүчеләр урыннарында. Завхоз да, баш агроном да шунда. Калын җилкәле завхоз авыз ачарга өлгермәде, ЕГмператор сүзен бүлде: - Келәттән моторларны китердегезме? - Төштән соң!.. - Е1игә сузасыз, мин иртүк урнаштырыгыз дигән идем... - ЕГмператор кыза барды. - Завхоз үзе тәртип белмәгәч, бүтәннәргә ни сан... Көннәр аяз торганда АВМны эшләтеп җибәрергә, грануллар эшли башларга кирәк - тагы күпме сузарга була? Завхоз, чебен бимазалаган малдай, бантын чайкады. - Хәзер үк китерегез моторны, кладовгцик Хәмит кайтып киткәнче үк! - Вафин өзмәде дә, куймады да. - Төштән соң! Юк, иртәгә иртүк АВМны җибәреп карыйсыз! Казый абый, ишетәсеңме? - Ул АВМ коручыларның башлыгына мөрәҗәгать итте. АВМ Кал атау итәгендә, ындыр табагы читендә утыра. Яхшы калайдан төзеделәр. Райком АВМнар белән мавыгып китте, хәзер бөтен җирдә шуны коралар. Янәсе, һәр баш малга ундүрт берәмлек азык әзерләнергә тиеш! Витамин оны терлекчелекне алга җибәрәчәк! Вафин үзе моңа бик үк ышанып та җитми. Белә, күп кампанияләрне баштан үткәрделәр, ә файдасы... Шулай да райком кушканга, партия карарына каршы бара алмый. Белә, каршы барсаң, бетте баш, калды муен тырпаеп. Ә хәзергә бантны сакларга кирәк. Үзалдына сөйләнсә дә, кеше алдында тынын чыгармый, райкомның һәр кушканын җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Югарыдагылар белән сатулашып берәүнең дә эш чыгарганы юк әле. Ә иелгән бантны кылыч кисми, шулай озак яшәргә мөмкин. Өенә кайтып кыздырылган корбан балыгы ашагач, пожарка янындагы төзелешкә менде. Халыкта аны "Әрмәнтрестстрой" дип тә җибәрәләр. Вафин өчен моның әллә ни әһәмияте дә юк. Исемендә түгел эш, ә җисемендә... Шул әрмән төзүчеләре белән нигә бәйләнгән көнгә төшкән чаклары да булды. Кайчан башланды соң әле шул "Әрмәнтрестстрой"? Иң башта төзүчеләр бригадиры берүзе генә кабинетына килеп керде дә өр-яңа йөзлекләрне сузды. - Здешь тышаса! - диде Саркисян, бернинди тартынусыз-нисез. "Түш кесәгә салалар аны" дип өйрәтте соңрак дөньяны аркылыга-буйга гизеп чыккан аферист. Аны Император төзәтте: - Түш кесәгә түгел, ә сейфка салалар! - Сейф ачкычын шартлатып борды да канәгать елмайды Вафин. Дөньяны әйләнеп чыккан Саркисян тагы да кычкырыбрак, рәистән дә уздырыбрак көлде. Шулай ун-унбиш минут кинәнешеп-көлешеп утырды хуҗа белән кунак. - Либлю понатливых людей, - дип дәвам итте Саркисян. - У меня армянское шампанское, выйдем на шашлык? - Ә договор? - Либлю понатливых людей! - Саркисян тагы рәхәтләнеп көлде, идарә түшәмнәре селкенеп торды. Унике меңгә тавык фермасы салырга килешү төзеделәр. Әлбәттә, колхоз уңмады бу Саркисяннардан. Тавык фермасы дүрт елдан җимерелә башлады: түбәсеннән гел ком коелып торды, кошчылар: "Әрмәннәр тавык-чебешкә ком кирәген алдан белеп эшләгән", - дип көлеште. Хәзер шул тавык фермасы әрмәннәргә һәйкәл кебек кукраеп утыра, ерактан күзгә ташлана. Әлбәттә, бу еллар эчендә колхозда кошчылык тармагы бетерелде, үз-үзен акламый дигән карарга килделәр колхозчылар, районда да каршы килүче булмады. Менә тавык сарае һаман тора - күз көеге! Вафинның шуның яныннан узган саен йөрәге сызлап куя. Саркисяннар тишек көймәгә утыртты аны. Утыртты! Ләкин башы бер богауга тыгылгач, Император иске дуслардан баш тарта аламы? Саркисян узган ел тагы килеп килешү төзеп китте, тагы Императорга өлешен алдан тамызды. Алар килешү төзи белә шул, ә документны кулга эләктергәч, сине авызлыклагандай кылана, дилбегәне тегеләй дә, болай да каера. Вафин ашлама саклагыч белән дә шул хәл кабатланмасын дип курка, еш кына төзелешкә үзе сугыла, ә завхозы аннан кайтып та керми. Төзелешкә илткән юлда колхоз рәисенең игътибарын келәттәге мәхшәр җәлеп итте. "Анда нинди сабантуй тагы?" дигән уй үтте Император башыннан, шоферына шул якка ымлады. - Ни бар? - диде, завхозны күреп, бүтәннәр белән исәнләшеп тә тормады Император. - Кладовтцик Кутузов юк, келәтне ачтыра алмыйбыз, теге моторчикларны монда куйган идек бит... - Йә... - Исерек, ахрысы, чукынмыш Кутузов карт, ике тапкыр кеше җибәрдем... - Завхоз Тәүфыйк кызарды-бүртенде. - Баядан бирле шуны ачтыра, моторларны ала алмадыгызмы? - Нинди гадәт, нинди кеше ул? Көпә-көндез эчеп ята! Әпшәннәр генә шулай итә ала! - Император чарасыздан колачын җәйде. - Кладовтцикны, Хәмит картны, бүген үк алмаштыр, кешесен тап! Әнә Капитанга әйт! Бу - анархия, бу - разгильдяйство! Вафин, үзе карап торып моторларны төятмичә, келәттән чыкмады, күп вакытын әрәм итте. Кладовтцик Хәмит урынына хатыны килде, утлы күмергә баскан песи кебек йөгерә, завхоз Тәүфыйк аның артыннан калмый... Император тегеләрне күзләре белән ашый, карашы белән камчылый... Бөтен колхозга берүзе каравылчы! Ал-ял белми, үзе дә тынгы күрми, башкаларга да күрсәтми. Ат лама саклагычка соңлап кына барып җитте. Саркисян да Шидәледән кайтып төште, рәисне генә көткән диярсең. Дуслар кочаклашып күреште. - Либлю понатливых людей, я тебе, брат, Арарат подарю, придешь в Армению? - Саркисянның теле телгә йокмый, шат, юмарт, әнә бит бөтен тавын тулысы белән башкорт түрәсенә бүләк итәргә әзер. - Наш Арарат - белоснежное золото, онтен-ошен дорого стоит, но я тебе уступлю, моему первому другу, как... Аха, Абдулле! - Саркисян рәисне кочагыннан ычкындырмый. Ашлама саклагычны урап чыктылар, Саркисян һәр ташны сыйпап карый, ничек сылануын, измәнең нинди микъдарда әзерләнүен җентекләп аңлата. Теге тавык фермасын да хәтерли. Нык үкенә бүген бригадир. Анда, Саркисян раславынча, икенче бригада эшләгән, хәзер алар таркалган, ә ашлама саклагычтагылар исә башка команда, намуслы төзүчеләр. Алар Ереванда Матендарян сараен салуда катнашкан. Анда бөтен Әрмәнстаннан осталар сайлап алынган! һәрхәлдә, синең ашлама саклагычыңны гына төзеп куя инде алар. Император канәгать булды. Машинасына утырырга җыенган иде, төзүчеләр бригадиры чыраен сытты. - Ми друзей уважаем һәм буш кул белән җибәрмибез... Төзүчеләр яшәгән алачыкка керсәләр, алагаем табын әзерләнгән. Өстәлләр сыйдан сыгыла, күпне күргән Императорның да күзе маңгаена сикерде. Ни генә юк табында: ул алма, ул хөрмә, йөземе хәзер генә пешеп килеп утырган каршыңа. Гранаты эреп, согы ага хәзер, бар бокалларга диңгез суы төсендәге затлы шәраб салынган. Ул апельсин, банан, абрикосы, ананасы хакында әйтеп тә торасы юк, җаның ни тели, шуны авыз ит, тик баш тартма, олы булма аштан, кунак! Әнә бавырсагы да бар хәтта, балы да шунда... Әллә ничә төрле шешәдә әллә ничә төрле эчемлек... Кунак сыйдан түгел, сыйның исеннән, төсеннән исерде, кунак сый тәменнән түгел, хуҗа сүзеннән тук булды. Башы әйләнде, дөньясы онытылды. Император, утырыгыз, әйдә, чак кына ял итегез - сезнең аңа хакыгыз бар! Әйтеп бетергесез мәшәкать, ыгы-зыгы бәндәне бетерә, әйе, сезгә, батырга да ял кирәк! - Рәхим ит, начальник! - Рәхмәт! - Түрә дә сокланудан бүтән сүз тапмады, теле көрмәкләнә, күзләре камаша. Татлы сыйдан кәефе күтәрелеп, дөнья мәшәкате, вак-төяге онытылгандай булса да, Вафин кайтышлый идарәгә сугылырга булды. Почта бүлеге мөдире Балерина Люция юлына аркылы төште. Елый: "Зинһар, Вафин абый, якла, ялганнан арала, усал телләрдән сакла", - ди. Император яшь хатынга, кабинетына кереп, хәлен җайлап аңлатырга кушты. Шоферын, озакласам-нитсәм дип, рәис төзелештән үк кайтарып җибәргән иде. Почта бүлеге мөдире Люция артыннан ук килеп керде. - Яклагыз, Вафин абый, яман адәмнәрдән, нахак сүздән аралагыз! - дип ялварды сылу хатын, күз яшьләрен коеп. - Ни булды, чибәркәй? - Сез шулай дисез дә ул, Вафин абый, явызлар аңламый, почта белән колхозның килешеп эшләвеннән көнләшә, безнең, ике башлыкның арасына чөй кагарга маташа! - Елады, ялварды, тыйлыкмады яшь чибәркәй. - Кемнәр? - Император балавыз сыгучыга ышанырга да, ышанмаска да белмәде, көтте. - Вафин... абыйкаем! Ара-ла-гыз! - Люция таза гәүдәле Император беләгенә сыгылып төште. Император шундук иркәләп кочаклады, чәчләрен сыпырды, җилкәсеннән яратып сөйде. Гүя елак кыз алтын тарагын югалткан, ә әтисе юатып - Ни булды, чибәркәй, алай бик бетеренмә! - Ничек бетеренмисең, Вафин абый, явызлар... Шунда Император сылу хатынның яшьле иреннәрен тапты, кандагы шәраб үзенекен итте, ул ярсыганнан-ярсытты, күкрәктәге йөрәкне дулатты. Яшь хатын карышмады, киресенчә, шуны гына көткәндәй, иргә отыры сыенды, отыры ияләште . - Вафин абый, явызлар мине синең сөяркәң дигән була... - Еламсырады гына атайның баласы, күз яше түкте генә. - Имеш, мин... Ир тагы суырып-суырып үпте яшьле иреннәрне, яшь хатынның юка тәне дерелдәде, ул әллә нинди ярсу, әллә нинди утта яна, иргә тартыла бара иде, гүя ярлыкау эзли... Көчле кеше, бөек кеше, яклаш, атай, арала! Ир иркә-елак хатынны тагы да ныграк кысты. Хатынның тәне тиз арада камырдай изелеп төште, шул арада калтыраудан туктады; "аһ" дип кенә өлгерде елак хатынның яшьле иреннәре, инде күктә йолдызлар сүнде, җирдә хәрәкәт тынды, сулышлар өзелде... Хатын таныш диванда җәелеп-ирәеп ятты, ир ни тели, шуны эшләде бу тиз арада сарылган зат белән, әй рәхәтләнде, әй кинәнде... Икесе дә тигез сулыш ала, бары ара-тирә генә сөенечтәнме, ләззәт кичерүеннәнме "аһ", "аһ" дип куя иде хатын. Император сусавы басылганчы әвәләде елак сылуны, тегесе онытылды, күзләрен йомды, ис-хушын җуйды. Әрмән дуслар сыеннан туенса, елак дусты назыннан сусавы басылды комсыз ирнең, инде кикереп, җиңеләеп рәхәтләнеп ятты. Иркә дусты да озын көннән, күп мәшәкатьләрдән соң, ниһаять, онытылып йоклап китте. Инде көтүе бәхет булып кайтты үзенә, инде әрнүе онытылды, горурлыгы ризалатылды. Ул үчен алды явызлардан, бөек кешесе күз яшен сыпырды һәм тагы үзенә иш итте! Ничәнче тапкыр аны коткарды, сөяркә дигән гаепләүләрне юкка чыгарды, сөекле дигән баскычка күтәрде. Бөек кеше аны ярата, ул аны үзенә тиң итә, ташларга җыенмый! Бөек кеше барында гайбәтең дә чүп кенә, гөнаһың да гөнаһ түгел, юк! Хафаларың кул белән сыпырып алгандай, мәшәкатьләрең беленми! Бөек кеше белән берәүдән дә курыкмыйсың, аяк терәп сөйләшәсең; тупас кылансаң да гафу ителә, кара халык белән исәпләшмәсәң дә, аңгырасына акырсаң да була! Назлануны тагы кабатладылар, ләззәтне тагы яңарттылар. Балерина Люция иң соңында гына, сусавы басылып, ташкын хисләре басылгач кына, үзендә ышаныч арткач, җитди сүзгә күчте. - Теге явыз доктор хатын мине синең ястыгың дип атады әле... - Судка бир! - Чынлап та! - Балерина бу фикерне элеп алды. - Чынлап та! - Бантка телен тыяр, итәген җыяр... - Бик эре бит ул врач халкы! Белеменә масая... - Балерина иренен кыйшайтты. - Судка бир, дим бит!.. - Бирәм! - Әгәр... Тукта, Люциякәем, әгәр парткомга жалу язып бирсәң?.. Күмәкләп тикшерербез, мин - партком әгъзасы, Зәмбилә Ибраева да! Минем исемне дә яз, курыкма! Бу яла ягу бит! - Яла! - Яз! - Чынлап та! - Яз! - Хәзер үкме? - Яз! Елак чибәркәй рәис кабинетында ук, таныш диванда утырган килеш, участок больницасы мөдире өстеннән парткомга жалу язды. Печән өсте җитте. Авыл өчен дә, колхоз өчен дә олы сынау. Кешеләр кышлыкка берничә чана печән юнәтеп калыйм дип тырышса, бер баш сыерымны ничек тә ач итми асрап кыш чыгарырмын әле дип өметләнсә, колхозда йөзмең башка ничек җиткерербез дип кайгыралар. Рәис тә, бригадир да ары сугыла, бире бәрелә, шулай җәй буена, печәннәр чабылып, текә дә, купшы да, мәһабәт тә эскертләр калыкканчы... "Эпптән" колхозы, гадәтенчә, саз аръягы Озынталда чаба. Чын Озынтал нәкъ шушыннан, олы саз аръягыннан башлана да инде! Сазлык аша әллә ничә токын, әллә ничә сырт... Кеше аягы басмаган җирләр... Шунда, теләсәң, көтү-көтү мал яшереп була... Үлән ат дугасыннан, ә һава... сулап туйгысыз... Теләсәң, шунда ун колхозның малын биклә... Озынталда печән каерып алгысыз, тик шул төпкелләргә барып җитүе генә бер бәла: техника үтә алмый, колхозчылар - яше-карты, ире-хатыны - кул чалгысына тотынырга мәҗбүр. Алай да газап: кешеләр шунда барып җитә алмый, чабып кайтсалар, җыеп ала алмый тилмерәләр. Озынтал үләне калын, киптереп алырмын димә - дымлы җирләр, ә сазлы төбәк үзе болытларны тарта, көчләп-шаулатып яңгырлар яудыра... Әйләнгән саен яңгыр, борылып өлгермисең - давыл. Колхозчылар быел да каңгырады: чабам дигән җирләренә бара алмыйлар, барып җитеп чабып та куялар, тик җыя алмый калдыралар. Вафин ал-ял белми: үзенә дә, бригадирына да тынгы юк, әйләнгән саен өмә оештыралар, тугайларда казан асалар, симез тәкәләрне суялар. Күңелле өмәләр, чыр-чу килү, җырмоң бу мәлдә Озынталны тутыра. Бер генә мизгел күңелле чаклар булып ала Озынталда да... Завхоз Тәүфыйк печән өмәләренә бик үк катышып та, кысылып та тормый, ул күбрәк колхоздагы төзелешләр өчен җавап бирә... Шулай да, гадәт буенча, көн дә иртән-иртүк идарәгә кереп Императорга дөнья хәлләрен җиткерә, империянең тын алыптын тойдыра... Бер ул җиде кат җир астында елан күшәгәнен дә күрә, бер ул бөтен мәгълүматларга да ия, авылдагы бар гайбәтне дә җыя. - Зәмбилә Ибраева һаман туктамый. Көн дә үзе килә, - дип җиткерде бу юлы завхоз. - Тагын, Хөснуллиннарда кунак бар, Сәлахның балдызы килгән... - Чибәр микән? - Вафин болай гына сүз кушты. - Юантыктан шәбрәк. Капитан кичә тагы салып алган иде, сиздермәскә тырыптып йөрде. - Шул төс аларга! - Император башын артка ташлап утырды. - Улын эшкә алдым - рәхмәт юк, килене - больницада башлык, җылы сүз кая?.. Тәгәрмәчкә таяк тыгарга аларны куш! Ичмасам, картлач аяк астында буталмас. Капитан, мастерской мөдирлегеннән алынгач, бөтенләй эчкечегә сабышты. Хатыны Яңыл әйтеп карый... - Әйтмә миңа, авызымны томалама... Үзгәрде хәзер картлач, элекме... Эчте Капитан, бәйрәмнәрдә "мин кавалерист" дип күкрәк төйде, ә өйдә мәче кебек: авызыннан сүзе чыкмый, Яңылга да тырнак очы белән дә тигәне юк... Әнвәр улын өнәп бетерми, ә хатынына табына... Урамда тәртипсезләнә, түш төя, күлмәк ерта, ә өйдә мәче кебек. Хәзер... - Мин - капитан, нимесне кырдым, сез... Ибрай зимагур токымы! - Ибрайлар сиңа нишләгән? - Тыйнак та түзми. - Ибрайлар дөньяны бутаган, - менә нишләгән, зимагур Ибрайлар, бәлшәвик Хәкимнәр, коммунист Фазылетдиннәр кеше тормышына кысылган! - Тагы кая барып җитте бу! - Тыйнак хатын ярсыды. Ире теге вакытта аерылышырга уйлагандагы кешегә әверелдеме? - Мәрхүмнәрнең ләхетен нигә кузгатасың, үлгән Фазылетдин энем сиңа тияме? - Ә, Фазылетдин каениш... - Капитан сузды. - Фазылетдин каенишнең этлеге билгеле... - Капитан имән бармагы белән һавага төртеп күрсәтте. - Беләсеңме, Фазылетдин демагогның авызын томалауда, тс-с... минем дә өлеш бар! - Ничек? - Хатын чәчрәде. - Болай... - Капитан, берни булмагандай, шулай тиеш кебек тезеп сөйләп китте. - Бер җыелыштан Әхмәтхан дус белән чыктык. Понятно, җыелыш буе Фазылетдин нотык сатты, понятно, кәеф юк, тамак кипкән, Фазылетдин сүзләреннән баш тубал булган... "Нишләтергә бу Фазылетдинне?" - димәсенме шунда бригадир, җаны көеп. "Канны суыра бит..." "Да", - дим, мыекны бармакка урап. "Канга тоз сибә генә, түземлекне сыный, җанны каралта... Чигенә килеп җиттем!" Шулай ди Әхмәтхан дус. Мин шунда тоттым да: "Авызын томала шуның", - дидем. "Авызын томаларга" - шул иде бер белгән сүзем... Шуннан теге: "Ничек?" - ди. Мәйтәм: "Кеше аяк басмаган җирдә, мәсәлән, Озынталда эшен бетер..." - Син? - Яңыл түзмәде, сүзе-угы үзеннән-үзе кыныннан атылып чыкты. - Әйе, мин! - Капитан кире какмады, ачылып китеп изүен чишеп җибәрде: - Әйттем: "Тот та шулай ит - берәү дә сизмәс... Аннан соң һоп Әй ярыннан..." - дидем. - Син өйрәттеңме? - Әйе, әйе, мин, Яңыл, мин юл күрсәттем ал арга! - Капитан да кызды. - Син Фазылетдин каенишеңне үтерергә фәрман биргәнсең!.. Яңыл телен тешләде, Капитан кул селтәде. Өченчекөн Капитан тагы дулап алды. - Яңыл, җитте, мин бүтән яшереп йөри алмыйм... Сельсоветка барып заявить итәм! - Нәрсәне? - Хатынның йөзе көл төсенә керде. - Фазылетдин каенишне үтерүне заявить итәм! - Капитан чигенмәде. - Кемнәрне? - Әхмәтхан белән энесе һидиятне! А то бөтен авыл аптырый, бөтен район эзли, милиция аяктан егылды: Фазылетдин Ибраевны кем үтерде икән, родной каенишкә кем тигән? Мин... - Капитан күкрәген төйде, - ...мәсәлән, үз күзләрем белән күрдем. Теге кыштау кайтмаган иртәдә таң белән җайдак эзләп чыгып киткән идем бит. Шул көнне Озынталга төштем, Фазылетдин каенишнең маллары таралган, башмаклар сазга кереп тулган, бантын, бар, борып җибәреп кара! Шуннан алда гына тавыш ишеттем, беләсеңме, бөтен Озынтал эче яңгырап китте: "А-а-а!" Каршыма - болар... Шундук сиздем мин, Яңыл, Бурларның гына эше! Каенишкә күптән теш кайрыйлар иде. Хатын башын салындырып утырды. Тавыш-тыны чыкмады. Әйе, аның да сиземләве, ишетүе хак! - Җитте, Яңыл, бүтән булмый: эчтә күп яшереп йөрттем, җитте, барам да заявить итәм! - Нәрсә? - Яңыл уянып киткәндәй булды. - Барам, шул ай-шулай, дим... - Капитан, эшләпәсен эләктереп, өе-бантын каккалап, ишек тоткасына үрелде. - Ишкилде! - Нәрсә? - Тукта! - Нәрсә? - Акылыңа кил, дим, исәр... - Хәзер бичара хатын чарасыз, һава җитмәгәндәй авызын зур ачып сулады, як-ягына каранды. - Нәрсә? - Барма, дим, Ишкилде! Юләрләндеңме әллә? - Нигә? Барам да... - Капитан киреләнде. - Башка, түзә алмыйм. Эчемдә менә без кебек... Чыгып килә. - Тукта, исәр, үзеңне дә кулга алырлар! - Хатын ачыргаланды . - Ничек? - Ир аптырады. - Алдагы көнне, Әхмәтханга мин өйрәттем, дидең бит. Озынталда Фазылетдиннең эшен бетер, дип, үзең өйрәткәнсең!.. - Өйрәтсә... Мин өйрәткән дип кеше башына җитәргәмени? - Исәр, тукта! Өйрәткәч, син дә гаепле, сине дә төрмәгә ябачаклар! - Юк, миңа тимәсләр, ә Әхмәтханнар иректә йөри, каениш бит үзебезнеке... - Исәр, тукта! Өйдән бер адым да читкә бармыйсың! Тыйнак хатын хәзер ишекне эчтән шартлатып бикләп куйды. - Бар, бүлмәңә чыгып ят! Ул, имеш, заявить итә, милициягә бирә... Туры төрмәгә, бер Фазылетдин җитмәгән иде... - Ярсыган хатын картын эткәләп-төрткәләп эчке бүлмәгә кертеп җибәрде, үзе һаман тынычланмады, һаман сөйләнүен белде. - Монда минем бер бантыма ике бәла!.. Шул көннән башлап Яңыл иренең һәр адымын күзәтә башлады. Капитанны өйдән бер адым да читкә чыгармады. Хәзер Капитан "домашний арест"ка эләкте: өендә генә утырды, идарә ягына чыгып әйләнү түгел, урамны да күрмәде. Елгыр кавалеристның аягы шулай кыскартылды, өзәңгесе шулай киселде, ияре ярсу аты башыннан шулай сөйрәп төшерелде. Урамда масаеп йөрү түгел, өйдә дә авызын капладылар аның. XI Гыйлемхан янына әнисе килде. Яралы егетнең "мулла чалмасы" юкарган, йөзе дә тынычрак кебек. Мәүсифа сабыр, як-ягына куркынып карый. Аның һәр хәрәкәте "мин дөрес эшләдемме" дигән сымак. Хәер, егет моны шәйләми дә, әнисенең холык-фигыленә өйрәнеп беткән, шулай тиеш дип кабул итә. - Иә, ничек, улым? Хәлең аруланамы? - Төзәлә инде, әни. - Әйбәт. Баламны бертөрле итеп куймасалар ярар иде, дип курыккан идем. Кайчан чыгаралар? - Берәр атнадан. - Ярый, - дип сузды ана, күрәсең, төп сүзгә күчә алмый азапланды. - Үзебезгә кайтырсың инде. - Әллә. - Ничек "әллә"? Үз өең, әниең була торып... - Фатыйма әбием: "Бездә тор, сине берәү дә кумый", - ди. - Ул әйтер инде. Аларның йөрәге урынында таш бит, Әхмәтхан энесенең җырын җырлый... - Юк, әни, ул әтиемне әрли, мине куганына каһәр яудыра... - Барыбер бер тамырдан алар, балам, бер кан... Шуларның дөньясында гомерем үтте. - Моңсу хатын тирән көрсенде, улы эндәшмәде. Шулай җае чыкса, ана хәсрәтен сөйләп ала, шулай күңелен бушата, ахрысы. Бу юлы да җайлап утырды, тагы тамак кырды. - Шул кансыз әтиең белән гомерем үтте минем, ятим булгач, өйдән уналты тулар-тулмас озаттылар, янәсе, куан: юньле, булдыклы егет асылына юлыктың. Әтиең соңрак күрсәтте шәплеген... Үз өемдә дә хокуксыз булдым - әтиең гел үзенекен каерды, бер сүзенә дә каршы әйтә алмадым. "Әнә мин табам, ничек табам - анда синең эшең юк, тыныңны чыгарма!" - диде, күндем, тавыш-тыным чыкмады, бар юанычым сез идегез; сезне үземчә кеше итәргә тырыштым. Әхмәтхан явыз, кешене кызганмый, кешенең хәтере калыр дип уйламый, гел үзенчә булсын, күршенеке ник чәчелеп ятмый шунда... Бөтен җыйган малы - урлап тапкан, кешенең күз яше белән буталган. Колхоз малы булса ярый әле, бу урамда чабулап йөргән ятимә карчык Хәтимәнең дә кышлаган малын кертеп япты! Кешедән оят, әйтсәм, гауга! Фазылетдин апасы Яңылларның печәненә ут төртте, милиция килеп эзләп карады, кая ул... үзе дә судан коры чыга. Ел да рөхсәтсез-нисез поши ата, минем тамактан үтми. Теге түзә-түзә дә итне каядыр илтеп тапшыра. Шуннан тагы бер нәрсә уйлап чыгара... Шулай. Кеше арасында йөрсәм, фермада эшләсәм, йөзем ачылыр иде дә... Син - хатын, урының аш-су бүлмәсендә, өй тирәсендә, диде. Бер яктан, дөрес тә дип килешә идем, тормыш ага, сезнең тамагыгыз тук, икенче яктан, минем белән исәпләшмәве, гел иркемне чикләве туйдырды. Мин алай яшәргә теләмәгән идем бит! Асыл кош читлектә кибә, аны ара-тирә һава суларга чыгаралар, ә бу... Клуб - җен оясы, анда уйнаш итәләр, кибеттә гайбәт саталар, хәтта Әйтә суга төшкәннәр дә кеше чәйни. Минем туганнарым юк - бүтән барыр җирем юк. Бу үзенекеләр белән дә аралаштырмый йә - саран - үзенә чакырмый. Әнә Фатыйма әбиеңнән сора: без ал ар да ничә тапкыр булдык, алар бездә күпме кунак булды икән. Әхмәтхан - өненә поскан әрлән, кешедән качып, йомылып яшәде, мине дә шуңа мәҗбүр итте. Яшь чакта шаян, шук идем, бөтен кеше гел елмаеп йөрүемә соклана иде... Әтиеңә баргач, көлүнең ни икәнен оныттым. Төннәрен сезгә күрсәтми генә балавыз сыгам... Шулай йөзем саргайды, күзем каралды. Юк, моны кичерә, бу хәлгә күнегә алмадым - шулай йөрәгем бозылып бетте, авыруга сабыштым. Гел басылып яшәү, әйтереңне әйтә алмау кешене миңгерәүләтә. Бу - үз иркеңә каршы бару! Бичара хатын күз яшенә буылды. - Ханнарның хәрәме була, шунда колларны тоталар - ал арга җиңелрәк, алар яшь, эшләми, төрмәдәге тоткыннарны да кайчан да бер иреккә чыгаралар, ә Әхмәтхан төрмәсеннән котылу да, ычкыну да юк! Мин ничек тырышсам да, күнә алмадым. Тыштан гына түзеп йөрдем. Хафалы хатын өзлекте. Башына "мулла чалмасы" ураган егет тә чарасыз: әнисен ничек юатырга, ничек тынычландырырга белми. Тагы мондый вакытта кешене тыю да дөрес түгел - бәндәгә, киресенчә, эчендәгесен бушатырга ирек бирергә кирәк. - Әтиеңнең бабасы Дәүләтхан булган бит инде... - Бичара хатын бераз исенә килде, дөрес кенә итеп сөйләп алып китте: - Шул Дәүләтхан байның Озынталдагы коллары исемә төште. Ә Миңлехан улы кайда... Анысы булган байлыкны пыран-заран таратып бетергән; ә бу Әхмәтханга Дәүләтхан бай холкы күчкән: Әхмәтхан да үз гомерендә бер кол булса да тотты. Улы тыңлап торгач, ана сүзен дәвам итте: - Дәүләтхан бай бар малын шунда, Озынталга бикләгән дә куйган. Озынтал иксез-чиксез, башыннан очына чыгып җитәрмен димә. Бу ягы тал-куак белән генә башланса да, эчкәрәк кергән саен караңгылана, шөкәтсез карамалар юлны бүлә. Ә сазда әллә ничаклы мал батканы бар, төбен буйлаган кеше дә юк. Олылар сөйләвенчә, Дәүләтханда озак еллар Айса белән Сибәк хезмәттә торган. Ат караклары! Шулар урлап китергән елкыны Озынтал сазына яшерәләр, эт тә белми. Айса белән Сибәк тә елгыр, эз яшерә: кеше күзенә күренеп йөрми, күп гомерен Озынталда ята. Бүре шикелле яралы тәпиләрен ялап төзәтәләр дә тагы сунарга! Ат караклары арасында каты закон хөкем сөрә: алар, гадәттә, бер-берсен яхшы белә, килешеп эшли, һәркемнең үз биләмәсе - бүтәннәр анда керә алмый. Каенанам яшь вакытта Айса белән Сибәк бур турында, бай каенатам турында еш сөйли торган иде, хәзер күбесе онытылган... Ә бөтен ат караклары Дәүләтхан байның үзенә буйсынган! Бай үзе карар кылган, хөкем чыгарган, җәза биргән. Айса белән Сибәкнең байда яшеренүен жандармнар да сизенә, берничә тапкыр облава ясап карый, тик бай шымчылары аркасында гел котылып кала. Озынтал Айса белән Сибәк урлаган елкы белән тула, бай бөтен мөлкәтен кеше күзеннән шунда яшерә. Озынтал - кереп чыккысыз җир, адәм аягы басмаган, властьлар кулы җитмәгән төбәк, Дәүләтханның яшерен патшалыгы! Бай шунда, әйе, коллар да тота. Бер җирдә теркәлмәгән, бернинди паспорты-ние булмаган коллар! Озынтал үзе чын төрмә! Мәүсифа гыйбрәтле хикәясен очлап көрсенде: - Шулай, улым, мин дә чын төрмәдә яшәдем, моңа хәтле сезгә сиздермәдем, үскәч үзегез аңларсыз дип уйладым. Аңладыгыз ди, әнә ташлап чыгып киттегез... - Әтием куды бит, әни... - Ул ни, куа инде, мине дә куды, өйдән китеп тә кая барасың? Әйтәм ләбаса, бу тоткынлыктан аерылып та, качып та котылып булмый! - Ә мин котылдым, әни. Фатыйма әбием, кил дип, чакырып тора... Бичара хатын сүз тапмый каңгырады. - Улым, алай ук кырт кисмә әле! - Нигә? - Нигә дип, ул өй синең туган ояң, әниең дә шунда, исән әле. Мин үлгәч, болай да ике аягыгызның берсен дә баса алмассыз. Әле мин барда баш тартмагыз! Егет эндәшмәде. - Шулай, улым, өйдән баш тартма, больницадан чыккач та, туры үзебезгә кайт! - Хәзер ана ялваруга күчте. - Ичмасам, балакайларым, сез мине ташламагыз, авырыйм, әллә бар гомерем, әллә юк... Мин үлгәч тә җае чыгар, өйнең ишеге кайсы яктан ачылганын да белмәссез, ә хәзергә кайтыгыз, бернәрсәгә дә карамагыз! Мин Дилбәр апаңа да шулай дигән идем, әтиең сүзенә карамагыз! Ул җаһил дип, сез дә аның уңаена тормагыз! Мин сезнең өчен генә яшим, сездән юаныч табып кына түзәм бу тормышта... Ана үкседе, улы нинди сүз табарга, ничек аны юатырга белмәде. Нурания кергәндә, Гыйлемхан кичерешләреннән чак арынып килә иде; кызны шәйләү белән күзләрен йомды. Янәсе, йоклый. Менә кыз, аяк очларына гына басып, кырыена килде, йөзенә иелде, иреннәрен чак кына иреннәренә тидерде . Шунда егет шаркылдап көлеп җибәрде дә кызны кочагына кысты. - И-и, харап, йоклаганга салышып ята бит әле! - Нурания дә рәхәтләнеп көлде. Икесенә дә чиксез рәхәт иде бу мизгел: дөньялары яктырды, күңелләре күтәрелде, җаннары тынычланды. Яшәү яңадан балкыды, бәхет очкыны яшьләр йөзендә яңадан кабынды - дөнья матурайды, дөньялар киңәйде. Инде узган көенечләр, ыгы-зыгы, вак-төяк мәшәкатьләр онытылды. Син көчле бит, кеше, яшәү дәртең сүнмәгән, көчең ташып тора. - Харап, мине алдаган була! - Нураниянең теле берне сөйләде, күзләре икенчене. - Мине алдалап ята, янәсе, менә. Чирлиме, юкмы, шаярып ята! - Чирләмим! Менә хәзер сине күтәреп алам! - Гыйлемхан да сөенде, бәхетенең иге-чиге булмады. Нурания дә ул дип ут йота, Нурания дә өметләнә. - Хәлең ничек, Гыйлемхан? - Кайчан эштән кайттың, Нурания? - Юк, башта син җавап кайтар... - Юк, башта син. Мин тик ятам... - Юк, мин беренче сорадым... - Берсе дә үз сүзеннән кайтмады. - Мин тап-таза, Нурания, хәлем ат мөгезе кебек... - Ха-ха-ха... - Үземне өнендә яссы табанын ялап яткан аю кебек хис итәм! - Молодец! Ә мин әле генә почтадан кайттым, хәтта арткы урамнарга таратып та бетермәгән. Арткы як урам калды. Үгезләр урамы... - Начар, начар! - Егет кызны үчекләде. - Начар эшлисең, кызый, кара, безнең урамга һаман почта бармаган! Ә берәрсенә ашыгыч телеграмма булса... - Телеграмма юк! - Ә берәр хат-фәлән!.. Сөю хатлары! Берәүләр зарыгып сөеклесеннән кош теледәй сәлам көтә... - И-и, исәркәем! Кемгә килә ул бу көндә сәлам хаты? - Нурания кул селтәде. - Берәү минем кебек зарыгадыр, Нурания... - Кит әле, чын микән! - Кыз аптыраган кыяфәткә керде. - Минем ише зар-интизар, сөйгәнем килми, хат язмый, дип башын стенага бәрә... - Кит, Гыйлемхан, алай итмә - ул башың гомердә дә төзәлмәс... - Шуннан эшләрең ничек, Нурания? - Ат мөгезе кебек! - Ха-ха-ха... - Әйттем лә инде: почта ал да гөл кебек эшли, Люция апа бәйләнеп ала алуын, тагы суына... Ул әрем тел бит, без аңа игътибар да итмибез. Люция апа, беләсеңме, Зәмбилә җиңгәмне яратмый. Көнләшә! - Вәт, әй! - Чын! Үзе аның кебек чибәр, укымышлы булып күренергә маташа, ә барып чыкмый. Гел больницаны яманлап утыра, безне җиңгәмә каршы котырта. Тырнак астыннан кер эзли. Менә безнең почта эшли, халык канәгать, ди, ә больницада тәртипсезлек, начар ашаталар, ит, сөт юк икән, палаталар керерлек түгел, шәфкать туташлары тупас. Гыйлемхан, чынлап та, шулаймы? - Син ул тел бистәсенә әйт, бүрәнә аша бүре куып ятмасын, беләсе килсә, үз күзе белән күрсен, гайбәт чәйнәмәсен! Менә шулай дип әйтте, диген, синең монтерың Гыйлемхан Дәүләтханов шулай дип белдерде, диген! - Әйтимме? - Әйт! - Курыкмыйсыңмы? - Нурания, мин бернәрсәдән генә куркам... - Егет җитдиләнде. - Нәрсәдән? - Сине югалтудан. - Хи... - Кыз көлде. - Мин ничек югалам ди? - Нурания, әйдә миңа кияүгә чык! Кыз телсез калды. - Нурания... - Гыйлемхан, мин куркам. - Кыз күзләрен челт-мелт йомды. - Нәрсәдән? - Әнием риза түгел. Әнвәр абыем да, Яңыл әбием дә - берсе дә, берсе дә риза түгел, хәтта иң нык яраткан Зәмбилә җиңгәм дә... - Зәмбилә апа дамы? - Егет авызын ачты, күзләрен йомды. - Врач апа бик гадел кеше бит, нишләп ул да безне аңламый? - Бар, аңлатып кара! - Кыз иреннәрен бүлтәйтте. - Әнием: "Алар нәселенә барсаң, минем гәүдәм аша гына үтәсең", - диде. - Мин әниең белән үзем сөйләшәм, Нурания... - Файдасы булмас... - Була! - Гыйлемхан мендәреннән калкынды. - Нурания, мин әтием белән араны өздем, беләсең: ул үзе мине өйдән куып чыгарды - хәзер мин Фатыйма әбиемнәрдә яшим. Синең хакка мин бөтенесенә дә әзер! Әтием белән безнең арада берни дә юк, Нурания. - Егет өзлекте. - Нурания, кара, минем синең алда, Фазылетдин абый алдында тамчы да гаебем юк бит! Әйт, булса! Кыз эндәшмәде. - Әтиең үлемендә мин гаепле түгел, Нурания. Минем тамчы да катнашым юк! Мин сине яратам, син дә... Без бергә булырга тиешбез! - Без бергә була алмыйбыз, Гыйлемхан... - Кыз да яшенә буылды. Шунда гүя палата стеналары, киңәеп, ян-якка китте, түбә тагы да биегәйде, тумбочка да, утыргычлар да күз алдыннан югалды. Гүя барча дөнья әйләнә, айкала-чайкала, баш әйләнәме, әллә җир үзе әйләнәме? Кыз йөзен каплап ишеккә ташланды. XII Көтү кайта! Көтү! Барча халык урамга юнәлде. Яше-карты, бала-чагасы үз малын карап алырга, ихатага ябарга ашыкты. Шау-шу, ыгызыгы, Олы урам капыл тузан баганасына, кешеләрнең мал чакырган авазына күмелде. Көтү кайтканда көтүчеләр чыбыркы гына шартлатмый. Рәшидә дә үз урыныннан купты. Кызы Нурания күрше авылда туганнарында... Ә көтүдән туры тау итәгенә ябырылган аңгыра сарыкларны җыеп алырга кирәк! Рәшидә, балам әйдә Мәгъдәндә җилләнеп кайтсын, бәлки, башындагы буталчык уйларыннан да котылыр дип уйлады. Тауга күтәрелгәч, җайлап битләүдә аяк сузып утырып та алды. Күзен йомса, яшьлеге, Фазылетдин белән гомер чиккәне каршысына баса. Әйтерсең лә бүген генә кебек... Йөрәк тибрәнә, аң барыбер уяу. Хатирәләренә бирелсә дә, барыбер чынбарлыгына кайта. Бүгенге мәшәкатьләр дә янәшә генә бит. Ул яшьләр сымак ордым-бәрдем кылана алмый. Алмый! Аның бүгенге хәле сабырлык һәм түземлек таләп итә. Хәзер берүзе, Фазылетдин өчен дә карар кабул итәргә тиеш. Хатын чамасын чамага туры китерергә тели. Аңа җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә иде. Кал атау мәгърур, аның үз мәшәкате, үз дөньясы. Йөрәк дөп-дөп тибә, күңел җилкенүле... Рәшидәләрнең яшьлекләре торып калган шул Калатау бит! Бөтенесе дә кабат искә төшә, күзләргә яшь тула... Алар тагын янәшә, Фазылетдин белән җитәкләшкәннәр... Анысы да гел тауга әйдәп тора: янәсе, яшьлектәге уеннарны, тау түбәсендә учак ягып күңел ачуларны хәтердә бер яңартып алыйк... Кал атауга менгәч, әйтерсең үткәннәре кире әйләнеп кайтты... Сарыклар турында уйлагач, йоны кыркылмаган дигәч, теге колхоз кәҗәләре кылт итеп хәтеренә төште. Бервакыт "Әпшән" колхозы да, үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, кәҗәләр тотып карады. Кәҗә койрык күтәрә дип, сарык та койрык күтәрә. Янәсе, кәҗә мамыгы кыйммәт, кассага мул акча керә. Керде ди сиңа! Колхоз ревкомиссиясе рәисе Фазылетдин исәпләп карый: һәр кәҗәдән дүрт йөз грамм, тәкәләрдән кило да ике йөз грамм, хәтта кило да биш йөз грамм мамык чыга. Кәҗә мамыгының һәр граммы сиксән сум тора. Контроль үлчәүләр шуны күрсәтә, ә чынбарлыкта... Ревкомиссия әгъзалары мамык кырыккан көнне башлап контроль үлчәү ясый, шуннан эшне үз җаена куя, ахрысы. Азак келәткә кайткан мамыкны үлчәп карыйлар, мамык урагы бик кысыр булган икән! Ел да шул хәл кабатлангач, коммунист Фазылетдин бу эшкә үзе тотынды: һәр ындырга яшьрәкләрне, комскомитет әгъзаларын куйды. Үзе - келәттә, алдау-йолдау булса, үземә җиткерегез, дигән. Иң башта телен аркылы чәйнәп комскомитет секретаре Зәйнәп килеп җиткән: - Фазылетдин абый, хатыннар мамыкны түшләренә тутыра! Фазылетдин үзәк ындырга чапты. Анда тәртип урнаштыргалаганчы, келәттән сигнал: Кутузов Хәмит келәткә кайтарылган мамыкның яртысын бер башка, яртысын икенче келәткә сала! Кире чапты ревкомиссия рәисе. Ревкомиссия әгъзасы Капитанга да, баш зоотехник Галимовка да ышанмый. - Хәмит, бу ни дигән эш?.. - Шулай куштылар, Фазылетдин энекәш... - Кемнәр? - Коммунистның күзе маңгаена менде. - Түрәләр! Фазылетдин төпченүен белде: - Кемнәр? - Идарәдәгеләр дә, мондагылар да! - Хәмит, яклаучы эзләгәндәй, як-ягына каранды. - Вафинмы? - Ул да! - Тагы кем? - Бригадир! - Аһ, шайтан, бур заты! - Ревкомиссия рәисе каты итеп сүгенде, шундук акт төзеде. Капитаннан да, комскомитет секретаре Зәйнәп сылудан да ай-вайларына карамыйча имза куйдырды. Шулай колхозда олы дау купты. Барыбер урлашу юлын япты, халыкны тантана иттерде Фазылетдин. Колхоз милкен урлауга юл куймады, нык торды коммунист. Соңрак ишетә: кладовгцик Кутузов та, бүтәннәр дә түләмәгән... Угрылык белән теше чыкса да, Кутузов та, Әхмәтхан да урынында калды. Кул кулны юа. Келәттә, тирмәндә?.. Әшнәләр! Бер Фазылетдин ал арны фаш итә, хурлык баганасына бәйли аламы? - Син генә дөньяны тигезләмәсәң инде... - дип сукрана Рәшидә. Фазылетдин бирешми. - Син эндәшмә, мин катышмыйм - кем әйтер, кем колхозны күтәрер? Син дә мулла, мин дә мулла - атка печән кем сала? Син дә пос, мин дә урман ягына карыйм - кем ил турында, партия турында уйлар, кайчан коммунизмга җитәрбез? - Син җитәрсең! - Колхозда минем кебек биш-алты, районда уналты, Башкортстанда алтмыш алты, СССРда алты йөз алтмыш алты кеше булса, мөгаен, күптән җитәр идек... - Син Хрущев бабай кебек хыялый! - Түгел! Без күрмәсәк, аны безнең балалар күрер! - Фазылетдин, синең көрәшүеңнән ни фәтва? Бер урлашкан урлаша, Вафин да әйбәт кенә булып йөри. Хәтта Шәмгул дустың да Әхмәтханнан колхоз печәнен ала, ә Кутузов?.. Шәмгул Кутузовтан да ит ала... Кайда хагы, кайда нахагы?.. Шәмгул да ревкомиссия әгъзасы! Кемнәр бур, бурны тотучы кем була? - Хатынкай, Мәзәк үзе өчен үзе җавап бирә, ә мин... - Син генә честный, син генә колхоз эшен тартасың! - Рәшидә килешмәде. - Әй янындагы түмгәкләрне тигезләп чык! - Хатынкай, мин шундый булып туган. Ата-бабам шундый булган, мин дә... Шулай туган, шулай үләрмен... - Кешеләр үзләре өчен яши... - Мин, колхоз, дим... Колхоз - атам, партия - анам! - Әйдә, алайса, мин дә больницадан кайтмыйм инде... - Син кайтмыйсың да! - Фазылетдин көлә. - Ертык тишектән көлә. - Барыбер дөньяда тигезлек юк, аны минем әтием Котлыяр да урнаштыра алмады. Ул да ата коммунист! - Ярый, хатынкай, без барыбер хак юлда! - Хак? - Барыбер җиңү безнең якта булачак! - Көт! - Рәшидә бирешми. "Кәҗә мамыгың белән җиңәрсең, коммунизмга җитәрсең инде", - дип көлсә дә, Фазылетдин сүзен бирми. Янәсе, ул теге көнне угрыларга акт төзеп, колхозга өстәмә биш кило ярым мамыкны кире кайтарган. Акчага күчерсәң, кырык дүрт мең сум була! Шунда "ертык тишектән көлә" дип көлешкәннәр иде, аңлый Рәшидә. Ул чакта көлке генә иде, хәзер... Шул хатирәләрне күңелендә яңартып елыйсы килә хәзер. Ә үзе елый да, көлә дә алмый. Тамагына төер тыгыла. XIII Әнвәр Ибраев тагы прокуратурага барды, тагы даулады, таләп итте. Хәзер ул үзен коммунист Фазылетдин Ибраевның варисы, аның эшен дәвам итүче сымаграк күрә. Коммунист Ибраев аңа үзенең урынын калдырып китте, гаделлек өчен көрәшне васыять итте. "Энем, без китсәк тә, бу якты дөньяларда син каласың, дөреслек үлми ул, барыбер очы килеп чыгар, пакьлек тантана итәр... Боекма, көрәшне дәвам ит!" Шул оран колак төбендә гел яңгырап тора. Чынлап та, әгәр Газраилләр Фазылетдингә хушлашу мөмкинлеге бирсә, коммунист, билләһи, шул сүзен әйтер иде. Аталар эше - балаларга үрнәк, ата-баба теләге - җирдә калганнарга олы мирас! Әнвәр Фазылетдин абыйсы кулыннан төшеп барган әләмне кулына алды - хаклык юлыннан тайпылмас, гаделлек өчен көрәшер. Кара йөрәкләр хәл иттек тә эз җуйдык дип уйлыйлардыр - юк, ал арча булмый торсын, Әнвәр барыбер очына чыгар, төбенә төшәр. Райүзәккә дәртләнеп барган иде, башын түбән иеп кайтып килә. Кайтышлый туры Мәзәк Шәмгулга сугылды. Сирәк-мирәк Фазылетдин абыйсы турында сөйләшеп алалар. Мәзәк Шәмгул белән коммунист Фазылетдин - яшьтәшләр, армиягә дә бергә алынганнар: бер-берсен якын итеп, йөрешеп^ яшәделәр. Йөрәгенә урын табалмаганга, хисләре ташып торганга керде Әнвәр Мәзәк янына. - Прокурор койрыгын төлке кебек тегеләй-болай бора, Мәзәк абый... - Тәк-тәк... - Башта ныклап кына тотынган кебек иде... - Такс-макс, такс-макс... - Хәзер барган идем, үз күземә үзем ышанмадым - тегене алыштырып куйганнармыни... - Колагына югарыдан пышылдаганнардыр, такс-макс... - Мәзәк мут елмайды. - Югарыдан берәр күрсәтмә булган дип уйлыйсыңмы? - Шулай дим, Әнвәр. Мондый эшне үзләре генә яшереп кала алмас иде, монда бик кодрәтле кешенең катнашы бар. - Шәмгул абый. - Әнвәр Мәзәк янына сыеныбрак утырды. - Дөресен әйткәндә, мин дә шулайдыр дим, монда безнең Император галиҗәнаплары да катышкан булырга тиеш! Әхмәтхан белән алар бертуган гына балалары... - Такс-макс, шул егетләрдән шикләнәсең инде... - Мәзәк елмаюыннан туктады. - Әйе, абый. Монда Әхмәтхан газраил артында Император галиҗәнаплары үзе тора. Әхмәтханның койрыгына басар өчен тегесен эләктерергә кирәк! - Ничек? - Шәмгул абый, син безгә мәгълүматлар бир, калганы минем эш, синең катнашың да булмаячак. Без бер җирдә дә исемеңне телгә алмаячакбыз! - Әнвәр энем, мин Императордан курыкмыйм, исемем ялтыраса да, берни дә юк, ә мәгълүматларны бирәм. - Булдът, абый. - Әмма ләкин, энем, Императорның тәхетен селкетә алырсыз микән - ул бик нык утыра. Планнар айдан-айга үтәлеп килә, райком яклый, әйләнә-тирәсен куштаннар белән ныгыткан ... Әнвәр Ибраев шундук кына җавап кайтармады. - Ятып калганчы, атып кал, диләр, абый, без кул кушырып, авыз ачып утырырга тиеш түгелбез. Император - килмешәк ... - Әйе, ул - килмешәк! - Безгә төкереп карый, карт-корыны күрми, хатын-кызны тавык-чебеш урынына... - Әйе, ул - ата каз... Мәзәк белән яшь кешенең сүзләре ялганды. - Бер план белән генә үзен каплый алмый, иң яманы - урлаша... - Әнвәр тыелмады. - Әйе, урлаша. - Колхоз байлыгын әвеш-тәвеш китерә. - Дөрес, энем, авыз йомып утыра алмыйбыз! - Әнә һидият тә: "Абый, хатын яз, үзем имза куйдырып чыгам", - дип йөри. - һе, һидият Императорга ачулы инде, ачулы: икмәк шүрлегенә менеп төшкәч. - Мәзәк кеткелдәп көлде. - Император иманнарын укыта, эчкечеләргә көн юк. Хәер, безгә шул төс тә: ялкаубыз, бәйрәм итәргә яратабыз, төртмәсәң, Император кебек баш очында камчы шартлатып тормасаң, эшләмибез. Вафин әпшәннәрне ут белән, кылыч белән эшләтә! Петр Беренче ничек кеше сөякләреннән Петербургны салган - бу да шулай. Кылыч белән, ут белән!.. - Шәмгул абый, син Петр Беренчене гафу итәсеңме? - һе, гафу ит ни, итмә ни - тарих агымын борып булмый, безнең теләккә дә буйсынмый ул... - Мәзәк, аптырап, колачларын җәйде. - Хәзер әйттең ни, әйтмәдең ни - эш үткән, укасы коелган, буявы купкан. - Ә Император?.. Ул да ут белән, кылыч белән тота, планнарны нинди юллар белән үтәсә дә, райком хуплый... - Энем, ни дияргә дә белмим! - Мәзәк ныграк буталды. - Син дөреслек тә дөреслек, гаделлек юк колхозда дисең... Син дә хаклы кебек, ә Император нишләргә тиеш, халыкны ул ничек эшләтә ала? Аның бүтән чарасы бармы? - Мин аның эш алымын гына әйтмим, әйдә, җаны теләгән елан ите ашаган, ә урлашуын әйтәм. Ул да шул Дәүләтхан бурлар нәселеннән бит, миңа Император турында абыем сөйләп торган иде... - Фазылетдин сөйли торган идеме? - Әйе, Шәмгул абый, бөтен нәрсәгә мине ул өйрәтте, ә әтием, мин политикага кысылмыйм, ди, авызыннан бер сүз тартып алып булмый. - Капитанмы?.. Капитан шулай ул: эчтән уйлый, астыртын эшли. - Мәзәк көлде. - Ярый, энем, синеңчә булсын, Фазылетдин кордаш та шулай өйрәткәч, мин синең командаңа кушылам: без Император яраннарына каршы! Император - халыкка каршы, Рәсәйгә немец тарафыннан куелган килмешәк, без - җирле халык, аны бәреп төшерергә тиеш, такс-макс, икс-микс. Шулаймы, энем, икс-микс буламы? - Икс-игрик була, Шәмгул абый! - Эһе, Әнвәр энем, икс-микс, әлегә бернәрсә дә билгеле түгел, уңабызмы, туңабызмы - Ходай берүзе генә белә. Уңсак, хуш, туңсак, безгә Фазылетдин кордаш көне. Мәзәк Шәмгул Әнвәр Ибраевка да теге хикәятен сөйләде. "Бездә без бар" дип атала ул. Әгәр Император идарәнең икенче катыннан ташларга маташса... Шәмгул агаең аны һәрчак куенында йөртә, әгәр Император җөрьәт итсә... Мәзәк алдан ук кисәтеп куя, ахырдан үпкәләштән, белмәмешкүрмәмештән булмасын! Әнвәр өйгә кайтса, хатыны Зәмбилә аптыранып утыра. Иртәгә партком утырышы, барыргамы, юкмы? Ул партком әгъзасы инде, әмма теге Балерина парткомга өстеннән язып биргән дип тә сөйлиләр. Утырышта Вафиннар, үч итеп, шул мәсьәләне күтәрсә... - Болай партком Кәлимуллин "уракка әзерлек мәсьәләсен тикшерәбез" дигән булды, ә ул жалу хакында ләм-мим. - Хи, ул әйтми инде, - дип куйды Әнвәр. - Вафин койрыгы! Вафин ни әйтсә, шуны эшли. Алар урак сылтавы белән сине дә кискәләп ташламаса... - Ярый, алдан үлеп булмый инде, Әнвәр, ни булса, шуны күрербез: аю кебек өндә качып та булмый, шулаймы? - Әгәр партком утырышына бармасаң... - Әнвәр хатынын яклады. - Мин партком әгъзасы, шулардай өркеп торырга! - Зәмбилә дәртләнде. - Әйдә, курыккан Кәлимуллин курыксын! Әйдә, бөтен Әпшән Императордан дер калтырап торсын! Кушаматын да тапканнар бит әле. - Шәмгул абый... Шул куша безгә кушаматны, - дип көлде Әнвәр. - Ичмасам, кеше куркытырлык исем такмаса... - Теленә шунысы туры килгәндер инде, сайлап торган дисеңме. Гадәттә шулай бит ул: теләмәгәнең алдыңа килә, ә көткәнең урап үтә. Куанып яңалык көттерә, начар хәбәр өстеңә ябырыла. Яхшы хәбәр урынында ята, ә яманы... Этлек хыял түгел, яхшылык гел һавада, адашып йөри; этлек исә тирәңдә генә урала, аяк астында бөтерелә. Партком утырышында да нәкъ больница мөдире даулаган мәсьәләләр - стационарны ит-сөт белән тәэмин итү соравы төшеп калды, ә ул өнәмәгәне - Балеринаның жалобасын тикшерү ике куллап каршы алынды. Могҗиза булмады, юк, бөтенесе дә искечә, катгый канун буенча барды: партком секретаре Кәлимуллин башта килештереп эшнең асылына төшендерде. Телле бәндә бит ул, шуңа да партком итеп сайлаганнар, хуҗа кушканны үтәп өйрәнгән. - Иптәшләр, партком әгъзасы Зәмбилә Ибраева өстеннән жалоба бар. Аны почта бүлеге мөдире Люция Сәйфуллина иптәш яза. Мәсьәләне көн тәртибенә куябызмы? Кушкуллап үтте бу мәсьәлә, ул уракка әзерлекне тикшерүдән кызыклырак бит. Ике әтәч сугыша, тавыкларга тамаша, ике үгез сөзешә, бүтәннәргә кәмит. Партком секретаре жалобаны тәмләп укып чыкты. Иң элек, монда минем исемем дә кергән дип, колхоз рәисе Вафин сүз алды: - Иптәшләр, партком әгъзалары, мин шуңа аптырыйм: безнең, коммунистларның, арасында гайбәт таратучылар да бар икән. Ибраева, мәсәлән, югары белемле, зур гына участок больницасына җитәкчелек итә, коммунистлар, ышаныч күрсәтеп, үзен партком әгъзасы итте, оят. Бу бөтен партоешмага хурлык! Ул гайбәтче безнең арада, өстәвенә партком әгъзасы. Үзен интеллигент дип саный, ә урамнан гайбәт җыя. Бу нинди кысаларга сыя? Хатын-кыз кеше, җитәкче... үзенең иптәшен, почта бүлекчәсе начальнигын кем дип атый? Тфү, монда ул сүзне авыз күтәреп әйтүе дә оят... Бантка коммунистлар ни уйлый? Партком секретаре да рәиснең сүзен элеп алды: - Мин дә иптәш Ибраевадан моны көтмәгән идем - бөтен партоешма йөзенә кара якты. Урамда гайбәт җыеп йөргән хатыннар кебек... - Сез!.. - Врач хатын аягүрә басты. - Сез бөтенегез дә Вафинның сүзен сөйлисез, бөтенегез дә аның кубызына биисез! Сез бер гайбәтченең яласын, зур мәсьәлә итеп күтәреп, көпә-көндез колхозның бар эшен ташлап тикшереп утырасыз! Сезгә урак түгел, әнә шул жалоба кыйммәтрәк! Миңа суд эшләү, күмәкләп талау!.. - Ибраева иптәш, Ибраева иптәш, туктагыз! Сүз биргәч... - Миңа сезнең сүзегез дә, мине партком әгъзасы итеп тотуыгыз да кирәкми! - Зәмбилә карлыкты. - Утырыгыз. Мәсьәләне җайлап тикшерик... - Кирәкми миңа җайлап тикшерүегез! — Ибраева әйберләрен җыя башлады. - Эш күрсәтергә теләсәгез, әнә мин куйган мәсьәләне көн тәртибенә кертегез: стационарда итсөт юк, Вафин, минем ирем Әнвәр Ибраевка үч итеп, больницага ит-сөт бирүне өзә... Әнә аны - больница эшенә аяк чалучыны тикшерегез! Шунда Вафин да калыкты. - Ибраева иптәш, сез парткомга төкерәсез түгелме? Сәйфуллинаны Вафинның ястыгы дип атавыгыз җитмәгән, безне - парткомны да кимсетәсез!.. Кәлимуллин иптәшкә исем тактыгыз... - Нинди исем? - Аны колхоз рәисенең куштаны дидегез, партиянең йөзеннән көләсез... Бу хакта райкомга җиткереләчәк! - Алайса, нишләп, Вафин иптәш, бөтенесе дә сезнең җырны җырлый? - Врач ханым сынын турайтты. - Алар, чынлап та, куштан, сездән өркеп беткән. Сез аларны сарыклардай куркытып бетергәнсез дә ничек телисез, шулай кыланасыз. Сәйфуллина да бу жалуны сезгә аркаланып язган, сезне яклар, бу Ибраеваның кирәген бирим әле дигән... Сезгә таянмаса, сез кушмасагыз, аның бу пычрак шикаятен Кәлимуллин иптәш тә тикшереп утырмас иде, җирәнер иде... Сездән куркып, сезгә ярарга тырышып, шушындагы барлык партком әгъзалары баш кагып, имза куеп утыра. Сез олы бүре, алар сарык, сез котларын алып бетергәнсез! - Җитте! - Җитми торсын! - Врач ханым тагы да усалланды. - Партком утырышы да сезнең кулыгыздагы тукмак кына, башимәс Ибраеваны тукмау өчен кирәк! Әйдә, шуның белән уңга-сулга селтәнегез хәзер, әйдә, тамашачылар кул чаба - куаныгыз! - Юк, без моны болай гына калдырмыйбыз! - Император да чыгырыннан чыкты. - Без моны райкомга, район больницасының баш врачына җиткерербез! Әйе, әйе, алар чара күрер, Ибраева иптәпт! Сезнең пычрак сүзләрегез, оятсыз кыланмышыгыз, парткомга, партиягә яла ягуыгыз җәзасыз калмас! Врач Ибраева, директор кабинетына чакыртылып ачуланган укучы баладай, партком бүлмәсеннән кызарынып килеп чыкты. Ишекне бөтен гәүдәсе белән алга сузылып этте; ярый коридорда кеше юк иде, бухгалтерия янындагылар гына аны күреп шым булды. Кызарынган-бүртенгән, янган-пешкән ханым туры баскычка ташланды. Ул инде берәүне дә күрми, берни белән дә кызыксынмый иде. Иртәгесен партком утырышындагы сүз бар авылга таралды. Сер итеп кенә тикшерсәләр дә, без капчыкта ятмады, еракларга яңгырады. Күпер салучылар да иртәдән бирле шуны гына талкыды. Эшләре очланып килсә дә, һаман нәрсәнедер ныгыттылар, һаман ниндидер эшне суздылар. Күпер төзү, бәлки, оптый төшкәндер? Император күренмәде шул, ул күзгә чалынса... Эшне ничек очларга белер иде. Так-ток... һавага йомычка оча. Шап-шоп... һавага йомычка ява, сүз тарала. Хәзер күперчеләр башлыгы - Кутузов Хәмит, ә Такылдык һидиятне аның ярдәмчесе дисәң дә була. Берсе ындырдан, икенчесе тракторыннан куылып, төзүчеләргә кушылды, Вафин да каршы төшмәде: печән ашыктыра, сөтне дә әчетәләр йә соңлаталар, ә күперне тизләтергә кирәк, бөтен эшсез кешене шунда! Император ашыктыра, тизләтә! - Мин дә беләм Вафинның бер ястыгын - әйдә, парткомда тикшерсеннәр! - Бу - Такылдык. - Синең сүзең ни, үзең ни... - Хи-хи-хи... - Төзүчеләр Әй буен яңгырата. - Куян йөрәк, берәр җирдә шул ачышыңны кычкырып әйткәнең бармы? Такылдык үз сүзендә нык торды. - Нигә, була ул! - Йә, йә! - дип элеп алды осталар Такылдыкны, ул кәпәчен бүрәнәгә атты. - Куян йөрәкне күрсәтәм мин сезгә! Доктор аны дөрес әйткән. Сез ул куркак куштаннар! Йөрәгегезгә өрәк оялаган, шул өрәкнең исеме - Вафин, шул адәмнән калтырап торасызъыштан төбегезгә, хи-хи... - Йә, йә, син кешегә ышыкланма! Шәп кеше... Без дә Императорның шуклык-мутлыкларын беләбез, ә син, батыр, кычкырып әйтеп кара! - Юрган астында без бөтенебез дә батыр... - Санагыз йә язып барыгыз!.. - Постой, ә шуны Императорның үзенә җиткерсәң... - Бантын төрмәгә китсә... - Минем бер баш киткәннән нәрсә кими, Әпшәндә ни үзгәрә? Артымнан елап калыр бала юк. Әпшәннең дә бер җире дә кителмәс! - Такылдык юан бүрәнә өстенә атланып утырды. - Тыңлыйсызмы? Тук та тук киләсез, бөтенегез дә ишетми кала. - Йә, - диде төзүчеләр бригадиры булып киткән Кутузов, - биш минутка перекур! Агай-эне, тавыш, бер-беребезне какмыйк, сүз һидият атлы егеткә, данлы Дәүләтхан бай токымына бирелә! Бөтенесе дә, хәтта Такылдык үзе дә Кутузов сүзеннән телсез^калды; Кутузов яшь егетне куәтләде: - Йә, йә, син Дәүләтхан бай заты бит әле! - Иң элек баш бухгалтерыбыз Екатерина II дән башлыйбыз. .. - Афәрин, нәкъ өстенә бастың! - Хи-хи, үзе дә шул сукмактан йөргәч ни, ялгышмый... - Бүлдермибез! - Бригадир тавышы. - Егетләр, гел генә үзебезнең бухгалтерия тирәсендә бөтерелсәм, гаепкә алмассыз! Халит хатыны - кассир... Фәиз хатыны - бухгалтер... - О-о! - Икәү, өчәү! - Балерина үзе дөньяга таратты... - Бик күпне беләсең, һидият, телеңне кисәргә вакыт... - Кулың кыска! - Такылдык бирешмәде. - Ярый, егетләр, - диде Кутузов, бригадирлыгын исенә төшереп. - Уеннан уймак чыга; әйдәгез, иң яхшысы - мин сезгә безнең якларның кодрәтле бае Дәүләтханның ничек итеп Әйне боруын сөйлим, һидиятне шул нәселдән дигән идем лә... Тагы кабатлыйм: әгәр дә мәгәр заманында Дәүләтхан карт Әйне бу якка бормаса, бүген без бу урында күпер салып та ятмас идек. - Ничек? - Шулай, егетләр, - диде Кутузов, тантаналы тавыш белән. Аның үзенең герое - Дәүләтхан бай белән нык горурлануы сизелеп тора иде. - Тыңлагыз, Дәүләтхан бай 1913 елда үлә. Шулай булгач, Әйне Әпшән ягына теге гасыр ахырында йә бу гасыр башында борган булырга тиешләр. Әй Ык кебек кенә түгел бит, күмәкләп тотынганнардыр... Сөйләүләренчә, Дәүләтханның дан-шөһрәте еракларга таралган; ул, үзенең кешеләр, илләр өстеннән хакимлеген күрсәтер өчен, Әй агышын да бормакчы була бер. Янәсе, ул кешеләр ихтыярына гына хуҗа түгел, бихисап мал, кол гына тотмый, ә табигать өстеннән дә хакимлек итә! Әйнең агышын борырга була бу. Әй ташуы кайткан саен, Әпшән ягына үзән яра - ат сабаны белән җирне сөрергә боера. Шулай әллә ничә ел безнең якка үзән ярдыра... Әле мин бәләкәй идем. Әнием сөйли торган иде: "Мин Әпшәнгә килен булып төшкәндә, Әй ике якка аерылып ага иде", - дип. Әй ул вакытта иске юлын да ташламаган була... Шулай җайлап-җайлап елга юлын үзгәртә. Күперчеләр тын да алмый утырды. - Сез Әй үзеннән-үзе бу якка каерылган дип йөргәнсездер әле, ә дөресе шул: Әйне Әпшәнгә Дәүләтхан бай борган! Горурлан, һидият энем! Күперчеләр, ниһаять, җанланып шаулашты. XIV Гыйлемхан бик үтенгәч, Нурания ризалашты. Егет Нураниянең әнисе белән сөйләшергә тели... Кыз озак икеләнгәннән соң Гыйлемханның уен әнисенә җиткерде. Рәшидә башта кул гына селтәгән иде, кызы яңадан әйткәч, аптырады. "Әйе" дә, "юк" та дими, җавапсыз да калып булмый, тик балалар үзәккә төшәләр. Өзмиләр дә куймыйлар! Рәшидә бер кырт кискән иде бит инде: булмаячак бу хәл, ул исән чагында бу туйның гамәлгә ашасы юк, утын агачыдай аркылы ятачак! Мал эзләү сылтавы белән, Калатауга чыгып, яшьлек эзләреннән йөргәне бар Рәшидәнең, һаман да тере, җирдә ярылып ята ул сукмаклар, аларга яшьлек рухы сеңеп калган. Шул ук ак тәнле бөдрә каеннар, төз таллар... Аларга хыянәт итәргә, Фазылетдинне онытырга мөмкинме? Шул чытырманлыкка бүре ияләште. Озынтал сазыннан килде ул, яшьләрне эзәрлекләде генә. Шул аркылы төште гашыйкларның юлына... Бәхетләрен урлады шул ике аяклы газраил, ә хәзер хәтергә үрелә... Хәтерне таптарга, юк итәргә, явызлыкны изгелек белән бутарга, хыянәтне, үчне бәхет белән алмаштырырга тели. Мин синең сөеклеңне упкынга салам, хәзер туганлашыйк, кызыңны миңа бир, әле генә дошман идек, инде дуслашыйк! Нәфрәт белән бәхет алмашына, явызлык дуслык булып гәүдәләнә... Золым, әйе, мәрхәмәтлелекнең урынын ала! Фазылетдин моны белсә, ни эшләр иде икән? Фазылетдин моңа ризалыгын бирер идеме? Тагы үз дошманыңа ризалык бирергә, явызлыкка рәхмәт укырга мөмкинме? Син мине җәфаладың, мин синең артыңны үбәм! Юк, юк, Рәшидә бусы белән килешә алмый. Ул үзе килешкән хәлдә дә ире моның белән ризалашмаячак бит. Ә хәзер бу дөньялыкта ире хокукларын тик Рәшидә генә яклый ала!.. Син минем яңагыма тондыр да, мин сиңа икенче яңагымны куям була түгелме бу? Ничек, ничек үз газизеңне... үзеңнең җандай күргәнеңне... Шул кара йөзләргә... Рәшидә ризалашмады. Ә кызына ни дип җавап кайтарсын? Ничек аның күңелен китеп алмаска? Нинди сүзләр табарга, ничек уеннан кире чиктерергә? Әллә авылда шул үзсүзле егеткә бүтән кыз калмаганмы, әллә соңыннан Нураниягә ише табылмасмы? Хатын килешмәде. Менә кызы тагы башлый, тагы шул иске яраны кузгата, кабат шул шеш кутырын куптара. Инде яра төзәлеп килә, күңел ярсулары басыла дигәндә... - Әни, Гыйлемхан янына бар!.. - Әни, аның күзенә генә күрен... - Әни, бер тыңла инде сүземне... - Кыз туктамый. - Ичмасам, теге көнне башына сукканың хакына бар, бер тыңла! Кайдан шул кешегә юлыкты, кайдан юлында очрады! Ходай алыштырган булгандыр аны, шул кешене юри юлына чыгарып куйгандыр. Ялгыштырыр, бутар өчен! Ә бу бала ялына да ялына. - Ярый, син әйтмешли, сугып башын яра язганым хакына гына барам, әмма күнде бу, димә, аның үтенечен алдан сизәм, ризалашты бу, дип сөенмә! Башыңнан чыгарып ташла шул егетне - илдә кеше бетмәгән, син яшь, тормышың яңа башлана; әтиең газабы турында уйла, аның канын тамызган кешеләргә. .. - Әни!.. - Тыңлыйм сине, Гыйлемхан, чакырган идеңме? - Әйе, Рәшидә апа. Килүегез өчен рәхмәт. - Гыйлемхан, син тәүфыйклы балага охшаган, әтиеңә түгел, ә әниең Мәүсифага тарткансың сымак, әмма... - Нәрсә, Рәшидә апа? Мин тумас борын ук бур булып туганмынмы, бур заты... Дәүләтхан бай каны! Мин Дәүләтхан бай белән Ибрай зимагур, Миңлехан белән Хәким, Әхмәтхан белән Фазылетдин дошманлыгы өчен гаеплеме? Минем ни гаебем бар сезнең алдыгызда? Хатын да, Гыйлемхан да телсез калдымы? - Без Нурания белән бер-беребезне яратабыз, Рәшидә апа, зинһар, безне аңлагыз! - Юк! - Рәшидә апа, үтенәм, зинһар, безне аермагыз! - Юк! - Рәшидә апа, зинһар, Нуранияне миңа бирегез! - Юк, юк, тагы да бер тапкыр юк! - Рәшидә апа... - Юк! - Минем бер гаебем дә юк... - Егет күз яшенә манчылды. - Юк! - Мин әтиемнәрдән киттем, ул мине өйдән куды... - Юк! - Мин Әхмәтхан дигән кешене белмим! - Юк! - Минем әтием бүтән юк, апа! - Юк, юк, юк! Шулчак палата ишеге шардай ачылып китте, әллә нинди ялкынмы, усал җилме хәсрәтле хатынның битенә килеп бәрелде. Шунда картлыда Нурания сыны пәйда булды. Кыз ешеш тын ала, изүләре ачык, чәчләре тузган. Ул палата эчендәге сөйләшүне белә, күрәсең, ул коридорда тыңлап торган: күз кабаклары тоташкан, керфекләре селкенә, иреннәре кысылган, күзләре зур ачылып киткәннәр. Хәтәр: ана белән кыз капылдан йөзгә-йөз, маңгайга-маңгай килгән, күзләр күзгә текәлгән. Бу палата да, кешеләр дә әллә кайда югалды, хәтта авыру егет тә онытылды... Ниһаять, кыз йөрәк төбендә күптән җыеп-саклап йөрткәнен ярып салды. Әйдә, чәчрәп кит! Бала үзе турында уйлый, ул синең йөрәгеңне аярмы? - Әни, без барыбер өйләнешәчәкбез! - Юк, юк, юк!!! Шунда хәсрәтле хатын корыган карамадай гөрселдәп идәнгә ауды. Өченче бүлек Кал атау. Мәгърур тау. Янәшәсенә басканы өскә багып каткан. Тауның олпатлылыгына, дәрәҗәсенә сокланып муены талган: артына чүгеп кәпәче очып төшә хәзер. Кеше тауның дәһшәтлелегенә сокланып, текәлеген чамалап, югарыга омтылырга җөрьәт итми тора. Кеше, син - батыр, җирдәге иң-иң кодрәтле зат! Синең кулыңнан килә... Тау һавага ялгана. Кеше дә дәртле. Үргә күтәрелгән саен, чынлап та, үзен олырак, иркенрәк, көчлерәк итеп тоя; югарыда вак мәшәкатьләр онытыла, ыгы-зыгы юкка чыга. Күккә якын җирдә тойгылар көчлерәк, уйлар саф, кеше үзенә дә мәһабәтрәк булып күренә. Рухы тиңсез. Монда күңелләре дә чистаргандай, карашлар яктыргандай, зиһен үткерләнгәндәй була. Кешеләр, күкләргә омтылыгыз, ыгы-зыгыдан аерылыгыз, ваклыктан... Олырак, көчлерәк булыгыз! Кеше, син дөньяны ямьли, тормышыңны барыбер җайлый аласың. Син барыбер, барыбер җиңәчәксең, бер көн туар, морадыңа ирешерсең! Хыялың үрелеп җитәрлек арада, ышан! Әнә хыялый яшьләр Калатауга талпына, җитәкләшкәннәр дә йолдызларга укталганнар... Дулкынланганнар, рухланганнар. Күзләрендә очкын уйный, битләре яна... Кеше, яптенне сөрт, йөзеңне каршы искән җилләргә куй! Алга, Калатау үренә! Бары яшьлектә генә тансык бит ул очыш... Үбешүләр, бары яшьлектә төннәр кайнар, түшләр тыгыз... Бары яшьлек кенә хыялый, исәрлеккә бай, бары ул гына тауларга ашкындыра, урманнарны айката, сәбәпсезгә көлдерә... Бары яшьлектә генә дөнья сихри, хыяллар якты. Яшьлектәге ул көн бүтән кабатланмас! Кабатланмас ул талпынышлар! Бары яшьлектә дөнья зәңгәрсу төстә, хыяллар зәңгәр, ә тормыш иксез-чиксез бәхетле мизгелләрдән тора... Ә Рәшидә тыела алмый: Калатау итәгенә төбәлсә, күзләре яшьләнә, яшьлеге искә төшә. Фазылетдиннең кырыгын уздыргач та, Рәшидә тормышында берни дә үзгәрмәде. Яшьләр һаман үзләренекен куды, хәсрәтле хатын белән аралашып яшәде. Ике сүзнең берсендә: "Өйләнешәбез, без хәл иттек". Аларга ана хәле төштән соң, үзләренекен генә уйлыйлар, үзләренекен генә каералар. Әнвәр дә районнан юньле хәбәр алып кайтмады: күрәсең, анда җинаять эшен бөтенләй ябып куярга чамалыйлар, прокурор вазифасын башкаручыны алмаштырып куйган кебек - хәзер гел икенче төрле сөйли. Әнвәр хәзер Югары судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Битараф түрәләр гади авыл кешесе сүзенә колак салмый, аның зарын ишетми - аларга мәшәкать өймәгез, тыныч тормышларын бозмагыз! Кеше үз бәлаләре белән йөзгә-йөз, карурман эчендә япа-ялгызы... һәр тарафка юл киселгән, һәр тарафта өнсез таш дивар... Бу гомер эчендә "Әпшән" колхозында да әллә ни үзгәрешләр булмады. Күпер күптән төзелеп бетте, хәзер сөт машинасы җилдереп кенә үтә - сөткә әчергә ирек куймыйлар. Көн эссе, ашыгыч булса, Мәсәгуть май заводына чабалар. Вафин сүзендә торды: сөт саву буенча ярышта алдынгылыкны бирми, Әнвәр җитәкчелек иткән ферма алда бара; җәйләүгә подкормка ташуны да җайга салдылар. Яшь ферма мөдире дә ал-ял белми, шуңа соңгы арада прокуратура, Фазылетдин абыйсының эше белән йөрү онытылып торды. Император да тынгы белми: җәйләүдән кайтмый. Сөт чоры, хуҗалык кассасына төп керем шуннан керә... Шулай да егетләр теге зур хатны язды. Такылдык һидият үз кулы белән илтеп бастырып алды. Мәсәгуть урманчылыгында Мәзәк Шәмгулның адашы бар. Әпшән егете, Мәзәк белән мәктәптә бергә укыганнар, тик аның кушаматы - Бүре. Мәзәк бишенчедә укыганда таккан иде адашына шул исемне. Мәҗит Гафуриның "Сарыкны кем ашаган?" мәсәлен сәхнәгә куйдылар. Укытучы апа Бүре ролен кире, усал Шәмгулга бирде. Малай дәү башлы, киң җилкә, бүрегә тартып тора. Кеше белән сөйләшеп йөрми, кашы җимерек... Әй килештереп уйнады шунда Шәмгул Бүрене. Явыз Куян, читтән торып ялгыз үзең, Бур кешенең күзе төсле ике күзең; Сарыкны ашаган кеше син түгелме? Әйтеп кал, монда килеп, әйтер сүзең! Аның бүре булуында бер шик тә калмады - шуңа Мәзәкнең икенче көнне тегене Бүре дип атавы берәүне дә гаҗәпләндермәде. Илчеләр шул Бүре Шәмгулга барды, хатны бастырып бирүне үтенде. Бүре - кыю зат, әлбәттә, куркып тормады, якташлар өчен урманчылык машинкасы жәлме? "Безнең "Әпшән" колхозы рәисе Абдулла Вафинның эшмәкәрлеге райком, райсовет тарафыннан гел макталып килә. Шуңа аларга ышанмыйча, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәбез. "Әпшән" колхозы ит, сөт, иген сату планнарын үтәп бара үтәвен, тик шул план, районда социалистик ярышта алдынгы дигән өрәк ышыгында колхозда хилаф эшләр эшләнә. Рәис үз тирәсен туган-тумача, куштаннар белән уратып алды. Яңарак баш ветврач итеп туганнан туган Әхмәтхан Дәүләтхановны куйды, ә аның кызы - баш экономист Дилбәр Дәүләтханова. Баш агроном Сәлах Хөснуллинның хатыны идарәдә баш бухгалтер Тәгъзимә Хөсниллина. Тагы шунысы борчый: колхоздагы бөтен баш белгечләр вазифасына махсус урта белемлеләр куела, югары белемлеләр, гадәттә, урта звено белән җитәкчелек итә. Нигә? Надан каршы әйтми, аны бөгүе җиңел. Ә белемле... каршы әйтә, үзенекен даулый. Дуван техникумын тәмамлаган Хөснуллин — баш агроном, ә югары белемле агроном Әнвәр Ибраев - ферма мөдире, баш зоотехник Фәрит Галимов та урта белемле, ә югары белемле зоотехник Талипов - өченче бригада бригадиры. Дуван техникумын мотай1заманында ук көчкә очлаган Әхмәтхан Дәүләтханов дустыбыз - баш ветврач, ә институт дипломы алган ветврач Рәхмәтуллин ~ күрше ферма мөдире. Бу Вафинның башбаштаклыгыннан, ни телим, шуны эшлим диюеннән! Чынлап та, рәис хәзер берәү белән дә исәпләшми, сүзе - закон, теләге - хөкем. Вафин райком белән райсоветны гына белә, бүтәннәр - чүп. Телефоннан беренче секретарь белән генә киңәшләшә, аны үз ягына аудара... Аннан соң, ни тели, шуны эшли. Диктатор, бер кулында партия билеты, икенчесендә камчы. Берәрсе тәнкыйтьләсә, милициягә тапшыра... Колхозда чын полиция-жандарм тәртипләре урнаштырды! Менә шулай үти Вафин дәүләт планнарын, колхозчыны кол урынына күреп, камчылап эшләтә. Райком, райсовет күрми. Аларга нәрсә, план үтәлгәч, җиткән. Нәкъ шул план озак еллар Вафин белән аның куштаннарының колхоз байлыгын талавын яшереп килә. Раславыбыз буш сүз булып яңгырамасын өчен фактларга күчәбез. Ноябрь аенда Златоуст ит комбинатына җиде ат озатылды. Соңыннан отчетларда күренүенчә, ул атлар авырып үлгән дип актлаштырылган булып чыкты. Баш зоотехник Фәрит Галимов моны үз белдеге беләнме, әллә рәис кушуы буенча эшләгәнме — аңламассың. Соңрак шул җиде ат бәясенә завхоз Тәүфыйк Бәйрәмов идарә түрәләренә һәм аларның бичәләренә төлке туннар алып кайтты. Вафинның хатынына бер түгел, ике тун, баш бухгалтер Тәгъзимә Хөснуллинага, баш экономист Дилбәр Дәүләтхановага озын тун, ә завхозның үз хатынына кыска тун эләкте. Бу эшне түрәләр шулай тиеш дип кабул итте, ахрысы. һәрхәлдә, идарәдәгеләр туеп, кикереп кенә куйды. Колхоз кассасын таларга бигрәк тә завхоз остарып китте. Ул хәтта авылда булмаган кешеләргә наряд яза, соңрак алар булып имза куеп акча чәлдерә. Мәсәлән, Гайнетдинов күптән төрмәдә утыра, ә завхоз аннан су торбалары өчен "канау казыта". Колхозны савалар, колхоз алар өчен савым, ахры! Тагы теге "биш сбруй" тарихы... Имеш, завхоз идарә атларына биш сбруй сатып алган. Отчетта сбруй бар, ә гамәлдә, конюх карамагында - юк! Шулай әвештәвеш итү аркасында завхоз белән рәис кесәсенә байлык тама... Ә баш бухгалтер Хөснуллина белән исәп-хисап бухгалтеры Шәмгул абый ни карый дип уйлыйсыз? Аларга ни, күз йома да авыз ача, шуннан нарядны үткәрә. Расходный ордерларга ни йөрәкләре белән кул куялардыр? Әллә Вафиннан куркалармы икән? Вафин теләсә нинди вакытта йә эштән куа, йә югарыга күтәрә... Колхозда оялап алган әрмән төзүчеләре хакында да авыз йомып кала алмыйбыз. Көньяк кешеләре башта тавык фермасы салды, колхоз күп акча сарыф итте. Биш ел үтте, ферма сарайлары җимерек хәлдә... Колхоз рәисе моннан сабак алды дип уйлыйсызмы? Әрмән дуслар Әпшәнне благоустроить итүне дәвам итә: яңадан-яңа, гүзәл-гүзәл сарайлар калка - сыер фермасы да, ашлама саклагыч та кора ", "Әрмәнтрестстрой тик үзләре китү белән стеналары чатный башлый. Иң үкенечлесе: төзүчеләр белән колхоз зур хакка килешүләр төзи, әгәр үзебезнең осталар тотынса, шул сарайлар ярты бәясенә корылыр иде түгелме? Күрәсең, Вафин бу килешүләрдән файда күрә, шулай булмаса, үзебезнекеләр эшсез тилмергәндә, кунаклар "майлы калҗа эләктермәс иде. Бу күренеш Әпшәндә нык тамыр җәя. Былтыр көз коммунист Фазылетдин Ибраев колхоз келәтеннән бер машина ашлык алып чыгу шаһиты була. Кладовщик Хәмит Усмановтан документ күрсәтүне сорый, теге баш тарта. Ибраев, колхозның ревкомиссия председателе буларак, идарәгә бара, ләкин ашлыкның очы юкка чыга... Суга батканмы ул, әллә, энә сымак, кибән эчендә югалганмы? Әллә юкса томанга әверелгәнме? Тавыш куба, Ибраев бу хәбәрне райкомга җиткерә. Бу тарихның аянычлы чишелеше шул (дөресе, бөтенләй чишелмәве): май ае ахырында Әй буенда көтүче Фазылетдин Ибраевның үле гәүдәсе табылды. Коммунисттан кемдер үч алган! Менә ике айдан артык вакыт узды, ә гаеплеләр һаман табылмаган. Җинаять эшен алып баручы район прокуратурасы эшне юри суза, җеп очын махсус бутый дип аңларга кирәк. Халыкта бу турыда күп сүз йөри. Безнеңчә, монда Вафинның да катнашы бар, ул район прокуратурасына басым ясый, чөнки милиция — кулында, райком аның җырын җырлый. Вафин үзе - райсовет әгъзасы, райком бюросына керә. Беренче секретарь да аны җылы канаты астына ала. Без бу җинаятьнең дә тулысынча ачылуын, нәтиҗәләренең халыкка җиткерелүен таләп итәбез. Шуңа хатыбызның бер данәсен республика Эчке эшләр министрлыгына юллыйбыз. Имзалар". Әйе, Һидият Дәүләтханов үзе йөреп имзалар җыйды, ул үзе башлап йөрүче. Бәлки, киләчәктә "Императорны бәреп төшерүче" дигән дан да нәкъ аңа тәтер? Ул Императорның кан дошманы! - Мин рабочий класс, мин механизатор! - дип күкрәк сукты Такылдык. - Мин башлап кул куям, безгә берни дә булмый. Курыккан, әйдә, начальниклар курыксын! Чынлап та, Такылдык хат күчермәләрен салам көлтәседәй болгап-селкеп йөртте. Янәсе, кулында хәзер дошманга гаепләү акты! Ул шуның белән үзен кодрәтле итеп тоя... Чынлап та, иң башта трактористлардан, шоферлардан кул куйдыртты, аксөяк интеллигентларга ышанмады. Чынлап та (Такылдык ялгышмаган!), югары белемле зоотехник Талипов белән ветврач Рәхмәтуллин хатка кул куюдан баш тартты. "Эшчеләр сыйныфы" белән дә бер әкәмәт килеп чыкты. Хатны башкаларга илтеп тапшырганнар иде инде; Әпшән почтасына ышанмадылар, чөнки анда Вафинның шпигы - Балерина - башлык, хатны тотып калуы ихтимал. Хатны тиешле җиренә үз куллары белән илтте һидиятләр. Кайтышлый тракторчы Нигъмәтҗанга да сугылдылар. Хәлне сөйләп биргәч: - Нигъмәтҗан, хатка синең имзаңны да чәпик! - диде Такылдык, үзе белән дә, дусты белән дә горурланган кыяфәттә. Янәсе, син дә, дус, бу зур эштән читтә калма! - һе, - дип кул гына селтәде тракторчы. Гомер бакый баш иеп җир сөргән бу эндәшмәс җан бу юлы да сүз куертмады. Кул куйганнар икән, шулай кирәк булган! Егетләр үзләре белә, Нигъмәтҗан аларга үзенә ышангандай ышана! Ул ничаклы җир сөрде, ничә кубометр агач ташыды колхозга! Әгәр аның эшен исәпләсәң, шуны акчага күчерсәң... Шул акча яңгырында коенырлык булыр идеме икән? Ә ничә тиене тракторчы Нигъмәтҗан кесәсенә керде? Аның куллары көрәктәй, гәүдәсе Алпамшаныкыдай: беләгеннән эләктерсә, умырып алыр... Үзенең яңаклары суырылган... Гадәттә, тракторчы халкының корсагы үсми шул, ике ияге булмый. Юк, юк. Әнә партком секретаре Кәлимуллинны капкорсак дип йөртәләр авылда. Сабыр зат Нигъмәтҗан иптәшләрен озатканда да чоланда өнсез көе таптанып торуын белде, бер сүз дә катмады, ә хатыны - сельсовет кассиры лыбырдык Хәния - икенче көнне үк бөтен авылны тутырды. Имеш, шундый-шундый хәбәр... Хат министрлыкта ята, тиешле кешесенә барып та җитмәгәндер әле, ә авылда шау-шу... Төрлесе төрлечә сөйли, һәркем үзенчә фараз кыла. - Вафинның бөтен гөнаһын тезеп язганнар икән... - Вафин теге Фазылетдинне үтерүдә дә гаепле диме... - Колхоз башлыгын эшеннән алачаклар... Авыл умарта күчедәй гөж килде, кемдер сөенде, кемдер көенде. Император яклылар көенде, ялчы-яраннар чынлап куркуга төште. Беренче булып баш бухгалтер Тәгъзимә Хөснуллина гариза китереп салды. - Нәрсә? - дип җикерде Император. - Батып баручы корабны күселәр ташлап качамы? - Вафин абый, җибәр безне эштән... - дип ялварды Тәгъзимә, еламсырап. - Җибәрмим! - Император чигенмәде. - Минем белән син дә җавап тотасың! Сәлах әле гариза язмаган, син - хатын-кыз, нишләп дулыйсың? - Сыер дуласа, аттан яман... - Тәгъзимә тынычланмады. - Мин Янгантауда эш белешеп кайттым, Вафин абый, ә Сәлах соңрак барып урнашачак... - Ә бармаса... - Император мыскыллы елмайды. - Бармый кая бара ул бозау... - Тәгъзимә дә көлде. - Бозау түгел, ә мөгезле ир! - Император кинәнеп хихылдады. - Шулай да мин сине җибәрмим. - Китәм! - Син миңа кирәк... Җаным... - Император ихлас әйтте, тик хатынның күңеле эремәде. - Мин барыбер китәм! Әнә сезнең бүтәннәрегез бар: Дилбәр, кассир Җәмилә... - Баш бухгалтер ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Императорның уйланып утырырга вакыты юк иде, җәһәт кенә уң кулы завхоз Тәүфыйкны чакыртты. - Иә, завхоз, начальник штаба, дөньяда ниләр бар? Вафин һәр иртә аны үзенә чакырып колхоздагы хәләхвәлләрне белешә - дөресрәге, авыл гайбәтләрен җыя иде. Белгечләр доклады бер, ә завхоз яңалыклары икенче. Завхоз хәбәре халыкның тын алышын тоярга, шуннан чыгып Императорга җитди карарлар кабул итәргә булыша. - Бөтенесе дә имин-аман, - дип, гадәтенчә, канәгать кыяфәттә доклад ясады завхоз Тәүфыйк. Императорның сөмсере коелды. - Син нәрсә, айдан төштеңме әллә? Бөтен авыл гөжләгәнне ишетмисеңме? Әллә колагыңа мамык тыгып куйдыңмы? Чынлап та, Тәүфыйк колагына мамык тыга. Күптән инде фельдшер Рәшидә аңа шулай киңәш иткән иде. Колагы сызлый, Тәүфыйк су да коена алмый. Мунчада да колагына су чәчрәтүдән курка. - Ни булган, Вафин абый? - Атаңның башы булган! - Император сүгенде, сарайдагы нәсел айгырыдай тибенде. - Син - йокы капчыгы, аягөсте оеп йөрисең, ә өеңә ут капкан. Пожар, ишетәсеңме, пожар! - Нәрсә яна? - Өең яна, Тәүфыйк, сараеңа ут капкан! Әнвәрнең шайкасы өстеңнән жалу язган; күчереп язасың икән, өстәп язасың, колхоз байлыгын өеңә ташыйсың! - Әнвәр жалу язган, дидегезме, Вафин абый? - Әкрен завхозга озак барып җитә. Моңа да соң төшә - соң төшсә дә, мул төшә. - Обкомга, Совминга, МВДга хат язганнар! Күмәкләп! Әнвәр Ибраев оештырган! һидият Дәүләтханов, Нигъмәтҗан Зарипов, тагы, тагы әллә кемнәр кул куйган, шайтан! Юк, бу юлы теге вакыттагы кебек анонимка түгел... Теге вакытта, ярый, анонимка, диделәр дә тикшермәделәр, Ходай саклады, ә бу юлы... Трактористлар, шоферлар да бар... Бөтенесе дә үз исемен куйган... - Кемдә ул хат? - Син белергә тиеш аны, син штаб начальнигы. - Мин белмим, ва-а... - Тәүфыйк, үрсәләнеп, хуҗасына астан өскә текәлде. Ул һаман йоклый, һаман эшнең асылына төшенеп җитә алмый аптырый иде. - Бернәрсә дә белмисең, мышей не ловишь! Уфада хат, безгә килеп җитмәгән, ә җиле җиткән... Нигъмәтҗанның хатыны инде авылны тутырган, син мыек та бормыйсың... - Император тузынды. - Оппозиция, Әнвәр Ибраев оештырган! Шунда Тәүфыйк калкынды. - Юк, Вафин абый, моны Ибраев түгел, ә Шәмгул оештырган! - Ничек? - Шәмгул, дидем... - Завхоз кире чигенмәде. - Мин сезне теге вакытта искәрткән дә идем: төрмәдә утырган Гайнетдинов исеменә торба салу өчен канау казыгансың дип наряд язгансың, дип миңа бәйләнде. Хәтеремдә, мин үткәрүен үткәрермен дә ул, тагы югарырак та үткәреп җибәрермен, дип көлде Мәзәк... - Куенымда елан асрыйм! - Император ярсыды. - Бөтен әтрәк-әләм, һидият кебекләр мәгълүматларны шул Мәзәктән - исәп-хисап бухгалтерыннан ала! - Чакыр үзен! - Император азау урынында биеп торды. Мәзәкнең йөзе агарып киткән иде, уң кулы кесәсендә. Императорның, бухгалтерының көйсез хәлен күреп, нигәдер көләсе килде. Мәзәк, рәискә чакырталар дигәч, барысын да аңлады. Юкка түгел бу, Император сизенгән... Хат әле кешесенә барып җитмәгән, ә халык белә... Бу - граната солдатның кулында ук шартлауга тиң! Бу хаттан фәтва булырмы, юкмы, ә ялкыны инде килеп бәрелде. Бухгалтерия кызлары да шым булды. Мәзәк сизде, тегеләр аның кыланышын күзәтә. Император хәзер, чынлап та, Мәзәкне ботарлап ташлар... Юк, икенче каттан очыртыр... Мәзәк үз-үзен ничек тотыр, шартламасмы? Бәлки, ул аңарчы ыштан төбен тутыргандыр - йөзе көл төсендә... Мәзәк тешен кысты, кесәсендә һәрчак үзе белән йөрткән безен дә кулы белән кысты. Уң кулын кесәсеннән алмаган килеш Император каршына басты. - Иә, - диде Император, тавышында корыч чыңы чыңлатып, - ничек эшләр? - Ары сүз куерталмады... Көлә башлады... Хәтерли Мәзәкнең искәртүен. - Бара, - диде Мәзәк, коры гына. Император шунда Мәзәкнең агарган йөзеннән, кипкән иреннәреннән, коры җавабыннан барысын да аңлады; завхозы дөрес әйтә, башлыкны Мәзәк сата, Мәзәк Император дошманнарына кирәкле мәгълүматларны биреп тора! - Шпион! - дип ысылдады кинәт Император, тибеп җибәрер иде аяк астындагы еланны, җилкәсеннән алып ишеккә как маңгае белән каксытыр иде, хәтерендә, күрә: без уң як пиджак кесәсендә, Мәзәккә якын барып булмый, мәңге шаярткан Мәзәк бу юлы шаяртмаячак. Әнә йөзе агарынып, иреннәре кибеп киткән, чигә тамырлары тартылган. - Сатлыкҗан! Мәзәк һаман кымшанмады. - Гариза яз! Бүгеннән! Император акырды, чыгырыннан чыгып җикерде, ләкин Мәзәккә якынаймады, тегесе дә бу юлы телсез калган иде. - Мин сине чихут дип кара эшкә кумадым, бригадка җибәрмәдем!.. - Император чәбәләнде. - Ә җылыда, бухгалтериядә тоттым, ишле гаиләсен карасын бу, дидем, ә син... - Син мине эшкә алмадың, син эштән куа алмаячаксың да! - дип чатнатты да солдат сымак үз күчәрендә кире әйләнде Мәзәк. - Егце ничек куармын әле! Гариза яз да марш бухгалтериядән! Бүгеннән сиңа акча язылмаячак! Шулай дип кычкырып калды Император бухгалтер артыннан. Таза муены кызарып-бузарып чыккан иде, гүя ул ярсуын баса алмаган күркә, үрле-кырлы җилпенеп, тубы тирәли очына. Император һаман тыела алмады: йөрәге урыныннан купкан иде. Аңа хәзер ачуын кемнәндер алырга, кул астындагылардан кемнән булса да алырга кирәк иде, шуңа ул тузынды, кабинетында түзеп утыра алмады, бөтен идарәне туздырды. Бу юлы баш ветврач Әхмәтхан Дәүләтхановны чакыртты. Теге яраны ярты сәгать дигәндә каршысында иде, дердер калтырап тора, Императорның нинди хәлдә икәнен күрә. Эшең хак, артың чиста булмагач, патшага кызыңны биреп тә, башыңны иеп тә ярый алмыйсың. Үтә дә комсыз, үтә дә залим шул башлыклар, явызлар, убырлар; алар башыңны өзеп алгач кына синнән канәгать була. Шундый хак түләп кенә ризалата аласың аларны. - Дөнья ничек, Әхмәтхан абый? - Имин... - Имин сиңа... - Император тагы чәбәләнде. - Итәгегезгә ут капкан - аларга һаман дөнья имин... - Нигә, Вафин энем?.. - Ха, ул ишетмәгән - колагы саңгырау, ул берни белми - күзе күрми... - Император котырды. Гөлтләп кабынып китә торган гадәте бар икән. - Синең һидият энең Вафин туганы өстеннән жалу яза... - Кайда? Кайчан? Кемгә? Ничек? - Мәскәүгә! Мәсәлән, обкомга - хөкүмәткә, МВДга! Әнә Нигъмәтҗан хатыны авылны тутырган: һидият Дәүләтханов Әпшән буйлап Вафинга каршы имза җыеп йөри! Туганы өстеннән!.. - Хай-ван! - дип кенә әйтә алды Әхмәтхан, солы плащ чалгыен җыеп теге диванга чүкте; бу йөкне башка күтәрә алмады. - Үз кулларым белән буам мин ул этне! - Син, син ашатып симерттең ул этне, симергәч, эт үз хуҗасына ташлана! - Император тукталмады. - Үзеңнеке үзеңә яу, үз туганың үзеңне сата, үз туганының башын ашый... - Эт баласы... - дип ысылдавын белде Әхмәтхан. - Үзең гаепле, син иркәләдең аны: өр-яңа "Беларусь"ны аңа бирдерттең, эчеп йөрүен күрмәдең, алдап-йолдап премия яздың, эшләмәгән эшенә наряд тутырттың! Хәзер ул синең үзеңне тешли... Бел, Вафинны очыру ул сине дә очыру булачак, кем гаепле? Мин сиңа әйттем, кат-кат талкыдым: тый, дидем, шул көчегеңне. Хәзер ул тешен күрсәтә. Икебезгә дә!.. Әнвәр түгел, ул дошман шайкасын җитәкли... Кем гаепле? - Кем гаепле, имеш... - Ниһаять, Бур да терелде. - Әйттем мин сиңа, Вафин энем, тимик шуңа, дидем, алмыйк шуның "Беларусь"ын, дидем, капланып катсын шул уенчыгы белән... Тыңламадың, колак салмадың сүземә!.. - Эчте, эшләмәде, мин нишләргә тиеш? - "Беларусь"ка тимә, дидем. - Бур һаман елан кебек ысылдап хуҗага ыргылды. - Ул әрәмтамакны мин үз җилкәмдә, колхоз җилкәсендә асрарга тиешме? - Колхоз, колхоз, дидең... - Бур үз сүзен куәтләде. - Шул колхозың белән капланып яттың... - Мин җавап тотам... - Император хәзер яраны алдында акланды. - Төкерәм мин синең җавабыңа, колхозыңа, монда баш кайгысы, баш!.. - Бур аягүрә басып башына тотынды. - Шул көчегеңне буып кына ташла, тыны чыкмасын, дидем, тыңлата, баш була алмадың! Хәзер... - Императорның да тәкате төкәнде, тәүге тапкыр котылу юлларын тапмаган хакимдәй, чарасыз утырды. - Шуның авызын томаламадык ... Бу боерык иде, бу - сигнал... Шуңа Бур, зиһене ачылып киткәндәй, алдында юлы тасмадай сузылган ерткычтай, ишеккә ташланды. Хәзер ул теге көчекнең үңәченнән алачак... Туры Фатыйма апасы өендә йомылды Әхмәтхан. - Ап-пай, һидият кайда? - Аһ, аһ, бөтенесе дә Бидиятне сораша... - Телчән хатын бөтен гәүдәсен кәбестә сабакларыдай селкетеп-уйнатып көлде. Дөньясы түгәрәк, көнкүреше бөтен иде аның - шуңа гел кәефе дә көр, йөзе көләч. Пошмас зат иде - шуңа симез, энесе Әхмәтхан кебек энә йоткан бүре кебек коры сөяк түгел, калын иренле, рәхәтләнеп сөйләшә, ирәеп көлә. - Ап-пай... - Аһ, аһ, ни булды? Мәсәгутькә киткән иде... - Кеткелдәп көлде пошмас Фатыйма. - Үз туганым - Вафин энем - тракторыннан кугач, һидиятем Мәсәгутькә, урманчылыкка диме, эшкә төште. Шунда йөри. Син аны берәр эшкә кодаларга дип килгән идеңме? - Ап-пай... - Беләм мин сине: үз улыңны, Гыйлемханны әйтәм, өеңнән куалап чыгардың... Кеше малаен эзләп йөргән буласың... - Ап-пай... - Айга якын больницада ятты, ата башың белән бер тапкыр да хәлен белмәдең. Шул да булдымы ата? - Ап-пай... - Әйтеп бетергәнне көт! Мин дә әйтмәгәч, сиңа кем әйтә? Мәүсифа киленне, бер сүзе чыкмаган кешене, сузып салгансың... Улыңны кудың, хәзер... - Калын иренле тел бистәсе туктарга уйламады. Усал да, телгә дә үткер иде ул, елмаеп кына йөрсә дә, Дәүләтхан нәселеннән иде. Эре сөякле, ак йөзле. Ялгыз хатын. - Хәзер сиңа Һидият кирәкме? Нишләтәсең аны? Өмәгә яллыйсыңмы? Бичәңне сузып салдың, ерткыч, улыңны кудың, ни җитми сиңа? Йөргән җиреңдә кырып-җимереп үтәсең, артыңнан көл-күмер өелеп кала... Нәрсәгә кирәк сиңа Б идият? - Ап-пай... - Ап-пай да ап-пай... Юк, күрәм: күзләреңә язылган, маңгаеңда тамга, юкка йөрмисең, каныңда ачу бар синең. Бидият сезнең өердән аерылды, хәзер сезнең уенга катышмый! Ә Вафин энемә шуны әйт: әйдә, үз уеныгызны үзегез очлагыз, үзегез пешергән ботканы үзегез ашагыз! - Апай, син нәрсәгә төрттерәсең? - Әнә бөтен Әпшән сөйли... - Телчән хатын тузынды. - Хат турындамы? - Әхмәтхан төпченде генә, кулы калтыравы басыла төште. - Хат... Минем Бидиятемнен катнашы юк! - Бар! - Ничек? - Ул оештырып йөри... - Әхмәтхан ысылдады, сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды. - Ул Әхмәтхан абыйсына, Вафин абыйсына каршы уйный... Ут белән шаяра... - Аһ, аһ, куркытасыңмы? - Куркытмыйм, кисәтәм... - Шуннан? - Телчән хатынның өркергә исәбе дә юк иде, әйе, бер кылы да селкенмәде: күзләре һаман тишеп карый, калын иреннәре җыерылган... - Шуннан утырган да шуган, чана төбе типтек булган, ыштан төбе тузган... - Үзегезнең ыштан төбегез уелып төшмәсен, Әхмәтхан энем, бар, кайт, әйт хуҗаңа: сак булсын, ул Әпшән халкын белеп бетерми әле. Алар түзеп йөри-йөри дә... - Ә син, карчык, нишләп каркылдыйсың? - Синнән сорамаганга! - Син дә Вафин туганыңа каршы!.. - Ә мин нишләп аның белән бер яклы булырга тиеш: бергә ат урламаган, сыер суеп сатмаган, бергә ашлык урлап баемаган... - Мин бергәме? - Син үзеңнең ягыңны үзең кайгырт, Әхмәтхан энем, хәзер сабый түгелсең... Әнә әйткәнен дә бик хуп күрмисең - тыеп, орышып алып булмый. Син... - Телчән хатын тотлыкты. - Син авыртмаган кабыргаңа ят, ә Һидияттә эшең булмасын! Гыйлемханга ни дип әйтим? - Кызыл көчекнең исемен дә ишетәсем килми! - Әхмәтхан аяк астына лачкылдатып төкерде. - Абау, энем, авызыңны үлчәп ач, Ходай тотыр... - Тотса, күптән коммуннарны тотар иде... Колхоз яши, совет яши, ә мин нәрсә... Алланың кашка тәкәсе түгел, бәләкәй кеше... Ходай, кешегә санап, минем белән булышмас! - Гөнаһсыз балаңа тел тидерәсең... Авызым кыйшаер дип курыкмыйсың. - Юк! Хуш! - Хуш, бигайбә. Мин әйттем дә кайттым, ә сиңа хәл итәсе. Бур барыбер икенче көнне һидиятне очратты. Бүре бүрелеген итә инде: дустын киртә артында сагалады. Гүя ерткыч. .. Такылдык агасының холкын белгәнгә күрә сагайды. Әхмәтханны тавышыннан тану белән артка чигенде. Төн караңгы, күктә саран ай яктысы... Әнисе дә алдан искәрткәнгә күрә, егет агасына якынаймады. - Ә, синме, абзый? - диде Такылдык, ягымлы булырга тырышып. Әнисе әйтсә дә аңлый: бүре тырнагыннан котылып буламы - барыбер аңлашырга туры киләчәк. - Курыктыңмы? - диде Әхмәтхан, энесе юлына аркылы төшеп. Тавышында хәтәр тантана, Такылдыкның тәне суынып, кан агышы туктагандай булды. - Юк, абзый, - дигән булды Такылдык, йөрәгендәге шомны ничек тә басарга теләп. - Курыкмагач, якынрак кил! Такылдык тыңламады. Ул да бүре... Яшь бүре... Тиз генә тишек көймәгә утырта алмассың. - Сүзеңне ишетәм, йөзеңне күрәм, абзый... - Алай... - дип сузды Әхмәтхан. - Сөйләшә торган сүзләр җыелып киткән, энем... Такылдык эндәшмәде. Теленә карап шулай дисәләр дә, сак әле ул. һәр сүзгә уяу. - Үзең кермисең... - Ничектер вакыт җитми... - Вакытың тар шул хәзер, энем, язу-сызу эшенә тотынгач, жалобтцик атын күтәргәч... - Булды ул гөнаһ... - Хәтта таңмыйсың да, - дип үпкәләгән булды Әхмәтхан, үзенең нәфрәтеннән тыны кысыла бара, эчендәге төер тамагына күтәрелә, тын юлын уба. - Аның нәрсәсен таңасың, Әхмәтхан абзый! - Такылдык аптырамады, сүз эзләп кесәгә кереп тормады. - Ә башыңда мәкинә, башыңа кибәк тутырылган. - Әхмәтханның каны кайнады, эчтәге ярсуы әкренләп күтәрелә барды. - Ак белән караны да аермагач, ни әйтәсең инде. Мин сиңа әйттем, барып җитмәгәч, тагы бер кабатлыйм: Императорга кагыласы булма, ул безнең таянычыбыз, безнең кальга, ә син, мәкинә баш, ут белән уйныйсың. Моның өчен нишләтәләр, беләсеңме? Такылдык эндәшмәде, тик селәүсендәй алан-йолан каранып алды: ул-бу була калса, әзер... Моны Бур да сизде: егет акыллы, үз халәтен чамалый. - Син чынлап та такылдык. Мәзәк үзеңә кушаматны дөрес таккан: сүзеңдә дә, эшеңдә дә бер рәтең-чиратың юк, алдын-артын карамый эш йөртәсең, берни уйламый сүз сөйлисең... Иә, ни пычагыма кирәк булды сиңа шул хат? - Мин сине, Императорны кисәттем: минем койрыкка басмагыз, миңа тимәгез, дидем... - Такылдык үзенекен сөйләде. - Ә нигә син, эшеңне эшләп, үзеңә тиешлене үтәп йөрмисең? Эчәсең, җәйләүгә подкормка илтү урынына кәеф-сафа корасың, хатыннар артыннан чабасың! - Анысы минем эш! - Синең эш?.. Синең эш әнә ботак очында асылынып тора, беләсең килсә: прокуратура безнең исемне атаса, икебезгә дә... - Ир хәтәр ишарә ясады. - Бел, синең эчеп йөрүең рәис Вафинның эше, синең подкормка илтми сураеп ятуың шул ук Вафинның эше, колхоз эше, синең чөгендерне эшкәртми өр-яңа тракторны тоткын итүең - колхозга зыян, тагы рәис Вафинның эше... Ул сине эштән бушатмый нишләсен, синең кебек әрәмтамакны ничек асрасын? Такылдык үз эченә бикләнде бугай. - Хәзер уйла: ярый, жалу яздың да ди, ярый, Императорны да алып аттыгыз ди, шуннан дөнья тигезләндеме, синең җаның тынычландымы? Императорны алып ату белән син дә, мин дә яп-ялангач, бер таянычсыз-нисез калабыз. Бернинди яклаусыз! Император төшсә, безгә хана... Әле ул калын дивар сымак сине, мине каплап тора... Син, мәкинә баш, башыңа кибәк тутырылган, шул диварны аударышып йөрисең! Такылдык шиңде. - Әйт, төрмәгә утырасың киләме? Кемгә кирәк ул синең жалобаң? Сиңамы, миңамы? Әпшән халкынамы, шул тинтәк Миргалигәме, барыбер балалары ач утырыр, өсте киемгә туймас - дөнья ничек бар, шул килеш калыр. Синең жалуың Дәүләтханнарның кан дошманы Ибрайларга - Әнвәргә, Рәшидәгә кирәк! Бел, кем тирмәсенә су коясың! Беләсеңме моның өчен нәрсә эшләтәләр, сатлыкҗаннарны ни көтә? Такылдык, айнып киткәндәй, тагын як-ягын айкады, бары агасының буе җитмәсенә ышангач кына тынычланды. Моны Бур да сизде: кулы кыска шул, энесе кисәтелгән, Фатыйма карчык та уяу... Такылдык үзе Бур затыннан, һәр ым-ишарәне аңлый. Бур буе җитмәсен аңлады, шуңа сүзе дә озынга китте. Ул башта Такылдыкның да муенын борып кына атарга ясканган иде: кичә юлына очраса Такылдык, бүген исе-сүзе булмас иде. Үзе юкның күзе юк, тавыш-тыны чыкмас, эз дә юылыр иде, шаһит та калмас иде... Юк, Такылдык уяу: әнә күзләрендә ут, Әхмәтханның һәр хәрәкәтен аңлый. Бүре белән бүре күрешкән. - Ярар, энем, - дип сузды Әхмәтхан, - ясалуны чынлап син яздыңмы? Дөресен генә әйт әле абыеңа... Әхмәтхан тагын сынаулы караш ташлады үзеннән читтәрәк посып утырган адәмгә. - Соң, абзый, хәзер мин ни эшлим: бәла, гаеплемен, язык кылдым, иблисме, шайтанмы мине бутады. Хат инде урынына тапшырылган, нишлим соң? - Такылдык ачыргаланды. - Хәзер сиңа төрмәгә юл ачылды алайса, энем, - диде Әхмәтхан, һәр сүзенә басым ясап. - Кулың белән кылганны иңең белән күтәр! - Ә син? - Миңа да бер юл кала... Әгәр Императорны сез чынлап та алып атырга уйласагыз, безгә котылу юк, районда да безне яклардай кеше калмый. Бер Вафин, Вафин - аңлыйсыңмы син, мәкинә баш! - Әхмәтхан ярсуын тыя алмады, әледәнәле урыныннан калкынып куйды, Такылдык аны тынычландырды: - Абзый, абзый... - Мин сине кисәттем... - Вафин үзе гаепле! - Ул синең подчиненныең түгел, ул синең кебек... - Әхмәтхан чәчрәде. - Фазылетдинне аякларыннан тотып тормады... - Абзый... - Әһә, хәзер куркасыңмы? - Син мине алып бардың Озынталга! - Такылдык артка чигенде. - Ә син миңа үзең иярдең, - дип ысылдады ир. - Син дә, Капитан да Фазылетдингә үчле иде, сез үзегез мине коммунга өстердегез! - Абзый... - Капитан башлап өстерде. - Бурның тыны кысылды. - Әйе, ул, абзый... Ул үзе, өйрәтеп, Озынталга алып барды безне. Соңрак үзе, безне сагалап, эшне тикшерергә килде! - Такылдык та Әхмәтхан агасын яклады; сүзләре, ниһаять, ялганып киткәнгә сөенде. - Капитан да җавап тотарга тиеш! - Киттек өенә! - Такылдык әйтте, Әхмәтхан бу фикерне элеп алды. - Киттек! Капитан бервакытта да эчендәгесен тышка чыгармады. Үзалдына йөрүен белде, тыштан тыныч күренсә дә, эчендә Ибрай зимагурлар нәселенә үч кайнатты. Хәзер үзе дә буталып бетте, дивана: әллә ничек барып катышты шул коммуннарга. Фазылетдин башта ук апасын аңа бирергә каршы иде. Яңыл яшь чакта бигрәк чибәр булды шул: Капитанның аңын шул томалагандыр. Башы-аягы белән каратут Сылукайга гашыйк иде. Бигрәк тә Яңылның басынкылыгы, тыйнак холкы әсир итте. Кара-кучкыл кыз, һәр кыланышы килешле: көлсә дә ярый, йөгереп китсә дә йөрәкне дулата, ачуланса да бата. Сынамышы алдамады: Тыйнак Яңыл сикереп төшмәде, очынып йөрмәде - сөенечен дә, көенечен дә тигез үткәрде. Башта өйдә тавыш-тын булмады, ә урамга чыксаң, тормыш муеннан борып ала. Яңыл үзалдына тавыш-тынсыз эшен эшләп йөри. Капитан үз җаена, авызыннан тавыпты чыкмый. Бәйләнчек Фазылетдин сирәк-мирәк катнашканда да икәүнең тормышына килеп кысыла: янәсе, апасын яклый, янәсе, Капитан эчә... Капитан эчсә дә, үз акылында, урамда болганып, күкрәк сугып йөрсә дә, өйдә песи кебек. Яңыл иреннән зарланмый да, ә коммунист Фазылетдин дөньяны җайга сала. Җиңү бәйрәме хөрмәтенә кунак җыйганнар иде, хуҗа үзе шунда артыграк җибәреп ташлады, ахрысы. - Син тыловик, кавалерияне күрмәгәнсең дә!.. - Капитан капкорсак партком секретаре Кәлимуллинга бәйләнде. - Кордаш, юкка кызма, мин бары, сугыш язмышын техника хәл итте, дип әйтергә телим. Ниместә танк, самолет күп иде, шуңа ат белән каршы барып кара! Кылыч белән танкка каршы! - Без бардык та, җиңдек тә, ә син, тыл күсесе, кәнсәләрдә качып яткансың! - Карт, нишләвең бу? Син хуҗа ич, ә кордашың - кунак ... Капитан тыела алмады. - Кәлимуллин - тыловик, ә мин - Капитан! Әйе, әйе, мине Капитан диләр! - Капитанның аты туарылды. - Безнең кавалериягә сүз тидерә, күсе! - Күрше, мин, нимесне безнең техника җиңде, дидем... - Кызган баш Кәлимуллин да сүзен бирмәде. - Техника... Ә безнең кавалерия кайда булган? Безнең Кс1Вс... - Җитәр инде! - Яңыл ялварды. - Кунаклардан оят... - Ә син, хатын, белмисең! Молчи, без - кавалеристлар! Шунда ярсу Фазылетдин җизнәсенең изүеннән бөтереп алды. Берәү дә сизми калды. - Кавалерист, тукта! - Ә син... - Капитан сүз әйтергә өлгермәде, яшь кеше хуҗаны карават өстенә екты. - Каениш!.. Капитан, эшнең зурга китүен сизепме, әллә аракы пары башыннан тиз очыпмы, үзен кулга алырга уйлады, тик яшь кеше шаярмый иде, Фазылетдин Ибраев ярсый барды, эчендәгесен берьюлы тышка түкте: - Син - кавалерист... - Капитан... - дип төзәтте муены борылган бәндә. - Син, Капитан, апамны баскансың... Изеп-кыерсытып яшисең... - Каениш! - Капитан килешергә теләп ялварды. - Мина бөтенесе дә килешә, мин кырам да җимерәм дип уйлама! - Уй-ла-мыйм... - Без апаны обидага бирмәбез, без... Хәзер элеккеге заман түгел! - Таза бәдәнле ир какча Капитанны корыган агач кәүсәседәй дер селкетүен белде. Кунаклар, эшнең зурга китүен сизепме, араларына керә башладылар. - Фазылетдин, тукта... - Капитан, тынычлан! Хуҗабикә дә бөтерелде: - Фазылетдин, тимә җизнәңә! Шул бер сүз җитте, коммунист Фазылетдин җизнәсен ычкындырды, өс-башын төзәткәләде. Рәшидә аш-су бүлмәсендә иде, гауганы искәрми дә калды. - Әйдә, соңга калабыз, - диде Фазылетдин кәләшенә. Алар җыенып кайтып китте. Бүтәннәр дә тоткарланмады . Кунаклар таралышты, ә Капитан - ярсу кавалерист - тынычланмады. - Энең якамнан алды... - Үзең гаепле! - Мин... - Капитан кызды. - Мин үз өемдә, ә ул миңа килгән, якама ябыша... - Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер. - Хе, хатын акыл өйрәтә! Төкерәм мин сезнең акылыгызга - коммун Ибраевлар, зимак Ибрайлар! Кешегә акыл өйрәтергә сезне куш... Токымыгыз белән!.. Капитан тәү кат хатынына сүгенде, тәү кат кул күтәрде. - Син миңа хатын, шул көчегеңә каршы әйтмәдең! Бөтенегез дә бер калыптан - коммун зимагурлар! Тыйнак мондый хәлне күрмәгән иде әле. Беренче тапкыр тукмак ашады. Өтәләнеп кунак җыйды... Ул үкси-үкси тиз-тиз әйберләрен төйнәде дә тышка атылды... Калган әйберләрен соңыннан Фазылетдин энесе килеп алды. Тыйнак ире өенә кире кайтудан баш тартты. Капитан кайгысын, гадәтенчә, аракы белән юды. Горур, тәкәббер зат иде ул: бер дә юкка, дусты сүзен яклап ирен ташлап киткән хатын артыннан ялынып йөрисе килмәде. "Яңылым-якыным" дип үртәлсә дә, баш имәде, кәләше авылына аяк басмады. Юк, килен булып төшәсе килмәде Эпптәнгә - сөеклесенең кире әйләнеп кайтуын көтте. Өметләнде. Өметләре акланмады кызмача Капитанның: атналар, айлар үтте, бары тик Әпшәннән өзек-төтек хәбәрләр генә ишетелде. Тыйнак дигән бәндә таш йөрәк, басымчак дигәнең чакматаш булып чыкты. Әпшәннән "Яңылың малай тапкан, һаман ялгызы" дигән хәбәр алды - шунда тәкәббернең түземе сынды. Горурлык кыясы җимерелде, Капитан атына атланып Әпшәнгә җилдерде. Туры каенише йортына! Әнвәр шулай туды. Бер киселгән икмәк ялганганчы шактый гына гомер узды, шуңа кеше арасында даулы, өйдә тавыш-тынсыз Капитан күңелендә шик яралды. Дөрес, Яңыл ятларга карамаган, аны көткән сымак, әмма бәләкәчнең таныклыгын үз фамилиясенә яздырып куйган... Яңыл - сутлы алма, пешеп кенә килгән чагы - корт төшмәдеме икән, берәрсе бакчама төшмәдеме, кармак салмадымы җимешенә дигән шик күңелен гел тырнап торды. Капитан гомере буе шул яра белән яшәде, шул шөбһә язмыш касәсендәге шәрабны гел тәмсезләп торды. Малай болай аңа тарткан: тыштан тыныч күренсә дә, тиз кызып китүчән, тагы гел Ибрайларча уйлый, алар сүзен сөйли. Дөреслек, гаделлек дип талкый. Институт бетерде, гел Фазылетдин агасына тартылды... Ике арадагы салкынлык бетмәде. Еллар узган саен, ул көчәя генә барды. Тышка чыгармасалар да, эчтән ата белән ул бер-берсен сөймәде. Берәү дә фамилия турында сүз кузгатмады, Капитан кул селтәде, ә егет исем-аты белән горурлана да иде бугай. Аның бабасы данлы большевик Хәким, авылда яңа тормыш коручы! Капитан бу нәсел тамырларына төкереп карады, аңа чибәр Яңыл гына кирәк иде Ибрайлар арасыннан. Капитан әлегәчә дөньяның шушылай баруына күнеп, түзеп яшәде. Гарьлеген эченә яшерде, Фазылетдиннең якасыннан бөтереп алуын, ул гынамы - гаиләсен тарката язуын, шулай йөрәгенә төзәлмәс яра салуын онытмады. Шуңа үз авылыннан Әпшәнгә килеп төпләнде. Әпшәнгә килен булып төште... Иргә - гарьлек, хатынына ияреп килде, хатын авылында яптәп ята, Фазылетдин гаепле. Кеше алдында кимсенде, үчен эченә йомды. Өйдә тавыш чыгармады, каенишен барыбер гафу итә алмады, Ибрайлар нәселен барыбер үз итмәде, авызы тулы кан булса да төкермәде. Бу әрнү, бу үч тирәнгә яшерелде, төпкә китте, һаман ныграк тамыр җәйде. Эчтә сулкылдап торды... Капитан нәкъ теге хәлдән соң, Фазылетдин белән бер авылда яшәргә мәҗбүр булса да, каенише йөзенә күтәрелеп карый алмады. Ул оныта алмый җәберен, башкорт якынын гафу итми... Шулай яши, үч уты саклый, кичерә - йөрәгендәге бозны эретә алмый. Шулай яшәргә мөмкинме? Шул тормыш дөресме? Шул холкыннан, шул тормышыннан нинди ямь таба бу токым баласы? Кавалерист! Гарьчел Капитан, ачуын эченә йомып, шиген яшереп, тешен кысып яшәде. Ораторны ишетмәс өчен генә җыелышларга йөрмәде; барса да, Фазылетдин нотыгыннан колагы тона. Колагын каплап утыра Капитан. Җыелыштан нәфрәтләнеп кайта, "фронтта булсам, белер идем бу демагогны нишләтергә" дип уртын чәйни. Ә теге томанлы иртәдә, юлбасарларга тарыгач, эндәшмәде. Хәтта эчтән сөенеп куйды, тынын чыгармады, иң кулае шул иде. Ул тыныч кына җиңде такылдык демагогны, сабырлык белән алдырды. Әйе, бер көн килеп Такылдыкның такылдавы башына җитте. Әйе, көчәнүе үз бантына булды, ә телсезнеке көчәнүсез-нисез өскә чыкты. Шуннан соң дөреслек эзлә! .. .Туганнар хәзер шул телсезнең, үчен эченә яшереп яшәүченең өенә якынлашты. Караңгы төн, хәтәр уй иде аларның юлдашлары. Капыл гына тулган ай да, боларның ни теләвеннән оялыпмы, болытлар арасына яшеренде. Хәтәр уй белән йөри иде туганнар бу кичтә, шушы тойгы аларның гәүдәләрен калтырата, телсезнең өенә илтә... Хәзер телсез дә алар өчен артык җанга әйләнде. Әгәр аны да юлдан алып ташласалар, киләчәктә тыныч яшәячәкләр. Тагы күз алдына теге томанлы иртә килеп басты. Ап-ак кәфендәй бар дөньяны томан ураган бу иртәдә алар икәү генә кебек иде. Эшләрен бетерделәр, зур җиһан һаман тыптын. Юынып, өсләрен сөртеп кайтырга чыктылар. Шактый гына ара үтәргә дә өлгергәннәр иде, Озынталның бу очыннан каршыга җайдаклы килеп чыкты. Кем? Туганнар куркуга төште, буыннары өзелдемени, әллә берәрсе арттан күзәтәме? Юлчыларның эзенә төштеләрме? Томан кисәкләре, мамык очларыдай, агач ботакларына өзек-ертык булып ябышып калган. Туганнар җайдаклыны шундук төсмерләде: Капитан! Бу вакытта нишләп йөри? Анысын-монысын уйлап өлгермәделәр, теге үзе тавыш бирде: - Әхмәтхан, һидият... Нихәл? - Ару... - Кыштауны эзлим! - Ә без балыктан киләбез. - Күренмәдеме кара-чуар тана? - Юк, абый... - Таң белән Фазылетдиннең көтүен карарга дип чыккан идем, кичә тана кайтмады... Фазылетдиннең маллары теге якта таралган, үзе юк... - Капитанның теле чишелде. - Яңарак әллә нинди әче тавыш ишетеп, берәүне үтерәләр дип торам... Ишетмәдегезме? Фазылетдин каениш суга-фәлән егылды микән, әллә берәр эт-кошка юлыктымы, көтүе Озынталга ябырылды, үзе юк. Күрмәдегезме? - Юк, абый! Фазылетдин яшьтәшне дә күрмәдек... - Туганнар һәр сүзгә өзеп кенә җавап кайтарып торды. Капитан да ашыга иде, бантка сүз куертмады. - Ярый, мин эзлим әле... - Теге ат башын каерды. - Хуш! Туганнар шунда ук Капитанның эшен бетерә иде, андый вакытта шаһит калдырмаслар иде, буйлары җитмәде: Капитан ат өстендә... Капитан тегенең җан ачысы белән кычкыруын ишеткән... Капитан - шаһит... Бурның әлеге көнгәчә җаны тыныч булды. Фазылетдин белән Капитан мөнәсәбәтен белә, шуңа шикләнми. Капитан сатмаячак! Капитан ул... Белми сукыр: курку йөртә аны бүген, җиде төн уртасында шикле юлга чыгарган, алга өстери... Шөбһә күңелгә бер кереп ояласа... Бәлки, Такылдык гаепледер: үз өстендәге йөкне Капитанга аударырга, шулай азга гына булса да Әхмәтхан абыйсының шик-шөбһәсеннән котылырга тели!.. Бүген көн үтсә, иртән яңа таң атса, ул бу авылда булмаячак. Ант. Ул Әпшәнне мәңгегә талттлап китә, берәр җиргә барып төпләнә: йә шул Мәсәгутькә, йә кайда; бүтән монда аның эзе булмаячак, ант! Абыйсы аңа тыныч көн күрсәтмәс, рас... Ничек тә бу төнне уздырырга, абыйсының игътибарын читкә юнәлтергә! Ә калганы Ходай иркендә... Җиде төн уртасында, әллә үкенечкә, әллә бәхеткә, Капитанның өендә ут яна. Юлбасарлар сак, селәүсен кебек аяк очларына басып кына йортка якынлашты. Ихатада нинди тавыш? Ни бар? Колакларын тырпайтыбрак, алга текәлебрәк читәнгә елышты төн кунаклары. - И-и, килен, Әнвәр, килеп җиттегезме? Әтиең... - Тышка күлмәкчән генә чыккан хатын күз яшенә буылды. - Туңасың, әни. Әйдә керик! - Әнвәр кабаланды; күмәкләшеп ерак өйгә үттеләр, ә чолан ишеге шул килеш калды, хәтта утны да сүндерергә оныттылар. Ихатада тавыш-тын басылгач, нәселдәшләр тагын телгә килде: - Капитан белән бер-бер хәл булганмы әллә? - Белмим. - Әхмәтхан тешен кысты, шулай ул иптәшен тыелырга, авызын йомарга боера иде. Янәсе, сабыр итик, ашыгыр җир юк. Монда бер-бер хәл булган. Юлбасарлар читән буена сеңде. Бераздан чоланга Зәмбилә белән хуҗабикә чыкты. Чыш-пыш сөйләшәләр, сүзләрен аңларлык түгел. Туганнар колагына өзек-өзек кенә сүзләр килеп җитә: - Әйе, әйе, телсез... - Әйттем лә, паралич суккан... - Каенатама тынычлык кирәк, әни... - Сөйләшә алмый, уң кулы күтәрелми... Ирене, карашы белән генә ымлап күрсәтә... - Нәрсә әйтергә тели, әни? - Белмим. - Нык суккан, әни... - Врач сүзләрне кырт кисеп сөйләште, ә чарасыз хатын, капыл теле чишелеп, сөйләнде: - Хәзер сөйләшә дә, язып та аңлата алмас микән? И-и Аллакаем. Торып йөри алмас микән, килен? - Юк! Аны урыныннан кузгатырга ярамый. Больницага алып бару да файдасыз. - Үзем караячакмын, килен... - Әни, алай бик бетеренеп китмә... - Кичтән син дә мин утырып ашадык. Сугыш турында кино карап утырабыз... Әйттем, сүндер шул телевизорыңны, дип, юк, безнең фронтны күрсәтәләр, ди. Берзаман, энекәем, берзаман бу диванда тиктомалдан авып, бөгелеп төшеп бара... Егылды. "Ни булды?" - дип сорасам, эндәшми - телдән калган, күзләре акаеп киткән, телен эт кебек аркылы тешләгән ... - Электән берәр нәрсәне авыр кичереп йөргәндер каенатам... - Врач нидер фараз итте. - Юк, тыныч иде ул. Үз җаена йөрде, Вафинның МТМнан кууын әйтсәң... Күптән әйттем, ташла шуны, дидем, тыңламады! Яңыл тынычлана алмады. - Тагы... Бөл ай электән үз-үзенә бикләнеп, йомылып йөрде - гадәте шул иде. Эчсә, урамда гына... көзге әтәчтәй тузынып кайта... Беркемгә кысылмады, берәүгә этлек эшләмәде; тагы... - Керик, әни... - Озак тордык. Мин су кертәм... - Кайда? Хатыннар тагы чолан ишеген бикләргә онытты. - Үзеннән-үзе дөмеккән, - дип нәтиҗә ясады Әхмәтхан. - Эһе... - Такылдык та җиңел сулады. - Монда безнең эш бетте, - диде Әхмәтхан, көрсенеп. - Хәзер Капитаннан куркыныч юк, аңа крышка! Әйдә, Әнвәре белән докторына бер мәшәкать, тиешсезгә кысылып йөрмәсләр . Әхмәтхан, учларын угалап, ачу белән энесенә карап куйды. - Ә син? - Мин нәрсә? - Такылдык абыйсыннан читкәрәк күчеп утырды; тагын як-ягына ялт-йолт каранып алды. Гадәттә, куркыныч киләсен сизгән йомран шулай итә: һаваны иснәп ала да читкәрәк барып утыра, шуннан тагы... - Син... Болай барса, минем өстән дә йөри башларсың, көчек... - Ю-ук, абый... - Такылдык тагы да арткарак күчте, куркуы күзенә язылган. - Вафин абыең өстеннән йөрдең бит, сатлыкҗан... - Абый... - Абый дип әйтмә миңа! - Әхмәтхан ярсуын чак-чак тыеп торды. - Абый, мин күздән югалам... Мин уеннан чыгам, абый, бүтән мине күрмәсләр. Вафинга да төкерәм, теге хатны да белмим. - Әһә, кораб бата башлагач, күселәр качамы? Ә мин нишләрмен? Миңа берүземә ашаргамы бу ботканы? - Очына чыга алмаслар, абый. Мин киттем... Такылдык китә башлады. Шунда тегенең колак очыннан нидер сызгырып үтте, Такылдык караңгылыкка чумды. "Аһ" дип ыңгырашты Бур, Такылдык артыннан караңгылыкка омтылды; тик, тыны кысып, тагы кире чүкте, җирдән пычагын эзләп маташты, - анысын да тапмады, ахрысы; әле сүгенде, алпан-тилпән басып, каңгырып, өенә таба титаклады. Бар дөньяга үчле, бөтен кешеләргә дошман, караңгылыкка, төпсез җиһанга каһәр белән тулы иде җаны; юлындагы өнсез өйләрне дә шырпы кабыдай ватасы, киртә-кураларны Алып батырдай бер селтәнүдә тибеп очырасы килде, көчсезлегеннән гәүдәсе калтыранды, яралы җанвар шикелле, берәр тәпиен чәйнәп өзәсе килде. Ыңгырашты, улады, тынычланыр җай тапмады... II Әнвәрләр юлбасарлардан күпкә соңга калып кайтырга чыктылар. - Әтием кызык кеше ул, - дип көрсенде Әнвәр. - Кеше белән аралашмады, үзенчә яшәде. - Мин дә каенатама аптырый торган идем, - диде Зәмбилә, көлемсерәп. Төнге салкыннан өшәнеп, яшь хатын иренә ныграк елышты. - Иң кызыгы шул, Зәмбилә, әтием әниемнең туганнарын яратмады, аларга һич катышмады. Ал арны ят итеп, дошман сыман күрде, аңлыйсыңмы? - Юк, - дип көлде Зәмбилә, - мин моны аңлый алмыйм. - Чит итте ал арны әтием... Күрешеп хәл белешмәде, кунакка чакырганда да кирәк өчен генә барды. Бәләкәйдән белдем, ә сорарга куркам. Болай алар, әнием белән әтием, бик тату, бер-берсенә өзелеп торалар. Әнә әнием ничек көя! - Әйе. - Зәмбилә дә килеште. - Алар ике йомык, пар килгән. Көне буе сөйләшмәсәләр дә, аерылышмыйлар, сүзсез генә аңлашалар... Ә мин Хәким бабама тарткан. Фазылетдин абыем да кыбырдык иде, кеше эшенә кысыла... Без аның белән икебез бер калыптан... - Демагоглар, - дип көлде Зәмбилә. - Эшкә оста без... - Ә Вафин нигә күралмый? Аңа нигә ярый алмыйсың? - Туры әйткән туганына ярамаган. Кем тәнкыйтьчене, җитешсезлекне күреп торучыны яратсын? Вафин тирәсенә куштаннар җыя бит... - Әнвәр кызып китте. - Бары көчле җитәкче генә тирәсенә көчле кешеләрне җыя; алар мине басып китәр, белеме, сәләтләре белән мине көлкегә калдырыр, урынымны тартып алыр дип өрекми. Ә Вафин... - Ул куркамы? - Курка! - Минемчә, ул - бур, тирәсенә дә шундыйларны җыя! - Зәмбилә үзенекен сөйләде. - Аңа үз җаеннан йөри торган кешеләр кирәк... - Телсез коллар!.. - Бур урлашмый тора алмый, Әнвәр. Бездә Хәбиб дигән кеше бар иде. Ат карагы Айсаның улы... Шул: "Бияләемне, үземнән яшереп, икенче кесәмә тыкмасам, күңелем булмый", - дигән. Шуннан аңла бур психологиясен! - Вафин өендә ванна эшләткән, өч метрга баз казыткан, шуны кирпеч белән тышлаткан... Әй балыгы гына ашый, машинада җилдерә... - Власть аздыра кешене, Әнвәр... - Зәмбилә иренең җиңеннән тартты. - Син дә, бәлки, түрә булып китәрсең? Авылым язмышын үз кулыма алам дип хыялланасың... Килмешәкләр (мин дә килмешәк) - долой, дисең... Бәлки, сине дә, Әнвәр, власть бозар?.. - Зәмбилә көлә башлады. - Синең ишеләрне генә бозганмы ул? Бәлки, син дә, нәфесеңә баш була алмыйча, урлаша башларсың? - Юк, Зәмбилә!.. Без Ибрайлар токымы, коммунист Хәким каны... Безне беркем дә, беркайчан да бур дип әйтә алмас! - Ә түрә булгач, кызлар белән... Юк, яшь хатыннар белән шаяра башласаң... - Зәмбилә җитдиләнде. - Гадәттә, кем түрәлеккә үрли, шул бөтен нәрсә минем кулымнан килә, минем бай яшәргә, урлашырга, кеше хатынын сөяргә хокукым бар дип уйлый башлый... - Зәмбилә, мин андый кеше түгел... - Хәзергә... - Аннары да! - Ә власть нинди генә кешеләрне бозмый, рухын сындыра, диләр... - Юк! - Власть үзе үк бозыклыкка, бәйсезлеккә юл ача. Кешеләр дә сарык белән бер иш, властьлы кешегә табына башлый. Аның җитешсезлекләрен күрми, киресенчә, аны илаһилаштыра. Андагы гадәтләр, холыклар изгегә әверелә... Чөнки властьлы кеше бәндәне хөкем дә итә, ярлыкый да ала; аның мөмкинлекләре чиксез. Вафин кешеләргә трактор, он, ашлык, акча бирә, кешеләрне җитәкче урыннарга куя ала - бәндәнең язмышын хәл итә! Ә кеше барыбер шушы ыгызыгыда, шушы ихтыяҗлар арасында югалып кала. Яшәү ихтыяҗы, ашау-эчү хаҗәте аны тормыш арбасына җигә, йөгән кидерә, авызлык каптыра... Кеше азат түгел, шул дөньяда яшәгәч, - шул дөньяның колы, качып китә алмый! Власть шуннан файдалана, властьлы кеше шуны үз мәнфәгатенә буйсындыра. Менә ни өчен Вафин Император, нәкъ менә Әпшәндә Император! - Юк, Зәмбилә, мин андый самодур түгелмен! Мин үз Әпшәнемдә... - Әнвәрнең тавыпты калтыранды. - Үз авылыңда сине яше дә, карты да белә... - Вафиннар туып тора, кабатланып тора... - Юк, Зәмбилә... Ышан миңа... - Ирнең сулышы өзелде. - Үз авылыңда барыбер Император кебек кыланып булмый! - Ышанам, ышанам мин сиңа, Әнвәр... - Әнвәр күккә төбәлде. Гүя хәзер аның шушы җирдән аерыласы, ваклыклардан котыласы килде. - Син дә минем ышанычымны акларга тырыш, мине, чит авылдан килгән кешене, ят җирдә адәм мәсхәрәсе итмә! Мин Вафинның хатынына карыйм да үземне уйлыйм. - Ул больницада лаборантмы? - Әйе. Вафин аны фермага лаборант итеп күчермәкче - миңа барыбер. Ул тыныч холыклы, Вафинга әрәм... Минем белән низаглашкач, хатынымны кысыр дип курка Вафин... Миңа барыбер. - Зәмбилә ачыргаланды. - Ул үз эшен белә, мин аңа кысылмыйм. Вафин кебек вакланасым килми. Вафин кем ул? Әнвәрнең алдын ак сын кисеп үтте. Күзгә генә эленеп алды да тагын караңгылык эчендә эреде. - Дилбәр?.. - дип пышылдады ир хатыны колагына. Дилбәр Фатыйма әбисеннән кайтып бара иде, соңга калды. Мәүсифа ныклап авырый иде инде. Өйдәгеләргә хәлен белгертмәскә тырышса да, соңгы вакытта янында берәрсенең озаклап утыруын, сөйләшүен үтенә. Хәзер Дилбәрен чакырып алды да кичекмәстән Гыйлемханны өйгә кайтарырга кушты. - Бар, кызым, әйт аңа: кайтсын, ату үкенер... Бәхиллегемне алмый калыр да... — Яшькә чыланган хатын сүзен үлчәп сөйләсә дә, әйтмичә дә булдыра алмады. Уртанчысы, үзсүзлеләнеп, кайчаннан бирле кайтып күзенә күренми. - Әтисенә үпкәләсә ни, әнисе бар бит әле. Тере. Әйт: кайтсын! Әтисе куган дип, әнисе кумаган... Менә бер балам да артык түгел, ана каз кебек, барысын да яныма җыеп утырасым килә. Ана еламсырады, ахырда олы кызы Дилбәр, түзә алмыйча, эштән соң гына кайтса да, Фатыйма карчыкларга юл алды. Эңгер төшкән иде инде. Хәзер Император белән бәйләнгәннән бирле батырланды: төнлә берүзе йөри, эт-кош тияр дип тә курыкмый. Диңгез тубыктан дигән сыманрак кылана... Тагы Әпшән егетләре дә тыныч - әллә куркалар, әллә чирканалар - якын килмиләр. Дилбәрнең серен беләләрме икән? Дилбәр бернәрсә дә уйламаска тырыша. Нәрсәгә баш ватырга озын чәчле кызларга? һәрхәлдә, аның эше эшләнгән, үкенәсе калмаган... укасы коелган, буявы купкан, йөзлеге күптән шомарган... Тагын озын чәчләр халкы шул ир-ат күңелен күрер өчен яратылмаганмы? Иртәме, соңмы - аерма шунда гына бугай. Барыбер шул бер бурыч бит, аермасы: синең белән ләззәт татучы йә мәҗнүн зат, йә ир арысланы - шул гына, теге яки бу "объект"... Аның йә итекче, йә җитәкче, йә такылдык, йә йомык булуы мөмкин! Тагы син үзең йә тегесен, йә монысын ошатасың... Иә ошатмыйсың... Ул йә теге, йә бу зат - барыбер шул ук мөгезсез кеше... Барыбер бүрек кия! Чалбар кия!.. Чынында алар бөтенесе дә бертөрле бит, кайсысы белән ләззәт татысаң да, аермасы юк, хатын-кыз - исәр, үз ишләренең теге яки бу аермасын эзләп маташа, үз ишен әйбәтрәккә, чибәррәккә чыгара. Мираж! Ялган!.. Бөтенесе дә алдакчы. Аҗаган уены! Император да шул ук бөҗәк... Әгәр Дилбәр өчен ул беренчесе бул маса, икенчесе табылыр иде - кыз хәтере кыска, Дилбәр хәзер монысын аңлады. Хәзер аңа яшәве дә җиңелрәк. Бәндәләр кызык бит: үзләренә үзләре тормышларын катлауландыралар. һәркем үзен, мин чибәррәк, ди, дөресрәге, үзен асыл затка саный... Аның пары да батыр, чибәр, иң саф зат! һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Көлке. Ул батыр дигәнең дә ахырда куркакка, алдакчыга әвереләчәк; чибәр дип авыз суын корытканың корсак үстерәчәк, ул саф дигәнең... Император, ичмасам, булдыклы ир, Дилбәргә нидер эшли ала. Әйе, кулында гына йөртми. Дилбәр хәзер үзе дә хыялый түгел, балигъ булган... Тормышка икенче төрлерәк карый, аны, ничек бар, шулай кабул итә! Әйдә, җилбәзәк кызлар алтын тауларга менсен... Алар да тәүге чирканчык алганчы гына изге булып кылана: төш бетә, хыял үлә, аннан хәзерге көн туа... Шул хур кызлары инде хәзерге хатыннарга әверелә... Тыныч кына яшәп китә... Төссез, шыксыз тормыш, дөнья - кул аса: өереп йөртә дә шул бер үк ноктасына китереп бастыра... һәрхәлдә, Дилбәрчә, бу дөньяда бөтенесе дә үтә. Фатыйма балалар өчен өзелеп тора, Дилбәр кызын да шатланып каршы алды. - Әй Дилбәр, күзгә-башка күренмисең бер дә, әбиеңнең хәлен белмисең... - Эш... - Синең генә эш... - Шелтәләсә дә, яратып шелтәли телчән карчык. Көлә. Аның көлүеннән дөньялар яктырып китә, сиңа ниндидер яктылык бөркелгәндәй була. Шуңа Әхмәтхан балалары Фатыймага атлыгып бара, өенә ябышып ята. - Әйдә, уз, кызым, бәлеш пешердем, телеңне йотарлык! - Ой, бәлеш! - дип, Дилбәр кулларын чәбәкләде, торна кебек аяк очларына басты. - Бәхетең бардыр, кызым, сиңа - бәхет төбе!.. Әйтәләр бит, алттнын өсте, бәлешнең төбе тәмле, дип. Әйдә, җитеш! Фатыйма шулай өенә кергән кешене якты йөз, тәмле аш белән сыйлый. - Гыйлемхан кайда? - Гыйлемхан, чык бу якка! - Гыйлемхан, эшләрең барамы? - Бара, апай, атна буе Адангол ягына телефон чыбыгы сузып йөрдек... - Әйтәм күзгә-башка чалынмыйсың... - Эш... - Икегез дә эш кешеләре, балалар, кайчан гына түш белән шуыша идегез, күз алдында үстегез дә киттегез... - Фатыйма бот чабып утырды. - Без картаймый кем картайсын? - Өйгә аяк та басмыйсың, Гыйлемхан... - Дилбәрнең дә теле әче. - Тагы эшкә бирелерсең микән? Егет үзалдына мыгырданды: - Әнием кайтырга куша! - Әтием бит... - Хәзер әтием эш белән мәшгуль! - Мин сезнең өй эчегезгә кысылмыйм... - Фатыйма үзалдына карап утырды. - Бәласеннән башаяк, гөнаһысы - шайтанга!.. Әнә Һидиятем дә озаклады... Шул бүре юлына аркылы чыгып тормаса... Болдырда Дилбәр Гыйлемханга: - Каты бәрелә димә, Гыйлемхан, синең дә әтием кебек йөрәгең урынында таш икән... - диде. - Ник? - Ник, имеш... - Дилбәрнең теле үткер шул: телеп кенә ала. - Әнием - үлем чигендә, син кайтып та күренмисең! Тагы кабатлыйм: әнием кайтырга кушты. Артымнан күзяшь коеп калды. Иртәгә өйдә бул! - Ярый, кайтырмын, апай! - диде Гыйлемхан, һәр сүзенә басым ясап. Икенче көнне Гыйлемхан өйдә иде. Ана больницада әйткәннәрен сүзгә-сүз диярлек кабатлады: - Улым, күз яшемне түгеп ятам, күреп туеп калыйм, дим... Инде янымнан китмәссең бит? - Китмәм,әни! - Өебездә яшә, улым! Әйтсәм әйтим, мин булмасам, үз бусагагызга үзегез баса алмый йөрерсез, әле мин тере... Әтиең гел шулай булды ул. Бәләкәй чакта бик белмәдегез - мине бикле көе тотты, үзенчә генә яшәтте. Үзенчә уйлатты, үзенчә сөйләтте. - Мәүсифа, тыңлаучылар бар чакта дипме, эчендә җыелган сүзләрен тезде генә: - Мин бар чакта бу өйнең кадерен белегез! Әтиең "мин төзегән, мин табам" дисә дә, мондагы һәр җеп минем кулларым аша үткән, һәр җиргә минем күз нурым ягылган... Әниегез оясыннан йөз чөермәгез, балалар. Ә әтиегез... Ул шулай булып туган инде: бөкрене кабер генә төзәтә. Ата-бабасы шундый булгач, шундый тәрбия-үгет алган, сез яңа заман кешеләре... Тормышыгыз да банткача булыр... Авыру такмаклады гына, Гыйлемхан хәзер бөтен буш вакытын әнисенә багышлады. Нураниягә "әти бусагасына аяк та басмам" дип сүз бирсә дә, әнисенең күз яше аша атлый алмады. Нурания аңлармы икән? Гыйлемхан әлегә бу турыда уйламаска тырыша. Әнисе - картлысында, баһадир улына күзләрен мөлдерәтеп карап ята. Эх, егетнең хәленнән килсә!.. Тауларны урыннарыннан шудырыр, урманнарны ары күчерер иде, әгәр әнисен терелтә алса... Әгәр әнисенең хәле җиңеләя, дисәләр, Әй агышын кире борыр иде, ул сабантуй батыры түгелмени? Айга менәр, бәлки, айны яулар иде... Әниеңне савыктырабыз, дисәләр, билләһи, ул Нураниядән дә баш тарта алыр иде... Әйе, әйе! Тик шул очракта гына, тик шул хакка гына... Нурания белән әнисен бер бизмәнгә сала ала, ала егет. Корбан итә ала, ала егет әнисе хакына бәхетен! Әнисе генә елмайсын, әнисе генә аягына бассын: ул болай да гомер буе рәхәт чырае күрмәгән, шатлык татымаган... Гыйлемхан хәзер әнисен күтәреп кенә йөртер иде, Кал атауның иң биек ноктасына менгерер, кояш тууын күрсәтер иде. Кояш нурларына, бәхет нурларына коендырыр иде егет, хәленнән килсә... Әгәр Ходай дигәнең булып, Нурания дигән бәхетен ана бәхетенә алыштырам дисә, икеләнмәс иде... Әгәр Ходай шундый кодрәткә ия булса... Әллә могҗиза дигәнең юкмы бу дөньяда, әллә бөтенесе дә катгый канунга буйсынамы, бернинди дә тылсым калмаганмы җир йөзендә? Кешеләр илендә күңелсез, бөтенесе дә алдан билгеле, бәндәләр бер кагыйдә колы булып яши; могҗиза юк, тылсым калмаган, төш үткән хыял дигән бу илдә... Тайпылулар, җиңүләр юк!.. Могҗиза, хыял, тылсым, сез күкләрдә генәмени? Әкият илендә генә торып калдыгызмы? Балачак тарафларында!.. Гыйлемхан тагы Нурания белән Кал атау башына күтәрелүен исенә төшерә, тагы күңеле нечкәрә... Ул чакта шушы бөтен Әй буе, бөтен таулар, урманнар аныкы иде бит. Ул хуҗа, ул кодрәтле зат. Ул - җир хуҗасы, барысы өстеннән хакимлек итә, ә Нурания - иптәше... Шул Кал атауның иң биек ноктасы да, шундагы якты дөнья да хыял җимеше генә булганмы? Мираж? Төсләр балкышымы? Шул хыял илендә гизгәндә алар әниләрен онытып тордылармы? Әнисез шул илаһи дөнья бөтен булырмы хәзер, Нурания белән генә бәхетләре тулы булырмы? Егет элек гел генә кыз турында уйлап йөри иде, хәзер хыял илендәге сылуы янына әнисе дә кушылды... Әнисе дә бу илнең төссезләнмәс йолдызы, имеш. III Рәшидә бер караганда яшьләр белән килешеп тә беткән кебек, икенче караса, үз холыгына үзе аптырый. Кинәт кенә үз-үзен әрли башлый: ничек итеп бу юлга басты? Ничек, ни йөзе белән моңа юл куйды? Бу Фазылетдиннән көлүче карар бит: газиз кызыңны үзеңнең дошманыңа бир әле! Бу хакта уйлавы да куркыныч... Башлар әйләнеп китә. Әйтерсең лә дөньяның асты өскә килә, таулар җимерелә. Җир шары уенчык туптай зыр бөтерелеп әйләнә башлый. Таулар баштүбән, урманнар баштүбән, кыялар ава, җирдә туфан суы калка - чын ахырзаман! Рәшидә, ире истәлеген саклаучы буларак, моңа юл куя аламы? Әгәр дә Фазылетдин моны белсә, ни дияр иде икән? Аның иң сөекле кызы газраил Әхмәтханның улына кияүгә чыга!.. Газраил нәселе белән туганлашырга, бер туй табыны артында утырырга... Яшьләр бәхете хакына... Рәшидәнең балтты катты. Бер якта - ире, икенче якта - гөнаһсыз балалар... Әйе, аларның да бәхет татыйсы килә, әллә кайчаннан бер-берсенә ияләшеп беткәч ни... Әлегәчә ныклы бер карарга да килә алмый. Теге чакта, Гыйлемханның башына көрәк белән тондырмас борын, акылы дөрес, күңеле нык иде әле. Шуннан соң больница, көнаралаш Нураниянең шунда йөгерүе, ахырда егет белән күзгәкүз карап сөйләшүе һәм Нураниянең "без барыбер өйләнешәчәкбез" дип бернинди икеләнүсез әйтүе. Нәкъ шунысы бичара хатынның тынычлыгын алды, күңел ныклыгын какшатты. Үз балаң - бәгырь итең бит, кайсы кабыргаңа әйләнсәң дә авырта. Яшьләр өзми дә куймый, аларның үз туксаны туксан... Рәшидә хәтта берара ризалашып та куйган иде; шуннан соң тагын икеләнде, тагы башы тубал булды. Әйтерсең лә аны Әй суына салганнар да, ишкәксез көймә төсле, үз җаена җибәргәннәр: айкала, чайкала, балтты - дәү карбыз, гәүдәсе - ишкәксез көймә... Әйдәгез, дулкыннар, теләгән тарафка илтегез акылсызны! Тагы капчык эчендә калды. Рәшидә эштән кайткан гына иде, кызы йөгереп керде. Агарынган, тын ал алмый, сүзен әйтә алмый җәфалана. - Әни, әни... - Нәрсә, Нурания? - Мәүсифа апай ча-кыра... - Хәле начарайганмы? - Рәшидә җыена башлады. Өйгә чакырып килүчеләргә күнегеп беткән инде. Авылдашлары, үз күреп, килә дә җитә - берсен дә бусагасыннан кире бормый фельдшер Рәшидә. - Гыйлемхан да монда, - дип кенә әйтеп өлгерде кыз, кызарынып. Ана монысын ишетмәде, врач бурычы фельдшерны алга әйдәде. - Бер-бер хәл булдымы, балалар? Гыйлемхан да, Нурания дә ык-мык итте. - Өзлегеп киттеме әллә Мәүсифа? - Тагы белеште шәфкать туташы, юл уңаена яулыгын төзәткәләде, изүен эләктерде. - Больницага бармадыгызмы? Зәмбилә җиңгәңне чакыртмадыгызмы? Ул да соң кайтып киткән иде... Иөгерә-атлый барып керделәр капка эченә. Фельдшерның күзенә ак-кара күренмәде, ул бары авыру хакында гына уйлый. Әйе, Рәшидә бу бусагага басмаганын да уйламый, аның монда гомердә дә басарга теләге юк иде... Бернигә карамый, Әхмәтханны да искә алмый, эчкә узды. Мөгаен, авыру хәл эчендәдер... - Рәшидә... - Мәүсифа аны елмаеп каршылады, фельдшерның эченә җылы кергәндәй булды. - Мәүсифа, ни бар? - Болай ару гына әле, Рәшидә, түрдән уз! - Чакырткан идеңме? - Янә хатынның күңеленә шик оялады, шул арада ул Әхмәтханны да уйлап өлгерде. - Чакырткан идем шул, Рәшидә, сөйләшәсе сүзләр бар иде... - Авыру хатын, гадәтенчә, сабыр гына сөйләнде. - Хәл-әхвәлең ничек? - дип, әдәп өчен белеште Рәшидә. - Хәл шул бер чама инде, Рәшидә, әллә ни алга да, артка да киткән юк... Чахотканың ни, хәлен үзең беләсең инде... Үз акылымда чагында дип бер сөйләшергә чакырткан идем әле үзеңне, менә балалар да тынгы бирмәгәч... - Ул ияге белән яшьләр ягына ымлады. Рәшидә отыры җитдиләнде, шөбһәләнеп, як-ягына каранып алды. Авыру моңа карата: - Әхмәтхан өйдә юк ул, Рәшидә, мин аулаграк чакны сайладым. Тагы, ахирәт, исемнән дә чыккан. Кая әле, башта чәй эчеп... - Мәүсифа, чәй эчеп утырыр чак түгел, ашыгам мин... - Анысы шулай... Менә балалар мәсьәләсе буенча чакырдым дигән идем бит әле... - Авыру хатын сузды, нидән башлап китәргә дә белмәде. - Улым Гыйлемхан үсеп буй җиткерде, армиягә барып кайтты, менә синдә алмадай кыз үсә, миндә батыр егет дигәндәй, борынгыларның йоласы һәм яшьләрнең үзләренең ризалыгы белән безгә, өлкәннәр өстенә, ал арның чәчен бәйләү мәшәкате төшә... - Мин берни дә белмим! - Рәшидәнең тавышы кырысланды. - Шуның өчен дә чакырдым, Рәшидә, тыңла: балакайлар, күрәм, икесе дә тәүфыйклы, бездән фатиха сорыйлар, безнең бурыч инде... - Мин иң элек... - Рәшидә, балалар алай азып-тузып йөри торган кешеләр түгел, качышлы уйнамыйк! - Авыру хатын да ярсыды, гүя баласын эт-кошка аул атмас өчен түшен киерә. - Качышлы уйнамыйк, дип... - Рәшидә, тыңла, мин дә авылда йөргән сүзләрне ишеттем, әйе, Әхмәтханны гаеплиләр... Тик монда баланың ни гаебе бар? Балалар турындагы уй аның ике ятып бер төшенә кермәде... Ул аларга әйләнеп тә карамады, аларны тулаем минем өскә йөкләде. Алар гөнаһсыз, Рәшидә, аталарының эше өчен җавап бирмиләр! Син укымышлы кеше, яңалыкка каршы бармассың! Хәзер караңгы заман түгел, яшьләр үз көйләрен үзләре көйләсен, - ал арның юлына аркылы төшмик! - Мин ни эшләргә тиеш, Мәүсифа?! - Хафалы хатын ярсып дигәндәй кычкырып җибәрде. - Син? Мин бары, каршы тормыйк, дим... Калганын алар үзләре белер... Без фатихабызны бирик, Рәшидә! - Шуннан? - Шуннан ни, уң булыр, балаларга игелек эшләрбез! Үстерүен үстергәч, башлы-күзле итү дә фарыз, Рәшидә, тыңла сүземне! - Авыру тавышын әкренәйтте. - Балалар, барыгыз, чыгып торыгыз, без монда үзебез... - Күкрәген тутырып сулады Мәүсифа. - Рәшидә, яшерен-батырын түгел, мин инде яр читендә торам, көннәрем санаулы гына, кем-кем, син доктор кеше, моны яхпты төшенәсең... Бүген иртән дә беттем икән, дим, нык өзлегеп киттем, шунда исемә төште: бу дөньялыкта бер олы бурычым калган... Синең каршы икәнне дә белә идем, шуңа азрак арулангач чакыртырга булдым... Гыйлемхан болай да үзәгемә үтә, башта, синең кайгыңмы миндә, дип яттым, инде килеп терәлгәч... Рәшидә, бичара хатын, таш сындай каткан. - Рәшидә, зинһар, соңгы үтенечемне аяк астына салма, кабергә керер алдыннан сорыйм: балалар юлына аркылы төшмә, бир ризалыгыңны... Балаларны бәхетле итик, туганым, фатихабызны биреп, бу дөньядагы соңгы бурычыбызны үтәп китик! Соңыннан үкенерлек булмасын, Рәшидә туганкаем! Элек апай дип йөрдем, хәзер туганым дим, ачуланма. Безнең балалар да яшьтәшләр бит, икесе бер таңда дөньяга килде... Икебез бер таңда таптык бит ал арны, күрәсең, Ходай ирке шулай булгандыр. Хәзер дә бу югарыдан дим, Рәшидә, бу - тәкъдир! Бичара хатын һаман селкенмәде, авыру дәвам итте: - Мин Әхмәтханны белмим, ул үзе өчен үзе җавап тота, бер көн килер - Ходай бөтен әрнүләрем өчен аны хөкем алдына бастырыр, бүген мин үз исемемнән генә сөйлим: Рәшидә туганкаем, кулыңны бир! Мин, мин... тыныч күңел белән китим... - Үксез хатын күз яшенә буылды, хәлсезләнеп, бантын мендәргә куйды. Рәшидә, ашыгып, тегенең сары юка кулын эләктереп алды... Бу бичара кулымда үлә икән, дип өркеп тора... Ярый, Ходай ярлыкады, авыру, кулына кагылгач, тынычланып, тигез сулыш ала башлады, шуннан күзен ачты. - Рәх-мә-әт, Рә-ши-дә... - дип пышылдады иреннәре. - Рәхмәт, сиңа бәхилмен... Рәшидә, таушалып, тукмалган кешедәй, әлсерәп чыкты бу йорттан. Гүя көйсез хатын кабер авызыннан тышка чыкты. Авыл бу мәлдә өнсез караңгылыкка урала, ойый иде. Гүя сырхау бала очсыз-кырыйсыз газаплардан соң тирән йокыГе ТӘЛӘ,. Иртәгесен Әпшән халкы Мәүсифаның вафатын ишетте. Рәшидә янә тетрәнде, монысын көтмәгән иде. Үз гомерендә күпләрнең күзен йомдырса да, бичара хатынның җәфалы саргылт йөзе күз алдыннан китмәде, әрнү-үкенечләре колак төбендә яңгырап торды. Кешегә ияреп, зияратка ул да барды, әмма эчкә үтмәде. Шунда күмәк кеше арасында кайгырышып, ул да басып торды. Мәүсифа истәлегеннән бигрәк үзенең күңел тынычлыгы өчен тырышты, барыбер өйдә ятып йә больницада йөреп җанына урын тапмас иде. Кешеләр бу озатуны да табигый дип кабул итте, кайгыны тавыш-тынсыз кичерделәр. Кайчан да бер киләсе азап. Бүген сиңа, иртәгә миңа... Ләкин сиңа бүген, ә миңа кайчан булачагы бик билгеле дә түгел әле. Бәлки, Ходай мине ярлыкар, чиратымны арткарак күчерер. Кешеләр һәрвакыттагыча үз-үзләрен юатты, хәсрәттә күтәрелеп сугылмадылар, шатлыктан исермәгән кебек, бу юлы да әҗәл йөген сабырлык белән күтәрделәр. Иң куркынычы барыбер балалар иңенә ятты: алар нечкәрәк кичерде, кайгыны ачыграк тойды. Бүген, әйе, иң кыены ал арга иде... Алар өчен әйтерсең бу - яшәү ахыры... Әнкә белән көн бетә, көяпт сүнә; әнкә үзе белән бар сөенечләрне дә алып китә бит. Ана кош бәбкәсен оясында ялгыз калдырып китсә, кире әйләнеп кайтмаса, шулай була. Дилбәр, Гыйлемхан, бәләкәчләр башларын игән, бу көндә бер-берсенә сыенышкан. Кайгы туганнарны, хәтта ятларны якынайта, балалар атага сыенышкан. Анысы да бирешмәскә тырыша; бу дөньяда күпне күргән, бу җир өстеннән озак йөргән кеше бит инде ул. Фатыйма карчык та бүген балалар янында кунарга җыенды. Үзе дә, һидияте авылдан чыгып киткәч, өйдә ялгызы тынычлык тапмый. Рәшидәнең уенда да бу кич Мәүсифа булды. Гүя бичара хатынның бөтен гомере күз алдыннан үтте. Мәүсифа Әпшәнгә Рәшидә артыннан ук килен булып төште. Аллы-артлы балалар таптылар алар, язмышлары охшаш кебек иде... Рәшидә нигәдер үзен гел шул хатын белән чагыштырды, ирексездән аны үзенең килендәше итеп күрде. Әпшән икесенең дә хак язмышына әйләнде... Хәзер, килендәше вафатыннан соң, күңеленә теге үтенеч уелып калды. Мәүсифаның үтенече... Йөрәктәге яра сымак! Рәшидә шуннан котыла алмый. Килендәше йөрәгенә яра салып китте, шуннан котылу чарасы юк... Моның өчен бичара хатынны әрләргәме, әллә гафу итәргәме? Нишләргә? Бантына капты. Әйе, гомеренең азагына чаклы бу азаптан котыла алмас, ахры, Рәшидә. Ял көне. Рәшидә Нуранияне Яңыл каенанасы артыннан җибәрде. - Бар, кызым, әбиеңне безгә җибәр, азрак Капитаннан да ял итәр. Син аның янында утырып торырсың... Нурания карышмады. Җиңел сөяк, күздән дә югалды. Хатыннарның аулакта утырырга яратуын, эч серләрен бүлешүен белә. Әлбәттә, ике арада алар - яшьләр турында да сүз чыгачак. Яңыл әби игелекле, сабыр, бер эшне дә ордымбәрдем хәл итмәс, сүзен җилгә очырмас. Хатыннар эчләре бушаганчы сөйләшергә тиеш. Бер-берсенең хәлен белешү, күңелләрен юату ал арны көчле итә, рухларын ныгыта. Аулакта, кич утырганда теге йә бу мәсьәлә чишелә. Яңыл чакыру алуына нык сөенде. Соңгы арада йончып та китте шул. - Әй, кызым, рәхмәт яугыры... - Яңыл шундук калкынды. - Рәхмәт үземнең киленемә... Яңыл күңеле булып килене Рәшидә янына чыгып китте. Сөенешеп, ничә ел күрешмәгән кешеләрдәй күрештеләр болар. - Арып киттем, килен. - Шулайдыр, күзеңә чыккан. - Олы кеше бала кебек икән... Ай-Һай картны каравы! - Картайгач, аяктан язып ятарга язмасын! - Шулай... Рәшидә чәй куйды. Элеккечә гәпләшеп, дөнья хәләхвәлләрен сорашып утырдылар. Хуҗабикә, җаны әрнеп торса да, бер дә төп сүзгә күчә алмады. Сере без кебек төртеп торды, җанга тынгы бирмәде. Ә уйсыз, хәсрәтсез җиңелрәк бит йөрәккә... Җаннары бер-берсенә тарткан, серләре сыйган кешеләр алар килен белән каенана. - Мәүсифа киленне дә төп йортка озаттык. - Әйе, - диде Рәшидә, теләксез генә. - Шулай дөнья... - дип сузды Яңыл. Сүз Мәүсифага күчкәч, Рәшидә серен башка яшереп тормады. - Беләсеңме, каенанам, Мәүсифа үләр алдыннан гына мине янына чакырып алды... - Китче! - Яңыл аптырады. - Чын, чакырып җибәргән! Бардым. Ишетәсеңме, каенанам, Мәүсифа нәрсә ди? - Нәрсә ди? - Яңыл да тынсыз калды. - Рәшидә, без синең белән килендәш-тугандаш кебек, ди, бер-бер артлы гына Әпшәнгә төштек, тик син бер үтенечемне аяк астына салма, ди... - Хуҗабикә, чит-ят кеше ишетмәсен дигәндәй, тавышын әкренәйтеп, як-ягына каранды: - Син балаларның теләгенә каршы төшмә, әйдә, алар кавышсын, фатихабызны бирик, ди, мин инде яр читендә торам, үтенәм, бир кулыңны, диде. Мин коелдым да төштем, ни дип җавап кайтарырга да белмәдем. Хәзер мин сине үземнең туганым дип атыйм, вакытым чикле, шуңа алдан әйтәм, ди. Тыйнак Яңыл тагын да тыйнакланды, ә хуҗабикә инде бөтен серен ачып салдым дип тын калды. Өйдә авыр тынлык урнашты. Рәшидә, каенанасы авызыннан сүз тартып алып булмасын белгәнгә, әлеге тынлыктан отыры изаланды. - Каенанам, син нинди киңәш бирерсең? Аптыраш, Мәүсифа бик үтенеп сорады, мин, йөдәп, баш та кактым бугай. Әҗәл түшәгендә яткан кешегә ничек карышасың?! - Рәшидә бүтән сүз тапмады, ә Яңыл һаман эндәшмәде. "Эх, холкы!" - дип җаны көйде хуҗабикәнең. - Килен, ни дип әйтим? Минем уемча, Мәүсифа ана каз сымак балаларын яклап әйткән бу сүзен. Теле сөйләгәнне колагы ишетмәгәндер, тагы үзе турында уйламаган, ә балаларын кайгыртып яткан ул... Рәшидә бернәрсә дә аңламады: каенанасы Мәүсифа үтенече белән ризалаштымы, юкмы? Башы каңгырады, каенанасының сүзләре уйларын отыры чуалтты гына, башын отыры бутады. - Хәзер нишләргә? - Яшьләр ни ди? - Алар ни... Бүгеннән туй, диләр... - Алар шулай инде, синең хәлеңне уйламый - уйсызнисез яшәргә исәпләре... - Тыйнак хатын йомгак очын ныграк яшерде. - Ни хәл итәргә? - Инде өченче тапкыр бер үк соравын кабатлады хатын, ә каенана үзенекен сукалый. Әллә юри, әллә үзенең дә банты эшләми. - Фазылетдин энем үзе булса, сүзен әйтер иде дә... Фазыл етдин бер сүзле булды, әйткәненнән чигенмәде! - Каенанам... - Рәшидә ярсыды. - Мин дә чигенмимме, сүземнән кайтмыйммы? Теләсәм дә, күңелемнән ризалашсам да, хакым юк - барыбер Фазылетдин истәлеге җиңемнән тартачак бит! - Әллә? Сиңа, бала анасына, хәл итәргә, килен... Олылар әйтмешли, авыртмаган кабыргаңа ятасың... Рәшидә алҗыды: бернәрсә дә аңлашылмады, Яңыл һаман бутала, үзе белән кеше башын да бутый. Аны киңәшкә чакырган, Рәшидә, син җүләр... Үз-үзен әрләде хуҗа хатын. - Нишләргә дә белмим! - диде ахырда хуҗабикә. Ул аннан җавап алудан, дөрес киңәш ишетүдән өметен өзде. Шулай аерылыштылар. Бер-берсеннән канәгатьсез аерылышсалар да, кабат-кабат очраштылар, бер-берсенә тартылып тордылар килен белән каенана. Инде килен өчен бу Әпшәндә каенанасыннан да якынрак кеше юк иде, каенана да үз киленен өф итеп кенә торды. Аңа сүз ишеттермәде, тел тидермәде. Тыйнак хатын бер килүендә, теле чишелеп, гаилә тарихыннан бер сәхифә сөйләп ташлады. Ул Дәүләтхан бай белән Ибрай зимагур мөнәсәбәтенә барып тоташа иде. Ибрай Дәүләтхан бай көтүен көтә. Озынталның очсызкырыйсыз тугайларында - бай биләмәләре, ал арга көтүче Ибрай да хуҗа түгелме? Елкы көтүе әллә кайларда айкап йөри; аларның үзләрен генә дә җибәрергә мөмкин - өер айгыры Күктимер өер башын өерә, елкыларны эт-коштан саклый, тик арада башимәс байталлар бар, шулар вакыты-вакыты белән төркемдә ызгыш куптара, шуларга күз-колак булу шарт. Гадәттә, көтүче Ибрай үзе дә җайдак атланып чыга, эш рәтен белә инде ул: кайсы утлауга алып барырга, кайчан су эчерергә - аны өйрәтәсе түгел... Шуңа бай да аңа ышанган, иң эре, иң өметле көтүен аңа тапшырган. Кыйблалардан искән җил белән Болыт серләшә... Җырлый Ибрай, тик күңеле бушамый. Үткән гомерен уйлый, чит-ят җирләрдә йөрүен исенә төшерә. Алларымда сызыла ал таң, Аяк-кулым нигә богаулы... Әүвәл чит-ят җирләрдә эштә булган: Белорет якларында күмер дә яндырган, Златоустта заводта вагонетка сөйрәткән, туган җиреннән язган, зимагурга әйләнгән... Ниндидер көч сәфәрен өзгән, сәер сәбәп туган җир-суына тарткан. Ибрай зимагур тагын кайткан, тагы чыгып киткән - шулай ике арада йөргән. Шуңа телгә оста, җырга маһир, Дәүләтхан байга да бик баш иеп бармый, тегеннән усал көлә, әйләнгән саен такмак чыгара: Озынталның буйлары - Түмгәк-түмгәк тугае, Дәүләтханның маллары - Айса-Сибәк җыйганы. Дәүләтхан бай зимагурны яратмый, эчендә үч саклый, юк кына сәбәп булса да, Ибрайны Ялчыларыннан суктырырга әзер. Сыныкка сылтавы табылып тора: йә берәр байтал аягын аксата, йә түшен чиләндерә... Хәтта исәрләрнең сазга бата язганы да бар. Ибрай зимагур, байның тәкәбберлеген, гафу итә белмәвен белгәнгә, сак, өер башлыгы Күктимергә ышанса да, көтүдән аерылмый, көнозын утлауда: яңгырда да, кызу челләдә дә, кояш баш очында утлы табадай кыздырганда да ияр өстендә җырларын суза: Җайдак кына җилле, ай, Аркалардан искән җил төсле... Җыр туйдырса, Ибрай такмак чыгара: Тау башында - таш кала, Озынталда - киң дала, Чиркәү талап баеп була, Көтү-көтү мал була. Бай яратмый зимагурны, үзеннән бигрәк җырларын күралмый . Озын колаклар аның һәр такмагын бай колагына түкмичәчми җиткереп тора, бай зимагурга теш кайрый. Җайлы әмәлен көтә, әйе, тегеннән ничек үч алырга белми. Ибрай итәк астында ут йөртә дип уйлый бай, аның шаян күңелен, шуклыгын аңламый, авыр язмышы турында уйламый. Ибрай җырлары байга тынгылык бирми шул. "Чыбыксыз телефоннар" берне бишкә арттыра, зимагурны явыздан явыз итеп күрсәтә. Үзләре теләгәнчә яшәмәгән кешене, үзләре кубызына биемәгән кешене кем якын итсен? Ятимне эте дә кага, бете дә читкә тибә... Зимагур сер бирми, җырларына, тугайларына сыена. Гомер буе шахта, завод тирәсендә уралса да, елкы тәрбияләүгә әвәс булып чыга, мал ярата. Чын ат үзен якын иткәнне тоя, зимагурның күзләренә карап тора. Ибрай тибеннән кайтып керми диярлек: шунда куна, шунда туена, тик хатыны сырхаулагач, гел генә авыл ягына тартып тора... Хатынын да, атларын да ярата, алар турында кайгырта Ибрай... Тегеләре дә, монысы да күзенә генә карап тора. Хатыны - балаларының бердәнбер терәге, Ибрай аңлый. Әгәр хатыны ачлыктан егылса, теге күзле бүкәннәрен кем карар? Ярар, Ибрай байда тамак ялгарлык әйбер таба... хатыны да бик-бик кадерле аңа. Ул көнне Ибрай елкы өерен Озынталның иң эчкәре туплавына бикләде дә өенә очты. Хатыны янына. Хатыны төне буе керфек тә какмады... Ибрай, йөрәген тотып, таң белән җәйләүгә чапты, өерне тибенгә әйдәде. Белә, соңларга ярамый - бай да, аның ялчылары да һәр адымын күзәтеп тора. Бай өере симез булырга тиеш, байталлар кышка йоп-йомры керергә тиеш! Ибрай ашыга, ул хатыны турында уйлый. Күктимер - өер башы, акыллы хайван, ул өерне алып калды, көтүче авылга хатынының хәлен белешергә очты. Күктимер өерне иң сутлы утлауга әйдәде. Көтүче юкта өергә баш, күз-колак булыр, елкыларны эт-кошка бирмәс. Әле курпының яңадан күтәрелгән мәле, колын-бияләр рәхәтләнеп туенсын, май җыйсын! Күктимер күптән инде баш бу өергә, һәр колынга, һәр биягә күз-колак... Усал да, тәҗрибәле дә, сакчыл да зат... Ибрай аңа ышана, шуңа өерне ышанып тапшыра, күп тә үтмәс, хәзер әйләнеп килер. Күктимер, өергә баш бул, күз-колак бул барысына! Күктимер өерне Озынталның иң эчкәре урынына алып бара. Дөнья да, өер дә тыныч, маллар кинәнеп үлән умыра. Әйе, тәүдә бөтенесе дә имин барды, колыннар кешнәшеп уйнады, бер-берсе белән куышты; бияләр ал арның уенын күзәтеп кинәнде; җитлегеп килгән тай-байталлар җитди инде - уенга катнашмады... Алар әле туймаган иде, ашказаннарын тутырмаганнар иде. Ибрай озаклады. Хатыны белән бер-бер хәл булдымы икән? Инде кырыкмалар да туйды, кинәнешеп кешнәшә башлады. Кара айгыр да, тиңдәшләре арасыннан аерылып торган мал, утлы күзләре белән як-ягын күзәтте. Көтүче аның дуамал холкын белә, моны хәтта Күктимер дә сизенә. Берничә тапкыр кара айгыр өер башының бияләренә "бәйләнде". Хәзер көтүченең юклыгын абайлагач, күзләрен ал артты, Күктимер ягына сөзеп карап ала, тагы колакларын шомрайта. Аптау кайгысы күптән китте, бантын як-якка боргалый... Көтүчедән курка иде ул, Ибрай барда койрыгын бот арасына кыстыра иде. Кара айгыр каты итеп кешнәде, шулай бүтән яшьтәшләрен үз ягына аударырга теләде, ахрысы; Күктимер сагайды, тик әһәмият биреп тормады. Аның да яшь кара айгыр белән юкка-барга ара бозасы килмәде. Хәтерендә, әүвәле дә кара айгыр, үзенең көченә масаеп, өер башлыгына аркылы төшеп маташты... Чибәр бияләрне үзенеке итәсе, бар өерне үзенең кул астына аласы килә иде шул яшь батырның. Каны кайный, күзләре - ут, әле бияләр, әле өер башлыгына күз ата; йөрәгендәге куркуны җиңеп, алга чыгарга атлыга, көрәш мәйданына!.. Хәзер җае чыкты түгелме? Кара айгырның ярсуы эченә сыймый, дулап куя, күзләре хәтәр яна, бер бияләр янына барып кагыла, бер яшьтәшләре өеменә сугыла. Инде тынычлыгын югалтты, өер эчендә тузынып йөри. Әйе, өер эчендә тынычлык югалды, бөтен җан тибрәнде... Күктимер дә уртларын чәйнәде, яшь айгырга усалусал карап алды - тегесе һаман тынычланмый, холкын күрсәтә: чибәр бияләр белән ышкыла, ал арны, өердән аерып, читкә алып китәргә чамалый... Йөрәгенә ут капкан яшь башның каны кызган, инде тыеп калулары, ай-һай, кыен булыр... Сылулыгына, көченә масая, осталыгына ышана! Көченә инана, бияләрне үзенә каратуына инана! Бүтәннәрне үзенә тиң күрми, башлыкны санламаска уйлый!.. Абау, бу яшь баш өерне уртага яра, Күктимергә чакыру сала... Абау, бихисап бияне артыннан ияртте түгелме, өерне туздырды... Ә син, өер башы, ни карап торасың? Дөньяң таркала, өерең туза!.. Күктимер дертләп куйды, күзләрен кан баскан, тиресе эчендә ниндидер җепләр тартылды: инде өер башы, каты ажгырып, җәнҗалчыга ташлана. Тәүге бәрелеш: Күктимер килгән уңайга түше белән кара айгырны этеп җибәрә! Кара айгыр читкә ташлана, тик җәһәт кенә турая, арт аяклары белән тибенә... Күктимер, кара ат, шул җитте яшь башка дип уйлый, ахрысы: үз юлы белән китә, ә яшь батыр, отыры кызып, алышка чыга. Ул хәтәр итеп кешни, бантын чайкый, ялларын туздыра. Тояклары белән җир казый, чүмечтәй тояклары һавага кәсләр очыра. Ул кинәт арт аякларына басып үрә тора... Инде батыр яңадан алышка әзер, Күктимер артыннан китә! Яшь айгырның башлап өер башына чакыру ташлавы куркыныч. Кара айгыр кара ат артыннан чаба, юк, өстенә менә алмый, ә картлысына барып чыга... Гадел алыш, Күктимер - өер башлыгы! Кара айгыр сине көрәшкә чакыра! Күктимер, урыныңны яшь батырга бир! Күктимер капыл арып киткәндәй булды, хәтта буыннары өзелгән, тәне калтыранган кебек. Карт өер башы белән яшь айгыр каршы баскан; көтү ике якка аерылды, атлар алыш көтә, яртысы — яшь баш, яртысы карт ат яклы... Күктимер кинәт кенә арт аякларына басып үрә торды да дошманына каршы китте. Бу юлы ул яшь айгырны эләктерә алмады - тегесе янтаеп өлгерде, шул уңайга арт аяклары белән карт атның ал санына типте. Күктимер ачы итеп кешнәде. Күкләр ярылып киттемени, алар аскарак иңкәйде, агачлар селкенеп торды. Инде кара айгыр үрә басты, инде яшь айгыр карт айгырга каршы килә... Ике айгыр бер-берсен түшләре белән этә, утлар чәчелә... Айгырлар янә каршы килә, янә... Кара айгырның күзләрен кан баскан, авызыннан селәгәе ага, ул бернигә карамый тагы карт атка ябырыла. Күктимер дә зәһәр: еш-еш тын ала, хәйләкәр - гел яшь батыр һөҗүменнән янтаеп кала, шул ыңгайга арт аяклары белән яшьнең түшенә, кабыргасына йә арт санына тибеп өлгерә; берничә тапкыр аягүрә басып кара айгырның өстенә төште, тегене чак-чак екмады. Яшь айгыр һаман бирешми, һаман җиңәргә чамалый... Инде тәне умырылып, түше яньчелеп бетсә дә, туктамый, кабат-кабат алга ыргыла... Күктимер тәҗрибәле шул: аяк белән дә тибә, тешләшә дә, бигрәк тә түш-кулбаш белән этүгә маһир... Кара айгыр кара тиргә батты: үрлекырлы сикерә, өер башы өстенә атыла - ни булса да булыр, күзләре тонган... Шунда Күктимер аны кабыргасы белән бәреп ега... Кара айгырның - яшь батырның - җиргә гөрселдәвен ерактан Ибрай да күреп алды, тик соң иде. Дәүләтхан байның яраткан айгыры, бәйгеләр батыры кара айгыр чирәмгә ауды. Кабат калкынырмы? Көтүче башын тотты. - Ах, харап итте... Бу хәбәрне төш вакытында ук байга җиткергәннәр; төш авышуга, ул да килеп җитте. - Кайда Ибрай зимагур? - дип ярсыды бай. - Китерегез миңа шул йолкышны! Ибрайны тибендә диделәр. Бай ярсыган иде, күзенә ак-кара күренмәде, дилбегәне кучерыннан тартып алды, чыбыркыны кулына эләктерде, атын тибенгә җиткәнче ярды. Күзләре акайган, авызы кыйшаеп киткән, өзек-төтек кашлары җыерылган. Бай, тарантас туктап өлгермәс борын, көтүче өстенә ташланды; кулында башка корал юк иде: чыбыркы белән ярды мескенне. Анысы, үзен яклап, әллә нинди аңлаешсыз авазлар чыгарды. - Дәүләтхан, хатыным... - Мин сине шуның өчен асрыйммы? - Дәүләтхан, Алла хакы-ы... - Хәзер Алланы исеңә төшердеңме, мә! - Дәүләтхан шашып ярды көтүчене. - Мә, йолкыш, мә, зимагур! - Ха-тын... бала-ла-а... - Мә, мә, эт токымы, зимагур токымы! - Бай шашты. - Мә, телең өчен, мә, чиркәү өчен! Мә, Айса белән Сибәк җыйган мал өчен!.. - Дәү-ү... Бай кинәнеп ярды мескенне, бай ашкынып селтәде чыбыркысын, инде алдындагы бәндә җансыз бүкәнгә әйләнде бугай; ул кымшанмый-тыпырчынмый башлады; бай туктамады. Әллә аңын югалттымы йолкыш? - Зимагур, әрәм итте иң шәп айгырымны! Бәдбәхет, әрәм итте кара айгырымны!.. - Бай әлсерәп тибенгә чүгәләде. Бер якта җансыз бүкән кебек көтүче гәүдәсе, бер якта бай тынсыз, бер якта елкы көтүе... Мескен көтүчене эңгердә озын арбага салып алып кайттылар. Көтү кайгысы китте, кара айгыр хәсрәте онытылды, Күктимер истән җуелды, бар да әллә кайда олакты. Дала бушап калды. Озынталның иң иркен тибене ятимсерәгән кебек, бары мескен гаилә торып калды олы галәм уртасында: көтүче - түшәктә, балалары - янында, сырхау хатын читтәрәк ыңгырашып ята. Ике көннән Ибрай зимагурны Әпшән зияратына илттеләр, өйдә гаиләне туйдыручы калмады. Бай элекке көтүчесенең җеназасына дип бер арык тәкә җибәргән... Ибрай зимагурның кабере дә, бәхеткә, Әпшән зияратында. Балалары тере чакта беләләр иде, кадерләп-тәрбияләп тоттылар; ә соңыннан ул кабер дә онытылды, үлән басты; шулай да ырулары урынын хәтерли, теге олы Әй ташына карап таный өер башлыгы Ибрай каберен. Ибрайлар нәселе барыбер корымады бит, аны җил-давыллар да, Дәүләтханнар да кырып бетерә алмады. Заманалар үтә, буыннар алмашына, Әй агышы тынмый, ә Ибрайлар һаман үзсүзлеләнеп яшәп яталар, үткәнен онытмыйлар. Юк, Яңыл да онытмаган бабасын, сирәк-мирәк нәсел тарихын шулай сөйләп ала. Дәүләтхан бай нәселе белән Ибрай зимагур нәселе һаман тереклек итә бу Әй ярларында, кайчакта Озынтал буенда да очрашып куялар. Ә Кал атау түбәсенә бергәләп менәргә форсат чыкканы юк әле. Мөгаен, аннан дүртенче буын вәкилләре өлешенә төшкән көмештер... Әйе, куркыныч та, гаҗәп тә: Нурания белән Гыйлемхан гына моңа мөрәҗәгать итте бит... Дан, диикме, мәсхәрә, дип әйтикме ал арга? IV Алар җитәкләшкәннәр дә тауга күтәреләләр. Калатауга! Йөзләре алсуланган, күзләре очкынланган. Еш-еш сулыш алалар, дулкынланганнар. Әйтерсең лә сабый балалар, тауда уйнарга рөхсәт алганнар, иң элек җитәкләшкәннәр. Бөл ай җитәкләшеп йөрү авылда килешмәгән дә кебек, тик яшьләр хыялый, аяклары җиргә тими, гүя иңнәрендә канатлар яралган. Үргә талпыналар. Бүген татулашуның беренче көне түгелме? Бүген аларның көне. Ниһаять, Рәшидәне дә күндерделәр сыман... Әллә үзләренә генә шулай тоеламы? Җәй мизгеленең үр бантына менеп җиткән мәле бит. Әйләнә-тирәдә моң гына. Тынлык. Көтү кайткач, төсләр куерып киткән, кояшның кызуы басылган. Үләннәр, яфраклар җиңел сулап калган. Таулар, урманнар күккә ныграк якынайган кебек, эңгер алдыннан тынып, ирәеп басканнар. Дөнья кошлар моңы белән тулган. Бала-чага тавышы, этләр чәңгелдәве, сарыклар мәэлдәве, бозаулар бакырышуы... Башсыз әтәчләр кычкыра, сыер мөгри... Кайдадыр арба тәгәрмәче текелдәве ишетелә: соңлаган юлчы авылга ашыгадыр. Яшьләрнең берәүдә дә эше юк: җитәкләшкәннәр дә Калатауга күтәреләләр. Дөньялары онытылган, башлары югары, күңелдә бер мәшәкать тә калмаган. Нишләп шулай азат, уйсыз икән алар, дөньялары түгәрәк... Кыз ялангач ботларын кылган кытыклавына да игътибар итми, егет артыннан ияргән. Тегесе гүя җиһан иңендә гизгән олаучы: карашлары үткер, чырае алсуланган, рухланган зат. Җилкенгән! Башлары югары, дөньялары онытылган, мәшәкатьләре беткән... - Нурания, Барактауны күрәсеңме? - Күрәм! - Мәсәгутьне? - Күрәм!.. - Әнә Тирмәнтау, Игентау! Еракта... - Гыйлемхан, Күкшикне күрәсеңме? Ул биек тау!.. - Нурания, иң биек тау - Кал атау! Кал атау битләвендәге ике сын тагы бергә кушыла. Юка тәнле Нурания дерелдәп ала; егет аның саен кызны кочагына ныграк кыса. Бу - бәхет, ике җан бер-берсен бөтен итеп тоя, бер-берсен изге итеп күрә. Бу мәлдә иреннәрдән җиләк тәме килә, бу мәлдә тәннән үлән исе, чәчкә исе аңкый. Бу мәлдә син чәчәкле болында ауныйсың, дөньяның бөтен әрнүләрен, үкенечләрен онытасың... Бу - әкият, хыялның чынбарлык белән кушылуы... Бары шушындый мизгелдә генә бәхетнең асылын аңлаган кебек буласың. Бу - әкият... Бәлки, ул бервакытта да кабатланмас, бәлки, ул онытылыр... Ләкин хыялның чынбарлык белән очрашкан чигендә генә бәндә үзен көчле, бөек, тиңсез зат итеп тоя. Ул хыялына җитте, ул оҗмахның тәмен татыды! Яшьләр өчен җирдә кайгы да, күз яше дә, үч тә юк. Болар үлемне, дөнья мәшәкатьләрен, сайлау дигәнен белми, хәтта хәтерне санламый, җитәкләшкәннәр дә һаман югарыракка ашкыналар. Анда каенлыктыр, анда аулактыр... Анда, бәлки, оҗмахның тагын да серлерәк почмагы бардыр? Бу серле төн һичкайчан да тәмамланмас кебек. Гыйлемхан сөеклесен ашкынып коча, комсызланып үбә. Төн сузыла да сузыла. Өйдә, әлбәттә, берәү дә көтми, берәү дә комачауламый. Ялкытмый да бу төн, ул бары синең дустың. Кочагында изерәт тә изерәт, иркәлә дә иркәлә, төн, яшьләрне! Бишегеңә салып тирбәт, иркә җилең белән назла. Чәчләреннән сыйпа, күзләреннән үп! - Нурания!.. - Гыйлемхан!.. Тиле яшьләр исергән иде, шунда корыган ботак сынуын да, ике кешенең пышылдашуын да ишетмәделәр. Ул икәү шым булды, бары йөрәкләре генә, читлеккә бикләнгән кошчык төсле, күкрәкне ертып чыгып килә, колакларны тондыра. Дилбәр, бичара, колагын каплап та карый, барыбер. .. - Гыйлемхан... - Нурания... Көчле ир кочагында ышанычлы да, барыбер шүрләтә шул, йөрәкнең дөп-дөп тибүе бар дикъкатьне били, сине сата. Шушы тау үре яңгырап торган кебек. "Яшьләр ямьле урынны сайлый белгән", - дип уйлый Дилбәр, һаман тын да алмый. Бөек ир дә тынган. Дилбәр эченнән сөенеп куйды. Ярый вакытында шәйләп калдылар, алайса болар өсләренә килеп чыга иде. Дилбәр арырак китте: янәсе, ул җинаять өстендә тотылмады, ә тегеләр... Янәсе, ул гөнаһсыз, ә тегеләр... Ир барыбер төз сынлы затны ычкындырмады. Юк, юк, шуның өчен ул бу тауга үрмәләдеме, шуның өчен дан-дәрәҗәсен аяк астына салдымы? Ничек инде наздан баш тартасың? Бу әллә хушлашу төнеме? Дилбәр алиһә бит, балкашыкка салып йотарлык, ә андый сын бүтән берәүдә дә юк. Кыз әгәр авылга кире кайтмаса... Ул синең муеныңа уралса, бөтенләе белән синеке булса, дөньяда бүтән бернәрсә дә кирәк түгел; бу - бәхетнең чиге, бу... Император бар дәүләтен шул сылуның аяк астына салды бит. Дәрәҗәле ир япь-яшь кыз баланы сөя! Шуннан да олырак зурлык, югарырак дәрәҗә бармы җирдә? Ул гөнаһсыз, саф кыз баланы кочагында иркәли ала, хакы бар! Ул Император, илләр яулый... Император чытырдатып күзләрен йомды. Ул - еландай сын - аның муенына урала, тәненә сылана, ул кайнар, шашып коча! Комсызланып үбә, ачыргаланып буа... Ул аны бүген йә буып үтерә, йә тәнендә җанын аз гына калдыра! Ул бүген аның эченә йә тулаем кереп китә, йә үзен тулаем йота... Икенең бере! Бу соңгы төн... - Дилбәр, ташлама! - Мин курсларга гына китәм бит, агай... Нурания белән Гыйлемхан офыкта эреде, ә бөек ир янә елан сынга ташланды. Ерткыч кебек өзде-йолыкты, җаны бугазына җиткәнче кысты... Елан сын да отыры кинәнә, отыры шаша гына барды. Ул да аңлый: бу гыйшыкның ахыры якыная бугай. Шуңамы ачыргаланды, соңгы кат, үкенечкә калмасын! Муенына сарылды, тәненә сыланды... Тоташы белән, колмак арбасыдай уралтты ирне... - Рәхмәт, сылу... - Үзегезгә рәхмәт, агай: әтием котылды! Ул яшьрәк, көчлерәк, ә ир карт... - Ай! Бу нәрсә? Төн уртасында ябалакмы шулай уфылдый? Әллә елан чактымы? Тагы тынлык. Төн караңгы, төн чаршавы бар дөньяны каплый, үз кочагына ала. Кал атау - гашыйклар иле, Калатау кабат тыныч йокысыНе ТӘЛӘ,. Уятмагыз аны, кешеләр, гашыйкларны берүк өркетмәгез! Иртәгесен колхозга Эчке эшләр министрлыгыннан тикшерү килде. Кылыч борынлы, һавалы вәкил башта колхоз рәисен хат белән таныштырды. - Ничек? - дип сорашты вәкил, Вафин ык-мык итте. - Оста язганнар, - дип мыскыллы елмайды вәкил. - Мондагы бар мәгълүматны йә завхозыгыздан, йә бухгалтериядән алганнар... Император кичә генә нишләргә дә белми аптырап утырды. - Бухгалтерларыгыз белән күрешеп сөйләшик, - дип киңәш бирде тикшерүче. - Завхозны да чакыртыйкмы? - дип сорады колхоз рәисе. - Соңрак! - Вәкил кул селтәде. - Аңа да чират җитәр. Бухгалтерларны рәис кабинетына җыйдылар. Колхоз рәисе ирешелгән уңышларны санап чыкты. - Әпшәндә зур тегермән сафка басты инде. Болар бөтенесе дә кемгәдер ошамый, кемдер тырнак астыннан кер эзли... - Рәис, яклаучысы булгач, эреләнде. - Дәүләт куйган планнарның елдан-елга, айдан-айга үтәлеп баруын әйтмим дә... Шуны гына өстисе килә: һәр сыердан савым 2589 литрдан быел 3231 литрга җитте, ә бер ел эчендә генә маллар саны 766 баштан 1340 башка артты! Көрлек буенча узган ел уртача артым 397 шәр грамм булса, быел 439 ар граммга җитте! Бу уңышлар кемнеңдер саруын кайната, кемдер шуңа тыныч йоклый алмый. Тәгәрмәчкә таяк тыгарга маташалар! - дип тәмамлады рәис үзенең чыгышын. Вәкил дә сүз алды: - Колхозга Вафин иптәш килгәч, бер Әпшәндә генә сигез фатир салынган... Алты ел буе төзелеп бетмәгән ашлама саклагыч - бер елда, биш ел планда торган автозаправка станциясе илле ике көн эчендә файдалануга тапшырыла... Әй аша күпер корыла... Өч ел эшләмәгән ашханә эшли башлый, уңган җитәкче хәзер макарон изделиеләре, консервлау цехлары ачарга хыяллана... Вафин кабат торып басты. - Хат белән танышып чыктыгыз, нинди фикерләр туды? Берәү дә баш калкытмады, берәүнең дә тавышы чыкмады. - Хатта китерелгән фактлар сездән - бухгалтериядән алынган! Берәү дә күпме сбруй сатып алынганын, кемгә нинди наряд ябылганын белми, - бөтен ведомостьлар сезнең кулыгызда! Шулай булгач, информация сездән чыккан, хат язучыларга мәгълүматларны сез биргәнсез! Вәкил урыннан гына сүз уңаенда сүз кыстырды: - Минемчә, сез үзегез утырган ботакка үзегез балта чабасыз. Председательгә авыр эшендә ярдәм итәсе урында... Колхоз производствосын күтәрешәсе урында... - Дөрес сүзгә җавап юк. Күзегезгә карап йөзегезгә бәреп әйтәм: сез мине баш-аягым белән сатып җибәрергә әзер! - Император хәзер көлемсерәде. - Бүгеннән бөтенегезне дә таратып җибәримме? Кылыч борын вәкил кулбашын җыерды. - Белмим. Үзегез хәл итегез... Вафин тагы сораулар яудырды, берничә бухгалтерны аягүрә торгызды. Бухгалтерлар, куркышып, бүген калабыз, иртәгә очабыз, Вафин эчтән нидер уйлый, берәр нәрсә әзерли, дип таралышты. Алар артыннан, ниһаять, завхозга да чират җитте. - Хатта китерелгән бөтен мәгълүматлар синең кулың аша үтә, завхоз, син биргәнсең аларны кешегә! Калын җилкә кызарынды-бүртенде, күзләрен бер ачты, бер йомды. - Менә сбруйларны алыйк... - Хаттагы һәр мәгълүматны җентекләп тикшереп чыктылар. - Шулай килеп чыга: йә син, йә бухгалтерлар биргән фактларны... - Мәзәк биргән! - Завхоз икеләнмәде. - Мәзәк!.. Мин... Ә мин... - Завхоз хәзер ничек акланырга белмәде, кызганыч карашын бер рәискә, бер кылыч борынга күчерде. Ахырда Император әйтте: - Бер фляга бал, елкы итен төяп җибәрерсең иптәшкә... Калын җилкә күзләрен тагын челт-мелт йомды. - Аңлашылдымы? - Бу сүзләр "әллә телдән яздыңмы" дигән сымак яңгырады. Завхоз Тәүфыйк боерыкны үтәргә ашыкты. Беренче тикшерүчене шулай озаттылар. Икенчесе акрынрак кыланды. Аңа баш агроном Хөснуллинның олы гына бүлмәсен бирделәр. Тәбәнәк буйлы әкертен вәкил шунда һәр бухгалтер белән аерым сөйләште, иске ведомостьларны актарды. Аңа яңарак эш башлаучы бухгалтер кызны да беркеттеләр. Монысының эше артык озакка сузылды. Колхоз рәисе дә, баш экономист Дилбәрне алыштырган сылу да әкертен тикшерүченең кайсы ягына чыгарга белмәде. Әкертен башта үзенә ярдәмгә Мәзәк Шәмгулны сайлаган иде. Моңа Император да риза булган иде, ләкин Мәзәк баш чайкады. - Мин үпкә чирле бит, Вафин иптәш, кәгазь тузаныннан аллергия, миңа ярамый, икенче кешене билгеләгез. Шулай котылды Мәзәк бу бәладән, эшне яшь кызга - яңа эшли башлаган баш экономист-бухгалтерга йөкләделәр. Тагы бер әкәмәт хәл булып алды. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән баш бухгалтер белән баш экономист килеп төште. Алар да ревизиядә катнашырга теләк белдерде. - Сезне кем җибәрде? - дип сорашты Эчке эшләр министрлыгының яңа вәкиле. - Беренче секретарь... - Ә мине министр җибәрде! Аңа Совминнан кушканнар! Барыгыз, Беренчегезгә шулай дип әйтегез... Районныкылар кайтып китте, балттка күзгә-башка күренмәде. Бу, әлбәттә, Императорны хафага салды. Ул кабат Беренче янына җыенды. Шул арада райкомнан беренче секретарь үзе чылтыратты: "Тиз генә килеп җит!" Беренченең сөмсере коелган. - Нинди башбаштаклык ул, Вафин? - Колхоз рәисе авызын ачарга да өлгермәде. - Тиктомалдан ферма мөдире Әнвәр Ибраевны эшеннән аласыз!.. Вафин сүз тапмады, башында мең төрле уй кайнады. Ничек җавап бирергә, ничек котылырга бу сораудан? Жалоба хакында ишеткәч тә, юк сәбәпне бар итеп яшь белгечне вазифасыннан бушаткан иде шул. Сәбәбе үзеннән-үзе килеп чыкты. Туктаусыз яңгырлар аркасында сөт ташучы машина җәйләүгә үтә алмады, трактор белән барып җиткәндә, сөт әчегән иде. Аны туры дуңгыз фермасына, эремчеккә озатырга туры килде, савым шундук төште. Вафин ферма мөдирен гаепләде: артыннан җәйләүгә барып җитте. - Син эш турында уйламыйсың... Ибраев киреләнде: - Сез генә эш турында уйлыйсыз! - Тәгәрмәчкә таяк тыгарга гына торасың! Колхозга түгел, Вафинга зыян булсын! Вафинның эше бармасын! - Башлык тузынды: - Кирәкми миңа андый ярдәмче! Әнә барыр юлың! Дүрт ягың кыйбла! Ибраевның да күзләренең агы әйләнеп чыкты. - Сез мине эштән куасызмы? - Ферма мөдире вазифасыннан бушатам! - Түрә төкерек чәчте, иреннәрен тешләде. - Бу - законсызлык, бу бернинди тәртәгә сыймый, Вафин иптәш... - Сыйдырсаң, сыя ул! - Колхоз рәисе кырт кына әйләнеп машинасына таба бара башлады. - Туктагыз! - дип кычкырды Әнвәр. - Кайда боерык? Кайда идарә утырышының карары? - Мин - идарә, минем сүз - боерык! - дип акырды Вафин. - Үзегезне Алланың кантка тәкәсе дип уйлыйсызмы әллә? - Ибраевның күзләрендә яшелле-күкле очкыннар чәчрәде. - Бу гамәлегезне дә искә төшерербез... Боерыгыгызга буйсынудан баш тартам - законнарны без дә беләбез. Иң элек кулга язма боерык тоттырыгыз! Мин җәйләүдә калам! - Үзегезне һавалы түрә кебек тотасыз, Вафин иптәш, Ибраевны да бер дәлилсез эштән алгансыз - моны ничек аңларга? Вафинның чак-чак зиһене ачылды. Беренче җавап көтә, ул җавап таләп итә! - Ибраев сезгә жалу белән килдемени? - Килде шул. Яшь белгечне тиктомалга эшеннән куасыз. Уттай эш өстендә... - Ул бер көнлек сөтне әчетте... - Бер көнлек сөт... - Беренче колхоз рәисенә акаеп карады. - Шуның өчен кеше бантын ашарга әзерсез... - Әйе, мин каты куллы, иптәш секретарь... - Сез - бәгырьсез кеше, Вафин иптәш, җаваплылык тойгысын оныттыгыз, тотнаклык дигәнне оныттыгыз!.. - Мин эш таләп итәм!.. - Менә нәрсә, Вафин иптәш, кайтыгыз да Ибраевны кире эшкә алыгыз! Тукта!.. - Беренче уйланып торды. - Ул агроном бит әле. Югары белемле... Ә Хөснуллин техникум белеме белән... Хөснуллин урынына шул Ибраевны билгеләгез! Вафин беренче секретарь кабинетыннан тукмалган кешедәй чыкты. Кайда министрлыктан килгән ревизия турында сүз кату! Беренче инде аны тыңламаячак та! Капыл гына таш диварлар өстенә ауды, юлын бүлде киртәләр... Уйламаган җиреннән төрле яктан камап алдылар. Ул туктаусыз яңгыры, шикаяте... Ул Беренченең әлеге боерыгы... Вафин, тетрән, Вафин, тез чүк, ди төсле ябырылган бәлаләр. Дөнья Императорга арты белән борылды, империя җимерелә, күселәр батып барган корабны ташлап кача. Иң элек баш бухгалтер Янгантауга качты. Тәгъзимә туташ, Мәзәк әйтмешли, Екатерина II... Аның артыннан Дилбәр сылу, алиһә, баш экономист! Инде килеп баш агроном Сәлах Хөснуллин. Вафин башын тотты. Берәр киңәш алмаммы, җылы сүз ишетмәмме дип, Шидәледән туры Янгантауга, җанкисәге Тәгъзимә туташ янына чыкты. Ул, бәлки, берәр әмәлен табар, берәр юлын өйрәтер? Янгантау - янар тау. Эче тулы ут... Бу мәлдә Императорның да эчендә ут-ялкын иде, тау төпкеленнән кайнап ургылган магма аның җанында да бар... Тыштан гына кешеләр белми-күрми, ә эчтә зәһәр вулканнар ургыла, ташкыннар кайный. Шуның пары таш ярыкларыннан өскә ургыла. Император тешен кысты. Тауда барыбер саф һава бит, тау башында ыгы-зыгы, вак мәшәкать онытыла, кеше үзе күккә, яктылыкка, иркенлеккә якынрак сыман. Янгантау - мәгърур. Аның мәһабәт сыны, тыныч холкы сине дә тынычландыра. Тауларга чәбәләнү, ваклану килешми. Алар язмыш җилләрен, коеп яуган яңгырларны тавыш-тынсыз кичерә, дәвер артыннан дәвер каршылый... Кеше, син дә тауларның ише, вакланма, башыңны күтәр, күккә талпын. Эшләрең олы, хыялың чиксез булсын. Син дә горур зат бит, язмыш тукмакларын тыныч кабул итәсең, бәлаләрне кичерә беләсең; шатлыкта да, җиңүләр килгәндә дә очынып сикермәдең; синең холкыңа да сабырлык, дәрәҗәлек хас. Дөнья сабыр ирләр иңендә, ил язмышы ал арның холык-фигыленә бәйләнгән! Янгантау мәгърур бит. Янгантау Иөрүзән ярында тынып калган. Бер карасаң, аптыраган бәндә сыман, бер карасаң, сабыр гына әйләнә-тирәне айкый, җир-су иминлегенә, көн торышына күз-колак. Иөрүзән буйларының сихрилегенә сихерләнгән: шул яшел илаһи дөньядан күзен ала алмый... Бу җирнең яшәреп, ямьләнеп ятуы күпме вакыт инде аны әсир итә! Гүя ул олпат ир, ә Иөрүзән җәйләр җиткән саен сылу кызга әверелә... Гашыйклар бер-берсеннән күзен алалмый. Тәгъзимә янына кермәс борын Вафин шифаханә корпусларын айкап чыкты. Әнә ана каздай түшен киергән зур бина: ян-якка җәйрәп утыра... Янында, ана казның бәбкәләредәй, ваграк йортлар тезелешкән; дәвалау бүлекләредер. Арада карагайдан буралган авыл өйләре дә күренә. Тау төпкеленнән килгән пар шунда ургыламы икән? Ничә ел түрә булып Вафинның шифаханәгә аяк басканы юк. Читтәрәк Коргазак суын тау бантына суырту станциясе... Станциядән бирерәк тагы кунак йортлары, тагы ана каздай дәү бина калка. Бу якта да ваграк дәвалау корпуслары тезелешкән. Вафин карагайдан пөхтә итеп буралган өй артына барып басты. Моннан әйләнә-тирә уч төбендәгедәй күренә. Гүзәл Иөрүзән, ялтыр сыртлы еландай, урман-таулар арасыннан шуыша. Кабаланмый да, сылулыгын яшерми дә. Шаярмый да, күңелгә шом да салмый. Бер, сылу кыз кыяфәтенә кереп, йөзен ача, бер, тыйнакланып, тау итәгенә сарыла... Ярлыкау сорыймы, сөюгә сусаганмы - ни тели, - белмәссең! Барыбер чибәр, барыбер назлы зат - зиһенне били. Матур сынлы еланмы, әллә илаһи бер чибәрме? Вафин нигәдер капылдан Дилбәр турында уйлады; Тәгъзимә туташ янына килгән, ә күз алдында шул сыгылмалы сын... Иөрүзәнкәй, нигә шаярмыйсың? Нигә йөзеңне ачып, гел генә ирәеп елмаеп ятмыйсың? Шаяр, колынкай кебек җил тугайлардан, җор елга! Сине таулар кысканмы? Син ниндидер дәрәҗәле, серле зат... Син - чибәр сихерче, бу дөнья кызы түгел, ә әкият иленең хур кызы... Әнә Коргазак чишмәсе дә сиңа ашкына... Син - сыгылмалы сынлы елан, "ә" дигәнче шул кечкенә инешне йотасың! Коргазак озак яшәргә тиеш иде бит, таш күкрәген тишеп, әйе, тауларның үзәгеннән саркып чыккан иде... Син йоттың! Иөрүзән, син дә Әй суы кебек тәкәббер, усал зат, булмышың катлаулы, күңелең беркатлы түгел синең... Сез икегез дә бертуганнар - җаныгызда бер холык! Иөрүзәнне күреп Әйне уйлагач, Тәгъзимә янына килеп Дилбәрне хәтергә төшергәч, Вафинга әллә ничек булып китте. Тәне эсселе-суыклы булды, кәефе үзгәрде. Хәтта үзенең көенечләре, хәтта эше үтә вак, бәләкәй сымак тоелды. Мондый җирдә кеше үзенең табигать баласы, Урал баласы икәнен аңлый, колхоз мәшәкатьләре, үзара ыгы-зыгы килү үтә әһәмиятсез, төссез төсле күренә. Биредә кеше таулар белән серләшә, ниһаять, җиһан белән аралаша... Ни җитми кешеләргә? Нигә алар үзара низаглаша, нидер бүлешә, талаша? Табигатьтә бит бөтенесе дә камил, олы; шушы сихри җирдә бары изгелек, матурлык кына тантана итәргә тиеш! Бар кешегә дә шушы гүзәллек җитмиме, шушы сахра да ал арны сихерли, башларын әйләндереп, матур, мөлаем чырайлы итә, тормышларын ямьли алмыймы? Кешеләр сыйныфларга бүленә, баррикадаларның ике ягында кала. Нигә, ни җитми аларга? Нәфес шулай итәме, әллә тупланган мал, шуны гадел итеп бүлешә алмаумы? Берәү ярык тагарак янында кала, берәү ата! Бәндәләр нидер бүлешә алмый! Нигә нәфесләре төрле, холыклары башка, нигә кешегә тигезлек рухы хас түгел? Ә үзе адым саен "җирдә гаделлек кирәк" дип тукый. Хәтта "тормышны, җәмгыятьтәге тәртипләрне камилләштерик" дип лаф ора. Вафин үзе дә колхозны күтәрергә, Этттәндәге тормышны үзгәртергә, кешеләргә яхшылык эшләргә тырышты... Башта Башкортстанда беренчелекне алган Гулина кебек, соңрак илдә танылган Гиталов шикелле рәис булырга ашкынды. Бөтен Союзда колхоз производствосын яңадан корырга теләде. Ә нәрсә килеп чыкты? Аның холкына, савымчы булганына, омтылышхыялларына кешеләр көлеп карады, адым саен мәсхәрә итәргә тырышты. Эше барганда, рәхәтен күрделәр, умырып акча алдылар, хәтта мактап маташтылар, ә сөрлеккән иде, чак кына ялгыш баскан иде - төкереп үттеләр. Аяусыз кешеләр. Юк, алар бәгырьсез. Вафин аларны барыбер бергә колхоз эшенә туплый, татулаштыра, булмышларын төзәтә алмады! Юк, ул кешене камилләштерә алмады! Әхмәтхан агасы: "Син - председатель, син - тәрбияче", - диде. Юк, дөрес тәрбияли алмады ул колхозчыларын. Кеше шул көе, бөҗәк кебек, камилләшми калды... Үзен мин көчле, горур, камил дип шапырынса да, барыбер җирдәге бүтән җан ияләреннән аерыла, югарырак күтәрелә алмады. Кеше, син дә җирдәге җан ияләренең сыңары гына! Кырыс холыклы катгый ир үз-үзеннән, исәр уйларыннан көлде; ал арны үзеннән тизрәк куарга теләп, административ бина ягына ашыкты. Тәгъзимә, юантык сылукай, Вафинны танып, мәлҗерәде. Йөзе куе алсу буяуга манчылдымыни, керфекләре дерелдәде, сусыл иреннәре җәелде, күзләренә нур тулды. Ирләрнең асылы, аны эзләп, әллә кайдан килгән. Император үзе аның картлысында басып тора! Бу мәлдә ул үзе дә императорша түгелме? Вафин ул дип ут йоткан, аны күрергә ашкынган. - Саумы, Тәгъзимә! - Саумысыз, Вафин абый! Алар коридорга чыкты. Сагынышканнар, яшь хатын һаман үзен кулга ал алмый - башы әйләнгән; ирнең күзләреннән нурлар чәчелә. - Син һаман да зәңгәр галстугың белән... Кырынгансың, кызу көнне дә затлы костюмыңны салмагансың... - Яшь хатын соклануын яшермәде. - Ә син, Тәгъзимә, ябыккансың... - Вафин рәхәтләнеп көлде. - Ябыгу миңа килешә инде... Син дә тыгыз тәнлеләрне яратасың... - Сине сагындым, Тәгъзимә. - Император, баскан җирендә биеп торган айгырдай, ярсуын чак-чак тыйды. - Мин хәзер. - Тәгъзимә урыныннан купты. - Корпус врачыннан берәр бүлмә белешәм... Син куна каласыңдыр бит? - Әлбәттә. - Булды! - Тәгъзимә кире бухгалтериядә йомылды. Ярты сәгатьтән алар аулакта иде. Вафин, ишекне эчтән бикләп алгач та, тансыклаган хатынга ташланды. Чынлап та, Тәгъзимә суырылып киткән. Тәне тыгызланган, ул да Вафинны тансыклаган. Аның да күзләре елтырады, тәне гүя гөлтләп кабынды. Бәхетлеләр бер-берсенең кочагында эреде. Гүя ничәмә еллардан соң кабат очрашканнар, кабат якты истәлекләрне яңарталар... Ал арны тәүге караштан күзгә ташланмаган ниндидер җепләр бергә бәйләгән... Әйе, әйе, бер-береңне аңлау! Холыкларның, ихтыяҗларның, юк, дөньяга мөнәсәбәтнең берлеге! Алар ярты караштан, ярты сүздән, ым-ишарәдән берберсен аңлый! Вафинның күз алдына тагын теге картина килеп басты. Урта гасырлар рәссамы эше... Тулы гәүдәле чибәр ханым түшәгенә иелгән алмага үрелә. Озакламый сөеклесе киләчәк, ул, шәрә тәнен күреп, үзе үк кинәнә, үзе үк матурлыгын мактый... Тәгъзимә дә шушы картинадагы озын буйлы юантык сылукай... Тәгъзимә дә йомшак тәнле, төз аяклы, йомры беләкле... Алма битле матуркай... Гашыйклар, бер-берсен канәгатьләндергәч, урамга чыктылар. Шифаханәне сихри төн чорнап алган. Анда-санда утлар җемелди, алар бу илаһи төнне тагы да серлерәк, сихрирәк итә. Каеннар арасына шәүләләр төшә... Монда ак итәкле каеннар шәмдәй төз, биек карагайлар арасында һава җиләс, дөнья тыныч... шул сихри шәүләләр, төп-төз агачлар кочагында күңелең булганчы йөр дә йөр. Гүя син әкияти илгә юлыккансың, адым саен сине сер көтә. Җәйге җылы төн эченә әкият яшерелгән! Бу төнне ниндидер могҗиза булырга тиеш! Бу илаһи төндә син дә үзеңне әкият кешесе, тылсым иясе итеп тоясың: син дә патша, йә Сусылу, йә акбүз атлы Батыр, йә шуның сөеклесе... Синең дә әкияткә, тылсымга, илаһияткә катнашың бар. - Тәгъзимә, мине төрле яктан камадылар. Мин үземне камалыштагы бүре кебек хис итәм... - Вафин борсаланды, яшь хатын көчле ирнең кыланышына аптырады. - Мин бөтен көчемне план үтәүгә сарыф итәм. План, план... Мин кем өчен тырышам? Булсын, колхоз хәлләнсен дим... Вафин уртын чәйнәде. - Син кайдадыр хата җибәрдең, Вафин... - Хата?! - Вафин караңгылыкка төкерде. - Бернинди дә хата булмады, бары дусларым мине ташлап китте. Әнә Мәзәк сатлыкҗан булып чыкты. Завхоз Тәүфыйк шикаятьчеләргә бөтен мәгълүматларны шул биргән дип бара... - Бирсә биргәндер. - Яшь хатын аның белән килеште. - Шәмгул сезне яратмады, Вафин Әпшән халкына каршы эшли, диде. - Ничек каршы? Мин әпшәннәрне эшләргә өйрәттем, ал арны, ялкауларны, районда алга чыгардым. Алар дөньяларын бөтәйтә, эшләгәннәренә умырып акча ала... Шулмы халыкка яманлык? Гомердә күрмәгән акча ала механизаторлар, савымчылар! - Элекке баш бухгалтер эндәшмәде. Рәис дәвам итте: - Колхоз баеды, планнар үтәлеп бара, гектардан уңыш, савым арта... Төзелеш киң колач ала... Шул ошамыймы халыкка, әллә ялкауларны эшкә өйрәтүемме? Эчкечеләргә дә ярый алмаганмындыр, аларны аямадым... Шулар шикаять язя... - Ә Нигъмәтҗан агай... Ул тракторыннан төшми... - Мин бөтенесенә дә ярый алмыйм... Җирдә аласы да, коласы да бар. Нигъмәтҗан агай теге бушбугазлар җәтмәсенә ялгыш капкан... - Бәлки, син чаманы оныткансыңдыр, арттырыбрак җибәргәнсеңдер? - Дүрт аяклы ат та абына, мич башында ятучылар гына ялгышмый, Тәгъзимә... - Мин чама турында әйтәм... һәр эштә чама кирәк, Ньютон әйтмешли, золотая середина... - Син - ученый. - Вафин сөяркәсеннән көләргә теләде. - Син дә белемле кеше... - Ярар, бәхәсләшмик... Бу сихри төннең ямен җибәрмик... Бөек ир тагын юантык хатынны кочагына кыса. Ә илаһи төн берни белми дә, күрми дә. Төн җәелә дә җәелә, шифаханә корпусларын, иркәләп, кочагында тибрәтә, төз каеннар, горур карагайлар тәнен сыйпый, тау сыртларына сыена. Әйе, төннең кочагы чиксез, кодрәте киң. Төн кешеләргә дә, агачларга да тансык. Төн - күкнең дусты: йолдызларны да балкыта ала, кешеләргә дә ял бирә, төн - көннең дә туганы: көнгә йоклап алырга форсат бирә. Ләкин бәхәс тынмады: ул бөек ирнең төшендә дә, кирегә юлында да дәвам итте. - Сез бөтенегез дә мине ташлап киттегез... - Ха-ха, син, Вафин, үзең ташладың мине, үзең якыныңны җилбәзәк кыз Дилбәргә алмаштырдың... - Сез бөтенегез дә сатлыкҗаннар, батып барган корабтан качкан күселәр!.. Мине палубада ялгызымны калдырдыгыз... Тирә-якта дошман ядрәләре оча... Әйе, ул ялгызы... Ул төзегән дәүләт җимерелә, таяу баганалары ава... Яраннарын давыл берәм-берәм чүпли... Ул давыл зилзилә китергән хәрабәләр өстенә киредән кайткандай хис итә үзен. Әпшәнгә юлы шундый озын, авыр булды. Каһәрле юл булдымы ул, берәүгә дә игелек күрсәтмәдеме? Ни өчен көрәште, ни дип тамак ярды, ярсыды Вафин? Бөек кеше Әпшәнгә кайтып җиткәнче бәхәсләште. Тормыш - тозак, һәркем үз ягына тартамы, кешеләр берберсенә үчле, дошманмы? Нигә татулык, аңлашу юк дөньяда? Чын, һәрберсе үз ягына тарта... Әллә ул, башлык, кешеләрне дөрес сукмактан алып китмәдеме? Баштан ук юл башын дөрес билгеләмәдеме? Кемнәргә таянды, кемнең җырын җырлады, кемнең көенә биеде? Әпшәнгә ни дип килде ул, монда килмешәк бер бәндә генә булмадымы? Рәиснең уе бер Әхмәтханга, бер Әнвәр Ибраевка, бер һидияткә, бер Хөснуллинга барып төртелде. Партком Кәлимуллин, зоотехник Галимов, завхоз Тәүфыйк аның таянычы иде... Император уйларының очына чыга алмады. Янгантауга җан тынычлыгы табарга барган иде. Таптымы? Юлы - кирегә, Әпшәнгә!.. Әпшәнгә, умарта күченә! Кем таяк тыккан бу умартага? VI Әнвәр Ибраев, Уфадан кайтканда, үзен баш агроном итеп күтәрүләрен белми иде әле. Ул, Вафин ферма мөдире вазифасыннан бушаткач, каңгырып йөрде-йөрде дә район үзәгенә чыгып китте. Райкомның беренче секретарена керде, прокурор вазифасын башкаручы Карамовта булды. - Җинаятьчене күрәләтә яшерү район прокурорын бизәми ... - Кем яшерә? - Карамов чәчрәп чыкты. - Сез, сез аны яклыйсыз, бөтен авыл белә... - Кызып киткән Әнвәр инде артка чигенү юлы юклыгын аңлады. - Җинаятьче иректә, сез кабинетыгызга бәйләнеп утырасыз... - Миңа акыл өйрәтмәгез, яшь кеше, без үз эшебез өчен үзебез җавап бирәбез, югары органнар алдында исәп-хисап тотабыз... - Карамов иптәш... - Әнвәр бантка сүз тапмады. - Бөтен авыл, бөтен Әпшән күз алдында бит... Берәү дә шикләнми, сез, тиешле органнар, чарасын күрмисез! Хәзер самосуд эшликмени? - Туктале... - Карамов, күзлеген өстәлгә куеп, кызу канлы егет алдына килеп басты. - Нишләп сез бөтен авыл исеменнән сөйлисез? Без анда күптән сорау алдык, мәсьәлә чишелмәде... Сез әйткәнчә, Дәүләтхановка берәү дә чүп өйми! - Ярый, мин сезнең прокуратурада дөреслек тапмадым, югарырак органнарга мөрәҗәгать итәм... - Әнвәр артыннан ишекне шартлатып япты. Башкалада арлы-бирле сугылып йөрде. Анда да әкрен кыймылдаган, битараф кыланган кебек тоелдылар Ибраевка. "Карамов ишеләр басып алган икән органнарны" дип йомгак ясады кызу канлы егет; гаризалар язды, үзенчә эшне урыныннан кузгаткан да кебек булды, әмма җаны тынычланмады, күңеленнән кирәгенчә яклау, ярдәм итәргә омтылыш тоймады. Әллә нихәтле оешма бусагасын таптады. Рәшидә җиңгәсенә ни йөз белән күренер? Рәшидә җиңгәсе көтә, өметләр баглап торып калган иде бит. Рәшидә, чынлап та, Әнвәрне көтә иде. Бу - соңгы өмете, батып баручының, чынлап та, саламга тотынуы... Әгәр алар Әнвәр белән Әхмәтханның гаебен исбат итсәләр, әгәр органнар алар ягына басса, кызының күзе ачылыр, атасын үтерүченең улына барырга җөрьәт итмәс! Мәсьәлә шунда чишелер, бу хатынның иксез-чиксез җәфалануларына чик куелыр... Бу көрәштә яшьләрнең сукырлыгы түгел, ә аек акыл җиңәр! Мөмкин түгел, түгел бу гөнаһка юл куярга, Фазылетдин истәлегеннән көләргә юл куеп булмый, булмый! Фазылетдин моңа юл куймас иде, юк... Фазылетдин моны һичкайчан гафу итмәс, Рәшидә үз-үзен гафу итмәс! Ә Нураниясе - әле күзе ачылмаган куян баласы... Соңрак аңлар, әтиәнисен кичерер... Хаклык Рәшидә ягында! Рәшидә энесен зарыгып көтте, аннан яхшы хәбәр өмет итте. Әнвәрне баш агроном итәләр дигәнне ишеткәч, аягы җиргә тимәде, иңнәрендә канатлар үсте. Ничә көннән соң беренче тапкыр сөенде, тәүге тапкыр күңелендә ышаныч уянды. Әнвәр Ибраһимов туры җиңгәсенә керде. - Бернинди дә өмет юк, җиңги... - Җиңги, ишетәсеңме, бөтенесе дә кача, бантын ком эченә тыккан страус кебек, йөзен яшерә... Үз өсләренә йөк алырга теләмиләр... - Ә син колхозның баш агрономы иткәннәрен беләсеңме, энем? - Рәшидә ничек тә сабыр күренергә тырышты. - Ничек? - Шулай! Әнвәр үз колакларына үзе ышанмады. Әле генә ул барысына кул селтәр чиккә җиткән иде, авылны ташлап китәргә туры килерме дип уйлап кайтты. - Бөтен Әпшән сөйли, райком сине Хөснуллин урынына билгеләгән! - Ә Хөснуллин? - Аны төшергәннәр! - Гаҗәп... - Кызу Әнвәрнең тагы сулышы өзелде. - Бу нинди әкәмәт? - Райкомга кергән идеңме? - Әйе. - Беренче секретарьда булдыңмы? - Әйе. - Ул хәл иткән. - Рәшидә тантана итте. - Императорның тәхете какшый, сизәсеңме? Аңлыйсыңмы, Императорның аягы астында җир убыла... - Ә миңа аның империясе һичкайчан да какшамас төсле иде. Хәтта органнар да бары аның сүзен генә сөйли сымак тоелды. - Мине икенче нәрсә борчый, энем... - Рәшидә уйчанланды. - Әниең Яңыл белән сөйләшкән идек, Нуранияләр туйны ашыктыра, урак беткәч кушылабыз, диләр... - Ничек? - Әнвәр авызын ачты. - Шулай! Кушылабыз да куябыз, чәчләребез күптән чәчкә бәйләнгән, диләр. Әй ашыктыралар гына инде, Аллакаем! - Хатын тагын күз яшенә буылды. - Ничек тә тыя, туктата алмыйм. - Ашыктыралар? - Ашыктыралар! - Хатын күз яшьләрен йотты. - Минем бүтән каршы торырлык көчем калмады. - Нурания үзе кайда әле? - Кер чайкарга киткән иде... - Хатын тәрәзәгә күз салды. - Әнә кайтып та киләләр. Түбәнге урамнан яшьләр көлешә-көлешә күтәрелә. Олы тазны ике яктан эләктергәннәр дә, сабыйны тибрәткән кебек, өске урамга атлыйлар. Сүзләре бетми, йөзләреннән нур китми. Алар шат, бәхетле... Әнвәр Ибраевның йөзе каралды. - Хәзер мин ул егетне акылга утыртам! - Ир ишеккә йомылды. - Энем! Тукта! - Хатын ялварды. - Энем, хәзер... Нурания кергәнен көтик... Чынлап та, капка төбенә җиткәч, яшьләр аерылышты, чәчләре тузган, тирләп пешкән кыз бала берүзе генә болдырдан күтәрелде. - Ә, бездә кунак бар! - Нурания шат, көләч. - Әнвәр абыем кайткан! Кыз абыйсы белән йөгереп килеп күреште. - Әнвәр абый, нинди яңалыклар бар? - Начар яңалыклар! - Яшь кешенең йөзе караңгыланды. - Нишләп? - Шулай, Фазылетдин абыем эшенең очы да, кырые да күренми, ә син күрәләтә аның малаена кияүгә җыенасың... - Абый... - Нурания иркәм, син әтиеңне Әхмәтхан үтергәнен беләсеңме? - Абый... - Син аның малаена кияүгә барасың! Әтиеңне үтергән кеше баласына! - Абый... Кыз яшенә буылды, ярсу агай тынмады: - Алар - яман, алар - бур! Син шул газраилнең өенә кермәкче, шул дошманнар арасына! Кыз инде тавыш-тын чыгармады, яшенә буылды. - Хәзер үк баш тартырга тиеш син! Ике аягыңның берсен дә атлама шул егет янына! Без каршы! Әниең Рәшидә җиңги дә, Яңыл әбиең дә, мин дә, Зәмбилә җиңгәң дә каршы! - Әнвәр Ибраев чыгырыннан чыкты. - Без моңа юл куймаячакбыз! Нурания мендәргә капланды; юка кулбашлары дерелдәде, гәүдәсе кошчык йөрәгедәй леп-леп типте. Тавышы чыкмады, тыны чыкмады кызның... Бу каргыштан, бу гаепләүләрдән башы әйләнде, күз аллары томаланды. Әнвәр дә тынычланмады - һаман очынды, үзен хаклы санады, үзен шулай даулашырга тиеш дип уйлады. Йончыган ана эндәшмәде, энесе тузынды, өй эчендә шатлык, сөенеч әсәре калмады, Нураниянең ихлас авазы бетте, бу өйдә бәхет сүнде... Бары үч, ачу, каргыш калды. Бу өй эчен инде кабер салкынлыгы биләп алды. Әнвәр күптән кайтып китте, ә тавышы, янавы һаман колак төбендә яңгырап торды: "Син Гыйлемханга бармыйсың! Гыйлемхан сиңа дошман! Гыйлемхан - газраил көчеге!" Кызның миләре чыңлады бу тавыштан: "Бармыйсың, бармыйсың!.." Нурания әллә саташамы? Карурман эченә барып керде, юллары өзелде... Кайсы тарафка юнәлсә дә куркыныч... Усал ерткыч теш ыржайта, куркыныч авазлар... Агулы еланнар юлны буа... Кайдан килеп юлыкты бу карурманга, кем китереп ташлады бу капчыкка? Әһә, туганнары аннан баш тарткан, урман төпкеленә олактырган! Ул ал ардан аерылды! Моннан соң җир йөзеннән алар дан башка гына йөрер, күрешмәс. Әнисе, әбисе, бабасы, абыйсы, җиңгәсеннән бантка үтәр гомере, ул шул юлны сайлады... Ул язмыш кочагына ташлана! Маңгаена шулай язылгандыр. Нурания төне буе саташып чыкты. Тагы авырый күрмәгәе! Теге чактагы кебек, маңгае, бит алмалары уттай яна... Иренеп кенә таң сызыла. Таң - уяну, ә болай җиңелрәк... Билгесезлек биеклегендә изрисең, шулай яхшырак... Яктыргач, торырга, малларны карарга, көтүне куарга туры киләчәк, шуннан - почтага. Нурания бүген тора алмый, бүген кәефе юк. Аның бер көн генә ял итәргә, дөньядан аерылып торырга хокукы юкмыни; аның уйлары очына чыгасы бар, кешеләр! Аның моңа хакы юкмыни? Нигә бәндә тормышын ыгы-зыгы, вак мәшәкатьләр били, ә зуррагына вакыты калмый? Аның язмыпты хәл ителә бит, киләчәге... Кешеләр, ишетәсезме? Ул сезнең мәрхәмәтегезгә өмет итә... Сез бәгырьсез, каты күңеллеме? Әнисе дә, Яңыл әбисе дә таш бәгырьле? Нигә Әнвәр абыйсы белән Зәмбилә җиңгәсе бүген генә дөньяга туган кешеләр сымак кылана? Капитан бабасы инде тере мәет. Аннан киңәш сорамыйлар... Нурания япа-ялгызы, кыз берүзе хәл итәргә тиеш! Әйе, әйе, бөтенесе дә аның өчен хәл итә, аның өчен яшәргә дә җыеналармы әллә? Әллә аңа да бу якты дөньяда яшәү тыеламы, җаны теләгәне белән кавыша, үзе теләгәнчә яши алмый... Атасы кебек аның да көне беткәнме, юлы киселгәнме? Гыйлемхан аны ярата бит. Ярата! Ул Гыйлемханга үзенә ышангандай ышана... Нигә аны тыңламыйлар? Әнисе - таш сын. Әбисе, бабасы, абыйсы, җиңгәсе... Нураниянең башы тубалдай булды. Әйтерсең лә ул таш диварга килеп терәлде. Әллә аңа да Әйгә ташланыргамы? Болай интеккәнче... Яшәмәвең мең артык! Әллә? Кыз чытырдатып күзләрен йомды. Күз алды - таш дивар, әйләнә-тирәсендә - караңгы дәрья! Әллә аңа да атасы тәкъдире язганмы? Бу вакытта Гыйлемхан да өйдәгеләре белән аңлаша иде. - Әти, мин өйләнәм, бантка чыгам, - дип белдерде Гыйлемхан атасына. Калада курсларда укып йөргән җиреннән ялга кайткан Дилбәр апасы да ишетте бу яңалыкны. - Кемгә өйләнәсең? - Әхмәтхан кырыс кына сорап куйды. - Нураниягә, Рәшидә кызына... - Рәшидә кызына? - Ата кабатлап сорады. - Әйе. Әхмәтхан телсез калды. Бу мәлдә башыннан әллә ничә төрле уй үтте. - Мин каршы! - диде ата, катгый итеп. - Нигә? - Мин сиңа моны бер тапкыр аңлаткан идем ич. Тагы кабатлыйм: Ибрайлар нәселе безгә тиң түгел, борынгыдан без кан дошман... Фазылетдиннең әтисе Хәким бәлшәвик әтием Миңлеханның башын төрмәдә черетте. Әтием шуннан мантымады, минем моны гомеремдә дә гафу итәчәгем юк. Синең дә колагың ишетсен!.. - Ир ялт-йолт каранды, улына янагандай тукыды: - Алар токымына якын барасы булма! Алар канечкечләр нәселе, уңмассың! Илдә кыз бетмәгән, менә дигәнен табып бирербез! - Миңа бүтәне кирәкми! - Гыйлемхан кырт кисте. - Ә миңа синең Нуранияң кирәкми! Дошман нәселе! Дәүләтханнарның кан дошманы! - Ир ярсый башлады, кулындагы безе төшеп китте. Дилбәр һаман эндәшмәде, икесен читтән генә күзәтте. Боларның килешә алмасын сизсә дә кысылмады. - Әти, без барыбер өйләнешәчәкбез! - Ничек? - Ир ярсып урыныннан купты, йодрыгын йомарлап малаена килә башлады. - Иә, тагы кабатла әле сүзеңне! Ничек син ата теләген хуп күрәсең икән? Иә... - Без барыбер өйләнешәчәкбез, дидем! - Егет чигенмәде. - Әһә, син өйләнәчәксең... Ә мин... - Ата күкрәк төйде. - Мин - синең атаң, мин риза булмасам, ул чакта нишләрсең? - Мин барыбер өйләнәм! - Туйсыз-нисезме? - Туйсыз-нисез! - Ата ризалыгыннан башкамы? - Әхмәтхан улы каршына басып күзен чекерәйтеп торды. - Әйе! - Хайван! - Ата улының яңагына чалтыратып җибәрде, Гыйлемхан артка янтаеп китте, әмма, тешен кысып, кабат сынын турайтты. - Минем ризалыгым юк! - Әхмәтхан чакчак кына: "Күземә күренмә, тай!" - дип кычкырмады, вакытында телен тешләп өлгерде. - Әти, нишлисең? - дип кычкырды Дилбәр, ике арага кереп. - Үтерешәсез бит! - Ул, еламсырап, "көзге әтәчләр"гә карады. - Әнием үлгәч, эт белән мәче кебек сез, миңа нишләргә хәзер? Хет өйне ташлап чыгып кит... Алайса, курслар беткәч, мин авылга кайтмыйм! Тыныч кына аңлашып булмыймы? Ата белән ул, янәсе... Ата белән бала икесе ике почмакка басты, Дилбәр, рингтагы сыман, ике арада уралды. - Гыйлемхан, әйт әле, Нурания үзе ризамы? - Риза, апай. - Ә әнисе Рәшидә апай? - Ул да. Ул да риза булырга тиеш... - Егет авыз эченнән мыгырданды. - Ничек инде "риза булырга тиеш"? Әхмәтхан кул селтәп тышка чыгып китте. Дилбәр энесенә якынрак килде. - Гыйлемхан, без хәзер балигъ булган, әниебез юк, үз көнебезне үзебез кайгыртырга тиешбез. Әти әнә яралы ерткыч кебек үзенә урын таба алмый... Аңа да җиңел түгел. - Дилбәр ишек ягына ишарәләде. - Мин нишләргә тиеш, Дилбәр апай? - Гыйлемханның тавышы калтыранды, кулбашлары салынып төште. - Мин Нуранияне яраткач, нишлим, ни кылыйм? Сез каршы... - Мин каршы димәдем, тик, Гыйлемхан, әти дә дөрес әйтә, безнең нәсел Ибрайлар белән гомер бакый дошманлашкан, хәзер килеп... Аннан Рәшидә апай да риза түгел... - Ул?.. - Гыйлемхан, тыңла, без инде җитди кешеләр, аек акыллы булыйк: дөньяда кыз беткәнме? Әпшәндә, Әпшәндә булмаса... Синең кебек баһадир егеткә кызлар муеннан... - Дилбәр ап-пай... - Гыйлемхан... - Дилбәр ап-пай, мин аны яратам бит, ничек аңламыйсың? - Гыйлемханның күзләре яшьләнде. - Минем үзәгем өзелә, мин, апай, ансыз яши алмам кебек... - Гыйлемхан! - Кыз әче итеп кычкырып ук куйды. - Нәрсә? - Егет сискәнде. - Ә син бернәрсәне ишеттеңме? - Дилбәр кирәкле сүз сайлап азапланды; ишек ягына да күз салды. - Әтием... - Нәрсә? Әтием Фазылетдин абыйны... - Әйе, Гыйлемхан, бөтен авыл шул турыда сөйли. - Ниһаять, Дилбәр әйтеп бетерде. - Әгәр дә шул чын булса... Нурания моңа ничек карар? Әнисе Рәшидә апай?.. Пәһлевандай егет сыгылып төште, ахырда авыр гәүдәсен туры тота алмыйча диванга чүкте. - Ап-пай, нишләргә миңа? Нишлим? - Гыйлемхан... - Кыз да үрсәләнде. - Мин нишләргә тиеш, апай, хәзер? Минем Нурания, Рәшидә апай алдында ни гаебем бар? Мин... - Гыйлемхан... - Ап-пай, мин читкә чыгып китәм... - Егет еламсырады. - Башка түзәр чамам калмады, берәү дә мине аңламый. - Ә Нурания? - Нурания минем белән җир читенә китәргә дә риза... Мин аннан аерыла алмыйм, сез теләсә нишләгез, ә без бергә... Ап-пай! - Мәһабәт гәүдәле сап-сары чәчле егет зәңгәр күзле Дилбәрнең кулын учына алды. - Ап-пай, аңла, мин аны яратам, мин ансыз яши алмыйм... Ул - минем тормышым... Без Фазылетдин абый вафатына тиклем бит... Ап-пай, без... Пәһлеван егет яшенә буылды, кыз да елый иде. Ә Әхмәтхан бу вакытта Озынталга, ата-бабалары биләмәсенә юнәлгән иде, ярты юлны үткән инде... Ул әвен артына аңкы-миңке басты да, ниһаять, кайда җаны тартканын төшенде. Озынталга, Дәүләтхан бабасының биләмәсенә!.. Күңеленнән тагын бер шул чакларга кайтырга, туган биләмәләрне айкарга тиеш! Ул Дәүләтхан бай васыятьләренә тугры бала, нәсел данын сата алмый! Ул Дәүләтханнар заты булып кала. ...Дәүләтхан байның үләр вакыты җитте. Бу дөнья белән ничек хушлашырга, бу байлыктан ничек аерылырга? Бәндә җирдә яши, байлык туплый, Дәүләтханның да көне шулай үтте: дөньяны бөтәйтергә, байлыкны ишәйтергә... Кешегә ашарга кирәк, бала-чаганы карарга... Кеше көнен төнгә ялгап мал таба, үз җаен үзе җайлый, дөньяда кулыннан килгәнчә кылана. Аның көне бүтәннәрнекенә охшамаган, ул үзенчә маташтыра... Дәүләтхан бай да, вакыты җиткәч, дәрәҗәләргә иреште, данлыклы бай булды, мөлкәтен бөртекләп җыйды. Аның алтынына да кан, тир ягылган иде, тик анысын кем тикшереп тора, кем алтынның төсен таный? Әйе, алтынга билге салып булмый, маташып карасаң да, бушка. Дәүләтхан тапкан алтынның билгесен жандармнар да таный алмады - бай алтыны белән кодрәтле иде: көчсезне дер калтыратып тотты, байгышны баш идерде - шулай яшәде. Аңа җирдә боерып, хөкем чыгарып яшәргә язган иде, ә күпләр кеше җаеннан йөри, хөкемгә сугым була... Дәүләтханга ил өстеннән торып сөйләргә, ирекләрен хөкем итеп яшәргә насыйп булгач, бу, бәлки, Ходай ихтыярыннандыр? Җиргә кешеләр килгән, киткән. Алардан нәрсә калган? Яхшы исем йә дан, якты йә яман истәлек, байлык? Бәндәләр төрлечә яшәп киткән бу җирдән: мескен булып йөргәннәр, кайберләре хөкем чыгарган - җаны теләгән елан ите ашаган дигәндәй, һәркем нәрсәгә сәләтле - шулай кыланган, җанын шулай юаткан. Дәүләтхан бай булды, ил-йортны кулында тотты, хөкем итте: йә аяды, йә җәзалады - бәхетлеме ул? Аннан балаларга ни васыять, ни кыйммәт? Балалар горурланырлык ни калдыра, авылдашларына нинди акыл байлыгы васыять итә? Әйне дә бу якка, Әпшән тарафына борды ул, куәтле ир иде: теләгәнен эшләде, ирекле булды. Җирдә сүзен сүз, эшен эш итеп яшәде, Әпшән иленең чын ханы!.. Чиркәүләрне селкетте, жандармнарның котын алды, аңа властьларның теше үтмәде, хәтта ат каракларын сыендырды... Ул үзенчә чын ханлык оештырды, Озынтал төпкелендә тәхете булды - Дәүләтхан дәүләте! Үзенең коллары, сакчылары, яраннары бар иде, бөтен әйләнә-тирәдәге ат караклары аңа буйсынды. Ул бөтен өязгә баш булды! Властьлар да аннан курыкты... Хәзер шуннан ни кала?! Байның көннәре санаулы. Ул тагы түшәгенә өлкәне Нухны чакыра. - Бай абый, Нух мәчеттә, ахшам намазын аткара... - Ай Алла, чукынды шул намазы, Алласы белән! - Дәүләтхан бай җиң очын тешләр чиккә җитте. - Булмас бу Нух мулладан да, шул мәчетеннән чыкмады, дөнья кайгысы төштән соң аның өчен. Чакырыгыз Миңлеханны! Миңлехан атасы каршында дер калтырап тора. Аның атлап килеше, ишектән бөгелә-сыгыла керүе үк байны җирәндерде. Сизә карт: бу малай актыгы ярарга тырыша, ата алтыны үземә калсын дип, шулай ялагайлана! Ой, картның косасы килә... Йомшак Миңлехан курка-курка, як-ягына карана-карана үтә; көчәнә, тик тавышы чыкмый. - Әти, әти, дим! Чакырган идеңме? Дәүләтхан карт юри эндәшми, йокымсыраганга салышып, мендәренә арка терәп утыра: үзе күз кырые белән теге ялагайны күзәтә. Миңлехан кулындагы дисбесен шалтыратып ала, күзен бер ача, бер йома; тез буыннары калтырый, чылгый очларын рәтләбрәк куйган була. Чәбәләнә. Карт бу малайдан тәмам өметен өзә; ул байлык дип дер калтырый, атасына ничек ярарга белми. - Әти, дим, мин... - Син? - Картның тавышы күк күкрәведәй, тәрәзәләр зыңлый, түшәмнәр селкенә. - Мин... - Син нәрсә уйлыйсың? - Әти, мин сиңа хәзер җылымы, аяк-кулың сызламыймы дип уйлыйм... - Ә Озынталдагы мал турында кем уйлый, Ибрай зимагурдан соң елкы көтүе мантымый, монысы турында кем уйлый? - Елкы көтүе, әти, киметелде бит... Узган кыш печән дә аз булды... - Син, Миңлехан, хәстәрләмәдең... - Хезмәтчеләр тыңламый... - Син тыңлата белмисең, пешмәгән, ата малын таратырга сиңа куш инде. - Карт ярсыды. - Югал күземнән! Миңлехан, идәннән сөйрәлеп, арты белән чыгып китте. Дәүләтхан бай ыңгыраша. Юк, юк, балаларыннан уңмады ул, йөзеннән көләләр. Бер Шаһикә кызы (ул икенче тапкыр Вафин исемле кешегә кияүгә чыгачак, ал арның Абдулла атлы уллары соңрак "Әпшән" колхозының рәисе булыр) йөзенә кызыллык китермәс. О, аның Мәлик кияве! Киләчәктә Әпшәннең данлы бае булачак! Дәүләтхан карт Мәлик киявен чакырырга боерды. Дөрес, малайларыннан өмет юк, ә Мәлик кияве кулындагысын ычкындырмас! Дәүләтхан карт янына берәүне дә кертмиләр. Алар Мәлик кияү белән икәүдән-икәү озак гәпләшә. Берәү дә белми аларның әңгәмәсен, берәү дә катнашмый анда. Бай кияве белән ни турында бәхәсләшкәндер... Дөнья хәл-әхвәлләрен тикшергәннәрме алар, әллә Озынтал язмышын хәл иткәннәрме - тарихта бу турыда мәгълүмат юк. Имеш, күршеләре күреп кала (имеш, алар күзәтеп торган) : бай бар алтынын киндер орлыгы өеменә төшерә! Шунда икән картның бөтен мөлкәте! Бай үлеме якынлашуын алдан сизә, шуңа ашыга, алдан хәстәрен күрә. Бу тарих бер мең тугыз йөз унөченче елда була. Дәүләтхан бай якты дөньядан тыныч күңел белән киткәндерме, юкмы - монысы тарих өчен караңгы, әмма, сөйләүләренчә, ул алтынын ышанычлы кулларга - Мәлик киявенә - Шаһикә кызының иренә калдыра. Киндер орлык эченә төшергән алтын тулаем шул кияү кулына күчә... Тарих күрә: шуннан соң Мәлик котырып баеп китә, мөлкәте күзгә күренеп ишәя. Инде Әптерәштә, Әпшәндә аны беренче бай дип таныйлар... Каты күңелле Дәүләтхан бай малайларын нигә буш кул белән калдыргандыр, Нух муллага да ышанмаган, ялагай Миңлеханга да кукиш күрсәткән, кансыз... Тарих безгә бары шул сәхифәләрне генә китереп җиткергән. Ә Әй һаман Дәүләтхан казыткан ерымнан ага. Әпшән тарафыннан! Әй агышын борган бай үзе генә юк бу якты дөньяларда. Аннан бары куркыныч хатирә калган. VII Әхмәтхан Озынталдан өенә кайтып керә алмады. Капка алдында артыннан шәүлә төште. - А-а! Ул чак янтаеп өлгерде, шәүлә бушлыкка селтәнде. Кулында пычакмы, кистәнме? Кем бу? Бидиятме? - Би дият! Шәүлә кабат кизәнгән иде, тик бу юлы Әхмәтхан елгыр селәүсендәй тегенең кулыннан эләктереп алды. - Рәшидә?! - Газраил! - Син? - Синең җаныңны алырга килдем! - Шашкан хатын сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды. - Рәшидә? - Ир хушын җыя алмый торды. - Милициягә бармадың, һаман сузасың... - Исәр хатын! Ни кирәк сиңа? Төн уртасында! - Ир, акылын җыеп, әче итеп сүгенде. - Нәрсә кирәк, ә? - Синең җаның кирәк! - Юләр! - Барыбер җаныңны мин алачакмын, Әхмәтхан, бел! - Хатын чәрелдәде. - Нигә милициягә бармадың? - Син юләр, син бар! Әнә энең Әнвәр барсын, ул йөрсен суд юлында, ә мин... Хыялланып бара бу хатын! - Тагы сүгенде ир. - Хыялланмадым, Әхмәтхан, син хыялый иттең мине, хәзер үч алам... - Кулың кыска, Рәшидә! Пычакны ничек тотасын белмисең! - Барыбер синең башыңа мин җитәчәкмен, бел! - Рәшидә! - Бүген булмаса, иртәгә... - Хатын ясканды. - Тукта, Рәшидә! Аңлашыйк! - Ир тавышын йомшарта төште, хатынга якынрак килде. - Рәшидә, тыңлыйсыңмы, мин сине фәрештә урынына күрдем бит, ә син миңа пычак күтәрәсең... - Үч алам! Нигә Фазылетдингә кул күтәрдең? Ничек җөрьәт иттең? - Рәшидә... - Ирнең тавыпты калтыранып китте. - ...ялгышасың! - Юк! - Рәшидә, тукта! Тыңла, беләсеңме... - Ир кызды. - Беләсем дә, ишетәсем дә... - Рәшидә, бер генә сүз: мин син дип җан аттым бит. Әйе! Мәүсифаны да тиң күрми яшәдем. Әйе, синдәй кызны бүтән очратмадым... - Иблис!.. - Көн дә иртән тәрәзәдән амбулаториягә китүеңне, кич кире кайтуыңны күзәттем, сизмәдең. Кичкырын, бүре кебек... Әйе, бүредәй артыңнан калмадым, һәр адымыңны күзәттем, артыңнан сагалап йөрдем. Син мине "бу туктады, бу онытты" дип уйладың, ә мин язмышым белән килешмәдем, шәүлә кебек артыңнан... Бер җае чыгар, бу бер минем капкынга эләгер дидем. Көттем! - Иблис! Сөйләп тора бит әле... - Рәшидә лачкылдатып җиргә төкерде. - Юк, юк, Рәшидә... - Тел сөяксез, әкият капчыгыңны яп әйдә! - Тынычлан, мин көч белән түгел, хәйлә, акыл белән алырга теләдем. Ходайга ялвардым, ул көнне көттем, Ходайга... - Уф! - Ходайга тәсбих әйтеп, ул бәхетне йә күктән яудыруын, йә җирдән бирүен үтендем... - Уф-ф! - Берәү дә белмәде, сизмәде, ә мин көттем... - Шуңа син Фазылетдинне үтердеңме? - Рәшидә, мин... - Әйт! - Рәшидә, мин Фазылетдинне ул көнне күрмәдем бит... - Алдакчы! - Рәшидә! - Барыбер җавап бирерсең! - Рәшидә! - Барыбер ул көн килер! - Рәшидә! - Барыбер! Барыбер! Барыбер! Хатын, тончыгыпмы, карлыгыпмы, тынды; үзе дә, шәүләсе дә әллә кайда, караңгылык эчендә югалды, гүя шәмдәй эреп бетте; ә теге аваз һаман тынмады, һаман Әхмәтханның колак төбендә өзлексез яңгырап торды: "Барыбер! Барыбер! Барыбер!" VIII Ирләр иртүк тагы Люция өенә баш төзәтергә җыелды. Араларында кичә кунып калганнары да бар иде. Рәхәткә чыктылар хәзер ирләр: аулакка "ә" дигәнче өелеп килеп җитәләр. Люция яңарак кына ялгызы калгач, куандылар. Анысы, Люциясе дә, эре чирттерә: юк-бар кешеләр белән түгел, түрә-мазар белән генә типтерә. Түр башында, гадәтенчә, хатыны үлгән усал Әхмәтхан, янында баш агрономлыктан яңарак төшерелгән Хөснуллин. Заманында тәти егет иде, һаман галифе чалбарын салмаган, шулай да хәзер аны хатыныннан колак каккан ирләр исемлегенә кертеп була. Хатыны Тәгъзимә, баш бухгалтер вазифасын ташлап, Янгантау шифаханәсенә күчеп китте, сирәк кенә, ял көннәрендә кайтып әйләнә, дөнья көтү, бала тәрбияләү ир җилкәсендә. Элекке баш агроном янында - бүгенге партком секретаре Кәлимуллин; ул өстәлгә сузылып яткан, баш төзәтергә дип килү белән "штраф" эләктергәч, егылды. Партком янәшәсендә колхозның баш зоотехнигы Галимов; ул элекке әшнәләренә теләктәшлек белдереп кенә килгән иде, вакытында чыгып сыза алмады. Җыелыш белән Бур Әхмәтхан хакимлек итә, хуҗабикә үзе әллә кая чыгып тайган. Әхмәтхан монда хуҗа кебегрәк, бу өйдән кайтмый ята. Люция дә хәзер аңа хатын кебегрәк, шуңа төп сүзне Әхмәтхан тота. - Агай-эне, колхозның кашкалары, бүген без Люция дусның туган көнен бәйрәм итүне дәвам итәбез. Хакыбыз бар: бүген ял. Әйе, әйе! - Ир имән бармагын күккә чөя. - Колхозчыларның да ял итәргә хаклары бар. Яшәсен совет власте, яшәсен Император! - Яшәсен! - Яшәсен! Урыннан да кычкырдылар. - Ул яшәсә, без яшәрбез! - дип йомгак ясады Бур, бокалын күтәреп. - Императорның персональ эше алдагы чәршәмбедә райком бюросына куелачак дип сөйлиләр. Шидәледә... - Галимов тотлыкты. - Шул дөресме, Әхмәтхан абый? Кәлимуллин абый, сезне чакырдылармы? - Чакырдылар, энем, чакырдылар, - диде партком секретаре, такмаклап. - Чакырган җиргә - бар, куган җирдән - кит! - Алдакчы! Алдакчы!.. - Бур, йодрык төеп, урыныннан сикереп торды. Шунда, ни галәмәт, өй эченә, тәрәзәне ватып, ат банты хәтле таш килеп керде. Баш төзәтүчеләр урыннарыннан куптылар, Бур яланаяк ишеккә ташланды. Кем таш төзи? Кем көпә-көндез өй баса? Бур хәзер шул бәндәнең иманын укыта! Шул бәндәгә иман шартының өченче сүрәсен ятлата! Мәзәк тарафыннан Екатерина II кушаматы тагылган Тәгъзимә, гадәттәгечә, ялга кайткан иде. Ихата капкалары шардай ачык, маллар бакырышып тора. Өйгә керсә, балалары ач, елашып утыралар. Хуҗа өйдә юк, эшеннән куылганнан бирле эчә, ни юньле кәсеп тапмады, ни өйне карамый. Хатын, ат урынына җигелеп, дөнья йөген берүзе тарта. Тәгъзимә арыды. "Тагы шул Балеринага ияләштеме икән?" дигән уй үтте бантыннан. Туры ахирәте Сәвия янына китте. Барса, анысы да күз яше түгеп утыра. - Кәлимуллаң кайда? - Кайда булсын, шул Балеринасындадыр... Ал арның унысына бер Балерина бар бит... - Адәм страмы! - Гыйбрәт, шул ирләрне җыеп ята! - Кәлимуллин хатыны сөйләнүен белде. - Әйдә, тор! - Кайда? - Хатын яшьле күзен Тәгъзимәгә төбәде. - Балеринаның дөньясын туздырабыз! - Ничек? - Шулай! Хатыннарга Кәлимуллинның әнисе дә кушылды. Юантык Тәгъзимә карчыкка Кәлимуллинның Балерина ихатасында торган мотоциклын аударырга кушты. Әгәр дә мәгәр Кәлимуллин матаена атланып таярга маташса, тиш! Кәлимуллинның хатынына тәрәзәгә таш атарга боерды, ә Юантык үзе интек төбенә баса... Табындагылар, урыннарыннан калкынып, әлбәттә, туры ишеккә ташланачак, кайсыберсе мич артына посар, тик төп юнәлеш ишек булачак. Шуңа төп юнәлешне Юантык үз өстенә ала. Рольләр бүленде, юнәлешләр билгеләнде. Юантык боерыгы белән Кәлимуллин хатыны тәрәзәгә таш атты. Кинәт ишек шардай ачылып китте, Әхмәтхан оекчан гына... Юантык аны йөгереп барган уңайга аяк чалып екты. Теге тәүдә ни булганын абайламый сөрлегеп китте, чолан ишеге кырына маңгаен бәреп ярды. Бур артыннан Галимов чыкты. Юантык аны да әзерләнеп каршылады: авыр йодрык ирнең маңгаена килеп төште! Баш зоотехник акаеп карады да, чалгыга эләккән үләндәй, лып итеп Бур өстенә барып төште... Юантык өй эченә үтте; карт төлке Кәлимуллин, эшне сизеп, мич арасына поскан, ә Хөснуллин ватык тәрәзәгә ташланды... Юантык, атылып барып, галифе чалбар очыннан эләктерде, өлгерде; бирә генә арт санына, бирә генә... Ярсыган бичәнең каны кызган. Ул үч ала! Бир әйдә, бир арт санына! Тәгъзимә бар үчен, баштүбән әйләнгән дөньясына булган бар каргышын иренең арт санына күчерде. Шул арада Кәлимуллин ачык ишектән чыгып сызды да Балеринаның бәрәңге бакчасына укталды. Ул хатыныннан шулай котылачак: озын бәрәңге сабаклары арасыннан аны берәү дә таба алмас! Ирләр таралды, Балерина өе туздырылды. Дан сиңа, батыр хатын Тәгъзимә, дан сиңа, Әпшән Екатерина II! Дан!!! Барысы да җәһәт кенә - ничек башланган, шулай тиз генә тәмамланды арткы урамда Тәгъзимә - Екатерина II куйган спектакль. Бу көнне Рәшидәләр өендә дә зур мәхшәр купкан иде. Нурания кайтып керде дә: - Әни, без Гыйлемхан белән читкә чыгып китәбез! - дип белдерде. Хатын чак кына артына утырмады. - Нәрсә сөйлисең син, кызым? - Без бүген Әпшәннән китәбез! Күптән шулай килештек! - Ничек инде? Әниеңә әйтми-нитми... - Без күптән җыенган идек, менә хәзер сиңа әйтәм... - Балам, ничек? Кеше көлдермик! - Әни, без күп уйладык инде... - Кыз чигенмәде. - Барыбер туй үткәрмисез. Читтә язылышырбыз әле... - Балам, ашыкма! Барысы да берзаман үз урынына утырыр... - Ана ялынуын белде. - Юк, без күп көттек, әни! - Кыз үзенекен сөйләде. - Гыйлемхан белән килештек без... Әйберләребез төйнәлгән, хуш, әни! - Ю-ук! Мин риза түгел! - Рәшидәнең тавышы калтыранды, гәүдәсе дә бу мәлдә корыган яфрак кебек дерелди иде. - Мин сине беркая да җибәрмим! - Әни! - Тәкәббер кыз да ярсыды. - Мин бусагага аркылы ятачакмын, Нурания! - Хатынның сүзләре өзелде. - Китсәң, гәүдәм аша атлап китәрсең! Нурания, аптырап, утыргычка чүкте, йөзен куллары белән каплады. - Китәм, калмыйм бу өйдә! - Кызның юка гәүдәсе әрсез җил уңаена сыгылган үлән сабагыдай аска иелде. Кыз тынычланмады, әни кеше нишләргә дә белмәде. - Нурания, тыңла! - Хатынның тавышы карлыкты. - Бу исәрлек, бу дөньяга сыймый: нинди нәселгә барасың? Атасы Әхмәтхан... Бөтен авыл сөйли, ишетәсеңме, кызым? - Рәшидә дәвам итте: - Мин дә ыптанам, бөтен күңелем белән тоям, кызым. Әтиеңнең башына шул газраил генә җитте. Шул гына! Ә син шуларга кияүгә чыгасың, шуның өенә!.. Акылыңа кил, балам! Тыңла! Көне бер бүген түгел! Хатын күз яшенә тончыкты. - Бүген соңгы көн! - Илдә егет бетмәгән! - Ә миңа бүтәне кирәкми, әни. Бүтән беркем дә! Мин йә үләм, йә Гыйлемханга гына чыгам! - Ба-ла-ка-ем... - Әни, аңла, мин ансыз яши алмыйм... - Кыз да үрсәләнде. - Гыйлемхан яхпты ул, белмисең син, аннан да яхпты кеше юк дөньяда... - Балам! - Әни, бел, без матур яшәрбез... Гыйлемхан минем өчен... Әни, ул әтисенә охшамаган. Әнисенә тарткан. Әни, рөхсәт ит! - Балам... - Хатын кошчыктай тибрәнде. - Әтиеңне уйла!.. Ул ни дияр иде?.. - Ана үртәлде. - Ул фатиха бирер идеме? - Әни... - Бу әтиеңнән көлү! Әтиеңнең канына баткан аларның кулы!.. Юк, килешмим! - Әни! - Кыз аягүрә басты. - Әгәр дә фатихаңны бирмәсәң, читкә чыгып китәргә рөхсәт итмәсәң, мин яшәмим! Минем яшисем килми, әни! Мин... - Кыз тышка ташланды. Чәчебалтты тузган, артыннан бары итәк очлары гына җилферди. Рәшидә искәрми дә калды. Кай арада булды бу хәл? Инде ул да, үз-үзен онытып, кызы артыннан укталды. Бат ында, өермә! Башына барып җитте, һай, Нурания Әйгә табан ашкынды! Башсыз бала, суга ташланырга чамалыймы? - Ну-ра-ния! Аңы томаланган кыз чаба, аның артыннан әнисе куа. Нурания ишетми, ал бирми, баш бирми, йөгәнен өзеп качкан байталмыни, элдерә генә, тыны буылса да туктамый. - Ну-ра-ния! Кыз Кал атау ягына ташланды, әнисе Нурания артыннан чак өлгерә. Бу ни галәмәт; күкләр, җир, сулар нигә аны тыңламый? Нигә урманнар, ерганаклар кызының юлына аркылы төшми? Нигә аямыйлар аның тиле баласын? Ул хыялый бит, ул акылыннан язган! - Ну-ра-ния! IX Кал атауга якынайган саен, гаҗәеп могҗизаларга юлыкты Рәшидә. Имеш, ай яктысындагы шәүләсе Фазылетдингә әверелде, ә әйләнә-тирә әкияткә... Ул әйтерсең лә тиңдәше белән җитәкләшкән дә тауга күтәрелә. - Фазылетдин, мине таныйсыңмы? - Рәшидә! - Әйе, Фазылетдин, без тагы бергә... - Рәшидә сөенде. - Бергә? - Без бәхетле, Фазылетдин. - Ул шат. Алар бәхетле, ниһаять, юл өстендәге әкият иленә юлыктылар. Үләннәр терелеп баш калкыткан, чык аякка ягыла, чәчәкләр гашыйкларга баш иеп кала, ә болар... Дөньяларын онытып, сабый балалар кебек җитәкләшеп тауга күтәрелә. Иңнәрендә гүя канатлар, - йөзеп кенә баралар, бернинди җәфа чигү юк, бернинди авырлык тоймыйлар. Түмгәкләр үзләре читкә тайпылып кала, ташлар читкә тәгәри - гашыйкларга юл такыр, гашыйклар кош булып югарыга ашкына... - Фазылетдин, син мине озак көттеңме? - Хатын елмая. - Озак. - Менә мин... Инде аерылышмыйбыз! - Сине көттем... - Эшләремнең очына чыктым, җаным: кешеләргә бирәчәкләремне кайтардым, синең тәмамланмый калган эшләрең дә бар иде... - Рәхмәт, Рәшидә. - Яшьләр картлысындагы бурычыбызны да үтәдем - алар бәхетле булыр... - Җаны теләгән елан ите ашаган... - Әйе, җаным, бездән йөк төште, без бу җирдә үз бурычыбызны үтәдек, алачагыбыз да калмады; сөйдек, сөелдек - өлешебезгә төшкән көмеш, балалар үстердек, барысын башлы-күзле иттек, безгә үпкәләмәсләр... Кеше алдында йөзебез якты, авылдашлар килешер - хәтерләрен калдырып китмәдек. Ә Әхмәтхан... Фазылетдин, мин бит... - Ул сине ярата иде... - Белмим. - Син - аяусыз, Рәшидә... - Ә ул сине аядымы? Ул да мәхәббәтне җимерде... - Рәшидә, мин сезгә судья да, пүнәтәй дә түгел! - Безне Ходай хөкем итәр, Фазылетдин. Ир бүтән эндәшмәде. Тирә-юньдә кошлар сайрый, кояш нурлары җемелди, кызлар көлә, сабыйлар чәбәк-чәбәк итә. Бу - чын әкият иле! Тавис кошлар оча, нурлар коела... Җимешләрдән бал тама, күлләре - ширбәт күле, елгалардан сөт ага... Әллә бу ап-аяз көзме? Әллә гашыйклар төн белән көнне алыштырдымы? Әкият илендә шундый якты, нурлы, сулыш алулары җиңел... Ширбәт күлләр, сөтле елгалар, алма-хөрмә бакчалары. Кызыл, яшел, сары таулар... Гашыйкларга джунгли патшасы юлбарыс, дала иясе бөркет, чүл хуҗасы дөя баш ия, аларның исләре дә китми. Хатын парына тотынгач, бернидән дә өрекми. Әйе, өркү югалды, агачлар, кыялар артка чигенде, аяк астындагы түмгәкләр дә читкә тайпыла. Хатын каты баса. Өйдә чакта күпме шул тауга менү хакында хыялланды. Парын көтте, ә ул озаклады. Яшьлектәге кебек җитәкләшеп йөрергә, очынып Кал атауга - яшьлек үренә үрләргә иде теләге, инде морадына иреште, әнә оча-йөгерә, пары белән кулга-кул тотынышып алган да... Бүтән нәрсә хакында уйламый, берни абайламый. Канәгать. Ниһаять, ул пары белән, бәхетле, Калатау башына күтәрелә! Калатау - мәхәббәт иле! Шунда җитсә, хыялының чигенә җитә... Бәй, бу нинди аңлашылмаучанлык: капыл Рәшидәнең күз алдындагы хатын белән ир Нурания белән Гыйлемханга әверелдеме? Куркыныч! Яшьләр хыялыйлар, җитәкләшкәннәр дә әти-әниләре кебек Кал атауга күтәреләләр!.. Калатау исә горур, мәгърур... Исе дә китмәгән төсле. Ка-ла... - Килен! Рәшидә килен!.. - Кем? - Бу мин, каенанаң Яңыл. Тәнең - ут... Туй һәрчак шатлык, ул бар авыл халкын кузгата. Туйның үзендә генә дә ниндидер сөенеч, кинәнечле тылсым бар... Туй яшьләргә бәхет китерә, туган-тумачаны сөендерә, әйләнә-тирәне куанычка күмә... Туй — кайчак аптыраганның көненнән туган чара; шулай да ул барыбер серле, барыбер матур... Туй барыбер бәхетнең, шатлыкның сыңары; сөенече дә, шатлыгы да шунда бергә катыша - шул ягы белән дә туй изге, илаһи... Нурания белән Гыйлемханның туе да авылны кузгатты. Күпләр бу вакыйгага сәерсенебрәк караса да, барыбер кызыксыну көчле иде. Барыбер авылдашлар бу туйдан игелек кенә көтте. Өлкәннәр туй йолаларын җиренә җиткерергә, ә яшьләр эчтәгесен тышка чыгармаска тырышты. Туй йола да, ул яшьләрнең халык, күпләр алдында үз-үзләрен раславы, үзләренең тормышына башкаларны шаһит итүе... Бәлки, монысы да кирәктер? Тик хәзер кыз белән егеткә барыбер кыен, барыбер алар бу йоланың җәһәтрәк, тынычрак үтүен юрый. Йоланың исеме булсын, ул үтеп китсен, калганы яшьләр кулында... Туган-тумачалар да "бездән калмасын" дип тырыша, алар яшьләрнең йөзенә кызыллык китермәскә, каршы як алдында сынатмаска булды. Ал арның эшләре бәләкәй, алар да йола башкара, ә калганы яшьләр иркендә... Егет ягы, яшьләр бер-берсен табышкан, бер-берсен пар иткән - монда бернинди дә хилафлык юк дип саный, ә кыз ягы тавыш-тынсыз, бар уйлары сер бирмәү... Ал арга мактау да, туйда гадәти саналган купаеп алу да кирәкми, алар йола үти, тырышулары кыз бала хакына, әйдә, аның күңеле кителмәсен, калганы... Рәшидә дә тын, йөзе сүрән булуын сиздермәскә тырыша, тешен кыса, иреннәрен кыймылдата. Ничек тә түзәргә, ничек тә ахырынача барып җитәргә, мөгез чыгармаска! Кеше белмәсен, ятлар сөенмәсен дип, каршы як кодаларга елмайган була, янәсе, ачык йөз күрсәтә, гел аш-су тирәсендә урала... Аның эше күп, аның бурычы олы, шуны башкарып чыкса... Табынга чыкмаска тырыша; анда халык гүләшә, кодалар, кодачалар сүз ала, бер-берсен кыстый, узышып бүләк сала. Рәшидә барыбер ялгызы. Әнвәрләр туйга килмәде, Фазылетдиннең анасы Яңыл каенана берүзе килде, хуҗабикәгә иптәш... Капитан түшәктә. Кунаклар ягы ишле, кунаклар гамьсез, туй дәвам итә, табын гөжли. Бичара Рәшидә Әхмәтханның күзләре белән очрашмаска тырыша, юллар кисешмәсен дип тели. Әхмәтхан булса, ул бүлмәдән кача, ул сөйләгән сүзне тыңламый. Әхмәтхан - дошман, ул янәшәдә генә йөри; аны күзәтә, аны сагалый. Бу бичара әйтерсең лә кәҗә бәтие, аучыдан качып йөргән кебек, тау-таш арасына поса. Үзе генә калырга ашкына хуҗабикә. Үзе генә калса, керфекләрен төшерә, күзләрен йома. Шулай җайлырак, әйе, аңа үз мәсхәреннән качып котылырга кирәк. Бу җен туе тизрәк бетсә иде, бу тантана тизрәк үтсәче! Бу - хыянәт, бу - Иблис тантанасы, Рәшидә үзе шуңа юл куйды. Хатын үз-үзен битәрли, тыела алмый. Гел аягөсте, кулы салма кисә, уе башкада, күзе - казанда, ә картлысында аны күрә... Фазылетдин елмая, битараф күренергә тырыша, шулай сөеклесен юата. Янәсе, үз-үзеңне бетермә, түз, килеш! Янәсе, сиңа яшәргә кирәк әле, дөнья шулай мәгънәсез корылган - берни эшләп булмый. Килеш, ышанычыңны югалтма, агымга каршы барма, кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырла! Шулай яшәү җиңелрәк. Бәлки, тормыш үзе дә тоташ сатлыклардан, яраклашудан - агым эчендәге бусагалардан котылудан торадыр? Ул аңлаешсыз, мәгънәсез бер әмәл бит! Әле берәүнең дә аннан канәгать булганы юк, берәүнең дә аны аңлап бетергәне, ерып чыкканы юк. Нәрсәгә сиңа баш ватарга, шул тормыш - болганчык суны тондырырга, шул иксез-чиксез сазны ерып чыгарга маташырга! Сиңа хәтле дә бик күпләр аны аңларга, иңләргә, үзләре теләгәнчә буйсындырырга, үзләренчә үзгәртергә тырышкан - барып чыкмаган. Рәшидә сөеклем, язмыш - зур, тәкъдир хәтәр, тормыш чын сазлык, буталчык бернәрсә, әйдә, уйлама, башыңнан чыгарып ташла шул уйны, Фазылетдин барыбер гафу итте. Уйна, көл, бүтәннәр сымак кылан! Моны хыянәт, мәсхәрә дип санама! Кеше бу дөньяда ике яшиме, ул бу җиргә сөенергә, көләргә, кинәнергә килмәгәнмени? Синең тормышың - гел уй, гел чамалау. Уйланма - уйна, табын гөжли, туй кыза, әйдә, уртага... Кешеләр көлә, әйткән сүзеннән, инануыннан ваз кичә, кемнедер сата - барыбер дә үкенмиләр, вөҗдан газабы кичермичә йөриләр. Ал арга берәү дә судья түгел, ә син шулар дан кимме, әллә ерткычракмы? Әллә бүтән җисемнән ясалганмы син? Син кеше түгел, син - хыялый. Син хәтер, мәхәббәт дип яшисең, һаман сүзеңнән кайтмыйсың... Нинди токымнан син? Нинди нәселдән? Артык горур син - чамасыз кыланасың, Котлыяр кызы. Эчеп җибәр салганын - Ризыкка язганын; Эчеп җибәрсәң салганын, Баса йөрәк янганын. Туй кызды, табын гөжләде. Кунаклар кызмачаланып алды, һәркемнең җырлыйсы, биисе, бии-җырлый белмәгәннең үзен бүтәнчә күрсәтәсе килде; әле монда, әле тегендә күңелле гәп башланды, берәү бии, берәү җыр башлады. Моңа тиклем Әхмәтхан белән Рәшидә ничек тә бер-берсеннән кача, аерым булырга тырыша, үзләре очрашса да, күзләре кача иде. Бу юлы ниндидер аңлаешсыз көч, тыеп алгысыз ташкын ал арны йөзгә-йөз очраштырды. Әйе, Рәшидәгә хәзер барыбер: картлысында башкода дип аталган бәндәме, бүтәнме? Кунаклар өелешеп бии башлаган, кемнеңдер тавыпты ишетелә: - Башкода белән башкодагый - уртага! "Юк, юк! Монысыннан, ичмасам, арала!.." Рәшидә эченнән бер сүзне кабатлады. - Кайда башкодагый? - Яшьләрне төшер! - Әйдә уртага! - Кияве чын кияү икән, бигрәкләр дә каты баса! Килене уңган икән, йөзен һич ачмый микән?.. Рәшидә котылды, йөрәген тотты; дүрт күзе кызында... Нуранияне бүген танырлык түгел, хан кызымыни. Әлегәчә ул өй арасында йөргән бала булган, бүген, бер төн эчендә, хур кызына әверелгән... Буй-сыны - зифа камыш, ак күлмәге гүя аккош канаты - ак каурыйлардан гына тезелгән... Уртада бөтерелә, ата аккош тирәсендә әйләнә. - һай, афәрин! Пар килгәннәр! - һай, килен!.. - Ә кияве?! Дуамал тамада тагы туза: - Кайда башкодагый? - дип үкереп җибәрә ул, корбан теләп, бар җиһан шым була. - Башкодагый монда! Гүя түшәмнәр җимерелә, кыялар ишелә. Берәүнең йөрәге өзелеп төшә... - Әйдә, уртага! Әхмәтханны да мәйданга төрткәләп чыгардылар, ул да теләми; ят кешегә тамаша. Әхмәтхан кода теләмиме, кыймыймы? Шулай да бу ташкынны тыеп буламы? Көй агыла, аяклар тыпырдый. Шунда сине котыртып-оскыртып торучылар да табыла. Рәшидә генә һаман бирешми маташты. Әхмәтхан, кунаклар артык кыстагач, мәйданда биеп йөри иде инде. Башкодагыйга гына каты бәрелүдән тыелдылар. Үч иткәндәй, бүтәннәр биергә чыкмыйлар, көй туктамый, бөтен күзләр түгәрәктә... - һай, төп кодасы баса түгелме? - Әйдә, Рәшидә кодагый!.. Як-яктан кыстылар башкодагыйны, ташкын аямады: ул бөердән бөреп алды, билне кысты, алга төртте. - Безнең кодагый да күрсәтсен! Рәшидә һаман икеләнде: Әхмәтхан кызган инде. Рәшидә үз-үзен мәҗбүрили алмады, ул ике ут арасында калды. Шул бәндә белән биесә, килешеп бетәрме, әгәр баш тартса... Бөтен күзләр, бөтен туй халкы Рәшидәгә төбәлгән... Әгәр шунда ул биемәсә, туй өзелә! Туй көтә, вакыт тукталып калды, бөтенесе дә көтә... Рәшидә кинәт яшьләр ягына борылып карады. Онытты, оныттымы парын?! Бөтенесе дә аны кыстый, шулай да күзләре Нураниянең күзләре белән очрашты. Анага кызы ялварып төбәлгән төсле тоелды. Аның хакына! Атасы хакы, кызы хакы... Кайсын сайларга? Рәшидә кодагый әкрен генә Әхмәтхан кода картлысына биеп китте. Гүя арттан куллар суга төртеп төшерде. Рәшидә, ирексезләнгән кошчыктай, дәрья эченә керде... Көй кызды, кодалар, кодачалар куәтләде. - Әнә безнең кодагый! - Үзе бассын әле! Рәшидә Әхмәтхан белән биюнең иблисләр туена тиң икәнен тоя иде, теләми дә иде, тик аяклары көй агышына иярде, беләкләрен аккош канатларыдай бер күтәрде, бер төшерде. Гүя кош судан йөзеп китте, гүя аны кайдадыр илттеләр, каядыр куаладылар. Яр башында торган акылсыз малайлар таш атып өркетте. Рәшидә үзен ирексезләде, хатасын таный иде ул. Әхмәтхан белән биеп йөр инде! Бу - шайтан туе, Иблис котыртуы! Колак ишетмәгән, күз күрмәгән хәл: ул Әхмәтханның кодагые, ул аның кубызына бии, алар кара-каршы баса, халык алкышлый... Тиле халык, илергән затлар, нәрсәгә чәбәклисез? Бу җеннәр биюе, Иблис тантанасы бит. Кешеләр, туктатыгыз аны! Бу зифа кош икән, - Хәйран калалар икән; һай-й, оста да баса дип, Уфтанып калалар икән. Такмак әйттеләр, бичаралар. Рәшидә әйләнгән уңайга кызын, киявенең йөзен күреп калды, ә Әхмәтханга күтәрелеп карамады. Аны күрмәде, аңышмады. Аңа таба килде, аңа таба карады, ә алдындагы бәндәне шәйләмәде. Көй кызганнан-кызды, бу икәүне мәйданнан җибәрмәде. Бу шайтан туе дәвам итте. Туй да өзелмәде, туй дәвам итте. Барысы да шартына килде, яшьләр дә канәгать булды бугай. Рәшидә тешен кысты, һәр адымын үлчәп атлады; ятларга сиздермәде, кунакларга елмайды, кода-кодачаларга мөлдерәмә тулы бокаллар сузды... Туй өзелмәде, туй дәвам итте. Җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар, бер генә кеше ут йотты, бер генә кеше тынын кысты... Сиздермәде, юк, белдермәде, ахыргача түзде. Бүтән ул башкода белән очрашмады, бүтән ал арны маңгайга-маңгай чәкештермәделәр. Туй кияү ягына күчте, кызны кияү йортына озаттылар. Туй яңа сулыш алды, инде монысы Рәшидәгә кызык та түгел иде, бөтенесе дә йола үтәү хакына гына... Кыз үзе шулай теләде. Рәшидә Мәүсифа үтенечен дә хәтерләде, шул да азрак хәлен җиңеләйтте. Ул төпчек кызының теләген, Мәүсифаның үтенечен үти, аннан бурыч төште! Ул, әйе, Әхмәтханны уйламаска, Фазылетдинне искә төшермәскә тырышты. Шулай яхшырак иде. Туй бетәр-бетмәс олы кызлары белән кияүләре кайтып китте. Кунаклар таралышты, туган-тумача һәрберсе үз дөньясы белән мәшгуль булды. Каенанасы Яңыл да, Рәшидәнең бу көннәрдәге бердәнбер таянычы, өенә ашыкты. Капитанның хәле начарайган! ...Иңеннән тау төшкәндәй җиңел сулады хатын. Ихатага чыгып керде. Тышта ап-аяз, әйтерсең лә көпә-көндез. Баш очында тулган ай эленеп тора. Рәшидәнең күңеленә әллә нинди җиңеллек кайтты, рухы ныгыды. Ниһаять, ул карар итте... Башта аракы шешәсенә кирәкле сыекча салды; матурлап япкач, аны күз алдына утыртты. Ә җәпле пычак күптән әзер иде. Кул очында! Фазылетдин аны үзе тимерчелектә эшләп алып кайткан иде. Иң кирәкле вакытта хаҗәте тиде... Хатын сизенә иде. Ул үзе килергә тиеш, барыбер түзмәс... Килсә, агу әзер... Ә килмәсә, Рәшидә эзләп барачак... Мөгаен, Бур лапас бантына ятар, яшьләр - өйдә... Рәшидә үзенең Бурны эзләп лапас башына үрмәләвен күз алдына китерде, өрекмәде. Таң алдыннан, иң тәмле йокы вакытында... Җәйге төн җылы, күк йөзендә тулган ай. Ул гына шаһит адәмнең эшенә. Арттан калмый: өйгә керсә, болдыргача озата, лапаска барса, тагы иярә. Үч иткәндәй, юк, әллә бәхеттәнме, төн шундый хозур, күк йөзендә бихисап йолдызлар җемелдәшә. Бу илаһи төн, бу төн битенә Ходай үзенең бөтен бизәкләрен тезеп куйган: әйдә, кинән, бәндә, үкенечләрең, үпкәләрең калмасын миңа, янәсе. Хатын озак утырды. Күз алдыннан бөтен гомере узгандай булды: Фазылетдин белән кавышулары хәзер генә кебек, һаман Калатауга күтәреләләр дә күтәреләләр; олы кызлары, шуннан кечкенәләре Нурания туды... Каенанасының сөенүе, каенатасының кыеш-мыеш болагайланып йөрүе... Әнвәрнең армиядән кайтуы, өйләнүе... Фазылетдин фаҗигасе, шуннан тагы туй... Соңгы туй! Ул бу авылга килен булып төшкән иде, шуннан аерыла алмады: таш кебек батты. Котлыяр заты бит! Абыйлары белән сирәк-мирәк булса да аралашалар иде. Хәзер аларның кайсысы кайда... Хатын инде бар мәшәкатьләреннән котылган кебек. Иңнәреннән тау төште, ә аның урынына нәрсә калды? Бушлык. Бу өйдән, бу дөньядан нәрсә калды? Нураниясе соңгы юанычы иде - ул да ташлап китте, япа-ялгызы хәзер... Өй буш. Рәшидә өенә керде. Керәсе дә килми. Өй хәзер әйтерсең лә буш кабер эче. Аннан Фазылетдинен дә алып чыктылар... Нураниясен дә чыгардылар. Ә йорт бушап калды. Буш кабер. Әнә ул тын гына тора, төсе дә, бизәге дә юк. Әйберләр ят, стеналар шыксыз, урындыклар, өстәлләр тып-тын; кот качкан бу йорттан, җылысы калмаган. Хатын өй эчендә аңкы-миңке йөрде. Нәрсәгә генә тотынса да, кулыннан төшеп бара, бернәрсәгә дә күңеле ятмый. Нигә бер канәгатьләнү кичерми ул үз дөньясында? Үзенеке, үз куллары белән корган оясы бит! Әллә аны алмаштырып куйдылармы? Җен-пәри туенда алмаштырдылар! Хатын көтте. Ул килергә тиеш! Килмәсә... Хатын әзерләнде. ...Бу вакытта үзенә лапас башында урын җәйгән Әхмәтхан да уйлар дәрьясында йөзә иде. Ул - ялгыз ир, Рәшидә - тол хатын. Имеш, ул ялгызы яшәгән Рәшидә өенә бара да баш ия. Аңлаша. Яшьләр өйләнеште, аларның үз туксаны туксан, ә без... Без икебез дә ятим, Рәшидә, тыңла, син дә, мин дә ялгыз. Дөньяда яшәсәк тә, күңелебез китек, әйдә кушылыйк! - Акылдан яздыңмы? - Безгә бүтән юл юк, без икебез дә язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кешеләр... Яшьләрнең үз көне; алар киләчәктә үзләрен-үзләре карар, безгә дә үз көнебезне кайгыртырга... - Тукта! - Рәшидә, тыңлап бетер! - Ир чәбәләнде, тавыпты да калтыранып китте. - Бу узган еллар эчендә мин сине генә уйладым, сине генә көттем. Әйе, әйе, хәзер килеп тагы төшендем, кичә туйда икәү бергә биегәндә кабат аңладым: мин сине генә яратканмын, гомерем буе сиңа ашкынганмын. Бу еллар тоташ саташу, ялгышу булган. Мин үз-үземне алдап кына яшәгәнмен. - Юк сүз сөйләмә! - Хатын ирне туктатты. - Мин син дип кенә үртәлдем, Рәшидә. Хәтерлисеңме, Мәгъдәндә мәктәптә укыганда тәүге тапкыр күргәч, башымны югалттым. Мин шуннан бирле айный алмадым, бел: синең өчен җанымны бирергә, алдыңа бар дөнья байлыгын салырга әзер идем. Син мине күрмәдең, син минем мәхәббәтемнән көлдең. Син гел мине кимсетеп киттең, күзләреңдә һәрчак нәфрәт билгесе булды, син мине шулай җәфаладың. Яратканым, сине фәрештәдәй күргәнем өчен мине күралмадың; мин гаепле идемме? Сине үлеп яраттым, әйе, әйе, акылымнан язып, шашып сөйдем, син... ышанмадың. - Ир боргаланды. - Синең алдыңдагы бар гөнаһым да шул гына!.. - Бервакыт мин хыялыма якын да кебек идем, тик юлыма Фазылетдин аркылы төште. Шул! - Син аны үтердеңме? - Тыңлап бетер, Рәшидә! - Ир ярсыды. - Шул кеше, авылдаш, яшьтәш, минем иң зур байлыгымны тартып алды. Әйе, бәхетемне урлады! Ул мине бәхетсез итте, мәхрүм ясады, мин тешемне кыстым, үчемне эчкә яшердем. Авызың тулы кан булса да төкермә, диләр бит. Мин чигендем, Фазылетдин бәхет татыды, минем сөйгәнемә өйләнде. Минем күз алдымда! Мин түзеп яшәдем, күнеп башымны идем, тез чүктем - дошманым тантана итте. Озак еллар байгыш хәлендә гомер чиктем, бахыр, мәхрүм булдым, ә Фазылетдин... Ярар, монысына да күнгән идем. Аның урынына бригадир итеп куйдылар, бу шунда нишләде? Чокчына башлады! Тырнак астыннан кер эзли, һәр адымымны күзәтә. Ул - коммунист, ил өчен йөгерә, ә без тизәк тибәбез. Ул минем ярымны сөйде, горурлыгымны таптады, хәзер килеп эшемә кысыла... Аяк чала! Гомер бакый мин аннан зыян күрдем, гомер бакый ул минем каныма тоз сипте... - ...һәм син аны үтердең... - Тыңлап бетер, Рәшидә! Мин аңа кул селтәгән идем инде, ә ул шөпшә кебек кадалыпмы-кадала, янәсе, коммунист, дөреслек эзли: һәр адымымны күзәтеп шикаять яза, козгын кебек, кандала кебек... - Фазылетдин шикаять язмады, алдама! - Җыелыш саен ул чыгып сөйли, ул йөз ерта, оратор! Хәзер аның дөреслеге берәүгә дә кирәкми, тормыш үз уңаена агыла, Фазылетдиннән бантка да алга бара... Рәшидә! - Ир хатынга якыная төште. - Рәшидә бәгырем, мин бу көнне егерме җиде ел буе көттем, ул көн туды, әйдә, ичмасам, актык көннәрне, Рәшидә... - Ир җиргә тезләнде. - Мин синең табаныңны да үбәргә әзер, куш кына... Катып калган хатын артка чигенде, ир туктамады. - Шуңа син Фазылетдинне үтердеңме, Әхмәтхан? - Нигә, бик беләсең киләме? - Ир хатынга ясканып карады . - Әйт! - Әгәр әйтсәм, ни була? Бу дөнья үзгәрәме? Матур якка авышамы? - Ир сагайды. - Син мине тагын да күралмый башларсыңмы, әллә... Ныграк төшенерсеңме минем сөюемне?! Әйе, әйе, мин, мин үтердем аны! Аңла, бантка түземлегем калмады, чигенә җиттем... Хатынның сыны каткан иде, ир дәвам итте. Шулай хәлен аңлатты. - Ул юлымда торды, ул язмышымны бозды... Рәшидә! Рәшидә сыгылып төште, ир аны тотып калды. - Рәшидә! Мин аны... Яратуым, сиңа тартылуым чигенә җиткәч, юлдан алып ташладым, бары шул гына... Мәхәббәт хакына! - Син, син... - Хатынның тыны кысылды. - Рәшидә, сине сөюем хакына, аңла! Ул юлда аркылы торды, Рәшидә. Тыңла, бүтән чарам калмады. - Бичара ир елый иде. - Син - Газраил, Әхмәтхан! - Хатын да үрсәләнде. - Рәшидә... Мин синең хакыңа!.. - Кеше хакына кеше җанын кыялармы? - Рәшидә, мин... - Газраил син, Әхмәтхан! Кит! - Рәшидә читкә тайпылды. - Рәшидә, мин синнән бантка яши алмыйм... - Ир ялварды. - Инде без икебез генә, Мәүсифа да, Фазылетдин дә юк бу дөньяда... Калган гомерне... - Кеше көләр, балалар ни дияр? - Хатын хәйләгә кереште. - Аларның үз көне... - Ир җилкенде. - Читкә чыгып китәбез, Рәшидә. - Ир еш-еш сулады. - Беләсеңме, синең өчен мин җөрьәт иттем... - Минем хакка кеше үтердеңме? - Аңла, бүтәнчә булдыра алмадым... - Җибәр! Кешеләр безгә кода-кодагый дип карый... - Төкерәм мин аларга! - Ир кул селтәде. - Рәшидә, төкерик дөньясына, җиргә ике тапкыр тумыйбыз... Ир чигенмәде, ул инде үзен хыялына җиткән сыман хис итә иде. ...Бу вакытта Мәсәгутьтә Бидият тә баш ватты. Икеләнде: милициягә баш иеп барыргамы, юкмы? Барса ни була? Тагы бу тормыш та тормыш түгел. һидият каңгырады. Сипайлы, 1999 Повесть Изидә Фәхретдиновага Укытучы карта ягына борылып өлгермәде, алгы партага кәгазь кисәге килеп төште. Географ кисәк кенә класска әйләнде, Бикәнең теге кәгазьне учына йомуын күрде. Балалар сискәнеп киттеләр, укытучы да күрмичә дә, белмәмешкә салынып та кала алмый... Географ Бикә янына килде. - Бир миңа! Кыз ык-мык итте. - Бир, бир! Кыз, аптырап, боерыкка буйсынды. Укытучы дәресне дәвам итте, бары тәнәфес алдыннан гына теге кәгазьгә күз төшерде. Балтты чыңлап китте. "Бикә-Бикәч, кичә бал эчкәндә сине кызлыгыңнан язган диләр. Шул дөресме?" Географ коридорда карачкыга төртелде. Чын карачкы! Битенә мамык шәл сәләмәсе каплаган, күзләре күренми; бары чулак кулын гына селеккәли, үзе өзлексез сөйләнә: - Ирегем кайда минем? Нигә берәү дә эндәшми?.. Ирегем укудамы, юкмы? - Карчык Географка бәрелә. - Кем? Карчык таягын тукылдата, таләп итә. - Бу мин, апай... - Кем? - Гөлсимә. - Ә-ә, Гөлсимә кызым, Ирегем күренмиме? - Ул бүген юк. - Өйдә дә юк. Кайда йөридер, тәмуг кисәве... Әнисенә әйтмәсәмме... Азгын мал! Карчыкны бала-чага сырып ала. - Кайтам инде болай булгач. Кибет ягында микән? Әллә клубта олагып йөриме? - Карчык, кисәк кенә борылып, ишеккә таба юнәлә. Гөлсимә укытучылар бүлмәсенә керсә, Газимә Әхмәтовна белән Вахит әрепләшә. - Өченче бүлмә синең шәхси кабинетыңмы? - Түгел, Газимә Әхмәтовна. Ул - физика һәм химия кабинеты, ә мин кабинет мөдире! Шуның өчен әндри казнасыннан ун сум акча алам. - Миңа ачкыч бир! - Бирмим. - Вахит! Мин моны болай гына калдырмыйм... - Газимә Әхмәтовна ярсыды. - Директорга керәм... - Керегез! Иә үзегезнең җиденче бүлмәгездә укытыгыз, Газимә Әхмәтовна. - Җиденчедә сасы ис, ишек төбе... - Бүтәннәр шунда укыта. - Мин анда укытмаячакмын! Анда сасы ис, караңгы... Вахит, аптырап, кулларын җәйде. Шунда, бәхеткә, кыңгырау шылтырады, укытучылар классларына таралышты. Газимә Әхмәтовна бүлмә буйлап йөрде, бармакларын шартлатты. Бите яна, тамырлары бүрткән. Дәресе юк, үз-үзен кая куярга белми. Шунда, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, мәктәп директоры Шәфыйков керде. - Шәфыйков! Суфияр Шәфыйкович! - Тыңлыйм, Газимә Әхмәтовна! - Без класс таба алмыйбыз, ә Вахит физика кабинетын бикләп тота... - Газимә Әхмәтовна, сезнең дәресегез җиденче кабинетка куелган. - Моңарчы минекеләр өченчедә, физика кабинетында укыды. - Бүтән анда укымаячаклар! - Директор кырт кисте, укытучы катып калды. - Ничек? - Ничек? Кичә алтынчылар өченче кабинеттагы приборларны ваткан. Бүрек белән атышканнар... - Суфияр Шәфыйкович, безнең мәктәп типовой проект белән салынмаган, ә Мотай заманында ук... - Ә кабинет системасы?.. - Бездә класслар җитешми! - Ә җиденче бүлмә? - Анда сасы, караңгы... Мин анда укытмаячакмын! - Гариза языгыз! Директор китә башлаган иде инде, Газимә Әхмәтовна арттан ысылдап эндәште: - Кем башта язар әле ул гаризаны!.. Гөлсимә укучыларга мөстәкыйль эш бирде дә уйларына бирелде. Бикә Вахитның классыннан. Ипле, тыйнак кыз, тавыштыны чыкмый дисәң дә ярый... Гөлсимә хәзер аның олы серен белә. Бу кәгазь кисәге тынгы бирмәде география укытучысына. Күңеленнән һаман дуамал Вахитны әрләде. Вахит нык теңкәсенә тиде шул. Әйләнгән саен тозлы-борычлы сүзләр яудырды гына: "придура", "аның тегеләй... җитми..." Бөтен хәбәрләрне Табанкүл укытучылары Гөлсимәгә җиткерә торды. Географның җаны көйде. Вахит - һавалы бәндә, хәйләләп маташмады, ни уйлаганын ярып әйтә барды. Кеше турында ул кешенең йөзенә бәреп әйтте. Оригинально! Вахит оригинально булырга тырышты. Теге кәгазь кисәге Гөлсимәнең учын пешерде. Башта мең төрле уй. Моны йомып калдырыргамы, әллә халыкка фаш итәргәме? Бикә аны учына йомган иде бит инде... Географ икеләнде. Хәзер кулында дуамал Вахитка каршы хәтәр корал бар. Бомба!.. Учыннан төшәр, Табанкүл мәктәбенең көле күккә очачак. Инде класс җитәкчесе һавалы Вахитыңнан да, бәйләнчек директор Шәфыйковтан да, хәтта хәйләкәр завуч Фәсихәтеңнән дә берни калмаячак! Бәлки, Вахитны мәктәптән куарлар... Ул чакта Табанкүл мәктәбендәге географка иркен кала, дөнья чистарачак. һаман икеләнде Гөлсимә. Кәгазьне кемгә бирергә? Директор, әлбәттә, йомып калачак. Завуч Фәсихәт тә. Хәтта математик Хәбирәгә ышанырга ярамый! Ул директор алдында кояш, артында... Географ һаман икеләнде, һаман уйлады. II Газимә Әхмәтовнаның дәресе юк иде, коридор буйлап йөрде-йөрде дә кире укытучылар бүлмәсенә керде. Башта завуч Фәсихәт, аның артыннан, дәфтәрләрен күтәреп, математик Хәбирә килде. - Юк, мәктәптә тикшерә алмыйм шул арны, өйдә рәхәт... - Математик еш-еш сулады. - Өйдә рәхәт инде, - дип элеп алды Газимә Хәбирә сүзен. - Менә мин дә өйдә утырырмын, ахрысы... Директор "гариза яз" диде. - Китче! - Ай белән кояш шаһит. Әле генә кабинет өчен талаштык. Вахит өченче кабинетны бикләп куйган, директор аны яклый, - дип тезде Газимә Әхмәтовна. - Ә кичә теге Кисекбаш Хәйрулла малае өченче бүлмәдә бөтен приборларны кырып бетергән. - Түләсен! - диде Газимә Әхмәтовна. - Ул Кисекбашлардан ничек түләтәсең - авызларын ачсалар, үпкәләре күренә. - Юк, кызлар, мин менә нәрсә турында уйладым әле. - Газимә Әхмәтовна тавышында шомлы авазлар чаткысы чәчрәп китте. - Бу килмешәкләр берләшеп алды бит. Типтәргә килеп, безнең белән командовать итәләр! Өчесе бергә! - Вахит, Шәфыйков, Гөлсимә, - дип сүз кыстырды Хәбирә. - Әйе, уйласаң, уелып китәрлек. - Газимә Әхмәтовна ахвах килде, чарасыздан тагы бармакларын шартлатты. - Без, Табанкүлнең өч данлыклы хатыны авыз ачып торабыз... Шул килмешәкләргә баш иеп... Фәсихәт дус, син дә дилбегәне кулыңа алмадың. - Мин ни. - Фәсихәт ык-мык килде. - Бирсәләр, алыр идем. - Силсәвиттә түрә булдың... - Үткер Хәбирә ачыргаланды. - Табанкүлгә дә директор гына булып кайтсаң... - Завроно Харис Сәяхович башкорт Шәфыйковны хуп күрде. - Кызлар, үзебездә таркаулык, үзебездә дуслык юк, - дип әрнеде Газимә Әхмәтовна. - Хәзер Вахиты да, Шәфыйковы да бер сүздә... - Газимә, - дип туктатты Хәбирә ахирәтен, - алар хәйләкәр! Тыштан гына бер-берсен яманлаган булалар, кеше күрсен дип. Ә эчтән бергә алар! Сак булыйк! Газимә тавышын киметә төште. - Беләсезме, кызлар, мин шул килмешәкләрне авылдан куу турында хыялланам. Килер бер көн... - Куабыз! - Математик Хәбирә сикереп чыкты, завуч Фәсихәт аны бүлдерде. - Вахиты ярый инде, Гөлсимәсе йөреп эшли, Ә Шәфыйковны ничек сөрәсең? Хатыны Сания Табанкүл кызы... Балалары бар. - Барыбер куабыз! - Хәбирә тынычланмады. Шул мәлне, шаян укучыларны, талчыккан укытучыларны тәнәфескә чакырып, тагы кыңгырау шылтырады. Тагы шатлык... Табанкүлнең өч данлыклы хатыны, җинаять өстендә тотылгандай, сискәнеп, бер-берсенә карашты. Гөлсимә бу тәнәфестә теге кәгазьне Газимә Әхмәтовна кулына тоттырды. III Табанкүл сигезьеллык мәктәбе директоры Шәфыйковны кинәт кенә ронога чакыртып алдылар. Кабинетка керү белән Шәфыйковның гәүдәсе тартышты. Ермикимов керүчегә төбәлеп тынган. Салкын карашлары үтәдән-үтә тишә, кунакның җанын иләктәй теткәли. Каты күңелле, кара күзле кеше ул Ермикимов. Хаким. Эндәшми . - Чакырткан идегезме, Харис Сәяхович? Харис Сәяхович һаман кымшанмады. - Бер-бер хәл булдымы, Харис Сә... - Миннән сорыйсың... - Табанкүл мәктәбе исән-сау... - Табанкүл мәктәбе янган! - Янган? - Хуже, Шәфыйков, хуже! - Түрә урыныннан торып ук китте. - Позор! - Харис Сә... - Мәктәбеңдә уйнаш итеп яталар, Шәфыйков, менә нәрсә булган! Аңлый алмыйсыңмы? Әйдә тор, прокуратурага!.. Анда бик яхшы итеп аңлатып бирерләр. Тикшерүче ал арны көткән, дөресрәге, үзе чакырткан, ахрысы. Май бәйрәме көнне гражданка Фатыйхова Сәмәрия, ул ялгыз хатын, күрше авылга бара. Кызы, сигезенче класс укучысы Фатыйхова Бикә, өйдә аулак ясый. Яшьтәшләрен әчегән бал белән сыйлый. Караңгы төшкәч, бер төркем үсмерләр хуҗабикә кызын көчли. Шәфыйков тораташтай утырды: өеңдәге хәлне күршеңнән ишет. Бу куркыныч иде. Гүя гади генә сүзләр аның дөньясын баштүбән әйләндереп куйды. Өмет-хыяллар чәлпәрәмә килде. Ул үзе төпсез упкынга очты. - Иә, иптәшләр, ни диярсез? "Нәрсә дисеннәр алар, тикшерүче иптәш?" - Әнә икесе дә телсез калган. - Нишлибез? Нинди чара күрәбез? "Нишли алсын алар, тикшерүче дус!" - Әнә икесе дә хөкемгә тарттырылган кеше кебек башларын игән. - Иә, берәр сүз әйтегез, иптәшләр! - Тикшерүче сүзләре хөкем карары сымак яңгырый. - Мәсьәлә нинди стадиядә? - Беренче булып роно мөдире телгә килде. - Ә, "Җинаять эше ачтыгызмы" дип сорыйсызмы? - Тикшерүче яшь, елгыр адәм иде. - Прокурор "дело"ны ачарга кушты. Кыздан, то есть Фатыйхова Бикәдән шикаять кәгазе, то есть аңлатма бар... Тагы аннан сорау алып та өлгердек - эш майланган кебек бара. Бөтенесе дә протоколга теркәлгән. Ермикимов прокурор белән сөйләшергә теләк белдерде. - Прокурор командировкада, Ермикимов иптәш... Роно мөдире Шәфыйков ягына борылды. - Кабинеттан чыгып торыгыз әле, Шәфыйков. - Икәүдәникәү калгач, роно мөдире сүзен дәвам итте: - Тикшерүче иптәш, мәсьәләне ике як өчен дә уңай хәл итеп булмыймы? - Ничек? По обоюдному согласию... делать мировую? То есть, бүре дә тук, сарык та исән. - Фатыйхова үзе аулак өй ясаган, үзе яшьтәшләрен эчергән... - Тәк... - Тикшерүче бармакларын өстәлдә биетеп алды. - "Эш"не ябыйк димәкче буласызмы? - Шулай дисәң дә була, уйлашыйк, дим. - Уйлашасы калмаган инде, завроно иптәш. Кызны көчләгәннәр. Моны медэкспертиза да раслады. Роно мөдире, башка бер дәлиле дә калмагач, урыныннан калкынды. IV Шәфыйков, роно мөдире: "Фатыйховага бар, гаризаларын прокуратурадан кире алдырырга тырыш", - дигәч, район үзәгеннән кайтышлый туры ялгыз хатын өенә сугылды. Тәртәсен күптән бу якка борганы юк иде. Кибет каршында директор юлын карачкы кисеп үтте. Чулак кулын селтәп, баткакка бата-чума килә карчык. Сау кулында таяк әсәртәсе. Җилдә айкала-чайкала, тик гәүдәсен кабат турайта, юлын дәвам итә. Директорның сәламен дә алмады, үз мәшәкате баштан ашкан. "Әллә акылын җуйганмы?" - дип уйлады Шәфыйков. Чулак карчык өрәк сымак күренде. Күренеп алды да кабат юкка чыкты. Әллә чын булды, әллә юк. "Юлым уңармы?" - дип шөбһәләнде Шәфыйков. Әүвәл бу капкага тотынганда йөрәге болай дуламый иде. Аш-су бүлмәсендә Бикә утыра. Кыз, директорны күргәч, урындыгыннан сикереп төште. - Саумысыз! - Әниең өйдәме, Бикә? - Әни! Түр яктан һаман да чибәрлеген югалтмаган камыштай зифа буйлы хатын чыкты. Шәфыйковның йөрәге, гадәттәгечә, дертләп куйды. - Ә-ә, Суфияр!.. Саумы? - Саумы, Сәмәрия... Шәфыйков, бу чибәр хатынга төбәлеп, һаман сихерләнеп торды. Теле көрмәкләнде, сүзне нидән башларга белмәде. - Уз, Суфияр! Чит кеше кебек ятсынып торма инде, үз өеңдәге кебек бул... "Үз өеңдәге кебек..." "Нәрсәгә төрттерә бу сихерче хатын", - дип кенә уйлап өлгерде директор. Сәмәрия аны җитәкләп тә алды. Түр якка әйдәде. Чакырылмаган кунак ирексездән өй эченә күз йөгертте, таныш әйберләрне барларга теләгәндәй, текәлеп-текәлеп карады. "Бөтенесе дә үз урынында бугай", - дигән фикергә килде. - Үзгәрешләр бармы? - дип көлде шук-шаян хатын. - Әллә... - дип кенә куйды кунак. - Хәзер сәфәреңнең сәбәбен әйт, Суфияр! - Мут хуҗабикә шундук җитдиләнде. - Үзең дә сизәсеңдер, Сәмәрия... - Әйе, - дип тирән көрсенде чибәр хатын. - Бикә, кил әле! Бикә, шуны гына көткәндәй, елап җибәрде. - Бикә кызым, хәлеңне сөйлә әле! - Юк, әни, сөйли алмыйм... - Кыз яшенә төелде, ике кулы белән битен каплады. - Бикә, мин теге хәлләрне сорашмыйм, ә аңлатма язуыңны сөйлә: үзең яздыңмы, әллә берәрсе өйрәттеме? Бикә кәкре коңгырт борынын тартты, иреннәрен кыймылдатты . Газимә Әхмәтовна белән Гөлсимә Бикәне дәрестән соң алып кала. - Бикә, малайлар сине нишләтте? - дип төпченә Газимә ханым. - Бернәрсә дә эшләтмәделәр! Газимә Әхмәтовна ачыргаланып теге кәгазьне Бикәнең күзенә төртә. - Ә бу нәрсә? Кыз еларга тотына, тик Газимә ханым тынычланмый. - Син - уйнашчы, син, малайларны өеңә җыеп, аулак өй ясап ятасың. Өстәвенә бал эчергәнсең... Моның өчен, яшүсмерләрне аздырганың өчен, синең үзеңне төрмәгә тыгабыз! Бикә кабынып китә: - Мин түгел, мин ризалашмадым... Алар мине үзләре өстерәде. Рәҗәпов, Габбасов, Хаҗиев, Галимов. Мин карыштым, тик көчем җитмәде... - Кыз яшьләренә буыла. - Мин үзем түгел, алар... - Алайса, шул турыда ачык итеп яз! Дөресен язсаң, ышанырлар. Тимәсләр. Бикә үзен коткарырга ашкына, укытучы апалары әйтеп торганны түкми-чәчми ак кәгазьгә күчерә. Аңа тимәсеннәр, әче бал өчен, аулак өй ясаган өчен төрмәгә утыртмасыннар! Ул аздырмаган яшүсмерләрне, ә алар үзләре бозык! Ул үзе азгынлык корбаны, гөнаһсыз бәндә! "Куркыныч философия!" - дип нәтиҗә ясады Шәфыйков эченнән. Канәгатьсез, чарасыз утырды Сәмәрия сылу өендә. Нишләргә дә, Бикә сүзләреннән соң ничек сүз башларга да белмәде. - Бикә, - диде ул ахыр чиктә. - Әү? - диде куркак кыз бала, як-ягына каранып. - Бикә, син Газимә апаңа биргән язуыңнан баш тарта аласыңмы? - Нигә? - Шулай яхшырак булыр, - диде Шәфыйков, бүтән дәлил тапмагач. - Юк, - диде кыз, куркып. - Мин баш тартсам, Газимә апайлар мине төрмәгә утырта. Мин гаепле түгел! - Әгәр син аңлатмаңны кире алмасаң, ул малайларны төрмәгә утыртачаклар... - Утыртсыннар, мин гаепле түгел, алар үзләре! - Кабаланма, Бикә. Тагы бер кат уйлап кара! - Ал арны коткарсалар, мине төрмәгә ябачаклар... - Юк, Бикә сеңлем, милиция сиңа тимәячәк! - Юк, Шәфыйков абый, мине гаепле итәчәкләр!.. Газимә апай белән Гөлсимә апай шулай диде. Сүзгә Сәмәрия кушылды: - Ай исәр, сантый бала, башыңны бөтенләй миңгерәүләткәннәр дә. - Чибәр хатын көлде. - Аулак өй өчен кем төрмәгә утырта? Штраф салсалар салырлар... Коты очкан икән. - Әни, мин куркам! Алар искәртте. Малайлар гаепле, мин түгел! - Курыкканга куш күренә. Әй, балакай! - дип такмаклады зарлы ана. Директорны озатканда: "Баланы куркытканнар, тәмам котын алганнар", - дип акланды. Директор урам буйлап атлады. Гүя уйлары артыннан иярде. Бүген генә, дөрес, Бикәне күндереп, язуын кире алдырып булмаячак! Газимәләр кызны сихерләгән, нәни йөрәккә курку салган... Алар кыз рухын кол иткән! Шәфыйков, ниһаять, төшенде. Ул хәзер Газимә Әхмәтовна кулында уенчык... Ул аста калды, ә Газимә Әхмәтовна өскә чыкты. Шәфыйков директор урыныннан төшүдән уттан курыккандай курка иде. Чынлап та, бу аның өчен һәлакәт, бу - тормышта бөтенесеннән дә коры калу булачак. Дәрәҗә - аның өчен дөньяда иң мөһиме. Директор булыр өчен ниләр генә эшләмәде ул?! Төн йокламады, тамагыннан аш үтмәде, ал-ял белмәде. Роно мөдиренең бер алдына, йөз артына чыкты. Әйе, ашын ашамады, киярен кимәде, түбәнчелеккә барды... Берүзе кырык йөк тартты, бихисап вәгъдәләр яудырды . Бөтенесе дә түрәлек хакына! Ермикимовның теләсә нинди фәрманын үтәргә әзер иде. "Ач" дисә, ачар, "кис" дисә, кисәр, "ут төрт" дисә, дөньясына ут та төртер! Әнисеннән баш тартыр, мәхәббәтен корбан итәр... Бары аны гына түрә итсеннәр. .. Хәзер шул вазифага теше-тырнагы белән ябышырга мәҗбүр. Хәзер рәхимсез Газимәләр властен кулыннан тартып алып бара... Шәфыйков тәүдә Хәбирә янына барды. Ул ярдәм итәргә тиеш! Шәфыйков ир кеше, үзе Бикәне күндерә алмады, ә Хәбирә хатын-кыз. Елан аягын кискән кеше. Кызның алдына, артына чыгар, алдар, йолдар... Хәбирә - Табанкүл кызы, ул морадына ирешер. Хатын-кыз белән хатын-кыз сөйләшә, уртак тел таба... Математик Хәбирә хәйләкәр, директор яклы! Ул директорны яклаячак, упкыннан йолып калачак! Табанкүлнең данлыклы хатыны Хәбирә очлары бөгәрләнеп беткән озын күлмәге өстеннән иренең фуфайкасын эләктергән; тавыкларга җим сибә: - Ти-ти-ти... Сыйланыгыз, матурларым! Ти-ти-ти... - Капка ачыла, Суфияр керә. - Ти-ти-ти... Кош-корт чыр-чу килә, хуҗабикә канәгать. - Ә, Суфияр Шәфыйкович, үтегез! Самоварым өстәлдә! - Чәй кайгысы түгел әле! - Ах, ах! Нәрсә дигән була, гомердә бер бусагама басып... Директор бер карауда аңлады хуҗалар көнкүрешен. Сул якта корабтай олы мич җәйрәп тора. Мич артында бозау тыпырдый. Ишеккә каршы өстәл, өстәл өстендә самовар... Сервант, шифоньер ише җиһаз юк, аның урынында дүртпочмаклы урындык, түр якта дәү шкаф. "Бар әйберләрен шунда тутыралардыр", - дип уйлап алды чакырылмаган кунак. Идәндә тукылган келәм. Почмакта купшы гына агач карават. Аның өстендәге әйберләр дә теләсә ничек ташланган. - Дөнья, мал-туар, өлгереп булмый, - дип тезде хуҗабикә. - Өй тора... Торсын! Мәшәкатьтән баш чыкмый инде, Суфияр Шәфыйкович. Бәрәңге утырттык. - Директор математик өендәге тәртипсезлекне күрде күрүен, әмма башында үз кайгысы. Ул хәтта язның тансык хозурлыгына да игътибар итмәде. - Ул шалкан бурларының башын гына өзеп аласы, - дип ярсыды хатын. "Өзеп алу" аның яраткан сүзе. - Хәбирә апай, Бикә белән... Сәмәрия белән сөйләшергә кирәк. - Сөйләшербез! - Ермикимов та ашыктыра. - Сәмәрия белән үзем сөйләшермен! - Кызының аңлатмасын прокуратурадан кире алсын! - Алыр, алыр. - Математик ханым икеләнмәде. - Алдырырбыз! - Хәбирә апай, мин сезгә ышанам инде. - Директор аңа сынаулы карады. - Ышаныгыз, ышаныгыз! - Математик шикләнмәде. - Мин гел сезнең җаегыздан тордым... - Әйе, әйе, Шәфыйкович... - Математик аны җөпләде. - Юкны бар итеп сәгатьләрен дә табып бирдегез, классын да, кабинетын да алып барам. Әйе, әйе, кеше күрмәгән игелекләр күреп, Шәфыйкович, онытырлык түгел. - Балалар язмыпты бар... - Әйе, әйе, - дип җөпләде Хәбирә. "Узган ел Рәҗәповларны үзем укыткан идем... Үзем класс җитәкчесе булдым" дип чак ычкындырмады ул, телен тешләп өлгерде, - ...балалар турында уйлыйк башта! - Әгәр дә, эш зурга китеп, Рәҗәповларны утыртып куйсалар, беребезнең дә баштан сыйпамаслар. - Табанкүлгә мәсхәрә! - Ата-аналар кан-яшь түгәр... - Бу эшне үз өстемә алам, Суфияр Шәфыйкович! - Математик икеләнмәде. - Килештек! - Килештек! - Математик каты торды. Җай чыкканда ул үз-үзен күрсәтеп калмасамы! Кабынып китте, хуҗасы алдында ике арт аягына баскан тугры эттәй өтәләнде Хәбирә ханым. Директор да тынычланып кайтып китте бугай. Завуч Фәсихәтнең өе биек, коймасы буяулы. Заманында күрше авылда авыл советы рәисе булып торды. Җәмәгать эшләренә маһир кеше. Баскан җирендә ут чыгарыр! Әйе, ут бөрчәсе. Аны күрделәр, күтәрделәр. Комсомолда да эшләде. Телгә үткер, чая холыклы иде. Олыгая төшкәч, күрше авылга йөреп эшләве мәшәкать дип, мәктәпкә кайтты. Шәфыйков ишек тартканда, Фәсихәт чигү чигә иде. Өе җыештырылган, серванты, шифоньеры урынында. Әнисе нык әле - дөньясы җитеш. - Мөмкинме? - Рәсми кеше рәсми кеше инде, әдәпле итеп исәнләшә дә идәнгә сак кына аяк баса. Фәсихәт ханым да ишетмәгән бу яңалыкны, аптырап утырды. - Әлбәттә, авылда төрле хәбәрләр йөри, беләм, - дип башлады сүзен директор. - Безнең укытучылар үзләре тарата аны. "Фәсихәт завучны директор итик, бер килмешәк авызына карап утырмыйк", - дип тә җибәрәләр, беләм. - Суфияр Шәфыйкович... - Ул сүзнең кемнән чыкканын да беләм! - Суфияр Шәфыйкович... - Безнең арага чөй кагарга маташалар! - Тыңлагыз әле, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар һәрвакыт булган, булыр. Әйдә, эш турында сөйләшик, ә имеш-мимешнең койрыгын баштан ук кисеп куям. Миңа сезнең урыныгыз кирәкми, тыныч булыгыз! Әгәр теләсәм, бәлки, башта ук Табанкүлгә директор булып кайтыр идем. Яшем бара... Тыныч күңел белән эшләгез! - Безне хәзер балалар язмыпты берләштерә, Фәсихәт ханым. Берәр әмәлен табарга кирәк. - Уйлашыйк! - Завуч та килеште директор белән. - Дүрт баланы төрмәгә утыртып куйсак, авылда ни диярләр?! - Бер дә килешкән эш түгел! Табанкүлнең мондый хәлне күргәне-ишеткәне юк... Бикәләрнең класс җитәкчесе Вахит та ялкау инде... - дип дәвам итте завуч. - Әйтәбез, тукыйбыз: сигезенчеләр зур үскән, ял, бәйрәм көннәрендә күз-колак бул, дибез, ә Вахит мыегын да селкетми. Фатыйховларда аулак, эчү оештырганнар - беребез дә белмәгәнбез. - Завуч үртәлде. - Вахит ата ялкау, выпускной класс, ата-аналар янына йөрми... Кит, кит, Вахит балаларга кул селтәгән, эше, классы турында кайгыртмый. Аңа ике дөнья бер морҗа. Кулын кесәсенә тыгып, акыллы сүзләр сөйләп йөрүен белә. - Философ! Кеше тикшерә. Бөтенесеннән дә акыллы... - Бөтенесенә исем тага. Фәсихәт - номенклатуртцик, Гөлсем - Придура, Газимә - Понти Пилат, Хәбирә - Гермес! - һәрберсе турында югарыдан торып сөйли. - Табанкүл мәктәбендә аңа җиткән кеше юк! - Философ фәлсәфә сата, ә эше торып тора... - Шәфыйков кул селтәде. Өнсез утырдылар Табанкүл мәктәбе түрәләре. - Хәбирә апай да күз-колак булмаган, - диде Шәфыйков нилектәндер, завуч аңламады. - Хәбирәнең классы түгел ич инде... - Үткән ел Хәбирә апай Рәҗәповларның класс җитәкчесе иде. Дүрт ел. Бишенчедән сигезенчегә хәтле! Директор тузынды, завуч эндәшмәде. - Бикә Фатыйхова да гаепле, - дип дәвам итте Шәфыйков. - Ул үзе аулак өй оештырган, үзе әче бал эчергән малайларга! .. - Уйнашчыдан уйнашчы туа, - диде завуч, катгый итеп. - Әнисе дә өенә ирләр китерә, хәзер кызы шуны куа... Оясында ни күрсә, очканда шуны эшли бала. Фәсихәт ханым тагы тынлыкны бозды. - Шул Сәмәрия ихатасына тоз сибеп куйганнар микән - бөтенесе дә шунда җыелыша. - Әгәр Газимә Әхмәтовна белән Гөлсимә Бикәдән көчләп аңлатма яздырып алмаса, без бу көнгә төшмәс идек, Фәсихәт апай. Фәсихәт ханым бу юлы телен тешләде. Берничә көн элек кенә Газимә Әхмәтовна Вахит белән Шәфыйковны "килмешәкләр" дип әрләп утырган иде шул! Хәзер завучның күп әйберләргә күзе ачыла төште. Ул җитәкчелектә озак эшләгән ханымнарга хас эшлеклелек белән урыныннан калкынды. - Суфияр Шәфыйкович, без хәзер нишли алабыз? - Бер генә юл бар, Фәсихәт апай, Фатыйхова Сәмәрия кызының аңлатмасын кире алырга тиеш! - Әгәр дә прокуратура кайтарып бирсә... - Әйе, анысы да бар. - Шәфыйков ирексездән тәрәзәгә төбәлде. Тышта чалт аяз көн. Бер-бер артлы каз бәбкәләре узды, Низам бабай атларын күлгә сугарырга алып төшеп бара. - Мәсьәлә җитди... - Әйтерлек тә түгел... - Бөтен районга гауга кубар, Табанкүл мәктәбенең данын сатарлар... - Башны саклап калып буламы, юкмы? - Мин үзем барам Сәмәрия янына, Суфияр Шәфыйкович! - Сөйләшегез. - Үзем сөйләшәм! Вахит белән Шәфыйков башта аралашып яшәде. Кунакка йөрештеләр, уй-теләкләре, максат-омтылышлары бер иде. Араларыннан җил дә үтәрлек түгел иде. һәрхәлдә, авылда килмешәкләр турында шулай фараз кылдылар. Берзаман Шәфыйковны директор итеп күтәрделәр, ә Вахит килмешәк һаман гади укытучы булып калды. Түрә белән аның яраны арасында аерма бармы? Математик Хәбирә Табанкүл философын: "Бик акыллы булгач, нигә авылда ятасың, Мәскәүгә кит, академик бул!" - дип әрләде. Философ Вахит тормышка, аның ыгы-зыгысына философларча карый. Ваклыклардан өстен... Табанкүл философы диссертация дә язмады, академик та булмады, ә җайлап кына йөрде, тәмләп ашады, ашыкмый гына төрле сүз таратты. Бу вакытта Шәфыйков мәктәпкә күмер кайтаруны юллап йөрде, кирпеч, цемент юнәтте. Җәй көне дә ал-ял белмәде, бөтен мәктәп аның өстендә! Шәфыйков мәктәп дип җан атып яшәде, директорлык аның гомерлек эшенә, тормыш максатына әйләнде. Әкәмәт: берәү "дөнья фани" дип яши, ә икенче берәү дөнья куа, властьны кулында дилбегә кебек кысып тотарга ашкына... Антын да оныта, йокысыннан яза, мәхәббәтен дә шуңа корбан итә. Вахит: "Табанкүлдә берәү дә минем кебек физикадан мәсьәләләрне чишә алмый", - дип мактанса, Шәфыйков: "Табанкүлдә берәү дә мине алмаштыра алмый", - дип һаваланды . Хәзер алар тагы капма-каршы, күзгә-күз текәлешеп катты. Язмыш аларны кабат бер җепкә бәйләде. - Хәзер без нишли алабыз? - дип төпченде Вахит. - Берни эшли алмыйбыз, философ. Хәзер Газимә Әхмәтовна безне кызган табада куыра... - Понти Пилат! - Бирән әби, өендә кулларын уып утыра: "Әһә, бу килмешәкләрне кармакка каптырдым. Вахитның муенын борам..." - Суфияр, сине директорлыктан куарлар... - Вахит, сине Табанкүлдән сөрерләр... Очты-китте фатир турындагы хыял! Табанкүл килмешәкләре көлешкән булды. - Ул Гөлсимәсенә ни калды икән? - Придура! - Ул да безнең кебек килмешәк! - Бездән соң Табанкүлдә тыныч кына эшләп ятармын дип уйлый микән? Придура! - Вахит җилкенде. - Суфияр, кара әле, без ярый язарбыз да котылабыз урыныбыздан, ә аңгыра малайлар нишләр? - Газимә Әхмәтовна аларны жәлләми... - Понти Пилат! - Бездән үч алам дип яскана синең Понти Пилатың, философ. - Мин хәзер нишләргә тиеш, начальник? - Белмим. Бергә булыйк! - Без хәзер бер арбада, тәгәрмәчләр таралып төшкәнче барырбыз... - Элекке үткәннәрне онытыйк! - Оныттык, начальник. - Философ, син бөтен гаепне үз өстеңә аласың, шулай килешик. Мөгаен... - Шәфыйков ашыгып, төкерекләрен чәчеп сөйләде. - Мөгаен, роно советын җыярлар... Шунда син бар бәлане үзеңә аласың! Ермикимов безнең дус, соңыннан ул барыбер сине яклар. Мөгаен, сине икенче мәктәпкә күчереп торыр... - Ә фатир, начальник? - Мин Ермикимов белән сөйләштем, бер елдан Табанкүл тә кире кайтасың, фатир ачкычы синең кулда!.. Философ ык-мык итте. - Иә, килештекме? - Әгәр Бикәнең аңлатмасын кире алдыртсак... - Бар, алдыртып кара! - Шәфыйков Сәмәрияләр ягына төртте. - Мин тырышып карадым инде... - Бикә... Фатыйхова Бикә... - Философ үзалдына сөйләнде. - Бәлки, синең ул Бикәң кыз да булмагандыр әле. - Шәфыйков хихылдап көлде. - Уйнашчы дан уйнашчы, батырдан батыр туа... - Ханнан - хан! - Тик Фатыйхова юаш бала... - Юаштан юан чыга, Вахит, тын күлгә җен ияләшә! - Сез бигрәк катгый фикер йөртәсез, директор иптәш. - Вахит кинәт рәсми тонга күчте. - Тормыш шулай аяусыз. Кисәк бора, авызлыкны каты тота. - Нишлибез, начальник? - Син - философ, башыңны эшләт! Вахит белән Шәфыйков - Табанкүл килмешәкләре - катгый бер карарга килә алмый аптырады. - Кабатлыйм, Вахит: роно советында икебез дә бер үк сүзне сөйлибез. Иң элек Хәбирә ханым гаепле, ул Рәҗәповларның класс җитәкчесе булды. Дүрт ел буе! Ермикимов безне аклаячак. Син бөтен гаепне үзеңә аласың, соңыннан мөдир сине коткарыр! Бел, Ермикимов безнең яклы! Шәфыйков Табанкүлгә нык ияләнгән иде. Дөресен әйткәндә, ул Табанкүлгә ябыптып ятты. Укытучылар "килмешәк" диде, авыл халкы "килен" дип тә ычкындыргалады. Шәфыйков мыегын да селкетмәде. Шәфыйков Табанкүлдә, хатыны авылында төпләнде. Табанкүлне ярата, аны "курорт" дип атый. Табанкүл аңа бер самими картина. Авылны төньяктан таулар, йөзьяшәр карагайлар уратып алган, ә көньякта Табанкүл ялтырый. Әкиятләреңә биргесез бу төбәк: ул караҗиләге ишелеп уңа, балыгы, гөмбәсе... Шәфыйков гөмбә җыярга ярата, күлдә балык каптыра... Балык тотканда бер гүзәлне дә каптырган иде бит ул. Сихри төннәр, айлы күк йөзе, нурлы күл өсте... О, Шәфыйков ул мәлдә илаһи назларга күмелгән иде, һаман да Аны уйлый, йөрәге һаман да яралы. Табанкүл - Башкортстандагы иң тирән, иң чиста сулы күл, диләр. Төбендә җәүһәр кебек ташлар җемелди, өстендә шаян балыклар сикерешә. Шул сихри матурлыкка ничек гашыйк булмыйсың инде! Шәфыйков гашыйк, ул исерек кеше сымак яши Табанкүл илендә, әкият кочагында... Аңа тимәгез, аны әкиятеннән аермагыз! Шәфыйков эшен дә ярата. Директор булу олы хыялы иде бит! Аны Табанкүл иленнән аермагыз, зинһар өчен, аның властен, шул серле бөтиен кулыннан тартып алмагыз! Табанкүл әкият иле бит: балыгы мыжгып тора, караҗиләген чәчкәннәрмени. Карагай урманында җәннәт, гөмбәсе ишелеп уңа, җир җиләге... Шәфыйков табигатькә гашыйк, гөмбә җыя, балык тота. Тимәгез аның әкият иленә! Ул гүя ял йортында бу илдә, һавасы йомшак - сулап туйгысыз, күкләре биек - күреп туйгысыз. Аның илен кыерсытмагыз, кешеләр! Шәфыйков тагын Табанкүл буйларын, Камышлык артын искә төшерде. Камышлык артында камыштай зифа буйлы сылукай. Ул һаман да шунда, шунда адашып йөри. Юк, әлеге ялгызак хатын түгел, ә хыялдагы сылукай - зифа сын, аккош муенлы бикә... Камышлык артында адашкан, камышларга кагыла, карагайларга сыена. Шәфыйковны да янына чакыра бугай... Әнә аккоштай кулларын сузган, озын толымнарын биленә хәтле таратып җибәргән. Нинди илгәзәк ул бүген, ачык йөзле. Елмаеп үз янына чакыра... Ялвара... - Суфияр, кил! Су-фи-яр-р!.. Шәфыйков ишетми дә, күрми дә. Юри кылана. Алар концертта танышты. Сылу кыз фельдшер булып эшли икән, күзләре яна, маңгае ут... Шундый йомптак тавышлы, җитез куллы... Адымнары ышанычлы, аяклары көчле... Ничек чая тыпырдата ул! Биюне коеп кына куя бу зифа гәүдә! Шәфыйков та ут егет бит, карагайдай озын буйлы... Аның әле ут чагы, чәчрәтеп биер мәле! Институтта да биеде ул, Табанкүл мәктәбе укытучылары да һәвәскәрләр смотрына чакырды. Шәфыйков, зифа гәүдәне күргәч, ризалашуына куанды, Табанкүлдә сәхнәгә чыгуына һич үкенмәде. Баянчы Вахит Табанкүлгә алданрак килгән. Ул картлач Шәфыйков белән Зифакайны үз көенә биетә. Ул кодалады Шәфыйковны Табанкүлдә сәхнәгә!.. Шәфыйков әллә көйне ишетми, әллә банты әйләнгән, бары Зифасын гына күрә. Өйләнгән кеше бит инде ул, Зифакайга тиң дә түгел. Ничек тыпырдата ул! Коеп кына куя... Шәфыйков илерә. Сәмәрия бии дә бии, тирәсендә тузан куптара. Җил туздыра, давыл күтәрә. Әй бөтерелә, итәкләре күтәрелә, тагы нечкә биле күренә. Шәфыйков хыялый, ул күзләрен йома. Ачса, тагы Ул. Бөтерелә... Әйтерсең бөтен дөнья бөтерелә: агачлар, зәңгәр күкләр, болытлар әйләнә, күкләр аста, җир баш түбәсенә менеп баскан. Сәмәрия сылу бит. Иркә күзләр, үзләренә ымсындырып торган иреннәр... Еламсырарга җитешкән күзләр, күшеккән иреннәр үзләренә чакыра, Сәмәрия бөтерелә дә бөтерелә. Аның белән бергә бар Табанкүл бөтерелә. Сәмәрия - Табанкүл кендеге, Табанкүл яны аның тирәли әйләнә. Шәфыйков ашау-эчүне, йокысын онытты, Табанкүлдә бары бер ямь, бер гамь калды: Сәмәрия... Сәмәрия биюче, һәвәскәрләр түгәрәгенә йөри, Шәфыйков та калмый смотрлардан. Вахит баянда уйный. Алар тирә-як авылларда, район үзәгендә концертлар куялар. Шәфыйков кызны сәхнәдә күрә дә исерә. Теге алга килә, аягында йомшак пима, арт саннары уйный, күзләре ут. Репетиция сузыла да сузыла. Ахыр Шәфыйков түзми (ул да ярсу биюче бит, ул да үткен), Сәмәрияне тышка чакыра, янәсе, сүзе-йомышы бар. - Суфияр, нәрсә? - Сәмәрия!.. - Суфияр... Иреннәр иреннәргә кушыла, йөрәкләргә ут каба. Күзләр йомыла, аяк астында җир убыла... Алар әллә кайда, упкын эченә очалармы? Юк, күккә ашалар, ап-ак болытлар артына!.. Икесенә дә җиңел, иңнәрдә канатлар ярала. Очалар да очалар. Шәфыйков шул кичне тәүге тапкыр фельдшер Сәмәрияне озата барды. Юк, Сәмәрия әле куркак иде, яман күзләрдән, усал телләрдән шүрләде, качты. Ярсу егет артыннан чыгып өлгергән иде, караңгылык эченә чумды. Шәфыйков ярты авыл буйлап куды Сәмәрияне, ярты авыл буе йөгерде. Ярсыды, азау айгыр кебек тирләп пеште, барыбер тотты сөеклесен, барыбер кармакка каптырды үз теләгәнен... Искиткеч татлы иде Сәмәрия, җиләк тәме килгән иреннәр, аккоштай куллар... Ул илаһи җимешне шунда тәүге тапкыр татыды Табанкүл укытучысы. Ул чакта түрә дә түгел иде әле, бары таптыйк егет... Бары Сәмәрия генә иде күз алдында. Бар дөньясын ул гына тутырды, бөтен күңелен яулады. Сәмәрия йөрәгенә кереп утырды шунда. Мәңгегә! Алар бер-берсен сагыныштылар, алар бер-берсенә омтылып тордылар. Сирәк кавышу сәгатьләре тилертә, исәрләндерә иде. Шулай өзелеп, аерым-аерым яшәделәр, өшегән йөрәкләрен кысыр бәхет учагында җылыттылар. Ә йөрәк эремәде, бөрешеп, өшеп торды, җебегәндәй булды, тагы туңды. Салкын җилләр исте, яман күзләр сагалады... Алар төпкәрәк качты, йөрәк утын төпкелгәрәк яшерделәр, үзләре отыры җәфаланды. Кысыр бәхетне тансык итеп яшәделәр. Еллар үтте, олпатландылар да бугай. Хәзер сәхнәдә биимиләр. Сәхнә түгел, ә тормыш үзе биетә. Шәфыйков түрә булды, сәхнәне, ихлас биюләрне генә түгел, ихлас елмаюны да онытты, сөеклесе өенә илткән сукмакны онытты, ул сихри әкият иленнән язды. Кайларда адашып калды ул мәхәббәт сәхнәсе, кайчан онытылды гашыйклар биюе! Бары Табанкүл генә тере, Камышлы арты исән. Хәтерли ул Табанкүл, сагына гашыйк хыялый җаннарын, көтә. Камышлык артында ул бәрхет чирәм, бәрхет тибен көтә гашыйкларны, сәламнәр җибәрә. Әче җилләр, усал телләр, яман күзләр һаман сагалый, ә гашыйклар өнсез, йөрәкләре яралы... Кайда ул сихри мәлләр, исәр еллар? Кайда ул ут егет - биюче Шәфыйков, зифа сынлы ул шаян сылукай?.. Ярсуы бугазына җиткән Шәфыйков ул төнне Аны ярты авыл буе куалап йөргән иде... Вахит баянда уйнады, гашыйклар дөньяларын онытып, парлашып биеде. Вахит сизенә иде бугай, тик бервакытта да серне чишмәде. Егет иде. Әллә инде шуңа баянын ачыргаланыбрак тартты, моңланыбрак көен сузды. Әллә шуңа бу икәүнең аяклары бергә баса, йөрәкләре бергә тибә иде. Ул биеде, ул тибешне Вахитның моңы озатты. Кайда ул илаһи еллар, исәр еллар? Ул вакытта алар кемнәр иде дә хәзер кемгә әйләнделәр? Кайда, мәхәббәт, синең чишмә башың, кайда очың?.. Әллә башың гына бар, очың-кырыең юкмы? Шәфыйков һаман хыялыймы, түрә булса да, хәтерлиме ул елларны, ул моңнарны... Вахитның моңы колак очында чыңлап тора. ...Шәфыйков бүген тагы шул көйләрне тыңлап кайтты. Вахитны - ялкау философны, пошмас физикны - күргән саен ул көйләрне хәтерли, ул йолдызларны, ул сыннарны күз алдына китерә. Бүген дә Вахиттан кайтышлый ул шул сихри моңнарга чорналды, ул исәр елларга кире әйләнеп кайтты. Кызык икән бу дөнья: Вахит, Суфияр, Сәмәрия... Сәмәрия, Бикә, Газимә... Вахит, Суфияр, Сәмәрия... Дөнья - кул аса, әйләнә, үзе белән бергә бу бичараларны да әйләндерә. Тәгәрмәч кыршавына такканмыни: Сәмәрия, Суфияр, Вахит... Вахит, Суфияр, Сәмәрия... VI Шәфыйковны озаткач, Вахит та уйланды. Хатирәләргә бирелде. Сәмәрия белән концертлар куеп йөргән заманнар бар иде. Суфияр янып бии, Сәмәрия аның белән бергә... Вахит баянда сыздыра. Дөнья түгәрәк, тормыш матур, чын әкият кебек кенә... Вахит хәтерли, алар дус, якын кешеләр иде. Ихласлар иде. Хәзер Шәфыйков түрә, Сәмәрия Бикәсе белән... һаман ялгызы дөнья көтә... Ялгыз, көйсез, моңсыз. Башына олы бәла төшкән, өенә хәсрәт килеп кергән. Вахит - Бикәнең класс җитәкчесе. Бикәнең класс җитәкчесе кызның өенә юнәлгән. Ни юрап бара? Бичараларны кызганамы, хәсрәтләрен уртаклашамы? Юатырга җыенамы? Әллә үзенә юаныч эзлиме, аклану өмет итәме? Бикәдән аңлатмасын кире алдырмакчы, үз-үзен коткармакчы... Суд булса, аны авылдан куачаклар, аңгыра малайларга - төрмә... Үзенә юаныч эзләп, таяныч юрап, котылуга өмет итеп бара ул. Иң башта үзе турында уйлый, үзен кайгырта. Үзеңнеке үзәктә. Кеше кайгысы төштән соң, кеше ашы башка... Вахит үзенекен уйлап атлый. Ятның ишеген кага, бусагасына баса. Аның да мәхәббәте берәү, Табанкүл аның да әкият иле. Ул шул иленә таба бара... Шул мәхәббәтен даулап, юллап бара. Тыкрыкны чыккач, карачкы белән маңгайга-маңгай чәкәште ул. Каушап калды. Юка озын карчык иске шәлен бөркәнгән, бите, күзе капланган. Җилле урындагы карачкыдай юлны биләгән. - Абау! - Гайнур әби... - Кем диим? - Укытучы мин, әби. Ирекне физикадан укытам. - Ә, укытучы... - Карчык таягын тукылдатып алды. - Мин шул азгын хайванны эзләп чыккан идем, улым. Әллә кайда олагып йөри, тәмуг кисәве. Күрмәдеңме? - Юк, әби. - Чыга да олага. Кайда йөргәнен, нишләп йөргәнен белгән кеше юк. Сез укытучылар, ичмасам, шуны тыяр идегез. - Тыябыз, әби... - Катырак әйтегез! - Әйтмәгән кая. - Ятим бала бит ул, үксез ятим... Әнисе бар көе үксез... - Ничек? - Шулай. Хәзер шуңа карап торам. Кешеләр песи асрый, эт тота. Картайган көндә иптәш кирәк. Шуңа күз терәп торам. Пенсиябез җитә. Шул минем таянычым! - Кайтыр... - Аякларым арыды. Иөретә мине эт бала. - Карчык үзенекен такылдады. - Тәмуг кисәве, мал азгыны!.. Карчык аны узып китә, "ярый" да, "хуш" та дию юк, үз хәсрәте хәсрәт, үз мәшәкате мәшәкать. Оныгын эзли. Карчык Вахитны дулкынландырды, күктән җиргә төшерде түгелме? Сәмәрия класс җитәкчесен ачык йөз белән каршылады. - Бикә, кызым!.. Укытучы абыең чакыра. Кыз, йомшак басып, бантын иеп алга узды. Күп елаудан күз төпләре шешенгән, үзен тыныч тотарга тырышса да, каушавы күренеп тора. Ул бу сәфәрләрдән, әңгәмәләрдән арып беткән. - Бикә, без монда ачыктан-ачык сөйләшәбез... Кыз таш сындай каткан. - Үзара гына... - Сез дә, аңлатманы кире ал, дисезме? Вахит ачкан авызын ябарга онытып торды. - Юк, мин алай димәдем. - Сез шуны әйтергә уйлыйсыз. Сезнең бөтенегезгә дә кире алдырырга, мине генә гаепле итәргә кирәк!.. Философ агарынды. Йөзенә суктылармыни?! - Сине берәү дә гаепләми. Мин синең хәлеңне белергә генә кергән идем. - Философ ык-мык итте. - Гафу итегез, абый... - Син борчылма, Бикә... Бөтенесе дә уң булыр... Вахит бүтән сүз тапмады. Бүтән аның бер дәлиле дә калмады. Ул Сәмәрияләрдән буш кул белән борылды. Хатирәләр, сихри моңнар кайдадыр еракта калган иде, күз алдында ачы хакыйкать кенә... Завуч Фәсихәт тә директор киткәч озак айный алмый утырды. Күңеле, әлбәттә, теге якта иде, тик акылы җиңде. Капкадан чыгу белән артка тайчанды. Танымый да тора: өстенә карачкы килә. Озын кара яулык ураган, бите-күзе күренми. Ашыга, бантын як-якка боргалый. Әллә кемнән кача, әллә нидән шикләнә, ялт-йолт карана. Артыннан куа чыкканнар! "Кем" дип уйлап өлгермәде Фәсихәт, карчыкның озын яулыгы ачылып китте. - Гайнур апай?! Карчык ясканып китеп бара. Әллә танымыймы? - Гайнур апай! - Синме, Фәсихәт? Танымый да торам. Ирегемне эзлим. Әллә кая олакты, азгын мал! - Кайтыр... - Кайтыр сиңа. Үз ирке белән кайтмый торсын әле. - Карчык, Фәсихәткәме, оныгынамы ачуланып, кул селтәде дә юлын дәвам итте. Ай күрде, кояш алды. "Карчыкның юллыгы әйбәт микән?" - дип шөбһәләнде Фәсихәт. Ул Сәмәрия белән күрше иде. Шулай да хәзер тыйнак кына исәнләштеләр, салкын сөйләштеләр. - Бикә өйдәме? - дип сорады хатын. - Авырып тора... - Иә, Сәмәрия, нишлибез? Пешергәнбез ботканы... - Әллә инде. - Ишеткәч, артыма утыра яздым. Бөтен авылга мәсхәрә! Суд булса, теге малайларны утыртып куячаклар. Хуҗабикә авызына су капканмыни. - Газимә директорга электән үчле: аны урыныннан алып атарга чамалап, балалар язмышы белән уйный... - Ә мин нишли алам? Үземчә, кысылмаска кирәк, дим... Тагы милициядән килеп сорау алдылар, - диде Сәмәрия, аклангандай итеп. - Алары да аптырата баланы. Монысын аңлады Фәсихәт. Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән кебек булды. - Нигә, Бикәнең аңлатмасын кире алыгыз да шуның белән бетте. - Фәсихәт соңгы һөҗүмгә ташланды, актык патроннарын атты. - Без кире алыр идек тә ул, Фәсихәт. Бирмиләр... Эшлекле ханым Сәмәриянең тел төбен аңламады. Сылу хатын ни әйтергә тели, нәрсәгә киная ясый? Койрык болгый, эз яшерә... Номенклатургцик Фәсихәт Сәмәриянең эзенә төшә дә, серен чишә дә алмады. "Иртәгә үк прокуратурага!" дип карар кылды эшлекле ханым. Математик Хәбирә директор киткәч башын тотып утырды. Матур язгы иртәнең дә көләчлеге кимегәндәй булды. Хәбирәнең хәзер дә колак төбендә. Ул көнне өчәүләшеп директорны сүгеп утырдылар. Хәбирә икеләнми: рәхимсез Газимә корбанын ычкындырмас, җанын аямас! Хәбирә тораташтай катты, кансыз Газимә Хәбирә апасын да сазга этә түгелме? Теге дүрт малайның класс җитәкчесе ул. Узган ел гына дүрт ел буе укыткан балаларны күрше авылга тугызынчы класска озатты. Шул малайлар, Хәбирәнең үткән елгы сигезенчеләре, Май бәйрәмендә Табанкүлдә куркыныч эш эшләгәннәр... Кем гаепле? Әгәр эш тирәнгә китсә, директор, Вахит белән бергә Хәбирәне, теге дүртәүнең үткән елгы класс җитәкчесен дә гаепләмәсләрме? Кем тәрбияләде? Математик Хәбирә!.. Хәбирә педучилище гына тәмамлаган, яше дә бара, әлбәттә, аямаслар, беренче булып аны куарлар. Күзләре тонган малайлар!.. Хәбирә йөгерә-атлый барды Сәмәрия янына. Директор әйткән өчен генә түгел. Әллә нинди карачкымы, өрәкме дип тора. Озын шәле битен каплаган. - Гайнур апай... - Ә-ә? - Кайда? - Ирегемне эзләп чыккан идем. Тәмуг кисәве... - Мин Сәмәриягә! - Ә-ә, мин Ирегемне эзлим. - Эзлә, эзлә! Хәбирә карчыкның юллыгы әйбәтме икән дип хафаланды. - Сәмәр, Бикә кайда? - Авырый. - Иә, икәү генә сөйләшик, - дип җаеннан торырга тырышты Хәбирә. - Ни турында сөйләшик? - Сәмәрия сырт йоннарын кабартты . - Иә, йә, серкәң су күтәрми... - Мин ни, Хәбирә апай, сөйләшеп туеп беттем, дим... - Иә, тел тегермән тарта инде ул, су тегермән тарта. Телне бурычка алып тормаганбыз ла... - Ә? Мин дә шуның артыннан йөрим! - Елгыр Хәбирә сискәнде. - Мин дә!.. Сәмәр, нигә шул язуны милициядән алмаска? Иә?.. - Хы... Бар, алып кара! Хәзер, эш узгач... - Кит, узмагандыр әле... - Хәбирә үз сүзендә нык торды. - Соңлабрак ауга чыккансың, кодагый. - Кит, күп тәтелдисең, эшне сузасың. Ярты Табанкүлне төрмәгә тыгарга уйлыйсыңмы? - Миңа димәгәе. Кызымны рисвай иткәннәр! - Ә ул үзе! - Елгыр Хәбирә вакытында телен тешләп өлгерде, артыгын ычкындыра язды бугай. Эчке якта кыз ут эчендә, тыңлап ята дип уйламады. - Е1әрсә дисең? - Сәмәрия, чаяланып, укытучыга ябырылды . - Сәмәр?! - Син... Үзең шулай тәрбияләдең ул малайларны! Дүрт ел буе! Класс җитәкчесе!.. - Сәмәр!.. - Син... Үзең гаепле бөтенесенә дә, хәсрәт укытучы! Син аларны "әтәчегездән асып куям" дип өйрәттең, син шулай тәрбияләдең!.. Сәмәрия шашты, Хәбирә сүз кыстыра алмады. Килүенең файдасы да булмады, аяк астына салынды. Елгыр Хәбирә, җаны көеп: "Уйнаштан уйнаш туа", - дияргә уйлаган иде, ничек тә катырак чеметергә теләгән иде, тегесе ишекне шартлатып ябып өлгерде. Хәбирә урамнан теге малайларның һәммәсен бергә район үзәгенә сизога ябып куйганнарын ишетеп кайтты. VII Елгыр Хәбирә чая Сәмәриядән туры Шәфыйковларга йөгерде. - Шәфыйкович, теге малайларны кулга алганнар!.. Директор да, Хәбирә дә телсез калды. - Бөтен авыл сүз белән тулган... Урам чатында да, кибеттә дә шул... Кем кызны гаепли, кем... Күбесе Сәмәриянең кызын сүгә. Шул бичура! Үзе азгын хатын, кызы да шул юлда!.. Халык аларга каһәр укый, малайларны жәлли. - Авыл кузгалган, Шәфыйкович, халык тузынган!.. - Мине дә, сезне дә ботарлап ташларга җыенмыйлардыр бит, Хәбирә апай? - Шәфыйковның йөзе каралды. - Юк ла... - Елгыр хатын артка чигенде. - Безнең нинди гаеп, нинди катнашыбыз бар? - Нинди гаеп, нинди катнашыбыз... - Директор ярсыды. - Турыдан-туры гаеп, турыдан-туры катнаш, Хәбирә апай! - һе... - диде математик, бүтән сүз табалмыйча. - Ярый, кызмыйк, Хәбирә апай... - Шәфыйков үз-үзен тыярга тырышты. - Сәмәрия белән сөйләштегезме? - Туры шулардай килдем... - Аңлатманы алалармы? - Әллә? - Елгыр хатын малай-шалайдай күзләрен челтмелт йомды. - Ничек? Елгыр хатын ык-мык итте. - Е1ичек, дип сорыйм? - Шәфыйков ачыргаланып кычкырды. Еүя тугры этенә тәүге кат тавыш күтәрде. - Суфияр Шәфыйкович?.. Шәфыйков ишетмәде. - Миңа туры прокуратурага, ронога китәргә кирәк! Хәзер үк... - Шәфыйков үзалдына сөйләнде. - Вахит! Философ! Китереп биргәнне көтеп ята! Алма пеш, авызыма төш! Менә Еазимә Әхмәтовна мине батырды, дөреслекне тапты! Ташкынны ерып җибәрде Газимә Әхмәтовна! Хәбирә апай, мине генә түгел, ул сезне дә батырды шул ташкында! Вахитны да, авылны да тоташ лай йотты! Кинәнегез! Шәфыйков, районга барырга чыккач, юл уңаеннан Вахитка сугылды. - Йә, нишлибез, Философ? Философ йомшак ката, фланель халат киеп җибәргән. Йомшак баса. - Йә, Философ, әйт акыллы сүзеңне, киңәш бир! Малайларны сизога тыкканнар, авыл гайбәт белән тулган. Ни кылабыз? Философ ашыкмады. - Үзеңне акыллыга санап, һәр адымымны тәнкыйтьли идең. "Директор ялгыша, директор дөрес эшләми", янәсе. Менә язмыш безне, килмешәкләрне, бер җепкә бәйләде. Газимә Әхмәтовна икебезне бер җепкә бәйләп Табанкүлгә батырды . Философ сүз катмады. - Хәзер мин ронога, прокуратурага киттем, Вахит, - диде Шәфыйков, суына төшеп. - Бел, безне, мөгаен, роно советы - на чакыртырлар. Без бергә булырга, бер үк сүзне сөйләргә тиеш. Аңлыйсыңмы, Философ, без бер элмәккә эләккәнбез, шуннан чыгу юлы да бер. Бергәләп кенә котыла алабыз бу мәхшәрдән!.. - Шәфыйков тавыптын киметте: - Башта килешкәнчә, син бөтен җаваплылыкны үз өстеңә аласың! Ишетәсеңме, сиңа берни дә эшли алмыйлар. Ермикимов безнең яклы, ул сине ташламас... Вахит, аңладыңмы, нык тор, үзеңә ал! Тыңла, соңыннан җил-давыл басылгач, син яңадан Табанкүл мәктәбенә кайтасың. Фатир да синеке. Башлар исәнсау гына калсын! Шәфыйков үзенекен талкыды гына: - Без - якташлар, Табанкүлнең килмешәкләре. Шуңа үч алалар. Без бергә булырга тиешбез. Газимәләр, Фәсихәтләр безне яратмый, бер-беребезне ташлашмыйк. Арабыздан җил дә үтмәсен! Шәфыйков кабаланды. - Тукта, Суфияр! - Философка җан керде. - Гөлсимә, географ, мәктәптән киткән, диләр. Шул дөресме? - Дөрес. Батып барган корабны күселәр ташлап кача. VIII Иң беренче булып теге карачкы карчык - Ирекнең әбисе килеп керде Сәмәрияләргә. Чәче-башы тузган, озын шәле салынып төшкән. Агарынган, күзләре орбитасыннан чыккан. - Нишләп минем улымны язып бирдең, нигә аңа да каныктың! - Гайнур апай! - Әйтмә миңа апай дип, нигә язып бирдең? - Кем нәрсәне язып биргән? - Җитмәдеме сиңа теге үләксәләр? Син язып биргәнсең, уйнаш... - Күзләре акайган, йөзе көл төсендә, авыз читеннән күбек ага. - Туктале, ни сөйлисең син? - Аңламаган була... Бөтен авыл сөйли, бөтен Табанкүл гөжли! Минем Ирегемне дә, тотып, төрмәгә алып киткәннәр! - Мин бернәрсә дә язмадым! - Кызың язгандыр, - ул бөтен малайларны аздырып ята. - Ул авырый. - Нигә минем Ирегемне дә катнаштырган? - Мин бернәрсә дә белмим. - Иблис хатын! - Карчык карганды, төкеренде. - Иә, Ходай бәндәсе, Ирегемнең ни гаебе бар? - Карчык, югарыга төбәлеп, аһ-зар килде: - Ирегем бит тырнак очы белән дә кагылмаган!.. - Карчык кыз яткан якка төртте: - Иә, әйт, Бикә кызым, Ирек сиңа тидеме? Стена аша җавап булмады. - Әйт! - Карчык урыныннан купты, ана картлысына чыкты. - Гайнур апай... - Ирек читтә генә торган бит, катнашмаган... - Карчык, такмаклап, караватка йөзтүбән капланды. Кулбашлары, башы калтыранды. Хуҗабикә һушын җуйган карчыкның баш очында. - Иә, әйт, килен, аның нинди гаебе бар? - Карчык тынмады. - Ул минем бердәнбер юанычым. Таянычым... Ахыр чиктә чая Сәмәрия дә сытылды: - Ул кәгазьне Газимә яздырган, апай... - Газимә? - Карчык торып ук утырды. - Ул яздырганмы? Аһ, үзенә барыйм әле... Карчык тышка укталды. Гайнур карчыкның аягы җиңел булды: карчыктан соң бу йорттан кеше өзелмәде. Габбасовлар, Хаҗиевлар, Галимовлар... Бары Рәҗәповларның гына берсе дә күренмәде. Илчеләр, димчеләр суытмады бу сукмакны. Килеп тордылар, китеп тордылар. Тагы килделәр, тагы ялвардылар. Гүя бу йорт олы юл чатына әйләнде. Гүя бу ихатага тоз сипкәннәр. IX Сәмәриянең күзе дүрт булды: өйгә Газимә үзе кереп килә. Сәмәрия түр якны җыештырырга да, тузган чәч-башын рәтләргә дә өлгерми калды. Нишләргә? Ул арада ишекне тарттылар. - Сәмәрия?.. - Син?.. - Көтмәгән идеңме? - Ни дип әйтим икән, Газимә? Бөтен авыл сине дә минем кызымны каргый. Элек горур, берәүгә дә башимәс Газимә таш сындай каткан, ишек төбендә. Хуҗабикә дә уз димәгәч, катып калган. Ишегалдыннан Бикә керде. Аны күреп, горур хатын йөзен каплады... Аның кулбашлары калтырый, бармаклары дерелди иде. Бичара хатын күз яшьләрен эченә йотып утырды да утырды. Хуҗабикә эндәшмәде, Бикә чаршау артына качты. - Сәмәрия, туганкаем, - дип эндәште ахырда горур хатын яшь аралаш. - Ирек - минем улым бит, аны да милициягә алып киткәннәр... - Ирек... Синең улың? - Сәмәрия баш чайкады. - Әйе, - дип баш какты тәкәббер хатын. - Гайнур апай... - Гайнур апаем аны карап үстерде генә... Егетем, алдап, ташлап киткәч, авырга уздым. Читкә, Саткыга чыгып киттем. Яңадан кияүгә җыенгач, Гайнур апаем Ирегемне үзенә алырга ризалашты. Шуннан бирле... - Бичара хатын күз яшенә буылды, башка сөйли алмады. Өйдә авыр тынлык урнашты. - Сәмәрия, туганкаем, син аңларсың... - Хатын тотлыкты: - Син дә ана, мин... Үз кулларым белән баламны утка тыктым бит!.. Кайдан шундый каза? Кем каргышы төште башыма? - Газимә, моны алданрак уйларга кирәк иде, хәзер, ботка пешеп чыккач, ашап бетерергә кирәк... - Сәмәр, син - аяусыз, тыңлап бетер! - Син дә мине тыңлап бетер! - Сәмәрия ярсыды. - Кызымның данын дөньяга саттың, бар халык алдында безне рисвай иттең... - Сәмәр! - Тыңла! Син башладың, син дөньяга сүз тараттың... Без милициягә бармадык, безнең тыныбыз да, өнебез дә чыкмады, ә син илгә дау салдың - хәзер үзең күтәр кылганыңны! Терсәгеңне тешләп кара! - Сәмәр-р! - Горур хатын үкседе генә. - Ирегемне ая! Ирегем бер гөнаһсыз бала бит! Ул Бикәне көчләмәгән, читтән генә карап торган... Ул гаепсез... Бичара хатын сыктады гына. - Сәмәр, аңла! - Ә син безне аядыңмы? Укытучы башың белән син кыз намусы турында уйладыңмы? Аның данын илгә тараттың, йөзеннән көлдең, безне кеше алдында мәсхәрәгә калдырдың! - Сәмәр-ри-я, гафу ит! Сә-мә-р-рия-я... Бичара хатынның күз яше түгелде генә. - Йә, әйт, мин хәзер нишли алам? - Сәмәрия горур да, аяусыз да иде бу минутта. Хәтәр чибәр дә иде. - Синеңчә, хәзер мин нишли алам? Нигә миңа елап килдең? Үзең куптардың давылны, үзең хәзер аны туктатып кара!.. - Сәмәрия, туганым, аңлатманы кире алыйк! - Мин аны язмадым, Бикә дә язмаган, ә син әйтеп торып яздыргансың... - Сәмәрия, туганкаем, гафу ит! Милициядән барып алыйк! - Ничек? - Өчәү бергә барабыз, син, мин, Бикә... ...Юлаучыларны тагы теге тикшерүче каршылады, тагы битараф кына сөйләште. - Ә башта ни уйладыгыз, хәзер, эш узгач... Юлаучылар тын гына утырды. - Мин бу мәсьәләне үзем генә хәл итә алмыйм, прокурор өйдә юк... - Аңлатманы кире бирегез! - Бирә алмыйм... Прокурор кайтсын... - Без көтәбез. Икенче көнне алар тагы район прокуратурасы бусагасын таптаячак. Табанкүл мәктәбе директоры, итәгенә ут капкандай, атылып керде роно мөдире кабинетына. - Харис Сәя... - Нәрсә? - Укучыларны кулга алганнар, Харис Сәя... - Ишеттем. - Нишлибез, Харис Сәя... - Мин синнән сорарга тиеш, Шәфыйков, нишлибез? - Прокурор белән сөйләшеп карамадыгызмы, Харис Сәяхович? - Табанкүл директоры өмет тулы күзләрен мөдиргә төбәде. - Ул җайга килми... Көне-төне малайлардан сорау алалар... - Роно мөдире тешен кысты. - Ә син монда миннән сорау аласың... Шунда гына Шәфыйков шым булды, урындыкка чүкте, роно мөдире дә олы кеше, арып, креслосына сеңде. Роно мөдире Харис Сәяхович әллә ничә тапкыр тикшерүче, прокурор белән сөйләште. Болай да чакырттылар, ронода да, райкомда да бу мәсьәлә әллә ничә кабат күтәрелде. Район укытучылары башлыгы нишләргә, кем ягына басарга белмәде. Укучыларны да, укытучыларны да яклап булмый. Бары тешеңне кысарга, тикшерү тәмамланганчы көтәргә кала. Хәзер бу "эш"не туктатып, вакыйгалар агышын кире борып була микән? Табанкүл директоры аның картлысында беркатлы сабый хәлендә гәүдәләнде. Ермикимов эшен ярата, креслода утырган чагымда мәктәпләргә әйбәт булсын дип тырышты. Ул, барысына кул селтәп, укытырга да китәр иде - мәктәпне, балаларны якын итә, тик әлегә бу чигенү булыр дип уйлый. Кешеләр күрә, күзәтә бит - йөген тарта алмады дип көләрләр. Түзәргә, көрәшергә кирәк сиңа, узаман! Ермикимов, һәрбер түрә кебек, директорларына таяна, ал арның властен ныгытырга тели. Директор көчле, егәрле икән, мәктәптә дә тәртип. Табанкүл мәктәбе директорын да гел яклап килде. Укытучылар алдында аның абруен күтәрергә тырышты. Хәзер ул картлысында утыра, борынын салындырган. "Табанкүл төене" өчен кем гаепле? Кем пешерде бу ботканы? Әллә укытучылар директорның үзеннән үч аламы? - Укытучылар сине яратмыймы, Шәфыйков? - Башында кайнаган мең төрле сорауларның берсен бирде роно мөдире. - Алар мине килмешәк дип күрә, Харис Сәяхович, миннән үч алырга маташа. - Күралмыйлар инде?.. - Әйе! - Яратмыйлар?.. - Юк, үч алырга маташалар... - Е1и өчен? - Белмим. - Берәр төрле гөнаһың бардыр? - Юк, Харис Сәяхович... - Бигрәк тә чит җирдә сак булырга, шундагы халыкка начарлык эшләргә ярамый, Шәфыйков туганым. Кешеләр онытмый, кайчандыр бер үч ала. Гөнаһың үзеңә кире кайта, үз башыңа төшә. - Мин берәүгә дә начарлык эшләмәдем, Харис Сәяхович, Табанкүлдә изгелек кенә чәчтем... - Ә нәрсә урасың? Эшеңнән алырга туры килер, ахрысы... Кабинетта тагы тынлык урнашты. - Кыз бала аңлатмасын кире алдымы? - Белмим. - Белмисең шул, Шәфыйков, белмисең! Тикшерү бара, дәлилләр күбәя, шаһитлар арта... - Роно мөдире Табанкүл директоры каршына басты. - Әйтәм лә тычкан тотмыйсың. Мышей не ловишь... - Мин ул кыз янына бардым. Әнисенә... Роно мөдире ишекле-түрле йөрде. - Шулай эшләр, хөрмәтле директор, тора-бара нишләр... Мышей не ловишь. Хәзер утыр инде кул кушырып. Жди у моря погоды. - Мин прокурорга барам, Харис Сәя... - Бар! Бар да аңлатма яз! - Түрә ярсыды. - Болай да чакыртырлар, сорау алырлар... Әнә завучың да килде. Ул да сөйләште прокурорың белән. Ни фәтва? - Мөдир тынычланмады. - Вакытында син үзеңә тиешне эшләмәдең, аңлатманы ала алмадың, хәзер... Детсад! - Роно мөдире дәвам итте: - Анда малай-шалай эчә, фахишәлек белән шөгыльләнә, сез авыз ачып утырасыз, миңа район түрәләренә ялынып йөрергә... Әйтерсең лә мин эчкән, фахишәлек белән шөгыльләнгән . Роно мөдире капыл урыныннан купты. - Әйдә прокуратурага! Сәмәрия белән Бикә район үзәгеннән кайтып кына кергәннәр иде, артларыннан мәктәп директоры килде. - Сәмәрия, тагын үтенергә мәҗбүрмен, прокуратурадан аңлатманы алыгыз! - Ничек? - һаман матурлыгын югалтмаган чибәр хатын Шәфыйковка утлы караш ташлады. - Теге аңлатманы, дим. - Әнә кызыңнан сора! - Чая хатын тыела алмады, ияге белән Бикә ягына төртте. - Ничек? Кызың? - Шәфыйков артка чигенеп куйды. - Әйе, әйе, үзеңнең кызыңнан сора! - Минем кызымнан? - Шәфыйков үз колакларына үзе ышанмады. - Әйе, Бикә - синең кызың! - Чая хатын чатнатып әйтте. - Ничек? - Шәфыйков һаман аңламады. - Бикәнең кәкре борынына кара - синең борын!.. Табанкүлдә бүтән берәрсендә бармы шундый борын? Шәфыйков артка чүкте. - Директор иптәш, - дип мәсхәрәне дәвам итте яралары сызлап торган хатын, ачыргаланып. - Табанкүл буенда мине көчләдем дә эш бетте дип уйладыңмы? - Сәмәрия? - Ул чакта мин Сәмәриякәй идем... - Сәмәриякәй, чынмы? - Шәфыйков үрсәләнде. - Безне әллә, надан дигәч тә, туң башлар дип беләсеңме? - Сәмәрия озын чәч толымнарын артка ташлады. Ярсыган, өзгәләнгән куркыныч хатын иде ул бу минутларда. - Бикә, бел, синең балаң! Табанкүл буенда мине көчләгәч, син күмергә баскан песи кебек йөргән идең йөрүен, куркытып та, үтенеп-ялварып та карадың. "Яратам, йөрәгем парәсе син, Сәмәриякәй", - дидең. Минем шунда да күңелем таштай катмады. Мин соңыннан да сиңа иркәләргә ирек бирдем. Артымнан калмадың, аяк табаннарымны, комда калган эзләремне үптең. Мин дә сиңа ияләндем бугай, тик Санияң өлешенә керергә йөрәгем җитмәде. Син миңа өйләнергә әзер идең бит, Шәфыйков? - Әзер идем, Сәмәриякәй. Әле дә йөрәгем өзелә. Бикә - безнең балабыз! - Директорның күзләре ялтырап китте. Күзләреннән әллә яшь, әллә утлы очкын түгелде. - Нигә теге чакта ук әйтмәдең, Сәмәрия? - Хатыныңны жәлләдем, гаиләңне аядым, Суфияр! - Сәмәрия... - Суфияр шашынып бантын чайкады. - Бикә безнең мәхәббәт җимешебез, Суфияр... - Әйе, Сәмәр, мин Бикәдән баш тартмыйм. Ул - безнең балабыз! - Күл кызы ул Бикә, Суфияр! - Хатын яшь аралаш елмайгандай итте. - Табанкүл кызы... Табанкүл буендагы көннәребезне хәтергә төшереп торучы! Бәлки, син, Шәфыйков иптәш, ул көннәрне оныткансыңдыр да инде, хәзер түрә бит син... - Юк, Сәмәриякәй, тамчы да онытмадым. Табанкүл буендагы бәхетле минутларым - йөрәк түремдә, Табанкүл буендагы сөю сүзләре - колак төбемдә. Син һаман да шулай моңлы итеп җырлыйсыңмы, Сәмәр? Ничә ел тавыптынны ишеткәнем юк. - Әлеге шул бәла чыкмаса, кереп тә тормас идең, Суфияр... Мин сине уйлап төннәремне үткәрә торган идем... - Чибәр хатын күз яшьләренә ирек бирде. - Сәмәриякәем, - Шәфыйков сак кына үксез хатынның бантыннан сыйпады, - мин сине онытмадым. Юк, юк, мин сине һич оныта алмаячакмын! - Мин дә... - дип пышылдады газапланган хатын иреннәре. Өй эчен караңгылык биләде, утны кабызмадылар. - Бикәң сиңа жәл түгелме? - дип сорады Сәмәрия. - Жәл, -дип пышылдады көйсез ир. - "Аңлатманы ал", "аңлатманы ал" дип, киләсең дә җитәсең, ул шпаналар синең кызыңны көчләгән, ә ул сиңа жәл түгел... - Сәмәрия... - Ул аңлатманы кире алырга дип ике көн йөрдем мин, Суфияр, беләсең килсә... - Ә-ә?.. - Чын! - Еламсыраган хатын дәвам итте: - Сине директорлыктан да төшерерләр инде шуның өчен... - Әйдә, төшерә бирсеннәр... - Үкенмисеңме? - Юк! - Алдыйсың! - Сәмәрия башын чайкап куйды. - Суфияр, синең өчен түрәлектән баш тарту - яшәүдән баш тарту бит ул. Каныңа сеңгән... - Көлмә, Сәмәрия! - Чын әйтәм. - Мин хәзер тормышка бүтәнчәрәк карый башладым, Сәмәрия. Дөньямның асты өскә килде. - Тәүбә иттеңме, Суфияр? - Эһе. - Газимә дә килде безгә. - Газимә Әхмәтовна? Ул нишләп йөри? - Аңлатманы кире алыйк, Сәмәрия туганкаем, ди. Аптыраганнан ризалаштым. Бардык. Тикшерүче баш тарта, прокурор кире бора. Газимә үзе куптарды бит инде бу давылны. Ул явыз! Ирек аның баласы... - Ирек?.. - Әйе, Ирек - Газимәнең улы! Әгәр ул булмаса... - Сәмәрия бертын туктап торды. - Шул җаһил хатын кузгатмаса, Суфияр, син безгә килеп тә карамас идең, ялынып-ялварып та йөрмәс идең. Хәзер син - зур түрә, эшең көйләнгән, элекке сөяркәңне белмисең дә, күрмисең дә. - Сәмәрия... Сәмәриякәем! - Тансык миңа, Суфияр, синең саран назың. Яшермим. Бүгенгесе өчен дә рәхмәт... - Сәмәрия, мине гафу ит. Синең алда баштанаяк гөнаһка батканмын. Гафу ит, әгәр булдыра алсаң... - Менә кызыбыз гына мәсхәрәгә калды, Суфияр. Бөтен авыл алдында данын саттылар... - Бичара хатын тагын үксергә тотынды. - Мин гаепле, Сәмәриям, мин гөнаһка баткан. Роно мөдире дә дөрес әйтә. Гөнаһың үзеңә кире кайта, үз башыңа төшә начарлыгың. - Суфияр, син аны начарлык дип атыйсыңмы? - Юк, гөнаһ, Сәмәриям... Мин гөнаһка баттым. - Мин дә гөнаһлы, Суфияр... Без икебез дә Ходай алдында гөнаһ кылдык. Саниянең бәхетен урладык, качыппосып кына мәхәббәт җимешен татыдык. Шуңа Ходай безгә җәза бирде... Икебезне бергә җәзалады, Суфияр, мин беләм. - Сәмәрия... Сәмәриякәем... - Суфиярым, рәхмәт сиңа! - Гафу ит мине, Сәмәриям! Гафу ит, Бикәм...